Совхоз идарәсенең күп йөрүдән ашалып чокырлана башлаган баскычлары буйлап өске катка менгәндә, Рәфис катлаулы хис кичерде: көтмәгәндә әнисенең авырып китүе өстенә, томанга төренгәндәй, яңа эш, алда очраячак мәшәкать-киртәләр, элеккеге дусты Шәмсүн белән ике арадагы шәхси мөнәсәбәтләрнең әлегә аңлаешсызлыгы — барысы бергә буталып, ниндидер капма-каршы тойгылар тудырды. Шул каршылыклы уйлар күкрәк эчендә тугланды, әле ала рның берсе өскә чыкты, әле икенчесе. Рәфис киеренкелектән бөтен тәне буйлап йөгереп узган вак дерелдәү дулкынын баса алмыйча гаҗиз булып өске катка күтәрелүгә, ниндидер эш белән каядыр ашыгучы берсе яшь, икенчесе олырак кыяфәтле хатын-кызлар аңа, чит планетадан килгән кешегә карагандай, кызыксынучан караш ташлап үттеләр. Рәфис аларны күрмәмешкә салышты. Тар коридорның зәңгәрсу төстәге буявы купшый төшкән стеналарына ябыштырылган диаграммалар аның игътибарын җәлеп иткәндәй булды. Бермәлне ул таркау караш белән шуларга карап торды. Тик анда язылганнарны укымады, бу мизгелдә аңа зиһенен җыярга, үзен Шәмсүн белән очрашуга әзерләргә кирәк иде. "Ничек сүз башларга үзе белән? Коры рәсмилек мәгънәсез һәм көлкеле. Ни әйтсәң дә, аның белән студент елларын бергә уздырган, бер бүлмәдә яшәгән, кайчак бер мискидән аш та ашаган..." Директорның кабул итү бүлмәсендә соргылт төстәге зур машинкада нидер сугып утыручы кечкенә гәүдәле мөлаем кыз, Рәфис килеп керүгә, эшеннән аерылып, зур соры күзләрен аңа төбәде. — Хуҗа үзендәме? — дип сорады Рәфис, басынкы тавыш белән. Кызның озын соры керфекләре куркынган шикелле тетрәнеп алды. — Ә ... ә, юк. — Юк? Рәфиснең гаять гаҗәпсенгән тавыш белән капыл гына сорап куюыннан кызның юка гәүдәсе җыерылгандай булды. — Ул ... ни ... кабул итми. — Ничек итми? Әйтегез, Исрафилов килде, диегез. Инде кызның күз-керфекләре генә дерелдәп калмады, ә бөтен килбәтенә курку төсмере чыкты. — Юк, юк, ул ... ачулана, сез аны белмисез әле. — Ачуланмас! Рәфис, каты гына итеп, Шәмсүннең бүлмә ишеген шакып куйды. Шул вакыт хуҗаның бүлмәсе эчендә калын тавышлы этләр өрергә тотынмасынмы! Рәфис үзе дә бер мәлгә каушап, аптырап калды. Аннары Шәмсүннең эт халкы белән әвәрә килә торган гадәтен исенә төшереп елмаеп куйды: "һаман шул әкәмәтен ташламаган икән". — Әйттем мин сезгә, — диде кыз, Рәфиснең каршына ук килеп, — зинһар, тизрәк китегез, этләре өрергә тотындымы — беркемне дә кертми инде ул. Ә мине... — кызның күзләреннән елтырап яшь тамчылары сытылып чыкты. — Ә сине, кызый, ул берни эшләтә алмас! Ул, кызның ябык беләгеннән сак кына тотып, аны үз урынына китереп утыртты. Этләр, бөтен бүлмәне яңгыратып, һау-һау килешеп өрүләрендә булды. Рәфис көлемсерәп башын чайкады һәм яңадан, бу юлы шактый каты итеп, ишекне шакырга тотынды. — Әй, Сәхапов, җүләр сатма, ач ишекне! Бүлмә эчендә кеше тавышы ишетелмәде, бары этләр генә көрән күн белән тышланган ишеккә үк ыргылып шашыныпшашынып өрәләр иде. Аптырагач, Рәфис шаркылдап көлеп җибәрде. — Менә сиңа кәмит!.. Әллә үзе чынлап та анда юк инде? — Шунда, — диде кыз мышкылдап. Шуны раслагандай, кинәт бүлмә ишеге ачылып китте, һәм Шәмсүннең ачудан акайган күзләре куркыныч елтырады. Рәфисне күргәч, бу хәтәр елтырау әкрен генә сүнә барды, ниндидер пычрак сүз әйтергә дип явызланып ачылган авыз ябылды. Шәмсүннең кызгылт чырае эзәрлекле төпченүчән карашны яшерергә тырышкан сөенеч балкышы белән алышынды . — Рәфис! — дип кычкырды ул, шул тойгыны тавышына да бирергә омтылып. Ләкин Шәмсүннең бу тырышлыгы барып ук чыкмады, куанычны аңлатырга тиеш булган йөз чалымы күзләрендәге зәһәр очкыннарны, ирен кырыендагы үҗәтлек үрсәләнүен яшереп үк бетерә алмады, дустанә мөлаемлык битлеге чыраеның төп асылын томаларга җитмәде. Этләрдә кешенең нечкә чалымнарын абайларлык ук сиземләү юк, шуңа күрә алар, хуҗасының тавышы дустанә тонга күчү белән, өрүләреннән туктадылар һәм, гаепле шыңшыйшыңшый, өстәлнең икесе ике ягына барып сузылып яттылар. — Тау белән тау гына очрашмый, дуслар һәрвакыт очраша, — дия-дия, Шәмсүн, одеколон катыш тәмәке исе аңкыган авыр һәм салмак гәүдәсе белән Рәфискә елышып, таза ирләргә хас ятышсызрак итеп, аны кочып ук алды. — Ни хәлдә яшисең, дус кеше? Сорашып белештем — күрше районда баш зоотехник булып эшлисең икән. Мактадылар үзеңне... Ничава, без дә кимен куймыйбыз. Әле менә... Шәмсуннең бераз шапырынырга яратуын Рәфис белә иде. Аның бу гадәтеннән көлтәли дә иде. Котылмаган икән бу чиреннән Шәмсүн, киресенчә, масаю, һавалану кебекләре өстәлгән. Өстәл каршындагы яшькелт тышлы йомшак кәнәфигә барып елышкач, ул бүлмәне күздән кичерде. Стеналар табигый төсен саклаган имән фанерлар белән тышланган, читчитләренә терәүле йомшак урындыклар тезелгән, ялтыратып шомартылган көрән буяулы өстәл янындагы тумбочкага шылтыратканда кош сайравы авазы бирә торган ике телефон аппараты һәм зәңгәрсу төстәге селектор куелган. Шәмсүн, юаная төшкән гәүдәсе белән күн кәнәфигә ярым яткан хәлдә, кызарып торган калын күз кабаклары астыннан тар сызыктай елтыраган яшькелт күзләрен балкытып сорашуын белде: — Иә, тормышлар ничек? Бу якларга нинди җилләр таш - лады үзеңне? — Әнидән хат алдым. — Нәрсә язган була карчык? — Әнинең аяклары йөрми. — Алай... Ну, ничава, без анаңны әйбәт докторга күрсәтеп карарбыз. Шәмсүн, күз кабакларын күтәрә төшеп, Рәфиснең моңа ни дип җавап биргәнен көтте. Ләкин Рәфис дәшмәде, җайсыз гына урыныннан кузгалгалап, тамагын кырып куйды да үзалдына карап утыра бирде. Тын гына утырса да, җыерыла төшкән киң маңгае, ике уртада түбәнгә бөгелгән куе кашлары һәм ничектер аксылланып киткән чырае җанындагы киеренкелекне яшерә алмады. Ул Шәмсуннең берни булмагандай үзен шат һәм иркен тотуын күңеле белән кабул итә алмый, шул нәрсә аны элеккеге дусыннан читләштереп, бөтен гәүдәсе тар кысага кереп җыерылгандай тоела иде. — Әни янында булдым, хәлен белдем, анысы табигый, — диде ул сүрән генә. — Менә синең янга килеп чыгуым ни сәбәптән дип уйлыйсың? — Дуслар янына кермәскә... Бик шәп булган! Менә иртәгә иртүк икәүләп ауга барырбыз, үзең беләсең, монда кыр тавыгы, куян... У-у-у! — Куян, кыр тавыгы беркая качмас. Башта ул кайгы түгел әле. Әнине карарга кеше юк. Әтинең үз хәле хәл. — Әллә бөтенләйгә кайтыргамы исәбең? — Шулай булса?.. — Бернинди гаҗәп эш юк. Без, институтта укыганда ук, икебез бер хуҗалыкта эшләү хакында хыялланмадыкмыни? — Аннан соң күп сулар акты бит. Бу ни дигән сүз дигәндәй, Шәмсүн, авызын ярым ачып, Рәфискә текәлеп торды. Тик искитәрлек мәгънә тапмады, ахры, кулын селтәп киң итеп елмайды. — Юкны сөйләмәче, ыслушый, — ул сул кулын шап итеп Рәфиснең җилкәсенә куйды. — Бөла й булгач, без синең белән эшләрне гөрләтәбез генә!.. Рәфис Шәмсуннең көлемсерәп елтыраган кысык күзләренә, һаваланып өскә чөелгән йомры иягенә, кәнәфидә ярым яткан масаюлы гәүдә торышына күз төшереп, "бәлки, бу егет кисәгеннән пычагым да чыкмас дип уйлагансыңдыр әле, ә ул синең ишенең борынына чиертте" дигән кинаяне абайлагандай булды. — Әйтә алмыйм әле, — диде ул, авызы кибүдән аңкавына ябышкан телен авыр кыймылдатып, — хуҗалык белән әле таныш түгел, кешеләрегезне дә белеп бетермим... — Кит инде, ыслушый, — дип кычкырып ук җибәрде Шәмсүн, — дөньяга бүген тугандай кыланма! Безнекедәй хуҗалыкны табасың бар әле! Көйләнгән хезмәт урынына килүеңә сөен! Шәмсуннең йөзендәге мәсхәрәле елмаюына үз өстенлеген тоюдан туган кешегә кимсетеп карау чалымнары да килеп кушылгач, Рәфиснең күңеле тәмам кырылды. Күзгә күренмәс тимер кыса тагы да тыгызланып, аяк-кулларын гына түгел, бөтен гәүдәсен, хәтта эчке әгъзаларын да хәрәкәтләнмәслек итеп бер зур төенгә җыеп китергән төсле тоелды. Ул, барысына да кул селтәп, утырган урыныннан торып китмәкче булды, һәм күңелендә, һичшиксез, кире китәргә кирәк дигән аяусыз теләк үрсәләнде. Ләкин шул ук мәрхәмәтсез тимер боҗра аңа бу теләген тормышка ашырырга ирек бирмәде. Бу кысанлыкны җиңгән дә булыр иде ул, тик анысына "әгәр мин моннан китсәм, әни ни хәлдә калыр, бирегә килүемне күреп-ишетеп калган кешеләрнең күзләренә ничек күренермен?" дигән капма-каршы уй килеп ялганды. Шәмсүн Рәфиснең бу халәтен сизде һәм моны кырыс, туры сүзле булып маташкан элекке дустын җиңүе итеп кабул итте, шуңа күрә, ике арадагы мөнәсәбәтләр юньләп ялганып җитмәгәнлектән, урынсыз һәм вакытсыз уенын туктатырга булды. — Ярый, мин болай гына, — диде ул, дустанә тонга күчеп, — нигә юк белән баш авырттырабыз әле. Әйдә, тор, киттек безгә! — ул Рәфиснең кулыннан тотып йолыккалый ук башлады. Этләр, ялт кына аяк өстенә басып, бер-ике мәртәбә ачулы тавыш биреп алдылар. Шәмсүн: "Ятарга!" — дип боергач, бурзайлар "без өрергә кирәк дип аңладык ич... гафу, гафу" дигән кебек салынкы колаклы башларын түбән иеп һәм күзләрен гаепле мөлдерәтеп, үз урыннарына чигенделәр. — Ярар инде, ыслушый, — диде Шәмсүн, Рәфисне уры - ныннан ук тартып торгызып, — күпме уйларга була. Син бигрәк кызлар кебек назланырга өйрәнгәнсең. — Шәмсүн, башын артка ташлап, кешнәгәндәй итеп хихылдап көлде. "Хәрәкәтләре дә, көлүе дә нинди тупасланган". — Шәмсүн! — диде кинәт кенә Рәфис, эзләгәнен тапкан - дай итеп, — сезгә барырга өлгерербез, әйдә, авылны, фермаларны әйләнеп килик! — Тәки ашыгасың, ыслушый. Хәер, сәгать ике тулган икән инде. Алай булгач, хәзер ашханәгә кереп тиз генә тамак ялгап чыгабыз да аннары мин сиңа үз биләмәләремне күрсәтермен. Ашханә, баттгка. биналар шикелле үк силикат кирпечтән салынып, совхоз идарәсе янына урнашкан иде. — Мин сиңа башта гомуми залны күрсәтәм, — диде Шәмсүн, һәм үзе, хуҗаларча тәвәккәл атлап, алдан кереп китте. Ашханә эче гадәттәгечә: стенасы һәм түшәме акка буялган, дүрт читле зәңгәр төстәге өстәлләр янында тимер артлы тәбәнәк урындыклар тезелешеп тора, һәр ашханәдәге шикелле, ашны тимер култыксаның теге ягыннан елтыравыклы калай аслыктан аласы һәм ак халат кигән тулы гына гәүдәле кассир хатынга акчасын түлисе. Чиратта киемнәре мазутка буяулы дүрт-биш ир-егеттән гайре беркем юк. Рәфис, култыкса эченә кереп, тәлинкәле ашны көрән подноска куйган гына иде, зур-зур атлап, Шәмсүн килеп җитте. — Син нишләмәкче буласың, ыслушый, — диде ул, шелтәле тавыш белән, — тәлинкә-подносыңны кире куй да, әйдә, минем арттан! Рәфис, берни аңламыйча, сораулы карашы белән аңа текәлде. — һай , шушының кирелеге! — диде Шәмсүн, ачулана төшеп. Тәлинкәләрен кире куеп Шәмсүн артыннан ияргәндә, Рәфис механизатор егетләрнең үз артларыннан гаепләп, йөз чөергәндәй караш ташлап калуларын абайлады. Башлыклар ашап-эчү өчен махсус ясалган бүлмә ишегеннән кергәндә дә, ул үзендә тәнне өшеткеч чәнечкеле карашларны тойды. Бу җыйнак бүлмә кыйммәтле обойлар белән ябыштырылган, озын аяклы аскуймаларга утыртылган гөл савытларыннан стеналарга үрмә гөлләр сузылып киткән. Тәрәзәдәге алсу ефәк пәрдә капрон тасма белән як-якка җыйнап куелган. Бүлмә читендәге шомартып ялтыратылган көрән төстәге кечкенә шкаф өстендә фил сөягеннән ясалган һәртөрле хайван сыннары. Өстәл-урындыклар, кызыл агачтан эшләнеп, үз төсе саклансын өчен, үтә күренмәле махсус буяу белән шомартылган. Хуҗалар килеп керүгә, кечкенә шкаф ягыннан әкрен генә җиңелчә көй яңгырый башлады. Ишектә зифа гәүдәсенә сыланып торган ап-ак халатлы бик мөлаем туташ пәйда булды. Шәмсүн аны, бармагы белән ымлап, үз янына чакырып алды. — Нәрсәләр бар сезнең анда, Сәйфия? — Сез ярата торганнарның барысы да, — диде туташ, ягымлы елмаеп. — Ярар , әзерлә! Мөлаем, сөрмәле күзле туташ, нидер әйтергә теләп, бусагада тукталып калды. — Бар, бар, Сәйфия, эшеңдә бул, — диде Шәмсүн, — анысын мин үзем карармын. "Анысы" дигәне әлеге фил сөякләре тезелгән шкафта гына икән. Шәмсүн җитез хәрәкәт белән шкаф тартмасыннан биш йолдызлы коньякны алып өстәлгә шалт итеп китереп утыртты, бәллүр рюмкаларны тезеп чыкты. Кара икрадан, каймак өстәлгән помидор салатыннан авыз итеп, юка телемләп киселгән ит белән кыздырылган бәрәңге ашап утырганда да, Рәфис үрмә гөлле стена артында гына таза бәдәнле тракторчы егетләрнең булыр-булмас итле ашны шупырдатып эчүен ишетеп торгандай булды. Әйтерсең ал арның берсе менә хәзер ишекне төбенәчә каерып ачар да, тир белән кушылып кара мазут аккан йөзләренә ачы нәфрәт чыгарып, текәлеп карар кебек иде. Ярамаган эш эшләгәндәй, авыр тойгы хуш исле тәмләткечләр салып әзерләнгән ризыкның кадерен киметте, ул ашаса ашады, ашамаса — юк; аигык-поигык йотуданмы, тончыгуданмы, әллә бүтән сәбәптәнме, күзләреннән яшь атылып чыкты. Өч рюмка эчемлекне күтәреп куйгач, Рәфис тынычлана төште, миенә сарылган сөрем дөньядагы гаделсезлекне тигезләгәндәй итте, тирә-юньне нурлырак итеп күрсәтте. — Вөҗданны йөгәнләүнең иң гади ысулы! — диде ул, ачы көлемсерәп. — Сезнең бу бүлмәгез бик зәвыклы эшләнгән, — диде аннары, салават күпере төсләре балкыган стенага күз йөртеп, — миңа бик ошый. Тормышның кадерен белеп яшисең, дус кеше. — Маһы бирергә исәп юк, — диде Шәмсүн, Рәфиснең бу сүзләренә күңеле булып. Аннары ул бердән җитдиләнде. — Ләкин шуны аңла — син әйткән бу кадерле тормыш миңа бик җиңел килмәде. Ай-Һай, башта ничек иза чигәргә туры килде... Син безнең авыл хуҗалыгы идарәсе рәисен беләсең инде, һашимовны әйтәм... У-у, нинди үзсүзле, каты күңелле кеше ул! — Шәмсүн шешәдән фужерга минераль су салып эчте дә сөйләп китте: — Әйе, күпме газап чиктем, шелтәләр ашадым... Исәбе-хисабы юк... һашимов хәзер яклаган белән дә башта ул минем җаныма аз тимәде... Бервакыт шулай, җир кибәр-кипмәс, совхозның люцерна җирләрен күрсәтегез, дип алҗытты. Җир үтә пычрак, җитмәсә, өстән явып тора, ә люцерна җире басуның чигендә үк. Ул, киребеткән, "УАЗ"га утырып, шул җирләрне карарга китте. Берәр чакрым киттеләрме-юкмы, кереп чумды болар баткакка. Трактор белән тартып чыгарырга туры килде. Бераздан трактор да сазга батты. "Ат иярләп китерегез!" дип бәйләнә генә бит. "Иярләр юк" дип карыйм. "Совхозда ияр юкмы? Җир астыннан табыгыз!" дип җикеренә бәдбәхет... Үзәгемә үтте ул Һашимов дигәннәре... Чәчемне агартты... — Чәчең бик агарганга охшамый әле, — дип, кинаяле елмайды Рәфис. — Чөнки гел генә газап чигәргә димәгәндер... Ниһаять, безгә дә бәхеттән өлеш чыкты. Ауга йөрү галәмәтенең файдасы инде... Шулай бер чакны куян эзенә төштем дә эз буйлап бурзайны ияртеп киттем. Бер үк тирәне ничә чакрымнар әйләнгәнмендер, чистый тиргә баттым. Кинәт куаклык арасыннан зуп-зур куян атылып чыкмасынмы! Тик чакмага басарга өлгермәдем, шартлау яңгырады. Куяным чапкан уңайга бөтерелеп тәгәрәп китте дә ак карга кан тамчылары чәчрәтеп тынып калды. Бурзайлар, һау-һау өреп, шул якка томырылдылар. Ләкин барып җитмәделәр, бер урында сикергәләп өрергә тотындылар. Шулчак куаклар арасыннан аксыл төстәге сырма-чалбарын киң патронташ каешы белән буган, бүреген ак япма белән каплап, ияк турысыннан җыеп бәйләгән озын буйлы кеше пәйда булды. Җен ачуым чыкты. — Син нәрсә, мин әйтәм, анаңнан ялангач туган әйбер! Мин бит... Теге кеше ялт борылып каравы булды, мин телемне тешләдем. — Казбек Зиннәтович? — Әйе, мин. — Син ни ... гафу ... — Зарар юк. — Сез дә ауга йөрисезмени? — Күргәнеңчә... — Шул көннән башлап, ауга чыкканда, еш кына очраша торган булып киттек. Менә шулай, дус кеше... Кеше кеше белән очрашмый булдыра алмый. Менә без синең белән... Тукта, син ник ашамый утырасың әле? Хәер, синең үзеңнең бәхетең юк шул, — дип сөйләнде Шәмсүн, зур гына ит кисәген иренен майландыра-майландыра лачкылдатып чәйнәп, — беркөнне шулай, кыр үрдәге аттырып, шашлык кыздырткан идем. Киек кошның шашлыгы, о, нинди шәп була!.. Ә менә көртлек ите белән дөге өстенә мул итеп кишер тураган пылауга җитми шулай да... Әмма... әмма үзең атып алган җәнлек яки киек кошны бернәрсә дә алыштыра алмый, һәр эшнең бит аның җае бар... Синең белән ул нәрсәне әмәллибез әле, ыслушый... — Яз көне киек җәнлекләрне аулау тыеладыр бит, — дип сүзгә кушылды Рәфис. — һи , ыслушый, мин сиңа карап -карап торам да исем китә, кайда гына яшәдең соң син моңарчы. Урман каравылчысы яки лесничий белән әшнәлегем дә булмагач, нинди хуҗалык җитәкчесе ди мин. Кул гына җитми анысы, эш муеннан. Шулай да киек җәнлек итсез тормый идек әле. Бу арада бетеп китте. Чөнки теләсә кемгә куигып аттырып булмый, алар бозалар гына, тәмен бетерәләр. Ул эшнең ярыйсы гына рәтен белгән кешем чирләп китте әле, чукынган, больниста ята. Ә шулай да синең хакка бер-ике көннән бу эшне оештырабыз, ыслушый. Рәфис инде ашаудан туктаган, Шәмсуннең туенып беткәнен түземсезлек белән көтеп, әледән-әле тәрәзә ягына күз ташлаштыргалап утыра иде. — Хәзер, ыслушый, — диде Шәмсүн, Рәфиснең торып китәргә чамалавын күреп, — мин сиңа Актай шәһәрен күрсәтәм, — ул башын артка ташлап хихылдап көлеп куйды, — ә нәрсә, чынлап та шәһәр! Рәфис белән Шәмсүн ашханәнең арткы тар коридоры буйлап тышкы ишеккә үткәндә, үзләренә туклану өчен махсус ясалган кечкенә бүлмәдән, ялкау гына авыз-борынын ялаштыргалап, бурзайлар килеп чыкты. Ишек төбендә Шәмсуннең "Волга"сы аларны көтеп тора иде. Хуҗалар чыгуга, шофер моторны кабызып җибәрде. Этләр, өйрәнелгән гадәтләре буенча, кабина эченә атылдылар. — Җәяү генә йөрик, — диде Рәфис. — Әйдә соң, — дип, Шәмсүн риза булды . Тышта көн аязып, болытлар арасыннан кояш балкыган. Елтыр нурлар кар җемелдәвенә әйләнеп күзне чага, ап-ак очкыннарга күтәрелеп карап та булмый, күз кабаклары, үзләреннәнүзе кысылып, тар сызыкка әйләнә. Шәмсүннең болай да кысык күзләре бөтенләй йомылган кебек, әйтерсең алар бөтенләй юк, күз чокырына ике йомры төймә утыртып куйган сыман. Кояшның язгы җылысы көнне шактый йомшарткан, көрән төскә кергән карлы юл баскан саен шыгырдап иңеп керә, тирә-юньгә терлек тизәге катыш сусыл кар исе таралган. Урам буйлап барганда, Рәфиснең йөрәк турысында аңлатып булмый торган газаплы һәм татлы бер төен хасил булды. Атлаган саен билгесезлек белән өртелгән рәхәт әрнү йомгагы куера барды, ул бөтен җанны биләп алды, аны юкка чыгару, һич булмаса, бастырып тору мөмкин түгел иде. Рәфис, үзенең бу халәтен Шәмсүн сизми микән дип, астыртын гына аның ягына күз төшереп алды. Тик бу бәхетле кеше бурзайларның әле берсенең, әле икенчесенең озын йонлы муенын кытыклап уйный, шәлперәйгән колакларын, очлы борыннарын угалап шаяра, авыр гәүдәсе белән селкенгәләп, алардан качкан була. Тегеләре, бар куәтләренә киң-киң сикереп, хуҗалары янына килеп җитәләр дә, арткы аякларына басып, Шәмсүн кулындагы ит кисәгенә очыналар. Югарыга чөелгән йомры калҗаны һавада килеш һап итеп эләктереп алгач, Шәмсүн: — Менә маладис! — дип, этләрен мактап куя. Шәмсүннең бала-чагадай җиңеләеп шуклануы — аның чын эчке халәтен яшереп, дусты янында гади күренергә тырышуы икәнен, җаваплы эштә артистланып, тормышның һәр очрагына уен төрен сайлый белергә өйрәнсә дә, бүгенгесе зур кыенлык белән үз-үзен җиңү исәбенә башкарылуын Рәфис сизә алмады. Гомумән, Шәмсүн катлаулы тормыш сәхнәсендә җитди һәм кырыс геройларны уйнарга гадәтләнгән, инде бу аның холкына күчә язган; хәзергесе — шут булып кыланырга азаплануы — беренчесе, шуңа күрә аның өчен ят иде. Урам читләрендә төзелештән калган сары ком-балчыклы кар белән аралашып, тигезсез түмгәкләр булып калкып торган, Шәмсүн әйткән "шәһәр"гә килеп кергәч, хуҗа кеше, горурлангандай артка каерыла төшеп, таш йортларга төртеп күрсәтә-күрсәтә аңлата башлады: — Менә бу силикат кирпечтән төзелгән йортларны быел гына салдык. Хәзер ал арда механизаторлар яши. — Ничек, канәгатьләрме соң? — дип сорады Рәфис. — А как же! Син уйлама, ыслушый, бу йортларда бөтен уңайлыклар диярлек бар. Өстәвенә бакчасы, мунчасы. Барысы да бушлай бит. Тимер-бетоннан салынган, шырпы тартмаларына охшаган кытыршы стеналы өйләрдә шулай ук механизаторлар тора икән; тәбәнәк коймалы ишегал ларын да чем-кара мазутка буялып, кайсы кайда чәчелеп яткан эреле-ваклы болтлар, кырлы-сырлы гайкалар, кар эченнән кәкре башын тырпайткан трактор детальләре шул хакта сөйли. — Менә бу арболит плитәдән салынган ике йорт әлегә буш. Әйе, әйе, ике тракторчы гаиләсен урнаштырган идек, кыш уртасында ташлап чыктылар. — Сәбәбе? — Хәзер бит, ыслушый, кешеләр азды. Күңел ятмый, дигән булалар. Шыксыз, салкын, янәсе. Сыер савучы хатын эченә кереп тә тормады. "Бу сарайда ничек яшәмәк кирәк", — диде дә китеп барды. Әлкәстән, биш чакрымлы авылдан эшкә йөрсә йөри, әмма алар өчен күпме чыгым тотып салынган йортта яшәргә теләми. Вәт, аңла син ул халыкны! Рәфис, соры төстәге таш йортларга күз сала-сала, "шул халыкны" аңларга тырышып карады. Болай, бер караганда, һич тә тормаслык йортлар түгел: кайсы кирпеч, кайсы плитәләрдән эшләнгән таш стенасы, соры шиферлы түбәсе, һәр өй өчен бертөрле ясалган калын рамлы тәрәзәсе — бар да урынында, йорт тирәсенә, шомартып-бизәкләп тормасалар да, сап-сары нарат такталарыннан коймасы да корылган. Ләкин болар, чынлап та, әллә ничек уптым илаһи эшләнгән. Аларга карап кеше соклану кичерми, йөрәгендә мәхәббәт тойгысы тумый гына түгел, әллә ниткән шәрә салкынлык, ятышсызлык сизә. Бигрәк тә тирә-юньдәге табигать хозурлыклары — мәһабәт калкулыклар, урман манзаралары белән һич тә туры килми, үзара ярашмый бу йортлар. Әнисенең сүзләре исенә төште: "Кипшенде авыл, тәмам корыды". Димәк, төзелеп ята торган бу "шәһәр"не авыл халкы кабул итми, үзенеке итеп тоймый. Таш-бетон панельләрдән җыеп салынган терлек абзарының волейбол мәйданы чаклы ишекләрен ачып керүгә, төче силос, әче сидек исе белән туенган җылымса һава борынга бәрелде. Бу мохит Рәфискә таныш һәм күнегелгән булуга, шулай ук үз дөньясына килеп чыгуга — бигрәк тә абзар стеналарының, тимер-бетоннан эшләнгән терәк баганаларның ап-ак акшарга буялып, азык бирә торган улакларның, силос яки катнаш азык өләшер өчен түшәлгән шома таш юлның юып чыгаргандай чиста булуына — аның күңеле күтәрелеп китте. Рәфиснең бу халәтен Шәмсүн дә сизде. Ул үз хуҗалыгында тәртип булуга кинәнеп тамагын кыргалады. Савымчылар, кара халатларын җилфердәтеп һәм аякларындагы резин бакелларын кыштырдатып, хайваннар тирәсендә мәш килә. Алар, улакларга салынган сусыл кукуруз силосын комсызланып умырып ашарга ябышкан сыерларның башларын терсәкләре белән читкә этәрә-этәрә, көчлерәкләре тарафыннан кысрыкланып чыгарылган кечкенәрәк буйлы, ябыкларын улакка үтәргә булышалар. Яшькелт брезент кожанка кигән илле-илле биш яшьләрдәге кечерәк буйлы Галим абзый, уң кулын тегермән канатыдай әйләндерә-әйләндерә, савымчылар белән кызып-кызып нәрсә хакындадыр бәхәсләшә иде. Үзара әйтешү белән мавыгып, хатыннар Рәфис белән Шәмсүнне күрмәделәр, аннары кайсыдыр: "Директор килә!" — дип пышылдады. Шунда ук, авызларына су капкандай, барысы да тынып калды. — Нинди шау-шу бу? — дип сорады кырыс тавыш белән Шәмсүн. — Нәрсә бүлешәсез? — Ул-бу җук, Шәмсүн Хәерович, — диде Галим абзый, тыныч тон белән, — үзара гына бу. — Үзара гынамы ? Хатыннарның елтыраган күзләрендә, алсуланган яңакларында ярсу әле сүрелмәгән, алар, нидер әйтмәкче булып, Шәмсүнгә таба елышып та куйдылар. Ләкин беренче булып авыз ачарга кыймыйча, эчләренә яшеренгән сорау-теләкләре тырпылдаудан еш-еш сулап һәм күзләрен тагы да елкылдатып басып тора бирделәр. Нидер әйтергә талпынганда гына аларның кыюсыз карашы Шәмсүннең кырысланып кысылган күзләре белән очраша да керфекләр тетрәнеп жңргә кадала. Яшьрәкләр кайсы Рәфисне таный, кайсы юк, һәрхәлдә, авыл урамында очрап куюын хәтерләптер, "нигә директорга ияреп йөри икән бу?" дигәндәй кызыксынып, астыртын гына күзәтәләр иде. Башларын ия төшеп, чыш-пыш нидер әйтешеп тә алдылар. Үтә тере чем-кара күзлесе авызын кулы белән учлап көлеп жңбәрде һәм, комач күк кызарып, сары чәчле, тулы гәүдәле иптәш кызы артына посты. Бу чая кыз Рәфискә таныш кебек тоелды. Ләкин кем кызы икәнен хәтерли алмады. — Ник көлдегез? — дип сорады Рәфис бу кыздан , йөзен күрмәкче булып, башын бер яктан икенче якка суза-суза. Кыз аның саен кызара барды, кара-тутлы йөзе тагы да кучкыллана төште. Аннары түзмәде, чыркылдап көлә-көлә, абзардан ук чыгып йөгерде. — Алар чыркылдарга да кычкырынырга гына беләләр! — диде Галим абзый, калын кыска бармаклары белән алга чыгып торган маңгаен угалап, — син хет егылып үл, анда бер эшләре юк. Әнә бүген дә Саимәнең сыерлары савылмый кала. — Ник? — Саимә үзе авырган, ә алмашчысы юк. Җитмәсә, стандарт түгел сыерлар бу, машина белән дә савып булмый. — Начар , начар, — дип чыраен сытты Шәмсүн, аннары Рәфискә борылып әйтеп куйды, — дилбегәне баштан ук каты тотарга кирәк булыр сиңа! — Аннары хатыннарга сүз катты : — Сезгә яңа зоотехник алып килдем — Исрафилов Рәфис Гәрәевич... Аның белән дә борчагыгыз пешмәсә, без бүтәнчәрәк нәтиҗә ясарбыз. — Нишләп безнең борчак пешмәсен, без бит... — Тик тор! Сыерларны саумый калдырмакчылар, понимаешь. Ә ферма мөдире бөтенләй җебеп төшкән... — Мин нишләтә алам аларны , — диде Галим абзый, тотлыга-тотлыга, — бер сүзеңә ун җавап кайтаралар да торалар әнә... — Аның түгәрәк нокталар булып калган күзләре калку маңгае астыннан гаҗизләнеп җелтери иде. Шәмсүн, иреннәрен ябыштырып куйган кебек кысып, күзләрен усал чаткылар чәчрәгәнче очкынландырып алгарак чыкты, хатын-кызларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды да катгый итеп әйтеп куйды: — Сатулашу бетте! Менә син савасың бүген Саимә сыерларын! — Ул кыска буйлы, калынрак гәүдәле урта яшьләрендәге бер хатынга төртеп күрсәтте. — Тапкансыз йомшак колак, — дип чәрелдәде хатын, — саудым ди, көтеп торыгыз! — Ул дуамал рәвештә өстеннән пычрана төшкән халатын салды да, таш идәнгә каты баса-баса, ишеккә таба юнәлде. — Бану, тукта! — дип кычкырды Шәмсүн аның артыннан. — Уйлама да, саумыйм! — диде хатын, икеләнерлек урын калдырмый торган тавыш белән, — көн дә, көн дә шул хәл бит! Чыгар фермасыннан, бүтән чыдар хәлем калмады! Хатыннар, бер сүз дәшмичә, күз карашларын читкә күчерделәр. Шулчак абзарның аргы башыннан яшь, яңгыравык тавыш ишетелде. — Үзем савам! Берсе дә кирәкми! Чырылдавык кыз (аның исеме Рәния иде) инде җитди төскә кергән, кызу-кызу атлап, бирегә таба килә иде. Казан чиләген элеп куелган җиреннән җәһәт кенә алганда, аның кара күзләре, аз гына мизгелгә Рәфискә текәлеп, яшендәй яшьнәп алды. Шул ара хатыннар, үзләрен гаепле тоюдан тамакларын кыргалап, күләгәләр төсле мыштым гына төрлесе төрле якка таралышты. Янәшәдә генә инде түбәсе ябылып килгән соры төстәге таш терлек абзары, бернигә исе китмәгәндәй, югарыга ашкынып утыра иде. Бу зур таш сарай янында элеккеге терлек абзары кечерәеп, мескенләнеп калган шикелле. Шулай да аның яссы тәрәзәләреннән пар күтәрелә, анда яшәеш бар, ә соргылт таш стеналар җансыз, тораташ булып катып калган күк. Рәфис абзарның күгелҗем төскә кергән яссы стенасына, аны яртылаш күмдереп өелгән әчкелтем исле тирес күченә карап йөзен чытып куйды: "Абзарлар икесе бер зурлыкта. Стенасына тирес өелгәнгә тегесе кечерәк күренә икән". — Бу ни? — диде ачулы тавыш белән Шәмсүн, үз артында кош канатын салындыргандай җилкәләрен түбән төшереп, мескенләнеп торган Галим абзыйга каерылып карап. — Мин сиңа ике көндә бу тиресләрне чыгарып бетер димәдемме, ә?! Галим абзый, калку маңгае астындагы кечкенә күзләрен челт-челт йомгалап: — Мин ни ... Шәмсүн Хәерович, бетертәм, иртәгә үк чыгарып бетертәм, — дип, иреннәрен кыймылдатты. — Ничә мәртәбә иртәгә үк бетерттең инде син, ә? — Бу юлы ни... Шәмсуннең кашлары маңгаена менде, авыз чите күбекләнде . — Ярылсаң ярыл, әмма иртәгә күрмим бу тиресне! Фәкать шулай! — Кич җитте бит инде, Шәмсүн Хәерович... — Төне буе ташырсың! Элекке эшендә Рәфискә нидер җитми кебек иде. Аңа эшенең башы булмагандыр кебек тоелды. Чөнки аны бүтәннәр башлаган, чокыр-чакырларны, аркылы киртәләрне алар үткән. Болары Рәфиснеке түгел, шул башлап йөрүчеләрнеке булган. Беренче эзне салып китмәгәнгә күрә, аның үзенеке булган эш башы юксындырды, кайдадыр киртәләре алып ташланмаган җирдә аныкы булганы ятимсенеп, кул һәм зиһен көчен көтеп ятадыр сыман иде. Шәмсүн "көйләнгән эш урынына килүеңә сөен" диде диюен, ләкин монда үз сукмагыңны салып киткәнче аны эзләп табасы бар әле, дип уйлады Рәфис. Ул әле аны күз алдына ачык китерә алмаса да, үзе башлап китәчәк шул сукмагын, кечкенә булса да үзгәртәчәк дөньясын ерактагы томанлык эченнән күргәндәй тонык кына төсмерли иде. Шәмсуннең үз сүзеннән кире кайтмаячагын белә иде Рәфис, шуңа үзен ауга чакырырга килүенә бер дә гаҗәпләнмәде. — Нәрсә син кояш батмас борын бикләнеп ятасың? — диде Шәмсүн, керә-керешкә. — Әти эшедер инде, — дип акланды Рәфис, бикле кап - каны ача-ача. — Ярый, анысын шайтан алсын, әйдә, ауга чакырырга килдем үзеңне, — диде ул, икеләнерлек урын калдырмый торган тавыш белән. — Тиз генә киенеп чык та элдерәбез. Синең өчен дә мылтык алдым. — Ул брезент тышлы "УАЗ" машинасына таба ымлады. — Әле хуҗалык белән дә җүнләп танышмаган, — дип карышмакчы иде Рәфис, Шәмсүн аның авызын тиз япты. — Өлгерерсең, — диде ул, катгый итеп. — Башта минем ау хуҗалыгым белән танышып җибәр. Барып җиткәч, кирәкяракны әзерләп куярбыз. Хәер, минем ярдәмчеләрнең анысына гына башы җиткәндер. Кыскасы, бар, әзерләнеп чык. Биш минут сиңа! Өстенә штурмовка киеп урамга чыккач, Рәфис тирә-юньгә күз атты. Көн болытлы иде... Бертуктаусыз сибәләүче кар күбәләкләре, кечерәеп, каты боз бөртекләренә әйләнгән. Гүя алар Рәфиснең күңел кылларына шыбырдап бәреләләр дә, зеңгелдәп, моңарчы йокымсыраган уйларын уятып җибәрәләр. Уй-хисләрне яңартучы сәбәп, табигатьнең дуамаллануыннан битәр, бу көннәрдә баштан кичкән хәлләр, шуңа бәйләнешле истәлекләрдән килә иде, ахрысы. Кино тасмаларыннан төшкәндәй тере картиналар күз алдында бер-бер артлы алышынып тора. Менә студентлар торагындагы Шәмсүн белән икәү яшәгән зәңгәрсу стеналы кечкенә бүлмә. Бакчага карый торган бердәнбер тәрәзәсе булган бүлмәдә җиһазлар күп түгел: ике як стена буенда — ике агач карават. Баш-башында — буявы купшый төшкән яшькелт тумбочкалар. Уртада — кечерәк өстәл, аның тирәсендә берничә терәү ле урындык. Шәмсүн караваты янындагы таш стенада аучылар тормышын чагылдырган рәсемнәр... Хәтер бер кузгалдымы, яңадан-яңа күренешләр тоташ чылбырга тезелгәндәй кызыл җеп булып сузыла икән: ял җиттеме, өстенә кояшта уңган яшел кожан, аякларына озын кунычлы резин итекләр киеп һәм җилкәсенә бер көпшәле мылтык асып, көнозын койган карлы-бозлы яңгырда да, тирәюньне туглап себергән җил-буранда да ауга киткән Шәмсуннең кичкырын йә баштанаяк лычма су булып, яисә ак карга уралып, арып-алҗып бернинди табышсыз кайтып керүе, идәнгә лачт итеп утырып, бөтен бүлмәгә юеш итек, чолгау һәм шуның ише нәрсәләрен тарата-тарата, ах та ух килеп, көчәнә-көчәнә чишенүе, табак-савытларны шалтырата-шалтырата тамак ялгап алганнан соң, караватына авып, борынын пыфылдатапыфылдата йоклап китүе Рәфиснең күз алдыннан йөгерде. .. .Җәлпәк ботаклы нарат агачлары белән уратып алынган йорт янына җиткәч, сарыга буялган биек коймалар артында эт өргән тавышлар ишетелде. Капка белән янәшә урнашкан каравылчы өеннән кыска тун кигән, базык гәүдәле, кара-кучкыл йөзле кеше күренде. Шәмсунне күрүгә, ул чыпчыкныкы төсле очлы иренен җыя төшеп елмайды. — Эңгер-меңгергә кадәр килеп җитүегез яраган, — диде ул, иреннәрен чәпелдәтеп, — югыйсә әнә болытлар куера, яварга тотынса, юлны лыҗырдатуы да бар. — Таныш бул, — диде Шәмсүн Рәфискә, — минем хуҗа - лык буенча ярдәмчем Минәт булыр бу. Эшне шома йөртә торган егет. Кирәге чыкса, югалып калма, аңа гына әйт. Хәзер әйләндереп чыгарыр. "Кайдадыр күргәнем бар бит мин бу кешене, — дип, үзалдына пышылдады Рәфис, — Минәт... Минәт... Исеме дә таныш шикелле". Минәт, вак-вак атлап, агачтан сырлап-бизәп эшләнгән йортка таба тыраклаганда, хәтер почмагында яшеренгән кешенең кем булуын эзләп табарга азапланды Рәфис: "Минәт, Минәт... Кем генә соң әле ул?" Ау йортының стеналарына кыйммәтле паласлар эленгән. Йокы бүлмәсе ярым караңгы. Каз мамыгы тутырып ясалган түшәк-ястыклар өстенә сыек яктылык сибелә. Идәндә аю тиресе җәйрәп ята. Аш-су бүлмәсендәге табында бизәкле япма белән ябып куелган зиннәтле савыт-сабалар. Уңъяктагы ишектән керүгә — сауна. Кызу парлы ләүкәдән төшүгә — ятып ял итү өчен йомшак киезле ятаклар. Стена-түшәмендә төсле пыялалардан җыелган витражлар. Гаять зур залның аргы башыннан бассейн сузылып китә. Бу ясалма күл бина эченнән тышкы якка ук чыга һәм җәйге коену урыны белән тоташа. Җәйге күлне бассейннан зур тимер ишекләр аерып тора. Теләгән кеше шул ишекләр аша кыш көне дә табигать кочагына чыга ала. Бүлмә суы белән тоташкан булганга, ул күл кыш көне дә туңмый. Алай гына да түгел — суның җылылыгын көйләп-үзгәртеп торырга була. "Менә кайда икән җәннәт", — дип тел шартлатты Рәфис. Шул рәвешле бу могҗиза дөньясына сокланып торганда, ак халат кигән мөлаем гына пешекче ханым аш-су ташый башлады. Буы чыгып торган тавык шулпасы, киек кош итләре, гөбәдия-пәрәмәчләр... Табынга ни генә куелмады! — Болар бар да минем хөрмәткәме? — дип гаҗәпләнде Рәфис. Табынга утырышып алгач, Шәмсүн алтын йөгертелгән бәллүр рюмкаларга әрмән коньягы агызды да сүз башлады: — Бүгенге мәҗлесебез минем сабакташ дустым Рәфиснең совхозыбызга урнашып эшли башлавы уңае белән оештырыла. Баш зоотехник булып төпләнүендә эш түгел, алар бездә дистәләгән булды, килә тордылар, китә тордылар. Иң мөһиме — Рәфис минем яшьлек дустым. Ьәм мин уйлыйм: шушы авыл кешесе булгач, башында китәм дигән җил йөрмәс. Ягез, бу олы вакыйга уңае белән күтәреп куйыйк әле. Табындагылар Рәфискә күзләрен салып алдылар да, тын да алмыйча, рюмкаларын бушаттылар. Барысыннан да күп сөйли торган Минәт ашыкмый гына торып басты. Беркавым нечкә иреннәрен очландырып елмаеп торды. — Болай ул, җәмәгать, ягъни мәсәлән, һәр мәҗлеснең үз төсе, әйтергә яраса, үз тәме була. Аның төсе турында Шәмсүн Хәерович әйтте инде. Мин кабатлап тормыйм. — Ул астан сөзеп кенә Рәфискә карап алды. — Ә тәме... Юк, Гайшә җиңги бик оста итеп пешергән телеңне йотарлык нигъмәтләр генә түгел, иң әһәмиятлесе — бу йортның үз җисеменә туры килә торган хасиятендә. Бу четерекле эш нәкъ минем өстә. Осталыгым ни чамалыдыр, иртәгә аудан кайткач әйтерсез. Хәзергә минем, ул эшкә уңышлыклар теләп, рюмкаларны каплап куюдан гайре чама юк. Көлешүләр челтер-челтер рюмкалар чыңлавы белән аралашты. Голт-голт йоткан авазлар, кых-кых тамак кырулар, лач-лоч чәйнәгән тавышлар гына ишетелеп торды. Шәмсуннең башын кыегайтып, сокланган кыяфәт белән Минәткә карап торуыннан хуҗа кеше аңа карата аерата җылы мөнәсәбәттә, ахрысы, дип уйлады Рәфис. Рәфиснең карашы үзенә төбәлгәнен күргәч, Минәт көлемсерәде. — Син мине танымыйсың, ахры. Ә мин сине яхшы хәтерлим, сабакташ. Исеңдәме, бервакыт Сабирҗан абый белән сүзгә килгән идең. Шелтә алсаң алдың, әмма сүзеңнән кайтмадың. Шунда мин сиңа... — Кара малай! — дип кычкырып ук җибәрде Рәфис. — Нәкъ үзе! — диде Минәт, чыпчык иренен ерып. — Барысы да миңа шулай дип дәшә иде. Хәтерли Рәфис, ничек кенә хәтерли әле! Физкультура дәресе иде. Кызлар ял иткән арада, малайлар озынлыкка сикерергә тиеш иде. Ә Рәфис аягына чолгау чорнап килгән. Чолгавы да нинди диген: иске, тишек. Сикерәм дип, ничек итеп кызлар алдында шул чолгавыңны ялтыратып итегеңне саласың ди. Кызлар арасында зәңгәр күзле, җиңел гәүдәле Гөлфинур бар. Салмады Рәфис итеген, укытучы абыйлары кат-кат таләп итсә дә салмады. Билгеле инде, сикерүдән дә баш тартты. Әллә ничә килолы авыр итекләр белән бик ерак сикермәссең шул. Әнә шул чакта инде теге кара малай аңа күн чүәген биреп тормакчы иде. Рәфис анысыннан да баш тартты. (Ул Минәттән ким мәллә?) Укытучы Сабирҗан абый кызып китте. Кызлар алдында Рәфиснең беләгеннән эләктереп алды да директор бүлмәсенә сөйрәп керде. Шунда хурланганы! Директор яныннан чыккач, буш класска кереп посты да туйганчы эчен бушатты: бугазына бөялгән гарьлек дулкыны ярсып-ярсып тышка бәреп чыкты. Җитмәсә, шулчак мыштым гына янына Гөлфинур килеп баскан. Үзенә күз атып йөргән малайны юатып маташа, имеш... Ачуыннан кызыйны сугып екмакчы иде дә, бәхете — качып өлгерде. Соңыннан Рәфис үкенде үкенүен... Җә, шундый очракны ничек хәтереңнән чыгарасың! Берзаман табындагыларның дәррәү кубарылып урыннарыннан торуларына күтәрелеп караса, ишек катында Һашимов басып тора. Әлеге РАПО мөдире. Өстендә аучылар кия торган яшел куртка, билендә — патронташ. Ә янында — үзеннән бик күпкә яшь чибәр ханым. Һашимов, шау итеп, барысы белән дә күрешә башлаган иде, Рәфисне күрүгә, чырае бозылып китте. Шулай да сер бирмәде, аның белән дә җылы гына кул алышты. Яңадан утырыштылар. Тагын тост тотулар китте. Һашимов, үзен шактый тыйнак тотып, рюмкага ирен тидереп кенә куйды. Алтын кысалы күзлек аша елкылдаган яшькелт күзләрен ялт кына Рәфис ягына йөртеп алды да рюмкасын читкәрәк этәрде. Аның каравы кабарып торган коңгырт чәчле, яшьлек нуры сибеп торган соры күзле ханым ялындырып тормады, озын тырнаклы нечкә бармакларын бик килешле тырпайтып, рюмка биленнән эләктереп алды да төбенәчә эчеп бетерде. Табын янында шундый чибәр ханым булгач, ирләрнең йөзенә көләчлек бөркелде, берсеннән-берсе уздырып, көлкеле вакыйгалар сөйли башладылар. Ау турында башланган әңгәмә гыйшык хәлләренә барып тоташты. Табын кыза барган саен, сүзләр куерды, инде һәркайсы сөйләде, көлде, тик беркем әңгәмәдәшен тыңламый иде. Ә ханым бөтенләй чәчәк атты. — Музыка! — дип кычкырды ул. — Минем биисем килә! Һашимов аңа иелеп нәрсәдер пышылдады, ләкин чибәркәй кул селтәде дә көй яңгырый башлауга биергә чыкты. Ул уртага Һашимовны сөйрәгән иде дә, тегесе карышты, канәгатьсезлек белдереп чыраен сытты. Тик ханым аптырап калмады, кулыннан тотып, Шәмсүнне тартып чыгарды. Шәмсүн, аның белән биегәндә, Рәфискә әледән-әле күз салып, нидер аңлатып маташты. Шәмсүн Рәфискә сиздермичәрәк карарга тырышса да, ханым бу табында ят булган егетне, әле яңа күргән төсле каерыла-каерыла, күзе белән "ашарга" тотынды. Ул да булмады, Шәмсүнне зал уртасында берүзен калдырып, бераз тотрыксызрак хәрәкәт белән Рәфисне биергә чакырды. Рәфискә уңайсыз иде. Ул үзенең бу мәҗлестә артык кеше булуын сизә, энәләр өстендә утыргандай үтә киеренкелек белән: "Нишләргә соң, нишләргә?" — дип баш вата иде. Ханым чакыруга биергә чыкса да, Рәфис хәрәкәтләрен әдәп саклап кына ясады. Биюләр тәмамлануга, ханым, вак-вак атлап, Һашимов янына йөгереп килде дә җете кызылга буялган кечкенә иреннәре белән аның битеннән үбеп алды. — Үпкәләдеңме, җаным! — дип шар кычкырып җибәрде ул. — Юк бит, үпкәләмәдең бит! Алайса үп мине! Һашимов кызарынды, бүртенде, әледән-әле Рәфискә күз атып, ханымга нидер аңлатырга тырышты. Ханым шаркылдап көлеп җибәрде. — Куркагым минем , — диде ул, һашимовның шома битеннән иркәләп, — бар да үз кешеләр ич, нигә коелып төштең, җаным! Рәфискә әнә шул сүз генә җитмәгән икән. "Бар да үз кешеләр, ә менә мин чит кеше, — диде ул үз-үзенә. — Аттгка төшкән таракан". Ул үзенә-үзе җирәнгеч булып тоелды, һәм капыл гына урыныннан торды да ишеккә таба атлады. Шәмсүн аны куып җитте. — Син кая кузгалдың әле? — диде ул. — Башым авырта, саф һавага чыгам, — дип ялганлады Рәфис. — Аңлыйм мин сине, — диде Шәмсүн, — нишлисең бит, менә ничек килеп чыкты. Ярый, без моның үчен кайтарырбыз әле. Синең белән безнең көннәребез алда. — Аннары, нидер исенә төшкәндәй, тавышын үзгәртеп: — Ыслушый, бу хатын һашимовның күргән-белгәне түгел. Юлда очрагач, машинасына утырткан шунда. Төн булгач, урман уртасында берү зен ничек калдырып китсен инде. Мәждесне бозды чукынган. Ә син, бераз тын алгач, әйләнеп кер, яме! Ләкин Рәфис кире әйләнеп кермәде. Ара-тирә җәйрәп яткан саргылт-күгелҗем кар өемнәре арасында парланып торган лыҗырдык җир күренә. Уч төбедәй шул карамчык өстендә аксыл төтен күк томан өлгесе пыскып тора, һәр тарафта язгы уяну. Йокымсыраудан, ваемсызлыктан ваз кичү. Бу халәт күңелләрне яңарта, алгысытып каядыр чакыра. Бу ярсыну күңелләрдә генә калмый, кешеләрнең эш гамәлләренә күчә: яшьрәкләр, урта яшьтәгеләр корыч машиналарын көйли, кайсы төзелеш мәйданнарына ашыга. Ә менә карт-корының эше — келтер-келтер йорт курасы тирәсендә әвәрә килү. Ул, олыларга хас пөхтәлек белән, ничәнче кабат ишегалдын тәртипкә китерә, капка төбендәге бозларны тырыша-тырыша лом белән вата. Чаларган мыеклы, базык гәүдәле карт, соры шадралы пиджәк чабуын җилдә җилфердәтә-җилфердәтә, ух та вах килеп капка төбендәге каты бозны чыртлатып чабып маташты да күрше өй түрендә озаеп үскән шәрә миләш янына килде. Ул, агарып, төрле якка тырпайган куе кашы астыннан зәгыйфь җемелдәгән коңгырт күзләрен миләшнең тармакланып тырпайган очына текәп, карашы томаланганчы карап торды. Аннары, өй түрендәге тар рәшәткә арасыннан кулын сыдырта-сыдырта сузып, миләшне селкетеп карады. Тамырлары җиргә нык береккән ярау миләш кәүсәсе бирешмәде. Карт, каударланып, рәшәткә киртәсенә үрмәләде дә, өске яктан ике кулын сузып, миләшне бар көченә әрле-бирле йолыккалады. Кәүсә зарлы гына итеп шыгырдап куйгандай булды. Карт, үз кирәген тапкандай, зур ашыгычлык белән күршесенең капкасына таба китте. Кабалана-кабалана, аш кашыгына охшаш коңгырт төстәге капка келәсен эләктереп алып, бар көченә шалтыратырга тотынды. Өйдән беркем чыкмады. Урам буйлап, талчыккан кыяфәтле Рәфис кайтып килә иде. — Ни булды , әти? — диде ул, капка янына якынлашып. — Кил әле, тыңлап кара! Гәрәй абзый, вак-вак атлап, миләш янына килде, кансыз иреннәрен үҗәтләнеп чәйни-чәйни, кәүсәсен ары-бире әткәләп азапланды. — Ишеттеңме? Картның ябык йөзендә ниндидер зур бәла барлыгын белгерткән хәвеф ярылып ята иде. Рәфис берни аңламады. — Нәрсәне ишетим, — диде ул аптырап. — Нәрсәне, нәрсәне? Күр, ничек шыгырдый! Рәфис шап итеп ике кулын ботларына чабып куйды. — Тагы шул икән! Онытмагансың икән... — Онытырга соң, — диде Гәрәй абзый, ачына биреп, — җил генә чыксын, сынып төшә бит бу миләш. Әбәзәтелне бакча коймасын харап итә! Әнә күр, безнең якка караган ботагы төбеннән эзләнгән дә бугай. — Берни күрмим, — диде Рәфис тыныч кына. Гәрәй абзый гаҗизләнеп кычкырырга тотынды: — Күрергә соң, син корган койманы җимерәмени ул сынып төшсә... Ә әтиеңнең хезмәте сиңа ни пачум... кисәргә кирәк ул миләшне! — Ничек кулым барып кисим мин аны, тагы ун-унбиш көннән ямь-яшел яфрак яра, аннары уч-уч чәчәкләре, тәлгәштәлгәш миләшләре өй түребезне бизи. — Син кисмәсәң, үзем кисәм. Гәрәй абзый, Рәфискә бүтән борылып та карамыйча, вак бозларны шыгырт-шыгырт изеп, янә капка төбенә апгыкты. Үзе авыз эченнән шешт-шешт дигән сәер авазлар чыгара иде. Рәфис белә, монысының да хикмәте бар. Өй түренә яшел чирәм тишелеп чыктымы, Гәрәй абзый, берсе озын, берсе кыска тал чыбыгы тотып, койма буендагы эскәмиягә чыгып утыра. Шунда инде бар белгәне— чирәм чүпләргә килгән күрше тавыкларын куу. "Шешт тә шешт, шешт тә шешт". Янына килгәннәргә — кыска тал чыбыгы, читтәгеләренә — озыны... Ә ерактагылары өчен чуерташлар җыеп куйган булыр... Пенсиягә чыккач вакланды Гәрәй абзый, вакланды. Элек күңел күзе җиткән бар нәрсәне кысып китереп бер учка җыйдылармыни: тирә-юнь ыгы-зыгысына, авыл мәшәкатьләренә юнәлгән игътибары хәзер тараеп бер өй эченә, кысан ишегалдына сыйды. Утлы нокта пешереп-яндырып алган шикелле, аның үтә җентекле карашы һәрнәрсәне шикчел төстә ваксынып күзәтте, аяусыз көйдерде. Рәфис белән килделе-киттеле сөйләшкәннән соң, Гәрәй абзый өйгә карчыгы Галимә янына кергәч тә тынычлана алмады. Керде дә, пиджәген дә салмаган көе, ниндидер бик кирәкле әйбере югалган кеше төсле, тик әрле-бирле йөренде. Әле мич янына барып, кызган микән дигәндәй, аның аксылкытыршы йөзен тотып бакты, әле кыштыр-кыштыр килеп, аралыктан эреле-ваклы каеш кисәкләре тартып чыгарды. Ул гына җитмәде, яңадан җилбер-җилбер урамга чыгып китте, күрше хатынның йорты каршына барып, башын янтайтаянтайта, әлеге дә баягы мескен миләшнең иң калын ботагы ялганып үсеп киткән урынындагы кутыр сыман булып төзәлгән яра эзен кат-кат күзеннән кичерде; аның белән генә канәгать булмыйча, киртәгә баскан килеш сузылып, әлеге яраны сөялләнеп кипшенгән бармаклары белән җентекләп капшап карады. Аннары, өй түрендәге кардан арчылган дымсу туфракка чирәм тибеп чыкмый микән дип, бил тиңентен иелеп, һәр карыш җирне барлап чыкты. Тыз-быз килеп өйгә кергәч, яңадан мич аралыгында актарынды. Тик кая гына барып сугылса да, җанына тынгылык иңми, күкрәге эчендә әче бернәрсә сулкылдап тора иде. Карчыгы аның бу кыланышларына читтән генә карапкарап торды да түзмәде, картына дип бәйләп маташкан ап-ак йон оекбашын үзе утырган гарипләр арбасының бер янтыгына кыстырып сорап куйды: — Ни булды соң сиңа, әй, дим, чистый тәбегә эләккән тычкан күк маталанасың, бәч. — Берни булмады ла, — диде карты , ачулы тавышын калтырата төшеп. Үзенең тупас җавабыннан Галимәттәйнең кырау төшкән виноград җимешедәй төссезләнеп калган күзләрендәге рәнҗешне күреп, күңеле әрнеп куйса да йомшармады карт. — Син бәйләвеңне бел, Галимә, юкка катышма! Чын халәтен анык кына үзенә дә аңлатып бирә алмас иде Гәрәй абзый. Әллә кирелеге белән улын үпкәләттеме шунда, йә булмаса, аныгы юньләп торып сөйләшә белмәдеме, һәрхәлдә, ике як та ачылмыйча, күңелләре бер-берсенә бикле килеш калды. Бәлки, еллар буе җыйналып та, чәчелеп китәргә вакыты җиткәч бәреп чыга алмаган җан үрсәләнүе тинтерәткәндер аньт? Ә уртага салып сөйләр сүзе, төен булып төенләнгән ризасызлыгы җитәрлек иде. Дәһшәтле сугышны буеннан-буена үткән, гарипләнеп кайткач та бригадир йә хисапчы булып эшләп йөргән кешене шулай тиз гамәлдән чыгарсыннар әле! Дөрес, хөрмәтләп, олы кайгыртучанлык белән озаттылар пенсиягә: син сугыш инвалиды, моңарчы хезмәт иткәнеңә дә рәхмәт, рәхәтләнеп ял ит, янәсе. Менә ял итә инде Гәрәй абзаң. Күңеленең тышкы тирәлеккә бәйләнгән өлеше, тотыныр төбәген югалтып, бушлыкта асылынып калгандай булса да ял итә. Хәер, әллә нигә бер мәктәпкә чакырталар үзен. Шунда, орденнарын чыңлатып, урамга чыгып кинәнеп керә. Ничә дистә еллардан бирле зиһенендә сакланган тетрәндергеч сугыш хатирәләрен авылдашларының күңеленә салып, шуңа тәэсирләнеп һәм җиңеләеп кайта ул. Җан-бәгырендәге төеннән чәчелгәннәрнең дәһшәтле кайнарлыгы беркайчан да суынмый торганы — Прохоровка авылы янындагы канлы сугыш. Ике яктан да бер мең биш йөзәр танк катнашкан бу тиңдәшсез бәрелешне һәр ваклыгына чаклы хәтерли ул. Әлеге бәрелеш алдының киеренке һәм борчулы йокысыз төне үткәч, иртәнге һаваны тетрәткән туплар гөрелтесен дә, шулар артыннан коточкыч көч булып атакага кузгалган танклар ыжгыруын да, йөзгә-йөз килеп чәкәләшкән тимер шыкырдавын һәм ядрәләр ухылдавын да, кояшны каплап кара төнгә әйләндергән ачы һәм куе корым катлавын да, тәүлекләр буе барган канлы сугышта йокыны-ашауны оныткан танкистларга үлем яңгыры аша килеп ирешкән кайнар борщны да, аннары колак тондыргыч гөрселдәүдән соң тимер броняда хасил булган сәер яктылыкны, тәнне пешергән утлы җәһәннәм утының томанлыкка төренеп каядыр еракка, аң белән кабул ителмәслек билгесезлеккә очуын да... Хәтер сандыгыннан бушанган бу истәлекләр һәр очракта, балаларның күзләрендә гаҗәпләнгән һәм соклангыч балкыш яндырып, Гәрәй абзыйлары күңелендә канәгатьләнү тойгысы уята. Бу дулкынландыргыч хис карт солдатның шул бер көнен тутырып торырга җитә. Ә аннан соң... Аннан соң — тагы бушлык... Ьәр көнне бер нәрсә: каралтың тирәсендә чокчыну да авыру карчыгың катында әвәрә килү... Ул үзе әрсезләнеп-нитеп йөрми, чакыртып мәшәкатьләнүче юк. Оныттылар. Гәрәй абзацның дөньяда барын да оныттылар. Ул яңадан бәйләвенә ябышкан карчыгының төсмере коелган соргылт чыраена карап алды да, бәз ямаулык салган оекбашы белән идәннән шуышкандай кыштыр-кыштыр атлап, кызыл ашъяулык ябылган өстәл өстендәге чынаяк-чәшкәләрне барлап килде. Аяклары йөрсә, карчыгы түзеп торыр идеме соң, әллә кайчан өйгә хуш ис таратып чәе кайнап чыккан, табыны ялт итеп әзерләнгән булыр иде. Галимәттәйнең җыерчыкланган йөзеннән сызылып төшеп баручы эре яшь бөртегенең нидән икәнен сизә Гәрәй абзый. Үзенең көчсезлегеннән, хатын-кыз башы белән ире кулына җәфа булып калуыннан әрләнеп яшь сыга карчыгы. Шул мәлне эчендәге боздай кату эреп, җаны кайнарланып урыныннан купты Гәрәй абзыйның. Ул, дөбер-шатыр кубарылып килеп, юп-юка булып ябыгып калган карчыгын ипләп кенә арбасыннан күтәреп алды да, артка авыша төшеп, ваквак атлап, өстәл башында махсус ясалган ярым боҗра сыман терәүле йомшак утыргычка алып китте. Галимәттәй, картының таза һәм кайнар муеныннан урап алып кочаклаган хәлдә, яшь белән чыланган мимылдык битен аның кылдай чәнечкеле яңагына куйды. Утыз биш ел буе аңлашып типкән йөрәкләр бер-берсенә сыенышып серләшеп алды: "Аңлыйм бит, картым, хәлеңне аңлыйм. Тимерне шартлатып өзәрдәй көч-куәтең була торып, бернигә ярамаска әйләнгән гарип карчыгыңны саклап гомер итәргә калганыңны аңлыйм". "Юкны сөйләмә, Галимә, уттай очынып йөргән чакларың да минеке иде ләбаса. Син шушы килешең белән дә миңа кадерле. Тагы да якынрактыр әле. Синең җылы сүзеңнән, акыллы киңәшеңнән бапгка. бер көн дә яшәр хәлем юк". Гәрәй абзый Галимәсенең ничектер сәер яктырып киткән йөзеннән инде онытылып барган яшьлек чибәрлеген төсмерләде. Сугышка кадәр үк үз авылларында урнашкан татар мәктәбендә бер класста укыганда, яшькелт күзле, чандыр гәүдәле бу кызны кайда туры килсә шунда төртеп җибәреп, яисә аяк чалып еккач та еламыйча мыштым гына торып китүенә гаҗәпләнеп торуы, юк кына сүзеннән дә гаеп табып үчекләве, чеби чыгып беткән кулыннан чуар чүпрәктән тегелгән сумкасын тартып алып мәктәп коймасы буендагы кычытканнар арасына яшереп куюы, ә соңга таба, ни өчендер бу садә кызны кыерсытмау гына түгел, аңа үтә бер кадер һәм җылылык белән карый башлавы, каникул көннәрендә, күбәләктәй җиңел гәүдәсен читтән булса да күреп калырга дип, ул үтә торган юл читендәге тәбәнәк куаклар ешлыгында посып утыруы... Ә аннары, сугышка киткәндә, ике авылдан да озатырга килүчеләр арасыннан тынгысыз карашы белән аны бөтерелеп эзләве, ниһаять, инде җитү кыз булып килсә дә, боегып һәм балаларча нәүмизләнеп калган Галимәсен күреп алып, мәхшәрдәй ыгы-зыгыда, кешеләр тугланышында күркәм һәм нәзберек йөзен югалтмаска тырышып, аяк очларына баскан килеш, бер яктан икенче якка башын каеракаера өзгәләнеп каравы — барысы-барысы күз алдыннан тезелешеп үтте. Сугыштан кайткач та, инде зур кыз булып тулышып өлгергән Галимәнең уйчан һәм моңсу күзләрен ул әле урак урган басуда, әле ындырда чабагачлар белән ашлык суккан җирдә күрә килде. Ә сабан туйлары җиткәч... Рәфис төче силос һәм яңа сауган сөт исе аңкытып капыл гына килеп кергәч, баягы сөйләшүдән соң ул каядыр югалып торган иде. Гәрәй абзый күңелен җилсендерә торган рәхәт уйларыннан бүленде. Галимәттәй исә, улы аралыкка шылып өстен алыштырганда, аннары калай юынгычны шалтыр-шолтыр иттереп кулларын юганда, арбасында алга иелә төшеп утырган килеш, улының бу эшләреннән бушануын күзләрен мөлдерәтеп карап торды да йомшак тавышы белән сорап куйды: — Мәшәкатең бик күп, ахры , улым , кайтып вакытында ашый да алмыйсың, бәч. — Син борчылма, әни, — дип җавап кайтарды Рәфис тыныч кына, — мин ашханәдә ашап чыктым. Галимәттәй улының көлемсерәп торган йөзенә текәлеп торды. — Ябыгып киттең әле бу арада, улым , нинди борчуларың бар соң? — Эш муеннан, әни. Кешеләребез җитешми. Галимәттәй уфтанып куйды. — Яшьләр калага китеп бетте шул. Кайберсе күрше Уразмәт совхозына күчте. Рәфис гаҗәпләнеп кашларын җыерды. — Уразмәткә дә күчтеләрмени? — Күчтеләр шул , улым . Әнә Ибрайныкылар китте. Мәстүрә малайлары да шунда эшли бугай. — Алай. — Уразмәтнең директорын бик мактыйлар. Үзебезнең Минһаҗи, дип кенә җибәрәләр. — Үзебезнеке диләрме? — Шулай диләр, улым. Совхоз кебек зур йорт башын үз итү тикмәгә генә түгелдер ул. һәрнәрсәне күз карасы кебек сакласаң гына хикмәте чыга аның. Хәзер, бәч, безне ашатыптуйдырып торучы җирне дә үз итү бетте. Чит итәбез. Кадерләмибез. Ие шул... Ераклашты кеше җирдән. Элек кеше җиргә бик якын иде, бәч. Син үзең дә кырда, туфрак өстендә тудың. Дөньяны ярып беренче кычкыруың серкә очырган арыш басуында булды. Көн дә, кояш чыгар-чыкмас борын, кабык арбага салып, арыш урып, көлтә бәйләгән җиргә алып килә идем үзеңне. Арыш тастары суыра-суыра, игенне дулкынлатып искән камыл җилен сулап, арбаңда тик изрәп ята идең... Хәзер ни, кеше җир белән турыдан-туры түгел, машиналар аркылы эш итә. Кеше белән җир арасы ерагайды, аларның ике арасына салкын акыллы тимер зат килеп керде. Юлларга да бит хәзер асфальт җәяләр. Кеше яланаяк җир дымын тоя-тоя кинәнеп йөри алмый. Аяк табаны белән җир арасында — ачы исле каты асфальт. Гәрәй абзый карчыгының җир турындагы фәлсәфәсенә кушылып китәргә теләде. Ләкин аның күңел төбе һаман эреп бетми, теле аңкавына ябышкандай кытыршыланып тора, яңак сеңерләре дә катып киткән күк җайсыз киерелгән иде. Галимәттәйнең сүзе һаман бетмәгән икән. — Күп этажлы өйләрдә яшәп кеше югарыга үрли, — дип дәвам итте ул, тонык кына тавыш белән. — Җирдән ераклаша, читләшә бару хәерлегә түгел ул, улым. Күз карасы кебек җирне машина белән таптату, керосин, нефть түгеп пычрату, чүп өеменә күмү, хәтта туып үскән җирен күз дә йоммый ташлап китү нидән дисең? Шул җирдән читләшүдән ләбаса ул. Рәфис, куллары белән очлаеп киткән тезләрен кочкан хәлдә, әнисе сүзләренең кайберләре белән ризалашмаса да, берни эндәшми, уйчан гына тыңлап утыра бирде. "Әни, аяксыз калып дүрт стена арасында утырса да, дөнья белән бергә яши, йортны уратып алган тирәлектән, авыл мәшәкатьләреннән, тормыш ыгы-зыгыларыннан аерыла алмый. Ә менә әти..." Кемдер җилкәсеннән төртеп уйларыннан бүлгәндәй, Рәфис капыл гына урыныннан сикереп торды, тиз генә кулындагы сәгатенә карап алды. — Әни, — диде ул, ялварулы һәм гаепле тавыш белән, — савымчы кызларны мин үзебезгә чакырган идем. Аларны ашатып-эчертеп үзебездә йоклатырбыз инде. Туңдылар алар. — Алданрак әйтмәдең лә, улым , — диде Галимәттәй сак кына, — берәр нәрсә әзерләгән булыр идем. — Зарар юк, әни, мин үзем карармын ул ягын. Рәфис җыенып чыгып китәргә өлгермәде, ишекне төбенә кадәр ачып, өсте-башы пычракка буялып беткән, кызгылт йөзе өшегән помидордай бүлтәеп шешенгән, күз кабаклары киерелеп зурайган Хәдис килеп керде. — Ни хәлләрегез бар? — диде ул, тотлыга-тотлыга, һәм табигый булмаган кыргый тавыш чыгарып көлеп куйды: — Бик сагындыгызмы мине, дим? Аңына да килеп өлгермәгән Рәфис җавап кайтармады, бары энесенең ахмакларча канәгатьләнүдән җәелеп киткән чыраена, кайчандыр чиста күк кебек зәңгәр, хәзер болганчык төскә кергән җансыз күзләренә текәлеп, артык нәфрәтләнүдән әйтергә сүз таба алмыйча йөзен чытып, идән уртасында басып торды. — Беләм, ачуланасыз мине, — дип мыгырданды Хәдис, ят тавыш белән, — тик юкка, мин сезгә бер кыйтылык та эшләмәдем... Мин ... мин сезне яратам ич... — Ул, бөгәрләнеп беткән бишмәтенең чабуларын як-якка җәйгән көйгә, киеренке йомарланган йодрыкларын гәүдәсенә кысып гаҗизләнүдән нишләргә белми катып калган абыйсына таба абына-сөртенә омтылып, аны килешсез бер хәрәкәт белән кочаклап алмакчы булды. Ләкин исенә килергә өлгергән Рәфис, кинәт читкә тайпыла төшеп, чирканудан өшегән төсле аны үзеннән этеп җибәрде. — Җитте, ахмак! Хәдис, хәтере калган кыяфәттә артка чигенә-чигенә, ишек төбендәге юан аяклы терәүсез утыргычка лап итеп утырды. — Ә-әйе, мин ахмак, — диде ул, бәйләнчек тавыш белән, — ахмак... Ә син акыллы... Беләм аны... Тик шулай булса да, син миңа абый... Абый син, шулай бит? — Кызганычка каршы ... — Җук , алай димә син... Ни булса да, без икебез дә бер карында яткан... — Ул әнисенә күз атты. — Дөрес әйтәмме, әни? Галимәттәйнең каны качып шәмәхә төсенә кергән иреннәре селкенде, ул арбасында янтаеп утырган җирендә авыр кыймшанып куйды. — Ни дип үзеңне дә, абыеңны да мәсхәрәгә калдырып җөрисең, улым? Ни дип?.. Киленебез, шөкер, бик чибәр, бик уңган. Алма кебек малайларың тупылдап үсеп килә. Хәдис, авып китмәс өчен, бер кулы белән урындыгына таянып аягына басты. — И әни, әни, белмисең син ... Ни кызык бар дөньяда?.. Ул үзенә буйсынмаган кулын, тәрәзә ягына сузып, түгәрәк ясагандай әйләндереп болгап алды. Әйтерсең әлеге кызыксыз дөнья шул тарафта иде. Рәфис аптыраган кыяфәттә башын иеп идән буйлап йөренгән җиреннән кинәт кенә аңа борылып карады. — Шул рәвешле , дуңгызга әйләнеп , дөньяны кызык итәсеңме инде? Хәдис ике кулын да мәзәк айкап дәртләнеп китте. — Кызык итәм! Артына тибеп яшим мин дөньяның! Без - дән каласы дөнья бит ул. Әүлия булып мескенләнеп йөргәнгә карап, әллә син дөньяны тотып калырсыңмы? Ка-калмыйсың! Ул синнән дә кала! — Калса, мин дөньяны ук булмаса да, үзем яшәгән шушы төбәкне яхшырак итеп калдырырга тырышам. Мине кеше итеп искә алырлар! — Алырлар пычагымны! Көт шайтаннан иман!.. Әнә әти көне-төне чапты кешеләр өчен... Җә, ни кырды?.. Исән чакта ук оныттылар үзен... Ә безнең ишене, — ул, өметсезләнеп, кулын селтәп куйды. — Хәер, нигә кирәк мине искә алулары. Мин хәтта үз-үземне онытырга тырышам... Шуңа эчәм дә... Рәхәтләнеп эчәм!.. Ә син, әни, кайгырма бер дә... Беләм, сиңа дару эчәргә генә ярый... Эч даруны, тәмлене аша... Ме-менә мин сиңа, — ул пычрак куллары белән озак кына кесәсендә актарынды һәм зур гына кызыл алма табып Галимәттәйгә сузды, — аша, әни, тәмле алма... Аша, улың биргән алманы, әни! Галимәттәй алмага сузылмады, аның йомшап сәлперәйгән яңаклары дерелдәп, хәсрәтле күзләренә яшь тыгылды. Рәфис әнисенең бу халәтен күрде, үзенең дә күкрәгенә ниндидер авыр һәм ачы дулкын бәялә башлавын тойды. — Нәрсәгә килдең син монда? — диде ул Хәдискә, ачынулы тавыш белән. — Әнинең хәлен белә торып, нәрсә дип шул килешең белән безгә киләсең? — Кемгә килим , абый! Син бит нәчәл кеше... Менә шуңа күрә сиңа ялынырга-ялварырга килдем, — Хәдиснең тавышы мәсхәрәле тонга күчте, — зинһар, бу юлга гына калдыр, абый!.. Төзәлермен, тәти егеткә әйләнермен!.. — Ул тәмам кыргыйланып, хахылдап көләргә тотынды, көлә торгач, тончыгып йөткерә башлады. — Чыгып кит өйдән! — дип кычкырды Рәфис, ачуыннан буылып. — Синең өйдәнме? — Хәдис авызын кыйшайтып зәһәр елмайды. — Кайчан синең өйгә әйләнде соң әле ул?.. Синең өең әнә кайда! — Ул, "бик еракта" дигән мәгънәне аңлатып, тәрәзә аша урам якка төртеп күрсәтте. — Ә монысы... Рәфис мышкылдаган авазга ялт борылып караганда, әнисе әллә ничек кызганыч булып куырылган, җилкәләрен калтыратакалтырата үксеп елый иде. — Әй, балалар, — диде ул, гаҗизләнүдән илереп. Рәфис бүтән түзеп кала алмады, Хәдиснең капрон куртка җилкәсеннән эләктерде дә, аны ишеккә этәреп, артыннан үзе дә тышкы якка атылып чыкты. — Җибәр яканы! — дип гырылдады Хәдис, абыйсының тимердәй нык бармакларыннан ычкынырга тырышып. Рәфис тәмам ярсыган иде. — Хәзер җибәрәм мин сине, вөҗданын югалткан нәрсә! Ул, шашынуыннан үз-үзен белештермичә киң селтәнеп, Хәдиснең кызышып сәлперәйгән яңагына сугып җибәрде. Аннары тагы, тагы... Рәфиснең уйламыйча һәм тыелгысыз селтәнүе Хәдиснең бүген сөйләнгән сүзләренә җавап кына түгел, бу тәвәккәллек энесенең тракторын таиглап исереп ятуына, нәселләрен рисвай итеп, адәм көлкесе булып йөрүенә һәм, ниһаять, авыру әнисен соң чиккә җиткерүенә котылгысыз җәза иде. Хәдис каршылык күрсәтмәкче булып чәбәләнеп маташса да, аның хәмердән мәлҗерәйгән мускуллары сыек, хәрәкәтләре тотрыксыз иде, шуңа күрә ул Рәфиснең өченче селтәнүеннән соң, тигезлеген югалтып, капка янындагы күгелҗем күлдәвеккә барып кадалды. Дүрт аякланып һәм өстендәге капрон курткасыннан ябышкак пычрак агыза-агыза бик озак аягына баса алмыйча торды Хәдис. Ачудан һәм үпкәләүдән кыйшайган йөзендәге сыек канын ышкыштырып,беркавым берсүзсез дәшмичә мышкылдады. — Рәхмәт, абый, — диде аннары , канга һәм пычракка буялган симез куллары белән курткасын ваемсыз гына сөрткәләп, — рәхмәт, акыл өйрәттең энекәшеңә. — Ул ачы итеп елмайды. — Ләкин син бит үзең дә әүлия түгелсең. Рәфиснең кашлары дугаланды. — Мин нишләгән? Хәдис, тәмле калҗаны лачкылдатып чәйнәгәндәй, зур канәгатьлек белән тиз генә әйтеп ташлады: — Әйтмәм дигән идем, үзең әйттерәсең, абый, җае туры килгәндә, хәмердән үзең дә баш тартмыйсың икән. — Нәрсә?! — Кычкырма! — диде Хәдис, ныклы тавыш белән. — Күпмегә алсам, шул хакка саттым! һәм ул, капканы каты итеп ябып, урамга чыгып китте. Кичке салкын төшүгә, җиргә төтен сыман томан сарылганга, болыт шикелле куе аксыллык арасыннан калкып чыккан терлек абзарлары Рәфискә әллә ничек ят булып, тәбәнәкләнеп күренде. Әйтерсең томан катламы бу саргылт корылмаларны бөтен авырлыгы белән изгән, җиргә сеңдергән. Абзарга килеп керүгә, аның битенә җылымса һәм йомигак һава бәрелде. Сыерларның улакка туралган чөгендерне шытырдатып чәйнәве, ара-тирә башларын күтәреп хайваннарча ваемсыз гына үзенә борылып каравы, савымчыларның резин итекләрен юеш сайгак буйлап лыштырдатып саву аппаратын әзерләп йөрүе күзгә чалынып калды. Хатын-кызларның кайберсе астыртын гына Рәфис ягына карап алды да, берни күрмәгәндәй, сүрән караш ташлап үз юлында булды. Рәфис теге көнне тавышланып, Саимәнең сыерларын саумыйча өенә кайтып киткән ачулы һәм кискен карашлы Бану янына килеп туктады. — Иә, ни хәлләрең бар, Бану? Бану, Рәфис ягына борылып та карамыйча: — Әйбәт әле, — диде һәм кызу -кызу саву стаканнарын аклы-каралы сыерның имчәкләренә кидертә башлады. Сыер, сизелер-сизелмәс дерелдәп, бөтен гәүдәсе белән җыерылып куйды, аннары тынычланды, ахры, улак төбендә калган чөгендер кисәкләренә карасу борынын төртте. Рәфис бермәлне Бануның киеренке йөзенә, ике күз арасына сызык ясап дугаланган куе кашларына карап торды, күңелен эретерлек җылы сүз әйтмәкче иде, тик барып чыкмады; авыз эче кибеп, теле аңкавына ябышкан төсле булды. Ул "эһемэһем" дип тамагын кырып алды, киеренкелекне киметер өчен, авыз эченнән генә үзенә билгеле көй шыңшып, бүтән савымчылар янына китте. Ләкин алары да, авызларына су капкан сыман, тавыш-тынсыз эшләүләрен беләләр яисә, Рәфис үзләренә дәшмәсен дигән күк, бер дә кирәкмәгәнгә сыерларына: "Пута, пута!" — дип кычкырып, арткы саннарына учлары белән чапылдата-чапылдата каядыр кугандай итәләр иде. Рәфис үзе дә бу читләшүнең серен аңламаудан гаҗиз: ят кеше итеп күрәләрме аны, нидән булса үпкәләгәннәрме, моның өчен әле сәбәп тә юк, булуы да мөмкин түгел, чөнки ул бары эшкә тотына гына. Үзләре шундый кыргыйлар дияр идең — бергәлек хезмәттә гадәттә мондый хәл булмый, нинди йомыкыйлар да бер-беренә ачылып-туарылып китә, һәрхәлдә, бу салкынлык өчен Рәфис, беренче чиратта, үзен битәрли, алар белән тәүге очрашуда ук уртак тел табып китә алмавына газаплана иде. Ләкин, күңел кыллары бозланып туңган хатыннарга тел ачкычы таба алмыйча, үзеңнең көчсезлегеңне, булдыксызлыгыңны тамаша кылып, абзар сайгакларын күпме таптарга була! Абзардан чыгып китәр алдыннан Рәфис гел чыркылдарга ярата торган кара-кучкыл йөзле Рәниягә караш ташлап алды. Рәния, керфекләрен абзар сайгагына кадап, авыр сулап куйды. Ул башка хатын-кызлар кебек яңакларын кабартып, иренен бүлтәйтеп йөрми, авыз ачып сүз дәшәргә дә йөрәге җитми, гүя сүзсез киеренкелеккә ул гаепле һәм шушы авыр хәлдән чыгу көченнән килми иде. Чынлап та, хатын-кызларның кара көеп йөрүе аның аркасында булды бит, күптән түгел булып үткән күңелсез вакыйга, күңелен сыкратып, яңадан зиһене аша үтте. ...Рәниягә терлек абзары янындагы көрәнсу тиреслектә нәрсәдер селкенә кебек тоелды. Игътибар белән текәлеп баккан иде — юеш йоннары төрле якка тырпайган бозау аяклары күреп алды. "Бозауның арткы аяклары ич бу... Ә баш ягы... баш ягы тиреслеккә күмелеп калган". Рәния бозауның сап-сары тояклы аякларыннан сак кына тотып, тирес астыннан сөйрәп чыгарырга теләде, әмма булдыра алмады. Таудай өелгән тиресне ул куллары белән ашыгаашыга йолыккалады да, тагы бозауны суырып алмакчы булды, тик көче җитмәде. Өстәвенә, каты итеп тартып, япь-яшь бозауның берәр җирен зарарлармын дип курыкты. Шулай шактый азапланды Рәния, тирләп-пешеп чыкты. Алай да булмагач, атылып абзарга керде. — Тирес астында бозау калган! — Тирес астында? Кем бозавы ? — Кемнеке, кемнеке... Тиз булыгыз инде! Хатыннар тиреслек янына йөгерешеп чыктылар. Сәнәкләр, көрәкләр белән тиресне актара башладылар. Бераз казыгач, Бану бозауның арткы аякларына ябышып бар көченә тарта башлады. — Акрын! — дип чәбәләнде Рәния. — Аякларын тайды - рып чыгарасың бит! — Кит әле, ичмасам! — дип җикеренде, өстенә күк сырма кигән таза гәүдәле Бану. — Эчемне пошырып торма! Озын буйлы, ябык гәүдәле хатын, кулларын тирескә эчкәре үк тыгып, бозауның дерелдәгән гәүдәсенә тотынды. Ике-өч хатын, сөйри-тарта торгач, чергән салам-тизәк белән аралашкан катнашма астыннан мескен бозауны чыгардылар. Шул чаклы авырлык астында сәгатьләр буе ятып яссы рәвешкә кергән бозау талпынып та карамады, аның җан әсәре бармы - юкмы икәне дә сизелми иде. — Үлгән ич инде бу! — диде Саимә, аяусыз бер тон белән. Рәния бозау өстенә иелде дә колагын аның күкрәк турысына куйды. — Йөрәге тибә, бозау тере! — диде ул шатланып. — Әйдәгез, тизрәк абзарга — җылыга кертик, сөт эчертеп карыйк үзенә! — Эчте ди, эчми ни ... — Тот, Рәния, баш ягыннан , — диде Бану , таләпчән төстә, — күпме сатулашырга була! Бозауны абзарга алып кереп, ипләп кенә салам өстенә яткырдылар. Кайсы аякларын селкетеп карады, кайсы катып калган гәүдәсенә җан кертмәкче булды. Ләкин бозау, башын артка ташлаган хәлдә, күзләрен йомып хәрәкәтсез ятуында булды. — Чынлап та, беткән бу, — диде Бану, өметсез төстә, — чокыр казып күмәсе генә калган. — Бозауны үтергән өчен баштан сыйпамаслар. Синең сыер кичә бозаулады түгелме? — Бозауласа, ул беркая китмәгән. Теп-тере... — Бу кемнеке була соң инде алай булгач ?.. Ничек тиреслеккә барып чыккан? — Минемчә, — диде Саимә, кашларын җыерып, — синең ул сыер кичә икене бозаулаган булган. — Бернеме, икенеме, буласы булган инде, әйдә, катып тормагыз, Шәмсүн йә Рәфис күренгәнче, алып барып күмик. Синемине дип тормаслар, барыбызны да премиясез калдырырлар. Күмдек, бетте-китте, барыбызның да бозаулар бармы — бар! Шул вакыт Рәния атылып барып бозау өстенә ятты. — Күмдермим! Үлмәгән ул... Мин аны терел тәм! — Кара бу тиле-милене... тор яхттгы чакта, юньсез! — Бану Рәниянең иңнәреннән эләктереп бозау өстеннән сөйрәп алмакчы булды. Тик Рәния аның саен бозауны кочаклап, ачыргаланып кычкыра иде: — Бирмим бозауны , бирмим!!! Берничә хатын Рәнияне бозау өстеннән йолкып ыргытты. Бар да җыйнаулашып, әле үлеп бетмәгән җан иясен терлек абзарыннан шактый читтә үсеп утырган карт имән төбенә алып киттеләр. Рәния яңадан торып бозауны алып калмакчы булып чәбәләнсә дә, аны якын җибәрмәделәр. Бозауны күмеп бетереп, туң җир кантарларын тигезлитигезли, беленмәсен өчен өстенә чергән салам сибеп маташканда, Бану ярсулы пышылдады: — Рәфис килә! Хатыннар, җиргә керфекләрен кадаган килеш, мыштым гына терлек абзарына таба ашыкты. ...Рәфис ике урамны тоташтыручы тар тыкрык чатында урнашкан, урталай ярылган юан бүрәнәләрдән салынып, түбәсе соры шифер белән ябылган терлекчеләр йортын карап чыгарга булды. Йортның тәрәзәләре зур, тәрәзә йөзлеге сырлапнитеп тормыйча туры сызыклы итеп эшләнгән. Ишегалдында шактый калын кар түшәлеп, яз сулышы белән карая төшкән, өйалды баскычлары күгелҗем төскә кереп бозланып каткан. Ишек элмәгенә тагылган һәм коңгырт төскә кереп күгәргән озынча тимер йозак бикләнмәгән иде. Рәфис юеш һәм салкынча бу бикләвечне кискен хәрәкәт белән тартып кына ачты. Кипкәнгә күрә ярыклары зураеп, араларына чүп-чар тулган өй алды идәннәренә шыгырдатып басып эчкә кергәч, аны кәефне кыра торган тынчу исле ямьсез күренеш каршылады: стеналарга ябыштырылган сары төстәге обойлар ертылып беткән, урыны-урыны белән саргаеп һәм кубып, зәгыйфь кош канатлары кебек салынып тора. Идәндә аяклары чәрдәкләнеп сынган коңгырт төстәге урындыклар, ертып яки бөгәрләнеп ташланган һәртөрле эш кәгазьләре аунап ята. Ишек янындагы акшары кубып, аксыл-коңгырт төскә кергән мич — салкынлык чыганагыдыр, кап-кара авызыннан зәмһәрир суыгы өрәдер сыман. Гомуми торакларда була торган озынча тимер караватка (күрше авыл кызларына кунып калыр өчен) елышып, Рәфис, бөтен гәүдәсе белән бөрешкән хәлдә башын түбән салындырып, озак кына хәрәкәтләнмичә утырды. Бүлмәдәге хаос, таркаулык аның үзенә дә тәэсир иткән, аяк-кулының һәр буыны ихтыяр көчен югалтып, таралып киткән төсле. Чымырдап тәненә үрмәләгән чиркандыргыч суыктан дерелдәп-дерелдәп китсә дә, ул урыныннан кузгалмады, гүя кыймшанса, эчендә калган барлы-юклы җылылык та чыгып бетәр, ул чагында бөтен әгъзаларына күгәрек һәм бозлы һава кереп тулыр сыман иде. Хәтта җаны да оешып каткан, фикер агышы да тукталып калган кебек иде. Уйлап баксаң, тән һәм җанының болай туарылып китүе бүлмәдәге таркаулыктан гына түгел, ал арга ялганып әнисенең рәнҗүле йөзе, урамда очраган картның нигәдер тетрәнеп яшеренгән гаепле карашы күз алдында чекерәеп торды. Шушы хәленнән ычкынырга теләп, Рәфис, яшькелт төстәге йон одеал җәелгән карават өстендә утырган килеш, куллары белән төрле-төрле күнегүләр ясап карады. Ләкин аның бу хәрәкәтләре сүлпән, тәненең яшәү ярсулыгын җуеп оеган дөньясын салкын өнсезлектән чыгарып җибәрерлек түгел иде. Беравыктан үзенең шулай йомшарып, көчсезләнеп калуына аның ачуы чыкты, шуңа үртәлеп урыныннан сикереп торды һәм, кызу-кызу атлап, бүлмәдән чыгып китте. Урамга чыгуга, ул, бозланган юлга чыртлатып басып, өер-өер кантарларны читкә аттыра-аттыра, юырткан атын бертуктаусыз ашыктырган җайдакны көтеп алды. Галим абзый икән. Ул, атының соргылт ялына ябыпгып килгән уңайга, кыска гәүдәсен салмак атылдырып, вак бозлар сибелгән карлы җиргә сикереп төште. — Рәфис Гәрәевич, — диде ул , ярсуыннан тотлыгатотлыга. — Рәфис Гәрәевич, эшләр харап! — Ни булды ? Галим абзый, сүзен әйтә алмыйча, авызын мүкелдәтеп торды, йоткан хәрәкәт ясады — бугазындагы төере тирбәлеп алды. — П -пәхри ярына су төшкән! Рәфис, берни аңламыйча, күзен челт-челт йомгалады. — Төшсә соң? — Су ургылып ага. Ат белән дә чыгар хәл җук! Сыер савучылар бүленеп калды бит! Сыерлар савылмады! Менә хәзер генә эшнең нидә икәнен төшенде Рәфис. Әйе, эшләр начар: совхозның барлык савымчылары диярлек моннан җиде чакрымда урнашкан Әлкәс авылыннан иде. Ул, зур киеренкелек белән күзләрен бер яктан икенче якка йөртеп, нишләргә кирәк икәнен дә белми торды. Аннан кинәт кенә, бер карарга килеп, айканулы хәрәкәт белән Галим абзый йөгәненнән тотып торган айгырга менеп атланды. — Син фермага кайт, мин очтым! Ул юеш һәм бәсәргән йөгәнне кулына алды да, атны әйдәп, пыяла ватыклары кебек чәрдәкләнгән юлны шытырдатып изә-изә алга омтылды. Томан эчендә калган авылдан чыгу белән, башын өскә чөя-чөя ярсып чапкан атын ул караеп көпшәкләнгән кар-боз уртасында оеп утырган саргылт фермалар ягына ашыктырды. Ләкин ферма ишеге төбендәге таудай иелә башлаган ачы исле тирес янында трактор чанасы сызып калдырган буразнадай эздән гайре бернәрсә дә күрмәде. Рәфис атыннан җәһәт кенә сикереп төште дә, дымланган йөгәнне ашык-пошык ишек тоткасына бәйләде һәм, ачуыннан абзарның таш сайгагына каты-каты басып, каравылчыны эзләп китте. Өстенә кыршылган тире тун, башына колакчын малахай кигән карт шунда гына икән — абзар эчендәге соры бетон баганага сөялеп, гамьсез генә тәмәке көйрәтеп тора иде. — Кайда тракторчылар? — дип сорады Рәфис, ачуына буылып. — Кайтып киттеләр, — диде карт, бер дә исе китмичә. — Ничек кайтып киттеләр? — Мин дә " кая барасыз?" дигән идем дә, "синең ни эшең бар" дип җикеренделәр генә... Рәфиснең иреннәре тетрәнде: "Үз энең шул рәвеш битеңә төкерсен әле!.. Ну, Хәдис..." — Әйдә, күрсәт әле, кайда торалар алар? "Туганнан туган энекәшеңнең кайда яшәгәнен дә белмә, имеш..." Карт, юка чалбарыннан тырпаеп торган очлы тезләрен бер-берсенә ышкыштырып, әледән-әле юл катысыннан читкә тайпыла-тайпыла атлый... Аның сулышы каба, бертуктаусыз йөткерә, гыжлый... — Кайда?! — Берсе монда. — Карт каршыдагы бөрчек-бөрчек шадралы панель йортка төртеп күрсәтте. — Аскы катта икенче бүлмә. — Инде үзем дә күрәм ... Ярый, син фермага кайт, атны аранга урнаштыр. Рәфис икенче бүлмәнең тәмәке төпчекләре дә себерелмәгән ишеге төбендә өйдән чыгып килүче, ябыгып, коры сөяккә калган Хәдиснең хатыны Нәсимәгә бәрелә язды. — Хәдис кайда? — дип сорады ул, каты тавыш белән. Нәсимә куркуыннан җыерылып килде, күзләре челт-челт йомылды, менә-менә елап җибәрер төсле иде. — Йоклый иде шул, — диде ул, чак ишетелерлек тавыш белән. и — Йоклый?! — дип кычкырып җибәргәнен Рәфис үзе дә сизми калды. Нәсимәнең йөзе ап-ак булды. — Көпә-көндез йоклыймы ? Уят әле! Хатын, үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә, ашыгып өйгә кереп китте. Ләкин бераздан кыюсыз гына кире чыкты. Аның йөзе мескен бер кыяфәттә иде. — Тордымы ? — Юк. — Кайда ул, күрсәт! — Рәфис, хатынны ияртеп, өйгә керде һәм барысын аңлады. Майланган киемен дә салмыйча, җәлпәк бите кызарып, маңгаена тир тамчылары тибеп чыккан алыптай ир идәндә гырлый-гырлый йоклап ята иде. Актайга эшләргә кайтканнан бирле, ул энекәшенең авызына хәмер капканын сизгәне юк иде. Абыйсыннан шикләнә иде, ахрысы. Менә тагын ычкынган, шайтан алгыры! — Алай, — диде Рәфис, тәмам гаҗиз булып. — һәрвакыт шулай исереп кайтамы? — һәрвакыт дип ... Булгалый инде. Эчендә кайнаган ачудан Рәфиснең бөтен тәне киеренке бер хәлгә килде, куллары үзеннән-үзе йомарланды. — Шундый чакта бит... — Аның тавыигы танымаслык булып калынаеп китте. Аннары, көч-хәл белән үзен кулга алып, тавышын акрынайтты. — Ярый, без бу тәти егет белән сөйләшербез әле! Почмакка кысылып ни үле, ни тере булып куырылып басып торган Нәсимәгә "хуш" дип тә әйтмичә, ул, ишекне каты ябып, өйдән чыгып китте. "Ни өчен бу хатынга каты бәрелдем соң? Аның бер гаебе юк бит. Киресенчә, ул үзе шушы тупас, исерек ир тарафыннан изелгән, җәберләнгән, аның үзенә таяныч, яклау кирәк". Аннары ул икенче төрле фикер йөртте: "Әйе, бу хатын да гаепле. Тупаслыкка, кыргыйлыкка каршы тавыш күтәрмәгәне, шуңа күндәм генә түзеп яшәгәне өчен гаепле. Аның ишеләрнең салкын битарафлыгы, баш иеп яшәүләре, кирәк чакта дәшми калулары аркасында яши ич шундый бәндәләр, дөресен әйткәндә, яшәми дә, сазламыкта сөйрәлә, түбәнгә тәгәри, бетә, югала бара, һәм бу хатын үзенең гамьсезлеге белән аның череп таралуын якынайта. Үзе өчен иң якын кешесенең һәлакәтен тизләтә. Шуңа гаепле ул хатын, һәм мин аңа кычкырып дөрес эшләдем. Ул шуңа лаек иде". Яшь кенә егет ике адым килеп җитмичә тукталды да, җилкәләрен тырпайтып, ияге белән комбинезон якасын ышкыштыр ды. Кыяфәте гүя: "Мин шундый тинтәк малай инде, теләсә нишләтегез", — дия иде. Рәфис, ни әйтергә инде моңа дигәндәй, текәлеп карап торды да, егет көтмәгәнчә тыныч тавыш белән: — Бар , тракторыңны кабыз да чана тагып бирегә кил. Тиз бул! — диде. Ул арада партия оешмасы җитәкчесе Айрат Бәдретдинович белән Галим абзый да килеп чыкты. ...