Алыплар пленда Бу тирәләрне Камил элек бик ярата иде. Ә хәзер ул якка борылып карыйсы да килми, бу тирәдән качасы, бөтенләй югаласы килә... Элек биредә болын иде. Болынга кушылып әрәмә башланып китә, Камил җәен дә, кышын да шуннан кайтып керми иде. Болын бер яктан әрәмәгә барып тоташса, икенче яктан сөзәк тауга килеп терәлә. Бу тауны халык телендә, Пәйгамбәрләр тавы, дип атап йөртәләр, Алыплар, Изгеләр тавы дип әйтүчеләр дә бар. Камилләр авылының исеме дә — Изгеавыл, кайберәүләр аны Изгеләр авылы ди, кайберәүләр исә, көлептер инде, исерекләр авылы дип тә йөртә. Бигрәк тә күрше авыл малайлары теңкәгә тия, Камилнең хәзер анда мәктәпкә барасы да килми инде. Ә башта ничек ашкынган иде бит ул анда, мәктәптә тарих укыткан әтисе белән ничек горурлана иде, күпме хыяллары, планнары бар иде аларның. Ә хәзер әтисе әнә, айный алмыйча, мунча өйалдында йоклап ята, Камил исә җәй буе шушы чөгендер кырында интегә. Кайчандыр Камилнең иң яраткан урыны иде бит бу җирләр. Элек монда болын иде. Камилнең кечкенә чагында болын, әрәмә, тау аерылгысыз булып, аның өчен бөтен дөньяны алыштыра иде. Ә Изгеләр тавының чишмәсе, тауга сыенып аккан Мишә елгасы! Авыл баласына бәхетле булу өчен тагы нәрсә кирәк? Ул чагында Камил бик-бик бәхетле иде. Аларның авыллары тауга терәлеп кенә тора, ә Камилләрнең өйләре авылның иң читендә булып, бакча башларыннан ук болын башлана иде... Ә хәзер менә кап-кара җир... һәм менә бу чөгендер афәте. Каян торфын таптылар да, болынны киптереп, сөреп ташлау кайсы тилесенең башына килде икән? Бөтен авыл Вертолет Сәлимханны гаепли, "Аңа җитмәде, ул оештырды боларның барысын да" ди. Аңа нишләп җитмәсен икән, ул Казанда бик зур урында эшли бит, авылга да вертолет белән генә кайтып йөри. Җитмәсә, ул Сәлимхан абыйсы теге зәңгәр күзле Камиләнең әтисе дә, шуңа күрә Камилнең аңа каты бәреләсе килми. Ә авыл халкы Вертолет Сәлимханны яратмый, артында шундый кушаматы белән генә эндәшә, яки олысы-кечесе, Сәлим бай, дип кенә йөртә. Әмма аннан барысы да курка, шүрли иде. Чөнки бу авылда гына түгел, бөтен районда, хәтта Казанда күп нәрсә аның кулында, аның ихтыярында иде. Халык үлсә дә, калса да аның янына барды, аннан ярдәм сорады, шул ук вакытта артында үзен күралмады, гайбәтен сөйләде. Бер караганда, халыкта да хаклык бар иде — әгәр Вертолет Сәлимхан теләмәсә, Изгеавылның борынгы болыннарын, әрәмәләрен беркем актарып ташламый иде. Аның бер сүзе җитә иде. Халык сөйли, имеш, бу таулардан, бу тирәләрдән бик кыйммәтле казылма байлыклар тапканнар икән, шуңа күрә бу җирләрне Сәлим бай бөтенләе белән сатып алган икән, диләр. Кемдер, биредә нефть тапканнар икән, ди, кемдер, бу тау тирәләрендә алтын, хәтта алмаз бар икән, дип тә сөйли. Дөресен беркем дә белми. Бүгенге көндә дөресе — менә шушы чөгендер кыры. Камил өчен бу кыр хәзер ирекле төрмәгә әйләнде — китә дә алмый, чөнки бу җирләр әнисенә мәҗбүри бүлеп бирелгән, эшкәртмәсәң, малыңны көтүгә генә чыгармыйлар. Камилнең һәр җәйне, һәр көн диярлек бу кара кырда черисе, черәшәсе дә килми. Шуңа күрә бу тирәләр аңа хәзер төрмә кебек тоела... Их, әгәр Камил президент булса, Изгеавылны закон белән саклатыр иде! Болынга, әрәмәгә бернинди техниканы якын китертмәс, Пәйгамбәрләр тавына исерекләрне менгертмәс, Изге чишмә янында учак яктыртмас, шашлык ясатгырмас иде! Камил президент булса, бу болыннарны мәңге сукалатмас, анда чөгендер чәчтермәс, авыл балаларын җәй буе кырда черетмәс — барысын да элеккечә калдырыр иде. Әмма — Камил президент түгел, болыннар инде сөреп ташланган, әрәмә киптерелгән, актарылып беткән, Изгеләр тавының чишмәсе кибеп бара, әрәмә, чишмә сулары булмагач, Мишә суы да саеккан, беткән иде. Әмма тагы да авыры — сукаланган болынга чөгендер чәчтеләр дә, хәзер Камил һәр җәйне шунда бил бөгә, кара җирдә казына, әллә нәрсәсенә котырып үскән чөгендерне бер сирәкли, ике сирәкли. Шулай итеп, җәй үтә, көз җитә. Аннан көзге пычракларда, кышның беренче суыкларында, мәктәпкә дә бармыйча, баш зурлыгындагы чөгендерләрне яфрагыннан чистарта, ябышкан балчыгын кыра, өемгә өя, аннан машинага төйи. Аларны кайдадыр ерактагы шикәр заводына ташыйлар. Аннан җир катыш ул шикәр комы капчыгы-капчыгы белән Камилләр авылына да кайта, чөгендер эшкәрткән өчен халыкка акча урынына шуны тараталар. Авыл халкы шуннан кыш буе самогон ясый, ел буе шуны егылып эчә. Нигәдер Камил чөгендер шикәре белән чәй эчә алмый, өстенә карау белән, пычракка баткан болын, машиналар таптап йөргән чөгендер өемнәре күз алдына килә, үзенең җәй буе шунда тилмерүе исенә төшә. Камил чәйне чөгендер шикәреннән башка гына эчә. Әнисе дә яратмый ул балчыклы шикәр комын. Аның каравы әтисе рәхәтләнә бушка килгән бу "бәхет" белән! Кыш буе газ миче артында әтисенең шешә "фабрикасы" кайнап эшләп тора. "Шушы чөгендер аркасында эчкечегә әйләнеп бетә инде!" — дип, әнисе елый. Нинди матур, көчле, акыллы әтисенең, шул сасы чөгендер суын эчеп тилереп йөрүен күреп, качып кына, гарьләнеп, Камил дә елый. Менә ничә ел инде аларның өендә күз яше һәм тиргәш. Әйтерсең лә аларның өйләрен дә, әти-әнисен дә, хәтта авылны, менә бу болынәрәмәләрне дә алыштырып куйдылар! Алар авылында бер Камилнең әтисе генә түгел, бөтен кеше эчә. Ирләр дә, яшеренеп кенә хатын-кызлар да, яшьләр дә эчә. Изгеләр исемен йөрткән авыл хәзер, чыннан да, исерекләр авылына әйләнеп бетте. Әле ярый Камилнең әнисе эчми. Авылның өч балалы мәктәбендә бердәнбер укытучы ул. Күрше авылдагы урта мәктәпкә дә алар Изгеавылдан нибары өч бала йөриләр, алары да төрле классларга. Элек Камил биш чакрымдагы күрше авылга әтисе белән бергә йөри иде, хәзер карлы бураннарда да, коеп яңгыр яуганда да берүзе чыгып китә. Әтисенең эчә башлавы Камил өчен иң зур фаҗига, тормышында иң зур югалту, иң зур кайгы булгандыр, мөгаен. Чөнки әтисе эчә башлау белән, Камилнең хыялы үлде, өмете сүнде, аяк астындагы җир әллә кая убылып китә башлады. Камилнең күңелендә ниләр кайнаганлыгын әтисе дә, хәтта әнисе дә белми шул... Беркем, беркем белми бу дөньяда... Әллә күз яшьләре, әллә әче тир, малайның тузанлы битләре буйлап тәгәрәп төштеләр дә кара туфракка тамдылар. Малай кул аркасы белән битләрен сөртте, аннан, тезләнгән урыныннан торып, таш кебек каткан билен турайтты. Көн эссе иде. Чөгендер кыры өстендә, күзләрне әлҗе-мөлҗе китереп, рәшә тирбәлә. Бу эссе һава пәрдәсе аша Алыплар тавы да селкенеп, чайкалып тора кебек тоела. Алыплар тавы! Камилнең балачак хыялы, әтисе белән икесенең яшерен сере, могҗизалар иле, Алып кешеләр җире. Әтисенең ярдәменнән башка, Камил бу җирләрнең серен ача алмас инде. Камилнең әтисеннән дә акыллы, күп белә торган кеше алар авылында гына түгел, бөтен тирә-якта юк иде! Әйе, чын менә, әтисе бу тирәдәге һәр авыл, һәр чишмә, елга-сулар турында, таулар, урманнар хакында, бу яклар тарихы турында көннәр буе сөйли ала иде! Әмма ул сөйләгәннәр бер китапта, бер журналда да юк иде, әтисе боларны үз күңеленнән, халык хәтереннән чыгып сөйли иде. Ни өчен бу тауның Алыплар тавы дип аталуын да, бу тирәдә яшәгән беренче зур гәүдәле борынгы кешеләр турында да, Изгеавыл тарихын да Камил беренче булып әтисеннән ишетте. Әтисе, аны җитәкләп, бу тирәдәге бөтен авылларны йөреп чыкты, әбибабайлардан бу якларның тарихы турында әллә нинди кызыклы истәлекләр язып алды, елга-суларның, чокыр-чакырларның, болынлыкларның, тау-калкулыкларның исемнәрен язып алды, аларны үзе ясаган зур картасына төшерде. "Без бу якларда иң борынгы беренче кешеләр — Алыплар яшәгән булуын бөтен дөньяга исбат итәргә тиешбез, улым! — дия иде ул, үзенә ияреп авылданавылга йөргән Камилгә.— Татарлар әллә кайдан килгән кыргый халык булмаганнар, дөнья яратылганнан бирле шушы җирләрдә яшәгәннәр. Алар гаять зур гәүдәле Алыплар булганнар, таудан тауга атлап кына йөргәннәр, урмандагы биек агачлар аларның биленнән генә булган. Алар атлап йөргәндә, җир тетрәп торган, кош-кортлар куркып качкан. Хәер, ул вакытта хайваннар да бик зур, көчле булганнар. Динозаврлар, мамонтлар, канатлы аждаһалар турында ишеткәнең булса, алар монда да яшәгәннәр. Кара Ярдан табылган мамонт сөяген хәтерлисеңме? Менә шул заманнардан калган сөяк инде ул..." Хәтерләмиме соң ул сөякне Камил! Ул әле гади сөяк тә түгел, мамонт дигән галәмәт зур хайванның бүрәнә кебек борыны, юк, борыны да түгел, борын янындагы дугадай мөгезе булып чыкты! Аны, Мишәдә су коенганда, Камил үзе тапты бит! Аның су белән яр арасында бер кырые гына күренеп тора иде, малайлар күпме казынсалар да, тартып чыгара алмадылар. Аннан Камил әтисен алырга авылга йөгерде. Ул чагында әтисе эчми иде әле, бөтен эшен ташлап, очып диярлек килеп җитте. Әй сөенгән иде әтисе шул мамонт сөяген тапкач, малайлардан да уздырып куанган иде! Алар ул мамонт сөяген әйбәтләп юып, чистартып, үлчәмнәрен алып, район музеена алып менеп биргәннәр иде. Мотоцикл бишегендә Камил үзе тотып менде әле аны, аларны бөтен авыл карап калган иде, район үзәгендә яшәүчеләр дә шаккатып каршы алдылар. Хәзер ул мамонт сөяге шунда, район музеенда тора, янына "Изгеавыл янындагы Мишә буеннан табылган" дип язып куелган. "Алыплар тавы яныннан" дип өстәсәләр дә, яхшы булган булыр иде, югыйсә ул Алыплар тавына нишләптер әкияткә караган кебек кенә карыйлар. Әтисенең шуңа бик хәтере кала. Башта ул бу тирә авыллардан Алыплар турында бик күп истәлекләр җыйган иде, аларны кайбер газета-журналларга да биреп карады. Басмадылар, бала-чага әкияте күтәреп йөрмә, дигәннәр. Казан галимнәре дә әтисенең бу эшләренә, бу сүзләренә җитди нәрсә итеп карамаганнар, авылдан күтәреп килгән язмаларын бөтенләй игътибарсыз калдырганнар... — Алар һаман дәлил сорый,— дигән иде әтисе шул вакытта гаять гарьләнеп, хәтере калып.— Алыплар исемен йөрткән менә бу таулар, болыннар, халык күңелендә меңәр ел сакланган истәлекләр — ул дәлил түгелмени? Башка халыкларның мондый борынгы тарихы булса, әллә кайчан айга менеп кычкырырлар иде инде. Ә без булганны да күрсәтә алмыйбыз. Татар тарихы шушы меңъеллык тар кысаларга куып кертелгән, шуннан ераграк чыгып карарга беркемнең башына килми. Ә аңа кадәр нәрсә булган? Кешелек барлыкка килгәндә, биредә кемнәр яшәгән? Аларның эзләре, истәлекләре калганмы? Менә мин шул турыда сөйләргә, аңлатырга тырышам бит, шул юнәлештә эшләргә этәрергә тырышам. Юк, үзләре дә эшләми, башкаларга да ирек бирмиләр... Әтисе инде бу сүзләрен Камилгә генә сөйли иде. Камил әле дә хәтерли, ул аны ничәмә-ничә тапкырлар шушы Алыплар тавына алып менгән иде. Ул чаклар Камилнең иң бәхетле вакытлары булган икән. Эчә башлаганчы, бик көчле, зур, матур кеше иде Камилнең әтисе, хәзер генә бетереште, шәлперәйде, хәлсезләнде. Элек ул Камилне бу тауга җилкәләренә генә утыртып алып менә иде, эһ тә итми иде. Камилгә әтисе бу мизгелләрдә чып-чын Алып, баһадир булып күренә иде. Ә тауны инде әйткән дә юк, ул хәзер генә тәбәнәкләнеп киткән кебек, элек ул бәләкәй Камил өчен дөньяның иң биек тавы булып тоела иде. Камил беренче тапкыр әтисе белән Алыплар тавына менгән чакларын әле дә бик яхшы хәтерли. Аста җәелеп яткан ямь-яшел авылларга, кояшта ялтырап аккан Мишә елгасына, шау чәчәктә оеп утырган болынга, бөдрә әрәмәләргә карап, Камилнең нигәдер елыйсы килде, шул тиңсез матурлыкка каршы канат җилпеп очып китәсе килде, барысын-барысын кысып кочаклыйсы, саклыйсы килде. Әнә таудан болын аша гына, аларның бәрәңге бакчалары күренеп тора. Әнә бит, әнә, әнисе дә анда корт чүпләп йөри! Кычкырса әнисе ишетерме икән? Камил бар көченә, авыл ягына карап: — Әни! Әни! Син безне кү-рә-сеңме-е-е?! — дип кычкыра башлады. Тау башындагы җитез җил исә аның тавышын бөтенләй икенче якка — әбиләре авылына ук алып китте, ахры, әнисе бу якка карап, кул болгамады. Камилнең моңа әллә ни исе китмәде, әнисенә ул барысы хакында да кайткач сөйләячәк иде. Ә менә әбиләренең авылы таудан шулай якын күренә дип, Камил беркайчан да уйламый иде! Анда җәяү бара башласаң, әле шактый атлыйсы — Изгеавылның урман кебек карт, шомлы зиратын үтеп китәсе, Мишәне ерып чыгасы, болын, әрәмә аша барасы, аннан әбиләре авылы зиратын үтеп китәсе. Ә тау башыннан менә шулар барысы да кинодагы кебек, бик якыннан күренә икән! Камил хәтта әбисенең өен дә күзләре белән эзләп тапты! Әбиләренең өйләре, авыл эчендә бер утрау кебек, ямь-яшел булып, агачларга күмелеп утыра. Камилнең әбисе шунда берүзе яшәп ята, ул әнисе белән һәр атнада анда барып йөри. Көн дә барыр иде әле Камил әбисе янына, әнисе ялгызын җибәрми, урман ягыннан кабан дуңгызлары төшәр дип курка. Башкаларның икешәр әби-бабасы бар, ә Камилнең әбисе бер генә, чөнки калганнар барысы да үлеп беткән инде, әбисе әйткәнчә, мәңгелек йортка күчкәннәр. Әбисенең барлык балалары да читтә, зур укыган кешеләр, кайсы — Казанда, кайсы — Мәскәүдә яши, бер Камилнең әнисе генә менә шушы Изгеавылда калган. "Әбиең бәхетенәдер",— ди әнисе, Камилне җитәкләп, Байсуга барган саен. Юк, Камил бәхетенә калган аның әнисе биредә яшәп! Менә шушы болынны, ике авыл арасында җәелеп яткан әрәмәне, менә шушы Алыплар тавын Камилгә бүләк итү өчен калган аның әнисе биредә! Камилнең әтисе өчен калган... Башы әйләнеп китеп, таудан түбән тәгәрәмәс өчен, Камил әтисенең аякларына чытырдатып ябышты... — Менә бу — безнең ил инде, улым, Алыплар иле,— дигән иде аңа әтисе ул чагында, көчле куллары белән аның чәчләреннән сыйпап.— Бу җирләр, бу байлык, бу матурлык — синеке дә, минеке дә, менә бу авыл халкыныкы да... Безнең милләтнеке... һәм аны безгә сакларга. Миннән — сиңа калачак, синнән — синең балаларыңа, нәселеңә... Бу җирләрнең никадәр борынгы икәнен син әле күз алдыңа да китерә алмыйсың! Ә нинди кешеләр яшәгән монда, улым! Баһадирлар! 30 метрлы пәһлеваннар, ышанасыңмы, улым?! Бу болын аларның торак урыннары булган булырга тиеш, чөнки суга якын. Ә менә бу тау астында каберлекләре булмагае. Без моны исбатларбыз әле, улым. Менә син үс бераз, мин мәгълүмат җыя торыйм... Ант итәм әгәр, мин бу хакта бөтен дөньяга сөйлим әле... Камилнең әллә нинди яшерен шатлыктан, дулкынланудан йөрәге кысылып-кысылып куйды. Әтисе аңа, тиң итеп, зур кеше итеп, эч серләрен ача иде! Алыплар тавының нәкъ түбәсендә, зур ак ташлар арасына басып, әтисе аңа әллә нинди хикмәтле нәрсәләр сөйли иде. Әтисе аны, кулларыннан җитәкләп, үзенең күңел дөньясына, могҗизалар иленә, Алыплар иленә алып кереп киткән иде. Әтисенең әйтүенчә, ул вакытта хайваннар да зур гәүдәле булганнар, бу тауларда мамонтлар утлап йөргән, җирдән зур кәлтә еланнар шуышкан. Гаҗәп зур канатлы еланнар да булган, аларын халык аждаһа дип йөрткән. Җирнең беренче кешеләре — Алыплар алар белән көрәшә-көрәшә яшәгәннәр, үрчегәннәр, нәсел калдырганнар. — Ә аннары кая киткән соң алар? — дип аптырап сораган иде Камил ул чакта, әтисенә ышанырга да, ышанмаска да белмичә.— Шәһәрдә музейларда, зоопаркларда сакланмыйлармы? Әтисе Камилнең сүзләреннән Алыплар тавын яңгыратып көлгән иде ул вакытта. Хәтта бакчада корт чүпләп йөргән әнисе дә борылып карады бугай әле ул тавышка. — Кешеләрне музейда, зоопаркта саклап булмый, улым,— дигән иде ул аңа.— Ул Алыплар менә монда — җир астында саклана. Алар биредән беркая да китмәгәннәр, чөнки бу бит — алар иле, алар җире... Камил әллә куркып, әллә гаҗәпләнеп, тетрәнеп куйды. Алыплар биредә, җир астында? Тере килешме? Хәзер дәме? 30 метрлы кешеләр хәзер дә бармы? Бу хәтле хәлләрне, хәбәрне Камилнең аңлый алмый азаплануын күреп, әтисе гадирәк итеп әйтеп бирде: — Юк, улым, биредә аларның сөякләре генә сакланырга тиеш,— дигән иде әтисе аңа ул чагында, зур сер ачкандай.— Әйттем бит, биредә, бу тау астында аларның төрбә-каберлекләре булырга тиеш. Ягъни бу урын әле өйрәнелмәгән борынгы курган булмагае... Шуңа күрә Алыплар тавы дип атала инде ул. Үзең беләсең, халык телендә бу тауны, Пәйгамбәрләр тавы, Изгеләр тавы, дип тә атап йөртәләр. Беренче кешеләр алар пәйгамбәрләр, изгеләр булган инде, улым... Алар бит күктән төшкән, Аллаһның үз яныннан... һәм менә шушы җирләрдә яшәгәннәр, ышанасыңмы, улым? Камилнең бу сүзләргә бик-бик ышанасы килде. Барысын да аңлап бетермәсә дә, әтисе сөйләгәннәрне күз алдына китерә алмаса да, Камилнең аңа бик ышанасы килде. Чөнки әтисенең боларны сөйләрлек, тыңларлык бер кешесе дә юк бит. Хәтта Камилнең әнисе дә кул гына селки боларны ишетеп, баланың башын юк белән катырма, ди. "Әнә өйне салып бетерергә кирәк, урманнан утын кайтартырга кирәк, малларга кышлык печән әзерләргә кирәк" дип, әтисенә гел эш табып тора. Камилнең әтисе аларын да эшли эшләвен, әмма аның күңеле гел башкада — бу җирләрнең тарихында, бик тирәндә яшеренеп яткан серләрендә иде, ахры. Ул бит шушы олы серне дөньяга ачарга Камил алдында сүз бирде, ант итте. Шул көннән соң Алыплар тавы Камил белән әтисенең уртак серенә әйләнде. Алар һәр җәй саен шул тауга барып, шунда кунатөнә ятып, үзләренә аерым бер тормыш, аерым бер дөнья булып яши башладылар. Әтисе һәр ташны, тау тирәсеннән тапкан һәрнәрсәне әйләндереп-әйләндереп карый, нәрсәдер үлчи, яза, аңа ияреп, Камил дә таштан ташка йөгерә, кечкенәләрен баш киеменә җыя, зурларының өстенә менеп баса да, әтисе килеп җиткәнче, шул ташны саклап тора. Аннан Камил ташлардан кирмән сала башлый, мышкылдый-мышкылдый, зур ташларны тәгәрәтеп, стеналар өя, ишекләр ясый. Бу вакытта ул үзен Алып кеше итеп хис итә, кирәкмәгән ташларны, күтәреп алып, тау астына тәгәрәтә, тарих китапларындагы баһадирлар кебек кылана. Ниһаять, әтисе Казаннан рөхсәт алып, бу җәйдә биредә казу эшләре дә башлап җибәрергә уйлаган иде. Камил инде көрәк-кәйләләрен, фотоаппаратын да әзерләп куйган иде. Әмма бер җәйдә дөньяның асты өскә килде — Камил өчен дә, әтисе өчен дә, авыл халкы өчен дә... Хәтта менә бу болын-әрәмәләр өчен дә дөньяның асты өскә килде... Алыплар авылы булган менә бу болынлыкларның, чын мәгънәсендә, асты өскә килде, алар өчен заман ахыры җитте... Әкрен генә эчеп, меҗрәп, үз көенә яшәп яткан авылга бәла бөтенләй көтелмәгән яктан китереп бәрде. Кемдер, кайдадыр, ни өчендер, Изгеавылның болынлыкларын, әрәмәләрне сукалап, киптереп ташларга хәл иткән иде. Бу көтелмәгән хәбәрдән халык башта айнып киткән кебек булды, һәркем башта өендә, аннан урамга чыгып тузынып алды, дулап маташты. Халык кая барырга да белмәде: колхозга барыр идең — колхоз юк, районга барыр идең, башлыгы бар, баш юк, "Сез хәзер үзегезгә үзегез хуҗа" дип алдап, кайтарып җибәрәләр. Ә көз көне кырдан уңыш җыя башласаң, хуҗалар күп табыла, шул ук районнан килеп, ягулык өчен, техника өчен, ашлама өчен бурычыгызны түләргә, дип, бар уңышны кырып-себереп алып китәләр. Халык хәзер кемгә, нәрсәгә, ни өчен эшләгәнен белми. Аның инде җиде-сигез ел буе хезмәт хакы алганы юк, колхоз сыерларын да бурычны түләргә суеп бетереп киләләр, биш ел буе техника алып яткан бурыч түләнмәгән икән, кыскасы, болынлыкларыңны гына түгел, авылыңны сатып җибәрсәң дә, башың бурычтан чыга торган түгел икән. Бер мизгелгә айнып торган авыл халкына менә шулай дип аңлаттылар. Имеш, әрәмәдән торф тапканнар, болын җирләреннән әллә нефть, әллә башка нәрсә тапканнар, имеш, шулар хисабына гына яшәсә дә, Изгеавыл халкы бер җирдә эшләмичә, череп байыйсы икән. Әле Алыплар тавыннан бакыр да тапканнар, ди, ә бакыр бар җирдә алтын да була икән, шуңа күрә ул тауларга да инде хуҗа табылган икән, ди. Имеш, бу җирләрне кем сатып алганлыгы да билгеле икән — үз авылларыннан Вертолет Сәлимхан, чит кешеләргә булганчы, үзебездә булсын, дип, барысын да сатып алган, ди. "Болынлыкта хәзергә чөгендер үстерә торам, авыл башына шикәр заводы салдырам, авылны үстерәм, шәһәр ясыйм, халыкны җәннәттә яшәтәм", — дип әйтә ди. Бу фикергә каршы авыл халкы бер җыелды, бер таралды, бер хуплады, бер хурлады, тәмам буталып, аптырап беттеләр. Әлбәттә, аларның да, эшләмичә генә, рәхәттә, җәннәттә яшисе килә иде. Әмма нигә бу рәхәт яшәү болыннарны, әрәмәләрне бетерү хисабына булырга тиеш — авыл халкы анысын ук аңлап бетерми иде. Юк, Изгеавылның бөтен яме, матурлыгы булган болын-әрәмәләргә кагылдырасы килми иде халыкның. Ышанып бетми иде ул Вертолет Сәлимханның коры вәгъдәләренә. Әмма авыл халкының бу "яңа татар бае"на каршы көрәшерлек көче, рәте дә юк иде. Бу эшне алар, син язу-сызу рәтен дә беләсең, безнең кебек эчмисең дә, дип, Камилнең әтисенә тапшырдылар. Әтисе, Алыплар тавын да, тарихи эзләнүләрен дә онытып, бер читкә куеп, шушы эш артыннан йөри башлады. Ул Казанга да, районга да барды, кермәгән җире, сөйләшмәгән кешесе калмады, әмма кайда да җавап бер иде — авылның киләчәге юк, муеннан бурычка баткан, барысы да эчә, шуңа күрә бу җирләрне кемдер сатып алганга сөенергә генә кирәк икән. Камилнең әтисе бу җирләрнең бик борынгы җирләр булуын, аңа теләсә ничек кагылырга ярамаганлыгын, анда тарихи эзләнүләр алып барырга кирәклеген дә әйтеп карый, әмма аны беркем дә аңламый. Шул ук үз татарларың берәүләр котырып мал җыйганда, берәүләр котырып эчеп ятканда, нинди Алыплар, нинди тарих, нинди милләт турында сүз булырга мөмкин?! Аны һәр ишектән әнә шундый сүзләр белән куып, кире үз авылына кайтарып җибәрәләр... Әтисе шул хәлләрдән соң тагы авыл халкы белән сөйләшеп карый, болын-әрәмәләрне саклап калу өчен көрәшкә аларны да күтәрмәкче, тупламакчы була. Әмма авыл халкы аның янында аныңча сөйләп, ул югында Сәлимхан кешеләре белән эчеп, бөтенләй аумакайланып, тилереп йөри башлый. Имеш, әйдә, Изгеавылдан шәһәр ясасыннар, нефть чыгарсыннар, алтын тапсыннар, алар да бер рәхәтләнеп яшәп калыр, ичмасам. Сәлимхан кебек, районга да вертолетта гына очып барырлар, баерлар, пан булып яшәрләр. Халык әнә шулай дип, елый-елый эчте, үз-үзеннән көлә-көлә эчте... "Яңа бай" исә үзе авылга кайтып, бу чорда бик еш күренеп йөрмәде, халык белән сөйләшүне, килештерүне ул үзенең яраннарына, куштаннарына калдырган иде. Аның кешеләре, чыннан да, Изгеавылны басып алдылар, авылда көне-төне сыйланулар, сыйлаулар китте, сәбәпле-сәбәпсезгә очсызлы бүләкләр, ялтыравык тәтәйләр тарату башланды. Әйтерсең лә Америка индеецларын шулай алдап-йолдап сатып алалар. Тарихта шундый мең гыйбрәтләр булса да, бу хәтле эшкәртүгә, майлауга авыл халкы күз алдында эреде, биреште, сынды. Инде аек баштан, айныган арада да бөтенләй башка төрле сөйли башладылар. "Ярар,— диделәр алар бер-берсен юатып, үз-үзләрен алдап.— Мал пычратып бетергән ул болыннар сөрелә икән — сөрелсен, аның каравы анда шаулап чөгендер үсәчәк, авыл башында гөрләп шикәр заводы эшләп торачак. Әле нефть эшен дә җайга салып җибәрсәләр, боларга диведент дигән нәрсә генә килеп торачак, ягъни нефть саткан акчадан боларга да өлеш чыгачак. Сәлимхан авылга яңа кибет, клуб салдырам, дип әйтә, ди, әле район үзәге белән ике арада аэродром салдырып куярга да исәбе бар икән. Нигә, авылга ярдәм итәргә тели икән, итсен. Хәзер заман алар кулында". Сәлим бай үзе авылга сирәк кайта, кайтса да, кеше күзенә бик күренеп йөрми, бакча башларына гына вертолет белән төшә дә ике катлы таш йортына кереп бикләнә. Ул вертолет белән кайткан көнне авыл малайларына эш арта, тау битенә арканлаган бөтен бозаулар, вертолет җиленнән өркеп, казыклары-ниләре белән ычкынып качып бетәләр. Аннан көне буе бозау эзләргә, бозау тотарга Камилләргә. Ә Камил барыбер кызыга ул вертолет белән авылга кайтучыларга. Аның әле үз гомерендә бер тапкыр да вертолетка да, самолетка да утырып караганы юк. Сорасаң да, утыртмаслар шул, чөнки ул Сәлимханны бер төркем кеше саклап кайта, барысы да үгез кебек тазалар. Әнисе әйтә: "Яннарына бара күрмә, бәреп кенә үтерерләр, аларга кеше кызганыч түгел, тимер кызганыч",— ди. Камилнең үзенең дә бик барасы килеп тормый әле алар янына. Вертолет Сәлимханның очкычын яратса да, үзен аңлап бетерми Камил. Шушы авыл кешесе була торып, шушы болыннарда аунап үскәч, нигә тия ул аларга? Болын-әрәмәлекләрдән башка Изгеавыл Изгеавыл буламыни инде?! Алтын эзлибез, дип, Алыплар тавын да актарып ташласалар? Анда бит пәйгамбәрләр, борынгы кешеләр күмелгән булырга тиеш. Нигә Камилнең әтисен тыңламый ул Сәлимхан дигән кеше, нигә аңа ярдәм итми ул? Әтисенең бу хакта аның белән сөйләшкәне бармы икән соң? Әйе, Камилнең әтисе ул кеше янына барган булып чыкты. Сәлимхан авылга кайткач, өйләренә кергән ул аның. Беренче тапкыр шуннан кызма килеш кайтты әтисе. Гомерендә эчүнең нәрсә икәнен белмәгән, эчкән кешене җене сөймәгән әтисе, аның иң акыллы, иң матур, иң көчле әтисе ул кичне әллә нинди ямьсез, кызганыч иде. һәр көнне өй тирәсендә нидер эшләгән, тукылдаткан, юнган, яңа йорт салырга әзерлек алып барган әтисе, ул кичне барысын да ташлап, Сәлим бай янына китеп барган. Моны белгәч, әнисенең яңа сауган сөт тулы чиләге чайпалып куйды, үзе, хәлсезләнеп, абзар читенә сөялде. — Юкка киткән,— диде ул, пышылдап кына. Әмма Камил барыбер ишетеп, аңлап өлгерде — әнисе әтиләренең теге абый янына баруын яратмады, нигәдер, шул бер очрашудан да курыкты, хәвефләнде. Әнисе белеп курыккан икән — ул кичне Камилнең әтисе өйгә эчеп-исереп кайтып керде! Бу алар өенә аракының беренче тапкыр һәм озакка дип керүе иде. Аракы белән бергә кайгының килеп керүе, бәхетнең, рәнҗеп чыгып китүе, Камилнең бар өмет-хыяллары бетүе, җимерелүе иде. Шушы көннән соң ул да "исерек Җиһангир малае" дип аталып йөртелә башлаячак, шушы көннән соң ул да, исерек атасы урнына үзе тәртәгә җигеләчәк, әнисе белән бергә, черәшеп тормыш тарта башлаячак. Шушы көннән соң Камилнең бала чагы бетәчәк, ул олы да, бала да булмаган катлаулы бер чорга керәчәк, зур фаҗигаләр, зур югалтулар кичерәчәк, шулар аша үзенең бәхетенә дә юл табачак... Әмма Камил әле болар хакында белми, ул гаҗәпләнеп, бераз куркып, исерек әтисенә карап тора... — Ачудан гына эчтем,— дип юатырга тырышты әтисе аларны. "Тимә болынга, әрәмәгә!" дип үгетләргә тырыштым. Тыңламый Сәлимхан. "Әйткән сүзем, антым бар иде" ди. Имеш, нәзер әйткән. Маташтыра. Байлыктан күзе тонган. Аның ул өенә керсәң, әйләнеп чыга торган түгел... кеше белеп сөйли икән. Без дә яшибез икән, әнисе... Сәлимхан үз яныннан эш бирәм, ди, өйне салып бетерергә ярдәм итәм, ди. Әмма болыннар китәр инде, ахры, китәр. Сәлимханны җиңә, туктата алырлык көч бу дөньяда юк, ахры... Әтисе шулай үзалдына сөйләнеп, бүлмә буенча болганып йөрде дә гөпелдәп урынга барып ауды. Әнисе аның киемнәрен салдырасалдыра, әкрен генә ялына-ялвара иде: — Башка барма син анда, Җиһангир,— диде ул борчулы, калтыранган тавыш белән.— Барып йөри күрмә. Сәлимханның бер нәрсәсе дә кирәкми — эше дә, акчасы да, ярдәме дә. Күңелем сизенә — аның белән буталуың җүнлегә бетмәячәк. Болын, әрәмә дип тә йөрмә бүтән. Ул сиңа гына кирәк болын түгел, әнә авыл халкы да йөрсен бераз. Сәлимханныкылар барысын да эчереп, җайлап-майлап бетерде инде. Менә хәзер син дә шул кармакка капкансың. Нинди хурлык, нинди түбәнлек, Җиһангир. Кем белән диген әле... Үзеңнең көндәшең белән. Ул бит сине кешелектән чыгарып, таптап китәргә уйлый, үч алырга тели. Шуларны аңламыйча, агуына үрелгәнсең. Ялгышкансың, ялгышкансың, Җиһангир... Әмма Камилнең әтисе боларның берсен дә ишетми иде инде. Ул, йөзтүбән капланып, зур, көчле кулларын карават кырыеннан идәнгә асылындырып, гырылдап йокыга киткән иде инде... Әйтерсең лә Камилнең әнисе бу сүзләрне мәеткә сөйли, бушлыкка, бушка сөйли. Нинди үч турында әйтте икән ул Камилнең әтисенә, нигә ул Сәлимхан дигән кеше аңа көндәш икән? Нигә ул, авылның гына түгел, бөтен татарның, Татарстанның иң зур бае, хуҗасы Изгеавылны сатып алырга теләгән икән? Нәрсә дип, кемгә ант иткән ул, нинди нәзере, әйткән сүзе бар икән аның? Ул бит бу болынәрәмәләргә калмаган инде, теләсә, ярты дөньяны сатып алырлык байлыгы бар, диләр аның. Нигә шушы Изгеавылга чат ябышты да, Камилләрнең бәхетенә аркылы төште ул кеше, тормышларына үтеп кереп, аларга кайгы китерергә тырыша? Нигә? Камилнең башында шундый уйлар бөтерелде, әмма боларны әнисеннән дә, әтисеннән дә сорарлык түгел иде, чөнки бу хәлләр, ничектер, алар белән дә бәйле кебек иде. Монда Камил белеп бетермәгән нәрсәләр дә бар кебек иде... Әнисе дә белеп шикләнгән икән — башка бармыйм, дисә дә, авыл башына вертолет төшү белән, әтисе, мең сылтау табып, Сәлимханнарга чыгып китә иде. һәм аннан төн уртасында гына, исереп кайтып егыла иде. Бер төндә Камил әнисенең бик нык елаганын, әтисенең, гомер булмаганча, кычкырынуын, дулавын ишетте. — Синең өчен сатып алган ул авылны! — дип кычкырды ул, бөтен өйгә ишетелерлек итеп.— Сиңа үч итеп, миңа үч итеп! Оныттыңмыни, ул һәр кич сезнең авылда иде, капка төбегезне саклады! Оныттыңмыни?! Ә менә мин онытмадым! Ул да онытмаган! Әнә ничек искә төшерә! Шул тау башында ант иткән, имеш, барысы да минеке булачак, дип. Сиңа үч итеп эшли ул боларның барысын да, безгә үч итеп эшли, безнең тормышны җимерү өчен. Аңа чыксаң, бай хатыны булыр идең. Хәзер менә барыбызны да сатып алалар... Сәлимханны беркем туктата алырлык түгел. Ходай туктатса гына инде... Әтисе инде әллә елый, әллә ыңгыраша иде... Инде әнисенең сак кына йомшак тавышы ишетелә. — Аның янына барма син, Җиһангир,— ди ул, бала көйләгән кебек йомшак тавыш белән.— Ниятенең начар икәнен дә белгәч, ник барасың янына? Ник эчәсең аның белән? Синең бит гомер эчкәнең юк иде. Сәлимхан янына йөреп, җәй эчендә эчкечегә әйләнеп барасың. Бөтен эшне ташладың, өйне ташладың, бала нәүмиз булып йөри. Сәлимхан ул очар да китәр, ә без бу хәлдә нишләрбез? Болыны да кирәкми, әрәмәсе дә кирәкми, Сәлимханы да кирәкми, миңа син генә кирәк, Җиһангир! Балага аек ата кирәк! Кертмә Сәлимханны яңадан тормышыбызга, кертмә, ул бит синнән тора! Сакла безне бу дөнья авырлыкларыннан, авызлыкларыннан... Камил тынсыз калды. Өнсез-сүзсез калды. Шунда гына үзләре өстенә нинди зур фаҗига килгәнен аңлаган, күргән кебек булды. Болын сөрелү куркынычы да онытылды, Алыплар тавы да әкият булып кына күренә башлады, чөнки Камилләр гаиләсенә янаган куркыныч аларның барысыннан да көчлерәк, дәһшәтлерәк иде! Камилнең әтисе айнымас эчкечегә әйләнергә мөмкин икән бит! Күрше Фәтхрахман абый кебек, югары оч Муллаян абый кебек, Фәритнең, Рөстәмнең әтисе кебек... Алар^авылында, нигәдер, бер эчә башлаган кеше яңадан айный алмый. Иә эчеп үлә, йә асылына, йә күп эчү аркасында үпкә-бавырлары череп, больницада, пычак астында җан бирә. Камилнең әтисен дә шул хәл көтәме икәнни?! Ул бит укытучы кеше, ул бит Камилнең әтисе, авылда иң акыллы, иң көчле, иң матур кеше! Камил ул төнне төне буе мышкылдап, елап чыкканын хәтерли. Икенче көнне, ул торганда, әтисе өйдә юк иде инде. Күреп калганнар — Сәлимханнар белән Алыплар тавына шашлык кыздырырга киткән. Камилнең әтисен тизрәк куып җитәсе, эчүеннән туктатып каласы, Сәлимхан байдан аерып алып, элеккеге кебек, Алыплар тавы түбәсенә алып менеп китәсе килде. Аларның бит анда эшли башлаган эшләре, өйрәнү көтеп яткан өем-өем ташлары, хәтта шалашларына хәтле көтеп ята! Әтисе, һичшиксез, Камилне тыңлаячак, аның белән Алыплар тавына менәчәк, бу Сәлимханнарны, аның сасы аракысын онытачак, онытачак! Әнә шундый уйлар белән Камил Алыплар тавына чыгып йөгерде. Әле дә хәтерли Камил — болын печәннәре бер кат чабылып, кибәннәргә өеп куелган матур, бай бер вакыт иде бу. Әле әрәмәлеккә дә кеше кулы кагылмаган, шомырт-бөрлегәннәре белән мөлдерәп, шаулап утырган чагы иде. Башка вакыт булса, Камил туп-туры әрәмәгә кереп чумар, учлап-учлап бөрлегән ашар, кычыткан араларына качып калган кураларны җыяр иде. Бүген исә Камил әрәмә ягына күз генә салып алды, ул болын юлы буйлап, тузан туздырып, Алыплар тавына таба чаба иде... Камил ерактан ук көйгән ит исен, шашлык исен сизеп алды. Соңгы вакытта авылда әллә нинди ямьсез гадәт китте — кем кайтса да, аракы, итен төяп, чишмә, тау буйларына чыгып китәләр. Көндез юк, төнлә юк, ял юк, эш көне юк, изге урыннар дип тору юк — теләсә кайда учак ягалар, ит кыздыралар, аракы эчәләр... Дуңгыз урынына шунда аунап, артларыннан дөнья кадәр пычрак калдырып китәләр. Авыл малайлары соңыннан шунда барып, артларыннан буш шешәләр җыялар, кайвакытта исерекләрнең кесәләреннән төшеп калган вак акчалар да табалар. Камил йөрми мондый шешә җыюларга, ояла, хурлана ул бу нәрсәдән. Бу юлы да әтисе шунда, дигәнгә генә бара, әтисен ул исерекләр яныннан алып китәргә дип бара, аны коткарырга дип бара... Аларның бит әле Алыплар тавын карыйсылары, тикшерәселәре бар, бу җирдә беренче кешеләр — Алыплар яшәгәнлеген бөтен дөньяга исбатлыйсылары бар! Әтисе шул сүзләрен оныттымы икәнни?! Камилгә биргән вәгъдәсен, антын оныттымы икәнни?! Мышкылдап, сулышы кабып, шабыр тир булып, ул алар каршына килеп басты. Әйе, әтисе монда, әнә теге Сәлимхан бай дигәннәре дә монда, учак тирәсендә кайнаша. Ул арада куак арасыннан ниндидер бер шома бәндә атылып чыгып, Камилне читкә алып атмакчы иде, бәхетенә, әтисе аны күреп алды. — Улым, нишләп йөрисең син монда? — диде ул, теле көрмәкләнеп.— Өйдә берәр нәрсә булдымы әллә? Камил шактый вакыт сүзен әйтә алмый, күкрәге катып басып торды. Эченә әллә нинди, таш кебек каты бер әйбер төшеп утырган иде, ул эреми дә, чыкмый да, сөйләргә, тын алырга да ирек бирми. Тагын шулай бераз басып торса, ул шапылдап җиргә авачак иде. Боларның аяк астына ук. Көйгән ис чыгарып ятучы шашлыклары янына... Теге Сәлимхан дигәннәре, хәлне аңлап, ахры, сикереп торып, Камилнең аркасына, күкрәкләренә каккалый, уа башлады, кемдер йөгереп килеп, аның күгәргән иреннәренә су тидерде, битләрен чылатты. Су Изгеләр чишмәсеннән иде, салкыны авызны, тәнне өтеп, өшетеп алырлык иде. Малай айнып, уянып киткән кебек булды. Каршында сулы савыт тоткан кыз баланы күрде. Кыз Камилләр яшендә булып, күбәләк кебек җыйнак, матур, зәп-зәңгәр күзле бер бала иде. Ул Камил янына шулкадәр якын килеп баскан, малай аның зәңгәр күзләрендә үзенең куркынган йөзен күргән кебек булды, бу хәлдән уңайсызланып, читкә тартылды. Ул арада әтисе дә җирдә кырын яткан урыныннан торырга итенә башлады, әмма кузгала алмады, кулын селкеде дә, тагы учак янына чүмәште. — Синнән сорыйлар бит, өйдә берәр нәрсә булдымы әллә? — диде ул инде шактый ук тупас, ят тавыш белән. — Ярар, син балага тын алырга ирек бир,— дип, Сәлим бай аны туктатырга ашыкты.— Кирәк булса, үзе әйтер, шулай бит, энекәш? Ул Камилгә сынап һәм кызыксынып, эчке бер сызлану катыш ярату белән карап тора иде. Камил бу карашны бөтен җаны-тәне, йөрәге белән тойды, тотты, әмма аңлый алмады. Ни өчен бу бай абый аңа шулай өздереп, сынап карый икән, нәрсә эзли ул аның йөзеннән, күзләреннән? Камил әтисенең шушы абый янына барып эчеп кайтканын белә иде, шуңа күрә аның йомшак итеп эндәшүенә дә күңеле эремәде. Менә хәзер үз күзләре белән күрде ул — аның иң матур, иң акыллы әтисе шушыларның аяк астында исереп ауный! Әле кайда диген — Алыплар тавында бит, Изгеләр чишмәсе янында! Ул бит Камилгә вәгъдә бирде — бу тауны, болын-әрәмәләрне бергәләп саклыйбыз, алар турында олы тарих язабыз, диде! Ант итте! — Әти, мин сине алып кайтырга килдем. Әти, эчмә син! Эчмә болар белән! Син бит ант иттең, Алыплар тавының тарихын өйрәнәбез, дидең! Әти, әйдә, өйгә кайтыйк, әни елый анда! Әйдә, әйдә, дим... Шулчак чишмә буеннан ямьсез итеп көлгән хатын-кыз тавышы ишетелде: — Әни елый, диме? Хи-хи-хи! Сәлим, ишетәсеңме, Рәйхана елый ди анда! Синең Рәйханаң елый, ди... Камил тагы телсез калды. Изгеләр чишмәсе буеннан чайкалып, ярым чишенгән, бите-күзе кызарып шешенгән бер хатын менеп килә иде. Ул, килеп җитү белән, Камил янына чүгәләмәкче булды, әмма тигезлеген югалтып, яшел чирәм өстенә тәгәрәп китте. Тәгәрәп киткән уңайга, корсагы белән учак янына сузылып ятып, тагы чайкала-чайкала көлә башлады. Камил шунда гына аңлап алды — бу хатын исерек иде. Кем булыр ул? Камилләр авылыннан түгел дә түгел инде, алар авылында хатыннар эчсәләр дә, болай урамда, кеше алдында болганып йөрмиләр. Болай оятсыз киенмиләр дә, бу хатын бөтенләй шәрә диярлек бит, бармак илле су керү киеменнән генә. Әбәү, кем булыр ул — аның әтисе янында? Малайның эченә салкын йөгерде, күңеленә әллә нинди куркыныч уйлар килде. Шулчак теге Сәлимхан дигәннәре, бу исерек хатынга карап, тупас итеп җикеренеп куйды: — Җитте сиңа! Әнә балалардан оял! Кызым, Камилә, алып кит әле анаңны моннан! Бар, су буена төшегез, юдыр битләрен, киендер өстенә, йөрмәсен монда маймылланып! Зәңгәр күзле күбәләк кыз, йөгереп килеп, әнисен тарткалый башлады. Кызның битенә әллә учак ялкыны төшкән, әллә башка сәбәптән — ул кып-кызыл булып яна иде. Камил бу кызны нигәдер кызганып куйды, аңа ярдәм итәсе килде. Ул, икенче яктан килеп, кызның әнисенә торырга булышты, җитәкләп, чишмә буена алып төшә башлады. Әнисен икенче яктан кыз үзе җитәкләгән иде. Чишмә буена алып төшеп, боздай салкын су белән бит-кулларын югач, хатын да кинәт кенә айнып киткән кебек булды. Яңа гына күргәндәй, уңайсызланып һәм газапланып, ул әле Камилгә, әле үз кызына карады. Ул арада кыз әнисенең өстенә ялтырап торган матур халатын китереп салды, ипләп кенә аны кияргә булышты, төймәләрен төймәләде. — Син Рәйхананың улы буласыңмыни инде? — диде теге хатын Камилгә, яңа йолдыз ачкандай, текәлеп карап. — Әйе,— диде Камил, бу сынаулы караштан инде уңайсызлана башлап.— Ә сез минем әнине кайдан беләсез? Хатын дәшмәде. Чишмә буендагы таш өстенә утырды да, агым суга карап, үз дөньясына китте. Әйтерсең лә су буенда бу балалар да юк, гомер буе аны түгел, башка хатынны яратып яшәгән бай ире дә юк, әйтерсең лә ул үзе дә инде бу дөньяда юк. Менә шушы челтерәп аккан салкын су да, шул суларга агып киткән, мәгънәсезгә үткән гомер генә бар. Бераздан аның тагы эчәсе килер, ул беркемнән дә сорап тормыйча, үзенә кирәген генә алып эчәр, аны инде беркем тыймас, аның өчен беркем көрәшмәс. Ә хәзергә ялгызы утырсын әле ул, утырсын... — Әйдә киттек, утырсын,— диде күбәләк кыз, Камилнең җиңнәреннән тартып.— Хәзер тиз генә эчми инде ул, шактый утырачак әле ул монда уйланып. Әйдә киттек. Әйдә, тауга менәбез? Монда ниндидер... великаннар... ә-ә... татарчасы Алыплар бугай, көрәче, зур кешеләр яшәгән, ди бит! Әтиең гел шул хакта сөйли. Әмма исерек булгач, аны тыңлыйсы килми. Минем әти дә аның бу сүзләреннән кычкырып көлә генә, кешегә сөйләмә моны, үзеңне дуракка чыгарырлар, ди. Син ул хакта берәр нәрсә беләсеңме? Камилнең йөрәге әрнеп, сулкылдап куйды. Нигә аның әтисеннән көлә ул Сәлимхан? Ул бит белеме, акылы ягыннан аның әтисенең аяк тырнагына да тормый, шул байлыгы белән генә әллә кем булып йөри. Нәрсә белә соң ул Вертолет Алыплар турында? Үзе шушы авылда туып-үскән, үзе берни белми. Дөресен әйткәндә, Камил хәтле дә белми ул тарихны, татарныкын да белми, дөнья тарихын да белми. Югыйсә кешелек тарихында Алыплар турында бик күп истәлекләр булуын ул яхшы белер иде. Ә менә кызының колагына кереп калган. Ул Камилне тауга чакыра, Алыплар турында сөйләвен үтенә. Нишләргә икән соң Камилгә? Әтисе аны барыбер тыңламый инде, китмәячәк ул аның белән. Бәлки, бу кыз белән, чыннан да, тауга менеп төшәргәдер, Камил үзе дә бик сагынды бит инде Алыпларын. Әтисе бармагач, аның хәзер бирегә килгәне юк бит, җәй буе әтисенең айныганын, әйдә, улым, киттек Алыплар янына, дип әйткәнен көтте. Ә ул әйтмәде... Ә менә бу таныш түгел кыз, ак күбәләк кебек ап-ак, нәфис кыз, әйдә тауга менәбез, диде. Камилнең нигәдер бу кыз белән китәсе килде. Үзе дә сизмәстән, бөтен йөрәге белән кызганды ул аны. Әнисе шундый булганы өчен кызганды. Камилнең мондый хәлне — исерек хатын-кызны гомерендә дә күргәне юк иде. Алар авылында хатын-кызлар качып кына эчәләр, яман эш эшләгәннәрен белеп, кеше күзеннән яшеренеп эчәләр. Камилнең аларны күргәне дә юк, сөйләүләре буенча гына белә. Ә бу исерек хатынны күргәч, аның кинәт кенә күңеле болгана башлады, укшуын чак тыеп калды. Дөньяда моннан да ямьсез, моннан да күңелсез нәрсә күргәне юк иде аның. Исерек хатын-кыз белән чагыштырганда, исерек ир чүп кенә икән ул! Әле ярый, Камилнең әнисе эчми! Камил дөньяда иң бәхетле бала икән бит әле. Ә менә бу кызны бик-бик кызганды ул. Әнисенең шушы хәлен менә хәзер чит кеше — Камил дә күрде бит инде, аңа оят булгандыр инде әнисе өчен. Әй, алай дисәң, Камилнең үз әтисе дә әнә учак янында аунап ята бит! Аңа хәзер Камил дә кирәкми, әнисе дә кирәкми, Алыплар тавы да кирәкми. Бу тау, аның тирәнгә яшеренгән серләре бер Камилгә генә кирәк хәзер, һәм... менә бу кызга кирәк. Кара, аның исеме дә бик кызык икән бит — Камилә! Әтисе шулай дип эндәште бит. Камил —Камилә... Камилә — Камил... Шулай буламы икәнни? Кинодагы кебек... — Синең исемең бик кызык икән бит — Камилә. Ә мин — Камил. Юри дә шулай туры китереп булмас иде. Махсус куйган кебек... — Ә ул махсус куелган да,— диде Камилә, бик исе китми генә.— Әти шулай куйдырган. Синең әниең өчен... Малай тауга менгән җиреннән сөрлегеп, туктап калды. Ничек — аның әнисе өчен? Камиләнең әнисе дә нидер төрттереп азапланды. "Синең Рәйханаң елый" дип иренә бәйләнде. Нишләп Камилнең әнисе ул Сәлимханныкы булсын, аларның бит үз аталары бар! Шулчак, яшен суккандай, малайның хәтеренә теге төнне әтисенең эчкән баштан әйткән сүзләре килеп төште. "Синең өчен сатып алган бит ул авылны! — дип кычкырган иде әтисе әнисенә.— Миңа үч итеп! Оныттыңмыни, ул һәр кич сезнең капка төбен саклады. Аңа чыксаң, бай хатыны булган булыр идең..." Аңа чыксаң... Ягъни менә бу Сәлимханга кияүгә чыкса, әнисе... Юк, юк, бу әтисенең эчкән баштан саташуы гына булгандыр, ничек аның әнисе ул Сәлимханга кияүгә чыксын ди? Шундый матур, акыллы әтиләре була торып. — Әле башта миңа Рәйхана дип куйдырырга булган әти,— диде зәңгәр күзле кыз, аның тузгыган уйларын тагы да туздырып.