Еракка китеп кара Тиз йөрешле поезд менә икенче тәүлек инде иксез-чиксез дала буйлап чаба да чаба. Рельс ялгауларын үткәндә, тәгәрмәчләр тояк тавышлары чыгарып баралар: шак-шок, шак-шок... шак-шок, шак-шок... Аларның шулай бер көйгә шакылдавы үзәнлекләр аша салынган тимер күперләрне узганда тоташ гөрелтегә әйләнә. Күперне чыгуга кабат үз көенә кайтып тәкрарлыйлар: тиз-рәк, тиз-рәк... Алар купеда дүртәү: Инсафтан башка тагын олы яшьләрдәге бер апа һәм ике кыз баралар. Бу кызларның берәрсендә Фәйрүзәнең чалымнары юк микән, дип күзәтте аларны Инсаф. Каршыда утырганының чәчләре охшаган икән ләбаса: шомырттай кара, үзе дулкынланып тора. Сары чәчлесе дә Фәйрүзәгә тартым: тулган айдай түгәрәк йөзе, елмаюлары да... Сагынганга күрә генә шулай күренәме? Әллә чыннан да охшаганмы? — Сәгать ничә? — дип сорады кызларның кара чәчлесе. Мәскәү вакыты белән көндезге бер тулып килә иде. Егет кызга җавап кайтарды да кабат үз уйларына чумды. Димәк, Ташкентта инде дүрт тула дигән сүз. Бу вакытта Фәйрүзәләр әле эштә булырга тиеш. Озакламый кайтырга да җыена башларлар. Их, кызларның кайтуына барып төшсәң икән ул. Әмма поезд Галляарал станциясенә төнге сәгать бердә генә барып җитәчәк әле. Ул чагында... Ул чагында, алсу йөзен ап-ак мендәргә салып, Фәйрүзә инде йоклаган булыр. Ул аның килгәнен белми дә калыр. Их! Кеше нигә канатлы булмады икән? Сагынып саргайган минутларында тиз генә очып барып җитәр иде дә сөйгәне белән кавышыр иде... Беләсе иде: кайту турында ул нәрсә дияр икән? Сөенерме? Көенерме? Инсаф, ничек кенә вакыты тар булмасын, Кама буйларын йөреп чыкты: зур төзелешләр белән танышты, эш белеште. Ә асылда, әнисен алып китәргә дип кайткан кеше югыйсә... Әллә күпер гөрелтесеннән куркып, әллә башка сәбәп белән күрше купеда кинәт кенә бала елый башлады. Аңа сабыен тынычландыручы әнисенең тавышы кушылды: — Ай чырагым, курыктың ба? Ни кылаең... Далада яшиме, калада торамы, барыбер бала ярата бу казахлар. Бигрәк сабый җанлы, киң күңелле халык инде. Вагонда бөркү иде. Инсаф тамбурга чыкты. Ян ишекне ачып җибәрүгә, эссе җил тамбур идәненә сибелеп калган күмер тузанын аның битенә сылады. Егет ихтыярсыздан сукранып алды: — Ах, хәерсез проводниклар! Ут капкандай бәрелә-сугыла йөриләр дә... Ярый әле күзгә кермәде. Ул тиз генә тимер ишекне шартлатып япты да бикләп куйды. Инсаф битенә буялган ташкүмер тузанын кулъяулыгы белән сөртеп карады. Почмакларына сизелер-сизелмәс кенә зәңгәр шакмак төшкән ак яулыкны әйтерсең юллыкка тыгып алдылар. Ул секунд эчендә танымаслык хәлгә килде. Майланып торган ташкүмер тузаны сабынлап юмыйча бетәрлек түгел иде. Инсаф сабын-сөлге алырга кире купесына юнәлде. * * * Инсаф, төн уртасында гына килеп төшсә дә, икенче көнне иртә таңнан аяк өстендә иде инде. Ике якта да вагоннар тезелеп киткән. Уртада сары тасма булып сукмак ята. Гомумән, Галляарал станциясе әллә ни зур түгел — гадәти генә бер район үзәге. Аны ничек дип әйтүе дә кыен. Кышлак дисәң, кимсетү булыр, шәһәр дисәң, артык күпертү булыр, һәрхәлдә, ике-өч катлы биналар монда юк диярлек. Йортлар күбесенчә бер генә катлы. Халкы да ата-бабалары кебек җир кешеләре — мамык игәләр, яшелчә-җимеш үстерәләр, мал багалар. Станция буендагы таш казармаларда гына тимерьюлчылар яши. Алар какшаган кадакларын кагып, бушаган шөрепләрен борып, поезд юлларының төзеклеген, көнчыгыштан көнбатышка, көнбатыштан көнчыгышка йөк ташучы составларның иминлеген саклыйлар. Инсафлар эшли торган күчмә колоннага монда килү белән иске юлны сүтеп, аның урынына тимербетон шпаллар белән яңасын салу бурычы йөкләнде. Беренче күргән кешегә сәер тоелырга да мөмкин — монда тормыш тулысынча тәгәрмәч өстендә уза диярлек — яту-тору да, эшкә бару-кайту да вагонда. Тик эшләүчеләре генә төрле-төрле. Кемне генә очратмыйсың юл салучылар арасында: үсмер чагын әти-әнисенең канаты астында үткәргән һәм дөнья күрергә дип туган оясыннан чыгып очкан егетләр-кызлар да, гаиләләре җимерелүне күтәрә алмый туган туфракларын ташлап китәргә мәҗбүр булган тол ирләр дә, бизәнеп-төзәнеп, алма җыючы комбайнда утырып кына йөрергә дип бу якларга килеп чыккан апалар да җитәрлек. Монда килгәч, алар бары да юл эшчеләренә әйләнә. Алма җыючы комбайнның телләренә шайтан төкергән һәм тау-тау алтыннар вәгъдә итүче оргнабор хезмәткәрләренең уйдырмасы гына икәнлеген алар килеп күргәч кенә, анда да әле эш киеме ала башлагач кына аңлыйлар да бит аңлавын, терсәк якын, ләкин инде тешләп булмый, бер килгәч, эшләми чара юк. Менә шулай язмыш җилләре аларны ерактан караганда сарымсак түтәлләренә охшаган шушы яшел вагоннарга куып кертә. Шушында алар үзләре кебек якташлары белән танышалар, табышалар, кавышалар... Кайберләре хәтта гомер кичерәләр. Хәер, монда фәкать юл салучылар гына яши дип кистереп әйтү дөрес үк булыр микән? Чөнки әле эштән кайтып керергә дә өлгермисең, баш түбәләренә савыт утырткан, итәгенә елтыр борынлы өч-дүрт баласы тагылган үзбәк хатыннары: — Маләкә! Маләкә! — Катык! Моздай катык! — дип, вагон тирәли кычкырып йөри башлыйлар. Катык сатучы хатыннар китеп өлгерми, ала түбәтәй кигән үзбәк егетләре бу тирәдә кайнаша башлый. — Һи-ә, нугай кызлары килепте-ю! Тисә тияккә, тимәсә ботакка дигәндәй, татар кызларына хас исемнәр әйтеп кычкыралар. — Фәридә! — Әлфия! — Фәнисә! Ә җавап бирүче булмагач инде: — Ишмәт әкә, әнә кара кызны күрәсезме? Җөдә һәм чырайлы икән, ә! — Һәй, күзеңдән, әй... — Һәй, кызлар, кичкырын танцыга килең!.. — дип юхаланырга тотыналар. Кайчагында аларны куып җибәрер хәл юк. Тоз сипкәндәй, әрсезләнеп, вагон тирәсеннән китми яталар. Рельс алыштырып кайткан кызларның эше тыгыз: юыналар, төзәтенәләр, баскыч янында гына көйләнгән мич тирәсендә кайнашалар. Егетләрнең әрсезрәк әйтелгән кытыршы сүзләреннән соң алар ни әйтергә белми уңайсызланып калалар (безнең якта кызлар белән болай сөйләшмиләр), күзләренең агы белән тегеләргә карап алалар. Усалраклары, Фәйрүзә кебек чаялары, бер дә аптырап тормый: — Өеңдә җиде балаң бардыр инде синең, әкә. Баш катырып йөрмә монда. Бар, кайтып, шуларның борыннарын сөрт! — дип кенә җибәрә. Кызлардан җылы сүз ишетмәгәч, түбәтәйле кунаклар егетләргә ялына башлыйлар: — Әй, яхшы егет, биттә кыз табып бирсәңче... — Таныштырсаңчы... — ... "Табып бирсәңче"... "Таныштырсаңчы"... Бу сүзләрне ишеткән саен, Инсафның күз алдына чал чәчле әби килеп баса. Шулай бервакыт алар бригадалары белән ниндидер бер кышлактан үтеп баралар иде. Татарча сөйләшкәнне ишетеп, Инсафлар янына карт кына бер үзбәк кәмпере* килде. — Улларым, — диде ул, исәнлек-саулык сорашканнан соң, егетләргә мөрәҗәгать итеп, — сезнең арагызда Кырмыскалы кешеләре юкмы? Чал чәчле үзбәк әбиенең Кырмыскалы кешеләрен сораштыруы тимерьюлчыларда кызыксыну уятты. Алар бердәм җанланып киттеләр. — Булганыгыз бармы әллә, әбекәй? — Анда сезнең кемегез бар, апа җан? — Туган илем бар! — диде әби горур гына. Тимерьюлчылар арасында Кырмыскалы кешеләре юк иде шул. "Юк" сүзен ишеткәч, мескен әби, башта ни әйтергә белми, егетләргә карап, беркавым тынып торды. Бераздан, күкрәгеннән үкенечле сыкрау авазы чыгарып, әкрен генә чал чәчле башын селкеп куйды. — Кит инде! — диде ул аннары, тәмам өметсезләнеп. — Шушы хәтле татар арасында да Кырмыскалы кешеләре булмагач. Күрәсең, егерме беренче елгы ачлыкта кырылып беткәннәрдер инде алар. Минем бит әле тагын өч сеңлем калган иде анда. Ничекләр белергә соң аларның хәлен, кемнәрдән сорарга?.. Аның моңсу күзләреннән тәгәрәп төшәргә торган энҗе бөртекләрен һәм бертуктаусыз дерелди башлаган иреннәрен күргәч, Инсафның бугазына төер килеп тыгылды. Әбидән алда елап җибәрмәс өчен, ул иреннәрен тешләде. Җирле халыкның милли киемнәренә төренгән карчыкның язмышы чыннан да кызганыч иде. Шулай да Инсаф сөйләште. Кайчандыр, революциягә кадәр үк инде, яшь чагында аны Уфа якларына килеп чыккан бер сәүдәгәр үзбәк картына "табып биргәннәр" икән. Туган авылының тауларын, урманнарын хәтерли, челтерәп аккан чишмәләре исендә... Беренче булып аңа үзе биеклеге буш су титаны күтәргән Хәмдия очрады. — Бәй, апаем, сине бит килми дигәннәр иде ләбаса. Документларын җибәрмәкчеләр икән дип ишеткән идек. Кайчан килдең? — Кем әйтә? — Кем дип, сөйлиләр инде шунда... төрлечә итеп... Хәмдия сүзен әйтеп бетермәде, серле генә елмайды да тукталып калды. — Унике генә көн эшлим дә бөтенләйгә китәм мин, Хәмдиякәй. Анда, үзебезнең якта, галәмәт зур төзелеш ачканнар. Шунда кайтам. Җитәр. — Кышка каршы кузгалмаска иде. — Ата-баба яшәгән бит әле. Үлмәгән... — Ә туй? — Анысы булыр! Вокзал юлыннан бервакытта да кеше өзелми. Үткәне дә, сүткәне дә исәнләшә, хәл-әхвәл сораша. Ашыгыч кына булса да, туган як хәлләре белән кызыксына. — Казанны күрдеңме? — Бөгелмә зурайганмы? — Нефть кудырталар да нефть кудырталардыр инде... — Әлмәт сылуланганмы? Инсаф эченнән генә көлеп куйды. Үскәнме дә, зурайганмы да түгел, сылуланганмы? Әйтерсең кызлар турында сүз бара. Әлмәт турында сорашкан Мәгъсүм исемле бу егетне Инсаф кына түгел, монда күбесе хөрмәт итә. Гәүдәгә зур булмаса да, киң күкрәкле, буар еландай уйнаклап торган мускуллы, төп кебек нык бәдәнле егет бервакытта да башлап үзе сугышмас. Әмма әтәчләнергә яратучыларга аннан эләгә инде. Сукса екмый калмый. Тез буыны сыеграк кеше булса инде — бетте! Түмәр кебек тәгәри дә китә. Мәгъсүмнең Әлмәт белән генә сүзе бетмәгән булып чыкты. — Кама буенда яңа шәһәр салалар диме анда? — Әйе, салалар. Берне генә түгел, берьюлы икегә тотынганнар. Өченчесе турында да сүзләр йөри. Колхоз рәисе белән әрепләшеп авылларыннан чыгып киткән Борһанның да күптән кайтканы юк. Аның да туган як хәлләрен сорыйсы килә. Ничектер башкалардан уңайсыз. Әллә ни уйлаулары бар. Юк, ул сорашмаячак. Ул бит дөньясына төкереп, мәңге кайтмаска ант эчеп киткән кеше. Нигә кирәк хәзер алар аңа? Үгез үлгән, уртагыннан аерылган. Юк, ул сорашмаячак! Беркайчан да!!! Ничә мең ат көчле двигательне иярләгән машинист ничаклы үзен юатмасын, барыбер кызыксыну җиңә: — Безнең Азнакайны күрдеңме соң? Һаман агач йортлармы? Инсаф аның сүзләреннән чак кына көлеп җибәрмәде. — Нинди агач йортлар булсын! Синең Азнакаең шәһәргә әйләнеп бара бит инде. Борһан ышанырга да, ышанмаска да белмәгән кыяфәттә башын кискен генә бер якка кыйшайтып ала. — Кит әле! Булмасны! Ул арада каяндыр иңсәсенә почтальон сумкасы аскан Әминә килеп чыкты. Күчмә колонна чегәннәр шикелле бер җирдән икенче җиргә күченеп йөргәнгә, хатлар, газета-журналлар турыдан-туры юл идарәсенә килә. Аннан аларны кемгәдер барып алырга кирәк. Кызлар, шаулаша-шаулаша, аны уратып алдылар. — Әминә апа, миңа хат юкмы? — Әминә апа... Ул берсенә җавап биреп өлгергәнче, икенче яктан аңа сораулар ява. — Почта эше ошап китте сиңа, Әминә, ә? Башта теләмичә генә ризалашкан идең, — диде Инсаф, исәнләшкәннән соң, ярым шаярып. — Вакытлыча гына дип ризалаттылар да, җигәләр дә җигәләр. Башка кеше эзләргә уйламыйлар да, — диде аңа каршы почтальон хатын. — Менә Ташкентка барырга чыккан идем. — Эшеңнән зарланучы юк. Әнә бит, Әминә апа, Әминә апа, дип кенә торалар. Әминә җиңелчә генә көлеп куйды. Башкаларны ырып-ерып килүче егетне Инсаф шундук таныды. Рәхимҗан исемле үсмер иде бу. Берәр мөһим соравы бардыр инде дип уйлады Инсаф. Юкса бу кадәр кабаланмас иде. Ярым сукбай хәлендә Ташкент вокзалында йөрүче, уналты яше яңа тулып килгән бу үсмерне Инсаф үткән көз очраткан иде. Авылларында сигез классны тәмамлаган да бүтән укырга теләмәгән. Үз ише берничә егет белән урамда трай тибеп йөргән Рәхимҗанны әти-әниләре укырга кыстый башлагач, дөнья күрергә дип, рөхсәтсез-нисез чыккан да киткән. Кара инде син хәзерге яшьләрнең тәвәккәллеген! Әле күптәнме Инсаф укый алмый калуына ничек үкенеп (алай гынамы?), башларын ташка бәрердәй булып йөргән иде. Аның күз алдына, үтеп киткән поезд вагоннары кебек, бер-бер артлы, гомер дисбесенең бер караганда ачы да, икенче караганда кай ягы беләндер истәлекле дә еллары килеп бастылар... ...Авыр тормышта үссә дә, яшьтән үк укуга хирыс булды Инсаф — гел бишлегә укыды. Әтисе дә, улының укуга чослыгын күреп: — Укытам малайны! Боерган булса, укытам! — дип һаваланып йөри торган иде дә бит. Әмма, тормыш — колагыңны бормыш, ди. Инсаф җиденче класста укыганда әтисез калды. Өйдә алтмышка якынлашкан авыру әнисе... Нишләмәк кирәк, ул өч ел рәттән колхозда көтү көтте. Күрше Кәримә апалары белән кышын фермада мал карады. Бу вакытта аның иптәшләре кайсы Минзәләдә, кайсы Казанда укып йөриләр. Бәйрәм-сәйраннар җитсә, җыйнаулашып кайтып төшәләр. Ыспай гына киенеп урам әйләнәләр. Клубка килсәләр дә, аларның сүзләре бер тирәдәрәк чуала. Хәят апа әйтмешли, укыган кеше укыган кеше инде, сөйләшкәндә, бик җайлы гына итеп, "институт", "имтихан" сүзләрен кыстырып җибәрәләр. Сөйләшүләре дә Казанча. Һи-и, әллә каян күренеп тора инде аларның белем дөньясына барып эләккәннәре!.. Ә ул һаман чыбыркы сөйрәп йөри. Юкса Казан дигәч тә, бер дә әллә кемнәр түгел, әнә бит аның сабакташлары — түбән оч малайлары укып йөриләр. Ә ул нәрсә, алар кадәр генә укый алмас идемени? Дүрт аяклы хайваннар артыннан йөрү дә туйдырды. Бигрәк тә җәйге челләдә укралаган сыерларны тыярмын димә: койрыкларын сыртларына салалар да көтүдән аерылып чабалар. Ә син, чыбыркыңны сөйрәп, тырык-тырык алар артыннан йөгерәсең. Андый чакта башыңны алып әллә кайларга, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга олагасы килә. Кирәк икән, Каф тау арты булсын, аннан ары булсын, тик бу хайваннардан гына баш котылсын. Кузбасс шахталарында эшләүче Әкмәлетдин абзый гына ул, кайткан саен ачу китереп: Төнлә төшләремдә күрәм Өске әрәмә талларын... — дип җырлап йөргән була. Аның нәрсәсен күрәсең инде. Әйтерсең эт шомырты, утыннан башка бернигә ярамый торган элмә куаклары, кулыңа энәсе кадала торган гөлҗимеш чыбыклары башка җирдә юк — бер Өске әрәмәдә генә үсәләр. Инсаф көтүдән кайткач, алар капка төпләрендә сөйләшеп утыралар. Әкмәлетдин абзый Инсафка Кузбасс хакында, шахтерлар турында сөйли. Сөйли-сөйли дә: — Менә, апай. Кузбасс шулай ерак ул. Авылга кайтып җиткәнче, дүрт-биш пересадка гына ясыйсың, — дип куя. Инсаф аны хәйран калып тыңлый. Их, ул бер чыгып китсәме? Язмыш каһәрләгән бу якларны мәңге кайтып күрмәсә дә үкенмәс иде. Дөньясының асты-өскә килсә дә, Әкмәлетдин абзый кебек аһ итмәс иде. Шушында кайтып йөрергә соң? Ал да юк, ял да юк. Менә ничә ел бит инде ул җәен, кышын тоташтан эшли дә эшли. Әнә ич шәһәрдән кайткан кешеләр сөйлиләр: эшче халыкка атна саен ял, ди анда. Уч тутырып акчасын ала, ди. Ә син монда елына бер килгән сабантуйга да бара алмый йөрисең. Эх, ул Әкмәлетдин абзый урынында булсамы? Шундый рәхәт җирдән поезддан поездга күченеп, интегә-интегә кайтып йөрер идемени? Иптәшләренә рәхмәт, чит итмиләр итүен. Тик шулай да укый алмый калуына барыбер кимсенә ул. Дөрес, көтүгә чыкканда, аның аркасындагы биштәрендә, яланда пешереп ашарга алынган азык-төлектән тыш, һәрвакыт дәреслекләр, төрле әдәби китаплар була. Әмма Инсаф аңа гына канәгать түгел. Күрше авылда урта мәктәп ачылгач, ул, колхоз сыерларын Әсләхетдингә тапшырып, сигезенче класска укырга барды. И, аның шул вакыттагы сөенүләре! И, канатланып йөрүләре! Буяу исе аңкып торган яңа мәктәп! Зур-зур тәрәзәләре ялт итеп торган иркен класслар! Дөньяның бөтен яктылыгы әйтерсең 8 "Б" классына сыеп беткән! Анатомия, астрономия кебек фәннәр укыталар. Бу инде бөтенләй икенче дөнья! Үзе якын гына — бар булганы дүрт чакрым ара. Коргылды буйлап төшәсе дә урман аша гына чыгасы. Аннан инде күрше авыл күренеп тора. Мәктәп түбәсендәге флаг әйтерсең сиңа кул изи... Әмма... әмма... Бер ай чамасы укыдымы икән, юкмы икән, аңа тагын эшкә җигелергә туры килде. Бу юлы әнисе аяктан егылган иде. Шулай да егет белем алуын ташламады — читтән торып булса да, барыбер укыды. Әнисе дә улының көтүдән арып-талчыгып кайтуына карамастан, һаман китаплары белән мәш килүен карап тора да: — Эх, дөньялар, дөньялар! Әтиең исән булса, әллә кайчан укып чыккан булыр идең бит, улым, — дип, ябык куллары белән Инсафның башыннан сыйпап куя торган иде. Унынчыны тәмамлагач та, читтән торып уку иде егетнең исәбе. Моңа әнисе үзе каршы төште. — Әнә Нургали абыеңнар! Үзләре бәләкәй арба тартсалар тарттылар, балаларын укыттылар, һөнәрле иттеләр. Аллага шөкер, кешедән ким җирең юк. Гомер буе мине саклап яши алмассың, бернигә дә карама, улым, укы! — дип, үзенең фатихасын бирде. — Монда берүзеңә кыен булыр бит. Мин читтән торып кына укырмын инде, әни. Ана кеше, күрәсең, барын да уйлаган булгандыр, аның дәлилләре көчлерәк иде. — Уразмәттә укып йөргәндә дә шырпы кебек калдың бит, улым. Тәнеңдә карга чукырлык та ит калмаган иде! Кавырсының катмаган килеш, инде тагын укып та, эшләп тә йөри башласаң, сәламәтлегеңә зыян килмәгәе. Эшләп тә, укып та йөрүнең майлы ботка ашау түгеллеген Инсаф белсә дә, әнисен калдырып китү дә аңа җиңел түгел иде. — Син ялгыз каласың ич, әни! Ничек инде... — Ә син, улым, минем өчен борчылма. Сугыш вакытында алабута ашап та ачка үлмәдек. Хәзер инде тормыш рәтләнүгә таба бара. Ничек тә җае табылыр... Инсаф сугыш вакытын ныклап белмәсә дә (чөнки ул чагында әле сабый гына иде), сугыштан соңгы елларны яхшы хәтерли. Черегән бәрәңге ашау дисеңме, үлән тамырлары кимерү дисеңме — берсе дә калмады. Ай, ул еллар! Ашау мәсьәләсендә хайван дәрәҗәсенә барып җитә язды адәм баласы. Исеңә төшсә, чәчләрең үрә торырлык булды. Ару гына уйнап йөргән малай-шалайлар да, аш-су турында сүз чыкса: — Бөтен ипи ничегрәк, ни төслерәк була икән ул? — ди торганнар иде. Чөнки ипи салыр өчен он кирәк. Иккән игенне бөртеген дә калдырмый озатып торгач, онны каян аласың, әзрәк тегеннән-моннан юнәтсәләр дә, шул әҗәл даруы кебек итеп тоталар иде. Ашка да тәме чыгарлык кына итеп, чеметемләп сибәләр иде дә, мыскалы да әрәм булмаслык итеп, әйбәтләп кире төреп куялар иде. Бервакыт Инсаф, әтисенә ияреп, Мөшеге базарына баргач, бер әбине күрде. Бер кадак чамасы онны бик кадерләп яулыгына төреп тоткан да ачлыктан һәм хәлсезлектән төссезләнгән күзләре белән кулындагы шул каз йомыркасы зурлыгы төенчегенә карап елмаеп тора. Аннары аны йөрәге турысына күтәрә дә, халыкка карап: — Менә бер гөрәнкә он алдым бит әле. Бер гөрәнкә он! — дип, бертуктаусыз сөйләнә дә сөйләнә. Һәркемнең үз кайгысы үзенә бик җиткән — эндәшүче булмагач, әби бераз тынып тора. Ул арада аның төенчеге дә кулы белән бергә салынып төшә. Аннары ул, кайтып китәргә омтылган сыман, бер урында таптанып ала. Юк, китми. Күрәсең, он алу сөенече аны җибәрми. Тагын төенчеген күтәрә дә базар халкы белән шатлыгын уртаклашырга тотына. — Менә, агай! Бер гөрәнкә он бит ул! Бер гөрәнкә он! — дип, бер үк сүзләрне кабатлый да кабатлый. Кем беләндер бәхәсләшкәндәй: — Нигә, миңа ярый ул. Карчык кешегә байтакка җитә ул, — дип өстәп тә куя. Менә аңа инде күпме еллар үтте. Ә шулай да ул әби әле һаман Инсафның хәтерендә — төенчеген тоткан килеш, сәләмә киемнәре белән күз алдында басып тора. Шулай да, бәхете булгач, бөтен ипи күрү насыйп булды Инсафка. Малайлар белән Типтәр әрәмәсендә балтырган җыеп йөриләр иде. Бүләр ягыннан чемодан күтәреп килгән кешенең Урал якларында эшләүче Әхтәмҗан абзый икәнен танып алды да чатыр чабып авылга йөгерде. — Гайнелҗинанттәй! Сөенче! Әхтәмҗан абзый кайта! — дип хәбәр китергәч, күрше апасы Инсафның кулына бәрәңге катламасын тоттырып чыгарган иде. Ике-өч көн үткәч (Әхтәмҗан абый Әмәкәй базарыннан он алып кайтканнан соң), күрше Гайнелҗинан түти, бәләкәйрәк кенә булса да, бер бөтен ипи дә кертеп бирде! Карасана ла! Күктәге ай кебек түп-түгәрәк икән бит ипекәй! Юк инде, ай кебек кенәме соң, җүләр! Кояш кебек! Әнә бит үзе кызарып пешкән, үзеннән җылы бәреп тора! Ә тәме, тәм-е! Һи-и, сарылы-яшелле кычыткан шулпасы түгел инде бу! Бу бит авызда үзе эреп тора! Бер валчыгын кабар өчен әллә ни бирерсең. Ә бер телеме өчен инде көне буе баш күтәрми чүп утарга риза булырсың, билләһи! Исәпләсәң, уйласаң, булды инде интегүләр, булды! Мал асрыйсыңмы, юкмы — ит налогы! Тавык тотасыңмы, юкмы — күкәй налогы! Бер бәрәңге бакчасына икеләтә налог түләтәләр иде. Шуларны уйлагач, авылдан чыгып китүенә бер сөенсә, институтка керүенә мең сөенде Инсаф. Шатлыгын әнисе белән генә уртаклашса аз булыр кебек тоелды аңа. Саратовтан туп-туры авыл советына өч сүздән торган телеграмма килеп төште: "Ура! Институтка алдылар!" Имзасын карагач кына кем алынганын белде авылдашлары. Инсаф кадәр үк булмаса да, алар да куаныштылар. — Начар малай түгел. Укысын әйдә! Авылдашлар тик бер нәрсәне аңлый алмый аптырадылар: — Үдебеднең Кадандагы уку йортларына кермәй, гыйлем эстәп кая киткән бу бала? Бигрәк тә җиңгиләр борчылды: — Әйтмә, җаный, урыс-улак арасына диген... Ни эзләп шулай еракка китте Инсаф? Укырга ни өчен Казанда гына калмады? Сәбәпсез яфрак та селкенми дигәндәй, аның да сәбәбе бар иде, билгеле. Җиденче классны тәмамлаган җәйне берничә үсмер район үзәгеннән Бөгелмәгә — ит комбинатына — терлек куып барганнар иде. (Унбиш яшькә җиткәндә чабата белән генә йөреп булмый икән. Аякка күн итек юнәтеп булмасмы?) Алар ягында тимер юл юк. Ком-таш сипкән юлны да районга баргач кына күрәсең. Үз гомерләрендә беренче тапкыр чуен юлны һәм җир селкетеп килгән поездны күргәч, исләре китеп, шаккатып карап торганнар иде малайлар. Берсе-берсе бәләкәйрәк болыт кадәре кара төтен, пар бөркеп, ажгырып килгән паровоз вокзал бинасына килеп җитәрәк ачы итеп кычкырткан иде, малайлар куркуларыннан перрон буендагы коймага килеп сөрлектеләр. Адәм баласындагы кызыксынуны җиңәрлек көч бармыни бу дөньяда! Кызыксыну аларны кабат тимер тавына тартты. Күр инде бу паровозны! Берүзе нихәтле вагонны сөйрәп бара! Ачуым килмәгәе, Коргылды буе бардыр бу вагоннар! Инсаф аларны санамакчы да булган иде, бер паровозга, бер вагоннарга карый торгач, буталды. Паровоз станциянең теге башындагы стрелочник будкалары, складлар, йортлар артындагы борылышка кереп күздән югалды, ә ул сөйрәгән вагоннар дөбердәшеп үтә тордылар. Менә шуннан соң тынычлыгын югалтты Инсаф. Әгәр ул юл салучы булсамы? Иң әүвәл Бөгелмәдән район үзәгенә кадәр такыр юл салыр иде. Аннары авылларына! Саратовка әнә шулай барып эләкте егет. Укыса да, авылын онытмады. Әнисенең посылка тартмасы кочаклап кайтып килүен күргән күрше-күлән, тел шартлатып, аның хакында: — Соң, синең улың укуда гына түгелме соң, Гыйльмекамал ахирәт. Ә үзе, ай саен димәсәң, акчасын, посылкасын салып кына тора. Безнекеләрдән юк инде, юк. Барын да өйдән ташыйлар, — ди торганнар иде. Ә ничек җибәрде ул акчаларны, посылкаларны? Каян тапты әнисенә ярдәм итәрлек мөмкинлекне студент егет? Стипендия акчасы аның үзеннән дә артмый иде, билгеле. Шул сәбәпле атнаның алты көнен укуда, җиденче көнен — "бурлак" кушаматы алса алды — баржа бушатып үткәрде. Шул акчага киенде, ялгыз әнисенә ярдәм итеп килде... ...Рәхимҗан аның каршысына ук килеп баскан иде. — Абый, Казанны күрдеңме? Матур шәһәрме ул? Зинһар, сөйлә әле, — диде ул ялварып. Ишетми калмыйм дигәндәй, үзе Инсафка тагын да якынрак елышты. — Казанны күрдеңме? — Казанда булдыңмы?.. Сүз берләшкәндәй, читтәге халыкның күбесе Казан белән кызыксына. Инсаф әле генә берсенә Казан хәлләрен сөйләгән иде югыйсә. И Казан! Нурлы Казан! Мөселман дөньясы өчен Кәгъбә ничек изге булса, безнең халык өчен шулай изгедер син! Моңлы татар баласының сүнмәс-сүрелмәс сагыну хиседер син! Әгәр кеше туган илен, Казанын сагына икән, аның изге туфрагына кайтып баш оруны зур бәхет саный икән, ничек битәрлисең инде аны. Казан хәлләрен кабат сөйләргә туры килә Инсафка. Туган ягын сагынучы якташларның хәле хәзер аңа да таныш. Кайтып килгәнче ул үзе дә төнлә төшләрендә туган ягын, аның кешеләрен күп серияле кинофильмнар кебек, серияләп-дәвамлап күрә башлаган иде инде. Баштарак ул Яңабай яланында җиләк җыеп йөргән чакларын күрде. Аннан соң Иске йорт чишмәләре аның төшенә керде. Соңга таба... Ә-ә, искә төште. Күрше авылга сабантуй карарга барган, имеш. Халык инде күп җыелган. Әллә соңгарак та калган инде. Ә юк, малайлар да йөгерешкә китмәгән икән бит әле. Әнә Бәхтиев абый аларны бер төркемгә җыя. Инсаф та шулар янына барып басты. Кызык! Алар инде йөгерештән киләләр дә. Бүләккә дә әллә ни искитәрлек әйбер түгел: йомырка-мазар гына бирәләр. Әй, бүләктәмени хикмәт! Мәгъдән абзый әйтмешли, кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт бит аның... Әнә бер якта аталы-уллы Алымбай абзыйлар скрипкада уйныйлар. Моң белән бергә очып китмәсен дигәндәй, иякләре белән саргылт скрипкаларын бастырып куйганнар да, сыздырыпмы-сыздыралар. Җырга, биюгә һәвәс кешеләр: — Әйдә, Алымбай абзый, теге көйне уйна әле! — Әйдә, Алымбай абзый, моны уйна әле, — дип заказ биреп кенә торалар. Алымбай абзыйлар белмибез дип ялындырып тормыйлар: өздерәләр генә! Ә моңы! Шул берничә кылдан никадәр моң дәрьясы агылуына гаҗәпләнеп тә куясың. Аһ, алар уйнасамы! Үзәкләрне өзә инде, малай. Елыйсылар килә башлый. Менә кайда ул чын скрипкачылар! Менә кайда ул чын музыкантлар! Шуларны хәтерләгәч, Инсафка кинәт моңсу да, ямансу да булып китте. Аның йөрәге кысылып куйды. Нигә шулай икән бу? Авырмый торгандыр ич? Сөйгән яры да янында югыйсә. Ә шулай да күңел барыбер кемнедер юксына, кемнедер күрергә талпына иде. Кичәле-бүгенле генә булса бер хәл, менә кайчаннан бирле аның йөрәген нидер борчый иде. Инсаф шунда гына моның туган якны сагыну хисе икәнен аңлады. Менә ни өчен Әкмәлетдин абзый да, өлкәннәр әйтмешли, гүр газапларына тиң юл газапларын кичерә-кичерә, ел саен кайтып йөргән икән. Әйе, Инсафның да анда әнисе бар, бергә уйнап үскән иптәшләре, каз мамыгыдай йомшак чирәме бар. Юк, ул бүген үк Шәрәф Хәсәнович белән сөйләшәчәк. Йөрәге таш булмаса, аңларга тиеш. Сабыр төбе сары алтын, диләр дә бит диюен. Артыкка китсә, сабыр канатлары да сынарга мөмкин ләбаса. Әнә бит үзенең бунтарьлыгы өчен Себер киткән кеше булды микән, солдат хезмәтендә йә булмаса зимагурлыкта йөреп теңкәсе корыган егет булганмы, нинди сагышлы җырлар чыгарып калдырган. Алма сатучылар килгән, Үлчәүләре бар микән? Әҗәлгә дару бар, диләр, Сагынуларга бар микән?.. Юктыр! Булса, сагыну турындагы җыр урынына шул сагынуларны баса торган дару турында җыр булыр иде. Бар ул андый дару — аракы, дияр кайбер сәрхуше. Хат алышу, хат язышу, дияр акыллырагы. Дөрес, хат алышу, бер-береңнең хәлен белү дә начар түгел түгелен. Тик ул да шул, ахыр килеп, вакытлыча авыртуны баса торган дару кебек кенә тәэсир итә. Туган як хатларын укыгач, җәйге челләдә тәкатьсез сусаганда, уймак белән су эчкән кебек кенә булып каласың. Андый савыт белән эчкәннән соң, эчәсе килү арта гына. Ераклардан язган сәлам хатлары гына сагынуларны басса икән. Юк шул! Юк! Шул халәткә җиткәч, безнең агай-эне, гариза күтәреп, отпуск сорап йөри башлый. Ярый ла, аның хәлен аңласалар... Бигрәк тә сабантуйлар җитә башласа, йөрәге урыныннан куба: канатланып, җилкенеп йөри. Инде сабантуйга туры китерә алмаса, ямьле җәй көннәрендә, сандугачлар җыры тынганчы, барыбер бер кайтып, дулаган йөрәген басып килергә тырыша ул. Шуннан соң беркавым рәхәтләнеп изрәп йоклый татар. Күңеле тынычланып кала. Дулаган йөрәге дә урынына утыра. Туган як төшләре дә инде сирәкләнә яки бер сериягә генә кала. Көз буе, кыш буе баш күтәрми, эшеннән тәм табып, бер карусыз эшли дә эшли. Тик ел фасыллары барыбер үзенекен итәләр. Салкын кыш үткәч, барыбер яз килә. Бөреләр белән бергә туган якны сагыну хисе дә кабат уяна. Читлектәге арыслан кебек, тыелгысыз көч белән йөрәк тагын дулый башлый... Ярсый, котыра... * * * Вакыт дигән төшенчә сәер нәрсә. Бәхетле минутларның үткәне сизелми дә кала. Ә көткән кешегә ул, һай, озак. Нәкъ җырдагыча, "...минуты ай, сәгате ел..." кебек тоела. Инсафның китүенә айдан артык вакыт үтте. Ни гомердән бирле бер авыз сүз дә язмагач, Фәйрүзә чын-чынлап шикләнә башлаган иде инде. Көтмәгәндә Инсафны очраткач каушап калды. Егетнең йөзе кояш кебек балкый иде. Ул сүз белән генә аңлатып булмый торган эчке бер җылылык белән кызга дәште: — Фәйрүзә! Кыз аңа каршы салкын гына: — Исәнмесез! — диде дә тукталып калды. Ни булган бу Фәйрүзәгә? Ни булган? Күрешүенең рәте юк. Ә бәлки, ул авырыйдыр? Фәйрүзәнең сөйләшәсе килми идеме, әллә чынлап та авырый идеме: — Кызлардан калмыйм әле, — диде дә кызу-кызу атлап китеп барды. — Соң... мин дә эшкә барам ич... Кыз әллә ишетмәде, әллә... ишетеп, ишетмәмешкә салышты, әйләнеп карамады. Инсаф, тагын нидер әйтергә теләп ачкан авызын ябарга да онытып, тораташ кебек катып калды. Мондый очрашу көтмәгән иде ул. — Әһә, отпускник! Егет сискәнеп китте. Аның янына колонна башлыгы Акчурин килеп баскан иде. — Ну, ничек? Әйбәт кенә йөреп килдеңме? — Рәхмәт! Ярыйсы гына. — Нигә аптырап калдың әле? Авырмыйсыңдыр ич? — Юк, болай гына. Акчурин агай, буй җиткән улын күз карашы белән генә иркәләүче сабыр аталар кебек, җылы карашын Инсафка төбәгән иде. — Килүең әйбәт булды әле. Иртәгә Аксак Тимер капкасына барабыз. Берьюлы мең метр салырга исәп. Башлыкның сүзләре Инсафны күңелсез уйларыннан айныткандай булды. Мең метр! Бу турыда Хәмис белән күптән хыялланалар иде алар. Инсаф, үз колакларына үзе ышанмагандай, кабат сорады: — Чынмы, Шәрәф абый? — Чын булмыйча. Минем кайчан ялган сөйләгәнем бар? Между прочим, Хәмиснең тәкъдиме! — Колонна башлыгы бераз тынып торганнан соң өстәде: — Гомумән, эшлекле егет булып чыкты ул. Берике атна элек кенә ком-таш әрҗәсен зурайту турында тәкъдим ясаган иде. Менә тагын... Инсаф беренче тапкыр поезд күргәндәге сыман гаҗәпләнеп калды. Ялгыш ишетмәгәндер ич? — Хәмис дисезме, Шәрәф Хәсәнович? — диде ул, бу юлы рәсми төстә мөрәҗәгать итеп. — Әйе, ул. Эштән соң да сызымнар белән ул утырды инде. Директор фондыннан бүләкләми булмас әле аны. Башлыкның сүзләреннән Инсаф барыбер берни дә аңламады. Нинди сызымнар? Ә нигә эштән соң? Алар күптән әзер иде бит инде югыйсә. Колонна башлыгы, китәргә омтылгач, кинәт туктады. — Карале, Инсаф, нишләп син бүлмә сорамыйсың әле? Кайберәүләр юк-бар өчен дә килеп теңкәне корыталар. Без сиңа квартира мәсьәләсен җиңеләйтмәкче булабыз. — Рәхмәт, Шәрәф абый, мәшәкатьләнмәгез. — Нишләп? Туйдан соң кәләшне тулай торак вагонына алып кайтмассың бит инде. — Туган якка кайтырга булдым мин, Шәрәф абый. Колонна башлыгы җитдиләнде. — Безне ташларгамыни исәп? — Шулайрак иде. Авылда ялгыз әни калды. Өстәвенә авырый. — Нигә калдырдың соң аны? Монда дәваланыр иде. — Врачлар, аңа юл йөрергә ярамый, диделәр шул, Шәрәф абый. Өзлегеп китүе бар, диделәр. Үзенең дә авылдан китәсе килми аның. Шушында гомер иттем, шушында күмегез, ди. — Аңлыйм, аңлыйм. Туган туфрак... Иккән икмәк... Станция ягыннан маневр ясаучы составның гөрелтесе ишетелде. Берничә яшел вагон таккан локомотив колонна турыннан сызгыртып үтеп китте дә вокзал каршында туктады. Акчурин агай җәһәт кенә сәгатенә күз төшереп алды. — Йә, хуш, ял ит бүгенгә! Иртәгә үз урыныңа — юл салырга чыгарсың. Килештекме? Колонна башлыгы ял ит дисә дә, Инсаф бүген үк эшкә чыгарга булды. Вагон саклап ятсынмыни ул монда. Эштә, ичмаса, иптәшләрен күрер, ә бәлки әле Фәйрүзәне очратыр. Сөйләшерләр, аңлашырлар... Күрешергә һич тә форсат юк икән инде, шпал астына ком-таш салучылар яныннан үткәндә, күз кырые белән генә булса да, аның сыгылмалы гәүдәсенә, шомырттай кара күзләренә карап алыр. Ул үзенчә шулай уйлаган иде. Әмма эштә дә, тәнәфес вакытында да сөйгәнен очрата алмады Инсаф. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, хоппер-дозаторлар ком-таш китереп җиткермәгәннәр. Шул сәбәпле бүген аларны бөтенләй икенче урынга җибәргәннәр иде. Инсафлар да үткән "тәрәзә" вакытында салынган юлның вак-төяк эшләре белән әвәрә килеп көн үткәрделәр. Аларның бригадасына, "алма җыючы комбайнда утырып кына йөрергә" дип, бу якларга килеп чыккан берничә яңа эшче дә өстәлгән иде. Инсаф, мастер буларак, тимер юлның катгый таләпләре белән аларны таныштырды. Иртәгә кемнең нинди эш башкарасын конкрет тәгаенләде. Аның өчен болары күптән күнегелгән эшләр иде, билгеле. Ә менә моңарчы гадәти булмаган хәлләр: Хәмдиянең кинаяле сүзләре... Хамис "ясаган" исәп-хисаплар... кирле-мырлы торучы сөйгәне... килеп төшкәннән бирле аның җанына тынгылык бирмәде. Бигрәк тә Фәйрүзәнең кыланышы аны аптырашта калдырды. Ни булган бу Фәйрүзәгә? Ни булган? Шушы сорау аны эштән соң туры кызлар бүлмәсенә алып килде. — Исәнмесез, кызлар! — Һи-и, Инсаф абыкаем, син дә исәнмени әле? Моны Фәйрүзәнең иптәш кызы Земфира әйтте. Башкалар дәшмәделәр. Бер минутка күңелсез тынлык урнашты. Ниһаять, Фәйрүзә телгә килде. — Документларыңны алырга килгән булсаң, кадрлар бүлеге бездән дүрт вагон аша, — диде ул, төртмә телләнеп. Кызык! Нәрсәгә шулай үпкәләгән соң ул, дип баш ватты Инсаф. Ни сәбәпле бер ай эчендә танымаслык булып үзгәргән аның бәгырь кисәге? Ниндидер ул белмәгән сер бармы соң монда? — Фәйрүзә, акыллым, — диде ул, мөмкин кадәр сабыр булырга тырышып. — Бүген әллә кире ягың белән торгансың инде. Бер дә сөйләшүеңнең рәте юк. Иртән дә кыр кәҗәсе кебек качып киттең. — Көлмә инде. Кем кемнән качкандыр бит әле... Фәйрүзә сүзен әйтеп бетермәде, тукталып калды. — Бер башлагач өзмә инде, әйтеп бетер. — Ярар инде, калсын. Барыбер... Кызның сүзе тагын бүленде. Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, ул читкә борылды. Аның иңнәренә таралган чәче дулкынланып тора. Кара калын чәч Фәйрүзәне тагын да сөйкемлерәк итеп күрсәтә иде. Инсаф куллары белән ул толымнарга орынудан чак кына тыелып калды. Кеше алдында тәкатьсезләнергә, керсез хисләрнең кадерен җибәрергә ярамый иде. Кызлар монда үзләренең артык икәнен сизенделәр, ахры, йомыш тапкан булып, минут эчендә таралышып беттеләр. Ниһаять, Фәйрүзәгә үпкәсен белдерергә мөмкинлек туды. — Туеңа чакырырга кердеңме? — диде ул, күз яшьләренә буылып. — Нинди туй? Син нәрсә сөйлисең? — Нинди туй, имеш. Районда ниндидер бер кыз белән загс тирәсендә йөргәнеңне күргәннәр бит инде. Нигә яшерәсең? — Нинди загс? Безнең фельдшер кыз ул беләсең килсә. Әнине больницага салмакчы идек. — Шунда берочтан загска да кереп чыгарга булдыгыз инде, ә? — Соң, больница белән загс бер тирәдә булганга мин гаеплемени? Әнигә паспорт... — Син аны Хәбибә апага сөйлә инде, ярыймы. Ул, бәлки, ышаныр. Сиңа телеграмманы кем сукканын да беләм инде мин, Инсаф. — Дөрес, Клара суккан. Әмма... ул бит... әни исән чакта... — Мин аны гаепләмим, Инсаф. Аңа тамчы да үпкәм юк. Нигә, фельдшер кызның да кияүгә чыгасы килә торгандыр. Тик мин бер нәрсәне генә аңламыйм. Нигә син, авылда вәгъдәләшкән кызың бар килеш, минем белән гыйшык уйнап азапландың, ә? Ни өчен минем йөрәгемә ут салдың? Мин курчак түгел ләбаса сиңа. — Бу уйдырмаларны кем уйлап чыгарды икән, ә? Теленә шайтан төкергән нәрсә. Хәер, кем икәнен чамалыйм да әле. Сиңа бу турыда Хәмис хатыны язган. Бүтән беркем дә түгел. Фәкать шул. Карчыга борын. Ә син шуңа ышандыңмы? Их, син!.. — Күргән кеше язгач ник ышанмаска? Үзең бит киттең дә югалдың. Бер хәбәрең дә килмәде. Инсаф Фәйрүзәгә таба атлады. — Ә минем хат язмый калган көнем әз булды, җүләрем. Кыз җай гына аның сузылган кулларын бер якка этәрде. — Язу тимәгәндер. Ул хатларның берсе килмәсә, берсе килер иде. Инсаф кулларын югары күтәреп такмакларга тотынды. — Кояштыр, айдыр менә, яздым. Билләһи, валлаһи яздым... — Сөйләмә юкны! Килмәскә дип киткән кеше нишләп хат язсын. Хәмис абый әйтте бит инде... Тагын Хәмис?! Ә нишләп аның сүзе өстен соң әле монда? Инсафның чигәләре чыңлап куйды. — Соң бит мин аңа килмим, димәдем. Үзебезнең яктагы төзелешләрне карап киләм, дидем. Ул, бәлки, шуны әйткәндер. Күрәм, син миңа караганда аңа күбрәк ышанасың. Алай да Фәйрүзәнең күңеле йомшармады. — Инсаф, син бар инде. Мин юынып алмакчы идем. Чыгып китүдән башка чара калмады егеткә. Юлда аңа кибет баскычыннан төшеп килүче Төхфәт белән Хәмис очрады. — Һо, яшьти килгән икән! База мастеры булгач, Хәмис перегонга бармый. Шул сәбәпле алар күрешмәгәннәр иде әле. Туй үткәч, дөмбер дигәндәй, Төхфәт тә, күрәсең, эш сәгате беткәч кенә хоппер-дозаторларны алып кайткан иде. Бүтәннәр кылны кырыкка ярырдай булып йөргәндә, аның еш кына эшне тоткарлавын Инсаф, стена газетасы редакторы буларак, берничә тапкыр язып та чыкты. Бүген дә һаман шул Төхфәтнең пошмаслыгы аркасында Фәйрүзәләрне башка урынга җибәргәннәр иде. Төхфәт Инсаф белән салкын гына исәнләште дә Хәмискә ым кагып китеп барды. Хәмис, бик зур сер әйткәндәй тавышын түбәнәйтеп, Инсафка якынрак авышты. — Ну, ничек, Фәйрүзәне күрдеңме соң әле? — Күрдем. — Хәбәрең булмагач, ул синнән өметен өзә башлаган иде бит инде, малай. Бөтенләй төшенкелеккә бирелгән иде. Ә нишләп Фәйрүзә өчен шулай борчыла соң әле бу тәти егет, дип уйлады Инсаф. Нәрсә булган моңа? Җитмәсә, тегесе дә ике сүзнең берендә, Хәмис абый әйтте, дип тәтелдәп тора. Инсафның тәне буйлап кайнар ташкын йөгереп үтте. Кызып китеп ялгыш сүз ычкындырмас өчен, ул тешләрен кысты. Тыштан никадәр генә тыныч булырга тырышмасын, кайнар ташкын барыбер аның йөрәген чәнчеп алды. Хәмис берни булмагандай сүзен дәвам итте: — Иртәгә рекорд көне: мең метр әзерләдек! Минем тәкъдим! Хотя, синең белән байтактан хыялланып, дөресрәге, җүләрләнеп йөри идек. Тик... кем белгән бит әле. Хәмиснең бу сүзләре Инсафка ошамады. Ул әңгәмәдәшенең күзенә текәлде. — Ә безнең исәп-хисаплар? "Тәрәзә" вакытына чамалап төзелгән сызымнар? Анда бит безнең бөтенесе дә уйланган, кат-кат тикшерелгән. Хәмис йөзен читкә борды. — Югалттым мин аларны. — Шаяртма, егет, уен эш түгел бу. Хәмис дәшмәде, теләсәң нәрсә уйла дигән кыяфәттә җилкәләрен генә сикертеп куйды. Инсафның ачуы йөзенә бәреп чыккан иде. Ул аның каршына барып басты. — Их, син... Хәмис әңгәмәне тизрәк йомшартырга тырышты. — Йә, ярар, Инсаф, юк өчен ызгышмыйк әле. Син ул звеноларны ничек җыйган дисең мине. Кабат хисапладым инде мин аларны. Һәм ул, сул күзен кысып, кабарып торган кесәсенә ымлады. — Әйдә, эшнең уңышлы чыгуына багышлыйбыз, ә? Шунда берочтан синең килүеңне дә билгеләп үтәрбез. — Хәмис Инсафның җилкәсенә дусларча кагылып алды. — Курыкма, минем хисаптан булыр. Кичкә яңа тоткан балык та китермәкче иделәр әле егетләр. Инсафның ачуы басылмаган иде әле. Шулай да килеп җитмәс борын тота-каба кеше белән ызгышуны яхшысынмады. — Юк, рәхмәт! Болай да баш чатнап тора. Хәмис тизрәк Инсафның хәленә керергә ашыкты. — Климат алыштырганныкы ул. Дуслар беркавым сүзсез тордылар. — Ихтыярың, — диде Хәмис, сүзен очлап. — Кара аны, миңа каз боты калдырырга онытма, ярыймы! Бүген ничек тә барып чыгармын. Байтактан бирле борын кычытып йөдәткән иде. — Ярар, килерсең. Сумкасына йөзем, шәфталу, инҗир кебек җылы як җимешләре тутырган Хәбибә базардан кайтып килә иде. Кибет янындагы кешеләр төркеменнән Инсафны аралап алырга аның көче җитте. — Әйдә, кайтабыз, әйдә! Бетмәс монда магазин төбен саклап ятучы әтрәк-әләм. Минем әйберләрне дә күтәрешерсең. — Була ул, Хәбибә апа! Кая, бирегез әле! Хәбибә бер потлы сумкасын Инсафка сузды да, тыңлаучы табылганга куанып, такылдарга тотынды: — Туган як, имеш. Көтеп торалар ди анда сезне. Черегән бәрәңге ашап туймаган булсагыз, барыгыз, кайтыгыз. Менә мин, үткән ел отпуск алгач, Кара диңгез буена барган идем, ял йортына. Ул андагы сад-бакчалар, ул андагы ковер-паласлар, мин сиңа әйтим. Шаклар катарлык инде менә, шаклар катарлык. Ни ашыйм дисәң, ни киим дисәң, шул бар. Җәннәт инде менә, җәннәт! Боерган булса, быел да шунда барырга исәп әле. — Хәзер бездә дә түзәрлек, Хәбибә апа. — Әй, бер дә мактанырлык түгелдер әле. Юньле булса, халык монда агылмас иде. Әле кичә генә тагын яңа кешеләр күренәләр ие. Хәбибә түти шулай сөйләнә-сөйләнә барды да, шикле кеше сыман, җәһәт кенә як-ягына каранып алды. Аннары, ярым пышылдауга ук күчеп, Инсаф кайтып киткәч булган "яңалыкларны" тезеп китте. — Инсаф энекәем, син югында бит беләсеңме нинди хәлләр булды. Дус дус та, ул синең дустың Хәмис Фәйрүзә артыннан калмый йөрде бит. Клубка да гел парлап кына бардылар. Аны кем белә, клубтан соң да бергә булганнардыр әле. Култыклашып кайтып килә торганнарые. Инсафка кинәт кенә көн караңгыланып киткәндәй тоелды. Әйтерсең аның яныннан кешеләр түгел, ниндидер шикле шәүләләр үтеп-сүтеп йөриләр, нәрсәдер сорашалар, нидер кычкыралар иде. Болары гына җитмәгән, аның чигәләре агач чүкеч белән суккандагы сыман сулкылдап сызларга тотынды. Инсаф түзмәде, үзе белән рәттән атлап баручы хатыннан читкә тайпылды. Әйтерсең аның букчасында җылы якның татлы җимешләре түгел, агуын кая куярга белмәгәнлектән саргайган елан бар иде. — Сез нәрсә, Хәбибә апа, җыен тузга язмаган сүзләр сөйлисез әле?! — Тузга язмаган, имеш! Син аны, миңа ышанмасаң, әнә кешеләрдән сора. Сине алдап миңа мал ява дисеңме әллә? Фәйрүзә үзе дә, яшь килендәй, гел Хәмис тирәсендә чуалды инде. Үзенә җим өстәлгәч, баягы шик корты рәхимсезләнә барды — шөкәтсез тырнаклары белән Инсафның йөрәген китереп кысты. Көн төнгә әйләнде. Дөнья, кояш тотылгандагы кебек, шомлы караңгылыкка чумды. Аның күңеле болгана башлады. Агач чүкеч тимергә әйләнде, ахры, Инсафның чигәсен тагын да көчлерәк итеп тукмарга тотынды: яшь килендәй... яшь килендәй... Юк, булмас! Бу мөмкин хәл түгел! Фәйрүзә мине алдамас! Юк, юк! Ул андый хыянәт юлына баса торган кыз түгел! Алай дисәң, нишләп миннән читләшкән соң? Нишләп?.. Көтелмәгәне тагын шул булды: ул көнне Фәйрүзә клубка килмәде. Инсафның чакыруына да чыкмады. — Кәефе юк. Авырый. Син аны борчып йөрмә инде, — диделәр иптәш кызлары. Инсаф бөтен көченә вагон ишеген дөбердәтергә тотынды. — Ачыгыз! Ач! — Инсаф, син үз акылыңдамы? Нишлисең? — дип кычкырдылар кызлар. — Әле син донжуан гына түгел, хулиган да икәнсең. — Сәгатеңә кара. Соң бит инде. Менә сиңа мә! Отпускыда йөреп шулай соңарды микәнни ул! Сөйгәненнән шулай колак какты микәнни? Вәгъдәләшкән кыз болай кирле-мырлы торамыни югыйсә. Гомердә булмаганны! Хат килмәде, имеш! Ә нишләп килмәде икән соң әле ул? Гаҗәп! Ә бит Инсаф (ант әгәр!) көнаралаш диярлек язды. Үзе белән алып кайтмаганга үпкәләгәнме соң әллә? Алай дисәң, ул үзе каршы төште ич. Үзе! Ә ни өчен? Ни өчен?.. Әллә соң?.. Инсафның хәтеренә, кылт итеп, моннан бер ел элек булган вакыйга килеп төште. ...