Тагы берничә минуттан алар трактор чанасына утырып юлга чыктылар. Рәфискә зур чанасын сусыл кардан пыштырдатып сөйрәүче кара җанварга охшаган трактор бик акрын бара кебек тоелды. Җанын кая куярга белми бәргәләнеп, ул трактор чанасының бер башыннан икенче башына йөрде. "Их!" дип, тешләрен кысып, чананың йомры башына сугып куйды. Аннары, сабырлыгын җыеп, чана табаннарыннан ике якка сибелеп калган сусыл карга карап бара башлады. Айрат Бәдретдинович үзенә сиздерми генә яңа баш зоотехникның һәр хәрәкәтен күзәтеп бара иде. Рәфиснең эчке киеренкелек белән чана табанына, юл читенә ишелеп барган боламыктай юеш карга карап барганын абайлагач, ул үзенчә әңгәмә башлап җибәрергә теләде. Бер ымсыз барганга аның күптән эче поша, сүз кузгатырга теле кычыта иде. — Бер уйлап баксаң, — диде Айрат Бәдретдинович, ишелеп-ишелеп артка шуучы кар буразнасына карашын текәп, — узган вакыт та эреп баручы юеш кар кебек төрле якка чәчрәп юкка чыга. Яшәгән гомернең, мөгаен, күбрәк өлеше әнә шул кимегән көпшәк бозлардай файдасызга югала торгандыр. — Бу — кешенең үзеннән тора, — диде Рәфис сүрән генә. Рәфиснең үзенең сүзенә кушылуыннан Айрат Бәдретдиновичның кәефе күтәрелеп китте. — Дөрес әйтәсең, — диде ул, дәртләнеп китеп, — карбозлардан су, ниһаять, дымга туенган бәрәкәтле җир калган кебек, кешенең дә тормыш эзләре үз артыннан сузыла. Уҗымнарга көч-куәт бирүче язгы суларның күпме тотылып калуыннан киләчәк уңыш бәйле булган шикелле, кешеләрнең бу тормышта ничек яшәвеннән гомеренең файдалы өлеше төрле үлчәүдә билгеләнә. Айрат Бәдретдиновичның юк кына нәрсәдән үзенчә фәлсәфә чыгаруына Рәфис бераз көлебрәк караса да, менә хәзер аның күз алдына исереп ятучы тракторчы килеп басты. "Әйе, — диде ул үзалдына, — эшен ярты-йорты эшләүче исерек белән берүзе ике төркем сыерлар караучы кызның файдалы эш коэффициенты бертөрле була алмый шул. Бертөрле була алмый... Ләкин нидән бу? Кешенең гомуми эшкә карата төрле мөнәсәбәттә булуының сәбәбе нидә? Әйе, ансат кына итеп, тәрбияләнү дәрәҗәсендә, диярләр. Тәрбияләнү дәрәҗәсе үзе нәрсә ул? Аның матди чыганагы кайда? Гомуми эш өчен канатлануның тышкы билгеләре артында нинди тылсым ята?" Ни өчендер бу минутта Рәфис Рәнияне исенә төшерде. Ьәм аның йөрәге кайнарланып кысылып куйды: "Ул анда тагы берүзе җәфалана торгандыр". Ул башын күтәреп караганда, трактор үзенең тизлеген бик нык акрынайткан күк тоелды. — Кызурак, кызурак! — дип ашыктырды ул тракторчыны. Трактор моторы бөтен көченә пытырдап эшли башлады. Кинәт кызу алдырып китүдән, чанадагы кешеләр артка сөрлегеп куйды. Калку урыннары кардан арчыла башлаган кара җир ашыгыбрак артка йөгерде. Рәфис ерактан ук күрде: Пәхри ярының Әпәлигә таба күтәрелеп киткән өске ягы зәңгәрсу-күгелҗемләнеп елтырый, ә түбән өлеше, диңгез сыман киңәеп, каршы яктагы тәбәнәк калкулыкка чаклы җәйрәп ята. Ярның аргы тарафындагы калку төбәктә бер төркем хатын-кызлар, үзләренә якынлашучы тракторны күргәч, кычкыра-кычкыра кул изи башладылар. Кемдер чыңлатып көлеп җибәрде, берсе, төркемнән аерылып, ярга таба йөгерде. Ярга якынлашкан саен, ургылып аккан ташкын киңәя барды, су өстендә аксыл-зәңгәр төстәге көпшәк боз кисәкләре салмак кына якынлашып, юл турысына җиткәч, ниндидер күзгә күренмәс көч этеп җибәргәндәй, кинәт кенә тизлекләрен арттыралар иде. Айрат Бәдретдинович, кар өстендә җем-җем иткән нурлар чагылышыннан күзләрен кысып, ярның аргы ягындагы хатын-кызларны берәм-берәм барлый башлады: — Кәримә, Алсу... Ә Гашия кайда?.. Вәт син, ә! Кем әйтмешли, барысыннан да катырак кычкыра торганнары бар, ә шыпыртлары — юк! — Ул бераз тын торды, аннары Рәфискә борылып әйтеп куйды: — Ташкын да шулай бит, уртада өерелеп-шаулап акканы иңкүлеккә җитә, ә чит-чаттагы тымызыгы йә карга сеңә, йә бөтерелеп-әйләнгәләп чоңгылга төшә. Менә бит ул ничек килеп чыга! Тракторчы егет, кабинадан карга сикереп, чана янына килде. Ул да аптырап калган иде. — Чананы агызмас микән? Бигрәк котырып ага бит. Рәфис әле сулкылдап-шаулап аккан суга, әле аргы якта "Нәрсә булыр?" дип көткән хатын-кызлар төркеменә карады. Теге вакытта Галим абзый белән сүз көрәштергән хатын төркемнең иң алдында тора иде. — Җә , нәрсә куркып калдыгыз? — дип кычкырды ул. — Бер суга акканнан әллә ни булмас! Алсу аңа мөлаем тавышы белән кушылды: — Садри, яле, егетлегеңне күрсәт, солдат була аласыңмы икән, карап карыйк! Урта яшьләрендәге хатын, кыланчыкланып: — Сынатсаң, өйләндермибез дә үзеңне! — дип чәрелдәде. Хатын-кызлар шаулатып көлешеп алдылар. Садри кулын селтәде дә, җәһәт кенә сикереп, кабинага менеп утырды, үзе кабинадан башын чыгарып Рәфисләргә: — Сез төшәрсез, бәлки? — дип кычкырды . Айрат Бәдретдинович белән Галим абзый аякларын чана кырына атландырып төшәргә омтылганнар иде дә, тик Рәфиснең урыныннан кузгалмавын күреп кире уйладылар. — Әйдә, кузгал! — дип боерды Рәфис. Үзең ярда калып, яп-яшь кешене ярсып аккан ташуга кертеп җибәрү егетлек булмас иде, дип уйлады ул. Трактор тилереп аккан ташуга акрын гына борынын төртте, кискен хәрәкәт белән ыжгырып өскә күтәрелде, аннары, гайрәтле талпынып, кызу тизлек белән ярсып бөтерелгән суга кереп китте. Чылбырлар арасыннан ябырылган су ташкыны, тракторның тимер тәненә бәрелеп, ачу белән югары сикерде, тирә-юньгә бозлы тамчылар чәчрәде. Чана табаннары каты җиргә тимәгәнгә, коточкыч дулкыннар аны түбәнгә сөйрәде, куәтле агым чана артыннан тракторны да бер якка янтайтты. Корыч машина, бар көченә тартылып, агымга каршы бара башлады. Ташкынсу гүя чананы кешеләре белән трактордан аерып алырга теләп тартышты. Рәфис тракторчы егетнең киеренке һәм фидакарь хезмәтен күреп торды. Ул әле бер рычагны тарта, әле икенчесен. Рингтагы боксер кебек, шашкын табигать көченә накаут ясарга ирек бирми иде. Рәфис чана кырына сөялгән озын агач саплы багорны суга төшереп, тимерле очын астагы бозга кадады һәм, агымга каршы этенә-этенә: "Их, тагы бераз, тагы аз гына!" — дип, тешләрен кысып куәт бирде. Ярдагы хатын-кызлар ах-вах итештеләр, барысының карашы аларда, күңелләре белән тартып алырдай булып тырышалар иде. Ниһаять, соңгы омтылыш. Трактор, борынын өскә чөеп ярга талпынды да, каты үкереп хатын-кызлар җыйналган урынга тырмашып менде. Ул тимер өслегеннән бозлы сулар агыза-агыза борылырга өлгермәде, хатын-кызлар чанага ябырылдылар. Рәфис, кыска киемнәре астыннан кара халатлары күренеп торган савымчылар янында, чия төсендәге куртка иңнәренә сары чәчләре дулкын-дулкын булып сарылып төшкән чибәр генә кызны күреп: "Кайдан килеп чыккан бу шәһәр сандугачы?" — дип уйлап куйды. Тик "шәһәр сандугачы" Рәфискә күтәрелеп карамады, ни өчендер аның йөзе боек, күз карашы үтә моңсу иде. Шул арада трактор, хатын-кыз чыр-чуын ияртеп, яңадан бөтерелеп шаулаган су ташкынына кереп китте. .. .Кинәт трактор, шартлауга охттгапг коточкыч тавыпг чыгарып, ике-өч мәртәбә пытырдап алды да пырх-пырх итеп тынып калды. Садри ярсый-ярсый моторны кабызырга тырышса да, машина ымсыз иде. Шашынган су көче, трактор чанасына бәрелеп, аны аяусыз рәвештә агым уңаена сөйрәвен дәвам итте. Садри, кабина ишегенә ябышып, трактор алдына үрмәләп чыкты һәм, яткан көе, майга, корымга катып беткән капотны ачты. Әйе, шикләнгәне дөрескә килде: тышчасы ярылган карбюраторны ул тимерчыбык белән тарттырып бәйләп куйган иде, шул шартлап өзелгән икән. Тырпаеп калган тимерчыбык кисәге кыска булып чыкты, яңадан бәйләп куярга җитмәде. "Их, — дип сукранды Садри, — ничә мәртәбә инженерга әйттем бит шул карбюратор хакында. "Юк" дип җавап бирде. Минәт складында бар иде инде ул, ләкин акчасыз бирмәде. "Ул склад исәбендә юк, минем үземнеке" дип җавап бирде. Сатып алырга Садриның акчасы җитмәде. "Инде нишләргә? Авылга кире кайтмый булмый. Ничек тә акча юнәтеп, Минәттән шул карбюраторны сатып алырга кирәк. Ләкин ничек ярга чыгарга?.." Садри, кабина ишегенә тотынып, күбекләнеп котырган су чоңгылына төшә башлады. Ярсып аккан дулкынга тиюгә, көчле агым аягын читкә ыргытты. Садри яңадан өскә күтәрелергә мәҗбүр булды. Багор белән чананың түбәнгә агуын тоткарларга маташкан Рәфис Садриның бу хәрәкәтен күреп аңа кычкырды: — Нишлисең син, тиле малай? Агып китәсең бит. Су шаулавын җиңеп, Садриның тонык һәм нечкә тавыпгы ишетелде: — Авылга кайтмый булмый, Рәфис абый. Карбюратор кирәк. — Карбюратор? — Рәфис, аптырап, әле котырып аккан суга, әле яңадан сак кына түбәнгә шуышып маташкан Садрига карады. — Тукта, мин үзем, — диде ул, аякларын чана борты өстенә атландырып. Айрат Бәдретдинович шунда ук Рәфиснең кулыннан эләктереп алды. — Җүл әрләнмә! — Сез барыбер берни таба алмыйсыз, мин кайтам авыл - га! — диде Садри. Ул, итекләре белән су агымын җиңеп, астагы боз катысына басты, ләкин шунда ук шуып егыла язды, күбекләнгән дулкыннан калкып торган гусеница чылбырына чак кына ябышырга өлгерде. Ярдагы хатын-кызлар коточкыч тавыиг белән: "Ай!" — дип кычкырып җибәрделәр. Рәфис тагы бортка ыргылды, тик яңадан аны кире сөйрәп төшерделәр. — Җибәрегез, тотмагыз мине! — диде Рәфис ярсып, — егетне харап иттерәсез бит! — Иң яхшысы , багорны суз, багорны! Рәфис шунда ук төшенеп алды һәм, омтылышлы хәрәкәт белән, багорның ыргаклы башын Садрига сузды. Садри багорның ыргагыннан эләктереп алды. Рәфис, бар көчен куеп, багорның Садри ябышкан башын ярга таба бора башлады. Аңа булышка Айрат Бәдретдинович белән Галим абзый ташланды. Алар өчәүләп, багорны сак кына шудыра-шудыра, Садрины ярга чаклы җиткерделәр. Хәзер Садрига ыргакны ычкындырып ярга ябышып калырга кирәк иде. Ул, бу омтылышны ясар өчен, астагы бозны типкәләп, аякларына терәк урын ясады, һәм шуннан капыл гына этенеп алга сикерде дә ярга барып капланды. Бар да берьюлы җиңел сулап куйдылар. Ләкин егет нык кына салкын суга чыланган иде. — Йөгер, тукталып торма! — дип кычкырды аңа Рәфис. Кулларын як-якка селки-селки үзләреннән ерагая баручы озын буйлы егеткә карап, ул эченнән көрсенеп куйды: "Их, йомшаклык күрсәттем бугай... Миңа чыгарга иде ярга... Япьяшь егетне куркыныч алдына куйдым..." Тик үз-үзен битәрләргә ашыккан икән — һич көтелмәгән хәл булды. Зур боз кисәге кинәт дөбер-шатыр килеп бәрелүдән чайкалыпмы, әлеге "шәһәр сандугачы" чана кырына утырган җиреннән артка сөрлегеп китте. Хатын-кызлар, чыр кычкырып аңа ташлансалар да, өлгерми калдылар, салмак гәүдә котырган тапгкын эченә очты. Шулчак су астындагы көпшәк боз кисәге шытырдап икегә аерылды. Рәфиснең миеннән "ул йөзә белмидер" дигән уй чәнчеп үтте. Шул секундта ук үзе дә кыз артыннан түбән сикерде. Тәнен өшетеп тынын куырган су салкынлыгына игътибар бирмичә, ташкында бөтерелгән боз кисәкләрен аралап, бер-ике талпынуда кызның саргылт чәч учмасын күмәкүмә бөтерелгән чоңгылга колач салып килеп җитте һәм кисәк хәрәкәт белән аска чумды. Шунда ук аның бармаклары йомшак тәнгә кагылды. Ул кызны сул кулы белән эләктереп өскә чыкты һәм, уң янтыгына ятып, күгелҗем боз белән капланган ярга таба йөзә башлады. Салкын су тәнен бозлы утка салып оетты, аңын томалагандай итте. "Бирешмәскә, бирешмәскә!" Күгелҗем кар-бозлы сөзәк ярга чыгып җиткәндә, кыз бер сүз дәшми, бары ярым ачык иреннәре генә дер-дер калтырый иде. Аз гына тын алу нияте белән, Рәфис кызның йомшарган һәм салмакланган гәүдәсен кардан арчылып кибәргә өлгергән калку җиргә куеп торды. Шул вакыт ул аның уң битендәге борчактай миңенә күз төшереп ымсынып китте: "Гөлфинур бит бу!" Ул, үз-үзен белештермичә, аңа капыл ташланып, иңнәреннән тотып селекте: — Гөлфинур, ач күзеңне! Гөлфинур! Ләкин Гөлфинур озын керфекләрен тибрәтеп тә бакмады, ап-ак йөзендәге бер сызык та үзгәрмәде. Ул аңсыз иде. Чанадагылар, суга төшәргә маташсалар да, котырган ташкын эченә керергә йөрәкләре җитмичә ыгы-зыгы килделәр. Рәфиснең үз хәле дә шәптән түгел: киемнәренә сеңгән бозлы су тәнен чиркандырып калтыратты, теше тешкә бәрелеп алҗытты. Ләкин ул моңа әһәмият бирмәде, юештән күлмәге тәненә ябышкан җыйнак гәүдәне күтәреп, кызулый-кызулый иртәнге томан сарган авылга ашыкты. Кызның тыгыз тәне әле һаман, күл өстенә чуерташ ыргыткач чәрдәкләнгән дулкыннар кебек, еш-еш дерелди, башы аска каерылган. Бергә укмашып салынып төшкән чәч учмасыннан, Рәфис арлыбирле чайкалып барганда, җиргә бертуктаусыз салкын су тамчылары коела иде. Рәфис, куллары талгач, уң аягын калкурак боз түмгәгенә терәп һәм буыннары туңып каткан тезен көч-хәл бөгә төшеп, кызны кулларыннан ычкындырмыйча гына шунда утыртып торды. Ул аның хәлсезләнгән һәм тотрыгын югалткан нечкә муенына, үзенең күкрәгендә гамьсез яткан гәүдәсенә текәлеп карады, аңа берничек тә ярдәм итә алмавына көрсенеп куйды, тирә-юненә күз йөртеп нәрсәдер эзләгәндәй итте, тик өметләнерлек берни дә тапмады, ахры, яңадан, кызны ике кулы белән күкрәк турысына сыендырып, боз кантарларына абына-сөртенә алга кузгалды. "Тизрәк авылга җитәргә!" Бу теләк шулчаклы тыелгысыз һәм омтылышлы иде, ул ботинкаларына сеңгән суның атлаган саен лыштырдавын да, юеш киемнәренең кыштырдап тәнен өшетүен дә сизмәде. Хәер, бер атлап, бер йөгереп барудан аңа хәтта эссе була башлады, аркасына ябышкан күлмәге су сеңүдән генә түгел, тир бәреп чыгудан да юеш иде. Шифаханәнең авыруларны кабул итү бүлмәсендәге ак җәймә җәелгән ятагына китереп салгач, Рәфис бермәлне Гөлфинурның тагын да аксылланып киткән чыраена, ярым ачык күзләренә, очы бераз өскә күтәрелгән нәфис борынына карап торды. Бугазыннан кайнар дулкын бәреп чыкты. "Гөлфинур! Кайдан килеп чыктың соң син? Ничек болай булды?.." Бу өндә чарасыз наз да, кызгану да бар иде. Ыгы-зыгы килеп йөргән шәфкать туташлары туңудан әле дә дер-дер калтыранган кызның юеш күлмәкләрен алыштырырга дип коры киемнәр күтәреп кергәч, ул, онытылып торуына уңайсызланып, үз-үзен битәрли-битәрли ишеккә юнәлде. Бала чагыннан таныш ярлар куенында үзәк өзгеч дәрәҗәдә якын һәм кадерле нәрсәдер сакланып калган төсле тоелды Рәфискә. Нәрсә соң ул? Әллә бармак юанлыгындагы куаклар белән чуарланып текә сикергән яисә сөзәкләнеп югары үрләгән аксыл калкулыклармы? Йә булмаса, табигый казанның уң ягында куерып үскән шалтыравык имәннәрме?.. Тукта, кем соң бу, гүзәл, үсентеләрнең тимердәй каты ботакларына тотына-тотына, кыргый тау кәҗәседәй тауга үрмәләп менгән иде... Талчыбыктай сыгылмалы бил... Җилкәсендә уйнаклаган чыбыркы очыдай нечкә саргылт толым. Тирә-юньне яңгыравык чыңга күмгән саф һәм челтерәвек тавыш... Кем шулай бөтен дөньяны тынгысыз чишмә чыңына күмеп чыркылдап көләргә, кыргый тау кәҗәседәй җитез талпынып югары ашкынырга мөмкин?.. Ул бит, ул!.. Бик еракта — яшьлек ерганагының башында ук адашып калган күк йөзедәй ачык зәңгәр күзле, юп-юка гәүдәле Гөлфинур! Яшьлеге белән күзгә-күз очрашуы идемени Рәфиснең? Аның хәтере шул ерак үткәнгә кайтты. Хатирәләр бер-бер артлы йөгерешеп узды. Шулар арасыннан уелып истә калганы — имәннәр, зәңгәрсу ярлар белән бәйләнешлесе җетеләнде, истәлекле бер көн нурдай балкып күз алдында яктырды... Аяз көн иде. Кояш инде төшлектән авышкан, һава коры һәм җылымса. Кинәт ул мәктәпкә чыга торган чирәмле тыкрыкта аркылы корып ясалган иске койма аша бакча эчендә нәрсәнедер бик бирелеп күзәтеп торган Гөлфинурны күреп алды. Кыз үзенә бик килешеп торган вак чәчәкле ситсы күлмәк кигән, чәче тыгыз учма итеп артка җыелып куелган. "Янына барыргамы, бармаскамы?" Йөрәге күкрәк читлегеннән бәреп чыгарлык итеп типте малайның. "Барыргамы, бармаскамы?.. Их, беткән баш беткән!" Ах, бу мизгелләр... Аяклары каядыр упкынга төшеп-төшеп китә, гәүдәсе әллә ничек килешсез сыман... "Читтән карап торган кешегә адәм көлкесе булып күренәмдер". Ул шулай дип уйларга да өлгермәде, кыз, сөрмәле күзләрен тутырып, Рәфискә борылып карады. Шунда юньлерәк нәрсә уйлап таба алмыйча, Рәфис аттгыгып-каушап: — Әпәлигә менәбезме, Гөлфинур? — дип әйтте дә салды . Ул шулай, капыл гына ятышсыз сорап куюыннан аптырап, озын нечкә бармаклары белән пиджәк төймәсен боргалады. Җитмәсә, Гөлфинур, чая күзләреннән очкыннар чәчә-чәчә: — Чынмы , Рәфис, моны син әйтәсеңме соң? — дип, малайны уттай кызартты. Кызарса кызарды Рәфис, ләкин бөтенләй үк югалып калмады. — Мин әйтәм ... Әле аны гына да әйтмим мин... — Тагы ни димәкче буласың, Рәфис? Гөлфинурның көләч күз карашында "Нәрсә белән генә шаккатырыр икән бу кыюсыз малай?" дигән үртәүле сорау ярылып ята иде. — Әйдә инде, Әпәли тавына киттек! Гөлфинур күзләрен шарландырып, бермәлгә гаҗәпләнүен яшермичә, Рәфискә томырылып карап торды. Кызның көләч күзләре Рәфиснең йөрәгенә тикле үтеп, күкрәген авырттырып кытыклады. Бу караштан бик эссе булып китсә дә, ул яшькелт күзләрен аннан алмады. Аның шулай тутырып карап торуыннан Гөлфинур үзе дә әллә нишләп китте. Бу мизгел күз ачып йомганчы булды. Аны Рәфис сизми дә калды. Үзенең бу халәтен сиздермәс өчен, Гөлфинур кинәт бөтен тыкрыкны яңгыратып чыркылдап көләргә тотынды. Рәфискә ни, дөрләп янган учак өстеннән сикереп чыккандай, инде әйтеләсе әйтелгән, моннан соңгы сүзләр үз-үзен җиңеп әйткәннәрнең дәвамы булып тезелде дә китте. Гүя бу сүзләр төркеме — бербөтен утлы чылбыр, аны һич кенә дә өзеп булмас кебек: — Барыйк инде, Гөлфинур... Тыңла инде... Беләсеңме, мин сиңа бер нәрсә күрсәтермен... Аны беркемнең дә күргәне юк... Сиңа гына күрсәтермен... — Нәрсә соң ул? — Күрерсең, барыйк инде... — Менә тиле... Гөлфинурның гаҗәпләнүе сүрелми иде әле. Аз сүзле, йомыкый Рәфиснең бер дә көтмәгәндә ташып чыгуы кызны чын-чынлап аптырашка төшерде. Аның һәрвакыт нурланып янган зур зәңгәр күзләре әллә ничек уйчанланып, сагышланып калган күк. Бу карашта Рәфиснең яңа халәтен аңларга тырышу да, бераз шикләнә төшеп, нидер көтү дә... Тагы беравыктан алар шаяра-көлешә Әпәли тавына таба атлыйлар иде инде. Ни генә кыланмады алар бу көнне! Хәер, шаярышуның остасы Гөлфинур иде. Ак ситсыга вак чәчәкләр төшергән нечкә билле күлмәген җилфердәтеп, тоташ чук итеп җыеп бәйләгән чәч учмасын бер яктан икенче якка селти-селти таудан тауга йөгереп менү дисеңме, Рәфискә сугып китеп, куаклар арасына качу дисеңме — берсе дә калмады бу шук кыздан. Гөлфинур холкы белән тиктормас чая кыз булганга, бу шаярулар аңа килешеп тора, тик Рәфиснең бүгенге халәте кыз каршында гына түгел, хәтта үз алдында да яңа, танымаслык иде. Үзенең әллә ничек җитезләнеп киткән хәрәкәтләренә, үзгә тавышына кай мәлне ул читтән баккандай итте, үз-үзеннән сәерсенгәндәй булды, ләкин бераздан болар барысы онытылды. Чая Гөлфинур курпы үлән өстендә зыр-зыр әйләнүен белде: — Беләсеңме, минем тилерәсем килә бүген! Ни өчендер тилерәсем килә! Аннары ул, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, кинәт тукталып калды, шулай артыгын кыланган өчен Рәфистән гафу үтенгән күк итеп: — Минем әни дә: "Синең тамчы да акылың юк, кызым , кайчан сабыйлыктан чыгарсың, дип, һаман мине тирги", — дип куйды. — Хәтерлисеңме, өченчедәме, дүртенчедәме укый идек. Ә сезнең өегездә нәрсә генә юк иде — кошлар, балыклар, кәлтә еланы, ташбака. Тулы бер зоопарк. Башта Рәфиснең хәтере Гөлфинур сөйләгәннәр артыннан чак-чак ияреп барды. Күбесен оныткан иде ул аларның. Шунда бала чагындагы шул тере рәсемнәрне хәтерләргә тырышты. Бераздан хәтере таныш эзгә төште һәм уе белән ул кыз сөйләгәннәрне куып җитте. — Исемдә , — дип кычкырды ул шунда , балаларча куанып. — Хәтта тычкан баласы да истә калган! Гөлфинур, кечкенә борынын җыера төшеп, күзләрен елтыратты. — Әйе, әйе, кечкенә генә тычкан баласы бар иде. Шундый шома йонлы, нәни тәпиле, бик акыллы күзле... Рәфис Гөлфинурның шулай борынын җыера төшеп үзенчә нечкәрүен ошата иде. Мондый чакта, кызның күзләрендә ярдәмчесез калган зәгыйфь җанны назлап юатырга теләгәндәй, шәфкатьлелек балкый башлый. Рәфис, үзе дә сизмәстән, әнә шул самими хискә иярә. — Шул тычкан баласын үлеп ярата идем. Көннәр буе яныннан китми идем. Ьәр көн әнинең чоланыннан ит урлап ашата идем. Ә бервакыт чоланнан ит чәлдергәнне әни сизгән дә... Гөлфинур тагын борынын җыерды. — Тал чыбыгы белән аркаңны каезлады , иеме? — Каезласа гына ярар иде әле. Минем кадерле тычканымны мәчегә ыргытты! Гөлфинур, ачы әйбер капкандай бөтен йөзен җыерып, күзләрен куллары белән каплады. Әйтерсең Рәфис сөйләгән коточкыч күренештән шул рәвешле качып котылып була! Бераздан кызның җаны авыртудан чытылган йөзе акрынлап элеккеге хәленә кайтты. Шулай да ул кулларын күзләреннән алмыйча гына: — Кансыз икән әниең, — дип куйды. — Көне буе өйгә кайтмадым шуның өчен... Җүләр чак булган инде, үзең әйтмешли, сабый чак. Гөлфинур кулларын күзләреннән алды да бик җентекләп Рәфискә карап торды. — Ни күрдең? — дип сорады Рәфис гаҗәпсенеп. — Син ... Син миңа бер нәрсә күрсәтмәкче идең бит... — Әйдә, эзләп табабыз! — Әйдә! Алар килгән якларына таба йөгерешеп киттеләр. Чабып барган уңайга Рәфиснең битенә чикләвек куагы очы чыжылдап килеп бәрелде, аягы сазламыкка чупырдап төшеп алды. Ләкин ул бөла рның берсенә дә игътибар итмәде. Күңелне иләсләткән куанычлы җиңеллек, аны тәмам исертеп, алга куа, очындыра иде. Ул бары үзеннән бераз алдарак нечкә билле, ситсы күлмәге итәген кызык чайкалдырып томырылып чабучы Гөлфинурны гына күрде... Кинәт Гөлфинур йөгереп барган җиреннән тукталып калды. — Җитәбезме инде? Рәфис, хәзер генә аңына килгәндәй, күзләрен шакмакландырып, кызга карады. — Җитәбезме, дисеңме?.. И -и, узып киткәнбез ич инде без ул төшне. Гөлфинур, шелтәле елмаеп, башын селкеп торды. — Менә ышан сиңа! Рәфис, гаебен юарга теләгәндәй як-ягына боргаланып, Гөлфинурны юмалагандай итте: — Ярар инде, тегендә генә калды ич ул, син шунда гына торып тор, үзем чакырырмын. Ул, кызу-кызу атлап, үзәктәге калкулык итәгенә таба китте. Акрын гына сызгыруга, Гөлфинур, аяк очларына гына басып, калкулык янына килде һәм гаҗәпсенүдән түгәрәкләнеп ачылган кечкенә авызын күпертеп тынып калды. Балчык-таштан катырган сарай кебек нәрсә яшькелт мүкле тау итәгенә яртылаш кереп, киртләч-киртләч сырланган саргылт стеналарының һәр ягын тәбәнәк куак агачлары сырып алган, ә ишеге юкә агачы ботакларыннан киртәләп ясалган иде. Рәфис, имән бармагын яргаланган ирененә тидереп, Гөлфинурга шауламаска ымлады һәм, балчык идәнне тырнаттырып, сак кына киртә ишекне ача төште. Гөлфинур гаҗәпләнүеннән чырыйлап кычкырып ук җибәрмәкче иде, Рәфис аның ярым ачык авызын сагыз исе сеңгән кытыршы учы белән томалап өлгерде. Шаккатмаслык та түгел иде шул, таш сарай эчендә, томырылып чабып китәргә җыенган сак бер халәттә, соргылт төстәге кечкенә генә болан баласы басып тора иде. Ул, түргә асып куйган юкә көлтәсеннән әле генә шыртлатып өзеп алган яшькелт яфракны карасу ирененә кыскан килеш, зур коңгырт күзләрен чакырылмаган кунакларга текәп катып калган. Гөлфинур бермәлне, өнгә килә алмыйча, кыска һәм шома йонлы болан баласына карап торды, аннары, гадәтенчә борынын нәүмиз җыерып: "Нинди матур, нәнием", — дип, ачык ишек аша ап-ак йомшак кулын сузып, борын тишекләрен киңәйтеп еш-еш сулаган мәхлук җан иясен иркәләмәкче булды. Ләкин ул Гөлфинурның ниятен аңламады, ахры, колакларын шәмдәй катырып һәм күзләрен атылып чыгардай акайтып тышкы якка ыргылды. Рәфис киртә ишекне ябарга өлгерде. — Их , син, куркак болан баласы ... Бу сүзне алар икесе бергә әйттеләр бугай. .. .Рәфис, куаклар белән чуарланган зәңгәрсу ярларга күзен текәп, истәлекләр дөньясыннан аралана алмыйча алҗыды. Әйтерсең әле генә зиһененнән кичкән илаһи күренешләр калын булып яткан кар катламы астында күмелеп калган иде. Аны Гөлфинур янына кертмәделәр. Икенче көнне дә, өченче көнне дә ул аның палатасына эләгә алмады. — Ярамый! — диде дәвалаучы врач кискен итеп. Рәфис тәшвишкә төште. "Чынлап та, хәле тагы да авырайды микәнни? Әллә мине күрергә теләмиме Гөлфинур?.. Янына үзе кертмәскә кушканмы?.." Соңгы көннәрдә шундый борчулы уйлар белән яшәде Рәфис. Йокысы качты. Черемләп киткәндә дә төшенә Гөлфинур кереп йөдәтә иде. Үпкә-рәнҗеш тулы күзләре белән Рәфискә текәлеп карап, бер сүз дәшми тик басып тора иде. Ә күз карашы нәкъ яшь чактагы кебек... "Бүген дә палатасына кертмәсләр микән?" Кием элгечтә эшләүче ак халатлы тулырак гәүдәле хатын Гөлфинурның исемен ишеткәч, бернинди сүз катмыйча, Рәфискә ак халат алып бирде. Рәфис, халатны җилкәсенә элеп, таш баскыч буйлап өскә күтәрелгәндә, алда көткән билгесезлектән йөрәгенең дулкынланып тибүен тойды. Ул килеп кергәндә, Гөлфинур күзләрен түшәмгә текәп тыныч кына ята иде. Ишек ачылган тавышны ишеткәч, ул күзләрен шул якка текәде, ләкин бу караштан сөенеч тә, гаҗәпләнү дә укып булмады. — Мине танымыйсың мәллә, Гөлфинур? — Таныйм, Рәфис. Әйтерсең алар гади танышлар гына булганнар, гүя соңгы очрашу белән хәзергесе арасында дистә еллап гомер ятмый: "Мин коткарганны да белми, ахры". — Ни хәлләрең бар соң, Гөлфинур? — Ярыйсы . — Бәлки , син миңа ачулана торгансыңдыр? — Нигә ачуланыйм... Рәхмәт, бозлы судан алып чыккансың. Бу сүзләр шулчаклы салкын, битараф тон белән әйтелде ки, Рәфис моңа каршы ни дип җавап бирергә дә белмәде. Ул Гөлфинурның һаман түшәмгә текәлгән сүрән карашына, кәгазь битедәй ап-ак йөзенә, мендәргә таралып төшкән саргылт чәчләренә әледән-әле күз төшергәләп тын гына утырды. Хәзер ул үзен ярамаган төшкә килеп эләккән чит бер кеше итеп сизде, әрсезләнеп йөрүенә, үз-үзенә ачуы чыкты. — Ярый , мин китим инде, алайса, — диде ул, ярым пы - шылдап, — тизрәк терел. — Рәхмәт. Рәфис арты изелеп беткән киез башмакларын кыштырдатып ишектән чыгып киткәндә, Гөлфинур ниндидер мизгелгә генә аның ак халат ябынган киң җилкәсенә сүрән карашын сирпеп алды. Палата ишеге ябылып, бушап калган коридорда аяк тавышлары яңгыравы тынгач, ул яңадан акшарланган түшәмгә текәлде һәм бик бирелеп нәрсәдер карый башлады. Әйтерсең түшәмнең кытыршы өслегендә аның өчен бик әһәмиятле нидер бар, шуны төшенмәсә, төзәлмәслек югалту булыр шикелле. Әйе, түшәмгә төбәлеп күңелендә язылганнарны укыды ул, бөтен җанын тутырган, бәгырен җәрәхәтләгән язманы... Кызның күз алдында тагы шул ук йөз — айлар буе күңеленнән бер сәгатькә дә китеп тормаган, бөтен тынычлыгын алып газаплаган чырай пәйда булды. Хәзер гүя ул шул түшәмнән аңа карый, җентекләп һәм сынап, моңнар тулы күзенә бага... Аннары әүвәлгечә ак тешләрен ялтыратып елмая... Бу вакытта аның кара-кучкыл йөзе нурга күмелә, кара күмердәй күзләреннән очкыннар чәчелә. — Камил, — дип, түшәмдәге сурәткә еламсырап пышыл - дады Гөлфинур. — Камил, йә инде, ни өчен миңа шулчаклы мәрхәмәтсез булдың син?.. Әнә ул шунда — Гөлфинур яшәгән тулай торакның тумбочкасы өстендә ята Войничның "Кигәвен" романы. Аның титул битендә язылган сүзләр дә чекерәеп тора. "Язмышыңның корбаны буласым килми". Боздай салкын, кара язмыштай мәрхәмәтсез сүзләр... "Бу синең үз кулың белән язылган сүзләр, Камил!.." Тик белмим, ничек яздың икән син бу сүзләрне? Язганда кулың калтырамады микән?.. Ләкин... ләкин кем аркасында туды соң ул син әйткән язмыш? Кем гаепле? Шул көнне минем өчен бөтен дөньяның нурлары сүнгән кебек булды бит, син шуны беләсеңме, Камил? Юктыр. Югыйсә икенче көнне үк атылып яныма килгән булыр идең! Ә мин сине барыбер көттем. Өзелеп-өзелеп көттем. Үзем эшли торган рәссамнар остаханәсе тәрәзәсеннән көннәр буе күземне алмый идем. Килмәдең шул, килмәдең. Сиңа да үзеңне җиңү җиңел булмагандыр. Кайнар йөрәк хисен салкын акыл җиңүе бик авырдыр ул, Камил... Эчә башлавың да шуннандыр синең... Бу хакта ишеткәч, мин түзмәдем, өеңә бардым. Син аек идең. Мине күргәч, таштай катып калдың. Авызыңны ачып бер сүз дә әйтә алмадың. Мин, бөтен рухымны җыеп: — Мин сине аңладым. Рәнҗемим. Тик, зинһар, эчмә! — дидем дә, сиңа күтәрелеп карарга да куркып, йөгереп чыгып киттем... Аннары... Аннары, сине очратып йөрәгемне бозмас өчен, үз авылыма кайтып киттем... Ләкин күңелдәген чәчеп калдырып булмый икән ул, Камил! Кая барсаң да, ул синең белән ияреп бара икән... Аңлы-миңле булмасам, трактор чанасыннан да егылмас идем мин. Башыма ябырылып килгән шәфкатьсез уйлардан талатып, атналар буе монда да ятмас идем". Янына Рәфис керер алдыннан гына ул елап алган иде. Үзенең бу йомшаклыгын, көчсезлеген яшьле күзеннән күреп алмасын тагы дип курыкты ул, шуңа күрә аның ягына карамаска тырышты. Рәфис палатадан чыгып киткәч, Гөлфинур бары аның турында уйларга, икесе арасында булган якты истәлекләрне тергезергә теләсә дә, алар күз алдына килмәде. Ьаман шул соңгысы, бәгырьне телгәләп бетергәне әрсезләнде, тәмам ябышкакка әйләнде. .. .Колак төбендә җил уйный, бер үкереп, сулкылдап узып китә, бер сузып-сузып ниндидер ямансу көй сызгыра... Каршыдан биткә бәргәне томанлы сурәт алып килә дә эреп юкка чыга... Үткәне, югалганы урынына башкасы — ачыграгы, җетесе... Гөлфинур сурәте... Йөрәкне авырттыра, уйларны тузгыта торган тынгысыз сурәт... Нәрсә генә булды соң? Инде күңелдә күптән бер көе, тыныч кына йөргән таныш йөз ничек шулай бөтен җанын актарып ташлады әле? Юк, үзен алдый гына Рәфис. Ул бит үзе аңа кузгалырга ирек бирмәде. Йөрәге уңайсызланып талпынып куйганда да, аны көчләп куып җибәрде. Ләкин ни өчен бу гүзәл заттан кача иде соң ул? Нигә дип еллар буе үзенә тартып торган зәңгәр күзләр каршысына ашкынып-шашынып томырылмады? Әйе, укыды. Вакыты тыгыз булды... Вакыты табылыр иде әле. Ләкин ул бу очрашуны кичектерә килде. Утка килеп керермен дә укуым уку булмас, барысы дөрләп янар, юкка чыгар дип курыкты. Тик бу четерекле мизгел каршысына үзе килде... Көтмәгәндәге сынау, бәхетсез очрак булып... Бу сынауны үтә алдымы соң ул? Актарылып аккан бозлы суга сикерүе — сынауны кичүе түгелмени... Ләкин ни өчен Гөлфинур бик салкын аңа? Әллә бу Рәфискә генә шулай тоеламы? Хәле авыр булганга, ачылып-чәчелеп китә алмыймы Гөлфинур? Кабул итү бүлмәсендә аны таныйлар иде. Тулы гына гәүдәле хатын, бер сүз дәшмичә, аңа ак халат, сандаллар бирде. Рәфис, үзенә таррак булган халатны җилкәсенә ябынып, аягына янчелеп беткән каты сандалларны эләктереп баскычтан икенче катка менә башлады. Бер басма, ике, өч... Йөрәк ничек тарсылдый... дүрт, биш... "Тагы шул рәвеш салкын каршылармы икән Гөлфинур? Тәки әрсезләнеп йөри дип уйлармы?" Ул тукталып калды. Ак халатлы ике шәфкать тутаигы, аңа бәрелә язып, түбән төшеп китте. "Нишләп йөрисең, бүтән килеп йөрмә?!" дисә. Томан эчендә кабат хасил булган зәңгәр күзләр каядыр читкә, ул аңламаган, исенә китермәгән тарафка бага иде. Рәфис тотрыксыз хәрәкәт белән ак халатын иңнәреннән сыдырып төшерде, баскыч култыксасына тотына-тотына түбәнгә шуышты... Җил туктаган. Төнге урам тын һәм караңгы. Багана башларында зәгыйфь янган электр лампочкалары һәм ара-тирә тәрәзәләрдән сибелгән зәңгәрсу ут баганалары куе караңгылыкны җиңә алмаганга, сыек эңгергә күмелеп утырган авылның аргы ягы аеруча караеп күренә. Кайдадыр якында гына тонык моң булып челтерәп су акканы ишетелә иде. "Ерганаклар шулай челтерәп агамы соң?" Ул салмак адымнар белән челтерәү ишетелгән якка таба атлады. Юк, бу ерганак тавышы түгел, югарыдан агып төшкән су шаулавы. Якынайганнан-якыная барган хикмәтле шарлавыкны эзләп, ул инде авыл башына ук килеп чыкты. Карт өянкеләр белән уратып алынган аулак төбәккә озын гына агач улак куелган, су шул улактан шарылдап агып төшә икән. Җәй көне бу тирәдә чишмә агып ятканын күргәне бар иде Рәфиснең, әмма бу улакны ул беренче мәртәбә күрә. Күтәренке моңга төренеп чыңлаган чишмә тавышын ул тын да алмый тыңлады. Бу чың соңгы көннәрдә бер-бер артлы килеп чыгып торган күңелсезлекләрдән, борчулардан арыган җанын ял иттергәндәй булды. Чың-чың-чың... Гүя каяндыр офыклар артыннан ефәктәй йомшак җил тирбәлә-тирбәлә исә дә күзгә күренмәс нечкә кылга чиртеп-чиртеп ала. Чирткән саен моңсу һәм чакырулы аһәң, дулкын-дулкын булып, яз исе аңкыган тирә-юньгә тарала. Төнге урамның куе караңгылыкка төренгән аргы башыннан тонык һәм сагышлы булып җыр ишетелде: Сагындырды сызылып таңнар атуы, Әнкәемнең иркәләп уятуы. Егет күкрәгеннән ташып чыккан бу моң гадәти түгел, ничектер кыргыйрак булып үксеп чыга иде. Кайтам инде туып үскән ягыма, Кырларыма, тугайларыма. Авыл урамы йөрәкләрне телә алырлык күпме табигый яңгырашны үзенә сыйдырган ул. Бу аһәң сине сагышка салып кына калмый, дөньяның һәртөрле ваклыкларыннан арындыра, күңелеңне сафландыра. Әмма төнге авазларны тыңлап күпме өнсезләнеп йөрергә була. Алда — тормыш мәшәкате, ыгызыгылы борчулары. Ал арны кичектермичә чишәргә, бер дә булмаса, чишелеш юлын табарга кирәк. "Гөлфинурны онытырга кирәк, — диде Рәфис үз-үзенә, — күңелдән чыгарып ташларга... Сөйләшергә дә теләмәгән кеше белән нигә йөрәкне телгәләргә. Муеннан эшкә чумарга — бетте-китте..." Рәфиснең холкында шундый үзенчәлек бар: әгәр берәр уңышсызлыктан күңеле кырылса, ул бөтенләй кулларын төшерә, аның карашы да төссезләнеп кала, хәтта авыз кырыйлары еларга җыенган кебек түбәнгә тартыла, аңа барысы да җимерелгән, инде бу упкыннан чыгу юлы бикләнгән төсле тоела башлый. Ә инде кәефе күтәрелеп китсә, җиңеп чыгарына ышаныч туса, ул бөтенләй үзгәрә: йөзе көләчләнә, күзләре очкынланып яна, авыз кырыйлары кычкырып көләргә әзерләнгән кебек югары күтәрелә. Мондый чакта ул тыелгысыз омтылыш белән яши, гүя үзендә тауларны әйләндереп салырлык көч сизә. Чынлап та, бу күтәрелеш чорында ул гаять күп эшли, үз-үзен белештермичә баштанаяк эшкә чума. Ул шулай ике максимум арасында яши: күтәрелеш көннәре төссез сүлпәнлек белән аралаша тора. Мондый тотрыксызлыгын ул үзе дә белә, шуңа күрә апатияне булдырмаска тырыша. Күп вакыт моңа ирешә дә. Ләкин үзүзеңне җиңү бик ансат эш түгел шул. Җитмәсә, бу урам, төнге караңгылыкка чумып утырган авыл әлегә ят һәм аңлаешсыз. Ничек сәер булмасын, үзенең балачагы төбәген күңел үз итми, моннан шактый еракта җаны ияләшкән җылы почмагы, барысы да аны хөрмәт иткән, зурлаган, шау-гөр итеп эшләгәндә вакыт үткәнен дә тоймый кала торган, үзенеке булып беткән хезмәт урыны тыелгысыз төстә тарта, суыра. Шулардан ычкынып, каядыр якында гына яшеренгән серле төеннең очын табарга кирәк, бик кирәк. Ләкин үрсәләнеп эзләгән шул могҗизалы җепкә ияреп, бүтән табышмаклар, башваткычлар калкып чыга... Аның резин бакеллы аягы әледән-әле төбендә су җыйналып көпшәкләнгән карга төшеп алды, йә күлдәвек урыннарны караңгыда күрмичә ашык-пошык чупырдатып үтте. Бетмәс-төкәнмәс уйларына уралып йөри-йөри, ул терлек каралтылары янына килеп чыкканын сизми дә калды. "Хәсрәтле һәм куанычлы төбәгем". Чү, каралтылар янына өелгән тиреслектә кем казына соң? Эңгер-меңгергә күмелгән тонык офык яктылыгында бу кеше куркыныч әкияттән калкып чыккан сәер җанвар төсле караеп тыпырчына, тегермән канатыдай кулларын айкый-айкый иеләбәгелә иде. Рәфис шикләнеп, як-ягына карана-карана, сак адымнар белән төнге җан иясенә якынлашты. "Кем булыр бу?" Сөртенеп егыла язды, ахры, бермәлне гәүдә аксыл куелыкка чумып алды. "Томанда чумып ала, юкса кем икәнен таныр идем... таныр идем..." Аның башына уйлар чәбәләнеп килде: "Томанда югалмасын иде шул алар... Эчке дөньялары, кичерешләре ап-ачык булсын иде... ап-ачык..." Ул үзе белән иңгә-иң торып эшләүчеләр хакында уйлады. "Селкеп аласы иде ал арның күңелләрен... Яктыга чыгарасы... Ләкин ничек?" Аның хәзер үк кемнедер, үзен аңлый торган кешене эзләп табасы, күкрәгенә бөялгән төерне чишеп җибәрәсе килде. Ләкин кайда соң андый кеше? Җанында тулышкан уй-борчуларны сыйдырыр кеше кайда? Көрәнсу халатларын җилфердәтеп абзардан берәм-берәм чыгучы савымчылар Рәфиснең халәтен аңладылар, ахры, уйларыннан сискәндерергә теләмәгәндәй, аның ягына башларын да бормыйча, төрлесе төрле тарафка шым гына таралыштылар. Бану гына, ни өчен болай эшләгәненә хисап бирмичә, адымнарын акрынайтты, аннары бөтенләй туктап калды. Ул соңгы көннәрдә җанын кая куярга белмичә бәргәләнепсуккаланып йөрде. Аның белән кешечә сөйләшергә теләгән Рәфискә каты бәрелгәне, аннан килеп бозау белән булган вакыйга тора-бара үз-үзен күралмауга әйләнде. Өенә кайткач та ярым өнсез хәлдә каударланып йөрде, хәтта иң олы сеңелесе туган көнендә бүләк иткән кыйммәтле вазасын төшереп ватты, каударланып, су кранын артык каты борып сырларын өздерде. Бүлмә тубык тиңентен су белән тулды. Ире, нинди ярсулы хәлдә дә җыйнак булып кала белгән хатынының шулай таркауланып, югалып калуына гаять гаҗәпләнеп, шул ук вакытта аны борчырга теләмичә, тавыштынсыз гына идәндә чәчелеп яткан пыяла ватыкларын җыйды, кранны икенчесе белән алыштырып, су ташкынын туктатты. Рәфис башта Бануны абайламады. "Ул да минем шикелле дөньясыннан үткән мәллә?" — дип уйлады Бану. — Нинди хәсрәткә чумган баш зоотехник? Каршы ук килеп баскан Бануны күргәч тә, Рәфис, буталчык төштән арынып бетмәгән кеше төсле аңлы-миңле булып, күзләрен челт-челт йомгалап торды. Аннары, үзен оеткан дөньядан көч куеп аерылырга теләгәндәй, алга таба омтылышлы хәрәкәт ясады. — Уйланырлык нәрсәләр җитәрлек, — диде ул авыр сулап. Бану нәрсәдер төшенергә теләгән чәнечкеле карашын Рәфискә кадап торды да, болай әрсезләнүнең мәгънәсезлеген төшенгән күк башын түбән иеп, кайту ягына йөгерде. — Тукта әле, Бану! Рәфис, ике якка җәелгән кулларын киң итеп селти-селти, үзеннән ераклаша баручы хатын артыннан ашыкты. Тукталып калган һәм гаҗәпсенгәндәй астыртын күз сирпеп торган Бануга якынайганда, аның күңеленнән әллә ничә төр каршылыклы уйлар йөгерешеп үтте: "Нигә дәштем әле? Эш хакында сорашырга туктатканны белмәс, әллә ниләр уйлар". — Ни өчен минем белән сөйләшүдән качасың син? Син генә түгел, сез барыгыз да... — Бу юлы качмаска уйлаган идем ... Сез үзегез бит... — Ничек мин үзем?.. Мин күптәннән сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә омтылам. Бәлки, берәр ярдәмем, яхшылыгым тияр иде, дим... Эчке киеренкелек вакытлыча кимегән, йомшарган гына иде, ахры. Менә теге чактагы шикелле Бануның куе кашлары дугаланып килде. Коңгырт күзләреннән чәнечкеле очкыннар чәчрәде. — Яхшылык? Нинди яхшылык турында сөйлисез сез? Без сезнең кебек җитәкче кешеләр белән алай кәфийәтләнергә гадәтләнмәгән. Хәер, сезнең сүзегез бер булыр инде: сөт, сөт, сөт! Тагы ни көтәсең сездән. Шәмсүн әнә сезнең шикелле хәиләләп-шомартып маташмый, ачык итеп яра да сала. Өстәвенә сүгенергә дә күп сорамый. Ә нәрсә, алай аңлашыла рак төшә ич. — Син хаклы түгел. — Хаклымы , түгелме, нәрсә бар, шуны әйтәм ... Әй, нәрсә сөйләнеп торырга, әллә үзегез белмисезме... Башта гына сез... Аннары бүтәннәр кебек шул бер көйне көйләрсез... — Кызыл почмак һаман шундый хәлдәме? — Кем кагылсын аңа? Бүген ул кемгә кирәк? Ә менә тикшерү киләсе булса, ялт иткән булыр, кайгырмагыз! Чөнки киләсе булса, алдан хәбәр итәләр, өлгерергә була. Самоварын китереп куярга да, коймак пешерергә дә, музыкасын көйләп җибәрергә дә... Әйе, әйе, хәтта безгә өр-яңа халатлар биреп курчактай киендерергә дә өлгереп була, сез кайгырмагыз! Рәфис шуңа игътибар итә: тулы гына гәүдәле булса да, эштә боҗыр кебек җитез бу хатын телгә дә шактый үткен, һәр сүзгә беренче булып катнаша, сүзен туры әйтә, кемнеңдер хәтерен калдырырмын дип тә, җитәкчеләр алдында дәрәҗәм төшәр дип тә шикләнми. Хәер, Рәфис, тәҗрибәсе буенча, тагы шунысын белә, эшендә ут уйнаткан кеше туры сүзле була, ул бу чыга калмагае дип куркып тормый. Баскан җире тайгаграк булганнар гына як-ягына карап эш итә, җитәкчеләр белән сак сөйләшә, аның хәтерен калдырудан уттан курыккандай курка. — Беләсеңме нәрсә, — диде Рәфис, тәвәккәл бер карарга килеп, — әйдә, бүген үк кызыл почмакны үзебез менә дигән итеп җиһазлыйбыз. — Терлекчеләр йортынмы ? Нәрсә белән? — Табарбыз. Үз өстемә алам. Бану, ышанмыйча, Рәфискә карап торды да, ни әйтергә теләптер, мәсхәрәле елмаеп кулын селтәде. — Юк, син кул селтәмә, — диде Рәфис, ышанычлы тавыпг белән. — Барысы да китеп өлгергәнче хатыннарга дәш, берүк ирләрне чакырырга онытма! Бану ышанмыйча карап торды да, капыл кубарылып, хатыннар артыннан йөгерде. Хәтәр эш кузгатмакчы иде Рәфис. Ул бу хакта элегрәк Шәмсүнгә дә әйтеп бакты. Ләкин хуҗа кеше, мәсхәрәле төстә күзен кысып, бармагы белән генә чигә турысын бораулап күрсәтте. ...Кайсы ялтыравыклы көрән өстәл, кайсы бик килешле бизәкләр төшерелгән шкаф, бүтәннәре банкет залларында гына була торган арткы терәве заманча эре фигуралы итеп эшләнгән утыргычлар күтәргән хатыннар, кояш нурлары мәлҗерәткән киң урамга сибелеп, терлекчеләр йортына таба атлыйлар. Совхоз җитәкчеләре һәм районнан килгән дәрәҗәле кешеләр кереп сыйлана торган бүлмәдән алып чыккан бу җиһазларны авыл халкының күбесе әле беренче мәртәбә күрә. Шуңа күрә ул хәзинәне күтәргәннәре, барган җирләреннән тукталып, күз явын алырдай елтыравыклы өстәлшкафларны урамның кары агарып торган чистарак төшенә сак кына куялар да шома өслеген бармаклары белән сыйпапсыйпап карыйлар. Өркә төшеп зур ачылган күзләре — авылның район ягыннан килә торган юл сузылышында. Янәсе, Шәмсүн директорлар киңәшмәсеннән кайтып килеп, аның рөхсәтеннән башка үзбелдекләнгән өчен иманнарын укытмасын! Аннары тагы, бу кыйммәтле нәрсәләрне җилкәләренә атландырып йә кулларына күтәреп, боламыктай кар суын ера бирәләр. Пышылдашып кына сөйләшкән хатыннарның йөзләрендә сагаюлы серлелек, гүя алар гадәти генә эш башкармыйлар, ә моңарчы яшәп килгән һәм инде җимерелмәс кагыйдәгә әверелгән кануннарны аяусыз төстә пыран-заран китерәләр. Вакыт-вакыт күзләрендә җиңүчән сөенеч балкып куя, шушы җирнең хуҗалары итеп тою хисе эчкә яшеренгән урыныннан кыюсыз гына баш калкыта. Тирә-юньгә картлар, бала-чагалар җыйналган. Алар өчен бу — үзенә күрә бер тамаша, моңарчы бертөрле агылган тормышның яңарып алуы. Аннары терлекчеләр йортында эш кызды. Киеренкелектән еш-еш сулаган, ахылдаган, йөткеренеп куйган тавышлар ишетелде. Куллар, билләр талса да, маңгай, аркаларга салкын тир бәреп чыкса да, мускулларның рәхәт тулышуы, тән буйлап йөгергән кайнар кан, үпкәләргә ябырылган җылы тирес исе физик хезмәтнең савыктыргыч ләззәтен тойган кеше өчен үз һәм күнегелгән иде. Янәшәдә генә бил турайтмый тирләп-пешеп эшләгән кешеләр Рәфискә якынрак, аңлаешлырак булып китте. Аның бу кешеләр белән шаярып сөйләшәсе, үзендә туган күңел күтәренкелеге аша хисләрен уртаклашасы килде. Ә өмәдәшләре кызарынган, маңгайларыннан сызылып тир ага, тик алар моңа игътибар итми, төймәләрен ычкындырган куртка чабуларын җилфердәтеп, чүп өемен җыештыруларын беләләр. — Сезнең бала тудыру йортында булганыгыз бармы ? — дип сорады Рәфис җыелган халыктан. Җавап бирүче булмагач, көлемсери төшеп дәвам итте: — Менә шул йортта туган балалар бөтенесе бер бүлмәдә рәт-рәт булып тезелешеп яталар. Барысы бер-берсенә охшаш, һич аерып алырлык түгел. Кешеләр дөньяга яралганда бар да бертөсле. Ә аннары, үсә төшкәч, аерыла башлыйлар: монысы ак йөзле, йә сипкелле, тегесе усал, бусы юаш. Мәктәптә укыганда — берсе сәләтле, гел бишлегә укый, икенче берәве авыр үзләштерә. Ә укып чыккач, агроном, зоотехник, инженер, терлекче, игенче һәм башкалар. Агроном, иген үстерәм дип, кырлар буйлап чаба, зоотехнигы терлек абзарларында кагая, һәркайсы үз эшен иң зарур дип саный. Рәфиснең бу әңгәмәсен тыңлап торучылар, ул сөйләгән сүзләрне йотып барудан битәр, йомгакның очын ничегрәк төйнәр икән дип көтәләр иде. — Күрәсез, кешеләр җитлегеп җиткәндә белеме белән дә, характеры ягыннан да, эшләгән эшләре буенча да гаять төрлеләр. Бу хәл кешеләрне беркадәр бер-берсеннән читләштерә, хәтта берише каршылыкка китерә. Ә кешеләр үзара тату яшәргә, дус булырга тиешләр. Моның өчен ни эшләргә кирәк? Рәфис, җавап көткәндәй, җыелып торучыларның әле берсенә, әле икенчесенә карады. Чынлыкта, ул бернинди җавап көтмәде, чөнки ул җавап аның үзендә иде. Ул бары шул рәвешле кешеләрнең игътибарын үзенә юнәлтте генә. — Иә, ни эшләргә кирәк? — дип кабатлады ул һәм дәвам итте: — Бер-берсеннән үзгә эштә эшләүче кешеләрне, вакытвакыт җыеп, бертөрле, бер характердагы эшкә кушарга кирәк! Бар да җанланып киттеләр: үзара көлешә-сөйләшә башладылар. — Менә әйтәсе сүзен әйтеп бирде, ичмасам! — Сорау биреп мәшәкатьләнәсе итмәде. — Ьай , Рәфис! — Шулай, шулай, — дип кычкырды Рәфис, тавышны басып, — бары бертөрле хезмәт кенә кешеләрне тигезләштерә, бертөрле итә. Хуҗа кеше дә көрәк тоткан, аңа буйсынган кеше дә шул ук көрәкне тоткан! Рәфис бер мәлгә авыл ягына күтәрелеп карады һәм чырае бозылып китте, авызы бер якка кыйшайды. Авыл ягыннан, кунакка баргандай киенеп-ясанып, Гөлфинур килә иде. Кызның өстендә алсу төстәге җиңел бишмәт, башында норка йонлы бүрек. Рәфиснең иреннәре канәгатьсез кыймылдады: "Авырудан хәл кермәс борын ник килә инде. Җитмәсә, ничек киенгән. Тапкан көязләнер вакыт". Гөлфинур, берни булмагандай, биек үкчәле сапожкилары белән кәс-кәс басып килде дә тәкәббер генә кулларын биленә таянып тукталып калды. — Миңа ни эшләргә кушасыз? — Ул җете кызыл итеп буялган иреннәре белән көчләп елмаерга тырышты. Галим абзый, ике кулын киң итеп җәеп, киндер куртка чабуларына шап итеп сугып куйды. — Ьай Алла, биергә дә, җырларга да кушмыйбыз, аның өчен фасоның килгән булса да. Гел башын иеп, күндәм генә йөргән бу кешедән мондый сүз чыгуы барысының да күңеленә хуш килде. Ирләр, читкә карап тыелып кына көлештеләр дә астыртын рәвештә Рәфис ягына күз ташлап алдылар. Гөлфинурның авырып ятуы хакында күбесе белми иде. Шуңа күрә ирләрнең хахылдавы Рәфиснең йөрәгенә тиде, ул Гөлфинурны кызганып куйды: — Син кайт, булмаса, — диде ул кызга сабыр гына. Гөлфинур күтәренке тавыш белән шар ярды: — Бәй, нигә кайтыйм, эшләргә дип килдем ич мин. Галим абзый әллә нишләгән иде бүген. Алыштырып куйганнармыни. Ул тагы бу нәзберек кыз белән кәфиятләнеп тормады. — Әйдә, мин сиңа эш табып бирәм, — дип, Гөлфинурны ияртеп, абзар эченә кереп китте. Биш минут үтмәгәндер, абзар ишеге кинәт ачылып китте, көч белән арткы яктагы боз өеменә бәрелүдән хәтта дыңгырдап калтыранып торды, эчтән ачудан кызарынган-бүртенгән Гөлфинур атылып чыкты. — Син мине мыскыл итмәкче, кәрлә тәре, шәһәр кызына әйләнгән имеш... Еш-еш сулаудан аның юка борын яфраклары дерелди, кабарынкы иреннәре үпкәләгән бала төсле алга бүлтәйгән иде. Гөлфинур артыннан канатларын җәеп кызулаган Галим абзыйның гаҗизләнүдән йөзе бозылган, ул, мөлаем кызның әле алдына, әле артына чыгып, акланган тавыш белән тотлыгатотлыга (баягы кыюлыгы кая киткән?!) сөйләнә бирде: — Н -ниткән м -мыскыл итү ди ул, синең с-сыер сава белмәвеңне мин кайдан белим... Х-хатын-кыз булгач... Гөлфинур Галим абзыйның каршына ук очынып килде. — Син ни өчен минем белән авыз чайкыйсың, ә? Кем булдың ул хәтле? — Гөлфинур, кызма әле... — Кызармын әле мин сиңа! Кәрлә! Ул кинәт борылды да биек үкчәле сапожкилары белән бозлы җиргә шак-шок басып китеп тә барды. Күмәк хезмәт тудырган күңел күтәренкелеге, ашкынулы дәрт шул мизгелдә үк сүнде, сүрелде... Җыелып торучыларның берәүләре ике куллары белән сәнәкләренә таянып тынып калды, икенчеләре, кесәләренә шап-шоп сугып, тәмәке эзләгәндәй итте. Эчпошыргыч тынлыкны куертып, баш очына көлсу сөрем эленде. Кешеләрне дәү һәм соргылт канаты белән изеп торган тынчу авырлыкны ишәргә, юкка чыгарырга кирәк иде. Тик моны эшләү җиңел түгел, нидер күкрәкне кыса, яңак сеңерләрен җайсызлап тарттырып тора. Хәтта күзләр дә коры һәм нурсыз. Рәфис, хәрәкәтләрне тоткарлый торган киеренкелекне берьюлы селтәп ыргытырга теләгәндәй, кулындагы сәнәген югары күтәреп, көч белән кар өеменә кадады. — Тәк, иптәшләр, — диде ул, тавыпгына көр яңгыраш бирергә омтылып, — барыгызга да рәхмәт, тырыштыгыз, ә тырышлык җилгә очмас... — Ул сүзен дәвам итәргә теләде, ләкин кыска бер вакытта әйтергә ашкынганы тернәкләнеп китә алмады. Шул ара шактый талчыккан ирләр, табигатьләренә хас саран кырыслык белән булып үткән күңелсез хәлне эчләренә йоттылар да, тәмәке пыскыта-пыскыта, кояш нурыннан мәлҗерәп тирес исе аңкыта башлаган көрәнсу сукмак буйлап бүтән мәшәкатьләренә таба атладылар. Рәфис аларның канатлары каерылган кошлар кебек тезелешеп китеп баруларын кар яктысыннан чагылган күзләрен кысып беравык карап торды да көрсенеп куйды. Үз-үзеннән канәгатьсезлек хисе, бөтен барлыгын биләп, аның сынын катырды. Ачылып китеп сөйләшер өчен җайлы вакыт иде бит. Шундый якынлыкны үзе чакырган иде. Бу халәт килеп күңелләр ачылган, ул теләгән дулкынга корылган кебек иде. Шуны тотып ала алмады бит ул, алмады... Кем гаепле? Әлбәттә, беренче чиратта үзе... Ьәм тагы — Гөлфинур... Менә син нинди икән әле Гөлфинур... Көчсез һәм һаваланучан... .. .Шәмсүн районнан кайтып төшүгә, хуҗа тирәсендә әйләнергә яратучылар кыйммәтле җиһазларның терлекчеләр йортына урнаштырылуы хакында түкми-чәчми аңа җиткерделәр. Тагы беравыктан артык ярсудан кызарынган-бүртенгән Шәмсүн терлекчеләр йортының ишеген каерып ачты. — С-син, син, — дип кычкырды ул Рәфискә шашынып, — үзеңнең ни кыланганыңа аз булса да хисап бирәсеңме, юкмы?! — Буласы булган инде, — диде Рәфис, сабырлыгын җуй - маска тырышып. — Хәзер кире кайтарып булмый. Рәфиснең мондый тынычлыгы Шәмсүнне бөтенләй чыгырыннан чыгарды. — Була! Ничек кенә була әле! Әллә син мине һәрбер башбаштаклыгыңа юл куяр дип уйладыңмы? — Булдырасың икән, моны үзең эшлә! — Ье , нинди ансат, — Шәмсүн чыраен сытып тешләрен шыкырдатты. — Син кашыклап борыч сибеп ботка пешереп куй, миңа шуны ашаргамы? Юк инде, ыслушый, ул ботканы үзеңә йотарга туры килер! — Турысын әйткәндә, мин тәкъдим иткән сыеңа ябыры - лырга җыенмыйм. Сиңа да бер чорналган йомгакны кирегә сүтәргә ирек куймам! — Ничек?! — Үзең уйлап кара, халык алдында кем булып чыгабыз без аннары? Камыр, чүпрәк!.. Соңгы сүз Шәмсүнгә айныткыч тәэсир итте. Аның шартларга җиткән ачулы йөзе шиңә төшеп, күз карасында рәнҗеш катыш ризасызлык пәйда булды. — Син мине нинди хәлдә калдырдың , ә? Җитәкчеләр ал - дында, бигрәк тә Самат Рәшитович алдында... Яхттгы! Шулай да булсын. Тик белеп тор, ыслушый, мин моны синең исеңә төшерермен әле! Фәкать шулай! — Син кирәкмәгәнгә чәпчемә! Иң яхшысы менә нәрсә хакында баш ватыйк: тиздән сөт кими башлаячак бит, — диде Рәфис, астан сөзеп карап. Шәмсуннең кашлары маңгаена сикерде. — Ничек кими башлаячак? — Шулай. Чөнки сыерларның бозаулау графигы ел әйләнәсенә тигез бүленмәгән. Күбесенең сөт ташлау чоры майиюнь айларына туры килә. Әле анысы да бик үк ачык түгел. Кыскасы, төгәл планлаштырылган график юк. — Кем төзергә тиеш соң ул графикны ? — Без төзергә тиеш. Ләкин ул графикның нәтиҗәләре тагы тугыз-ун айдан гына сизелә башлаячак. — Шуңарчы кул кушырып утырыргамы исәбең? Бездән район сөт сорый, аңлыйсыңмы шуны? — Аңлыйм. Ьәм кул кушырып утырырга да исәп юк. Рационнарны үзгәртү, сыерларны карауның режимын камилләштерү юлы белән без хәлдән килгәннән барысын да эшләрбез. Ләкин аның белән генә барыбер сөт кимүдән тулысынча гарантияләнә алмыйбыз. — Юу-у-ук! Бу сүз түгел, сөт артырга тиеш! Бездән моны район җитәкчеләре, ахыр чиктә партиябез таләп итә! Фәкать шулай! Ул шулай диде дә, ерак юл йөреп арыган кеше төсле, ишек яңагына тотына-тотына чыгып китте. — Шунда исбатлап маташмасаң соң, — диде Шәмсүн, район башкарма комитеты утырышыннан чыккач, Рәфискә, — синең ул дәлилләреңне кем тыңлый, бары үзеңә чокыр казыйсың. Ярар, дияр идең дә бетте-китте. Ул чагында эзсез-нисез шома гына узып киткән булыр иде. "Шәмсүн бу яктан хаклы, — дип уйлады Рәфис, — чынлап та, үҗәтләнеп маташуым белән андагыларның игътибарын җәлеп иттем шул. Икенче яктан, дәшми калу үзеңә тынычлык китерсә дә, эш өчен файдага түгел лә. Мәсьәлә ачылмыйча, чишелмичә кала..." Их, — ул көрсенеп куйды, — шунда иптәшләрчә сөйләшеп, эшне бергәләп ачыкларга тырышсак, ничегрәк итеп хәлне төзәтү турында киңәшсәк ни була? Шуның өчен җыйнала торганбыздыр бит? Ә алар: "Син ник алай, син ник болай?.. Син... Син... Тукта, ник әле алар миңа "син" диләр, ә мин бит "сез" дип эндәшәм ул кешеләргә? Ни өчен каяндыр югарыдан торып сөйләшә алар? Юк, сөйләшү дә түгел бу. Гүя мин ниндидер хәтәр җинаять эшләгәнмен дә алар мине хөкем итәләр. Йөзләрендә, күзләрендә — дошманлык, җирәнеп йөз чөерү..." Ул шул хәлләрне зиһене аша уздырып барганда, үзенә атап дәшүдән сискәнеп китте. — Гөлфинур? — Син кайтасыңмыни бүген? — Кайтмый нишлисең... Гөлфинур, башын бер якка кыегайтып, мут кына елмайды. — Мәдәният сараенда безнекеләр кичә үткәрә. Теләсәң, чакырам үзеңне. Кайтырга өлгерәбез әле. Янәшә барсалар да, Рәфис сәер тартыну кичерде. Көтмәгәндә юлыккан бәхетнең чынлыгына күңеле ышанып бетми иде әле. Гөлфинур, берни булмагандай, ачылып-чәчелеп сөйләде дә сөйләде: — Син миңа үпкәләгәнсеңдер инде. Гафу ит мине. Хәлем мактанырлык түгел иде. Мең-мең рәхмәт сиңа. Син булмасаң, бу көннәрне күрер идемме мин... Ничек матур булып яз килә, Рәфис! Тирәкләрнең яңа борын төрткән бөреләрен күр син... Каен кәүсәләре буйлап югарыга ашкынган тереклек суының чөмердәгән авазы ишетелә сыман. Әйтерсең талантлы композитор иҗат иткән илаһи симфония... Бөл арның барысын бары синең аркаңда күрәм, ишетәм мин, Рәфис! Әйе, бу таныш. Бу — чат Гөлфинур. Халәтенең көтмәгәндә үзгәрүе Рәфисне еш кына аптырашта калдырган, телсез иткән кызый. Ә шулай да Рәфискә рәхәт. Күңеле аксыл болытлар арасында йөзә, куаныч чигенә очына... Уеннар, биюләр өчен билгеләшән биек түшәмле, люминесцент утлар балкыткан иркен зал. Ашкынулы музыка ишекләрдән, тәрәзәләрдән урамга бөтерелеп чыгып өермәдәй тугланып ала да, кире кайтып, заманча киенгән егет-кызларны элеп алып селкеп сала. Яшьләр ташкыны, стенада биешкән төсләр чиратлашуына кушылып, бер яктан икенче якка авыша-авыша дерелдәп тора, бутала. Шул ыгы-зыгыда кызарынган йөзләр, елтыраган күзләр чагылып кала. Алар йөрәккә дә, зиһенгә дә кагылмый. Бер мәгънәсез. Ә мәгънәлесе, йөрәккә кагылганы? .. Тәненә сыланып торган кара чалбар, якасы ачык ап-ак күлмәк кигән Рәфиснең каршысында ук елмайганда түгәрәк бит уртасы уймаклана торган көләч зәңгәр күзле, сусыл кызыл иренле кыз. Аның хәрәкәтләре җитез, буй-сыны нәфис. Елтырап торган аксыл йөзе, дулкын-дулкын булып ике якка сибелеп төшкән саргылт чәчләре күңелне алгысытып һаман якыная, карашының оялчан серлелеге күзгә бәрелеп тора. Кара керфекләрен чак тибрәтеп, зәңгәр очкын сипкән күзләре белән бер мәлгә тутырып карап алганда, йөрәгең рәхәт уелып китә. Бала чагында икәү бергә качышлы уйнап, яшькелт тугайлардан җир җиләге җыеп, кулны кулга тотынып, тузанлы юлдан яланаяк тупырдап чаба-чаба, чирәмлегендә бергә тәгәрәп үскән Гөлфинур. Күк йөзедәй ачык зәңгәр күзле, почык борынлы, озын торыклы бу кыз күз явын алырдай чибәр булып буй җиткерер дип, кем уена китергән ул чакны. — Рәфис, безнең яңадан , ничәмә-ничә еллардан соң очрашуны син нәрсәгә юрыйсың? Рәфис кисәктән генә кызның һәрнәрсәгә гаҗәпләнеп карый торган кыңгырау чәчәгенә охшаш күзләренә бакты. — Бәхеткә, Гөлфинур, бәхеткә... Томырылып караучы зәңгәр күзләр нурлар чәчеп балкыды. Шаулы һәм азартлы ритмда тирбәлгән, очынып сикеренгән кешеләр диңгезендә Рәфиснең бөтен гәүдәсе җиңеләеп юкка чыккандай булды, ул үзенең кайнар һәм ярсулы хәрәкәтләрен тоймады, тирә-юньдә ашкынып биюче егет-кызларны күрмәде. Гүя барысы — күңелләрне очындырган дәртле көй дә, уйнаклап җемелдәгән төрле төстәге утлар да, хәтта дәртләнеп биючеләр дә бу гүзәл кызга табынып, ташып-шашынып әйләнә-бөтерелә кебек иде. Рәфискә көтмәгәндә очраган бу бәхетне тотып кала алмас, ул рәхәт мизгел елтыр терекөмештәй шуып учыннан чәчелер сыман тоелды. Җәяүләп кенә Актайга кайтырга чыгып урман уртасына җиткәч, карлы-бозлы яңгыр коярга тотынды. Башта киң ябалдашлы чыршы астына кереп ышыкландылар. Явым озакка китте. Куе чыршы ылыслары аша да тып-тып тама башлады. Рәфис, җиргә кадалган дүрт таякка плащын тарттырып, үзенә күрә өскорма ясап маташты. Шулай итә-итә кич җитте, караңгы төште. Егет корырак ботакларны сайлап җыйды да учак ягып җибәрде. Кичке урманның һәм чатнап янган учакның һич кабатланмас хозурлыгы бар иде: кызгылт яктылык шәүләсе сихри эңгергә төренгән ялангач юкә һәм ялпак ботаклы чыршылар буйлап үрмәли дә дерелдәпкалтырап түбәнгә шуыша. Салкынча парлы һавага яшь ылыс һәм юеш кар исе таралган. Карт юкә кәүсәсенә сөялгән килеш шушы илаһи матурлыкка таң калып утырасы да утырасы. Берең учакның бер ягында, икенчең — теге ягында. Яңакларны алсулатып, күзләргә очкын кабызып учак тик яна бирсен. Әнә шулай кара-каршы утырганда, бер-береңнең йөзендәге, күз карашындагы һәр үзгәрешне, һәр омтылышны сиземлисең. Сөйгәнеңнең күз карашы, тирә-юньдәге сихри гүзәллеккә куигылып, күңелдә иң саф тойгылар уята. Бербереңнән менә шулай ераграк утыру да бик җиткән. Алай гына да түгел, бу яхшырак. Гөлфинурның Рәфис белән берберсенә сыенышып торган чаклары булыр әле, булыр. Ләкин ул монда егетне үзенә якын да китерергә теләмәде. Якын китерсә, рухын сафландыра торган әлеге пакьлек, хозурлык кимер, хәтта юкка чыгар сыман иде. Бермәлне Рәфис аның янына килеп кулларын кызның иңнәренә салырга теләгәч, ул, хәтта үпкәләп, берьялгызы кайтыр юлга чыгып китте. Әле кызның алдына, әле артына чыгып шактый ялынырга туры килде Рәфискә. Әйе, яшь чакта үзеңнең сөйгәнеңә артык зур таләпләр куясың икән ул. Гөлфинур уенча, Рәфис аның иңнәренә кагылып, бу кичнең хозурлыгын, илһамлыгын хөрмәт итми сыман, кызның хисләрен, ни уйлавын егет аның күз карашыннан, кымшанырга куркып утыруыннан ук сизәргә тиеш кебек иде. Сизмәгән икән, димәк, ул аны җитәрлек ихтирам итми, яратуы да шуның тикле генәдер. Үҗәтлеге бераз йомшарып, яңадан әлеге карт юкә төбенә кире кайткач та, кытыршы кәүсәгә сөялеп, озак кына керфек какмый утырды ул. Бер кат күңел утыртып кайтырга кузгалгач, алар шундый тамашага тап булды: кызгылт-гәрәбә төсендәге төлке, кар катыш кап-кара балчык кантарларын очырта-очырта, җир астыннан ике тәпие белән тычкан оясы казый иде. Рәфис, тавыш чыгармаска тырышып, сак адымнар белән төлке янына якынлашты. Тик һәрвакыт җете булган бу җәнлек бүген үз шөгыленә шулчаклы бирелгән ки, ул берни сизми иде. Баш ягы инде үзе казыган чокырга бөтенләй күмелгән, бары алтынсу төсендәге көлтә койрыгы гына чокыр өстендә ялкынланып дөрләп яна. "Тотып алырга да була бит". Шунда аңа әнисенең сүзләре исенә төште: "Төлке мәрхүмнәр җаны, бәч, аны рәнҗетергә ярамый". Әнисенең төлкеләргә булган киң күңеллеге хакында кызык хәлләр белә иде Рәфис. Бервакыт тавык кетәклегенә төлке килгән. Әнисе моны күреп торса да куып җибәрмәгән, тавыгын муеныннан эләктереп чыгып элдерткәндә дә, калын иреннәрен җәеп, тик елмаеп торган. Бер күршесенең: — Нигә карап торып тавыгыңны төлкедән будырттың, ахирәт, — дигәненә каршы ул: — Әйдә, алып китсен. Изге хайван өчен бер тавык кына жәл түгел, бәч, — ди икән. Рәфис әнисенең шул сүзләреннән көлә биреп, һаман төлкене күзәтә иде. "Койрыгы бигрәк затлы... ә очы ап-ак". Ул, кулын акрын гына сузып, бу табигать гүзәленең кояш нурларында ялык-йолык килеп саргылт-кызыл төсләр уйнат - калаткан койрыгын тотып карамакчы булды. Тик көлтә койрык, алтынсу йоннарын җилфердәтеп, ул кулын сузган саен, бангка. якка күчә иде. Ниһаять, ул, тырыша торгач, койрыкның ап-ак чугын эләктерә алды. Тик бер мизгелгә генә. Төлке шунда ук, сыгылмалы гәүдәсен бөтен көченә талпындырып, чокырдан атылып чыкты да, озын һәм йомры койрыгын сөйрәп, алан буйлап йөзеп китте. Гөлфинур, балачагындагы кебек борынын җыерып, бу табигать иркәсенә кул изәп калды. Бераз тавыш-тынсыз баргач, Гөлфинур Рәфистән кисәктән сорап куйды: — Теге вакытта син ни өчен мин укыган институтка килеп чыкмадың? — Мин барган идем, — диде Рәфис, — сине генә туры китерә алмадым. Экскурсиягә китте, диделәр. Икенче баруымда син бер егет белән урам буйлап килә идең. Сиңа орынып китсәм дә, мине күрмәдең. Гөлфинур дәшмәде... Беравык аяк астына карап тын гына атлады. — Ник сүзсез калдың ? — диде Рәфис, көлемсери төшеп. — Болай гына, мәхәббәт өчен көрәшә дә белергә кирәктер дип уйлыйм. Бигрәк тә егет кешегә. — Бу мәсьәләдә артта калганмын, ахры . Югыйсә шушы яшемә чаклы өйләнмичә йөрмәс идем. — Шулайдыр, шулайдыр, — диде Гөлфинур, бу сүзләргә бернинди мәгънә салмыйча. — Әйдә, авыл башындагы безнең чишмәне барып карыйбыз. — Әйе, безнеке иде ул. Ә син хәзер дә чишмә буена төшәсеңмени? — Төшәм, ник төшмәскә. Тик үзем генә. Ә хәзер, ул вакыттагы кебек, синең белән икәү карыйсым килә. — Беләсеңме, — дип җанланып китте Рәфис, — ул чакта синең чишмәгә суга килүеңне, аннары көянтәләреңә чиләкләреңне берәм-берәм элгәннән соң гәүдәңне төп-төз тотып китеп баруыңны чатка күмелгәнче күзәтеп тора идем. — Ник берни дәшмәдең шунда? — Сине куркытырмын дип шикләндем. — Син хәтереңнән чыгаргансыңдыр инде, мин һич онытмыйм, бервакыт, эңгер куера башлагач, икәү килдек чишмә буена. Син күккә күтәрелеп карадың да миннән: "Теге йолдызны күрәсеңме?" — дип сорадың. Мин ничаклы карасам да, бернинди йолдыз да күрмәдем. Аннары күңелемә килде: егетләр кызларны үбәр өчен шулай йолдыз эзләткән булалар икән. Шуны белсәм дә, күктән һаман йолдыз эзләп маташтым. Син үбәрсең дип уйлаган идем. Шуны көттем, үземнең куркуымнан йөрәгем чыгардай булып типте. Тик син көтмәгәндә: "Мин ашны тозсыз ашыйм, шуңа йолдыз күрәм", — дидең. Гөлфинур тирә-юньне чыңлатып көлеп куйды. Алар чишмә янына җиткәннәр иде инде. Икесе дә нидер көтеп сүзсез калды. Беренче булып Рәфис сүз башлады: — Тагы йолдыз эзләмисеңме соң? — диде ул шаяртып. — Юк, эзләмим , — диде Гөлфинур, егеткә серле карап. — Мин хәзер тозсыз ашамыйм бит, Гөлфинур. Шуңа күрә караңгы төшмичә күктәге йолдызларны күрә алмыйм. Ә җирдәгесен... — Ул Гөлфинурның иңнәреннән кочып алды. Кыз ни дә булса әйтергә өлгергәнче, ул кызның күпереп торган иреннәреннән суырып үпте. Гөлфинур, бер сүз дәшмичә, башын аска иде. — Үпкәләдеңме әллә, Гөлфинур, — диде Рәфис, — миңа ачуланасыңмы? — Юк, — диде Гөлфинур акрын гына. — Мин ...