— Әни үлә-бетә каршы чыккан. Әни бик хурланды, елады. Шушы хәлләрдән соң эчә башлады инде ул. Әни үзе әйбәт кеше ул безнең. Әти дә әйбәт. Әмма телләрендә гел синең әниең. Гел шуның аркасында сүз чыга. Әти аны бик яраткан бит, ә әниең башка кешегә кияүгә чыккан — синең әтиеңә. Әти син тугач кына өйләнгән, өмете беткән. Безнең әни Казан кызы бит. Миңа Рәйхана исемен куйдыра алмагач, әти әнине Камиләгә ризалаштырган. "Сездә Камил булса, бездә — Камилә", —дигәндер инде. Әйдә, артка калма инде син, сөйлә миңа Алыплар тавы турында. Юк, башта бераз ял итик әле. Арыдым мин... Кыздан ишеткән бу сүзләр, әти-әниләренең тарихы Камилне тәмам миңгерәйтеп, хәлен алган иде. Ул да тизрәк таудан чыгып торган зур ташка утырырга ашыкты. Кыз да аның янына килеп утырды. Ял итәргә килеп кунган кош балалары кебек, алар бертын сөйләшми, тик кенә утырдылар. Алар әле тауның яртысында гына иделәр. Алай да түгел, алар әле тауның яртысына да җитмәгән иделәр. Аста әле учак янында кайнашкан кешеләрне яхшы күрергә була, чишмә челтерәве дә ишетелеп-ишетелеп китә. Өстә әле тагы шуның хәтле юл, шуның кадәр менәсе, тау түбәсенә әле шактый ерак. Ә каршыда әнә Камилләрнең әбисе авылы, анда Мишә буйлап йөгереп тә, йөзеп тә барырга була. Турыдан, болын, әрәмә аша гына йөгерсәң, тагы да якынрак. Камилнең кинәт кенә бу таудан йөгереп төшәсе дә әбисе янына китәсе килде. Элек ул өйләренә, әти-әнисенә, үз авылларына, менә шушы тауга, болын-әрәмәләргә ябышып ята иде, кая барса да, тизрәк шулар янына йөгереп кайта иде. Кисәк кенә нигәдер барысыннан да күңеле кайтты аның, күңеле катты. Ул үзен япа-ялгыз итеп, беркемгә дә кирәксез итеп тойды. Өйдә хәзер гел тавыш, әтисе эчә, әнисе елый, тау телсез. Әле җитмәсә, үткәннәрендә нинди яшерен серләре бар икән, имеш, Камилнең әнисе Сәлимхан бай хатыны булырга тиеш булган! Нинди хурлык, нинди авырлык! Камил хәзер әтисенең ни өчен эчә башлаганын да аңлаган кебек булды. Ул да ялгыз һәм көчсез икән бит, бу дөньяга күптән инде Вертолет Сәлимханнар хуҗа икән! һәм аның әтисе берни эшли алмый. Болын дип тә авызын ача алмый, әрәмә дип тә сүз әйтә алмый, чөнки ул беркем дә түгел икән бит! һәм шуларның барысын да Камилнең әнисе күреп тора, һаман иске, кеп-кечкенә йортта яшәп ятучы әнисе барысын да күреп тора, һәм Камил ни әнисенә, ни әтисенә ярдәм итәрлек хәлдә түгел. Ул үзенең көннән-көн алардан ерагая баруын тоя... Дөньяда аны бердәнбер якын иткән кадерле кешесе — әбисе генә калган икән бит! Менә ул хәзер таудан йөгереп төшәр дә, Мишә суын йөзеп чыгып, Байсуга, әбисе янына чабар. Теләсә, бөтенләй дә кайтмас әле әбисе яныннан, шунда калыр, әтисенә үч итеп, Байсуга китәр... Ә әнисе? Ә әнисе үзе килер Камил янына. Теләсә, бөтенләйгә килер... Әтисе белер аннан соң аларның кадерен, "кайтыгыз инде" дип ялыныр, ә алар әйтер, "эчмәсәң генә кайтабыз" дияр. Бу уй нигә элегрәк Камилнең башына килмәде икән? Нишләп утыра соң ул монда, кояшта черәшеп? Бөтенесеннән мыскыл иттереп? Нәрсәгә аңа бу Сәлимханнар, бу күп белә торган кыз, аның исерек әнисе... Камилгә өйләрендәге исерек тә җиткән, хәзер берсен дә күрәсе килми. Менә хәзер ул бу таудан йөгереп төшәр дә... Очып китәргә җыенган кош баласы кебек, Камил утырган урыныннан талпынып куйды. Әмма торып китә алмады, Камилә кечкенә ак куллары белән аның беләген кысып тоткан иде. Гәмерендә беренче тапкыр Камил тәнендә кызлар кулын, кызлар җылысын тойды. Малайга рәхәт тә, кыен да булып китте. Кулыңны тартып алыр идең, хәтере калуы бар. Бөтен дөнья алдында, көпәкөндез болай култыклашып утыруы да оят. Аннан әллә нинди бер якынлык, туганнарча бер кызгану белән кызгана да башлады ул аны. Әйтерсең лә үз кардәше, җан кардәше. Аның бит әнисе эчә. Аларның өйләрендә дә көн саен тавыштыр инде. Әнә монда да эләгешеп алдылар бит. Шундый бай кешеләрнең дә борчулары, кайгылары булсын инде. Бу кыз да, Камил кебек, берьялгызыдыр инде... — Синең берәр туганың бармы соң, Камилә? — дип сорады ул, олыларча җитди итеп.— Энеңме, сеңелеңме? — Юк,— диде кыз, камыл кебек сары чәчләрен селкеп.— Әни авырый бит, үзең күрәсең. Безнең өйдә хезмәтчеләр бар барын, әмма мин алар белән сөйләшмим. Әни өчен оялам. Мин беркем белән дә сөйләшмим... — Минем белән сөйләшәсең бит? — Чөнки син минем төсле... То есть... синең дә әтиең эчә. Аннан... минем сине күптән күрәсем килә иде инде. Кем аркасында Камилә булдым икән мин, дип. Син әйбәт малай булырга охшаган. Әйдә, тагы менәбез, түбәсенә кадәр менәбез бу тауның! Син миңа Алыпларның өен күрсәтерсең, ярыймы? Әтиең шулай дип әйтте, сез анда әллә нәрсәләр ачкансыз икән инде! Камил ничек сикереп торганын сизми дә калды. Астагы кешеләр дә, елга аша күренеп, чакырып торган Байсу да, Сәлимханның аракысын көтеп яткан исерек әтисе дә — барысы да онытылды! Ул, үзе дә сизмәстән, яңадан балалыгына, малайлыгына әйләнеп кайтты. Әнә теге түбәсенә кадәр менәчәкләр алар тауның! Ул Камиләгә үзенең таштан өеп ясаган кирмән-крепостен күрсәтәчәк, Алыплар заманыннан калган борынгы ташларны күрсәтәчәк, Алыплар турында сөйләячәк! Ул аңа үзенең серен ачачак, ул сер — Алыплар турында китап язу, бу хакта бөтен дөньяга белдерү. Бу эшне Камилнең әтисе эшләргә тиеш иде, әмма ул антына хыянәт итте, Камилне дә, Алыпларны да, татар тарихын да аракыга алыштырды! Әмма Камил дә хәзер кечкенә бала түгел инде, ул әтисеннән күп нәрсәләр өйрәнеп, белеп калды. Алга таба Алыплар тавының тарихын ул үзе өйрәнәчәк, үзе ачачак! Менә әйтте диярсез! Алар, әле узыша-узыша, әле җитәкләшеп, янәшә басып, тау түбәсенә таба үрмәләделәр. Астагы кешеләр бөтенләй-бөтенләй бәләкәй булып калды. Әйтерсең лә Камил белән Камилә борынгы заманнарга китеп, Алыпларга әйләнгәннәр, ә астагы вак кешеләр бу заманда аунап калганнар. Әйтерсең лә бу вак кешеләргә үткәннәрдә дә, киләчәктә дә урын юк, алар вакыт аралыгына кысылып, адашып калганнар. Ә биек тау башына менеп җиткәннәргә вакыт кагылмый икән, алар җаннары белән мәңгелеккә күчә алалар. Әнә аларга таба, ашыга-ашыга, ак болытлар йөзеп килә. Аларның ут булып янган битләрен салкынча тау җиле иркәләп үтте. Аяк астындагы вак ташлар, баскан саен серле шыгырдап, аларга нидер сөйләп калырга ашыга. Ә Камил белән Камилә һаман югарырак, һаман биеккәрәк — тауның иң түбәсенә омтылалар. Балачак тавының, хыялларының иң түбәсенә ашкыналар... Туктатмыйк аларны, хыялларында булса да, бәхетле булсыннар алар, уйлары белән булса да, бу кара тормыштан, караңгылыктан аерылып торсыннар. Аз булса да, биектә, яктылыкта яшәп калсыннар... Ниһаять, Камилнең башкаласына — таш кирмәненә менеп җиттеләр. Камилнең үзенең дә шактыйдан инде биредә булганы юк иде, ул чәчелеп киткән ташларны бераз җыйгалап куйды, кирмән эчендәге чүп-чарларны чистартты. Камилә исә, шатлыгыннан чыелдап, кирмәннең бер башыннан икенчесенә йөгереп йөрде, һәр ташны тотып-тотып карады. Камил күреп тора — кызның гаҗәпләнүенең, сөенеченең чиге юк иде, әйтерсең лә ул патша сараена килеп кергән! Ә нигә, Камил өчен патша сарае инде бу кирмәне, әле аннан да артык булмаса... Нигә Камил өчен генә, Камиләнеке дә булсын бу сарай, Камилнең үз куллары белән төзегән беренче таш кирмәне. Камилә дә нәкъ шуны уйлый икән, ул: — Минеке! Минеке! —дип сикерә-сикерә кул чәбәкләде, уенчык кебек кирмәннең бер эченә, бер тышына йөгереп чыкты. Тау түбәсеннән бөтен тирә-як ялт итеп күренеп тора иде. Әнә аларның авылы, әнә тегесе — Мишә елгасының теге ягындагысы —Байсу, анда Камилнең әбисе яши. Әнә анда, артта, Тимершәех авылы, Камил анда укырга йөри. — Байсуда дөньяның иң борынгы кешесе — Тимершәех яшәгән, диләр. Ул бик зур гәүдәле, бик көчле кеше булган. Аны дөньядагы беренче кеше — Адәмнең улымы, оныгымы булган, дип сөйлиләр. Менә шул Тимершәех, биек манарага менеп, ук аткан һәм әйткән: — Бу угым кая килеп төшсә, мине шунда күмегез,—дигән. Аткан угы менә шушы тауга килеп төшкән, аннан чылтырап чишмә агып чыккан. Астагы чишмәне күрдең бит? Камилә, авызын ябарга да онытып, Камилне тыңлый иде. Аның мондый нәрсәләрне гомерендә дә ишеткәне юк иде бит, әтисе шушында үсеп, Камил хәтле дә белми икән. Хәер, ул боларга ышанмый да бит, Камилнең әтисе сөйли башлагач та, "әкият" дип кенә кул селтәде... Ә Камиләнең бик нык ышанасы килә Камил сөйләгәннәргә, хәтта әкият булса да... Чөнки ул әкият аның тормышына караганда матуррак, яктырак. Анда беркем дә эчми, беркем беркемне рәнҗетми, алдау, талаулар юк... Сөйлә, Камил, тагы сөйлә, күп итеп, озын итеп сөйлә син Камиләгә бу әкиятне, бер дә бетмәсен, өзелмәсен ул... — Әнә тегендә, аста, болынны күрәсеңме? — дип дәвам итте Камил, кызның уйларын сизгәндәй.— Анда Алыплар җыелып намаз укый, киңәш итә торган булганнар. Алар бит бик зур булганнар инде, тугыз катлы йорт биеклегендә... Шунда бер Алып баласы җирдә тырнашып йөргән бер бөҗәк кебек нәрсәне тапкан. Бу бөҗәк кебек нәрсәнең кул-аяклары да бар, ди, башы да кешенекенә охшап тора, ди. Әмма бик кечкенә, ди инде бу, теге Алып баласының тырнак очы кадәр генә, ди. Алып баласы моны учына тотып, әнисе янына алып килгән: "Әни, менә нинди кызык бөҗәк таптым", — дигән. Әнисе әйткән: "И, балам, син моны кайдан алсаң, шунда илтеп куй, бу бөҗәк түгел, бездән соң яшәячәк кеше бу,— дигән.— Алар бик вак булырлар, җирдә эшләп көн күрерләр",— дигән. Алып баласы бу уенчык кешене яңадан тапкан җиренә илтеп куйган... — Ә син каян беләсең боларны? — дип сорады Камилә, бу хәлләргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә. — Картлар сөйләде,— диде Камил, бик җитди итеп.— Синең бабаң да белә иде аны, Гыйззениса әбидән кайткач сорарсың, ул да белергә тиеш. Сәлимхан абый да шушыларны ишетеп үсте бит инде, нигә сиңа сөйләмәгәндер болар турында... Юк, Камиләнең әтисе болар турында беркайчан да сөйләгәне юк. Ә бабасын ул бик аз хәтерли, ул инде Камилә кечкенә чагында ук үлде. Әбисе белән дә Камилә нигәдер якынаеп китә алмады, аларның араларында, үз таләпләре, үз тәрбияләре белән, йә гел әтисе, йә әнисе торды... Дөрес, Казанда, ул укыган татар мәктәбендә, быел аларга да тарих укыта башладылар, анда татар тарихын да сөйлиләр. Әмма Татарстан җирендә яшәгән беренче кешеләр турында, аларның Алыплар булуы турында — юк, Камиләнең беркайчан да ишеткәне булмады! һәм шул Алыплар Камиләнең әтисе туып-үскән җирдә дә яшәгән булсыннар әле! Менә шушы таулардан, болын-әрәмәләрдән атлап йөрсеннәр! Ә менә хәзер каршыларына килеп чыксалар?! Алай булмаячагын белсә дә, Камилә чытлыкланып, чинап кычкырып җибәрде. Шуны гына көткән кебек, аның кесәсендә дә нидер чыелдый, пипелди башлады. Камил, дәртләнеп сөйләвеннән туктап, бер кызга, бер аның кесәсенә карады. Кыз ялт итеп кесәсеннән уенчык кебек кенә телефонын алды һәм әллә кая — һавага, билгесезлеккә карап сөйләшә башлады. Әйтерсең лә ул башка дөнья белән аралаша, алар белән элемтәдә тора иде. Аның әле генә елмайган, кояш кебек балкыган йөзеннән болыт шәүләсе йөзеп узгандай булды, кыз күзгә күренеп сүнде, тавышы да, үзе дә тоныкланды, тынды. — Безгә хәзер үк аска төшәргә кирәк, әни авырый башлаган,— диде ул, телефонын кире кесәсенә салып куеп.— Әти вертолет чакырткан, хәзер үк китәбез, ди. Алыплар турында башка вакытта сөйләрсең инде, Камил, ачуланма. Ачуланма? Камил ничек аңа ачулана алсын инде? Киресенчә, өзелеп-өзелеп кызгана ул аны, ярдәм итәсе килә. Ул Камиләнең, бай кызы булса да бәхете юклыгын күрде бит инде. Әмма ничек ярдәм итә алсын инде аңа Камил — үз әтисенә дә ярдәм итә алмый бит әле ул. Әтисе исенә төшүгә, Камилнең дә кояшы сүнде, гөрләп торган бәхетле тавышы тынды, үзе боегып калды. Әле генә тургай булып күккә атылырга әзер бала, гәүдәсен көчкә сөйрәп, таудан аска төшә башлады. Камилә дә дәшмәде, ул да, нәүмизләнеп, боегып калган иде, әйтерсең лә аның кулыннан ниндидер бик кадерле нәрсәсен тартып алдылар. Балалар эчкерсез күңелләре белән сизенделәр — кырыс чынбарлык, олылар тормышы аларның иң газиз нәрсәләрен — хыялларын тартып алырга, бозарга җыена иде. Алар әле үз тормышларына да, бу дөньяга да хуҗа түгелләр... Алар бары тик күңел дөньяларына гына хуҗа иделәр. Менә хәзер олылар анда да үтеп керергә, анда үз тәртипләрен, үз тәртипсезлекләрен урнаштырырга җыеналар иде... Ә аларның шулхәтле тау түбәсендә, бала чакның хыял түбәсендә каласылары килгән иде бит! Шуңа да ирек бирмәделәр... Таудан төшүе менүгә караганда да авыррак булды. Аяклар тотмый, таеп-таеп китә, әйтерсең лә кемдер тез астына төртеп тора. Йөгерсәң — егыласың, йә капланып барып төшәсең, йә артыңа утырасың. Әйтерсең лә кемдер аларны бу таудан аска төшерергә, үзеннән ычкындырырга теләми, шулай итеп булса да, тотып тора... Әллә аларның үзләренең аска төшәселәре килмиме икән — анда ни көтеп торганын беләләр бит алар. Берсен — исерек әти, икенчесен — исерек әни... Ташларга сыдырыла-сыдырыла аска төшеп җиткәндә, баш өстендә вертолет та күренде. Ул Алыплар тавының авыл ягында гына булып, очучылар хуҗаның чакырганын көтеп кенә торган кебек иде... Хәер, мондый күңел ачу мәҗлесләренең еш кына шулай өзелгәнен белә бит инде алар, хуҗа белән ничә еллар очалар... Менә хәзер дә алар, баш очында бөтерелә-бөтерелә, чишмә буена төшәргә җайлы урын эзлиләр. Менә алар хәзер җиргә төшәр, менә Камилә дә әти-әнисе белән вертолетка кереп утырыр һәм, Алыплар тавын калдырып, Камил дигән малайны да калдырып, Казан ягына таба очып китәр... Ә Камил дигән малай исерек әтисе белән шунда утырып калыр, әтисе айныганчы ул бер җиргә китә алмас, аны саклап утырыр, кичкә кадәр утырыр әле... Нәкъ шулай булды да. Алар таудан төшеп җиткәндә, Камиләнең әнисе бик сәер калтырый, дер-дер килә, бәргәләнә иде... Аның йөзе күгәреп, чишмә буендагы таш төсенә кергән. Иреннәре шәмәхәләнеп чыккан. Чәчләре ямьсез чуалып, битләренә, муеннарына ябышкан. Башы дер-дер килеп, Камиләнең әтисе кулында бәргәләнә. Ул аны кысып тоткан, хатынының бизгәк чиреннән буылып калтыравы аның үзен дә калтырата, дерелдәтә, әйтерсең лә икесен берьюлы ток тоткан да, икесе дә шул утлы чыбыктан ычкына алмыйлар. Теге кара киемле, кара чырайлы бәндәләр учак яныннан тиз-тиз әйберләрне җыештыралар, китәргә әзерләнәләр. Алар чишмә суында тезелешеп яткан аракы шешәләренә үрелә башлагач, Камиләнең әтисе кычкырып куйды: — Аракылар калсын! Аңа өч көнгә җитә әле ул, күрмисезмени хәлен! Моны ишетеп, куак арасында аунап яткан гәүдә дә телгә килде. Бөтен өс-башын чүп-чар, үлән баскан, чәчләре ләм, балчык белән буталып беткән бу кеше — Камилнең әтисе иде... — Дөрес әйтәсең, Сәлимхан дус, тимәсеннәр аракыга! — диде ул, аягына басарга тырышып.— Дөрес әйтәсең — миңа өч көнгә җитә әле ул... Менә дус дисәң дә дус ичмасам — киткәндә дә минем турыда кай-кайгырта-а-а... Әтисе шулай диде дә, гөпелдәп, җиргә ауды. Ул арада һавада бөтерелгән вертолет та чишмәдән бераз читтәрәк булган үзәнлеккә төшеп утырды. Барысы да шуңа таба ашыктылар. Камилне күрүче, искә төшереп саубуллашучы да булмады. Ул, башын иеп, әтисе янында басып калды. Алай да, инде вертолет ишегеннән кергәндә, Камилә каерылып-каерылып аның ягына таба карады. Нәрсәдер әйтте дә, ахры, вертолет тавышы кызның сүзләрен Камилгә ишеттермәде, үзенә йотты. Күз ачып йомган арада алар вертолетка төялделәр дә, Алыплар тавы өстеннән күтәрелеп, Камил турыннан кыйгачлап очып та үттеләр. Камил басып калды... Алыплар тавы ялгыз басып калды... Җирдә аунап, Камилнең әтисе ятып калды... Күктә кояш көлеп торса да, Камилнең көне караңгыланып киткән кебек тоелды. Теге кыз белән бергә яктылык, җылылык, өмет тә китеп барган кебек булды. Чишмә ягыннан салкын су җиле бәреп тора иде. Камил чирканып, туңып китте. Дымлы җиргә капланып яткан әтисе дә туңадыр кебек тоелды аңа, ул аны күләгәдән кояшлырак урынга тартып чыгарырга азапланды. Әмма әтисе авыр иде, Камил аны өстерәү түгел, кыймылдата да алмады. — Әти, туңарсың, әйдә кояшкарак чыгып ят,— диде ул аңа, өстерәп-өстерәп тә кузгата алмагач. — Җәй көне нинди туңу...— дип мыгырданды әтисе, урыныннан кузгалмый гына.— Бар, су буеннан бер шешәне алып мен лучше... Файдаң тияр... Калганнарын берәр пакетка җый... Берәрсе килеп ия булганчы... Шул чагында гына малайның исенә теге су буендагы шешәләр килеп төште. Алар анда бик күп бит, бер ящикка якын! Әтисе аларны эчсә, гомер айный алмаячак! Аларны әтисе күргәнче юк итәргә кирәк! Ничек башта ук исенә төшмәде соң ул аның? Хәзер әнә әтисе шул шешәләрне сорый, эчеп бетермичә туктамый бит инде ул аларны. Үлгәнче эчәчәк хәзер... Камилгә бик куркыныч булып китте. Әле бу җәйдә генә аларның авылыннан берничә ир эчеп үлде. Җәй башында Рамилнең әтисе асылынып үлде. Башта өй саен кереп эчәргә сорап йөргән, бирүче булмаган, чөнки әйләнеп кергән саен салып биреп, туйганнардыр. Эчәргә таба алмагач, абзарга кергән дә асылынган. Чыдарлыгы калмаган. Авыл халкы барыбер кызганды үзен, ник салып бирмәдек икән, дип үкенгәннәр. Габдрахман бабайның улы эчкән баштан тракторы белән капланып үлде. Аек булса, ул трактор кабинасыннан чыгарлык булган, әмма исерек кешегә шул бер әйләнү дә җиткән... Ә начар аракы белән агуланып, янып үлүчеләр күпме? Бу шешәләрдә дә шундый аракы булса? Камилнең әтисе дә шуны эчеп үлеп китсә? Вертолет Сәлимхан ул шешәләрне монда юкка гына калдырмагандыр, әгәр аның берәр начар нияте булса? Бу куркыныч уйдан Камилнең тез буыннары хәлсезләнеп китте. Ул бер капланып яткан әтисенә, бер чишмә суында башларын гына күрсәтеп, ялтырап яткан аракы шешәләренә карады. Юк, бу агуны әтисенә эчерергә ярамый, аларны өйгә кертергә дә ярамый, иң яхшысы — шушында юк итү иде. Малай йөгереп чишмә буена төште. Калтыранган куллары белән бер шешәне ачарга тырышты — ача алмады. Үзе , куркып, тагы әтисе ягына карады. Әтисе капланып яткан, берни күрми иде. Шешәне болай гына ача алмаячагын аңлагач, Камилнең башына өр-яңа уй килде — башын таш белән бәреп ватарга да аракысын суга агызырга! Уйлавы булды, кулына чишмә буеннан таш алып, бер шешәнең муенын уеп төшерүе булды. Тирә-юньгә сасы ис таралды. Камил укшып башын читкә борды, әмма калтыранган куллары белән шешәне төбеннән күтәреп, эчендәге аракысын суга агызып бетерде. Чишмә суы бу агуны бик тиз генә бөтереп алды да, вак ташларына бәрә-бәрә, кыйный-кыйный, инешкә алып чапты. Мишәгә барып җиткәнче аның агуы да, исе дә агып очып бетәчәк иде... Шушы изге эше белән мавыгып, малай әтисен онытып җибәргән иде. Инде соңгы шешәгә үрелеп, башын бәреп ватам, дип торганда гына, ул артында тау ишелгән кебек үкерү тавышы ишетте: — Син нишләп утырасың монда, маңка малай?! Әллә аракыга кагылдыңмы? Бетергән, күпме малны харап иткән... Үтерәм, монысына кагыласы булма! Малай куркуыннан кулындагы аракы шешәсен төшереп җибәрде. Шешә җирдәге очлы ташларга туры килде, ахры, буйданбуйга чатнап ярылып та китте. Әтисе шул арада, Камилне таптап, аның аша шешә өстенә ыргылды. Ул шешәне муеныннан эләктереп алып өлгерде һәм күз алдында шыбырдап агып беткән буш шешәне тотып, катып калды. Кулын пыяла кисеп кергән иде, ахры, аракы белән бергә җиргә шыбырдап кан да акты, суны, су буендагы ташларны куркыныч кызыл төскә кертте. Бу хәлне күреп, Камил куркуыннан агарып катты, кузгала да, йөгерә дә, кача да алмады. Исерек ата аны көчек баласы кебек тибеп очырды, зур йодрыкларын төйнәп, кычкырып, өстенә килә башлады. Малай чишмәгә бите белән капланып барып төшкән иде, боздай салкын су аны шунда ук аңына китерде. Әтисе алпан-тилпән килеп суга кергәндә, ул инде торып басып, чишмәнең теге ягына сикереп өлгергән иде. Әтисе, аны тотам, дип шапылдап суга егылды, салкын су аны да айнытып җибәрде, ахры, ул малайны башка кумады, мырлый-мырлый, яр буена чыгып утырды. Куаклар арасыннан малай күреп торды — әтисенең өс-башыннан шыбырдап су ага, үзе теше тешкә тиеп калтырый иде. Ул газаплы карашы белән яр буенда аунап яткан ватык шешәләрне капшады, берничәсен күтәреп, иснәп, төбендәге тамчыларын булса да йотарга итенде, әмма шешәләр буш иде. Ул, тагы куаклар арасына карап, йодрыгын күрсәтте, малайга аның йодрыгы һаман да канлы, куркыныч булып күренде. Бүген аның әтисе куркыныч иде, бүген аның әтисе ямьсез, явыз иде. Малай беренче тапкыр атасына рәнҗеде, хәтере калды, күзләреннән үпкә һәм рәнҗеш яшьләре бәреп чыкты. Изгеләр чишмәсенең икесе ике ягында, алар шактый бер-берләренә карап утырдылар, ата белән баланың беренче тапкыр араларында боздай салкынлык ята иде... Алар авылга икесе ике яктан, икесе ике вакытта кайтып керделәр. Малай әнисенә бернәрсә дә сөйләмәде, әтисе дә өйдә артыгын кузгатып тормады. Камил күрде — әтисе әллә нишләп каралып-саргайган, гәүдәсе сыгылып төшкән, үзе аякларын чак өстерәп атлый иде. Ул, беркем белән сөйләшмичә, урынына барып ятты. Төнлә белән исә Камилнең әтисе көтмәгәндә бик нык авырый башлады. Ул туктаусыз ыңгырашты, уһылдап, эчен, күкрәкләрен уды, гел су сорады. Аның шулай газапланганын күреп, Камил куркып куйды — әллә әтисенә Камилнең рәнҗеше төштеме икән? Әтисе исерек баштан суга тибеп очыргач, бик хәтере калып, рәнҗеп, үксеп-үксеп елаган иде бит Камил... Юк, каргамады ул аны. Алла сакласын, әти кешегә тел тидерергә! Әмма күңеле бик нык рәнҗегән иде шул. Инде әтисе бу авыруыннан исән калса, Камил аңа беркайчан да үпкәләмәс иде... Әтисенең кай төше авыртканын беркем әйтә алмады, хәтта йокысыннан уятып алып килгән авыл фельдшеры да. Йөрәк тибеше бөтенләй әкренәйгән, кул-аяклары ойый башлаган сәер авыруга ул берничә төрле укол кадады да, иртән больницага барырга кушып чыгып китте. Иртәнге якта әтисенең хәле бераз яхшырган кебек булса да, Камилнең әнисе нык торды — аны больницага барырга күндерде. Аның бөтен өмете — ирен эчкечелектән дәвалап карау иде, һәм бу төнге авыруны әйтерсең Ходай үзе җибәргән иде. Юкса аягында йөргәндә, Камилнең әтисен дәваларга алып бару мөмкин түгел иде. Авылның бөтен исерек ирләре кебек, ул беркайчан да үзен исереккә санамады, дәвалану турында ишетергә дә теләми иде. Камилнең әнисе бу хакта сүз кузгаткан саен: "Синең әле исерек күргәнең юк", — дип кенә җибәрә иде... Икенче көнне, әллә әнисенең елап ялваруына түзә алмыйча, әллә аның "һаман эчсәң, баланы алып әни янына кайтып китәм" дигән сүзләреннән куркып, әллә төнге сәер авыруын исенә төшереп, әллә башка сәбәптән, әтисе больницага барырга ризалык бирде. Ул әле һаман чирли иде, ахрысы, йөзләре тартылып саргайган, күзләреннән нур качкан иде. Карашы улы белән очрашкач, ул уңайсызланып, йөзен читкә борды, әмма берни дә дәшмәде. Камилнең йөгереп килеп, элеккечә аны кочаклап аласы, көчле гәүдәсенә сыенасы килде, әмма, нигәдер урыныннан кузгалмады. Ике арада әле һаман кичәге күңелсез вакыйгалар, боз упкыны ята иде... Әтисе белән әнисе шул көнне үк җыенып, Казанга чыгып киттеләр. Камилне һәм йорт-җирне карап торырга күрше авылдан әбисе килеп җитте. Әбисе килү белән, өйгә нур инде, ямь керде, бәхет кире кайтты. Камилнең әбисе дөньяда бер изге җан бит ул. Фәрештәләр җирдә яшәсәләр, Камил әбисен фәрештә дип тә атар иде әле. Инде 70 яшьтә булса да, ул гаять җиңел йөрешле, әйтерсең җирдән атламый, йөзеп, очып кына бара. Үзенең гәүдәсе кыз балаларныкы кебек җыйнак, кечкенә. Әбисенең битләре ап-ак, әллә нинди көмеш нур сирпеп, көлеп торалар. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык булыр, өстендә — аклы күлмәк. Әйтерсең лә ул авылда, Камилләр кебек мал-тирес арасында яшәми, болытлар арасыннан, айдан төшкән дә, бу кырыс дөнья аша үтеп кенә барышы... Хәер, хәзер әбисе мал-туар тотмый бит инде, бабай үлгәч, бетерде ул аларны. Әбисе хәзер күп вакытын намаз укып, Коръән укып уздыра. Менә Камилләргә килеп кергәч тә, иң беренче эше итеп, юынып, намазын укып алды. Аннан тиз генә чәй куеп җибәрде, өстәлгә үзе белән алып килгән әллә нинди тәмле әйберләрне чыгарып тезде. Әбисенең бөтен балалары зур шәһәрләрдә яшиләр, үзләре дә гел кайтып йөриләр, кеше артыннан да күчтәнәчләрен җибәреп торалар. Әбисе бу тәмле нәрсәләрнең барысыннан да Камилләргә өлеш чыгара. Әнә бит хәзер дә әллә нәрсәләр төяп килгән, өстәлдә аларны куярга да урын калмады. Алмасы, хөрмәсе, әфлисуны, йөземе, тагы әллә нинди җәннәт җимешләре... Боларның кайберләрен Камилнең телевизордан гына күргәне бар шул... Бөтен кайгыларны, кичәге хәлләрне дә онытып, кара-каршы утырып, рәхәтләнеп чәй эчтеләр. Камил исә әбисен үзе җыйган җиләк белән сыйлады, әбисе мактап бетерә алмады. Камил быел җәй буе болын-әрәмәдән, тау битләреннән җир җиләген дә, каен җиләген дә, бөрлегәнне дә, кура-карлыганны да күп җыйды, әнисе аларны кайнатып, эшкәртеп өлгерә алмады. Әле күпме киптереп куйдылар, күпме компот ясадылар, күпме болай ашадылар, туганнарга тараттылар! Ә мәтрүшкәне, дару үләннәрен күпме җыйды Камил аннан! Әллә ничә кышка җитәрлек! Әле менә хәзер дә мәтрүшкәләп чәй эчеп утыралар. Әбисе Камилне мактап бетерә алмый: "Синең җиләк-җимешләрең минекенә караганда барыбер тәмлерәк, шифалырак, балакаем, — ди. Чөнки алар синең кул белән, үзебезнең болын-әрәмәләрдән җыелган бит", — ди. Әйе шул, бу җиләк-җимешләрнең читтән килгән әфлисуннардан кай җире ким, әле артык булмаса? Изгеләр чишмәсе сугарган болыннарда үскән җиләкләр бит алар, әбисе әйтмешли, җәннәт җимешләре... Чәй эчеп туйгач та, Камил әбисеннән аерыла алмады. Аның инде күңелендәге борчуларын кемгәдер сөйлисе, бүлешәсе килә иде, югыйсә әтисенә булган үпкә әле һаман таралмыйча, таш булып йөрәген басып тора. Аның бу хәлләр турында кемгә булса да сөйлисе, кемнән булса да ярдәм, киңәш сорыйсы килде. Ул соңгы вакытта бик-бик ялгыз иде. Әтисе аның тормышыннан бөтенләй читкә китеп, шул аракы сазлыгына батып бара. Әнисе елый, ул да Камилне онытты, анда хәзер әтиләре кайгысы гына. Кичә әтисе гомердә беренче тапкыр Камилгә сукты, аны тибеп очырды. Камилнең эчендә әйтерсең лә нәрсәдер өзелеп төште, сынды, чатнады... Юк, Камилнең тәне түгел, йөрәге, җаны яраланган иде, күңеленә таш булып үпкә-рәнҗеш утырган иде. Камилнең тизрәк бу газаплы уйларыннан, авыр хатирәләреннән арынасы килде һәм ул кичәге хәлләрне әбисенә сөйләп бирергә булды. — Әби, әти миңа кичә сукты...— диде ул, олы кешеләр кебек кинәт кенә уйчанланып, моңаеп.— Ул исерек иде... Типте, үтерәм, диде... Мин бик нык үпкәләдем... рәнҗедем... Син, кешегә рәнҗергә ярамый, дия идең бит. Әллә әтинең бүген төнлә авыруы да шуннан булдымы икән? Әбисенең ак йөзе тагы да агарып китте. Күзләрендә җан газабы чагылып үтте. Әйтерсең лә аның үзенә типкәннәр, үзен кыйнаганнар иде... Әмма ул алып-бәрелмәде, сабырлыгын җыеп, оныгын күкрәгенә кысты, күңелендәге бар җылысын, яратуын аңа бирергә тырышты. — Ул исерек вакытта син аның күзенә күренергә тырышма, улым,— диде ул, дымлы күзләрен оныгыннан яшереп.— Ничек тә аның белән бәрелешмәскә тырыш, һәм рәнҗемә, үпкә саклама, атаң бит ул синең... — Ул миңа сукса да үпкәләмәскәме? — Ә син суктырмаска тырыш. Ходайдан сора, атаң тизрәк терелсен, дип... Эчмәгәндә, әйбәт кеше бит ул үзе. Менә шул әйбәтләре харап була инде аның... Алладан сорарга кирәк, улым, шул шайтан суыннан аралый күрсен атаңны. Син сора... Сезнең өйдә намаз укучы кеше дә юк бит, ичмасам, анаң да һаман җиңелрәк карый бу нәрсәгә. Бу хәлләр бит Аллаһның җәзасы булырга да мөмкин, намазсыз, догасыз яшәгәнгә... Камилгә әбисе элек тә дин турында, дөрес, бәхетле яшәү нинди булырга тиешлеге турында сөйли иде. Камил элек, нигәдер, моңа игътибар итмәде, чөнки алар дин тотмыйча да бик бәхетле яшиләр кебек тоела иде аңа. Әтисе әйбәт, әнисе әйбәт, Камил дә әйбәт малай, беркайчан, беркемгә начарлык эшләмәде... һәм шулай әйбәт кенә, әйбәт кешеләр булып яшәп ятканда, аларның гаиләсенә менә шундый бәхетсезлек ишелеп төште. Кем уйлаган — аның укытучы әтисе, авылда иң акыллы, иң укымышлы кеше эчә башлар дип?! Улына кул күтәрер, аны көчек кебек кыйнап ташлар дип кем уйлаган? Шул өрлек кебек таза, көчле ир-ат бер төндә саргаеп, сыгылып төшәр, бөгәрләнеп килер дип кем уйлаган? Әгәр ул шушы авыруыннан үлеп китсә? Камил үзен гомер кичерә алмаячак бит, әтисенә күз яшьләре белән рәнҗегәне өчен... — Әби, әтинең авырып китүе миннән түгелме икән? Терелерме икән ул? — Ә син Алладан сора, балам... Күңел рәнҗеше ул бик куркыныч нәрсә. Ул ук кебек барып кына кадала —ата-анага да, балага да, чит кешеләргә дә. Шуңа күрә авырлыклар килгәндә дә сабыр булу кирәк, улым, сак булу кирәк... Инде шундый хәл килеп чыккан икән, атаңның терелүен сорап, Аллаһка ялвар... Син —бала кеше, әле күңелең саф, чиста, синең догаларга пәрдә юк, Аллаһка барып ирешер, иншаллаһ! Үзең дә тынычланырсың, җаныңны болай битәрләмәссең. Әле Аллаһның зур сынаулары сезнең өчен алда булырга мөмкин, балам. Бигрәкләр дә берегездә бер дога-намаз юк бит... Кем-кем, сез иманлы булырга тиеш тә бит. Алла сакласын инде үзегезне... Камилгә куркыныч булып китте. Тагы нинди сынаулар турында әйтә әбисе? Нигә тавышы шундый хәвефле, боек аның? Әтисе аракыдан да дәваланырга дип китте бит, эчмәячәк ул хәзер, эчмәячәк, менә күрерсез! — Әти хәзер эчмәячәк, әби! Ул бит аракыдан дәваланырга дип китте! Эчсә... үлә бит ул, әнә төнлә ничек каты авырды! Аннан... әнидән дә курка әле ул, әни, аерылып китәбез, диде аңа. Әти үзе генә калудан бик курка... аннан бетә бит ул... — Кеше бәндәдән түгел, Аллаһтан курыкса гына хәрамнан тыелачак, улым. Үлемнән курку, авырудан курку, кешедән курку вакытлы гына булырга мөмкин. Аллаһтан курку кирәк, Аның каргышыннан, ачуыннан курку кирәк, һәм Ул әйткәнчә яшәү кирәк. Тормышта хәрам бик күп, Аллаһ кушканча яшәү юк... Бөтен авыл эчә бит, әле дә җир йотмый әле барыбызны да... Камил әбисенең сүзләреннән шуны аңлады — димәк, әтисе тагы эчә башларга мөмкин?! Дәвалану, курку да вакытлы гына булырга мөмкин! Ул чагында Камилгә дә, әнисенә дә егылып үләргә генә кала. Алар аны берничек тә тыя алмаячаклар... Яки әтисе үзе тәгәрәп үлә, башка авыл ирләре кебек. Ничек коткарырга соң аны алай булгач? Әбисе — дингә килеп, Аллаһ кушканча яшәп, ди. Димәк, бу аракы афәтеннән исән калу өчен, барысына да намаз укып, Аллаһтан сорарга кирәк икән. Әтисенә дә, әнисенә дә, Камилгә дә... Алар икесе дә укытучы кешеләр бит, авылда укытучылар берсе дә намаз укымый, намазны карт әби-бабайлар гына укый бит аны. Сәлимхан да бик дәртләнеп мәчет салдырган иде, әмма анда йөрүче юк, гел бикле тора. Алар авылында хәзер гаеткә йөрергә дә кеше юк, элек Сәлимханның әтисе Гәрәйхан бабай ирләрне җыеп, гает укыта иде, ул үлгәч, беркем калмады. Камил үз әтисен намаз укый, мәчеткә йөри торган итеп күз алдына да китерә алмый, була торган хәл түгел шул бу. Әнисе дә укымас, аның башы мәктәп белән өйдән чыкмый, менә хәзер әтисе кайгысы да килеп өстәлде... Әле өй салып чыгасылары бар, тормышны җигелеп алып барасы... Әбиләре кебек намаз гына укып утырсаң, бу тормышны кем алып барыр соң? — Нишләргә соң, әби? — диде ул, чын күңелдән борчылып.— Алар намаз укымаячак инде... Үзең беләсең, мәктәп, өй эшләре... Намаз укымыйча гына бәхетле булып булмыймы соң? Бәлки, менә бу дәвалануы ярдәм итәр әле? — Син үзең укы, улым,— диде әбисе, аның шикле уйларына нокта куйгандай.— Үзең Алладан сора. Атаң өчен дә, анаң өчен дә. Синнән күреп, бәлки, алар да шушы юлга басарлар... Ата-анаңның дингә килүенә, бәлки, син сәбәпче булырсың... Бәхетегезгә дә син сәбәпче булырсың. Башка юл юк, улым. Юк. Камилгә уңайсыз булып китте. Әйе шул, нигә ул әти-әнисенең намаз укуын, дингә килүен көтеп торырга тиеш соң? Әгәр аларның бәхете, әтисенең эчмәве намаз укудан тора икән, Камил үзе укыячак ул намазны! Алладан да үзе сораячак — әтисенең эчмәвен сораячак, елый-елый сораячак... Ярдәм генә итсен, Камил барысын да эшләячәк! Барысын да үтәячәк... Шушы өч-дүрт көн эчендә әбисе аңа намаз догаларын өйрәтте, намаз тәртибен күрсәтте, ислам дине турында бик күп нәрсәләр сөйләде. Әбисенең шулхәтле күп белүенә Камил шаккатты. Ул хәтта Алыплар турында да белә булып чыкты! Әмма әбисенең белгәне истәлекләр белән генә бәйле түгел иде, ул бу хакта ислам диненә бәйләп аңлатты. — Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә беренче кеше Адәм галәйһиссәламнең буе — 60 терсәк, иңе — 7 терсәк, диелгән. Ягъни ул буйга — 30 метр, иңгә — 3 метр тирәсе зурлыкта булган. Икенче бер хәдистә, җәннәткә керүче мөселманнар да атабыз Адәм кыяфәтендә — 60 терсәк озынлыкта булырлар, диелгән. Беренче кешеләрнең гаять зур, көчле, гайрәтле булулары турында Коръәндә дә аятьләр күп. Әмма Аллаһы Тәгалә ул зур кешеләрне юк иткән, Алыплар урынына вак бәндәләр килгән, бүгенге кешеләр яши башлаган... — Ә ни өчен Аллаһ аларны юк иткән соң? — дип сорады Камил, бу хәбәрдән бик тетрәнеп. — Беренче кешеләр — алар атабыз Адәм белән анабыз һава — җәннәтттән куылган кешеләр, ягъни гөнаһлары өчен, күктән сөрелгәннәр... Алар Аллаһы Тәгаләне дә, җәннәтне дә күргән булганнар, әмма, иблис коткысына бирелеп, Аллаһның әмерен бозганнар. Шуның өчен өчесе дә җиргә сөрелгән. Беренче кешеләр бу хәлгә бик үкенгәннәр, бик елаганнар, җәннәтне бик сагынганнар, үлгәч булса да шунда яңадан кайту өчен, җир йөзендә бик тәртипле тормыш алып барырга тырышканнар. Әмма иблис тә тик тормаган, ул гел кешеләрне аздырырга, Аллаһка каршы котыртырга тырышкан. Тора-бара кешеләр Аллаһны онытканнар, бик начар, азгын тормыш белән теләсә ничек яши башлаганнар. Шуннан соң Аллаһ аларны юк итәргә уйлаган, җир өстенә Туфан суын җибәргән. Аллаһ бары тик үзенә буйсынган Нух пәйгамбәрне һәм аның нәселен генә саклап калган. Әле алар да ул вакытта зур гәүдәле булганнар. Туфан суыннан соң җирдә яшәү бик авырлашкан, азык-төлек бик нык кимегән, мал-туарлар кырылып беткән булган. Зур кешеләргә үз-үзләрен туйдыру авырлашканнан-авырлаша барган, һәм еллар, гасырлар үтү белән, алар кечерәйгәннәнкечерәя барганнар, Алыплар саны бик сирәкләнгән һәм тора-бара бөтенләй беткән. Әле моннан мең ел элек кенә безнең Идел буйларында берничә зур гәүдәле кеше булуы турында хикәятләр бар. Менә шул Алыпларның соңгылары булган инде алар, улым... Камилнең болар турында беренче тапкыр ишетүе иде. Юк, Гәрәйхан бабай да шуңа охшаганрак нәрсәләр сөйләгән иде бугай, әмма Камил ул чакта әле кечкенә иде, аңлап бетмәгән. Ә әтисе нигәдер Алыплар тарихын дин белән бәйләп өйрәнмәде, халык истәлекләренә генә таянып эш итте. Югыйсә дин дә, халык та бер үк нәрсәне сөйләгән бит — дөньяның беренче кешеләре Алыплар булган, дип әйткән. Ә бу якларга ничек килеп эләкте икән соң ул зур кешеләр? — Биредә дә шул Алыплар яшәдеме икән, әби? Алар монда ничек килеп эләкте икән соң? — Мин тарих буенча боларын ук аңлата алмыйм инде, улым. Мин дин буенча гына сөйли алам. Тарихны әтиең күбрәк белә инде. Ул нәрсә ди соң? — Болар берсе дә тарих китапларында юк бит! Әти моны үзлегеннән генә өйрәнә. Күбрәк халык сөйләгәннәргә таяна, истәлекләрдән, риваятьләрдән, борынгы әдәбияттан эзли болар турында... Аннан авылларда сорашып йөрдек инде... — Хәтерлим, миннән дә сораган иде. Бик күп гомерләр үткән шул инде ул чорлардан соң. Күп нәрсәләр онытылган. Менә шул тау атамалары да берничә истәлек кенә сакланып калган беренче кешеләр турында. Халык бу тауларга, авылларга Алыпларның исемен биргән икән, димәк, ул аларны белгән, хәтерендә саклаган. — Әби, аларның монда да яшәүләре дөрес бит инде, әйеме? — Камилнең бик тә әбисеннән "Әйе" дигән сүзне ишетәсе килә иде. Әмма әбисе өздереп җавап бирергә ашыкмады. — Алла белә, улым,— диде ул уйчанланып.— Син яшь кеше, динне, Коръәнне өйрән, анда бар нәрсәгә дә җавап бар. Болай, Аллаһ язган тарихны әйләнеп үтеп, син үзең дә, атаң да ялгыш юлга кереп китәргә мөмкинсез. Дөнья шуңа күрә бик күп сорауларга җавап таба алмый инде, күп нәрсәләрне хәл итә алмый, чөнки җавапны Аллаһ китабыннан эзләмиләр. Син әле яшь, динне дә бел, фәнне дә өйрән. Менә шунда бөтен сорауларыңа да дөрес җавап табарсың. Әбисенең шушы сөйләгәннәреннән соң, Камилнең күңеле генә түгел, кечкенә өй эчләре дә киңәеп, яктырып киткән кебек булды. Күз алдыннан ниндидер соры пәрдә шуып төшеп, күңеле, тәне һәм җаны нур белән тулган кебек булды. Ул көнне Камил, гомерендә беренче тапкыр, әбисе белән бергә намаз укыды. Ул чын күңеленнән Алладан әтисен эчүдән туктатуын сорады, аңа рәнҗегәне өчен кичерүен сорады, гаиләләренә бәхет сорады. Тормышларының тагы яхшырасына, әтисенең тереләсенә ул чын күңелдән ышана иде, әмма моның өчен аларга нинди тәмуг газаплары аша үтәргә туры киләсен ул әле белми иде. Аларның барысы өчен дә әле бу хәлләр зур сынауларның бары тик башы гына иде... Ни гаҗәп, өч-дүрт көннән әтисе белән әнисе, кояш кебек елмаеп, Казаннан кайтып керделәр! Камилнең әтисе дәваланган иде! Камилнең әтисе эчми башлаган иде! Камилнең әтисе элеккеге хәленә килгән иде. Аларның өйләренә яңадан бәхет керде, шатлык кайтты, алар тагы елмая, бер-берләренең күзләренә карый ала башладылар. Әмма Камилнең күңелендә барыбер бер шырпы, җәрәхәт калды, һәм шик калды. Чөнки әтисе, дин, намаз турында ишетсә, бары тик кычкырып көлә генә иде. — Медицина яшәсен, улым! — диде ул, Камил кыяр-кыймас кына дин турында сүз башлагач.— Минем терелеп кайтуымда диннең бер катнашы да юк, врачларга рәхмәт. Син дә алай мавыкма дин белән, сиңа иртә әле. Әбиең әйтер ул, карчык кешегә инде намазлыкта гына утырырга. Ә син нишләрсең ул намазың белән, әйтик, мәктәптә, дәрес вакытларына туры килгәндә? Сине бит адәм атагына күтәрәчәкләр, көлдермә үзеңнән. Менә бабай булгач, бәлки, мин дә укырмын әле, әби булгач, әниең дә укыр. Вакыты җиткәч, син дә укырсың. Ә хәзер яшәп калырга кирәк. Аның бу сүзләре Камилне дә уйга салды. Әтисе дә хаклы иде кебек, чыннан да, берүзе ничек мәктәптә намаз укып йөрсен инде ул? Аннан бөтенесе көләчәк бит. Бәлки, әбисе белән укыган шушы намазлары инде җитәр, Аллаһ аларның гаиләсенә башка җәза бирмәс? Алай дисәң, әнә бит әнисенең күзләрендә дә һаман хәвеф бетмәгән, ул әтиләренең һәр хәрәкәтен күзәтә, кая барса да, артыннан калмый, ияреп китә... Чөнки алар авылыннан инде ничә кеше дәваланып кайтып, тагы эчә башладылар. Шуңа күрә әнисе дә ышанып бетми. Юк, аларның тормышына бәхет әле бөтенләе белән кайтмаган икән шул, тынычлык та — нигәдер шомлы, ясалма тынычлык. Арада киеренкелек, ышанып бетмәү, шик, күзәтүләр. Гел беркөнне нәрсәдер шартлар, җимерелеп төшәр кебек. Алар өчесе дә, бер-берләренә әйтмичә, шушы көнне, шул сәбәпне көтәләр иде... Аларның куркулары юкка булмаган икән — инде берничә көннән укулар башлана дип торганда, Камилнең әтисе тагы эчә башлады. Сәбәп табылды. Сәбәп зур, авыл өчен фаҗигагә тиң иде — моңсу август көннәренең берсендә, беркемгә бернәрсә әйтмичә, кисәтмичә, болынны сөреп ташладылар. Ул көнне авылга очсыз бәягә ящигы-ящигы белән аракы кайтты, күп кешеләргә бурычка, бушка да таратканнар, диделәр. Юк, әтисе борылып та карамады ул аракы ягына, нәрсәгә болай эчерәләр икән халыкны, дип, кибет тирәсенә белешеп кайтырга гына китте. Аннан ул ярсып, бөтен гәүдәсе белән калтыранып, дулап кайтып керде. — Болынны сөреп яталар икән бит! — дип кычкырды ул, ишегалдына керә-керешкә.— Миңа Сәлимхан сүз биргән иде бит, кагылмыйбыз, торсын, дигән иде! Ике башыннан ике трактор керткәннәр! Нишләргә, кая барып карарга соң? Ул зур йодрыклары белән, чарасызланып, капка баганасын төя иде. Камил белән әнисе, куркып, аны күзәттеләр. Аннан әтисе, ухылдап, утын пүләненә килеп утырды, башын артка ташлап, озак кына болын ягына карап торды. Ул яктан тонык кына трактор гөрелтесе ишетелә иде, әйтерсең лә авылга дошман танклары якынлаша... Алар болынны гына түгел, авылны да таптап-изәргә, сытарга дип киләләр кебек иде... — Катнашма, Җиһангир, монда син берни эшли алмыйсың...— Камилнең әнисе аны шулай юатырга, тынычландырырга тырышты.— Бу эш әллә кайчан хәл ителгән булган инде. Болынны сөрергә районнан кәгазьләре бар икән. Сәлимхан үзе кайтмаган, кешеләрен генә җибәргән. Аларны туктатырлык закон да, көч тә юк монда. Син дә катнашма, безгә хәзер үз тормышыбызны көйләргә кирәк. Ул Сәлимханнар белән бәйләнсәң, тагы харап булуың бар. Бармадың түгел, бардың, сөйләштең, ә аның әнә үз максаты булган. Болынны да, безнең тормышны да харап итү. Үз тормышыбызны булса да саклап калыйк, болын бездән тормый инде. Авылда бер син генә түгел, катнашма... Әтисе боларны үзе дә белә иде. Хәер, бу хакта авыл халкы да белә, бу эшләрнең артында Сәлимхан торганны чамалыйлар иде. Авыл халкы кызык бит ул — үзләре шуны сөйлиләр, гаеп итәләр, үзләре астан гына Сәлимханның бүләкләрен алалар, аракысын эчәләр, шул ук вакытта болын болын булып калыр, берни булмас, дип тә өмет итәләр... Кемдер читтән килеп көрәшергә, язарга, бу җирләрне яңадан үзләренә алып бирергә тиеш аларның. Сәлимханнар командалары белән Изгеләр чишмәсенә кайтып, эчү оештырып яталар — сүз әйтүче юк, шунда калган бер-ике шешәгә алданып яшиләр. Пәйгамбәрләр күмелгән Алыплар тавын сатып алырга, актарып ташларга җыеналар — дәшүче, каршы чыгучы юк. Инде көпә-көндез, бөтен авыл күз алдында меңъеллык болынны сөреп яталар — халык болынга түгел, очсызлы аракыны ташып калырга кибеткә йөгерә! Нәрсә соң бу, нинди халык, нинди тормыш бу?! Ул арада трактор гөрелтесе бакча башына ук якынлашты, аның дулавыннан, улавыннан Камилләрнең иске өйләре калтырап, селкенә үк башлады. Бәрәңге бакчасы аша ишегалдына әче төтен, ягулык исе бәреп керде, теге башта нәрсәнеңдер чытырдаганы, ауганы ишетелде. — Әллә бакчага ук керә инде бу явызлар?! — дип, Камилнең әнисе шул якка таба йөгерде. Камил белән әтисе дә аңа иярделәр. Трактор, чыннан да, арты белән бакча киртәсен җимергән, шул тирәдәге бәрәңгеләрне дә сытып, изеп бетергән иде. Әмма тракторчының моңа әллә ни исе китмәде, ахры, ул бакча киртәсенең калган өлешләрен дә таптатып борылды да тимер күкрәге белән тагы болын өстенә кереп китте. Бакча, болын бергә буталып, әле генә ямь-яшел булган дөньядан кара җир генә актарылып калды. Моны карап торырга авыр иде, моңа түзеп торырга мөмкин түгел иде. Камилнең әтисенә дә әллә нәрсә булды, ул, йөгереп килгән уңайга, тракторчыны җиргә өстерәп төшерде, шул арада алар якалашып, сугыша да башладылар, трактор гүләвен дә уздырып, яман үкерешеп, бер-берләрен тәпәләргә тотындылар. Тракторчы бу авылныкы түгел иде, ул Камилләрне, Камилләр аны танымады. Ул арада болынның тау ягыннан икенче трактор да күренде, ул да үз артыннан кара җир калдырып, бөтен дөньяны тигезләп килә иде. Аннан әрәмә ягыннан — өченче, Мишә буеннан дүртенче трактор күренде, аларның барысы да болын өстенә ябырылган иде, бу дөньяның хуҗасы да — алар иде... Теге трактордагылар килеп, Камилнең әтисен иптәшләре өстеннән кубарып аттылар. Күлмәк җиңнәре умырылып төшкән, битен-йөзен балчык катыш кан баскан әтисе әле аларның дүртесенә каршы да сугышып, ыргылып карады, әмма теге чит кешеләр аны, дүрт яктан дүртесе каерып алып, бите белән кара җиргә батырдылар. "Җир җитмиме сиңа, мә, аша, деревня, тыгыл!", — дип, бер-берсенә типкәләп йөртә башладылар. Камил белән әнисе аларның әле берсенә, әле икенчесенә килеп ябышып, ялварып карадылар, әмма аларны да, ач этне типкән кебек, тибеп кенә җибәрделәр. Аннан, берни булмагандай кулларын сөртеп, тракторларына утырып, яңадан эшләрен дәвам иттеләр. Камилнең әтисе, кара җиргә капланып, берьялгызы ятып калды. Бу хәлләрне күктә кояш күрде, җилләр белде, бу хәлләргә Мишә сулары, Алыплар тавы шаһит булды. Әмма бу хәлләрне авыл халкы күрмәде дә, катнашмады да, белмәде дә. Ул көнне кич әтисе тагы эчеп кайтты. Ул көзне аны мәктәпкә укытырга алмадылар. Ул башта бригадир булып йөреп карады, аннан фермага төште, төрле эштә йөрде. Хәзер инде бер җирдә дә эшләми. Камилнең әнисе аны берничә тапкыр дәваларга да алып барып карады, әмма файдасы булмады, атна-ун көн үтүгә, Камилнең әтисе тагы эчә башлады. Кайда ул намаз, кайда ул дога — өйнең түренә тагы аракы, исерек ата менеп утырды. Бу юлы инде озакка дип менеп утырды. Әбисе теге вакытта: "Әле алда зур сынаулар булмагае" — дигән иде, дөрес әйткән икән. Камил дә, әбисе киткәч, башка намаз укымады шул, әтисе терелгәч, ул инде шул җиткән, дип уйлаган иде. Әллә Камил намаз укымаганга, динне онытканга башландымы икән аларга бу бәлаләр тагы? Аларның хәлләре хәзер элеккегә караганда да авыррак, өметсезрәк бит. Камилнең әнисе тәмам сүнде, бетте, елмаймый, көлми башлады, урамга чыгарга оялды. Узган җәйдә, туганнары җыелып килеп, Камил белән икесен үзләре белән алып китәргә дә уйлаганнар иде. Әнисе үзе теләмәде, Камил дә әтисен берьялгызы калдырып китәргә кызганды. Алар китсә, әтиләре бер ай эчендә эчеп үләчәк иде. — Сезнең һәрберегезнең үз тормышы,— диде әнисе укымышлы туганнарына.