Т.Х. Хәйретдинова ТАБИГАТЬ КОНЦЕПТЫ үсемлекләр дөньясы Лингвистиканың хәзерге үсеш чорында тел һәм иҗтимагыймәдәни процессларны комплекслы өйрәнү актуальләшә бара. Тел һәм мәдәниятнең үзара бәйләнешен, үзара тәэсир итешүләрен аларны куллану процессында матди һәм рухи культура чагылышы, халыкның тарихы - болар барысы да мәгънә аңлата торган тел берәмлекләре аша тикшерелә. Тел аралашу чарасы итеп кенә түгел, ә бәлки халыкның хәтере һәм танып белү эшчәнлегенең тәҗрибәсе, дөньяга карашы һәм психологиясе буларак та карала (Замалетдинов, 2004). Халыкның нинди географик һәм климатик шартларда яшәве, тормыш-көнкүреше, хуҗалык итү рәвеше, дини карашлары, горефгадәтләре, аның дөньяны аңлау системасында тирән эз калдыра һәм шуңа күрә бер халыкның тирә-юньдәге чынбарлыкны аңлавы икенче халыкныкыннан аерыла. Һәр халык дөньяны үзенчә күзаллый, үз милли аңы аша үткәрә. Телнең дөнья картинасы халыкның менталитеты белән дә бәйле. Тышкы дөнья, әйләнә-тирә күренешләре һәм объектларның төр ле категориягә бүленүе кешене күз алдында тотып башкарыла. Кешенең аңы-акылы, фикер эшчәнлеге, күзаллавы, әйтү үзенчәлегенең чагылышы махсус терминлаштырылып "концепт" дип атала (Степанов, 1997: 40). Төп концептлар аерым мәдәниятләр өчен бигрәк әһәмиятле һәм гыйбрәтле төшенчә. Алар төп төшенчә буларак анализланырга мөмкин, алар тирәсенә мәдәниятнең күп кенә өлкәләре оеша ала. Аерым лексик берәмлекне концепт итеп тикшергәндә сүзнең хәзерге телдә ни дәрәҗәдә кулланылуы гына түгел, бәлки аның мәгъ нә үзгәрүе яки үзгәрмәве, формалашу тарихы, сүзнең эчке формасына мөрәҗәгать итү кебек бурычлар куела. Соңгы елларда аерым лексик берәмлекләрне концепт буларак өйрәнүгә багышланган шактый гына хезмәтләр дөнья күрде, мәкаләләр басылып чыкты, диссертацияләр якланды. Ф.К. Сәгъдиеваның "Концепт "Труд" в лексике и фразеологии" (Сагдиева, 2004: 126-130), Г. Мөгътәсимованың "Татар халык мәкальләрендә "Кеше" концепты" (2005: 179), Г. Галиуллинаның "Татар телендә "яктылык" төшенчәсенең лексик-семантик кыры" (2005: 56), З. Хисамованың "Татар телендә "Язмыш" концептының өметсезлек мәгънәсе" (2005: 305-314) һ.б. мәкаләләрне күрсәтергә була. Моннан тыш, Э. Җиһангирова "Лингвокультурологическое поле "өй" в татарском языке" (2005), З.А. Мотыйгуллина "Концепт "Судьба" в татарской и английской языковой картине мира" (2006), Л.Х. Шәяхмәтова "Концепт "Ут" и его отражение в мире Р. Миннулина" (2007), Л.Р. Гарипова "Концепт татарской языковой картины мира: репрезентации в лексеме "Дөнья" (2007), Г.Р. Галиуллина "Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций" (2009), Г.И. Зиязетдинова "Концепт "Сугыш (войн а)" в татарской языковой картине мира" (2009), Г.Х. Хәсәнова "Лингвокультурологическое поле концепта "Туй" в татарской языковой картине мира" (2008), Р.Р. Закирова "Концепт "Моң" в татарской языковой картине мира" (2008), Д.Х. Хөснетдинов "Концепт "Җир (земля)" в татарской языковой картине мира (на материале произведений Г. Баширова и М. Магдиева)" (2009), М.И. Закиров "Концепт "Вода/су" в русских и татарских народных приметах" (2009) һәм башкаларның диссертацияләрендә аерым бер лексик берәмлеккә концепт күзлегеннән анализ бирелә. Бу хезмәтләрнең барысында да концепт итеп анализлана торган күренеш нинди генә юнәлештә алып барылса да, аның атамасы булган сүзнең төрле сөйләм типларында (халык авыз иҗаты әсәрләрендә, матур әдәбиятның төрле жанрларында) ничек итеп кулланылуына игътибар ителә. Табигать концепты күк һәм күк җисемнәре, табигать күренешләре, җир өсте объектлары, үсемлекләр, хайваннар дөньясы һ.б.ш. табигатькә мөнәсәбәтле лексик берәмлекләрне берләштерә. Табигать - мөһим объектларның берсе. Бик борынгы заманнардан башлап кеше табигать белән тыгыз бәйләнештә тора. Халыкның тормышында, көнкүрешендә табигать әһәмиятле роль уйный. Табигать хәзинәләре кешенең яшәешен тәэмин итә торган чыганак булып хезмәт итә. Борынгы бабаларның кабилә-ыру булып яшәгән чорларында кеше табигать көчләренә табына, үзен шул табигатьнең бер кисәге итеп тоя. Кеше белән табигать арасындагы катлаулы мөнәсәбәт һәр чорда яңа яклары белән ачыла. Кешенең матди һәм рухи яшәешен саклап калуда табигатьнең әһәмияте зур булган. Халыкның иҗтимагый-сәяси тормышында булган төрле үзгәрешләр нәтиҗәсендә табигатьне танып белү арта, кешенең табигатькә мөнәсәбәте үзгәрә. Һәр тарихи чор әдәбиятта кеше һәм табигать проблемасын яктыртуда үзенең эзен калдырган. Табигать белән кешенең бер-берсе белән бәйләнеше халык тарихында, аның милли мәдәниятендә, халык авыз иҗатында, мифологиясендә чагылыш таба. Табигать үзенең күп төрлелеге, байлыгы, сере, үзенә хас авазлары, моңы белән һәр кешенең күңеленә, йөрәгенә якын. Шуңа күрә әйләнә-тирә мохитне, табигатьне саклауга, яклауга һәркем җаваплы булырга, аңа зыян итмәскә тиеш. Табигать концептына берләшә торган төшенчәләрнең реаль мәгъ нәләре хәзерге татар теленең төрле даирәләрендә ничек кулланылуына игътибар итәргә кирәк булачак. Биредә халык авыз иҗатының барлык төрләре яктыртылган текстлар, язма әдәби әсәрләр дә күздә тотыла. Табигать сүзе үзе дүрт мәгънәгә ия: 1. Кешене чолгап алган органик һәм органик булмаган табигый материаль дөнья, кешенең эшчәнлегеннән башка барлыкка килгән һәммә нәрсә. Табигать дөнья сы. Билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки һавасы-климаты. Агыйдел буеның матур табигате. 2. Органик дөнья, тереклек закончалыклары. Табигать үлемнән көчлерәк (мәкаль). Кешенең кайбер хосусый сыйфатларын билгели торган физиологик-табигый факторлар. Мәхәббәт - табигать бүләге (мәкаль). 3. Күчмә. Кемнең дә булса тумыштан килә торган төп сыйфатлары, темперамент, табигый зирәклек һ.б. 4. Җыйма. Нәрсәнең дә булса төп, асыл сыйфаты һәм үзлеге. Әлеге хезмәттә табигать концептына кергән үсемлекләр дөньясы белән бәйле кайбер лексик берәмлекләр турында сүз алып барылыр. Үсемлекләр дөньясына караган лексик берәмлекләрдә, предметлыктан бигрәк, төшенчәлелек чагылыш таба. Үсемлек атамаларына тасвирлама бирү зарур. Аннан соң аның мәгънә һәм мәгън ә төсмерләрен бирү күздә тотыла. Халык сөйләшләрендә теге яки бу үсемлек атамасын белдерә торган синонимнары, вариантлары китерелә. Аннан халык авыз иҗатында (мәкальләрдә, сынамышларда һ.б.) һәм борынгы язма чыганакларда, матур әдәбиятта кулланылышы күрсәтелә һәм мисаллар ярдәмендә халыкның мәдәнияте, менталитеты белән бәйләнеше күзаллана. Хезмәттә үсемлекләр дөньясы берничә төркемгә бүлеп карала: 1. Үсемлекләрдә гомуми төшенчә белдерә торган лексемалар (үсемлек, агач, үзәк, урман, әрәмә, җиләк-җимеш, үлән, печән, курпы, чәчәк һ.б.). 2. Үсемлек анатомиясенә караган лексик берәмлекләр. 3. Агач һәм куак атамалары. 4. Җиләк-җимеш агачлары һәм куак атамалары. 5. Җиләк һәм җиләк үсемлекләре атамалары. 6. Үлән атамалары: а) шифалы үләннәр, дару үләннәре атамалары; б) ашарга яраклы үлән атамалары; в) чүп үләннәре атамалары; 7. Декоратив үсемлекләр атамалары: а) бүлмә гөлләре, чәчәкләре; б) кыргый һәм бакча гөлләре, чәчәкләре атамалары; 8. Бакча һәм яшелчә үсемлекләре атамалары. 9. Ашлык атамалары. 10. Техник культуралар атамалары. II бүлек. Үсемлек атамаларының сүзьясалыш структурасы. III бүлек. Үсемлек атамаларының генетик катламнары. IV бүлек. Йомгак. V бүлек. Кулланылган әдәбият. VI бүлек. Кыскартмалар. VII бүлек. Кушымта. Үсемлек атамалары белән бәйле авыл исемнәре. Өйрәнелү тарихы. Табигатьнең аерым өлешләрен тәшкил иткән кайбер лексик берәмлекләрне концепт буларак өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертацияләре якланды, мәкаләләр дөнья күрде. Мәсәлән, Д.Х. Хөснетдиновның "Концепт "Җир(земля)" в татарской языковой картине мира (на материале произведений Г. Баширова и М. Магдиева)" (2009), М.И. Закировның "Концепт "Вода/су" в русских татарских народных приметах" (2009) хезмәтләрен күрсәтергә була. М.И. Закировның "Концепт Вода/су в русских и татарских народных приметах" (Казань, 2009) исемле диссертациясе су лексик берәмлегенең рус һәм татар телләрендәге сынамышларда чагылышын чагыштырма планда өйрәнүгә багышлана. Табигать күренешләре, метеорологик шартлар һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле сынамышларда әлеге лексеманың ике телдә (рус һәм татар телләрендә) семантикасы, мәгънә үзгәрешләре, гомум һәм специфик мәгънәсе, семантик кыры, структура мәсьәләре, вода/су лексемалары лингвокультурологик һәм чагыштырма аспекттан чыгып анализлана. Һәр халыкның уртак һәм үзенә генә хас сынамышларын аңларга, аның милли менталитетын, дөньяны кабул итү, аңлау мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Вода/су концептының лексик-семантик кыры ике лексиксемантик төркемнән торган сүзләргә бүлеп карала: атмосфера явым- төшемнәрен белдергән исемнәр һәм су киңлекләре һәм су өсте объектларны белдергән исемнәр. Һәр төркемдә татар телендә дә, рус телендә дә төп, үзәк лексик берәмлек бар. Алар мәгънәләре ягыннан охшаш, әмма лексик-семантик вариантларында аерымлыклар күзәтелә. Бу лексемаларның эчтәлеге рус телендә, татар теле белән чагыштырганда, киңрәк. Мәсәлән, рус телендә дождь һәм ливень, ә татар телендә исә бу күренешне бер генә лексема белән аңлатып булмый, бары тик аналитик юл белән генә аңлатырга була. Мәсәлән, төп лексема яңгыр + сыйфат фигыль белән белдерелгән форма: коеп яуган яңгыр, койма яңгыр һ.б. Әмма табигать концепты: үсемлекләр дөньясы белән бәйле лексик берәмлекләрне өйрәнү хәзерге көндә актуаль темаларның берсе булып кала бирә. Флора өлкәсенә караган лексика бик бай. Ул үзенең составына агач, куак, үлән (дару, ашый торган, чүп, декоратив һ.б.) үсемлек атамаларын туплый. Үсемлек атамалары сүзлек фондының иң зур өлешен тәшкил итә. Флористик терминология фәннең ике зур өлкәсенә - ботаника һәм лингвистикага карый. Ботаникада үсемлекнең төзелеше, биологик үзлекләре, физиологиясе тикшерелә. Лингвистикада исә аларның исемнәре сүз белән формалаштырыла. Үсемлек атамаларының килеп чыгышы галимнәрдә зур кызыксыну уята. Бу төркемгә караган лексик берәмлекләр телнең лексиксемантик составында бик борынгы катламнардан санала. Кеше бик борынгы заманнардан ук үзенә яшәү чыганагы эзләп, әйләнә-тирәсендәге табигатькә мөрәҗәгать итә. Борынгы бабаларыбызның үсемлекләр дөньсын күзаллавын, һәм шуның белән бәйле лексик берәмлекләрне өйрәнү халыкның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, менталитетын тирән аңлауга мөмкинлек бирә. Флораны өйрәнүдә галимнәр бик зур эш башкарганнар. XX гасыр башыннан алып Россиядә үсемлекләр дөньясын өйрәнү һәрьяклы һәм планлы рәвештә алып барылган. Бик зур күләмдә шифалы үләннәр ачыкланган. Һәр үсемлек турында тулы тасвирлама бирелгән, күпсанлы әдәбият дөнья күргән. Бу чорда дару үләннәрен җыюга бигрәк әһәмият бирелгән. Фитотерапиядә дару үләннәреннән яңа препаратлар ясый торган махсус лабораторияләр барлыкка килә. Үсемлекләр үсү урынында җыелган. Казан ботаниклары Татарстан территориясендәге үсемлекләр дөньясын өйрәнүдә зур эш башкаралар. Республикадагы үсемлекләрнең хәзерге торышын өйрәнү максаты белән алар ел саен экспедицияләр оештыралар. Бер үк вакытта шифалы үләннәрне җыю белән дә шөгыльләнәләр. Нәтиҗәдә М.В. Марковның "Дикорастущие лекарственные растения Татарии" (1943), "Определитель растений Татарской АССР" (1979), "Словарь-справочник по флоре Татарии" (Иванова, 1988) хезмәтләре дөнья күрә. Моннан тыш, этнографик хезмәтләрдә дә шифалы үләннәр турында билгеле бер дәрәҗәдә мәгълүмат бирелә, аларның халык медицинасында, тормыш-көнкүрешендә әһәмиятле роль уйнавы күрсәтелә. Үсемлек атамаларын өйрәнү лингвистик яктан да кызыксыну уята. Үсемлек атамалары телнең сүзлек фондының иң зур өлешен алып тора. Рус теле белемендә үсемлекләр дөньясына караган лексиканы максатчан өйрәнү ХХ гасырның 60 нчы елларында башлана. Бу юнәлештә О.П. Беляева (1967), В.А. Меркулова (1967), В.А. Иванова (1985), Е.И. Чинок (1985), З.И. Борисова (1989) һ.б. хезмәтләре дөнья күрә. Аларда үсемлекләрне номинацияләү, мотивлаштыру принциплары, лексик-семантик мәгънәләре, сүзь ясалышы, синонимия һәм вариантлылык мәсьәләләре, этимологик эзләнүләр дә урын ала. Иске белорус теленең XV-XVII гасырга караган язма истәлекләрендә яшелчә һәм бакча үсемлекләренең лексикасы анализлана (Казаченок, 1976). Тюркологиядә үсемлек атамаларын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр ХХ гасырның 60-70 нче елларында дөнья күрә башлый. Мәсәлән, Х. Джамалханов (1968), У. Кисыков (1963), М. Бима габетов (1968), А. Шамматова (1966), А.К. Боровков (1971), Б. Калиев (1970, 1991), А. Айгабылов (1976), А. Жаримбетов (1976, 1980), Р.З. Сафарова (1984, 1985), Г. Уюкбаева (1983, 1990), Э. Кулиев (1985), Ю. Ишанкулов (1985), М.И. Скворцов (1971) һ.б. Төрки телләр үсемлек атамаларын тикшерүдә Л.В. Дмитриева (1962, 1972, 1977, 1979) хезмәтләре зур әһәмияткә ия. Аның хезмәтләрендә төрки телләрдәге үсемлек атамалары алтай семьясына кергән телләр белән чагыштырма планда өйрәнелә, төрки фитонимнарның генетик катламнары, сүзьясалыш структурасы анализлана. К.М. Мусаев хезмәтләрендә (1975, 1984) төрки телләр лексикасының аерым төркемнәре карала, үсемлек атамаларының төп номенклатурасы китерелә. Үсемлекләр дөньясына караган лексиканың аерым төркемнәре мари (М.М. Калямшин, 1981; Ю. Дмитриева (1980, 1986); А.С. Ефремов, 1986, 1987), удмурт (Р.Ш. Насибуллин, 1973; Б.Ш. Загуляева, 1990), мордва (А.М. Гребнев, 1984), коми (А.Н. Ракин, 1977, 1979) телләрендә дә тикшерелгән. Бер төркем хезмәтләрдә дагстан телләрендәге фитонимнар турында мәгълүмат бирелгән (Проблемы..., 1989). Татар тел белемендә үсемлекләр дөньясы белән бәйле лексик бе рәмлекләр чагыштырмача аз өйрәнелгән. Шулай да аерым хезмәт ләрдә бу турыда материал буларак мәгълүматлар бар. Үсемл екләрнең татарча исемнәре теге яки бу күләмдә С. Хәлфин (1785), А. Троянский (1833-1835), Л.З. Будагов (1869, 1871), В.В. Радлов (1893-1911), К. Насыйри (1895-1896), Җ. Вәлиди (1927-1929) һәм башка татар теле сүзлекләрендә (ТРС, 1931, 1966; РТС, 1984; ТТАС, 1977, 1978, 1981) урын алган. Ботаник терминнар авыл хуҗалыгы терминнары (РТАХТС, 1971), ботаника һәм биология терминнары (1935) сүзлекләрендә тулырак бирелгән. Бу мөнәсәбәттән К. Насыйриның "Гөлзәр вә чәмәнзар" (Казан, 1903) хезмәте игътибарга лаек. Биредә автор шифалы үләннәрнең татарча-гарәпчә-латинча-русча исемнәре белән бергә аларның дәвалау үзлекләренә тасвирлама бирә. Үсемлекләрнең татарча исемнәрен өйрәнү һәм анализлау актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. С.А. Бурнашеваның татар теле лексикасы мәсьәләләренә багышланган мәкаләсендә (1962) үсемлек атамаларының аерым моментларына туктала. Г.С. Нас ыров мәкаләсе (1978) ботаник терминнарның дөрес язылышы һәм татар теле сүзлекләрендә бирелеше мәсьәләсенә багышлана. Күренекле этимолог Р.Г. Әхмәтьянов хезмәтендә (1980) кайбер үсемлек атамаларына этимологик анализ бирелә. А.Г. Шәйхулов үзенең "Мотивирующие основы в названиях растений" (1988) мәкаләсендә татар һәм башкорт телләрендәге материаллар нигезендә үсемлек атамаларын мотивлаштыру билгеләре буенча классификацияли. Автор татар диалектологлары тарафыннан җыелган һәм "Татар теленең диалектологик сүзлеге"нә (1969) кушымта итеп бирелгән үсемлекләрнең җирле исемнәреннән дә файдалана. 1996 елда Г.Г. Саберованың "Названия растений в татарском литературном языке" хезмәте дөнья күрә. Биредә автор әдәби телдә кулланылган үлән үсемлекләре исемнәрен номинацияләү принциплары, сүзьясалыш структурасы һәм аларның генетик катламнары мәсьәләсен яктырта. Әдәби телнең гомуми кулланылыштагы һәм латин эквиваленты булган бер ботаник терминына халык телендә берничә үсемлек исеме туры килә. Халык телендәге ботаник лексиканы өйрәнүгә татар диалектологлары бәя биреп бетергесез өлеш керттеләр. Халык сөйләшләреннән тупланган үсемлек исемнәренең бик бай өлеше "Татар теленең диалектологик сүзлекләре"нә кертелде (1969, 1993, 2009). Үсемлек атамаларының шактый зур өлеш е "Урта Идел һәм Урал буенда таралган татар сөйләшләре Атласы"нда (Казан, 1989) картага төшерелде. Биредә теге яки бу сүз нең таралыш чикләре билгеләнде. Мәсәлән, әдәби телдәге гөл җи меш атамасының сөйләшләрдә 50 гә якын исеме бар. Болар барысы да "Атлас"та һәм "Атласның комментариесе"ндә чагылыш таба. Халык теленнән җыелган ботаник лексика диалектологларн ың күп кенә хезмәтләрендә урын ала. Күренекле тюрколог- галимә Л.Т. Мәхмүтова мәкаләләрендә (1976, 1978, 1979) мишәр диалектындагы үсемлек атамаларына җентекле анализ бирелә. Халык телендәге үсемлек атамаларын өйрәнүдә Н.Б. Бор һанованың өлеше бик зур. Тупланган материаллар нигезендә галимә "Татар теленең диалектологик сүзлеге"нә (1969) кушымта итеп үсемлекнең халык телендәге һәм латин телендәге атамаларын бирә. "О татарских народных названиях растений" (1976) мәкаләсендә ботаникага бәйле лексика семантик яктан, аерым лексик берәмлекләрнең килеп чыгышы, номинацияләү мәсьәләсе, сүзьясалыш структурасы анализлана. Халык телендәге үсемлек атамалары турындагы мәгълүматлар аерым сөйләшләргә багышланган хезмәтләрдә (Л.Ш. Арсланов, 1966; Ф.С. Баязитова, 1986; Д.Б. Рамазанова, 1970, 1978, 1982, 1987; З.Р. Садыйкова, 1985; Т.Х. Хәйретдинова, 1985) урын алган. Себер диалектлары буенча материаллар Д.Г. Тумашева хезмәтендә (1961, 1992) бирелгән. Шулай итеп, татар халык ботаник лексикасы теге яки бу дәрәҗәдә тикшерелгән шактый күп әдәбият бар. Үсемлекләр дөньясы белән бәйле лексика монографик планда өйрәнелеп "Халык телендәге үсемлек атамалары" (Казан, 2004) хезмәте бу юнәлештә тикшерүдә әһәмиятле эш булып тора. Монография өчен төп чыганак итеп татар теленең диалектологик (1969, 1993) һәм төрле типтагы сүзлекләр, татар халык сөйләшләре Атласы (1989), татар диалектологиясе буенча чыккан хезмәтләр файдаланылды. Татар халык телендәге үсемлек атамаларын өйрәнү максаты белән 1986-1994 нче елларда татарлар яшәгән төбәкләргә автор тарафыннан махсус экспедицияләр оештырылды. Тупланган материаллар нигезендә 2000 гә якын берәмлекне үз эченә алган картотека төзелде. Шуның белән бергә, ботаника өлкәсенә караган сүзлек-белешмәләр, фәнни һәм фәнни-популяр характердагы махсус әдәбият та файдаланылды. Бу хезмәт тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи методка нигезләнә, материал диахроник һәм синхроник планда анализлана. Тәкъдим ителә торган әлеге хезмәт үсемлекләр дөньясы белән бәйле лексик берәмлекләрне концепт буларак тикшерүне дә күз алдында тота, ягъни кешеләрнең дөньяны кабул итүдәге фикерләү үзенчәлеге, гореф-гадәте, мәдәнияте аша да күзәтүләр алаып барыла. Моның өчен теге яки бу лексик берәмлекнең борынгы чыганакларда кулланылышы, халык авыз иҗатында чагылышы, хәзерге әдәби телдә мәгънә үзгәреше, ягъни теге яки бу сүзнең мәгънәсе киңәюе яки тараюы һ.б. мәсьәләр тикшереләчәк. Тел белән мәдәният арасындагы аермалык башка халыкларның телләре һәм мәдәниятләрендәге фактлар белән чагыштырып анализлаганда ачыла. Тел тарихи үзгәрешләргә һәм мәдәни традицияләргә җавап бирә-бирә, туктаусыз камилләшә. Ул изоляциядә түгел, башка телләр һәм мәдәниятләр белән даими бәйләнештә. Шунлыктан һәр тел чит тел берәмлекләре хисабына һәрдаим тулыланып тора. Тел күренешләрен алу, кабул итү һәрвакыт мәдәният тәэсирендә бара. Һәр телнең үз дөнья картинасы була, шуның ярдәмендә әлеге телдә сөйләшүче үз фикеренең эчтәлеген оештыра. Кеше дөньяны үз туган теле аша кабул итә. Кеше дөньяны бары тик тел аша гына өйрәнә, телдә генә иҗтимагый-тарихи тәҗрибә туплана ала. Кешене чолгап алган мохитка мөнәсәбәте булган һәр нәрсә теге яки бу дәрәҗәдә мәдәният белән бәйле була. Шуңа күрә теләсә-кайсы милләтара багланышларда мәдәни мәгълүмат алмашу бара, алар үз чиратында телдә чагылыш таба. Фольклор әсәрләре рухи тормышның төрле якларын, йолаларны, хезмәт эшчәнлегенең традицион төрләрен бергә туплый. Халык ның гасырлар буе тупланган тәҗрибәсе һәм күзәтү ләре гому миләштереп халык авыз иҗатында чагылыш таба. Лингвокультурологик анализда телнең фразеологик берәмлекләре дә катнаша. Үсемлекләр дөньясына караган лексик берәмлекләрнең шактый өлеше, кешенең тышкы матурлыгын, эчке кичерешләрен, ныклыгын, характерын тасвирлау чарасы буларак, халык җырларында актив файдаланыла. Моңа бигрәк агач һәм кайбер үлән, чәчәк, җиләк-җимеш исемнәре белән бәйле җырларны, мәкаль, әйтемнәрне күрсәтергә мөмкин. Язучылар, шагыйрьләр иҗатында да үсемлекләр дөньясына караган лексик берәмлекләр шактый зур урын алып тора. Аларны төрле максатлардан чыгып кулланалар: телстиль, сурәтләү чарасы, образларга характеристика бирү, образның эчке дөньясын ачу. Әдипнең үзенең теге яки бу күренешкә, вакыйгага мөнәсәбәтен белдерү кебек чагыштырулар бирелә. Тел заманнар үтә-үтә үзгәрешкә дучар булса да, нигездә, үзенең хәзинәсен гасырлар аша саклап килә. Һәр халык җырсыз, мәкальсез, әйтемсез, фразеологик берәмлекләрдән башка яши алмый. Димәк, тел һәм мәдәниятне үзара бәйләнештә тикшерү, анализлау бүгенге лингвистиканың актуаль проблемаларының берсе санала. Монографиядә сөйләшләргә хас үзенчәлекләрне, сүзләрнең әйтелешен чагылдыру максаты белән, татар диалектологиясендә кабул ителгән түбәндәге транскрипцион билгеләр кулланылды: w - ирен-ирен өрелмәле аваз. в - ирен-теш тартык аваз. d - әдәби телдәге [з] ны алмаштырып килә торган тел-теш арасы авазы (сакау [з]) билгесе. қ - тирән тел арты саңгырау тартык авазы. ғ - тирән тел арты яңгырау тартык авазы. ʼ - бугазда ясала торган йомык аваз. ' - тартык авазның нечкә әйтелешен күрсәтә; хәрефнең уң ягына өскә куела. Гомуми төшенчәләрне белдерә торган сүзләр "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә үсемлек сүзенә "һавадагы һәм туфрактагы терек булмаган матдәләр белән туплана, органик булмаган матдәләрдә органик матдәләр эшләп чагара торган, гадәттә үзе яшәгән урынга берегеп үсә торган организм" дип аңлатма бирелгән: Таң иртәдән башлап төшкә хәтле, төшке аштан соң караңгы кичкә хәтле түтәлләргә су сибү, үсемлекләрне утау, сирәкләндерү эше өзлексез кайнап тора (Ш. Камал). Үсемлеккә кояш нурлары ничаклы кирәк булса, балага ана мәхәббәте, ана иркәләве шул чаклы ук кирәк (Г. Гобәй). Тишекләр аркылы, туфрак эченә һава үтә ала. Ул һава белән үсемлекләрнең тамырлары сулу ала (А. Алиш. ТТАС, Т. 3, 1981). Үсемлек сүзенең сөйләшләрдә үсемтек (каз.ар.-крш.) варианты да очрый: Үсемтек майын җаратам мин. Пермь сөйләшендә үсемлек атамасының кыскартылган үсем варианты билгеле һәм ул яшь үсемлекләргә карата кулланыла. Мәсәлән: Мынысы үсем элмәнеке, тегесе қарт элмәнеке. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: үсем сүзенең сөйләшләрдә (блт., мам., перм.) тагын яшүсмер мәгънәсе дә бар: Мин аның үсем wақытын беләм (мам.). Йәш үсем қызлары бар. Татар әдәби телендә үсем сүзенең сан яки микъдар ягыннан арту, күбәю, ишәю мәгънәсе билгеле: Уңыш үсеме. Халык үсеме. Керемнең үсеме (ТТАС, Т. 3). Үсемлек, үсем, үсенте сүзләре үс- тамырыннан ясалганнар. Үсемлек атамасы сүзтезмәләр составында да кулланыла. Мәсәлән, берьеллык үсемлек, кыргый үсемлек, үсемлек аксымы, үсемлек мае, үсемлек ашы һ.б. Үсемлек гомумтөрки сүз. Чагышт.: башк. үçемлек, ком. оьсюмлюк, казак., ккалп. өсимлик, кырг. өсумдук, карач.-балк. есюмлюк. Үзәк сүзенең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә сигез мәгъ нәсе бирелгән. Үсемлекләр дөньясында үзәк сүзе агач үзәге сүзтезмәсендә кулланыла. Бу сүз башка төрки телләрдә дә билгеле. Мәсәлән, башк. үзәк, ағас үзәге, азәрб. озак, үзб. узак, ком. оьзек; хак. озек; төрек. öz, як. ÿöс, чув. вара, борынгы төрки телдә öz 'агач үзәге', 'сабак', 'агач кәүсәсе'. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә үлән лексемасына "йомшак яшел сабаклы берьеллык үсемлек" дип аңлатма бирелгән. Мәсә лән: Күләгәдә озын булып үскән үләннәр ... аякка уралып, бераз комачаулык ясыйлар (Ш. Камал. ТТАС, Т. 3). Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә үлән сүзе дә китерелгән: Җиде елда күктән яңгыр һич төшмәде, Җирдә исә яшел үлән һич үсмәде (К. Гали, 2008: 186). Карлыганнар кара була, Кызыл була алмалар. Үлән яшел... Ул төсләрне Каян алалар алар (Р. Вәлиева. "Нигә"ләр). Үлән сүзеннән телдә үлән + -лек 'үлән үсә торган ачык җир; болын; үлән + чел 'үлән саналган, үләннән торган' лексик берәмлекләре дә ясалган. Мәсәлән: ... чәчәкләр белән тулган яшел үләнлеккә чалкан ятты (И. Гази). Менә бусы безнең тавыклар, ... үләнлеккә чыгып йөриләр, ояларына кереп йомырка салалар (А. Алиш). Үләнчел үсемлекләр арасында берьеллык һәм икееллык үсемлекләрне очратырга мөмкин (Ботаника. ТТАС, Т. 3). Үлән лексемасы башка сүзләр белән янәшә килеп яңа мәгьнәле сүзләр ясауда катнаша. Мәсәлән, үлән чәе 'үләннәрнең кайбер төрләреннән (мәтрүшкә, җиләк, карлыган һ.б.ш. яфраклардан) ясалган чәй': Үлән чәе эчеп өйрәнеп беткән идек (М. Гафури); үлән бете 'үсемлекләрнең сыекчасы белән туена торган бөҗәк, гөблә': Мәктәп участокларында үлән бетләре ... белән көрәшү өчен бөркегечне еш кулланалар (Зоология. ТТАС, Т. 3). Татар әдәби телендәге үлән сүзенең сөйләшләрдә вариантлары шактый. Мәсәлән, урта диалектның мамадыш, тархан, норлат, казан арты керәшеннәре, түбән кама керәшеннәре, минзәлә, нократ сөйләшләрендә, шулай ук, мишәр диалектының чистай, чүпрәле, сергач, тау ягы керәшеннәре сөйләшләрендә үләм варианты актив кулланыла. Себер диалектлары сөйләшләрендә исә аның үләң (тбл., тара.), илөң, үлөң (саз.я.), өйлән, өйләң (брб. д.) вариантлары бар. Мисаллар: Ат йибәрдем өзәнгә, Үләм тамырын эзәргә (хал. җыры). Үләм нәрне петермә, күпме зыйыпсың (срг.). Әзрәк кура буйларыннан үләм йыккан идем (чст.). Бийеккәй тауларның и башында Җәш үләмнәр җата җәшәреп (т.кам.-крш.). Шуның белән бергә үлән сүзенең семантикасы да сөйләшләрдә башка функция үтәргә мөмкин. Мәсәлән, урта һәм мишәр диалектларының аерым сөйләшләрендә үлән, үләм лексемалары, әдәби телдәге кебек, 'үлән, чирәм' мәгънәсен белдереп килә. Тубыл-иртеш диалектының тубыл, төмән, тара сөйләшләрендә аның 'гөл, бүлмә гөле' мәгънәсе дә бар. Үлән һәм аның фонетик вариантлары башка сүзтезмәләр составында килеп яңа мәгънәле сүзләр ясауда катнаша. Мәсәлән: алмалы үлән (дөб.), исле ромашка, сывалчан үләне (лмб.) 'гөлбадран', йул үләме (чст.) 'бака яфрагы', каз үләме (лмб., хвл., тмн.) 'бәбкә үләне', 'сәтәб үләң (тбл.) 'песи борчагы', утау үләң (тбл.) 'чүп үләне', фирештә үләне (мам.), җәрәфи үләне (трх.) 'мәтрүшкә' һ.б. Мисаллар: Мал йақ (юк) полғанға ишегалтымны сәтәб үләң пасып китте (тара.). Утау үләңгә (чүп үләне) йәбешеп қалған (тбл.). Үлән сүзе фразеологик берәмлекләр составында да кулланыла. Мәсәлән, үлән астыннан ут йөртү фразеологик берәмлеге 'берәр эшне астыртын, яшерен рәвештә башкару'га карата әйтелә: Аждаһа шикелле ул, алар үлән астыннан ут йөртә торган халык (Г. Камал. ТТАС, Т. 3). Чагышт.: уйгыр, чыгтай олоң 'сусыл, сутлы үлән', уйгыр диал. үләң 'үлән', якут олү, олоң 'үлән, сазлы үләнлек', борынгы төрки оләң 'сазламык җир, яшел үлән', Р.Г. Әхмәтьянов гомумтөрки ол, ол 'юешлек, юеш җир' сүзеннән дип карый (2001: 223). Үлән сүзенә синоним буларак телдә чирәм лексик берәмлеге дә кулланыла. Әмма мәгънә ягыннан алар беркадәр аерымлык күрсәтәләр. Чирәм сүзенең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә өч мәгънәсе бирелгән: 1. Үлән, яшел үлән: Инеш буенда безнең күрше Гөлйөзем әби яңа чыккан каз бәбкәләренә чирәм ашатып, аларны саклап маташа (М. Гали. ТТАС, Т. 3, 1981). Яшел чирәм, Сары бәбкә Аяк терәп шуны тарткан Чирәм кинәт өзелгән дә, Авып киткән үзе артка (Ш. Галиев). 2. Яшел үлән үсеп утырган урын, җир: Ятып чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм (Г. Тукай). Урам уртасында яшь чирәмдә каз бәбкәләре йөри (Г. Әпсәләмов. ТТАС, Т. 3, 1981). 3. Эшкәртелмәгән, бер дә сөрелмәгән җир: Вилдан абзыйларың да безнең белән бергә янәшә чирәм алганнар икән, шулар белән алмашып сөрергә булдылар (Г. Ибраһимов). Алтын бодай дулкынлана Без күтәргән чирәмдә (З. Мансур. ТТАС, Т. 3, 1981). Шуның белән бергә чирәм сүзе чирәм җир сүзтезмәсе составында килә һәм сөрелмәгән, эшкәртелмәгән җиргә карата кулланыла. Мәсәлән: Әйдәгез, дуслар, егетләр, кызлар, Чирәм җирләргә иген игәргә (җыр). Чирәм җир лексик берәмлеге 'фәндә аз өйрәнелгән өлкә' мәгънәсен дә белдереп килә: Бу мәсьәлә чирәм җир булып кала бирә. Чирәм сүзе казан арты, тау ягы сөйләшләрендә бәбкә үләненә карата кулланыла: Қазлар рәхәтләнеп чирәмдә йөрделәр (мам.). Чирәм йәм-йәшел, җалан айақ шунда уйнап үстек (лш.). Бу сүзнең мамадыш сөйләшендә тагын 'казаяк, каз үлән' мәгънәсе дә бар. Нократ сөйләшендә чирәм сүзенең чиләм, чилеме (< чирәм) варианты кулланыла: Чилеме йыйдым қаз т'ут'укларға ашамаға. Башка төрки телләрдә дә чирәм сүзе билгеләнгән: башк. сирәм, азәрб. чирән, якут. сирәм. Шунысы кызыклы: мишәр диалектының карсун сөйләшендә чирәм сүзе, урта диалектның тепекәй сөйләшендә сирәм (әд. чирәм) варианты 'ишегалды' мәгънәсендә мәгълүм. Чирәм сүзе сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән, мордва-каратай сөйләшендә дуңгыз чирәм лексик берәмлеге 'ишегалдында, өй янында, юл буенда үскән чирәм'гә карата кулланыла: Дуңгыз чирәме ашыйлар үрдәкләр, тиз картайа җаңгыр булмагач. 'Яшел чирәм' мәгънәсендә борынгы төрки чыганакларда чимкән варианты теркәлгән. Мәсәлән, Хәрәзминең "Мәхәбәтнамә" әсәрендә шундый юллар китерелә: "Кил, и Оҗмах Гөле, чимкәнгә чыккыл. Бүген ултырмағал әйван эчендә" (Борынгы төрки..., 1981, 149). 'Яңа чыккан яшел үлән' төшенчәсе тубыл-иртеш диалектының тобол, тара, тевриз сөйләшләрендә күк лексемасы белән белдерелә: Күк чыға башлады (тара.). Бу лексик берәмлек төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә билгеләнгән һәм төрле мәгънә төсмерләрен белдерә. Мәсәлән: кыргызда көк 'яшел чирәм'; аш кок 'укроп', карачайбалкарда кёк 'яңа чыккан язгы чирәм', кёк май 'яшел чәй', үзбәкләрдә кук ут 'яшел чирәм', кук чай 'яшел чәй'. 'Чирәм' мәгънәсе бараба диалектында көкчек (< көк + -чек) лексемасы белән белдерелә: Көкчек үсеп китте өй алтта. Бу лексеманың тамыры да күк сүзенә барып тоташа. 'Үлән' төшенчәсе борынгы төрки чыганакларда, язма истәлекләрдә ут сүзе белән белдерелгән. Мәсәлән, XIV гасыр язма истәлеге "Нәһҗел Фәрадис"тә от 'үлән' мәгънәсендә кулланылган. Сахраларда, тағлар өнүрендә турур әрди от көчен йыйын ғыйбадат кылур әрди (Нуриева, 1999: 130). Әсәрдә кулланылган отлағ 'көтүлек' сүзе дә от > ут тамырына барып тоташа. XIV гасыр шагыйре Сәйф Сараи шигырьләрендә дә ут сүзе 'үлән' мәгънәсендә теркәлгән: Итәр бостан эчендә гайше хәлвәт кыйлып күк ут кызыл берлә сохбәт. Мән әйттем ул күк утка... (Борынгы төрки..., 1981: 177). Бу шагыйрьнең "Гөлстан биттөрки" әсәрендә утачы сүзе 'дәвачы' мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, әсәрдә шундый юллар бар: "Хуҗа бу нәзгъ эчендә налә кыйлыр, Күр, утачы, аңа дәва боерыр" (Борынгы төрки..., 1981: 220). Биредә китерелгән утачы сүзенең тамыры да ут 'үлән' сүзенә барып тоташа, ягъни үләннәр белән дәвалаучы. Борынгы төрки чыганакларда ot (ДТС, 1969) сүзенең 'үлән' мәгънәсе белән бергә 'дару', 'агу' мәгънәләрендә кулланылуы да билгеле (ДТС: 373). Аның бу мәгънәсе тагын кайбер башка сүзлекләрдә дә теркәлгән (Курышжанов, 1970: 177; Тухфа, 356; Махмутова, 1982: 142). XVI йөз шагыйре Мөхәммәдъяр поэмаларында ут сүзе 'дәва үләне', ә утачы (ута + афф. -чы) 'табиб' мәгънәсендә бирелгән. Мәсә лән: "Чакырыб йәшел ут Заһидка бирде дарусу булыр бу дип сүзләде" (Төхфәи Мәрдән: 17). "Аның имен һич утачы белмәгәй. Нәчә дару куйса һәргиз уңмагай (Шунда ук: 16. Кадирова, 2004: 102-104). Otačу сүзе М. Кашгарый (ДТС: 373) сүзлегендә, урта гасыр истәлекләрендә 'табиб' мәгънәсендә теркәлгән. Бу лексик берәмл ек хәзерге төрки телләрдән караим телендә генә сакланган. XVIII гасыр шагыйре М. Колый әсәрләрендә дә ут сүзе 'үлән' мәгънәсендә кулланылган. Түләк дастанында шундый юллар бар: "Утлар уты май татыр", ягъни утлый (ашый) торган утыннан (үләннән) май тәме килер. Шунда ук "Ул сиңа гына корыган ут булып күренер" (Татар халык иҗаты: дастаннар, 1984: 133, 199). XVIII йөз шагыйре Мөхәммәдъяр поэмаларында ут сүзенең 'чирәм' мәгънәсендә теркәлгән (Вафина, 1985: 94). "Идегәй" дастанында шундый юллар бар: Утны кайдан утларсин (Идегәй, 1988: 200). XVIII-XIX гасыр татар теле сүзлекләрендә ут лексемасы 'үсем лек' (Гиганов, 1804: 510), 'үлән, яшел чирәм' (Троянский, 1833: 131; Хальфин, 1785: 88; Гиганов, 1804: 610; Кукляшев, 1859: 18) мәгънәләрендә теркәлгән. Шуның белән бергә, күрсәтелгән сүзлекләрдә үлән лексик берәмлеге дә урын алган. Хәзерге татар әдәби телендә ут сүзе аерым лексик берәмлек буларак кулланылмый. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә дә бу лексема искергән сүз билгесе белән бирелгән. Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә ут берәмлегенең мәгънәсе беркадәр тарайган һәм ул биредә 'чүп, чүп үләне'нә карата кулланыла: Минем бакчаны да утадыгызма, утлар калмадымы? (чст.). Алар басуwында ут та йук (чпр.). Картуп утадым, ут күп. Матига белән утларны кистерәбез (срг.). Алманы ут баскан, утарга кирәк (лмб.). Цегендере дә бигрәк утлинде (мәл.). Ут баскан бакчаны бик (тмн.). Арышны ут баскан (м.-кар.). Мишәр диалектының сергач сөйләшендә күрсәтелгән мәгънәдә от варианты да очрый: Бодайны от баскан. Ут сүзеннән -лы кушымчасы ярдәмендә ясалган утлы сыйфаты мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә (лмб., тмн.) 'чүпле', 'чүп үләнле' мәгънәсен белдерә: Тары мынан тривужны, тары бик утлы (лмб.). Бакча бик утлы (тмн.). Шуның белән бергә, ут лексемасы кушма сүзләр, сүзтезмәләр составында да еш күзәтелә. Мәсәлән: күзлут (күзле + ут), сарут (сары + ут), кугыт, күгут (күк + ут) 'үлән' (кас.), сөтлут (сөтле + ут) 'сөтле билчән' (эчк., чст.), йылут (йылы + ут) (эчк.), йылыwыт (йылы + ут) (себ. д.) 'мәтрүшкә', оцоwыт (< оцоқ < очык + ут) 'меңьяфрак', катут < (каты + ут) 'сырлан' (хвл.), икмаwыт (< икмәк + ут) (перм.), икмәгутырлығы (< икмәк+ут+ырлығы < орлығы) (мам.) 'сәрдә', сырхуwат (< сырхау + ут) (глз.) 'сары мәтрүшкә', убыр уты (лмб., срг.) 'шайтан таягы', кандала уты (срг.) 'себерке үләне', кишер уты (лмб., тмн.) 'төтәч', чыршы уты (тмн.) 'чыршы үләне', теш уты 'шалфей', чәнчү уты (к.т., трх.) 'чәнчү үләне', қолут (твр.) 'саз үләне' һ.б. Ут лексемасы татар халык мәкальләрендә дә чагылыш таба. Мәсәлән: Сусыз җиргә өй корма, утсыз җиргә ил корма (Исәнбәт, Т. 1, 1959). Ут сүзе башка төрки телләрдә дә киң таралыш алган: азәрб., төркм., төрек., ком., кырг., казак., нуг., ккалп., караим, алт., хак., як. от 'чирәм', тув. оът 'чирәм, яшеллек', бор.-төрки ot 'чирәм, яшеллек' (ДТС). Хәзерге татар әдәби телендә ут сүзе аерым кулланылмый. Әмма ут тамырыннан ясалган шактый лексик берәмлекләрне күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, утау, утлау, утлавык, утлык. Биредә шуны да күрсәтеп китү урынлы булыр. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә утау сүзе фигыль сүз төркеме буларак теркәлгән һәм 'игенне, яшелчәне чүп үләннәреннән чистарту, чүп үләннәрен йолку' мәгънәсендә бирелгән (ТТАС, Т. 3, 1981). Утау фигыленнән ясалган утаучы исеме әдәби телдә чүп үләннәрен утау белән шөгыльләнүче кешегә карата кулланыла: Кәбестә җыю чы, чөгендер утаучылар да җыйналдылар (Ш. Камал. ТТАС, Т. 3, 1981). Әмма телдә утау сүзе исем сүз төркеме буларак та билгеле һәм чүп үләне мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән: Мин бу кырда, бу басуда сабан сөргән, тырма тырмалаган утаулар утап, ураклар урган идем (М. Гафури. Тәрҗемәи хәлем. Сайланма әсәрләр. Т. 4, 1981: 401). Урта диалектның пермь сөйләшендә утау исем сүз төркеменнән -лы кушымчасы ярдәмендә ясалган утаулы 'чүпле, чүп үләнле' сыйфаты кулланыла (ТТЗДС, 2009). 'Чабылмый калып кар астында кыш чыккан һәм кипкән үлән' мәгънәсендә урта диалектның эчкен, златоуст сөйләшләрендә, тубыл-и ртеш диалекты сөйләшләрендә қау сүзе кулланыла: Қаулы йертә пецән цабу йаман (төм.). Кау сүзенең "Хөсрәү вә Ширин" хикәясендә 'тиз кабынучан коры әйбер', 'чакма чагып ут кабызу өчен әзерләнгән коры мүк' мәгънәләре бирелгән (Борынгы төрки..., 1981: 73, 106). Кау тамырыннан ясалган қаудан (лаеш, балтач, тархан, минзәлә, пермь, красноуфим, нагайбәк керәшеннәре сөйләшләре), каудан (чистай), қаудар (дөбъяз), қаузан (мамадыш, минзәлә), қаулақ, қауыл (себер.д.) лексик берәмлекләре сөйләшләрдә күрсәтелгән мәгъ нәдә кулланылалар. Мисаллар: Қар киткәч тә сарықларны чығарабыз қауданға (лш.). Малларны апчықмыйлар көтүгә, қаудан ашап җөрөрләр ийе (перм.). Қаудан печән чабарға қомачаулый (нгб.-крш.). Балалар қау данға ут төртеп, пажар чығара йазғаннар (кр.-уф.). Җанға үлән чыққанчы қаудар да ашыйлар. Қаудар чыққач та қар астыннан сыйырларны болынға қуwабыз (дөб.). Йаз чыққач, маллар қаузан ашап та туқ булалар (мам.). Ишегалдым қаузан-қаузан, Каузан башлары ауған (хал. җыры) (минз.). Югарыда китерелгән лексемаларның сөйләшләрдә башка мәгънәл әре дә бар. Мәсәлән, каудан сүзе казан арты керәшеннәре сөйләшендә 'вакытында алынмыйча егылып калган җитен, баса', хвалын, мә ләкәс, пермь сөйләшләрендә, бараба диалектында 'ябага', пермь, златоуст сөйләшләрендә 'елан кабыгы' мәгънәләрен дә белдереп килә: Киндерне җолоққанда қаудан җыйадыр ыйық, йығылып қалғ ан баса (каз.ар.-крш.). Сыйыр кауданын койа башлаган (хвл.). Алаш а кауданын кыйа (мәл.). Йыланның қаузаны төшеп қала икән (перм.). "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә каудан лексемасы ике мәгънәдә бирелгән: 1) корыган, саргайган үлән (сабагы), 2) былтырг ы үлән (ТТАС, Т. 2, 1979). Мәсәлән: Аккан суга кан койма, эчәр суың тапмассың. Каудан җиргә ут куйма, керер куыш тапмассың (мәкаль). Татар халык дастаннарында каудан җир, кауданлы җир сүзтезмәләре урын алган һәм 'үләне яндырылган җир' мәгънәсендә билгеле. Мәсәлән: Каудан йиргә ут салдың, утны кайдан утларсың (Идегәй, 1988: 195). Кауданлы йиргә ут салсам, язын сайлап утлармын (Татар эпосы: дастаннар, 2004: 323). Тубыл-иртеш диалекты сөйләшләрендә қау тамырыннан ясалган қаулақ сүзе 'билчән' (төм., твр., тара., саз.я.), 'әрекмән' (брб. д.) мәгънәсендә билгеле. Шуның белән бергә биредә бу лексик берәмлек сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән қас қаулақ 'билчән' (тара.), сөт қаулақ 'яшелчә билчәне' (төм.), 'сөтлөгән' (туб.-ирт.д.). Мисаллар: Қаулақ қақлай тыған пулаты, қаулақ цығаты қырларта (төм.). Қаулақтан да бал алалар, картук чәчәгеннән дә (твр.). Қаулақ утаған қырны та үлцәгән мин (тара.). Әwәл қул пийен (белән) өскән қаулақны та (саз.я.). Қаулақлар цығаты питайларға қыраларта, қулны цәнецәте, бийәлине кийеп утайсын (тбл.). Қас қаулақ цәнецкәкле, алып ташлайсын (тара). Сөт қаулақны өскәц, сөт цығаты (төм.). Галимнәр фикеренчә, кау сүзенең беренчел мәгънәсе 'кипкән үлән, кипкән яфрак, туз' булган (Ахметьянов, 1989: 30). Тарихи яктан кау һәм аннан ясалган каудан, каудар, кауыл лексик берәмлекләре монгол катламын тәшкил итәләр (Бурганова, 1976: 141). Күрше удмурт телендә каудан сүзе, шулай ук, 'узган елгы кипкән үлән'не белдереп килә. Қу лексик берәмлеге татар телендә 'корган сабак (үлән)' мәгънәсендә мәгълүм: "Коры ку сыман кинәт гөлт итеп кабынган ярсуы кинәт юкка чыкты" (Н. Фәттах. Ител суы ака торур, 1980: 180). Тубыл-иртеш диалектының тара, төмән сөйләшләрендә қу сүзе 'кипкән, саргайган (үлән)' мәгънәсен белдереп килә. Шуның белән бергә аның тагын тара сөйләшендә 'аксыл-сары төс' мәгънәсе дә очрый. Мәсәлән, қу сыйыр. Биредә 'кылган яки башка төрле үләннәр төбендә үсә торган вак үлән'не белдергән бүтәгә (камышлы, каргалы, нагайбәк керәшеннәре) сүзен дә күрсәтергә мөмкин: Бүтәгәләр күтәрелә йәм-йәшел булып, кез йаңғырлар булса (кргл.). Шелекәй буйлары вак бүтәгә (кмшл.) (хал. җыры). Бүтәкә варианты, әдәби телдән аермалы буларак, каргалы, богырыслан сөйләшләрендә 'ак мыек' үләнен белдерә, минзәлә сөйләшендә исә бу мәгънәдә бүтәкә үлән сүзтезмәсе билгеле. Бер кат чабып алганнан соң үскән яшь үлән татар телендә күп төрле исемнәр белән атала. Курпы сүзе әдәби тел сүзлекләрендә әдәби норма буларак бирелгән: Быелгы җәй шактый явымлы булганлыктан, курпы шундый куе булып, күпереп үсеп киткән (М. Шәрифуллин. ТТАС, Т. 3). Ат җибәрдем курпыга, Курпы башын кыркырға (хал. җыры). Курпы чабам. Сарут кәлшәләгән Озынлыгы артмас кашыктан. Ялаган күк итеп бер кыркыдым, Тагын үсеп чыккан, ашыккан (И. Гыйлаҗев. Яратканга күрә). Курпы сүзенең сөйләшләрдә тагын 'чабылмый калып кар астында кыш чыккан һәм кипкән үлән' (мамдыш), 'агач төбеннән үсеп чыккан яшь агачлар (турбаслы), 'юкә төбәннән үсеп чыккан яшь агачлар' (тепекәй) мәгънәләре дә бар. Курпы сүзенең пермь сөйләшендә қурбы варианты да очрый. Қурбы сүзенең себер диалектлары сөйләшләрендә берничә мәгъ нәсе бар. Мәсәлән, бараба диалектында 'үсенте', том диалектында һәм тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә 'чапканнан соң икенче кат үскән үлән, курпы': Қурбыта мал йөри, цапмайлар пес йақта (бездә), қыр үләне цабатылар (тара.). Чагышт.: шор. корба, тел. корбо 'яшь үсенте', хак. хорбу 'агач төбеннән үсеп чыккан үсентеләр'. 'Курпы' мәгънәсендә сөйләшләрдә алсын (тау ягы төркеме сөйләшләре, чистай, мәләкәс, хвалын) һәм аның вариантлары алыс, алысын (хвалын), аусын (кузнецк) лексемаларын куллану да бар: Қай йылны алсынын чаwып та шақтый печән була (к.т.). Икенче кат өлгермий инде ул, ул алсын өлгереп җитми (хвл.). Аусын бездә калмыйдыр да инде, тывар-кара йөри печән чапкач (кузн.). Алсын сүзе лаеш, мордва-каратай сөйләшләрендә тагын 'үскән игеннең төбеннән чыккан яшь тармагы, үрентесе' мәгънәсендә билгеле. Бу лексема төрки телләрнең көнбатыш-кыпчак телләр төркеменә дә хас. Чагышт.: караим., ком. алысын, нуг. алсын 'курпы'. Килеп чыгышы ягыннан әлеге лексема монгол катламына карый: монг. аliusun 'куаклык, вак агачлар' (Бурганова, 1976: 131). Атау һәм аның вариантлары атаwа/атаwы мишәр сөйләшләре өчен характерлы, урта диалектның аерым сөйләшләрендә (касыйм, каргалы) очрый һәм 'курпы' мәгънәсен белдерә: Атауны чапмыйлар безди (кас.). Атау булыр әле, ди, курмысыз қалдым дип суқыранса (кргл.). Ул wакыт икенче атау чабу булмас (срг.). Урта һәм себер диалектларының аерым сөйләшләрендә утау (мам.), утаwа (эчк.), утаба (себ. д.) вариантлары күзәтелә: Утаw аға цыкққан сыйырлар. Тарихи яктан атау сүзенең тамыры борынгы төрки от 'үлән' сүзенә барып тоташа. Славян телләрендә киң таралыш алган отава сүзе төрки телләрдән кергән (Шипова, 1976). Халык телендә 'курпы' мәгънәсендә көзге печән, икенче кат үскән печән, икенче чабым, үсмер печән лексик берәмлекләре кулланыла һәм аларның этимологиясе ачык. Аерым сөйләшләрдә исә үләннең бу төре алынма сүзләр белән дә белдерелә. Мәсәлән, зилен < рус. зелень (кузн.), атрус < отросток (чст.), патсит < подсед (лмб.), кус < укос (стрл.), ыфтаруй кус < второй укос (тарх.), ыфтаруй пакус < второй покос (дөб., мам.), нурды (< удм.) (глз.). Мисаллар: Нурды чыга туwар йөрмәсә. Җаңыдан үскән, элек булмады ул, җаңгырлы җылда гына була ул кус. Шуның белән бергә, сөйләшләрдә кулланылган сүзтезмәләрнең беренче компоненты татар сүзен, икенчесе - рус алынмасын тәшкил итә: икенче кус < укос, икенче пакус < покос, қалдық пакус < покос (т.кам.-крш.). Чүпрәле сөйләшендә куна сүзенең ике мәгънәсе бар: 1) курпы; 2) агач үрентесе: Туйра куналары утырталар, ахры. Курпы. Чапканнан соң 'икенче кат үскән үлән', 'курпы' мәгънәсендә сөйләшләрдә йәшәwек (срг., чст.), йәшәвек (мәл.), йәшән (байк., злт.) лексик берәмлекләре дә кулланыла. Бу сүзләр йәш (әд. яшь) тамырыннан ясалган: Йәшәwек күтәрелгән (срг.). Цаwып алсаң, үскән үләнгә йәшәwек дибез. Мин йәшәwек чаwып алдым (чст.). Быйыл йәшәwекне чаптылар (мәл.). Йәшән кипми бит ул, элгәре сапқалый торған ыйық (злт.). Болонда кабат үскәннәргә йәшән диләр. Цаптырмыйлардыр йәшәнне, маллар үзе ашый (байк.). Шуның белән бергә, югарыда китерелгән лексик берәмлекләрнең сөйләшләрдә башка семантикасы да бар. Мәсәлән, мәләкәс сөйләшендә йәшәwек 'дымлы җирдә үскән сусыл үлән'не дә белдереп килә, йәшән сүзе златоуст сөйләшендә тагын 'чүп үләне' мәгънәсендә дә очрый. Мисаллар: Йәшәwек, улсы сазамыкта үсә, йәшел була. Урманда ул йәшәwек була. Үлән, йәшән үсеп китә, қайда сәскәнне дә белмиң. 'Яңа гына яшәреп чыккан үлән, чирәм' минзәлә сөйләшендә йәшләwек (< йәш + афф. -лә + афф. -wек) сүзе белән белдерелә. Аның тагын нагайбәк керәшеннәре сөйләшендә 'яшь, яшел', пермь сөйләшендә 'нинди дә булса үсемлекнең яшь үрентесе' мәгънәләре дә билгеле: Йәшләwек силус китергәннәр (нгб.-крш.). Йәшләwек сүзе минзәлә, пермь сөйләшләрендә тагын 'үтә алмаслык куе урман'га карата да кулланыла: Йәшләwек басып киткәс, өмөҗөгә эрәт булмый анда (перм.). Алтата төркеме авыллары сөйләшеннән 'үлән' мәгънәсендә йәшел сүзе теркәлгән: Терлеккә йәшел салып тордым. Тубыл-иртеш диалектының тобол сөйләшендә 'үлән' мәгънәсендә қабақ сүзен куллану да очрый. Үлгән қабақ сүзтезмәсе 'саргайган үлән' мәгънәсендә килә. Моннан тыш әлеге сөйләштә қабақ сүзенең 'яфрак' мәгънәсе дә бар. Әдәби телдәге 'курпы' мәгънәсендә урта диалектның бәрәңге, балтач, дөбъяз, минзәлә сөйләшләрендә кәлшә сүзе актив кулланыла: Кәлшәне чапмыйлар, чабып булмый икенче қатын (бәр.). Көз көне кәлшә печәнне чабабыз (блт.). Қар җауғанчы кәлшә чаwып алсаң, шақтый курмы була (дөб.). Моннан тыш кәлшә сүзенең сөйләшләрдә 'яшелчә үрентесе' (мам.), 'коелган ашлыктан үсеп чыккан иген үсентеләре' (каз.ар., нрл., шрл., мәл.), 'коелган орлыктан яки камыл төбеннән үсеп чык кан солы' (минз., чст., чпр., т.кам.-крш.), 'яз башында кар астыннан ук үсеп чыкк ан үлән' (кузн.), 'кыяк печән' (лш.) мәгънәләре дә м әгълүм. Кәлшә сүзенең килеп чыгышын Н.Б. Борһанова гомумпермь tеl 'куаклык, вак агачлар, әрәмәлек' сүзе белән бәйләп аңлата. т ~ к тәңгәллеге. Идел буе төрки телләре өчен закончалыклы күренеш (Бурганова, 1976: 131). Печән - мал-туарга азыкка дип чабылган яки чабып киптерелгән үлән: Печән чабу. Печән җыю. Печән кибәне. Озакламый печән өлгерә, кешеләрнең күп өлеше печәндә булачак (Ш. Ка мал. ТТАС, Т. 2, 1979). Сөйләшләрдә (блт., мам., перм.) бу сүзнең әдәби телдәге мәгънәсеннән тыш тагын 'үлән', 'чәчәк' мәгънәләрендә кулланылуы мәгълүм. Шуның белән бергә печән сүзтезмәләр янында килеп яңа мәгънәле сүзләр дә ясый. Мәсәлән, алма печәне (блт., бәр.) 'исле ромашка', җуды печәне (блт.) 'канлы үлән', очоқ печәне (мам.) 'меңьяфрак', чыршы печәне 'нарат үләне' һ.б. Пермь сөйләшендә печән сүзенең печин вариантында таралыш алган һәм 'үлән', 'чәчәк' мәгънәләрен белдерә. Бу лексик берәмлек сүзтезмәләр составында да килә. Мәсәлән, ашлық печин, күкбаш печин 'күкбаш', сөт печин 'тузганак', сукмақ печин 'бака яфрагының барлык төрчәләре', кандала печин 'әрем', садап печин 'песи борчагы', терке печин 'бака үләне' һ.б. Урман - гомумтөрки сүз. Татар әдәби телендәге мәгънәсеннән тыш, сөйләшләрдә аның түбәндәге мәгънәләре бар. Мәсәлән, мишәр диалектының сергач сөйләшендә урман лексемасы 'куак, бер төп агач'ка карата да кулланыла. Мәсәлән, Бер агач та урман, урман да урман бездә. Имән урманын ызба салганда ызба асына куйалар. Тәнә анда урманны ызба безнең атайларныкы. Себер диалектларында урман сүзе 'чыршы' мәгънәсендә билгеле: Қарағай, урман цытымнырағ өйгә. Урман тубырцығы (тбл.). Пестә йәйтә йәшел, қыш та йәшел урман тигән бер ағац үсә йе. Нарат пестә ас, күберәге урман, қарағайлар пестә йуқ. Урман нықы қулга қаты әнәсе (төм.). Тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә урман лексик бер әмл еге 'ылыслы агачлар'га карата кулланыла. Мишәр диалектының карсун сөйләшендә урман сүзе кызыл урман сүзтезмәсендә очрый һәм 'нарат' агачын белдереп килә. Урман лексемасы сүзтезмәләр составында килеп яңа мәгънәле сүзләр ясауда катнаша. Мәсәлән, урман әбей (глз.) 'урман иясе', урман анасы (срг.), урман бабам (нокр.) 'шүрәле': Кешене урман бабам қытықлап үтерә икән дигәннәр борынғылар. Урман йасмығы (мам.) 'кырмыска борчагы', урман қырлығы 'кырлыган', урман талы (мам.)'вак тал, кәҗә талы', урман тәмәкесе (минз.) 'тубылгы'. 'Урман' төшенчәсе тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшлендә тала сүзе белән белдерелә: Талата тулып, кән (күп) йиләк йыйып. 'Кечкенә урман, агачлык' мәгънәсендә том диалектының яүштәчат сөйләшендә қаған сүзе кулланыла: Қаған дип зур түгел генә бүләкне әйтәләр. 'Кечкенә урман, аланлык' мәгънәсендә минзәлә сөйләшендә, бараба диалектында қулқа лексемасы мәгълүм: Йырақ түгел бер қулқа бар, анда җиләк күп (минз.). Қулқаға керергә кәрәк, чергәйне күргәле. Мылтығы та болп, қулқада қачып йатып. Қулқалар күп, тадарца бүләк (брб. д.). Куак - төптән үк диярлек ботакларга тармакланган тәбәнәгрәк агач үсемлек: Чия куаклары, алмагачлар чәчәкләргә күмелеп утыра (Ә. Ерикәй). Чем-кара җимешләрен елтыратып, нигәдер гаҗәпләнгәндәй, карлыган куаклары карап тора (Г. Бәширов, ТТАС, Т. 2, 1979). Татар теле сөйләшләрендә аның куwак (миш. д.), қуwақ (урта д.) вариантлары кулланыла. Семантик яктан бу сүз сөйләшләрдә бер кадәр әдәби телдән аерымлык күрсәтә. Мәсәлән, казан арты керәшеннәре, тархан сөйләшләрендә қуwақ 'агач' мәгъ нәсен белдереп килә: Қуwақ әз безнең аwылда (каз.ар.-крш.). Минем бақча қысқа, анда қуwақлар бар (трх.). Куwак арасына кереп качты (чпр.). Кас'ының йеде-сигез куwак алма (мәл.). Карама куагы үсә бездә (чст.). Урта диалектның мамадыш сөйләшендә қуwақ лексемасы чикләвек куагына карата кулланыла: Бу тау битендә қуwақлар үсә, бы йыл чикләwекләре генә булмаған. Теге суwық йылны қордолар бит қуwақлар. Қуwақ чикләвеген җыйабыз без. Моннан тыш, қуwақ сүзенең аерым сөйләшләрдә 'куаклык' (к.т.), 'киселгән агач төбеннән үсеп чыккан үсентеләр' (нрл., трх.) мәгънәләре дә билгеле: Чурныш (ав. ис.) қуwағында үсәдер балан. Қуw аққа мендек җиләк җыйарға (к.т.). Қуwақ күб ағачта була бит (нрл.). Қуwақ лексемасы еш кына сүзтезмәләр составында очрый һәм яңа мәгънәле сүзләр ясауда да катнаша. Мәсәлән, қуwақ ағачы 'сәрви, акация' (трх.), 'чикләвек куагы' (мам.), қуwақ чыбығы 'чикләвек куагы' (блт.), кузак қуwагы 'сәрви, акация' (мәл.), бала қуwақ 'агач төбеннән үсеп чыккан үсентеләр' (нрл., трх.): Қуwағ ағачлары күп, чикләwеге йуқ (мам.). Бала қуwақларны кисеп ташладық сарықларға (нрл.). Қуwақ чыбығы ташып йақтық (блт.). Қуwақ күб ағачта була бит (нрл.). Қуwақ варианты төмән сөйләшендә 'сазлы, балчыклы җирдәге әрәмәлек'кә карата кулланыла: Балтырған қыwақларда үсә. Куwак сүзе кыпчак телләре өчен характерлы. Мәсәлән, башк. қыуақ, ног. кувак, кырг. куак. Гомумтөрки куwак сүзе башка төрки телләрдә яңа мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән: тув. хаак, чув. хава 'тал', 'куак', төрек. каwак 'тополь'. 'Куаклык' төшенчәсе мишәр диалектының чүпрәле сөйләшендә сайгак лексемасы белән белдерелә. Мишәр диалектының темников сөйләшендә 'куак' төшенчәсе рус теленнән кергән кус < рус. куст алынма сүзе белән белдерелә: Иртә торып мин карадым Карлыганның кусларын (хал. җыры.). 'Куак' мәгънәсендә рус теленнән кергән куст алынмасын куллану бәетләрдә дә чагылыш таба. Мәсәлән, "Ташкай" бәетендә шундый юллар бар: Кайтыйм инде, Дашкай, таң ата ла, Ике күзем яшьләр ата ла Бәхетсез әнкәнең баласы ла Куст астында ялгыз ята ла. ...Бер генә көн түгел, куст астында Ай-һай авыр, әнкәй, төн генәм. (Ташкай // Татар эпосы: бәетләр, Казан, 2005: 196). Әрәмә - яланда, күбесенчә су буйларында, уйсу җирләрдә үскән вак куаклык. Татар теле сүзлекләрендә әрәмә, әрәмәлек лексемалары урын алган. "Үзебезнең авылның кырларын, әрәмәлекләрен үтеп китү, алардан аерылу бик кыен төсле булды (М. Гафури. Тәрҗемәи хәлем, 401 б.). Күренекле этимолог Р.Г. Әхмәтьянов урман һәм әрәмә сүзләре (< агурман) бер тамырдан булырга тиеш дип күрсәтә (Ахметьянов, 1989: 43). Әрәмә сүзе Идел буе регионында таралган телләрдә очрый: башк. әрәмә, чув. урама, ор'ама; морд., эрзян. урама, мар. арама 'кечкенә урман, куаклык'. Әрәмә сүзе рус теле диалектларында да чагылыш таба: урёма, урема (Фасмер, IV: 167). Әдәби телдәге әрәмә сүзенә сөйләшләрдә бүләк (камышлы, байкыбаш) бүләк/ беләк (минзәлә, пермь, стәрлетамак) лексик берәмлекләре туры килә. Мәсәлән: Җүкәле беләк, чағанлы беләк, көпшәле беләк (минз.). Тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә бүләк лексемасы 'агачлык' мәгънәсендә билгеле: Бүләктәге қарағатқа да баш булған. Том диалектының яүштә-чат сөйләшендә 'су буендагы әрәмәлек' утырац дип атала: Йәй йөрделәр утырацта (көтү турында). Утырац сүзенең тамыры утрау лексемасына барып тоташа. 'Әрәмә, агачлык' мәгънәсе тубыл-иртеш диалектының тара сөй ләшендә қауғал, қауғалы лексемалары белән белдерелә: Цийәгә қауғалға цықтық. Йиләк пөтөпте, қауғалыта цүпләнтек бербәц-б ербәц. Җимеш - агач һәм куак үсемлекләренең ашарга яраклы сусыл, итләч орлык тышчасы: Агач җимеше белән, адәм эше белән [дан ала] (мәкаль). Кара җимеш. Йөзем җимеше һ.б. "Бу әрәмәлекләрнең һәрбер өемендә дип әйтерлек йөргән, алар арасында хәл җыеп утырган идем (М. Гафури. Тәрҗемәи хәлем: 401). Татар теле сөйләшләрендә (миш. д., перм.) аның йемеш, йимиш вариантлары бар. Җимеш сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә таралыш алган. Чагышт.: азәрб. йемиш, башк. йемеш, ком. йэмиш, үзб. йомиш, нуг. йэмис, казак., ккалп. җемис, тув. чимис, чув. симес, кырг. җемиш, бор.-төрк. jеmiš. Күп кенә төрки ядкарьләрдә дә йемиш лексемасы урын алган. Әдәбиятта җимиш / йемиш сүзе йе- тамырына -мыш кушымчасы ялганып ясалган дигән фикерләр дә бар (Егоров: 214). Тик шеренүчеләр фикеренчә, бурят телендәге җәмәс 'җиләк' сүзе дә төрки телләрдәге җимеш сүзенә барып тоташа. Касыйм сөйләшендә 'җимеш' мәгънәсендә йөзем сүзе кулланыла. Бу лексик берәмлек кара, сары сыйфатлары белән янәшә килеп яңа мәгънәне белдерә. Мәсәлән, кара йөзем 'кара җимеш', сары йөзем 'сары җимеш, өрек'. 'Борынгы төрки сүзлек' тә (ДТС, 1969) jеmiš сүзе 'җимеш, җиләк' мәгънәсендә IХ-Х гасырга караган язма текстларда төрле формаларда бирелгән. Мәсәлән, "Кутадгу билиг" язма истәлегендә җимеш сүзе 'чи һәм кипкән җимешләр'нең җыйма мәгънәсендә теркәлгән. Чагышт.: венгр. gуumоlеs 'җимеш'. Татар телендә җимеш сүзе 'җиләк' мәгънәсендә дә кулланыла. Бу очракта әлеге лексема аныклагыч сүзләр янында килә. Мәсәлән, саз җимеше 'мүк җиләге' (перм.), тарақан җимеше 'йөзем' (каз. ар.), йөзем җимеше 'йөзем' (трх.), қамыр йемеше (минз.), саwаплы җимеш (мам.), җомақ җимеш (нокр.) 'гөлҗимеш'. Мисаллар: Сандуғачлар сайрый саз җирдә, Саз җимешләр бар җирдә (перм.). Чәнечкеле қуақлы йөзөм җимеше генә инде (трх.). Саwаплы җимеш безнең бақчада да бар ыйы, ашыйдыр ыйық (мам.). А. Троянский сүзлегендә (1835, Т. 2) җимеш 'яшелчә' мәгънәсендә дә бирелгән. Аның бу мәгънәсе казан арты керәшеннәре, пермь, мордва-каратай, төмән, тубыл сөйләшләрендә дә билгеле: Җимешләргә сыw сибә (каз.ар.-крш.). Җимешләр үскерәм, кыйам аларны (м.-кар.). Син ыскул сал бақча җимешкә суны, җаwын су қый (перм.). Йемеш бақца (тбл.). Пақча йемешләре күп (төм.). Моннан тыш җимеш сүзенең себер диалектлары сөйләшләрендә 'җиләк-җимеш' (тара.), 'конфет' (төм.) мәгънәсендә кулланылуы мәгълүм: Пылтыр та йемеш пешкәнтә килгәйте. Тубыл-иртеш диалекты сөйләшләрендә йемеш сүзенең башка семантика белдереп килүе дә билгеле. Мәсәлән, тевриз сөйләшендә йемеш таwық сүзтезмәсе 'күркә' мәгънәсен белдерә. Тара сөйләшендә қуйын йемеш сүзтезмәсе йола үзенчәлеге булып кулланыла. Кыз куенына керергә килгәндә егет тарафыннан алып киленгән җимеш һ.б. Мисаллар: Қуйын йемеш ашау кирәк, бү ген қуйын йемеш пула тиләр. Берәр кешенең ире берәр йердә йөреп қайтса да, қуйын йемеш пула, тиләр. Қуйын йемеше тип керә теләр икенце көннө, қәйнәсе пирә. Җиләк - итләч вак җимеш бирә торган кайбер үлән һәм куак үсемлекләренең атамасы составында килә: каен җиләге, мүк җиләге, кура җиләге, бүре җиләге һ.б. Җиләк сүзенең татар теле сөйләшләрендә йеләк, зиләк, dзиләк вариантлары да кулланыла. Җиләк лексемасы бик борынгы лексик берәмлекләрдән санала. Бик чибәр, таза һәм тулы гәүдәле яшь кызларны җиләк белән чагыштыру шагыйрьләр, язучылар әсәрләрендә урын алган. Мәсәлән, "Аның да сезнең төсле җиләк кебек матур чаклары бар иде шул, дип уйладым мин" (М. Гафури. Кара йөзләр: 93). "Бик әйбәт, бик уңган җиләк шикелле бер кыз" (Г. Камал, ТТАС, Т. 3, 1981). Җиләк-җимеш парлы сүзе составында килеп һәртөрле җиләкләр һәм җимешләрнең җыелма мәгънәсен белдерә. Җиләк сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә мәгълүм. Мәсәлән, башк. йеләк, нуг. йелек, алт. йилек, казак. җидек, хак. чистек, карач.-балк. джилек, ком. җиелек, чув. çырла, бор.-төрки jigdа 'җиләк'. Гомумтөрки җиләк сүзе аныклагыч сүзләр белән бергә килеп башка җиләк төрләрен белдереп килә. Мәсәлән: җир җиләге, йер йиләге, кайын йеләге, кара йеләк һ.б. (бу турыда алдагы бүлектән кара). Җиләк мәгънәсендә аерым регионнарда қат/ғат сүзе кулланыла һәм кушма сүзләр составында килә: қарағат, қызылғат. Ғат сүзе башка төрки телләрдә дә 'җиләк' мәгънәсендә билгеле. Мәсәлән: башк. қарағат, кырг. карагат, уйг. каракат, азәрб. гарагат, алт. каранат, карат 'карлыган'. 'Җиләк' мәгънәсендә аерым төбәкләрдә башка лексик берәмлекләр дә очрый. Мәсәлән, урта диалектның пермь сөйләшендә кулланыла торган мал/мал'/мәл сүзләрен күрсәтергә мөмкин. Мал' лексемасы 'нарат җиләге'н белдереп килә: Мал' элек күп була торган ийе. Мал' башта җәшел була, аннан кызара, мөктә үсә. Еш кына мал' сүзе кушма сүзләр составында кулланыла һәм җиләкнең төрләрен белдерә. Мәсәлән, қарамал' 'кара җиләк', күкмал'/ күкмәл 'күк җиләк' (Рамазанова, 1976: 180). Әлеге лексик берәмлекләрнең беренче өлеше гомумтөрки сүз, икенче өлеше - фин-угыр сүзеннән тора. Чагышт.: коми. моль 'төймә, сәдәп', 'төш (җимешләрдә)', туримол', кадмол', нурмол' 'мүк җиләге', удм. нурмол'ы 'мүк җиләге'. Әдәби телдәге чия сүзе себер диалектлары сөйләшләрендә (цийә/цейә) 'җиләк' мәгънәсендә кулланыла: Цейә йыйарбыз тейте (төм.). Цейә йыйғыр ул писә (тбл.). Монта бөтөн цейә үсә, қарағай цейә тә үсәте (тара.). Цейә/ цийә лексемалары сүзтезмәләр янында килеп җиләкнең төрләрен белдерә. Мәсәлән, ацы цийә (төм., тара.), йер цийә (төм.), йоwан цийә, йуwан цийә (тара.), мөк цийә (төм.), сац цийә (тбл.), тарнаwац цийә (төм.) 'мүк җиләге', қарағай цийә (тбл., саз.я.) 'нарат җиләге', гөлөпкә цийә (тбл.) 'гөлҗимеш', күк цийә (тбл., төм., тара., твр.) 'күк җиләк': Күк цийә өцөн киткәннәр ийе, адашып йөргәннәр (тара.). Чәчәк сүзенә "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә ачык һәм ябык орлыклы үсемлекләрнең таҗ яфракчыларыннан серкәч белән җимешлектән гыйбарәт үрчү әгъзасы, дип аңлатма бирелгән: Сирень чәчәге, Роза чәчәге. Урманның бер почмагында, аулакта гына, чәчәкләнгән бер гөлнең кисәктән генә чәчәге шиңә башлады (Г. Тукай, ТТАС, Т. 3, 1981). Чәчәк - гомумтөрки сүз. Татар әдәби телендәге чәчәк сүзенең сөйләшләрдә сичак (тмн.), сисәк (кр.-уф.), сискә (злт.), сайчак (срг., чпр.), цәцәк (срг., байк., чст., себ.), цицәк (себ.), чәчкә (бөре., минз.), чичкә (перм.), чечка (глз.), чичи' (кас.), цицегәй (себ. д.) вариантлары бар. Касыйм сөйләшендә кулланылган чичи' варианты 'гөл' мәгънәсен белдерә. Мисаллар: Йәш wакытта алларыма сичаклар кадамадым (хал. җыры) (тмн.). Сисәкләр күп тау сыртта (кр.-уф.). Син булмагач, сайчак атмый, сүwекле гөлләрем дә (хал. җыры) (срг.). Йугалган сайчагым кебек, Торасың уйларымда (хал. җыры) (чпр.). Чичи' саwыты. Чәчәк сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә киң таралган. Мәсәлән, алт., ком., тув. чечек, уйг. чечак, үзб. чечак, азәрб. чичәк, төрек. çiçек, казак. шешек, ком. шешекәй, башк. сәскә, чув. чечке; бор.-төрки čеčäк/ čičäк. Чәчәк сүзенең сөйләшләрдә 'агач яфрагы'н белдерүе дә очрый, бигрәк тә бу мәгънә җырларда чагылыш таба: Урман җакта карама, Ничек чәчәк йарала (хал. җыр.) (т.я.-крш.). Чәчәк сүзенең телебездә тагын башка мәгънәләрдә кулланылуы да билгеле. Мәсәлән, казан арты керәшеннәре сөйләшендә ул 'кош теле' буларак мәгълүм: Менә без бәйрәмнәрдә чәчәк пешерә торғаныйық, май белән күкәйгә генә пешерәбез, машинасы бар кисә торған. Шуның белән бергә телдә чәчәк сүзенең йогышлы каты авыру, чир мәгънәсе дә бар. Мәсәлән: Мин монда торганда чәчәк белән авырганмын (Г. Тукай, ТТАС, Т. 3., 1981). Чәчәк лексемасы сүзтезмәләр составында килеп яңа төр чәчәк һәм үләннәрне белдерергә мөмкин. Мәсәлән, қәнәфер чәчәге, қыңғырау чәчәге, умырзайа чәчәге, науруз чәчәге, ут чәчәк, баллы чәчәк, көймә чичкә (перм.) 'бака яфрагы' һ.б. Татар теле сөйләшләрендә 'чәчәк' мәгънәсендә еш кына гөл сүзен куллану очраклары да бар. Мәсәлән, әстерхан, себер диалектлары сөйләшләрендә гөл лексик берәмлегенең күрсәтелгән мәгънәсе мәгълүм: Җимеше қайан килеп, гөл генәкәй (әстр.). Перенце гөлнеңке йиләге иртә бешәте (тбл.). Алманықы гөлләре нинтәйен пулаты, беләмесең? (төм.). Угерчә йаңа гөл атып киләде (твр.). Гадәттә гөл сүзе татар телендә бүлмә гөлләренә карата кулланыла. Мәсәлән, зәйтүн гөле, исле гөл, үлмәс гөл, хәтфә гөл, үрмәле гөл һ.б. Гөл сүзенең 'чәчәк' мәгънәсе башка төрки телләрдә дә мәгълүм. Мәсәлән, казак., карач.-балк., төрекм., уйг. гул, ккалп., үзб. ғул, кырг., азәрб. кул, башк. гөл 'чәчәк', бор.-төрки gul 'чәчәк' < фарсы гул 'чәчәк, роза'. Чәчәк мәгънәсендә урта диалектның балтач, мамадыш, минзәлә сөйләшләрендә тәтәй, пермь сөйләшендә т'ит'и, тәтәй, тау ягы керәшеннәрендә тәтт'и лексемаларын куллану да бар: ақ тәтәй (блт.), шәнгә тәтәй (перм.) 'ак чәчәк, ромашка': Шымырт тәтт'и атмаган әле. Еш кына бу гомумиләштерелгән лексик берәмлекләр ак, кызыл, зәңгәр эпитетлары белән бергә кулланыла һәм чәчәк төрен белдерә: зәңгәр тәтәй 'күкбаш, күк чәчәк', ақ тәтәй 'ак чәчәк, ромашка', сары тәтәй 'сары чәчәк' һ.б. Үсемлекләр анатомиясе белән бәйле сүзләр Татар телендә үсемлекнең төзелешенә, аның өлешләренә, формасына караган шактый күп лексик берәмлекләр бар. Аларның күбесе гомумтөрки сүзләр һәм тамырларны тәшкил итәләр. Шундыйлардан ботак (аның вариантлары потак, бытак), бөре (мөре, бөдер, бедрә), яфрак (йапрак, җапрак), туз (туйыз), кабык, тамыр, үзәк, энә (инә), төп, сабак, башак кылчык, кузак, орлык, бөртек һ.б. күрсәтергә була. Татар сөйләшләрендә бу атамаларның семантикасы, әдәби тел белән чагыштырганда, киңәйгән яисә тарайган булырга да мөмкин. Ботак - агач кәүсәсеннән үсеп чыккан ян үсенте, тармак. Бу гомумтөрки сүзнең татар сөйләшләрендә бытақ, потақ/пытақ, ботау (дөб.) вариантлары бар. Татар телендә ботак сүзе киң мәгънәгә ия. Телдә аның 'бәбәк', 'үренте', 'чыбык' төшенчәләрендә кулланылуы да билгеле. Чытыр-ботак парлы сүзе К. Насыйри сүзлегендә 'чыбык-чабык', 'коры-сары' мәгънәсендә бирелгән (Насыйри, 1904). Шуның белән бергә ботак сүзенең сөйләшләрдә тагын 'тәлгәш', 'чук' мәгънәләре дә бар. "Кыйссаи Йосыф"та бутак: butaqlari unikemu tamam imdi (Кузьмина, 2000: 98). "Нәһҗел Фәрадис"тә бутақ: дарахатның бер бутақыны тутмыш (Нуриева, 2003: 195). Коры ботақ тиз сынар (мәкаль). Яфраклары яшь гомер икән, ботаклары бала икән (Кандалый, 1960: 70). Ботак атамасы сүзьясалышында төп нигез ролен үти. Мәсәлән, ботак+ афф. -лы, ботак+ -сыз, ботак + -лан. Мисаллар: Ботаксыз агачның күләгәсенә барма (мәкаль). Сөйләшләрдә ботак сүзенең синонимы булып тирәк (кргл.), саңақ (злт.), йәп (трх.) лексемалары да кулланылышта йөри. Мәсәлән: Безнең қоролық булу сәбәпле алма тирәк өсти алмады. Вис саңақ ларын сындырып төшөргән алмағасның (злт.). Ике йәпле тал иде. Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә саңак сүзе 'чук, тәлгәш' мәгъ нәсендә очрый: Саңаклары белән җыйдыңмы карлыганны? Чүпрәле сөйләшендә үсеп утырган агачның ботагы йәп, чыршы яки нарат ботагы цәпе дип йөртелә: Йимереп бетерделәр инде, сындырып йәпләрен. Сыйыр җигеп цәпегә бардык. 'Ботак' төшенчәсе том диалектында сабалақ сүзе белән атала. (Тумашева, 1992). 'Тәлгәш, чук' төшенчәсе минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә кәшәнкә сүзе белән белдерелә. Шунысы кызыклы: кәшәнкә лексемасы төрле фонетик вариантларда һәм мәгънәләрдә татар теленең башка сөйләшләрендә дә бар. Мәсәлән, бөре, камышлы кәшәнке, балтач кәсәңкә, мамадыш кәсәнкә 'кишәнке' (бу турыда алга таба кара). 'Тәлгәш, чук' мәгънәсендә пермь сөйләшендә табан лексик берәмлеген куллану да бар. Мәсәлән: Милишнең табаны қысқа. Паланнын табаны аз булған. 'Тәлгәш', 'ботак', 'тармак' мәгънәләре том диалектында сабал сүзе белән белдерелә. Сабак - үлән үсемлекнең төп өлеше: тамырдан югарыгы, яфракта чәчәк чыгара торган үзәге: үлән сабагы, җиләк сабагы, бәрәң ге сабагы һ.б. (ТТАС, Т. 2, 1979). Сабак (< сап + афф. -ак) сүзенең татар телендә берничә атамасы бар. Әдәби телдә һәм аның сөйләшләрендә сабак сүзе киң таралыш алган. Бу - гомумтөрки сүз. Мәсәлән: казак., карач.-балк., кырг., нуг. сабак, башк. һабақ. Чуваш телендә сапақ 'чыбык, пеше чыбык'. Үлән үсемлекнең сабагы лаеш, дөбъяз сөйләшендә сап, сабак дип атала. Әдәби телдә сап атамасы нәрсәнең дә булса кулга тота торган өлеше, тотка мәгънәсен белдерә. Мәсәлән, балта сабы, көрәк сабы һ.б. Сап сүзенең 'сабак' мәгънәсе кайбер башка төрки телләрдә дә күрс әтелгән. Мәсәлән: карач.-балк. сэб, тува. сып, төрек. sap, хак. сап. 'Сабак' төшенчәсе пермь сөйләшендә айақ лексемасы белән белдерелә: Әрем ақ айақлы, қандала печәне - қызыл. Айаққа гына үсте дә үсте, мәсә қылына баса, чәчәк атмады (гөл турында). Чагышт.: кыргызларда пайа, үзбәкләрдә пойа 'сабак', 'аяк' < ир. пой (аяк, аяк табаны). Айақ тамырыннан ясалган айақлану фигыле пермь сөйләшендә 'сабакка утыру, сабаклану'ны белдерә: Алары үлмәде, шы көwө айақ лана инде (гөл турында). 'Сабак' төшенчәсе лаеш сөйләшендә сөйәк сүзе белән белдерелә. Нигездә бу лексема киндер үсемлеге сабагына карата кулланыла. Мәсәлән: Киндернең сөйәкләре бик җуwан була торган ыйы (ТТДС, 1969). Чагышт.: кырг. соңгок 'сабак', 'агач кәүсәсе'; бор.-төрки sönük 'сөяк'. Бәрәңге сабагы исә нократ сөйләшенең глазов урынчылыгында чыбык исеме белән атала: Бараңгы чыбық бели чәй қайнаталар. 'Кипкән корыган үсемлек сабаклары' кама тамагы сөйләшендә шырым сүзе белән белдерелә. Мәсәлән: Қырда шырым җыйып ут йақтық. Әдәби телдәге камыл сүзе Каюм Насыйри сүзлегендә (Насыйри, 1904) 'сабак' мәгънәсендә бирелгән. Лаеш сөйләшендә исә бу сүз 'җитен яки киндер сабагы'на карата кулланыла: Әwәле була қамыл, аны сүс итәсең, аның җеп итәсең (ТТДС, 1969). Турбаслы сөйләшендә аның бәрәңге сабагын белдерүе билгеле: Бәрәңге қамылы чабаларыйы. Сабак сүзе телдә тагын 'суган көпшәсе'нә карата да кулланыла: Сабагыйн йарып кара, корты бар (клд.). Татар сөйләшләрендә аның, шулай ук, бәбәк (лш.), бәбәнәк (минз.), чемәк/ чөмәк, кәкәй (мам.), мәкәй (минз.) сүзләре белән аталып йөрүе дә мәгълүм. Мисаллар: Бар бәбәк белән сыйла қызларны. Бер қарыш булғач бәбәнәк чығара. Суғаннарым кәкәй чығара башлаған. Суған чемәге. Чөмәк тамырыннан мамадыш сөйләшендә чөмәкләнү фигыле дә ясалган һәм ул 'чәчәк сабагы җибәрү (суган турында)' мәгъ нәсендә мәгълүм: Суған инде чөмәкләнгәч қартайа, ашарға тәмне булмый. Татар телендә сабак сүзе 'тәлгәш, чук' мәгънәсендә дә килә. Мәсәлән, виноград сабагы, җимеш сабагы, карлыган сабагы, миләш сабагы һ.б. Үсемлекнең кипкән сабаклары кама тамагы сөйләшендә шырым исеме белән йөртелә: Қырда шырым җыйып ут йақтық. Тәлгәш - бик күп җимешләр укмашып үскәнгә чук-чук булып асылынып торган сабакчык: шомырт тәлгәше: Тәлгәшләрен күр син виноградның - куакларын сыгып төшкәннәр (Р. Хуҗиев. ТТАС, 1981, Т. 3). Тәлгәш сүзенең сөйләшләрдә тәлкәш (каз.-ар.), тәрге (перм.) тәрмәз (чпр.), тәрмәч (кмшл., хвл., мәл.) вариантлары да бар. Мисаллар: Винаграт тәрмәзе. Малан тәрмәче һ.б. Төрки телләрдән тәлгәш сүзе башкорт телендә урын алган. Аерым төбәкләрдә 'тәлгәш', 'җимеш сабагы' мәгънәләрендә бәлчә, бәлчән, бәтчә (дөб.) лексемалары теркәлгән. Мәсәлән: Балан бәлчәне. Бәлчәннәре бик матур. Қарлыган, миләш бәтчәсе. Бәтчә сүзеннән ясалган бәтчәләп фигыле тәлгәше белән, сабагы белән мәгънәсен белдерә: Мин җиләкне бәтчәләп җыйдым. Дөбъяз, бәрәңге сөйләшләрендә аның бәрчә варианты да билгеле һәм ул 'сабак', 'солы яки тары башагы'на карата әйтелә. Мәсәлән: Бер-ике бәрчә шоморт бир әле? Быйыл соло бик уңган, бәрчәсен көчкә күтәреп тора (дөб.). Тарының бәрчәсе булмый, бер генә баш бит ул, соло бәрчәле була, йақ йаққа таралған (бәр.). Бәрчә тамырыннан ясалган бәрчәләү фигыле 'виноград, миләш, балан һ.б.ш. җимешләрне сабакларыннан аеру, көнбагыш, кукуруз, тары кебекләрнең орлыгын кул белән аерып кою' процессын белдерә. Тикшеренүчеләр фикеренчә, бәлчә сүзе мари теленнән кергән. Чагышт.: мар.велше 'сибелгән' (Бурганова, 1976: 140). Тәлгәш сүзенә синоним буларак телдә чук сүзе дә кулланыла. Ул сүзлектә 'үсемлек сабагында яки тармагында бергә җыелып үскән җимешләр яки чәчәкләр' мәгънәсендә бирелгән (ТТАС, Т. 3, 1981). Мәсәлән, чәчәк чугы, виноград чугы һ.б. Төрки телләрдән башкорт (суқ), казак (шоқ) телләрендә теркәлгән. Шуның белән бергә, чук сүзе телдә тагын 'төрле җепләрдән, нечкә баулардан эшләнгән бер бәйләм', 'кулның беләзектән бармак очларына кадәр булган өлеше' мәгънәсен дә белдереп килә. Мәсәлән, билбау чугы, эскәтер чугы, кул чугы һ.б. Тамыр чугы сүзтезмәсендә чук 'бик нечкә булып тармакланган үсемлек тамыры'на карата әйтелә (ТРС, 1966). Чук сүзенең татар теле сөйләшләрендә башка мәгънәләре дә очрый. Мәсәлән, кузнецк, хвалын сөйләшләрендә чук 'материя, тукыма кисәге'. Чагышт.: чуклы йурган 'корамадан җыелган, корамалы юрган'. Пермь сөйләшендә аның тагын 'авылның бер очы' мәгънәсе дә билгеле. Мәсәлән: Түбән чуқ, Урта чуқ. Безнең чуқта күршедә генә икәү суға қапны. Чуқ тамырыннан ясалган чуқлық сүзе 'җиләк-җимеш, үсемлек күп булып үскән урын'га карата да әйтелә: Этпорон чуқлык. Өмөҗө чуқлық. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә 'җимеш сабы, төбе' мәгънәсендә чем сүзе бирелгән. Бу лексик берәмлек казан арты төркеме сөйләшләрендә дә киң таралыш алган. Мәсәлән: Баланны чеменнән чистарту. Чеменнән өзмәгез алманы. Шомырт чеме һ.б. Түбән кама керәшеннәре сөйләшендә чемкә варианты күрсәтелгән мәгънәдә билгеле. Шуның белән бергә чем сүзенең мамадыш сөйләшендә 'касә яфрагы' мәгънәсе дә бар: Җиләкне чемнәре белән җыйғаның. Бу мәгънәдә түбән кама керәшеннәре сөйләшендә чемкә сүзе теркәлгән: Чемкәсендә ике-өч кенә қалған қарлыған. Чем тамырыннан ясалган чемле 'сабагыннан аерылмаган, чеме белән бергә өзелгән' сыйфат, чемләү 'җимешне чеменнән аеру' фигыль, чемләп 'чеме белән, чеменнән аермый' рәвеш сүз төркемнәрен китерергә була. Мисаллар: Чемнә чәйеңә җиләкләрне (мам.). Җиләкләрне чемнәп җыйабыз, қура җиләген генә чемнәп җыймыйбыз (лш.). Галимнәр фикеренчә, чем сүзе болгар катламын тәшкил итә. Чагышт.: венг. gуоm 'чүп үләне' (Бурганова, 1976: 75). Кәүсә сүзенә "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә 'агач яки куакның җир өстеннән башлап очына кадәр ботаклар җибәрә торган өлеше, төп сабагы' дип аңлатма бирелгән. Мәсәлән: Каеннарның, беләм, кәүсәләре Кала һаман ап-ак көенчә (З. Мансур. ТТАС, Т. 2, 1979). Сөйләшләрдән кәүсә сүзенең башка мәгънәләре дә теркәлгән. Мәсәлән, нагайбәк керәшеннәре сөйләшендә ул 'гәүдә' мәгънәсен белдерә, минзәлә сөйләшендә исә аның 'түшкә'гә карата кулланылуы билгеле. Мисаллар: Ул кәүсәсен күтәрә алмый. Кәүсәсен сузып, урам буйлап йөри (нгб.-крш.). Кәүсәсе белән сарықны алып киләләр пешереп. Анда туйда кәүсәсе белән йөрөй итләр. Үрмәле үсемлекләрдә (кыярда, җиләкләрдә һ.б.ш.) була торган үсенте әдәби телдә мыек, мыекча сүзләре белән атала. Мәсәлән: Мыек үстерсәң җиләк булмый. Қабақның мыегы буразна буйлап киткән. Қыяр мыегына баса күрмә. 'Мыек, мыекча' төшенчәсе урта диалектның мамадыш сөйләшендә чыжым, чыҗым лексемасы белән белдерелә: Қара җиләк чыжымы. Бик турый утыртқаныйым, оторо җиргә җатып, оторо чыжым җибәреп үсә икән. Моннан тыш, чыжым сүзенең мамадыш, минзәлә, түбән кама керәшеннәре сөйләшләрендә 'телефон чыбыгы' мәгънәсендә кулланылуы да мәгълүм. Мәсәлән: Чыжымнарга бөгөн төннә белән беләк җуwаннық бәс җабышқан (т.кам.-крш.). Әйтергә кирәк, чыжым сүзе минзәлә, түбән кама керәшеннәре сөйләшләрендә тагын чыжым баганасы сүзтезмәсендә дә очрый һәм 'телеграм баганасы' мәгънәсенә туры килә. Чыжым лексемасының тамыры гомумпермь čuz - 'туу, яралу, барлыкка килү' фигыле (Лыткин, Гуляев, 1970) һәм төрки (алтай) тел ләргә хас -ым аффиксы ярдәмендә ясалган (Бурганова, 1976: 139). Яфрак / диал. йапрак сүзенә "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә (Казан, 1981, Т. 3) үсемлекләрдә: һава белән туклану өчен хезмәт итә торган яшел төстәге һәм төрле формадагы юка пластинка дип аңлатма бирелгән. Мәсәлән: Яфрак сабы. Елга өстендә кояш нурлары уйный, һавада яз исе, яшь яфраклар исе, үләннәр исә аңкый (А. Шамов). Су буендагы камышлар, яфраклар да яңгыр артыннан яшәргән (Ш. Камал. ТТАС, 1981, Т. 3). Яфрак атамасы төрки телләрдә иң актив кулланыла торган лексик берәмлек . Чагышт.: башк. йапрақ, нуг. йапырак, уйг. йапурғақ, ком., караим., төрекм. йапрак, төрек. йапрак, үзб. епрак, казак., ккалп. жапырак, карач.-балк. чапрок, азәрб. йарпаг, кырг. жалбырак; бор.-төрки japirgaq, japargaq, jalbirgaq. Йапрақ/йафрак лексемасы татар сөйләшләрендә берничә мәгъ нәдә кулланыла. Мәсәлән, 'каен себеркесе' (перм., кр.-уф., злт., байк., себ. д.), 'мунча себеркесе' (байк.), 'кышын яшь бәрәннәргә ашату өчен бәйләп киптерелгән яфраклы ботаклар' (кр.уф.), 'кәбестә' (нрл., т.я.-крш., м.