мин күктәге йолдызны күрдем бугай. Идарәнең икенче катына менә торган уентыланып ашала башлаган таш баскыч кырыйларына кайсы арзанлы материя белән тышланган кыска тун, кайберсе җылы сырма кигән, битләре ачык һавада эшләүдән янып коңгырт төскә кергән ир-атлар сырышкан. Төрле йомыш белән килүче бу ирләрнең берәүләре нәчәл-нечәл килгәнче тезләрен кочаклап утырган хәлдә аркаларын буявы купшып беткән таш стенага терәп, икенчеләре кырын яткан килеш терсәкләре белән баскыч култыксасына таянып, өске ишек почмагына чүмәшеп утырган Мәхмүтнең кайдадыр читтә югалып торган арада "башыннан кичкән" маҗараларын тыңлый. Ияге очлы булганга яңагы озынча булып күренгән Мәхмүт кыска тунының каптырмаларын ычкындырып җибәргән, эт тиресеннән тегелгән йонлач бүреген учына йомарлаган да, пәке белән ялтыратып кырылган башын ара-тирә ышкыштыргалап һәм бераз кабалана төшеп, яңгыравыклы тавышы белән сөйләвен белә. Сөйләгәндә ярыйсы ук сакаулый. Гадәттә сакау кеше "р" хәрефен әйтә алмый, Мәхмүт исә, киресенчә, үзе әйтә алмаган "л" хәрефе урынына "р"ны әйтеп җибәрә. — Йөри торгач, бер көн шурай таурарга киреп чыкканмын. Биек-биек таурар. Очына карасаң, бүрегең төшеп китәррек. Йөрим таурарда, йөрим. Өстә шушы кыска тун, җиркәдә — ике көпшәре мыртык. Тау кырындагы тар сукмактан барам. Сукмакның бер ягында киртрәч тау менеп киткән, икенче ягында — тирән упкын. Упкынга карарга ярамый — карасаң беттең — башың әйрәнеп, төпсез упкынга очасың. Шуңа минем күз тау киртрәчрәрендә. Тау кәҗәсе күренмәсме, дим. Күзрәрем тарганчы карыйм. Юк, күренми генә бит. Инде кояш та баюга таба бара. Ә тау кәҗәсе — юк! Бервакыт, — Мәхмүт аягына басты, нидер күргән кебек бүлтәеп торган коңгырт күз бәбәкләрен тәрәзә ягына төбәде, — зур таш артында нидер серкенә. Мин сураудан да туктадым. Әйе! Тау кәҗәсе! Кара төстә, мөгезе чорнарып-чорнарып киргән. Акрын гына җиргә тезрәндем. Куррарым берән дәү-дәү ташрарга ябышып үрмәри башрадым. Ташбака кебек акрын гына үрмәрим. — Мәхмүт, баскычка ятып, үрмәләгән хәрәкәт ясады, тыңлаучылар да шул якка сөрлекте, — артык серкенмәдем дә төсле, берзаман минем тау кәҗәм арт аякрары берән тауның таш киртрәченә тек итеп типте дә, бер якка тайпырды. Йи бурды икән дип як-ягыма карасам, ни күзрәрем берән күрим, тау кәҗәсен бозау шае юрбарыс эзәррекрәп киргән икән. Тыңлап торучы малай "энекәем!" дип кычкырып җибәрде, ак сакаллы карт: "Шартлата Мәхмүт" дип куйды. — Биррәһи , шартратмыйм! Ипидер менә! — Әйдә, сөйлә, сөйлә! Дәү әтинең зиһене таралган инде. Иске йонлач бүрегенең югарыга кайтарылган колакчыны түбән салынып төшкән абзый, хәйләкәр көлемсерәп, күзен кысып куйды. — Нишрәргә, мин әйтәм. Юрбарысны атып ексам, шартрау тавышыннан өркеп, кәҗәм әррә кайрарга качып китәчәк. Ә тау кәҗәсе миннән ерак әре. Шуннан беткән баш беткән, дим, киттем кәҗә артыннан. Юрбарыс та миннән кармый. Мин барсам — бара, мин туктасам — туктый. Эшрәр ярышуга китте. Минме, юрбарысмы? Кайсыбызга эрәгә тау кәҗәсе? Менә кайда мәсьәрә... Кинәт тышкы якта выжылдап директор "Волга"сы килеп туктаганы ишетелде. Баскычка сырышкан ирләр ашыга-кабалана аякларына бастылар, карт-корысы бөкрәйгән җиреннән турая алмыйча билен язып азапланды. Өстенә ялтыравыклы хром тышлы, норка якалы тун, башына кабарынкы ондатра бүрек кигән Шәмсүн, үзе белән тигезсез хор ясап исәпләшкән кешеләргә борылып карамый гына, муены белән бергә катып калгандай башын сизелер-сизелмәс селкеп, үз дәрәҗәсен белүче җитәкчегә хас нык һәм ышанычлы адымнар белән өске катка менеп китте. Бүлмәсенә кереп йомшак күн кәнәфигә җәелеп утырып алгач, Әкрәмов шылтыратканчы, булышчылары тарафыннан өстәлгә пөхтәләп тезеп куелган сводкаларны тиз-тиз карап чыкты. Кәгазьләргә башын иеп, авыз эченнән нидер сөйләнә-сөйләнә кайсыларын үз кулы белән төзәтеп маташты. Эш белән үтә мәшгуль күренсә дә, аның уйлары әле генә китапханәдә үзе күреп чыккан Гөлфинур янында йөзә иде. Ул аны беренче тапкыр фермада өмә ясаган көнне күрде. Аннан соң да аның йомшак кына басып йөрүе, эш урынына узышлый зәңгәр күзләрен уйнатып назлы чытлыклануы һәр көнне күзенә чалынып кала иде. Бүген ул Шәмсүнгә очрамады. Ни өчендер аның күңелендә, хәзер аны күрмәсә, туып кына килгән көн ярлы, җитешсез булыр күк тоелды. Китапханә янына килеп җитәрәк, ул шоферына машинаны туктатырга кушты. Гөлфинур китап формулярлары тезелгән озынча ящиклар куелган өстәл янында нидер язып утыра иде. Ул, Шәмсүнне күргәч, каушап-кызарып урыныннан торды. — Исәнмесез, — диде ул, чак-чак ишетелерлек тавыш белән, — әйдәгез, түргә узыгыз. — Ничек яшәп ятыш ? — дип сорады Шәмсүн, көр тавыш белән. — Ярыйсы . Күргәнегезчә. Шәмсүн күз карашын аслы-өсле киштәләрдә тезелеп куелган китапларга юнәлдерде, аннары бүлмәне күздән кичерде. — Да, — диде ул, канәгатьсез тавыш белән, — бай яшәмисез, безнең кул җитми, димәк. Фәкать шулай. — Капыл гына ул Гөлфинурга борылды. — Ә нигә минем янга кереп берни сорамыйсың? — Нәрсә сорарга соң? — диде Гөлфинур аптырап. Аңа матур җиһазланган бу бүлмә бар яктан да җитеш сыман тоела иде. Урындыклар, өстәлләр өр-яңа. Телевизор бар, әле яңа гына эпидиаскоп сатып алдылар. — Нәрсә сорарга дисеңме? — Шәмсүн, күзләрен җелтерәтеп, озак кына кызга карап торды. Аның бу чәнечкеле карашын күтәрә алмыйча, Гөлфинур керфекләрен түбән төшерде. — Исемлек язып кертерсең. Мәсәлән, бу телевизор урынына төслесен алып куярбыз. Бәлки, киноаппарат кирәктер. Тәрәзә пәрдәләрен алыштырсаң да зыян итмәс. Соңгы модалысы кирәк. Фәкать шулай! — Рәхмәт, — диде Гөлфинур һәм, күзләрен нурландырып, Шәмсүнгә күтәрелеп карады. Гөлфинурның йөрәкне яндырып ала торган шул вакыттагы карашын күз алдына китереп, матур уйларга чумып утырганда гына сул ягындагы өстәлчектәге кабул итү аппаратында гөжләү-шытырдау ишетелде. Аның артыннан көн дә шушы вакытта яңгырый торган таныш тавыш: — Ничек хәлләр , Шәмсүн Хәерович? — дип сорады. — Хәлләр ярыйсы , Самат Рәшитович, сөтне ике литрга арттырдык, ит тапшыруны... Ул берәм-берәм шактый тигез тавыш белән машинкада басылган сводканы укый башлады. Органик ашламаларны кырга чыгару санын әйткәч, Беренче аны бүлдерде: — Аз-аз, Шәмсүн Хәерович, ашламалар чыгаруда сынатасың. Темпны бермә-бер арттырырга кирәк. Шәмсүн муенын кашып куйды. — Тырышырбыз, Самат Рәшитович. — Син буш вәгъдә бирергә остарып киттең әле, дус кеше. Вәгъдәне аны үтәргә дә кирәктер бит. — Үтәрбез, Самат Рәшитович. — Үтәрбез, үтәрбез! — дип, ризасыз гына Шәмгуннең сүзен кабатлады Әкрәмов. — Мин, бәлки, бүген үк сезнең якларга килеп чыгармын әле. Алайса, сез анда шактый ялкауланып киттегез. Шәмсуннең кәефе китте. Яңаклары сәлперәеп ике якка салынды. Начар сөйләште бүген аның белән Әкрәмов. Тавышында ук боздай канәгатьсезлек сизелә иде. Шул вакыт ишектә Мәхмүтнең баягы маҗаралы хикәятен тыңлаучыларның берсе — Кыш бабайга охшаган карт күренде. — Керергә рөхсәттер бит? — диде ул, сакалын учлап сыпыра-сыпыра. — Нәрсә булды тагы иртә таңнан? — Шәмсуннең тавыигы ачулы иде. Бабай, сакалын учлаган килеш, аптырап ишек төбендә тукталып калды. — Нәрсә дип ... ни ... йомыш бар иде, улым ... — Ул, Шәмсүн күрсен дигән шикелле, күкрәгендәге орден планкаларына күз төшереп алды. Ләкин Шәмсүн картның бу ымын сизмәде. — Башка вакытта сөйләрсең йомышыңны , — диде ул, шактый коры итеп, — хәзер вакытым юк. — Ул, картны бер селтәү белән күз катыннан юкка чыгарган кыяфәт чыгарып, өстәл өстендәге кәгазьләрен актарырга тотынды. Тапмады, ахры, нервыланып, шалт та шолт китереп өстәл тартмаларын ачып япты. Бабай, Шәмсуннең кыланышын, күзләрен җелт-җелт йомгалап, сакал-мыек эченнән чак күренгән авызын ача төшеп аптырап карап торды да кыюсыз гына сорап куйды: — Кайчан килим соң? Шәмсүн "син китмәдеңмени әле, карт шайтан" дигән ачу катыш мәсхәрәле караш белән аңа карап алды да, теш арасыннан сөзеп: — Башым болай да каткан чакта аптыратма әле, ыслушый, — дип чәпчеде, — кайчан бушыйм, шунда килерсең! Карт, кәкре башлы таягын култык астына кыстырып Шәмсун яныннан чыгышлый, ишек төбендә сулыш та алмыйча күзләрен тондырып үз чиратларын көтеп торган кешеләргә: "Сөйләшергә дә теләми, бәдбәхет!" — диде, һәм, тотрыгын җуя башлаган тезләрен әвеш-тәвеш китереп, тар коридор буенча кайту ягына тырыклады. Шул арада йокыдан ачылып җитмәгән күзләрен уа-уа, кабул итү бүлмәсенә сүлпән атлап белгечләр, бригадирлар кереп тулды. Идән астыннан әле генә яктыга чыккан зур көпшәк чебеннәрнең, зың-зың итеп, ялкау гына тәрәзә пыяласына бәрелүен хәтерләткән эчпошыргыч сүрән тавыш белән алар көн мәшәкатьләре, эштәге тоткарлыклар хакында зарланыштылар. Бераздан секретарь өстәлендәге телефон моңлы итеп чыңлап алды, һәм секретарь кызый: — Яхшы , Шәмсун Хәерович, — дип, ягымлы гына җавап бирде. Аннары, калынаеп киткән таләпчән тавыш белән, бүлмәгә җыелучыларга дәште: — Шәмсун Хәерович сезгә керергә куша. Күбесе кыршылып беткән тышлы тун кигән белгечләр урындыкларын шыгырдатмаска тырышып урнашып беткәч, Шәмсун, гадәттәгечә, берәм-берәм барысына да күз йөртеп чыкты, карашы белән Галим абзыйга төртелеп торды, ул тетрәнеп киткән сирәк керфекләрен түбән төшергәч, күңеле булып күз бәбәкләрен башкаларга күчерде. Аннары стена буенда утыручылардан: — Кайда бүтәннәр? — дип сорады. — Озакламый килеп җитәрләр, — диде Айрат Бәдретдинович, баш очындагы тәрәзә ягына каерылып карап. — Орлыкларның тишелү дәрәҗәсен тикшереп соңардылар. — Бүген сезнең белән язгы-җәйге эшләрнең планын кабул итәчәкбез, — диде Шәмсун. — Исегездә тотыгыз: бу планны тикшерергә Самат Рәшитович үзе киләчәк. Кырга органик ашламаларның әлегәчә аз чыгарылуы өчен безгә нык кына эләгәчәк. Галим абзый, канатларын җәеп, урыныннан торып басты. Аның калку маңгае астына яшеренгән күзләре гаҗизләнеп җелтери иде. — Шәмсун Хәерович, — диде ул, еларга җитешкәндәй нечкәрәк тавыш белән, — нишлим соң, үзегезгә мәгълүм, ферма янындагы тиресне чыгарып бетердек, бүтән тиресе дә җук бит аның. — Баш сиңа нәрсәгә, ыслушый, — дип кычкырып җибәр - де Шәмсүн. Аның яшькелт күзләре, кая барып сугылырга белмәгәндәй, арлы-бирле йөгерә иде. — Кыймылдат азрак миеңне, әгәренки андый нәрсә синдә булса... "Беларусь" тракторына арба так та хуҗалыкка йөреп тиресләрен алып чык! Ишегалларын пычратып кына ята ул ала рның, кая куярга белми аптырыйлар. — Син, Шәмсүн Хәерович, бу ягын да исеңнән чыгарма, — дип сүзгә кушылмакчы иде Айрат Бәдретдинович, Шәмсүн аңа җикеренде генә: — Ә син катышма, ыслушый, нәрсә әйтәсеңне беләм. Агроном, бригадирлар эше бу димәкче буласың. Алар да, һичшиксез, катнашыр бу эшкә. Фәкать шулай! Айрат Бәдретдинович, терсәкләрен тезләренә куеп, ике учы белән яңакларына таянып утыра иде. Бу рәвеш ул йоклап киткән кешегә охпгый. Чынлап та, ул, уйларына бирелеп, Шәмсуннең: "Хәзер барыгыз да чәчү планнарыгызны тиешле тәртипкә китерегез, берәр сәгатьтән яңадан җыелырсыз", — дип, белгечләрне чыгарып җибәргәнен сизмәде. Күтәрелеп караганда, өстәл янында Шәмсүн белән Рәфис кенә утыра иде. — Белмим, белмим, — диде Айрат Бәдретдинович, үз-үзенә әйткән кебек, Шәмсунгә, — синең кешеләр белән сөйләшүең миңа һич кенә дә ошап бетми. — Ошап бетми?.. Харап икән, алайса, — ул, күзләрен зәһәр елтыратып, мәсхәрәле елмайды. — Ниләр генә эшлим икән соң, ыслушый, сиңа ошар өчен? Алдыңда тезләнимме? Каршыңда үрмәләп йөримме? Айрат Бәдретдинович, берни дәшмичә, ничектер сүрелеп, дәртен югалткан караш белән алдына карап утыра бирде. Рәфис бу кара-каршы әйтешүдә Айрат Бәдретдиновичның хаклы булуын сизә, әгәр директор Шәмсүн түгел, бүтән берәү булса, аның позициясен ярсып-ярсып яклар иде. Шәмсунгә карата ул моны эшли алмый, элеккеге дусты аны дөрес аңламас, ул чагында директор белән икесе арасында киеренке мөнәсәбәт урнашыр. Бу хәл, һичшиксез, эшкә зыян итәчәк. Болай да кешеләр арасындагы бозны ничегрәк эретергә дип чәбәләнгәндә, хуҗа кеше белән дә аңлашылмаучылык килеп чыкса, хәлләр түзеп тормаслыкка әйләнәчәк... — Ошап бетми, — дип кабатлады Шәмсүн, озакка сузыла башлаган тынлыкны бозып, — бүген әнә Әкрәмов килә, бик шәп итеп ошатыр барыбызга да... Шундый ошатыр, аның белән чагыштырганда, мин сезнең янда әүлия булып калырмын. — Аннары Рәфискә борылды. — Син, ыслушый, теге ашханәдән ташыган җиһазларны кире үз урынына алып килеп куйган бул! Мин Әкрәмовны майлы киемле трактористлар янына утырта алмыйм. — Утырса ни була, — диде Рәфис үҗәтләнеп. — Әйе, — дип зәһәрләнеп кычкырды Шәмсүн, — сиңа ни, үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын. Ояты сиңа түгел шул аның. Вәт: боерам, хәзер үк кушканны эшлә! Шул вакыт, ишекне кыймыйча гына ачып, Хәдис белән Рәния килеп керде. Алар артыннан ук, ишек ябылганчы кереп калыйм дигән төсле, ялт кына Мәхмүт эчкә елышты. — Сезгә нәрсә кирәк? — дип җикеренде Шәмсүн. — Ал арны бирегә мин дәшкән идем, — диде Рәфис, ничектер үзгәреп киткән тавыш белән. — Ни булды тагы? — Үзләре сөйләп бирсен. Хәдис, берни дәшмичә, йонлач бүреген кулларында йомарлап, башын аска игән хәлдә басып торуын белде. Рәния биредә үзен артык кеше итеп тойды. Ул гади савымчы гына, директор, баш зоотехник янында бик кечкенә кеше бит ул. "Нигә дип Рәфис абый Хәдис хакында миннән әйттерергә теләде икән соң? Үз энесе булганга микәнни?" Ул үзенең тиктомалдан кызара баруын сизде. "Ләкин... — ул ярым кысылган иреннәрен селкетте, — җебеп калырга ярамый... Хур булырга ярамый. Рәния артына яшеренгән кулларын йодрыклады, йомшаклыгын идәнгә коярга теләгәндәй, бөтен гәүдәсе белән тураеп, иңнәренә төшкән чәч учмасын чайкалдырып башын селкеп алды. Маңгай өстендә кыска итеп кискән кара чәчләре күзләренә таралып төште. Ул ал арны кулы белән өскә сыпырды, тирән сулыш алып сүз башлады: — Менә ни, бу Хәдис, — диде ул, үз тавышының еракта яңгыравына гаҗәпләнеп. Шәмсүннең, түземсезләнеп, өстәл өстендәге кәгазьләрне әле бер җиргә, әле икенче урынга күчерә башлавын күреп, Рәния әллә ничек җыерылып калгандай булды. — Сезнең алда кыен миңа... Булдыра алмасам, гафу итәрсез инде. — Ул, башын түбән иеп, гаепле елмаеп куйды. Аннары, чем-кара күзләрен кыса төшеп, ияген өскә чөйде. Бөла й иткәч, каушау билгеләре тәмам юкка чыгып, чыраена кырыслык иңде. — Турысын әйткәндә, минме, бүтәнме, кемдер бу сүзне әйтергә тиештер инде. Оят бит, үзебез нинди гүзәл чорда яшибез, тормыш алга бара, дибез. Ә чынлыкта ни күрәбез: беребез сәбәпсез-нисез эшкә чыкмый, икенчебез җиңелрәген эзли. Иң-иң ямьсезе — исереклек. Бу... бу бит күрәләтә үз-үзеңне хайван дәрәҗәсенә төшерү. Юк, мин дөрес әйтмәдем, бөл ай әйтү безнең терлекләрне кимсетү була... Мин... мин аларны яратам, — ул бүлмәне нурга күмеп елмайды, — әйе, яратам... — Бераздан, бер ноктага күзен төбәп, җитдиләнеп калды. — Менә бүген, исереп эшен ташлап киткәне өчен, тракторчы Хәдисне җавапка тартырга тиешбез. Ул гүя берничә кешегә түгел, ә тулы бер залга сөйли иде. Чынлап та, Рәния бу минутларда күз алдында үзе белән бергә эшләгән кызларны, аларның дулкынланган йөзләрен күргәндәй булды. — Ни өчен эшен ташлап китә дә, аракы эчә ул Хәдис, — дип дәвам итте сүзен Рәния, — чөнки аңа диңгез тубыктан. Эчендә җаны булган кеше эшне кызулатырга тырышыр иде... Юк шул, юк. Йөрәге үлгән Хәдиснең. Рәфис үзенең каршысында ук басып торган Рәниянең билен кыса төшкән чем-кара кофта аша зифалыгы беленгән гәүдәсенең дәртләнеп алга омтылуын, тулышкан битләренең дулкынланудан алсуланып китүен, чем-кара күзләренең очкынланып януын күреп торды. Кызның чәч учмасы, тузгып, сызылып киткән кашларына сибелеп төшкән, үпкәләгән сыман алга бүлтәйгән ирененнән чыккан сүзләре ачык һәм йөрәккә үтәрлек иде. Үзе белән очрашканда һәрвакыт оялып комач күк кызара торган бу кызның, күңелендә җыйналган уйларын сөйләгәндә, шулай кыю һәм усал була алуына гаҗәпләнде Рәфис. Әйткән сүзеңә бөтен барлыгың белән инанганда гына, шул инануны гамәлгә ашырырга бик нык теләгәндә генә бу шулай була торгандыр. Икеле-микеле фикер төссез һәм буталчык булса, айнык фикер гадәттә кыю була шул... Ләкин аның үзен — Рәфисне аңларлармы? Үз энесен бирегә китереп җитәкче кешеләр каршына бастыруына бер кәмит кую дип кенә карамаслармы? Аннан соң, теге көнне ишегалдында булган хәл турында ычкындырмасмы Хәдис?.. Шулай итсә, оят бит!.. Хәер, белсеннәр... Барысын да белсеннәр!.. Аның үзен дә тетеп салсыннар. Алай, бәлки, җанына җиңелрәк тә булыр әле... Тулы чишелеп, ахыргача бушану булыр... — Җә , — диде Айрат Бәдретдинович, Рәния сөйләп бетергәннән соң, Хәдискә карашын төбәп, — ни диясең инде син моңа каршы? Кинәт Хәдиснең кашы-күзе җимерелеп, иреннәре очлайды. — Нәрсә әйттермәкче буласыз соң миңа? — дип кычкыр - ды ул, хәтере калган тавыш белән. — Әйтүдән ни мәгънә? Начар трактор бирдегез, атлаган саен ватыла дип әйтмәдемме? Кем ишетте? Трактор частьлары эзләп аягым калмады, кайсыгыз күрде? Җитмәсә, эшләми тик ята дип, прастуй яздыгыз. Мин анысына аңлаттым, тегесенә аңлаттым, ыжлап та бирмәделәр! Эшлексез, җилкуар, лудыр, дип гәзиткә яздылар... Түземлегем чиктән ашып, бер стаканны тутырып салдым да, урманга чыгып, тамагым карлыкканчы "А-а-а-а?" дип турыга ярып акырдым... Шунда, Айрат Бәдретдинович, сез очрадыгыз һәм миңа "хулиган!" дидегез. Хәдис өстәл янында утыручыларга үпкәле тавыш ташлап тынып калды. Айрат Бәдретдинович, гаепле караш белән кыска гына итеп янындагыларга карап алды да күзләрен өстәлдәге язуларына төшерде. Көрсенеп, башын каттгып алды. Рәфис, тынын да алмыйча, менә хәзер-хәзер Хәдис аның ягына карап алыр да түкми-чәчми әлеге күңелсез вакыйга хакында сөйли башлар дип көтте. Ләкин Хәдис, инде әйтәсен әйттем, теләсә нишләтегез дигән караш белән тәрәзә ягына карап тора иде. — Үз гаебеңне кешегә аударма, ыслушый, — диде Шәмсүн Хәдискә һәм каршында яткан кәгазьгә ишарәләп өстәп куйды, — менә мин бу приказда сине өч айга ремонт эшләренә күчереп торырга дип яздым. Хәдис, гамьсез генә басып торган җиреннән кубарылып, алга бер адым атлады. — Ремонтка? Ә трактор? — Ул, ярдәм сорагандай, Рәфискә таба борылып карады, анысы көрсенеп башын аска иде. Шәмсүн катгый итеп әйтеп салды: — Тракторыңны баттгка. берәүгә биреп торырбыз, фәкать шулай! Хәдис малайларча ачынып кычкырды: — Кемгә? — Табарбыз! Хәдиснең йөзенә кан йөгерде, ул үҗәтләнеп башын чайкады. — Табасыз икән, тракторны төзәтергә дә бүтән кеше табы - гыз! Ике аягымның берсен дә атламыйм! — Син кара аны, егет кисәге! — Шәмсүн кинәт кабын - ганга тотлыгып торды. — С-сүзеңне үлчәп сип! Аннары җыеп ала алмассың! — Өркетмәгез мине, бу совхоздан баттгка да эш бетмәгән. Муенга камыт табылыр әле! Хәдис кулларын ярсып айкый-айкый олы атлап бүлмәдән чыгарга барганда, Шәмсүн өстәлгә сугып кычкырды: — Стоп! Хәдис шунда ук туктап Шәмсүнгә борылып карады. Аның күзләре зур булып ачылган, йөзеннән кан качкан иде. — Яхшылыкның кадерен белмисең икән, статья белән куам мин сине, малай актыгы! Хәдис, каушавыннан тотлыгып: — Ни ... мин бит, — дип, авыз эченнән ботка пешерә баш - лаган иде, Шәмсүн аңа сүз әйтергә бирмичә: — Ычкын моннан, селәгәй авыз! — дип, аяк тибеп кычкырды. Алар барысы да тавыш-тынсыз гына чыгып киттеләр. Өстенә яшькелт төстәге өр-яңа костюм кигән, ап-ак күлмәге өстеннән үзенә килешеп торган кыек сызыклы галстук таккан Шәмсүн, күн тышлы йомшак кәнәфиенә ярым яткан көе, тәрәзә ягына күз ташлады. Парлана төшкән тәрәзә аша беркем дә күренмәгәч, урыныннан торып, ишек янына килде, түгәрәк көзгегә карап, каты һәм буйсынмас чәчен бик тырышып артка тарап маташты. Яңадан тәрәзәгә күз салып алганнан соң, кәнәфиенә утырып тынып калды. Бу араларда Рәфис һәм Айрат Бәдретдиновичлар белән урнашып килгән күңелгә ятышсыз килешмәүчән мөнәсәбәтләрне зиһененнән куып, гомумән, дөньяның ыгы-зыгылы мәшәкатьләреннән арынып, чистарынып калу теләге аның бөтен барлыгын биләп алды. Бу таләпчән омтылыш, тирәюнь караңгылыкка чумып, һәр көн ябырылып килә, тик ни өчендер ул әрсез һәм ябышкак хисләреннән бөтенләй үк котыла алмый, уйлары бүтән хасиятләр белән яшәгәндә дә, кайдадыр якында гына, әлеге нәрсәнең тынгысызланып хәрәкәтләнгәне күзен чекерәйтеп белгертеп тора. Бүген ул туларның барысын да бер селтәнү белән куып җибәрергә теләп, күңелен аздырып, тынычлыгын җимергән аксыл йөзле, күркәм гәүдәле Гөлфинурны үз янына — идарәгә дәшкән иде. Шул кызның оялчан мөлаемлык белән үзенә күз ташлап алуы, йөрәккә май яккандай саф тавышы, күңелендә яңарып, күкрәк турысын кытыклап куйды. Ул, тынгысызланып, беләзегендәге сәгатенә күз төшерде. Сәгать телләре, беркемгә исе китмәгәндәй, тын гына сигезгә якынлашып килә иде. "Килмәс микәнни чукынган кыз?" Ул шулай дип уйларга өлгермәде, кыяр-кыймас кына ишек шакыдылар. Шәмсүн урыныннан торып ишекне үзе ачмакчы булды, ләкин эчендә кузгалган бу омтылышны йөгәнләп (һәрчакны үз дәрәҗәңне саклый белергә кирәк), шунда ук бу уеннан кире кайтты. — Керегез, кер, — диде ул, көр тавыш белән. Акрын гына ишек ачылып, бүлмәгә чия төсендәге юка пальто, иңнәренә дулкынланып торган саргылт чәчләре таралып тоигкән Гөлфинур килеп керде. Ул гүя үзе белән болыннарда гына үсә торган чәчәк исләре, яшьлек балкуы алып килде. Бүлмә эче кояш нурына коенгандай булды. — Нигә чакырдыгыз? — диде ул, бик мөлаем гына итеп. Аның зәп-зәңгәр күзләре сорау, аптырау катыш зур итеп ачылган, батып торган түгәрәк бит уртасы алсуланып яна иде. Шәмсүн Гөлфинурдан күзен алмыйча гына, урыныннан кузгала төшеп, саран ишарә белән аңа урын тәкъдим итте. — Ашыкмагыз, — диде ул, — сөйләшербез, аңлашырбыз. Әйе, фәкать шулай. Гөлфинурга Шәмсуннең җитәкчеләргә хас кырыслыгы, хатын-кыз чибәрлеге каршында баш иеп үзен арзанайтып маташмавы ошады, "һәркайда үзе булып кала белә икән". — Безнең бурыч, — дип сөйләп китте Шәмсун, — авылга килеп эшли башлаган һәр белгечнең ничек урнашуын, эшне ничек башлап җибәрүен барлау, аның тормыш шартлары турында кайгырту, — ул кулларын өстәлгә җәелгән органик пыяла өстендә шудырып, алгарак елышып өстәп куйды, — бигрәк тә сезнең кебек чибәр туташлар хакында. Гөлфинур, кызара төшеп, башын түбән иде. — Рәхмәт инде. — Иә, ничек, мин әйткәннәрне китерделәрме сезгә? — Әйе. — Эш шартлары канәгатьләндерәме соң? — Ярыйсы бугай. — Бугаймы , ярыйсымы ? Шәмсун, кәнәфиенә ярым ятып, карашын Гөлфинурның төймәләрен ычкындырып җибәргән пәлтәсе эченнән калкып торган күкрәгенә төбәде. Гөлфинур моны сизде һәм тагы да кызара төште. — Ярыйсы , — диде ул, ярым пышылдап. — Гаиләгез зур бугай. Әти-әниең, тагы ... — Ике сеңлем, — дип өстәде Гөлфинур. — Вәт, вәт, болай тыгынлык булгач, сиңа (ул үзе дә сизмәстән "син"гә күчте) уңайсыз түгелме соң? Ни әйтсәң дә, мәдәният эшлеклесе бит. Иҗат эшләре белән шөгыльләнергә кирәк булыр. Гөлфинур, Шәмсун ни әйтергә тели икән дип, аңа төпченеп карап алды, ләкин директорның елмаюлы карашыннан әллә ни укый алмады. — Нишлисең, түзәрбез инде, — диде ул, яңадан керфек - ләрен идәнгә кадап. Шәмсун турайды, аннары, каршыда утырган Гөлфинурның иңнәренә калын учын куеп, мөлаем һәм шул ук вакытта катгый итеп әйтте: — Түзәргә кирәкмәс, Гөлфинур акыллым . Мин сиңа яңа төзелгән йорттан квартир бирермен. Әйе, әйе, кайсын телисең, үзең сайларсың. — Гөлфинур Шәмсуннең көтелмәгән тәкъдименнән аптырап һәм каушап китте. Беравык ни әйтергә дә белмичә торды. — Шулай, Гөлфинур, — диде Шәмсун, — профкомда минем үз кешеләр. Алар минем сүздән чыкмаслар. Шунда ук, саксыз хәрәкәт белән, телефон трубкасына сузылды. — Наилә, иртәгә сәгать бишләргә профкомны җыйнар - сың. Ә аңа чаклы миңа кереп чык. Аңладың? Аңласаң, яхттгы. — Рәхмәт сезгә, — диде Гөлфинур дулкынланып. Ничек сиздермәскә тырышса да, аның тавышы калтыранып чыкты. Сандугач тавышлы телефон чыңлап алды. Шәмсун, Гөлфинурга карый-карый, ниндидер катгый боерыклар бирде. Кыз аларны тыңламады. Бары Шәмсуннең: "Фәкать шулай", — дигән соңгы сүзен генә ишетеп калды. Аңа урыныннан торырга һәм ихтыярын алып каушата торган бу якты һәм бай җиһазлы бүлмәдән чыгып китәргә кирәк иде. Ләкин ул, оеп, хәлсезләнеп киткәндәй, урыныннан куба алмыйча йомшак һәм җайлы кәнәфигә сеңеп утыруында булды. Гүя аны ниндидер күзгә күренмәс җепләр шул урынга бәйләп куйганнар да, уңайсызлап, бу җайсыз халәтеннән ычкынып китәргә комачаулый иде. — Син әйт кенә, — диде Шәмсун, Гөлфинурга елыша барып, — ни кирәк, мин сиңа бөтенесен дә эшләрмен. — Абау, әлегә берни кирәкми, — диде Гөлфинур, ниһаять, үзен бәйләп торган җепләрне өзеп, ул урыныннан торды, — мин китим инде. Әниләр юксына башлагандыр. — һичшиксез, тагын килеп чык, Гөлфинур, минем чакырганымны көтмә! Акрын һәм йомшак адымнар белән ишеккә таба атлаучы Гөлфинурның биленнән коча төшеп, Шәмсун аны озата чыкты. Урамга чыгып электр яктысы сибелүдән җемелдәгән йомшак карны изеп барганда, Гөлфинур, директор белән очрашу тәэсиреннән айный алмыйча, аңлаешсыз томанлыкны ерып баргандай, хәзер генә булып үткән сөйләшүнең мәгънәсенә төшенергә тырышты. Нинди кеше соң ул Шәмсун? Кешеләргә үтә дә миһербанлы җанмы? Әле килеп урнашырга өлгермә, сиңа менә дигән квартира тәкъдим итә. Җитмәсә, "кайсын телисең, шуны сайлап алырсың" ди. Әллә ул миңа гына шундый игътибар күрсәтәме? Мине ошатып, үзенчә шул юл белән күңелемне яулап алмакчымы?.. Анысы булмас, билгеле! Тик нигә дип чибәрлегең алдында баш иючеләрне файдаланып калмаска? Бирсен квартирын. Биргәннең йөзенә бакма, диләр бит. Гөлфинур, бераз калынрак, шулай да бик килешле иренен җыя төшеп, үзалдына көлеп куйды. Аннары, кеше-мазар күрмәде микән дип, як-ягына каранып алды. Кичке урам бупбуш, кар-балчык белән чуарланган урам юлы кешесез иде. Аның Рәфисне очратып, көтмәгәндә тап булган сөенече белән уртаклашасы килде. Гөлфинур аны икенче көнне фермадан өенә кайта торган тар сукмакта көтеп алды. Караңгылык сөреме эченнән бераз як-якка чайкала төшеп атлаучы таныш фигура калкуга, ул, араларны якынайтырга ашыгып, аның каршысына үзе атлады, сагыну һәм сөенеч тулы гәүдәсе белән егетнең таза муеныннан кочып алды. Тәнгә-тән сыенган җаннар бушлыкны юкка чыгарды, кайнарланган иреннәр, каударланып, ашкынып, бер-берсен эзләде. Ниндидер бер мизгелгә җир йөзендә берни дә — үзләре басып торган карлы-бозлы җир дә, яннарында гына язга сусап утырган аксыл каен да, хәтта салкынча дымлы һава да калмады. Барысы да янып, үрсәләнгән иреннәр аерыла алмыйча, тулып ташкан рәхәтлектән ялкынланган йөрәкләр бер булып типте. — Ай! Гөлфинур, йөгереп килгәндәй, еш-еш сулый иде. Моңарчы меңләгән гашыйклар кабатлаган, ләкин һәрберсе өчен йөрәгенең беренче талпынуы, ачышы булган сүзләр иреннәрдән өзелеп төште: — Мин сине яратам !.. Хисләрнең ургып чыккан ярсуы үз ярларына кайткач, Гөлфинур, назлы иркәләнеп, саргылт чугы таралып төшкән маңгаен Рәфиснең күкрәгенә куйды. — Сөенечем бар бит, Рәфис!.. — Безнең бу очрашудан да зурмы ?.. — Ьәр куанычның үз урыны ... Миңа квартира бирәләр! — Квартира? Кем бирә? — Шәмсүн Хәерович әйтте, әле кичә генә... Рәфиснең күкрәге эчендә ниндидер өермә кузгалып куйды. — Ул әйтер. Квартир мәсьәләсен профком хәл итә бит. — Профкомда минем кешеләр, ди. Рәфиснең күңелендә әле генә тантана иткән бәйрәм артка чигенде, теге өмә көнендәгедәй чемердәп, салкын ризасызлык дулкыны ябырылып, тәнен куырып алды. Ул, үзен акыл көче белән йөгәнләп, бу аек омтылышның тышка бәреп чыгуын тоткарлады, боздай агым, ургылып, әле тормышның, хакыйкатьнең ни икәнен аңламаган нәзберек кызның аңа карата булган йөрәк ялкынын сүндерер дип курыкты ул. Юп-юка бәллүрне идәнгә төшереп ватарга курыккан кеше күк, ул аңа бик саклык белән болай диде: — Гөлфинур, үзең уйлап кара, совхозда ничә дистә кеше квартир көтә. Араларында бөтен гомерен фермада яки кырда эшләп инде пенсия яшенә якынлашып килүчеләр дә, дүртбиш баласы булганнар да бар. Әгәр син килеп җитмәс борын квартир алсаң, алар ни дияр? Ничек итеп шул кешеләрнең күзләренә карарсың? Аннан соң... Ул: "Шәмсүн квартирны сиңа тикмәгә бирмәс, ниндидер яшерен максаты бардыр", — димәкче иде — тыелып калды. Ул сүзләрне әйтмәсә дә, Гөлфинур, үпкәләп, аскы иренен сузып, берни дәшмичә, Рәфистән аерылып кыр ягына таба атлады. Каршы сүз әйтсә, үзенекен исбатлап кычкырынса, Рәфискә җиңелрәк булыр иде. Ә болай үпкәләп-кабарынып авызына су кабуы... Рәфис Гөлфинурны куып җитте. — Ярар, бу хакта сөйләшмик, — диде ул, аны тынычландырырга теләп. — Әйдә, иң яхшысы, әнә тегендә, коры җир чыккан тау башына меник, — ул, ай яктысына уралып, балкып күренгән Әпәли тавына төртеп күрсәтте. Гөлфинур Рәфиснең бу тәкъдименә ризамы, түгелме икәнен әйтмәде, үзен култыклап алган егетнең теләгенә каршы килмичә, алга атлавын белде. Рәфис, кирелеге, үзсүзлеге белән җиңәргә сәләтле бу кызга һәрчак ташлама ясавына, аның җитди ялгышларына каршы җитәрлек нык киртә куя алмавына эченнән генә көенеп, әлеге хәлдән ничегрәк чыгу хакында уйланып барды. Ул, Гөлфинурга күз төшереп, аның йөзендә катып калган үпкә, гарьләнү чалымнарының һаман эремәвен күрде һәм күңелсез бу сөйләшүне бүгенгә калдырып торырга булды. Тау өстендә тармакланып үскән карт имән янына җиткәч, алар тукталып калды. Тимердәй каты кәүсәле бу мәһабәт агач тирәсендәге кардан арчылган җирдә инде беренче яшел үсентеләр тибеп чыккан. Гөлфинурның Рәфис сүзләренә хәтере калган булса да, бу бөтен дөньясын яулап алганы түгел. Күңел асылын сөенеч белән күмгәне барыбер юкка чыкмаган, шулай тоташ килеш тулышып яшәвендә. Рәфиснең шул хакта бүтән сүз катмавын ул үзе белән килешүе, һич югында, санлашуы итеп кабул итте. Шуңа күрә әлеге эчкәреге куаныч дулкыны тыигкы күңелсезлекне бик тиз ерып атты. Гөлфинур, капыл гына кузгалып, ай нурлары коенган уйсулык буйлап йөгереп китте. Аның бик килешле зифа гәүдәсе яп-яшь колынның сыгылмалы хәрәкәтләрен кабатлагандай булды. — Умырзая! — дип кычкырды ул, җирдә баш калкыткан чәчәкләргә иелә-иелә. — Кирәкми, өзмә! — диде Рәфис, аның янына ашыгып. — Нигә? — Алар болай да кыска гомерле. — Өзмәгәнгә карап гомерләре озаямы ? — һәр үсенте табигать биргәнне яигәп бетерсен иде. — һәм кешеләр дә. — Әйе, кешеләр дә... Алар бик якын торалар иде. Бер-берсенең күзләрендә үзләрен күрделәр, һәр икесенең сулышлары аралашты. Менә үзара тартылу соң чиккә җитте, иреннәр комсызланып, йомшарып бер-берсенә сарылды. Сыенышкан тәннәрнең сулкылдавы, йөрәкләрнең аттгкынып тибүе нинди генә кайнар сүзләрдән дә аңлаешлы һәм үтемле иде. Шуңа алар, кайнар кочакта эрегән хәлдә, еш-еш тын алып, бер сүз дәшмичә утыра бирделәр. — Ай, мин куркам, Рәфис! — диде, ниһаять, Гөлфинур, калтыранган тавыш белән. Рәфис бу сүздән сискәнеп китте һәм аптыраган караш белән кызның ничектер тилмереп баккан күзләренә карады. — Куркасың ? Нидән? — Мин сиңа бик ияләшеп киттем. Яратам, ахры, мин сине, Рәфис! — Бу начармыни, Гөлфинур?.. Ике йөрәкнең бер-берсен сөюе гөнаһ эшмени? — Аңламыйсың, белмисең син!.. Без... бервакытта да бергә була алмаячакбыз бит. Гөлфинур, шул сүзләрне әйтү белән, Рәфиснең күкрәгенә капланды. Елый идеме ул, әллә йомшак һәм кайнар иңнәре нерв киеренкелегеннән шулай дерелди идеме — анысын Рәфис белә алмады. Егет кызны тагы да үзенә кыса төшеп үтенеп-ялварып сорады: — Әйт, зинһар, ник алай дисең син? Ни өчен без бергә булмаска тиеш ди? Гөлфинур, Рәфиснең күкрәгеннән аерылмаган килеш, үрсәләнеп башын ары-бире боргалады. — Анысын сорама! Мин аны бервакытта да сиңа әйтмәячәкмен ! — Ни өчен, Гөлфинур, ни өчен?.. — Юк, юк! Әйе, хәзер ул елый иде. Аның күз яшьләре, Рәфиснең юка күлмәге аша үтеп, күкрәген пешерде. Бераздан Гөлфинурның ярсуы басыла төште. Бары аратирә тирән итеп сулыгып кына куя иде ул. Рәфис тә аны бүтән борчымаска теләп сүз катмады, үз җае белән бер ачылыр, эчендә утлы йомгак булып йомарланган зур төенне чишәр дип көтте. Ләкин Гөлфинур чишелергә ашыкмады. Ташыйсы таигып беткәч, акрын гына башын күтәреп читкә карап утырды. Хәзер ул тәмам суынып, барысыннан да ваз кичеп, дөньясына аяусыз бер тойгы белән рәнҗеп бага төсле иде. Шулай сүзсез утырганда, Гөлфинурның күз алдыннан тагы күңелне җәрәхәтләгән истәлекләр уза башлады... Гөлфинурның туган көне, һәртөрле ашамлыклар белән тулы өстәл. Шәрабның ниндие генә юк... Җыр-бию. Колак тондыргыч рок-музыка. Шашынганчы бию. "Башым әйләнә минем, Камил..." "Күрше бүлмәдә ятып торырсың, бәлки". Ярым аңсызлык... Стеналар, түшәм, аның кырында яткан Камил, зырлап әйләнеп, каядыр чиксезлеккә очып китә... Камил кысып кочакласа да, бу күңелне авырайткыч очуны туктата алмый... Аннары... аннары саташулы төш... Бөтен дөньясын актарып ташлаган коточкыч төш... ...Камил Гөлфинурга баласын табарга рөхсәт итмәде: "Безнең әле берниебез дә юк бит, Гөлфинур: йорт-җир дә, кием-салым да... Тормыш төзергә иртә әле безгә... Ашыкмыйк..." Туй алдыннан гына Камил Гөлфинурны врачка күренергә мәҗбүр итте. "Без бер-беребезне яхшы белергә тиеш", — диде ул. — Синең балаң булмаячак, — диделәр врачлар. Китапның титул битендәге әлеге язу: "Язмышыңның корбаны буласым килми". Коточкыч... Коточкыч! Гөлфинур, яңадан үксеп, Рәфиснең күкрәгенә сыгылып төште. Агач караваттагы челтәр ябылган аслы-өсле мендәргә сөяп куелган зур курчакны янәшәдәге урындыкка күчерде дә бушаган урынга, чишенми-нитми, Гөлфинур үзе сузылып ятты. Кечкенә бүлмәнең аксыл түшәмен, зәңгәрсу обой ябыштырылган стеналарын һәрвакыттагыча күздән кичерде. Стенага эленгән таҗ яфраклы "Лилия" уты тирә-юньгә алсу якты сибә, әйтерсең лә шул рәвешле бу мохитне уйлар томанына төрә иде. Бу уйлар ян стенадагы рәсемнәрнең үзләреннән туалар кебек. Урта бер җирдәге сурәттә Гөлфинур белән Камил җәйге бакчада юкәләр арасында кулга-кул тотынышып басып торалар. Икесенең дә күңеле шат, йөзләре көләч. "Бәхетле минутлар... Инде мәңге кайтмаска дип үткән көннәрдә аерылып калган күңелле мизгел". Гөлфинурның күзләренә кайнар яшь тамчысы җыела башлады. Тамагын авырттырып, йомры төер килеп тыгылды. Мәңге кайтмаска дип, үткән көннәрдә аерылып калган бәхетле минутлар... Яшь тамчысы күзләрен әчеттереп чыгуга, Гөлфинур караватны зыңгылдатып сикереп торды, китаплар шкафының аскы тартмасыннан кәгазь, каләм сабы табып алды һәм өстәл янына хат язарга утырды. "Камил! — дип башлап китте ул үзенең хатын. — Син онытсаң да, мин сине онытмадым. Әле... һаман да күңелем синең яныңда, елмаеп торган йөзең күз алдымнан китми..." Гөлфинур язуыннан туктады, ике якка таралып төшкән чәчләрен туздырып, өстәлдә яткан беләкләренә башын куйды. "Нигә дип язам әле мин аңа бу хатны? Ни өчен үз-үземне шулчаклы арзанайтам соң? Әллә дөньяда бер Камил генәме?.. Менә дигән ике егет артымнан йөри ләбаса. Алар янында Камил кем соң?.. Азып-тузып беткән тиле егет кисәге... Ә шулай да ник гел аны уйлыйм соң мин? Ни өчен оныта алмыйм шул адәм актыгын?.. Бетте!.. Моннан ары аны уйлады юк!" Ул кисәк кенә өстәлдән башын күтәрде, ике кулы белән чәчләрен җыеп артка таба сыпырды да, башын чайкалдырып, иңнәренә сибелгән чәчләрен тигезләде. Аннары, аяусыз бер тәвәккәллек белән, яза башлаган хатын ерткалады, вак кисәкләргә теткәләнгән кәгазь чүбен ишек янындагы пластмасс кәрзингә илтеп ташлады. Ул хәзер сәер хис кичерә иде: бердән, йөрәгеннән ниндидер кадерле әйбер йолкып алынган кебек күкрәк турысының талгын гына сызлап-сыкрап торуын, икенчедән, үзенә бик якын, кирәкле булса да, авыр һәм эчпошыргыч йөктән инде котылгач, җаны бушаеп, иркенәеп киткәнен. Ләкин... Ләкин... шушы хатны ертып ташлау белән генә ул үзенә тынычлык таптымы соң? Моңарчы бәгырен телгәләгән газаптан арындымы? Әлеге куе һәм ачы нәрсә күкрәк турысын әрнетеп яңадан җыйнала түгелме?.. "Юк, юк! Бетте!.. Юкка чыкты ул! Күңелемдә инде бүтән — Рәфис! Әйе, Рәфис!.. Камил белән бәйле истәлекләрнең үзеннән җибәрмәве зур бәла түгел... түгел... Тукта, истәлекләр генәме соң?.. Чынлыкта инде мин Камилнең..." Гөлфинур ул сүзне телендә тибрәтәсе килмәде... Үз-үзенә дә әйтергә теләмәде... Күр әле, шушы сүздән курка икән ич... Сүздән генә түгел, аның асылыннан... Ьәм тагы Рәфиснең үзен шул чынлык белән бергә кабул итмәвеннән... Гөлфинур яңадан өстәлгә капланып уйга калды. "Әйе, Рәфис минем бөтен тормышымны белми. Хакыйкатьне белми... Белеп алса, ул бөтенләй үзгәрәчәк. Сөйләшергә дә теләмәячәк. Ул бик горур, үзенең дәрәҗәсен, кешелеген кадерләүчән кеше... Ә Шәмсүн? Шәмсүн ул хәлләргә риза булыр идеме икән? Аны ярата алсаң, у-у, нинди шәп булыр иде. Директор... Дәрәҗәсе югары. Авылда да, районда да... Бөтен дөньясын җимертеп яши, чукынган. Рәфис ул яктан бер дә пешмәгән инде... Ни үзенә, ни кешегә юк... Шәмсүн белән булсаң, "Волга"ларда гына утырып йөрер идем. — Гөлфинур бермәлне, татлы елмаеп, билгесезлеккә карап торды. Аннары, йөзе җитдиләнә барып, иң кырыс бер чиктә катып калды. — Юк, юк, кирәкми, күңелемне тартмый ул минем... Ә Рәфис башка... Үзе чибәр, гәүдәсе артистларныкы кебек. Мин яратырмын да төсле аны. Тик менә әлеге хәлләр... Үкенечкә генә булыр дип куркам. Барыбер дөреслекне бер ишетер бит ул. Читтән ишетсә, күңелле булмас, тәвәккәлләп барысын үзем сөйләп бирсәм?.. Ул чагында... Ул чагында егеткәйне югалтуыңны көт тә тор... Иң яхшысы, — Гөлфинур өстәлдән башын күтәрде, — иң яхшысы, миннән китә алмаслык итеп башын әйләндерергә кирәк егетнең. Ул мине үлеп ярата ич... Димәк, бераз ялындырсам, көнләштерсәм, миңа сагыз булып ябышачак... Шәмсуннең дә өметен өзми йөрсәм, шулай булып чыгачак та. Аннан соң, Шәмсун артыннан йөрүдән миңа ни зарар... Ә файдасы... Бәлки, квартир кулга эләгер, соңыннан тартып ала алмас әле". Ул, иренен бөрештереп, усал елмаеп куйды. ...Көн болытлы булганга, китапханә эче караңгырак иде. Гөлфинур өстәл утын яндырып куйды. Аннары, фермага алып барыр өчен, киштәләрдән китаплар сайларга тотынды. Китаплар арасыннан Рәфиснең һөнәренә, эшенә туры килгәннәрне генә түгел, холкына, омтылыш-теләгенә ярашлыларын да барлап маташты. Өстәлгә өеп куелган эреле-ваклы дистәләгән китапларга күз төшереп, ул бер мәлгә тукталып калды. "Мин аның теләген, нәрсә белән янып яшәвен белеп бетерәмме соң? Ә холкын? Нинди соң аның холык-фигыле? Үсмер чагындагы оялчанлыгы, тартыклыгы хәзер сизелми шикелле, тик менә үҗәтлеге, капыл кызып китүе... Ни белән яши дигәннән, үсмер чактагы җәнлек-хайваннар тирәсендә чуалуы һөнәренә күчкән бит әнә. Тагы нинди яңа дөньялар ачылды икән соң аның күңел түрендә?" Гөлфинурның бу уйланулары, Рәфисне аңларга тырышудан битәр, ничегрәк итеп егетнең йөрәгенә тирәнрәк эз салу ниятеннән иде. Рәфиснең көчле һәм йомшак якларын әйбәтрәк сиземләсә, җаена карап ничегрәк итеп сыйпарга, кирәксә, каты гына итеп сугып куярга да белер иде ул. Фермага килгәч, ул туп-туры терлекчеләр йортына керде, анда, телевизор карап, берничә хатын-кыз утыра, ә Рәфис юк иде. Шуңа күрә ул китапларны калдырмады, ал арны кулына өеп тоткан килеш, баш зоотехник бүлмәсенә юнәлде. Бүлмә ишеген ачканда, Рәфис белән Бану кара-каршы торалар һәм ни хакындадыр бәхәсләшәләр иде. Гөлфинур килеп кергәч, Бану аның ягына салкын караш ташлап алды да китәргә җыенды. — Ярар , мин ул хакта уйлармын әле, — диде ул, ишектән чыгышлый. — Ә хәзергә берни дә әйтә алмыйм. Бану чыгып киткәч тә, Рәфис йөзендәге эшлекле караш тиз генә сүнмәде. Сөйгәне каршына елмая төшеп атласа да, күзендәге җитдилек чалымнары әле дә сакланып калган иде. Ниһаять, куаныч очкыннары аның бөтен чыраена таралды һәм егет күңелендә кызны очратудан туган сөенечтән гайре берни калмады. — Килдеңме, зәңгәр күзем , — диде ул, кызның иңнәренә кагылып. Гөлфинур җиңелчә тартылып куйды. — Нишлисең, Рәфис, кеше килеп керер, җүләркәем . — Керсә ни булган ?.. Кемнән куркырга ди безгә? — Яхшы түгел. Гөлфинур Рәфис яныннан читкәрәк тайпылды да өстәлдә яткан китапларны берәм-берәм аңа бирә башлады. — Менә болары терлекчелек хакындагы яңа китаплар. Бәлки, кирәге чыгар. — Чыкмыймы соң? — Ул уртача зурлыктагы катыргы тышлы китапны кулына алды. — Менә бу китапны күпме эзләдем мин. Ьай, рәхмәт тә соң үзеңә. — Ул яңадан Гөлфинурга таба омтылышлы хәрәкәт ясады. — Ярамый, — диде кыз елмаеп. — Ә менә болары, — ул аңа юка тышлы китаплар сузды, — сиңа үз-үзеңне тәрбияләү белән шөгыльләнү өчен. — Мин шулай тәрбиясезмени? — Әйе, — Гөлфинур чыркылдап көлеп җибәрде. — Кирәкмәгән урында кулың озаеп куя. — Ә, шулаймыни ? — Рәфис , капыл гына талпынып , Гөлфинурның иңнәреннән кочып алды һәм иреннәреннән суырып үпте. Шул чакта ишек ачылып китте, һәм бусагада Галим абзый күренде. — Сөтне кире алып кайттылар! — диде ул, еш-еш тын алып. — Трактор олы юлга чыга алмаган! Тирә-юнь кардан арчылып бетмәгән: җир өсте ала-кола, гаять зур кап-кара тунны ак ямаулык белән ямап чыкканнармыни. Бертуктаусыз трактор, машиналар үтеп торганга, юл казылып, кар белән катыш балчык боламыгына әйләнгән. Кара-кучкыл сыек боламык тракторның чылбырына ияреп менә дә, пычтырдап, аска коела бара, эреми калган боз кантарлары чытырдап изелә һәм зур көч белән артка ыргытыла. Бер-бер артлы тагылган тракторга калын трос белән бәйләнгән сөт машинасы, юлдагы боламык эчендә йөзгәндәй, бер яктан икенче якка боргалана. Уйсу урыннарда пычрак боткасы шулчаклы тирән, машинаның тәгәрмәчләре лепердәп торган куе болгатма эченә кереп югала. Уйсулыктан күтәрелгәндә, алар пычракта аунаган дуңгызга охшап кала. Галим абзый шофер янына утырып бара, зур киеренкелек белән алга таба төбәлеп, тракторлар алдында гаять зур ерткычның коточкыч авызыдай караеп күренгән юлны күзәтә. Юлның ике ягында трактор-машиналар йөргәндә, чәчрәп кантарлар булып каткан кар-балчык киртләчләре ерткыч авызында тезелеп киткән тешләр сыман. Әйтерсең машиналар шул тешләр арасыннан ерткыч авызына барып керәләр дә лычкылдатып чәйнәләләр. "Юк, — ди Галим абзый үзалдына, — чәйнәлми торсын, бу шайтан юлын исән-имин үтәргә кирәк. Кичәге өчен дә оят. Күрәләтә торып, күпме сөт әчеде бит". Галим абзыйның коңгырт йөзендә моңарчы күрелмәгән терелек. Түземсезләнеп ашкынудан өскә күтәрелә төшкән почык борыны дерелди, тирән уелган кечкенә күзләре җанланып җелтери. Ни булгандыр, Рәфис килгәннән бирле фермадагы һәр җитешсезлек аның намусына тия башлады. Элек алай түгел иде. Совхоз башлыгы идарәгә чакыртып кычкырынса ни дә, сүгенсә ни... Төкереп тә бирми иде. Аның җикеренүләре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Менә Рәфискә һич алай итеп булмый. Чөнки ул бөтенләй башка, ордым-бәрдем түгел. — Галим абзый, — ди Рәфис беркөнне шулай, — сиңа безнең ферма оигыймы? — ди. Ә үзе күзләрен очландырып шундый кистереп карый, бөтен тәнең чемердәп китә. Иә тегендә тишек, монда ярыкны күрә торып, ничек ошый дип җавап бирергә ди. Ул бит аннары нәрсәсе оигый дип теңкәгә тиячәк. Икенче соравы нинди диген тагы: фермабызны адәм рәтле итү өчен ни эшләтик соң, ди. Галим абзыйны үзе кебек укымышлыга чутлаган була. Шул хакта уйлап йөр әле син, мин дә уйлармын, бер баш яхшы, ике баш тагы да әйбәтрәк, ди. Үзеңне кешегә санап шулай киңәш-табыш итешкәч, ипчекләр итеп аның сүзен аяк астына салмак кирәк. Шуннан бирле эш өчен яхшы ук чәбәләнә Галим абзый. Аннан күреп савымчылар да пошынгандай итә. Әнә шулай борчылу шаукымы баш зоотехниктан аңа, аннан сыер савучыларга күчә. Сыер савучылардан күреп, сыерлар да борчылмый микән әле?.. Бу уеннан Галим абзый көлеп куйды: "Сыерлар борчыла беләмени, тиле?" Борчылу дигәннән, Галим абзыйның исенә төште: ул һәм Айрат Бәдретдинович бүген бергәләп элек сыер сауган өлкән хатыннар белән сөйләшергә тиеш бит әле. Әйе, кичә Рәфис бу хакта аңа әйткән иде шул. "Түбән очта Галләм абзый хатыны Фатыйма дистә еллап фермада эшләгән иде, Нәкыя бар бит әле. Ә теге Фәйзиева, кара, ничек соң әле исеме?.. Хәҗия, юк, Хәҗилә... Кара, ул яшь бит әле... Ник сыер савудан китте соң әле ул?.. Ә-ә... Шәмсун белән телгә килешкәннәр иде бугай... Әйе, саный китсәң... Болай булса, эшләр хутка китә бит безнең! Үгетлим, күндерәм мин ал арны! Ә кичне җыелышып уку оештырабыз, зоотехника укуы". Машина кинәт алдырып китүдән, Галим абзый, уйларыннан арынып, юлга күз атты. Тракторлар, дөбер-шатыр тавышланып, Әлкәс тавына менеп баралар иде. Әнә алгы трактор үтә текә борылышка җитеп килә. Борылма буенда юл бер якка авыш: сул ягы өскә күтәрелгән, уң ягы түбәнәеп, шуннан, шаулап, чокырга су төшә. Кичә шул урынны үткәндә ватылган трактор. Галим абзый, алгы пыялага ук иелеп, шоферга нидер әйтә, ләкин үргә менгәндә, тракторлар чатор-чотыр килеп коточкыч тавыш чыгарганга, аның сүзләре ишетелми. — Сулга, сулга алдыр! — дип, бар тавышына кычкыра ул. Шофер рульне бар куәтенә шул якка әйләндерде. Машина, сулга борылып, тайгак юлдан янтаеп шуа башлады. Шулчак алгы трактор пырх-пырх итте дә алдыра алмыйча тукталып калды. Кузгалып китү өчен, бер яктан икенче якка тартылатартыла, бар куәтенә алга талпынды. Шул мәл машинаны таккан тросның бәсәргән төше сузаеп өзелеп китмәсенме? Машина коточкыч тизлек белән чокырга шуды, тәгәрмәчләре юл читендәге боз киртләченә бәрелүдән ул авышып китте һәм, дөбер-шатыр килеп, бөтен дөнья әйләнде, җир, томанга чорналып, каядыр очты... Тракторчы егетләр машина янына килгәндә, ул, тәгәрмәчләрен өскә каратып, су җыелып торган чокырда ята, бозлы су, чемердәп, кабина эченә саркый иде. Кабинаның түбәсе иңгәнгә, ишекләрне тиз генә ачып булмады. — Лом! Тизрәк лом! — дип кычкырды Садри. Лом белән каерып ишекне ачканда, кабина эчендәгеләр хәрәкәтсез яталар иде. Беренче булып шофер егетне сөйрәп чыгардылар. Галим абзыйның башы кабинага җыелган суга туры килгән. Аны тартып чыгарганда, ачык авызыннан, борыныннан шарылдап су акты. Битләренә каккалап, кул-аякларын хәрәкәтләндерә торгач, шофер егет күзләрен ачты, кыймылдап куйды. Галим абзыйның бөтен гәүдәсе йомшарып, йөзе күгәреп киткән, селкеткәнгә дә, тәннәрен уганга да ул җавапсыз, ниндидер бик кирәкле сүз әйтә башлап, ярым ачык иреннәрендә шул сүз тоткарланып калган төсле. Галим абзыйның шулай кинәттән генә якты дөньядан китеп баруын Рәфис аеруча авыр кичерде. Үкенечле үлем — иң авыр үлем шул. Әйе, кешеләр шулай килә-китә тора. Нидер кала, нидер югала. Кешеләр генә түгел, авыллар, шәһәрләр дә тарихның кайсыдыр борылышында дөньяга килә дә, бәрәкәтле туфракка утыртылган гөл шикелле киңәеп, гүзәлләнеп, биеклеккә күтәрелә бара. Аннары... .. .Уйлар бер бөтереп алса, аның чоңгылына күмелеп, тирәюнеңне дә күрмәс буласың, кайдан атлап барганыңны да чамаламыйсың икән. Күр, үз турыларына килеп тә җиткән икән Рәфис. Ул, гомерендә беренче күргәндәге кебек текәлеп, әтисе моннан утыз еллар элек салган мәһабәт йортка карап торды. Аны гади балта остасы салганга ышанасы да килми. Күр ул сырлап эшләнгән фронтон челтәрен, күр тәрәзә йөзлегендәге хикмәтле нәкышләрне! Бу бизәкләрдә халыкның утка, суга, табигатькә табынуы чагыла сыман. Капка баганасы дүрт кырлап эшләнеп, өслегенә елан рәсеме төшерелгән. Ике якка ачыла торган капкаларда сырлап уелган кояш сурәте. Көлеп тора, җырлап тора бу йорт. Шундый ук бизәкләрнең бүтән өйләрдә дә кабатлануы — ал арга да әтисенең кулы тигәнлеге хакында сөйли. Әйе, айлареллар буена пычкы белән бизәкләр кискән, агачтан күңел бизәкләре сеңгән челтәрләр үргән оста аның әтисе. Аннары ул үзенең һөнәрен улына тапшырды. Урамның шушы өлешенә килеп керсәң, үзеңне гаҗәеп әкият дөньясында итеп хис итәсең. Әйтерсең бу бизәкләр кайчандыр тере булганнар да ниндидер тылсымлы көч әфсен өреп йоклаткан үзләрен. Ничәмә-ничә дистә еллар әти-бабаларыбызның гүзәл хатирәләрен саклап, сихри тынлыкта черем итә алар. Ләкин бу йортлар инде искереп, тузып бара. Яңаларындагы бизәк-нәкышләр бол арның күчермәсе генә. Ал арга төгәллек, моң җитенкерәми. Иң аянычы — яңа салынып яткан совхоз корылмаларына күчмәгән бу халыкчан әкият дөньясы... Ул шушы чиктә өзелгән. Әйе, буыннан буынга килгән халык архитектурасы без яшәгән чорда өзелеп кала, яшәвен туктата. Коточкыч бит бу! Шушы гүзәллекне киләчәк буынга тапшырмаучылар, буыннар дәвамына балта чабучылар без булабыз лабаса! Миендә чәбәләнгән шушындый уйларның нидән икәнен белә Рәфис. Чәчәк атып җимеш бирәсе гомер агачын кодрәтле хәлендә кабергә алып киткән Галим абыйның язмышы тетрәтте аны. Кешедәге асыл сыйфатларның буыннарга күчүе хакында уйланырга мәҗбүр итте. Үз-үзенә: "Син ничек яшисең, булганга шөкер кылып кынамы?" — дигән аяусыз сорауны куйды. Әйе, эш күрсәтү, адәм рәтле яшәү өчен, ул көчен кызганмас. Ләкин тормыш аның белән генә чикләнми бит. Тормыш, ай-һай, катлаулы ул! Әйтик, менә бу авыл — туган авылы, киләчәктә ничек булыр, ниндирәк төскә керер? Ул якында гына салынып яткан соры панель йортка карап чыраен сытты. Нәфис челтәрләргә төренгән өйләр янында авыл йөзенә ябыштырылган мескен ямаулык булып күренә ул. Битарафлыкның һәм рухи ярлылыкның зәгыйфь җимеше рәвешендә шытып чыккан төссез бу корылма аның да вөҗданы өстендә оя кора бит. Алай гына да түгел, кешеләрдәге матурлыкка омтылуны, горурлыкны гарипли, изә, юкка чыгара. "Җитте!" — диде ул, уйларына йомгак ясаган кебек. Ьәм төзүчеләр янына китте. Алар тәрәзәләрне урнаштырып маташалар иде. Рәфис прораб Әхмәтне үз янына чакырып алды. — Сиңа бу йорт оигыймы ? — дип сорады ул аннан. — Салынып беткәч, үзең кереп яшәргә ризамы? — Минем үз йортым бар, — диде Әхмәт, киерелә төшеп. — Синең йортның тәрәзәсе шундый котсызмы ? — А-Аллам сакласын ... — Әхмәт, ялгыш сүз ычкындырганын сизеп, аны төзәтергә маташты. — Ни бит... Безгә рамнарны әзер хәлдә китерәләр. Бу проектта шулай каралган. — Алай... — Рәфис ачудан иреннәрен чәйнәде. — Әгәр сезнең ул проектыгызда тәрәзә кую бөтенләй каралмаган булса? — Хи-хи-хи, сез бигрәк тагы ... Тәрәзәсез йорт буламы ? — Ьәм мондый адәм рисвае да булмаска тиеш! Ишеттеңме? Ул сине бизәми, дус кеше! Моны... моны ватып кына ыргытырга кирәк! Кешеләрдән, авыл абруеннан шул рәвеш көләргә ярамый! — Ни сөйлисез сез, — диде Рәфиснең бу сүзләреннән аптырап калган Әхмәт. — Директор үз башыңны бәреп ватар! Рәфис тәмам кызган, ярсыган иде. — Китер әле балтаңны! — диде ул, акрын, ләкин бик зәһәр тавыш белән. — Бирмим, бирмим, сез нәрсә?! — дип чәбәләнде Әхмәт. — Китегез моннан, үз эшегезне белегез! Безнекенә тыкшынмагыз! — Тыкшынам! — дип, үз-үзен белештермичә кычкырды Рәфис һәм кискен хәрәкәт белән аның кулыннан балтаны тартып алды. Ул, ярсып-шашынып, инде уемга куелып беткән рамга балта белән бер-бер артлы суга башлады. Аны кулыннан тотып алмакчы булдылар, ләкин ул, алардан араланып, икенче тәрәзәгә сикерде һәм анысын да сугып-бәргәләп эштән чыгарды. Үзенең дә кулы бәрелеп бетте, күгәреп чыкты, бармакларыннан куе кан саркыды... Егетнең бу башсызлыгыннан шүрләп калган хатын-кызлар чыр-чу килеп читкә тайпылды. Дуамаллыгы басыла төшкәч, Рәфис балтаны иске койма буена томырды да кызу-кызу өенә кайтып китте. Кайтканда ук, ярсуы басылып, ул суына төште, акылы аны сүкте, битәрләде. — Башсыз син, тиле! Иә, егетлекме инде бу? "Әйе, —диде Рәфис үз-үзенә, — җүләрлек эшләдем шул, тәртәдән чыктым. Ләкин алар бит миңа ышанырга теләмәделәр. Мин ал арга аңларлык итеп әйтмәдеммени... Әйе, хакыйкатькә караганда, өстән кушылган боерык көчлерәк икән шул әле". Тасмадай боргаланып сузылган юл инде шактый саркыса да, уйсурак урыннарда әле дә кесәл сыман болганчык су җыелып тора. Чупырдап "газик" килеп керү белән, мәлҗеп, оеп утырган күлдәвек, уем җирдән качып, тирә-якка чәчри. Кыршыла төшкән күн куртка кигән, куе кара чәче колакларына тикле сузылган, дегеттәй кара мыеклы, чая карашлы шофер егет, рульне мут җитезлек белән уңга-сулга боргалап, машинасын корырак җирдән алып барырга тырышса да, кардан арчылган калкулык артыннан капыл пәйда булган шактый киң күлдәвекне абайламый калды, һәм "газик" баштанаяк пычрак суга коенып алды. Өстәвенә озын чабулы күн бишмәт, башына соргылт эшләпә кигән Шәмсүн, янтыктагы ачык тәрәзәдән чәчрәгән тынчу судан сакланмакчы булып, күзләрен чытырдатып йомып, башын аска яшермәкче иде, тик кара-көрән төстәге ябышкак пычрак су, яңагына чәпелдәп сыланып, муенына агып төште. Ул, берни булмагандай баранкасын боргалый биргән шофер егеткә таба башын борып, яман итеп сүгенде, һәм, нервылы хәрәкәт белән кесәсеннән бөгәрләнеп беткән ашъяулык кадәр кулъяулык чыгарып, пычрак чәчрәгән яңагын, муенын сөртеп маташты. Һашимов белән арткы креслода утырып барган Рәфис моны сизмәде, аның бөтен игътибары яшәреп, җанланып килүче кырларда иде. Вакыт-вакыт исеп куйган җылымса җилдән баш калкыткан уҗым басуы буйлап яшел дулкыннар йөгереште, баш очында гына тирбәлә-тирбәлә кырлар җырчысы тургай үзенең таныш көен сузды. Җил көчәйде, ахры, бу нәни кошчыкның һава агымы белән әле артка чигүе, әле каурый канатларын кызу-кызу җилпеп, үз кырларыннан китмәскә тырышуы күренә иде. Рәфис тагы шуңа игътибар итте: уң якка — куе яшькелт чыршы урманына таба — уҗымның төсе бертөрле түгел, әйтерсең кырны буй-буй яшькелт-сары төскә буяганнар. Ул, Шәмсунгә таба иелеп, сүрән генә әйтеп куйды: — Аммиак суын тигез кертмәгәннәр икән. Шәмсүн җавап бирмәде, бары кызгылт чырае шәмәхәләнеп киткәндәй булды. һашимов янында әйтүемне яратмады. Ул шулай дип уйларга өлгермәде, Шәмсүн, сул ягы белән кресло артына ята төшеп, Рәфискә борылды. — Синең һәр эшкә тыкшынуың ярый да торгандыр. Ләкин бер шарт белән — файдасы тисә. Күп вакыт бу активлыгың зарарга була бит, ыслушый. Юк, син мине бүлдермә, тыңлап тор. Теге көнне төзүчеләр янына килеп нинди ахмаклык эшләдең син, ә? Ну, ыслушый, мин сине шултикле дә кәмит күрсәтергә сәләтле дип уйламый идем. Рәфис башта ни әйтергә белмичә аптырап калды. — Мин бит ни ... — Син шул, син. Эшне туктатуың җитмәгән, эшчеләрнең котын алгансың. — Әйе, мин гаепле моңа. Кызып кителгән. — Кызып китәргә син самовармы әллә? — Андый дуамаллык бүтән булмас. Ләкин мин, чынлап та, аның ише котсыз йортлар төзүгә каршы. Төзеләчәк шәһәрчекнең архитектура үзенчәлеге турында да уйларга иде безгә. Шәмсуннең чырае бозылды. — Әле боларына да җитешеп булмый, архитектура дип торасың. һашимов аларның бәхәсләшүен дәшми-тынмый тыңлап бара иде. Ниһаять, ул да сүзгә кушылды: — Син әйткән "архитектура үзенчәлеге" белән шөгыльләнергә район үзәгенең дә мөмкинлеге чамалы. Әйтергә кирәк, башкалабыз Казанга да бик үк тәтеми бу купшылык. — Монысы тагы да начар, — диде Рәфис үҗәтләнеп. — Чөнки булган акчаны да кайчак суга салалар бездә. Кара ул Академия театрын. Ул сәнгать йорты булудан битәр атом бомбасыннан саклану өчен төзелгән бункерга охшаган. Иә булмаса, яшелчә амбарына. Үзе соры, ятышсыз. Кайда анда милли архитектураның соңгы казанышыннан файдалану? Аннан-моннан оештырылган шырпы капларының да тиздән кирәге калмаячак. Менә акча ничек суга салына ул. — Суга салына? — һашимов бер дә кирәкмәгәнгә кыч - кырып көлә башлады. — Суга салына диген, ә? Ай-Һай, күпне беләсең син, егет. — Безнең заманда күпне белмичә ярамый , — диде Рәфис үҗәтләнеп, һәм үз фикерен кызып-кызып якларга тотынды. — Үзегез уйлап карагыз, әгәр без ике-өч йорт урынына берне генә җиренә җиткереп салсак та, ул үзен аклаячак. Авыл кешесенә элек әзер квартира эләгә идемени?! Алар үзләре төзеде һәм гөлчәчәктәй көлеп тора торган итте. Хәзер без аларга нәрсә тәкъдим итәбез? Адәм мәсхәрәсе... Авыл кешесенең крестьянлыгын үтерү генә җитмәгән, инде могҗизалар тудыручы балта осталарының да тамырын корытырга керештекмени? һашимов, Рәфиснең сөйләгәнен аңы аша үткәреп, каршы сүз дәшмәде, иренен ябыштыргандай кысып, серле елмаеп кына барды. .. .Сөттәй ак томан эченә чумып утырган Пәхри ярын үтеп, сыерлар туплана торган урынга — вакытлы җәйләүгә җитүгә, савымчылар, эшләрен бетереп, сыерларны киртәләр арасыннан чыгара башлаганнар иде. Трактор вагоны янында курчак-матрешкаларга охшаган сөт тутырылган ак флягалар тезелеп тора. һашимов тыз-быз килеп сыерлары янында кайнашкан хатын-кызларга итагатьле генә баш иеп исәнләште, савылган сөтнең күләме белән кызыксынды, әле берсенә, әле икенчесенә мөрәҗәгать итеп, ничек яшәүләре хакында сорашты, аннары, үзен озатып йөрүчеләрне ияртеп, вагон эченә керде, һашимов, Шәмсүнгә борылып карый-карый, хатыннар белән сөйләшеп йөргәндә дә, зәңгәр бизәкле обойга ябыштырылган эш күрсәткечләрен тамаша кылганда да, Рәфис күңеле белән авылның киләчәк йөзе хакындагы бәхәстән аерыла алмады. Ул менә хәзер Һашимов шул хакта хатыннар белән сүз башлап җибәрер, ал арның уй-хыялларын белергә тырышыр, дип уйлаган иде. Әмма РАПО җитәкчесе савымчылар янында да, аннан соң да Рәфиснең җан тынычлыгын алган бу мәсьәләгә әйләнеп кайтмады. Гомумән, оныткан иде инде ул бу четерекле теманы. Дөрес, ул кирәкмәс нәрсәләр сөйләмәде, аның күтәргән мәсьәләләре бүгенге көн белән бәйләнгән иде, каты-каты әйткән шелтәле сүзләре дә атлаган саен очрый торган, күзгә бәреп чекерәеп торган күләгәле якларга бәйле иде. Болары да Рәфиснең күңел түрендә булды, алар, элеккеләре белән аралашып, башын тәмам арытты, миңгерәйтте. Бетмәс-төкәнмәс уйларына бирелеп, чыршы-нарат агачлары белән уратып алынган яшел чирәмле аланга килеп чыкканын сизми дә калды ул. Резин итекләре белән яңа борын төрткән дымсу үләнне чупырдатып урман эченәрәк үтте. Монда тын. Дымсу. Кайдадыр ялгыз тукран гына тук-тук-тук итеп агач тукылдатып ала. Рәфис, агачлар ышыгында басып торган килеш, ике кулын югары күтәреп, киерелеп тирән сулыш алды. Йомшак ылыс исеннән аның зиһене яктырып, уйлары җетерәк булып китте. Юк, һашимов әйткәннәр генә аның җанын кузгатып җибәрмәде, эштәге бөтен җитешсезлекләр, чатаклыклар инде айлар буена аның күңелендә җыйнала бара. Ул тинтерәп, үрсәләнеп алардан чыгу юлын эзли. Шактый өметләр баглаган өмә дә, авыл җыены да ул көткәнне бирмәде. Әйе, кешеләр начар түгел монда, бары еллар буена сузылган салкынлыктан күңелләре генә бозлана төшкән. Ә ул бозны эретергә кирәк — йөрәк җылысы, ягымлы күз карашы белән. Әнә бит, әйбәтләп сөйләшкәч, нихәтле өлкән яшьтәге апайлар савымчы булып эшләргә ризалык бирде. Ләкин бу — хәлне вакытлыча гына җайлау, үлчәүнең бер мәлгә тигезләнеп алуы. Эш гөрләп барсын дисәң, хуҗалыкка, кешеләрнең яшәешенә тотрыклы халәт кирәк. Кайдан табарга аны? Рәфис, яшь наратларның дымсу һәм кытыршы кәүсәләренә тотына-тотына, авыл ягына таба күтәрелеп киткән калку төбәккә менә башлады. Калкулыкның шактый текә битендәге җир йомшак һәм дымлы иде. Былтыргы яфраклар түшәлгән балчык катлавы сыдырылып, әледән-әле Рәфиснең аягы тайды, ул, куаклыкларга чытырдатып ябышып, түбәнгә шуып төшмәскә тырышты, хәлдән таеп мышнап чыкты, аркасына салкын һәм ябышкак тир бәрде. Ниһаять, ул оя-оя чикләвек куаклары үсеп утырган калкулык өстенә менеп җитте, күн курткасының төймәләрен ычкындырып һәм соры куян йоныннан бәйләнгән фуражкасын кулына тотып, көньяктан искән җылы җилгә кинәнеп торды. Моннан Актай авылы, бераз арырак сузылып киткән тезмә калкулыклар топографик картага төшерелгәндәй ачык күренә иде. Бермәлне аңа ерак балачагы дөньясында төсмерләнгән кешесез төбәктә берүзе адашып калган күк тоела башлады. Гүя ул шау-гөр килеп яшәгән зур һәм җанлы дөньядан аерылган да моннан тиз генә араланып чыгу юлы бикләнгән. Ләкин нәрсә соң ул зур һәм җанлы дөнья? Шәһәрме? Әллә элек үзе эшләгән комплекслармы? Димәк, үткәннең моңсу томанлыгы артында адашып калган бу калкулыклар, чәчәкле тугайлыклар әллә ничек сәер исертеп күңелне сыкратса да, ул аларны яшәешнең бүгенгесе итеп кабул итә алмый. Яңа эш урынын гына түгел, хәтта туган Актаен да ник читсенә соң ул? Теге вакытта авыл уртасындагы чишмә буенда да шундый ук тойгы кичергән иде бит. Озак еллар буе югалып торганнан соң, онытылган, күнегелмәгән җирдә яшәүдән киләме мондый сәер тойгы? Ә бит Актайның киләчәге кайдандыр килеп эшләячәк кешеләр белән бәйләнгән. Чөнки авылда яшьләр аз калган. Киләчәк буын шушы авыл кешеләре арасыннан күтәрелер дигән өмет аз. Шулай булгач, ятсыну, үзсенмәү хисләре монда килеп төпләнәчәк ул кешеләрдә һичшиксез туачак. Әле килерләрме? Килсәләр, төпләнерләрме? Ул кешеләрдә мондый тискәре уйлар барлыкка килмәсен өчен ни эшләргә кирәк? Аерылып, адашып калу тойгысын киметү өчен иң башлап ни эшләргә? Рәфис офыкта күз белән генә чамаланып абайланган олы юлга күз атты. Җанлы дөнья белән бәйли торган олы юл! Аңа кадәр күпме ераклык!.. Рәфиснең күңеленә Галим абзыйның фаҗигале үлеме килеп басты, һәм ул тетрәнеп китте. Юл! Беренче чиратта юл төзергә кирәк! Олы юлга барып тоташырга! Шул уе белән канатланып, кытыршы яфраклы карамаларны шаштырдатып ике якка аера-аера, ул тип-тигез офыккача сузылган хәтфәдәй яшел уҗым кырына килеп чыкты. "Юл төзергә, юл!" — диде ул, кычкырып диярлек. — Нинди юл төземәкче буласың, Рәфис? Рәфис, сискәнеп, тавыш килгән якка борылып карады. Аннан ерак түгел буй-буй сызыклы күлмәк якасын җилгә ачып җибәргән Айрат Бәдретдинович ике аягын киң итеп баскан да, дөнья мәшәкатеннән арынып, җиңеләеп калгандай, гамьсез елмаеп тора иде. Аның чалара башлаган куе чәчләре баеп барган кояш нурларында ялкынланып дөрли, какча йөзе дә ничектер яшәреп, алсуланып киткән. Рәфиснең аптырап калуы бер мизгелгә генә булды. Ул яңадан дәртләнеп сөйли башлады: — Юл төземичә һич ярамый безгә, Айрат Бәдретдинович. Авыл белән шәһәр арасындагы өзеклек тойгысын бетерергә... Аннары терлекчеләр өчен, гомумән, бөтен халык өчен күңел тартырлык яңа йортлар салырбыз! Шунсыз авыл йөзен үзгәртә алмабыз без. Авылны тулы канлы итә алмабыз! Айрат Бәдретдинович, аяк астындагы чирәмне кыштырдата-кыштырдата акрын гына атлап, Рәфис янына килде, үзенең озын һәм сөякчел кулын егетнең йомры җилкәсенә салды. — Син әйткәннәр кирәк нәрсәләр, билгеле. Кем әйтмешли, хәзерге чорда шулардан башка чынлап та авыл йөзен үзгәртү мөмкин түгел. Ләкин мин тагы менә нәрсә уйлыйм, — аның очкынланган карашында Рәфис белмәгән ниндидер олы сер яшеренгән төсле иде, — авыл белән шәһәр арасындагы өзеклек тойгысын бетерү юл төзүгә генә кайтып калмый, — диде ул, тонык тавыш белән. — һич юк! Яңгыр-бураннардан соң юлларның яраксыз хәлгә килүе шәһәр белән аралашып яшәүне кыенлаштырса да, ике арадагы үзара бәйләнешне бервакытта да туктата алмаган. Аңлыйсыңмы шуны: бервакытта да! Безнең әби-бабайлар кара урман аша ат белән дә, җәяүләп тә калага барып йөргәннәр. Шулай булгач, авыл белән шәһәр арасындагы син әйткән өзеклек тойгысы хәлиткеч түгел... Иң мөһим өзеклек бүтән... — Айрат Бәдретдинович, тәртипсез рәвештә маңгаена таралып төшкән чәчләрен капшый-капшый, соры күзләрен уйчан кысып, Рәфискә карап торды. — Син инде хәзер мин әйткәннәрдән шундый нәтиҗә чыгарырсың: кайдан әле бу тел бистәсе, ир кисәге фәлсәфи уйлануларга остарып китте, элек ни караган дип. Кем әйтмешли, моңарчы үзем яшәгән мохит торгынлыгына ярашкан булганмын, күрәсең. Син килгәч һәм тынгысызланып үзеңне борчыган сорауларга җавап эзли башлагач, минем дә фикерләү дөньям кузгалды менә. Тукта, уйларым чуалды бит әле. Нәрсә әйтмәкче идем соң? Кем әйтмешли... Ә менә... тирә-юньгә күз төшер әле, күрәсеңме, сәрдә үләне, абагалар, җир җиләге яфрагы. — Ул иелә төшеп, төртеп күрсәтә-күрсәтә, бер үсемлектән икенчесенә күчте. — һәр төбәктә билгеле бер үсемлекләр генә үсә. Шундагы туфракка, дымга, ышык яки җиләс урынга җайлашканы үсә. Бу табигать тарафыннан шулай сайланган. Бу закончалыкны үзгәртү үзара тигезлекнең бозылуына китерер иде. Аңлыйсыңмы шуны?.. Хайваннар дөньясы, хәтта кешеләр белән дә шулай. Кая килеп чыкканны төшенәсеңме? Ни өчен безнең авыл шулай таркалып, кешеләре читкә китеп бетте дисең? Син тагы "юл юк, фатирлар аз төзелә" диярсең. Минемчә, анысы да иң мөһиме түгел әле. Без кешеләребезнең шушы якка хас табигатен, элек-электән тамыр җибәргән традиция-гадәтләрен чутка алмый башлаганбыз. Авылдан кызлар китә, дип зарланабыз. Чөнки аларга кышын эш юк, дибез. Бу чыннан да шулай. Кызлар егетләргә караганда күбрәк китә. Егетләргә җир белән бәйләнеш ерагайса да, элекке һөнәре — игенчелек яши. Яши генә түгел, камилләшә. Ә кызларга? Бераз тарихка китеп карыйк әле. Элекке заманда кызлар ничек көн күргән? Озын кичләрне ни рәвеш кыскарткан? Бу якларда хатын-кызлар шәл, оекбаш, чәчәклебизәкле кофталар бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Кая китте хәзер авыл хатын-кызларының бу һөнәре? Аның белән хәзер тамак туйдырып булмый дисеңме? Дөрес түгел! Еһг өчен шәл, кофта бәйләүне, чигү чигүне оештыру өчен кечкенә фабрика кебек нәрсә төзеп, аны хәзерге техника нигезенә корып җибәрмәскә, ә? Эшләп чыгарган продукцияне шәһәргә барып сатуны да совхоз үз өстенә ала алмыймыни! Болар белән шөгыльләнергә кулыбыз гына җитми, гамьсезлегебез, ялкаулыгыбыз көчле... Инде менә культура өлкәсен алыйк. Меңәр ел буе күпьеллык үләннәр төсле безнең төбәктә тамырланган, гөрләп чәчәк аткан убса-кабак бәйрәмнәре, өмәләр, кичке уеннар хакында бөтенләй онытканбыз лабаса. Сусыз корыган алар. Ә нәрсә ул хәзерге дискотекалар? Кем әйтмешли, алар кайдадыр бүтән якта, башка җирлектә үсеп чыкканнар. Кайдадыр читтә культуралашкан үсемлекләрне бу якларда үссен өчен, шушы тарафка җайлашкан сортларын чыгару өчен ничә еллар көч түгәләр. Ә шул ук дискотекаларны безнең яклар өчен культуралаштырырга, кем әйтмешли, безнең төбәктә тамыр җибәрә торган сортларын булдырырга кем тырыша? Халыкның үз эченнән чыккан көймузыканың азаюы, аның урынына бу яклар өчен хас булмаган мәдәниятнең килеп керүе, авыл кешеләрен, бигрәк тә яшьләрне авылдан, аның рухи дөньясыннан ераклаштыра, һәм, кем әйтмешли, шушы төбәккә бәйләп торган нечкә кыллар шартлап өзелә. Рәфис Айрат Бәдретдиновичның бу сәер фәлсәфәсен уйчан елмаю белән тыңлады. Карт нәрсәсе беләндер хаклы иде. Ләкин ул аның белән тулысынча килешергә теләмәде. — Әллә ниләр сөйлисең син, Айрат Бәдретдинович, — диде ул аңа, — бүгенгене аңламый башлагансың, димме шунда. Синеңчә, яшьләр дөнья культурасын кабул итмәскә тиешмени? — Мин алай димәдем. Тик шулай да һәр төбәкнең үз яшәү формасы, үз культурасы юкка чыгарга яки читнеке белән алыштырылырга тиеш түгел. Үзенеке булганы агач кәүсәсе сыман югарыга үсә барырга, ә инде читтән килгәннәре шул агачның ботак-яфраклары кебек аны баетырга, тулыландырырга тиеш. — Кәүсә дигәнең бүтәннәрнең яфракларына төренергә дисеңме? — Юк, төп кәүсәнең ботак-яфраклары нигездә үзенеке, ә читтән килеп баетканнары өстәмә генә. Ләкин хәзерге дискотекаларда популяр булып саналган авыр рок кебекләрне төп кәүсәне баетучы дигәнгә кертмәс идем. Нәрсә ул авыр рок дигәннәре? Бу бит капиталистик изүдән җәфаланган халыкның сыкрануы, кем әйтмешли, йөрәк тавышы. Нигә ул безнең яшьләргә? Күз яшен агызып-илереп еларгамы, акырып-сызгырып экстазга җиткәнче дуамалланыргамы? — А, юк, Айрат Бәдретдинович, синеңчә, безнең яшьләр дөньяда булып торган фаҗигаләргә күз йомарга тиеш. Бөтен тереклекне юк итү куркынычына каршы бәгыреннән үксеп чыккан тавыш белән ни өчен набат сукмаска? — Бу яктан караганда да һәр халыкның үз тавышы булуы зарури. Кеше тавышы белән кычкырмаска, дим. Рәфис, Айрат Бәдретдиновичның әңгәмәсенә каршы чыккан булып, аны киңрәк ачарга теләде. Ул үзе дә күптәннән шул нәрсәләр хакында уйланып йөри, карт үз фәлсәфәсенә тирәнрәк кергән саен, ике арадагы уртаклык ишәя бара, аның фикеренә дә ачыклык бирә. "Әйе, — дип уйланды ул, — һәр авыл халкының үзенең яшәү рәвешен чагылдырган үз агачы, төп кәүсәсе, яфрак-тамырлары була. Шаулап үскән өянкесе була. Ул корыса, бу авыл үзе дә корый, кипши". Шул ара Айрат Бәдретдинович дәвам итте: — Ярый, бүтәнчә фикер йөртеп карыйк. Агачның төп кәүсәсе юк ди. Тамырлары да кайдадыр җир катламы астында калган ди. Бары ботаклары, яфраклары гына таралып ята ди. Әйт, бу гына бер бөтенлекне тәшкил итә алырмы? Ә тамыры, кәүсәсе югалган ботакларны теләсә кая күчерергә була. Менә бит ул кая килеп чыга... Рәфис, аяк астындагы йомшак бәрхеттәй чирәмне таптамаска тырышып, яр кырыена килде һәм югарыдан цирк аренасы кебек түгәрәк буып күренгән аланлыкка карап тора башлады. Элек сабантуйлары уздырылган бу урынны табигать шултикле дә оста итеп ясар икән! Түгәрәк аланлык ярышлар үткәрү өчен менә дигән мәйдан булса, авыш боҗра булып күтәрелеп киткән калку җир авыл тамашачысына иң кулай табигый трибуна лабаса! Дистә еллар элек түгәрәк мәйданда авылның гайрәтле егетләре, кодрәтле ирләре көч сынашкан, ак сакаллы мәһабәт картлар судьялык иткән. Боҗра калкулыкта киенгән-ясанган авыл кызлары-киленнәре сөйгән егетләре, ирләре өчен борчылып, дулкынланып мәйданны күзәткән. Картаеп очлары шәрәләнгән имән ботакларында бала-чага сырышкан булган... Ә хәзер... Хәзер бар тараф ничектер өнсезләнеп калган кебек. Шулай да бу шәрә тынлык аша үткәннең җанлы авазы ишетеләдер сыман. Җыр-биюләрнең, шаулы уеннарның тере күренеше кайда туктап калган икән? Үткәннәрнең моңлы авазын бүгенге белән ялгап торган җанлы күпер кайда өзелгән? Дөньяга өстән генә, яшәешнең тирәнлегенә үтмичә караганда, син күзәткән тирәлек, бар да бертөсле кебек. Авыл белән авыл, төрле төбәк халкы арасында әллә ни аерма күрә алмыйсың. Кешеләргә якынайган саен, шул төбәктә яшәүчеләрнең аһ-зарларын, нинди һава сулауларын, нәрсәне юксынуын һәм ни өмет белән киләчәккә ашкынуын ачыграк төсмерләгән саен, вакыт күмеп киткән катлам астындагы җанлы тамырлар күзгә бәрелеп тора башлый. Хәер, бу тамырлар Рәфиснең яшьлегендәге рухи дөньяның күңел түренә яшеренгән өзелмәс җепләре ләбаса. Тормыш ыгы-зыгысында алар игътибардан читтә калган да, тынлыкка чыккач, күңел күзен үзенә баглаган. Моңарчы ул ала рга шулай текәлеп, бөтен зиһенен җыеп бакканы булганмы соң? Олы бер мәгънә эзләгәнме ул алардан? Хәзер генә аның карашы нидән шулай үткенләнеп, яктырып китте әле? Айрат Бәдретдиновичның сәер фәлсәфәсеме моңа сәбәп? Әллә гомеренең билгеле бер ноктасында яшьлегендәге иләс-миләслектән арынып, элек үзең яшәгән җирлеккә, аның кешеләренә үтә дә якын килеп, җете итеп багыла микән? "Кем син, бу төбәктә яшәгән кеше? Үткәнең нинди, киләчәгең ни рәвеш булачак?" Җирнең куенына ук киткән яшәеш тамырларына тоташкан тере җепләр зыңгылдап куя, тавыш бирә, җаныңның шулардай аерылмас икәнен сиздерә. — Борчыдык, ахры , — диде Айрат Бәдретдинович, керәкерешкә гафу үтенгән сымак итеп. — Ни хәлләрдә ятасың, Галимәттәй. — Әйбәт әле, — диде карчык, кушырып утырган сөякчел кулларын угалап. — Нинди борчу ди ул. Кеше-мазар кергәнгә сөенәм генә мин. Ялгыз башыма күңелсез, бәч. Рәфис иртә чыгып китә, соң гына кайтып керә. Йорт ияләре белән сөйләшеп тә туеп бетәм. — Үзең ялгыз башым дисең ..ь — Хакны әйтәм, улларым ... Йорт иясенең үзен күрмим бәч мин. Әмма ләкин белеп торам, ул мине күрә, минем сүзләремне ишетә, эшләгән эшләремне барлап тора. Әнә узган ел Түбән авыл базарыннан кара бозау алган ием, бәч, яратмады. Бозау мескен төн чыгуга лачма тиргә баткан була ие. Ябыкты, коры сөяккә калды бозау. Мәхмүткә биреп, юк бәягә саттырмый хәлем калмады. Быел көзгә кызыл бозау алдырам, Ходай насыйп итсә. Йорт иясе сөйгән мал булсын ие. Галимәттәй беравык, башын калтырата төшеп, нидер исәпләп торды. Аннары исенә төшеп кабалана башлады. — Күр инде, мин карт зиһенсезне, сезне ишек төбендә бастырып торам, бәч, — ул утырган җиреннән, җайсыз янтаеп, янәшәсендәге эскәмияне кузгатмакчы булып азапланды. — Зинһар , борчылма, әни, без үзебез, — дия-дия, Рәфис җәһәт кенә Айрат Бәдретдиновичка һәм үзенә урындыклар алып килде. Алар утырыштылар. Галимәттәй, гарипләр арбасын тәгәрмәчләреннән әйләндерә-әйләндерә, өстәл кырындагы самовар катына елыша төште. Гел яшьләнеп торган күзе белән берара Айрат Бәдретдиновичка карап торды. — Син дә картаясың, нәнәм, — диде ул аңа, — ә бит синең анаң Хәлисә белән бергә үскән иек. Кыз гомерен бергә уздырдык. Туфрагы җиңел булсын мәрхүмәнең, үтә дә чая кыз ие инде. Баскан җиреннән ут чәчрәтә торган ие. Атаң юаш булды, мәрхүм. Ул сугышка киткәч, анаң: "Әтәч тә суйганы юк бит аның, ничекләр итеп мимечне үтерсен!" — дип елар ие... Галимәттәй башын ия төшеп сүзсез калды. Елмая биреп калын иреннәрен мимылдатуыннан аның каядыр үткән хатирәләрне исенә төшерүен сизеп була иде. — Бар ие кызык гомерләр, — диде ул, шушы кыяфәтен саклаган хәлдә. Әнә шул "кызык гомерләр" карчыкның күз алдына килде. Яшь җилбәзәк чаклар. Пар чиләкләрне сайратып су буена төшүләр. Аулак өйләр. Кияүгә чыккач, яшьлегенең бер уйсыз иләс-миләс чаклары эшлияләр таккан кыңгыраулы атларга утырып артта калды, көмеш чыңнар гаилә мәшәкатьләренә күмелгән ыгы-зыгыда эреп югалды. Ләкин бу ыгы-зыгы үзе куанычлы-рәхәт булып, аның тормыш дигән олы исеме бар иде. Җирне бизәргә дип туган кешенең табигатенә үк ят булган каһәр төшкән сугыш барысын да ватты, чәлпәрәмә китерде: ут-төтенле кочагына ирен суырып алды, үзен япа-ялгыз калдырды. Күңел юанычы булырдай балалары да булмады шул ал арның. Эч пошуларын, аһ-зарларын басар өчен дип кенә тагы шул аулак өйләргә бара торган булды Галимә. Күлмәк-күнчеген салган төенчекне баш өстенә куеп, күрше Актайга бару — үзенә күрә күңел юанычы иде. Бөтенесе истә, әле кичә генә булган кебек: түрдәге тәбәнәк эскәмияләргә киенгән-ясанган кызлар тезелешеп утырган. Сугыш чоры кызларының киемнәре патрон капчыкларыннан җыелган ситсыдан ялгап тегелгән ап-ак балитәкле күлмәк, иңнәре кабарып торган чуар алъяпкыч, аякта бәйләгән ак оекбаш, җилем белән ябыштырып ясалган резин галош. Егетләр кыска сырма йә туннан. Алар ишек төбендә генә юаналар. Өстәге киемнәр шуның өчен: алар салкын өйалдына чыккан кызларны сырма чабулары белән җылытып торалар. Менә җыр-бию башлана. Кара-каршы бию дисеңме, егетләр кызларга төрттереп такмак әйтешүме, чүпләм уенымы — берсе дә калмый. Соңрак — шырпы салышу. Монысы Галимә эше. Кызларның бер-берсенә кушырып утырган учларына кагылып кына үтә Галимә. Шул ара сиздерми генә берсенең учына шырпы салып киткән була. Егет шырпының кайсы кызда икәнен белергә тиеш инде. Ьәр кызның күзенә карап чыга ул. Кызармыймы, янәсе, керфеген түбән төшермиме кыз? Егет, ялгышмыйча, шырпыны яшергән кыз исемен әйтсә, әлеге кызга үзе теләгән җәзаны бирә ала: биергәме, җырларгамы, "күгәрчен туйдырыргамы", әллә өйалдына чыгып, "йолдыз санап" керергәме? Билгеле инде, кызның үзен генә чыгармый егет, иптәшкә үзе дә чыга. Менә шунда иң кызыгы башлана инде! "Биим җә җырлыйм", — дип ялына кыз. — Җырламый тор әле, — ди егет, — җиңел генә котылыр иде бугай. — Күгәрчен туйдырсын! — дип кычкыралар егетләр, күз - ләрен елтыратып. Кыз нихәл итсен, гаепле икәнсең, җәзаны да үтә. Уртаклыктагы озын эскәмиянең бер башына егет, икенче башына кыз утыра. Егет шырпы кисәген, кыска гына калдырып, тешләренә кыса. Кыз үз тешләре белән шуны эләктереп алырга тиеш. Кыз яна, кызара, егеткә якын килергә йөрәге җитми. — Озайт инде бераз шырпыңны , — ди ул егеткә, чак ишетелер тавыш белән. — Менә озайттым , — дигән була егет , ә шырпы очы иреннәре арасыннан чак кына күренеп тора. "Ай, булмый!" — дип, кыз торып качмакчы була. Төрле яктан тамашаны күзәтүчеләр кызны тотып калалар. — Үтә җәзаңны ! — дип, шәрран яра алар. Нишләсен кыз, ярсып типкән йөрәген тыя алмыйча, яныппешеп, шырпыны алырга дип егетнең иреннәренә үрелә. — Әттә-тә-тә! — диләр егет кисәкләре. — Бигрәк кайнар икән иреннәре, — дигән була җәза үтәттергән егет. Ул үзе дә йөрәге ярсудан дәртләнеп, кызарынып чыга. Соңга таба шырпыны Галимә апалары кемгә салганын сораган бер егет "белә" башлый. Җәза да бертөрле генә: тышка йолдыз санарга чыгарга. Өстенә яшел сырма, башына ямаулы бүрек киеп ишек төбенә чүгәләгән Бәдретдингә чират җитә. — Шырпыны кемгә салыйм ? — дип пышылдый Галимә аның колагына. Бәдретдиннең түгәрәк йөзе җете кызыл була, ул каушый, тотлыга. — Ни, теге... — Камәргәме? Камәр дигәннәре бер сүз сөйләшмичә, уенга да катнашмыйча, түрдәге сәкенең бүлмә почмагында бөрешеп утыручы сипкелле йөзле төнтек бер кыз инде, чиләгенә күрә капкачы, Бәдретдингә ярамаган, янәсе. Ләкин Бәдретдиннең нәфесе бик зурдан икән: — Хәлисәгә! — ди ул, бөтен кешегә ишеттереп. Бар да шаулашып көлешәләр. Ә Галимәнең чырае сытыла. — Авызыңны пешермәсме соң? — ди ул, Бәдретдингә ачу белән карап. — Буең җитәрме? Башка вакытта авыз ачып сүз әйтергә йөрәге җитмәгән Бәдретдингә дә җан кергән: — Буй җитә! — ди ул, күзен дә йоммыйча. — Ә, шулаймыни? Җитмәс дип куркам. Камәргә салам, белеп тор! Галимә бүтән кызларның кулларына кызу-кызу орынып үтә дә шырпыны ялт кына Камәрнең учына төртә. Ә ул төнтек аны күргән нәрсәмени. Учына утлы күмер салгандай чәбәләнеп, шырпыны сыпыра да төшерә. Галимә, Камәрнең бу кыланышын күрмәмешкә салышып, Бәдретдин катына килә. — Шырпы кемдә? — Б -белмим , — дип мыгырдана Бәдретдин. Үзе, кая керергә белмичә, киез итеге белән идәндә таптана бирә. Шулчак беркем башына китермәгән хәл була. Хәлисә урыныннан сикереп тора да: — Шырпы миндә! — дип кычкыра. Галимә булып Галимә авызын ачып ни әйтергә белмичә аптырап кала. — Әйе, шырпы миндә, — ди шул ара Хәлисә, сөрмәле күзләрен сирпеп, һәм Бәдретдингә таба атлый. — Нинди җәза бирәсең, йолдыз санарга чыгыйкмы? Ни дип әйтсен Бәдретдин, елмаеп каршысына килгән бу бәхеткә ни дип җавап бирсен! — Йолдыз саныйбыз, Хәлисә! — дип кычкыра ул, тиле кешедәй күзләрен алартып. Бу якларда тагы шундый гадәт бар: егет белән өйалдына чыгып кергән кызга каеш салалар. Әйе, әйе, гади бил каешын кызның аяк астына ташлыйлар да: "Әнә фәлән кешең идәндә ауный", — диләр. Яратмаган кешесенең исемен атасалар, кыз каешны тибеп очыра. Хәлисә Бәдретдин белән тыштан кергәч тә каеш салдылар: — Бәдретдинең идәндә аунап ята. Каеш салучы Галимә үзе тизрәк читкә сыпыртты, янәсе, Хәлисә тибеп җибәргәндә үзенә дә эләкмәсен. Ләкин барысының гаҗәпләнүенә каршы, Хәлисә каешны тибеп очырмады, сак кына кулына алды. — Җирдә ятмасын. Шул көннәрдән бирле илле биш еллап вакыт үткән, тик хәзер дә Хәлисәнең ул чакны ни өчен болай эшләгәнен аңламый Галимәттәй. Үтә юаш, табак битле бу егеттән бөтен кызлар да көлә, аның белән берәү дә сөйләшергә теләми иде. Ә авылда иң чибәрләрдән саналган Хәлисә кызык итте дә куйды. Бәлки, егетнең шул юашлыгы, каршы сүз әйтмәве, кешеләргә ярдәмчел булуы аны үзенә тарткандыр. Ә бәлки, кызгангандыр. Хәер, ул елларда юньле егете бар идемени соң аның. Уттай егетләр сугышта иде шул. Ни генә булмасын, тагы беравыктан Хәлисә Бәдретдингә кияүгә чыкты. Ике-өч ай бергә яшәргә өлгерделәрме-юкмы, Бәдретдинне дә сугышка алдылар. Улын күрә алмады мескен... Галимәттәй озак кына уйларыннан арына алмыйча миңгерәп утырды. Аның җыерчыклы йөзе рәхәт елмая, бөрешкән иреннәре нидер сөйләгән төсле кыймылдап-кыймылдап ала иде. Рәфис белән Айрат Бәдретдинович, аннан берни сорамыйча, тын гына утырдылар. Кыяфәтләренә караганда, алар карчыкның бөтен уйларын төшенәләр төсле иде. Галимәттәй ирләргә сагаеп карап торды: әллә чынлап та әле генә хәтереннән кичергәннәрен авыз эченнән сөйләнеп утырды микән ул? Үзенең мондый гадәте барын ул кешеләрдән ишетеп белә иде. Карты сугышта чагында ничәмә-ничә еллар ялгыз яшәү аны шулай үзалдына сөйләнергә өйрәткән. Кайчакта карчык хәтта үз-үзе белән бәхәсләшә, ут яндырып кычкырыша да. Тик үзе моны йә йорт иясе белән, йә әллә кайчан үлгән кордашларының күбәләктәй очып килгән җаны белән сөйләшәм дип уйлый. "Ие, уйларымны ишеткәннәрдер, ишеткәннәрдер", — дип кабатлады карчык үзалдына. Ул, уңайсызланып, сыкранып, алар белән сүз ялгап китәр өчен җай эзләде. — Ни, улларым , — диде ул, зәңгәр тамырлары бүлтәеп торган кулларын күлмәк итәге буйлап шуыштыргалап, — теге ни бит... — тиз генә кирәкле сүзен таба алмаганга бөрешкән иреннәреннән чак кына күренеп торган тел очы тетрәнде аның. — Аңлый бирсәгез, үземнең яшь кыз чагым белән очрашып утырам, бәч. Шуның белән юанам. Көнгә ничә мәртәбә әнә шул көннәргә барып кайтам. Күңелем белән һаман каз өмәләрендә җыру җырлап, убса-кабак бәйрәмнәрен бәйрәмләп җөрим, гүр иясе булган кордашларым белән очрашып сөйләшәм, сөенәм... Без күреп-белгән, аралатканнарның тереләре калмагач, ни хәл итәсең. Шул елларны бүгенге белән ялгап торырга кеше калмаган, бәч. Гәрәй белән икәү генә калганбыз авылда. Уйлап баксаң, кеше — үсеп утырган өянке кебек. Муртаеп, оч ботаклары шәрәләнеп калганда да, тамырлары шытып чыккан туфрагына киткәнгә генә яши ала икән... Галимәттәй, бер тик тормый торган телен кыймылдатып һәм яшьләнгән күзләрен зарыктырып, янә Рәфисләр ягына күз атты. Берәр җавап сүз әйтмәсләрме, янәсе. Рәфис әнисенең вакыт җиле төссезләткән күзләренә текәлеп, үзе өчен изге һәм кадерле булган әнисенең дә эчке дөньясына, нинди уйлар-өметләр белән яшәвенә аз игътибар итүен, үтә дә гамьсез булуын зиһененә беркетте. Шушы яшькәчә әти-әниеңнең күңел асылына ныклап төшенергә омтылмыйча, иң якын кешеләреңнән шултикле ерак яшә, имеш... Ничаклы ваемсызлык, үз-үзеңне гафу итмәслек мәгънәсезлек! Ләкин бу мәгънә нидән тора соң? Әти-әниеңнең кем икәнен, холык-фигылен бөтен нечкәлегенәчә төшенүдән генә мәгънә чыгамы? Үзең теләп бакканнан ниндидер нәтиҗә ясарга, шул юнәлештә берничә генә адым булса да атларга кирәктер бит... — Без сиңа, Галимәттәй, — диде Айрат Бәдретдинович, шул ара тынсыз бушлыкны ни белән булса да тутырырга теләгәндәй итеп, — зур гозер белән кердек. — Ул Рәфис ягына күз ташлап алды. Егетнең уйлар тәэсиреннән арына алмыйча оеп утыруына әһәмият бирмичә дәвам итте: — Язгы чәчүләр дә тәмамланды менә. Арышлар җирдән бер карыш калкырга өлгергән... Мин әйтәм, безнең яшьлектәген искә төшереп, убса-кабак бәйрәмнәре үткәреп алырга микән әллә, дим?! — Убса-кабак бәйрәмнәре? — Карчыкның күзләре җан - ланып китте. — Бик хуп, улларым, бик хуп... Күптән ул олы бәйрәмнең безнең якта булганы юк, бәч... Ичмасам, авылыбызга җан кереп китәр, урамыбызны тутырып авылдашлар кайтып керер. Бик хуп, улларым! Галимәттәй, бу хәбәргә чиксез сөенеп, кәнәфи арбасының чәчкечнекедәй зур тәгәрмәчләрен кызу-кызу әйләндереп, почмак якка кереп китте, мич алдындагы каен тузларын кыштырдатып, самоварын тергезмәкче булды. — Мәшәкатьләнмә, әни, — диде Рәфис, — без хәзер китәбез, тик... Галимәттәй, чәбәләнеп, аңа каршы төште: — Нинди мәшәкать ди ул. Хәзер сайрый башлый ул самовар. Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, үз эшендә булды. Айрат Бәдретдинович өзелгән сүзне сабыр гына ялгап китте: — Убса-кабак бәйрәмен әзерләшергә безгә киңәшең белән булышмассың микән, Галимәттәй? Галимәттәй, ярым бөкрәйгән килеш, үзеннән ни таләп иткәннәрен төшенергә теләгән күк, бермәлне тешсез авызын ачып тын гына торды, аннары, зарлангандай итеп: — Нинди булышлыгы тияр икән суң бетәшкән карчык - ның, — дип куйды. — Галимәттәй, болай ул, — Айрат Бәдретдинович, урын - дыгын тартып, карчыкның кәнәфие янынарак елышып утырды. — Безнең яшьлектәге бәйрәм, дип әйтеп ташладым да дөреслеккә хилафлык иттем бугай. Үсмер генә идем бит әле мин ул убса-кабак бәйрәмнәре узган чакта. Без ул бәйрәмнең эченә үк кереп йөри алмаганбыз. Авыл урамы буйлап тарантаска җигелгән чем-кара атларның җилдереп узганын, ярсып кайнарланган айгырның шыр ачык капкадан атылып килеп кергәнен генә хәтерлим. Кем әйтмешли, менә бит ул ничек килеп чыга. Галимәттәй, татлы елмаеп, күзләрен йомып торды. — Ай-Һай, күңелле була иде ул убса-кабак бәйрәмнәре, — диде ул, күзен һаман ачмаган килеш. Аннары карашын ян тәрәзәгә күчереп, аннан нидер күргәндәй, тышкы якка текәлеп торды. — Безнең якларда, ягъни Җәке, Карауҗа, Актайда убсасы була торган ие. Тагын бер атнадан Киек, Яңавыл якларында — кабагы. Син хәтерлисең икән әле, Айрат улым... Кара тарантаска чуклы эшлияләр тагылган биеп торган аргамак, уйнаклый-уйнаклый, җиз кыңгыраулар челтерәтеп урамга килеп керер ие, мин сиңа әйтим, чыдап кына тор! Узышаузыша чабарлар ие тарантаска җигелгән атлар. Бәйрәме болында — Ташлык аланында булыр ие. Ямь-яшел чирәмгә бизәкле паласлар җәеп, гырмафунны җырлатып, күңелле итеп ашап-эчеп утырырлар ие кунаклар. Ул уен-бию тамаша инде... и-ю-ю, үтте инде ул матур вакытлар, үтте. Убса-кабак бәйрәме түгел, сабан туйлары да байтактан булганы юк бит безнең авылда. Зур авылларда гына үткәрәләр. Галимәттәй башын иеп, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, үзалдына нидер сөйләнгәндәй итте. Аннары Рәфисләр ягына борылды. — Хәзер ни ... заманасы баигка. бит аның. Радио да телевизор... Бар да үзгәреп бетте. — Яңару әйбәт нәрсә ул, — диде Рәфис, — тик йөз еллардан бирле яшәп килгән халык бәйрәмнәрен, кыйммәтле йолаларны югалтмаска иде, әни. Безнең якларда уза торган убса-кабак бәйрәмнәрен дә, сабан туйларының онытылып барган файдалы йолаларын да... — Менә шул арны искә төшерсәң иде, Галимәттәй, — дип элеп алып китте Айрат Бәдретдинович, — кызык уеннар, Рәфис әйтмешли, файдалы йолалар онытылып бармый микән? Син үзеңнең яшь чактагысын сөйлә, калганын без үзебез чамаларбыз. Карчык, тешсез авызын күрсәтеп, киң итеп елмайды. — Безнең яшьлектәген дисезме? У -у, галәмәт була торган ие безнең кыз чакларда!.. — Ул һаман шулай елмайган килеш, күзләрен аска төшереп, итәгендә яткан ябык кулларын угалады. — Бөтен авыл куба торган ие. Айрат Бәдретдинович сак кына карчыкны бүлдерде: — Баштан ук тәртибе белән сөйләсәң иде, Галимәттәй. — Тәртибен кем белгән инде аның. Ярар алайса, баштанаяк әйтеп багыйм. Ию-ю... Иң әвәле, кар эреп бетүгә, зәрә боткасы пешерү була торган ие. Зәрә боткасы шул була — балалар өй саен ярма дисеңме, май-йомырка дисеңме җыялар. Шул җыйганнарын үзләренә пешереп ашата иек. Соңыннан егетләр сөрән йөреп кайталар, ягъни, атларга атланып, авылга хәбәр тараталар. Аннары картлар җыйнаулашып зиратка баралар ие. Анда мулла, уңыш әйбәт булсын дип, дога кыла. Картлар үзләре белән алып барган эре йомыркаларны муллага бирәләр. Галимәттәй, сөйләвеннән тукталып, Рәфисләргә күтәрелеп карады. Аларның башларын иеп, сүрән генә утыруларын күргәч, авыз эченнән: "Монысы кирәкмидер инде", — дип куйды. — Сөйлә, сөйлә, Галимәттәй, — диде Айрат Бәдретдинович. — Ию-ю, аннары авыл борынча бүләк җыю була торган ие. Чуклы сөлге дисеңме, чиккән күлмәкме, кулъяулыгы... Яшь килен баш-башы чигелгән озын сөлге бүләк итәр ие. Бүләкләрне ике-өч кеше озын колгага бәйли бара. И кызык була торган ие: уен-көлке, кара-каршы җыру әйтешү — галәмәт менә!.. — Ерак үткәндәге шул тамашаны күргәндәй, ул беравык дәшми утырды. — Балаларга буялган йомырка биреп чыгара иек... Ә икенче көнне — мәйдан. И Ходаем, Актайдан да, безнең татар Каналыннан да халык агыла ие шунда. Кайсы җәяү, кайсы атларга төялеп. Ат дугасына, ялларына чигелгән сөлгеләр, ситсылар тагып бизиләр, мин сиңа әйтим, ию-ю... Гармун уйнап, җыру җырлап җегетләрнең баруын күрсәң, галәмәт инде менә! Иң әүвәл ат чабышына китәләр. Алар килеп җиткәнче сикерү дисеңме, капчык сугышу дисеңме, аркан тартышумы, ул кашыкка йомырка куеп җөгерүләр, сулы чиләк-көянтә күтәреп узышулар, катыктан авыз белән көмеш тәңкә эзләүләр... Иң данлыклысы — көрәш, ию-ю. Нинди генә таза беләкле җегетләр җук ие авылда, Ходаем... Ә кичен Әпәли тау башында ике авылның да уены була ие. Ул җырлау-бию! Яшьләр шунда парларын да табышалар ие. — Галимәттәй, чак җелтерәп торган күзләрен җыерчыкка күмеп, кечкенә борынын кызык җыерып кеткелдәп көлеп куйды. — Мин дә Гәрәй белән шунда танышкан ием, ию-ю. — Галимәттәй, картын юксынгандай, тәрәзә ягына башын сузып карап алды, аннары карашын сырлап ясалган бизәкле комодка күчерде. — И гомерләр, — дип уфтанып куйды Галимәттәй, — теге сез әйткән убса-кабак бәйрәмнәре соңырак, арышлар серкә очырып уракка төшәр вакыт җиткәч була ие, — дип өстәде. — Рәхмәт, Галимәттәй, — диде Айрат Бәдретдинович, уры - ныннан тора башлап. — Кая кузгаласыз әле? — диде карчык, арбасы белән әрле-бирле кабаланып, — чәем кайнап чыкты, кабартма пешергән ием. — Ул, шулай дия-дия кыштырдап, почмак якта әвәрә килә башлады. — Юк, Галимәттәй, башка вакытта эчәрбез, хәзер эшебез бар. — Кая ашыгасыз соң? — Галимәттәй, һәрвакыттагыча иелә төшеп, сораулы карашы белән әле Рәфискә, әле Айрат Бәдретдиновичка карады. — Ташлыкка барасы иде, — диде Рәфис, — бер уңайдан убса-сабан бәйрәмнәре булачак урынны да карап кайтасы иде. — Ташлыкка димсең? — Ни өчендер Галимәттәйнең чы - рае үзгәреп китте. — Мине дә утыртып бармассызмы икән? Күптән кырларымны күргәнем җук лабаса. Рәфис, аптырап, әнисенә карап торды. — Бик сикертә бит, әни. — Ни ... мин олы мендәремне алырмын. Әллә ни булмас. Рәфис, "нишлибез?" дигән шикелле, Айрат Бәдретдиновичка карады. — Әйдә, Галимәттәйнең хәтерен калдырмыйк, — диде Айрат Бәдретдинович, аннары пышылдап әйтеп куйды: — Кем белә, бәлки, соңгы күрүе булыр. "Алла, башым әйләнә", — дигән булып, Галимәттәй үзен машинаның арткы креслосына утырттырды. Кырлар буйлап барганда, ябык, хәлсез куллары белән ишек тоткасына чытырдатып ябышып, ян тәрәзә аша тирә-юньне әсәрләнеп күзәтеп барды. Кырдагы һәр сукмак, һәр түмгәк аңа таныш, арыш урып, көлтә бәйләп йөргән җирләр үтә үз булып, сагынылып, каяндыр бик ерактан кайтып киләләр кебек. Галимәттәй бәйләгән көлтәсендәге арыш бөртекләре зеңгелдәвен ишеткәндәй, хуш исләрен тойгандай булды. Колагына, җил уңаена, ерак еллар артыннан сабый елаган тавыш килеп керде. Күр, бу аның сабые бит, арыш басуында, көлтәләр арасында дөньяга килгән сабые... "Карачы, Ходаем", — дип уфтанды Галимәттәй. Ул, шулай һәр таныш төбәк, истәлекле урын күзенә чалынган саен, "карачы, бу теге җир бит, карачы, Әпәли ярлары ничек үзгәреп беткән!" — дип, бертуктаусыз сөйләнеп бара иде. Рәфис белән Айрат Бәдретдинович, үз мәшәкатьләре белән мавыгып, Галимәттәйнең бу сөйләнүләрен ишетмәделәр. Кинәт Галимәттәй, үрсәләнеп, Рәфиснең җилкәсеннән тотып селки башлады: — Гөлчирә чокыры, ахирәтем чокыры! Туктатыгыз, зинһар! Рәфис, берни аңламыйча, капыл тормозга басты. Машина, бер яктан икенче якка тайпыла-тайпыла, шыкырдап туктап калды. "Газик"тан чыгарга йолыккаланган әнисен Рәфис, мендәренә утырткан килеш, сак кына яр сыртында агарып күренгән чокырлы урынга алып китте. Галимәттәй авыз эченнән нидер сөйләнә-сөйләнә кулларын алга сузып барды да, чокыр авызына җиткәч, үзен шунда утыртып куярга кушты. Кабарып торган мендәргә итәкләрен җәеп утыргач: — Гөлчирә ахирәтем, җаныңа килдем, бәч, Гөлчирә ахирәтем! — дип, очына-очына сөйләнде карчык. Беравыктан ул, башын калтырата-калтырата, ирләргә таба борылды: — Гөлчирә ахирәтем җан тәслим кылган изге урын бу. — Аның күзләреннән мөлдерәп яшь ага иде. — Унҗиде яшендә генә ие, бәч, җаныкаем, ахирәтем кушылганга бер ай да җук ие... Ак балчыкка дип, көянтә-чиләк асып, шушы чокырга килгән иек. Гүр авызыдай чокыр эченә кереп киткәнен күрми дә калдым. Бик булган, җитез ие, ию-ю. Артыннан керим дип аягымны гына атлаган ием, ишелде дә төште бәч. Бер аягымны балчык астыннан көч-хәл тартып алдым... Бар көчемә көрәк белән чокырны актара башладым. Актарып кына бетерерлекме суң! Үз-үземне белештерми кычкыра-кычкыра, авылга йөгердем. Әмма ләкин суң ие шул, суң. Ирләр балчыкны казып гәүдәсен тартып алганда, тәннәре үк суынган ие ахирәтемнең. — Галимәттәй, тезләнгән килеш иелеп, башын җиргә орды, туфракка иреннәрен тидереп озак-озак нидер пышылдады, аннары алдында яткан ак балчык кантарларын кытыршы бармаклары белән капшап-капшап карады. — Гөлчирә ахирәтемнең җылысы бер дә бетми, бәч, тән кайнары туфракка иңеп калган, ию-ю... Рәфис, әнисе әллә ялгыш сөйли башлады инде дип, балчык кисәген үз кулына алып карады. Чынлап та, ак балчык дымлы һәм җылы иде. — Бу известь түгелме? — Ул сораулы карашы белән Айрат Бәдретдиновичка карады. Айрат Бәдретдинович та балчыкны кулына тотып бармаклары белән изеп-изеп карады да җилкәләрен җыерып куйды. Рәфис, кесәсеннән газета чыгарып, чокырдан берничә кисәк ак балчык алды һәм аны, пөхтәләп төреп, "газик"ның алгы тартмасына урнаштырды. — Бу якларда кырлар ачы туфраклы, — диде ул. — Әгәр бу балчык известь булып чыкса, беләсеңме нинди олы хәзинәбез булачак! Айрат Бәдретдинович дәшмәде. Моңарчы бу хакта кызыксынмавы өчен ул эчтән генә үзен битәрли иде. Күптән түгел һашимов белән утырып йөргәндә, әле кардан да арчылып җитмәгән таныш уйсулык хәзер инде, тоташ яшеллеккә күмелеп, тагы да ямьләнә төшкән, түгәрәк алан төрле төстәге чәчәкләргә, әле шәрә утырган каен, юкә агачлары шау яфракларга төренгән иде. Бу нәфис агачлар үзләреннән биегрәк күтәрелгән чыршы-наратларның куенында тын гына утыралар. Сайрар кошлар тавышыннан тирә-юньдә әйтеп бетергесез гүзәл моң эленеп тора. — Бик матур урын, — диде Рәфис, соклануын яшермичә. — Ә минем, — диде Айрат Бәдретдинович, — бу урыннар белән бәйле кызык истәлек саклана. — Ул, яшькелт фуражкасын артка этәреп елмайган хәлдә, түгәрәк аланга карап торды. — Мәрьям белән яңа танышкан чак иде. Чибәр иде чукынчык. Күп егетләр күз атып йөри иде үзенә. Ә берсе — шактый каты куллысы — аны урларга йөрде. Бездә элекэлектән андый гадәт барын беләсез инде. Шул. Теге егет Мәрьямне сагалыймы-сагалый гына бит. Тик Мәрьям дә төшеп калганнардан түгел иде. Тегенең борын төбеннән выжт итеп кенә узып китә дә юкка чыга. "Ну, — ди теге егет ачуыннан, — сабан туена килмәссең микән, мин сине!.." Сабан туе җиткәч, әйтә куйды миңа Мәрьям: — Шуннан куркып сабан туена бармыйбызмы ? Минем бик барасым килми килүен, шулай да сынатырга да ярамый. Киттек җәяүләп кенә. Шикләндерә малай. Ни әйтсәң дә, үз авылыңда эт усал була, диләр. Барып җиттек мәйданга. Парлашып йөрибез Мәрьям белән. Берзаман карыйбыз — атка төялеп, җырлашып бер олау егет кисәкләре килә. Иң алда барысыннан да биегрәк булып әлеге егет баскан. Авызын ертылганчы ачып, бар куәтенә авыл көенә сиптерә генә. Без яннарыннан ук үтәбез, күреп калсын, янәсе. Күрдеме-юкмы, берзаман минем Мәрьямем: — Әйдә, үз дигәнебезне эшләдек, инде кайтыйк, ди. Ул безне күрде, күзләре бөтенләй ал арды, ди. — Кая ул, — мин әйтәм, — кайту! Көрәшне карамыйча! Юри ялындырам тегене. Икенче тапкыр үз дигәнен эшлим дип кенә мине җыен тиле эшкә чакырмасын. — Әйдә инде, Айрат бәгырем, — ди Мәрьям , үзенең күз - ләреннән яшь ага. Нишлисең, кызгандым үзен. Шуннан бик канәгать булып, җәяү генә калку-уйсулыклар буйлап, җырлыйҗырлый кайтып киттек. — Ию-ю, — дип, Галимәттәй көрсенеп куйды . Бу аның "үтеп китте шул гомерләр" дигәнен аңлата иде, ахры. ..."Газик", зәңгәр төтен боҗралары калдырып, Ташлыкка таба юл алды. Галимәттәй тәэсирләрнең күплегеннән арыган, ахры. Кабарынкы мендәренә сеңеп утырган да, оеп, гамьсез генә селкенә бирә. Бары чокыр-чакырларда сикертеп куйганда гына йокымсыраган күзләрен ачып ала. Ташлык карьеры киң чокырдан гыйбарәт булып, бу елларны аннан таш чыгармаганга, ташу суы белән агып килгән ком-балчыкка күмелеп бара. Ьәр җирдә черегән агач кәүсәләре, корыган ботаклар. Урталыктагы әллә ничә аяклы коточкыч җанварга охшаш муртайган өянке, төбе, мул дым сеңгәнгә, караеп күренә. — Иртәгедән үк карьерны чистарта башларга кирәк, — диде Рәфис, алдында җәйрәп яткан өемнәргә ымлап. — Соңыннан экскаватор җибәреп ташларны чыгарырбыз да күчләргә өеп куярбыз. — Тик менә кешеләр мәсьәләсен ничек хәл итәргә? — Айрат Бәдретдинович, шул сорауга җавап эзләгәндәй, күзләрен кыса төшеп, чигәсен кашып алды. — Кем әйтмешли, тагы шул картларга ялынырга кала инде. Шәмсүн эшчеләрен биреп юмартланмас. — Бу хакта яхшылап уйларга кирәк, — диде Рәфис. Икесе дә, эшлекле адымнар белән карьер читендә пырхпырх килеп, өзек-өзек газ чыгарып утырган машинага таба атладылар. Рәфис, коридордан җилдәй үтеп, директор бүлмәсенә атылып кергәндә, Шәмсүн телефон трубкасын яңагына кысып кем беләндер сөйләшә иде. — Ни булды ? — дип сорады ул, микрофонны учы белән каплап. — Сөйләшеп бетер, — диде аңа Рәфис, стена кырыендагы утыргычка елыпгып. — Апгыгыч бернәрсә дә юк, — диде ул, Шәмсүн сөйләшеп бетергәч, — фикерләрем куды шулай үземне. — Нинди фикер ул чаптырып йөртә торган? — Шәмсүн, ялтырап торган шома маңгаен бераз гына җыерчыкландырып һәм утырган җиреннән гәүдәсен алга омтылдырып, Рәфиснең сүзен тыңларга әзерләнде. — Беләсеңме нәрсә, бүген җәйләүдән кайтышлый уйланып кайта торгач, шундый бер фикер туды башта: без һаман агым уңаена гына яшибез бугай. Җир сөрү, чәчү, сыерларны җәйләүгә чыгару һәм шуның ишеләр. Текучка басып китә безне. Үз эшеңә кайдандыр читтән торып та карарга кирәк икән...иБик бәйләнчек кеше күзе белән карарга... — Иә, шулай итеп карадың ди. Ьәм нәрсә майтардың? — Шәмсүн, кәнәфиенә авып, көлемсерәп аңа текәлде. — Син көлмә әле. Уйлап баксаң, алай куанырлык нәрсәләребез аз икән. Ә борчылырлыгы менә моннан! — Ул учы белән муен турысын сызып күрсәтте. — Галим абзыйның фаҗигале үлеме безнең барыбыз өчен зур сабак булырга тиеш иде. Уйлап кара, совхоз белән юл арасы яз-көз көннәрендә яисә, каты яңгыр явып киткәч, ерып чыккысыз сазга әйләнә. Ул каһәр төшкән юлда киләчәктә дә бәхетсезлекләр булмас дип кем ышанып әйтә ала? Ә бит шуннан көн саен машиналар йөреп торырга тиеш, һәр иртәне сөт машинасын җибәрергә... Иә берәрсе каты авырып китсә, яки бүтән бәлагә юлыкса?.. Бернинди "ашыгыч ярдәм" машинасы да ул урынны ерып үтә алмаячак. Узган тәкъдирдә дә, кеше машина сикертүенә түзмәячәк. Күпме техника эштән чыга, машинага ресурлар төткәрер хәл юк... Аннары шуны әйт... Шәмсүн ашыга идеме, җай көтеп торды да Рәфисне бүлдерде. — Мин сине аңладым, ыслушый. Булыр юл. Бары да булыр. Рас безгә шәһәр төзергә диләр икән, анысын да эшләрбез. Тик әле, үзең беләсең, печән өсте, урып-җыю... Соңгы вакытта үзенең яшәешен тар бер ерганак буйлап алга ыргылучы инеш сыман итеп тоя иде Шәмсүн. Кысан ярларга бәрелә-сугыла, ул һич туктала алмыйча ага да ага. Кайвакыт яр читендәге талларга яисә камышларга тотынып каласы, үрмәләп ярга чыгасы, тырмашып-чәбәләнеп өскә менәсе һәм, тирән итеп сулыш алып, рәхәтләнеп тирә-юньне күзәтәсе килә. Ул чагында, бәлки, дөньяда ниләр барын апачык күзаллый да алыр иде, читтән торып, үзенең хәзерге халәтен аңларга тырышыр, мәгънәсенә төшенергә азапланыр иде. Юк шул, эш-яшәеш ерганагында агып барганда камышларга ябышып калырга теләсә дә, мәрхәмәтсез агым аны тагы үзәккә суырып ала, тырпайган бармакларында яр кырыеннан суырылып чыккан камышның бер учма сабаклары гына кала. Мәрхәмәтсез агым... актарылып-бөтерелеп, чоңгылларында чумдыра-чумдыра агызасың да агызасың син Шәмсүн ишене... Әле кайчан гына язгы чәчүгә әзерләнергә дип җанын куырдылар, техникаң таралып ята дип тетмәсен теттеләр, сыерларың кайчан җәйләүгә чыга, сөтне киметәсең дип бәгырен кимерделәр. Печән өстенә әзерләнү ыгы-зыгысыннан араланып чыгарга өлгермәде, урып-җыюга комбайннарны алгы сызыкка куймагансың дип, бюродан шелтә биреп кайтардылар. "Бер башым лабаса, тураеп як-ягыма каранырга, маңгайны учка салып уйланып алырга кайдан килсен вакыт һәм көч?" Шәмсүн, йодрыкланган кулларын чигәсеннән алып, алҗудан эчкә баткан күзләрен газаплы мөлдерәтеп, Рәфискә күтәрелеп карады. — Беләсеңме нәрсә, — диде Рәфис, Шәмсуннең янына ук елышып утырып, — әгәр без тегене эшлисе бар, моны эшлисе бар дип торсак, ул тар кысадан һичбер вакытта да чыга алмабыз. Минемчә, хәзер кешеләрне шул зур эшләргә әзерләргә кирәк. Бездә төзелгән йортларның җансыз булуы, үзенә тартып тормавы нидән дип уйлыйсың? Чөнки аларга халык йөрәгеннән чыккан рух өрелмәгән, җан җылысы кермәгән. Син дә, мин дә, бөтенебез бергәләп, әйе, әйе, бергәләп, кешеләрнең җанын шул юнәлешкә корырга кирәк. Яңа төзелгән йортлардан халыкның үз рухы балкып торсын. Элек төзелгәннәрен дә үзгәртеп кору ягында мин. Ягъни аларга да җан өрергә кирәк. Кешеләрнең күңеле әлегә сүнгән, сүрелгән, пыскып кына тора. Хәзер аны тергезеп җибәрү дә безнең эш. Менә мин уйладым-уйладым да шундый фикергә килдем: халыкның рухы үзенеке булган, канына сеңгән йола яки бәйрәмнәрдә генә шар ачыла. Ә күңелләр бер талпындымы, ул инде әллә нинди могҗизалар майтарырга сәләтле, шул йолаларга тәңгәл килгәне бигрәк тә... Ә бит элегрәк күңелләрне очындыра торган андый халык бәйрәмнәре күп булган. Мәсәлән, убса-кабак бәйрәме... — Убса? — диде Шәмсүн, сорау чаткылары чәчрәгәнче күзләрен кысып. — Бусы ни тагы? — Убса-кабак бәйрәме элегрәк бу якларда була торган бик күңелле халык йоласы. Тик без аны сабан туе белән бергә кушып үткәрербез. Шуңа бәйрәмне дә убса-сабан туе дип атарбыз. — Убса-сабан туе, имеш, — Шәмсүн, күзләрен җелтерәтеп, ялт кына карап алды да урыныннан ук торды. — Күрәсең, ыслушый, синең анда барысы да ал да гөл икән. Авырган сыерлар да юк, сөт тә елга урынына ургып ага, бәйрәм итеп йөрисе генә калган икән. — Соң, Шәмсүн... Шәмсүн йөзен җыерып кулын гына селтәде. — Бу хакта авыз да ачма! Сабан туен быел һәр авылда да үткәрмиләр. Ә син, җитмәсә, убса дип торасың. — Ул чыраен бозып янә кабатлады: — Убса! Сабан туе да быел район үзәгендә һәм кустларда гына үткәрелә. — Бу дөрес түгел! — диде Рәфис, кулын кискен төстә аска селтәп, — болай да безнең авыллар җансызланып, тынып калды. Район сабан туена кем генә килә ала? Эш кешесе анда тикле барып йөри алмый. — Ул көнне ал арны эштән азат итәрбез, машинага утыр - тып җибәрербез. — Барысын дамы ? Бу мөмкин түгел. Фермаларны көн буена кешесез калдырып булмый. Шәмсүн кәнәфиенә барып утырды. — Бара алганы барыр. Рәфис бөтенләй кызып китте. Ул, зур-зур атлап, бүлмә буйлап әрле-бирле йөри башлады. — Юк инде, Шәмсүн агайне, — диде ул, өстәл янына тук - талып, — мин синең белән һич килешә алмыйм. Халык бәйрәме картларга да, балаларга да кирәк. Ал арны хәтта район үзәгенә төяп барганда да без берни отмыйбыз. Авыл халкы үз авылында бәйрәм итәсе килә. Шәһәрдән, күрше авыллардан килгән туган-тумачаларын, дус-ишләрен каршы аласы, үз төбәкләрендә шау-гөр итеп йөрисе килә ал арның. Ьәр авыл халкының — кечкенәме ул, зурмы — моңа хакы бар. Зур авылларда үткән сабан туенда бик күп кызыклы халык йолалары югалып кала. Иң әһәмиятлесе — безнеке шикелле кечкенә авылларны җанландырырга, аңа рух өрергә кирәк. Элек әйткәнемчә, кешеләрнең күңеленә дәрт кунганда гына ашкынып, канатланып эшли ала. Ә убса бәйрәме һәм сабан туе халыкны дәртләндерү өчен иң кулай чара. Шәмсүн бер сүз дәшмичә сүрән генә тыңлап торды. Рәфис кайнарланып, ярсып үз дигәнен исбатлап бетергәч, ул тыныч кына әйтеп куйды: — Күпме бергә яшәп сине шулчаклы ук кире дип белми идем. Ләкин ни генә дисәң дә, хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп булмый, карар кабул ителгән. — Карарны ник үзгәртеп булмасын? — диде Рәфис, үз сүзен бирмичә, — үзгәртергә кирәк! Шәмсүн нервыланып чыраен сытты, аның кысык күзләре тетрәнеп китте. — Булмый! Аңлыйсыңмы , булмый!!! Рәфис, тешләрен кысып, уң кулын "их, син!" дип селкеде дә, зур-зур атлап, ишектән чыгып китте. .. .Икенче көн иртә белән Рәфис Әкрәмов янында иде инде. Ул килеп керүгә, кара күлмәгенең якасын ычкындырып, терсәге белән өстәл пыяласына таянган хәлдә, учлары белән түгәрәк кара-кучкыл яңагын учлап нидер укып утырган Әкрәмов, башын капыл күтәреп, коңгырт күзләрен Рәфискә текәде. Рәфис, үзенең кая килеп кергәнен хәзер генә аңлагандай, аптырап, каушап китте. — Гафу итегез, — диде ул, тавышын акрынайтып. — Зарарсыз, үтегез, Рәфис Гәрәевич, — диде беренче секретарь, аның аптырап, мескенләнеп калуына көлемсери төшеп, — нинди ашыгыч эш бирегә китерде сезне? Рәфис Самат Рәшитович каршысына атлаганда, аның ерактан шома булып күренгән кара-кучкыл йөзе вак кына җыерчыклар белән сызгаланганына игътибар итте, зур коңгырт күзләре яшьләрчә саф күренсә дә, күз төпләре талчыккан кешенекедәй убылып киткән иде. Әкрәмов тәкъдим иткән кара күн белән тышланган йомшак кәнәфигә чумып, Рәфис, башта кыюсызрак басынкы тавыш белән, тора-бара кыза төшеп, вакыт-вакыт тотлыгып, үзенең гозерен сөйләп бирде. Гозер дә түгел иде бу, әйтерсең аның Шәмсүн белән башланган бәхәсе яңарып китте, хәзер кемгәдер каны каткандай дуамаланып, кулын селки-селки сөйләве шул бәхәснең дәвамы, алай гына да түгел, тагы да үсеп, күтәрелеп китүе иде. Бу шашкын башсызлыгы Әкрәмовның ачуын чыгарыр, ахыр чиктә үзенә зарары тияр дип уйлап та карамады. Самат Рәшитович аны ике кулын ияге турысында беләгеннән дугаландырган хәлдә кушырып, күзләрен дикъкать белән киерә төшеп тыңлады. Вакыт-вакыт аның күзләре эчке җанлану белән балкып китә яисә, киресенчә, аз гына кысылып, аларда сорау галәмәте куерып ала. Мондый чакта ул нәрсәнедер аңларга теләгәндәй алга иелә, аннары, читкә караган килеш, иреннәрен тешләп, шул билгесезлекнең чигенә чыгарга омтылгандай итә. Ниһаять, ул, ике учы белән өстәлгә акрын гына орынып: — Беттеме? — дип сорады. Рәфис Әкрәмовның әңгәмәдәшен озаклап тыңларга яратмавын, аның мәсьәләнең асылына тизрәк килеп чыгуын кулай күрүен кешеләрдән ишетеп белә иде. "Шулай күп такылдавым өчен хәзер тетмәмне тетә инде", — дип пошынды ул. — Машиналар мәсьәләсендә, — дидеӘкрәмов, — һичшиксез, ярдәм итәрбез. Автохуҗалык белән үзем шылтыратып сөйләшермен. Сездә әйбәт юл булу барыбыз өчен дә кирәк. Ә инде йорт төзүгә килгәндә, сезгә шефлык итүче хуҗалык ике йорт төзеп бирергә тиеш. Райкомның шундый карары бар. — Чынмы , Самат Рәшитович? — диде Рәфис, моңа чиксез шатланып. — Ул карарның кабул ителгәненә дә ике ел инде. Тик Шәмсүн Хәерович бу мәсьәлә белән шөгыльләнми бит. Аннан соң тагы бер юл өйрәтәм сезгә, әйдә миннән булсын яхшылык. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы нинди дә булса бер авылда эксперимент тәртибендә төрле форматтагы йортлар төзеп карарга уйлый. Сынау өчен. Ягъни практик яктан үзен аклыймы, авыл кешесенең ихтыяҗына туры киләме... Шуны үзегезгә ала алсагыз, ифрат та шәп булыр иде. Барып сугышып карагыз, ә без үзебезнең тарафтан сезне якларга тырышырбыз. Үзен монда килергә мәҗбүр иткән сәбәпләрнең иң четереклесенә Әкрәмовның кагылмавы Рәфиснең эчен пошырды. Башта Самат Рәшитовичның исенә төшәр әле дип түземлек күрсәтсә дә, беренче секретарьның сүзне тәмамлаганын белдереп урыныннан торуын күргәч, әйтми булдыра алмады. — Ә убса-сабан туе мәсьәләсе? — Убса-сабан туе, дисеңме? — Ул беравык үзалдына карап уйланып торды, аннары, күзен кыса төшеп, Рәфискә текәлде. — Әгәр сезнең авылда убса-сабан туе бәйрәме ясатсак, бүтәннәр үпкәләячәк бит. Ник аларга рөхсәт бирдегез, безгә — юк, диячәкләр. — Барлык авыллар да бәйрәм итсә, начар булырмы ? — Беләсеңме, безнең карар бар инде, сабан туен район үзәгендә һәм аерым кустларда гына үткәрү турында. Кадерле вакытны әрәм итмәскә исәп. — Ләкин сез мәсьәләнең икенче ягын күздән ычкынды - расыз, — диде Рәфис. — Авыл кешесенең күңелен күтәрик, культуралы ял итсеннәр дип, шәһәрдән агитбригадалар җибәрәсез. Кыр станында ун-унбиш кеше алдында җырлап - биеп маташа инде алар. Ә халыкның үзеннән чыккан, аның канына сеңгән шундый олы бәйрәмнәргә ни җитә! Нинди генә культура чарасы да сабан туе яки убса бәйрәме кебек масса төсен ала алмый лабаса! Ә шәһәр халкының авыл кешеләре белән аралашу факты? Рухи күтәренкелек тудыру... Хезмәт кешесенең эшкә ашкынуын икеләтә, өчләтә арттыра ала бит ул! Авылларның иң кечкенәсендә дә, һичпгиксез, үткәрү кирәк халык бәйрәмен. Кечкенә авыл кешесе дә Кеше буларак зур! Бу сүзләрне сөйләгәндә Әкрәмовның йөзе караңгылана баруын күреп, Рәфис туктап калды. Шул чакны бер-бер артлы ике телефон шылтырады. Әкрәмов, бер трубканы кулына алып, бераздан шылтыратырга кушты. Икенчесе аша кискен сөйләшү булып алды. Рәфис ул сөйләшүнең мәгънәсен аңламады. Хәер, тыңларга да теләмәде. Трубканы куйгач та Әкрәмов, тынычлана алмыйча, еш-еш тын алып, үзалдына карап бермәл дәшми утырды. Аның күз төпләре тагы да тирәнәеп, йөзе агарып киткән иде. Бераздан ул тынычлана төште һәм, Рәфискә карап, коры гына әйтеп куйды: — Менә шул: мин бюро карарын берничек тә үзгәртә алмыйм. — Ул, урыныннан тормыйча гына, Рәфискә итләч учлы кулын сузды. — Уңыш телим. Казанда аны министрның төзелешләр буенча урынбасары Юрий Михайлович Васильев кабул итте. Агач төсе сакланган ялтыравык фанердан тышланган киң бүлмәнең түрендә коңгырт өстәл артында утырган базык гәүдәле, колак янында һәм арткы өлешендә генә чәче калган пеләш башлы кеше, ул килеп керүгә урыныннан кузгалмыйча, каршыдагы урындыкка ишарә ясады. Кырыйларында кәнәфи сыман урындыклар тезелгән бүлмә буйлап өстәлгә чаклы бик озак барган төсле тоелды Рәфискә. Биек түшәмле киң бүлмә уртасында ул кечерәеп, чүгеп калган кебек булды. Шуңа уңайсызланып, бөтен гәүдәсен җыерган хәлдә, кулларын кая куярга белми аптырады. Башта ул совхоздагы эшләр турында сөйләмәкче^иде, тик Васильев саран хәрәкәт белән аны бүлдерде: — Йомышыгызның асылын гына төшендереп бирегез. Тавышының саңгырау чыгуыннан Рәфис Васильевның бик нык талчыккан булуын чамалады. Агарган йөзе саргылт стеналар янәшәсендә бөтенләй җансыз төсле күренә иде. Хәрәкәткә саран бу кеше Рәфисне кымшанмыйча да тыңлады. Аның бер йөз сызыгы үзгәрмәде, сыңар керфеге дә тибрәнмәде. Рәфис бер сулышта ашыга-ашыга сөйләп бетерүгә, Васильев акрын адымнар белән стенадагы Татарстан картасы янына килде, бармагы белән салмак кармаланып, Актайны эзләп тапты. — Урыны җайсыз икән, — диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй, — тоташ калкулыклар, җитмәсә, юлдан читтә. — Без юл төзеп ятабыз, — диде Рәфис, әйтеп калырга ашыккан күк кабаланып, — ә авыл бик матур җирдә урнашкан: тирә-юне урман, куаклыклар. Васильев, костюмы бөгәрләнүдән курыккандай, бөтен гәүдәсе белән Рәфис ягына борылды. — Республиканың чигендә. Ә безгә баттгка. районнардан килеп йөрү өчен уңайлы урын кирәк. Эксперимент йортлар кемгәдер кызык булсынга түгел, бүтәннәр дә күреп, үзләренә файдалы үрнәк алсын өчен. Аннан килеп, баттгка хуҗалыклардан өйрәнү өчен киләләр икән, алар производство белән кызыксыначаклар. Рәфис тәэсирләнеп урыныннан ук торды. — Юрий Михайлович, без сигез йөз баттгка исәпләнгән менә дигән терлекчелек комплексын тиздән файдалануга тапшырабыз. Хуҗалык өлкәсенең башка тармакларында да бер урында таптанырга исәп юк. Васильев көлемсерәгәндәй итте, йөзе көләчләнеп киткәндәй булды. — Үҗәт егет үзең. — Тормыш шулай куша, Юрий Михайлович. Васильев зәңгәр күзләрен Рәфискә төбәп аны сынагандай карап торды да, пыяла ябылган ялтыравык өстәл янына килеп, йомшак хәрәкәт белән телефон трубкасын кулына алды. — Самат Рәшитовичмы ? Сәлам. Миндә сезнең Актай совхозыннан бер үҗәт егет утыра. Шулаймы? Булдырып чыга алырлармы соң?.. Анысы шулай. Мин сине беләм инде... Сиңа ышанам... Васильев, авыртмасын дигән шикелле, сак кына телефон трубкасын рычагка куйды. — Мин министрның үзе белән киңәшермен. Нәтиҗәсен хәбәр итәрбез. Әңгәмәнең тәмамлануын белдереп, ул саран гына елмаеп куйды. — Сезне Шәмсүн Хәерович чакыра. Рәфис, үзенә дәшкән малайны күрергә теләп, ялангач калкулык өстеннән караганда Актай белән олы юл арасында уч төбедәй төсмерләнгән уйсулык ягына борылды. Бер-бер артлы тезелгән үзбушаткычларның янтая-янтая ком-таш ташуын, кабан дуңгызына охшаш җир актаручы бульдозерның соргылт ком өемен тигез кистереп юлга этеп керткәннән соң, кискечен югары күтәртеп калтырый-калтырый кире чигенүен кысыла төшкән күз карашы белән тиз генә йөгереп үтте дә кояшта, янып коңгырт төскә кергән малайны да, өстенә буй-буй сызыклы күлмәк, башына салам эшләпә кигән Шәмсүнне дә күреп алды. Аның үзенең дә йөзе, ак майкадан чыгып торган кулбашлары да кара-кучкыл төскә кергән, маңгаена, борын очларына тир тамчылары типкән, майкасының аркасы юешләнеп, Азия картасын хәтерләтә, искереп, кояпгта. уңып беткән фуражка астыннан бүселгән кара чәчләре, таралып китеп, жңлдә тузгып очына иде. Шәмсүн, юл кырыендагы вак чикләвек куакларын издереп тукталып калган "Волга"сына сөялеп, аны көтә иде. — Тыңлыйм, — диде Рәфис, Шәмсүн янына килеп җиткәч, һәм сагаюлы карашын аңа төбәде. Шәмсүн, калын күз кабаклары астыннан чәнчеп: — Сине, бәлки, баш зоотехниклыктан азат итеп, юл төзү мастеры итеп билгеләргә кирәктер? — диде. — Минем бар да тәртиптә. Иртәнге савым вакытында үзем анда идем... — Билгеле, тәртиптә, уҗым ашап күбенгән сыерны исәпләмәгәндә. — Чынмы ? — Рәфис кабаланып китәргә ашыкты. — Ашыкма! Хәзер соң инде. — Көтүче ни караган , шайтан алгыры! — Ул ачынып кулларын йодрыклады. — Менә бит, ә! Комплекс җитәкчесе дә шунда калган иде ләбаса! — Кайсы комплекс җитәкчесен әйтәсең? — Бануны . Ул вазифаны шул хатын башкара бит. — Башкара иде, — дип төзәтте аны Шәмсүн. — Ничек инде ул "иде"? — Шулай. Мин комплекс җитәкчелегенә Минәтне билгеләдем. — Рәфиснең йөзеннән соры күләгә үтте. — Минәтне? Ә Бану нәрсәсе белән ярамады? Ветеринария институтында укый. Үзе намуслы, туры сүзле. — Туры сүзе белән синең дә, минем дә җаныбызга тисен дисеңме? — Безгә аның эше кирәк. Эшне белүе кирәк. — Ыслушый, — диде Шәмсүн, — син өстеңә артык күпне аласың, кая кемне куясын мин үзем беләм. — Анысы бер дә сизелми, — диде Рәфис салкын гына. Рәфиснең үз дигәнен бирмичә үҗәтләнеп маташуына Шәмсуннең җен ачуы чыкты. Ул яңак итләрен калтыратып, күзләрен очкынландырып кызып китте. — Шәп, шәп! Мин сине бер таянычым булырсың дип уйлаган идем. Ә син... — Нишләгән мин? — Миңа каршы барасың! — Сиңа каршы ? — Әйе, әйе!., һәртөрле юллар белән минем авторитетны төшереп йөрисең! Беренче секретарь янына, хәтта министрга чаклы барып җиткәнсең. Бу синең эш вазифаңа керәмени?! "Әһә, хикмәт менә нидә икән. Хайваннарның егылып үлүе түгел икән аның, һичкайчан булмаганча тәртәдән чыгуына сәбәп. Нервыланудан бөтен гәүдәсе киеренке бер хәлгә килсә дә, Рәфис үзен кулга алырга тырышты. — Гафу ит, — диде ул, пышылдап диярлек, — мин боларның барысын совхоз интересы өчен эшләдем. Совхоз файдасына. Совхоз эшчеләре өчен бушлай йорт төзеп бирәләр икән, бу начармыни? Синең эшеңме, дисең. Терлекчеләр өчен фатир кайгыртып йөрү нигә минем эшем булмасын... Ә убсакабак бәйрәменә килгәндә, әйе, бу мәсьәләне мин сиңа каршы килеп кузгаттым. Бу совхозга килгәндә, мин һәрбер ялгыш фикерне яклармын дип сүз бирмәдем! — Әлегә бу совхоз өчен, ыслушый, мин җавап бирәм! Фәкать мин!!! — Әйе, син җавап бирәсең. Ләкин совхоз синең шәхси биләмәң түгел. Син бүтәннәр киңәшенә дә колак салырга тиеш. Киңәшле эш таркалмый, диләр. — Беләсеңме, нәрсә, ыслушый, минем бу эштә тәҗрибәм синекеннән зуррак, шуны онытма! — Авылда сакаллы агайлар да бар. Нигә алар белән ки - ңәшмәскә?.. Әнә алар төшке ялга тукталды. Әйдә, сөйләшеп карыйк үзләре белән. — Син оста бит, сөйләшә бир! — Сөйләшәм дә. Рәфис борылды да аш җәймәсе тирәсенә түгәрәкләнеп утырган кешеләр янына китте. ... Калай савытка бәрелеп чыңлаган кашык тавышы, чапылдатып чәйнәгән авазлар тына төшкәч, Рәфис сүз алды: — Хөрмәтле иптәшләр! — диде ул, барысына да ишетелсен өчен тавышын күтәрә төшеп, — әйбәт эшләдегез, рәхмәт сезгә! Бу юл бик кирәк безгә, ул безне олы дөнья белән тоташтыра. Тагы шул сүзем бар сезгә: әгәр убса-сабан бәйрәмен үз авылыбызда үткәрсәк, сез ни диярсез? Шәмсүн, ялт кына Рәфискә борылып, кискен сүз әйтергә дип авызын ачты. Ләкин бу сүз кешеләрнең ачуын чыгарыр дип, әйтми калды. Шуларга кешеләр бер-берсенә карашып, яшьрәкләре бу ни дигән сүз икән дигәндәй күзләрен шарландырып, өлкәнрәкләр сөенечләрен уртаклашкан күк гөжләп алдылар. Рәфис бу әңгәмәне кузгатып нинди җаваплылык, алай гына да түгел, бәла алуын яхшы аңлады. Ләкин үз фикереннән чигенергә уенда да юк иде аның. Менә ул кулы белән тавыш-тынсын дигән ишарә ясады да шау-шу басыла төшкәч дәвам итте. — Язгы эшләрне бетергәч, безгә дә күңел ачып алырга ярый торгандыр, шулай бит? — Шулай, шулай! — Дөрес әйтәсең! — Менә шул көнгә чаклы юл эшләрен тәмамларга иде безгә, иптәшләр! Бәйрәмгә килүче кунакларыбызны, абыйсеңелләрне, дус-ишләрне, — ул елмаеп куйды, — билгеле, сөйгәннәрне дә шушы юлдан каршы алсак иде. Булдыра алырбызмы икән? — Ә ник булдырмаска? — Тырышырбыз! — Бәйрәм турында сезнең белән киңәшүгә күчкәнче, бер сөенеч әйтмәкче булам: шефлык итүче предприятие безгә ике йорт төзеп бирергә булды. Төрле формадагы яңа йортлар төзү өчен бүтән мөмкинлекләр дә чыгып тора. Ләкин шунысы бар — кешеләребез җитми. Безгә шәләй-вәләй йөрүчеләр дә, вакытлыча дип килүчеләр дә кирәкми. Безгә Актай җиренең хуҗалары кирәк! Яңа төзеләчәк йортлар шуларга булачак. Сезгә үтенечебез шул: бәйрәмгә дип шәһәрдән эне-сеңелләребез кайтыр, минем сүзләремне аларга җиткерегез. Ни әйтсәң дә, алар Актайда туып, аның салкын чишмә суын эчеп, яшел чирәмендә тәгәрәп үскән кешеләр. Актай җире аларны тартмый тагы кемне тартсын! — Сагыналар балакайларым !.. — Кайтсалар кана ... — Кочагыбызны җәеп каршы алыр идек... — Инде убса бәйрәмен үткәрү турында. Күптән булмады бит Актайда ул бәйрәм. Актайның өлкәннәре генә хәтерли аны. Менә хәзер безгә әби-бабаларыбыздан килгән бу матур бәйрәмне яңартырга кирәк. Бәйрәмне Әпәли артындагы түгәрәк аланлыкта үткәрергә уйлыйбыз. Элек тә ул шунда булган. Убса бәйрәмен сабан туе белән бергә куигып уздырырга исәп. Сез моңа ничек карыйсыз? Халык бермәлне тынып торды. Аннары бер-берсенә карашып гөжләшә башлады. — Шулай итәрбез. Ике бәйрәм бергә үтсен! Кайберләре каршы төште: — Нигә икесен бутарга инде, һәркайсының үз йөзе бар ич. Урталыкта торучылар да бар иде: — Әйдәгез, — диделәр алар, — бу юлга бергә уздырып карыйк, әгәр килешле чыкса, башка елларда да шулай итәрбез, чыкмаса... Бәхәсләштеләр-бәхәсләштеләр дә, соңгысы белән ризалаштылар. — Хәзерлек мәсьәләсенә килгәндә, — дип дәвам итте Рәфис, — мин шуны әйтәм, бүләкнең кайберсен совхоз да бирә алыр иде. Ләкин нигә халык йоласын бозарга. Колга күтәреп, җыр-бию белән бүләк җыеп йөрү үзе бер кызык ич. Сезнеңчә ничек? — Булмаслык эш түгел. — Бирәбез, ник бирмәскә! Моңарчы тын гына утырган Шәмсүн сүзгә катнашты: — Иске йолаларга ябышып яту нигә кирәк ? Совхоз исәбеннән яздырырга — эше бетте. Аннан гына совхоз бөлгенлеккә төшмәс! — Хикмәт совхозның бөлгенлеккә төшүендә-төшмәвендә түгел, — диде киң җилкәле, озын буйлы карт, — хикмәт, Рәфис энекәш әйтмешли, аның кызыгында. — Ул ап-ак сакалын сыпырып, тамак кырып алды. — Кыз-киленнәр сөлге башын чиксәләр начармыни? Элек киленнәр чиккән сөлгенең иң матуры сабан туе батырына бирелә иде. Батыр биленә уралган сөлгене чиккән килендәшнең даны хәттин аша иде, мин сиңа әйтим. Малай-шалай да читтә калмасын, буялган йомырка җыйсын, ала рга да бәйрәм булыр. — Малайлар синең йомыркаңа калган иде ди. — Ж,ук инде, кызыгы шунда аның, ие. — Йөгерерләр, көрәшерләр, — менә кызыгы шул булыр. — Анысын да эшләрләр, тегесенә дә өлгерерләр. Малай халкы җете була, мин сиңа әйтим. Кешеләрнең, аңа каршы килеп, Рәфис фикерен яклавына Шәмсуннең ачуы чыкты, йөзе әле кызарып, әле күмгәкләнеп китте. Соңгы вакытта ул кешеләрнең Рәфис ягына авыша баруын бөтен ачыклыгы белән сизде. Бу нәрсә аның үчеген генә китерми, аяк астындагы җирнең шулай тайгакка әйләнеп шуа баруыннан ул үзенең дәрәҗәсе өчен шөбһәләнә иде. Рәфис Шәмсунгә күз төшереп аның халәтен аңлады. Шулай да, берни булмагандай, әңгәмәне дәвам итте: — Үзеннән нинди дә булса өлеш кертеп халыкка яхшы - лык эшләргә тырышу, — диде ул, — бездә күптәннән килә. Ул моннан канәгатьлек ала. Өстәвенә ул файдалы эшкә кушыла, аның бер кисәкчәсенә әйләнә, һәм кешенең юмарт күңеле дә шунда ачыла. Сабан туен һәм убса бәйрәмен үткәрү тәртибе, ярышларның кайсы төрләрен сайлап алу хакында бәхәс купканда, Шәмсүн, барысына да күңеле катып, сөйләшмичә утырды. Моңарчы бөла рның берсе дә булмыйча, Рәфиснең халык бәйрәмен шулай зурдан кубып үткәрергә йөрүе шулай ук аның көнчелеген уятты. Моны Рәфис үзенең бу хыялый маҗараларын юри, аннан уздыру өчен уйлап чыгарадыр, шул рәвешле аны тормыш арбасыннан төшереп калдырырга тырыша кебек тоелды. Шәмсуннең бу кичерешләрен, газаплануын Рәфис тә сизә иде, ул әллә ничә мәртәбә бу хакта Шәмсүн белән ачылып сөйләшергә омтылды, ләкин һәр очракта ниндидер күзгә күренмәс киртәгә сөртенә килде. Бу күзгә күренмәс каршылык Шәмсуннең үзен Рәфистән өстен тотарга омтылуы, аның белән бертигез дәрәҗәдә сөйләшергә теләмәве, ул гына да түгел, эшендәге ялгышлыкларны башкалар күрсәтә калса, моңа ярсып, үчегеп җавап бирүе аркасында булды. Шәмсүннең кайбер ялгышлыклары турында менә хәзер дә сөйләшеп алырга иде Рәфискә. Бәлки, ул үзе дә һәрвакыт хаклы булмый торгандыр. Шул арның барысы хакында фикер алышу бик кирәк иде. Өлгергән мәсьәләләрне уртага салып тикшерергә, бәхәсләшергә һәм ахыр чиктә дөрес фикергә килү үтә зарур, шунсыз алга бару мөмкин түгел бит. Шул уй белән ул Шәмсүн янына якынлашты. Шәмсүн Рәфискә аркасы белән тора, аны күрми иде. Ул шактый вакыт аңа дәшәргә икеләнеп торды, соңыннан тәвәккәлләде: — Шәмсүн, — диде ул акрын гына. Аның тавышы бик тонык чыкты, ләкин Шәмсүн барыбер аны ишетте, борылып карады. — Шәмсүн, — дип кабатлады Рәфис, — син безнең икебез арасындагы мөнәсәбәтләрне канәгатьләнерлек дип саныйсыңмы? Шәмсүн мондый сорауны көтмәгән иде, ахры, ул, кысык күзләрен киңәйтеп, берни аңламагандай Рәфискә карап, ул әйткән сүзләрне үлчәп караган кебек иренендә әвәләп торды: — Кайдан искә төшердең әле моны, ыслушый? — дип сорады ул. — Чөнки мин синең белән һич кешечә тыныч кына сөйләшә алмыйм. — Син, бәлки, үзең тыныч түгелсеңдер. Минем синнән югарырак урында утыруыма эчең пошадыр. Бу сүзләрдән Рәфис сискәнеп китте. Бермәлне, уйнап әйтмиме дип, Шәмсүнгә карап торды. Ләкин директорның йөзендә шаяру билгеләре юк, киресенчә, явызларча мәсхәрәле көлемсерәү каядыр ирен читенә һәм кысылган күзләренә яшеренгән иде. — Көтмәгәндә әйтелсә дә, мин синнән моны көткән идем, — диде Рәфис. — Нихәтле яшерергә теләсәң дә, бу уеңны сизә идем мин... — Соң? — Күптән эчендә җыйналып килгән, аның җа - нын газаплаган тинтерәткеч сорау Шәмсүннең күзләреннән чәчрәде. — Үз-үземә дә мин шул сорауны биреп караганым булды. "Син, Рәфис, дидем андый чакта, синең өстән хуҗа булуы өчен күрә алмыйсыңдыр Шәмсүнне". Мин ул хакта күп уйладым. Ләкин шундый нәтиҗәгә килдем: түгел! Аның өчен түгел! Сине күрә алмыйм дип тә әйтә алмыйм мин... Син дөрес юлдан бармыйсың, Шәмсүн. Хәер, дөреслек чагыштырмача төшенчә дә булырга мөмкин. Кыскасы, мин синең яшәү, эшләү ысулларың һәм тагы бик күп нәрсәләр белән килешә алмыйм. Менә хикмәт нәрсәдә. Мәсәлән, син ни өчен савымчылар белән тупас кыланасың? "Әләкләргә дә өлгергәннәр икән", — дип уйлап алды Шәмсун. Кичә генә ул ал арның тетмәсен тетеп сүгеп ташлаган иде. Каршы дәшеп матапгкан Бануны җәйләүдән үк куып кайтарды. Әллә ни гаепләре дә булмады булуын, бары Рәфис килгәч эш шартлары яхшырды, үзләрен кешегә саный башладылар, дип кенә әйттеләр бугай. Шул сүз ярамады Шәмсунгә, шуннан соң инде терлекләр тупланган урын да пычрак булып күренде, сыерларны озак савасыз, дип тә бәйләнде. "Тупас кылана, имеш". — Нәрсә, ялкаулыклары өчен үчтеки сикертиммени үзлә - рен, — диде ул, гадәттәгедән дә карлыкканрак тавыш белән. Рәфис тыныч булырга тырышты. — Үчтеки сикертергә кирәкми, әмма кешеләр белән кешечә сөйләшергә иде, бездән бер дә ким түгел бит алар. — Минем кем белән ничегрәк сөйләшим икән дип уйлар - га вакытым юк. Көн саен миннән сөт сорыйлар, ит сорыйлар, үзкыйммәте югары дип теңкәмә тияләр! Аларның кешелек дәрәҗәсен хурлаганга карап ит-сөт арта дип беләсеңме син? Синең мондый тупаслыгыңнан соң алар кире якка гына үзгәрә, күңелләре бикләнеп бернинди тәэсирләргә бирешмәс хәлгә килә яисә игътибары эшкә түгел, үзен мәсхәрәләүчегә каршы корыла, табигате яклау чарасын эзли... Тернәкләнеп яңадан рәткә килгәнче көннәр узып китә. Ә кешедә яшеренеп яткан потенциаль мөмкинлекләрне уятып, дәртләндереп җибәрсәң, аның эчке дөньясы файдалы якка юнәлер иде. Ул чагында үзең әйткән ит-сөт турында сүз кузгатсаң да була. "Кара син аны, — дип уйлап алды Шәмсун, Рәфискә акаеп карап, — психологка әйләнгән бу, миңа акыл өйрәтмәкче. Болай кылансаң, башыңа менеп утырырлар әле". — Син миңа үчекмә, — диде Рәфис, Шәмсуннең килеш - килбәтеннән ни уйлаганын чамалап, — үзеңә файдага әйтәм... Менә бүген берсе гариза тотып килгән. Әгәр без аларга карата мөнәсәбәтебезне үзгәртмәсәк, барысы да качып бетәр әле. Шәмсуннең йөзендә усал елмаю балкыды. — Бетмәс! Йомшаклыгыңны күреп, куркыта гына алар сине. — һаман шулай дәвам итсәкме? Әйтте диярсең, китәчәкләр! Кемнеңдер тупаслыгы аркасында аяз көннәре төнгә әйләнсә, өендә ит яисә сөт булудан ни мәгънә? Исәнлеге, тынычлыгы кыйбат аларның. Шәмсун ни әйткәнен чамаламыйча кычкырып җибәрде: — Китсеннәр! Андый ларның кирәге бер тиен! Рәфис, кызарынып-бүртенеп чыккан Шәмсунгә карап, башын чайкап куйды. — Их , Шәмсун, Шәмсун, болай булса... — Нишләрсең? Рәфис ярсып кабынырга торган Шәмсүнгә сабыр гына карап алды да басынкы тавыш белән әйтте: — Килешеп эшләве кыен булыр, дим ... Шәмсүн, Рәфиснең ул көткәнчә кискен җавап бирмәвенә гаҗәпсенепме, әллә ул сүзләрдән бүтән мәгънә табарга тырышыпмы, тынып торды да ниндидер нәтиҗә ясагандай башын чайкады: — Ай-Һай... Рәфискә ике арадагы күзгә күренмәс тимер киртәне сындырып, Шәмсүн дөньясына килеп чыкмыйча, үҗәтләнеп, бөтен барлыгын җигеп, үзе дөрес дип тапкан юнәлешне якламыйча мөмкин түгел. Чөнки алга таба омтылган корабльнең рулендә ул утыра, ярга таба ул алып бара. Кая таба һәм ничек алып баруы Рәфис өчен дә, бүтәннәр өчен дә барыбер түгел. Тормыш яры фәкать хакыйкатькә килеп чыгарга тиеш. Менә Рәфиснең тагы үзен күптәннән борчып килгән җитди нәрсәгә карата Шәмсүннең фикерен беләсе бар. Рәфис моны юри идарәдә кузгатмады. Шәмсүн тискәре карашта була калса, бу хакта әлегә берәүнең дә белми калуы хәерлерәк иде. — Менә нәрсә, Шәмсүн, — диде ул, акрын гына сүзен башлап. — Аның тавышында борчылу сизелә иде. — Син безнең төзелеп яткан комплекс турында ничек уйлыйсың? Канәгатьләндерәме ул сине? — Шәмсүн Рәфиснең тел очын аңлап җиткермәде. — Ничек канәгатьләндерәме? Эшләп чыга алсак әле... Рәфис аяк астындагы кантарны ботинка табаны белән изә-изә сүзен дәвам итте: — Мондый проект белән мин бигүк риза түгел. — Ни өчен? — "Бокс" тибындагы комплекс безнең өчен барып чыга торган нәрсә түгел ул. Әгәр гамәлгә ашса да, терлекләрне тәэмин итәрлек азык әзерләргә мөмкинлегебез җитмәс. — Син нәрсә тәкъдим итәсең? — Минме? — Рәфис һаман җиргә караган килеш уйланып торды. — Индивидуаль тәрбияләүгә җайлап үзгәртеп корырга мәллә, дим. Шәмсүннең кашы-күзе җимерелде. — С-син мин башлаган яңалыкның барысын да юкка чыгармакчы буласың. Янәсе, Шәмсүн баш белән эшләмәгән. Рәфис кенә зирәк акыллы. — Юк ла, Шәмсүн, син мине һаман дөрес аңламыйсың. Мин бит... — Бик шәп аңлыйм! Ул чаклы минем баигка. тай типмәгән әле! Ну, шуны бел, бу совхоздан китсәм китәрмен, әмма минем инициативам белән төзелә башлаган комплексны бозарга ирек куймам! Шәмсүн ачуыннан кабарынып-бүртенеп, әрәмәлектәге куе талларны җан ачысы белән аралый-аралый, юл кырыенда торган көлсу төсендәге елкылдаган машинасына таба атлады. Сикәлтәләрдән тирбәлә-тирбәлә уйсулыкка юнәлүче "Волга" машинасына, текәлеп, Рәфис ике арадагы мөнәсәбәтләрнең көннән-көн җимерелә баруына кәефе китеп торганда, аның янына башындагы яулыгын салып кулына тоткан Гөлфинур килеп басты. — Рәфис, — диде ул, ризасыз тавыш белән, — Шәмсүн Хәерович белән кара-каршы әйтешүеңне тыңлап тордым. Гафу ит. Ләкин мин сиңа шуны әйтми булдыра алмыйм — нигә дип күрә торып янган утка керәсең син, ә? Бүтән чак булса, бәлки, ул Гөлфинурның бу сүзләренә шаяру белән җавап кайтарыр, сүзләре белән битәрләсә дә, тилмереп баккан күзләрендә ярату хисе ярылып яткан кызга назлы караш ташламый түзмәс иде. Тик хәзер аның бөтен килеш-килбәте сугышырга җыенган әтәчне хәтерләтеп, күзләре усалланып елтырый, иреннәре кысылган, хәтта чәчләре дә үрә баскандай иде. — Димәк, синеңчә, — диде ул, шактый коры гына, — ялкынга якын килергә ярамый, бар да бетсен, яна бирсен! — Мин алай димәдем бит, Рәфис! — Нәрсә дидең соң? Бәлки, бүтәннәр янсын, син генә читтә кал димәкчесең. — Шәмсүн Хәерович әйбәт кеше бит ул. Болай да йоннары тырпайган Рәфиснең эчендә хыянәтчел көнчелек шаукымы кузгалды. "Теге вакытта бергә була алмыйбыз" дип шашынуы да үзенчә, мине тормыш итәргә яраксыз дип уйлавыннандыр әле. Шәмсүн тормыш җанлы кеше... Әйбәт кеше! Рәфиснең чырае сытылды, ирене куырылды. Ул ачудан, гарьлектән үзен-үзе белештермичә кычкырып ук җибәрде: — Ә шулаймыни? Алтын кешеме Шәмсүн? — Ул, кулларын ярсып айкый-айкый, чирәмле җирне таптый башлады. — Гафу ит, онытканмын, үтә миһербанлы кеше шул ул! Ул бит сиңа квартир да бирде әле! Гөлфинур гадәттәгечә үпкәләп иренен сузды. — Хәлеңнән килсә, берәүгә дә кояш чыгармас идең син! — Кояшны аны кеше чыгармый! Кояш ул үзе чыга! Ә синең белән минем баш өстемдә андый кояш янарга иртә әле! Гөлфинур, ике кулы белән күзләрен томалап, читкә — рәт-рәт тезелеп үскән каеннар янына китте һәм Рәфискә аркасы белән басты. Рәфис нәүмизләнеп иңнәрен төшергән кыз янына бармады, кирелеген, үҗәтлеген эчендә җыйган килеш җиргә катыкаты басып, яңа ком-таш түшәлгән юлга чыкты. Алсу майка, күк трико чалбардан яшел җәймә җәйгәндәй бәбкә үлән белән капланган ишегалдына йөгереп чыгуга, иртәнге салкынча һава Рәфиснең ялангач беләкләрен чытайта төште, ләкин җәһәт хәрәкәтләр тора-бара тәнен җылытты, вакыт-вакыт килеп бәрелгән җиләс агым инде рәхәтлек кенә бирә иде. Күнегүләрне катлауландыра барып, ул гантельләргә күчте, аяк-кул мускуллары көч һәм гайрәт тоеп тулышты, салкынча саф һаваны күкрәк тутырып сулаудан зиһен тагы да җетеләнеп, яктырып китте. Соңгы күнегүләр ике потлы герләр белән. Көч куеп герләрне бер-бер артлы күтәргәндә, авырлыкны җиңү рәхәте бөтен тәнгә таралды, мускуллар киерелде. Аннары ул яшел буяулы бакча рәшәткәсенә эленгән кулъюгычка лык тутырып шатырдаган салкын чишмә суы салды да, билгәчә ялангач калып, тирә-юньгә чәчрәтә-чәчрәтә күкрәген, беләкләрен шапылдатып юды. Йонлач ак сөлгенең ике башыннан тотып, әле аркасын, әле уйнаклап торган мускулларын җитез хәрәкәт белән кызарганчы ышкыгач, ул, үзендә рәхәт җиңеллек тоеп һәм чиста итеп юылган баскычта яланаягының юеш эзен калдырып, йөгерә-йөгерә өйгә кереп китте. Әниләре йортында яши башлагач, ул, өйалдын икегә бүлеп, урталай ярылган бүрәнәдән үз куллары белән зур булмаган бүлмә ясады. Бүлмәнең бер почмагына җыйнак кына мич чыгарды, аны тигез итеп акшарлады, стеналарына бик пөхтәләп тыйнак бизәкле обой ябыштырды, карасу-көрән елтыравыклы өстәл, шул ук төстәге китап шкафы, бер кешелек агач карават, терәүле йомттгак утыргычлар сатып алды. Табигать пейзажларын, бигрәк тә моңсулык биреп тора торган көзге урманны чагылдырган рәсемнәрне үзе эшләгән рамда ян стенага элеп тә куйгач, бүлмә эче төсләргә баеп, ямьләнеп китте. Ул ашык-пошык баскан көе генә тамак ялгап алып, үзе яратып кигән ак күлмәк, кара чалбардан җылымса һәм парлы һавалы урамга чыкканда, мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм тантанасы башланган иде инде. Мәйдан уртасындагы бетон баганага эленгән калай көчәйткечтән бөтен авылга ишетелерлек булып моңлы татар көе агыла, койма башларында, өй түбәләрендә убса-сабан бәйрәме сөлгеләре җилферди. Бизәкләп чигелгән сөлгеләрне озын колгага бәйләгән җайдаклар, сөлектәй аргамакларының яшелле-кызыллы чуклар тагылган ялларын җилфердәтеп, тыпырдашып үтеп киттеләр. Аның артыннан җиз төймәле эшлияләр таккан кара тарантаска җигүле атлар күренде. Ьәркайда җыр-гармун тавышы, уен-биюләр... Тәрәзәләр шар ачылды, аннан елмайган кунакчыл йөзләр балкыды. Бусагаларына яран, кына, исле гөл тезелгән ап-ак рамлы тәрәзәләр аша өй эченнән кычкырып сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелеп торды. Морҗадан төтен ургылуы, йорт эченнән урамга таралган кабартма-коймак исе — күптән сагынылган кунакчыллыкның ничә еллар буе күңелләрдә җыйналып торганнан соң ташып чыгуы иде. Рәфис, ачылып-чәчелеп үзара сөйләшеп торган һәм ярсыган гармунга кушылып күңелле җыр сузган кешеләр яныннан үтеп, җәяүләп кенә мәйдан буласы түгәрәк аланга таба китте. Көн кояшлы иде. Күк йөзе зәп-зәңгәр, болытның әсәре дә юк. Җылынган җирдән күтәрелеп килүче яшькелт уҗымнан сусыл үлән исе килә. Мәйданга илтүче кайнар тузан күтәрелгән юлга таба рәтрәт каен полосасы буенча сузылган чирәмле сукмактан милли киемнәрдән — хатын-кызлары итәкләре һәм изүләре чигелгән күлмәкләрен ике чугы бер якка асылынып торган билбау белән буган, кыеклатып ачык төстәге яулык бәйләгән, егетләре — якасы чигүле, шулай ук чуклы билбаулы бәз күлмәктән Мари Ковалы кешеләре килә. Арасында хәзерге мода белән киенгәннәре дә шактый. Алар, барган уңайга гармун уйнатып җырлый-җырлый, яшел чирәмдә тыпырдап биеп тә китәләр. Җыр-бию башландымы, ташып килүче кешеләр тезмәсе түгәрәкләнә һәм, шау-гөр килүче тамашаны уратып, яшекарты җанланып китә, дәртләнеп кул чаба. "Менә шулай, менә шулай!" — дип, җырлап-биючеләргә гайрәт-дәрман биреп тора. Каршы яктагы юлдан Рус Ковалы яшьләре күренә. Алары да җыр сузып килә. Русча, татарча, марича җырбиюләр чиратлаша башлый, ярыш-тамаша бергә кушылып мәйданга таба юл тота. — Нидән болай уйга баткан, егеткәй? Рәфис сискәнеп китеп башын күтәргәндә, рәт-рәт булып тезелгән каеннар арасыннан чәчләрен тузгытып Гөлфинур чыгып килә иде. Аның юп-юка зәңгәрсу күлмәге, акрын җилдә дә очып китәргә теләгәндәй, гәүдәсенең нәфис сылулыгын белгертеп бер якка талпына. Ул Рәфисне күптән күзәтеп килгән, ахры, исе китмичә генә, кояш нурлары уйнаган зәңгәр күзләрен очкынлатып елмая бирә. — Син ... кайдан килеп чыктың болай? — дип сорады Рәфис, каушый төшеп. — Нәрсәсе гаҗәп аның, — диде Гөлфинур, ваемсыз елмаюын саклаган хәлдә, — бу урыннар безнең өчен истәлекле ич. Рәфис куе кашларын җыерды. — Истәлекле? — Бер дә хәтерләмисеңме әллә? Чыгарылыш кичәсен әйтәм. — Хәтерлим ... — Син ул чакта хәзерге кебек киребеткән түгел идең. Үпкә-рәнҗүе онытылып, элеккечә көләч елмайган кызга күтәрелеп карады Рәфис. Әледән-әле битенә килеп бәрелгән йомшак җил күңелен очындырып, хәтер төбендә йокымсыраган истәлекләрен уятып җибәрде. ...Күкрәккәчә җитеп үскән үләнле болын уртасыннан бормаланып сузылган сукмак буйлап урта мәктәпле Карауҗадан, бер велосипедка утырып, Актайга кайткан иде алар. Төрле-төрле чәчәкләрдән бергә кушылып аңкыган хушбуй исе башны әйләндерә, йөрәктәге шатлык хисен каядыр югары, төпсез зәңгәр күккә чөя төсле иде. Бу иләс тойгы, бәлки, чәчәкләр исеннән генә түгел, җыйнак гәүдәле, нечкә билле гүзәл кызның якынлыгын, аның җиңел хәрәкәтен, хәтта беленербеленмәс кенә тибрәлдереп сулыш алуын тоюдан да булгандыр. Велосипедны сукмак читенә яткырып йөгерә-йөгерә болын чәчәкләре җыеп йөргәндә, Гөлфинурның, вакыт-вакыт башын күтәреп, назлы һәм сөенечле карашы белән карап алуы, бер кочак чәчәкләрне күкрәгенә кысып балаларча әсәрләнеп торуы, ниһаять, икесенең битләре турысындагы чәчәк букетының исеннән тәмам исерешеп беренче тапкыр кайнар иреннәрнең бергә кушылуы — барысы да, барысы да истә. Бер карасаң, бу куанычлы халәт үзәкне өзәрлек булып кайдадыр еракта калган кебек, икенче карасаң, яшелләнеп утырган ак кәүсәле каеннар артында яшеренеп тора сыман. Ул да булмый, ул япь-яшь егет белән гүзәл кыз, каеннар артыннан килеп чыгарлар да, хисләренең кайнарлыгыннан оялып, ләкин бер-берсеннән аерыла алмыйча, кулга-кул тотынышып урман сукмагы буйлап йөгереп китәрләр төсле. Йөрәкне парә-парә итеп дулкынлаткан шушы гүзәл күренешне — үзенең яшьлек мәхәббәтен — ул гүя читтән күреп тора, инде җитлеккән бер кеше булып күзәтә сыман. Юк, ул хәзер үзенең шул мәлдә кадерен белмәгән акылсыз һәм тәҗрибәсез яшьлеген гаепләми, күңелендә яңарган моңсу бу хисне юксына гына, инде мәңгегә югалган тәүге уянуын сагына. Рәфис, тылсымлы халәттән ычкынып, сагаюлы караш белән Гөлфинурга борылып карады. Үткән хатирәләр кайнарлыгын түкми-чәчми саклаган күзләр очрашып аерыла алмыйча торды, йөрәктә сагыш, кыйммәтле бер хәзинәне сиземләү тойгысы көйрәп алды да — сүнде. Чөнки үзгәрешсез сакланган сыман зур зәңгәр күзләрдә яшьлеккә хас самими оялчанлык, беркатлы ышаныч һәм канатлы өмет җитешми, аның үзендә дә элеккеге кебек кабынып, ялкынланып китү дуамаллыгы инде юк, ул яшьлектә томанда эретелгәндәй төсмерләнгән каен рәтләре арасында адашып калган күк. — Ник берни дә дәшмисең, Рәфис? — Гөлфинурның тавышы өзек-өзек булып калтыранып чыкты. — Сәгать җидедә чишмә буенда көтәрмен сине. Гөлфинур елмаеп кулын изәде. ...Мәйдан буласы түгәрәк аланлыкта ярыш өчен кирәк булачак җиһазлар: жюри өстәле каршында ук батырлар көрәшер өчен чирәм төсендәге киң җәймә, сул якта озын һәм шома колга. Колга очындагы тимер читлектә, бу тамашага хәйран калгандай кукраеп, өрәңге яфрагы чаклы зур кикрикле әтәч утыра. Аның янындагы агач сиртмә очына чорналып беткән мөгезле, миринюс йонлы сарык тәкәсе бәйләнгән. Шунда ук капчык белән сугышыр өчен юан һәм шома агачтан "тәкә" ясалып куелган. Уң яктарак — капланып куелган коңгырт төстәге түгәрәк чүлмәк, катыклы табак, бизәкле чиләк-көянтәләр... Ә түрдә — җыр-бию осталары өчен тәбәнәк сәхнә. Бәйрәмне башлап җибәрергә бар да әзер. Аланның ике ягы буйлап күтәрелеп киткән калкулыкларга сырышкан кешеләр дә тынып калган. Бар да тантаналы бәйрәмнең башланып китүен көтә. Менә Шәмсүн, пөхтә итеп үтүкләнгән коңгырт пиджәгенең төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, мәйдан алдына куелган өстәл артыннан торып басты. Шома һәм ялтырап торган кызгылт чыраен зур учлары белән сыпырып куйды. Ни өчендер аны күзгә күренмәгән сәер авырлык аска тартып тора төсле тоелды, ул, шул уңайсыз хистән котылу өчен, тулы гәүдәсен селкетеп алды. Ләкин бу шыксыз басылу юкка чыкмады, ул аның эчендә, бөтен әгъзаларына чорналган кебек тоелды. Башка елларны ул халык алдында үзен бик иркен тота иде, быел әллә нәрсә булды. Инде ничә еллар буе мең кат очраган, үзләре белән каты-каты сүз алышкан кешеләр бүген аңа һичкайчан булмаганча ят тоелды. Хәтта аның теленә бер дә уйламаганда: "Кияү булсаң да бу туйга түгелсең", — дигән боздай өшеткеч шигырь юллары килде. Ул гөжләү басыла төшкән мәйданда күңеле белән таяныр өчен үзенә төбәлгән күзләрне эзләде. Күбесе аңа юнәлмәгән карашлар арасыннан тулысынча үзенә ышанганын, бөтенләе белән бирелгәнен тапмады. Бер сүз әйтмичә басып тору килешми иде. — Иптәшләр, — диде ул һәм миен шунда ук "Иптәшләрме соң?" дигән коточкыч уй яндырып үтте. — Иптәшләр! — дип кабатлады ул, һәм аның тавышы бер җайга килеп тернәкләнә төште. Ьәрвакыттагыча, артистлык таланты бүген аңа шактый ярап куйды. — Сезне бәйрәм белән котлыйм, — диде ул, шул тонын ычкындырмаска тырышып. — Тырыштыгыз, иптәшләр, чәчүне үз вакытында тәмамладыгыз. Яхшы эшләдекме соң без? Әйе, мактап телгә алырлык кыр батырларыбыз бар безнең. Эш бездән зур киеренкелек, әйтергә яраса, хәтта корбаннар сорады. Бер кеше икегә ярылырлык көннәребез булды... Шәмсүн инде үз тавышындагы ясалмалыкны сизмәде, хәер, моннан соңгы сүзләрендә табигыйлек арта төшкән иде. Ул бары үзенең чын күңеленнән әйткән сүзләрен дә бөтен җаннары белән якламауларын тойды. Монысына ул гаҗәпләнде, моңарчы йөрәгеннән чыкмаган купшы сүзләрен дә кабул итеп алган кешеләрнең, хәзер моның мәгънәсенә, асылына төшкән күк аннан читләшүе, хәтта бөтенләй бүтәнгә әйләнүе аны куркытты. Кызып китеп аларның игътибарын, хөрмәтен яуларга тырышкан соңгы омтылышы, җир куенына ятмыйча, кипшенгән туфрак өстендә калган орлыклардай шытып чыгарга өмете булмаганын күрү икеләтә авыр иде. Бәйрәм башланып китте. Яшькелт җәймәдә әүмәкләшкән тәненә ит кунарга өлгермәгән боҗырдай тере малайлар, саргылт ялларын җилдә җилфердәтә-җилфердәтә мәйданга тупырдашып килеп кергән сыгылма билле тулпарларын ярсып әйдәүче җайдаклар, күкрәкләрен дәртле биетә-биетә ачык сәхнәдә очынулы җыр башлап җибәргән яшь-җилкенчәк кызлар, хәтта кәкре таягы белән чүлмәккә тидереп тә, вата алмавына тешсез авызын мәзәк ачып үз-үзеннән көлеп торган Гөлҗиһан карчык, тагы әллә нинди әкәмәт көч сынашулар — болар барысы әйтерсең авылның сирәк очрашулы тын яшәешен, шау-шулы кавышуларын, уен-көлкеләрен моңарчы әҗәткә җыеп килгән дә менә хәзер бер сулыштан дөнья йөзенә чыгара кебек. Кәнәфи-арбасы белән алып килеп алгы рәткә утыртылган Галимәттәй мәйданга төбәлеп үзалдына нидер сөйләнә, ара-тирә уртаклыкта җиңсәсенә кызыл тагып тәртип урнаштырып йөргән картына күз төшереп ала иде. Моннан кырык еллар элек булган сабан туйлары аның хәтерендә яңарып китте. ...Армиядән кайтып төшкән урта буйлы солдат, кояигта. уңган гимнастеркасын салып чирәмгә атты да киң-киң атлап мәйданга чыкты. Бил алышканда аның кап-кара булып кояигта янган беләк мускуллары көч-гайрәт белән ташый, коңгырт какча йөзе кырыс һәм тәвәккәл иде... Көндәшен җиргә салгач, сөлге йомарлаган уң кулын югары күтәреп, апак тешләрен елтыратып елмаеп торуы да Галимәттәйнең исендә. Кичке уенда Галимә аягын җирдән алыр-алмас шудырып кына биеп йөргәндә, шул мәйдан батыры, мари егетләречә тыпырдап, каршысына чыкмасынмы! Шунда Галимәнең йөрәге рәхәт авыртып өзелеп киткәндәй булган иде... Әнә шулай, һич көтмәгәндә, каяндыр атылып килеп керде аның язмышына Гәрәй. Керде дә бөтен дөньясын чуалтты. Шушы татлы уйларда йөзә-йөзә, каяндыр юкәләр куелыгыннан яңгыраган көйгә ияреп җырлагандай иреннәрен кыймылдата иде Галимәттәй. Хәер, бер аның гына күңелен чуарлыймыни убса-сабан бәйрәме! һәркем хәрәкәттә, барысының җаны урыныннан купкан... Сабан туеның күңелләрне алгысытып үзенә дәшә торган көченә Рәфис тә түзеп кала алмады. Үзенең кызыл эскәтер ябылган өстәл артында утыручыларның дәрәҗәлесе икәнен дә онытып, мускуллары уйнаклап торган егетләр белән ике потлы гер күтәрүдә көч сынашты, алай да канәгатьләнмәде, тамашаның үзәгенә — көрәшчеләр келәменә чыгып басты. Түгәрәк мәйданның бар ягыннан текәлгән йөзләгән күзләрнең кызыксынучан тәэсиреннән ул үзен дөньяның кыл үзәгендә басып калгандай тойды. Яшьрәк чагында авыл һәм шәһәр сабан туйларындагы көрәш мәйданына чыгып басканда да, ул шуңа охшаш сәер хис кичерә иде. Тик бу юлы аның хәле катлаулырак, һәр көрәшче кичерә торган гадәти ирлек җаваплылыгыннан тыш, ул монда күз угындагы җитәкчеләрнең берсе буларак та, авылдашлары һәм килгән кунаклар алдында имтихан тота лабаса! Дөрес, мәйданга чыкмый калу аның өчен иң яхшысы булгандыр. Ләкин үзенең яшәү принцибына әйләнгән "һәр җирдә, һәр эштә күпчелек белән бергә" һәм аның алдыннан барырга тиешлегенә ул бу юлы да хыянәт итә алмады. Әйе, көрәштә әйдәп баручылар җиңелеп җиргә ятып та калалар. Тик кайдадыр җил кагылмый торган ышыкта посып калганчы, көрәшеп җиргә ауганың артык. Бу хурлык түгел, бу ирләрчә абруйлы рәвештә соңгы көчеңәчә тартышып җиңелү. Уен сыман гына тоелган сабан туе, чынлыкта, ир кешене тормыш һәм көрәш мәйданында очраячак җитди бил алышуларга түзәрлекме икәнен сыный. Физик көченнән бигрәк, ихтыяр көчен, рухи көчен сыный. Рәфис белән көрәшергә чыккан унтугыз-егерме яшьләрендәге кояшта каралган озын буйлы, юка спорт киеме аркылы мускуллары беленеп торган егет аңа ике кулын сузып сәламләде дә, бер очы уң кулына чорналган сөлгесен Рәфиснең биленә селтәп җибәрде. Сул кулы белән сөлгенең икенче очын тоткан арада, Рәфис тә үз сөлгесен егетнең биленә салырга өлгерде. Сөлгеләр тартылып билләрнең чыдамлыгын сынады. "Бары билне бирмәскә!" Рәфис, билен бөгәргә җитеп, киерелгән сөлге көчен җиңеп талпынып алды, һәм үзе дә кулларына чорналган сөлгесен егетнең биленә батырды. Шул рәвеш һәркайсы, бер-берсенең билләрен алырга омтылып, кытыршы җәймә өстендә әйләнә башлады. Бу мәлдә Рәфис егетнең һәр хәрәкәтен тоеп, аның ниятен чамаларга тырышты. Менә егет аны артка таба этте. Сак булырга кирәк. Кинәт хәрәкәт белән үз өстенә алырга омтылачак. Тик егетнең бу нияте барып чыкмады, кинәт талпыну белән үзенә тартканда, Рәфис бөтен авырлыгын җиргә салындырырга өлгерде. һәм егет баш аркылы аны ыргытыр өчен артка егылганда, Рәфис аның өстендә булып чыкты. Юан гәүдәле судья, сыбызгысын сызгыртып, көрәшне яңадан башлап җибәрергә боерды. Омтылышы өчен егеткә бер очко бирде. Шуннан соң егетнең тагы бер тырышлыгы уңышсыз тәмамланды... Инде Рәфиснең үзенә һөҗүмгә күчәргә вакыт иде. Чөнки егет шактый арып мышкылдый башлаган, йөреше дә авырайган иде. Рәфис, хәрәкәтләрен җитезләндереп, талпына-талпына сөлгесе белән көндәшенең билен уңайлырак эләктереп алды да, артка чиккән уңайга бар көче белән егетне үзенә тартып, бераз кырынрак итеп җиргә егылды. Егылып барганда, өстеннән шуып барган егетне баш очына ыргытырга өлгерде. Егет башы белән келәмгә төртелеп мәтәлчек атып киткән арада, Рәфис җәһәт кенә аны аркасына әйләндереп өстенә ятты. Бөтен мәйдан шау-гөр килде. Судья йөгереп килеп Рәфиснең кулыннан тотып торгызды да шул кулын җибәрмичә югары күтәрде. Соңгы көрәшче авыр үлчәүдәге калын гәүдәле кеше иде. Алар бер-берсенең йомшак ягын чамалап озак алыштылар. Рәфис юанның биленнән алып егарга берничә омтылыш ясап карады, ләкин һәркайсында ул Рәфиснең сөлгесеннән шуып чыгып аягына басып кала иде. Судья хәтта пассивлыгы өчен аңа кисәтү дә ясап китте. Тагы беравык келәм өстендә әйләнгәннән соң, көндәше, Рәфиснең биленнән бик ныклап кысып, артка чигә-чигә аякларын җирдән аерырга маташты. Тик Рәфис, түбәнгә таба талпынып, аның бу ниятенә юл куймады. Бу омтылыш барып чыкмагач, ул үзенең авырлыгыннан файдаланырга уйлады. Җирдән аермаган килеш бер якка каерып Рәфисне җиргә екты. Рәфис, юлбарыстай җитезлек белән аркасын җиргә тидерергә ирек куймыйча, йөзтүбән әйләнде. Шуңа күрә судья моны җиңүгә санамады, бары аңа бер очко бүләк итте. Тагы бераздан юан агай тагы бер очко яулап алырга иреште. Шул вакыт өстәл артында утыручылар көрәшүгә бирелгән вакытның беткәнен хәбәр иттеләр. Рәфиснең көндәше очколар буенча җиңүче дип танылды. ...Алсу төстәге гаять зур төргәкне сүтә-сүтә, түгәрәк алан кырые буйлап ашъяулык-җәймә җәйделәр. Җәймә читенә аякларын бөкләп, убса кунаклары утырышты. Түрдәге дәрәҗәле урында — Айрат Бәдретдинович, Шәмсүн, Рәфис, сабан туе, кыр батырлары, аннан килеп кунаклар, авылдашлар тезелеште. Башларына энҗеле калфак, өсләренә балитәкле күлмәк, аякларына чигелгән читекләр кигән җитез кызлар, йөгерә-йөгерә, кунаклар алдындагы ашъяулыкка төрледәнтөрле сыйлар ташыды. Анда ниләр генә юк: шулпалы бәлеш, чәкчәк, кыстыбый, бавырсак, тутырган тавык... Убса бәйрәменә чират җитте. Айрат Бәдретдиновичка тамада вазифасы эләкте. — Йөзегездә кояш уйнасын, күңелегездә сөенеч биесен, дәрт ташысын! — дип башлап китте ул, ашъяулык кырыена тезләнгән килеш. — Быелгы убса бәйрәмен башлап җибәрергә рөхсәттер, шәт? — Бик хуп, бик хуп! — диештеләр кунаклар. — Хуп дигән сүз безнең телләребезгә сандугач кунган, аякларыбызга ут капкан дигән сүз була түгелме? Бәй, шулай булгач, кем әйтмешли, сандугачы сайрар, аякларыбыз ут уйнатып биеп китәр бит инде. — Сандугачы җим капмаган , сайрар микән соң әле? Тыпырдап биер өчен, аякларга да җегәр кирәк ләбаса! — Җиме дә, җөгәре дә алдыгызда, кунаклар, рәхим итегез! Сөйләшә-көлешә, җәймәгә тезелгән сыйдан авыз иттеләр. Аннары сүзне яңадан Айрат Бәдретдинович алды. — Безнең кыр батырларыбыз, шулай ук сабан туе батырларыбыз да, ашъяулыктагы нигъмәттән битәр, җан сыена сусаган. Ә бу сыйны сезгә авылыбызның эшкә уңган чибәр кызлары алып килде. Мәйдан уртасына, нәзакәтле атлап, озын зәңгәр күлмәк кигән, чәчләрен толымлап үреп салган кызлар чыгып басты. Тирә-юньгә чишмә челтерәвен хәтерләткән саф аһәң таралды. Бу көй, җил уңаена җай гына тирбәлгән юкәләрнең ябалдашларына уралып, бер урында очынып-сихерләнеп торды да, өскә — биек наратларның очына үрелеп, аннары ерагая барып офыкларга китеп югалды. Кызлар җырлап бетерүгә, кемдер сөрән салды: — Батырларны кем котлый ? Авылда бармы шундый чибәркәй? — Ник булмасын? — диде Айрат Бәдретдинович, горур тавыш белән. — Батырларны котларга эшендә үзе батыр, ә йөзе кояштай матур Рәниябез бар безнең! Менә кемнең җанында сандугач яшеренеп яткан икән ул! Ярым ачык алсу иреннәреннән былбыл очыртамыни Рәния! Юк, былбыл булса, күзгә күренмәстер ул. Моңлы һәм саф аһәңе генә, чәчәк исләре бөркелгән тирә-юньдә нәзакәтле тибрәнеп, күңелләрне каядыр чакыра, үзе белән алып китә... Рәния артыннан бүтәннәр чыкты. Шуннан китте, китте... Бу як халкы өч телне, шулай ук күршед әш авылларның милли гореф-гадәтләрен яхшы белгәнгә, моң белән тулы сузынкы һәм шаян җырларны да, әллә ниткән хикмәтләргә бай рус биюен дә, мари егетенең эре кыяфәт белән оялчан һәм аз хәрәкәтле кызларны әйләнеп үтә-үтә тыпырдап алуын да, итәген парашют кебек очындырып зәлиләгә зыр-зыр әйләнүче чая кыз тирәсендә гайрәтләнеп чүгеп йөрүче татар егетен дә бәйрәмдә утыручылар бер үк кызыксыну һәм дәрт белән күзәттеләр. Кәнәфиендә алга омтыла төшеп утыручы Галимәттәй, күзләрен яшьләндереп һәм иреннәрен кызык бөрештерә-бөрештерә, сагышлы җыр сузган авыл хатыннарына кушылып көйләгәндәй итте. Кинәт калкулык ягыннан, үтә күренмәле зәңгәрсу күлмәген җилфердәтеп, Гөлфинур атылып чыкты һәм бөтерелепбөтерелеп биергә тотынды. Аның күзләренә һәм җилкәсенә таралып төшкән саргылт чәчләре бию уңаена тузгып талпына, калку һәм тыгыз күкрәге ярсып тетри, аяклары, баскан җирен тоймагандай, күз иярмәс хәрәкәт белән дәртләнеп оча иде. Ул, шулай онытылып һәм шашынып тыпырдый-тыпырдый, Галимәттәй янында ничектер сагаеп, дулкынланып утыручы Рәфис каршына очынып килде дә җитез хәрәкәтләр белән бер алга килеп, бер артка чигеп аны биергә чакырды. Рәфис аптырап һәм каушап аягына басты, нидер аңлатып маташты. Ләкин кешеләр шау-шуында, кул чабулар астында аның ни әйткәне ишетелмәде. Ул да булмады, Гөлфинур аны беләгеннән тартып уртага чыгарды, култыклап алып әйләнергә тотынды. Әйләнеп туйгач, Рәфиснең кулын ычкындырып, бермәл башы әйләнгәндәй, учын маңгаена куеп басып торды да, аннары, йөгерә-йөгерә мәйдан уртасыннан чыгып, үз-үзен белештермичә, аксыл рәтләр булып тезелеп киткән каеннар арасына омтылды. Рәфис үз урынына әйләнеп кайтканда, әле генә янында утырган Шәмсүн каядыр китеп юкка чыккан иде. ...