Фәйрүзәнең яңа гына эшкә кергән чагы иде. Нинди генә асыл егетләр үзенеке итәргә теләмәде аны. Кызның карлыгач канатыдай сызылып киткән кашлары һәм, җырдагыча әйтсәк, ул төп-төгәл сиксән бөртек керфек астыннан елмаеп караучы күзләре кемнәрнең генә башын әйләндермәде дә, кемнәрнең генә йөрәген җилкетмәде. Балга ябырылган шөпшәләр кебек, башта үзбәк егетләре бәйләнеп теңкәсенә тиделәр гөлкәйнең. Пычак белән куркытып та караганнар. Тик көчләп яраттырып буламыни? Чынлап та ярата идеме, әллә кызның чибәрлеге исерткән идеме, берзаман Хәмис тә, Фәйрүзәне кулга төшерергә, үзенеке итәргә тырышып карады. — Юкка вакыт үткәрәсең! — диделәр аңа иптәш егетләре. — Сине түгел, әнә сандугач телле Касыймны да себерке белән куып чыгарган. Аңа ышансаң... Инсаф та иптәшен үгетләп карады. — Син аны борчып йөрмә инде, Хәмис. Күрәсең ич, Фәйрүзә янына семафор ябык. Йөрәк биләмәсенә беркемне дә якын китерми. Шулай булгач... — Сизәм, син ул кызны астыртын гына үзеңә каратмакчы буласың, — дигән иде шул чагында Хәмис, күзләрен акайтып. — Исеңдә тот, Инсаф, иртәме-соңмы, Фәйрүзә барыбер минеке булачак. — Җүләр син! — дигән иде Инсаф, иптәшенең җилкәсенә кулын куеп. — Яратмый ул сине, шуңа куа да. Ә син шуны аңламыйсың. — Җитте сиңа! — дип кычкырган иде Хәмис шул чагында, Инсафның кулын сыпырып төшереп. — Алай итмә, болай итмә. Бары да миңа акыл өйрәтә. Әйтерсең мин сабый бала. Ә берсе дә янган йөрәккә су сипми, киресенчә, керосин гына сибәләр. Ә син кирәкмәгән җиргә тыкшынып йөрмә, белдеңме?! Борыныңа томау төшмәсен... * * * Соңлап кына аларга Хәмис килде. Күңеле күтәренке иде аның: — Каз итенең исе сизелми. Әллә минсез генә ботарлап ташлаганнар инде? — диде ул, керәкерешкә. — Караусыз калган казны ботарлап ташлаулары да ихтимал. Әле каравыллап торганда да таманга туры килә, — дип көлештеләр егетләр. — Без генә түгел, козгыннар да казлар ярата. Табында сөякләр генә өелеп калгач, күчтәнәч бал белән чәй эчтеләр. Туган як хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Бу вакытта сәгать уклары әллә кайчан төнге уникене үткән, инде берле санына якынлашып киләләр иде. — Әйдә, саф һавага чыгып керәбезме? — диде Инсаф. — Йоклар алдыннан файдалы, диләр ич. Синең белән сөйләшәсе дә бар иде. Хәмис сагайды. — Нәрсә турында? — Казлар турында. Хәмис Инсафның кинаясен аңламадымы, дәшмәде. Сентябрь айлары булса да, төн җылы иде әле. Күк йөзе чалт аяз. Төнге учактан чәчрәгән очкыннар сыман анда йолдызлар күз кысыша. Тау ягыннан искән җил салкын һава агымын алып килә. Усал ата каз сыман ысылдап, тәпи-тәгәрмәчләрен тупырдатып туктаган поезд станциядә озак тормады, пассажирларын төшерде дә кузгала да башлады. Төнге тынлыкта вагон тәгәрмәчләре шомлы чыелдаштылар. — Боргаланмый турысын гына әйт әле, — диде Инсаф, Хәмис белән икәүдән-икәү генә калгач. — Мин киткәч, син Фәйрүзә тирәсендә чуалгансың, диләр. Шул дөресме? Кинога да парлап кына йөргәнсез икән. Хәмис танмады. — Ә-ә, син, яшьти, менә нәрсә турында сөйлисең икән. Әйе, булды андый хәл. Кич җиттеме, иптәш кызлары кайсы кая чыгып китә. Ялгызы боегып утырмасын дип, кинога алып баргаладым. Хәмис, гәүдәгә калкурак булса да, бергә-бер чыкканда җиңеләсен белә иде. Ул, рәвешенә китереп, кулын йөрәге турысына куйды. — Ышан, картлач, мин андый-мондый кыек уй белән түгел. Фәкать синең ярәшелгән кәләшеңә егетләр бәйләнеп йөдәтмәсен дип кенә тырыштым. Инсаф, кулын күкрәгенә куеп, бераз бөкрәебрәк торган Хәмискә карады. Битенә буялган каз маен рәтләп сөртмәгән идеме, багана башындагы фонарьдан төшкән тонык яктылыкта Хәмиснең симез бите ялтырый иде. Озынча симез бит. Гадәттә без түгәрәк битләрне генә симез итеп күрергә күнеккәнбез. Шуңа микән, аның бу кыяфәте көләсене китерә. Бу минутта ул колакларын шомрайтып, нәрсәдәндер шикләнеп торган кыр куянына охшап калган иде. Ә бит бер ел элек, нәкъ шушындый ук караңгы кичтә, Хәмис ничек гайрәтләнеп йөргән иде. Шешәдәшләренә бер генә ым кага, тегеләр шундук Инсафны типкәләргә тотыналар. Дөрес, Инсаф та бер-икесен сугып екты егуын. Әмма ул каршындагы егет белән көрмәкләшкән арада, арттан килеп аны эләктереп алдылар... Нәрсә өчен диген бит әле. Клубта Фәйрүзә белән янәшә утырганы өчен. Янәсе, син минем юлыма аркылы төшәсең. Көнче күбәләк. Ә көнләшергә хакы бар идеме соң аның. Шуннан соң бит инде Инсаф белән Фәйрүзә якынаеп киттеләр. Егетнең хәлен белергә дә беренче булып Фәйрүзә килде. Ул кергәндә, бүлмәдә егетләр юк, битен-башын бәйләгән Инсаф китап укып утыра иде. Фәйрүзәне күрүгә, ул урыныннан кузгалды. — Әйдәгез, Фәйрүзә туташ, узыгыз, утырыгыз! Марля белән уралган Инсафка карагач, кыз исәнләшергә дә онытты. Кара син аларны! Нишләткәннәр бит егетне! — Инсаф абый, сез гафу итегез инде. Минем аркада... Инсаф елмайды. — Зыян юк. Күгәргән җирләр төзәлә ул. Фәйрүзә Инсаф тәкъдим иткән урынга барып утырды. — Шуны җиңә алмадыгызмыни соң, Инсаф абый? — Хәмис тырнак белән дә чиртмәде бит ул миңа. Читтән генә карап торды. Аның теге гыйбашлары черки күче кебек ябырылдылар. Фәйрүзәгә Инсафның зарланмавы ошады. Берәр вак җан булса, менә синең аркада мине нишләттеләр, дияр иде. Үпкәләр иде. Ә бу, Һади Такташныкы кебек як-якка сибелеп төшкән коңгырт чәчләрен сыпырып, елмаеп тик тора. Кызга элек тә аның кешелеклелеге, кискенрәк холыклы булса да, нечкә табигате ошый иде. Бер сәбәпсез бөҗәкләрне дә рәнҗетмәс, үсемлекләрне дә таптамас. — Инсаф абый, әйтегез әле, башкалар бәхәсләшкәндә нишләп сез генә читтә калдыгыз? Мине кулга төшерергә теләүчеләр арасында күренмәдегез? Инсаф үрелеп тумбочка өстеннән открытка алды. Китабының ачык битенә аны кыстырды да шапылдатып ябып куйды. — Җүләрләр! Алар мәхәббәтне бәхәскә корылган дип уйлыйлар, күрәсең. Аларның бәхәсе миңа олы кешеләрнең курчак уйнаганы кебек көлке тоелды, һәм, гомумән, карап-карап йөрим дә, андый кешеләр, бер яктан, бушбугаз булсалар, икенче яктан, кызганыч. — Ә сез нәкъ минем абыем кебек фикер йөртәсез икән... — Аның фикерләре сезгә ошыймы? — Әйе, мин аны шул тормыш ваклыкларыннан өстен фикер йөрткәне өчен яратам да инде. — Бүгеннән мин сезнең абыегызга охшарга тырышырмын инде алайса. Тик әлегә аның турында бернәрсә дә белмим. Кем ул? Кайда эшли? Һөнәр-кәсебе нинди? — Минемчә, бик әйбәт кеше. Телисезме, мин сезне бүген үк таныштырам. Миндә аның бер китабы бар. — О-о, абыегыз язучы икән алайса. — Юк, режиссер. Казахфильм студиясендә эшли. Шулай итеп алар, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә тартылдылар. Буш вакытларын бергәләп үткәрә торган булып киттеләр. Күп кенә мәсьәләләрдә карашларның уртаклыгы шулай якынайта иде аларны. Яхшылык белән дә, яманлык белән дә җиңә алмагач, Хәмис Фәйрүзәне бүтән борчымады. Инсафка да бәйләнмәде. (Чөнки аның "дуслары" җавапка тартылудан куркып, хезмәт кенәгәләрен дә алмыйча качып киткәннәр иде инде.) Күп йөрмәде — Инсафның якташы Кифая исемле кызга өйләнде дә куйды. Бер ел элек булган бу хәл онытыла башлаган, вакыт яңгырлары белән юылып бетә язган иде инде. Әмма руслар әйтмешли, Ходай Тәгалә черем иткәндә иблис ниләр кылмас. Җитмәсә, Инсаф китү белән, Хәмис декретка чыккан хатынын кунакка кайтарып җибәргән икән. Әллә соң?.. Әллә?.. Инсафның күңелендә мең төрле уй, миллион фараз. Диңгез дулкыннары сыман бихисап борчылу. Берсе бетүгә икенчесе... бишенчесе... Бер-бер артлы күңел ярына килеп бәреләләр дә бәреләләр. Очына чыга алырмы ул аның, юкмы? Чыкса, кайчан чыгар? Ни белән бетәр бу серле йомгак?.. * * * Икенче көнне Галляарал станциясе гадәттәгедән иртәрәк уянды. Башкаларны әйткән дә юк. Төне буе кызлар озатып, поездга чак өлгерә торган Касыйм да бүген иртүк торып чыккан. Бүтән чакта: "Скорый поездны үткәрми торып, сөйләшмибез дә!" — дип тискәреләнә торган диспетчерлар да бүген "тәрәзә"не нәкъ сораган вакытта бирделәр. Станция буендагы юлда вахта поезды тора. Ул менә-менә китәргә тиеш. Ә тимерьюлчылар әле һаман, юк эшләрен бар итеп, перрон буйлап йөренәләр (вагонда бөркү!), төркем -төркем булып баскан ир-атлар тәмәке пыскыталар, үзара сөйләшәләр. Бригадирлар борчыла: — Хәзер поезд китә! Егетләр, тизрәк утырыгыз! — дип, кешеләрне әйдәкләп йөриләр. Егетләр аларның әйткәнен илтифатсыз калдырмас өчен генә: "Ярар, ярар", — дип, бер урында таптанып алалар да, бригадирлар китү белән, өзелгән әңгәмәләрен дәвам итәләр. Инсаф та егетләр янында басып тора. Сөйләшсә дә, аның игътибары станция эргәсендә урнашкан торак вагоннар ягында. Ул түземсезлек белән Фәйрүзәнең килүен көтә иде. Ниһаять, юлда станциягә таба килүче кызлар төркеме күренде. Гәүдәсенә сыланып торган спецовка кигән Фәйрүзәне ул шундук таныды. Кызлар, көлешә-көлешә, нәрсә турындадыр сөйләшеп киләләр иде. — Әнә Акчурин агай! Аның чыгуы бөтенесен дә аңлата — китәргә вакыт дигән сүз. Станция ишегеннән колонна башлыгының фуражкасы күренү белән, егетләр бердәм җитдиләнеп китәләр. Йөгереп диярлек, вагон ишегенә ябырылалар. Иң алдан чыкса да, су титаны күтәргән килеш маневр ясаучы состав артыннан йөгереп йөри-йөри, иң ахырга кала торган Хәмдия дә, ниһаять, килеп өлгерә. Егетләр аны титаны-ние белән бергә тиз генә вагонга күтәреп алалар. Ул арада светофор да: — Хәмдиягез дә килде. Кузгалсагыз була инде, — дигән сыман яшел күзләрен ялтыратып, үзенең фатихасын бирә. Баш кондуктор барысы да тәртиптә икәненә тәмам ышангач кына, язгы таңдагы тургай шикелле, сыбызгысын "сайратып" җибәрә. Аның "сайравына" буйсынып, станция бинасы, буфетлар, складлар әкрен генә артка шуыша башлыйлар. Поезд кузгалып китүгә, Инсаф Фәйрүзәне эзләп тапты. — Әйдә, тамбурга чыгыйк әле, — диде ул, кызлар белән исәнләшкәннән соң, сөйгәненә мөрәҗәгать итеп. — Бергә-бер сөйләшергә өйрәнеп килгән бу егет, ә, — дип шаяртып алдылар кызлар. — Ә, бәлки, безнең Фәйрүзәне үзебезнең яннан җибәрәсебез килмәс. — Дөнья шулай өйрәтә, кызлар, дөнья! — диде Инсаф аларга каршы, аклангандай итеп. Һәм үзе эш кораллары өстенә чүмәшкән Фәйрүзәгә торырга булышты. Әмма, ни хикмәт, шушы берничә минутка сузылган әңгәмәдә кавышырга талпынган ике йөрәк арасындагы боз эремәде. Фәйрүзәнең кичәге мин-минлеге бетмәгән идеме, кайту турында сүз чыгуга, сөйләшү бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды: — Юк, юк! Кайтаммы соң, җүләр! Көчкә паспорт юнәтеп чыгып кит тә, тагын шунда кайтып башыңны тык, имеш! Юк, Инсаф, гомер буе сыер саварга минем башыма тай типмәгән! — Фәйрүзә акыллым! Үзең уйлап кара, монда да безне зиннәтле сарайлар салып көтеп тормыйлар ич. Унҗиде-унсигез яшьлек кызларның рельс сөйрәгәнен күреп минем дә йөрәгем әрни. Тимер юл эше сыер савуга караганда җиңел дисеңмени? Гамәлдән чыккан шушы вагоннарда кандаладан талатып яшәү рәхәтмени, синеңчә? Егетнең сүзләреннән соң да Фәйрүзә барыбер йомшармады. — Юк, Инсаф, сыер савудан куркып китмәдем мин авылдан. Кешегә мал асрарга да мөмкинлек калмады бит анда. Печән чапсаң, арбасы белән бергә ут төртеп яндыралар. Утынга барсаң, чанаңны тураклап ташлыйлар. Әйтерсең син каяндыр куылып килгән бер килмешәк. Уйласаң, андый җәберсетүләр Инсафның тормышында да буа буарлык. Әнә теге вакытта, ул мал куып Бөгелмәдән кайтуга, аларның чәчәктә утырган бәрәңге бакчасын сөрдерткән иде колхоз рәисе. Инәлеп йөргән әнисенә дә аның җавабы кыска булган: малаең авылдан чыгып китмәсен иде, янәсе. Ул гомердән бирле байтак сулар акты, җитәкчеләр алышынды. Һәрхәлдә, күңел барыбер яхшыга өметләнә. Ләкин Фәйрүзәнең һаман үз туксаны туксан: печән чабарга рөхсәт итмиләр... урманга кертмиләр... Инсаф тәрәзәгә күз салды. Ә алда кыя таулар тезмәсе. Ул якынайганнан-якыная, ә үзәнлек тарайганнан-тарая бара. Юл буенда тут агачлары үсеп утыра. Алардан арырак, тар гына тасма булып мамык басуы сузылган. Читтән караганда, әйтерсең аларга ап-ак кар яуган. Каплары ачылган мамыклар күктәге ак болытлар кебек кабарып торалар: аларны җыяр чак җиткән иде. Әйе, ни әйтсәң дә, үзбәкләр җир кадерен беләләр: су килерлек икән, ашъяулык кадәр җирне дә буш калдырмаска тырышалар — ни дә булса чәчеп, уңыш алу ягын карыйлар. Әнә, ниһаять, алда Аксак Тимер капкасы! Тап-тар тарлавык! Заманында, кая гына барсаң да, кәрван юллары шушы тарлавык аша үтә торган булган. Кайчандыр, ай хәтәр, һай куркыныч булгандыр бу урыннар! Әле хәзер дә, Ташкенттан Сәмәркандка барганда аны үтми чараң юк. Ике якта да менә алмаслык кыя таулар! Түбәндә, еракта-еракта тарлавык төпкелендә, шаулап тау елгасы ага. Ак яллы дулкыннар юлында очраган дәү-дәү ташларны чабыш атлары сыман бик җиңел генә сикереп үтәләр. Агымга каршы урыны-урыны белән кыя таудан уелып төшкән өй тәүмәле ташлар да очрап куя. Юлында очраган киртәләрне җимереп үтәргә гадәтләнгән гайрәтле дулкыннар, күбекләрен чәчә-чәчә, үзсүзләнеп аларга ташланалар. Әмма төпкә береккән тау токымына килеп бәрелгәч, терекөмеш тамчылары сыман, әллә кайларга кадәр чәчрәп китәләр дә, эшнең җитдилеген абайлап, кире бер-берсенә тартылалар. Тарлавыкның теге ягыннан елан кебек борыла-сарыла асфальт юл үтә. Бу як иңсәсендәге поезд юлы алай уйнакламый, үз дәрәҗәсен белгән ир-егетләр сыман, салмак-сабыр гына борылып капкага керә. Әнә шулай, Сак белән Сок сыман, ике яктан ике юл бара. Ә уртада — тарлавык! Киләчәктә күпер булырмы? Алда алар кавышырлармы? Сораулар, сораулар... Бу бетмәс-төкәнмәс сораулар... Бер як кыяның бер унбиш-егерме метрлар биеклегенә кара мәрмәр тактага гарәп хәрефләре белән догамы, риваятьме — нидер язып элгәннәр. Нәрсә язганнар? Ни өчен язганнар? Мактау сүзләреме анда яисә каргышмы? Белгән юк. Юл салучылар арасында ничаклы көч (ә, бәлки, хис тә) сарыф итеп язылган бу язманы укый белүче табылмады. Тирә-якта да аны танучы кеше юк, диләр. Кемгә дә булса мөрәҗәгать итү файдасыз. Ялвару — мәгънәсезлек! Нишләсәң дә кала. Әгәр кызыксынасың икән — өйрән, укы, таныш. Тарлавыкның икенче ягында — кыяның аскы өлешендә — караеп, иләмсез зур авызлы мәгарә күренә. Ерактан караганда, бу куышлык асфальт юлдан җилдергән машиналарны үзенә суырып алыр сыман тоела. Инсафның ул мәгарә янында басып торганы бар. Үзенә суырмаса да, аннан һәрвакыт салкын җил өрә. Бүген юл салучылар зур сынау алдында торалар: тарлавыкны — Аксак Тимер капкасын "алырга" һөҗүм ясаячаклар. Максатларына ирешә алырлармы? Белгән юк. Хәрәкәтләренә караганда, теләкләре зур күренә. Әнә бит бригадирларының әйткәнен дә көтеп тормадылар, килеп җитү белән сикерешеп төштеләр дә эшкә ябыштылар. Бер кран, артка чигенә-чигенә, иске юлны сүтә башлады. Аның куәтле ыргаклары өй түбәсенә менә торган баскычка охшаган юл рәшәткәсен — егерме бишәр метрлы рельсларны — шпалы-ние белән бергә өскә күтәрә дә үзенә "суырып" ала, өскә күтәрә дә үзенә "суырып" ала. Үзйөрешле кран аларны ничек туры килде, шулай ташламый (тимер юл тәртип ярата); махсус чаңгылар өстенә, пөхтәләп, бер рәткә өя. Өелгән звенолар саны алты-җидегә җиткәч, ул бер "пакет"ка әйләнә. Моторлы платформа аларны ( чылбырлар ярдәмендә роликлы "туганнарга" өләшеп чыга. "Туганнар" арасында кемнедер аралау, кыерсыту юк. Һәркемгә өлеш бертигез: платформа саен берәр пакет. Эш башында төянеп килгән платформалар буш кайтканда, буш килгәннәре әнә шулай йөк төяп кайталар. Инсаф карамагындагы кранның да алышасы килми — алдагысының үкчәсенә басып диярлек бара. Инсаф, уң кулын бер алга, бер янга сузып, югарыда утырган кранчы-операторга күрсәтмәләр бирә. Бетон шпаллы яңа звенолар, аның әмеренә буйсынып, бер-бер артлы кран угының аскы ягыннан шуып килеп чыгалар да юл өеменә төшеп түшәләләр. Читтән караганда, үзйөрешле краннар әйтерсең куышлы уйныйлар. Әле иске юл сүтүчесе алгарак китә, әле яңасын сала торганы "бастырып" килә. Бүген һәркемнең күңеле күтәренке. Үзәнлекне мотор гөрелтесе, боеру авазлары һәм кызларның җиз кыңгырау чыңлавына тиң тавышлары күмеп киткән иде. Инсаф Фәйрүзәне уйлап алды. Бу минутта алар да, мөгаен, шулай көлешә-көлешә, Инсафлар салып киткән юлны тәртипкә китерәләрдер — махсус төйгечләр ярдәмендә шпал кымшанмаслык хәлгә килгәнче ян-якларындагы вак ташны дыңгычлыйлардыр. Рәхимҗан кичәгенәк тә үзенең бетмәс-төкәнмәс сораулары белән Инсафның теңкәсенә тигән иде, бүген дә аның янында булып чыкты. Аңа, звеноны юл өеменең кыл уртасына утыртканнан соң, траверс-ыргакны ычкындыру вазифасы йөкләнгән иде. Рәхимҗанның җиткән егет булып күренәсе килә иде бугай, өстенә бер-ике үлчәмгә зуррак тимерьюлчылар формасы, башына мастерларныкы сыман кокардалы фуражка кигән иде. Үсмер егет ничаклы гына җитди булырга тырышмасын, кыбырсыклыгы кыланышында ярылып ята. Аның кем беләндер сөйләшәсе, уй-фикерләре белән уртаклашасы килә иде. — Инсаф абый, бетон шпалга күчкәч, ничаклы агачларның гомерен саклап калырга мөмкин булачак, әйеме? Күңеленә Фәйрүзә кереп утырган Инсаф, аңа җавап итеп, җиңелчә генә баш кагып куйды да чираттагы звеноны эләктерергә күрсәтмә бирде. Рәхимҗанның ничек булса да аны сөйләштерәсе, тимер-бетон шпаллар белән юл салу мәсьәләсендә фикерен беләсе килә иде. Мотор гөрелтесен җиңәргә тырышып, ул тагын Инсафка кычкырды: — Инсаф абый, Инсаф абый! Безгә кадәр әле беркемнең дә берьюлы бер чакрым юл салганы юк ди бит, әйеме? — Мактанырга ашыкма. Салгач әйтерсең. — Соң, әнә бит инде, әнә Әмир капкасына җитеп киләбез! Инсаф Аксак Тимер капкасына түгел, җирдә яткан звеноларга күз салды. Туфрак өеме борылган саен, звенолар да әкренләп кыяга таба елышырга һәм, алты йөз метрлы дуга ясаганнан соң, капканы үтеп алдагы үзәнлеккә чыгарга тиешләр иде. Ә алар нишләптер туфрак өеменнән читкә — сулга китәргә маташалар — упкынга каералар! "Ни өчен шулай бер якка тарта соң әле бу звенолар?" — дип уйга калды Инсаф. Ни сәбәпле? Бәлки, исәп-хисапларда хата киткәндер? Юк, алай булырга тиеш түгел. Чөнки ул аларны, Хәмискә генә ышанмыйча, үзе кат-кат тикшерде. Бәлки, монда — юл салган урында — борылышның юнәлеше дөрес билгеләнмәгәндер. Алай дияр идең, радиуска карап төзелгән тангенслар таблицасын ул яттан диярлек белә. Юлның кыл уртасын үзе үлчәп, үзе бәләкәй казыклар кактырды. Ә шулай да кайда киткән ул ялгышлык? Кемдә? Нәрсәдә? Исәпләүдәме? Бәлки әле бөтенесендә дә түгелдер? Бәлки әле берәр гамәлендә генәдер?.. Колонна башлыгы һәм мастер, үзара киңәшеп, тагын берничә звеноны салып карарга булдылар. Әгәр алары да шулай упкынга каерса, димәк, исәпләүләр дөрес түгел, яки рельсларны җыйганда нәрсәнедер бутаганнар иде. Эшләр болайга киткәч, агач шпалларны кузгатуда мәгънә юк иде. Акчурин агай, күзен чагылдырган кояш нурына кул аркасын "калкан" итеп, иске юлны сүтүчеләргә таба атлады. Яңасын салучы кранда звенолар беткән иде инде. Инсаф, моторлы платформаны алып, артка — әзерләре төялгән состав ягына юнәлде. Ул алдагы платформаның "борынына" барып баскан да, юлда кешеләр күренү белән, сигнал быргысын кычкыртып ала. Составның уртасына урнашкан үзйөрешле платформа карлыккан тавыш белән аның сигналын кабатлый. Нинди эш башкаруларына карамастан, кешеләр, бер карусыз аларның әмеренә буйсынып, читкә сөрлегеп калалар. Беренче булып аларга рельс ялгауларын ныгытучы кызлар юл бирде. Аннары — Исәнбаев егетләре... Күп булса, бер-ике минуттан электр подбойкаларын "иярләгән" кызлар янына да җитәрләр. Араларында Фәйрүзә!.. Фәйрүзә! Юк, юк! Юри күрмәмешкә сабышып үтәргә кирәк аны. Артык борын чөймәсен әле. Ул китүгә, егетләр белән кинога чапкан кыз аңа ник кирәк? Кичәге кыланышын гына искә төшерсәң дә (бүгенгесен дә әйтмә инде) үпкәң кабарырлык. Әйтерсең аның өчен ут йотып йөргән егет Инсаф түгел, чит-ят бер кеше. Инсаф тирә-якка күз салды. Үзәнлек күзгә күренеп тарая. Очлы кыялар боҗрасы келәшчә сыман һаман кысыла бара. Тарлавык тарайган җирдә, сигезле санының нечкә биле кебек, алар менә-менә кысылып бетәр төсле тоела. Әйтерсең алар иске юлны сүтүче кранның үтеп китүен генә көтеп торалар. Аксак Тимер капкасына җитәргә, чыннан да, күп калмаган иде. Моторлы платформа, яхшы ат сыман, талгын гына күкрәк кагып бара, бушлары да, барысы да тәртиптә икәненә куанып, әкрен генә такмаклыйлар: келдер-келдер, келдер-келдер... Инсаф юл читендәге тут агачын күзәтә башлады. Күр инде син аны! Яфракларына кадәр кисеп бетергәннәр. Ул бөтенләй гарип кешегә охшап калган, бичара. Ә шулай да бирешми: яфрак яра, киләсе елларга яңа ботак чыгара. Элегрәк, паровозлар утлы төтен бөркеп йөргән заманнарда да, шушында юл читендә үсеп утырган ул. Хәзерге тепловозларның ачы төтененә дә түзә, һаман үсә бирә. Безнең яктагы карама, элмә агачына тартым үзе. Яфраклары да элмәнекенә охшаган. Төсе-кыяфәте белән генә түгел, холкы-фигыле, чыдамлыгы-сабырлыгы белән дә юл салучыларга, Инсафның якташларына охшаган икән бу агач. Ефәк корты шуларны ашап көн күрә, ефәк җебе үрә. Инсафлар үтәсе юл өстендә кызлар төркеме түгел, "чәчәкләр бәйләме" күренде. Моңа, бер яктан, аларның төрле төстәге яулыклары сәбәпче булса, икенчедән, бергә укмашып эшләүләре иде. Чәчәк бәйләмен бизәү өчен махсус калдырган яфраклар сыман, араларында берничә генә ир-ат та күренә. Инсаф кулындагы "сур мөгезен" — быргысын кычкыртуга, "чәчәк бәйләме" чәчелде дә китте. Кызлар тиз генә эш коралларын читкә сөйрәделәр. Ир-атлар, ашыга-ашыга, кабель җыярга кереште. Моторлы платформа алар янына якынлашканда, нидер булды, Инсафның йөрәге катырак тибә башлады: тук-тук! Тук-тук!.. Менә ул кызлар янына ук җитте!.. Тигезләште!.. — ...ңме, Инсаф! Инсаф, үзе дә сизмәстән, тавыш килгән якка борылды. Анда, елмаеп, бер кулы белән электр подбойкасына, икенчесе белән биленә таянган Фәйрүзә басып тора иде. Егет ирексездән кызга таба бер адым атлады, икене! Инсаф платформа кырыена ук килеп җиткән иде инде. Ул тукталырга мәҗбүр булды. — Ә? Нәрсә? Фәйрүзә тагын нидер кычкырды. Инсаф аның сүзләрен бу юлы да ишетмәде. Фәйрүзә, аптырагач, һавага нидер язып, нәрсәдер аңлатырга да тырышып карады. Юк, Инсаф барыбер берни дә аңламады. Кызның ягымлы тавышын буферлар шыгырдавы, бикләгеч тимерләрнең чыңлавы һәм буш платформаларның колак тондыргыч шалтыравы күмеп китте. Фәйрүзәнең әйткән сүзләре Инсафка тоташ бер иңрәү авазы гына булып ирештеләр. Сәер! Ә үзе елмаеп тора югыйсә. Эх, бу Фәйрүзә! Башта исемне, аннан соң гына сүзен әйтсә ни була инде. Ачык һавада ялгызың барганда, колакта җил сызгырганын белергә тиеш ләбаса ул. Хәзер аның күңелендә бертуктаусыз Фәйрүзәнең сүзләре кабатлана иде: "...ңме, Инсаф! ...ңме, Инсаф!" Нәрсә әйтте икән аның Фәйрүзәсе? Килдеңме, Инсаф! (Кичә күрде ич!) Киендеңме, Инсаф! (Кеше шәрә йөримени?) Сөендеңме, Инсаф? (Ә нәрсәгә сөенергә?) Юк, юк! Болай гөманлап кына аны каян беләсең. Иң яхшысы — әгәр дөрес җыелган булсалар — тизрәк звеноларны салып бетерергә дә Фәйрүзә белән күрешергә. Әйе, тизрәк, тизрәк! Әзер звенолар төялгән составка килеп тоташкач, Инсаф тәгәрмәч астына кыстырылган башмакны алды да, пакетлар төялгән биш платформаны составтан ычкындыру өчен һава шлангысын япты. Җилем көпшәләрне өскә күтәреп, бер-берсеннән аерды. Йөгерә-йөгерә тормоз калыпларына килә торган һаваны чыгарып бетерде. Күнегелгән эш бик тиз эшләнде. Бикләгеч йозакны ычкындырасы да китәсе генә калган иде инде. Инсаф тимер тотканы оясыннан чыгарды. Бер талпынды, ике... тотка кымшанырга уйламады да. Тагын борып карады, тагын... Инсаф ничаклы гына көч белән тырышмасын, бикләгеч тимерләр бер-берсеннән аерылырга теләмәделәр. — Анда безне чакыралар! — диде Борһан борчылып. Сигналчы кызның чакыру авазын Инсаф та ишеткән иде ишетүен, дәшмәде генә. Тимер юлда бер бүген генә эшләми ләбаса. "Тәрәзә"нең һәр секунды кадерле икәнен ул болай да белә. Егет тормоз калыпларын кабат карап чыкты, шлангларны кабат тикшерде. Составның бер башыннан икенче башына йөгереп йөри торгач, ул шыбыр тиргә батты. Алай да нәтиҗә күренмәде. Үч иткәндәй, бикләгеч тимерләре һаман тискәреләнделәр. Ике-өч минут үттеме-юкмы, чакыру сигналы янә кабатланды. — Безне чакыралар! — диде Борһан, баягыдан да ныграк борчылып. — Нәрсә, озак кайнашасың анда? Инсаф аның сүзләрен тагын җавапсыз калдырды. Әйтерсең ул сүзләр аңа тамчы да кагылмыйлар иде. — Борһан абый, ломың бармы? — диде Инсаф, тыныч булырга тырышып. — Әнә шунда, лебедка янында булырга тиеш. Лом белән каера торгач, ниһаять, йозак шалтырап ачылды. Инсаф калган платформалар астына бая алып ыргыткан башмакны кыстырды да кузгалырга сигнал бирде. Борһан, шуны гына көтеп торгандай, составны җилтерәтеп алып китте. Инсаф шулай да арттагы платформага сикереп өлгерде. Үрмәләп звенолар өстенә үк менеп кунаклады. Ул анда гына калмады, барган уңайга бер платформадан икенчесенә сикерә-сикерә, Борһан янына ук килеп җитте. — Борһан абый! Әйдә, тизрәк, әйдә! Состав болай да ярыйсы ук кызу бара иде. Машинист тизлекне арттыруны кирәк тапмады. — Ашыкма! Ашыккан җитмәс, боерган җитәр, ди торган иде безнең мәрхүм бабай. — Менә бит ничек! Ә безнеке, изге эшкә ашыгу хәерле дия торган иде. Күрәсең, безнең бабайлар һәрвакыт бер сүздә булмаганнар икән, ә! Борһанның Инсафка ачуы килгән иде. Ул дәшмәде. Роликлы "туганнары" арасына кереп "кысылган" үзйөрешле платформа, читтән караганда, башкаларныкыннан әллә ни аерылмый диярлек. Бер як кырыйда кабина сымаграк идарә итү пульты бар да платформаның "корсак" өлешендә куәтле моторы бар. Ә өстенә, пакетларны үзе аша үткәрү өчен, шул ук роликлар беркетелгән. Хәзер ул үзенә күрә бер бәләкәй генә состав тәшкил иткән. Әзер звенолар төялгән платформалардан тыш, алда тагын берничә бушы да бар иде. Ә нигә буш баралар соң әле болар, дип уйлады Инсаф. Салынасы звеноларны кранга тарттырганда, барыбер шулар аша үткәрергә туры киләчәк бит. Әллә соң бу эшне хәзер үк башларгамы? Бик зур тәвәккәллек иде бу, әлбәттә. Җитмәсә, хәвефле һәм хәтәр эш. Инструкцияләр бертавыштан алай эшләргә ярамаганын кисәтеп торалар. Бер-бер хәл булса, таякның юан башы Инсафка төшәчәк. Чөнки монда ул баш: юл салучы состав тулысы белән аның карамагында. Әмма синең күз алдыңда бәхет елмаеп торганда, ул турыда кем уйлаган. Килгәннән бирле Инсаф аны гел сытык чырай белән күрде. Фәйрүзәнең елмаюы Инсафның күңелендәге бозны эретеп җибәргән иде. Хәзер аңа кызның килеш-килбәте, кигән киеме, торышы — барысы, барысы да ягымлы, якын булып күренде. Бу минутта аның Борһанга булган ачуы да язгы яңгырга эләккән җепшек кар сыман эреп юкка чыкты. — Якташ, әйдә тросларны бушат! Пакетларны тарттырабыз! — диде ул, мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып. Борһанның ачуы кайнап чыккан иде. — Барганда ярамый! — диде ул, Инсафка карамыйча гына. Аның сүз сөреше генә түгел, кыланышы ук Инсафның әйткәннәрен хупламавын күрсәтеп тора иде. Эх, бу картларны, дип елмайды Инсаф үзалдына. Артык сакчыл кыланалар, артык төгәллек яраталар. Барганда ярамый, янәсе. — Поездлар хәрәкәтен тоткарласак ярый, синеңчә, ә? Ничаклы вакыт әрәм китте. — Салган кадәрен салырбыз. Кая ашыгасың? Кая ашыгасың да, кая ашыгасың! Һаман бер балык башы. Сөйгәнем янына дип әйтә алмый ич инде ул. — Мең дигәннәр икән, меңгә җиткерергә кирәк бит инде, Борһан абзый. Бигрәк үзсүзле инде, анасының с-сакалы юк, малай, дип сүгенде Борһан да эченнән генә. Менә егерме ел инде тимер юлда. Үзләре эшләргә бүтән мастерлар алай атлыгып тормыйлар иде... Ә бу... Һич аңламассың! — Әйдә, тарттыр инде, алай бик кулың кычыткач... Инсаф, буферлар аша сикерә-сикерә, лебедкадан бушанган тросны сөйрәп алып китте. Аның элмәкле башын алдагы пакетның аскы звеносына эләктерде. Шуннан соң гына пакетны беркеткән чылбырларны ычкындырды. Юл буенда аларга сигналчы Әнисә бармак селкеп калды: барган уңайга пакетларны тарттырмыйлар! Нәрсә белә соң ул кызый, дип уйлады Инсаф. Аның өчен эш өч сәгатьтә бетсә ни дә, унөч сәгатькә сузылса ни. Аларның бар кайгылары: сыбызгылары бозылмасын да сызгырганнары тайпылышсыз үтәлсен. Аларга калса, тәҗел йомышка да кагыйдә буенча гына барырга кушарлар, валлаһи! Моторлы платформага җиткәч, пакетны туктатып, составның баш өлешенә терәкләр кую иде Инсафның исәбе. Ләкин ул аңа өлгерә алмады. Биш звенодан торган пакетны күзәтеп-озатып баручы Инсаф, арттан келдер-келдер килгән тавышка әйләнеп карагач, бер мәлгә өнсез калды. Аның артыннан тагын бер пакет шуышып килә иде. Нишләп? Ничек алай? Ул бер генә пакетны ычкындырган иде ләбаса. Хәзер ул боларны ачыклап тора алмады. Ике пакет арасы якынайганнан-якыная бара. Аз гына авыз ачып торса да, ул аны сытып узачак иде. Тагын да хәтәррәге: шуышкан пакет алдагысына көч белән килеп бәрелгәч, тарттырган трос бик җиңел генә ычкынып китәчәк һәм алдагы звенолар буш платформаларны үтеп, тәгәрмәч астына коелачак. Юл буылгач, вагон-платформалар шырпы кабы кебек мәтәлә-мәтәлә бик җиңел генә откос астына, ә аннан соң инде, бер-бер артлы тарлавык төбенә — упкынга очачаклар! Инсафның тәне эсселе-суыклы булып китте. Юк! Ничек тә туктатырга! Фәкать туктатырга!!! Аның йөгереп йөргәнен Борһан да абайлады. Идарә итү пультыннан чыкмаса да, эшнең хәтәрлеген ул да сизенде. (Инсаф тикмәгә генә болай чабулап йөрмәс!) Борһан инде үзенең "оя"сында утырып тормый, аяк өсте баскан иде. Үрелә-үрелә карый торгач, ул да хәлне аңлап алды. — Тросны кара! Тросны! Чуалмасын! — дип кычкырды ул Инсафка. Баскан килеш кенә үрелеп, җәһәт кенә лебедка тоткасын нульгә күчерде. Шуышкан пакетны туктату белән алар икесе дә шулчаклы мавыгып киттеләр ки, хәтта юл салучы кранга якынлашканнарын да абайламый калдылар. Инсаф күтәрелеп караганда, үзйөрешле кранга барып җитәргә чынлап та күп калмаган иде. Ул, кабаланып, бил каешына беркетелгән быргысына үрелде. Алда — илле-алтмыш метрлар ераклыкта — кранны күргәч, Борһанның да чәчләре үрә торды. Ул тиз генә тормозга тотынды. Ләкин соң иде инде. Машинист ничаклы гына аларны эшкә җикмәсен, алдагы платформа, арттагыларының этүенә чыдый алмый, чарасыз кранга килеп бәрелде. Бикләгеч йозак, буферлар, бер-берсенә көч белән барып төртелгәч, туптан аткан тавышлар чыгарып гөрселдәделәр. Үзйөрешле кран башта, бизгәк тоткан кешедәй, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды, аннары, бу җүләр көчкә буйсынып, алга ыргылды. Алда нибары бер звено — унике метр озынлыкта юл бар иде. Үзйөрешле кран шул беткәнче тәгәрәп барды-барды да гөрселдәп җиргә барып төште. Хут белән килгән шәпкә тәгәрмәчләр тагын берничә метр араны сөреп бардылар да, шпаллар астына җәелгән ком-таш катламын үтеп балчыкка сеңгәч, тукталдылар. Алгы күчәрнең тәгәрмәчләре җирдә, ә арттагылары рельс өстендә калды. Үзйөрешле кран сәҗдәгә киткән кеше кыяфәтен алды. Тавышка юл буенда үскән агач күләгәсендә эсседән качып утырган эшчеләр йөгерешеп чыктылар. Төрле яктан бер үк вакытта үпкәле дә, шелтәле дә сүзләр яңгыры яуды. — Их, меңгә җиткерәбез дигәндә генә... — Хараплар итте бит! Хараплар итте!.. — Менә, мактаулы кыз туйда... шушы була инде ул. — Һә, туй?! Туйның кәттәсе алда әле, Хәбибә апа. Инсаф пакетларның берсен туктатса да, икенчесен беркетергә өлгермәгән иде. Платформалар кранга килеп бәрелгәч, инерция белән ул тизлеген тагын да арттырды: бер платформаны үтеп, икенчесенә үрмәләде. Хәзер үк аны туктатмасаң, звенолар бер-бер артлы кран угының астына коелып, чүмәлә хасил итәчәк иде. Ул чагында тәүлеге белән поездлар йөрмәячәк дигән сүз. Дөрес, үзйөрешле кранның соңгы ролигына металл терәкләрдән тыш аркылы шпал салынган. Әмма алгы тәгәрмәче җиргә сеңгән кран авыш тора. Әгәр дә шуышкан пакет кранга барып җитсә, аны терәк тә, шпал да туктата алмаячак иде. Әйе, ул чагында... Үкенечле хәлләргә дучар булганчы, минуты-секунды белән чара күрергә кирәк иде. Инсаф, нишләргә белми гаҗизләнеп, як-ягына каранды. Кул астында гына бернинди дә тотанаклы әйбер күренмәде. Эзләнеп торса, өлгермәячәк иде. Ул тиз генә кранга йөгерде. Роликларга аркылы яткан агач шпалны гайрәт белән күтәреп алды да, күкрәге белән дошман амбразурасын капларга барган батыр сыман, эре-эре адымнар белән пакетка каршы юнәлде. Шуышкан пакет бу вакытта соңгы платформага җиткән, ул менә-менә кранга килеп керәчәк иде. Инсаф килгән шәпкә, чаңгысы-ние белән бергә, шуышучы пакет астына җилкәсендәге шпалын ыргытты, һәм соңгы секундта җиргә сикерде. Инерция белән шуып килүче звенолар, үзләренең юлына аркылы төшкән шпалга килеп төртелгәч, аны чәйнәп ташларга теләгәндәй ярсып чыелдадылар. Тик ничаклы гына усалланмасыннар, барыбер туктарга мәҗбүр булдылар. Икенче, тагын да җитдирәк авария булмый калды. Инсаф, маңгаендагы тирен сөртә-сөртә, кабат кран янына, эшчеләр җыелган җиргә йөгерде. Барса, исе-акылы китте — бәла өстенә бәла — Әкрәм әкә һушсыз килеш кан эчендә ята. Берничә кеше аны шул хәлендә оңгайга борып азапланалар иде. Аның аяк очында су кайнатучы Хәмдия елап тора. Яшь аралаш үзе һаман бер үк сүзләрне кабатлый: — Алты баласы калды бит, мәрхүмнең, алты баласы... — Нәрсә булган? Әйтерсең Инсафның соравын ишетмәделәр: җавап кайтаручы булмады. Рәхимҗан гына бер-ике авыз сүз белән хәлне аңлатып бирде. Башкалар тут агачы күләгәсендә утырганда, Әкрәм әкә берүзе юл буенда, кран күләгәсендә утырган булган икән. Платформалар кранга килеп төртелгәч, вагон күчәре аның арт чүмечен бәреп киткән булып чыкты. Инсаф, тезләнеп, Әкрәмнең йөрәк тибешен тыңлап карады. — Юк, үлмәгән. Исән! — диде ул күтәрелеп. Аны тиз генә больницага озаттылар. Кара янып Акчурин килеп җитте. Иске юлны сүтүчеләр янында йөрүе сәбәпле, ул мондагы хәлләрне күрмәгән иде. Беркемне дә тиргәмәде, башын селкеп торды-торды да ике генә сүз әйтте: — Ишкәнсез икән... ишәк чумарын... —Аннары карашын бригадир булып эшләүче таҗик егетенә юнәлтте: — Рузыбаев! Тиз генә "бака"*ны китерегез! Юл салу кайгылары бетте. Хәзер һәркем фәкать бер генә максат, бер теләк: рельслардан төшкән кранны тизрәк күтәрү теләге белән генә янды. Тузан туздырып, йөк машинасы килеп туктады. Алты егет, җәһәт кенә әрҗәгә менеп, "бака"ны җиргә ыргыттылар. — Шәрәф Хәсәнович! Сезне телефонга чакыралар! — диде тыны бетеп йөгереп килгән телефончы кыз. Колонна башлыгы дәшмәде, кул гына селтәде. Хәзер ул күтәрү эшенең дилбегәсен тулысы белән үз кулына алды. "Бака"ны төшкән тәгәрмәч белән рельс арасына кыстырып карадылар, сыймады. — Кискечне китерегез! — дип боерды Акчурин. Талипов аңа каршы төште. — Шәрәф Хәсәнович, "бака"ны әрәм итәбез бит! — Ә нишләргә соң? — Торгызу поезды чакыртыйк! — диде баш инженер. Андый поезд Галляарал станциясендә юк иде. Ул, гадәттә, зуррак поезд юллары кисешә торган станцияләрдә тора. Андый станция, ким дигәндә дә, моннан туксан чакрымнар ераклыкта. Диспетчер аша ул поездны китергәнче генә дә күпме вакыт үтәчәк иде. — Бер тимер кисәген жәлләп, ничә сәгать поездлар хәрәкәтен тоткарлыйкмы? Талипов дәшмәде. Мотоцикл бишегенә кислород баллонын һәм шланглар төяп, механик килеп җитте. Газ белән кисүче егетләрнең чәбәләнеп беткән шлангларны тәртипкә китерә алмый азапланганнарын күргәч, ул түзмәде, кителен салып ыргытты да үзе барып тотынды. — Поезд янында беркем дә калмасын! — диде Акчурин, "бака" үз урынына кереп утыргач. Аннары команда бирү өчен уң кулын югары күтәрде. Борһанның маңгаеннан тир ага иде. Ул аларны кул аркасы белән генә сыпырып алды да идарә пультына кереп утырды. Тиз генә ягулыкны арттыргач, тешләрен кыса-кыса, рычагларны боргалый, бер-бер артлы төрле төстәге төймәләргә баса башлады. Моторлы платформа да, хәлне "аңлап", җан-фәрманга тырыша иде: яман үкереп, кара төтен йөткерергә тотынды. Тик тәгәрмәчләр генә аның тырышлыгын аңларга теләмәделәр: бер урында әйләнеп тик тордылар. Рельслар кызып чыкты, кран кымшанырга уйламады да. Моторлы платформа белән генә тарттырып берни чыкмаслыгын күргән колонна башлыгы Инсафка дәште: — Фәйзуллин! Бар, сигналчыларга әйт, тепловозны монда җибәрсеннәр! Инсаф сигналчылар янына барып тормады, кешеләр төркеменнән аерылып бераз барды да сары әләмен баш өстендә болгарга тотынды. Берничә минуттан инде алар янына пакетлар төялгән платформалар якынлашып килә иде. Инсаф салынмый калган звеноларга моңсу гына карап алды. Аргы баштан тонык кына булып, составны этеп килүче тепловозның гөрелтесе ишетелде. Өмет тулы күзләр, могҗиза көткәндәй, якынлашып килүче тепловозга текәлделәр. Бу бәладән коткарса, ул гына коткара ала иде. Тепловоз килеп туктагач, кешеләрнең йөзе бер мәлгә яктырып киткәндәй булды. Аларның бу халәте Инсафка да күчте. Ул, мастер буларак, башкаларга йөкли ала торган эшләргә дә үзе барып тотынды: кранны составка үзе такты, һава шлангларын үзе тоташтырды. Кул астында эшләүчеләр ярты юлда туктала тордылар. Дүрт күз белән көткән локомотив та өметләнгән нәтиҗәне бирмәде. Тышкы корпусы яшелгә буялган тепловоз, бер-ике омтылуга, чирле кешедәй гыжлап торды-торды да сүнде. Мондый хәлне көтмәгән машинистлар үзләре дә аптырап калдылар: тыз-быз йөгерешергә тотындылар. Машина бүлегенә бер керделәр, бер чыктылар. Тимер ишек, агач башына асып куйган тукмак кебек, бертуктаусыз шап та шоп килеп торды. Алар беркавым шулай чабышып йөрделәр дә тынып калдылар. Кабина ишегеннән, кулына буялган майны чүпрәккә сөртә-сөртә, көрәшчеләр кебек таза гәүдәле машинист килеп чыкты. Ул баскыч буйлап түбәнгә, кешеләр янына төшүгә, өмет катыш сораулы күзләр аны дәррәү уратып алдылар. — Йә, сузма, Николай, әйт тизрәк! Эш нәрсәдә? — диде баш инженер, төксе генә. — Все, товарищи! Загорать будем! — диде машинист, һаман чүпрәгеннән аерыла алмыйча. Ул кулларын шулкадәр тырышып сөртә иде ки, әйтерсең бөтен гаеп тепловозда түгел, нәкъ әнә шул кулга буялган мазутта иде. Аннары ул мөһим эш майтарган кешедәй ашыга-ашыга туфрак өеменнән тарлавык ягына төште һәм ачу белән кулындагы чүпрәген упкынга томырды. Йомарланган чүпрәк тиз арада, чит-читләре җилдә теткәләнеп беткән кара каймалы флаг сыман җилфердәп, түбәнгә очты. Әллә артык көчәнүдән, әллә үз вакытында карамаганлыктан, двигательнең пешкәге янып чыккан иде. Тепловозның йөрәк клапаннары вазифасын үтәүче пешкәкне япан кырда рәтләү берничек тә мөмкин хәл түгел иде. Моңа кадәр үрләрне җырлап кына менгән тепловоз мескен хәлгә калган иде. Шул сәбәпле хәзер аның үзен депога сөйрәтеп бару кирәклеге алга килеп басты. Төркемдәгеләр телсез калдылар. Юл салучыларның йөзләре тагын сүрелде. Әйтерсең аларның өмете дә шул ыргытылган чүпрәк белән бергә упкынга очты. Баш инженер үзенең тәкъдименнән башка чара калмаганына тәмам инанган кыяфәттә баягы сүзләрен кабатлады: — Шәрәф Хәсәнович, интекмик, күтәрү краны чакыртыйк. — Станциядән өстәмә локомотив чакыртабыз! — диде колонна башлыгы, бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп. Составка тагылган тепловозны китертү өчен диспетчерның рөхсәте кирәк иде. Шәрәф Хәсәнович, кызу-кызу атлап, телефонга юнәлде. Миләрне кайнатырдай булып кыздырган кояштан котылу өчен, эшчеләр кабат агач күләгәсенә кереп сыендылар. Рәтләп сөйләшкән кеше дә юк. Барысының да борын салынган. Гомер-гомергә кызлар тирәсендә чуалган Касыймның да авазы ишетелми. Әйтерсең дөньяга котылгысыз афәт киләчәк дип хәбәр иткәннәр дә кешеләр шуңа шомланып утыралар иде. Хәбибә апа гына, дөньяда гаме булмагандай, бер төркем кыз-кыркынны авызына караткан: — ... Ул андагы сад-бакчалар! Ул андагы ковер-паласлар, мин сиңа әйтим!.. Әйтәсе сүзе бар идеме, әллә болай гынамы, Хәмдия, кызлар төркеменнән аерылып, Инсафка якынлашты. — Кияү балакайның хәлләре ничек? Инсаф ни әйтергә икән соң инде бу сазаган кызга дип уйланып торган арада, Хәбибә "ярдәмгә" килде. — Тишек! Һәм үзенең сүзеннән үзе куанып, ихахайлап көлеп җибәрде. Башкалар, "бу ни хәл бу, тора торгач, бер амин" дигәндәй сәерсенеп, аңа карадылар. Башына чегәннәрнеке сыман кара бизәкле яулык япкан бу хатынның көлүеннән куркып, кыя башындагы кара кош күккә күтәрелде. Чалт аяз көнне үзәнлек өстендә кара тәрегә охшаган күләгә әйләнергә тотынды. Хәбибәнең көлүе кыя тауларга барып бәрелде дә, кайтаваз булып, Инсафның йөрәгенә килеп кадалды. Әгәр андый сүзне ир-ат әйтсә, якасыннан алып, яңагына берне чалтыратыр идең, ичмаса. Кирәк-кирәкмәс сүзне икенче тапкыр сөйләп йөрмәскә акыл булыр иде. Авызы сөйләгәнне колагы ишетмәгән хатынга нәрсә әйтәсең инде. Бер җавапсыз калу да килешми иде. — Хәбибә апа, сез башкалар өчен дә шулай "борчыласызмы"? Әллә минем өчен генәме? Хәбибә Инсафның кинаясен аңламады, төркемнән чәчрәп чыкты да, тавышын түбәнәйтеп (ярый әле анысына акылы җитте!), чынлап сөйләшергә кереште: — Ул хәтле мин чибәр дигәч тә... Ә син кайгырма. Менә минем бик чая сеңлем бар авылда. Үзе чибәр, үзе уңган, һи, минем сеңел янында Фәйрүзә чүп кенә ул беләсең килсә. Күрсәң, шундук гашыйк буласың син аңа. Шул чибәр булганга күрә дә килгән-киткән гел минем сеңел тирәсендә чуала. Командировкага килгән шоферлар да машиналарына утыртып алып китеп карыйлар да бит. Юк, аның берсенә дә исе китми. Миңа ныклы ир-ат кирәк, ди. Кирәк икән, сугып ексын, кирәк икән, тартып торгызсын, ди. Бүген кич кереп чык әле син безгә. Кәртечкәсен күрсәтермен. Берочтан адресын да алып китәрсең шунда. — Ярар, Хәбибә апа, ул турыда сөйләшмик әле. Күрәсез ич, бүген нинди көн... Хәбибә, көтмәгәндә борынына көек исе килеп бәрелгән кеше сыман, йөзен чытты. — Әй-әй, эш бетми лә ул. Инсафның ачуы килә башлады. Нәрсә дип бөтенесе дә аның белән кызыксына соң әле? Ни өчен аның хәленә кергән булып кыланалар? Ичмаса, тизрәк... Ул үзе дә сизмәстән, нәрсәгәдер өметләнеп, килгән ягына әйләнеп карады. Юл өстендә локомотив һаман күренми. Әмма кешеләрен танырлык булмаса да, "чәчәк бәйләме" аларга таба якынайган: Фәйрүзәләр бригадасы авышкан шпалларны төзәтеп, иңкү калганнарын күтәртеп килә иде. Инсафлар звенолардан юл салып, боргычлап китсәләр дә, "соңгы сүзне" барыбер кызлар "әйтә". Алар эшләрен төгәлләми торып "тәрәзә"не ачмыйлар, поездларны үткәрмиләр. Кеше язмышы белән шаярырга ярамый, юл тигез булырга тиеш. Өстәмә локомотив килеп тоташкач, Акмурзин янә состав тирәсендә үзе генә калды. Аның кул хәрәкәтләренә буйсынган куәтле механизмнар тарта торгач, ниһаять, кран кымшанып куйды. Тепловоз, берничә секундка гына туктап, "хәл җыеп" алды да, ярсып алга омтылды. Бу юлы үзйөрешле кранның тәгәрмәчләре җир сөреп бардылар-бардылар да рельска атландырып куелган "бака" өстенә үрмәләделәр... рельска ук менеп утырдылар. "Тәрәзә" вакыты күптән беткән иде инде. Калган звеноларны салу турында беркем дә сүз кузгатмады. — Тизрәк өзек урынны тоташтырыгыз! Җәһәтрәк отвод ясагыз! — диде Шәрәф Хәсәнович. — Болай да тоткарландык. * * * Кранны күтәреп, юлны рәтләп бетергәнче, байтак вакыт үтте. "Тәрәзә"дән тыш та дүрт сәгать буе поездлар йөрмәде. Тимер юл тәртипләре буенча бер дә тәртәгә сыя торган хәл түгел иде бу. Оператив киңәшмә уздырырга, линиядә эшләүчеләр теле белән әйтсәк, "мунча чабындырырга" юл идарәсеннән берьюлы өч вәкил килде. Эш тагын да җитди төс алды. Вәкилләрнең өлкәне — Саркисов — үзенең чыгышында Инсафлар оешмасының ай саен диярлек алдынгы урынны алып килүен билгеләп үтте. Без менә шуңа күрә дә тимер-бетон шпаллар салуны нәкъ сездә башладык, диде ул. Колонна башлыгының бу юлда күрсәткән хезмәтләрен искә төшерде. Аның мактау сүзләре киңәшмәдә утыручыларга яман сүзләр белән сүккәннән ныграк тәэсир итте. Кара син аны, дип утырдылар кайбер шуграклары, әйтерсең бүләк бирергә әзерләнә. Мактау сүзләре белән башланган чыгыш, әкренләп икенче төс ала барды. Көтүче дә шулай итә бит. Чыбыркысын салмак кына хәрәкәтләндерә башлый да ахырдан гаепле мәхлукның сыртына шартлатып сыдыра. Саркисов та сүзенең ахырын көтүче кебек шартлатып төгәлләде: — Сез дәүләт алдында җинаять ясадыгыз! Халык дошманына әйләндегез! Сезне моның өчен хөкем алдына бастырырга кирәк! Менә кайда ул чебен очкан тавыш ишетелерлек тынлык. Ник кенә бер урындык шыгырдап куйсын да, ник кенә бер шылт иткән тавыш ишетелсен. Саркисов карашын Шәрәф Хәсәновичка төбәде: — Колонна башлыгы буларак, һәрнәрсәгә беренче чиратта монда сез җаваплы икәнен аңлыйсыздыр. Бу минутта Акмурзин агайның нерв җепләре соңгы чигенә җитеп тартылган иде, ул түзмәде: — Барысы өчен дә мин гаепле. Мине җавапка тартыгыз! — дип ычкындырды. Рельсларның борылышта ялгыш ятуларын күрә торып юл салуны туктатмаганы өчен, ул үзен гаепле саный иде. Саркисов ясалма елмайды. — Күрәм, сезнең яшен уздыргыч буласыгыз килә. Юк инде, хөрмәтлем, гафу итегез! Гаепле икән, һәркем үз җәзасын үзе алсын... Акмурзинны "талкып" туйганнан соң, ул Инсафка ябырылды: — Югары белемле иптәшнең кран аудару дәрәҗәсенә барып җитүе, беләсезме... аңлыйсызмы, ничек атала? — ул бер секундка гына тукталып алды да үзе үк исемен дә тапты. — Диверсия дип атала бу, белдегезме?! Сезнең аркада "скорый" соңарды, поездлар графиктан чыкты. — Бу минутта Саркисов кайсы ягы беләндер сигналчы кызны хәтерләтә иде. Ул дәвам итте: — Әгәр дә Сталин заманы булса, беләсеңме, моның өчен сине нишләтерләр иде, ә? Беләсеңме... Беләсеңме, беләсеңме... Беләбез бит инде яхшы түгеллеген. Үзебез дә аңлыйбыз, дип уңайсызланып утырды Инсаф. Нигә кирәк инде шулкадәр арттырырга! Ул үзен болай да энәләр өстендә кебек хис итә. Сталин заманы дип... Адәм баласы хатадан хали түгел, диләр. Уйласаң, ул заманда да ялгышлар булмагандыр дисеңме? Күрмәгән кеше түгел, нигә яшерергә? Ул заманда да артык бөгеп җибәрүләр булгалады инде, абзыкаем, булгалады. Кешеләрнең актык кәҗәсен алып чыгып китүче кансыз агентларны халык әле дә каһәрләп искә төшерә. Ул заемга язылу кампаниясе башланса, тагын... Кая инде ул, халык хуҗалыгын торгызырга кирәк бит, абыйлар-апалар, дип, тәмле тел белән аңлатып сөйләшүләр. Идарәгә чакырталар да "Менә син биш йөз сум түләргә тиеш! Ә син — сигез йөз! Давай кулыңны куй!" дип кенә җикерәләр иде. Чакырткан кешенең — аягына иске чабата, өстенә кырыкмаса кырык ямаулы сәләмә күлмәк-ыштан кигән агайның — ул сигез йөзне түләрлек хәле бармы-юкмы, кая инде ул турыда сорап торулар. "Түлисең!" һәм бетте-китте. Балаларыңны ашатмасаң ашатма, мәгәр түлә. Нишләсен мескен авыл агае, чабата сатып булса да түләргә мәҗбүр була торган иде. Әле аның юкәсен дә каравылчы күрмәгәндә алып кайтырга кирәк. Шуның өчен дә күп кеше китте авылдан. Юл салучыларның да байтагы шул хәлгә чыдый алмый чыгып киткән кешеләр. Саркисовтан соң башкалар сүз алды. Кемдер акланып маташты, кемдер бөтен гаепне Инсаф өстенә ябып калдыру ягын карады. Беркем сорамаса да, берзаман Төхфәт тә тырпаеп басты. — Иван Дмитриевич дөрес әйтә, иптәшләр! Бүгенгесе көндә җинаять ясалды. Инсаф өчен безгә оят. Әйе, күпмедер дәрәҗәдә без дә гаепле моңа. Чөнки иптәшне тиешенчә тәрбияли алмаганбыз. Белгәнебезчә, Инсаф — авылда туып, авылда үскән егет. Институт тәмамласа да, һаман авыллыгын ташламаган. Хәтерегездәдер, үткән ел гына Хәмис белән сугышып, канга батышып беткәннәр иде. Иптәшләр суды гына яклап алып калды егетне. Ә хәзер, китәсе булгач, кранны ватып, үч алып китәргә уйлаган ул. Специально безнең планны өзү исәбе белән. Бәхәсләшүчеләр ике төркемгә бүленде. — Булмас! Фәйзуллин андый корткычлык юлына басмас! — Тормышын куркыныч астына куеп, звенолар коелудан саклап калды. — Бу үзе батырлык! — Ә аңа берьюлы ике пакет ычкындырырга кем кушкан? — диде вәкилләрнең пеләш башлысы. — Тәти егет, беркем белән хисаплашу, киңәшү юк. Барган уңайга пакетлар тарттыра. Берне генә дә түгел, берьюлы икене! Башыңа тай типмәгәндер синең. Инсаф аягүрә басты. — Мин бер генә пакет тарттырдым. Ләкин ышаныгыз, мин аны бернинди явыз ният белән дә эшләмәдем. Саркисовның иреннәре мыскыллы чалшайды. — Нәрсә, икенчесе үзеннән-үзе ычкынган булып чыга инде, синеңчә, ә? — Бәлки, шулайдыр. Ә бәлки, базада ук яхшылап беркетмәгән булганнардыр аларны. — Утырыгыз. Ягез, Хәйруллин, сезне тыңлап карыйк. Юк, Хәмис корт чаккандай сикереп тормады. Ул әкрен генә тезләрен сыгылдырып урыныннан күтәрелде. Тимерьюлчылар формасын тәртипкә китерде. Җиңендәге сары сызык янына елышкан бердәнбер йолдызын — мастерлык билгесен — күрсеннәр дигән сыман, кулларын алга, корсагы тирәсенә күтәреп чалыштырды. Бүген Хәмиснең сары чәчләре тагын да саргаебрак киткән төсле күренә. Ул сарылык аның озынча йөзенә дә күчкән. Өстәвенә ул бүген кырынырга да өлгермәгән, күрәсең, чәчтән бигрәк, саргылт төкләр аның битенә шулай саргылт төс сипкәннәр иде. Сүзен башлаганчы, ул, җитди булырга тырышып, тамак кырып алды. Менә әйтсен әле ул дөреслекне, ярып салсын әле хакыйкатьне, дип уйлады Инсаф. Хәмиснең чыгышы күп нәрсәләргә ачыклык кертергә тиеш иде, аның фикеренчә. Чөнки ул пакетларны базада әзерләп, базада төяп җибәрәләр, беркетүен дә анда беркетәләр иде. Инде килеп, мең метр юл салу хакында тәкъдим керткән кеше дә бит әле Хәмис. Һәрхәлдә, бу хәлләргә ул битараф калырга тиеш түгел иде. — Менә монда иптәш Фәйзуллин тарафыннан, бәлки, пакетларны базада яхшылап беркетмәгәннәрдер кебегрәк фикер әйтелде. Күренеп тора, иптәш Фәйзуллин бөтен гаепне безнең коллективка — базада эшләүчеләр өстенә аудармакчы, — дип башлады ул сүзен, бигрәк тә коллектив сүзенә басым ясап. — Ләкин фактлар бөтенләй киресен сөйли бит, иптәшләр. Шушы сүзләрдән соң ул, бер мизгелгә генә икеләнеп калдымы — корбанын сагалап, мыштым гына утырган мәче кебек бераз тынып торды. Аннары, Инсафның күзенә туры карамаса да, гәүдәсен ул утырган якка борып дәвам итте: — Барган уңайга пакетлар тарттыруыгыз дөресме? Дөрес. Шулай булгач, аның икенчесен дә сездән башка кем ычкындырсын. — Хәмис гәүдәсен турайтты. — Шәрәф Хәсәнович, миңа бу очракта сезнең позициягез аңлашылмый, — диде ул, бу юлы берәүгә дә туры карамаска тырышып. — Гомумән, соңгы вакытта сез нишләптер кешеләргә карата таләпчәнлекне киметтегез. Менә хәзер дә кран аударган, ничә сәгать поездлар хәрәкәтен тоткарлаган кешене яклап чыгасыз. Бу — бер. Икенчедән, Төхфәт дөрес әйтте, иптәшләр, "берьюлы мең метр юл салу" турында мин күптән тәкъдим иткән идем инде. Шәрәф Хәсәнович кына нигәдер һаман кичектерә килде. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Хак сүз икән, Хәмис һаман шул ук Хәмис булып калган, дип уйлады Инсаф. Шушы кеше белән дуслашып йөрде бит әле, җитмәсә. Хәмиснең туктар исәбе юк иде бугай: — Сез мине дөрес аңлагыз, Иван Дмитриевич, — дип сүзен дәвам итте ул, вәкилләрнең өлкәненә мөрәҗәгать итеп. — Минем өчен иң мөһиме — эш. Эш дип кайтмый калган көннәрем аз булмады, ышанмасагыз, әнә хатынымнан сорарсыз... Киңәшмә ямьсез төс алды. Хатын-кызлар юк иде, хәтсез үк тәмсез сүзләр дә ычкынды. Кем белә, тагын ниләр булган булыр иде, билгесез. Шулчак моңарчы сүзгә катнашмыйча иягенә таянып уйланып утырган Сираев калкынды. Ул да базада Хәмис кул астында бригадир булып эшли иде. — Безнең әле моңа кадәр 800 метрдан артык юл салган булмады, — диде ул, халыкка карап. — Шулай бит, иптәшләр? Тапкан яңалык, дип тыңлады аның сүзләрен Инсаф. Син әйтмәсәң дә беләбез инде аны. Әллә Сираевны да Төхфәт кебек сөйләргә әзерләп куйган инде бу Хәмис. — Без шуңа күнеккәнбез, — дип дәвам итте Сираев. — Моңа кадәр әле беркемнең дә бу санны үтеп киткәне юк. Шулай бит, иптәшләр? Төрле яктан салкын гына: — Шулай инде, шулай, — диештеләр. — Җә, моның белән ни әйтмәкче буласың? — дигән тавышлар ишетелде. — Кыскарак сөйләсәгез иде, — диде баядан бирле сәгатенә карап кыбырсып утырган Саркисов. Чөнки, аның исәбенчә, монда мәсьәлә ачык, эш төгәлләнгән, карар чыгарасы гына калган иде. Сираевка мондый кисәтү ошамады, шуның өчен аның сүзе дә кыска булды. — Алайса, менә шул: барысы өчен дә мин гаепле. Мине җавапка тартыгыз, — диде дә лып итеп кире урынына утырды. Нинди генә четерекле хәлләрдә дә югалып калмый торган Саркисовның гаҗәпләнүе йөзенә үк чыкты. — Шәрәф Хәсәнович, нәрсә бу, ә? Мин бернәрсә дә аңламыйм. Ей-богу, башваткыч сезнең монда! Башта сез үзегез бөтен гаепне өстегезгә алмакчы идегез, тагын бер донкихот пәйда булды. Кран ауганда тыныч кына базада эшләп йөргән кеше үзен гаепле саный. Ә непосредственно кран аударган егет үзен гаепсез дип күрсәтә. Ей-богу, аңламыйм! Колонна башлыгы Саркисовка ни дә булса әйтеп өлгергәнче, Сираев тагын гәүдәсен турайтты: — Аның нәрсәсен аңламыйсың инде. Сигез йөз метрдан артык юл салган юк икән, пакетларны платформага беркетә торган арканнар, чылбырлар да сигез йөз метрга гына җитәрлек ләбаса. Кагыйдә буенча без ул пакетларның баш-башларын "х" хәрефенә охшатып, икешәр чылбыр белән беркетергә тиеш идек. Сираев бер мәлгә туктады, моңарчы битараф утырган кешеләр дә тагын ни әйтер микән бу дигән кыяфәттә шым калдылар. Дәшми утыруның чиксез түгеллеген беренче булып өлкән вәкил аңлады. — Ә сез бригадир буларак бу турыда ник элегрәк әйтмәдегез? — Ул үзен дә, башкаларны да кулга алган иде инде. — Дөрес, урынлы сорау. — Сираев Хәмискә карады, — Хәмис энем! Арканнар кыска, чылбырлар җитми. Складка машина җибәрергә кирәк, дип, мин сезгә ничә тапкыр әйттем әле? Мондый кискен сорауның тешле ягы үзенә килеп төртелүен Хәмис көтмәгән иде, борын астыннан гына мыгырдап алды. — Хәтерләмим. — Көнаралаш диярлек әйттем. Ә сез, хәтерлисезме, нәрсә дидегез? — Бу юлы Хәмис дәшмәде. — Ә сез, ярар, бүген булмады инде, иртәгә җибәрербез, дип суза килдегез. Көне килеп җиткәч, зинһар, баш катырып йөрмәгез әле шул тимер-томырларыгыз белән, бер юлга ничек тә рәтләгез, дидегез. Һәм без шулай эшләдек тә. Берничә пакетны берәр трос белән генә беркеттек. Кинәт тартылган очракта аларның өзелү ихтималы көн кебек ачык иде. Бүлмә эче төклетура оясына таяк тыккандагы кебек гөжләп алды. Менә ни өчен Хәмис тешетырнагы белән бөтен гаепне юл салучылар өстенә аударырга тырышкан икән. Сираевның сүзләреннән соң Хәмис ни әйтергә белмәде: бер агарынды, бер күгәренде. Тотып ашардай булып, күзенең агы белән кул астында эшләүче бригадирына карап алды. Һаман да үзенең өстенлеген югалтырга теләмәгән хәлдә, теш арасыннан сыгып, килешсез генә сүз дә ычкындырып ташлады. — Яхшатланасыңмы, картлач? Сираев Хәмис сыман ысылдамады, үзенең хаклыгына инанган кеше буларак, тыныч кына җавап кайтарды: — Син, энем, авызыңны үлчәп ач, ярыймы? Кырык дүрт яшькә җитеп, кеше чакканым булмады, кешегә тәлинкә тотканым булмады. Моннан соң да андый исәбем юк. Әйтмәм дә дигән идем инде. Егет булса, үзе әйтер дип уйлаган идем. Тик менә киңәшмәнең башыннан алып ахырына кадәр һаман бер балык башын чәйнисез: Фәйзуллинны тукмыйсыз да, Фәйзуллинны тукмыйсыз. Карап-карап тордым да, күрәләтә кешене батырырга юл куеп булмый бит инде. Адәм баласында гел генә этлек түгел, намус дигән нәрсә дә булырга тиештер ләбаса... Колонна башлыгы Хәмиснең йөзенә текәлде. — Сез бит миңа, арканнар алып кайттык, дидегез. Хәмис җавап бирмәде, башын түбән иде. — Димәк, ялган информация ясадыгыз, безне алдадыгыз. Ә складка барырга тиеш машина ул көнне кая йөрде? Иртән путевкасына мин үзем кул куеп чыгардым хәтта. — Суга баткандыр, — диде кемдер көлеп. — Батырырсың Җәүдәтне! — диде икенчесе. — Су анасы белән дус ич алар. Әз генә буш вакыты булдымы, кармагын күтәрә дә күл буена йөгерә... Аларның сүзенә Төхфәт кысылды: — Сез якшәмбе көнне әйтәсездер. Без ул көнне, чыннан да, балыкка бардык. Но кабатлап әйтәм, ул бит ял көне иде. Миңа ышанмасагыз, әнә Фәйрүзәдән сорагыз. Алар да бар иде анда. Инсаф сөйгәненең исемен ишеткәч сискәнеп үк куйды. Фәйрүзә?! Менә ничек! Әле шулай балык сөзеп тә йөргәннәр икән болар. Тегесе Хәмисне яклап тагын нидер әйтмәкче иде, Саркисов аны ярты сүздә бүлде: — Без сезне бер тапкыр тыңладык инде. Утырыгыз. Колонна башлыгының сүзе бетмәгән иде әле. Ул дәвам итте: — Монда аңлашылмаган тагын бер нәрсә килеп чыкты бит әле, иптәшләр! Ни өчен борылышта рельслар гел кирегә тарта? Кран аумаган очракта да без аларны салып бетерә алмаган булыр идек. Хәмис энем, нишләп алай икән ул, ә? Хәмис җавап урынына җилкәләрен генә җыерып куйды. — Ә шулай да? Хәмис "эх, егетләр, аңламасагыз да аңламассыз икән" дигән кыяфәттә бүлмәдә утырган кешеләрне сөзеп чыкты да колонна башлыгында туктап калды. — Шәрәф Хәсәнович, сез бит олы кеше. Бер атка ике камыт кидергәннәрен кайчан күргәнегез бар? Перегонда булган хәлләр өчен мин җаваплы түгел! — Юк инде, хөрмәтлем, юлга күктән төшкән звенолар салынмый. Саркисовның иреннәре тагын мыскыллы елмайды. Ул Сираевка таба борылды. — Иптәш Сираев, базада бу звеноларны кем җыйды? — Без. — Ә сезгә аларның сызымын кем бирде? Сираев Хәмис ягына карап алды. — Безнең мастер, — һәм ул түш кесәсеннән бөкләнеп беткән бер кәгазь чыгарды. — Менә ул. Өстәл артында утырганнар барысы берьюлы диярлек кәгазьгә иелделәр. Сызымнарны су кебек "эчә" торган пеләш баш бүген дә үзенә тугрылыклы булып калды. Өстәлдә яткан кәгазьгә күз йөртеп чыкканнан соң, салкын гына көлеп җибәрде. — Бик җиңел генә упкынны үтеп, асфальт юлга аркылы төшмәкче булган бит бу егет. Шулай да әйт әле, энем, син ул борылышны нинди радиус белән алдың? — Профильдә күрсәтелгәнчә алты йөз метрлы радиус белән. — Ә нинди ысул белән хисапладың? Хәмис, ярдәм сорагандай, күзләрен як-якка уйнатып алганнан соң гына җавап бирде: — Поликарпов ысулы белән... — Поликарпов ысулы белән? Бу юлы пеләш баш теләктәшлек эзләп, иптәшләренә күз йөртеп чыкты. — Хәтерем ялгышмаса, хәзер ул ысул институт программасыннан алынган шикелле. Болай булгач, Инсафка бары да аңлашылды. Димәк, ул бергә эшләгән хисапларны чыннан да югалткан иде. Ә бу ысулга ни чарадан бичара гына тотынган. Өстәвенә уң кулы белән сулны бутаган. Һәм... — Менә карагыз, — дип дәвам итте пеләш, алдында яткан кәгазьне иптәшләренә табарак шуыштырып, — юл уңга борылганда, уң як рельслар да звено саен берничә миллиметрга кыскарырга тиеш. Ә монда киресенчә килеп чыккан. Уңга борыласы урынга, сулга киткәннәр... — Сулга? Ничек алай? Монда бит баш инженерның да кулы бар. Расчетларның почмагына кыйгачлап виза салынган. Болай да бәләкәй гәүдәле Талипов утырган урынында сеңеп калгандай булды. Саркисовның гөбедән чыккандай юан тавышы аны да аямады. — Иптәш Талипов, сез моңа ни диярсез? Баш инженер акланган тон белән аңлатырга кереште: — Хәмис Борисович башта хисапларны эшләми сузып йөртте. Бер көн сорыйм — юк, ике көн сорыйм — юк. Өченче көнне мине юл идарәсенә киңәшмәгә чакырттылар. Хәмис Борисович аларны миңа поездга утырыр алдыннан гына күрсәтте. Ул арада гына мин ничек өлгерим? Яхшылап хисапладым, барысы да дөрес, дигәч, тикшереп тормаган идем шул. Звеноларны бит әле җыярга да кирәк. Үзегез беләсез, ул бер көн эчендә генә эшләнә торган эш түгел. Сираевның чыгышы күп нәрсәләргә ачыклык кертте. Шулай да кәнфитләнеп тормадылар. Шәрәф Хәсәновичка каты шелтә белдерделәр. Инсафны мастерлыктан бригадирлыкка төшерделәр. Борһанның разрядын кистеләр. Ә Хәмискә... Хәер, байтак кешегә эләкте ул көнне... * * * Ничаклы сагалап йөрсә дә, Фәйрүзә Инсафны киңәшмәдән соң гына очрата алды. Егетнең башы иелгән иде. Иңнәренә кайгы төшсә, аның һәрвакыт шулай — башы түбән иелә. Дөньясын күрмәскә тырыша идеме яки кылган эшләре өчен кешеләрдән ояла идеме, һәрхәлдә, ялгызы гына калырга омтыла иде ул андый минутларда. Кичәге очрашулар әллә ничек төксерәк килеп чыкты шул, дип борчылды Фәйрүзә. Үзе дә инде, кеше сүзенә карап... ...Кичке чәйне эчкәч, Фәйрүзә дәртләнеп клубка чыгарга әзерләнә башлады. Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торган кызлар сүз арасында гына әйтә куйдылар. — Кая барырга җыена бу кызый? — Клубка! — Зарыктыр син аны, зарыктыр, — дигән булдылар иптәш кызлары. — Көтеп алган ризык тәмлерәк була ул, — диде, күрше вагонда торса да, алардан чыкмый ятучы Хәмдия мут елмаеп. — Китегезсәнә лә! Әллә нәрсәләр сөйлисез сез, кызлар! — диде Фәйрүзә, көзге алдында чәчләрен төзәткәләп. — Без бит инде вәгъдәләшкән. Без бергә буласы кешеләр. — Булачак кәләшенә ай буе хат язмаган нинди егет ул, — дип, Земфира да кызлар ягыннан сукалады. — Икенче тапкыр алай кыланмаска акыл булыр ул аңа. — Кызлар! Теге "Әниең авырый, кайт!" дигән телеграмманы да Инсафка ниндидер Клара исемле кыз суккан ди түгелме соң? — Шулай ди шул. Ә үзләре загс юлын таптаганнар, ди. — Фельдшер кыз булган ул. Район үзәгенә больницага Инсафның әнисен алып барганнар. — Сиңа шулай дияр инде ул. — И, бу яшьләрнең беркатлылыгы, — диде Хәмдия, һаман утка ялкын өстәп. — Аның кочагы кайнаррак иде дип сөйләмәс бит инде ул сиңа. Бергә торган кызларның сүзенә ничек колак салмыйсың инде. Бигрәк тә Земфираның сүзләреннән соң Фәйрүзә икеләнә калды. Бәлки, алар дөрес әйтәләрдер. Хат язмавы дөрес ич. Ә нигә бер кәлимә сүз дә язмады соң әле ул ай буена? Әнә шулай кичә кич клубка чыкмауның да, Инсаф килгәч, "авырган" булып кылануларның да, кызлар "киңәше" белән килеп чыкканын Инсаф белсә икән. Әйе, әйтәсе юк, бер дә күңелле булмады бу. Алдырыр көн яздырыр, ди. Кибәк баш! Инсафның әнисе турында да сорый белмәде. Бигрәк төксе килеп чыкты бу очрашу. Инсаф шуңа хафаланып хаталандымы икән соң әллә? Алай булса, гел минем аркада. Теге вакытта да... Фәйрүзә Инсафның моторлы платформа белән пакетлар ташып йөрүен күрмәде түгел, күрде. Үзе сүз катмагач, башлап эндәшергә генә ничектер кыймады. Ике дә үтте Инсаф, өч тә үтте, ник кенә бер борылып карасын. Платформа өстенә серәеп баскан да бара да бара. Ә бит шунда аңа күз кысып, елмаеп китсә дә ни була инде. Яки бер-ике авыз шаян сүз кычкырып үтсә, җирнең чите кителәме? Фәйрүзәнең аны күз карашы белән иркәләп озатуын сизми микәнни соң ул? Адәм баласында эчке сиземләү бар дигән булалар югыйсә. Әгәр булса, һичшиксез, ул аның йөрәгендә әнә теге иң биек кыя башындагы боз тауларын эретерлек җылылык (нәрсә ул җылылык), ут-ялкын барын белер иде. Фәйрүзәнең ул ялкынны көчкә-көчкә генә тыеп торуын сизәр иде. Инсафларның соңгы үтүендә (Фәйрүзә тыеп кала алмады) ул ялкынның бер чаткысы тышка бәреп чыкты. — Эш онытылмаганмы, Инсаф? Нәрсә турындадыр уйланып бара идеме, Инсафның кыяфәте нигәдер кырыс иде. Фәйрүзә дәшкәч, ул бер мизгелгә генә яшен уты сыман яктырып киткәндәй булды. Кискен хәрәкәтләр ясап, аңа таба омтылды. Хәтта кычкырды да! Моторлы платформа гына бөтен эшен бозды да куйды. Көченә масайган кылтык егетләр сыман выжылдап үтте дә китте. Тизлеген әз генә дә әкренәйтергә уйламады. Аның артына тагылган бушлары да, ялагайланып, шалтыр-шолтыр үттеләр дә киттеләр. Шул тавышта нәрсә аңларга мөмкин соң? Кире әйләнеп кайтканда инде Инсаф баш-аягы белән эшкә чумган иде. Ул корыч аркан сөйрәп барган уңайга платформалар аша сикергәндә, Фәйрүзәнең дә йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып типте (егылмаса гына ярар иде!)... Йа Раббым, кояшым! Язмышка мең шөкер! Әнә аның бөркете килә. Исән-сау! Берни дә булмаган, имгәнмәгән дә, җәрәхәтләнмәгән дә! Фәйрүзә күбәләктәй очып аның каршына басты. — Инсаф! Йә, ни булды? Кыздырдылармы? Егет мыскыллы елмайды. Хәмискә әйтәсе сүзләр дә, Фәйрүзәгә әйтәсе үпкә-шелтәләр дә бергә буталдылар. — Дуслар, имеш... Булачак тормыш иптәше, имеш... Берсе, көтмәгәндә, арттан килеп күсәк белән тондыра. Икенчесе син килүгә сюрприз әзерләп тора. Сүз берләшкәннәр диярсең. — Инсафның чырае тагын да кырысланды. — Бәлки, чыннан да... кеше белми сөйләми торгандыр әле... Бервакытта да утсыз төтен чыкмый ул... — Син нәрсә турында, Инсаф? — Иртәгә загска барасы кыз икенче егет белән балыкка бара. Шәп бит, ә! "Ә-ә, менә нәрсә турында икән". Фәйрүзәнең уч төпләре тирләп чыкты. Ничек бергә барсыннар инде. Фәйрүзәләр күл буенда кызынып ятканда, Хәмисләр әллә каян килеп чыктылар да, җәтмә белән балык сөзеп йөрделәр. Шуны бергәләп балыкка бару дисәң, аның кызларга ияреп кинодан кайтуын әллә нәрсәләр дип күпертергә мөмкин ич. — Ялган! — Яшь килендәй тагылып йөргәч, ялган булыр шул, әйе. Әле, җитмәсә, керен юа. Алай бик кер юасың килгән икән инде, әнә Лиза апага ярдәм итәргә иде. Авариягә эләгеп бер кулын имгәткән кешегә. Шул көнне бит инде Төхфәт: — Кызлар! Безнең күлмәкләрне чайкап бирегез әле, — дип үтенгәч, Фәйрүзә дә кызларга ярдәмләшкән иде. Шунда (кирәк бит!) аңа Хәмиснең күлмәге туры килде. Аның болай булырын кем белгән бит. Тотынасы калмаган икән. Инсаф ачудан шартлар дәрәҗәгә җиткән иде. Фәйрүзә дәшмәгәч, ул ирексездән ыңгырашып куйды. Болай булгач... болай булгач... булган икән монда хәлләр, шөбһәсез, булган икән, дип уйлады ул. Юкка гына кеше кер юып йөримени! Ә мин, тинтәк, Хәбибә апага рәнҗеп йөрим тагын. Әкият сөйләмә! Минем Фәйрүзәм андый түгел ул дигән булам. Их, мин, мүкләк сыер! Авыз ерып, "Килгәч, Фәйрүзәңне күрдеңме соң?" дигән була бит әле аның тегесе дә. Инсаф нәфрәт тулы күзләрен кызга текәде: — Их, Фәйрүзә!.. Фәйрүзә!.. Мин синнән моны көтмәгән идем! Минем йөрәгемә төзәлмәс җәрәхәт ясадың син, Фәйрүзә! Саранлыкны, усаллыкны, хәтта шапшаклыкны гафу итәргә була. Әмма хыянәтне — беркайчан да! Фәйрүзә каккан казык кебек катты да калды. Утсыз төтен чыкмый, утсыз төтен чыкмый... Хыянәтне беркайчан да! Инсафның сүзләре аның бәгырен телгәләде. Ул ни әйтергә дә белмәде. Кинәт кенә аңгыраланып, чукракланып калгандай булды. Хәзер аның фикерләү сәләтен Инсаф тарафыннан әйтелгән шушы өч-дүрт сүз буып алды. Инсаф кайтарып бер авыз сүз дә әйтмәде, тиз-тиз атлап китеп барды. — Инсаф!!! Юк, туктау түгел, әйләнеп тә карамады. Әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә. Бу минутта Фәйрүзәнең күңеленнән аптырау, үпкәләү, рәнҗү... тагын әллә нинди уйлар ташкыны үтте. Нәрсә бу? Мине мыскыл итүеме? Шаяртуымы? Юк, шаяру мондый булмый! Бу бит яла ягу! Бу бит миннән көлү! Минем керсез хисләремне аяк астына — пычракка салып таптау! Җитмәсә, нахакка!.. Икенче көнне Фәйрүзә эштә күренмәде. Кая киткән? Нишләп йөри? Беркем белмәде. Бергә торучы кызлар да: — Кичтән барыбыз бергә йокларга яттык. Иртән торуга урынында юк иде, — диделәр. Халык арасында: — Фәйрүзә качкан икән! — дигән төрле имеш-мимешләр таралды. — Фәйрүзәне урлаганнар икән! — диделәр соңыннан. Һәркем үзенчә фикер йөртте. — Милициягә хәбәр итәргә кирәк! — диделәр кайберләре. — Якын-тирәдәге кышлактан эзләргә кирәк! — диделәр икенчеләре. — Теге үзбәк егетләренең эше түгелме икән? Фәйрүзәгә бик күз атып йөргәннәр иде... Әллә соң? Инсафның күз алдына "табып бирсәңче!..", "таныштырсаңчы!" дип йөрүче үзбәк егетләре килеп басты. Шулай ук булыр микәнни? Ай-һай ла, булмас! Ярый, теге Ура-түбә якларындагы ерак кышлакта очраган әбине кайчандыр сатканнар инде. Хәзерге заманда мондый хәлнең булуы?! Юк, булмас! Өч кыз бергә ятып йокласыннар да. Ул кызларның берсе сизмәсә, берсе сизәр иде. Алай дисәң, хатын-кызга күп кирәкмени! Бәйләгәннәрдер дә салганнардыр. Эһ тә итә алмый калгандыр. Беләсе иде, кайларда микән хәзер аның сөеклесе? Нинди хәлләргә дучар булды икән, мескенем?.. Аксак Тимер капкасындагы язу кебек, синең язмышың да мәңге шулай сер булып калыр микәнни?.. Адәм баласына бер килсә, килә бит ул, шайтан! Килә генә түгел, өелә. Нинди уңмаган юлга чыкты соң әле ул? Кайсы аркылы сыйрагы аның юлын кисеп чыкты? Авылда әнисе авырып калды, монда бөтенесе буталып беткән. Фәйрүзәнең яратуы шуның төсле генә булды микән соң әллә? Эх, җан атып йөргән кешең синең йөрәгеңә шундый җәрәхәт ясасын әле. Әйе, кеше күңеле кара урман. Анда ни барын каян белеп бетерәсең. Алда ни буласын ничек чамалыйсың. Производстводагы аварияне өстәмә чыгымнар сарыф итеп булса да төзәтергә була, ә кеше күңелендәге яраны ничек тиз генә төзәтәсең? Гомердә бер тапкыр ялгышып та, үлгәнче үкенеп йөрүчеләр азмыни? Ул әнисен исенә төшерде. Ничек икән аның хәле? Ашый ала микән? Ташлап китте дип, миңа рәнҗеп ятмый микән ул анда? Күчтәнәчкә татлы йөзем, сусыл шәфталу, кипкән өрекләр алып кайткан иде Инсаф. Әнисе улының күчтәнәчләрен рәтләп ашый да алмады, күрше-күләнгә, бала-чагага өләшеп бетерде. Инсаф: — И әни, үзеңә бөтенләй калдырмадың түгелме соң? Җылы як җимешләре кешегә бик файдалы ич алар! — дигәч: — Күрше тавыгы күршегә каз булып күренә ул, улым. Фельдшер кыз, менә, әби, чит ил дарулары дип, миңа әллә кайлардан юллап, әллә нинди кыйбатлы дарулар алып кайтып биргән ие. Рәхмәт инде аңа, кул-аягы сызлаусыз булсын. Тик берсенең-бер файдасын тапмадым. Андыз тамырының суы сулышларны киңәйтеп җибәрә, ичмаса, — дип җавап биргән иде. Кабат очрашканда, шул үзенең мактаулы тамыр-томырларының файдасы тиеп, сәламәтләнеп каршы алса, һай, ничек шәп булыр иде кана. Тик, белмим шул... Белмим... Җитмешкә якынлашкан ананың хәле, чыннан да, шәптән түгел иде. Башка еллардагыга караганда йончыганрак булуын Инсаф әнисен күргәч тә аңлады. Ул кайтып кергәндә, әнисе ишегалдында, коштабак күтәреп, кош-корт ашатып йөри иде. Кулына чемодан тотып капкадан кергән кешене ныклап танымаса да, ана кеше йөрәге белән улы икәнен сизде (ике көн элек кенә юл төше күргән иде). Чемодан күтәргән кешенең растан да үз улы икәнен таныгач, аның кулындагы коштабагы төшеп чирәмгә тәгәрәп китте. Ишегалдын тутырып йөргән ап-ак казлар каңгылдаша-каңгылдаша җирдәге җимне җыярга керештеләр. Аларның шулай каңгылдашулары рәхмәт сүзе булып ишетелә иде карчык кешегә. Ул алар белән көн саен юана, бигрәк тә улыннан хат-хәбәр алган көнне серләшеп туймый торган иде. Тегеләре дә, аның сүзен аңлаган сыман, ни дә булса әйтүенә бердәм каңгылдашып җавап бирә торганнар иде. Тик, бүген ул аларның каңгылдашуына да, җирдә яткан коштабагына да игътибар итмәде. Улы кайткан ич, улы! Аның бердәнбере! Күр инде син аның гәүдәсен! Көрәшче Тимергали кадәр булган ич. И-и, үссә дә үсәр икән агай! (Ул үзенең картаюы аркасында кечерәеп калуын гел уйламады.) Кемнәргә охшап бу кадәр гәүдәле икән соң аның улы? Әтисе дә какча гәүдәле кеше иде, мәрхүмкәй. И-и, рәхмәт яугыры. Менә бит. Исән булгач, балакаен күрер көннәре дә бар икән бит әле... Инсаф чемоданын баскыч төбенә куйды да әнисенә таба атлады. — Исәнме, әни! Әле һаман, өнемме бу, төшемме дигәндәй, нишләргә белми гаҗиз калган әнисен кочаклап алды, күкрәгенә кысты. Ана да үзенең бердәнберен кочмакчы булып улына сарылды. Тик аның кан тамырлары беленеп торган куллары Инсафның иңсәсенә тотынган килеш калдылар. Җыерчыклы кулларның газиз баласын күкрәгенә кысарлык хәле калмаган иде. Шулай булса да, чиксез бәхетле иде ана бу минутларда. Ул улының йөзенә текәлде. Менә бит. Исән булгач, балакаен күрер көннәре дә бар икән бит әле. Ана күңеленнән шулай уйлады, шулай дип әйтергә теләде. Тик, күзгә килеп бөялгән яшь бөртекләре, бәләкәй генә булсалар да, барысын да бергә: шатлыкны да, әле ике-өч көнсез әйтергә ярамаган үпкә, шелтә сүзләрен дә бергә бутадылар. — И-и улыкаем, никләргә кайттың син монда? Бөтенләй кайтмаска иде. Инсаф ни әйтергә белми, бер мәлгә өнсез калды: акылына зәгыйфьлек килмәгәндер ич әнинең? — Менә сине күрергә, — диде ул, ниһаять, — теләсәң, Ташкентка алып китәрмен. Ялгызың җитәрлек интектең бит инде. Үз акылында иде аның әнисе. — Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә, — диде ул, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп. — Күргән-белгән җирем түгел, бара алмам мин анда. Карт сөякне әллә кая, күз күрмәгән якларга сөйрәп йөрмәм инде. Олыгайгач кына нәсел-ыруны ташлап кая китәсең... Әйе шул, уку дигән булып, бәлки, Инсафка да әнисен ташлап китәргә кирәкмәгәндер... Бер уйласаң, нишләп йөри соң әле ул анда адашкан торнадай. Җыеп бетерә алмаслык җиләкле аланнарын ташлап. Яшел шәльяулык бөркәнгән каен кызларын, туганыдай якын күреп сиңа лепер-лепер йөрәк серләрен сөйләүче усак егетләрен ялгыз калдырып. Институт бетергәч, өч ел эшләдеме? Эшләде. Хәзер аңа кем сүз әйтә ала? Иртәгесен Инсаф көтүлекләрне, туплау урыннарын әйләнеп кайтты. Хыялый кешедәй, туган авылының курпыланган хәтфә болыннары, карга оялы өянкеләре белән исәнләшеп йөрде. — И-һә-һәй! Исәнмесез, минем агачларым! Исәнмесез, усал кычытканнар! Әй, сез, зифа юкә агачлары! Теге авыр еллар өчен, зинһар, миңа рәнҗемәгез! Сезнең юкәгез булмаса, минем бит бөтенләй яланаяк йөрүем ихтимал иде. Исәнмесез, Иске йорт чишмәләре! Җимеш илендә яшәсәм дә, һәркөн иртән сезнең суыгызга сусап уяна идем бит мин... Урман эчендәге чытырманлыклар аңа тагын да куерганрак, серлерәк, болын чәчәкләре тагын да матурланганрак сыман күренде. Ел фасылы инде көзгә авышса да, яфраклар берән-сәрән генә саргая башлаганнар. Урман әле һаман үзенең күркәмлеген югалтмаган. Сары яфраклар аны сагыш төсенә манмаганнар, киресенчә, төсләрне һәм төрлелекне генә арттырганнар иде. Ә җитмеш төрле чиргә шифа булырлык салкынча һавасы үзе ни тора! Егет туган як табигатенә хозурланып атлый бирде. Аяк астына эләккән коры-сары чырт-чырт килеп кала. Әйтерсең сихри урман кызы, очрашуга куангандай, үзенең нәфис кулларын чәбәкли иде. Юк, көзге урман Инсафны ят итмәде. Аның сизелер-сизелмәс тамак кыруына да шундук игътибар белән җавап биреп барды. Димәк, ул аны онытмаган. Болай булгач, туган як көзләрен күрү өчен генә дә яшәргә ярый бу дөньяда! Әнә бит шуны аңлапмы, йортын-илен сатып, егермешәр ел чит-ят җирләрдә йөргән байтак авылдашлар туган якка кайтып төпләнгәннәр. Әкмәлетдин абзый да кайта-китә йөргән дә, шахта белән исәп-хисапны өзеп, бөтенләйгә кайтып урнашкан. Тормыш юлдашы Нина апаны да авыл, күрше-тирә үз иткән: "Наилә апа!", "Наилә килен!" — дип өзелеп торалар. Наилә апа үзе дә, өрлектәй татар егетен авызлыклап, аның әти-әнисенә "әти! әни!" дип эндәшерлек тә татарча белмәгән һәм белергә, өйрәнергә дә теләмәгән кайбер тар күңелле никтудылар кебек, безнең телне түбәнсетмәгән: теттереп татарча сөйләшә. Ә Гыйлем абзый малайлары... Ә Вәлитнекеләр... барысын да туган як тартып кайтарган. Хатыннарына да дөньяның кендеге Яңа Сәет авылының капка баганасы төбендә икәнен аңлатканнар егетләр. Солдат хезмәтеннән яшьләр туры туган авылга кайталар икән. Башка төбәкләрдә хуҗасыз йортлар күбәйгән бер чорда аларның авылына яңа урам өстәлгән. Дөрес, кайтучылар арасында, меңгә бер димәсәң, әллә нигә бер ярпачрак егетләр очрый икән, зыян юк. Аны үзебезчә, матур гына итеп, үпкәләшсез-нисез генә "татарча үрәтәләр" икән егетләр. Шулай, киткәнче ипле генә йөргән бер егет, солдат хезмәтеннән кайткач, үзенең десантчылар сафында булуы белән масаеп: — Көрәшнең төрле ысулларын өйрәттеләр безгә! — дип мактана икән. Беркөнне кызып китеп, клуб ишегалдындагы чирәмдә бер егетне чөеп ыргытмакчы да булып укталган бу. — Кылтайма инде, апай. Килешми бит! — диләр икән өлкәнрәкләр. Егет аның саен кыдрачлана икән. Җитмәсә: — Төркемегез белән килсәгез дә бирешмим. Утыз тугыз прием гына беләм, — дип, һаман әтәчләнә икән бу. Туган телен оныткан кылтыкларга бик тиз "татарча үрәтә" торган егетләр аңа ничек түзеп торсын инде. — Апай, менә монысы кырыгынчысы булыр инде аның! — дигәннәр дә сукканнар да екканнар тегене. Шуннан соң кая мактану! Чын булса, бер атна клуб тирәсенә якын да килмәде, диләр. Инсаф, куенына күчтәнәч кыстырып, икенче көнне Әсләхетдиннәргә юнәлде. Өстенә иске сырма, башына бүрек кигән Мәфтуха апа, җилкәсенә утын күтәреп, урманнан кайтып килә иде. — Исәнме, Мәфтуха апа! Тимерьюлчылар формасы кигән кешегә текәлеп торгач, аның йөзе яктырып китте. — Бәй-бәй, үдебеднең Инсафетдин түгелме соң бу? — Әйе, Мәфтуха апа, мин. Мәфтуха апа җилкәсендәге утынын җиргә ташлады. Алар ике куллап күрештеләр. — Кайчан кайттың? — Кичә. — И-и әниең сөенгәндер. — Олыгайган инде. — Шулай булмый. Гомер узып тора бит. Ишеткәнсеңдер инде, минем Әсләхетдинкәем үлде бит. Уборкага килгән шофер белән күперне чыкканда капланганнар. — Өйләнгән булган икән инде. — Әйе, ике баласы калды. Бигрәкләр дә яшьли китте шул. Рәхәткә чыккач кына. Мәфтуха апа яулык очын күзләренә якын китерде. Инсафның да тамак төбенә төер килеп утырды. Ана кешенең кайгысын җиңеләйтә торган сүзләр әйтергә кирәк иде. — Бик матур йорт җиткергәнсез икән. Тирә-ягы да ямь-яшел агач кына. — Әсләхетдин улым тырышты инде. Бакчада да гел ул казганды. Быел да яз көне күп итеп карлыган утырткан иде. Шуларның берсе дә үсмәде: корып беттеләр. Үләсе кеше утырткан агач үсми, диләр бит. Растыр ул. — Киленегез кайсы якныкы соң? — Киленме? Килен... Мәфтуха апаның кашлары җыерылды. Ул, сөйләп торуда ни мәгънә дигән сыман, җиңелчә генә кулын селкеп куйды. Шулай да сүзен ялгыйсы итте. — И-и Инсаф улыкаем, үз киленеңне үзең хурлау килешми дә инде. Сиңа гына әйтәм. Әллә ниткән килен булды ла ул. Әсләхетдингә кияүгә чыкканнан бирле елады да елады. Ул ни, телле-тешле балачага еласа да юньлегә булмый, диләр. Бу бит инде... Хәзерге заманда кызларны көчләп кияүгә биргән кеше юк. Үзләре риза булып чыгалар югыйсә... Аларның икесенә дә авыр иде. Болай да зеңгелдәп торган күңел кылларын челпәрәмә китерүдән куркып сүзсез тордылар. Беренче булып Инсаф телгә килде. — Әсләхетдин төшегезгә кермиме соң, Мәфтуха апа? — Юк! Уйлаплар да ятам инде югыйсә. Бер дә кергәне юк. Килен күргән. Суфия, мин ике генә төп агач утыртам. Нишләп шуларны карамыйсың? Нигә су сипмисең? Корыйлар бит инде, дип әйтә ди. — Балаларын рәнҗетми торгандыр ич? — Яшь гомерем, сезнең белән чиләнеп, заяга үтәр инде дип сукрана шул. Үзем исән чакта балаларны ятим итмәм, боерган булса... Инсафның күңелен борчый торган башка үзгәрешләр дә бар иде авылда. Шуларның берсе: әрәмәлекләрне кырып бетергәннәр иде. Нишләп? Ни өчен? Нигә аларның тамырын корытканнар? Җавабы әзер: сөрү җирләрен арттырырга кирәк. Сүз юк, шәһәр халкы ишәйгән чорда анысы да кирәктер. Як-якларын урман каплаган Кырыгатлам әрәмәсен ярый киссеннәр дә инде. Ә менә япан кырда, калкулыкта утырган Өске әрәмәгә нигә каныкканнар?! Төптәнрәк уйласаң, бәлки аны, киресенчә, сакларга кирәк булгандыр әле... Әмма ни генә булмасын, ул кайтачак. Аның яшьлеге шунда үткән. Киләчәге туган як белән бәйле... ...Авылларында ул шулай уйлаган иде. Ә хәзер аңа нишләргә? Станция буендагы юлда, китәргә чират көтеп, вахта поезды тора. Тимерьюлчылар бүген тагын Аксак Тимер капкасын "штурмларга" баралар. Егетләр, гадәттәгечә, перрон буйлап йөренәләр, тәмәке пыскыталар. Кызлар да бүген вагон эченә кереп утырмаганнар, ачык платформа өстенә кыр казлары кебек тезелешеп утырганнар да күмәкләшеп җырлыйлар. Сез китмәгез, акчарлаклар, Акчарлаклар, Чит җирләрдә каерыла Пар канатлар... Инсаф хәтеренә төшерергә тырышты: беренче тапкыр кайда ишеткән иде соң әле бу көйне? Ә-ә, искә төште. Казанда Шәриф Камалның "Акчарлаклар" повесте буенча эшләнгән спектаклен караганда ишетте ич. Элек бигрәк аяныч булган икән шул безнең бишташ ташлары сыман чәчелгән татарның язмышы. Перрон буйлап сибелгән егетләр кинәт кенә йөгерешә башладылар. Инсаф станция ягына күз салды. Ишектән колонна башлыгы чыгып килә иде. Димәк, кузгалабыз! Балтасы суга төшкән кешедәй кая барып бәрелергә белми аптырап йөргән Инсафны Акчурин агай да абайлады. Фәйрүзәнең югалу хәбәрен ул да ишеткән иде. — Син нәрсә, браток! — диде ул, Инсафның җилкәсенә кулын куеп. — Фәйрүзәне рәнҗетмәгәнсеңдер бит? — Юк, Шәрәф абый, нишләп рәнҗетим? Акчурин күзләре белән генә елмаеп бармак янады: — Беләм мин сине, беләм. Дуамалрак холыклы син. Күкерт кебек кабынасың да китәсең... — Шәрәф абый, ышаныгыз, килгәннән бирле рәтләп сөйләшкән дә юк әле. — Менә, менә! Ул синең өчен ут йотып йөри. Ә син аның белән сөйләшергә дә вакыт тапмыйсың. Вәт, егет! Ул арада әллә каян гына Хәбибә килеп чыкты. — Нигә кичә килмәдең? — диде ул, Инсафның күзләренә туп-туры карап. — Син килерсең дип, мин коймак пешергән булам тагын. Инсаф дәшмәде. Хәбибә, шикле кешедәй як-ягына каранып алганнан соң, Инсафның кулына кәгазь төртте. — Менә сиңа адрес. Миннән сәлам язарга онытма, яме. Инсаф Хәбибә биргән кәгазьне ачу белән кире үзенә ыргытты. — Сәламеңне үзең язарсың инде, Хәбибә апа, яме! Аннары вагонга таба атлаучы Акчуринны куып җитте. — Шәрәф абый, мине бер өч көнгә эштән җибәреп торсагыз иде. Колонна башлыгы ни өчен дип төпченмәде, бераз уйланып торгандай итте. — Ә синең урында кем эшләр? — Рузыбаев эшләр. — Ә аның урынына? — Әнә Рәхимҗанны куярсыз. Ул хәзер барын да белә инде. * * * Колонна халкы аның югалуы турында шау-шу килеп йөргәндә, Фәйрүзә Ташкент вокзалында билет алып тора иде. Хан сарае кебек зур һәм эче-тышы милли орнаментка төренгән вокзал гөр килә. Кемдер иптәшенә кычкыра, кемдер иптәшенә җавап бирә. Ул да булмый, төрле урынга урнашкан репродукторлар "телгә килә": пассажир поездларының килүе йә китүе турында хәбәр итә. Чемодан күтәргән, бала җитәкләгән юлаучылар ашыга-ашыга үтәләр. Фәйрүзә аларның берсенә дә игътибар итмәде. Аның үз хәле хәл иде. Аңа җилкәсенә почтальон сумкасы аскан Әминә очрады. — Исәнмесез! Фәйрүзә теләр-теләмәс кенә аның сәламен алды. — Исәнмесез. Кызның "исәнмесез" дигән сүзе әйтелеше белән "сау булыгыз" кебегрәк яңгырады. Почтальон хатын сәерсенеп кызга карады. Фәйрүзәнең йөзе ябыгып, сулган гөлгә охшап калган. Башка вакытта чая кызны бүген танырлык түгел иде. Әминә сорашмый түзә алмады. — Авырдыгызмыни? Төсегез качкан. Фәйрүзә, башын иеп, бераз икеләнеп торды; ни дип әйтергә соң инде бу апага? Алдашса, яхшы түгел, дөресен әйтсә... — Йокламаганныкыдыр ул. Төнге поезд белән килгән идем. — Ә нишләп йөрисең монда эш вакытында? Әминәнең соравы тупасрак килеп чыкты. Ул аны үзе дә сизде сизүен. Тик бер тапкыр авыздан чыккан сүзне кире йотып буламыни? Шулай да Фәйрүзә үпкәләмәде. — Китәм. — Кая? — Алма-Атага, абый янына. — Кунаккамыни? — Юк, бөтенләйгә. Гаҗәп! Берсе килә, берсе китә, дип уйлады Әминә. Әле өченче көн генә Инсаф килгән иде, бүген монысы китә. Моңарчы бик тату йөриләр иде ләбаса. Тиздән туйлары булачак, дип сөйлиләр иде. Эх, бу яшьләрне! Сөешеп туймас чаклары бит югыйсә. — Нишләп китәсе иттегез? Вагон тормышы туйдырдымыни? — дип төпченде ул һаман да. Фәйрүзә дәшмәде, чемоданын читкәрәк куеп, кассир кайтарып биргән акчаларын санап сумкасына салды. Кулындагы билетын укыган булып азапланды. Аның авызына су капкан кебек дәшми торуында ниндидер сер бар сыман тоелды Әминәгә (тикмәгә генә болай тормас бу бала). Почтальон хатынның кызыксынуы бермә-бер көчәйде. — Җә инде, әйт, яшермә, мин бит аны кешегә сөйләп йөрмим. Авыр чакта кайгыңны бүлешерлек сердәш кирәк ул хатын-кызга. — Нинди сер булсын миндә, Әминә апа. — Соң болай, тора салып китә димени кеше? Берәр төрле сәбәп булмаса. Фәйрүзә кабат кулындагы билетына карады. Аннан соң вокзал стенасындагы сәгатькә күз салды. Вакыт бар иде әле. — Инсаф авылда чакта Хәмис абый безгә килеп йөргән иде. Ул да сүз китерде. Тирә-яктагы кешеләр ишетер дип тә тормады, Әминә кычкырып Фәйрүзәне сүгәргә тотынды. — Сүз китерде, имеш. Егете юкта, чит мужиклар да китерсен, аңа сүз дә килмәсен. Ах, бу яшьләрне! Бигрәк тиз ычкыналар йөгәннән. Кемнең кем икәнен аермадыңмыни соң син азрак? "Сердәшенең" аны тыңлап бетермәс борын нәтиҗә ясавына Фәйрүзәнең ачуы килде. — Сез нәрсә, Әминә апа, ул килде дип, мин бит аңа җәелеп төшмәгән. Инсафны Хәмис белән алыштырырга мин җүләрме әллә? Дөресен әйтим, нахакка рәнҗетмәсә, китү исемдә дә юк иде. Хәзер, ярар инде... Аннары, әйтергәме, юкмы дигәндәй уйланып торганнан соң, кабат телгә килде: — Авылларында кызы бар дип ишеттем. Шуның белән загс тирәсендә йөргәнен күргәннәр. Инсаф үзе: "Фельдшер кыз ул, әнине больницага алып бардык", — дигән була. — Шикләнәсеңме? — Шикләнмичә! Айдан артык ялда булды. Күңел өчен генә булса да бер хат язмады. — Хат?! Әминә нидер хәтерләгәндәй, беркавым дәшми торды. Аның чырае уйчанланды, көрсенеп куйды. Бу минутта нишләптер аның авызыннан сүзләр тукмалып чыктылар. — Синең болай йөрүеңә мин дә гаепле бит... Син мине гафу ит инде, сеңлем... Бу юлы Әминә башын түбән иде. Әллә башындагы кызыл яулык шәүләсеннән, әллә башка сәбәп белән аның йөзенә кызыллык йөгерде. Бераздан Әминә үзен кулга алды, башын югары күтәрде. Хәзер аның йөзе кырысланган иде. — Җирбит! Бүген-иртәгә бәбиләргә торган хатыны бар өстенә синең янга да килеп, такылдап йөргән икән алайса. Их, сеңлем, ул миңа да мәхәббәт сөйли бит, йоклап чыкканчы гына булса да. Ничә ел инде мин ялгыз интегәм. Юньле ирем булса, болай йөрер идеммени мин... кеше йөзеннән елмаю көтеп. Әйе, бу сүзләрдә хаклык бар иде. Клубта кызлар тирәсендә чуалса да, соңыннан Хәмиснең Әминә янына барганын ул чакта беркем дә, хәтта гайбәтчеләр дә белми иде әле. Әминә, эчкече иреннән аерылып, авылыннан чыгып киткән яшь хатын, почта кәгазьләре белән эш итәсе булгач, ялгызы бер бүлмәдә яши иде. Башка кызлар белән бергә торса, мондый чатаклык сизелми калмас иде, билгеле. Алар беркавым тынып тордылар. Аннары Әминә җәһәт кенә Фәйрүзә кулындагы билетны тартып алды да, ерткалап, чүп савытына томырды. — Нишлисең, Әминә апа? Нишлисең? Почтальон хатын әйтерсең аның инәлүен ишетмәде дә, станциядәге йомышларын да йомышламыйча, Фәйрүзәне җилтерәтергә тотынды. — Әйдәле, сеңлем, әйдә, кайтыйк әле. Кеше сүзе кеше үтерә, ди. Теге кипкән кура котырткандыр инде. — Нинди кура? Кем ул? — Кем булсын. Хәбибә инде. Аның бит... Беләм бит мин аны, үзе дә рәхәт күрмәс, кешегә дә күрсәтмәс. Фәйрүзә кулъяулык чыгарып күзләрен сөртте. — Бер ниятләп чыккач, китәм инде мин, Әминә апа. Язмышым шулайдыр. Бер кискән ипи кире ябышмый, ди. — Кискән икмәк, дисең. Язмыш, дисең. Язмыш белән ялгышны бутама син алай. Фәйрүзә кыбырсып сәгатенә карап алды. — Әминә апа, тотмагыз мине. Китәргә булгач, китәргә! Бер без генә түгел әле бу дөньяда канаты каерылганнар. — Илеңнән аерылганың җитмәгән, канатың да каерылса, ничек яшәрсең бу дөньяда. Син нәрсә, шулай бер шәһәрдән икенче шәһәргә киләп сарып гомереңне үткәрерсеңмени? Син үзең дә, кызый, үз бәхетеңә үзең аяк чалырга торасың. Курыкма. Инсафның хатларын Хәмистән таптырабыз аны. Фәйрүзәне сөендерим әле дигән булып, аларны миннән шул иблис токымы алып китә торганые. Монда бөркү. Әйдә, сеңлем, саф һавага чыгыйк әле. Алар җитәкләшеп перронга чыктылар. Станция зур, юллар күп һәм төрле иде, нәкъ әкияттәгечә: уңга киткәннәре бар, сулга киткәннәре. Туп-турылары, бер якка да борылмый торган олы юллар бар. Кем кайсысыннан китә, кемне нинди язмыш көтә? Билгесез. Карабрак йөрмәсәң, стрелкалар лабиринтында адашып калуың, туры юлдан барам дип, кыек юлга кереп китүең дә ихтимал. Тагын да аянычрагы: ялгышып, тупикка барып төртелүеңне дә сизми калырсың... Ул арада перрон белән янәшә юлга, ажгырып, тиз йөрешле поезд килеп керде. Юлаучылар тыз-быз йөгерешергә тотындылар... Очланмый калган кибәннәр... Авыл җирендә кан-яшь түгеп оешкан күмәк хуҗалыклар тернәкләнеп, халык та яңа тормышка күнегеп килгән утыз тугызынчы елларда башланды бу фаҗига. Бу чорда инде ликбезлар бетерелгән, гади крестьян гына түгел, тулаем СССР дигән ил халкы да яңа, бәхетле тормышка өметләнеп, хәтта ышанып яшәгән еллар иде. Шулай булмыйча! Ил буйлап гел генә дошман эзләп йөреп буламыни? Адәм баласы шушы кыска гына алтмыш-җитмеш еллык гомерендә кешечә, адәм рәтле яшәргә тиеш ләбаса. Әнә ич балалар укытырга килгән Фатыйма да, колхозчыларга лекция укыганда, кешеләрне өметләндерерлек сүзләр генә сөйли. Ык буена терәлеп утырган Салих авылы кешеләре бу яшь кенә кызны (сөйдергеч бөтие бар идеме?) бик тиз яратып өлгерделәр. Килүенә нибары ике генә ай булса да, авыл халкы белән бик тиз уртак тел тапты ул. Олы кешеләр белән генә түгел, хәтта укучы балалар белән дә үзе башлап исәнләште, балалар белән тиңе күреп сөйләште. Яшьләр арасында да, белемем бар дип, үзен өстен куеп һаваланмады. Гәрчә, чибәрлеге белән әз генә масаебрак куйса да, аңа үпкәләүче, авыз турсайтучы булмас иде. Әнә бит чәч кистерүнең ни икәнен дә белмәгән бер чорда Фатыйманың кыска чәч белән йөрүен гаепләп сүз әйтүче, ай-һай, булды микән? Әле алай гынамы, аның шушы дулкынланып торган куе кара чәчләренә, карлыгач канатыдай кыйгач кашларына, ниндидер аңлатып булмастай тылсым бөркеп торучы сихри күзләренә (пешкән чия төсле мәмрәп торган иреннәрен әйткән дә юк инде!) гашыйк булмаган егет авылда калмагандыр, мөгаен?! Юк, эчендә җаны булган егет, баскан җирендә ут чыгара торган бу чибәрне күргәч, ничек түзеп торсын инде? Булмасны! Син аның ялкынында янарга әзер. Кая ул сүз әйтү, ым гына какса да, авылның типсә тимер өзәрдәй теләсә кайсы егете аның белән җир читенә китәргә әзер иде. Фатыйманың көлүе дә бит башка кызларныкыннан ягымлырак. Аның тавышы да җәйге таң җиледәй йомшак. Мондый тавышны сәгатьләр буе тыңласаң да ялыктырмый, киресенчә, җанга ятышлы музыкадай, тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә иде. Һәм... Берзаман (кирәк бит!) авылның уңган егетләреннән Касыйм белән Хәйдәр дә Фатыймага күз атып йөри дигән хәбәр таралды... Ык елгасы, башлар әйләнерлек текә ярларына басып караганда, талгын гына аккан сыман тоелса да, суына керсәң, агызып алып киткәнен сизми дә каласың. Авылга Фатыйманың килүе дә, Ык сулары сыман, шушы Ык буенда туып үскән, яланаяк аның болыннарында бергә җиләк җыеп, суларында бергә коенып, бергә балык тотып йөргән ике бертуганны, үзләренә дә сиздермичә мәхәббәт дигән, әле беркем тарафыннан да сере ачылмаган Олы диңгезгә агызып алып китте. Икесе ике көймәдә булса, җиңелрәк булыр иде, ә көймә — бер генә кешелек: анда икенчесенә урын юк... Соңгы вакытта ике бертуган юк-бар өчен дә ызгышып ала башладылар. Көндезләрен икесе ике җирдә эшләсә тагын бер хәл, үз хуҗалыгыңда алай итеп булмый шул. Телисеңме, теләмисеңме, бергәләп печәнен дә чабарга, бергәләп утынын да кисәргә кирәк. Беркөн алар гаиләләре белән Ык буендагы болында печән кибәне куя башладылар. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти покоста шытырдап кипкән печәнне тырмалары белән күбәләргә өеп баралар, ә Касыйм белән Хәйдәр шул күбәләрне ташып кибән куялар. Иртәнге салкында эшләве дә рәхәт. Көн кыздыра башлаганчы ничек тә күбрәк эшләп каласы килә. Тик төннең бер тотам чагы. Кояш бер дә Агыйделнең аръягында түгел, әйтерсең Акай тавы артында гына посып яткан, шул арада килеп тә чыкты. Тизрәк кыланыгыз дигән шикелле кыздыра да башлады. Шулай да егетләр бирешмиләр. Печән исе аңкып торган болында бүген алар хуҗа. Сәмигулла абзый, үзләренә сиздермичә генә, улларына карап-карап ала. Аларның кулларындагы кораллары уйнап торуына сокланып, сөенеп бетә алмый. Аллага шөкер, эшсөяр итеп үстерде ул улларын. Икесе дә күктәге лачын кебек чая, судагы балык кебек җитез. Иншалла, кая гына барсалар да, югалмаслар. Кибән кеше биеклеге булганнан соң, кемгәдер, өскә менеп, үзәгенә су үтмәсен, печәннәр шуып төшмәсен өчен, тәртибе белән салып барырга кирәк. Монда инде җегәр генә җитми, тәҗрибә дә кирәк. Андый җаваплы эшкә, гадәттә, өлкәнрәк кешене куялар. Касыйм, өлкән буларак, өстә энесе биргән печәнне тәртибе белән салып тора. Эшләсәң, эш карышмый инде ул. Кибән күзгә күренеп үсә, кибән үскән саен, Хәйдәр кулындагы сәнәк тә кыскара бара. Касыйм инде икенче мәртәбә энесенә: — Озын сәнәк белән бир, интекмә! — диде. Авылда туып үскән кеше белә булыр — кибән куйганда баштарак кыскарак саплы тимер сәнәк белән эш итсәләр дә, өскә таба инде элмә йә шомырт агачыннан ясалган озын сәнәккә күчәләр. Бердән, андый сәнәкнең, өчаяк шикелле чатланып торган җәпләренә салам йә печән күбәсе белән кереп утырса (күтәрергә көчең генә җитсен), икенчедән, ул сәнәк белән биргәндә, өстәге кешегә печәнне тәртибе белән кабул итеп торуы да җайлы. Касыймның әнә шул сәнәк турында әйтүе иде. Юк кына бит! Сүзен сүз итмәсә, Хәйдәр буламыни?! Абыйсының сүзенә каршы ул: — Ә син үз эшеңне кара! Кибәнең бер якка авып бара! — дип, сикерә-сикерә булса да, ташыган печәнен кыска сәнәк белән аткаруын белде. Касыйм энесенең кыланышына карап торды-торды да түзмәде: — Борынына ис керә башлаган бит. Тизрәк үсәсе килә инде маңка малайның, — дип әйтеп ташлады. Гарьчел Хәйдәргә шул сүз җитә калды. Ул, сәнәге белән абыйсына сугарга омтылып, кибән тирәли сикерергә тотынды. Касыйм да куркаклардан түгел, ул да кулындагы сәнәге белән энесенә сугарга үрелде. Тимер сәнәкләр, бер-берсенә орынып, чалгы чүкегәндәге сыман чыкылдарга кереште. Сәмигулла абзый килеп улларын әрләп ташламаса, аларның бу чәкәләшүе ни белән беткән булыр иде — билгесез. Бу вакытта Саҗидә түти яр буенда чәй кайнатып йөри иде. Улларының ызгышын ул күрми калды. Әбәт вакытында, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй: — Гүәрдин кебек егетләр үстердек. Кайчан безгә килен хөрмәте күрергә насыйп булыр икән? Кызлар кияүгә китеп беткәч, хатын-кыз эше үземә генә калды бит, атасы. Син әзрәк уйлыйсыңмы, юкмы шул хакта? — дип читләтеп кенә улларына төрттереп куйды. Табигате белән кызу канлы Хәйдәр, шундук сикереп тә торды, әйтерсең аның каршында пар ат җиккән кияү егете кәләшкә барырга әзер тора иде, ярып та салды: — Мин риза! Кәләшкә хет бүген үк яучы җибәрегез! — Һәм ул очкын чәчеп торган күзләре белән бер әтисенә, бер әнисенә карап алды. — Күз атып йөргән кызың бармы әллә? — дигән булды әтисе, гәрчә улларының соңгы вакытта еш кына чәкәләшүенең сәбәбен яхшы белсә дә. — Ник булмасын, бар! — диде Хәйдәр, үзенә хас кайнарлык белән. Чыбыксыз телефоннар эшләп тора. Улларының хәле Саҗидә түти колагына да килеп ирешкән иде ирешүен. Шулай да белмәмешкә сабышып сораган булды: — Кем инде ул? — Укытучы кыз Фатыйма! Фатыйма сүзен ишетүгә, барысы да тынып калды. Шушы минутта әйтерсең Ыкның мең төрле чәчәккә күмелгән тугаенда мең төрле бөҗәкләрнең симфониясе дә тукталды. Бу мизгелләрдә Хәйдәрнең күңелендә аңлаешсыз хисләр өермәсе кузгалды, йөрәге ярсып типте. Аның Фатыйманы ничек тә үзенеке генә итәсе килә иде. Ул берара, әллә кызны урлап алып кайтыргамы икән, дип тә уйлап алды. — Ата-бабадан килгән йола бар бит әле, улым, — диде бераздан соң Саҗидә түти, сабыр гына. — Безнең татарда гомер-гомергә өлкәннәрне хөрмәт иткәннәр. Абыеңнан үтеп өйләнү килешер микән? Касыйм рәхмәтле карашы белән әнисенә күз сирпеп алды. Сәмигулла абзый, уйламыйча, тота-каба гына гамәл кыла торган кеше түгел иде. Бигрәк тә балаларын кияүгә бирү, өйләндерү кебек үтә дә җитди мәсьәләдә. Балаларыңны башлы-күзле итү — әйтергә генә ансат. Ул сиңа базардан мал алып кайту түгел. Малны да карап аласың. Аны хет, ошамаса, сатып җибәрергә була. Ә килен төшерү гомердә бер мәртәбә генә булырга тиеш. Нәселдә шулай килгән. Ул әңгәмәгә үзенчә нокта куйды: — Ярар, бу турыда яңадан ныклап сөйләшербез. Әнә, күрәсезме, яңгыр болыты килә, кибәнне тизрәк очларга кирәк. Әйдәгез! Ул иң беренче үзе торып басты. Офык читендә, чыннан да, мамык кебек болытлар кабарганы шәйләнә иде. Дәррәү кузгалдылар. Эчендәген чыгарып түкмәсә дә, җәмәгате Сәмигулла абзыйның күңеленә, яңгыр болытыдай, авыр уй салды. Саҗидә дә хаклы анысы. Өйдә хатын-кызның эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Кер юу, су ташу, ашарга пешерү... — барысы да аның җилкәсенә төшә. Тик аннан да мөһимрәге — малайларның көн саен диярлек чәкәләшүенә чик куярга кирәк. Юкса ачу — аю. Алла сакласын! ...Һәм, көзге кыр эшләре бетәр-бетмәс, Фатыйма Сәмигулла абзыйлар йортына килен булып төште. Бертуганнарның Фатыйма артыннан йөрүен белгән авылдашлары, "Кызу канлы Хәйдәргә караганда, акыл белән эш итүче Касыймны өстенрәк күргәндер" дип, үзләренчә нәтиҗә ясадылар. Хәйдәр туйдан соң авылда озак тормады. Көн дә Фатыйманы күреп, йөрәк итем таланмасын дигәндер инде, шахтага китеп барды. Фатыйма авылда туып үскән кыз, вакыты булганда, ир-ат эшен дә эшләп куя. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти уңган киленле булуларына сөенеп бетә алмадылар. Тормыш үз агымы белән дәвам итте. Салкын кыш үтте. Кешеләр язгы чәчүгә бүген чыгабыз, иртәгә тотынабыз дип йөргән көннәрнең берсендә давыл чыкты. Аны давыл дип кенә дә булмый, чын мәгънәсендә гарасат купты. Ул байтак кешеләрнең өй түбәләрен алып ыргытты, кышлыктан калган печән кибәннәрен туздырды. Аның көченә каршы тора алмыйча, агачлар шартлап сынды. Әмма авыл кешеләре өчен иң үкенечлесе өй түбәләре дә, печән кибәннәре дә түгел, төбе-тамыры белән куптарып ташланган ялгыз карама булды. Юл буенда юлчыларга маяк булып утырган, кабыклары буразнабуразна булып яргаланып беткән бу карт карама, мөхтәрәм аксакал кебек, Салих авылы кешеләренең тормышы белән яши, гүя шушы авылның тулы хокуклы бер әгъзасы иде. Кешеләр нинди дә булса вакыйга сөйләгәндә: "Ялгыз карамага җиткәч... Ялгыз караманы гына үткән идем... Юк, син әйт, караманы үткәч күрдеңме син ул бүреләрне, карамага җиткәнчеме?.." — дип, аны кыстырып сөйләргә яраталар. Әйтерсең бу карамадан башка ул вакыйга була алмас, әйтерсең дөньяда барган вакыйгалар күзгә күренмәс җепләр белән шушы ялгыз карамага килеп тоташкан иде. Бу тикмәгә генә булмаган, күрәсең. Шушы елда, 1941 елның җәендә, сугыш башланды!.. Сугыш гарасаты да шулай бик күпләрнең язмышын төбе-тамыры белән куптарып ташлады, астын өскә китерде. Күпләр беренче көнне үк сугышка китте. Кемнәрдер берничә көнгә соңрак. Сугыш Салих авылының берсеннән-берсе гаярь егетләрен чүпли торды. Атна-ун көн үттеме-юкмы, ул Касыймны да эзләп тапты. Алар әтисе белән Ык буендагы болында печән кибәне куеп йөриләр иде. Ул авыл советындагы дежур малайның чатыр чабып килүен ерактан ук күрде. Малай, сулуы кабып, башта сүзен әйтә алмый торды. Аның авызыннан чыккан өзек-төтек сүзләреннән Касыйм хәзер үк кайтып җитәргә кирәклеген генә аңлады. Ни үкенеч, кибән очланмыйча калды... Касыйм белән бергә тагын берничә егет китәргә тиеш иде. Алар, атка төялеп, бер генә мәртәбә авылны әйләнделәр. Касыйм авылны чыгып киткәндә түзмәде, гармунга кушылып җырлап җибәрде: Агыйделкәй буе юа ла, Алмачуар атлар юл ала. Агымсудай безнең гомерләр Дулкыннарга кереп югала. Аның җырына иптәшләре дә кушылды. Агымсудай безнең гомерләр Дулкыннарга кереп югала... Күмәк җыр, моңга әйләнеп, бик күпләрнең бәгыренә килеп орынды... Фатыйма, ике айлык имчәк баласын күтәреп, мөлдерәмә тулы күз яшьләре белән ирен сугышка озатып калды. Ирләр атларын чаптырып китеп бардылар. Җәйге челләдә аларның артыннан тузан болыты гына күтәрелеп калды. Касыймның күңеле сизгәндер, ахры, сугышның беренче көннәрендә үк аның күкрәп торган яшь гомере, җырдагыча, "... дулкыннарга кереп югалды...". Уйласаң, бер Касыймның гына түгел, ул чакта бик күп өрлектәй егетләрнең гомере сугышның гарасатлы силенә кереп юк булды. Сугышка кергәндә (бала-чага уенымыни?), типсә тимер өзәрдәй егетләргә агач мылтык тоттырдылар. Аның белән ничек сугышасың, кемне куркытасың? Баштанаяк коралланган немец түгел, чыпчык та курыкмый ич ул агач мылтыктан! Әнә шулай мыекбай җитәкчеләрнең алдан күрә белмәве, армияне булдыксыз хәрбиләр җитәкләве илгә миллионлаган корбаннар китерде. Ә тыл, мескен, тиресеннән чыгардай булып, җан-фәрманга тырышты. Бигрәк тә авыл кешесе, таңнан торып, кояш батканчы эшләде. Үзе ашамаса ашамады, игенен үстереп бирде. Сабыйларның авызыннан өзеп, итен, сөтен, йомыркасын дәүләткә тапшырды. Чабата киеп йөрсә йөрде, фронтка җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрде. Һай, санап кына бетерерлекме соң?! Сугыш шәһәр кешеләрен дә аямады. Фронтка киткән әтиләре урынына малайлар станок артына басты. Кавырсыннары катмаган ул үсмерләр өлкәннәр белән беррәттән уникешәр сәгать эшләде. Азыктөлек талонга калды... Ул чорда хат ташучы Сәлимә апа районнан ике генә төрле хәбәр алып кайта иде: йә кайгылы кара кәгазь, йә өзелмәгән өмет — фронттан сәлам хаты. Ул урам буйлап хат өләшеп йөргәндә, ире йә уллары сугышка киткән кешеләр аны тәрәзәдән "безгә кермәсә ярар иде, безгә таба борылмаса гына ярар иде" дип шөбһәләнеп карап торалар иде. Ул керми китсә, әле кешедә өмет кала. "Димәк, аның сөеклесе исән! Хат язмаса язмас. Бик каты сугыш бара, диләр ич. Вакыты гына юктыр" дип юана. Ә инде хат ташучы кемгәдер борылса, йөрәкләр жу итеп куя: нинди хәбәр китерер икән — сәлам хатымы, йә?.. Тфү, тфү! Әйттем исә кайттым, Ходаем, үзең сакла! Хат ташучы бу юлы Сәмигулла абзыйларга берьюлы ике хәбәр китерде. Аның берсе Хәйдәрдән хат булса (аны да сугышка алганнар икән), икенчесе... Касыймның хәбәрсез югалуы турында кайгылы кәгазь иде. Ул көнне Сәмигулла абзыйларның йортына килгән кайгыны сөйләп кенә аңлата торган түгел иде. Елый-елый күз яшьләре кипкәч, өйдә мәет чыккандагы сыман авыр тынлык урнашты. Кулдан эш китте. Йортта нәрсәдер эшләргә беркемнең дә кулы бармады. Ул көнне хәтта, әйтергә дә оят, гомердә беренче тапкыр сыер савылмыйча калды. Ул көнне кайдадыр мич артында ялгыз чикерткә генә, ачу китереп, өзми дә, куймый да төне буе чырлады. Касыймның югалу хәбәре белән Саҗидә түти бөтенләй килешмәде. — Дөрес түгел бу. Нишләп минем улым югалсын ди. Минем улым төшеп югалырга бияләй түгел лә. Пәһлеван кебек егет ләбаса минем улым, — дип кабатлады. Хәбәрсез югалды дигән сүзне ишетергә дә теләмәде. Сирәк-саяк кына булса да, аның сүзенә куәт, күңеленә өмет бирә торган хәбәрләр дә ишетелә иде. — Әнә Байлар авылының Закирҗан абзыйны да шулай хәбәрсез югалды дигәннәр иде дә, ике ай үткәч, үзеннән хат килеп төшкән. Госпитальдә ятам, дигән. — Әнә Сәфәр авылында да шундыйрак хәл булган ди. Үлде дигән хәбәре килгәч, өч айдан соң, култык таяклары белән булса да, үзе кайтып төшкән ди. Киленнәре Фатыйма да беркөн мәктәптән кош тоткан кебек канатланып кайтып керде. — Әнкәй, әнкәй! Чишмәдән килеп укучы Фаяз исемле малай бүген мәктәпкә килмәде. "Нишләп килмәгән, нәрсә булган?" дип сораган идем, балалар, аның сугышта хәбәрсез югалган әтисе кайткан, шуңа килмәде, диделәр. Барып белешик әле, Касыймны күрмәде микән? Биана белән килен биш чакрым җирне эһ тә итми җәяүләп үттеләр. Бәхетле гаиләнең йортын да эзләп таптылар. Тик өметләр генә акланмады. Ул кеше Касыймны очратмаган икән шул. Шулай да акыллы адәм икән: — Бу сугыш элеккеләре ише генә түгел. Анда ата улны, ана кызны белми дигәндәй, ул мәхшәрдә төрле буталчыклар булырга мөмкин. Сез, Саҗидә түти, бик бетеренмәгез әле. Бәлки, сезнең улыгыз да кайтыр, — дип, аларны тынычландырып җибәрде. Ялгыз калган чакларында Фатыйманың күңеленә әллә нинди ямьсез, кеше ышанмастай уйлар килә. Кайчагында аның уйлары ни өчендер гел ялгыз карама тирәсендә әйләнә. Ялгыз карама — ялгызлык билгесе булды микән соң әллә? Утырсын иде шунда Таньян тавы башында ялгызы җил йотып. Ә аның кайгы-хәсрәтләре хәттин ашкан булгандыр... Түзәр хәле калмагандыр... Чыдамады... Ауды... Бәлки, ул барлык ятим-җилпенең, ялгызларның ачы кайгысын үзенә йотып-сеңдереп баргандыр... Бәлки, аның кабыклары да шуңа күрә буразна-буразна булып яргалангандыр? Без белмәгәч тә... Ул аугач, аның урынына кемнәрдер ялгыз калырга тиеш микән соң әллә? Төннәр буе шулай уйлап ята торгач, киеренкелектән аның башы сызлый, колаклары чыңлый башлый. Кая инде ул андый чакта йоклау?.. * * * Илгә килгән кайгыны ил белән бергә күтәрүе җиңелрәк, диләр. Сугыш дип, гел борын салындырып, кара көеп йөреп булмый. Үстергән игенне җыеп алырга, урырга, суктырырга, киптерергә кирәк. Ул кирәкләрне саный китсәң, бармаклар гына җитмәс. Иккән иген пешкән икмәк булып өстәлгә менгәнче, күпме тир түгә авыл кешесе! Августның кояшлы көннәре иде. Урак өстендә мондый аяз көннәрнең һәр минуты кадерле. Хатыннар тирләп-пешеп ындыр табагында (араларында Фатыйма да бар, авыл укытучысына колхоз эшенә катнашмый буламы?) кул җилгәргече белән арыш чистарталар иде. Шулчак, тарантаска җиккән атын җан-фәрманга чаптырып, ындыр табагына колхоз рәисе Галиев абый килеп керде. Үзе тарантасына аягүрә баскан, үзе нәрсәдер кычкыра. Тарантас дырылдыгы, триер шавы аша аның нәрсә әйткәнен дә аңлап булмый. Председатель, хатын-кызлар янына килеп җитүгә, атын да туктатып тормастан, тарантасыннан сикерде. Кулларын болгый-болгый, ниндидер хәвефле, куркыныч хәбәр китергән кеше шикелле: — Килеп җиттеләр! Тизрәк булыгыз, тизрәк! Пүлүк кайда? Пүлүк кайда дим мин сезгә? Нәрсә карап каттыгыз? Тизрәк яшереп өлгерергә кирәк! — дип кычкырырга тотынды. Хатыннар бер мәлгә ни әйтергә белми куркып калдылар. Мөсәвәрә түти һуштан язып егылды. Сугыш вакытында кемнең, фәкать немецларның гына килеп җитүе ихтимал иде. Бүтән кем булсын? Хатыннарның күбесе шулай уйлады. — Су китерегез! Салкын су! — дип әмер бирде председатель тагын. Хатыннарның берсе йөгереп чиләк белән салкын су китерде. Мөсәвәрә түтигә су бөркергә тотындылар. — И Ходаем, Сталинград янында сугышалар, дигәннәрие. Идел буйлап күтәрелделәр микәнни соң ул явызлар? — Ул Сталинград дигәннәре кайда соң ул, Фатыйма апаем? Кәҗә авылыннан еракмы? Председатель аларга җәелеп китәргә ирек бирмәде. — Күрмисезмени, яңгыр килеп җитә бит?! Аның сүзләрен раслагандай, якында гына чатырдап яшен яшьнәде, күк күкрәде. Ул да түгел, агач яфракларын шаулатып, яңгыр җиле исә башлады. Баш күтәрми эшләп йөргән кешеләргә кая инде ул күккә күтәрелеп карау? Хатыннар фәкать шунда гына кемнең килеп җитүен аңладылар. Йөгерә-йөгерә пүлүкне сөйрәп китерделәр, ашыга-ашыга ашлык көшелләрен капларга тотындылар. Председатель үзе дә аларга булышты. Мөсәвәрә түти бераздан күзен ачты, торып утырды. Авыл кешесенең иркәләнеп ятарга вакыты юк. Чирек сәгатьтән соң инде ул, берни булмагандай, иптәшләренә кушылып, эшләп йөри иде. * * * Сугыш сөлектәй егетләрне генә түгел, тора-бара атларны да тартып алды. Колхозда күтәрәмгә калган атлар да, үгезләр генә торып калды. Җир сөрү, көлтә ташу кебек авыр эшләр картлар, хатынкызлар һәм кавырсыннары ныгып өлгермәгән үсмерләр җилкәсенә күчте. Әнә бит алар бүген дә, кәрваннар шикелле тезелешеп, үгезләр белән Өске әрәмә янындагы басудан көлтә ташыйлар. Үгез үгез инде ул, ни дисәң дә, ат түгел. Беренче чокырны гына чыкканнар иде, Зәкәриянең үгезе сузылды да ятты. Зәкәрия чыбыркысы белән сыдырып, суккалап, үгезнең койрыгын борып та карый — тегесе яткан җиреннән кыймылдамый да. Үзсүзле үҗәт кешегә "ул үгез кебек тискәре" дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Зәкәриянең үгезе дә тәки тормады. Ул арада, тарантасына утырып, каяндыр колхоз председателе Галиев килеп чыкты. Ул бу тамашаны карап торды-торды да, аптырагач, Зәкәриягә: — Тугар үгезеңне! — дип, үзе дә айгырын тугара башлады. Аннары, көлтә төягән арбаны, айгырын җигеп, үзе алып кайтып китте. Көлтәләрне бушатып бетереп кенә торалар иде, берзаман Зәкәрия, тарантаска җиккән үгезен чаптырып, ындыр табагына кайтып кермәсенме! — Тарантаска җиккәч, үгез дә җитезләнә икән, — дип, бер рәхәтләнеп көлештеләр. Бу елларда авыл кешеләре сукыр лампа яндырып яшәде. Кышкы озын кичләрдә кызлар ай яктысында чигү чигә иде. Сугышка киткән егетләренә атап кулъяулык чигү сугыш чоры кызларының иң яраткан шөгыле булгандыр, мөгаен. Кулъяулыкка егетнең исем-фамилиясе тулысынча язылмый, баш хәрефләре генә чигелә. Әгәр дә кыз "Б.Р.гә миннән бүләк" дип чиккән икән, кулъяулык әллә Басыйров Рәфкатькә, әллә Булатов Рәшиткә — белмәссең. Фаразлап утырудан мәгънә юк. Сорасаң да: — Үзем беләм! — ди дә куя. Авыл кызлары дигәч тә, сертотмас үрдәк кебек түгел ич алар. Дөрес, бишле йә җиделе лампа яндыручылар да бар иде авылда. Тик аңа керосин гына түгел (анысы да проблема), пыяла куык та кирәк. Ә пыяла тиз уала. Кибеттә дә һәрвакыт булып тормый. Авылдан авылга куык эзләп йөрү ул чорда гадәти хәл иде. Шулай бервакыт куык эзләп күрше авылдан бер җиңги кибеткә килеп керә. Андый дефицит товар Салих авылы кибетендә дә беткән икән. Кибет тирәсендә бервакытта да кеше өзелми. Берсе килә, берсе китә дигәндәй. Ир-атлар тәмәке көйрәтеп тора. — Каян табарга инде? — дип аптырап торган җиңгинең хәленә керергә теләгәндәй, шундагы абзыйларның берсе, иптәшләренә күз кысып: — Куыкмы? Гата абзыйларда бар ул куык. Әле кичә генә Пучы базарыннан тартмасы белән алып кайтты, — димәсенме! Мескен җиңги ышана инде, хәтта шатлана да әле. — Шулаймыни? Чын әйтәсеңме, апаем? Өйләре кай төштә? — дип, бер-бер артлы сораулар яудыра. — Чын, чын! Өйләре түбән очта. Бар тизрәк, кеше алып бетергәнче, — дип тә өсти икенчесе. Җиңги, шатлана-шатлана, түбән очка йөгергән. Кешеләрдән сораша-сораша, Гата абзыйларның өен дә табып кергән. — Гата абзый, сезне куык сата дип әйткәннәр иде, — дип, гозерен ярып та салган. Сөйләгәндә күпертергә, әзрәк шыттырырга яраткан өчен Куык Гата кушаматы алган абзый, бурлаттай кызарынып: — Куык? Нинди куык? Йөрмә монда кәеф кырып! Чыгарырмын куып! —дип кенә калмаган, бер гаепсез җиңгине куып та чыгарган. Сугыштан сул кулы гарипләнеп кайткан Гата абзый берара колхоз председателе булып та эшләде әле. * * * Ул чорда колхозчылар арык атлар, үгезләр белән җир сөреп, кул белән чәчеп үстергән, кул белән урып-суккан икмәгенә үзләре хуҗа түгел иде. Үзең ачка үлсәң дә, син башта икмәгеңне дәүләткә тапшыр! Шуннан калса — анда да әле шул үзең үстергән икмәкнең унбиш процентын гына фуражга, хезмәт көненә тота аласың. Шул законны бозган колхоз председателен утыртып куялар иде. Мескен колхозчылар ач-ялангач булсалар да, фронт өчен дип, иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр. Ачтан үлмәс өчен кузгалак, балтырган, кычыткан белән тукланалар, арыш башаклангач, аны уып ашыйлар иде. Галиев абый дүрт елга якын Салих авылында колхоз председателе булып эшләде. Кырысрак холыклы булса да (чоры шундый), акыллы һәм үтә дә игелекле кеше иде. 1944 елны дәүләткә ашлык тапшыргач ачтан шешенгән колхозчыларга аз гына булса да хәлләнсеннәр дигән исәп белән, унбиш процент хисабыннан ведомость төзетеп икмәк өләште. Ике атна чамасы вакыт үткәч, шул ведомостьны күчертеп яздыртты да тагын икмәк бирде. Соңыннан ведомостьның берсен яндыртты. Юкса колхозчыларга биргән икмәкнең күләме унбиш проценттан артып китә иде. Ә колхозчыларга, әгәр сораучы булса, икмәкне бер генә мәртәбә алдык, дип әйтергә кушты. Бу гамәлләр барысы да уполномоченный районга киткән вакытта эшләнгән иде югыйсә. Колхозчыларның да, председательнең дә һәр адымын күзәтеп торучы вәкилнең белмәве хәерлерәк иде. Чөнки ике бозауга кибәк аерып бирә белмәсә дә, үзенә юк акылны сиңа бирергә маташучылары да була торган иде араларында. Урманчы Гиздел уполномоченный килгәч шуны тишкән бит. Галиев абыйны икенче көнне үк районнан килеп алып киттеләр. Ул, бичара, шул китүдән кире әйләнеп кайтмады. Сугыштан соң аның гаиләсе дә каядыр китеп барды. Ит изгелек, көт явызлык дигәннәре шул булгандыр инде. * * * Биана белән килен тату яшәделәр. Юк-бар сәбәп табып тәмсезләнеп йөрмәделәр. Уйласаң, бу да зур куаныч иде. Юкса әнә бит пычакка-пычак килеп яшәүче гаиләләр азмыни? Хәйдәрдән хат килү аларның барысы өчен дә зур шатлык, ул көн бәйрәмгә тиң иде. Ата-ана өчен төпчек улларының хаты Касыймны югалту кайгысын, күңелдә сыкрап торган сагышны беразга гына булса да басып тора иде. Саҗидә түти һәр намаз артыннан улының исән-сау әйләнеп кайтуын теләп дога кылды. Фатыйма мәктәптән кайткач, ишегалдында өй белән абзар-кураны бер итеп уйнап йөргән улын күтәреп сөя дә, өй эшләренә кереп чума. Саҗидә түти, аны жәлләп: — Килен, арыгансыңдыр, тамагыңа ашап ал инде, — дип карый. Фатыйма: — Хәзер, әнкәй, хәзер, — ди дә, өйалдында, йә чоланда нәрсәләрнедер тәртипкә салырга тотына. Саҗидә түти түзми: — Килен, хет берәр чәшке чәй булса да эч инде, — дип ялвара. Фатыйманың тагын җавабы әзер: — Чишмә суы беткән икән. Мин тиз генә барып кайтыйм инде. Аннан соң бергәләп эчәрбез, — ди. Чишмәгә, тыкрыкны чыккач, илле-алтмыш адымнар чамасы түбән төшәсе. Уйсулыкта мунча бүрәнәсе юанлыгындагы карама агачы үсеп утыра. Чишмә шул карамадан дүрт-биш адым түбәнрәк, җиде күзләнеп тибеп тора. Авыл халкы аның суын зәмзәм суыннан да тәмлерәк дип сөйли. Су чыннан да йомшак, чәй өчен менә дигән! Карамадан өстәрәк анда-санда гына чикләвек куаклары, аларга ышыкланып абагалар үсеп утыра. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, элегрәк монда зур куаклык булган. Салих авылы кешеләре чикләвек җыярга еракка барып йөрмәгәннәр, ындыр артларына чыгып, капчыгы белән җыеп керә торган булганнар. Колхоз оешкач, бирегә көтү керткәннәр. Хәзер чикләвек куаклары анда-санда гына торып калган. Чишмә ындыр арты буйлап бара-бара да Ыкка коя. Аның суына бигрәк тә әби-сәбиләр мөкиббән. Тик алар өчен бер кыенлыгы бар — сулы чиләкләрне күтәреп тау менәсе. Шуңа күрә чишмәгә күпчелек яшь-җилкенчәк йөри. Фатыйма, чишмә янына килеп җиткәч, беркавым аның агышына карап сокланып торды. Аннары чиләкләрен тутырып алды да бер якка куйды. Агым буйлап ике-өч адым түбәнгә төшеп, кулларын, битләрен юды. Чәчләрем тузгып тормыймы дип суга карады һәм... әздән генә артына егылмый калды. Чишмә суында, аның шәүләсенә каршы яктан сузылып, ир-ат шәүләсе пәйда булды. Фатыйма күземә күренәме соң бу дигән шөбһәле дә, каршылыклы да уйларын җиңеп өскә карады. Чишмәнең каршы ягында лесник Гиздел басып тора иде. Ул, гадәтенчә, яшел кожанын кигән, җилкәсенә мылтыгын аскан. Хәер, аның кожанын яшел дип тә булмый. Бәлки, кайчандыр ул яшел дә булгандыр. Тик вакытлар үтү белән кояшта ашалып, яңгырда юылып киндер төсенә кергән иде. Гиздел җәен-кышын шул кожанын салмады. Фәкать кыш көне кожан астыннан телогрейка белән сырган чалбар кия торган иде. Ә мылтыгын ул йоклаганда да кочаклап яткандыр. Гиздел, сирәк тешләрен ыржайтып, көлеп куйды. — Курыктыңмы? Фатыйма, куркуын сиздермәскә тырышып, аңа җавап бирде: — Юк, үзебезнең авыл кешесеннән нишләп куркыйм ди. Әнә немецлардан куркырга кирәк. Гиздел буш кулы белән (аның бер кулы һәрвакыт мылтык каешын кысып тоткан булыр) каядыр еракка селкеп куйды. — Немецлар бездән ерак, ишшу әнә чигенә баралар, ди. Безнекеләр немецларның арт сабакларын укытып куалар, ди. Юлбашчыбыз иптәш Сталин булганда, безгә беркемнән дә куркасы юк. Бер-ике айдан дөмектерәчәкләр аларны. Менә күрерсең. — Гиздел, әйт әле, син нигә Галиев абыйны чактың? Сиңа зыяны тимәгәндер ич? — Ә сиңа нәрсә, Галиев абый жәлкемени? — Әйе, кызганыч, бик кызганыч. Ул колхозчылар өчен тырышты бит. Синең белән минем өчен тырышты. — Ә нигә мине списокка кертмәгән алайса? "Ә-ә, имәндә икән чикләвек, — дип куйды Фатыйма күңеленнән генә. — Менә ни өчен ул аны саткан икән". — Сиңа бит болай да дәүләт акча түли. — Түләсә ни. Бәлки, минем дә колхоз икмәген ашыйсым килгәндер. Гиздел бу кадәресен әйтмәсә дә, аңлашылган иде инде. Фатыйма аңа каршы кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Гиздел укытучы хатын куркып калды дип уйлады, ахры, һөҗүмгә күчте. — Әле син ул контраны яклыйсыңмыни? Синең безгә лекция укып йөрүләрең күз буяу гына икән алайса. Гизделнең сүзләре Фатыйманың башына күсәк белән суккан кебек тәэсир итте. Менә сиңа мә! Ул колхозчыларга лекция укыганда, никадәр генә авыр булса да, иртәме-соңмы сугыш безнең җиңү белән тәмамланачак, дип, кешеләрнең рухлары сынмаслык, аларның күңелендә җиңүгә өмет чаткылары уятырлык сүзләр генә сөйләде. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, инде килеп, менә сиңа мә! Аның сөйләгәннәре күз буяу гына булган, имеш. Гиздел дәвам итте: — Фронтта хәлиткеч сугышлар барган чакта, ул колхозчыларны симертә, пнимаешь! Фатыйманың ачуы килә башлады. — Нинди симерү турында сүз булырга мөмкин, Гиздел? Колхозчыларны ачка шешенеп үлүдән сакларга тырышты, диген. — Тырышты менә... Гиздел аты-юлы белән сүгенеп куйды. Фатыйма, аның сүзләреннән оялып, бурлаттай кызарды, чиләкләрен көянтәсенә элде, кайтыр якка борылды. Гиздел, җәһәт кенә чишмәне карама ягыннан әйләнеп үтте дә, берничә адым атларга өлгергән Фатыйманың юлына аркылы төште. — Фатыйма, чык миңа кияүгә! Фатыйма, сәерсенеп, Гизделгә текәлде. — Син үз акылыңдамы, Гиздел? Минем үз ирем бар! Гиздел, тугыз-ун яшькә өлкәнрәк булса да, Фатыйманың бервакытта да аңа абый дигәне булмады. Хәер, малайлар булып малайлар да аңа абый дип дәште микән әле. — Хәбәрсез югалган кешене көтүдән ни файда? — диде Гиздел, белдеклеләнеп. — Бәлки, исәндер. Бәлки, ул пленга гына эләккәндер?.. — Алай булса, ишшу да хуже! Пленга эләккән кешеләрне иптәш Сталин кемнәр ди, иптәш агитатор? Гизделнең сүзләре Фатыйманың болай да сызлап торган бәгыренә килеп кадалды. Ихтыярсыздан аның йөрәге кысылып, сыкрап куйды. — Әсирлеккә яраланган килеш тә, һушсыз яткан чагында да эләгергә мөмкин ич... — Кайтса да, аны монда яшәтмәячәкләр. Йә таш капчыкка тыгып куячаклар, йә бөтенләй Себергә озатачаклар. Вәйт так! Гиздел кеше хәлен аңлый торган бәндә булса, Фатыйманың көл төсенә кергән чыраена күз төшереп алу белән аның хәлен күрер иде, аның йөрәк ярасына тоз сипкәнен аңлар иде. Юк инде, юк! Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керәме соң? Фатыйма сүзсез генә баскан урыннан кузгалды. Ул бер-ике атларга да өлгермәде, артында гына мылтыктан аткан тавышка сискәнеп, иңеннән көянтәсен төшереп җибәрде. Чиләкләре бер якка, үзе икенче якка тәгәрәде. — Йөрәкне яра яздың бит, юньсез! Ул арада кожанын салып ташлаган Гиздел аның өстенә килеп капланды, кисәү таягы кебек каралып, каешланып каткан куллары белән Фатыйманың күлмәген ертып, күкрәгенә үрелде. Фатыйма, бу мәсхәрәләүгә җен ачуы чыгып, гарьлегеннән нишләргә белмичә, аяклары-куллары белән бәргәләнәбәргәләнә, Гизделне өстеннән төртеп төшерде. — Оятсыз! Кабахәт! Һәм ул, күкрәген ертык күлмәге белән каплый-каплый, авылга йөгерде. Шунда әллә каян гына Сәхилә карчык пәйда булды. Ул, бу хәлне күреп торган булса кирәк, Фатыйманың йөгерүеннән үзенчә кызык табып: — Нигә качасың, җүләр? Җиләк вакыты бер генә ул, — дип, инеш буен яңгыратып, аның артыннан көлеп калды... Гиздел әнисе белән генә тора. Әтисе булгандырмы-юкмы, тәгаен генә белүче дә юк иде. Кайсылары: "Бар иде, каяндыр килгән бер зимагур йортка кергән иде", — диләр; икенчеләре: "Юк, ул теге авыл кешесенең икмәген талап йөрүче кызыл командир иде. Салиха түтиләргә фатирга гына кергән иде", — диләр; өченчеләре: "Юк, син дөрес әйтмисең, агай-эне. Ул чагында Гиздел бар иде инде. Ул кеше талаучылар кунып ятмады, крестьянның чәчүгә дип калдырган ашлыгын талап алдылар да китеп тә бардылар", — диләр; ә дүртенчесе аларның сүзен бөтенләй юкка чыгара: "Гуй кушаматы каян килеп ябышкан соң аларга? Аның әтисе безнең як кешесе дә булмаган әле, беләсегез килсә. Каяндыр, Урал аръягыннан килгән "кайттым гуй", "килдем гуй" дип сөйләшә торган килмешәк бер сарт булган", — ди. Кем хаклы, кайсысы дөрес? — Һич аңламассың. Гуй Гиздел кырыкка җитеп килсә дә, өйләнмәгән, сазаган егет булып йөрде. Шулай да үз гомерендә бер тапкыр, сугыш башланыр алдыннан, кайсыдыр авылдан бер тол хатын алып кайткан иде. Хәтта туй ясамакчылар икән дигән хәбәр дә таралган иде. Тик, атна-ун көн тордылармы-юкмы, ул хатын: — Син чатан тәре белән торганчы, мин лутчы МТСтан килгән трактористларны фатирга кертәм, — дип, кире авылларына кайтып китте. Ә уң аягының аксавы... Гиздел тумыштан сау-сәламәт булган ул. Тиресен текмәгәннәр, әтисез булса да үскән, егет булып җиткән. Армиягә алыныр вакытта гына... Хәер, Сәхилә карчык та бар бит әле Салих авылында. Сәхилә карчык — заманында хәллерәк крестьяннарның мал-мөлкәтен талап Себергә озатканда, үтә дә нык "тырышлык" күрсәткән кызыл коммунист — хәзер инде битләре җыерчыкланып беткән әби иде. Иң гаҗәбе шунда: ни хикмәттер аның битендәге җыерчыклары башка өлкән кешеләрнеке шикелле буй-буй буразна булып ятмаган, ә ничектер төрмә тәрәзәсенә куелган рәшәткә сыман шакмакланып торалар иде. Шулай да үзенең, майлап ташласаң, эт тә яламас икәнен белми, һаман иннек-кершән ягынып, бизәнеп йөрүче бердәнбер хатын-кыз булгандыр ул. Ә кызыл комач яулыгын, "хәзер хөррият заманы, мулла-мунтагайлардан курыккан юк" дип, һәрвакыт чөеп бәйләде. Сүз саен хөррият сүзен кыстырганга, авылдашлары аны Хөррият Сәхилә дип атадылар. Белгәнрәк кешеләр: — Ул яшь чагында кияүгә дә чыкмады. Егетләр белән дә хөррият заманы дип, болай гына "кавышып" йөрде, — диләр. Анысы ничек булгандыр, гөнаһысына кереп булмый, әмма районнан вәкилләр килсә, гел шулар тирәсендә чуалды. Араларында рус кешесе дә булса, бөтенләй очына, аңа үзенең русча "пупалавын" күрсәтергә форсат чыгып кына тора иде. Заемга язылу башланса да, һәрчак аны үрнәк итеп куялар: — Әнә Сәхилә карчык, сыерчык оясы кадәр генә өйдә яшәсә дә, фәлән сумга язылды. Ә син... — дип, башкаларны оялталар. Ни хикмәттер, Сәхилә карчыкның өенә 1941 елгы давылда да зыян килмәде. Авылдашлары: — Давыл күтәреп алып китәр иде, күрми калгандыр. — Юк, балаларын очырмаган сыерчык оясыдыр бу дип жәлләгәндер, — дип көлешкәннәр иде. Иш ишен таба дигәндәй, Гиздел, армиягә каралырга вакыт җиткәндә генә, Сәхилә карчык аркылы күрше мари авылына барып аягын боздыртып кайтты. Шуның аркасында солдатка алынмады. Сугыш башлангач та аңа тимәделәр. Ул котылып калды. Шушы хәлләрдән соң Сәхилә карчык белән алар җан дусларга әйләнделәр. Гиздел үз чиратында бурычлы булып калмады. Лесник булып алгач, Сәхилә карчыкны утынга тилмертмәде. Фатыйма чишмә юлындагы хәлне милициягә хәбәр итсә дә, ул карчык Гизделгә каршы шаһит булып бармаячак иде. * * * Җәй көне бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә йөреп вакыт җитми. Үз хуҗалыгыңда эшләр тулып ята. Яртылаш өелгән печән кибәнен дә очлап бетерәсе бар. Яңгырга китте дә, печәннең бер өлеше җыелмыйча покоста калды. Кояш бүген менә икенче көн инде, ниһаять, якты йөзен күрсәтте. Фатыйма шул форсаттан файдаланып, тизрәк кипсеннәр өчен, калган покосларны әйләндерергә болынга китте. Ул атлы юлга чыгып тормады — Ык буйлап турыдан гына җәяүләп атлады. Сукмак, елгага коючы вак-вак инешләрне аркылы кисеп, елан кебек борыла-сырыла бара да бара. Күпме генә барсаң да, аның очы-кырые юктыр сыман тоела. Берничә көн койган яңгырдан соң табигать чистарынган, сафланган, анда мыскал кадәр дә тузан әсәре юк. Болында фәкать үлән исе, дымлы җир исе, төрледән төрле чәчәкләрнең исерткеч хуш исе генә торып калган иде. Елгадагы балыклар да, әйтерсең шул чәчәкләрнең исен иснәр өчен генә чиртеп-чиртеп алалар, су өстендә сикереп-сикереп уйнаклыйлар иде. Фатыйма шул манзарага сокланып-хозурланып барды. Әйе, җәй — оҗмах мисалы дип юкка гына әйтмәгәннәр инде борынгылар. Фатыйма печәнлектә ике покос әйләндереп чыккан иде, атын тырык-тырык юырттырып (аның болынга килүен сагалап торган диярсең), әллә каян гына Гиздел килеп чыкты. Атын аңа таба боруын күргәч, Фатыйманың йөрәге жу итеп китте. Тагын үткән ел чишмә буендагы кебек кыланса, бу юлы... дип, ул тырмасын кулына кысыбрак тотты. Кирәксә-кирәкмәсә дә үзенең "әллә кемлеген" күрсәтергә яраткан Гиздел бүген, ни хикмәттер, "тәмле тел"гә әйләнгән иде. Ул яхшатланып Фатыймага сүз кушты: — Үзең укытучы, үзең чибәр хатын, болай интегеп йөрмә. Әйдә, Мәтеви марҗаларын чакырып, үзем кибәнгә өйдерәм. Мәтеви урыслары утынга, чыннан да, Салих урманына, ялынып, лесник Гиздел янына киләләр. Кәефсез чагы булса, ул аларга корыган ботак та кистерми, кире борып җибәрә. Ул әйтсә, Фатыймаларның печәнен бер көн эчендә кибәнгә өеп бирерләр иде дә бирүен, тик... — Хезмәтче тоткан байларны унҗиденче елны себереп түктеләр бит, Гиздел, оныттыңмыни? Авыл халкы ишетсә, ни дияр? Безгә лекция укыганда капиталистларны, алпавытларны сүккән Фатыйма үзе байбичәгә әйләнгән, дип күзне дә ачтырмаслар иде бугай. Юк инде, Гиздел, рәхмәт! Әткәй белән әкренләп үзебез өеп бетерербез әле, боерган булса. — Ә боермаса? Гиздел бу юлы аңа ташланмады, очланып бетмәгән кибәннең икенче ягына чыгып йомышын үтәде дә: — Әйдә, ялгызың чилән инде алайса, — дип, атына утырып китеп барды. Фатыйма хәлдән тайганчы эшләсә эшләде, ул көнне покосларны әйләндереп чыкты. Тик, илаһи зат боермаган идеме, шуннан соң тагын яңгырлар башланды. Уракка төшкәч, инде бөтенләй печән кайгысы китте. Авыл кешесенә, беренче чиратта, иккән игенне югалтуларсыз җыеп алу бурычы йөкләнде. Колхозчыларның һәр адымын күзәтеп йөрүче чагыр күзле вәкил — уполномоченныйлардан үтеп, иген кырын ташлап китү турында уйларга да мөмкин түгел. Шулай итеп, ул елны печән кибәне тәки очланмыйча калды. Өелгән кадәресе дә бурсып, череп бетә язды. Гиздел Фатыйманы, берничә тапкыр аулакта очратып, юмалап та, куркытып та карады. Фатыйма гына кайбер, тол калсалар да, дөньясына төкереп: Әтү-тәтә, тү-тәтә, Сукыр марҗа су тарта. Әллә ирем кайта инде...— дип җырлап эчүче ирдәүкә хатыннар шикелле җәелеп төшмәде. Шуның өчен Гуй Гиздел җае чыккан саен аннан үч алырга тырышты. Печән кишәрлеге бүлгәндә дә нишләптер Фатыймага иң юка җире эләкте. Утынны да иң ахырдан бирде. Кулыннан килсә, бөтенләй бирмәс иде дә бит, тик закон нигезендә авыл укытучыларын утын белән тәэмин итү каралган. Фатыйма, ел саен шул хәл кабатлангач, быел түзмәде: — Гиздел, син үткән ел да берни эшләмәгән Сәхилә карчыкка чабынлыкның иң әйбәт җирен биргән идең. Быел да иң калын җире аңа эләкте. Гадел түгел бит бу! — дип әйтергә мәҗбүр булды. Гуй Гиздел, астыртын гына елмаеп: — Шобага шулай чыкты бит, — дигән булды. Сүз белән генә әйтеп калмады, берни эшләр хәл юк дигән кыяфәттә, кулларын як-якка җәеп, телен шартлатып алды. Никадәр генә тыныч булырга тырышмасын, Фатыйманың Гуй Гизделгә җен ачулары чыкты. — Шобага бит синең кулда, Гиздел! Син ничек телисең, шулай чыга инде ул. Турысын әйткән туганына ярамаган дигәндәй, дөресен әйткәч, Гуй Гиздел, бер аягының гарип икәнен дә онытып, баскан урынында тупырдап алды. Әйтерсең аның сөяленә бастылар. Фатыйманы гаҗәпләндергәне шул булды: әллә ачуына чыдый алмый гасабиланудан, әллә башка сәбәп белән, аның тупырдавы бер дә аксак кешенекенә охшамаган иде. — Син аңа тимә! — дип җикеренде Гуй Гиздел, ачуына буылып. — Син бишектә имезлек суырып ятканда, канын да, җанын да жәлләмичә, буржуйларга каршы сугышып йөргән хөрмәтле коммунист ул, бик беләсең килсә! Колхоз төзеп йөргән чагында кулаклар сәнәгеннән көчкә котылып калган кеше. Ачуланган чакта Гуй Гизделнең аскы теш казнасы бер алга, бер артка йөри башлый, ачылган авызыннан күренеп торган озынча һәм сирәк тешләре ашлык суктыргыч машинаның барабан тешләре шикелле куркынычка әйләнә. Якын барсаң (бәладән башаяк!), чәйнәп ташлавы да ихтимал. Гуй Гиздел бүген нәкъ шундый кыяфәткә кергән иде. * * * Сугыш Салих авылының асыл егетләрен суырып алды. Фронттан авылга әледән-әле кайсы аяксыз, кайсы кулсыз калган — гарипләнгән солдатлар кайта торды. Кешеләр яралары төзәлеп тә җитмәгән бу солдатларның кайтуына да шат иде. Ни дисәң дә, исән кайтканнар бит әле, яу кырында ятып калмаганнар. Ярым-йорты булсалар да, ир-ат кисәге ич алар. Хуҗалыкта һава кебек кирәкле затлар. Соңгы вакытларда фронттан бер-бер артлы: "Киев шәһәреннән немецларны куып чыгарганнар икән!" "Минск шәһәрен азат иткәннәр!" — кебек шатлыклы хәбәрләр килә башлады. Халык ул шәһәрләрнең кайда икәнен белмәсә дә, Салих авылын үләт чире кебек афәттән азат иткәндәгедәй шатланды. Тора-бара: "Немецларның үз җирләренә барып кергәннәр икән!" "Сугышлар Берлин тирәсендә бара, ди! Берлинны алсалар, сугыш бетәчәк икән!" — кебек тагын да өметлерәк хәбәрләр килә башлады. Мондый хәбәрләргә Сәмигулла абзыйлардан да ныграк шатланган кеше булды микән? Ике малаеның берсе булса да исән кайтырга тиеш бит инде. Сәмигулла абзый, теле белән әйтмәсә дә, җанытәне белән шулай булуын теләде, Хәйдәрдән хат килгән көннәрдә бу теләк үскәннән-үсә барды. Торабара ул өметкә әйләнде. Саҗидә түти, гадәтенчә, һәр намаз артыннан төпчек улы исән-сау әйләнеп кайтсын дип, Ходайга ялварды. Ә Фатыйма... Фатыйма да Хәйдәрнең исән-сау әйләнеп кайтуын тели иде. Эх, исән килеш күрәсе килә иде Фатыйманың Хәйдәрне, бер генә тапкыр булса да күрәсе килә иде... Соңгы вакытларда Фатыйманың күз алдына нишләптер еш кына өстенә шинель кигән, кулына автоматын кысып тоткан Хәйдәр килеп баса: "Хәзер ул ничек икән? Элеккечә, һаман шулай терекөмеш кебек хәрәкәтчән микән? Һаман шулай арысландай ярсу микән? Бишектәге бишкә дисәләр дә, Фатыйма нигәдер аны һаман шулай кызурак холыклы итеп күз алдына китерә. Шулайдыр инде, шулайдыр. Немецлар белән сугышырга нәкъ менә Хәйдәр шикелле кыдрач кешеләр кирәктер. Юкса җебегән солдатлар белән дошманны җиңеп буламыни? Ә Касыйм кайтса?.. Һи-и, улының әтисе кайтсамы?.. Җанының яртысын бирер иде. Ике дә уйламас иде. Юк шул, юк! Әкиятләрдә генә була ул кеше ышанмастай могҗизалар. Ә тормыш кырыс. Адәм баласы яралганнан алып яшәү өчен көрәшә. Ул мең, миллион еллар элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Дөресен генә әйткәндә, Фатыйма бертуганнарның икесен дә бердәй яратты. Юк, юк, азгын хисләр белән түгел! Аллам сакласын! Аларның икесе дә эшчән, икесе дә уңган, булган егетләр. Эх, менә шушы явыз сугыш булмаса... Утыз көн уразаның бәйрәме бер була дигәндәй, ниһаять, дөньяга: — Сугыш беткән! — дигән куанычлы хәбәр таралды. Ул хәбәр, көне-сәгате белән үк булмаса да, ниһаять, Салих авылына да килеп иреште. Бу шатлыкны ишеткәч, кешеләр ач-ялангач икәннәрен дә оныттылар, билләр турайды. Элек бер-берсен урамда очратканда сүрән генә исәнләшкән кешеләрне бүген әйтерсең алыштырып куйганнар иде. Халык тантана итте! Тик... Сугыш бетте! Без җиңдек! дип, солдатларның барысын да берьюлы өйләренә кайтарып җибәрмәделәр. Кемдер сугыштан соң да әле ике ел хезмәт итте. Кемдер тагын да күбрәк. Хәйдәргә дә шулай язган икән. Ул хезмәт иткән частьны Уралга күчерделәр, һәм аларга әсир төшкән немец солдатларын саклау бурычы йөкләнде. Хәйдәр сакта торганда аларның эшләгәннәрен күзәтеп тора. Солдатлар, әсир булсалар да, үз хуҗалыкларында шикелле, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Эленке-салынкы йөргән немецны күрмәссең. Бу мескеннәрне сакламасаң да, качып китмәсләр иде, мөгаен. Ә менә шәһәрнең әзмәвердәй бер башкисәре эшләү турында уйлап та карамый. Көннәр буе вокзалдагы буфет тирәсендә чуала. Ашыйсы килсә дә акча сарыф итеп тормый (хәер, акчасы булды микән аның?), буфетта өстәл тирәли утырган кешеләрне чебен куган кебек кенә селтәп җибәрә дә аларның ризыгы белән сыйлана. Иләмсез зур гәүдәле бу башкисәргә батырчылык итеп каршы сүз әйтүче кеше юк, бәйләнү турында әйткән дә юк инде. Кешеләр, аның бала башыннан да зуррак йодрыгы эләккәнче, тизрәк буфеттан чыгып таю ягын карыйлар. Милициягә хәбәр итүче дә булды микән әле? Юктыр! Аның каһәреннән курыкканнардыр. Юкса бу кадәр оятсыз кыланмас иде. Хәйдәр хезмәт иткән часть вокзалдан ерак түгел. Сирәк-саяк булса да солдатларны "увольнительный"га чыгаралар. Хәйдәр дә, шуннан файдаланып, шәһәрне әйләнеп кайтырга булды. Урамга чыккач, тәмәке кабызмакчы иде дә, беткән булып чыкты. Ул вокзалдагы буфетка керде. Вокзал буфетында бервакытта да кеше өзелми. Вокзал да, буфет та, умарта күче шикелле, берөзлексез гөжләп тора. Монда төнлә килеп төшкән пассажирлар да, поезд көтеп утыручылар да сугыла. Кемдер тамак ялгарга керә, кемдер "тамак чылатып" чыга. Хәйдәрнең колагына каяндыр татарча сөйләшкән тавыш ишетелде. Ул тавыш килгән якка борылып карады. Стена буендагы өстәлдә өч татар, беркемнән дә тартынмыйча, рәхәтләнеп ашап-эчеп утыралар иде. Читтә йөргәндә татарча сөйләшкән кешене күрсәң, үз туганыңны очраткан кебек буласың. Иң беренче синең күңелеңә "якташлар түгел микән?" дигән уй килә. Хәйдәр сорашмакчы иде дә, аларның иркенләп утыруларын күргәч, тукта, тәмәке алыйм әле башта дип, чиратка басты. Шулчак буфетка махмырдан бите-күзе шешенгән теге башкисәр килеп керде. Ул, корбанын эзләгән тилгән шикелле, башта як-ягына каранып алды. Аннары, үзенең монда хуҗа икәнен сиздереп, салмак адымнар белән татарлар утырган өстәл янына килде. Сәлам бирү, рөхсәт сорау юк: — Фронтовой сто грамм! — дип, аларның аракыларын шешәсеннән генә күтәреп эчеп куйды. Хәйдәр шунда гына бу әзмәвернең аракыга хирыслыгы каян килүен аңлады. Әйе, сугышта солдатларга бирәләр иде шул, бирәләр иде. Абзыйлар бер мәлгә "бу нинди хәл?" дип, сәерсенеп калдылар. Тегенең белән телләшергә урысчалары да такы-токы гына икән. — Зачем?.. Зачем?.. — дип, аптырашып карап тик торалар. Әзмәвер аларның сүзен колагына да элмәде, аракыларын эчкәч, ашлары белән дә сыйланмакчы булып, гадәтенчә, татарларны бер селтәнү белән бик җиңел генә өстәл яныннан куып җибәрмәкче иде дә... Тик, һәрнәрсәнең чиге булган кебек, сабырлыкның да бер чиге була бит. Шулчак "Зачем? Зачем? Зачем?" дип торган абзыйларның берсе түзмәде, теге мордарны сукты да екты. Әзмәвер белән бергә урындыклар да идәнгә тәгәрәде. Моңарчы үзенә кул күтәрү түгел, каршы сүз әйтүне дә күтәрә алмаган әзмәвер, аты-юлы белән сүгенә-сүгенә үкереп, үзенә суккан татарга ташланды. — ...