-кар.): Йапрак бәйләргә минцаласы йугәле (байк.). Йапрақ пелән цабыну гәрәк (тбл.). Чагышт.: караим теленең тракай диалектында йапрак 'кәбестә', 'тәмәке'. Йапрак/йафрак күп кенә сүзтезмәләр составында килеп үсемлекнең төрләрен белдерәләр. Мәсәлән, бака йафрагы, әрекмән йафрагы, баллы йафрак, биш яфрак һ.б. Шулай ук, яңа төшенчә белдергән сүзләр дә ясала: йафрак корты, йафрак балы һ.б. Борынгы язма чыганакларда яфрак сүзенең йабургак, йапургак формалары теркәлгән. XIV йөз шагыйре Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәреннән шундый юллар китерелгән: "Япургак кем нитәк түгелдер хизанда, түгелде гәүдәсендин башлар анда" (Борынгы төрки һәм татар..., 1981: 82). XIV йөз әсәре "Нәһҗел Фәрадис"тә, шулай ук jaburgaq, japyrqaq japraq сүзе теркәлгән. Мәсәлән: japurgaq japraq - daraxatdin japurgaqlar tüsilmeş mänizlek (Нуриева, 2004: 144). Сәйф Сараи әсәрләрендә, Хорезминың "Мәхәббәтнамә"сендә кулланылышка йапрак сүзе кереп киткән. Мәсәлән: Шам заһидларыннан бер заһид их таг итәгендә урман эчендә агач йапракларын ийеп, йилләр(гә) гыйбадәт кыйлыр иде (Борынгы төрки һәм татар..., 1981: 198). Хорезмида (XIV йөз) "Чәчәк яфраклары йиргә төшептер, Аның тик кем гакыйклар кян эчендә" (Борынгы төрки һәм татар..., 1981: 149). Соңгы чорларга караган әдипләрнең (М. Колый, Г. Кандалый һ.б.) әсәрләрендә яфрак лексемасы актив кулланылыш ала. Мәсәлән: Агач яфрақ тайқалыб, зикри дәрма чайқалыб (Кадирова, 2003: 47). "Яфраклары яшь гомер икән, ботаклары бала икән (Г. Кандалый, 1960: 70). Яфрак сүзе мәкальләрдә дә еш кулланыла: Җилсез яфрак селкенми (мәкаль). Себер диалектларында 'яфрак' төшенчәсен белдерү өчен қаақ, қаwақ (Тумашева, 1961) сүзләре дә кулланыла. Бу лексик берәмлек нигездә ат қаwақ, ацы қаwақ, йамғырча қаwақ, каранташ қаwақ, қас қаwақ, цуцқа қаwақ 'әрекмән яфрагы', май қаwақ 'бака яфрагы', урыс қаwақ 'ат кузгалагы' сүзтезмәләрендә очрый: Қac қawaқлары кән монта, қас қаwақны баш төбәгә қуйамын (твр.). Касә яфрагы сүзенә "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә 'чәчәк таҗына оя булып хезмәт итә торган, үзара тоташып үскән яшел яфраклар боҗрасы' дип аңлатма бирелгән (ТТАС, 1979, Т. 2). Бу мәгънәдә татар теле сөйләшләрендә тагын керфек (минз., стрл.), йабалақ, шартлама йабалағы (перм.) лексик берәмлекләренең кулланылуы билгеле: Қоро йылны җиләк wақ була, керфеге озон була (минз.). Йаңгыр йаумаган йылны җиләк керфеккә үсә (стрл.). Йабалақлы була қый шартлама, арчыйбыз да қайнатабыз (перм.) (ТТДС, 1993). Таҗ яфракчыгы гомумтатар сүзе. Татар теленең әдәби сүзлекләрендә аның тагын аерча синонимы да бирелгән. Мәсәлән: чәчәк аерчасы (ТТАС, 1977, Т. 1). Ылыс чыршы һәм нарат агачларында була. Татар теленә бу сүз фин-угор телләреннән кергән. Чагышт.: удм. лыс, мар. лус, гомум перм. l'us (Лыткин, Гуляев, 1970). Татар теле сөйләшләрендә әдәби атамасы белән беррәттән сыл (чст.), лыс (нокр.) вариантлары да бар: Лыс эчен йөреп кайттым (глз.). Лыс астына кергән, табалмыйлар, ди (злт.). Ылыс сүзе башка төрки телләрдән тагын башкорт телендә бар, чуваш телендә бу сүз лас/ласа формасында билгеле. Ылыс сүзе белән беррәттән, татар әдәби телендә энә сүзе дә кулланыла. Мәсәлән, нарат энәсе, чыршы энәсе. Сөйләшләрдә аның инә вариантын киң таралган. Мәсәлән: Нарат төпләрендә өелеп ята сары инәләр (Ш. Маннур, ТААС, Т. 1, 1977). Чыршы инәсе. Нарат инәсе (каз.ар.). Чагышт.: башк. энә, карач.-балк. ийне, азәрб. ийна йарпаг, нуг. ийне йапрак, кырг. ийне жалбырак. Ылыс мәгънәсендә себер татарлары сөйләшләрендә көрцөк, керцек (төм.), керцех (саз.я.), тәгәнәк (тара.) сүзләре кулланыла: Урманнықы (чыршыныкы) керцекләре қойылмайты (төм.). Тубыл-иртеш диалектының тевриз сөйләшендә керчек сүзенең тагын 'кара чыршы' мәгънәсе дә бар, саз ягы сөйләшендә керцек лексемасы чыршыны белдерү очраклары да билгеле. Ылыслы агачларда озынча түгәрәк яисә йомырка сыман булып укмашып үскән орлык чәкәне яки кәшәнкәсе татар әдәби телендә күр кә сүзе белән белдерелә: чыршы күркәсе, нарат күркәсе, эрбет күркәсе. Себер диалектлары сөйләшләрендә күрсәтелгән мәгънә дә тубырсық (төм.), тубырцық (төм., тбл.), тубырцық (тбл.), туқмақцық (төм.) лексик берәмлекләре кулланыла: Тубырцық тергетә (нарат) тә пулаты, пайланта (ак чыршы) та, урманта (чыршы) та (тбл.). Башак - гомумтөрки сүз. Чагышт.: башк., ком., төрек., уйг. башақ, үзб. бошоқ, кырг. машақ, казак., ккалп., ног. масак, алт. мажақ, хак. пазах, чув. пучах. Аерым төрки телләрдә 'башак' мәгънәсендә баш сүзе кулланыла. Чагышт.: ком. бодай баш, арпа баш. Татар әдәби телендә баш кысу лексик берәмлеге бар. 'Башакларның очы, башы' стәрлетамак сөйләшендә очондок сүзе белән белдерелә (Рамазанова, 1987: 75). Гадәттә үсемлекнең оясы орлыксыз, буш булган очракта әйтелә. Бу мәгънәдә минзәлә сөйләшендә очқондоқ, стәрлетамакта очкондок вариантлары да бил геле: Алабута да очкондок кына калды, туймады. Биредә кәрәз сүзенә тукталып үтик. Татар әдәби телендә кәрәз сүзе 'бал туплау, күкәй салу өчен бал кортлары тарафыннан тигез рәтләр итеп балавыздан ясалган күзәнәкләр'гә карата кулланыла. Сөйләшләрдә аның тагын башка мәгънә төсмерләре дә очрый. Мәсәлән, кама тамагы, мордва-каратай сөйләшләрендә кәрәз сүзенең 'көнбагыш башында орлык' урнашкан күзәнәкләр мәгънәсе дә бар: Комбакты кәрәзе (м.-кар.). Кылчық - кыяклы игеннәрнең башында була торган озынча нечкә каты мыекча үсенте: Башак кылчыгы. Кулга кылчык кадалды. Шуның белән бергә, телдә кылчык лексемасы 'балык умырткасының кабырга сөякләре' мәгънәсе дә бар. Мәсәлән: Бу балыкның кылчыклары күп. Кылчык сүзе кайбер башка төрки телләрдә дә билгеле. Чагышт.: чув. хылчак, төрекм. қылчық; бор.-төрки gïl, gïldruq (ДТС, 1969). Бөре сүзе татар теле таралган төп төбәкләрдә актив кулланыла. Сөйләшләрдә аның мөрө (кузн., хвл., чст., перм.), пөрчәк, мере (чст.), пөр, мөре (себ. д.) вариантлары бар. Үзенең төп мәгънәсеннән тыш бу лексема башка семантикага да ия. Мәсәлән, чистай сөйләшендә мөре 'сырга (талда)' мәгънәсен белдерә. Мәсәлән: Талда булса мөре була, имәндә булса - әкәлә. Пермь сөйләшендә мөре 'бака яфрагы'н белдереп килә, себер диалектларында исә пөре 'тал чыбыгы', пөр 'тал, бөре' ботак' (Тумашева, 1961). Бөре сүзе агач һәм куак төрләрен белдергән атамалар составында кулланыла. Мәсәлән, каен бөресе, куак бөресе: Қайын бөрөсен дә аwыруға файдалы диләр (лш.). Қуwақ бөресе җыйып ашадық (т.кам.-крш.). Шунысы кызыклы, бөре сөйләшендә бөре сүзе 'күркә' мәгънәсен белдерә. Мәсәлән, чыршы бөрөсе 'чыршы күркәсе'. Бөре лексемасы чәчәк атамасы белән бергә дә кулланыла: чәчәк бөресе. Кайбер очракларда бөре сүзе аергыч функциясендә килә һәм яңа мәгънәле сүз ясый. Мәсәлән, бөре корты. Төрле фонетик вариантларда бөре сүзе башка төрки телләрдә дә күзәтелә: башк. бөрө, ком. бюр, казак. бурi, чув. пуре, алт. борок, бор.-төрки bür. Әдәби телдәге бөре сүзенә синоним булып сөйләшләрдә бөдөр (чпр.), педер, бөдер (Махмутова, 1979: 154), бедрә/бөдер (тмн.), бөдрә (мәл.) лексемалары кулланыла. Мисаллар: Кара урманнарнын, әй, кукысы, Ашидыр агачның бедрәсен (борынгы җыр). Таллар инде бөдерләнгән, алмагачның бөдереннән чәчәк чыгып килә (тмн.). Бөдер, бөдрә тамырыннан бөдерләнү (тмн.), бөдрәләнү (мәл.) 'бөреләнү' фигыльләре ясалган: Алмагач чәчәккә генә бөдрәләнгән иде әле (мәл.). Кайын бөдөресе бик әйбәт (чпр.). Моннан тыш 'бөре' мәгънәсендә аерым сөйләшләрдә көсөк (тпк.), көцөк (себ. д.), теwер (клд.), томарчык (срг.) лексик берәмлекләре дә билгеле: Теwере бар инде, чәчәг атыр. Көсөкләнү (көсөк + афф. -ләнү) фигыле әдәби телдәге 'бөреләнү' мәгънәсендә килә: Ағаслар көсөкләнгән, хәdep йафрақланыр (тпк.). Ағаслар көцөкләнгән йуқма әле (тбл.). Чагышт.: кыргыз телендә кучук 'үсемлек бөресе'. Красноуфим сөйләшендә тал көчөге 'сырга (талда)' мәгънәсендә кулланыла. 'Чикләвек бөресе' мәгънәсендә мамадыш сөйләшендә мәкәй сүзе теркәлгән: Җегерме беренче җылғы ачлықта мәкәй дә ашадық. Мәкәй лексемасының минзәлә сөйләшендә 'суганның орлык бирә торган сабагы' һәм 'кайбер агачларда була торган күркә', 'сырга (каенда)' мәгънәләре бар. Мисаллар: Шыршы мәкәйенә бар ған кешене дә тота торған ийе. Хәзер бар микән инде аның мәкәйе. Шуның белән бергә 'бөре' мәгънәсендә сөйләшләрдә пучкы < рус. почка сүзе таралыш алган. Мисаллар: Қайын пучкысын бөйөргә эчәргә йарый. Йөз грам пучкыга ике ыстакан қайнаған су саласын (нокр.). 'Талның йомшак чәчәк бөреләре' татар телендә песи, тал песие, песиле тал дип атала. Кама тамагы сөйләшендә песи сүзе 'тал һәм каен агачларындагы сырга'ны белдерә: Тал песийе. Қайын песийе. Югарыда күрсәтелгән мәгънәдә тепекәй сөйләшендә көти, красноуфимда тал көчөге лексик берәмлекләрен куллану да бар. Мәсәлән: Тал көтийен пеләсенме, пал қорто талның көтийеннән иң тәүдә ситә йийа. Нократ сөйләшендә бу мәгънәдә песәй лапка (< рус.) сүзтезмәсе теркәлгән. Казан арты, чистай керәшеннәре сөйләшләрендә бермәчлеки лексемасы 'тал сыргасы'н белдереп килә: Тал бәрмәчлеки ата. Бәрмәчлеки талда микән ул? (каз.ар.-крш.). Бәрмәнчек варианты шул ук мәгънәдә А. Троянский сүзлегендә бирелгән (Троянский, 1833, Т. 1). Татар сөйләшләрендә исә бу сүз христианнарда 'дини бәйрәм' (нгб.-крш.), 'яңгыр боткасы, яңгыр теләү йоласы' (каз.ар.-крш.) мәгънәләрен белдерә. Түбән кама керәшеннәрендә бәрмәнчек сугу сүзтезмәсе кулланыла. Биредә бәрмәнчек христиан бәйрәмендә үткәрелә торган яшьләр уенын белдереп килә: Бәрмәнчекне сугаларыйы төннә җәшләр салам чыбырқы белән, бәрмәнчек сугуга пуп қаршы йы. Бәрмәнчек көненнән алдагы бер атна вакыт казан арты керәшеннәрендә бәрмәчтеки атнасы дип йөртелә (ТТЗДС, 2009). Оло бәйрәмдә бер атна алдан бәрмәчтеки атнасы дип әйтәләр ийе инде. Пермь сөйләшендә мөр сүзе 'тал сыргасы'на, 'зирек күркәсе'нә, 'каен сыргасы'на карата да кулланыла: Қайынның да мөрө була. Чистай сөйләшендә мөрө сүзе 'тал сыргасын' белдерә: Талда булса, мөре була, имәндә булса, - әкәлә. Мөр тамырынннан ясалган мөрләнү фигыле пермь сөйләшендә 'каенда сыргалар барлыкка килү'гә карата кулланыла: Қартырақ қайыннар мөрләнә. 'Зирек күркәсе' пермь сөйләшендә җирек мөрөк сүзтезмәсе белән белдерелә. Орлык - гомумтөрки сүз. Татар телендә ул кыяклы ашлыкларда һәм техник культураларда, кабакчалар семьялыгына кергән кайбер яшелчә үсемлекләрендә, җимешләрдә була. Мәсәлән, арыш орлыгы, бодай орлыгы, солы орлыгы, киндер орлыгы, җитен орлыгы, мәк орлыгы, кабак орлыгы, кавын орлыгы, алма орлыгы һ.б. Бертөркем сүзләр составында орлык сүзе аергыч функциясен үти. Мәсәлән, орлык бәрәңге, орлык суган, орлык фонды һ.б. Орлык сүзенең сөйләшләрдә тагын бер мәгънәсе бар. Мәсәлән, тау ягы, казан арты төркеме сөйләшләрендә, шулай ук, эчкен сөйләшендә аның 'киндер орлыгы' мәгънәсендә кулланылуы билгеле. Мисаллар: Орлоқ чәчәләр йие, майын чыгаралар ыйы (к.т.). Орлоқ тәмне бит ул, хәзер чәчмиләр генә (лш.). Татар теле сүзлекләрендә орлык пәрәмәче (ТРС, 1966), орлык кәлҗемәсе (ТТАС, Т. 2, 1979) 'киндер орлыгыннан пешерелгән пәрәмәч' сүзтезмәләре дә урын алган. Урта диалектның мамадыш сөйләшеннән орлоқ чыгару сүзтезмәсе теркәлгән. Биредә орлоқ йола атамасы буларак мәгълүм. Мәсәлән, яз көне чәчүгә беренче көн чыкканда пешкән йомырканы яки ипине җиргә тәгәрәтеп җибәргәннәр: Орлоқ чығарабыз, ди торған ыйық, орлоқ, күкәй, ипи аппара, орлок белән ырғыта, ашлық уңсын дигән сүз булғандыр инде (ТТДС, 1993). Орлык сүзенең мордва-каратай сөйләшендә 'уылдык' мәгънәсе дә бар: Орлык сибү (уылдык чәчү) (ТТЗДС, 2009). 'Көнбагыш орлыгы' мәгънәсендә нократ, красноуфим сөйләшләрендә чимә (< рус.), казан арты сөйләшләрендә симәнке, симәнкә (< рус.), тау ягы сөйләшләрендә симәңке лексемалары кулланыла. Сөйләшләрдә аның тагын симечке (минз., стрл.), симешка, чемечки (байк.), симешке, симичке (минз., стрл.), симычка (карс.) вариантлары да бар. Мисаллар: Чимә бир әле, йарыйқ (нокр.). Симәнке ашап утыра (лш.). Чемечки ашый төш. Чемечки майын йаратмыйм (минз.). Шуның белән бергә минзәлә, стәрлетамак, сөйләшләрендә 'көнбагыш төше' мәгънәсендә теwер сүзе дә мәгълүм: Аптырагач ғомбағыш теwере алдық (минз.). 'Орлык' төшенчәсе бараба диалектында, тубыл-иртеш диалектының тевриз сөйләшендә өрән сүзе белән белдерелә. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә 'орлык' мәгънәсендә уруг сүзе кулланылган: "Уругны кем салыр йиргә игенче, Сабыр берлә башын күтәрер икенче (Борынгы төрки..., 1981: 86). Бөртек - гомумтатар сүзе. Башка төрки телләрдә дә очрый. Мәсәлән, караим. буртук, биртик, бюртюк, карач.-балк., кырг. буртук, нуг. буртик, башк. бөртөк. Бөртек сүзе XIV гасыр истәлеге Кодекс Куманикуста да бирелгән: вürtük [буртук] (Махмутова, 1982: 90). 'Орлык' төшенчәсе сөйләшләрдә йорна (минз., тпк, стрл.), йурна (тпк.), зурн'а (трх., карс.) < рус. зерно алынма сүзе белән дә белдерелә. Мисаллар: Йорна ташыдым (минз.), Қапсық түгел, йурна да бирмәйләр (тпк.). Көрәк белән суwыра торған ыйық, кибәген җил алып китә, зурн'асы қала (трх.). Төш - кайбер үсемлекләрнең җимешләрендә каты кабыклы орлыкны белдерә. Мәсәлән, шомырт төше, өрек төше, кабак төше һ.б. Шуның белән бергә, төш сүзе чикләвек һәм башка кайбер җимешләрнең каты катлавы эчендәге йомшак өлешенә карата да кулланыла. Мәсәлән, чикләвек төше: Өрекнең төшен җыйып бар, wатып ашарсын төшен. Урта диалектның минзәлә сөйләшендә тыш варианты теркәлгән: Чикләwекнең тышы бетә шул, наҗагай күп булса (ТТДС, 1969). Чагышт.: бор.-төрки tuš 'җимеш, орлык, җиләк-җимеш' (ДТС, 1969). Кузак - кайбер үсемлек орлыкларының (борчак, фасоль, сәрви һ.б.) озынча тар кабыгы, тартмачыгы. Кузак - гомумтатар атамасы. Кузак тамырыннан кузаклы сыйфаты, кузаклану фигыле ясалган. Мәсәлән; кузаклы борыч 'кызыл борыч': Борчак кузакланган. Кузаклы үсемлекләр һ.б. Кузак сүзенә синоним булып мишәр диалектының сергач, мәләкәс сөйләшләрендә калак лексик берәмлеге кулланыла. Мәсә лән: Борчак калаклары йыйып кат'тык (мәл.). Шуның нигезендә калаклану фигыле ясалган. Мәсәлән: Борчак калаклана башлаган инде (срг.). Минзәлә сөйләшендә қалақлану варианты таралыш алган: Борчақ қалақланған. Стәрлетамак сөйләшендә бу мәгънәдә котол сүзе кулланыла: Котол ашарга чыгыгыз. Кузак мәгънәсендә тубыл-иртеш диалекты сөйләшләрендә (тбл., төм., саз.я.) қын лексик берәмлеге кулланыла: қын пороц 'кузаклы борыч' (саз.я.). Кәшәнкә - чикләвек агачында җимешенең төбен тәшкил иткән яфраклардан гыйбарәт үсенте (ТТАС, Т. 2, 1979): Чикләвек кәшәнкәсе. Татар теле сөйләшләрендә аның күп төрле фонетик вариантлары бар. Мәсәлән, кишәнке (дөб.), кисәнкә (блт.), кәшәңкә (бөре., кмшл.), кәшәнке/көйшәнке/көйшәнге (лш.), қушанқы (дөб.), кәшәнә (минз., стрл.): Бер кәшәңкә читләwек таптым (бөре.). Кәшәңкәсе белән генә тутырдық чикләwекне (кмшл.). Қушаңқысы белән җыйалар чикләwекне (дөб.). Югарыда китерелгән лексик берәмлекләр кайбер татар сөйләшләрендә башка мәгънә белдерүләре дә билгеле. Мәсәлән, минзәлә сөйләшендә кәшәнке лексемасы 'кызармаган, пешмәгән' җиләкҗимешкә карата кулланыла, казан арты керәшеннәрендә кишәңге варианты 'кәс' мәгънәсен белдерә: Қура җиләге кәшәнке генә бит әле ул. Җирне кишәңге қаплаған. Кишәңгеләрне wақлап чыктым. Әдәби телдәге кәшәнкә сүзенә синоним булып чүпрәле сөйләшендә пыкыш лексик берәмлеге кулланыла. Бу лексема мордва теленнән кергән алынма сүз. Чагышт.: морд. пакш 'нәрсәнең дә булса өлеше, кисәге' (Махмутова, 1976: 156). Мордва-каратай сөйләшендә бу мәгънә кон/кын лексемасы белән дә белдерелә: Чикләwекне купшыталар коныннан. Чикләwек кыны. Бу сүзнең тагын 'көнбагыш башында орлык урнашкан күз әнәкләр' мәгънәсе бар: Комбакты коны. Себер диалектларында қын 'кузак' мәгънәсен белдерә (кара алда). Чагышт.: карач.-балк. къын 'кузак'. Биредә, шулай ук, бу мәгънәдә кама тамагы, мордва-каратай сөйләшләрендәге кәрәз сүзен дә күрсәтергә кирәк: Комбакты кәрәзе (м.-кар.). Кайры - агач кабыгы. Бу лексема - гомумтатар сүзе. Мәсәлән, агач кайрысы, тал кайрысы һ.б. Мишәр диалектында аның кар'а (чпр.), кар'ы (хвл.) вариантлары бар: Сезнең йакларда кар'ы белән кабызалар, кайын кар'ы белән (хвл.). Кар'а суйдырдылар агацына була (чпр.). Чагышт.: башк. қайры, чув. хуйар. Каезланмаган, юкәсе суелмаган кабык татар әдәби телендә курыс дип йөртелә: Бабайлар җәй көннәрендә курыс төшереп тамак ялгый торган булганнар (М. Әмир, ТТАС, Т. 2, 1979). Сөйләшләрдә аның қуры варианты теркәлгән: Әwәл аннан қуры төшерөп чабата йасағаннар (лш.). Бер төргәк қур(ы) алдым чабата йасарға (к.т.). Қуры чабата йасый торған җүкә ул (лш.). Қуры сүзе юкә агачына карата да кулланыла. Мәсәлән: Қуры ағачы бу (лш.). Чагышт.: чув. корас, курас, мар. корш, курыс, удм. кырыс, венгр телендә hars 'юкә' (Бурганова, 1976: 138). Кайры, курыс сүзләре белән беррәттән, 'кайры' мәгънәсендә кабык сүзен куллану да бар (Насыйри, 1904). Урта диалектның пермь сөйләшендә аның қабақ варианты бирелгән: Аусақ йәшел қабақлы була. Элмә қабағы. Татар теле сүзлекләрендә кабык лексик 'кайры' мәгънәсеннән тыш, тагын 'курыс, юкә кабыгы' мәгънәләрендә кулланылуы да билгеле (ТРС, 1966). Кабык сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә мәгълүм: алт. кабык, кырг. кабык, карач.-балк., ком. кабук, башк., казак., ккалп., нуг. қабық, үзб. қобиқ, төрекм. ғабық, азәрб. ғабығ. Әйтергә кирәк, себер диалектларында қабақ сүзенең 'үлән', 'яфрак' мәгънәсендә йөрүе да билгеле. Тобол сөйләшендә үлгән қабақ сүзтезмәсе 'саргайган үлән'не белдерә. 'Кайры' мәгънәсендә эчкен сөйләшендә цугырмақ сүзе билгеле. Ул нигездә 'карт каен кайрысы'н белдерә. Чагышт.: тув. човурмее 'кайры'. Туз - каен кайрысының өске катлавы. Әдәби телдәге туз атамасының сөйләшләрдә туйыз (перм., трбс.), төйөс (себ. д.) вариантлары бар: Қайыннан туйыз төшөрәләр (перм.). Чагышт.: башк. туз, диал. туйыз, үзб. тус, казак. тоз, ног., тув., хак. тос, бор.-төрки toz. Туздан тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары ясалган. Мәсәлән, туз чиләге, тусайақ (тбл.), тус күнәк, төйөс, тыйыс (себ. д.) 'туздан ясалган тырыс'. Телдә туз сүзе фразеологик сүзтезмәләрдә очрый. Мәсәлән, тузга язмаган сүз 'юк бар сүз, сафсата, мәгънәсез сүз турында', тузга язмаганны сөйләү 'кеше ышанмаслык, уйлап чыгарылган (сүз, гайбәт һ.б.турында)'. Мәсәлән: Тузга язмаганны чын булса да сөйләмә. Һәр үсемлекнең тамыры була. Мәсәлән, үлән тамыры, агач тамыры һ.б., ягъни бер үк исем төрле әйбер яки күренешнең атамасы булып йөри. Тамыр сүзе үлән тамыры, агач тамыры дигәндә номинатив мәгънәне белдерә. Ләкин телдә тамыр лексик берәмлегенең башка мәгънәләрдә кулланылуы да билгеле. Мәсәлән, тамыр сүз (лингвистикада), сүзнең тамыры, тамыр алу (математикада), кан тамыры, җилкә тамыры (анатомиядә) һ.б. Бу очракта тамыр лексемасы охшашлыкка нигезләнгән өстәмә мәгъ нәне белдерә. Мисаллар: Сырланның үзен өзсәң дә тамыры кала (мәкаль). Әниемнең кулларындагы тамырлары, апрельдәге нечкә ботаклар кебек, бүрткәннәр (Г. Рәхим). Эшли башласаң...ул җилкә тамырларыңны өзә (М. Әмир.) Безнең тамыр - Идел йортка көнчыгыштан зур яу килгән (А.Гыйләҗев). Өч иҗекле тамыр сүзләр бездә аз (Г.Алпаров). Квадрат тамыр (ТТАС, Т. 3, 1981). Тамыр сүзеннән ясалган тамырлау фигыле тара сөйләшендә 'тамырын бетерү, төбе-тамыры белән юк итү' мәгънәсендә т еркәлгән. Төп лексемасының телдә берничә мәгънәсе бар. Биредә үсемлеккә бәйле өлешенә генә игътибар ителер. Беренчедән, төп сүзе 'үсемлекнең җиргә якын торган, яки җиргә тоташкан, кергән өлеше'. Мәсәлән: Сез оялаячак имәннең төбе чергән (Г. Тукай). Үсемлек тамыры. Бер төптән чыккан куак. Икенчедән, агачның кәүсәсен кискәч, тамырда утырып калган өлеше; түмгәк: Төп әрчү. Аяк астына эләккән таш кисәкләре, үлән төпләре аякларны чәнчеп авырттыра (Ш. Камал. ТТАС, Т. 3, 1981). Өченчедән, агачларны, куакларны, үлән үсемлекләрне санаганда төп сүзе данә мәгънәсендә килә: Биш төп карлыган. Ун төп җиләк. Өч төп алмагач. Төп сүзе күп кенә төрки телләрдә кулланыла. Мәсәлән, башк. төп, төпсөк, ккалп., кирг., алт. tüp, ком. tüp, казак., ног. тубир, хак. токпес. Борынгы төрки сүзлектә tüp сүзенең 'төп, нигез', 'тамыр', 'ыруг, чыгыш' һ.б. мәгънәләре бирелгән (ДТС, 1969). 'Төп' мәгънәсендә пермь сөйләшендә түз, түзлек (< түз + афф. -лек) лексик берәмлекләре кулланыла. Түз сүзе кайбер сүзтезмәләр составында кулланылып башка мәгънәләрне белдерә. Мәсәлән, кәбестә түз 'күчән', суган түз 'суган башы', тырнақ түзе 'тырнак төбе', чырақлық түз 'чыралыкның стенага беркетелгән башы', җилкә түз 'җилкә тамыры, муен тамыры' һ.б. Аерым төрки телләрдә, шулай ук, түзлек сүзе билгеләнгән. Чагышт.: башк. түзлек, тув. тош, тожек 'төп', бор.-төрки töz 'тамыр', 'нигез'. 'Төп' төшенчәсе чистай сөйләшендә темсә сүзе белән белдерелә: Бу агацны темсә йасап кискәннәр. Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә рус алынмасы пинук/пин'ук (< рус. пенек) сүзен куллану таралган. Мисаллар: Пинукка башын бәрде дә атә, Фрат сукты ди (шрл.). Агачлар һәм куаклар атамалары Татар телендә агач сүзенең лексик-семантик мәгънәләре һәм кулланылышы "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә агач сүзенең берничә мәгънәсе бирелгән. 1. Каты кәүсәле, ботаклары ябалдашланып торган күпьеллык үсем лек: яфраклы агачлар, ылыслы агачлар, җимеш агачлары һ.б. (ТТАС, Т. 1, 1977). Димәк, агач сүзе үсеп утырган һәртөрле агач ның гомуми атамасын белдерә. Бу үсемлекнең ботакларыннан арындырылган кәүсәсе бүрәнә дип атала: "Кем, Минһаҗетдин энем, кайрысында кипкән агач чатнамый ул" (К. Тинчурин, ТТАС, Т. 1, 1977). 2. Төзүгә һәм әйберләр ясауга китә торган агач материал; үзагач: Агач хәзерләү. 3. Күчерелмә. Аңсыз, аңгыра, надан: Ә син шуны да уйламыйсың, агач! (Ш. Камал, ТТАС, Т. 1, 1997). Шуның белән бергә агач лексик берәмлегенең татар теле сөйләшләрендә тагын башка мәгънәләрне дә белдерүе мәгълүм. Мәсәлән, мишәр диалектының карсун сөйләшендә ул 'кулга кергән шырпы', мәләкәс сөйләшендә 'бүрәнә' мәгънәләрендә кулланыла: Агач кадалды кулга (карс.). Ызба агачлары ташыйбыз урманнан (мәл.). Агач сүзенең татар әдәби телендәге мәгънәләре борынгы язма истәлекләрдә дә урын алган. Мәсәлән, XIV йөз ядкаре "Кодекс Куманикус"та agač сүзе 'агач, үзагач, бүрәнә' мәгънәләрендә теркәл гән (Махмутова, 1982, 79). Бу әсәрдән шундый юллар китерелә: "Озын агач башында оргыл атлы кош утырыр, Аны атма ир ки рәк..." (Борынгы төрки..., 1981: 40). XIV йөз шагыйрьләре Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр әсәрлә рендә агач сүзе 'үсеп утырган агач' мәгънәсендә кулланылган (Борынгы төрки..., 1981: 40; Кадирова, 2001: 31, 131). Мәсәлән, Сәйф Сараида: "Һәр агачның үзә йимеш анда шәһд вә шәкәр иде әйа анда..." (Борынгы төрки..., 1981: 198). XIV йөз әсәре "Нәһҗел Фәра дис"тә ағач сүзе 'таяк' мәгънәсендә китерелә. Мәсәлән: Йиг ир ми ағач ордылар (Нуриева, 1999: 130). Татар теленең сергач сөйләшендә ағач сүзе белән параллель йығач варианты да теркәлгән: Йығач булсам, йанар идем, бу кайгы хәсрәткә" (хал. җыры) (ТТДС, 1969). XIII йөз шагыйре Кол Галинең "Кыйсса-и Йосыф" әсәрендә йығач формасы урын алган: "Чүрәсендә тәлим дөрлү йыгач улсун, йимешләре әлуан-әлуан улсун имдим" (54 б.); "Йусуф әйдүр: қәнғандан кэлүрмусән? Анда бер қоббә йығач белүрмусән?" (186 б.). "Йул үзә бер қоббә йығач улур иди, Йағқуб аның дүбендә торыр иди" (К. Гали, 1983: 80). Мөхәммәдъяр поэмаларында (XIV) ағач сүзе белән параллель йығач варианты да кулланылган һәм 'үсеп утырган агач' мәгънәсен белдереп килгән (Кадирова, 2001: 160). XIV йөз язма истәлеге "Нәһҗел Фәрадис"тә йығач лексик берәмлегенең 'үсеп утырган агач'; һәм 'озынлык үлчәү берәмлеге' мәгънәләре теркәлгән: Йығач күлигәси (Нуриева, 1999: 130). XVIII йөз шагыйре М. Колый хикмәтләрендә дә, ағач сүзе белән бергә, йығач лексемасы да актив кулланылышта булган: Күкрәкдә тәкәбберлек йығачы үсде (Кадирова, 2003: 11, 50). Борынгы татар язма истәлекләрендә йығач формасы шактый киң кулланылган. Мәсәлән, Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә егач сүзе теркәлгән: "Йиләр ул бер егач йирне колан тик, Йитеп керер ул нигә бер елан тик" (Борынгы төрки..., 1981: 50). XI гасыр төрки язма истәлекләрендә дә jϊγаč (ДТС, 1969), Орхон-Енисей язмаларында (VII-VIII гасырлар) iγаč формалары тер кәлгән (Нуриева, 2007: 124). Хәзерге төрки телләрнең күбесендә 'үсеп утырган агач' мәгънәсендә агач лексик берәмлегенең төрле фонетик вариантлары бар. Мәсәлән: башк. ағас; кум. агъач; хак. агас; азәрб., төрекм. агач, төрек. agaç, ккалп. агаш, чув. йывас, кирг. жыгач, узб. йогач, уйг. йағас. Лингвистик әдәбиятта агач һәм йыгач лексик берәмлекләренең кайсы борынгырак булуына карата төрле фикерләр яшәп килә. Кайбер галимнәр (мәсәлән, Э.В. Севортян) агач атамасы йыгач лексемасына карата икенчел дип саныйлар (СИГТЯ, 1997: 104). Р.Г. Әх мәтьянов, киресенчә, фонетик яктан тар сузыклы вариант (уγаč, jуγаč) икенчел дип карый (Ахметьянов, 1989: 27). Димәк, йығач формасы борынгы ядкарьләрдә теркәлгән, XIIIXIV йөзгә караган әсәрләрдә инде йығач һәм агач лексик берәмлекләре парал лель йөрсә, XIV йөздән алып (Кодекс Куманикус) агач сүзе актив кул ланыла башлый һәм барлык төрки телләр өчен уртак атама буларак урын ала. Агач сүзе парлы сүзләр составында яңа мәгънәле лексик берәмлекләр хасил итә. Татар әдәби телендә агач-богач парлы сүзе җыел ма мәгънәдә 'чыбык-чабык'ка карата кулланыла (ТРС, 1966: 22). Татар теле сөйләшләрендә аның тагын ағач-боғач (мам.), ағач-поғач (трх.), ағач-пуғач (глз.), агач-пугач (хвл.) вариантлары теркәлгән. Агач атамасы еш кына сүзтезмәләр составында килә һәм агачның төрләрен белдерә. Мәсәлән, каен агачы, юкә агачы, ылыслы агач, сәрви агачы һ.б. Шуның белән бергә агач лексик берәмлеге төсне белдергән сыйфатлар янында кулланыла һәм яңа мәгънәле сүзләр хасил итә. Мәсәлән, кызыл агач сүзтезмәсе әдәби телдә 'кыйммәтле агач' мәгънәсен белдерә. Бөре сөйләшендә бу сүзтезмә 'нарат урманы'на карата кулланыла, лаеш сөйләшендә исә 'аю баланы, карга миләше' мәгънәләрендә теркәлгән. Карагач атамасының да беренче өлешендә (кара + агач) қара сыйфаты кулланыла һәм 'карама' мәгънәсен белдереп килә. Себер диалектларында йыш ағац сүзтезмәсе 'чыршы' агачын белдерә. Татар теленең әдәби тел сүзлекләрендә как агач (ТТАС, 1979), корган агач (ТРС, 1988) сүзтезмәләре теркәлгән. "Идегәй" дастанында, ку агач сүзтезмәсе 'корган агач' мәгънәсендә кулланыла: "Козгын кунмас ку агач" (Идегәй, 1988: 189). Агач лексемасы компонентлары хайваннар дөньясы белән бәйле булган сүзтезмәләр составында кулланыла: агач корты, агач күбәләге, агач тараканы һ.б. Кухня кирәк-яракларын белдергән атамаларның да бер компоненты ағач сүзе белән бәйле. Мәсәлән, ағач чүмеч, ағач кашык, ағач чиләк, ағач табак һ.б. Агач лексик берәмлеге фразеологик сүзтезмәләр составында да кулланыла һәм күчерелмә мәгънә белдереп килә. Мәсәлән, агач тел, агач авыз - 'кирәкле сүзен дә сөйли алмаган яки тәртип ле итеп, чамалап сөйләшә белмәгән, тупас телле кеше'гә карата әйтелә, агач акча 'әйләнештән алынган акча', агач атка атлану 'алдану, өметләнеп көткәнгә ирешә алмау' һ.б. Шулай итеп, агач атамасы татар әдәби телендә һәм аның сөйләшләрендә күп төрле мәгънәгә һәм мәгънә төсмерләренә ия. Болар барсы да агачның бик борынгыдан алып хәзерге көнгә кадәр төрки халыклар, шул исәптән татарлар, тормышында бик әһәмиятле роль уйнавын раслый (Мусаев, 1975: 167). Шуның белән бергә, татар теле сөйләшләрендә 'агач' төшенчәсендә башка лексик берәмлекләрнең кулланылуы билгеле. Мәсә лән, казан арты керәшеннәре, ләмбрә сөйләшләрендә тирәк, хвалын, мәләкәс, чистай сөйләшләрендә тал сүзләре күрсәтелгән мәгъ нәне белдерәләр. Тирәк сүзенә "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә 'талсыманнар семьялыгыннан тиз үсә торган куе яшел яфраклы агач', 'тополь' дип аңлатма бирелгән (ТТАС, Т. 3, 1981). Чагышт.: караим. теряк, терак; балк., ком., нуг. терек 'агач'. "Кодекс Куманикус"та terac [тарак] 'агач; кәүсә; терәк; багана' (Махмутова, 1982, 135). Моннан тыш, тирәк сүзенең сөйләшләрдә тагын 'чикләвек куагы' (мам., каз.ар.-крш.), 'куаклык' (к.т.), 'гөл' (лмб.), 'тармак, ботак' (кргл.) мәгънәләре дә теркәлгән (ТТДС, 1969; 1993). Мисаллар: Су буенда ике тирәк Берсен кисәргә кирәк, Берсен киссәң ялгыз кала, Ялгыз нишләргә кирәк (хал. җыры); Безнең алма қоролық булу сәбәп ле, тирәк өсти алмады (ТТДС, 1993). Тирәкләр йанында утырам (лмб.). "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә тирәк сүзенең тагын 'тукымага чигеп яки басып төшерелгән агач, чәчәк рәсемнәре' мәгъ нәсе искергән сүз билгесе белән бирелгән (ТТАС, Т. 3, 1981). Татар теленең күп кенә чыганакларында, сүзлекләрендә тирәк сүзенең төрле мәгънәләре теркәлгән. Мәсәлән, И. Гиганов сүзлегендә тирәк 'тал', йав тирәк 'тополь' (Гиганов, 1804: 202), А. Троянский сүзлегендә тирәк 'үлән чигелгән бизәк' (Троянский, 1833: 303), С. Кукляшевта 'агач наратлык' (Кукляшев, 1859: 36) мәгънәләре бирелгән. К. Насыйрида тирәк сүзенең 'тал; бизәк; бизәкле' мәгънәләре бар (Насыйри, 1878: 44). Борынгы төрки сүзлектә teräk 'тополь' (ДТС, 1969: 553). XVI йөз шагыйре Мөхәммәдъяр поэмаларында тирәк 'агач' мәгънәсендә теркәлгән (Кадирова, 2001: 72). К.М. Мусаев фикеренчә, тирәк сүзе төрки халыклар яшәгән территориядә башта 'тополь' мәгънәсендә йөргән, соңыннан 'агач'ка карата кулланылган (Мусаев, 1975: 163). Хәзерге төрки телләрдә дә тирәк сүзе төрле мәгънәләрдә билгеле. Мәсәлән, карачай-балкар, комык, нугай, кыргыз телләрендә терек 'тополь, агач', чуваш, үзбәк, казак, каракалпак телләрендә 'тополь' (Дмитриева, 1972: 207). Димәк, кыпчак телләре төркемендә тирәк сүзе киң таралган, ә фарсы теленнән кергән deräxt формасы карлук телләре төркемендә урын алган (СИГТЯ, 1997: 105). Төрки телләрдә кулланылган тирәк сүзен күп кенә галимнәр (Н.Б. Борһанова, Р.Г. Әхмәтьянов) фарсы теленнән кергән дерахт 'агач' дип карыйлар (Бурганова, 1976: 141; Ахметьянов, 1981). 'Агач' төшенчәсендә татар теленең аерым сөйләшләрендә тагын башка лексик берәмлекләр дә кулланыла. Мәсәлән, ләмбрә, хвалын, чистай, мәләкәс, тархан сөйләшләрендә тал, тархан, казан арты керәшеннәре сөйләшләрендә қуwак; чистай, мәләкәс, чүпрәле сөйләшләрендә куwак сүзләрен китерергә мөмкин. Мисаллар: Безнең бақчада таллар күп (трх.). Қуwақ әз безнең аwылда (каз.ар.крш.). Карама куwагы үсә бездә (чст.). Куwак арасына кереп качты (чпр.). Кас'ында йеде-сигез куwак алма (мәл.). Әдәби телдән аермалы буларак, қуwақ сүзенең сөйләшләрдә тагын 'куаклык' (к.т., трх.) 'чикләвек куагы' (мам., блт., каз.ар.-крш.), 'киселгән агач төбеннән үсеп чыккан үсентеләр' (трх.) мәгънәләре дә бар: Қуwаққа мендек чикләwек җыйарға (к.т.). Қуwақ чикләwеген бик җыйабыз без (мам.). Теге суwық җылны қордолар бит қуwақлар (блт.). Шуның белән бергә, бу лексик берәмлекләр (тал, қуwақ) сүзтезмәләр составында килеп яңа мәгънәле сүзләр ясыйлар. Мәсәлән: алма талы 'алма агачы' (хвл.); кузак талы (чст.), кузаклы тал (мәл.), кузак куwагы (мәл.) 'сәрви агачы'; айукамыр талы (лмб.) 'гөлҗимеш'; қуwақ ағачы 'чикләвек агачы' (лш., мам.), 'сәрви агачы' (трх.); чикләwек қуағы (әд.), қуwақ чыбығы (блт.) 'чикләвек агачы'. Шулай итеп, тал, қуwак лексик берәмлекләре гомумтөрки сүзләр. Башка төрки телләрдә дә алар төрле мәгънәләр һәм мәгънә төс мерләрен белдерәләр. Куак атамалары Артыш агачы яшел ылыслы куак. Урманнарда артыш башка агачлар арасында үсә. Аның агачы каты, энәсе нарат энәләренә охшаган. Артыш агачын яки җиләген яндырып яки самоварга салып төтенләсәң, өйнең һавасы сафлана, хуш ис чыга. Артыш агачыннан һәм җиләгеннән ясалган май артыш мае дип атала. Артыш агачын һәртөрле авыруларга, җен-пәриләргә каршы кулланалар. Артыш агачының ботагын ишек башына кыстырганнар яки баланың баш очына куя торган булганнар: Артыш агацы куйа идек ыланнар баш ыцына (срг.). Артышны ишек башларға қыстырғаннар чир кермәсен дип (нокр.). Артыш ағачын изгеләр ағачы диләр. Артыш ағачы ылысы ул (т.кам.-крш.). Сыйырыбыз бәк күссенә безнең, артыш ағачы бәйләп қуйабыз (каз.ар.-крш.) Артыш сүзе барлык төрки телләрдә дә бар: башк. тув., ойр. артыш, казак., ккалп. арша, уйг. арча, ардаж, кырг., төрекм, арча, хак. арчын, азәрб., төрек. ардыч, чув. урташ, бор.-төрки artïz, artuč; монг. арц 'артыш'. Артыш сүзе фарсы теленнән кергән: ардадж (Бурганова, 1976: 140; Егоров, 1964: 276; Дмитриева, 1972: 197). Артыш, арча лексик берәмлекләре рус теленең себер диалект ларына да үтеп кергән. Чагышт.: рус. ардыш, артыш, арча 'испан артышы', 'кызыл кедр', 'дала арчаны' (ЭСРЯ, 1985: 89-90, 92). Ясалышы ягыннан артыш сүзе ар- 'чиста' тамырына барып тоташа (Әхмәтьянов, 2001: 19). 'Артыш агачы' мәгънәсендә сөйләшләрдә тагын иман агачы (глз.), саwаплы ағач (нокр.) сүзтезмәләре дә очрый: Иман агачы салабыз, артышны иман агачы дип әйтәбез без (глз.). Ул саwаплы ағач булған артыш ағачы (нокр.). Артыш агачының җиләге сөйләшләрдә артыш җиләге (каз.ар., т.я.), артыш җим (перм.), айу баба жили'и (кас.) дип атала. Татар әдәби теле сүзлекләрендә артыш агачы, артыш җиләге, артыш гөле (ТРС, 1931; ТРС, 1966) сүз тезмәләре составында артыш лексемасы теркәлгән. Артыш сүзе фразеологизмнарда да урын алган. Мәсәлән: Артыш агачы - им булыр. Артыш исеннән шайтан кача (Исәнбәт, Т. 1, 1989). Аю баланы (русчасы: бузина) куагы еш кына өй тирәлә рендә үсә. Матур ак чәчәк ата, аның кызыл җимешләрен боҗырлар ашый. Бу үсемлекнең телдә исемнәре шактый күп. Халык исемнәре еш кына бу үсемлекнең җимешләренә бәйле рәвештә аталган. Мәсәлән, а) миләш белән чагыштырылган: байар мәләше (чст.), бохар миләше (дөб.), тиле миләш (мам.), кыцык мәләш / кочок мәләше (срг.), қарға миләше (дөб., лш.), чыпчық миләше, эт миләше (блт.), самаwыр миләше (лш.); б) бөрлегән белән чагыштыру нәтиҗәсендә чыпчық бөрлегәне (минз., стрл.); в) балан белән охшашландыру: айу баланы (ТТАС, Т. 1, 1977; РТАХТС, 1971); г) җиләккә охшату: қуқа җиләге (каз.ар.-крш.), қоцок эләге (срг.), бүре илик, бүре җиләге (глз.), бүре йиләге / эләге (тмн.); д) җимешкә охшату: бүре йимеше (злт.), чикүрткә җимеше (мам.). Мисаллар: Самаwыр миләше белән без самаwыр ағарта торған ийек (лш.). Бүре йемешенең йемеше қызыл, ашамыйлар (злт.). Чикүрткә җимеше белән самаwыр чистарта торғаннар ыйы (мам.). Югарыда китерелгән лексик берәмлекләрнең беренче компонентлары (тиле, қарға, қыцык, чыпчық, қуқа) бу үсемлекнең җимешен ашарга ярамавына ишарә итәләр. Мәсәлән, бүре җиләге исеме минзәлә сөйләшендә 'эт шомыртын', мамадышта 'бүре бөресе'н, эчкен сөйләшендә қөцөк эләге 'мәче борчагы'н, сергач сөйләшендә 'карга миләшен, аю балан'ын белдерә. Аю баланының җимешен мәрҗән белән чагыштыру да яңа лексик берәмлекләр барлыкка килүгә китергән. Мәсәлән, мәрҗем, мәрчен (минз., стрл.), мәрҗәм агачы (стрл.), мәрҗәмана, мәрҗем (минз.), мәрйәмана (тпк.), мәрҗән ағачы (мам.), мәрҗән куагы (ТТАС, Т. 1, 1977). Әдәби телдәге аю баланы атамасына синоним буларак сөйләшләрдә тагын байбай (дөб.), байбай ағачы (дөб., блт.), байбай агачы (байк.) (< байбай 'аю' + агачы), миләүшә ағачы (мам.), қызыл ағач (лш.), шифан ағачы (минз.), қаңғырық (< каңгыр + афф. -ық + ағач) (минз.), шүре ағач (нокр.) лексик берәмлекләре кулланыла: Байбай қортларға, бөҗәкләргә хут бирми ул (дөб.). Бу байбай ағачы самаwыр ағарта торған (блт.). Аларның беренче компоненты җимешнең төсе белән (кызыл, миләүшә), предмет белән (шүре) охшашлыгы мотивлаштыру билгесе булып тора. Ми саллар: Шүре ағачыннан киндер суққанда шүре йасағаннар. Шүре ағачын сары самаwыр ағартқанда тоталар (нокр.). Бу куакның исемнәре тагын аның җимешенең файдалы булуына, ниндидер максатта кулланылуына карап та бирелгән. Мәсәлән: самаwар ағартқыч (к.т.), самывар ачкыч (лмб.), самаwар миләше (дөб.). Самаwыр миләше белән самаwыр ағарталар (лш.). Аю баланын тагын пермь сөйләшендә қумырық, мамадыш сөйләшендә қырынды сүзләре белән атап йөртү дә бар: Қумырық минең ишегалдында бар. Бу сүзләрнең мотивлаштыру билгесе ачык түгел. Кайбер сөйләшләрдә аю баланын рус теленнән кергән алынма сүзләр белән атап йөртү дә очрый. Мәсәлән, бузан (чст.), бузина (кузн.), бузинкә (баст.), пизун, пизәнә (лмб.), бузина / қызыл бузина (кас.) < рус. бузина. Татар теленең аерым сүзлекләрендә бу куакның берничә исеме китерелгән. Мәсәлән, аю баланы, бохар миләше, байбай агачы, бузан (РТАХТС, 1971). Әдәби тел сүзлекләрендә аю баланы атамасы ботаник термин буларак теркәлгән (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 1, 1977: 97). Чагышт.: ккалп., кырг., уйг. бузина. Зелпе - куак үсемлек, җимешләре агулы. Аның тамырын промышленность өчен файдаланганнар. Татар теле сөйләшләрендә бу төр үсемлекнең төрле исемнәр белән аталуы мәгълүм. Мәсәлән, марҗа алқасы, зелпе (каз.ар., т.я., кмшл.), dелnе (минз.), элnе (нгб.крш.), җирек кывагы (лмб.). Төрле басмаларда чыккан татар теле сүзлекләрендә зелпе атамасы марҗа алкасы лексемасы белән бирелгән (ТһБТС, 1935; РТАХТС, 1971), зелпе тамыры, бакча зелпесе лексемалары да бар. Шуны да әйтергә кирәк, мишәр диалектының хвалын, ләмбрә, мәләкәс сөйләшләрендә зелnе сүзенең зелеф варианты таралыш алган: зелеф кывагы (хвл.). Телдә ак зелпе, кара зелпе, сөялле зелпе, тәбәнәк зелпе дип аерып карыйлар. Мәсәлән: Ақ зелпене себерке йасарға җыйабыз. Қара зелnенең алқалары була, аның тамырын җыйып хөкөмәткә ыздават' итә торған ыйық (лш.). Зелnе сүзенең килеп чыгышы турында фәндә төрле фикерләр яши. Кайбер галимнәр зелnе сүзен фин-угор телләре белән бәйләп аңлаталар. Мәсәлән, зелnе удмурт телендәге жель 'шырпы' + перм. пу 'агач' сүзеннән торган лексик берәмлек дип саныйлар (Ишбулатов, 1967: 109), икенчеләре исә аны фарсы теленнән кергән алынма сүз белән бәйләп аңлаталар (Бурганова, 1976: 140; Дмитриева, 1972: 187). Чагышт.: фарсы золф 'көдрә, чәч б өт еркәсе'. Чагышт.: башк. зелnе 'аю баланы' (Бһһ, 2002). Татар теле сүзлекләрендә 'зелпе' мәгънәсендә кабар агачы лексик берәмлеге дә бирелгән (ТРС, 1966). Сөйләшләрдән ул сүз теркәлмәгән. Бу лексик берәмлек ике сүздән тора: гар. габар 'тузан' + төрки. агачы (Дмитриева, 1972: 179). Мамадыш сөйләшендә 'сөялле кабар агачы' қара зелпе лексик берәмлеге белән дә белдерелә. Үсемлекнең бу төрен телдә марҗа алкасы дип атау (русчасы: бересклет) кулланылышта йөри. Сәрви (русчасы: желтая акация) - кузаклылар семьялыгыннан, сары чәчәкле куак. Еш кына аны декоратив максат белән үстерәләр. Татар телендә бу үсемлекнең берничә исеме бар. Мәсәлән, сәрби ағачы (минз., эчк., перм.), сәрwи куwагы (чст.), сәрwәри (минз., т.кам.-крш.), сәүри (минз.). Татар теле сүзлекләрендә сәрби агачы (ТРС, 1966), аксыл сәрви (РТАХТС, 1971) лексемалары теркәлгән. Сәрви агачының сөйләшләрдә төрле мәгънә төсмерләре дә бар. Мәсәлән, балтач сөйләшендә сәрби ағачы, дөбьяз сөйләшендә сәрwи ағачы 'тупыл' мәгънәсен белдерәләр. Бәрәңге сөйләшендә күрсәтелгән мәгънәдә сәрби талы сүзтезмәсе дә очрый. Угыз төркеменә кергән телләрдә бу атама 'кипарис'ка карата кулланыла. Чагышт.: азәрб. сәрв, төрекм. серви агацы, төрек. серви, шулай ук, ккалп. сәрби. Килеп чыгышы гарәп телендәге серви 'кипарис' сүзеннән. Чагышт.: башк. һары сәрвәр ағасы. Татар теле дастаннарында сәрви сүзе 'кипарис', 'төз, зифа' мәгъ нәләрендә урын алган. Мәсәлән: Кил, и сәрви зифа назлым, Сиңа бик тилмерә җаным, Бәхет килсен хәзер миңа, Аңар ирешер вакыт инде. (Дастаннар, 2004: 172) Г. Кандалый әсәрләрендә дә сәрви атамасы 'кипарис' мәгънәсендә кулланылган: Сәрви кад вә сурәтеңә Төште шул дәмдә күзем. (Кандалый, 1960: 154). Сәрви агачын татар теле сөйләшләрендә тагын қузақ ағачы (лш., к. т.), кузак агачы (хвл.), кузак агач, кузак тал (чст.), кузаклы гөл (мәл.), кузаклык (срг.), мулла кузагы, байар кузагы (чст.), қузақлы қуwақ (трх.) лексик берәмлекләре белән атау да бар. Бу исемнәрнең мотивацияләү билгесе булып аның кузаклы куак булуы (ягъни кузаклы агач). Тархан сөйләшендә қузақлы урман 'сәрви агачыннан торган урман полосасы'н белдерә. Мисаллар: Қузақлы қуwақ диләр, қычқыртқыч йасыйлар балалар аңардан. Ике җақлап бәрәңгелеккә қузақ урманы утыртқан (трх.) Сәрви куагының җимеше борчакка охшаган булуы сөйләшләрдә аны тагын борчақ (нокр., перм.), борча'ло' (кас.), чыпчық борчақ (перм.) исемнәре белән атауга китергән. Мәсәлән: Қапқаның берсе җағында борчақ, берсе җақта сирин (перм.). Чагышт.: күрше чуваш телендә парçа йываççи (< парçа 'борчак' + йываççи 'агач'). Сәрви агачының кузагын сыбызгы итеп тә файдаланганнар. Шуңа күрә халык телендә бу үсемлекне сыбызгы куагы (лмб.) дип атау да бар. Сәрви агачын тагын байар ағачы (мам.), байар куwагы (чст.), байлар шелеге/шөлеге (кргл., бгрс.) исемнәре белән дә атау урын алган. Бөре сөйләшендә аны байбай ағачы дип дә йөртәләр. Югарыдагы лексик берәмлекләргә синоним булып норлат сөйләшендә пипыйқ (сызгырган тавышка охшатып) сүзе кулланыла. Мишәр диалекты сөйләшләрендә бу төр куакның рус атамасы таралыш алган: акатсийә (лмб., срг., әҗе.), акат'са (хвл.), ә мамадыш сөйләшендә әкәрсә, казан арты сөйләшләрендә әкәртсә, дөбъ яз сөйләшендә әкәт (< рус. акация) алынма сүзләре кулланыла: Сызғыра торған әкәт бар бит. Чагышт.: төрек. акаsуа. Бу рус атамасы башка төрки телләрдә дә табыла. Килеп чыгышы ягыннан акация грек сүзе һәм ул 'гөнаһсыз' мәгънәсен белдерә, ягъни гөнаһсызлык символы булып тора (Фасмер, Т. 1: 65; Дмитриева, 1972: 177). Көмеш сәрви - кедр агачының бер төре, ак кедр (ТТАС, Т. 3, 1981). Сирень - аксыл шәмәхә яки ак чәчәк ата торган, куе яшел һәм шома яфраклы декоратив куак: Сирень чәчәгенең хуш исе. Җир йөзе яшәрә, шатлана май, Сиреньнәр хуш исләр тарата. Яшәрәм яз җиткәч гөл сыман мин, Күңелем яз ямен ярата (Ә. Ерикәй). Чәчәк ата сиреньнәр дип, Уйга талдыңмы тагын? Язгы гөлләр такыясын Суга салдыңмы, җаным? (Ф. Сафин. Уйга талдыңмы). Сирень чәчәгенең төсенә бәйле рәвештә телдә ак сирень, күк сирень, шәмәхә сирень лексик берәмлекләре кулланыла: Алмагачта ал чәчәк, Күк сиреньдә күк чәчәк. Туганнарым, гөлчәчәктәй Булсын сезнең киләчәк (җырдан). Бу үсемлекнең татар сөйләшләрендә берничә исеме бар. Албуй, албуй саты (срг.) 'сирень куагы'. Килеп чыгышы ягыннан бу лексема фарсы сүзенә барып тоташа: ал 'алсу' + буй 'ис, аромат' (Бурганова, 1976: 140). Моннан тыш, сергач сөйләшендә аның тагын 'гөлҗимеш' мәгънәсе дә билгеле. Бүлмә гөленең исеме дә албуй сүзе белән бәйле. Мәсәлән, албуй чәчәкле гөл (лмб.) 'бохар кынасы'. Сөйләшләрдә бу төр куак агачын тагын қәләмфер ағачы (к.т., перм.), каләмфер (мәл.), каләмбер (т.я.-крш.), хәләмфер (трх.), канә фер (әд.), қәнәфер ағачы (мам., дөб.. трх.), хәнәфер (блт., трх.), канәфер куагы (РТАХС, 1971) лексик берәмлекләре белән атап йөртәләр: Тәрәзә алдында эре-эре яфраклы канәфер агачы үсеп утыра (А. Шамов. ТТАС. Т. 2, 1979). Канәферләр чәчәк аткан бер төн... Ай балкыды моңлы ул төндә. Авылың да хәтта җир дә юк бит!.. (Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты). Моннан тыш сөйләшләрдә қәнәфер, қәләмфер (т.я), қәләмпер (себ. д.), хәләнфүр (тбл.), кәләмпер (стрл.), кәләмфер (карс.), каләмфер (мәл, т.кам.-крш.), хәләнфер (Троянский, 1833, Т. 1) лексик берәмлегенең 'аш тәмләткеч, гвоздика' мәгънәсе дә бар: Теш сыслауға йарашаты чын қәләмпер (тбл.). Қәләмпер гарәп сүзе каранфули 'канәфер, ал' сүзенә барып тоташа (Бурганова, 1976: 141). Хәзерге төрки телләрдә ул төрле фонетик вариантларда һәм мәгънәләрдә теркәлгән. Мәсәлән: азәрб. гәрәнфил, төрекм., казак. калампыр, уйг. қәләмпүр, ккалп. қалампир, төрек. каранфил, ком. каранпил, башк. қанәфер 'аш тәмләткеч канәфер', кырг. калемпир, үзб. қалампир 'кызыл борыч', чув. калемпӗр 'әнис, тмин'. Чагышт.: бор.-төрки qarаnful, Сodex Cumanicus garаnful 'аш тәмләткеч канәфер' (Махмутова, 1982: 113). Татар теле аша бу сүз күрше удмурт теленә дә кергән. Чагышт.: удм. канафар, калямпер 'аш тәмләткеч канәфер, әнис'. Халык ботаникасында канәфер сүзе мәгънәсендә тагын синел (минз.), синил' (минз., стрл.), сирин (срг., тмн., чст., хвл., кузн., баст.) < рус. сирень алынма сүзләре дә актив кулланыла: Синел ағачын әйтәсезме сез? Синел ағачы dәп-dәңгәр чәчәк ата (минз.). Синил' варианты минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә 'аш тәмләткеч, гвоздика' мәгънәсен белдереп килә. Сирень сүзенә синоним булып чистай сөйләшендә бадийан куагы, тархан сөйләшендә шифан лексик берәмлекләре дә кулланыла: Шифан чәчәгенең исе бик әйбәт була. Чагышт.: минз. шифан ағач 'аю баланы, карга миләше'. Канәфернең 'аш тәмләткеч' мәгънәсе тархан сөйләшендә тубалақ лексемасы белән дә белдерелә. Мәсәлән: Аннан тубалақ буладыр ыйы аwызны тәмләргә. Тубалақ буладырыйы тубалчыларда. Димәк, канәфер сүзенең телдә ике мәгънәсе бар: 1) шәмәхә, ал, күк чәчәк ата торган куак һәм 2) аш тәмләткеч - канәфер, гвоздика. Тубылгы - аксыл-сары яки алсу төстәге чәчәкләре исле, кайрысы куе кызыл булган, сыгылмалы болын куагы (русчасы: таволга): Тирә-якта үлән, гөлҗимеш һәм тубылгы куаклары белән капланган сопкалар (Ш. Хөсәенов. ТТАС, Т. 3, 1981). Тубылгы агач зур булмас, тубылгыдан өй булмас (мәкаль). Тубылгы сүзе татар сөйләшләрендә дә киң таралган. Нагайбәк керәшеннәре сөйләшендә тубылғы лексемасы 'тупыл' агачы мәгънәсендә мәгълүм, стәрлетамак сөйләшендә тубылгы агачы сүзтезмәсендә ул 'тәртәгә яраклы төз агач' ка карата кулланыла: Бер бай кайтартадыр ийе тубылгы агачлары дип, тәртәгә йараклы. Тубылгы сүзенең халык телендә тубылгый, тубылдык вариантлары да очрый. Мәсәлән: Хәтфә келәм өстенә күпертеп эшләнгән каралдым яшел чәчәкләр төсле, күзләрне иркәли торган уйдымуйдым тубылгый болынлыклары күренә (Ш. Камал). Җиккән генә атым туры ала, Тубылдыккайларга урала (җырдан). Тубылгы сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә урын алган: алт., кырг., хак. табылғы, төрек. tabulga, tavulga, нуг. тобылгы, үзб. тобулги, ком. тобургъу, уйг. тавилга, чув. тупалха, башк. тубылғы. Чагышт.: бор.-төрки tabulqu/tavïlqu/tavïlguč. Татар теле сөйләшләрендә 'тубылгы' мәгънәсендә башка сүзләр дә очрый. Мәсәлән, мамадыш сөйләшендә муса печәне, қырлыған, минзәлә сөйләшендә урман тәмәкесе лексик берәмлекләре кулланыла. Шилек - акация агачының бер төре; кыргый акация: Анда тау итәгендә, ... шилек, тубылгы чыбыклы тигезсез урыннар бар (Г. Ибраһимов. ТТАС. Т. 3, 1981). Урал буе регионында таралган татар сөйләшләрендә (минз., злт., бөре., бгрс., кргл., стрл.) шелек, шилек лексемасы актив кулланыла. Бу төр үсемлек куакларын гадәттә хуҗалыкта ишек алды себеркесе ясау өчен киң файдаланганнар. Сөйләшләрдә аның тагын шилық (бөре., тпк.), шилык (хвл.), шиллек (трбс.), селек (тпк.) вариантлары да күзәтелә. Мәсәлән: Миллек бәйләтәләр, митла бәйләтәләр шиллектән (трбс.). Селек сары сәскә ата, оло, эре булып үсмәй ул. Селекнең эрерәкләрен сирәм себерергә бәйләйбез (тпк.). Шилек/шелек сүзенең сөйләшләрдә берничә мәгънәсе теркәлгән: 'акация төслерәк тәбәнәк куак, тау битләрендә үсә' (стрл.), 'гөлҗимеш' (минз., нгб.-крш.), 'тубылгы' (бөре.), 'кузаклы төлке куагы' (минз., кмшл., бгрс., кргл., злт.). Мисаллар: Элек шелек тий торған ыйы халық, хәdер гөлҗимеш инде (минз.). Шелек арасыннан бозаwыма печән җыйып қайтып киләм (нгб.-крш.). Шелекне хуҗалықта ишегалды себеркесе йасау өчен қулланалар (минз.). Оренбург өлкәсендә таралган татар сөйләшләрендә (кргл., бгрс.) шелек / шөлөк лексемасы байар шелеге (шөлөге) сүзтезмәсе составында кулланыла һәм 'сәрви агачы' мәгънәсен белдерә. Тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә 'сазлыктагы кечкенә урман, агачлык' мәгънәсендә целек варианты теркәлгән (Тумашева, 1992). Башкорт теле сөйләшләрендә селек 'акация' һәм 'вак наратлык' мәгънәләрендә билгеле. Л.З. Будагов сүзлегендә шеликъ 'талның бер төре' дип бирелгән (Будагов, Т. 1), В.В. Радлов сүзлегендә исә шilik 'ягулык өчен файдаланыла торган үсемлек' (Радлов, Ч. 4: 1078) мәгънәсе теркәлгән. Төрле семантикада һәм вариантта бу лексик берәмлек башка төрки телләрдә дә очрый: башк селек, 'сары тал', кырг. чилик 'куаклык, чытырман', төрек. чilik 'үсемлек сабагы' (Радлов, Ч. 3: 2136), ног. шилик 'таллык', казак. шilik 'кыргый акация'. Рус теле сүзлекләрендә чилига сүзенең 'кузаклылар семьялыгыннан куак', 'әремнең бер төре', 'кыргый үскән акация' мәгънәләре бар. Рус теленә бу сүз төрки телләрдән кергән дигән фикерләр бар (Фасмер, Т. IV, 1987; Шипова, 1976: 391). Шуның белән бергә, златоуст сөйләшендә бу төр үсемлек тысқан сыбығы исеме белән дә йөртелә: Митла бәйлибез тысқан сыбығыннан, қаты сыбық. Тысқан сыбығы қашлақларда үсә, йар буйында была, аны тотып та былмый, сәнсешә ул, митыр йарым була микән зуры, шындый қаты ул, сынмый ул. Күрсәтелгән мәгънәдә минзәлә сөйләшендә җылғы чыбығы сүзтезмәсе очрый: Ишегалдын җылғы чыбығы белән себерәләр. Чагышт.: башк. диал. тысқан сыбығы. Ясмин - ак төстәге хуш исле чәчәк ата торган декоратив үсемлек, гөл. (русчасы жасмин): Минем бакчада да ясмин үсә. Ясмин чәчәкләре, резедәләр китерегез миңа (Ф. Әмирхан. ТТАС, Т. 3, 1981). Ясмин гөле. Өй артында ясмин гөле чәчәк атып утыра (М. Җә лил. ТТАС, 1981). Татар теленә ясмин сүзе фарсы теленнән кергән (< фарсы: ясемин). Рус телендә ул жасмин формасында кулланыла. Агач атамалары Зирек агачы (русчасы ольха) сазлыклы урыннарда, елга буйларында үсә, каеннар семьялыгына керә, үзагачы бераз кызгылт төсле, тиз сынучан, иртә чәчәк ата торган агач: Ике аккош очып китте су буенда зиректән (Г. Тукай. ТТАС, Т. 1, 1977): Зиректән дуга бөгелмәс (Исәнбәт, Т. 1, 1959). Зирек утын мурт булыр фразеологик берәмлеге 'хәйләкәр, астыртын, мут кешеләргә мисал ителә' (Исәнбәт, 1959: 532). Аның кайрысын һәм күркәсен тире буяу өчен файдаланганнар. Агачыннан төрле агач әйберләре ясаганнар. Зирек атамасының татар теле сүзлекләрендә җирек варианты да теркәлгән (Троянский, 1833; Остроумов, 1892; ТРС, 1931), җирле сөйләшләрдә дә (бөре, мамадыш, пермь, ләмбрә, кузнецк) күрсәтелгән вариант таралыш алган. Шуның белән бер гә, сөйләшләрдә бу атаманың й варианты да актив кулланыла. Мәсәлән, йерек (нокр., злт.), йерек (тмн.), йөрөк ағац (себ. д.). Мисаллар: Җирек қайрыларына манып суға идек җепләрне (мам.). Зирек сүзе башка төрки телләрдә дә таралыш алган, нигездә ул Идел буе кыпчак телләрендә актив кулланыла. Семантик яктан бу лексема беркадәр аерыла. Чагышт.: башк. йерек, казак. җирек, карач. дҗерик, үзб. зирк, чув. зирек; уйг. зирик дарахти / зирк 'озынча барбарис', кырг., төрекм. зирк 'барбарис'. Чагышт.: мокш. сирек, эрз. сирть 'карама, корычагач' (Феоктистов, 1963). Зирек сүзе күрше мордва теленә дә кергән. Чагышт.: морд. сирәк. Н.Б. Борһанова зирек сүзен фарсы теленнән кергән алынма сүз дип карый. Чагыштыр: фарсы заргун 'алтынсыман, алтын төсе', тадж. заргул 'алтын төсе' (Бурганова, 1976: 140). Зирек агачын төсенә карап аерганнар. Мәсәлән: кара зирек, қара йерек (нокр.), соры зирек (ТРС, 1966), ак зирек. Пермь сөйләшендә җирек сүзе сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән, җирек қура, җирек печин, җирек үләне 'тубылгы', шулай ук, бөре сөйләшендә җирекбаш печин шул ук мәгънәдә билгеле. Ләмбрә сөйләшендә җирек кывагы сүзтезмәсендә җирек 'бересклет' мәгънәсен белдерә: Зирек кывагы митлага кисәбез, алкалары бар, сырга итеп тага идек. Идел буе халыклары тормышында зирек агачы, юкә агачы кебек, әһәмиятле урын алып тора. Касыйм сөйләшендә зирек мәгънәсендә рус алынмасы ал'ха (< рус. ольха) кулланыла. Имән - яфраклары челтәр кырыйлы, нык, чыдам, каты агач. Ул иң яхшы төзелеш материалы санала. Шуның белән бергә аны ягулык буларак та киң файдаланалар. Имән агачы бөтен регионнарда да үсми. Шуңа күрә бу атаманың кайбер төбәкләрдә очрамавы табигый хәл. Имән - гомумтатар сүзе, әдәби тел сүзлекләрендә урын алган (Троянский, 1833, ТРС, 1931; 1966; ТТАС, 1977). Урта диалектның касыйм сөйләшендә аның имин варианты билгеле. Тубыл-иртеш диалектының тобол сөйләшендә имен варианты очрый һәм ул әдәби телдәге карагай (лиственница) агачына карата кулланыла. Бараба диалектында имән лексик берәмлеге 'тирәк'не белдереп килә. Имән сүзе кайбер башка төрки телләрдә төрле фонетик вариантларда теркәлгән. Чагышт.: башк. имән, карач.-балк., нуг., кырг., караим. эмэн, эмян, эбэн, ком. эмен, уйг. эман, кырг., казак., ккалп. эмен, үзб. эман, төрекм. имен, алт. ирмен, чув. йуман. Имән сүзеннән кушымчалар ярдәмендә яңа лексик берәмлекләр дә ясалган: -лек: имәнлек; -сәр: имәнсәр 'имән урманы, имән күп үскән җир'. Имән күб үскән җирне имәнсәр диләр (бәр.). Эй, имәнсәр, имәнсәр, Имәнсәр башларын җил кисәр (җырдан). Шуның бе лән бергә 'яшь имән, имәнлек' төшенчәсен пермь сөйләшендә шытық (< шыт- + афф. -ык), минзәлә сөйләшендә айраwық сүзләре белән белдерү дә бар: Шытық дибез, берсен җықсақ йөз чыға. Казан арты төркеме сөйләшләрендә бала имән сүзтезмәсе 'яшь имән' мәгънәсендә кулланыла. Шуның белән бергә имән атамасы башка сүзләр белән янәшә килеп яңа мәгънәле сүзләр ясауда катнаша: имән гөмбәсе, имән каерысы, имән чикләвеге (әд.), имән әкәләсе (каз.ар.), имән күкәйе (минз., злт., стрл.), имән алмасы (минз., тпк., стрл.), имән бөресе (минз.), имән алмасы 'имән яфрагында аклы-кызыллы кечкенә алма сыман түгәрәк шар, паразит үсенте' (ТТАС, Т. 1, 1977). Имән алмасы - сата кеwек (тпк.). Имәннең күкәйе була, шуннан үстерәләр аны (минз.). Чагышт.: караим. эмэн цэтлявугьу. Имәндә чикләвек барлыкка килү процессы минзәлә сөйләшендә имән алмалану сүзтезмәсе белән белдерелә. 'Имән чикләвеге' төшенчәсен бараба диалектында мәшкә сүзе белән атау да бар. Моннан тыш бу лексик берәмлек биредә тагын 'нарат күркәсе'нә карата да кулланыла (Тумашева, 1992: 151). Имән атамасы кеше әгъзаларын белдергән сүзләр составында килеп яңа мәгънәле лексик берәмлекләр ясый. Мәсәлән, имән бармак (баш һәм урта бармак арасындагы бармак, ишарә бармак); имәнборын кушма сүзе хайваннар дөньясында тау чыпчыклары семьялыгыннан конус сыман зур томшыгы белән чия, шомырт төшләрен ватып ашый торган кечкенә кошны белдерә (ТТАС, 1977, Т. 1; Сафина, 2006: 100). Моннан тыш, имән лексемасы сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән: имән чикләвеге тукраны (Сафина, 2006: 89), имән чыпчыгы (ТТАС, 1977, Т. 1). Имән сүзе имән сарымсагы, имән үләне сүзтезмәләре составында да килә. Телдә сәламәт, таза, үз сүзендә нык торучы, нык характерлы кеше еш кына имән агачы белән чагыштырыла. Мәсәлән: Имән кебек таза. Имәндәй нык булсын, юкәдәй төз булсын. Әдәби әсәрләрдә имән агачының атамасы шактый актив. Биредә ул конкрет мәгънәсеннән тыш, чагыштыру чарасы буларак та кулланыла. Мәсәлән, имән агачының озак яши алуы, мәһабәт агач булуы истә тотыла. Имән сүзе - сүз-сурәткә әверелә (Бәширова, 2006: 95, 96). Мисалга Муса Җәлилнең "Имән" шигырен генә алыйк: Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эзе калсын Мең яшәрлек имән булып (М. Җәлил). Хәсән Туфан иҗатында имән агачы күпне күргән аксакал карт образы белән чагыштырыла: Ул баш иеп уза Имән картка Сеңелләр күк сылу каенга (Х. Туфан). Имән - авыл бае: Корсак юан, Куллар калыннар. Мескен ярлы каен Ничек үсәр аның янында (Х. Туфан). Имән агачы тарихи вакыйгаларның да шаһиты буларак сурәтләнә: "Имән тарихчы - монысы бәхәссез". "Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар" (М. Мәһдиев). Шуның белән бергә имән сүзенең төп лексик мәгънәсе - каты үзагачлы зур юан, мәһабәт булуы да саклана (Бәширова, 2006: 96). Мәсәлән: Имән җиде ел суда ятса, таш булыр. Имән агач - каты агач, каен агач - чырагач (Мәкаль). Имән сүзе фразеологик гыйбарәләр, фразеологик берәмлекләр составында да чагылыш таба. Мәсәлән: Имәндә икән чикләвек фразеологик берәмлеге аптырауны, гаҗәпләнүне белдереп, янәсе менә эш нәрсә дә икән әйтеменә туры килә: Имән агачында алма үсмәс. Имән агачы бик каты агач та аның да яфрагы саргая гыйбарәсе дә каты серле, нык ихтыярлы кешенең дә эчтән кичерешләре авыр булуына, бирешүенә мөнәсәбәттә әйтелә. 'Имән' мәгънәсендә кайбер татар сөйләшләрендә туйыра / туйра (лш., т.я., минз., стрл., м.-кар.) лексемасы кулланыла: Туйра утыны җылы була җағарға (к. т.). Туйра йағу өчен ғәйрәтле (лш.). Кайынны кабыгы ак була, туйраны кабыклары кара була (м.-кар.). Туйра сүзенең 'яшь имән' мәгънәсе дә бар: Син гөрләп яшәгән урында Ашъяулык җәерлек төп кенә... Туйралар, - синең яшь токымнар, - Ятимнәр шикелле көрсенә (Х. Туфан). Туйра сүзенең әдәби телдә тагын берничә мәгънәсе теркәлгән: 1) агач төбеннән чыккан яшь үрентеләр. Мәсәлән, тал туйрасы, имән туйрасы; 2) куаклык, теләсә нинди куаклык: туйра арасына посу; 3) юкә кайрысы; 4) агач төбе: Туйра яру (ТТАС, Т. 3, 1981). Татар теле сөйләшләрендә, күрсәтелгән мәгънәләр белән беррәттән, туйра сүзенең тагын 'имән чикләвеге' (перм., злт.), 'агач кайрысында була торган каты гөмбә' (дөб.), 'яшь бәрәннәргә ашату өчен бәйләп киптерелгән яфраклы ботаклар' (стрл.), каен тузы (минз., стрл.) һ. б. мәгънәләре дә очрый. Мисаллар: Туйра утыны җылы була җагарга (к.т.). Җәш имән генә туйыра (нрл.). Аслық йылны асы булса да туйыра ашадық (злт.). Қурасын кискән ийек, тағын йәш туйыралар үсә (мам.). Йүкә туйралары кистем сарықларға (блт.). Ағас кисеб алғас, туйырасы қала (злт.). Туйра - әкәләсе булғанчы, әкәлә бирә башлағач, имән була (т.я.). Туйра сүзенең килеп чыгышын галимнәр борынгы славян телендәге dobrь сүзе белән бәйләп аңлаталар (Бурганова, 1976: 138). Төрки телләрдән туйра сүзе тагын башкорт, чуваш телләрендә бар. Туй(ы)ра сүзеннән -лык кушымчасы ярдәмендә ясалган туй(ы)ра лык лексемасы 'имәнлек' (т.я.), 'вак юкәлек' (блт., минз.), 'куаклык' (мәл.) мәгънәләрендә дә билгеле. Каен агачы кырыс табигатьле регионнарда, шул исәптән Россиянең күп кенә өлкәләрендә, үсә. Төрки халыкларда ул изге агачлардан саналган. Иртән чыгам да сөяләм Бакчада каеннарға. Мин сөялгән каен ава Миндәге кайгыларға (Кыска җырлар, 1976: 66). Туган җирем! Синең җылың Кирәк бит миңа - аңлыйм. Мин дә бит каен шикелле Һәр җирдә үсә алмыйм (Р. Миңнуллин. Аерма мине моңнан). Татар телендә каен агачының бик күп төрләре билгеле: ак каен, кара каен, елак каен, салынкы каен, асылмалы каен, сөялле каен (Иванова, 1990: 12), бөдрә каен, кәрлә каен, шар қайын (злт.) 'саз каены' һ.б. Әдәби әсәрләрдә каен агачы атамасы актив кулланыла. Еш кына каен эпитетлар составында очрый. Мисаллар: Ак каеннар шаулый болында, Әкрен генә җилләр искәндә (Ә. Ерикәй). Кара каенның кара чуклары Кытайча язган шигырьләр сыман, Күктән - биектән, җиргә - тирәнгә Сарылган чуклар, гел асылынган. Кара каенның кара чугыннан Якты тамчылар тамарга тулган (Зөлфәт. Кара каен). Очын яшен суккан карт каеным! Шаһит булдың минем яшьлеккә (Зөлфәт). Күпме карасам да карап туймыйм Идел буе каеннарына. Алар җитәкләшеп, ялан аяк Чыгар төсле Идел ярына (Ә. Ерикәй). Туган ягым каеннары калалар инде, Озатыша баралар инде. Йөрәгемдә яфраклары яралар инде, Сагышларга салалар инде (И. Юзиев). Х. Туфан иҗатында каен, ак каен атамалары еш очрый. Ул аларга үз итеп, якан итеп эндәшә, серләшә, кайгы хәсрәтләрен уртаклаша: Юл буенда Каен елап утыра Беркем белми аның кайгысын (Х. Туфан). Еш кына каен лексемасы башка сүзләр составында да кулланыла һәм аергыч функциясен башкара. Мәсәлән, каен гөле, каен гөмбәсе, каен җиләге, каен суы, каен тузы, каен себеркесе, каен чыпчыгы һ. б. Минзәлә сөйләшендә қайын бәбәнәге сүзтезмәсе 'сөялле кабар агачы, марҗа алкасы' мәгънәсен белдереп килә. Тобол сөйләшендә қайын киргә сүзтезмәсе очрый һәм 'агач кайрысы'на карата кулланыла. Каен атамасы төньяк һәм көнчыгыш кыпчак телләрендә актив кулланыла. Хәзерге төрки телләрдә, төрекмән һәм төрек телләреннән башка, ул бер мәгънәгә 'каен' мәгънәсенә ия. Чагышт.: башк., нуг., карач.-балк. кайын, ком. къайын агъач, казак., кырг. кайын, азәрб. гайын агачы, үзб. кайын (дарахти), алт. кайын. Борынгы төрки сүзлектә qadȉn 'каен' (ДТС, 1969). Төрекмән телендә гайын 'нарат', төректә кайын 'бүк агачы, күк агач' мәгънәсендә теркәлгән. Каен сүзеннән кушымчалар ярдәмендә яңа мәгънәле сүзләр ясала: -лы: каенлы; -лык: каенлык, гайынных (саз.я.); -сар: каенсар 'каен күп үскән җир, урын'. Каеннарга китү фразеологик берәмлеге 'үлү, зиратка күмелү'не белдерә (Исәнбәт, 1989, Т. 1: 335). Каен агачы татар халкының тормыш-көнкүрешендә бик әһәмиятле роль уйнаган. Беренчедән, аны ягулык буларак файдаланганнар. Каен утыны яхшы янган, аның җылысы куәтле булган. Икенчедән, аннан тормыш кирәк-яраклары ясый торган булганнар. Каен тузыннан төрле савыт-сабалар, чиләкләр, тырыслар ясаганнар: туз чиләк (әд.), тусайақ (тбл.), тус күнәк (брб. д., тара.), тусқайыс (тбл.), тыйыс, төйөс (тара.), түйүс (яүшт.-чат) 'тырыс', тускә (тара.) 'туздан ясалган тоз савыты', қайас (тбл., төм., твр.) 'тырыс'. Мәсәлән: Талаға қунау йөргәнтә тускә белән тос йөртәбес (тара.). Палықны қайасқа тултыратылар, цәнцелмәсен өцен (тбл.) (Тумашева, 1992). Каенның тузын кәгазь урынына да файдаланганнар. Халык телендә шундый мәкальләр очрый: Тузга язмаган сүз, тузга язмаган сүзне сөйләмә гыйбарәләре 'юк сүз, юк сүз сөйләү' мәгънәсендә кулланыла. Каен тузы башка максатлар өчен дә кулланылган: Кара күннән, арты басылмасын өчен эченә каен тузы куеп, әти тегеп бирде (М. Галиев). Каен тузы белән бәйле тагын шундый мәкальне китерергә мөмкин: Каенның тузын макта, имәннең үзен макта. Каен себеркесен мунча керү өчен файдаланганнар: Каен себеркесенә киттеләр урманга. Сез мунчаны каен себеркесе белән керәсезме? Каен суын татарлар элек-электән бик яратып эчкәннәр. Бу турыда үзенең Идел буена булган сәяхатнамәсендә Ибне Фазлан язып калдырган (Фәхретдинов Р. Болгар вә Казан төрекләре, 1993: 37). Татар халык җырларында да каен суы чагылыш таба: ...Каен агачлары, ай, тал булмас, Каен гына суы бал булмас, Каен суы әче бал булмас ... (Исәнбәт, 1959. Т. 1; Татар халык иҗаты: кыска җырлар, 1979: 142). Каен агачы татар халкының йола иҗатында аерым урын алып тора. Төрле ышанулар, юраулар, сынамышлар каен агачына бәйле. Мәсәлән, бишекне, бишек сиртмәсен каен агачыннан ясарга ярамаган: Каен сиртмәләрдә үстем, шуңа кайгылы башым (Кыска җырлар, 1979: 61). "Каен агачының бөресе күп булса, тары да күп булыр", "Каен суы татлы булса, уңыш уңар" һ.б.ш. сынамышларны китерергә мөмкин (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 911). Каен сүзе мәкальләрдә дә актив кулланыла. Мәсәлән: Каены бар кайгырмас яисә Карагайдан чәер, каеннан чыра (Исәнбәт, 1959, Т. 1, 526). Фразеологик берәмлекләрдә дә каен сүзе еш очрый: Кәкре каенга терәтү 'кешене алдап, малын алып көлкегә калдыру' (Исәнбәт, 1989, Т. 1, 440). Төрки халыкларда каен агачы гүзәллек һәм сафлык символы буларак та билгеле. Мәсәлән, Роберт Миңнуллинның "Каеннарны сеңел сана" шигырендә шундый юллар бар: Ә каен бервакытта да Югалтмас ул аклыгын. Туган илгә мирас итәр Нурларының актыгын. Яктырып китә күңелләр Каеннарга баш исәң, Каеннарны сеңел сана Ак килеш калыйм дисәң. 'Каен агачы', 'каенлык' мәгънәсендә татар теленең Урал төбәгендә таралган сөйләшләрендә чаwыл (перм., минз., стрл.) лексемасы таралган. Урта диалектның златоуст, тепекәй сөйләшләрендә саwыл, эчкендә цаwыл, себер диалектларында цаwыл вариантлары 'яшь каен'ны белдерә. Мисаллар: Бик йәмне йердә чаwыл арада булды йе сабантуй (перм.). Саwылда йеләк күп была (злт.). Цаwыл варианты эчкен, тара сөйләшләрендә 'чи каен утыны'на карата кулланыла: Мицкә цаwыл йағыпты (тара.). Шуның белән бергә чаwыл сүзе минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә 'нечкә, озын киртә яки юан чыбык' мәгънәсендә дә очрый. Чаwыл сүзеннән кушымчалар ярдәмендә цаwыллых (саз.я.), чаwыллық (минз.), чаwыллык (стрл.), чаwыннық (перм.) сүзләре һәм чаwылара кушма сүзе ясалган һәм әдәби телдәге 'каенлык, каен урманы' мәгънәсендә кулланылалар. Галимнәр фикеренчә, чаwыл сүзе монгол теленнән кергән (Бурганова, 1976: 141). Чагышт.: чаал 'тәбәнәк куаклык', 'яшь (агач)', башк. сауыл 'яшь каенлык', карач.-балк. чауул 'урман, куаклык'. "Идегәй" дастанында саwыл лексик берәмлеге күксаwыл кушма сүзе составында очрый һәм далада үскән 'тәбәнәк каты агач' мәгънәсендә килә: Күгәреп үскән күксаwыл - Күксаwылны кыдырып Кыларып үскән кау кылган, Кау кылганны кыдырып Килә бирде яу кыргып (Идегәй, 1988: 131). Мишәр диалектының байкыбаш сөйләшендә цаwыл сүзе цаwыл бакца сүзтезмәсендә кулланыла һәм 'җимеш бакчасын' белдерә: Цаwыл бакцада саwытларга җыйганмын кура йеләкне, кара гатны. Башкортстанның көньяк-көнбатышында таралган татар сөйләшләрендә, нагайбәк керәшеннәрендә 'каен', 'каенлык, каен урманы' мәгънәсендә чауқа лексик берәмлеге билгеләнгән: Әнә чауқ а үсеп утыра (нгб.-крш.). Минзәлә, трубаслы, стәрлетамак сөйләшләрендә бу лексеманың тагын 'куаклык, вак агачлык' мәгънәсе дә бар: Печән биргәндер берәр чауқадан. Чауқада җиләк былған быйыл (минз.). Чауқада қайында күч утыра, ти. Уйынға чығабыз, чауқа буйы шаулап тора (трбс.). Әдәм бийеклеге булса агач, чаука була (стрл.). Шуның белән бергә чаука лексик берәмлеге минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә 'печән тарттыру өчен файдаланыла торган тармаклы, ботаклы каен агачы'на карата да кулланыла: Печәнне чауқа белән ташый трактыр (минз.). Чаука җигәләр дә атка, тарттыралар инде шуның белән (стрл.). Тепекәй сөйләшендә сауқа вариантының 'яшь каен', 'каенлык, каен урманы' мәгънәләре мәгълүм. Мамадыш, минзәлә сөйләшләрендә чауқа сүзенең тагын 'яшь үсенте', 'яшь урман, вак урман' мәгънәләре дә билгеле: Имәннең wақ чауқасы туйыра була. Тездән су җырып чабата белән имәннең чауқасын җыябыз, йүкә чауқасын җыйабыз (мам.). Башкортстанда туып үскән шагыйрьләр, язучылар әсәрләрендә чауқа сүзе билгеле бер урын алып тора. Мәсәлән, Ф. Кәрим әсәрләрендә шундый юллар бар: "Псс-с!" - дим, - хәбәр итәм атыма, яшеренәбез чауқа артына", яисә "Атым чаука аша омтылды" (Ф. Кәрим, 1969: 283). Биредә чаука 'яшь каенлык, куаклык, агачлык' мәгънәсенә ия. Чаука сүзеннән ясалган чаукалык лексик берәмлеге 'каенлык' (нгб.-крш.), 'куаклык', 'әрәмәлек' (минз.) мәгънәсендә билгеле: Чауқалыққа бардығызмыни? Әрәмәлектә чыға wул чауқалық кучкуч булып. Карагач - элмәсыманнар семьялыгыннан, урта поясның җылы рак урыннарында үсә. Күп кенә төрки телләрдә билгеләнгән. Чагышт.: башк. қарағас, казак. қарағаш, төрекм. ғарағач, уйг. қарий ағач, үзб. қайрағач 'карагач', кырг. қара җығач 'карагач'; 'карама'; ккалп. қара ағаш, азәрб. ғарағач, төрек. qaragac 'карама', бор.-төрки qaragac 'карагач'. Карагач сүзе төрки телләрдән славян телләренә дә үтеп керг ән. Чагышт. тагын: удм. гарагач. Бу фитоним төрки лексиканың борынгы катламын тәшкил итә (Дмитриева, 1978: 101). Татар теле сүзлекләрендә карагач лексемасы 'карагач' һәм 'элмә' (ТРС, 1966), 'карагач' (ТТАС, 1979) мәгънәләрендә бирелгән. Сөйләшләрдә аның қарағас (злт.) варианты да бар. Татар теле сүзлекләрендә карагач мәгънәсендә тагын карагай сүзе бирелгән (РТС, 1984). Бу фитоним ылыслы агачлар төренә керә. Ләкин нарат һәм чыршы агачларыннан аермалы буларак, карагай көз көне ылысын коя (Троянский, 1835, ТРС, 1931; 1966; ТТАС, Т. 2, 1979). К. Насыйри хезмәтләрендә карагай агачы (рус. лиственница) атамасы теркәлгән. Автор бу үсемлекне тагын бетле агач яки каразлы исеме белән йөртелүен күрсәтә (Насыйри, 1999: 122). "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә карагай лексемасына көз көне ылысын коя торган агач дип аңлатма бирелгән (ТТАС, 2005), рус теленә ул лиственница дип тәрҗемә ителә. Татар әдәби телендәге 'карагай' (рус. лиственница) агачы себер диалектларында тет (туб.-ирт. д.), тыт (том. д.), тетағац, тетағач (твр., брб. д., том. д.) лексик берәмлекләре белән аталып йөртелә. Мәсәлән: Тет мәктәп тирәли утыртылып чыққан (тара.). Элек тыт салғаннар, тытағачы (клм.). Тетағац сыуға бата (том.д.). Шуның белән бергә тет сүзе тобол һәм төмән сөйләшләрендә 'нарат утыны'н да белдерә. Урта диалектның пермь сөйләшендә әдәби 'карагай' мәгънәсендә тет ағач лексик берәмлеген куллану бар. Тет сүзе нигездә көнчыгыш төрки телләр өчен характерлы. Мәсәл ән, алт., хак., шор. тыт, тув., тоф. дыт, як. тiт; бор.-т өрки tit. Том диалектында бу мәгънәдә, тет сүзе белән бергә имен (Тумашева, 1992), ә пермь сөйләшендә лисбән < рус. лиственница алынма сүзе дә теркәлгән: Лисбән ул бик қаты ағач, ул суда ақмый, бата. Красноуфим сөйләшендә күрсәтелгән мәгънәдә сигәрсин сүзе урын алган: Сигәрсин ағас - қаты ағас. Карама - элмәсыманнар семьялыгына кергән киң ябалдашлы агач. Хуҗалык эшләрендә аннан киң файдаланганнар. Карама агачы мөмкин булган вак-төяк әйберләр ясау өчен хезмәт иткән. Аның яшь кәүсәсеннән дуга бөккәннәр, арба-чана кебек әйберләрнең аерым кисәкләрен беркетә торган һәр төрле бөгәлҗәләр ясаганнар: Чана карамасы. Юл читендә бөек карамага Салкынча җил китте кагылып (Р. Әхмәтҗан). Татар халык җырларында карама сүзе киң чагылыш таба. Мәсәлән: Ике каен, бер карама Кисеп алдым чанага. Кайгы-хәсрәт төшә икән Үсеп җиткәч балага (Кыска җырлар, 1976: 63). Кара агач - каты агач, Кисим дисәм балта үтми. Туган илем исемә төшсә, Шикәр түгел, бал да үтми (Кыска җырлар, 1976: 120). Карама дугалар бер җигәрбез, Сырлауларын кайчан да сырларбыз. Карама дуга җиз кыңгырау Безнең атларда гына. Карама дуга, кара юрга, Каян алдың бу атны. Әрәмәдә карама, Карамада кондыз бар (хал. җыры). Карама сүзе Идел буе регионында таралган телләрдә билгеләнгән. Мәсәлән: башк. қарама (ағасы), чув. хурама. Башка төрки телләрдә бу сүз күзәтелми. Чагышт.: монгол телендә qaramag 'себер карамасы'. Бу сүз фин-угор телләренә дә кергән: удм. курома. Карама лексемасы фразеологизмнарда да чагылыш таба. Мәсәлән: Карама көленә утыру фразеологик берәмлеге 'бик нык алдану, төп башына утырып калу'га карата әйтелә (Исәнбәт, 1989: 351). Карама куышыннан төшкән гыйбарәсе 'ата-анасын белмәүче ташландык, табылдык баланы' яки Үз ата-анасы булса да нәсел-нәсәбен, милләтен белмәүче, белергә теләмәүче, тупас, начар баланы хурлап әйтүне белдерә (шунда ук). Карама сүзе мәкальләрдә дә еш очрый. Мәсәлән: Карама карышып үсәр, нарат төз карап үсәр; Өянке өяләп үсәр. Ишле-ише белән, карама кушы белән (Исәнбәт, 1959, Т. 1, 526). Карама (агачы) мәгънәсендә ләмбрә, кузнецк сөйләшләрендә кайыз, кайыс лексик берәмлекләре дә кулланыла. Мәсәлән: Кайыз агачы (кузн.). Кайыз да кистек, тал да, утынга йарыйлар вет. Кайысның җирекнекенә пахуж йапрагы (лмб.). Кайыз / кайыс лексемасы килеп чыгышы белән тарихи яктан монгол телләренә барып тоташа (Бурганова, 1976: 141). Карамалар семьялыгына тагын элмә агачы да керә. Бу - кыйммәтле үзагач бирә торган яфраклы агач. Элмә агачын еш кына тау битләрен, чокыр тирәләрен ныгыту өчен дә утырталар: Кырларга чыксам кайран калам элмә агачларының йелүенә (Татар халык җырлары, 1976: 45). Элмә лексемасы татар әдәби телендә һәм аның сөйләшләрендә киң таралыш алган. Элмә сүзе пермь сөйләшендә 'өрәңге' агачына карата да кулланыла. Бу лексик берәмлек хәзерге төрки телләрдә дә очрый һәм төрле мәгънә төсмерләрен белдерә. Мәсәлән, ком. элмә 'карама', 'карагач', балк. элме 'имән', нуг. элме 'усак', кырг., казак. илм., үзб. элме 'элмә'. Гомумкыпчак элмә сүзе килеп чыгышы ягыннан һинд-европа телләренә барып тоташа (лат. ulmus) (Бурганова, 1976: 141). Галимнәр бу атаманы рус теленә татар һәм башкорт телләре аша кергән дип саныйлар. Чагышт.: рус. ильм. Ильминский фамилиясе нең ясалышын да элмә сүзе белән бәйләп аңлаталар (Шипова, 1976: 142). Аерым сөйләшләрдә (минзәлә, златоуст, тепекәй, стәрлетамак) 'элмә агачы' төшенчәсендә йыла сүзен куллану да бар. Мәсәлән: Йыла дигән ағас үсә имән шикелле, дуғымны шуннан бөгәләр (злт.). Йыла сынмый бүгелә генә (стрл.). Қырық бер сана йыла алып қайттым атларға (тпк.). Бу сүз, шулай ук, башкорт телендә күрсәтелгән мәгънәдә билгеле. Корычагач (< корыч + агач) - зәйтүн агачы семьялыгыннан көнья кта үсә торган, тар, вак яфраклы, үзәге бик каты агач. Аны тагын дардар агачы дип тә атыйлар. Бу атама әдәби тел сүзлекләрендә урын алган (ТТАС, Т. 2, 1979; ТРС, 1966). Татар халык сөйләшләрендә корычагач мәгънәсендә күреч (трх., карс.), көрец, күрец (срг.) лексемалары очрый: Йағарға күреч ботақлары җыйып апқайттым (трх.). Әйтергә кирәк, себер диалектларында көрөц сүзе 'дөге' мәгънәсендә билгеле (Тумашева, 1992). Чагышт.: башк. көрөс ағас, карач.-балк. куйруч, куруч, азәрб. койруш, нуг. куйриш, ком. гуйруч, чув. каварас, кавраç 'корычагач' (Дмитриева, 1972: 216); кырг. куруч, үзб. ғуруч, тадж. гуруч, гурунч 'дөге' < фарсы гурунч 'дөге'. Венгр телендәге köris сүзе дә 'дөге' мәгънәсендә мәгълүм (Дмитриева, 1972: 216). Галимнәр фикеренчә, корычагачны дөге агачы дип атаганнар. Әдәби тел сүзлекләрендә корыч агач атамасы көреч һәм корыч сүзләренең мәгънәләрен бутау нәтиҗәсе булырга мөмкин, күрәсең, дигән фикер дә бар (Ахметьянов, 1987: 34, 35). Нарат - күркәләре зур булмаган, энәләре озын булган ылыслы мәңге яшел агач: Бары тик наратлар, чыршылар, һәм ак чыршылар гына үзләренең яшел ылысларын кыймыйлар, алар җәй көннәрендәгечә бизәнеп-ясанып утыралар (Г. Әпсәләмов, ТТАС, 1979, Т. 2). Безгә тигән моңсу юллар Бу юллардан кыскарак! Көрсенмә син, моң нарат (Туфан, 1980: 214). Нарат агачы төзү материалы буларак файдаланыла. Татар телендә нарат атамасы киң таралыш алган. Бу атама көнбатыш кыпчак телләренә дә хас. Чагышт.: карач.