Таныш тирәкләр куелыгыннан челтерәп аккан чишмә чыңлавы ишетелгәндә, сәгать җиде тулмаган иде әле. Чишмәнең әледән-әле кабатланган көмеш чыңы вакытны ашыктырды, һәр чың — кавышу минутына бер адым иде. Шәмсүн аркасында Гөлфинур белән сүзгә килгән көнне ничек авыр булган иде аңа, бәгыре парә-парә теленгән иде. Араларында аңлашылмаулар, үпкәләшүләр булса да, бер-берсенә тартылган бәхетле көннәре, куанычлы хистән исерешеп һәм бер-берсенә сыенышып торган сәгатьләре күбрәк ич аларның. Гөлфинурдан баттгка. кеме бар соң Рәфиснең? Ул аның тәүге яшьлеге дә, бүгенгесе дә, мөгаен, киләчәге дәдер? Шушы кичтә ул Гөлфинурга күңелләрен генә түгел, язмышларын, гомерләрен мәңгегә бергә бәйләү турында кайнар сүзләрен әйтәчәк. Бу сүзләрнең кызда да ихлас теләктәшлек тудыруына ул чиксез нык ышана, икесе узачак чикне тоюдан йөрәге ашкынып тибә иде аның. Чың-чың-чың... Сәгать теле җидегә якынлашты. Ләкин сыгылмалы таллар арасындагы эңгергә күмелгән тар сукмакта Гөлфинурның бик тә үз, бик тә таныш җиңел гәүдәсе күренмәде. Чың-чың-чың... Сәгать теле шомлы калтыранып җидене узды. Вакыт барышы үзе белән күңел кылларын да зыңлатып тарта, киерә бара, аз гына чирттең исә, бу нәзберек кыллар шартлап өзелер сыман иде. Йөрәкнең иң сизгер җиренә тоташкан бу нечкә кыллар тибрәнгәндә, күкрәк эчендә нидер авыртып сулкылдады, тора-бара бу сулкылдау бөтен җанны биләп алып түземлекнең чигенә ашты... Рәфиснең бүтән көтәр чамасы калмады. Ул ярсып, атлыгып Гөлфинурлар өенә ашыкты. ...Кызның бүлмәсендәге кап-кара тәрәзәләр, мәрхәмәтсез битарафлык белән, аңлаешсыз һәм ят булып чекерәеп тора иде. "Килешенгән урынга килмичә кая китәргә мөмкин ул?" — дип уйлап алды Рәфис һәм, бернинди өмет багламыйча, ишек яңагындагы күгелҗем төймәгә сузылды. Бүлмә эчендә тонык һәм ятим булып кыңгырау чыңлап куйды. Көтмәгәндә, эчке якта нидер шикле кыштырдады. Ә бераздан ишеккә якынлашкан кыюсыз аяк тавышлары ишетелде. Рәфис, читкәрәк елышып, сагайган хәлдә ишекнең ачылганын көтте. Ләкин ишек ачылмады, ачкыч белән борудан эчке йозак кына чылтырап куйды. Шуннан соң барысы да тынып калды. Тик кайдадыр караңгылык эчендә тып-тып тамчы тамганы гына шом биреп ишетелеп торды. Су торбасыннан күгәрек исе аңкытып саркыган әрсез һәм ялкау тамчы әйтерсең лә Рәфиснең йөрәк тибешен саный барды. Тышкы коридорның дымлы һәм салкынча таш стенасына сөялеп күпме торырга була! Рәфис капылт хәрәкәт белән стенадан аерылды да, авыр билгесезлекне җиңеп, караңгы бүлмәгә атлады. Ьәм, тораташтай катып, ишек төбендә туктап калды. Нервыланудан тәмәкесен еш-еш суырып, кыска һәм базык гәүдәле берәү бүлмә буйлап әрле-бирле йөри иде. Караңгыда аның йөзе ачык күренерлек түгел. Бары тәрәзә янына якынлашканда, тышкы яктан төшкән яктылыктан җирән чәче, сипкелле бите чагылып китте. — Шәмсүн?! Рәфиснең гаять гаҗәпсенүле авазы, дәһшәтле пыт ылдауга, әйләнеп, өзелеп калды. Беркем кайтарып һичбер сүз дәшмәде. Гөлфинур тәрәзә янындагы түр өстәл артында башын иеп тик утыра. Аның көл сыман күренгән куе чәчләре тузгып маңгаена сибелгән, тик ул моны сизми, төзәтеп җыеп куярга да уйламый, бары бармагы белән өстәл япмасына нидер сызгандай итә иде. Ал арның икесе арасында шактый четерекле сөйләшү булып алган, күрәсең, хәзер сүзләре беткәндәй, бер-беренә күтәрелеп тә карамыйча, һәркайсы үз уйлары, исәпләре белән мәшгуль. Бу хәл Рәфиснең эченә җылылык кертеп җибәрде. Димәк, Гөлфинур Шәмсунгә әллә ни ачык йөз күрсәтмәгән. Ләкин алай булгач, ни өчен алар утны сүндереп караңгыда утыралар? Кемнән качалар? Рәфис ишек буеннан капшанып утны яндырды. — Иә, ник дәшмисең, Гөлфинур?.. Мин сине чишмә буенда күпме көттем. Гөлфинур Рәфис ягына күтәрелеп карамады, утырган рәвешен дә үзгәртмичә тонык тавыш белән әйтеп куйды: — Менә кунак килде бит... — Кунак? Шәмсунме? — Әйе. Гөлфинурның бу сүзләреннән Шәмсун җанланып китте. Тәмәкесен ирен янында ук җемелдәгәнче озын итеп бер суырды да, төпчеген почмактагы калай әрҗәгә ташлап, Рәфис янына килде. — Мөмкин булса, безне беразга икебезне генә калдырып тор,ә? Рәфиснең эчендә үрсәләнеп гарьләнү дулкыны куерды: — Ни өчен мин сезнең икегезне калдырырга тиеш? Ул, Гөлфинур моңа ни әйтер икән дигәндәй, башын шул якка борып, сораулы күзләрен кызга төбәде. — Рәфис, җә, чыгып тор инде?! Монысы инде Рәфиснең горурлыгы күтәрерлек түгел иде. Ул ярсуыннан калтыранып, шашынып кычкырып җибәрде: — Ә, шулаймы? Сиңа шулай кирәк икән, бик телисең икән, мин беразга гына түгел, бөтенләйгә чыгып китә алам!!! Ул җан ачысы белән бүлмә стеналарын дерелдәтерлек итеп ишекне каты итеп япты да атылып урамга чыгып китте. Күңеле үрсәләнгәнгә, Рәфис кайдан атлаганын да белмәде. Көн дә йөри торган таныш сукмаклар буйлап барса да, ул моны гадәтләнгән сиземләү белән генә эшли иде. Гөлфинурның һәрвакыт көлемсерәгән чая йөзе аның күз алдыннан китмәде. Рәфиснең хәрәкәтсез калган сүрән карашы тирәюньне читләтеп, уйлары бер фокуста тоткан күңелне әрнеткеч дәрәҗәдә таныш һәм якын шул йөзгә текәлгән дә, ничек кенә бу сурәттән арынырга теләсә дә, ул аннан кача алмый, башын кая борса, Гөлфинурның йөрәкне чагып ала торган зәңгәр күзләре җәрәхәтле моң булып шунда пәйда була иде. Бу әрсез һәм ябышкак караштан котылырга теләп чәбәләнүдән Рәфиснең башы миңгерәйде, авызы кипте. Чишмә буена яңадан кайтып, йотлыга-йотлыга, тешләрне сындырырлык салкын су эчәсе, бил тиңентен чишенеп пошкыра-пошкыра юынасы килде. Ул моны эшләде дә. Ләкин шатырдап торган салкын су да эче тулы ялкынны сүндерә алмады. Чыланып тәртипсез тузгыган чәчләренә, мускул йомрысы беленеп торган күкрәгенә бертуктаусыз боздай су коеп торудан бөтен гәүдәсенә бөрчек-бөрчек каз тәне чыгып дер-дер калтырый башлагач кына ялан тәпиләре белән дөпелдәп йөгерә-йөгерә җылынмакчы булды. Ләкин ул әле туңды, әле кызышты. Яшьлегенә әнә шулай көтмәгәндә ябырылган ачы хыянәт аны рәхимсез төстә изде, алҗытты. Чын-чынлап яратмады микәнни Гөлфинур? Икесе бер җандай бер-берсенә сыенып аерыла алмыйча торган таңнар, чишмә буенда өзгәләнеп сибелгән кайнар сүзләр дә чын түгел, ялган идемени соң?! Ярсып атлый-атлый, Рәфис кичке уеннар уза торган Әпәли буена килеп чыкты. Яр буендагы калку урынның нәкъ уртасына артык озын булмаган шома гына багана утыртылып, очында шар сыман әйбер төрле төсләргә кереп җемелдәп тора. Гүя һәр төс үзенә бер аһәң биреп тирә-юньгә нур көлтәсе чәчә, чирәмлектә пар-пар булып та, төркемләп тә арлы-бирле йөрешкән нәфис киемле кешеләр, гаҗәеп нурлар биешеннән могҗиза дөньясында яшәгәндәй, сәер булып күренәләр. Берничә урында яшьләр түгәрәк ясап дәртләнеп бииләр. "Гашыйклар сөйләшми, алар урынына багана башына элеп куелган динамик сөйли. Техника заманы", — дип чыраен сытты Рәфис. Ул, бераз хәл алырга дип, түгәрәк алан кырыендагы бер имән төбенә барып утырды. Төсләр җемелдәве, баганадан ераклашкан саен тоныклана төшеп, тирә-юньне чак төсмерләнгән җанлы күләгәләргә төргән иде. Кичке уен үзәгендәге дәртләр кайнавы, ярсулы теләк бу тарафка күчкән мәлдә сүрелә барып, Рәфис утырган төшкә килеп җиткәндә тәмам суынып, салмакланып калган кебек. Монда инде хисләр биюеннән битәр, аек акыл баш булып, кешенең давыллы уйларын баса төшә, әмма ирен читендә сөенеч түгел, ачы үкенүле елмаю уяна. Гөлфинурны вәгъдәсезлектә гаепләп дуамалланса да, тынлыкта калган бу минутта ул һаман шул кызның каршылыклы дөньясы белән яши, аның саргылт чәчләре хыялына кереп урала, зәңгәр күзләре җитди һәм сагышлы булып йөрәгенә төбәп бага. "Юләр мин, чын-чынлап юләр, — дип сүкте ул үзен. Аннары тынычланырга тырышты: — Зарар юк, Гөлфинур мине гафу итәр, сөйләшербез-аңлашырбыз". Уйларыннан аралана алмыйча миңгерәеп торганда, Рәниянең каршына килеп басканын ул сизми дә калды. — Ник болай моңайдың, Рәфис абый? Рәфис, беренче тапкыр күргәндәй, Рәниягә карап торды. Кыз челтәрле ак кофта, кара итәк кигән. Бу кием аның озын буена килешеп тора, биле тагы да сылу һәм нечкә булып төсмерләнә. Маңгае турысыннан тигез итеп кискән кара чәчләре, кичке җилдә кабара төшеп, бераз дулкынлана, шомырт күзләре төсләр җемелдәвеннән очкынланып яналар. — Ник моңайдың, дисең инде, — дип кабатлады Рәфис. Аннары шаярткан булып: — Киче бигрәк матур бит, — диде. — Матур шул, — дип куәтләде аның сүзен Рәния. — Бәйрәм киче лә. — Кемгә бәйрәм, кемгә әйрән, диләрме әле. Рәния күңелсезләнеп китте: — Нишләп алай дисез, Рәфис абый, бик күңелле булды ич. — Белмим , күрмәдем. — Ник инде алай, Рәфис абый? Рәфис, Рәниянең шулай самими гына бераз кыланып сөйләшүенә кәефе килеп, үрелә төшеп аның кулыннан тотып алды. — Әйдә әле, Рәния, юк белән башымны катырма, утырып тор бераз! — Ул кызның кулын җибәрмичә, сак кына тарта төшеп, янына утыртты. — Сөйләп җибәр, хәлләрең ничек, эшләрегез ничек бара? — Тагы эшләр ?.. Бәйрәм көнне дә инде... — Рәния, назлана төшеп, чыркылдап көлеп җибәрде. — Ярар алайса, эш турында сорамыйм, шәхси тормышың ничек? Кияүгә чыкмыйсыңмы әле? — Әй лә, — Рәния кулын селтәп куйды , — ярар , Рәфис абый, эш турында сөйлим алайса. — Ул бераз тын гына торды. — Фермадагы хәлләрне ничек дип әйтергә инде. — Ул куллары белән тезләрен кочаклаган хәлдә тагы сүзсез калды, башын иеп уйланып алды. — Турысын әйткәндә, әйбәт түгел, Рәфис абый. — Ничек алай? — Менә шулай ... Кайберәүләр безгә роботларга караган кебек итеп карый. — Ьични аңламыйм. — Нәрсәсен аңламаска инде... Безнең кеше икәнебезне онытып җибәрәләр, менә шул. — Кемнәр оныта? — Кем безгә хуҗа — шул оныта. Рәфис, сәерсенеп, Рәниягә карап куйды. — Минме? — Нигә сез? Безгә боеручылар сез генәмени? — Минәтме? — Ул да ... Аннары ... Сез югында Шәмсүн абый да килә монда. "Тагы Шәмсүн", — дип, кашын-күзен җыерды Рәфис, үзе Рәниягә бүтәнчә әйтте. — Безнең комплекс җитәкчесе Минәт тәҗрибәсез кеше түгел, кешеләр белән ничегрәк мөгамәлә итәсен, шәт, белә торгандыр. — И Рәфис абый, эш тәҗрибәдәмени? — Ни дә соң? — Ничек аңлатырга соң сезгә? Без, сыер савучылар да, нәкъ Шәмсүн абый һәм бүтәннәр кебек үк кешеләр. Эшебезне күңелебез кушканча, эшләргә тырышабыз. Бүген, иртәгә ни эшләсен белеп торабыз. Ә алар киләләр дә: тегене эшләгез, моны эшләгез, дип тинтерәтә бирәләр. Әйтерсең без алар әйтмичә белмибез. Без белгән нәрсәне нигә искә төшереп, бертуктаусыз тукып торырга кирәк? Безнең дә җан бар, безнең дә йөрәк бар. Күңелеңнән моны эшлим, тегене эшлим, булдырганча әйбәт итеп эшлим дип канатланып, дәртләнеп киләсең. Юк бит, шул кадәресен дә бездән тартып алалар. Нигә кемнеңдер боерыгын гына үтәп торган машинага әйләндерәләр безне? Ә безнең машина буласыбыз килми. Кеше булып каласыбыз килә, аңлыйсызмы шуны! Шуңа киреләнәбез, эштән күңел кайта... — Рәния сибелеп төшеп бер күзен каплаган кара чәчләрен кулы белән артка сыпырып куйды. — Мин Галим абзыйны хәзер бик яхттгы аңлыйм. Әйтәм, ул элек ниндидер боерык белән хәрәкәт итүче машинага охшаган иде. Килеп әйтсәләр эшли, әйтмәсәләр юк. Баксаң-күрсәң, шул Шәмсүн абыйлар өйрәткән икән аны боерык белән генә эшләргә. Хәзер Галим абзый язмышы безгә калды. Рәфис, Рәнияне бүлдереп, ачынып сүзгә кушылды. — Мин килгәч тә берни үзгәрмәдемени соң, Рәния? Син әйткәннәрне күрәм, шуларга каршы үземчә тешем-тырнагым белән көрәшкән булам ич мин! — Нигә бернәрсә дә үзгәрмәсен, Рәфис абый!.. Сезне баш зоотехник итеп куйгач, Галим абзый да ничек үзгәреп киткән иде бит! Танымаслыкка әйләнгән иде. Күз карашына тикле нурланып-дәртләнеп киткән иде. Берсеннән-берсе яңарак ысуллар уйлап чыгарып, көн саен иртән безгә сөйли, безнең киңәшне ишетәсе килә иде. Ә без хуплап та җибәрсәк, башы түшәмгә тия. Баксаң-күрсәң, бу ышанычтан, үзен кеше итеп хис итә башлаудан булган икән... Тик канатлар үсте дигәндә генә, әрәм булды Галим абзый. Ьәм безне сезнең белән тоташтырган күпер дә өзелгән кебек булды. Ә сез безнең янда гел булып тормыйсыз бит, Рәфис абый. — Рәния яңадан карашын җиргә кадап тынып калды. Бары Рәфис аның сылу җилкәсенә акрын гына куллары белән кагылгач кына, гаҗәпсенгәндәй кинәт аңа күтәрелеп карады. Рәфис кызның кискен хәрәкәтенә игътибар итмәде, Рәниянең аңа ышанып күңел бушатуы ирексездән үз уйларын аның дулкынына корды. Ул, шул дулкын тәэсиренә буйсынып, эчендә тупланган уй-хыялларына туарылып-чишелеп китәргә ирек куйды. — Дөрес сөйлисең, Рәния, — диде ул, ни өчендер бераз дулкынлана төшеп, — ләкин син ашыкма! Без әле эшне башлыйбыз гына. Менә күрерсең, барысы да хәзер син уйлаганча үзгәрер. Әлегә безнең һәр тарафка кул гына җитми. Шуңа күрә җитешсезлекләр дә, абынулар да, без кул җитмәгән ялгыш мөнәсәбәтләр дә беравыкка дәвам итәр. Инерция көчен бер селтәнү белән генә җиңеп булмас. Шуңа күрә кеше булып кала күрегез, Рәния! Хәзер син сөйләгәннәрне тормышка ашыру — бер яисә ике кешенең генә хәленнән килми, акыллым. Күмәкләшеп, кулга-кул тотынышып, бердәм булып эшкә керешергә кирәк. Ферма эшчеләре — сез күбәү бит, ә Шәмсүн Хәерович кебекләр берничә генә. Кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәттә булырга сез өйрәтегез, ә без сезнең хаклы сүзегезне якларбыз. Ап-ак күлмәк кигән, күлмәк җиңнәрен терсәгенәчә сызганган, гайрәт таигып торган егет кешенең тимердәй нык кулларын селти-селти шулай кайнарланып сөйләве, янында шундый көчле таянычны тоеп тору Рәниягә рәхәт, шул ук вакытта күкрәк эчендә, кайдадыр бик тирәндә, нечкә генә кайнар агым сизелер-сизелмәс чыңлап йөрәкне сыкратып куя, ул үзе моның сәбәбен белми, хәтта бу хакта башына да китерми. Бары Рәфистән күзен алмыйча, аның киләчәк турындагы берсеннән-берсе матуррак, ул гына да түгел, бераз тылсымлы әкиятне хәтерләткән җилкеткеч уй-хыялларын гына тыңлый. Ул аңа үзенә ышанган төсле ыигана, шушы яшь һәм гайрәтле кеше күңелендә йөрткән һәм хәзер йөзләгән киртәләрне җиңәҗиңә тормышка ашырырга керешкән хыялларына кушылырга бөтен барлыгы белән әзер. — Авылны төзергә хыялланабыз, — дип дәвам итте шул ара Рәфис. — Бик мавыктыргыч, шул ук вакытта катлаулы мәсьәлә бу, Рәния! Мин күңелем белән шуны сизәм: хәзерге авыллар үткәннән күтәрелә килеп шунда яшәгән кешеләрнең җанына берегеп үскән, аерылгысызга әйләнгән. Йортларның, җәмәгать биналарының архитектурасы гына түгел, ярларында тезелешеп үскән карт өянкеләренә тикле шул авылның аңа гына хас үзенчәлеген төсмерли. Шулай булгач, мәйдан урыннары, изге каберлекләр, озын агач улактан челтерәүче чишмәләр — болар барысы кул тидерелмичә сакланырга, авыл үсеше шул үзенчәлекле нигезләрдән күтәрелеп китәргә һәм аның үзенә генә хас архитектура йөзен яңа төзелешләрдә чагылдырырга тиеш. Рәфис теге вакытта Айрат Бәдретдиновичка әйткән халык традицияләре, культура үзенчәлекләре авылның архитектура формасына да караганлыгы турында уйлап, эченнән генә: "Болар бөтенесе шул шаулы өянкенең төп кәүсәсе инде, — дип куйды. — Хәзерге заман стиленнән өстәлгәннәре, ягъни ботак-яфраклары барыбер шул төп кәүсәгә ярашырга, аңа туры килергә тиеш". — Ә мондый авылны төзергә, — дип дәвам итте ул Рәниягә, — теләсә кем алына алмый. Ул белгеч, һичшиксез, шул төбәктә туып, аның яшел чирәмнәрендә тәгәрәп уйнап үскән, ул авылның изге сулышын бөтен барлыгы белән йөрәгенә сеңдергән һәм, билгеле инде, архитектура белеме алган кеше булырга тиеш. Рәфис Рәниягә таба борылып сүзен очлады. — Авылның тышкы күренешен генә түгел, анда яшәүче кешеләрне, аларның күңелләрен дә без сезнең белән бергәләп үзгәртеп корырбыз, Рәния. Рәния әйтерсең томандай бөтерелгән кайнар дулкынга эләккән дә, шуның рәхәт һәм куанычлы әсирлегеннән ычкына алмыйча, каядыр еракка, очсыз-кырыйсыз чиксезлеккә таба йөзә иде. Аның йөргән егете Минәт белән икәүдән-икәү калып утыргал аганы бар, ләкин үзе белән бервакытта да бөл ай булмый иде. Ул, барлы-юклы гомерендә беренче мәртәбә, башны әйләндергеч татлы томанлыкта адашып калгандай булды. — Сез боларның барысын кайдан уйлап чыгарасыз? — диде Рәния, һаман әсәрләнүеннән аерыла алмыйча. Рәфис көлеп куйды. — Кайдан уйлап чыгараммы ? Хәзер сөйләгәннәр бер минем генә хыялым түгел, Рәния. Мин бит кешеләр арасында яшим. Берсе бертөрле кызык фикер әйтә, икенчесе бүтәнне. Дәшми генә шуларны күңелгә сала барам. — Күңелгә сала барасыз... Кызык ... — Биергә чыгабызмы , Рәния? — Чыгабыз. Рәния бу сүзләрен дә ничектер аңыннан тыш әйтте. Хәзер үзен култыклап алган Рәфиснең төрле төсләр балкытып яңгыраган көйләр уртасына алып баруы, янәшәсеннән генә зырлап әйләнеп үткән парлар өнендә түгел, ә бәлки хәзер үзе яши башлаган тылсымлы әкият эчендә кебек иде. Рәфиснең көчле куллары ихтыярына буйсынып вальска биеп киткәндә, бу әкият дөньясы зырлап әйләнде, вакыт-вакыт каядыр еракка китеп югалды, андый чакта Рәниягә чуар калейдоскоп уртасында икәү генә калган күк тоелды. Гүя шул сихри калейдоскоп, тоташ бер музыка булып, икесен урап әйләнә, шул нәрсә ал арны бангка. кешеләрдән, серле пышылдашулардан аера кебек. Җемелдәп янган ялкынлы үзәктә — тик алар гына... Менә калейдоскоп сызыкларын өзеп, алар янына базык кына бер гәүдә кысылып үтте, колак төбендә учны учка шапылдаткан аваз яңгырады. Ьәм әлеге ят гәүдә арага сарылып керде. Икенче секундта Рәфис, ялгызы басып торган хәлдә, Рәниянең бүтән берәү белән зырлап әйләнеп китүен, чәчен бер якка тузгытып артка каерылган башын, анда — Рәфистә калган сыкранулы күз карашын төсмерләде. Рәфис ишекне доңгылдатып ябып өйдән чыгып киткәч, Гөлфинур үз-үзен белештермичә тышкы якка ташланды. — Рәфис! Рәфис, дим! Әмма Рәфис җавап кайтармады. Гөлфинур, ишек яңагына маңгаен терәп, бермәлне бөтен дөньясын югалткандай миңгерәп, күкрәгеннән бугазына үрләгән шыксыз әрнүне эчкәрәк куарга теләде. Тик бу әрсез сыкрау аның ихтыяр көченнән өстен, ул ургылып, таигып күтәрелә дә буылдырып тынсыз итә. Кыз аны йотарга тырыша, ләкин авызы чатнап кипкән, тамак төбе кырышып катып калган. Куе караңгылыкта аңа килеп сарылган юантык гәүдә, тимердәй куллары белән биленнән уратып алган да аны бүлмә эченә таба сөйри, кыз тартыла, газаплы булса да, әлегәчә ишек яңагына сөялеп тору кирәгрәк, шунда — ялгызлыкта, беркем дә комачауламаган чакта ул көчлерәк, бөтен барлыгы белән бертөрле уйлары белән калганга, бар омтылыш-куәте шул уйлар юнәлеше белән агылганга ул үзе өчен ышанычлырак. Шул уй-хисләреннән аерылса, таркауланып, йомшарып төшәсен ул сизә, тик аннан соң ни буласын гына башына китерми. — Өйгә керик, йомшагым. Фәкать шулай. Гөлфинурның үз-үзен кысып бәйләп торган ихтыяр җепләре өзелеп китә, күңел кыллары бушая, эчендә тулышкан, бары көч белән тоткарланып торган ачы һәм мәрхәмәтсез дулкын кайнар сулышы белән көйгән бугазы аша үксеп-шашынып тышка бәреп чыга. — Нигә мине газаплыйсың, Шәмсүн абый?! Шәмсүн калтыранып кызны кочаклый, иркәли. — Газапламыйм, йомшагым, мин сиңа бары бәхет телим...Ә синең бәхетең миндә... Фәкать шулай... Мин аны сиңа кайтарып бирәм. Менә инде алар мамыктай күпереп торган йомшак, ап-ак урын өстендә янәшә яталар. Шәмсүн үксеп елаган кызны коча, яшькә чыланган битеннән кат-кат шашынып үбә... — Бәхет бирәм сиңа! Гөлфинур, илереп елавыннан аерылып, Шәмсуннең колагына пышылдаган сүзләренең мәгънәсенә төшенергә тели: — Бәхет бирәм ... Ул янында яткан юан һәм ят гәүдәгә борылып карый, ләкин караңгыда бары аның тонык чагылышын гына абайлый. Нинди бәхет бирмәкче соң ул аңа? Әйе, ул аның өчен нәрсәләрдер эшләде инде. Килә-килешкә эшкә урнаштырды, күп тә үтмәде, фатирлы итте. Калага-мазарга барырга кирәк икән, "Волга"сын бирде. Сораса-сорамаса да, теләгәнен канәгатьләндереп торды. Кемгә эләгә бу чаклы игътибар? — Хан сараендагы принцессадай яшәрсең. Анысы да булыр. Совхоз аның кулында. Ул каты куллы. Үз сүзен сүз итәр өчен, урталай ярылырга әзер кеше. Хәзер Гөлфинурга әйткән тылсымлы сүзләре дә җилгә очмас. Ләкин нәрсәсе юк соң? Караңгыда тонык кына булып Камилнең елмаюлы йөзе төсмерләнде. Гөлфинур, аны ачыграк күрергә теләп, күзләрен киереп ачты. Ләкин әлеге йөз җетеләнмәде, киресенчә, сүнә барды, аннары бөтенләй юкка чыкты. Аның урынына Рәфиснең үзәккә үтәрлек бик таныш йөзе пәйда булды. Монысы тере һәм каршында ук иде. Гөлфинурның йөрәге парә-парә булып телгәләнде, күкрәген әчеттереп яңа дулкын кузгалды, яшь тамчылары ургылып ташыды. — Тынычлан, Гөлфинур! Шәмсүн, урыныннан кузгалып, караңгылык эченә кереп китте. Нәрсәдер кыштырдады, нидер чылтырады. — Менә дару, эчеп җибәр, бердән тынычланырсың... Шәмсүн бер кулы белән аның бөдрәләнгән чәчләре тузгып мендәргә сибелгән башын югары күтәрде. Стаканның салкын кырлары кызның ирененә төртелде. Гөлфинур эчсә дә эчте, эчмәсә дә эчте. Шәмсүн стакандагы сыеклыкны үз кулы белән кызның авызына бушатты. Гөлфинур тончыкты, ачы эчемлек аның тамагын корыштырды, эчен ут итте... Рәхәтлектән оеп талгын гына йөзеп баргандай, Гөлфинур үзенең баягы үксүләреннән кыргыйланган аваз чыгарып көлеп куйды. "Җүләр мин, җүләр... Әйтерсең дөнья әллә ничә тапкыр килә кешегә. Уфтанып, сыкрап яшәмәсәң соң..." Үзенә һәрвакыт яхшылык кына китерүче, бүген дә газапларыннан йолып алган Шәмсүн аңа якын булып, ышанычлы таяныч сыман тоелды. Тотрыгын югалткан куллары белән ул янында яткан нык һәм базык гәүдәне кочып алды. — Рәхмәт сиңа... — Йомшагым минем... Шуннан дөньяның өсте аска килде. Эссе һәм татлы газап бар дөньясын актарып, авырттырып дулады да суынып, тынычланып үкенечле әрнү булып калды. ...Икенче көнне йомшарып хәлсезләнгән аякларын көчхәл сөйрәп эшеннән кайтып килешли, таныш чат буенда аны Рәфис көтеп алганда, әлеге әрнү куерып, йөрәген бер йомгакка җыйгандай кысып алды, бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Рәфис Гөлфинурның йөзенә күтәрелеп бакса, бу үзгәрешне сизәр иде. Ләкин ул керфекләрен югары күтәрмәде. — Гафу ит, — диде ул, гаепле тавыш белән, — мин кызып киткәнмен. Гөлфинурның тавышы калтыранып, сулыгып чыкты. — Соң инде, Рәфис. Мин хәзер Шәмсуннең хатыны . Аң белән кабул ителми торган бу зур һәм коточкыч сүздән Рәфиснең аяк астында җир убылгандай булды. Ак кофтасы җыерылган бил турысыннан җайсыз гына кысып Рәнияне артка каерыбрак әйләндергәндә, Минәтнең күкрәге эчендә ташландык йортны хәтерләткән буш шыксызлык изри иде. Гүя аның һәр әгъзасы җыештырылмаган өйдә тәртипсез рәвештә ята, аларны кузгатып, билгеле бер тәртипкә китерү гаять тә авыр, көч җитмәслек эш кебек. Ниһаять, ул аңкавына ябышкан кытыршы телен читенлек белән урыныннан кузгатты. — Мин сине ярты сәгатьләп эзләп йөрим, ә син баш зоотехник белән... Минәтнең сүрән салкынлык белән чыккан авазы Рәниянең дә җанын суытып җибәрде. — Мин эш хакында киңәштем, — диде ул коры гына. — Эш турында гәпләшер чак шул ... — Кайчан һәм кем белән сөйләшү минем эш. — Син яхшылыкны әнә ничек түлисең. — Яхшылыкны ? Рәния Минәтнең нәрсә хакында төрттереп әйтүен аңлый иде. Үпкәләгән саен, ул шуңа ишарә ясый. "Нигә дип аның шул "яхшылыгына." риза булдым?" Рәния, башын капыл гына кешеләр биешкән якка борып, ул хакта уйламаска тырышты. Ләкин бу шыксыз уй күңеленә бер кердеме, аннан тиз генә котылдым димә. ...Әйе, Минәт Рәниянең тормышына кинәттән генә, көтмәгәндә килеп керде. ...Җыйнак кара сумкасын саксыз гына кулына тоткан да акрын адымнар белән кыз бала бара. Карашы ерактагы билгесез ноктага төбәлгән. Дөресрәге, ул берни күрми, керфекләрен тирбәлдереп күз алмасына килеп бөялгән яшь бөртеген әледән-әле кысып чыгара. Юлга карап бармаганга, тигезсез урыннарда сөртенеп тә куя. Ул аңа да әһәмият бирми, һаман шулай бер килеш, бөтенләй максатсыз сүлпән генә алга баруын белә. Арттан машина гүләве ишетелсә дә, ул аңа да игътибар итмәде, бары берничә мәртәбә ачы сигнал биргәч кенә, ашыкмыйча юл читенә тайпылды һәм күз яшен күрсәтмәс өчен артына борылды. — Кил, утыр, Рәния! Рәния үзен машинага утырырга дәшүченең тавышын таныды, бу совхоз директорының тәэминат буенча урынбасары Минәт иде. Аңа борылып карыйсы урынга, кыз, юлдан бөтенләй читкә китеп, янәшәдәге таллыкларга таба бара башлады. Минәт, "Жигули"еннан чыгып, Рәнияне куып җитте. — Сиңа ни булды , Рәния? — Берни булмады. — Әйдә, әйдә, утыр машинага, мин дә Әлкәскә кайтам бит. Ул кызны, сак кына иңнәреннән тотып, машинага таба әйдәде. Машина кузгалып киткәч тә, бер мәртәбә дә күзләрен күтәреп карамаган, һаман карашын түбәнгә кадап утырган Рәнияне Минәт тынычта калдырмады, калку маңгае астында ягымлы җелтерәгән коңгырт күзләрен кызга текәп һәм очлы иреннәрен бер-берсенә ышкыгандай итеп сорашуын белде. — Нигә бу чаклы күңелсез син, Рәния? Кем рәнҗетте соң сине? Рәния башта дәшмәде, күкрәге эченнән күтәрелеп, үсеп килгән тыелгысыз үксү дулкынын бөтен ихтыярын җыеп бастырырга, кире куарга тырышты. Ләкин авырлыкларны, борчуларны җиңәргә өйрәнмәгән күңел нечкә иде, нәзберек иде. Бугазына ук килеп җиткән әлеге мәрхәмәтсез көчнең тышка ургылып чыгуын ул тыеп кала алмады. Үзенең институтка имтихан тотарга баруын, әйбәт кенә билгеләр алса да, конкурстан уза алмавын, яшенә буыла-буыла, Минәткә сөйләп бирде. — Кайгырма юкка, — диде Минәт, ягымлы булырга тыры - шып. — Икенче елга институтка керергә үзем булышырмын. Минем анда белгән кешем бар. Моңарчы Минәт Рәнияне әллә ничә тапкыр озатмакчы булса да, кыз аннан качкан иде. Бу юлы ул Минәтнең майлы җим куйган кармагына үзе килеп капты. ...Рәния, капыл кабынып китеп, ике кулы белән Минәтне үзеннән этә башлады. — Җибәр мине! Минәт капыл хәрәкәт белән Рәнияне тагы да ныграк үзенә кысты. — Җибәрмим. Миннән алай ансат ычкынам димә! — Әллә эчеп килгән инде? — Эчмичә дә исерек мин бүген. Рәния бу юлы йомшаграк итеп Минәтне читкә тибәргәндәй итте. — Чынлап та, җибәр әле, болай кирле-мырлы сөйләшеп торганчы. Минәт үзен кулга алып йомшарырга тырышты. — Ярар , җитәр, җүләрләнмә! Кешеләрдән яхттгы түгел. — Кешеләрне әле исеңә төшердеңмени? — Рәния, — диде Минәт, инде бөтенләй ачуын онытып, — ике көннән мин командировкага китәм бит... — Ул тагы нидер әйтмәкче иде, шул чакны музыка тынып калды. — Ярый, хуш инде китсәң. Рәния кулын Минәттән ычкындырып читкә атлады. Минәт, һәркайсы борчу-куанычы белән мәшгуль кешеләрне көч-хәл аралап, аны куып җитте. — Син нәрсә, Рәния, әллә минем белән сөйләшергә дә теләмисеңме? — Сөйләштек бит инде. — Рәния ... — Ни булды ? — Нигә бүгенге бәйрәмне шулай караңгылыйсың син? Рәния дәшмәде. Аның бу соравына җавап бирергә горурлыгы кушмады. Чөнки бу күңелсез әңгәмәне үзе башлый торып, аңа шундый гаеп ташларга маташуы яңалык түгел, бу Минәтнең гадәтенә кергән бернәрсә иде. Рәнияне "Жигули"ена утыртып авылына озатканда, Минәт, рульне арлы-бирле боргалап, берни булмагандай төрле кызык хәлләр турында сөйләнеп барды, үзе әледән-әле кызга күз төшереп алды, күңеле йомшамаганмы, янәсе. Рәния алга караган да ак таш сын кебек төз генә кыймшанмыйча утырып баруын белә. Минәт Рәниянең холкын яхшы ук өйрәнгән: мондый халәттән аның тиз генә чыгасын көтмә, һәрхәлдә, бүген ул аңа үзенең сөйкемле елмаюы белән елмаймас та, авызын ачып сүз дә әйтмәс. Ул кесәсеннән шоколад конфетлар алып кызга сузып карады. — Мә, суырып бар, бер эш булыр. Аламы соң! Сузып торган кулы аргач, Минәт конфетларны мыштым гына кесәсенә салды. Шуннан соң ул да бүтән сүз катмады, авыз эченнән ниндидер көй көйләп, алга карап кына барды. Бары йомшак гөлдерәп машина моторы эшләгәне, кантар-кантар сикәлтәле юлны узганда коңгырт күн белән тышланган сыгылмалы утыргычның зеңгелдәп тирбәлеп куюы ишетелә иде. Икенче көнне эштән соң, елтыравыклы аксыл "Жигули"ен җилдереп озатырга килгәч, Рәния машинаның кыйгач ишегенә сөялеп торган Минәтне көләч йөз белән каршылады. — Кая , кичәге шоколадларыңны үзең генә ашап бетердеңме? — диде ул аңа шаярып. Кичәге үпкәсе кояштай елмаюында эреп юкка чыккан иде. — Сиңа дигәнгә кагылу юк инде, — диде Минәт, кызның авыр хезмәттән катыланган учына фил рәсеме төшерелгән шоколад конфетлар өеп. Рәния, тирә-ягы вак куаклыклар белән чуарланган юл буенча җиңел тирбәлеп барган машинаның алгы утыргычында иркенәеп утырып, шоколад суыра-суыра бертуктаусыз сөйләнеп кайтты. Аңа бүген барысы да кызык иде: Шәмсүн абыйсының җәйләүдәге тычканнан куркып ничек йөгереп китүе дә, ала сыерның, мөгри-мөгри, нәни бала кебек артыннан ияреп йөрүе дә, хәтта муенына кереп черелдәгән яшькелт чикерткә дә... Минәт, очлы иренен мәзәк итеп алга сузып, кыз белән бергә көлде, үзе дә, аның сүзенә ялгап, гыйбрәтле хәлләр сөйләп алды. Рәниянең күңеле җиде кат күккә күтәрелгәндә, аның белән сөйләшергә була, иң четерекле сүзне дә кузгатырга... Рәния, Минәтнең тиктомалга тынып калуына гаҗәпләнеп, аның ягына борылды. — Бер уй килде әле башка, — диде Минәт, юлны күзәтүен дәвам итеп, — командировкага әллә сине дә алырга инде? Тагы егерме көннән Кавказга барам бит. О, нинди шәп хәзер анда! Рәния авызын ачып аптырап калды. — Ничек мине? Ә эш? — Бер ун көнгә сора. Син быел ял да алмаган бит әле. — Мине шундый мул сөт вакытында кем җибәрсен! — Үзең, баш зоотехник минем дусым, дигән буласың. Минәт белән мин дә тәҗрибә алырга барам, диген. — Тиле. — Нигә? Мин чынлап әйтәм, Рәния. Мин бит андагы комплекслар белән танышырга барам. Әйдә, дөньялар гизеп кайтырбыз. Чит-ят җирләр йөреп, һәртөрле могҗизалар күреп кайтсаң иде, дип, һәрвакыт хыяллана иде Рәния. Ләкин бу аңа тормышка ашмас бернәрсә булып кына тоела иде. Чөнки, унны бетергәч үк, ул фермада эшли башлады. Ә фермада эшләүченең алай читләргә китеп сафа чигеп йөрергә вакыты юк, бигрәк тә җәй көннәрендә. Җәй көне ял алса да, өйдә эшнең бетәсе юк. — Мин бик барыр идем, — диде Рәния, дулкынлануын - нан кызарынып. — Тик ничек оялмыйча сорыйм соң? Серкә ярып утырган арыш басуы чайкала-чайкала артка очты. Минәт, юлны күздән ычкындырмаган хәлдә, әледәнәле Рәния ягына борылып кызу-кызу сөйләргә тотынды: — Сора, Рәния, мине якын итсәң, яратсаң, сора! Икәү бергә нинди күңелле булыр... Синнән баттгка. ярты ай буе саргаеп үләм ич мин... — Минәт, Рәниянең борыны ризасызлык белдереп җыерыла башлавын күреп, әйтеп куйды: — Ярар, борчылма, ул ягын мин үзем җайлармын. ...Тиз йөрешле поездның ресторанында кешеләр күп түгел: торшер янып торган аргы башта ап-ак чәчле, тулы гәүдәле берәү, озын чәч учмасы уң якка салынып төшкән чегәнгә охшаган кара-кучкыл йөзле хатын белән кызу-кызу нидер гәпләшә, Рәниянең каршындагы өстәл янында көньяк халкына тартым чырайлы ир ликер шешәсеннән нечкә билле рюмкага эчемлек агызып, ялгызы гына шуны чөмереп утыра. Үзе, әледән-әле тырпаеп торган мыегын төзәткәләп, бертуктаусыз сигарет тарта. Баш очында бөтерелеп куе төтен болыты эленеп тора. Иңенә керләнеп беткән тастымал элгән, кыска буйлы, базык официант ир мыштым гына килеп баскач, Минәт меню кәгазен укып утырган җиреннән башын күтәрде. — Безгә , — диде ул суза төшеп, — бер шешә әрмән коньягы... — Син нәрсә, — дип бүлдерде аны Рәния, — мүкәләп йөрмәкче буласыңмы? — Без икәү бит. — Миңа кирәкми! — Бер шешә әрмән коньягы , — дип кабатлады Минәт, — закускага — кара уылдык һәм тозлы кыяр... Ә ашарга... — ул Рәниягә борылды. — Тавык алабызмы, әллә шашлыкмы? Рәниянең күңеле сынган иде. — Теләсәң нәрсә ал, — диде ул сүрән генә, үзалдына ка - раган килеш. — Бер шашлык, бер тавык, — диде Минәт, — тагы минераль су. Хәзергә җитеп торыр, аннары үзем әйтермен. Официант аягындагы йомшак башмакларын идәннән шудырып кыштыр-кыштыр китеп баргач, Минәт Рәниянең иңеннән кочып алды. — Юкка күңелеңне төшермә, Рәния, сине беркем көчләми, үзеңчә иркенләп кәефләнеп утыр. Ял ит. "Чынлап та, — дип уйлады Рәния, — нигә дип артык чәбәләнәм соң? Гомергә бер поезд ресторанына эләккәнмен икән, үз-үземне онытып, рәхәт чигеп барырга була бит". Минәт Рәниянең саран гына елмаеп куюын абайлап, тагы иңеннән кочып алды. — Менә шулай. Гомер бер генә килә, нигә үзеңне ясалма рамка эченә бикләп куярга. Аттга-эч, уйна-көл, дөнья барыбер бездән каласы. — Монысы Минәтнең һәрвакыт әйтә торган сүзе. — Әнә, күрәсеңме, — дип дәвам итте ул, аргы баштагы ир белән хатынга ымлап, — ничек дөньяларын онытып утыралар. Дөрес эшлиләр. Барысына да игътибар итә башласак, башта бер бөртек чәч калмас. Шул ара официант соралган әйберләрне подносына тезеп китереп җиткерде. — Рәхим итегез. Минәт җәһәт кенә бөтен нигъмәтләрне өстәлгә урнаштырды. Урынына утырды да, бик канәгать булып, учын учка ышкып алды. — Бик шәп, бик шәп, — дип сөйләнде үзе. Оста хәрәкәт белән коньяклы шешәнең бөкесе алынды, зәңгәрсу рюмкаларга нечкә агым булып черелдәп кызгылтсары эчемлек акты. Минәт бер рюмканы Рәниягә сузып, икенчесен үзе тотты. — Безнең киләчәк бәхетебез өчен. " Ьаман шул бер үк сүз. Әйтерсең кешенең бәхете миләрне тилертә торган ттгушы кандала исле эчемлеккә бәйләнгән". — Әйдә, — Минәт теләр-теләмәс сүрән хәрәкәт белән Рә - ния өстәлдән күтәргән нечкә билле рюмкага үз рюмкасын чеңләтеп алды да капыл хәрәкәт белән эчемлекне авызына бушатты. Аннары, чыраен сыта-сыта, чәнечке белән өстәлдәге тозлы кыярга сузылды. Рәния рюмкасын ирене янына китерүе булды, күңелне болгата торган кандала исеннән тончыгып кире өстәлгә куйды. — Ә, юу-у-ук, — дип сузды Минәт, Рәниянең рюмкасын көчләп кулына тоттырып, — болай бармый. Син әллә безнең бәхетле булуыбызны теләмисеңме? Каршыдагы мыеклы кеше, чем-кара күзләрен елтыратып, күзен алмыйча Рәниягә карап тора иде. — Дивышка, коньяк, тфү! Кил, мин сине грузински вино белән сыйлыйм. Менә во! — Ул баш бармагын өскә тырпайтып күрсәтте. Минәтнең көнчелектән йоннары тырпайды. — Ыслушый, — диде ул аңа, — син безнең эшкә катышма! Без үзебез белербез нишләргә икәнен. — Аннары Рәниягә борылып сорап куйды: — Чынлап та, вино эчәрсең, бәлки? — Берни дә эчмим! — Элек капкалый идең бит. Казанга баргач, "Акчарлак"та, ә? Син хәтта коньяктан да баш тартмадың... Рәния зәһәрләнеп пышылдады: — Элек, элек, ә бу хәзер ... — Вут эты да ... — Минәтнең кара-кучкыл йөзе тагы да караңгыланып китте, кош авызына охшаш иреннәре үтә очлаеп калды. Ул берсүзсез генә коньякны рюмкага салды да очлайган иреннәрен сузып эчеп куйды. Хәтта артыннан азыкмазар да капмады. Бары тамагын гына кыргалады. "Нинди кызык, — дип уйлады Рәния ачынып, — бары тик эчәргә. Эчсәң син әйбәт, эчмәсәң — начар. Янәсе, хөрмәт итмисең. Кайчан кем уйлап чыгарган бу гаҗәеп ахмаклыкны?.. Хәер, барысы да алай фикер йөртми. Әнә Рәфис абыйны кара, башында нинди матур уйлар, искитәрлек гүзәл хыяллар. Ул әнә шулар белән канатлана, очына. Аңа ясалма рәвештә күңелен күтәрергә кирәкми. Үз хыяллары белән бөл ай да исергән ул. Җирдән түгел, күктән йөргән төсле. Тукта, кайчан гына болай уйлый башладым соң мин? Шул Рәфис абыйны очратып, аның белән сөйләшкәннән соңмы?.. Элегрәк Минәт белән болай үҗәтләнеп сөйләшми идем бит. Аның белән кызык тоела иде. Үзем дә берәр рюмка эчеп куя идем. Аннары, аның мәзәкләрен тыңлап эчем катып көлә идем". — Нәрсә уйга баттың ? — диде Минәт, Рәниягә таба иелеп. — Хет ашап утырыр идең. Рәния чәнечкесен кулына алып чемченгәндәй итте. Ни өчендер аның ашыйсы да килми иде. Бүген аңа тавык ите дә, рестораннарда сирәк очрый торган кара уылдык та тәмсез булып тоелды. Алар утырган вагон, кинәт кенә дөбердәп, авыр сөрлегеп куйды. Өстәлдәге рюмкалар чылтырап авып киттеләр. — Шулай кинәт туктатмасалар соң, — дип сукранды Минәт. Рәния дәшмәде. Ул, тузанланган вагон тәрәзәсенә борылып, үзләре туктаган станцияне күзәтә иде. Поезд дөбер-шатыр килеп яңадан кузгалды, тыныч кына текелдәп, йөрешен арттыра-арттыра, юлын дәвам итте. Шул вакыт каршыдагы буш урыннарга озын буйлы, кызыл чырайлы ир белән чырадай ябык гәүдәле, күз төпләре зәңгәрләнеп көйгән хатын килеп утырды. Ир терсәгенәчә сызганган таза беләкләрен селки-селки хатынга нәрсәдер исбатлап менюны караштырган арада, Минәт Рәниягә елыша төшеп очлы иреннәрен кызык кыймылдата-кыймылдата сөйләнеп алды. — Тегеләргә күз төшереп ал әле. Күренеп тора, тиң түгелләр. Ир үзен ничек бәйсез, хәтта бераз дуамал тота. Бәясен белә, янәсе. Ә хатын, мескен, бөрешкән, ире ни әйтсә, шуңа буйсынып, бер үк вакытта аны югалтудан куркып, әнчектәй артыннан ияреп йөри бугай. — Шуннан ни әйтмәкче буласың? — диде Рәния сүрән генә. — Ни әйтим, бу дөнья шактый кызык, дим. Кемнәрне генә очратмыйсың. Рәния чыраен сытты. — Нәрсәсе кызык ди аның? Кызганыч кешеләр. — Әле болары чепуха! Теге командировкага баруымда тап булдым мин кызыклы экземплярларга. Вут эты да! Минем иптәш егет кәрлә генә бер мужикка төртеп күрсәтә. Мин бу бәндәне беләм, ди. Авылда тора. Йортлары янган булган, ди. И нишләгән дисең? — Минәт күз чокырларында тирән утырган коңгырт бәбәкләре белән Рәниягә карап алды. — Авылдан авылга йөреп хәер эстәргә чыккан. Хатыны, үзенә иярергә теләмәгәч, шундый каты тотып ярган, мескеннең кабыргаларына тикле чатнап сынган... — Колхоз булышмаганмыни? — Булышкан . Бүрәнәсен дә, калаен да биргән, бушлай йорт салыр өчен осталар да җибәргән. Ә бу моңа гына риза булмыйча, Мәскәүгә, тагы әллә кайларга язган. Колхоз рәисе, бичара, тәмам гаҗиз булып, җәй буе эшләргә "Беларусь" тракторы биреп торырга мәҗбүр булган. Теге кеше шуңа барып җиткән — райондагы колхозларның эшчеләргә айлык зарплата бирү көннәрен белеп, шул көнне хатыны белән касса янында басып акча җыя икән. Йр дигәне акчаны унар сумлык булса гына ала, ким биргәннәрнең йөзенә ыргыта, ди. — Оятсыз... — Нәтиҗә нинди диген син : кирпечтән ике катлы өй сал - дырган. Аскы катында баз, гараж... Ә өскесендә йокы, кунак бүлмәләре, ашханә... Өстәвенә "Волга" машинасы алып җибәргән... — Нинди комсыз, җирәнгеч кеше. Кешеләрнең киң кү - ңеллегеннән, дәүләтнең халык ихтыяҗын кайгыртуыннан ничек оятсыз файдаланган. — Маладис кеше ул, — диде Минәт, ниндидер аяусыз тон белән. Ул вагон тәрәзәсе аша җемелдәп-җемелдәп чабышкан шардай утларга караган иде, шуңа күрә Рәниянең бу сүзләрдән гаять гаҗәпләнеп авызын ачып калуын күрмәде. — Бу дөньяда барысы да уйный. Оста уйнаганы ота, уйный белмәгәне оттыра. — Син нәрсә сөйлисең? — диде Рәния, Минәтнең бу сәер фәлсәфәсенә хәйран калып. — Әллә шулай түгелме? — дип дәвам итте Минәт. — Бу очракта әлеге кеше бәлагә тарган мескен ролен уйнаган... Әйе, әйе, ул аны уйнамаса да, аңа ярдәм итәрләр иде, өен салып бирүдә булышырлар да иде... һәрхәлдә, урамда калмас иде. Ләкин шундый зур, мәһабәт йорт торгыза алыр идеме ул? Гаражы, машинасы булыр идеме? Күрәсең, ул ахмак булмаган, бәхетсез очрактан файдаланып кала алган һәм откан. — Намуслы кешеләр исәбенә. — Ачык авызлар исәбенә диген. Рәния Минәтне беренче күргәндәй җентекләп карады. Исерекме соң ул? Юк бугай. Коңгырт күзләре шар кебек ачык, йөзе җитди. Бары кара-кучкыл киң маңгаена гына бөрчек-бөрчек тир тамчылары типкән. — Син үзең кемне уйныйсың соң? — диде Рәния дул - кынланып. Аның тавышы калтырый иде. Минәт Рәниянең тавышындагы бу үзгәрешне дә сизмәде. — Минме? — диде ул, һаман шул тәмәке төтененнән томанланган тәрәзәләргә караган килеш. — Әйе, мин дә уйныйм, һәрхәлдә, уйнарга тиешлемен. — Ул, капыл борылып, Рәниягә томырылып карады. — Нәрсә, мин бүтәннәрдән ким кешеме әллә?.. Син... син... — Ярсуыннан ул тотлыкты, чыпчык томшыгыдай иреннәрен аяусыз чәпелдәтеп, сүзләрне изеп-изеп чыгарды: — Әллә син мөкиббән киткән баш зоотехнигың уйнамый дип уйлыйсыңмы? Ничек кенә уйный әле! Бик эшлекле кеше булып кылана. Янәсе, ул халык өчен урталай ярылырга әзер!.. Сабыр ит, үз дөньясын торгызып, югары дәрәҗәгә ирешсен әле, бүтәнчә җырлый башлаячак синең ул яраткан эшкуарың! — Үз-үзен белештермичә кызып киткәнгә ул авыр сулый, кулы өстәлдәге фужерларга, чәнечке-кашыкларга тотына иде. Моның белән генә канәгатьләнмичә, ул фужерга булкылдатып коньяк агызды да мышкылдый-мышкылдый төбенәчә эчеп бетерде. Бераздан аның коңгырт күзләре тонып калды, кабарып торган ялтыравыклы яңагы белән калку маңгае арасындагы чокырның төбенә үк төшеп утырган күк булды. — Ярар , — диде ул, үзенә буйсынмый башлаган кулын җайсыз селтәп, — төкер барсына, шайтаныма олаксыннар, ә без... без менә яшәрбез! — Ул килбәтсез итеп, Рәнияне, муеныннан кочаклап, үзенә таба яткырды. — Җибәр әле! — Рәния, аның тирләгән йонлач һәм салкынча кулын ычкындырып, урыныннан тормакчы булды, ләкин Минәт кызның беләгеннән тартып утыргычына екты. — Гафу, — диде Минәт, саңгырау тавыш белән, — гафу... Утыр син җайлап, үз урыныңа утыр... Яратам бит мин сине!.. — Ярату уенын уйныйсыңмы ? — Ә? — Минәт, нәрсәнедер төшенергә теләгәндәй, аңа акаеп карап торды. Аннары хәмер белән томаланган зиһененә барып җитте, ахры, ят тавыш белән көлеп куйды. — Юу-у-ук, монысы уен түгел, бусы чын күңелдән. Рәния җәһәт кенә урыныннан торды да чыгу ягына таба китте. — Тукта, Рәния! — Минәт алпан-тилпән аның артыннан атлаган иде, официант аның юлына аркылы басты. — Түләгез башта! — Түлибез аны, — диде Минәт һәм, кесәләрен актарып, бөгәрләнеп беткән кәгазь акчалар чыгарды. Ал арны йомарлаган килеш санамыйча гына официантка сузган иде дә, исенә килеп бармак янап куйды. — Күпме? Егерме суммы? — Ул озак кына күрсәтелгән сумманы оештыра алмыйча тинтерәп бетте. Аннары кулын селтәде дә кулындагы кәгазь акчаларны өстәлгә ташлап чыгып китте. Рәния үзләре урнашкан купе янындагы вагон тәрәзәсе буенда сөялеп тора иде. Ул үзенә таба абына-сөртенә атлаучы Минәткә нәфрәтләнеп карап торды. — Минем җаныкаем менә кайда икән, — диде Минәт, исерек тавыш белән бөтен вагонны яңгыратып. — Кайда кешеләрең? — дип сорады Рәния аннан, ачулы тавыш белән. — Син бит, бүтәннәр каядыр чыгып киткәннәр, дигән идең. — Ха-ха-ха! Шулай дидеммени?.. Дөресен әйтмәгәнмен, ызначит... Купены тотаигы белән сатып алдым мин... Ә нигә, без үзебез дә арзанлы малай түгел. Рәниянең бөтен күкрәген тутырып ниндидер ярсулы һәм үкенечле югалту тойгысы тыелгысыз төстә үсеп килә иде. Ул аны ничаклы тоткарларга тырышса да, җиңә алмады. Бу сәер тойгының асылы бүген Минәтнең — һәрвакыт бик ягымлы һәм тәмле телле булып кыланган егет кисәгенең, моңарчы үзе дус итеп йөргән кешенең — бизәкле кабыгын салып шәрәләнеп калуы булды. Шушы мәгънәсез һәм куркыныч дөнья белән танышу яшәешенең кайсыдыр чатында чынбарлыкка ашарга тиеш иде. Хәвефле чатка Минәт үзе алып килде. Кем белә, бәлки, бу юлы да, Рәниянең күзе томаланып, бүгенге күргәнен абайламый калыр иде. Күзенең хәзерге үткенлеге бары тик Рәфис белән очрашуыннан булды. Аның могҗизалы һәм шыр ачык дөньясы каршында Минәтнең яшәү рәвеше, тормыш позициясе бөтен шыксызлыгы белән аның күңелен ярып керде. — Әйдә, керик купебызга, — диде Минәт, Рәнияне шул якка тибәреп, — ял итик. Рәния читкә тайпылды. — Кермим. — Син нәрсә, төне буе шунда басып торырсыңмы ? Рәния аска карады. — Сыең өчен рәхмәт. Тик мин китәм. Минәтнең күзләре маңгаена менде. — Китәсең? Кая китәсең? Поезд бит бу, аннан төшеп ка - лып булмый. — Була! Синең поездыңнан төшеп калырга булдым мин, Минәт. — Нәрсә? Нәрсә? — Минәт, Рәнияне ачыграк күрергә теләгәндәй, күзләрен угалады, тирләгән һәм кан баскан күз бәбәкләрен зуррак ачып эшнең асылына төшенергә тырышты. — Кая төшәсең! Аягыңны сындырырсың! Рәниянең тавышы калтыранды. — Сынасы сынган инде! — Нәрсә сынган? — Күңелем сынган, Минәт. Минәт кызның биленнән кочып иркәләргә, назларга теләде. — Юләрләнмә, Рәния, әйдә, керик. Оныт барсын да! Бө - тен дөньясын оныт! — Уен бетте! — диде Рәния, куллары белән агарынып калган йөзен каплап. Ьәм тар коридор буйлап купелы вагонның аргы башына таба китте. Минәт ава-түнә авыр атлап аны куып җитте һәм, капыл хәрәкәт белән Рәниянең беләгеннән эләктереп, тупас итеп үзенә таба әйләндерде. — Б-болай гына китмәссең, м-матурым. И-ике елдан артык мин сине саклап йөрдем... Күпме вакытымны әрәм иттем, күпме акча туздырдым! Гаҗәпләнмә бер дә, санап бардым — мең ярым! Мең ярым, ишетәсеңме? Ш-шуны түләсәң, китәрсең, матурым!!! Монысы чиктән тыш иде. Шушы чаклы коточкыч оятсызлыкны, мәгънәсезлекне ул барлы-юклы кыз гомерендә беренче мәртәбә ишетте. Кем дә булса хәзер ул ишеткәннәрне сөйләсә, ул һич кенә ышанмас иде. Менә нинди кабахәт кешене дус итеп, аның сүзләренә ышанып, хәзер әйтергә дә куркыныч, хәтта яратып йөргән бит ул! Рәния, бөтен гәүдәсен катырган тыелгысыз көчнең ташуыннан, үз-үзен белештермичә Минәтнең мимылдап торган көпшәк яңагына сугып җибәрде. Ьәм, бүтән артына әйләнеп тә карамыйча, купе ишекләренә, тәрәзә рамнарына бәргәләнеп-суккаланып, янәшәдәге вагоннарга таба йөгерде. Шәмсүн килеп кергәндә, Рәфис башын да күтәрмичә нидер язып утыра иде. — Иә, мин әйткәннәрне эшләдеңме, ыслушый? — дип сорады Шәмсүн керә-керешкә. — Син әйткәннәрне?.. Кайсысын ? — Нәрсә әйткән идем соң? Бер-берсенә бөтенләй ят булып әверелгән элеккеге дуслар эчке киеренкелектән сыннары катып кысан бүлмә буйлап әрлебирле йөрде, максатсыз-нисез әле бер әйбергә, әле икенчесенә килеп тотынды, икесе дә бертуктаусыз авыр итеп көрсенде. Рәфис күтәрелеп тә карамый, ә Шәмсүн, ул күрмәгәндә, аңа астыртын караш ташлап ала иде. Ул, билгеле, үзен Рәфис алдында гаепле итеп сизә, шуңа вөҗданы газаплана, акланыр өчен алҗып һәм тинтерәп кирәкле сүзләр эзли. Ләкин ул сүзләр юк, булуы да мөмкин түгел... Ә шулай да Шәмсүнгә Рәфис каршында үзенең гаебен җиңеләйтер өчен нидер уйлап табарга кирәк бит. — Синең белән сөйләшү кыен миңа, — диде Шәмсүн, зарланулы тавыш белән. — Бөтенләй дошман булып киттең, ыслушый. Хәтта дусларыңның туена да килмәдең. Бәлки... Рәфиснең капыл чагылып киткән нәфрәтле карашыннан Шәмсуннең сүзе өзелеп калды. Ул: "Алай", — диде дә, ике учын тезләре арасында кушырып, утыргычка барып утырды. Түбән караган килеш, башын да күтәрмәде, гүя аңа Рәфис әле һаман шул үтергеч карашы белән текәлеп тора кебек тоелды. Мондый авыр хистән ул кечерәеп, бөрешеп калгандай булды. Рәфис, Шәмсуннең мескенлеген тоеп, үзен аннан өстен хис итте. Шул горур тойгыдан аның ирен читләре елмайгандай кыймылдап куйды, күзләрендә усал очкыннар кабынды. — Син юкка кайгырма, Шәмсүн дус, — диде ул , гадәттә булмаганча ныгып киткән тавыш белән, — бернәрсә дә җимерелмәде... Мин аннан күптән бизгән идем инде. Араны өзәргә намусым базмыйча, кызыйны кызганып кына йөри идем... Бу сүзләрдән Шәмсүн канатланып урыныннан сикереп торды һәм Рәфис янына ук очынып килде. — Чыннан әйтәсеңме?.. Миңа рәнҗемисеңме?! Ул ярсып, кубарылып яңадан өстәлдәге кәгазьләрен актара башлаган Рәфисне, иңнәреннән кочып, дустанә үзенә тартты. Рәфис чыраен сытып, салмак кына аның кулларын үз җилкәсеннән алды. — Менә, — диде ул, кәгазьләренә башы белән ымлап, — синең тәкъдимнәрең хакында үз фикерләрен әйтүләрен сорап терлекче иптәшләргә мөрәҗәгать иткән идем. — Эчке киеренкелектән бушанырга теләп ул бермәлне тын торды. — Алар буш вакытта уйланганнар, кайберсенең бик кызыклы тәкъдимнәре бар. Беришесе минеке белән дә туры килә. Шуларны җыйнап, өйрәнеп, гомуми нәтиҗәгә килгәч, мин, һичшиксез, үземнең соңгы сүземне әйтермен. — Алай, алай ... Шәмсүн, Рәфис янына кергәнче, иң башта комплекс башлыгы бүлмәсенә кергән, Рәфиснең бу мавыгулары хакында үзеннән бер яклы аңлатулар кушып сөйләп биргән Минәтнең каршы фикере белән йогышланган иде. Шәмсуннең күз кабаклары кысылып, ирене үҗәтләнеп бөрешүеннән Рәфис аның үзе сөйләгәннәрен кабул итмәячәген аңлады, шулай да бирешергә теләмәде. — Мин аларны үз планнары , үз инициативалары белән эшләтергә тырышам, Шәмсүн! — диде ул һәм Рәния белән сөйләшүен исенә төшереп өстәп куйды: — Боерык белән генә эшләргә өйрәтергә кирәкмәс. — Ниләр уйлап чыгарасың син, ыслушый ?.. Ул халык, нәрсә әйтсәң, шуны гына эшләп йөрергә өйрәнгән инде. — Бусы начар. Чөнки өстән тагылган боеру, ни әйтсәң дә, аның үзенеке түгел, ул стенага бәрелгән резин туп кебек читкә сикерергә мөмкин. — Үтемле итеп боера белергә кирәк! — Тупны ныграк бәргән саен, ул тагы да ераккарак читкә сикерә. — Айрат Бәдретдинович белән икегезнең фәлсәфәгезгә иярсәң, аларны бөтенләй йөгәннән ычкындырып бетерергә була. — Хәтереңдәдер, мин үзем дә синең кебек тупас кылана идем. Төзүчеләр белән булган вакыйганы исеңә төшер. Шуннан соң мин күп уйландым... Ярамый икән ул алай, ярамый... — Нәрсә ярый, ярамый, белмим. Әмма тәртип булырга тиеш! Фәкать шулай! — Ьәр эшченең эчке дөньясыннан чыккан тәртип. Андый эш кешесенең һәр омтылышы үзе белән. Уй-хыяллары, иҗади планнары үзе белән... Шул нәрсә аны һәрвакыт эшкә әйдәп тора. Бу теләк тышкы тәэсир көченә аз бәйләнгән. Ул чит йогынтыдан башка да туа һәм дәвам итә. Аның ни дәрәҗәдә дәвамлы булуы кешенең шәхси үзенчәлегенә, йә булмаса, моннан соң ялганып киткән яшәеш төренең сыйфатына бәйле... Ә өстән куигып боерык белән генә эшләүчеләрдә бу нәрсә юк. Әйдәп торучы эчке омтылыш булмагач, эче бупбуш. Бары үзенә күрә, өстән килеп боеруны көткән сигнал системасы гына бар. — Болар барысы да, ыслушый, синең җитәкче белән буйсынучы төркем арасындагы араны кыскарту турындагы сәер һәм ахмак фәлсәфәңнән килеп чыга. Әйе, эшчеләр үзбашына уйлана төшсә, начар булмас иде. Ләкин уйланамы соң алар? Аларның үзләре белеп, аңлап эшли башлавын көтеп торырга вакытыбыз бармы? — Сирәк очракта ваемсыз кешене кузгатып җибәрү өчен көчләү алымы кирәктер. Тик кузгалып киткәч инде, ул кешенең үзендә дә эшкә омтылыш тәрбияләргә кирәк. — Минем моңа вакытым юк, аңлыйсыңмы шуны! Миңа хәзер үк, һич тайпылышсыз рәвештә боерган эшемне үтәүләре кирәк! Ә моның өчен буйсынган кешеләремнең мине үзсенеп бетмәүләре, җитәкче буларак, серле бөеклек итеп караулары... — Ышанып караулары ... — Ышаныпмы, юкмы, җитәкче икәнсең, ул сиңа баш ияргә, табынырга тиеш! — Шәмсүн, бөтенләй кызып китеп, кулларын айкый-айкый, бүлмә буйлап әрле-бирле йөри башлады. — Без, ыслушый, алланы тәхетеннән бәреп төшердек, кешеләр болай да йөгәнсезләнде. — Син әйткән серле бөеклек элеккеге вакытта билгеле даирәләрнең яман эшләр кылуларын, кешеләрне алдауларын яшерү өчен кирәк булган. Шуның өчен зиннәтле сарайлар, алтын тәхетләр, дәрәҗәле таҗлар уйлап чыгарылган. Хәзер кешеләрне табындырыр өчен әвәләп ясалган серле бөеклек турында сүз бара икән, димәк, аның артында көчсезлек, рухи ярлылык ята. Ә син, Шәмсүн, шул дәрәҗәле таҗ артына үзеңнең кешеләрне яратмавыңны яшерергә телисең! — Нәрсә дидең?! — Әйе, әйе! Югыйсә нигә сиңа ялтыравыклы таҗдар, ялган тәхетләр? Төкерекләп-әвәләп ясалган шикле бөеклек артына посып кешеләрдән яшеренү нигә?! Киресенчә, безнең максатларыбыз, кылган гамәлләребез халыкка күренебрәк торырга, җаныбыз якты дөньяга шыр ачык булырга тиеш! Кеше өркеткеч сыман авызын ыржайткан серле аллага түгел, аңлаешлыгы, чат үзенеке булуы белән кызыктырып, тартып торучы тормыш югарылыгына гына теләп тартыла. Бу югарылык каршында без бөтенебез бертигез. Беребезгә дә тәхет бирелмәгән. Шәмсүн Рәфиснең соңгы сүзләрен чыраен чыта төшеп тыңлады. Яңакларының өрелеп китүеннән, күз карашының сүрәнләнеп калуыннан Рәфис әйткәннәр белән килешмәве ярылып ята иде. Ничә еллар буе җитәкче урында эшләгән бу кешенең бары үзенең хаклы булуына күнеккән холкы, тәҗрибәсе үзеннән шактый ким булган берәүнең өйрәтүләрен кабул итмәде. Ьәм каршы фикергә, кисәтүгә энәләре тиз тырпайды аның. — Беләсеңме нәрсә, Рәфис дус, — диде ул, "дус" сүзенә мәсхәрәле басым ясап, — яшьтәш булсак та, мин дөньяны синнән шактый күп күргән, синнән дәрәҗәлерәк урыннарда утырган кеше, шулай булгач, кирәк-кирәкмәскә акыл сатма инде син миңа. Бар акылым белән яшәргә ирек бир! — Бу минем сүзем генә түгел, Шәмсүн, синең эш стилең турында мин күп уйландым, иптәшләр белән дә киңәштем. Алар да шул ук фикердә. Шәмсүн бөтенләй ярсып китте. — Бик оста булсалар, үзләре минем урынга утырсын! — Анысына бик ашыкма, без әйткәннәр хакында уйланып кара. Синең совхоз җитәкчелегендәге уңышсызлыкларга шундый зарарлы эш стиле гаепле түгел микән? — Үткәндәге ялгышлыкларым белән кыйнама мине! Рәфис басынкы тавыш белән, ләкин нык итеп әйтеп салды: — Чөнки син шул үткәндәген дәвам итәсең! Тәнкыйтьтән тиешле нәтиҗә ясамыйсың. — Алай... — Ничә мәртәбә комплексны аерым карауга җайлап үзгәртеп корырга кирәклеге әйтелде, синнән уңай җавап ишеткәнебез юк бит. Әллә әйтәләр сиңа, әллә — юк... — Рәфис, Шәмсуннең сүзсез калуыннан файдаланып, ничектер үзгәреп киткән тавыпг белән әйтте: — Без идарә әгъзалары белән киңәшкәннән соң, синең авызыңнан тартып чыгарып булмый торган җавабыңны көтмәскә булдык, комплексны бүгеннән башлап сыерларны аерым карауга җайлап үзгәртеп кора башладык. Шәмсун күзләрен акайтты. — Ә проект? — Проектны да яңабаштан төзедек. — Бу ... бу... Шәмсун, кабарынып-бүртенеп, кәнәфиен аудара язып урыныннан торды, кулларын айкаштырып, иреннәрен дерелдәтәдерелдәтә иң усал сүзләрне эзләде. Бугазыннан кубарылып чыккан давыллы аваз Шәмсуннең күгәренеп киткән иреннәреннән ычкынгандырмы, юкмы, шул вакыт туп ядрәсе шартлагандай көчле гөрелдәү бөтен дөньяны селкетеп җибәрде. Кешеләр, төрле яктан сибелешеп, шул дәһшәтле шартлау ишетелгән якка йөгерештеләр. Өстенә бомба төшеп ярылгандай, яңа салынып яткан терлекчелек комплексы җимерелеп ята иде. Төш вакыты булганга, әле ярый эчке якта кеше булмаган, түбә ябып ятучы алты кеше түбәсе-ние белән бергә җиргә ишелеп төшкән. ...Чинап, "апгыгыч ярдәм" машинасы килеп җитте. Машинадан ашыгып ак халатлы шәфкать туташлары төшеп бәла булган урынга таба йөгерештеләр. Имгәнгәннәрнең кулаякларын, башларын ак марля белән урап, култыклап машина эченә урнаштырдылар. Машина тузан туздырып кузгалып киткәндә, шулар арасында ыгы-зыгы килеп йөргән Рәфис, өс-башы ертылып, буялып беткән хәлдә, урам уртасында басып тора иде. ...Моңарчы тыныч һәм сүрән генә йөргән Шәмсун бүген әллә ничек ашкынып, дәртләнеп кайтып керде. Көлсу җансызлык иңгән йөзенә саран алсулык җәелгән, яшькелт төстәге сусыл күзләре явыз тантана белән яна иде. — Башбаштакланып йөрүенең җәзасын алды ахыр чиктә! — дип кычкырды ул, гөрелдәвек тавыш белән. — Ишелде!!! Гөлфинур сүзнең ни хакында баруын шунда ук төшенде, ләкин иренең бу дуамал тантанасын кабул итәргәме-юкмы дигән күк, уйлары белән каядыр китеп, кулларын җәйгән хәлдә хәрәкәтсез калды. Шәмсун, капыл гына килешсез талпынып, хатынын кочып алды, сакал-мыек төрткән яңагы белән аның аксыл йомшак битенә ышкыла-ышкыла авыр пышылдады: — Димәк, бик белдекле даһиның проекты яраксыз булып чыккан. Ха-ха-ха! Әле менә икенчесе дә ишелер, хәлемнән килсә, анысын үзем җимертер идем! — Шәмсүннең тавыигы зәһәр гырылдауга күчте: — Барысын да, барысын да!.. Үзләре хәрабәләр астында калып коймакка әйләнсеннәр иде! — Ул, явызланып, ярсып, зур һәм тупас куллары белән Гөлфинурның сыгылмалы, җыйнак гәүдәсен кыскалап, башын аяусыз боргалый-боргалый, хатынының битен, муенын шашынып үбә башлады. — Ха-ха-ха! Менә, менә шулай кирәк! Ату, әзергә бәзер яшәмәкче, ә! Тот капчыгыңны киңрәк! Гөлфинур, иренең чәнечкеле яңакларыннан, тәмәке һәм кызыл аракы исе аңкыган тынчу сулышыннан качарга омтылып, тартыла-тартыла ыңгырашып, башын читкә каерды, гырылдавык тавышыннан өшеп, гарык булып, елап җибәрер дәрәҗәгә җитте. Ниһаять, Шәмсүн хатынының буйсынмас хәрәкәтләре үзенең күңел ташуына, чәбәләнүләренә тәңгәл килмәвен абайлап, читкә талпынган гәүдәсен кочагыннан җибәрмичә, башын арткарак алып, шуны Гөлфинурның йөзеннән күрергә теләгәндәй, бермәлне аңа карап торды. Аның бөтенләй теләктәшсез шәүлә кунган күз карашын, үҗәтләнеп кысылган иреннәрен күргәч, Шәмсүннең өстенә бозлы су койгандай булып китте. Ул, хатынына карамыйча гына, өметсез хәрәкәт белән аны үзеннән читкә этеп җибәрде һәм, салкынча маңгаен ике учы белән учлап, стена буендагы чуар корамалы диванга барып утырды. Бүлмәдә авыр һәм тынчу тынлык урнашты. Зәкия ханымның күк крепдешин күлмәк аша бүселеп торган тулы гәүдәсен мимылдатып, түгәрәк аксыл йөзле, агара төшкән коңгырт чәчле башын артка ташлап китапханә ишегенә юнәлүен Гөлфинур тәрәзәдән үк күреп калды. Тагы: "Укучылар саның ник аз, формулярларың нигә тәртиптә түгел", — дип, җан-бәгыремә тияр инде. Бүтән чакта да авыл советы председателе булып эшләүче Зәкия ханымны күрсә, әллә өрәге каты инде, ул һәрвакыт коелып төшә иде. Бу юлы да Гөлфинур кабаланды, каушады, инде ишектән үк килеп кергән авыл советы башлыгына урындык тәкъдим итәргә ашыкканда, өстәлгә өеп куелган китапларга терсәге тиеп, алары шап-шоп идәнгә коелды. Бөтен тәне кызышып, шыбыр тиргә батып, китапларны идәннән җыеп маташканда, ул Зәкия ханымның, авыр гәүдәсен иеп, мышный-мышный үзенә булышканын күреп шаккатты. — Зарар юк, зарар юк, — диде Зәкия ханым, Гөлфинурның аптырап, хәтта куркып калганын күреп. — Аның һәрвакыт кырысланган йөзе төче ягымлылык белән балкый иде. Бу Гөлфинурга үзен кулга алырга ярдәм итте. — Бүген укучылар конференциясе үткәргән идем, — диде акрын һәм басынкы тавыш белән, — шулар белән кайнашып бүлмәне тәртипкә китерергә дә өлгермәдем. — Синеке кебек китапханә булса, бүтән авылдагылар бертуктаусыз шапырыныр иде әле, — диде Зәкия ханым, калын иреннәрен салмак кыймылдатып, һәм тагы ягымлы итеп елмайды. Авыл советы башлыгының үзен шулай мактап үсендереп җибәрүе Гөлфинурның күңеленә хуш килде. — Тырышкан булам инде, Зәкия апа, әле менә... — Бик әйбәт, Гөлфинур, бик әйбәт. Гөлфинур, Зәкия ханымның шома йөзенә багып, соры күзләреннән чынлыкны, ихласлыкны укымакчы булды. Ләкин үзенә сөеп караган караш артында ни ятканын чамалавы кыен иде. Шул эшендә озак кына эшләп үзенең чын асылын, уйларын эчкә яшерергә, кешесенә, вакытына карап үзен ничегрәк тотарга, йөз чалымнарын ни рәвеш үзгәртергә, шуңа ярашлы ниндиерәк сүзләр сайларга кирәклеген өйрәнеп беткән иде ул. Зәкия ханымның урынсызга да үзен үсендереп җибәрүен, бу вакытта гашыйкларча балкыган күз карашының эшнең төп мәгънәсенә туры килмәвен бераз сизеп алганда саграк, тыенкырак булырга тырышса да, әллә ни тәҗрибәсе булмаган яшь хатын өчен болай эшләү көч җитмәс ихтыяр сабырлыгы таләп итә иде. Бу рәвеш үзен газаплаганчы, очындыргыч сүзләрне тыңлап шуңа ышанып утыруы ләззәтлерәк иде. Әйе, әле берничә ай гына элек үзенә кадәр эшләгән хатынны юк кына гаебе өчен дә пыр туздырып, хәзер шактый вакыт үткәч, димәк, бөтен шапшаклык аныкына әверелгәч сүз әйтмәгән Зәкия ханымның ни өчен шулай үзгәрүен ул белә. Шәмсүн янына кергән арада, ул аның машина-мазар сорап торганын күргәне бар. Башка вакытта үзен бик һавалы тоткан бу хатын директор каршында ничектер кечерәеп, хәтта мескенләнеп калган кебек була... Авылдагы власть башлыгы бит югыйсә. Шәфәкъ кызыллыгына манчылган авыл урамы буйлап өенә кайтып барышлый, Гөлфинур каршыга очраучыларның үзенә мөнәсәбәтен чамаларга тырышты. Игътибар итми генә йөри икән, моңарчы бик таныш булган кешеләрнең күз карашы, исәнләшеп йөрү рәвешләре үзгә; беришесе кирәгеннән артык хөрмәт күрсәткән була, икенчеләре исә, киресенчә, аңа чит кешегә ятсынып карагандай салкын битараф караш ташлый. Янәсе, директор хатынына ялагайлана дип уйлый күрмәсен. "Директор хатыны". Гөлфинур, иренен кыйшайтып, ачы елмаеп куйды. Рәфис белән бергә була алса, кешеләрнең аңа булган мөнәсәбәте ниндиерәк булыр иде икән? Күкрәк эчендә яңадан үкенечле әрнү куерып килгәнен сизеп, ул Рәфис турындагы уйларны куарга ашыкты. Ул моны шактый еш эшли. Чөнки аның бик тә таныш йөзе әрсез бер сыкрау булып әледән-әле яңара тора. Бу тере һәм ябышкак сурәттән арыну бик җиңелдән түгел. Кайчакларны күңеле аны үзе чакырып китерә, йөз чалымнарын күз алдында терелтә, кара-каршы ягымлы сүзләр әйттерә, яисә, киресенчә, аның белән бәхәсләшә, бу бәхәстә үзен хаклы итеп, ике араның өзелүендә гаепсез итеп калдырасы килә. Моның өчен әллә ничаклы дәлилләр уйлап чыгара. Шулай итә-итә башы арып бетә. Ьәм ул тагы аны үзеннән куып җибәрә. Кычыткан сырышкан тар тыкрыкта өсте-өстенә тәртипсез рәвештә өелеп яткан соры таш плитәләрне күргәч, комплекс бинасы ишелеп төшкән мәлдә иренең урынсыз һәм дуамал тантанасы Гөлфинурның исенә төште. Кеше эгоизмы бәреп чыккан ул хәерсез көн болай да үзара якынлыгы чамалы ике араны тагы да ераклаштыргандай итте. Шәмсүннең авылда бер дигән йорт төзим дип шаулап йөрүе, капка төбенә кызыл һәм ак кирпеч китертергә дә өлгерүе Гөлфинурның хыялын бер мәлгә уйнатып алса да, әнә шул вакыйгадан соң, беленер-беленмәс кабынган алсу томан таралып, җир өстендә көндәлек борчу, мәшәкатьләрдән гайре юанырлык нәрсә калмады. Менә хәзер дә тигез рәт булып тезелгән, ире әйтмешли, заводтан әле яңа гына пешеп чыккан кирпеч өемнәрен ул илтифатсыз гына әйләнеп үтте, хәтта капка төбенә выжылдап килеп туктаган "каблук"тан ак тешләрен елтыратып килеп чыккан боҗырдай җитез шоферга да көндәгечә елмаймады, вак-вак атлап өйгә кереп китеп, ак тастымал ябылган үз заказы — кайнар гөбәдияне сүрән битарафлык белән ачып карады. Тавыш-тынсыз салмак кына килеп туктаган "Волга"дан Шәмсүн белән бергә кырык яшьләрендәге базык гәүдәле кеше чыккач, Гөлфинурның хатын-кызга хас кызыксынучанлыгы җиңде, ул, тәрәзә аша күзәтү белән генә чикләнмичә, йомпгак. башмагын аяк очына элде дә йөгереп ишегалдына чыкты. Шәмсүн, бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, кайда йорт булырга тиешлеген, кухня, йокы, зал бүлмәләренең нинди буласын дәртләнеп әлеге кешегә сөйләп маташты. Аныңча, ишегалдына чыга торган урында таш колонналар, парадный фонтанында — көч символы — корбанына ташланырга торган арыслан һәйкәле, түр ишектә төрле төстәге витражлар, зал ягының түшәмендә хәзерге заман орнамент бизәкләре булырга тиеш. Теге кеше баскан килеш, планшетын тезенә куеп, Шәмсүн сөйләгәннәрне сызым кәгазенә теркәп барды. — Син Шәяхмәтов, белгеч кеше, — диде Шәмсүн, — бүтән нечкәлекләрен үзең чамала. Кара аны, миннән китте, иясенә җиттегә түгел. Бу тирә авыл кешеләре, ул йортны күргәндә, гаҗәпләнүдән авызларын ачып телсез калырлык булсын. — Тырышырмын, Шәмсүн Хәерович! һәрхәлдә , сездән шелтә ишетердәй итмәмен. — Тәк, кайчан өлгертмәкче инде син эскизларны ? — Бик сузмабыз инде. Шулай ук ашыгу да ярамас. — Озак маташма, ыслушый. Салкын көз кергәнче йортны очлап чыгарга кирәк! — Шушы көннәрдә минем сезгә килеп чыгасым бар бит. Авылыгыз планын сызу хакында. Менә шуңарчы мин кайбер нәрсәләр сызгалармын, һәм төпләп торып сөйләшә дә алырбыз. — Яхшы . Шулай итәрбез. Ике ир-егетнең бу сөйләшүе Гөлфинурның күңелен яңадан очындырып җибәрде. Шәмсүннең бик эшлекле итеп сөйләшә белүе, ирләрчә үтә катгый булуы аңа һәрвакыт ошый. Ә монда, аның холкы җәлеп итүдән битәр, Гөлфинурның үзенең киләчәге — кайчандыр бай кешеләр хозурлык эчендә яшәгәнчә, бүтән хатын-кызны көнләштерерлек тормыш корып җибәрүе күз алдына килде. Зиннәтле киләчәк вәгъдә иткән иренә рәхмәт йөзеннән ул, дәртләнеп, үзе дә көтмәгәндә, аның муеныннан кочып алды. — Бик булдыклы кеше син, Шәмсүнем, шуңа да кияүгә чыктым бит мин сиңа! — диде ул, кайнар пышылдап. Шәмсүн башта аптырап калды, Гөлфинурның ихласлыгын сынагандай, һәрвакыттагыча үзеннән этә төшеп, аның күзләренә карап торды. Бу мизгелдә алдамыйлар иде хатынның күзләре. Шәмсүн ул саф зәңгәр күзләрдә беренче тапкыр наз һәм ихласлылык күрде. Аның үзенең дә күңеле кузгалып куйды, һәм омтылышлы талпынып, шул ук вакытта бераз тупасрак та итеп, ул хатынын куәтле кочагына алды. Алар шул рәвеш, бер-берсенең еш-еш сулауларын ишетеп торган хәлдә, кузгалмый өйалды баскычы буенда басып тордылар. — Тукта, Гөлфинур, — диде Шәмсүн, нәрсәнедер исенә төшереп, — мин тиз генә ашап алыйм да идарәгә барыйм. Тиздән совхозга комиссия киләчәк бит. Эшләрне җайлапкараштырып куярга кирәк. Бер-берсенең кочагына сеңгән тәннәр аерылгач, минутлык хисләр кайнарлыгы юкка чыкты. Таш колонналы, орнамент бизәкле бинага әйләнүне көтеп яткан урамдагы кирпеч өеме яңадан кирәксез нәрсәгә әйләнде. Киңәшмә тәмамланып, белгечләр тәмәке тарта-тарта урамга сибелгәннәр генә иде, идарә каршына, акрын гөлдерәп, "УАЗ" машинасы килеп туктады. Машинадан, күзлеген төзәткәләп, юка плащ кигән һашимов килеп чыкты. Иртәнге җил, аның чигәләре агара төшкән саргылт чәчен бер якка сибеп, баш түбәсендәге пеләшен шәрәләндерде, һашимов, сул кулы белән чәч учмасын баш түбәсенә җыя-җыя, икенчесен күрешергә дип сузып, баскыч төбендә җыелып торган төркемгә якынлашты. Беренче булып ул Шәмсүн белән күреште, күзлек астыннан бәбәкләрен уйнатып һәм юка иренен кыймылдаткалап, аңа нидер сөйләнеп алды. Аннары, озак кына итеп, Айрат Бәдретдиновичның сөякчел кулын кысып торды. Рәфискә кул биргәндә, йөзе баягы көләчлеген югалткан, ничектер сүрелеп калган иде. — Нишләвең бу, — диде ул аңа, — бүтәннәр төзи, ә син җимерә башлагансың. — Әллә шаяра, әллә җитди итеп әйтә, күзлек аша елтыраган бәбәкләреннән моны сизеп булмый иде. Рәфис тә моны уенга алырга ашыкмады. — Бәлки , хәерлегәдер, — диде ул, "киттек" дигәнне аңлатып, кулы белән юлга таба ишарәләп, — әле ярый кешеләр түбә астында калмады. Әйтергә кирәк, бәхетле очрак: менәменә буяучы хатын-кызлар килеп җитәргә тиеш иде. Шул вакыт Шәмсуннең чиксез явызлыктан бөтенләй карлыгып җиткән тавышы яңгырады: — Казбек Зиннәтович, минемчә, корылма җимерелүгә төп сәбәп Рәфис Гәрәевичның миннән сорамый-нитми әзер проектны үзгәртүендә. һашимовның күзләре күзлек аша яшькелт очкын чәчеп алды. — Нинди башбаштаклык! — Без бу мәсьәләне киңәйтелгән бюро утырышында ка - радык. Тик ни өчендер бу утырышка Шәмсүн Хәерович килми калды. Карарны без аңа соңыннан җиткердек. — Мин сиңа ризалык бирдеммени?! — Ә нигә бирмәдең? Минем дәлилләрем ышандырырлык түгел идемени? Аннан соң, син бит үзең дә... һашимов барган җиреннән тукталып Рәфисне бүлдерде: — Нинди дәлилләр ул? — Сыерларны төркемләп ашатканда, тазараклары көчсезләрен кыерсытачак. Нәтиҗәдә алар тагы да кәегәчәк. Ә терлек азыгын шул көйләренә артып калырлык итеп әзерләргә совхозның мөмкинлеге юк. һашимов ике кулын да җәеп җибәрде. — Менә сиңа, эш беткәч исәнме әле кодагый! Чынлап әйткәндә, син әледән үк терлек азыгын мөмкин кадәр кимрәк әзерләргә планлаштырасың шикелле. Болай булмый, агайне. — Соң, үзегез уйлап карагыз: болынлык беткән, күпьел - лык үлән җирләре ташландык хәлгә килгән. Инде биш-алты еллык люцерна чәчүлекләре бар. Быел гына без ул җирләрне яңарта алмыйбыз бит. Моның өчен берничә ел вакыт кирәк. Өстәвенә терлек азыгы сатып алырга совхозның кесәсе чамалы. Шулай булгач, сез нишләргә кушасыз соң? — Анысын син уйла инде! Шуның өчен дә баш зоотехник итеп куйганнар сине. — Менә без уйладык бит. Шуңа күрә проектны үзгәр - тергә карар иттек тә. — Бик шәп иткәнсең! Каш ясыйм дип, күз чыгарып куй - гансың! — Комплекс җимерелүнең сәбәбе, Шәмсүн әйткәнчә, проект үзгәртүдән түгел. Мин моңа йөз процент ышанам. Чөнки ул үзгәртүләр бинаның эчке җиһазларын яңабаштан коруга гына кайтып кала. — Күрербез... Җимерелгән комплекс бинасы янына җиткәндә, проектлаштыру оешмасыннан килгән озын буйлы яшь кенә егет, уртага ишелеп төшкән тимер-бетон плитәләрне, кыегаеп басып калган баганаларны карап, рулет тасмасы белән үлчәп йөри иде. — Иә, эш нәрсәдә? — дип сорады Һашимов аңардан. — Нәрсәдә булсын, — диде егет, чак ишетелерлек тавыш белән, — тимер-бетон плитәләрдән торган авыр түбәне аркылы салынган тимер матча тотып тора алмаган, бөгелгән. Җитмәсә, уртага бер генә багана утыртылган икән. — Менә күрдегезме, — диде Рәфис, үзенең хак булып чыгуына канәгать калып. Һашимов, аның сүзләрен ишетмәмешкә салышып, проект оешмасыннан килгән егетне битәрләде. — Башта ук шуны исәпләргә булмый идеме? Егет башын түбән иде. — Мин нәрсә, әле күптән түгел генә эшли башладым. Һашимов, юка иренен бөрештереп, сукранырга тотынды. — Бездә шулай инде, нинди булса да этлек эшләсәләр, гаеплене тапмассың. Иә ул үлгән була, йә чыгып качкан. Ә яңа эшкә урнашкан кешегә ни — мин белмим, и шуның белән вәссәлам. Чөнки белмимнең башы авыртмый. — Ул нәфрәтләнеп егеткә карап торды. — Моның өчен судка бирергә кирәк сезне, белдеңме! һәм бирербез дә! — Ул ни әйтергә белмичә агарынып басып торган яшь проектчы янына килде. — Иә, ни эшләргә боерасың инде син безгә? Егет каушады, ык-мык итте. — А-акт төзәргә кирәк булыр. Нәтиҗәсен хәбәр итәрбез. Минемчә, тимер матчаны тимер-бетонга алыштырып, уртага бер багана урынына икене утыртырга кирәк булыр. — Хәбәр итмәссез, — диде һашимов тешен кысып, — әнә баш зоотехник үзе яныгызга барып, китергән зыян өчен совхозга күпме түләргә тиешлегегезне дә белеп кайтыр. Шунсыз дөрес булмас! Төзегез актны! һашимов, ачуыннан аскы иренен турсайтып, төркемнән читкә китте һәм, ике кулын күн плащы кесәләренә тыгып, беравык авыр мышный-мышный, бер сүз дәшмичә басып торды. Әлеге егет актны таш плитә өстенә салып кына язмакчы иде, тик Шәмсүн аның кулыннан кара тышлы папкасын, кәгазьләрен алды да әле дә читтә басып торган һашимовка таба борылып дәште: — Казбек Зиннәтович, әйдәгез, минем бүлмәгә генә киттек. Анда актларны төзергә дә уңай булыр. Баш зоотехник бүлмәсе янында Шәяхмәтов совхоз директорын көтеп тора иде. Бер кулына юл тузанына буялган соры төстәге юка плащ, икенчесенә дипломат тоткан. Ул, Шәмсунне күреп алгач, уң кулындагы плащын сулына күчерде дә озын бармаклы каты кулын аңа сузды. — У, син дә мондамыни әле? Әллә сине дә урынны тикшерергә җибәрделәрме? — Юк, — диде Шәяхмәтов, — мин үзебезнең мәсьәлә буенча... — Шулаймы ? — диде Шәмсүн, канәгатьләнүдән яшькелт күзләрен кыскалап. — Ну, ярый, бигайбә! Тик бераз гына сабыр ит, ыслушый, актка кул кую белән, мин синең карамакта булырмын. — Ярый соң... Ашыкмаска да була. Ул папирос тартмасын шартлатып ачты, капкачы эченә ябыштырылган ялангач хатын-кыз сурәтенә кәефләнеп карый-карый, нечкә бармаклары белән сигарет эләктереп алды. Аны иреннәренә кысып кабызды да, тарта-тарта, коридор буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Актларны төзеп бетереп бүлмәдән чыгып килешли, һашимов коридордагы кешегә кул биреп күреште. — Килеп җиттекме, иптәш Шәяхмәтов, — диде ул аңа, аннары Шәмсунгә борылып әйтеп куйды: — Таныш бул, районның баш архитекторы, әле күптән түгел генә эшли башлады, энергияле иптәш. — Үзе Шәяхмәтовка бармак янады: — Мактады дип борыныңны күтәрмә тагы. — Ә без таныш, — диде Шәмсүн тыныч кына. — Ә, шулаймы? Бик яхшы булган. — Коридордан чыгып авыл ягына таба атлаганда, һашимов кулларын бертуктаусыз селки-селки сөйләвен дәвам итте: — Эш менә нәрсәдә, иптәш Сәхәпов, озакламый бирегә комиссия әгъзалары килеп җитәргә тиеш. Ягъни санэпидстанциядән, янгыннан саклау оешмасыннан, баш җир белгече, баш ветеринария врачы һәм башкалар. Ә үзегездән үзең, авыл советы рәисе, тагы... тагы, тәҗрибәле иптәш буларак, Айрат Бәдретдиновичны алырбыз. Ә комиссияне миңа җитәкләргә тәкъдим ителде. Үзең дә сизәсеңдер, бурыч шул: булачак агрошәһәрчек өчен җир участогы сайлап акт төзергә тиешбез. — Безнең бу мәсьәлә буенча фикеребез бар иде, — дип сүзгә кушылды Рәфис. — Фикереңне соңыннан сөйләрсең. — Һашимов күзлеген салып, пыялаларын кулъяулыгы белән сөртеп алды. Аннары Шәмсүнгә таба борылып дәвам итте: — Актны төзегәч, Республика Төзелеш министрлыгына илтеп бирерсез. Шуннан соң министрлык проект оешмасына проект төзүне тапшырыр... Бу әле башы гына. Проект төзегәнче, бер-бер артлы белгечләр килеп сайланган участокны аркылыга-буйга, тирәнгә таба тикшереп үзәгегезгә үтәрләр әле. Урынның топографик картасын төзү дисеңме, грунтның сыйфатын белер өчен геологик тикшеренүләр үткәрү дисеңме, әле тагы җир асты суларының нинди тирәнлектә ятуын, яз көне күпме су җыелуын ачыкларга дип, гидрогеологлар да килер. Кыскасы, эш җитәрлек булыр. Шулар җыйган нәтиҗәләрдән чыгып кына шәһәрчекнең проектын төзергә мөмкин булыр. — Казбек Зиннәтович... — Тыңлыйм сине, Исрафилов. — Безгә башта сөйләшеп алырга кирәк. — Сөйлә соң... — Юк, монда гына булмый, идарәгә керик без. Анда ке - шеләр көтеп тора. Башнмов Рәфиснең йөзенә күтәрелеп карады, баш зоотехникның чырае үтә җитдиләнеп, хәтта караңгыланып китүеннән аның ниндидер мөһим һәм күңелсез сүз кузгатырга җыенганы күренә иде. — Эш менә нәрсәдә, — диде Рәфис, барсы да бүлмәгә кереп стена кырыендагы буш урыннарга урнашып беткәннән соң, — без совхозга тәкъдим ителгән эксперименталь йортларның башлангыч схемасын карап чыктык. Ул йортларның күбесе безнең эшчеләр өчен кулай түгел. Беришләре авыл кешесенең ихтыяҗына туры килми: ни каралтысы юк, ни бакча-фәләне каралмаган. Мунчаны әйткән дә юк инде, икенчеләре сарайга охшаш. Җитмәсә, таш плитәләрдән тора. Авыл агае мондый йортта яшәргә күнекмәгән. Башнмов түзмәде. — Син нәрсә тәкъдим итәсең? — диде ул, Рәфиснең сүзне кая таба алып барганын сизеп. Рәфис катгый итеп әйтеп куйды: — Без мондый йортлардан баш тартырга булдык! Һашимов, капыл хәрәкәт белән күзлеген салып, аптыраган кыяфәттә Рәфискә карап торды, аннары урыныннан ук торып басты. — Син нәрсә, — диде ул ачу белән, — авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме? Рәфиснең карашы нык, йөзе тыныч иде. — Бик әйбәт ишетә, Казбек Зиннәтович. — Ю -у-ук, ишетми торгандыр, югыйсә... — Ул Шәмсүнгә таба борылды. — Бу, бу нәрсә инде, иптәш Сәхәпов, ничек аңларга моны? — Үзегез күргәнегезчә, Казбек Зиннәтович, — Шәмсүннең тавышы зарланулы иде, — тик тормаган телдә бәла бар, ди. Үземә бәла чакырып китердем менә... Минем һәр эшемә аяк чала да тора Исрафилов. Бу юлы да... Ә бит ул, миннән сорамый-нитми, үзе министерствога барып, шул йортларны безгә бирегез, дип даулап йөргән. — Без ул чакта нинди проекттагы йортлар тәкъдим ителәсен белмәдек, — диде Рәфис тыныч кына. — Хәтәр уен уйныйсыз, — диде Һашимов, тавышына дәһшәтле аһәң биреп. — Чынлап әйткәндә, нәрсә килеп чыга: шул йортларны соңгы чиктә сезнең файдага хәл иттек. Инде менә тормышка ашырырга юл ачылгач кына... Сез шуны әйтегез, республикадагы агайлар хәзер безгә ни диячәк? Сез җитәкче түгел, бала-чага икәнсез, дип, бапгка. орачак бит алар. Өстәвенә... Рәфис һашимовны бүлдерде: — Казбек Зиннәтович, сез анысы өчен хәсрәтләнмәгез. Бөтен җаваплылыкны мин үз өстемә алачакмын. һашимовның тавышы калтыранды. — Үз өстеңә артык күп алырга җыенасың түгелме? — Кирәгенчә генә. — Ай-Һай, гаҗәпләндерәсез сез мине. Сезгә бушлай йортлар салып бирәләр, ә сез шуларның барысыннан... — Барысыннан да баш тартмыйбыз без. Үзебезнең авыл йөзенә туры килердәй биш йорт сайлап алабыз. Әле аларына да тирә-юнь табигатенә, бу якның традицияләренә туры китереп үзгәрешләр кертергә туры килер. Шеф оешмалары төзиячәк ике йортны шулай ук үз проектыбыз белән салдырачакбыз. — Калганнарын нишләтергә кушасың? — Белмим. Анысы сезнең эш. Һашимов җилкәләрен сикертеп куйды. — Ье , ансат кына. Сезнең эш бетте-китте. — Алучылары табылыр әле. — Ә табылмаса? — Табылмаса, эксперимент ясыйм дип, акча сарыф итеп торасы да юк. Димәк, андый йортлар авылга кирәкми! Без авылыбызны үзебезнең ихтыяҗыбызга, гасырлар буе яшәп килгән традицияләргә таянып һәм, билгеле, заман таләпләренә дә туры китереп төзергә уйлыйбыз. Авылның үзенә хас үз йөзе булырга тиеш. — Ала-а-ай, мин хәзер Беренчегә ни дип җавап бирим инде? Болайга киткәч, комиссия төзегән булып урын сайлап мәшәкатьләнүнең хаҗәте дә юк. Ярый, сау бул... Рәфис һашимовның юлына аркылы төште. — Юк, сез китәргә ашыкмагыз. Урынын сайлап алырбыз. Чөнки без авылыбызны төзүдән баш тартмыйбыз. Ә тәкъдим ителгән йортларның күпчелеге безгә кирәкми дип саныйбыз. — Мин сез тәкъдим иткән комиссияне җитәкләргә теләмим! Минем аңа вәкаләтем дә юк! Рәфис, җитез адымнар белән өстәл янына килеп, телефон трубкасын кулына алды. — Мин хәзер андый вәкаләтне бирүләрен үзем сорыйм. Һашимов нервыланудан калтыранган куллары белән күзлеген бер салып, бер киеп торды да Рәфискә сөзеп карап куркыныч пышылдады: — Җитте! М -мин сиңа, чынлап әйткәндә, артыгын узы - нырга ирек куймам! М-мин сиңа Шәмсүн Хәерович түгел! У-ул гына кулыннан рульне ычкындырган әнә! Моңарчы тыныч торган Айрат Бәдретдинович башын капшап алды да сүзгә кушылды: — Руль төшенчәсен ничек аңлыйсың бит, Казбек Зиннәтович. Безнең илдә партия башлап йөрүче ләбаса. Ә без партия әгъзалары белән бу хакта киңәштек, дөрес, бәхәсләр булды, ләкин күпчелеге хәзер Рәфис Гәрәевич әйткән фикерне яклады. Шәмсүн Хәерович, партия әгъзасы буларак, кабул ителгән карарны үтәргә бурычлы... — Үтәргә бурычлы?.. Ә Исрафилов үзе партия карарларын ничек үти, ә?.. Теге вакытта, райком бюросын санга сукмыйча, убса-кабак бәйрәме үткәреп йөрүен кая куясың? Шәмсүн Хәеровичка рәхмәт әйтсен — әгәр аның хакы дип Беренче каршына баш иеп үзем бармасам, белмим, бүген Исрафилов кайда булыр иде икән?.. — Ул бераз тын торды һәм янаулы тон белән әйтеп куйды: — Яхттгы! Бу мәсьәләне хәзергә ачык калдырабыз. Мин кайтып Беренчегә җиткерермен. һәрвакыт нәрсә булса да китереп чыгарып шау-шу куптаручы Рәфискә һашимовның нык ачуы килде. Гадәттә, үз янындагы кешеләрнең эш барышы хакында сорашмыйча калмый иде ул. Бу юлы чыгып барышлый алар белән саубуллашырга да онытты. Миендә берсеннән-берсе эчпошыргыч уйлар туглана иде аның. "Хәзер кайтып китеп Беренче секретарьга эштән китү турында әйтим микән әллә" дип тә уйлады. Аннары үз-үзен сүгеп куйды. "Ниндидер бер киребеткән малай аркасында эшеңне ташла тагы". Шәмсуннең халәте бөтенләй башкача иде. Рәфиснең РАПО башлыгы белән тарткалашуына ул эченнән генә сөенеп утырды. Әйдә, кем икәнен күрсеннәр тәти егетнең. Явызлык тантанасы аның кургашын балкышын хәтерләтеп сәер җанланып киткән күз карашында да чагыла иде. * * * — Әллә ничек бик уңайсыз килеп чыкты , — диде Рәфис Айрат Бәдретдиновичка, районнан килгән кешеләрне озатып, үзләре генә калгач, — сөйләшербез, аңлашырбыз дип уйлаган идек тә. Әллә таякны ныграк бөгеп ташладык инде... — Бөккәнсең икән, егетләрчә эшләгәнсең. Ул кадәресе минем генә кулдан килмәс иде әле. Рәфис Айрат Бәдретдиновичның күзләренә кистереп карады. — Ашыкмадыкмы , дим, Айрат Бәдретдинович, җиде кат үлчәдекме соң? — Үлчәдек, Рәфис, җиде дә, сигез кат та үлчәдек. Үзең уйлап кара: мәдәният корылмаларын — архитектураны да, рәсем сәнгатен дә, музыканы да бер калыпка кую кая алып бара — бер-берсенә ике тамчы судай охшаган төссез йортлар. Типовой йортлар дибез инде без аны. Шуңа өстәп тагы — бизәкләрнең бертөрлелеге. Бу авылда да шул ук, тегесендә дә... Хәтта шәһәрдә дә... Бар да берише... Шулай булгач, кеше Актайда яшәсә ни дә, Уразмәттә яшәсә ни. Ә җилкәдә яки итәктә яшәргә гадәтләнгәннәр күбрәгенә омтылучан. Бу күбрәге кайда? Шәһәрдә, шулай бит? Шуңа күрә ул бәндәләр шәһәргә ычкына да. — Синең сүздә хаклык бар, Айрат Бәдретдинович. Лә - кин син мәсьәләгә берьяклы гына якын киләсең. Авылның барыбер ниндидер үзгә ягы: табигатендәме, кешеләрнең яшәү формасындамы кала ич. — Күпме кала? Телевидение экранындамы яисә әлеге дә баягы дискотекалардамы? — Ул аерымлыкны мөмкин кадәр күбрәк калдыру безнең бурыч инде, Айрат Бәдретдинович. Бу авылныкы гына булган яшәү тирәлеген тудыру, шушы авыл кешеләренең йөзен билгеләгәнне. Күр, ничек кызык килеп чыга бит: Кеше шул тирәлек өчен яратылган, кечкенәдән бу үзгәлеккә ярашып, аны сөеп үскән, ди. Өстәвенә әлеге тирәлекне яхшырту өчен көч тә түккән. — Менә-менә, — дип, Рәфиснең фикерен эләктереп алды Айрат Бәдретдинович, — үзенеке булып, аерылгысызга әйләнгән яшәү урыны анасы кебек якын булачак аңа! Кеше үз анасы янында яшәүнең матди яки рухи кыенлыкларына түзә ләбаса, яхшы ана эзләп китми. Ана дигәннән, гәзиттә бер кызыклы нәрсә укыдым: һиндстандагы бер кеше, агачлар арасыннан барганда, бүре балалары белән мүкәләп уйнаучы өч-дүрт яшьлек малайны очрата. Кеше күргәч, бүре балалары качып бетә, ә малай качарга өлгерми кала. Бүре тәрбияләп үстергән әлеге малайны бу кеше үзендә асрамакчы була. Ләкин нәрсә килеп чыга: никадәр өйрәтеп азапланса да, малай һаман мүкәләп йөри, авызын югары сузып бүре шикелле улый, кеше ашаган ризыкның янына да килми, ишегалдында йөргән тавыкларны эләктереп, ботарлап, чи килеш ашый. Әлеге ир тугыз ел буе малайны кешечә яшәргә өйрәтеп карый, ләкин алга китеш аз була. Малай бары ара-тирә аягына баскалый һәм үз исемен дәшкәнгә әйләнеп бага. Нәтиҗә нәрсә: кешене кеше итү бик кече яшьтән башлана, шул. Безгә дә менә, балалар бакчасы ачып, нәниләрне авылыбызның күркәм табигате, үзенчәлекле архитектурасы, халык гореф-гадәтләре белән таныштыра башларга кирәк. Актай кешесе булып үссен алар, шул җирдә тамырлансын. — Айрат Бәдретдинович авыр сулап куйды һәм сөйләгәненә йомгак ясаган кебек итеп әйтте: — Моңа чаклы бу эшләрне стихиягә сылтаганбыз икән, бу минем дә, бүтәннәрнең дә гаебе. Димәк, таянырга кеше булмаган. Ә хәзер син миңа зур таяныч, Рәфис. Әйе, авылыбызның тулы канлы булып яшәвендә син әйткән матди сәбәпләр дә мөһим. Ләкин әле мин сөйләгәннәр иң әһәмиятлесе, төп нигезе, минемчә. Алар, сөйләшә-сөйләшә, урам буйлап атладылар. Әңгәмә һаман бер үк мәсьәләгә кайтып калса да, аның торган саен яңа, әле кул тимәгән яклары ачыла, ул киңәя, төрлеләнә бара, шаулап үскән кодрәтле имәндәй таза тармакларга аерылып байый төшә иде. һәм тагы шунысы мөһим: рухи тармаклардан оешкан бу имән Актай җирлегендә югарыга күтәрелә, тирә-юньгә саф ис бөрки барды. Табигатьнең үзендә кичке җылы эңгер куерып килә иде. Авыл тып-тын. Гүя бөтен тараф хәрәкәттән тукталып оеп калган. Алар икесе дә күлмәкчән генә: Рәфис ак күлмәге изүен ычкындырып җибәргән, Айрат Бәдретдинович ике кесәле зәңгәрсу күлмәктән. Рәфис сүз башларга җыенып йөзен чытты, кашларын җыерды: — Ни сәбәптәндер шулай килеп чыкты , — ул, үзен җәфа - лаган борчуын ничегрәк әйтергә икән дигәндәй, аскы иренен тешләп торды. — Шәмсүн белән һич кенә дә уртак тел таба алмыйм мин. Аның белән йөзгә-йөз килдеңме, әйтәсе сүзләрем онытыла, ышандырырлык итеп фикеремне дә әйтеп бирә белмим бугай. — Мин аның шулай буласын алдан ук сиздем. Сез икегез ике караштагы кеше, башкача, булуы да мөмкин түгел иде. Сезнең арагыздагы каршылык тормышка карашларыгызның туры килмәвендә генә түгел, ә эш ысулларыгызның да тәңгәл булмавында. Мин әйттем бит сиңа, син кешеләргә якынрак торасың, ә Шәмсүн ал ардан ерак, дип... — Эш анда гына түгел, Айрат Бәдретдинович, хәер, шуннан килеп чыга да торгандыр инде. Шәмсүн үз буйсынуындагы кешеләргә ышанмый. Аларга үз-үзләрен расларга ирек куймый. Ул һаман иске көчләү алымыннан арына алмый. Айрат Бәдретдинович арык кулларын Рәфиснең тыгыз җилкәсенә салды. — Әйе, ул иске алымнарга ябыигып ята шул. Иске дип, элек крестьян үз хуҗалыгын корган вакытта үзенчә эш иткән, булдыра алганча хыялын эшкә җиккән. Иорт-җирен, бизәп - чуарлап, әллә нинди кыяфәтләргә керткән. Колхозлар төзелгәч, крестьянның бер өлеше күмәк хуҗалыкны үзенеке итеп кабул итә алмады. Шуңа күрә бу яңа өлкәдә үзен расларга омтылмады да. Бу чорда күмәк хуҗалыкка күчкән крестьяннарның шул өлешенә карата өстән күрсәтеп тору алымы, бәлки, кирәк тә булгандыр. Ләкин вакыт үткән саен, авыл кешесе колхозның үзенеке икәненә инана барды һәм аны камилләштерү өчен үзе инициатива күрсәтте. — Бу процесс әле дә дәвам итә. Әгәр дә без кешеләрнең баиглап йөрүенә, үз-үзләрен расларга омтылуын буарга тырышучыларга каршылык күрсәтмәсәк, бу безгә кыйммәткә төшәчәк. — Кыйммәткә төште дә инде. — Нишләргә соң? — Эш кешесенең эчке омтылышын, эшкә карата үзенең иж,ади фикерләвен тудыру бик җиңелдән түгел. Кешегә мөрәҗәгать итү дә билгеле бер калып, тапталган өлге нигезендә була алмый. Чөнки һәр кеше үзенчәлекле гаилә гадәтләре нигезендә үзенчә мохиттә тәрбияләнгән, андагы таләпләргә ияләшкән, шул тәртипләр буенча яшәргә өйрәнгән. Бу — ачык нәрсә. Җитәкче кеше ал арның шул гадәтләрен, мөгамәлә формасын ачса, ул шушы шәхес белән эшләү ачкычын үз кулына ала алыр иде. Ә көчләү алымы, кешенең холкы, мөгамәлә формасы белән исәпләшмичә, үз ихтыярыңны тагу, әлеге зат белән каршылыкка керә, кабул ителми. Шуннан инде аңлашылмаучанлык, конфликтлар. Яисә икенче берәүләр үз-үзен саклау чарасы формасында үзе башкарып чыга алмаслык эшне дә эшләргә сүз бирәләр, ягъни алдалау юлына басалар. Әйе, бу аңа үзенең тынычлыгын, саулыгын тышкы тәэсирләрдән, икенче төрле әйтсәк, тәҗрибәсез һәм акылсыз җитәкченең һөҗүменнән саклап калу өчен кирәк. Айрат Бәдретдинович, кулларын артка кушырып, озак кына сүзсез барды, аннары, уйларын җуймаска тырышкандай, сак кына үзе күргән бик ерактагы нәрсәгә башы белән ымлап сөйләп китте: — Кешеләрнең бер-берсен аңларга тырышуы — бүгенге көннең глобаль проблемасы. Гади хезмәт кешесе белән җитәкче арасындагы аңлашу, бу аңлашу арасы нинди ераклыкта булуы, нинди закончалыкка корылуы әле төгәл генә бер формулага салынмаган, мөгаен, салынмас та. Ә илләр белән илләрнең үзара аңлашуы. Талашып түгел, бер-берсенең эчке үзенчәлекләрен аңларга тырышып, ихтирам белән сөйләшә алуы... Без бит әле үзара гына түгел, үзләрен тудырган табигать белән дә аңлашып сөйләшә белмибез. Югыйсә кирәкмәгәнгә һаваны агулау, урманнарны кисү, җир эченнән миллиард-миллиард тонна нефть-газны суыртып, иртәгәге көнгә, киләчәк буынга ни калачагын уйлап та карамау, бөтен кешелекне юк итә алырлык коточкыч кораллар туплауны ничек аңлатыр идең?! Рәфис ирен читен кыймылдатып елмаеп куйды. — Син, Айрат Бәдретдинович, безнең көндәлек тормыш мәсьәләләреннән тайпылып, дөньякүләм мәсьәләләргә килеп чыктың бит әле. — Көндәлек тормыш мәсьәләләренә килгәндә, — диде Айрат Бәдретдинович, күптән уйлап-әзерләп куйган фикерен әйтеп салгандай җитезлек белән, — кешеләрне тәрбияләргә кирәк, әйе, әйе, безнең үзебезгә кешеләрне тәрбияләүнең камилрәк ысулларын үзләштерергә кирәк. Педагогика, психология, логиканы... Рәфис, күзен хәйләкәр кысып, Айрат Бәдретдиновичка карап алды. — Педагогика, психологияне өйрәнергә дисеңме? — Ә нигә? Беләсеңме, тагы шунысын да әйтим, бу фәннәрне барлык уку йортларында өйрәтергә иде. Шул исәптән авыл хуҗалыгы, ветеринария институтында да. Кешенең психологиясен аңламаган нинди хуҗалык җитәкчесе ди ул! Тәрбияләүнең педагогик алымнарын белмәү шулай ук җитәкче кеше өчен ярарлык эш түгел. Рәфис тиз генә Айрат Бәдретдиновичның берни аңлатмаган аксыл чыраена күтәрелеп карады. "Әйе, бу минем адреска әйтелгән сүз. Ләкин берсе артыннан икенчесе чыгып торган мәшәкатьләр аркасында минем ул мәсьәләләр белән шөгыльләнергә вакытым булды. Хәер, моңарчы алар хакында баттгка. да килмәгән икән ич". Ул йөзенең үзеннән-үзе кызара башлавын тойды. Янәшәсеннән барган озын гәүдәле, ябык кеше алдында оят иде аңа. Ул ничектер тоныкланып киткән тавыш белән кызу гына сорады: — Сездә психология, педагогика китаплары бардыр бит? — Ник булмасын, бар. Ә нигә? — Биреп тор миңа, Айрат Бәдретдинович. Айрат Бәдретдинович, Рәфис чынлап әйтәме моны дигәндәй, аңа сынап карап торды. Егетнең йөзе җитди икәнен күргәч, тыныч кына әйтте: — Бик шәп! Бүген үк сиңа психология китабын биреп җибәрәм. Кем әйтмешли, бу фәнне Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта башлаганнар икән. Ә педагогикасын соңрак алырсың, — диде ул, Рәфисне озатып җибәреп. ...Төн караңгылыгын ертып, бер-бер артлы тәрәзәләрдән сузылган тонык ут фонтаннарын уза-уза, Рәфис авыл читенә үк килеп чыкты. Иң кырый йорт янындагы багана башында балкыган электр лампасы шактый зур яктылык боҗрасы ясый да аннан ары да бормаланып кырга чыгып киткән ат арбасы эзе төшкән юлны дөм караңгы пәрдә белән томалагандай итә. Офыктан әле яңа гына гаять зур саргылт шар булып күтәрелеп килүче тулган ай үзе төн карасына төшеп чумган төсле. Рәфис, җемелдәп торган соңгы яктылыктан чыгып, төн дөньясына кереп китте. Куе караңгылыкка төренгән тирәюнь тып-тын, бар нәрсә мәлҗерәп оеп калган, яшәүдән туктаган сыман. Мондый өнсезлектә ул хәтта үзенең йөрәк тибешен ишеткәндәй булды. Вакыт-вакыт аңа бөтен тәне тереклек итүдән туктагандыр, хәрәкәтсез тәндә йөрәге япа-ялгыз калып, әрсезләнеп яттгәвен дәвам иттерәдер кебек тоелды. Ни өчендер яктылык чиген узганчы аның башында чәбәләнгән уйлары шул чикнең аръягында калгандыр сыман иде. Ул үзен көчләп диярлек шул дөнья мәшәкатен чакырып китерергә, аулакта бер тәртипкә салып карарга теләде, ләкин алар барысы кайдадыр еракта оеганнар, үзләрен кузгатырга, хәрәкәтләндереп җибәрергә һич мөмкин түгел. Бара-бара ул һаман онытыла барды, хәтта үзен югалта сыман тоелды. Бары юл кантарына сөрлегеп киткәч кенә уянып киткәндәй була иде. Юл буенда үсеп утырган ялгыз имән янына җиткәч, ни өчен икәнен үзе дә аңламыйча, аның янына килде, салынып торган җәлпәк ботакларын сыпырды, аннары бар авырлыгын салып имәнгә сөялеп торды. Башы авыраеп түбәнгә тартыла, аяклары сыгыла иде аның. Ул берничә мәртәбә тураеп басып карады, ләкин җир аны үзенә тартты. ...Уянып киткәндә, ул имәннең кытыршы кәүсәсенә аркасын сөяп утыра, үзе салкыннан җиңелчә генә калтырана иде. Тулы ай инде аның баш түбәсенә үк күтәрелгән, бөтен тараф, аксыл яктылыкка коенып, әкияти бер матурлык белән балкый иде. Ул торырга ниятләп кыймшанып куйды һәм гаять тә гаҗәпләнеп ымсынып китте. — Рәния?! Әйе, аның уң ягында, үзе шикелле үк, имәнгә сөялеп, Рәния утыра иде. Аның күзләре шар ачык, каядыр югарыга текәлгән. Күз карасында — ай сурәте. — Уяндыгызмы? — диде Рәния, рәвешен үзгәртмичә генә. — Кайдан килеп чыктың син? — Гаҗәпме? — Шулай да? — Чыгасың икән аны ... Рәфис бөтен гәүдәсе белән Рәниягә борылды. — Нишләп йөрисең син бу вакытта? — Мин Казаннан кайтып килә идем. Менә сезне күр - дем дә... — Нигә олы юлдан түгел? — Ә мин турыдан. Җәяүләп кенә. — Тукта, син бит бер атнага каядыр еракка китмәкче идең. — Менә кайттым да. Рәфис Рәниягә сәерсенеп карады: кызның һәрвакыт көләч күзләре моңсу. Хәтта мөлдерәп яшь тыгылган төсле. Рәфис кызга ниндидер күңелсезлек булганын аңлады. Аны кызгануга охшаш сәер хис биләп алды. Иң назлы сүзләр белән кызны юатасы, булдыра алганча нәфис иңнәренә ябырылган мәрхәмәтсез хәсрәтне алып ыргытасы килде. — Рәния акыллым , ни булды соң сиңа? Нигә бөл ай боек син? Шулчак көтмәгән хәл булды: Рәния, капыл кубарылып, Рәфиснең ак күлмәге аша йомры мускуллары беленеп торган кайнар күкрәгенә капланды һәм үксеп елый башлады: — Дөньядан туйдым, Рәфис абый! Бер көн дә яшисем килми! Тыгыз гәүдәсе белән тере йомгактай талпынып куенында бәргәләнгән кызның иңнәреннән, аркасыннан назлап сыйпый-сыйпый, үзе дә һаман калтырана барып, Рәфис үзенчә иң җылы, иң кешелекле сүзләрен яудырды: — Син нәрсә, Рәния! Мин ... мин сине җәберләргә беркемгә дә ирек куймам! Ирек куймам, беләсеңме шуны! Рәния әле дә, тузган чәчле башын Рәфиснең куенында арлы-бирле йөртә-йөртә, илереп елый иде. Ул инде хәзер берни әйтми, бары ташып чыккан ачынулы хисләрен, кайнар күз яшенә куигып, егетнең күкрәгенә коя. Рәния елавыннан туктамыйча тыелгысыз төстә дерелдиүкси башлагач, Рәфис, дулкынлануын йөгәнләп, нык кына әйтеп куйды: — Җитәр инде, Рәния! Бигрәк тагы ... Рәния, үкси биреп, Рәфиснең күкрәгеннән аерылды һәм утырган җиреннән шуыша төшеп читкә барып утырды. "Үпкәләттем, ахры", — дип пошынды Рәфис. Ул кызның алдына чыкты. — Гафу ит, — диде ул аңа. — Каты бәрелдем, ахры , зинһар, гафу ит! — Гафу итәм, Рәфис абый, итәм, — диде Рәния. Аның кайнар сулыш белән әйтелгән сүзләрендә әрнүле наз бар иде. Рәфис Рәниягә текәлеп катты. Кыз, аякларын бөкләп утырган килеш, бераз артка каерылыбрак ике кулы белән чирәмгә таянган, башын югарырак караткан. Йомык күзләреннән ай яктысында энҗедәй елтыраган күз яшьләре рәнҗүле сөйкемлелек белән өртелгән йөзе буйлап тәгәриләр дә тәгәриләр... Бу пакь һәм изге күз яшьләрендә күпме ярсулы тойгы һәм әйтелмәгән кайнар сүзләр... Күңелне сыкраткан авыр күләгә каядыр артка, мохитнең аргы ягына чигенә барды. Шуышкан саен ул тоныкланды, сирәгәя төште. Әле кайчан гына Рәниянең бөтен дөньяның күңел кайтаргыч караңгылыкка ураган бу ябышкак күләгәне кысрыклаучы көч яңа туган кояштай сафландыргыч яктылыктан гыйбарәт иде. Бу ымсындыргыч яктылык әллә ничек кинәт кенә кызның чем-кара күзләрен киереп ачтырды, тирәюньдәге һәрнәрсәне беренче күргәндәй гаҗәпләнеп карарга чакырды. Баш очында киерелгән күк зәңгәре, ерак-еракка сузылган рәшәле киңлек, яшеллеккә төренгән урман-кырлар — барысы да элеккегә караганда яктырак, нурлырак булып күренде. Ьәр җирдә очраган бөдрә каен кәүсәсе тагы да аграк, авыл йортларындагы бизәкләр җетерәк төсле иде. Киң җиһанның бу гүзәллеге, кайтма хәрәкәт тудырып, кызның карашына моң булып иңде. Шул аһәңне тирә-юньгә сирписирпи, бу көннәрдә ул очынып йөрде, җәйләүгә таба үтүче сукмаклар кызның җитез аяк басуыннан скрипка кыллары кебек чыңлап торды. Юл читендәге көнбагышлар, кояш дип белеп, аңа сары чәчәкле башларын бордылар... Бу илаһи үзгәреш Рәниягә генә хас яңалык түгел, меңнәрнең күңелендә кабатланып, инде менә үз чиратында аңа да килде. Кыз мондый яңаруны, сафлануны беренче кат кабул итте, аның өчен бу хис моңарчы күрелмәгән тәүге иде. Дөньяның бу рәвеш нурланып яктырып китүе кеше гомерендә бер генә булганга, бүтәннәрдә кабатланганын ул белми, алары аның өчен юк, яшәми, бары аныкы гына бар, аныкы гына яши иде. Боларның сәбәпчесе ул — буйсынмас куе коңгырт чәчләре ярым тырпаеп торган, уйчан яшькелт күзле, тулырак йөзле егет киң ак күлмәге җилдә җилфердәгән килеш аның күз алдыннан китмәде. Дулкынланып торган арыш басуына караса, бил тиңентен камылларга күмелеп, ул килеп чыгар, яшькелт юкәләр куелыгыннан көтмәгәндә генә уйчан күзләр аңа текәлеп багар күк тоелды. Кая гына барса да, күңеле тынгысызланып аны эзләде, йөрәге талпынып-ташып аны көтте. Бу ике көнне ни өчендер ул күренмәде. Сары чәчәк аткан көнбагыш кыры буйлап боргаланып сузылган такыр сукмак бер кешесез шәп-шәрә иде. Көмештәй елтыраган казан чиләкләрен сайрата-сайрата аксыл-кара сыерлары янында кайнашканда, Рәния, иптәш кызларына сиздермәскә тырышып, әледән-әле юл борылышына күз төшереп алды. Ләкин көнбагышның сары таҗлары артыннан ак күлмәген җилфердәтеп ул килеп чыкмады. Кызның күңеле юксынулы моң белән тулы иде. Шул моңның калку күкрәгеннән сихри авазга әверелеп ташып чыкканын ул үзе дә сизми калды. ...Йөрәккәемҗуймас, бәгырькәем, сине Өзелеп кенә көткән тиңнәрен. Әйтерсең шул җырны гына көткән: һич уйламаганда, гадәттәгечә велосипедында җилдереп, кызлар каршында ук пәйда булмасынмы егет! — Әбәү, күктән төштең мәллә син, Рәфис? — Рәниянең җыры чакырып китерде мине. Рәния, оятыннан комачтай кызарып, ашыга-ашыга кызлар артына кереп яшеренде. Ә бераздан, ике кулы белән кайнарланган битен томалап, сукмак буйлап авылга таба йөгерде. Кызларның: — Тукта, бергә кайтабыз! — диеп, артыннан кычкырып калуын да ишетмәде. Бертуктаусыз йөгерүдән сулуы капса да, ул туктамады, куркытылган кыргый җәнлектәй бар көченә чабуын белде. Ни өчен болай эшләвен ул үзе дә аңламады. Җитез җилдәй аны алга әйдәүче көч — йөрәктән ургылган тиле яшьлек ярсуы, яңа борнаган мәхәббәтнең алгысынулы ашкынуы иде. Берзаман ул туктап калды. Башсыз юләрлеге өчен эченнән үзен тирги-тирги, көнбагыш кырының аргы ягында калган ерак җәйләүгә моңсуланып карап тора башлады. Анда Пәхри яры өстендә җемелдәп күксел рәшә йөзә, Рәния, аяк очларына басабаса текәлеп караса да, тирбәлеп торган эңгергә яшеренгән кешеләрне ачык кына күрә алмады. Хәзер ул, шулай тилереп, җәйләүне, иптәш кызларын ташлап йөгерүенә үкенә башлады. Рәфис абыйсы аның турында нәрсә уйлар? Бигрәк иләс-миләс кыз икән димәсме? Аның йөрәге сыкранып шул тарафка ашкына башлады. Ләкин анда барырга мөмкинме соң? Юк, ул инде моны һич кенә дә эшли алмый. Авыл ягына таба да аяклары атламый... Нишләргә соң? Ичмасам, Рәфис абыйсына күзләрен тутырып бер генә булса да карый алмады бит. Күзләре нинди икән соң аның? Читтән генә булса да күрәсе иде... "Тукта, дип, кинәт уйлап алды Рәния, көнбагышлар эченә кереп чумам да ул узып китмичә аннан чыкмыйм". Рәния шулай итте дә. Яшькелт төстәге юан сабаклы көнбагышларны куллары белән аралап эчкәрәк үтте дә җиргә чүгәләде. Монда салкынча рәхәт иде. Җил исеп куйган саен, борынга көнбагыш мае исе бәрелә. Тирә-юньдә ниндидер кошчыклар чыркылдаша, бер-берсенә аваз бирешә. Тавышлары нинди сагышлы. Димәк, бер-берсенә мәхәббәтләре бар. Чынлап та, бу дөнья сөешүдән, мәхәббәттән генә тора, ахры. Күк йөзе әнә нинди ягымлы, зәңгәр. Кояш нурлары нинди көләч. Баш очында акрын гына тирбәлешкән көнбагышлар түм-түгәрәк саргылт таҗдары белән йомшак кына бер-берсенә орынышып алалар. Җил көчлерәк искәндә, көнбагыш таҗдары озак итеп сыенышып тора. Әйтерсең аерылышып китәселәре килми. Сөйләшкән-көлешкән тавышларны йөрәге тыпырчынып ярсыган хәлдә каршылады Рәния. Көнбагыш сабакларын ике кулы белән каршысына җыеп китереп һәм шуларга йөзен яшереп, төркем эченнән аны эзләде. Хәер, аңардан бүтәнне күрмәде дә ул. Рәниянең алга омтылган карашы велосипедының руленнән җитәкләп барган Рәфистә иде. Егетнең кырыс һәм уйчан йөзеннән күңелендә ниләр кайнаганын укырга теләде ул. Аның турында уйлый микән соң ул? Әллә уйлап та бакмый микән? Шулайдыр... Ул зур эш кешесе бит. Мең дә бер мәшәкать арасында синең кысыр хәсрәтең бик кирәк ди аңа. Рәния акылы белән шулай ди. Ләкин йөрәге аны тыңламый, өмет итә, дәгъвалый. Икенче, өченче көнне дә ул Рәфисне шунда — көнбагыш сабаклары арасында көтеп алды. Үзе аннан уттан курыккандай курка, үзе күрмичә булдыра алмый. Әнә шулай күз алдыннан салмак адымнар белән генә узып китсә дә, кызга шул җитә, аның күңеле бер кичкә тынычланып кала. Ул килмәгән көнне аңа нидер җитми, ашавы, йокысы кача. Иптәш кызлары Рәниянең савымнар бетүгә каударланып өенә ашыгуына сәерсенә башладылар. Ә ул: "Ашыгыч эшем бар иде", — дигән була, эчендәгесен үзе өчен генә тирән сер итеп саклый, күңелен беркемгә дә ачмый. Ничек итеп җанында кайнаганын чишсен соң ул? Гади бер егеткә генә күзе төшсә, ачылып-чәчелгән дә булыр иде. Үземнең җитәкчемә гашыйк булдым, дип әйтеп кара, барча кызлар көләр. Алар гынамы, бөтен авыл шау итәр. Рәниягә, эченә бикләнеп, үзалдына тынарга язган шул... ...Бу көнне вак кына яңгыр сибәләп тора иде. Юл шактый чыпырдаган, ара-тирә уентык-уентык булып күлдәвекләр җәйри. Эреләнә төшкән яңгыр тамчылары күлдәвеккә төшкәндә су өстендә үтә күренмәле куыклар хасил була да тетелеп юкка чыга. Рәния әледән-әле куыклар ясалып торган күлдәвекләрне әйләнеп үтә-үтә пычрак сукмак буйлап йөгерә-атлый бирде. Куе булып көнбагышлар сузайган таныш урынга җиткәч, бермәлне нишләргә икән дип уйланып торды. Күбә яңгыр сибәләгәнгә, өстеннән ак халатын салмаган иде ул. Инде халат та шактый чыланган, чабулары юешләнеп соргылт төскә кергән. "Юләрләнеп йөрмим, кайтыйм, — дип, бу төбәкне ташлап та киткән иде, ләкин тагы әйләнеп килде. Нишләдем соң мин, тиле?" — дип, үз-үзен битәрләп алды. Тынгысыз йөрәк синең битәрләүләреңне, акыллы сафсаталарыңны аңлыймы соң? Салкынча тамчылар тамып торган көнбагышлар арасына кергәч, юеш чабуларын җыеп, йомгак төсле йомарланып утырып карады. Көнбагыш таҗларында җыелган терекөмештәй сыекча аның чәчләренә, муенына агып тәненә үтте, чиркандырды. Салкыннан дерелди-дерелди, аяклары оеган хәлдә лычтырдаган җиргә чүгәләп утырса да, ул урыныннан кузгалмады, кайнарланган йөрәк ярсуын тыярга тырышып, җәйләү ягыннан күзен алмады. Менә-менә ул узып китәр дә, күрми калырмын дип курыкты. Рәфис абыйсы бүген җәйләүдә чагында, яшь бозауларны кем тәрбияләргә алына, дип, савымчылардан сорады. Берсенә дә исемен атап эндәшмәде, гадәтенчә, уйлагыз, теләгән кеше иртәгә миңа әйтсен, диде. Рәния аның авызыннан чыккан һәр сүзне үтәргә әзер, ләкин ничек бу хакта аңа әйтәсең?.. Тамчылар үзенә бертөрле ритм белән көнбагышларның киңчә яфракларына кыштыр-кыштыр төшкәндә, баш очында күк йөзе караңгыланып яңгыр көчәя башлады, кинәт яшен яшьнәп күк күкрәде, җил күтәрелде. Савымчы кызлар, халатларын башларыннан бөркәнеп, сукмак буйлап чаптырдап йөгереп үттеләр. Тәмам лыгыр су булып чыланган Рәния дә кайтырга дип урыныннан кузгалган иде, көпчәкләренә пычрак тыгылган велосипедын көч-хәл сөйрәп килүче Рәфисне күреп алды һәм ялт кына җиргә чүкте. Ә Рәфиснең шыбырдап койган яңгырда да, ялт-йолт яшен яшьнәп, чатнап күк күкрәүдә дә, үзенең манма су булуында да әйтерсең эше юк, көнбагышлар арасыннан нидер күзәткәндәй, әледән-әле шулар ягына күз төшергәләп, акрын гына атлый бирә. Менә ул велосипед тәгәрмәчләренә ябышкан балчыкны төшерергә теләп, аны селеккәләп алды. Алай да булмагач, юлдан агач ботагы табып, шуның очлы башы белән көпчәк һәм канат арасын чистартып маташты. Үзе, ни өчендер, Рәния яшеренгән көнбагышлар куелыгына карап алды. Нәкъ шул вакытта ялтырап яшен яшьнәде, куәтле яктылыкта Рәния аның зур яшькелт күзләрен абайлады. Секундның бер мизгелендә чагылып киткән үткен караш кызның йөрәген телеп алгандай булды, һәм ул, үзе дә белештермичә, чүгәләгән җиреннән сикереп торды да, юлга чыгып, томырылып чабарга тотынды. Тагын яшен яшьнәде. Тоташ яктылыкта Рәниянең төймәләреннән ычкындырган ак халаты аккош канатларыдай җилдә җилферди, кыз үзе дә, әкияттән чыккан сихри бер кош кебек, каядыр яшен яктырып уйнаклаган болытлар арасына таба ашкынып оча иде. — Рәния! — дип кычкырды Рәфис бар көченә. — Рәния, тукта! Кыз ярсып чапкан җиреннән тукталып калды һәм, еш-еш сулый-сулый, Рәфисне көтеп алды. — Син кайдан килеп чыктың, Рәния? — М -менә шуннан, — диде кыз, бик нык дулкынланудан тотлыга-тотлыга, һәм берьюлы барысын да әйтеп калыйм дип ашыга-ашыга ярып салды: — Рәфис абый, бозауларны үзем карармын, миңа бирегез! Бу өн ничә көннәр буе Рәфис абыйсына бүләк итәргә әзерләнгән яхшылыгының бердәнбере һәм иң изгесе иде. Куерып, ташып килгән калын болытны күк күкрәү ле яшен ертканнан соң капыл җир өстенә шаулап коелган яңгыр ташкыныдай ярсулы, гайрәтле иде бу өн. Яңа гына офыктан күтәрелеп килүче кояшның сөңгеләрдәй очлы нурлары рәт-рәт тезелеп киткән ак кәүсәле каеннардан җир өстенә озын күләгәләр сузган. Чыклы үләннәрдән салкын пар күтәрелә. Аклы-каралы мүкләк сыер, алгы кыска аякларын теритери текә калкулыктан төшкәндә, ишелеп торган олы гәүдәсен авыр чайкалдырып, арт аякларын җайсыз гына читкә күчереп куя. Шома һәм елтыр кара йонлы тана җиңел-җиңел басып инде сөзәклеккә үк төшеп җиткән. Ак маңгайлы башын борып, мөгри-мөгри сыерның якынлашканын көтеп тора. Анасыдай чуар бозауга кызык кына: койрыгын колгадай өскә катырган да кырын-кырын сикергәләп уйнаклый бирә. Сыер муенына бәйләгән кытыршы сүс арканның бер очын Минәт кулына чорнаган, хайван тотрыгын югалтып авыш-тәвеш таудан кызулый башлауга, ул кыска һәм юантык аякларын тери-тери бөтен гәүдәсе белән артка каерыла, кирза итек табаннары чирәмле җирне ертып шуышып бара башлый. Аңа бу шөгыле ошамый, күрәсең, ризасызлыктан тулы яңаклары сәлперәеп, кашы күз өстенә үк салынып төшкән. Сыер алдырып китеп, үзенә дә чабарга туры килгәндә, симез яңак итләре дертдерт сикереп, чырае тагы да күләгәләнә. Каршы искән җилдән кызарган күзләреннән мөлдерәп яшь агып чыга. "Башыгыз гына бетсә иде!" — дип сукрана ул сыерларына. Үзәнлеккә төшүгә, каршы як калкулыкның сөзәк сыртыннан каеннар тезмәсе башлана. Аның буеннан-буена куе үлән үсә. Инде бу үләнне чабып алганнар. Соңгы көннәрдәге мул яңгырдан соң тыгыз булып яшел курпы тибеп чыккан. Минәт сыерларын курпы үлән янына куып китерде. Яшь һәм сусыл чирәмне йолкый бирсеннәр шунда. Ара-тирә сузаеп үсеп килүче көзге уҗымга да кереп чыгарлар. Күп тә үтмәде, арышы урып-җыелган басу юлы буйлап, сикәлтәләрдә тирбәлә-тирбәлә, аксыл төстәге "Жигули" элдертеп килгәне күренде. "Кайсы юньсезе инде бу тагын?" Минәт каеннар ышыгына кереп яшеренмәкче булды, ләкин машина иясе аны күреп алган икән инде, ян тәрәзәдән кулын сузып туктарга ишарә ясады. — Танымый да башлагансың тагы, — диде Шәмсүн, һәрвакыт киеп йөри торган күн курткасының төймәләрен ычкындырган килеш кабина ишегеннән кысылып чыга-чыга, — хайваннар көтеп йөрим дигәч тә... — Көтү чыкмады бит, — диде Минәт, акланган тавыш белән. — Вәт бит, эш дия-дия, дусларны да онытып җибәрәбез. Бер олау үлән йә силос кертеп кенә аударасы кана... — Ташла! Юк белән башыңны катырма! Анысын мин үзем дә эшли алам. Хикмәт андамыни. Син лүтче үзең хакында уйлар идең. — Нәрсәсен уйлыйсың инде... Минәт Шәмсуннең каршына ук килеп чәнечкеле карашы белән күзләренә текәлде. — Нүжәли бер дә гарьләнә белмисең син? Ниндидер адәм актыгы синең намусыңнан көлеп йөрсен, ә син... Ай-һай-һай... — Нәрсә мин? — Беркатлы булып кыланма, ничек көн иткәнеңне ишетәм. Ул сиңа яшәргә ирек бирми икән ич. Ул гына җитмәсә, син дә көтү көтәргә чыгарсың әле! Шәмсүн зур учлары белән маңгаен сыпырып башын аска иде. Аның болай да караңгы чырае мескен бер кыяфәткә керде. Әйе, нидер булды, ниндидер төзәтеп булмаслык хата китте. Белде бит ул, Рәфиснең элек-электән һәрнәрсәгә карата үз фикере, үз карашы барлыгын белде. Әле институтта укыган чагында ук, семинарлар, диспутлар үткәргәндә, аның җаваплары берсенекенә дә охшамаган, кайсыдыр ягы белән бүтәннәрнекеннән аерылып торуын, хәтта күбесенекенә капма-каршы булуын күрә килде. Үзенең көтелмәгән сәер сораулары белән институт укытучыларын да аптырашка калдыра, ә кайвакытта бөтенләй җен ачуларын чыгара торган иде ул. Шуңа күрә институт курсын бик яхшыга үзләштереп барса да, укытучыларның кайберсе Рәфисне өнәп бетерми, юк кына нәрсә өчен дә аңа бәйләнергә торалар иде. Болай үзе беркем белән дә ачуланышырга тырышмый, тавыш күтәргән чаклары да сирәк була, ләкин басынкы, сабыр тавыш белән үз фикерен үҗәтләнеп яклый, ахыр чиктә үзсүзлеген итми калмый иде. Рәфиснең әнә шул кирелеген, үҗәтлеген белә торып, ни өчен Актайга кайтуына риза булды соң ул? Шәмсүн, Рәфис белән сүзгә килгән саен, бу сорауны үзүзенә кат-кат бирде, һәм һәр очракта җаны канәгатьләнерлек җавап таба алмады. Соңгы вакытта бу сорау аны көннән-көн ныграк борчый башлады. Чөнки Рәфиснең кирелеге, үзсүзлеге һаман көчәя бара, торган саен ул Шәмсүн белән ешрак телгә килә. Беренче айларда Рәфис, аның белән риза булмаган чакларда да, дәшмичәрәк тыелыбрак кала иде. Шәмсүн моның аның үҗәтләнеп кысылган иреннәреннән, яңакларына бүлтәеп чыккан йомры төернең тирбәлеп куюыннан, ниһаять, ничектер тынычсызланып эчкә баткан күз карашыннан күрә килде. Әйтерсең ул чәйнәлмәгән икмәк катысын азапланып-тинтерәп йотып җибәрә иде. Соңга таба ул бу катыны йотып җибәрә алмый башлады, авызында әвәләгәннән соң, бу төер йомры сүз булып тышка атылып чыкты. Рәфиснең Шәмсүн белән килешмәвенең, карашларының туры килмәвенең башлангычы шул булды. Аннары ул тагы да көчәйде, ачык сизелеп, ике араны бүлеп торган киртә пәйда булды. Гүя алар киртәнең ике ягында торалар да бер-берсенә сүз уклары ыргыталар иде: — Әйе, мин синең нәселле таналар булдыруыңны да, бозауларны салкын шартларда асрауны да яклыйм, чытырма суыкта сыерларны биш-алты чакрымга куып кайтаруыңа да каршы килмим, — ди Шәмсүн. — Ләкин синең терлекчеләр белән турыдан-туры эш итмичә, әллә ниткән бәхәсләр, иҗади фикер алышулар дигән булып кирәкмәгәнгә вакыт уздыруыңа һич тә риза түгел. Син, бердән, үзеңнең кадерле вакытыңны әрәм итәсең, икенчедән, терлек караучыларны артыгыннан узындырасың. — Мин үзебез үткәргән тәҗрибәләрне уртак эшебез итмәкче булам. Берьяклы гына булып калмыйча карашлар аралашсын, баесын, дим. — Ул надан халык синең эшеңә ни яңалык өстәсен? — Аларда — тәҗрибә, фән казанышлары белән баеты - луны көткән тәҗрибә. — Фән казанышларын кертү өчен синең катгый күрсәтмәң җиткән. — Мин бу ачышның ал арның үзенекенә әйләнүен телим. Беләсең килсә, кайчагында без бергәләп фәнни ачыттг ясыйбыз. — Велосипед уйлап чыгарасызмы ? — Кайчагында бу да файдалы . Кемдер уйлап чыгарган велосипедка атланып йөрүгә караганда, үзең уйлап тапканын йөгәрләү кадерлерәк. — Егылып төшеп калмассыз микән? — Үзе егылган еламас. Тагы торып китәрбез. — Муеныгызны сындырсагыз? — Сынмас! Бер муенга караганда бергә тупланган дистәләрчәсе ныграк була... Әгәр кайсыбызныкыдыр имгәнә икән, нихәл итәсең, түзәрбез. Аның каравы бүтәннәрнеке имгәнмәсен өчен сабак булыр. Сабак та кирәк бит. Бигрәк тә Шәмсүнне кешеләрнең үзен ничектер ятсынып, салкын каршы ала башлавы борчыды. Дөрес, әйткән сүзенә каршы килмичә аны тыңлыйлар. Кушканын да үтиләр. Ләкин шул карусыз тыңлау үзе үк шөбһәле: күзләр йә җансыз яисә аяк астына төбәлгән, башлар да аска иелгән, гәүдәләр салмакланган, дәрт югалткан йөзләрдә "кайчан бу бәндәдән котылырмын" дигән ризасыз сүлпәнлек. Аннары бу кешеләр, тимер чылбырдан ычкындырылган җан ияләре сыман, үз мәшәкатьләренә таба теләксез генә юнәләләр. Шәмсүнне тагын Рәфис тирәсенә боҗра булып уралган төркемнең омтылышлы дәрте көнләштерә. Ул көннән-көн аяк астының билгесезлеккә шууын, гадәтләнгән төбәген югалта баруын тоя. Шәмсүн кискен хәрәкәт белән авырайган башын чайкап куйды. — Беләсеңме, Минәт, — диде ул, басынкы тавыш белән. — Барысы да син әйткәнчә гади генә түгел монда. Соңгы елларда мин үзем дә тәртәне бөтенләй кире якка каерып ташлаганмын, ахры. Совхоз дигән ат шуңа күрә сөйрәлә, бара алмый башлаган. Ә мин аны җайлап җигү урынына һаман камчы - лыйм, һаман камчылыйм! Мескеннең авызыннан канлы күбек ага бугай инде... Минәт, күзләрен киереп ачып һәм очлы иренен сузып, Шәмсүнгә акаеп карап торды. — Нәрсә сөйлисең син? — диде ул, аптыраулы тонык тавыш белән, — әллә теге ни... ми шарикларың какшый башладымы? — Шариклар урынында, Минәт, менә без үзебез берни эчмичә исердек мәллә? Яисә ят чир эләкмәде микән безгә? Соңгы көннәрне мин шуны аңларга тырышып йөрдем. Хәтта ул чирне таптым да бугай. Дәваланырга да маташып карадым. Ләкин булмый, Минәт. Азган ул чир. Бер врач та төзәтә алмаслык булып азган! — Менә сиңа яңалык! — дип кычкырып җибәрде Минәт, чиелдык тавыш белән. — Бөл ай булгач, мин сине кызганмыйм, агайне! Тамчы да кызганмыйм! Барсына да син үзең гаепле икән. Шәмсүн тешләрен шыкырдатып чыраен сытты. — Куйчы әле, ыслушый ... — Юк, мин, синең дошманнарыңнан аермалы буларак, барыбер әшәкелек теләмим сиңа. Үзем дәвалыйм ул зәхмәт авыруыңны. Ә зәхмәтнең үтә кыйтысы эләккән шул. Шуңа көпә-көндез йоклап йөрисең. Аягүрә йоклыйсың! Районда шундый дусларың була торып... — Нишләргә кушасың миңа? — Нишләргәме? — Минәт, үзенең өстенлеген сизүдән ка - нәгатьлек тойгысы кичереп, чыпчык иреннәрен чапылдатачапылдата, кеткелдәп көлеп алды. — Котылырга кирәк ул җәфадан. Үзеңне бөтенләй харап иткәнче араланырга кирәк. Шәмсүн, бер сүз дәшмичә кулын артына баглаган хәлдә, кыска чирәмне таптап йөренә башлады. Минәт, үзалдына карап уйланып йөргән Шәмсүн янына килеп, аның калын җилкәсенә кулын куйды. — Кул кушырып ятарга ярамый, Шәмсүн дус. Хәрәкәт итәргә кирәк. Хәзер моның өчен самый кулай вакыт. Үзең уйлап кара: комплексның ишелүен тоташы белән аның өстенә сылап калдырырга була. — Проект нигезендә үк ялгыш булган. — Ялгыш булган шул. Ә баш зоотехник шуны күрмәгән. Бу җитешсезлекләрне төзәтәсе урынга, сиңа каршы килеп, әйе, әйе, директор кешегә каршы килеп, үзбелдекләнеп маташкан. Шуның аркасында ишелгән, бетте-китте! Һашимов бу мәсьәләдә сине яклаячак! Өстәвенә теге карчыкка биргән сыер! Нинди күрсәтмә нигезендә ул? Колхозга бушлай бирелгән унҗиде йортны алмау өчен гауга күтәрүенә дә рәхмәт әйтмәсләр. "Минәт бик ансат фикер йөртә, — дип уйлады Шәмсүн, — котыл да, шуның белән вәссәлам. Беренчедән, бу алай ансат түгел, икенчедән, Рәфисне алыштырыр кешене кайдан табасың? Терлекчелекне уч төбендә тота бит ул. Китеп калса, бөтен бюроларда яңадан мине төрләндерәчәкләр бит". — Рәфис минем дошманым дисәң дә ярый, менә синең нидән аңа шулчаклы каның катты әле? — дип сорады Шәмсүн. — Сәбәбе бар, Шәмсүн дус, бар. Ул минем Рәниямне тар - тып алды. — Рәнияне? — Әйе, минем булачак хатынымны! — Менә ишетмәсәң ишет! — дип, чын күңеленнән гаҗәп - ләнде Шәмсүн. — Соң үзең дә инде ни диеп еллар буе шуның күлмәгенә генә кызыгып йөрдең? Минәт чигә турысын бораулап күрсәтте. — Ник , җүләр ... Кырыкка җитмичә безгә акыл керәмени? Янәсе, яшь әле, безгә буласы беркая качмас. Ярар, Шәмсүн дус, буласы булган инде, шайтанга олаксын! Киләчәктә акыллырак яшәргә әйбәт булыр. Ә акыллырак булу өчен моннан соң да йоклап йөрергә ярамас. Әйдә, дуй иртәгә үк Казбек Зиннәтович янына, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бир! Үз тарафыннан сине ысту процент поддержать итәрмен. — Ярый, уйлармын. Шәмсүн Минәткә кулын биреп машинасына таба атлаган иде, көтмәгәндә юл борылышыннан "Урал" мотоциклы калкып чыкты. — Рәфис, ахры. Сүз белән мавыгып, сыерларның уҗымга кереп китүен абайламый да калганнар икән. — Директор карап торып синең сыерларыңнан уҗымны таптата, дип тавыш кубарыр... Шәмсүн як-ягына каранды да, шуннан кулаен тапмыйча, башын бәрә-бәрә машинасы эченә чумды, мотор пырхылдап эшләп җибәрде. Минәт, аксыл төтен тасмасы калдырып, "Жигули" китеп барганны көтмичә, абына-сөртенә сыерлары янына йөгерде. — Бу ни эшең, үзең нәчәлник кисәге бит әле! Минәт башта сискәнеп китте, ләкин аңа кычкыручы кешенең Гәрәй абзый икәнен күргәч, бер дә юкка кабаланып сыерларын куып китерүенә үз-үзенә ачуы чыкты. "Шулчаклы да җебеп төшмәсәң соң..." Аннары аның очлы иреннәре мәсхәрәле кыймылдады. — Гафу, гафу, хөкемдар әфәнде... Гәрәй абзый, ярсуыннан бер урында тора алмыйча, кулларын айкый-айкый Минәтнең тетмәсен тетте. — Уҗым җире чирап та өлгермәгән, син аны сыерларың - нан ердырасың! Минәт кабарынкы яңакларын як-якка җәеп көлеп куйды һәм артистларча кыланып җиргә тезләнде. — Зинһар , дим, вәйран итә күрмә! — Ул сүзләрне кайчы белән турагандай кискәләде. — Бер юлга калдыр, хөкемдар! Япь-яшь кешенең үзен — инде сакал-мыегы агарган картны — шулай мәсхәрәләвенә Гәрәй абзыйның сыны катты. — Җаның юк синең! Минәт, аның саен котырып, уҗым читендәге чирәмне бармаклары белән аралый-аралый, тезләрендә үрмәли бирде. Башсызланып кылануы гына түгел, явызланып үрсәләнүе, чәбәләнүе иде бу аның. Минәтнең мәсхәрәле кыланышыннан тәмам кәефе кырылып өенә кайтып керсә, Гәрәй абзыйны тагы бер күңелсезлек көтеп тора иде. — Ана куянны Гобәйләрнең мәчесе алды , — диде елам - сыраган тавыш белән Галимәттәй. — Минем янда калдыруың зыянга гына булган икән: күз алдымда ук эләктерде, бер чарасыз икәнемне мәче дә сизә, мур кыргыры! Гәрәй абзыйның эчендә җыйналган катуына соңгы тамчы ачы тамды. — Ну, тотуын тотсам!.. — дип, йодрыкларын чытырдаганчы йомарлады ул. Тота калса нәрсә эшләячәген Гәрәй абзый әйтмәде, сарайдан күгәрә төшкән тимерчыбыклар бәйләме өстерәп чыкты, аны аралап, аерым-аерым тимер сандалга салып, зур чүкеч белән бәргәли-бәргәли кискәләргә тотынды. Аннары, төрле зурлыктагы тимерчыбыкларны моңарчы күрелмәгән аяусызлык белән ярсый-ярсый бөккәләп, тимер тәбе эшләргә ябышты. Берсен уч төбе чаклы такта кисәгенә әмәлләп куйгач, икенчесен ясады, өченчесен... Гүя бөтен урам мәчеләрен тәбегә эләктерергә җыена иде. Читлектән иреккә чыгуына йомигак соры йонлы мескен куянны ерткычларга хас кансызлык белән кәкре тырнакларына эләктергән мәчене ул ни өчендер Минәткә охшатты. Кешеләрнең аякларына сырпаланып мырлый - мырлый иркәләнгән юаш һәм буйсынучан карашлы мәче шикелле, тыштан бик әдәпле күренеп, төче телләнүдән ялыкмаган Минәтнең дә эчендә зәһәрлек, явызлык тулып ятадыр, җирдә үрмәләп йөреп аны мәсхәрәләргә маташкан бу бәндә, хәленнән килсә, шул мәчедәй, кәкре тырнакларын тырпайтып, өстеңә сикерер күк иде. Гәрәй абзый тимер тәбеләрне ясап бетерде дә, аларга ит кисәге бәйләп, ишегалдының һәм өй түренең чат-чатларына куеп чыкты... Басуда йөреп арылган, күрәсең, ян верандадагы такта җәелгән караватка ятып торган иде — йоклап кителгән. Берзаман ул ниндидер ят тавышка уянып китте. Уяулы-йокылы килеш ава-түнә урамга атылып чыккан иде, күзе шакмак булды: сул яктагы сарай каршына куелган тәбегә аларның үз мәчесе сары Мыраубикә кысылган, тәбене урыныннан кубарып тартыла-йолкына, дөнья яңгыратып мияулап кычкыра иде. Гәрәй абзый, калтыранган куллары белән тәбенең шартлап ябылган тимер кысасын күтәреп, мәчене капкыннан ычкындырды. Мәче кызганыч мияулый-мияулый, арт санын сөйрәп, Галимәттәй утырган арба-кәнәфигә таба шуыша башлады. Моны күреп торган Галимәттәй, күзләрен еш-еш йомып, иреннәрен мимылдатып торды да такмаклап елап ук җибәрде. — Ай Ходаем, нишләттең сары Мыраубикәне? Сынын да күтәрә алмый лабаса! Күр инде, күр инде, тагы бер гарип җан арттырдың бит! — Галимәттәй ачы мияулап үзенә таба шуышучы мәчегә таба арбасын селкеткәләп талпына башлады. — Ай, җаным, җаным, сиңа да минем шикелле кеше күзенә карап тилмереп яшәргә насыйп булган икән! Ай, җаным, җаным! Гәрәй абзый бу хәлгә аптырап һәм гаҗизләнеп торды да ашыга-ашыга тәбеләрне җыярга тотынды, аннары аларны берәмберәм бауларыннан тотып, коточкыч ярсу белән, урамдагы зур ташка бәргәләде. Тәбенең тимер кисәкләре чыңлап төрле якка чәчелде. Гәрәй абзый тәбене айканып ташка бәргән саен: — Менә шулай, менә шулай! — дип, тешен кыса-кыса кычкыра иде. Соңгы кисәкне бавыннан тотып әйләндерә-әйләндерә еракка ук томырды да, тузанын каккандай, учын учка бәрә-бәрә сукранырга тотынды: — Вәт бит, ә? Мин карт тилене әйт син... Акыл чыга башлаган, күрәсең, акыл... Күрше миләшенә каныгудан туктаган идем инде, тагы бер тилелек килеп кагылды, ә! Җу-у-ук, миңа болай кылану җарамый!.. Дилбегәне нык тотарга кирәк, нык... Ату, җөрәк чыгынлап дулап китсә, нибуч... Ул, әле һаман балавыз сыга-сыга, үзе янына сөйрәлеп килеп җиткән мәченең кабарынкы сыртын йомшак учы белән сак кына сыйпаштыргалаган Галимәсе янына килде. — Җарар инде, җукка да бетерешмә. Мәче артыннан мәче бетмәс. — Бу үзебез белән бергә картайган бәч, син кайдадыр каңгырап йөргәндә, шул иде бәч миңа өйдәш җан... — Колхоз мәшәкате белән җөргәнем өчен мине битәрләвең инде бу. — Битәрләмим , битәрләмим, сары Мыраубикә генә кыз - ганыч... Йөри генә күр... Өйдә ятсаң, тәки сәерләнәсең бәч. Бу ике көнне йорттан чыкмаган идең аны. Шул ярамады, ахры, тәбеләр белән җенләнүең шуннандыр дим... Картның йөнтәс кашы, борыны җыерылды. — Шуннан, шуннан, — дип, карчыгы сүзен кабатлады ул ачу белән, — үзең бит, соры куян дип, дөньядан ук китеп утыра идең. — Мин нишләмәм ... Ярар , бар, урамнарны әйләнеп кер, күңелең тынычланыр. Гәрәй абзый Галимәсе сүзен тыңлап салмак адымнар белән идарә ягына таба атлады. "Теге уҗым мәчесенә җәмәгать суды ясау хакында киңәшергә кирәк булыр. Ул җәмәгать суды залын ап-ачык итеп күз алдына китерде. Каршыда ук аллы-гөлле күлмәкле хатын-кызлар, соры яки зәңгәр пидҗәк кигән ир заты. Зал умарта иледәй гөж килә. Сүзләре аерырлык түгел. Менә гөжләү тынгандай булды. Ачудан күзләре автомобиль фарасыдай балкып янган гаепле бәндә — Минәт — кешеләр каршына чыгып килә. Юк, ике аяклап йөреп килми, уҗым җирендә үрмәләнгән күк шуыша, тормакчы булса да булдыра алмый, тагы дүрт аяклап сөйрәлә. Гәрәй абзый янына җиткәч, үрмәләгән җиреннән күтәрелә төшеп, аңа сикермәкче була. Бармакларындагы тырнаклары мәченекедәй үткен һәм кәкре. — Мин сиңа соры куян түгел! Гәрәй абзый, үз тавышына үзе сискәнеп китеп, як-ягына каранды. "Кеше-мазар ишетмәдеме?" Тирә-юнендә кеше-фәлән күренми. Кантар-кантар булып шыкырдап каткан урам тып-тын. Рәфис үз бүлмәсендә нидер язып утыра иде. Ул әтисенең гозерен сүзсез генә тыңлап торды да башын өстәлгә иеп уйланып калды. — Беләсеңме нәрсә, әти, — диде ул, ничектер кинәт җанланып киткән күзләрен картка төбәп, — әйдәле, бу юлы калып торсын ул, шуның ишеләр белән нигә дип мавыгабыз әле? Бездә игътибарга лаек булганнар беткәнме? Безнең күз нурыбыз булган алтындай кадерле кешеләребез бар. Менә шул арның да иң мәртәбәлесе хакында иптәшләрне җыеп сөйләшсәк ничек булыр дим? Соклансыннар бездә кемнәр барын күреп! Рәфиснең горурланып әйткән бу сүзләреннән Гәрәй абзыйның күз алдындагы мәче кыяфәтле Минәт, томанда эрегәндәй, каядыр еракка китеп торды, ләкин тагы пәйда булды. — Хәтфәдәй уҗымны сыерыннан таптатып кара җиргә әйләндерә бит ул! — дип кычкырды Гәрәй абзый, әлеге шомлы күләгәдән арына алмыйча. — Без аңа бүтән чара табарбыз! Гәрәй абзый сүрән генә пышылдады: — Шулай итсәң генә. — һичшиксез, җәзасыз калдырмабыз без аны. Ләкин бу юлы халык алдына чыгармабыз. Кеше күз алдын күләгәләр генә чуарларга тиеш түгел. Яктылык күбрәк кирәк аларга. Ә тирә-юньне яктыртучы әйбәт кешеләребез җитәрлек безнең! Гәрәй абзыйның боегып калган күңеле урыныннан кузгалып талпынып куйды, бөтен тәнен көч һәм гайрәт белән тутырып, сафландырып, җылы агым йөгереп үтте. Табигатькә көзге сарылык иңгән: урам чатындагы карт өянкенең яфраклары, зәгъфран төсенә кереп, акрын искән җилдә салмак кына лепердәп ала. Шул мәлдә дистәләгән гәрәбә яфраклар, бер-берсенә орына-орына, кыштырдашып җиргә сибелә. Күктә көтү-көтү кара каргалар, көл сыман чәүкәләр өерелеп оча. Аларның күңелне моңсуландыра торган сагышлы тавышы әллә кайларга китеп яңгырый. Рәфис, көннән-көн үсеп, биегәеп килүче таш йортларны тамаша кылып, казылып ташланганнан соң, өелеп калган балчык өемнәре өстеннән атлый-атлый төзүчеләр белән үзара киңәш-табыш иткәннән соң, урам очыннан калкып күренгән комплекс сарайларга таба юнәлде. Комиссия белән кабул иткәнче, төзелеп беткән корылмаларны тагын бер кабат күздән кичерергә, күзгә чалынган җитешсезлекләрне барлап, аларны шушы көннәрдә бетерү чарасы күрергә кирәк иде. Бер уңайдан, Шәмсүнне очратып, аның белән аңлашып сөйләшеп карарга иде исәбе. Ике арадагы аңлашылмаучылык хакында бу көннәрдә бик күп уйланып йөрде ул. Төптән фикерләп баксаң, шактый күңелсез хәл килеп чыга: терлекчелек хуҗалыкның төп тармагы, совхозның алга китеше, яисә, киресенчә, артка калуы терлекчелекнең ничек эшләвенә бәйләнгән. Ләкин Рәфис терлекчелек белән җитәкчелекне комплекс башына куелган кеше аркылы тормышка ашырырга мәҗбүр. Ә бу җитәкче — Минәт, Рәфис әйткәннәрнең күбесен санга сукмаучы кеше. Чын мәгънәсендә парадокс килеп туа: Рәфиснең терлекчелектәге планнары, күрсәтмәләре Минәт һәм аның ахирәт дусты Шәмсүн дигән барьер аркылы үтеп чыга алмый, юкка әйләнә бара. Нәтиҗәдә комплекс Рәфис теләгәнчә терлекләрне аерым карауга җайлап төзелмәде, сыерлар арасында әледән-әле авыру-үлем очраклары бар. Терлекчелектә эшләүчеләр белән Шәмсүн арасында мөнәсәбәтләр киеренке. Нидән болай килеп чыкканы күпләргә билгеле: беренчедән, Шәмсүннең бүтәннәр фикере белән исәпләшмәве, башкача уй йөртүне гомумән кабул итә алмавы. Ә аның фикерләре еш кына ялгыш була, күпчелекнеке белән туры килми, шуңа карамастан РАПО җитәкчелеге тарафыннан яклана. Менә шуларны ерып чыгарга кирәк Рәфискә. Эш шулай тора: йә ул бу мәсьәләне уңай хәл итә, ягъни ике арадагы киртәне бетерә, йә булмаса, икесенең берсе совхоздан китәргә тиеш була. Бүтән юл юк. Дөрес, мөнәсәбәтләрне ачыкларга теләп, ул моңарчы да Шәмсүн белән сөйләшергә омтылып карады, ләкин һәр очракта мондый тырышлык уңышсызлыкка очрап килде. Хәзер инде моны соңга калдырырга яки артка чигенергә һич ярамый. Ачыктан-ачык аңлашырга һәм билгеле бер нәтиҗәгә килергә кирәк. Комплекс бинасына килеп керү белән, буяу һәм тимер исе Рәфиснең тамак төбен ачыттырып җибәрде. Соры халатларына зәңгәр, яшел буяу тамчылары тамган өч хатын-кыз озын саплы пумалалар белән стена кырыеннан үткәрелгән зур диаметрлы җылылык трубаларын буяп яталар иде. — Нихәл, эшләр барамы? — дип сорады Рәфис, алар белән исәнләшкәннән соң. — Күп калмады инде, — дип шаяртты чая карашлы хатын, эшеннән аерылмыйча гына, һәм өстәп әйтеп тә куйды: — Тик пумала җиткерер хәл юк, кытыршы тимер хәзер ашап бетерә очын. — Шәмсүн Хәеровичны күрмәдегезме? — Кем белгән аны ? Ул безгә әйтеп йөримени? Үзегез күбрәк күрәсездер аның кайларда йөргәнен. — Хатынның тавышында ниндидер яшерен киная сизелә иде. — Чынлап та, кая китәргә мөмкин ул ? — дип уй йөртте Рәфис, комплекстан чыгып барышлый. — Җәйләүдә дә очрамады бит ул. Кичке эңгер-меңгер куерып килә иде. Көнозын җәяү дә, машина белән дә йөри торгач шактый арылган. Аяклар нишләптер талып, сыкрап тора. "Кайтып ял итәргә, ахры, — дип, үзалдына сөйләнде Рәфис. — Ә иртәгә хайваннарны яңа комплекска күчерү хәстәрен күрә башларга кирәк булыр". ...Ашап-эчеп алганнан соң, Рәфис, чия төсендәге диванга кырын ятты да Айрат Бәдретдиновичтан алып торган психология китабын укый башлады. Баш очындагы кечкенә киштәгә куелган өстәл лампасыннан аска аксыл нур коела, яктылык боҗрасыннан читкә таба караңгылык хөкем сөрә. Бу караңгылык йорттагы бар нәрсәне: өстәл, урындыклар, комодны куе эңгергә төргән. Якты боҗра эчендә китап битләре бер-бер артлы ачыла бара, уйлар хәрәкәткә килә: әйе, ул аңлый, кем генә булмасын, аның кул астындагы кешеләрнең эше өчен дә, шәхси тормышы өчен дә ул җавап бирә. Җитәкче икәнсең, син барсына да күңел ачкычы таба бел. Ул тагы шуны төшенде: үзе дә кешеләр белән булган мөгамәләдә шактый ялгышлыклар җибәрә икән. Җитәкче кеше үз буйсынуындагы кешегә үчегеп, каны катып йөрмәскә тиеш. Кемнеңдер күңел дөньясына үзең барып җитә алмагансың икән, ул кешене гаепләү, хәтта дошманыңа санап йөрү — көлке, бу синең беркатлы көчсезлегең. Кул астындагы кеше белән каршылык килеп чыкканда, аңлашу өчен беренче адымны җитәкче үзе атларга бурычлы. "Мин шулай эшлимме соң? — дип уйлады Рәфис, Минәтне күздә тотып, һәм бу юнәлештә үз мөнәсәбәтләренә анализ ясарга тотынды. — Әйе, әллә ни тырышлык куймаганмын икән шул. Ә сәбәбе? Рәфис агайне, син үзең..." Уйлар чабышын өзеп, ялкау гына шыгырдап ишек ачылды. Бусагада, әкияттәге чибәр пәри кызыдай, Гөлфинур пәйда булды. Рәфис ишек ягына борылган хәлдә, терсәгенә күтәрелеп һәм үзе кереп чумган фикер дөньясыннан арына алмыйча, күзләрен челт-челт йомгалап, чуар өй халатын пута белән кысып буган Гөлфинурның хәтәр серлелеккә төренгән аксыл йөзенә карап торды. Соры яктылыкның саран нурлары мөлаем хатынның бар килеш-килбәтен сихри бер матурлыкка ураган, дулкындай кабарган чәче маңгаена төшеп, эчке сыкрану белән балкыган күзләрен яшәртеп күрсәтә иде. — Ник килдең ? — дип сорады Рәфис, шактый тупас тавыш белән. Ул урыныннан торып аягын салындырып утырды, зәңгәр трикосын рәтләгәндәй итте. Гөлфинур бик нык дулкынланган иде, шуңа каушый төшеп тонык тавыш белән әйтеп куйды: — Ни ... син теге вакытта педагогика китабы сорап китапханәгә кергән идең... Менә ни... таптым мин аны... Ул китапны, күкрәк турысына кысып тоткан килеш, сабыйны иркәләгән кебек сыйпаштырды. — Вакытсыз йөрисең, — диде Рәфис коры гына, — кешенең әллә ни уйлавы бар. Гөлфинур моңарчы үзен йөгәнләп, тыелып кына сөйләшә иде, кинәт ул чишелеп, туарылып китте. — Уйласыннар, анда минем ни эшем бар, — ул, ярсулы хәрәкәт белән түргә узып, Рәфиснең янына ук килеп утырды. Кайнар тәне белән пешереп аңа таба елышты да кызу-кызу сөйли башлады: — Эш дип чабып йөреп тирә-юнеңдә ни кыланганнарын күрмисең син, Рәфис! Шәмсүнне кая олакты дип беләсең? Ул бит синең өстән йөри, районга һашимов янына китте. Рәфис ике кулын тезләре өстендә кушырып утырган килеш мыгырданып куйды: — Йөри бирсен. — Их син, аның ахирәте Минәт сиңа каршы имзалар җыеп йөрде бит! Рәфис, әле генә аңына килгәндәй, Гөлфинурга борылып карады. — Имзалар җыеп? — Ә син берни сизмисең? Гөлфинурның йөзе Рәфиснең каршында ук. Теле бер нәрсә сөйләсә, күңелендәге ярсу тойгысы алсуланган битләренә, томанланган күзләренә бәреп чыккан. — Син боларны ни өчен миңа килеп әйтергә булдың әле? — Дөм сукыр син, Рәфис! Шашып яратам бит мин сине! Теге вакытта да юк өчен генә дулап чыгып киттең. Үземдә дә гаеп булмады дип әйтә алмыйм. Хатын-кыз мутлыгы сукырайткан мине. Без бит акылсызлар, үзебезне яраткан кешене көнләштереп газапларга яратабыз. Җитмәсә, безнең арттан йөргәннәрнең әрсезләренә кистереп отказ сугу урынына, өметләнер өчен юл калдырабыз. Мондый уеннан уймак чыгасын уйларлык баш булмаган шул. Син шуны аңламадың. Хәтта "Рәфис, китмә!" дип, артыңнан кычкырып калсам да, ишетмәдең. Шәмсүнгә кияүгә чыгуым да аптыраганнан гына булды. Зиһенем чуалган, башым тәмам каткан иде... Минем бит ул кыргый ишәкне күрәсем дә килми, җирәнәм, чирканам мин аннан! Гөлфинурның күз яшьләрен агыза-агыза ачынып сөйләгән бу сүзләреннән Рәфис шаккатып, аптырап калды. Аның бөтенләй гаҗизләнгән хәлдә күзләрен терәп катып калуыннан Гөлфинур үз-үзен белештермичә туарылып китте: көтмәгәндә, егеткә таба талпынып, ике кулы белән муеныннан кочаклап алды. — Көне-төне сине генә уйлыйм , ник белмисең, ник аңламыйсың, Рәфис! Нидер сизенеп йөрәге кытыкланып-кытыкланып куйса да, Рәфис бу кадәресен үк көтмәгән иде. Сөлек кебек сыгылмалы гәүдәле хатынның якынлыгыннан күптәннән хатын-кыз кайнарлыгы күрмәгән тәненә ут капкандай булды. Хыянәтчел хис рәхәт якынлыкны шашып теләде. Салкын акыл көче белән ул Гөлфинурның кулларын муеныннан аерып алмакчы булды, ләкин йөгәнсезләнгән хатын аның саен егетнең көчле куенына сеңә барып ярсып пышылдады: — Күбенә өмет итмим, җаным, шушы кичне генә, бары бер кичне миңа бүләк ит! Зинһар, шуны гына кызганма, шуннан да мәхрүм итмә! Хисләр, шашынып, буталып, билгеле чикне узган, башсыз тәвәккәллек, татлы һәлакәт якында гына... Тик шул вакыт бозлы агым булып ике арадан Шәмсуннең соры күләгәсе шуып үтте. — Акылыңа кил, Гөлфинур! Рәфис Гөлфинурның ярсу кочагыннан аерылып торып басты. Аның йөзенә тимердәй салкын ныклык иңгән иде. Өенә кайткач, чишенеп юка эчке күлмәктән калса да, Гөлфинур ап-ак җәймә җәелгән йомшак караватка ятарга ашыкмады. Аның бөтен тәне кыза, уйлары чәбәләнеп тузгый иде. Түрдәге көзге-трюмоның озынча өслегенә текәлеп, дулкынланудан алсу төскә кергән, уртасы бераз чокырланып торган түгәрәк битенә, зур ачылган зәңгәр күзләренә моңаеп, гаҗәпләнеп карап торды. Хатын-кыз нәзакәтлеге белән тулышкан ап-ак беләкләренә, үтә күренмәле эчке күлмәк аша беленеп торган тыгыз һәм зифа тәненә күз карашы төшүгә, йөрәге әллә нишләп чемердәп китте. Ул ттгушы ак беләкләрен, шалкандай тыгыз тәнен Шәмсуннән кызганды. Ире аңа чит иде. Ул аның юантык гәүдәсенә, тәненең аңа гына хас тынчу исенә, йоклаганда борын тишеген киереп авыр мышнавына ияләшә алмады. Күңеле һаман бүтәнне көтте, бүтәнне теләде. Ничә еллар буена көткәненең куен җылысы, мускулларының тере җанлылыгы хәтереннән китмәде. Менә бүген шул көткәне, өзелеп теләгәне тупас төстә аннан йөз чөерде. Шушы гүзәл буй-сыныннан, аңа тилмереп баккан сөрмәле күзләреннән баш тартты. Гөлфинурның сөрмәле күзләренең чит-читләренә кайнарланып үтә күренмәле яшь тамчысы җыела башлады, керфекләргә сусыл энҗе бөртеге асылынды... Ул бит... ул бит күпне дә өмет итмәгән иде. Әллә кайчаннан зарыгып көткән, шуңа юанып яшәгән, көненең өмете иткән кеше, моңарчы җыелып килгән җан һәм тән ризалыгын киметә алмасмы, юксынудан йомарланган тыгыз төенне чишә алмасмы дип кенә алгысынган иде күңеле. "Каты бәгырьле икәнсең, Рәфис җаным!" Гөлфинур капыл көзгедән аерылды да караваттагы каз мамыгы мендәренә капланып үксеп елый башлады. Күз яшеннән манма су булган мендәргә аның өчен генә гүзәллеген саклаган йөзен, аны шашып теләгән күкрәгендәге кайнарлыкны яшереп шактый озак елады ул. Аннары акрын гына чалкан әйләнеп ятты. "Нигә дип шул туң йөрәк өчен күз яшьләремне коям әле, — диде ул үз-үзенә, — мескенгә калган хатынмы соң мин?" Гарьләнү тойгысы күз яшьләрен киптерде. Бөтен тәне тыгызланып йомарланды, күңеле катып китте. Ул иреннәрен чытырдатып кысып урыныннан торып утырды. "Ярар, Рәфис, — диде ул, сүзләрен вак тешләре аша сөзеп чыгарып, — карап карарбыз кем өстен чыгар әле". Үзен шулай тупас төстә кире каккан, хурлаган өчен Рәфистән үч алу турында ул төне буе план корды. ... Шәмсүн Һашимовка зарларын сөйләп бетерде һәм кулларын ике тезе арасында салындырып һәм үзе дә түбән иелә төшеп тынып калды. — Алай, алай, — диде һашимов, бармаклары белән өстәл пыяласын шакылдатып, — ничек болай ук килеп чыкты соң? Үзең, дустым, дидең, мин аңа үземә ышангандай ышанам, дидең. — Ялгышканмын, Казбек Зиннәтович. Минем беркатлы - лыкны беләсең бит. — Аныгын беләм, тик, Шәмсүн туган, чынлап әйткәндә, соңгы вакытта үзең дә шактый сынаттың бит. — Безнең хезмәткә бәя бирү сезнең эш инде. — Хак әйтәсең, ләкин юкка син борыныңны төшерәсең, чынлап әйткәндә, мин сине бик шәп бер җиргә тәкъдим итәргә торам әле. — Ул өстәлгә таянып утырган җиреннән, алтын читле күзлеге аша сөзеп, Шәмсүнгә карады. — Ник "кая?" дип сорамыйсың? Шәмсүн, чыраен сытып, җилкәләрен җыерып куйды. — Сорап ни мәгънә? Һашимов соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп кулларын җәйде. — Чынлап әйткәндә, мин сине аңламый башладым . Ни - чек инде "ни мәгънә"? Мин бит сине андый-мондый гына җиргә тәкъдим итмим. Район янында урнашкан колхозга председатель итеп. Дөрес, бик алдынгы колхоз түгел. Үзең беләсең, алдынгы колхозның председателен ашыгып алмаштырмыйлар. Ә бу аның каравы нинди урында! Озынбы! Үзең беләсең аның урманы, күле! Язын анда үрдәк! Как раз синең өчен инде. Синең күңел киң бит — мине дә анда чакыргаларсың, ә! Теге кем әле, Минәт ничек яши анда? Шәмсүн тагы чыраен сытып куйды. — Яши инде шунда. Һашимов Шәмсүнгә күзлек аша сөзеп карады. Аннары урыныннан кузгалып, янына ук барып утырды. — Сиңа карап торам да гаҗәпләнәм : синме соң бу, әллә үзеңне бөтенләй алыштырып куйдылармы? — Ул Шәмсуннең җилкәсеннән кагып хахылдап көлде һәм, урыныннан торып, гәүдәсен кызык чайкалдыра-чайкалдыра һәр адымына басым ясап, бүлмәне әйләнеп килде. — Чынлап әйткәндә, сиңа әйткән тәкъдим хакында мин Беренче белән сөйләшмәдем әле. Ләкин ул мине яклар дип ышанам. Дәлилләрем мондый: Шәмсүн Хәерович ничә еллар колхозда эшләгән кадр. Колхоз производствосын биш бармагыдай белә. — Беләсеңме, Казбек Зиннәтович, — диде Шәмсүн, ничектер үзгәреп киткән тавыш белән, — минем турыда кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, билгеле. Ләкин кирәкмәс. — Ни сөйлисең син? Ничек яшәргә уйлыйсың? — Ул колхозга мин рәхәтләнеп барыр идем дә ... — Соң? — Минем хатынны белмисең син... — Ах, менә нәрсә... Димәк, хатының ризалык бирми? — Аяк терәп каршы тора... Ә мин... мин... — Шәмсүн еларга җитешеп, иреннәрен ачыргаланып тешләп, кулларын йомарлады, аннары теш арасыннан сөзеп әйтеп салды: — Шул кабахәт аркасында... Яратам бит сволочьны! һашимов сүрән генә урынына барып утырды да, бермәлне сүз дәшмичә, карандашы белән өстәлгә җәелгән пыяланы шакылдатып торды. — Да, ситуация... — дип сузды аннары . — Ләкин сиңа, — диде һашимов, кәнәфиенә артка яткан җиреннән алга таба елышып, — гаилә мәсьәләсендә дә борын төшерергә әллә ни сәбәп юк. Аның хакимлек чоры тиздән үтеп китәчәк. Билгеле булганча, хатын-кызның үзен әллә кемгә куеп күкрәк киереп йөргән чагы берничә елдан артмый. Аның чибәрлеге дә, фигурасының килешлелеге дә шул елларда кала. Хатын-кызның әлеге чорында көне буе ишәктәй эшләп арыпталып кайткан ире кызыксыз булып күренә, машинасы-гаражы булган дәрәҗәле джентльменнар үзенә күз аткалаудан башы әйләнеп кәпрәеп китә. — Гараж, машина кебеге хәзер миндә дә бар барын. Ләкин... — Хатын -кыз үзенең өстенлеген югалтканын тиз генә аңламый. Шуның белән ялгыттга. да... Минеке әнә шул хакыйкатьне аңлагач та, кухняда хуҗа булуыннан файдаланырга тырышып карады. Аш пешерми, янәсе. Мине ач калдыра. Ул пешермәсә, бүтәннәр — аннан яшьрәкләр мине ашатып-эчертеп, хәтта сыйлап чыгарасын аңламый, аңгыра. — һашимов кәнәфиенә ятып кәефләнеп көлеп куйды. — Ярый әле синең балаң булмаган, аннан соң күрер идең күрмәгәнеңне. Бигрәк тә синең бала яратканыңны да белеп алса. — Бала булмавына да ул гаепле, —диде Шәмсүн, күңел - сез генә баш иеп, — үзе теләмәде. — Менә монысы инде уйландыра. Ир белән торырга уйлаган хатын-кыз гадәттә бала булдырырга ашыга... Баланың үз кулында нинди көчле корал икәнен бик яхшы белә ул каһәр суккан кавем. Беравык сөйләшмичә утырдылар. Эш сәгате күптән чыккан иде. Бүлмә эче караңгыланып, стенага эленгән район картасы, һәртөрле диаграммалар томанлы эңгергә күмелә барса да, ут яндырырга ашыкмадылар. — Казбек Зиннәтович, — диде Шәмсүн, ялыктыра баш - лаган тынлыкны бозып, — минем сиңа килүем шуңа — хәзер эшләп яткан совхозда ныгып калуыма булышсаң иде, Казбек Зиннәтович. Моның өчен, ничек сәер тоелмасын, минем юлымда киртә булып яткан Рәфисне баш зоотехниклыктан да, партбюро әгъзалыгыннан да читләштерергә кирәк. һашимов, Шәмсүнгә тиз генә җавап бирмичә, урыныннан торып, бүлмә утын яндырып килде. — Алай, алай, — диде һашимов , кәнәфиенә барып утыр - ганнан соң, — анда калам дисең инде. Белмим, икәүләп ни кыйратырсыз икән, дус кеше. Соңыннан барысы өчен миңа җавап бирәсе. Бәлки, кайтып тагы бер уйларсың, ә? — Уйласын уйлаган инде, Казбек Зиннәтович. — Сине яклап та булыр иде, тик бер бәла чыгып тора бит әле. Бер юньсезе кычытмаган җирен кашыган: теге "Волга"лар хакында ТТКга язган. Тикшерү килергә тиеш. Шәмсүн чыраен сытты. — Тикшерү?.. Шуларны безнең совхоз аркылы гамәлдән чыгаруга күңелем тартмаган иде аны. Бары сезнең дусларыгызның хакын хаклап кына... һашимовның ачуы чыкты. — Минем дусларым , имеш ... Барыннан да битәр сиңа кирәкле кешеләр алар. Ярар, эчең бер дә пошмасын. Мин чарасын күрдем дә инде: машиналарның икесен дә сүттереп ташлаттым. Техник комиссия рәисе белән сөйләштем. Ул машинаның детальләре иске дип раслар... — Өр -яңа "Волга" детальләрен иске дипме? — Чүп тә юк. "Искертерләр" ул өр-яңа детальләрне... Иске төсенә кертерләр... Өстәвенә халык контроле башлыгы минем кеше. Ул яктан да борчылыр урын юк. Бары син генә нык тор... Машиналарның кәгазь-мәгазе калмаганмы, карап чык. Булса, яндыр, юк ит... Аңлашылдымы? — Тырышып карарбыз, Казбек Зиннәтович. Бары син үз тарафыңнан шул мөртәт Рәфистән мине арала! — Яхшы . Беренчегә сүз салып карармын. Шәт, үз сүземне үткәрермен дә. Тик соңыннан үпкәләштән булмасын. — Рәхмәт, Казбек Зиннәтович. Шәмсүн китәргә кузгалды. — Тукта, ашыкма! — диде аңа һашимов һәм, кесәсеннән ачкыч алып, бүлмә почмагындагы тимер сейфын ачып маташты. Сейфтан өч йолдызлы коньяк килеп чыкты. — Яле, синең киләчәк уңышларың өчен! — Аннары көлемсерәп өстәп куйды: — Дөньяны белеп булмый, бәлки, әле тагы җир җимертеп эшләп китәрсең. Рюмкалар бер-берсенә бәрелеп зыңлап куйды. — Беләсеңме нәрсә, — диде һашимов, кандала исле сыеклыкны авызына бушаткач, — сиңа ял итәргә кирәк, берәр курорткамы, санаторийгамы китеп калырга, дим. Ату, чынлап әйткәндә, шактый йончылгансың син. — Еракка китеп булмас инде, Казбек Зиннәтович. — Тагы хатының ? — һашимовның күзлек пыяласы мәсхәрәле елтырады. — Алай булгач, тот та шифаханәгә кер дә ят! Ә нәрсә, берәр ай чамасы ятып көч җыеп чыгу зыянга булмас. — Җыен авырулар арасындамы ? — Нигә авырулар арасында? Анда курорттан ким булмаганча кәеф-сафа чигеп ятарга була. — Һашимов, бер якка янтая төшеп, иренгәндәй салмак хәрәкәт белән телефон номеры җыйды. — Ало, Нури Фазлыенмы? Нури, синең ничек анда, теге безнең бүлмә бушмы? Әйе, люксны әйтәм. Бер әбине урнаштырган идек? Кайчаннан ята соң ул анда? У-у-у, чынлап әйткәндә, кешеләргә зарыккандыр бит инде ул. Ялгызлыктан интеккәндер. Хи-хи-хи, әйе шул. Гомуми палатага күчер син аны, рәхәтләнеп эчен бушатсын, үзе ишеләр белән шау итсен. Ә монда безнең кешеләр белән күп эшләүдән арган иптәшебез бар. Аны егерме-егерме биш көнгә шау-шудан аерып тынлыкта калдырасы иде. Әйе, әйе, дөрес. Молодец та инде үзең. — Һашимов Шәмсүнгә борылды, — менә бит, җайладык та. Хет бүген-иртәгә бар да тынлыкка чум! — Гел минем өчен яхшылык эшләп торасың, Казбек Зиннәтович, оят була бит алай. — Оят булмас өчен без аны болай итәбез: синең ничек анда, көртлекләр очамы? — Оча, Казбек Зиннәтович. Берәр дистәне аттырып җи - бәрермен үзеңә. Бәлки, сыер ите дә... — Юк, сыер итенә кагылма! Үзең беләсең, сезнең совхозны Әкрәмов аерата күзәтә. Аннары синең ул баш зоотехнигың белән башың Себер китәр. Шул вакыт йомшак кына итеп телефон челтерәде. — Әлү, әлү, — диде Һашимов, телефон трубкасын сул кулына алып, — бу синмени, гүзәлем? Танышуыбызга ике ел тулды, димсең? Шуны билгеләп үтәргә? — Һашимов Шәмсүнгә күз кыса-кыса, мактангандай итеп, юри телефоннан сөйләшкән хатынның сүзләрен кабатлый-кабатлый сөйләде. — Ә иртәгә калдырсак? Иртәгә мин командировкага китәрмен. Кая дип... Синең квартирга, билгеле, хи-хи-хи, мондамы? Үзем генә түгел. Борчылма, үз кеше ул. Бармый ул минем белән. Хатынының итәгенә нык ябышкан шул. Ә итәкне беләсең бит. Аның аркылы дөнья йөзе күренми, хи-хи-хи... ...