мать! Я вас проучу, татарва! Кистән кебек алагаем зур йодрык кешеләрнең котын алып һаваны айкап узды. Хәйдәр, бу мескен татарның башына җитә бит явыз, иптәшләре ни карап тора инде дип, чиратыннан чәчрәп чыккан иде... Абзый кизәнгән йодрыктан өлгеррәк булып чыкты: тагын әзмәвернең үзен сугып әйләндерде. Бу юлы урындыклар гына түгел, өстәл дә, өстәл өстендәге савыт-сабалар да әзмәвер белән бергә дөбердәп идәнгә очты. Бу тамашаны карап торган кешеләр аһ! иттеләр. Чөнки әле моңарчы беркемнең дә батырчылык итеп бу башкисәр-хулиганга кул күтәргәне юк иде. Базык гәүдәле, чама белән кырыккырык биш яшьләр тирәсендәге абзый берүзе тегенең тетмәсен тетте. Кара янмаган җире дә калмагандыр. Иптәшләре тырнак белән дә чиртмәделәр, читтән генә карап тордылар. Сугышкан иратларны аерырга яки кемнедер якларга теләүче кеше дә күренмәде. Киресенчә, аларның күбесе шаккатып (кайберләре хәтта шатланып та), карале, йөрәкле кешеләр бар да соң дөньяда дип сокланып торганнардыр әле. Чөнки бу әрсез алабай килгән-киткән кешеләрнең генә түгел, буфетта эшләүчеләрнең дә теңкәсен корытып бетергән иде. Шуннан соң ул буфет тирәсендә бүтән күренмәде. Хурлыгына чыдый алмагандыр, бөтенләй башка шәһәргә күчеп киткән, диделәр аның турында соңыннан. * * * Хәйдәр фәкать 1946 елның салкын декабрендә генә туган авылына әйләнеп кайтты. Өйдә кәҗә бәтиләре белән пыр тузып уйнап йөргән биш яшьлек Алмаз, өстенә солдат шинеле кигән Хәйдәр килеп керүгә: — Әти! Әти кайтты! — дип, аның муенына барып асылынды. Ул, инде күптән әтиләре кайткан малайлардан көнләшеп: — Минем әтием кайчан кайта? Кайчан кайта? — дип, өйдәгеләрне тинтерәтеп бетергән иде. Андый чакларда өлкәннәр Алмазның күзенә туры карамаска тырышалар, башыннан иркәләп сыйпап куялар да: — Кайтыр, улым, кайтыр. Сабыр ит. Менә күрерсең, әтиең дә шулай солдат киеменнән кайтыр, — дип, аны юаталар иде. Дөрес, урамда озаграк йөрсә яисә артык шукланса: — Менә әтиең кайтсын әле. Әтиеңә әйтербез, колагыңны борыр, — дип куркыталар куркытуын. Әй, өлкәннәр юри генә куркыталар ла ул. Әтиләре кайткан малайларның берсенең дә колаксыз йөргәннәре юк әле. Алай гынамы, берәрсе кыерсыта башласа яисә су кергәндә "каз боты кимертсә", шыр ярып: — Әтигә әйтәм! — дип, үзләре андый тәртипсез малайларны куркыталар. Хәзер Алмазны алай кыерсыта алмаслар, аның да әтисе кайтты! Тиеп кенә карасыннар! "Әтисе" Алмазны идәнгә бастырды да, кесәсеннән бер шакмак шикәр чыгарып, аңа сузды. Шул көннән башлап алар "ата" белән "ул"га әйләнделәр. Саҗидә түти, үзенең күзләренә үзе ышанмагандай, беркавым Хәйдәргә карап торганнан соң гына исенә килеп улын кочаклап алды. — Улым!.. Шушы бер сүзгә ана кешенең сугышта үлем белән күзгә-күз очрашып йөргән улын чиксез сагыну хисләре дә, ниһаять, аны исән-сау килеш күрү шатлыгы-куанычы да сыйды. Менә бит, исән булгач, аларның уллары да кайтты! Аллага шөкер! Исән-сау әйләнеп кайтты! Шатлыклы күз яшьләре аның яңаклары буйлап тәгәрәде. Хәйдәр үзе дә әти-әнисен өзелеп сагынган, исән чагында аларны күреп каласы килгән иде. Ниһаять, аның да теләге тормышка ашты. Ул көнне Сәмигулла абзыйлар өендәге шатлык-сөенечне сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Бүгенге көн алар өчен күк капусы ачылган көнгә тиң бәйрәмгә әйләнде! Фатыйма Хәйдәрнең үз-үзен тотышына игътибар итте. Яшьрәк чакта кызу канлы, кыдрач егет салмак-сабырга әйләнгән, сүзләрен дә ипләп-уйлап кына сөйли башлаган иде. Урамда аңа колхоз рәисе Гата абзый очрады. Хәл-әхвәл сорашып бетерер-бетермәс (аның колхоз мәшәкатьләре белән башы каткан, күзенә ак-кара күренми, чабулап йөри иде), уңайсызланып кына гозерен әйтте. — Апай, сине, фашистларны дөмектереп кайткан кешене, кайтып кермәс борын эшкә кушу бик килешми дә торгандыр инде. Ну, нишлисең, барабанга көлтә биреп торучы Бибидәнә апаң авырып китте бит әле. Апай, иртәгә көлтә бирергә чыга алмассың микән? Өлкән яшьтәге агайлар, хатын-кызлар ач-ялангач килеш тырыша-тырмаша эшләп йөргәндә, саусәламәт башың белән (әнисенең теләкләре кабул булдымы, Хәйдәр, дүрт елга якын хәтәр сугышларда катнашып, бер мәртәбә генә яраланды) кешедән оялмыйча ничек өйдә ятасың инде. — Кирәк булса, бүген үк чыгам, Гата абзый. Шунда берочтан авылдашларны да күрермен. Гата абзый, гафу үтенгәндәй, тагын бер мәртәбә: — Бибидәнә апаң терелгәнче генә инде, апай. Зинһар, рәнҗи күрмә берүк, — дип китеп барды. Көлтә бирү теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел. Монда җегәрле булу гына җитми, сол белән эшләргә кирәк. Авыз ачып торсаң, көлтә белән бергә барабанга кулың кереп киткәнен дә сизми калырсың. Гата абзый, Бибидәнә апаң савыкканчы гына, дип әйтсә дә, Хәйдәр ындыр табагына кайткан көлтәләр сугылып беткәнче барабанда эшләде. * * * 1937 елны авылның комсомол-активистлары мәчетне, манарасын кисеп, клуб иткәннәр иде. Авыл яшьләре, җәй көне ындыр артына терәлеп утырган әрәмәлек янында йә Ык буена төшеп кичке уеннар оештырса, кышкы озын кичләрдә "вичыр"га клубка җыела. Сугыштан соңгы еллар... Клубта егетләр (дөресрәге, үсмерләр) берән-сәрән генә, күбесенчә кызлар. Буйдак чакларын сагыналармы, клубка сирәк-саяк кына булса да, яңарак өйләнгән, чырайларын әче бал кызарткан ирләр дә сугыла. Гадәттә, алар уенга катнашмыйлар, вәкарь генә бер читтә басып торалар. Егетләрнең "дефицит" чагы. Хәйдәр клубка килсә, кызлар аны биергә чакырып хәлен алалар. Башта зимагурлыкта шахтада, аннары сугышта йөреп, Хәйдәр яшьләрнең яраткан "бишле", "сигезле" уеннарын онытып бетерә язган. Шулай да әгәр кызларның берәрсе: — Хәйдәр абый, әйдә инде, әйдә! — дип, көн туды исә сәнәк-көрәк тотып бераз тупасланса да, ут кебек кайнар куллары белән синең кулыңнан тартып әйдәкләгәч, ничек каршы торасың инде. Өстәвенә өтеп алырдай күз карашын да сирпеп алса, ничек чыкмыйсың инде. Егет кеше андый чакта ул кыз белән биергә генә түгел, Каф тавы артына китәргә дә әзер. Андый чакта көне буе барабанга көлтә биреп талчыккан беләкләрдә бердән илаһи көч барлыкка килә. Син инде арыган икәнеңне дә, иртәгә тагын эшкә барырга кирәклеген дә онытасың... Онытасың микән?.. Онытыла микән?.. Ай-һай!.. Хәйдәр клубта яшьләр белән биесә дә, кайткач уйланып ята. Берара ул туры өйгә кайтуына да үкенә. Туп-туры кабат шахтага китәсе калган. Сугышка кадәр эшләп киткән җиргә. Ул чагында, бәлки, онытылган да булыр иде. Йөрер идең шунда картайганчы, теге җырдагыча "Калҗа ашап, марҗа кочып". Алай дисең дә диюен. Бер исеңә төшмәсә, бер төшәр иде Туган ил... Туган туфрак... Газизләрдән газиз әткәй, әнкәй... Ата-баба йоласы да бар бит әле бу фани дөньяда. Исән чакта аларның фатихасын алып калырга кирәк. Юк, ул кайтып дөрес эшләде. Шулаен шулай да, ә менә Фатыймага кем дип эндәшергә? Фатыйма җиңгәчәй дипме? Әллә Фатыйма сөеклем дипме? Алай дияргә хакы бармы соң әле аның? Алмазга рәхәт. Сабый үзенчә хәл итте мәсьәләне, бик җиңел генә әтиле булды да куйды. Ә Хәйдәр нәрсә эшләргә тиеш? Ә Фатыйма? Уйласаң, Касыймның да кайтып килүе ихтимал бит әле. Кайсыдыр муты, җанагай — ярты ир, ир юкта — бөтен ир дигән әйтем уйлап чыгарган чыгаруын, һәрхәлдә, әдәпле кеше булмаган инде ул. Юк, Хәйдәр беркайчан да андый юлга басмаячак. Ул төннәр буе керфек тә какмый шулай уйланып ята. Аның уйлары, барабанга җигелгән атлар кебек, һаман бер тирәдә әйләнә дә әйләнә. Таң әтәчләре кычкыра башлагач инде торырга, мал-туарларны карарга, эшкә барырга кирәк. Фатыйма кайчан өлгергәндер, Хәйдәр малларны карап кергәндә, өйдә бар нәрсә дә әзер: юынгычка җылы су салынган, ашарга пешкән. Гөнаһысына кереп булмый, Фатыйма килен вазифасын болай да җиренә җиткереп үти, аңа һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Хәйдәр кайткач бу тырышлык бермә-бер артты. Ул мәктәптә дә канатланып йөрде, өйдәге эшләрне дә, "ә" дигәнче эшләп куйды. Хәйдәр дә үз чиратында бурычлы булып калмады, ничек тә Фатыймага ярдәм итәргә тырышты. Шулай беркөн Фатыйма, мәктәптән кайткач, гадәтенчә, көянтә-чиләк күтәреп коега бармакчы булган иде. Су кисмәгенең мөлдерәмә тулы булуын күргәч, аптырап китте. Бүтән кем булсын, бианасының эшедер дип, яратып кына, сүзләрен дә сабый бала белән сөйләшкәндәй сузыбрак, аны "шелтәләп" алмакчы булды: — Әнкәй, син яшәреп киткәнсең, ахры. Яшь киленнәр сыман су ташып куйгансың. Саҗидә түти җиңелчә генә кеткелдәп көлеп куйды. — Яшь чакларны искә төшерим дидем инде, килен, — дигән булды. — Билеңне кузгатсаң, бик тиз исеңә төшәр, сиңа авыр әйбер күтәрергә ярамаганны... — дип, "тәрбия"сен дәвам итте килене. Саҗидә түти шуннан соң гына серне ачты: — И-и киленкәем, кая инде ул миңа бу кышкы бозлавыкта суга бару! Хәйдәр мичкә белән кайтарды. Хәйдәрне, көлтәләр сугылып беткәч, фермага су ташырга куйганнар иде. Шул көннән башлап, Фатыймага бер эш кимеде. Ул хәзер ике көнгә бер чишмә суына гына төшә башлады. Аның дәфтәр тикшерергә вакыты күбәйде. Салих авылында хатын-кыз эшенә тыкшынып яки аларның эшен ошатмыйча үзе эшләп йөргән иратны "хатынша" диләр. Андый кешене хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар үзләре дә өнәп бетерми. Шуңа күрә, Хәйдәрнең су ташып йөрүен күргән саен, авылдашлары елмаешып үтеп китәләр. Югыйсә әнисенең олыгайган икәнен дә, Фатыйманың көне буе мәктәптә балалар укытып йөргәнен дә белә авылдашлары. Пәри башка, җен башка дигәндәй, ферма малларына су ташу эш санала, ә өйгә су ташу, янәсе, аларның уйлавынча, икенче нәрсә. Кызык инде бу кеше дигәнең. Хатын-кызга ярдәм итү гаеп эшмени инде югыйсә. Шушы ярдәмләшүне кыз-кыркын да үзенчә аңлаган, ахры. Хәйдәр клубка килеп керүгә, үзара пышылдашып алалар. Үзләренә сүз катмаган, озатмаган өчен үпкәләгәннәре ачыктан-ачык: — Хәйдәр авыл кызларын яратмый бит ул. Аңа бит укыган кызлар кирәк, — дип, бигрәк тә "укыган кызлар" сүзенә басым ясап, төрттереп куялар. Кайбер чытлыклары, тыны белән суырып алырдай булып та, Хәйдәр әйләнеп карамагач: — Хәйдәр шахтада эшләгәндә марҗага өйләнгән булган икән. Хәзер шуны алып кайтмакчы икән, — дип, тузга язмаган гайбәт тарата. Кешене чыгырыннан чыгара торган мондый сүзләр Саҗидә түтигә дә ишетелә. Андый чакта ул, мескен, нишләргә дә белми ут йота. Теңкәсенә тигән бу гайбәтне ничек тә туктатасы килә. Тик ничек? Үзе дә белми: башында кайнаган уйларының очына чыга алмый интегә. Кешенең авызын томалап буламыни?! Күңеленә ни килсә, шуны сөйләп йөри торган явызлар һаман саен табылып тора. Ул аларга игътибар итмәскә тырыша тырышуын, тик көн саен бер сүзне туглап торсыннар да, ничек битараф каласың инде. Тере мәет булырга кирәк ул чагында. Саҗидә түти Хәйдәрнең әле һаман да мәхәббәт утында януын, әле һаман да Фатыйманы яратуын улының тын алуыннан, аяк атлап йөрүеннән үк сизенә. Тәвәккәлләп сүз башларга гына базмый. Шулай да беркөнне Сәмигулла абзый белән икәүдән икәү генә калгач: — Карале, әтисе, син Байлар авылының Гыймран абзыйны хәтерлисеңме ул? — дип сорап куйды. Сәмигулла карт, таптың сүз дигәндәй, карчыгының соравына каршы сорау белән җавап кайтарды: — Йә, шуннан? Нигә кирәк булды соң әле ул сиңа әллә кайчан вафат булган Гыймран карт? — Хәтерлисеңме, уллары ундүртенче елгы ярман сугышында вафат булгач, ике баласы белән тол калган киленнәрен уртанчы уллары белән никахлаштырганнар иде? Сәмигулла карт беркавым тынып торганнан соң, карчыгының соравына каршы тагын сорау белән җавап кайтарды: — Аны бит, оныклары ятим булмасын дип, Латыйфа карчык үзе кодалаган, диделәр түгелме соң? — Әйе, бик әйбәт, игелекле карчык иде мәрхүмә. Урыны җәннәттә булсын. — Саҗидә түти, җитди сүз сөйләргә тыны җитсен дигәндәй, күкрәген тутырып сулап куйды. — Менә шундый хәл безгә дә килде түгелме соң, карт, сизәсеңме? Сәмигулла карт үзе дә күңеле белән нидер сизенә иде сизенүен. Тик карчыгына әйтергә генә базмый йөри иде. — Һе, бик җиңел генә синеңчә, ә! Алар үзләре ни әйтер бит әле? — Оныгыбыз Алмаз болай да... Сәмигулла карт төксе генә карчыгының сүзен бүлде: — Анысын беләм лә мин. — Соң, шулай булгач... Тагын ни кирәк? Бер дә игътибар иткәнең юкмыни? Хәйдәр үзе дә өстәл артында Фатыймадан күзен алмый утыра лабаса! Башы булгач, башкасы булыр, боерган булса. Гаеп эш түгел. Ата-бабадан калган йола. Оныгыбыз да ятимлекнең ни икәнен белмәс. Сәмигулла абзый, башта ни әйтергә белми аптырап калган кеше шикелле, учы белән чаларган чәчләрен сыпырып алды, аннары җиңелчә генә кулын селкеп куйды. — Сез хатын-кызлар оста инде андый эшкә, — дип, бөтенләй тынып калды. Бу аның, мин ризабәхил, калганын үзегез карагыз инде, дигәнен аңлата иде. Саҗидә түти, улын адарындырганчы, башта килене белән сөйләшеп карарга булды. Фатыйма эченнән генә "язмышым шулдыр инде" дип уйласа да, бу үтә дә җитди мәсьәләне тотакаба гына хәл итәсе килмәде. — Әнкәй, озакламый чирек бетә. Язгы каникулда әти-әниләр белән киңәшеп килим инде, — дип, бу тантананы кичерде. Фатыйманың күңелендә Касыймның кайтып килү ихтималын уйлап икеләнү-шөбһәләнү дә, тормыш иткәндә Хәйдәрнең аңа карата мөнәсәбәте ничегрәк булырына борчылу да бар иде. Фатыйма, җир кибеп, агачлар яфракка бөреләнә башлаган чорда гына, Сәмигулла абзыйлар йортына икенче тапкыр килен булып төште. Туй мәҗлесенә аның күрше районда яшәүче әти-әниләре дә килде. Кичке эңгер-меңгердә ындыр артлап кына мулла бабай килде. (Сөйли китсәң, Салих мулланың язмышы үзе бер гыйбрәтле тарих. Заманында Уфаның атаклы "Галия" мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимовның үзеннән сабак алган Салих мулланы утызынчы еллар башында Төньяк Боз океанындагы Соловки утравына сөргенгә җибәрәләр. Аклангач, Архангельск якларыннан аякларына чолгау урынына кәгазь урап булса да кайтып җитә ул. Сөргендә никадәр генә сындырырга тырышсалар да, барыбер диненнән ваз кичмәгән. Хәзер дә (Алланың рәхмәте яусын), яшертен-шыпырт кына булса да, шулай үз вазифасын башкарып килә). Ишек-капкаларны бикләп, тәрәзә пәрдәләрен төшереп, никах укыттылар. * * * Сугыш беткәнгә инде ике елдан артып китте. Ә ачлык һаман бугаздан буа. Җитмәсә, илгә корылык килде. Кайбер авылларда кычкырып ачка үлүчеләр дә бар хәтта, диләр. Ә налог җыючы агентларның анда эшләре юк. Синең ашарыңа бармы-юкмы, балаларың ачмы-ялангачмы — син фәкать заемга языл, налогыңны түлә! Түләмәсәң, недоимка дип, актык кәҗәңне дә, орлыкка калдырган бәрәңгеңне дә сыпыртып алып чыгып китәләр. Ә ул салымнарның ниндие генә юк! Сугыш башланган елны өстәге мыеклы абзыйлар баласызлар салымы уйлап чыгардылар. Адәм көлкесе, әйтергә дә оят, халык аны үзенчә "к... налогы" дип атады. Анысын ялгызаклар, баласызлар, әгәр унсигез яше тулганда баласы булмаса, кызлар да түләде. Ә закон нигезендә әле унсигез яшь тулгач кына загста теркәлү каралган. Сәернең дә сәере инде уйласаң, мондый хәлләр ахмаклар илендә генә була торгандыр. Ул салым сиксәненче елларның ахырына кадәр дәвам итте әле. Шулай булса да, халык түзде, киләчәккә, яхшы тормышка өметләнеп яшәде. Киләчәктә шулай буласын районнан килгән лекторлар да даими ышандырып торды. Тирә-яктагы урыс авыллары бер-бер артлы таралып-таркалып барганда да, Салих авылы бөтенлеген саклап калды. Алар "җир сөрергә тракторлар юк", "сабаннар җитешми" дип тормадылар, адәм әйтеп, адәм ышанмас, яше-карты тезелешеп басуда көрәк белән җир казыды. Хәйдәр белән Фатыйма да, ниһаять, сөеп-сөелеп, матур гына яши башладылар. Алмаз быел укырга керде. Көн саен, букчасын җилкәсенә асып, мәктәпкә йөри. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти дә булганына шөкрана кылып яши башлаганнар иде инде. Тик... явызлык, хөсетлек, төрле кыяфәткә кереп, өскә калкып чыга да үзенең мәкерле эшләрен башлап җибәрә. Кем белә, бәлки, ул гомер-гомергә шулай булгандыр. Адәм балаларын сынар өчен җибәрелгән бер афәттер. Көзге кырпак төшкән көннәрнең берсендә ирләр кибет янында үзара сөйләшеп торалар иде. Алар янына яңа бүрек кигән Хәйдәр килеп басты. Ирләр (бигрәк тә "наркомский сто грамм"га ияләшкәннәре) "әйдә юабыз, әйдә юабыз!" дип бәйләнә башладылар. Хәйдәр бирешмәгәч: — Кайчан алдың? Каян алдың? — дип аптыратырга ук тотындылар, әйтерсең ул гомер буе солдат бүрегеннән йөрергә тиеш. — Сез бик кызык икән, егетләр, ә! Теге, бай кеше алса, "котлы булсын!", ярлы кеше тиенсә, "каян алдың?" дигән шикелле кыланасыз. Хатын районнан алып кайтты, тапкансыз шаккатырлык нәрсә, — диде Хәйдәр, исе китмәгән кешедәй. Безнең татарда шулай бит инде ул. Әгәр авылда бертөрле исем йөрткән ике кеше булса, һич югы аның берсенә булса да кушамат тагалар. Салих авылының җор телле халкы Кавиларның икесенә дә кушамат таккан. Озын буйлысын Колга Кави, ә кыскасын Бүкән Кави дип йөртәләр. Менә шул Колга Кави Хәйдәрнең яңа бүреген юмаганга ачуы килепме, шаяртмакчы булыпмы: — Синең хатын район юлын таптарга ярата инде. Сугыш вакытында да Галиев абый белән парлашып тарантаска утырып китәләрие, — дип куйды. Аның шаяртуын ялгап җибәрмәкче булды, ахры, Җәймә авыз кушаматлы ир: — Әйе, барганда урман аша чыгасы. Анда туктап "җиләк ашап" китми булмый инде, — дип, иптәшләренә күз кысты. Аларның сүзе Хәйдәрнең йөрәген чеметеп алды алуын, шулай да сер бирәсе килмәде. Тик, тартай теленнән табар дигәндәй, Колга Кави чама дигәнне, уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш дигәнне онытып җибәрде. — Ә нигә?.. Җиләк вакыты бер генә, диләр ич. Үзе яшь, үзе чибәр. Әрәм булып йөрсенмени? — дип көлгән булды. Яшьтән үк зимагурлыкта йөргән, сугышта утлар-сулар кичкән Хәйдәр бу кадәресенә түзеп тора алмады. — Ә син нәрсә, карап тордыңмы әллә? Ну-ка, әйт әле! — диде дә үзе үк сизмәстән тәвәккәл адымнар белән аңа таба атлый башлады. Ярый әле Сафа арага керде, тегесе вакытында телен тешләп өлгерде. Юкса... Җәймә авызга да әйтсә әйтерлеге бар иде югыйсә. Ул сугышта йөргәндә колхозга килгән уполномоченныйлар гел аның хатыны тирәсендә чуалды. Моны бөтен авыл белә. Аның үзенә генә әйтмиләр иде. Хәер, без капчыкта ятмый, диләр. Әйтми булмас. Кешеләрнең берсе әйтмәсә, барыбер берсе әйткәндер. Үзе генә башын диванага салып йөридер. Яисә балаларын ятим итәсе килмәгәндер. Күпмедер вакыттан соң Хәйдәр белән Фатыйма тагын бер "сөрлегеп" алдылар. Яңа ел алдыннан авыл үзешчәннәре Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклен куйдылар. Хәлил ролендә биология укытучысы Сәлахетдин, Галиябануны Фатыйма уйнады. Авыл кешесе шулай бит инде — ахырын көтеп тормый, сәхнәдә барган вакыйгаларга спектакль барышында ук үзенең бәясен биреп бара. Уйнаучылар турында да аның үз фикере. Хәйдәрнең артында гына утырган Шәех абзый: — Карале, Кәраметдин, бу Фатыйманы әйтәм, элек тә шушы Сәлахетдин белән гыйшык-мыйшык уйнаганнар иде. Әле дә шуны куалар икән, тагын сәхнәгә чыкканнар, — дип пышылдады. Хәйдәрнең колагына чүбек тыкмаган — барын да ишетеп торды. Юкса Шәех абзыйның "үткән елда да Хәлил белән Галиябануны алар уйнаганнар иде, быел да алар уйныйлар икән" дип кенә әйтәсе килгән иде. Шушы дөрес әйтелмәгән сүз Хәйдәр белән Фатыймага әйткәләшергә сәбәп булды. Фатыйма — укытучы кеше, районга бармый тормый. Өстәвенә агитатор да булгач, чакырып кына торалар. Кайсыдыр бер ахмагы: — Фатыйманың районда егете бар икән, — дип чыгарган. Икенчесе, шуны тагын да күпертеп: — Сугыш вакытыннан бирле йөриләр икән инде алар, малакаем, — дип, чишмә суына барган хатыннарга сөйләгән. Өченчесе: — Әйтәм җирле, көн туды исә районга чапты. Тикмәгә генә йөрмәгән икән, — дип тә өстәгән. Шул сүз, җепшек кар йомгагы тәгәрәгән саен зурая барган кебек, нахак сүзләр дә өстәлә-өстәлә, Хәйдәргә килеп иреште. Шуны ишеткәч, ул: — Әйт, кем ул? Бүген үк барып бәреп үтерәм! — дип тузынды. Бер кызып киткәч, колхоз рәисенә утырып районга барулар да калкып чыкты. Нахак сүзләр Фатыйманың йөрәген парә-парә китерде. Энә очы кадәр дә гаебең булмаган килеш яла сүзләр ишетү аның бәгырен телгәләде. Анда бит бер Фатыйманы гына түгел, барлык укытучыларны да чакырталар иде югыйсә. — Мәгариф бүлегеннән чакыргач, бармый булмый бит инде, Хәйдәр! Менә син үзең уйлап кара: унсигез чакрым җирне көнен урап кайтырга кирәк. Нишлисең, Галиев абыйга да утырып бардым инде. Туры килгәндә МТСтан ягулык ташучы Локман бабайның арбасына да утырып барган чаклар булды. Сораштыра торгач, бу гайбәтне Хөррият Сәхилә чыгаруы беленде. Фатыйма сәбәбен генә аңлый алмады. Аның бу карчык белән гомердә бер мәртәбә дә сүзгә килгәне юк лабаса! Гайбәт ир-ат арасында да таралган икән. Ишетмәгәннәр ишетсен дигәндәй, каравыл өе янына җыелган ир-атны Җәймә авыз үзенә караткан. Аның сүзләренә Гуй Гиздел килеп кушылды: — Нигә аңа исегез китте? Үпкән-кочкан җилгә очкан, булган-беткән инде. Ничу аны сөйләп йөрергә. Арадан бер муты, бик зур сер сөйләгәндәй, хәйләкәр генә күз кысып, Гуй Гизделгә таба авышты: — Һе, син үзең дә берзаман Фатыйма артыннан йөрдең түгелме соң әле? Гизделнең аңа да җавабы әзер булып чыкты. — Йөрсә ни. Укасы коелмады бит әле, Хәйдәргә дә калды. Үзе, авызын күтәреп, шаркылдап көлеп куйды. Аның сирәк тешләре арасыннан төкерекләре чәчрәде. Гиздел кул аркасы белән авызын сөртеп алды. Аннары, минем бүтән сөйләр сүзем бетте дигәндәй, бер кырыйда керт-керт печән чемченгән атына таба атлады. Атын авызлыклап, курмы ашаганда төшергән аркалыгын күтәреп бәйләргә кереште. Кемдер, үзалдына сөйләнгәндәй, әкрен генә әйтеп куйды: — Аның бу сүзләрен Хәйдәр ишетсә, икенче аягын сугып сындыра инде. Гиздел ишетеп калган икән. — Ничава падубны! Ул гына түгел, без дә монда тыл фронтында эшләгән кешеләр. — Һәм ул, атына утырып, болай да юыртып барган мәхлукка чыбыркысы белән селтәнә-селтәнә китеп барды. * * * Фатыйма мәктәптән кайтып чәй эчәргә генә утырган иде, "кибеткә керосин кайткан" дигән хәбәрне ишетүгә, чирекле шешә күтәреп, шунда йөгерде. Ул барганда, инде халык хәйран җыелган, чираты да дилбегә буе сузылган иде. Хатын-кыз җыелса, тел тешләп тора аламы? Ике хатын очрашса — базар, өч хатын сөйләшсә — ярминкә, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Монда хәл-әхвәл сорашу, авылдагы яңалыклар... — берсе дә калмый. Фатыйма килгәндә, кызыл яулыгын чөеп бәйләгән Сәхилә карчык хатын-кызларга нидер сөйләп маташа иде, аны күрүгә шып туктады. Фатыйма, кешеләр белән исәнләште дә, чиратка барып басты. Ул күңеле белән карчыкның үзе турында тагын ниндидер гайбәт таратканын сизенде сизенүен, шулай да сер бирәсе килмәде. Сәхилә карчык — активист-коммунист — сорау алгандай төпченергә тотынды: — Мәктәптә хәлләр ничек анда? Отличниклар саны арттымы? Фатыйма ни дип җавап бирергә соң инде бу карчыкка дип торган арада, ул кабат телгә килде: — Тиздән ураза җитә. Атеистик пропаганданы көчәйтергә кирәк. — Шөкер, мәктәптә эшләр әйбәт бара. Зарланырлык түгел. Тик менә соңгы вакытта елга суы нишләптер гел безнең тирәдә болганып ага. Ә мин "бу нишләп болай икән?" дип баш ватам. Сәхилә түти, сезнең өегез бит югары очта! Ык суын син болгатып җибәрәсең, ахры, — диде Фатыйма аңа каршы. Керосинга чират торучы хатыннар, Фатыймага теләктәшлек белдереп, елмаештылар. Кайберләре "шәп әйттең!" дигән шикелле, аңа күз кысып та куйдылар әле. Сәхилә карчык кызарынды, бүртенде, шулай да дәшмәде. "Чират бозмагыз анда!" дигән булып, кибет эченә кереп югалды. — Ул бит ярдәмчесе генә. Аны бит дөмбер күтәреп йөрүчесе болгата. Арадан берсе хәтта кулын селкеп куйды. — Һәй, ике чабата бер кием инде. Исемнәрен әйтмәсәләр дә, кемнәр турында сүз барганын хатын-кызлар болай да аңладылар. Фатыйма соңыннан гына, чират торганда кайсыдыр борчылып: "Кара инде бу Хәйдәрне, гайбәткә ышанып, хатынын рәнҗетә икән. Кичә кич тагын телгә килгәннәр", — дип әйткәнен хәтерләде. Аңа каршы хөррият Сәхиләнең: — Нинди гайбәт булсын, сугыш вакытында ул Гиздел белән дә йөрде инде. Чишмә буенда аларның чыты-чыты үбешкәннәрен мин үз күзләрем белән күрдем, — дип сөйләп торганын белде. Менә карчык кеше диген син моны, ә! Карчыгын карчык, ләкин мәкерле, явыз карчык! Чишмә буенда Гизделнең аңа бәйләнгәнен ничек әйләндереп сөйләгән, ә?! Фатыйма Гизделне шул чагында судка бирмәгәненә үкенеп куйды. Хөкем итсеннәр, җәза бирсеннәр иде. Аның оятсызлыгы болай да чиктән ашып ташкан иде. Биатасы белән бианасының сүзен тыңлады шул. Милициягә гариза язып бирмәде. * * * Көн саен гайбәт ишеткәч, ахыр чиктә Хәйдәрнең сабырлыгы төкәнде. Аның холкындагы элекке кайнарлыгы тышка бәреп чыкты. Беркөн Тегермәнлек басуыннан кайтты да, өстәл сугып: — Җитте! Туйдым мин бу гайбәт сүзләрдән! Гарык булдым! Кешеләр бармак төртеп күрсәтәкүрсәтә миннән көлә башлаганчы, адәм көлкесенә калганчы, немедленно шахтага китәбез! — дип кычкырды. Фатыйма, иренә якынрак килгәч кенә, аның кызмача икәнен сизде. Өйдә алар икесе генә иде. Хәйдәр, ачуына чыдый алмый, ишекле-түрле йөренде. — Аксак тәре булып аксак тәре каравыл өе янында ни дигән бит, ә! Ни дигән! Гарьлегеңнән егылып үләрсең! Фатыйма, Гуй Гизделнең чишмә буенда үзенә бәйләнеп маташканын исенә төшереп, "Юк, ул аксак түгел! Аксак түгел! Кылана гына" дип әйтмәкче булган иде дә, Хәйдәрнең "Ә син аны каян беләсең?" дип тыкырдата башлавыннан шикләнеп, тынып калды. Ул фәкать: — Әти-әниләр бездән башка нишләр? — дип сорап куйды. Ачу — аю. Ачу килгәндә кеше ни сөйләмәс. Хәйдәр Фатыймага күзен акайтып карады. — Һә-ә, әти-әни, имеш! Син дөресен әйт инде, "чатан тәрене оныта алмыйм" диген. Фатыйма бүтән сүз катмады. Ул картаеп барган биатасы белән бианасы өчен чын-чынлап борчыла; икенчедән, укыту эшен үлеп ярата — кыңгырау чылтыравы белән аваздаш бала-чага чыр-чуы аның бар кайгы-хәсрәтләрен оныттыра иде. Аның Салих авылын ташлап, күз күрмәгән, күңел тартмаган якларга һич кенә дә китәсе килмәде. Тик, ни хәл итәсең, энә кайда — җеп шунда: ул җыенырга мәҗбүр. Ике көннән соң инде алар Хәйдәр өчен таныш Урал якларына китү өчен Чаллы пристаненда пароход көтеп утыралар иде. Фатыйманың моңарчы пароходка утырганы юк. Минзәләдә укып чыккач, аларны авылларга җибәрделәр. Шуннан соң ул беркая да чыгып йөрмәде. Салих авылында эшләде дә эшләде. Пароход, кузгалыр алдыннан саубуллашыр вакыт җиткәнен белдереп, озын гына итеп кычкыртып алды. Ул арада аның су тегермәненекедәй иләмсез зур куласасы лапыр-лопыр әйләнә башлады. Пароход, кем беләндер мәңгегә хушлашкандай, тагын бер тапкыр кычкыртты да, җиңелчә дерелдәп, агымга каршы кузгалды... Пароходның моңсу тавышы Фатыйманың бәгырен айкап ташлады. Бу моңсулык аның бөтен халәтенә күчте. Читкә чыгып йөрмәгәнгәме, бу минутта аңа йөрәк әрнеткеч ямансу иде. Аның күңеле тулды, ихтыярсыздан күзләренә яшь тыгылды. Ул аларны Хәйдәргә күрсәтмәс өчен читкә борылды. Елга өстендә акчарлаклар, нидер өмет иткәндәй, чыелдаша-чыелдаша, пароходны озата баралар. Кайбер кыюраклары пароход мачтасына канат очларын сирпеп алырдай гына ара калдырып әйләнә. Мачтага менә тия, менә килеп бәрелә дип хафаланып торганда гына, алар, яшен тизлеге белән хәрәкәтләр ясап, кирегә борылалар, йә нидер абайлап, ук кебек түбәнгә атылалар. Ә аста Кама елгасының кара-кучкыл дулкыннары куыша... Фатыйманың хәтеренә Касыймнар сугышка киткәндә җырлаган җыр төште: Агымсудай безнең гомерләр, Дулкыннарга кереп югала... Алда аларны нинди язмыш көтә? — билгесез. Белсә дә, бер Ходай үзе генә беләдер... * * * Фатыйма баштагы чорда мондагы тормышка һич кенә дә күнегеп китә алмады. Йортлар авыл җирендәге шикелле үз төсендә түгел иде. Аларның түбәләре күмер тузаныннан каралып беткән. Күмер тузаны стеналарга да сеңгән, үсеп утырган агачларга да йоккан. Яфракларның асты гына яшел, өсте карасу-яшькелт төстә. Тузан хәтта кызыл комачка язып элгән коммунистик лозунгларны да аямаган иде. Һавасы да ниндидер әчкелтем, һәрхәлдә болын һавасы түгел инде. Ә шахтерлар, мескенкәйләрем, тимер читлеккә кереп басалар да, елмая-елмая, җир астына төшеп китәләр. Куркуның әсәре дә юк, әйтерсең Гыйльмулла абзыйларның коесын чистартырга гына төшәләр. Ә җир астыннан — забойдан чыкканда күзләре генә елтырый, тешләре генә җемелди. Кайсы Иван, кайсы Ислам икәнен дә белмәссең. Бер килгәч, кире китеп булмый, ничек тә эшкә урнашырга кирәк. Бәхетләренә, шахта директоры үзе дә Хәйдәрне хәтерли булып чыкты. Алар кабинетка кергәндә, өстәл артында утырган кешенең җитди йөзе Хәйдәрне күргәч яктырды. — А-а, Харитон приехал! Проходи, проходи! Фатыйма ихтыярсыздан, "карале, бездән соң кергән кешене күрде, ә безне юк" дип, артына борылып карады. Директор кабинетында алардан башка кеше юк иде. Ул шунда гына Хәйдәрнең монда икенче исеме булуын аңлады. Ә кадрлар бүлеге начальнигы пеләш башлы яһүд агай Хәйдәрнең исемен генә түгел, фамилиясен дә онытмаган икән. Туганыдай күреп: — Һо, Шакирзянов, живой вернулся! Молодец! — дип, колачын җәеп диярлек каршы алды, берочтан Хәйдәрнең кайсы фронтта булуы турында да сорашып өлгерде. Фатыймага да эш табылды: аны учетчица итеп алдылар. Барактан үзләренә аерым бүлмә дә бирделәр. Эшли башлагач, Хәйдәрнең иске танышлары да очрады. Иң мөһиме — монда, юк-бар гайбәт сөйләп, аларны тинтерәтүче, колак итен ашаучы кеше юк иде. Фатыйма да җан тынычлыгы дигән нәрсәнең ни икәнлеген белде. Аның йөрәгенә сары май булып яткан тагын бер нәрсә шул булды, эшче халыкка хөрмәт белән карыйлар иде монда. Тиешле сәгатеңне эшләп кайтканнан соң, кыл да кыймылдатмыйча, өеңдә песиеңне сыйпап утырсаң да, сиңа сүз әйтүче кеше юк. Ит, сөт, күкәй, йон налоглары дип, синең теңкәңне корытучы агентлар да юк. Дөрес, заем дигәннәре бар барын. Анысына гына түзәргә була инде. Менә кайда икән ул хөррият! Фатыйма шулай дип уйлый да тагын уйга кала. Ә нишләп авыл кешесенең кадерен белми бу хөкүмәт? Аны савым сыер кебек күреп, талау ягын гына карый. Коммунистик идеология дә аларны кимсетә: эшче класс — җитәкче, гегемон класс, ә крестьян халкы ил белән идарә итә алмый, янәсе. Чөнки ул хосусыйчылык чире белән чирләгән. Ир какканны — мир кага дигәндәй, ил җитәкчеләренең дә крестьяннарны шулай кыерсытуларын күреп торгач, шәһәр халкы үзенең каккан казыгы булмаса да, җае чыккан саен: — Һей, деревенщина! Колхозник! — дип көлгән була. Ә шул колхозник җитештергән майны, шул колхозник үстергән ипигә ягып, өстәл артында киерелеп ашап утырганын уйламый. Уйласаң, утырып уйлардай хәлләр күп икән бу дөньяда. Салих авылын сагынгангамы, шулай бер көн аның төшенә 1941 елгы давылда ауган ялгыз карама агачы керде. Ул көчле җилдә авып бара, имеш. Таныш түгел агайлар, җыйнаулашып, аны кабат урынына бастырмакчы булып азапланалар. Араларында Хәйдәр дә бар. Ниһаять, утыртып бетереп, китәргә җыенганда гына кабат җил чыга да карама тагын ава. Китәргә өлгермәгән агайлар аны кабат урынына утыртмакчы булып мәш киләләр. Шунда Фатыйманың төше өзелде, караманы кабат урынына утырта алдылармы-юкмы, белми калды. Фатыйма уянгач беркавым шомланып ятты, төшен нәрсәгә дип юрарга да белмәде. Янында бианасы булса серләшерләр иде дә соң... Шуннан соң атна-ун көн үттеме-юкмы, авылдан хат килеп төште. Иң ахырдан Гизделнең вафатын хәбәр иткәннәр иде. Усал телләр күптән инде: Лесник Гизди, Йөрмә везди. Йөрсәң везди — Эләгерсең тиз, — дип, аңа карата янаулы такмаклар чыгарганнар иде. Тик аны алар түгел, ә табигать үзе җәзалаган. Лесник Гиздулланы, урманнан кайтканда яшенле яңгыр астында калып, яшен сугып үтергән. Аның урынына сугыштан кайткан Кәшәфетдин абзыйны куйганнар. Фатыйма эченнән генә, көфер сүз булса булыр, күргән төшем шуның белән бетсен инде, дип юрады. Әйе, ни генә булмасын, тормыш бер урында гына тормый, дәвам итә. Фатыйманың да йөрәк яралары әкренләп төзәлә башлады. Ул инде Хәйдәрне эшеннән, элеккечә, язмышым шулдыр, дип кенә түгел, сагынып көтеп ала. Аның кайтуына яраткан ашларын пешереп тора. Әллә чынлап торып ярата башлады инде. Юк, ул бу турыда Хәйдәргә әйтми. Әйтеп яратуның тәмен югалтасы килми. Әгәр син чынлап торып яратасың икән, кайбер фильмнардагыча минут саен "Яратам! Яратам!" дип, яратуның кадерен җибәреп түгел, ә яратуыңны әйтмичә дә исбатларга була ич. Алмаз русчаны Фатыймадан да тизрәк өйрәнде. Кирәксә, урыс малайларының үзләрен сатып җибәрә ала. Мәктәптә дә гел "бишле"гә укый. Нур өстенә нур булып, уртак бәбиләре туды. Тора-бара ике катлы йорттан фатир бирделәр. Шулай итеп, күктән бәхет иңгәндәй, дөньялар түгәрәкләнде дигәндә генә... Хәйдәрләр сменасын шахта басты! Фатыйманың моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Ничек инде, фашист ядрәсе ала алмаганны? "Терәткечләр куелган анда, борчылма!" дигән иде бит Хәйдәр югыйсә. Ул бу фаҗигане бик авыр кичерде. Кулы эшкә бармады. Бүген, бу минутта аңа нишләргә кирәген дә тиешенчә уйлап җиткерә алмады. Шуңа күрә Хәйдәрне авылга алып кайтып җирләү турында әйткәч тә, ни "ә", ни "җә" дип бер сүз дә катмады. Кайткач, авылдашларына да күтәрелеп бер сүз әйтмәде. Исәнләшкән, кайгысын уртаклашкан кешеләргә дә җавап бирмәде. Әйтерсең Хәйдәр түгел, ул үзе мәет иде. Авылдашларына үпкәсе зур идеме, ирен, яраткан кешесен югалту кайгысы көчлерәк идеме, бу минутларда ул үзе дә тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде. Аның бу халәтен күргән авылдашлары чынчынлап борчылдылар. Ихтыярсыздан: — Әллә акылына зәгыйфьлек килгән инде бу бичараның? — дип, үзара пышылдашып алдылар, чарасызлыктан башларын чайкап куйдылар. Хәйдәрнең үлеме, Галәм киңлегендә бер якты йолдызның сүнүе шикелле генә тоелса да, Фатыйманың күңелендә алга таба бәхетле булу өметен сүндерде. Аның өчен яшәүнең мәгънәсе калмады. Саҗидә түти өзми дә, куймый да үзен битәрләде: — Улымның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын теләдем. Ходаем үзенең рәхмәтләреннән ташламады, теләгем кабул булды — Хәйдәрем исән-сау әйләнеп кайтты. Ә мин, кибәк баш, аңа бәхетле, озын гомер теләргә онытканмын. Мин генә гаепле моңа, мин генә гаепле, — дип өзгәләнде. Яшен ташы кебек көтмәгәндә башына төшкән бу кайгыдан көн-төн елый-елый Фатыйманың инде күз яшьләре кипкән иде. Ул бу халәттән ничек арынырга белмәде. Башына төшкән бу олы кайгы аның фикерләү сәләтен югалткан иде. Фәкать Хәйдәрнең җеназасын күтәреп киткәндә генә, ике бала белән тол калган хатынның авызыннан бер кәлимә сүз чыкты: — Мин дә барып күрим әле, урыны киң микән? Әмма аксакаллар аңа сабыр булырга кирәген, йола буенча хатын-кызга зиратка керергә ярамаганын аңлатырга тырыштылар. Фатыйма аңлагандырмы-юктырмы, бер сүз җавап кайтармады, тагын телсез калды. Ләкин бу давыл алдыннан була торган шомлы тынлык кына булган икән. Хәйдәрнең гәүдәсен ләхеткә иңдереп, такта белән каплап, күмә генә башлаганнар иде, каян килеп кергәндер дә, ничек күрми калганнардыр, берзаман Фатыйма кабергә сикерде. Ул, өстенә сибелгән балчыкка аз гына да игътибар итмәстән (күрми калган кешеләр эшләрен дәвам итәләр иде), ләхет такталарын тырный-тырный, илереп еларга, күз яшьләре аша иңрәп бер үк сүзләрне кабатларга тотынды: — Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Бу йөрәк түреннән ачыргаланып чыккан үзәк өзгеч тавыштан, гомердә ишетмәгән-күрмәгән мондый хәлдән яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бер мәлгә өнсез калды. Шулай да агайлардан кемнеңдер авазы яңгырады: — Акылыңа кил, сеңлем, чык! Фатыйма аның сүзен колагына да элмәде, һаман ләхет такталарын тырный-тырный илереп елавын белде. — Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Хәйдәр белән бергә күмегез! Таш бәгырьле кешеләрнең дә йөрәген телгәләрлек күренеш иде бу. Әлеге агай баягыдан да кырысрак тавыш белән кычкырырга мәҗбүр булды: — Балаларыңны кем карап үстерер? Кем аларны аякка бастырыр? Чык! Әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә, Фатыйма әйтерсең чукракка әйләнгән иде. Өлкәннәрнең киңәше дә, әмере дә аңа тәэсир итмәде. Ул һаман бер үк сүзләрне кабатлады. Һаман болай бер чарасыз карап торып булмый бит инде, бу гайре табигый күренешнең ахыры булырга тиеш. Күмүчеләрнең берсе, көрәген балчыкка кадап, кабергә сикерде. Авылның таза егете Фатыйманы бик җиңел генә күтәреп алып чыкмакчы иде дә, җиңә алмады, үзе дә балчыкка буялып бетте. Аңа ярдәмгә тагын бер егет төшкәч кенә, Фатыйманы кабердән күтәреп ала алдылар. Яулыгы чишелеп муенына төшкән, чәче-башы тузган Фатыйманы ирләр зираттан алып чыгып киттеләр. Бу хәлнең шаһиты булган ак сакаллы картлар да, кордашларының күзенә карап: — Болай чамадан тыш ярату була микәнни соң, ә? — дип, ни әйтергә белми, аптырашып калдылар. Бу сорауга җавап бирүче кеше генә табылмады, һәркем үзенчә фикер йөртте. Кемдер сабыр гына әйтеп куйды: — Сугыш булмаса, бу хәлгә төшәр идемени бу бала! Икенчесе аның сүзенә кушылды: — Әйе. Ул сугышны башлаган кешегә Алланың каты каһәре төшсен иде! Бу сүзләр белән килешкәндәй, кешеләр бер мәлгә тынып калдылар. Хәзер һәркемнең уе бер тирәдә әйләнде. Әйе шул, уйласаң, сугыш зилзиләсе беркемне дә аямады, беркемне дә читләтеп үтмәде. Кемнеңдер баласын алды, кемнедер ятим итте, тол калдырды... Кабер күмүчеләр сүзсез генә кабат эшкә тотындылар. Хәзер инде фәкать төрле яктан ыргыткан балчыкның дөп-дөп килеп төшүе генә (әйтерсең шахта ишелә!) ишетелә иде. Бераздан кабер өстендә, сугыш елларының олы кайгысы шикелле, зур гына балчык өеме калкып чыкты. Хәер өләшенде. Мәетнең рухына багышлап дога укылды. Иң ахырдан картлар һәм яу кырында катнашкан абзыйлар, барысы бер булып: — Дөньялар имин булсын! Сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын! — дип, амин тотып куйдылар. Сугыш чорының бар авырлыгын хатын-кызлар, бала-чага белән бергә төпкә җигелеп күтәргән Сәмигулла карт бик өшәнгән иде. Ул улының каберенә бер уч туфрак салырга да бара алмады. Соңгы вакытта акылы да әйле-шәйлегә әйләнеп барган картның зиратка баруыннан бармавы хәерлерәк иде. Шулай булса да, Хәйдәрнең җеназасыннан кайтучыларга каршы Хозыр Ильяс кебек ап-ак сакаллы, өстенә ап-ак күлмәк-ыштан кигән Сәмигулла карт килә иде. Кешеләр бер мәлгә гаҗәпсенеп калдылар. Төркем аның янына килеп җиткәч, ул, күзләрен челт-челт йомгалап, ярыйсы ук хәлсезләнгән тавышы белән гозерен әйтергә ашыкты: — Оланнар, Касыйм улым сугышка китте бит. Ык буендагы болында печән кибәнем очланмаган килеш калды. Әнә, күрәсезме, яңгыр болыты килә. Ярдәм итегез әле! Зинһар, ярдәм итегез! — диде ул, чалт аяз күккә төртеп күрсәтә-күрсәтә. — Бәхилләтер идем... "Көзге кырпак төшкәндә нинди кибән инде ул, Сәмигулла бабай?" дип әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәде. Бу аны бүгенге кырыс чынбарлыкка кайтару булыр иде. Ике оныгың бар. Үскәч, шулар очлар инде ул печән кибәнеңне, дисәң дә, аксакалны рәнҗетү булыр иде. — Ярар, Сәмигулла бабай, ярар. Болынга барганчы башта чәй эчеп чыгыйк инде. Ә син бар, кайт, ял ит. Без ул кибәнне үзебез дә очларбыз, — дип, аны тынычландырдылар. Болай да бала-чага акылы керә башлаган бичара карт бөтенләй сабыйга әйләнде. Өзелеп төшәрдәй булып, рәхмәтләр укырга тотынды: — И-и, Алланың рәхмәте яугырлары! Менә бит, агай, игелекле кешеләр бар соң дөньяда. И-и... Исәпләсәң-уйласаң, бу мәгънәсез сугыш аркасында Ык буенда гына түгел, Агыйдел, Сакмар, Җаек... буйларында, тагын әллә кайларда никадәр очланмаган кибәннәр калды... Күпме күкрәп торган яшь гомерләр дулкыннарга кереп югалды... Әйе, уйласаң, утырып уйлардай хәлләр хәттин ашкан бу дөньяда... Хикәяләр Сандугач Кадерле әтиемнең якты истәлегенә багышлыйм. Сабан туйлары! Бу сүз дәртсез йөрәкләрне дә дәртләндерә, канатсызларны да җилкетә, сынган күңелләрне дә алгысыта. Акыл утырткан өлкәннәр дә бу бәйрәмдә яшәреп киткән кебек булалар. Ә яшьләр!.. Аларның хисен тасвирлау өчен кабат яшьлеккә кайтырга кирәк, кабат шул ук хисләрне кичерергә кирәк. Әгәр мин бу язмамда яшьлегемә кайтсам, түбәтәйләрен җиргә бәреп биергә чыккан агай сыман кызып китеп яшьлегемнән дә ары китсәм, укучым гафу итсен. Бу да — сабантуй галәмәте. Сабан туйлары! Эшчән халкымның бу изге бәйрәмендә нинди генә ярышлар юк. Әмма иң, иң дигәне — көрәш... Менә көрәшнең дә иң кызган чагы. Арыслан йөрәкле Мирзагали белән пәһлеван гәүдәле Раббани көрәшә. Бу инде сиңа малай-шалай уены түгел. Болар күптәнге көндәшләр! Бу соңгы алыш! Монда кемнең кем икәне күренәчәк. Кемгә тәкә, кемгә... Ай-яй, сизмәдеме, Мирзагали чак кына сырты белән төшми калды. Халык гөр килә: — Юк, булмады! Булмады! — Яңадан! Яңадан тотыналар. Сөлгеләр янәдән билләргә ята. Шулчак Мирзагали гайрәт белән Раббанины күтәреп ала!.. Инде китереп сала дип кенә торганда, бу ни хикмәт? Сөлгесен ташлый да мәйданнан чыгып йөгерә: — Киләләр! Киләләр! Бу сихерле сүз, меңләгән тимер кыйпылчыкларын үзенә тартып китергән магнит сыман, кешеләрне урыннарыннан дәррәү куптара. Мәйданга якынлашучы тузан болытын күргәч, башкалар да абайлап алалар. Атлар килә икән бит, атлар!!! Нәрсәдер булдымы, берара кемнәрдер чыр-чу килә. Әх, бу бала-чаганы! Әнисенең кулыннан ычкынган малай чак кына ат аягы астына керми кала. Малкай да акыллы икән, балага басмас өчен читкә сикерә... ...Хәтеремдә: чапкан атта кеше акылы бар, дия торган иде әткәй дә. Сабан туйлары җитсә, әткәй искә төшә. Минем хәтердә ул урта буйлы, чандыр гәүдәле, кырыс холыклы кеше буларак сеңеп калган (хәзер бик күрәсе килә. Сагынганда карар идең, нишләтәсең, үз гомерендә бер генә тапкыр да рәсемгә төшмәгән). Тагын шунысын да яхшы хәтерлим: болай да җиңел сөякле әткәй, атка атланса, егетләр кебек яшәреп, тагын да җитезләнеп китә. Ат дигәндә, ашавын ашамас, йокысын йокламас, мәгәр атын тәрбияләр иде. Авылдагы йөзләгән атның холкын-фигылен, нинди нәселдән икәнен белсә, бер минем әткәй генә белгәндер. Әле сугыштан соңгы елларны да, колхоз атлары арасыннан танып: — Менә, улым, безнең туры биянең нәселе шушы булыр инде, — дия торган иде. Ә туры бия үзе бер тарих... ...1918—1919 еллар булса кирәк, атлары белән бергә, авылыбызның берничә кешесен аклар алып китәләр. Өстенә кайры тун, башына "мескен" бүрек кигән бу агайлардан үзләрен Бакалыга илттереп куймакчылар, янәсе. Әмәкәйгәме, кайсыдыр бер авылга җиткәч, халыкны куркытыр өчен, атның сыртына пулемет куеп атарга керешәләр. Гомердә мондый мәхшәрне күрмәгән ат, нишләргә белми, якякка ыргыла. Аттан бигрәк колыны үрле-кырлы сикерә. Колынына карап, безнең бия тагын да ныграк тыпырчына, тибенә башлый. Ат өстеннән пулемет тәгәрәп төшә. Солдатлар як-якка сибеләләр... — Атыйк моның колынын, — ди ак офицер, берни булмагандай, алтатарын чыгарып. Аның сүзләре әткәйнең йөрәгенә ук кебек килеп кадала. Безгә җир сөргән, утын ташыган, безнең нәселгә тугрылыклы хезмәт иткән туры биянең колынынмы?! Шулчак ул ак офицерның каршысына барып баса да, дошманына ташланырга әзер торган бөркет кебек, күзләрен төбәп: — Үземне атсаң ат, колынга тиясе булма! — дип кычкыра. Офицер мыскыллы елмая. Авырлыгын чамаларга теләгән сыман, кулындагы наганын селеккәләп, эре генә кыяфәттә басып тора. Кара син аның кыланышын! Бер дә авыл мужигы димәссең. Куркуның әсәре дә юк. Нәфрәт тулы күзләрен төбәгән дә тотып ашардай булып карап тора. Өйрәтермен мин сине! Менә наган сабы белән авызыңа берне кундырсам, башкача сөйли башлаганыңны сизми дә калырсың, янәсе. Минем әтинең дә чигенергә исәбе юк. Синең ише калай әтәчләрне күргән бар инде, ди аның кырыс карашы. Ул үзе дә патша армиясендә хезмәт иткән кеше. Анда да шушы көяз мыек сыман бер поручик аларның теңкәсенә тигән иде. Русчасы такы-токы булган солдатларга бөтенләй көн юк: ачыктан-ачык мыскыл итә. Юри җыен кара эшне алардан эшләттерә. Иң авыр урынга постка аларны җибәрә. Анысына да түзәр идең, стройда да күрәләтә кимсетә бит, кяфер. Җитмәсә, юкка-барга да сугып җибәрә. Менә монысына ничек түзәсең инде. Нахакка рәнҗетелгән солдатлар, үзара киңәшеп, теге поручикны шундый итеп акылга утырталар — госпитальдә ике ай дәваланганнан соң ул алпавыт кавемен бөтенләй имениесенә үк кайтарып җибәргәннәр иде. Ә хәзер, шалишь, энекәш, курку юк сездән. Совет власте ирек бирде, җир бирде. Әнә ничек үзгәрде замана. Элек мескен булып яшәгәнебез дә җиткән. Эшең хөрти булганга сыпыртасың син, килмешәк! Алай бик әтәчләнсәң, мин дә карап тормам. Кунычтагы кендек тимере синең белән бер тумаган. Тимер кендеккә үрелергә өлгермәсәм, тун җиңендә пычак та бар. Мал суя торган бик зәһәр үткен пычак! Таза гәүдәле солдат арага керә. — Ваше благородие! Калдырыгыз үзен! Мин аларны беләм. Ат дигәндә җанын бирер бу халык, но атын бирмәс! Офицер, бик зур яхшылык эшләгән кыяфәттә, йомшаргандай итә. — Ну ладно, Степан, синең хакка. Ә син, такырбаш, кара аны! Икенче тапкыр авызыңны үлчәп ачмасаң, Бакалыга барып җитә алмавың да мөмкин. "Бакалы дисең инде син, килмешәк. Бакалы синең өчен генә ерак ул. Туры бия белән без аны көнен урап кайткан бар. Төн җитсен әле, тотарсыз минем койрыкны!" — дип, үзенчә план кора минем әти. Караңгы төшкәч, исерек солдатлар тәгәрәшеп йокыга китәләр. Сакчы гына уяу. Тик ул да калгып утыра. "Әһә, озакламый син дә сүнәрсең, болай булгач". Йончыган сакчы, чыннан да, озакка чыдамый. Ә минем әткәйгә шул гына кирәк тә. Аклардан "истәлеккә" алтатар һәм патроннар алып, җәһәт кенә атына менеп атлана да элдертә генә. Әнисенә сырышып колыны чаба. Солдат кайчан да солдат инде. Еллар буе походта йөреп күнегелгән, күрәсең. Тояк тавышы сакчыны уята. Ул шундук тревога күтәрә. Берничәсе әткәйне куа чыгып карый каравын. Ләкин алар, куган саен ерагая барган тояк тавышларын ишеткәч, файдасыз эш белән йөрүләрен аңлап, кире борылырга мәҗбүр булалар. Шулай итеп, тугрылыклы туры биясе аны дошман тырнагыннан коткара. Әле утызынчы елларда гына түгел, кырыгынчы елларны да авылдашларының: — Абдулла абзый каравылга алтатар белән йөри, аң булыгыз! — дигәннәрен ишеткәнем бар. Булса да булгандыр, нинди генә караңгы төннәрдә дә атына атланып колхоз икмәген сакларга чыгып китә торган иде ул. Ә шулай да бер тапкыр мин аның елаганын күрдем. Әйе, әйе, нинди кырыс холыклы әткәйнең күзеннән ике бөртек яшь тамганын күрдем. Гомердә бер тапкыр! Әле нинди көнне бит! Сабан туе көнне! ...Ул елны атларны чабышка тагын да ераккарак җибәрделәр. Коргылды елгасын чыккач та байтак бардылар әле. Безнең Сандугачның яравы килгән — барганда ук уйнаклап бара. Тезгенне катырак тотмасаң, алып китәргә генә тора. ...Яравы дигәннән, белгән кешегә чабыш атын әзерләү — ул үзе бер бәйрәм. Мәйдан булырга өч ай кала инде ул атны җикмиләр. Әкрен-әкрен генә ашатып, көненә бер-ике тапкыр: йә бик иртә — иртәнге чыкта, йә көн сүрелгәчрәк атланып чаптыралар — яравын китерәләр. Бик еракка булмаса да, атнага бер тапкыр башка атлар белән дә узышып алалар. Шулай йөри торгач, ул атның биле зифа буйлы кызларныкыдай нечкәреп, нәфисләнеп кала. Бәйрәм җитәсен малкай үзе дә сизә. Чабышка бер атна чамасы калгач, аның ашавы тагын да кысыла. Аңа әз-әзләп солы ашаталар, чи күкәй белән сөт кенә эчертә башлыйлар. Авылыбызның Газизҗан, Мирзаҗан абыйлар кебек, гомере буе абзар-кура тирәсендә, атлар арасында кайнаган кешеләре, сабантуй булырга өч көн кала чабыш атына тынычлык кирәген дә искәртәләр. ...