-балк., караим. нарат, ком. нарат; тели нарат 'чыршы'. Нарат сүзе татар теленә монгол теленнән кергән (Бурганова, 1976: 141). Татар телендә нарат сүзеннән шактый күп лексик берәмлекләр ясалган һәм алар яңа мәгънә белдереп киләләр. Мәсәлән, наратбаш сүзе үлән үсемлекне белдерә (< нарат + баш) (русчасы: хвощ): Наратбашлар кечкенә генә яшел чыршы рәвешендә булалар (ТТАС, 1979, Т. 2). Нарат сүзе сүзтезмәләр составында еш очрыйлар. Мәсәлән, нарат урманы, нарат күркәсе, нарат гөмбәсе, нарат җиләге, нарат үләне, нарат сагызы (чәере), нарат чыпчыгы, нарат ылысы. Нарат сүзе мәкальләрдә, фразеологизмнарда да чагылыш таба. Мәсәлән: Нарат башыннан корыр, имән төбеннән корыр (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 527). Юк-бар белән аптыратып бәйләнгән кеше нарат сагызы белән чагыштырыла: Нарат сағызы булдың инде тәмам (лш.). Өч нарат арасында адашу тәгъбире 'үзенә юл таба алмаган кеше'гә карата әйтелә (Исәнбәт, 1990, Т. 2). Нарат агачы халык җырларында да кулланыла: Яшь наратлар көен җырлап үттең Көмеш кыңгыраулы пар атта (җырдан). Бигрәк хуш исле нарат ылысы. Урал буе, Себер төбәкләрендә, Әстерхан өлкәсендә таралган татар сөйләшләрендә 'нарат' мәгънәсендә қарағай сүзе кулланыла. Карагаен күрдем тайгаларның Усакларын күрдем Усаның (Туфан, 1970: 316). Карагай лексемасы "Идегәй" дастанында да теркәлгән: Карагай буе ат менгән (Идегәй: 49). Карагайдан чаер, каеннан чыра. Карагайның күмере күп, имәннең көле күп (Исәнбәт, Т. 1: 526). Қарағай сүзе көнчыгыш төрки телләрдә ылыслы агачларга карата кулланылган. Чагышт.: башк., алт., казак., ккалп., нуг., үзб. қарағай, ком. диал. къарагъай 'нарат', уйг. қариғай, хак. қарағай, кырг. қызыл қарағай 'нарат', қарағай 'чыршы'. Тикшерүчеләр фикеренчә, қарағай монгол теленнән кергән һәм ул гомумалтай қара сыйфаты + монгол телләренә хас -гай сүзъясагыч кушымчасыннан ясалган (Дмитриева, 1975: 39). Қарағай сүзе қара сыйфаты белән бергә килеп (қара қарағай) тепекәй сөйләшендә 'чыршы', қарағай үләне сүзтезмәсендә 'наратбаш' мәгънәләрен белдерә. Урал һәм Себер регионнарында таралган татар сөйләшләре 'яшь нарат' мәгънәсендә терке (кр.-уф., злт., перм., байк.), аның варианты терге, терхе (себ. д.) лексемасы кулланыла: Терке була, қартайғас, сағызланғас қарағайға әйләнә (перм.). Терке ағас утыртқ амбыз (злт.). Терке пуласасы утырттылар, үстеләр инде. Терке утырттылар каршы тауда гына, карагай була инде, сиксән, туксан йыл кирәк анарга (байк.). Терке печин сүзтезмәсе пермь сөйләшендә 'нарат үләне'н бедерә. Килеп чыгышы белән терке фин- угор сүзе. Чагышт.: мар. тыркэ 'нарат', удм. тэрег 'кара тирәк, кара тал'. 'Яшь наратлык' мәгънәсендә себер диалектларында тагын тергелек, шығыр лексик берәмлекләре билгеле: Шығыр арасынта читә йыйыштырып йөрисен (твр.). Сазлыкта үскән яшь нарат урта диалектның златоуст сөйләшендә мешә дип йөртелә. Бу сүз башкорт теле диалектларында да күзәтелә. Мешә сүзенең килеп чыгышы кызыклы. Л.З. Будагов сүзлегендә мөш сүзе 'эрбет чикләвеге', мишә 'имән', мешә 'урман' (Будагов, Т. 2) мәгънәләрендә бирелгән. Мешә төрки телләренең огуз төркемендә урын алган. Чагышт.: азәрб. меша, чаг. меша, төрек. meşe 'имән' (Исхаков, 1962: 63; ИСГТЯ, Ч. IV; Дмитриева, 1972: 163, 185); бор.-төрки bišä 'урман, кечкенә урман' (ДТС, 1969). Л. Дмитриева фикеренчә, бишә сүзе иран теленнән кергән (Дмитриева, 1972: 163). Кайбер галимнәр мешә/бешә сүзен фин-угор телләре белән бәйләп аңлаталар (Ишбулатов, 1967: 103). Чагышт.: удм. пуҗым, эрз. пиче, коми. пожом 'нарат'. Сәйф Сараиның "Гөлестан бит-төрки"ендә мишә варианты теркәлгән һәм 'урман, агачлык' мәгънәсендә бирелгән. Мәсәлән: Һөнәр вә гайбирдә белгермәс, Никадәр ул кеше тик ултырса, Тикмә мишә эчендә, и мәхдүм! Ни гаҗәб, кизләнеп әсәд торса? (Борынгы төрки... 1981: 182). Әйтергә кирәк, себер диалектларында 'нарат' мәгънәсендә та гын қуғы, чеү лексик берәмлекләрен куллану да бар, соңгысы 'эрбет ағачы, кедр' (твр.) мәгънәсен дә белдерә: Қуғылар та күп пес тә, селәртә (сездә) наратма? (тара.). Қуғалық (< куға + -лық) лексемасы тара сөйләшендә 'наратлык'ка карата кулланыла. Цөй фонетик варианты сөйләшләрдә 'яшь наратлык' (тбл., саз.я.) мәгънәсендә билгеле, ә цөй ағац сүзтезмәсендә исә цөй 'чыршы' (тараю) төшенчәсендә кулланыла. 'Яшь наратлык' төшенчәсе минзәлә сөйләшендә шәмкә, шәмкәлек сүзләр белән белдерелә: Шәмкәдән барсағыз, өч киламитыр. Күренеп кенә тора бит шәмкәлек башында. Тарихи яктан шәм кә сүзе мари телендәге пушенге/пушангы 'үсеп утыручы агач' (Бурганова, 1976: 140) сүзенә барып тоташа. Өрәңге - киртле киң яфраклы агач. Ул катнаш урманнарда үсә. Татар телендә бу агачның ике төрле исеме бар: өрәңге һәм чаган. Бу ике лексик берәмлек әдәби телдә дә һәм аның сөйләшләрендә дә кулланыла. Өрәңге лексемасы әдәби тел һәм урта диалект сөйләшләре өчен характерлы, мишәр диалекты сөйләшләрендә аның өргә (хвл., срг., кузн.), эргә (мәл., кузн.) вариантлары таралган: Балта сап өргәдән йасыйлар (срг.). Өргә сүзе Рязань өлкәсендә таралган урта диалектның бастан сөйләшендә дә билгеләнгән. Өрәңге атамасы "Идегәй" дастанында да урын алган. Мәсәлән: Түрәң Кобагыл өрәңгедән каты икән (Идегәй, 1988: 40). Өрәңгенең бер төре кыр өрәңгесе, америка өрәңгесе, татар өрәңгесе дип атала (АС, 1931). Өрәңге сүзе башка төрки телләрдә дә күзәтелә. Чагышт.: балк., ком. уьрге, уйг. үрәңги, чув. верене; венг. gyürü 'татар өрәңгесе'. Тикшерүчеләр өрәңге/өргә сүзен болгар катламына кертеп карыйлар (Бурганова, 1976: 163). Чаган лексик берәмлеге нигездә Урал буе төбәгендә таралган татар сөйләшләрендә актив кулланыла. Хәзерге Башкортстан, Оренбург өлкәсе, Пермь краенда яшәүче татарлар телендә ча ған сүзенең киң кулланылуы билгеле. Шулай ук, камышлы сөйләшендә (Самара өлкәсе) дә чаған лексемасы мәгълүм. Оренбург татарлары сөйлә шеннән татар чағаны (бгрс.) сүзтезмәсе теркәлгән һәм ул 'кара өрәңге'гә карата кулланыла. Мисаллар: Чағаннан чана табаны йасыйлар (бөре.). Чаған имән кебек қат(ы) ағач ул (минз.). Чаған үсә бездә, Қазан йақлар аны өрәңге диләр икә (перм.). Чагышт.: башк. саған 'өрәңге'. Бу атама топонимик тикшерен үләрдә дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, Чаған йылғасы (Гарипова, 1978: 144). Галимнәр фикеренчә, чаған монгол катламын тәшкил иткән алынма сүз (Бурганова, 1976: 144). Чаган атамасы матур әдәбият әсәрләрендә дә шактый актив. Хәсән Туфан иҗатында чаган образында моңсу гына, кемнедер сагынып үзенең яфракларын кою күренеше сурәтләнә: Өй кырында чаган... сары, уйчан: Кемнедер ул сагына шикелле. Яфрак коя чаган көзге җилдә, Яңгыр яуган кара төннәрдә. Яфрак коя чаган моңсу гына Истәлеккә калган эзләргә (Туфан, 1970: 334). Роберт Әхмәтҗановның "Кызыл чаган" шигырендә дә чаган сүзе сынландырылган. Керде көз, кызарды чаган Җил-давыллар кочагында Шул чагандай дөрләп янам, Янам тормыш учагында, Тик башкаем, шул чагандай Иелә кайгы вакытларда. Чаганны - җил, мине - яшьлек, Балкып туар көн җилкетә (Р. Әхмәтҗан, 2005: 40). Өрәңгедән, чаганнан өстәл, табак һ.б.ш. көнкүреш предметлары ясаганнар: чаган табак, чаган өстәл, өрәңге өстәл, өрәңге таяк: Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп тукал керде (Г. Ибраһимов, ТТАС, Т. 3, 1981). Чаганның бер төре кыр чаганы (русчасы: паклен), татар чаганы дип атала. Тал - сыгылмалы чыбыклы, озынча тар яфраклы агач. Гадәттә ул су буйларында куак булып үсә. Татар теле таралган төбәкләрдә тал лексемасы актив кулланыла. Тал төрле вак-төяк әйберләр ясау өчен файдаланыла, аннан кәрзиннәр, бишекләр үрәләр. Тал халык җырларында, дастаннарда, гомумән матур әдәбиятта еш очрый. Мәсәлән: Талга кунып, тал тибрәтеп Сайрый сары сандугач (хал. җыры). Талны чыбык чагында бөгәләр (мәкаль). Гадәттә сылу гәүдәле, зифа буйлы хатын-кызлар тал белән чагыштырыла: Эх, дускаем буең зифа, Тал кебек бөгеләсең (хал. җыры). Тал чыбыктай нечкә бил. Буйың зифа яшь тал кебек, йөзең тулған ай кебек (хал. җыры). Бөдрә таллар таң җиленнән Тирбәлә талгын гына. Бер сандугач өзелеп-өзелеп Моңнарын агылдыра (М. Ногман). Тал образы татар поэзиясендә зур урын алып тора: Тар сукмакта тал тирбәлә, Кулың талга тиядер. Йөрәк әйтә сагынгандыр, Су буена киләдер (Х. Туфан). Балачагымны җылыткан Җылы, кайнар талларым. Сезне искә алган саен Яктыра күз алларым. Яшьлегем кала талларга Бу аларга амәнәт. Ярый әле таллар гел яшь Мин шуңа да канәгать (Р. Миңнулин). Тал лексемасы мәкальләрдә еш кулланыла: "Сыгылмалы тал сынмый". Тал ком ярата, Усак дым ярата (Исәнбәт: 527) һ.б. Тал сүзе кушма сүзләр составында килеп яңа мәгънәле лексик берәмлекләр ясауда катнаша. Мәсәлән, талбишек, талчыбык, талчитән һ.б. Мисаллар: Ничек моңаймасын бишек Сөн талларыннан үр дә, Талбишектә үстем мин дә Сизелми мени бер дә (Р. Миңнуллин. Талбишек). ...Ни чөн суга сузыласың Талчыбыккай, сузылып (Дәрдемәнд. Талчыбык). Яңа үскән талчыбыктай бармакларың (К. Гали). Бакча буйларында талчитән Талчитәннәр аша гүзәлем лә үтә алмый. Алыр ла булсаң, ал тизрәк. Алмастай булсаң, көтә алмыйм (җырдан). Тал чыбыгы кебек фразеологик тезмә бик сылу гәүдәле хатынкызга карата әйтелә: Тал чыбыгы кебек бөгелеп-сыгылып Ибрашовның Мөнәвәрәсе торып чыккан (Толымбай. Яз көне: 156). Тал чыбыгы ашау фразеологик берәмлеге 'кешене яткырып аркасын тал чыбыгы белән суктырып җәзалау'га карата кулланыла. Күпме кыен күрдек шуның өчен, Күпме тал чыбыгы ашадык (Һ. Такташ. Мокамай). Тал - гомумтөрки сүз. Аның төрләре бик күп: ак тал (Насыри, 1904; ТРС, 1966), кара тал (кузн.), қоба тал (трх.), қызыл тал (перм.), песиле тал (русчасы: верба), сары тал (пермь.), бөдрә тал, мурт тал (к.т.), чыпчық талы (лш.), черек тал (ТРС, 1966), шар талы (злт.) 'сазда үскән тал'. Тубыл-иртеш диалектында 'тал' мәгънәсендә пөр сүзе дә кулланыла. Бараба диалектында ағуwын тал 'тал чыбыгы'н белдерә. Тикшеренүчеләр тал сүзе башта 'ботак' мәгънәсен белдергән дип саныйлар. Хәзерге төрек, гагауз телләрендә бу сүзнең 'ботак' һәм 'тал агачы' мәгънәләре параллель кулланыла. Чагышт.: ком. акътал, бишев тал, къара тал, үзб. саритол. Тал сүзе славян телләренә дә кергән, рус диалектларында да урын алган. Дастаннарда 'тал' мәгънәсендә талча сүзе очрый: Хан урманга чыкканда Карагайдан биек агач юк, Йел суккан көн талча юк, Кара туры ат кайда юк? Йөгермәсә туй да юк (Дастаннар, 2004: 406). Тал сүзеннән -сар кушымчасы ярдәмендә талниксар (кузн.) 'тал чыбыгы' лексемасы ясалган: Талниксардан үргән кашлик тыра күркле генә. Тал лексемасы тархан, хвалын, ләмбрә сөйләшләрендә 'агач', тубыл-иртеш диалектының төмән сөйләшендә 'ботак' мәгънәсендә дә билгеле: Безнең бақчада таллар күп (трх.). Алма талы утырттык (хвл.). Мыцыр талы (тбл.). Тал сүзтезмәләр составында да килә һәм үсемлекләрне белдерә торган яңа мәгънәләр ясый. Мәсәлән, айукамыр талы (лмб.) 'гөлҗимеш', алма талы 'алмагач', кузаклы тал (мәл.), кузак талы (чст.) 'сәрби агачы' (Махмутова, 1979: 156), тал куагы, тал уты (лмб.), тал үләме (т.кам.-крш., чст.), тал үләне (мам., к.т.) 'карабодайчалар семьялыгыннан булган бер үлән' һ.б. Тал песие лексемасы 'талның яз көне бик иртә чыга торган чәчәк бөресен' белдерә. Бу мәгънәдә телдә тагын тал бәбкәсе лексик берәмлеген куллану да бар (Исәнбәт, Т. 2, 1990: 108). Тал лексик берәмлеге татар телендә песиле тал, тал песие, кырчын тал(ы) сүзтезмәләрендә дә очрый һәм чыбыклары нәфис һәм нечкә тал төренә карата кулланыла. Нократ сөйләшендә песәй лапка (< песи < песәй + рус. лапка 'ботак'), көтик, тепекәй сөйләшендә көти сүзләре 'тал песие' мәгънәсендә теркәлгән: Тал көтийен пеләсенме, пал қорто талның көтийеннән ин тәүдә ситә йийа. Әдәби телдәге 'кечкенә таллык' мәгънәсе себер диалектлары сөйләшләрендә (тбл., твр.) шар сүзе белән белдерелә. Тал сүзе куян талы (ТРС, 1966) сүзтезмәсендә килә һәм әремнең бер төрен - 'исле әремне' белдерә. Тал төшенчәсен казан арты керәшеннәре сөйләшендә тагын пучы лексемасы белән йөртү дә бар. Бу сүз удмурт теленнән кергән. Чагышт.: удм. пучы 'бөре', 'песиле тал'. Тал песие чыккан вакытта үткәрелгән язгы бәйрәм исә пучы бәйрәме дип атала. 'Тал куаклары, нечкә тал чыбыклары' мәгънәсендә бараба диалектында қырцын/қырчын лексик берәмлеге кулланыла: Қырчын нечкә генә таллар болады. Қырчын арада қарағат үсә икән. Шуның белән бергә, себер диалектлары сөйләшләрендә (төм., саз.я., брб. д.) қырцын 'калкулыкта үсә торган куаклык' мәгънәсен дә белдерә. Чистай һәм казан арты керәшеннәре сөйләшенннән теркәлгән бәрмәчлеки сүзе кызыклы. Биредә ул 'тал сырғасы' мәгънәсендә мәгьлүм: Тал бәрмәчлеки ата. Бәрмәчлеки талда микән ул? Бәрмәнчек варианты А. Троянский сүзлегендә (1833, Т. 1) 'тал песие' мәгънәсендә бирелгән. Татар теле сөйләшләрендә аның 'яңгыр боткасы' (каз.ар.-крш.), ягъни яңгыр теләп үткәрелә торган йоланың бер төре мәгънәсе билгеле. Шулай ук, бәрмәнчек сүзенең христианнарда 'тал песие чыккан вакытта ял көне үткәрелгән дини бәйрәм' (нгб.-крш.) мәгънәсе дә бар. Шуның белән бергә түбән кама керәшеннәрендә бәрмәнчек суғу гыйбарәсе очрый. Биредә ул 'тал песи чыгарган вакытта үткәрелә торган яшьләр уены'н белдерә: Бәрмәнчекне суғалар ыйы төнлә җәшләр салам чыбыр қы белән, бәрмәнчек суғуға пуп қаршы йы (ТТДС, 1993). Казан арты керәшеннәрендә бәрмәнчек көненнән алдагы бер атна вакыт бәрмәчтеки атнасы дип йөртелгән: Оло бәйрәмдә бер атна алдан бәрмәчтеки атнасы дип әйтәләр ийе инде. Таллар семьялыгына тагын өянке агачы керә. Ул, шулай ук, карасу соры кабыклы озын тар яфраклы, зур булып үсә торган агач (русчасы: ветла): Ялгыз өянке, тал агачлары белән куерып утырган елга буенда ындырлар сузылып китә (С. Рафиков, ТТАС, Т. 3, 1981). Әдәби телдәге өянке сүзенең сөйләшләрдә бәнке (т.я.-крш.), бәңге (срг.), йәңге (минз., кргл., стрл.), җәнке (стрл.), җәңке (минз., стрл.), вәңке, йәңке (м.-кар.) вариантлары бар: Бәңке агачларына каргалар ойалаган. Бәңге бездә ышкул азбарында (ишек алдында) бар. Қәзер вәңкеләр дә йук. Менә йәңге, шуларға қарғалар күп киләләр, шуның белән Қарғалы (ав. ис.) қушқаннар (кргл.). Йәнке ағач сүзтезмәсендә йәнке пермь сөйләшендә 'тупыл' агачын белдерә. Өянке сүзе язучылар әсәрендә еш кулланыла. Мәсәлән, С. Хәкимдә шундый юллар бар: Сезгә эндәшми, Мин кемгә эндәшим, өйәнкеләр? Җитте безнең дә сезнең күк Картайдык дияр көннәр (С. Хәким). Өянкеләрдә - моңсулык, Тупылларда - тугрылык. Ул тугрылык әллә ничә Горурлыкка торырлык. Беләм, гомер буйларына Миңа дога укырлар Әнкәй кебек өянкеләр, Әткәй кебек тупыллар (Р. Миннуллин). Пәрдә каршымдагы өянкеләр Синең кебек ак шәл ябынган. Синең чәчең төсле ак җил тузгый - Мин кышларда сине сагынам (Р. Вәлиев. Сагынам) Биредә автор өянке сүзен кулланып өлкәнәя, картая барган карт, карчык образын тудырган. Тау ягында яшәүче татарлар сөйләшендә тал һәм өянке сүзләрен аерып карыйлар. Тал дигәндә алар аның яшь тал чыбыкларын, тал үсентеләрен күз алдына тоталар, ә өйәнке исә билгеле бер калынлыктагы тал агачы була. Мисаллар: Тал чыбықларына тал диләр, өйәнке булғанда инде қочақ җитми. Өянке сүзе аерым төрки телләрдә дә бар: башк. өйәнке, чув. диал. йенкке 'тал', казак. уйеңкi 'өрәңге'. Өйәнке сүзенә синоним булып себер татарлары диалектларында тагын әнәнтур лексемасы очрый (Тумашева, 1961). Талның берничә төре үсә: ак тал, ак өянке, күк тал, мурт тал, кәҗә талы, тал тирәк һ.б. Тупыл (русчасы: тополь) - таллар семьялыгыннан киң яфраклы агач. Мәсәлән: Авыл буйларында тупыллар шыбырдаша (Г. Ахунов, ТТАС, Т. 3, 1981). Тупыллардан яуган мамык Ай нурында кар сыман, Шулкадәр серле дөньяда Әллә ниләр бар сыман (Зөлфәт. Бирге ярдан аргы ярга). Урта диалектның пермь сөйләшендә тубыл варианты теркәлгән: Тубыл ағачлары бар. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә аның тополь варианты да теркәлгән (Т. 3): Бакчаның карт-карт агачлар белән бер буйдан төзелгән топольләре аңкып ис чыгаралар (Ф. Әмирхан. ТТАС, Т. 3). Гөлшат Зәйнашеваның "Туган авылым урамы" шигырендә, шулай ук, тополь сүзе бирелгән: Авылымның топольләрен Белмим кемнәр утырткан (җырдан). Урамнарга төнге давыл килгәч, Кулын изи миңа тополем (Х. Туфан). Тупыл мәгънәсендә сөйләшләрдә тагын сәрwи ағачы (дөб.), сәрwи талы (бәр.), йәнке ағач (перм.) лексик берәмлекләре дә билгеле. Харәзминең "Мәхәббәтнамә" шигъри әсәрендә тоба лексемасы 'тупыл' мәгънәсендә теркәлгән. Мәсәлән: Әйткел, әй буе - тоба ботагы, Колыңның хәддлы ашты иштиягы (Борынгы төрки..., 1981: 150). Алтата төркеменә кергән татар авылларында яшәүчеләр сөйләшендә 'тупыл' мәгънәсендә тубый агач сүзтезмәсе очрый: Тубый агач төпләрендә битләрне йуса иде. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә туба(й) агачы, тубый агачы сүзтезмәләре 'оҗмах агачы' мәгънәсендә теркәлгән" (ТТАС, Т. 3, 1984). Мисаллар: Төшемдә җәннәтел-фирдәвеснең эчен күрдем. Зифа вә мәһабәт буйлы туба агачлары үсеп утыр[а] (Г. Тукай). Илаһи, бу асыл кошны тубай агачына кундыр (Г. Кандалый. ТТАС, Т. 3, 1981). Баш өстендә тубый агачлары Тора, имеш, ясап күләгә (Ә. Исхак). Туба агачы татар халык бәетләрендә дә 'оҗмах агачы' мәгънәсендә билгеле. Туба агачының төбендә Язу язып утыра Җәбраил. Кайтып туганнарымны күрсә идем Җанымны алса риза, Азраил (Татар эпосы: бәетләр. Казан, 2005: 195). Нагайбәк керәшеннәре сөйләшендә 'тупыл' агачын тубылғы дип атау да бар; стәрлетамак сөйләшендә исә тубылгы агач сүзтезмәсе 'тәртәгә яраклы төз агач'ны белдерә: Бер бай кайтартадыр ийе тубылгы агачлары дип, тәртәгә йараклы агач, нәрсәкәй агачыдыр шунда (стрл.). Татар телендә тупыл агачының гомуми таралыш алган атамасы тирәк: Тирәгең булса, терәгең булыр (мәкаль). Телдә тирәк сүзе турында шундый легенда яшәп килә: "Тирәк башын югары тоткан өчен җимештән коры калган. Җимеш агачлары гадәттә биек булмыйлар. Тирәк бик һавалы булып, башын югары тотып шаулаган, башка агачларга җимеш өләшкәнне күрергә вакыты булмаган, буш торып калган, имеш" (Исәнбәт, 1959, Т. 1, 527). Телдә тирәк агачының ике төре билгеле: ак тирәк, кара тирәк, ак тупыл, кара тупыл. Тирәк сүзенең халык сөйләшләрендә тагын 'агач' (лш., лмб.), 'куаклык' (лмб.), 'гөл' (лмб.) мәгънәләре дә бар. Мәсәлән: Зарәттә бер тирәк тә йук. Тирәкләр йанында утырам (лмб.). Алма тирәк 'алмагач', армыт тирәк (әстр.) 'груша агачы': Әүләмдә армыт тирәк үсә. 'Идегәй' дастанында да тирәк сүзе теркәлгән: Атының башын күтәртеп Тирәккә тартып бәйләде... (Идегәй, 1988: 98). Су буенда ике тирәк Берсен кисәргә кирәк (хал. җыры). Тирәк сүзе татар телендә эпитетлар белән дә кулланыла. Мәсәлән, пар тирәк, карт тирәк, яшь тирәк һ.б.: Син миңа бу дөньялыкта Гел кирәк икән... Без - икәүләп тибрәнәсе Пар тирәк икән. Карт тирәк бит яшь тирәккә Башкаен салган... "Сөям" дигән сүз генә хак... Калганы - ялган! (Зөлфәт. Бер үк җан). Татар поэзиясендә тирәк сүзе еш кына талтирәк, таңтирәк кушма сүзләре составында кулланыла. Мәсәлән: Тере утым, и гашыйклар, Сездә кабынсын - Шигърем былбыл сайраган Талтирәк булсын... (Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты). Тыңлыймчы ак тыңлыгыңны, Ак бәсле тугай... Сискәнеп куйды таңтирәк - Төш күрә бугай... Таңтирәккә язлы төшләр Кергәнме әллә Яздан адашып былбылы Килгәнме әллә? Кунгандыр былбыл нәкъ шушы Тирәкне сайлап, Үзе белгән сөю җырын Туйгынчы сайрап (Зөлфәт. Таңтирәк). Әстерхан татарлары сөйләшендә байтирәк кушма сүзе составында да тирәк лексемасы очрый һәм 'тупыл' мәгънәсен белдерә. Тирәк сүзе башка төрки телләрдә дә билгеләнгән: башк. тирәк, казак., ккалп., кырг. терек, уйг. терәк, тув. терек, хак. тирек., төрекм. дерек, төрек. дирек агачы, караим. теряк, тэрэк, ком. терек 'агач', үзб. терак, чув. тирек 'тополь'. Чагышт.: бор.төрки teräk 'тупыл'. Галимнәр фикеренчә, тирәк сүзе фарсы теленнән кергән: дерахт 'агач', 'үсемлек' (Бурганова, 1976: 141; Ахметъянов, 1981). XIV гасыр истәлеге "Кодекс Куманикус"та terac, terak, terek 'агач, кәүсә' (Махмутова, 1982: 135) мәгънәләре мәгълүм. Төрки телләрдә тирәк сүзе эпитетлар белән дә очрый. Мәсәлән, казак. коктерек 'усак', кара терек, хак. хара терек, үзб. кара терек, чув. хура тирек 'кара тирәк', башк. қара тирәк, ақ тирәк. Татар теленең аерым сөйләшләрендә дупил, дупыйл (трх.) 'тупыл' вариантлары бар. Терминологик сүзлекләрдә кара тополь лексемасы бирелгән (РТАХТС, 1971). Гомумтөрки тирәк сүзе көнбатыш кыпчак һәм кайбер көнчыгыш төрки телләрдә 'агач' мәгънәсендә мәгълүм. 'Тупыл агачының мамыгы' казан арты, тау ягы төркеме сөйләшләрендә мамық, тепекәй сөйләшендә төтөн сүзләре белән белдерелә: Тирәк төтөн осора. Усак таллар семьялыгына керә. Шома кайрылы, киртләч яфраклы агач. Бу яфраклы агач катнаш урманнарда үсә. Усак агачы төрле хуҗалык кирәк-яраклары өчен файдаланыла. Тал ком ярата, усак дым ярата (мәкаль) (Исәнбәт, 1959, Т. 1, 527). Усак атамасы татар телендә киң таралган. Сөйләшләрдә аның уса' (кас.), осак (баст., срг., чст., хвл.), ысак (лмб.), сақ (нокр., лш.), сак (лмб., кузн., карс., чпр., м.-кар.), аузақ (брб. д.), аусақ (себ. д.), апсақ (том. д.) вариантлары да бар: Сақның қабығын парлап эчәргә кирәк сийә алмаған кешегә (нокр.). Аусақ ағачтан була куwашна. Көймә аусақтан қасылып йасалайт (тбл.). Осак ул да черегән (кузн.). Кырыбызның бер читендә имәннәр үсә, осаклар үсә (срг.). Сақ ағач бу (нокр.). Сак агацы китергән йагырга (лмб.). Сак агацы буш агац ул, бездә нацар агац санала (срг.). Аусақ лексик берәмлеге тара сөйләшендә аусақ пет сүзтезмәсендә очрый һәм 'урман бете, талпан' мәгънәсен белдерә. Бу мәгънәдә себер диалектларында йүгә бет, йүкә бет, қайын бет (том. д.) сүзтезмәләре дә очрый. Усак атамасы шагыйрьләр иҗатында да еш кулланыла. Мәсәлән: Язмыш ахры, гомер гөлләренә Шактый иртә кырау төшерде. Ерак әле кышка - ә саргайдым, Яшен суккан усак шикелле (Х. Туфан). Усак сүзе татар теленең язма истәлекләрендә дә очрый. Мәсәлән, "Идегәй" дастанында шундый юллар бар: Бала усагын япрагы Җирдә ятып сулар ла... (Идегәй, 1988: 175). Усақлық (усак + афф. -лык), саксар (< сак + афф. -сар) 'усак урманы'на карата кулланыла. Моннан тыш телдә усак гөмбәсе, бала усак 'яшь усак' сүзтезмәләрендә дә усак сүзе яңа мәгънә белдереп килә. Усак сүзенең башка төрки телләрдә дә төрле фонетик вариантлары бар. Мәсәлән, башк. усақ, алт. аспақ, апсақ, карач.-балк. бусақ, хак., тува. ос, чув. авас. Фәнни әдәбиятта усак, апсак лексик берәмлекләренең һиндевропа телләреннән кергән борынгы алынма сүз булуы турында фикерләр әйтелә килде (Дмитриева, 1972: 200; Бурганова, 1976: 141). Усак сүзендәге ус- һәм һинд-европа телләрендәге ос 'корычагач', осп- 'усак' бер тамырдан булырга мөмкин (Дмитриева, 1972: 200). Рус телендә дә осина сүзе төрки телләрдән кергән лексик берәмлек буларак мәгълүм (Шипова, 1976). Фразеологик берәмлекләрдә дә усак сүзе кулланыла: Усак җилгә мактаныр, ягъни бушка мактануга карата әйтелә. Усак агачы шарт-шорт атар, җылысы булмас фразеологик берәмлеге 'корыга күп сүз сөйләп шапырыну, аз файда китерү' мәгънәсендә кулланыла. Усак яфрагы кебек дерелдәү (калтырау) 'куркудан, усак яфрагы кебек калтырау'га ишарә итә. Усак җилсез дә калтырый 'юк сәбәпне сылтау итеп, бик тиз көйеп китә торган нәзберек кешеләр'гә мисал йөзеннән әйтелә (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 528). Булыр, усак алма бирсә гыйбарәсе 'булмый торган җирдән өмет итеп утыру'га карата кулланыла. Тик тормас, кыбырсык кешене усак яфрагы белән тиңләү дә очрый (Исәнбәт, 1990, Т. 2, 196). Юкә - хуш исле чәчәкле, кабыгыннан мунчала алына торган яфраклы агач. Мәсәлән: Юкәнең чәчәге - бал, кабыгы - юкә, череге - дару, агачы - сөян (мәкаль) (ТТАС, Т. 3, 1981). Юкә лексемасы халык авыз иҗаты әсәрләрендә, татар шигъриятендә киң кулланыла. Мәсәлән: Баллы Ай нурлары юкәләрдән Саркып кына тама, тын гына - Мәхәббәтнең саф догада чагы Кичерәсе язмыш алдында (Зөлфәт. Ике гашыйк синең алда). Йүкә/җүкә атамасы бик борынгы катламны тәшкил итә. Бу лексик берәмлекнең җ-варианты нигездә урта диалект, й-варианты мишәр һәм себер диалектлары сөйләшләрендә таралган. Моннан тыш сөйләшләрдә аның зүкә (тмн.), йүки (кас.) вариантлары да бар. Шулай ук, касыйм сөйләшендә йү'ә'әс (< йүкә + агач) кушма сүзе дә 'юкә агачы, юкә', йүки 'кабак' мәгънәсен белдерә: Йү'ә'әс 'үп бул'ан, шуңа Подлипки (ав. ис.) бул'ан. Талдан йүки сыдыралар. Казан арты төркеме сөйләшләрендә йуқағач/җуқағач (йүкә + ағач) кушма сүзе 'суелган вак юкә үзагачы' мәгънәсен белдерә. Юкагач кушма сүзе татар әдәби теле сүзлекләрендә дә бирелгән (ТТАС, Т. 3, 1981; ТРС, 1966). Юкә сүзе нигездә кыпчак телләре өчен характерлы: башк. йүкә, ком. ёге, карач.-балк. жеге, караим. эвке 'юкә', нуг. йэвкэ 'каен', казак. жоке ағашы, үзб. жука, азәрб. чокә, чув. сака, чув. диал. çака, шор. чуга 'юкә'. Йүкә/җүкә сүзе пермь, минзәлә, тепекәй сөйләшләрендә тагын 'мунчала' мәгънәсендә дә күзәтелә: Қап суқтық йүкәдән, әл тә алар петте, әрәхәт хәdер. Қабықны салалар да суға, сыдырыб алалар, йүкә тиләр (тпк.). Җүкәне баш өстендә өзгөлийләр. Паланны җүкә беле бәйлибез (перм.). Моннан тыш, йүкә / җүкә сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән, җомшақ җүкә (перм.) 'мунчала', йукыч (мәл.), җүкә очо (мам.) 'чабатаны ясар өчен әзерләнгән юкә тасмасы', йүкә тастымал (төм.) 'мунчала': Чабатаны қайтарғанда бер тезәләр, җүкә очо белән айырым җаңадан тезәләр нық булсын өчен (мам.):. Шатыртатып йуған идәнне йүкә тастымал белән. Юкә чәчәгеннән җыелган бал юкә балы дип атала. Юкә күп үскән урын, юкә урманы юкәлек (< юкә + лек) лексемасы белән атала. Халык телендә "юл буенда юкәлек" гыйбарәсе бар. Гадәттә бу гыйбарә 'узганда-барганда еш керә торган урынны, өйне' белдерә. Юкә сүзе фразеологик берәмлекләрдә дә очрый. Мәсәлән, юкә чөй дип 'мактау, юмалау, юхалау юлы белән нәрсәгә булса да ирешү' мәгънәсендә әйтелә. Мәсәлән: Тимербалта булдыралмаганны кайчакта юкә чөй булдыра. (ТТАС, Т. 3, 1981). Ярар, син мине юкә чөй белән чөйләмә (Н. Исәнбәт, Т. 2, 1990: 287). Юкә чөй кагу әйтеме дә 'ниндидер максатны күздә тотып мактауны, юмалау'ны белдерә. Юкә чөй белән чөйләү 'юхалау, юмалау' (Исәнбәт, 1989, Т. 2: 287) турында әйтелә. Юкәдән ясалган фра зео логизмы 'юньсез, булдыксыз кеше'гә карата кулланыла (ТТАС, Т. 3.); юкә урынына каезлау 'кешене эксплуатацияләү, бик нык алдау' мәгънәсендә әйтелә (Исәнбәт, 1989, Т. 2: 287). Юкәдә икән чикләвек фразеологик берәмлеге 'менә нәрсәдә икән эш' мәгънәсендә килә (Исәнбәт, 1989: 525). 'Кайрысы сызырылган юкә агачы' татар телендә сөйән (әд., дөб., мам., минз., т.кам.-крш.), сөйәм (каз.ар.), суйынды (чст.) лексик берәмлекләре белән белдерелә. Мисаллар: Сөйәннән генә буралары (мам.). Сөйән диләр қабығын қубарған җүкәне (т.кам.-крш.). Безнең йақта сөйәмнән өй эшләмиләр (мам.). Көрәкләргә йарақлы сөйәмнәр бармы? (блт.). Сөйән сүзенең килеп чыгышы турында фәндә төрле фикерләр бар. Н.Б. Борһанова бу лексик берәмлекне фин-угор телләре белән бәйләп аңлата. Чагыш.: мар. суйем, удм. суйыны, суыны, суем, коми. сувыны (Бурганова, 1976: 139). Р.Г. Әхмәтьянов фикеренчә, сөйәм, суйынды сүзләре гомумтөрки сөй- 'кабыгын салдыру, тиресен салдыру' тамырыннан ясалган (Ахметьянов, 1989: 33). Нократ сөйләшенең глазов урынчылыгында 'юкә агачы' биреҗ дип атала: Биреҗ йафрағына карайләк салып ашап кайта идек. Биреҗ кабыгыннан идән йасаткан тегермәнгә. Юкә агачы хуҗалык эшләрендә әһәмиятле урын алып торган. Аннан һәртөрле тәпәннәр, тагараклар, умарта оялары, савыт-сабалар ясаганнар:. Йүкә ләңгәз - кәрәз балга, җам аяклар - ачы балга. 'Юкә кайрысы' төшенчәсе әдәби телдә курыс атамасы белән йөртелә, сөйләшләрдә қуры (лш., к.т.) сүзе мәгълүм: Әwәле аннан қуры төшереп чабата йасағаннар. Қуры ағачы бу (лш.). Бер төргәк қур(ы) алдым чабата йасарға (к.т.). 'Яңа шытып чыккан юкә үсентеләре' минзәлә сөйләшендә сәүрәwек лексемасы белән белдерелә. 'Юкә кабыгы' мәгънәсендә Урал төбәгендә таралган сөйләшләр дә (минз., трбс., злт., тпк., стрл.) салабаш лексемасы кулланыла. Бу сүз салабаш төшерү 'юкә төшерү' сүзтезмәсе составында да очрый. Мисаллар: Аның қабығы салабаш атала, салабаш батырған диләр (злт.). Урманға барып салабаш төшөрәләр ийе. Салабаш тө ше рәбез, күлгә батырабыз, бер айдан чығарабыз, киптерәбез, көлтәгә бәйлибез (трбс.). Күршеләр салабаш төшерергә бардылар (тпк.). Салабаш лексик берәмлегенең пермь сөйләшендә тагын 'сабаклары белән алынган колмак үсемлеге'н белдерүе дә билгеле. Чыршы - наратлар семьялыгыннан ябалдашы конус сыман булган мәңге яшел ылыслы биек агач. Аннан төзелеш материаллары һәм ягулык материалы буларак файдаланалар. Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат; Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап (Г. Тукай. Шүрәле). Үз төсен үзгәртми, көн саен саклаучы арада берсе бар Көз көне һәм кыш көне саргаймый торган чыршы бар (Г. Тукай). Татар теле таралган төбәкләрдә чыршы атамасы киң кулланыла. Сөйләшләрдә аның шыршы (злт., нокр.), чырыш (м.-кар.), чырыж (карс.) вариантлары да бар. Мәсәлән: Арчыган чырыш, шуңа Чыршалан (ав. ис.) кушканнар (м.-кар.). Чырыжмы үсә, кайынмы? Чыршының ике төре билгеле: ак чыршы, кара чыршы. Мәсәлән: Қара шыршы өй утыртмаға, ақ шыршы ул уқ, утынға да йарый (нокр.). Чыршы сүзе еш кына сүзтезмәләр составында килә һәм яңа мәгънәле сүзләр ясый. Мәсәлән, чыршыбаш (Троянский, 1833), чыршы печин (перм.), чыршы печәне (блт., бөре.), чыршы тәтәй (перм.), чыршы уты (тмн.), чыршы үләне (дөб., мам., бөре.) 'нарат үләне', чыршы гөле (минз.). Чыршы сүзе хайваннар дөньясын белдергән сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән, чыршы утчылы 'чыршыны зарарлый торган бөҗәк'. Чыршы сүзе башка төрки телләрдә дә билгеле. Чагышт.: башк. шыршы, нуг., казак. шыршы, ккалп. шырша, кырг., төрекм. чырыш, чув. чараш. Чыршы агачын яңа ел каршылаганда балалар күңел ачсын өчен төрле уенчыклар белән бизиләр. Чыршы тирәсендә уйнап, биеп үткәрелә торган бәйрәм чыршы бәйрәме дип атала. 'Чыршы' мәгънәсе себер диалектларында урман, йыш ағац, цыбы, чырчынны лексик берәмлекләре белән белдерелә. Мәсәлән: Пестә йәйтә йәшел, қышта йәшел урман тигән пер ағац үсәте. Нарат пестә ас, күбрәге урман. Урманнықы қулға қаты энәсе (төм.). Тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә урман лексик берәмлеге гомумән 'ылыслы агачлар'га карата кулланыла. Мишәр диалектының карсун сөйләшендә урман сүзе кызыл эпитеты белән бергә килеп 'нарат' мәгънәсен белдерә. 'Чыршы' төшенчәсе тевриз сөйләшендә йыш ағац, том диалектында цыба, цыwа лексемалары белән атала. Чырчынны лексемасы исә том диалектының яүштә-чат сөйләшендә ике мәгънәгә ия: 1) чыршы (ель), 2) ак чыршы (пихта). 'Нарат, чыршы күркәсе' тобол сөйләшендә урман тубырцыгы (тбл.) лексемасы белән белдерелә: Тубырцық тергетә тә булаты, пайланта (ак чыршы) та, урманта та (чыршыда) булаты (тбл.). Йомшак энәле ылыслы агач ак чыршы дип атала. Чыршының бу төре нигездә Себер регионында үсә. Себер диалектларында аны пайлан, байлан (твр., тбл.) сүзе белән атыйлар (Тумашева, 1992): Пайланнықы йомшақ энәсе, йәшәреп кенә тора торған ағац (том.). Пайлан, тал ағацлары үсәте (тара.). Тобол сөйләшендә байлан сүзенең тагын 'карагай (рус. лиственница)' мәгънәсе дә бар. 'Яшь ылыслы агачлар' пермь, түбән кама керәшеннәре сөйләшләрендә пумил, минзәләдә пумәл лексемасы белән йөртелә. Бу лексик берәмлек рус теленнән кергән. Чагышт.: рус. помело. Күрсәтелгән сүзләрдән пумиллек (перм.), пумәллек (минз.) 'яшь ылыслы агачлар үскән җир' сүзләре дә ясалган. Мисаллар: Пумәл үскән икән, шуннан қурықтым (минз.). Пумилдән йарый сәли ағач, қарағай пумилләрен қуйасын (перм.). Пумил астына кача торған ыйық, лисник күренсә. Пумил дип кечти, қуйы, wақ чыршыларны әйтәләр (т.кам.-крш.). Чагышт.: удм. пумель 'яшь үсенте', 'яшь агач', 'яшь урман, вак урман'. Чыршы сүзе фразеологик берәмлекләр составында да очрый. Мәсәлән, чыршы бизмәне берәмлеге озын буйлы кешегә карата кулланыла (Исәнбәт, 1990, Т. 2: 240). Бүлмәгә, ачык мәйданга бизәп куела торган чыршы елка атамасы белән йөртелә: Ирек мәйданына, бик матур итеп би зәк ләп, елка ясаганнар (А. Шамов. ТТАС, Т. 1, 1977) . Шуның белән бергә ёлка сүзе 'яңа ел бәйрәме' мәгънәсендә дә телебездә кулланыла. Ылыслы агачларның энәләре тубыл-иртеш диалекты сөйләшләрендә керцек/көрцөк (төм., тбл.), керцех (саз.я.) лексемалары белән аталып йөртеләләр: Урманнықы (әд. > чыршының) керцекләре қойылмайты (төм.). Урман керцех (саз.я.). Шуны да искәртергә кирәк: керчек варианты тевриз сөйләшендә ике мәгънәдә кулланыла: 1) ылыс, 2) кара чыршы (ель). Көньякта үсә торган, күпчелек пирамидаль ябалдашлы, мәңге яшел ылыслы агач кипарис дип атала: Сузылып үскән зифа кипарислар Чолганалар куе томанга (Ә. Еникәй). Исем китми читтә үскән кипариска, хөрмәгә. Миңа таллар кипаристан матуррак күренәләр (Г. Зәйнашева). Җыеп әйткәндә, татар телендә куак һәм агач атамалары, нигездә, гомумтөрки катламны тәшкил итәләр. Кайбер лексик берәмлекләр монгол катламына карыйлар. Шуның белән бергә, куак һәм агач атамаларында рус, гарәп-фарсы, фин-угор алынмалары да билгеле дәрәҗәдә урын ала. Куак һәм агач атамалары конкрет мәгънәләрне белдерүләре белән бергә чагыштыру, сурәтләү чарасы буларак та кулланылалар. Матур әдәбият әсәрләрендә, шигърияттә, халык авыз иҗатында куак һәм агач атамалары зур күләмдә чагылыш таба. Җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары атамалары Татар халкы бик борынгы заманнардан ук кыргый җиләкҗимеш агачларын һәм куакларын культуралаштырган, үзенең тормыш- көнкүрешендә файдаланган. Күп төрле җимеш агачларының төрле сортларын уйлап чыгарган. Җылы якларда, Урта Азиядә үсә торган слива, груша, шулай ук, виноград кебек куак агачларын Россиянең урта полосасында да культуралаштыру эшенә керешәләр. Күп кенә җимеш агачлары көньяк үсемлекләре санала. Мәсәлән, андый җимеш агачларына әфлисүн, өрек, хөрмә, лимон, гранат һ.б.ш. керә. Әмма бу агачларның җимешләре сәүдә юллары аша башка төбәкләргә дә килеп җиткән. Бу төр җимешләрнең атамалары татар теленә рус, шулай ук, Урта Азия телләре аша үтеп кергән. Әлүчә - көньякта үсә торган җимеш агачы, сливаның бер төре (русчасы: алыча). Телдә аның әлү, әлүн, әлүән вариантлары да кулланыла. Әлүчә җимешеннән коелган какны әлү кагы, әлүчә кагы дип тә атыйлар: Әлү кагы, балан кагы Тәмле була чәйләргә (җыр. ТТАС, Т. 3, 1981). Шулай да сөйләм телендә бу атаманың алыча варианты ешрак кулланыла. Е.Н.Шипова алыча лексемасын төрки сүзләр рәтендә карый (Шипова, 1976: 32). Әфлисун (< рус. апельсин) сүзенең телдә рус варианты апельсин киң таралыш алган. Башка төрки телләрдә дә күрсәтелгән лексема теркәлгән. Татар теле сүзлекләрендә әфлисун һәм апельсин лексик берәмлекләренең икесе дә урын алган. Кытайский әфлисун Килә диләр яшнектә (Г. Тукай, Әсәрләр, Т. 2: 277). Исем китми читтә үскән Әфлисунга, бананга (Г. Зәйнашева сүзләре; җыр). Өрек көньякта үсә торган җимеш агачы. Бу гомумтөрки атама рус теленә урюк формасында кергән. Татар телендә абрикос сүзе өрек агачын белдереп килә. Ул рус теленнән кергән, сөйләшләрдә аның абрикус варианты да бар. Бу ике сүзнең мәгънәләре беркадәр аерыла. Мәсәлән, өрек сүзе абрикосның кипкән җимешенә карата кулланыла, ә агачы - өрек агачы дип атала. Агачыннан өзеп алынган җимеше исә абрикос сүзе белән белдерелә. Өрек сүзе башка төрки телләрдә дә билгеле: башк. өрөк, уйг. өрүк, кара өрүк 'кара җимеш', ком. эрик. Өрекне Урта Азия ареалының күрсәткече дип санарга мөмкин (Мусаев, 1975: 188). Чагышт.: казак. өрiк, ккалп. өрик, кырг. өрұк, үзб. урик, төрекм. эрик, азәрб. эрик 'абрикос'. Көнбатыш кыпчак телләрендә, комык теленнән кала, өрек сүзе 'слива' мәгънәсендә кулланыла. Килеп чыгышы ягыннан өрек сүзенең тамыры гарәп телендәге албаркук > альварук > аврук > эрек сүзенә барып тоташа (Мусаев, 1975: 192). Җ. Вәлидинең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә өрек сүзе урман өреге, чаwыл өреге сүзтезмәләре составында килеп, 'күгән, кыргый слива' мәгънәсендә текәлгән (Вәлиди, 1927, Т. 1). Төше алынып киптерелгән өрек, төшсез өрек сүзлекләрдә күрәгә исеме белән йөртелә (ТТАС, Т. 3, 1981; ТРС, 1966). Хөрмә татлы җимеш бирә торган көнъяк агачы яки куагы. Хөрмә фарсы теленнән кергән сүз. Аның таралыш ареалы шактый зур. Ул төрки телләрдә генә түгел, тугандаш булмаган телләрдә дә очрый. Бу атама башка телләргә төрки телләр, өлешчә төрек теле аша үтеп кергән. Чагышт.: башк. хөрмә, ком. хурма, кырг. курма, азәрб., төрекм. хурма, төрек. hurma, үзб. хурмо. Хөрмә сүзе фразеологик берәмлек буларак та кулланыла. Бик матур, гүзәл сыйфатка ия булган кеше хөрмә белән чагыштырыла: Хөрмә кебек уллар үстердем (ТТАС, Т. 3, 1981). Берсе алма, берсе хөрмә, берсе кура җиләге (хал. җыры). Хөрмәм формасы иркәләүназлау сүзе буларак та кулланыла. Виноград - җылы якларда уралып үсә торган куак үсемлек. Виног радның кипкән җимешләре йөзем дип атала (Троянский, Т. 2, 1935; ТРС, 1931; 1966; РТАХТС, 1971). Сөйләшләрдә йөзем сүзен ең өзөм (срг.), җөзөм (каз.ар.) вариантлары бар: Өзөм белән цәй эцерде. Бу төр үсемлек көньяк илләрдә үсә һәм йөзем атамасы көнья к төрки телләрдә урын алган. Чагышт.: ккалп. җүзим, казак. җұзим, карач.балк. җұзұм, башк. йөзем, ком. йұзұм, нуг. йұзим, кырг. җұзұм, үзб. узум, азәрб., төрекм. ұзұм, төрек. üzüm, уйг. узум, бор.-төрки üzüm. 'Йөзем җимеше' мәгънәсендә мишәр диалектының хвалын сөйләшендә йөзем эләк (< йөзем + эләк < җиләк) кушма сүзе кулланыла: Йөзем эләк белән бутка пешерәләр. 'Йөзем' төшенчәсе сөйләшләрдә тагын җөзөм җиләге (каз.ар.крш.), йеземәлек, йезем эләк (карс.) сүзтезмәләре белән дә белдерелә: Пирәмәчне элеке җөзөм җиләгеннән пешерә торғаннар ыйы мына шулай түгәрәкләп табаға (каз.ар.-крш.). Йөзем сүзе сөйләшләрдә сүзтезмәләр составында да очрый һәм башка мәгънәдә дә кулланыла: йөзем җимеше (трх.), җөзөм (< йөзем) җиләге (нрл.) 'гөлҗимеш' мәгънәсен белдереп килә. Мисаллар: Чәнечкеле қуақлы йөзем җимеше генә инде. Җуwа (җыены) җөзөм җиләге чәчәг атқан чақта була (ТТДС, 1969). Әдәби телдәге йөзем сүзе белән беррәттән, казан арты сөйләшләрендә еш кына тарақан җимеше лексемасы кулланыла. Бире дә йөземнең төсен һәм зурлыгын таракан белән чагыштыру мотивлаштыруның төп билгесе булып тора. Татар әдәби теле сүзлекләрендә тарақан җимеше искергән сүз билгесе белән бирелгән (ТРС, 1966). Виноград үсемлегенең җиләген татар телендә йәшел җиләк исеме белән атау да бар. Гранат - көньяк агачы, безнең полосада үстерелми. Татар телендә, нигездә, рус теленнән кергән атамасы киң кулланылышта. Көньяк төрки телләр өчен характерлы булган анар сүзе исә әдәби телдә кулланыла, әдәби тел сүзлекләрендә урын алган (ТТАС, 1977, Т. 1; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971). XI гасыр ядкаре Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә нар сүзе бирелгән. Татар теле сөйләшләрендә аның рус атамасы еш кулланыла. Чагышт.: ком., азәрб., төрекм. нар, төрек., ккалп., кырг., үзб., уйг., монг. анар. Груша - шулай ук, көньяк үсемлеге санала. Соңрак аны илнең төньяк районнарында да культуралаштырып үстерә башлыйлар. Нигездә ул бакча участокларында үстерелә. Шуңа күрә бу агач һәм аның җимеше алынма сүз белән белдерелә. Татар теле сүзлекләрендә аның башка исеме дә теркәлгән. Мәсәл ән, А. Троянский сүзлегендә әмүрүз (Троянский, 1833-1835), Җ. Вә лидинең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә армуд (Вәли ди, 1927) лексемасы урын алган. Әстерхан өлкәсендә таралган татар сөйләшләрендә 'груша' мәгънәсендә армыт сүзе кулланыла, ә аның агачын армыт тирәк дип атыйлар: Армыт тирәк күп утыртыпсыз (ТТЗДС, 2009). Армуд сүзе башка төрки телләрдә дә билгеләнгән. Мәсәлән, төрекм. армыт, азәрб. армуд, төрек. armut, ккалп. алмурут, казак. алмурт, бор.-төрки armut (< ир. армут) 'груша' (Дмитриева, 1972). Шуны әйтергә кирәк, К. Насыйри сүзлегендә (Насыри, 1904) 'груша' мәгънәсендә нух агачы сүзтезмәсе бирелгән. Татар сөйләшләрендә рус алынмасы груша киң таралган, басым исә сүзнең соңгы иҗегенә төшә: груша'. Бу алынма сүз башка төрки телләргә дә кергән. Мәсәлән, башкорт, тува, хакас телләрен күрсәтергә була. Шуның белән бергә груша атамасы сүзтезмәләр составында да очрый һәм башка төр үсемлекне белдерә. Мәсәлән, җир грушасы лексемасы 'җир бәрәңгесе, топинамбур' мәгънәсендә кулланыла. Лимон (citrus limon) - көньякта үсә һәм эре җимеш бирә торган мәңге яшел цитрус агачы һәм аның җимеше. Лимон нигездә Италиядә үстерелә. Шуңа күрә тышкы базарга Италия дәүләте тарафыннан чыгарыла. Лимон сүзенең килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Рус теленә ул төрек теле аша кергән гарәп сүзе дип карыйлар. Е.Н. Шипова аны төрки сүзләр рәтендә карый. "Codex Cumanicus" язма истәлегендә лимон сүзе фарсы сүзе буларак бирелгән (Шипова, 1976: 222). М. Фасмер исә аны, грек теле аша яки итальян теленнән (limone) турыдан-туры рус теленә кергән алынма сүз, булырга тиеш дип саный (Фасмер, Т. 2, 1986). Лимон сүзе татар телендә лимон бөтнеге сүзтезмәсендә дә очрый һәм составында эфир мае булган күпьеллык хуш исле үсемлекне белдерә. Аны башкача мелисса дип тә атап йөртәләр. Лимон гөле - декоратив үсемлек буларак үстерелә торган лимон куагы. Лимон сүзеннән ясалган лимонад лексемасы сусынны басу өчен лимон яки башка җиләк-җимеш суы кушып ясалган татлы эчемлеккә карата кулланыла. Лимонник - атамасы, тәме һәм исе белән лимонга охшаган кызыл җимеш бирә һәм үрмәләп үсә торган куаклыкны белдерә. Телдә лимон кебек сары төсне лимон-сары парлы сүзе белән атау да бар: Алтын көз [агачларның] бер ишеләрен сары, аксыл сары, лимон-сары төсләргә манды (Г. Гобәй. ТТАС, Т. 2, 1979). Лимон сары, лимон сары, Иң сарысын ал миңа (хал. җыры). Сытып ташланган лимон фразеологик берәмлеге 'бик нык арган, талчыккан, иҗади мөмкинлекләре, рухи көче сүнгән кеше'гә карата әйтелә (Исәнбәт, 1990, Т. 2: 82). Шәфталу - саргылт-кызгылт төстәге татлы итләч җимеш бирә торган роза чәчәклеләр семьялыгыннан булган көньяк агачы (русчасы: персик) һәм аның җимеше: [Кибетче] Ямаширмә баеның аны Казандагы йортында кыш көне шәфталу дигән җимеш һәм бохар кавыны белән сыйлавын сөйләргә кереште (Г. Бәширов. ТТАС, Т. 3, 1981). Фарсы теленнән кергән бу лексик берәмлек язма әдәби телдә ешрак очрый. Гомумкулланылышта аның рус теле аша кергән персик лексемасы активрак кулланыла. Алмагач (< алма + агач) атамасы татар теле таралган барлык төбәкләрдә билгеле: Алмагачы чәчәк ата Майның унбишләрендә. Алмагач чәчәге кебек Минем дус-ишләрем дә (хал. җыры). Тәрәзә төбемдә алмагач Бер ботагы алтын алмалы. Егет, алыр булсаң, ал тизрәк Урамга чыгарлыгым калмады (А. Кротов, 2010). Пешкән алмаларны күтәрергә Инде түзәр хәле калмагач, Өз алмамны, зинһар, дип ялвара Көзге ачык җилгә алмагач (Ф. Сафин. Чын сөю). Бакчаның алмагачларыннан куәтле бер ис аңкый (Г. Ибраһимов, ТТАС, Т. 1). Мишәр диалектының хвалын сөйләшендә 'алмагач' төшенчәсен алма талы, әстерхан сөйләшендә алма тирәк лексик берәмлекләр белән белдерү дә бар: Алма тирәк утыртыпсыз, Төбе чайырлы булсын (хал. җыры). Чагышт.: башк. алмағас, чув. улма йываççы. Алмагачны кыр алмағачы, кыргый алмагач, урман алмагачы, бакча алмагачы дип аерып йөртү бар. Культуралаштырылган алмагачларның төрләре кыргый алмагачыннан барлыкка килгән. Татар әдә би теле сүзлекләрендә кыр алмагачы, кыргый алмагач лексик бе рәм лекләре бирелгән. Урта диалектның нократ сөйләшендә 'кыргый алмагачы' мәгънәсендә сағалма (ТТДС, 1969) лексемасы урын алган. Алмагачның җимеше алма сүзе белән белдерелә. Алтын алмам, суга салма, Суга салсам, кире алмам (Кыска җырлар, 303). Бу сүз башка төрки телләрдә төрле фонетик вариантларда теркәлгән. Мәсәлән, башк., азәрб., казак., ккалп., ком., кырг., уйг. алма, үзб. олма, чув. улма, төрек. elma, бор.-төрки alma, alimla. Л. Дмитриева гомумтөрки алма атамасын санскрит телләреннән кергән дип саный. Шунысы кызыклы, венгр телендә alma 'алма (җимешен)', almafa 'алмагач'ын белдерә. Алма лексик берәмлеге сөйләшләрдә (тмн., лмб., чст., чпр., глз., блт.) 'бәрәңге' мәгънәсендә дә кулланыла. Мәсәлән: Алманы ничек пешерим, суйыпмы, мундирдамы (тмн.). Алма сабагын тапаган сыйр (лмб.). Алма җыйабыз (блт.). Моннан тыш, алма лексемасы минзәлә, тепекәй, стәрлетамак сөйләшләрендә кайбер агачларда була торган 'күркә' мәгънәсен дә белдерә. Урта диалектның лаеш сөйләшендә туйыра алмасы сүзтезмәсендәге алма сүзе 'имән яфрагында була торган ал төстәге төерчек'не белдерә. Бу төерчек эчендә гадәттә бөҗәк йомыркасыннан чыккан корт була. Алма лексемасының 'алма' һәм 'бәрәңге' төшенчәләрен аеру өчен сөйләшләрдә аныклагыч сүзләр кулланыла. Мәсәлән, әдәби телдәге 'алма' мәгънәсендә темников, тау ягы керәшеннәре, чүпрәле, чистай, глазов сөйләшләрендә багалма, балтач сөйләшендә бағалма, ләмбрәдә бәгалма, чүпрәледә буwалма, сергач, мәләкәс сөйләшләрендә буwалмасы кушма сүзләре кулланыла: Алманы ба ғал масы диләр ийе (блт.). Багалмасы бармы икән? (чст.). Садаwай алмага багалма дибез (чпр.). Буwалма лаукага килгән. Цөцө буwалма, ацы тегел (чпр.). Багалма күк ярым бар (җыр.). Багалма сүзенең беренче компонетлары баг < бәг < бак 'бакча' сүзенә барып тоташа, ягъни багалма 'бакча алмасы' мәгънәсен белдерә. Тартым кушымачасы алган багалмам кушма сүзе телдә еш кына күчерелмә мәгънәдә кулланыла һәм иркәләп, якын итеп, яратып сөекле кешесенә, баласына эндәшү формасын белдерә: Йокла, балам, багалмам (бишек җыры). Кил былбылым, кил, багалмам, кил (Ф. Әмир хан. ТТАС, Т. 1, 1977). Чагышт.: удм. багалма 'алма'. Моннан тыш, ләмбрә, чистай сөйләшләрендә балалма кушма сүзе кулланыла. Ул бал + алма тамырыннан ясалган: бал алмасы, ягъни татлы алма, тәмле алма: Балалма садлары да бармы? (лмб.). Татар теле сүзлекләрендә (ТРС, 1931; Вәлиди, 1929, Т. 1, Ч. 2) багалма лексемасы алманың 'хорошовка' сортын белдерә. Мишәр диалектының темников сөйләшендә сад алмасы сүзтезмәсенең беренче компоненты рус теленнән кергән сад 'бакча' алынма сүзеннән тора, ягъни бакча алмасы. Шарлык сөйләшендә саз алмасы (< саз < сад + алмасы), шулай ук, бакча алмасына карата кулланыла. Алма сүзе яңа мәгънәле лексик берәмлекләр ясауда да катнаша. Мәсәлән, 'бәрәңге' төшенчәсендә темников, нократ сөйләшлә рендә, глазов урынчылыгында йералма, чистай, касыйм, бөре сөйләшләрендә җиралма (< җир + алма) лексик берәмлекләре к улланыла. Галимнәр фикеренчә, багалма кушма сүзе дә йералма, җира лма кебек соңрак барлыкка килгән (Махмутова, 1979: 155). Чаг ышт.: нуг. ералма, чув. зерулми 'бәрәңге'. Шуңа охшаган ясалыш мордва телендә урын алган. Мәсәлән, модамарь < мода 'җир' + марь 'алма'. Алма сүзе телдә, шулай ук, бәрәңге алмасы сүзтезмәсе составында да очрый. Татар әдәби теле сүзлекләрендә урын алган (ТРС, 1966). Моннан тыш, алма сүзе күп кенә яңа төр сүзләр ясауда нигез булып хезмәт итә. -лы: алмалы - 1) алмасы булган, алмаланган. Алмалы агач; 2) алма-алма итеп бизәк төшерелгән, эре бизәкле: Сания апа суга бара, Көянтәсе алмалы (җыр). -чы: алмачы - 1) алма үстерүче; 2) алма сатучы: Әнә, утыра безнең алмачылар, Начармыни, әйтеп карагыз! (М. Җәлил. ТТАС, Т. 1, 1977). -лык: алмалык (чст., срг., тмн.) 'бәрәңге бакчасы': Алмалыкта йыгылды да, тел-аwыз салды да, үлде дә. Алмалыкларга йаwа, йаңгыр намазы укыгач (тмн.). Алма лексемасы сүзтезмәләр составында килеп, яңа мәгънәле сүзләр ясауда да катнаша. Мәсәлән, алма кагы, алма геле (чст.), алма үләне (бөре., лмб.), алмалы үлән (дөб.), алма печин (перм.), алма печәне (бәр., блт.) 'исле ромашка', алма йаран (мам.) 'яран', алма күбәләге, алмагач филчеге (Вәлиди, 1927, Т. 1) һ.б. Алма сүзе кебек, шикелле, төсле бәйлекләр белән ясалган гыйбарә составында килеп чагыштыру, образ ясау, сурәтләү чарасы буларак та кулланыла. Мәсәлән, матур, тулып, пешеп торган, сәламәт хатын-кыз белән чагыштырыла: ...Синең бердәнбер алма шикелле балаңа кияү чыкмасын имеш (Г. Камал). Без сиңа алма кебек кызыбызны бирергә йөрибез тагын (М. Фәйзи, ТТАС, Т. 1, 1977). Алма кебек матур чагым, Сиңа кем кирәк тагын (җыр). Алма сүзе фразеологик әйтемнәрдә дә еш кулланыла. Мәсәлән, алма пеш, авызыма төш мәкале 'эшләмичә әзерне генә көтеп тору' мәгънәсендә әйтелә. Алма агачыннан ерак төшми ягъни 'ата-ананың кылган гамәлләре баласында да чагылыш табуы'на ишарә итә. Гөлҗимеш - роза чәчәклеләр семьялыгына керә торган чәнечкеле куак үсемлек; җимеше итләч тартмачык эченә тулган орлыклардан тора. Үсемлекнең бөтен үзлекләре аның атамаларында чагылыш таба. Халык телендә аның күпсанлы исемнәре бар. Сөйл әшләрдә гөлҗимешнең 50 дән артык атамасы кулланыла. Татар әдә би телендә гөлҗимеш, гөләп атамалары термин буларак кабул ител гән: Җәй Айлары үтте, гөлҗимешләр пеште (М. Җәл ил. ТТАС, 1977). Кигәннәрең ал икән, Гөләп белән пар икән (Туфан, 1970: 328). Яшьлекне искә төшерә Җилләрнең искәннәре, - Җилләрдә искән гөләпләр Гөлләрнең искәйләре (Туфан, 1970). Бу лексемаларның беренче компонентлары гөл фарсы теленнән кергән +әп < аб төрки сүзе 'ал су', җимеш. Казан арты төркеме сөйләшләрендә гөләф (дөб., блт.), гөлйәф (блт.), көләп (төм.) вариантлары бар: Гөләф бик қыйммәт ул, ыстаканы илле тийен, қан йулларына әйбәт диләр (дөб.). Гөләф безнең аwылда әллә нәстә йуқ (блт.). 'Гөлҗимеш' төшенчәсе касыйм сөйләшендә гел, эчкен сөйләшендә гөлкәй (< гөл + афф. -кәй) лексемалары белән белдерелә: Гөл кәй цицәк ата матур итеп (эчк.). Шуның белән бергә, касыйм сөйләшендә гөл алмасы, гөл чичи' сүзтезмәләре дә күрсәтелгән мәгъ нәдә теркәлгән (ДС, 1958). Әдәби телдәге гөлҗимеш кушма сүзе татар теле сөйләшләрендә дә кулланыла. Мәсәлән, гөлҗимеш, гөл җимеше (лш., блт., чст.), гөлйемеш (бөре.). Шуның белән бергә гөл җиләге (каз.ар., чст.), гөл чыбыгы (Насыри, 1904) сүзтезмәләре дә 'гөлҗимеш' мәгънәсендә билгеле: Гөл җиләген без аны чәйгә җыйабыз (лш.). Гөл җиләге чәчәк атқачтын, күкеләр сакаулана, сандуғач та сайрамый (блт.). Мишәр диалекты сөйләшләрендә (хвл., чст., кузн., лмб., мәл., шрл., стрл.), урта диалектның мишәр диалекты йогынтысында формалашкан кайбер сөйләшләрендә (кмшл., злт.) 'гөлҗимеш' төшенчәсе айукамыр лексемасы белән белдерелә. Бу лексик берәмлек татар теленең кайбер сүзлекләрендә дә күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән (РТАХТС, 1971). Мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә тагын айу камыр талы лексик берәмлеге дә 'гөлҗимеш' мәгънәсендә билгеләнгән. Моннан тыш, айукамыр кушма сүзенең чистай сөйләшендә 'дүләнә' мәгънәсе дә мәгълүм. Айукамыр гөле сүзтезмәсе аерым сөйләшләрдә (кузн., хвл.) 'роза гөле'нә карата кулланыла. 'Гөлҗимеш'не хвалын сөйләшендә айу баланы, стәрлетамакта айу бырыны, чүпрәле, байкыбаш, стәрлетамак сөйләшләрендә айу камыры гыйбарәләре белән атау да билгеләнгән: Айу бырыны даруга җарый диләр, әптиккә җыйалар аны (стрл.). Айу камыры бакчада бар (чпр.). Моннан тыш, айу қамыры лексик берәмлеге урта диалектның златоуст сөйләшендә 'дүләнә' үсемлеген дә белдерә. Әдәби телдәге гөлҗимеш атамасына синоним буларак сөйләшләрдә этборон (перм., злт., стрл.), эт борно (к.т., каз.ар.-крш., т.кам.-крш., нрл., минз., бөре, злт., кргл., стрл., чст., мәл., клм.), этморон (тпк., брб. д.), эт порон (злт., төм), этпорын (себ. д.), әнчек (эт) бырыны (т.я.-крш.) лексик берәмлекләре теркәлгән. Мәсәлән: Эт борны қызара башлаған, чәйгә бик әйбәт, киптереп җыйып қуйабыз. Эт борны чәйен эчәбез, аның тамырын да җыйалар (т.кам.-крш.). Әнчек бырыны җима келәгән урманда (т.я.-крш.). К. Насыйри сүзлегендә дә эт борны атамасы күрсәтелгән мәгънәдә урын алган (Насыри, 1904). Этборон 'гөлҗимеш' исеме башка төрки телләрдә дә билгеләнгән. Чагышт.: карач.-балк., ком., узб., хак. ит бурун, казак. ит мурны, башк. этморон, кырг. ит мурун, төрек. itburnu, бор.-төрки it burunu 'гөлҗимеш'. Борон, күз, сакал сүзләре башка эпитетлар белән бергә килеп 'гөлҗимеш' мәгънәсендә кулланылалар. Мәсәлән, алборон (себ. д.), алморон (кргл.) (Садыкова, 1985: 116), әлморон (стрл.), қарғ а бороны (минз.), үгез борны (чст.), қаз борно (перм.), каз быр ны (кузн.), каз бырнысы (тмн.), үгез бырны (чст.), үгез күзе (блт., срг., кузн., стрл.), кәзә сакалы (стрл.) һ. б. Чагышт.: башк. әлморон 'г өлҗимеш'. Мисаллар: Алморон хәзер чық төшкәндә пешә инде. Безнең туғайлықта инде алморон (кргл.). Ул тәбәшәк үсә әлморон диләр аны, эче җонно була (стрл.). Матур ақ чәчкә ата, қарға борон инде (минз.). Без кәзә сакалы дийүчәнбез, гөлҗимеш тә диләр (стрл.). Гөлҗимеш мәгънәсендә кулланылган атамаларның бер өлеше хайваннар дөньясы белән бәйле. Моннан тыш, темников сөйләшеннән үгез үкмәге, үпмәге (< икмәге), Куйбышев өлкәсендәге керәшеннәр сөйләшеннән эт чийәсе сүзтезмәләрен күрсәтергә мөмкин. Моңа охшаш күренеш тува телендә дә билгеләнгән: ыт кады (< ыт 'эт' + кады 'аның җиләге'). Тупланылган материаллар 'гөлҗимеш' мәгънәсендә бер үк сөйләштә берничә атама кулланылуын күрсәтәләр. Мәсәлән, стәрлетамак сөйләшендә кәзә сакал, кәҗә камыры, камыр җимеш, әнәле җимеш, айу бырны, нугыт чыбыгы, мәмешкәк (Рамазанова, 1987: 74), чистай сөйләшендә баллы камыр (Шамгунова, 1962: 138) лексик берәмлекләрен китерергә мөмкин. Бу атамалар үсемлек яфрагының формасына, җимешенең нинди үзлеккә ия булуына, сыйфатына, үсемлекнең һәм аның җимешенең нәрсә белән булса да охшашлыгына карап бирелгән. Гөлҗимешнең куагы чәнечкеле, энәле булуы, шулай ук, аның атамасында чагылыш таба. Мәсәлән, чәнечке җиләге (лш.), чәнечкеле җимеш (мам.), энәле җимеш (стрл.). Үсемлекнең чәнчү үзлеге аны тигәнәк белән чагыштыруга китергән. Сөйләшләрдә шуның нәтиҗәсендә гөлҗимешне дегәнәк (перм.), дегәнәк//тәгәнәк (эчк.), дегәнәк йемеш (кр.-уф., тәгәнәк (тбл., төм.), тегәнәх (саз.я.) лексемалары белән атау да урын алган. Әйтергә кирәк, тигәнәк сүзенең дегәнәк варианты аерым сөйләшләрдә башка мәгънәдә килергә мөмкин. Мәсәлән, дегәнәк эчкен сөйләшендә 'чәнечкеле дүләнә', пермьдә 'шайтан таягы', 'энә', 'чәнечке' (үсемлекләрдә) мәгънәләрен дә белдерә. Чагышт.: алт. тиканак 'гөлҗимеш' (Будагов, Т. 1), төрек. diken 'чәнечке, кылчык', 'күгән', 'шайтан таягы'. Гөлҗимеш атамасының күптөрле исемнәр белән аталуы үсемлекнең төрле сыйфатларына, үзлекләренә игътибар итү нәтиҗәсе. Исем биргәндә үсемлек үзе генә түгел, аның җимеше дә катнаша, әһәмиятле роль уйный. Сөйләшләрдә тагын гөлҗимешне белдерү өчен алпут (< алпавыт) җиләге (лш.), марҗа җиләге (нрл.), нугай эләге (тмн.) сүзтезмәләре дә кулланыла. Биредә мотивлаштыру билгесе булып антропонимнар һәм социаль чыгышны белдерә торган терминнар да килә. Мәсәлән: Алпут җиләген без пешерәбез чуйында, аннан төйәбез дә күмәч итеп пешерәбез, киптерәбез, чәйнеккә салып эчәбез. Алпут җиләгеннән қақ ясамыйлар, чәйгә генә җыйалар (лш.). Гөлҗимеш атамасында төп мотивлаштыру билгесе булып туганлык мөнәсәбәтен белдергән сүзләр дә катнашырга мөмкин. Мәсәлән, баба эләге, бабай эләге (кузн.) < бабай җиләге. Гөлҗимешне белдергән исемнәр арасында җимешнең дәвалау үзлеге, аны куллануның максаты чагылыш таба. Мәсәлән, саwаплы җиләк (мам.), саwаплы җимеш (нрл.), җомақ (< оҗмах) йемеше (нокр.), кер'ән чәчәге (мәл.). Лексик берәмлекләрнең бер өлеше гөлҗимеш җимешенең йомшаклыгы һәм тәм үзлеге белән бәйле: камар (< камыр) җиләге (шрл.), камыр йеләге, камыр эләге, камәрләк (< камыр эләк) (шрл.), камәр йеләге (стрл.), қамыр җимеше (минз.), баллы камыр (стрл.): Камыр җиләгенең суын кан'атыб эчәбез. Чәнечкеле ал чәчәк ата камар җиләге (шрл.). 'Гөлҗимеш' төшенчәсе татар сөйләшләрендә, шулай ук шыгай/ шыгай агачы (срг.), шыған/шыған ағачы (нокр., глз.), шоган (глз.), шоған ағачы (лш.), шыган/шыган чийәсе (м.-кар.), шыган иләк/ шыган җиләк, шылан агач (глз.), шыған (мам., нокр.), шығай (злт.) лексик берәмлекләре белән белдерелә: Шығай сәнескеле гөл (злт). Шыган чийәсе дә җыйдык, аны теwәбез күмәчкә (м.-кар.). Нократ сөйләшендә шыған ағач гөл сүзтезмәсе 'роза гөле'нә карата әйтелә. Шуның белән бергә шылан (каз.ар.-крш.), шоғай (к.т.) 'нарат үләне' мәгънәсендә дә билгеле. Чагышт.: венгр. csalan 'кычыткан' (< calagan). Галимнәр шоган, шыгай лексик берәмлекләрен болгар катламына кертеп карыйлар. Моннан тыш, халык телендә күрсә телгән мәгънәдә тагын рус теленнән кергән алынма сүзләр шактый урын алып тора. Мәсәлән, шупин (шрл., перм.), шыпый (кргл., перм., стрл., шрл.), шипа (стрл.), шипай (мәл., карс.), шипан (дөб.), шипар (лш.), шипоwник/шиповник/шипул'ник (тмн., мәл.), шиповник (кузн.) < рус. шиповник: Урманда бик матур булып шипа үсә йәй көне (стрл.). Шыпый чәчәк атса, хәтта исе әйбәт була (шрл.). 'Гөлҗимеш' төшенчәсен том диалектының калмак сөйләшендә қыйтмыр лексемасы белән белдерү дә бар. Башка сөйләшләр дән әлеге сүз теркәлмәгән. Югарыда китерелгән күп санлы лексик берәмлекләрдән гөлҗимеш атамасы әдәби телдә норма буларак кабул ителгән. Дүләнә - агач яки куак төрләренең берсеннән булган чәнечкеле үсемлек. Татар теле сүзлекләрендә бу төр агачның камыр агачы исеме дә урын алган (ТРС, 1966; РТС, 1984). Урта диалектның пермь, эчкен сөйләшләрендә дулана, касыйм сөйләшендә дүл'а, себер диалектларында тулана вариантлары билгеләнгән. Бу сүз төрки телләр лексикасында да чагылыш таба: казак., уйг. долана, кырг. долоно, тув. долоана, башк. дулана, узб. дулана, алт. толона; монг. долона, дологоно. Галимнәр фикеренчә, дүләнә монгол теленнән кергән алынма сүз (Бурганова, 1976: 141; Дмитриева, 1973: 39). Татар теле сөйләшләрендә 'дүләнә' мәгънәсендә қамыр җимеше (минз.), камыр җимеше/йемеше (стрл.), қамыр йемеш (злт.) < камыр + җимеш, қамыр чийә (дөб.), камыраш (тпк.) < камыр + аш кушма сүзләре дә кулланыла: Қамыраш хас та миләш инде ул (тпк.). Күрсәтелгән мәгънәдә тагын қамыр сүзеннән ясалган қамырлық (минз.), қамырлаwық (перм.) лексемалары да очрый. Дүләнә атамасына синоним булып аерым сөйләшләрдән айу камыр (чст.), айу қамыры (злт.) лексемалары теркәлгән. Бу төр агачның җимешләре йомшак, камырга охшаган булу аның атамасында чагылыш таба. Казан артының аерым авылларында майлаш (<майлы+аш) лексемасы да 'дүләнә' мәгънәсендә билгеләнгән: Майлаш җимеше миләшнеке шикелле була, җимеше майлы була, эчендә орлоғо бар. Майлаш алмағач қадәр була ул. 'Дүләнә' төшенчәсе мамадыш, балтач, байкыбаш сөйләшләрендә қара қайын сүзе белән дә белдерелә. Биредә мотивлашу билгесе булып агачның төсе алынган. Җимеше исә қара қайын җимеше (минз.) дип аталган. Чагышт.: карач.-балк. кара кайын 'шомырт', башк. қара қайын 'карагач'. Урта диалектның лаеш сөйләшендә қара қайын лексик берәмлеге 'бүре шомырты'на карата кулланыла. Халык телендә 'дүләнә' төшенчәсе тагын бөгән (блт.), майран, мәмәләй (кргл.), йабышқан (себ. д.), катырган (чст.), қатырған җиләге (нрл.) лексик берәмлекләре белән дә белдерелә: Майран балан кебек сары төстә була (кргл.). Йабышқан веналарны киңәйтә даwлиниәдән. Йабышқан тигәнәнәкле була (тара.). Қатырған җиләге эчне қатыра, аны балаларға эч үткәндә бирәләр, нәқ миләш кебек тәлгәшле, өлгереп җитсә, җимеше аwызда эреп тора, баллы була (нрл.). Каргалы сөйләшендә аның тагын байар җимеше исеме дә бар. Татар теленең терминологик сүзлегендә (РТАХТС, 1971) бу төр куакның өч төрле исеме урын алган: дүләнә, камыр агачы, бөгән. Казан артының кайбер авылларында (Урал, Авангард) дүләнә агачын җанҗегет лексемасы белән атап йөртү дә бар, әмма бу сүзнең мотивлаштыру билгесе ачык түгел. Биредә шуны да күрсәтеп китү урынлы булыр: қатырған сүзе урта диалектның норлат сөйләшендә тагын 'каты сабаклы, ак чәчәк ата торган куак (русчасы: золотарник)' мәгънәсен дә белдереп килә: Қатырган себеркесе белән себерәсең чирәмне. Югарыда китерелгән лексик берәмлекләр белән бергә, 'дүләнә' мәгънәсендә сөйләшләрдә рус алынмасын куллану да очрый. Мәсәлән, красноуфим сөйләшендә бу төр үсемлек тирноуник (< рус. терновник) дип аталуы да мәгълүм. Балан - чәчәк һәм җимешләре зонт сыман тәлгәш хасил итә торган аксыл кайрылы куак, аның җимеше ачы, кызыл төстә: Иртән килгән кошлар сайрый, басып яшь баланнарга (Ш. Маннур. ТТАС, Т. 1). Иркәлисе килә аның шунда, юл буенда үскән баланны (Туфан, 1980: 209). Балан атамасы татар телендә киң чагылыш тапкан лексик берәм лек. Татар теле диалектларының аерым сөйләшләрендә аның малан (хвл., чст., кузн., чпр., злт., төм.) варианты мәгълүм. Урта диа лектның пермь, себер диалектлары сөйләшләреннән палан варианты теркәлгән. Балан лексемасы сүзтезмәләр составында килеп, яңа мәгънәле сүзләр белдерә. Мәсәлән, балан бәлеше, балан кагы; аю баланы, кара балан (Вәлиди, 1929; Т. 1, Ч. 2), балан җиләге: Балан җиләкләре бик әче, Ташлап китмә, мәхрүм итмәче (җырдан). Балан сүзе башка төрки телләрдә дә билгеле. Чагышт.: алт., башк. балан, чув. палан 'балан, аю баланы', ком. палам 'аю баланы', етелбалам 'балан', тавукъ балам 'мүк җиләге', башк. айыу балан 'зелпе'. Рязань өлкәсендәге Әҗе авылы татарлары сөйләшендә рус теленнән кергән кәлнә < рус. калина сүзе кулланыла. Чагышт.: ккалп., нуг., кырг., тува. калина, нуг. қалине < рус. к алина. Ирга - ап-ак чәчкәле, мул җимеш бирә торган көньяк үсемлеге. Гадәттә бу җимеш агачы безнең полосада бакчаларда үстерелә. Татар телендә аның берничә исеме бар. Урта диалектның бәрәңге сөйләшендә аны қызыл шомырт, бушлама/бушмала лексик берәмлекләре белән атап йөртәләр. Мисаллар: Қызыл шоморт ашыйсызмы? Қарағыз, қошлар ничек ашап бетерә, шоморты қала, суwын ғына суwыралар қызыл шомортның. Бушламаны чыпчықлар ашап бетерә. Бушлама диләр, қарлыған түгел ул, қара булса да. Мишәр диалектының чүпрәле сөйләшендә өргә сүзе теркәлгән. Бу лексема ирга сүзенең фонетик варианты: Өргә агачы вак йафрак лы, чийә йафрагы кебек. Татар теленең аерым сүзлекләренә 'ирга' мәгънәсендә кара миләш, дүңкәл сүзләре бирелгән (РТАХТС, 1971). Бәрәңге сөйләшендә аның тагын калийандр (< рус. кориандр) исеме дә бар: Бушлама дип тә, калийандыр дип тә әйтәләр. Татар теле сөйләшләрендә бу үсемнекнең ирга атамасы киң таралыш алган. Көньяк төрки телләрдә аның төрле фонетик вариантлары һәм мәгънә төсмерләре теркәлгән. Мәсәлән, казак. ырғай 'зелпе', кырг. ыргай 'ирга', үзб. иргай 'кизил'. М. Фасмер фикеренчә, ирга монгол теленнән кергән алынма сүз. Чагышт.: монг. irgai, калм. jarga 'каты үзагачлы куак' (Фасмер, Т. 2: 137). Слива - гөлчәчәкләр семьялыгыннан каты эре төшле, аксыл шәмәхә, каралҗым яки саргылт җимешле куак агачы. Нигездә ул илнең көньяк районнарында үсә. Соңга таба аны Россиянең үзәк районнарында үстерә башлыйлар. Шуңа күрә бу төр үсемлек рус теленнән кергән слива, эслива < рус. алынма сүзе белән аталган. Чагышт.: алт., башк., тува., хак., чув. слива. Слива сүзе белән аның агачы да, җимеше дә аталган, ә киптерелгән җимеше татар телендә кара җимеш дип йөртелә. Атама аның җимешенең төсеннән чыгып бирелгән. Себер диалектлары сөйләшләрендә кара җимеш лексемасына синоним булып кара шөрөк (тара.) сүзе кулланыла. Биредә, шулай ук, күгән куагын карарга мөмкин. Бу үсемлек тә сливалар семьялыгына карый. Халык телендә аны кыргый слива дип йөртәләр. Ул илебезнең урта һәм көньяк полосаларында үсә. Татар теле сүзлекләрендә үсемлекнең мондый төре күгән (< күк + афф. -ән) дип бирелгән. Урта диалектның минзәлә сөйләшендә ул күгәмә вариантында мәгълүм. Галимнәр фикеренчә, күгән атамасы болгар катламына карый. Чагышт.: венг. kököny (< бор. болгар. kükän) (Бурганова, 1976: 136). Хәзерге төрки телләрдә дә теркәлгән. Мәсәлән, башк. күгән, ком. гоган, нуг. коген, карач.-балк. гэгэн, азәрб. гойом, төрек. geven, чув. кўкен/кикен. Күгән агачы үзе нугай телендә коген, төректә, комыкта гоган уьлкю, карачай-балкарда кара гэгэн терек. Ә комык телендә қоқан терек 'слива'ны белдерә (Дмитриева, 1972: 203). Шуның белән бергә, бу мәгънәдә татар теле сөйләшләрендә рус теленнән кергән алынма сүз өстенлек итә. Мәсәлән, т'орын (казан арты сөйләшләрендә), кү' дурнә, дурна (кас.), турын (хвл.), турнай (Волгоград өлкәсендәге татарлар сөйләше) < рус. терн: Кү' дурнә ба'чаларда үсә. Рязань өлкәсенең Әҗи авылы татарлары сөйләшендә күгән сүзе белән параллель т'орын (< рус. терн) сүзе дә кулланыла. Башка төрки телләрдә дә рус атамасы теркәлгән. Чагышт.: казак., кырг., тув. терн. Татар теленең әдәби тел сүзлегендә 'күгән' мәгънәсе урман өреге (ТРС, 1966) сүзе белән бирелгән. Сырганак - чәнечкеле биек куак үсемлек. Нигездә ул Көнбатыш Себер территориясендә үсә. Соңга таба сырганакны үстерү белән башка регионнар да шөгыльләнә башлый. Хәзер аны бакчаларда да үстерәләр. Татар телендә сырганак сүзе белән бу үсемлекнең үзен һәм аның җимешен дә атыйлар. Сырганак сүзенең тамырында сыр- фигыле ята, чөнки үсемлекнең җиләге куагына сырышып үсә. Татар теле сүзлекләрендә сырганак сүзе теркәлгән (ТРС, 1966; РТС, 1984). Аерым сөйләшләрдә сырганак лексемасы 'эт тигәнәге' үлән үсемлеген (бәр.) белдерә. Сырганак чәчәге лексемасы "Татарча-русча сүзлек"тә (ТРС, 1966) 'испәрәк' мәгънәсендә теркәлгән. Килеп чыгышы ягыннан сырганак сүзе монгол катламына карый. Чагыштыр тагын: башк. һырғанақ, кырг. чычырқанақ, тув. чытырана, алт. чычырана, сарығат, чув. сырлан. 'Сырганак' мәгънәсендә татар сөйләшләрендә еш кына рус алынмасын куллану актив: аблепиха < рус. облепиха. Чия - гөлчәчәкләр семьялыгыннан җимеш бирә торган агач яки куак: Ихаталы бакчаларда тырыш куллар үстергән шомырт, чия ләр, алмагачлар шау чәчәктә утыра (Г. Әпсәләмов, ТТАС, Т. 3, 1981). Шуның белән бергә, бу агачның кызгылт яки алсу кызыл җимеше дә чия атамасы белән йөртелә: Әллә чия иренең төсле, әллә ире нең синең чия төсле (Ә. Фәйзи. ТТАС, Т. 3). Татар теле сөйләш лә рендә аның чии (кас.), сийә (злт.), цийә (себ. д.) вариантлары да бар. Чия - гомумкыпчак сүзе. Чагышт.: башк. сейә, ком. жие, казак., ккалп. шийа, үзб. чийа, чув. чийе. Тикшеренүчеләр фикеренчә, чия сүзе монгол катламын тәшкил итә. Чагышт.: монг. чий 'дала чиясе'. Шунысы кызыклы: татар теленең себер диалектларында чийә (сөйләшләрдә цейә, цийә) лексемасы җиләк сүзенең гомуми төшенчәсен белдерә. Мәсәлән: қарағай цийә, қыр цийә 'бөрлегән', ацы цийә, мөк цийә, сас цийә, тырнауыц цийә 'мүк җиләге', қара цийә 'кара җиләк, күк җиләк'. Мишәр диалектының хвалын сөйләшендә күк чийә лексик берәмлеге 'күгән' мәгънәсендә кулланыла: Күк чийәнеке күм-күк була чийәсе, теше дә зур. Татар теле сүзлекләрендә чия сүзе бакча чиясе, урман чиясе, дәфнә чия (Насыри, 1904), ак чия, татлы чия, ачы чия (Валиди, 1927), төче чия (РТАХТС, 1971) сүзтезмәләр составында бирелгән. Моннан тыш, дөбъяз сөйләшендә қамыр чийә 'дүләнә', Куйбышев өлкәсендәге керәшеннәр сөйләшендә эт чийәсе 'гөлҗимеш' лексик берәмлекләре мәгълүм (ТТДС, 1969). Татар сөйләшләрендә чия сүзенең рус телендәге атамасын куллану да очрый. Биредә ул татарча яңгыраш ала. Мәсәлән: бишнә (срг.) < рус. вишня. Чагышт.: чув. вишне, азәрб. вишнә, төрек. vişne agačı. Шушы фактларга нигезләнеп, Н.К. Дмитриев вишня сүзен төр ки сүзләр рәтендә карый (Шипова, 1976). Башка төрки телләрдә бу лексик берәмлек күзәтелми. В.В. Радлов исә төрки телләргә аның славян телләреннән керүен күрсәтә (Радлов, СПб., 1911, Т. I, V, ч. 2). Миләш атамасы татар теле таралган һәр төбәктә билгеле. Бер үк вакытта ул үсемлекнең үзен һәм аның җимешен белдереп килә. Үсемлекне аерып карау өчен еш кына агач сүзе кулланыла. Мәсәлән, миләш агачы: Миләш ағачы утырттым өй йанына (лш.). Җимешен белдергәндә исә миләш сүзе янында җиләк лексемасы кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, миләш җиләге: Миләш җиләкләре бик ачы, Ташлап китмә, мәхрүм итмәче (җырдан). Миләш сүзенең сөйләшләрдә төрле фонетик вариантлары очрый. Мәсәлән, урта диалектның тау ягы төркеме сөйләшләрендә, бастан, златоуст, красноуфим сөйләшләрендә, мишәр һәм себер диалектларында мәләш, пермь сөйләшендә миләйеш/мелиш, касыйм - мүлиш вариантлары бар: Быел җуқ мелиш, узған җәй барыйы. Былтыр миләйеш тә шәб ийе инде. Миләш сүзе кайбер башка төрки телләрдә дә билгеләнгән: башк. миләш, төрекм. мелиш, чув. пилеш, алт. пеле. Чагышт.: коми. пельс, удм. паләзь, палекс. Миләш сүзе кызыл, кара сыйфатлары белән бергә килеп миләшнең төрләрен белдерә: кызыл миләш, кара миләш. Кайбер үсемлекләрнең атамалары составында миләш сүзе дә бар. Мәсәлән, майар миләше (чст., трх.) 'аю баланы', миләш үләме (чст.), мелиш печин (перм.), дикий мәләш (м.-кар.) 'гөлбадран'. Биредә миләшнең җимеше, аның яфраклары белән охшашлык булу мотивлаштыру билгесе булып тора. Мордовия республикасында, Пенза өлкәсенең бер өлешендә таралган татар сөйләшләрендә (тмн., лмб., кузн.) миләш атамасына синоним булып пизел (агачы һәм җимеше) сүзе кулланыла: Кара пизел, кызыл пизел үсә бакчаларда (тмн.). Бу лексема мишәр сөйләшләренә мукшы теленнән кергән (Махмутова, 1976). Чагышт.: мокш. пизел 'миләш (җиләге)', пизелкс 'миләш (агачы)'. Темников сөйләшендә пизел лексемасы кыр пизеле сүзтезмәсендә килә һәм 'гөлбадран' үсемлеген белдерә. Себер диалектларында 'миләш' төшенчәсендә мыцыр/мочор лексемасы кулланыла: Мыцыр күп бездә (тара). Моннан тыш, төмән сөйләшендә мыцыр сүзе 'балан' мәгънәсен дә белдереп килә. Мыцыр лексемасы сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән, урыс мыцыр лексик берәмлеге төмән сөйләшендә ике мәгънәгә ия: 1) миләш; 2) балан. Тара сөйләшендә эт мыцыр берәмлеге 'карга миләше'нә карата кулланыла: Эт мыцыр ашалмай, йемеше қысыл, ашамайбыз аны. Төрки телләрдән башкорт диалектларында күрсәтелгән мәгънәдә мышар сүзе теркәлгән. Чикләвек - каты кабыклы, ашарга яраклы җимеш (төш) бирә торган куак. Нигездә куакның бу төре катнаш урманнарда үсә. Татар әдәби теле сүзлекләрендә аның чикләвек куагы, чикләвек агачы атамасы урын алган. Чикләвеклек лексемасы 'чикләвек үсә торган агачлык', 'чикләвек урман'ын белдерә. Бу куак агачында үскән җимеш чикләвек дип атала. Борынгы язма истәлекләрдә дә чикләвек лексемасы теркәлгән. Мәсәлән, Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" әсәрендә шундый юллар китерелә: "Әймешләр: мәк илә чикләвек һәр икесе карындашлардыр. Замане кадимдә чикләвек илә мәк бер егачда ирде. Мәк кабыгы кара ирде. Чикләвек хали ошбу замандагы кебидер, ләкин бер егачда улса да, мәк ләзиз (татлы) ирде" (Таҗеддин Ялчыгол, 2001: 460). Татар сөйләшләрендә чикләвек сүзенең күп төрле вариантлары бар. Мәсәлән, чәтләwек (перм., кр.-уф.), читлавык (тмн., кузн., чст.), читлаwык (хвл., стрл.), читләвек (баст.), читләwек (бөре., трбс.), чиртләwек (перм., кр.-уф., кргл., бгрс.), ситләwек (злт.), сиртләwек, сертләwек (тпк.), чи'ләwе' (кас.): Чиртләwек күп булды, қапчық-қапчық җыйдық (бгрс.). Читлаwык агацы (тмн.). Читлаwык сың элгерә әле (чст.). Бездә хәзер читләwек бар (трбс.). Читләwек ағачы (бөре.). Урта диалектның тепекәй сөйләшендә сиртләwек варианты сүзтезмәләр составында килеп чикләвекнең башка төрләрен белдереп килә. Мәсәлән, пүлмәле сиртләwек 'арахис, җир чикләвеге', эре чиртләwек 'кузы чикләвеге'. Әйтергә кирәк, темников, чистай, каргалы, богырслан сөйләшләрендә читлавак, чиртләwек лексемалары бу үсемлекнең төшенә генә түгел, агачның үзенә карата да кулланыла. Урта диалектның златоуст сөйләшендә ситләwек лексемасының башка семантикасы да билгеле. Биредә ул чикләвек формасында төче камырдан пешерелгән камыр ашын, бавырсакны белдерә. Чикләвек сүзе башка төрки телләрдә дә билгеләнгән. Чагышт.: башк. сәтләүек, казак. шаттауық, нуг. шетлевик, карач.-балк. чәртләйук, караим. четлявык/цәтлявук 'урман чикләвеге', ком. чертлевюк 'вак чикләвек', 'фундук', "Кодекс Куманикус"та čatlauc [цатлаук] 'чикләвек' (Махмутова, 1982: 145). Чикләвек сүзе аныклагычлар белән килеп, чикләвекнең төрле төрләрен белдерә. Мәсәлән, әстерхан чикләвеге (әд.), әчтерхан чикләwеге (каз.ар.), дун чикләвеге (тмн.) 'астрахань чикләвеге', эрбет чикләвеге (әд.), қысық читләwек, кидрә чикләwеге (перм.) 'эрбет чикләвеге', бакча чикләwеге 'фундук' (РТАХТС, 1971), имән чикләwеге (әд.), урман чикләwеге, миндаль чикләwеге, мөшкәт чик ләwеге, ирәшә чикләwеге (м.-кар.) 'кызу алган, рәшә суккан һәм каралган чикләвек', чебер (< себер) чикләwеге (трх.), таракан чиклаwыгы (чпр.) 'эрбет чикләвеге', қаз буғы чикләwеге (дөб.), салам чикләwеге (лш., трх.) 'арахис'. Мисаллар: Чигелдәк пешерәләр, дун чикләwеге хатле итеп. Чебер чикләwеге wақ кына борчак кебек, қара борчақ. Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә'сендә әчтерхан чикләвеге лексемасы теркәлгән. Мәсәлән: Безнең төрки лөгатенчә, әчтерхан чикләвеге ди(е)рләр. Аның дүрт төше улыр ирмеш (Таҗеддин Ялчыгол, 2001, Т. 1: 59). Әчтерхан чикләвеке кебидер (шунда ук, 294). Чикләwек сүзе үзе аныклагыч сыйфатында да килә һәм яңа семантиканы белдерә. Мәсәлән, чикләwек төше минзәлә сөйләшендә 'баwырсак', лаеш сөйләшендә 'чәкчәк' камыр ашларына, кузнецк сөйләшендә чикләвек йәшене/читлавык йәшене, темников сөйләшендә читлаwык йәшене 'аҗаган'га карата кулланыла. Чикләwек сүзенә синоним булып сөйләшләрдә тагын чики, чеки (каз.ар.-крш., мам., т.я.), чикей (лш.) лексик берәмлекләре килә. Бу лексемалар чикләwек сүзенең кыскартылган вариантлары: Чики була бездә, икөч тапқыр бардым урманға (нрл.). Урманда чики, шоморт җыйдық күб итеп (мам.). Ымсын булды, чикигә қызықтым да (каз.ар.-крш.) Әдәби телдәге имән чикләвеге атамасы мамадыш сөйләшендә имән чикийе дип йөртелә. Әстерхан чикләвеген әдәби телдә һәм казан арты төркеме сөйләшләрендә қузы, қузы чикләwеге, мишәр диалекты сөйләшләрендә кузы лексик берәмлеге белән йөртү бар. "Идегәй" дастанында куз сүзе кузагач кушма сүзе составында килә һәм 'куак агачы'н белдерә: Қузағачтан биекмен (Идегәй, 1988: 212, 228). Кузы лексемасы башка төрки телләрдә дә теркәлгән: казак. козы, төрекм. хоз, қозо, азәрб., ккалп. ғоз, караим. коз, къоз 'грек чикләвеге', ком. къоз 'чикләвек', нуг. коз, хак. хузух 'чикләвек'. Кодекс Куманикус язма истәлегендә chox, hoz, cox [қоз] 'чикләвек' (Махмутова, 1982: 110), бор.-төрки quz, quzïq 'чикләвек' (ДТС, 1969). Әстерхан чикләвеген златоуст, тара сөйләшләрендә йаңақ сүзе белән атау киң таралган: Магасинта йаңақ та бар ийән (тара.). Бу атама Урта Азия регионындагы төрки телләр өчен характерлы. Чагышт.: казак. җаңғақ, кырг. җаңғақ, үзб. йонғақ, уйг. йаңак 'грек чикләвеге', бор.