Шәмсүн кайтып кергәндә, Гөлфинур, чалкан яткан килеш, кулларын муен артында кушырып тыныч кына йоклап ята иде. Ишек шыгырдаган тавыигка. ул, иртәнге кояш нурлары төшүдән чагылган күзләрен кыса төшеп, Шәмсүнгә күтәрелеп карады. — Күзеңне ачтыңмыни, карчык? — диде Шәмсүн, гомерендә булмаганча йомшак тавыш белән. Гөлфинур, стенага борылып, тырпаеп торган мүк кисәген бармагы белән ике арага төрткәли-төрткәли әйтеп куйды. — Бик күп читтә каңгырап йөрсәң, синең күзеңне бөтенләй йомылмаслык итеп ачтырырлар әле. Шәмсүн, Гөлфинурның әле дә бармаклары белән стена мүген казып маташуыннан, үзгәреп киткән серле тавышыннан ул югында ниндидер гадәттән тыш хәл булганын сизенде. — Нәрсә дисең? — дип сорады ул, шигәя төшеп. — Берни дә әйтмим, — диде Гөлфинур һәм вак чәчәкле тышлык белән тышланган йон одеалны өскә тартып башыннан ук ябынып ятты. Шәмсүн, Гөлфинур караватының кырыена утырып, капыл гына одеал читен ачты. — Юк, нидер булган, сөйлә! — Нәрсә сөйлим?! Гөлфинурның мондый уены беренчесе түгел иде. Хәтәр кыланышлары белән ул иренең башын аз катырмады. Бу юлы да үзен ни рәвеш тотасын, Шәмсүнгә ничегрәк итеп сөйләсен бөтен нечкәлегенә чаклы уйлап куйган иде. — Ярар , газаплама мине, — диде Шәмсүн, талчыккан тавыш белән, — бөл ай да арып эштән чыктым инде. Ул хатыны яныннан торып китте дә кухняга чыгып кәстрүл капкачларын шалтыр-шылтыр ачып ашарга эзләргә тотынды. Гөлфинур моны көтмәгән иде, ире хәзер төпченергә тотыныр, сернең төбенә төшмичә туктамас дип уйлаган иде. Иренең ул чорнап куйган мәкерле йомгакны сүтә башламавына аның күңеле кителде. Кухня якта кашык шакылдаган, чапылдатып азык чәйнәгән тавышлар ишетелеп торса да, юри яткан урыныннан купмады, хәтәр уенны ничегрәк дәвам итәргә икән дип уйланып ятты. Аттгап бетереп аның янына яткач та, Шәмсуннең әлеге четерек мәсьәләне кузгатмыйча калмаячагын, үзенең йомгакның очын аңа тиз генә табып сүтеп ташларга ирек куймаячагын, уенны озаккарак сузып иренең күңел кыллары тетрәнгәнче тилмертәчәген белә иде. Тик ни хикмәттер, бу юлы Шәмсүн хатыны янына килеп сыенырга да, аннан ул хәлләр хакында сорашырга да ашыкмады. Майкадан гына калган килеш тәрәзә катына басты да, үз уйларына бирелеп, төнге караңгылыкка текәлде. Әйтерсең ул Гөлфинурның газаплы уйларын, хәтта аның үзен дә бөтенләй оныткан, хатынының чуар дөньясыннан читтә — баттгка. мохиттә яши иде. Асылда да бу шулай иде бит: Шәмсүн, кысык күз кабакларын бөтенләй диярлек йомып, Һашимов белән булган әңгәмәнең төбенә төшәргә азапланды. Ни өчен дип уйлады ул, Һашимов аны шушы совхозда гына эшләтеп калдырырга теләмичә, каядыр читкә, ул әле күреп белмәгән, аның өчен караңгы урман күк серле һәм билгесез булган колхозга күчәргә өнди икән? Әле бернинди дә тәҗрибәсе булмаган Рәфис аңа якынрак микәнни? Менә сиңа дус. Ышан син аларга! Әйе, дип фикер йөртте Шәмсүн, андый дуслар син үз төбәгеңдә имәндәй ныгып, җәелеп утырганда гына якын була, шул чакта алар тирәңнән дә китми, кирәк икән җилкәңә менеп атланып кәефләнә дә ала, инде синең җиргә береккән тамырларың какшап, әрле-бирле чайкала башладымы, төпләп алып читкә ыргытырга да күп сорамый. Менә дигән урман-күле кайда да бар аның. Ә менә патша сараедай йорт-җире, каралты-курасы... Әле җитмәсә, ул яңа җирдә аны ничек каршы алырлар... Гөлфинур нәрсә дияр. Шәмсүн хатынына борылып карады. Гөлфинур ак мендәргә кызарып киткән борынын төрткән дә, шәрә иңнәрен дерелдәтеп, лыттгыклыттгык елап ята иде. — Нәрсә булды ? — диде ул, хатыны янына килеп, һәм бая Гөлфинурның "Читтә каңгырап йөрсәң, күзеңне ачтырырлар әле" дигән сүзләрен исенә төшерде. — Син бит... син бит, — диде Гөлфинур, еш-еш тын алып, — мине ни урынына да күрмисең. Мин синең өчен бер уенчык кына. Юаныр өчен кирәк булган җансыз бер әйбер... Гөлфинурның болай ачыргаланып елаганын күргәне юк иде Шәмсүннең. Ул хатынының аңа карата салкын, битараф булуына күнеккән һәм моңа исе дә китми иде. Менә бүген... — Соң син үзең мине яратмыйсың бит, — диде Шәмсүн, хатынының бу халәтенә куанырга да, кайгырырга да белмичә. — Яратмасам, ни гомерләр синең янда яши алыр идеммени? Сизгер җанлы бер кеше булса, Гөлфинурның бу сүзләрендә әйтем мәгънәсе белән күңел аһәңенең тәңгәл килмәвен, театраль ясалмалылык катнашкан булуын чамалар иде. Тик Шәмсүндә кешенең, хәтта бергә яшәгән, шуңа холыкфигыле шактый таныш булган хатынының да эчке дөньясындагы нечкә төсмерләрне тотып алырлык сәләт юк, шуңа күрә ярыйсы ук хәйләкәр һәм мәкерле Гөлфинурның купшы сүзләренә ышанып алдана ала иде. Шул кадәресе дә бар: Гөлфинур авызыннан үрсәләнеп чыккан һәм Шәмсүнгә төбәлгән ул сүзләр артында Рәфискә булган кайнар тойгы яшеренүе хатынының ачыргалануына күпмедер дәрәҗәдә табигыйлек тә биргәндер, һәрхәлдә, Гөлфинурның әлеге сүзләре Шәмсүннең күңелен йомшартып җибәрде. Ул яланаяк килеш лап-лоп атлап хатыны янына килде дә, карават читенә елыша биреп, тупас һәм килешсез хәрәкәт белән аның кайнар иңнәреннән кочып алды... — Сөйләсәң, — диде ул аңа, ягымлы булырга тырышып, — ни дип балавыз сыгасың? Гөлфинур нәкъ менә шушы мизгелне көткән иде. Рәфиснең тимердәй нык куллары ярдәмендә нәзберек иңнәрен аяусыз этә-этә, салкын мәрхәмәтсезлек белән ялкындай дөрләгән кочагыннан аерылып чыгуы, нерв киеренкелегеннән тешләрен-тешкә бәрә-бәрә ишектән чыгып барышлый тәрәзә буенда аркасын куеп, аңа — шул киребеткән ир заты өчен җанын да фида кылырга әзер торучы хатынга борылып та карамавы тагы бер мәртәбә күз алдыннан үтте. Бугазына үрләгән гарьлек дулкыны Рәфискә булган ихтирамын, дус итүен, ниһаять, янып яратуын басып китте. Бу хәтәр дулкынның тыелгысыз көченнән ап-ак тәне дерелдәп алды, нервылары тагы да киерелде, җаны катты. — Син анда, — дип башлады ул, сүзләрен теле белән аяусыз әвәли-әвәли, — җыен кирәкмәгән, вак нәрсәләр артыннан чабып йөргән буласың. Хет, ичмасам, сүзеңне алга алсалар икән. Ә монда беләсең килсә, минем намусыма тиеп, синең ирлегеңнән көләләр, мәсхәрә итәләр! Шәмсүн, Гөлфинурның кулларын учына алып, иелеп утырган җиреннән сискәнеп турайды. — Нәрсә?! — Ие, ие! — Гөлфинурның күзләреннән зәһәр очкыннар чәчелде, безнең элекке дустыбыз — Рәфис! — Рәфис! — Кем уйлаган аны, шулчаклы әшәке кеше дип, кем уйлаган? ! Миңа педагогика китабы алып килеп бирерсең әле, дигәч, мин, беркатлы җүләр, шуның сүзен тыңлаган булам бит әле! Шәмсүн ниндидер котылгысыз һәм аяусыз хәлне сизенеп, карлыккан тавыигы белән игаигынып үкерде. — Иә, йә, шуннан?! — Ничек аңа ышанмыйм, янәсе, халык өчен көрәшкән булып йөри бит ул! Изге әүлия булып кылана! — Сузма! — Шул. Китабын бирим дип өенә кергән идем, тасма телләнә башламасынмы, без бит элекке дуслар, янәсе. Ничек бер-беребезне яратыштык, насыйп кына булмадың, имеш... Бөтенләй үкенечкә калмасын инде, ирең дә өйдә юк, фәләнфәсмәтән... Шәмсүн, үз-үзен белештермичә, сикереп торды да ике кулы белән Гөлфинурның җилкәсеннән тотып селкеде. — Әйт дөресен, булдымы ? Шәмсуннең киерелеп ачылган коточкыч күзләрен күреп, Гөлфинурның тәне буйлап вак дерелдәү дулкыны йөгереп үтте. — Син нәрсә тагы, — диде ул, тешләрен-тешкә бәрә-бәрә, әллә мин тилеме, яңагына суктым да чыгып йөгердем! — Бәлки , син ялганлыйсыңдыр?! Гөлфинур, үпкәләгән тавыш белән, тыныч кына әйтеп куйды. — Ул бу булса, сиңа сөйләп торыр идемме... Шәмсүн идәнле-түрле әрле-бирле йөри башлады. Вакытвакыт тукталып, каядыр почмак читенә карап, чытырдатып йомарланган йодрыгын ярсып селкеп алды. — Ах, кабахәт, ә! Мин әле аны моның өчен... Кинәт ул, йөргән җиреннән тукталып, Гөлфинурга борылды да янаган тонда әйтеп салды. — Белеп тор, мин ул сволочьны эшеннән куам! Судка бирәм! Фәкать шулай! Ә син ул мине көчли башлады диярсең... Әйе, әйе, ул этлек эшли икән, без аңа бүре булырбыз! Көчләде — бетте-китте! Эчке күлмәгеңне ерткала, тәнеңне җәрәхәтлә! Ул аның эше диярсең. Аңладың! Фәкать шулай! Гөлфинур эшнең зурга китәсен аңлап тетрәнеп куйды. "Ялгыштым, ахры" дип уйлады. Ләкин эшлисе эш эшләнгән, чигенергә урын калмаган иде. Тиктормас яман телләр Рәфис хакындагы пычрак хәбәрне икенче көнне үк Рәниягә җиткерделәр: "Син фәрештәгә тиңләп йөргән дәрәҗәле егет, күр, нишләгән, ә?! Җете кызыл тиз уңа, дип юкка әйтмәгәннәр". Рәния моңарчы аны бер бөртек кер кунмаган илаһи зат итеп күңелендә йөртте, киң җилкәле буй-сыны, ян-якка чайкала төшеп кызу-кызу атлавы, кыю, чәнечкеле күз карашы кызның күз алдыннан китмәде. Еш кына ул аны җиңе сызганулы ак күлмәген җилфердәтеп, куе коңгырт чәчен туздырып велосипедта барган итеп күз алдына китерә. Кызу барган уңайга, ак болыттай, күлмәге кабара, җиңеләя, гүя ул инде үзе дә ут-яшен уйнатып каядыр чиксезлеккә ашкынучы ак болыт; зур булып, бөтерелеп җиргә тияр-тимәс агыла, ләкин күктәге болыт кебек гамьсез, игътибарсыз түгел ул, аның ерак офыкка төбәлгән үткен күзләре киерелеп ачылган, шуңа дөньяны бөтен катлаулылыгы, шатлыгы, борчулары белән күрә, шул арның барысын, мәрхәмәтле йөрәге аша үткәреп, кешеләргә яхшырган, җайланган килеш кире кайтарып бирә... Әйе, ул аның өчен кагылмас пакьлек, буй җитмәслек биеклек булып тоелды. Читтән генә аны күреп калса да, шуңа риза, хәтта шат иде ул. Үзен очратып эш хакында сөйләшкәндә, ул бөтенләй каушап кала, яна, кыза, әйтер сүзләрен оныта иде. Соңыннан ул калдырган сихри көч тәэсирендә көн буе, аягы җиргә тимичә, очынып йөри, ару-талуны белмичә ярсып, шашынып эшли иде. Кызның әнә шул күккә ашкан әкияти дөньясына, һич көтмәгәндә, тормышның түбән, җирәнгеч ваклыгы булып, әлеге коточкыч хәбәр килеп керде. Юк, Рәфискә түгел, әнә шул мәрхәмәтсез хәбәргә ачуы чыкты аның. Талымсыз тупас сүз белән изге җанлы Рәфис арасында бернинди дә уртаклык юк, хәтта аларны берничек тә янәшә куеп булмый кебек иде. Ә шулай да, ак нурларга коенган көн үзәгендә, йөрәкне сыкрата торган шомлы тап хасил булды. Бу әрсез һәм ябышкак әйбер бер минутка да күз алдыннан китмәде, кая барса, шунда ияреп йөрде. Гөнаһсыз тап кына булып калса, вакыт аны эретер, сыегайтыр иде әле. Тик бу караңгы өлгене куертып, зурайтып җибәргән бер хәл булды. Ул кичкырын арып-талып эштән кайтып килә иде. Бер дә уйламаганда, ике койма арасындагы тар тыкрыкта каршысына Минәт очрады. Аның өстендә бик фасонлы итеп тегелгән биле путалы көзге пальто, башында коңгырт төстәге фетр эшләпә иде. — Синең әүлия егетеңне, — диде ул, салкыннан күгәреп киткән очлы иренен чәйни-чәйни, — иртәгә партбюро утырышында тикшерәчәкбез. Тәк что, выжт итеп урыныннан очып төшәчәк азгын нәрсә! — Ялганлыйсың! — диде Рәния, ачынулы тавыш белән еларга җитешеп. — Ялганлыйм ? — Күзләреннән зәһәр очкыннар чәчеп елмайганда, Минәтнең болай да кабарып торган яңаклары өреп тутыргандай ян-якка бүлтәеп чыкты. — Ярар, сүземнең хак икәнен иртәгә утырыштан соң белерсең, — ул, авызыннан кызыл аракы исе аңкытып, Рәниягә якын ук килде. — Барыбер минеке булачаксың, матурым. Мин сине ул адәм актыгына бирмим! Минәт, ерткыч җәнлектәй, Рәнияне иңнәреннән эләктереп алды һәм көчләп, үзенә таба тартып, үпмәкче булып азапланды. Рәния Минәтнең авызыннан аңкыган кызыл аракы исеннән тончыгып тартылды, йолкынды, башын бер якка борып, аның очлы иреннәреннән качарга тырышты. Ләкин Минәт әрсезләнүен дәвам итте, кызның башын каерып, ачудан тетрәнгән иреннәренә сузылды. Тартышкан арада Минәтнең эшләпәсе җиргә төшеп тәгәрәде. Ул бер кулы белән кызны эләктереп тоткан көе икенчесе белән эшләпәсен иелеп алмакчы булды. Шул мәлне Рәния аннан ычкынып тыкрык буйлап урамга йөгерде. Минәтнең артыннан эзәрлекләп килмәвен, бормалы тар тыкрыкта кагаеп басып калуын белсә дә, ул йөгерүеннән туктамады. Актайдан болынга, аннары болын юлы буенча, куркытылган кыр куяныдай, бөтерелгәләп чапты да чапты. Туктаусыз йөгерүдән аның сулуы кабып тамак төбе әчетте, тирләп чыкканга аркасы, муены лачма су булды. Хәзер инде аны Минәт түгел, борчулы уйлары, күңел ярсуы шулай ашыктыра иде. "Халык сөйләгән сүз шулай ук хак микәнни?.. Партбюрода ук карарлык булгач..." Яфраклары күптән коелып, шәрә ботаклары гына тырпаеп торган каен кәүсәләре тезелешеп артка очты, өсте күгелҗем боз белән капланган Пәхри елгасы шәфәкъ кызыллыгында тып-тын елтырап озатып калды. Урыны-урыны белән ярма кар бөртекләренә чуарланган каты кантарлы аксыл-коңгырт юл Рәниянең кичке тынлыкны бозып дөпелдәгән аяк тавышын Әлкәскә таба куа бирде. ...Сулуы кабып ахылдаган, йөзе тирләп кып-кызыл булган Рәниянең ишектән бәрелә-сугыла атылып керүен күргән Хәлимә апа, алдына чуар алъяпкыч ябып табын әзерләп йөргән җиреннән аерылып, аптыраган һәм куркынган хәлдә беравык кызына карап торды. — Ни булды , кызым ? — Сорама, әни... Рәния, җыйнак итеп җыештырылган ялгыз тәрәзәле бүлмәсенә керде дә диванга капланып сулыгып елый башлады. Хәлимә апа күләгәдәй җиңел гәүдәсен мыштым гына йөртеп бүлмә ишегеннән борчылып карап торды, аннан, болай да өзгәләнеп нишләргә белмәгән кызын юк-бар сораулар биреп йөдәтергә теләмичә, тып-тын атлап кухняга чыкты. Тонык ут яктысында җемелдәгән кап-кара чәчләрен янякка таратып, каз мамыгыннан ясалган кабарынкы мендәр читләрен авыр эштән тупаслана төшкән бармаклары белән йомарлый-йомарлый елаганда, аның күкрәк эченнән ярсыпсулыгып алданган хисләре, эреп юкка чыккан өметләре ташый, күз яшьләренә сугарылган бу ташкын кимеми, һаман арта бара, аның бер дә бетмәс кайнар чишмәсе бар төсле тоела иде. Рәния бер дә тыела алмыйча үксеп-үксеп елады да тамагына бөялгән авыр төерне йота-йота әрнеп әйтте: — И Рәфис абый, син дә шундый булып чыккач, кемгә генә ышанырга кала соң?! Бары таң алдыннан гына ул авыр бастырылып йоклап китте. .. .Тирә-юне сыек яшел яфраклы юкә, каен агачлары белән ярым боҗра сыман уратып алынган түгәрәк күл. Елтыр өсле күл кырыйларында — аш тәлинкәсе чаклы яшел яфраклы, йодрыктай йомарланган сап-сары чәчәкле төнбоеклар. Рәния уттай кызган комлыкта яткан җиреннән сикереп торды да, йөгереп барып, күлнең күз яшедәй чиста кочагына чумды. Як-якка терекөмештәй ялтырап су очкыннары чәчрәде. Ул, ике якка сырлы буразналар тарата-тарата, тәнне кытыклап һәм рәхәтләндереп салкынайта торган үтә күренмәле сыеклык өстеннән җиңел генә колач салып йөзеп китте. Су өстендә таралган елтыр кара чәче, йөзгән уңайга, кояшта, янып алсу төскә кергән тыгыз тәнендә тирбәлде, иягенең уентысы буенда боҗра сыман дулкынчыклар биешеп, коңгырт-кара күзләрендә аксыл нурлар уйнады. Аннан, өер-өер фонтаннар сибеп, ян белән йөзде һәм, чәч учмаларын чайкалдырып чалкан әйләнде дә күктәге болытларның салмак агышын күзәтте. Бер-бер артлы тезелешеп юл алган кәрваннарга охшаш бу гамьсез болытлар, сәфәрләренең ышанычлы булуына һичнинди шөбһә тотмыйча, каядыр еракка агылалар иде. Карашын зәңгәрсу табак сыман күктән ерак калган ярдагы комлыкка күчергәч, Рәния ымсынып китте. Саргылт комлыкның нәкъ уртасындагы батынкы урында, коену костюмыннан гына, Рәфис басып тора иде. Аның янында — маңгаенда түгәрәк аксыл табы булган кызыл бозау. Рәфис, бик бирелеп һәм тырышып, бозауның йоннарын тимер тарак белән тарый. Муен астын һәм маңгаендагы аксыл табын тараганда, бозау зур коңгырт күзләрен йомып муенын алга суза, күгелҗем төстәге юеш борынын бер киңәйтеп, бер тарайтып тигез генә сулый. Рәния, Рәфисне күреп алгач, үзенең нишләгәненә хисап бирмичә, су чәчрәтә-чәчрәтә колач салып аргы ярга йөзеп китте. Ләкин каеннар үсеп утырган төнбоеклы яр бик ерак, анда тикле йөзеп җитә алачагына ул үзе дә шикләнде. Җитмәсә, дулкынланудан аның йөрәге ярсып типте, хәле кимеде. Тора-бара, колач салган кулының тирән су катламын ерырга егәре җитмичә, өстән генә ишә башлады, хәрәкәтләре бөтенләй сүлпәнләнеп, йөзә алмас хәлгә килде, аңы тоныкланды. "Бетәм, ахры" дигән уй аның миен көйдереп үтте. Шул чакта аңа төнбоеклы зәңгәрсу күл, күлне уратып алган ак кәүсәле бөдрә каеннар, иксез-чиксез якты күк йөзе бик кызганыч булып тоелды. Шуларны мәңгелеккә югалтмас өчен, ул, үзүзен белештермичә, "РәфисҺ> дип кычкырып җибәрде... Ьәм үз тавышына уянып китте. Йөрәге, чынлап та, ярсып сикерә, маңгаена салкын тир тамчылары тибеп чыккан иде аның. — Кызым , кызым , төшләнәсең бугай. Баш очында, әкияттәге алиһә сыман сузаеп, ак күлмәктән әнисе басып тора иде. Рәния башта, төшендәге тәэсирләрдән арына алмыйча, шакмакланган күзләрен әнисенең борчулы йөзенә текәп торды, зиһене ачылып чынбарлыкка әйләнеп кайткач, аңа уңайсыз булды, маңгаена тикле кызышып алды. Әнисе үз бүлмәсенә чыгып киткәч тә, уйлар еракка китмәде, алар аның йокысын качырды, тынычлыгын җуйды. Миендә чәбәләнгән уйларның очын эзләгәндәй ул, нигәдер шигәя төшеп, караңгылыкка текәлеп торды. Гаять зур ерткычның авызына охшап чекерәешкән тәрәзәләр, шомлы һәм куркыныч янап, аның тәнен өшетте, күкрәген чуарлады. Бер яктан икенче якка әйләнгәләп, ул авыр һәм тинтерәткеч уйлардан котылырга теләде, ләкин ал ардан селтәнеп тә, чәбәләнеп тә качу мөмкин түгел, бары җанының үрсәләнүен тән хәрәкәтенә күчереп, беркадәр хәлен җиңеләйтә ала иде. Офыкка соргылт нурлар сузылып таң беленә башлауга, аяк очына сак кына басып, Рәния әнисе янына килде. Хәлимә апа йокламый икән, баш очында шым гына кызы пәйда булгач, ул бармакларын сәер югары тырпайтып чәчрәп китте, беравык сүзен әйтә алмый телендә әвәләп торды. — Ни ... ни, кызым , нишләп төн күбәләгедәй йөрисең? Рәхәтләнеп йоклар идең... — Йокы алмый, әнием. Хәлимә апа, кызының сыкранулы тавышында күңелне өшетә торган шөбһәле аһәң сизеп, гаҗизләнеп аңа борылып карадьк — Йоклый алмыйсыңмы ? — Әй, әни, белмисең... Хәлимә апа урыныннан торып ук утырды. — Ни булды соң? Кичә дә әнә ... — Китәм мин, әни! Авылдан ук чыгып китәм! Рәниянең ике кулы белән битен каплап ачыргаланып кычкырып җибәрүе Хәлимә апаны бөтенләй шөбһәгә төшерде. Ул, кызының мескенләнеп дерелди башлаган нәфис иңнәреннән кочып алып, җан ачысы белән ялварып сорады. — Сөйлә, кызым , миннән яшермә, нинди хәсрәт килде башыңа? Кем сине шулай рәнҗетте? — Борчылма, әнием, беркем дә рәнҗетмәде... Шулай килеп чыкты менә... Китәм мин, әни, китәм... Тышта шашынып искән салкын төньяк җиле берән-сәрән төшкән каты кар бөртекләрен кантарланып каткан соргылт урам юлы буйлап куа. Баскан саен шакылдап торган туң җирдән күтәрелгән вак тузан өермәсе әйләнеп-тулганып биткә килеп бәрә, әрсезләнеп күзгә, колак тишекләренә кереп тула. Рәфис, ачы җилдән сакланмакчы булып, соры төстәге көзге бишмәтенең якасын күтәрде, ләкин игелексез һава дулкыны чабуларны тартып-йолыккалап астан үтеп керә иде. Яка-чабуларны җыеп маташуның файдасы шулчаклы гына, ярсып чәбәләнгән җил барыбер ачык-тишекне эзләп тапты, эчкә үтеп, бозлы суыгы белән җанны куырды. Тиздән Рәфис аңлап алды: тәнне чемердәткән мәрхәмәтсез суык пәри туе ясап бөтерелгән кар-тузанлы җилдән генә түгел икән. Ул аннан саклана да, адымын кызулатып җылына да алыр иде. Бу өшүнең сәбәбе башка, ул — көтмәгәндә башына ябырылган оятсыз яладан, үзен югары белемле цивилизация вәкиле дип санаган кешенең йөрәк белән кабул итә алмаслык мәкерлеккә бара алуыннан. Әйтергә дә куркыныч: "Ул директорның хатынын көчли башлаган". Үзен кайчандыр яраткан, әйтүенчә, аның өчен җанын да бирергә әзер булган Гөлфинур ничек шундый коточкыч ялага бара алды икән? Теге көнне бу гүзәл хатын, хисләрен йөгәнли алмыйча, йомшаклык күрсәткән икән, Рәфис аннан көчлерәк булырга, йомшап, җебеп, ярсу теләкләр ыгы-зыгысында югалып калмаска тиеш иде бит. Әллә ул ялгыштымы? Ир кеше була белмәдеме? Шуның өчен үч ала мәллә Гөлфинур? Рәфис, күтәрелгән бишмәт якасына яшеренеп диярлек, тирә-ягына борылып карады. Йортларның томанлы өлгеләре аша кызыксынучан карашлар күзәтә төсле иде аны. Хәтта шул күзләрнең нәфрәтләнеп елтыравын да күргәндәй булды ул. Алай гына да түгел, үзен саф, пакь җанлы итеп кабул иткән авыл үзе, йорт-каралтылары, коймалары, сырлап-матурлап эшләгән һәр бизәге хәзер аннан йөз чөергән, өметен өзгән, читләшкән кебек. Үзенең гаепле түгел икәненә ул ал арны ничек ышандыра алсын? Ничек итеп аны урап алган, кешеләр күзенә шыксыз итеп күрсәтергә исәпләнгән агулы сөремне тарата алсын?! Авыр, бик авыр ул яла дигәнең! Идарә баскычыннан күтәрелгәндә, аның аяклары авырлыктан сыгылды, йөрәгенең дөпелдәп тибүе үзенә дә ишетелеп торды. Партбюро ишеген тартса да, ни өчендер ачылмады. "Бикләнеп утыралар мәллә?" дип уйларга өлгермәде, эчтән төртеп ачтылар. "Ишек ачарга да хәлем калмаган икән" дип, ул эченнән мыскыллы елмаеп куйды. Гаеп эшләгән кешедәй, аңа кешеләргә күтәрелеп карау авыр иде. Аңа төбәлгән күз карашларының беришесендә аптыраулы сорау билгесе, ә икенче берәүләрендә нәфрәт очкыннары көйрәде. "Ялага ышанучылар да бар икән". Бүлмәнең бер почмагында басып торучы Шәмсүн Һашимов белән ни хакындадыр сөйләшә. Йөзе көлсу төскә кереп кырысланып киткән, хәрәкәтләре саран, ләкин киеренке. Гөлфинур, кулларын артка кушырып, стенага сөялгән. Бераз өскә чөелгән башын үҗәтләнеп стенага терәгән. Әйтерсең шулай терәлеп тормаса, кадаклап ябыштырылган һәм диаграммалар сызылган фанера кисәге кубып төшә. Ул Рәфискә күз дә төшерми, дөньядан үткәндәй сүрәнләнеп киткән карашы тәрәзә аша каядыр еракка юнәлгән. һашимов, үсмер малайга дәшкәндәй, бармагы белән ымлап, Рәфисне үзләре янына чакырып алды. — Ай-Һай, — диде ул, бик нык көяләнгәндәй башын чайкап. — Кемнән кемнән, чынлап әйткәндә, синнән моны көтмәгән идем... Кинәт кенә Рәфис үзен гаепле итеп сизде. Миен яндырып, хыянәтчел уйлар төркеме чәбәләнде. "Гөлфинурның^шул хәтәр адымын атлавына, бәлки, мин үзем сәбәпчедер. Йөрәгемдә аңа карата җылы бер хис калуын ул минем күз карашымнан, аның белән сөйләшкәндә тавышымның үзгәреп, мөлаемрак яңгырый башлавыннан сизгәндер... Шуның белән мин аны үз яныма тартканмындыр... Хатын-кыз күңеленең нечкәрәк икәнен дә искә алсак..." — Йә, ник тынып калдың ? Димәк, чыннан да... — Белмим, белмим, — диде Рәфис, ни әйтергә дә аптырап чыраен сытты. Ул бу минутта үз-үзен күрә алмый иде. Рәфиснең бөтенләй каушап, югалып калуына сөенгәндәй, Һашимов көр тавыш белән әйтеп салды: — Димәк, болар барсы да дөрес? Һашимовның бу соравын стена янына тезелешеп утыручылар да ишетте. Барысы да күзләрен шакмакландырып алар ягына борылып карады. Ә Рәфискә бу сүзләр башына чүкеч белән суккандай тәэсир итте. — Йи сөйлисез сез?! — диде ул, үз-үзен белештермичә тавышын күтәреп. — Нәрсә бар, шуны сөйлим. Һашимовның йөзе тыныч иде. Хәтта күзлек аша баккан яшел күзләрендә тычкан тоткан мәченекедәй канәгатьлек төсмере чагылып китте. Ул гүя бу уеннан үзенә бер төрле кызык таба, сәер ләззәт кичереп, аны озаккарак сузарга тели кебек иде. — Менә хәзер Гөлфинур Хәялиевнаның үзен чакыра - быз, — диде ул, рәхәт бер елмаю белән, — Гөлфинур ханым инде чын-чын дөресен сөйли дә бирә. — һашимов әле дә стенага терәлеп басып торган Гөлфинур ягына борылды. — Гөлфинур Хәялиевна, — диде ул, тавышына үтә төче төсмер биреп, — Гөлфинур Хәялиевна, сезгә бик авыр булмаса, бире килегез әле, зинһар! Гөлфинур стенадан кубып, гәүдәсен төз тоткан хәлдә акрын адымнар белән Рәфисләр янына якынлашуга, һашимов, хас булмаган җитезлек белән, аңа өстәл яныннан урындык алып килде. — Утырыгыз, зинһар, арырсыз, — диде ул, һаман шулай төче елмаеп, — чынлап әйткәндә, борчымыйча булдыра алмадым... Сөйләп бирсәгез икән, теге ни... ничек булды ул хәл? Җентекләп күзәтмәгәндә, абайлап та кала алмаслык тизлек белән Гөлфинур Рәфискә күз төшереп алды. — Сөйләргә дип ... — Йә, йә? һашимов кешеләрнең аның һәр хәрәкәтенә, һәр сүзенә игътибар итүен исеннән чыгарып җибәрде, ахры, озак кына Гөлфинурның тыгыз балтырларына күзен төбәп торды. Аннары бөтенләй онытылып китеп хатын-кызның ирләр күзе төшүгә нәмәхрәм булган төшләренә карашын күчерде. Моны Гөлфинур да сизенде. Ул нәзакәтле бер хәрәкәт белән күлмәк итәкләрен җыйнаштыргалап куйды. — Ул сине, теге ни ... — һашимов соравын ничек итеп әдәплерәк бирергә белмичә тотлыгып торды, андый сүзне тапмады, ахры, теленә килгәнен әйтеп салды, — чынлап әйткәндә, ул сиңа кагылдымы?.. Син ни... үзең аңлыйсың инде... Гөлфинур тиз генә: — Ие, — диде, үзе комачтай кызарып чыкты. Рәфис аның каршысына атылып килде. — Син ... син ни сөйлисең, Гөлфинур?! Гөлфинур, нишләргә белмичә, әле уңга, әле сулга карады, аннары зыр итеп стенага таба әйләнде. — Юк, стенага борылма син, — диде Рәфис ярсып, — күземә карап әйт, син мине нидә гаеплисең? һашимов Рәфис белән Гөлфинур арасына керде. — Ярар, аптыратма аны, күрәсең ич ул ояла. Шуңа әйләнеп тә карый алмый. — Аннары Гөлфинурга таба борылып әйтте. — Рәхмәт, Гөлфинур Хәялиевна, борчуыбыз өчен гафу үтенәм сездән. Бу кешеләр шулчаклы оста уйныйлар иде ки, Рәфис тәмам аптырап һәм каушап калды. Ул үзенең кайчан булса да бер үләсен белә, ләкин тамчы да гаепсез килеш менә шундый хурлыклы хәлгә дучар буласын башына китермәгән иде. Ул бермәлне барысына да кул селтәп, аның саф, пакь дөньясын оятсыз төстә таптап йөрүчеләрне кара уйлары белән үзләрен генә калдырырга, табигый аңлаешлыгы белән дәшеп, чакырып торган иркен җир йөзенә атылып чыгарга, кыр-урманнарга таба юл тотарга теләде. Ләкин шунда ук үзенең ттгушы кешеләр арасында яшәвен, кайчан да булса гаепсез икәнен шулар алдында котылгысыз исбатлыйсы буласын исенә төшерде. Йомшарып, җебеп калуы өчен үз-үзен битәрләде: "Кешеләр тау чаклы сынауларны да җиңеп чыкканнар, ә син бөтенләй югалып калдың тагы". Ул сынын турайтты, йөзенә ныклык төсмере чыгып, яңак сеңерләре тирбәлеп алды. Стена буенда аның һәр хәрәкәтен күзәтеп утыручы кешеләр бу юлы үзләренә туры һәм нык итеп карый алуына тынычлана төшеп иркен сулап куйдылар. "Әле ярый, ялгыз түгелмен икән" дип сөенеп куйды Рәфис. Партбюро утырышы башланып китте. Айрат Бәдретдинович ничектер көчсезләнеп, югалып калган тавыш белән нинди мәсьәлә каралачагын хәбәр итте дә сүзне Шәмсүнгә бирде. — Без Исрафилов белән институт эскәмиясеннән бирле дуслар идек, — дип башлап китте Шәмсүн, — шул дуслыкка турылыклы булып мин аны үз яныма эшкә чакырдым, изге теләк белән баш зоотехник итеп куйдым. Ә ул... ул беренче көннән үк минем һәр эшемә аяк чала башлады. Әйтик, менә... Айрат Бәдретдинович, карандашы белән графинга шакып, Шәмсүннең сүзен бүлде. — Рәфиснең эшкә аяк чалып килүенә карата безнең үз фикеребез бар. Кирәксә, соңыннан әйтербез. Ә хәзер сез утырышка тәкъдим иткән төп гаепләү сүзегезне сөйләгез! Рәфис Айрат Бәдретдиновичның үз-үзен тотыпгы һәм сөйләү тоныннан партбюро секретареның аны яклавын, Шәмсүннең яласына ышанмавын сизде. Бәлки, аңа гына бу шулай тоелгандыр, һәрхәлдә, Айрат Бәдретдинович үз фикерен ашыгып әйтүчеләрдән түгел. Ул, объектив судья кебек, һәрьякның дәлилләрен үлчәүгә салып, гадел хөкемен соңыннан белдерергә ярата. Гадәттә, аның соңгы сүзе утырышта катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып әйтелә. Ләкин утырыштагылар ни әйтер бит? Гөлфинур шушы чаклы кешеләр алдында да ялганлап маташырмы? Рәфис сак кына хәрәкәт белән Гөлфинурга күтәрелеп карады. Хатынның Шәмсүн сөйләгәндә бер агарып, бер кызарып киткән чыраена карап ни уйлавын чамаларлык түгел иде. Бөртек-бөртек тир типкән шома һәм ялтыравыклы маңгае бераз җыерыла төшкән, димәк, борчыла, вакыт-вакыт, үз эченә киткәндәй, бер ноктага текәлеп тора да, ниндидер карарга килгәндәй, якякка салынып төшкән кечкенә йодрыкларын йомарлап урыныннан кузгалып куя. Ниһаять, Шәмсүн сөйләп бетерде. Зур эш майтаргандай, йомарланып беткән керле кулъяулыгы белән кызарып чыккан битен, муенын сөртеп алды, аннары ниндидер боеручан караш белән Гөлфинурның үзенә генә аңлаешлы эчке көрәш чагылган күзләренә текәлеп торды. Анысы чыраен чытып карашын читкә күчерде. Рәфис бу сүзсез сөйләшүне күзәтеп, аңа ябылган яланың авторы Шәмсүн икән дип уйлап куйды. Ләкин ни өчен Гөлфинур бу кармакка эләккән? Ул бит бер эштә дә Шәмсүнгә ияреп йөрми, киресенчә, ирен итәге артыннан тагылып йөрергә мәҗбүр итә иде. Рәфис Айрат Бәдретдиновичка күз төшерде. Партия оешмасы секретаре, йөнтәс кашын күтәреп, тиз генә аңа карап алды. "Хәзер миңа сүз бирә, ахры", — дип уйлады Рәфис, һәм, маңгаен җыера төшеп, нәрсә сөйләячәген хәтерләргә тырышты. Ләкин зиһене таркау, юньле бер генә фикер дә башына килми иде. — Без болай итик, — диде Айрат Бәдретдинович, сүзлә - рен суза төшеп, — Гөлфинур сеңелкәшне тыңлыйк та аннары аны алҗытып тормабыз, кайтарып җибәрербез. Чөнки ул партия әгъзасы түгел. Шуңа күрә фикер алышуларны ханымнан баттгка. гына дәвам иттерербез, — ул Гөлфинурга таба борылды. — Сеңелкәш, син бик дәрәҗәле партбюро әгъзалары каршында басып торасың. Ягъни партия штабы алдында. Бу синең әйтәсе сүзләреңә икеләтә җаваплылык өсти. Җитмәсә, монда кеше язмышы хәл ителә. Шуңа күрә дә син бары дөреслекне сөйләргә тиешсең. Гөлфинур кулларын гәүдәсе буйлап төз генә сузып торып басты. Шәмсуннең түземсезлек белән аңа төбәлгән таләпчән карашын читләтеп үтеп, Рәфис ягына карады. Ул аны юньләп күрми дә иде. Аны уратып алган кешеләр, куе томанлыкка уралып, салмак кына тирбәләләр шикелле. Моңарчы таштай каткан күңеле кинәт йомшарып киткәндәй булды. Күкрәгеннән кузгалып киткән йомры дулкын җебеп һәм сулыгып тамагына килеп бөялде. Ул, үзен көчләп, шул төерне йотмакчы булды, ләкин булдыра алмады. — Тыңлыйбыз, сеңелкәш ... — Ни, менә... ай, булмый... — Нәрсә булмый? — Айрат Бәдретдинович өстәлгә куелган сулы стаканны Гөлфинурга сузды. — Эчеп җибәр, сеңелкәш. Гөлфинур табигый булмаган калтыравыклы хәрәкәт белән стаканны этеп җибәрде. Стакан, Айрат Бәдретдиновичның кулыннан ычкынып, суларын чәчрәтә-чәчрәтә идәнгә тәгәрәде. Гөлфинур моңа игътибар итмәде. Гомумән, ул хәзер бернәрсә күрми дә, ишетми дә иде. — М-мин гаепле барсына! — дип кычкырды ул, ярсыган тавыш белән — Рәфиснең бер гаебе дә юк! Ул намуслы, саф кеше! Шәмсүн үзен-үзе белештерми урыныннан ук сикереп торды. — Син нәрсә?! Без ни дип... Шәмсүн телен тешләде. Ләкин соң иде инде. Онытылып китеп ул үзен-үзе сатты. Айрат Бәдретдинович, сөенечен яшергәнгә иреннәре мимылдаган килеш, күзләрен яшьләндереп кешеләргә карап торды. Берничә мәртәбә тамагын кырып алды, аннары көр тавыш белән утырышны ябык дип белдерде. Кешеләр, эчләренә йоткан киеренкелектән бушанып, шаулаша-шаулаша өйләренә таралыша башладылар. һашимов, кулларын күкрәге турысында кушырып, түбәнгә караган хәлдә уйланып утырды, аннары бер карарга килеп, ахры, башын күтәрде, ишек ягына борылып чыгып баручы соңгы кешегә нидер әйтмәкче булды, ләкин өлгермәде. Шәмсүннең "Инде нишлибез?" дигәнне аңлаткан сораулы карашына күз төшереп алганнан соң, урыныннан торды да, тиз-тиз адымнар белән, Айрат Бәдретдинович янына килде. — Кешеләрне кире чакырыгыз! — диде ул ашыга-ашы - га, — утырышны дәвам итәбез. Айрат Бәдретдиновичның бармаклары белән чәчен капшагандай берни аңламыйча карап торуына ачуы килеп кабатлады: — Әйе, әйе, Исрафиловның хезмәттә үз-үзен тотышы мәсьәләсен читтә калдырырга безнең хакыбыз юк иде. Кайсыдыр, ишекне ябарга да онытып, бәрелә-сугыла урамга чыгып йөгерде. Аның: "Кире кайтыгыз, утырыш дәвам итә!" — дигән ачы авазы урамда яңгырап торды. Кешеләр, аптырашып, авыз эченнән нидер мыгырданамыгырдана, яңадан үз урыннарына утырыштылар. Бу юлы дилбегәне үз кулына Һашимов алды. — Мине, — диде ул, бик эшлекле кыяфәт белән, — Исрафиловның совхоз эшендәге үз-үзен тотышы борчый. Әйе, әйе, чынлап әйткәндә, без сүзне әнә шуннан башларга да тиеш идек. Без мәсьәләнең ул ягын бөтенләй оныттык, шәхси мөнәсәбәтләр кысасыннан чыга алмадык. — Ул беравык, сүзен ничек кабул итәләр икән дигән шикелле, күзлек өстеннән акаеп, кайсы бер якка янтайган, кайсы ике яңагына таянып йокымсыраган кешеләргә карап торды. Канәгатьсезлек белдереп, тамагын кырып алды да сүзен дәвам итте. — Вәт шул, чынлап әйткәндә, мактанырлык түгел хәле Исрафиловның. Алай гына да түгел, ул безнең өметләрне акламады. Моңарчы тыныч кына утырган кешеләр бер-берсенә карашып сөйләшә-шаулаша башладылар. — Ничек акламады ? — Монысы ни дигән сүз тагы? — Каныксалар каныгалар кешегә... — Мин сезгә барысын да аңлатып күрсәтәм, иптәшләр, сабыр булыгыз. Чынлап әйткәндә... Исрафилов безнең олы ышанычка лаек булды, ләкин ул, кызганычка каршы, моның кадерен белмәде. Нишләде диегез: эшләвенең беренче көненнән үк директорга аяк чала башлады, аның авторитетына зыян китерер өчен кайбер ачык авызларны үзенә каратып әллә ниткән өмәләр уйлап чыгарды. Шунда катнаштырып, директорны көлке хәлгә куярга маташты. Шәмсүн Хәеровичның сүзенә колак салмыйча, алай гына да түгел, райком бюросы карарын санга сукмыйча, кызу эш вакытында кешеләрне эшеннән аерып, убса бәйрәме дигән әкәмәт оештырды, үзе малай-шалай кебек сабан туенда көрәшеп йөрде. Трактор каплануында, ферма мөдиренең һәлак булуында Исрафиловның катнашы юк дип уйлыйсызмы? Ә Шәмсун Хәерович төзи башлаган комплекстагы бокс тибындагы җайланмаларга каршы чыгып, буза күтәрүе, совхоз эшчеләренә йортлар салырга дип бирелгән проектны кире кагарга тырышып йөрүе, инде менә соңгы а яныч вакыйга... Сез шомартып калдырдыгыз калдыруын, әмма мин, чынлап әйткәндә, бу мәсьәлә чишелми калды дип саныйм. Кыскасы, барысын да саный китсәң, Исрафиловны партиядән үк чыгарып ташларга кирәк! һашимов, зур араны йөгереп килгән чабышчыдай, мышныймышный урынына утырды, күзлеген салып тырыша-тырыша кулъяулыгы белән парланган пыяласын сөртеп маташты. Шул арада Минәт сүз алды. — Мин, шәхси мәсьәләдән читләшеп, производство хакын - да әйтәм. Әйе, Казбек Зиннәтович чын хакыйкатьне ярды да салды. Зур гаебе бар Исрафиловның. Инде саналып кителгәннәреннән тыш, терлекчелектәге эшләрнең шәптән түгелен, арык хайваннарның саны ишәя баруын, сыерлар, бозаулар арасында авырулар артуын да әйтсәк, Исрафиловны эш урынында калдыру-калдырмау мәсьәләсе килеп туа. Сез инде, ә син үзең нәрсә карыйсың, диярсез. Әйе, гаеп миндә дә бар. Ләкин конкрет эшне буш хыял белән алыштырып, иҗади фикер дигән булып сафсата сатып йөргән кеше белән нинди җитди адым ясап булсын! — Мин шулай уйлыйм , иптәшләр! — Рөхсәт-мазар сорап тормыйча, Бану туптай атылып чыкты. — Минәт шунысын дөрес әйтте: ябык хайваннар, әйе, җитәрлек, авырулар да бар. Ләкин боларның сәбәбе нидән икәнен белми мәллә ул? Бокс, бокс, дип баш катырдыгыз. Нәрсә килеп чыкты: ашарга салуга, сыерлар этешә-талаша башлый. Көчлеләре көчсезрәкләрен кысрыклап чыгара. Шулай итеп, теге мескеннәре бөтенләй ач кала. Менә нәрсәдән кәегә алар. Ә кәй хайваннан авыру да, үлем-җитем дә ерак йөрми. Рәфис Шәмсүн Хәеровичка ни әйтте кана, комплексны аерым тәрбияләүгә җайлап үзгәртик дип, тыңламады бит. Эшкә аяк чала дип тавыш күтәрде. Инде хәзер Рәфис гаепле булып чыктымыни? Ни өчен дип Рәфис килгәч кенә терлекчеләр арасында татулык урнашуын, эшләрен ташлап калага китүчеләр беткәнен берегез дә әйтми? Элек безгә ничек карыйлар иде: "Давай сөт!" — дип кенә кычкыра иде Шәмсүн Хәерович. Ә без ничек яшибез, ничек суыкта, юештә иза чигәбез, аны күрми иде. Кем терлекчеләр йортын уңайлы, тәртипле итеп җиһазлатты, кем төшке аш китертүне оештырды, шул Рәфис бит! Сез, Шәмсүн Хәерович, күп савыгыз, дип кычкыра беләсез, ә ничек моңа ирешергә өйрәттегезме соң? Минәт авыз эченнән мыгырданып куйды: "Сезне өйрәтү баш зоотехник эше". Бану Минәткә борылып карады да, аның сүзенә илтифат итмичә, сүзен дәвам итте. — Элек без, өйрәтеп куелган машиналар кебек, кем нәрсә кычкыра, шуңа чаба идек. Рәфис үзе безнең белән киңәшә, һәр эшне үзебезгә уйларга ирек бирә. Без хәзер үзебезне кешеләр итеп чутлый башладык. Уйланабыз, борчылабыз, аңламаганны китап-белешмәләрдән укып төшенергә тырышабыз. Эштән соң җыелышып фикерләребез, тәҗрибәләребез белән уртаклашабыз, бәхәсләшәбез, соңыннан уртак бер нәтиҗәгә киләбез. Бердәнбер дөрес юлны табышуда Рәфис ярдәм итә безгә. Без хәзер бөтенебез бер гаилә кебек. Хәзер менә аерып карасыннар безне. Рәфисне бездән тартып алырга берегезнең дә хакы юк. Бирмибез! Бану кызып киткән иде, тукталып еш-еш сулап торды. — Сөйләп бетердеңме, Бану? — дип сорады аннан сак кына Айрат Бәдретдинович. — Бәлки, эшне ничегрәк яхшыртырга уйлавыгыз хакында әйтерсең? — Бар да булыр, — диде Бану, ышанычлы тавыш белән. — Тик безгә үзебезчә эшне корырга ирек кенә куйсыннар! — Сезгә әле дә бик күп нәрсәгә ирек куйганнар, — дип сөйләп китте Шәмсүн, сүзләрне турап чыгаргандай өзек-өзек итеп, — артыгын азына башладыгыз. Болай башбаштаклануыгызга сәбәп шунда: Исрафилов, директор сүзе белән хисаплашмыйча, сезгә теләсә ни кыланырга ирек куя, һәркем фикер йөртсен, эшкә иҗади якын килсен, янәсе. Болай анархиягә дә ерак түгел. Иң дөресе шул: җитәкченең сүзе сүз булырга тиеш! Җитәкче әйтте, эшлә, бетте-китте! Фәкать шулай! Эш шулай барса, безнең күрсәткечләр күпкә югары булыр иде. Әйе, фәкать шулай... Тагы шуны әйтәм, Исрафилов терлекчеләрне миңа каршы котырта, миңа каршы куя. Шуннан чыгып соңгы сүзем: эшли алмыйм мин Исрафилов белән. Аны мин чакырып алдым, кадерен белмәде, инде дүрт ягы кыйбла! Фәкать шулай! Шәмсүн эчен бушатып бетергәч, Айрат Бәдретдинович Рәфискә борылып карады. — Сөйлисеңме? Рәфис талпынып куйды, ләкин урыныннан тормады. Тәэсирләрнең күплегеннән аның тәмам башы каткан, уйфикерләре буталып миендә туглана, ләкин алар ничектер эзлекле түгел, бер фикер агышы икенчесен басып китә, аннары анысы да юкка чыга иде. Ул үзенең рәтле бер сүз дә әйтә алмаячагын аңлады. Торып аклансынмы? Бу егетлек түгел. Әллә кемнедер гаепләсен, бар җитешсезлекләрне аның өстенә аударырга тырышсынмы? Ә соң ул үзе хуҗалыкны күтәрүдә ни эшләде? Бәлки, тәнкыйтьчеләр хаклыдыр да. Ул гына аңлап җиткермидер. Моның бер очына чыгу өчен бераз суынып уйланырга, билгеле бер нәтиҗә ясарга кирәк. Ә хәзергә дәшми калуың мең алтын. — Сүзем юк, — диде Рәфис тыныч кына. Айрат Бәдретдинович тырпаебрак торган аксыл чәчләрен артка яткырырга теләп, учы белән баскандай итте. — Миңа сүз бирегез әле, — диде ул һәм, өстәл янына баскан килеш, читкәрәк карап бераз уйланыбрак торды. Аның кояигта. йөреп кызара төшкән ябык йөзе тыныч, зур зәңгәр күзләрендә уйчан дәртлелек балкый иде. — Соңгы көннәрдә уйланып йөреп мин үзем өчен, һәм билгеле, сезнең өчен дә бер нәрсәне ачыклый алдым: кешеләр иптәш Исрафилов үткәргән чараларны, аның теләк-фикерләрен яклыйлар һәм, әйтергә кирәк, бик ышандырып яклыйлар. Убса бәйрәме, өмәләр үткәрү, анда катнашып йөрү бу Исрафиловның кайберәүләр уйлаганча тиле мавыгуы түгел. Шул юл белән ул кешеләрнең күңеленә үтеп кергән, ал арны үзенә якынайткан. Шуннан соңгы чаралар: юл төзү, авылны үзгәртеп коруга борылыш һәм башкалар дәвамында кешеләр Исрафилов тирәсенә туплана барганнар. Шәмсүн Хәерович, сез телисезмеюкмы, кешеләр стихияле рәвештә диярлек сезнең тирәдән киткәннәр, сез ал арны ычкындыргансыз. Чынлыкта, совхоз коллективының җитәкчесе сез түгел, ә Исрафилов. Бу безнең тарафтан уйлап чыгарылган чара түгел, ә Исрафилов тәкъдим иткән эш стиленең җиңүе рәвешендә килеп чыккан. Ә объектив факттан беркая да китеп булмый, кадерле Шәмсүн Хәерович. Шәмсүн көрсенеп куйды һәм, агач караватны шыгырдаташыгырдата, урынында авыр әйләнеп түшәмгә карап ятты. Урамдагы багана очына эленгән электр лампасының нуры тәрәзәгә корылган челтәр пәрдә аша саркып түшәмдә уйнаклый, бүлмәнең калган өлешендә яктылык аз булу сәбәпле, китап шкафы, стенадагы картиналар чак-чак төсмерләнә иде. Бүтән вакытта бу сыек яктылык рәхәт тынгылык тудырыр, көне буе йөрүдән арган тәне йомшарып, оеп калыр иде. Ләкин хәзер... Бөтен җаны кыйналып чәбәләнгәндә... Берни уйламаска иде кана. Буыннарны язып, онытылып китеп ял итәсе, тирән йокыга чумасы иде... Яшәү рәвешенең көтмәгәндә генә бозылуы моңарчы эчендә оялаган гамьсез тынычлыкны пыран-заран китерде. Ул бу котылгысыз чикнең якынлашуын сизеп килде, гәрчә күңелендә тынлык хөкем сөрсә дә, каядыр эчтә, җанының бик тирән чоңгылында вакыт-вакыт ниндидер әшәке бер дулкын кузгалып куя иде. Бу дулкынның асылы — үзе җитәкләгән хуҗалыкның, Айрат Бәдретдинович әйткәнчә, кулыннан ычкына баруы, үзенең шуны туктата алырлык көче булмауны төшенүдән килгән бер мизгеллек зиһен ачыклыгы. Мондый чакта Шәмсүн еш кына үзенә сүз бирде: "Иртәгә үк кешеләр белән уртак тел табам, дилбегәне кулыма алам". Тик бу сабын куыгының бер-ике секундлык кабаруы гына булып, аннары бу куык шартлап чәчелде. Шәмсуннең ихтыяр көчен сындырып яңадан гамьсез тынлык баш булып алды. Үзенчә көчәнеп караганда да, ул үзе шуып барган инерция сызыгыннан чыга алмады. Гомумән, ул башкача була алмый иде. Үзгәрә алса, ул инде Шәмсүн булмас иде, бүтән берәүгә әйләнер күк иде. Ул чагында аны беркем танымас та иде. Ә аңа җитәкчелегенең ахырына чаклы Шәмсүн булып калырга язган икән шул. Шәмсүн авыр ухылдап йөзтүбән әйләнеп ятты. Тик күкрәк эчендәге барча әгъзаларын әрнетеп кимергән шыксыз һәм мәрхәмәтсез нәрсәдән котыла алмады. Җитмәсә, эссе һәм тынчудан алҗып, янында пыф-пыф килеп гамьсез йоклап ятучы хатынының кайнар тәненнән читләшкән саен, аныгы бүген, юри үч иткәндәй, якынрак елыша барды. Ул инде өстеннән парланган юрганын ачып, караватның кырый тимерендә үк ята, шул тимер салкыны белән эчендә дөрләгән ялкынны басмакчы. Тик болай җәфаланып күпме ятарга була? Ләкин торып китәргә дә теләге юк... Җан изрәгән... Шулай үзен кая куярга белмичә бәргәләнеп-суккаланып ятканда, хатыны Гөлфинурның аның чәбәләнгән дөньясыннан читкә — йокы гамьсезлегендә ойый алуына чиксез ачуы чыгып, Шәмсүн сукрана-сукрана урыныннан ук торды, караңгыда аягы белән капшанып киез башмагын эзләп тапты һәм кыштыр-кыштыр атлап кухня ягына чыкты. Утны кабызмыйча гына тәмәке көйрәтте дә ян тәрәзәне ачып җибәрде. Йөрәк турысында кайнаган ярсуны басарга теләп, тәмәке төтенен тирән итеп эчкә алды, аннары, тончыгып, аны ачык тәрәзә аша тышкы якка бөркеде. Шулай кат-кат суырып, йокысызлыктан һәм күңелсез уйлардан тәмам йончыган, ком тутыргандай авыраеп киткән башын җиңелә йтмәкче булды. Ләкин киресенчә килеп чыкты: төнге караңгылыкта тәрәзә аша болай да начар төсмерләнгән зирек агачы күз алдында дерелдәп сикергәли-тетрәнә башлады. Шәмсүн, күзләрен чытырдатып йомып, башын ике учына кысты. Чигәсендә кызу-кызу типкән кан тамырлары аның бармакларын пешереп алгандай итте. Ул шул рәвешчә озак кына йөрәгенең ашкынып тибүенә колак салып торды. Аннары капыл урыныннан кузгалды да утны яндырып киенә башлады. Өстенә һәрвакыт кия торган кыска тунын, аягына тюлень тиресеннән тегелгән озын кунычлы аяк киемен киеп, биленә патронтаж бәйләгәч, өйалдына чыгып, чөйдә эленеп торган ау мылтыгын алды, агач тартманы шалтыр-шолтыр китереп патроннарны барлады, берәмберәм ал арны патронтаж бүлемнәренә тутырды. Тышкы якта, бар тарафны оетып, җиргә куе караңгылык сыенган. Бу төн караңгылыгы гына түгел, күз алдында ук тузандай дымлы һәм салкынча томан эленеп тора иде. Бурзайлар да, хуҗасының шундый караңгы, үтә шыксыз төнне кузгалуына ризасызлык белдереп, тамак төбеннән шыңшу авазы чыгарып куйдылар. Йонлач итекләренә ышкылаышкыла ялкау гына киерелделәр, аннары тагы шыңшыдылар. — Зарланмагыз, җитәр, — диде Шәмсүн аларга коры гына, — хуҗагызның хәле сезнекенә караганда да мөшкелрәк әле. Бурзайлар аның әйткәнен аңлаган кебек башларын түбән иделәр һәм бер-бер артлы, гәүдәләрен дерелдәтеп, өсләренә кунган дымны читкә сиптереп алганнан соң, күндәм генә капкага таба тәпиләделәр. Кичә генә ул хуҗа булып йөргән бу тар урамнар, һәр капкасы, һәр коймасы үз булып беткән төрле рәвешле йортлар, бүген инде аңа ятсынып карыйлар кебек. Үзеннән бизгән, үксез иткән шомлы урам Шәмсуннең ямансу уйларын куертып, күкрәк турысын сулкылдатып җибәрде, күзләреннән ирләрчә саран яшь бөртекләре сытылып чыкты. Ләкин куе караңгылык кайнар яшь тамчыларын дөнья күзеннән ышанычлы төстә яшерде. Ул төн пәрәнҗәсе булуга сөенде, яшеренмичә иркенәеп үксисе килеп китте. Үксеп елый алса, күкрәгендә таштай каткан йомры төер җеби төшәр, ә бәлки, бөтенләй эреп күз яше булып агар иде. Ләкин ул йомшый алмады, күкрәген генә түгел, бөтен гәүдәсен, баш миен кайнар йомгак итеп йомарлаган тыгызлык чишелеп китмәде. Ул гаҗизләнүдән ярсып башын чайкап куйды, үзенең ни өчен һәм кая баруын хәтерләргә тырышты. Тик башында бер генә уй да кыймылдамады, барысы да оеп, хәрәкәт итүдән туктаган кебек иде. Ниндидер капка баганасына килеп төртелгәч, ни өчен бирегә килүен, каршыдагы биек һәм зур йортның кемнеке булуын ачыкларга теләде. Аңлаудан бигрәк эчке бер сиземләү аның иреннәрен тибрәндерде: "Минәт йорты, Минәтнеке..." Капка алдында тере зат барын сизеп, ишегалдында калын тавышлы эт өрә башлады. Шәмсуннең тана чаклы ике бурзае, һау-һау килеп, каршы җавап бирде. Аннары бурзайлар, бозланган капка астыннан сузаеп килгән очлы борыннарын сузып, ишегалдындагы эт белән иснәштеләр, бер-берсен танып, ахры, шыңшып куйдылар. Шәмсүн бөл арның берсен дә күрмәде, ишетмәде, дөресрәге, бу хайвани ыгы-зыгы хәзер ул яшәгән дөньядан читтә сыман иде. Капка баганасына маңгаен терәп йокымсырагандай торса да, аның миен яндырган нәрсәнең асылы гарьләнүдән гыйбарәт булып, ул шушы чиркандыргыч тойгыны җиңәргә азапланды. Күңелендә ике дулкын бәрелеше иде. Берсе: "Нәрсә, син шул көнгә калдыңмыни, Шәмсүн, хәер эстәргә чыккан кеше төсле берәүнең теләктәшлеген теләнергә килгәнсең", — ди. Икенчесе моңа каршы төшә: "Кичә ул сиңа баш игән, бүген — син. Ә иртәгә тагы ул ияр. Дөнья тәгәрмәче шулай әйләнеп тора, дус кеше... Аннары нинди теләктәшлек турында сүз әле. Ауга дип чакырырга килүнең эш-дәрәҗәгә ни катнашы бар?" Эчке якта шыгырдап ишек ачылганы, яңа яуган юка һәм йомшак карга шыгыр-шыгыр басып кемнеңдер чыгып килгәне ишетелде. Ул да булмады, дыр-р-р итеп капка бастырыгын шудырдылар, келә чылтырап китте һәм Шәмсуннең каршында ук җилкәсенә кыска тун бөркәнгән Минәтнең иртәнге эңгергә төренгән түгәрәк йөзе пәйда булды. — Шәмсүн? — дип гаҗәпләнде Минәт. — Кая болай таң тишегеннән? — Аннары Шәмсуннең җилкә артыннан тырпаеп торган ике кара көпшәне күреп алды. — Ә-ә, ауга дип чыктыңмыни? Ник соң кичтән әйтеп куймадың, әзерләнеп торган булыр идем. "Дәгъва белдерә, элек алай итми иде". — Ие, ауга, — диде Шәмсүн, саңгырау тавыш белән. Шәмсуннең һәрвакыт көр яңгырый торган тавышы тонык чыгуга Минәт сәерсенмәде, аның хәлен шунда ук аңлап алды. Җылы урыныннан иртә кузгатканы өчен эчендә ризасызлык калкыса да, сиздермәде, ашыгыч күндәмлек белән әйтеп куйды. — Мин хәзер, сей минут! Минәт аягындагы галошларын шапылдатып өенә йөгерде. "Сей минут... Җиңел һәм мут сөйләшә. Аңа нәрсә, яндың ни дә, көйдең ни". Киң чаңгыларын сөйрәп иртәнге җил уйнап торган юка кар сырышкан кырга килеп чыккач та, Шәмсуннең күңелендә ачы юшкын сыман утырып калган кимсенү тойгысы җанын кимерә иде. Башка көннәрдә ул ауга "УАЗ" машинасына утырып чыга иде. Кар өемнәре арасыннан тырпаеп торган куаклыклар ешая башлап, юлдан читкә чыгарга вакыт җиткәч кенә, машинаны туктатып чаңгыларын киеп алыр иде. Ә хәзер... хәзер ул таң караңгылыгына чумган шәрә аклык уртасында берүзе калган төсле. Каты җир өстеннән ак тузан туздырып себергән җәяүле буран аның болай да ярсып чәбәләнгән уйларын тәмам аздыра, йөрәген авырттырып, түземлеген соңгы чиккә җиткерә. Дөньясына сөрән салып, бозлы киңлек буйлап шашынып чабасы, ачыргаланып тилерәсе, салкын карга ятып ауныйсы килә... Ул нәкъ шулай эшләр иде бит, күңел дуамаллыгына ирек куяр иде, ник соң җил, буран каршына берүзе чыкмады, ни дип, тышкы яктан сиздермәсә дә, эчтән аның хәзерге хәленә сөенгән шушы кешене ияртеп чыкты? Шәмсүн яхшы белә: тирә-юньне зур игътибар белән күзәтеп баргандай күренгән хәйләкәр бу бәндә син хуҗалык башында утырганда дус булып кыланыр, ә кирәгең беткәч, җай гына читкә шылачак. Шәмсүн чиксез дошманлык белән Минәткә карап алды: "Ашыкма, агайне, Шәмсүн алай төшеп калганнардан ук түгел, үзенең кемлеген күрсәтер көннәре алда әле аның". Шәмсүн нидер әйтергә җыена дип уйлап, Минәт, беравык авызын ачып, аңа текәлеп карап торды. Ләкин ул берни дәшмәгәч, бу өнсезлектән чыгарга теләгәндәй тамагын кырып куйды. — Безгә уңгарак, теге Әпәли үзәгенә таба алдырырга ки - рәк, — диде ул, һаман шулай тамагын кыргалап, — юкәлеккә үтсәк, җәнлек эзләре очрамый калмас, шәт. "Юри кылана... уйларының очын яшерергә маташа". Тигез җирдән борылгач, сикәлтәле урыннардан бер менеп, бер төшеп барырга туры килде. Минәт артыннан калмыйм дип кабаланып бара-бара Шәмсүн бөтенләй тирләп чыкты, пыфылдады, бертуктаусыз йөткеренде. Иелеп калырга өлгермәгәндә, юкә чыбыклары битенә суккалады. Ул да булмады, текә биеклектән төшкәндә, тигезлеген югалтып, җирне капларга өлгермәгән юка карны авыр гәүдәсе белән сыдыртып, иңкүлеккә тәгәрәп китте. Бер яктан икенче якка аунап, озак кына җир тузаны белән аралашкан кардан тора алмый азапланды. "Кая китте кыргый тау кәҗәсе күк текәлекләрдә җилдәй җилдереп йөргән чаклар?" дип уфтанды ул. Бурзайлар, шактый алга киткән җирләреннән кире килеп, хуҗаларына торырга ярдәм итәргә теләгәндәй, әрле-бирле сикергәләделәр, карлы боз сырышкан йонлач гәүдәләре белән ышкылып шыңшып-шыңшып куйдылар. Шәмсүн мышный-мышный көч-хәл аягына басканда, Минәт күренми иде инде. Күрәсең, ау дәртенә бирелеп, дусты хакында бөтенләй оныткан иде. Шәмсүн аңа кычкырырга хурланды, бары ачудан кабарынып-бүртенеп, Минәт чаңгысы эзеннән ашыкмый гына бара бирде. Күпме генә барса да, юлдашы күренмәде. Ниһаять, ул, бөтенләй алҗып, баруыннан туктап калды, мышный-мышный кесәсеннән папирос кабы алып аннан берсен тартып чыгарды, кабызмакчы булып учына ышыклап шырпы сызды, ләкин, папирос очына китерәм дигәндә генә, җил бармак очыдай утны сүндерде, ул тагы, тагы сызды, куллары күшегеп бетте, аннары, тәмам күңеле кайтып, шырпысын карга томырды да кайту ягына борылды. Кинәт гөрс итеп мылтык шартлаган тавыш ишетелде, шуның артыннан ук кайдадыр калкулык артыннан Минәтнең тонык тавышы ишетелде. — Шәмсун! Бурзайлар, нечкә аяклары белән карга бата-чума, шул якка ташландылар. Шәмсун башта җавап бирмәде, кирелеген җиңә алмады, ахры, аннары йомры төер булып күкрәгендә укмашкан үҗәтлек катысы йомшый төште. Ул Минәт ягына омтылышлы хәрәкәт ясады һәм бугазыннан хырылдап карлыккан аваз чыкты. — Мин монда! ...Тагы беравыктан җәпле ике таякка сузылган корымланып беткән тимерчыбыкка асылынган кап-кара чиләктә кыр куяны салынган аш быгырдап кайный иде. Бурзайлар, акыллы күзләрен мөлдерәтеп, хуҗалары янында тын гына утырдылар. Ит пешеп чыккач, өлеш чыгасын алар белә иде. Шәмсуннең дә кәефе күтәрелгән: күзләреннән тонык кургашын салкыны китеп, канәгатьлек чалымы иңгән, бераз аска салынып торган яңаклары алсуланган, зур симез борынына тир тамчылары тибеп чыккан. Бу тантаналы мизгелнең сәбәпчесе Минәт, үтә җитезләнеп, учак янында кайнаша: әле йөгерә-йөгерә коры ботаклар сындырып китерә, әле ал арны учак өстенә ыргытып җил ягын күтәрә, шул рәвешле утны тагы да дөрләтә төшә. Тирә-юньгә тәмле ит исе таралды. Инде бурзайларның да тәкате корыган, күрәсең, моңсу күзләрен челт-челт йомгалап, кара очлы борыннарын торган саен ешрак ялыйлар иде. Ит пешеп чыккач, яшел капчыктан ирләрнең тел ачкычы — шешәле сыеклык чыкты. Боларының бурзайлар өчен кирәге юк. Калай кружкага салып ирләр голт-голт эчкәндә дә, салкын битарафлык белән тик кенә утыра алар. Күңел кайтаргыч ачы исле бу нәрсәне ни өчен эчүләре аларга аңлашылмый, ә менә ир кешеләр телендә закуска дип йөртелгәнне күргәч, тәкать тоталмыйсың, үзеннән-үзе нечкә итеп чинаттыра. Майлы калҗа авызга эләкмичә, шул чинаудан һич кенә дә тукталып булмый. Шәмсун өчен бу минутлар — таудай җыйналган буталчык уйлар йомгагын сүтәр өчен. Зәһәр сыекча канны гына түгел, күкрәк турысында укмашкан борчуларны, үчегүләрне дә сыегайта. Сыегайган кадәресе — уттай кайнар, ташу суыдай ашкынулы. — Мине эштән алсалар, карап карарбыз әле, — диде ул, сүзләрен тешләре арасыннан сөзеп, — яңа директор ни кыйратыр икән. — Ни кыйратсын, селкенеп йөрер-йөрер дә койрыгын сыртына салыр. Тик син беркая да китмисең, дус кеше. Әле райком бар... Анда сине аяк астына салып таптамаслар. Шәмсүн, Минәтнең күзләренә текәлеп, сүзләренең ихлас булуын чамаларга тырышты. Тик аның кара тутлы йомры битенә тирән уелган боланныкы төсле күзләре гамьсез, ал ардан берни укып булмый иде. Шәмсүн сынаулы карашын аннан алмыйча сүзен дәвам итте. — Бик ихтимал. Яңа комплексны ташлап китүем генә жәлке. Күпме көч түктем бит шуңа. Ату, төкерер идем барсына. — Ашыкма, агайне, бар да җайланыр. — Бөтенләй җайга салу, ай-һай! Терлекләргә азык бетте бит. Сыерлар ул корылмаларның тимерләрен ялап кына тук булмас бит. Минәт, йөзен чыта төшеп, башын чайкады. — Ну әйтер идем дә безнең бабайларны — шушы таучокыр арасына килеп урнашмасалар, бүтән адәм рәтле җир беткән булгандыр инде. — Бабайларың дурак булмаган. Ул заманда әнә ул урманнарда, — Шәмсүн күкселләнеп куерып күренгән офыкка төртеп күрсәтте, — бүре, төлке кайнап торган. Хәтта аюлар да килеп чыккалаган бу тирәгә, беләсеңме шуны? — Ишеткән идем. — Ишетсәң шул: сунарчылык белән көн күргән бабайларың. Төкергән ул синең юньләп үлән дә үсмәгән җир-басул арыңа! Шәмсүн ниндидер мәгънә биреп кул селтәде дә кружкасына салынган куәтле эчемлекне төбенә чаклы эчеп бетерде. Аннары, куян ботын шытырдатып кимерә-кимерә, сукранып алды. — Менә мин — шып-шыр юләр! Фәкать шулай. Күрәләтә торып җәһәннәм чигендәге шушы шүрәле каргаган авылга килдем бит! Директор булам, янәсе! Хәер... Минәт кенә Шәмсуннең кызгылт чырае хәзер генә эчеп куйган аракы тәэсиреннәнме, әллә эчендә дулаган авыр уйларыннанмы торган саен явызлана баруын, күзләренә яңадан кургашын төсе иңүен чамалап ни әйтергә белми торды. Чөнки белә: килбәте шул рәвеш үзгәрдеме, ни буласын көт тә тор. Андый чакта ул ни эшләгәнен белмичә дуамаллана, шашына башлый. — Ул чаклы үкенмә әле, — диде ул, Шәмсунне йомшартырга теләп, — алай ук начар яшәмәдек бит. Әйбәт чаклар да булды. Шәмсүн, зәһәр очкыннар чәчкән күзләрен кысып, Минәт - кә күтәрелеп карады. — Әйбәт чаклар ?.. Нинди әйбәт чаклар? — Соң, дөньясының артына тибеп яшәдек түгелме? — Тибеп? Шәмсүннең карлыккан тавышында кемгәдер янау сизелә иде. Минәт бу хәвефле авазны сизмәде. Аның күңеле күтәренке, аңа кызык иде. — Син оныттыңмыни, Шәмсүн абый, — үзеннән берничә яшькә генә кечерәк булган Минәтнең "абый" дип дәшкәнен яратмавын ук онытып җибәрде, — оныттыңмы теге аракы әрҗәләрен?.. Сыерларны дәваладык, янәсе, ха-ха-ха! Шәмсүн, кинәт мылтыгын эләктереп, чайкала-чайкала торып басты. — Ычкын!!! Минәтнең йөзе шунда ук җитдиләнеп китте. — Нәрсә котырасың тагы? Шәмсүннең авызыннан күбекләр килде, ул шашынып мылтыгын кора башлады. — Хәзер мин сине, бәдбәхет, җәһәннәмгә олактырам! Бурзайлар урыннарыннан кубып, ырылдый-ырылдый, Минәткә ташланды. Минәтнең тәне буйлап бозлы агым йөгереп үтте. Ул каршында ук ыржайган танау күреп калды һәм үз-үзен белештермичә өстенә сикергән эткә тибеп җибәрде дә ак карда кара эзләр калдырып йөгерә башлады. Этләр, абайлап, өрә-өрә аннан калышмады. Шул мәлне, колакны тондырып, мылтык тавышы яңгырады. ...Ап-ак карны кызыл канга манчып, бурзай ята. Ул шыңшый, тыпырчына, сыртын көчкә сөйрәп торып китмәкче була. Икенче бурзай аның янында әйләнгәли, борынын төртеп, гәүдәсе белән терәлеп торырга булышмакчы, ләкин булдыра алмый, яралы эт сөрлегеп карга ава. Ул тырмашып сөйрәлгән карда, нечкә сызык булып, кан эзе сызылып кала. Шәмсүн, үз күзләренә үзе ышанмыйча, бу күренешне өнсез булып карап торды. Хәтта айнып киткәндәй булды. Мылтыгын җан ачысы белән карга бәрде дә, ава-түнә, эте янына йөгерде. "Бурзай!" дип дәште ул аңа. Тик авызыннан сүзләр урынына хырылдау гына чыкты. "Бурзай, кадерлем!" Ул әллә ниткән, бүре улавына охшаш тавыш чыгарып илерепилереп елый башлады. Тун изүе ярым чишелеп, кызгылт шарфы тышка салынып торган килеш карга ятып ауный-ауный үкерде... Улыйсын улап бетердеме, бер заманны аягына басты. Салкыннан кып-кызыл булып күшегеп, инде тыңламый башлаган бармаклары белән мышный-мышный тунын, аннары йон фуфайкасын, соңыннан майкасын салып атты. Буранлы кыр уртасында шәп-шәрә хәлдә, суыктан дер-дер калтырап, майкасын шытырдатып ерткалады, кисәкләрен бергә ялгап, бурзаеның яраларын бәйләде. Аннары киенде, җилкәсенә мылтыгын асып, чаңгыларын киде дә, тагы да авыраеп, салмакланып калган бурзаен көч-хәл белән күтәреп, кайтыр юлга кузгалды. Исән эт, башын түбән салындырып, тып-тын гына алар артыннан иярде. Ул әллә нигә өзек-өзек итеп шыңшып куя, сызылып киткән чаңгы эзе буйлап тәпиләвен белә. Җәяүле буран уйнаган шәрә кыр буйлап барган саен, Шәмсуннең суына барган канында хәрәкәт иткән хәмер тәэсире кимеп, уйларына зиһен ачыклыгы баш була барды, кылган тилелеге өчен ачы үкенүдән, үз-үзен битәрләүдән торган шыксыз айну хисе котылгысыз төстә якынлашты. Кайтып җиткәч, яралы бурзайны оясына түшәлгән салам өстенә ипләп кенә яткырды да таза нараттан ясалган ишек яңакларына бәрелә-сугыла өйгә килеп керде. — Җыеп, — диде ул хатынына, хырылдаган тавыш белән, — әйберләрне җый, китәбез! Гөлфинур, ни әйтергә дә белмичә, зәңгәр күзләрен иренә текәп карады да катты. Чынлап та, Шәмсуннең килеш-килбәте шаккатырлык иде: өс-башы канга манчылган, сәлперәеп төшкән битләрендә табигый булмаган шәмәхә төсенә тартым кызыллык, бияләйләре белән ышкыгангамы, борын очы сыдырылган, аннан бөрчек-бөрчек кан тамчылары саркый, кургаигындай күз бәбәкләре зураеп, чит-читләре шешенеп киткән. "Исереп дуңгыз булган икән". — Ишеттеңме син, җыен дигәнне, нәрсә карап каттың! Гөлфинур иреннәрен чак кыймылдатты. — Кая җыеныйм , нәрсә сөйлисең син? Шәмсун өметсезләнеп кулын селтәде. — Бар да бетте... очты, үлде... — Нәрсә бетте?.. Кем үлде? — Үзем беттем... Бурзай үлде... — Бурзай ? Шәмсун, җавап бирмичә, бер кулы белән якындагы кәнәфине тартып китерде дә, гөрс итеп шунда чумды. Башын чиксез өметсезлек белән аска иеп, күзләрен йомды. — Кара инде бу мүкләкне, — диде Гөлфинур, ачу белән иреннәрен бөрештереп, — әллә ниләр лыкылдый бит. Исерек! Ул, җилкәсенә мамык шәлен ябынып, тышка чыгып китте. Чүпрәккә чорналган, каны саркып торган бурзай йомарланып тын гына ята иде. Бу күренештән өнсез калган Гөлфинур атылып өйгә керде дә Шәмсуннең җилкәсеннән эләктереп җан ачысы белән йолкый башлады. — Нишләдең син, ә? Бурзайны нишләттең? Шәмсун, күзләрен көч-хәл ачып, бу ни тамаша дигәндәй, хатынына карап торды. Тун якасыннан тартып ирен торгызырга азапланган Гөлфинурны күргәч, яңадан үзенекен кабатлады. — Җыен! Инде Гөлфинур дәрт итеп кабынды. — Кая җыеныйм мин, ә? Син исереккә ышаныпмы ?.. Китәсең килсә, чык та олак! Мин беркая да бармыйм! Гөлфинурның бу сүзләре Шәмсүнне бөтенләй айнытып җибәрде. Ул акрын гына урыныннан торды да бүреген, тунын салып чөйгә элде, тюлень тиресеннән тегелгән аяк киемен сыдырып төшерде. Көзге каршына барып, тонган күзләре белән үз килбәтенә карап торды, авыр кыймылдап өс-башын рәтләгәндәй итте. Аннары, яртылаш салынган йон оекбашын сөйрәп, Гөлфинурның каршына ук килеп басты да хатынының түм-түгәрәк мөлаем йөзенә, ачудан кысыла төшкән сөрмәле күзләренә игътибар белән карап торды. — Гөлфинур, — диде ул, тавышын йомшартырга тыры - шып, — үзең аңлыйсың бит, аппагым. Мине калдырмыйлар инде бу эшемдә. Рәфисне куялар. Безгә моннан китәргә кирәк. Җә, уйлап кара, мин нишлим бу авылда? Шул бәдбәхет Рәфис каршына барып эш сорыйммы? Тез чүгимме шул адәм актыгына? — Кирәк булса, чүгәрсең дә, — диде хатыны зәһәрләнеп. Шәмсүн үҗәтләнеп башын чайкады. — А-а, ю-у-ук! — Алай булгач, үзең генә китәсең инде... — Гөлфинур... Шәмсүн кулларын Гөлфинурның иңнәренә куеп аны кочагына алмакчы иде, хатыны кисәк кенә читкә тайпылды. — Төчеләнмә!.. Сүзем шул сиңа: карап -карап торам да шаккатам, бигрәк җебеп төштең тагы... Болай булгач, синнән ит тә, сөт тә булачак түгел икән... Вәт шул: шушы көннәрдә үзем барам Һашимов янына. Сөйләшеп карыйм әле. Бәлки, берәр җае чыгар. Шәмсүн, нидер әйтмәкче булып, авызын ачкан иде, ләкин хатынының бернинди йомшару вәгъдә итмәгән кырыс йөзен, үҗәтләнеп кысылган иреннәрен күргәч, эченнән тынды. Дерматин белән тышланган ишектәге "Баш зоотехник" дип калайга язылган язуны Минәт кәкре башлы кадак суыргыч белән каезлый-каезлый йолкып алды, җирәнгеч нәрсәне тоткан төсле, бөтен тәне белән куырылып, коридорның ачык ишеге аша урамга томырды. Аннары шул ук тимере белән шатыр-шотыр каерып ишекне ачты, бүлмә эченә атылып кереп, нәрсәгә ташланырга белмичә бер яктан икенче якка ялт-йолт каранып торды да стенадагы диаграммаларны, стендларны чиксез ачу белән йолкып-йолкып алды, учында бөгәрләп, бүлмә почмагына ыргытты. Киеренкелектән һәм ярсып чыгудан аның күзе акайган, борын тишекләре киңәйгән, үзе пыф-пыф итеп сулый, бертуктаусыз чәйнәүдән очлы ирене урыны-урыны белән күгәргән, ә бер кырыеннан саркып кан тама иде. Игелексез эшен тәмамлап, ул коридорга атылып чыкты, каядыр китеп югалган каравылчы кайтып кереп калмасын дигәндәй, беравыкны тирә-юньне күзәтеп торды, аннары каударланып терлек абзарларына таба ашыкты. Үзе, иренен бөтерә-бөтерә: "Күрсәтәм әле мин сиңа ата-анаңнан күрмәгәнеңне!" — дип явызланып пышылдады. .. .Кинәт кенә тышкы яктан чиелдаган еламсыраулы тавыпг ишетелде. — Рәфис агайне! Рәфис агайне! Рәфис, үз уйларына бирелеп гамьсез генә чәй эчеп утырган җиреннән ашыгып чынаягын өстәлгә куйды да, атылып тәрәзә янына килде. Түр нигездә тирләп-пешкән, әлсерәгән, фермада каравылчы булып эшли башлаган Мәхмүт басып тора иде. — Рәфис агайне! — дип кабатлап кычкырды ул, сулы - шына буыла-буыла. — Нәсер таналарын... нәсер... Рәфис, ике тәрәзә яңагына тотынган хәлдә, парлана төшкән тәрәзә пыяласына маңгае белән терәлде. — Ни булды нәсел таналарына? Мәхмүт беравыкны күкрәген угалап гыжлап торды. — Нәсер таналарын куып киттерәр! — Нәрсә?! Рәфис эче сырмалы күн курткасын гына эләктерде дә Мәхмүт янына йөгереп чыкты. — Кая алып киттеләр? Син ни карадың, Мәхмүт? — Мин капканы бикрәдем ... Чыгармадым ... Минәт мине төртеп екты... Әүмәкрәнеп торганчы... Рәфис хәлне аңлады. Мәхмүтнең сүзләрен оештырып сөйләп бетерүен көтмичә, сарайдан "Иж" мотоциклын сөйрәп алып чыкты. Каешы белән руль башына элеп куйган лимон төсендәге тимер касканы тиз-тиз башына киеп алды да, мотоциклына атланып, кискен хәрәкәт белән стартер рычагына типте. Мотор яман үкереп эшләп җибәрде. Рәфис, уң кулы белән рульдәге сырлы резин рычагны үзенә таба борып, газны киметә төште. — Ач капканы! — диде ул Мәхмүткә. Мәхмүт, аксый-аксый, капкага таба йөгерде. Капкадан чыгуга, Рәфис тизлекне арттыра барды, чокырчакырлы урыннарда да тормозга басмыйча, бөтен гәүдәсе белән юлга омтылган хәлдә, кантарланып каткан туң җир буйлап алга ыргылды. Тыгыз җил каты кар кисәкчәләре белән тоташ бер агым булып биткә, күкрәккә килеп бәрелде, күн куртканың ачык изүеннән үтеп бөтен тәнне чымырдатты. Маңгай, ияк инде берни тоймый, тез башлары да әчетеп әрни, руль тоткан куллар кызарып, бүртеп чыккан иде. Рәфис кулының әле берсен, әле икенчесен ычкындырып, күшегеп туңган бармаклары белән тезләрен ышкыштыргандай итсә дә, файдасы ташка үлчим генә. Бу хәрәкәтләрне дә ул аңыннан тыш эшли, уенда аның бүтән кайгы: юк, өстенә пычрак судай түгелгән әшәке яла инде тинтерәтми аны, ул кайдадыр күңеленең тышында калган, хәзергесе үз хезмәтенә бәйле — ничек булса да нәсел таналары төялгән йөк машинасын ит комбинаты капкасына җиткәнче куып җитү. Капкадан кердеме, хайваннарны кире чыгармаячаклар. Ул моны белә, күзе әчеткәнче киереп күксел томан төсле генә төсмерләнгән Әпәли чокырына караса да, берни күренми, бары тигез ак сызыклар булып ялтырап каршыга кар ядрәләре генә оча. Җил көчәйгәннән-көчәя бара, ул кисәк, уң яктан килеп бәрелеп, Рәфисне мотоциклы-ние белән бер якка авыштыргандай итә. Ләкин табигать стихиясенең авыр "Иж"ны селтәп ыргытырга көче җитми. Шуңа үчеккәндәй, җил тузынып-шашынып чәнечкеле кар бөртекләрен Рәфиснең колак эченә, муеннарына тутыра. "Тизрәк, тизрәк!" дип ашыктыра Рәфис үзен. Менә инде ул, Олы Чишмә авылыннан чыгып, ватык күперле елганы әйләнеп үтте, таш юлдан дөңгер-дөңгер барганнан соң, урман тыюлыгына килеп керде. Урман юлында тын, күккә ашкан мәһабәт чыршы-наратлар үзләренең салынкы яшькелт чабулары белән аны котырып искән җилдән ышанычлы саклыйлар, кар бөртекләре дә, дәрт-дәрманын югалтып, салмак кына өскә коелалар. Таналар төялгән машинаны Рәфис урманнан чыккач күреп алды. "ГАЗ-53" машинасы олы юлга чыгып район үзәгенә таба борылган гына иде, машинага якынлаша-якынлаша, Рәфис бер-бер артлы сигнал бирергә тотынды. Башта машина туктарга чамалаган кебек тизлеген киметә төште, аннары яңадан кызулап китте. Мескен таналар өерелешеп артка сөрлектеләр. Рәфис тә мотоциклының тизлеген арттырды. Машина инде якында гына. Таналар да һәркайсы ап-ачык күренә. Ал арның аклы-каралы йоннары елык-елык итеп балкый, сыннары зифа. Кеше шикелле үк җирдәге җан ияләренең бер ишесе булып, биологик эволюциянең түбәнрәк баскычында торган бу мәхлуклар, кемнеңдер мәрхәмәтсез боерыгы буенча, тагы берничә сәгатьтән үзләренең табигый вазифаларын үтәүдән мәхрүм ителү генә түгел, яшәешенең иң гүзәл чорында хаксыз рәвештә тормыштан китәргә тиешләр. "У, Минәт" диде Рәфис эченнән һәм тешләрен чытырдатып кысып мотоциклын соңгы тизлеккә куйды. Көчле искән җил Рәфиснең юка курткасын гәүдәсенә сылап китерде, куртка җиңнәре йолкынып-сырланып артка тартылды. Рәфис машинаны куып җитеп узарга теләсә дә, аңа юл бирмәделәр, уза башлауга читкә кысрыклап чыгардылар. Рәфис, чиксез ачу белән, кат-кат сигнал кнопкасына басты. Алай да булмагач, уң яктан — тип-тигез сузылып киткән каенлык буеннан үткән басу юлына кереп китте. Бәхетенә каршы, бу юл асфальт шикелле такыр иде. Машинаны шактый ерак калдырып, ул олы юлга чыкты һәм мотоциклын аркылыга борып куйды. Инде тегеләрнең туктатмыйча хәлләре юк иде. Машина туктап калуга, Рәфис мотоциклыннан җиңел генә төште дә, өшеп туңудан авырткан тезләренең сыкравын җиңеп, салмак адымнар белән Минәт утырган кабина ишеге янына килде, каударланып, аны төбенәчә каерып ачып җибәрде. — Кем кушты сезгә нәсел таналарын ит комбинатына илтергә? Туңуданмы, нерв киеренкелегеннәнме, аның теше тешкә бәрелә иде. Минәтнең тулы коңгырт йөзе кара-кучкылланып китте, кош томшыгы кебек очлы ирене кыйшая төште. — Сез куштыгыз! — диде ул зәһәрләнеп. Аның мыскыллы кинаясендә Рәфискә карата күптәннән җыйналып килгән ачу өстенә соңгы хәтәр кәмите өчен Шәмсүнгә дә селтәнү бар иде. — Нәрсә, нәрсә?! Минәт ачы елмайгандай итте. — Сезгә бер яхшылык эшлим дигән идем ... Ит йөкләмәсе булмаса, сезнең дә баштан сыйпамаслар... Рәфиснең ирене тетрәнде. — Ну-ка, кире борыгыз машинаны! Шофер зәңгәр изолента белән сырлаттырып чорнаган рульне җәһәт хәрәкәт белән әйләндерә-әйләндерә машинаны борырга тотынган иде, Минәт аңа тик кенә утыр дигән ишарә ясады. — Ашыкма, комплекс башлыгы буларак, минем дә катнашым бар бу мәсьәләдә. Директор кәнәфиенә утырып өлгермәгән кешенең боерыгы безгә закон түгел! Рәфиснең башына кан бәрде: әйе, тупаслыкны тупаслык белән генә җиңеп була. Ул, үз-үзен белештермичә, Минәтнең шома норка якалы пальто якасыннан умырып тотты. — Чык , кабахәт, машинадан! Ул аны чиксез ярсу белән кабинадан сөйрәп үк төшерде һәм катгый итеп шоферга дәште. — Хәзер үк Актайга элдерткән бул! * * * Төне буе җиргә сибәләгән ак карда, беренче эзләрне калдырып, кыз бала бара. Күп өлеше кар белән капланган кантарлы туң юлга яткан бу эзләргә карап кына ул кызның уйларын, дәваланган йөрәк хисләрен кем укый алыр? Эзләр салкын, җавапсыз... Кызның өстендә — биленең нечкәлеген ачык сиздереп торган чия төсендәге көзге пальто, иңнәренә тузгып төшкән чем-кара чәчләренә бөртек-бөртек кар йолдызлары кунган. Кулында — соры чемоданы. Эзләр арта, ишәя, каршыга ыргылучы мотоцикл эзләре белән очрашмас өчен борылып читкә керә. Аннары тагы юлга чыгып ерагая бара. Уем-уем тезелеп калган эзләргә битараф җил гамьсез генә кар тузаны себереп китерә, тырышып-тырышып эзләрне күмә. Ни өчен болай эшләгәнен җил үзе дә белми, ул уйсыз яшәргә өйрәнгән... Кеше генә уйсыз яшәми, кеше йөрәгендәге эзләр дә күмелми. Алар күңелгә уелган яра күк тере... һашимов үзе каршында утырган Гөлфинурның сулып һәм агарып киткән йөзенә, дулкынланудан бер күтәрелеп, бер төшеп торган калку күкрәгенә күз атып алды да тәрәзә ягына борылып әйтеп куйды: — Сиңа ирең турында түгел, үзеңне кайгыртсаң урынлы булыр. Гөлфинур, бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә теләгәндәй, бермәлне иреннәрен ярым ачып, һашимовның күзлек пыяласы аша мәсхәрәле җелтерәгән яшькелт күзләренә карап торды, һашимов күзләрен яшермәде, киресенчә, корбанын йотарга җыенган ерткыч җәнлектәй, комсыз караш белән аптырап һәм каушап калган хатынга текәлде. — Ни өчен, — дип ачыргаланып сорады Гөлфинур. — Үзеңнең башыңа барып җитмиме? — һашимов урыныннан торып, Гөлфинурдан күзен алмыйча, ул утырган урыннан әйләнеп килде. — Алай, — диде ул, яңадан кәнәфиенә елышып, — төшендереп бирергә дисең инде. Чынлап әйткәндә, эшләрең шәптән түгел... Хәлләрең бик хөрти, аппагым. Ул, җинаятьчегә баккандай, Гөлфинурга күзлек өстеннән сөзеп карады. Гөлфинурның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. — Ни булды шулчаклы ? — диде ул агарынып. — Ни булдымы? — Һашимов күз бәбәкләрен куркыныч елтыратты. — Син Исрафиловка коточкыч яла яктың да, шуның белән эш бетте, дип уйлыйсыңмы? Әнә ул сине судка биргән! Гөлфинур, гаҗизләнеп, һашимовның йөзеннән шаяру билгеләре эзләде. " һәрвакыттагыча мине юри үртиме ул?" Каты күңелле ирнең йөзе кырыс, күзләре дә элеккечә көлемсерәми, аларда кешегә түбәнсетеп карау, оятсыз әрсезләнү чалымы сизелә иде. — Әйе, судка! — дип кабатлады һашимов , икеләнерлек урын калдырмаслык нык тавыш белән. — Ә аннан ни исе килгәнен сизәсеңдер. Иң кимендә өч ел төрмә! "Төрмә" сүзен һашимов, хөкем карары укыган судья кебек, басым ясап, тантана белән әйтте. Гөлфинурның бөтен тәне хәлсезләнеп, оеп китте, күз аллары караңгыланды. Сүзләре дә ишетелер-ишетелмәс чыкты. — Сез... сез ни сөйлисез? — Мин сиңа нәрсә бар , шуны әйтәм , — һашимов үзе - нең нечкә һәм озын бармаклары белән Гөлфинурның тез өстенә хәлсезләнеп салынып төшкән кулын тотты. — Буласы булган инде, анысын кире кайтару мөмкин түгел... Тик менә... Гөлфинур еламсырап утырган җиреннән һашимовның күкрәгенә сыгылып төште. — Зинһар , ярдәм итегез, Казбек Зиннәтович, мине харап иттермәгез! Күкрәгенә сыенган хатынның талпынулы бәргәләнүен тойган һашимовның бөтен гәүдәсе кайнарланып китте, йөрәге ярсып тибәргә тотынды. — Мин бик-бик ярдәм итәр идем дә сиңа, Гөлфинур аппагым, — ул күкрәге турысында сулкылдаган хатынны ике кулы белән үзенә таба тарта төште. — С-сине ничек якын иткәнемне беләсең... Әмма ләкин Исрафиловны беләсең... Нинди үҗәт кеше бит ул... Мине дә, сине дә таптап китәргә күп сорамас... — Нишлим соң, Казбек Зиннәтович ?.. Әллә ул хурлык - ларны күргәнче үз-үземә кул салыйм микән? һашимов, үксеп-үксеп еларга тотынган хатынның ялгызын калдырып, ике катлы ишекне дә бикләп килде. — Җүләрләнмә, Гөлфинур! — диде ул ярсу пышылдап, — эшемнән алып ташласалар ташларлар, әмма мин сине коткару өчен барысын да эшләрмен! — Рәхмәт, Казбек Зиннәтович, синең ул яхшылыгыңны һич онытмам! — Ул башын һашимовның җилкәсенә куйды, һашимовның тыны кысылды. — Мин ни әйтсәм, шуны тыңларсыңмы ? — Ни әйтсәң дә, Казбек Зиннәтович! һашимов ярсып-шашынып Гөлфинурны кочаклап алды. — Бетсәк, икебез бергә бетик, җаным , бер-беребез өчен кызу утта янып үлик! Хисләр, сүзләр буталды. Тәрәзә аша аксылланып елтыраган ай дерелдәп-калтыранып сикеренде. Яңа директор итеп тәкъдим ителәсе Җаббаров белән Актай совхозына барырга кушылгач, һашимов чуар уйлар эчендә калды: бердән, Гөлфинурның дуамал шашкынлыгы бөтен дөньясын пыран-заран китергән булса, икенчедән, әле кайчан гына ахирәт дуслардай гәпләшкән, кай мәлне хәтта яшерен серләрен уртаклашкан Шәмсунгә карата төзәлмәс хыянәт ясавы шомлы юшкын сыман күңеленә утырды. Шул уңайсыз хәл, әледән-әле исенә төшеп, аны аяусыз бимазалый, тынычлыгын ала иде. Ул, бу