— Миңа шулай язгандыр инде. Камилне генә ташламагыз, аның артыннан йөрер атасы юк, үзегез күрәсез. Бала башлы, иманлы, укысын иде, монда калса, аны да шушы исерек тормыш көтеп тора бит. Җиһангирга чыкканда, мин дә аны эчә башлар дип уйламаган идем. Хәзер ни булса да, минем тормыш шушында инде. Китмим. Шулай итеп, алар туганнарга ияреп, шәһәргә дә китмәделәр, Байсуга, әбиләре янына да кайтмадылар. Исерек әтиләре янында, Изгеавылда яшәп калдылар. Алар Изгеавылда яшәп калдылар... Инде теге вакытта сөрелгән болынга да менә ничә еллар чөгендер утырталар, халыкка чөгендер бүлеп биреп җәфалыйлар. Югыйсә инде хәзер колхозлар да юк, диләр, кемгә эшли соң авыл халкы, нигә аларны, коллар кебек мәҗбүриләп, кырга бәйләп эшләтәләр? Кайда Сәлимханның вәгъдә иткән җәннәте, гөрләп эшләп торган шикәр заводлары, авыл башында аэропортлар, шәһәрдәге кебек шәп тормыш? Боларның берсе дә юк. Колхоз да юк, күзгә күренгән хуҗа да юк, дәүләт тә юк — ә уңышны ел саен көз көне килеп җыеп китүчеләр бар. Кая, кемгә китә аның акчасы — беркем белми. Хәер, моның артыннан йөрүче дә юк бит, ир-атлар барысы да диярлек эчә, аларга бер яртылык акча бирсәң, дөньяңны сатып җибәрерләр. Хатын-кызлар йорт алып бара, малтуар артыннан чаба, шул исерекләрнең балаларын үстерә, аларны тота... Кырда да күбрәк бала-чага һәм хатын-кыз. Чөгендер алмас идең, малыңны көтүгә чыгармыйлар, утын-суын бирмиләр, авылда яшәрлегеңне калдырмыйлар... Камилнең әнисенә дә чөгендер җирен мәҗбүри бүлеп бирделәр. Ул — укытучы кеше, алмаса да була иде, әмма районнан аңларлык итеп әйттеләр: "Синең урынга мәктәпкә чират торучылар күп", — диделәр. Әнисе чөгендер өлешен алмаса, аны укытучылыктан чыгарырга мөмкин иделәр. Ә әнисе эшсез калудан бик курка, чөнки аның урынына укытучылыкка бүген әллә ничә кыз чират тора. Әнисе укытмый икән, алар бер тиен акчасыз калачаклар, чөнки әтиләре әллә кайчаннан бирле эшләми инде. Ашарга-эчәргә бакча, абзар малы җитсә дә, әле бит өс-баш та кирәк, Камилгә китапдәфтәр, мәктәп өчен башкасы кирәк. Ул урта мәктәпкә күрше авылга, элек әтисе укыткан мәктәпкә йөри, ә анда балалар бик яхшы киенәләр, акчалылар... Чөгендердә эшләү, бер яктан, әнисенең эш урынын саклап калса, икенче яктан, көзен бераз акчасы да була, йә чөгендерләтә, йә шикәрләтә бирәләр шунда. Менә шуңа күрә Камил җәй буе шушы кырда бил бөгәргә мәҗбүр, чөнки ул чыкмаса, әнисе монда интегергә тиеш булачак, ә ул инде болай да аягында чак басып тора... Әтисе эчә башлаганчы яңа өйгә тотынганнар иде — ул ярты юлда калды, бөтен хуҗалык, мал-туар әнисе өстендә. Ничек чөгендергә дә чыксын инде ул, болай да, вакыты булган саен, Камил янына йөгереп килеп җитә. Ә Камил аны кире куа, үзем өлгерәм, үзем эшлим, ди, бу минем өчен чүп кенә, ди. Үзенә бик-бик авыр, күңелсез булуын әнисенә күрсәтәсе килми. Ә авырлыкка бик авыр Камилгә... Бу — эш авырлык кына түгел, җан авыртуы, җан елавы да, ахры. Кая аның бакча башларыннан башланып киткән чәчәкле болыны, кая аның җиләкле, шомыртлы әрәмәсе?! Нигә бөтен авылны кара җир чорнап алган соң, нигә чәчәк түгел, чөгендер үсә бу урында? Авыл кешесенең, авыл баласының матурлыкка, бәхеткә дә хакы юкмыни инде? Бүген кояш бигрәк тә рәхимсез кыздыра. Элеккеге вакыт булса, Камил мондый эссе көнгә сөенер генә иде, болын чәчәкләре арасында аунар, әрәмә күләгәсендә рәхәтләнер иде, Мишә суларында йөзә-йөзә уйнар иде... И-и авыл баласы эсседән куркамы — тирә-ягында шулхәтле яшеллек, су булганда... Элек шулай иде. Ә хәзер әнә Изгеләр чишмәсе дә чакка-көчкә агып ята, әрәмә булмагач, Мишә дә кибеп бетә язды. Элек анда Камил батарлык урыннар бар иде, ә хәзер ул Мишәне теләсә кай төшеннән ерып чыга ала — тездән дә булмый. Җитмәсә, яр буенда гел мал-туар җыелып ята, аларга да көтүлекләр, сусыл әрәмә буйлары бетте хәзер, барысы да сөрелгән, чәчелгән, киптерелгән, бетерелгән. Шул Мишә буендагы кыяк үләнне генә чемченеп йөрсәләр инде. Камил бүген бу чөгендердән тәмам арды, туйды. Бите-кулы кара тузанга, тиргә батты, ә кишәрлекнең әле һаман очы-кырые күренми. Чөгендер кырында тагы аның кебек бер-ике бала һәм хатын-кыз интегә. Болар барысы да йә аталары эчә торган, йә үлгән, ятим калган гаиләләр, аларның балалары, тол хатыннары. Хәлле, ир-атлы, башка һөнәрле кеше бу чөгендер эшенә чыкмаска мең төрле сәбәп, җай таба, бер дә булмаса, фәкыйрьләрне яллап эшләтә. Хәзер бөтен дөнья ярлы һәм байларга бүленде бит, шул исәптән авыл да. Камилләр әкренләп фәкыйрьләр рәтенә тәгәри баралар. Хәерче үк түгелләр, әнисе укыта, акча ала бит, әмма бай да түгелләр, чөнки бу акча өс-башка да җитми. Әле ярый, Камилгә әнисенең шәһәрдәге туганнары анысын-монысын җибәргәләп тора, югыйсә аяк киеме генә дә елына әллә ничә төрле кирәк бит — җәйгесе, кышкысы... Камил дә хәзер акчаның санын белә инде, үзләрен алда нинди тормыш көткәнен дә белә, кырда эшләп булса да, авызын ачып торган хәерчелекне җиңәргә, аның базына төшмәскә тырыша. Камилгә хәзер әтисе өчен дә эшләргә кирәк бит, чөнки ул гаиләдә эшкә ярарлык бердәнбер ир-ат. Шуңа күрә ул, яратмаса да, җәй буе шушы чөгендер кырында бил бөгә, таңнан төнгә хәтле эшли дә эшли, эшли дә эшли... Ә кайвакыт барыбер һәммәсен ташлап, якында гына чакырып, ымсындырып торган Алыплар тавына йөгереп менеп китәсе килә аның! Элеккечә, әтисе белән... Юк, әтисе белән түгел, теге Казан кызы Камилә белән менәр иде Камил ул тауга... Аны Камилнең яңадан бер тапкыр да күргәне булмады. Вертолет тавышы ишетелгән саен, урамга йөгереп чыкты, кызның әтисе кайтканны еш күрде, әмма үзен башкача күрмәде. Ә әтисеннән сорарга нигәдер оялды. Авылда бер тапкыр сөйләгәннәрен генә ишетте: "Сәлимханның хатыны һаман сала икән, шуңа күрә Сәлимхан кызын да, аны да авылга кайтармый икән", — дип. Ә алай да ул кызны бик кызгана Камил... һәм бик күрәсе килә... Инде онытылып барган, хатирәләре кара туфракка күмелә барган Алыплар тавы турында сөйлисе килә аның ул кызга. Ә тагы кемгә сөйләсен Камил ул турыда? Әтисенә хәзер ул Алыплар кирәкми инде, әнисендә алар кайгысы түгел, әбисе исә һаман намаз укырга куша. "Бөтен кайгы-хәсрәтләрегез динсез яшәгәннән", — ди. Бәлки, әбисе хаклыдыр да... Әмма дин ябышмый, керми хәзер аларга — авылларына да, гаиләләренә дә, күңелләренә дә. Дин дә ул бергә-бергә тотканда гына мәгънәле, файдалыдыр. Ә болай... Бөтен авыл эчеп ята... Үз өйләрендә аракы да күз яше, күз яше дә аракы. Шулар арасында ничек берүзең әүлия булып, суфиланып йөрисең? Камилнең әти-әнисен вәгазьләрлек түгел, үзен җиңәрлек тә көче юк бит әле. Аның бөтен көчен, бөтен дәртен, вакытын менә шушы чөгендер кыры суырып ала, авыл тормышы үз сазлыгына өстери аны хәзер... Ул бит хәзер атасыз бала өммәтендә, ятим бала хәлендә... Их, әтисе эчмәсә, бу дөньяда Камилдән дә бәхетле бала булмас иде! Әтисе аны Казанга, музейларга алып барам, Казан Кремлен, бөтен татар тарихын күрсәтәм, дигән иде. Аннан алар Болгарга, Биләргә барырга, тарихи урыннарны күрергә хыялланганнар иде. Әтисе хәтта Төркиягә дә алып барам дигән иде әле Камилне, хан бакчаларын, хан сарайларын күрсәтәм, дигән иде. Ә хәзер Камилнең артык бер китап сатып алырга да акчасы юк, кая анда Казан, кая анда Төркия... И, нигә эчәсең соң син, әти?! Бармы соң син, әти?! Мунча өйалдында көне-төне эчеп, аунап яткан кешене бар дип әйтеп буламы соң, әти дип әйтеп буламы?! Камилнең күзләренә яшь бәреп чыкты. Ул тир белән бергә кушылып, аның тузанлы битләре буйлап тәгәрәде. Әбисе әйткән сабырлыгы да, әйбәтлеге дә бетеп бара Камилнең. Аның әйбәт буласы килми! Аның бәхетле буласы килә! Элеккеге кебек! Юк икән, Камил дә алар кебек булачак. Әтисе кебек, башкалар кебек. Чөнки аңа бу дөньяда яшәүнең бер кызыгы да юк — шушы чөгендер кыры да, исерек ата, чөгендер кыры да, исерек ата... Камилнең бу дөньяда хыялы, өмете калмады. Бала чагы бетте. Ә алда үзен, авылны басып киткән шомлы тормыштан курка Камил, авыл ирләренең дә шул тормышны җиңә алмаганга күрә эчкәннәрен белә инде ул. Әтисе дә шуңа эчә — гаделсезлекне җиңә алмаганга. Сәлимханнарны җиңә алмаганга. Үз-үзен җиңә алмаганга. Камил дә җиңә алмаячак бит бу тормышны. Тормыш үзе менә хәзердән үк Камил дигән малайны җиңеп, кара җиргә борыны белән төртте, синдәйләрнең урыны шунда, диде. Ә Камил күкләр турында хыялланган иде бит, Алыплар белән хыялланган иде, тарих язам, дип җилкенгән иде... Баш түбәсендә шаркылдап көлгән утлы кояштан качарга теләгәндәй, малай йөзе белән кара буразнага капланды. Ул кинәт кенә үзенең бик нык арыганлыгын аңлады. Ул инде иртәдән бирле шушы кырда бит, көндез ашарга гына кайтып килде дә, тиз-тиз капкалап, исерек әтисен күрмәс өчен, тагы чөгендер кырына йөгерде. Бүген ул бу кишәрлекләрне бетерергә уйлаган иде, әмма көче җитмәде, буразнага сузылып ятты. Әле кояш баерга шактый ерак, бераз гына хәл алсын да, эшләсә — эшләр, эшләмәсә кайтып китәр. Әмма Камилнең өйгә кайтасы да килми иде, анда гел бер шул хәл инде — әтисе акча сорый, әнисе бирми. Аннан талаш, сүз китә. Юк, Камилнең анда кайтасы килми, кичкә кадәр ул шушы кырда булыр, өйгә дә әтисе йокыга киткәч кенә кайтыр. Камил җылы җиргә җайлап, бөгәрләнебрәк ятты. Әнә каршысында Алыплар тавының түбәсе күренә, аксыл рәшә аша ул селкенеп, дерелдәп тора кебек тоела. Юк, чынлап та селкенә түгелме соң ул тау?! Малай гаҗәпләнеп торып ук утырды, күзләрен шар итеп ачып, тауга текәлде — тау селкенеп тора һәм урталай ярылган иде! Әйе, әйе, Алыплар тавы икегә ярылып, ачылып ята иде! Камил үз күзләренә үзе ышанмады, әллә саташаммы икән, дип, беләген чеметеп карады. Тоткан урыны кызарып чыкты, авыртуы бөтен тәнгә таралды. Юк, саташмый да, йокламый да Камил, ә менә күзенә бер тау ике булып күренә! Ике булып та түгел, әнә бит Алыплар тавында ишек кебек нәрсә ачылган, ул ишектән бөтен тирә-юньгә көмешсыман нур тарала... Бу күренеш шулхәтле тетрәндергеч һәм дәһшәтле иде ки, малай тын алырга да курка башлады. Ул, бу хәлне башкалар да күрәме икән, дип, тирә-ягына карады, әмма кырда аннан башка беркем дә калмаган иде. "Юк, мондый хәл булмас, күземә генә күренәдер", — дип, малай тагы тауга карады һәм телсез калды — аннан тау биеклеге зур кешеләр чыгып килә иде... Куркуыннан малай буразнага сеңде, әмма таудай кешеләрнең әкрен генә бу якка килүләрен ул барыбер сизде, чөнки аларның аяк атлауларыннан җир селкенеп, тетрәп тора иде. "Болар бит — әти сөйләгән Алыплар!" Малайның куркуын көчле кызыксыну җиңде, төш булса да, өн булса да аңа инде барыбер иде — чөнки ул үзенең хыялын — Алыпларны күрде! Мондый вакытта куркып качып ятып буламы соң?! Ул торып утырып, Алыпларны күзәтә башлады. Аларның буйлары шундый озын иде, Камил аны нәрсә белән чагыштырырга да белмәде. Әйтик, Казанда, әнисенең туганнары яшәгән тугыз катлы йорт биеклегендә иде ул Алыплар... Яки Иомгалак урманындагы иң биек наратлар кебек... Әмма бөтенесе дә бертигез түгел, араларында бераз тәбәнәкләре дә бар. "Әллә алары балаларымы икән?" дип уйлады Камил, зур гәүдәле кешеләрдән күзен алмыйча. Кая шулай ашыкмый гына баралар икән соң алар, әнә Камил турына да килеп җитәләр бит инде. Әгәр таптап китсәләр?! Башлары күккә тигән бу пәһлеваннарга җирдә яткан Камил бер бөҗәк булып кына күренәдер бит инде! Сыталар да китәләр, хәтта сизмәячәкләр дә. Фил аягы астында калган кырмыска кебек... Бу хәлне күз алдына китереп, Камилнең коты очты. Нишләп утыра соң әле ул монда, миңгерәйгән чебеш кебек? Таптап китәчәкләр бит аны бу Алыплар хәзер! Мишә буена төшеп качарга кирәк хәзер үк, яр астына кереп посарга кирәк. Шул уй белән, малай урыныннан сикереп торды, Алыпларның бүрәнәдәй аяк араларыннан, кыр аша Мишә буена атылды. Әмма ул су буена төшеп җитә алмады, кемдер кинәт аны җирдән аерып алды да әллә кая өскә алып менеп китте. Кинәт күтәрелүдән, куркудан малайның тыны кысылды, башы әйләнде, күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлады. Ул чытырдатып күзләрен йомды һәм бөгәрләнеп, сеңеп калды... — Әни, кара әле, мин бер корт таптым, ул җирне ертып йөри иде...— диде шунда күк күкрәгән кебек бер тавыш. Бу тавыш шулхәтле якында һәм көчле иде, Камилнең колаклары тонып, ул берни ишетмичә торды. "Әллә мин инде күктә — теге дөньядамы икән,— дип уйлады ул, тәмам миңгерәеп.— Әллә мин инде үлдемме икән? Әллә минем белән фәрештәләр сөйләшәме икән? Фәрештәләрнең канатлары була, диләр, болар кешеләр бит... Әллә болар өрәкләрме икән? Әллә мин төш күрәмме икән? Төш, әлбәттә, төш, өндә мондый хәл буламыни, җүләр!" Малай шатлыгыннан кычкырып җибәрде. Әлбәттә, төш! Чөгендер кырында арып йокыга киткән дә хәзер уяна алмыйча интегә. Камил белән элек тә шулай булганы бар. Ул төшендә әллә нәрсәләр күрә. Менә бу юлы Алыплар белән саташып ята... Күп уйласаң, шулай була икән ул. Менә хәзер Камил сикереп торыр да, бу куркыныч, кызык төштән җилләр исәр! Шулай дәртләнеп, малай яткан урыныннан сикереп торды, һәм чак кына аска очмады! Ул җирдә түгел, җир белән күк арасында эленеп тора иде... Аста, әнә шактый түбәндә, Мишә елгасы агып ята. Чөгендер кыры да моннан бик еракта булып күренә. Аның каравы Алыплар тавы бик якынайган, кулыңны сузсаң, түбәсенә тияр кебек. Ә тирә-юньдә әнә багана кебек озын кешеләр. Тукта, ул Алып баласының уч төбендә түгелме соң? Бер-бер бармагы Камилнең гәүдәсе кадәр бит моның! Үзе кытыршы, чөгендер буразнасы кебек, тирән-тирән сызыклар белән тулган. Кысып кына тотмаса ярар иде, бүрәнәдәй бармакларын кысса, бетте Камил... Ул тәнендә сөякләре чытырдаганны сизгән кебек булды, куркуыннан Алып баласының әле бер бармагына, әле икенчесенә үрмәләп карады. Үзе аска төшеп китүдән дә курыкты, анда барып төшсә, Камил чәлпәрәмә киләчәк иде. Ул үзенчә нәрсәдер кычкырынып та карады, мин бәләкәй кеше, миңа тимәгез, җиргә төшерегез, диде, ахры. Әмма аның черки безелдәгән кебек көчсез тавышын ишетүче булмады. Алыпның уч төбе буйлап чабулап арыгач, ул капланып, тынып калды, ни буласын көтә башлады. — Әти, әти, дим, бу корт безгә охшаган бит! Бу — уенчык кеше бит! Кырмыска кеше! Ул минеке булачак! Алып баласы Камилне йөзенә якын ук китерде. Камил аның су тулы чиләк кебек зур күзләрендә үзенең чагылышын, сурәтен күрде. Әнә ул Алып баласының уч төбенә бөгәрләнеп яткан, чынлап та, ул кеп-кечкенә, кырмыска кадәр генә булып күренә икән. Юк, кырмыскадан зуррак, бәләкәй курчак кебек кенә икән шул ул бу Алыплар янында. Ә алар әнә, су эчәргә барган филләр кебек, салмак кына атлап, елга буйлап киләләр. Аларның башлары болытлар арасына кереп киткән, аяклары чөгендер кырына сытып кергән. Юк, кермәгән, алар артыннан бернинди дә эз калмый икән бит, әйтерсең лә җир өстеннән йөзеп баралар! Кара, аларның күләгәләре дә юк икән бит! Үзләре бар, ә күләгәләре юк! Менә хикмәт! Бу хәлләрне сөйләсәң, беркем ышанмаячак инде! "Җиһангирның малае ычкынган", — диячәкләр. Бу хәлләргә әле Камил үзе дә ышанып бетми, әмма төш түгел икәнен аңлады инде ул. Төш шундый буламыни, җүләр! Өн бу, өн, өнендә күрә Камил Алыпларны, менә үз күзләре белән күрә, берсенең хәтта кулына да утырып бара. Әнә аста — Мишә, өстә болытлар, хәтта җил искәне дә сизелә, ул Камилне Алып баласының уч төбеннән этеп төшермәкче була. Моны сизеп, Алып баласы учын бераз кысыбрак тотты, Камил үзен караңгы тау куышында калган кебек хис итә башлады. — Әти! Әни! Мин бу уенчык кешене үзем белән алыйм әле? Ул минеке булсын, мин аны карармын, өйрәтермен... Бу Алып баласы шулай сөйли иде. Кая алып китмәкче була икән ул Камилне? Әллә теге дөньягамы икән? Алыплар юк бит инде алар хәзер. Алар бит инде мең-миллион еллар элек яшәгәннәр. Нәрсәгә өйрәтергә җыена икән ул Камилне? Әллә Камил аларга ияреп китсенме икән? Ул монда барыбер беркемгә дә кирәкми бит, һәркемнең үз кайгысы, үз тормышы. Менә әтисе үкенер аннан соң Камил Алыпларга ияреп китеп барса... Ә әнисе? Ә әбисе? Ә теге күбәләк кыз Камилә? Юк, Камилгә бу Алыплар белән ияреп китәргә ярамый, ул китсә, аны эзләячәкләр, сагыначаклар, елаячаклар. Ничек шуны аңлатырга бу Алып баласына? Ул арада тагы күк күкрәгән авазлар ишетелде, әйтерсең лә җирләр селкенде, таулар ишелеп төште. Бу тавыштан бераз вакыт саңгырауланып торганнан соң, Камил аның Алыплар сөйләшүе икәнен аңлап алды. — Җибәр син аны, улым, бездән соң яшәячәк кешеләр алар,— диде Алып батыр, тавышы белән тагы күкләр күкрәтеп, җирләр тетрәтеп.— Алар менә шундый вак булырлар, җирдә казынып гомер итәрләр. Кайдан алсаң, шунда илтеп куй. — Үзем белән алырга ярамыймыни? Мин аны ничек яшәргә өйрәтер идем. Ул бигрәк бәхетсез бит... — Ярамый. Безгә үзебез белән бу дөньядан берни алырга ярамый. Раббының әмере, тәртибе шундый. Бәхетле булырга да ул үзе өйрәнергә тиеш. Без сәбәпче генә була алабыз. Кайдан алдың, шунда илтеп куй син аны. Алып баласы Камилне учына кысты да кызу-кызу атлап китте. Бу караңгы йодрык эчендә Камил үзен караңгы базда утырган кебек хис итте. Әмма ул хәзер инде курыкмый иде, чөнки бу Алыплар аңа тимәячәкләр икән! "Кайдан алдың, шунда илтеп куй, Раббыбызны ачуландырма", — диде бит. Димәк, болар да Аллага ышаналар, Аннан куркалар, Аңа буйсыналар икән бит! Әбисе сөйләгән иде шул, беренче кешеләр Аллаһны, җәннәтне күргән, алар бик күп белә, дигән иде... Их, теге Алып баласы нәрсәгә өйрәтмәкче булды икән аны? Менә дөнья кинәт кенә тагы яктырып китте. Алып баласы учын ачып җибәрде һәм малайны әкрен генә җиргә алып куйды. Бу — шул ук чөгендер кыры, Камилләрнең үз кишәрлеге иде. Алар бераз вакыт бер-берләренә карап тордылар. Камил күреп торды — бу Алып баласының аннан аерыласы килми иде. Камилнең дә аннан аерыласы килмәде — ул үз гомерендә бер тапкыр тере Алып күрде бит, ул инде аңа ияләнеп өлгерде, курыкмый башлады. Их, тагы бер очрашырга иде бу Алып баласы белән, Камил аннан нәрсәләр сорашырга белер иде! Тукта, Камил дә аерылганчы бер сүз әйтеп калсын әле, бәлки, ишетер аны бу Алып малае? — Тагы кил! Тагы кил! — дип кычкырды ул бар көченә, кулларын болгый-болгый. Алып малае, җиргә тезләнгән җиреннән, гаҗәпләнеп аңа карады, әмма берни ишетмәде, ахры, Камилгә таба тагы да иеләрәк төште. — Тагы кил, яме! Тагы кил! Син миңа бик кирәк! — Әллә каты кычкырудан, әллә башка сәбәпле, Камилнең күзләренә яшь бәреп чыкты. Аның бу могҗизадан, бу Алыплардан бер дә аерыласы килми иде. Алып баласы нидер аңлаган кебек булды, аннан Камилне бүрәнәдәй бармаклары белән сак кына эләктерде дә гаять зур колакларына якын китерде. Бу аның: "Колагыма әйт", — дигәнен аңлата иде, ахры. Камил, бу биеклектән тагы башы әйләнсә дә, Алып баласының тау куышыдай колагына кычкырып калырга ашыкты. — Тагы кил, яме! Син миңа бик кирәк! Бик кирәк, ишетәсеңме? Алып баласы аңлады, ахры, ул Камилне әкрен генә җиргә төшерде, аннан, үзенчә пышылдап кына, әмма барыбер гөрелдәп, җавап бирде: — Безгә монда гел килергә ярамый. Без башка дөньяда, башка заманда яшибез. Аллаһтан вакыт җитмичә, сезнең белән очраша алмыйбыз. Без галәм кануннарын үзгәртә алмыйбыз... Димәк, әбисенең әйткәннәре дөрес булып чыкты — болар да бер Аллага буйсыналар икән! Болар да мөселман икән! Димәк, теге дөнья да, җәннәт-җәһәннәм дә — барысы да дөрес икән?! Туктале, болай булгач, Камил үзе турында сорап калсын — ничек бәхетле булырга? Әтисен ничек эчүдән туктатырга? Ул тагы кулларын болгый-болгый кычкырырга тотынды. Аның бу кыланышы, читтән караганда, тиле кешене хәтерләтә иде. Камил моны үзе дә аңлады, әмма кыр тутырып кычкыруын дәвам итте: — Безгә ничек бәхетле булырга? Әтине ничек эчүдән туктатырга? Авыл халкы эчеп үлә бит! Татарлар эчеп бетә бит! Ярдәм итегез безгә!!! — Ул, күккә карап, кыр уртасында шулай дип кычкыра, өзгәләнә иде. Алып баласы тагы аның өстенә иелде. — Сез Аллаһ кушканча яшәмисез, бөтен бәхетсезлегегез шуннан,— диде ул, аяз көнне күк күкрәгән тавышлар белән.— Без — туфанга хәтле яшәгән кешеләр, беренче кешеләр, Аллаһ кушканча яшәргә тырыштык. Әмма соңга таба кешеләр динне оныттылар, җирдә бозыклык артты. Аллаһ аларга каты җәза бирде. Бозык кавемнәрне юк итте. Дингә килмәсәгез, сезне дә шул хәл көтә... — Безгә нишләргә соң, Алып кеше? — Аллаһ кушканча яши башларга. Хәрамнан аерылырга. Барыгызга да намазга басарга. Ярдәмне бары тик Аллаһтан гына сорарга, Аннан гына өмет итәргә. Югыйсә сезне бетү көтә. Сез аягүрә череп үләчәксез. Барыгыз да. Ашыгыгыз, соңгы көнгә ерак калмады... Димәк, әбисенең әйткәннәре дә дөрес булган? Камилләрнең бөтен бәхетсезлеге — динсез яшәүдән икән! Аллаһ кушканча яшәмәсәң, бәхетсез буласың икән. Әбисе дә, Алып кеше дә бер үк сүзләрне сөйлиләр. Аларны тыңлаучы гына юк. Хәтта Камил үзе дә мең төрле сәбәп тапты, динсез генә бәхетле булу юлларын эзләп карады. Юк икән, бу дөньяда үз белдегең белән яшәргә тырышсаң, әйләнәсең дә шул бәхетсезлегеңә килеп чыгасың икән. Димәк, бөтен гаиләләре белән дингә килми торып, Камилләр беркайчан да бәхетле булмаячаклар. Әтисе беркайчан да эчүеннән туктамаячак икән. Моны ничек аңлатырга соң аңа — көне-төне мунча алачыгында эчеп аунап яткан кешегә? Ул арада, күкләрне иңләп, үзәкләрне өзәрлек моңлы, шул ук вакытта көчле-дәртле дә булган бер аваз яңгырады. Ул аваз күкләрне генә түгел, менә бу кара җирне дә, авыл өстен дә, ерак урманнарны, су буйларын да — бөтен дөньяны чорнап алган иде. Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ләә илаһә иллаллаһу! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Тукта, кайда ишеткәне бар соң Камилнең бу авазны? Нигә бикбик таныш кебек тоела ул аңа? Хәтерләде, бу бит — азан тавышы, гает көннәрендә мәчет манарасыннан Гәрәйхан бабай кычкыра иде бит аны! Каян килгән бу азан тавышы чөгендер кырына? Бу тавыш күктән иңә түгелме соң? Әнә бит теге зур кешеләр, саф-саф булып тезелеп, кыр тутырып бастылар. Алар биредә намаз укырга җыеналар түгелме соң? Азан тавышын ишетеп, Алып малае да ашыга башлады. — Хуш, бәләкәй кеше,— диде ул, Камил өстенә иелеп.— Безнең намаз вакытыбыз җитте. Без мең еллар буе биредә намаз укыдык... Аллаһ безнең рухларыбызга тагы шушы бәхетне бирде. Бу, бәлки, безнең җир йөзендә соңгы намазыбыздыр. Безнең сезгә васыятебез бу — Аллаһ кушканча яшәргә ашыгыгыз... Ашыгыгыз!!! Шулай диде дә Алып малае тиз генә үз ишләре янына барып басты. Ул арада азан тавышы да тынды, хәтта җил дә исми башлады, дөнья оеп, тынып калды. Менә Алыплар, төз нарат урманы кебек, саф-саф булып кырга тезелеп бастылар... Камил хәзер генә игътибар итте — бу Алыпларның гәүдәләре әллә ак киемгә чорналган, әллә көмешсыман нурдан тора иде. Ул арада күктән тагы моңлы авазлар иңә башлады, аның сүзләре Камилгә дә таныш иде — бу бит әбисе өйрәткән намаз догалары! Бу бит — Коръән сүрәсе, Коръән аятьләре! Күктән иңгән тавыш артыннан Камил дә дога сүзләрен пышылдап кына кабатлый башлады. Тукта, Камил дә шул Алыплар артына барып бассын, алар белән бергә намаз укысын. Аллаһтан әтисе өчен сорасын, эчүдән туктатуын ялварсын, бәхет сорасын... Әбисе өйрәткәнчә тиз генә җир белән пакьләнеп, Камил Алыплар артына намазга барып басты. Ул да, алар кебек үк, күктән иңгән моңлы авазга оеды, аның артыннан барды, Алыплар белән бергә сәҗдәгә китте, алар белән бергә торып басты. Кара җиргә маңгае тигән саен, Камил Аллаһтан атасын коткаруны сорады, күккә карап та шуны сорады, җиргә капланып та шуны сорады. "Раббым, атамны коткар, Раббым, атама иман бир, Раббым, гаиләбезгә бәхет бир!", — дип, елый-елый ялварды, чын күңеленнән сорады, үксеп-үтенеп ялынды... Ул күккә карап ялварганда, кыйбла ягына карап намаз укыган Алыплар да туктап, тынып калдылар. Аларның җиргә тезләнгән хәлдә оеп утырулары тезелеп киткән тау сыртларын хәтерләтә иде. Камилнең тагы башы әйләнеп китте, әллә бу, чыннан да, таулар гынамы соң? Артык арыганга бу хәлләр Камилнең күз алдына гына киләме? Ул, башын күтәреп, тирә-ягына карады һәм кыр уртасында берьялгызы утыруын күрде. Ә Алыплар кайда соң? Әле генә кырны тутырып намаз укыган Алыплар кайда? Кыр буш, анда көмеш нурларга чорналып, әллә рәшә уйный, әллә кыр өстеннән аксыл томан үтеп бара иде. Камил, әсәрләнеп, шул көмеш рәшә дулкынына текәлде, томан арасыннан таныш гәүдәләрне, Алыпларны эзләп табарга тырышты. Әмма карашы берсен дә аерып ала алмады. Менә көмеш томан, рәшә булып тибрәлеп, Алыплар тавы турына килеп җитте, тау өстендә бераз җыелып торды да, күз алдында эреп, таралып юкка чыкты. Томан таралганда, Камил Алыплар тавының әкрен генә ябылуын күреп алды. Тауда ачылган ишектән, соңгы кеше булып, Алып баласы кереп бара иде. Тау ябылыр алдыннан, Камил ягына карап, нидер әйтте, ахры, ул аваз, күк күкрәгән кебек, Мишә буйларында озак эленеп торды. Соңгы Алып кереп китү белән, тау акрын гына ябылды, элеккеге хәленә кайтты. Камил, тезләнгән хәлдә, тауның бу ягында, бу дөньяда, бу заманда утырып калды... ...Баш очыннан вертолет очып үткән тавышка Камил тәмам аңына килде, әсәрләнеп, урыныннан ук сикереп торды. Нәрсә булды бу? Төш дияр идең, Камил йокламады кебек бит, аның көндез, гомумән, йоклый торган гадәте юк. Аннан, төш шулхәтле төгәл, җете буламыни? Алып малаеның уч төбендәге сызыкларына хәтле ачык хәтерли бит Камил, зур күзләрендә үзенең сурәтенә тикле хәтерли. Ә алар белән бергә намаз уку? Менә шушы урынга тезләнеп намаз уку, нәрсә, ул да төш кенә булдымыни? Сәҗдә киткәндә маңгаена ябышып калган туфракка хәтле коелып бетмәгән бит әле, теләгән теләкләренә хәтле истә... Теләк дигәннән, тукта, ул теге Камилә исемле Казан кызы турында да уйлаган иде бит, аның белән очрашасы килүен әйткән иде. Әнә баш очыннан гына вертолет очып үтте, бу бит аларныкы булырга тиеш! Шул турыда уйлауга, әтисенең эчүе, өйдәге әрепләшүләр дә онытылган кебек булды. Камилнең тәне җиңеләеп китте, аңа, нигәдер, рәхәт, бик рәхәт иде. Бу Алыплар төш булса да, өн булса да, Камилнең җанына тынычлык бирделәр, ниндидер өмет калдырдылар, юл күрсәттеләр кебек... Камилнең яшисе, уйныйсы, кем беләндер сөйләшәсе, бу хәлләр турында кем беләндер уртаклашасы килде. Ул хәзер өйгә кайтыр, әти-әнисенә барысын да сөйләп бирер! Ул бит Алыпларны күрде, алар белән сөйләште, бергә намаз укыды! Алыплар аңа дин буенча яшәүне васыять итеп әйттеләр, бәхет ачкычының шунда икәнен аңлаттылар. Камилнең әти-әнисе дә дин буенча яшәргә, намаз укырга, хәрамнан тыелырга тиешләр. Камил моны аларга, һичшиксез, аңлатачак. Ишетергә, аңларга теләмәсәләр дә, сөйләячәк. Чөнки ул Алып баласына сүз бирде бит. Камил башта Мишәдә юынып чыгарга уйлады. Киемнәрен дә шунда юып киптерер, чиста өс-баш белән өйгә кайтыр, әти-әнисенә шушы хәлләрне сөйләр. Бәлки әле, аның бәхетенә, теге Казан кызы да кайткандыр, аны да бик күрәсе килә Камилнең. Бу вертолет юкка гына очып үтмәде бит инде, димәк, кемдер кайткан Гыйззениса әбиләргә. Камилә авылда вакытта Камил керле өс-баш белән йөри алмый бит инде, ул хәзер бала-чага түгел... Шундый уйлар белән, Камил Мишә буена йөгерде. Мишә хәзер бик сай, Камилнең тезеннән генә иде. Әмма монда бер тирән, чоңгыллы урын бар, Камил шунда чумып, юынып чыгарга булды. Дөрес, ул урын бик куркыныч, анда инде әллә ничә кеше батып үлде. Мишәнең бу турына Алыплар тавыннан агып чыкан чишмәинеш коя, елганың каршы яры монда бик текә, суы чоңгыллы, төпсез... Бәләкәй чагында Камил шунда батып үлә язган иде. Әле дә хәтерли Камил — чумды, аягы төпкә тимәде, су исә бөтереп алып, аны чоңгылга сөйри башлады. Камил әле ул вакытта җүнләп йөзә дә белми иде, батып барганын сизеп, бар көченә тыпырчына, бәргәләнә башлады. Төпсез чоңгыл исә аны һаман үзенә суырды, үзенә тартты. Малай җан ачысы белән соңгы тапкыр ыргылганын хәтерли, шул вакыт ниндидер көч аны яр буена алып бәргән иде. Яр буенда су косып яткан малайга өстән кырыс кына Алыплар тавы карап тора иде... Ул урында соңыннан ике бала батып үлде, элеккеге заманнарда да батып үлүчеләр булган, кайвакыт аларның гәүдәләрен яртышар көн эзләгәннәр... Дилбегә төшереп карап та, бу чоңгылның төбенә төшеп җитә алганнары юк әле... Кемдер әйтә, Алыплар тавыннан бирегә җир асты юлы бар икән, ди. Кемдер, су юлы шулай чоңгыл ясап кергән, ди. Әмма бу чоңгылның төбе булмау белән барысы да килешә һәм биредә су коенмаска тырышалар. Камилнең менә нәкъ шул урында чумып-чумып йөзәсе, бөтен борчылуларын, тормышның бар керен шунда калдырасы килде. Ул бүген бу чоңгылны җиңәргә тиеш иде! Бәлки, бу аның гомерендә беренче чоңгылыдыр, бәлки, алда әле аны моннан да куркынычрак чоңгыллар көтеп торадыр... Әмма Камил шуны яхшы белә хәзер — ул аларның барысын да үзе көрәшеп җиңәргә тиеш. Алыплар да шулай дип әйттеләр бит: "Алар үзләре бәхетле булырга өйрәнергә, көрәшергә тиешләр",—диделәр... Камил дигән малай да бүген төпсез чоңгылны җиңсә, иртәгә төпсез тормышны җиңәргә өйрәнергә тиеш иде. Камил дигән малай, курыкмыйча, чоңгыл уртасына сикерде... Көн тыныч, җилсез булса да, чоңгыл тирәсендә су бөтерелеп, кара-кучкыл булып дулкынланып, уйнаклап тора иде. Камил йөгереп килгән уңайга чоңгылның үзәгенә сикерде һәм шунда ук су төбенә китте. Мондый әрсезлектән чоңгыл ухылдап куйды, аннан малайны бөтереп-айкап алып төпкә суыра башлады... Әмма малай да балык кебек иде, ул су агымы белән чоңгыл тирәли бөтерелеп йөзде, бер аска китте, бер өскә атылды, әмма батмады, үзен караңгы су базыннан йоттырмады. Ул чоңгылдагы суның гаҗәеп салкын булуын, бөтен тәнен куырып алуын сизде. Чоңгылның бөтен хикмәте, мәкере дә менә шунда иде, ахры — андагы су елга суына караганда салкын, боздай салкын иде... Әйтерсең лә Алыплар тавы ягыннан инеш түгел, боз агып килә, шул чоңгылга эләккән кешеләрнең җелекләрен өшетә, аяк-кулларын көзән җыера башлый һәм алар су төбенә китәләр... Боларны аңлагач, Камил дә язмышы белән шаярмаска булды, боздай суга соңгы тапкыр чумып алды да бөке булып өскә атылды. Ә өстә кояш көлә, өстә җылы, өстә тормыш кайнап тора иде. Каршыда исә, алсу рәшә артында, һаман Алыплар тавы басып тора, Алыплар тавы чайкала иде. Мишә буеннан Камил туп-туры авылга йөгерде. Аның тәнендә, җанында ниндидер рәхәтлек, шатлык бар иде, ул үзендә көчдәртнең ургылып торганын тойды. Күпме шатлык, күпме үзгәреш аның тормышында бүген! Кеше, бәлки, ышанмас та, әмма ул Алыпларны күрде, алар белән сөйләште, намаз укыды. Ул кара чоңгылны җиңде, теләсә төбенә төште, теләсә аркылыга йөзде — батмады. Ул үзендәге мескенлекне, өметсезлекне, әтисенең эчүе аркасында туган хәсрәтле уйларны җиңде. Аның әтисе тереләчәк, һичшиксез, тереләчәк! Ул бит моны Аллаһтан сорады! Тик әтисенә ярдәм итәргә кирәк, Камил инде зур малай, ул әтисенә үзе ярдәм итәчәк. Аның күңелендә әле тагы бер нур, яктылык җемелди — бәлки, теге кыз, Камилә кайткандыр? Баш очыннан вертолет очып үтте бит, бу — алар бит инде, ничә җәйгә бер кайтырга тиеш бит инде ул! Алыплар тавына менәргә тиеш бит инде алар яңадан! Менә кемгә сөйләр иде Камил бүгенге хәлләр турында! Камиләгә! Алыпларны үз күзләре белән күрүе турында әйтсә, Камилә нишләр иде икән? Ышаныр иде, кем-кем, менә ул ышаныр иде Камилгә! Әле, бәлки, икесе бергә тагы күрерләр иде аларны! Шундый шатлыклы уйлар белән Камил йөгереп өйләренә кайтып керде. Башта кемгә сөйләсен икән — әтисенәме, әнисенәме ул Алыплар турында? Их, әтисенең аек вакыты булса, нинди көн булыр иде бүген! Ничек җентекләп, бернәрсәне дә төшереп калдырмыйча сөйләр иде Камил бүгенге хәлләр турында! Әмма әтисе боларны аңлармы икән инде хәзер? Өйдә әтисе дә, әнисе дә юк иде. Камил ишегалдына чыкты. Яшелчә бакчасында әнисенең бөкрәйгән аркасын күреп алды, әнисе анда иде. Мунча ишеге ачык булып, аннан әтисенең хырылдаган тавышы ишетелеп тора иде. Камилнең кемгәдер, нәрсәдер сөйләү теләге әкрен-әкрен юкка чыга барды, сүрелде. Ул, теләр-теләмәс кенә, мунча алачыгына керде, күләгәдә җәелеп йоклап яткан әтисе янына килде. Әтисенә яшелчә бакчасы да кирәкми, чөгендер кыры да кирәкми, яңа өй дә, нигезен салган килеш, ярты юлда туктап калды. Алыплар, тарих турында әйткән дә юк инде, ничек кеше шулай бөтенесеннән ваз кичә аладыр... Бәлки, Камил бүгенге хәлләрне сөйләгәч, әтисе кызыксынып китәр, бу гафләт йокысыннан айныр, тормышында мәгънә табар? Күпме хыялланды бит ул Алыплар турында, күпме Камилгә сөйләде алар хакында! һәм менә, инде Камил үз күзләре белән аларны күргәч, сөйләргә, ышандырырга кеше таба алмый! Әтисен уята, айныта алмый! Югыйсә иң беренче аңа кирәк бит инде бу хәбәр, бу яңалык! Камил кыяр-кыймас кына әтисен селкетә, төрткәли башлады. Ул әтисенең уянуын бик-бик тели иде. — Әти, әти, уян әле, мин сиңа бер хәбәр әйтәм,— диде ул, аны селкетүен дәвам итеп.— Әти, мин Алыпларны күрдем бит! Чын Алыпларны күрдем, син сөйләгән Алыпларны... Әтисе бер мәлгә хырылдавыннан туктап торган кебек булды. Аннан, күзләрен авырлык белән генә ачып, улына төбәлде. Бу карашта кызыксыну да, нур да, тормыш та юк иде. Җансыз күзләре белән ул бераз улына карап торды да, авыр гәүдәсен шыгырдатып, икенче якка әйләнеп ятты. Йокыга китмәсен, дип, Камил тагы аның кулына килеп ябышты. — Әти, мин Алыпларны күрдем, дим бит! Тау эченнән болынга чыктылар, аннан тагы тауга кереп киттеләр! Нәкъ син сөйләгән кебек иделәр. Алар минем белән сөйләштеләр дә... Әмма атасының хәле Камилне аңларлык, аңа җавап кайтарырлык түгел иде, ахры... Ул нидер мөгрәде, мыгырдады да, тагы йокларга җыена башлады. Камилнең аны йоклатасы килми иде, Камилгә шатлыгын уртаклашырга кеше кирәк иде, исерек булса да, әтисе кирәк иде. Ул аны селкеткәләвен дәвам итте. — Әти, әти, дим... Әтисе, бәйләнчек чебенне кугандай, Камилне читкә этеп җибәрде. — Алыплар юк ул, әкият,— диде ул, йокы аралаш тешләрен шыкырдатып.— Алыплар юк... Сәлимханнар гына бар бу дөньяда... Без дә юк инде, беткән... Ул шулай диде дә тагы гырлап йокыга китте. Аны бу үлем йокысыннан уятудан мәгънә юк иде. Аңа хәзер Алыплар түгел, бары тик аракы гына кирәк иде... Камил башын иеп, караңгы мунча алачыгыннан яктылыкка чыкты. Дөнья мәш килеп, кайнап яшәп ята иде. Әнә ишегалды тузанында тавыклар коена, капка төбенә су буеннан каңгылдап казлар кайтып җиткән. Кайдадыр дәртләнеп эт өрә, Сәлимханнар бурзае, ахры, тавышы бик көр чыга. Кемнеңдер тәрәзәсеннән җыр, музыка тавышы бәреп тора. Көе татарча түгел, шәһәрдән кайтучылар маташтырадыр. Әнә, чит музыканы бастырырга теләгәндәй, Камилләрнең кызыл әтәчләре бугазын киереп кычкырып җибәрде. Бу гайрәтле аваз Камилне тәмам аңга китерде, ул мунча ишеген ябып куеп, әнисе янына ашыкты. Әтисе шулай үз теләге белән үлеп бара икән, әнисе исән бит әле Камилнең! Ул аңа сөйләячәк Алыплар турында! Әнисе аны аңлаячак, һичшиксез, аңлаячак! Әнисе бакчада, кыяр-помидорларга су сибеп йөри иде, Камил йөгереп килеп, аңа булыша башлады. Әнисе болай да коры сөяккә генә калган бит инде, бакча да, сыер да, сарык малы да, тавыкчебеш тә — барысы да аның өстендә. Әтисе айныганда шул утынпечән артыннан йөрергә генә өлгереп кала, анда да — көн аралаш аякта, көн аралаш дүрт аякта... Шуңа күрә менә ничә ел элек сала башлаган өйләре дә ярты юлда калды, абзар-кура да искереп, җимерелеп бара, капка-коймалар да кыегайган... Их, Камил үзе әзрәк зуррак булса! Кешегә ялынып йөрер идеме ул болар өчен? Ярар, Алла теләсә, бу эшләргә Камил алга таба әкренләп үзе алыныр, әнисен болай кимсендереп, җимерек өйдә яшәтмәс. Бәлки әле, әтисе дә терелеп китәр, ул шулай сорады бит Алладан, чөгендер кырында, Алыплар белән намаз укыганда. Аны ничек тә аракысыннан аерырга кирәк, бирмәскә, аракысын да, акчасын да... Әнисе белән икәүләп тотынсалар, бәлки, җиңә дә алырлар, һәрхәлдә, нидер эшләргә кирәк инде... — Әни, әти кайда эчте соң тагы бүген? Әле иртә белән генә аек иде бит? Әнисе билен турайтып, бертын дәшми торды. Карашы белән ул болын ягына, Мишә буйларына киткән иде. Бала чагы үткән туган авылына, бәхетле сабый чакларына киткән иде. Әйтерсең лә аның бирегә, бу көннәргә, бу заманга бөтенләй кайтасы, яшисе килми иде... — Кайда булсын, улым, кайда булсын... Авылда ишләре беткәнмени аның... Иртәдән бирле акча сорап йөрәгемә төшә, каян алыйм, тиен дә юк бит өйдә. Тузынып чыгып китте дә, тагы эчеп кайткан, бурычка алгандыр инде. Шактыйдан мунча алачыгында капланып ята. Инде йоклый гына күрсен, уянып, эчәргә сорый күрмәсен. Бу эсседә болай эчеп йөрсә, янып үлә бит ул. Теге вакытта да чак исән калды бит. Үлеп беткән иде, кай төше авыртканын да белмәделәр. Тагы шулай булуы бар бит, аңламый шуны... Әнисе әллә Камилгә, әллә яшел кыяр-помидорларга сөйли иде, саргаеп кипкән битләреннән әллә тир тамчылары, әллә яшь бөртекләре тәгәри... — Син борчылма, әни, әти тереләчәк ул,— диде Камил әллә нинди зур ышаныч, эчке дәрт белән.— Менә күрерсең, тереләчәк. Мин Алладан шулай дип сорадым, Алыплар белән намаз укыганда. Мин бит Алыпларны күрдем, әни... Ана кеше куркынып, гаҗәпләнеп улына карады. Нәрсә сөйли бу бала, нинди Алыплар, нинди намаз? "Көнозын кырда ятып, башына эссе бәргән, ахры,— дип уйлады ул, борчылып.— Авырып кына китә күрмәсен, бар карап торганы шул бит. Бу балага берәр нәрсә булса, яшәүнең мәгънәсе дә калмаячак..." — Син бу эсседә кырда эшләвеңне туктатып тор, улым,— диде ул.— Көннәр сүрелгәч тә, бер бетәр әле. Бүген көне дә әллә нинди шомлы булды аның. Үзе чалт аяз, үзе дөбер-дөбер күк күкри... Гел болын өстендә, Мишә буенда аяз көндә күк күкрәп торды. Мин инде үзем сине барып алырга тора идем. Кайтуың яхшы булды әле. — Күк күкрәмәде бит ул, әни, Алыплар шулай сөйләштеләр! Алар шундый озыннар, нәкъ әти әйткән кебек! Берсе мине кулына алды, мин күккә очтым дип торам! Алар чөгендер кырында намаз укыдылар, мин дә алар артына басып намаз укыдым. Әни, без барыбыз да намаз укырга тиеш икән, Алыплар шулай диде, бөтен кайгыларыгыз динсез яшәүдән, диделәр... Әмма әнисе аны ишетми иде инде. Ул тезләре йомшарып, яшелчә түтәленә сыгылып төште. "Бала чирли башлаган! — дип уйлады ул, коты чыгып.— Эссе кагуга гына охшамаган бу. Саташуга охшаган. Җиңеләюгә. Атасы кайгысыннандыр. Аның эчүенә түзә алмаганнан. Үзем гаепле, үзем, ир эчә дип, баланы оныттым. Баламны харап иттем..." Ул мөлдерәп улына карады. Әмма улы бер дә чирле кешегә охшамаган иде, йөзләре алсу, үзе тере, чатнап тора. Юк, эссе какканнан гынадыр бу галәмәтләре. Бәлки, бәлки, ул төш күргәндер? Әйе, әйе, арып йоклап киткәндер дә, төш күргәндер. Әтисе белән телләрендә гел Алыплар булгач, төшендә дә шуларны күргәндер? — Йоклап китеп, төш кенә күргәнсеңдер, улым,— диде ул, аңа каты бәрелмичә генә.— Кояш баер алдыннан йокларга ярамый, — диләр бит... Бигрәк тә, кырда. Икенде белән ахшам арасында җен-пәриләрнең иң кузгалган чагы, дип әйтә торган иде әбиең. Шулар саташтырган сине, шулар кешеләр булып күренгән. Син моны башкаларга сөйләмә, улым, әллә нәрсә уйларлар... Камил тынып калды. Әнисе нәрсәдәндер курка иде. Ул Камилгә ышанмады, җиңеләйгән дип уйлады, ахры. Бу хәлне кемгә сөйләсәң дә ышанмаячак. Ә бәлки, әнисе хаклыдыр, бәлки, саташулы төш кенә булгандыр ул хәлләр? Алай дисәң, җеннәр нигә намаз укырга кушарлар иде икән? Юк, боларны сөйләп, әнисен борчырга ярамый. Киресенчә, аны тынычландырырга кирәк. Аңа әтисе китергән борчу да җиткән инде. — Бәлки, шулай булгандыр, әни,— диде ул, басынкы тавыш белән.— Бәлки, төш булгандыр. Мин төшемдә намаз укыдым, әни, Аллаһтан әтинең терелүен сорадым. Мин ышанам, әти тереләчәк безнең, эчмәячәк. Менә күрерсең. Анага яңадан җан керде. Бәхет өчен аңа шушы бер сүз, шушы юату, шушы өмет тә җитә иде. Моны бит улы әйтә! Ул бит хәзер ялгыз түгел, аның барысын да аңлый торган иманлы улы бар! Акьшлы улы бар! Ә ул әллә нәрсәләр уйлап бетерде тагы. "Ай, бу баланың әйткәннәре хакка чыкса иде, сүзләре фәрештәләрнең "Амин!" дигән чакларына туры килсә иде! — дип уйлады ул.— Дөньяда аннан да бәхетле кеше булмас иде! Ире генә эчмәсен! Иорт-җир искелеккә дә игътибар итмәс иде, авыр авыл хезмәте белән иренең тормышын тутырмас иде. Эчмәсен генә, китабын гына тотып утырсын әнә, тавына барсын, авылдан-авылга йөрсен, булмаган Алыпларын эзләсен, дөнья гизсен, тик эчмәсен генә! Ә тормышны ул үзе алып барачак. Менә улы үсеп килә, тиздән ул да кул арасына керә башлар, эре эшләргә, йорт-җиргә тотына алыр. Икәүләшеп өстерәрләр, барыбер җиңәрләр бу фәкыйрьлекне, бу өметсезлекне барыбер җиңәрләр..." — Мин дә шулай уйлыйм, улым, шулай өметләнәм,— диде ул, саламга ябышкандай, улының сүзләрен куәтләп.— Атаңа безнең ярдәм кирәк, әмма кайдан, ничек башларга бу эшне? Ничек аякка бастырырга аны? Кемгә барып карарга соң, улым? — Әги үзе теләмәсә, аны беркем эчүдән туктата алмаячак, әни,— диде Камил, бу фаҗигане бөтен зурлыгы белән каршында күргәндәй.— Син аны Казанга ничә тапкыр алып бардың бит инде. Ярдәме тимәде. Әтинең үзенең аңлавы кирәк, болай яшәргә ярамавын. — И, улым, ул бит "ярар" ди дә шул көнне үк эчеп кайта... "Бу —эчү түгел, синең әле эчкән кешене күргәнең юк", — диядия эчә... Белмим, ничек аңлата алырбыз икән без аңа, бу эчүенең үлемгә алып баруын? Ахрысы, ул туктый алмый инде, туктый алса, туктар иде. Эченә ниндидер зәхмәт, шайтан кереп утырган кебек, йә шайтан аны җиңә, йә ул — шайтанны... Башка юл юк... — Алар да шулай диделәр — бөтен бәхетсезлегегез динсез яшәүдән, диделәр...— Камил туктап калды. Аның яңадан Алыплар темасына кайтып, әнисен борчыйсы килми иде.— Әби дә шулай әйтә бит... — И, улым,— диде әнисе, Камилне ул темага кертәсе килмичәрәк.