-төрки jagaq 'чикләвек', jagaqlïg 'чикләвек куаклыклары'. Моннан тыш, А. Троянский сүзлегендә 'грек чикләвеге' мәгънәсендә жуз сүзе бирелгән (Троянский, 1833, Т. 1). Әмма татар теле сүзлекләренең башка басмаларында ул билгеләнмәгән. Жуз сүзе үзбәк телендә XVI йөздә кулланылган. Ул фарсы сүзе: джоуз 'грек чикләвеге' (Дмитриева, 1972: 194). Урта диалектның нократ сөйләшендә 'кузы чикләвеге' мәгънәсендә шарака сүзе очрый: Шарака ашап утырыпсин, қаймақ ашамапсин (ТТДС, 1993). Себер регионында кедр агачлары үсә. Татар әдәби телендә һәм аның күп кенә сөйләшләрендә агачын эрбет агачы, ә чикләвеген - эрбет чикләwеге дип атыйлар. Минзәлә сөйләшендә эрпек варианты очрый: Эрпек чикләwеге. Себер диалектларында аның агачын қосығ ағац, ә чикләвеген - қосық дип тә йөртәләр: Қосоқ цийертәбез. Қосоқ шарит иткән паллар (төм.). Қосоқ сатып машина алты (тара). Тирәсә йаңақны қосоқ ман эшләгәннәр, йарылмайты (тбл.). Урта диалектның эчкен сөйләшендә қосоқ сүзе 'чикләвек' мәгънәсендә билгеле: Қосоқ булыр wахыт йетә. Быйыл қосоқ б армы? Шуның белән бергә қосоқ сүзенең төмән сөйләшендә 'көнбагыш орлыгы'на һәм үсемлегенә карата кулланылуы билгеле: Қосоқ циртәтеләр. Қосоқны қырата қайwаннарға ашатқалы цацадылар. Қосықпаш кушма сүзе (< қосық + паш < баш) тобол сөйләшендә 'эрбет чикләвеге күркәсе'н белдерә. Қосық сүзеннән ясалган қосық паwырсақ сүзтезмәсе биредә чикләвек зурлыгында пешерелгән милли ашамлык - бавырсакны белдерә. Урта диалектның пермь сөйләшендә қысық чәтләwек 'эрбет чикләвеге' мәгънәсендә кулланыла. Том диалектының калмак сөйләшендә 'эрбет агачы' - кидрач (< рус. кедр), ә 'эрбет чикләвеге' - қосық лексемасы белән белдерелә: Кидрач шишка ағачы. Шуның беләр бергә, пермь сөйләшендә 'эрбет агачы' кидрә, ә чикләвеге - кидрә чикләwеге дип йөртелә. Бу рус алынмасы кайбер башка төрки телләрдә дә билгеләнгән. Чагышт.: ккалп., кырг., ком., нуг, үзб., уйг., чув. кедр < рус. Биредә арахис сүзен дә карап үтәргә кирәк. Арахис - кузаклылар семьялыгыннан май бирә торган көньяк үсемлеге. Бу үсемлекнең орлыгын халык телендә төрлечә атап йөртәләр. Мәсәлән, урта диалектның лаеш, тархан сөйләшләрендә салам чикләwеге, дөбъязда қазбуғы чикләwек, Башкортстанның көньяк-көнбатыш төбәгендә таралган татар сөйләшләрендә (минз., стрл.) көртлек буғы (Рамазанова, 1987: 75), җир чикләwеге, кытай чикләвеге (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971) лексик берәмлекләре билгеле. Салам чикләwеге бармақ озонноғы, төче генә, қабығы йуқа, ак, сырлы- сырлы (трх.). Алар Қабақта (ав. ис.) қаз буғы чикләwек, қызыл билле перәнлекләр саталар (дөб.). Гомумкулланылышта чикләвекнең бу төрен рус алынмасы арахис лексемасы белән йөртү актив. Имән чикләвеге - имәннең ачы тәмле, озынча, кабыклы җимеше. Чагышт.: нуг. эмен шетлевеги, карач.-балк. чәтлееуйик, караим. эмән цэтлявугьу. Татар теле сөйләшләрендә (мәсәлән, казан арты төркеме), мишәр диалекты сөйләшләрендә (хвл., кузн., карс., шрл.) күрсәтелгән мәгънәдә әкәлә сүзе кулланыла. Бу сүзнең әкәле, әкәли вариантлары тау ягы төркеме сөйләшләрендә, шулай ук, лаеш сөйләшендә, әкәли казан арты керәшеннәре, мордва-каратай сөйләшләрендә, әкәрлек тау ягы керәшеннәре сөйләшендә билгеләнгән. Мисаллар: Имән әкәләсен дуңғыз өчен җыйалар (дөб.). Әкәле тәмсез лә ул, чикләwек кебек ашап пулмый анны (к.т .). Без имән әкәлесе дибез инде бүтән җирдә көләләр алай дисәң (трх.). Әкәли имәннеке бик тәмсез, бик әче (лш.). Әкәлийен дә утырттық, кәлшәсен дә пасаткыда (каз. арт.-крш.). Әкәли җыйалмадым быйыл (м.-кар.). Чагышт.: чув. йекел 'имән чикләвеге', 'нарат (чыршы) күркәсе'. К. Насыйри сүзлегендә әкәлә сүзе имән әкәләсе 'имән чикләвеге', чыршы әкәләсе 'чыршы күркәсе' (Насыри, 1904), нарат әкәләсе (ТРС, 1966) сүзтезмәләрендә кулланыла. Урта диалектның бәрәңге сөйләшендә чәнчү әкәләсе сүзтезмәсендә әкәлә сүзе 'шайтан таягы үсемлегенең чәчәк бөресе'н белдерә. Шуның белән бергә, әкәлә (әкәле, әкәли) казан арты төркеме сөйләшләрендә, пермь, хвалын сөйләшләрендә кайбер агачларның 'күркә'се, мамадыш сөйләшендә 'каен сырга'сы мәгънәләрендә дә теркәлгән. Мисаллар: Бер тубал нарат әкәләсе җыйып кат'кан (хвл.). 'Имән чикләвеге' төшенчәсе бөре, минзәлә, златоуст, стәрлетамак сөйләшләрендә күкәй лексемасы белән белдерелә: имән күкәйе: Имәннең күкәйе була, шуннан үстерәләр аны. Имән күкәйен дуңғызларға да ашаталар, симерсен өчен (минз.). Әйтергә кирәк, күкәй лексемасы сөйләшләрдә тагын 'күркә' мәгън әсендә дә очрый. Мәсәлән, бөре, минзәлә сөйләшләрендә чыршы күкәйе, нарат күкәйе күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән. 'Имән чикләвеге' мәгънәсендә мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә (лмб., кузн.), урта диалектның камышлы сөйләшендә шәрә лексик берәмлеге кулланыла. Мәсәлән: Шәрәли имән ауды (көтелмәгән байлык, бәхет - әйтем) (кузн.). Булатларға мәктәптән имән шәрәсе җыйарға қушқаннар (кмшл.). Темников сөйләшендә исә шәрә сүзе кайбер агачларда була торган 'күркә'не белдерә. Мәсәлән: Нарат шәрәсе белән куй самыварны. Шомырт - хуш исле ак чәчәк атып, ашарга яраклы кара җимеш бирә торган агач. Татар телендә шомырт атамасы агачның үзен дә һәм аның җимешен дә белдерә. Бараба диалектында шомрот варианты очрый. Шомырт агачы язын ап-ак чәчәк ата. Шомырт чәчәкләре ак кына, Сөюләрең булса хак кына, Сөенешеп йөрер чак кына (Ш. Галиев. Шомырт чәчәкләре ак кына). Ак шомыртның пәйгамбәрләр сыман Урамнардан килеп чыкканын, Болын асларыннан әкрен генә Җир йөрәге ничек сукканын Сөйләр идем, илем туфрагының Аермасын башка туфрактан (Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты) Шомырт агачының җимешләре кап-кара. Еш кына кара төс шомырт белән чагыштырыла. Мәсәлән, шомырт (кара) күз, шомырт (кара) чәч сүзтезмәләре шомырт каралыгына тиңләп әйтелә (Исәнбәт, Т. 2, 1990). Мисаллар: Шоморт чәчең, җилгә дулкынланып, Иелеп үбә шаян кашыңны (М. Җәлил). Ә Бибкәйнең шомырт күзе Тик корбанга карый булган (Ш. Маннур). Шомырт кебек кара сакал иде (Толымбай. Мужик фәлсәфәсе, 2000, 481). Шомырт түшле сыерчыкларга кадәр [саранчаларны] берәмләп чүпләгәннәр (А. Алиш. ТТАС, Т. 3). Кап-кара, чем кара төс шомырт кара фразеологик берәмлеге белән белдерелә: Шомырт кара толымнары әүвәлгечә бер чалсыз калды күзләре әүвәлгечә яшь калды (Г. Гобәй). Шомырт кара чәчләремне Иртән торып тарыймын (җыр). Шомырт җимешеннән әзерләнгән эчемлек, ризык татар телендә шомырт суы, шомырт оны сүзтезмәләре белән белдерелә: Шомортны киптереп, тегермәндә тарттырып шомырт оны йасыйлар, пирашкилар пешерәләр (минз.). Шомырт атамасы аерым төрки телләрдә дә табыла. Мәсәлән, башк. шоморт, үзб. шумурт, алт. дьымырт/нымырт, хак. нымырт, шор. ныбырт, чув. çемерт 'шомырт', казак. шомырт 'күгән'. Шомырт сүзтезмәләр составында килеп яңа мәгънәле лексик берәмлекләр ясый. Мәсәлән, қызыл шоморт (бәр.) 'ирга', эт шоморты (каз.ар., т.я., әд.), эт шымырты (глз.), кычык шымырты (чст.), бүре шоморты (мам.) 'эт шомырты', айу шоморты (перм.) 'бүре җиләге': Эт шымырты баwыр аwыртудан, сары сарыдан, йафрагы кара йереккә охшаган (глз.). Шомырт атамасына синоним булып татар сөйләшләрендә муйыл/мыйыл лексемасы кулланыла. Бу сүз, нигездә, минзәлә, эчкен, красноуфим, златоуст, тепекәй, стәрлетамак сөйләшләрендә, ягъни Урал төбәгендә һәм Көнбатыш Себер регионында таралган сөйләшләрдә (төм., тбл., твр., саз.я.) мәгълүм. Мисаллар: Муйыл, тал, җирек үсә бездә (минз.). Муйыл күп бездә, муйылын йыйалар (злт.). Муйыллы тау (трбс.). Муйылны сындырып бетәләр (эчк.). Муйылға өц кат паратылар (твр.). Шулай ук, мишәр диалектының аерым сөйләшләреннән (мәсәлән, ләмбрә, кузнецк, стәрлетамак) дә муйыл сүзе теркәлгән. Тәрәзә төбендә муеллардыр, Анда сандугачлар кунгандыр. Күп заманнан бирле күргәнем юк, Асыл коштай сылу булгандыр (Кротов. Тәрәз төбендә муеллар). Муйыл ашап тешләрем каралды (лмб.). Урманга муйылга барып кайттык (стрл.). Хәзерге төрки телләрдән башкорт (муйыл), казак, каракалпак (мойыл), уйгыр, кыргыз (мойул) телләрендә дә күзәтелә. Чагышт. тагын: монг. мойл 'шомырт җиләге'. Тикшерүчеләр муйыл сүзен монгол теленнән кергән алынма сүзләр рәтендә карыйлар (Бурганова, 1976: 141). Шуның белән бергә, бараба һәм том диалектларында 'шомырт' мәгънәсендә йомырт лексемасын куллану да бар. Том диалектының калмак сөйләшендә йоморт варианты да билгеле. В.В. Радловның мәшһүр сүзлегендә jумурт лексик берәмлеге 'шомырт' мәгънәсендә чулым диалектыннан теркәлүе мәгълүм (РСЛ, Т. 3, Ч. 1, СПб, 1905: 577). Моннан тыш, сөйләшләрдә (тмн.) күрсәтелгән мәгънәдә рус теленнән кергән черемка', черумка' < рус. черемуха алынма сүзе дә кулланыла. Аерым төрки телләрдә, шулай ук, бу үсемлекнең рус атамасы күзәтелә. Чагышт.: ккалп., кырг., ком., нуг., уйг. черемуха, як. чэриэмхэ < рус. черемуха. Эт шомырты - ботаклары тиз сынучан, зур булмаган агач; кайрысыннан эчне йомшарта торган төнәтмә, ә җиләгеннән буяу ясыйлар. Татар теле сүзлекләрендә эт шомырты атамасы бирелгән. Мәсә лән: Капитан бу җимешне эт шомырты, ди. Кара җимешләре һәм яфраклары белән ул, чынлап та шомырт агачына охшаган (М. Шабаев. ТТАС, Т. 3, 1981). Мамадыш сөйләшендә эт шоморты лексемасы белән бергә бүре шомырты, чистай сөйләшендә кычык шымырты лексик берәмлекләре урын алган. Чагышт.: үзбәк телендә күрсәтелгән мәгънәдә ит жумурт лексемасы бар. 'Эт шомырты' төшенчәсе сөйләшләрдә тагын эт эләге (лмб.), эт эләк кывагы (кузн.), айу эләге (Әҗе ав., Рязань өлкәсе), бүре җиләге лексемалары белән дә белдерелә. К. Насыйрида эт шомырты һәм эт җиләге лексемалары 'эт шомырты' мәгънәсендә теркәлгән (Насыри, 1892). Бу сүзләрнең беренче компонентлары (эт, бүре, айу) җиләгенең ашарга ярамавына ишарә итә. Татар теленең кайбер сүзлекләрендә эт шомырты, бүре шомырты, кара каен лексик берәмлекләре теркәлгән (РТАХТС, 1971). Кайбер исемнәрдә бу төр агачның тиз сынучанлыгы игътибарга алынган: сынгак эт шомырты (РТАХТС, 1971). Шулай ук, кошкунмас (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971) атамасы да 'эт шомырты' мәгънәсендә теркәлгән. Шуның белән бергә сөйләшләрдә рус теленнән кергән алынма сүз дә урын алган. Мәсәлән, кыршина' < рус. крушина: Кыршина кап-кара чөчө була, ашарга йарамый. Шулай итеп, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары атамаларының зур гына өлеше төрки телләр белән уртак лексиканы тәшкил итә. Икенче зур төркеме - алынма сүзләрдән тора. Гарәп-фарсы алынмаларының татар теленә үтеп керүе Урта Азия һәм Идел буе халыклары арасында мәдәни-икътисади, сәүдә багланышларының ныгуы, үсүе белән аңлатыла. Рус теле һәм рус теле аша кергән алынма сүзләрнең күпчелеге татар теленең фонетик закончалыкларына буйсындырылганнар. Татарлар күрше фин-угор халыклары белән дә тыгыз элемтәдә яшәгәннәр. Мондый бәйләнешләр телгә фин-угор сүзләренең үтеп керүенә сәбәп булган. Җиләк һәм җимеш үсемлекләре атамалары Җиләк һәм җиләк үсемлекләре атамалары лексиканың тотрыклы өлешен тәшкил итәләр. Атама бирү процессында җиләкнең яки җиләк үсемлекнең бөтен сыйфатлары - төсе, тәме, формасы, характеры, үсү урыны һәм башка билгеләре катнаша. Җиләк - татар әдәби телендә һәм аның сөйләшләрендә киң таралыш алган гомумтөрки атама. Шуның белән бергә сөйләшләрдә аның тагын йиләк/эләк (миш. д.), эләк/иләк, йеләк (злт., кр.-уф., эчк.), йеләк/иләк/чиләк (себ. д.) вариантлары бар. Мисаллар: Йеләккә йөргәнебез йук. Эләккә барса, эләк йыйар ыйы бер чашка (чст.). Урманга барабыз эләккә (срг.). Кайын эләге (лмб.). Кызлар, эләккә барабыз (чпр.). Күг эләк күзгә бик фәйдәле икән (клд.). Төрле фонетик вариантларда җиләк лексемасы башка төрки телләрдә дә урын алган. Мәсәлән, башк. йеләк, нуг. йелек, алт. йилек, казак. жидек, карач.-балк. димлек, ком. жиелек, хак. чистек, чув .сырла, бор.-төрки jigdа. Җиләк сүзе җимеш бирә торган кайбер үлән һәм куак үсемлекләренең атамасы составында да килә. Мәсәлән, каен җиләге, кура җиләге, мүк җиләге, нарат җиләге, миләш җиләге, артыш җиләге, бүре җиләге һ.б. Җиләк сүзенә кушымчалар ялганып яңа мәгьнәле лексик берәм лекләр ясала. Мәсәлән, I зат тартым (-ем) кушымчасы алган җиләгем лексемасы яратып, иркәләп мөрәҗәгать итүне белдерә. Мисаллар: Кайт, чәчәгем, кайт, җиләгем, сагына сине илләрең (Ф. Бурнаш. ТТАС, Т. 3, 1981). Яраларым көчле, кил, җиләгем, йөрәк дәваларын бирсәнә! (М. Җәлил. ТТАС, Т. 3, 1981). Кайтып килсәң урман буеннан. Йөгерә-йөгерә каршы чыгармын. Тәмле җиләк белән сыйлармын, Җир җиләгем, кура җиләгем, Сагынып көтәм сине, чибәрем (М. Җәлил.). -ле, -лек кушымчалары алган җиләкле, җиләклек лексик берәмлекләре 'җиләк күп үсә торган урынга, җиргә' карата кулланылалар: Кызыл чикмән җәйгән кебек җиләкле җиргә очрадык. Ул әлегә бер дә кеше кулы тимәгән җиләклек тапты (М. Гали. ТТАС, Т. 3, 1981). Җиләк сүзе охшату-чагыштыру бәйлекләре (кебек, шикелле) белән килергә мөмкин. Мәсәлән: Җиләк кебек ирененнән, суырып үпсәң - бал тамар (ТТАС, Т. 3, 1981). Бик әйбәт, бик уңган, җиләк шикелле бер кыз (Г. Камал. ТТАС, Т. 3, 1981). Мисаллардан күренгәнчә, иреннең кызыллыгы, яшь кызларның матурлыгы, тазалыгы, өлгереп җитүләре җиләк белән чагыштырыла, җиләккә охшатыла. Җиләк сүзе аерым сүзтезмәләр составында аергыч функциясен башкара һәм яңа мәгънәле сүзләр ясауда катнаша. Мәсәлән, җиләк кагы, җиләк суы, җиләк иләwе (кргл., бгрс.) 'җиләклек, җиләк күп булган урын'. Эх, малай, җиләк иләwенә очрадық (кргл.). Җиләк сүзе белән ясалган җиләк-җимеш парлы сүзе һәр төрле җиләкләрнең, җимешләрнең җыелма мәгънәсен белдерә. Мәсәлән: Син бит белмисең әле минем нинди планнар белән йөргәнне: бакчаны җиләк-җимеш белән күмәргә уйлыйм мин (И. Гази. ТТАС, Т. 3, 1981). Шуның белән бергә, җимеш сүзе әдәби телдән, аермалы буларак, сөйләшләрдә 'җиләк' мәгънәсендә дә кулланыла. Мәсәлән, саз җимеше (трх.) 'мүк җиләге', саwаплы җимеш (мам.), җомақ (< оҗмах) йимеш (нокр.), қамыр җимеше (минз.) 'гөлҗимеш' . Җимеш сүзе төрки телләрнең барсында да кулланыла: ком. емиш, башк. йимеш, уйг. йемеш, кырг. жемиш, тур. yemis, бор.төрки. jemiš 'җимеш', 'җиләк-җимеш'. Шулай ук: монг. жимс, бур. жэмэс 'җиләк'. Җиләк атамасы еш кына тезмә сүзләр составында килә. Тезмә сүзләрнең күпчелеге изафә бәйләнешендәге ике исемнән (кура җиләге, җир җиләге) яки аергыч белән аерылмыш мөнәсәбәтендәге ике сүздән (кара җиләк, күк җиләк) тора. Бу типтагы тезмә сүзләр бер мәгънә белдерәләр. Җиләк лексемасы тезмә сүзләр составында килеп җиләкнең түбәндәге төрләрен белдерә. 1. Кура җиләге (әд.): қура җиләк (урта д.), курл'ак < курлак < кура эләге (лмб., кузн., срг., чпр., чст.), қура йеләк (злт.), эшл'апа эләк (чст.). 2. Җир җиләге (әд.): җир эләге, йир эләге, йир эләге (миш. д.). йер йеләге (злт.), кыр эләге (срг.), төкле йеләк, туқмақ йеләк (себ. д.), йалан җиләге (минз., стрл.). 3. Каен җиләге (әд.): қайын җиләге (урта д.), қайын йеләге (злт.), кайын эләге, кан'эләге (миш. д.), урман эләге (хвл.), таш йеләге (тпк.), сад (< сад 'бакча') эләге (хвл.), сөйрө йеләк (том. д., тара.), сыwырйеләк (брб. д.). 4. Кара җиләк (әд.): қарайләк (нокр.), кара эләк (хвл.), күк җиләк (перм.), күк йеләк, қара йеләк (злт.), күк йеләк (себ. д.), күгеләк (< күк эләк) (тмн.), карыләк (клд.). 5. Кара бөрлегән (әд.): күг эләк (хвл., чст.), карыләк (< кара йеләк) (клд.), қара қура йеләге (нокр.), кара кура җиләк (стрл.), кеш йеләк (себ. д.). 6. Нарат җиләге (әд.): нарат җиләге (каз.ар.), нарат эләге (хвл.), нарат эләге/нарат иләге (нокр.). 7. Күк җиләк (әд.): күк йеләк (себ. д.), торна эләге. 8. Мүк җиләге (әд.): саз эләге (миш. д.), мөк цийә (< мүк + цийә 'җиләк') (төм., тбл., брб. д.), ацы цийә (тара.), торнакүз (брб. д., тара.), торнакүс (тбл., твр., тара., том. д.), торна йеме (том. д., брб. д.), тырнаwыц цийә (төм.), сас цийә (< саз + цийә 'җиләк') (тбл., саз.я.). Чагышт.: башк. һаз йеләге, мүк йеләге, чув. мак сырли, шур сырли. 9. Виктория: сад эләге (< сад 'бакча' + эләге 'җиләге'). 10. Гөлҗимеш (әд.): гөл җиләге (урта д.), камыр йеләге (стрл.), камар җиләге (шрл.), баба эләге / бабай эләк / бабай эләге (< бабай җиләге) (кузн.), алпут (< алпавыт) җиләге (лш.), нугай эләге (клд.): Чәнечкеле ал чәчәк ата камар җиләге. 11. Йөзем (әд.): йөзем эләге (хвл.). 12. Дүләнә (әд.): қамыр җиләге (кргл., бгрс.). 13. Аю баланы, карга миләше (әд): таwык эләге (срг.). 14. Эт җиләге (әд.): кочок эләге (миш. д.) (< кочок 'эт'+ эләге 'җиләге'). 15. Артыш җиләге (әд.): айу баба җили'и (кас.). 16. Карга җиләге (әд.): лаwыр йеләге (глз.). 17. Пешмәгән җиләк (әд.): кырка зиләк (< җиләк) (чст.): Зиләккә барган иде, кырка зиләк кенә китергән. Татар теле сүзлекләрендә җиләк лексемасы тагын түбәндәге тезмә сүзләрдә теркәлгән: каз җиләге 'саз җиләге', бүре җиләге, артыш җиләге, саескан җиләге, торна җиләге, эт җиләге 'эт шомырты' түләмә җиләге (ТРС, 1966) һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, тезмә сүзләрнең беренче компоненты төсне белдергән (кара, күк) сыйфатлардан һәм исемнәрдән (кура, каен, җир һ.б.) тора, икенче компоненты исә җиләк сүзе белән белдерелә. 'Җиләк' мәгънәсендә Урал төбәгендә, Себердә таралган сөйләшләрдә қат, ғат лексемалары да кулланыла. Нигездә бу лексема кушма сүзләр составында очрый һәм җиләкнең төрен белдерә. Мәсәлән, қарағат (злт., минз., эчк., перм., себ. д.), карагат (срг., чпр., чст.), карагыт (мәл.) < кара + гыт < гат 'карлыган'. Хвалын сөйләшендә исә карагат сүзе белән әдәби телдәге 'эт җиләге'н атыйлар. Карагат сүзе дастаннарда да теркәлгән: Карагаттай күзләрең, Кызыл гөлдәй йөзләрең, Балдан татлы сүзләрең, Бер күрүгә зар булдым (Дастаннар, 2004: 95). Себер диалектлары сөйләшләрендә қысылғат (< кысыл < кызыл + гат 'җиләк') 'кызыл бөрлегән' мәгънәсен белдерә. "Идегәй" дастанында да бу лексема күрсәтелгән мәгънәдә тер кәлгән: Яңгыр тулган кысылгат. Аны ширбәт кылып эчиек (Идегәй, 1988: 91). ғат/қат лексемасының 'җиләк' мәгънәсе башка төрки телләрдә дә билгеле. Чагышт.: төрек. qat 'җиләк', бор.-төрки qat 'җиләк', 'җимеш', 'артыш җиләге' (ДТС, 1969). Нигездә ул кушма сүзләр составында килә: башк. қарағат, кырг. карагат, уйг. каракат, азәрб. гарагат, алт. каранат, карат 'карлыган'. Лингвистик әдәбиятта кат сүзенең XI гасырга караган төрки текстларда ук очравы һәм куаклы үсемлекләрнең җимешләрен гомумиләштерелгән атамасы булуы турында фикерләр бар (Ишанкулов, 1985: 43). Урта диалектның пермь сөйләшендә 'җиләк' мәгънәсендә мал/ мал'/мәл лексемалары да очрый. Гадәттә алар кушма сүзләр составында киләләр. Мәсәлән, қарамал/қарамал' 'кара җиләк', күкмал/ күкмал'/күкмәл 'күк җиләк' (Рамазанова, 1976: 150). Бу кушма сүзләрнең беренче компоненты гомумтөрки, икенчесе - фин-угор сүзеннән тора. Чагышт.: коми. моль 'төймә', 'төш', туримол', кадмол', нурмол', удм. нурмул'ы 'мүк җиләге'. Эчкен сөйләшендәге көртмәлек 'мүк җиләге', златоуст сөйләшендәге көртмәле / көртмәлек 'бөрлегән', 'кара бөрлегән' сүзләре ике тамырдан тора: көрт + мәле/мәлек. Бу сүзләрнең икенче компоненты да фин-угор телендәге малʹ/мәлʹ сүзенә барып тоташа. Чагыштыр: башк. қара көртмәле 'кара җиләк', қызыл көртмәле 'бөрлегән'. Татар әдәби телендәге чия сүзе себер диалектларында (цийә, цейә) гомумән 'җиләк' мәгънәсен белдерә. Аныклагыч сүзләр янында килеп, ул җиләкнең төрләрен билгеләргә ярдәм итә: ацы цийә (төм., тара.), йер цийә (төм.), йоwан ция / йуwан цийә / йыwан цийә (тара.), мөк цийә, мүк цийә, сас (< саз) цийә (тбл.), тырнаwыц цийә 'мүк җиләге', wақ цийә (тара.), қарағай цийә (тбл., саз.я.), қыр цийә (туб.-ирт. д.), қысыл цийә (төм.), урман цийә (тара.) 'нарат җиләге', қара цийә (туб.-ирт. д.) 'кара җиләк', күк цийә 'күк җиләк' (тбл., төм., тара., твр.), 'кара җиләк' (төм.). Мисаллар: Монта бөтөн цейә үсә, қарағай цейә тә үсәте (тара.). Күк цийә өцөн киткәннәр ийе, адашып йөрөгәннәр (тара.). Мөк цийәне тә шағыр көйөнә йыйып китәтләр (тбл.). Сас цийә йертә үсә, цөйләрдә генә була, wақ ағацлықта (тара.). Шулай итеп, җиләк төрләрен белдергән атамалар составында җиләкнең гомумиләштерелгән мәгънәсе белән бәйле сүзләр дә чагылыш таба. 'Пешмәгән җиләк' мәгънәсендә сөйләшләрдә тагын қашлақ (тара.), қаштақ (клм., яүшт.-чат), қашлақ (брб. д.), кәшәңке (минз.), шар (том. д.), шағыр (туб.-ирт. д., эчк.) сүзләре кулланыла: Нәнәң цийәгә гитте, астыған қашлақ. Йиләк әле қаштақ, кызармаған (клм.). Қура җиләк кәшәңке генә бит әле ул (минз.). Цейә шағыр игән (тбл.). Әле җиләк шағыр қый. Шоморт шағыр әле (эчк.). Йеләк пешеп кенә килә икән, шарырак әле йеләге (том. д.). Үсемлекләр дөньясында җиләк бирә торган үсемлекләрне берничә төргә бүлеп карарга мөмкин: җиләк бирә торган үләнчел үсемлекләр, җиләк бирә торган ярым куак үсемлекләре, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары. Җиләк бирә торган үлән үсемлекләр Бөрлегән атамасына "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә 'урманда, урман буйларында һ.б. үсә торган, кура җиләкләре төреннән булган кып-кызыл җимешле үлән үсемлек; русчасы; костяника' дип аңлатма бирелгән (ТТАС, 1977, Т. 1) Бөрлегән сүзе әдәби тел сүзлекләрендә дә, татар теле сөйләшләрендә дә киң таралган. Мәсәлән: Бөрлегән бездә тымы-тымы белән генә. Бөрлегән мүкле урманнарда үсә (глз.). Сөйләшләрдә бөрлегән атамасының бөрле'ин, мөрлегән, мөрлиген (перм.) вариантлары да бар: Мөрлигенне җыйған кеше бармыни аны? Бөрлегән лексемасы телебездә ике төрле җиләк үсемлегенә карата кулланылырга мөмкин. Шуңа күрә әдәби тел сүзлекләрендә бөрлегәннең төрләрен аеру өчен кара һәм кызыл эпитетлары кулланыла: кызыл бөрлегән (русчасы: костяника), кара бөрлегән (русчасы: ежевика). Моннан тыш, бөрлегән сүзе сөйләшләрдә тагын чыпчык бөрлөгәне (минз., стрл.) сүзтезмәләре составында килеп 'карга миләше' мәгънәсендә кулланыла. Бөрлегән атамасы башка төрки телләрдә дә таралган һәм төрле җиләк төрләрен белдерә. Мәсәлән: ком. бюрлюгюн / бюрюлген 'кара бөрлегән', башк. бөрлөгән, бөлдөргән, казак. бүлдiрген 'җир җиләге', қара бүлдiрген, қызыл бүлдiрген, қой бүлдирген 'җир җиләге', кырг. бүлдүркен 'каен җиләге', 'җир җиләге', уйг. қара болжурган 'кара бөрлегән', чув. перлехен 'кызыл бөрлегән'; монг. бөөрөлгөнө, бурят. бөөрөлгөнө. Кызыл бөрлегән мәгънәсендә себер диалектларында қысылғат (< кызыл + гат 'җиләк'), қаш йелек (төм.) лексик берәмлеге кулланыла. Кызылгат кушма сүзе "Идегәй" дастанында да теркәлгән: Яңгыр тулган кызылгатны ширбәт кылып эчийек (Идегәй, 1988: 91). Моңа охшаш атама якут телендә дә теркәлгән. Чагыштыр.: як. кысыл отон (< кысыл < кызыл + отон 'җиләк'). Татар теленең аерым сөйләшләрендә 'кызыл бөрлегән' мәгънәсендә үсемлекнең җимешен кошлар күзе белән чагыштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән исемнәр очрый. Мәсәлән, кузнецк, карсун, хвалын сөйләшләрендә тавык күз, темников, ләмбрә, сергач сөйләшләрендә таwык күз, касыйм сөйләшендә таwы' 'үзе, чүпрәле сөйләшендә чебеш күз, бастан сөйләшендә таwық күзе. Кара бөрлегән (русчасы: ежевика) лексемасы татар теле сөйләшләрендә актив кулланыла. Бу җиләк үсемлекнең сабагы чәнечкеле, үрмәләп үсә. Нигездә кара бөрлегән яр буйларында, дымлырак урыннарда үсә. Шуңа күрә татар теленең аерым сөйләшләрендә (минз.) аны йар бөрлегәне / җар бөрлөгәне лексемалары белән атау да бар (Рамазанова, 1987: 74). Пермь сөйләшендә йар өмөжө (< өмөжө 'кура җиләге') теркәлгән. 'Кара бөрлегән' мәгънәсендә минзәлә сөйләшендә dәңгәр бөрлөгән, тау ягы сөйләшләрендә қара җиләк, хвалын сөйләшендә кара эләк, күк йеләк, чистай сөйләшендә күк йеләк, күгләк (< күк йеләк) лексик берәмлекләренең кулланылуы да мәгълүм (ТТДС, 1969; 1993). Том диалектының калмак сөйләшендә 'бөрлегән' мәгънәсендә көпөрөц лексемасы билгеле: Көпөрөцнө гән йейепсеспә (Бөрлегәнне күп җыйгансыз). Шуны да әйтергә кирәк: қара бөрлегән атамасы үзе дә урта диалектның бәрәңге сөйләшендә 'кара җиләк (русчасы: черника)' төшенчәсен белдерә. Бөрлегән лексемасы башка сүзтезмәләр составында килеп яңа мәгънә белдерә. Мәсәлән, минзәлә сөйләшендә чыпчық бөрлөгәне, стәрлетамак сөйләшендә чыпчык бөрлегәне 'карга миләше' үсемлегенә карата кулланыла. Тау ягы төбәгендә таралган сөйләшләрдә 'кара бөрлегән' мәгънәсендә кара җиләк лексемасы билгеле. Әдәби телдәге кара бөрлегән атамасына синоним булып себер диалектларында кеш йеләк, кеш күс (< күз) лексемалары кулланыла. Шуның белән бергә, том диалектында әстәған сүзе дә күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән: Әстәған утрачта та пар (Тумашева, 1992: 38; ТТЗДС, 2010). Җир җиләге - татлы, итләч җимеш бирә торган үлән үсемлек (русчасы: клубника). Башка җиләкләрдән аермалы буларак, җир җиләгенең җимешләре җиргә якынрак урнашкан. Бу үзенчәлеге аның атамасында да чагылыш тапкан. Мисаллар: Чәчәк ата җир җиләк Бөрлегәнгә сер сөйләп (Ә. Ерикәй. ТТАС, Т. 3, 1981). Кырда үскән гел тирәк, Әйләнәсе җир җиләк (Н. Исәнбәт. ТТАС, Т. 3, 1981). Җир җиләгенең сөйләшләрдә йер йеләге / йер йиләге / җир эләге вариантлары бар. Моннан тыш, 'җир җиләге' төшенчәсе сергач сөйләшендә кыр эләге, минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә җалан җиләге / йалан җиләге, касыйм сөйләшендә ноw (< ноw 'болын') җили'и, ноw җили' лексемалары белән дә белдерелә. Бу очракта мотивлаштыру билгесе җиләкнең үсү урынына бәйле. Шуны да әйтергә кирәк: җир җиләге атамасын пермь, минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә әдәби телдәге 'каен җиләге' мәгънәсендә куллану очраклары да бар. Аның тагын минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә 'кара бөрлегән' мәгънәсе дә билгеле: Шартлама былған җылны была, йыл да былмый, теге җир җиләге дә йыл да булмый (перм.). Себер диалектлары сөйләшләрендә 'җир җиләге'н туқмак йеләк (тбл., төм.), төкле йеләк (брб.). тумар wаш йеләх (саз.я.) лексемалары белән атау теркәлгән: Туқмақ йеләк урманда үсә. Биредә җиләкнең формасы (тукмак), шома булмау (төкле) үзенчәлеге атаманың нигезен тәшкил итә. Урал буе төбәгендә таралган татар сөйләшләрендә (пермь, крас ноуфим, Башкортстанның Мәчетле районында) 'җир җиләге' мәгъ нәсендә шартлама атамасы кулланыла. Бу атама җиләкне өзгәндә чыккан авазга охшатып бирелгән аваз ияртеменнән (шарт+ афф. -ла + афф. -ма) ясалган. Мәсәлән: Үткән җыл туғыз кила қороттым шартламаны. Көннәр матурланса шартламалар пешә башлар (перм.). Шартлама пешеп килә (кр.-уф.). Шартлама күп была безнең урманда, көн дә бер бидерә йыйа торған ыйық (злт.). Пермь сөйләшендә шартлама йабалақ сүзтезмәсе 'җиләкнең сабак кырындагы вак яфракчыкларын, касә яфрагы'н белдереп килә: Йабалақлы була шартлама, арчыйбыз да қайнатабыз. Җир җиләген бастан сөйләшендә шақмат/шахмат исеме белән атау да теркәлгән: Шақмат урман қырыйларында була, җиләге эре. Нократ сөйләшенең глазов урынчылыгында 'җир җиләге' төшенчәсе удмурт теленнән кергән буры/быры алынма сүзе белән белдерелә: Буры бездә йуг ул, Чепчә (елга исеме) буйларында бар. Чагышт.: удм. боры 'җир җиләге'. Том диалектының калмак сөйләшендә 'җир җиләге' мәгънәсендә йамбас сүзе кулланыла (Татар халык сөйләшләре, 2008, Т. 2: 457). Татар теленең аерым сөйләшләрендә рус теленнән кергән клубника' атамасы 'җир җиләге' (хвл.), 'виктория' (срг.) мәгънәләрен белдерә: Бакцада клубника бар, карамаган, вахыт йук (срг.). Каен җиләге - ак чәчәк атып, хуш исле алсу-кызыл төстәге җиләк бирә торган үлән үсемлек һәм аның җимеше: Ниһаять, тау кашларында, чокыр-чакырларның кояшка караган битләрендә каен җиләкләре мәмрәп пешәләр (А. Гыйләҗев. ТТАС, Т. 3, 1979). Каен җиләге атамасы татар теленең әдәби сүзлекләрендә теркәлгән һәм әдәби норма буларак кабул ителгән. Сөйләшләрдә аның кайын йеләге (злт.), кайын эләге/кан' эләге (миш. д.), қайын иләк (нокр.), кайын илик, кайын элик (глз.) фонетик вариантлары да бар: Кайын илик ричнуй писукта үсә (глз.). Кайын эләге (лмб.). Әх, қайын иләкнең исе (нокр.). Татар теленең аерым сөйләшләрендә 'каен җиләге'н урман эләге (хвл.), урман җиләге (ТРС, 1966), сөйре йеләк (себ. д.), сөр йеләк (төм.) лексемалары белән атап йөртү дә бар: Сөйре йеләк талата үсә, wай, сөйре йеләк пешепте (тара.). Каен җиләге атамасының мотивлаштыру билгесе булып бу үсем лекнең үсү урыны алынган. Гадәттә ул каен урманында үсә һәм үсемлекнең атамасында чагылыш тапкан. Касыйм сөйләшендә 'озол җили', тепекәй сөйләшендә таш йиләге лексик берәмлекләрендә җимешенең төсе, катылыгы мотивация хезмәтен үти. Чагышт.: башк. қайын йеләге, қыdыл йеләк, саул йеләге, таш йеләге. Татар теле сүзлекләрендә каен җиләгенең рус теленә тәрҗемәсе 'земляника' дип бирелгән (ТРС, 1966; РТС, 1984; ТТАС, 1981). Мүк җиләге - мүкле, сазлыклы урыннарда үсә һәм җимеш бирә торган үсемлек. Аның әчкелтем кызыл җиләге бик күп авыруларга дәва бирә. Татар сөйләшләрендә мүк җиләге атамасы киң таралган. Аерым сөйләшләрдә мүк җиләк / мүк иләге (нокр.), мөх/мөк йиләге (себ. д.) вариантлары очрый. Мәсәлән: Мүк җиләге үткән җылны бик күб ийе (дөб.). Татар әдәби телендәге мүк җиләге атамасына синоним буларак мишәр диалекты сөйләшләрендә саз эләге (клд.), саз җиләге (байк.), пермь сөйләшләрендә саз җимеше лексик берәмлекләре кулланыла. Мәсәлән: Аның тирә-кыругы мүх, мүх эстендә саз эләге үсә (клд.). Сандуғачлар сайрый саз җирдә, саз җимеше бар җирдә (хал. җыры) (перм.). К. Насыйри сүзлегендә, мүк җиләге белән беррәттән, саз җиләге атамасы да теркәлгән. Терминологик сүзлектә саз җиләге лексемасы бирелгән. Әмма сазда үссә дә җиләкнең бу төре мүк җиләгеннән һәм төсе, һәм тәме ягыннан аерыла, аны русча 'морошка' дип атыйлар. Чагышт.: башк. һаз йеләге, мүк йеләге. Себер диалектлары сөйләшләрендә күрсәтелгән мәгънәдә мөк цийә (төм.), сас цийә (тбл., саз.я.), ацы цийә (тара.), йыwан цийә (саз.я.), тырнауц цийә (төм.), торна йеме (брб.), торнакүз, торнакүс (тара., тбл., брб. д.), шайтан қарағат (том. д.), тырнакүс (клм.), тырнакүз (твр.) лексик берәмлекләре кулланыла: Торнакүс сас цийәсе ул (тара.). Бу атамаларның мотивацион билгесе җиләкнең үсү урыны, тәме белән бәйле. 'Мүк җиләге' төшенчәсе эчкен сөйләшендә көртмәле сүзе белән белдерелә. Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә рус теленнән кергән алынма сүз кликва < рус. клюква (срг.) кулланыла. Шулай итеп, биредә җиләк һәм җиләк бирә торган үлән үсемлекләрнең кайбер атамалары гына каралды. Халык телендә аларның исемнәре шактый күп һәм төрле. Үсемлекләр дөньясында җиләк бирә торган ярымкуак үсемлекләре дә шактый. Андыйларга кара җиләк, күк җиләк, кура җиләге, нарат җиләге һ.б.ш. керә. Кара җиләк - дымлы, сазлыклы урыннарда үсә торган бик вак куак үсемлек; җиләге зәңгәрсу кара төстә: Иксез-чиксез сазлыкларда бу айда кара җиләк өлгерә (Э. Касыймов. ТАСС, Т. 3, 1979). Кара җиләк татар әдәби телендә һәм аның сөйләшләрендә киң кулланылган атамаларның берсе. Сөйләшләрдә бу лексеманың тагын карэләк (миш. д.), карыләк (клд.), қарайләк (нокр.), қарайеләк (злт.) фонетик вариантлары бар. Шуның белән бергә карыләк (< кара җиләк) лексик берәмлеге мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә (мәл., клд.) 'карлыган' мәгънәсендә дә очрый. Моннан тыш, кара җиләк атамасына синоним буларак аерым сөйләшләрдә күк йеләк (злт.), күк җиләк (перм.), күгеләк (< күк + йеләк) (тмн.) лексик берәмлекләре дә кулланылышта йөри. Мишәр диалектының кайбер сөйләшләрендә күк йеләк (хвл.), күк йеләк/күгеләк (чст., хвл.) лексемалары 'кара бөрлегән' мәгънәсен дә белдерәләр. Себер диалектларында 'кара җиләк'не күгел (тара., твр.), күк цийә (төм.), күгәмәй (том. д.), күгемәй, күгүмәй (яүшт.-чат), көгөмәй (клм.) сүзләре белән атау да бар (Тумашева, 1992): Сесне күгелгә йемешкә килгән пулырлар тигәнем (тара.). Чагышт.: казак. қара жидек, чув. хура зырла. Шунысы кызыклы: урта диалектның пермь сөйләшендә 'кара җиләк' төшенчәсе қарамал, қарамалʹ лексемасы белән белдерелә. Бу лексеманың икенче компонеты (мал) фин-угор теленнән кергән алынма сүз 'җиләк' мәгънәсендә билгеле. Урта диалектның златоуст сөйләшендә 'кара җиләк' мәгънәсендә көртмәле/көртмәлек, қара көртмәлек сүзләре кулланыла: Қара көртмәлек күп була бу йақларда. Көртмәлектән аwыз ит. Көртмәленең сабағы бийегерәк, күм-күк йемеше була. Моннан тыш, көртмәле/көртмәлек сүзләре 'нарат җиләге'н дә белдереп килә, эчкен сөйләшендә көртмәле лексемасы 'мүк җиләге' мәгънәсендә билгеле. Чагышт.: башк. көртмәле: қара көртмәле/көртмәлек 'кара җиләк', қызыл көртмәле 'нарат җиләге'. Күк җиләк күксел кара төстәге җиләк бирә торган ярым куак һәм аның җиләге. Гадәттә бу үсемлек дымлы, сазлыклы урманнарда үсә. Күк җиләк атамасы татар теле сүзлекләрендә урын алган. Себер татарлары сөйләшләрендә күк йеләк (< җиләк), күк цийә (< цийә 'җиләк'), күгел лексемалары күрсәтелгән мәгънәдә кулланыла (Тумашева, 1992). Бараба диалектында күк җиләкне көкәл, сас күгәмәйе (том. д.) дип атау да бар (Тумашева, 1992). Аерым сөйләшләрдә күк йеләк, күк җиләк сүз тезмәләре 'кара җиләк' мәгънәсен дә белдерә (бу турыда кара җиләк бүлеген кара). Чагышт.: башк. күк йеләк, алт. кокқат 'күк җиләк'. Нарат җиләге - ылыслы һәм катнаш урманнарда үсә торган мәңге яшел яфраклы аксыл ал төстәге чәчәк ата торган куак; җиләге ачык кызыл төстә ашарга яраклы (русчасы: брусника). Татар әдәби телендә һәм аның сөйләшләрендә нарат җиләге атамасы үсемлекнең үзен дә, җиләген дә белдерә. Мәсәлән: Нарат җиләге наратлықта була (лш.). Сөйләшләрдә аның нарат җили'и (кас.), нарат эләге (хвл.), нарат эләге/нарат иләге (нокр.), нарат йеләк (глз.) вариантлары да бар: Нарат йеләк кызыл карлыган кебек (глз.). Себер диалектлары сөйләшләрендә 'нарат җиләге' мәгънәсендә берничә атама кулланыла: қарағай цийә (< карагай 'нарат' + цийә 'җиләк'), қысыл цийә (< кызыл + цийә 'җиләк'), қыр цийә (< кыр + цийә 'җиләк'), wақ цийә (тара.). Бу сүзтезмәләрнең икенче компоненты чийә, әдәби телдән аермалы буларак, себер диалектларында 'җиләк' мәгънәсендә теркәлгән. Башкортстанның төньяккөнчыгышында таралган татарлар сөйләшендә (златоуст) 'нарат җиләге'н көртмәлек лексемасы белән атау да бар: Көртмәлек қарағай урманында мүккә йатып үсә, түмә кебек тезелеп мүг арасында үсә. Үсемлекләр турындагы белешмәдә бу мәгънәдә кызыл көртмәле лексемасы бирелгән (Иванова, 1986). Көртмәле сүзе урта диалектның эчкен сөйләшендә 'мүк җиләген' белдерә. Төрки телләрдән көртмәлек сүзе башкорт телендә урын алган. Чагышт.: башк. көртмәле (сөйләшләрендә көртмәлек): қызыл көртмәле 'нарат җиләге', қара көртмәле 'кара җиләк'. Татар теле сүзлекләрендә урын алган урман ахагы лексемасы да 'нарат җиләге' мәгънәсендә теркәлгән (ТРС, 1966). Нарат җиләге атамасы әдәби норма итеп кабул ителгән (ТТАС, Т. 2, 1979). Кура җиләге атамасы татар әдәби теле сүзлекләрендә әдәби норма итеп кабул ителгән. Татар сөйләшләрендә қура җиләге/ қура җиләк лексик берәмлекләре киң таралыш алган. Аерым сөйләшләрдә (дөб., бәр.) бу мәгънәдә күрсәтелгән сүзтезмәнең беренче өлеше (қура) генә кулланыла: Қураларны бетердем мим быйыл (дөб.). Урманда қуралар бар, қайын җиләк, қара йиләк, қарлыған, күб инде алар (бәр.). Шунысы кызыклы: мишәр диалектының стәрлетамак сөйләшендә кура лексемасы 'кара җиләк' мәгънәсендә билгеле. Чистай сөйләшендә кура сүзе кара эпитеты белән бергә килә һәм 'кара бөрлегән' җиләгенә карата кулланыла, нократ сөйләшендә исә бу мәгън әдә қара қура йиләк сүз тезмәсен куллану бар. Мәсәлән: Каа кар асаң кара кура (чст.). Қара қура йиләк ашағаның бармы? (нокр.). Татар әдәби телендә кура лексемасының 'кипкән үсемлек сабагы' мәгънәсе бар. Минзәлә сөйләшендә қара қура, пермь сөйләшендә қурай 'корган үлән сабагы'н, каты кура мордва-каратай сөйләшендә 'цикорий'ны белдерә. 'Кара җиләк' төшенчәсен мишәр диалекты сөйләшләрендә курлʹак, курләк (< кура + йеләк) кушма сүзләре белән белдерү киң таралган: Курлʹак бакчада элгергәндер инде. Курлʹакка, шымыртка урманга барабыз (чст.). Курлʹәк баринйысы йакшы була (срг.). Аларнаң сатларында курлʹәкләре дә бар, ашагыз (лмб.). Нократ сөйләшенең глазов урынчалыгында қурайлек/курайлек (< кура йеләк) варианты билгеле: Курайлек баринҗа кыстырып беккен бешерәсен. Урта диалектның минзәлә сөйләшендә қурай җиләк лексемасы да кулланыла. Мишәр диалекты сөйләшләрендә (хвл., срг, кузн.) 'кура җиләге' мәгънәсендә тагын рус теленнән кергән малина' сүзе таралган. Бу алынма сүздә, басым татар телендәге кебек соңгы иҗеккә төшә (малина'). Урта диалектның касыйм сөйләшендә аның алгы рәт варианты мәлинә кулланылуы билгеләнгән. Малина лексемасы мишәр диалектының кузнецк, ләмбрә сөйләшләрендә кара сыйфаты белән бергә килеп (кара малина) әдәби телдәге 'кара бөрлегән'не белдерә. Бу алынма сүзне куллану башка төрки телләрдә (казак, каракалпак, комык, нугай, төрекмән, уйгыр, кыргыз) дә киң таралган. 'Кура җиләк' төшенчәсе Урал төбәгендә таралган (пермь, красноуфим) сөйләшләрдә фин-угор телләреннән кергән өмөҗе (әмеҗе, мөҗө) сүзе белән дә белдерелә: Быел өмөҗө бик шәп диләр (перм.). Өмөҗө бүтән йылларны күп була торған ыйы (кр.-уф.). Учаскынықы мөҗө җыйған wақытта була (сабантуй) (перм.). Мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә энеҗи варианты күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән. Чагышт.: удм. эмез, коми. омидз, морд. инези, инзей, мар. ынгыж. Пермь сөйләшендә өмеҗе сүзе йар өмөҗе сүзтезмәсе составында килеп 'кара бөрлегән' мәгънәсен белдерә. Өмөҗө чақ сүзтезмәсе пермь сөйләшендә 'кура җиләге пешкән вакыт'ка карата кулланыла: Өмөҗө чақта бар, үзең бар, җәме. Өмөҗе тамырыннан ясалган өмөҗөлек (перм., кр.-уф.) ясалма сүзе 'кура җиләге күп үскән урын', 'кура җиләклек' мәгънәсен белдерә: Җырақ тегел өмөҗелек бул йақта. Моннан тыш, өмеҗе сүзе өмеҗе шәнгә (перм., кр.-уф.), өмөҗе пирук / әмеҗе пирук сүзтезмәсе составында килеп 'кура җиләгеннән пешерелгән шәнгә, сумса, пирог' мәгънәсен белдерә: Иртәгә кичкә өмеҗе пирук бешерербез. Тордым да мичкә йақтым, әпәй қатырдым, өмөҗе пирук йасадым (перм.). Кура җиләген себер диалектлары сөйләшләрендә астыған лексемасы белән атау да бар. Мәсәлән: Қарағай йақта астыған пулатыған (Тумашева, 1992). Әстәған варианты том диалектында 'кара бөрлегән' мәгънәсендә дә билгеле: Әстәған утрачта бар. Килеп чыгышы ягыннан астыған / әстәған атамасы монгол катламына карый. Үсемлекләр дөньясында ашый торган җиләк-җимешләре булган ярымкуаклы үсемлекләргә тагын карлыган, крыжовник керә. Карлыган татар теле таралган барлык төбәкләр өчен дә билгеле атама. Ул - бакчаларда, кыргый хәлендә дә үсә торган куак үсем лек. Бу лексик берәмлек үсемлекнең үзенә һәм аның җимешәренә карата да кулланыла. Сөйләшләрдә карлыган атамасының қар лыған (дөб., мам.), карлуган (лмб.), караан (срг.) вариантлары бар. Карлыган ның телдә өч төре очрый. Аларны аеру өчен кара, кызыл, ак сыйфатлары кулланыла: кара карлыган, кызыл карлыган, ак карлыган. Карлыганның тагын бер төрен бәрәңге сөйләшендә иркә карлыган атамасы белән йөртәләр. Мондый карлыганның чәчәге сары, җимеше кара төстә була. Гадәттә аны декоратив куак буларак үстерә ләр. Мисал: Иркә карлыган йаман даwалинйәләргә әйбәт ул. Шуны да әйтергә кирәк, татар теленең аерым сөйләшләрендә (лш.) карлыган атамасын 'крыжовник' мәгънәсендә куллану да бар. Мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә карлыган сүзе йәшел карлыган, мыйыклы карлыган, текле карлуган сүзтезмәләре составында килә һәм 'крыжовник' мәгънәсен белдерә. Бу очракта җимешнең төсе, аның нәрсә белән булса да охшашлыгы мотивлаштыру билгесе итеп алынган. Карлыган сүзе кайбер төрки телләрдә генә очрый. Чагышт.: чув. хура хурлахан, төрекм. ғараған. Урал буе төбәкләрендә таралган татар сөйләшләрендә (минзәлә, бөре, златоуст, турбаслы, тепекәй, красноуфим, эчкен) һәм себер диалектларында 'карлыган' төшенчәсендә қарағат лексик берәмлеге актив кулланыла. Бу сүз ике тамырдан (қара + ғат 'җиләк') тора. Мисаллар: Бөрлөгән була қарағаттан тәбәнәгерәк кенә (минз.). Әрәмәлектән бер бидерә қарағат җыйдым әле (бөре.). Бақ ча ға керәм қарағат йыйарға (злт.). Қарағатқа чықтық Идел арҗа ғына (тпк.). Қарағатлар күп була бездә (эчк.). Қарағат йийғалы барғайнық (төм.). Бецән цаптық төстә, қарағат кән қуй анта (тбл.). Карағат сүзе мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә (срг., чпр., мәл., хвл., байк.) дә очрый. Аның карагыт (мәл.), караат (срг.) вариантлары теркәлгән: Моның карагаты йакшы карагат (срг.). Урта диалектның касыйм сөйләшендә 'ара'ат варианты кулланыла. Шунысы кызыклы: хвалын сөйләшендә карагат л ексемасы 'эт җиләге' мәгънәсендә килә: Без кечкенә чакта җийылышып карагат ашый идек. Қара қарағат 'кара карлыган', қызыл қарагат 'кызыл карлыган' лексик берәмлекләре белән бергә себер диалектларында шайтан қарағат 'мүк җиләге' сүзтезмәсе дә очрый (Тумашева, 1992). Бараба диалектында қарағат сүзенең, шулай ук, 'эт җиләге' мәгънәсе дә теркәлгән. Карағат сүзе көнчыгыш төрки телләрдә дә киң таралыш алган: башк. қарағат, казак. қарақат, кырг. карагат, хак. харағат, тув. қарақат, уйг. қариқат, узб. қарағат, азәрб. ғарағат. Кыргыз телендә исә карагат сүзе кыргый җиләкләрнең гомуми атамасын белдерә. Мәсәлән, чыны карагат, кара карагат 'кара карлыган', кызыл карагат 'кызыл карлыган', бөрү карагат 'барбарис'. Шуның белән бергә, сөйләшләрдә карлыган атамасын рус алынмасы белән белдерү дә бар. Мәсәлән, сымарудина/сымарудин/ысмарудина (< смородина) 'кара карлыган', кызыл сымарудин 'кызыл карлыган'. Мондый күренеш башка төрки телләрдә дә билгеләнгән. Чагышт.: ккалп., нуг., уйг. смородина < рус. Татар әдәби теленә норма итеп карлыган атамасы кабул ителгән. Карлыганның сазда үскән төре себер диалектларында мырақ, мырах (рус. морошка) дип атала: Мырақ тип йыйып қайтқаннар ыйы Йуғары Тавдадан (ав. ис.) (төм.). Мырық мүктә үсә. Мырық сап-сары инде, татлы була (тара.). Мырах перенце қысыл, аансын саргайыф пешәт (саз.я.). Аның татар теле сүзлекләрендә мүк карлыганы (Тумашева, 1992), саз җиләге (РТС, 1984) атамалары урын алган. Бу саз үсемлегенең җиләге кызгылт сары төстә, хуш исле, баллы. Татар теленең башка сөйләшләрендә бу лексема билге ләнмәгән. Карлыганның бер төре хвалын сөйләшендә барбарис лексемасы белән белдерелә. Бу үсемлекнең яфраклары һәм җиләге карлыганныкына охшаган, ләкин ваграк, чәчәкләре сары төстә, үзенчәлекле исе бар: Барбарис агачы бар, карлыганга ошаган, җиләге чөчө, сары чәчәк ата. Бу төр үсемлек Россиянең урта полосасында соңрак чорда культуралаштырылган күрәсең. Аның куаклары карлыганныкы кебек тәбәнәк. Татар теле сүзлекләрендә, барбарис лексемасына, кызыл җиләк бирә торган чәнечкеле куак дип аңлатма бирелгән (ТТАС, Т. 1, 1977). Үсемлекләр дөньясына караган әдәбиятта кузаклы барбарис лексик берәмлеге дә теркәлгән (Иванова, 1990: 8). Барбарис лексемасы башка төрки телләрдә дә билгеле. Мәсәлән, алт., казак., төрекм., чув. барбарис < рус. < лат. Berberis < гар. (Дмитриева, 1972: 178). Крыжовник - әчкелтем татлы җимеш бирә торган чәнечкеле куак үсемлек. Татар халкы үсемлекнең бу төрен үстерү белән соңрак чорларда гына шөгыльләнә башлаган. Шуңа күрә 'крыжовник'ны карлыган сүзе белән атап йөрткәннәр. Еш кына карлыган атамасы төкле, яшел эпитетлары белән бергә кулланылган. Мәсәлән, тау ягы төркеме сөйләшләрендә төкле қарлыған, йәшел қарлыған, ләмбрә сөйләшендә төкле карлуган, йәшел карлыган лексик берәмлекләре 'крыжовник' мәгънәсен белдерәләр. Мишәр диалектының чистай сөйләшендә йонно җимеш, урта диалектның касыйм сөйләшендә кенез берчи'и (< борчагы) лексемалары күрсәтелгән мәгънәдә кулланыла. Чагышт.: чув. йепле хурлахан. Татар теле сүзлекләрендә 'крыжовник' төшенчәсендә ак дикән (< тигәнәк) (Троянский, 1833, Т. 1), йәшел җиләк (Хәлфин, 1785), биологик сүзлек-белешмәдә төкле карлыган (Иванова, 1988: 105) лексемалары теркәлгән. Югарыда китерелгән атамаларда 'крыжовник' үсемлегенең чәнечкеле, җимешенең йонлач, яшел булуы чагылыш тапкан. Дикән лексик берәмлеге килеп чыгышы ягыннан тигәнәк сүзенә барып тоташа. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә 'крыжовник' мәгънәсендә катырган сүзе теркәлгән һәм диалекталь билгесе белән бил геләнгән. Мәсәлән: Син миңа бер-ике бөртек катырган җимеше өзеп бир. Җиде төп катырган куагы булырга тиеш бу бакчада (М. Әмир, ТТАС, Т. 2, 1979). Татар теленең норлат сөйләшендә қатырган жиләге, чистай сөйләшендә катырган лексик берәмлекләре 'дүләнә' мәгънәсен бел дерәләр. Норлат сөйләшендә қатырған сүзе тагын 'каты сабаклы, ак чәчәк ата торган куак'ка карата да кулланыла. Мәсәлән: Қатырған себерке белән себерәсең чирәмне (ТТЗДС, 2009). Еш кына бу үсемлекнең куагы һәм аның җимеше рус теленнән кергән крыжовник сүзе белән аталып йөртелә (ТРС, 1931; 1966; РТС, 1984), сөйләшләрдә аның крушуннык, гыржауник (каз.ар.), кружунны' (кас.) < рус. крыжовник вариантлары актив кулланыла. Үлән атамалары Үлән һәм ут сүзләренең татар телендә мәгънәләре һәм кулланылышлары Үлән - йомшак сабаклы яшел үсемлек. Төртеп чыккан яшь бер үлән Кара карны кайнатып, Җәй көтеп алҗыган җирне Җибәрде ул айнытып (Миннуллин, 2007, Т. 1: 122). Бу гомумтатар сүзенең сөйләшләрдә тагын күп төрле фонетик вариантлары очрый. Мәсәлән, мишәр диалектының сергач, чүпрәле, чистай, урта диалектның тархан, мамадыш, керәшен, нократ сөйләшләрендә үләм, көнчыгыш диалектларда йүлән, үләң (брб. д., твр.), илөң (саз.я.), өлөн (клм.), өйлән (брб.). Мисаллар: Ат йибәрдем өзәнгә, үләм тамыры эзләргә; Үзем китсәм, сүзем калыр, йәш йөрәген эзәргә (хал. җыры). Үләм турим цебешләргә (срг.). Әзрәк кура буйларыннан үләм йыккан идем (чст.). Бийеккәй тауларның и башында, җәш үләмнәр җата җәшәреп (хал. җыры). Әйбәт үләм түгел ул, аны терлек тә ашамый (т.кам.крш.). Силос салатқанбыз өлөннәң (үләннән гадәттә силос салабыз) (клм.). Тубыл-иртеш диалектының төмән сөйләшендә үлән лексик берәмлегенең тагын 'гөл' мәгънәсендә йөрүе дә мәгълүм (Тумашева, 1992: 228). Үлән сүзенең төрле фонетик вариантлары башка төрки телләрдә дә билгеләнгән. Мәсәлән: башк. үлән, ног. оьлен, үзб. улан, алт. олон, ккалп. оленг, уйг. өлен, шор. олен. Үлән лексик берәмлеге еш кына тезмә сүзләр составында кулланыла һәм үләннең төрләрен белдереп килә. Мәсәлән: алмалы үлән (дөб.) 'исле ромашка', фирештә үләме (мам.), кандала үләме (срг.) 'кандала үләне', сывалчан үләне (лмб.) 'гөлбадран', бибекә үләме (трх.) 'каз үләне', җәрәфи үләне (трх.) 'мәтрүшкә', зибәләй үләне (байк.) 'йонча', дүңгел үләне (кузн.) 'мәче яфрагы', бырчак үләме (срг.) 'мәче борчагы', қырмаwық үләме (трх.) 'билчән' һ. б. Үлән сүзенә синоним буларак телдә чирәм лексик берәмлеге дә кулланыла. Әмма мәгънә ягыннан алар беркадәр аерымлык күрсәтәләр. Чирәм сүзе гадәттә торак пункт тирәләрендә үскән үләнгә карата кулланыла. Мәсәлән: Урам уртасында яшел чирәмдә каз бәпкәләре йөри (Г. Әпсәләмов. ТТАС, Т. 3). Шуның белән бергә чирәм сүзе яшел үлән үсеп утырган урынны да белдерә: Ятып чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм. Моннан тыш, чирәм берәмлегенең тагын 'эшкәртелмәгән, бер дә сөрелмәгән җир' мәгънәсе дә бар. Мәсәлән: Алтын бодай дулкынлана без күтәргән чирәмдә (З. Мансур. ТТАС, Т. 3: 432). Чирәм сүзе телебездә чирәм җир сүзтезмәсендә еш кулланыла. Аның телдә ике мәгънәсе бар: 1) бер дә сөрелмәгән җир, 2) фәндә аз өйрәнелгән өлкә. Мисаллар: Чирәм җирләргә барганнар алар. Бу мәсьәлә әле чирәм җир булып кала бирә (ТТАС, Т. 3: 432). Татар теленең аерым сөйләшләрендә чирәм сүзенең тагын чиләм, чилем (нокр.), сирәм (тпк., злт.) вариантлары да кулланыла: Ашауға йарамай бу чиләм. Ишек алдым йәшел чиләм, Ашамайлар атларым (нокр.). Чилем йыйдым қаз т'ут'укларға ашамаға (глз.). Шуның белән бергә чирәм, сирәм лексемаларының сөйләшләрдә башка мәгънәдә йөрүе дә билгеле. Мәсәлән, карсун, тепек әй сөйләшләрендә аның 'ишек алды' мәгънәсе дә теркәлгән: Бер машина утын чирәмдә йатадыр ийе (карс.). Минең қәйнәм дә, инәм дә пер чирәмтә ийе. Сирәмендә аның йәйнең көнендә аш-су бешерә торған өйө. Селекнең эрерәкләрен сирәм себерергә бәйләйбез. Арба, сана йәй сирәмдә тора инде, қыш абdар эсенә кертәсең (тпк.). Чирәм сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә очрый. Мәсәлән, башк. сирәм, азәрб. чирән, як. сирәм һ.б. Югарыда китерелгән лексик берәмлекләр тезмә сүзләр составында да кулланылалар һәм үсемлекнең төрен белдерәләр. Мәсә лән, мордва-каратай сөйләшендә дуңгыз чирәме сүзтезмәсе ишегалдында, юл буйларында үскән чирәмгә карата кулланыла: Дуңгыз чирәме ашыйлар үрдәкләр, тиз картайа, җаңгыр булмагач (м.-кар.). 'Яшел чирәм' мәгънәсендә борынгы төрки чыганакларда чимкән варианты теркәлгән. Мәсәлән, Харәзминең "Мәхәбәтнамә" әсәрендә шундый юллар китерелә: "Кил, и Оҗмах Гөле, чимкәнгә чыккыл. Бүген ултырмағыл әйван эчендә" (Борынгы төрки..., 1981: 149). 'Яңа чыккан яшел үлән' төшенчәсе тубыл-иртеш диалектының тобол, тевриз сөйләшләрендә күк лексемасы белән белдерелә: Күк чыға башлады. Бу лексик берәмлек төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә билгеләнгән һәм төрле мәгънә төсмерләрен белдереп килә. Мәсәлән: кыргызда көк 'яшел чирәм'; аш кок 'укроп', карачай-балкарда кёк 'яңа чыккан язгы чирәм', кёк май 'яшел чәй', үзбәкләрдә кук ут 'яшел чирәм', кук чай 'яшел чәй'. Мәгълүм булганча, печән лексик берәмлеге татар теле сүзлекләрендә (ТРС, 1931; 1966) үзенең төп мәгънәсендә теркәлгән. Татар сөйләшләрендә аның әдәби мәгънәсе белән беррәттән тагын үлән, чәчәк (перм.) мәгънәләре дә бар. Татар теленең пермь сөйләшендә бу сүзнең печин варианты актив кулланыла. Печән / печин лексемасы белән телебездә күптөрле сүзтезмәләр ясала һәм алар үсемлекнең төрле төрләрен белдерәләр. Мәсәлән: ақ печин (перм.) 'ак чәчәк'; ашлық печин 'күкбаш, күк чәчәк' (перм.), 'кыңгырау чәчәк' (бөре.), сөт печин 'тузганак' (перм.), терке печин 'наратбаш' (перм.), төнгөш печән 'сукыр кычыткан' (минз., бөре), су печәне 'каз үләне' (бәр.), туқран печәне 'тукранбаш' (блт.), шартлама печин (перм.), қуwақ печән (мам.). мылтық печин (нокр.) 'шартлавык', җара печин (перм.) 'алоэ', серкә печәне (каз.ар.-крш.) 'көтүче сумкасы', шәнгә печин (перм.) 'ромашка' һ.б. 'Чирәм, үлән' мәгънәсендә алтата төркеме авылы татарлары сөйләшендә йәшел сүзен куллану таралган: Терлеккә йәшел салып тордым. 'Чапмый кипкән үлән' төшенчәсендә татар сөйләшләрендә қау (злт., эчк., себ. д.), қаудан (блт., лш., нгб.-крш., трх., минз., перм., кр.-уф.) сүзләре кулланыла. Бу мәгънәдә чистай сөйләшендә каудан варианты бар. Себер диалектларында қаудан лексемасы 'кипкән үлән, былтыргы үлән', 'хайван ябагасы' мәгънәләрендә дә теркәлгән (Тумашева, 1992). Қаудан сүзенең пермь сөйләшендә 'ябага һәм елан кабыгы' мәгънәләре дә бар: Йыланның қауданы төшеп қала икән. Казан арты керәшеннәре сөйләшендә қаудан 'вакытында алынмыйча егылып калган баса' мәгънәсендә кулланыла: Киндерне җолоққанда қаудан җыйадырыйық, йығылып қалған баса. Мишәр диалектының хвалын, мәләкәс сөйләшләрендә каудан варианты 'ябага' мәгънәсендә очрый. Мәсәлән: Сыйыр кауданын койа башлаган (хвл.). Алаша кауданын кыйа (мәл.). Татар теле сүзлекләрендә қаудан сүзе ике мәгънәдә бирелгән: 1) корыган, саргайган үлән (сабагы), 2) былтыргы үлән (ТТАС, Т. 2, 1979). Мәсәлән: Аккан суга кан койма, эчәр суың тапмассың. Каудан җиргә ут куйма, керер куыш тапмассың (мәкаль). Каудан лексемасы "Идегәй" дастанында урын алган. Мәсәлән: "Каудан җиргә ут салдың..." (Идегәй, 1988: 195). Татар теленең аерым сөйләшләрендә бу мәгънәдә тагын қаудар (дөб.), қаузан (мам., минз.) вариантлары да очрый. Моннан тыш, қаудан һәм аның вариантлары тезмә сүзләр составында да күзәтелә. Мәсәлән, қоро қаудан (блт.), қалдау үлән (мам.) 'чабылмый калып кар астында кыш чыккан һәм кипкән үлән'не белдерә. Тубыл-иртеш диалектының тобол сөйләшендә 'чабылмыйча икенче елга калган үлән' қауыл дип атала (Тумашева, 1992). Қау лексик берәмлегенең беренчел мәгънәсе 'коры үлән; коры яфраклар; туз булган' (Ахметъянов, 1989: 30). Тарихи яктан қау лексемасы һәм аннан ясалган қаудан, қаудар, қауыл вариантлары монгол катламын тәшкил итәләр (Бурганова, 1976: 14). Татар әдәби телендәге кабак лексемасын себер диалектларында 'үлән, яфрак' мәгънәсендә куллану да бар. Мәсәлән, тобол сөйләшендә ул үлгән қабақ сүзтезмәсендә 'саргайган үләнне' белдерә. 'Үлән' мәгънәсендә камышлы, каргалы, нагайбәк керәшеннәре сөйләшләрендә бүтәгә сүзе кулланыла: 'башка үләннәр төбендә үсә торган вак үлән' (нгб.-крш.), яки 'кылган төбендә үсә торган үлән' (кмшл., кргл.) кебек конкрет мәгънәгә ия: Шелекәй буйлары wақ бүтәгә (нгб.-крш.). Бүтәгәләр күтәрелә йәм-йәшел булып, көз йаңғырлар булса (кргл.). Шуның белән бергә, бүтәкә варианты каргалы һәм минзәлә сөйләшләрендә әдәби телдәге 'акмыек' үсемлегенә карата да кулланыла. Бер кат чабып алганнан соң үскән яшь үлән татар әдәби теле сүзлекләрендә гомумтатар курпы сүзе белән белдерелә. Пермь сөйләшләрендә аның курбы варианты теркәлгән. Курпы сүзенең сөйләшендә тагын башка мәгънәләре дә билгеле. Мәсәлән, мамадыш сөйләшендә аның 'чабылмый калып кар астында кыш чыккан һәм кипкән үлән' мәгънәсе бар, турбаслы сөйләшендә 'киселгән агач төбеннән чыккан яшь үсентеләр'гә, тепекәй сөйләшендә 'яшь юкә агачлары'на карата кулланыла: Йүкәнең қурпысын йийалар шикелле пәрәсләргә (тпк.). Чагышт.: шор. корба, тел. корбо 'үренте', хак. хорбу 'агачның яшь үсентеләре'. 'Курпы' төшенчәсендә татар сөйләшләрендә тагын түбәндәге лексик берәмлекләр теркәлгән. Мәсәлән: алсын (т.я., чст.. мәл., хвл.), алыс/алысын (хвл.), алысын (м.-кар.), аусын (кузн): Кай җылны алсынын чаwып та шақтый печән җитми (к. т.). Икенче қат өлгермий инде ул, ул алсын өлгереп җитми (хвл.). Аусын бездә калмыйдыр да инде (кузн.). Әйтергә кирәк, алсын (һәм аның вариантлары) лаеш, мордва-каратай сөйләшләрендә тагын 'үскән игеннең төбеннән чыккан яшь тармагы, үрентесе'нә карата да кулланыла. Бу лексема төрки телләрнең көнбатыш-кыпчак төркемендә дә очрый. Чагышт.: караим., комык алысын, нуг. алсын 'курпы'. Килеп чыгышы ягыннан алсын сүзе монгол катламын тәшкил итә (Бурганова, 1976: 131). Атаwа (кузн., тмн., чст., перм., кр.-уф.), атау (кас., срг., карс.), атаwа, атаwы (карс.), утаwа (эчк.), утау (мам.), утаба (себ. д.) лексик берәмлекләренең тамыры борынгы төрки от 'үлән' сүзенә барып тоташа. Славян телләрендә киң таралыш алган отаwа сүзе төрки телләрдән кергән (Шипова, 1976). Йәшәwек (чст., срг.), йәшәвек (мәл.), йәш ләү (мам.), йәшән (злт., байк.) 'курпы' лексемалары йәш сыйфатына -әwек/-әвек, -ләү/-ән кушымчалары ялганып ясалган: Йәшәwек күтәрелгән (срг.). Цаwып алгац, үскән үләнгә йәшәwек дибез. Мин йәшәwек чаwып алдым (чст.). Быйыл йәшәwекне чаптылар (мәл.). Йәшләү чабалар. Йәшән кипми бит ул, элгәре сапқалый торған ыйық (злт.). Болонда кабат үскәннәргә йәшән диләр (байк.). Шуның белән бергә, югарыда китерелгән лексемаларның сөйләшләрдә башка мәгънәләре дә очрый. Мәсәлән, мәләкәс сөйләшендә йәшәwек 'дымлы җирдә үскән сусыл үлән', златоуст сөйләшендә йәшән 'ашлык арасында үскән чүп үләне' мәгънәләре билгеле: Йәшәwек улсы сазамыкта үсә, йәшел була. Үлән, йәшән үсеп китә, қайда сәскәнне дә белмисең. Кәлшә (блт., дөб., бәр., минз., мәл.) сүзе 'курпы' мәгънәсеннән тыш сөйләшләрдә башка мәгънә функцияләре дә башкара. Мәсәлән, 'яшелчә үрентесе' (мам.), 'урып җыю вакытында коелган ашлыктан тишелгән иген үсентеләре' (каз.ар., нрл., мәл.), 'коелган орлыктан яки камыл төбеннән чыккан солы' (минз., чст., чпр.), 'коры елларны тишелеп тә өлгереп җитми калган ашлык, буш башаклы иген' (дөб.), 'яз башында кар астыннан ук үсеп чыккан яшь үлән' (кузн.) һ.б. Кәлшә сүзенең килеп чыгышын Н.Б. Борһанова гомумпермь tel 'куаклык, әрәмәлек' лексемасы белән бәйләп аңлата, чөнки т ~ к тәңгәллеге Идел буе төрки телләре өчен закончалыклы күренеш (Бурганова, 1976: 131). Куна сүзе чүпрәле сөйләшендә 'курпы' һәм 'агач үрентесе' мәгъ нәләрендә кулланыла: Туйра куналары утырталар ахры. Моннан тыш, көзге печән (кузн.), икенче қат песән (бәр.), икенце кат үскән пецән (срг.). икенче қат үскән печән (нрл.), икенче чабым (мам.), үсмер печән (нгб.-крш.) сүзтезмәләре 'курпы' мәгънәсендә билгеле һәм аларның этимологияләре ачык. 'Курпы' төшенчәсен сөйләшләрдә алынма сүзләр белән белдерү дә актив. Мәсәлән, зилен (кузн.) < рус. зелень; атрус (хвл., чст.. срг., кмшл.) < рус. отросток; патский (лмб.) < подседок; пайарка (мәл.) < поярок; узым (эчк.) < озимь; кус (трх., стрл.) < укос; ыфтаруй кус (трх.) < второй укос; ыфтаруй пакус (дөб., мам.) < второй покос; нурды (глз.) < удм. Шуның белән бергә сөйләшләрдә бер компоненты татар, икенчесе - рус сүзеннән торган сүзтезмәләрен дә 'курпы' мәгънәсендә куллану очраклары бар. Мәсәлән: икенче кус < укос, икенче пакус < покос, қалдык пакус (т.кам.-крш.) < покос. Хәзерге татар әдәби телендәге утау, утлау, утлавык, утлык лексик берәмлекләренең ясалышы да ут тамырына барып тоташа. Хәзерге төрки телләрдә 'үлән' мәгънәсендә ут лексик берәмлеге киң таралыш алган. Мәсәлән, азәрбайҗан, төрек, төрекмән, казак телләрендә ут термин буларак кабул ителгән. Татар һәм башкорт телләре өчен үлән лексемасы төп атама булып киткән. Дару үләннәре атамалары Бик борынгы заманнардан ук кеше үзенең авыруларын дәвалау өчен табигатькә мөрәҗәгать иткән. Халык арасында үләннәр белән дәвалану киң таралган булган. Дару үләннәренең дәвалау көче турында буыннан буынга тапшырылып килгән. Язу барлыкка килгәч, гасырлар буе тупланылган мәгълүматлар төрле эчтәлекле кулъязмаларда теркәлә башлаган. Медицина өлкәсендә авыруларны үләннәр белән дәвалау киң файдаланылган. 1620 елда Мәскәү шәһәрендә дару үләннәрен җыю өчен махсус оешма төзелә. Үләннәр гадәттә үсү урыннарында җыелган һәм үлән сату кибетләрендә сатылган. Алга таба дару үләннәре турында махсус әдәбият та басыла башлый. Төрле журналларда, халык медицинасына караган хезмәтләрдә әледән-әле дару үләннәре турында мәкаләләр басылып тора. Һәр халык дару үләннәрен үзенчә атап йөртә, җирле флора чыганак ролен үти. Татар халкы, шулай ук, дару үләннәрен җыюга, аннан файдалануга зур игътибар биргән. Татарстан үзенең урман, болын, дала, күлләргә бай табигате белән аерылып тора. Шундый бай үсемлекләр дөньясында дару үләннәренең күп төрләре билгеле. Аларның атамалары да кызыклы. Дару үләннәренең күбесе берничә атамага ия. Гомуми характердагы атамалар белән беррәттән, билгеле бер регионда гына кулланыла торганнары да бар. Аларның исемнәре үсемлекнең нинди үзенчәлегенә, сыйфатына игътибар ителүгә бәйле. Моннан тыш кайбер үсемлек атамалары аерым бер ареал өчен генә характерлы булырга мөмкин. Биредә дару үләннәренең телдә актив кулланылган атамаларына гына тукталырбыз. Абага (рус. папоротник) - җәенкеләнеп, тармакланып торган чел тәрсыман яфраклы споралы үсемлек. Ул ылыслы урманнарда үсә. Бик борынгы заманнардан ук абаганы дару үләне буларак кулланганнар. Татар әдәби тел сүзлекләрендә абага ботаник термин булып бирелгән. Абага чәчәге ут булыр Атып җиткәнче юк булыр (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 539). Үзем салган төнге сукмагымнан Атлап барам, күктән ай бага. Бер могҗиза көтеп урман тыңган Чәчәк аткан серле абага (Суфиянов, КУ, 2010, № 8: 73). Җанлы абагадай үрмә гөлләр Аккошларның тирә-ягында, Мәхәббәт тә шулай серле була Сафтан да саф булган чагында (Ф. Сафин. Тынлык: шигырьләр, 2008: 220). Абагалар шау чәчәктә, имеш! Ел да төнен барып карыйм, димен һаман вакыт тими... (Р. Фәйзуллин, 1992, Т. 1: 338). Абага чәчәк атканда фразеологик берәмлеге булмастай эш, яки кайчанда булса бер башкарылачак эш турында сүз алып барганда кулланыла. Абага сүзенең халык телендә түбәндәге синонимнары билгеле: қазайағы печән, қазайақ (бөре., перм.), шайтан тарагы (карс.), сыйыр теле (чст.), қашықлық үлән (эчк.), айу табан үлән, қоцқо үлән (себ. д.). Бу лексик берәмлекләрнең номинацияләү мотивы үсемлекнең яфрак формасы белән бәйле. Чагышт.: чув. диал. казайак курак 'абага'; ног. казайак 'каз аягы'. Абага үләнен тагын козгын уты дип тә атау бар (Насыйри, 1999: 29). Айуколак (рус. медвежье ухо) үсемлегенең яфраклары һәм чәчәкләре дәвалау өчен кулланыла. Халык медицинасында чәчәк ботагыннан төнәтмә ясап йөрәк, нерв авыруларыннан, эч китүдән эчәләр, аны тагын ревматизмнан ванна ясау өчен дә файдаланалар. К. Насыйриның "Гөлзар вә чәманзар" (Казан, 1903) хезмәтендә бу үсемлек солтан бүреге исеме белән бирелгән. Андыз (рус. девясил) - сирәк очрый торган үсемлек. Аның тамырын дару өчен файдаланалар. Күп кенә бакчачылар бу үсемлекне үзләренең бакчаларында үстерәләр. Андыз препаратлары ашказаны, эчәк авыруларыннан кулланыла. Бигрәк тә аны бронхит һәм сулыш юллары авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Андызны ризык буларак та файдаланырга мөмкин. Халык телендә шундый гыйбарә сакланган: "Андыз бар җирдә ат үлмәс", яки "Андыз бар җирдә ир үлмәс" (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 539). Андыз лексик берәмлеге халык җырларында да очрый: Агыйделкәй буе андызлык, Ай-һай гына безнең аңсызлык (Татар халык иҗаты: кыска җырлар, 1976: 37). Андыз атамасы татар теле сүзлекләрендә термин буларак кабул ителгән. Бу үсемлекнең чәчәге сары. Татар сөйләшләрендә андыз сүзе киң таралган: Андыз бу, ачытып эчәләр, чәчәге сары. Андызны җыйалар вата болында була, рамазан айында рүзәдә эчәм андыз сывын кан'атып сәхәр ашагач (хвл.). Андыз үсә, шалкан түгәрәк, бу ызынча, wагырак була, аны киптереп саталар иде, әни аны кырып, бутылкага тутырып куйа да мунцага кергәндә сертә иде (срг.). Андыз сүзе топонимик берәмлек буларак та очрый. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендә Андыз исемле авыл бар. Андыз сүзе башка төрки телләрдә дә билгеле. Борынгы төрки телдә anduz 'андыз' (ДТС, 1969). Дару өчен андызның тамыры гына кулланыла (Насыйри, 1999: 39). Арыслан койрыгы (рус. пустырник) - күпьеллык үсемлек, чүп урыннарында, ташландык җирләрдә, юл буйларында, йорт тирәл әрендә үсә. Үләненнән һәм яфракларыннан төнәтмә ясап нерв авыру ларыннан, кан басымыннан эчәләр. Татар телендә бу үсемлекнең киң таралыш алган исеме - суқыр қычытқан (мам., лш., дөб., блт., т.я.). Башка сөйләшләрдә аның сукыр кечеркән (лмб., тмн.), сукыр кесерткән (срг.), суқыр чытқан (дөб.), суқыр чықан (т.кам.-крш.) вариантлары бар. Шуның белән бергә бу мәгьнәдә сөйләшләрдә йомшақ қычытқан (мам.), күшәле қычытқан (блт.), қара қычытқан (нокр.), қара кечеткән (бөре.), кара кечеркән (тмн., лмб.), тиле қычытқан (блт.), тиле чыкан (т.кам.-крш., чст.) лексемалары кулланыла. Мисаллар: Суқыр қычытқан эчердем даwлинийәдән (дөб.). Қара қычытқан баш аwыртқанға қйнатасын да эчәсин, қуйы була (нокр.). Мотивлаштыру билгесе булып бер сөйләштә үсемлекнең бер үзлегенә, икенче сөйләштә аның икенче үзлегенә игътибар бирелгән. Мәсәлән, бу үсемлек чакмый, кара төстә, сабагы куыш. Үсемлек исеменең бер компонентында шушы билгеләрнең берсе чагылыш тапкан. Мишәр диалектының хвалын сөйләшендә арыслан койрыгын тагын корка (< күркә) борын дип атыйлар. 'Арыслан койрыгы' төшенчәсе татар теленең минзәлә, бөре сөйләшләрендә төнгөш печән сүз тезмәсе белән белдерелә. Әйтергә кирәк, Урал төбәгендә таралган сөйләшләрдә дөңгөш (бөре.), дөнгөҗ (перм.), дөңгөш/ дөңгөж (злт.) сүзе 'төклетура' мәгънәсен белдерә. Димәк, төнгөш печән/дөнгеш печән 'төклетура үләне', чөнки бу үсемлектән кортлар бал җыялар. Мамадыш сөйләшендә үсемлекнең бу төрен айу табаны дип атау да бар, пермь сөйләшендә әбәк печин күрсәтелгән мәгънәдә кулланыла. Биредә әбәк сүзе балалар уенына карата әйтелә. Алар бу үлән белән бер беренә сугып уйныйлар (Рамазанова, 1982: 11). Шуның белән бергә айу табаны лексемасы мамадыш, казан арты керәшен нәре сөйләшендә 'испәрәк' үсемлегенә карата да кулланыла. Икетелле һәм терминологик сүзлекләрдә сукыр кычыткан, айу табаны РТАХТС, 1971), арыслан койрыгы (ТРС, 1966), төнгеш печән (Иванова, 1988) лексик берәмлекләре күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән. Чагышт.: башк. арыслан қойроғо (Янтурин, Хисамова, 1981). Каюм Насыйрида арыслан койрыгы сүзе белән бергә йөрәк уты исеме дә теркәлгән (Насыйри, 1999: 158). Нигездә бу үләннең төнәтмәсен йөрәк авыртуыннан эчәләр. Мотивлаштыру билгесе булып йөрәк уты лексемасының нигезенә аның дәвалау үзлеге салынган. Әрекмән (рус. лопух) - ташландык урыннарда, өй тирәсендә, тимер юл буйларында үсә. Сугыш елларында кешеләр аны азык буларак та файдаланганнар. Аның тамырын юып, бик вак итеп кисеп, аңа сөт салып, йомырка туглап мичкә куйганнар. Аның тамырын чи көе дә ашаганнар, пешергәннәр, ашка кишер урынына салганнар. Бу үсемлекнең бактериягә каршы тору үзлеге бар. Әрекмән - шифалы үлән. Дәвалау өчен аның тамыры файдаланыла. Халык медицинасында аның яфраклары һәм чәчәкләре дә кулланыла. Тамырыннан ясалган төнәтмәсе сидертә һәм тирләтә торган дару буларак кулланыла. Аны, шулай ук, яман шеш, золотуха авыруларына каршы эчәләр: Әрекмән кәбестә түгел, адәм - фәрештә түгел (мәкаль). Әрекмәнем, Кызу капса яулыгым, Баш авыртса саулыгым (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 546). Халык телендә әрекмән яфрагының күптөрле исеме бар. Шулардан әрекмән атамасы иң киң таралыш алган лексик берәмлек һәм ботаник термин буларак кабул ителгән. Татар сөйләшләрендә аның әперәмән (мам.), әпрән (каз.ар.-крш.), әперән (т.кам.-крш.), әперән җафрагы/әперән җапырагы (чст.), әпертмән (т.кам.-крш., нгб.-крш., чст.), әпертмин (перм.), әфрәмән (мам., минз.), әрехмән (кмшл.), әрәтмән/әретмән (дөб.), әбрәкмән/әтрәкмән (себ. д.), кәрәпин (перм.) вариантлары билгеләнгән: Әретмәнне йабалар башқа. Әретмән тамырын ашыйлар (дөб.). Әперән икән ул тигәнәк үсә торған (т.кам.-крш.). Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә 'әрекмән' мәгънәсе абакай лексемасы белән белдерелә: Әпрәмне Ырым (ав. ис.) абакай ди. Н.Б. Борһанова фикеренчә, бу лексик берәмлек бик борынгы ясалыш булган күрәсең (Бурганова, 1976: 135). 'Әрекмән' мәгънәсен белдергән сүзтезмәләренең бер компоненты кеше исеме белән бәйле. Мәсәлән, абдрахман йафрагы (мәл.). Бу сүзнең кыскартылган варианты аерым сөйләшләрдә күзәтелә: рахман/рәхмән йафрақ (нокр.), рахман йафрагы (байк., срг., стрл.), рахманка (тмн.), рәқмән (тбл.), рәхмән йапрақ, рахман йапырақ (себ. д.), рахмат йафрак/рәхмәт йафрак (глз.). Мәсәлән: Рахман йафрагын тапап бирдем чебиләргә (байк.). Рәхмән йафрагын инәкәм бәғыр киптереп қуйа торған (төм.). Рәзмән йапрак (саз.я.), К. Насыйри хезмәтләрендә әрекмән йафрагы/рахман йафрагы теркәлгән (Насыри, 1904). Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә әдәби телдәге әрек мән атамасына синоним булып чирахман (шрл.), чирахман йапрагы (тмн., лмб., кузн.) лексемасы килә һәм биредә чирахман сүзе нең тамыры чыра сүзеннән барлыкка килгән булырга мөмкин: чирахман < чыраг < чыра + ман. 'Әрекмән' мәгънәсендә нагайбәк, тау ягы керәшеннәре, златоуст сөйләшләрендә тигәнәк сүзе кулланыла: Тигәнәк әрекмәннән ерак китми (мәкаль. Исәнбәт, Т. 1, 1959: 868). Чагышт.: борынгы-төрки tikkän (< tik) (Бурганова, 1976: 135). 'Тигәнәк' мәгънәсендә пермь сөйләшендә шөкмит лексемасы кулланыла, шөкмит җапрақ сүзтемәсендә шөкмит 'әрекмән' мәгънәсен белдерә. Чагыштыр тагын: шөкмит түз пермь сөйләшендә 'әрекмән төбе' (ТТДС, 1993; Рамазанова, 1982: 12). Моннан тыш, пермь сөйләшенең көңгөр урынчылыгында 'әрекмән' мәгънәсендә кәрәпин сүзе кулланыла (Рамазанова, 1982:12). 'Әрекмән' төшенчәсе себер диалектларында қуақлық (брб. д.), ат қаwақ, ацы қаwақ, йаңқырца қаwақ (тбл.), йамғырча ғауақ, қарынташ қауақ (тара.), қас каwақ (твр.), татар қаwақ (тара.), урыс қаwақ (твр.), төп қаwақ (тбл.) сүзтезмәләре белән белдерелә (Тумашева, 1992): Кас қаwақлары кән монта, қас қаwақны баш төбәгә қуйамын (твр.). Татар қаwақ, йапырағы йалбық (тара.). Урыс қаwақны сыслағанға қуйалар (твр.). Том диалектының калмак сөйләшендә 'әрекмән' мәгънәсендә чучқа йапрақ, чучқа қабақ сүз тезмәләре кулланыла: Чучқа қабағ арада ийән таwық палабыс. Биредә чучқа 'дуңгыз' мәгънәсендә килә. Чучқа тигәнәге лексик берәмлеге минзәлә сөйләшендә дару үләне санала һәм 'дару кырмавыгы' үләненә карата кулланыла. Мишәр диалектының күп кенә сөйләшләрендә, шулай ук, урта диалектның аерым сөйләшләрендә 'әрекмән' мәгънәсе кучан (кузн., хвл., шрл.), кучан йафрагы (тмн., хвл.), кочан, кучан (нокр.), кучун, кучун йафрак (глз.), күчән (баст.), 'үчин җапра'ы, 'үчин йафра' (кас.) лексик берәмлекләре белән белдерелә. Әдәби телдә күчән 'кәбестә күчәне' мәгънәсендә бирелгән. Галимнәр фикеренчә, кочан, күчән сүзләре болгар катламын тәшкил итә. Чагышт.: венгр. kocsany 'чәчәк сабагы' 'укмаш чәчәк', 'яфрак сабы', 'кәбестә күчәне' (Бурганова, 1976: 136). Әрем (рус. полынь) - вак чәчкәле, көчле исле күпьеллык үсемлек. Кырларда, юл буйларында, ташландык урыннарда үсә. Әрем бик ачы үсемлекләрдән санала. Үсемлекнең ачы билгесе аның атамасында чагылыш таба: Әрем тамырына билчән үсми (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 546). Туган илнең әреме дә тәмле (Н. Борһанова, Л. Мәхмүтова, 1959: 69). Тынгы бирми әремнәрнең Әле исе, әле тәме. Мине генә әрнетәме Әрем исе, әрем тәме. Әллә инде мин үзем дә Шул әремнәр хәлендәме? (Р. Миңнуллин). Халык медицинасында аны аппетит ачу өчен файдаланалар. Әрем үләне төнәтмәсен эчәкләрдә газ җыелганда эчне йомшарту чарасы итеп, шулай ук, йокысызлыктан кулланалар. Әрем атамасы татар телендә киң таралыш алган, әдәби сүзлекләрдә ботаник термин буларак бирелгән, татар сөйләшләрендә актив кулланыла. Мисаллар: Әрем кайнатып эчерәләр шом тотқанда, ағ әремне қайнатып эчкән иде (т.кам.-крш.). Әрем файдалы үлән, ачы инде эчәргә (дөб.). Үсемлекләр дөньясында әремнең берничә төре билгеле: ақ әрем (каз.ар., т.я., бәр., хвл.), алабота әреме (мам.), қара әрем (каз.ар., т.я.), тәбәнәк әрем (лш.), таш әрем (перм.), җабалдаш әрем (т.я.), исле әрем (к.т.), ачы әрем (минз.), исле әрем (хвл.), дару әреме, йалбыр әрем (тпк.), себерке әрем (ТРС, 1966). Әрем сүзенең себер диалектларында ирмән варианты да билгеле (Тумашева, 1992), бараба диалектында исә рәм лексемасы кулланыла: Рәм көйөп беткән (ТТЗДС, 2009). Әрем лексемасы, башка төрки телләрдә дә билгеләнгән: башк. әрем, чув. эрем, кырг. эрмен, үзб. әрмон, казак. эрмене, уйг. әрмэн, әмән. Венгр телендә üröm. Галимнәр фикеренчә, әрем сүзе борынгы төрки әр- 'авырудан җафа чигү, интегү' тамырыннан + -ем аффиксыннан тора һәм болгар катламын тәшкил итә (Бурганова, 1976: 130). Татар сөйләшләрендә әрем атамасының башка исемнәре дә бар. Мәсәлән, мишәр диалекты сөйләшләрендә нәркәмәс/нәркәмәч (тмн., лмб., срг., хвл, кузн., карс., әстр.), мәркәмәс/мәркәмәц (срг.), мәркәмәч (лмб.) сүзләре киң таралган. Шуның белән бергә ул ак, кара, исле һ.б. сыйфатлар белән ачыкланып килә. Мәсәлән: иссез нәркәмәс (срг.), кара нәркәмәс (лмб., тмн., срг.), сукыр нәркәмәс (лмб.) 'кара әрем', исле нәркәмәс (срг.) 'ачы әрем', сары нәркәмәс (тмн., лмб., кузн.) 'гөлбадран'. Чагыштыр тагын: нәркәмәс геле (лмб., срг.) 'исле яран'. Мисаллар: Нәркәмәс цәйнеккә парлап куйа торган иде (срг.). Нәркәмәс бу, берсе ак, берсе кара (тмн.). Нәркәмәс бик тә ачы. Нәркәмәсләрне урып йөрдек (хвл.). Әрем һәм нәркәмәс синонимнары алтата төркеме татарлары сөйләшендә мәгънә ягыннан беркадәр аерылалар. Әрем сүзе 'исле әрем' мәгънәсенә ия. Нәркәмәс исә 'ачы әрем'не белдерә: Нәркәмәс бик тә ачы әрем, йафраклары рассыпчатый. Нәркәмәс сүзе фарсы теленнән кергән. Чагыштыр: фарсы мәргмуш 'мышьяк, күселәрдән агу' (Бурганова, 1976: 130). Нәркәмәс сүзе күрше чуваш телендә дә билгеле. Чагыштыр: чув. наркамаш 'агу, зәһәр агу; мышьяк'. Башка төрки телләрдә күрсәтелмәгән. Нәркәмәс сүзе мишәр сөйләшләренә мордва теленнән кергән булырга мөмкин. Чагыштыр: морд. нартемкс, нярьхкамаз 'әрем'. Әдәби телдәге әрем сүзенең синонимы булып Рязань өлкәсендә яшәүче татарлар сөйләшендә (баст., кас.) дүшән 'ачы әрем' лексемасы куллану да бар. "Идегәй" дастанында аның юшан формасы бирелгән: Бүз юшанга җиткәндә Бигеннән чишеп ул тунны Калдырырга уйлады (Идегәй, 1988: 174, 175). Биредә бүз юшан 'ак әрем' мәгънәсен белдерә. Төрле фонетик вариантларда дүшән сүзе башка төрки телләрдә дә урын алган. Чагыштыр: башк. юшан, кум. ювшан, казак. джусан, ккалп. жуусан, узб. ёвшан, кырг. жуушан, ног. йувсан, төрекм. евшан, төрек. jавшан, борынгы төрки. javčan, japčan 'чәнечкеле үсемлек', jemšan 'әрем'. Бу сүз төрек теле аша рус теленә дә кергән: евшан 'әрем' (Фасмер, Т. 2). Әремнең яшел төстәге бер төре тархан сөйләшендә тулғама дип атала: Тулғамадан себерке дә йасыйлар әле. Әдәби телдә билгеләнгән 'ефәк әрем' (ТРС, 1966) кузнецк сөйләшендә ак челига дип йөртелә. Бу төр әремнең яфраклары йомшак ак әремнеке кебек, ләкин орлыклары юк. 'Әрем' мәгънәсендә пермь сөйләшендә қандала печин сүзтезмәсен куллану бар. Том диалектының калмак сөйләшендә сазу үлән лексик берәмлеге дә 'әрем' мәгънәсен белдерә: сазу үләне дә эчәләр. Сөйләшләрдә тагын рус алынмасын куллану да актив. Мәсәлән: палыйн (чст., тмн., нокр., тара.), палим/палин (төм.), полим (себ. д.) < рус. полынь; йыслы палыйн (тара.), чирнапыл' (кузн.) < чернобыль, чернобыльник. Мисаллар: Палыйн ачы була (тмн.). Чирнапыл' белән чапчаклар парлыйлар (кузн.). Палыйн кайки безнең йакта йук (глз.). Идән себерергә кара палыйн йарый (тмн.). Исле палыйн (тара.). Чагыштыр: башк. ақ әрем, һары әрем, тау әреме, қара әрем. Каюм Насыйри ак әрем үсемлеген фарсыча палин дип әйтәләр дип теркәп калдырган (Насыйри, 1999: 35). Әспе (рус. спаржа) - күпьеллык үсемлек. Әдәбиятта аның туклыклы азык һәм дәвалау үзлекләре турында мәгълүматлар бар. Бу үсемлек су баса торган болыннарда үсә. Сугышка кадәрге елларда аны яшелчә итеп культуралаштырганнар. Татар телендә үсемлекнең бу төрен берничә исем белән йөртәләр: әспе, әспе чыбығы (каз.