Әйе, Сандугачның яравы килгән: тезгенне катырак тотмасаң, алып китәргә генә тора. Аңа тиң ат быел да юк, күрәсең. Ул үзе дә, шуны расларга теләгәндәй, кузгалу белән алга ыргыла, башка атларны җир буе артта да калдыра. Тик, бәла аяк астында гына йөри, диләр ич. Бәкәлләрен сыгылдырып, сокландыргыч җитез чапкан айгыр, көтмәгәндә түмгәккә абынып китә һәм Галәветдин — ат өстендәге малай очып барып төшә! Ул арада берничә ат аларны узып та китә. Егылса да, тезгенне кулыннан ычкындырмый Галәветдин. Тиз генә сикереп атлана да элдертә генә. Сандугач томырылып чаба: бүтән атларны куып җитмәкче. Куып та җиткән булыр иде, бәхәссез. Тик, беркавым киткәч, Галәветдиннең келт итеп исенә төшә: "Ай Алла, егылган җиргә төкермәгән икән ләбаса! Һәм ул, күп уйлап тормастан, атын кире бора. — Тфү, тфү, шайтанга авырлык, үземә җиңеллек! Ул арада иң арттагы атлар да, тузан болыты туздырып, аларны узып китәләр. Сандугач авызлыгын чәйни-чәйни чаба. Менә бер атны уза, икенчесен, өченчесен... Менә алар чабыш атларын карарга каршыгарак барып торучы малайлар янына якынлашалар. Бу инде — мәйданга җитәргә дә күп калмый дигән сүз. Безнең Сандугачка канат куйганнармыни! Оча гына! Бер-бер артлы башка атларны узуын дәвам итә. Алда тагын ике ат бар. Икесе дә Калтакныкылар. Бу мари авылы да заманында чабыш атлары белән дан тоткан. Безнең Сандугач аларны уза алырмы, юкмы? Инде сызыкка җитәргә дә күп калмый. Сандугачның өченче генә булып килүен күргән авылдашлар аһ итә. Ат өстендәге малайга төрле яктан кычкыралар. Ат җиле белән Галәветдин аларның берсен дә ишетми. Хәер, ишетсә дә, киңәшләшеп торыр чакмыни! Ачудан камчысы белән бер селтәп җибәрә — Сандугач ук кебек алга омтыла һәм Калтак чабышкысының икенчесе белән тигезләшә. Галәветдин камчысы белән тагын селтәнә — ак күбеккә баткан ат, бар көчен җыеп, тагын алга ыргыла. Бу юлы Сандугачның башы беренче булып чапкан атның гәүдәсе турына якынлаша. Тояк астыннан бөтерелеп-бөтерелеп очкан тузан болыты астында алар шул рәвешчә мәйданга килеп керәләр. Менә шунда сез әткәйнең кыяфәтен күрсәгез иде! Ат менеп чапкан малайга күзенең агы белән карады да, иреннәрен көчкә кыймылдатып: — Кеше күзенә күренерлекне калдырмадың, Галәветдин энем! Нәселне хур иттең! — диде. Бу очракта сүз, әлбәттә, ат нәселе турында бара иде, билгеле. Чөнки Сандугач әткәйне аклар кулыннан коткарган туры бия нәселеннән иде. Менә шунда күрдем инде мин аның күзеннән ике бөртек яшь тамганын. Хәер, бер әткәйнең генә микән? Чабыштан килгәч, башын селкеп, пошкыра-пошкыра йөргән Сандугачның да мөлдерәп торган күзләреннән тәгәрәп төшкән яшь бөртекләрен мин үз күзләрем белән күргән кеше! Әткәйнең: "Чапкан атта кеше акылы бар, улым!" — дигәненә мин менә шунда ышандым... Дөрес икән. Менә бу ат та әнисенең кулыннан ычкынып киткән малайга басмады, читкә тайпылды. Карасана ла! Күземә күренәме әллә? Беренче килгән җирән чабышкы — безнең Сандугач түгелме соң? Җыйнак гәүдәле, киң күкрәкле. Ул аның йомгак кебек тәгәрәп чабуларын әйтәсеңме! Ул җилдә җилфердәгән җирән ялларынмы! Йә булмаса, сыгылмалы бәкәлләренме! Койган да куйган Сандугач инде! Минем тизрәк беренче килгән атны якыннан күрәсем килә. Йөртүче егет тезгенне бер кулына урап тоткан да, ярсыган атын көчкә тыеп бара. Калышмаска тырышып, мин дә аның яныннан йөгерәм. — Энекәш, сез кайсы якныкы? — Мөслимнән. — Кайсы авыл? — Яңа Сәет. — Мине таныйсыңмы соң? Шомырт кара күзле, карга канатыдай кара чәчле, ут борчасы кебек тере малай (бәлки, Галәветдиннең улыдыр әле, бигрәк охшаган) миңа карап-карап торды да, иңсәсен сикертеп куйды. Аннары атына эндәште: — Әйдә, Сандугач... Прәник исе Урамда малайлар шар суга. Арадан берсе куәт белән кәшәкәсен селтәп җибәргән иде, түгәрәк алка әллә кая, еракка ук очып китте дә көрт эченә кереп чумды. 12—13 яшьлек үсмерләр күмәкләшеп югалган алканы эзләргә тотындылар — аяклары белән көртне изеп бетерделәр, тик нәтиҗә күренмәде. Запасы юк иде, күрәсең. Нишләргә белми аптырап торганда, арадан берсе кесәсеннән түгәрәк алка кисәгенә охшаган түгәрәк прәник чыгарды да бозга ташлады. — Сез нишлисез?! — дип кычкырдым мин аларга. — Ипи бит ул!!! Хисләр өермәсе мине яшьлегемә, малай чакта баштан кичкән вакыйгаларга алып кереп китте. ...Бәләкәй чак... Сугыштан соңгы ачлык еллар. Үзебезнең авылда сабантуй карап йөрим. Яланаяк, өстә иң гади тукымадан һәм иң гади ситсыдан тегелгән чалбар белән күлмәк. Башта... һе, баштамы! Хәмит җизни Кузбассның үзеннән үк алып кайткан шахтер фуражкасы! Үземә күрә харап кылтаеп йөрим инде. Чөнки мондый фуражка авылда бүтән беркемдә дә юк. Шул сәбәпле аңа кызыкмаган малай да булмагандыр. Кызыкмаслыкмыни, ул зәңгәр җеп белән каймаланган кырыйларының матурлыгы! Ул ялтыравык козырегы дисеңме! Ачлык булса да, бәйрәм бәйрәм инде ул. Бар халык сәйранга чыккан. Бер якта өздереп гармун уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Кызларның чыркылдап көлгәне ишетелә. Мәйданның икенче ягында кибетләр тезелеп киткән. Җыенга үзебезнең авылның Рәйханә апа гына түгел, күрше авыллардан да сатучылар килгән. Алар үзенә бер мөстәкыйль дәүләт кебегрәк — һәркайсы күңеленә охшаган агач күләгәсен сайлап алган да бирелеп сату итә. Кәшимир яулыкларын артка чөеп җибәргән апалар салкын әйрән, салкын сөт кебек сусынны баса торган эчемлекләр саталар. Шулай да мине кызыктырганы — прәник! Их, исе генә ни тора бит! Әгәр дә миннән: — Дөньяда сиңа ошаган хушбуй нинди? Кайсы чәчәкнең исен күбрәк яратасың? — дип сорасалар, бер дә икеләнмичә: — Прәник исен! — дияр идем мин. Ул елны колгага кемнәр менгәндер, хәтерләмим, батыр булып кем калгандыр, белмим. Чөнки әз генә бирелеп китеп уеннар карый башладыммы, борынга прәник исе килеп тә керә, аякларым мине ихтыярсыздан сатучылар ягына алып китә. Кесәдә бер тиен акча юк, ә шулай да мин кабат алар тирәсендә бөтереләм. Ялгыш кына берәр прәник төшеп китмәсме дип, күзләрем талганчы карап торам. Күрәм, безнең авылның хисапчы Мисбах чиратсыз гына бер килограмм прәник үлчәтеп алды. Салырга савыты юк. Колхоз милкен хисапсыз тоткан кебек, монда да бер исәпсез килгән. Үлчәү тәлинкәсен тоткан да әрлән кебек алан-йолан каранып тик тора. Шулай да мине күрде. — Фәйзулла апаем, бир әле фуражкаңны! Ә мин шул чагында тамчы да икеләнмичә, дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерле тоелган фуражкамны жәлләмичә аңа суздым. Минем эчкә җылы йөгерде. Үрелеп фуражканы биргәндә, җиңелчә генә башым да әйләнеп китте бугай әле. Шулай булмыйча! Прәник саткан җиргә якын ук килдем ич! Исе баягыдан да ныграк борынны ярып керде. Мисбах абзый үлчәү тәлинкәсендәге прәникләрне минем фуражкага бушатып алды да, ашыкмыйча, әкрен генә кесәсенә тутыра башлады. Ә мин, юньсез, нәфесемне сузып, миңа да берәр прәник калдырыр әле дигән өмет белән аның каршында басып торам. Минем уемда һаман прәник... прәник!.. Ничәне калдырыр икән? Бернеме, икенеме? Һи, берне! Мисбах абзый кебек кешегә нәрсә ул бер прәник! Сыңар прәник белән вакланмас инде, икене калдырыр. Их, юмартланып китеп өчне калдырса!.. Менә ул дөньядагы иң тәмле ризык — прәникләрне чалбар кесәсенә, пиджак кесәләренә тутырып бетерде дә фуражканы миңа ыргытты: — Тот фуражкаңны! Мин прәниктән коелган шикәр комын кагып, фуражкамны башыма кидем дә, төкерегемне йотып, әкрен генә бер як читкә китеп бардым. Шул чагында булсын иде, очрасын иде әле берәр каткан прәник! Миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде бу дөньяда! Күршеләр Хатыйп белән Латыйп — күршеләр. Ихаталары янәшә. Хатыйп картның ишегалдында ни барын Латыйп карт күреп тора. Латыйп картларда ни булганын Хатыйп карт белеп тора. Нишлисең, гомер буе шулай көндәшләр булдылар. Юк, юк! Хатын-кыз мәсьәләсендә түгел, тормыш-көнкүреш мәсьәләсендә. Бер көнне Хатыйп карт утын алып кайтса, икенче көнне иртүк Латыйп карт урманга торып йөгерә. Латыйп карт печән чабарга китсә, Хатыйп карт та аның артыннан калмый, чалгысын күтәреп чыгып китә. Инде дә килеп, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, капка төпләрендәге утыргычка чыгып утырсалар да бәхәсләшәләр. Ачыктан-ачык түгел, астыртын гына. Читтән караганнарга, бу чәч агарткан картлар тыныч кына дөнья хәлләрен, күргән-белгәннәрен сөйләшеп утыралар дип уйларга мөмкин. Әмма бу тыштан гына шулай. Ә асылда... — Үзбәкстандагы малайдан хат килде әле, — ди Хатыйп карт, күршесенә кырын гына карап, — йөзем җимеше бик тә уңган икән быел. Сыгылыплар утыра, ди, инде менә. Әти, кил, күреп китәрсең, дип язган әле уртанчы малай... — Һи, ул малайлар дигәннән, минем Түбән Камадагы малай атна саен чакырып тора да бит. Барып кына булмый. — Икенче малай да чакыра минем, — дип дәвам итә Хатыйп карт. — Прәме Якутиянең үзендә якутлар эзли торганын әйтәм. Үпкәләп язган. Мине генә чит итәсең, әти, дигән. — Һи, әйтмә инде, күрше, — ди Латыйп карт, малайлар турындагы сүзне тизрәк шуның белән төгәлләргә теләп. — Канат чыгардылар да төрлесе төрле якка очып беттеләр. Латыйп картның әңгәмәне тизрәк төгәлләргә теләвенең үзенә күрә сәбәбе бар. Чөнки аның беренче баласы белән төпчекләре Рәхимҗан гына малайлар, калган җидесе — кызлар. Ә инде Хатыйп картка килсәк, киресенчә, аның бишесе дә малайлар. Уллары белән үзенең өстенлеген сиздертәсе килгәндәй, алар турында сүз чыкса, аның тавышы да әллә каян, бөердән чыга. — Чит дип инде, күрше, сезнең ике адымдагы Чаллыгыз белән өч адымдагы Түбән Камагыз ул читмени? Менә минекеләр читтә дисәң дә ярый, ичмаса. Кояш чыгышыннан алып, кояш баешына кадәр сибелгәннәр. Кайсы гына зур төзелешне алма, минем малайларның тире тамган. Зурысы Төмәндә нефть чыгара. Икенчесе Саян тауларында якутлар эзли. Уртанчысы — Урта Азиядә, дүртенчесе салкын Себердә ГЭСлар сала. Галәмәт зур төзелеш, дип яза. Бишенчесе... — Һи, язу нәрсә ул? Барып күрергә кирәк аларны, күрше, — ди Латыйп карт. — Бер дә барганың ишетелми. Улларың янына барып кайт та Түбән Кама белән Чаллыны карап кайт. Белерсең зур төзелешнең кайдалыгын... Хәзер инде Латыйп картның тавышы көр чыга. Ара якын булгач, ул, юк юк та, Чаллы белән Түбән Каманы урап, улларының хәлен белеп кайта. Атна саен булмаса да, үзләре дә кайткалыйлар. Ә Хатыйп карт, билгеле инде, Саян тауларына кадәр ай саен ничек барсын. Уллары да 3—4 елга бер кайтып китәләр дә шуның белән вәссәлам. Бүген дә сүз шул турыда. Тик бу юлы, капка төбендә булса да, утыргычта түгел. Декабрьнең буранлы бер иртәсендә, кар көрәгәндә Латыйп картның капка төбен чистартканын күреп, Хатыйп карт та көрәген күтәреп чыккан. — Ә нигә бармаска, барырмын да. Сыер гына бозауласын менә... Латыйп карт, көрәгендәге карны алып ыргыта да көлгән сымаграк итеп әйтеп куя: — Әй, куйсана, күрше. Ямьле җәй көнне юлга чыкмаганны чатнама суыкта йөрмәссең инде. Күршесенең бу сүзләренә җавап таба алмагач, Хатыйп карт ачудан капка төбендәге карны җәһәтрәк ыргытырга керешә. Эләктеңме, йомран, дип, эченнән генә куана Латыйп карт. Авызың ябылдымы? Харап, синдә генә малайлар. Өнеңнән чыгарга куркып ятасың. Алар беркавым шулай сүзсез генә кар көриләр. Иңсәсенә почта сумкасы аскан Гөлгенәне күргәч, ярышып эшләгән картлар бердәм туктыйлар. Көрәкләренә таянып көтеп торалар. Хат-хәбәр булмасмы диләр инде үзләренчә. Гөлгенә дә, картларның уен сизгәндәй, аларга таба борыла түгелме? Әһә, борылды! — Менә, бабай, сезгә телеграмма! — Менә сиңа әкәмәт! Уйламаганда, көтмәгәндә! Телеграмма Сыктывкардан, Хатыйп картның кече улыннан килгән булып чыкты. Анда нибары ике генә сүз: "30ында көтәбез" дигәннәр иде. "Һе, әйбәт булды әле, — дип уйлады Хатыйп карт эченнән генә. — Болай әллә чыгып китеп була, әллә юк. Латыйп карт дөрес әйтә. Җәй җитсә, тукта, көз килсен, үрдәк-казларны суйгач, дигән буласың. Кыш өстеннән катып-калшаеп тагын йөрисе килми. Болай булгач, парлап китәбез. Гөлчәһрә белән. Күзе шар булсын әле Латыйпның". Хатыйп карт көрәген карга кадады да тизрәк карчыгы янына кереп китте. — Яңа елга төпчек малай кунакка чакырган. Әллә бер җилләнеп кайтабызмы, анасы, — диде ул, дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәген кулында селкеп. Әмма Гөлчәһрә карчык юл йөрергә бер дә яратмый иде. Декабрь суыгында тагын да суыграк Сыктывкарга баруны уена да китермәде. — Юк инде, әтисе, билем дә сызлап тора, мин бара алмам. Әгәр бик теләсәң, үзең генә барып кайт, — диде. Ике уйлый торган кеше түгел иде Хатыйп карт. Шул көнне үк күчтәнәчен төйнәде дә сәфәр чыкты. Бәхеткә каршы, Минзәләдә көн аяз, самолетлар кая кирәк, шунда очалар; бер сәгать дигәндә, картыбыз Казанга, көне белән Сыктывкарга ук барып керде. Улының фатирын да эзләп тапты. Әмма дә ләкин ишек ачучы булмады аңа. — Бүген иртән Казанга очтылар, — диделәр күршеләре. "30ында көтегез" дигән телеграмманың авылга килеп җиткәнче "30ында көтәбез"гә әйләнгәне көн кебек ачык иде. Хатыйп картның почта кешеләренә җен ачулары чыкты. — Утыралар шунда, ләчтит сатып, хәреф ялгыштырып... Күршеләренең диванында төн үткәрде дә иртүк торып самолетка чапты. Казанга кадәр кайтуы авыр булмады аңа. Гөнаһ шомлыгына каршы, Казаннан Минзәләгә очучы рейсларга билетлар сатылып беткән булып чыкты. Шулай да Хатыйп карт югалып калмады — Чаллыга очарга булды. Чаллы белән Минзәлә арасында автобуслар йөреп тора, ничек тә кайтып җитәрмен дип уйлады ул. Кассадан барып билет алды. Бераздан билетларны да терки башладылар. Карлыгач канатыдай кыйгач кашлы кыз аның кулына сары пластмассадан эшләнгән талон тоттырды да: — Бабай, еракка китеп йөрмә, ярты сәгатьтән сезнең самолет очачак, — диде. Бер аркылы килсә килә бит ул. Менә очабыз, менә очабыз дип кенә торганда: — Буран чыкты, Чаллыга очасы самолетлар ике сәгатькә тоткарлана, — диделәр репродуктордан. — Менә сиңа самолет! Тиз дә, уңай да, вакытны да янга калдыра, имеш. Янга калдырганын кем белсен, мәгәр автобустан калдыра бу мине, дип үрсәләнде Хатыйп карт. Нишләргә белмәде: бер торды, бер утырды. Аптырагач, тун кесәсеннән сары талонны чыгарып әйләндерергә кереште. Аның бер ягында Сөембикә манарасы сурәте төшерелгән, ә икенче ягындагы язу пассажирларга "Бәхетле юл" теләп тора иде. Талондагы язу ак юл теләп торса да, ул көнне картның юлы уңмады. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, әйтелгән ике сәгатькә әйтелмәгән ике сәгать өстәлде — алар очасы самолет һаман тоткарланды. Ә инде буран басылып, Хатыйп карт Чаллыга кайтып төшкәндә, вакыт соң, Минзәләгә китәсе автобуслар күптән китеп беткән, башыңны ташка орсаң да, иртәгәгә кадәр сабыр итми чараң юк иде. Өенә кайтып керә алмавына борчылса да, Хатыйп карт өчен Чаллы җиде ят арасы түгел иде инде. Ни дисәң дә, монда аның күптәнге дусты, үзәк урамнарның берсендә үз йорты белән торучы кордашы Тәхәви бар. Эзлисе, сорыйсы юк — барасы да керәсе. Туры шунда юнәлде. Дөрес, җиде-сигез ел инде аларда булганы юк югын. Әмма соңгы сугышта йөреп кайткан кешегә Чаллы кебек бәләкәй шәһәрдә таныш йортны табу әллә ни кыен булмаячак иде. Шулай уйланып бара торгач, автобус аны кирәкле тукталышта төшереп калдырды. Хатыйп карт автобустан төште һәм... күзләрен челт-челт йомып, аптырап калды. Йа Хода! Кая монда таныш йортлар?! Кая Тәхәви кордашның өе? Әллә ялгыш килдемме югыйсә. Авылдашының йорты шушында булырга тиеш иде ләбаса. Ә монда нәрсә! Түбәләре күккә тигән ташпулатлар тезелеп киткән. Берәү, икәү, өчәү... Хатыйп карт шикләнә калды. Һе, мондый уникешәр катлы йортлар каян килсен ди ул Чаллыга? Бер уңга карады, бер сулга. Ничаклы гына каранса да, таныш йортлар, таныш урамнар түгел иде болар. Юк, Чаллы түгел бу, түгел, дип фикер йөртте карт. Ул урамнарының яктылыгын кара! Әллә соң адашып башка шәһәргә китереп ташлаганнармы? Аэропорты да Чаллыныкына охшамаган иде. Төенчеген култык астына кыстырган килеш кая барырга белми бер урында таптанып торган картны бер төркем егетләр уратып алдылар. — Кая барасың, бабай? — Кемне эзлисең? Болай татарча да эндәшкәч, Хатыйп картның күзләрендә өмет чаткылары кабынды. — Улларым, әйтегез әле, Чаллымы соң бу? Чаллы булса, берәрегез тире җыючы Тәхәвине белмиме, кайда икән ул хәзер? Егетләр шаркылдап көлделәр. — Тәхәви кордашыңны быел таба алмассың шул, бабай. — Кунар җирең бармы соң? — Тәхәви кордашның өе иркен иде дә бит... Ул арада аны авылдашы Рәхимҗан танып алды. — Бәй, безнең Хатыйпҗан бабай түгелме соң бу? Карт тавыш килгән якка борылды: — Бәрәкалла! Рәхимҗан улым, син түгелме соң бу? — Әйдә, бабай, безнең белән. Кунак булып китәрсең. Үзләре дә бик күбәүләр икән. Әйдә, ишек төпләрендә булса да йоклап чыгармын, дип, барган картны, биек ташпулатларның берсенә җиткәч, беренче каттагы бер тар гына бүлмәгә керттеләр дә, "ә" дигәнче, әллә кая, күк түбәсенә алып менеп киттеләр. Яшьләр бар җирдә уен-көлкесез буламыни? Керүенә кай ара дала улы Сарсынбай кызларны авызына каратып та өлгергән. — Кызлар, сез беләсез микән, безнең Рәхимҗан Яңа елны икенче тапкыр каршы ала бит, — еллык йөкләмәсен тугыз айда үтәп, беренче октябрьдә каршылаган иде. Хәзер менә безнең белән!.. — Булыр аннан, булыр, — диделәр кызлар. — Ничә карама, рәсеме Почет тактасында. Гел шулай эшләсә, киләсе елга өч план үтәп, өч тапкыр да каршы алыр әле ул. Шулай итеп, картыбыз Яңа елны бөтенләй уйламаган җирдә — Яңа Чаллыда каршы алды. Яңа елның таңы атты. Дөньяны алтынсу төскә манып, Хатыйп карт өчен "яңа" кояш чыкты. Кара син аларны! Завод кына түгел, шәһәрен дә яңабаштан коралар икән ләбаса. Автобуста кайтканда да, күз күреме җиргә сузылган төзелешне күзәтеп хәйран калды ул. Латыйп карт дөрес әйткән. Чаллыдан да зур төзелеш юк икән хәзер. Ә Түбән Кама?! Күрмәгәч, каян беләсең, бәлкем, анысы Чаллыдан да зуррактыр? Ул әрмән, азәрбайҗан егетләрен күр инде. Әллә кайлардан, Каф тау артларыннан килеп җиткәннәр. Элек, вербовка да вербовка, дип теңкәне корыталар иде. Баксаң, читтән үзләре монда киләләр икән бит хәзер. Төрле илләрдән, төрле җирләрдән җыелган яшьләр дөнья куптарып янып йөргәндә, ничек инде тыныч кына читтә калырга кирәк. Кара син аларны! Рәхимҗан да Рәхимҗан, дип кенә торалар. Минекеләр генә булдыра дип йөри идем, Латыйпныкылар да төшеп калганнардан түгел икән, булдыралар. Кайткач та чәйгә чакырыйм әле үзен. Бер иркенләп сөйләшеп утырырбыз, ичмаса. Үземнекеләргә дә телеграмма сугам. Күкәен читкә салган тавык кебек әллә кайда йөрмәсеннәр... Өзелгән җыр Коңгырт чәчле, ачык чырайлы ул кызны мин Ташкент вокзалында очраттым. Кыз перронның бер кырыенда бәләкәй генә чемодан өстенә җайлап утырган да әкрен генә миңа әле таныш булмаган матур бер көйгә җырлый иде: ...Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә, Карлыгач шикелле кичекми һәр язда... Моңарчы бу көйне ишеткәнем булмаганга, мин аның яныннан битараф кына узып китә алмадым. Кыз да ят бер кешенең карашыннан уңайсызланыпмы, тукталып калды. Минем кыз җырлаган көйнең исемен генә булса да беләсем килә иде. — Сеңлем, әле генә сез җырлаган нинди көй ул? — дидем мин, дулкынлануымны яшермичә. Кыз бер мизгелгә генә минем якка күзен сирпеп алды. — Әле яңарак кына чыккан көй ул, абый. Ул арада касса залыннан Миңзифа апа да килеп чыкты. — Әллә берәр бәйләнчеге килеп борчыймы дип торам минем сеңелкәшне. Син икәнсең әле, Фаяз, — диде ул, исәнләшкәннән соң. — Сезнең сеңелкәшмени бу җырчы кыз? — Әйе, әле өченче көн генә Азнакайдан килде. Менә эшкә урнашырга исәбе. — Кая урнашмакчы соң? — Кая дип, менә үзебезнең янда, тимер юлда эшләр. Шундый чибәр кызның мазутка батып йөрүен күз алдыма китергәч, ихтыярсыздан минем күңелгә "бигрәк яшь бит әле, бу кыз тимер юлда эшли алырмы соң" дигән уй килде. — Туку фабрикасына барып карамадыгызмы соң, Миңзифа апа? Анда кулайрак булмас иде микән? Миңзифа апа, тапкансың борчылыр нәрсә дигәндәй, исе китмәгән кыяфәттә кулын селкеп куйды. — Әнә Туймазы кызлары да Нәфисә кебек иде ич килгәндә. Унсигезләре дә тулмаган иде. Ә хәзер кара, ничек җир җимертеп эшләп йөриләр. Бригадирлары мактап бетерә алмый. Үзе турында сүз чыккач, Нәфисә тагын минем якка күз сирпеп алды. — Нигә, эшли алмас дисезме әллә? Аның зәңгәр күзләре шулкадәр ышанып, шулкадәр эчкерсез карыйлар иде — мин баягы уйларым өчен үзем үк уңайсызландым: "Нигә, эшли алмас дисезме әллә?" Аның чылтыравык тавышы миңа бая яңгыраган моңлы җыр булып тоелды. Үзем дә сизмәстән, күңелем белән мин бу җыр-тавышның дәвам итүен тели башладым. — Эшләвен эшләрсез дә ул. Ни дисәң дә, кызлар өчен бездә авыррак инде. — Иван Михайлович белән сөйләшербез әле, — диде Миңзифа апа, минем дә катнашуны теләгәндәй. — Эшкә кергәндә үк икенче разряд бирмәсләр микән? — И апа! — диде Нәфисә. — Эшли башламас борын ничек разряд сорыйсың инде. Ни беләм соң әле мин. Поездга да беренче тапкыр утыруым. Кара син аны, кара! Әгәр аның урынында башка берәү булса, сөенеп кенә торыр иде. Бу кызга карата миндә, үзен ипле генә тотуы беләнме, әдәпле генә сөйләшүе беләнме, шул берничә минут эчендә үк хөрмәт уянды. Аның янында озаграк торасым килсә дә, өйдә ашыгыч эшем булганлыктан, тизрәк кайту ягын карарга кирәк иде. Миңзифа апаларда да шул ният икән. Без өчәүләп бер вагонга кереп урнаштык. * * * Тимер юлның бер ягында тау тезмәләре, икенче ягында яшелләнә башлаган дала күренә. Юл буенда гына куй көтүе утлап йөри. Читтән караганда, алар үзләренең йомры гәүдәләре белән тау түбәсеннән тәгәрәп төшкән соры ташларны хәтерләтәләр. Аларның бара-бара туктап, чемченеп алулары, бу охшашлыкны тагын да арттыра. Ташлар әйтерсең лә һаман инерцияләрен югалтмаганнар, дала тигезлегенә чыккач, тизлекләрен генә киметкәннәр сыман тоела. Язгы көн ярыйсы ук җылы булса да, өстенә кайры тун, башына төлке бүрек кигән малбагар казах агае атын чаптырып, аларны читкәрәк куа. — Әнә теге тау безнең авыл янындагы Күктауга охшаса да охшар икән, — ди Нәфисә, тау тезмәләренең берсенә күрсәтеп. Тау тезмәләре бетүгә, кояшта ялтырап камышлы күл күзгә ташлана. — Бу күл дә безнең Казлар күленә охшаган. Һәр яз саен кыр казлары шунда төшәләр, — ди Нәфисә. Аның чишмә чылтыравына тиң тавышы минем җелекләремә кадәр үтә, йөрәкне алгысыта. Ике сәгать элек кенә Нәфисәнең монда, тимер юлга эшкә керүенә кәефем кырылган булса, хәзер, киресенчә, сөенеп бетә алмадым. Ни дисәң дә, хәзер ул безнең арада булачак. Шуны белү җанга тел белән генә әйтеп бетереп булмый торган бер рәхәтлек бирә иде. Ә ни өчен шулай? Нәрсәсе белән ул мине әсир итте? Үзем дә белмим. Искитәрлек әллә нәрсә дә сөйләшмәдек инде югыйсә. Күбесенчә мин сораштырдым, ул сөйләде. Үзбәкстан җире буйлап җилдерсәк тә, безнең сүзләр туган якка килеп ялганалар иде. Мин ул сөйләгәннән безнең якта да көннәр җылына башлаганын белдем. Җылынса да, ныклап эретә башламаган икән әле. Март ае булса да, җепшек бураннар һаман басылмаган. Гомумән, быел кар күп яуган. Бәләкәйрәк авыл өйләрен сырынды күмеп киткән. Җылы якларга китми калган ялгыз кыр казлары бар икән авылларында... Тукталышларда мин: эх, бу поезд озаграк торсын иде — ике сәгать урынына ике тәүлек кайтса да үкенмәс идем, дип телим. Әмма тимер юл тәртипләре бер дә хәрбиләрнекеннән ким түгел шул — тиешле вакытта "Ак елга" станциясендә идек инде. Безне лыпылдап эшләп утыручы электр станцияләре, күчмә баскычлы ашханәләре, клублары белән рәт-рәт тезелеп утырган вагоннар шәһәрчеге каршы алды. — Кич клубка килегез! — дидем мин саубуллашканда. — Безгә теге көйне дә өйрәтерсез. — Шушында яшисе кеше бит, килербез, — диде ул, апасы ягына карап (ул ни әйтер бит әле, янәсе). Берничә адым атлагач, мин, туктап, Нәфисә киткән якка борылып карадым. Менә хикмәт! Эчке сиземләү юк диген кешедә. Мин туктауга Нәфисә дә әйләнеп карады. Нәрсәдер әйтмәкче дә булган иде, ахрысы, ара ераклашкач, уңайсызланды бугай, кулын гына болгады да апасы артыннан атлады. Ул дәшмәгәч, мин дә каккан казык кебек басып кала алмадым, әкрен генә кайтыр якка юнәлдем. Ә шулай да нәрсә әйтмәкче булды икән ул сылукай? Нәрсәдер сорамакчы иде микән соң әллә?.. Бүген миңа Үзбәкстанның якты кояшы тагын да яктырак, нурлырак кебек тоелды. Шау чәчәктә утырган өрек агачлары тагын да алланып-матурланып күренделәр. Иптәшләр янына кош тоткан баладай канатланып кайтып кердем. Егетләр дә яңа гына эштән кайтканнар, чиләк-чүлмәкләр күтәреп юынырга әзерләнеп йөриләр: баскычтан бер төшәләр, бер менәләр. Минем халәтне очлы күз Мулланур сизде: — Син нәрсә кояштай балкыйсың, машина оттыңмы әллә? Кара аны, кайтканда безне калдырып китә күрмә. Татарстанның кайсы гына почмагына качсаң да табарбыз үзеңне. Шулай бит, Әбделмән! Мулланурга ни дә булса әйтергә өлгермәдем, беркатлы Әбделмән телгә килде: — Юк, мин быел кайтмыйм әле. Минем тагын бик кирәкле... — Әй, мәңге тулмас булды инде ул синең чемоданың. Әйт әле, Ташкентның кайсы универмагыннан алдың син аны? Әбделмән дәшми. Үзеннән көлә башласалар, бурлаттай кызара да кабыгына бикләнә. Ник кенә бер сүз әйтсен — гадәте шундый. Мулланур сүзен үзенчә төгәлли: — Юк, егетләр, сез теләсәгез нишләгез, минем мондагы климатка түзәр хәлем калмады. Иптәш булса, җәяүләп китәргә дә риза. Безнең сүз икенче юнәлеш алды. Нәфисә турында егетләргә бик сөйлисем килсә дә, кабат сүз башларга ничектер килештермәдем. Их, тизрәк кич җитсен иде дә, тизрәк клубка барасы иде. Ә Нәфисәнең килүенә мин тамчы да шикләнмим. Килербез, диде ич, димәк, вәгъдә бирде! Менә шунда күрерләр иде алар минем күңелгә үрләгән гүзәлнең нинди икәнен. Күргәнегез бармы сезнең чәчәккә бөреләнгән язгы гөлне?! Шул чорда ул нинди нәфис булса, Нәфисә дә шулай керсез һәм садә иде. Аның кояш кебек балкыган нурлы йөзендә ник бер иннек-кершән эзе булсын. Унҗиде-унсигез яшьлек кыз табигать биргән матурлыктан да зуррак бүләкнең булуы мөмкин түгеллеген, күрәсең, яшь булса да, аңлагандыр. Дөрестән дә... чөнки яшьлек — үзе чәчәк... ул болай да гүзәл. Нигә кирәк аңа ясалма бизәкләр! Бишектә чакта ук карлыгач канаты сыпырып үткән кашларның кай җирен төзәтәсең дә аяз күк зәңгәрлеген үзенә җыйган күзләрне саклаучы керфекләрнең кай җиренә сөрмә тартасың! Егетләр юынып алдылар да ашханәгә киттеләр. Ә мин бүлмәдә ялгыз калдым. Вакыт тизрәк үтмәсме дип, кулыма китап алам. Ләкин бер-ике бит укыйммы-юкмы, күзләрем ихтыярсыздан кулымдагы сәгать укларына текәләләр. Ә алар, тауга каршы авыр йөк тартучы атлар кебек, үч иткәндәй, һаман бер урында таптаналар төсле. Юк, сәгать уклары аңламыйлар шул минем хәлемне... Көтә торгач, ниһаять, кич тә җитте. Клубта утлар кабынды. Әнә, үзе төсле кызгылт баянын күтәреп, Светофор Ильяс үтеп китте. Безнең халык кайда гына булса да, кушаматсыз яши алмый, ахрысы. Шул кызыллыгы өчен такканнар аңа ул кушаматны. Гармун тавышын ишетүгә, егетләр-кызлар вагоннардан урамга сибелделәр һәм мөшкәгә коелган бодай сыман, төрле яктан клубка агылдылар. Нәфисә хәзергә күренми әле. Клуб каршындагы ташта сабырсызланып утырам. Килерме, юкмы? Менә гармун телләре тәкәббер генә сайрый башлады. Халисәме, Фәнисәме, кайсыдыр Ильяска дәште, ахры, гармунчының бармаклары бер секундка гына тынып калдылар. Ул да түгел, дәртсез йөрәкләрне дә урыныннан кузгатырлык бию көе, клуб эченә генә сыеша алмыйча, ачык ишектән, тәрәзәләрдән тышка ургылды, дала буйлап таралды. Шуны гына көтеп торгандай, кемдер идән сайгаклары өстендә бөтерелә дә башлады. Ут чәчрәтеп биегән яшьләрнең гайрәтенә чыдый алмый, тәгәрмәч өстендәге клуб талгын гына тирбәлергә тотынды. Соңга кала күрмим дигәндәй ашыга-ашыга, каяндыр Хөршидә килеп чыкты. — Нишләп утырасың монда ялгызың? Әйдә керәбез! — диде ул, клуб ягына ымлап. Әмма минем Нәфисә килмичә анда керәсем килми иде. — Куй әле, Хөршидә, күрәсең бит кәефем юк, — дидем мин, үз гомеремдә беренче тапкыр хәйләләп. Клубта бию кызганнан-кыза бара. Әнә, гармунчыга кушылып, Әбделмән такмак әйтергә тотынды: Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр, Тыпырдатабыз гына. Көн ярымга мең ярымны Шыпылдатабыз гына. Минем сабырсызланып утыруымда берәүнең дә эше юк, тыпырдаталар гына. Ә Нәфисә һаман күренми. Клуб каршындагы ташны җылытып утырудан файда чыкмас, аз булса да күңел күтәрелмәсме дип эчкә үттем. Кызларны биетеп алҗыдымы, мин керүгә, Ильясның баяны гел күңелсез көйләрне шыңгырдата башлады. Бер-ике минут уйнады да, кушылучы булмагач, икенче көйгә күчте. Бу юлы баянчыны үпкәләтмик диделәр бугай, гармун шыңгырдавына Әбделмәннең карлыккан тавышы кушылды: Яратам Ташкент каласын, Яратмыйм бүздәкләрен. Килгән якларыма карап, Өзелә үзәкләрем. Тфү! Шул да булдымы көй! Кем сине тота? Торасың килми икән, кайт та кит! Юк, минем кәеф торган саен ныграк кырыла бара. Әнә инде кызлар да таралыша башлады. Егетләр дә күзгә күренеп сирәгәйделәр. Күңел күтәрелмәсме дип кергән җирдән кәефем тагын да ныграк кырылып чыктым. Урам тын һәм караңгы иде. Ник кенә бер тәрәзәдә яктылык әсәре булсын. Кешеләр әллә кайчан инде тәмле төшләр күреп йоклыйлардыр. Шулай да еракта-еракта, станциянең аргы башында, тычкан уты кадәр генә яктылык җемелди. Тик ул да җил искәнгәме, ни сәбәптәндер, "менә сүнәм, менә сүнәм!" дигәндәй, кечерәеп ала да, инде сүнеп бетте дигәндә генә кабат яктырып китә. Игътибар белән карагач кына, мин аның юл күзәтүчесе — обходчик фонаре икәненә төшендем. Күрәсең, ул өченче сменага, үзенең участогын тикшерергә чыккан иде. Ут беркавым шулай чайкала-чайкала барды да борылышка кереп күздән югалды. Мин бөтенләй ялгыз калдым. Хәзер минем өчен кая барсам да барыбер иде. Кая барганымны үзем дә белмәстән атлый бирдем. Бераз баргач, башымны күтәреп карасам, гаҗәпләнеп калдым. Миңзифа апалар торган вагон янына килеп чыкканмын. Тоткалары ачык сарыга буялган таныш баскыч. Әз генә иртәрәк булса, тәвәккәлләп, туп-туры барып керер идем дә, җиде төн уртасында бер сәбәпсез ничек кешенең йокысын бүләсең? Һич югы, утлары булса икән... * * * Икенче көнне мин аны эшкә барганда очраттым. Әле бик иртә булса да, Нәфисә, көянтә-чиләк күтәреп, судан кайтып килә иде. — Хәерле иртә, Нәфисә! — Хәерле иртә, Фаяз абый! — Иртәләгәнсез. — Өйдә ничек бер эшсез утырасың инде. Уяндым да чыктым. — Ничек соң, яңа урынга ияләшеп буламы? Тыныч йокладыңмы? — Рәхмәт. Әйбәт йокладым. — Кичә нигәдер клубта күренмәдегез? Егетләр бик көткәннәр иде (көттем дип әйтергә ничектер уңайсызландым). — Бик күрәсем килгән иде югыйсә клубыгызны. Килмәс борын нинди клуб ул, дип, апа җибәрмәде. Мин аның өс-башына игътибар иттем. Өрекләр чәчәккә төренсә дә, кич-иртә монда салкынчарак икәнен яңа кеше, күрәсең, белеп бетермәгәндер шул. Кызның өстендә нибары бер кат күлмәк иде. — Син бигрәк җиңел киенгәнсең ич, Нәфисә. Салкын тидерә күрмә тагын. Кыз миңа күтәрелеп карады. — Сез... сез, Фаяз абый, әллә ниндирәк... — Ничек, әллә ниндирәк? — Әллә тагы... Кыз, үз сүзләреннән үзе уңайсызланыпмы, чиләкләрен чайпалдырып китеп барды. Шулай да икенче көнне миңа бәхет кояшы елмайды: ул кичне без бергә үткәрдек. Мин аны станция белән, тирә-як белән таныштырып йөрдем. Баштарак ул, яңа гына йөрергә өйрәнгән сабый сыман, кыюсыз гына минем белән янәшә атлап барды. Бераздан уңайсызлануы кимеде, кичәге сүзчәнлеге әйләнеп кайтты. Җылы якта гына үсә торган берәр үсемлек күрсә дә, балчыктан әвәләнгән өйләр очраса да, хәзер ул гаҗәпләнүен яшермичә: — Кызык икән монда! — дип куя. Як-ягын агач каплаган күл, сугару арыклары, дөяләр — болар барысы да аның өчен искитмәле яңалыклар иде. Нәрсә турында гына сөйләшмәдек без аның белән! Сүзгә мавыгып, сәгать төнге унике җиткәнне сизми дә калганбыз. Шуннан да артык тоткарланырга ярамый иде. Чөнки мин Миңзифа апаның гадәтен яхшы беләм: ул сеңлесе кайтканчы керфек тә какмаячак, бер тәрәзәдән икенче тәрәзәгә йөреп төнне үткәрәчәк иде. Өченче кичне дә без аның белән кабат очраштык. Мин җиденче кат күктә йөзәм. Нәфисәне күрүгә, мине артымнан этеп җибәрделәрмени, аякларым үзләреннән-үзләре тизрәк атлый башладылар. Нәфисәнең кәефе дә башка көннәргә караганда күтәренке иде. — Беләсеңме, Фаяз абый, мин бүген эшкә кабул итүләрен сорап гариза яздым инде, — диде ул, шатлыгын тизрәк минем белән уртаклашырга теләп. — Начальнигыгызны да күрдем. Кадрлар бүлегенә дә кердем. Комиссия үтәргә кәгазь бирделәр. Бүген аның кызарып пешкән чия төсен үзенә сеңдергән иреннәре генә түгел, күзләре, керфекләре дә елмаялар иде. — Хәерле сәгатьтә булсын, Нәфисә! — дидем мин, ихлас күңелдән аңа уңышлар теләп. — Рәхмәт! Без, тимер дилбегә өстендә йөрүче цирк артистлары сыман, икебез ике рельс өстеннән атлап киттек. Як-якка җәелгән куллар ничаклы гына тигезлекне сакларга тырышсалар да, туры бару ай-һай кыен. Аз гына кыек бастыңмы, тигезлек югала — йә ул, йә мин чайкалып китәбез дә, инде егылдым дигәндә генә бармак очлары белән бер-беребезгә тотынып калабыз. Нәфисәгә кызык. Андый чакта ул чыркылдап көлеп җибәрә. Мин дә аңа кушылам. Станция бинасы, без торган вагоннар әллә кайчан инде еракта калды. Ә без дөньяларыбызны онытып, рельслар өстеннән барабыз да барабыз. Эңгер-меңгер төшә башлагач, кайтырга кирәк иде. Мин Нәфисәне клубка әйдәдем. — Клубка керергә өлгерербез, әйдә, тауга меник әле, — диде Нәфисә, тау тезмәләренең биегенә күрсәтеп. — Әйдә! Без җитәкләшеп тауга күтәрелә башладык. Нәфисәнең кулы кайнар һәм дымлы иде. Без торган саен ашкыныбрак атлый бирдек. Чөнки караңгы капканчы ничек тә тау түбәсенә менеп җитәсе килә иде. Баштарак тау итәге сөзәгрәк иде, өмет бар иде. Әмма бераздан ул тагын да текәләнде, атлавы авырлашты. Эңгер-меңгер куерды, караңгы төшә башлады. Ничаклы гына тырышсак та, без тау башына менеп җитә алмадык... Иртәгесен миңа эшем буенча тагын Ташкентка китәргә туры килде. Ул көнне әйләнеп кайта алмадым. Ә өченче көнне "Ак елга" станциясе мине кара кайгыга батып каршы алды. Мин идарәдә йөргән арада, Нәфисә тимер юлга эшкә урнашып та өлгергән һәм, тынгысыз җан, эшкә дә чыккан булган. Ләкин ярты гына көн эшләп калган бичара. Рельс ялгавындагы болтларны ныгытып йөргәндә, бер баланы коткарып, үзе поезд астында калган. — Һай, тынгысыз да бала иде инде, — ди Миңзифа апа сеңлесе хакында. — Тагын бер-ике генә көн булса да ял ит, дидем. Юк, колагына да элмәде. — Шул күрәчәгенә ашкынган инде ул, бичара, — диләр өлкәнрәк апалар. — Эшкә кулы ятып торадырые, — дип сүзгә кушыла бригадир Хәмит абый да. — Рельс ялгавына накладкаларны ничек куярга икәнен бер генә тапкыр күрсәттем. Шундук отып алды. Зиһенле балага охшаган иде, мәрхүмә. Үкенечкә генә булган икән. Шулай итеп без аерылдык. Аерылдык?! Нәрсә ул аерылу, мәңгегә каерылдык... Рельсларны ялгаган куллар йөрәкләрне тоташтыра алмас идемени! Их! Җитмәсә, янган йөрәккә ялкын өстәп: — Оялып, кызарып кына булса да, ул сине сорашты бит, Фаяз, беләсеңме, — дип өсти Миңзифа апа да. Бергә эшләүче кызлар да: — Ул көнне Нәфисә иртәдән бирле ниндидер яңа көй җырлап йөрде, — диләр. Өзелгән җыр... Әйтелмәгән сүзләр... Ялгыз кыр казы... Азмы алар, күпме алар бу чиксез җиһан киңлегендә? Бу турыда беркем дә, хәтта дала җиле дә хәбәр китерми. Ул фәкать тимер чардуганга барып орына да кабер өстендәге кылганнарның ак чәчләрен тарый... * * * Инде бу вакыйгага байтак еллар үтте. Иптәшләрем мине якын итеп "замандаш" дип дәшсәләр дә, яшьләр, билгеле инде, күптән "абый" диләр. Белгәнрәк кешеләр: — Кырыкка җитеп киләсең, йөрмә болай дуадак каз шикелле ялгызың. Тап үзеңә берәр пар, — дип киңәш итәләр. Минем өчен чын йөрәктән борчылган дусларым да бар. Мине "кунакка" алып барган булып, хатынкыз җәмәгате белән икәүдән-икәү генә калдырып чыгып киткән очраклар да булгалады. Гадәттә, андый чакта сүз башлар алдыннан, граммофон тәлинкәләрен куеп җибәрәләр яки магнитофон тасмаларын эшкә җигәләр. Язмыш шаяруымы, нинди хәлдер, миңа һәрвакыт "Гөлшаһидә җыры" туры килә. Дөрес, беренче яңгыраган җыр гел ул гына булмый, әлбәттә. Син башка көйләрне тыңлап, мөкиббән китеп утырасың. Әмма берзаман барыбер шул җыр килеп чыга. Музыканың беренче аккордлары яңгырауга, мин, сихерләнгәндәй, телсез калам. Ул көйне ишеттемме, минем күз алдыма ихтыярсыздан Ташкент вокзалында җырлап утырган Нәфисә килеп баса. Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына, Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына... Әнә шулай "Гөлшаһидә җыры" минем өчен мәңге керсез, мәңге саф, мәңге яңа көй булып кала бирә... Соңгы сәяхәт Кайчандыр бер табактан ашаган туганнар бу хәлгә төшәр дип кем уйлаган. Башта ару гына гәпләшеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар алар. Шуннан соң гына Кадыйр йомышын әйтте: — Абый, әйдә, машинаң белән кайтып, әтинең каберенә чардуган корып килик әле. Ул сәламәтлек өчен зыянлы цехта эшләп, илле биш яшьтән пенсиягә чыгарга әзерләнеп йөри. Яше турында белешмә кирәк булгач, күптән түгел генә авылына кайтып килгән иде. Сәхби өстәл өстендәге төпчек савытына сөялгән калай кисәгенә ымлады: — Машина төзек түгел. Кадыйр да савытка сөялгән калай кисәгенә күз төшереп алды. Абыйсының кәефе күтәренке чагында, диванга кырын төшеп, машина номерына карап ята торган гадәтен ул белә иде. Нишлисең, һәркемнең бер яраткан шөгыле була бит инде. — Нәрсәсе төзек түгел соң аның? — Карбюратор эшләми. Энесе илленең өске ягында булса да, җәһәт кенә сикереп торды. — Әйдә карыйк әле. Мин дә техниканы әзрәк беләм бит. — Карбюраторын гына түгел, моторын да карыйсы бар. Быел Кырымнан кайтканда да төчкереп теңкәгә тиде. Әйе, Сәхби сәяхәт итәргә ярата анысы. Ел саен, кая да булса барып, ял итеп кайта. Инде күрмәгән җире дә калмагандыр. Әле бүген дә, соңгы сәфәрендә күргән маҗараларын сөйләп, энесен көлдереп алды. Кадыйр тагын телгә килде: — Әйдә әле. Мотор сүтеп җыйган бар минем. — Соң бит инде. — Соң дип... Гаражыңда ут бардыр ич? Сәхби аның сүзләрен әллә ишетмәде, әллә ишетеп ишетмәмешкә сабышты, дәшмәде. Картлык кемгә дә шатлык түгел шул. Әле үткән атнада гына, аяклар сызлый, дип зарланып торган иде. Инде колагы да катылана башлаган бугай моның, дип, абыйсын жәлләп куйды энесе эченнән генә. Өч аршын җиргә Кадыйр үзе дә чардуган кора алган булыр иде, билгеле. Әтисен җирләгәндә укучы бала гына иде шул — урынын хәтерләп кала алмады. Хәер, сугыштан соңгы ачлыкта — көнаралаш үлем-китем булып торганда — кая инде ул чардуган корулар... Һәркемнең үз хәле хәл. Мәрхүмнең баш очына имән казык кагалар да китәләр иде. Исәя төшкәч, аны ФЗӨгә җибәрделәр. Аннары, дөнья куып, бу турыда бөтенләй онытылды. Еллар үтеп, менә шул уч төбе кадәр белешмә кирәк булгач, туган якка кайту Кадыйрның күңелен айкады да ташлады. Ул, ни өчен икәнен үзе дә аңламастан, зиратны әйләнеп чыкты. Әнисенең каберенә карап, озак кына уйланып торды. И гомерләр, гомерләр... Кабер өстендәге тупыл күккә үрләгән. Тимер рәшәткә бөтенләй тутыгып беткән — нинди төскә буялганын да белерлек түгел иде. Ә менә ничаклы гына эзләсә дә, әтисенең каберен тапмады... Кадыйр әллә каян, күкрәк түреннән, бәгырьне телгәли торган иңрәү авазлары чыгарып ыңгырашып куйды: — И-эх!.. Дөньялар рәтләнгәч булса да, ник кайтмаска инде югыйсә, ә? Ник кайтмаска?.. Кадыйр уйларыннан арынып башын күтәрде. — Сине бит авылда әтинең каберен белә диделәр. — Капка ягыннан уналтынчы багана турында инде. — Ул гомердән бирле ничә тапкыр койма баганаларын алыштырганны беләсеңме соң син? Сәхби әллә ишетмәде, әллә... тагын җавап бирмәде, диванга кырын төшкән килеш кенә шырпы кабын чөеп уйнарга тотынды. Аның бу кыланышы Кадыйрның ачуын китерә башлады. Ни өчен туган авылга кайтырга теше-тырнагы белән карыша соң әле бу, дип уйлады ул күңеленнән генә. Ни өчен? Әти кабере турында сүз бара лабаса монда... — Әйдә кайтып килик инде, — дип үгетләвен дәвам итте ул, әле һаман аның йомшаруына өметен өзмичә. — Мин Мөбарәк абый белән сөйләштем. Ярдәм итәрмен, диде. — Куйдырсыннар. Әти бит бөкресе чыкканчы колхозда эшләде. Анысы хак инде, дип килеште Кадыйр күңеленнән генә. Кайбер кешеләр сыман көн үтсенгә генә йөрмәде, булсын дип эшләде. Шул риясызлыгы өчен аны авылда олысы-кечесе хөрмәт итте. Шырпы кабын чөю Сәхбине туйдырды бугай, ул аны өстәлгә ташлады да, торып телевизорын кабызды. Анда яшелчәләрен черетеп яткыручы база җитәкчесен тәнкыйтьлиләр иде. — Болай кимчелекләрне экранга чыгарып, үзебезнең авторитетны гына төшерәбез ич без, — дип сукранырга кереште ул, ризасызлыгын яшермичә. — Барысын да ал да гөл итеп күрсәтү, синеңчә, әйбәтмени? — диде Кадыйр аңа каршы. Ул, абыйсын "тешләп алырга" җай чыкканга куанып, мыек астыннан гына елмаеп алды. — Халык сукыр түгел... Сәхби, бик зур сер сөйләгәндәй, тавышын түбәнәйтте. — Телевизорны хәзер кем генә карамый. Дусы бар, дошманы... — Дошман, имеш!.. Тырнак астыннан кер эзләп гомерең үтте инде. Сәхби тиз генә җавап бирмәде, өстәл астында утырган шешәдән аракы салып эчте дә, бөкесен ябып, кире урынына шудырды. Аннары телевизор каршыннан китеп газеталар караштыра башлаган энесенә төбәлде. — Бернәрсә дә аңламыйсың син, Кадыйр. Яши дә белмәдең. Кадыйр, абыйсына җавап кайтарганчы, бераз уйланып торды. Әйе, чыннан да, тормышның рәтечираты булмады бугай шул. Кая җибәрсәләр, шунда барып, ни кушсалар, шуны эшләп йөрде, кешеләр сыман машина да ала алмады. Бар тапкан-табынганы бер-бер артлы дөньяга килгән балаларына китеп барды. Ул арада Сәхби тагын телгә килде: — Бәләкәй чакта ук синең җебегәнлегең билгеле иде инде. Аксак каз бәбкәсе күтәреп төшкән рәсемеңне күрсәм, әле дә көләсе килә. — Сүзен әйтеп бетерер-бетермәс, үзе шаркылдап көләргә тотынды: — Һоһ-һоһ-һоһ! Бот буе малай. Өстендә әтинең галифе чалбары. Фуражка астыннан борыны гына күренеп тора. Ә үзе ике кулы белән каз кочаклаган. Һоһ-һоһ-һоһ! Абыйсы ни өчен шул рәсемнән көлә соң әле? Дөрес, гаиләдә иң кечесе булгач, әнисе каз бәбкәләрен сакларга аңа куша торган иде. Арада бер аксагы иптәшләреннән калып интеккәч, Кадыйр күтәреп йөртте, саклап үстерде. Ә көз көне, бер истәлек булсын дип, шул бәбкә-казны кочаклатып, рәсемгә төшерделәр. Җә, аның ни гаебе бар инде? Сәхби, шаркылдап туйганнан соң, кабат өстәл астына үрелде. — Абый, җитте сиңа! Җитмешне тутырдың, һаман аракы чөмерүдән туктаганың юк. Сәхби эре генә кыяфәттә башын чайкап алды. — Эчсәм, мин кешенекен эчәммени? Үзем тапкан акчага эчәм. Ул, пенсиядә булса да, ресторан гардеробында эшләвенә ишарә ясый иде. Энесе тагын телгә килде. — Эш кемнекен эчүдәмени? Олы кеше бит инде син! — Минем тормышка тыкшынма, белдеңме! Һәм үзенең сүзен куәтләгәндәй, бушаган стаканын шапылдатып өстәлгә куйды. — Тыкшынма дисең инде, ә? — Кадыйр да кулындагы газетасын өстәлгә ташлады. — Ә син хәтерлисеңме, әтине, сабантуйда фронтташ дустын очраткач, икесенә бер чүл алып утырган өчен дә елатканчы сүктең. Ә үзегез иптәшләрегез белән аракы чөмереп, бәлеш тыгындыгыз да, Мәрфуга түтиләрнең тазын мишень итеп, пистолеттан аттыгыз. Сәхби ярыйсы ук мәлҗери башлаган иде, битараф кына кулын селкеп куйды. — Исең киткән икән. Тазга ату бит әле ул кеше ату түгел. — Ә син хәтерлисеңме, таздан иләк ясагач, урманга чыгып көмеш акчаларга аттыгыз. Ә кем сурәте төшерелгән иде анда? Ә? Йә, ник дәшмисең? Кадыйрның сүзе Сәхбине кинәттән айнытып җибәрде. Ирексездән аның иреннәре тартышып куйды. Ул урыныннан сикереп торганын үзе дә сизми калды. — Юк! Андый хәлнең булганы юк! Булганы юк! — диде ул, тотлыга-тотлыга. Һәм ни өчендер үзе тиз генә телевизорын сүндерде. — Син авызыңны чамалап ач, малай актыгы! Сәхби, тузынып, ишекле-түрле йөреп килгәннән соң, кабат урынына сеңде. Күзләрен кысып, сул кулы белән маңгаен ышкып алды. Ул энесен каралтырлык "фактлар" эзли иде. Әмма никадәр генә хәтерендә казынмасын, Кадыйрга яла ягарлык вакыйга исенә төшмәде. — Ә син хәтерлисеңме биш яшькә кадәр имгәнеңне? — диде ул, аптырагач. — Сөлек кебек әнинең җелеген суырганыңны? — Һәм үзенең сүзеннән канәгать булып, имән бармагын югары күтәрде. — Әһә! Менә ни өчен озак яши алмаган, значит, безнең әни! Ничек мин моны элегрәк уйламаганмын, ә? — Кипкән бармак түбән төшкәндә бер урында дерелдәп алды. — Бер җәзасыз калдырмаган булыр идем мин сине! — Юкны сөйләмә, зинһар! — диде Кадыйр. Хәзер аның абыйсына ачуы кабарган иде. — Бала имезгән өчен кеше гүргә керми. Ул чакта менә синең кыланышың кырга сыймады. Әнине вакытсыз кабергә тыгучы син ул, беләсең килсә. Яшәрлеге бар иде әле аның. Ә җелек тәмен синнән дә яхшы белүче юк инде ул. — Ә-ә, акланмакчы буласыңмы? Барып чыкмас! Кадыйр абыйсының зәһәрләнгән чыраена күз төшереп алды. Бүсер чыгарлык авыр эштә дә эшләмәде. Яшьтәшләре сугышта кан коеп йөргәндә дә, җаен табып, бармый калды. Ә барыбер, дуңгыз кылы кебек сирәк чәчләренә кырау төшкән, кайчандыр чиртсәң каны чыгарга торган битендә тирәнтирән җыерчыклар хасил булган. Алар ничектер, рәшәткәле тәрәзә сыман, күңелгә шом салып, аркылыторкылы шакмакланып торалар иде. Әйе, ни генә димә, вакыт үзенекен итә, үзенчә талкый. Сәхбинең болай зәһәрләнүе дә хәзер инде агуын суга агызган еланның ысылдавын хәтерләтә иде. Әнисенең үлемен күз алдына китергәч, Кадыйр да кызып китте. — Налогың түләнмәгән, дип, ятим карчыкның актык кәҗәсен алып чыктыгыз! Халык дошманы! дип, ничаклы кешенең башын ашадыгыз! — диде ул, ярсып. — Бер гаепсез авылдашларның җанын кыюдан да кабахәтрәк тагын ни бар, аңласаң. Шуңа күрә хәзер кайтырга куркасың. Бөкрене кабер генә төзәтә ала, диләр ич. Сәхби ык-мык килеп, акланмакчы булып маташты: — Без үз функциябезне үтәдек. Жалоба булгач... Безгә ни... Безгә нәрсә... — Беләм инде мин ул жалобаның ничек язылганын! Беләм! Берәрсе әзрәк бригадирга каршы әйтсә, тегесе яза да бирә. Икенче бер тинтәге көнчелектән шулай кылана. Ә сез шуны тикшереп тормыйсыз... Сәхби борын астыннан мыгырданды. — Бар иде инде ул контрлар. Бар иде. Кадыйр бөкрәеп тәмәке кабызырга маташкан абыйсына, беренче кат күргәндәге сыман, сәерсенеп текәлде. — "Бар иде" менә... "Бар иде"... Безнең җитмеш хуҗалыклы Биш Курай авылына вагоны белән китереп аударганнар иде ди сиңа ул контрларны. Заманында колхоз оештырып йөргән Мөхәммәтнур абзыйны контр дияр идеңме әллә? Ә сез аны ишек ачарга чыккан җиреннән ак күлмәк-ыштан белән алып киткәнсез. Кәвешне генә булса да киимче, Сәхби энем, дип инәлеп сораган бит. Бер гөнаһсыз сабыйлар тилмереп әтисез үсте. Егерме биш яшьтә тол калган Хәкимә җиңги әле дә ирен көтә... — Без — инструкция... — Сәхби ютәленә буылды. Шуның өчен аның сүзе дә беразга өзелеп торды, — ...