— Әбиең әйтер ул. Ул исерек белән яшәмәде. Безнең өйгә генә түгел, ул вакытта авылга да аракы кермәде. Хәзер тормышы бөтенләй башка бит аның. Кая барып төртелергә дә белгән юк, эчмәгән, алдамаган, алданмаган кеше юк. Бу каралык эчендә ак булып калу бик авыр шул. Бик авыр. Кайвакыт атаңны да аңлыйм мин. Инде Ходай үземне ул юлдан сакласын... Әнисенең бу сүзләреннән Камил калтырап куйган кебек булды. Нәрсә ди ул?! Нинди юлдан? Эчүдән, әлбәттә. Менә кайда булачак Камил өчен иң зур бәхетсезлек, иң зур фаҗига! Алар авылында эчмәгән хатын-кыз юк диярлек, әбиләр генә эчми. Әтисенә үч итеп, инде әнисе дә шушы юлга кереп китсә, Камилгә нишләргә кала? Аларның барысына да нишләргә кала? Юк, берничек тә алай булалмый, бу бит инде өй эчең белән өелеп үлү дигән сүз! Үзүзеңне үтерү дигән сүз... Өенә очып кайтып кергән Камил тагы канатларының каерыла баруын, өстенә өелеп өметсезлек килүен сизде. Ниндидер кара көч аның күңелендә кабынган нурны сүндерергә, шатлыгын тартып алырга тели кебек иде. Юк, юк, Камил барыбер өметсезлеккә бирелмәячәк, кара кайгыга батмаячак, ул барыбер бу хәлләрдән чыгу юлын эзләячәк! Әнисе өчен дә, әтисе өчен дә, үзе өчен дә! — Кайгырма, әни, мин бар бит әле! — диде ул, үз-үзенә нык ышанып.— Без эчмибез бит, димәк, безнең тормышыбыз рәтләнер. Тик син үзеңне бик бетермә, һаман әтинең эчүе турында уйлап торма. Син уйлаганга карап кына терелми инде ул, башка нидер эшләргә кирәк. Шулчак капка келәсе шылтырап куйды, кемнеңдер ишегалдына үткәне күренде. Әнисе белән икесе дә, танымыйча, койма аша ул кешегә текәлделәр. Аның өйгә таба юнәлгәнен күреп, Камил: — Әй, абый, без монда, өйдә кеше юк анда! — дип кычкырды. Керүче бу якка таба килә башлады. Аны беренче булып Камилнең әнисе танып алды: — Нишләп йөрисең, Сәлимхан, ялгышып кердеңме әллә? — диде ул, нигәдер кызарып чыгып. Үзе башындагы яулыгын төзәтте, итәкләрен тартып куйды. Камил дә хәзер аны танып алды, бу — Камиләнең әтисе иде. Кинәт кенә Камилнең дә йөрәге кысылып куйды. Нигә аларга керде икән ул, әллә Камиләгә берәр нәрсә булдымы икән? Камиләгә берәр нәрсә булса, нигә Камилләргә керергә тиеш соң әле ул? Юк, бу кешегә аның әтисе йә әнисе кирәк булгандыр. Бу хәтле бай, билгеле кеше тикмәгә генә алар йортына килеп кермәс... — Ялгышмадым, Рәйхана, нишләп ялгышыйм, белеп кердем, сезгә дип атап кердем,— диде Сәлимхан бай да, нигәдер кызара төшеп.— Хәлегезне дә белим, дидем менә... Кайбер сүзләр дә бар иде... "Кызык,— дип уйлады Камил, гаҗәпләнеп.— Моңа кадәр беркайчан да безнең хәлне белмәде бу агай... Авылны сатып алды, болын-әрәмәләрне актарып ташлады. Халык ничә ел аның җирләрендә бер яртыга бил бөгә. Камил үзе дә инде ничә җәй, ничә көз шул чөгендер кырында чери. Безнең хәлне белеп, ул нишли ала соң? Элеккеге тормышыбызны кайтарып бирә аламы? Безнең әтине айныта аламы?" Ярар, әтисенең эчүендә бу кешенең гаебе дә булмасын ди. Әмма Камил барыбер өнәми бу кешене, ул аның нәрсәдә гаепле икәнен дә әйтә алмый, әмма бу бәхете езлекләрдә катнашы барлыгын белә. Ул аңа барысын да бераз үскәч әйтәчәк әле, каршысына басып, авыл алдындагы бөтен гаепләрен санаячак. Бөтен кешене исерек тә тиле дип уйламасын, бөтенесен сатып алырга да җыенмасын. Камиләнең әтисе булмаса, ул бүген Камилнең иң зур дошманы булыр иде. Әмма Камилә дигән исем, күбәләк кебек Казан кызы аны нигәдер менә бу кеше белән бәйләп тора. Әйтәсе килгән сүзләрен дә әйттерми. Киресенчә, аның бу кеше янына барасы һәм Камилә турында сорыйсы килә. Камил үз уйларыннан үзе үк оялып китте. Юк, китәргә кирәк моннан, сөйләшсеннәр үзләре генә, йә кирәкмәгән сүз ычкындырып ташлар Камил... Ул, дәшми генә, бакчаның икенче башына төшеп китә башлады. Малайның ерагая баруын күреп, Камиләнең әтисе үзе аңа дәште: — Минем синең яныңа дип тә керүем бит, энем,— диде ул, Камилне карашы белән тотып калырга теләгәндәй.— Камилә дә кайтты бит. Хәтерләсәң, сез теге вакытта аның белән Алыплар тавына менгән идегез. Камилә шуны гел онытмады, гел искә төшерде. Бер вакыт табып, кереп чыксаң иде янына, аның сине күрәсе килә. Ул үзе бик чыгып йөрмәс инде, шәһәр баласы бит, үзегез беләсез... Камил үз колакларына үзе ышанмады. Камиләнең аны күрәсе килә! Камил соңгы елларда өзелеп көткән иң кадерле сүз, иң куанычлы хәбәр иде бу! Камилнең үзенең дә аны бик күрәсе килә бит, Алыплар турында сөйлисе килә, эчендәге бөтен серләрен уртаклашасы килә! Менә ул аңлар иде Камилне, ул ышаныр иде. Алар бүген үк, юк, иртәгә үк Алыплар тавына барырлар иде, Камил аңа Алыпларның намаз укыган урыннарын күрсәтер иде, нәрсә турында сөйләшкәннәрен әйтер иде. — Алайса, мин барып киләм! —диде Камил, үзендә авыл өстеннән очып үтәрлек көч-гайрәт тоеп. — Тукта, улым, ашыкма,— диде әнисе, аны нигәдер җибәрәсе килмичә.— Хәзер соңдыр инде. Көтү кайтыр вакыт җитә, миңа булышасың да бар. Үзенең артык очынып китүенә Камил уңайсызланып куйды. Әйе, көтү кайтыр вакыт та җиткән икән шул. Малларны урнаштырасы, әнисенә булышасы бар. Камил бик тиз барысын да онытып җибәрде шул — ялгыз әнисен дә, исерек әтисен дә. Үзенең кем икәнен дә. Кем янына җыенуын да. — Бүген барса да була инде,— диде Камиләнең әтисе, малайны яклагандай.— Мал-туарыңны карарга Җиһангир булышыр иде. Үзе кайда соң әле, күренми, берәр җиргә китмәгәндер бит? Әнисе тагы кызарып чыкты, карашы белән коймага капланды. Камил өчен хәзер иң куркынычы — әтисенең мунча алачыгыннан уянып чыгуы һәм исерек килеш бу кешегә күренүе иде. Нәкъ шулай булды да: Камил бу хакта уйлап та өлгермәде, мунча ишеге шыгырдап ачылып китте дә аннан әтисенең шешенгән йөзе күренде. — Нинди сабантуй монда баядан бирле? — дип сүз башлады ул чыга-чыгышка, үзенең хуҗа икәнен сиздереп. Әмма килгән кешенең Сәлимхан икәнен белгәч, ул бераз югалып калды, бертын дәшмичә торды. Кире мунча алачыгына кереп китәргә дә инде соң иде, ишегалдында менә шулай сураеп басып торуы да уңайсыз иде. Ярдәмгә Камилнең әнисе килде. — Әйдәгез, өйгә керәбез, анда сөйләшеп утырырсыз,— диде ул, ирен күңелеезлектән капларга теләгәндәй.— Җиһангир, әйдә салкын су белән юынып кына ал да өйгә кер. Син, улым, бар, Сәлимхан абыеңны алып керә тор, без хәзер кереп җитәрбез. Камил теләсә дә, теләмәсә дә Сәлимхан байны өйләренә алып керде, гүргә утыртты. Аның һич кенә дә бу иске, җимерек өйләренә Камиләнең әтисен алып керәсе, аңа бу фәкыйрьлекне күрсәтәсе килмәгән иде. Әнисе бит, керә торыгыз да керә торыгыз. Әтисен мондый кыяфәттә бу кешегә күрсәтмәс өчен шулай әйткәндер инде. Аерма зур, бик зур шул алар арасында, моны хәтта Камил дә күрергә, танырга мәҗбүр. Камиләнең әтисе чиста, таза, матур итеп, заманча киенгән. Мондый өс-башны, мондый ышанычлы, горур кыяфәтне Камилнең чит ил фильмнарында гына күргәне бар. Үзеннән әллә нинди затлы хушбуй исләре килеп тора, бөтен өй серле ис белән тулды. Алар авылында ир-ат болай йөрми, болай киенми, үзен болай шәп тотмый. Алар авылында ир-аттан аракы һәм ферма исе генә килә, бензин исе дә килергә мөмкин. Алар авылында ир-атның өстендә төбе асылынган чалбар да, якалары бөгәрләнеп беткән керле күлмәк. Алар йә мескен кыяфәттә, йә усал, явыз булалар. Ягъни акча яки аракы сораганда елап җибәрергә дә әзерләр, бер кабып алгач исә котырган эткә әйләнәләр. Камилнең әтисе дә нәкъ шундый хәзер. Шуңа күрә Камил аның бу Сәлимхан дигән кеше белән янәшә торуын да теләми, чөнки аерма бик тиз күренә, һәм әтисе файдасына түгел. Камил шулай уйлавы булды, ишектә ялт иткән әтисе күренде. Камил башта үз күзләренә үзе ышанмыйча торды — аның әтисеме соң бу? Аның өстендә чип-чиста, өр-яңа спорт киеме, Камилнең әле аны күргәне дә юк иде. Ул әтисенә шундый килешә, аны баһадир итеп, Сәлимханнан бер башка биек итеп күрсәтә! Әтисенең бите ялт итеп юылган, теге ямьсез, әрсез төкләре кырылган, чәчләре сулап артка таралган, карлыгач канаты кебек елкылдап тора! Ә үзеннән, бөркелеп, әллә нинди затлы хушбуй исләре килеп тора, чит ил сериалларыннан сикереп төшкән Хуан Карломыни! Аның әтисе янында бу Сәлимхан нәрсә — кешенекен талап симергән бер байбәтчә инде шунда! Ул арада чәй куелды, өстәлгә бар булган сый менеп кунаклады. Монда бар да бар иде, бер дә шәһәр байларыннан ким түгел — салкын ите, яшелчә-җимеше, сөт-каймагы, әнисе пешергән тәмле коймаклары... Барысы да үзләре эшләп тапкан хәләл ризыклар. Әтисенә дә әнә хуҗалар төсе керде, ул түр башында кунак сыйлап, анда-санда Камилнең әнисенә әмерләр биреп кенә утыра. Ул өстәлгә тагы нәрсәнеңдер куелуын көтә, кунак хакына булса да, сыйлану өмет итә, ахры. Менә ул түзмәде, сабырлыгы бетеп,сорап куйды: — Кая, әнисе, юкмы соң шунда берәр нәрсә, кунак килде бит, сирәк кунак керде өебезгә... Камил бу сораудан куырылып килде — әтисе тагы эчәргә сорый иде! Кунак сәбәп кенә, аның үзенә эчәргә кирәк. Әнисе кулы белән алдырып, аның кулы белән салдырып, аның рөхсәтен алып, рәхәтләнеп, кинәнеп эчәргә кирәк. Аның айнырга, терелергә исәбендә дә юк, бүген төнгә каршы башласа, ул иртәгә дә кеше булмаячак. Беркайчан кеше булмаячак! Ә Камил ничек сөенгән иде аның чистарынып, айнып кереп утыруына! Эчү өмет итеп кенә уйнаган икән! Әнисе бирмәсә генә ярар иде! — Юк, Җиһангир, сорама,— диде әнисе, Камилнең дә уйларын укыгандай.— Кунак килгән саен аракы куярга димәгән. Менә чәй янында сөйләшеп утырыгыз. Сиңа да айнырга вакыт инде... Камил күреп торды — әтисе эчтән гөлт итеп кабынды да ачуын, хәтере калуын тешләренә кысып сүндерде, эченә йотты. — Булмаса, бар, акча биреп, Камилне йөгерт, алып кайтсын тиз генә,— диде ул, кеше алдында һаман да бирешергә теләмичә. Әмма әнисе нык торды. Аның өйгә аракы кертеп, эчкән ирләрнең төн буе бәхәсләшеп утыруларын ишетәсе килми иде, ахры. Хәер, Сәлимхан бай биредә авыз күтәреп эчеп тә утырмас иде, әтисенең эчүеннән курка Камилнең әнисе, аның эчүен теләми. — Камил дә йөгермәс, йөгерергә рәт тә юк. Соңгысын суырып алып чыгып киттең бит,— диде ул, кырт кисеп. Монысын инде әтисе күтәрә алмады. Ул кубарылып урыныннан сикереп торды, ризык тулы өстәл генә түгел, кечкенә өй дә селкенеп, дерелдәп куйган кебек булды. Барысы да күреп тора — аның хәле чәй эчеп кенә утырырлык түгел иде, әтисенең януы, аракыга тилмерүе бөтен кыяфәтенә бәреп чыккан иде. Сәлимхан бай да эшнең ни дәрәҗәдә тирәнгә китүен аңлап алды: — Кая, үзем чыгып керим, булмаса,— дип урыныннан кузгалды. Ул хәзер генә йорт хуҗасының төзәлмәс сәрхушкә әйләнгәнлеген күрде, аңа кунак та, хатын да, бала да кирәк түгел иде, аңа бары тик аракы, аракы гына кирәк иде. Әмма соң иде инде. Камилнең әтисе, аяк астына туры килгән урындыкларны тибеп очырып, урамга атылды, юлда очраган Камилнең әнисен дә терсәге белән читкә этеп җибәрде. Өйдә авыр, уңайсыз тынлык урнашты. Әнисе мич буенда мышык-мышык елый иде, бай кунак, башын иеп, дәшми утырды. Ул арада урам яктан мотоцикл кабынганы ишетелде. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, Камил әтисе артыннан ишегалдына атылды. Бу хәлдә әтисен мотоциклга утыртырга ярамый иде! Болай ярсыган хәлдә, әле айнып та бетмәгән килеш чыгып китеп, аңа берәр нәрсә булырга мөмкин иде! Ул атылып чыкканда, әтисе олы капканы зур итеп ачып куеп, мотоциклга атланып, урам якка чыгып бара иде. Камил, йөгереп килеп, мотоциклга капланды, әтисен шулай итеп булса да туктатып калырга тырышты. — Кит юлдан! — дип кычкырды аңа әтисе, мотоцикл тавышын да басарлык итеп үкереп.— Кит диләр сиңа! — Чыкма, әти! Син әле айнымаган, мотоцикл белән йөрерлек түгел! Үзем барам хәзер, чыкма гына! Әмма әтисен тыярлык түгел иде инде. Ачуы, гарьлеге бугазыннан буып алган иде, бу йорттан ярсып чыгып китеп кенә, бу хурлыгыннан котыла ала иде ул. — Башта тыңлыйлар аны! Мине кеше алдында хурлыкка калдырдыгыз! Кит, күземә күренмәгез, анаң да, син дә! Әнә бай кеше белән яшәсен, бик тели икән! Мин үземчә яшим. Моннан болай кагыласы булмагыз! Ул ярсу белән газга китереп басты. Мотоцикл үкереп җибәрде дә, Камил өстенә ыргылды. Камил читкә сикереп өлгерде, әтисенең аягына килеп капланды. Әмма әтисенең күзенә инде берни күренми иде, ул Камилне тибеп җибәрде дә, мотоциклын үкертеп, урамга ыргылды. Камил каты җиргә тәгәрәп китте. Ул канаган тезләрен, терсәкләрен уа-уа җирдән торганда, чат башында әтисе утырган мотоциклның зәңгәр әче төтене генә эленеп калган иде. Камилнең догалары да, ялварулары да, аякларына килеп ябышуы да ярдәм итмәде — әтисе аны тибеп очырып, тагы аракы эзләргә чыгып китте. Көтүдән кайтып кергән сыер-сарыкларга хәтле бу хәлгә гаҗәпләнгән кебек, ачык капкадан керергә куркып, бер читтә өелешеп карап торалар иде. Җиргә уңайсыз төшеп, ташка эләккән, ахры, теше әллә каный, әллә сынып ук чыккан. Ул арада өйдән әнисе белән Сәлимхан бай да йөгерешеп чыктылар, алар да тузанга һәм канга баткан Камилгә куркышып карап торалар иде. Авызы тулы канны чит кешегә күрсәтмәс өчен, Камил җиңе белән кабарган иреннәрен каплап, бакча якка таба йөгерде. Ул бит-кулларын салкын су белән юып, чистарынып чыкканда, Камиләнең әтисе башын чайкап, һаман ишегалдында басып тора иде. — Күптән шушы хәлме сездә? — дип сорады ул әллә Камилдән, әллә аның әнисеннән. Камилнең нигәдер аңа кычкырасы, елый-елый бөтенесен дә әйтәсе килде. Әтисенең болынны сөрдергәннән бирле эчүен дә, үзенең инде ничә җәй чөгендер кырында интегүен дә, авылның шушы хәлдә калуында менә бу тук чырайлы кешенең гаепле булуын да әйтәсе килде аның. Әмма дәшмәде. Әйтеп ни мәгънә? Аңа карап әтисе айныймы хәзер? Болын кире кайтамы? Барысы да беткән бит инде... Аңа җавап бирүче булмады. Әнисе, маллар ябып йөреп, ишетмәмешкә салынды, Камил ишетеп тә җавап бирәсе килмәде. Әтисенең болай эчүен бу кешегә күрсәтәсе килмәгән иде аның. Ул бит әле Камиләнең әтисе дә. Нигәдер оялды, хурланды ул аннан, сөйләшергә дә, сөйләшмәскә дә белмәде. Аның бу хәлен сизеп, Камиләнең әтисе үзе сүз башлады: — Әйдә, энекәш, безгә киттек булмаса,— диде ул, бик гади генә.— Атаң кайтыр ул, кайтыр, берни дә булмас. Исерек артыннан куып йөрү синең эш түгел, синең бала чагың болай үтәргә тиеш түгел. Әйдә, Камилә дә көтеп торадыр, мин бит сине алып киләм дип сүз бирдем аңа. Камилә диюгә, Камилнең тагы күңеле яктырып, нурланып киткән кебек булды. Әйтерсең лә авыл өстенә берьюлы йөз кояш элеп куйганнар! Әмма исерек килеш мотоциклга утырып чыгып киткән әтисен исенә төшерүгә, ул кояшлар барысы да сүнеп бетте, соңгысын да кара болыт каплаган кебек булды. — Әтине эзләргә туры килер шул,— диде ул, нәүмизләнеп.— Исерек килеш авып ятмасын. Аны төнлә гел мин эзләп алып кайтам. Әнисе аларны тыңлап торган икән. — Бар, улым, бар,— диде ул, көтмәгәндә сүзгә кушылып.— Ул хәтле исерек түгел инде ул, бераз айный төшкән иде. Бернәрсә дә булмас. Бар, Сәлимхан абыең дөрес әйтә, бала чагың болай әрәм узмасын. Үзен шулай карап торып кызгануларына Камил тагы уңайсызланып куйды. Әмма Камиләне күрү теләге дә бик көчле иде шул — ул шунда ук аның әтисенә ияреп китәргә ризалашты. Әнисе инде малларны урнаштырып бетергән, сыер савасы гына калган иде. Камил анда озак тормас, Камиләне күрер дә кайтыр. Бәлки, иртәгә Алыплар тавына барырлар... Иртәгә көн дә бик матур булырга охшаган, кояш әнә ничек кызарып, алсу нурлар чәчеп байый. Камилә авылга кайткач, көн ничек ямьсез була алсын инде! Дөнья ничек ямьсез була алсын! Камил ничек күңелсез була алсын! Ул бу көнне ничә айлар, ничә еллар көтте бит инде... Сәлимхан байларның өе Камилләрдән ерак булмыйча, бер-ике бәрәңге бакчасы аша , тыкрыктан гына үтәсе иде. Аларның элеккеге өйләрен һаман хәтерли әле Камил, почмагына сыерчык оясы элеп куйган бәләкәй генә, бик матур, буяулы бер йорт иде ул. Тирәягы тулы агач, чәчәкләр иде. Гәрәйхан бабай гел шулар белән мәш килә иде... Авылда иң тәмле шомырт, беренче булып аларда өлгерә иде, иң тәмле алма, чия гел аларда үсте, аларның миләшләренә хәтле бармак башы хәтле булып, балланып тора иде. Кечкенә чагында күп ашады аларны Камил, Гәрәйхан бабай беркемнән дә, берни дә жәлләми иде. һәм моннан 4—5 ел элек, шул сыерчык оясы кебек өйне, әле нык, шыгырдап торган өйне сүтеп ташладылар да аның урынына авылда гына түгел, дөньяда тиңе булмаган таш кирмән төзеп куйдылар. Әйе, әйе, өй түгел — крепость иде бу — ике метрлы таш коймалары, халык сөйләгәнчә, җир асты гаражлары, бетон ишегаллары, таш складлары, бассейннары, әллә нинди фин мунчалары, тәлинкәле галәм антенналары, тагы авыл халкы белмәгән әллә нәрсәләре, әллә нәрсәләре белән кимендә 50 сутый җирне биләп торган таш кирмән иде бу! Тик монда Гәрәйхан бабайның шомырт-миләшләренә генә урын калмады, өй таш, бетон, асфальт белән катырылып, чорнап алынган иде. Әле ярый, бу хәлләрне Гәрәйхан бабай үзе күреп өлгермәде, ул әле кечкенә өендә яшәгәндә үк, кышкы төннәрнең берсендә, карчыгы кулында тын гына җан биргән иде. Балалары күпме ялынып чакырсалар да, яннарына да бармады, больницага да ятмады, хәленнән дә зарланмады, үзе исән чагында өенә дә тидермәде. Ул исән чакта аның сүзе закон иде монда. Улы Сәлимхан белән дә гел бәхәс булган, дип сөйлиләр. Улының мал җыярга хирыслыгын, байлыкны һәм властьны тормышында төп максат итеп куюын Г әрәйхан карт кабул итмәде. Әтисе исән вакытта Сәлимхан да үзен башкачарак тотты шул, төп нигезгә дә, болын-әрәмәләргә дә кагылмады, киресенчә, әтисенә ярау өчен, авылда мәчет төзетте, карт-корыга ярдәм итәргә тырышты. Ә менә Г әрәйхан бабай үлгәч, ычкынды, бер ел эчендә бөтенесен сүтеп атып, менә шушы таш сарайны төзетеп куйды. Аңынчы хатыны белән иске йортта кунып та тормыйча, кайткан көнне үк китеп баралар иде. Хатыны шундый шарт куйган булган, диделәр, имеш, шәһәрдәге кебек йорт булса гына монда кайтып йөрисе икән. Шуңа күрә авыл халкы да бу эштә Сәлимханны түгел, аның хатынын гаепләп сөйләде... Менә Сәлимхан байларның таш кирмәненә килеп тә җиттеләр. Камилнең әле бу яңа йортка беркайчан да кергәне юк иде. Хәер, монда авылның бер кешесе дә кергәне юктыр. Сәлим бай бирегә каяндыр ирле-хатынлы таҗикларны хезмәтче итеп алып кайтып урнаштырды, өйдәге бөтен эш, зур хуҗалык алар өстендә. Бу таҗикларның балалары юк, бәлки, булып та тегендә калгандыр... Алар авылда беркем белән аралашмыйлар, урамга чыгып йөрмиләр, үзләре бер атау-утрау кебек, авыл уртасында бикләнеп яшәп яталар. Гаять ишле мал-туар бакча башларындагы зур абзарларда асрала, көтүгә чыгарылмый, ике бәрәңге бакчасын кушып ясалган махсус көтүлектә йөртелә, аларны бурзай этләре саклый. Кышын да, язын да бу мал-туарларга эскерт-эскерт чабылган печән ашаталар, аларны хуҗаларга кайчан кирәк, шунда егып суялар, ул итне кибет зурлыгындагы суыткычларда саклыйлар икән — авыл халкы шулай сөйли... Гыйззениса әби бу эшләрнең берсенә дә катнашмый икән, ул да урамга бик чыкмый хәзер, көтү куасы юк, кибеткә барасы юк — нигә чыксын? Бәлки, чыкмавының сәбәбе башкададыр, улы өчен авыл халкыннан бик уңайсызлана икән, дип сөйлиләр. Байлыгыннан, кулында власть булганнан файдаланып, болын-әрәмәләрне актартып ташлаганы өчен, авыл халкыннан аерылып, авыл эчендә шундый таш атау салганы өчен, төп нигезне җимереп ташлаганы өчен, картының шомырт-чияләренә ишегалдында урын тапмаганы өчен улына хәтере калган, дип сөйлиләр... Менә хәзер Камил шул ишегалдына аяк басарга тиеш. Аның монда, нигәдер, аягы тартмый. Күңеле тартса да, бары тик шул Камилә булганы өчен генә. Тик мондый таш төрмәдә, җаны өчен ят урында нәрсә сөйләшер икән ул Камилә белән? Ул инде теге вакыттагы кечкенә, бәхетсез кыз түгелдер, бу ике-өч ел эчендә үскәндер, үзгәргәндер... Нәрсә сөйләшер икән соң аның белән Камил? Хәер, ул кыз үзе Камилне күрергә теләгән бит, күрергә теләгән икән, димәк, әйтер сүзе бар... Камилнең үзенең дә аңа әйтер сүзе күп-күбен, ничә еллар инде ул, Камилә кайтса, аны әйтер идем, моны сөйләр идем, дип йөрде. Әлбәттә, аларның очрашуы урамда яки Алыплар тавында булса, яхшырак булыр иде булуын. Анда һава иркен, таш басып тормый, аякны асфальт яндырмый. Мондагы кебек, тимер капканы атлап керүгә, өстеңә эт ыргылмый. Этне Сәлим бай тиз тынычландырды, тиз урынына утыртты, анысы. Эт Камилне иснәп, чалбар балакларында үз тамгасын калдырды да, инде үз кеше итеп, ишегалдына уздырып җибәрде. Кичке эңгердә Камил бер-берләренә тоташып ишегалдын урап алган таш биналарны гына шәйләп өлгерде, ул арада киң бетон юл буйлап, таш йортның үзенә дә килеп җиттеләр. Йорт тыштан таш булса да, эчке яктан бөтен җире агач белән эшкәртелгән, сап-сары такта белән капланган иде. Юк, баскычлары ак мәрмәр икән, баскыч култыксалары да салкын мәрмәр, ә менә стеналар, идән, түшәм елкылдап торган сары такта белән тышланган, алтын белән капланган диярсең... Идәнгә күпереп торган ал чәчәкле ак келәмнәр җәелгән, аларга китереп баскач, аяк шунда батып калыр кебек. Камил, уңайсызланып, үзенең аякларына карады. Бу ак келәм өстендә аның кутырлап беткән тәпиләре тагы да кара, тупас булып күренә иде. Югыйсә бүген генә Мишәдә коенып чыкты бит инде, тәнендә бер тузан әсәре, кер калдырмады. Әмма түшәмдә эленеп торган, ярты бүлмәгә хәтле асылынып төшкән зур бәллүр шәмдәлләр аның тәнендәге һәр кутырны, һәр тапны микроскоп астында күрсәткән кебек, чекерәйтеп күрсәтәләр иде... Камил инде бу йортка ник кергәненә үкенә башлады. Әллә ничек, читен иде аңа монда. Аның авылда мондый йортлар күргәне юк иде, кая авылда, Казанда, әнисенең туганнарында да ул мондый купшы, бай тормыш күрмәде. Мондый зиннәтле өйләрне ул бары тик телевизордан, чит ил фильмнарын караганда, сериалларда гына күрде. Ә алар менә чын тормышта да бар икән бит. Камилләрнең бакча башларында гына менә шушылай яшәп яталар икән, авылда да шушылай яшәп була икән... "Болын сөрдереп, әрәмә корытып байлык тупласаң, буладыр шул,— дип уйлады Камил, бу ялтыравыклы тормышка кызыкмаска тырышып.— Камилнең инде ничә ел чөгендер кырында бушка диярлек эшләве дә шушы мәрмәр баскычларга, бәллүр шәмдәлләргә кереп беткәндер... Аның әбисе "кеше хакы — хәрам" дип өйрәтте, шулай булгач, бу байлык та хәрам булып чыга инде. Авыл халкыннан, Камилләр өлешеннән таланган булып чыга..." Чәчәкле ак келәм Камилнең аякларын яндыра башлаган кебек тоелды. Ул, алга таба барасы килмичә, кая барасын да белмичә, зур бүлмә уртасында туктап калды. Әнә тагы әллә ничә ак ишек, әллә ничә бүлмә, әле өскә таба да келәм җәелгән мәрмәр баскычлар менеп китә, анда да шуның хәтле бүлмәләрдер... Аларның кайсыннан табарга Камиләне? Үзе дә килеп чыкмый, ичмаса! Камил, ни әйтсәң дә, бу йортка кергән кеше генә бит, әле беренче тапкыр кергән кеше. Кая белсен ул аларның өен, аның рәтен? Ул шулай уйлап өлгермәде, ян бүлмәдән кемдер килеп тә чыкты. Ул чит планетадан төшкән кешене хәтерләтә иде — колагында зур наушниклар, муенында ниндидер кара тартма, ярты йөзен әллә кара, әллә көрән күзлек каплаган. Аның кызмы, малаймы икәнен дә белеп булмый — кырып диярлек алынган кыска чәч, тездән кыска ыштан, кыска җиңле ак футболка... Үзе озынча, ябык, буе Камилнеке кадәр булыр, беләкләре нечкә, тотсаң, сынып чыгар кебек... Бу нинди өрәк йөри икән соң Камиләләрнең өендә, кеше куркытып? Кем кертте икән аны монда? Менә аяклы өрәк, колагындагы музыка көенә чайкалып килгән уңайга, Камилгә якынлашты, аның турына килеп җиткәч, кисәк кенә туктап калды. Менә ул, гаҗәпләнеп, кара күзлеген салды, бүлмә кинәт кенә зәңгәр нур белән тулган кебек булды. Ул, колагындагы зур наушникларын салып, ябык кулларын сузып, Камилгә таба атлады. — Вот, клево! Пап, син Камилне алып кердеңмени?! Вот, клево! Мин сине урамда күрсәм, танымас идем — шулхәтле үскәнсең! Во, даешь! Камил бүлмә уртасында катып калды. Колагына, муенына төрле аппаратуралар аскан бу озын, сәер нәрсә — Камилә иде. Элеккеге күбәләк кыздан бары тик аның зәңгәр күзләре генә торып калган иде. һәм... тавышы. Бу тәндә, бу кыяфәттә, бу йөздә калган һәммә нәрсә Камил өчен ят, хәтта ямьсез иде. Аның, борылып, бу бүлмәдән чыгып китәсе килде. Әмма кузгала алмады, Камилне монда үзе дә аңламаган нидер тотып тора иде... — Әйдә, мин сине үз бүлмәмә алып керәм,— диде Камилә, аның аптырап басып торуын күреп.— Мин сиңа хәзер бер әйбер күрсәтәм — ахнешь! Мин синең теге Алыпларыңны таптым бит! Хәтерлисеңме, син миңа сөйләгән идең? Вот, мин дә тарихта аларның эзләрен таптым. Әйдә, күрсәтәм... Кыз, шулай сөйләнә-сөйләнә, Камилне ак мәрмәр баскычлардан өске катка алып менеп китте. Ул яңадан элеккеге Камиләгә әйләнгән иде — ачык, эчкерсез, күбәләк Камилә... Шул ук вакытта Камил кызның хәрәкәтләрендә бер сәерлек тә күрде — Камилә үзен артык иркен тота иде. Ул кулларын туктаусыз болгый, әле сәбәпсезгә көлеп җибәрә, әле барысына да битараф кыяфәткә керә... Бу — элеккеге Камилә, шул ук вакытта элеккеге Камилә түгел дә иде... Кызның үз-үзен тотышында Камилне бераз өркетә торган ниндидер аңлашылмаган яңалык бар иде. Каршыларына Камиләнең әтисе очрады. Ул да кызының артык очынуына нигәдер сагаеп караган кебек булды. Кыз үзе дә моны сизде, сүз белән мавыккан булып, карашын читкә яшерде, әтисе яныннан тизрәк үтеп китәргә ашыкты. — Кызым, тәртип, аңладыңмы? — диде әтисе, аны үтәли күргәндәй.— Аңладыңмы нәрсә турында әйткәнне? Әллә Камил барында исеңә төшерергәме? Кыз кабынып китте, шул арада күзләренә яшь атылып чыкты. Әле генә шатлыктан мөлдерәп торган кыз бер мизгел эчендә карасына коелды, холыксызлана ук башлады. — Хватит диләр сиңа, хватит! — дип пырдымсызланды ул, Камил барын да онытып.— Ни минуты покоя! Үзең ялга дип кайтардың, үзең гел шымчыланып торасың! Бетте, дидем бит инде мин сиңа... Так что, Казаныңа китә аласың... Атасы аның сүзләренә ышанып бетмәде, ахры, башын селкеп, кызына ниндидер ачу белән карап үтеп китте. Камил дә берни аңламый калды. Камиләнең әтисе нәрсәне исенә төшерергә теләде кызына, кызы нигә бу сүзләргә каршы ялкын кебек кабынып китте, ул нәрсәне "бетте" диде — Камил аңламады. Монда ул белеп бетермәгән нидер бар иде. "Әллә бер-бер начар гадәте бармы икән,— дип уйлады ул, астан гына Камиләне күзәтеп.— Холкы да бик сәерләнгән — әле шатлыгыннан нишләргә белми, әле, усалланып, кычкырына башлый... Элек ул мондый түгел иде бит..." Озын коридор буйлап барып, алар Камиләнең бүлмәсенә килеп тә җиттеләр. Бүлмә дә хуҗасының холкына охшаган иде —бер як стена төрле чуар афишалар, артистларның төсле сурәтләре белән тулган булса, икенче якта төрле аппаратуралар тезелеп киткән иде... Камилнең боларны телевизордан гына күргәне бар — эрелеваклы компьютерлар, елкылдап торган электрон приборлар, гөжләп утырган әллә нинди экраннар, машиналар, тагы Камил исемен дә белми торган әллә нәрсәләр... Бүлмәнең бер ягында кызлар торса, икенче ягында малай кеше яшәп яткан кебек... Камилә бу нәрсәләрнең барысын да эшләтә беләме икән? Шуларны аңлыймы икән? Камил аларның күбесенең нәрсә өчен кирәген дә белми бит, белер-белмәс тотынып, оятка калуы да бар. Үзе күрсәтмичә, сорамаска, тотынмаска кирәк... — Доканали! Теңкәмә тиделәр, болыне не могу! Кыз шап итеп түрдә торган киң караватына барып утырды. Чыннан да, ул күп эшләгән, хәле беткән, алҗыган кешене хәтерләтә иде. Әле генә алсуланып янган йөзе дә кинәт кенә соры төскә кергән кебек булды, карашы сүнде, бармакларына хәтле дер-дер килеп калтырый башлады. Камил куркып калды, ул кызны бик нык кызганды, әмма ничек ярдәм итәргә дә белмәде. Тик кызга аның ярдәме кирәк түгел иде, ахыры, ул, ниндидер җитди карарга килгәндәй, йөгереп барып ишекне бикләде, бөтен бүлмәне тутырып музыка җибәрде һәм бер читтә торган зур сумкасында казына башлады. Ул аннан өс киемнәре, төрле чүпрәк-чапрак, тагы әллә нәрсәләрне идәнгә алып атып, тиз-тиз генә бушатты да иң астан нәни генә бер шешә тартып чыгарды. — Я болыне не могу! Болыне не могу! Кыз, ят, сәер тавышлар белән такмаклый-такмаклый, калтыранган куллары белән шешәдән берничә ак төймә алды һәм аларны тиз генә йотып та җибәрде. Күзләрен йомып, караватында бераз җәелеп утыргач, ул, берни булмагандай, җиңел генә урыныннан сикереп торды, өстәлдәге суны эчеп куйды, аннан тәмам терелеп-тернәкләнеп, бүлмә буенча биеп йөри башлады... Камил аны тагы таный алмады. Бу инде тагы башка төрле Камилә иде — күзләре әллә нинди сәер ялтырау белән яна, үзе юкка да очына, чыркылдап көлә. Гел тиле кеше кебек... Әллә аны теге дару шушы хәлгә китердеме икән? Нәрсә эчте икән соң ул, нигә эчте икән? Әллә Камиләнең кеше белми торган бер-бер авыруы бармы икән? Әмма Камил кыздан бер нәрсә дә сорамаска булды. Белербелмәс сорап, уңайсыз хәлдә калырсың тагы, йә аны кыен хәлгә куярсың. Мөгаен, аның берәр авыруы бардыр, ә бу дарулар аңа көч бирәдер... Алайса, нигә гел тиле кебек көлә соң ул? Нигә кулларын шулай сәер болгый-болгый, туктаусыз нидер сөйли? Алыплар турында сөйли түгелме соң ул? Тик Камил аның сөйләгәннәреннән берни дә аңлый алмый бит, кызның татарчасы, урысчасы, инглизчәсе бергә буталган, берсен башлый, икенчесен ташлый, берни аңларлык түгел. Әмма бераздан Камилә үзе дә тынычлана төште, басылып китте. Камилгә дә тынычрак күз белән карый башлады. — Беләсеңме, мин сиңа нәрсә күрсәтәм? — диде ул, Камилгә сынап карап.— Не за что не догадаешься! Готовься! Мин сиңа хәзер Алыпларны күрсәтәм! "Алыпларны?! Нәрсә сөйли ул? Каян килеп күрсәтсен ул аңа Алыпларны? Әллә алар... Әллә алар Камиләгә дә күренделәрме икән? Әйтергәме икән Камиләгә үзенең дә Алыпларны күрүе турында?" Камилнең хәйран калып басып торуын күреп, кыз тагы да дәртләнеп китте. Ул, йөгереп барып, компьютерларын тоташтыра башлады, тегеләре серле итеп гүләргә, гөжелдәргә тотындылар. Кыз Камилне дә үз янына чакырды. Камил аның кайларга басканын, нәрсә эзләгәнен, ничек эзләгәнен үзе дә аңлап бетермәде, ул, сихерләнгән кебек, компьютерның ак төймәләренә, Камиләнең алар буйлап йөгереп йөргән нечкә бармакларына, экранга бер-бер артлы килеп чыккан сәер рәсемнәргә текәлде. Экранда әле шакмаклар, әле ниндидер саннар, әле әллә нинди уеннар, кош, хайван, кеше сурәтләре бер-берләрен алмаштырып торалар иде. Камил укый торган күрше авыл мәктәбендә дә компьютер классы бар, әмма анда өлкән классларны гына кертәләр, Камилләргә әле һаман чират җитми. Ул класс көннәр буе йозакта торса тора, анда балаларны кертмиләр. Мондый нәрсәләрне Камилнең бары тик кинода гына күргәне бар, ул аларның ничек эшләгәннәрен дә белми, эшләтә дә белми. Ә беләсе, өйрәнәсе бик килә. Аның чөгендер кырында күмелеп каласы килми, аның дөньяны өйрәнәсе, илләр гизәсе, китаплар язасы килә, менә шундый компьютерлар телен беләсе, интернет дигәннәрен аңлыйсы, кулланасы килә... Ә Камилә нинди бәхетле, ул шушыларның барысын аңлый, белә бит, урталарында кайный, нәрсә теләсә, шуны эшли ала... — Юк, бу компьютерлар Интернетка тоташтырылмаган, ахры, үземә кирәк бер сайтны да таба алмыйм,— диде Камилә, экран каршында бераз маташканнан соң.— Әле ярый, үземнең кул компьютерын алып кайткан идем, хәзер шуннан карыйбыз, памятында сакланган булырга тиеш безгә кирәк нәрсә. Булмаса, дискетлардан эзләп табарбыз. Әнә алар миндә, тау кадәр... Ул әле генә актарып ташлаган юл сумкасыннан китап калынлыгы гына бер кара тартма тартып чыгарды. Кыз тартманы китап кебек ачып җибәрде һәм Камил каршында нәни генә экранлы, ялтыравык төймәле компьютер пәйда булды. Камил гаҗәпләнүеннән "аһ" итеп куйды. Аның тормышта беркайчан мондыйны күргәне юк иде! Бу бит үзең белән йөртә торган компьютер, чит ил фильмнарында журналистлар кулында күргәне бар аның мондый акыллы тартманы. Ул үзе зур түгел, кулга тотып кына йөри торган, әмма аңа язып та, аның аша бөтен дөнья белән сөйләшеп тә, хәтерендә тау кадәр мәгълүмат та саклап була. Их, болар Камилнең төшенә дә керми инде. Монда карап калсын, ичмасам. Әтисе аек булса, бәлки, Камилнең дә шундый компьютерлары булыр иде. Юк, өй салып кермичә, барыбер булмас иде әле. Сарык бәясе генә түгел, сыер бәясе бит бу! Ат бәясе! Камилә ул арада китап-компьютерын токка тоташтырды. Нәни экран зәңгәрләнеп, гөжләп эшли башлады. Камилә тагы анда-монда баскалады — башта тагы әллә нинди озын таблицалар, саннар чыкты, аннан чит телдә язмалар күренде. Камилә тагы ак төймәләргә басты — инде төрле рәсемнәр, илләр, җирләр, шәһәрләр, төрле корылмалар пәйда булды. Аннан... могҗиза башланды! Шул корылмалар арасында галәмәт зур гәүдәле Алыпларның йөргәнлеге күренде! Алар шундый зурлар, биекләр иде, үсеп утырган агачлар бу кешеләрнең билләреннән генә булып, зур корылмалар, пирамидалар алар биеклегендә иде. Әмма болар Камил бүген күргән чын Алыпларга да охшап бетмәгән иде, теге, киноларда күрсәткән динозаврлар кебек, киночылар ясаган ясалма, уенчык Алыплар иде, ахрысы, болар... Әгәр Камил бүген чөгендер кырында Алыпларның үзләрен күрмәгән булса, бәлки, бу зур гәүдәле кешеләрне чын Алыплар итеп тә кабул иткән булыр иде. Әмма ул аларның үзләрен күрде бит, чыннарын күрде! Алар нәкъ кеше кебек, ягъни безнең кебек иделәр, тик бик зурлар гына, безгә караганда 20 — 30 тапкыр зурраклар. Алар җанлы иде, ә болар ниндидер ясалма, җансыз кебек... Әй, алар турында сөйләгән текстны да аңласаң иде! Әмма Камилләргә инглиз теле әле яңа керә башлады шул, анда да йә укытучы юк, йә китап юк... Аңласа да, ул бу текстта берничә сүзне генә аңлыйдыр. Калганнары — кара урман. Аның берни аңламый карап утыруын Камилә дә төшенде, ахры, ак төймәләргә тиз-тиз генә баскалап, әле генә күрсәткән урыннарга яңадан әйләнеп кайтты. — Мин инглизчәдән татарча аңлатып барам, син тыңла,— диде ул, Камилгә якынрак утырып. Тегендә, тау башында янәшә утырган кебек, Камилгә тагы бик рәхәт булып китте. Ул вакытта Камил кызга Алыплар турында сөйләгән иде, бүген исә, киресенчә, Камилә аңа Алыплар турында кино күрсәтә... Камилнең теңкәсенә тигән чөгендер кыры да, исерек әтисе дә, ул бая гына сугып сындырган теш тә онытылды —дөньяда Камилә һәм Алыплар гына торып калды. Камиләнең үзенә дә болай янәшә утырып, Камил белән Алыплар турында сөйләшү рәхәт иде, ахры, ничек бирелеп, экранның эченә кереп бетеп сөйли, аңлата бит! Дөньяда Камил белмәгән күпме кызык, могҗизалы нәрсәләр турында сөйли! Әйтерсең лә Камил каршында күк капусы ачылып китте, гыйлем мәгарәсенең ишекләре ачылды, ул, йотлыгып, ишеткән-күргәннәрен күңеленә, хәтеренә, күзәнәкләренә сеңдереп калырга тырышты. — Дөньяда аңлашылмаган нәрсәләр, җавап табылмаган күренешләр күп, дип сөйли диктор.— Камилә тырышып-тырышып, инглизчәдән тәрҗемә итә иде.— Әйтик, Пасха утравындагы гаҗәеп зур таш сыннарны кемнәр ясаган, анда кемнәр сурәтләнгән, гади кеше көче җитмәслек Мисыр пирамидаларын кем төзегән, ничек төзи алганнар? Сардиния утравындагы биек башня-манараларны кем төзегән, алар астындагы тирән коеларны кем, нигә казыган? Эш коралы таш һәм балта гына булган заманда, дөньяның төрле почмакларында — Мексикадан алып Мисыргача — кем, нинди максат белән шундый зур биналар төзи алган? Галимнәрнең бер өлеше бу эшне гигант кешеләр, ягъни, Алыплар башкарган, дигән фикердә тора. Кешелекнең башында гаять зур гәүдәле Алыплар торган, дигән фикерләр бар. Алар, динозаврлар кебек, ни сәбәптәндер үлеп беткәннәр. Моңа туфан суы сәбәпче булган, дигән фикерләр дә бар. Легендалардан күренгәнчә, туфан суыннан исән калган Нух пәйгамбәр нәселе дә шундый гигант кешеләр булган. Юкка чыккан Атлантиданы да шушы туфан фаҗигасе белән бәйләүчеләр бар. Алар фикеренчә, Атлантидада гаять зур гәүдәле атлантлар, гигантлар, ягъни Алыплар яшәгән булган. Туфан басканнан соң, аларның кайберләре исән калган һәм дөнья буйлап таралган. Мисырдагы пирамидаларны да, Пасха утравындагы гигант сыннарны да алар ясап калдырган, дигән фикерләр бар. Туфан суыннан соң, җирдә табигать бик нык үзгәргән, яшеллек, ризык бик нык кимегән, зур гәүдәле хайваннар үлеп беткән, азык һәм җылылык җитмәү кешенең төзелешен дә бик нык үзгәрткән, ягъни кешеләр әкренләп вагайганнар, кечерәйгәннәр. Шулай итеп, соңгы Алыплар да юкка чыккан, җир йөзендә бүгенге вак кешеләр яшәп калган... Экранда меңәр еллык Мисыр пирамидалары күренеп үтә, Пасха утравындагы таш сыннар океанга карап тезелеп утырганнар, кыядагы зур кешеләрнең сурәтләре таш эченнән дә томырылып сынап карап тора. Әнә алар гүя тереләләр дә, шул пирамидалар, биналар, манаралар арасында йөри башлыйлар. Алар шулхәтле зур гәүдәлеләр ки, бу пирамидалар, биналар алар янында уенчык кебек кенә күренә. Бу Алыпларның яннарында балалары да бар, алар бераз кечерәк буйлы, шул пирамидалар биеклеге генә, әйтерсең лә бу биналар алар өчен бер уенчык. Бу Алыплар зур-зур ташларны бармак очы белән генә эләктереп ташыйлар, кирәк икән, зур кыяларны урыннарыннан кубарып алалар... Камил, сихерләнгәндәй, компьютердан күзләрен алмады. Димәк, барысы да дөрес! Аның әтисе тарих буенча барысын да дөрес сөйләгән! Аның әбисе дин буенча Алыплар турында барысын да дөрес әйткән! Камилне иң тетрәндергәне шул — ул Алыплар, дөньяның беренче кешеләре алар авылында да яшәгән бит! Атлантидада, Мисырда, Пасха утравында гына түгел, менә монда, Изгеавылда да яшәгәннәр бит алар! Ул моны бүген үз күзләре белән күрде бит! Шул борынгы Алыплар, болын җирләренә җәелеп, бергәләп намаз укыдылар, Камил белән сөйләштеләр, ничек яшәргә кирәклеген әйттеләр! Ә бит бу хәлгә беркемне дә ышандырып булмаячак, хәтта үз әнисен дә. Әле ул укытучы кеше бит, ул да ышанмый хәтта. Болар турында башкаларга сөйләсәң, кычкырып көләчәкләр, бөтенләй тилегә чыгарачаклар. Әгәр Камиләгә әйтеп караса бүгенге хәлләр турында, ул кычкырып көлмәсме икән? — Мин дә бүген аларны күрдем бит, Камилә,— диде ул кызга, бик олы серен ачкандай.— Тик син миннән көлмә, яме. Алар безнең элеккеге болында намаз укыдылар. Берсе минем белән сөйләште дә... Хәзер инде Камиләгә гаҗәпләнергә чират җиткән иде. Ул әле үзе бу тасма-дискетлары белән Камилне шаккаттырырмын, дип уйлаган иде, аңа көтелмәгән сюрприз ясыйсы килгән иде. Ә ул әнә: "Тере Алыпларны күрдем", — ди. Бәлки ул, Камилә кебек, "чудиклар" күрсәтә торган "дару" капкандыр? Аны йоткач, Камиләнең күзенә Алыплар гына түгел, әллә нинди албастылар, җенпәриләр дә күренә башлый! Камил дә шуларны капкан булдымы икән әллә? Тик авылда каян тапты икән ул аны? Ул Камилгә иелеп үк бетеп, пышылдап кына сорап куйды: — Син дә әллә менә боларны эчәсеңме? Шулай диде дә ул кесәсеннән теге нәни шешәне чыгарды, аннан ап-ак төймәләрне алып күрсәтте. Хәтере калудан, уңайсызланудан, гарьлегеннән Камил башта бераз дәшми торды. Камилә дә аңа ышанмады! Үзе кич буе Алыплар турында сөйләде, алар хакында кино күрсәтте, ә Камил Алыпларның үзләрен күрдем, дигәч, ул да аны җүләргә чыгарды! Тукта, һаман нинди дару турында әйтә соң ул? Теге, үзе эчкән төймәләр бит бу. Нәрсә икән соң ул, нигә аны эчкәч, күзгә Алыплар күренергә тиеш? — Нәрсә соң ул? — дип сорады Камил, кызыксынуын җиңә алмыйча. — Син белмисеңмени? — диде кыз, гаҗәпләнеп.—Бу — дөньяда иң яхшы әйбер! Аны эчсәң... Аны эчсәң... Бөтен дөнья яхшы булып, матур булып күренә! Исерек әниең дә, әтиең дә фәрештә булып күренә! Күз алдыңда Алыплар, албастылар, җеннәр, фәрештәләр — бөтенесе бергә кочаклашып биеп йөриләр. Син дә аларга кушылып биеп китәсең... Бу — бөтенләй башка тормыш, җир йөзендә юк тормыш. Шәһәрдә бөтен яшьләр моны эчә, иначе, стресска чыдап булмый! Бетәсең! Ә моны эчкәч, хоть дөньясы бетми шунда! Шушы гына булсын... Ул шулай әсәрләнеп сөйләнә-сөйләнә, тел астына тагы берничә төймәне шудырып җибәрде. Аннан тиле кебек бөгелә-сыгыла көләргә тотынды, компьютерлар онытылды, Алыплардан җилләр исте, Камиләгә хәзер бу дөньяда, чыннан да, берни кирәк түгел иде... "Әллә наркоман инде бу?" Күз алдында тилереп беткән кызны күреп, Камилнең башына килгән беренче уй шул булды. Наркоманнар турында ул телевизордан күреп, газеталардан укып кына белә. Аннан соңгы елларда авылга шәһәрдән бер җирдә дә укый алмаган җүнсез балаларын кайтарып ташлый башладылар. Менә шуларның кайберләре турында да "наркоманнар икән" дип сөйлиләр. Авыл халкы алар турында, эчмичә исерекләр, ди. Алар үзләре эчмәгән дә, әмма аек та түгел. Алар бөтен авылның котын алып, урлашып, талап яшиләр. Авылда инде кисмәгән чыбык, урланмаган мунча казаны, табак-савыт калмады. Барысы да шул наркоманнарның эше, диләр... Әмма Камил алар белән аралашмый, алардан курка да, чиркана да. Менә хәзер каршында шулар сыңары басып тора, ахры... Менә нәрсәдән икән аның бу кисәк үзгәрүләре, бер елавы, бер көлүе... Кайда өйрәнгән ул моңа, атаанасы беләме икән? Хәер, әнисе исерек бит аның, ә әтисенә байлыктан башка берни кирәк түгел, ахры... Әгәр чыннан да наркоман булса, бу кыз бетәчәк бит, шуны аңламыймы икәнни ул? Камилнең томырылып үзенә карап торуын күреп, кыз чытлыкланып аның янына ук килеп басты. — Телисеңме, сиңа да бирәм? — диде ул, малайның йөзенә якын ук килеп.— Тик әтигә берни дә әйтмә. Ул карт инде, боларны аңларлык түгел. Гомумән, беркемгә дә әйтмә бу турыда. Бу безнең икебезнең генә серебез булыр. Алыплар кебек... Беләсеңме, сиңа ничек рәхәт булачак? Без синең белән икебез башка дөньяга күчәчәкбез. Алыплар янына. Исерек әтиең дә бу дөньяда калыр, чөгендер кырың да. Мин сиңа бөтенләй яңа дөнья күрсәтермен... Шулчак кемдер каты итеп ишек дөбердәтә башлады. Балалар икесе дә "дерт" итеп киттеләр, нидәндер куркып, бер-берләренә караштылар. Камилә нәни шешәсен кая яшерергә белмәде, аннан теге зур сумкасына илтеп тыкты. Ул йөгереп барып тиз генә тәрәзәне ачып җибәрде. Караңгы урамнан бүлмәгә салкынча җил бәреп керде, ул теге шешәдән чыгып калган әче дару исләрен таратып ташлады. Ул арада ишектә шакылдату тагы да ныграк яңгырады. — Иду! Иду! — дип, мәгънәсез көлә-көлә, Камилә ишеккә ташланды. Анда әтисе басып тора иде. Ул кызына кискен, сынаулы караш ташлады да Камил ягына борылды. — Синең арттан әниең килгән, энем,— диде ул.