ар.), турғай эләге (эчк.), турғай үләне (эчк.), чебен қуwағы (кргл., бгрс.). Татар теле сүзлекләрендә аның кошкунмас (Насыри, 1904), әспе (ТһБТ, 1935; ТРС, 1966), әспе үләне (РТАХТС, 1971), чебен үләне, давыл үләне, кош кунмас үлән (Иванова, 1988, 1990) исемнәре теркәлгән. Кошкунмас лексемасы әдәби тел сүзлекләрендә 'эт шомырты' мәгънәсендә бирелгән, чебен үләне сүзтезмәсе казан арты төркеме сөйләшләрендә, ләмбрә сөйләшендә 'кандала үләне'нә карата кулланыла. Бака яфрагы (рус. подорожник) - юл кырыйларында, сукмак буйларында, йорт тирәләрендә үсә торган күпьеллык үсемлек. Аның яшь яфракларын ашыйлар. Фәнни һәм халык медицинасында дару үләне итеп кулланалар. Яфракларыннан алынган согы белән ашказаны-эчәк авыруларын дәвалыйлар. Татар телендә бака яфрагы үсемлеге күп санлы лексик берәмлекләр белән белдерелә. Алар арасында киң таралыш алган атамаларның берсе - бака яфрагы. Әдәби тел сүзлекләренә ул ботаник термин итеп кабул ителгән. Шуны да әйтергә кирәк: аерым сөйләшләрдә бу үсемлекнең тагын үги ана йафрағы (бөре., минз., злт., стрл.), карабодай гөле (мәл.) мәгънәләре дә бар. Чагышт.: кум. бакъа йапыракъ, азәрб. боға йарпағы. Бака яфрагының төрле төрләре татар сөйләшләрендә бақа қабығы (эчк.), бақа тәңкәсе (каз.ар.), бақа үләне (мам., дөб., трх.), бака үләне (тмн.), бака үләне/үләме (чст., тмн.) исемнәре белән белдерелә. Күрсәтелгән лексик берәмлекләрнең беренче компонентлары бака сүзеннән тора. Дөбъяз сөйләшендә бака яфрагын тагын шома йафрақ дип тә йөртәләр. Бака яфрагы үсемлегенең исемнәре күп төрле. Аларда үсемлекнең төрле билгеләре чагылыш таба. Мәсәлән, 1) үсү урынына карап: йул йафрағы (блт.), җул җапрағы (каз.ар.-крш.), йул үләме (чст.), йул үләне (кргл.), суқмақ печин (перм.). Чагышт.: башк. йул йапрағы. 2) Дәвалау үзлегенә карап: җара җафрағы / йара йафрағы (мам.), йара йапрақ (себ. д.), йара үләне (перм., кргл., бгрс.) шеш йафрағы (мам.). Кайбер исемнәр үсемлекнең яфрак, сабак формалары белән бәйле рәвештә аталган: песи қойроқ печән (бөре.), коцок теле (күрш.), кийәү қамчысы (каз.ар., минз.), кийәү камчысы (стрл.). Бака яфрагын белдергән лексемаларның нигезендә кошларга җим булу үзлеге дә ята: чыпчық йафрағы (блт.), қарлығач йафрағы (блт., дөб.), бүдәнә йафрагы (лмб.). Моннан тыш, сөйләшләрдә тагын бака яфрагының түбәндәге исемнәре бар: нағыш йафрақ (перм.), на'ыш җапра'ы (кас.), көймә чәчкәсе (перм.), тапу печине (перм.), тарантас үләне (мам.), чегән арбасы (дөб.), батыр үләм (чст.), батыр үлән (бәр., минз.), май қаwақ (тбл.), татлы қаwақ (себ. д.), қуптарца йапрақ, утарца йапрақ, утауцы йапрақ (себ. д.), утаwық, отаwыц (саз.я.), путачи қаwақ (тара.), шырбыз йафрақ (нокр.), сеңерле ут (Троянский, 1833, Т. 1). Мисаллар: Шырбыз йафрақ дуружник ул, аның уртасында озынча үскән чәчәге бар. Шырбыз йафрақ кислотнос' йуқлықтан файдалы (нокр.). Пермь сөйләшендә бака яфрагын тагын мөре дип йөртәләр. Чагыштыр: мөре (кузн., хвл., чст., перм.), бөре (каз.ар., т.я., әд.) 'үсемлек бөресе'. 'Бака яфрагын' аерым сөйләшләрдә рус алынмасы белән йөртү дә бар. Мәсәлән, подарожник/падаружник (кузн., тмн.), пудуружник (нокр.), даружник (хвл., дөб.): Пудуружнигыбыз да бар (нокр.). Бака яфрагы үләненең чәчәк сабагы белән бәйле исемнәре дә бар. Мәсәлән, батыр (бәр.), тарантас (бәр.), салдат үләне (кузн.): Батыр уйныйлар суғып, башын өзөп беренекенә берен (бәр.). Бака яфрагы үләненең халык телендә егермедән артык исеме бар. Исемнәрдә үсемлекнең төрле билгесе чагылыш тапкан. Күп кенә исемнәр тасвирлама формада һәм нигездә ике сүздән торалар. Чагыштыр: башк. йара йапырағы, йул йапырағы. Баллы чәчәк (рус. льнянка) - күпьеллык үсемлек. Ул тау битләрендә, аланнарда, чәчүлекләрдә, чүп урыннарында һәм нарат урманнарында үсә. Баллы чәчәкне дару үләне буларак файдаланалар. Аннан ясалган препаратлар эчне йомшату, сидек һәм үт куа торган чара буларак та кулланылган. Халык медицинасында аның төнәтмәсен күз авыртканда күзгә салганнар, ангина булганда тамак чайкаганнар. Бу - агулы үсемлек. Шуның өчен аны кулланганда бик сак булырга кирәк. Моннан тыш, баллы чәчәк - бал җыю өчен файдаланыла. Шуңа күрә аның бу үзлеге атамасында да чагылыш тапкан. Халык телендә баллы чәчәк үсемлегенең башка исемнәре дә бар. Мәсәлән, башмақ тәтәй (мам.), башмақ чәчәге (мам., дөб.), башмак үләме (чст.), голекай башмагы (тмн.), күгәрчен башмағы (дөб.), кыкы башмагы (лмб.) < кыкы < күке, марҗа башмагы (чст.), марҗа башмағы (к.т., дөб., мам.), әби башмагы (чст.). Мисаллардан күренгәнчә, китерелгән лексик берәмлекләрнең бер компоненты башмак сүзеннән тора. Мәсәлән: Марҗа башмағын бала чақта суыра торған ыйық баллы дип (мам.). Терминологик сүзлекләрдә һәм белешмәләрдә марҗа башмагы (АС, 1931; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988), башмак чәчәге, башмак тәтәй (РТАХТС, 1971) лексик берәмлекләре бирелгән. Әдәби тел сүзлекләрендә баллы чәчәк лексемасы ботаник термин буларак теркәлгән (Вәлиди, 1929; ТһБТС, 1935; РТС, 1956; ТРС, 1966). Шул ук вакытта баллы чәчәк лексемасы аерым сүзлекләрдә 'ала миләүшә' үсемлегенә карата да кулланылган (Вәлиди, 1929; ТРС, 1966). Татар теле сөйләшләрендә 'баллы чәчәк' мәгънәсендә тагын баллы йау (мам.), баллы җау (минз.), баллы қуwәт (блт., минз.), баллы тәтәй (блт.), бал чәчәк (чст.) лексик берәмлекләре билгеле. Баллы чәчәк үсемлеген белдерә торган исемнәрнең бер өлеше бал корты белән бәйле. Мәсәлән: кырт чәчәге (лмб.) (< корт), мурта (әд. умарта) чәчәге (лмб.). Түбән кама керәшеннәре сөйләшендә бу мәгънәдә челем чәчәге лексик берәмлеге кулланыла. Биредә челем 'тәмәке' мәгънәсен белдерә, ягъни 'тәмәке чәчәге'. 'Баллы чәчәк' төшенчәсе бөре сөйләшендә песи тырнағы тәгъбире белән белдерелә. Югарыда китерелгән лексик берәмлекләр белән бергә темников сөйләшендә тагын имгеч (< им- + афф. -геч), сургуч сичак (< суыр- + афф. -гыч + сичак/чәчәк), ләмбрә сөйләшендә йомырка чәчәге, йәсничә чәчәге (< йәсничә 'йомырка'), кузнецк сары чәчәк исемнәре дә кулланылышта йөри. Бизгәк үләне - дару үләннәренә керә. Аны салкын тигәндә, бизг әк авыруыннан, эч катудан файдаланганнар. Бу үләннең атамасында үсемлекнең файдалы үзлеге чагылыш таба. Бу лексик берәмлек татар теле сүзлекләрендә теркәлмәгән. Каюм Насыйри хезмәтләрендә исә ул бизгәк уты исеме астында теркәлгән (Насыйри, 1904; 1999: 64). Билчән, сары билчән (рус. бодяк полевой) - киң таралган үсемлек, төрле урыннарда үсә. Аның яшь яфракларыннан аш пешереп тә ашаганнар. Бу үләнне халык медицинасында да файдаланганнар. Аннан ясалган төнәтмә тире авыруларын дәвалау өчен кулланылган. Татар теле сүзлекләрендә үсемлекнең бу төре сары билчән (ТРС, 1966), каты билчән (РТАХТС, 1971), кыр каклавычы (Иванова, 1988) атамалары белән теркәлгән. Күп кенә татар сөйләшләрендә бу мәгънәдә каты билчән, қақлаwыч (т.я.) сүзләре кулланыла. Моннан тыш аерым сөйләшләрдә кан'на теле (чст.), дегәнәк печин (перм.) сүзләренең дә күрсәтелгән мәгънәдә кулланылуы билгеле. Әдәби телдән аермалы буларак, билчән сүзе бөре, ләмбрә сөйләшләрендә сары билчән мәгънәсендә билгеләнгән. Пермь сөйләшендә күрсәтелгән мәгънәдә дәрҗин сүзе кулланыла. Ботаника буенча сүзлек-белешмәдә билчәннең берничә төре теркәлгән: ак киез билчән, саз билчәне, саз каклавычы, тимер тигәнәк, бакча билчәне, каты билчән һ.б. (Иванова, 1988). Татар сөйләшләрендә тимер тигәнәк атамасы дөбъяз сөйләшендә 'сары билчән', мамадыш сөйләшендә - 'күкбаш, күк чәчәк' үләннәрен дә белдереп килә. Бөтнек (рус. мята) - хуш исле күпьеллык үлән. Сазлы, юеш болыннарда, су буйларында үсә. Күп еллардан бирле аны бакчаларда үстерәләр. Аның яшь яфракларын ашка салалар, салатларга кушалар, аны киптереп, уып сөтле, борчаклы ашларга салалар. Бөтнекне дару үләне буларак та файдаланалар. Аның яфракларын киптереп төнәтмә, настой ясыйлар һәм аны һәртөрле нерв, бавыр, үт куыгы, сидек куыгы авыруларыннан эчәләр. Халык телендә бу үләннең иң киң таралган атамасы бөтнек. Әдәби тел сүзлекләрендә ул термин итеп кабул ителгән. К. Насыйри сүзлегендә бөтник үләне сүзтезмәсе бирелгән (Насыри, 1904). Татар теле сөйләшләрендә аның түбәндәге вариантлары бар: бетнек (дөб., байк.), бытнык (хвл.), мөтлек (к.т., мам.), мөтнөк (каз.ар.-крш.), пыт'нык (чст.), петнек (хвл.). Башка төрки телләрдә бу сүз очрамый диярлек. Ул Идел буенда таралган күрше телләрдә генә билгеләнгән. Мәсәлән, башк. бөтнек, чув. петнек, удм. бутник. Казак телендә бутнук 'мәче борчагы' (Егоров, 1964: 159). Бөтнек үләненең бик күп төре бар: бөдрә бөтнек, кыр бөтнеге, борыч бөтнек (Насыйри, 1999: 59). К. Насыйри сүзлекләрендә бөтнек атамасы тагын мачы бөтнеге, көтүче бөтнеге, лимон бөтнеге сүзтезмәләрендә теркәлгән. Биредә шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мәче бөтнеге әдәби тел сүзлекләрендә дә бирелгән (ТРС, 1966). Мәче бөтнеге 'валериана' мәгънәсендә К. Насыйрида теркәлгән (Насыйри, 1999: 139). Моннан тыш, татар сөйләшләрендә бу үсемлекнең рус атамасын куллану да бар. Мәсәлән, мәте (чст., хвл., кузн., тмн., баст., кас.), мат'а (нокр.) < рус. мята: Мат'аны ислекәй дә диләр бит (нокр.). Мәте бар бақчабызда да (баст.). Хуш ис килсен өчен мәте салабыз (тмн.). Бөтнек сүзенең килеп чыгышы рус телендәге мятник лексемасына барып тоташа (Егоров, 1964: 159). Бүре борычы (рус. купена лекарственная) - күпьеллык үсемлек. Халык телендә аны бүре борочо (мам., перм.), қарға күз (перм.), төйләмә (лш.) исемнәре белән йөртәләр. Татар теле сүзлекләрендә һәм белешмәләрдә аның тагын бүре борычы (РТАХТС, 1971), сөләйман мөһөре (АС, 1931; РТС, 1956), төйләмә үләне лексик берәмлекләре дә теркәлгән (Иванова, 1988). Бүсер үләне (рус. горец почечуйный) - агулы үсемлек. Төрле урыннарда үсә. Халык медицинасында аны кан китүдән һәм эч катудан файдаланалар, геморройны дәвалыйлар. Бу атама К. Насыйрида һәм терминологик сүзлекләрдә теркәлгән (Насыри, 1904; РТАХТС, 1971). Гөлбадран (рус. пижма) - көпшәсыман сары чәчәкле, чәчәк корзинкалары зонт кебек урнашкан, абагага охшаш яфраклы күпьеллык үсемлек. Ул юл, канау, койма буйларында үсә. Җәрәхәтләрне дәвалау, эч китүне туктату һәм эчтәге суалчаннарны кудыру өчен дару итеп кулланыла. Үсемлекнең дәвалау үзлеге аның атамасында да чагылыш таба. Мәсәлән, бабасыр үләне (минз.), бүсер үләме (минз.), сывалчан үләне (лмб.), ягъни суалчаннарга каршы кулланыла торган үлән. Кайбер исемнәре аның чәчәгенең формасын төймә белән охшатудан барлыкка килгән: сәдәп чәчәк (мам.). Мотивлаштыру билгесе булып аның яфрагы да катнаша. Мәсәлән, кәзә тел (кузн.) лексемасы үсемлекнең яфрагын кәҗә теле белән охшату нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Гөлбадран үсемлеген миләш белән охшату да аның атамасында чагылыш таба, чөнки чәчәгенең укмашып урнашкан булуы миләш тәлгәшләрен хәтерләтә. Шуңа күрә сөйләшләрдә аны милиш печин (перм.), 'ор мулише (кас.) (< кыр миләше), кыр пизеле (тмн.) (< морд. пизел 'миләш') исемнәре белән атап йөртәләр. Мәсәлән: 'ор мулише сары чәчи' ата (кас.). Каюм Насыйри хезмәтләрендә гөлбадран атамасы белән бергә, миләш үлән сүзе дә теркәлгән (Насыйри, 1999: 147). Ботаникага караган әдәбиятта аның тагын кыргый миләш атамасы бирелгән (Иванова, 1988). Урта диалектның балтач сөйләшендә гөлбадранны сары мәтрушкә лексемасы белән атау да бар. Моннан тыш, әрем белән чагыштыру нәтиҗәсендә сөйләшләрдә тагын кайбер атамалар барлыкка килгән. Мәсәлән, Мордовия республикасында таралган татар сөйләшәрендә (лмб., тмн., кузн.) үсемл екнең бу төрен сары нәркәмәс дип атыйлар. Биредә нәркәмәс 'әрем' мәгънәсен белдерә, ягъни сары әрем, беренче компоненты үсемлек чәчәгенең төсенә бәйле. Нәркәмәс сүзе фарсы теленнән кергән 'күсе даруы, мышьяк' мәгънәсен белдерә (Бурганова, 1976: 130). К. Насыйри хезмәтләрендә шадра үлән исеме дә урын алган. Гөлбадран сүзе исә биредә 'миләш' мәгънәсендә теркәлгән (Насыйри, 1894; 1903). Мишәр диалектының чистай сөйләшендә гөлбадран үсемлеген албидрә исеме белән атау бар; ягъни ал + бидрә < барда < бадран. Гөлбадран атамасы сөйләшләрдә киң таралган. Ул ике тамырдан тора: гөл + бадран. Бу сүзнең беренче компоненты гөл фарсы теленнән кергән, икенче компоненты һинд-европа теленнән кергән bedr 'көч, сәламәтлек, тазалык, дәрт' тамырына барып тоташа (Бурганова, 1976: 130). Мисаллар: Гөлбадран сары чәчкә ата, ашқазаны өчен файдалы (трх.). Гөлбадран сары чәчкәле була (нокр.). Гөлбадран басуларда үсә (т.кам.-крш.). Халык телендә гөлбадран үсемлеген тагын дармана (чст., т.кам.-крш.), дармана үләне (дөб.), дәрмана, дәрмана үләне (блт.) исемнәре белән атау да мәгълүм. Дәрмана фарсы сүзе һәм ул 'дару, дәва' мәгънәсен белдерә. Татар теле сүзлекләрендә дәрмана үләне (ТРС, 1966; РТС, 1984), дармәнә үләне РТАХТС, 1971) 'дару әреме'н белдерә. Чагышт. тагын: дәрмана орлыгы, дәрмана мае (ТРС, 1966). Үсемлекләр дөньясына караган сүзлек-белешмәләрдә гөлбадр ан үсемлеген тимер үлән сүзтезмәсе белән йөртү дә билгеләнгән (Иванова, 1988). Жикән (рус. рогоз) - күл читләрендә, сазлык урыннарда үсә торган күпьеллык үсемлек. Халык телендә аны камыш дип йөртәләр. Әмма җикән камыштан беркадәр аерыла. Җикәннең яфраклары озын, бер метрга җитә, кара чәкән башлы, юан тамырлы үсемлек: Җирле - җирендә, җикән - күлендә (мәкаль). Җиренә күрә җикәне (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 546). Үсемлекләргә багышланган әдәбиятта җикәннең үрентеләрен, тамырын ашау өчен файдаланганнар, дип күрсәтәләр. Татар сөйләшләрендә бу үсемлекнең җикән атамасы киң таралган. Аерым сөйләшләрдә аның йекән, йекән қамышы (злт.), игән (төм.), йегән (себ. д.) вариантлары билгеле: Йегән күлтә булаты, аннан цыпта суғадылар (тара.). Әдәби тел сүзлекләрендә җикән, җикәнбаш атамалары бирелгән (ТРС, 1966; ТТАС, 1977). Җикән сүзе башка төрки телләрдә дә теркәлгән: башк. йекән, кум. йэкән камышның бер төре (аннан палас сугалар), ккалп. җекен, алт. дьеек ен, төрекм. еген, кырг. чекан, чув. чакан (Егоров, 1964: 316) 'камышның бер төре', алт. текен 'камыш', уйг. йекен 'сазлык урыннарда үсә торган, мамыгыннан мендәр, матрац һ.б. ясый торган үсемлек'. В.В. Радлов сүзлегендә jigan 'зур каты кылган', А.К.Боровковта yikan 'папирус (чыпта суга торган камыш)' (Боровков, 1971: 110), К. Насыйрида җикәнбаш (Насыйри, 1904) сүзләре теркәлгән. Чагышт.: удм. диал. екень, екень пыр, кекон, венгр. gyekeny 'җикән, чыпта', мар. кекен, кекенвож, кикакваж 'аксыргак'. 'Җикән' төшенчәсен кама тамагы сөйләшендә қарабаш лексемасы белән белдерү дә бар. Биредә мотивлаштыру билгесе булып үсемлек чәкәненең формасы һәм төсе күздә тотыла. Татар теле сүзлекләрендә қарабаш атамасы да бирелгән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988: 198; 1990: 136). Моннан тыш, бөре сөйләшендә күрсәтелгән мәгънә песи қойроғо лексик берәмлеге белән белдерелә. Биредә үсемлекне песи койрыгы белән охшату төп мотивлаштыру билгесе булган. Әйтергә кирәк, карабаш, песи койрыгы сүзтезмәләренең аерым сөйләшләрдә башка семантикасы да бар. Мәсәлән, нократ сөйләшендә карабаш 'ромашка', камышлы сөйләшендә песи қойроғо 'тычкан тарысы' мәгънәләре билгеле: Қарабашның эче сары, чите ақ. Чагышт.: башк. карабаш 'кантуктаткыч (дару үләне)'. 'Җикән' мәгънәсендә тубыл-иртеш диалекты сөйләшләрендә қуға лексик берәмлеген куллану да очрый: Қуға күл йағата үсәте (төм.). Каз үләне (рус. гусиная лапка) - ишегалларында, бакчаларда, чүп урыннарында, юл буйларында үсә. Аның яшь яфракларыннан салатлар ясыйлар, ашка салалар (Иванова, 1990: 78). Халык медицинасында аны кайнатып ашказаны, эчәк авырулары, көзән җыеру вакытында эчәләр, авыз эче ялкынсынганда уртларны ныгыту өчен чайкыйлар. Бу үләннең сөйләшләрдә күп төрле исемнәре бар. Мәсәлән: қаз айағы (каз.ар., т.я.), қазыйақ (дөб.), қасайақ (< каз + айак) (себ. д.), каз тәпийе (чст.), каз ләпәсе (кузн.), каз үләне (тмн., кузн., чст., кмшл.), кас ут < каз + ут (себ. д.) 'үлән'. Татар теле сүзлекләрендә каз үләне (АС, 1931; ТБТ, 1935); каз аягы, каз тәпие (ТРС, 1966) урын алган. Шул ук вакытта "Татарча-русча сүзлек"тә (ТРС, 1966) каз үләне атамасының 'бака яфрагы' мәгънәсе дә теркәлгән. Сөйләшләрдә, шулай ук, каз үләне атамасының башка мәгънәдә куллану очраклары бар. Мәсәлән, сергач, чистай (каз үләме), ләмбрә, хвалын, темников сөйләшләрендә (каз үләне) 'бәпкә үләне' мәгънәсен белдерә. 'Каз үләне, каз аягы' мәгънәсендә еш кына бәбкә сүзе белән ясалган атамалар кулланыла. Мәсәлән, бәбкә үләне (лш.), бибкә үләне (трх.). Шушы ук модель белән ясалган сүз себер диалектларында очрый. Мәсәлән, цүри үлән сүзтезмәсенең беренче компоненты цүри - 'каз' мәгънәсен белдерә, ягъни 'каз үләне'. Татар теленең аерым сөйләшләрендә 'каз үләне' мәгънәсендә йылга үләне (чст.), су печәне (бәр.) сүзтезмәләре кулланыла. Бу очракта мотивлаштыру билгесе булып үсемлекнең үсү урыны (елга, су буенда үскән үлән) алына. Себер диалектларында 'каз үләне' мәгънәсендә тагын кәреш үләне (тбл.), алықмас үлән (тара.) сүзтезмәләре дә очрый (Тумашева, 1992). Татар әдәби телендәге чирәм сүзе мамадыш сөйләшендә 'каз үләне' мәгънәсендә килә. Кандала үләне (рус. донник) - сары яки ак чәчәкле, исле үсемлек. Ул ашарга яраклы һәм дару үләне булып та кулланыла. Халык медицинасында аны сулыш юллары авыртканда какырыкны бүлеп чыгару чарасы буларак файдаланалар. Аны, шулай ук, йокысызлыктан кулланалар. Ул сидерткеч дарулар һәм чәй составына керә. Татар теле сөйләшләрендә қандала үләне берничә төр үләнне белдереп килә. Мәсәлән, 'канадала үләне', 'себерке үләне' (тмн., лмб., срг., лш.), 'гөлбадран' (кузн.), 'ярут' (чст.). Қандала печәне балтач сөйләшендә 'ак кандала үләнен' қандала печин варианты пермь сөйләшендә 'әрем' мәгънәсен белдерә. Моннан тыш, 'ак кандала үләне' татар сөйләшләрендә чебен қунақсасы (к.т.), чебен қуначасы (трх.), чебен кунгычы (чст.), чебен қолғасы (мам.), чебен печәне, чебен тәтәйе (блт.), чебен чәчәге (минз.), чебен үләне/үләме (каз.ар., лмб.), чебен үтергеч (трх.) лексемалары белән дә белдерелә. Бу исемнең мотивлаштыру билгесе булып аны чебенгә каршы куллану үзлеге тора. Гадәттә бу үсемлекне чебен кундыру өчен файдаланганнар. Шулай ук, фирештә куагы, фирештә тайагы (чст.), фирештә үләме (мам.) сүзләре дә югарыда күрсәтелгән лексемаларга синоним булып тора. Мордва-каратай сөйләшендә күрсәтелгән мәгънә тефта сүзе белән белдерелә. Бу мәгънәдә минзәлә сөйләшендә қырлыған сүзе кулланыла. Кәҗәсакал (рус. козлобородник) - икееллык үсемлек. Бо лыннарда, аланнарда, тау битләрендә үсә. Аның яшь яфракларын, са бак ларының кабыгын чистартып ашыйлар. Аның тамырын кайнатып йөткергәндә, бавырдагы, бөердәге ташлардан эчәләр. Кәҗә сакалы атамасы татар теле сүзлекләрендә бирелгән (ТБТ, 1931; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988). Татар сөйләшләрендә дә бу лексема киң таралыш алган. Әмма мәгънә ягыннан ул башка төр үсемлекне белдерергә мөмкин. Мәсәлән, казан арты, тау ягы төркеме сөйләшләрендә кәҗәсақал/кәҗә сакалы 'газнич' мәгънәсендә кулланыла: Кәҗәсақал ашағансыңдыр, иренең шуңа қабарған (лш.). Кәҗәсакалның суы иренгә тисә, ирен чабырта (к.т.). Иренне боза торғаны кәҗә сақалы аның (дөб.). Стәрлетамак сөйләшендә кәҗәсакал лексемасы 'гөлҗимеш' мәгъ нәсендә очрый. Кәҗәсакал ачык сары чәчәк ата. Бу билгесе аның исемендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, кама тамагы сөйләшендә аны сары чәчәк дип тә йөртәләр. Чагышт.: башк. кәзәһақал. Канлы үлән (рус. чистотел) - сары чәчәкле күпьеллык үлән үсемлек. Гадәттә ул ташландык урыннарда, дымлы җирләрдә, өй ти рәләрендә, койма буйларында үсә. Үсемлекнең кайсы өлешен өз сәң дә аннан сары сок чыга. Бу сокны халык медицинасында файдаланалар. Аннан бавыр, үт куыгы авыруыннан төнәтмә ясап эчә ләр. Сөялне яндыру өчен аңа канлы үлән согын сөртәләр. Канлы үлән үсемлегенең татар телендә берничә атамасы бар: төче үлән, төчү лән (каз.ар.) исеме киң таралган. Моннан тыш, җуды печәне (блт.), куйан балтырганы (м.-кар.), урман қынасы (мам.) лексик берәмлекләре дә 'канлы үлән' үсемлеген белдерәләр. Мәсәлән: Урман қынасының сары суы чыға, тырнақны қыdартып йөриләр (мам.). Татар теленең төрле басмада чыккан сүзлекләрендә канны үлән (АС, 1931; ТРБТ, 1931), канлы үлән, канлут, төче үлән, куян балтырганы (РТАХТС, 1971), сөял үләне (ТРС, 1966) атамалары теркәлгән. К. Насыйрида карлыгач уты (Насыйри, 1894), карлыгач үләне сүз тезмәләре дә күрсәтелгән мәгънәдә бирелгән. Татар сөйләшләрендә тагын рус теленнән кергән чистатил (< рус. чистотел) алынма сүзе кулланыла: Чистатил йадавитый, кычуларга йарый ул (глз.) Карабаш (рус. черноголовка) - күпьеллык үсемлек, дымлы урыннарда үсә. Кайбер регионнарда бу үсемлек дару үләне буларак файдаланыла. Сулыш юллары ялкынсынганда, ашказаны авыртуыннан, ангинадан, йөрәк авыруларыннан дәвалау өчен карабаш үләнен кулланганнар. Татар телендә карабаш үсемлеге чүп үләне буларак билгеле. Сөйләшләрдә аның кузгут (мам.), бжан чәчәге (мам.), қорт үләме (< үләне) (каз.ар.-крш.), дөнгөш печән (бөре.), төклетура чәчәге (мам.) исемнәре бар. Татар теле сүзлекләрендә карабаш (АС, 1931; РТС, 1959), карабаш, бжан чәчәге (РТАХТС, 1972), гади карабаш, божан чәчәге, төклетура чәчәге, дөнгеш печән (Иванова, 1988) атамалары бирелгән. Карабаш лексемасының 'камыш, җикән камышы' мәгънәсе дә теркәлгән (ТРС, 1966), кама тамагы сөйләшендә исә 'тар яфраклы камыш'ны белдерә. Көтүче кубызы (рус. шильник) - күпьеллык үсемлек. Күбрәк дымлы урыннарда, күл, елга буйларында үсә. Июль аенда чәчәк ата. Яфракларын бүсер авыруыннан файдаланалар. Халык медицинасында үсемлекнең тамырын да кулланалар. Татар телендә аның көтүче кубызы атамасы билгеле (Насыри, 1904). Шуның белән бергә көтүче кубызы татар теле сүзлекләрендә башка төр үсемлеккә карата да кулланыла (ТРС, 1966). Күз үләне (уты) (рус. очанка) - болыннарда, урман буйларында, аланнарда, куак араларында, комлы җирләрдә үсә. Халык медицинасында аны салкын тигәндә, бизгәк авыруы вакытында чәй итеп эчәләр, шулай ук диатез, экзема авыруларыннан кулланыла, авыру күзләрне юалар. Үсемлекнең бу үзлеге аның атамасында да чагылыш таба: күз уты, күзүлән, күз үләне (ТРС, 1966). Күз үләнен күз тигәнгә эчәләр, файдалы диләр (дөб.). Чагышт.: башк. күркәбаш, йалан йетене. Күзлут (рус. пикульник красивый) - берьеллык үсемлек. Кырларда, бакчаларда, ташландык җирләрдә үсә. Халык медицинасында аның төнәтмәсен ашказаны җәрәхәтеннән эчәләр, экземадан примочка ясыйлар. Күзлут атамасы ике тамырдан торган кушма сүз: < күзле + ут 'үлән', ягъни күзле үлән. Татар теле сөйләшләрендә күзлут үсемлегенең түбәндәге исемнәре дә бар: баллы саwыр (мам.), баллы қуwәт (мам.), бал тәтәй (< чәчәк) (минз.), мурта (< умарта) чәчәге (лмб.), кузлут (< күзле + ут 'үлән') (мам., блт., каз.ар.-крш., т.кам.-крш.). Китерелгән лексик берәмлекләрнең күбесе башка сөйләшләрдә икенче төр үсемлеккә карата да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, баллы қуwәт лексик берәмлеге дөбьяз, бәрәңге сөйләшләрендә 'клевер', балтач, минзәлә сөйләшләрендә 'баллы чәчәк' мәгънәсендә кулланыла. Күзлут кушма сүзе берничә төр үсемлекне белдерергә дә мөмкин. Мәсәлән, мамадыш сөйләшендә 'карабаш', чистай, минзәлә сөйләшләрендә 'бүлбеле кияү камчысы' үсемлекләренә карата кулланыла. Нократ сөйләшенең глазов урынчылыгында 'күзлут' мәгънәсендә утлы күз лексемасы кулланыла. Бу лексик берәмлек чистай сөйләшендә 'бүлбеле кияү камчысы' мәгънәсендә килә. Шуның белән бергә глазов урынчылыгында 'күзлут' мәгънәсен удмурт теленнән кергән порни сүзе белән белдерү дә бар. Колмак (рус. хмель) - куаклыкларда, әрәмәлекләрдә, чокыр, елга буйларында, таллыкларда үсә. Тал чыбыкка һәм шомыртка яшел колмак уралган (Ә. Ерикәй. ТТАС, Т. 2, 1979). Аны өй яныннарында, бакчаларда декоратив үсемлек буларак та үстерәләр. Колмакны киптерәләр һәм аннан чүпрә ясыйлар. Колмак чүпрәсен ипи пешергәндә, сыра кайнатканда файдаланалар. Халык медицинасында колмактан ясалган төнәтмәне ашказаны ялкынсынганда, сидек куыгына салкын тигән вакытта эчәләр. Татар сөйләшләре таралган регионнарда қолмақ сүзе киң кулланыла. Аның сөйләшләрдә тагын қомнақ (т.я.-крш.), қомалақ (бөре., перм., злт.), қомлақ, қомнақ, қымлақ (себ. д.) вариантлары теркәлгән: Қомалақтан чүпрә йасыйсың (перм.). Қомалақ әпәйгә дә әйбәт асыту өсөн (злт.). Үсепес йасай торған ыйық қомлақтан пуса (төм.). Чагыштыр: башк. қомалақ, казак. қулмак, караим. кумлак, кумлах, алт. кумдак, чув. хамла 'колмак'. Бор.-төрки qumlaq 'үрмәле үсемлек' (ДТС, 1969). Колмак сүзе фин-угор телләрендә дә бар. Мәсәлән, фин. humala, мар. умла/умыла, эрз. комоля, мокш. комля. Чагышт.: латин. humulus 'колмак'. Н.Б. Борһанова фикеренчә, колмак сүзе болгар катламына карый (Бурганова, 1976: 136). Чагышт.: венг. komlo 'колмак'. Шуның белән бергә колмак сүзе сүзтезмәләр составында килә һәм яңа мәгънәле сүзләр ясый. Мәсәлән, қомалақ печин (< колмак печән) / қумалақ (< колмак) печин (перм.) 'эт эчәгесе', 'шылдыравык', җир қолмағы (мам.), дҗир колмагы (хвл.) 'ярут': Дҗир колмагын баш чатнаганнан эчәләр, урманда комныкта була, бик фәйдәле кешегә. Чагышт.: башк. йер қомалағы 'шуышма клевер'. Колмак лексемасы топонимик атамаларда да очрый. Мәсәлән, тау ягы керәшеннәре сөйләшендә комнаксар (< колмак + афф. -сар) сүзе колмак күп үскән урынны белдерә. Моннан тыш, колмак сүзен сөйләшләрдә рус алынмасы белән белдерү дә теркәлгән. Мәсәлән, хвалын сөйләшендә эхмил, златоуст сөйләшендә мил' сүзләре рус телендәге хмель сүзеннән үзгәреш кичергән. Златоуст сөйләшендә колмак сүзе фразеологик берәмлекләр соста вында да кулланыла. Мәсәлән, қомалақ (< колмак) қыштырдау 'җиңелчә көнләшү, бераз көнләшү' мәгънәсен белдереп килә. Халык телендә шундый гыйбарә сакланган: Таш су өстендә йөзгәндә Колмак төпкә батканда (Х. Мәхмүтов, 2008: 216). Бу гыйбарә беркайчан да булмаячак нәрсә турында "булыр" дип раслау формасында әйтүдә кулланыла (Мәхмүтов, 2008: 316). Әлег е гыйб арә татар шигъриятендә дә урын алган. Мәсәлән, Равил Фәйзулл ин, Ренат Харис иҗатыннан шундый юлларны китерегә мөмкин: Асты-өскә, өсте-аска Әйләнде дөнья безгә. Колмак бата, таш йөзә, Йөрәк тузды, баш түзә (Р. Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр, Т. 1, 1992: 395). Һәм әйтте Мөхәммәт патша: Таш суда йөзә башлаганда, Ә колмак бата башлаганда Безнең арада да Тынычлык бетәр! (Р. Харис. Ант суы, 1987: 41). Күкбаш, күкчәчәк (рус. василек) - куе күк төстәге кыр чәчәге, нигездә ул чүп үләне. Әмма кайбер регионнарда аны дару үләне буларак файдаланганнар. Медицинада аның чәчәгеннән төнәтмә ясап бөер авыруларыннан эчкәннәр, бавыр, үт куыгы юлларын дәвалауда кулланганнар. Халык телендә бу үсемлекнең берничә исеме бар. Күк чәчәк, күк баш атамалары киң таралган. Әдәби тел сүзлекләрендә норма буларак теркәлгән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971). Атаманы мотивлаштыру билгесе булып чәчәгенең төсе тора. Татар теле сөйләшләрендә аның тагын күк тәтәй (минз., блт.), күкитек (хвл.), күк т'ит'и, күк баш печин (перм.), зәңгәр тәтәй (мам.), зәңгәр тәтәй печән (бөре.) сүзләре белән белдерелүе мәгълүм. Чагыштыр тагын: башк. зәңгәр сәскә, ком. гёк чечек; удм. зангыри сяська. Күк чәчәк нигездә кыр чәчәге. Ул арыш яки башка ашлык араларында үсә. Шуңа күрә аның исемендә үсемлекнең үскән урыны чагылыш таба. Мәсәлән, арыш чәчәге (т.я., т.кам.-крш.), арыш чәчәкай (лмб.): Арыш чәчәге зәңгәр таҗлы, чәчәк бар башында, зәңгәр чәчәк (т.кам.-крш.). Шулай ук, биредә уҗым чәчәге (лмб.), ашлық печин (перм.), сука чәчәге (мәл.) исемнәрен дә китерергә мөмкин. Еш кына чәчәкнең формасы мотивлаштыру билгесе булган. Мәсәлән, сәғәтләмә печин (перм.) исеме чәчәкнең телләрен сәгать теленә охшату нәтиҗәсендә бирелгән, төймәле баш (кргл., бгрс.) исә чәчәкнең башын төймәгә, мөрбаш печин (перм.) (< мөрө < бөре + баш) бөрегә охшату нәтиҗәсендә аталган. Моннан тыш, дөбьяз сөйләшендә хәтфә чәчәк, чистай сөйләшендә куйан кынасы сүзтезмәләре дә күк баш, күк чәчәк үсемлеген белдерәләр. Сөйләшләрдә бу төр үсемлекне рус теленнән кергән сүз белән атау да очрый. Мәсәлән, нократ, златоуст сөйләшендә васил'ок 'күк чәчәк' мәгънәсендә килә: Васил'ок өч ай эчәргә кирәк, баwыр, йөрәк аwыртудан, арыш эчендә була ул (нокр.). Чагыштыр: башк. зәңгәр сәскә, арыш сәскәһе, суқмарбаш. Болын күк чәчәге исә мамадыш, сөйләшендә тимер тигәнәк дип атала. Ботаника буенча булган белешмәләрдә мондый үсемлек болын төймә башы, мөрбаш печән исемнәре астында теркәлгән (Иванова, 1988: 27). Татар теленең кайбер сүзлекләрендә күк чәчәкнең бу төре чукмарбаш, яланча исеме белән урын алган (ТБТ, 1935; РТАХТС, 1971). Күкебаш (рус. медуница) - иртә язда вак исле чәчәк аткан үсемлек. Ул катнаш урманнарда, куаклыкларда үсә. Аның яфракларын ашка салалар, салатка турыйлар. Халык медицинасында бу үләнне чәчәк атканчы җыялар, аның төнәтмәсен сулыш юллары, эчәк авыруларыннан, нефрит, сидек куыгында таш булганда, төрле кан китүләрдән эчәләр. Сөйләшләрдә бу үсемлекнең күке башы (минз.), кәкүг уты (стрл.), кәккүк уты (тпк.), кәүбаш (брб. д.) (< кәкүк + баш) исемнәре билгеле. Себер диалектлары сөйләшләрендә күк чәчәк, күк чичәк лексик берәмлекләре белән белдерү очраклары да бар. Мәсәлән: Күк чәчәкне пешереп ашадық күберәген, сабы осон, чәчәге күк. Күк чәчәккә барабыз, йул буйларында, қыр башларынта үсәте (төм.). Татар теле сүзлекләрендә күкебаш атамасы ботаник термин буларак теркәлгән (АС, 1931; ТБТ, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988). Күкерт үләне (рус. плаун) ылыслы урманнарда үсә. Ул җиргә ятып үсә торган күпьеллык үсемлек. Аның сабагы һәм ботаклары куе үсентеләр барлыкка китерә. Халык медицинасында бу үсемлекнең төнәтмәсен бөер һәм сидек куыгына салкын тигәннән эчәләр. Халык телендә аны кебрит уты яки күкерт үләне исемнәре белән йөртәләр (Насыри, 1904). Икетелле һәм терминологик сүзлекләрдә бу үләннең бүре айагы (Насыри, 1904; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971), күкерт үләне (ТРС, 1966) исемнәре теркәлгән. Бу атаманың мотивлаштыру билгесе аның башак араларында сары төстәге күкерткә охшаган порошок булуы белән бәйле. Үсемлекнең бу билгесе атаманың нигезенә с алынган. Көтүче сумкасы (рус. пастушья сумка) - берьеллык үсемлек, юл буйларында, өй тирәләрендә, иген араларында, ташландык урыннарда үсә. Үсемлекләр дөньясына багышланган әдәбиятта көтүче сумкасы ашый торган һәм дару үләне буларак бирелгән. Әдәби тел сүзлекләрендә көтүче сумкасы термин буларак кабул ителгән (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971). Аның тагын көтүче букчасы исеме дә бар (Иванова, 1990). Шуның белән бергә татар сөйләшләрендә көтүче сумкасын тагын қамчау үләне, қамчау (т.я., т.кам.-крш.), әби серкәсе (минз., кргл., бгрс.), җитен чәчәк (блт.), әби бете (блт.), бет серкәсе (дөб.), серкә печәне (каз. ар.-крш.) лексемалары белән атап йөртү дә бар. Мисаллар: Қамчау үләне белән имниләр күз шешсә. Қамчауның чәчәге бик йуқ, өч читле нәстәсе бар (трх.). Көтүче сумкасы бу, дару үләне, қаты җирләрдә үсә (трх.). Қамчау үләне белән чабынғаным бар, тәңкә, тәңкә орлоқ қапчықлары була аның, қырларда үсә (т.кам.-крш.). Ассызыклап әйтергә кирәк, сөйләшләрдә қамчау (блт., каз.ар.крш.), қамчат (мам.), қамчау печәне (блт.), камчау үләне (кргл., бгрс.), қамчау үләме (дөб., лш.) лексик берәмлекләре 'ярут', қамчау чәчәге (блт.) 'шылдыравык' мәгънәләрендә билгеләнгән. Қамчау сүзенең ясалышы борынгыдан ук килә. Чагыштыр: бор.-төрки qamčïgu 'бетчә, сыткы', 'кабарчык' (Бурганова, 1976:135). Оренбург татарлары сөйләшендә әби серкәсе, югарыдагы мәгънәсеннән тыш, тагын 'ярут, кыр яруты'н белдерә. Көтүче сумкасы атамасында үсемлекнең чәчәк һәм орлык формасы чагылыш таба. Бу үсемлекнең чәчәк чугы кыска, вак, ак, җитеннеке кебек дүрт буынлы. Шуңа күрә аны аерым сөйләшләрдә җитен чәчәк дип атау да очрый; орлыгы озынча түгәрәк, кызгылт көрән төстә булуы белән серкәгә (әби серкәсе, серкә печән) яки беткә (бет серкәсе) охшату да мотивлаштыру билгесен тәшкил итә. Мәтрүшкә (рус. душица) - күпьеллык үсемлек. Халык медицинасында ул сидергеч һәм тирләтә торган дару үләне буларак кулланыла. Халык телендә мәтрүшкә атамасы киң таралган лексик берәмлек, халык җырларында киң таралыш алган. Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, Ераклардан әнкәм җибәргән. Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр Туган кырларымда тибрәлгән (И. Юзиев). Татар теле сүзлекләрендә ул термин буларак кабул ителгән. Татар сөйләшләрендә бу сүзнең төрле фонетик вариантлары бар: мәтерүшкә (мам., лш., т.кам.-крш.), мәтерешкә (мам.), мат'рушка (срг., тмн.), матырушка (хвл.), мәтернә, мәтерүнә (лмб.), мәтерши (кас.): Мәтерүшкәсез себерке бәйләмим (т.кам.-крш.). Мәтерешкәне айры қайнатырға (мам.). Мәтрүшкә атамасы рус теленең "матери душка" сүзеннән үзгәртелеп алынган (Бурганова, 1976: 137). Чагышт.: башк. мәтрушкә, мәтрүш. Мәтрүшкә сүзе ак, сары, шәмәхә, көрән эпитетлары белән кулланыла. Бу очракта күпмедер дәрәҗәдә мәтрүшкә белән охшаш башка үсемлекне белдерергә мөмкин. Мәсәлән, ақ мәтрүшкә (блт., мам.), ак мәтрүшкә (чст., лмб.) 'меңьяфрак'; сары мәтрушкә; бишни мәтрүшкә (дөб.), шәмәхә мәтрүшкә (мам.), қара мәтрүшкә (бөре.) 'мәтрүшкә': Көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва (Исәнбәт, Т. 1). Әдәби тел сүзлекләрендә мәтрүшкә һәм сары мәтрүшкә атамалары теркәлгән (ТРС, 1966). Мәтрүшкә сүзе Идел һәм Урал буе төрки телләре өчен характерлы. Галимнәр фикеренчә, бу сүз болгар чорында ук үтеп кергән (Бурганова, 1976: 137) һәм гомумтатар сүзе булып киткән. Татар теленең аерым сөйләшләрендә 'мәтрүшкә' мәгънәсендә берчи печән, берчи печин (нокр.), черки печән, чиркәй печән (перм.) сүзтезмәләре дә кулланыла. Биредә берчи (< бөрчә < борча), черки, чиркәй (< черки) сүзләре мәтрүшкәнең чәчәген борча, черки кебек бөҗәкләргә охшату нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Мисаллар: Берчи печән чәй эчмәгә әйбәт, суwық тигәнгә. Берчәй печәнне парлап чәй дә эчәләр (нокр.). 'Мәтрүшкә' мәгънәсендә эчкен сөйләшендә йулыт, йылут, себер диалектларында йылут, йылыwыт, илут печән лексик берәмлекләре кулланыла. Бу кушма сүзләр йылы (әд. җылы) + ут (әд. үлән) тамырларыннан кушылып ясалганнар, ягъни 'җылытучы үлән' мәгънәсен белдерә: Йылыwыт цай эцәбес (Тумашева, 1992). Моннан тыш, Удмуртиядә яшәүче татарлар сөйләшендә 'мәтрүшкә' мәгънәсендә удмурт теленнән кергән пуштурын сүзе дә очрый: Пуштурын Гур'йа қалада үсә, суwық тигәнгә, қызыл чәчкәле ул (нокр.). Чагышт.: удм. пыштурын, пычы, пычытурын 'мәтрүшкә'. Мәтрүшкәнең икенче бер төре - сары мәтрүшкә. Ул сары чәчәк ата. Бик киң таралган күпьеллык үсемлек. Халык арасында бик кыйммәтле дару үләне буларак билгеле. Аны төрле авырулардан файдаланалар, бигрәк тә ашказаны, эчәк, бавыр, йөрәк, сидек куыгы, гинекология һ.б. авыруларны дәвалыйлар. Сары мәтрүшкә (рус. зверобой) атамасы татар теле таралган барлык төбәкләрдә очрый: Сары мәтрүшкә бик күп бездә, җыйар ға кирәк (лш.). Сары мәтрүшкә қайнатып эчәләр ашқазаны аwырт қанда (мам.). Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан им (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 544). Әдәби тел сүзлекләрендә сары мәтрүшкә термин буларак теркәлгән (ТРС, 1966). Кайбер сүзлекләрдә һәм ботаника буенча белешмәләрдә сары мәтрүшкә атамасы белән бергә ярбай сүзе дә китерелә (ТБТ, 1935; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988). Әйтергә кирәк, урта диалектның балтач сөйләшендә сары мәтрүшкә сүзе 'гөлбадран' мәгънәсендә очрый (ТТДС, 1969), пермь сөйләшендә исә 'сары мәтрүшкә'не сары черки печин дип атыйлар. Чагышт.: башк. һары мәтрүшкә. Сары мәтрүшкәнең халык арасында таралган исемнәрендә аның дәвалау үзенчәлеге ята. Мәсәлән, бизгәк чәчәге (минз.), сыр хуwат (глз.) (< сырхау + ут), чәй үләме (каз.ар.-крш.), кан'үлән (хвл.): Кан' үлән сары чәчәк ата (хвл.). Тау ягы керәшеннәре сөйләш ендә 'сары мәтрүшкә' мәгънәсендә кызыл кун'чау сүзтезмәсе кулланыла: Кызыл кун'чауны чәй иттереп эчкәннәр. К. Насыйри сүзлегендә бу мәгънәдә латин теленнән кергән һуфарикун алынма сүзе теркәлгән (Насыри, 1904). Чагышт.: латин телендә Hypericum. Урта диалектның тархан сөйләшендә 'сары мәтрүшкә' төшенчәсе җәрәфи үләне сүзтезмәсе белән белдерелә. Бу исемнең беренче компоненты рус теленнән кергән 'зверобой' сүзенә барып тоташа: җәрәфи < зәрәпи < зверобой. Кайбер башка сөйләшләрдә дә рус алынмасы урын алган. Мәсәлән, зәрәпи (т.я.-крш.), зәрәбуй (кргл., кузн.), зерәбуй (чст.-крш.), ызвирок (срг.), ысбираwай (тбл.) < рус. зверобой: Сары чәчәклесе зерәбуй (нокр.). Зәрәпи җыйып алып кайттык. Зәрәпи кайнатып эчтем әле, салкын тигән иде (т.я.-крш.). Меңьяфрак (рус. тысячелистник) - күпьеллык, киртләч-киртләч яфраклы, бик исле үсемлек. Болыннарда, кырларда, юл буйларында, бакчаларда үсә. Меңьяфрак кыйммәтле дару үләне. Элек-электән аны халык медицинасында кулланганнар. Халык телендә аның күп төрле исемнәре бар: ақбаш (т.я., дөб.), акбаш (тмн., лмб.), ақ мәтрүшкә (мам.), ак мәтрүшкә (лмб.), ақ чичи (каз.ар.-крш.), ак чәчкә (стрл.), мең дә бер чәчәк (лш.). Аның атамасы нигезенә үсемлекнең төсе һәм чәчәгенең формасы салынган. Акбаш сүзе сөйләшләрдә пәри, эт эпитетлары белән дә кулланыла. Мәсәлән: пәри ақбашы (дөб., мам.), эт ақбашы (каз.ар.), тиле ақбаш 'меңьяфрак' (ТРС, 1966). Меңьяфракны һәртөрле салкын тиюләрдән файдаланалар. Аның дәвалау үзлеге үсемлекнең исемнәрендә чагылыш таба. Мәсәлән, мамадыш сөйләшендә меңьяфрак үләнен очоқ печәне, себер диалектларында оцоwыт (< оцоқ + ут), йармабаш (тбл.) сүзләре белән белдерелә. Әдәби телдә очық сүзе 'боелыгын тота алмау, сидек тота алмау'га карата кулланыла. Биредә шуны да билгеләү кирәк: йармабаш лексемасы тара сөйләшендә 'ат кузгалагы' үсемлеген дә белдерә. Аерым сөйләшләрдә меңьяфракны тагын пәгимбәр (< пәйгамбәр) төкөрөгө (кузн.), эрек печин, эрек тити/т'ит'и (перм.) лексик берәмлекләре белән дә атап йөртәләр. Пермь сөйләшендә эрек 'творог', димәк, меңьяфрак чәчәгенең формасын эремчеккә охшатып бирелгән бу атама. Шуның белән бергә мишәр диалектының кузнецк сөй ләшендә аны тагын йылан көпшәсе дип тә йөртәләр. Әйтергә кирәк, бу сүзтезмә чистай сөйләшендә 'түндербаш' үсемлеген белдерә. К. Насыйри хезмәтендә бу үсемлекнең, меңьяфрак атамасы белән бергә, берничә компоненттан торган борын каната торган үлән лексик берәмлеге дә бирелгән. Әдәби тел сүзлекләрендә меңь яфрак лексемасы ботаник термин билгесе белән теркәлгән (ТРС, 1966; ТТАС, 1979). Төрле басмаларда чыккан сүзлекләр дә бу үсемлекнең тиле акбаш (АС, 1931), ярмабаш (ТБТ, 1935; РТАХТС, 1971), ак мәтрүшкә (РТАХТС, 1971) исемнәре урын алган. Кызылбаш дару үләне (рус. кровохлебка лекарственная) - күпьеллык үсемлек. Аның яфракларын һәм итләч тамырын ашыйлар. Медицинада аның тамырыннан бактериягә каршы препаратлар ясыйлар һәм хирургия өлкәсендә файдаланалар. Аның төнәтмәсен авыз куышлыгын, уртларны чайкау өчен кулланалар. Кызылбаш үсемлеге аерым төбәкләрдә генә очрый. Шуңа күрә аның атамасы сөйләшләрдә сирәк очрый. Татар теле сүзлекләрендә һәм ботаникага караган белешмәләрдә кызылбаш (ТБТ, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971, Иванова, 1988), кан туктаткыч (Иванова, 1988), чыдам үлән (Иванова, 1990), чыяна (РТАХТС, 1971; Иванова, 1990) исемнәре теркәлгән. Үсемлекнең бу төре башкорт телендә қарабаш дип бирелгән (Баранов, Шакирова, 1932). Мелисса (рус. мелисса) - хуш исле үлән. Халык медицинасында аны йөрәк һәм үпкә авыруларыннан файдаланалар. Яфракларын чәйгә кушып эчәләр. Бу атама латин теленнән кергән. Татар телендә аның угыл уты (Насыйри, 1904), лимон бөтнеге (РТАХТС, 1971), мелисса (ТРС, 1966) исемнәре бар. Каюм Насыйриның "Шифалы үләннәр" (Казан, 1999) хезмәтендә угыл утын медицинада дару ясау өчен файдаланылуы турында әйтелгән (48). Кыңгырау чәчәге (рус. колокольчик) - кечкенә кыңгырау формасына охшаган куе зәңгәр чәчәк ата торган үсемлек. Гадәттә ул катнаш урманнарда үсә. Аны ашыйлар, дару үләне буларак та файдаланалар. Аның төнәтмәсен тамак, баш авыртканда эчәләр. Кыңгырау үләне яфракларыннан салат әзерләргә, аш пешерергә ярый. Кыңгырау чәчәк лексемасы барлык татар сөйләшләрендә дә кулланыла. Аерым сөйләшләрдә исә 'кыңгырау чәчәк' мәгънәсендә бүрәнкә чәчәк (мам.), шөлдөр чәчәге (мам.) лексик берәмлекләре дә килә. Бу лексемаларда, шулай ук, үсемлекнең бүрәнкәгә, кыңгыр ауга охшаган билгесе чагылыш тапкан. Еш кына җиләкне кыңгырау чәчәгенә төреп ашыйлар. Үсемлекнең бу үзлеге аның атамасында да чагылган. Мәсәлән, пермь сөйләшендә аны җиләк саwыты, җиләк чәчкә дип атыйлар. Аерым сүзлекләрдә бу үсемлекнең ике атамасы (кыңгырау чәчәк, бүрәнкә чәчәк) да урын алган (РТАХТС, 1971). Чагышт.: башк. қыңғырау сәскә. Моннан тыш, чистай сөйләшеннән 'кыңгырау чәчәк' мәгънәсендә кыр кынасы лексик берәмлеге теркәлгән. Кыяр үләне (рус. бурачник кислый яки огуречная трава) - төкле йонлач үлән. Яфракларыннан кыяр исе килә. Еш кына аны тәмләткеч буларак кулланганнар. Кыяр үләнен халык медицинасында йөрәк, нерв авыруларын дәвалауда файдаланганнар, температураны төшерә торган, эчне йомшарта торган чара буларак та кулланылган. Бу төр үсемлек акбаш исем белән дә аталган булуы мәгълүм (Вәлиди, Т. 1, Ч. 1, 1927). Нәүрүз чәчәге яки баллы чәчәк (рус. первоцвет) язын иртә чәчәк ата торган үсемлек. Аны бик борынгыдан ашый торган булганнар һәм дәва үләне буларак беләләр. Урманда, аланнарда, урман буйларында үсә. Казан арты районнарында бу үсемлек чәчәгенең сабагын ашыйлар. Татар телендә бу үсемлекне бадийан, бадийан чәчәге дип атыйлар. Шуның белән бергә бадийан аерым сөйләшләрдә башка төр үсемлекне белдереп килә. Мәсәлән, дөбьяз сөйләшендә бадийан чәчәк 'зәңгәр тупыйбаш, минзәләдә 'исле ромашка', чистайда бадийан куагы 'сирень'. Бадийан сүзе рус теленә дә кергән (Фасмер, Т. 1). Татар теле сүзлекләрендә бу төр үсемлек наурыз чәчәге (ТһБТ, 1935; ТРС, 1966), нәврүз гөле (РТАХТС, 1971) сүзтезмәләре белән бирелгән. Биредә сүзнең беренче компоненты нәүрүз яңа ел башланган көнне, кояш календаре буенча 21 мартта көн белән төн тигезлеген белдергән көнне белдерә + чәчәк, гөл; аның тагын яз гөле (РТАХТС, 1971; ТРС, 1966) атамасы да бар. Чагыштыр: ног. бадьян, уйг. бадийан 'бадьян' (медицинада какырып чыгару чарасы буларак куллланыла торган хуш исле үсемлек), 'исле укроп', бор.-төрки badian 'кытай әнисе, бадьян' (ДТС, 1969). Пәйгамбәр тырнагы (рус. ноготки) - нигездә декоратив үсемлек. Аның чәчәкләре кызгылт сары төстә, бакчаларда үстерәләр. Аны ашамлык итеп тә файдаланырга була. Аның яфракларын, чәчәкләрен киптереп ашка, салатларга, гарнирларга салалар. Пәйгамбәр тырнагын дару үләне буларак та кулланалар. Халык медицинасында аның препаратларын нерв системасы, кан басымы авыруларын дәвалау, йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен файдаланалар. Аракыга салынган төнәтмәсен бавыр, ашказаныэчәк, рахит, тире авыруларыннан эчәләр. Бу үсемлекнең орлыгы тырнакка охшаган. Шуңа күрә аның атамасын белдергән сүзтезмәләрнең бер компоненты тырнак сүзе белән бәйле. Мәсәлән, пәйгамбәр тырнағы (каз.ар., минз., т.кам.-крш.), пиғәмбәр тырнағы (минз.), тырнак гөле (чст.). К. Насыйрида тырнак гөл, татар теленең кайбер сүзлекләрендә тырнак гөл, тырнаклы гөл (ТРС, 1966), тырнак гөл, айчәчәк (РТАХТС, 1971), ботаника буенча булган белешмәләрдә дарулы тырнак гөл, дарулы айчәчәк (Иванова, 1988), тырнак гөл, пәйгамбәр тырнагы, тырнак ут (Иванова, 1990) лексик берәмлекләре бирелгән. К. Насыйри тырнак гөл үсемлеген русча календула дип биргән (Насыйри, 1999:114). Песи үләне, валериан (рус. валерьяна) - күпьеллык үлән. Ул дымлы урыннарда, куак араларында үсә, аны бакчаларда да үстерәләр. Бу үсемлекнең сабагын, тамырын нерв, йөрәк системасын тынычландыру өчен, йокысызлыктан дәвалау чарасы буларак файдаланалар. Халык медицинасында аракыга салынган төнәтмәсен йөрәк авыруыннан, көзән җыерудан, баш, эч авыртуларыннан эчәләр. Валериан сүзе латин сүзе, татар теленә рус теле аша кергән. Бу үләнне песиләр бик яраталар. Шуңа күрә үсемлекнең атамасы песи үләне дип аталган. Каюм Насыйри хезмәтендә аның мәче үләне исеме теркәлгән (Насыйри, 1999, 158). Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" хезмәтендә бу үсемлек әлвәдиян атамасы белән теркәлгән. Мәсәлән: Әлвәдиян исенә песи котырыр (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 546). Ромашка (рус. ромашка) - оешма чәчәкле үлән. Аның таҗ яфракчыгы гадәттә ак, уртасы - сары. Ромашка дару үләнен салкын тиюгә каршы кулланалар. Татар сөйләшләрендә аны дару рамашкасы (< ромашка) дип тә йөртәләр. Ромашканың ике төре билгеле: иссез ромашка һәм исле ромашка. Иссез ромашка дару үләне. Аны халык медицинасында кулланалар. Бу үсемлекнең төнәтмәсен ашказаны авыруыннан эчәләр, яраларны юалар, теш авыртканда авызны чайкыйлар. Ромашканың бу төрен сөйләшләрдә ақ чәчәк (к.т.), ак чәчәк (хвл.), ақ чәчкә (бөре.), ақ чичкә (минз.), ак чичи (каз.ар.-крш.), ақ тәтәй (мам., блт., минз.) (< тәтәй 'чәчәк'), айлы чәчәк (чст.), тәрникә чәчәк (чст.), тықмач чәчәк (блт., трх.), шәнгә тәтәй (перм., кр.-уф.), шәнгә чәчкә (перм.) лексемалары белән атала. Биредә китерелгән исемнәрнең нигезенә төрле семантик мәгънәләр салынган. Бер очракта атамаларда чәчәкнең төсе (ақ), икенче очракта чәчәкнең формасы (айлы, тәрникә, шәнгә), өченчесендә таҗ яфракчыгын токмач белән охшату чәчәкнең атамасында чагылыш тапкан. Шуны да билгеләргә кирәк, шәнгә печин сүзтезмәсе пермь сөйләшендә ак, сары сыйфатлары белән бергә килә һәм ромашка үсемлегенең төрләрен белдерә. Мәсәлән, ақ шәнгә печин 'ак ромашка', сары шәнгә печин 'сары ромашка'. Кайбер сөйләшләрдә 'иссез ромашка' мәгънәсендә алабай (дөб.) кушма сүзе кулланыла. Биредә беренче компонент ала, икенче компоненты бай (< мар. вуй 'баш') сүзеннән тора. Алабай сүзе алабаш дигәнне аңлата (Бурганова, 1976: 140). Күрсәтелгән мәгъ нәдә пермь сөйләшендә ақбаш, байкыбашта чалмабаш лексемалары билгеләнгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әдәби тел сүзлекләрендә чалмабаш атамасы 'пион' мәгънәсендә бирелгән. Моннан тыш, Зәй районының Дүртмунча авылы татарлары сөйләшендә ромашканы тагын ақ табақ сары май лексемасы белән атау да бар. Себер диалектларында ромашка үләне йыслы (< исле) үлән исеме белән йөртелә. Татар теле сүзлекләрендә ромашканың пападийә чәчәге, пиғамбәр чәчәге (Насыйри, 1894), бабунә, бабунә чәчәк лексемалары теркәлгән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988: 200). Бабүнә сүзе гарәп теленнән кергән (Насыйри, 1904). Җ.Вәлиди төзегән аңлатмалы сүзлектә пигамбәр чәчәге атамасы ике төр үсемлеккә карата бирелгән 1) күкбаш, 2) ромашка (Вәлиди, 1929, Т. 1, Ч. II). Исле ромашка юл буйларында, ишек алларында үсә. Чәчәкләре хуш исле булуы белән аерыла. Аны, шулай ук, дару үләне итеп файдаланалар. Халык телендә исле ромашканың берничә исеме бар: алма геле (чст.), алма исле чәчәк (мам.), алма чәчәге (лш.), алма печин (перм.), алма печәне (бәр., блт., мам.), алма үләне (бөре.), төй мә печин (каз.ар.-крш.), әнис үләне (тмн.) Бу очракта исле ромашка үләне чәчәгенең формасын алма, төймә белән охшату мотивлаштыру билгесе булып тора: Алма чәчәге белән башлар җуwа башлағаннар (лш.). Алма геле йортта үсә (чст.). Алма үлән пешереп эчте (дөб.). Татар теленең аерым сөйләшләрендә исле ромашка үләнен тагын исле май (лмб.), ислүлән (к.т., дөб., каз.ар.-крш.), исле ромашка (әд.) йыслы үлән (төм.) лексемалары белән дә атап йөртәләр. Бу атамаларда үләннең исле булуы чагылыш таба. Әйтергә кирәк, ислүлән лексемасы дөбьяз сөйләшендә 'ак кандала үләне'н белдерә. Минзәлә сөйләшендә 'исле ромашка' мәгънәсендә бадйан үлән лексик берәмлеге кулланыла. Татар теленең терминологик сүзлекләрендә исле ромашканың каз үләне, алма гөле, бадьян үләне (РТАХТС, 1971), исле ромашка, алма үләне (Иванова, 1988: 200) лексемалары бирелгән. Ромашка чәчәгенең Каюм Насыйрида пападия яки бабунә чәчәге исемнәре теркәлгән: гадәти ромашканы пәйғамбәр чәчәге дигән атамасы булуы да билгеле (Насыйри, 1999:65). Дару өчен аның чәчәге кулланыла. Сарут (< сары + ут) (рус. пырей) - күпьеллык үлән, кыйммәтле азык үләне, кырларда - бик яман чүп үләне санала. Әдәбиятта бу үсемлекнең дару үләне итеп кулланылуы турында мәгълүматлар бар. Халык медицинасында сарут үләненең төнәтмәсен ашказаны-эчәк авыруыннан, сидек куыгында таш булган очракта эчәләр. Сарут атамасы киң таралган лексема. Күп кенә сөйләшләрдә дә билгеләнгән. Мисаллар: Сарут үләне қыйақ, қыйақ була (трх.). Сарут бик озон үсә (т.я.-крш.). Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә сарут үләненең берничә төре билгеле: кара сарут, борый сарут, мә келтә сарут, солы сарут: Сарут ул берничә төрле була, соро сарут, кара сарут, борый сарут. Кара сарут кара, озон үсә торган. Мәкелтә сарутнын бер төрен хайwаннар бик ашап китмий. Мәкелтә сарут болонда үсә, җир өстендә, чәчмичә була торган үлән. Ботаника буенча булган махсус әдәбиятта, шулай ук, шуышма сарут лексик берәмлеге теркәлгән (Иванова, 1990: 134). Сарут атамасы сөйләшләрдә берничә төр үсемлеккә карата кулланыла. Мәсәлән, тау ягы төркеме, чистай сөйләшләрендә ул 'айравык печән' (бекмания), минзәләдә 'тимофеевка', мамадышта 'тары уты (петушиное просо)' мәгънәләрендә кулланыла. Әдәби тел сүзлекләрендә сарут белән бергә актамыр лексемасы да бирелгән: Актамыр атка булган үчен сабаннан алыр (мәкаль) (ТРС, 1931; 1966; ТТАС, 1977). Актамыр лексемасы башкорт, нугай телләрендә дә билгеләнгән. 'Сарут' төшенчәсен аерым сөйләшләрдә рус теленнән кергән алынма сүз белән белдерү дә очрый. Мәсәлән, хвалын һәм алтата төркеме татарлары сөйләшләрендә пури (< рус. пырей), пури үләне, чистай сөйләшендә пирәй (< рус. пырей) үләне: Пури ашата идек, ул далада үсә. Пуриның тамыры бара да бара. Урта диалектның бөре сөйләшендә 'сарут' мәгънәсендә күчтәр (< рус. костер) сүзе кулланыла. Бу лексема үсемлекләр турындагы белешмә-сүзлектә дә урын алган (Иванова, 1988: 192). Су борычы (рус. водяной перец, горец перечный) - дымлы урыннарда үсә. Бу үсемлекнең яшь үләнен ашамлык итеп кулланалар. Гадәттә аны ашларга тәмләткеч буларак файдаланалар. Су борычын бик борынгыдан ук халык медицинасында эчке кан агудан дәваланганда кулланганнар. Ул канның оешуын арттыра. Бу үсемлекенең бөтен өлешендә ачы борыч тәме бар. Шушы үзлеге аның исемендә чагылыш таба. Татар теле сөйләшләрендә аның тагын чынгы үләме (тмн.) (< рус. цинга), тал үләне (ДС, 1958) атамалары да бар: Зәңгелә авыруын чынгы үләне белән дәвалыйлар. Су борычы исеме ботаника буенча булган белешмәләрдә дә чагылыш таба (Иванова, 1988, 1990). Тилебәрән (рус. белена черная) - агулы, аксыл-сары чәчәкле, баш әйләндерә, исертә торган исле чүп үләне. Ул авыл кырыйларында, чүпле урыннарда, аланнарда үсә. Үсемлекнең бөтен өлеше дә агулы. Әмма медицина практикасында тилебәрән препаратыннан авыртуны баса торган чара буларак ашказаны, унике илле эчәк җәрәхәте, бронхларда спазма вакытында файдаланганнар. Тилебәрән яфрагыннан ясалган май невралгиядә, буыннар сызлаганда тәнгә сөртү өчен кулланыла. Тилебәрән орлыгын яндырып, аның төтенен теш сызлаганны басу чарасы буларак та файдаланганнар. Аракыга салып куелган тилебәрән төнәтмәсен ревматизмга каршы аякларга, кулларга сөрткәннәр. Татар телендә тилебәрән орлыгы атамасы киң таралган. Ул әдәби тел сүзлекләрендә, татар теле сөйләшләрендә билгеләнгән: Тилебәрән орлыгы ашаган нәрсә (Ш. Маннур. ТТАС, Т. 3). К. Насыйрида аның тилбәрән варианты теркәлгән (Насыйри, 1904). Татар сөйләшләрендә аның тагын тиле бәрән орлоғы (т.я., каз.ар., минз.), тиле бәрән орлого (хвл.), тилебәрән ырлыгы (срг.), тиле бәрән үләне (эчк.), тиле бәрәңкә (карс.), тиле вәрән (мәл. хвл.), тиле орлоқ (лш.), тиле бәрәңгесе (трх.), тилер орлоғы (перм.), тилорлок (каз.ар.-крш., блт.), тиле үлән (лмб.), тиле бәрәңге (Троянский, 1833, Т. 1), тиле пәрәнкә (карс.), тиле күке (мам.), тиле милән (срг.), тиле тырма (дөб.), тиле печәне (мам.), тиле үлән (лмб.) исемнәре бар. Биредә китерелгән үлән исемнәренең беренче компонентларындагы тиле сүзе бу үсемлекнең тилертә торган сыйфаты булуын күрсәтә. Чагышт.: башк. тиле бәрән. Тиле бәрән орлыгы ашаган фразеологик берәмлеге 'һаман бер тирәдә, корыга әйләнеп йөрүче'гә ишарә итә (Исәнбәт, 1990, Т. 2: 142). Халык медицинасында бу үсемлекнең орлыгын теш сызлаганда файдаланганнар. Мәсәлән, минзәлә, мамадыш сөйләшендә аны теш орлоғо дип дә йөртәләр: Орлогон теш сызлағанда қулланалар, шуңа теш орлоғо дигәннәр (минз.). Биредә, шулай ук, себер диалектларында 'тилебәрән' мәгънәсендә кулланынган күгән теш сүзен дә күрсәтергә кирәк (Тумашева, 1992): Күгәнтеш цәцәкләре матур (төм.). Казан арты төркеме сөйләшләрендә 'қара тилебәрән' мәгънәсендә үгез орлоғо (< үгез + орлыгы), казан арты керәшеннәрендә шыр орлоғо, нократта - шайтан ырлығы сүзләрен дә билгеләргә кирәк. Мәсәлән: Шайтан ырлығын бер малайны ашатып, ыстинаға сикерә башлағач, балнитсаға алып китеп қыстырдылар. Кузнецк сөйләшендә бу мәгънәдә котыргыч (< котыр- + афф. -гыч) сүзе кулланыла. Бу атаманың нигезенә котыру билгесе салынган, моннан тыш, биредә ул 'түндербаш' үсемлеге мәгънәсендә дә т еркәлгән. 'Тилебәрән' төшенчәсе богрыслан сөйләшендә кара зирә сүзтезмәсе белән дә белдерелә: Қара зирә ашатқан. Нократ сөйләшендә кулланылган билина ырлык сүзтезмәсенең беренче компоненты билина (< белена) рус теленнән кергән сүз. Кайбер сөйләшләрдә күрсәтелгән мәгънәдә рус теленнән кергән дурника (тмн.), дурнича (кузн., хвл.), дурман (кргл., перм., тара.) сүзләрен дә китерергә мөмкин. Вл. Даль сүзлегендә дурман 'тилебәрән' мәгънәсендә теркәлгән. А. Троянский сүзлегендә 'тиле бәрән' төшенчәсендә сикерән сүзе урын алган (Троянский, 1833, Т. 1). Каюм Насыйриның "Шифалы үләннәр" хезмәтендә тилебәрән үләне дару үләннәре составына кертеп карала (Насыйри, 1999: 73). Тиле горчица (рус. горчица полевая) - ашлык эчендә, тимер юл буйларында чүп үләне буларак үсә. Аның яфракларыннан салатлар ясыйлар, ашка салып ашыйлар. Ул, шулай ук, дару үләне санала. Аның орлыгында, яфрагында горчица мае бар. Татар телендә аны тиле горчица (ТРС, 1966), кыр горчицасы (Иванова, 1990: 225) дип атап йөртәләр. Торнабаш (< торна + баш) (рус. аистник) - төрле урыннарда, аланнарда, коры болыннарда, яшелчә бакчаларында кысыр җир ләрдә, комлы ачык урыннарда үсә. Медицинада төрле эчке кан китү, көзән җыеру очракларында файдаланылган. Халык медицинасында аны салкын тию, үпкә кабару вакытында кайнатып эчкәннәр. Татар теле ботаникасында бу үсемлекнең күптөрле исеме бар. Мәсәлән, торна үләне, тырма үләне (т.кам.-крш.), тырнаwық (бөре.), тарақ печәне (блт.), чалғы чәчәге (к.т.), чәнечке печән (блт.), инәле үләм (т.кам.-крш.), энә карагы үләне (чст., срг.), көтүче инәсе (ТРС, 1966), көтүче энәсе (РТАХТС, 1971) һ.б. Төтәч (рус. дымянка лекарственная) - кырларда, бакчаларда үсә. Халык медицинасында аны геморройдан, кан китүдән файдаланалар. Татар теле сөйләшләрендә 'төтәч дару үләне' мәгънәсендә кишер уты (лмб., тмн.), кыр кишере (лмб.), йомшақ печән (мам.), мүк чәчәк (мам.), чыпчық орлоғо (мам.), чөпи орлоғо (каз.ар.-крш.), җофар үлән (дөб.) сүзләре кулланыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кишер уты исеме Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар сөйләшендә 'йонлы бәрәңге' мәгънәсендә килә. Әдәби тел сүзлекләрендә төтәч сүзе термин булып кабул ителгән (ТРС, 1966). Төчкерек үләне (рус. гулявица чихотная). Халык медицинасында аның тамырыннан файдаланганнар. Яз көне бу үләннең төчкертү үзлеге бар. Шуңа күрә аның атамасы да төчкерек үләне, төчкерек уты дип аталган (Насыри, 1904). Бу үләнне тагын борын каната торган үлән дип аталуы да билгеле (Насыйри, 1999: 69). Тукранбаш (рус. клевер) - шарсыман чәчәкле икееллык үсемлек. Ул болыннарда, урман буйларында үсә. Хайваннар өчен иң яхшы азык. Шуңа күрә авыл хуҗалыгында аны чәчеп тә үстерәләр. Шун ың белән бергә ул бал кортларына бал җыю өчен кирәкле үсемлек тә. Әдәби тел сүзлекләрендә тукранбаш термин буларак теркәлгән. Сөйләшләрдә аның тукран башы (т.я.-крш.), туқран печәне (блт.), тумыркабаш (тмн.), тумыртқа баш (перм.) вариантлары да бар. Бу үсемлекнең атамасы аның чәчәген тукран кошының башына охшату нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Тукранбаш көпшәсенең очында чукмар кебек чәчәкләре бар. Чагышт.: чув. тахран пус. Кайбер сөйләшләрдә аны башка төр кошларның исемнәре белән атау да бар. Мәсәлән, чыпчык башы (чст.), чаукабаш (чст., срг., лмб., тмн., хвл., кузн.), чәүкәбаш (тара.), чәүкә үләне (байк.), күгәрчен ипийе (минз.), коко әпәйе (хвл., кузн) (< күке): Чаукабаш, анай, сыйырлар вет севә, анай, сет тә бирә (лмб.). Печән ташлатық (өйдек), чәүкәбашның йысы тәмнү (тара.). 'Тукранбаш' мәгънәсендә тагын баш сүзе белән башка кушма сүзләр дә ясалган. Мәсәлән, айу башы (чст.), тубалбаш (лмб.). Клевер кыйммәтле мал азыгы. Шуңа күрә аның бу үзлеге атамасында да чагылыш таба. Мәсәлән, айгыр үләне (кузн.), қуйан печәне (мам.). Себер диалектларында 'тукранбаш' мәгънәсендә қуйан имцәк, қуйан сөт (тбл.), йелек баш (том. д.), шикәр гөле, сөтле имцәк, сөтлөгән (туб.-ирт. д.) лексик берәмлекләре кулланыла. Тукранбаш үләненең чәчәгендә бал бар. Шуңа күрә кайбер сөйләшләрдә бал тамырыннан ясалган лексик берәмлекләр дә шактый киң таралган. Мәсәлән, баллықай (минз.), баллы қуwәт (бәр., дөб.), баллы чәчәк, баллы үлән (кргл., бгрс.), балсургыч (глз.), балтутай (нокр.) исемнәре кулланышта йөри. Кайбер исемнәрнең нигезендә ипи сүзе ята: ипи чәчкәсе (минз.), коко әпийе (хвл.) һ.б. К. Насыйри сүзлегендә 'тукранбаш' мәгънәсендә өч йафрақ лексемасы бирелгән. Биредә мотивация билгесе итеп үсемлек яфрагының өч өлештән булуы алынган (Насыйри, 1999), шул ук вакытта чәчәгенең формасына карап тукранбаш атамасы да теркәлгән. Әдәби тел сүзлекләрендә дә тукранбаш, өч яфрак лексемалары урын алган (ТРС, 1966; РТС, 1985). Тубыл-иртеш диалектының саз ягы сөйләшендә үсемлекнең бу төрен оцқолох үлән лексикасы белән атау да бар. Татар теле сүзлекләрендә очкылык үләне (русчасы: икотник) тәгъбире башка үләнне белдерә. Югарыда китерелгән лексик берәмлекләрдән тыш, телдә рус теленнән кергән клевер сүзе дә кулланыла һәм ул әдәби тел сүзлекләрендә дә теркәлгән. Сөйләшләрдә аның клибыр (каз.ар., т.я.), кләбер (нокр.) вариантлары очрый. Тукранбаш үсемлегенең берничә төре бар: болын тукранбаш, кызыл клевер (Иванова, 1988; РТАХС, 1971), мамык тукранбаш. Дөбъя з сөйләшендә тукранбашның бу төре мешкәч үләне дип йөр телүе мәгълүм. К. Насыйри сүзлегендә исә мешкәч лексемасы 'көзән' җыер у белән бәйле балалар авыруы мәгънәсендә теркәлгән (Насыйри, 1894). Мамык тукранбашның зәңгәр чәчәклесен ир балаларга, ал чәч әклесен кыз балаларга җыйганнар. Һәм бу үлән салынган суда бала ларны юындырганнар. Мисаллар: Мешкәч үләне зәңгәрс у булса, ир баланықы була, алсуы - қыз баланықы була дип әни җыйа торған ыйы. Айағын тартып-тартып җылаған баланы мешкәчле диләр ийе, мешкәч үләне суы белән баланы қойондыралар ыйы. 'Мамык тукранбаш' мәгънәсендә кайбер сөйләшләрдә песи балалары (чст.), песибаш (мам.), песи үләне (дөб., мам.), мәче қойроғо (мам.), қуйан печәне (мам.) лексик берәмлекләре дә очрый. Бу модель белән ясалган лексик берәмлекләр башка төрки телләрдә дә күзәтелә. Мәсәлән, башкорт телендә туқранбаш, қарғабаш, чув. тахран пус 'тукранбаш'. Аерым белешмәләрдә, сүзлекләрдә тукранбашның бер төре шуышма клевер, урман клевер исеме астында теркәлгән (Иванова, 1988; РТАХТС, 1971). Уймак чәчәге (рус. наперстянка) - дару үләне. Бу үсемлекнең атамасы үсемлекнең чәчәген уймакка охшатудан килеп чыккан. Уймак чәчәге татар теле сүзлекләрендә дә теркәлгән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971). К. Насыйри сүзлегендә исә үсемлекнең бу төре йуксын уты лексемасы белән бирелгән (К. Насыйри, 1904), уймак уты яки кызыл уймак исемнәре дә китерелә (Насыйри, 1999: 51). Үгез теле (рус. воловий язык) - киң яфраклы һәм зәңгәр чәчәкле берьеллык үлән. Бөтен җирдә дә үсә. Дару өчен аның яфракларын чәй кебек пешерәләр һәм эчәләр. Үгез теле атамасы татар теленең ике телле сүзлекләрендә теркәлгән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971). Каюм Насыйриның "Шифалы үләннәр" ("Хәвасе нәбатат") (Казан, 1999) хезмәтендә үгез теле үсемлегенә тулы характеристика бирелгән. Үги ана яфрагы (рус. мать-и-мачеха) - кызыл балчыклы, аксыл туфраклы тау битләрендә дымлы урыннарда, елга буйларында үсә. Яфрагының югары яшел өлеше салкын (үги), түбән өлеше - ак киез белән капланган кебек җылы йомшак (әни) булу аның исемендә чагылыш таба. Татар теле таралган барлык төбәкләрдә бу үсемлек үги ана яфрагы дип атала. Татар теле сөйләшләрендә аның берничә варианты бар: үги ана җапрағы (каз.ар., т.кам.-крш.), үги ана җапрагы (чст.-крш., лмб.), үги ана йафрак (глз.), ана үгәй йафрақ (нокр.), үгәй инә йафрағы (кргл., бгрс., минз., злт.), үгәй инә йафрагы (стрл., байк.), үгәнә (лмб.), үги әни әрекмәне (бәр.), үгәйнә йабырағы (себ. д.). Мисаллар: Үги ана йафрагының уң йагы йылы, сул йагы сывык, үз анасы йылы, үги анасы сывык (тмн.). Үги ана җафырағы шешләргә дә әйбәт (лш.). Үги ана җапырағы җеткергәннәргә файдалы (дөб.). Чагышт.: башк. үгәй әсә йапырағы, үгәй инә сәскәһе. К. Насыйрида үги ана яфрагының төркичә өскүрүк уты яки гаурәт уты исемнәре дә теркәлгән (Насыйри, 1999: 49). 'Үги ана яфрагы'н башка сөйләшләрдә тагын йар йафрағы/җар йафрағы (бөре.), йар йафрак (байк.) лексемалары белән атап йөртү дә бар. Бу атаманың мотивлаштыру билгесе аның үсү урыны белән бәйле. Үсемлекнең дәвалау үзлеге дә аның исемендә чагылыш тапкан. Мәсәлән, чыбан йапрагы (лмб.) < чуан яфрагы, йара йафрағы (мам.) < яра яфрагы. 'Үги ана яфрагы' төшенчәсендә кайбер сөйләшләрдә бақа йафрағы (бөре.), бүдәнә йафрагы (лмб.), ат тойақ печин (перм.) лексик берәмлекләре кулланыла. Бу сүзтезмәләренең беренче компонентлары хайван, кош исемнәреннән тора һәм атаманың нигезен үсемлек яфрагының формасы тәшкил итә. Аерым сөйләшләрдә үги ана яфрагын рус сүзе белән атау күренешләре дә бар: мат'мачиха (нокр.) < рус. мать-и-мачеха. Кайбер терминологик сүзлекләрдә үги ана яфрагы сүзе белән бергә көмәшә лексемасы да бирелгән (ТБТ, 1935; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988). Көмәшә сүзенең этимологик мәгънәсе ачык түгел. Һиндыба (рус. цикорий) - катлаулы чәчәклеләр семьялыгына кергән күпьеллык үсемлек. Аның ялангач сабакларында күк төстәге зур чәчәкләр хасил була. Бу үсемлек юл буйларында, ташландык урыннарда, өй тирәләрендә үсә. Аны дару үләне буларак та кулланалар. Аның тамырын бавыр, төче авыруларыннан, аз канлылыктан, зәңгеләдән, экземадан дәвалау өчен кулланганнар. Мәсәлән: Бабам, бусында инде зәңгәр һиндыбага күрсәтеп, чәчәктән үрнәк ал дип, тагын ым кага (Г. Хәсәнов; ТТАС, 1981, Т. 3). Татар теле сөйләшләрендә һиндыба үсемлегенең берничә атамасы бар: бишбарнақ < биш + барнак < бармак) (блт.), буwын чәчәк (мам.), буwын чәчәге (т.кам.-крш.), буwын үләне (трх.), буwынтықлы (< буwын + афф. -тық + афф. -лы) чәчәк (дөб.): Буwыннар сызлаганда буwын чәчәкне парлап эчертәләр, йәки банны йасыйлар (мам.). Буwын чәчәгенен буwын сайын чәчкә, буwын сызлағанға ул (т.кам.-крш.). Бу атаманың мотивлаштыру билгесе итеп үсемлекнең буынтыклы-буынтыклы булып үсүе алынган. Тау ягы төркеме сөйләшләрендә һиндыба үсемлеген каты кура (м.-кар.), қаты қура үләне (трх.) дип атыйлар. Биредә үсемлекнең сабагы каты булу атаманың нигезенә салынган. Сөйләшләрдә һиндыба үсемлегенә үсү урынына карап та исем биргәннәр. Мәсәлән, йул үләне (кмшл.), җул үләне (дөб.). Һиндыба үләненең зәңгәр чәчәк атуы, шулай ук, үсемлек атамасында чагылыш таба. Мәсәлән, урта диалектның кама тамагы сөйләшендә зәңгәр чәчәк исеме таралыш алган. Ботаника сүзлекләрендә һәм белешмәләрендә, татар теленең төрле басмаларда чыккан сүзлек ләрендә аның тагын куфи тамыры, сикори (АС, 1931), һиндыба (ТРС, 1966; ТТАС, 1981, Т. 3; РТАХТС, 1971; Иванова, 1989) исемнәре дә бирелгән. Чагышт. тагын: башк. быуын үләне, быуынлы сәсәк. Чабыр (рус. чабрец) - иренчәчәклеләр семьялыгыннан эфир маена бай куак яки үлән үсемлек. Аны кулинариядә, медицинада кулланалар: Чабыр үләне тәннең тышындагы зәхмәтләргә [ярый] (К. Насыйри. ТТАС, 1981, Т. 3). Халык медицинасында чабыр үләненең төнәтмәсен авыруны баса торган, тынычландыра торган чара буларак кулланалар. Бу үләннең сыгынтысын йөткергәндә какырык чыгару чарасы итеп, йокысызлыктан, баш авыртудан, радикулиттан, нерв авыруларыннан эчәләр. Татар теленең әдәби сүзлекләрендә чабыр, чабыр үләне ботаник термин билгесе белән теркәлгән. Сөйләшләрдә аның чамбыр (хвл., кузн., чст., мәл., лмб.), цамбыр (эчк.) вариантлары очрый: Чамбыр тау битләрендә үсә, күк чә чәкле. Олан касталаганда чамбыр белән йыва (кузн.). Чамбыр фиолетовый чәчәк ата (лмб.). Чамбыр үләне белән чәй эчердем. Төрле үләннәр җийам мин, менә мынысы чамбыр дигән үлән (хвл.). Бала үстергәндә чамбыр бик кирәк үлән, шуның белән генә рәткә кердем (кузн.). Цамбыр исә цәйгә сала торған, матʹы кебек ул үзгә инде. Цамбыр палкы гына була, wис цацак ата, бишни цәцәк ата (чпр.). Аерым регионнарда аның тагын кийәү үләне, гади кийәү үләне, гади чабыр үләне исемнәре дә билгеләнгән (Иванова, 1988; 1990). Чабыр үләненең тагын рәйхан үләне исеме дә Каюм Насыйри хезмәтләрендә теркәлгән (Насыйри, 1999: 81). Аны тагын себерке көл дип атау да урын алган (Насыйри, 1999: 81). Даруханәләрдә бу үләннән дару ясыйлар. Халык медицинасында бу үсемлекнең тамыры файдаланыла. Чабыр, чабыр үләне - күпьеллык үсемлек. Бу үләннең сыгынтысы сулыш юлларын дәвалау өчен файдаланыла, йокысызлыктан, тынычландыра, авыртуны баса торган чара буларак та кулланалар. Татар әдәби теле сүзлекләрендә чабыр, чабыр үләне теркәлгән (Насыри, 1904; ТРС, 1966). Сөйләшләрдә аның чамбыр, чамбыр үләне вариантлары (хвл., кузн., чст.) таралган. Чәнчү үләне (рус. синеголовник) - күпьеллык, түгәрәк башлы чәнечкеле үсемлек, зәңгәр-күк чәчкәсе бар. Медицинада дәва үләне буларак билгеле. Бронхит, бума ютәл авыруыннан кулланалар. Сөйләшләрдә чәнчү уты үсемлеген чәнчү үләне (чст., лш.), чәнчү уты (к.т., трх.), чәнчәwек (кргл., бгрс., шрл.), чәнечкеле үлән (кргл.) дип атап йөртәләр: Каты чәнчү белән аwырғанда чәнчү утын парлап эчертәләр (к.т.). Китерелгән лексемалардан күренгәнчә, бу үсемлекнең атамасында аның чәнчү билгесе нигез итеп алынган. Шуны да әйтергә кирәк: чәнчү үләне лексемасы дөбьяз сөйләшендә 'болын яраны' мәгънәсендә дә кулланыла. Чистай сөйләшендә 'чәнчү үләне'н зәңгәрбаш дип атыйлар. Бу очракта үләннең төсе мотивлаштыру билгесе булып тора. Оренбург өлкәсендә таралган каргалы сөйләшендә үсемлекнең бу төрен бикә көпшәсе лексемасы белән белдерәләр. Татар теле сүзлекләрендә чәнчү үләненең берничә исеме теркәлгән: күкбаш, чәнчү уты, чәнчәwек (РТАХТС, 1971), зәңгәрбаш, чәнчәwек, чәнчү уты, шайтан килмәсе (Иванова, 1988: 208). Шалфей (рус. шалфей) - иренчәчәклеләр семьялыгыннан, эфирга бай, эре чәчәкле, хуш исле күпьеллык үлән үсемлек. Халык медицинасында бу үләнне теш сызлаганда кулланалар, аның белән авыз чайкыйлар. Үсемлекнең бу үзенчәлеге аның атамасында да чагыла. Мәсәлән, әдәбиятта теш уты/деш уты (Насыри, 1904) атамасы билгеле. Сөйләшләрдә аның рус теленнән кергән исеменең төрле фонетик вариантлары таралган: шалфи, шалфый: Шалфый зәрәтләр эчендә үсә. Шалфый сары чәчәкле була. Татар теле сүзлекләрендә бу үсемлекнең теш үләне, шалфей исемнәре урын алган (ТРС, 1966; ТТАС, 1981). К. Насыйри хезмәтләрендә кара шалфей, кыр шалфее сүзтезмәләре теркәлгән. Суык тигәннән килеп чыккан авыруларга аның бик шифалы үлән булуы әйтелгән (Насыйри, 1999: 127). Шиңмәс үлән (рус. бессмертник) - сирәк очрый торган үсемлек. Гадәттә ул коры комлы туфракта яктылык төшкән сирәкләтелгән нарат урманнарында, тау битләрендә үсә. Медицина өлкәсендә бу үләннең чәчәкләреннән ясалган препаратлар бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Татар сөйләшләрендә аның күзлүлән (байк.), чыпчык күзе (чст.), катут (< каты + ут 'үлән') (хвл.) исемнәре дә бар. Фәнни әдәбиятта һәм татар теле сүзлекләрендә бу төр үсемлекнең шиңмәс үлән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971), шиңмәс чәчәк, комлык үлмәс чәчәге (Иванова, 1988) лексемалары теркәлгән. Халык телендә аны русча атамасы белән йөртү дә бар: бессмертник. Эт тигәнәге (рус. череда) - оешма чәчәклеләр семьялыгыннан юеш урыннарда үсә торган үлән үсемлек (русчасы: череда трехраздельная). Нигездә ул елга, күл, буа тирәләрендә юеш урыннарда үсә. Аның орлыгы киемнәргә, хайванның йоннарына ябыша һәм шул рәвешле тарала. Халык медицинасында аның төнәтмәсен бавыр авыртканда, салкын тигәндә эчәләр. Аның суында балаларны юындыралар, диатездан, экземадан дәвалану өчен кулланалар. Халык телендә аның түбәндәге исемнәре бар: сырға (т.я.), сырғақ (мам.), сырғанақ (бәр.), сырғы (лш.), ире сырлан (мам.). Бу лексик берәмлекләр сыр- фигыленә -ға, -ғақ, -ғана, -лан аффикслары кушылып ясалган. Сырлан сырып алыр, Бөрлән бөреп алыр (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 544). Биредә шуны да әйтеп китәргә кирәк, сырға сүзе тау ягы төркеме сөйләшләрендә 'сырлан', 'йогырт' үсемлегенә карата да кулланыла. Моннан тыш, кайбер сөйләшләрдә 'эт тигәнәге'н йабышқақ (дөб.), чәнечке (к.т.) исемнәре белән атау да бар. Беренче очракта ул йабыш- фигыленә -қақ аффиксы ярдәмендә, икенче очракта чәнечфигыленә -ке аффиксы ялганып ясалган. Югарыда китерелгән исемнәргә синоним итеп тагын шырлан (тмн.), су шырланы (чст.), сарық шырланы (мам.) лексик берәмлекләрен китерергә мөмкин. Мәсәлән: Баланы кыйындыралар су шырланы белән, эчерәләр дә аны (чст.). Шырлан сүзен тау ягы төркеме, дөбьяз сөйләшләрендә, wақ шырлан лаеш сөйләшендә әдәби телдәге 'сырлан' мәгънәсендә кулланалар. Нократ сөйләшендә 'эт тигәнәге'н су тийәнәк (< тийәнәк < тигәнәк) дип тә атыйлар. Мәсәлән: Су тийәнәк белән балаларны қыйындырабыз. Татар теле сүзлекләрендә эт тигәнәге (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971), эт тигәнәге, эт сырганагы, эт ябышкасы (Иванова, 1988) атамалары урын алган. Эт тигәнәге лексемасы минзәлә, лаеш сөйләшләрендә 'сырлан' (чернокорень лекарственный), түбән кама керәшеннәре сөйләшендә 'тилебәрән' (дурнишник обыкновенный) мәгънәсендә килә. Эт җиләге (рус. паслен) - берьеллык үсемлек. Татар теле сүзлекләрендә дә бирелгән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; РТС, 1985). Үсемлекләр дөньясына караган әдәбиятта һәм кайбер башка чыганакларда эт җиләгенең ике төре билгеле: карга борыны һәм саескан җиләге. Карга борыны - берьеллык үсемлек. Аның җимеше кара, гадәттә аны ашамыйлар. Карга борынының җимешен эч йомшарту өчен, суалчаннарга каршы, антисептик чара буларак файдаланалар. Татар теле сүзлекләрендә аның карга күзе (ТРС, 1966), карга борыны (ТһБТС, 1935; РТАХТС, 1971) лексемалары бирелгән. Татар сөйләшләрендә бу үсемлекнең исемнәре шактый билгеле. Мәсәлән, қарға бороны (әд.), қарға җиләге (т.кам.-крш.), көчөк алмасы (кузн.), қарға борчағы (минз.), борыч үләне (мам.). Шуны да әйтергә кирәк, минзәлә сөйләшендә исә қарға борно лексик берәмлеге 'болын яраны'н белдереп килә. Саескан җиләге аксыл шәмәхә чәчәк ата, җиләкләре кызыл. Чокыр буйларында, яр буйларныда, дымлы куаклык араларында үсә. Сайыскан җиләгенең тагын К. Насыйри сүзлегендә сайыскан чийәсе, паслин < рус. паслен атамасы да бирелгән (Насыйри, 1894). Мишәр диалектының хвалын сөйләшендә 'эт җиләге' мәгънәсендә карагат сүзе теркәлгән: Без кечкенә чакта җийылышып карагат ашый идек. Урал буенда таралган татар сөйләшләрендә қарагат сүзе әдәби телдәге 'карлыган' мәгънәсендә кулланыла. Ярут (рус. ярутка полевая) - берьеллык чүп үләне. Нигездә сабан ашлыклары арасында очрый. Халык медицинасында бу үләннең төнәтмәсен бизгәк белән авырганда, күкрәк бакасыннан эчәләр, ашказаны согы кислоталылыгын киметә. Бу үсемлекнең халык телендә берничә атамасы бар: қамчау, қамчау үләне (каз.ар.), қамчау үләне (кргл., бгрсл.), қамчау печәне (дөб., лш.), қамчау чәчәге (блт.), қамчат, қоро қамчау (мам.), ярут (әд.): Тәнгә қычыттыра торған бетчәләр чыққанда шушы үләнне суға манып, "камчау чабам" дип чабалар (дөб.). Балаларның башлары қутырлап бозылғач, қамчау үләме белән балларның башларын имлиләр (мам.). Шуның белән бергә қамчау чәчәге исеме балтач сөйләшендә 'шылдыравык' үсемлегенә карата да кулланыла. Ярут үсемлеге кайбер сөйләшләрендә ақча печин (перм.) (< печән), қатлама печин (перм.), йасмық печән, йасмык үләне (лш.), чебен йәсмиге (< йасмык) (лмб.) лексемалары белән белдерелә. Әйтергә кирәк, ақча печин атамасы бөре сөйләшендә 'шылдыравык', пермь сөйләшендә 'тайтояк' үсемлеген белдереп килә. Урта диалектның минзәлә, каргалы сөйләшләрендә 'ярут' мәгънәсендә әби серкәсе лексемасы кулланыла. Мамадыш сөйләшендә үсемлекнең бу төрен 'җир қолмағы' исеме белән атау да бар. Ярут үсемлеген белдергән лексик берәмлекнең бер компоненты рус алынмасыннан тора. Мәсәлән, кыр чәчәлийе (< рус. чечевица) (лмб.), цәцәвицә (< чечевица) үләме (срг.), чәчәүчә (< чечевица) (кузн.). Татар теленең төрле басмаларда чыккан сүзлекләрендә түбәндәге атамалар теркәлгән: ярут (ТһБТС, 1935; РТС, 1959; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988), кошикмәге, шыртлавык (РТАХТС, 1971), шылдыравык үлән, тайтояк (Иванова, 1988). Әйтергә кирәк, ярут үсемлеге озынча яфраклы, вак чәчәкле. Чәчәген койгач, аның урынына түгәрәк формалы кузаклар барлыкка килә. Күрсәтелгән лексик берәмлекләр үсемлек кузагын акча (акча печин), ясмык (йасмык печин), катлама (катлама печин), серкә (әби серкәсе), тай тоягы (тайтойак), шалтыравык (шылдыравык үлән) һ.