буенча эшләдек. — Ә син, абзыкаем, маташтырма! Бер гаепсез кешене алып китәргә диелгән идемени анда? Кешенең орлык бәрәңгесен алып чыгарга диелгән идемени? — Ярар инде. Үткән-беткән. Бүгенгесе көндә мин персональный пенсионер. Так что... Энесе аны ярты сүздә бүлде: — Персональный?! Беләм инде мин синең ул исемне ничек алганыңны... Бу кадәресен Сәхби көтмәгән иде. — Ах, син, елан! Капитализм калдыгы! Төрмәдә черетәсе калган икән сине! — Ә мин дөресен әйтәм. — Дөреслек?.. Пычагыма кирәкме миңа ул дөреслек? — дип ысылдады Сәхби, ни өчендер күзлеген бер киеп, бер салып. — Дөреслек миңа пенсия ашатмый! Кадыйр, башын селкеп, беркавым абыйсына карап торды. Ә бит кесәсендә партбилет йөртә югыйсә. Кайчандыр партия исеменнән сөйләп йөргәндер. — Эх, абый, абый! Берүзеңә дүрт кыз, ә берсендә бер намус әсәре юк. Кадыйрның бу сүзләре утка керосин сипкәндәй тәэсир итте. — Бар, чыгып кит! Эзең булмасын! — дип кычкырды Сәхби, калтыраган тавыш белән. Энесе дә җавапсыз калмады. — Һәм булмас та! Туфрагыңа да килмәм! Шуннан соң ул җәһәт кенә урыныннан сикереп торды, җилләнеп, өстенә плащын киде һәм, ишекне шапылдатып ябып, урамга — саф һавага атылды... * * * Икенче көнне иртән ГАИ хезмәткәрләре күрше район территориясендә машинасы белән күпердән очкан җитмеш яшьлек картны судан тартып чыгардылар. Милиционер мәетнең пинжәк кесәсендәге паспортын ачып карады. Аның "семья хәле...", "балалары..." дигән графалары бөтенләй буш иде. Үлекне моргка илткәч, туганнары яки якыннары бардыр дигән өмет белән торган урынына да, туган авылына да телеграмма суктылар. Бераз көттереп булса да Биш Курай авылыннан "Андый бәндәне белмибез! Бездә андый кешенең булганы юк!" дигән җавап килде. Ә ул торган шәһәрдән, көтеп-көтеп тә, бернинди хәбәр килмәде... Кунакта Редакциягә килгән кәгазьләр бары да безгә — хатлар бүлегенә өелә. Нинди генә моң-зарларын сөйләмиләр дә, нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр кешеләр. Берсе, иремнең әнисе усал, нишләргә икән, дип киңәш сорый. Икенчесе, йоклаганда хатынның борыны сызгыра, хәвеф-хәтәр булмагае дип шикләнә. Ә өченчесе, ни өчен сыерчыкларга гына оя ясыйлар, ә чыпчыкларга юк, дип теңкәгә тия. Бүген шуларга җавап язып баш катты. Эш сәгате беткәнен сизми дә калганмын. Бәби туена барасым гел истән чыккан. Хатын: — Сине көтә-көтә күзләр күгәреп бетте. Шулчаклы дөньяңны онытып йөрмәсәң, — дип сукранып та алды. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, шулай да киттек. Кеше сыман бер рәхәтләнеп ял итеп кайтырмын, ичмаса. Без баҗайларга барып кергәндә, кунаклар, телефон чыбыгындагы чыпчыклар кебек, өстәл тирәли тезелешеп утыра башлаганнар иде инде. Безне бер пеләш башлы агай янына утырттылар. Барыбыз да урнашып беткәч, баҗай бик вәкарь генә тамак кырып алды да, кунаклар белән таныштыра башлады. Безгә чират килеп җиткәч, ул, үтә дә тантаналы итеп: — Ә монысы, хөрмәтле кунаклар, минем иң яраткан баҗам Хөрмәтулла була, — дип әйтеп салды. — Редакциядә эшли! — дип тә өстәде. Редакция сүзен ишетүгә, минем янда утырган пеләш башка "җан керде". — Корреспондент иптәш! Карале, корреспондент иптәш! — диде ул, утырган урындыгын миңа таба борып, әйтерсең бүлмәдә без икәүдән-икәү генә калганбыз. — Газетада чәч үстерү турында хәбәр чыккан, диләр. Шул дөресме? Ярый әле "Файдалы киңәшләр" китабыннан укыган идем, чәч тәрбияләү хакында кайбер киңәшләр бирдем. Пеләш башның икенче соравына җавап биреп өлгермәдем, чуар күлмәгенә күбәләк таккан ир "һөҗүмгә" күчте. — Иптәш журналист, менә сез әйтегез әле, кыргаякның аягы ничә? — диде ул, шактый көр тавыш белән. Чөнки без пеләш башлы агай белән аңлашкан арада, кунаклар шактый сыйланып өлгергәннәр иде инде. Ул арада икенче яктан мине туп кебек түгәрәк ханым эләктереп алды. — Иптәш редактор! Менә сез әйтегез әле, укучыларны мәктәптә нигә эшләтәләр? Бу бит дөрес түгел! Мин аңа хезмәт дәресләренең педагогикада тоткан урынын аңлаткан арада, өстәлгә ит белән бәрәңге куйдылар. Каклаган каз килде. Ә мин һаман сөйлим дә сөйлим. Инде телем кибеп аңкауга ябышты. Берәр чәшке чәй бирүче дә юк, ичмаса. Хатынга әйткән идем. Ул да: — Чәйгә ерак әле. Әле бәлеш чыкмаган, — дип авызны томалады. Безнең каршыда утырган кара мыек ишетеп калган икән, миңа күз кысып: — Алда җимеш суы чемердәп торганда нинди чәй ул? Әйдә, агай-эне, тартынма! Кыюрак бул! — дигән иде диюен. Соң, ничек инде, авыз күтәреп, берүзең ширбәт чөмереп утырасың. Телемне тешләдем. Ә мәҗлес гөрли, кызганнан-кыза бара. Миңа сораулар явып кына тора. Хуҗалар шат, кунаклар да канәгать. Менә, ниһаять, кызарып пешкән бәлеш килде. Аны кистеләр. Авызга су китерә торган тәмле ис белән бүлмә тулды. Минем ашказанымда, кем әйтмешли, әллә кайчан инде бүреләр улый башлаган иде. Ниһаять, мин дә... Бәлеш катысына үрелүем булды, өстәлнең аргы башыннан икенде күләгәсе кебек озын ир калкынды. — Менә син, иптәш я-язучы... — Теле көрмәкләнгәнгә, ул сүзләрен тагын кабатлады: — Менә син, иптәш язучы... Әйт әле, малай. Кайда дөреслек? Ул инде минем янга ук килеп утырган иде. Әйтерсең мин аның өч борынга кергән шешәдәше. Көрәктәй кулы белән аркама гөпелдәтеп алды. — Менә син, әйт әле, малай. Нигә минем унөченче зарплатаны кискәннәр, ә? Бер гаепсезгә. Ышанмыйсыңмы? Прогулың бардыр дисеңме? Һе, подумаешь, анда баш авыртып өч көн эшкә чыкмаганмын икән, нәрсә, дөньяның чите кителгәнме? Ә менә ай буе больницада ятса да, Җамалыйга түләгәннәр. Кайда дөреслек? Утыра-утыра без сукыр тычканнар турында да, күзле тычканнар турында да фәлсәфә саттык. Зәңгәр диңгезләр артына да сәфәр кылдык. Һималай тавының түбәсен дә айкап төштек. Ул арада (вакыт җиткәндер) кунаклар таралыша башлады. Башкалар киенгәндә, минем әле һаман ниндидер ханымга нидер аңлатуымны көтеп утырырга хатынның сабырлыгы җитмәде. — Шушының белән берәр җиргә барсаң, лыгырдаудан бушамый. Син бүген кайтасыңмы, юкмы? — дип, тупас кына итеп кулга плащымны тоттырды. Дөрестән дә, без генә Алланың кашка тәкәсе түгел, башкалар таралышканда ничек утырып каласың инде, хуҗаларга рәхмәт әйтеп кузгалдык. Ә өстәлдә... килгәннән бирле каршымда утырган итле шулпа гына, миңа үпкәләгәндәй, мөлдерәп карап калды. Соңгы юл Күк йөзен каплаган болытлар арасыннан кинәт кенә күзләрне өтеп алырлык яктылык сирпелде. Аннан соң авыл өстен дер селкетеп күк күкрәде. Күз көеге булып ятмасын дигәндәй, тузанга баткан кәгазь кисәген җил күтәреп алды да кемнеңдер ихатасы аркылы ыргытты. Ыргытты һәм... тынып калды. Җир өстен сафландырып, эре яңгыр тамчылары тәгәрәделәр... Култык астына ниндидер төенчек кыстырган Шыгай Питкәсе чиләкләп койган яңгырга да, таулар селкенерлек күкрәү авазларына да игътибар итмәстән атлады да атлады. Үкенечле, бәгырьне телгәли торган уйлар биләгән иде аның күңелен. Әле кайчан гына, бер сынык ипиләре булса, үзара бүлешеп кабалар иде алар. Әле кайчан гына! Йа Ходай! Уйласаң, исең китәр!.. Ул көнне Питкә дәдәйнең кәефе күтәренке иде. Өйгә кайтышлый аңа кайчандыр бергә эшләгән Көрпи Гатасы белән Кысыр Мәхмүт очрады. Чиратсыз гына кереп, өчесенә бер ярты алып чыктылар да иске гадәт буенча магазин артында йотып куйдылар. Ару гына кайтып барганда, аны, тәрәзә кагып, Ишмәт чакырып алды. Икесенә бер шешә башлап кына торалар иде, Бәлти Сатые килеп керде. Кулы ни тотса, шуны белгән Сатыйны ничек өстәл янына чакырмыйсың инде. Чөнки тәрәзә рамнары кирәк булса да, аңа барып ялынасың, морҗа чыгарасың булса да, аңа килеп егыласың. Бертуганнар кебек, көлешә-көлешә сөйләшеп утырдылар. Бүтән аракылары юк иде (бер кызгач, тыелып буламыни), өчәүләп Кәшер Кәчиләренә киттеләр. Ә Кәчиләр, чыбык очы гына булса да туган тиеш, килеп кердеңме, "кум", "кум" дип кенә торалар. Көмешкәдән дә өзелгәннәре юк, лаякыл кунак итмичә чыгармыйлар инде. Җыруга дисәң дә Кәчине куш! Өй борынча кереп эзләсәң дә, тирә-якта аннан матур җырлаучыны тапмассың — филармония артистларыннан тамчы да ким түгел. Ә инде: Суда балык йөзәдер лә, Су салкынын сизәдер, ай, сизәдер...— дип тә җибәрсә, кушылып киткәнеңне сизми дә каласың. Утыра торгач, Бәлти Сатые: — Әйдәгез, егетләр, безнеке моннан куәтлерәк! — дип, барысын да үзләренә алып китте. Аларның көмешкәсе, чыннан да, куәтле иде: шырпы төрткәч, гөлт! итеп кабынды. Күпме эчелгәндер, берзаман тавыш чыкты. Күзләре пыялаланган Кәшер Кәчие: — Көмешкәң тамакны яндыра. Мактанчык! — дип, Бәлти Сатыена ябышты. Киттеләр көрмәкләшеп. Ярый әле Ишмәт айныграк икән — ул аралады. Питкә дәдәй шуннан соң ниләр булганын хәтеренә төшерергә никадәр генә тырышып караса да булдыра алмады. Ә иртән картының уянганын күреп, Палук түти аны кыздырырга кереште: — Нәрсә, уяндыңмы? Төнәген синең кайтуыңны саклап җоклый алмый җаттык. Кара төнгәчә кайларда эчеп җөрисең бу кадәр? Кыяфәтең адәм куркырлык бит. Кемнеңдер йодрыгы эләккән идеме, үзе егылган идеме, Питкә дәдәйнең күз төпләре күгәреп чыккан иде. Ул күмәч кебек кабарган иреннәрен чалшайтып йөзен чытты, бөтенләй икенче якка ук әйләнеп ятты. — Шул шул, — диде Палук түти, бөгәрләнеп яткан Питкәгә көйдергеч караш ташлап. — Күп эчсәң, махмыры да төшә, тукмагы да төшә. Урамда аунап җатканыңны күреп, ярый әле Симәк Җәрмие белән Дусай Илҗәсе китереп ташладылар. Рәхмәт инде аларга. Иртәгә ял дигәч тә, шулкадәр эчмәсәң. Син дә эчеп үләрсең әле бер, Микулай кебек. — Өйрәтмә мине! Микулай агач аракысы эчкән ул, беләсең килсә. — Питкә дәдәй авызына сеңгән тәмсез тәмнән ничек котылырга белми азаплана иде, бер мәлгә туктап торганнан соң тагын өстәде: — Ул бит одеколон да, денатурат та эчә торган иде. Бирсәң, сыткылы биткә сөртә торган сыекчаны да кире какмады. Ә мин алай түгел — чын аракы белән көмешкәдән башканы авызга да китермим. — Башка хатыннарның ире ир төсле. Ә синең шул Сатый белән дуслашканнан бирле айнык кайтканың юк. Ул өченче көн ашханәдә калдырган плащыңны кайчан алып кайтасың инде? Аларның сүзе шунда бүленде. Өйгә Питкә дәдәйнеке кебек бәбәкләре шешенгән, төсе-бите качкан Ишмәт килеп керде. — Нишләп ятасың? Әйдә, тор! — диде ул, бусагадан атлауга. — Сатый янган диләр анда. — Әһ? Нәрсә?! Ишмәт үз итеп кенә Питкәнең колагына иелде. — Бездән соң да өстәгәндер ул. Чиреге белән күтәреп чыккан иде. Шыгай Питкәсе барыбер берни дә аңламады. Бары тик Ишмәт сүзен тагын бер тапкыр кабатлагач кына, ул китергән хәбәрнең хәтәрлегенә төшенде. Тамагы кипте, кайнар сулыш аның иреннәрен көйдерде. Ул, башына күсәк белән суккандагы кебек аңгы-миңге килеп, ни әйтергә белми сүзсез-өнсез калды. Кара син аны! Сатый тәгәрәгән?! Үз гомерендә кемнәрнең генә эшен эшләмәде ул, ә! Ә бит кешеләрдән бер тиен дә алмый торган изге җан иде югыйсә! Әллә соң... ...Сатыйны зиратка алып барганда да, гәүдәсен гүргә иңдергәндә дә, табут өстенә дөпелдәп балчык ишелгәндә дә күңелсез уйлар Питкә дәдәйгә тынгылык бирмәде. Мәетне җирләп кайткач та тынычлана алмады ул. Чүнниккә бер керде, бер чыкты. Балта алып нидер юнырга азапланып карады. Барыбер берни дә майтара алмады. Ачудан, аяк астында чуалган дуңгыз балаларын берәм-берәм тибеп очырды. Иренең болай пошаманда йөрүенә Палук түти дә аптырап калды. Бүтән чакта баш төзәтергә аракы даулап тинтерәтә торган ирен бүген жәлләп куйды. Иртәдән бирле авызына бер тәгам ризык капмаган Питкәсен ашарга никадәр генә чакырып караса да, тегесе өйгә кермәде, ишегалдындагы утын түмәрләре өстендә төрепкәсен пыскытып утыра бирде. Тагын шулай күпме утырган булыр иде, билгесез, аларның өе турында купкан гарасат урамдагы чүп-чарны, кәгазь кисәкләрен бөтереп алды да өй түбәсе аша каядыр еракка, бәрәңге бакчалары артына ыргытты. Көчле җил Питкәнең эләктермәгән күлмәк изүен бер якка каерды. Фәкать шуннан соң гына ул өйгә керергә кирәклеген чамалады. Әмма өйдә дә ул үзенә тынычлык тапмады. Чатлыктан — тәреләр артыннан — шешенгән йөзле Сатый аны үзләренә эчәргә чакырган кебек булды. Сатый ясап биргән көмешкә аппараты да, мич астыннан кәкре муенын сузып, янап торган сыман тоелды. Аның башы тагын да ныграк авырта башлады. Шешенгән күз бәбәкләре тагын да түбәнгәрәк салынып төштеләр. Үткен тырнагы белән йөрәген нидер чәнчеп алгандай тоелды. — Юк! — диде ул, кинәт үзен-үзе белештермичә кычкырып. — Юк! Алмадай балаларым! Эшлисе эшләрем!.. Антихрист аппарат!.. Һәм ул кискен хәрәкәт ясап, мич астыннан көмешкә аппаратын сөйрәп чыгарды. Җәһәт кенә кучкарда эленеп торган чүпрәкне тартып төшерде. Каударланып аппаратын төрде һәм, өстенә кияргә дә онытып, ындыр артыннан зиратка юнәлде... ...Хәзер ул чиләкләп койган яңгырга да, таулар ишелерлек күкрәү авазларына да игътибар итәрлек халәттә түгел иде. Әйе, кем уйлаган. Әле кайчан гына алар бергә җырлашып утырганнар иде... Әле кайчан гына алар бер сынык ипиләре булса үзара бүлешәләр иде. Әллә соң көмешкәсе дә... аракысы да... Шундый үкенечле, авыр уйларга чумып барды да барды ул. Зиратта да Питкә дәдәйне кабер өсләрендә башларын түбән иеп, кайгырып утырган каеннар каршы алды. Ул, каударлануы сәбәпле, көрәк турында уйламаган иде, куллары белән кабер балчыгын актара башлады... Ниһаять, чокыр әзер булды... — Минем өчен сез икегез дә вафат... Аппаратын күмеп куйгач та, ул китәргә ашыкмады. Балчыкка буялган кулларын күтәреп, яңгырда юдырды. Яңгыр тамчылары аның бармакларын гына түгел, чуалган чәчен дә юдылар, яңаклары буйлап тәгәрәделәр, юка күлмәк аркылы үтеп тәнгә рәхәтлек бирделәр. Питкә дәдәй шул рәхәтлеккә хозурланып урыныннан кузгалмый басып торды да торды. Читтән караган кешегә аның бу кыяфәте кулларын күтәреп, дога кылып торган диндарны хәтерләтә иде... Күзлек маҗарасы Борын эченнән генә күңелле көй сызгыра-сызгыра эштән кайтып килә идем, бер танышым очрады. — Нихәл, агай-эне? — Шөкер, алай зарланырлык түгел, — мәйтәм. — Карале, син нигә күзлек кимисең? — Ә нигә кирәк ул миңа? — Синең яшьтәге кешегә күзлексез килешми инде. Хәзер кимәсәң, бөтенләй сукыр калуың ихтимал. Ул саубуллашып китеп барды. Ә минем күз алдым томаланып калды. Бераздан мин инде әйберләрне ерактан да, якыннан да аермый башладым, һәм мин, билгеле инде, икенче көнне үк табибка киттем. Башта талон алырга, аннары врачка керергә чират торуларны сөйләп тормыйм. Җентекләп тикшергәннән соң, ул: — Сезгә күрә карау булган. Ерактан бер әйбер дә күрмисез икән ич сез. Бер бөтен йөздән җитмеш биш диоптрия, — дигән нәтиҗә ясады. Мин ул язган рецепт белән күзлек алдым. Тик аны кидемме, баш әйләнә башлый, күңел болгана. Күзлекне салдыммы, берни дә күрмим. Менә бәла! Минем газаплануымны күргән бер иптәшем: — Күрше районда минем таныш врачым бар. Син шуңа күрен әле, — диде. Киттем. Врач башта мине, аннан соң күзлекне җентекләп караганнан соң сорап куйды: — Нинди ахмагы бирде сезгә бу күзлекне? Сездә бернинди дә күрә карау чире юк. — Ә нәрсә булган соң миңа? — Якыннан күрмисез икән ич сез. Төп-төгәл ике диоптрия! Шулай итеп, мин тагын яңа күзлек алып кидем. Хәзер, кигәч, баш та әйләнми, күңел дә болганмый. Тик нишләптер күздән яшь ага да, яшь ага. Мин туктаусыз елыйм да елыйм. Минем күзләрем кызарып чыкты. Мине чынлап торып кайгы басты. Бу күзлекне җеназага барганда кисәм генә инде. Минем хәлне күреп торган икенче иптәшем: — Болай син бөтенләй сукыр каласың ич. Шәһәр шифаханәсенә бар әле. Күзе авыруларны анда доцент үзе кабул итә, — диде. Киттем. Дөрестән дә, монда бөтенләй башкача шул инде. Өр-яңа аппаратлар! Бары да ялык-йолык килеп тора! Күзеңнең явын алырлык! Мин доцентка бөтен моң-зарымны сөйләдем. — Бер врач миңа, күрә карау булган, ерактан күрмисең, ди. Икенчесе, якыннан күрмисең, ди. Аптыраган инде. Доцентның да ачуы килде. — Менә наданнар нишлиләр, ә? Сездә бернинди ерактан күрмәү галәмәте дә, якыннан күрмәү галәмәте дә юк. Сез астигматизмнан җәфа чигәсез. Доцент язган рецепт буенча мин тагын күзлек алып кидем. Ниһаять, монысы ярый шикелле. Әйберләрне дә әйбәт күрәм. Тик нишләптер алар миннән еракта булып күренәләр. Мин ун ел яшәгән бүлмәнең стеналары бер утыз метрга киңәйде. Язарга утырсам, алдымда яткан кәгазь әллә кайда булып күренә. Мин хәзер әйберләрне бинокльнең тискәре ягыннан карагандагы кебек кечерәйтеп күрәм. Ә иң интектергәне — ашарга утырдыммы, минем алдагы тарелкалар, ачуым килмәгәе, ике метр читтә булып күренәләр. Ә үрелдемме, кайнар шулпага чумып борыным пешә. Мин хәзер ашау-эчүдән калдым. Хәрәкәтләнергә куркып, өйдә генә утырам. Мине җитәкләп икенче врачка алып киттеләр. Монысын инде чит илдә укып кайткан кандидат диделәр. Чын булса, сукыр тычканга да бүре күзе куя ала, имеш, дип сөйләделәр. Әйбәтләп тикшергәннән соң, ул шундый нәтиҗә ясады: — Нинди ахмагы тәкъдим итте сезгә мондый күзлекне? Менә аңгыралар, ә! Менә ат печүчеләр! Әгәр сез шикаять белән барсагыз, беләсезме... аларның дипломын алачаклар! Һәм мин тагын яңа күзлек кидем. Хәзер миңа бер кеше ике булып күренә башлады. Безнең алты кешелек гаиләбез уникегә әйләнде. Үземнең аякка карасам да шул ук хәл — ике аягым дүрт булып күренә. Кулларымда унар бармак. Түзмәдем, тагын да зуррак врачка киттем. — Нинди... бирде сезгә мондый күзлекне? — Ә нәрсә? — Ничек нәрсә? Дөрес эшләмәгәннәр! Минем бер күзем якыннан күрмәсә, икенчесе, киресенчә, ерактан күрми икән ләбаса. Ул тәкъдим иткән күзлек белән мин хәзер төсләрне аермый башладым. — Нинди... бирде сезгә бу күзлекне? — диде мин мөрәҗәгать иткән профессор, шаккатып. — Сезнең күзләрегез болай да начар түгел. — Бәлки, шулайдыр. Тик мин бернәрсә дә күрмим. Минем күз алдымда томан гына. — Сезгә тавык күзе булган. Сәбәбе шул гына. Төрле таблеткалар һәм уколлардан соң мин тагын яңа күзлек кидем. Хәзер миңа ерактагы әйберләр дә, бәбәгемә терәлеп торган сыман тоела башлады. Офыкта шәйләнгән пароход миңа бөтенләй якында гына булып күренә. Ә палубага күтәрелгәндә, мин инде, пароходны үтеп, Иделгә таба атлыйм. Әллә суга ташланасы инде?! Соңгы вакытта хатын да: — Эшләгән акчаң күзлеккә китеп бара, — дип пыр туздыра башлады. Инде нишләргә? Кая барып бәрелергә? Белгән юк. Үзебезнең өлкәдә мин күренмәгән врач калмады. Аларның берсе минем күзем якыннан күрми, икенчесе, ерактан күрми, дисә, өченче врач бөтенләй киресен раслады. Берсе астигматизм, дисә, икенчесе катаракт, диде. Өченчесе дальтоник дигән чир такты. Мин ул күзлекләрне кигәч, әйберләрне ерак итеп тә, якын итеп тә, ике итеп тә, дүрт итеп тә күрә башладым. Такыр юл минем күзләремә киртләч-киртләч булып күренә иде. Һәм мин дөнья сыман килешсез адымнар белән йөри башладым. Беркөн шулай күпер аркылы чыгып барам. Аның баскычлары миңа бер метр түбәндә шикелле тоелды, һәм мин мәтәлеп барып төштем. Күзлегем икенче якка очты. Мин караңгылык эчендә калдым. Әле дә рәхмәт, торырга булыштылар. — Күзлегем кая? Күзлегем! — дидем мин, ялварып. Миңа күзлекне табып бирделәр. Кидертеп куйдылар. Йа Хода! Егылуның файдасымы? Мин хәзер шундый шәп күрәм! Якын да түгел, ерак та түгел, һәммәсе үз урынында! Минем шатлыкны сөйләп бетерү мөмкин түгел. Бүгеннән башлап врачларга ике аягымның берсен дә атламаячакмын. Мин хәзер иң вак хәреф белән язылган язуны да укый алам. Сабый баладай шатланып кайтып кердем. — Күзлегеңә ни булды? — диде хатын миңа. — Нәрсә булсын? Күзлекне салсам, аның ике пыяласы да юк, кысасы гына торып калган. Күрәсең, ул егылганда челпәрәмә килгәндер инде. Шул көннән башлап минем күзләрем әйбәт күрә. Күчтәнәч Юк, Тәслимә болай ук булыр дип уйламаган иде. Ярый, Моратов кырку кеше, тыңламасын, тыңларга теләмәсен дә ди инде. Хезмәттәшләре аңларга тиештер ләбаса. Кыскасы, аның сүзенә колак салмадылар. Җитмәсә: — Харап, төгәллек яратучы! — дип үртәделәр. — Буквоед! Шул 25 квадрат метр стена өчен сиңа махсус җайланма бирерләр дип уйлыйсыңмы әллә? — дип шелтәләп тә алдылар. — Биек бит! — диде Тәслимә, һаман да бирешәсе килмичә. — Мондый биеклектә саклану чаралары күрми эшләргә ярамый дип өйрәттеләр безне. Баскычы баскыч төсле булса бер хәл иде. — Әй, куйсана, шул ярамыйларыңны! Бернәрсәгә тотыныр хәл юк: алай ярамый да болай ярамый. Төзелеш сиңа профтехучилище түгел. Гел генә хәвефсезлек кагыйдәләре кушканча йөреп буламыни? — диделәр кызлар. — Шул синең аркада тәртипсез бригада исемен алабыз инде, — дип тә ычкындырды берсе. Әйе шул, бер уйласаң, ни өчен ул гына барысын да күрергә тиеш тә, ни өчен ул гына прораблар белән тәмсез телләнеп йөрергә тиеш? Бригадирлар, мастерлар бар бит, кайгыртсыннар! Шул тиктормаслыгы аркасында бит инде ул, килү белән үзенә Тиктормас Тәслимә дигән кушамат алды. Ә акшарлыйсы урын, чыннан да, бер дүрт-биш метр биектә иде. Үткән атнада ук эшләп бетерергә тиеш иделәр дә бит югыйсә. Буяу җитмәде. Бригадирлары дөрес хисапламаганмы, складта җибәрүчеләр хәрәмләшкәннәрме? Шайтан белсен. Ни булса да булды, эш төгәлләнмичә калды. — Ярар, иртәгә бетереп алырбыз, — дисәләр дә, икенче көнне шул калдык-постык эш өчен кеше җибәреп тормадылар. Буяучы кызларны бригадалары белән икенче цехка күчерделәр. Өстәвенә прораб килеп аккордлы наряд та биреп китте. Ә аккордлы эшкә алындыңмы, вакыт белән хисаплашмыйсың инде. Калган эшкә дә кар явып тора. Менә шулай итеп алар бирегә бер атна үткәч кенә, анда да өч кыз гына килделәр. Тәслимә тагын берничә секунд баскычка карап торды. Баскыч димәсәң, хәтере калыр. Берәү булса, моны әллә кайчан утынга тураклап ягар иде. Ярар, килгәнбез икән, карап торып булмас, тизрәк бетереп алырга кирәк. Тәслимә сиптергеч шлангыларын сүтте дә баскыч буйлап өскә менеп китте. Араталар, аның аяк басуына чыдый алмый шыгырдашып, "елашып" калдылар. Ул арада кызлар алып килгән буяуларын калай савытка салганнар иде инде. Шулай итеп, эш башланды. Кызларның берсе насос белән чиләктәге буяуны өскә кудыра, икенчесе, баскычның җиргә таянган башы шуып китмәсен дип, аягы белән терәтеп тора. Ә Тәслимә — өстә, стенага буяу сиптерә. Астагы кызларның икесе ике эш башкарса да, кул алмаш эшлиләр. Бераз эшләгәч, буяу кудырганы баскыч янына килә, баскыч терәтеп торганы буяу кудырырга керешә. Тәслимәгә алмаш юк. Ничек итсә дә аның үзенә хәрәкәтләнергә кала. Сиптергеч җитмәгән җирләргә сузылырга да кирәк. Җитмәсә, бер төшендә энә очыдай гына тишек хасил булган. Басым белән килгән сыеклык кирәкмәс урынга буяу сиптерә башлады. Болай булгач, баскычка тотынган кулны да эшкә җигәргә туры килде аңа. Тизрәк, тизрәк! Тырыша торгач, гаҗәеп зур цехның бер төшендә генә серәеп калган соры төсне әкренләп зәңгәр төс җиңә барды. Уйласаң, кызык кына бу дөнья, кайчак шулай күк йөзен дә соры болытлар каплап ала. Кайчак алар атналар, айлар буе хакимлек итәләр. Менә берзаман шәфкатьле җилләр килеп чыгалар. Килеп чыгалар да иләмсез зур болытларны икенче тарафларга куалар. Күк йөзе аяза, ялтырап кояш чыга, сабан тургайлары сайрый башлый. Җиһанда зәңгәр төс тантана итә. Әйе, бәхеткә каршы, соры төсләр мәңгелек түгел. Тизрәк, тизрәк! Янякларын бетергәч, тагын бер арата өскә күчәргә кирәк иде. Шул ният белән Тәслимә югары үрелде. Әмма ул арада, энә күзедәй тишектән чыкса да, сыек буяу Тәслимә басасы аратаны чылатып өлгерде. Гәүдә авырлыгы өске аякка күчү белән Тәслимәнең сул аягы таеп китте, һәм кыз әле генә басып эшләгән баскыч аратасына лыпылдап килеп тә утырды. Кинәт төшкән авырлыкка чыдый алмый, арата шартлап сынды һәм Тәслимә түбәнгә, цех тирәли салынган асфальт өслеккә очып килеп төште. Берничә секундка кыз буяу яңгыры астында калды. Кызулык белән сикереп тә торган иде торуын, әмма уң аягының тездән түбән өлешен нидер чәнечкәнгә чыдый алмый кире җиргә ауды... * * * Алдынгы төзүчеләрнең Бөтенсоюз слеты булачагын ишеткәч, прораб Моратов тынычлыгын югалтты. Ничек тә үзенең участогын трест күләмендә өстен итеп күрсәтәсе килде, һәм, әйтергә кирәк, ничек итсә итте, менә берничә ай инде рәттән куйган максатына ирешеп бара иде. Дөрес, һәрвакытта да эш ул дигәнчә генә бармый баруын. Була бит шундый хәлләр: айлык план үтәлә, ә экономия юк. Вакытында чарасын күрә Моратов. Яки планы да үтәлә, экономия дә бар. Шундый чакта, кирәк бит, бер кашык дегет! Берәр юньсезе, эчеп исереп эшкә чыкмый кала да, нәтиҗәдә — прогул. Бу инде участокта хезмәт дисциплинасы тиешле югарылыкта түгел дигән сүз. Кварталга йомгак ясаганда, шул бер сөрхәнтәй өчен кызарып утырсынмы Моратов. Берьюлы ике смена эшләтә дә вәссәлам! Бүреләр дә тук була, сарыклар да исән кала. Эшләр ул уйлаганча әнә шулай әйбәт кенә бара иде югыйсә. Тәслимәнең егылу хәбәре аңа аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте. Өстәвенә училище бетереп килгән кыз икәнен дә белгәч, Моратовның бөтенләй кәефе кырылды: — Ни пычагыма дип тактылар шул иреннәреннән ана сөте кипмәгән кыз-кыркынны... Тәҗрибәле буяучылар белән эшләү аңа күп мәртәбә кулай иде. Кадрлар бүлегеннән шалтыратып аптыраткач, өч кызны алырга риза булды ул. Тәслимә шул чая кызларның берсе иде. Ай-һай, телдәр кызлар булдылар болар! Килгәннәренә кай ара, аларга тегесе ошамый, бусы ошамый. Нишләп тегесе тегеләй түгел дә нишләп монысы болай түгел? Күр инде, күр бу тел бистәләрен! Бригадалары белән җыйнаулашып килгәннәр. Язгы ташкын буаны ничек ерып китсә, кызларның ачуы да бүген күңел ярларыннан шулай тулып ташкан иде. Будкага керүгә, алар, бер-берсен бүлә-бүлә, үпкәләрен белдерергә тотындылар. — Үткән айда да Гөлфия егылгач яшереп калдыгыз! — Ярый ла ул нык имгәнмәгән иде... — Ярар, кызлар, туктагыз! Җитте сезгә! — дип, гадәтенчә тавышын күтәреп карады Моратов. Аның кызларны тынычландырырга теләп әйтелгән сүзләре утка керосин сипкән кебек тәэсир итте. — Җитми торсын әле! Яхшатланып гел генә план артыннан куу буламыни!.. — Эш коралларының рәте юк: кайсы сынган, кайсы ватылган. — Үз вакытында бияләй дә, спецовка да алыр хәл юк. Тапканнар экономияләр нәрсә... — Башкалар берсе дә алай түгел!.. Прораб будкасыннан кызлар чыгып киткәч тә, беркавым урыныннан кымшанмый уйланып утырды Моратов. Болай булгач, Мәскәүгә барулар тәтемәс микәнни? Нишләргә соң хәзер миңа? Нинди чара күрергә? Ул бармаклары белән өстәлгә чирткәләп алды. Урыныннан торып ишекле-түрле йөренде дә тәрәзә каршына килеп туктады. Аның кабан дуңгызыныкы кебек калын гәүдәсе тәрәзәне тулысынча диярлек иңләгән иде. Бүлмә эче караңгыланып киткәндәй булды. Ул аны искәрмәде, башын күтәреп тәрәзәгә күз салды. Тышта кызлар төркемнәре белән, җил-җил атлап, шәһәргә таба китеп баралар иде. Прокурор янына бармасыннар тагын бу чәчбиләр дип, чын-чынлап тәшвишкә калды Моратов. Анда бу хәлне белсәләр, барырсың... абзар артына! Тукта әле, тукта! Яхшылап сөйләшеп караргамы соң әллә үзе белән? Эх, ул кызны ризалатып булса әйбәт булыр иде дә бит, белмим шул. Бикколова кебек, син әйткәнгә ризалаша торган кызга охшамаган бу. Яшь булса да, яшен ташы кебек. Ә шулай да сөйләшеп карарга кирәк. Кем белә, бәлкем, бөтенләй каршы да килеп тормас әле, шундук ризалашыр. Ни әйтсәң дә, минем кул астында эшлисе кеше ич. Җүләр булмаса, аңларга тиеш. Тәслимәнең аягы сынса да, Моратовның өмете сынмаган иде, күрәсең. Кочагы белән алмалар, конфетлар күтәреп тиз генә шифаханәгә юнәлде. Ул барганда Тәслимәне операция өстәленнән палатага кертеп салганнар иде. Врачлар: — Керергә ярамый! Аңа тынычлык кирәк! — дисәләр дә, Моратов үзенекен итте: — Мин аларның прорабы! — диде ул, таләпчән тавыш белән. — Мин үз кешеләремне күрергә, аларның хәлен белергә тиеш ләбаса. Бигрәк тә шундый чакта. * * * Палатада Моратовны күргәч, кызның күңеле йомшап китте. Эштә бик төксе күренсә дә, бөтенләй начар кеше түгел икән бит аларның прораблары. Менә бит аның хәлен белергә иң беренче ул килеп җиткән. Тәслимәнең хәлсез иреннәрендә елмаю чалымнары чагылды. Моратов тумбочка өстенә төенчеген куйды да палатадагы урындыкларның берсен Тәслимәнең койкасы янынарак шуыштырды. — Бик авыртамы? — Хәзер түзәргә була инде, — диде Тәслимә, әкрен генә. — Гипс салдылар. Шулай да сызлый әле. — Син, ни... тарсынып торма, ни ашыйсың килсә дә әйт. Алып килербез. Кызлар да килерләр. — Рәхмәт! Фуражкасын батырып киеп, плащ якасын бастырып куеп, юкка да, барга да бәйләнеп йөри торган начальник түгел иде ул бүген. Әйтәсе сүзен әйтә алмыйча, Моратов хәтта беркавым тотлыгып торды: — Э-э... Тәслимә сеңлем, менә ни... Аяк бит ул, мин әйтәм, эшкә барганда да, эштән кайтканда да сынарга мөмкин, шулай бит. Әгәр, мин әйтәм... Бәхетсезлек очрагы турында актны шулайрак дип язсак... Аннан беркемгә дә зыян булмаячак. Сиңа барыбер йөз процент түләрбез. Безнең коллективка да сүз килмәячәк. "Коллектив" сүзен ишеткәч, Тәслимә икеләнә калды: әллә соң килешергәме? Сырхау көннәренә дә барыбер йөз процент түләрбез, ди ич. Ә болай нәрсә, эш стажы бөтенләй юк диярлек. Авырган көннәрнең акчасы, чыннан да, искитәрлек булмаячак. Әгәр ул күнсә, барысы да тыныч кына узачак иде. Әмма Тәслимә башкача уйлады. Ярый ла бүген бер ул гына егылды. Әгәр дә аннан-моннан гына хәстәрләнгән басмада биш-алты кыз бергә эшләсә, нинди хәл булыр иде. Һәм ул тумбочка өстендә яткан төргәкне Моратовка этәрде: — Рәхмәт, Мансур абый! Бер дә ашыйсым килми минем. Бу күчтәнәчләрне алып китегез! Өмәче Мин үзем тарих мәсьәләсендә бөтенләй төшеп калганнардан түгел түгелен. Халкым үткән сәхифәләрнең байтагы белән таныш. Ә шулай да Гайфетдин абзый кадәр белергә ерак әле. Әгәр ул сөйли башласа, балта остасы дип уйламассың да. Безнең халыкның милләт булып җитлеккәнче нинди юл үткәнен биш бармагы кебек белә. Беренче тапкыр күргән кеше аны каян килгән тарих фәннәре кандидаты дип уйлый инде. Ә гореф-гадәтләр хакында сөйли башласа тагын! Аны тыңлый-тыңлый авызың ачылганын үзең дә сизми каласың. Ике эштә эшли югыйсә. Аларны укырга каян вакыт җиткерә торгандыр, хәйран калырсың. — Сез, яшьләр, белмисездер әле, элек безнең халык бик бердәм булган ул, — дияргә ярата Гайфетдин абзый. — Ябырылып килгән дошманны да шул бердәмлеге аркасында җиңә торган булган. — Ә күмәк эш килеп чыкса тагын, — дип дәвам итә ул сүзен. — Өмә ясап эшли торган булганнар. Өмә! Өмәләр менә шулай бик борынгы заманнардан килеп җиткән ул безнең чорга. Минем күңелгә бигрәк тә аның өмә турындагы сүзләре хуш килә. Чөнки өй яңартырга исәп. Такта, бүрәнә кебек әйберләрне күптән хәстәрләп куйдым. Ишегалдымда әзер бурам тора. Калай, кадак ишеләрен дә юнәтсәм, өмә ясап, өй күтәреп алырга ният. Үземә бәләкәй чакта ук "трактор җене" кагылганга, балта эшенә осталыгым чамалы. Өмәгә берәр белгәнрәк кешене дәшми булмас, мөгаен. Ул турыда ишетү белән, Гайфетдин абзый эләктереп алды: — Бүтән кешегә әйтә күрмә, энем. Үзем киләм, үзем! — диде ул, сул кулының баш бармагы белән күкрәгенә төртеп. Ышанычлырак булсын өчен тагын өстәде: — Тирә-якта мин күтәргән йортлар байтак ул. Куык Гатаның да өен мин эшләттем. Авылга ямь биреп тора. Бүре Фәттахныкын да мин күтәрттем. Тагын... Гата абзыйларның да, Фәттах абзыйларның да йортын күреп йөрим. Дөрестән дә матур чыккан. Кәрнизләре челтәрле-челтәрле. Үзе биек. Тәрәзәләрен санап бетергесез. Эх, менә минеке дә шулай күркәм килеп чыкса, начар булмас иде, кәнишне. Гайфетдин абзый, чыннан да, вәгъдәсендә торды — чакырган көнгә иртүк килеп җитте. Ә өй күтәрә башлауга инде абзабыз үзеннән-үзе десятникка әйләнде дә китте. Өмәдәгеләрнең әле берсенә күрсәтмә бирә, әле икенчесенә. Тавышы тавыштай гынамы? Колакны яра торган әче тавыш. Шулай да кеше белән тиз аралаша үзе. Сүзгә дә кесәгә керә торган түгел. Гайфетдин абзый белми әйтми инде, күмәкләшкәч, чыннан да, тиз тоттык эшне. Тәрәзә кую, мич чыгарулары аның әкренләп эшләнә торган эшләр. Алары гына чепуха! Иң мөһиме — түбәсе ябылды. Шуның өчен дә сый-хөрмәтне жәлләмәдек. Эшләгән кеше рәнҗеп китәрлек булмасын дидек инде — сарыкның да иң симезен егып суйдык. Икенче көнне иртән (әле көтү дә китмәгән иде!) капка шыгырдаган тавышка күтәрелеп карасам... Гайфетдин абзый кереп килә! Мин инде үземнең беркатлылыгым аркасында, моның хәле начар икән дә шуңа килгәндер дип, ул керүгә тизрәк чәй куйдым. Тик абзыем кулын гына селтәде. — Нәрсә ул чәй! Кичә үзең күрдең ич минем хезмәтне. Чәйлек кенә булдымыни? — диде ул, каршы килергә урын калдырмаслык итеп. — Кызга пәлтә аласы бар иде. Тиз генә бәхилләтеп җибәр әле, энем. Барасы җирем дә бар. Менә бит гореф-гадәтләрне белмәү нишләтә! Бәлки, мин аны кичә үк бәхилләтергә тиеш булганмындыр. Үземнең мокытлыгым аркасында гына белмәгәнмендер. Тизрәк аның алдына пәлтәлек акча чыгарып салдым. Уйласаң, кичә бит өмәдә Гайфетдин абзый гына түгел иде! Ул киткәч, уйлап-уйлап тордым да, йорт салу мәшәкатьләреннән калган барлы-юклы акчаларымны җыеп: — Егетләр, сезне бәхилләтер өчен күпме кирәк? — дип, өй күтәрешкән кешеләрне йөреп чыктым. Кайсы шаркылдап көлде. Кайсы: — Кычытмаган җиреңне кашып йөрмә! Бар, әнә, кайтып эшеңне кара! — дип оялтып чыгарды. Фәттах абзый гына нигәдер: — Мунча мүкләгәндә дә Гайфине оныта күрмә, — дип, мыек астыннан елмаеп калды. Оҗмах тормышы — Сару кайнаганга чыдар әмәл юк, — ди Җәмил, йөзен чытып. — Иртән бәрәңге кыздырган идем — көйдергәнмен. Әллә шуныкы инде. — Маен азрак салгансыңдыр син аның, — ди Хафиз. Яшь кеше яшь кеше шул инде: — Бәй, аңа карыймыни ул? — дип гаҗәпләнә Җәмил. — Ә кәк же! — ди Хафиз һәм тәфсилләп бәрәңге кыздыру серләрен өйрәтә. Икенче көнне токмач кисү турында консультация үткәрә Хафиз. — Сиңа боларны кем өйрәтте соң? — дип кызыксына хезмәттәшләре. — Хатын өйрәтте, — ди Хафиз аларга каршы. — Хәзерге заманда каян шулай уңган хатынга юлыктың син? — дип тел шартлаталар ир-атлар. — Бәхет баскан инде. — Шулайдыр инде, — дип, тыйнак кына елмая Хафиз. Өченче көнне кер кайнату хакында бәхәсләшүче хатыннарга киңәшләр бирә ул. — Син боларны каян беләсең? Кем өйрәтте? — дип шаккаталар тегеләр. — Хатын өйрәтте! — ди ул, һаман серле генә елмаеп. Ир-атның да колагына чүбек тыкмаган. — Их-ма! Өч тапкыр өйләндем. Шулай да уңган хатынга тиенеп булмады, — дип көрсенә арадан берсе. — Синең тормыш оҗмах икән, малай! — ди көнләшүенә чыдый алмаган икенчесе. — Кешеләрнең хатыны хатын төсле, ә минеке... — дип ычкындыра өченчесе. — Әйдәгез, эштән соң бер серләшеп утырыйк әле, егетләр! — ди дүртенчесе. — Хафиз, син безгә ничек итеп уңган хатынга өйләнүең турында да сөйләрсең. — Вакыт юк шул, егетләр. Өйдә үтүкләнмәгән керләр өелеп ята, — дип әйтеп ташлый шунда Хафиз, үзе дә сизмәстән. — Ничек инде? — дип аптырый көнләшүенә чыдый алмаганы. — Уңган хатыным бар, дип, үзең көн саен мактанасың лабаса. — Соң бит ул өйрәтеп кенә тора. Эшләвен бит аны... мин эшлим. Үҗәтлек бәласе — Исәнмесез, кызлар! — Саумы, Гомәр абый! — Нихәл, егетләр! — Ал да гөл! Калганын үзең бел... Һәр көн иртән шулай күрешәбез, исәнләшәбез. Мин мастер буларак бригадага задание бирәм, хәвефсезлек техникасын аңлатам. Шуннан соң алар, кирәкле коралларын алып, баскычлар буйлап югарыга үрмәлиләр. Ул арада алсу йөзле Асия дә, очып китәргә әзерләнгән ләкләк сыман, канатларын җәйгән кранына менеп "кунаклый". Төзүче егетләр: — Вира! — Майна! — дип, аңа шундук гозерләрен яудырырга керешәләр. Электр куәтен кабул иткән трансформаторлар эшкә тотына. Күтәрү краннары әкрен генә хәрәкәтләнә: җиденче катка — ташчылар эшләгән җиргә — бер-бер артлы кирпеч, измә озатыла. Мин дә үз эшемә чумам. Иртәгесе көнгә заявка бирәсе, эш барышы турында журналга язасы... Сызымнар, сметалар... Ә инде тәнәфес вакыты җиттеме, уен-көлке, шау-гөр, бәхәс китә. Кичә телевизордан ниләр күрсәткәннәр? Кем нинди кино караган? Атлет гәүдәле Гариф хоккей карарга ярата. Ә Вакыйф өчен хоккей уены бер тиенгә дә тормый. — Аның нәрсәсен карыйсың инде? Аю егарлык егетләр боз өстендә куышалар да куышалар. Нәрсә өчен диген бит әле? Уч төбе кадәр шар өчен. Кайчагында куышып кына да калмыйлар, сугышып ук китәләр. Шул да булдымы уен! — дип куя. Кыскасы, һәркемнең ошаткан тамашасы, яраткан шөгыле бар. Ильясыбыз гына бераз үзгәрәк. Ул андый бәхәсләргә катнашмый. Тәнәфес вакыты җиттеме, кешеләрдән бераз читкәрәк, гадәттә биегрәк урынга барып утыра яисә, булган-булган булсын инде дигәндәй, кран кабинасына ук үрмәли. Шулай да ул күбесенчә безнең тирәдә була, билгеле. Төзелә торган йортның иң биек ноктасына барып баса да ак каланы күзәтә. Хисләре ташып чыгар дәрәҗәгә җиткәч, түзми, сөйләргә керешә: — Ә-нә теге акка буяганын Хәсән Хәлиуллин ташчылары салды. Менә монысын — без. Әнә ул яшел төстәгесе дә безнеке, әйеме! Ә хәтерлисезме, бервакыт әнә теге кызыл кирпечтән... Ул шулкадәр бирелеп сөйли, ихтыярсыздан без дә аның сүзләренә кушылып китәбез. — Сиңа ташчы түгел, экскурсовод булырга кирәк иде, — дибез. Моны ишеткәч, Ильяс бөтенләй сабыйга әйләнә, күзләре очкынлана. Кулына мастерок тотып кирпеч өемнәре өстенә менеп баскан ташчы егет мондый чакларда таш кыяның башына кунган бөркетне хәтерләтә. — Әллә булмас дисезме? Менә шәһәрне төзеп бетерик әле. Аннан күрерсез... Хыял канатларында гизгән Ильясны иптәшләре җиргә төшерәләр. — Ярар, ярар, ышанабыз, булырсың. Сүзгә мавыгып эшең онытылмасын. Тәнәфес вакыты бетеп килә. Көненә бер тапкыр безнең янга начальнигыбыз килеп китә. Начальник кеше, билгеле инде, бездән эш таләп итә, сораштыра. — Кирпеч китерделәрме? — Китерделәр, Кирам Кәрамович. — Җиденче катны кайчан төгәлләргә уйлыйсыз? — Графиктан чыкмаска инде исәп. Аннары ул, безгә ышанмагандай, унар-унбишәр ел ташчы булып эшләгән абзыйларның кулыннан отвесларын алып, тезелгән кирпечнең тигезлеген тикшерергә керешә, сварщиклар ялгаган тимерләрне ялгап карый. Әгәр тәнәфес вакытына туры килеп, Ильясның күк түбәсендә йөргәнен дә күрсә — бетте инде! — Чеби күзләгән тилгән кебек нишләп йөри ул анда? — дип, миннән сорау алырга тотына. — Бүген үк рапорт язып керт! Ишеттеңме? — ди ул, бармак янап. Мин, билгеле инде, рапорт язмыйм. Бер карусыз эшләп йөргән кеше өстеннән ничек шикаять язасың? Аннан соң ул ташчы гына да түгел, монтажчы да, кирәк икән, очкын чәчрәтеп, арматура тимерләрен бер-берсенә эретеп ябыштыручы да безнең. Көтмәгәндә сменага калырга кирәк булса да, Ильяска барып егыласың. Алҗыдым дип тә зарланмый, юк сәбәпне дә бар итеп тормый. Бүреген, җил очырып төшермәсен өчен, батырыбрак кия дә бытовкадан чыгып китә. Тәрәзә аша аның баскыч буйлап югарыга күтәрелгәне күренә. Ә мастерогы һәрвакыт үзе белән кунычына кыстырылган булыр. Өстәлендә рапорт кәгазе күрмәгәч, начальнигыбыз нишли торгандыр, белмим. Икенче килүдә мине читкәрәк чакырып ала да "акыл өйрәтергә" тотына: — Нишләп син эшчеләргә артык йомшаклык күрсәтәсең әле? Ташчы Гыйлемҗанов өстеннән дә рапорт язмадың. Болай булса, эш бармас бит. Китә тезеп, китә тезеп... Имеш, йомшак агачны корт баса. Имеш, алай мәми авыз булсаң, сүзеңне тыңламый башларлар. Имеш... — Яхшы сүз — җан азыгы, Кирам Кәрамович, — дим. — Эшебез дә хәзергә әйбәт бара. — Һе, бара, имеш. Болай булса, иртәгә темп түбәнәймәс дип кем әйтә ала? — Шикләнмәгез, Кирам Кәрамович, аңлы егетләр эшли бездә. Материаллар килеп торса, иртәгә дә, иртәгәдән соң да темпны киметмәбез. Тик менә плитәләр бетә, ишек өстенә куя торган перемычкалар да санаулы гына калды. — Заявка бирдегезме соң? — Үткән атнада ук инде. — Алайса булыр, — ди ул, минем күзләремә туры карап. — Син давай кешеләр белән эшләргә өйрән. Катырак бул! Икенче көнне дә, өченче көнне дә шул ук әңгәмә кабатлана. — ...Кешеләр белән эшләргә өйрән. Катырак бул! Ә мин, үҗәтләнеп, безгә кирәк булган перемычкалар турында искәртәм. — Идарәдә бер сез генәмени?! — дип "оялта" мине начальнигым. Тирә-юньне караганнан соң, аның күзләре бер ноктага тукталып кала. — Ә бу нәрсә? — ди ул миңа, нәзекләренә күрсәтеп. — Болары тәрәзә өстенә куя торганнары, — дим тыныч кына. Башлыгыбыз аңламасаң да аңламассың икән дигән кыяфәттә миңа карап ала. — Соң, тотыгыз да шуларны куегыз. Тәрәзә өстенә куя торганнарының ныклыгы ишек өстенә куя торганнары белән чагыштырганда күпкә кайтыш. Бердән, аларда арматура тимерләре нечкә була, икенчедән, кыскарак. Куйган сурәттә дә кирпечкә чак-чак кына эләгеп торачаклар. — Ә кураторлар күрсә, ни диярбез? Кирам Кәрамович тагын миңа үтергеч итеп карап ала. — Соң, безнең эшне бракка чыгарып акт язганнарын көтеп тормассың бит инде. Алар күргәнче измә чәпәрсез дә куярсыз. Башлыгыбыз мине үсендерергә теләп, көрәктәй куллары белән җилкәмә шапылдатып ала. — Төзелеш шулай бара ул, энем. Минем һаман үҗәтләнеп дәшми торуымны күргәч, башлыгыбыз түзми, су күсесе тиресеннән тегелгән кыйммәтле бүреген башыннан йолкып ала да миңа суза. — Алай бик курыксаң, мә, ки минем бүрекне! Мин үземнең куян тиресеннән тегелгән бүрегемне батырыбрак киеп куям. — Кирам Кәрамович, Вахитов проспектындагы йортны да брак аркасында кабат эшләделәр. — Ә син үткән-беткәнне оныт, яме. Аннан соң, анда бит безнең ташчылар түгел, сантехниклар подводить итте. — Юк, Кирам Кәрамович, күрәләтә брак ясый алмыйм. Булмый. Кирам Кәрамович инде ачыктан-ачык һөҗүмгә күчә. — Бу кадәр дә үзсүзле, үҗәт булырсың дип уйламаган идем мин сине, Гомәр энем. Киләчәктә үзеңне прораб... юк, участок начальнигы итеп куярбызмы әллә дигән идем. Болай булгач, ни дияргә дә белмим инде. Перспективасызлар рәтендә калмагаең... Мин дә түзмим, һөҗүмгә күчәм: — Соң, иптәш Шәмсиев, үзсүзле, үҗәт булырга үзең өйрәтәсең ләбаса... Анакәнтәйләр Әле күптән түгел генә мин, сабакташым Сафаны күрү нияте белән Идел буендагы бер районның бер авылына барып чыктым. Кичке аштан соң иптәшем мине клубка алып китте. — Әйдә, күреп кит безнең культура учагын, — диде ул, һавалы гына итеп. — Кара аны, шахматта оста уйныйм, дип мактана күрмә. Район күләмендә беренчелекне алдык. Безнең егетләр хәзер мат куялар үзеңә. — Тәбрик итәм! — дидем мин ихлас күңелдән, аның кулын кысып. — Укытучылар күп булган җирдә шулай инде ул. Клубка килеп керүгә, шау-гөр килеп, сәхнә бизәп йөрүче бер төркем яшьләргә тап булдык. Кайсы кочагы белән обой кәгазе күтәргән, кайсы кулына плакат тоткан. Берсе өстәлгә баскан да чүкеч-кадак белән мәш килә. — Вильгельм, кара әле, кара! Бер ягын чалыш каккансың бугай, — ди заманча киенгән чибәр генә кыз. — Лизетта, син мине, потомственный балта остасын, кадакны ничек кагарга өйрәтмә, — ди Вильгельм дигәне. Үзе шулай да читкә китебрәк карый. — Ах, шайтан, кыеграк икән шул. Жанна, келәшчәне генә алып бир әле! — Күрмисеңмени, минем эшем бар, — ди нидер сызгалап утырган Жанна, — әнә Офелияңә әйт, ул алып бирсен. — Булмады инде болардан. Ричард дус, син алып бир инде, зинһар... — Син мине клубыгызга түгел, унсигезенче гасыр Европасына алып кердең бугай? — дим, Сафага карап. Өстәлдә чәчелеп яткан шахмат фигураларын җыеп уйнарга утырдык. Мин аклар белән уйныйм, иптәшем каралар белән. Бер-ике йөреш ясадыкмы, юкмы, кунак бу дип тормады, дустым һөҗүмгә үк күчте. — Корольгә шах! — Хәзер качабыз, хәзер. Ул да булмады, клубка аюдай ике егет килеп керде. — Атос белән Партос керде, сак бул, — ди иптәшем, тавышын түбәнәйтеп, — безнең чемпионнар алар. Әнә, күрәсеңме, монда киләләр. Башым әйләнде, аяк астымда җир убылды һәм мин тагын да тирәнрәк — унҗиденче гасыр чоңгылына барып төштем. Бу юлы инде рыцарьлар арасына. Болар янында шәйләбрәк йөрергә кирәк. Алай-болай берәрсен ачуландырсаң, дуэльгә чакырырга да күп сорамаслар. Ул гынамы? Кая карама, корольләр-королевалар, принцлар-принцессалар... Тагын әллә кемнәр... Колакка Бисмарк, Бенедихт, их бин нихт дигән сүзләр чалына. Каяндыр ерактан иптәшемнең: — Королеңне сакла, королеңне! — дигән тавышы килә. Король кайгысымы монда! Корольдән бигрәк үз башым кадерлерәк. Чәнчелеп китсен короле! Тагын ишек ачылды... Йа Хода!.. Александр Македонский гына кермәсә ярар иде. Ул булса — бетте баш! Беребезгә дә миһербан булмаячак. Ишектән... Пөхтә генә киемнән һәм чигүле түбәтәй кигән бабай килеп керде. — Исәнмесез, оланнар! — Әйдүк, Мөгалим бабай, түрдән уз! Уянып киткәндәй булдым, фикерем ачыкланды. Ниһаять, мине рәхимсез тарих чоңгылыннан чыгаручы кеше табылды. Маңгайга бәреп чыккан тирне сөрткәч, шулай да бер сорау бирми булдыра алмадым: — Авылыгызда баласына Наполеон исемен кушарга йөрүчеләр юктыр бит?! — Хәзергә Наполеон исемен кушкан кеше юк югын, — диде иптәшем, горур гына. — Әмма Наполеонның бер маршалы бар. Пожарник Латыйп абзыйның малаена Жорж кушканнар. — Һи-и, аңа гына исегез китмәсен, — дип сүзгә кушылды баядан бирле безнең уенны күзәтеп утыручы шаян кыяфәтле агай. — Аның әле бездә Рим папасы Анакәнтәй исемен кушарга йөрүчеләре дә бар. — Булыр, булыр! — дидем мин, җавапсыз калмас өчен генә булса да, — эшләр болайга китсә, сезнең авылга мисыр фиргавеннәре дә килеп чыкмагае... Көтелмәгән вакыйга Исхак Имамовка бу хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. Уйламаганда, көтмәгәндә иртүк телефон шылтыратып: — Исәнмесез, Исхак Исламович! Тресттан әле бу. Иртәгә Мәскәүдән рәсми кунак киләчәк. Ул, нигездә, торак төзелеше белән кызыксыначак, диләр. Аның алдында оятка кала күрмәгез, — диделәр. Шул сүзләрне әйттеләр дә телефон трубкасын шартлатып элеп куйдылар. Исхак Имамов сискәнеп китте. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. — Аз гына алданрак хәбәр итәргә берсенең дә башына килмәгәнме? Әзерләнеп торган булыр идек бит югыйсә, — дип сукранып алды ул эченнән генә. Үткән айның "койрыклары" да җыелып бетмәгән. Җитмәсә, көз көзлеген итә, ау итеге генә кимәсәң, объектларга кереп йөрешле дә түгел. Ярый ла килгән кунак читтән генә карап йөрсә. Әгәр дә аның объектларга керәсе, котлованнарга төшәсе килсә нишләрсең? Кызганычка каршы, котлованнарга төшә торган баскычлар ишелеп беткән. Ташчылар да зарланалар, трестның иминлек техникасы инженеры да Исхак Имамовны күргән саен шуны тукый. Әмма кирпеч кирәк, панельләр кирәк. Алар булмаса, эш туктала, план "яна". Шулар артыннан йөреп, баскыч кебек вак-төяккә һич өлгереп булмый. Шулай да объектларга бер барганда күрде: аптырагач, котлованга төшеп-менеп йөрергә монтажчылар үзләре, җир чокып, киртләч баскыч ясап куйганнар иде куюын. Әмма көзге яңгырларда алар да изрәп төште. Кыскасы, баскычның баскыч дияр җире калмады. Хәзер ул баскычтан бигрәк колашага охшап калган. Аның бер башы җир өсте булса, икенче башы котлован төбе иде. Төшкәндә җайлы — шуып төшәләр дә китәләр. Ә менгәндә инде мең бәла: башта бер монтажчыны кран ыргагына тагып өскә күтәрәләр, аннары ул, колга сузып, иптәшләрен сөйрәп чыгара. Ә төзү материалларының таркаулыгы... О-о, юк! Мәскәү кешесе алдында хурлыкка калганчы, кичекмәстән чара күрергә кирәк. — Хәзер үк участок башлыкларын, прорабларны чакырыгыз, — диде ул секретарена. — Биш минут эчендә барысы да минем бүлмәдә булсыннар. Гадәттән тыш хәл, диегез... Биш минуттан ук булмаса да, бер ярты сәгать эчендә участок башлыклары, прораблар начальник бүлмәсенә җыелып беттеләр. — Көтелмәгән һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкты, иптәшләр, — дип башлады сүзен гаять тә җитдиләнеп Исхак Имамов. Җаваплы кешеләргә иртәгә Мәскәүдән зур начальник киләсен, шул сәбәпле хәлнең гадәттән тыш җитдилеген аңлатты, һәркемгә фәкать бүгенгә конкрет бурычлар йөкләнде. Төзелеш башлыгы сүзне бик кыска тотты. Гомер-гомергә дүртәр-бишәр сәгатькә сузыла торган киңәшмә бүген беренче тапкыр ярты сәгать эчендә төгәлләнде дә куйды. Конкрет күрсәтмәләр алган участок башлыклары, прораблар тыз-быз чабышты, юкка-барга эш урынын ташлап китүләр, биш минут саен тәмәке көйрәтүләр бетте. Штатта булган барча кеше бүген иң мөкатдәс һәм иң изге нәрсә — эш белән мәшгуль иде. Исәп-хисап бүлеге сотрудникларының әйтүләренә ышансаң, хезмәт җитештерүчәнлеге ул көнне шул ярты көн эчендә генә дә йөз кырык тугыз процент булды, диделәр. Кем белә, бәлки, булгандыр да, чөнки шул ярты көн эчендә төзелеш мәйданы чүп-чардан арынды, котлованнарга төшәргә баскычлар ясап куелды, бытовка белән объект арасында йөрергә такталар җәелде, юлларга кат-кат ком-таш сибелде... Кыскасы, төзелеш мәйданында тулы тәртип урнашты. Шулай итеп, төшке ашка туктаганда дөнья түгәрәкләнде. Бетончылар, монтажчылар канәгать елмая: аяк атлап йөрүләре ышанычлы, кулларында кораллары уйнап тора. Хәтта мәңге сытык чырайлы начальник та канәгать иде — каян гына килсәләр дә, йөзгә кызыллык килерлек урын калмады. Фәкать иминлек техникасы инженеры гына хәйләкәр елмая: аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, болай әйтеп кенә тыңлата алмагач, Мәскәүдән киләчәкләр, дип, начальникка юри генә ул шылтыраткан иде. Утыз тугызда гына Өйләнәм! Җитте! Дога тапмаган әрвах сыман, болай каңгырып күпме йөрергә була. Общежитиесенә кайтып керәсем килми башлады соңгы вакытта. Җитте! Өйләнәм! Яшьтәшләрем әллә кайчан гаилә корып яшиләр. Сафаның инде икенче малае мәктәпкә йөри. Мин алардан киммени! Әнә танышу клубы ачылган ди анда! Мин дә барып карыйм әле. Берәр чибәрнең башын әйләндереп булмас микән? Карчыклар әйтмешли, фәрештәнең амин дигән чагына туры килдем, ахры, юлым уңды — беренче баруда ук эләктердем мин Хәтирәне. Яшькә бик яшь түгел түгелен, бер егерме бишләр тирәсе булыр. Әмма төсе-бите, килеш-килбәте!.. Хан кызларыннан тамчы да ким түгел. Танышу клубыннан түгел, өенә үк кереп алырлар иде белсәләр. Менә шулай китте минем эшләр хутка. Эштән кайтам да, көн дә Хәтирә янына йөгерәм. Сөйләшеп сүзләр бетми. Таһир-Зөһрә диярсең инде безне. Күргән кешеләр көнләшеп кала торганнардыр, билләһи! Минем эшләр менә шулай көннән-көн алга бара. Инде бүләкләр дә бирештек. Эшкә бик уңган кыз икән, миңа чиккән яулык бирде. Юк, ни генә димә, алдагы танышым — сипкелле Сәлимә түгел инде бу, мәгънәле. Менә бу кызга өйләнсәң дә ярый, ичмаса. Мин әкрен-әкрен генә тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә сүзне борам. — Ялгыз яшәүләре, һай, яман! — дип авыр сулап куям. Әйтәм ич, төпле кыз дип. — Өйләнегез, алайса, — ди Хәтирә (кияүгә чыгарга риза, димәк!). — Өйләнүләре алай бик җиңел түгел шул, Хәтирәкәй, — дим мин, тагын да авыр сулап. — Моңа кадәр синдәй чибәр кыз очрамады. Аннары, кайсының карт әнисе бар, кайсының... — Минем дә әни бар шул, — ди Хәтирә көтмәгәндә. — Дөрес, миннән башка тагын абый бар барын... — Соң, абый кешегә тиеш инде ул әни, — дим мин, булачак кәләшемнең абыйсы булуына куанып. Хәтирә миңа сәер генә итеп карап ала. — Юк, мин әнидән башка кияүгә чыкмыйм, — ди ул аннары, кырт кисеп. — Мин әнине шулкадәр яратам. Аннан башка бер генә көн дә тора алмам кебек. Болай булгач, бөтен игътибары әнисендә генә булачак икән моның, дим эчемнән генә. Иренә тиешле кадер-хөрмәт әнисенә китәчәк. Батмый. Шулай да Хәтирә чибәр шул, шайтан алгыры. Мондый кызны тагын кайда очратасың? Ашыгырга ярамый. Әнисе дә яшәгән кадәр яшәмәс. Тормыш итүнең башка яклары, өйдәге эшләр турында кисәтеп куярга кирәк. Миңа табак-савыт юдыра торган булмасын. Кайсыберсе өйдәге эшнең барысын да минем өскә өймәкче... — Ә син, Фәрыйк, курыкма. Икәүләп тотынсаң, эш тизрәк бетә ул. Мин идән юганчы, син магазинга барып килерсең. Мин кер үтүкләгәнче, син чүпне түгеп керерсең. Менә, менә! Бу да Сәлимәнең сүзләрен сөйли, каһәр! Әле аннан да арттырып җибәрә. Болай булса, атланып җигәчәкләр икән болар мине. Телевизор каршында җәелеп утыруларны сагынып сөйләргә генә калачак. Минем авызына су капкан кешедәй дәшми торуымны күргәч: — Минем әле студент энем дә бар, — дип өсти Хәтирә. — Укучы кешегә ярдәм итми булмас. Бетерде! Пычаксыз суйды! Болай булгач, бар тапкан-табынганың шул егеткә очып торачак икән. Аны укытып рәхмәт ишетәсе башың бармы? Кемем ул минем? Ярый әле кассадагы акча турында әйтмәгән идем. Юк, юк! Хатынның бөтен игътибары миндә булырга тиеш! Беткән баш беткән, бер башлагач сорарга кирәк: бала-чага хакында ни уйлый икән бу явыз? — Алдан ук сөйләшеп куйыйк, Хәтирә, — мин әйтәм. — Хәзерге заманда бер бала бик җиткән. — Һи, сыңар бала — юк бала, — ди ул. — Бала-чага бер биш-алты да булмагач... Җитте! Монысы инде артыгы белән! Ул кадәр бала-чага белән нишлисең? Җитмәсә, елак та булсалар! Төн йоклатмыйлар инде алар сине. Нурлы йөзләрең вакытсыз саргая икән болай булгач. Сиңа тиешле иркә сүзләре баласына китәчәк. Булмады бу! Эшләр болайга киткәч, Хәтирә белән дә борчак пешмәс, ахры. Әй, бик исем китә! Әнә ничаклы кызлар утыра. Тагын берәрсе табылыр әле. Мин дә бит кырыкка җитмәгән. Утыз тугыз гына!.. Кара, кара! Мине күзләвеме, Сәлимә дә клубка килгән. Мине үртәвеме, ул инде башка егет белән танцыга чыккан! Карап торам, бер дә сипкелле түгел, пешкән җиләк икән, чукынган! Тик инде аның, кайчандыр, мин тоткан кулларын икенче берәү учына кыскан. Аның билләренә көрәктәй кулын салган... — Туема чакырам! Киләсеңме? — дигән була, җитмәсә, авыз ерып. Эх, әттәгенәсе!.. Башыңа төшсә... Соң булса да уң булсын дигәндәй, утызга җитеп килгәндә, ниһаять, фатир алуга ирештем. Көттереп кенә булса да, безнең өчен дә күк капусы ачылыр икән! Ничек шатланганымны сөйләп аңлату мөмкин түгел. Моны минем сыман биш ел кешеләрдә фатирда торган һәм гомерендә беренче тапкыр квартира алган кеше генә аңласа аңлар. Ул бүлмәләрнең яктылыгы! Ул кухнясы... Күңел ышанмый. Боларның барысы да безнеке микән дип уйлап куясың. Шатлык белән кайгы янәшә йөри, диләр бит. Яңа фатирга күчеп, атна-ун көн тордыкмы-юкмы, кайгы ук булмаса да, ярыйсы ук четерекле мәшәкать туды. Өй туе үткәрәбез дип әзерләнеп кенә йөргәндә, ишегебез салынды да төште. Бер почмагы идәнне кыра. Өстәвенә бикләнми интектерә, каһәр! Мин инде типкәләп-төрткәләп булса да ачкычны борам. Ә менә хатын белән кыз ничек тә "тыңлата" алмыйлар. Балта тота белгән танышым бар иде, киттем шуларга. Гөнаһ шомлыгына каршы, аны командировкага җибәргәннәр икән. Инде нишләргә? Ярый әле баш җитте: инструментларын алып кайттым да җиң сызганып тотындым эшкә. Башта ишекнең салынып төшкән почмагын күтәртеп кадакладым. Аннары, линолеумны кырган турын юнып алдым. Фуганка белән әйбәтләп тигезләдем. Ишегебез хәзер майлаган кебек: бер тоткарлыксыз ачыла, бер карусыз ябыла. Менә бит ул, чынлапчынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга дигәндәй, тәвәккәлләсәң, балта эшенә дә өйрәнеп була икән бит, әй. Хатын мине үсендерә: — Һи-и, Хәләфетдинкәем, юкка син страховой агент исемен күтәреп әрәм булып йөрисең икән ләбаса, балта эшенә кулың килешеп тора, — ди. Кунаклар килергә дә санаулы гына көннәр калып бара. Хатын белән магазин юлын таптыйбыз. Әле тегесен алып кайтабыз, әле монысын. Шундый чакта (кирәк бит!) краныбыз су тотмый башлады: шаулап ага да ага. Әйтерсең без тугызынчы катта түгел, водозаборның ишеге төбендә генә яшибез. Идәндә аккан суны җыеп бетерер хәл юк. Иләк тә тулы, чиләк тә тулды дигәндәй, өйдә су салмаган савыт калмады. Авария мәшәкате хезмәткәрләренә шалтыратып карыйбыз — файдасыз. Дежурга килгән слесарь исереп йоклаган — уята алмадылар. Аның айныганын көтеп торып булмый бит инде. Күрше белән төшеп киттек подвалга. Андагы краннарның чутына чыгармын димә. Чәнти бармак юанлыгыннан башлап, бүрәнә юанлыгы кадәрләре бар. Кайсын борырга да белгән юк. Ярый әле күрше төзелеш мәсьәләсендә әз-мәз аңлый торган кеше икән. Өйгә кергәч тә: — Сезнең бу краныгызны сүссез-резинкасыз гына борып куйганнар ич, —ди, — менә күрәсезме, буяуга катырганнар да киткәннәр. Басым арткач, бәреп чыккан, — ди. Рәхмәт аңа — ярдәмләште. Рәтләп куйдык кранны. Тагын кирәге чыкса дип, бер төргәк сүс әзерләп куйдым, ачкычлар алдым... Шушы квартира аркасында күргән борчулардан йөрәк чәнчи башлады, шайтан алгыры. Кунаклар килергә дә ике-өч көн генә калып бара. Иртәгә ниләр алырга, нәрсә салырга — кичтән хатын белән планлаштырып йокларга яттык. Күпме йоклаганбыздыр, берзаман кыштыр-кыштыр килгән тавышка уянып киттем. Хатын да уянды. Тыңлап ятабыз, һаман кыштырдый. Бер караганда чытырдаган сыман да үзе. Әйтерсең учакта чыбык-чабык яна. Алай дисәң, бернинди дә көек исе сизелми. — Өйнең почмагы җимерелә түгелме? — ди хатын, куркынган тавыш белән. — Бездән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип кенә өеп куйганнардыр бу йортны! Минем йөрәкне тагын нидер чәнчеп алды. Шулай да торып утны кабыздым. Йа Хода! Идән тулы кәгазь!.. Стенага ябыштырган обой кәгазенең соңгы телемнәре кыштырдап кубып төшеп бара! Кунаклар алдында оятка калып булмый бит инде. Өч көнгә ял алып, обой кәгазе табып өйгә кайттым да җиң сызганып тотындым стеналарны кырырга. Хәзер кул җитезләнде: хатын белән бер көн эчендә ялт иттердек бүлмәләрне. Ул ярык-йорыкларга измә сылауны, сыңар кадак кына кагылган плинтусларны ныгытуны әйтеп тә тормыйм инде. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр бит. Яңа квартирага ремонт ясый торгач, төзүче һөнәренә ия булдым. Хәзер мин теләсә нинди зур төзелешкә китә алам. Тәҗрибә бар. Хатын гына тугызынчы катны биек дигән була. Булса ни! Мин үзем зарланмыйм алай. Ни дисәң дә, ае-кояшы якын. Болыты тагын... Лифт эшләмәгәндә, җәяү менәсең. Йөрәк тә авыртмый хәзер. Күрәсезме, ничек файдасы тиде! Сәлам хатлары Гадәттә, килгән хатны башта хатыным укый. Аннан соң гына ул минем кулга күчә. Бүген дә шулай булды. Почта тартмасыннан хатны алуы булды, хатыным эшен ташлап укырга да ябышты. Ә мин, аның укып бетергәнен көтеп, бәләкәй бүлмәдә тәмләп кенә тәмәке пыскытам. Укысын әйдә! Ләкин кабызган папиросымны бер-ике суырырга да өлгермәдем, хатыным дөбердәп минем янга килеп керде. Сораулы гына түгел, бораулы да карашы белән мине шундук урыныма кадаклап куйды. — Ах, оятсыз! Җирбит! Квартирага күчкәнебезгә бер атна юк, ничәнче мәхәббәт хаты килде! Карыйм, хат чыннан да миңа, Ташкенттан Гөлсем исемле кыз язган. Язган да инде, мин сезгә әйтим! Җаным, фәлән-фәсмәтән, бары сине генә яратам... Сырлаган гына. Гөлсем, Гөлсем... Йа Алла! Ташкентта яшәгән чагымда, чыннан да, Гөлсем исемле чибәр генә бер кыз белән дуслашып йөргән идем. Ничә еллар, күпме вакытлар узуга карамастан, мине һаман онытмаган икән. Ә мин, сукыр, аның мәхәббәтен күрә алмаганмын. Алай дисәң, аңа бер җиде-сигез еллар үтте бит инде. Минем адресны каян тапты икән ул? Юк, монда ни булса да бар. Ике көн элек кенә Ерак Көнчыгыштан (мин хезмәт иткән яклардан) ниндидер Суфия исемле кыздан хат килгән иде. Анысында да хатыным белән көчкә татуландык. Шул гына җитмәгән кебек, бүген тагын хат. Каһәр төшкән квартира булды бу. Бер бүлмәле фатирымда бик тыныч яшәгәнмен икән. Бу юлы да күкерт кебек кабынды да китте Гөлсинәм, һич туктатыр хәл юк. — Син әллә кайларда йөргән нәрсә! Бер генә түгел, биш-алты хатының бардыр әле синең. Туган як дип түгел, шул алименттан качып кына кайткансыңдыр. Тапмаслар дип уйлагансыңдыр да, барыбер тапканнар. Төрек солтаныннан ким түгелсең икән, оятсыз. Ничаклы кызның башына җиткәнсең. Син донжуанның тасма теленә ышанып кияүгә чыккан мин җүләр, — дип еларга ук кереште. — Юк белән башымны катырма әле, зинһар! — дип каршы төшеп карыйм. — Менә паспортны кара, синең белән язылышканнан башка берәр штамп бармы? Юк! Сиңа тагын ни кирәк? — Язылышмыйча гына торгансыздыр. Сез ирләргә ышансаң... Алай ирләр исеменә тап төшерердәй сүз әйткәч, мин дә түзмәдем, бик каты күтәрелеп бәрелмәсәм дә, әйтәсен әйттем. Кыскасы, өйнең яме, ашның тәме китте. Йокларга да икебез ике бүлмәгә кереп бикләндек. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, икенче көнне эштән кайтуыма почтальон кулыма тагын бер хат тоттырды. Бу хатны Балтик буеннан Луиза исемле кыз язган. Сыер дуласа, аттан яман, дип белеп әйткәннәр икән борынгылар. Ничә ел бергә яшәгән Гөлсинәмне таныр хәл юк. Пыр тузуның теге ягына ук чыкты. — Болай булгач, мин синең белән тормыйм. Бүгеннән үк загска гариза язып кертәм. Син донжуан белән үткән дүрт ел гомерем дә жәл... — дип, өйнең астын өскә әйләндереп тә салды. Унбиш минут эчендә сазлыктагы түмгәккә охшаган төенчекләр идәндә тезелешеп утыра иде инде. Күрәм, эш начар. Юктан гына гаилә җимерелә бит. Шундый чакта тагын кемдер ишек кага. Теге почтальон булса, билләһи-газим, ипи шүрлегенә берне кундырам. 15 тәүлеккә утыртсалар утыртырлар, бу мәхшәрдән котылып торырмын, ичмаса. Гайрәтләнеп ишекне ачсам, каршымда ниндидер егет басып тора. — Абый, мин Рәхимов Рәшит... — Ә?.. Нәрсә?.. Егет, минем нәүмизләнеп торганымны күреп, тагын кабатлый: — Абый, мин Рәхимов Рәшит дигән егет булам. Элек бу квартирада без торган идек. Миңа хатмазар килмәдеме дип кергән идем. Бер тынга өнсез калдым. Туры килсә дә килә бит, ә? Исемебез дә, фамилиябез дә бер үк. Менә кем икән ул безнең гаилә тынычлыгын бозучы донжуан. — Гөлсинә! — дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. — Чыгарып ат менә бу асыл егетнең хатларын! Хатыным безнең сөйләшкәнне ишетеп торган, ахры, җиде-сигез хатны тотып килеп тә чыкты. — Мә, ал да, кызларыңа, яңа адресыңны әйтеп, бүген үк телеграмма сук! Адашым артыннан ишекне шапылдатып ябып, бүлмәгә кердем. Хатыным идәндә яткан төенчекләрне чишеп маташа. — Нәрсә карап каттың! Әйдә, әйберләрне урнаштырырга булыш! Көрәшче Тимерләр һәм Минҗамал җиңги Минҗамал җиңги көтте ул сабан туйларын, зарыгып көтте. Шулай булмыйча, үткән ел оттырган өчен быел ничек тә үч алырга кирәк ләбаса. Ел саен Тимерләр батыр калырга тиеш түгел бит инде. Сарыгын жәлләмәде, быел да ирен көрәшкә әзерләде. Менә, ниһаять, сабантуй! Яше-карты урман эчендәге аланга җыелды, һәркайда җыр, музыка, уенкөлке яңгырый. Җиңгинең аларда кайгысы юк. Аның бөтен игътибары көрәш мәйданына юнәлгән. Малайлардан башланган көрәш әкренләп үсмерләргә, егетләргә күчә барды. Егетләр дәртләнеп чыга тордылар. Гайрәтлеләр, осталар ега тордылар. Мәйдан уртасында көрәшчеләр саны азайганнан-азайды. Соңгы дүрт кеше арасында үзенең Нургаяны да калгач, Минҗамал җиңгигә канат үсеп киткәндәй тоелган иде. Әмма Тимерләрнең бәдәне тимердән ким түгел икән. Соңгы алышта аның Гаянын баш аркан чөйделәр. Шулай итеп, Минҗамал җиңгинең өмете чәлпәрәмә килде дип уйлыйсызмы? Һич юк. Аның ачуы бермә-бер артты гына. Менә берзаман ашау ярышлары башланды. Әйе, әйе, ашау ярышлары. Күрмәгән кешеләр булса, аңлатып китик. Ул менә болайрак була инде: каерып киселгән ипи телемнәрен ике таяк аркылы сузылган тасмага асып куялар һәм куллары артка бәйләнгән катнашучылар, команда булу белән, ашарга керешәләр. Үз өлешен кем элек ашап бетерә, шул бүләк ала. Әмма быел, аз булса да яңалык керсен диптер инде, ипине ашап бетергәч, эчәргә бер савыт катык та куйганнар иде. Катнашырга теләүчеләр башта бик озак икеләнеп тордылар. Ничаклы мул киселгән булса да, ипиен ашап бетерерсең, ә менә катыгын эчеп бетереп булырмы? Тәвәккәл таш йоткан дигәндәй, мәйданга җыелган халык арасыннан тәвәккәл кеше табылды бит. Иң беренче булып әле генә мәйдан тоткан Тимергали чыкты. Шуны гына көтеп торгандай, киселгән түмәр кебек тәгәрәп, Минҗамал җиңги дә Тимергали янына килеп басты. "Булдыксыз" иренә сулагай кулын селтәгән җиңги бу юлы үзе алышырга исәп итте, күрәсең. Берзаман китте ярыш, китте чыр-чу! Ипи телемнәре икесе дә бертигез югарылыкта эленгән. Болай да кыска гәүдәле Минҗамал җиңгинең ипигә рәтләп буе җитми — сикерә-сикерә байтак азапланды. Ә менә озын гәүдәле Тимергалигә, киресенчә, аска иелергә туры килә. Ипине кабыйм дисә, борыны тиеп китә дә ипи телеме аның башы тирәли әйләнергә тотына. Алыптай гәүдәсе белән Тимергали дә ипи телеме артыннан әйләнә. Халык гөр килә. — Әйләнчек булдымы әллә сиңа, Тимергали? — дип кычкыралар. Көрәшче көрәшче инде, әйләнә-тулгана булса да үз өлешен сыпырып салды. Моны күргән Минҗамал җиңги калган ипиен әллә чәйнәп йотты, әллә чәйнәмичә, тиз генә катыкка ябышты, һәм, ничек итсә итте, тәки беренчелекне алды. Аңа бүләккә күлмәклек бирделәр. Ул да булмады, мәйданга энесенең җиңелгәнен күреп хурланган Тимершәех атылды. Эх, син! Көрәштә батыр калган егет шул капка тәләкәсенә биреште бит. Шартласам шартлармын, мәгәр җиңелмәм, ди иде аның күз карашлары. Әйе, моңа ышанырга була иде. Авыл халкы белә, быел энесе батыр калса, икенче елга абыйсы мәйдан тота. Әтиләре Тимербулат агай да заманында көрәшче булган. Гомумән, көрәшче нәсел иде алар Тимерләр. Әмма мәйдан халкын гаҗәпкә калдырып, бу юлы да Минҗамал җиңги җиңде бит, рәхмәт яугыры. Халык гөр килеп кул чапты. Кайбер усал телләр генә: — Әйтәм аны, Гаян абый хатыны ни әйтсә, шуңа риза, татулыкның сере менә кайда икән, — дип көлештеләр. Ике агасы да җиңелгәч, Тимергази ярышка чыгарга базмады. Батырчылык итүче бүтән кешеләр дә күренмәде. Шулай итеп, ашау буенча беренчелекне Минҗамал җиңгигә бирделәр. Тимерләрдән үч алынды. Бәйрәм уеннары бетмәгән иде әле. Иң соңыннан төпсез мичкәләр аша чыгып йөгерү башланды. Ике тапкыр рәттән җиңүгә ирешкән җиңги, канатланып китеп, монда да беренче булып язылды. Әллә агаларының җиңелүенә хурланып, әллә очраклы гына, икенче кеше булып ярышка Тимерләр нәселе Минзифа килеп кушылгач, безнең җиңги эшнең уен-муеннан түгеллеген сизенде сизенүен, ләкин соң иде инде. Алыптай абыйларын отып, сеңелләре алдында гына хур буласы килмәгән җиңги, команда булу белән йөгереп килеп, чирәмдә аунап яткан мичкә эченә кереп китте! Кереп китүен китте, әмма икенче башыннан килеп чыкмады — мичкә эченә кысылып калды... Гаян абзый мичкәнең кыршавын салдырып хатынын сөйрәп чыгарганда, Тимербулат агайның төпчек кызы Минзифа елмаеп бүләк алып тора иде. Дөнья картасы Китап кибетеннән дөнья картасы сатып алдым. Бөгәрләнмәсен өчен баш-башларын беркетергә ташландык такта кисәкләре эзләп төзелеп ятучы йортка сугылам. Чөнки төзүчеләрнең "болары бернигә дә ярамый" дигәннәреннән дә, ышкыласаң-шомартсаң, карталар, төрле диаграммалар беркетергә менә дигән рейкалар чыга. Мине каравылчы Мөхәммәтсалих бабай каршы ала: — Нихәл, улым! — Әйбәт кенә, Мөхәммәтсалих бабай, үзең саумы? — Аллага шөкер, Гомәр энем! Аллага шөкер! Аның бер гадәте бар. Тәмләп сөйләшергә исәбе булса, тәмәке көйрәтергә ярата. Бүген аның нәкъ менә шундый халәте иде бугай. Эчке кесәсеннән тәмәке алырга дип телогрейка төймәләрен ычкындырды. Шулчак аның түшендәге ордены ялтырап китте. — А-а-а! Кызыл Йолдыз ордены?! Әле сезнең мондый бүләкләрегез дә бармыни, Мөхәммәтсалих бабай? Орден турында сүз чыккач, ул җанланып китте, тимер тешләрен елтыратып елмайды, хәтта баскан урынында таптанып алды. — Әйе, ике көн элек кенә военкоматка чакырып бирделәр. Карыйм, гәҗитләр белән бергә повестка да килгән. Военкоматка минем кай җирем кирәк булды икән дим. Дөрес, безнең ише картларны да онытмыйлар анысы. Бәйрәм алдыннан махсус чакырып рәхмәт әйтәләр, бүләкләр бирәләр. Әле бу арада гына бернинди бәйрәм дә юк, сәйран да юк. Нигә чакырдылар икән дип баш ватам барганда. Кердем, мине полковник үзе аяк өсте басып каршы алды. Йомшак урындыкка утыртты. Хәл-әхвәлемне сорашты. Шунда берочтан, әдәпле генә сорап, сугышта кайда булганымны сөйләтте. Ә сугышның без инде кайнап торган казанында булдык. Башта Сталинград, аннан килеп Курск дугасына эләктем. Дөрес, сугыш сугыш инде ул, кайда да рәхәт булмагандыр. Әмма дә ләкин Курск дугасында җир белән күкнең чиге югалды — тоташ мәхшәргә әйләнде дөнья. Утлы дуга гына булмады, җәһәннәм дугасы булды ул, бигрәк тә немецлар өчен. Менә шундый мәхшәр көннәренең берсендә, без өч кеше дошман тылына разведкага барырга задание алдык. Барыбыз да рядовой кием кигәнбез. Мин болай да отделение командиры идем, монда да мине өч кешегә башлык иттеләр. Рота командирыбыз үзе озатып калды. Мең бәла белән алгы сызыкны үтеп, хәвеф-хәтәрсез генә таң аттырдык. Көндез урманда яттык та, караңгы төшкәч кенә эшкә тотындык: немецларның штабын эзлибез. Йөри торгач, ниһаять, таптык — бер зур гына авыл өенә урнашкан булып чыкты. Өйдән ерактарак, бер як читтә сарай сыман нәрсәсе дә бар. Салкыннан калтырана-калтырана төне буе керфек тә какмый саклап чактык чыгуын, әмма берни дә майтара алмадык. Гитлерчыларның да әллә берәр зуррак офицерлары килгән көн булды, әллә берәр этлек эшләргә җыеналар иде, төне буе алар да штаб тирәсендә тыз-быз йөреп чыктылар. Берни эшләр хәл юк. Задание үтәмичә, җимерелгән йөз белән кайтып булмый бит инде. Юк, егетләр, дим мин, кискен бер карарга килеп, штабка үтеп кереп, документларын кулга төшерми кайтмыйбыз. Бетте-китте. Урман эчендә нинди сарай булгандыр ул, шайтан белсен. Сугыш афәте, туплар зилзиләсе аны да читләтеп үтмәгән — снаряд төшеп түбәсен алып ыргыткан, стеналарын җимереп төшергән. Исән калган бер почмагына кереп сыенабыз. Ике көн йокламау шактый йончыткан, берничә минуттан солдатлар изрәп йокыга китәләр. Сакчы белән без генә уяу. Кайдадыр, ерак түгел генә сазлыкта бакалар бакылдаша. Сугыш өчен гадәти булмаган тыныч төн. Югарыда, биектә болытлар йөзә, йолдызлар җемелдәшә. Их, рәхәттер дә соң аларга күк йөзен иңләпбуйлап йөзүләре!.. Ә син монда, үз җиреңдә ят инде суларга куркып... ...Менә өченче төн дә җитте. Көндез күк йөзе аяз булса да, кичкә таба кинәт кенә җил кузгалды. Болытлар һаман саен ишәя бардылар. Җир өстен караңгылатып, берәм-берәм йолдызлар да югалды. Ниһаять, айга да чират җитте. Ләкин йолдызлар белән чагыштырганда, эре сөякле ай алай тиз генә бирешергә теләмәде. Бер болытны селтәп җибәрде, икенчесен, өченчесен... Әмма бәләкәй болытларга ярдәмгә өлкәнрәкләре килеп җитте. Тулган ай, тагын азмы-күпме шулай болытлар белән тарткалашатарткалаша, бер күренеп, бер югалып "тыпырчынды" да күздән югалды. Җиһанны караңгылык каплап алды. Монысы безнең файдага иде, билгеле. Көнчыгыштан искән яңгыр җиле безнең чәчләребезне назлап иркәләп үтте. Ә берничә минут талгын гына яуган яңгыр шыбырдавы җирдә тулысынча хакимлек итә иде инде. Яңгырга ни-нәрсә аңа, барыбер, сугыш-үтереш әллә бар аңа, әллә юк. Штаб тирәсендә бүген тыныч кебек. Кичәге шикелле тыз-быз йөрүчеләр дә күренми. Шулай да ишек төбендәге баскычта муенына автомат аскан немец солдаты кукыраеп басып тора. Штабка керү өчен безгә беренче чиратта аны хәл итәргә кирәк. Бу эшне солдатларның берсенә тапшырам. Ул түше белән шуыша-шуыша өй почмагына җитә язган иде инде. Берзаман сакчы, баскычтан төшеп, безнең солдат шуышкан почмакка килә башлады. Сизендеме әллә бу явыз дип, тын алырга да куркып торабыз. Менә ул почмакка килеп басты, автоматын стенага сөяп куйды һәм... төймәләрен ычкындыра башлады. Әмма башлаган эшен тәмамларга туры килмәде аңа... Шыпырт кына эчкә үтәбез. Уртада өстәл. Анда телефон аппаратлары. Йокы үз эшен эшләгән — утырган килеш кенә, өстәлгә башын салып, немец офицеры гырылдый. Икебез ике ягына баскан килеш "дусларча" гына төрткәләп аны уятабыз. Уянгач беренче эше — куллары пистолет кобурасына сузыла... Әмма... берничә секундтан ул, каешка уралган килеш, чүпрәк чәйнәп идәндә ята. Ләкин... күп тә үтми, авызындагы чүпрәкне кире алырга туры килә. Без өстәл тартмаларын, сейфларны актарган арада телефон шылтырый. Бер, ике, өч... Юк, штабның җавапсыз калуы, һичшиксез, немецларны шөбһәгә салачак. Качып китәргә дә өлгерми калырсың. Немец сүзләрен вата-сындыра "һау-һау" килде дә трубканы урынына куйды. Без, төргәге-төргәге белән карталар, документлар һәм өстәвенә тере немец офицерын да үзебез белән алып, тизрәк моннан шылу ягын карыйбыз. Консерв банкалары һәм ипи күтәреп өйдән чыгабыз. Без менә кайтыр юлда. Шулай да шикләндерә — дөрес юлдан кайтабызмы? Караңгы, күзеңә китереп төртсәләр дә күренмәслек көзге төн. Ориентир алырлык берни дә юк — кола ялан. Шул чама белән генә барабыз да барабыз. Уйлавыбызча, урманга җитәргә тиеш идек инде. Ә ул һаман юк та юк. Өстәвенә яңгыр коя. Ничаклы сакланып атларга тырышсаң да, йә чокырга төшеп китәсең, йә түмгәккә барып абынасың да пычракта аунап аласың. Аткан тавышлар да ишетелми, арттан куа килүчеләр дә күренми. Шулай барабыз да барабыз. Өс киемнәребез соңгы җебенә кадәр лачма су. Таң атуга, без тагын бер аяныч хәлне абайладык. Көнчыгышка барабыз дип, төнге караңгылыкта көнбатышка, дошман тылына һаман эчкәрәк кереп киткәнбез. Немецлар безне менә ни өчен куа килмәгәннәр икән. Хәер, кусалар да алар тылдан бигрәк фронт ягына күбрәк игътибар итәрләр иде, билгеле. Яктыда хәрәкәт итеп тә булмый. Ни әйтсәң дә, дошман тылында йөрибез, кунакта түгел. Күреп алсалар, өч кешелек группаны юк итү берни тормаячак. Шуңа күрә ныклап яктырганчы хәвефсезрәк урын сайлап туктарга булабыз. Хәвефсез дигән урыныбыз да шул ни чарадан бичара гына иде. Түмгәкләргә, куе булып үскән камыш сабакларына ышыкланып ятабыз. Тын, һәркем үз уена чумган. Сизеп торам, егетләр дә борчыла. Бер тәүлектә әйләнеп кайтырга тиеш солдатлар дүртенче көнебезне дошман тылында үткәрәбез. Анда иптәшләр ни уйлап ята икән? Рота командирыбыз да озатканда: — Немецларның котырган чагы, күзләренә ак-кара күренми, сак булыгыз, — дигән иде. Сак була белмәдек шул, сак була белмәдек. Кайткач, моның өчен трибуналга бирмәсәләр дә, җәзасыз калдырмаслар. Әйдә, ни булса да үзебезнең якта булсын. Дошман тылында йомран кебек җиргә сеңеп ятканчы, үз илеңдә күкрәк киереп җәза алу да мең мәртәбә артык. Теге немец офицеры да мәшәкать тудыра. Бигрәк тә әсир немецны карарга беркетелгән солдат: — Ничу бу Мәккә кяфере белән мучиться итәргә. Дөмектерергә дә китәргә. Монда үзебезнең җан кадерлерәк. Өч яшьлек сабыймыни. Аның ыштанын төшер, ыштанын күтәр... — дип ризасызлык та күрсәтеп карады. — Мәккә кяфере булса, болай мәшәкатьләнеп тә йөрмәс идек. Мәккә кяфере түгел. Берлин кяфере бит ул, — дибез. — Барыбер кяфер инде — кяфер булмасалар, безгә сугыш ачмаслар иде, — ди. — Кем икәнен кайткач тикшерербез. Безнең бурыч — исән-сау алып кайтып тапшыру, — дибез. Задание алып чыгып киткәннең бишенчеме, алтынчымы төнендә таң алдыннан җир белән күкне бер итәрдәй мәхшәр ясап артиллерия канонадасы башланды. Аңарга самолетлар гүелдәве, танклар үкерүе кушылды. Туплар ярылган саен, урман йөрәк яргыч тавыш белән ахылдап куя. Барыбыз да аяк өстендә, йокы качты. Сизеп торабыз, бу вакытта фронт сызыгында хәтәр сугыш башланды. Бу мизгелдә иптәшләр арасында була алмавыбыз гына үкенеч. Дошман тылында булсак та, эчкә җан керде. Хәзер инде пышылдап кына түгел, кычкырып ук сөйләшә башладык. Үзебезнекеләргә без көн кичкә авышкач кына барып эләктек. Анда да башка частьныкыларга. Яшь кенә бер лейтенант пароль сорап теңкәгә тиде. — Без бер атна элек чыгып киткән кешеләр, сезнең парольне белмибез, — дибез. Ышанмый. — Сез совет формасы кигән сатлыкҗаннардыр, мөгаен, — ди. Кызулык белән мине сугып та екты. — Юк, — мин әйтәм. — Самосуд ясарга хакың юк. Сезнең алдыгызда совет сержанты Нуриев басып тора. Безне штабка илтегез, — дим. Кайткач, рота командирыбыз: — Молодец, Нуриев, егет икәнсең. Сине обязательно бүләккә тәкъдим итәрбез, — дигән иде. — Юк инде, иптәш командир, нинди бүләк ул?! Бирелгән заданиене вакытында үти алмадык. Безне бүләккә түгел, трибуналга бирергә кирәк, — дим. — Фронт сызыгы безнең "тел"дән башка да алга киткән. Ә ул, һаман үзенекен сукалап: — Әле бу күчү алга баруның башы гына. Ә сезнең ул офицерыгыз тагын да алга бару өчен кыйммәтле материаллар бирде, — дигән иде. Шуннан соң күп тә үтмәде, сул кулым яраланып госпитальгә кердем. Савыккач, бөтенләй икенче фронтка эләктем. Сугыша-сугыша, илебезне дошман яуларыннан азат иттек. Дошманның үз өненә дә күп калмаган иде инде. Фашист ядрәсе шул сул кулга каныкты бит. Бу юлы снаряд кыйпылчыгы аны бөтенләй өзеп алып китте. Ә безнең рота командирыбыз сөйләнеп кенә калмаган, чыннан да, бүләккә тәкъдим иткән икән. Менә, ничә елдан соң булса да, китереп бирделәр... Мөхәммәтсалих бабай, минем дәшми торуымны күреп, карашын минем кулдагы картага юнәлтә: — Ерактан ук күрдем мин сине, Гомәр энем. Кулына нинди таяк күтәреп кайта микән дип торам. Ул булса, төрелгән карта икән әле. Менә гитлерчылар да дөньяны шулай төреп тотмакчылар иде дә бит, барып чыкмады. Әйдә, мин сиңа бик матур шомартылган рейкалар бирәм. Кайткач, картаңны шуңа беркетеп, стенагызга элеп куй, энем. Кергән кеше теләгәнчә карасын. Дөнья бер кешенеке генә түгел, дөнья барыбызныкы да бит ул! Давыл алдыннан Соңгы вакытта прораб Ләбиб белән участок башлыгы Архипов арасында мөнәсәбәтләр көннән-көн киеренкеләнә генә барды. Баштарак Архипов шпал астына ком-таш калынлыгын киметеп салырга кушты. Шулай итеп, материалга экономия ясау һәм уч тутырып премия алу иде исәбе. Әмма Ләбиб моның сызымнардан тайпылу икәнен яхшы белә. Проектта күрсәтелгәнчә эшләмисең икән, җавап бирергә туры киләчәк. Дөрес, сызымнарны үзгәртергә мөмкин, әлбәттә. Тик андый гамәлләр заказчы рөхсәте белән генә эшләнә. Үзгәрешләр сызымнарда күрсәтелә, тиешле имза куела, мөһер сугыла. Ә болай гына башбаштакланырга ярамый да ярамый инде. Чөнки Архипов төзелешкә "озын берлек" эзләп килгән кеше: премия алыр-алыр да кая булса да кыяклар. Үзе шикелле удар төзелешкә агылган килмешәкләр янында: "Мой дом — Советский Союз!" — ди бит әнә. Ә Ләбибкә монда каласы! Илен ташлап ул кая китсен?! Әнә бит бүген дә Ләбибнең объектка килүе булды — аңа ябырылды. — Мин сиңа көненә өч сум алтмыш ике тиеннән арттырмаска кушкан идем. Ә син эшчеләргә алты сум җитмеш ике тиен белән наряд япкансың. Бүген үк нарядларыңны барып үзгәрт! — дип акырырга тотынды. Ә асылда, ул машина алырга акча җыя. Эшчеләрнең хезмәт хакын кысып булса да, чыгымнарны киметеп, экономия ясау иде исәбе. Ләбиб сабыр гына аңлатырга кереште: — Алны-ялны белми эшләгән кешеләргә көненә ун сум җитмеш ике тиен түләсәң дә урынында. Валентин Сидорович, хәтерлисезме, трамвай юлы сала башлаганда, сез бит үзегез дә, эшчеләргә яхшы түләячәкбез, дидегез. Архиповның үз туксаны туксан иде. — Ләбиб Исламович, син менә инженерно-технический работник инде, әйеме? — диде ул, кыяфәтенә эшлекле төс биреп. — Бераз гына масштаблырак фикер йөртергә кирәк инде. Төзелеш идарәсендә бер сез генәмени? Эшләре бармаган, ниндидер сәбәпләр аркасында эшли алмаган бригадалар бар. Аларны да зарплатасыз калдырырга ярамый. Ләбиб никадәр генә сабыр булырга тырышмасын, күңелендә уйнаган бураннар тышка бәреп чыкты. — Уравниловка, димәк. Тир түгеп эшләгән кеше дә, көне буе бытовкада домино сугып утырган кеше дә бертигез хезмәт хакы ала. Дөрес түгел бит бу! Без болай итеп эшләгән кешенең күңелен сүрелдерәбез. — Шул тискәрелегең аркасында бер тапкыр төзелештән куыла язган идең инде син, — диде Архипов, артык сәгатьләр өчен түләмәгәч, Ләбибнең эшчеләрне җыеп горкомга баруын "исенә төшереп". — Хатының да килгән икән. Бер-ике ай баракта торганнан соң ул: "Квартира, квартира", — дип, колак итеңне ашый башласа, нишләрсең икән инде син? Фатир чиратың да ерак бугай әле. Ә без аны, кирәк булганда, үзгәртә алабыз. Вот, думай! — Һәм ул, шпалларга дөп-дөп басып, юл читендә торган "уазигы"на таба атлады. Җиңел машина, әче төтен бөркеп, китеп барды. Аның артыннан тузан болыты күтәрелеп калды. Табигатькә әллә нәрсә булды быел. Яңгырсыз май ае үтте. Инде июнь бетеп килә, ә яңгыр һаман юк та юк. Бөркү һава тынга каплана. Дымга сусаган табигать ничек тилмерсә, кешеләр дә шулай яңгырны зарыгып көтәләр иде. Ләбиб офыкта шәйләнгән болытларга күз төшереп алды. Алар җитлеккән мамык каплары кебек кабарып торалар иде. "Яңгыр болыты булса ярар иде", — дип уйлап куйды ул күңеленнән генә. Көндәлек язу-сызу эшләрен тәртипкә китерергә кирәк иде. Һәм ул бытовкага кереп, өстәл артына утырды. Үрелеп кырыйдагы шкафтан сызымнар алды. Өстәл тартмасыннан эш журналын тартып чыгарды. Ләбиб бер-ике юл да язарга өлгермәде, шау-гөр килеп, үзара сөйләшә-сөйләшә, бытовкага эшчеләр кереп тулды. Бу инде тәнәфес вакыты җиткәнне аңлата иде. — Энергетиклар чыбыкны сузып бетереп киләләр, — диде әле яңарак кына авылдан удар төзелешкә килгән Рәшит исемле үсмер егет. — Вакытында өлгертәләр алар болай булса. — Подстанциясен дә тиз җиткерделәр алар, — диде механизатор Мансур аңа каршы. — Нигә, без дә калышмыйбыз ич. Отделка эшләрен генә төгәллисе калды, — дип сүзгә кушылды шәһәргә терәлеп торган авылда яшәүче Сәлимә апа. "Күр инде син боларны, — дип куйды Ләбиб күңеленнән генә. — Эш өчен ничек янып йөриләр. Баш инженерлар диярсең! Шуларның хезмәт хакын ничек кысасың инде". — Заводның беренче чираты сафка басканда Министрлар Советы Председателе үзе киләчәк, диме? — Моны әле һаман малайлыгы чыгып бетмәгән Рәшит әйтте. — Вакланып йөрмәс инде, — дип көлеп куйды Мансур, Рәшитне үртәгәндәй. — Ә нигә? Булыр да. Мондый зур завод Рәсәйдә юк әле ул! — дип, аңа каршы төште бригаданың чакматашы Рәшидә. — Төзиләр инде төзүен... Ярый ла безгә файдасы калса. Чит җирләрдә йөреп, дөнья күреп кайткан Мансурның һәрнәрсәгә үз фикере бар. Ул, кемнең кем булуына карамастан, сүзен ярып сөйләшергә күнеккән механизатор егет иде. Шуңа күрә: — Нигә калмасын?! Пычрагы булса да калыр, Сәлимә апа, кайгырма, — диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Мансурның сүзләре Сәлимә апаны кабызып җибәрде. — Талыйлар инде безне, кычкыртып талыйлар, — диде ул, кыза башлап. — Ничаклы җир маен суыртып алдылар. Ә без баедыкмы? Менә ничә ел инде ирем белән өй яңарту өчен акча җыябыз, әле һаман очына чыга алганыбыз юк. Икәүләп эшлибез югыйсә. Мансурның янган учакны дөрләтеп җибәрәсе килә иде, ахры: — Әгәр иртәгә өч бүлмәле фатир бирсәләр, шәһәргә күчәр идеңме, Сәлимә апа? — диде ул, иптәшләренә күз кысып. — Юк! — диде аңа каршы Сәлимә апа, кырт кисеп. — Урамда уйнап йөргән бала-чага кысталса, бишенче каттагы фатирына йөгереп менеп китә. Шул да булдымы тормыш? Стена буйлап утырган эшчеләр елмаешып куйдылар. — Аның каравы шәһәр җирендә кеше сигез сәгать кенә эшли. Дөнья гизгән Мансурның гына түгел, авыл хатынының да тормышка үз карашы бар икән, бу гаҗәпмени? — Һи-и, сигез сәгать! Беләбез инде шәһәр халкының ничек яшәгәнен, беләбез! — Сәлимә апа, борынына көек исе килеп кергәндәй, йөзен җыерды. — Бер килограмм колбаса өчен дә өч сәгать чират тора бит соң ул. Кибеттән кибеткә чабып, сетка төбенә өч кишер салып кайта. — Ә үзең шәһәргә килеп эшләп йөрисең бит әле, — дип, янган учакка керосин сипмәкче булды Мансур. — Әй, апаем, бик килмәс идем дә бит, йорт саласы бар шул, акча кирәк, — диде Сәлимә апа, тынычлана төшеп. Аны бүтән үртәп булмаслыгын аңлап алган Мансур начальникларын "чеметеп" алмакчы булды. — Ну ничек, Ләбиб Исламович, мастер эшенә күнегеп буламы? Түбәнсетмиме? — Чөнки ул, бәхетсезлек очрагыннан соң, аның бер айга прорабтан мастерга төшергәннәрен белә иде. Ләбиб бер мизгелгә генә журналдан күзен алды. Шулай да Мансурга үпкәләмәде. — Стипендия акчасы гына җитмәгәч, вагон бушатып укыган кеше мин. Эштән курыккан юк. Сәлимә апа тагын телгә килде: — Бер айга әтәч тиресе дә чыдый, диләр. Әнә кайчандыр замминистр булып эшләгән Иван Степанович та монтажник булып йөри бит әле. Арадан кемдер ачынып әйтеп куйды: — Эчә-эчә шулай тәгәрәгән инде ул. Әрмән коньягы бетсә, Мәскәүдән Ереванга самолет җибәрә торган идек, ди бит. — Безнең Ләбиб алай югала торган кеше түгел. Менә күрерсез, бер айдан соң кабат галстугын тага ул. — Югалуын югалмас анысы. Тик ак эт бәласе кара эткә килеп чыкты шул монда, — диде баядан бирле шукланып утырган Мансур, җитдиләнеп. — Нәҗипнең аягына рельс төшкәнгә Ләбиб Исламовичны гаепләделәр дә куйдылар. Вакытында инструктаж үткәрмәгән, янәсе. Ничек шулай килеп чыкты икән соң ул? Бөтен бригада үткән, бер Нәҗип кенә үтмәгән! — Инструктаждамыни эш? Һаман шулай иске инструментлар белән эшләсәк, тагын берәрсенең аягы сыначак әле. — Валентин Сидорович экономить итәргә кирәк, ди бит. — Гел генә аның кубызына биеп торсаң, әйтер ул. — Һе, биемәссең! Әнә Ләбиб Исламовичка аның кубызына биемәгәч, этлекләр эшләп кенә тора. Дөрес әйтәмме, Ләбиб Исламович? Ләбиб бер мизгелгә генә башын күтәрде, аннары, сөйләп торудан ни мәгънә дигәндәй, сүзсез генә кулын селтәп куйды да кабат үз эшенә чумды. Нәҗип турында сүз чыккач, Сәлимә апа: — Рәшит энем, безнең Нәҗипнең хәле ничек анда? — дип, аның белән бер бүлмәдә торучы егеттән сорап куйды. — Нәҗип молодец ул, тырыша. Әле аксап-туксап булса да крановщиклар курсына йөри. Каян ишеткәндер: — Больничныйда булса да разрядын күтәргәннәр әле аның, — диде Рәшидә, көтмәгәндә. — Күптән эшли бит, күтәрергә вакыт җиткәндер. Ләбиб тагын күзләрен журналдан алды. Бу юлы инде ручкасын да өстәлгә куйды. Мондый көтелмәгән яңалыкны ишеткәч, ул, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, беркавым сүзсез торды. — Ә шулай да мин рапорт язмаган идем, — диде ул ахырдан. — Валентин Сидорович яклый инде аны, — диде Сәлимә апа, тавышын түбәнәйтеп. — Нишләп якласын инде? Юктыр ла... — дип, кемдер аңа каршы төште. Сәлимә апа, бу юлы инде як-ягына каранып, шыпырт кына әйтеп салды: — Хәмитов белән икесе Валентин Сидоровичның гаражына баз казыдылар бит алар. Мин үз күзләрем белән күрдем. Төзелә башлаган гаражлар авыл белән шәһәр арасында. Сәлимә апаның эштән кайтканда, чыннан да, күрүе ихтимал иде. Ләбиб уйга калды. — Йә, әйт әле, Сәлимә апа, кайчан булды бу хәл? Сәлимә апа эченнән генә "менә тартай теленнән табар, ди. Никләргә генә әйттем инде, никләргә генә" дип, үз-үзен сүксә дә, Ләбибкә җавап бирмичә булдыра алмый иде инде. — Аягы сынганчы ук инде. Ике-өч атна бардыр. — Хәтерегезгә төшерегез әле, Сәлимә апа, ай башында түгел идеме ул? — Әй, төгәл числосын белмим инде, — диде ул, гаепле кеше сыман. — Күптән, дим бит. — Склад мөдире әйтә шул. Берендә бездә участоктан беркем дә эшләмәде, ди. Ай башы икәнен беләм. Эшләгән булсалар, мин, әлбәттә, инструктаж үткәрә идем, ди. Ә Нәҗип складта эшләдек дип бара. Кайсына ышанырга белгән юк. Гомумән, аңлап бетермим әле мин ул егетне. Теге вакытта, без горкомга барганда да, ниндидер сәбәп табып килми калды. Сәлимә апа үзен кыяр урлап тотылган малай шикелле хис итә иде. — Ярар инде, апаем, кешегә баз казыма инде син. — Кем кемгә баз казыйдыр бит. Очына чыгарга кирәк әле монда. Бу кадәресе мәгълүм булгач, Ләбибкә участоктагы хәлләр аңлашыла башлаган иде инде. Имәндә икән чикләвек, дип уйлап куйды ул эченнән генә. Ләбиб бытовкага кергәндә, чалт аяз күктә кинәт кенә күзләрне чагылдырып яшен яшьнәде, күк күкрәде. Сәлимә апа үрелеп тәрәзәгә карап алды да куркып тотынып калды. — Ай Алла, Ходаем! Кара-кучкыл болыт килә! Юньлегә генә булса ярар иде. Ходаем, афәтләреңнән үзең сакла. Лә илаһы иллаллаһы Мөхәммәдерәсүлуллаһы! Белгәннәрегезне укыгыз, имансызлар, белгәннәрегезне укыгыз! — Һәм үзе мизгел эчендә башына чөеп бәйләгән яулыгын чишеп, әбиләр шикелле ияк астына төшереп куйды. Ул арада тагын яшен яшьнәде, күк күкрәде, ачык тәрәзә аша бытовкага урман шавы килеп керде. Ул да түгел, кайдадыр якында гына шартлап агач сынды. Күп тә үтмәде, шыбырдап яңгыр яварга тотынды. Җир өстен сафландырып яуган бу яңгырны авылда гына түгел, шәһәрдә дә күптән көтәләр иде инде... * * * Ничек шулай килеп чыккандыр, бераз вакыт үтү белән Архиповның кыңгыр эшләре хакында ачыктан-ачык сөйли башладылар. Баштарак: — Ишеттегезме, язгы чәчү чорында колхозга ярдәмгә киткән механизаторларның хезмәт хакын үзләштергән икән, — дигән сүзләр таралды. Җепшек кар йомгагы тәгәрәткән саен зурая барган шикелле, тора-бара аңа "Участокка килгән такталарны саткан икән" дигән сүзләр дә өстәлде. Ә бердәнбер көнне участокка, давыл купкандай ажгырып, милиция машинасы килеп керде. Ул анда озак тормады: Архиповны утыртып чыгып та китте. Эшнең нидә икәнен аңлап бетермәгән кайбер кешеләр генә: — Валентин Сидоровичны әйтәм, үзенең машинасы юк шикелле, ике милиционер арасына кысылып утырмаса булмагандыр, — дип аптырап карап калдылар.