— Әтиең һаман кайтмаган икән, эзләргә чыгарга кирәк, ди. Урамда сине көтеп калды. Камил, башын иеп, ишеккә атлады. Камилә, тиле кебек бер сәбәпсезгә көлеп, иелеп-бөгелеп, аны озатып калды. Ул тагы әллә нинди сәер, чит-ят бер кызга әйләнде. Аның бу кыяфәтен күреп, Камилнең балачак хыяллары артка чигенде. Бу хәлендә Камилә, кайсы ягы беләндер, үзенең әнисен хәтерләтә иде. Исерек әнисен... Изгеләр чишмәсе янында аунап яткан әнисен... Ниндидер бер чикне үтсә, Камилә әйткәннәргә ризалашса, Камил үзе дә исерек әтисенә охшый башларга мөмкин иде. Бу чик шундый нечкә иде, Камилә сөйләгәннәр шундый кызыктырырлык иде, Камил бу дөньяның авырлыгыннан, каралыгыннан инде яши башлаганчы ук шундый туйган иде, әтисе кебек булырга аңа бер адым ясау җитә иде. Камилә биргән төймәләргә кулны сузарга, Камилә кебек, күзне йомып, аларны йотарга... һәм барысын да онытырга... Камилнең бәхетенә, шул мизгелдә ишек дөбердәттеләр, аны бу татлы үлемнән өстерәп алырлык хәбәр әйттеләр, йолкып алып тагы үз дөньясына ташладылар. Камилнең әтисе кайтмаган! Бу хәбәр аның өчен әлеге минутларда барысына караганда да мөһимрәк, куркынычрак иде. Бу вакытта да кайтмагач, нидер булган булырга мөмкин... Шушы борчулы уй белән, Камил тизрәк үрмәкүч оясын хәтерләткән бу өйдән чыгып китәргә ашыкты. Әмма аңа бу йорттан тиз генә чыгып китәргә насыйп булмаган икән. Сәлим байдан калмыйча, инде бу өйдән чыгып китәм дигәндә, каршына, шәүлә кебек җилфердәп, бер карчык килеп чыкты. Башка вакыт булса, Камил, бәлки, аның яныннан танымыйча, игътибар итмичә үтеп тә киткән булыр иде. Әмма карчык аны үзе танып алды, ахры: "Син Рәйхананың улы түгелме соң, балам?" — дип, кайсыдыр бүлмәдән кинәт кенә каршына килеп чыкты. Камил аны бары тик тавышыннан гына таныды, бу — Гыйззениса әби иде. Теге вакытта, әле Гәрәйхан бабай исән чагында, алар бакчасында өлгергән шомырт-миләшләрне күп ашады Камил. Гыйззениса әби аны һәм башка малайларны үзе чакырып китереп, зур шомырт агачының иң очына менгереп җыйдыра иде, ашата иде. Хәзер ул агач та юк инде... Гәрәйхан бабай да юк... Гыйззениса әбинең дә танырлыгы калмаган. Ул, әллә нишләп, бик саргайган, бетәшкән, күзләрендә гел хәсрәт-моң... Бер караганда, нигә хәсрәтләнергә инде аңа — балалары исән, нинди зур, бай йортта яши, бөтен эшен хезмәтчеләр башкара. Ә ул һаман өйне чорнап алган шомырт-баланнарын, шул агач башларында чыр-чу килгән авыл балаларын, шул балалар белән бала булып йөргән картын сагына, ахры... Әнә бит, Камилне дә шунда ук танып алды, кадерле кешесен күргәндәй, кулларына ук килеп тотынды. — Әйе, Г ыйззениса әби, мин Рәйхана улы булам,— диде Камил, туктап, аның яныннан тиз генә үтеп китәргә уңайсызланып. — Әтиең ничек соң, улым? Әниең исән-саумы? — Әбинең бу таш кирмәнгә адашып килеп кергән малайны бераз булса да үз янында тотасы, сөйләштерәсе килә иде, ахрысы. Камил үзенең ашыгуына уңайсызланып куйды. "Гыйззениса әби бу йортта төрмәдә утырган кебек бикләнеп утыра бит,— дип уйлады ул.— Нигәдер урамга да бөтенләй чыкмый ул хәзер. Улы өчен авыл халкыннан ояла икән, дип сөйлиләр... Аның авылны сатып алуында анасының ни гаебе бар инде? Берәү булса, түш киереп йөрер иде әле урам буйлап, әби патша кебек..." — Әти-әни исән-саулар, Гыйззениса әби,— диде ул, бик тирәнгә кермичә генә. Үз борчуы да хәттин ашкан бу карчыкка өйләрендәге хәлләр турында сөйләп тормас бит инде. Аның әтисенең эчүе аларның үзләре өчен генә кайгы. Монда аларга беркем ярдәм итә алмый. Гыйззениса карчык кисәк кенә Камилнең әти-әнисеннән үз оныгы турында сөйләүгә күчте. Аның төп сүзе дә шушы иде, ахры, Камилне ул шушы сүзләрне әйтер өчен туктаткан иде бугай. — Улым, кертсәләр, безгә керебрәк йөр әле син,— диде ул, пышылдауга күчеп.— Камилә бу юлы әллә нишләп, бик үзгәреп кайткан. Әле тик торганда кычкырып көлә, әле кычкырып елый башлый. Миңа да кычкырына. Элек бер дә андый түгел иде ул, әби, дип үлеп тора иде. Г ел исерек кеше кебек кылана, үзе эчкән дә түгел. Әнисе дә шул юлда булгач, бик куркам бу бала өчен. Атасы аны бу юлы монда ялгызын калдырып китә икән. Мин аны тыңлата алмам инде, улым. Кереп йөр әле син аның янына, син тәртипле бала, бәлки, яхшыга үзгәртә алырсың. Мин үзем генә аның белән нишләргә дә белмәм... Димәк, Г ыйззениса әби дә Камиләнең кыланышларында нидер сизеп алган. Хәер, аны яшерерлек тә түгел бит. Әтисе дә беләдер кызының бу дарулар белән маташканын, Камилләргә дә тикмәгә генә килмәгәндер. Камиләгә хәзер иптәш кирәк, бу кыңгыр эшен оныттырырлык мавыгу, шөгыль кирәк. Шуңа күрә әтисе өмет белән аны авылга кайтаргандыр, шуңа күрә Камилнең бирегә кереп йөрүен теләгәндер... Ә Камил үзе дә Камилә куйган капкынга төшсә, аның пәрәвезенә эләксә? Ул шешәдә аның тилерткеч дарулары күп иде бит әле. Ә Гыйззениса әби, кереп йөр, ди. Ул үз оныгы өчен курка. Бу дөньяда Камил өчен куркучы да, борчылучы да юк иде, ахры... — Ярар, әби, кереп йөрермен,— диде ул, Гыйззениса карчыкның хәтере калмасын өчен.— Син үзең дә безгә кереп утыр, Гыйззениса әби! Безнең әни сине бик ярата бит, кер, яме! Камилнең эчкерсез бу сүзләреннән Гыйззениса карчык терелеп, яшәреп киткән кебек булды. — И-и, улым, үзем дә бик яратам шул әниеңне,— диде ул, ябык куллары белән Камилнең аркасыннан сөеп.— Киленем була алмады шул әниең, киленем булырга теләмәде... Камил, әби белән саубуллашып, тизрәк урамга атылды. Ул Сәлим байның яшь вакытта аның әнисе артыннан йөрүен инде ишетеп белә иде. Бик яратып йөргән, һәр кичне Байсу юлын таптаган, Камилнең әнисе яшәгән йортның капкасын саклаган... Ә әнисе башканы сайлаган, башканы яраткан. Камилнең әтисен... Әтисе исенә төшүгә, Камил адымнарын тизләтә төште. Инде тәмам караңгыланган, төн уртасы җитеп килә икән бит! Әтисе һаман кайтмаган, ди. Башка вакытта, ни исерек булса да, болай төнгә урамда калмый иде ул, барыбер; дүрт аякланып булса да, кайтып егыла иде. Ни булды икән соң бүген? Берәр хәл була күрмәсен тагы... Инде тимер капкага килеп җиттем дигәндә генә, бернинди тавыш-тын чыгармыйча, шул ук вакытта алга таба атларга ирек тә бирмичә, аның каршына теге бозау хәтле эт чыгып утырды! Камил бу хәлне бөтенләй көтмәгән иде, куркуыннан хәтта чүгеп куйды. Эт тә алга таба тагы бер адым атлады, тамак төбе белән ырлап куйды һәм, арт аякларына утырып, тагы ни булырын көтә башлады. Камил алга таба да, артка таба да бер адым ясый алмады, биек таш коймага ярты адым кала, тораташ булып басып калды. Кычкырырга, ярдәм сорарга оялды, берәрсенең килеп чыгуын көтәргә булды. Сәлим бай аннан алда чыгып киткән иде бит, бәлки, ул килеп чыгар, аны бурзай эт әсирлегеннән коткарыр, дип өмет итте. Әнисе урамда булырга тиеш, аңа кычкырудан мәгънә юк, ул үзе дә бу эткә якын килә алмый иде. Шул арада Камилнең колагына таш стена аша кемнәрнеңдер әкрен генә сөйләшүе ишетелде. Тукта, әнисе белән... Сәлим бай тавышы бит бу! Әнисе елый түгелме соң, әнә бит, әкрен генә сулкылдап-сулкылдап куя, авыр итеп сулыш ала. Камил тагы капкага таба омтылды, әмма бурзай эт тә аны әсирлегеннән ычкындырырга теләмәде. Ул яман ырлап, аның өстенә ыргылды, Камилне таш койма буена чүгәргә мәҗбүр итте. Кыймылдау түгел, авызын ачса да, бурзай аны өзгәләп ташларга әзер иде. Камилгә, тын да алмыйча, берәрсенең килеп чыгуын гына көтәргә калды. Урам яктан Сәлим байның тавышы ишетелде. Тукта, нәрсә ди ул? "Елама, Рәйхана, мине болай газаплама",— диме? Әнисе елаганга нигә ул газаплана икән? Ишегалдына кире кереп, Камилне коткарырга башы җитсен иде менә аның. Әнисе дә исенә төшерми , ичмаса... Тукта, Камилнең әтисе турында сөйли түгелме соң ул? Нишләп бу кешегә сөйли икән инде ул аларны? — Ничек еламыйсың, Сәлимхан,— ди әнисе, хәсрәтле тавыш белән.— Үзең дә күрәсең бит — бетүенә бара Җиһангир... Ничә тапкыр дәвалап карадык, ничә тапкыр үлемнән калды, күпме елап ялвардым, аерылып китәм, дип тә әйтеп карадым — юк, бернәрсә ярдәм итми. Эчүеннән туктый алмый. Инде нишләп карарга да белгән юк... Нигә боларны чит кешегә сөйли икән инде әнисе? Бу Сәлимхан нәрсә эшли ала инде? Бернәрсә эшли алмый. Эшли алса, үз хатынын терелтер иде. Әнә бит, үзе дә шулай ди түгелме соң? — Эчкән кеше белән бернәрсә эшләп булмый, Рәйхана,— ди.— Иә ул эчеп үлә, йә шуны аңлап, үзе туктый. Көчләп туктатып булмый аны. Әнә мин үземнекен кая гына алып барып карамадым, хәтта чит илләргә кадәр барып җиттем. Иң яхшы больницаларда, иң яхшы врачларда дәвалап карадым. Юк, булмады, туктамады... — һаман эчәме? — Монысы әнисе тавышы. — Эчә... Әле ул гынамы — кыз да шаяра башлады.— Монысы Сәлим бай тавышы. — Әллә, Ходаем, Камилә дә эчәме? — Юк, ул эчми, аннан да начарын эшли — наркотиклар куллана башлаган... Камилнең аяк астында бетон ишегалды тетрәп киткән кебек булды. Теге ак төймәләр наркотиклар икән бит! Камил дөрес шикләнгән — кыз наркоман икән! Бу бит — коточкыч, бу бит инде беттең, үлдең дигән сүз... Камилә, күбәләк кебек Камилә, аның белән җитәкләшеп, Алыплар тавына менгән, әллә ничә төрле тел белгән, иң көчле компьютерларны үзенә буйсындырган Камилә — тиз арада үлемгә дучар ителгән наркоман булып чыкты... Таш койманың теге ягында әнисе дә бу хәбәрне бик авыр кабул итте, ахры, аның тирән итеп, авыр сулаганы ишетелде. — Әрәм булган икән бала,— диде ул, үз кайгысын да онытып.— Наркоманлыктан да дәва юк, диләр бит. Әйбәт бала иде, Камил белән дә дуслар иде. Әрәм булган икән... — Юк, мин кызымны болай гына бирмим, алып калам мин аны,— дип каршы төште Камиләнең әтисе.— Әле ул башлады гына. Ул хәзергә синтетик наркотиклар белән генә маташа, шприцка ук барып җиткәне юк. Хәзер мин аның бөтен наркотик даруларын җыеп куйдым, каналларын яптым, наркоман дусларын куып тараттым. Үзен монда кайтарып куйдым. Ул монда тулы изоляциядә, берние юк. Мин кызымны болай гына бирмим. Мин аның өчен соңгы сәгатемә кадәр көрәшәчәкмен. Синең өчен көрәшкән кебек... Койманың теге ягында тынып калдылар. Камил яңа гына ишеткәннәреннән һаман аңына килә алмый иде. Камилә — наркоман?! Әтисе аны туктаттым, наркотиклардан аердым, дип уйлый... Ә Камилә шыпырт кына һаман шул агуларны эчеп ята. Әйтергәме аның әтисенә бу хакта? Камилә бит беркемгә дә әйтмәскә кушты. Әтисе аңа ышанып китә бит инде... Бәлки, шул бәләкәй шешәсендәге дарулары беткәч туктар? Кайдан алсын ул монда наркотиклар? Юк, әйтмәсен әле, бәлки, Камилә болай гына да туктый алыр, аңа Камил дә булышыр, ярдәм итәр... — Нигә чыкмый соң бу малай? — диде шунда әнисе, Камилне искә төшереп. — Әни белән сөйләшеп калганнар иде, сөйләшсеннәр инде,— диде Сәлим бай, вакытны сузарга теләгәндәй.— Әни бик ярата бит сине, Рәйхана. Шушы йортка килен булып төшәргә тиеш идең бит син... Шулай булган булса, менә бу кайгыларның берсе дә булмас иде бит! Син исерек ир белән интекмәс идең, мин — исерек хатын белән... Син тәрбияләгән балалар да наркоман булмас иде... Әле хәзер дә соң түгел бит, Рәйхана, синең бер сүзең җитә — менә бу йортка хуҗа булып кереп утырасың. Барысын да эшлим, теләсәң — Казанга китәрбез, теләсәң — чит илгә. Балалар да безнең белән булыр. Камил миңа үз улым кебек булыр... Болай хәерчелектә тилмермәссез... Синең бер сүзең җитә, төзәтик бу ялгышны, Рәйхана?! Нәрсә сөйли бу кеше?! Камил урыныннан ук сикереп торды. Аңа ияреп, бурзай эт тә сыртын кабартты. Нәрсә сөйли бу Вертолет Сәлимхан?! Нишләп аның әнисе, үз өен ташлап, монда кереп утырсын?! Ә әти нишли? Безнең бит үз әтиебез бар исерек булса да, Камилнең үз әтисе бар, нигә әнисе шулай дип әйтми соң бу кешегә?! Әнисе таш койма аша әйтерсең лә улының йөрәк тавышын ишетте. — Минем үз ирем, үз өем бар, Сәлимхан,— диде ул, кырт кисеп.— Бу турыда башка сүз кузгатасы булма, үпкәләтерсең. Исерек булса да, ул минем баламның атасы, минем никахлы ирем, минем тәкъдирем... Башка беркайчан да бу хакта әйтмә, рәнҗетмә мине... Урамда хәер сорашып утырсам да, мин иремне ташламаячакмын. Камил шатлыгыннан кычкырып җибәрде. Аңа кушылып, бурзай эт тә ишегалдын яңгыратып өрә башлады. Өр, бурзай, өр, хәзер Камил синнән тамчы да курыкмый, синең хуҗаңнан да курыкмый, чөнки аның дөньяда шундый акыллы, яхшы әнисе бар! Ул арада капка ачылып китте дә аннан Сәлим байның куркынган йөзе күренде. — Берәр нәрсә булдымы әллә, Камил? — диде ул, ишегалдына йөгереп кереп.— Барон, кит моннан, ычкын! һаман кеше танымыйсың, ахмак! Барон атлы бурзай эт, хуҗасына нык үпкәләп, койрыгын сөйрәп, таш сарайлар артына кереп китте. Бу кечкенә адәм кисәген шулхәтле тырышып саклаган өчен ул хуҗасыннан рәхмәт ишетермен дип көткән иде... Эт итеп сүгеп ташлады үзен, шушы малай алдында, җитмәсә... Камил исә, котылганына сөенеп, атылып урамга чыкты, ут яктысында сын кебек басып торган әнисенең кочагына ташланды. Әнисе аның бу хәтле хисләнүен аңлап бетермәсә дә, улының нәкъ менә шушы мизгелдә килеп чыгуына сөенде. Төн — шайтаннар йөри торган вакыт, вәсвәсә, нәфес патшалык иткән чак, мондый чакта яныңда үз кешең булу кирәк... Камил үзе дә күреп тора — әнисенә ул хәзер бик-бик кирәк, әтисе урынына ир-ат буларак таяныч өчен кирәк, киңәш өчен кирәк... — Әни, әйдә, өйгә кайтыйк, бәлки, әти дә кайткандыр,— диде ул, ирләрчә бастырып.— Безне эзлидер, көтәдер. Әйдә, тизрәк китик... Сәлим байларның төнлә дә ут янып торган капка төпләрен калдырып, алар урам караңгылыгына чумдылар. Сәлим бай аларны бераз озата барырга булды, ахры, артларыннан иярде. — Син барып йөрмә, Сәлимхан, үзебез кайтырбыз,— диде әнисе, адымнарын бераз акрынайтып.— Безнең өй якын бит. Янда Камил бар, хәзер кайтып җитәрбез... — Ярар, алайса,— дип ризалашты Сәлим бай, малайлар кебек бер урында таптанып.— Мир иртәгә иртүк китәм, Рәйхана. Сез монда Камиләгә бераз күз-колак булыгыз инде. Әнисе кайта алмады бит, тагы больницага салырга туры килде... Ә үземә ашыгыч рәвештә Иранга очарга кирәк. Камилә монда берьялгызы кала. Бөтен ышанычым синдә, Рәйхана, бая сезгә килеп керүемнең дә сәбәбе шул иде. Энем, син дә Камиләне ташлама, яме, кереп йөр. Аңа иптәш кирәк. Иптәш бул Камиләгә... Ул шулай диде дә кырт борылып китеп барды. Эченнән өнәп бетермәсә дә, Камил аны бу юлы кызганып куйды. Шундый бай, билгеле кеше, ә бәхете юк икән... Бөтен авыл, авыл гынамы, Татарстанның ярты байлыгы аның кулында, дөньяда булмаган иле, белмәгән кешесе юк, ә барыбер бәхетле түгел... "Алайса, бу дөньяда кемнең генә бәхете бар икән? — дип уйлады ул, караңгы авыл урамы буйлап атлап.— Әнисенең бәхете юк — әти эчә, Сәлим байның бәхете юк — хатыны исерек, менә хәзер кызы шул хәлдә... Ә Камилнең үзенең бәхете бармы соң? Ул аны бик табарга тырыша, нур, дип, хәтта саламга да ябыша. Ә ул барыбер салам гына булып чыга... Аларның бөтен тормышларын әллә нинди кара кыршау кысып тора кебек. Шатланырга, бәхетле булырга ирек бирми, башны калкытуга, шул кыршау китереп кыса, тын алырга да ирек юк. Ничек өзәргә соң бу бәхетсезлек кыршавын, сөенеч-куанычларны кайдан алырга, нинди өмет белән яшәргә бу дөньяда?" Төнге урам буйлап атлап, Камил әнә шундый уйлар уйлады. Алда үзен нинди зур бәхетсезлекләр, нинди зур сынаулар көтеп торганын ул әле белми иде... һәм аларның барысын да барыбер җиңеп чыгасын, барыбер бәхетле, бик бәхетле буласын да ул әле белми иде... Хәзергә аның каршында бары тик караңгы төн һәм билгесезлек кенә тора иде. Төн караңгы иде, шомлы иде. Бу кара төннең әле уртасы гына җитеп килә, әле таң яктысы керергә, кояш чыгарга шактый ерак иде. һәм гомер төненең бу өлешен дә Камил үзе үтәргә, яктылыкка, бәхеткә юлны үзе табарга тиеш иде... Алар ашыгып кайтып кергәндә, өйдә келпеп ут янып тора, әмма бу әнисе яндырып калдырган ут иде. Әтиләренең кайтмаганлыгын алар инде ишегалдына килеп керү белән аңладылар — мотоцикл үз урынында юк иде. Алай да, әнисе өйгә кереп, бер әйләнеп чыкты, күңел почмагында "бәлки, мотоциклын калдырып кайткандыр" дигән өмет бар иде. Керде — өй буш, караватта беркем юк, бөтен почмаклардан шомлы тынлык посып карап тора, әйтерсең лә мәет чыккан йорт... Сәгать телләре инде төнге уникенчене күрсәтә, тагы бер-ике сәгатьтән таң яктысы да беленер, торыр вакыт җитәр. Ә алар әле ятмаган да... Әнисе артыннан Камил дә өйгә керде. Әтисенең юклыгын ул шунда ук аңлады. "Инде нишлик?" дигәндәй, сораулы карашын әнисенә төбәде. — Өстеңә җылырак киен, улым, соң булса да, авылны бер әйләнеп кайтыйк,— диде әнисе, Камилгә курткасын алып биреп.— Бәлки, берәрсенә генә кереп утыргандыр. Бәлки, берәр тыкрыкта капланып йоклап ятадыр. Бер-бер хәл генә була күрмәсен инде... Алар тагы төнге урамга чыгып киттеләр. Ни соң яткан авыл да инде тынып бара иде, чөнки таң белән тагы торасы бар. Җәйге төн бик кыска, җәйге көндә бик күп эшләп калырга кирәк. Утынын, печәнен әзерләргә, яшелчә-җимешен карап үстерергә, төзелеш, урман эшләрен җәйдән эшләп калырга... Төнлә яхшылап ял итмәсәң, көндез бу эшләрнең чиреген дә эшли алмыйсың, гел миңгерәеп, аягүрә йоклап йөрисең... Шуңа күрә авыл халкы төн уртасында булса да йоклап, ял итеп калырга тырыша. Анда-санда яшьләрнең генә кычкырып көлешкәннәре, йә булмаса әче итеп сызгырып җибәрүләре, шап-шоп йөгергән аяк тавышлары ишетелә. Боларның иртүк торасылары юк, болар күбесе әби-бабаларына ялга кайткан шәһәр балалары, араларында авылныкылар да очрый... Камил шәһәрдән кайткан бу башкисәрләрне өнәп бетерми, алар белән бөтенләй аралашмаска тырыша. Хәер, җәй буе чөгендер кырында ятып, кем белән аралашсын инде ул? Менә хәзер шул бандитлар янына барырга, әтиләре турында шулардай сорарга мәҗбүрләр, чөнки авыл урамында алардан башка кеше юк... — Җиһангир абыегызны күрмәдегезме, балалар? — дип сорады Камилнең әнисе, нигәдер уңайсызланып.— Кичтән үк мотоцикл белән чыгып киткән иде, һаман юк... Бераз салган иде, берәр нәрсә булмагае дип куркабыз... — Рәйхана апа, Җиһангир абый матаена атланып, район үзәгенә таба китте бит ул,— диде шунда авыл яшьләреннән берсе, укытучы апаларын танып һәм кызганып.— Без гел шушы тирәдә булдык, кайтканы күренмәде... Бу хәбәрне ишеткәч, аларның борчуы тагы да арта төште. Төнгә каршы, салган баштан шактый ерак юлга чыгып китәргә нәрсә мәҗбүр иткән аны? Аракы, әлбәттә, аракы артыннан чыгып киткән булырга тиеш ул... Монда бушка тапмагандыр, салып бирүче булмагач, район үзәгенә чыгып киткәндер... Анда аның кайчандыр бергә укыган дуслары яши, ул алар янында булгалый иде. Әмма соңгы вакытта алар да салган баштан аны кертми, кабул итми башлаганнар иде инде... Тагы шулар янына киткәндер, соң булгач, бәлки, кунып калгандыр... Моны ишеткәннән соң, әтиләрен урам буйлап эзләп йөрүнең мәгънәсе юк иде инде. Төн уртасында кырга, олы юлга да чыгып китеп булмый... Инде таң атканын, яктырганны гына көтәргә кала. Аннан, берәрсенә утырып, район үзәгенә барып кайтырлар... Бәлки әле, берни дә булмагандыр, юкка гына борчылалардыр. Чыгып киткәндә, ул хәтле үк исерек түгел иде бит инде, айный төшкән иде. Алайса, нигә кайтмады икән соң ул? Инде районда эчеп, юлга гына чыга күрмәсен. Шайтан елга күпереннән генә каплана күрмәсен. Күпме исерекләр очты бит инде аннан, күпме кеше шунда авып, харап булды. Инде, исерек булса да, исән генә була күрсен... Әнә шундый борчулы уйлар белән, ана һәм бала ярты төннән соң йокларга яттылар. Әмма күзләре тәмам авыраеп йомылганчы, алар икесе дә урам яктан мотоцикл тавышы ишетелмәсме, дип өметләнеп көтеп яттылар. Тик урам тып-тын иде, кайдадыр төн кошларының саташып кычкырып җибәрүләре ишетелә дә тәрәзә каршындагы агачларның башларын җил генә җилфердәтеп уза... Авыл изрәп йоклый... Камилнең дә күзләрен, аңын, тәнен йокы баса, ул, юрганына төренеп, ак болытлар арасына чума... Камил йокыга китәргә дә өлгермәде, үз янына кемнәрнеңдер килеп басуын сизеп алды. Кемнәр булыр икән ул, югыйсә Камил капка-ишекләрне үзе ябып керде бит. Тукта, бу бит кичә чөгендер кырында күргән зур кешеләр, әнә Камилне уч төбендә йөрткән бала Алып та монда. Камилләрнең өйләренә ничек сыйды икән соң алар, бу кечкенә өй аларның тезләреннән генә бит... Хәер, бу бит — төш, мондый зур кешеләрне бары тик төштә генә күрергә мөмкин... Кичәгесе дә төш булдымы икән? Ничек ике көн рәттән бер үк төш, бер үк кешеләр керсен инде? Әнә бит теге бала Алыпны да әллә кайдан таныды Камил. Аның баш очына җыелып, нәрсә турында бәхәсләшәләр соң алар? — Әтисе турында әйтергә кирәк, торсын,— ди берсе. — Без алар тормышына катнашырга тиеш түгел, без язмышны үзгәртә алмыйбыз,— ди икенчесе. Сүзгә Алып малае кушыла, чөнки ул Камилне яратып, үз итеп өлгергән икән. — Мин аңа дөресен әйтәм, минем аңа булышасым килә,— ди ул. Аннан Камилне сак кына, тырнак очы белән генә селкетә башлый: — Бәләкәй кеше, тор, атаң үлеп ята. Шайтан елга күпере астында атаң үлеп ята... Тор, намаз укы, Аллаһтан сора. Аллаһ ярдәм итсә генә, әтиең исән калыр... Кемнеңдер нык кына төрткәненә Камил дертләп уянып китте. Өй эче тып-тын, әле караңгы, әмма тәрәзәдә инде таң яктысы беленеп килә. Әнисе әле тормаган, аның авыр итеп тын алуы, ыңгырашып куюы ишетелә. Ул саташа иде, ахры, төшендә Камилнең әтисенә эндәшә, аны чакыра. Тукта, әле генә аңа нәрсә хәбәр иттеләр?! "Атаң үлеп ята", — диделәр бит! Камил чәчрәп сикереп торды. Нинди төш булды бу, нинди куркыныч хәбәр? Әйе, төшендә ул кичәге Алыпларны күрде, аңа: "Шайтан елга күпере астында атаң үлеп ята", — диделәр. Урынына хәтле ап-ачык итеп әйттеләр. Район үзәге белән ике арадагы ул коры елга күпереннән күпме кеше төшеп үлде инде, күпмесе гарипләнде! Хәзер Камилнең әтисе дә шунда үлеп ята икән! Моны Алыплар бик ачык итеп әйттеләр: "Тор, намаз укы, Аллаһтан сора... Аллаһ ярдәм итсә генә, атаң исән калачак", — диделәр. Алар бит, төш аша булса да, Камилне кисәтергә теләгәннәр, аны таң алдыннан уятып киткәннәр. Намаз укырга кушканнар! Камил тиз генә ишегалдына йөгереп чыкты, салкын су белән юынып, тәһарәт алды. Әллә иртәнге салкыннан, әллә бу шомлы төштән аның бөтен тәне дер-дер килә, калтырый иде. Тизрәк, тизрәк, кояш чыкканчы намаз укып өлгерергә кирәк! Әтисе үлеп киткәнче тизрәк намаз укып, Аллаһтан сорарга кирәк, ялынырга, ялварырга кирәк! Аңа бит шулай куштылар. Юк, бу төш кенә түгел иде, алар монда булдылар, Камилне уяттылар, кисәттеләр һәм киттеләр. Әтисенең үлеп ятканын хәбәр итеп киттеләр... Әбиләре авылы ягына карап, Камил намазлыкка кереп басты. Әнисен уятмаска тырышып, калтыранган тавыш белән әбисе өйрәткәнчә азан әйтте, кыям төшерде һәм намазын башлап җибәрде. һәр хәрәкәте, һәр догасы, һәр сүзе белән ул Аллаһтан әтисенә ярдәм итүен, аны үлемнән коткаруын сорады. Камилнең күз алдыннан канга баткан әтисе китмәде... Янында беркем юк! Камил дә, әнисе дә, врачлар да юк... Әтисенә бары тик Аллаһ кына ярдәм итә ала, Ул гына аны күрә бит, Ул гына коткара ала. Шуңа күрә Камил елый-елый, башын идәнгә орып, Аллаһтан әтисенә ярдәм сорый. "Раббым, әтиемә ярдәм ит! Раббым, әтиемне исән калдыр! Раббым, әтиемне үтермә!" Әтисе аңа бик кирәк. Исән калса, Камил аңа беркайчан да үпкәләмәс, рәнҗемәс иде. Әтисе белән бергә намаз укырлар иде, Син әйткәнчә яшәрләр иде. Ярдәм ит аның әтисенә! Камилнең күз яшьләре битләре буйлап тәгәрәп төшеп, намазлык өстенә тама. Ир бала, беренче тапкыр берьялгызы калып, бөтен күңеле, ихласы белән намаз укый. Чын күңелдән ышанып, өметләнеп намаз укый. Ир бала, Аллаһ каршында тезләнеп, газиз әтисен исән калдыруны сорый. Нарасый баланың шушы эчкерсез догалары барып ирешмәсме, ярдәм итмәсме? Иншаллаһ, бу ялварулар Аллаһка барып ирешер, бу күз яшьле догалар атасына исән калырга ярдәм итәр. Менә күрерсез, ярдәм итәр! Улының идәндә таң белән намаз укып утыруын күреп, әни кеше телсез калды. Ни булыр бу? Гомер намаз укымаган бала, таңнан торып, елый-елый намаз укый?! Әллә бала йөрәге берәр нәрсә сизенәме, әллә әтисе бәла-казага юлыкканмы? Әллә соң улы авырып киткәнме, кичә дә әллә нинди Алыплар турында сөйләде, алар белән намаз укуын әйтте. Атасы өчен хәсрәтләнеп, акылына зыян килә күрмәсен, аннан соң дөньяда бернәрсә дә кирәк булмас. Берсенә дә... — Улым, нигә йокламыйсың син, нәрсә булды? — диде ул, аны куркытмаска тырышып, ипләп кенә.— Бер дә болай тормый идең бит... — Әни, әтинең хәле начар,— дип аны бүлдерде Камил, намазлыгыннан торып. — Улым, нәрсә сөйлисең син? Әллә берәрсе килеп әйттеме? Нигә шунда ук мине уятмадың? Әнисенең елый башлавын күреп, Камил туктап калды. Ул аңа ничек дип аңлатырга да белмәде. Дөресен әйтсәң, ягъни төш күрдем, Алыплар шулай әйтте, дисәң, барыбер ышанмаячак. Кичә дә, Алыплар турында сөйләгәч, әллә авырыйсыңмы, диде. Ничек аңлатырга соң аңа — ышанырлык итеп, һәм куркытмыйча? Әнә ул хәзердән үк калтырап, елап тора бит... — Әни, күңелем сизә — әтигә нидер булган,— дип башлап китте ул, Алыпларны әйләнеп узарга тырышып.— Шуңа күрә дә, куркып, намаз укыдым, әби шулай өйрәтте бит, борчылсаң, торып намаз укы, Аллаһтан ярдәм сора, диде. Әни, әйдә, хәзер яктырды инде, берәрсенең машинасын алып, район үзәгенә барып кайтыйк әле. Анда белмичә калмаслар барыбер... Аның бу сүзләреннән әнисе бераз тынычлана төште. — Ярый, улым, мин тиз генә сыерны савып алыйм, көтүгә куарга күршеләргә кушармын,— диде ул.— Син тиз генә Габдрахман бабайларыңа барып кайт, бәлки, машинасы белән алып барып кайтыр районга... Бар, сөйләш, улым, әти кайтмады, бик борчылабыз, диген. Әйбәт кеше ул, тыңлар... Габдрахман карт, чыннан да, Камилне бер сүздән аңлады. Таң яктысы белән бу баланың юкка гына алар капкасын какмаганын төшенде ул. Аның үзенең дә улы узган ел, эчкән баштан, тракторы белән капланып үлде. Аннан калган итәк тулы баланы хәзер карт белән карчык үстереп яталар, чөнки киленнәре дә сала, анда балалар кайгысы түгел... Әле ярый, Габдрахман картның инвалидлыкка биргән җиңел машинасы бар, шуның белән анда-монда барып, кибеткә тегесен-монысын ташып көн күрә... Бөтен авыл халкы ярдәм сорап аңа килә, чөнки авылда машина йөртерлек бердәнбер аек ир шул. Бу юлы да ул Камилне бер сүздән аңлады. — Хәзер, чәй генә эчеп алам да барырбыз, энем, бар, әниең белән әзерләнеп килегез,— диде. Камил йөгереп өйләренә кайтып китте. һәм менә инде алар юлда. Инде басу өстенә зур, кызгылт кояш тәгәрәп чыкты. Әнә ул инде әкренләп күтәрелергә дә азаплана. Әнә буй җиткән арышлар, салмак кына тибрәлеп, төнге йокыларыннан уянып маташалар. Бүген дә көн кызу булырга охшаган — иртәдән җир өсте зеңләп, парланып тора. Их, дөньяның шушы матурлыгын күрергә әтисе дә булса! Әтисе исән булса! Әгәр ул исән булса, Камил моннан соң дөньяда башка һичнәрсәдән зарланмас иде, җәй буе чөгендердә дә эшләр иде, өйне дә үзе салыр иде, барысына да түзәр иде — әтисе генә исән булсын! Бәлки әле, теге куркыныч төш саташу гына булгандыр. Бәлки әле, әтисе, мотоциклын пырылдатып, каршыларына килеп тә чыгар. Шулай өметләнеп, Камил үрелеп-үрелеп юлга карады. Әмма олы юл иртәнге якта бөтенләй буш иде, каршыда каралып, шомландырып, бары тик Шайтан-елга күпере генә күренеп тора иде. Камилнең бу куркыныч күпергә тизрәк килеп җитәсе, төшендә ишеткәннәре хак булса, әтисенә тизрәк ярдәм итәсе килде. Шул ук вакытта ул бу күпергә якынаерга курка да иде — әгәр әтисе инде үлгән булса? Әгәр Камилләр инде соңга калган булсалар? Ник төнлә үк, шушы хәбәрне ишетүгә, чыгып йөгермәде соң ул? Әгәр әтисенә берәр нәрсә булган булса, Камил үзен беркайчан да гафу итмәячәк бит... Менә Шайтан-елга күпере. Габдрахман картның машинасын туктатырга уенда да юк, бераз тизлеген генә киметте. Әйтмәсәң, әлбәттә, туктатмый инде ул, Камилнең эчендә нинди утлар янганын белми бит Габдрахман карт... — Монда туктатыгыз! Туктатыгыз, мин төшеп менәм! — Камил үзенең шулай дип кычкыруын сизми дә калды. Инде күперне чыкканнар иде, Габдрахман карт чыелдатып машинасын туктатып өлгерде, үзе, аптырап, Камилнең әнисенә карады. Камил ул арада машинадан сикерде, артына да борылып карамыйча, туп-туры күпер астына йөгерде. — Кичәдән бирле бераз авырып тора бала,— дип акланды әнисе, Камилнең кызулыгы өчен бераз уңайсызланып.— Көне буе чөгендер кырында ята бит, бераз эссе бәргән, ахры... Кырда туктатырга бездән оялгандыр... Камил исә, алдына-артына карамыйча, күпер астына атылды. "Әти монда булмасын иде! Монда булмасын иде!" — дип теләде ул, салкынча күпер астына төшеп җиткәнче. Бу коры елга шактый тирән булып, яр буйларын чыгып-чыгып торган ташлар, кантарлар каплап алган иде. Шул таш-кантарларга сөртенә-сөртенә, озын әрем таякларына уралып, Камил аска таба йөгерде. Күзләре белән ул мизгел эчендә бөтен күпер астын урап, капшап чыкты, һәм карашы мотоцикл тәгәрмәченә төртелеп катып калды. Куе үлән, әрем арасыннан мотоцикл тәгәрмәче күренеп тора иде. Тик нигә өскә, һавага карап ята соң ул тәгәрмәчләр? Аларныкымы соң ул? Камилнең йөрәге ярсып тибә башлады, аяклары кинәт кенә хәлсезләнде, күз алдында яшел утлар биеп алды. Ул атылып яр астына төште, әйләнеп капланган мотоциклга килеп ябышты, һәм ябышкан килеш тынсыз булып катып калды. Мотоцикл астыннан әтисенең изелгән, канга баткан гәүдәсе күренеп тора иде. Аның йөзен-битен танырлык түгел, әмма кичәге өр-яңа спорт костюмы бу гәүдәнең аныкы икәнен сөйләп тора иде... Камил кычкырырга теләде — кычкыра алмады, теле аңкавына ябышкан иде. Атларга, яр өстенә менеп әйтергә теләде — аяклары да аны тыңламады, ул бер адым да атлый алмады. Ул калтыранган куллары белән авыр мотоциклны кузгатырга тырышты — мотоцикл селкенмәде дә. Ул, нишләргә белмичә, әтисенең баш очына тезләнде, кан, балчык арасыннан җан җылысын, тән җылысын эзләде, үз җанын, үз җылысын бирердәй булып, канлы гәүдә өстенә капланды. Ул хәзер әтисенә, Алыплар кушканча, бары тик дога белән генә ярдәм итә ала иде... Аның озак менмәгәненә борчылып, машинадагылар да күпер төбенә чыгып бастылар. Яр буенда, куе, озын үлән арасында малай күренми иде. Ана кешенең күңеленә мең төрле шик килде, ул шомланып як-ягына каранды, аннан улын эзләп аска төшә башлады. Күпер астында, ташлы коры елга төбендә, үзен нинди кара кайгы көткәнен ул белми иде әле. Куе әрем сабаклары арасында ул башта улының иелгән аркасын күрде. Аннан — әйләнгән мотоциклны. Аннан — иренең канлы гәүдәсен... Ул яр астына ничек атылып төшкәнен дә, ауган мотоциклга ничек килеп ябышуын да, аны ничек читкә алып атуын да — берсен дә хәтерләми. Ул бу мизгелләрдә әйтерсең лә үлемнең үзе белән якалаша, мотоцикл гына түгел, машина булса да кузгатырлык, ире өстеннән кубарып алып ташларлык хәлдә иде. Әмма күз алдында ачылып киткән күренеш аны буынсыз итте, әле генә тимер өемен читкә алып бәргән хатын, иренең канлы гәүдәсен күргәч, лыпылдап җиргә ишелеп төште... Юк, бу гәүдә дә түгел иде, бу — өзгәләнгән, кискәләнгән, канга баткан ит кисәге иде... Аның күз алдында ире Җиһангир үлеп, җан биреп ята иде... Аның йөзе, әгъзалары изелеп, яньчелеп беткән, кулларыннан, башыннан җиргә кан саркып ята, үзенең үлеме-тереме икәнлеген белерлек түгел иде. Ул арада, нидер сизенгән кебек, өстән Габдрахман карт та төшеп җитте. Ул мондагы хәлне бер күз ташлауда аңлады. Аның улы да шушындый хәлдә үлгән иде бит. Эчкән баштан тракторы белән капланган иде... Бу бичараларны да шушы кайгы көтәме икәнни? Әмма авылдашының өстенә иелү белән, Габдрахман карт аның әле исән икәнлеген аңлады! Җиһангирда әле җан җылысы бар иде, ул исән иде! Иң мөһиме — аны хәзер тизрәк район больницасына алып барып җиткерергә кирәк! Чыкмаган җанда өмет бар! Юлда гына үлә күрмәсен, инде шушы хәтле түзгәнне, әзгә генә түзә күрсен... "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртып, аның килгәнен көтеп торырга вакыт юк иде. Камилнең әтисен хәзер үк үзләре больницага илтергә хәл иттеләр. Тиз генә машинаның арт утыргычыннан калын япманы салдырып алдылар, аны ипләп кенә канлы гәүдәнең астына керттеләр. Җәймәнең бер башыннан Габдрахман бабай, икенче башыннан Камил белән әнисе кысып тоттылар. Алар адым атлаган саен, канлы гәүдә ыңгырашып куя. Бер яктан, бу хәл аның әле исән икәнлеген белдереп сөендерсә, икенче яктан, аның шулай газапланганын күреп, Камил белән әнисенең күзләреннән яшь ага, йөрәкләре елый... Больницага алар бик тиз барып җиттеләр. Хәлнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен күрүгә, Камилнең әтисен шунда ук операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Әтисенең эчке әгъзалары имгәнгән, сөякләре сынган, чәрдәкләнгән иде. Әмма иң куркынычы — авыр мотоцикл астында калып, аның куллары кысылган, кан килмәүдән күзәнәкләре үлгән иде. Ашыгыч рәвештә операция ясап, аларны кисеп ташламасаң, үлекнең тәнгә таралып, бөтен гәүдәнең чери башлавы мөмкин иде. Аның өстенә кан да күп югалган булырга тиеш — әтисе яткан күпер төбендә дә, машинада да кан күп иде, больницага күтәреп алып кергәндә дә юл буйлап әтисенең тамчытамчы каннары тамып калды... Камил белән әнисе больница коридорында утырып калдылар. Ул арада әнисен ашыгыч рәвештә врач бүлмәсенә чакыртып алдылар. Камилнең йөрәге туктый язды — әллә әтисе үлдеме икән, шуңа күрә әнисен чакыртып алдылармы икән? Нигә әнисе шулкадәр озак чыкмый икән инде? Монда Камил берьялгызы кайгысыннан үлә бит инде. Озын, шомлы коридор буйлап Камил әле бер, әле икенче ишеккә төртелеп карады, әмма берсендә дә әтисен дә, әнисен дә тапмады. Әгәр әнисенә дә берәр нәрсә булган булса? Ул да хәзер тетрәп кенә тора бит, нәрсә әйтсәң дә, елап җибәрергә генә тора. Ник шулай бәхетсез соң аның әнисе? Нигә Камил аңа берни белән дә ярдәм итә алмый? Нигә әтисе шушы яшьтән кан эчендә үлеп ята? Нигә Камил аңа да берни белән ярдәм итә алмый? Әллә әбисе һәм Алыплар хаклымы соң — дөрес яшәмәгәнгә шулай газапланалармы алар? Аллаһы Тәгалә шулай сыныймы, җәзалыймы аларны? Әлбәттә, шулай, эчеп яткан кешенең гаиләсе ни өчен бәхетле булырга тиеш әле? Болар барысы да дөрес яшәмәгәннең нәтиҗәсе бит... Бу уйлары Камилне кисәк кенә олыгайтып, сабырландырып җибәргән кебек булды. Әйтерсең лә аның күзләреннән тагы бер кат пәрдә төште. Әйе, болай бәргәләнүдән мәгънә юк, хәзер бары тик Алладан гына сорарга кала. Ялынып-ялварып, әтисен исән калдыруны сорарга кирәк. Аңа төшендә Алыплар да шулай кушты бит: "Аллаһ ярдәм итсә, әтиең исән калыр, Аллаһтан сора",— диделәр. Төш дөрес булып чыкты бит... Камил эченнән генә бөтен белгән догаларын укый башлады. Ул үзенең тынычлана баруын сизде, әтисенең исән калуына аның күңелендә өмет уянды. Юк, әтисе исән калыр Камилнең, инде больницага килеп җиткәч, аңа үләргә ирек бирмәсләр. Иң мөһиме — ул әле исән бит, шуңа сөенергә кирәк. Әгәр күпер астында үле гәүдәсен тапкан булсалар? Аның әтисе көчле кеше, ул, һичшиксез, үлемне җиңәчәк, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм итәчәк. Чөнки бу дөньяда Камил дә бар бит әле, аның да әтиле булырга, бәхетле булырга хакы бар... Әнисенең агарып, күз яшьләре белән коридор буйлап килүен күргәч, Камил тагы хушсыз калды. Нигә елый әнисе, әллә соң? Әллә соң әтисе үлгәнме?! Улының куркып, хәвеф һәм өмет белән мөлдерәп карап торуын күреп, әнисе аны тынычландырырга ашыкты: — Юк, юк, улым, курыкма, әтиең исән,— диде ул.— Күп кан кирәк булды, кан бирдем, әтиең белән безнең группалар туры килә бит. Әтиеңне яңадан сүтеп җыялар инде, улым... Сынмаган, ярылмаган, җәрәхәтләнмәгән җире юк. Әле, бәлки, бер кулын алып калып булыр, диделәр. Берсе булса да, калсын иде инде... Шушы яшьтән ике кулсыз калса... Әнисе сүзен әйтеп бетерә алмады, елап читкә борылды. Камил дә, әтисен өзелеп кызганудан, әнисенә капланып елап җибәрде. Әйтерсең лә үзенең кулын кисәләр, әйтерсең лә аны пычак астында сүтеп җыялар, әйтерсең лә ул үзе хәзер яшәү белән үлем арасында бәргәләнә... Ничекләр генә әтисенә ярдәм итсен соң Камил, ничек аның хәлен җиңеләйтсен?! — Миннән дә кан алсыннар әле, әни,— диде ул, әнисенә ялынып карап.— Әтинең кулын гына тотып торыр идем, кертсеннәр әле мине аның янына? — Куллары юктыр инде аның, улым,— диде әнисе, аны күкрәгенә кысып.— Аңа хәзер кан да кирәкми инде — мин җитәрлек бирдем. Кирәк булса, йөрәгемне дә бирер идем — ул гына исән калсын... Хәзер без берни эшли алмыйбыз инде, улым. Алладан сорарга гына кала — операция уңышлы үтсен, әтиең исән калсын, дип. Алладан сорыйк, улым, безгә җибәргән сынауларыдыр инде бу Аның. "Кулына беркайчан да хәрам алмасын", — дигәндер. Шуның өчен кулсыз калдыргандыр... Әнисенең бу сүзләреннән Камил тетрәп китте. Әллә чыннан да шулаймы икән, Аллаһы Тәгалә Камилнең әтисенең кулларын аракы тотканы өчен чәрдәкләп, черетеп ташладымы икән? Яңадан мәңге кулына алмасын, дип, аны кулсыз калдырырга җыенамы икән? Ул аның шулай итеп Камилләр гаиләсен кисәтүе, сынавымы икән? Камилнең әтисенә шулай җәза бирүеме икән? Әбисе әйтә иде бит: "Аллаһыны ачуландырмагыз, Аның җәзасы каты булачак",— дия иде... Димәк, Камилнең әтисе Аллаһның ачуын китергән булып чыга? Алайса, Ул аны ничек исән калдырган икән соң? Гарипләндерүе — җәза булса, исән калдыруы — Аның рәхмәте, мәрхәмәте бит! Димәк, Аллаһы Тәгалә аларны ярата, кызгана, ярдәм итәсе килә, аларны бәхетле итәсе килә. Әмма моның өчен Ул кушканча яшәргә кирәк бит. Шушы бер тәүлек вакыт эчендә Камил бөтен гомерендә аңламаганнарны аңлады, белмәгәннәрне белде, күрмәгәннәрне күрде... Ул хәзер бары тик Аллаһ кушканча гына яшәячәк — кем нәрсә әйтсә дә, намазларын укыячак, Коръәнне өйрәнәчәк, яхшы кеше булырга омтылачак. Әтисе генә исән булсын! Бу хәлләрдән соң, бәлки әле, ул да Аллаһ турында уйлый башлар, намазга басар. Аракысын да мәңгегә ташлар, мәңгегә онытыр. Шулай булса, Камилләрдән бәхетле кеше булмас иде бу дөньяда! Хәтта әтисенең куллары булмаса да, алар бәхетле була алырлар иде. Ул үзе әтисенең кулларына әйләнер иде, аның ярдәмчесе, таянычы булыр иде! "Әтиемне генә исән калдыра күр, газиз Раббым!" Динне бик исенә төшермәгән әнисенең дә әнә иреннәрендә дога сүзләре. Аның да бар өмете Аллада. Ана белән бала, бер-берләренә сыенып, өмет белән дога укыйлар, теләк телиләр. Бу догалар аларның үзләрен дә тынычландыра, өмет, көч бирә, күңелләрен кара кайгы басып китүдән саклый, сабырландыра. Ә аларга хәзер сабырлык бик кирәк, гарип ата, гарип ир белән тормышны төпкә җигелеп тартарлык көч кирәк, алдагы көнгә өмет кирәк... Кайгы аларга иманны искә төшерергә ярдәм итте, кайгы аларның телләренә дөньяга карата каргыш түгел, дога сүзләрен салды, кайгы аларга бу дөньяда яшәү булган кебек, үлем дә барлыгын искә төшерде. Аллаһ барлыгын искә төшерде. Ишекнең теге ягында, пычак астында ятучыга да, ишекнең бу ягында тилмереп көтеп утыручыларга да... һәм могҗиза булды! Бөтен кешене шаккаттырып, Камилнең инде үлеп беткән әтисе исән калды! ...Бер кулын кисеп, икенчесен гипслап, тегәсен тегеп, ямыйсын ямап палатага чыгарып салганга да инде менә ничә көн үтте. Аның исән калуы, чыннан да, могҗизага тиң иде — ярты кан агып беткән, ярты гәүдәсе чәрдәкләнгән, баш-йөз ярылган, сөяк-санак сынган, эчке әгъзалар имгәнгән... Врачлар аны сөяген-сөяккә бөртекләп җыйдылар, кисәсен кисеп ташладылар, тегәсен тектеләр... Бу көннәрдә Камил белән әнисе көне-төне аны сакладылар. Өйләрендә торып торырга күрше авылдан әбисе килде, мал-туар, хуҗалык эшләре аның карт җилкәләренә күчте. Әнисе больницада кунып калган баштагы көннәрне әбисе сыерын да үзе сауды, көтүен дә куды, инде өлгереп җиткән җиләкләрне дә җыеп кайнатты... Ни гаҗәп, өйдә эш никадәр күп булса да, әбисе бер генә намазын да калдырмады! Алар хәзер намазны әбисе белән бергә укыйлар иде. Бары тик иртәләрен генә әбисе аны уятырга кызгана иде, ахры, Камил ул намазларын бераз соңрак укый иде. Әтиләренең хәле бераз рәтләнә төшкәч, әнисе сыерны иртән үзе савып китә башлады, көтү кайтышка больницадан кайтып җитәргә тырышты. Алар Камил белән әтиләрен алмаш-тилмәш сакладылар, өйдә дә алмаш-тилмәш булдылар, һәм әнисе дә, өлгергәндә, алар белән намаз укый башлады. Юк, беркем беркемне укы дип үгетләмәде, беркем беркемне мәҗбүр итмәде, әмма, ни гаҗәп, намаз вакыты җитү белән, алар өчесе бергә тезелеп басалар иде... Өй эченә нур инде, күңелләренә тынычлык килде, авыр кайгылары, бу хәлне күреп, артка чигенде. Дөньяда яшәүнең мәгънәсе барлыкка килде, кадере артты. Беркөнне Камил тәвәккәлләп үзе имамлык итте. Үзе өй тутырып азан әйтте, әнисе белән әбисе алдына басып, имам булып аларга намаз укытты. Чөнки әбисе үзе шулай кушты, шулай өйрәтте: "Син ир-ат, гыйлемең җитәрлек, бас, улым, алга, җәмәгать итеп укыйк, савабы күбрәк булыр", — диде. Шул көннән башлап, алар намазны гел бергә, җәмәгать белән укый башладылар. Әтиләре өчен дә Аллаһтан бергәләп сорадылар, бергәләп ялвардылар. Бергәләп укыган эчкерсез намазлары аларны тынычландырды, барына канәгать булырга, булган кадәренә шөкрана итәргә өйрәтте. Яңа өйдән, байлыктан бигрәк, хәтта тән саулыгыннан да бигрәк, аларга җан саулыгы, җан тынычлыгы кирәк иде. Әтиләренең кулсыз гарип булып калуын алар Аллаһтан бер хәбәр, билге итеп кабул иттеләр. "Мәңге исерек атамы, әллә кулсыз гарип атамы?" дигәндә, Камил үзе дә гарип атасын сайлап алыр иде. Чөнки җан гариплеге тән гариплегенә караганда да куркынычрак иде, зур гөнаһ иде... Шуңа күрә барысы да күңелләреннән бу гариплек белән килештеләр, шул хәлдә дә тормышны алып барырга әзерләнә, ияләнә башладылар. Әмма тормыш та аларга яңа сынауларын әзерләгән булып чыкты... Район үзәге белән ике арада бөтерелгәндә, Камил чөгендер басуын да онытып бетермәде. Чөнки бу басу элек тә Камил өстендә иде, хәзер инде — бигрәк тә. Әтисе шушы хәлдә калгач, Камил үзен олыгаеп киткән кебек хис итте, ул хәзер өйдә бердәнбер эшкә яраклы, аяк-куллы ир-ат иде, шуңа күрә тормышка да ул бөтенләй икенче күз белән карый башлады. Әйе, чөгендере дә кирәк булачак, аннан әле шактый акча да керер, әгәр яхшы эшкәртеп, яхшы уңыш алсалар. Акчасына, бәлки, яңа йорт өчен кирпеч-такталар алып куярлар, аны барыбер салып бетерәсе бит инде. Акча булса, аны салып бирәчәкләр, ә акча аларга менә шушы чөгендердән генә керергә мөмкин. Шуңа күрә ул басудагы эшенә дә бөтенләй башка күз белән, бәрәкәт чыганагы итеп карый башлады. "Ә нигә, эшләп тапкан байлыкның гаебе юк бит,—дип уйлады ул, көннәр буе кызу кояш астында казынганда.