б. белән охшату, нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Яушан (рус. вероника, андреев крест) - күпьеллык үсемлек. Халык медицинасында аны чәй итеп пешерәләр һәм бавыр авыртканда, салкын тигәндә, баш авыртканда эчәләр. Татар теле сүзлекләрендә йаушан уты (Насыри, 1904), яушан (ТРС, 1966) атамалары теркәлгән. Ашарга яраклы үләннәр атамалары Үсемлекнең кыйммәтле үзлекләре турындагы мәгълүмат җирле халыкка буыннан буынга күчеп килгән, аның файдалы сыйфатларын ишетеп белгән һәм кулланырга тырышкан. Үсемлекләр күп төрле. Аның кайберләре кырларда, болыннарда, урманнарда үсә, бер төрлеләрен бакчаларда үстерәләр. Ашарга яраклы үләннәрнең дә төрләре бик күп. Алар халыкның азык-төлек рационында әһәмиятле роль уйныйлар. Гадәттә үсемлекнең яшь яфракларыннан, сабакларыннан һәм тамырларыннан файдаланганнар. ХХ гасыр башларына кадәр урыннарда үсемлекнең яфрагын, сабагын яшелчә урынына ашка салып ашаганнар. Беренче чиратта балтырган, кычыткан, сәрдә, алабута, билчән кебек үсемлекләрдән файдаланганнар. Ашый торган үләннәрнең яфракларын күп очракта язын, җәй башында яшелчәләр барлыкка килгәнче кулланганнар. Бу үләннәрдән салат ясаганнар, аларның кайберләрен шул көе дә ашаганнар. Мәсәлән, кузгалак, какы, кәҗә сакалы, акбаш һ.б.ш. үләннәр ашарга яраклы үләннәр рәтенә керә. Ашый торган үләннәр күп төрле. Әмма халык иң киң таралыш алган үләннәрне генә белә һәм андыйларның исемнәре дә билгеле. Һәр регионда, төбәктә үсемлекнең билгеле бер үзлегенә, сыйфатына игътибар ителгән. Шуңа күрә бер үк үсемлекнең төрле төбәктә төрле исеме барлыкка килгән. Алабута - берьеллык үлән үсемлек. Аның яфраклары ончыл кунык белән капланган. Төрле урында, ташландык җирләрдә, бакчаларда үсә. Аннан салат ясап ашаганнар. Бу үсемлекнең орлыгын тартып он ясаганнар һәм икмәк пешереп ашаганнар. Алабута оныннан күмәч тә пешергәннәр. Мәсәлән: Ябыгып, тиресе сөягенә ябышып беткән тимеркүкне пот ярым алабута онына алмаштырдылар (Г. Ибраһимов, ТТАС, Т. 1, 1977). Олаучы абый [Габдуллага] өйдән алып чыккан алабута күмәченең бер читен сындырып бирде (Ә. Фәйзи. ТТАС. Т. 1, 1977). Алабута баскан... Зур утрау сыман... Димәк, авыл булган урын бу (Зөлфәт. Алабута баскан). Ак алабута ачлык елның бодае (Исәнбәт, Т. 1: 539). Татар әдәби телендә бу үсемлекнең алабута атамасы ботаник термин итеп кабул ителгән. Күп кенә сөйләшләрдә (лш., дөб., чст., срг., кузн., хвл., кмшл., нокр.) аның әдәби телдәге формасы киң кулланыла. Шуның белән, бергә, сөйләшләрдә алабота (мам., бөре.), алабата (дөб. лш. кас.), ылабута (лмб., тмн.), алабатан, алабытан (себ.д), алабода (клм.) вариантлары да очрый: Алабата күмәче ачы була (лш.). Татар теленең кайбер сөйләшләрендә алабута сүзенең кыскартылган варианты лабута (тмн.), ләбәтә (брб. д.) дә күзәтелә. Мишәр диалекты сөйләшләрендә әлбидә (срг.), либәдә/әлбәда (тмн.), бараба диалектында ләбәтә вариантлары да теркәлгән. Галим нәр фикеренчә, алабута сүзе гомумславян лобода, лобуда (alb + oda) сүзенә барып тоташа. Алабута лексемасы башка төрки телләрдә дә билгеләнгән. Чагышт.: ккалп., кырг. алабата, казак., нуг., ком. алабота, башк. алабута, уйг. алапута, үзб. алапота. Алабута лексемасының кыпчак телләрендә кулланылуы аның гомумкыпчак вакытында ук төрки телләргә үтеп керүен раслый торған нигез була ала (Бурганова, 1976: 137). Рус телендәге лебеда сүзе алабута сүзеннән булырга мөмкин дигән фикерләр дә бар (Дмитриев, 1958: 42). Биредә сүз башындагы басымсыз а авазы төшкән һәм сүз кайбер үзгәрешләр кичергән (шунда ук). Е.Н. Шипова бу сүзне рус теленә төрки телләрдән кергән алынмалар рәтендә карый (Шипова, 1976). Шуның белән бергә, татар теленең аерым сөйләшләрендә (чст., срг., кузн., хвл., кмшл.) алабута лексемасы 'песи тарысы, амарант' үсемлеген дә белдереп килә. Халык телендә алабутаның зернәле алабота (лмб.), қара алабота (эчк.), қызыл алабота (каз.ар.), кызыл алабута (тмн.), кара әлбәда (тмн.), йомры башлы алабота, ойошма алабота (мам.) 'песи тарысы, амарант' йомшақ алабыта (эчк.), ақ алабыта (эчк.), ақ алабота (каз.ар.), чәчмә алабыта (мам.) 'алабута', сасы алабута (К. Насыри, 1904), тирес алабутасы (минз.), энҗе алабатасы (лш.) 'ак алабута' төрләре бар: Энҗе алабатасы була, ақ була йафрақлары, орлоғы җалтыр-җалтыр итеп тора (лш.). Алабута сүзе кайбер вакытта үзе аныклагыч ролендә килергә мөмкин. Мәсәлән, алабата әреме (мам.) 'кара әрем'. Күрше башкорт телендә дә қара алабута, ақ алабута, һасық алабута, қызыл алабута төрләре билгеле. Нократ сөйләшендә 'алабута' үсемлеген тагын удмурт теленнән кергән пут сүзе белән белдерү дә бар: Ақ пут, қара пут була. Чагышт.: удм. пот 'алабута', диал. 'әрем'. Югарыда китерелгән исемнәрдән тыш, 'алабута' мәгънәсе кайбер сөйләшләрдә алимбур (тмн.) лексемасы белән белдерелә. 'Алабута' төшенчәсе тубыл-иртеш диалектының төмән сөйләшен дә қырлық, қарүлән (< кара + үлән) белән белдерелә: Қарүлән қыр ларда үсә, қап-қара орлоғы була. Қарүләнне кән ашадық без аны. Әнис - зонт чәчәкләр семьялыгына керә торган берьеллык үсемлек, аның төчкелтрәк кискен исле орлыклары бар. Әнис ак чәчәк ата. Аның яфракларын салатларга кушалар, ә орлыкларын төрле соуслар әзерләгәндә кулланалар. Әнис орлыкларын медицина өлкәсендә дә файдаланалар (Иванова, 1990: 7). К. Насыйрида бу үлән әнеч исеме белән теркәлгән (Насыри, 1904). Татар теленең әдәби тел сүзлекләрендә әнис, әнис үләне (РТАХТС, 1971), әнис орлыгы, әнис мае, ак әнис (ТРС, 1966) лексемалары бирелгән. Татар халык сөйләшләрендә түбәндәге вариантлары таралган: анис (нокр., кузн., хвл.), әнис (әд.), әнүч (чст., мәл., нгб.-крш.), әнеч (т.я.), қыр әнисе (брб.): Имән йафрагы да әнүч салдым (чст.). Әпәйгә әнүч салдыңмы? (мәл.). Анис чыккан, орлогы төшкән булган (хвл.). Әнеченең җафырағы кишернеке кебек (трх.). Анис ақ чәчәкле. Итле беккән бешерәбез анис салып. Анисның орлоғы биг әйбәт гөлашларға, итле бөккәннәргә (нокр.). Әнис орлоғо икән қара (мам.). Шуның белән бергә, әнис лексемасының 'укроп' мәгънәсе дә теркәлгән: Ашқа әнүч салыйықмы? (нгб.-крш.). Әнис сүзе аерым сөйләшләрдә сүзтезмәләр составында да очрый һәм башка мәгънәләрдә килә: әнеч печәне (блт.), әнис үләне (т.я.), ақ әнис (әд.) 'тмин', әнис үләне (тмн.) 'исле ромашка'. Әнис исемен кайбер тикшеренүчеләр немец яки француз телендәге anis сүзеннән һәм латин теле аша кергән anisun (Фасмер, Т. I), башкалар - грек телендәге онисун (Будагов, Т. 1) сүзеннән булырга тиеш дип саныйлар. Әнис сүзе аерым төрки телләрдә дә билгеләнгән: хак. анис, башк. әнис 'әнис', чув. энес 'тмин'. Шуны ассызыкларга кирәк: нократ сөйләшендә әнис лексемасы үсемлекнең орлыгын белдерә, ә үсемлекнең үзе гомо/гымы дип атала: Бусы гымы, ашыйбыз ич моно (нокр.). Гымыны ашайлар, үскәч орлогы була, анис диләр ашамага салалар (глз.). 'Татар теленең диалектологик сүзлеге'ндә (Казан, 1969) гомо (нокр., глз.) 'һәр төрле көпшәле үсемлек' мәгънәсендә дә теркәлгән. Моннан тыш, гомо/гымы нократ сөйләшендә йонно гомы 'елан көпшәсе', аңгыра гомо 'түндербаш', сарай гомо 'куян тубыгы, гәзнич' сүзтезмәләр составында да очрый. Килеп чыгышы ягыннан гомо/гымы удмурт сүзе (Бурганова, 1976: 140). Чагышт.: удм. гомо 'көпшәле үсемлек, куыш сабаклы үсемлек'. Әнис үсемлеген мишәр диалектының кузнецк сөйләшендә шырл'апа дип атыйлар: Шырл'апа йәш чагында бик инде тәмне, йахшы була, ак чәчәк ата. Татар теленең себер диалектларында 'әнис' мәгънәсендә сирә сүзе билгеле (Тумашева, 1961). Әнис үләненең бер төрен бадьян исеме белән дә атау бар. Мә сә лән: Бадьян чәчтем тамырга, Тамырдан тартып алырга (җыр.) (ТТАС, Т. 1). Миргалинең кесәсендә бадьян илән гатырша, Сәхибәне арбай икән, бирмәс өчен Батырга (Сәхибә матур // Татар эпосы: бәетләр, 2005: 217). Бадьян сүзе бадьян гөл 'гөл сыйфатында үстерелгән әнис үләне', бадьян төс 'саргылт көрән төс' сүзтезмәләрендә дә очрый: Бадьян гөл чәчәк ата, Кояш көлеп караса. (М. Җәлил. ТТАС, Т. 1, 1977). Тмин - бик борынгы заманнардан ук хуш исле аш тәмләткечләрдән саналган. Аның бөтен өлешләре дә (яфраклары, сабаклары, тамырлары, орлыклары) ашамлыкта кулланыла. Яшь яфракларын, сабакларын ашка турыйлар. Гадәттә бу үсемлекнең сабакларын җыялар һәм кабыгыннан чис тартып чи көе ашыйлар. Тминнең орлыгын яшелчәләр тозлаганда һәм маринадлаганда файдаланалар. Татар телендә үсемлекнең бу төре берничә исем белән йөртелә: әнеч үләне (т.я., бәр.), әнеч печәне (блт.). Нократ сөйләшендә 'тмин' wағышеш исеме астында билгеле. Төрле басмаларда чыккан татар теле сүзлекләрендә җирә, чүрәк уты (АС, 1931), тмин (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966), ак әнис (ТРС, 1966) лексемалары теркәлгән. Чагышт.: чув. энс, башк. ақ әнис 'тмин'. Татар теле сөйләшләрендә төмин 'тмин' сүзе киң таралган. Л.З. Бу дагов сүзлегендә дә төмин сүзе теркәлгән (Будагов, Т. 1: 407). Ча гышт. тагын: төрек. çеmen 'тмин', 'ак әнис' 'бастурма өчен аш тәмләткеч (тмин орлыгы, кызыл борыч, сарымсак белән әзерләнгән)'. Укроп - чатыр чәчәклеләр семьялыгына кергән берьеллык үсем лек. Ул бик киң таралган тәмләткеч үсемлекләрдән санала. Аны азык-төлек һәм дару үләне буларак кулланалар. Ашка аның яфракларын, сабакларын һәм орлыгын кулланалар. Татар телендә укроп исеме киң таралган. Сөйләшләрдә аның укуруп (срг.), укруп (лмб.), укыруп (себ.) вариантлары бар. 'Укроп' мәгънәсендә татар теленең аерым сөйләшләрендә купийур (м.-кар.), купир (трх.), капйур (тмн.) исемнәре дә кулланыла. Килеп чыгышы ягыннан алар рус телендәге купырь сүзенә барып тоташа. Мисаллар: Кәбестә, бәрәңге, суган, купийур салабыз эштигә (м.кар.). Купир бақчада тишелгән (трх.). Купйур эшшигә саласын (тмн.). Татар теленең аерым сүзлекләрендә 'укроп' мәгънәсендә турак уты, дәрә уты (Насыйри, 1904), турак, турак үләне (Вәлиди, 1929, Насыйри, 1904), турак үләне (АС, 1931), шебет (Насыйри, 1904), шөйөт (ТһБТС, 1935), укроп (ТРС, 1966), турак уты (ТРС, 1966), сүзләре урын алган. Урта диалектның бәрәңге сөйләшендә 'әнис, тмин' мәгънәләрендә шуйыт сүзе кулланыла. Шөйөт, шуйыт сүзләре шөй-, шуй- тамырына ут 'үлән' сүзе кушылып ясалган. Чагышт.: чуйырт. Галимнәр фикеренчә, бу сүзләрнең беренче компонентлары мари алынмасы санала (Бурганова, 1976: 133). Халык телендә бу үсемлекнең тагын түбәндәге исемнәре бар: чуйырт (мам., трх.), чийерт (блт.) 'әнис' 'әнис яфрагы'. Моннан тыш чуйырт сүзе сөйләшләрдә песи чуйырты (мам.) 'каз аягы (тәпие)', эт чуйырты 'меңьяфрак', кеше чуйырты 'әнис' (мам.) сүзтезмәләре составында да килә. Мисаллар: Чуйырт ашадым, диләр, әнис йафрағына (мам.). Чийерт ақ чәчәк ата (блт.), Қартаймаса, чуйырт бик тәмне ул (мам.). Ашый торган бу үсемлек казан арты сөйләшләре төркемендә (лш., блт., дөб.) ақбаш дип йөртелә. Мотивлаштыру билгесе итеп үсемлек чәчәгенең башы ак төстә булуы алынган. Әнисне иртә язда үсемлекнең яшь сабаклары чыга башлау белән ашый башлыйлар: Ақбаш бик тәмне инде ул, йаз ашый башлыйбыз үлән, көзгә хәтле. Бәрәңге сөйләшендә ақбаш 'тмин' мәгънәсендә теркәлгән (ДС, 1958; ТТДС, 1969). Моннан тыш, акбаш лексемасы башка татар сөйләшләрендә 'меңьяфрак' (т.я., дөб., лмб.), 'иссез ромашка' (перм.) үсемлекләрен дә белдереп килә. Әнис һәм әнеч сүзләре "Татарча-русча-латинча үсемлек атамалары" сүзлегендә икесе ике төрле үсемлекне белдерә: әнис үләне 'әнис', әнеч 'тмин'. 'Әнис' мәгънәсендә тау ягы керәшеннәрендә чыпчык көпшәсе сүзтезмәсе кулланыла: Чыпчык көпшәсе ак чәчәк ата, орлогы була, wак кына җапрагы, кишер җапырагы кебек. Чыпчык көпшәсе ашый торганы. Күрсәтелгән мәгънәдә сергач сөйләшендә казлийак кушма сүзе кулланыла: Казлийак иренне бызмый ул, ак цәцәк ата, ашибыз аны. Биредә шуны да әйтергә кирәк: казлийак сүзе кыр лексемасы белән бергә килеп 'кыр тубыгы, гәзнич' мәгънәсен белдерә: Кыр казлийагы иреннәрне боза. Балтырган - эре яфраклы үлән үсемлек. Аның яшь сабакларын арчып, чи көе ашыйлар. Татар теленең әдәби сүзлекләрендә үсемлекнең бу төре балтырган атамасы белән теркәлгән. Бу атама казан арты, тау ягы сөйләшләре төркемендә, бөре, түбән кама керәшеннәре сөйләшләрендә киң таралган. Нократ сөйләшендә балтырған, карсунда балдырган, касыйм сөйләшендә балдыр'ан, бараба диалектында палтырған вариантлары кулланыла. Аерым сөйләшләрдә балтырган лексик берәмлеге сүзтезмәләр составында да килә. Мәсәлән, мамадыш сөйләшендә балтырған көпшәсе, мордва-каратайда балтырган көпшәсе. Мисаллар: Балтырғанны ашайлар пешереп (нокр.). Балтырған урман тирәдә бар ул, бу тирәдә йуқ (дөб.). Бақча башларында балтырған, җаңа бәбчекләргә утырған (т.кам.-крш.). Балтырган - балтатыр (Исәнбәт, Т. 1: 540). Елына бер балтырган ашамаган кешенең эче кортлар имеш (Исәнбәт, Т. 1: 541). Балтырган лексемасы татар теленең язма истәлекләрендә дә билгеләнгән. Мәсәлән, "Идегәй" дастанында шундый юллар бар: Алмасы бар йөрәктәй, Балтырганы беләктәй (Идегәй, 1990: 133). Балтырган сүзе Г. Кандалый әсәрләрендә дә чагылыш таба. Мәсәлән: Синең өчен тавык чалган, Суган, балтырганын салган, Син, әйткәч, чакырып алган, Егермесен сатып унга (Кандалый, 1960: 79). ...җәй көннәре итле аш урынына арыш чумары салган балтырган үрәсе ашала (М. Гафури. Сайланма әсәрләр, Т. 4, 1981). Балтырганлы ашка сөт тә булса, Җаннар китә иде шатланып, Тамак туйгач, уйнап ала идек Таяк атыбызга атланып (Ф. Яруллин. Нәрсә булды безгә). Тубыл-иртеш диалектының төмән сөйләшендә балтырған сүзе 'шома көпшә' мәгънәсендә теркәлгән (ДС, 1958). Галимнәр фи керенчә, балтырган сүзе балтыр + -ган аффиксыннан тора (Бурганова, 1976: 135). Балтырган лексемасы башка төрки телләрдә дә очрый: башк. балтырған/балтырқан, кырг. балтыркан, айу балтырқан, 'балтырган', алт. балтырган, палтырган, тув. мал дырган 'шома көпшә', 'балтырган', карач.-балк. балдыргъан 'әнис', чув. пултаран, потран 'балтырган', хак. палтырған, кесик палт ырғаны 'кәҗә көпшәсе', аба палтырғаны 'аю көпшәсе', су палтырғаны, 'балтырган', төрек. baldirаn 'түндербаш', subaldiranï 'укроп'. Төрки телләрдән бу сүз күрше фин-угор, славян, фарсы-таҗик, шулай ук, кавказ телләренә дә кергән (Әхмәтьянов, 2001: 36). Чагышт.: монг. балдаргана, балчиргана. Венгр телендә bоjtorjan (balturgan) 'тигәнәк, әрекмән' (Бурганова, 1976: 136). Мишәр диалектының мордва-каратай сөйләшендә куйан балтырганы сүзтезмәсе 'канлы үлән', 'сөял үләне' мәгънәсендә йөри. 'Балтырган бәбәген' тубыл-иртеш диалектының тевриз сөйләшендә дутка (рус. дудка) лексемасы белән атау бар. 'Балтырган' үсемлеге тагын бәпчек / бәпчек күшәсе (мам.), бәбшек күшә (блт.), бәбшек күшәсе (дөб.), бәбәк (минз.), җолло қурай (дөб.), җонно көпшә (мам.), йынны көпшә (лмб.) лексемалары белән дә аталып йөртелә: Бәбәк ашы пешердем (минз.). Бәпчек сүзе балтач сөйләшендә 'агач төбеннән чыккан үсенте'не, бәрәңге сөйләшендә 'агачның яки солының яшь үсентесе'н белдерә. Ясалышы буенча бәпчек сүзе бәп - (гомумперм. рав 'үсенте, сабак') + афф. -чек/-шек компонентларыннан тора (Бурганова, 1976: 139). Балтырган үсемлеген йынны көпшә, җонны көпшә дип атау үсемлекнең тышкы кыяфәтенә карап бирелгән, чөнки балтырган үсемлеге сабагының йонлач булуы белән аерылып тора. Касыйм сөй ләшендә балтырган үләнен җебеш'и исеме белән атап йөр тәләр. Моннан тыш, хвалын сөйләшендә үсемлекнең бу төрен эшти дип атыйлар. Гадәттә балтырган яфракларын турап щи пешергәннәр. Күрәсең, щи сүзе эшти формасында кулланылган һәм торабара ул балтырган үсемлегенең үзен атауга күчкән. Мисаллар: Ләйлә апа эшти дип бер үлән алып қайтқан, бездәге балтырған ич ул дим (мам.). Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә 'балтырган' мәгънәсендә патмит'ор (кузн.), пыт'мычур (хвл.) лексемалары кулланыла. Мәсәлән: Пат'митор йафраклары шома, арчып ашый идек. Пат'миторның йафрагы сибенке була. Урта диалектның пермь сөйләшендә 'балтырган' төшенчәсе қуйан қолақ лексик берәмлеге белән белдерелә. Моннан тыш аның тагын 'ат кузгалагы' үсемлегенә карата кулланылуы да билгеле. Татар теле сүзлекләрендә балтырган, бәпчек сүзләре 'балтыран' мәгънәсендә теркәлгән (РТАХТС, 1971), әдәби тел сүзлеклә рендә балтырган атамасы ботаник термин буларак бирелгән (ТРС, 1966). Нократ сөйләшендә ' балтырган' мәгънәсендә удмурт теленнән кергән паршпил'/парспил' сүзе кулланыла. Чагышт: удм. парсьпель 'гадәти балтырган'. Мисаллар: Паршпил' диләр, шуны ашадық, қырда үсә, йафрағы зур. Ачлық йылны паршпил' ашадылар. Бездә парш пил' дигән үлән бар, арларның сүзедер ул. Йонлы күшә - ашарга яраклы үсемлекләргә керә. Аның яшь сабаклары һәм тамырлары ашау өчен кулланыла. Халык телендә үсемлекнең бу төре берничә исем белән йөртелә: йонно бәрәңге (минз.), җонно күшә (дөб., мам.), җонно көпшә (мам., каз.ар.крш.), йонлач күшә (мам.), бәрәңге күшәсе (блт.). Күрсәтелгән исемнәрдә үсемлек сабагының һәм тамырының үзлеге чагылыш таба. Бер очракта сабагының йонлач булуы, икенче очракта - үсемлекнең тамыры мотивлаштыру билгесе булып тора. Әлеге үлән татар теленең аерым сөйләшләрендә җонноқай (минз.) (< җонно < җонлы < + афф. -кай), йөннөкәй (орнб.) (< йонно < җонно < җонлы + афф. -кәй), төплөки (трх.) (< төп + афф. -ле + афф. -ки < -кәй) лексик берәмлекләре белән атала: Төплөки урманда күп була, қакылар кебек, бармақ калынлық, тәмне була, wақ кына чәчәк ата, өлгергәч, төбөндә бәрәңге була, таwық йоморқасының сарысы хәтле. Пермь сөйләшендә себерткәй, себерткәй күкәй, чиберкәй, чибер күшә синонимнары кулланыла. Кайбер сөйләшләрдә 'йонлы күшә' үсемлеге тагын қуйан тобоғы (минз.), қуйан тубығы (трбс.), қыр кишере (кргл., бгрс.) лексемалары белән белдерелә. Бу очракта үсемлекне нәрсә белән булса да чагыштыру яки үсү урыны атаманың нигезен тәшкил итә. Татар теле сүзлекләрендә җылан көпшәсе, җонлы көпшә (ТһБТС, 1931), йылан көпшәсе, йонлы көпшә (РТАХТС, 1971), йылан көпшәсе (ТРС, 1966; Иванова, 1988, 1999) атамалары теркәлгән. Чагышт.: башк. йылан көпшәһе. Какы - сабагы ашарга яраклы үлән үсемлек. Ул кырларда, ызан буйларында, болыннарда үсә, ачык сары төстә чәчәк ата. Аның яшь сабакларын арчып ашыйлар. Халык медицинасында аны зәңгелә авыруына, суалчаннарга каршы файдаланалар. Какы төшенчәсе халык телендә берничә төрле исем белән йөртелә. Иң киң таралган атамаларның берсе - какы. Сөйләшләрдә аның қуқы (лш., мам., каз.ар.-крш., минз., бөре.), кукы (чст.), кыкы (лмб.) вариантлары актив: Әwәле қырға чықсаң, көпшә, қуқы булайде (лш.). Еш кына қақы/қуқы лексемасы аныклагыч сүзләр белән кулланыла. Мәсәлән, татар қуқысы (лш.), әче қақы (дөб., лш., каз. ар.-крш.), қазан қақы, урыс қуқы (нокр., глз.), урман кукысы (чст.крш.), йындыр кыкы. Мисаллар: Қазан қуқыны арчулап ашыйлар (лш.). Урыс қуқысын әрчеп ашыйдыр ыйық (глз.). Қазан қақы сары чичкә ата қартайғачын (нокр.). Татар қуқысын ашыйлар (лш.). Телдә қақы / қуқы лексик берәмлекләре тиле, эт, сыйыр кебек эпитетлар составында да очрый һәм бу төр үсемлекнең ашарга яраклы булмавына ишарәли. Мәсәлән: тиле қуқы (минз.), кочок кокосы (чст.) 'эт какысы', сыйыр қуқысы (каз.ар.-крш.) 'түндербаш', пәри какысы (Вәлиди, Т. 1, Ч. 2, 1929). Ләмбрә сөйләшендә 'кақы' мәгънәсендә кукы кисап сүзтезмәсе кулланыла, нократ сөйләшендә исә ахык сүзе теркәлгән һәм ул какы сүзенең метатезалашкан варианты булса кирәк. Татар теле сүзлекләрендә ачы какы (АС, 1931), әче какы (ТһБТС, 1935), какы, әче какы (РТТАХТС, 1971), какы (ТРС, 1966) лексик берәмлекләре күрсәтелгән мәгънәдә бирелгән. Чагышт.: башк. қақы, асы қақы/әсе қақы. Удмурт телендә какы сүзе бөтенләй башка мәгънәдә килә, ул 'кыр кандаласы'н белдерә. Халык телендә 'какы' мәгънәсендә дусай, дусай печәне (мам., т.кам.-крш., минз.) лексемалары очрый. Биредә дусай сүзенең дус тамыры борынгы төрки toz-, tod-, tog- тамырына барып тоташа + -ай аффиксы һәм 'туклану', 'туену' мәгънәсендә дә кулланыла (Бурганова, 1976: 135). Мисаллар: Дусайны да ашадық. Дусай қартайған инде, Минйамал апа (мам.). Дусайны бөтен кеше дә ашый, басу қырында була, сары чәчәк ата. Дусайны җәш чағында ашыйлар (т.кам.-крш.). 'Какы' төшенчәсе пермь сөйләшендә қорманай/қырмәмәй/кырмәнәй (< кыр + мәнәй 'татлы ашамлыклар') лексемалары белән белдерелә. Моннан тыш биредә қуйан колак лексик берәмлеге 'урман какысы' мәгънәсендә кулланыла. Минзәлә, златоуст сөйләшләрендә қымызлык, тепекәй сөйләшендә қымыdлық лексемалары 'какы' мәгънәсендә теркәлгәннәр. Златоуст сөйләшендә татар қымызлығы 'кыр какысы', урыс қымызлығы 'урман какысы' дип аерып карала. Пермь сөйләшендә ачы қымызлық 'кыр какысы'н белдерә. Шуның белән бергә биредә кымызлык сүзенең кыскартылган варианты қымыз, қымызық сүзләре дә теркәлгән. Чагышт.: урман қымыз 'кыр какысы'. Әйтергә кирәк, аерым сөйләшләрдә кымыз (чст.), қымызлық (бөре.) сүзен 'кузгалак' мәгънәсендә дә куллану очраклары бар. Чагышт.: удм. кумыз 'кыргый сарымсак'. Мишәр диалекты сөйләшләрендә 'какы' төшенчәсендә күзикмәк (лмб.), көҗүкмәк (срг.), 'үзитми'и (кас.) < күз + икмәк, үгез үкмәк (кузн.) лексемалары кулланыла. Мишәр сөйләшләре йогынтысында формалашкан камышлы сөйләшендә бу мәгънәдә күзипи (< күз + ипи) лексемасы теркәлгән. Мордва-каратай сөйләшендә күрсәтелгән мәгънәдә урыс катын көпшәсе лексик берәмлеге билгеле. Мишәр диалектының кайбер сөйләшләрендә гурлʹапа (мәл., хвл.), гарлапа (срг.), гурлафа/гөрләпә (стрл.) лексемалары да 'какы' мәгънәсен белдереп киләләр. Сергач сөйләшендә ул тагын кыцык гурл'апасы сүзтезмәсе составында да очрый. Мисаллар: Гурл'апа сары чичкә ата. Гурл'апа сары чәчкә аткан, картайган инде (хвл.). Гурл'апа да бар иде, картайган ницек (срг.). Кыцык гурл'апасы тышы йонно, ашамыйлар, каты ул (срг.). Бу сүзнең аерым вариантлары тагы минзәлә (гырлафа, гөрләпә), тепекәй (гөрләпә) сөйләшләрендә күзәтелә. Рязань өлкәсенең Әҗе авылы татарлары сөйләшләрендә 'какы' мәгънәсендә дерл'упа/дырл'упа вариантлары теркәлгән. Сергач сөйләшендә гарлапа варианты очрый һәм ул 'чүп үләне' мәгънәсен белдерә. Килеп чыгышы ягыннан, гурлʹапа (һәм аның вариантлары гарлапа, гөрләпә, дерл'упа, дырл'упа һ.б.) рус теленнән кергән алынма сүз. Вл. Даль сүзлегендә гарлупа сүзенең 'кыргый тырма', 'какы' мәгънәләре бирелгән. Бу лексик берәмлек рус сөйләшләреннән дә теркәлгән: Гарлупа (ряз.), гарлопа (пенз.), гарляпа (ворон.), курлепа (нижег.). В.А. Меркулова фикеренчә, гарлупа сүзе көньяк рус диалектларында 'ачы' мәгънәсен белдерә (Меркулова, 1967: 69). Мишәр диалектының кузнецк сөйләшендә 'какы' мәгънәсендә чинит (< рус. сныть) сүзен куллану да очрый: Чинит сары чәчәкле, арчып ашый идек, әммә үлән безнеке иде. Чинит картайган инде. Калба - Көнбатыш Себер регионында үскән кыргый суганның бер төре (латинча Allium ursinum) (Даль, Т. 2, 1955: 77), аны тагын қыр сарымсағы, аю сарымсағы дип тә атыйлар. Бу үсемлекне ашыйлар, аның сабагын тозлыйлар Себер диалектларында қалба 'кыргый сарымсак' мәгънәсендә билгеле. Мәсәлән: Қалбаны тозлыйбыз йафрағын (клм.). Қалба лексемасы себер телләрендә дә билгеләнгән. Чагышт.: шор., саг., койб. (РСл, Т. 2, Ч. 1: 270). Кандык - тайга үсемлеге (Erуthronium denscanus). Бу үсемлекнең тамыры татлы, аны ашыйлар. Себер диалектларында аны қандық дип атыйлар: Қандықның төбен ашыйлар, ыслаткий ул. Қандық қазый торған тимер көрәк була. Кәҗәсакал - оешма чәчәклеләр семьялыгыннан сөт сыман сыекча бүлеп чыгара торган үлән үсемлек. Ул сары чәчәк ата. Юл буйларында, өй тирәләрендә, ташландык кырларда үсә. Бу үсемлекнең яшь сабакларын чистартып ашыйлар, аннан саклык белән файдаланырга кирәк. Үсемлекнең суы иренгә тисә, иренне чабырта. Яз көне аның татлы тамырын да ашыйлар. Халык медицинасында аны туберкулезны дәвалау өчен кулланалар. Халык телендә бу төр үсемлекнең исемнәре бик күп. Шулар арасында кәҗәсақал атамасы киң таралыш алган. Нигездә кәҗә сақал, кәҗә сақалы берәмлекләре тау ягы, казан арты төркеме сөйләшләрендә актив кулланыла. Моннан тыш, тагын урта диалектның кайбер сөйләшләреннән теркәлгән кәзә сақал (нокр.), кәчки сақалы (нрл., трх.), кәчки (к.т.), кәҗә күшә (перм.), кәзәкәй (нокр.) лексемаларын күрсәтергә мөмкин. Үсемлекнең яфрагын кәҗә сакалы белән охшату мотивлаштыру билгесе итеп алынган һәм атамада чагылыш тапкан. Кайбер лексемалар бер тамырлы сүздән тора һәм кәҗә сүзенә кайтып кала: кәзәкәй (< кәҗә + афф. -кәй), кәчки (< кәҗ < кәҗә + афф. -ки). Мисаллар: Кәҗә сақалы бик күп буладырыйы ул (дөб.). Аwыз йаннарын быза, сары чәчкә ата, кәҗә сақал дибез. Кәзәкәй иреннәрне волдырлар йасап тора согы тамса. Кәзәкәй үскәч, сары чәчкә ата, йапрағы кишер йапрағы кебек (нокр.). Кәзә сақалының тамырын, көпшәсен йәш wақытта ашыйлар, бик тәмле ул, суwы иренгә тисә, иренне чабырта (к.т.). Кәҗә сақалының тамырын пешереб ашадық (мам.). Татар әдәби теле сүзлекләрендә кәҗәсакал атамасы башка төр үсемлекне дә белдереп (ТРС, 1966) килә. Мәсәлән, тепекәй сөйләшендә кәҗәсақал варианты 'ут чәчәк, адонис' үсемлеген белдерә, стәрлетамак сөйләшендә кәҗәсакал лексемасы 'гөлҗимеш' мәгънәсендә билгеле. Кәҗәсакал үсемлегенең татар сөйләшләрендә башка исмнәре дә бар. Мәсәлән, киң таралыш алган атамалардан ирен җарғыч (к.т., лш.), ирен җаргыч (чст.-крш., тмн.), ирен җаргычы (Остроумов, 1892), ирен йарғыч (минз., т.кам.-крш., кмшл.), ирен бозгыч көпшә (м.-кар.) лексик берәмлекләрен күрсәтергә була. Мотивлаштыру билгесе булып бу очракта үсемлекнең согы тиеп иренне яру, бозу үзлеге тора. Мисаллар: Ирен йарғыч иреннне йара ул. Ирен йарғычның тамырын ашыйлар (т.кам.-крш.). Ирен җарғыч иренне чабыртып чығара (лш.). Мишәр диалектының кайбер сөйләшләрендә кәҗәсакал үсемлеген газнич (чст., мәл.), газнич/казнич (стрл.), газниц (чпр.), казлич (срг.), гаснич көпшәсе (карс.) лексемалары белән атау күзә телә. Урта диалектның аерым сөйләшләрендә аның гәзнич (кмшл.), газнич (трх.) вариантлары күзәтелә. Газнич сүзе күрсәтелгән мәгънәдә татар теле сүзлекләрендә дә бирелгән (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971). Моннан тыш, мишәр диалекты сөйләшләрендә казгылдич (хвл.), каҗгылдый, казгылдый (лмб.) лексик берәмлекләрен күрсәтелгән мәгънәдә куллану да очрый: Казгылдич зур йапраклы үлән, урманда үсә, кишер чәчәге кебек чәчәге, иренне йара (хвл.). Каҗгылдый чабырта гобаларны (лмб.) Биредә шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Ульяновск өлкәсенең Калда авылында яшәүчеләр сөйләшендә казгылдич исеме белән 'какы' үсемлеген дә белдерәләр: Казгылдичның сабагын суйасын да ашийсын, урман буйларындарак үсә, сары чәчәкле. Килеп чыгышы ягыннан газнис һәм аның вариантлары шулай ук каҗгылдый, казгылдич лексик берәмлекләре бер тамырдан булырга мөмкин. 'Кәҗәсакал' мәгънәсендә сөйләшләрдә тагын көпшә (мам.), арыш көпшәсе (т.я.-крш.) лексик берәмлекләре дә кулланыла. Кайбер сөйләшләрдә бу лексема 'шома көпшә'не (каз.ар.-крш., лш., тпк.) белдереп тә килә. Чагыштыр: чув. кєnçе 'ашый торган үсемлек', 'сабагы булган үсемлек'. 'Кәҗәсакал' мәгънәсендә Урал төбәгендә таралган татар сөйләшләрендә қурай, қырлы қурай сүзләре кулланыла. Мәсәлән: Әрси башласаң қурайны, сыйрақларға сәсерәсә, фис шешә (злт.). Қырлы қурай иренне күпчетә (минз.). Иренгә тийермәйенсе генә қырлы қурайын та ашадық (тпк.). Кырлы курай сүзтезмәсе 'Идегәй' дастанында да теркәлгән: "Кырлы курай шур татыр. Кола күлгә китердең" (Идегәй, 1988: 20). Минзәлә сөйләшендә қурай, стәрлетамак сөйләшендә курай сүзе 'корган үлән сабагы, кура' мәгънәсен белдерә. Дөбъяз сөйләшендә қурай сүзе җолло курай (< җоллы < җонлы + қурай) сүзтезмәләре составында килә һәм 'балтырган' үсемлегенә карата кулланыла. Пермь сөйләшендә пикан курайы сүзтезмәсе составында очрый. Биредә пикан сүзе 'шома көпшә' үсемлеген белдерә. Чагышт.: башк. қырлы қурай 'пастернак посевной', азәрб. кура 'кыргый ашый торган үлән'. Кузгалак - ашарга ярый торган озынча ачы яфраклы күпьеллык үсемлек, урман буйларында, болыннарда үсә, культуралаштырып бакчаларда да үстерәләр. Аны чи көе ашыйлар, ашка салып пешерәләр, төрле салатлар ясыйлар. Татар телендә бу үсемлекнең қузғалақ атамасы киң таралган. Ул татар теле сүзлекләрендә дә (Насыйри, 1904; Остроумов, 1892; ТРС, 1931; ТТАС, Т. 2, 1979) ботаник термин буларак бирелгән. Юкә каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр (Тукай. Шүрәле. Әсәрләр. Т. 1, 1975: 98). Татар сөйләшләрендә дә бу атаманың киң кулланылышта йөрүе мәгълүм. Мәсәлән: Қузғалақ йафрақларыннан щи пешерә идек (дөб.). Қузғалақ күмәчләре пешереп ашадық (лш.). Қузгалақ лексемасы ике тамырдан тора: кузы 'бәрән' + ғалақ < қолақ (Бурганова, 1976: 315). Қузғалақ лексик берәмлегенең сөйләшләрдә тагын кузгалык (чст.-крш.), кузгалдак (хвл., кузн.), кузгылдак (лмб., тмн., мрл.), қучқылақ (нокр.), кусқалақ, қушқалақ (себ. д.), кучклак (глз.), 'уз'ала' (кас.) ваиантларында билгеләнгән. Мәсәлән: Қучқылақны тозға манып ашай идек (нокр.). Төрле фонетик вариантларда һәм мәгънәләрдә қузғалақ лексемасы башка төрки телләрдә дә бирелгән. Мәсәлән: башк. қузғалақ, ком. къозукъулакъ, үзб. қузиқолақ, төрек. кuzukulagi, уйг. қозоқулақ. Чагышт.: удм. кузькылак. Шуны да искәртергә кирәк: Тау ягы төбәгендә тархан сөйләшендә қузғалақ сүзе үзе 'ат кузгалагы' мәгънәсен белдереп килә, ә әдәби телдәге кузгалакны биредә қузый қолақ сүзтезмәсе белән йөртәләр. Күп кенә төрки телләрдә дә күрсәтелгән формаларда саклана. Чагышт: ком. къозукъулакъ, ккалп. қозы қулақ, уйг. қоза қулақ, азәрб. қузу ғулағы 'кузгалак'. Кузгалак сүзенең атамасында үсемлек яфрагының формасын бәрән колагына охшату ята. Эш шунда ки, көрдек бәрәннәренең колагы гадәти сарык бәрәннәре колагыннан озынрак була (Ахм етьянов, 1986: 129). Кузгалак үсемлеге ачкылтым. Шуңа күрә кайбер сөйләшләрдә, үсемлекнең бу билгесе аның исемендә дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, әче қузғалақ (каз.ар.), ачы кузгылдак (кузн.), әче колак (глз.). Аерым сөйләшләрдә ачықый/әчеки (нрл.) сүзе белән дә белдерелә: Әчеки бик тәмне, ашқа да бик тәмне әwәл чыққан җафырағы, қартайғач, ашап булмый. Кузгалакны кеше қузғалағы (блт.), қаз қузғалағы (минз.) чыпчық қузғалағы, эт қузғалағы (нокр.), боҗор қузғалақ (перм.), ат қузғалағы (әд.), қуйан қузғалағы (каз.ар.-крш., блт.), қуйан қучкылақ төрләренә бүлеп карыйлар. Биредә шуны да күрсәтеп китү урынлы булыр: чыпчық қузғалағы мамадыш сөйләшендә 'тычкан борчагы'на карата кулланыла. Қузғалақ сүзе җалкау аныклагыч сүзе белән килеп (җалкау қузғалағы) бөре сөйләшендә 'чыпчық кузгалагы' мәгънәсендә мәгълүм. 'Ачы кузғалақ' төшенчәсе тагын кымыз (чст.), қымызлық (минз.), кымыз (төм.) сүзләре белән дә белдерелә. Шуны да әйтергә кирәк, қымызлық сүзе минзәлә, златоуст сөйләшләрендә 'какы' мәгънәсендә кулланыла, ә бөре сөйләшендә 'чыпчык кузгалагы'на карата әйтелә. Қымыз (перм.), қымыdлық вариантлары 'урман какысы' мәгънәсендә билгеле. Татар теле сүзлекләрендә қымызлық сүзе диалекталь билгесе белән бирелгән (ТТАС, 1979, Т. 2; ТРС, 1966.). Русча-татарча сүзлектә кымызлык 'ачкылтым үлән' (кислица) дип теркәлгән (РТС, 1984). Чагышт.: төрек. hummaz 'кузгалак', кырг. кымыздык ' раковые шейки, горлец (растение)'. Минзәлә сөйләшендә 'кузгалак' мәгънәсендә саплықай, бараба диалектында қоцырғаwақ, қоцорқаwақ лексик берәмлекләре кул ланыла. Сөйләшләрдә кузгалак үсемлеге атамасын рус алынмасы белән белдерү дә бар. Мәсәлән, щавел'/щавил'/щивил (срг.), щивил' (тмн.), щавил' (хвл.) < рус. щавель. Ат кузгалагы - карабодайчалар семьялыгыннан зур озынча яфраклы һәм себеркәч чәчәкле үсемлек. Ул су буйларында, болыннарда, дымлы җирләрдә үсә. Аның яшь сабакларын арчып ашарга да мөмкин. Халык медицинасында аны үт куыгына каршы чара буларак та файдаланалар. Халык телендә бу үсемлекнең берничә исеме бар. Халык арасында ат кузгалагы атамасы иң киң таралыш алган. Сөйләшләрдә аның ат кузгалдак (тмн., кузн.), ат кузгалдагы (хвл., кузн., лмб.), ат кузылдыгы (кузн.), ат қучқылақ (нокр.) вариантлары күзәтелә. Мисаллар: Ат қучқылағын баш аwыртуларына қайнатып эчмәгә җийалар (нокр.). Билгеле булганча, аерым мишәр сөйләшләрендә алаша сүзе әдәби телдәге 'ат' мәгънәсендә кулланыла. Шуңа күрә күп кенә мишәр сөйләшләрендә үсемлекнең бу төре алаша кузгалагы (тмн., кузн.), алаша кузгылдагы (лмб.), алаша 'уз'ала'ы (кас.) атамасы белән дә йөртелә. Урта диалектның пермь сөйләшендә 'ат кузгалагы' төшенчәсе айу қузғалақ, шайтан қузғалақ сүзләре белән белдерелә. Бу мәгънәдә аерым сөйләшләрдә тагын ат қолағы (лш., к.т., трх., тпк.), ат колагы (стрл.), ат сыйдык, ат сидик баш (м.-кар.) сүзләре дә кулланыла: Ат сидык башы бар, аның башында җарма кебек әйбере була, киптереп орлыгын алабыз (м.-кар.). Шуны да әйтергә кирәк: татар теле сүзлекләрендә ат колак сүз тезмәсе ике мәгънәдә бирелгән: 1) бака яфрагы (кислица лягушачья); 2) бакча алабутасы (ТРС, 1931). Чагышт.: ккалп. ат кулак 'бака яфрагы'. Ат сүзеннән ясалган атқы (минз.), атқый (минз., каз.ар.-крш.), атлық (минз., каз.ар.) лексемалары да 'ат кузгалагы'на карата кулланыла. Минзәлә сөйләше вәкиле Илдус Гыйлаҗев үзенең бер шигырендә аткый сүзен куллана: Даруга дип җыеп китә Ык буеның аткыен да (Яратканга күрә, 2006: 233). Нократ сөйләшендә исә югарыда күрсәтелгән мәгънәдә сыйр қыйрық (< сыйыр койрык) сүзтезмәсе очрый, себер диалектлары сөйләшләрендә бу мәгънәдә сыйрғойрық лексик берәмлеге теркәлгән. Шуның белән бергә, себер диалектларында тагын йармабаш, урыс қауақ лексемалары да кулланыла. Рязань өлкәсенең Күршә авылында яшәүче татарлар сөйләшендә алаша купиры (< рус. купырь) 'ат кузгалагы'н белдерә. Кырлыган - кырлыганнар семьялыгыннан зур чәчәкле күпьеллык үлән үсемлек. Ул урман буйларында, юл кырыйларында очрый. Элекке заманда чәй урынына кулланганнар. Яфрагын һәм чәчәген чәчәк аткан вакытта җыялар. Бу үсемлек яфрагыннан ясалган чәйне баш авыртудан, йокысызлыктан файдаланганнар. Аны салкын тиюгә каршы, эчәкләр эшчәнлеген нормальләштерү чарасы буларак та кулланганнар. Халык телендә кырлыган үсемлеге сөйләшләрдә берничә исем белән йөртелә: чәй үләне (кмшл., минз.), хан чәйе (кмшл.), қызыл хан (дөб.), қырлық (каз.ар.-крш.), қырлығ үләне, урман қырлығы (мам.). Әйтергә кирәк, югарыда китерелгән лексик берәмлекләр кайбер сөйләшләрдә башка үсемлекләрне белдереп киләләр. Мәсәлән, чәй үләне Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар сөйләшендә, Куйбышев өлкәсендәге керәшеннәр сөйләшендә 'кыр билчәне', чәй үләме варианты казан арты керәшеннәре сөйләшендә 'сары мәтрүшкә' үсемлегенә карата кулланыла. Қырлық лексемасы мамадыш сөйләшендә 'сырлан' мәгънәсен белдерә. Қырлық сүзе саз қыр лығы сүзтезмәсендә дә очрый һәм мамадыш сөйләшендә 'тубылгы үләне' мәгънәсендә килә. Нәкый Исәнбәт хезмәтләрендә 'кырлыган' мәгьнәсендә быламыт сүзе бирелгән. Бу лексик берәмлек болан һәм ут 'үлән' тамырыннан тора. Әлеге үсемлеккә карата биек үлән, ал, кызыл чәчәкле, талсыман яфраклы, казанда кайнатып чәй ясыйлар, дип аңлатма бирелгән: Быламыттан чәй булыр (Исәнбәт, Т. 1: 540). Татар әдәби теле сүзләрендә кырлыган (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; ТТАС, 1979; РТАХТС, 1971) ботаник термин билгесе бел ән теркәлгән. Моннан тыш, тагын кырлач, кырлык (ТРС, 1966), кыркан үләне, кырлач (РТАХТС, 1971) лексик берәмлекләре дә урын алган. Кырлыган сүзенең татар теленең аерым сөйләшләрендә 'тубылгы үләне' (мам.), 'кандала үләне' (минз.) мәгънәсе дә билгеле. Р.Г. Иванованың ботаника буенча чыккан сүзлек белешмәсендә кырлыган мәгънәсендә капур чәйе лексемасы теркәлгән. Галим фикеренчә, бу үсемлекнең атамасы Капорье авылы исеме белән бәйле, чөнки биредә кырлыганнан суррогат чәй ясаганнар (Иванова, 1990: 54). Қычытқан - яфракларында һәм сабагында тәнне чага торган төкләре булган күпьеллык үсемлек. Ул төрле җирләрдә, ташландык урыннарда, койма буйларында үсә. Догалар кылып салынган Нигезләр купкан, - Нигезләр эзен кабатлап Шыта кычыткан. Сөрәләр дә, таптыйлар да Инде югыйсә, - Үҗәт нигез кычытканы Кабаттан үсә (Зөлфәт. Кендегең каны). Кычыткан сабагында мәк чәчәге үсмәс (мәкаль. Исәнбәт, Т. 1: 541). Кычытканны борын-борыннан ашамлык итеп файдаланганнар. Туклыклылыгы ягыннан ул кузаклы үсемлекләргә тиң. Кычытк анның яшь яфракларыннан бәрәңге ашы, кычыткан ашы пешерәләр. Кычытканны, шулай ук, халык медицинасында файдаланалар. Аннан ясалган препаратлар матдәләр алмашынуын яхшырта, яраларның төзәлүенә стимул бирә, авитаминоздан ярдәм итә. Бу үсемлекнең халык телендә иң киң таралган атамасы кычыткан. Сөйләшләрдә аның вариантлары күптөрле. Мәсәлән, кычырткан (чст.), кечеткән (трх.), кечтегән (т.я.-крш.), кецеркән (чст., срг.), кецергән (брб. д.) кечерткин / кечекин (перм.), кечеркән (тмн., хвл., кузн.), кечерткән (лмб., мәл.), кесеркән (злт., срг.), қычырқан (баст.), 'ычыт'ан (кас.), кыцыртқан / қыцыртқан (себ. д.), шулай ук, метатезалашкан вариант чегерткин, чегеркән, чегерткин (перм.): Кецеркән кецертмәсен (чст.). Кецергән пайдалу тейте, тәре ийән қанға та, пашқа та (брб. д.). Кецерткән дә ашадык (мәл.). Кецерткән шикелле тиз үрци бу гел (чпр.). Кечерткин үкәләгән баланың артына, сықтап беткән (перм.). Кечеткәнне ашадылар ашқа турап (төм.). Кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге кычыткан сүзенең кыскартылган варианты очрый. Мәсәлән, дөбъяз, казан арты керәшеннәре сөйләшләрендә чытқан, түбән кама керәшеннәре сөйләшендә чиқан/чықан вариантлары бар: Чытқан чаға (дөб.). Чытқанны апараға қушсаң, дуңғыз бик ашый (каз.ар.-крш.). Чиқан пешерәбез дуңғызларға. Чықан өтә (т.кам.-крш.). Шунысы кызыклы: кычыткан сүзенең мишәр диалектының мордва-каратай сөйләшендә тыскан, тычкан, урта диалек т ның казан арты керәшеннәре сөйләшендә - тычқан (< чытқан < кычыткан) метатезалашкан варианты да билгеле: Тыскан җый, ашадык, алабута, җыва, кузганак (м.-кар.). Минем дә тычқан әпкилеп чабасы бар әле (каз.ар.-крш.). Кычыткан сүзенең төрле фонетик вариантлары башка төрки телләрдә дә теркәлгән: башк. кесерткән, нуг. кышыткан, ком. къычыткъан, үзб. кичиткан, казак. кышыткан. Ясалышы ягыннан кычыткан сүзе кыч- тамыры + -ыт йөкләтү аффиксы + -кан аффиксыннан тора. Кычыткан сүзе һәм аның вариантлары сүзтезмәләр составында килә һәм бу үсемлекнең төрле төрләрен белдерә. Мәсәлән, татар қычытқан (нокр.), тимер чықан (т.кам.-крш.) 'вак яфраклы кычыткан', чәчи кечеткән (лмб.) 'ике өйле кычыткан', 'чәчәкле кычыткан', зәһәр кычыткан, тимер кычыткан, киндер кычыткан (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988). Шуның белән бергә, кычыткан һәм аның вариантлары сукыр, йомшак, кара, тиле һ.б.ш. сыйфатлар составында да килә һәм яңа төр үсемлекләрне белдерә: суқыр қычытқан (каз.ар., т.я), сукыр кечеркән (лмб., хвл., тмн.), сукыр кецерткән (срг.), суқыр чықан (т.кам.-крш.), суқыр чытқан (дөб.), сукыр тыскан (м.-кар.), йомшақ қычытқан (мам.), кара кечеркән (тмн., лмб.), қара кечеткән (бөре.), қара қычытқан (нокр.), тиле чыкан (чст., т.кам.-крш.), күшәле қычыткаан (блт.) 'арыслан койрыгы', пәри кычытканы (мам.) 'тим гелле сукыр кычыткан'. Дөбъяз сөйләшендә сукыр кычыткан 'ялган кычыткан' мәгънәсендә кулланыла. Кычыткан сүзе фразеологик берәмлекләрдә, мәкальләрдә еш кулланыла. Мәсәлән, кычыткан талады, әбә күмәче (әд. мальва үләне) ялады (Исәнбәт, Т. 1: 542); Кычыткан чыпчыгы - кечкенә гәүдәле, тиктормас, кыбырсык кеше, гадәттә бала-чагага карата әйтелә. Кычыткан себеркесе белән чабу - җиңелчә әрнеткеч җәза бирүне белдерә; кычытканга утырту - теле белән чагып, үткәреп, әрнетеп әйтү (Исәнбәт, Т. 1, 1988: 436, 437). 'Кычыткан' мәгънәсендә том диалекты сөйләшләрендә цалғай/ чалғай (яүшт.-чат), цалқай / чалқай (клм.), бараба диалектында киндер лексик берәмлекләре дә кулланыла: Билгә чақтырайты чалқай белән. Киндер қулға сийәте. В.В. Радловның мәшһүр сүзлегендә кызыл сөйләшеннән теркәлгән салгай лексик берәмлеге 'кычыткан' мәгънәсендә билгеле (РСЛ, Т. 4, Ч. 1). Чагышт.: монгол. халаағай, халгай, бурят.-монголда халаахай. Монгол телендә хала - 'җылыну', 'пешү' + -ғай кушымчасы. Мәче борчагы - берьеллык үлән, аның сабагы җиргә ятып үсә, яфраклары түгәрәк, йөрәк сыман формада. Аның чәчәге дә, җимеше дә бер үк урында үсә. Бу үсемлекнең яфраклары, җимешләре ашарга яраклы. Аның төймәгә охшаган җимешләрен бигрәк тә яратып ашыйлар. Мәче борчагы өй яннарында, яшелчә бакчаларында, койма буйларында үсә. Бу үсемлекне, шулай ук, дару үләне буларак та файдаланырга мөмкиннәр. Халык телендә мәче борчагының күп төрле атамалары бар. Нигездә алар бер, ике яки өч сүздән торган сүзтезмәне тәшкил итәләр. Сүзтезмәләрнең беренче компонентлары хайваннар дөньясы белән бәйле (мәче, песи, эт, үгез, чучка, дуңгыз, тычкан, карга һ.б.ш.) исемнәрдән торалар, икенче өлеше исә җимешнең формасын нинди дә булса предметка охшату нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Мәсәлән, мачы борчағы (нрл.), мачы борчагы (т.я.-крш.), мачы пәрәпәче (срг.), мачы табаны (блт.), мәче шалқаны (каз.ар.крш.), мачы эләге (срг.), мәче бытыйы (мам.), песи борчағы (мам., бәр.), песәй борчағы (злт.), пычи борчағы (нрл.), песәй қатламасы (минз.), песәй катламасы (шрл.), песи қатламасы (кр.-уф.), песи мәмийе (чст., нгб.-крш.), мачы пычи борчағы, мачы пычи җафрағы (нрл.), песи салмасы (каз.ар.-крш., блт.), печи пәрәмәче (блт.), песәй күмәче (стрл.), песәй әпәйе (злт.), песәй йеләге (эчк.), песәкәй борцағы (эчк.), песәй сәдәф (злт.), песи түмә печин (перм.) һ.б. К. Насыйри сүзлегендә мачы борчагы билгеләнгән. Моңа охшаш модель нигезендә ясалган үсемлек атамалары Идел буе төбәгендә таралган күрше телләрдә дә табыла. Чагышт.: башк. бесәй борсағы, чув. кушак парзи, удм. кочыш кожы. Беренче компоненты үгез сүзеннән торган түбәндәге сүзтез мәләрне күрсәтергә мөмкин: үгез борчағы (срг.), үгез борчагы (чст., стрл.), үгез йафрағы (т.кам.-крш.), үгез җиләк, җапырагы (м.-кар.), үгез үләме (трх., т.кам.-крш.). 'Мәче борчагы' төшенчәсен бел дергән сүзтезмәләрдә дуңгыз, чучка исемнәре белән бәйле атамалар да очрый. Мәсәлән, дуңгыз борчагы (тмн.), дуңгыз бырчагы (карс., лмб.), дуңгыз борчак (хвл.), цуцқа эләге (эчк.). Күрсәтелгән мәгънәдә сөйләшләрдә тагын эт борчағы (к.т.), эт борча'ы (кас.), көцек эләге (эчк.), эт йеләге (нгб.), тычқан борчағы (кр.-уф.) сүзтезмәләре дә кулланыла. Моннан тыш, сөйләшләрдә бырцак үләне (срг.), пәрәмәц үлән (себ. д.) сүзтезмәләрен куллану да билгеле. Атаманың нигезендә үсемлекнең җимешен борчак, пәрәмәч, шалкан һ.б., ягъни түгәрәк предмет белән охшашлык чагылыш тапкан. Чагышт.: тагын тархан сөйләшендә түгәрәк җапрақ, ягъни үсемлек яфрагының түгәрәк булу билгесе белән охшату урын алган. Пермь сөйләшендә 'мәче борчагы' мәгънәсендә ғатифә җим сүзтезмәсе кулланыла. Биредә беренче компонент ғатифә әдәби телдәге хәтфә сүзе белән бәйле. Кайбер башка татар сөйәшләрендә 'мәче борчагы' мәгънәсе бер тамырлы сүзләр белән дә белдерелә. Мәсәлән, кәтермәч (нокр.), дүңелди, күңгелди (лмб.), дүңгелди (кузн., шрл.), дуңгылди (карс.). Кузнецк сөйләшендә бу мәгънәдә дүңгел үләне сүзтезмәсе билгеле. Рязань өлкәсендә таралган татар сөйләшләрендә исә мәче борчагының җимешен шалкан белән чагыштыру урын алган. Мәсәлән, ирәпкә (баст.), ирип'и, эт ирип'иси (кас.), дуңгыз рәпкәсе (күрш.), биредә ирәпкә, рәпкә, ирип'и рус теленнән кергән репа сүзенә барып тоташа. Шуны да әйтергә кирәк, касыйм сөйләшендә ирип'и (< рус. репа) 'шалкан' мәгънәсендә дә кулланыла. Казан арты керәшеннәре сөйләшендә 'мәче борчагын' қарға мәмәй е дип атап йөртү дә бар. Себер диалектлары сөйләшләрендә үсемлекнең бу төрен қарлиғач қаwақ (тара.) лексемасы белән атыйлар. 'Мәче борчагы' мәгънәсендә кулланылган атамаларның кайберләрендә үсемлекнең җимешен сәдәп, төймә, гомумән түгәрәк әйбер белән чагыштыру чагылыш таба. Мәсәлән, садап печин, садәпле борчақ (перм.), сәдәп үлән (глз., злт.), сәтәб үлән (тара.), пәрәмец көл (тбл.), түмә печин, түмә тәтәй (перм.), калуса (< рус. колесо) печән (нокр.), сәтәп үлән (себ. д.). (Тумашева, 1961). Халык телендә кулланылган атамаларда беренче компоненты туганлыкны белдергән сүзләрдән дә тора. Мәсәлән, әби-бабай бор чагы (хвл., тмн., кузн.), әби-бабай үләне, әби борчак, әби күмәч (кузн.). Златоуст сөйләшендә 'мәче йафрагы' төшенчәсендә мимец борчағы сүзтезмәсе очрый. Биредә сүзтезмәнең беренче компоненты мимец < немец этнонимы белән бәйле. Югарыда китерелгән атамаларның икенче компонентлары борчак, җиләк, салма, пәрәмәч, катлама, шалкан сүзләренннән тора. Димәк, биредә мотивлаштыру билгесе булып үсемлекнең яфрагы һәм җимеше формасы алынган. Урта диалектның тархан сөйләшендә 'мәче борчагы' мәгънәсен дә мачтура лексик берәмлеге билгеле. Килеп чыгышы буенча бу сүз мачы һәм тура 'творогтан пешерелгән кабартма' тамырыннан тора. Шуны да билгеләп үтү кызыклы: яран гөле яфрагының формасы мәче борчагы яфрагына охшаган. Шуңа күрә кайбер сөйләшләрдә яран гөлен мәче борчагын белдергән лексемалар белән атау урын алган. Мәсәлән: дүңгели гөл (кузн.), мәче җафрағы (трх.) 'яран гөле'. Сарана лилияләр семьялыгына карый. Бу үсемлекнең суганчасын Уралдан Себергә кадәр территориядә яшәүче барлык халыклар да кулланалар. Рус телендә аның берничә атамасы билгеле. Татар теле сүзлекләрендә сарана 'лилия чәчәге' (Остроумов, 1892) дип бирелгән. "Татарча-русча сүзлектә" ул диалекталь сүз билгесе белән урын алган (ТРС, 1966). "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә сарана лексемасы ботаник термин буларак күрсәтелгән, (ТТАС, Т. 2, 1979): Сарана төбендә суган ятыр (Исәнбәт, 1990, Т. 1). Тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә сәрәнә бийас сүзтезмәсендә 'сарана суганы'на карата кулланыла. Казан арты һәм тау ягы төркеме сөйләшләрендә бу сүз киң таралмаган. Ул бигрәк Урал һәм Себер яклары өчен характерлы. Күрсәтелгән төбәкләрдә таралган сөйләшләрдә аның йомшак варианты сәрәнә (злт., перм., кр.-уф., тара.) кулланыла, пермь сөйләшендә аның санара (ТТДС, 1969), себер диалектлары сөйләшләрендә сарғай вариантлары таралган: Сарғай күлүсә, төбөндә күкәй хәдәр була ашый торган нәрсә (клм.). Биредә шуны да ассызыклап китәргә кирәк: сәрәнә сүзе мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә дә билгеләнгән. Мәсәлән: Сәрәнәнең төбен ашый идек. Сарана сүзе кайбер башка төрки телләрдә дә очрый. Чагышт.: башк. һарана, чув. сарана. Шулай ук, алтай, хакас телләрендә билгеләнгән. Чагышт.: хак. саргай, алт. саргай 'сарана'. Сарана лексик берәмлеге монгол теләрендә дә бар һәм 'кыргый сарымсак' мәгънәсен бедерә. Күрше удмурт телендә дә теркәлгән: сарана 'царские кудри'. Себер, Идел һәм Урал төбәкләрендә таралган рус сөйләшләрендә сарана, саранка 'себер кызыл лилия' лексемалары кулланыла. Галимнәр фикеренчә, сарана рус теленә төрки телләрдән кергән (Шипова, 1976; Фасмер, Т. 3, 1987). Моннан тыш, пермь сөйләшендә үсемлекнең бу төрен сары суган дип йөртү дә бар. Тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә сәрәнә бийас сүзтезмәсе сәрәнәнең суганын белдерә. Сәрдә - бик борынгыдан ук ашарга яраклы үләннәрдән саналган. Ул урманнарда, койма буйларында, бакчаларда үсә. Аның яфракларын, сабакларын ашыйлар, аш пешерәләр. Моннан тыш, сәрдә үләнен дару үләне буларак та файдаланалар. Аны ревматизмнан, тоз утыру авыруын (подагра) дәвалау өчен дә кулланалар. Халык телендә аның берничә атамасы бар. Әдәби телдә һәм аның төп сөйләшләрендә сәрдә/зәрдә атамасы киң таралыш алган. Татар теле сүзлекләрендә ул ботаник термин буларак бирелгән. Тешләп-кабып таныйсылар килә Һәр юасын, һәрбер зәрдәсен (Туфан, 1970: 188). Сөйләшләрдә аның сәрди (глз.), сәрәтә (бөре.), зәрдә (чст., хвл., т.я.), зәрәтә (перм., кр.-уф.), сәрдек (лш.) зәрдә (злт., стрл.) вариантлары бар. Мисаллар: Сәрдә болыннарда була, аны турап аш пешерә идек (нокр.). Сәрдә бик тәмне ул (мам.). Сәрдәне ашқа турамыйлар микән аны (дөб.). Сәрди белән ашлар пешереп ашадык (глз.). Йазға чықсақ сәрдек ташый башлыйбыз урманнан (лш.). Зәрдә ашқа турыйлар. Зәрдә урманда була, аны мишуклап ашадык (хвл.). Галимнәр фикеренчә, сәрдә сүзенең (< сәрд + афф. -ә) гомумпермь сорд, серд, сьорд 'урман, кечкенә урман' лексемасы белән бәйләнеше бар. (Бурганова, 1976: 179). Кайберәүләр аның тамырын фарсы телендәге зард 'алтын' сүзе белән бәйлиләр (Әхмәтьянов, 2011: 175). Сәрдә сүзе (һәм аның вариантлары) нигездә Идел буе телләре өчен характерлы. Чагышт.: башк. зәрәнә, зәржә, чув. серте. Сәрдә, сәрдек сүзләре Татарстан авыллары атамаларында да чагылыш таба. Мәсәлән, Урта Сәрдә, Югары Сәрдә, Сәрдәбаш, Сәрде (Арча районында), Сәрдек, Сәрдегән (Балтач районында), Сәрдекбаш, Сәрдәч, Зур Сәрдек (Кукмара районында) һ.б. Урта диалектның мамадыш сөйләшендә 'сәрдә' төшенчәсен икмәкутырлыгы кушма сүзе (< икмәк + ут + орлыгы < ырлыгы) белән белдерү дә бар. Наратбаш - споралы үлән үсемлекләрнең югары төзелешле төре. Ул су баса торган урманнарда, чәчүлекләрдә һәм такыр басуларда үсә. Күп кенә җирләрдә аны дару үләне буларак беләләр. Әмма Пермь крае һәм Чепца буе татарларында ул ашарга яраклы үлән буларак билгеле (Бурганова, 1976: 126). Халык телендә бу үсемлекнең күп төрле атамасы бар. Күпчелек татар сөйләшләре өчен наратбаш (< нарат + баш), нарат үләне сүзләре характерлы. Атаманың нигезен бу үсемлекнең ылыслы агачлар белән охшаш булу билгесе тәшкил итә. Мәсәлән, наратбаш үләненең ботаклары нарат һәм чыршы агачларыныкы кебек урнашкан. Үләннең төсе яшел. Халык телендә аның түбәндәге исемнәре бар: нарат үләне (мам., т.я., хвл., м.-кар., лмб.), чыршы печәне (блт., бөре.), чыршы печин, чыршы тәтәй (перм.), чыршы уты (тмн.), чыршы үләне (дөб., мам., бөре.), қарағай үләне (< карагай 'нарат') (тпк.), терке печин (перм.) (< терке 'нарат'). Чагышт.: башк. қарағай үләне 'нарат үләне'. Кайбер очракларда чыршы сүзе аныклагыч сүзләр янында килеп кушма сүз ясый: мәче чыршысы (дөб., блт.) 'нарат үләне, наратбаш'. Аерым сүзлекләрдә 'наратбаш' мәгънәсендә кырык буын лексемасы бирелгән (ТРС, 1966). Бу атамада үсемлек сабагының буынтыклы булуы чагылыш тапкан, ягъни сабагы кырык буыннан торган үсемлек. Моннан тыш, наратбаш үләненең сабагын тиен койрыгы белән чагыштыру да атаманы мотивлаштыру билгесе булып тора. Мәсәлән, тийен қойроғо (бәр.), тийен қойроқ (перм.), тийен койрыгы / тийен кор'ык (тмн.), тийен кырык (лмб.). Касыйм сөйләшендә 'наратбаш' үсемлеген тыйын (< тиен) 'овыты (< кугуты < күк + уты) дип атау да бар. Урта диалектның пермь сөйләшендә 'нарат үләне' мәгънәсе урысбаш кушма сүзе (< урыс + баш) белән белдерелә: Урысбаш җаңы үскән чағында турап пирук пешерәбез (ТТДС, 1993). Шуның белән бергә бу сөйләштә тагын мечтүк, печтек, пичтек лексемалары да күрсәтелгән мәгънәдә билгеләнгән, нократ сөйләшендә аның пешник, пишник вариантлары да теркәлгән: Пишник йаз көн суқаламаған йир өстенә чыға, урыслар пирушкилар пешерәләр аннан, соңра нарат кебек булып таралып китә (нокр.). Пешник безне ачтан үтермәде, пешник белән аш пешереп ашагаладык (глз.) Чагышт.: рус сөйләшләрендә пестик сүзе ашарга яраклы үлән буларак билгеләнгән. Килеп чыгышы ягыннан пешник удмурт сүзе һәм ул 'нарат үләне үрентесе'н белдерә. Нократ сөйләшендә 'наратбаш, нарат үләне' мәгънәсендә қозаwыз, қызыwыз кушма сүзе дә кулланыла: Қызыwыздан пируклар пешерәләр, қызыwызлар җыйма барғанда үлеп қалғаннар. Бу лексеманың тарихы, шулай ук удмурт теле белән бәйле. Чагышт.: удм. кызаузы 'ылыслы агачларда ата чәчәкләр', коми. куз 'нарат үләне', коз 'чыршы' (Лыткин, Гуляев, 1971). Биредә нарат үләненә охшаган, ләкин ашарга ярамаган үлән үсемлек төрен дә күрсәтеп китәргә кирәк. Мәсәлән, шылан. Ул сазламык җирләрдә, күл буйларында, болыннарда үсә, споралы үсемлек. Нарат үләненең бу төре агулы һәм белешмә сүзлекләрдә шылан (ТТАС, 1981), су буе наратбашы (Иванова, 1988: 237) дип теркәлгән. Аны нигездә идән юу өчен файдаланганнар. Шуңа күрә аны идән қамышы (минз., каз.ар.) дип тә атаганнар. Шылан лексемасы казан арты керәшеннәре, мордва-каратай сөйләшләрендә таралган. Кайбер татар теле сүзлекләрендә дә бирелгән (РТАХТС, 1971). Галимнәр шылан сүзен болгар катламына кертеп карыйлар (Бурганова, 1976: 136). Чагышт.: венг. сsalan, борынгы чув. čаlakan 'кычыткан' (Гомбоц, 1912), удм. жылан 'елга буе наратбашы'. Кама тамагы сөйләшендә шоғай сүзе 'шылан' мәгънәсендә кулланыла. Шылан һәм шогай сүзләре бер тамырдан булырга мөмкин. Л.З. Будагов сүзлегендә čаlgan лексемасы 'чәнечкеле куак' мәгънәсендә бирелгән. Татар теленең аерым сөйләшләрендә шыгай (срг.) шыған ағач (нокр., глз., лш.), шыган чийәсе (м.-кар.), шылан агач (глз.), шоған (лш.) лексемалары 'гөлҗимеш' агачына карата кулланыла. Тузганак - оешма чәчәкләр семьялыгыннан күпьеллык үлән үсемлек. Төрле урыннарда, болыннарда, өй тирәләрендә үсә. Тузганак сары чәчәк ата. Аның башындагы мамык сыман төкле орлыклары аз гына җил исүгә очып китә. Тузганак бик борынгыдан дару үләне саналган. Ул халык медицинасында еш файдаланыла. Бу үләннән ясалган препаратлар үт куу үзлегенә ия. Тузганакның бөтен өлешләре дә ашауга яраклы. Татар телендә тузганак үсемлегенең исемнәре күп төрле. Әдәби телдә һәм күп кенә татар сөйләшләрендә тузганак лексемасы актив кулланыла. Әдәби телдә тузганак ботаник термин булып кабул ителгән. Кузгалаклы болыннардан Йөрим әле узгалап, Җилләр искән, очкан, киткән Балачагым тузганак (җыр). Кайбер сөйләшләрдә аның тузғақ (мам.), тузғана (т.кам.-крш.) вариантлары билгеле. Әдәби телдәге тузганак сүзе белән бергә, сөйләшләрдә аның шактый күп синонимнары кулланыла. Мәсәлән, тузбаш (кргл.), тузма (трх.), тузғанақбаш (мам.), ақбаш (нокр.), бабай башы (дөб., мам., себ. д.), бабайка (дөб.), әби белән бабай (хвл.), сары чәчәк (кузн.), сары цәцәк (срг.), таwық чәчәге (баст.). Ике телле сүзлекл әрдә тагын йонны баш (АС, 1931), йонлы баш (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971) сүзләре бирелгән. Мисаллар: Бабай башы қоро сызлаған нарға әйбәт, адикалунға қырық бер кисәк салып төнәтәләр сабы нийе белән җыйып, ақ сөте әйбәт икән аның (дөб.). Тузғанақ йаз көне чәчәк ата, буwыннар сызлағаннарға төнәтмәсен эчәләр (мам.). Китерелгән лексик берәмлекләрдән күренгәнчә, аларның күп өлеше үсемлекнең тышкы кыяфәте белән бәйле. Тузганак сүзе үзе туз- фигыленнән. Нигездә, тузганак үсемлегенең исемнәрендә чәчн ең тузуы, аның төсе белән чагыштыру мотивлаштыру билгесе булып тора. Мәсәлән, тузбаш (нрл.), тузғақ баш (каз.ар.), ақбаш (нокр.), бабай башы, йонлы баш. К. Насыйри хезмәтләрендә мулла башы, чалмалы баш, малай башы исемнәре теркәлгән (Насыри, 1904). Түбән Кама керәшеннәре сөйләшендә тузганак үсемлеген кимәшә башы (ДС, 1958), тепекәй сөйләшендә бүкәй баш дип атыйлар. 'Тузганак' мәгънәсендәге кайбер исемнәр үсемлек чәчәгенең төсе белән бәйле: сары чәчәк (кузн.), сары цәцәк (срг.), сары гүл (себ. д.). Себер диалектларында 'тузганак' мәгънәсендә тагын ағымбақ, өрбөлтәк, нағайақ үләне, қаскаулақ лексик берәмлекләре кулланыла: Өрбөлтәкне өрәсең тә перәүгә қалпайын (бер дә калмыйча) оцоп петәте (тбл.). Том диалектының калмак сөйләшендә 'тузганак'ны әпипә чәчәге исеме белән атау да бар. Касыйм сөйләшендә тузганак үсемлегенең рус атамасы адуванчик (< рус. одуванчик) сүзе белән йөртү хас. Чагышт.: башк. салмабаш, сәлләбаш, 'тузганак'. Шома көпшә - эче куыш озын сабаклы, зонт чәчәкләр семьялыгыннан үлән үсемлек. Яфрагын һәм сабагын ашау өчен кулланалар, тамыры халык медицинасында файдаланыла. Татар халык сөйләшләрендә бу үсемлекне белдерү өчен шактый күп лексик берәмлекләр кулланыла. Алар арасында киң таралыш алган атамаларның берсе - шома көпшә. Ул татар теле сүзлекләрендә дә теркәлгән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971) һәм ботаник термин итеп кабул ителгән. Моннан тыш, татар теленең икетелле сүзлекләрендә күрсәтелгән мәгънәдә йонлы көпшә лексик берәмлеге дә бирелгән. Шома көпшә (рус. дягиль) үләнен тубыл-иртеш диалектының тевриз сөйләшендә сыбыр лексемасы белән атап йөртү дә бар. Әйтергә кирәк, йонно көпшә (мам.), йонны көпшә (лмб.) лексик берәмлекләре 'балтырган' мәгънәсен дә белдерәләр. Чагышт.: башк. шома көпшә, болан көпшәһе. Казан арты төркеме сөйләшләрендә, шулай ук тепекәй сөйләшендә бу мәгънәдә көпшә лексемасы кулланыла. Биредә шуны да искәртергә кирәк: пермь сөйләшендә көпшә сүзе кәҗә, кырлы сүзләре составында килеп яңа мәгънәле атамалар ясый: кәҗә көпшә, қырлы көпшә 'мәкә үләне (русчасы: бедренец)' (Рамазанова, 1982: 12). Моннан тыш, әдәби телдә шома көпшә атамасына синоним булып аерым сөйләшләрдә көпшәле үлән (мам.), джылан көпшә//дәгел (Әҗе авылы), пикан (кр.-уф., перм.) (Рамазанова, 1982: 11; ТТДС, 1993), пикан//пипип (нокр.) лексемалары кулланыла: Пиканны ашадық, арлар пирашкийын да пешерә пикандан, йафрақлары зур, соңра чәчкәсе ақ була. Пикан зур була, урманда да, бақчада да үсә, без пипип дибез (нокр.). Иң башта зәрәтә ашый башлыйбыз, аннан пиканға күчәбез (кр.-уф.). Пикан сүзе әдәби телдәге балтырган үсемлегенең диалекталь атамасы. Ул Удмуртиядә, Пермь краеның бер өлешендә һәм Көнбатыш Себердә таралган рус сөйләшләре өчен характерлы. Вл. Даль сүзлегендә пикан атамасына балтырган үсемлегенең диалекталь исеме, ашый торган үлән, эче куыш зонт чәчәклеләр семьялыгына керә дип аңлатма бирелгән. Татар теленең терминологик сүзлекләрендә бу сүз пекан формасында теркәлгән һәм Урта Азиядә, Кавказда үсә торган 'чикләвек агачы' мәгънәсендә мәгълүм (РТАХТС, 1971: 162). Фәндә пекан сүзенең килеп чыгышын фин теленнән булса кирәк дигән фикерләр бар (Меркулова, 1967: 69). К. Насыйрида 'шома көпшә' мәгънәсендә фәрештә уты сүзтезмәсе бирелгән, биология сүзлегендә, шулай ук, фирештә уты (Иванова, 1988) теркәлгән. Кайбер терминологик сүзлекләрдә шүрелек, курай үләне (РТАХТС, 1971) исемнәре дә урын алган. Моннан тыш, 'шома көпшә' мәгънәсендә, стәрлетамак сөйләшендә дәгел (рус. дягиль), минзәләдә дәгел көпшәсе лексемалары кулланыла. Чүп үләннәре атамалары Чүп үләннәре һәр җирдә үсә. Аларны үсү урыннары, терлек азыгы, агулы булулары ягыннан һәм тагын кайбер башка сыйфатларын истә тотып аерым төркемнәргә бүлеп карарга мөмкин булыр иде. Чүп үләннәре бик күп. Әмма күбесенең исеме билгесез кала килә. Телдә чүп үләннәренең шактый киң таралган һәм актив кулланылган өлешенең генә исемнәре урын алган. Аларның бер өлеше әдәби телгә термин буларак кабул ителгән, шактый зур өлеше халык телендә, сөйләшләрдә кулланылышын дәвам итә. Биредә телдә билгеле булган һәм кулланылган кайбер чүп үләннәре исемнәре турында сүз алып барылыр. Аксыргак (рус. чемерица) - лаләчеләр семьялыгыннан юан тамырлы, эре яфраклы себерке сыман чәчәкле агулы кыр үсемлеге: Аксыргак бар җирдә ат үлмәс (мәкаль). Әбиләр тамыр-томыр, аксыргак, дару-дәрман үләннәре җыярга киттеләр (И. Рәмиев, ТТАС, Т. 1, 1977). Аксыргак тамыры. Халык телендә бу сүзнең аксырдак (хвл., срг.) варианты очрый. Аксыргак лексик берәмлеге башка төрки телләрдә дә кулланыла. Мәсәлән: башк. ақһырғақ, казак., нуг. ақсырғақ, алт. сырғақ (Будагов, Т. 1, 1869). Аксыргаклык (< аксыргак + афф. -лык) лексемасы аксыргак күп үскән урынны, җирне белдерә. Актамыр (рус. пырей) - күпьеллык үлән үсемлек. Татар теле сүзлекләрендә бу атама термин буларак теркәлгән (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; ТТАС, 1977, Т. 1): Актамыр сабан аударыр. Актамыр атка булган үчен сабаныннан алыр (мәкаль). Себер диалектларында 'актамыр' үләнен ағайрық, ағүлән лексемалары белән атыйлар: Ағайрық үсә, аны wақытында чабып алу гәрәк (тбл.). Үсемлекнең бу төре сүзлекләрдә сарут (< сары + ут 'үлән') исеме астында да бирелгән. Татар теленең терминологик сүзлегендә (РТАХТС, 1971) актамыр һәм акмыек (рус. белоус) сүзләре бер үк мәгънәдә китерелгән. Мишәр диалектының чистай сөйләшендә актамыр сүзе 'акмыек' мәгънәсендә кулланыла (ТТДС, 1969). Оренбург татарлары сөйләшендә бүтәкә, минзәлә сөйләшендә бүтәкә үлән лексик берәмлекләре 'акмыек' мәгънәсендә теркәлгән: Бүтәкәләр күтәрелә йәм-йәшел булып көз йаңғырлар булса (орнб.). Урта диалектның нагайбәк сөйләшендә бүтәгә варианты 'башка үләннәр арасында үсә торган вак үлән'не белдерә: Шелекәй буйлары wақ бүтәгә. "Йелүзән буе бүтәкә, йебәрсәнә атың - симерсен. Ыспай сөяк, нәзек бил, кайчан гына кайтып килерсең?" (Салават Юлай. Татар эпосы: Бәетләр. Казан, 2005: 67). Камышлы, каргалы сөйләшләрендә бүтәгә лексемасы 'кылган төбендә үсә торган үлән'гә карата кулланыла. К. Насыйри хезмәтләрендә үсемлекнең бу төрен эт теше, сарут, җир бодае, үрмә бодай лексемалары белән аталып йөртелүе дә теркәлгән (Насыйри, 1999: 41). Алабай (рус. пупавка красильная) - сары чәчәкле күпьеллык чүп үләне. Бу үлән үсемлек барлык төбәкләрдә дә очрамый. Татар теленең төрле басмаларда нәшер ителгән сүзлекләрендә (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971) алабай ботаник термин буларак китерелгән. Телдә алабай сүзенең икенче мәгънәсе дә бар. Ул чуар төстәге эт исемен белдерә (ТРС, 1966). Татар сөйләшләрендә үләннең бу төре сары тәтәй (блт.), сары печин, сары шәнгә (перм.), зим цәцәк (срг.) исемнәре белән дә атала. Ботаникага караган сүзлек-белешмәләрдә дә зимчәчәк, сары шәнгә лексик берәмлекләре күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән (Иванова, 1988). Моннан тыш алабай үләненең тагын буяу чәчәге, рус зимчәчәге, ачык сары зимчәчәк, сасы зимчәчәк, эт сары печәне исемнәре дә билгеле (Иванова, 1988). Күп очракта бу лексик берәмлекләр татар теленә рус теленнән турыдан туры тәрҗемә ителгәннәр. Алтынкамчы (рус. золотарник) - күпьеллык үлән үсемлек. Татар теле сүзлекләрендә аның тагын алтын чыбык (АС, 1931), алтын таяк (ТРС, 1931), алтын камчы, бәхет чәчәге (Иванова, 1988) исемнәре дә теркәлгән. "Татарча-русча сүзлек"нең 1988 елда нәшер ителгән басмасында алтын камчы лексемасы ботаник термин билгесе белән бирелә (ТРС, 1988). Тау ягы сөйләшләре төркемендә күрсәтелгән мәгънәдә қатырған (нрл.) сүзен куллану очрый (ТТДС, 1993). Аю көпшәсе (рус. борец высокий) - эре, куе яшел яфраклы юан һәм озын көпшәле үсемлек, ашарга ярамый. Урманнарда, куак араларында үсә. Халык медицинасында аны дару үләне буларак беләләр һәм файдаланалар (Иванова, 1988: 22). Татар теле сүзлекләрендә теркәлгән (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971). Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аю көпшәсе ботаник термин буларак кабул ителгән: Бала-чага да аю көпшәсен кисеп насос ясый да су сибешә, нәниләр күбәләк куа (И.Рәмиев. ТТАС, Т. 1, 1977). Татар теле сөйләшләрендә аны тагын кәкүк итек, кәкүк читек, қарпылдақ (перм.) исемнәре белән атап йөртәләр. Тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә кәwек цицәкәй лексемасы күрсәтелгән мәгънәдә кулланыла: Кәwек цицәкәй цәцәк атады, киткән инте кәwек, аш паш қысып, тамағына қылцық утырады. Каюм Насыйрида бу типтагы үлән үсемлек бүре буган уты исеме белән бирелгән (Насыйри, 1999: 63). Бака тәңкәсе (рус. ряска) - вак яфраклы йөзмә су үсемлеге, гадәттә ул торгын, акмый торган суларда була. Үсемлекләр дөньясына караган чыганакларда бака тәңкәсенең берничә төре билгеле (Иванова, 1988). Үсемлекнең барлык төр чәчәкләре өчен гомумиләштерелгән атамасы бака тәңкәсе татар теле сүзлекләрендә урын алган (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; ТТАС, 1977). Татар теле сөйләшләрендә бақа тәңкәсе (каз.ар.) лексемасының тагын 'бака яфрагы үләненең барлык төрчәләре'нә карата кулланылуы билгеле. Шуның белән бергә 'бака тәңкәсе' мәгънәсендә казан арты төркеме сөйләшләрендә, минзәлә сөйләшендә бақа йефәге исеме дә урын алган. Әдәби тел сүзлекләрендә бака ефәге лексик берәмлеге 'сай сулыкларны каплап ала торган су үсеме' мәгънәсендә теркәлгән (ТТАС, 1977; ТРС, 1966; РТС, 1984). Бакра (рус. куколь) - канәфер сыманнар семьялыгыннан алсу чәчәкле үлән үсемлек - чүп үләне. Ул уҗым басуларында, сабан ашлыклары арасында очрый: Безнең уйчан авыл кырларында Бакралар чәчәк атканнар (Н. Баян. ТТАС, 1977, Т. 1). Бу лексик берәмлек татар теле сүзлекләрендә (АС, 1931; ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; ТТАС, Т. 1, 1977) ботаник термин буларак урын алган. Мисаллар: Сукыр тавыкка бакра да бодай. Бакра чәчкән кырлык урыр (мәкаль). Халык телендә аның бақыра (дөб., т.кам.-крш.) варианты таралыш алган: Бақыра бар ыйы ул чағында, хәзер авс'ук үсә (дөб.). Суқыр таwыққа бақыра бодай, чирмеш қодай (т.кам.-крш). Бакра атамасы Идел буенда таралган башка күрше телләрдә дә бар. Мәсәлән: башк. бақыра, чув. пуқра, удм. бокро. Бакра лексемасы сүзтезмәләр составында да очрый һәм башка төрле мәгънә белдереп килә. Мәсәлән, бақыра гөле минзәлә, бөре, байкыбаш сөйләшләрендә 'петунья', түбән кама керәшеннәре сөйләшендә - 'үрмәле гөл' мәгънәсен белдерә. 'Бакра' төшенчәсе пермь сөйләшендә бақыр тәтәй сүзтезмәсе белән белдерелә, биредә бақыр компоненты бакра сүзенең метатезлашкан вариантын тәшкил итә. Моннан тыш, бакра сүзенең сөйләшләрдә түбәндәге синонимнары да очрый: чүлмәк чәчәк (лмб.), фәрештә чәчәге (тмн.): Фәрештә чәчәгенең тәгәрмәчләре бар, шартлатабыз аны. 'Бакра' мәгънәсендә бараба диалектында қара қырлық, қарамық лексик берәмлекләре дә кулланыла (Тумашева, 1992). Татар теленең аерым сөйләшләрендә күрсәтелгән мәгънәдә рус алынмасы кукал' (хвл.), хухал (кузн.) < рус. куколь лексик берәмлеге таралыш алган. Чагышт.: удм. коколь 'бакра', етин коколь 'җитен бакрасы' . Билчән (рус. осот) - оешма чәчәклеләр семьялыгыннан ашлык арасында үсә торган чәнечкеле, эре, бик әрсез чүп үләне, терлекләр бик яратып ашыйлар. Әдәби телдә һәм аның сөйләшләрендә билчән сүзе киң таралыш алган лексемаларның берсе. Мисаллар: Күз алдында менә бер түтәл җир, Билчән баскан урман шикелле (Ш. Маннур. ТТАС, Т. 1, 1977). Билчән басқан бәрәңге бақчасын, қул ны өтә инде (дөб.). Билчән қырларда, ашлық арасында үсә (лш.). Билчән сүзе Г. Кандалый әсәрләрендә дә теркәлгән: "Кыекча башыңа чорнап, Урырсың лабаса йырлап, Кулың, битең камыл тырнап Юлыгын билчән ашлыкка" (Кандалый, 1960: 89). Әрем тамырына билчән үсми (мәкаль. Исәнбәт, Т. 1, 1959: 546). Шуның белән бергә урта диалектның нократ, касыйм сөйләшләрендә бу лексик берәмлекнең билчин варианты кулланыла: Билчин қазаwычлы, пешереп ашай идек аны. Билчин йаман әйбәт у аш пешерегә (нокр.) Билчин бу (кас.). Билчән лексемасы Идел буенда таралган күрше телләрдә дә очрый: башк. билсән, мар. пелчән. Бу сүзнең килеп чыгышы ачык түгел. Татар телендә билчән үләненең берничә төре бар: каты билчән, яшелчә билчәне, сары билчән, сөтле билчән (ТРС, 1966). Яшелчә билчәнен казлар, үрдәкләр яратып ашыйлар. Шуңа күрә билчәннең бу төре сөйләшләрдә қаз билчәне (дөб.), қаз чәй (блт.), қаз чәйе (орнб.), қаз үләне (т.кам.-крш.), қазоты (брб. д.) лексик берәмлекләре белән аталып йөртелә. Урта диалектның мамадыш сөйләшендә 'яшелчә билчәне'н йомшақ үлән дип атау да бар. Қыр билчәне татар сөйләшләрендә тагын сетлүк (чст.), сөтлут (< сөтле + ут) (чст., т.кам.-крш., эчк.), сөт дәрҗин, сөт печин (перм.), йомошақ дәрҗин (перм.), чәй үләне (орнб.) лексик берәмлекләре белән аталып йөртелә. Билчәннең бу төрен өзсәң, сөт шикелле сыекча чыга. Аның бу үзенчәлеге үләннең исемендә чагылыш тапкан. Урта диалектның тау ягы сөйләшләре төркемендә күрсәтелгән мәгънәдә қырмаwыч үлән (трх.) лексемасын куллану да бар. Каты билчән, кырмаwыч лексик берәмлекләренең телдә ике мәгъ нәдә кулланылуы билгеле: 1) кыр билчәне, ягъни чүп үләне (осот полевой), 2) каты билчән, ягъни дару үләне (бодяк полевой). Мишәр диалектының чистай сөйләшендә каты билчән мәгънәсендә кан'а теле лексик берәмлеге очрый. Себер диалектлары сөйләшләрендә 'билчән' мәгънәсендә қаулақ (том.), қасқаулақ (тара.), тешле утау (тбл.) лексемалары кулланыла: Тешле утау энәле була (тбл.). Шуның белән бергә тубыл сөйләшендә бу мәгънәдә тагын эткүт лексемасын куллану да бар. Мәсәлән: Эткүтнең қадалцықлары бар. Бишьяфрак (рус. сабельник болотный) - күпьеллык үлән, сазлы урыннарда үсә. Бу лексема татар теле сүзлекләрендә (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971) теркәлгән. Ботаникага караган сүзлек-белешмәләрдә аның тагын саз бишьяфрагы, саз ут чәчәге (Иванова, 1988) исемнәре дә урын алган. Халык телендә күрсәтелгән мәгънәдә утчәчәге (минз.) лексемасы кулланыла. Казан арты керәшеннәре сөйләшендә утчәчәге сүзенең 'миләүшә үсемлеге'н белдерүе мәгълүм. Әдәби тел сүзлекләрендә утчәчәк лексемасына вак яфрак лы, сары чәчәкле тәбәнәк кенә сазлык үсемлеге дип аңлатма бирелгән (ТТАС, Т. 3, 1981). Дегет чәчәге (рус. смолка липкая) - канәферчеләр семьялыгына карый, тау битләрендә, болыннарда, урман буйларында үсә. Татар теленең күпчелек сөйләшләрендә дегет чәчәге атамасы шактый киң кулланыла. Аерым сөйләшләрдә аның дегет үләне (орнб.), дегет колак (кузн.) исемнәре белән аталуы да билгеле: Дегет чәчәкләре белән болон тулған хәзер (лш.). Дегет чәчәгенең йабыштыра торған әйбере була (т.кам.-крш.). Моннан тыш, 'дегет чәчәге'нең тагын сагыз ут, чәер үләне (РТАХТС, 1971), сагызлы чәчәк, чыпчык җимеше (Иванова, 1988) исемнәре дә бар. Үсемлек исемнәренең беренче компонентлары дегет, сагыз, чәер лексемаларыннан тора. Үлән үсемлекләрдә булган ябышучан, үзле сыекча аның исемендә дә чагылыш тапкан. Чагышт.: чув. диал. тикет вутти, мар. тегыт вуй, удм. тәкит сяска. Ю. Дмитриева бу атамаларны рус теленнән яртылаш калькалаштырып алынган (дегет үләне) дип карый (Дмитриева, 1988: 21). Испәрәк (рус. живокость полевая) - казаякчалар семьялыгына керә, кырларда, арыш басуларында, юл буйларында үсә. Фәнни әдәбиятта бу үлән төнәтмәсен сары авыруыннан, сидек юлларын дәвалауда файдаланылуы турында мәгълүматлар бар. Халык телендә үсемлекнең бу төре берничә исем белән атап йөртелә: зәңгәр чәчәк (т.я.), зәңгәр чәчкә (бөре., байк.), сандугач чәчәк (мам.), сырганақ чәчәге (бәр.), күгәрчен сөтө (минз.), күгәрчен зубы (тмн.), боронно (< борынлы) печән (блт.). Китерелгән мисалларда үсемлек чәчәгенең төсе, формасы һәм башка үзлекләре чагылыш тапкан. Татар теле сүзлекләрендә испәрәк (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971, ТТАС, Т. 1, 1977, Иванова, 1988) атамасы ботаник термин буларак урын алган. Испәрәк үсемлегенең икенче бер төрен (рус. живокость высокая) телдә айу көпшәсе (бөре.), айу табаны (мам., каз.ар.-крш.) исемнәре белән атау да бар. Шуның белән бергә, айу табаны лексик берәмлеген мамадыш сөйләшендә 'арыслан койрыгы (сукыр кычыткан)' мәгънәсендә куллану да билгеле. 'Испәрәк' мәгънәсендә халык телендә ишәк колагы лексемасы да очрый. Бу атама "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә дә урын алган (ТТАС, Т. 1, 1977). Чагышт.: башк. күк сәскә, айыу көпшәсе, айыу табаны (БРС, 1958) шул ук мәгънәдә. Йогырт (рус. подмаренник) - вак сары яки ак чәчәкле берьеллык яки күпьеллык үлән үсемлек, кайбер төрләре чүп үләннәре рәтенә керә: Кызыл буяу йогырт дигән чүп үләне тамырыннан алына (ТТАС, Т. 1, 1977). Халык телендә йогырт үләне сырлан (лмб.), сырға (т.я.), чыргалгыч (лмб.), чырмалчық (мам.), йәбешкәк печин (перм.), тычқан тигәнәге (мам.) исемнәре белән аталып йөртелә. Китерелгән лексик берәмлекләрдән күренгәнчә, үсемлекнең ябышу, уралу, чорналу үзлеге аның исемнәрендә чагылган. Шуның белән бергә, күрсәтелгән лексемаларның телдә башка мәгънәләре дә билгеле. Мәсәлән, сырға сүзе тау ягы сөйләшләре төркемендә әдәби телдәге 'сырлан' һәм 'эт тигәнәге' үсемлекләренә карата кулланыла. "Татарча-русча сүзлек"тә ябышкан үлән сүзе әдәби телдәге 'сырлан' мәгънәсендә бирелгән (ТРС, 1966). Татар теленең төрле басмаларда нәшер ителгән сүзлекләрендә үсемлекнең бу төре йогырт үләне (АС, 1931), сырышкак йо гырт (ТһБТС, 1935), сырышкак йогырт, вак сырлан (Иванова, 1988) исемнәре астында урын алган. Йонча (рус. мятлик) - күпьеллык үлән, кыяклылар семьялыгына керә торган терлек азыгы үсемлеге, дымлы туфракта, түбән җир ләрдә үсә: болын йончасы, саз йончасы, сары йонча. Йонча сүзе татар теленең төрле басмаларда нәшер ителгән сүзлекләрендә (АС, 1931; ТһБТС, 1935; РТАХТС, 1971; ТРС, 1966; ТТАС, Т. 1, 1977) теркәлгән һәм ботаник термин буларак кабул ителгән. Татар халык сөйләшләрендә аның тагын зибәләй үлән (байк.), җебәрәк (т.я.-крш.), ат үләме (срг.), сүсән ут (эчк.) сүзләре белән аталуы билгеле. Үсемлекләр дөньясына караган сүзлек-белешмәләрдә дә үсемлекнең бу төре йонча, ат үләне лексемалары белән бирелгән (Иванова, 1988). Йонча лексемасы аерым сүзтезмәләр составында да очрый һәм башка төр үсемлекне белдерә. Мәсәлән, аю йончасы 'очлы яфраклы акант' (рус. акант остролистый), сары йонча (рус. трясунка). Казаяк (рус. лютик) - сары чәчәк ата торган агулы үлән үсемлек, бөтен җирдә үсә, дымлы урыннарны ярата: Арба эзе араларына зәгыйфь шуышма казаяклар, бака яфраклары сырышкан юл башланды (А. Гыйләҗев. ТТАС, Т. 2, 1979). Үсемлекләр дөньясына багышланган әдәбиятта казаяк үсемлеген зәһәр казаяк, агулы казаяк (ТРС, 1966) төрләренә бүлеп карыйлар.Төрле басмаларда нәшер ителгән татар теле сүзлекләрендә казаяк (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 2, 1979), казаяк үлән (АС, 1931) лексемалары урын алган һәм ботаник термин билгесе белән бирелгән. Казаяк сүзе ике тамырдан тора: каз + аяк. Атама үсемлекнең формасын каз аягы белән чагыштырудан барлыкка килгән. Татар теле сөйләшләрендә зәһәр һәм агулы казаяк үсемлеге бер үк исем белән белдерелә. Мәсәлән: даwыл чәчәге (дөб., бөре., каз.ар.-крш.), даwыл чичкәсе (перм., бөре.), қаз үләте (т.