чиркангыч хистән котылмакчы булып, үзен якларлык сәбәпләр эзләде, ләкин аның пакьләнергә тырышуы кешелегеннән тагы да читкәрәк тайпылуы белән генә табыла иде. "Нәрсә, мин бит ир кеше, табигатем теләгәненнән артыгын эшләмәдем, әгәр инде ниндидер чик-киртәләр яши икән, болар кешенең үзен-үзе кысан корамага бикләп куюыннан, ихтыяры белән ясалма коллыкка барып керүеннән". Ләкин бөла й фикер йөртеп, мәдәнияткә, әдәпкә ия булган затның шул асыл сыйфатлардан баш тартуы, яңадан калын тузан катламы астында күмелеп, басылып калган бик ерак үткәнгә, кыргыйлыкка кире кайтуы икәнен ул белә, шулай да моңа әллә ни игътибар итмәскә тырыша иде. Җаббаров аны силикат кирпечтән салынган РАПО гаражы буенда көтеп алды. Уртача буйлы, кабарып торган коңгырт бөдрә чәчле, аксыл йөзле бу егет һашимовны күрүгә, күзләрен көязләндереп, аңа таба атлады, кул биреп исәнләште. һашимов аңа күтәрелеп карамады, бер сүз дәшмичә, "газик"ның кара күн белән тышланган алгы утыргычына менеп "кунаклады". Шофер, көзгегә карап, Җаббаровның арткы креслога урнашуын көтеп торды да Буратино башлы рычагны алга этәрде. Брезент ябылган машина выжылдап кузгалып китте, юлга чыгып тизлеген арттыра барды. һашимов, үзен биләп алган каршылыклы уйлардан арынырга тырышып, зур тизлектә артка йөгерүче таш йортларга, урам читенә утыртылган өрәңге агачларына карап бара башлады. Тик ул шомлы уйлар аны тыңламый, әрсезләнеп, үҗәтләнеп акылны биләп ала да озак вакыт хуҗасын мәрхәмәтсез һәм кысан әсирлектән ычкындырмый иде. "Әйе, анда Гөлфинур да очрамый калмас, ире янында үзен ничегрәк тотар икән. Хәер, ул алай аптырап кала торганнардан түгел, менә мин нишләрмен, мин?.." Аның йөрәге кысылып, сулкылдап куйды. Ул, шикчел уйларны яңадан куып, үзен тынычландырырга, бүтән алар белән башын интектермәскә карар бирде. Ләкин Җаббаров белән кыршылып беткән таныш баскычлар буйлап өскә күтәрелгәндә, аның бу тырышлыгы юкка чыгып, җанына чиркандыргыч куркаклык үрмәләп үтте, ул бөтен тәненең тыелгысыз дерелдәвен, аяк буыннарының хәлсезләнеп калуын сизде. Ничек кенә үзен кулга алырга тырышса да, бу халәттән арына алмыйча, беравыкны ишек яңагына сөялеп тын гына торды, шик-шөбһәне коеп төшерергә теләгәндәй, калын тун эченә яшеренгән сөякчел җилкәләрен уйнатып алды һәм, җиңеләя төшеп, директор бүлмәсенә алдан үзе керде. Исәнләшергә дип Шәмсүнгә кулын сузганда, аның күкрәк эчендә авыр һәм килбәтсез нәрсә кыймылдап куйды, шуңа күрә, сынагандай, үзенә баккан кысык күзләргә күтәрелеп карамады, авыз эченнән аңлаешсыз гына нидер мыгырданды да, уңайсыз хәрәкәт белән артка тайпылып, Җаббаровның җилкәсенә кагылды. — Менә, — диде ул, саңгырау тавыш белән, — сезгә иптәш Җаббаровны алып килдем, — ул күз кырые белән сагаеп калган Шәмсүнгә карап алды һәм тавышын тагы да акрынайтып дәвам итте. — Кичә безнең Беренче белән җитди сөйләшү булып алды. Ул сезнең совхоз язмышы белән бик нык кызыксынды. Алай гына да түгел, бюро членнарын җыеп, иптәш Җаббаровны сезнең совхозга директорлыкка тәкъдим итәргә карар чыгарды. Шәмсүннең клуб залыдай иркен бүлмәсенең ишеге ачык иде. Көндәгечә иртән кабул итү бүлмәсенә җыелган кешеләр, бу сөйләшүне ишетеп, ишеккә таба елыша башладылар. Беришесе бүлмәгә үк килеп керде. — һични аңламыйбыз, — диде яңа гына совхозда эшли башлаган агроном егет, — ничек инде ул карар кабул ителде. Ә без... — Тәкъдим ителә, — дип төзәтте аны һашимов. — Алай булса, бер хәер ... — Җаббаров тәҗрибәле белгеч, — диде һашимов. — Бөреле совхозында зоотехник булып, соңыннан Авыл хуҗалыгы министрлыгында җаваплы эшләрдә эшләгән. "Җәнлекләрне тәрбияләүнең яңа ысуллары" дигән темага диссертация яклаган. Авылга җибәрүләрен ул үзе сораган. Кыскача менә шул. Хәзер сезнең фикерне көтәбез. һашимов, башын төрле якка бора-бора, җыелган кешеләргә күз йөртеп чыкты. Бану төркемне ярып түргә үк үтте. — Совхоз директорлыгына безнең үз кешебез бар — ул Рәфис. Фермадан җибәрү кызганыч та соң... — Кызганыч булгач, җибәрмисез, — дип, ясалма елмайды һашимов. — Юк, алай ангыгып хәл итмик әле. Уйлашыйк. Чынлап та, Рәфис совхозның хәзерге хәлен яхшы белә. Аның үсеш юнәлешен анык күзаллый. Халык теләгенә туры килә аның бу планы. — Беләсезме нәрсә, — диде Баттгимов кыза төигеп, — әйтергә кирәк, сезнең совхозда һәрвакыт район җитәкчеләренең күрсәтмәләренә каршы чыгалар. Бу бит... — Бу бит, халык үз язмышын үзе билгеләргә тырыша дигән сүз. Элегрәк вакытта Һашимов тәмам кызып китәр, җикеренә башлар иде. Бүген ул үзен шактый сабыр тотты. Инде бүлмә эче халык белән тулган иде. Бар да: — Рәфисне сайлыйбыз, Рәфисне!.. — дип кычкырырга тотынды. Моңарчы тын торган Рәфис башын аска игән килеш уйланып уртага үтте. — Иптәшләр! — диде ул сүрән генә. — Сабыр булыгыз әле. — Әйдәгез болай килешик. Мине үз урынымда калдырыгыз сез. Ник дисәң, минем терлекчелек буенча тормышка ашмаган планнарым бар. Мин шул арның бик азына гына җитештем. Тормыш ничек үзгәрә, күрәсез ич. Озакламый безнең эштә фәннең катнашы бик кирәк булачак. Мин үзебездә дә терлекчелек буенча фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырмакчы булам. Бу үзенә күрә фәнне практикада куллану буенча үзәк булыр. Бәлки, тирә-юньдәге колхозлар өчен дә мондый фәнни-практик үзәкнең кирәге чыгар. Мин, мәсәлән, районда яшәп, колхоз-совхозлардагы терлекчеләргә акыл өйрәтүне аңламыйм. Тормышның үзендә булырга тиеш мондый акыл чыганагы. Күрерсез, тора-бара минем баш зоотехник буларак та кирәгем калмас. Ә безнең лаборатория һәрчак кирәк булачак. Көннән-көн күбрәк кирәк булачак. Менә минем шәхси планым. Мин шул биеклеккә омтылам. Аннан килеп, шәһәрне төзү өчен акча кирәк, шуның өчен якын араларда совхозга ондатралар кайтартабыз. Алар белән дә шактый кайнашырга туры киләчәк. Иң яхшысы, Җаббаров иптәшне тыңлыйк без, ниләр кыйратырга уйлый ул, аның эш программасы нинди? Шунда ул безгә кирәкле кешеме-юкмы икәнен күрербез. Айрат Бәдретдинович бүлмә почмагының аулак урынына сыенган да, ике кулының бармакларын яртылаш агарган чәчләренә батырып, терсәге белән өстәл пыяласына таянган. Рәфиснең совхоз башлыгы булуын бик тели ул, шулай булса, авыл тормышының күп кенә яклары үзе күрергә омтылган юнәлешкә үзгәрер иде. Шул ук вакытта, Рәфиснең җитәкчелектән баш тартуының сәбәпләрен дә аңлый, һәрхәлдә, хәзер генә Рәфис китергән дәлилләргә күңеленнән кушыла. Аның уйлавынча, терлекчелекне юньләп торгызмаган килеш, Рәфиснең аннан китеп калуы, җитмәсә, җитәкчелеккә үрмәләве кешеләр тарафыннан дөрес кабул ителмәс, халык алдында ул үз эше өчен янып-көйгән белгеч булып түгел, портфель яраткан бер буш куык бәндә булып күренер иде. Әле генә Рәфиснең лаборатория турында уйлап йөрүен халыкка белдерүе — шулай ук нигезле. Җаббаровка төбәп әйтелгән соңгы сүзләрдән соң Айрат Бәдретдинович урыныннан торып алгарак үтте, Җаббаров моңа каршы ни әйтер икән дип аңа текәлде. — Программасы дип ... Мин бик уйлап өлгермәгән әле, иптәшләр... — Уйламый-нитми безгә килергә ярамый. — Кайбер планнарым бар барын... Әйтик, авылны төзекләндерү, урамга һәм авылдан чыгып киткән юлга асфальт җәю... — Авылны төзекләндерүне ничек күз алдына китерәсең син? — дип, Айрат Бәдретдинович аны бүлдерде. — Яңа йортлар салу. Коттеджлар да, күп катлы йортлар да. Көнкүреш комбинаты һәм шуның ишел әр. — Болар аңлашыла. Сүз шул йортларның безнең милли традицияләргә, яшәешебезгә, табигать тирәлегенә туры килүе турында барырга тиеш... Кешеләрнең ихтыяҗыннан, шәхси теләкләреннән чыгып... — Халык белән килешенмичә бернәрсә дә эшләнмәс, — диде Җаббаров тыныч кына. — Кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен барлык тармакларны механизацияләү эшен җайга салырбыз. — Менә бу мәсьәләдә, — диде Айрат Бәдретдинович, — минем карашым башкача. — Ул бермәлне чигәсен бармагы белән капшап Җаббаровка карап торды. — Механизация, механизация дип бөтен дөньяны тимер-томыр белән тутырдык, һаваны корымладык, чирәмне ертып, җирне чокыр-чакырга әйләндердек. Җир астыннан нефть суыра-суыра инде өске катлам җимерелә башлады, нефтьне әҗәлгә дару урынына тотар вакыт җитте, ә без һаман "Давай, давай!" дип кычкырабыз. Хәлемнән килсә, мин ул механизация дигәннәрен бөтенләй бетерсәләр дә сүз әйтмәс идем. Элек, ичмасам, печәнгә төшүләр бер бәйрәм була торган иде. Ул гармун уйнау, җырлау, хуш исле печәндә төн кунулар... Йолдызлар сибелгән күк йөзенә төбәләсең дә, арып, рәхәт талгынлыкка талган тәнеңне туйганчы ял иттерәсең. Тирән йокыга чумуын сизми дә кала кеше. Ә уракка чыгулар, тезелеп киткән көлтә өемнәре... Ә тупырдашып болын буйлап чапкан тулпарлар... Авылның яме шул ар да да иде бит. Мин, һич икеләнмичә, колак тондыргыч чытырдаудан, корым исеннән качып, шул чакларга кайтыр идем. Кем әйтмешли, табигатьнең кыргыйлыгына кереп чумар идем, билләһи. Җаббаров Айрат Бәдретдиновичның хыялый уйларын елмаеп тыңлап торды. — Үткәнгә кире кайтып булмас инде ул, Айрат Бәдретдинович, — диде Рәфис, — кыргыйлыкка бигрәк тә. Ләкин без авылның табигый матурлыгын тәшкил иткән чәчәкле болыннарына, челтерәп аккан чишмәләренә, табигать белән гармониялелеккә, милли традицияләребезгә, бигрәк тә кешенең үзенә кире кайтырга тиешбез. Бүгенгенең зур казанышларын төяп кайтырга тиешбез. Ьәм без юлга кузгалдык та бугай инде. — Казанышларын төяп кайту дигәннән, моннан биш чак - рымда гына төтенләнгән йортлар төзелеше комбинатына да риза булыпмы? — Комбинат җитәкчеләре, атмосфераны чиста саклау өчен, зарарлы матдәләрнең һавага чыгуын организм өчен зарарсыз чикләргә кадәр киметү проекты эшләгәннәр ди бит. — Нәрсә соң ул зарарсыз чик? Ьавага зарарлы матдәләрнең чикләнгән микъдарда чыгуы әлеге кешеләрне буылдырып, аяктан екмый дигән сүзме? — Айрат Бәдретдинович, кызып, кулларын айкый-айкый сөйли башлады. — Беләм мин андый вәгъдәләрне. Бу кешене алдау гына. Өстәвенә алар әле бу чикне дә узачаклар. Азмы бездә шундый бозаулар. Квартираны яртылаш эшләнгән көе тулысынча әзер дип кабул итү актына кул куюлар, уйлап-нитеп тормыйча гөрләп утырган ямь-яшел агачларны егып аударулар... Әнә газ үткәргече салганда нишләделәр? Башта шул юнәлештә үткәрәбез дип, тоташ бер полосада күпме каеннарны кистеләр дә, ялгыш булган дип, имгәтеп ташланган диләнкәне язмыш иркенә калдырып, бүтән тарафка юл салдылар — тагын күпме яшел агачларны әрәм иттеләр. Шәмсүн дә, бүтәннәребез дә авыз ачып карап тордык. — Авыз ачып карап тормаска иде шул, — диде Җаббаров, үзалдына сөйләгәндәй итеп. — Экология барыбыз өчен дә көн тәртибенә баскан мәсьәлә. Ләкин минем сезгә тәкъдим итәчәк иң төп нәрсәм шул: авыл кешесен җиргә беркетергә кирәк, башкача әйткәндә, крестьян үзе аерылып киткән изге җиренә кире әйләнеп кайтырга тиеш. Ничек эшлибез без моны: ал арга җирне арендага бирепме, бөтенләйгә кире кайтарыпмы, аныгы миебезне эшләтүне сорый. Шул чагында авыл халкы экологиясен дә, традицияләрне саклауны да үз кулына алыр. Кешеләр тагы шаулаша башлады. — Менә берәгәйле сүз әйтте ичмасам. — Җиргә кире кайтырга ди бит! — Моңа кул куярга була! Җирдән себерүче буран, көне буе котырганнан соң, кичкә таба бераз тыела төште. Бары юлга аркылы өелгән көрт сыртлары буйлап кар тузаны бөтерелде дә, аркага килеп бәрелгән кискен җил аяктан екмакчы булып әрсезләнде. Түбәннән агылучы сәләмә болытлар ертыгыннан әледән-әле күренеп калган аксыл ай, дерелдәп-сикеренеп, үзе каядыр чаба төсле иде. Болытлар — бер якка, ай — икенче тарафка... Рәниянең кисәк кенә авылдан чыгып югалуы Рәфис күңелен күтәренке халәттә тотучы саф яктылыкны каядыр билгесезлеккә алып китте. Аксыл ай, соргылт болытлар эченә кереп чумгандай, көләч елмаюы белән тирә-юньне нурга төрергә сәләтле кызый көтмәгәндә юкка чыкты. Үзе китте, ләкин һәр җирдә нечкә билле төз гәүдәсенең талпынулы хәрәкәтләре, фермага бара торган сукмакта җиңел аяк басуы чыңлап калды. Рәфис моңсу йөзле айның гамьсез болыт кисәге артыннан яңадан күренүен озак көтте. Гүя ай өстендә көянтәсен күтәреп Зөһрә кыз түгел, Рәния басып тора иде. Әйе, көнбагыш таҗыдай ай йөзендә һәркемнең үз Зөһрәсе бардыр шул. Ләкин айдагы Рәния аның Зөһрәсеме соң? Әллә бу Рәфиснең яшьлеккә гашыйк булуы гынамы? Шулайдыр... Шулайдыр... Рәния кебек янып торган кызны күреп кайсы егетнең генә күңеле талпынып куймас икән! Ай уртасында тагы Рәниянең якты йөзе күренеп калды. Боҗрадай айның үзәген берүзе тутырып тора. Монда Гөлфинур юк. Гөлфинур бары җирдә генә. Үзенең ярсулы хисләре, кичерешләре, уйламый эшләгән эшләре, ялгышлары, тайпылулары белән... Рәфис моннан ике генә көн элек аны авыл уртасындагы чишмә буенда күреп калган иде. Боз сөңгеләре асылынган агач улактан челтерәп төшүче үтә күренмәле лентадай шарлавыкка роза чәчәкле чиләген куйганда, ул Рәфискә борылып карады һәм шунда ук ашыгып чиләкләренә иелде. Шул кыска гына вакыт эчендә үзенә төбәлгән карашта ул язмыш уеныннан арган җанның рәнҗетелеп пыскыган ялкынын да, эңгермеңгер төсле өметсезлекне дә күреп калды. Үзен абруйлы кешеләр алдында оят, хурлыкка калдырган бу хатынга карата ни өчендер анда ачу кабынмады, киресенчә, адашкан, барыр юлын саташтырган бу бәхетсез хатынны йомшак, игелекле сүзләр белән юатасы килде аның. Ләкин бу тормышка ашмас теләк кенә иде, буйсынмас горурлыктан еш кына зыян күргән егетнең хәленнән килерлек түгел иде. Уйлаганын чынга ашыру түгел, ул Гөлфинурга сүз дә катмады, киресенчә, аның яныннан үткәндә, ниндидер тайгак җиргә баскан кешедәй, бу җирне йөгереп диярлек үтте. Бары ике йөз метрлар чамасы киткәч кенә, адымын акрынайтты, тигез һәм ышанычлы атлап бара башлады. Рәфис уйларыннан аерылып чынбарлыкка әйләнеп кайтканда, ай һаман да, бер болытлар арасына кереп, бер чыгып, ашыкмый гына йөзә иде. Үз мәшәкатьләрен ияртеп, кар-буранлы кыш та китеп барды. Пәхри ярыннан тулып-ташып язгы сулар шаулап акты. Җир көрәнсу төстәге соңгы кар өлгеләреннән арынды. Парлы һәм җылымса һава, май ае җиле булып, Актайга ябырылып керде. Вак тимерчыбык челтәрле биек булмаган такта читлекләр каршында шушы көннәрдә генә Бөреледән алып кайткан чәшкеләрне иелә-сыгыла тамаша кылып торучы Хәдис белән Нәсимәне Рәфис ерактан ук күреп алды. Ионнары елык-елык килеп торган коңгырт-кара төстәге җитез чәшкеләр, йомры озынча гәүдәләрен туптай атылдырып, әле челтәргә үрмәләп менәләр, әле эчке якка уелган түгәрәк тишеккә кереп югалалар иде. Ир белән хатын, табигать мәхлукларының бу җилдәй биюенә сокланып, бөтен дөньяларын онытканнар, Рәфиснең яннарына ук килеп киң елмайган хәлдә үзләренә текәлеп торуын да күрмиләр иде. Рәфиснең: — Шәп сикерәләрме чәшкеләр? — диюенә алар, икесе берьюлы сискәнеп, аңа күтәрелеп карадылар. Исләрен җыя алмыйча беравык аптырашып торганнан соң, "Әй, Рәфис икән лә", — дип күрешергә ашыктылар. — Ай-Һай, уттай җитез, чукынганнар, — җәнлекләр ягына ымлап тел шартлатты Хәдис. — Кешедән дә курка белмиләр. — Үз дәрәҗәләрен беләләр. Шул арада алар янына, саргылт төстәге куе бөдрә чәчен туздыра-туздыра, кышкы салкында да яланбаш йөрүче Җаббаров килеп туктады. — Энекәш белән килендәш , — дип таныштырды Рәфис, директор каршында ничектер боегып сүзсезләнеп калган туганнарына күз ташлап. — Күрше совхозда эшлиләр. Җаббаров алар белән кул биреп күреште. — Әллә безгә кайтыргамы исәбегез? Рәхим итегез, совхозда эш җитәрлек. Менә чәшкеләрне карарга кеше кирәк булачак, шулай бит, Рәфис Гәрәевич? Рәфис дәшмәде. Бары бу сөйләшүгә ризасызлыгын белдергәндәй тамагын гына кыргалап куйды. Ул шундый җаваплы эшне энесенең башкарып чыгуына ышанып бетми иде. Ә Хәдис белән Нәсимә директор тәкъдименә карата бер-берсенең уйларын чамалагандай үзара карашып куйдылар. — Уйламый-нитми җавап бирү кыен, — диде Хәдис, тю - лень тиресеннән тегелгән соргылт йонлы йомшак аяк киеме белән кар өстендә таптангалап. — Дөрес әйтәсең, — диде Җаббаров , нык һәм ышанычлы тавыш белән, — төптән уйламыйча бер эшкә дә алынырга ярамый. ... Остаханәнең милли бизәкләр төшерелгән ишеген ачуга, борынга буяу, олиф исләре килеп бәрелде. Бу тынчу ис ни өчендер Рәфиснең күңелен болгатып җибәрде. Рәссам егетләр моңа күнегеп беткәннәр, ахры, берни булмагандай, алюминий чыбыкка беркетелгән чуар киемле кеше фигурасы тирәсендә тыз-быз әйләнеп кызу бәхәсләшәләр иде. Алар хәтта ишектән килеп керүчеләрне дә күрмәделәр, кулларын кызу-кызу селтәп, фигураны тасма үлчәгеч белән үлчәп маташкан кечерәк гәүдәле кызга нидер исбатлап маташтылар. Базык гәүдәле, трикосына буяу таплары төшкән егерме биш яшьләрдәге егет барысыннан да хәтәр кылана. Ул култык астына әрмән кешесенең коңгырт йөзле башын кыстырган да, какча йөзле әлеге кызга түшәмдә асылынып торган пенопласт фигурага төртеп күрсәтәкүрсәтә аның асыл сыйфатларын саный: — Син аның күкрәген генә кара, үзе калку , үзе киң, ә муенындагы уенты — алты-җиде сантиметрдан ким булмас, — ул култык астында әрле-бирле чайкалган башка буяу катып беткән бармаклары белән шак-шык бәргәләп алды, — ә башы, бит контурлары... Борыны гына да ни тора! Рәфис белән Җаббаров шаркылдап көлеп җибәргәч кенә бу гаять тере, бәхәсләшергә яратучан егет, ни әйтергә белмичә, аксыл йөзен ал арга борып аптырап калды. — Нигә дип шулчаклы тавыш кубардың? — дип сорады Җаббаров. — Ә нәрсә ул безнең эшне юкка чыгара? — Ничек юкка чыгара? — Иртәдән кичкә чаклы пычак белән казынасың-казы - насың... җилкәләрең талып, кулларың чиләнеп бетә. Ә ул... Болай булгач, айга ике йөзне дә куып булмас. — Син акча өчен генә эшлисеңмени... — Нәрсәгә тагы? — Ә иҗат шатлыгы, җанны бушату... Егет, чыраен сытып, кулын селтәп куйды. — Иҗат шатлыгы белән тамак туйдырып булмый. — Күңелне дә канәгатьләндерергә кирәк, егет, тамакның гына түгел, кеше җанының да ач чаклары була, — Җаббаров пенопласт, полистирол, поролон кисәкләре, буяу савытлары тулып, тапланып беткән озын өстәлләр алдыннан түргә үтте. — Кара инде сезнең эш урыннарын. Шайтан аягын сындырыр. Шуны бераз җыйнаштырып булмыймы?.. — Ул бүлмәнең бер читенә сөялеп куелган кефир, сыра, аракы шешәләре тутырылган капчык янына килеп туктады. — Бусы нәрсә тагы? Рәссамнарның бригадиры җирән сакал-мыеклы, йөргәндә хатын-кызларча вак-вак атлап йөрүче, утызны узса да өйләнми йөрүче Мөдәррис атлы егет директор каршына килеп басты. — Бусы ни ... Безне аңлау кыен ни ... иптәш Җаббаров. Тәртип урнаштырам дип безне тар кысага кертергә тырышу иҗат мөмкинлегебезне кыса... Иҗат кешесе киеренке хезмәттән соң җанын бушатып алырга да хаклы. Тәртип урнаштырырга азаплану безнең коллектив белән сезнең арада барьер, хәтта конфликт тудырырга мөмкин. Бу сезгә дә, безгә дә рәхәт булмас. Җаббаровның яңак сөякләре тирбәлеп алды. — Сезнең шулай иҗат ирегенә омтылган чагыгыз еш буламы? — Беләсезме, ничек әйтергә... Безне күп кеше аңламый. Без таулар күчерә алыр идек. — Моңа кем комачаулый? — Ни ... ничек әйтергә... Моны сөйләү кыен ... Сезнең тагы безне аңламавыгыз бар... Мәсәлән, без планны халтурить итеп тә үти алабыз. Ьәм беркем безгә тел-теш тидерә алмаячак. Чөнки безгә сүз әйтү өчен бу сәнгатьне аңлау кирәк. Ә без... ничек әйтергә... вөҗданыбыз кушканча, эшлибез. Булсынга эшлибез. Ләкин безнең бу тырышлыгыбызны кем бәяли... — Бәяли дигәнне ничек аңларга соң? — Ничек дип әйтергә, — ул җирән сакалын уып алды . — Моны әйтеп бирү кыен. Аңлыйсызмы? Кыен... — Чын иҗат эшен барысы да күрә ... Әнә Мәмәшевнең әкият кафесы... Бөтен Актай халкы Мәмәшев кафесы дип йөртә. Әйбәт итеп эшләп чыксагыз, сез бизәгән базар авылыбызның үзәк урынына, барыбызның да күркенә әйләнәчәк... Әнә шул ук Мәмәшев эштән тыш вакытта акварель белән рәсем дә ясый. Ьәм җитди уңышка да ирешә. Казанда күргәзмәдә дә катнашкан диләр үзен... — Анысы шулай ... — Ә матди яктан килгәндә, сезнең хезмәтегез әйбәт бәяләнә. 350-390 сум акча — бу райисполком председателенең эш хакы. — Димәк, ул азрак эшли. — Райисполком председателе азрак эшлиме? — Белмим , белмим... Әйтәм бит, безнең таулар күчерер чагыбыз. Без, планны үтәгәннән соң да, планга кермәгән эш эшли алыр идек... Безгә дә, сезгә дә әйбәт булыр иде. — Аңламыйм. — Әйе, сезнең белән сөйләшү авыр. Рәфис Мөдәррисне рәссамнар арасында рухи яктан югарырак дип, гомумән, рәссам һәм баттгка. сәнгать кешеләрен акча, матди байлыкларга төкереп карый, бары иҗат белән генә җенләнә дип уйлый иде. Баксаң, кайберәүләрнең хыял фантазиясе, иҗат юнәлешенә караганда, акча, әйбер булдыру мәсьәләсендә шәбрәк эшли икән. Акчаны күбрәк каеруның нинди генә ысулларын уйлап тапмый алар: фигураларны артыграк итеп үлчәтү дә, шул эш өчен күбрәк акча яздырырга омтылу да, ниһаять, читкә, ягъни сулга чыгу да... Рәфиснең остаханәгә берничә мәртәбә кергәне бар. Ул баштарак, әнә шулай икегә аерылу, ягъни шактый түбәнгә тәгәрәп тә матур гына рәсемнәр, фигуралар ясау ничек берберсе белән яраша ала икән дип баш вата иде. Хәзер ул шуңа төшенде: бу рәсемнәр аларның үз иҗат дөньясыннан чыкмаган, ә төрле журналлардан күчереп алынган икән. Менә бу әрмән сыны да... — Син, — диде ул Мөдәррискә, — әрмән рәссамы Мартирос Сарьян хакында ишеткәнең бармы? Аның иҗаты сиңа танышмы? Ул рәссам гына түгел, архитектор, скульптор да... Ереван шәһәрен ул тудырды дисәк тә ялгыш булмас. Ә шәһәр аның үзен тудырды. Ишеткән булсаң, Сарьянның шул сүзләрен хәтерлә әле: "Сәнгать халык тарихының тирән катламнарына китәргә, аннан калкып чыгып, хәзергесе белән үрелеп үсәргә тиеш". Ереван — таш кыялар, казылып табылган таш сарайлар шәһәре. Хәзерге йөзе халыкның әнә шул үткәненнән күтәрелә. Язу — рәсем сәнгате, архитектурасы, традицияләре. — Рәфис каядыр еракка карап торды, аннары карашын Мөдәррискә күчереп дәвам итте. — Безнең як — Идел ягы... "Этил суы ака торур"ны хәтерлә әле. Аның үткәне — дастаннар, Кол Еали поэмасы, Идегәй дастаны, Борынгы Болгар, аның бай милли культурасы. Безнең тирәлек — таулар, урманнар, халыкның үзенчәлекле яшәеше, шуңа ярашлы үз милли архитектурасы, бизәкләре... Син шулар хакында уйлыйсыңмы, Мөдәррис? Сезнең кайбер иҗат җимеше дигәнегез үз-үзеңне көчләп эшләгән иң арзанлы уенчык һөнәрчелек түгелме?.. Остаханәдә уйчан тынлык урнашты. Бары түшәмдә асылып куелган пенопласт әрмән сыны гына сизелер-сизелмәс чайкала иде. — Минемчә, — диде Рәфис Җаббаровка борылып, — безгә худсовет төзергә кирәк. Рәссамнарның авылыбызны бизәр өчен ясалган иҗат эшләрен шул худсоветта тикшереп кабул итү зарур. Худсовет әгъзалары итеп проект төзүче Мөдәррисне, "Әкият" кафесын иҗат иткән Мәмәшевне, шулай ук пыяла өреп могҗизалар тудыручы Кәримовны кертергә була. — Ә син, — диде Җаббаров Рәфискә, — шул худсоветның җитәкчесе булырсың. Чөнки бу эш — синең башлангычың. — Минме, бүтәнме, бу хакта авыл халкы белән киңәшү мәслихәт. ...Пыяла өрү бүлмәсенең уртасында гөрелдәп газ янып торса да, ярым караңгы, газ телләре Кәримовның битләрен алсуландырып яктыртып ала. Ул, сызымга карый-карый, люминофор пыяланың башын ут үзәгендә тотып, икенче ягына тоташкан саргылт резин көпшәне иренендә әвәли-әвәли башын боргалый, аксыл пыяла тамчыларының көпшә тишеген тигез һәм шома томалавына ирешергә тырыша. Кара күзләрендәге ут төрткеләре — культура сарае өстендә төрле төстәге милли орнаментлар булып яначак люминесцент утының чәнечкеле балкуы. — Гафу итегез, — диде Кәримов Рәфис белән Җаббаровка, кулындагы пыяла көпшәне күрсәтеп, — мин хәзер, вакуум бүлмәсенә кереп, моның эченә аргон газы һәм яхшырак яктыртсын өчен терекөмеш салырга тиеш. Ул чәрдәкле ут боҗрасын дөрелдәтеп янып торган газны сүндерде һәм ак халатын җилфердәтеп каршы бүлмәгә атлады. Вакуум бүлмәсенең стенасына беркетелгән пыяла көпшәләргә ялт итеп ялкын кабынгандай булды. Бу сыек ялкын, торган саен куера барып, күзләрнең явын алырлык нурлар чәчеп балкыды. Шәмсүн авыр-авыр атлап, рәт-рәт тезелгән чәшке читлекләре арасыннан Хәдисне эзләп тапмагач, арболит плитәләрдән ясалган белгечләр йортына керде. Зур булмаган бүлмә түрендәге өстәл янында Хәдис, иренен кыймылдата-кыймылдата, нидер исәпләп утыра иде. — Миңа чәшкеләрнең төгәл исәбе кирәк иде, — диде Шәмсүн эшлекле тонда. — Каплатылганнарның, каплатылмаганнарның, авырулар бармы, булса — ничәү? — Туктап тор, Шәмсүн абый, — диде Хәдис. — Күрәсең ич, эшем бар. — Аннары ул, кәгазьләреннән башын күтәреп, таналар вакыйгасыннан соң урыныннан төшерелгән Минәт урынына куелган яңа комплекс башлыгына карап торды. — Чәшкеләрнең төгәл исәбе дисеңме? Нигә ул сиңа? Турысын әйткәндә, ул исәпләүләр минем үземә кирәк. Аңлыйсыңмы шуны, Шәмсүн абый? Чөнки чәшкеләрне башы-аягы белән без үз кулыбызга алдык. Тәрбияләү дә, ашату-эчертү дә безнең өстә. Билгеле инде, хәзерге заманда бу эшләрне сукыр килеш алып барып булмый. Барысын да үзем санап, чагыштырып барачакмын. Аңламасам, сорармын. Алай да барып җитми икән, укырга керермен. Тагы бер мәртәбә әйтәм, бөтен исәп-хисап үземә кирәк. — Син миңа күчереп бир генә, энекәш. — У , — диде Хәдис, — моның өчен минем вакытым юк. һәр минутым санаулы. Бигайбә! Шәмсүн Хәдис яныннан тәмам күңеле кырылып чыкты. "Мине бөтенләй санламыйлар хәзер", — диде ул үз-үзенә. Ул җәйләүгә бара торган юлга чыгып, шул якка юнәлүче машинаны көтеп алды. Сыер савучылар янына барып, ал арның режимны ничек үтәүләренә күз-колак булып кайту иде исәбе. Элек болын булган, хәзер кәбестә җиренә әйләнгән кыр буйлап тигез юлдан "ГАЗ-53" машинасы элдерде. Юл кырыендагы яңа баш калкыткан аксыл-яшел яфраклы кәбестә үсентеләре машина җиленнән бер якка сөрлегеп калды. Туктарлы буенда юл тарайды, тау ягы биегрәк булганга, машина авылга төшеп барды. Шәмсүн, кабинаның алгы тоткасына ябышып, әле кайчан гына үзе хуҗа булып йөргән тугайларга, аның боерыгы белән казылып зур күл хасил иткән буага күз атып, күңеле тагын да сүрәнләнде. Таллыклар буенда урнашкан туплаудагы аклыкаралы сыерларга, кичке савымга әзерләнүче ак халатлы хатын-кызларга карашын төбәп, "иртәләгәннәр" дип уйлады. Авыр гәүдәсен көчкә кыймылдатып машинадан төшкәч, көндәгечә сөт чиләкләренең, бидоннарның чисталыгын тикшерде, ниндидер җитешсезлек күреп алса, гаеплене кисәткән булды. Ул бу эшенең мәгънәсез, кирәкмәгән нәрсә икәнен үзе дә сизә. Чөнки анда эшләүчеләр ул өйрәткәннәрне болай да беләләр. Ала рга ниндидер бүтән нәрсә кирәк. Шәмсүн тырышып-тырышып шул бүтәнне тапмакчы булды, үзе укыган - белгәннәрен исенә төшерергә азапланды, зиһененә мәгънәлерәк нәрсә килсә, аны элеккечә тупас төстә түгел, җайлырак итеп әйтте. Хәтта, йомшарып китеп, улактагы катнаш азыкны авызларын чапылдатып чәйнәп маташкан сыерларның узышлый гына сыртларыннан сыйпаштырды. Ләкин аның бу тырышлыгы Шәмсуннеке түгел, аның үзен ирексезләве икәне ярылып ята, шуңа күрә читтән караганда көлке күренә иде! Хатыннар Шәмсуннең гадәти булмаган бу кыланышларына мәсхәрәле елмаю белән җавап бирсәләр дә, моны аның үзенә сиздермәскә тырыштылар. Тик Шәмсүн боларның барысын күрде, күз кырые белән савымчыларның читләшкән карашын абайлап, күңеле боегып китте. Ул хәтта ал арның: "Бик әтәч идең бит әле, шушы мескен хәлгә калдыңмыни?" — дип пышылдавын ишеткәндәй булды. Бу шәфкатьсез аваз аның колак төбендә үк кабатланып торды: "Мескен хәлгә калдыңмы?.. Мескен хәлгә..." Шәмгуннең тамагы кипте, тәне суынып китте. Ул, аякларын көчкә сөйрәп, җәйләүнең шәфәкъ ягындагы тау итәгенә барып утырды. Шуннан торып, эшләрен тәмамлап килүче савымчыларга салкын бер битарафлык белән карап торды. Аның дөнья гаменнән бөтенләй күңеле каткан, эче поша, йөрәге чәнчешеп сыкрый иде. Ул үзен диңгез дулкыннары тарафыннан ярга чыгарып ташланган балык хәлендә итеп сизде. Коты очып, "Болар да берзаман Хәдис кебек: сыерларны ничек тәрбияләү, ал ард ан күбрәк сөт алу безнең кулда, син кыл да кыймылдатмыйча безнең өлешкә кермә!" диярләр дип уйлады. Алар өлешенә кермичә, шул арның берсе була аламы соң Шәмсун? Әйе, ул исәп-хисап ясый белер. Фәнни күрсәтмәләр дә бирер. Ләкин бу гына җитәме? Алар үзләре дә бу кадәресен генә булдыралар түгелме? Тагы нинди өлешкә керә ала ул: әллә үзе тракторга утырып сыерларга азыктөлеген китерсенме? Сауган сөтне озатсынмы? Юк, шулчаклы түбәнгә тәгәрәмәс инде ул. Анысын булдыра алмас. Шәмсуннең күз алдында чиге булмаган төпсез томанлык куерды. "Нишләдем мин, нишләдем?!" Кинәт үрсәләнүле кыргый тавыш күз алдындагы куе томанны ертып ташлады. Соры өлгенең ертыгында кулларын айкый-айкый җәйләү юлыннан бар көченә томырылып чабучы Мәхмүт пәйда булды. Ни әйткәне аңлашылмаса да, тавышының тәшвишле булуы Шәмсуннең болай да шомланып торган җанын тетрәтеп җибәрде: "Ни булды икән?!" Итәге чалбарга кыстырылмыйча тезенә чаклы төшкән буйбуй күлмәген җилфердәтеп, сандалы белән юл тузанын туздырып чапкан Мәхмүт инде күз күреме җирдә генә, казныкыдай тырпайган нечкә муенын алга сузып: "Агайне, агайне!" — дип ярсый-ярсый кычкыра. Ул, Шәмсуннең каршына ук килеп туктады да, сулуы кабудан ачык изүен тарткалап, муенын бер яктан икенче якка бора-бора сүз әйтәлми торды... — Агай... агайне!.. Анда... Каенлыктагы чирәмлектә... — Мәхмүт, үзе борылмыйча гына, кулын артка сузып күрсәтте. Шәмсун утырган урыныннан кубарылып сикереп торды. — Нәрсә чирәмлектә? Нәрсә?! Мәхмүт хәзер Шәмсун аның авызын томалар да сүземне әйтә алмый калырмын дигән шикелле бер сулышта әйтеп салды: — Һашимов белән Гөлфинур! Куе томанлык Шәмсуннең өстенә ишелеп төште. Ул, тау чаклы томанлык өлгесен көчкә күтәреп, шуның авырлыгыннан сыгыла-сыгыла, Мәхмүт күрсәткән якка томырылды. Чапкан төсле хәрәкәт ясаса да, аның адымнары авыр, тотрыксыз иде, ул килбәтсез селтәнүле хәрәкәтләр белән юлның бер ягыннан икенче ягына тайпылды, авыр мышнады, ыңгырашкандай авазлар чыгарды. Тагы бераздан, ул тәмам хәлдән таеп, аркасы, муеннары манма су булды. Ул ал арны сөртмәде, бары камырга әйләнгән аякларын сыгылдырып алмаштилмәш атлагандай итте. Тагы бераз баргач, тигез урында да сөртенә башлады, ике мәртәбә юл тузанына барып төште. Көчкә торып, томаланган карашы белән каенлыкка текәлеп, үзен шулай чыгырдан чыгаручыларны: хәләл җефете дип санаган Гөлфинурын һәм дус булып, икейөзләнеп йөрүче һашимовны күрмәкче булды. Лап-лоп атлап үзләренә якынлашучы Шәмсүнне Гөлфинур алданрак күреп алды. Ул, куркуыннан тыны кысылып: — Ирем! — дип пышылдады . Бу хәвефле пышылдаудан һашимовның тез буыннары йомшарып егылып китә язды. Беравык, тәмам аңсызланып, нишләргә белми торды. Гөлфинур ачыргаланып: — Бар инде! — дип этеп җибәргәч кенә, вак-вак сикергәләп, кирегә йөгерә башлады. Бер-ике атлауга, аның күзлеге төшеп калды. Җир өсте, бердән куе томанга чорналып, каядыр йөзеп киткәндәй булды. Ул иелеп, берни күрмичә, калтыранган бармаклары белән чәнечкеле камылларны капшады. Ләкин кулына бер әйбер дә тимәде. — Бар инде! — дип кабатлады Гөлфинур елый язып. Ул Шәмсуннең ерактан күрмәгәнен белә, шуңа күрә һашимовны абайлап өлгермәс дип уйлады. Ләкин ялгышты. Камылларны актарып яткан тактадай яссы гәүдәне ул күреп алган иде инде. — Син кабахәт, хыянәтче! — дип кычкырды ул, гыжлап чыккан тавыпгы белән, төкерекләрен чәчә-чәчә. — Үтерәм мин сине хәзер, чәйнәп өзәм! Чынлап та Шәмсун, Гөлфинурга ташланып, яман ырылдый-ырылдый аның кайнарланган битен тешләре белән умыра-өзгәли башлады. Хатын, авыртуга чыдый алмыйча, коточкыч тавыш белән чырылдап кычкырып җибәрде. Аның битеннән ургылып кан ага иде. Шәмсун йөзенә, муеннарына кайнар нәрсә сиптерүен тоеп, аны үзеннән этеп җибәрде, бөтен җанын куырып алган ярсу дәһшәттән үз-үзен белештермичә урман куелыгына таба ыргылды. Бер мизгелгә, аңын оетып, "Бар да бетте!" дигән котылгысыз һәм мәрхәмәтсез дулкын басып китте. ...Икенче көнне иртә белән Пәхри ярыннан Шәмсуннең үле гәүдәсен табып кайттылар. Кызыл балчыклы яңа кабер янында алар озак кына сүзсез басып тордылар. Җилсез көн булганга, тирә-юньдәге каенусак яфраклары, гадәттәгечә лепердәшмичә, оеп моңсу гына түбән салынганнар. Шәмсүннең үлемен иң авыр кичерүче кеше, мөгаен, Рәфис булгандыр. Хәтта аның йөзе дә сулыгып, кансызланып калгандай булды. Өстендәге соры свитеры боегып киткән чыраена көлсу төс бирә төсле. Ул башын түбән иеп янында басып торучы арык гәүдәле Айрат Бәдретдиновичны да, уртача буйлы, бөдрә чәчле Җаббаровны да, хәтта кешеләрдән читтә таштан ясалган гүзәл сындай катып калган Гөлфинурны да күрми, аның уйлары оя аерганда тузгыган умарта күчедәй тузгый, чәбәләнә иде. Рәфис үзен бу фаҗиганең төп гаепчесе итеп тойды. Шәмсүн белән бергә эшли башлауга үзара килешмәүчәнлек тууда да, араларына кереп оялаган салкынлыкны эретер өчен җитәрлек көч куймавында да ул үзен гаепләде. Әйе, Шәмсүн үтә үзсүзле, һавалы, бүтәннәрнең сүзенә колак салырга яратмый торган кеше булды. Холкындагы бу тискәре яклар хуҗа булып торуының соңгы елларында көчәеп, үзенә күрә бер авыруга әйләнгән иде. Тик Рәфис элеккеге дустының шушы чирен дәвалау өчен җитди тырышлык куйдымы соң? Юк бит, юк! Ул Актайга кайтмаса, Шәмсүн үзенең шул авыруы белән яши бирер иде әле. һәрхәлдә, һәлакәте алай тиз булмас иде. Рәфис, бу авылга кайтып, аның фаҗигале үлемен якынайтты. Әйе, әйе, бу шулай, һашимовның соңгы вакытта Актайга еш килеп йөрүенең сәбәбе дә Рәфис китереп чыгарган катлаулы хәлләргә килеп бәйләнгән бит. Телисеңметеләмисеңме, бу азгын кеше белән Гөлфинурның якынаюына этәргеч ясаучы кеше дә ул — Рәфис булып чыга лабаса. Көтмәгәндә кояш баешы ягыннан көчле җил исә башлады. Моңарчы тын гына торган каеннар башларын чайкалдырып шаулашырга тотынды. — Яңгыр килә, — диде Җаббаров , офыктан кабарып чыккан болытларга күз атып,— кайтырга кирәк. Никадәр кызу атласалар да, инде ярты күкне каплап алган күксел болытлар, тагы да куерып, баш өстенә үк җитеп киләләр иде. Ара-тирә эре һәм салкын тамчы бөртекләре, кайнарланган биткә, муенга тамып, бөтен тәнне чиркандырдылар. — Хәзер коендыра бу безне! — диде Айрат Бәдретдинович һәм, җиңел гәүдәсен ия төшеп, йөгерә-кызулый башлады. Читтән караганда ул очарга омтылып та күтәрелеп китә алмыйча канатларын җилпи-җилпи кыр буенча чабучы йорт казын хәтерләтә иде. Рәфис белән Җаббаров, йөгермәсәләр дә, аннан калышмадылар. Авылга җитәрәк, үтә күренмәле кесиядәй якынлашкан яңгыр пәрдәсе куып җитте. Тирә-юньне чатнатып күк күкрәде. Чиләкләп орган яңгыр бер минут эчендә ал арның өс-башын манма су итте. Милли орнаментлар белән бизәп эшләнгән иҗат-музей йортына кереп яңгыр үткәнне көтәргә булдылар. Айрат Бәдретдинович хыялы белән туган бу йортның хуҗасы да ул үзе иде. Музей бикләнми, ул көн буена бар кеше өчен ачык: теләгән кеше бирегә кереп Актай авылының үткәнен, бүгенгесен чагылдырган экспонатларны карап чыга, йортында сакланган тарихи әйберләрне китереп куя. Йөзәр ел дәвамында шушы төбәктә яшәп киткән кешеләрнең гомер эзләре сакланган бу урын белән хәзер генә үзләре җир куенына иңдереп кайткан Шәмсүн арасында сузылган җеп очы шушыннан башлана төсле. Ни генә юк монда: бер бүлмәсендә элеккеге хезмәт кораллары — тимер төрәнле агач сука, җиз төймәләре ялтыратылган эшлия, кыңгыраулы дугалар, ияр, сырлап-бизәп ясалган артлы чана, чабагач, кәтмән... Йкенче бүлмәдә — милли бизәкләр төшерелгән паласлар, кашага-кесия пәрдәләр, түшәкмендәрләр, өченче бүлмәдә өс-аяк киемнәре — куштанлы күлмәкләр, энҗеле калфаклар, чулпы-мәрҗәннәр, читек-кәвешләр, чапан-чалмалар, чабата-тула оеклар. Ә иң зур бүлмәдә йортның тышкы бизәк-орнаментлары: сырланып эшләнгән өй кыйгачы, капка бизәкләре... Шул ук бүлмәнең урта бер җирендә Актайның киләчәге — яңача авыл макеты. Бу макетта Айрат Бәдретдиновичның, Рәфиснең, бөтен авыл кешеләренең теләкләре, хыяллары. — Кем әйтмешли, — диде Айрат Бәдретдинович, зур өстәл өстендә җәелеп яткан макетка күз төшереп, — иҗат-музей йортына татарның архитектура үзенчәлеге — мәчетнекенә охигаиг манара торгызырга иде. Бу үзәк урында булсын, кешеләр, шул манарага менеп, тирә-юнь манзарасы белән хозурлана алсын. — Манараларны төрле зурлыкта һәм формада, — дип ку - шылды аңа Рәфис, — башка йорт түбәләренә дә куярга була. Мәсәлән, мәдәният йортына, рәссамнар остаханәсенә. Бу авылыбызның йөзен билгеләүче архитектура үрнәге булыр иде. — Салынып ята торган мәктәпнең планын яңадан карап чыгарга кирәк безгә. Бәлки, кайбер үзгәрешләр кертергә мөмкин булыр. Артык стандарт булып күренә ул миңа. — Нишләрсең, — диде Җаббаров, — типовой проект. Без ул проектларның күбесен файдаланырбыз әле. — Ләкин үзебезчә, — диде Рәфис, — ал арга җитди үзгәрешләр кертеп. Менә монда амбар кенәгәсен куйыйк, кергән берсе үз фикерен язып куйсын. Айрат Бәдретдинович макетка бик түбән иелеп җентекләп нидер карап маташа иде. — Менә моны, — диде ул, бармагы белән макет өстендә йөртеп, — убса-кабак, сабан туе үткәрү мәйданын җиһазлауда табигатьнең үзен күбрәк файдаланырга иде. Югыйсә монда артык тырышып җибәргәннәр. Бу боҗрасыман калкулыкларга трибуна ясау нигә? Утырсыннар чирәмгә. Элеккечә, бар дөньясын онытып. — Кешеләр бәйрәмгә иң әйбәт киемнәрен киеп киләләр. Чирәм төсе йоктырачаклар, күлмәкләрен пычратачаклар. — Берни булмый, — дип киреләнде Айрат Бәдретдинович, — элек шунда егет-җилән дә, кыз-кыркын да утыра иде, аңа карап буялмады да, пычранмады да. Аңа китсә, малайлар аяк киемнәре белән трибуналарда чабып та йөри алалар... Аннары ябык ашау-эчү урынының да кирәге юк. Табигатьтә, саф һавада кәефләнеп утыруга ни җитә! — Айрат Бәдретдинович яңадан макетка иелде. — Ә бу җирдә Америка өрәңгесе түгел, өянкеләр утыртырга кирәк. Безнең бабайлар өянке утыртканнар да, тиз тамырланып үсеп китсен өчен башына черемә сөртеп, чүпрәк белән бәйләп куйганнар, ә кәүсәсен, кәҗә кимермәсен өчен, каты юкә кабыгы белән ураганнар. Бәхәс озак дәвам итте. Алар урамга чыкканда, яңгыр күптән туктаган, җир өстендә соры эңгер куерып килә иде. Бүлмә эчендә бер көчәеп, бер акрынаеп шомлы аһәңгә күчүче музыка, калтыранып-дерелдәп торды да, бомба шартлаган, йортлар җимерелгән коточкыч авазны хәтерләткән барабан гөрелтесенә әверелеп, нервыларны соңгы чиккә киерде. Стенадагы сарылы-кызыллы төсләр шашынып биеде, кискен яктылык күзләрне авырттырды, сукырайтты. Минәт, шаулаган, чытырдаган тавыштан, утлар сикерүеннән болай да авырайган башын тагы да миңгерәйтергә теләгәндәй, инде ничәнче кабат коньяк рюмкасына сузылды. Башын артка чөеп тончыктыргыч сасы эчемлекне чиксез аяусызлык белән авызына бушаткач, кулларын бутый-бутый тыпырдап биергә тотынды. Музыка ярсыган саен, ул да котыра барды. Инде аның хәрәкәтләре кискен, башы әле артка, әле алга авышып, гүя менә-менә ул тамырлары беленеп торган муеныннан ычкыныр да идәнгә тәгәрәп китәр төсле иде. Ләкин Минәтнең монда эше юк, аның күз чокырына кереп баткан бәбәкләре төссезләнеп мәгънәсен югалткан, очлайган иреннәреннән селәгәй ага. Үзе ахылдый, пошкыра, тилергән көйгә кушылып нидер шыңшыгандай итә, ләкин колак тондыргыч музыкадан бу ишетелми, бары лайлалы иреннәренең кыймылдавы гына күзгә чагыла. Аяклары арып хәлсезләнгәнгә аңа күптән туктарга, диванга авып сулу алырга иде дә, ләкин ул, әледән-әле эчемлек чөмерә-чөмерә, күңел ачуын дәвам итте. Юк, бу күңел ачу түгел, ә еллар буе эченә җыелган ризасызлыгын, кемгәдер явызлануын тышка чыгарырга тырышу, җиңеләергә маташу. Бу усаллык һаман тәнендә, күкрәгенең нәкъ үзәгендә кала бирде, әйтерсең ул анда ябышкан да, шуннан куба алмый иде. Алай гына да түгел, музыканың тилереп үкерүе, төсләр чатнавы әлеге явызлык төенен зурайта барды, ул инде, күкрәгенә сыешмыйча, яндырып, таигып бугазга үрләде, ләкин барыбер чыгып китә алмады, бары җанны үрсәләндереп котырта гына төште. "Рәфис... Ул миннән барсын тартып алды... Рәниямне дә, эшемне дә! Рәния үзенә дә булмады. Комсызланып тартып кына алды. Ул алды! Әйе, ул!.. Тагы Бәдретдинович! Таладылар, бетерделәр!.. Бернәрсәсез калдырдылар. Җаным бупбуш... буп-буш!" Ул бөл арны кычкырып әйтте, ыгы-зыгылы тавышны басарга тырышып үкерде. Әмма аны беркем ишетмәде. Кемдер аңа "Җаның буш түгел, анда үч кайный, үч!" дип җавап бирде. Әйе, ул, Рәфистән үч алмакчы булып, нәсел таналарын ит комбинатына илтте. Ләкин аның бу эшен сизделәр. Бар да файдасызга — бушка булды. Явызлык шаукымы канәгатьләндерелмичә калды. Үч алынмады. "Ничек алырга соң ул үчне?.. Рәнияне тартып алыр идең, ул юк. Нәрсәсе иң кадерле соң аларның? Нәрсәсе?" Шуны белергә теләгәннән Минәтнең башы чатнады, тыны кысылды. "Нәрсәсе иң кадерле аларның?!" дип, бар көченә үкерде ул. "Әһә! — Минәтнең аңында явыз очкын чатнады. — Таптым!!!" Ул, ашыга-кабалана, шашынып улаган музыканың авызын томалады, утлар биюен юк итте. Ава-түнә кызыл кирпечтән салынган гаражына барып җиткәч, Минәт, кесәсеннән кармаланып, чуртан тота торган кармак чаклы ачкычны эзләп тапты, озак кына аны йозак тишегенә туры китерә алмыйча азапланды. Ниһаять, тимер ишек шыгырдап ачылып китте, Минәт сөрлегеп егыла язды. Ләкин кытыршы һәм салкын ишеккә тотынып калды. Ул "Жигули" креслосына сеңеп, машинаны кабызды да, гөрсгөрс итеп эшләп торган машина руленә авырайган башын куеп, беравыкны кыймшанмый утырды. Аннары капыл аңына килде, үҗәтләнеп рычагларга ябышты. Машина тигезсез тирбәлә-тирбәлә урамга чыкты. Шул чакны урам чатыннан ниндидер күләгә аерылды да икенче тизлектә борыла-сырыла сөйрәлгән машина артыннан кача-поса килә башлады. Минәт аны ян тәрәзә янында калтыранган көзгедә абайлап калгандай булды. Ни дикъкатьләп караса да, ул аны бүтән күрмәде. "Артыгын чөмергәнмен", — диде ул, тешләрен шыгырдатып. Иҗат-музей йортына җиткәч, ул бәрелә-сугыла "Жигули"еннан чыкты, машинаның арт капкачын ачып, мышныймышный ниләрдер актарып алды һәм авыр атлап каршындагы рамсыз эшләнгән зур тәрәзәгә таба юнәлде. Беравык, чайкала-чайкала, үзенчә исәп-хисап җыеп торганнан соң, җитез хәрәкәт белән тәрәзәгә типте, зур пыяла чылтырап коелып төште. Шул ук мәлне тимердәй куллар арткы яктан аның бугазын буып алды, гәүдәсен көч белән артка каерды. — Җ -җи-бәр! — дип хырылдады Минәт. — Җибәрәм әре мин сине, агайне! Мә-мә-мә! Синең тагы әшәкерек эшрәргә җөргәнеңне сизә идем. Җукка каравыррамаганмын син сабакыны! Мә-мә-мә! — Ай, Мәхмүт, пусти, курба! — дип, русчалатып кычкырды Минәт. Ухылдап-ахылдап бар көченә тыпырчына торгач, Минәт ычкынып китеп чирәмлеккә барып кадалды. Мәхмүт йөгереп килеп аның өстенә ятты. Җирдә тәгәри-тәгәри көрәшә-алыша башладылар. Исерек булса да, Мәхмүттән шактый егәрле булган Минәт Мәхмүтне аста калдырып күкрәге белән җиргә кысты. Нәрсәдер шыртлады, сынды, ыңгырашкан аваз чыкты. Минәт аягына басып янә тәрәзәгә атлады. Эчке якка чытырдап сыеклык сибелде, ялт итеп ялкын кабынды. Мәхмүт көчле яктылыктан күзен ачканда, "Жигули" бар көченә выжылдап күздән югалды. Мәхмүт күз ачып йомганчы: — Янгын! — дип кычкыра-кычкыра сикереп торды һәм ватык тәрәзә аша эчкә ташланды. Капкалардан кешеләр атылып чыкты, тавыш купты. Мәхмүт таш йортның эчендә котырган ут эченнән өченче тапкыр әйберләр күтәреп чыкканда, аның өстендәге киемнәре дөрләп яна иде. — Ят! — дип кычкырды аңа кемдер. Ләкин Мәхмүт аны ишетмәде, авырту ачысыннан, ачы итеп кычкыра-кычкыра, томырылып чабарга тотынды. Ике ир аның артыннан куып китте. Ләкин алар килеп җиткәнче, Мәхмүт, чирәмгә егылып, төнге караңгылыкны кискән тере факел булып дөрләде. Рәфис эш бүлмәсенең тын һәм салкынча таш әсирлегеннән җылы пар бөркелгән яшеллек дөньясына атылып чыкты. Сәгатьләр буе оешып утырудан чемердәгән буыннарын язып, куллары белән кызу хәрәкәтләр ясап алды. Иҗат йортындагы янгыннан соң ул аңкы-миңке йөрде, ничә төннәр, җанына тынгылык таба алмыйча, йокысызлыктан интекте. "Кайдан килә кешегә бу кадәрле кабахәтлек? Кеше бит яндырырга, җимерергә түгел, төзергә, иҗат итәргә дөньяга яратылган лабаса!" Күңелне өшетүче бәйләнчек уйлардан арынырга, ялгызлыкка, кыргый табигать чытырманлыгына кереп качарга иде. Бөтен тәнендә рәхәт талгынлык сизеп, соры тасмадай боргаланып үткән урман сукмагы буйлап атлый-атлый кичке йомшак һаваны тирән итеп сулады ул. Бал исе килә иде. Юкәләр чәчәккә коенган, бөдрә болытлар. Җил исеп юкәләрнең коңгырт кәүсәләре шыгырдый-шыгырдый чайкалып куйганда, бу алтынсу болытлар җемелдәп-ялтырап офыкка төшеп баручы коянгка. таба агылалар төсле. Икенче караганда, алар тәлгәш болытлар да түгел, ят бер кызның җилдә очынып тирбәлгән бөдрә чәч учмалары. "Хатын-кызның дулкындай чәчләрен болытларга очынып менгән юкә тәлгәшләреннән генә эзләргә кала сиңа, дус кеше!" Көтмәгәндә Рәния белән йөзгә-йөз очрашуы исенә төште. Очрак идеме ул, әллә без әлегә серенә төшенә алмаган язмыш кушуымы: икесе дә үткән ел сабан туеннан соң гәпләшеп утырган төбәккә килеп чыктылар. Үзенә төбәлгән чакмадай кара күзләр авырлыгыннан Рәфис каушап, кызарып китте. Бөтен тәне ут кебек яна башлады. — Рәния?! — Ялга кайттым, Рәфис абый. Бу ягымлы дәшүдә нинди таныш тавыш. Балаларча самимилеген югалтмаган саф аһәң. — Мин сине бик, бик күрәсем килгән иде, Рәния. — Алай карамагыз миңа, Рәфис абый. Мин сезнең төбәп каравыгыздан куркам. — Элек алай дими идең бит соң. — Үзгәрттеләр ич, Рәфис абый. Сезнең хакта әйткән әшәке хәбәр күңелемдәге саф хисләремне пыран-заран китерде. — Нахак иде бит. — Беләм , Рәфис абый. Ләкин ул чакта нахак икәнен мин кайдан белә идем соң... — Аның каравы хәзер беләсең. — Шул нахак сүз сезне күңелемнән куды . Мин табынган буй-сыныгызны, сөеп караган моңсу карашыгызны, үз-үзегезгә чиксез ышанып, ялкынланып сөйләвегезне кысып чыгарды: барсы-барсы ялган булып калды. Соңыннан сезгә яла ягуларын белсәм дә, мин инде югалтканымны таба алмадым. — Рәния!.. — Хәер, сезнең хыялларыгыз миндә калды . Мин ал арны югалтырга теләмәдем. Шуны тормышка ашыру өчен төзелеш институтының архитектура бүлегенә кердем дә. — Якын иткән кешең бармы соң, Рәния? — Әлегә юк, Рәфис абый. — Димәк, мин сиңа бары кайгы -борчулар гына китергәнмен икән. — Алай димәгез, Рәфис абый. Сез миңа хыял бирдегез, сез миңа дөньяда аклык күбрәк икәнен исбат иттегез. Рәхмәттән бангка. сүзем юк сезгә. Мин хәтта Минәткә рәнҗемим. Ул да үзенчә дөньяны танырга өйрәтте. — Әйе, ул безнең барыбызның да күзен ачты. — Хуттгыгыз, Рәфис абый, бәхетле булыгыз! Ул соңгы тапкыр чем-кара күзләрен тутырып карады да китеп барды. Кайчандыр бик чая булган бу кызның үз дәрәҗәсен белеп кенә гәүдәсен төз тотып китеп баруын Рәфис күзләре талганчы карап торды. Җәйге яңгыр явып үткәннән соң еракта тонык күк гөлдерәп торган шикелле, күкрәк эчендә сулык-сулык итеп нидер әрнеде. ... Сукмакның тау өстеннән түбәнгә таба төшеп китә торган төбәгенә җиткәч, урман бетә, ачыклыкта шәһәр, сары төсләргә буялган агач йортлар башланып китә. Урман авызында ук — кечкенә эскәмия. Ул, тирә-ягы чәнечкеле гөләп куаклары белән уратылганга, үзенә күрә яшькелт кәнәфи сыман. Рәфис эскәмиягә утырып торырга булды. Табигать хозурлыгын ташлап китәсе килми иде аның. Әнә офыкта гәрәбә төсенә манчылган тау сыртлары. Үзәктә — иңкүлек. Шул иңкүлеккә таба кояш шуыша. Әйтерсең кемдер, ике кулын сузып, югары чөелгән алтын шарны кушучына ала. Саргылт нурлар агач кәүсәләренә, якындагы гөләп куакларына чәчелә. Гөләпнең алсу таҗлы чәчәгендә йонлач төклетура йөри. Рәфис чәчәктән тырышып татлы су суырган бөҗәкнең салкын һәм йонлач сыртына сак кына бармагын тидерде. Бу нәни җан иясе коңгырт төк белән капланган саргылт гәүдәсен дерелдәтеп зыңгылдап алды. Аннан: "Сиңа бу чәчәк бик кирәк икән, рәхим ит, миңа бүтәне дә бетмәгән", — дигән кебек безелдәп, икенче чәчәккә кунды. Рәфис көлемсерәде: "Киң күңелле бөҗәк икән". Шул вакыт каядыр якында гына, карт юкә янында бугай, "А-а-а!" дип ачынып кычкырган хатын-кыз тавышы җәйге кичнең серле гүзәллеген җимереп ташлады. Рәфис сискәнеп китте һәм утырган урыныннан сикереп торды. Әлеге ачы аваз тагы кабатланды: — А-а-а! Әйе, тавыш шул карт юкә артыннан! Уйланып-икеләнеп торырга вакыт тар иде, Рәфис, кубарылып, шул якка ташланды. Чапкан уңайга битләренә чаж-чож килеп бәрелгән юкә очларын да, аяк астындагы чокыр-чакырны да сизмәде ул. Күзенә беренче чалынганы — кызгылт күлмәк кигән ябык кына егет кисәгенең кемне диегез — Гөлфинурны җиргә егарга маташуы. Гөлфинур йомры тезләре белән чирәмгә тезләнгән килеш ярсыйярсый тартыша, җан ачысы белән әлеге бәндәнең кулларын тешли, үзе бертуктаусыз ачулы, рәнҗүле сүзләр ычкындыра. Рәфис барып та җитте, теге егетнең тырпаеп торган арык җилкәсеннән каерып алып читкә селтәп тә җибәрде. Ә ул, авызыннан сөяген тартып алган ач эт кебек, ярсып-шашынып яңадан аңа ябышмакчы иде — тик өлгермәде, ияк астына килеп эләккән йодрык куәтеннән чәчелеп черек агач төбенә кадалды. Ул, озак кына исен җыя алмыйча, кан саркыган иренен сөрткәләп маташты, аннары Рәфистә егетләр куәте саллы икәнен аңлауданмы, камыш сабакларына ябышкалап, мүкәли-мүкәли читкә шылды. Гөлфинур һаман шулай чирәмдә тезләнеп утырган да бер кулы белән ертылып киткән зәңгәрсу күлмәк итәген учлап, кояигта. янган тыгыз тәнен капларга азаплана, икенчесе белән тузгыган куе сары чәчләрен рәтли-рәтли, томырылып Рәфискә карап тора иде. Аның күзләренә гаҗәпләнү катыш сыкрану иңгән, бары нидер дәшәргә теләгәндәй, каны качкан иреннәре сизелер-сизелмәс селкенә иде. Менә күзләрендәге сыкрану куера төште һәм ул, тотлыга-тотлыга, ачулы тавыш белән әйтеп салды: — К-кем чакырды сине монда, к-кем тыгылырга кушты ? Рәфис аптыраудан ни әйтергә дә белмәде. — Мин бит... ни... — Мин, мин... — дип үчекләде аны Гөлфинур, иреннәрен аяусыз бөрештереп. — Нинди рыцарь табылган... — Алай булгач, ник кычкырасың? — Анысы минем эш ... Бар кит моннан, торма эчемне поштырып... — Гафу ит... Рәфис күндәм борылып, сүсән ут үләнен ера-ера, чирәмле сукмакка таба атлады. Тик Гөлфинур аның артыннан ачы итеп: — Юк, китмә! — дип кычкырды . Рәфис Гөлфинурга таба борылганда, чынлап та, аның күзләрендәге сыкрану сүрелә төшкән, киресенчә, ниндидер үтә самими ялвару очкынланып яна иде. — Мин тора алмыйм ... Минем аягым, — диде ул, тезенә ымлап. Ул, ышанмасаң, менә күр, дигән кебек акрын гына кузгала башлады, тик шунда ук ыңгырашып, лап урынына утырды. Рәфис, үзендә сәер тартыну тоеп, Гөлфинур янына килде. — Мин хәзер машина җибәрермен, — диде ул. — Мин хәзер! — Юк, юк, китмә, — дип ялынды Гөлфинур. — Син китсәң, теге бәндә тагын килә. Рәфис нишләргә белмичә аптырап калды. — Әйдә, торырга булыш , — диде Гөлфинур. Рәфис Гөлфинурның култык астыннан алды да сак кына күтәрә башлады. — Уй-уй-уй, — диде Гөлфинур, еламсыраган тавыш белән. — Чак кына түз, мин хәзер ... Рәфис Гөлфинурны бастырмакчы булды, ләкин хатын ыңгырашып юкә кәүсәсенә сөялде. — Мин кайта алмыйм, — диде ул, — калдырып китмә мине, зинһар! Рәфис тәмам аптырап калды. — Нишләргә соң синең белән, ә? — диде ул гаҗизләнеп. — Теге вакытта, мин бозлы суга баткач, күтәреп кайттың бит әле. — Ни сөйлисең син? Кеше ни әйтер? — Хәзер куркакка әйләндеңмени? Әллә хурланасыңмы ? — Курыкмыйм да, хурланмыйм да! — дип кычкырды Рәфис ачу белән. — Әйдә, киттек! Гөлфинурның тулырак булса да, зифалыгын җуймаган гәүдәсен ул җирдән күтәреп алды. Җыйнак булуга карамастан, тәне тыгызгамы, ул шактый авыр иде. Тик Рәфис моны тоймады. Дөресрәге, аның буй-сынының тыгыз салмаклыгы, тәненең кайнарлыгы үзенә бер рәхәтлек бирде. Ничаклы күтәреп барса да, ул бер дә армас, бөтен барлыгыннан хатынкыз җылылыгы саркыган гәүдә белән тоташ бер утка әйләнеп, дәртләнеп алга ашкыныр кебек иде. Ул Гөлфинурдан берни сорашмады, гәүдәсен түбәнгә таба тарткан көчне җиңәргә тырышудан артка каера төшеп, тар сукмак буйлап бара бирде. Аның коңгырт чәчләре борчак-борчак тир типкән маңгаена сибелгән, яңагы кызарып янып чыккан иде. Авыл урамына килеп кергәч, аяк табанын ут яндыргандай, кызуларга тотынды ул. Аннары үзен тынычландырды: "Мин бәлагә тарыган берәүгә ярдәм кулы гына сузам ич". Юл чатына җиткәч, Рәфис шифаханәгә илткән сукмакка борылган иде, Гөлфинур катгый итеп әйтеп куйды: — Мине өемә илт... Туры юл буйлап! Гөлфинурның шулай кырыс тонда сөйләшүе аңа ошамады. "Кара, ничек боерык бирә?" Ләкин ул берни дәшмәде, сәер холыклы Гөлфинурның үҗәтләнеп кысылган ирене, билгесезлеккә томырылган аяусыз карашына күз төшереп алды да карусыз-нисез шул йортка таба атлады. ...Уң кулы белән Рәфиснең муеныннан чытырдатып кочкан килеш, сулы белән күлмәк кесәсеннән ачкычны үзе эзләп алды Гөлфинур. Ишекне дә үзе ачты. — Диванга утырт... Рәхмәт. Юк, юк, теге егеттән аралаганың өчен түгел... Ул синнән яшьрәк иде. — А-алай булгач, ни пычагыма... — Беләм, беләм, ни әйтәсеңне беләм... Ә нигә ашыгасың... Тамчы да яхшылык эшләмәгән, ашыга... Ә син менә күтәреп кайттың, әйбәт малай икәнсең... — Ул бөтен бүлмәне яңгыратып чыркылдап көлеп җибәрде һәм урыныннан сикереп торды. Рәфиснең күзләре шар булды, йөзе бозылып китте. "Ник миннән шулай көлә ул?.. Ни начарлыгым тиде аңа?" Гөлфинур моны шунда ук сизде. Ул имән бармагы белән Рәфиснең борын очына басып алды. — Син кашыңны җыерма! Харап икән, бер ялгызак ха - тынны күтәреп кайткан. Әллә кулга күтәртеп кенә йөрерлек түгелме мин? Ул "менә күр" дигән шикелле зәңгәрсу күлмәк итәген очындырып зырлап әйләнеп алды. Шулчак әлеге егет кисәге белән тартышканда ертылып киткән итәге ачылып, аның кояшта каралган тулы ботлары чагылып китте. Ул моны тиз генә абайлап, "ах!" дип куйды. Ьәм, күз ачып йомган арада, кием шкафыннан чуар халат эләктереп, кухня якка йөгерде. — Иә, хәзер ничек? — диде ул, кухнядан чыгышлый әле бер ягы, әле икенче ягы белән әйләнгәләп. — Ярыйсы . — Тилергән икән бу, дисеңдер инде... ә беләсеңме, — ди - де ул, диванга елышып, — яшьрәк чагымда егетләр минем өчен өченче кат тәрәзәдән сикерәләр иде. Ышанмыйсыңмы? Бер егет: "Мин синең корбаның буласым килә, зинһар, үтенеп сорыйм, рөхсәт ит сикерергә", — дип ялынды хәтта. Мин аңа корбаным булырга рөхсәт иттем. — Өченче каттан сикердеме? — Сальто ясап! — Шәп! — Яраткан ... Әйт әле, менә син минем өчен сикерә алыр идеңме? Рәфис елмая биреп тәрәзә янына килде. — Шушы икенче каттанмы ?.. Бәлки ... Ләкин бу бит... Гөлфинур диваннан сикереп төште дә, очынып, Рәфис каршына килеп басты. — Икенче кат нәрсә ул! Мин сине, шәһәргә баргач, бишенче катка алып менәрмен. Менә бу, ичмасам... Рәфис, ни әйтергә дә белмичә, һаман да ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаюын белде. — Шаяртам дисең инде. — Юк, мин шаяртмыйм, — диде Гөлфинур, җитди итеп. — Әнә тегендә урманда нинди зур батырлык эшләдең. Бәлки, монысын күз йоммыйча да... — Җитәр, — диде Рәфис, ишеккә юнәлеп, — миңа китәргә вакыт, синең өчен ул ахмаклыкны теге урманда очраган егетең... Гөлфинур җәһәт кенә ишек катына килеп басты. — Беренчедән, — диде ул катгый итеп, — китмисең, икенчедән, әйе, ул урман шүрәлесе андый тәвәккәллекне дә булдырыр иде, ни өчендер синнән генә курыкты. — Син аны белә идеңмени? — Ул да мине белә иде. Алай гына да түгел, Чабаксарда яшәгәндә көн саен мине "Әйдә загска" дип алҗыта иде. Ә мин аңа: "Минем бер күзем күрми", — дим. Ул көлә: "Шаян син, — ди, — шундый зур зәңгәр күзләр ничек күрмәсен, ди. Ә миңа аның саен кызык: "Йөрәгем дә синтетик тукымадан ясалган", — дим. Ә ул тәмам аптырый: "Җитәр сиңа", — ди. Син әйткәнчә, катгый итеп әйтә. Ә мин: "Курыкма, ул иң чыдамлы капроннан эшләнгән, кеше күтәрә алмаслык кайгыларга да түзә", — дим... Кызның күзләрендә бер мәлгә генә моңсулык чагылып алды, аннары ул, исенә төшкәндәй, як-ягына каранып көлеп җибәрде. — Күр инде мине, җыен юк-бар сүз белән сыйлыйм кунакны, — ул Рәфиснең кулыннан алып өстәл янына сөйрәде. — Утыр, утыр, мин хәзер. Кухнядагы суыткычтан колбаса, консервлар чыкты. Портвейн өстәлгә килеп кунаклады. Өстәл әзерләнеп беткәч, Гөлфинур үзе дә килеп утырды. Хуҗа булу вазифасын үзенә алып, нечкә билле рюмкаларга эчемлек агызды. — Яңадан очрашу хакына. Рәфиснең, җир йөзендә урнаштырылган тәртипләргә кул селтәп, бер башсызлык эшлисе килеп китте. — Очрашу хакына тек очрашу хакына! — диде ул, тантаналы тавыш белән. Эчемлектән авыз итә-итә, уен-көлке сүзләр сөйләп күпме утырылгандыр, берзаман ачык тәрәзә аша күрше ишегалдыннан нәни бала елаган тавыш ишетелде. Гөлфинур рюмкасын яртылаш эчкән килеш катып калды. Аның йөзе кәгазь битедәй агарып китте. Рәфис урыныннан торып аның янына килде. — Сиңа ни булды ? Гөлфинур, шәхси дөньясына кинәт ябырылган күңелсезлекне куарга теләгәндәй, башын чайкап куйды. — Болай гына. Игътибар итмә. Юк, Гөлфинур бөтенләй үзгәргән иде. Уйсыз-нисез, җиңел акыллы хатын ролен уйнагандагы йөзе ничектер моңсуланып киткән, мыскыллап көләргә генә торган кечкенә иреннәре үҗәтләнеп кысылган. Рәфис моңарчы да аның шаян чаткылар сипкән күзләрендә тирәнтен яшерелгән борчу, эчке әрнү сизгән иде. Ләкин үзенең беркатлы кыланышлары белән бу халәтен эчкәре куа, аңа тышка бәреп чыгарга ирек куймый иде әле. Менә хәзер шул әрнү аның бөтен барлыгын биләп алды. Инде ни тырышмасын, ул моны яшерер хәлдә түгел иде. — Әйдә, ашап-эчик әле. Гөлфинур, үзен җиңеп, ашамлыкларга үрелгән булды, минераль су эчеп куйды. Чыжлатып Рәфискә дә салып бирде. Шулчак күрше ишегалдыннан янә бала елаган тавыш кабатланды. Аны юатып маташкан ир кеше тавышы ишетелеп китте. Гөлфинур бу юлы, үз-үзен белештермичә, урыныннан ук сикереп торды. Аның каны качкан иреннәре: — Ул кайткан, — дип пышылдады . Ни өчендер Рәфиснең йөрәге еш-еш тибә, эчендә нидер әрнеп сыкрый башлады: — Син борчылма, зинһар, — диде ул, аны чын күңеленнән юатырга тырышып, — диванга утырып ял ит. Ул Гөлфинурның беләгеннән сак кына тотып диван янына китерде. Үзе дә аның белән янәшә утырды. Гөлфинур борчудан арынмаган күзләре белән тиз генә Рәфискә күз төшереп алды. Аның бу карашында көтелмәгән мәрхәмәткә нинди дә булса да яхшылык белән җавап кайтару теләге ярылып ята иде. — Әле ярый минем янымда син бар. Югыйсә бөтенләй җебеп төшәр идем. Хатынның күзләре дымланды. Бу сусыл пәрдә куерып, керфегенә тамчы булып асылынды. Рәфис җавап кайтармады, бары тирән итеп көрсенеп кенә куйды. — Син монда килүеңә үз-үзеңне битәрлисеңдер инде, иеме? Мин бит... — Юк, юк, син нәрсә? Бары тик ... — Әйтеп бетер... — Юк, ни ... — Рәфис сүзен ничегрәк әйтергә җай тап - мыйча угаланды, саксыз кыланып, Гөлфинурны рәнҗетермен дип курыкты. Аннары Гөлфинурның үзенә сораулы караш белән текәлеп торганын күреп тәвәккәлләде. — Әйт әле, күрше йорттагы ир синең якын кешең мәллә? Гөлфинур керфекләрен идәнгә кадады. — Якын кешем иде шул. Аның борын янындагы уентысы буйлап яшь бөртеге тәгәрәп төште. Ул иягенә асылынган терекөмеш бөртегедәй тамчыны тиз генә сөртеп алды да Рәфискә тәвәккәл караш ташлады. — Минем өчен өченче каттан сикерде, дидем ич. Шул егет инде ул. Шунда аягы сынган иде аның. Төзәлгәч тә бераз аксаграк булып калды. — Шундый егетне ташладыңмы ? — Ул үзе мине ташлады. — ЪТпганмыйм. Ул бит синең өчен... — Әйе, ул мине үлеп яратты . Минем өчен шигырьләр чыгарды, сайлаган һөнәремә мөкиббән иде. Хәер, мин рәссамнар әзерли торган уку йортын тәмамлавымны сиңа әйткәнем булмады бит... Шулай, дустым, кеше күңеле тапгкан вакытта, йөрәк таләбенә буйсынып, әллә нинди корбаннарга барса да, ташкын үз ярларына төшкәч, акыл тарафыннан йөгәнләнә икән шул. — Ул егет шундый мәкерле булып чыктымыни? — Юк, мин алай димәс идем. Язмыш. Мин бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк иде. Ни өчендер менә бүген шул ачы язмышны сиңа сөйлисем килеп китте. Зинһар, мине кичерә күр... ...Гөлфинур чиксез дулкынланган. Нерв киеренкелегеннән аның сылу иңнәре дерелдәп-дерелдәп куя иде. Рәфис, кинәт дәшеп аны өркетүдән куркуданмы, акрын тавыш белән: — Шулай да, син көчле икәнсең, — дип куйды. Гөлфинур һаман шулай үзалдына караган килеш: — Юк, дөрес түгел. Ул көннәрне кая барырга урын таба алмыйча ничек бәргәләнүемне үзем генә беләм. Берьюлы газиз башыңа ике хәсрәт ябырылсын әле! Аны югалту ничек авыр булмасын, бер басылыр иде әле. Ә менә икенчесе... Хатын-кыз бөтен гомере буена ана булырга әзерләнә: кечкенәдән үк курчак уйный башлый. Аны ашаткан-эчерткән була, нәни күлмәкләр тегә. Алдында тирбәтеп җырлар җырлый. Буй кыз булып җитешкәч, булачак сабыен төшләрендә күрә. Ьәм менә кинәт... Юк, бу хәсрәтнең коточкыч авырлыгын хатын-кыз гына аңлый... Ана булу бәхетеннән үзең теләп ваз кичү... Бу хәтәр тәвәккәллеккә барганда, андый хәсрәт килер дип башыңа да китермисең шул. Рәфис бу бәхетсез хатынны ни дип тынычландырырга да белмәде. — Ә син гел бу хакта уйлама. — Беләсеңме, ул көннәрне минем кулым бернигә күтәрел - мәде. Эскизларым барып чыкмады. Нәкышләрем бер-бер артлы уңышсызлыкка очрады. Мин һөнәремне ташларга мәҗбүр булдым. Ьәм үз авылыма кайтып киттем. Ул, нидер исенә төшереп, җәһәт кенә сикереп торды. — Сабыр ит, мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм. — Гөлфинур, башмакларын кыштырдата-кыштырдата, ишек янына корылган ширма артына китте. — Кил әле бире. Рәфис аның артыннан ширма артына керде, һәм гаҗәпләнүдән телсез калды. Анда гипстан катырып эшләнгән эреле-ваклы кеше сыннары басып тора иде. Гөлфинур йомшак җәймәгә яткырып куелган кечкенә сынны бик сак кына кулына алды. — Мин сабыемны менә шундый итеп күз алдына китерә идем. — Искиткеч! — Минем күңелемне беркадәр тынычландырырга менә шушы сабый сыны ярдәм итте. Мин хәзер бернәрсәгә ышандым: дөньяга яңа кеше тудыру табигый процесс кына түгел, ахрысы. Ана баланы тудырып кына калмый, ә иҗат итә. Сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткереп иҗат итә. Менә ананың таланты кайда? Мин шундый хисләр белән тотындым бу сынны иҗат итәргә. Рәфис, Гөлфинурның сөйләвеннән бигрәк, ул тудырган сынны җентекләп өйрәнә иде. — Бөтенләй тере бала кебек бу. — Чөнки аңа да җан өрелгән бит. Минем хисләремнең бөтен кайнарлыгы, омтылышы шунда. Хыялларым шунда! Мин сабыемны нәкъ менә шундый итеп күрергә теләдем. Бөтен йөрәгем белән теләдем! Рәфис, бераз уйланып торды да, күзләрен кыса төшеп Гөлфинурга борылды. — Бу сын, чынлап та, кешеләрне кызыксындыра, куанды - ра, эстетик ләззәт бирә. Иҗат көче түкмәсәң, ул гали балчык кына булып калыр иде әле. Гөлфинур авызын учы белән томалап көлеп куйды: — Балчыкның кешеләргә зарары юк ла. — Ие, балчыкның зарары юк. Гөлфинур иң читтә торган озын буйлы сынга карашын күчереп җитдиләнеп калды. — Менә монысы — ул. — Йөзендә — елмаю. — Әйе, ул һәрвакыт елмая торган иде. Хәтта көлеп туктаганнан соң да күзләрендә, ирен читләрендә елмаю яшеренеп калыр иде. — Ә хәзер нәрсә иҗат итәсең? — Берни дә. — Ни өчен? — Ташыйсы таттгып бетте инде. — Ничек инде ташып бетте? Син бит кешеләр арасында яшисең. Яңа очрашулар, яңа тойгылар. Кешенең яхшылыкка, матурлыкка омтылышының чиге юк. Үзе дөньядан китү белән генә... Юк, дөрес әйтмим икән, үлгәч тә аның матди җирлеккә әверелгән теләкләре кешеләрне һаман игелеккә, мәрхәмәткә өндәүләрен дәвам итәләр. Мәсәлән, Леонардо да Винчиның Мона Лизасы (Джоконда)... — Син даһи шәхесләр турында сөйлисең. — Минемчә, һәр кеше шул югарылыкка омтылырга тиеш... Үзен үстерергә, камилләштерергә... Акыллы булырга тырышу — законлы күренеш. Диалектика, һәр шәхес акыллылыкның түбәсенә менеп җитмәс, билгеле. Аңа иң җитлеккәне генә ирешер. Ләкин бүтәннәре — шул даһи шәхесләр өчен таяну ноктасы, бердәмлек көче. Кырмыскаларны йә бал кортларын күр син: үз дөньясын ничек күмәкләп төзиләр. Аерым-аерым һәлак булырлар иде алар. Күмәк көчтән башка даһи шәхес тә була алмый. Меңнәрнең киеренке иҗат җыелмасыннан туа андый бөек шәхес. Шул меңнәрнең берсе булу начармыни? Ә моның өчен камилләшә барырга, югары сәнгать дәрәҗәсенә ирешер өчен тырышырга кирәк, минемчә. Гөлфинур кулын селтәде: — И , нигә кирәк ул? Син даһиларны тудыручыларның берсе бул, дисең. Әгәр ул бөек шәхесләрнең дә алдында кара упкын торса?! Гөлфинурның ачынып әйткән бу сүзләреннән Рәфис тетрәнеп китте. Кинәт башын күтәреп аңа карады. Аның үзенә текәлгән моңсу күзләрендәге бөтенләй шәрәләнгән җан ачысын күреп, йөрәгенә бозлы су койгандай булды. Тукта, мондый зур, моңсу күзләрнең уеп алырдай әрнүле карашын ул тагы кайдадыр күргәне бар бит, бар. Шундый ук бер якка таралып төшкән чәчләр, борын өслегендә бергә кушыла язган калынрак каш, астан сөзеп караучан йөрәгеңне талый торган бу караш... Ә иреннәр... Никадәр әйтелмәгән зар, бөтен дөньяга ишеттереп сөрән салырлык билгесез аһәң тетри ал ар да! — Ни сөйлисең син, Гөлфинур!.. Нинди кара упкын?! Гөлфинур диванны шыгырдатып акрын гына урыныннан торды да түрдәге китап киштәсенә таба китте. Бу мөлаем хатынның коеп куйган нәфис гәүдәсенә, хәрәкәтләнгәндә гәүдәсенең бик килешле тирбәлүенә карап, Рәфис тынып калды. "Үз сынын иҗат итсен иде ул. Нинди гүзәл сәнгать әсәре туар иде... Хәер, үзең күреп сокланганны гына шулай тере итеп тудырырга мөмкиндер шул?" Гөлфинур киштәдәге китаплар арасыннан бөгәрләнә төшкән хат кисәге табып алды. Аны учы белән сыпыргалап тигезләде дә Рәфискә сузды. — Мә, укы әле шуны. Рәфис, күзен кыса төшеп, хаттагы юлларга төбәлде. Үзе өчен әһәмиятсез дип тапканнарын карашы белән йөгереп кенә үтте. Бөтен җанын актарып салырлык юлларны укыганда, ул хат кисәген ике куллары белән чытырдатып тоткан килеш, тигезсез хәрефләр белән язылган мәрхәмәтсез юлларга керердәй булып кәгазь битенә иелде. "Гөлфинур, — диелгәни деа нда, — сине ташлап китеп мин икеләтә ялгышканмын: җаным теләмәгән хатынга юлыгып бер абынсам, аның балалар йортына биргән малаен уземә алып, икенче хата эшләдем. Хәзер минем хатын шифаханәдә ята. Кеше буламы-юкмы — белгән юк. Аның җылак малае белән җәфа чигәм. Якын көннәрдә шул малайны алып Актайга кайтып килергә исәп. Сине бик курәсем килә. Үлеп сагындым. Их, нинди җуләр булганмын мин: бала кирәк, имеш. Нинди киләчәк әзерлибез без аңа? Бөтен җир байлыгын суыртып бетерәбез. Хәтта ул суларга тиеш һаваны да агулыйбыз. Җ ан иясе яши алмас хәлгә китерерлек дәһшәтле кораллар әзерлибез. Дөньялар шулай бозылып торганда ниемә ул? Сугыш утында янып көл итәр өчен яки һавасыз тончыгып уләргә дип җан иясен нигә дөньяга тудырырга ?!"и Рәфис укып бетерүгә, "Иә, ни әйтерсең?" дигән кебек Гөлфинур аңа күтәрелеп карады. Шунда Рәфиснең кылт исенә төште: моннан берәр атна элек бер газетада үлгән баласын күтәреп, кайгыдан нишләргә белми гаҗиз калган сөйкемле генә гарәп хатынының рәсемен күргән икән. Гөлфинурның йөрәкне тетрәткеч карашында ул шуны таныган... Менә хәзер Рәфиснең күз алдында бәхетсез гарәп хатыны белән Гөлфинур икесе бер җанга әверелде. Дөресрәге, гарәп хатынының йөзе инде онытылган. Томан эчендә бары Гөлфинурның аксыл чырае гына. Аның кулларындагы сабый үзе ясаган таш сынга охшаган. Тик таш түгел. Тәне, бите йомшак. Ләкин салкын, күзләре йомык... Рәфис җиңелчә калтыранып куйды. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Түгел! — Коточкыч! Рәфиснең тавышы саңгырауланып, аһ орып чыкты. Тик Гөлфинурның моңа әллә ни исе китмәде. Ул шул котылгысыз чынбарлык белән килешкән иде инде, ахрысы. — Ә нигә? — диде ул сабыр гына, — дөреслекнең күзенә туры карап яза бит. — Их, Гөлфинур, — диде Рәфис, җан ачысы белән, — мин синнән моны көтмәгән идем. Әгәр бар кеше дә шулай киләчәккә өметен югалтса, ни булыр иде! — Без өметләнүдән генә ни мәгънә?! — Мәгънә зур! Ышану бик зур көч ул. Ышаныч көче булмаса, кешелек, чынлап та, үлемгә каршы көрәшүдән туктар иде. Ышану гына аз, бу җирне бик яратырга кирәк. Алла җирне яраткан, дигән сүз юкка әйтелмәгән ул. Бу җирдә яшел үсемлекне яратсаң — ул чәчәк ата, эшеңне яратсаң — ул гөрли, синең сабый сының сөеп-яратып иҗат иткәнгә шулай тере кебек булган. Син тудырган ул гүзәл сабыйны бүтәннәр дә яратачак! Чөнки ул яратмаслык түгел. Без ничаклы гүзәл әйберләр тудырсак, җирдә гашыйклар да шулчаклы артачак! Ә җиргә гашыйк кеше аны юк итәргә кул күтәрмәячәк! Атом коралына табынучылар җирне яратмыйлар алар. Ул бәндәләр кешегә хас булган ярату сыйфатын югалтканнар, күрәсең. Ә җиргә мәхәббәтне югалту — бик куркыныч нәрсә! Килер вакыт — төрле илләрдәге кешеләрнең барысы гашыйклар янына әйләнеп кайтырлар һәм үзләрен тудырган Җир-анага мәхәббәте булмаган адәмнәргә аның язмышын ышанып тапшырмаслар! Рәфис, кызып китеп, бар дөньясын оныткан иде. Күктән җиргә төшкәндәй, сөйләвеннән тукталып калган, ә Гөлфинур көлемсери төшеп аңа карап тора иде. Юк, бу аның Рәфистән мыскыллап көлүе түгел, аңа сөеп, назлап елмаюы. Күзләрендә баягы әрнү бөтенләй булмагандай юкка чыккан. Йөзе көләчләнеп, яшәреп киткән... — Әгәр ул хәзер бирегә килеп керсә, нишлибез? — диде Гөлфинур, кинәт кенә серле итеп. Баягы тәэсирләрдән бушанып бетмәгәнгә, Рәфис башта, берни аңламыйча, Гөлфинурга бик гаҗәпләнеп карап торды. Аннары сүз күрше йорттагы ир хакында икәнен абайлап алды. — Нишләргә кушасың соң? — Сиңа чыгып китәргә туры киләчәк. Рәфис урмандагы гөләп чәчәгенә кунган йонлач төклетураны хәтерләде. Бармагын чәчәккә якын китерүгә, ул бүтән чәчәккә кунган иде бит. Гөлфинур моны чынлап әйтәме соң дигәндәй, Рәфис аңа күтәрелеп карады. Хатын, хәйләле көлемсерәп, аңа карап тора иде. — Нигә чыгып китәргә, — диде Рәфис, елмаеп, тәрәзәдән сикерермен. Гөлфинур Рәфиснең каршысына ук килде. Аның кайнар иңнәренә йомшак кулларын салып, назлы итеп әйтте: — Акыллырак булырга вакыт миңа. Ни әйтсәң дә мин ана кеше. Сабый сыны — минем балам. Хәер... — Гөлфинур озын керфекләрен түбән текәп дәшми торды. Газаплы елмаеп куйды. — Доктор әйтә, әгәр син берәүне бик нык яратсаң, бөтен организмың активлашып, җанланып китәр. Ә бу инде яңа җан иясе тууга өмет бирә, ди. Гөлфинурның якынлыгыннанмы, әллә бөтен эчке дөньясын шул рәвешле аңа ачып салуыннанмы, Рәфис дулкынланып куйды. Тәненең дерелдәвен басарга тырышып карады, ләкин булдыра алмады, ул гына түгел, ниндидер акылдан тыш дуамал көчкә буйсынып, кинәт нәфис хатынның сыгылма биленнән кочып алды. Ләкин шунда ук, шашкан кешедәй капыл аннан читкә тайпылып, үзе-үзен белештермичә тәрәзә яңагына капланды. "Нәрсә инде бу? Язмышмы? Күпме шулай сынарга мөмкин ул мине? Бәгыремне кисәргә? Җанымны тинтерәтергә?"...Менә инде ул, бөтен борчулары, каршылыклары, үпкәназлары белән бәхетсез хатынның берүзен калдырып, бу йорттан китеп бара. Дөрес эшлиме соң Рәфис? Үз-үзен яңадан эзләп табуына борылган кешене язмыш иркенә ташлау миһербансызлык түгелме? Нишләргә белмичә аптырап, каушап калган көчсез һәм ярдәмгә мохтаҗ хатынга таяныр өчен нык иңнәр кирәк ләбаса! Аннан башка, да күпме кеше, кыйбласын таба алмыйча, ярты юлда авып, җиңелеп калды бит инде: Шәмсүн, Минәт, Һашимов... "Син аларның барысы белән бергә үзең омтылган төбәккә кайтырга тиеш идең. Ни өчен шулай эшләмәдең син? Тәвәккәллегең, ышанычың җитмәдеме? Юк, син аларны үзеңнән көчле дип уйладың. Аларга якынрак булырга курыктың. Шуның белән ялгыштың да. Дөрес, син үзең юл тоткан кыйбланы ямьлерәк итәр өчен милли архитектураны үстерергә тырыштың, остаханәләр, иҗат йортлары төзедең, халкыңның гореф-гадәтләрен тергезергә омтылдың. Ә шулай да иң кыйммәтле хәзинә кешеләр үзләре бит, төрле-төрле холыклы, әллә нидән могҗизалар тудырырга сәләтле авылдашларың!.." Рәфис, шундый уйлар чоңгылында бөтерелеп, Әпәлигә чыга торган юл буендагы куаклар арасыннан атлый иде. Шулчак кайдандыр — таулар ягыннан — факел булып дөрләгән Мәхмүтнең кыргый авазы өермәдәй бәреп керде. Гүя ул: — Кешеләрне саклагыз! — дип чаң суга иде.