— Бу бит урлау түгел, эшләп табу. Әбисе әйтмешли, хәләл көч белән тапкан байлык... Иң мөһиме: гайрәт чикмәслек итеп, чама белән эшләргә, бу авыр хезмәт өчен көннәрне, айларны тигез бүләргә, бу авырлыкның бер ахыры буласына ышанырга, хезмәтенең тормышка файда китерүен аңларга кирәк, һич югы, көннәр буе саф һавада булуына сөенергә, табигатькә карап куанырга..." Әйе, Камилнең болыннарда аунаган бала чаклары үткән икән шул инде, аның тормыш арбасына төптән җигелер чагы җиткән. Әлбәттә, бу бала күңеле өчен зур югалту, көндәлек авыр хезмәт белән очрашып тору тормыштан гайрәтен чигерергә дә мөмкин. Кайбер үсмерләр моны күтәрә алмыйлар, вакытсыз тартып алынган балачаклары өчен һәм тиңсез авыр хезмәткә үч итеп, аталары артыннан аракыга үреләләр. Авылда шулай. Ә шәһәрдә бөтенләй башка, анда авырлыкка түгел, рәхәткә чыдый алмый, эшсезлектән төрле чүп-чарга үреләләр икән. Әнә Камилә кебек... Камилә турында уйлагач, аның йөрәге сулкылдап, авыртып куйган кебек булды... Кызның кечкенә чактагы күбәләк сурәте инде югалып, аның урынын Камил үзе дә әле аңлап бетермәгән сәер үсмер алган иде. Ярата, сагына идеме Камил бу кызны — әйтә алмый. Ахрысы, ул аны кызгана. Бик кызгана. Әмма аларның араларында ниндидер тирән упкын бар кебек иде. Үз атасының хәсрәте, больница белән авыл арасында көн-төн чабулар, менә бу чөгендер басуы, өйдәге эшләр, бөтен күңеле, ихласы белән намазга, дингә кереп китү Камиләне аның тормышыннан бераз читкә этеп чыгарган иде. Юк, Камил аны бөтенләй онытып та бетермәде, кызганып, җаны әрнеп, ул аны шушы ыгы-зыгылы тормышында да еш исенә төшерде. Әмма шуннан ары узмады. Камиләнең әтисе әйтеп калдырганча, аның хәлен белеп, күз-колак булып тору килеп чыкмады. Нигәдер шул йортка яңадан аяк атлап керә алмады Камил, югыйсә кичке якта булса да бер вакыт табарга була иде. Ә Камилә һаман шул наркотикларын эчеп ятса? Әтисе бит аны ул агудан аердым, дип уйлый, шуннан биздерү өчен авылга да кайтарып куйган. Ә Камиләнең кесәсе тулы шул төймәләр! Камил дә бу хакта аның әтисенә әйтергә үзендә көч тапмады. Хәер, аның кайгысы булдымы соң Камилләрдә — әтисенең үлем хәлендә больницага эләгүе, кулын кистерүе, аны әнисе белән чиратлап саклаулар... Аларда Камилә кайгысы калмады шул. Ә әтисе кызын аларга ышанып калдырган иде бит, кереп, карап йөрүләрен үтенгән иде. Камилгә уңайсыз булып китте. Әгәр анда Камилә ул төймәләре белән бөтенләй ычкынып, тилереп ятса? Гыйззениса әби берүзе нишләсен аның белән? Камилә турында еш уйлый башлавыннан, үзен нигәдер гаепле сизүеннән Камил шуны аңлады — ул бу кызны оныта алмаган икән. Сәер булса да, вакыты белән холыксыз булса да, хәтта наркоман булса да, Камил аны күңеленнән чыгарып ташлый алмаган икән. Ул гына да түгел, аның Камиләне күрәсе килә икән... Бу хисне бары тик әтисенең кайгысы гына бераз оныттырып, бастырып торган икән. Сагыну белән бергә, күңеленең бер почмагында хәвеф, шом да яши аның. Әгәр Камилә аңа тагы теге төймәләрен тәкъдим итеп караса? Аларны алмаска, капмаска Камил үзендә көч таба алырмы? Теге көнне чак кына кулын сузмыйча калды бит, ишек шакып кына туктатып калдылар. Юк, Камил хәзер үрелмәс инде ул төймәләргә, хәтта Камилә бирсә дә. Ул хәзер Алладан курка, бик курка, Камилнең әтисенә ничек җәза биргәнен күрде бит ул. Ул Камиләне дә бик кызгана, бер дә алай тилертеп, миңгерәйтеп йөрисе килми аны. Ул наркоманнар турында телевизордан бик куркыныч итеп сөйлиләр бит, аңа ияләнгән кеше аерыла алмый икән, күбесе япь-яшьтән үлеп китәләр, ди. Әгәр Камиләне дә шул фаҗига көтсә? Әгәр ул инде өйләрендә үлем хәлендә ятса? Камил, янәшәсендә яшәп ятып, аңа берничек тә ярдәм итмәде бит, әбисе әйтмешли, бармак та кыймылдатмады, киресенчә, кермәс өчен сәбәп табып утырды. Әле әтисенең авыруы, әле эш, әле наркотиклардан курку. Ә кеше шул таш төрмәсендә бер үзе... Камиләне искә төшергәч, аның битләре генә түгел, җаны да яна, сызлана башлады. Моның нәрсә икәнен Камил үзе дә белми иде. Аның Камиләне күрәсе, аңа ярдәм итәсе, бу афәттән коткарасы килде, әмма нишләргә кирәген белмәде. Ул тагы бер тапкыр аның янына барып карарга булды. Ни булса да, Камиләнең үзен генә бу бәла белән калдырып булмый иде. Камил әнисенә дә әйтер, ул да барып килер, чөнки әтисенең хәле әкренләп рәтләнүгә таба бара бит инде, вакыт табарга була. Сәлим бай аннан да үтенде бит, кереп йөрегез, күз-колак булыгыз, диде. Ә алар, үз кайгылары белән мавыгып, Камиләне бөтенләй онытып җибәрделәр. Ул бүген үк, Камилә янына барып, хәлен беләчәк! Юк, хәзер үк барачак! Менә бу кишәрлекне генә бетерсен дә... Аннан Мишәдә юынып чыгар... Җәй үтеп бара, Камилнең Мишәгә төшәргә дә, Алыплар тавына менәргә дә һаман вакыты юк. Ул анда Камилә белән менәргә җыенган иде бит! Бу Камиләне дә аңлап бетермәссең, үзе Алыплар турында күпме материал җыйган, аларны Камил өчен махсус бирегә алып кайткан. Ә үзе тауга бару турында уйламый да! Алыпларны күрдем, дигәч тә исе китмәде... Ахрысы, аңа чыннан да шул төймәләреннән башка берни кирәк түгел инде. Ни арада шулай агуланып өлгергән соң ул? Аңа берничек тә ярдәм итеп булмасмы икәнни соң инде? Инде җанының гына түгел, бөтен тәненең дә әрнүен, ялкынсынуын сизеп, Камил Мишә буена йөгерде. Мишә җәй буена шактый саеккан, әмма Казан җир генә һаман чоңгылланып, каралып, уралып агып ята иде. Чоңгыл бу юлы нигәдер аеруча шомлы булып күренде. Ул, Камиләнең зәңгәр күзләре кебек, бер ачылып, яктырып китте, Камилне үзенә ымсындырып чакырды, тартты, бер аның билгесез күңеле кебек, болганып, дәһшәтләнеп Камил тирәсендә бөтерелде. Теләсә, ул аны йота, төпсез чоңгылына өстерәп, батырып юкка да чыгара ала иде. Теләсә, киресенчә, тыгыз дулкыннарында тибрәтеп, аның арыган күңеленә ял бирә, җанын иркәли иде. Малай чоңгылның холкын үзе дә белә, шуңа күрә дулкын дилбегәләрен кулыннан ычкындырмый, аска суыра башласа, өскә атыла, өстә туя башласа, төпкә чума иде. Шулай итеп, ул үзен дә, чоңгылны да сыный, үзен дә, упкынны да, тормышны да җиңәргә, көрәшергә өйрәнә иде... Ул чөгендер кырыннан туп-туры Камиләләргә йөгерде. Аның тәне һәм җаны чиста, җиңел, уйлары якты, өметле иде. Ул, һичшиксез, Камиләгә ярдәм итәргә тырышачак. Ул аңа ярдәм итәчәк! Чөнки Камилә яшь әле, бала гына, аның төзәлмәслек булып агулануына, бозылуына Камил ышанмый, беркайчан ышанмаячак та! Әмма нигә аның йөрәге болай шаулап, бөтен авылга ишетелерлек булып тибә соң? Камилә яшәгән йортка якынлашкан саен, адымнары әкренәйде, аяклары аны тыңламый башлады? Нидән курка, нигә борчыла Камил? Әнә Камиләләрнең таш коймалары, тимер капкалары да күренде, әнә капканың теге ягында котырып-котырып бурзай эт өрә. Камилнең аяк тавышын тыкрыктан борылуга таныды бугай инде ул бурзай. Өйгә кертми дә кертми инде ул Камилне, бу тавышка капка төбенә берәрсе чыкса гына... Камил шуңа ияреп керер иде. Ул барыбер Камиләне күрмичә китәргә тиеш түгел! Бурзай булмагае, әллә нәрсә булсын! Эт бар дип капка төбеннән борылып китә алмый бит инде ул! Ну, эте дә әшәке инде, кайдан тапкан аны Сәлим бай! Камил тимер капка каршында шактый озак басып торды. Теге якта буыла-буыла усал эт өрде, өстә, ахрысы, Камилә тәрәзәсеннән, эт тавышын җиңәргә теләгәндәй, ургылып музыка агыла башлады. Эт тавышы белән бу чит музыка бергә кушылып, авыл урамнарын сискәндереп, куркытып җибәрде. Бу тирәдән хәтта тавык-чебешләргә хәтле качып бетте, су буеннан кайтып килгән казлар, каңгылдашып, кире борылдылар. Бер Камил генә, тиле кебек, басып торуын дәвам итте. Өйдә музыка уйный икән, димәк, Камилә исән, Камилә анда дигән сүз бит! Камил, бөтен батырлыгын эченә җыеп, ачык тәрәзәгә төбәлеп, кызның исемен әйтеп кычкырып карады, әмма Камилә күренмәде. Шушы хәтле эт өргәнгә, ичмасам, берәрсе чыкмый да бит! Хезмәтче таҗиклар бакча башындагы мал абзарыннан кайтып кермиләрдер, аларны шунда кунып кала, дип тә сөйлиләр... Гыйззениса әби карт инде, ишетмидер дә. Камилә ишетергә тиеш бит инде аның кычкыруын, эт өрүен! Камил капканы үзе ачып керер иде, теге явыз эт бугазга сикерәчәк, Камилне теге вакытта каршында калтыратып утыртты инде ул. Димәк, кире китәргә кала, бәлки, соңрак тагы бер әйләнер әле. Бәлки, бакча башындагы теге хезмәтчеләре янына барып карар, Камиләгә бер хат кисәге булса да язып кертер... Бу фикереннән малай тернәкләнеп китте, тагы бер Камиләнең исемен кычкырып карарга да өйләренә кайтып китәргә уйлады. Бәлки, кичке яклап кына, башта әтисе янына больницага менеп төшәр. Аны тиздән чыгаралар инде, гипсын соңрак алачаклар икән. Ә сул кулы урынында — терсәктән бушлык әтисенең... Ул моны бик авыр кабул итте, шуңа күрә, вакыты булган саен, Камил әтисе янында булырга тырыша, үзенчә, аңа күңелсезләнергә ирек бирми. Монда тиле кебек капка төбендә басып торганчы, өенә кайтсын, икенде вакыты җитә — әнисе белән намаз укысын, аннан, велосипедына утырып, әтисе янына элдерер. Камилә янына башка вакытта килер әле. Малай шулай дип уйлап өлгермәде, ак челтәр пәрдәләр тибрәлеп куйды да аннан әллә нинди чит кешеләрнең йөзе күренде. — Камиля! Там, внизу, какой-то баран орет! — диде шунда берсе, Камилгә бераз таныш кебек тоелганы. Камил исенә төшерде — бу бит Фәритләргә кайтып йөри торган Казан малае, аны һәр җәйдә бирегә кайтарып ташлыйлар. Авылда ул бөтен кешенең йөрәгенә төште инде — кемнең каз-тавыгын урлый, кемнең кечерәк балаларыннан акча таптыра. Шәһәрдә аны мәктәптән куып чыгарганнар, ахры, ул хәтта кышларын да озакозак биредә күренгәли башлады. Җәйләрен ул үзе кебек шәһәрдән кайтарып ташланганнар белән берләшә, укмаша, алар авыл яшьләренең котын алып, дерелдәтеп тоталар. Менә шул Казан бандиты, Тимур исемле башкисәр, ничек Камиләләргә керә алган соң ул? Әле хуҗа кебек, тәрәзәдән киерелеп кычкырып тора. Әллә ул Камиләне Казанда ук белдеме икән? Ай-Һай, Сәлим бай кызын мондый бандитлар белән аралаштырырмы икән? Шулчак Камилнең тез астына китереп суктылармыни! Тукта, тукта, бу Тимурны да наркоман дигәннәр иде түгелме соң?! Әбисе үзе сөйләп йөргән бит: "Әллә нәрсә генә каба да күзләре калайлана, гәүдәсе камырга әйләнә, бер елый, бер көлә, аннан бөтен өйне кыра башлый", — дип... Авылда әле аның кебекләр берничә, барысын да Казаннан, Чаллыдан кайтарып ташлаганнар. Димәк, Камилә янына шушы наркоманнар ияләшкән?! Бу таш кирмәнне алар сырып алган, бу йортка шушы бандитлар хуҗа булган! Камилә рөхсәт итмәсә, алар, әлбәттә, монда якын да килә алмаган булырлар иде. Димәк, аларны янына Камилә үзе керткән? Ул арада тәрәзәдә Камиләнең тузгыган башы да күренде. Ул исерек кебек чайкалып тора, аумас өчен тәрәзә яңагына тотынган, үзе чырык-чырык көлә, нидер әйткән булып маташа... — О, привет, Камиль! — диде ул, малайны танып алып.— Ребята, это же Камиль... Мин бит сезгә сөйләдем... сөйләдем... ну, гигантлар турында... Теге тау турында да сөйләдем... Без анда барып клад эзлибез әле, Алыпларны табабыз... Көрәче, давай сюда, Камиль! Казан бандитлары, Камилгә бармак белән төртеп, шаркылдап көлә башладылар. Камил, утка пешкәндәй, артка чигенде. Камилә шушы наркоманнарга аның серен сөйләгәнме? Алар тауга барып, анда казынмакчы булалармы? Камиләнең нинди хакы бар иде бу бандитларга ул хакта сөйләргә? Нигә икесе генә белгән нәрсәләрне боларга ачкан ул? Көлдерер, мыскыллатыр өченме? Әгәр Камилә аларга Камилнең Алыпларны күргәнен дә әйтсә? Алар аны бөтен авылга, бөтен дөньяга таратачаклар бит! Хәзер дә әнә бармак төртә-төртә көләләр. — Әй син, чокнутый тиле, кер дип әйтәләр бит инде сиңа! Әйдә, кер, без сиңа Алыплар күрсәтәбез хәзер! Камил, өстенә шакшы су сипкән кебек, чирканып читкә тайпылды. Нигә үзен шулай пычраттырып, бу сүзләрне тыңлап тора соң ул? Әйе, Камилә кызганыч, бик кызганыч, әмма ул дусларын үзе сайлап алган. Аның өчен җавап бирергә әтисе бар, янында әбисе бар, исерек булса да, әнисе бар. Алар уйласыннар кызлары турында, Камилнең үз кайгысы да түбәдән ашкан! Ул, бер сүз дә әйтмичә, инде үзләренә таба борылган иде, тимер капка авыр гына ачылып китте дә, анда таягына таянган Гыйззениса әби күренде. Еллар буе капканың бу ягына аяк атламаган карчык, кабердән чыккан әрвах кебек, сураеп бу дөньяга — авыл урамына чыгып килә иде. Камил гаҗәпләнеп туктап калды, чөнки Гыйззениса карчыкны бик зур, җитди сәбәп кенә капканың бу ягына чыгарырга мөмкин иде... — Китмә әле, балам,— диде әби, чыга-чыгышка.— Мин инде үзем сезгә барырга тора идем. Аллаһы Тәгалә ишеткәндер, үзе сине бирегә җибәрде. Эшләр харап бит монда безнең. Әтисе китеп берничә көн узуга, Камилә менә шушы бандитлар белән иснәшеп табышты. Көне-төне шушында әллә нишләп яталар. Эчмиләр дә, тартмыйлар да, әмма барысы да исерек... Мине ишеккә якын да җибәрмиләр, атасы шылтыратканда, миңа бирми, авырый, дип ялганлый. Әйтер дип куркадыр. Менә шушы хәлләр бездә, улым, кая барырга да белгән юк... — Ә теге таҗиклар нигә бер сүз дә әйтмиләр соң, нигә бу бандитларны өйгә кертәләр? — дип сорады Камил, бу хәлләргә гаҗәпләнеп. — Аларны да куркыттылар, ахрысы, бу бандитлар,— диде Гыйззениса карчык, кырын-кырын тәрәзәгә карап.— Хатыны өй җыештырып, ашарга пешереп кенә китә, ире мал арасыннан кайтып керә алмый. Нишләргә бу кыз белән, күзгә карап харап була бит... Әтисенә ни дип әйтермен? — Сәлимхан абый нигә кайтмый икән соң, элек бит атна саен монда иде? — Каядыр, әллә Ирангамы, белмим, бик еракка эш белән җибәрәләр, дигән иде. Тиз генә кайта алмам, диде. Шушы вакытка туры килүен күр син! Әллә милициягә хәбәр итеп караргамы соң? Өйдән әйберләр югалгалый башлады кебек. Камилә бүлмәсеннән нәрсәләрнедер күтәреп чыкканнарын күреп калдым. Камилә берничә тапкыр миннән акча сорап караган иде, миндә каян акча булсын? Ахрысы, бүлмәсендәге әйберләрен сата башлаган бу бала? Теге бандитлары сорыйдыр инде... Авылда кемгә барып карарга да белгән юк, исереге — исерек, аегы безне күралмый... Әниең белән кайтып киңәшеп кара әле, балам, ул берәр киңәш бирмичә калмас... Камил хәзер генә эшнең ни дәрәҗәдә җитди һәм куркыныч икәнен аңлады. Әмма аның да, әнисеннән кала, бу хакта киңәшер, ярдәм сорар кешесе юк иде. Ә әнисе — үзе дә хатын-кыз, нәрсә эшли ала ул бу бандитларга каршы? Их, Камилнең әтисе өйдә булса, сыңар кулы белән булса да килеп бугазларыннан алыр иде ул аларның! — Мин әнигә әйтермен, Гыйззениса әби,— диде ул, карчыкны нык кызганып.— Син бик борчылма, әни барыбер берәр җаен табар әле. Без әни белән кичке якта килеп чыгарбыз, син капкага карабрак тор, Гыйззениса әби! Югыйсә бу этегез яныннан керә торган түгел сезнең. — Эте дә этләрен кертә, кешеләрен якын җибәрми аның,— дип сөйләнә-сөйләнә, карчык тимер капкадан эчкә кереп китте. Өстә дә инде музыка тавышы тынган, тәрәзә пәрдәләре тарттырылып ябылган, Камиләнең бүлмәсе шомлы сер белән тулган иде. Камилләрдән берничә өй аша гына — авыл уртасындагы таш кирмәндә — Сәлимхан байның таш төрмәсендә, аның бердәнбер кызы үзе кебек наркоманнарны җыеп, шайтан туе ясап ята иде. Изгеавылны рәнҗетеп, әрвахлар рухын кимсетеп, бу җирләрдә инде наркоманнар тилерә, наркоманнар котыра иде... Бу хәлләрне Камил башына да, күңеленә дә сыйдыра алмады, сыйдырырга теләмәде дә. Ярар, авыл халкы, авыл ирләре, Камилнең әтисе тормыш авырлыктан, гаделсезлектән эчсеннәр дә ди. Ә бу адәм актыкларына ни җитми? Бай кызы Камиләгә ни җитми? Үзе генә түгел, инде хәзер авылның бар пычрагын, бар ышпанасын янына җыйган. Гәрәйхан бабайның намазлы нигезен дуңгыз абзарына әйләндергән. Камил берничә ел элек кенә белгән күбәләк кебек чиста Камиләме соң бу? Ничә еллар буе Камилнең хәтереннән чыкмаган, иң авыр вакытларында күңеленә юаныч булган шушы кызмы соң ул? Камил аңа ярдәм итеп өлгерә алмасмы икәнни инде? Бергәләп намаз укыганнан соң, ул әнисенә хәлне сөйләп бирергә булды. Әнисе башта Камиләгә ни булганын аңлап бетерми торды. Нинди төймәләр, нинди малайлар, нинди Тимур, нинди юкка чыккан әйберләр турында сөйли соң аңа улы? Аннан аның хәтеренә теге көнне Камиләнең әтисе әйтеп калдырган сүзләр килеп төште, ахры, ул, коты чыгып, Камилгә карады. — Камилә наркотиклар кабул итүен туктатмаган булып чыга бит! Кайдан алды икән соң ул аларны — Сәлимхан абыең барысын да чыгарып түктем, арасын өздем, дигән иде бит! Теге бандитлар алып килдеме икән әллә? — Аның бар иде, әни, теге көнне үзем күрдем,— диде Камил, үзен дә бу хәлләрдә гаепле кебек хис итеп.— Төймәләре... наркотиклары бар иде аның. Шешә тулы иде... Камил кызның үзенә дә наркотиклар тәкъдим итүен әнисенә әйтмәде. Болай да әнә нишләргә белми. Әтисе кайгысы, тагы бу Камиләсе, җитмәсә... Инде Камилнең дә ул төймәләргә кызыккан булуын белсә, егылып үлә бит ул. Хәзер Камил үзе дә аңлады инде ул тәти төймәләрнең нәрсәгә китерүен, алар кешене җүләрләндерүгә, котыруга китерә иде. Камилне Алла саклап калды ул вакытта кабып карамаудан... — Ник алайса ул хакта Сәлимхан абыеңа әйтмәдең соң, улым?! — Әнисе, аптырап, Камилгә карады.— Янында наркотиклары булгач, монда кайтарып бикләп куюдан ни мәгънә аны? Ичмасам, миңа да әйтмәдең бит... — Әти белән шушы хәл килеп чыккач, мин бу хакта бөтенләй истән чыгарганмын,— диде Камил. Бу, чыннан да, шулай иде. Аларда башка кеше кайгысы булдымыни соң? Әтиләре үлем белән тартышканда... — Мин әти янына больницага менеп төшәм, әни,— диде ул, тиз-тиз генә капкалап алып.— Аннан син каршы килмәсәң, бәлки, кичке якта Камиләләргә тагы барып килербез. Әтисе безгә ышанып калдырды бит. Аны ул бандитлар белән калдырып булмый бит инде... Камилә турында сөйләгәндә, малайга никтер уңайсыз иде. Әнисе аның күңелендәге иң ерак, иң яшерен хисләрне белер, күрер, дип оялды ул. Шуңа күрә аның янына барасы килүенә төрле сәбәпләр, акланулар табарга тырышты. — Әтиең янына менеп торма, улым,— диде аңа әнисе, хәлен аңлагандай.— Алла кушса, иртәгә аны больницадан чыгарырга тиешләр инде. Габдрахман бабаң белән иртәнге якта менеп алырга сөйләштем инде. Кайгы белән шатлык янәшә йөри, дип белми әйтмәгәннәр шул. Әле генә Камилә өчен янып, борчылып кайткан Камилнең әтисе турында ишетүгә, бөтен кайгылары сыпырып алган кебек булды. Ниһаять, әтисе өйгә кайта! Терелеп кайта, үз аягы белән кайта! Дөрес, бер кулы юк, әмма андый бер кулсыз яки бер аяксыз кешеләр дөньяда бик күп бит, яшиләр бит! Әле аннан начарлар да яши... Иң мөһиме — әтисе хәзер эчмәячәк. Камил моның шулай буласына чын күңелдән ышана, шул хакта чын күңелдән Аллаһтан сорый иде. Инде үлемнән калып та, тагы аракыга үрелсә, кем була соң инде ул? Юк, әтисе эчмәячәк Камилнең, алар йортына да, ниһаять, бәхет киләчәк, өмет, шатлык керәчәк. Иртәгә Камилнең әтисе кайтачак... Әнисе исә үз уйлары белән йөри икән. Ул, бер кискен карарга килгәндәй, тиз-тиз генә чәй өстәлен җыештырды да, чаршау артына кереп, өс-башларын алыштырып чыкты. Үзенә гаҗәпләнеп карап утырган Камилгә дә җыенырга кушты. — Әйдә, улым, кичне көтмик, Камилә янына барып кайтыйк,— диде ул.— Кыз бала бит ул, җитмәсә, авыру, аны бу хәлендә ул җүнсезләр белән калдырырга ярамый... Кирәк икән, милициягә дә хәбәр итәрбез, авылны наркоманнар оясына әйләндерергә ирек бирергә ярамый. Исерекләреннән дә гарык. Ояларын туздырырга кирәк аларның... Әнисенең гаять җитди, усал кыяфәтен күргәч, Камил дә батыраеп китте. Әйе шул, ул адәм актыкларыннан нигә Изгеавылны пычратып яткырырга әле? Нигә миңгерәюеннән файдаланып, Камиләне талап ята алар? Авылда аларны акылга утыртырлык ир-ат булмаганнан файдаланып, нигә бөтен кешене калтыратып тоталар? Дөньяда аларга да закон бардыр әле, авылда булмаса, районда булыр... Сәлим бай кайтса, аларның бөтенесен җыеп Мишәгә сала инде, тән сакчылары бу бандитларны чебеш урынына буып кына ташлаячаклар. Шул турыда да уйламаганнар бу наркоманнар нигәдер күзгә карап азганнар. Нәрсәдә икән мондый оятсызлыкның сәбәбе? Сәлим байның дошманнары бик күп, дип сөйлиләр, әллә монда да аларның куллары уйнадымы икән? Газеталарга шулай язалар бит, зур байларның хатыннарын һәм балаларын дошманнары шулай махсус наркоманлыкка, эчкечелеккә өстерәп кертәләр икән... Бәлки, Камилә һәм аның әнисе дә шундый мәкернең корбаннары булганнардыр? Югыйсә Сәлим бай чит илгә китүгә, бу бандитлар ничек аның өен сырып алсыннар иде? Бәрәңге бакчасы ягыннан аларның килгәннәрен күреп торган, ахыры, капкага килеп кагылуга, каршыларына ашыгып Гыйззениса әби килеп чыкты. — Бераз тындылар әле, тавышлары чыкмый,— диде ул, Камил белән әнисен бурзайдан ышыклап.— Рәйхана кызым, син укытучы кеше, әйт үзләренә, килеп йөрмәсеннәр бу йортка басымчак итеп. Башка аяк атлыйсы булмасыннар. Камиләгә дә нык итеп әйт. Мине саннап бетерми ул. Бәлки, сине тыңлар... Алар килеп кергәндә, Камилә бүлмәсендә берничә үсмер, төрлесе төрле почмакта тәгәрәп, кәефләнеп яталар иде. Аларның йоклыймы-уяумы, исерекме-аекмы, акыллымы-тилеме икәнлекләрен аерып белеп булмый иде. Аларның күзләре калайланып тонган, куллары хәлсез шәлперәйгән, гәүдәләре печән өеме кебек ишелеп төшкән иде. Камилә үзе исә түшәмгә текәлеп, караватына сузылып яткан, селкенми дә, кыймылдамый да, аның үлеме-тереме икәнлеген дә белерлек түгел иде... Ул хәтта бүлмәсенә кешеләр килеп кергәнне дә сизмәде, мәгънәсез күзләре белән түшәмгә текәлеп, мәрткә киткән кебек ятуын дәвам итте. Ул тәне белән дә, җаны белән дә бу бүлмәдә, бу дөньяда түгел иде, шайтаннар арасында, шайтан тырнагында иде... Камил бер ярымүлек кызга, бер миңгерәйгән малайларга, бер бушап, шәрәләнеп калган бүлмәгә карады. Камиләнең бүлмәсе таланган музейны хәтерләтә иде. Кайда ул теге вакытта Камилне таң калдырган компьютерлар, кыйммәтле техника, аппаратура — кая киткән алар?! Димәк, Гыйззениса әбинең, әйберләрне ташыйлар, ахрысы, дигән сүзләре дөрес булган? Димәк, бу бандитлар аларны ташып сатып бетергән? Камилә ничек шуңа ризалашты икән соң? Әллә куркытып, янап алдылармы икән? Алай дисәң, Камилә тавыш куптарган булыр иде, әтисенә, һич югы, Камилләргә әйтер иде... Бу боларның бергәләп эшләгән этлекләре, ахры, наркотиклары беткәндер дә, шуларны сатып, акча эшләгәннәрдер, наркотиклар алганнардыр... Камилә ризалыгы белән эшләнмәсә, бу бандитлар моңа ук батырчылык итмәсләр иде... Әйе, Камил дә, аның әнисе дә чамалап алдылар, почмакта аларга акаеп карап яткан үсмерләр барысы да авылга шәһәрдән кайтарып ташланган яшьләр иде. Бер дә таныш түгел, дип тә әйтеп булмый — әти-әниләрен, әби-бабаларын беләләр, шул ук вакытта болар авыл өчен чит-ят кешеләр иде. Инде бозылып өлгергән, шәһәрнең иң начар гадәтләрен авылга алып кайткан, анда да, монда да беркемгә дә кирәк булмаган ташландык сукбайлар иде алар. Исерек татарларның наркоман балалары иде. Бөтен җирдән куылган, сөрелгән өчен алар хәзер телсез-тешсез татар авылларыннан үч алалар иде. Әнә хәзер дә, бүре балалары кебек, төрле почмаклардан күзләрен ялтыратып, аларга карап торалар иде... Аларның дәһшәтле, явыз карашларын күреп, Камил артка чигенеп куйды. Әмма әнисе алардан куркып тормады, әле берсен, әле икенчесен кулларыннан өстерәп, бүлмә уртасына чыгарып ата башлады. — Ә-ә-ә... Син Нәкыйпнең малаемыни әле? Син Фәйрүзәнең улымы? Ә син Габдрахман бабайның оныгымы? И-и, яхшыдан яман туганнар! Нәрсәгә әйләндердегез бу өйне? Кая куйдыгыз мондагы әйберләрне?! Нәрсә, төрмәдә черисегез киләме? Авыл булгач, әллә монда закон юк дип беләсезме? Наркоманнарның урыны, беләсезме, кайда? Менә шунда тәпиләрсез дә... Малайлар башта куркышып, югалып калдылар. Алар әле һаман наркотиклар тәэсиреннән айный алмыйча, бу дөньяга кайта алмый миңгерәеп яталар иде. Әмма үзләрен милиция түгел, ниндидер бер хатын-кызның гына җилтерәтүен күргәч, алар да шактый батырая төштеләр, телләшә үк башладылар. — Ты че, тетя, с ума сошла? Псих какая-та... — Бу козел өстерәп килгән аны! Ну, бер эләгерсең әле... — Син, тетя, авызыңны чамалап ач! Без бирегә рөхсәт белән кердек! Без бандитлар түгел, Камилянең дуслары. Да бит, Камиля? Үсмер малайлар шулай әтәчләнсәләр дә, бераз шүрли калганнар иде, ахры. Җитмәсә, наркоман, ди бит бу хатын! Кайдан белде икән ул аны? Укытучы бугай әле ул авылда, ә учителькалар алар барысы да шпион инде, белмәгәннәре юк... Алар моннан тизрәк ычкынырга, бу тиле бай кызы янына соңрак килергә уйлый башлаганнар иде инде... Әмма бу усал учителька кулыннан алай гына ычкыну мөмкин түгел булып чыкты. Ул инде Камиләне торгызып бастырып, аннан сорау ала башлаган иде. Әйтерсең лә Камиләне күктән җиргә өстерәп төшерделәр. Ул үзен ачуланган хатынны башта танымыйча, берни аңламыйча басып торды. Аннан әнисе артында басып торган Камилне күрде. Аны күргәч, ул башта уңайсызланды, оялган кебек булды, аннан ачуы килде, хурланды, гарьләнде. Кем рөхсәт биргән аларга монда бәреп керергә? Ишеге ачык калган булдымы икәнни соң? Әбисе дә монда икән, әллә ул өстерәп килгәнме бу хатынны монда? Камиләнең тормышында аларның ни эшләре бар? Дусларында ни эшләре бар? Камилә менә ничә атналар шушы төрмәдә берьялгызы бикләнеп ята, берсе дә килеп карамады бит, берсе дә хәлен белмәде! Камилә кем белән тели — шуның белән очраша, нәрсә тели — шуны эшли, ул инде бала-чага түгел, үзе белә. Монда кайтарып ташлаганнары өчен үч итеп эшли, әнисенең эчкәненә, әтисенең аны аңламавына, үзенең ялгызлыгына үч итеп эшли боларны Камилә! һәм эшләячәк тә! Бер Камил түгел, мең Камил килеп тыйса да, ачуланса да, ялварса да, Камилә бу эшне эшләячәк! Чөнки ул шуннан башка, шул төймәләрдән башка тора алмый... Ишетәсезме, тора алмый!!! — Камилә, акыллым, нишләвең бу? Кем аңа шулай йомшак итеп дәшә? Кем соң бу хатын, әнә бит Камиләгә ничек кызганып, яратып карый ул. Теге малайларны ачуланган кебек ачуланмый да! "Әтиеңә нәрсә дип әйтербез?" диме? Тукта, тукта, ә Камиләнең әтисен кайдан белә ул? Нигә Камил белән килгән ул бирегә? Алар бер-берләренә бик нык охшаганнар да бит! Ниһаять, Камилә аңлап алды — Камилнең әнисе бит ул! Менә нинди икән ул — Камилнең әнисе, кайчандырәтисе яратып йөргән кыз, теге исерек абыйның хатыны. Исемен дә хәтерли ул аның — Рәйхана. Камилә үзе дә шул исемне йөртергә тиеш булган бит, әнисе генә рөхсәт бирмәгән... Камилә, кызыксынып, аңа текәлде. Ул аңа башта ачуланган иде, монда килеп керүенә ярсыган иде, ә үзенә йомшак тавыш белән эндәшкәнен ишеткәч, нигәдер күзләренә яшь бәреп чыкты. Камилгә бик нык охшаган бу апага сыенып, аның үксеп елыйсы килде... Үзенең йокылы-уяулы, бер мәгънәсез бу тормышыннан арынасы, башка балалар кебек, бәхетле булып яшисе килде. Аңа күптән инде беркемнең дә болай ягымлы итеп эндәшкәне юк иде, аның хәле белән күптән инде беркемнең дә кызыксынганы юк иде. — Да так...— диде ул, сүзне ничек башларга да белмичә.— Бераз күңел ачтык... Ну и что? Бывает... Аннан ул, үсмерләр ягына таба борылып, үртәлеп әйтеп куйды: — Но вот и разборка... Докатились... Эшнең нәрсәдә икәнен бу малайлар үзләре дә сизенгәннәр иде инде, шуңа күрә артык этләшеп тормыйча, тизрәк чыгып китәргә ашыктылар. Әмма алар бу йортның майлы калҗа икәнлеген бик яхшы аңлаганнар иде инде, шуңа күрә яңадан килү нияте белән чайкалышып ишеккә атладылар. Моны Камилнең әнисе дә аңлады, тәмам чыгып киткәнче аларны кисәтергә ашыкты: — Бу йортка яңадан аяк басасы булмыйсыз, аңладыгызмы? — диде ул, тагы аларның каршына килеп басып.— Барыгызның да ата-аналарын, әби-бабалырыгызны беләм, болай кылансагыз, авылга кермәслек итәрмен, ишеттегезме? Әртилегез белән суд юлында йөртәчәкмен, белеп торыгыз! Монда тагы аяк басасы булсагыз, иртәгә үк авылга милиция китертәм. Ә моннан юкка чыккан әйберләр өчен Сәлимхан абыегызга үзегез җавап бирәчәксез, әтиәниләрегез белән бергә! Ул болай гына калдыра торган кеше түгел, аның артында да мафия... Таратмаган булсагыз, барысын да җыеп кире китерегез. Аңладыгызмы? Малайлар инде кем белән эш йөрткәннәрен тәмам аңлап бетергәннәр иде. Бу — учителька шул! Аларның кара эштән башка берни белмәгән, ничек алдасаң да ышана торган әниләре түгел, аракыдан башка берни белмәгән исерек әтиләре дә түгел, нәрсә эшләсәң дә "ярар" дип торучы әби-бабалары да түгел. Бу — укытучы кеше! Ул артыннан йөрсә, чыннан да, аларны төрмәдә черетә ала. Әмма шушы хәтле бай өйне, өйдәге бар әйберне сатып, наркотикларга алыштырырга торган тиле кызны тагы кайда табарга була? Мунча казаннары, электр чыбыклары урлап саткан акчага гына кәефләнеп яшәп булмый, аңа бер көнлек наркота да алып булмый... Юк, алар моннан үлгәндә дә китәчәк түгел! Кызның әтисе кайтканда яки авылга ментлар килгәндә, алар юкка чыгып торырлар. Ә кулларына үзе шуып кергән бу наркоман кызны, бай кызны алар болай гына ташламый инде... Хәзергә китәрләр, әмма алда төн бар. Ә төн һәрчак аларныкы булды. Шәһәрдә дә, монда да... Үсмерләр шулай, ач калган шакаллар кебек, тешләрен шыгырдатып чыгып киттеләр. Чыкканда теге Тимур дигән атаманы Камилгә керле йодрыгын күрсәтте. Аның күзләре явыз бүренеке кебек ялтырап яна, карашында кешелекнең әсәре дә юк иде. һәм алар Камил белән, әлбәттә, әле тагы очрашачаклар иде. Үлемнең үзе белән очрашачаклар иде... Алар чыгып киткәч, кыз кәефсезләнеп караватына капланды. Аның йөзе агарып-саргайган, күзләре төпкә баткан, карашы хәлсез, җансыз иде... Кызның аяк-куллары көзән җыерып калтырый, бөтен гәүдәсе газапланып тартыша, күңеле актарылып уйный, укшый башлады... Аның шулай интегүен күреп тору үзе бер газап иде. Аннан хәзер югалган әйберләр турында сорауның да, үгет-нәсихәт укуның да файдасы, мәгънәсе юк иде. Камиләгә ярдәм кирәк, әмма ничек ярдәм итәргә аңа мондый очракта — алар берсе дә белми иде. Ахрысы, Камиләгә хәзер теге төймәләре дә бик тәэсир итми, югыйсә алар килеп кергәндә генә ул кәефтә иде, менә хәзер инде тагы наркотиклар теләп газаплана... Мондый вакытта алар тагы да көчлерәк наркотикларга, тагы да зуррак дозага күчәләр икән, һәм моны күтәрә алмыйча үлеп тә китәләр... Ул арада Камиләнең әбисе кайнар чәй алып керде. Кызны җылы киемнәргә төреп, өстәл янына утырттылар. Камилнең әнисе үзе тотып аңа чәй эчерде, аяк-кулларын уды, кочагына алып кысып җылытты... Әйтерсең лә ул бу бичара, бәхетсез кыз балага үз җан җылысын бирергә дә әзер иде. Ул Камиләне бик кызганды, күренеп тора бит — әле ул бала гына, аның күңеленең иң тотрыксыз, иң тиз җәрәхәтләнә торган чагы... Аңа хәзер ана җылысы, ана яратуы, ата кешенең мәрхәмәте, игътибары кирәк. Ә кайда соң алар бүген, бердәнбер кызлары упкын читенә якынлашып килгәндә, нигә ул кешеләр аның янында түгел? Ни мәгънә бар менә бу байлыктан — катлы-катлы таш йортлардан, шәхси вертолет һәм машиналардан, чит илләргә күчерелгән исәпсез-хисапсыз байлыктан, акчадан — ни мәгънә бар, әгәр бердәнбер балаң наркоманга әйләнгән икән? Күз алдында бетә икән! Күзләре-башлары тонып, байлык артыннан куучылар нигә шуны аңламыйлар икән?! — Сеңелем, әйдә, безгә киттек?! — диде Камилнең әнисе, көтмәгәндә.— Авылга кайтып, таш арасында бикләнеп ятмыйлар бит инде! Әйдә, кояшка чык! Менә хәзер көтү кайта, җылы сөт савып бирермен үзегезгә. Аннан бергәләп Алыплар тавына барып кайтырбыз. Әле анда бармагансыңдыр да бу юлы? Юкмы? И-и, дөньяның шундый матур вакытында табигатькә чыкмыйлармы соң инде? Иртәгә менә мунча ягып җибәрермен, авыл мунчасы керерсең... Иртәгә Җиһангир абыең да больницадан кайта. Әйдә киен, акыллым, киттек безгә. Камил шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды. Ничек башына килде әнисенең мондый фикер! Әйе шул, бу хәлдә Камиләне һич кенә дә монда калдырырга ярамый! Әле теге бандитларның да төнлә кире килүләре бар бит. Көндез әле алар кешедән бераз шүрлиләр, ә төнлә кем күрә аларны? Төнлә авылга алар хуҗа... Иң яхшысы — Камиләне үзләренә алып китү. Аның әнисе янына килеп кенә карасыннар, бөтен авылны күтәрәчәк! Камилгә шулхәтле акыллы, батыр әнисе янында рәхәт булып китте, ул аның белән эчтән генә горурланды, мондый әни белән үзенең никадәр бәхетле булуын уйлап сөенде. Камиләнең әнисе исенә төште дә бөтен җаны-тәне белән тагы кызны өзелеп кызганды... Әйтерсең ул ятим бала иде. Ата-аналы ятим... Тере ятим... Камилә исә аптырап калды. Ул мондый чакыруны көтмәгән иде. Ул инде бу чакырылмаган кунаклар чыгып китәр дә, тагы үземчә яши башлармын, дип өмет иткән иде. Әле теге нәни шешәдә берничә төймә калган булырга тиеш, бүгенгә ул аңа җитәчәк. Ә иртәгә теге пацаннар берәр нәрсә уйлап табар әле. Акчаң булса, Казан якын, иртән китеп, кич әйләнеп кайтырга була. Ә Казанда бу байлык! Акчаң гына булсын — чат саен, урам саен, подъезд саен... Иң мөһиме — хәзер Камил белән әнисен тыныч кына, алдап-йолдап чыгарып җибәрергә кирәк. Үзенә генә калырга. Төймәләрен кабарга. Бу дөньяда Камиләгә башка берни дә кирәкми — Алыплар тавы да, Камил дә, әллә кайдагы әти-әнисе дә... Аның үзенең генә каласы килә. Аның йоклыйсы килә. Менә ул хәзер чишенер дә йокларга ятар... Кызның күзгә карап алдавын, нидер хәйләләвен Камил дә, әнисе дә сизенделәр, әлбәттә. Камиләнең тизрәк аларны чыгарып җибәрәсе килә иде. Нәрсә өчен чыгарып җибәрәсе килгәне дә билгеле — тизрәк үзе генә калып, кәефләнәсе килә. Димәк, аның әле кайдадыр җыеп куйган төймәләре бар. Ялгыз калып шуларны кабар өчен ул хәзер мең төрле ялган, мең төрле хәйлә табачак, барыбер үзенекен эшләячәк. Әтиләре дә эчәр өчен шулай кылана иде бит, бүтән эчмим, бу соңгысы, дип ялганлый-ялганлый, хәйләли-хәйләли эчә иде... Исерек белән наркоман — алар икесе бер өммәттән инде, наркотиклар шул аракының бер төре, әмма тизрәк үтерә торганы. Камиләне дә шушы көн көтәме икәнни? Үзе теләмәгәч, моннан мәҗбүриләп, өстерәп алып чыгып китеп булмый бит инде аны... Алар шулай икеле-микеле ишек төбендә таптанып торганда, караватта нидер чыелдап, пипелдәп кычкыра башлады. Барысы да сискәнеп киттеләр, аннан Камилә атылып барып, чыелдавыкны кулына алды. Бу — аның кесә телефоны иде. — Да, папочка! Да, да, тыңлыйм! — Камилә бөтен йөзе белән шул нәни телефонга капланып, дөньясын онытып сөйләшә башлады.— Әйе, әйе, барысы да нормально! Борчылма, минем барысы да яхшы, дим... Өйдән чыгып китәргә? Хәзер үк? Син нәрсә, папочка, с ума сошел, нигә мин өйдән чыгып китәргә тиеш ди? Угроза? Нинди угроза, куркыныч бар? Таҗикларны чакыр, дисеңме? Әбине чакыр, дисеңме? Ничего не понимаю... Кто угрожает? Кемне үтерә? Казанда өйне шартлатканнар, дисеңме? О, боже... Камилнең әнисен чакыр, дисеңме? Ул үзе дә монда, хәзер бирәм... Кыз, йөгереп килеп, телефонны Камилнең әнисенә тоттырды. Инде барысы да аңлаганнар иде — каяндыр ерактан Камиләнең әтисе шылтырата. Казанда ниндидер бәла-каза булган... Камиләгә дә куркыныч яный... Әнә Камилә үзе дә агарып, югалып калды бит, кечерәйде, мескенләнде, бөтенләй балага әйләнде. Тагы ниләр күрәсе бар икән инде бу баланың, тагы нинди хәвеф яный аның тормышына? Камилнең әнисе калтыранган куллары белән телефонны алды. Әйе, ерак Ираннан Сәлимхан шылтырата иде. Тавышы гаҗәп борчулы, хәвефле... Әйтерсең лә аның баш очында күк ишелергә тора һәм ул Изгеавылга иң соңгы, иң мөһим, иң кадерле сүзләрен әйтеп калырга ашыга иде... — Рәйхана, ишетәсеңме мине, Рәйхана! Алла бар бит ул — үзең туры килдең...— Сәлимханның сүзләре өзелеп-өзелеп чыга, тавышы Иран белән Изгеавыл күге өстендә бер югалып тора, бер якында ук яңгырый башлый иде.— Бик игътибар белән тыңла мине, Рәйхана. Әни белән Камиләне ал да, хәзер үк бу өйдән чыгып китегез. Таҗикларга да әйтегез — бу төнгә аяк очында калсыннар, бу тирәдә күренеп йөрмәсеннәр. Син сорау бирмә, тыңлап кына тор, калганын җентекләп кайткач аңлатырмын. Үзең беләсең, минем дошманнар күп... Казанда коттеджны шартлатканнар. Әле ярый, Фәридә больницада иде, Камилә авылда калды. Ул бандитлар авылга да кайтып җитәргә мөмкиннәр. Мин аларны беләм, алар кырып бетермичә туктамыйлар... Ничек тә шушы бер төнгә булса да, Камилә белән әнине саклый күр, Рәйхана. Бөтен өметем синдә. Мин бүген үк кайтырга чыгам. Иртәгә күрешербез, насыйп булса. Шушы янаулардан, бәла-казалардан исән чыксам, авылда гына калыр идем. Башка бер җирдә дә тынычлык юк... Ул да булмады, арага ниндидер гарәп сүзләре, шәрык көйләре, ниндидер ят авазлар, урыс музыкасы килеп керде. Иран белән авыл арасы гөжләде, гүләде, тагы нидер аңлатырга, нидәндер кисәтергә теләде кебек. Бу авазлар әйтерсең лә күктән иңәләр иде, хәвеф турында хәбәр итеп, күкләр иңләп иңриләр иде. Иран белән Изгеавыл арасында татар кешесенең соңгы сүзләре юкка чыкты, өзелеп калды. Сәлимханның тавышын соңгы тапкыр ишетүен әле Рәйхана үзе дә, биредәгеләр дә белми иде. Ана йөрәге генә нидер сизеп, сулкылдады, әрнеде. Ниндидер хәвефле хәл сизгәндәй, ул мөлдерәп Камилнең әнисенә карады, улының ерактагы тавышын тыны белән тартып алырдай булып басып торды. — Гыйззениса әби, Камилә, бик игътибар белән тыңлагыз,— диде Камилнең әнисе, телефондагы тавыш юкка чыгуга.— Әтиең бик куркыныч нәрсәләр хәбәр итте, сеңелем... Казандагы өегезне шартлатканнар. Ул кешеләр монда кайтып, сезгә дә берәр явызлык эшләргә мөмкин икән. Сәлимхан хәзер үк сезнең икегезне дә моннан алып чыгып китәргә кушты. Иртәгә ул үзе дә кайтып җитәчәк. Сезгә бүген төнлә монда кунарга ярамый. Таҗикларга китешли әйтербез. Хәзер кеше гомере берни тормый. Алла сакласын, харап итеп ташлаулары бар. Бездән эзләп йөрергә башлары җитмәс, әйдәгез, тиз-тиз кузгалыйк... Барысы берьюлы өсләренә ишелеп төшкән кебек булды — Камиләләрнең Казанда өйләре шартлау да, ул бандитларның монда кайту куркынычы да, шуңа күрә бу өйдән чыгып китәргә кирәклек тә... Төнгә каршы барысын да әллә нинди билгесезлек, шом, дәһшәт чорнап алды. Җитмәсә, кешеләр күңелендәге хәлләрне сизгәндәй, кинәт кенә көн дә бозылып китте. Әле генә күк йөзе чалт аяз иде, әллә кайдан гына килеп чыгып, бөтен дөньяны кара болытлар каплап маташа. Кояш әле баеп та өлгермәгән, ә урамда инде әллә нинди шомлы караңгылык, каралык. Тәрәзә пәрдәләрен йолкый-йолкый, әллә яңгыр, әллә давыл җиле исә... Бурзай эт тә, ниндидер бәла килгәнен сизгән кебек, койрыгын кысып, таш коймага сыенган. Хуҗасыз, кешесез калган таш кирмән, ташландык кораб кебек, берьялгызы давыллы төнгә кереп бара. Бассейннары, җир асты гаражлары, фин мунчалары, йомшак ак келәмнәре, исәпсез-хисапсыз байлыгы, анда-монда яшереп куелган наркотиклары белән караңгы, дәһшәтле төненә кереп бара иде... Алар барысы да ашыгып бу кораб-өйдән чыгып киттеләр, әйтерсең лә менә ул хәзер су астындагы минага эләгер дә көле күккә очар кебек иде... Камиләгә дә берни алырга, җыярга ирек бирмәделәр, кулына кечкенә телефонын гына эләктереп, ул башкалар артыннан урамга ашыкты. Этне, өстерәп диярлек, таҗиклар янына, бакча башына төшереп куйдылар. Таҗикларга хәлне аңлаттылар, бу төнне таш йорт тирәсендә бик күренеп йөрмәскә куштылар. Дөньяда инде барысын да күргән таҗиклар эшне тиз аңладылар, хуҗаның үлем куркынычы килгәндә генә шундый әмер бирәсен беләләр иде алар. Әйе, зур байлыкка бер җирдә дә тынгы юк, йә — малың, йә — җаның, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул... Димәк, мафия аларның хуҗасының да артына төшкән. Казаннан тотынып, кырып килә башлаган. Алар монда да кайтып җитәргә мөмкиннәр, алардагы кансызлык, үч, нәфрәт бернинди чикләрне белми. Хәтта сугышның да үз законнары, ниндидер бер тәртибе, чиге була. Монда чик юк. Монда бер-берләрен кырып бетергәнче, үлгәнче сугышалар. Бер-берләренең нәселләрен корыталар. Җирдә булса — җирдә, күктә булса — күктә, суда булса — суда бер-берләрен юк итәләр... Изгеавыл өстеннән үлем җиле исеп киткән кебек булды... Төнгә каршы авыл өстенә кара давыл килә иде... Алар ашыга-ашыга, йөгереп-чабып диярлек, Камилләрнең кечкенә өйләренә кайтып егылдылар. Авыл өстен тиз арада сырып алган корым кебек кара болытлар аларны өйгә хәтле куа кайтты. Төнгә каршы әллә яңгыр, әллә бозлы давыл киләсен хәбәр итеп, тузанлы урамнардан, тар тыкрыклардан, бәрәңге бакчаларыннан салкын җил исеп үтте. Бу җил авылга томырылып кайтып кергән көтүне, куркышкан мал-туарны да ашыктыра, койрык чәнчеп өйләренә таба чабарга мәҗбүр итә иде. Давыл җиле ачык калган тәрәзәләрне шапылдатып, кисәтеп үтте, гамьсез ак челтәр пәрдәләрне, өйдән өстерәп алып чыгып, җиңелүнең ак байрагы сыман дер селкетте. Авыл өстенә төнгә каршы кара-күгелҗем төскә кереп, өермә якынлаша иде. Көчәя барган җил авазын бастырырга теләгәндәй, Сәлимханнарның бакча башыннан теге бурзай этнең үксеп-үксеп улавы, сулкылдап елавы ишетелеп тора иде. Әйтерсең лә бурзай эт, авыл өстенә газап фәрештәләре иңгәнен күреп, сизеп тора иде... Камилнең әнисе башта тиз генә капка төбенә өелешкән малтуарны абзарга кертеп япты, аннан капкаларны бастырык белән терәтеп, тимер келәсенә хәтле каеш белән чорнап, бикләп куйды. Ишегалдыннан тиз генә чиләк-савытларны, баскыч төбеннән аяк киемнәрен җыеп, өйгә кертеп куйдылар. Бөтен тәрәзәләр ныклап ябылды, пәрдәләр тартылды. Әнисе тиз генә сыерын савып керде дә, өй ишекләрен дә бисмилла әйтеп сыпырып бикләп куйды. Алар шушы эшләрне эшләп бетергәнне көтеп кенә торган кебек, өй түбәсенә, ишегалдына, баскыч төпләренә беренче эре тамчылар сикерешеп төште. Аннан икенчесе, өченчесе... Аннан, әллә нинди куркыныч тавыш белән гүләп, күктән су дәрьясы ишелә башлады. Әйтерсең лә күкнең җәза ишекләре ачылып киткән дә азган авыллар, кешеләр өстенә туфан суы ябырылган... Менә инде ишегалдыннан, урамнан чыпырдап гөрләвекләр дә ага башлады, аннан алар ерганакка әйләнде, аннан, бөтен урамны иңләп, гүләп болганчык ташу суы агарга тотынды. Кояш баеп баруга карамастан, тышта әллә нинди сәер, саргылт-шәмәхә төстәге яктылык, гадәти булмаган куркыныч яктылык барлыкка килгән иде... — Балалар, ахшам җитте,— диде Камилнең әнисе, чаршау артында юешләнгән өс киемнәрен алыштырып.— Улым, син дә киемнәреңне алыштыр, намазлыкларны җәй... Гыйззениса әбиеңә дә куй... Өйдәгеләр барысы да намазга әзерләнә башладылар. Камилә генә, һаман аңына килә алмыйча, тораташ кебек катып утыра иде. Ул әле генә күргәннәр, ишеткәннәр аның башына сыймый, ул гына да түгел, бер мизгел эчендә бөтен тормышын астын өскә әйләндереп ташлаган иде. Кичке якта гына аның тормышына, күңеленә әллә нинди шомлы, куркыныч хәбәрләр өермә булып бәреп керде. Бәреп керде дә, аны үзенең инде җайланган, тыныч-тымызык дөньясыннан болгап чыгарып ташлады. Аларның Казанда өйләрен шартлатканнар! Шәһәр читендә ташпулат булып горур калкып утырган ак йортларын, коттеджларын яндырганнар! Камиләнең өен, бүлмәсен, әйберләрен, бала чагын, бөтен тормышын — көлен күккә очырганнар. Ул әшәке кешеләр әле монда да кайтырга мөмкин икән, алар аның әтисен дә, Камиләне дә үтерергә телиләр икән! Нигә?! Ул әтисе янында бары тик яхшы кешеләр генә йөри, аны барысы да ярата, хөрмәт итә, дип уйлый иде бит. Аларда өй тутырып зур кунаклар була иде, илнең иң зур, иң дәрәҗәле кешеләре аның әтисе белән аралашырга атлыгып торалар иде. Министрлар, танылган язучылар, атаклы артистлар... Барысы да Камиләләрдә кунак булып яталар иде. Алардагы байлыктан бөтенесенә өлеш чыга иде. Хәзер кайда соң ул зур кешеләр, нигә Камиләгә һәм аның әтисенә ярдәм итмиләр алар? Нигә ул шушы кечкенә, җимерек йортта качып ятарга тиеш, көчек баласы кебек? Әгәр теге кешеләр, чыннан да, авылга да кайтып керсәләр? Бу кечкенә генә агач йорт Камиләне яшереп кала алырмы ул явызлардан? Ә әтисен кем саклар, ул исән-сау кайтып җитә алырмы монда, аңа юлда берәр хәл булмасмы? Алар бит әнә самолетларны шартлаталар, корабларны батыралар, таш йортларны җир белән тигезлиләр... Камилә соңгы вакытта беренче тапкыр бик нык курыкты. Ул беренче тапкыр үзен бик ялгыз, бәхетсез итеп тойды, үзенең бу дөнья каршында бөтенләй көчсезлеген һәм мескенлеген аңлады. Ул, куллары белән башын каплап, диван почмагына менеп чүмәште. Бу минутларда ул давыл вакытында оясыннан егылып төшкән кош баласын хәтерләтә иде. Шулчак, Камиләнең куркулы уйларына җавап итеп, күкнең төбе гөрселдәп ярылып китте һәм авыл өстенә утлы уклар ява башлады. Яшен сөңгеләре җиргә кадалырга өлгермәде, күкләр, яман үкереп, авыл өстенә ишелделәр. Бу тавыштан, бу дәһшәттән кешеләр аңнарын, акылларын җуйдылар, качар урын эзләделәр, әмма алар барысы да күк каршында учтагы бөҗәк кебек ап-ачык күренеп яталар иде. Җирләр һәм күкләр бергә кушылып, калтырый, дерелди, актарыла башладылар, әйтерсең лә заман ахыры җиткән иде, әйтерсең лә дөнья бетә иде... Камилә ничек итеп идәнгә шуып төшүен сизми дә калды. Ул арада өйдә ут сүнде, тирә-якны күзләрне камаштырырлык яшен уты гына телгәли, яктырта иде... Камилә, дүрт аяклап, кая барып төртелергә белмичә, идәндә мүкәли башлады. Бу минутларда ул үзенең кеше икәнен дә, кем икәнен дә, кайда икәнен дә оныткан иде. Ул бары тик бу мәхшәрдән качарга урын эзләде, әмма күктән иңгән куркыныч тавыштан, яшен утыннан качып котылыр урын юк иде. Яшен утының чиратгагысы бу тирәгә төште, ахры, җир аһылдап, селкенеп куйды... Камилләрнең өе дә чүгеп, калтырап куйган кебек булды, әмма таралмады, урынында утырып калды. Авыл өстенә тагы дөбердәгән, жулаган, үкергән тавышлар җәелеп китте. Бу тавыш һәм каргышның иге-чиге булмас кебек иде, әйтерсең лә күкләр бүген бу авылны, андагы кешеләрне юк итәргә килешкәннәр, шуның өчен тырышалар иде. Әйтерсең лә Пәйгамбәрләр тавыннан Алыплар кубарылып чыгып, авыл өстенә таш яудыралар иде, изге җирләрне эчеп, пычратып ятканнары өчен, халыктан үч алалар иде. Күкләрнең ярсулы тавышына җавап итеп, өйдә моңлы аваз яңгырады. Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ләә илаһә иллаллаһу! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Яшен яктысына каршы басып, Камил азан әйтә иде! Ир баланың тәвәккәл, гайрәтле тавышын ишетеп, күкләр бер мизгелгә тынып калдылар, яшен яшьнәмәде, күк күкрәмәде. Менә өйдәгеләр барысы да намазга тезелеп бастылар. Камилә дә мүкәләп алар артына килеп чүгәләде. Аның аякка басарлык хәле юк иде, басса да, ул барыбер намаз укый белми иде. Әмма аның яфрак кебек калтыранган йөрәге шушы намаз укучыларга якынрак булырга, алар тирәсенә елышырга чакырды. Камилә күңеле белән сизенә иде — яшен намаз укучыларга тимәячәк, бәла-каза аларга кагылмаячак, димәк, Камиләгә дә шулар тирәсендә булырга кирәк. Ул гомерендә беренче тапкыр бер дога да белмәвенә үкенде, кечкенә вакытта әбисеннән өйрәнгән бисмилласын әйтеп, Камил артында качып утырды. Яшен уты нәкъ аны гына эзләп табар да, нәкъ аны гына бәреп үтерер, дип курыкты ул. Ул әти-әнисен дә күрмичә үләчәк. Наркоман булганлыгы өчен, Алла бәреп үтерәчәк аны. Бу хакта әтисе күпме әйтте, әбисе күпме ялварды, ә Камилә көлде генә, үзен аларны алдый алуына сөенде. Тотылмаганына куанды, һәм менә килеп тотылды! Кайда әтисе, кайда аның миллиардлары, кайда дуслары, кайда байлыгы — нигә хәзер Камиләгә булыша алмый ул?! Нигә Камилә, данлыклы Сәлимхан байның бердәнбер кызы, шушы кечкенә генә авылда, шушы бәләкәй өйдә бөҗәк кебек сытылып юкка чыгарга тиеш соң?! Яшен утының чираттагысы аның өстенә төшәргә мөмкин бит! Аһ, шушы мәхшәрдән исән калса, Камилә наркотиклар ягына борылып та карамас иде. Камил кебек намаз укыр иде, кешеләргә гел яхшылык кына эшләр иде. Ходаем, шушы төндә генә исән калырга ярдәм ит... Камиләнең борчулы уйларын куып таратырга теләгәндәй, караңгы өй эченә көчле, кодрәтле сүзләр яңгырады. Әлхәмдүлиллаһи Раббил Галәмин Әррахман Иррахим Мәлики Яумиддин... Бу тавыш, Камилә аңламаган бу сүзләр шулхәтле моңлы, тәэсирле иде ки, кызның аларга кушылып кычкырып елыйсы килде. Бу авазда үткәннәр өчен кайгылы үкенеч тә, киләчәк өчен якты өмет тә бар иде. Камиләнең кая барып бәрелергә белмичә тыпырчынган тәне һәм җаны тынычланып китте. Камилә исән бит әле, әнә әбисе дә исән, Камилләр дә исән, күпме тотып дерелдәтсә дә, өй дә ишелмәгән, дөнья да бетмәгән, исән икән! Димәк, иртәгә тагы кояш чыгачак, тормыш дәвам итәчәк икән... Камилә аягына торып басты. Намаз укый белмәсә дә, ул өйдәгеләр артыннан барлык хәрәкәтләрне дә кабатлады, алар белән торды, алар белән басты, алар белән бергә Алла каршында тезләнде... Ул әтисе өчен дә, әнисе өчен дә, үзе өчен дә Аллаһтан бәхет сорады. Камиләнең бик тә гап-гади кыз булып, гап-гади бәхет белән яшисе килә иде! Аның беркемнән курыкмыйча, беркемнән качмыйча, кешеләр күзенә туры карап, кешеләр кебек яшисе килә. Аның элеккеге кебек, Камил белән Алыплар тавына менәсе килә, әрәмәдә җиләк җыясы, Мишә суларында уйныйсы килә... Аның бу дөньяда беркемнән курыкмыйча, үтереп китүләрен көтеп ятмыйча, теге пычрак малайларны, наркотикларның нәрсә икәнен белмичә, гап-гади тормышта яшисе килә... Аңа бит әле нибары 13 яшь, ә ул бу тормышта пычранып, арып бетте бит инде! Аның болай йокылы-уяулы яшәп, наркотиклар белән миңгерәеп, һәрнәрсәдән куркып, һәрнәрсәдән шикләнеп, өйгә бикләнеп яшисе килми! Аның башка төрле яшисе килә... Камил кебек яшисе килә... Ярдәм ит аңа, Раббым! Камиләнең күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәп төште. Ул инде хәзер яшеннән дә, өйне дер селкеткән тавышлардан да курыкмый иде. Чөнки ул ялгыз түгел, ул яхшы кешеләр белән иде. Әнә янында кечкенә генә әбисе, Камилә ничек аны моңа кадәр күңел күзе белән күрмәгән соң, бөтен кайгыларыннан шушы изге әбисенә сыенмаган? Әнә аның янында Камилнең әнисе, әтисенең кайчандыр өзелеп яраткан яшьлек яры. Элек Камилә аны күңеленнән яратмый иде, әнисе өчен аннан көнләшә иде, гаебен табарга тырыша иде... Ә ул бөтенләй башка төрле кеше икән — изге күңелле. Олы күңелле, һәм Камилнең әнисе. Монысы, бәлки, иң мөһимедер. Ул Камилне дә бөтенләй белмәгән икән бит. Әйбәт, әмма дөньядан артта калган, беркатлы, бәхетсез авыл малае, дип йөри иде ул аны. Ә Камил аннан ничек ерак киткән булып чыкты! Ул Камилә белән әйтерсең лә Алыплар тавы башыннан гына түгел, җиде кат күкләрдән торып сөйләшә иде. Камилгә ияреп, аның артына басып, Камилә гомерендә беренче тапкыр намаз укый... Бәлки, бу дөрес намаз да түгелдер, әмма бу Камиләнең иң нык тетрәнгән, иң нык курыккан, күңеленең иң нечкә чагы. Тирә-юньдә җир тетрәп, җил үкереп, күкләр ялт-йолт итеп янып тора. Авыл өстендә әйтерсең лә атом бомбалары шартлый. Ә бәләкәй генә бу агач йорт селкенми дә, чөнки аның нигезендә дүрт эчкерсез җан намаз укый, дүрт почмагында дүрт фәрештә, Аллаһның әмере белән бу йортны бәла-казалардан саклап тора... Алар намазларын укып бетергәндә, авыл өстендә иң көчле, иң куркыныч шартлау яңгырады. Юк, бу яшен сугу гына түгел иде, әйтерсең лә күктән төшкән ут белән җирдән бәреп чыккан ут бергә очрашып, үкереп, бер-берләренә ябыштылар. Бу ярсу бәрелештән күкләргә ут капты, җир ыңгырашты, бөтен тирә-юнь дерелдәп, калтыранып китте. Авылда кемнеңдер нигезен яшен суккан иде. — Сукты,— диде Гыйззениса карчык, намазлыгы өстеннән тора алмыйча.— Тагы кемнедер сукты. Аллаһның җәзасыннан котылу юк икән... Тәрәзә аша карап, кемне, кайда сукканлыгын белерлек түгел иде. Урамда инде караңгы, җитмәсә, тоташ пәрдә булып, яңгыр ява, бөтен дөньядан су ага, тәрәзә каршында юеш агачлар газапланып чайкала, алар аша берни күрерлек, аңларлык түгел иде. Шушы төн һәм су пәрдәсе аша кайдадыр ут-ялкын телләре күренә кебек, әмма кемнәр яна, кемнәрне яшен суккан — белерлек, аңларлык түгел иде. Ул арада тагы, бөтен өйне яңгыратып, авыл өстенә яшен кылычы төшеп кадалды. Яшен якында гына сукты, ахры, бу юлы инде Камилләрнең өе дә сикереп, чүгеп куйган кебек булды. Түшәмнән шыбырдап туфрак коелды, тәрәзәләр зеңгелдәп куйды, пыялаларына хәтле чатнап китте. Урамга чыгу, кемгә булса да ярдәм итү турында уйлап та булмый иде, чөнки бу төндә авыл урамнарына яшен ташы хуҗа, давыл хакимлек итә иде. һәркем үз өендә, үз куышында Аллаһтан үзен исән калдыруны сорады, исереге дә, аегы да, динлесе дә, динсезе дә Аллаһны исенә төшерде, Аңа гына ялварды. Бугазларыннан тотып селкеп, үлем дәһшәтен күрсәткәч кенә, авыл халкы Аллаһның барлыгын һәм берлеген танырга мәҗбүр булды. Камилә, дер-дер калтырап, үзенә җәеп биргән урынга барып ятты. Аның әле мондый хәлне гомерендә дә күргәне юк иде. Шәһәрдә дә яңгыр ява, шәһәрдә дә яшен яшьни, әмма Камилә өчен ул әллә бар, әллә юк иде. Пәрдәләрен тартып куя, бөтен көченә музыканы җибәрә һәм берни ишетми иде. Аларның шәһәрдәге коттеджлары крепость кебек иде шул, анда ут та, су да, яшен дә үтеп керә алмый, куркытмый иде. һәм шуны да шартлатканнар! Камиләнең өен, үзе генә белгән, үз рәхәте өчен генә яшәгән дөньясын шартлатканнар! Әтисе, әлбәттә, иртәгә үк яңасын, әзерен сатып алыр, аның өчен ул проблема түгел. Әмма теге өйдә дә Камиләнең күпме истәлекләре, серләре күмелеп калды, әйтерсең лә Камиләнең балачагы шул хәрабәләр астында сытылып, басылып калды. Бәлки, бу чыннан да, шулайдыр. Әнисенең күпме исерек галәмәтләре, күз яшьләре, әтисенең дуслары белән төннәр буе кәеф-сафа корып утырулары, Камилә турында барысының да онытулары, аннан Камиләнең дә яңа дуслары барлыкка килү, алар белән беренче тапкыр наркотиклар кабып карау. Наркотиклар исенә төшүгә, Камиләнең бөтен тәне тартышып куйган кебек булды. Күңелдән — баш миенә, баш миеннән бөтен тәнгә, күзәнәкләргә сигнал-хәбәрләр йөгерде. Камилә, кемнәндер качарга теләгәндәй, юрганын башыннан ук бөркәнеп, томаланып ятты. Урамдагы дөбердәү, күк күкрәгән тавышлар еракта калган кебек булды, юрган астында тәрәзәне телгән яшен уты да күренми иде. Әле генә куркып, чын күңелдән намаз укыган кыз тагы үзенең караңгы дөньясына чумды. Бер генә, бер генә төймә булсын иде хәзер! Бүген кич, әбиләренең өеннән чыгып киткәндә, теге шешәне үзе белән алып өлгермәде бит! Ничек кирәк ул хәзер Камиләгә! Ул бит курыкты, аның стресс, ул йоклый алмый, аңа тынычланырга кирәк. Аның бөтен тәненә, җанына, кан күзәнәкләренә наркотиклар кирәк! Аның тәне-җаны тартышып шул хакта кычкыра, шуны сорый. Бу кешеләргә аны аңлатып буламыни. Алар әнә һаман поштыр-поштыр намаз укыйлар, дога кылалар. Ә Камиләгә тынычлану өчен, барысын да оныту өчен нибары бер-ике төймә дә җитәр иде бит! Яшеннән курыкмаса, ул менә хәзер чыгып йөгерер иде әбисенең өенә! Төн дип тормас иде, караңгы димәс иде, йөгерер, очар иде. Иртәгә торуга, Камилә, әлбәттә, үз өйләренә йөгерәчәк. Бу яшен бер бетәр әле. Иң мөһиме — төймәләре бетмәсен. Бетсә, Тимурлар табар әле. Әмма әтигә боларны сиздерергә ярамый. Беркемгә дә сиздерергә ярамый боларны... Шундый буталчык, өзек-өзек уйлар белән, Камилә йокыга китте. Ул күзләрен йому белән, күкне-җирне дерелдәтеп торган дөбердәү дә тоныкланды, ерагайды, аннан әкренләп тынды, туктады кебек. Яңгырның гына һаман шыбырдап, шаулап яуганы ишетелеп торды. Шушы яңгыр тавышы астында йоклый алганнар йокыга китте, йоклый алмаганнар, шомланып һәм өметләнеп, таң атуын көттеләр. Бу төндә кемгә нәрсә булганын таң аткач кына белергә мөмкин иде. Камилә бер тапкыр күзен ачып караганда, инде яктыра башлаган, идәндә кемнәрдер медер-медер киләләр иде. Кайда соң ул, бу нинди баз кебек караңгы, кечкенә өй? Бер мизгелгә кызның хәтерен төнге яшен яктыртып үткән кебек булды. Әйе, ул Камилләрдә бит. Әнә Камил азан әйтә, тагы намаз укыйлар икән... Камилә юрганын башына тартыбрак япты. Бу вакытта кем йокыдан тора инде, вот фанатлар! Монда бит әле, җитмәсә, туалет та урамда, юынырга да урамда кирәк. Бр-р-р... Ул торуга, үз өйләренә кайтып, мәрмәр ванналарда юыначак... Идәндә намаз укучыларга арты белән борылып ятып, шундый татлы уйлар белән, Камилә җылы юрган астында тагы йокыга китте. Иртән үзен нинди хәлләр, нинди кайгылы хәбәрләр көтеп торганын ул әле белми иде. Ул йокысы туеп, күзләрен ачканда, көн инде яктырып беткән, өй эче кояш нуры белән тулган иде. Тәрәзә артында өздереп кошлар сайрый, ишегалдыннан әтәчнең гайрәт белән кычкыруы ишетелә, кыскасы, дөнья яңадан җырлап тора иде. Әйтерсең лә төнге гарасат та булмаган, күк күкрәп, яшен дә яшьнәмәгән, бернинди шик-борчулар да, хәл итә алмаслык мәсьәләләр дә юк иде. Менә ул хәзер сикереп торыр да үз өйләренә кайтып китәр. Бу агач алачыктан соң үзләренең таш өйләре Камиләгә җәннәт булып тоелды. Менә ул хәзер кайтыр, чишенеп ташлап, мәрмәр бассейннарда йөзәр, хезмәтчеләрдән җаны теләгән нәрсәләрне ашарга әзерләтер. Иң мөһиме — ул теге кадерле төймәләрен кабып җибәрер. Өйгә кайтып керүгә... Хәзер үк... Җимерек, черек исе килеп торган бу өйдән котылачак ул, һаман акыл сатып торган Камиленнән, аның гел күзәтеп торган әнисеннән дә котылачак. Каждому — свое. Алар үзләренчә яшәсеннәр, чөнки башкача булдыра алмыйлар, ә Камилә үзенчә яшәр. Менә хәзер ул сикереп торыр да... Аның уянганын көтеп кенә торгандай, өйгә Камил килеп керде. Юылмаган битләре, таралмаган чәчләре белән аңа күренергә уңайсызланса да, Камилә малайга игътибар итмәскә тырышты. Үзләре өстерәп алып килделәр бит монда, Камилә ялынып сорамады. Ничек килгән, шулай кайтып та китә менә хәзер... — Мин өйгә кайтам,— диде ул, чәй өстәле янында кайнашкан Камилгә. Камил бераз тын торды. Әйтергәме Камиләгә, юкмы төнлә нәрсә булганын? Әйтмәсәң, ул аны барыбер урамга чыгуга беләчәк, аңа тагы да авыр булачак. Ичмасам, әнисе дә өйдә юк бит, әтиләрен алып төшәргә машина белешергә китте. Гыйззениса әби дә каядыр юкка чыкты, өе тирәсендә йөридер инде. Димәк, бу авыр хәбәрне әйтергә Камилгә кала. — Өегез юк инде, Камилә... Аны яшен суккан...— диде ул, олыларча авыр сулап. Аның бу сүзләрен Камилә башта аңлый алмый торды, әйтерсең үзен яшен сукты! Аларның өйләрен? Нигә — аларның өйләрен? Казандагысы шартлаган, мондагысын яшен суккан, нигә аларны гына?! Камилә кая барыр хәзер? Ул бу йортта бер минут та кала алмый, ул бу йортны күралмый, Камиле дә кирәкми, авыллары да кирәкми! Аның тизрәк моннан китәсе, качасы килә... Казанга, Казанга, бары тик Казанга гына. Анда, урман эчендә, аларның әле хан сарае кебек дачалары бар. Казанда Камиләнең дуслары бар. Кайчан теләсәң, кайда теләсәң, наркотиклар табарга була! Аһ, ул яшен Камиләнең кадерле төймәләрен, наркотикларын да юк иткән бит инде! Монысы Камилә өчен иң зур фаҗига иде, өйләрен яшен сукканнан да авыррак хәбәр. Тукта, бәлки, бөтен нәрсәләре юкка чыкмагандыр әле, могҗиза белән булса да, ниләрдер исән калгандыр! Теге шешәсе исән калса, Камиләгә бу дөньяда башка берни дә кирәкми! Ник бөтен авылларын яшен сукмый шунда! Бу исерек авылдан дөньяга бер файда да юк барыбер. Ул, тиле кеше кебек, урыныннан кубарылып, урамга чыгып йөгерде. Камил дә аның артыннан атлады. Урамда яңгыр сулары әле кибеп өлгермәгән иде, Камилә, чыгуга, шул ләмле пычракка кереп батты. Җиңел туфлиләре ләмгә батып төшеп калды. Камилә, алдын-артын карамыйча, яланаяклап, өйләренә таба йөгерде. Менә бу тыкрыктан гына борыласы да, менә бу өйләр яныннан гына үтәсе. Әмма Камилә авылны танымады. Бомба астында калган чечен авыллары кебек, Изгеавыл да төтенләп, таралып, пыскып ята иде. Кайсы өйнең морҗасы гына утырып калган, кайсысы урынында бөтенләй чокыр, кайсысының абзары, кайсысының мунчасы юк. Бөтен җирдә таратып ташланган әйберләр, яртылаш янган такта-бүрәнәләр, таш, кирпеч өеме. Шулар арасында казынып йөргән сәләмә киемле кешеләр. Бер кат күлмәк белән урамда утырып калган Изгеавыл халкы. Алар бүген барысы да аеклар. Нигезләре белән бергә, үткән гомерләре дә дөрләп янган... һәм алар бүген шушы мәхшәрне үз күзләре белән күреп, җавапны да үзләре табарга, үзләре тотарга тиешләр... Менә Камиләләрнең дә йорты. Менә тимер капка. Тимер капка янында таш койманың бер өлеше, һәм бушлык. Ишегалдына капкадан түгел, шул бушлыктан кешеләр кереп тулган. Әйтерсең лә үз кайгылары юк. Әнә алар, башларын селкеп, әле кичә генә ике катлы таш йорт булган урынга карап торалар. Ә анда — төтенләп яткан чокыр. Камиләнең бүлмәсен дә, бар байлыкны да, аның төрле җиргә җыеп куйган төймәләрен дә шушы чокыр йоткан. Әгәр төнлә Камилә үзе дә шунда булган булса?! Камиләнең башы әйләнеп, чокырга төшеп китә язды. Күңеленнән һаман бер уй китмәде: яшен шулай сугамы икәнни? Яшен шушындый чокыр калдырамы икәнни? Барып тотынырлык, эзләрлек тә нәрсә калмаган бит, әйтерсең лә барысын бергә җир йоткан. Аның артында җыелып торган ирләр дә шул хакта сөйләшәләр иде, ахры. Камилә, ирексездән, аларның сүзенә колак салды. — Яшен шушылай сугамыни? — ди берсе, гаҗәпләнеп.— Юк, башымны кисәргә бирәм — яшен эше генә түгел бу. Нәрсәдер шартлаган монда. Яшен суга да яндыра. Ә монда, күрәсеңме, ничә метрлы чокыр? Юк, точно, шартлаганга охшый бу. — Аста берәр шартлый торган нәрсәсе булгандыр,— ди икенчесе.— Аның бит җир астында әллә нәрсәләре бар дип сөйлиләр иде. Склад булган, ди. Җыен урланган байлыгын шушында тоткан, ахры. Менә шулай бер очы чыга шул инде аның Бу сүзләрдән Камиләнең аркасына ут капкан кебек булды. Нәрсә сөйли алар, нинди урланган байлык, нинди складлар? Аларның өе шушы хәлгә килгәнгә сөенгән кебек сөйлиләр. Үзләренеке дә әнә шул хәлдә бит. Хәер, бу бетле хәерчеләргә нәрсә булсын, өйләре янса, мунчада торырлар, мунчалары янса, урамда кунарлар. Алар бу хәтле әрәм булган байлыкны аңлый торган кешеләрмени? Тукта, Камилә турында да сөйлиләр түгелме соң бу хәерчеләр?! Әнә бит, артында хатын-кыз тавышы елан кебек ысылдый: — Теге наркоман кызы исәнме икән? — ди. Камилә куырылып куйды. Каян белә алар аның нинди икәнен? Вот деревня дисәң дә деревня. — Пычак булсынмы андыйга? — дип җавап бирә икенчесе.— Гыйззениса әби белән Рәйханаларга барып кунган булганнар. Сәлимханы шылтыраткан булган, ди, бүген өйдә кунмагыз, миңа яныйлар, дип. Мафия артына төшкән, ди. — Аның Казандагы кәттижен дә шартлатканнар, дип сөйлиләр бит. Урыс гәзитләре язган, ди. Әй кыланганнар иде җитмәс кебек итеп. Болыннарны сатып алып, әрәмәләрне актарып ташлап. Шулай бер тота ул. — Вертолетлар белән кайтып, кыланып йөреп, диген. Халыкның район үзәгенә барып кайтырга акчасы юк, алар вертолет белән генә бакча башына төшеп утыралар. Менә төш хәзер... Әнә Ходай бер төндә барысын юк итеп ташлады. — Әй, аларның акчасы беләнме? Алардагы байлык белән бер төндә тагы шундый ун сарай салып керерләр. Болар өчен кайгырма син. Авыл халкы нишләр менә? Әнә Камәрләрнең өен суккан, ул исерек ир белән ничек яңадан өй салып керә инде ул? Яшен кермәгән өй калмаган бит авылда. Үзебезнең соң, электр тишегеннән кереп, ишектән чыгып китте. Бетәбез икән дип торабыз. — Әле ярый яңгыр яуды, диген. Авыл белән янып бетә идек бит. Утка таралырга ирек бирмәде яңгыр. Алланың рәхмәте, шундый яшен булып, үлем-җитем дә юк... ирләргә айнырга бер гыйбрәт инде бу, бер хәбәр. Хатыннар инде, берсен-берсе уздырып, төнлә булган хәлләрне сөйлиләр иде. Камилә аларны тыңлый алмады. Ул, сыртына күсәк белән суккан эт кебек, пычрак аякларын чакка сөйрәп, алар арасыннан чыгып китте. Пычтыр-пычтыр яңгыр суларын ерып, аның артыннан тагы кемдер килә иде. Камил икән, башын иеп, әкрен генә Камилә артыннан атлый. Бөтен авыл халкы аларны гаепләгәндә, алар кайгысына сөенгәндә, бер Камилләр гаиләсе генә аларны якын итә, ташламый иде. Ул Камилне көтебрәк алды, чөнки бу авылда бары тик аларның гына аны кызгануларын, ни булса да, ташламаячакларын сизенә иде ул. Аңа бүген иртә белән алар турында уйлаган уйлары өчен оят булып китте. Ярым җимерелгән, янган авылда, фәкыйрьлектә урамда калган усал кешеләр арасында аңа куркыныч булып китте. Бу кешеләр үзләренең бөтен бәхетсезлекләрендә Камиләнең әтисе кебекләрне гаеплиләр иде. Камилә үзе дә бу минутларда бик бәхетсез, бик ялгыз иде, аңа да бер җылы сүз әйтүче, хәлен аңлаучы, юатучы кирәк иде. һәм ул җылылыкны бары тик Камилләр гаиләсендә генә табарга мөмкин икәнлеген аңлады кыз. Камиләләрнең ишегалды да танымаслык булып үзгәргән иде. Кичә генә әллә кем булып кәпрәешеп утырган таш сарайлар, эче актарылып ташланган гәүдә кебек, таралып, тузгып ята. Әйтерсең яшен уты бөтен ишегалды буйлап йөргән, барысын да яндырып, көйдереп чыккан, бар байлыкны таратып ташлаган. Әйтерсең бу таш сарайлар астында да мина-снарядлар шартлаган, бернәрсәне кызганып тормаган, бернәрсәне калдырмаган. Сарайлардан очып чыккан ниндидер әйберләрне, җиһазларны, ящикларны кемнәрдер инде анда-монда ташый да башлаган. Кемгәдер — үлем, кемгәдер — көлке. Көпә-көндез, күзгә карап, Камиләләрнең байлыгын ташыйлар, урлашалар. Аннан сатып эчәләр. Камиләне наркоман дигән булалар тагы, үзләре авыллары белән эчкече. Ирләре дә, хатын-кызлары да. Менә әтисе генә кайтсын... Камилә аңа барсын да сөйләп бирәчәк — нәрсә әйткәннәрен дә, ничек аларның әйберләрен урлаганнарын да. Ул кайткач, ничек кыланырлар икән бу хәерчеләр — шуышып йөриячәкләр бит Камиләнең әтисе алдында, бушка бер ярты өчен аягын үбәчәкләр! Камилә кинәт, пычрак ерып барган җиреннән, сөртенеп туктап калды. Сарайлар артындагы зур бассейнның төбендә, болганчык пычрак су эчендә, бурзай этнең үле гәүдәсе сураеп ята иде. Ничек монда килеп эләккән ул? Алар аны кичә бакча башына төшереп куйганнар иде бит, үз үлеменә, яңадан монда мендеме икәнни? Ахыргача бу йортны, хуҗасы ышанып тапшырган байлыкны сакларга уйладымы икән? Аны да яшен суктымы икән, әллә бу тугрылыклы эт башка сәбәп белән үлгәнме? Этне Камил дә кызганды. Теге көнне үзен өйдән чыгармыйча озак азапласа да, кызганыч иде аңа бу бурзай эт. Ул аны, таяклар белән этеп, тартып, читкә чыгарды, зур, авыр гәүдәсен чак сөйрәп, бәрәңге бакчасына сузып салды. Хәзергә ятып торсын, хуҗасы кайткач, үләт базына алып барып күмәрләр. Камил аны үзе генә күтәрә дә алмый, төне буе суда ятып, эт бөтенләй авырайган, күбенгән иде. Алар җимерек өйне, сарайларны калдырып, бакча башына төшеп киттеләр. Монда казынудан, нәрсәдер эзләүдән мәгънә юк иде. Камиләнең авыл халкыннан төрле начар сүзләр ишетеп торасы килмәде, аларның берсен дә күрәсе килмәде. Аның өчен иң мөһиме хәзер — әтисенең кайтуы иде. Әтисенең кайтуы һәм Камиләне моннан тизрәк алып китүе. Башка беркайчан да бу исерекләр авылына кайтмау, аларның гайбәтен ишетмәү, үзләрен күрмәү. Кирәк түгел Камиләгә Изгеавыллары да, Алыплар тавы да, Камиле дә. Камиләгә хәзер, үлеп китмәс өчен, бер-ике булса да төймә кирәк, наркотиклар кирәк! Моны бит ул биредә беркемгә дә аңлата алмый, беркемнән дә сорый алмый. Теге мудаклар, авылның наркоман бандитлары, үзләре Камиләнекен савып яттылар. Хәзер Камиләнең сатарга да әйбере юк, өй янган, бөтен нәрсә юкка чыккан. Ә ул шакаллар бер төймәне дә бушка бирмәячәкләр, үләм, дип сузылып ятсаң да бирмәячәкләр. Камиләнең инде башы әйләнә, косасы килә, аяк-куллары тартышып-тартышып куя. Аның иртәдән бирле ашаганы, эчкәне, хәтта юынганы да юк! Әтисе генә тизрәк кайтсын да алып китсен аны моннан. Бүген үк, бүген үк китәчәк Камилә бу "дыра"дан, бу кыргый авылдан, бу кешеләрдән. һәркем үз уе белән мавыгып, бакча башына төшеп тә җиттеләр. Таҗиклар үзләре дә, хезмәтчеләр өчен салынган кечкенә өйләре дә, мал-туар абзарлары да, маллар үзләре дә — барысы да исән булып чыктылар. Әйтерсең лә монда давыл булмаган, яшен яшенәмәгән, яңгыр яумаган. Киресенчә, биредә шулхәтле тыныч, аулак, әйтерсең лә болар үткән гасырларда, ялгыз җәйләүдә яшәп яталар. Алай да балаларның каршына чыккан таҗик иренең йөзе бик борчулы, өс-башы корымланган, янгыннан, ахры, тишелеп, теткәләнеп беткән. — Урлыйлар, уттан калганын да талап бетерәләр инде,— диде ул, әллә акланып, әллә ачуланып.— Власть та юк монда, милиция дә юк. Иртәдән бирле каравыллыйм, иртәдән бирле әкрен генә ташыйлар, алкашлар... Инде атаң гына тизрәк кайтып җитсен... — Бүген кайта ул,— диде Камилә, хезмәтче таҗикны кызганып.— Ул бу алкашларга күрсәтәчәк әле. — Гыйззениса әби мондамы әллә ул, өй тирәсендә күренмәде? — дип, Камил кызны бүлдерергә, сүзне башкага борып җибәрергә ашыкты. Аның, исерек булсалар да, һаман үз авылдашларын яманлатып торасы килми иде. Ул җимерелеп, балчыкка, корымга батып беткән нәрсәләрне чүплеккә генә этеп төшерәсе инде, телгә кертеп торасы түгел. Алалар икән — алалар инде, йорт исән чакта, беркем килеп кагылмады бит, әйләнеп узалар иде ул таш кирмәнне. Хәзер исә йорт түгел инде ул, чүплек. Камиләнең әтисе андагы чүп-чар белән вакланып маташмаячак та. — Әбиегез монда, минем хатын белән чәй эчеп утыралар,— диде таҗик, яңадан җимерек йорт ягына юнәлеп.— Мин тагы бер әйләнеп кайтыйм әле, күз-колак булмыйча ярамый, әле хуҗа алдында җавап та тотасы бар бит. Хезмәтчеләрнең тәбәнәк кенә йортына килеп кергәндә, Гыйззениса әби, дөньясын онытып, чәй эчеп утыра иде. Әйтерсең лә бакчаның теге башында аның төп нигезе төтенләп ятмый, торган йорты җимерелмәгән, бар байлыгы күккә очмаган. Камиләне күреп, ул балалар кебек куанды, кечкенә чагындагы кебек, аны күкрәгенә кочты. — И, балам, синең бәхетеңә исән калганбыздыр инде,— диде ул, оныгының аркасыннан сөеп.— Анда кунган булсак, бетәсе булганбыз бит. Минем инде ашасы ашаган, яшәсе яшәлгән. Шушы яшеңнән син харап була идең бит, балакаем. Аллаһы Тәгалә саклап калды барыбызны да. — Әти саклап калды диген, әби! Анда кунмаска ул кушты бит! —Камилә шулай каршы әйтүен сизми дә калды. — Әтиеңнең күңеленә бу уйны Аллаһы Тәгалә салган, балам,— диде әби дә, нык ышанып.— Әтиең — сәбәпче генә, әтиеңә башкалар сәбәпче. Аллаһы Тәгалә Үзе шулай китереп чыгара ул, саклыйсы кешеләрен ут астыннан да тартып ала. Моның шулай икәненә Камил дә ышана иде. Әгәр Аллаһ теләгән булса, Камиләне бүген шул йортта калдырган булыр иде. Кичә кич Камилнең ул йортка килеп керүе дә, аннан әнисе белән яңадан килүе, алар нәкъ шунда вакытта Камиләнең әтисе шылтыратуы, аның бүген монда кунмагыз, дип әйтүе — болар берсе дә очраклы нәрсәләр түгел иде. Хәзер ачык күренә — вакыйгалар берсе артыннан берсе чылбыр кебек тезелеп киләләр, бер нәрсәгә икенчесе сәбәпче була. Иң мөһиме — хәтта иң авыр кебек тоелган бәлаказалар да кешенең үзен саклап калдыруга юнәлтелгән була. Камилнең әтисе белән дә шулай булды — аның бу гарипләнүе, бәлки, эчүдән туктауга сәбәпче булыр. Камиләнең әтисенә карата булган янаулар кызны бу төндә өеннән чыгып китәргә мәҗбүр итте, һәм ул исән калды. Бу вакыйгаларның, кешеләрнең, сәбәпләрнең артында зур илаһи көч торганлыгын, бу эшләрнең барысы да Аллаһ эше икәнлеген Камил инде аңлый башлаган иде. Ул арада таҗик хатыны аларга да чәй ясап китерде. Камилә бик тиз генә чишмә суы белән битен-кулын юып алды, күңеле, йөзе ачылып, рәхәтләнеп китте. Ул шунда үзенең бик нык ашыйсы да, эчәсе дә килүен аңлады. Ул хәтта иртән дә чәй эчмәгән иде бит! Бәхетенә, өстәл өсте төрле камыр ризыклары, эремчек, каймак, яшелчә-җимеш белән тулы иде. Ул, барысын да онытып, бу тәмле ризыкларны беренче тапкыр күргәндәй, йотылып ашый башлады. Аның шунда ук күңеле күтәрелеп, кәефе ачылып китте. Соңгы вакытта, бәлки, шул таблеткалар аркасындадыр, аның рәтләп ашыйсы да килми иде. Төймәләрен каба да — йоклый, йота да — көннәр буе миңгерәеп йөри. Ә хәзер менә аның кинәт кенә бик нык ашыйсы килеп китте. Мондый тәмле пәрәмәчләрне, мондый симез помидорларны, сап-сары йомыркаларны, мондый тәмле каймакны аның гомерендә дә ашаганы булмагандыр, мөгаен. Әнә Камил дә сыптыра гына, үзе астан гына Камиләгә карап көлә, яратып үрти. Юк, Камил барыбер әйбәт малай. Күңеле чиста, әшәке түгел. Камиләнең әле шәһәрдә дә, монда, авылда да, аның кебек яхшы малайларны очратканы булмады. Барысына да Камиләдән нидер кирәк — йә байлык, йә бу бай гаилә белән таныш-белешлек, йә наркотиклар. Ә Камилгә аларның берсе дә кирәкми, ул андый нәрсәләрне белмидер дә әле. Алайса, нәрсә кирәк соң Камилгә? Камилә анысын да сизенә — Камилгә ул үзе кирәк. Ягъни Камилгә Камилә кирәк. Ул моны сизенә бит, күрә, һәм аңа рәхәт, чөнки ул бу малайга таянып та, ышанып та булганын белә. Шуңа күрә ул үзе дә күңеле белән аңа тартыла, аңа үзе янында булырга рөхсәт итә. Кайдандыр, ашыгып, Камилнең әнисе дә килеп керде. Балаларны биредә күргәч, ул да сөенде, әйтерсең лә хәрабәләр арасыннан үз гаиләсен эзләп тапкан. Аны да кыстый-кыстый чәй эчәргә утырттылар. Әтиләрен алырга больницага өйлә турында барырга булганнар, чөнки яшен Габдрахман бабайның да абзаркураларын яндырып аткан, ул хәзер шунда тәртип салып калган. Акчасы ярар, дип, Габдрахман бабайның теге салмыш килене дуңгыз асрый торган булган. Яшен шул дуңгыз абзарын суккан, аннан ут башкаларына да күчкән. Әле ничек өйләре янмаган, үзләре һәлак булмаганнар. Камилнең әнисе, чәй эчә-эчә, авылдагы хәлләрне сөйли башлады: — Бөтен авыл буйлап йөреп чыккан яшен,— диде ул.— Кермәгән өй калмаган диярлек. Югары оч Пәрхуллаларның уртанчы малаена җиле тигән, алып чыгып җиргә күмгәннәр. — Үлгәнмени? — диде Камилә, күзләрен түгәрәкләндереп. — Юк, җиле генә тигән булган. Андый кешене бездә, башын гына калдырып, җиргә күмеп куялар. Иртән больницага алып киткәннәр инде. — Әле дә Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле әле,— дип, сүзгә кушылды Гыйззениса карчык.— Бөтен авыл белән эчәләр, берсе-бер дин тотмый, намаз укымый... Ул Пәрхуллалар да өй эчләре белән эчеп яталар бит. Аллаһының бер кисәтүе булды инде бу... Әле үзебез дә ничек исән калдык, теге йортта кунган булсак, гәүдәбезне дә тапмаслар иде, Ходаем. — Сәлимханга кайтып керергә йорты да калмады инде,— диде Камилнең әнисе, тәрәзә аша бакча башындагы буш чокырга карап.— Бер-бер артлы ике йорты юкка чыкты, Казанда да, монда да. — Менә монда кайтып керер,— диде Г ыйззениса карчык, кырыс итеп.— Менә шушындый тормыштан башлаган иде ул да... Бик тиз әллә кем булды шул, бик тиз генә баеп китте. Авыл халкы сөенә генә әнә аның йорты янганга. Элек булса, бөтен авыл килеп булышыр иде, ә хәзер әнә, бөтенесе сөенеп кенә тора. Артыграк кыланды шул, артыграк. Аңа ул болыннар, әрәмәләр нәрсәгә иде инде. Халыкның ачуын китереп, әрвахларны рәнҗетеп. Камиләнең бер дә әтисен яманлатып утырасы килми иде, хәтта әбисеннән дә. Бигрәк тә — Камил алдында әтисенә начар сүз әйттерәсе килми иде аның. Шуңа күрә әтисеннән гел ишетеп торган сүзләрне биредә ул да кабатларга булды: — Соң, әби, әгәр әти алмаса, барыбер берәрсе сатып ала иде бит ул җирләрне! Моннан бит кыйммәтле казылмалар тапканнар, әти шулай диде. Әгәр үзем алып куймасам, читләр килеп, бөтен авылны, бу тирәләрне алып бетерәчәкләр, диде. Әле нинди зыяны тиде соң аның авылга? Болын белән әрәмәгезне ул булмаса да сөргән булырлар иде, әти әйтә, ул мәсьәлә инде миңа кадәр үк хәл ителгән иде, ди. Авылыгызга асфальт җәйдерде, газ кертте —анысын беркем күрми, ә менә шушы йортны бөтенесе гаепләде! Үзләре авыллары белән эчеп яталар, өйләренә су да кертә алмыйлар, туалетка абзар артына йөриләр. Ә үзләре минем әтине сүккән булалар! Башта аның кадәр эшләп карасыннар әле, алкашлар. Кызның кинәт кенә шулай ярсып әтисен яклый башлавына барысы да аптырашып, тынып калдылар. Ул бу дөньяга, бу мәсьәләләргә бөтенләй башкача, икенче күз белән карый иде. Бер карасаң, аныкы да дөрес кебек бит — бу хәтле бай җирләрне барыбер кемдер сатып алган булыр иде. Чөнки авылда бригадир итеп куярлык та ир-ат юк, кайсы исерек, кайсы гарип, кайсы тиле. Әлбәттә, Камиләнең әтисе аларның барысыннан да акылы белән дә, байлыгы белән дә, дәрәҗәсе белән дә аерылып тора. Дөрес әйтәләр шул, бай булсаң — күралмыйлар, юк булсаң, бирә алмыйлар. Халык дөньяның нык үзгәрүен, заманның бөтенләй башка якка борылганын аңлый алмый калды, дөресрәге, бу яңа заманның чүплек башында утырып калды. Бу заман артыннан өлгерер өчен, аның астында калып сытылмас өчен, иң башта, авыл халкына эчүен ташларга кирәк иде. Теге вакытлардагы кебек бушка эшләп, колхозныкын урлап сатып, бушка эчеп яшәп булмый иде инде. Хәзер колхоз да юк, урларлык нәрсә дә юк, җирнең һәр карышына Сәлимхан кебек яңа байлар хуҗа иде. Шуңа күрә алар авылдашлары Сәлимхан кебек бу яңа байларны күралмыйлар иде... — Чама кирәк, кызым, чама кирәк! — Гыйззениса карчык оныгын барыбер төзәтергә кирәк тапты.— Байлыкта — бигрәк тә. Кеше арасында яшәп, кешедән артык аерылырга, әллә кем булырга ярамый — берәү дә яратмаячак... Халык эчсә дә, кемнең кем икәнен яхшы белә ул. Байлыкның кайдан килгәнен дә белә — хәләл белән хәрамны гына аера ул. Элек мондый ук кара эчү юк иде бит ул. Халык өметсезлектән эчә, балам, гаделсезлеккә җавап итеп эчә, үз җиренә дә хуҗа була алмаганга гарьләнеп эчә. Аны гел гаепләп торырга кирәкми, халыкка ярдәм итәргә кирәк. Камил уйга батып, тыңлап торды. Барысы да дөрес сөйлиләр кебек — әтисен чатнап яклаучы Камиләдә дә хаклык бар. Аның әтисе, чыннан да, эчми, рәт белә, зур укыган, бөтен дөнья белән эш йөртә, сәүдә алып бара. Авылга да аз-маз өлеш чыгара кебек. Мәчет, газ, асфальт — барысы да аның эшләре. Әмма Гыйззениса әби дә хаклы — аның бай, дәрәҗәле улы, чыннан да, чама чиген үтеп китте кебек. Нигә кагылды инде ул болынга, нигә әрәмәне актарып ташлады? "Аңа кадәр үк хәл ителгән булган" имеш. Ә нигә болынны, әрәмәне алып калу өчен көрәшмәде, кулында шулхәтле власть, байлык була торып, ул җирләргә кагылдырмас өчен тырышмады? Ул уйнап үскән болын да бит әле ул. Авыл халкын да, барысы да эчә, дип, бер чыбыктан сөрергә ярамый. Авылда бит әле менә Камил кебек малайлар үсеп килә, ил карты Габдрахман бабайлар, Гыйззениса әбиләр бар. Өметсезлеккә төшкән авыл халкының балаларын өмет белән укытып йөрүче әнисе бар, гарип булса да, Камилнең әтисе кебек кешеләр бар. Ул да элек эчми иде бит, шушы хәлләрдән соң түзә алмый эчә башлады. Авыл шуларның барысыннан да тора бит ул, болынга, әрәмәләргә кагылганда, авыл халкының соңгысына кагылганда Сәлимхан бай шулар турында да уйларга тиеш иде. — Барыгыз да хаклы,— диде әнисе, аның тынгысыз уйларын үтәли күргәндәй.— Син дә хаклы, сеңелем, әтиең булган кеше эчеп йөрмәде, гел укыды, югары үрмәләде, үз тырышлыгы белән кеше булды. Син дә хаклы, Гыйззениса әби, Сәлимхан югары менгән саен, түбәндәгеләрнең хәлен оныта барды. Халыкның авыр хәлен аңламады, аңларга теләмәде дә кебек. Шуңа күрә әнә, анда-санда ярдәм итсә дә, үзен барыбер яраттыра алмады. Халык яратуы бөтенләй башка нәрсә шул ул. Аның өчен, авыр вакытта да халык белән бергә булырга кирәк, таш сарайларга кереп бикләнергә түгел. Бәлки, бу хәлләрдән соң Сәлимхан да үзгәрер әле. Бу хәтле галәмәтләрне күреп, аңга килер. Бу хәлләр аңа да сынау бит. Барыбызга да сынау. Камилнең әнисе сөйләп тә бетермәде, кинәт нидер пипелди, чыелдый башлады. Барысы да тавыш килгән якка — Камиләгә текәлделәр. Камилә кесәсеннән кабалана-кабалана нәни телефонын тартып чыгарды, йөзе белән аңа капланды. — Да, папа, да! — дип кычкырды ул, күккә карап.— Кайтып киләсез? Вот, здорово! Әни дә кайта? Без исән, исән, әти, барыбыз да исән. Мин сезне каршыларга йөгерәм, әти! До встречи! Пока! Сөйләшү бик кыска булды. Барысы да Камиләгә текәлделәр. Кыз үзе дә бераз югалып, аптырабрак калган иде. — Мин аңа өй янганын әйтмәдем бит,— диде ул, уйга калып.— Әни дә кайтып килә икән. Алар бернәрсә белми. Әни кайда туктар инде? Ул монда кермәячәк бит. — Монда кермәсә, безгә керер, сеңелем, борчылма,— дип, Камилнең әнисе аны юатырга ашыкты.— Җәй көне кайда кунарга да була. Өегез янганны әйтмәвең дә яхшы булган. Кайткач, күрерләр. Әмма Камилә беркемне дә тыңламый иде инде. Ул тагы күз алдында үзгәрде, тагы яшерен уйларына кереп бикләнде. Юк, әнисе монда да кермәячәк, Камилләргә дә бармаячак иде, әлбәттә. Салса да, мондый дәрәҗәгә төшмәячәк ул, теләсә кемдә кунып йөрмәячәк. Димәк, әнисе бүген үк кире Казанга китү мәсьәләсен куячак. Камиләгә шул гына кирәк тә. Аның хәзер бөтен хыялы, өмете, омтылышы — Казан. Ул анда барысын да хәл итәчәк. Барысын да. Ә әтисе, бәлки, әле монда калыр да. Бәлки, калмас та. Калып нинди мәгънә инде, барысы да күккә очкач. Авыл халкының ыржаеп көлүен күрер өченме? Камилә аңа барысын да әйтәчәк әле, барысын да... Вертолеттан төшүгә, ул аларга барысын да сөйләп бирәчәк. Әнисен монда китереп, хурландырып йөриме соң ул? Камилә хәзер үк шунда йөгерәчәк, ул үзе аларны каршы алачак, үзе бөтенесен сөйләп бирәчәк. Камил кызның күңелендә тагы нинди өермәләр уйнаганын сизеп алды, ахры. Әйе, Камилә авыл башына, әтисенең вертолетын каршы алырга барырга җыена. Аның үзен генә анда җибәрергә ярамый иде, әлбәттә. Көндез булса да, ул урын авыл янында гына булса да, кыз баланың үзен генә алай йөртү дөрес булмас. Авыл тирәсендә дә хәзер әллә кемнәр йөри, әнә авыл тулы Казан бандитлары, наркоманнар. Алар Камиләне әле болай гына ычкындырмаячаклар, Казанда эзләп табып та теңкәсенә тиячәкләр әле. Димәк, Камилә белән бергә вертолет каршыларга Камил үзе дә барачак. — Авыл башында бик пычрак, тау тирәсенә төшәр алар бүген,— диде ул, Камиләнең инде чыгып йөгерергә җыенуын күреп.—Тау, бара башлагач, шактый ерак әле ул, Камилә. Нигә йә бездә, йә монда гына көтмисең соң? Әбисе дә оныгын болай чыгарып җибәрәсе килми иде, ахры. Авылда да хәзер әллә кемнәр бар... Әтисен яратмагач, кызын да күралмый торганнардыр. Бу төндә күп кеше зыян күрде, кайсының өе янды, кайсының абзар-курасы. Хәзер кемне гаепләргә белмиләр. Гаеп барыбызда да бит канә. Юк, бу баланың ярсыган халык аяк астында йөрмәве яхшы. Әмма ничек тыңлатасың аны? — Камил дөрес әйтә, кызым,— диде ул, бөтен җаны, йөрәге белән аны туктатып калырга тырышып.— Бу пычракта анда барып йөрмәсәң дә була инде. Кайтасы булса, барыбер кайта инде ул, насыйп булса. Әйе, насыйп булса. Берьялгызың алай авылдан читкә чыгып йөрмәскә иде. Теге җүнсез малайлар тагы артыңнан иярерләр дип куркам... Алар турында искә төшергәч, Камилә кызарынып чыкты. Юк, ул аларны онытмады. Ул аларны бүген янган өйләре тирәсендә дә күрде әле. Халык күп булганга, алар Камилә янына килмәделәр. Ә Камиләнең үзенең алар янына барып, бик тә бер-ике таблетка сорыйсы килгән иде. Камил артыннан калмый тагылып йөрде бит. Аларда төймәләр булуына да шикләнебрәк карады ул. Чөнки алар үзләре дә Камиләнекен кырып-себереп алып киткәннәр иде. Казанга барып берәр нәрсә сатарга, аның акчасына наркота алырга бу мудакларның башына җиттеме икән? Шушы мужикларның аңгыра балалары бит инде алар да, мало что шәһәрдә яшиләр. Камилә бөтен авыллары белән күралмый аларны. Тизрәк әтисе кайтып, моннан алып китсен иде аны. — Әбиең дөрес әйтә, сеңелем,— дип, Камилнең әнисе дә сүзгә кушылды.— Анда бармасаң да кайта инде алар. Бездә генә утырып тор Камил белән. Мин хәзер районга, Җиһангир абыеңны алып кайтырга китәм. Камил барыбер чөгендергә бармас бүген, анда әле керерлек түгелдер. Утырып торыгыз бездә генә. Камилләрнең шул төрмә кебек өйләрендә утырып торырга? Нишләсен ул анда?! Анда бит компьютер да, ванна да, хәтта туалет та юк өйдә! Юк, юк, әйтмәгез дә, нитмәгез дә, ул барыбер тауга, әтисен каршыларга барачак! Ул бүген үк Казанга китәчәк! Бүген үк!!! Камил кызның чәбәләнүенә, холыксызлануына аптырап, таный алмыйча карап торды. Ни булды тагы аңа кинәт кенә? Әле генә шундый тыныч, ягымлы Камилә иде бит, нәкъ кечкенә чакларындагы кебек иде! Бер-берләренә карап, көлә-көлә чәй эчтеләр, араларында нидидер җылылык, якынлык урнашкан иде. һәм кинәт кенә, күз алдында Камилә үзгәрде дә куйды, әйтерсең лә икенче кеше! Беркемне тыңларга да, ишетергә дә теләми — барам да, барам, ди. Үзе кая барасын, ничек барасын да белми. Бу наркотиклар аны шулай үзгәрткән, холкын бозып өлгергән, ахры. Көненә мең төрле кыяфәткә, мең төрле рәвешкә керә бу кыз бала. — Ярар, алайса,— диде Камилнең әнисе, бер карарга килеп.