я.), ағулы чәчәк (блт.), агулы чәчәк (чст.), тавык кыравы (тмн.) лексемалары күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән: Давыл чәчкәсен өзсәң, давыл чыгар (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 541). Казаяк үләнен минзәлә сөйләшендә ут чәчәге лексемасы белән атау да бар: Ут чәчәге сазда үсә торган сары чәчәк, тәнне уя торган агулы үлән. Ут чәчәктән ат талаулар (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 545). Моннан тыш, казаяк үсемлегенең тагын шуышма казаяк, үрмәле казаяк төрләре дә билгеле (Саберова, 2002). Биредә үсемлекнең үрмәләп, шуышып үсү үзлеге исемендә чагылыш тапкан. Саз чәчәге лексемасы чистай сөйләшендә 'агулы казаяк' һәм 'зонтлы сусак' үсемлекләренә карата кулланыла. Бу үсемлекнең исеме үсү урынына бәйле рәвештә бирелгән. Каз үләне (рус. птичья гречиха, травка-муравка) үсемлегенең халык телендә берничә исеме бар: қаз үләне (т.я.), каз үләне (лмб., хвл., тмн.), каз үләме (срг.), қаd үләне (мам.), казүлән (лмб., хвл.), урам үләне (лмб.), йорт үләме (бөре.), чыпчық айағы (нрл.), чирәм (т.я., каз.ар.). Китерелгән мисалардан күренгәнчә, үсемлек атамасының бер өлеше каз сүзе белән бәйле. Чөнки үләннең бу төрен каз-үрдәкләр бик яратып ашыйлар һәм номинациядә бу үзенчәлек чагылыш тапкан. Каз үләне лексемасы аерым сөйләшләрдә тагын 'яшелчә билчәне' (т.кам.-крш.), 'каз аягы' (тмн., кузн., чст., кмшл., каз. ар.) мәгънәләрен дә белдерә. "Татарча русча сүзлек"тә (М., 1966) каз үләне лексик берәмлеге 'бака яфрагы' мәгънәсендә теркәлгән. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеген"дә каз үләненә 'су буйларында үсә торган сары чәчәкле үсемлек' аңлатмасы бирелгән (ТТАС, Т. 2, 1979). Күрсәтелгән лексик берәмлекләрнең бер өлеше үсемлекнең үсү урыны белән бәйле. Мәсәлән, урам үләне, йорт үләне. Моннан тыш, чистай сөйләшендәге җир үләме (< үләне), түбән кама һәм тау ягы керәшеннәре сөйләшләрендәге дуңгыз үләне лексемаларының да 'каз үләне' мәгънәсендә кулланылулары мәгълүм. Үсемлек яфрагының формасын каз аягы, чыпчык аягына охшату нәтиҗәсендә тархан сөйләшендә қаз тәпәсе (< тәпие), норлат сөйләшендә чыпчық айағы лексемалары да очрый. Үлән үсемлекләренең кайбер төрләрен бер-берсеннән аерып карау кыен. Шуңа күрә бер исем астында төрле үсемлекләр берләштерелгән. Мәсәлән, бәпкә үләне "Татарча-русча сүзлектә 'каз аягы' (ТРС, 1966), "Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 'бәпкә үләне', бәпкә чирәме 'каз үләне' (ТТАС, Т. 1, 1977) мәгънәләрендә бирелгән. Бәбкә үләннәр, шаярулар Әллә булдымы кичә? Туган ягым, бала-чагым Сагынып искә төшә (җырдан). Бәбкә үләннәр өстендә Кайтып бер аунар идем яисә Бәбәк үләннәргә әнкәй Басмыйча читләп үтә. Шушы бәбкә үләненә ятып Мин идемме җырлар җырлаган? яисә Әткәм тавышы да юк шул инде. Ишетелми әнкәй көлгәне. Тәрәзәләр сукыраеп калган Исән бары Бәбкә үләне (Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты, 1999: 43-45). Бәбкә үләнле чирәмнәрем бу, Тәпи йөрергә өйрәнгәнем бу (Ш. Галиев, 2008: 228) Чагышт.: башк. бәпкә үләне, суқа үләне. Камыш (рус. камыш) - сазлыкларда үсә торган кыяклы биек үлән үсемлек. Татар телендә камыш атамасы киң таралыш алган. Татар поэзиясендә камыш сүзе актив сурәтләү чарасы буларак чагылыш таба. Моң камыш башын ия дә Сүз куша агым суга. Агым су әйтә камышка: - Зур минем кайгы-сагыш (Туфан, 1970: 148). Үсү урынына карап аны күл камышы, урман камышы дип аерып карыйлар. Башка төрки телләрдә дә ул төрле фонетик вариантларда актив кулланыла: алт., төрек., караим. камыш, чаг., кырг. қамыш, ком. къамуш, казак., ккалп. камыс, нуг. гамыс, төрекм. гамыш, азәрб. ғомиш, үзб. қомиш, уйг. қомуш, чув. хушмаш, хак. хамыс, бор.-төрки qamis. Чагышт. тагын: венгр телендә коmis. Камыш сүзе белән телебездә кушма сүзләр һәм сүзтезмәләр дә ясалган. Мәсәлән: камышбаш, камыш үләне (лмб.) 'күрән', камыш чәчәге, камыш күрән; камышит 'камыштан ясалган төзү материалы'; камыш тургае, камыш чыпчыгы 'камыш арасында һәм яр буендагы куаклыкларда яши торган сайрар кош' (ТТАС, Т. 2, 1979). Урта диалектның нократ сөйләшендә 'камыш' мәгънәсе қарабаш кушма сүзе белән белдерелә. Мәсәлән: Қарабашның тамырын ашамыйлар, шашның ашайлар. Әстерхан сөйләшендә 'камыш' төшенчәсендә чақан сүзе кулланыла, ә камышның сабагы чақы лексемасы белән белдерелә. Мишәр диалектының хвалын сөйләшендә камышның бер төрен шыбыр исеме белән атап йөртәләр. Себер диалектларында қуға сүзе 'җикән камышы' мәгънәсендә кулланыла (Тумашева, 1992). Мәсә лән: Қуға күл йағата үсәте. Камыш сүзе рус теленә дә үтеп кергән. Кандала үләне (рус. клоповник) - нык тармакланып үсә, ак яки сары чәчәк ата торган начар исле үсемлек. Гадәттә халык аны кандала бетерү өчен кулланган. Төрле җирләрдә, юл буйларында, ташландык урыннарда үсә. Халык телендә аның қандала үләне (каз. ар.), кандала үләне (тмн., лмб.), кандала үләме (срг.), кандала уты (срг.), кибәк печәне (мам.), цебен үтергец (тмн., срг.), чебен үтергеч, чебен үлән (кргл.) сүзтезмәләре белән белдерелүе мәгълүм. Татар теле сүзлекләрендә кандала үләне атамасы икенче бер үсемлеккә (рус. донник) карата кулланылуы да билгеле (РТС, 1984; ТРС, 1988), чөнки бу ике төр үсемлек тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә охшаш. Югарыда китерелгән сүзтезмәләр татар теленең аерым сөйләшләрендә башка төр үсемлекләргә карата да кулланыла. Мәсәлән, қандала печин лексик берәмлеге пермь сөйләшендә 'әрем', кандала үләне кузнецк сөйләшендә 'гөлбадран', кандала үләне чистай сөйләшендә 'ярут, коры камчау' мәгънәләрендә теркәлгән. Минзәлә сөйләшендә исә 'кандала үләне' төшенчәсе қырлыган сүзе белән белдерелә. Шуның белән бергә, 'кандала үләне' мәгънәсендә сүзлекләрдә себерке үләне (ТһБТС, 1935), кандала үләне (ТТАС, Т. 2, 1979; РТС, 1991) лексик берәмлекләре бирелгән. Чагышт.: башк. қандала үләне 'зонтик лекарственный', һасық үләне 'кандала үләне'. Шуның белән бергә, 'кандала үләне' төшенчәсе ләмбрә сөйләшендә рус теленнән кергән алынма сүз белән белдерелә: хлапи < рус. клоп. Қатырған (рус. золотарник) урта диалектның норлат сөйләшендә 'каты сабаклы ак чәчәк ата торган куак'ны белдереп килә: Қат ырған себерке белән себерәсең чирәмне. Катырган лексемасы бәетләрдә дә урын алган: "Зөя буе катырган, тоттым - кулым кадады. Пүнәтәй чыгып эзләде, ике кичә, тапмады" (Хөсәен карт бәете // Татар эпосы: бәетләр. Казан, 2005: 185). Татар теле сүзлекләрендә үсемлекнең бу төре алтын чыбык (АС, 1931), алтын таяк (ТРС, 1931), алтын камчы, бәхет чәчәге (Иванова, 1988) лексемалары белән аталып йөртелә. Әдәби тел сүзлекләрендә алтын камчы берәмлеге ботаник термин буларак теркәлгән (ТРС, 1988). Кашкарый үләне (рус. короставник) һәр җирдә үсә, болыннарда, куак араларында, кырларда чүп үләне буларак очрый. Татар телендә кашкари үләне (ТһБТС, 1935), кашкарый үләне, тупый чәчәк, тукмак баш (Иванова, 1988) сүзләре кулланыла. Урта диалектның мамадыш, балтач сөйләшләрендә тупыйбаш, тупый чәчәк, тупый тәтәй лексик берәмлекләре күрсәтелгән мәгънәдә кулланыла. Шу ның белән бергә, бу лексик берәмлекләр башка төр үсемлекне белдерергә дә мөмкиннәр. Мәсәлән, тукмак баш 'сарут, актамыр' (ТТАС, Т. 2, 1979), кашкарый 'астра' (ТРС, 1966). Чагышт.: башк. төймәбаш 'кашкарый үләне'. Кәрешкә (рус. горошек заборный) - кузаклылар семьялыгыннан күпьеллык үсемлек, виканың бер төре. Татар теле сөйләшләрендә ул берничә төрле исем белән белдерелә: чыпчық борчағы (мам., минз.), күгәрчен барчағы, урман йасмығы (мам.). Үсемлекләр дөньясына караган белешмә-сүзлекләрдә аның тагын кырмыска борчагы, кәрешкә исемнәре дә бирелгән, шулай ук, урман борчагы сүзтезмәсе дә теркәлгән (Иванова, 1988). Татар теле нең терминологик сүзлегендә кәрешкә 'тычкан борчагы' мәгънәсен дә бирелгән (РТАХТС, 1971). Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә кәрәшкә, кәрешкә 'вика' мәгънәсендә теркәлгән (ТТАС, Т. 2, 1979). Татарстан территориясенең болыннарында, урман буйларында, кырларында тычкан борчагы үсә. Бу үлән үсемлекне хайваннар, кошлар яратып ашыйлар. Халык телендә үсемлекнең бу төрен пәри борчағы (дөб.), тычқан қузағы (каз.ар.-крш.), қомақ борчақ (< қомақ 'күсе') (нокр.), чыпчық қузғалағы дип тә йөртәләр. 'Тычкан борчагы' мәгънәсендә тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә йумырыцқа лексик берәмлеге кулланыла: Йумырыцқа цабатылар. Моннан тыш, сөйләшләрдә аның тагы йуңырыцқа (тара.), йуңырычқа, йурычқа (твр.) вариантлары да бар. 'Тычкан борчагы' әдәби тел сүзлекләрендә торна борчагы (ТРС, 1966), тычкан борчагы (Насыри, 1904; АС, 1931; ТРС, 1966), тычкан борчагы, бормалы үлән (Иванова, 1988) исемнәре белән дә бирелгән. Шуны да әйтергә кирәк: торна борчагы лексемасы мамадыш сөйләшендә 'қарга (қозғын) қузағы', 'урман ясмыгы' үсемлегенә карата да кулланыла. Югарыда китерелгән сүзтезмәләрнең бер компоненты хайваннар дөньясы белән бәйле сүзләрдән тора. Тычкан борчагы мәгънәсендә килгән сүзләрнең күбесендә үсемлекнең тышкы билгесе, формасы чагылыш тапкан. Мәсәлән, лаеш сөйләшендә 'тычкан борчагын' чормаwық (< чорма + афф. -wық), мамадышта борма үлән сүзләре белән атап йөртәләр. Күзлут (рус. чистец) (< күзле + ут) иренчәчәклеләр семьялыгыннан сабагы дүрткырлы, шәмәхә кызыл чәчәкле берьеллык чүп үләне: Зәңгәр чәчәк, эт какысы, кыр тормасы, билчән, күзлут һәм башка шундый чүп үләннәр хәзер агротехникадан артта калган хуҗалыкларда гына очрыйлар (Умартачалык, ТТАС, Т. 2, 1979). Күзлут атамасы татар теле сүзлекләрендә дә бирелгән (ТТАС, Т. 2, 1979; ТРС, 1966; ТһБТС, 1935). Татар теле сүзлекләрендә бу төр үсемлекнең надырбаш/нәдербаш (РТАХТС, 1971; Иванова, 1988) исеме дә теркәлгән. Күзлут үсемлегенең тагын күзлут чәчәге (мам.), саз надырбаш (РТАХТС, 1971; Иванова, 1988), саз күзлуты, саз ут, күз үләне, күркә борыны (Иванова 1990:180) исемнәре дә бар. Моннан тыш, халык телендә тагын ут күз, күркә борны (чст.), ак күзлут (ТһБТС, 1935) лексемалары кулланыла. Чагышт.: башк. күзлут 'баллы куәт'. Күкчәчәк (рус. синюха) күкчелчәләр семьялыгына кергән күпьеллык үлән үсемлек, дымлы болыннарда, урманнарда, куаклыклар арасында үсә. Халык телендә үсемлекнең бу төре күкчәчәк, күкчел (РТАХТС, 1971) атамалары белән билгеле. Урта диалектның нократ сөйләшендә аның рус теленнән кергән синиха (< рус. синюха) чәчкә лексемасы кулланылуы мәгълүм: Синиха чәчкә қырда үсә. Шуның белән бергә, ботаникага караган сүзлек белешмәләрдә тагын йонча гөл, күкчел лексик берәмлекләре дә күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән (Иванова, 1988: 208). Моннан тыш, күкчәчәк, күкчәчкә атамасы 'арыш чәчәге, төймәбаш (рус. василек)' мәгънәсендә дә билгеле (ТТАС, Т. 2, 1979). Чүп үләненең бу төре күбрәк уҗым ашлыклары чәчүлекләрендә очрый. Кылган (рус. ковыль) кыяклылар семьялыгыннан яфраклары озын тар кыяклар тәшкил иткән, йомшак себеркәч чәчәкле дала үләне. Әдәби тел сүзлекләрендә һәм татар халык сөйләшләрендә кылган лексемасы киң таралган: Кылган башы юкка кымшанмый (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 541). Кылган атамасы башка төрки телләрдә дә табыла. Чагышт.: башк. қылған, нуг. кылган, чув. калкан 'кылган', казак. қылқан 'энә, ылыс', кырг. қалқан 'кылган', 'чәнечке'; монг. хулгана, бур. хилгана (Дмитриева, 1972: 218). Бу лексик берәмлек Алтын Урда чорында ук төрки телләрнең көнбатыш кыпчак төркеменә монгол теленнән кергән (Дмитриева 1986: 54). Күрше мари теленә кылган татар теле аша кергән. Себер төркеменә караган кыпчак телләрендә һәм тагын кайбер башка төрки телләрдә кылган сүзе 'кылчык, башак кылчыгы' мәгъ нәсен белдерә. Этимологик яктан кылган сүзе гомумтөрки кыл 'чәч' сүзенә барып тоташа (< кыл + афф. -ган). Чагышт.: кырг. кылган, ккалп., казак. кылкан, алт. кылган, хак. хылга 'кылчык, башак кылчыгы'. Кылган татар теленең кайбер сөйләшләрендә җибәләй (байк.), йебәләй (злт.) сүзләре белән дә аталып йөртелә. Байкыбаш сөйләшендәге зибәләй үләне, тау ягы көрәшеннәре сөйләшендәге җебәрәк сүзләре 'йонча, кыяклы үсемлек' үсемлегенә карата кулланыла. Әдәби телдәге кылган атамасының сөйләшләрдә тагын түбәндәге синонимнары бар: пиғембәр сақалы (дөб.), пәйғәмбәр чәче, әби чәче (минз., эчк.). Биредә атаманың нигезен үсемлекнең тышкы кыя фәте - өлкән кешеләрнең чәче, сакалы белән охшату билгесе тәшкил итә: Бабай башын мин күрдем, әби чәчен мин үрдем (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 539). Ботаникага караган әдәбиятта 'кылган' мәгънәсендә әби чәче, җибәләй (Иванова, 1988) сүзләре теркәлгән. Чагышт.: башкорт сөйләшләрендә әбей сәс 'кылган'. Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә бу мәгънәдә рус алынмасы хавил (клд.), кавыйл (хвл.) < рус. ковыль кулланыла: Бу хавил үләме парализованный кешеләргә йакшы (клд.). Фәнни әдәбиятта рус телендәге ковыль сүзенең төрки сүз булуы турында фикерләр бар (Ахметьянов, 1978: 73). Кылыч үлән - сазлыкта үсә торган кылыч сыман кыяклы үлән, сусын (рус. аир). Кындырак (рус. костерь) - кыяклылар семьялыгыннан булган чүп үләне. Ул төрле туфракта үсә, иген кырларында, тимер юл буйларында очрый. Мәсәлән, арыш кындырагы (ТТАС, Т. 2, 1979). Татар теленең күпчелек сөйләшләрендә қондырақ, (минз.), қондрақ (лш.), кындырак (ТһБТС, 1935) вариантлары бар. Кайбер сөйләшләрдә қондырақ башка мәгънәдә дә очрый. Мәсәлән, минзәлә сөйләшендә қондырақ 'мүк шикелле йомшак кыяклы үлән'гә карата да кулланыла, лаеш сөйләшендә қондрақ берәмлеге 'авыл кырында яки су буенда була торган чирәмлек'не дә белдерә: Қаз бәпкәләре қондрақта йөри. Қындырақ лексемасы татар теле сүзлекләрендә дә бирелгән (ТһБТС, 1935, ТРС, 1966; ТТАС, Т. 2, 1976; Иванова 1988). Бу лексик берәмлек фарсы теленнән кергән. Сүзлекләрдә аның кысыр кындырак, кылчыксыз кындырак төрләре дә теркәлгән (ТТАС, Т. 2, 1979). Кырлач (рус. горец) карабодай сыманнар семьялыгыннан булган чүп үләне. Ботаника өлкәсенә караган әдәбиятта үсемлекнең бу төре тагын қымызлық исеме белән дә бирелгән. Кырлач үләненең берничә төре билгеле: альп кырлачы, альп кымызлыгы, үрмәле кырлач, җир-су кырлачы, куак кырлач, чыпчык айа гы (Насыри, 1904), чыпчык айагы, урам чирәме (Иванова, 1988). Керәшен сөйләшләрендә исә бу үләнне тугыз буын дип тә йөртәләр. Шуны да әйтергә кирәк: кымызлык сүзенең татар теле сөйләшләрендә башка мәгънәдә кулланылуы да мәгълүм. Мәсәлән, минзәлә, златоуст сөйләшләрендә ул 'какы' үсемлегенә карата кулланылса, бөре сөйләшендә 'вак кузгалак'ны белдерә, тепекәй сөйләшендә қымыdлық вариантында очрый һәм 'урман какысы' мәгънәсендә билгеле. Чагышт.: башк. қымызлық 'альп карабодае'. Кырчыл (рус. костерь) - кыяклылар семьялыгыннан себеркәч чәчәкле азык үләне. Татар сөйләшләрендә аның сүсән (мам., каз. ар.-крш.) сүзе белән аталуы билгеле. Татар әдәби тел сүзлекләрендә сүсән 'арышбаш, тимофеевка' мәгънәсендә дә бирелгән (ТРС, 1906): Кызым, ... чормадан берәр уч сүсән үләне алып төш әле. Мәтрүшкә бәйләме янында булыр (М. Хәсәнов, ТТАС, Т. 2, 1979). Шуның белән бергә, сүсән лексемасы сүсән уты (дөб.), сүсән ут (эчк.) 'йонча', сүсән печән (бәр.) 'солыча' үсемлекләренә карата да кулланыла. Кырчыл (< кыр + афф. -чыл) лексемасы төрле басмаларда нәшер ителгән татар теле сүзлекләрендә теркәлгән (ТһБТС, 1935; РТАХТС, 1971; ТРС, 1966; Иванова, 1988). Минзәлә сөйләшендә 'кырчыл' төшенчәсен қындырақ лексемасы белән белдерү дә бар. Кындырак варианты әдәби тел сүзлегендә исә 'айравык' (ТРС, 1966) мәгънәсендә бирелгән. Чагышт.: башк. қондырақ 'кырчыл'. Кырсабын (рус. мыльнянка) канәферчәләр семьялыгына карый, куаклар арасында, урман буйларында, су баса торган болыннарда, тау битләрендә үсә. Үсемлек тамырларының төнәтмәсен халык медицинасында какырыкны чыгару, үт куыгын куу, шулай ук ревматизмага каршы чара буларак файдаланганнар һәм дарулы кыр сабыны дип атаганнар. Халык телендә кырсабынның түбәндәге исемнәре бар: сабын күбеге (к.т.), сабын гөле (кузн.), қыр чәчәге (кргл., чст., нокр.), қыр сабыны (кргл.), нугай сабыны (лмб.): Сабын чәчәге белин қулларны йуа торған идек, сабын чыға аннан йуғач (нокр.). Китерелгән лексик берәмлекләрдәге сабын сүзе үсемлекнең сабын бүлеп чыгару үзлегенә карата бирелгән. Урта диалектның каргалы сөйләшендә сабыннықай лексемасының нигезе, шулай ук, сабын сүзенә барып тоташа. Татар теленең төрле басмаларда нәшер ителгән сүзлекләрендә күрсәтелгән мәгънәдә кыр сабыны (АС, 1931; ТһБТС, 1935) теркәлгән. "Татарча-русча сүзлек"тә (М., 1966) кыр сабыны сүзтезмәсе башка төр үсемлекне дә белдереп килә (рус. огневик). Кырсабын һәм кыр сабыны атамалары икесе дә сүзлекләрдә ботаник термин билгесе белән билгеләнгән. Әдәби тел сүзлекләрендә кырсабын, сабын үләне лексемалары бирелгән, сабын чәчкә сүз тезмәсе 'канәфер', 'кырсабын' мәгънәсендә теркәлгән. К. Насыйрида кыр сабыны, марҗа сабыны 'кырсабын' урын алган (Насыйри, 1904). Чагышт.: башк. һабын үләне 'дару кырсабын'. Қырлыган (рус. кипрей) - кырлыганнар семьялыгыннан зур чәчәкле биек үлән. Элекке заманда аны кайбер чакларда чәй урынына да файдаланганнар. Бу үсемлек урман буйларында, ачыклыкларда, юл буйларында үсә. Татар әдәби теле сүзлекләрендә мондый үсемлек кырлач, кырлыган, хан үләне атамалары белән бирелгән (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 2, 1979; РТС, 1985). Қырлыған сүзе халык телендә тагын 'тубылгы' (мам.), 'кандала үләне' (минз.) мәгънәләрендә дә очрый. Кырлыган атамасына синоним буларак мамадыш сөйләшләрендә қырлығ үләне сүзе кулланыла. Казан арты керәшеннәре сөйләшендә кырлыганның бер төре қырлық дип йөртелә, ә мамадыш, түбән кама керәшеннәре сөйләшләрендә қырлық сүзе 'сырлан' мәгънәсендә билгеле. Қырлық лексик берәмлеге В.В. Радлов сүзлегендә 'кыргый карабодай' (РСл, Т. 2: 755) мәгънәсендә теркәлгән. Бу сүз рус теленә XVIII йөзләрдә үтеп кергән (РСл, Т. 2: 755; Даль, Т. 3: 1955). Кайда үсүенә карап телдә саз қырлығаны (Иванова, 1988: 85), тау қырлығаны сүз тезмәләре кулланыла. Кычыткан ефәге (рус. повилика) - кычыткан сабагына уралып үсә һәм аннан тукландыргыч матдәләр ала торган яфраксыз һәм тамырсыз паразит үсемлек. Аның тагын кычыткан кынасы исеме дә бар (ТТАС, Т. 2. 1979). Татар теле сөйләшләрендә 'кычыткан ефәге'н кечерткән кылмагы (чст.), кечеткән қолағы (< колмагы), кечерткән чәчкәсе (бөре.), кечеткән қолмағы (минз.), қычытқан гөле (минз.) исемнәре белән дә атау бар. Татар теленең төрле басмаларда нәшер ителгән сүзлекләрендә исә кычыткан ефәге атамасы ботаник термин билгесе белән бирелгән (АС, 1931; ТһБТС, 1935; РТАХТС, 1971; ТРС, 1966). Моннан тыш, ботаникага караган кайбер сүзлек-белешмәләрдә аның кычыткан укасы, чормавык (Иванова, 1988) сүзләре белән аталуы да мәгълүм. Кыяк, кыяк үләне (рус. осока) - кыяклылар семьялыгыннан, терлек ашату өчен кулланыла торган күпьеллык чүп үләне: Бу алан хәзер сарут, күзлут, алабута һәм саргайган кыяк үләннәр белән күмелеп калган (А. Гыйләҗев. ТТАС, Т. 2. 1979). Татар теле сүзлекләрендә кыяк, кыяк үләне (ТРС, 1931; 1966, ТТАС, Т. 2, 1979) ботаник термин буларак теркәлгән. Сөйләшләрдә аның қыйарақ үлән (трх.), қыйғақ үлән (себ. д.) вариантлары очрый. Кайда үсүенә карап кыяк үләненең берничә төре күзәтелә: су қыйағы (бәр.), саз қыйағы, тау қыйағы. Моннан тыш, кыяк сүзе 'суганда, сарымсакта, иген һәм үләннәрнең кайбер төрләрендә була торган озын тар яфрак'ны да белдерә. Мәсәлән: Калмас [кәҗәдән] кәбестә, суган кыяклары (Тукай, ТТАС, Т. 2, 1979). Қыйақ сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә билгеле: башк. қыяқ, кырг. қыйгақ, хак. кыйганак, ком. къыякъ, чув. хаях, казак., кырг. кыйак, уйг. қыйгақ (Егоров, 1964: 297). 'Кыяк, кыяк үләне' мәгънәсендә татар әдәби телендә һәм аның сөйләшләрендә күрән сүзе дә кулланыла. Үсемлекнең бу төре сазда үсә торган тар озын кыяклы күпьеллык үлән: Атыр чәчкә бу көндә бар үләннәр, Үсәр суда камыш белән күрәннәр (М. Гафури, ТТАС, Т. 2, 1979). Оренбург өлкәсендә таралган татар сөйләшләрендә күрән сүзе икенче бер үсемлеккә 'чәчбай, тутык үләне'нә карата кулланыла. Себер татарлары диалектларында күрәң варианты билгеләнгән һәм ул 'саз печәне' мәгънәсен белдерә. Күрән лексемасы Идел буе һәм кай бер төньяк-көнчыгыш төрки телләрендә теркәлгән. Мәсәлән: башк. күрән, көмеш күрән, чув. кўрен, алт. күрен, күрән, хак. корен. Килеп чыгышы ягыннан бу лексик берәмлек монгол теленнән кергән дип саныйлар. Чагышт.: монг. kürege(п) 'торлак, киртә, койма', 'түгәрәк'. Кыяк үләнен белдергән кайбер исемнәр үсемлекнең кайда үсүе белән бәйле: саз печәне, чаш печәне (блт., дөб.), чаҗ үләне (минз.) < саз, камыш үләне (лмб.). Себер диалектларында кыяк үләне тагын суыт (< су + ыт < ут), суыт пецән лексемалары белән дә белдерелә. Кыяк үләнен тагын сөйләшләрдә мәче кор'ыгы (кузн.), җылан теле (каз.ар.-крш.) лексик берәмлекләре белән дә атап йөртәләр. Кыяк үләне мәгънәсендә сөйләшләрдә шаш (нокр.), татар теленең терминологик сүзлекләрендә чаш (ТһБТС, 1935; РТАХТС, 1971) сүзе теркәлгән. Бу лексемалар (шаш, чаш, чаҗ) барысы да саз сүзенә барып тоташа. Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә күрсәтелгән мәгънәдә рус алынмасы асака (тмн.) (< рус. осока) кулланыла. Кыяклылары семьялыгына караган үсемлекнең бер төре минзәлә сөйләшендә җиз үләне дип атала. Очкылык үләне (рус. икотник) - әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан, терлек ашамый торган үлән үсемлек, төрле җирдә үсә. Халык телендә үсемлекнең бу төре сыйыр куригы (< койрыгы) (чст.), кәҗә үләне (АС, 1931), кәҗә чәчәге (ТРС, 1988), очкылык үләне (ТРС, 1988; ТТАС, Т. 2, 1979) исемнәре белән йөртелә. Кәҗә гөле (чәчәге) һәм очкылык үләне атамалары әдәби тел сүзлекләрендә ботаник термин итеп кабул ителгән. Моннан тыш, күрсәтелгән мәгънәдә кыркырый сүзе дә татар теле сүзлекләрендә урын алган (ТРС, 1988; ТТАС, Т. 2, 1979). Халык медицинасында очкылык үләненең төнәтмәсен очкылык тотканнан эчкәннәр. Аның бу үзлеге үсемлекнең татарча атамасында да (очкылык үләне), русча атамасында да (рус. икотник) чагылыш таба. Мәкә (үләне) (рус. бедренец) - күпьеллык үлән, ак чәчәк ата, болыннарда, тау битләрендә үсә. Терлекләр өчен яхшы азык. Ботаникага караган әдәбиятта мәкә үләненең яшь яфракларыннан салатлар ясау, аның аш пешерү өчен кулланылуы турында мәгълүматлар бар. Шуның белән бергә бу үләнне халык медицинасында дару үләне буларак файдаланылуы да мәгълүм (Иванова, 1988: 16). Татар теле сөйләшләрендә мәкә үләнен кәҗә көпшә, кырлы көпшә (перм.) лексемалары белән дә аталып йөртелә (Рамазанова, 1982: 12). Терминологик сүзләрдә мәкә (үләне) (РТАХТС, 1971; Иванова, 1988; Саберова, 2002) атамасы урын алган. Сарут (рус. пырей) - кыяклылар семьялыгына кергән үсемлекл әрнең бер төре: Әткәй үзе җир башындагы сарутны, актамырны чабып арбага тутыра, үзе миңа җавап бирә тора (Г. Ибр аһимов). Буразнал ар буйлап сарутлар сузылып-сузылып җиргә ятканнар (Н. Баян, ТТАС, Т. 2, 1979). Сарут сабан аударыр (Исәнб әт, 1959, Т. 1: 544). Сарут сүзе ике тамырдан (сары + ут 'үлән') тора, ягъни сары үләнне аңлата. Сөйләшләрдә сарут башка төр үсемлекләргә карата да кулланыла. Мәсәлән, минзәлә сөйләшендә ул 'арышбаш, тимофеевка'ны белдерә, тау ягы төркеме сөйләшләрендә, чистай сөйләшендә 'гади сарут', мамадышта 'әтәч тарысы' мәгънәләрендә билгеле. Татар теленең төрле басмаларда нәшер ителгән сүзлекләрендә сарут үсемлегенең актамыр атамасы да урын алган (АС, 1931; ТһБТС, 1935; ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988). Актамыр сүзе татар сөйләшләрендә киң таралган. Чистай сөйләшендә аның 'ак мыек' мәгънәсе дә бар. Чагышт.: башк. ақтамыр 'сарут'. 'Сарут' мәгънәсендә әдәби сүзлекләрдә тагын айравык лексемасы да бирелгән (ТРС, 1966). Алтата авыллары төркеме сөйләшендә күрсәтелгән мәгънәдә рус теленнән кергән алынма сүз пури (< рус. пырей) кулланыла: Пури, ыржаник бер төсле үсә, йапраклы тегел, туры үсә (хвл.). Чүп үләннәренә ыржаник (< рус. аржаник < ржаник) та керә. Ул шулай ук, кыяклылар семьялыгына карый. Мисал: Ыржаник кырларда үсә. Солыча (рус. овес пустой) - кыяклылар семьялыгына кергән солыга охшашлы чүп үләне. Ул туфракны бик корыта. Солыча бик яхшы мал азыгы санала. Халык телендә чүп үләненең бу төре солыча, солүләне (хвл.), йерәкчек (чст.), кырмаwыч (чст.) лексемалары белән аталып йөртелә. Татар теле сүзлекләрендә кыргый солы (АС, 1931), солычык (ТһБТС, 1935; РТАХТС, 1979), солыча (ТРС, 1966) күрсәтелгән мәгъ нәдә теркәлгән. Татар сөйләшләрендә абчук (чст.), әпчүк (минз.) лексик берәмлекләре рус теленнән кергән. Чагышт.: рус. овсюг. Солыча атамасы тагын сүсән солыча, кызыл солыча, сарык солычасы сүзтезмәләре составында очрый. Ботаник белешмәләрдә куйан солысы (Иванова, 1988) сүзтезмәсе дә 'солыча' мәгънәсендә бирелгән. Татар теленең әдәби тел сүзлекләрендә солыча (ТТАС, Т. 2, 1974), солычык, кара солы (РТС, 1984) лексик берәмлекләре ботаник термин буларак күрсәтелгән. Сөтлегән (рус. молочай) - агулы, ак сөтле үлән. Аның бу үзлеге атамасында да чагылыш тапкан. Төрле урыннарда басуларда, яшелчә бакчаларында, кысыр җирләрдә үсә. Халык телендә сөтле үлән (каз.ар.), сөтүлән (хвл., кузн., м.-кар.) лексемалары билгеле. Бу үсемлекне өзгәч, аннан сөткә охшаган сыекча бүленеп чыга. Татар теленең төрле басмаларда нәшер ителгән сүзлекләрендә сөтлегән (АС, 1931; ТРС, 1931; 1966; ТһБТС, 1935), сөтлүлән (ТРС, 1966) атамалары теркәлгән. К. Насыйри хезмәтләрендә сөтле үлән дару үләне составында бирелә. Себер диалектларында сөтлегән, сөтле имцәк (< имчәк) сүзләре 'тукранбаш, клевер' үсемлегенә карата да кулланыла, ә әдәби телдәге 'сөтлегән' мәгънәсендә сөт қаулау (< каулау 'билчән'), йомшағ утау (< утау 'үлән') сүзләре кулланыла. Сөтлегән сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә табыла: ком. сютеген, казак. сүттеген, кырг. сүттүкөн, уйг. сүтлигән, тув. сүттүг от, азәрб. судлойин, башк. һөтлекәй, һөтле үлән. Моңа охшаш исемнәр карачай-балкар телләрендә дә кулланыла. Чагышт.: балк. еšекѕüt, карач. žуlаn süt (Хаджилаев, 1979: 73). Күрсәтелгән исемнәрнең нигезендә үсемлекнең сөт бүлеп чыгару үзлеге ята. Моннан тыш, 'сөтлегән' мәгънәсе мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә кыр капыстасы сүз тезмәсе белән белдерелә: Кыр капыстасын казлар ашыйлар. Аерым сөйләшләрдә (хвл., тмн.) рус алынмасы малачай (< рус. молочай) кулланыла. Татарстанның үсемлекләренә караган белешмә сүзлекләрдә тагын түбәндәге лексик берәмлекләр теркәлгән: саз сөтлегәне, чуклы сөтлегән, ярым йөнтәс сөтлегән, кояш сөтлегәне, көнбагар сөтлегән һ.б. (Иванова, 1988: 136, 137). Сукыр кычыткан (рус. яснотка белая или глухая крапива) ирен чәчәклеләр семьялыгына карый, күләгәле урыннарда, койма буйларында, ташландык җирләрдә үсә. Сукыр кычыткан атамасы татар теле сүзлекләрендә теркәлгән (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; Иванова, 1988). Шуны да искәртергә кирәк, сукыр кычыткан лексемасы башка төр үсемлеккә карата да кулланыла. Мәсәлән, 'вак-вак чәчәкле, кычытканныкы сыман, ләкин чакмый торган яфраклы чүп үләнен' арыслан койрык үсемлеген (рус. пустырник) белдерә. Аннан гадәттә йөрәк авыруына төнәтмә ясап эчәләр. Сукыр кычыткан сөйләшләрдә күзлут (блт., мам.), күзлүт (бөре.), күзле қадақ (перм.), күзле қата (перм.) лексемалары белән дә белдерелә. Мисаллар: Күзлүт қулны чәнчи, бодайда була торған ыйы (мам.). Күзле қата бәрәңге бақчада күп, қулға қадала, сары чичкә ата (перм.). Күз тамырыннан ясалган күзлекәй (күзле + афф. -кәй), гүзәлдәшле печин (< гүзәлдәшле < күз алдашлы + печин < печән) лексик берәмлекләре пермь сөйләшендә күрсәтелгән мәгънәгә ия. Шуның белән бергә пермь сөйләшендә тагын бақыртма печин, чегериткин печин (< кечерткин < кычыткан) лексик берәмлекләре дә югарыда китерелгән берәмлекләргә синоним буларак кулланылалар. Ботаникага караган сүзлек-белешмәдә, шулай ук, сукыр кычыткан, ялган кычыткан, күзалдашлы печән лексемалары урын алган (Иванова, 1988). Сукыр кычытканның икенче бер төре тимгелле сукыр кыч ыткан дип йөртелә. Татар сөйләшләрендә аның күзлут (мам.), күзут (блт.) исемнәре дә бар. Мамадыш сөйләшендә күзлут атамасы чәнечкеле аныклагыч сүзе белән дә килә: чәнечкеле күзлут 'тимгелле сукыр кычыткан'. Шуның белән бергә, күзлут һәм аның вариантлары башка төр үсем лекне дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, татар теленең әдәби тел сүзлегендә күзлут 'жабрей' (ТРС, 1966) мәгънәсендә теркәлгән. Минзәлә һәм чистай сөйләшләрендә күзлут 'бүлбеле кияү камчысы', дөбьяз сөйләшендә 'еланбаш' (рус. тимьяноцветковый), мамадышта 'карабаш', 'божан чәчәге' үләнен белдерә. Икенче компоненты ут сүзе урынына күп сөйләшләрдә үлән, печән, чәчәк сүзл әре килә. Мәсәлән, күзүлән (байк.) 'цмин', күз печәне (блт.) 'еланбаш (рус. тимьяноцветковый)', күзлут чәчәге (мам.) (рус. чистец болотный). Аерым сөйләшләрдә беренче компонент булып ут, икенче компонент булып күз сүзе килергә мөмкин. Мәсәлән, ут күз (чст.) (чистец забытый) утлы күз (нокр.), 'баллы куәт, күзлут', бүлбеле кияү камчысы' (чст.). Моннан тыш, күзлут / кузлут лексемалары сукыр, чәнечкеле аергычлары белән дә килә. Мәсәлән, сукыр күзлут (мам.) 'бүлбеле кияү камчысы', чәнечкеле күзлут (мам.) 'тимгелле сукыр кычыткан', шулай ук, күзут (блт.) сүзе белән белдерелә. Ботаника га караган белешмәләрдә бу мәгънәдә тагын кызгылт баллут (Иванова, 1988) лексемасы да теркәлгән. Терминологик сүзлекләрдә сукыр кычытканның гомумиләштерелгән атамасы баллы баба (ТһБТС, 1935, РТАХ ТС, 1971), баллут (< баллы + ут) (РТАХТС, 1971; Иванова, 1971), сукыр кычыткан (РТАХТС, 1971), пәри кычытканы (Иванова, 1988) лексик берәмлекләре дә урын алган. Сусак - чатыр чәчәклеләр семьялыгына керә. Ул ләмле, сай сулы яки акрын ага торган су буйларында, күл яннарында үсә. Татар теленең әдәби сүзлегендә сусак ботаник термин буларак теркәлгән (ТРС, 1966). Халык телендә бу мәгънәдә саз чәчәге (чст.), қамыш чәчәге (кргл., бгрс.) лексемалары кулланыла. Сөйләшләрдә камыш чәчәге лексемасы киң таралган. Моннан тыш, чәчәкле камыш, чатырлы сусак (Иванова, 1988), зонтлы сусак (РТАХТС, 1971) берәмлекләре дә теркәлгән. Чагышт.: башк. сәсәкле қамыш, йоморо қамыш. Сүсән (рус. полевица белая) - кыяклылар семьялыгына керә торган башаксыман себеркәчле печән үләне. Әдәбиятта үсемлекнең бу төре кылчыксыз сүсән, әтәч кикриге, күпьеллык кындырак (Иванова, 1988) исемнәре белән бирелгән. Сөйләшләрдә, шулай ук, әтәч кикриге (каз.ар.-крш., т.я), сүсән уты (дөб.), сүсәнут (блт.) лексемаларын куллану да таралган. Әдәби тел сүзлекләрендә әтәч кикриге ботаник термин билгесе белән бирелгән (рус. амарант метельчатый), ә сөйләшләрдә, мәсәлән, каргалы, богырыслан сөйләш лә рендә ул 'торна борчагына' (рус. сочевичник) карата кулланыла. Сүсән сүзе әдәби тел сүзлекләрендә ботаник термин буларак кабул ителгән һәм 'арышбаш, тимофеевка' мәгънәсендә теркәлгән. Сүсән лексемасының сөйләшләрдә тагын 'aқ қырчыл' (мам., каз. ар.-крш.), 'кырчыл' мәгънәсе дә билгеле. Бәрәңге сөйләшендә сүсән печән сүз тезмәсе 'себеркәчле печән (рус. метелица обыкновенная)', минзәләдә 'болын солычасы', дөбъяз сөйләшендә сүсән уты, балтач сөйләшендә сүсәнут 'кылчыксыз сүсән (рус. костер безостый)', эчкен сөйләшендә сүсән ут 'йонча' мәгънәсендә кулланыла. Сырлан (рус. липучка) - вак чәнечкеле орлыклары киемгә, хайван йонына һ.б. ябышып, эләгеп иярә, сырыша торган чүп үләне. Татар телендә аның берничә исеме бар: сырга, сырлан, йабышкак. Сырлан атамасы иң киң таралган сүз. Әдәби тел сүзлекләрендә ул ботаник термин буларак урын алган. Сырлан сүзенең телдә тагын башка мәгънәдә кулланылуы да билгеле. Мәсәлән, темников сөйләшендә ул 'дарулы каратамыр (рус. чернокорень лекарственный)', ләмбрәдә 'йогырт', мамадыш сөйләшендә (сырлан, ире (< эре) сырлан) 'эт тигәнәге' мәгънәсендә килә. Сөйләшләрдә сырлан лексемасының тагын шырлан варианты да актив күзәтелә. Еш кына ул аныклагыч сүзләр белән бергә килә. Мәсәлән, wақ шырлан (лш.), сарық шырланы (мам.): Шырлан бөтөн айағынны басып ала (мам.). Татар теле сүзлекләрендә бу сүзнең ике варианты да бирелгән: шырлан (ТһБТС, 1935) һәм сырлан (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 2, 1979). Моннан тыш, шырлан темников сөйләшендә тагын 'эт тигәнәге'н дә белдерә. Сырлан сүзе Идел буендагы күрше телләрдә дә бар. Чагышт.: башк. һырлан, чув. сырлан, мар. сырланге, шырланге. Мордва-каратай сөйләшендә 'сырлан' мәгънәсендә йабышкалак сүзе йөри, йабышқақ варианты дөбъяз сөйләшендә 'эт тигәнәге'н белдереп килә. Чагышт.: борынгы төрки сүзлектә jрušqаq 'чәнечкеле үлән (рус. ломонос восточный)' (ДТС, 1969). Каюм Насыйрида йабышкак уты (Насыри, 1904), татар теленең икетелле сүзлекләрендә ябышкак үлән (ТРС, 1906). Сырлан, шырлан, йабышкаклак лексемаларында үсемлекнең ябышу, сырылу үзлеге чагылыш таба. Аерым сөйләшләрдә 'сырлан' төшенчәсе қырлық (мам., т.кам.-крш.) сүзе белән белдерелә: Қырлық йабыша торған, өч қырлы, қарабодайдан кечкенә, тары йармадан зур (т.кам.-крш.). Әйтергә кирәк, қырлық сүзе казан арты керәшеннәре сөйләшендә 'кырлыганның бер төре'нә карата да кулланыла. Сырға сүзе тау ягы сөйләшләрендә өч төрле үсемлекне белдерергә мөмкин: 1) сырлан, 2) йогырт 3) эт тигәнәге. Сыр - нигезеннән яңа сүзләр дә ясалган: сырғақ (мам.), сырғанақ (бәр.), сырғы (лш.) 'эт тигәнәге': Сырга сүзе татар теле сүзлекләрендә 'алка, алка чәчәк' (ТРС, 1988) мәгънәсендә дә теркәлгән. Сырга сүзе сүзтезмәләр составында да очрый: сырға үлән 'бөртек (рус. пушинка)', сырға гөле (эчк.), сырга геле (тмн., кузн., лмб.) 'фуксия (бүлмә гөле)'. 'Сырлан' төшенчәсендә мамадыш сөйләшендә чыпчық тигәнәге, златоуст сөйләшендә йер (< җир) бете лексемалары да билгеле. Әдәби телдәге сырлан сүзенә синоним булып хвалын сөйләшендә катут (< каты + ут 'үлән') кушма сүзе кулланыла: Катут даруга да йарый. Катут кечкенә генә розовый чәчәк ата, кийемгә йабыша, орлыгы гына йабыша. Темников сөйләшендә сырлан мәгънәсендә мордва теленнән кергән визгырма алынма сүзе кулланыла. Чагышт.: мокш. ведьгрма 'эт тигәнәге' (Бурганова, 1976: 140). Тайтояк (рус. копытень европейский) - казаякның киң яфраклы төре. Ул катнаш урманнарда үсә, ылыслы урманнарда сирәк очрый. Халык медицинасында элегрәк аның яфрагын һәм тамыр сабагын ашказаны, бавыр, бөер авыруларыннан кыстырту чарасы буларак файдаланганнар. Халык телендә үсемлекнең бу төре тайтойақ (лш., мам.), тай тойагы (чст.), коланчак айак (глз.), акча печин (перм.) исемнәре белән аталып йөртелә. Татар теленең төрле басмаларда чыккан сүзлекләрендә тайтояк (АС, 1931; ТһБТС, 1935; ТРС, 1966) атамасы урын алган һәм ул ботаник термин буларак бирелгән (ТРС, 1966). Тайтойақ үсемлегенең атамасы аның яфрагының формасын тояк сүзенә ошату нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Тал үләне (рус. гречишник) карабодайчалар семьялыгына кергән чүп үләне. Бу атама татар теленең терминологик сүзлекләрендә (РТАХТС, 1971) бирелгән, татар халык сөйләшләрендә еш очрый. Аерым сөйләшләрдә тал үләме (т.кам.-крш., чст.) вариантлары да бар. Шуның белән бергә мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә тал уты күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән. Үсемлекнең бу төре чистай, байкыбаш сөйләшләрендә тугыз буwын атамасы белән й өртелә. Тәмәке - эт җиләкләре семьялыгыннан, никотинлы, озын сабаклы үлән үсемлек. Аны бакчаларда үстерәләр. Яфракларыннан бик ваклап турап, төеп тартыр өчен тәмәке ясыйлар. Димәк, тәмәке сүзе татар телендә киң кулланыла торган берәмлек. Ул үсемлек буларак һәм тәмәке (рус. курево) буларак та билгеле. Мисаллар: Тәмәке чәчтем. Тәмәке тартам. Тәмәке сүзе татар теленең төрле елларда нәшер ителгән сүзлекләрендә теркәлгән. Кайбер сөйләшләрдә тәмәке сүзен аерып карыйлар. Мәсәлән, бөре сөйләшендә тәмәке үсемлек, ә тарта торганы чилем: чилем тарту. Челем лексик берәмлегенә татар әдәби теле сүзлегендә "тәмәке салып тарту өчен кечкенә чокырдан һәм төтенне суыру өчен эче куыш нечкә көпшәдән гыйбарәт әсбап" (ТТАС, Т. 3, 1981) дигән аңлатма бирелгән. Тигәнәк (рус. репей) - җимешләре чәнечкеләр белән капланып үсә торган киң яфраклы үсемлек. Ул төрле урыннарда, койма буйларында, өй тирәләрендә, юл буйларында, ташландык җирләрдә үсә. Тигәнәк сүзе татар теле сүзлекләрендә дә теркәлгән, сөйләшләрендә дә киң таралган. Тигәнәк әрекмәннән ерак китми (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 545). Тигәнәктән йон ал фразеологик берәмлеге саран кешедән әйбер алуга мисал буларак әйтелә (Исәнбәт, 1959: 545). Тигәнәк сүзе язма истәлекләрдә дә урын алган. Татар теле сөйләшләрендә төрле фонетик вариантта кулланыла һәм төрле мәгънәгә ия булырга мөмкин. Мәсәлән, нократ сөйләшендә тийәнәк 'тигәнәк', нагайбәк керәшеннәрендә дигәнәк 'әрекмән', пермь һәм эчкен сөйләшләрендә дә дегәнәк 'гөлҗимеш', себер диалектларында тегәнәк 'тигәнәк', 'гөлҗимеш (Тумашева, 1961). Әйтергә кирәк, пермь сөйләшендә дегәнәк 'йомры башлы дегәнәк (рус. мордовник шароголовный)', дегәнәк печин сүзтезмәсендә 'сары билчән (рус. бодяк полевой)' мәгънәсендә куланыла. Тигәнәк сүзе сүзтезмәләр составында килеп башка төр үсемлекләрне белдерергә мөмкин. Мәсәлән, чистай сөйләшендә уwак тигәнәк 'тиле ут', минзәлә, лаеш сөйләшендә эт тигәнәге 'дарулы каратамыр' мәгънәсендә килә. К. Насыйри сүзлегендә каты тигәнәк, тимер тигәнәк лексик берәмлекләре теркәлгән (Насыйри, 1904). Тигәнәк сүзе төрле фонетик вариантларда һәм мәгънәләрдә башка төрки телләрдә дә кулланыла. Мәсәлән: башк. дегәнәк/тегәнәк 'тигәнәк', 'әрекмән', нуг., ком. тегенек 'чәнечке', караим. тегяняк /тэгенек 'чәнечке, энә', казак. тiкен, ккалп. тикен, тикенек, кырг. тикен, уйг. тиген, узб. тикан 'чәнечке', 'энә', 'шырпы', төрекм. тиген, тигенек 'чәнечке', төрек. дикен 'чәнечке', 'үсемлектәге энәләр', алт. тигенек 'гөлҗимеш', 'тигәнәк', бор-төрки. tiкän, tiккän 'чәнечке', 'энә' (ДТС, 1969). Мишәр диалекты сөйләшләрендә 'тигәнәк' төшенчәсе кырмавык (срг., чст., чпр., мәл., лмб.), кырмалау (тмн., хвл., кузн., лмб., м.-кар.), себер диалектлары сөйләшләрендә қырмаwық сүзләре белән белдерелә. Мисаллар: Кырмалау аший идек, телне карайта, йәйенке йафрагы, үзәген аший идек (тмн.). Кырмаwыклары була рахман йафырагының (срг.). Адәм басарлык тегел, кецерткән дә кырмаwык (чст.). Қырмаwық кеwек йабышасың (брб. д.) Моннан тыш, кырмалау сүзе дуңгыз кырмалавы (хвл.) 'дарулы каратамыр', кырмалау йапрагы (кузн., лмб.) 'әрекмән' сүзтезмәләр составында да килә. Югарыда китерелгән сүзләргә синоним буларак сөйләшләрдә кадагычлы (кузн.), қазавычлы (нокр.), кадавык (тмн.), қадаwық (баст.) 'тигәнәк', 'шайтан таягы', 'адаwы' (кас.) 'тигәнәк, энә, чәнечке (үсемлекләрдә)' лексемалары да кулланыла. Бу атамаларның нигезенә үсемлекнең чәнечкеле үзлеге салынган: Кадагычлы үлән (кузн.). Кыржауник алай қазаwычлы була ич (нокр.). Чагышт.: алт. кадалган 'күгән куагы'. Себер диалектларында 'тигәнәк' мәгънәсендә йүргәмеш, эчкен сөйләшендә шырышқақ (< шырыш- < сырыш- + афф. -как), нократ сөйләшендә л'огы (< удм.) лексемалары да кулланыла. Чагышт.: удм. люгы 'тигәнәк', 'әрекмән'. Мисаллар: Йүргәмеше була башында ат қуwақның, йәбешә ул. Йүргәмешнең йафрағы, лапуғы файдалы (тара.). Тилерткеч (рус. дурман) - эре яфраклы, исле зур ак чәчәкле, агулы үлән үсемлек, ташландык урыннарда үсә. Халык телендә ул дурника (тмн.), дурнича (хвл., кузн.) исемнәре белән атала. Терминологик сүзлекләрдә аның дурман (АС., 1931), тилерткеч, дурман (ТһБТС, 1935), тиле ут, дурман (РТАХТС, 1971), тиле ут, миңгерәткеч (РТС, 1984), тилерткеч, тилемзәк (Иванова, 1988) лексемалары урын алган. Әйтергә кирәк, урта диалектның каргалы сөйләшендә дурман сүзе 'тилебәрән' үсемлегенә карата кулланыла. Торна борчагы (рус. сочевичник) кузаклылар семьялыгына керә, катнаш урманнарда үсә, агулы үсемлек. Әмма аерым регионнарда аны дару үләне буларакта файдаланалар. Халык телендә аның тагын торна қузағы (лш.), қозғон қузағы (мам.), әтәч кикриге лексик берәмлекләре кулланыла. Югарыда күрсәтелгән лексемаларның беренче компонентлары хайваннар дөньясы белән бәйле сүзләрдән тора (торна, карга, козгын, әтәч). Биредә шуны да искәртергә кирәк: торна борчагын белдергән лексемаларның күбесе сөйләшләрдә башка төр үсемлекләргә карата да кулланыла. Мәсәлән, торна борчагы 'тычкан борчагы', карга кузагы 'кырлы борчак' (рус. чина), әтәч кикриге (рус. амарант метельчатый) (ТРС, 1966). Чагыштыр.: башк. қарға қуdағы 'кырлы борчак'. Үсемлекләр дөньясына караган әдәбиятта торна борчагы, карга (козгын) кузагы, урман ясмыгы лексемалары 'торна борчагы' мәгъ нәсендә теркәлгән (Иванова, 1988: 219). Төлке койрык (рус. батлачек, лисохвост) хайваннарга ашата торган чук чәчәкле үлән үсемлек, болын саруты дымлы урыннарда, саз буйларында үсә. Сөйләшләрдә қара батлаwық (лш.) атамасы кулланыла. Татар теле сүзлекләрендә үсемлекнең бу төре төлке койрыгы (ТһБТС, 1935), болын саруты (РТАХТС, 1971), төлке койрык, батлавык (Иванова, 1988), төлке койрык, төлке койрыгы (ТТАС, Т. 3, 1981) исеме астында теркәлгән. Тубылгы (рус. лабазник, таволга) үләне роза чәчәклеләр семьял ыгыннан зур чәчәкле биек үлән. Аның чәчәген чәй урынына да файдаланганнар: Тубылгы агач зур булмас, Тубылгы үтә юл булмас (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 528) Халык телендә бу үсемлекнең төрле исемнәре бар: қырлыган (мам.), урман тәмәкесе (минз.), җирек қура, җирек печин, җирек үләне, җирекбаш печин (перм.), җирек баш печән (бөре.), тубылгы (ТРС, 1966), тубылгы үләне (Иванова, 1988). Татар теленең төрле басмаларда чыккан сүзлекләрендә аның тагын акбаш (ТРС, 1931), мускат печән (Саберова, 2002) исемнәре белән аталуы билгеле. Үсемлекнең кайда үсүенә бәйле рәвештә аны тагын дала тубылгы үләне, яфрагын карама агачы яфрагына охшатып карама яфраклы тубылгы дип тә атыйлар. Җирек печин, җирек кура, җирек үләне, җирекбаш печин сүз тезмәләрнең беренче компоненты җирек (< зирек) лексемасыннан тора, икенче компоненты печин (< печән), үлән сүзләре бу үсемлекнең үлән булуына ишарә итә. Нократ сөйләшенең глазов урынчылыгында 'тубылгы' мәгънәсендә туҗ сүзе кулланыла: Чәчәге зур, туҗ диләр аны, чәй дә эчәләр аннан парит' итмә белсәң, чәчкәсе берле-берле. Туҗ суда үсә, сыра йасыйлар, чәчәген генә җийып алалар да. Туҗ сүзе удмурт теленнән кергән алынма сүз. Чагышт.: удм. тузь. Түндербаш (рус. болиголов) - чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан, бакчаларда, кырларда, куаклыкларда, су буйларында да очрый. Аның исе бик сасы. Сабагы кызыл таплар белән капланган, җимеше сары төстә. Түндербаш агулы үләннәрдән санала. Әмма дару үләннәренә караган әдәбиятта, газета мәкаләләрендә бу үсемлекне дару үләне буларак та пропагандалыйлар. Татар телендә үсемлекнең бу төре берничә исем белән йөртелә. Алар арасында түндербаш атамасы киң кулланыла. Татар теле сүзлекләрендә исә түндербаш ботаник термин буларак бирелгән (ТРС, 1966). Бу сүз татар теленең башка басмада чыккан сүзлекләрендә дә теркәлгән (ТһБТС, 1935). Үсемлекнең агулы үзлеге аның атамасында ук чагылыш таба. Мәсәлән, йылан көпшә (хвл.), йылан көпшәсе (чст.). Моннан тыш, бу үсемлекнең сасы исле булуы да аның исемендә чагылыш таба: сасықай (минз.), сасыкай (байк.), сасы күшә (мам.), ислекәй (бөре.). Түндербаш төшенчәсен белдергән атамалар еш кына аңгыра, тиле эпитетлары белән янәшә киләләр һәм үсемлекнең ашарга ярамавына ишарә итәләр. Мәсәлән, аңгыра гомо (нокр.), тиле көпшә (лмб.), тиле күшә (блт.). Шуны да әйтергә кирәк: аңгыра гомо сүзтезмәсендәге гомо лексемасы удмурт теленнән кергән һәм 'куыш сабаклы төрле үсемлек'кә карата кулланыла. Түндербаш үсемлегенең атамасында еш кына аның чуарлыгы чагылыш таба: чуwарқай (т.кам.-крш.), тимгелле түндербаш (Иванова, 1988). Казан арты керәшеннәре сөйләшендә түндербаш үсемлеге сыйыр қуқысы сүз тезмәсе белән белдерелә. Үсемлек сабагының формасы, шулай ук, аның үсү урыны да үсемлек исеменең нигезен тәшкил итә: су мылтығы (к.т.). Югарыда китерелгән атамаларда үсемлекнең төрле үзлекләре (исе, төсе, формасы, үскән урыны һ.б.) чагылган. Шуның белән бергә түндербаш атамасы сүзлекләрдә ике төрле үсемлекне белдерә: 1) түндербаш, 2) цикута (ТРС, 1966). Ә йылан көпшәсе исеме кузнецк сөйләшендә, шулай ук, ике төр үсемлеккә карата 'түндербаш' һәм 'меңьяфрак' үсемлекләре мәгънәсендә кулланыла. Чагышт..: башк. йылан көпшәһе 1) 'урман елан көпшәсе' һәм 'елан көпшәсе'. К. Насыйри хезмәтләрендә 'түндербаш' мәгънәсендә балдыран, балдыран уты (Насыйри, 1904) сүзе теркәлгән. Балдыран үләне тилебәрән үләне кебек авыртуны баса торган наркотик үлән санала. Аны сак кулланырга кирәк. Аның яфрагын сыгып, сыгынтысын куллангач, ике тамчыдан 10 тамчыга кадәр кулланалар. Рак авыруына каршы файдаланырга ярый (Насыйри, 1999: 56). Тычкан тарысы (рус. щетинник) - бөртеклеләр семьялыгына керә, чәчәк атканчы һәр төрле хайваннар тарафыннан яхшы ашала торган азык, ә орлыгын йорт кошлары ярата. Халык телендә бу төр үсемлек тычкан тарысы дип йөртелә. Татар сөйләшләрендә аның песи қойрого (каргалы, камышлы) атамасы кулланыла. Әмма бу лексик берәмлек бөре сөйләшендә 'җикән' үләненә карата кулланыла. Терминологик сүзлекләрдә, ботаникага караган әдәбиятта тычкан тарысы (РТАХТС, 1971; Иванова, 1988) атамасы теркәлгән. Чәнчү үләне (рус. мордовник) оешма чәчәклеләр семьялыгына кергән күпьеллык чүп үләне. Далада, куак араларында, ташландык җирләрдә очрый. Пермь сөйләшендә үсемлекнең бу төре дегәнәк сүзе белән белдерелә. Татар теле сүзлекләрендә аның аюкамыр, дегәнәк (РТАХТС, 1971), йомры башлы дегәнәк, шарсыман башлы дегәнәк (Иванова, 1988: 130) лексемалары белән аталуы да теркәлгән. Чәнчү үләнен (рус. синеголовник) - тагын чатыр чәчәклеләр, зонт семьялыгына да кертеп карыйлар. Бу үлән зәңгәрсу яшел яфраклы. Халык телендә аның чәнчәwек, зәңгәрбаш синонимнары да кулланыла. Шайтан таягы (рус. чертополох) - оешма чәчәкләр семьялыгыннан чәнечкеле үлән үсемлек: Ташландык йорттагы кебек бөтен ишек алдын тутырып шайтан таягы, алабута һәм әрем үсеп утыра (Г. Бәширов, ТТАС, Т. 3, 1981). Шайтан таягына кырау тими (мәкаль). Шайтан таягы чүплек башында (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 545). Шайтан таягы үсемлегенең халык телендә берничә исеме билгеле. Шулардан шайтан тайагы, убыр уты атамалары халык арасында киң таралган. Татар теле сүзлекләрендә дә бу ике лексик берәмлек бирелгән. Төрле чәнечкеле башка чүп үләннәрен дә шушы исем белән атау бар. Шуның белән бергә, урта диалект сөйләшләрендә шайтан тайағы атамасы, ә мишәр диалекты сөйләшләрендә убыр уты атамасы еш кулланыла. Моннан тыш, халык телендә шәйтан табагачы (хвл.), убыр тайак, убыр тайагы, убыр табагачы (хвл.) лексик берәмлекләрен дә куллану күзәтелә. Мисаллар: Шайтан тайағы болон җулы тулуқ (т.кам.-крш.). Шайтан тайақның эчендәге күшәсе, қадаwычлары була (нокр.) Убыр уты йаныбызда ук үсә, ал чәчәк ата, чәнечкеле (хвл.). Убырут миндә үсә бакцада. Убыр утынын тептәге тамырлары ликарыствага йарый, цәцәге көк (срг.). Чагышт.: башк. шайтан тайағы. Шайтан тайагы, убыр утына синоним булып сөйләшләрдә тагын нугай кечеркәне (лмб.), ут чәчәк (орнб.), чәнчү печәне (бәр., каз.ар.-крш.) кебек лексик берәмлекләр дә кулланыла: Чәнчү печәне чәнечкеле ул, шайтан кермәсен дип ишек башына куялар (каз.ар.крш.). Урта диалектының бастан сөйләшендә 'шайтан таягы' мәгънәсендә бер тамырлы қадаwық (< када + афф. -wық) сүзен куллану бар. Себер диалектлары сөйләшләрендә исә күрсәтелгән мәгънәдә эт күт (тбл.) лексемасы очрый. Шалдырут (рус. погремок) сыраҗчалар семьялыгына карый торган берьеллык ярым паразит чүп үләне. Болыннарда, урман буйларында, ашлык араларында үсә. Татар сөйләшләрендә аның ақча печин, тәңкә печән (бөре.), қомалақ печин (перм.), қырмазыйн (минз.), шалдыраwық үлән (эчк.), шартлавык (чст.) исемнәре бар. Татар теленең төрле басмаларда чыккан сүзлекләрендә шылтыравык (ТһБТС, 1935), шалдыравык (РТАХТС, 1971), шылтыравык, шалдыравык (ТРС, 1966), шалдырут (РТАХТС, 1971; ТТАС, Т. 2, 1979), әтәч кикриге (ТһБТС, 1935; Иванова, 1988) сүзләре дә теркәлгән. Югарыда китерелгән лексик берәмлекләрнең кайберләре телдә башка мәгънә белдерергә дә мөмкин. Мәсәлән, әтәч кикриге 'амарант метельчатый' (ТРС, 1966), 'петушиный гребешок, марьянник гребенчатый' (Саберова, 2002). Шартлавык (рус. смолевка, хлопушка) - канәфер чәчәклеләр семьялыгыннан, орлыгы өлгергәч, тартмачыгы шартлап ачыла торган чүп үләне. Үләннең бу төре юл буйларында, такыр басуларда очрый. Халык телендә аның берничә исеме бар: шулардан шартлавык атамасы киң таралыш алган лексик берәмлек. Татар сөйләшләрендә шартлаwық (каз.ар.), шартламық (лш.), шартлавык (чст.), шатлаткыч (лмб.), шартлама печин (перм.) лексемаларының нигезен шартла- фигыле тәшкил итә. Мисаллар: Шартлаwықны бала-чақта шартлата торған ыйық (лш.). Татар теленең төрле басмаларда чыккан сүзлекләрендә (ТРС, 1966; РТАХС, 1971) шартлавык сүзе теркәлгән. Урта диалектның нократ сөйләшендә аны тагын мылтық печин дип тә атыйлар. Бу сүзтезмәнең нигезендә шартлау үзенчәлеге ята. Моннан тыш, күрсәтелгән мәгънәдә мамадыш сөйләшендә қуwық үлән, себер диалектларында турсылтақ үлән лексемалары билгеле (Тумашева, 1992). Кайбер чыганакларда үсемлекнең бу төре кәҗә имчәге, сукыр чәчәк, җилсем үлән лексик берәмлекләре белән бирелгән (Иванова, 1988). Шепкән (рус. сурепица) - әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан, орлыгыннан техник май алу өчен игелә торган сары чәчәкле үлән үсемлек. Мисаллар: Шепкән һәм ярут дигән чүп үләннәр бездә майлы культура буларак игелә башлады. Аргы якның шепкәнен Җил кояд ыр кипкәнен (җыр.) (ТТАС, Т. 3, 1981). К. Насыйри хезмәтләрендә шепкән сүзе 'горчица' мәгънәсендә бирелгән. Шепкән сүзе Идел буе төбәгендәге күрше телләрдә дә кулланыла. Мәсәлән, башк. шепкән, чув. шапкан, мар. шыпкан. Күрсәтелгән мәгънәдә татар телендә эт какысы лексемасы кулланышта йөри (ТТАС, Т. 3, 1981): Начар эшкәртелгән пар басулары яз көне чәчәк атып утырган эт какысыннан сап-сары төскә кергән була (Ботаника, ТТАС, Т. 3, 1981). Халык телендә тагын тиле қақы (т.кам.-крш.), тиле қуқы (минз.), эт кукысы, кочык какысы (чст.) лексик берәмлекләрен куллану да бар. Үсемлекнең бу төре чистай сөйләшендә тагын чыпчык ырлыгы исеме белән аталып йөртелә. Урта диалектның турбаслы сөйләшендә чәрни, чәрнәй лексемаларының ике мәгънәдә кулланылуы билгеле: 1) шепкән; 2) һәр төрле ашый торган үләннәр: Чәрни җыйарға киттек (ТТДС, 1993). Татар теле сүзлекләрендә күрсәтелгән мәгънәдә шепкән, эт какысы (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 3, 1981) лексемалары теркәлгән. Эт эчәге(се) (рус. вьюнок) - башка үсемлекләргә үрмәләп үсә торган чүп үләне. Ул басу кырларында, бакчаларда, койма буйларында очрый, аксыл ал төстә чәчәк ата. Эт эчәгесе агулы үсемлек. Әдәбиятта аның дару үләне үзлекләре дә барлыгы мәгълүм. Эт эчәгесеннән ясалган төнәтмәне эчне йомшарта торган һәм сидерткеч дару итеп тә кулланалар. Эт эчәге(се) үсемлеге татар телендә берничә синонимик берәмлек белән белдерелә. Алар арасында эт эчәгесе атамасы иң киң таралыш алган лексик берәмлек: Эт эчәгесенең очы-башы булмас (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 546). Сөйләшләрдә аның эт эчәге (м.-кар.), эт эчәк (хвл.), эт эцәге (срг.), эт ичәге / итчәге (нокр.), эт эчәге (лмб., мам.) вариантлары бар. Әдәби телдәге эт эчәге атамасына синоним булып сөйләшләрдә тагын коцок эцәге (срг.), кочок эчәге (тмн.), әнчек эчәге (лмб.) лексик берәмлекләре кулланыла. Бу сүзтезмәләрнең беренче компоненты (көчөк, әнчек) әдәби телдә 'эт' мәгънәсен белдерә. Мисаллар: Йындырда күп эт эчәге (лмб.). Эт эчәк чоргалып үсә (хвл.). Югарыда китерелгән атамалардан эт эчәгесе сүзлекләрдә ботаник термин буларак бирелгән (ТРС, 1966). Чагышт.: башк. эт эчәгесе, чув. ныт пирши, шулай ук, удм. пунысюл 'эт эчәгесе'. Эт эчәгесе халык телендә тагын цормаwык үләме (срг.), чырмаwык (кузн.), чорнаwық (баст.), чырмаwы' (кас.), урмалчық печин, үрелмә печин (перм.), үрмәкәй (нгб.-крш.), бермәкәй (минз.) лексемалары да кулланыла. Себер диалектлары сөйләшләрендә цормаwығ үлән лексик берәмлеге теркәлгән: Цормаwығ үлән кән бестә (тбл.) Мисаллардан күренгәнчә, бу атамаларда үсемлекнең чорналып, уралып үсү үзлеге чагылыш тапкан. Төрле басмаларда нәшер ителгән татар теле сүзлекләрендә тагын эт эчәк, бөрмәкәй (ТһБТС, 1935), эт эчәгесе, бөрмәкәй (РТАХТС, 1971), кыр эчәгесе, бөрмәкәй (Иванова, 1988) лексемалары да теркәлгән. Урта диалектның минзәлә сөйләшендә 'эт эчәгесе' төшенчәсе лыбырдық үлән сүз тезмәсе белән белдерелә. Эт эчәгесеннең яфраклары җил искәндә үзара лыбыр-лыбыр тавыш чыгаралар. Шушы аваз ияртеме үсемлек атамасын номинацияләүдә нигез булып тора. Үрмәле үсемлекләргә тагын үрмә гөл, үрмәле гөл керә. Бу төр үсемлек культуралаштырылган. Үрмә гөл, үрмәле гөл лексемасы сөйләшләрдә әдәби норма буларак кабул ителгән. Урта диалектның түбән кама керәшеннәре сөйләшендә үсемлекнең бу төрен бақра гөле дип тә йөртәләр. Декоратив үсемлекләр Декоратив үсемлекләргә гөлләр, чәчәкләр керә. Башка үсемлекләр кебек, алар кеше тормышына нык үтеп кергәннәр. Аларны өйдә, бүлмәләрдә, бакчаларда үстергәннәр, яңа төрләрен уйлап чыгарганнар. Башта кешеләр чәчәкләрнең матурлыгына, төсенә, исенә игътибар иткәннәр. Соңрак аларның файдалы үзлекләрен ачканнар. Декоратив үсемлекләрнең атамалары да кызыклы. Кайбер исемнәр чәчәкнең төсенә (акбаш, күкбаш, зәңгәр чәчәк), исенә (ислегөл, исле ромашка), формасына (айлы чәчәк, тәрилкә чәчәк, токмач чәчәк, шәнгә чәчәк, кыңгырау чәчәк һ.б.), яфрагының формасына, җимешенә карап аталган булсалар, икенчеләрендә исә башка үзлекләре (дегет чәчәге, ут чәчәге һ.б.) чагылыш тапкан. Кайбер очракта чәчәкнең атамасы аны уйлап чыгарган галим исеме белән бәйле була. Мәсәлән, андыйларга глоксиния, георгин чәчәкләре атамаларын күрсәтергә мөмкин. Бүлмә гөлләре Татар өе тәрәзә төпләрендә үстерелгән күпсанлы төрле гөлләр булуы белән аерылып тора. Моңа билгеле галим этнограф К. Фукс та үз вакытында игътибар иткән була. Ул үзенең Казан татарлары тормышы белән бәйле тикшеренүләренең берсендә һәр тәрәзә төбендә чүлмәкләрдә лимон агачлары, яраннар, исле гөлләр үсүе турында мәгълүмат язып калдыра (Фукс, 1991: 25). Гадәттә бүлмә гөлләре ачык төсле, берсеннән берсе матур җете чәчәкләре белән аерылып торалар. Бүлмә гөлләренең исемнәре дә төрле. Халык телендә аларның синонимнары шактый күп кулланыла. Бер үк гөлнең берничә атамасы бар, чөнки һәр кеше аның билгеле бер сыйфатына, үзлегенә төрлечә игътибар итә, үзенчә атап йөртә. Бүлмә гөлләренең татар телендә гомумиләштерелгән атамасы гөл фарсы теленнән кергән. Себер диалектларында аның саңгырау варианты көл (Тумашева, 1992) кулланыла. Гөл сүзе үзе касыйм сөйләшендә бүлмә гөленең бер төре - 'роза'ны белдерә. Гөл лексемасы хәзерге төрки телләрнең барысында да төрле фонетик вариантта кулланыла. Биредә шуны да искәртеп китү урынлы булыр: гөл атамасы нигездә бүлмәдә үстерелгән үсемлекне белдерә, кырда, бакчада үскәне чәчәк лексемасы белән аталып йөртелә. Ләкин кайбер очракларда гөл лексик берәмлеге чәчәк урынына (тырнак гөл, нәүрүз гөл, кылыч гөл, кыңгырау гөл) да кулланыла. Борынгы язма истәлекләрдә дә гөл, чәчәк атамалары чагылыш тапкан. Мәсәлән, XIV гасыр шагыйре Мөхәммәдъярның "Нәсыйхәт" әсәрендә гөл сүзе теркәлгән: Әгәр камил булсаң акыл ягына Надан булма, гөлләр утырт багыңа (Кадырова, 2009: 168). XVII гасыр шагыйре М. Колый хикмәтләрендә гөл, сәчкә / чәчәк сүзләре урын алган: "Батыйн серен гөл тик ачыб, Хакға сача". "Төрле сәчкә берлә йире бизәндерүб..." "Гәрш үзә күкдин чәчәк табар иркән" (Кадирова, 2003: 31, 83, 109). Гөл, чәчәк атамалары шагыйрьләр иҗатында киң чагылыш таба. Кайсы гына шагыйрьнең әсәренә мөрәҗәгать итсәң дә әлеге лексик берәмлекләрнең кулланылуын күрергә була. Мәсәлән, Хәсән Туфан шигъриятенә генә күз салсак та гөл, чәчәк лексемаларын шактый актив кулланышта булуына игътибар итәсең: Җилләреңдә синең гөлләр исе. Гөлләреңдә - сәлам яшәүгә (Сәлам сиңа тормыш). Яисә Гөлләр исе сипкән җылы җилләр, Юлларыңа яңган чәчәкләр (Чәчәкләр сибелә җирдә). Гөлләр сорый миннән: Нишләп, Туфан, Уйга калдың әле син шулай? - Белмим, гөлләр, уйга калып шулай Гүзәллеккә сокланам бугай (Х. Туфан). Чәчәкләрдә төсе калды, Җирдә җылы эзе калды (Х. Туфан). Көзләр килде, гөлләр шиңде Инде төшкә керәсең (Х. Туфан). Язмыш ахры, Гомер гөлләренә Шактый иртә кырау төшерде. Ерак әле кышка, ә саргайдым Яшен суккан усак шикелле (Х. Туфан). Халык шагыйре Сибгат Хәким "Есенин, Такташ, Туфан чәчәкләре - җирне, табигатьне, тормышны артык яратканнан яралган чәчәкләр алар", - дип язды үзенең "Аккош күлендә сагыш, моң" мәкаләсендә (С. Хәким, 2010: 196). Гөл сүзе башка сүзләр ясауда да катнаша. Мәсәлән, гөлләмә (гөл + афф. -лә + афф. -мә) лексемасы бәрәңге сөйләшендә 'ясалма чәчәк', дөбьяз сөйләшендә 'чәчәк рәсеме' мәгънәләрен белдерә. Гөл сүзе еш кына кушма сүзләр составында килеп, яңа мәгънәле сүзләр ясый. Мәсәлән: гөләп (гөл + әп 'су'), гөлҗиләк, гөлҗимеш, гөлбадран, гөлчәчәк, гөлбакча, гөлстан һ.б. Еш кына бүлмә гөлләре исемнәренең бер компоненты гөл сүзеннән торган тасвирлама юл белән ясалганнар. Мәсәлән, ахшам гөле (минз.) 'төн гөле', ылыс гөл (минз.), кесийе гөл (нокр.) 'аспарагус', тырнак гөл, айу камыр гөле (кузн., хвл.) 'роза', бақра гөле (минз., бөре.) 'бегония' һ.б. Составында гөл сүзе булган кайбер кушма сүзләр чәчәк төрен белдерергә дә мөмкин. Мәсәлән: пәрәмец гөл (себ. д.), арыш гөл (бөре.) 'астра' һ.б. Бүлмә гөлләре арасында популяр саналган гөлләрдән яран, кына гөлләрен күрсәтергә мөмкин. Кына гөлен тырнакларны сары төскә буяу өчен дә кулланганнар. Күп кенә бүлмә гөлләренең исемнәре билгесез кала бирә. Халык арасында киң таралган кайбер гөл исемнәренә тукталып үтик. Алоэ - бүлмә шартларында дару үләне буларак үстерелә. Аның яфраклары калын, итле. Халык телендә алоэ үсемлеген йөзьяшәр (ТРС, 1966), меңйәшәр (каз.ар.), шеш гөле (к.т.), җара печин (перм.), инәле гөл (т.кам.-крш.) исемнәре белән йөртәләр. Йөзьяшәр атамасы (ТРС, 1966) рус теленнән калькалаштырылган. Шеш гөле, җара печин исемнәре бу үсемлекнең дәвалау үзлегеннән чыгып бирелгән, чөнки аны шешләргә, яраларга япканнар. Татар сөйләшләрендә алоэ сүзенең алый (бөре., минз., т.кам.-крш.), алуй (каз. ар., т.я.) вариантлары киң таралган. Татар теле сүзлекләрендә алоэ бирелгән (ТРС, 1966). Бүлмә гөлләренә тагын Мәрьям ана гөл үсемлеге керә. Бу үсем лекнең җимеше тишекле булуы белән аерылып тора. Аның җи меш ләреннән тәсбих төзегәннәр: Мәрьям ана гөле бу. Мәрьям ананың күз йәше диләр аны, чәчкә ул, тишекле була җимеше (хвл.). Алтата төркеме авылларында аны тиспе төмәсе (< дисбе төймәсе) дип атыйлар: Тиспе төмәсе үсә, каа чәчсән дә үсә. Бака гөле (русчасы: бегония) иң киң таралган гөлләрнең берсе. Аның яфраклары төрле формада матур, чуар, чәчәкләре ачык төстә. Гөлнең бу төре татар сөйләшләрендә бик күп исемнәр белән аталып йөртелә: бақа гөлө (т.я., каз.ар.), бәрәңге гөлө (нокр.), йүкә гөле (лш.), қура гөл (мам.), алтын йафрак (чст.), көмөш гөл, қәтифә (хәтфә) гөл (бөре.), әдрәс гөл (минз.), читек гөл (бөре.), иләк гөл (нокр.), симез гөл (мәл.), чобар (< чуар) гөл (кмшл.), миңлегөл (дөб.), сандугач геле (чст.). Мисаллардан күренгәнчә, лексик берәмлекләрнең икенче компоненты булып гөл сүзе килә: Бәрәңге гөле гнойны суырыб ала (нокр.). Моннан тыш, күрсәтелгән мәгънәдә башка сүзтезмәләрдән торган исемнәр дә бар. Мәсәлән, бозау колагы (байк.), дун'ыз 'ола'ы (кас.), куйан капыста, сандугач түше (байк.), сандуғач түше (минз.). Әдәби тел сүзлекләрендә әдрәс гөле (ТРС, 1966; ТТАС, 1981) ботаник термин билгесе белән теркәлгән. Русча-татарча сүзлектә (РТС, 1984) бу мәгънәдә карабодай гөле лексемасы бирелгән. Карабодай гөленең икенче бер төре сөйләшләрдә үрдәк тәпийе (мам.), күгерцен айак (срг.) исемнәре белән дә аталып йөртелә. Бака гөлен сөйләшләрдә тагын алмагач геле (тмн.), бегун (рус. бе гония) (т.я.), бәрәңге гөле (бөре.), миңлегөл, йегет геле (тмн.), капыста геле (кузн.), карабодай гөле (тмн.), кәбестә гөле (каз.ар.), майлы җафрақ (к.т.), майтап (< кеше исеме Маһитап) гөле (бәр.), мороз (< рус.) гөле (тмн.), петербур(г) гөле (к.т.), төмбойык гөл (байк.), шикәр гөле (каз.ар.), йүкә гөле (блт.) лексемалары белән дә белдерелә. Әйтергә кирәк, бүлмә гөлләренең исемн әре бер яки ике төр үсемлеккә карата кулланылырга мөмкин. Мәсәл ән, бәрәңг е гөле исеме нократ сөйләшендә 'бегония'не, бөре сөйләшендә - 'капустник светлый'ны белдерә. Үсемлекләр дөньясына караган лексикада карабодай гөле (каз.ар., т.я., байк., кузн., т.кам.-крш.) 'бего ния рекорд' һәм 'капустник светлый' үсемлегенә карата да кулланыла. Ә алтирәк гөл (бөре.), бака гөл (байк.), шикәр гөле (бөре.) 'капустник красный' мәгънәсен дә белдерәләр. Бүлмә гөлләренә тагын исле гөл (русчасы: тимьян душистый) керә. Аның исе бик көчле. Урта диалектның эчкен сөйләшендә аны цебердек гөл дип йөртәләр. Биредә цебердек сүзе 'вак, кечкенә' мәгъ нәсен белдерә. Төп мотивлаштыру билгесе булып үсемлекнең кечкенә кара орлыклары тора. Бүлбеле гөл (русчасы: глоксиния) чәчәкләре төрле төстә һәм кыңгырау чәчәгенә охшаган. Нократ сөйләшендә аны дудка гөл дип атыйлар. Башка сөйләшләрдә аның татарча эквиваленты юк. Кыңгырау гөл бик ачык кызыл чәчәкле декоратив үсемлек (русчасы: фуксия). Кына лексик берәмлеге телебездә киң таралыш алган. Гадәттә ул гөл сүзе белән бергә килә (кына гөле). Ул алсу чәчәк ата торган гөл. Мисаллар: Қына йафрақларын төйөп тырнақларға сөртәләр (нокр.). Кына гөле бу, ничек тагы айырып утыртыйм (кузн.). Кына гөлләре асырый идем, бик күп чәчәк ата иде, кып-кызыл, тубал-тубал чәчәг ата иде (хвл.). Кына гөлем күп булса да, Яран гөлем бер генә (Кыска җырлар, 1976: 261). Моннан тыш, кына сүзе татар теленең күпчелек сөйләшләрендә төрле аергычлар белән кулланыла. Мәсәлән, бохар кынасы (әд.), качкына (< хаҗ кынасы) (чст.-крш.), качкына гөл (глз.), мәкә қына (тбл.), хаҗ кынасы (срг.), қазан қынасы (минз.), ачтырхан қынасы, әстерхан қынасы (т.я.), йорт қынасы (дөб.), җорт қынасы (лш.), өй қынасы (т.я., бөре.), җәпүн (< япон) қынасы (мам.), кышкына (< кыш + кына) (тмн.), кышлау кына (байк.), қышлықлы қына, җәйлекле қына (бәр.), кыр кынасы, сары кына (ТРС, 1966): Хаҗ қыналарын йаратам мин, күб үстерәм (перм.). Килеп чыгышы ягыннан кына гарәп сүзе < хенна/хна, хеннатун (Бурганова, 1976: 141). Чагышт.: башк. қына, ком. къына, кырг. кына. Татар теленең кайбер сөйләшләрендә 'кына' мәгънәсендә албуй чәчәкле гөл (лмб.), қызыл төп (нгб.-крш., брб. д.), кызыл төп (тмн.), қызыл айақ (перм.), су гөле (лмб., тмн.), наилә геле (лмб.), гөлзәмин (< бальзамин) (тмн.), гөлзәмин (ТһБТС, 1935), псәкай (< песи + афф. -кәй) сичак (<чәчәк) (тмн.) лексемалары кулланыла: Қына диб ишеттем дә, шуңан бирле қына инде, монда қызылайақ дип сүләшәләр аны (перм.). Кыр кынасы 'мимоза', сары кына 'недотрога, бальзамин' (ТРС, 1966), бохар кынасы, кычыткан кынасы (ТРС, 1966). Кына сүзен тагын халык телендә қыр қынасы, болын қынасы, урман қынасы (мам.) 'канлы үлән', саз қынасы лексик берәмлекләре составында куллану да очрый. XIV йөз шагыйре Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасында да кына сүзе бирелгән: Бизәкле чәчләр аркадан салынган, Кына, сөрмә матур күзгә ягылган. Ләгыль сырга уйнаклый һәр колакта Һәм энҗеле бизәкләр - һәр яңакта (Котби. Хөсрәү-Ширин хикәяте). Тамчылы гөл (русчасы: фуксия) - чәчәкләренең формасы тамчыга охшаган. Мәсәлән: Тамчылы гөл чәчәкләре кебек, Күзләреңне түбән иясең (Ф. Кәрим. ТТАС, Т. 3, 1981). Халык телендә бу гөлнең чәчәкләрен алкага охшату нәтиҗәсендә алка гөл лексик берләмлеге барлыкка килгән. Аерым сөйләшләрдә сырға гөл (эчк.), сырга геле (тмн., кузн., лмб.) лексемалары урын алган. Биредә сырга 'алка' мәгънәсен белдерә. Урта диалектның тау ягы, казан арты төркеме сөйләшләрендә тамчы гөл (блт.), тамчылы гөл атамалары киң таралган. Чагышт.: башк. тамсы гөл. Төн гөле - ап-ак, алсу, шәмәхә яки кып-кызыл чәчәкләре төнлә генә ачылып, көндез ябыла торган гөл. Халык телендә аны тагын ахшам гөле (минз.) дип тә атыйлар. Татар теленең күпчелек сөйләшләрендә (т.я., каз.ар., т.кам.-крш.) әдәби телдәге кебек төн гөле атамасы киң таралыш алган. Сөйләшләрдә аның тен гөле (хвл.), төнгө гөл (нгб.-крш.) вариантлары да кулланыла. Моннан тыш 'төн гөлен' тагын ахшам сафа (тмн.) исеме белән дә атап йөртәләр. Биредә ахшам кояш баеганнан соңгы вакытны белдерә. Димәк, гөлнең исемендә үсемлекнең бу үзлеге чагылыш тапкан, ягъни караңгы төшкәч, төн булгач кына чәчәк ата торган гөл. 'Төн гөле' мәгънәсендә бөре сөйләшендә шомырт гөл лексик берәмлеге дә очрый. Гөлнең ак чәчәген шомырт чәчәге белән охшатудан барлыкка килгән исем. Күрсәтелгән лексик берәмлекләрдән төн гөле әдәби тел сүзлекләрендә урын алган (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971; ТТАС, 1981; РТС, 1984). Хәтфә гөл - әтәч кикригенә охшаган куе кызыл чәчәкле бүлмә гөле (русчасы: петушиный гребешок). Урта диалектның лаеш сөйләшендә қәтифә гөл варианты билгеле. Бу атаманың нигезенә гөл чәчәгенең кызыл хәтфәгә охшаган үзлеге салынган. Хәтфә гөл татар теле сүзлекләрендә ботаник термин буларак бирелгән (ТРС, 1966; ТТАС, 1981). Әдрәс гөле - яфрак җепселләре кызыл төстәге бүлмә гөле (русчасы: бегония). "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә әдрәс талы атамасы белән дә бирелгән: Тәрәзә төбе тулган гөлләр: бохар кынасы, зәйтүн гөле, әдрәс талы (Г. Ахунов, ТТАС, 1981, Т. 3). Сөйләшләрдә аның тагын бәрхәт гөл (байк.), қычытқан гөл (т.я., каз.ар., бөре., минз.), кецерткән гөл (байк.) лексик берәмлекләре белән дә аталып йөртелүе билгеле. Касыйм сөйләшендә җиннит чичи' лексемасы да күрсәтелгән мәгънәне белдерә. Формасы белән бу гөлнең яфраклары, сабагы кычытканга охшаган. Кояшта аның яфраклары төрле төсләргә кереп ялтырый, бигрәк тә ярым ефәк чуар тукымага, әдрәскә охшый. Атаманың нигезен әдрәс, бәрхет тукымасына охшату тәшкил итә: әдрәс гөл, бәрхет гөл. Шуның белән бергә, минзәлә сөйләшендә әдрәс гөл 'бака гөл', кычыткан гөл 'кычыткан ефәге' мәгънәләрен дә белдереп килә. Кактус - яфраксыз итләч сабактан гына торган чәчәкле бүлмә гөле. Халык телендә берничә атамасы бар: қайнана теле (т.я.), кан'на теле (хвл.) < кайнана < каенана). Кактусның бер төре кама тамагы сөйләшендә чәнечкеле гөл, сергач сөйләшендә энә гөле лексемалары белән белдерелә. Бу берәмлекләрнең исемендә үсемлекнең чәнечкеле булуы чагылыш тапкан. Сөйләшләрдә кактус исеме киң таралган. Төрле типтагы сүзлекләрдә дә кактус атамасы урын алган. Бүлмә гөлләренә, шулай ук, қарағай гөл (бөре.), чыршы гөлө, ылыс гөлө (минз.), кесийе гөл (нокр.) кебек гөл исемнәре дә керә. Беренче өч атаманың мотивлаштыручы билгесе - бу гөлләрнең яфраклары чыршы һәм нарат агачларының энәләренә охшаш булуы. Латин телендә гөлләрнең бу төре аспарагус исеме белән йөртелә. Тырнак гөл (русчасы: ноготки) декоратив үсемлекләр рәтенә керә. Бакчаларда үстерәләр, аның чәчәге кызгылт сары төстә. Халык медицинасында кулланыла. Аның төнәтмәсен кан басымын төшерү, нерв системасын тынычландыру өчен эчәләр. Татар телендә үсемлекнең бу төре тырнақ гөл (дөб.), пиғәмбәр тырнағы (крш.), ай чәчәге (ТРС, 1966) исемнәре белән билгеле. Тырнак гөл атамасы рус теленнән (русчасы: ноготки) калькалаштырылган. Зәйтүн гөле (русчасы: олеандр), шулай ук, декоратив үсемлекләргә керә. Ул бүлмәләрдә һәм бакчаларда үстерелә. Бу атама барлык татар сөйләшләрендә таралган. Килеп чыгышы ягыннан ул гарәп сүзе. Чагышт.: гар. зайтун 'майлы агач', зәйтүн (агачы һәм җимеше) (Бурганова, 1976: 144). Татар теленең себер диалектларында 'зәйтүн гөле'н йамғырцы лексемасы белән атыйлар: Йамғырцы гөлнең йамғыр йауғанта сыу киләте қауағына (Тумашева, 1992). Биредә йамғыр (< әд. яңгыр) сүзе мотивлаштыру билгесе булып тора. Бу лексема, шулай ук, 'роза' гөленә карата да әйтелә. Татар теле сүзлекләрендә 'зәйтүн гөле' мәгънәсендә төн гөле (ТРС, 1966), талгөл (РТАХТС, 1971), урта диалект сөйләшләрендә тал гөлө лексемалары да билгеләнгән. Роза бүлмәдә һәм бакчаларда үстерелә торган төрле төстәге хуш исле, эре чәчәк ата торган, сабаклары чәнечкеле декоратив куак-үсемлек: Тәрәзә төбем роза гөл, Лента белән буйлыймын (җыр) (ТТАС, Т. 2, 1979). Бүлмәдә үстерелә торган гөл роза гөле, рузы гөле (т.я.), ағач гөле (бөре.) лексемалары белән аталып йөртелә. Бакчада үстерелгән 'роза' мәгънәсендә сөйләшләрдә айу камыр геле (хвл.), гөләп (каз.ар., бәр.), гөлҗимеш гөл (бөре.), чайный рузы (к.т.), шөлөк (минз.) лексемалары кулланыла, татар теле сүзлекләрендә гөлчәчәк (ТһБТС, 1935; ТРС, 1966) атамасы бирелгән. Себер диалектлары сөйләшләрендә 'роза' гөле тегәнәк көл (твр.) лексемасы белән атап йөртелә. Биредә гөлнең чәнечкесен тигәнәк белән чагыштыру мотивлаштыру нигезе булып тора. Декоратив үсемлекләргә тагын лимон гөле дә керә. Сөй ләшләрдә еш кына лимун варианты кулланыла. Бу бүлмә гөле көньяктагы цитрус агачына охшатып аталган. Килеп чыгышы ягыннан лимон итальян сүзе (limone). Төрки телләргә гарәп теле аша кергән (Шипова, 1976) булса кирәк. Яран (русчасы: герань, лат. Pelargonium) иң киң таралган бүл мә гөлләреннән санала. Хуш ис килә торган яфраклы, ак, ал, кызыл төстә чәчәк ата торган төрләре булган декоратив үсемлек: Исле гөл исле була, Яран гөл төсле була (хал. җыры). Тәрәз төбем саен ал яран. Ал яраннар кебек алсулана, Бәгырькәем мине күрдисә (Р. Вәлиева). Яранның бик күп төрләре һәм исемнәре бар. Бер төбәктә генә дә яран гөленең бик күп төрле исемнәре кулланыла. Мәсәлән: йаран гөл (нокр., кас.), йаран гөлө / җаран гөлө (т.я., каз.ар.), айу табан (нокр.), айу табаны (бәр.), алма йаран (мам.), гөлбадра (мам.), бархыт гөлө (тмн.), дунгыз борчак гөле (кузн., тмн.), дуңгыз гөле (лмб.), дуңгылди гөле (лмб.), дүңгелди гөл (кузн.), қала гөлө (бәр.), коласа гөл (нокр.), мачы борчак гөлө (т.я.крш.), мәче җафрағы (трх.), мәче табаны (каз.ар.), пәрәмәч гөле (хвл.), пәрәмәс гөл (чст.), түгәрәк йафрак (тмн.), чалма геле (кузн.), әби-бабай гөле (тмн). Мисаллардан күренгәнчә, яран гөленең башка исемнәре аның яфрагының формасына карап та бирелгән. Мотивлаштыру билгесе булып үсемлек яфрагының башка үсемлекләргә, хайван әгъзаларына, түгәрәк предметларга охшашлыгы күз алдында тотыла. Яран гөленең икенче бер төре исле яран дип атала. Аның түбәндәге исемнәре бар: аран (< йаран) гөле (кузн.), исле гөл (лмб, тмн.), исле йаран (т.я., тмн.), мәркәмәч гөле (лмб.), нәркәмәч гөле, нәркәмәс гөле (тмн.) (биредә нәркәмәч 'әрем' мәгънәсен белдерә); әрем гөле (байк., хвл.). Чагышт.: башк. йаран гөлө. Шулай ук яран болында, урманда, кырда үсәргә мөмкин. Аны болын яраны, кыр яраны, урман яраны дип тә атыйлар. Аның сөйләшләрдә тагын чалғы чәчәге (к.т.), қарга бороно, қарға қазаны (мам.) кебек исемнәре бар. Шуны да әйтергә кирәк, қарға қазаны исеме мамадыш сөйләшендә 'кыңгырау чәчәге'нә карата да кулланыла. 'Урман яраны' балтач сөйләшендә марҗа инәсе лексик берәмлеге белән дә белдерелә. Бүлмә гөлләренең исемнәре татар телендә киң таралыш алмаган. Андыйларга бақра гөле (минз., бөре., байк.) (русчасы: петунья), майлы гөл (трх.), печәй күз (нокр.) 'фиалка', үрмә гөл, үрмәле гөл (каз.ар., т.я.) һ.б. күрсәтергә мөмкин. Күп кенә бүлмә гөлләренең исемнәре халык арасында билгеле түгел. Югарыда китерелгән гөл исемнәре нигездә сүзтезмәләрдән тора. Беренче компонентлары 1) агач исемнәреннән тора (карагач гөл, чыршы гөле, ылыс гөл 'аспарагус', йүкә гөл 'бегония', тал гөле 'олеандр' һ.б. 2) кыяклылар исеменнән: арыш гөл 'астра', карабодай гөле; 3) үлән исемнәре: бакра гөле, кычыткан гөле, нәркәмәс гөл, әрем гөле, руза гөле һ.б. 4) бакчачылык белән бәйле исемнәр: бәрәңге гөл, кушман гөл, суган гөле 'нарцисс', 5) ашамлык исемнәре белән бәйле: пәрәмәчә гөл, пәрәмәц көл, май гөл, су гөле; 6) хайваннар дөньясы белән бәйле сүзләр: бака гөле, сандугач гөле, мачы борчак гөле, песи борчак гөле 'яран', дун'ыз 'ола'ы ' бегония'; 7) кеше әгъзалары белән бәйле исемнәр: тырнак гөл; 8) кием-салым, бизәнү әйберләре белән бәйле: бархыт гөле 'яран'; сырга гөл, чалма гөле, читек гөл, чалма геле, әдрәс гөле, кесийә гөле, қәтифә гөл, хәтифә гөл; 9) вакыт белән бәйле: ахшам гөле, төн гөле; 10) төсне белдергән сыйфатлар белән аталып йөртелгән сүзләр: кызыл гөл. Кыр һәм бакча чәчәкләре Чәчәк - ачык һәм ябык орлыклы үсемлекләрнең таҗ яфракчык ла рыннан, серкәч белән җимешлектән гыйбарәт үрчү әгъзасы (ТТАС, Т. 3, 1981). Мисал: роза чәчәге, кыңгырау чәчәк, гөл чәчәге һ.б. Чәчәк гомумтөрки сүз. Башка төрки телләрдә төрле фонетик вариантларда урын алган. Татар телендә чәчәк кырда һәм бакчада үстерелгән чәчәкләргә карата кулланыла. XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый хикмәтләрендә гөл һәм чәчәк сүзләре параллель очрый. Мәсәлән: "Батыйн серен гөл тик ачыб, хақға сача". "Төрле сәчкә берлә йире бизәндерүб". "Ғәрш үзә күкдин чәчәк табар иркән" (Кадирова, 2003: 31, 82, 109). Татар сөйләшләрендә аның чәчкә, цицкә, сәскә, сичак (тмн.) һ.б. вариантлары билгеле. Касыйм сөйләшендә чичи, (әд. чәчәк) варианты гомумән 'чәчәк' һәм 'бүлмәдә үскән гөл'гә карата әйтелә (Махмутова, 1962: 232). Чәчәк атамасы сүз тезмәләре составында килеп яңа мәгънәле сүзләр ясый. Мәсәлән: чәчәк ату, чәчәк сабы, чәчәк төбе, чәчәк қоңгызы, чәчәк бәйләме һ.б. Мисаллар: Ал чәчәк ата чия, гөл чәчәк ата чия (җыр). Аның гыйшкы көзен чәчәк атты (Һ. Такташ. ТТАС, Т. 3, 1981: 473). Бу вакытта Биби чәчәкләр бәйләмен бер вазага утыртып керткән иде (Ф. Әмирхан. ТТАС, Т. 3, 1981: 473). Урмандагы чәчәкләрдәндерме, җил мәйданга бал исе ташый (Битараф ай. Туфан, 1980). Әдәби телдә чәчәк кебек чагы, чәчәк аткан чагы фразеологик берәмлекләре 'кемнең дә булса физик һәм рухи көчләренең бик нык үскән чагын, яшь һәм көчле чагын ассызыклап күрсәтү өчен кулланыла: Без җырламый кем җырласын, Чәчәк кебек чагыбыз (җыр). Чәчәк сүзеннән кушымчалар ярдәмендә яңа лексик берәмлекләр ясала: чәчәкле, чәчәклек, чәчәкләнү, чәчәкче һ.