— Бергә барып кайтырсыз, улым. Чыннан да, мондый матур көнне өйдә утырмассыз. Камилнең дә күптән Алыплар тавына барганы юк, һаман эш тә эш. Сәлимхан абыйларың кайткач, туп-туры үзебезгә алып кил, улым. Барыбызга да урын җитәр, шулай дип әйтегез, яме? Мәсьәлә шулай көтмәгәндә генә хәл ителде дә куйды. Камиләнең дә йөзенә елмаю кунды, ул яңадан элеккеге шат, ягымлы кызга әйләнеп калды. Камил дә сөенде — аның үзенең дә күптән Алыплар тавына бер иркенләп менәсе, элеккеге кебек, иркенләп йөрисе килгән иде. Бу чөгендер белән тагы җәе җәй булмады. Көннәр буе тау итәгендә казынып ятса да, шунда менеп, бер рәхәтләнеп уйнап төшәргә вакыты булмады. Әтисенең болай булуы да Камилне аяктан екты, кая анда Алыплар тавы, кая анда уйнау, ял?! Район белән ике арада тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелде. Аның каравы менә бүген шатлык өстенә шатлык — чөгендергә дә барасы юк, әтисе дә больницадан чыга, Камилә белән Алыплар тавына да менә! Камил бу көнне бит ничә айлар, ничә еллар көтте! Нәкъ менә Камилә белән, күбәләк кебек Казан кызы белән бергәләп менәрмен дип көтте ул Алыплар тавы түбәсенә. Хыялы түбәсенә. Балаларның чыгып китәргә җыенуларын Гыйззениса карчык кына моңсуланып күзәтте. Әйтерсең лә ул яраткан оныгын тауга гына түгел, бөтенләй башка дөньяга озата иде. Әйтерсең лә ул аны соңгы тапкыр күрә, карашы белән булса да, бәхилләшә, хушлаша иде. Кем белә, бу, бәлки, шулайдыр да, бәлки, Гыйззениса карчык үзенең кадерле оныгын соңгы тапкыр күрәдер. Әле алда ниләр булып бетәсен беркем белми бит. Ә урамда тормыш тантана итә иде! Кичә төнлә ниләр булганын әллә онытып, әллә белмәмешкә салынып, бөтен күкне иңләп, кояш көлә. Кичә кич кенә барысының да котын алган кара болытлар кайсы кая таралып, качып беткәннәр, җитез җил аларга кабат авыл өстендә җыелырга ирек бирми, хәзер туздырып ташлый... Кичәге хәлләр өчен гафу үтенергә теләгәндәй, кояш һәм җил җирне назлап иркәли, юеш битләрен сөртә, пычрагын киптерә. Алай да анда-санда әле күлләвекләр очрый, Камил белән Камилә аларны әйләнеп тормыйлар, үзәкләреннән ерып үтеп китәләр. Яңгыр суында аларның шәүләләре янәшә тибрәлә, янәшә чайкала, әле Камил Камиләгә таба агып китә, әле Камилә Камил каршына агып килә. Әйтерсең лә алар көмеш көзге өстеннән атлап баралар, үзләренең һәм хыялларының шул көзгедәге серле чагылышы артыннан баралар, могҗиза эзләп баралар. Кайсы капка төбеннән, кайсы тәрәзә аша, бу ике үсмернең авылдан чыгып китүен карап кала. Таныганы — таный, танымаганы — юк. Әнә кибет тирәсендә бер төркем кайнаша. Камил белән Камиләнең тыннары кысыла — бу бит кичәге банда. Тимурлар өере. Алар да Камил белән Камиләне күреп алдылар, хихылдашып, бер-берләренә төртештеләр. Әмма көпә-көндез, авыл уртасында, кырык яктан кырык күз карап торганда, бу шакаллар аларга килеп бәйләнергә батырчылык итмәделәр, ахры. Бүре карашы белән, аларны авылдан чыкканчы артларыннан карап, озатып калдылар. Камил белән Камилә туптуры Алыплар тавына таба баралар иде. Артларыннан бу банданың да кузгаласын, эзәрлекли киләсен алар белми иде, чөнки аларның әле тормышларында мондый явызлык белән очрашканнары юк иде. Авыл башыннан чыккан сукмак туп-туры тауга алып бара. Төнлә биредә дә яңгыр көчле булган, күрәсең, чокыр-чакыр урыннарда әле һаман мөлдерәп су тора, үзәнлек урыннарда юл шактый тайгак, кибеп өлгермәгән иде. Әмма тауга якынлашкан саен, ком-ташлы туфрак кипшергән, саркыган, бу тирәләргә тулысынча җиләс җил хуҗа булып калган. Монда һава шулхәтле иркен, дөнья шулхәтле яшел, чиста иде ки, хәтта юл буендагы чөгендер кыры да Камилгә хәтфә түшәк булып күренде. Яңгырдан соң Мишә буендагы таллар тагы да куерып, бөдрәләнеп киткәннәр, бар җирдән тынычлык, иминлек бөркелеп тора, бу дөньяда бернинди кайгы-борчулар да, бәхетеезлекләр дә, явызлык та юк кебек иде. Бу хәтле матурлыкны, бу кадәр сафлыкны күреп, Камилә дә бар борчуларын онытты — янган өйләрен дә, исерек әнисен дә, авыл халкының алар турындагы мыскыллы сүзләрен дә, хәтта агулы төймәләрен дә. Бу чисталык дөньясына күңелдә андый авыр йөк белән кереп булмый иде, керсәң, калып булмый иде. Бу тау, бу табигать, бу бөдрә таллар, бу салкын чишмә барысын да оныттыра, барысын да юа, чистарта иде. Камиләнең күңел төбеннән бары тик якты истәлекләр генә күтәрелеп, бәреп чыкты. Менә ул әбисе белән Мишә буендагы Сабантуй үзәненә төшеп килә. Халык шундый күп, бөтенесе шундый матур киенгән, Камилә дә иң матур күлмәген кигән, чәченә иң матур ал тасмаларын таккан. Мәйдан уртасында аның әтисе көрәшә — ул барысын да күтәрә дә ата, күтәрә дә ата. Әтисе авылда иң көчле кеше булып чыкты, аңа шуның өчен сарык бирделәр, бик күп сөлге-яулыклар бирделәр... Ә менә ул вакытта Камилне хәтерләми ул. Камил кайда булды икән ул чагында? Камил дә шушы урыннар белән бәйле иң бәхетле чакларын исенә төшерә. Аның да иң бәхетле чаклары әтисе белән бәйләнгән. Әтисе аңа шушында беренче тапкыр Алыплар тавының серен ачкан иде. Аның гади тау гына булмыйча, дөньяда беренче гигант кешеләр яшәгән урын булуын әйткән иде. Шушы хәбәрдән соң, Камилнең бөтен дөньясы үзгәрде, ул бары тик Алыплар уе белән генә яши башлады. Ул гомер буе аларны очратырмын дип хыялланды, бөтен җирдән аларның эзләрен, хәбәрләрен эзләде, һәм алар аңа төшләрендә килделәр. Юк, төштә генә түгел, менә шушы кырда өнендә күрде ул аларны. Алар белән бергә намаз укыды, сөйләште. Әмма шушы бәхете турында сөйләргә янында әтисе юк иде! Камилә дә юк иде. Камилә кайда булды икән ул чагында? Менә алар беренче тапкыр очрашкан шифалы чишмә. Ул һаман челтерәп агып ята, тау итәгендәге ком-таш арасыннан кайныйкайный, бөтерелеп-ургылып бәреп чыга да, чыккач тынычланып, җәелеп агып китә. Ул ничә гасыр шулай ага икән инде? Ничә мең ел микән, әллә миллион ел микән? Бу чишмә Алыплар яшәгәндә дә булдымы икән? Булгандыр, мөгаен, Алыплар алар гади кешеләр булмаган бит, пәйгамбәрләр, әүлияләр булган. Их, тагы бер күр идең шуларны, сора идең барысы хакында да. Алар бик күп белә бит инде, үткәнне дә, бүгенгене дә белә. Тагы бер күрсә, нәрсә сорарга белер иде Камил алардан. Алар, көлешә-көлешә, чишмәгә ятып салкын су эчтеләр, биткулларын юдылар. Кичәдән бирле җыелган юшкын, кер, корым салкын су белән акты да китте. Бу саф, боздай салкын су тәннәрен генә түгел, җаннарын да юган кебек булды. Аннан, җиңеләеп, чистарынып, тауга күтәрелә башладылар, һәр таш, һәр үлән аларга сәлам биреп калды, нидер сөйләргә теләде, тауның тыгыз туфрагы табаннарын иркәләде. Алыплар тавы аларны яратып, сагынып каршы алды... Менә тауның түбәсе. Менә Камилнең үзе өеп салган таш кирмәне. Теге вакытта да алар биредә икәү басып торганнар иде. Ул вакытта да шушындый җылы җәйге көн иде. Бүген дә нәкъ шулай. Берни үзгәрмәгән, ташларның чәчелеп ятуларына кадәр, үләннәрнең күккә үрмәләп үсүләренә хәтле шул килеш калган. Юк, үзгәргән икән шул. Тау үзе үзгәрмәсә дә, аның тирә-юне үзгәргән. Элек аста шау чәчәкле болын иде, ә хәзер чөгендер кыры. Элек әбиләренең авылларына кадәр, Мишә буйлап әрәмәлек сузылган иде, ә хәзер актарылып ташланган торф җире. Бу тирәдә җирнең йөзе ертылган, җәрәхәтләнгән кебек — тирән канаулар, чокырчакыр, теләсә кайда балчык өемнәре. Бөтен җирдә нидер казыйлар, нидер эзлиләр. Кемнәргәдер һаман байлык җитми, инде Алыплар тавына чаклы килеп җиткәннәр. Табигать кенә түгел, аларның үзләренең дә тормышлары нык үзгәрде, үзләре дә үзгәрде. Ул вакытта Камилнең әтисе әле исәнсау иде, хәзер — кулсыз гарип. Ул вакытта Камилә эчкерсез бер кызчык иде, хәзер — наркоман. Әтисе — шушы җирләрнең яңа хуҗасы, Камилә — аның варисы, Камил — аларның җирләрендә ялланып эшләүче. Тау башына менеп баскач, барысы да ничек бар, шулай күренә икән шул — ачык һәм ачы булып. һәрберсе үз уена бирелеп, зур таш өстендә аска карап, шактый утырдылар. Бу мизгелләрдә җил дә аларны борчырга батырчылык итмәде кебек — утырсыннар, бәлки, алар бала чакларының соңгы мизгелендә, соңгы көнендә шулай утыралардыр. Тиздән биредә нинди хәлләр буласын, бәлки, күңелләре сизенәдер, бәлки, берни сизмиләрдер дә. Җил дә әйтми, чөнки бу дөньяда һәркемнең үз эше, үз максаты, һәм һәркем үзенә билгеләнгән язмыш юлын үзе үтеп бетерергә тиеш. Җил моны белә, белсә дә дәшми иде. — Әһә, менә кайда оялаган икән бу сладкая парочка! Җайлы урын тапканнар! Ха-ха-ха! Артларында әйтерсең лә ядрә шартлады, тау ярылып китте. Ихахайлап, үкереп көлешкән бу тавыш шулхәтле көтмәгәндә булды ки, Камил белән Камилә башта берни аңламыйча, урыннарыннан кузгала алмый тордылар. Төркем, ач бүреләр өере кебек, бик тиз аларны чорнап алды. Аларның нигә монда килгәннәрен бары тик чамаларга гына була иде. Яхшы ният белән килмәгәннәре күренеп тора. Нәрсә кирәк боларга? Нигә алар, котырган этләр кебек, иснәнеп, монда хәтле килеп җиткәннәр? Хәер, Камилә чамалый башлаган иде инде — боларга акча кирәк. Наркота алыр өчен күп акча кирәк. Камилә аларны үзе ияләндерде, өйләренә, тормышына кертте, шуларга бәйле булып китте, чөнки бу авылда аңа кирәк нәрсәне бары тик шушы бандитлар гына таба ала иде. Ә хәзер Камиләнең бер нәрсәсе дә калмады бит инде — аларга биреп саттырырлык әйберләре дә, акчасы да, берние калмады! Хәтта сыңар төймәсе дә юк, барысын да яшен сукты! Шул берничә ак төймә өчен Камилә хәзер бөтен авылны сатып җибәрергә риза. Әмма бу бандитларга акча хәзер үк кирәк бит, шуңа күрә Камилә артыннан килеп җиткән бит инде алар. Камилә, нидер өметләнеп, күккә карады. Ичмасам, әтисе дә кайтып җитми бит, аның вертолетын күргәч, бәлки, бу бандитлар таралып, качып бетәрләр иде. Әтисе аларны Камилә янында күрергә тиеш түгел. Аның әтисе бик сизгер, шунда ук аларның кем икәнен аңлаячак. Ну, эләкте Камилә. Ничек котылырга хәзер бу шакаллардан? — Вот что, Камиля, акча кирәк,— диде Тимур дигән атаманы, Камиләнең уйларын сизгәндәй.— Товар артыннан Казанга барабыз. Сиңа да өлеш чыгачак. Товар, дигәч, Камилә терелеп, уянып киткән кебек булды. Аның күзләре ут булып яна башлады, иреннәре кипшереп чыкты, бармаклары сизелер-сизелмәс кенә дерелдәргә тотынды. — Ты что, Тимур, свихнулся? — диде ул, кипкән иреннәрен канатканчы тешләп.— Каян булсын миндә акча? Үзегез күрдегез бит — все пропало, бетте... Әмма Тимур дигәннәре болай гына чигенә торган түгел иде. Ул, тешен ыржайтып, базарга сатылырга куйган малны караган кебек, Камиләне әйләнеп чыкты. Аның ялтырап янган карашыннан, күгәреп каткан йөзеннән Камилә куырылып килде, эченнән боз салкыны шуып үтте. Ул үзенең нинди куркыныч капкынга килеп эләккәнен яхшы аңлады, әмма хәлне үзгәртергә соң иде инде. — Ә син тап. Папочкаңнан сора. Синең папочкаң миллионер бит, яраткан кызына табар. Нәрсә, әллә үзеңә кирәкмиме? Менә бит, кара әле, какие красавчики. Тимур кесәсеннән бер уч ак төймәләр тартып чыгарып, Камиләнең борын төбендә уйнатып алды. Инде Камиләнең күзләре гөлт итеп кабынып яна башлады, тыны кысылды, авыз эчләре кибеп чыкты. Ул, сихерләнгән кебек, төймәләргә тартылды, бәйләгән эттәй, Тимурга таба атлады. Тагы бер адым — ул инде Тимурның пычрак кулындагы шул агуларга капланачак, тагы тиле Камиләгә, җансыз Камиләгә, наркотиклар һәм шушы бандитлар колына әйләнәчәк иде. — Камилә, кирәкми! — дип кычкырып җибәрде Камил, Алыплар тавын яңгыратып.— Кагылма шул агуга! Алар сине юри котырта! Киттек моннан, тизрәк киттек! — Ә син, чушпан, ычкын моннан! Бай кыз тапкан, кара син аны, авыл хәерчесе! Менә сиңа бай кыз! Менә сиңа кичәге өчен! Менә бүген кысылып йөргәнең өчен! Получай, деревня! Наркоман Тимур Камилне бугазыннан алып селтәп атты. Камил күкрәге белән таш кирмәненә килеп капланды, күкрәге белән ташка бәрелеп, җиргә сыгылып төште. Ә Камилә аның ыңгырашып ауганын әйтерсең лә күрмәде-сизмәде дә. Ул каршында бары тик Тимурның керле кара кулларын һәм анда җемелдәшеп яткан ап-ак төймәләрне генә күрде. Камиләнең бөтен тәне чәнчеп сулкылдый, яна, сызлана башлады, сөякләрендәге җелекләре суырылып, бугазына килгән кебек булды. Ниндидер кара көч келәшчә белән тәненнән җанын суырып чыгара кебек тоелды аңа. Бу коточкыч авыртудан котылу өчен аңа нибары бер-ике таблетка кирәк, наркотиклар кирәк иде. Ә алар — Тимур кулында, Тимур карамагында иде. Шуларны алу өчен, Камилә Камилне генә түгел, бу минутларда бөтен дөньяны бирергә әзер иде. Хәтта үз әтиәнисен дә. — Бир, бир,— дип ялынды ул, Тимурның күзләренә карап.— Син бит беләсең, мин беркайчан акчадан тормадым. Казанга кайткач бирермен. Күпме сорасаң, шуның хәтле бирермен. Син беләсең бит, бездә акча проблемасы юк. Монда бетте, үзең күрдең — янып бетте. Казанда бар. Бурычка бит, берничәне генә бит, күрәсең бит, үләм. — А, юк, кызый, алай булмый,— диде Тимур да, азартка, дәрткә кереп.— Давай, давай, салып сөйләш, миллионерша! Менә бу тәти алкаларыңны сал, алтын чылбырыңны сал. Сиңа авылда нәрсәгә инде алар, шулай бит? — Мә, ал, ал,— Камилә калтырый-калтырый алкаларын ычкындырды, муенындагы чылбырын чишә алмый азапланды.— Бир тизрәк. Измучалась же. Тимур кызны әллә кызгана төште, әллә аның белән мәче-тычкан уйнау туйдырды, ул Камиләнең борын төбендә керле учын ачып җибәрде. Алсын бу дурочка, эчсен, тилерсен, аннан бөтенләе белән Тимурлар кулында булачак ул. Авыл ерак, бу чушпанны хәзер тау астына очырачаклар, аннан бу бай кызы белән ни теләсә, шуны эшли алалар. Әмма Тимурга бу кара уйларын тормышка ашырырга туры килмәде. Алыплар тавы өстендә Камилнең үзәк өзгеч тавышы яңгырады: — Юк! Юк, Камилә, эчмә! Алма ул агуны! Камил үз хәлен дә онытып, ут кебек янган күкрәген кулы белән кысып, Камилә янына ташланды. Атылып килгән уңайга, ул Тимурның учындагы төймәләргә килеп ябышты. Менә алар, менә алар Камиләне бәхетсез иткән, тилерткән, әтисен, әнисен, Камилне дә онытырга мәҗбүр иткән агу — алар Камилнең кулларында! Беркемгә дә булмасын бу агу, җил белән тау-таш арасына очып, бетсен, юкка чыксын! Камил боздай салкын, җансыз төймәләрне селтәнеп тау астына томырды, алар бөтен дөньяга чәчелеп, тәгәрәп киттеләр. Җил аларны эләктереп алып, ком-таш арасына илтеп күмде, суларга салып эретте, тузанга, туфракка әйләндерде. Аларны инде беркем эзләп табарлык, кулланырлык түгел иде. Инде Тимур да аңына килде, ул, ярсып, Камилгә килеп ябышты. — Убью, падла! — дип акырды ул, дөнья яңгыратып.— Бетерде, барысын да бетерде. Ты за это получишь, деревня! Ул Камилне бугазыннан эләктереп алып, җиргә бәрде, аннан бөтен көче белән селтәнеп, таудан аска тибеп җибәрде. Камил, ташларга бәрелә-бәрелә, аска тәгәрәде. Наркоманнар өере моның белән генә туктамады, алар, йөгереп килеп, Камилне аяк-кулларыннан эләктереп алдылар һәм бөтен көчләренә селтәп, тау астына аттылар. Камилнең җансыз гәүдәсе Алыплар тавы итәгенә килеп төште. Шул чагында әллә — күктән, әллә — тау эченнән, әллә наркоман кызның җаныннан, үзәк өзгеч аваз дөньяга таралды. Барысы да шашып, куркып, Камиләгә карадылар. Бу аваз шулхәтле көтмәгәндә, уйламаганда булды ки, наркоманнар төркеме башта куркып артка чигенделәр. Беренче булып Камилә аңына килде. Кинәт кенә Тимурның гипнозыннан арынгандай, ул башта чайкалып куйды, аннан читкә тайпылды һәм кесәсендәге телефонына, коткаручысына ябышты. — Әти! Әти! Мин монда, Алыплар тавында! Әмма Тимур аңа сүзен дәвам итәргә ирек бирмәде, козгындай телефонга ташланды. — Отдай, дура! Бир диләр сиңа! Синең өчен түгел бу байлык. Замолчи, бер сүз әйтәсе булма. Камилә телефонга ике куллап чытырдатып ябышты. Тимур, аның ябык кулларын каерып, телефонны тартып алырга омтылды. Камилә, Алыплар тавын яңгыратып, күктәге әтисенә соңгы сүзләрен әйтеп калырга тырышты: — Әти! Ярдәм ит. Мне больно! Алар Камилне үтерделәр... Инде мине дә. Әти! Әти. Камилә соңгы сүзләрен әйтеп өлгермәде, Тимур аның телефонын ботарлап тартып алды, үзен таудан аска тибеп җибәрде. Камилә, түбән очкан уңайга, ябык гәүдәсе белән зур ташка килеп бәрелде, чигәсеннән ак ташка алсу кан тамчылары чәчрәде. Камиләнең соңгы күргән сурәте зәңгәр күк булды. Зәңгәр күкне тутырып, зур кош оча. Юк, кош түгел бит ул, әтисе кайтып килә бит Камиләне алырга. Ә Камиләнең аны каршы алырга хәле юк. Ул урыныннан тора алмый, күзләренә нидер агып керә, алар йомыла, йомыла. Кычкырырга да тавышы, көче юк. Вертолет тавышы да инде ерагая, ерагая, әтисе аны күрмичә, үлеп яткан кызы өстеннән очып үтеп бара. Үтеп бара. Үтеп бара. Кинәт күк һәм җирләрне тетрәткән көчле шартлау тавышыннан сискәнеп, ул күзләрен ача. Нигә бу зәңгәр күк ут кебек кызыл соң? Күктән нигә яңгыр урынына утлы тимерләр ява? Юк, бу бит әтисенең вертолеты яна, җир белән күк арасында Камиләнең әтисе, әнисе яна. Бөтен тормышы, гомере яна. Ул да булмый, әллә җилләр, әллә фәрештәләр кызны күтәреп алалар да таудан түбән таба алып төшә башлыйлар. Бу — әллә нинди чит кешеләр бит, ул моңа кадәр күрмәгән зур кешеләр. Кая алып баралар алар аны, Камиләнең әтисен каршы аласы бар бит. Әтисе җир белән күк арасында аны көтеп тора бит. Әнисе дә шунда. Алар Камиләне чакыралар, көтәләр. Җибәрегез Камиләне алар янына! Менә аның каршында әллә күк ишекләре, әллә тау куышы ачылып китә һәм зур кешеләрнең уч төбендә ул ниндидер ят, сәер дөньяга килеп керә. Бу дөнья яшькелт-көмеш нурдан гына тора һәм Камилә, шул нур эчендә эреп, юкка чыга. Камилә аңына килгәндә, үзенең көмешсыман нур эчендә, бик биектә, ниндидер ак нәрсә өстендә ятканын күреп алды. Ул үзенең кайда икәнен белмәде, исәнме-юкмы икәнен дә аңламады. Ул тирәягына карады, шундый ук ак, биек урында Камилнең дә ятканын күрде. Камилне дә ниндидер яшькелт нур чорнап алган, ул шуның эчендә әйтерсең лә йөзеп йөри. Бу яшькелт дөнья ак киемле кешеләр белән тулы, алар шундый зурлар, озыннар, Камил белән Камилә алар янында уенчык кебек кенә күренәләр. Кайда күргәне бар соң Камиләнең бу кешеләрне? Юк, аның аларны беркайда да күргәне юк, әмма аларның дөньяда барлыгын Камилә каяндыр белә. Аның хәтерендә, кан күзәнәкләрендә бу кешеләрнең сурәтләре сакланган, алар хәзер әнә күңел төбеннән күтәрелеп чыгып, Камиләнең каршына килеп басканнар. Әллә Камилә инде үлдеме икән, ул теге дөньяда фәрештәләр, әрвахлар белән очрашамы икән? Камилә кул-аякларын, гәүдәсен капшап карады, юк, алар җылы иде. Димәк, ул исән? Шунысы да гаҗәп — аның бер җире дә авыртмый, сызламый, аяк-кулларын да көзән җыермый иде. Күңеле дә болганмый. Ул бөтен тәнендә һәм җанында, һәр күзәнәгендә, һәр әгъзасында моңа кадәр беркайчан да кичермәгән гаҗәеп җиңеллек, рәхәтлек тойды. Әйтерсең лә ул очып китәргә торган каз мамыгы иде! Ничек бер җире дә авыртмый икән соң аның? Кайда икән соң ул, нурга күмелгән нинди җир бу? Нәрсә булган аңа? Нигә монда ул? Нигә Камил дә монда? Бәлки, ул берәр нәрсә белә торгандыр? Нигә алайса Камилгә берни әйтми соң ул? Камилә аңа үзе эндәшеп карый, әмма, нигәдер тавышы чыкмый, дөресрәге, ул сөйли, әмма авызыннан авазы чыкмый, бөтен сүзләре эчкә китә, күңелендә генә кала. Нәкъ төштәге кебек. Тукта, әллә бу төш микән соң? Алай дисәң, ул бит башта коточкыч нык авырту тойды. Төштә авырту була димени? Төш тә булмагач, сөйләшә дә алмагач, үлгән була бит инде ул! Үлем шушындый буламы икәнни? Ә нигә алайса Камилә бер дә курыкмый соң, аның бер җире авыртмый, аңа бик рәхәт? Юк, ул мәет түгел, ул тере, чөнки ул бит уйлый, фикерли белә, барын да күзәтеп ята. Ә менә бу зур кешеләр кем икән? Алар барысы да ак-яшькелт нурдан торган озын киемнәр кигәннәр. Камилә алар янында үзен нәни бөҗәк кебек кенә хис итә. Ә нигә алардан курыкмый икән соң ул? Ул бу зур кешеләрдән курыкмый, чөнки аларга ышана, үзенә бернинди зыян салмасларын белә. Менә алар Камиләне ипләп кенә кулларына алалар, учларына утыртып, әйләндерә-әйләндерә карый, тикшерә башлыйлар. Икенче бер зур кеше Камилне кулына алган, аны да карыйлар, тикшерәләр. Абау, Камилнең күкрәгендә нинди җөй ул, нәкъ ярып ташланган кебек? Әллә ул да үлгәнме икән, әллә алар икесе дә инде кабердә яталармы икән? Әнә Камил дә гаҗәпләнеп аңа карап тора. Ул да Камиләгә нидер әйтә, ахры, әмма Камил аны ишетми, сүзләрен аңламый, әйтерсең лә ике арада калын су пәрдәсе. Тукта, Камиләгә кемдер эндәшә, нидер әйтә бит! Әмма бу тавыш шулхәтле ерактан ишетелә кебек — җир астыннанмы, җир өстеннәнме, аңларлык түгел. Бу тавыш гүләп, күк күкрәгән кебек яңгырый, әмма куркыныч түгел, киресенчә, бәрхет кебек йомшак, тынычландыра торган тавыш. Бу теге зур кешеләр аңа эндәшәләр түгелме соң? "Без сезне хәзер үз дөньягызга кайтарабыз, сезгә монда килергә иртә әле..." — диләрме? Ә кайда икән соң алар? Бу нинди серле дөнья, бу зур кешеләр кемнәр? Кызның уйларын күргән кебек, зур кешеләр аңа күк күкрәгән тавыш белән җавап бирәләр: "Сез башка дөньяда. Әмма бу — вакытлы гына. Сезгә монда килергә иртә... Сез әле яшәргә тиеш. Сезнең эшлисе эшләрегез күп..." Камилә тагы уе белән сорау биреп карый: "Ә безнең нәрсә эшлисе бар?" Алып кешенең дә җавабы уй белән иде, әмма Камилә аның күкрәк тавышын ишетте, ул аның бөтен күзәнәкләренә үтеп керде, хәтеренә язылып калды. "Сезнең җир йөзендә дөреслек урнаштырасыгыз бар..." "Камилнең күкрәгендә нинди җөй ул? Сез аңа берәр нәрсә эшләдегезме әллә?" "Без аның яраланган әгъзаларын алыштырдык. Ул яшәргә тиеш. Ул синең дә язмышың. Сезнең әле күп нәрсәләр эшлисегез бар..." "Без бит әле бәләкәй, үзебез дә берни белмибез..." "Өйрәтербез. Бу җирләр — иң борынгы, беренче кешеләр яшәгән изге җирләр. Без яшәгән җирләр. Без аның харап булуына юл куя алмыйбыз. Сез безнең иң ерак оныкларыбыз. Сездә ^безнең дә кан, безнең хәтер, безнең тарих. Без барыбыз да бер Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән. Әмма сезнең әти-әниләрегез дөрес яшәмәделәр, ялгыш юлга кереп киттеләр. Шуңа күрә ул буын әкренләп бетәчәк, юк ителәчәк. Дөрес тормышны сез алып китәргә тиеш булачаксыз. Аллаһның әмере шундый, без сезгә шуны җиткерүче генә..." Камиләнең биредә беренче тапкыр күңеленә курку килде. "Минем әти-әниемне дә юк итәсезме?" "Алар юк инде. Тау башында очкычлары һәлакәткә очрады. Көлләре кыр өстендә сибелеп ята. Элек без анда намаз укый идек..." "Нигә минем әти-әнине юк иттегез? Алар начар кешеләр түгел иде бит! Алар да төзәлерләр иде..." "Юк, алар төзәлә алмый иде. Син дә аларга ияреп китәр идең. Синең исән калуың өчен аларның юкка чыгуы кирәк. Бу эштә без барыбыз да сәбәпче генә..." Камилә тынып калды. Мәет кебек туңган, өшегән җаны еларга итте — елый алмады. Ул әти-әнисенең рухы белән сүзсез, өнсез бәхилләште. Мәңгелеккә бәхилләште. Алыплар уй аша сөйләшүләрен дәвам иттеләр. Инде алар уйларын кардай агарган Камилгә юнәлдергәннәр иде. "Бу җирләрдә дөрес тормышны син дәвам итәчәксең. Син инде үзең дөрес юлда. Башкаларга да Аллаһ юлына чыгарга ярдәм итәргә тиешсең..." "Минем үз әтием дә намаз укымый, эчте. Ничек мин башкаларны дөрес юлга алып чыга алыйм?" "Хәзер эчмәячәк. Ул синең үлемеңнән бик курка. Син әле берара яшәү белән үлем арасында булачаксың... Синең бу авыруың атаңны дингә алып киләчәк. Ул, Аллаһ каршында тезләнеп, сине исән калдыруны сорап ялварачак. Намаз укыячак. Атаңның дингә килүендә син сәбәпче булачаксың. Аллаһның кодрәте киң, хикмәте зур..." "Ә Камилә наркотиклар куллануын туктатырмы? Ул ничек дөрес юлга чыгар, инде хәрамны бер татып карагач?" "Аллаһның кодрәте киң, рәхмәте зур. Камилә башкача хәрамга үрелмәячәк. Бүгенге һәлакәт, үлеп терелүегез шуның өчен кирәк иде. Аны саклап калу өчен шушы юлга барырга туры килде. Әтиәнисен дә тормышыннан алырга туры килде. Без — сәбәпче генә, хөкем Аллаһ кулында..." "Камиләнең башында нинди җөй ул? Сез аны нишләттегез?" "Без аның акылын йөгәнләдек... Башына эчтән алтын кыршау куйдык... Бу аның тәнен һәм җанын саклау өчен кирәк иде. Син аны сакла. Ул синең язмышың. Бу җирләрдә Алыплар нәселен сез дәвам итәчәксез..." "Без бик кечкенәләр бит. Мондый вак кешеләр Алып була аламы?!" "Рухыгыз белән Алып булыгыз. Гыйбадәт белән бөек булыгыз. Тормышыгыз белән үрнәк булыгыз. Без яшәгән кебек, дөрес яшәгез. Аллаһ кушканча яшәгез..." Ул арада яшькелт нурны тибрәндереп, тау куышында азан моңы яңгырады. Ул җирләрне һәм күкләрне, аңнарны һәм җаннарны, зур һәм кечкенә кешеләрне — бөтен дөньяны яулап алып, әйтерсең лә бөтен җиһаннарда, бөтен заманнарда берьюлы яңгырый иде. Ак киемле Алыплар рәт-рәт тезелеп, намазга бастылар. Алар шулхәтле күп иде, тыгыз рәтләрнең башы күренмәгән кебек, ахыры да юк, кая карама — намазга баскан Алыплар белән тулы иде... Әйтерсең лә бөтен җир йөзе, бөтен кешелек Аллаһ каршында тез чүгә, Аллаһка сәҗдә кыла, Аны олылый иде... Әйтерсең лә бу дөньяның башлануы һәм бетүе иде, адәм балаларының беренче һәм соңгы намазлары иде. Камил белән Камилә дә урыннарыннан торып бастылар. Аларның күңелләре илаһи нур, күзләре рәхмәт яшьләре белән тулды, алар, Алыплар белән бергә җиргә тезләнеп, Аллаһны олыладылар, дөньяда кеше булып яшәүләре өчен, хак юлга чыгарганы өчен, шушы могҗизаларны күрсәткәне өчен, кулларын күккә күтәреп, Аллаһка рәхмәт әйттеләр. Күңелләрендә булган кер, тәннәрендә булган хәрам шушы эчкерсез күз яшьләре белән эреп, юылып, юкка чыкты. Изге догалары, теләк һәм өметләре, көмеш нурга уралып, күккә китте, күккә ашты. Яшәү белән үлем, заман белән заман, беренче һәм соңгы кешеләр очрашкан мизгел үтте, аерылышыр вакыт җитте. — Хәзер сез үз дөньягызга кайтырсыз, менә шушы рәвешле яши башларсыз,— диде Алып кеше.— Беркайчан да Аллаһ барын онытмагыз, бары тик Ул әйткәнчә яшәгез, башкаларны да шуңа өйрәтегез... Шуны белегез — бу дөньяны бары тик иман гына коткарачак. Алыплар, Камил белән Камиләне учларына утыртып, яшькелт нурны ерып, алга бара башладылар. Менә алар каршында тауның ишекләре ачылып китте, тау итәгеннән алар Изгеләр чишмәсенә килеп чыктылар. Суның моңсу гына челтерәгәне ерактан, томан, пәрдә артыннан ишетелгән кебек тоелды. — Безгә башка барырга ярамый,— диде Алып кеше, Камил белән Камиләне зур учларыннан әкрен генә чишмә буена төшереп.— Хәзер сезне үзегезнекеләр килеп алыр. Бу хакта кешеләргә сөйләмәгез. Вакыты җиткәч, белерләр. Хушыгыз. Җәннәтләрдә күрешергә язсын. Шул чагында көтелмәгән хәл булды. Алып баласы Камилә янына йөгереп килде дә, кулындагы фирүзә кашлы йөзеген салып, аны кызның беләгенә кидереп куйды. Зур кешеләр, ак томанга уралып, тау эченә кереп киттеләр, һәм тауның ишекләре мәңгелеккә ябылды. Аларны шуннан соң беркем, беркайчан күрмәде. Аларның бу дөньяда бурычлары үтәлгән иде. Камил белән Камилә, аңсыз хәлдә, чишмә буенда ятып калдылар. Аларның бу дөньяда әле эшлисе эшләре, бурычлары үтәлмәгән иде. ...Сәлимхан вертолетының тау өстендә янып шартлаганын бөтен авыл күреп торды. Кара ялкыннарга уралган ут тубалы башта күккә сикерде, аннан, шартлау дулкыны белән болганып, җиргә атылды. Кыр өстенә кеше һәм тимер калдыклары очты, шартлау авазы Мишә буйларына җәелеп китте. Авылдан кешеләр йөгерешеп килеп җиткәндә, Сәлимханның вертолеты инде янып беткән иде, ә үзләренең исә калдыклары да калмаган, янып көл булган, җил белән авыл өстенә таралган иде. Аларның гәүдә калдыкларын эзләгән арада, чишмә буенда аңсыз яткан балаларны күреп, халык телсез калды. Камил белән Камилә, сулыш алмыйча, йөзләре киндер кебек агарып, тынсыз, җансыз, аңсыз үлеп яталар иде... Бу хәлне күреп, кешеләр шашып калдылар, бер күккә, бер җиргә карадылар, биредә нәрсә булганын аңлый алмыйча, хәйран калып тордылар. Балаларның үлеме, тереме икәнлекләрен белерлек түгел иде. Ул арада кемдер авылга машинага, фельдшерны алырга йөгерде. Кемдер, тезләнеп, балаларның йөрәк тибешләрен тыңлап карады. Йөрәкләре зәгыйфь кенә тибә иде. Балалар әле исән иде. Яңгырлы юлда машинаны көтеп тормаска булдылар, авылда бердәнбер машиналы кеше Габдрахман карт Камилнең әнисе белән районга больницага киткәнлеге билгеле булды. Авыл халкы, балаларның ярым үле гәүдәләрен кулларына күтәреп, кайтыр юлга кузгалды. Бу мизгелләрдә барысы да аек, бу хәлләрне күреп, барысы да нык тетрәнгән, барысы да бердәм иде. Кирәк булса, менә шулай кулларына күтәреп, авыл халкы аларны район больницасына хәтле илтергә дә әзер иде. Изгеавыл өстенә зур сынаулар килгәнлеген инде алар да аңлый башлаганнар иде. Бу кайгы, бу җәза бүген башкаларга килсә, илртәгә аларның да ишеген кагарга мөмкин иде. Бер мизгел эчендә ата-анасыз, йортсыз-җирсез калган Камиләне, үзе дә әле больницада яткан гарип ата баласы Камилне кулларына күтәреп, авыл халкы кыр буйлап атлады. Шушы бер мизгел эчендә айныган, аңга килгән халык үзенең киләчәген кулларына күтәреп, Изгеавылга таба атлый иде. ...Камил ниндидер моңлы, әмма бик таныш тавышка күзләрен ачып җибәрде. Кайда соң ул, нинди бик таныш, бик кадерле тавыш ишетелә аның колагына? Үлеме ул, тереме? Күктәме, җир белән күк арасындамы, җирдәме? Ул әле генә тау куышында иде бит, Алыплар янында иде. Ә монда — ак түшәм, ак диварлар, әнә бераз ачык зур пыяла тәрәзәләр. Тәрәзәдән ямь-яшел яфраклар карап тора... җил дә исә, ахры, әнә бит, ак тәрәзә пәрдәләре җилфердәп-җилфердәп куя. Бу күренеш аңа таныш та, таныш түгел дә. Таныш, чөнки бу җирдәге күренеш, җирдәге җанлы тормыш. Таныш түгел, чөнки Камилнең бу урында, бу йортта булганы юк кебек, һәрхәлдә, бу аларның Изгеавылдагы өйләре түгел. Шушыларны күрә, аңлый ала икән, димәк, ул — тере, димәк, ул җирдә? Камил шатлыгыннан сикереп тормакчы булды, әмма беләгенә тоташтырылган көпшәләр аны колмак кебек урап алганнар иде. Аларны күреп, Камил тагы куркып китте, тагы урынына сеңде. Бу нинди көпшәләр соң аның беләгендә? Өч аяклы тимер җайланманың өстенә ниндидер зур-зур банкалар утыртып куелган, алардагы аксыл сыекча башта пыяла торба буенча резин көпшәләргә агып төшә, аннан юан энә аша Камилнең беләгенә күчә... Тукта, мондый нәрсәләрне әтисе больницада ятканда күргән иде бит Камил! Әйе, аңа да шундый көпшәләр куйганнар иде. Димәк, Камил дә больницада? Димәк, ул исән, әмма авыру? Әмма Камилнең бер җире дә авыртмый бит, нигә монда тоталар икән аны? Ә яңа гына ишетелгән теге моңлы тавыш? Ул бүлмәнең теге башындарак ишетелә, анда ни барын күрер өчен, Камилгә бөтен гәүдәсе белән борылырга кирәк. Ә бу көпшәләр аны беркая да җибәрми, әйтерсең лә Камилне караватка бәйләп куйганнар. Тукта, аңлады, бу бит — азан тавышы! Ә азанны... ә азанны... аның әтисе әйтә! Камил бу тавыш иясен бөтенләй күрмәсә дә, аны мең һәм миллион кешеләр арасыннан танып алыр иде. Мондый моңлы, бәрхет кебек йомшак, ягымлы, шул ук вакытта көчле, дәртле тавыш авылда аның әтисендә генә бар! Өнеме соң бу Камилнең, әллә һаман да төше, саташуымы? Аның әтисенең бит гомерендә дә азан әйткәне, намаз укыганы юк иде, кайдан өйрәнгән, ничек намазга баскан ул? Камил шулхәтле озак аңсыз яттымы икәнни —дөньяда шулхәтле зур үзгәрешләр булырлык, хәтта әтисе дә намаз укый башларлык? Камил күзләрен йомды. Хәтереннән ак киемле Алыплар үтеп китте. "Әтиең хәзер эчмәячәк. Намаз укыячак. Ул синең үлемеңнән курка. Ул Алладан сораячак. Син әтиеңнең дингә килүенә сәбәпче булачаксың..." Димәк, барысы да алар әйткәнчә булган? Камил, зур авырлык белән башын борып, азан тавышы ишетелгән якка карады. Ул башта үз күзләренә ышанмады, тагы саташамдыр, төш күрәмдер, дип уйлады. Бу күренеш, чыннан да, кеше ышанмаслык иде. Бүлмәнең ул башында, сафларга тезелеп, Камилнең әти-әнисе һәм Камилә намаз укыйлар иде! Юк, әтисе алдарак тора, аның артына әнисе белән Камилә баскан, әтисе имамлык итә, ә әнисе белән Камилә аңа оеп намаз укыйлар иде! Әтисенең бер җиңе буш, ул баскан-торган саен, буш җиңе кош канатыдай җилпенеп, талпынып куя. Камилнең дә сикереп торасы, алар янына барып басасы, алар белән бергә намаз укыйсы килде. Әмма нәзек көпшәләр аны нык урап тотканнар иде! Ул яткан килеш, күзләрен йомып, эченнән генә намаз укый башлады, шатлык яшьләре чигәсеннән агып төшеп, ап-ак мендәргә тамды. Ул Аллаһка елый-елый рәхмәт әйтте — үзенең исән калуы өчен, әтисенең намазга басканы өчен, әнисенең һәм Камиләнең намаз укуы өчен ул Аллаһка рәхмәтләр әйтте. Бу бәхет, бу күренеш аның өчен иң зур могҗизага тиң иде, дөньяда иң зур шатлык иде. Инде хәзер шушы сөенеч, өмет, яктылык белән яшисе дә яшисе иде. — Камил аңына килгән! Җиһангир абый, Рәйхана апа, Камил аңына килгән! Кош сайраган кебек шул тавышка Камил күзләрен ачты. Янында, шатлыгыннан тулган айдай балкып, Камилә басып тора иде. Ул Камилнең күзенә фәрештә кебек күренде. Камиләнең башында ак яулык, өстендә чәчәкле озын күлмәк, беләгендә... беләгендә фирүзә кашлы көмеш беләзек елкылдый иде. Камилнең бу беләзекне кайдадыр күргәне бар иде, әмма ул исенә төшерә алмады. Аның карашы Камиләнең нур сирпеп торган йөзендә иде. Аның мондый матур чагын Камилнең беркайчан да күргәне булмады. Алар шактый вакыт бер-берләренә карап тордылар. Ул арада Камилнең әти-әнисе дә килеп җиттеләр, аның караватын сырып алдылар, кайсы кулларын, йөзен, чәчләрен тотып карады, шулай итеп аны иркәләделәр, исәнләштеләр. — И, улым, котны алдың бит,— диде әнисе, шатлык яшьләре аралаш.— Ике атна шулай телсез-аңсыз ятасың бит. Кай төшең авыртканын да белмибез, сынган-яраланган җирең дә юк — ә аңыңа килә алмыйсың. Хәзер хәлең ничек, улым, кай төшең авырта? Камил "юк" дип җавап бирергә тырышты, әмма тавышы чыкмады. Ул арада Камилә йөгереп су алып килде, әнисе Камилнең кибеп чатнаган иреннәренә су тидерде, су эчерде. Шуннан соң гына Камилнең бугазыннан сулышы-авазы бәреп чыкты, ул беренче сүзләрен әйтә алды. — Мин... нигә монда? — Больницада син, улым, район больницасында,— дип, аңа җавапны әтисе бирде.— Куркыттың, улым, котны алдың. Ике атна аңсыз яттың. Могҗиза белән генә исән калдың. Безнең бәхеткә исән калдың. Гомерлек гыйбрәт булды бу, улым. Мәңге онытмаслык сабак булды. Минем аркада син дә җәза күрдең... Әтисе, буш җиңе белән йөзен каплап, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, елый иде. Аның елаганын Камил беренче тапкыр күрә иде... — Минем бер җирем дә авыртмый бит,— диде Камил, аларны юатырга тырышып.— Бу көпшәләрне нигә куйдыгыз соң? — Ике атна ашамый-эчми ятасың бит, балакаем,— дип, тагы сүзгә кушылды әнисе.— Шушылар белән генә тотып торды врачлар... Алар да аптырашта калдылар — сынган, җәрәхәтләнгән урының юк, ә аңга килә алмыйсың... Әллә башыңдамы икән, дип уйладылар... Башың авыртмыймы соң, улым? — Юк... Әзрәк кенә гөжли. Әмма авыртмый. Бер җирем дә авыртмый, әни... Ул арада бүлмәгә ашыгып врачлар, тагы әллә кемнәр килеп керде. Алар да, могҗиза күргән кебек, Камилгә текәлделәр. Аннан алар Камилне резин көпшәләрдән азат иттеләр, тимер җайланманы да, банкалары-ние белән, бер читкә алып куйдылар. Карават яны бушап, бераз иркенәеп калды. Врачлар Камилнең йөрәк тибешен, кан басымын үлчәп карадылар, тагы бөтен җирен капшап, тикшереп чыктылар. Аннан тагы кайсыларыдыр кереп, кан анализларын алдылар, тиз генә тикшерергә дә алып киттеләр. Әмма Камилне кайсы яктан тәгәрәтеп карасалар да, аның хәле әйбәт, авырткан, сиздергән җире юк, барлык анализлары да яхшы иде. Врачлар үзләре дә аптырашта калдылар: бер яктан, алар Камилнең хәле шулай яхшы булуга сөенделәр, икенче яктан, моңа ышанырга белмәделәр, аңлату таба алмадылар. Биек тау башыннан егылып төшеп, ике атна буе аңсыз яткан малайның алар авыруын әйтә алмадылар. Тагы бер тапкыр рентгенттан, УЗИдан да тикшереп карадылар — малайның барысы да үз урынында иде, өзелгән-сынган җирләре күренми, башы, эчке әгъзалары да тәртиптә. Алайса, ике атна буе аңсыз ятуының сәбәбе нәрсәдә соң? Ә эчендәге менә бу җөй нәрсәне аңлата? Бугазыннан алып кендегенә хәтле сузылып төшкән кытыршы-кызгылт җөй? Ул нәрсәне аңлата? Ата-анасы улларына беркайчан да операция булмавын, аның пычак астында ятмавын сөйләп торалар. Хәер, аның шулай икәнен врачлар үзләре дә белә, операция йә биредә ясала, ә инде читтә булса, район больницасыннан юллама алмыйча, монда кем дә шәһәр больницасына китми. Ә мондый җөй бары тик операциядән соң гына калырга мөмкин. Инде бу хакта врачлар малайның үзеннән сорап карарга булдылар. — Камил, энем, синең тәнендә бу нинди җөй булырга мөмкин? — диделәр алар, малайның өстен ачып.— Берәр җиргә бәрелгәнеңне, сыдырылганыңны, киселгәнеңне хәтерләмисеңме? Камил иелеп тәненә карады. Анда өстән аска кадәр кызгылт җөй сузылган иде. Камил аны куллары белән капшап карады — җөй кытыршы, каты иде, әмма авыртмады. — Белмим,— диде Камил, үзе дә аптырап.— Элек юк иде ул... Каян килгәндер, белмим. Камилә дә карават башыннан шул җөйгә карап тора иде. Ул аны инде кайчандыр Камилнең тәнендә күргән кебек иде, әмма кайда, кайчан күрде — әйтә алмады. Шуңа күрә дәшмәде. Аның өчен иң мөһиме — Камилнең исән калуы, аңына килүе, сөйләшә башлавы иде. Ә йөри аламы икән ул? Аягына баса алмаса, йөри алмаса? Башкаларны да шул уй борчый икән. Алар моны башта Камилнең үзеннән сорап карадылар: — Аягыңа баса аласыңмы, Камил? Башың әйләнмәсме? — диделәр. Камил бу хакта әле үзе дә белми иде. Ул нигәдер курка иде. Менә хәзер басарга итәр дә, йә биле җибәрмәс, йә аягы йөрмәс, йә буыны тотмас. Ул әле хәлсез куллары белән юрганын бер читкә этеп куйды, аннан әкрен генә яланаякларын карават кырыена төшерде, идәнгә торып басты. Әти-әнисе аны тиз генә ике яктан тотып алдылар. Дөресрәге, әнисе биленнән тотты, әтисе аңа җилкәсен куйды. Менә ул бер адым ясады, әмма берни тоймады, табаны камыр кебек иде. Менә ул икенче адым ясады — аяк табаныннан меңнәрчә энә чәнчеп узды, авырту бөтен тәненә, күзәнәкләргә таралды, миенә барып кадалды. Камилнең күзләреннән утлар күренде, маңгае шыбыр тир булып чыкты, көчле авырту аркасын яндырып үтте. Ул тирән итеп тын алды, бераз туктап торды, бисмилласын әйтеп, өченче адымын ясады. Авырту әкренләп үтте, яңадан кабатланмады, аяклары да инде аны тыңлый, буйсына башладылар . Ул, әти-әнисенә таянып, бүлмәнең теге башына хәтле барды, әйтерсең лә ул яңа аякка баскан сабый бала, шулай тәпи йөрергә, тормыш буйлап атлап китәргә өйрәнә. Әмма, теге еллардан аермалы буларак, Камил әтисенең буш җиңенә ябышкан, егылып китсә, күтәреп алырга әтисенең көчле кулы юк. Хәзер ул Камилгә түгел, Камил үзе аңа терәк булырга, кулын алыштырырга, бу тормышта аны алыштырырга, аның урынына басарга тиеш. Шуңа күрә Камил көчле булырга, аякларында нык басып торырга, бу тормыш буенча ышанып атларга тиеш. Кирегә, караватына таба ул инде үзе генә барып карарга булды. Әти-әнисе бераз читкә киттеләр, әмма алар һәр мизгелдә аңа ярдәмгә ташланырга әзер булып, янәшәсендә торалар иде. Ә каршында. Каршында нур белән тулы Камилә басып тора. Ул бик якын да, шул ук вакытта барып җитә алмаслык бик ерак та булып тоелды Камилгә, һәм Камил бу араны берьялгызы үтәргә тиеш. Тәне һәм җаны бик авыртса да, ул моны беркемгә дә сиздермәскә, үзен өметләнеп көтеп торган кыз бала янына сәламәт хәлдә, көчле булып барып җитәргә тиеш. Чөнки ул ир кеше бит, уттан-судан исән калган, исән калырга тиешле ир бала, татар баласы. Камил авыртуны җиңде. Камил үз-үзен җиңде. Камил тормышны җиңде. Әйтерсең лә ул ике атна буе аңсыз хәлдә үлем күзенә карап ятмаган. Менә ул инде бүлмә буйлап үз аякларында йөри, аның инде монда каласы килми, тизрәк өенә, Изгеавылына кайтасы килә. Мишә суларында йөзәсе, Алыплар тавына менәсе килә. Камилнең авыл урамнарын иңләп йөрисе, һәр кеше белән туктап сөйләшәсе, яшисе, яшисе, яшисе килә. Врачлар аны больницада озак тота алмадылар. Бераз хәл алып, аякка басуга, сәламәтлеге яхшыра баруын күреп, өенә кайтарып җибәрергә булдылар. Аны алырга авылдан әтисе, әнисе, Камилә — барысы бергә җыелып килделәр. Район белән бу ике араны Камил хыялында инде мең тапкыр очып, мең тапкыр йөгереп үткән иде. Хәзер менә, Габдрахман бабайның машинасына төялеп, авылга таба җилдерәләр. Як-якта сап-сары кырлар кул болгап кала, Камилнең исән-сау кайтуына алар да сөенәләр кебек иде. Менә инде авыл. Менә Камилләрнең өе. Әнә каршына әбисе йөгереп чыккан. Ничек сагынды Камил әбисен, ничек ярата ул аны! Әбисенең эчкерсез догалары, изге теләкләре аңа исән калырга, яңадан аякка басарга ярдәм итте бит. Барысына да ярдәм итте — әнисенә дә, әтисенә дә, Камилгә дә. Ишегалдында Камилне тагы бер яңалык, тагы бер сөенеч көтә иде. Нигезе теге елларда ук салынган яңа йортның стенасын өеп, инде түбәсен ябып яталар иде! Бөтен авыл бирегә җыелган, бөтен авыл өй тирәсендә кайнаша, кайсы кирпеч ташый, кайсы измә изә, кайсы түбә калаен урнаштыра, кайсы чүкеч, кайсы балта тоткан! Бүген Камилләрдә өмә иде, хәтта әнисенең читтәге бөтен туганнары кайткан, бөтенесе дә монда. Барысы да, эшләрен ташлап, Камилне сырып алдылар, бу баланың терелеп аякка басуына кешеләр чын күңелдән сөенәләр иде. Камилнең үзенең дә күзләренә яшь килде. Авылдашлары аңа туганнары кебек бик якын, бик газиз иде. Аларга бит биредә гомер буе бергә яшисе, бер-берләренә терәк буласы, бер-берләрен яклыйсы һәм саклыйсы. Өй эче дә нык үзгәргән иде. Өйнең бер өлеше матур чәчәкле чаршау белән бүлеп алынган һәм анда. Камиләнең әйберләре урнаштырылган! Камилә хәзер аларда торачак икән! Биредә хәтта Камиләнең теге вакыттагы эреле-ваклы компьютерларына кадәр бар иде. Теге бандитлар аларның барысын да сатып өлгермәгәннәр икән, Тимурларның печәнлекләреннән тапканнар. Ә ул башкисәр үзе теге көнне үк Мишә суында, Казан җирдә батып үлгән булып чыкты, чоңгыл аны мәңгегә үзенә йоткан, хәтта гәүдәсен дә таба алмаганнар. Әйтерсең лә Алыплар тавы аны суырып, җир астына тартып алган, заман ахырына кадәр шунда ябып куйган. Тегеләре исә кайсы кая качып, таралып беткәннәр, авылга хәзер эз дә күрсәтмиләр икән. Халык җиңел сулап куйган. Авыл тагы үзенең тыныч, беркатлы тормышы белән яши башлаган. Бу хәлләрдән соң хәтта эчүләр дә кимегән, халык аңга килә башлаган, дип сөйлиләр. Камил больницада ятканда, Гыйззениса әби дә үлеп киткән. Улының кайгысын күтәрә алмаган, артыннан үзе дә киткән. Камилә ул вакытта үзе дә больницада ятып калган, әбисен ул инде бүтән күрә алмаган. Терелеп чыккач, Камилә Казанга китүдән баш тарткан. Үз теләге белән Камилләрдә яшәп калган. Әтисенең әйтүенчә, яңа йортта Камиләнең үзе өчен аерым зур бүлмә эшлиләр икән, ул йорт инде быел көзгә үк әзер буласы ди... Газ да, су да өйдә булачак, Камиләне искә алыпмы, өй эчендә хәтта ваннасы, башкалары да булачак икән. Әти-әнисе үлгәч, алардан калган мал Камилә исеменә күчкән. Ул болын-әрәмәләрне, әтисенең җирләрен шунда ук яңадан авыл халкына кайтарып биргән. Үзе исә бөтенләйгә Изгеавылда яшәп калган. Камилнең әнисе хәзер аңа, кызым, дип эндәшә. Аларның өйләре әйтерсең лә кояш белән, нур белән тулган. Камиләнең хәзер гел янәшәсендә буласын уйлап, Камилнең йөрәге рәхәт кысылып куйды. Алар Камилә белән бергә күрше авылга укырга йөрерләр, тарихны өйрәнерләр, туган яклары турында зур хезмәтләр, китаплар язарлар. Алыплар тавы, бу якларда яшәгән беренче зур кешеләр турында бөтен дөньяга хәбәр бирерләр, сөйләрләр. Кешенең маймылдан килеп чыкмаганлыгын, кешелек башында нык бәдәнле, көчле рухлы, иманлы Алып баһадирлар торганлыгын алар әле бөтен дөньяга исбат итәчәкләр. Татарларның да борынгы бабалары менә шушы баһадирлар булуын дәлилләячәкләр. Нинди бәхет — хәзер Камилнең әтисе эчми, ул яңадан укытырга, тарихка кайтачак, Алыплар дөньясына кайтачак. Чәйдән соң балалар Алыплар тавына барып кайтырга булдылар. Камилнең бөтен йөрәге, күңеле шунда тартты, шунда ыргылды. Камил соңгы тапкыр анда булганнан соң, әйтерсең лә миллион еллар узды! Ул үлеп терелде. Соңгы тапкыр анда Алыпларны күрде. Аларның васыятен алып калды. Шушы зур әманәт, фатиха белән, яңадан бу тормышка кайтты. Дөньяда яшәү өчен, бу тормышны, нәселне, милләтне дәвам итү өчен кайтты. Камилә белән бергә җитәкләшеп кайтты. Аны саклау, яклау өчен кайтты. Менә Алыплар тавы да күренде. Ул бүген әллә нинди моңлы, сагышлы кебек. Өстеннән инде көзге җилләр исә, чишмә челтерәве дә бераз тынып, тоныкланып калган. Салкын чишмә, нәрсәләрнедер искә төшереп, әкрен генә елый кебек тоелды. Тукта, бу Камилә шулай елый түгелме соң? Кая басса да, әти-әнисенең сөякләре ыңгырашып, сыкранып ята кебек тоеладыр аңа. Рухлары баш өстендә очып, бәхиллек көтеп йөриләр кебек. Газиз баласыннан, авыл халкыннан, менә бу кара җиргә әйләнгән болынәрәмәләрдән. Алар соңга калып булса да бәхиллек сорыйлар, бәхиллек көтәләрдер кебек. Шушы хәсрәт-моңнан Камилә күз яшьләрен тыя алмый, алар кызның алсу битләре буйлап әкрен генә тәгәриләр дә тәгәриләр... Камил кызны чишмә янына утыртты, салкын су белән үзе битләрен юды, юатырга, тынычландырырга ашыкты. — Елама, Камилә,— диде ул, олыларча җитди итеп.— Бу дөньяда без белмәгән нәрсәләр дә бар бит. Кемнең — үлеме, кемнең яшәве хәерле икәнне бер Аллаһ кына белә. Синең яшәвең өчен, кеше булып калуың өчен, бәлки, аларның китүе кирәк булгандыр... Камилә уйга калды. Аның бу сүзләрне инде кайчандыр, кемнәндер ишеткәне бар иде. "Синең яшәвең өчен, аларның китүе кирәк..." — Мин бу сүзләрне кайдадыр ишеткән идем инде,— диде Камилә. Ул, исенә төшерергә теләгәндәй, кулы белән чигәсенә кагылды. Шул чагында аның беләгендә фирүзә кашлы көмеш беләзек кояшта ялтырап куйды. Кайда күрде соң Камил бу беләзекне? Кайда күрде? Бу хакта ул кызның үзеннән сорап карарга булды: — Бу беләзекне каян алдың син, Камилә? — Әбием калдырган,— диде Камилә, зәңгәр фирүзә ташын сыйпап.— Үләр алдыннан миңа бирергә кушып калдырган. Мин ул вакытта больницада ята идем, баш белән. Бу беләзекне аңа әнисе, әнисенә әбисе биргән булган. Бу бик борынгы беләзек икән, нәсел ядкаре, нәсел төсе. Алыплар заманыннан калган балдак, дигән әбием. Нигә балдак дип әйткән, аңламадым. Бәлки, беләзек дип әйтергә теләгәндер, бәлки, саташкандыр. Үләр алдыннан әйткән сүзләре, калдырган әманәте шул булган. Алар, нәрсәнедер исләренә төшерергә тырышкандай, озак кына аккан суга карап утырдылар. Алар хәтерләре буйлап тагы теге көнгә хәтле бардылар, шушы тау буйларыннан бик хәвефле дә, бик кадерле дә булган истәлекләрне эзләделәр, әмма исләренә төшерә алмадылар. Нәрсә тартып китерде соң аларны бирегә, нинди серләр яшеренгән бу тау күкрәгенә, нәрсә әйтергә тели Алыплар тавы аларга? Тау дәшми, тауның теле юк, тау әйтерсең кыямәт көнгә хәтле дәшмәскә, кешеләрнең тормышында башка катнашмаска сүз биргән иде. Әмма аның кешеләрдән аерыласы да килми, шуңа күрәдер менә мең еллар инде, күз яшьләре булып тау чишмәсе ага, аның өчен шушы чишмәсе сөйли. Чишмәдән дә югары таулар бар, таудан да югары күкләр бар, күктән дә югары Аллаһ бар. Шушыларның барысын да барлыкка китерүче. Беренче һәм соңгы кешеләрнең Раббысы, Хуҗасы. Камил белән Камилә инде моны яхшы аңлыйлар иде. Камил белән Камилә инде бу хакыйкатьне башкаларга да җиткерергә, дөньяга дөреслекне таратырга тиешләр иде. Алыплар иленең хуҗалары булып нәкъ менә алар калырга, милләтне, динне алар сакларга тиеш иде. Бу хәлләр аларның тәкъдирләренә язылган иде. Моның нәкъ шулай буласы күкләрдә күптән билгеле иде инде. Февраль, март,