б. Күп кенә чәчәкләрнең халык арасында атамалары билгесез кала бирә. Алар гомуми исем астында йөртеләләр, бигрәк тә чәчәкнең төсе белән аталалар: ак чәчәк, ал чәчәк, күк чәчәк, кызыл чәчәк, зәңгәр чәчәк һ.б. Мәсәлән, ак чәчәк атамасы астында ромашка, меңьяфрак һәм нинди дә булса ак чәчәкле башка төр үсемлек аталырга мөмкин. Күк чәчәк исеме кыңгырау чәчәге, буын чәчәге, арыш чәчәге һ.б. чәчәк-үсемлекләрне берләштерергә мөмкин. Татар теленең аерым сөйләшләрендә 'чәчәк' төшенчәсе т'ит'и, печин (перм.), тәтәй (блт., мам., минз., кр.-уф., перм.) сүзләре белән дә белдерелә. Мәсәлән: күкбаш печин (перм.), зәңгәр тәтәй (мам.), сәғәтләмә печин (перм.), 'күкбаш' (рус. василек), ақ тәтәй (блт., мам., минз.), шәнгә тәтәй (кр.-уф., перм.) 'ромашка' һ.б. Халык арасында, башка үлән үсемлекләр кебек, чәчәк атамаларының күп кенә төре билгеле түгел. Әмма икетелле сүзлекләрдә, терминологик сүзлекләрдә шактый гына чәчәкнең атамасы теркәлгән. Мәсәлән, далия чәчәге 'георгин', япон гөле 'гортензия', кыр кынасы 'мимоза', яз гөле, навруз гөле (рус. 'первоцвет') (ТРС, 1966; РТАХТС, 1971), чалма чәчәк, чалмабаш 'пион' һ.б.ш. чәчәкләрне китерергә мөмкин. Аларның телдә рус эквивалентлары (георгин, мимоза, гортензия, пион һ.б.) ешрак кулланыла. Халык телендә киң кулланышта булган кайбер чәчәк атамаларын карап үтик. Чәчәк атамалары турында Ш. Галиевнең бик кызыклы бер шигыре бар. Ул "Чәчәкләр бер бакчада" дип атала. Шул шигырьдән бер өзек китереп үтик. Валя белән Галия Янәшә бер дачада. Икесе дә чәчәкләр Үстерәләр бакчада Валя керә күршесенә - Өй тирәсе гел чәчәк. - Ой, розалар! - дип соклана, Төзәтәләр: - Гөлчәчәк! - Астра! - дип эндәшкәч, Баш калкыта кашкарый: "Мин - Гөлия бакчасында, Исемем дә башка", - ди Читен түгел икән үзе Чәчәк телен аңлагач: Валяда "пион" аталса, Монда алар - "чалмабаш" Шунсы кызык, һәрбер чәчәк Үз исемен белә бит: Хризантема - алтын чәчәк, Тюльпаннары лалә бит! (Ш. Галиев, 2008: 131). Бу өзектән күренгәнчә, шагыйрь чәчәк исемнәренең рус һәм татар телендәге атамаларын китерә. Кашкарый (русчасы: астра) декоратив үсемлекләргә керә. Аны бакчаларда үстерәләр. Безнең илгә ул Көнбатыш Европа аркылы кертелә. Русча атамасы астра, грек телендә астра 'йолдыз' мәгънәсен белдерә. Татар телендә бу декоратив үсемлекнең берничә исеме бар. Мәсәлән, К. Насыйри сүзлегендә йолдыз чәчәк, соңгы елларда нәшер ителгән сүзлекләрдә кашкарый гөле, кашкарый чәчәге, сарай чәчәге атамалары теркәлгән. 'Кашкарый гөле'н (чәчәген) сөйләшләрдә тагын арыш гөл (минз., бөре.), пәрәмәц көл (< пәрәмәч гөл) (себ. д.) лексемалары белән белдерү дә бар. Сөйләм телендә астра сүзе актив кулланыла. 1920 елда нәшер ителгән С. Рәхимкулов һәм Ә. Кәрами сүзлекләрендә астра гөле атамасы теркәлгән. Астра төрле төстәге зур чәчәкләрдән тора: Көз иде... Җирнең шушындый күңелсез чагы иде; Астралар, гөлләр кыраулы, каеннар сары иде (Туфан, 1970: 294). Оешма чәчәклеләр семьялыгына кергән кашкарый лексемасына 'Татар теленең аңлатмалы сүзлеге'ндә 'кыргый астра' дип аңлатма бирелгән (ТТАС, Т. 2, 1979). Зәгъфран гөл - кызгылт сары чәчәк ата торган декоратив үсемлек. Гадәттә аны бакчаларда, ишегалларында үстерәләр. Зәгъфран гарәп сүзе. Бу лексема язма әдәбиятта да кулланыла. Мәсәлән, Мәүлә Колый хикмәтләрендә мондый юллар бар: "Оҗмахның туфраклары зәғфрандин" (Кадирова, 2003: 39). "Саргайдым, зәгъфраннан сары мин" (Г. Тукай, ТТАС, Т. 1, 1977). "Мисале зәгъфран саргайды урман" (Г. Тукай, ГТРАС, 1965). Биредә чәчәкнең төсе мотивлаштыру чарасы итеп алынган. Гладиолус - бакча гөле. Аның төрләре бик күп. Татарстанда гладиолусның кызгылт кылыч дигән төре үстерелә (БРТАС, 1998). Халык арасында аны кылыч гөл (формасы кылычка охшаган) атамасы белән атау да бар, чөнки аның кыяклары кылычны хәтерләтә. Канәфер (русчасы: гвоздика) аерча таж яфракчалы, шәмәхә, кызыл, ал, ак чәчәк ата торган үлән үсемлек. Халык телендә аның исемнәре күп төрле: күгәрчен тәпийе (блт.), сандугач тәпийе (блт., каз.ар.-крш.), сагат чечка (глз.), сәғәт чичкә (перм.), сәғәт чәчәк (блт.), торна т'ит'и (перм.), чыпчық сабыны (минз.), чыпчык сандалы (тмн.), чыпчық үләне (бөре.), сандуғач теле (мам.). Мисаллардан күренгәнчә, бу чәчәкнең атамасы еш кына кош исемнәре һәм аларның әгъзаларын белдергән сүзләрдән тора. Күгәрчен күзе - кечкенә генә күк чәчәкләр ата торган үлән үсемлек (русчасы: незабудка). Аның тагын гөлкәй атамасы да бар. Мисал: Күгәрчен күзе даимилекне, арчан ялгызлыкны аңлаткан (ТТАС, Т. 2, 1979). Бу атама үсемлекнең чәчәген күгәрчен күзенә охшату нәтиҗәсендә бирелгән. Төрле басмаларда нәшер ителгән татар теле сүзлекләрендә дә күгәрчен күзе лексемасы урын алган. Чагыштыр: башк. күгәрсен күзе. Татар халык сөйләшләрендә үлән үсемлекнең бу төрен тагын голекай чәчәге (тмн.), чыпчық күзе (орнб., минз.) лексик берәмлекләре белән атап йөртәләр. Биредә голекай (тмн.) әдәби телдәге 'күгәрчен' мәгънәсен белдереп килә. Димәк, үсемлекнең чәчәге кошларның (күгәрчен, чыпчык) күзе белән чагыштырыла. Себер диалектларында 'күгәрчен күзе' үсемлеген мешәк күс кушма сүзе белән атыйлар. Биредә мешәк лексемасы 'песи' мәгънәсен белдерә. Димәк, мешәк күс (төм.) берәмлеге 'песи күзе'н аңлата. Том диалектында исә бу мәгънәдә сандуғац ғуле (< гөле) лексик берәмлеге кулланыла. Кызалак - лаләчәләр семьялыгыннан калфак рәвешендәге матур чәчәкле күпьеллык декоратив үсемлек (русчасы: тюльпан). Бакчаларда аны суганчалардан үстерәләр: Тау сыртларында янып торган кызалаклар балкыган (Д. Аппакова, ТТАС, Т. 2, 1979). Татар теленең төрле елларда нәшер ителгән сүзлекләрендә күрсәтелгән мәгънәдә ләлә уты (Троянский, 1837), лалә (ТРС, 1931; ТТАС, Т. 2, 1979) лексемалары бирелгән: Лаләләрне бигрәк тә... матур чәчәкләре өчен үстерәләр (ТТАС, Т. 2, 1979). Лалә гарәп теленнән кергән алынма сүз. Лаләгөл кушма сүзе дә 'лалә' мәгънәсендә урын алган (ТТАС, Т. 2, 1979). Чагышт.: уйг. лалә 'тюльпан'. Моннан тыш, татар теле сүзлекләрендә кызалак атамасы да теркәлгән (ТһБТС, 1935; РТАХТС, 1975; ТТАС, Т. 2, 1979). Аерым сүзлекләрдә (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 2, 1979) кызалак, лалә, тюльпан лексик берәмлекләре синоним булып киләләр. Халык телендә тулʹпан (рус. тюльпан) варианты да киң кулланыла. Кыңгырау чәчәге шәмәхә яки куе зәңгәр төстәге чәчәге кыңгырауга охшаган үлән үсемлек һәм үсемлекнең чәчәге (русчасы: колокольчик): Зәңгәр кыңгырау чәчәкләрен өзеп түшеңә кадыйсыңмы, тукран башлардан такыя үреп башыңа киясеңме... синең иркең (Л. Ихсанова. ТТАС, Т. 2, 1979). Кыңгырау чәчәк атамасы татар теленең төрле басмаларда нәшер ителгән сүзлекләрендә урын алган. Татар халык сөйләшләрендә 'кыңгырау чәчәге' төшенчәсе тагын бүрәнкә (< рус. воронка) чәчәге (мам.), шөлдөр чәчәге (мам.), җиләк саwыты, җиләк чичкә (перм.), кыр кынасы (чст.) лексемалары белән дә белдерелә. Беренче ике лексема (бүрәнкә, шөлдөр) үсемлек чәчәгенең формасын кыңгырауга охшатып бирелгән, аннан соңгы икесе (җиләк саwыты, җиләк чичкә) җиләк сүзе белән бәйле. Гадәттә кыңгырау чәчәгенең эченә җиләк салып ашый торган булганнар. Үсемлекнең бу үзлеге атамасында чагылыш тапкан. Кыр кынасы исемендә исә кыңгырау чәчәген кына гөле чәчәгенә охшату мотивлаштыру билгесе итеп алынган. Әмма кына гөле бүлмәдә, өй шартларында үстерелә. Өй кынасыннан аермалы буларак, аны кыр кынасы дип атаганнар. Ландыш - лаләчәләр семьялыгыннан озынча яфраклы һәм бик кечкенә кыңгыраучыкларга охшаган хуш исле ак чәчәкле үлән үсемлек, энҗе чәчәк. Халык телендә, татар теле сүзлекләрендә энҗе чәчәк (чәчәге) атамасы билгеле. Бу үсемлек чәчәге аклыгы белән энҗегә охшаган булуы атаманың мотивлаштыру билгесе итеп алынган. Халык телендә ландыш атамасы үзе дә актив кулланыла. Мәсәлән: Урал ландышының ак чәчәге макталадыр матур дан белән (Ш. Маннур. ТТАС, Т. 2, 1979). Ландышны өзү ярамый, ул кызыл кенәгәгә кертелгән (лш.). Ак киемле, саф күңелле шәфкать туташы Хәсән Туфан иҗатында ландыш чәчәге белән чагыштырыла: Ландыш кебек ап-ак киемле Доктор сеңел керде: Тормыштан Сәлам булып килгән шикелле (Туфан, 1970: 318). Мальва - озын сабаклы, эре чәчәкле декоратив үлән (үсемлек): Мальваны орлыктан үрчетәләр, ... яхшы ашланган туфракта күп чәчәк ата (ТТАС, Т. 3, 1979). Бу үсемлек Һиндстаннан китерелә һәм культуралаштырыла. Аны бакчаларда, өй яннарында үстерәләр, еш кына юл буйларында, кырларда очратырга була. Халык арасында шундый легенда яшәп килә: имеш, мальва үләне үскән урын авылның яки шәһәрнең бик борынгы булуын күрсәтә торган билге саналган. Гадәттә мальва үскән җирдә авыл яки шәһәр булган. Әлеге үсемлек халык телендә алпут (< алпавыт) гөле, байар (< бояр) гөле исемнәре белән аталып йөртелә: Қайда байар гөле, шунда аwыл булған, шәһәр булған. Байар гөле бик борынгы торақ урыны булу белән бәйле булған (каз.ар.). Каюм Насыйри сүзлегендә бу үсемлекнең мачы борчагы, алпавыт гөле, хатем гөле исемнәре теркәлгән. Алпавыт гөле атамасы матур әдәбият әсәрләрендә дә урын алган. Мәсәлән: Сабый чакта истә калган Алпавыт гөле. Купшы иде, затлы иде, Чәчәге эре. Ятрак иде: читтән кайткан Бер кунак иде. Ә ымсынып бал кортлары Бер кунар иде. Югалмаган, үрчегән бит "Алпавыт гөле". Бүтәннәрдән ашып үскән - Килгән бит көне (Ш. Галиев, 2008: 116). Сабагының озын булуы белән бәйле рәвештә әлеге үсемлекне тайак гөл дип тә атаганнар. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә (ТТАС, Т. 2, 1979) әлеге үсемлек мальва, тырнак гөл исемнәре астында бирелгән, "Русча-татарча сүзлек"тә (РТС, 1984) мальва, бояр гөле лексик берәмлекләре урын алган. Терминологик сүзлекләрдә (РТАХТС, 1971) бу мәгънәдә тырнак гөл исеме теркәлгән. Биредә шуны да күрсәтү урынлы булыр: әдәби тел сүзлекләрендә тырнак гөл атамасы белән башка төр үсемлек (рус. ноготки) аталган (ТРС, 1966). Кайда үсүенә карап мальва үсемлеген бакча мальвасы, кыргый мальва дип аерып караганнар. Кыргый мальваның аерым сүзлекләрдә кенәйнә чәчәге (ТРС, 1966) исеме дә бирелгән. Миләүшә - шәмәхә, сирәгрәк сары яки төрле төсләрдәге чәчәкле үлән үсемлек (русчасы: фиалка). Урман буйларында, аланнарда, болыннарда үсә, еш кына аны бакчаларда да үстерәләр. Мәсә лән: Түтәлне тутырып үсә җиләкләр. Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр (М. Җәлил. ТТАС, Т. 2, 1979). Татар теле сүз лекләрендә миләүшә (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 2, 1979) лексемасы урын алган. Татар халык сөйләшләрендә аның күгәрчен чәчәге (блт.), чыпчық чәчәге, җылан күз (бөре.), песәй күз (< песи күзе), майлы гөл (трх.) исемнәре белән аталып йөртелүе мәгълүм. Күрсә телгән лексемаларның икенче компоненты күз сүзеннән тора. Миләүшә нең вак чәчәкләре төсе күгәрчен, чыпчык, елан, песи күзләре белән чагыштырыла. Килеп чыгышы ягыннан миләүшә фарсы сүзе (Бурганова, 1976: 140). Миләүшә чәчәгенең берничә төре билгеле: төнге миләүшә, эт миләүшәсе, тау миләүшәсе, ишәк миләүшәсе (РТАХТС, 1971), ахшам миләүшәсе. Миләүшә лексемасы урта диалектның норлат сөйләшендә 'умырзая' (русчасы: подснежник) чәчәгенә карата да кулланыла: Миләү шә була йаз айында, зәңгәр, матур исле, болый ғына сабы. Ми ләүшә сүзе миләүшә ағачы (мам.) сүзтезмәсе составында да очрый һәм 'аю баланы, карга миләше' (русчасы: бузина красная) мәгъ нәсен белдерә. Нәркиз - хуш исле, ак яки сары чәчкәле, суганчалы декоратив үсемлек (русчасы: нарцисс). Халык телендә нәркис варианты киң таралыш алган. Татар теле сүзлекләрендә нәркәс (ТһБТС, 1935), нәркис (ТРС, 1931; 1966) формалары теркәлгән. Таһир - Зөһрә дастанында нәркис чәчәк исемен белдерә (Дастаннар, 2007: 213). Бу сүз фарсы теленнән кергән. А.К. Боровковта ул närgis 'нарцисс' дип бирелгән. Татар теле сүзлекләрендә 'нәркиз' мәгънәсендә суган гөле лексемасын куллану да бар, чөнки үсемлекнең бу төрен суганчалардан үрчетәләр һәм мотивлаштыру билгесе аның атамасында чагылыш тапкан. Пәйгамбәр тырнагы оешма чәчәклеләр семьялыгыннан әфлисун-сары төстәге чәчәкле гөл. Бу чәчәкнең орлык очлары ярым ай сыман бөкләнеп килгән була. Аны тагын тырнак гөл, тырнак гөле (чст.) (русчасы: календула, ноготки) дип тә атыйлар. А. Троянский сүзлегендә көн чәчәге лексемасы күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән 1835: 192). Пәйгамбәр чәчәге оешма чәчәклеләр семьялыгыннан уртасы сары, читләре ак төстәге чәчәк ата торган үлән үсемлек, ромашканың иссез үсә торган төре. Гадәттә ул болында үсә (русчасы: ромашка луговая). Резеда - вак чәчәк ата торган хуш исле үлән үсемлек: Ясмин чәчәкләре, резедалар китерегез миңа (Ф. Әмирхан. ТТАС, Т. 2, 1979). Аның кабере өстендә инде резедалар үсә ләбаса (Туфан, 1980: 56). ...Мин узганда, сеңлем Резеда. Йом син күзеңне, йом син; Яфракка яшер йөзеңне Мине күрмәгән бул син... (Туфан, 1980: 33). Ромашка - оешма чәчәклеләр семьялыгыннан уртасы сары, читләре ак төстәге чәчәк ата торган үлән үсемлек: Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер береннән (М. Җәлил. ТТАС, Т. 2, 1979). Ромашкалар үскән далада Искә төште бергә чакларым; Сөя микән, сагына микән, - дип Канатларын йолка башладым (Х. Ту фан, 1980: 56). Ромашкалар быел үпкәләгән, Башны чайкап читкә карыйлар. Язлардан да соңга калып килдем, Мин гаепле бугай, җаныйлар (Ш. Галиев, 2008: 41). Татар теле сүзлекләрендә ромашка чәчәген акбаш, акчәчәк атамасы белән белдерү дә урын алган (РТС, 1984; ТРС, 1966). Татар халык сөйләшләрендә 'ромашка' мәгънәсендә айлы чәчәк (чст.), ақ тәтәй (блт., минз.), ақ чичи (каз. ар.-крш.), шәнгә тәтәй (кр.-уф., перм.) лексик берәмлекләре кулланыла. Биредә күрсәтелгән лексемаларның беренче компонентлары чәчәкнең төсе (ак), формасы (пәрәмәч, шәнгә) белән бәйле, икенче компонентлары чәчәк сүзеннән тора. Әйтергә кирәк тәтәй сүзе балтач, минзәлә, красноуфим, пермь сөйләшләрендә 'чәчәк' мәгънәсендә кулланыла. Моннан тыш, 'ромашка'ның тагын бабунә чәчәк атамасы да бар (БРТАС, 1998). Халык телендә ромашка сүзе үзе дә актив кулланыла (тулырак алдагы бүлектән кара). Төнбоек - төнбоекчалар семьялыгыннан йөрәксыман эре яф рак лары су өстенә җәелеп үсә торган, ак яки сары чәчәкле су үсем леге (русчасы: водяная лилия, кувшинка): Агымсулар буенда бер вакытта да төнбөеклар үсмиләр. Төнбоеклар - агымсыз җирләрдә, күлләрдә булалар (Т. Гыйззәт. ТТАС, Т. 3, 1981). Ялгыз үскән бер төнбоек Тирбәлә суда. (Г. Зәйнашева. җыр). Кереп бастык икәү тар басмага Төнбоек күз йомган мәлләрдә (Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты: 1999: 199). Төнбоеклар, тынлык чәчкәләре, йомшак сезгә күлнең күкрәге (Р. Әхмәтҗанов, 2005: 22). Сине күрергә дип күзен ачкан Төнбоеклардан мин көнләшәм (З. Мансуров). Татар халык сөйләшләрендә төнбоек сүзенең төмғыйық (эчк.), төнбойоқ (каз.ар.), төмбойоқ (т.я.), томқыйық (төм.), төнғылық (себ. д.) вариантлары бар. К. Насыйри хезмәтләрендә төнбойок, тонгылық сүзләре теркәлгән. Әдәби тел сүзлекләрендә төнбоек ботаник термин билгесе белән теркәлгән (ТРС, 1966), терминологик сүзлектә зәнбак (РТАХТС, 1971) лексемасы да күрсәтелгән мәгъ нәдә бирелгән. Умырзая (русчасы: подснежник) - кар бетәр-бетмәс үсеп чыгып, зәңгәр, шәмәхә, ак чәчәк ата торган үлән үсемлек: Газинур әле яңа гына кардан ачылган агач төбендә шәмәхә төсендәге нечкә умырзая чәчәкләрен күреп туктады да иелеп өзеп алды (Г. Әпсәләмов. ТТАС, Т. 3, 1981). Килер-килмәс борын гөрләп матур яз, Ни чөн бөктең, умырзая, билеңне? Исәр-исмәс икән таңда җиләс җил, Ни чөн кызганмадың, түктең гөлеңне? (Дәрдемәнд. Яз Чәчәге). Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз: Умырзая чыга, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын (Ә. Фәйзи). Умырзая язлар гөле - Кар сулары сугарган, "Гомерең уза заяга", - дип, Кемнәр юк сүз чыгарган (С. Сөләйманова. Умырзая шау чәчәктә). Кар сулары гөрләп акканда, Умырзая чәчәк атканда, Язларыма кабат кайт әле Һаман яратам, дип әйт әле (җырдан). - Умырзая! Сиңа дәшәм: Син ник кыска гомерле? - Вакыт белән санамыйлар Гөл илендә гомерне. - Умырзая! Син ни өчен Салкын язда туасың? - Кайсы бала белә икән Кайсы мәлдә туасын... (Сафина Н. // КУ, 2010, № 11, 39). Умырзая атамасы татар телендә киң таралыш алган. Ул әдәби телгә ботаник термин буларак кабул ителгән (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 3, 1981), татар теле сөйләшләрендә (т.я., каз.ар.) дә актив кулланылышта йөри. Аерым сөйләшләрдә аның ғоморзайа, ғомерзайа (эчк.), ыргазимбай (чст.), ыргазыймбай (хвл.), ыргазымбай, эргәзембай (шрл.) вариантлары бар. Эргәзембай - беркөнлек. Эргәзембай бер төптә. (Исәнбәт, 1959, Т. 1). Йалан ғына йердә, сәхрәләрдә, Ғомер зайа сәскәсе үсә (Хал. җыры.). Татар теленең ботаника һәм биология сүзлегендә (ТһБТС, 1935) эргәзембай лексемасы 'утчәчәк' мәгънәсендә теркәлгән. Пермь сөйләшендә 'умырзая ' төшенчәсе қар чәчәге лексик берәмлеге белән белдерелә. Биредә үсемлекне мотивлаштыручы билге үсемлекнең кар эрегәч беренче чыккан чәчәк булуы белән бәйле. Кайбер сөйләшләрдә (трбс.) бай чәчәк лексемасы кулланыла, күрәсең, бу атама ыргазимбай сүзенең кыскартылган варианты булса кирәк. Моннан тыш, себер диалектларында күрсәтелгән мәгънәдә йәтим цицәк (төм.), қаман цицәк, кәүмән чичәк (твр.) лексик берәмлекләре кулланыла. 'Умырзая' мәгънәсен норлат сөйләшендә миләүшә лексемасы белән дә белдерү бар (ТТДС, 1993). Умырзая сүзе тагын сары умырзая лексик берәмлеге составында да очрый (русчасы: адонис) һәм дару үләне буларак билгеле. Аны йөрәк-кан авыруларыннан файдаланалар (БРТАС, 1998). Чалмабаш - казаякчалар семьялыгыннан кызыл, алсу яки ак эре чәчәкле декоратив үлән үсемлек (русчасы: пион). Татар теле сүзлекләрендә чалмабаш, чалма чәчәк (ТРС, 1966; ТТАС, Т. 3, 1981; РТС, 1984) лексик берәмлекләре ботаник термин буларак теркәлгән. Халык телендә бу бакча чәчәгенең еш кына рус атамасы - пион кулланышта йөри. Чалма сүзеннән ясалган чалмалы гөл лексик берәмлеге исә ак, кызыл яки ал чәчәк ата торган бакча гөленә карата кулланыла (русчасы: маргаритка): Гөлбакчасына сулар сиптем, Чалмалы гөлләргә чуалтып (Кыска җырлар, 1976: 97). Бу лексема "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә ботаник термин билгесе белән бирелгән. Үрмә гөл, үрмәле гөл - нәрсәгә дә булса (җепкә, коймага) үрмәләп үсә торган гөл (русчасы: вьюнок). Татар теле таралган барлык төбәкләрдә дә бу төр үсемлек үрмәле гөл атамасы белән билгеле: Аерырга кирәк, күрәсезме? Бадьянга үрелә үрмә гөл (Н. Исәнбәт). Без көн саен үрмәле гөл кебек Күтәрелдек һаман югары (Ш. Маннур. ТТАС, Т. 3, 1981). Халык сөйләшләрендә аны бермәкәй (< бермә < бөрү + афф. -кәй) (минз.) дип тә атап йөртәләр. К. Насыйри сүзлегендә бу мәгънәдә сырмаwык (< сыр- + афф. -ма + афф. -wык) лексемасы урын алган. Үрмәле гөлнең бер төре эт эчәге, эт эчәгесе дип тә атала. Мишәр диалектының сергач сөйләшендә коцок эцәге, темниковта кочок эчәге сүзләрендәге беренче компонент көчөк 'эт' мәгънәсендә килә һәм эт эчәгесе, эт эчәге чүп үләненә карата кулланыла. Кайбер чәчәкләрнең атамалары билгеле бер регион өчен генә характерлы. Мәсәлән, бәхет чәчәге дөбьяз сөйләшендә 'алтын роза'ны белдерә, қызыл гөл лексемасы минзәлә, тау ягы сөйләшләре өчен характерлы. Чәчәк һәм гөл исемнәренең бер өлеше һәм үлән үсемлекләренең кайбер төрләре халык арасында билгесез булып кала бирәләр. Чәчәк атамаларыннан ясалган хатын-кыз исемнәре дә татар телендә шактый урын алып тора. Мәсәлән, беренче компоненты гөл сүзеннән торган исемнәр: Гөлия, Гөлинә, Гөлгенә, Гөлназ, Гөлҗиһан, Гөлзифа, Гөлниса, Гөлмәрьям, Гөлсәрия, Гөлчәчәк, Гөлшат, Гөлшәһидә һ.б. Кеше исемнәренең икенче компоненты гөл сүзе белән белдерелә: Айгөл, Назлыгөл, Ләйләгөл. Чәчәк атамалары белән белдерелгән кеше исемнәренә өстәп тагын түбәндәгеләрне күрсәтергә була: Ландыш, Миләүшә, Роза, Лалә, Нәркис һ.б. Кайбер кеше исемнәре куак атамалары белән атала: Алмазия, Сирень, Сиринә. Ашлык атамалары Билгеле булганча, Идел буенда яшәүче татар халкының төп кәсебе игенчелек булган. Һәр хуҗалык үзенә кирәкле азык-төлекне үзе җитештергән. Нигездә алар арыш, бодай, борчак, арпа, ясмык, солы, тары чәчкәннәр. Бу хезмәттә крестьян хуҗалыгында игелгән кайбер бөртекле ашлыклар атамаларына тукталу урынлы булыр. Ашлык сүзе орлыгыннан он һәм ярма хәзерләнә торган башаклы үсемлекләрнең, үсеп утырган игеннең гомумиләштерелгән атамасы. Мәсәлән, ашлык чәчү, ашлык сугу: Ашлыклар үсте, Башаклар пеште; Кояш пешерә, Тиргә төшерә (Тукай. Сайланма әсәрләр. Т. 2: 134). Ашлык сүзенең татар телендә 'иген, икмәк' мәгънәләре киң кулланыла. Мәсәлән: Колхозчылар кайсы урылган ашлыкны ташып, кайсы көлтә бәйләп, кайсылары бәйләнгән көлтәләрне өем нәргә өеп баралар (М. Гали. ТТАС, Т. 1). Трактор бригадасына җитәрлек ашлык хәзерләп куйдылармы икән? (Г. Бәширов. ТТАС, Т. 1). Ашлык атамасы борынгы язма чыганакларда, хәзерге төрки телләрдә төрле мәгънәләрдә таралыш алган. Мәсәлән: бор.-төрки аšlїq 'орлык; иген, икмәк' (ДТС, 1969), аšlїq 'орлык' (Боровков, 1971: 100), Codex Cumanicus aslik, aslak (ашлак) 'икмәк (орлыкта)', 'орлык' (Махмутова, 1982: 84); нуг. ашлык 'икмәк, орлык', ком. ашлыкъ' 'икмәк, орлык, бөртек', карач.-балк. ашлыкъ 'орлык, бөртек', 'арпа', кырг. аштык 'бөртекле ашлыклар, иген', уйг. ашликъ 'икмәк, бөртекле игеннәр'. Татар телендә ашлыкны яз һәм көз чәчүгә карап язгы ашлык, сабан ашлыгы, көзге ашлык, көзге иген дип атап йөртү бар. Шуның белән бергә татар сөйләшләрендә каташлык (< каты + ашлык) кушма сүзе мишәр диалектының калда сөйләшендә 'язгы ашлык, сабан ашлыгы' мәгънәсен белдерә. Урта диалектның касыйм сөйләшендә 'язгы ашлык' мәгънәсендә җазлы'лар, 'көзге ашлык' - 'езле'лир лексик берәмлекләре кулланыла. Лаеш сөйләшендә исә язын һәм көзен чәчелгән ашлыклар көзлөк (< көз + афф. -лек) сүзе белән белдерелә. Мәсәлән: Көзлөккә чықмасын дип сыйырны апқайттым. Арыш көзлөге. Бодай көзлөге. Казан артының лаеш һәм мамадыш сөйләшләрендә көзлөк сүзе тагын 'арыш уҗымы'на карата да кулланыла . Мәсәлән: Көзлек матур быйыл, тигез тишелгән (мам.). Арыш көзлөкләре дә үсә алмый салқынға, җир қысылған (лш.). 'Көзге ашлык' мәгънәсендә урта диалектның бәрәңге сөйләшеннән қошлоқлы лексик берәмлеге теркәлгән: Қошлоқлы бодайны көзен чәчеп қалдыралар. Ашлық лексик берәмлеге себер диалектлары сөйләшләрендә конкрет бер мәгънәгә ия. Биредә ул 'арпа' мәгънәсендә кулланыла, ә 'ашлык, иген' мәгънәсе аш сүзе белән белдерелә: Пес аш цацапыс. Ашлар өлгөреп киләте (тбл.). Қул белән аш уралар ийе (твр.). Пороңқылар та цацқан пулар аш (тара.). Урта диалектның эчкен сөйләшендә аш сүзе әдәби телдәге 'ашлык' мәгънәсендә билгеле: Быйыл аш уңар. Алар бик күп алдылар аш. Аш сүзе сүзтезмәләр составында килеп яңа мәгънәле сүзләр ясауда катнаша: аш иләк (төм.) 'җилгәргеч', аш цацғыц (төм.) 'чәчкеч', аш суққыц (себ.) 'чабагач', аш қыра (туб.-ирт. д.) 'игенлек, иген басуы', аш керчеге (брб. д.) 'ипи валчыгы'. Урта диалектка караган учалы сөйләшеннән аш қамышлау сүзтезмәсе 'арыш камчылау, аҗаган' мәгънәсендә теркәлгән. Еш кына ашлык, иген сүзләре парлы сүзләр булып кулланылалар: Иген-ашлык күп булсын, Башаклары тук булсын, Кибән эскерт зур булсын, Яңгыркаем яу, яу! (Бакиров М. Татар фольклоры // Мирас, 2009, № 9: 126). Юешлектән иген, ашлык черидер (Тукай, Сайланма әсәрләр, Т. 2: 53). Тычканнан курыккан иген икмәс, бүредән курыккан көтү көтмәс (Борһанова, Мәхмүтова, 1959: 16). Көзен чәчелеп, шытып чыгып кар астында кышлаган берьеллык иген татар телендә уҗым атамасы белән белдерелә. Мәсәлән: Уҗымнар әйбәт кышлаған. Киләсе елга мул уңыш вәгъдә итеп, басуларда куе, яшел уҗым келәме җәелде (Г. Гобәй. ТТАС, Т. 1). Туган җир җылысын Сизәм гел үзем мин. Бабамдай түзем мин, Чыныккан уҗым мин (Ш. Галиев. Уҗым, 2008). Уҗым сүзенең сөйләшләрдә уз'ым (кузн.) варианты да очрый: Апкай, ад'а, сыйыр киткән уз'ымга. Уз'ымнар да бойыл йакшы. Галимнәр фикеренчә, уҗым сүзе татар теленә борынгы рус теленнән кергән (Бурганова, 1976: 137). Уҗым лексемасы сүзтезмәләр составында килеп, яңа мәгънәле сүзләр ясый. Мәсәлән, уҗым күбәләге, уҗым ябалакчыгы. Уҗым бозавы фразеологик берәмлеге 'ихтыярсыз, юаш, йомшак холыклы, җебегән, булдыксыз кеше'гә карата әйтелә: Әле һаман теге уҗым бозавы киенеп чыга алмый икән (Г. Камал.). Ә сез, уҗым бозаулары, җебеп йөри торгач, муенга атландырасыз бит дию пәриен (К. Нәҗми. ТТАС, Т. 3). Арпа - орлыгы ярма, сыра һәм фураж әзерләү өчен файдаланыла торган башаклы үсемлек. Ул бик борынгы культуралардан саналган үсемлек. Татар телендә арпа атамасы киң таралыш алган: Печән артыннан ук ялганып арыш, арпа да кибә һәм бодайлар да саргая башладылар (Ш. Камал. ТТАС, Т. 1). Солдат юл читендәге арпа чүмәләләренә, борчак өемнәренә күз төшереп ала (Г. Бәширов. ТТАС, Т. 1). Капчыкта әллә арпа, әллә бодай иде (Г. Гобәй. ТТАС, Т. 1). Арпа ярмасы. Арпа ашатмаган ат ерак бара алмас, артында тер әг е (гаскәре) булмаган батыр җиңә алмас (Борынгы төрки..., 1981: 18). Арпа сүзе башка төрки телләрдә дә актив кулланыла. Чагышт.: азәрб., башк., нуг., ком., казак., ккалп. кырг., караим., карач.-балк., төрекм., үзб., уйг. арпа, төрек. аrра, алт., хак. арва, тув. арбай, чув. урпа/орба, бор.-төрки аrра (ДТС, 1969), Codex Cumanicus arpa 'арпа' (Мах мутова, 1982: 82). Чагышт. тагын: монг арвай 'арпа'. Арпа сүзе венгр телендә дә теркәлгән. Чагышт.: венг. arpa 'арпа' (Гомбоц, 1912). Галимнәр фикеренчә, арпа сүзе болгар катламына карый (Бург анова, 1976: 136). Шулай итеп, арпа атамасына анализ аның нигездә гомумтөрки сүз булуын күрсәтә. Әтәч башында арпа башагы кебек җәелеп торган кикрикне арпа кикрик дип атыйлар: ... Бер аягыннан тотып арпа кикрикле ак әтәчне чыгарып бирде (М. Гали. ТТАС, Т. 1). Арпа сүзе язма истәлекләрдә дә урын алган. Мәсәлән, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында арпа үтмәги сүзтезмәсендә кулланыла: Тәғам арпа үтмәги виргел имди (Кол Гали, 1983: 96). И тук, күзеңә арпа итмәке күренмәс хуш... (Борынгы төрки..., 1981: 185). Арпа сүзе фразеологик әйтелмәләрдә, тәгъбирләрдә дә кулланыла. Мәсәлән, арпа камыры - 'булдыксыз, уңмаган кеше'; арпа эчендә бар бодай - 'күп халык эчендә дан-кадер иясе итеп тотылган кеше'гә карата әйтелә (Исәнбәт, 1989, Т. 1: 87). Ул арпа камырыннан нәрсә булсын (Н. Исәнбәт, Т. 1: 87). Арыш - орлыгын онга әйләндереп кара икмәк пешерергә китә торган башаклы үсемлек: Киләсе елга үзенә тиясе җирдән арышын урып алырсыз (А. Шамов. ТТАС, Т. 1). Арыш басулары алтын төсле, Бодай дулкыннары ялкын төсле (Ә. Ерикәй. ТТАС, Т. 1). Исәнме, иркен кырларым, Саумысыз, арышларым. Сез минем сабый чагымнан Иң якын танышларым (Ш. Галиев, 2008: 80). Арыш оныннан пешерелгән икмәк арыш икмәге дип атала. Арыш икмәге кирәк, арыш икмәге тотрыклы ул (Ш. Камал.). Булмаганда арыш икмәге дә күмәч (мәкаль). Арыш лексик берәмлеге сүзтезмәләр составында килеп, яңа мәгънәле сүзләр ясый. Мәсәлән, арыш анасы 'арыш башагына ябышып үсә торган паразит гөмбә', арыш камчылау 'аҗаган', арыш мае 'аракы', арыш урагы өсте 'арыш ура торган вакыт', арыш гөл (бөре.) 'кашгарый гөле', арыш инә (төм.) 'арыш анасы', арыш йуwа (твр.) ' кырыкмыш суган, орлыктан үскән яшел суган', арыш чәчәге (т.я., кас.), арыш чәчәкайы (лмб.) 'күк баш, күкчәчәк'. Мисаллар: Арыш қамчылау җәй көне ашлық өлгөргән wақытта була, йалт-йолт итә йырақта йәшен кебек, күк күкрәми (лш.). Арақы арыш майы. Арыш урағы да җитә. Арышны гадәттә көз көне, август башларында чәчәргә керешәләр, сабан ашлыгын җир өлгергәч чәчәләр. Телебездә шундый фразеологик берәмлек яшәп килә: Арыш чәчсәң - көлгә чәч, Сабан чәчсәң - суга чәч (Борһанова, Мәхмүтова, 1959: 145). Арыш боламыгы фразеологик берәмлеге 'булдыксыз, җебегән кеше'гә карата әйтелә: Әллә шул җебегән арыш боламыгыннан куркып торасыңмы? (Г. Камал. ТТАС, Т. 1). Ни арыш, ни бодай (Исәнбәт, 1990). Гомумтатар арыш сүзе (< рус. рожь) татар теленә борынгы рус теле аша кергән (Бурганова, 1976: 137). Р.Г. Әхмәтьянов әлеге лексик берәмлекне, шулай ук, борынгы рус теленнән XVI гасырга чаклы кергән алынма сүз дип саный (Әхмәтьянов, 2001: 20). Бу лексик берәмлек аерым төрки телләрдә генә очрый. Мәсәлән, алтай, башкорт, комык телләрендә арыш, казак, нугай, хакас телләрендә арыс, чуваш телендә ыраш (< рус. рожь). Бу телләрдә ул соңрак чорда гына кулланыла башлый (Бурнашева, 1962: 122). Бодай - бөртекләре ак он әзерләүгә китә торган кыяклы ашлык үсемлеге. Бодай атамасы татар телендә киң таралыш алган. Мәсәлән: Көзге юллар буйлап фронт өчен Ядрә кебек бодай ташыйбыз; Тыгыз капчыкларга утырып, үзебез Бәрәңгене мактап ашыйбыз (Ш. Галиев, 2008: 192). Элеккедәй, озатып, яулык болгап, Бодай арасыннан үт әле! Бодайларың кемне сәламлиләр, Башакларын сузып югары? (Р. Әхмәтҗан, 2005: 20). Себер диалектлары сөйләшләрендә аның питай, потай вариант лары кулланыла: Қул тирмәнгә питай тартып күрсәтепте (тара.). Татар теленең борынгы язма истәлекләрендә бодай сүзенең богдай формасы кулланыла. ХХ гасыр башында нәшер ител гән сүзлекләрдә бугдай варианты да теркәлгән (К. Насыри, 1904). ХХ йөз башы әдипләре иҗатында да бу форма урын алган. Мәсәлән, классик шагыйрь Дәрдемәнднең "Богъдай" хикәясенә генә тукталыйк: - "Әти! Карачы бу богъдайларны: мискеннәр! Ничек муеннары бөгелгән ... Атасы атны туктатты. Арбасыннан төшеп, богъдайларның ике төрлесеннән дә өзеп алды. ... боларның эчендә никадәр күп богъдай бар! Менә шуның өчен дә боларның башлары иелгән" ... (Дәрдмәнд. Исә җилләр, 1980: 194). Кеше бодай чәчеп арпа алмас, Яман эшдин дәхи файда табалмас" (Ә. Фәйзи). [Аю белән бабай] икенче ел шулай ук бергә-бергә чәчтеләр богдай (М. Гафури. ТТАС, Т. 1, 1977). Бу богдай күргәзеб, арпа сатар ул, Чүрүң арпасынга бугдай катар ул... (Борынгы татар..., Т. 1: 195). Бодай лексемасы төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә билгеле: башк. бойдай, карач-балк., ком. будай, ног. бийдай, казак., ккалп. бидай, кырг. буудай, азәрб. бугда, төрекм., уйг. бугдай, хак. пугдай, төрек. вуgdау; бор.-төрки вуgdау. Богдай, бодай лексик берәмлекләренең төрки һәм монгол телләрендә киң таралыш алуына таянып галимнәр аны алтай катламына кертеп карыйлар (Дмитриева, 1976:43). Татар телендә бодайның берничә төре бар: язгы бодай, көзге бодай, кылчыклы бодай, кылчыксыз бодай (ТРС, 1966). Сөйләшләрдә аның тагын түбәндәге исемнәре мәгълүм. Мәсәлән, мишәр диалектының байкыбаш сөйләшендә көзге бодайны кышлау бодай дип атау да бар. Урта диалектның бастан сөйләшендә қаты бодай 'кылчыклы бодай', йомшак бодай 'қылчыксыз бодай' исемнәре билгеле. Бодай сүзе фразеологик әйтелмәләрдә дә еш очрый. Мәсәлән, 'кемнең кем икәнен аера белмәү, әйбер танымау' мәгънәсе бодайдан борайны аера белмәү тәгъбире белән белдерелә. Бодай күрсәтеп арпа саткан әйтелмәсе 'бер төрле әйбер күрсәтеп, икенче төрле товар сату, алдау', яисә 'яхшы исемгә төренеп яманлык тарату'га карата әйтелә. Бодайны басуда килеш ашау, ягъни 'алдан бурычка кереп ашау' кебек тәгъбирләр кулланыла (Исәнбәт, 1989, Т. 183). Бодай лексик берәмлеге башка аныклагыч сүзләр бергә килеп, яңа төр үсемлекне белдерә. Мәсәлән, карабодай (< кара + бодай) (әд.). Караган киткән юлыңа, Караган әнкәй һаман... Карабодай кырларында Карашың калган сыман (Р. Гаташ, 2009, Т. 1: 200). Сөйләшләрдә аның түбәндәге вариантлары бар: қарабдай (баст.), 'араптай (кас.), гарабдай (срг., тмн.). Карабодай сүзе башка төрки телләрдә дә очрый һәм төрле мәгънәләр белдереп килә: төрек. qаrа вugdaу (< qàrà 'кара' + вugdау) 'бодай', төрекм. гара бугдай, башк. қара бойдай 'карабодай', нуг. кара бийдай, казак., ккалп. кара бидай, кырг. кара буудай 'арыш'. Шундый ук модель чуваш телендә дә хура тула (< хура 'кара' + тула 'бодай') 'карабодай'. 'Карабодай' мәгънәсендә сөйләшләрдә тагын рус теленнән кергән алынма сүзләр дә кулланыла. Мәсәлән, пермь сөйләшендә гарачүкә, себер диалектларында керәчуга < рус. гречиха. Галимнәр фикеренчә, гречиха сүзе үзе рус теленә грек теленнән кергән (Фасмер, Т. 1: 457). Кәбә бодай (Остроумов, 1892), кәгъбә бодае (ТРС, 1966) 'кукуруза'. Биредә кәбә, кәгъбә Мисыр мәгънәсендә, ягъни кукуруза үстерелгән ил исемен белдерә. Борай - бөртекле ашлык үсемлеге, бодайның бер төре. Мәсәлән: Мин авылга кайтып төшкәндә, солы, борайны чәчеп бетергән, тары, карабодайга яңа чыканнар гына иде әле (Г. Ибраһимов. ТТАС, Т. 1, 1977). Борай өйрәсе. Борай боткасы. Борай күмәче. Борай коймагы. Татар сөйләшләрендә борай сүзенең бырай варианты да кулланыла. Галимнәр фикеренчә, борай үсемлеге борынгы болгар чорында ук үтеп кергән. Килеп чыгышы ягыннан борай сүзе борынгы рус. пыро (< индевр.) сүзенә барып тоташа (Бурганова, 1976: 137). Чагышт. тагын: башк. борай, чув. пыри. Борчак - кузаклы ашлык үсемлеге. Аны кырда яки бакчаларда үстерәләр. Мәсәлән, борчак кузагы, борчак саламы, борчак оны, борчак чабу һ.б. Мисаллар: Борчак тиз куырылды. Әниеңә әйт, моннан соң борчак оны җибәрмәсен (Т. Гыйззәт. ТТАС, Т. 1). Җыелыш бетүгә вожатыйлары, өйләренә алып кайтып, борчак чумары белән сыйлады (Г. Гобәй. ТТАС, Т. 1). Әни борчақ қоймағы пешереп ашатты (лш.). Татар теле сөйләшләрендә борчак сүзенең борцак (срг., чпр.), бырчак (миш. д.), борчо', берчи' (кас.) вариантлары билгеле. Төрле фонетик вариантта борчак сүзе башка төрки телләрдә дә теркәлгән: башк. борсақ, казак. буршақ, ккалп. буршак, кырг. буурчак, төрекм., азәрб. бурчак, алт. мырчак, карач.-балк. бурчак, уйг. пурчақ, төрек. вurčа, чув. парčа, бор.-төрки burčаq (ДТС, 1969). Чагышт.: венгр. bоrso 'борчак'. Галимнәр фикеренчә, борчак сүзе болгар катламына карый (Бурганова, 1976: 136). Монгол телендә, шулай ук, бурцаг. Борчак лексик берәмлеге сүзтезмәләр составында килеп, яңа мәгъ нәле сүзләр белдерә. Мәсәлән, йәмшик бырцак, wак бырцак (срг.), ләпәшкә борчак (хвл.) 'ясмык', теш борчағы (нрл.), ак борчак (Вәлиди, Т. 1, Ч. 2, 1929), кара борчак (Насыри, 1909), балта борчақ (минз.) 'өч кырлы эре борчак', кырлы борчак (ТРС, 1966), ногыт борчагы 'фасоль', песи борчагы, торна борчагы (ТРС, 1966), бикә борчақ (нокр.) 'вика'. Әдәби телдәге 'ногыт борчагы' мәгънәсендә тобол сөйләшендә убыйа порцақ, төмән сөйләшендә нубыйа йем, бараба диаектында паби борчақ лексик берәмлекләре билгеле. Ногыт фарсы теленнән кергән сүз. Элегрәк ногыт борчагы белән күрәзәлек итү киң таралган булган. Мәсәлән, чуваш телендә нухӑт 'күрәзәләү', коми, мари телләрендә ногыт 'күрәзәлек итү өчен кулланылган вак шакмаклар'ны белдергән. Борчакның кузагы татар әдәби телендә һәм аның күпчелек сөй ләшләрдә қузақ, борчақ қузағы лексемалары белән белдерелә. Аерым калак (мәл., срг.), котол (стрл.) лексемалары' да очрый. Борчакның кузагы татар әдәби телендә һәм аның күпчелек сөйләшләрендә қузақ, борчақ қузағы лексемалары белән белдерелә. Татар теленең аерым сөйләшләрендә бу мәгънәдә калак (мәл., срг.), котол (стрл.), қын (төм., тбл.) лексемалары да очрый. Мисаллар: Борчак калаклары җыйып кат'тык. Котол ашарга чыгыгыз. Тубыл-иртеш диалектының саз ягы сөйләшендә қын пороц сүзтезмәсендә дә қын 'кузак' мәгънәсендә кулланыла. Калак исеменнән мәләкәс, сергач сөйләшләрендә калаклану, минзәлә сөйләшендә қалақлану фигыльләре ясалган һәм 'кузаклану' мәгънәсендә билгеле. Борчак лексемасы фразеологик әйтелмәләр составында да кулланыла. Мәсәлән, борчак пешмәү - килешмәү, уртак фикергә килә алмау, тату булмауны белдерә: Шәмгун карт... Яшь егет белән председательнең борчаклары пешмәгәнен сизеп алды (А. Шамов. ТТАС, Т. 1). Борчак сибү, борчак чәчү - 1) ялганлап, арттырып сөйләү, шапырыну: Илгиз былтыр үзенең сабан туенда кайда, ничек каршылавы турында борчак чәчәргә тотынды (Н. Фәттах. ТТАС, Т. 1, 1977); 2) файдасызга сөйләү, сүзне тыңламау, кабул итмәү турында: Нәрсә генә сөйләсә дә стенага борчак сибү белән бер буласын аңлый иде ул (Ш. Камал. ТТАС, Т. 1). Борчак урынына куыру 'ашыктыру, өтеп бару'; Борчак чүмәләсе төсле ишелгән 'төрле якка бүселгән симез, юан кеше'гә карата әйтелә: Борчак чүмәләсе кебек ишелгән (Г. Тукай. Исәнбәт, 1989, Т. 1: 185). 'Үтә саран кеше' таш борчак, тимер борчак белән чагыштырыла: Сине шул саранлыгың өчен болай да таш борчак дип әйтәләр (Исәнбәт, 1990, Т. 2: 115). Ташка (стенага) бәргән борчак фразеологик берәмлеге 'аңа әйт кән сүзнең тәэсире булмау'га ишарә: Аңар әйттең ни, ташка борчак бәрдең ни (Исәнбәт, Т. 2, 1990: 115). Наданга сүз сөйләү ташка борчак бәрү белән бер (Исәнбәт, шунда ук). Вика - кузаклылар семьялыгына кергән берьеллык азык үсемлеге. Аны терлекләр бик яратып ашыйлар. Мисаллар: Аксымга иң байлары - кузаклылар. Мәсәлән, борчак, вика, ногыт борчагы (А. Ра сих). Як-якта шау кузак сырып алган вика [үсә] (Г.Галиев. ТТАС, Т. 1, 1977). Татар сөйләшләрендә бикә (нокр.), бике (лш.) вариантлары да актив кулланыла. Еш кына виканы башка орлыклар белән катнаштырып чәчәләр. Барлыкка килгән мондый катнаш азык үсемлеге мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә викачмич (< вика + рус. смесь) исеме белән йөртелә: Викачмич чабарга барам. Виканың бер төре татар телендә кәрәшкә, кәрешкә лексемалары белән атала: [Даланың] табигый үсемлекләре .. төрле үләннәрдән һәм эт эчәгесе, кәрәшкә үләне белән чорналган әремнәрдән тора (ТТАС, Т. 3). Агыйделнең буе гел кәрешкә, Башларында тора күк чәчкә (җыр). Кәрешкә, мәтрүшкә, кәккүк чәчәкләре ... белән чуарланган, әле чабылып өлгермәгән болынның хуш исле җиләс һавасына туйганчы иркәләндек (М. Әмир. ТТАС, Т. 3). Дөге - җылы якларда сугарып игелә торган озынчарак ак орлыкл ы үсемлек. Илебезнең күп кенә регионнары, шул исәптән Идел һәм Урал буе регионнары өчен бу үсемлек характерлы түгел. Аны Урта Азия төбәкләрендә үстерәләр. Татар телендә үсемлекнең бу төрен дөге атамасы белән йөртәләр. Мәсәлән, дөге боткасы, дөге бәлеше. Татар сөйләшләрендә деге, бөде (срг.) вариантлары билгеле: Лаукага килгән, перәндек алды, бөде ярмасы алды. Бөде үрәсе. Башка төрки телләрдә төрле фонетик вариантларда кулланыла. Мәсәлән: башк. дөгө, ком. дюгю, нуг. дуги, азәрб. дуйу, төрекм. тўви 'дөге', төрек. dugu 'бодай ярмасы', диал. 'кабыгыннан арчылган дөге'. Татар сөйләшләрендә дөгене башка лексик берәмлекләр белән дә атау бар. Мәсәлән, мордва-каратай сөйләшендә озын җарма, темников, касыйм сөйләшләрендә, шулай ук, Рязань өлкәсенең Әҗе авылында яшәүче татарлар сөйләшендә пылау (< плов) сүзләре күрсәтелгән мәгънәдә кулланыла. Мисаллар: Кибеткә ызын җарма кайткан (м.-кар.). Тавыкларга пылау йармасы бирдем (тмн.). Пылау зармасы (әҗе.). 'ознын башына пылау сибилир туйда. Пылау бот'асы пешери'. Итле пылау, сөтле пылау пешерим (кас.). 'Дөге' төшенчәсе себер диалектларында көрөц сүзе белән белдерелә: Пәлиш иттән генә, әс кенә көрөц саласың, пийас, бороц, тосын өстисең тә (твр.). Туй ашы - пәлиш ит пелән, көрөц қушабыс (тара.). Көрөц путха (саз.я.). Шулпаға салған көрөчнө дә йарадам (клм.). Калмак сөйләшендә дәмәләгән көрөч сүз тезмәсендә көрөч лексемасы 'суда яки парда пешерелгән дөге'гә карата, кулланыла: Дәмәләгән көрөчне, парлап қына алып, май салып, йемеш салып, бәйрәмнәрдә пежерәбез, ул қәдерле аш (клм.). Көреч лексик берәмлеге төрки телләрнең көньяк төркеменә хас. Чагышт.: кырг. куруч, үзб. ғуруч, казак. куриш, ккалп. ғуриш; бор.-төрки gürünč, gürüč (< ир. гурунч 'дөге' ) (Дмитриева, 1972: 216). Сөйләм телендә рус теленнән кергән рис сүзе дә кулланышта йөри. Солы - кыяклыларга керә торган сабан ашлыгы. Башлыча аны ат азыгы буларак файдаланалар. Еш кына ярма ясыйлар. Мәсәлән, солы җире, солы уру, солы ярмасы һ.б. Мисаллар: Ат печән ашаудан туктаган, солы өмет итеп тора (Ш. Камал. ТТАС, Т. 2). Солы!.. Солы!.. Атның милли ашы! Димәк милли ашы татарның (Хәлим Айдар, КУ, № 11, 2010: 6). Татар теле таралган барлык төбәкләрдә әдәби телдәгечә солы атамасы кулланыла. Сөйләшләрдә аның сылы варианты да билгеле. Солы сүзе фразеологик берәмлекләр составында да очрый. Мәсәлән: Атны чыбыркы белән кума, солы белән ку - ягъни атны башта яхшылап ашатырга кирәк дигән мәгънәне белдерә. Көтүгә солы салмыйлар 'аз әйберне күп кеше алдына куймыйлар'га ишарә итә (Борһанова, Мәхмүтова, 1959: 94). Солы сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә бар: башк. һоло, ком., ккалп., кырг. сулу, казак., нуг. сулы, ккалп. суллы, үзб. сулу, төрекм. суле, алт., тува., хак. сула, чув. сӗлӗ (сөлө), Codex Cumanicus sulu (сулу) (Махмутова, 1982: 127). Чагышт.: мари соло 'кыяк', калм. сул, сули 'солы', монг. сули 'кылган'. Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар сөйләшендә солы сүзе қуйан солосы сүзтезмәсендә күзәтелә. Солы сүзенннән -ча кушымчасы ярдәмендә яңа мәгънәле сүз солыча ясалган һәм солыга охшаган чүп үләнен белдерә. Моннан тыш, солы сүзе татар телендә солы боткасы, солы ярмасы, солы бөртеге сүзтезмәләрендә очрый, шулай ук, солы чыпчыгы сүзтезмәсендә кош исемен белдерә. Солы сүзе белән беррәттән, мамадыш сөйәшендә бу мәгънәдә кесәллек лексемасы да кулланыла, кесәллек он сүзтезмәсе солы оны мәгънәсен белдерә. Бу сүзтезмә минзәлә сөйләшендә 'солы оны' һәм 'арпа оны' мәгънәләрендә билгеле. Солы көрпәсеннән әзерләнгән ризык тау ягы төркеме сөйләшләрендә, шулай ук, лаеш, сергач сөйләшләрендә 'кесәл' мәгънәсен белдерә. Әдәби тел һәм күпчелек сөйләшләрдә солы кесәле сүзтезмәсе составында да кесәл сүзе кулланыла. Бастан сөйләшендә 'солы' төшенчәсе рус теленнән кергән уwыс < рус. овес сүзе белән белдерелә. Тары - кыяклылар семьялыгыннан орлыклары себеркәчтә (бәрчәдә) җитешә торган үсемлек. Аның орлыгын төеп тары ярмасы ясыйлар. Татар телендә тары атамасы киң таралыш алган. Урал төбәгендә таралган сөйләшләрдә (минз., бөре., кр.-уф.), том диалектының калмак сөйләшендә аның дары варианты актив: Быйыл бездә дары бик уңды. Кичә дары ботқасы пешердек (минз.). Дары йарма бирәм сипейләргә (кр.-уф.). Тубыл-иртеш диалектының тара сөйләшендә исә тары сүзенең тарық варианты мәгълүм: Тарық та булмаған. Тарықлар төйөп, туй ашы йасатық, аннан күцереп китерде. Борынгы язма истәлекләрдә тары лексик берәмлеге тарығ формасында теркәлгән һәм төрле мәгънәләрне белдергән. Мәсәлән, "Нәһҗел фәрадис"тә бу сүз 'бөртек, орлык' мәгънәсендә кулланылган (Нуриева, 2004: 144), "Тәфсир"дә ул 'иген', Л. Будагов сүзлегендә 'тары' мәгънәсендә бирелгән. Хәзерге төрки телләрдә аның мәгънәсе тарайган. Тары - гомумтөрки сүз. Борынгы заманнарда иң киң таралган ашлык тары булган. Төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә дә билгеле: башк., ккалп., казак., нуг., карач.-балк. тары, ком. тари, караим. тары/дары, азәрб., төрек., төрекм. дары, үзб. тарикъ, кырг. таруу. Бу лексема борынгы чыганакларда да теркәлгән: бор.-төрки tarig 'тары' (ДТС, 1969), искекыпчак. тары (Курышжанов, 1970). Венгр телендә аның dara 'ярма' (Gombocz, 1912) формасы бар. Башка сүзләр составында килеп тары лексик берәмлеге яңа мәгънәле сүзләр ясый. Мәсәлән, тары уты (лмб.), қысыр тары (т.кам.-крш.), тары үләне (минз.), эт тарысы, гарәп тарысы тары чыпчыгы (Вәлиди, 1929, Т. 1. Ч. 2). Тары сүзе фразеологик берәмлекләр составында еш очрый. Мәсә лән: Бер тарыдан ботка булмый. Арыш уңса ун булып, тары уңар мең булып. Тавык төшенә тары керә (мәкаль). Тары бөртеге кадәр - 'бик кечкенә әйбер': Син, кем абзый, бигрәк борын күт әр дең, безне тары бөртеге кадәр дә күрмисең (Исәнбәт, 1990, Т. 2: 113). 'Тары' мәгънәсендә мишәр диалектының аерым сөйләшендә тү лексемасы кулланыла. Нигездә ул ярма сүзе белән бергә кулланыла: тү йарма (тмн.) 'тары ярмасы', тү йармасы (кузн.) 'тары яки карабодай ярмасы', тү аш 'тары ярмасыннан пешерелгән аш' (тмн.), тү белене (хвл.) 'тары оныннан пешерелгән коймак', тү буткасы (кузн.) 'тары боткасы', тү оно (кузн., тмн.) 'тары оны' (Махмутова, 1979: 121). Чагышт.: балк. тюй, нуг. тьуй, бор.-төрки togi 'тары', Codex Cumanicus tung, tu' (Махмутова, 1982). Ясмык - кузаклылар семьялыгыннан, яссы түгәрәк орлыгы булган үсемлек. Россиядә бу үсемлек XIV гасырдан билгеле: Бабайлар колхозның борчагын, ясмыгын чаптылар (Г. Бәширов. ТТАС, Т. 3). Ул ясмык тарттырасы бар иде, дип сөйләнеп утырган иде (И. Гази. ТТАС, Т. 3). Ясмык кыры. Ясмык җирләре. Татар телендә ясмык сүзе киң таралыш алган. Татар теле сүзлекләрендә дә урын алган (Троянский, 1835, Т. 2; Остроумов, 1892). Язма истәлекләрдә дә йасмык сүзе теркәлгән (Боровков, 1971). Урта диалектның дөбъяз сөйләшендә йасмақ, мишәр диалектының карсун сөйләшендә йасмик вариантлары да урын алган. Башка төрки телләрдә дә ясмык сүзе теркәлгән. Чагышт.: башк. йасмық, нуг. йасмоқ, үзб. йасмиқ, йосмуғ, чув. ясмӑк, төрек. ясмык, кырг., казак., ккалп. җаспык, җасмык. Бу сүз гомумтөрки яссы сүзеннән ясалган булуы ихтимал (Әхмәтьянов, 2001: 265). Ясмык сүзе аныклагыч сүзләр белән янәшә килеп, башка төр үсемлекне белдерә. Мәсәлән, урта диалектның лаеш сөйләшендә йасмық печән, йасмық үләне лексик берәмлекләре 'ярут', ә мамадыш сөйләшендә 'тычкан борчагы' үсемлегенә карата кулланыла. Мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә исә чебен йәсмиге сүзтезмәсендә ул 'ярут' үсемлеген белдерә. 'Ясмык' мәгънәсендә татар теленең аерым сөйләшләрендә вак бырцак, йәшмик бырцак (срг.), ләпәшкә (< рус. лепешка) борчак (хвл.) лексик берәмлекләре дә кулланыла. Моннан тыш, пермь сөйләшендә ясмык атамасына синоним итеп ләпләпәк сүзен куллану да очрый. Мишәр диалектының күп кенә сөйләшләрендә 'ясмык' мәгънәсендә рус теленнән кергән алынма сүз таралыш алган. Мәсәлән, чәчәли (лмб.), чәчәбичә (срг., тмн.), чичевича, чәчәвича (тмн.), чәчәли борчак (кузн.), шулай ук, урта диалектның бастан сөйләшендә чичебича (< рус. чечевица). Мисаллар: Каташлыкка арыштан гайре сабан ашлыгы бары да керә: соло, арпа, бодай, чәчәбичә (срг.). Чичевича була иде, шуңардан бешерә идек ләпәшкә (тмн.). Чәчәли чәчә идек элек, эшти күмәч пешерә идек (лмб.). Техник культуралар исемнәре Техник культуралар арасыннан көнбагыш үсемлегенең атамасы кызыклы. Татар телендә аның берничә исеме бар. Алар үсемлек эшләпәсенең көнгә, кояшка һәм айга таба карап борылу үзлегенә бәйле: Көнгә баккан көнбагыштай сиңа тартыла күңел (җыр). Кай якларга карыйм инде? дигән кебек, Җилләрдә Сары яфраклы көнбагыш Кояш эзләп тирбәлә (Ф. Сафин, 2008: 223). Көнбагыш атамасы әдәби телдә норма буларак кабул ителгән. Бу кушма сүз ике тамырдан тора: көн + багыш < баг- < бак- + афф. -ыш. Биредә көн сүзе 'кояш' мәгънәсен белдерә, ә бак- 'кара' фигыле мәгънәсендә кулланыла. Димәк, бу үсемлек көнгә, кояшка карый. Моннан тыш, татар теле сөйләшләрендә аның бик күп вариантлары бар. Мәсәлән, гөлбағыш (дөб.), гөмбагар (мәл., кузн.), гөмбағар, гөмбахар, гөмбаһар (трх.), гөмбағыш (блт., мам., минз., бөре., кргл., бгрс.), гомбагыш (байк.), гөмбагыр, гомбакты (чст.), гөмбақты (трх., каз.ар.-крш., эчк.), гөмбахты (эчк.), қомбағыш (мам.), қомбақ, қомбақты (эчк.), комбакты (м.-кар.), кымбагар, комбагаш, кымбагаш, комбагар, көнбагар, гөмбагаш (чст.), көнбағыш (урт. д.) < көн + бак- +афф. -ар., -аш, -ыр, -ыш, -ты. Чагышт.: казак. кунбағар, төрек. гунебақар, азәрб. кунабахан, үзб. кунғабоқар, башк. көнбағыш, казак. кунбағыс, төрек. günebakan 'көнбагыш'. Татар сөйләшләрендә кулланылган бертөркем исемнәр кояш сүзе белән бәйле: қошбағар (минз.) (< қош < койаш + багар), қойаш орлоғо (к.т., блт., тара.), кийашәнчек (т.я.-крш.) < кийаш < койаш + әнчек < әләнчек < әйләнчек), кәшкәләнчек (нрл.) < кәшкә < койашка + әләнчек < әйләнчек). Көнбагыш төшенчәсен белдерә торган кушма сүзләрнең беренче компоненты көн, ә икенче компоненты әйлән- фигыленнән тора. Мәсәлән: келәнгеч (лмб., тмн., кузн., карс.) (< кел < көн + әлән- < әйлән- + афф. -геч), 'еләйләнеш (кас.) (< 'ел < кел < көн + әйлән- + афф. -еш), келәйне (баст.) (< кел < көн + әйне < әйләне), келәләй (кузн.) (< кел < көн + әләй- < әйлән-), келәнгез (< кел < көн + әнгез < әйләнгез), геләндергеч, келәндергеч (кузн.) (< гел, кел + әләндергеч < әйләндергеч), гөләләнгеч (кузн.) (< гөл < көл < көн + әләнгеч < әйләнгеч). Себер диалектлары сөйләшләрендә күрсәтелгән мәгънәдә көннөк (< көн + афф. -нөк<лек), көнайланма (< көн + айланма < әйләнмә) лексемалары кулланыла. Шулай итеп, көнәйләнгеч (һәм аның фонетик вариантлары) көнгә ягъни кояшка карап әйләнә торган үсемлекне белдерә. Көнбагыш исеме башка төрки телләрдә дә югарыда күрсәтелгән модель буенча ясалган. Мәсәлән, ком. гюлайлан, нуг. куньайлан. Әдәби көнбагыш сүзенә синоним булып сөйләшләрдә тагын айбағар (блт., крш.), айбагар (миш. д.), айбагыр (мәл., хвл., чст., срг.), айбағыр (каз.ар.-крш., т.кам.-крш., нгб.-крш.), айбар, айбаһар (чст.), айбағыш (каз.ар.-крш.) лексик берәмлекләре кулланыла. Бу кушма сүз ай + бак- + -ар, -ыш кушымчалары ярдәмендә ясалган һәм айга караучы үсемлекне белдерә. Мисаллар: Айбағар утыртқаныйым, ашап беттеләр қарчық-қорлар (нгб.-кш.). Айбағар чәчәләр ийе (каз.ар.-крш.). Айбагар бармы лаукада? (срг.). Айбагар цупләрен белә идәнне цупләмә (чст.). Найди тәтәдән айбағыш сора (каз.ар.-крш.). Айбагарлар чәчәк ата инде (карс.). Бүген калхуз айбағырын ташыйлар (нгб.-крш.). Шуны да әйтергә кирәк: көнбагыш, айбагар лексик берәмлекләре һәм аларның вариантлары үсемлекнең үзен һәм аның орлыгын да белдерәләр. Мәсәлән: Апа, айбагар ашыйсынмы? (мәл.). Бабай, биримме сәңа комбакты (м.-кар.). Көнбагыш үсемлегенең орлыгыннан май чыгаралар һәм ул татар телендә көнбагыш мае дип атала: Фәриха суганлап, борычлап көнбагыш мае белән примуста чыжылдатып бәрәңге котлетлары куыра (Ш. Камал. ТТАС, Т. 2). Сөйләшләрдә, шулай ук, келәнгеч майы, келәләнгеч майы (тмн.), айбагар майы (мәл.), үлән майы (брб. д.) һ.б. лексемалар теркәлгән. Мисаллар: Келәнгеч майын майга куйасыңмы? (лмб.). Келәнгеч майы (тмн.). Йоморка сыттым, айбагар майы салдым ( камырга) (кузн.). Айбағыр майымы бу? (каз.ар.-крш.). Айбағыш майы (каз. ар.-крш.). Айбагыр сүзе гидронимнар составында да очрый. Мәсәлән, Айбагыр елгасы (Гарипова, 1978: 52). Гомумтатар сүзләре белән бергә сөйләшләрдә 'көнбагыш' мәгънәсендә рус теленнән кергән алынма сүз дә кулланыла. Иң киң таралыш алган сүзләрнең берсе симәнке < рус. семянка. Бу лексик берәмлек үсемлекнең үзен дә, орлыгын да белдерә. Сөйләшләрдә аның тагын симечке (мам., минз., стрл.), симешка (байк.), симешке (минз., стрл.), симычка (карс.), чимечке, чимечки (минз., стрл.), чимечке (бөре.), чимешкә (трбс.), чимәңке (нрл.), шимешке (минз.), шимешкә (злт.) (< рус. семечки) вариантлары да очрый. Урта диалектның нократ, красноуфим сөйләшләрендә чимә, глазов сөйләшендә чима (< семя) 'көнбагыш орлыгы' мәгънәсендә билгеле. Мисаллар: Симәнке чәчәк атқан (дөб.). Симәңке майы бармы (трх.). Без элек гөмбагыш дийә йек, әлинде чимечке диләр (стрл.). Утырығыз урындыққа, чимечке ашатайым (минз.). Қырда чимәңке чәчәләр. Чимәңке кәтиг әле (нрл.). Шимешкә ашыйсығыз килсә, йал иткәндә менеб алың (злт.). Бер шимешке биреп күңелемне ачты. Чимә бир әле, йарыйқ (нокр.). Аби, чима киракмы? (глз.). Моннан тыш, 'көнбагыш' мәгънәсендә касыйм сөйләшендә пасунушка, пачунушка, темников сөйләшендә сулнышка (< рус. подсолнух) лексик берәмлекләре кулланыла: Пачунушканы җәртлип ашама'а йа'шы. Моннан тыш, 'көнбагыш орлыгы' мәгънәсендә минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә теwер лексемасы билгеле, мишәр диалектының темников сөйләшендә исә йаргыч (< йар- + афф. -гыч) сүзен куллану мәгълүм. Мәсәлән: Аптырағач ғөмбағыш теwере алдық (минз.). Киндер - сабагыннан сүс, пәҗе, орлыгыннан май алына торган берьеллык үлән үсемлек: Инде колхоз басуларында көнбагыш, киндер һәм җитен кебек соң өлгерә торган культуралар да чәчелеп бетте (Г. Галиев. ТТАС, Т. 2). Кыргый киндер. Киндер йолку. Киндер лексемасының татар телендә, үсемлек һәм аның орлыгы мәгънәсеннән тыш, 'киндер һәм җитен сүсеннән эшләнгән тукыма'ны белдерүе дә мәгълүм: Киндер капчык, киндер алъяпкыч, киндер сөлге: Бәйрәм алдында әнисе нечкә киндердән күлмәкләр кисте (Дәрдемәнд, ТТАС, Т. 2). Киндер орлыгыннан сыгып алынган үсемлек мае киндер мае дип атала. Себер диалектлары сөйләшләрендә киндер лексик берәмлеге 'кычыткан' үсемлеген дә белдерә. Киндер қулға сийәте (ТТЗДС, 2009). Киндер лексемасы башка төрки телләрдә дә төрле фонетик вариантларда табыла. Мәсәлән, башк. киндер, алт., карач.-балк., кырг., нуг., ккалп., төрекм. кендир, төрек. kendir, тув. хендир, хак. кандир, уйг. кендир, үзб. кәндир, чув. кантар, кандыр; бор.-төрки kendir, kenter. Чагышт. тагын: венг. kender. Киндер атамасын галимнәр кушма сүз итеп карыйлар: беренче компоненты кин, икенчесе < дер < тер < бор.-төрки тэри 'тире' (кэн тэри 'тукыма тире') (Әхмәтьянов, 2001: 105). Киндер сүзе башка сүзтезмәләр составында килеп яңа мәгънәле сүзләр ясауда катнаша. Мәсәлән, киндер сүсе, киндер урыны, киндер тукмаклау, киндер сөйәге (мам.) 'талкыш'. Киндер сүзе белән үсемлекнең кайбер төрен белдергән лексик берәмлек тә ясала: киндер кычыткан, шулай ук, кош исеме: киндер чыпчыгы 'тау чыпчыклары семьялыгыннан кечкенә сайрар кош'. Киндер сүзе бәрәңге сөйләшендә мунча киндере 'мунча өйалдындагы утыргычка җәелә торган җәймә', пермь сөйләшендә шома киндер 'гади генә, бизәксез дә, буяусыз да сугылган киндер' сүзтезмәләрендә очрый: Мунча киндерем икәү иде, ике йағына да җәйәдер ийем. Мунча киндере әзерләгән буласың, сөлгесен, тастымалын әле анда шома киндер генә түгел қый, кәртәләп тә сугам ий, буйлы да була ий. Киндер сүзенең татар сөйләшләрендә киндераш исеме киң таралыш алган. Ул ике мәгънәдә кулланыла: 1) киндер үсемлеге һәм 2) киндер орлыгы. Мәсәлән: Йулның уңйагында киндераш йере. Киндераш орлого (чст.). Киндерашны йолка идек, тепкә бәлибез, аннан йәйәләр йаңгырга (кузн.). Аның киндерашы бар башында, орлого ул майлы (хвл.). Киндераш, дары борон чәчәләр иде (клм.). Киндераш сүзе киндераш орлыгы 'киндер орлыгы' (хвл.), кысыр киндераш 'орлыксыз киндер' (стрл.), киндераш майы (карс., чпр.) 'киндер мае' сүзтезмәләре составында да кулланыла. Цыпцык киндерашы лексик берәмлеге байкыбаш сөйләшендә 'кыргый киндер' мәгънәсендә белдерә: Цыпцык киндерашы киндераш инде бетеп, орлогы wак була, сары. Киндераш куркынычы сүзтезмәсе мәләкәс сөйләшендә 'карачкы' мәгънәсендә билгеле: Бу кийемеңне кигәч, прәме киндераш куркынычы тесле буласың. 'Киндер' мәгънәсендә казан арты төркеме, тау ягы төркеме сөйләшләрендә, эчкен сөйләшендә орлоқ/орлық лексемасы кулланыла: Орлоқ чәчәләр ийе, майын чығарталар ыйы (т.я.). Орлоқны чәчәсен дә басасын чүпләб аласын (трх.). Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә, урта диалектның бөре сөйләшендә 'киндер' төшенчәсе сүс лексемасы белән белдерелә: Сүс чәчәдер ийек, аны талқыйдырыйық (бөре.). Сүс лексемасы нократ сөйләшендә 'талкыш' мәгънәсендә билгеле. Бәрәңге сөйләшендә бу лексик берәмлек буй сүс сүзтезмәсендә очрый һәм иң яхшы җитенне белдерә: Буй сүстән әзерләп йақшы киндер суқтық (бәр.). А. Троянский, Л.З. Будагов сүзлекләрендә сүс лексик берәмлегенең ике мәгънәсе теркәлгән сүс (< рус. кудель) һәм киндер ( конопля). "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә сүс лексемасы киндер, җитен ише үсемлек сабагын талкып алына һәм җепкә, бауга һ.б.ш. китә торган материал дип аңлатылган: Киндер сүсе. Җит ен сүсе. Баса сүсе. Сүс киндерә. Сүс дилбегә. Сүс җеп (ТТАС, Т. 2). 'Кыргый үскән киндер' үсемлеге минзәлә сөйләшендә мора дип тә йөртелә. 'Киндер' мәгънәсендә Урал төбәгендә таралган (минз., перм., кр.-уф., злт., стрл., твр.) сөйләшләрендә, бараба диалектында тарма лексик берәмлеген куллану да бар. Мәсәлән: Тарма бар ийе ороп җыйғаным. Тарма эре була (перм.). Тарманың иртә йолқый торғаны баса була (минз.). Тарма бик үстердек элек (кр.-уф.). Тарманы арқан бау ишәргә алалар. Тармадан дилбегә ишәләр, мишәк суғалар, нық была (злт.). Тармасы йуwанрак була, басасы нәзегрәк (стрл.). Тарманы эскәб (йолкып) алалар, көлтәне бәйлисең (твр.). Тарма лексемасы сүзтезмәләр составында да очрый һәм төрле мәгънәдәге сүзләр ясауда катнаша. Мәсәлән, қысыр тарма (минз.) 'кыргый киндер', тарма бау (перм., злт.) 'киндер сүсеннән ишелгән бау', тарма орлоғы (тпк.) 'кыргый киндер', тарма орлығы (минз., злт.), тарма орлоқ (перм.), тарма орлыгы (стрл.) 'киндер орлыгы' мәгънәләрендә билгеле. Мисаллар: Тарма орлоғо үсә йыwан булып, анысының сүсе эре була, аны төйүwе дә қыйын, тегендә-монда үсә ул, аны йыймыйлар да (тпк.). Тарма орлоғоннан кәкере пешерәләр (злт.). Тарма орлық була (перм.). Урта диалектның пермь сөйләшендә тарма сүзе тармарлоқ (< тарма + орлоқ) кушма сүзендә дә очрый һәм 'киндер орлыгы'на карата кулланыла: Тармарлоқны төwәсең дә пирукка саласың. Себер диалектлары сөйләшләрендә 'киндер' мәгънәсендә тарма башы (брб. д.), пүләwәй (< рус. полевой) им (< җим) (Тумашева, 1992) лексик берәмлекләрен куллану да мәгълүм. Татар теленең мишәр диалекты сөйләшләрендә 'киндер' мәгънәсендә фин-угор теленнән кергән мошко (хвл., кузн., стрл.), мышкы (тмн., лмб., кузн., хвл., чст., карс., шрл.) лексик берәмлекләре актив кулланыла: Мошко чәчә булганнар, әле инде чәчмиләр (хвл.). Мошко чәчтем. Мошко орлого (стрл.). Мышкы йылкалар иде алар килгәндә (кузн.). Элгәре заманда чәчәләр иде мышкыны (шрл.). Мошко, мышкы лексемалары 'киндер сүсе'н дә белдереп киләләр: Талкыгач, мошко була (стрл.). Мошко киндераштан йасаклыйлар иде (хвл.). Киндерашны тау башында җәйеп киптерәләр, талкыйлар, талкышы төшә, мышкысын эрлиләр (шрл.). Элгәре җегерләп алалар, қалғаны мышқыға чыға (минз.). Шуның белән бергә, карсун сөйләшендә мышкы, киндераш мышкы сүзтезмәсе 'киндер сабагын'а карата да кулланыла. Моннан тыш, сөйләшләрдә мошкы сүзе кара, сары эпитетлары белән килә һәм киндер үсемлегенең аерым төрләрен белдерә. Мәсәлән, кара мошко (кузн., стрл.), кара мышкы (кузн.) 'киндернең орлык бирми торган төре, баса', сары мошко (кузн., стрл.) 'киндернең орлык бирә торган төре' мәгънәсен белдерә: Кара мышкыны арыш ураг ына тәк ле йыйабыз, кезен бер айга чирәмгә йәйәләр, сун талкыйлар, кыҗ буйы эрлиләр (кузн.). Сары мошко-орлоклана торганы (стрл.). Стәрлетамак сөйләшендә мошко сүзе кыр мошкосы сүзтезмәсендә дә очрый һәм 'кыргый үскән киндер'гә карата кулланыла: Кыр мошкосы бар, ул чәчмичә үсә инде. Чагышт.: мокш. мушка 'сүс', 'тәрәшле сүс', эрз. мушко 'киндер', 'тәрәшле сүс'. Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә 'киндернең орлык бирми торган төре, баса' мәгънәсендә мордва теленнән кергән пәҗи алынма сүзе киң таралыш алган. Мәсәлән, пази (кузн., стрл.), паҗи (карс.), пәҗи/пәзи (чпр.), пәҗи/пәзе/пәзи (срг.), пәҗи (мәл., чст., чпр., байк., стрл.), пәзе (срг., чпр., чст.) вариантлары кулланыла. Мисаллар: Пазины җийалар шул вахытларда (кузн.). Әгәр пәзи булса, келтә кебек була (чпр.). Кандала пәзидән чыгамы сың әле? (чст.). Пәҗи талкыйлар иде бит ул чакта калхузга. Аның пәҗийен түүwе бик аwыр түл'ке (чст.). Пәҗи киндер арасыннан чүплиләр, орлоклы булмый (стрл.). Югарыда китерелгән лексик берәмлекләр мишәр диалекты тәэсирендә формалашкан урта диалектның кайбер сөйләшләрендә дә күзәтелә. Мәсәлән, пермь сөйләшендә бәҗи, златоуст сөйләшендә бәж'и, пәж'и вариантлары очрый һәм 'киндер', 'киндер сүсе' мәгънәләрен белдереп килә: Һәрбер кеше элек үзләре сәсәйе бәж'ине. Пәж'инең орлығы была (злт.). Пәҗи сүзенең минзәлә, стерлетамак сөйләшләрендә дә 'киндер орлыгы', 'киндер сүсе' мәгънәләре теркәлгән: Пәҗи сықтыралар ийе (минз.). Аwыр йыллар, пәҗи орлыгын чәчә идек (стрл.) Моннан тыш, кара пәзи (чпр.), кара пәҗи (стрл.) 'баса', сары пәҗи (мәл., стрл., т.я.-крш.) 'киндер, киндернең орлык бирә торган төре' лексик берәмлекләре дә сөйләшләрдә урын алган: Бер терлесен йылкып ала идек, иртәрәге анысы кара пәҗи, бер терлесе сыңарак, сары пәҗи дийә идек (стрл.). Чагышт.: мокш. пазяй 'баса', 'тәрәшле сүс', эрз. пазе 'баса'. Паҗи сүзеннән паҗилау (лмб., карс.), паҗылау (лмб.) 'сүс ясау, сүс талку' фигыльләре ясалган: Мышкы паҗилыйлар, киндерашлысы атына, паҗи атына була (карс.). Мошко чәчә идек, аны паҗыли идек, карсагырагы була иде, аны паҗыли идек (лмб.) Пәҗилек (< пәҗи + афф. -лек) лексемасы калда сөйләшендә 'ындыр' мәгънәсендә билгеле: Пәҗилектә качырынып йата булган ул Шарук. Баса сүзе татар әдәби телендә һәм урта диалектның күп кенә сөйләшләрендә 'киндернең орлык бирми торган төрен' белдерә: Баса сүсе. Ата даны белән кыз китә, баса даны белән сүс китә (мәкаль). Урта диалектның тепекәй сөйләшендә ақ баса 'баса', қара баса 'киндер' төрләре билгеле: Қара басаны суға сала торған ыйық, ақ басаны йәйә торған ыйық. Баса сүзенең сөйләшләрдә паса/пәсә (баст.), маса (тбл.) вариантлары да бар: Маса йолығып пыwақлатық. Галимнәр фикеренчә, баса сүзе мордва теленнән кергән (Мах мутова, 1976: 156). Чагышт.: чув. пуса, башк. баса, үзб. буз (Егоров, 1964: 167); мар; поч 'аркан, киндерә бау', пач 'киндер кисәге, киндер тукыма', удм. пыш, пуш, поч 'киндераш, сүс', паця 'яулык'. 'Баса' төшенчәсе калда һәм стәрлетамак, тархан сөйләшләрендә чүпләмә (< чүп + афф. -мә) лексемасы белән белдерелә: Чүпләмә ул, кара пәҗи дибез аның пәҗийен (клд.). Аныкы чүпләмәсе была торган иде, алдан йылкып алалар иде (стрл.). 'Киндер' мәгънәсендә нократ, глазов сөйләшләрендә келэм/келим/киләм/килем лексик берәмлекләре кулланыла. Бу алынма сүз удмурт теленнән кергән. Чагышт.: удм. кенэм 'киндер орлыгы'. Мисаллар: Мин белдектә килем чәчкәләмәделәр. Килем орлоғон грижа булғанда қайнатып эчертәләр. Келим ар аwылларда бар ул. 'Киндер сүсе, тәрәшле сүс' мәгънәсендә глазов сөйләшендә пуш сүзе очрый: Келим ашай торганы, пушы агачы, аркан ишилир. Чагышт.: удм пыш 'киндер'. 'Киндер мае'н нократ сөйләшендә келим майы дип йөртәләр. Урта диалектның касыйм сөйләшендә 'киндер' мәгънәсендә рус теленнән кергән канапил (< рус. конопля) алынма сүзе кулланыла. Җитен - сабагыннан сүс, орлыгыннан май алу өчен игелә торган берьеллык үсемлек: [Игенче] чәчкән төрле-төрле игеннәр: бодай, солы, борчак һәм дә ясмык белән җитеннәр (М. Гафури). Зәйнәпнең апайлары, кичләр утырып җитенне кабага элеп орчык әйләндерә, җеп эрли башладылар (Дәрдемәнд). Кар агарткан җитен җебен кызлар, Җыеп алып киләп-киләп, Чайкадылар көмеш чишмәләрдә, Ак бәләкләр белән бәләкләп (Ш. Маннур). Җитен күлмәкне җил ала, Илтеп дәрьяга сала (җыр). Җитен сүзенең әдәби телдә күчерелмә мәгънәсе дә бар. Ул агарган, чал кергән чәчкә, сакалга карата кулланыла. Мәсәлән: Җитен чәчләр, Көмеш кашлар белән кайтам мин (Б. Рәхмәт). Әнә җитен сакалын җилдә җилфердәтеп, бер карт алга чыга башлады (Х. Кәрим. ТТАС, Т. 3). Урта диалект сөйләшләре таралган территориядә татар әдәби телендәге җитен сүзе киң таралыш алган. Бертөркем сөйләшләрдә исә аның йитен, йетен вариантлары да кулланыла. Мәсәлән: Әле җитен чәчәләр, йетен талқыйлар (нокр.). Җитен лексик берәмлеге Идел буе регионындагы башка телләрдә дә урын алган. Мәсәлән: башк. йетен, чув. йетен; мар. йытын, удм. етин. Чагышт.: бор.-төрки jitim 'җитен орлыгы' (ДТС, 1969). Җитен сүзе К. Насыйри сүзлекләрендә дә теркәлгән. Еш кына ул сүзтезмәләр составында бирелгән: күке җитене, кыр җитене (Насыйри, 1894; 1904). Тагын сүс җитене, көдрә җитен, май җитене төрләренә аерып карау да бар (РТАХТС, 1971). Моннан тыш, җитен чәчәге сүзтезмәсе балтач сөйләшендә көтүче сумкасы фитонимын белдереп килә. Себер диалектлары сөйләшләрендә итен/йитен вариантлары бар (Тумашева, 1992). Мишәр диалекты сөйләшләрендә рус теленнән кергән элән (< рус. лен) сүзен куллану характерлы. Мисаллар: Әтекәй, элән чәч мә дең, Чәчрәп чәчкә атмады (бор. җыр) (лмб.). Элеке бик чәчә ләр иде эләнне (хвл.). Элән орлок вак була. Быйыл бездә элән уңды. Элгәре элән тугый идек (чст.). Элән орлогын ашарга йарамый (шрл.). Элән/лән сүзе мишәр сөйләшләре йогынтысында формалашкан урта диалектның һәм себер диалектларының кайбер сөйләшләрендә дә очрый. Мәсәлән, касыйм сөйләшендә элин, бастанда элән/лән, камышлыда элән, себер диалектлары сөйләшләрендә лүн (тара.), элән (клм.) лексемалары билгеле: Элин үстермәйләр безди (кас.). 'Җитен йолку' мәгънәсендә ләмбрә сөйләшендә элән тарту лексик берәмлеге күзәтелә: Кызны итәләр урманга элән тартырга. Җитен орлыгыннан җитен мае чыгаралар. Урта диалектның турбаслы сөйләшендә 'җитен маен' зығыр майы исеме белән атап йөртәләр. Шундый гыйбарә бар: Қарабай турғай, зығыр майын қуймый, үзе барыбер туймый. Аерым төрки телләрдә зығыр лексемасы 'җитен' мәгънәсендә мәгълүм. Мәсәлән, казак., төрекм. зығыр, үзб. зиғир, уйг. зиғир 'җитен', зиғир йеги 'җитен мае' 'кунжут мае', кырг. зыгыр 'җитен', зығыр майы 'җитен мае'. Җитен орлыгының маен сыкканнан соң калган чүбе әдәби телдә түп дип атала, казан арты керәшеннәре, тау ягы сөйләшләрендә түбер, лаеш, дөбьяз сөйләшләрендә, түбән кама керәшеннәре сөйләшендә түк лексик берәмлекләре белән белдерелә. Күрсәтелгән лексемалар көнбагыш, киндер орлыкларына карата да кулланыла. Мәсәлән: Көнбагыш түбе, киндер түбе, җитен түбе; орлоқ түбере, симәңке түбере, җитен түбере (каз.ар.-крш.). Орлоқның түге генә қала ич, алай қысқач. Җитен орлоғы түген мал да ашамый (лш.). Орлоқ түкләре дә ашадық суғыш wақытында. Бу киндер түге, җитен түге аwыр ыйы ашарға. Майын чығарыб алалар, түген қайтаралар малларға (дөб.). Халваға да айбағыр түпләре қушалар. Киндер орлығыннан май чығарталар ыйы, түге белән дуңғызлар ашатасын, түге белән күмәчләр пешерәсең, зур түгел күмәче, бәләкәй, җәйләү кебек кенә (т.кам.-крш.). Җитенне, киндерне эшкәрткәннән соң калган чүп, калдык әдәби телдә чүбек сүзе белән белдерелә: Киндердән сүс чыгар, сүс чыкмаса, чүбек чыгар (мәкаль). Ул заманнарда җитен, киндер сүсләреннән җеп эрлиләр, аларның тәрәшлесеннән чүбек кала иде (Ш. Маннур. ТТАС, Т. 3). Урта диалектның пермь сөйләшендә бу сүзнең чөбәк, чүбәк вариантлары теркәлгән һәм 'сүс' мәгънәсен белдерә: Җитенне талкыйлар да шул чөбәк була. Чүбәкне йерли торған ийек. Чүбәкне сатып алабыз ий, ирлибез ий. Чүбәк, шулай ук, минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә дә күрсәтелгән мәгънәдә билгеле. 'Җитен чүбе; җитеннең чүбеге' мәгънәсендә нократ сөйләшенең глазов урынчылыгында пышни лексемасы кулланыла: Җитенне талкыйсың, җитеннең чүбе пышни була, калдыгы, пышнийы җиргә койыла. Нократ сөйләшенең глазов урынчылыгында удмурт теленнән кергән пышни сүзенә -лы кушымчасы ялганып пышнилы сыйфаты ясалган һәм 'киндер' (материя) мәгънәсен белдерә: Пышнилы кендер күлмәк кигән дә, читсы. Пышнилы палас. Җитен сүзе Идел буе халыкларына гына хас: тат. җитен, башк. етен, чув. йєтєн. Территориаль яктан якын булган фин-угор халык ларына да кергән: мар. йытын, удм. етин. Төрек телендә кeten. Татар телендә китән сүзе тукыма төрен белдерә. Җитен атамасы тува, хакас телләрендә киндер сүзе аша ассоциа цияләнә: тув. ак хендер, хак. ак киндер 'җитен'. Мәк - матур, эре чәчәкле, эченә вак орлык тулган тартмачыклар формасында җимеш бирә торган үсемлек: Чәчәк ата кызыл мәк, Мәккә куна күбәләк (Ә. Ерикий, ТТАС, Т. 2). Мәк орлыгы. Мәк сипкән ак булка. Мәк пирогы. Мәк түбе (РТАХТС, 1971). Күпьеллык мәкне декоратив үсемлек итеп тә үстерәләр. Мәк сүзенең сөйләшләрдә макы (лмб., хвл., чст., срг., баст.), маке (тмн.), мәке (мәл., алтата сөйләше), өмәк (блт.) вариантлары бар: Макыдан бер тау чүп киптердек (лмб.). Мәкедә йөредек, мәке куwатлы (мәл.). Өмәк қушмағанын йаратам (блт.). Мәк грек сүзе. Татар теленә ул рус теле аша кергән. Себер татарлары диалектларында 'мәк' төшенчәсе күкнар (< тат. + фарс.) кушма сүзе белән белдерелә: Кукнарны үстермәйтеләр қәсер (твр.). Татар телендә мәк сүзе катмарлы мәк, мәк йоклаткыч (Насыйри, 1904) сүстезмәләре составында да очрый. 'Мәк башы' мәгънәсендә хвалын сөйләшендә кобошка (< рус. кубышка) алынма сүзе кулланыла: Макы кобошкасын кан'атып эчкән. Кукуруз - берөйлеләр семьялыгыннан орлыклары чәчәк формасында булган, юан, озын сабаклы, кыяк яфраклы берьеллык үлән үсемлек. Кукуруз Үзәк һәм Көньяк Америкада үстерелгән. Россиягә ул соңрак чорда кертелгән. XIX гасырның икенче яртысына кадәр аны яшелчә үсемлеге буларак үстерәләр. Татар телендә бу үсемлек кукуруз атамасы белән йөртелә. Язма чыганакларда күрсәтелгән мәгънәдә кәгъбә бодайы лексик берәмлеге теркәлгән. Биредә кәгъбә гарәп сүзе, кәгъбә бодайы 'түгәрәк бодайны' белдерә. Аерым сүзлекләрдә кукуруз сүзе белән бергә кәгъбә бодайы лексемасы да урын алган (АС, 1931). Яшелчә һәм бакча үсемлекләре атамалары Яшелчәчелек атамалары арасында гомумтөрки тел берлеге чорында ук төрки һәм гарәп-фарсы телләрендә уртак лексик параллельләрнең булуы күзәтелә. Бу атамалар төрки телләрдә киң таралышы белән аерылып торалар. Борынгы чорларда ук кабул ителгән гарәп-фарсы атамаларыннан җитен, кишер, чөгендер, шалкан, кыяр һ.б.ны күрсәтергә була. Яшелчә һәм бакча үсемлекләре бик борынгы заманнардан билгеле булган. Аларның күпчелеген кеше моннан берничә мең еллар элек үк азык буларак файдаланган. Яшелчәләрдә бик кыйммәтле матдәләр - углеводлар, майлар, аксымнар бар. Азык-төлектә әһәмиятле витаминнарның булуы организмның нормаль эшләвен тәэмин итә. Яшелчә культуралары составына бик күп сандагы үсемлекләр керә. Аларның күпчелеге җылы яклардан, җылы климатлы илләрдән чыккан. Яшелчәләрнең күп төрләре Урта Азиядән кергән. Андыйларга кыяр, кабак, кавын, карбыз, кабачки, борыч, баклажан, фасоль керә. Бу үсемлекләр җылылыкны бик күп таләп итәләр, түбән температураны начар кичерәләр. Соңга таба галимнәр салкын шартларга чыдамлы яңа сортлар булдыру өстендә эшлиләр. XV гасыр ахырында Европада да яшелчә культураларын игү башлана һәм бәрәңге, помидор, борыч кебек үсемлекләрне үстерү киң урын ала. Татар халкы яшелчә үстерүгә соңрак чорларда гына игътибар итә башлый. Беренчедән, моңа салкын климат шартларында яшәү сәбәп булса, икенчедән, татар халкының традицион аш- суында яшелчә ризыклары төп урын алмавы белән аңлатыла. Яшелчә азык ларына ихтыяҗ, нигездә, табигать хәзинәләре хисабына канәгатьләндерелгән. Әмма кайбер яшелчәләр инде акрынлап татар халык ашларына да үтеп керә (Татары...: 506) һәм яшелчәчелек, бакчачылык эшенә игътибар арта башлый. Элеге хезмәттә бу тематик төркемгә кергән һәм актив кулланылышта йөргән кайбер яшелчә исемнәренә тукталу урынлы булыр. Халык телендә яшелчәчелек белән бәйле сүзләр күпмәгънәле түгел. Бер үк лексик берәмлек үсемлекнең үзен һәм аның җимешен дә белдереп килә. Әдәби тел һәм терминологик сүзлекләрдә бакчачылык һәм яшел чәчелек өлкәсенә карган лексик берәмлекләр урын алган. Татар теле сөйләшләрендә аларның диалекталь исемнәре, вариантлары актив кулланылышта йөри, мәгънәләре яки мәгънә төсмерләре белән аерылырга мөмкин. Актив кулланылган яшелчә үсемлекләре исемнәренең кайберләренә тукталыйк. Бәрәңге - крахмалга бай эре бүлбеле яшелчә. Ул пасленчалар семьялыгына керә. Бәрәңгенең Европага XVI гасырда кертелүе мәгълүм. Россиядә исә бәрәңге үстерелә башлау Петр I исеме белән бәйле. Ул Голл андиядән бер капчык бәрәңге китертеп карый. Әмма аның бу инициативасын беркем дә хупламый. 1765 елда Петр I тарафыннан бәрәңге үстерү турында боерык бирелә. Ләкин патшаның бу күрсәтмәсе патша чиновниклары тарафыннан бик нык каршылыкка очрый. Крестьяннар исә бу 'шайтан алмасын (русчасы: чертово яблоко)' утыртырга теләмәгәннәр. Бу турыда 1912 елда язылган "Бәрәңге вә гыйлем" шигырендә Г. Тукайның шундый искәрмәсе бирелгән: "Бәрәңге моннан йөз еллар элек Русиядә булмаган. Соңрак Америкадан китертелгән, һәр яңалыктан курыккан авыл халкы, бәрәңгедән куркып, аны ашамаганнар вә "шайтан алмасы" дип атаганнар (Г. Тукай. Әсәрләр, Т. 2: 239). Бу шигырендә Г. Тукай шул чорда бәрәңгегә бәйле сәясәтне бик оста сурәтләгән: И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан. Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак Яурупадан. И бәрәңге! Син күрендең әүвәл күренеш вә чит; Шаулады күргәч сине барлык мужик: ул дип "җәдит"! Ул бәрәңгене китергән бу җиргә дәһриләр Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар. И бәрәңге, күп әзаларга синең сабырың беләм, Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамырың белән. Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип алласы, Син оялдың ул заман: "кяфер вә шайтан алмасы"! И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың; Син җиңеп, иттең мәкян инде мужикның корсагын. Әмма бу яңа үсемлекнең тәмле ризык булуы барлык каршылыклардан өскә чыга. Шулай итеп, бәрәңге Россиядә үстерелә башлый. XIX гасыр урталарында инде бәрәңге утырту, үстерү мәйданы елдан-ел арттырыла бара. Бәрәңгегә мәдхия талантлы шагыйрь М. Хөсәен шигырендә дә чагылыш таба, һәм композитор Ифрат Хисамов белән шундый җыр иҗат иткәннәр: Йодрык кадәрле. Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Ах, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге! Тукай да бит сине җырга керткән, Бабайлар да мактап сөйләгән; Бер як та юк сине яратмаган, Беркем дә юк сине сөймәгән. Бәрәңге атамасы татар телендә киң таралыш алган. Әдәби телгә ул ботаник термин буларак кабул ителгән. Мәсәлән, бәрәңге алмасы, бәрәңге балы, бәрәңге гөмбәсе, бәрәңге күзе, бәрәңге сабагы, бәрәңге суы, бәрәңге төбенә өю, бәрәңге утырту һ.б. Бәрәңге сүзе минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә җир бәрәңге сүзтезмәсендә яңа мәгънәдә кулланыла. Биредә ул 'йонлы бәрәңге' үсемлегенә карата әйтелә: Җир бәрәңге ашадық, қуйан тәпийе дә диләр аны (минз.). Бәрәңгене икмәккә тиңлиләр, икенче икмәк саныйлар. Шуңа күрә телдә бәрәңге - ярты икмәк фразеологик берәмлеге еш кулланыла. Бәрәңге корсак гыйбарәсе 'бәрәңге ашарга яратучы кеше'гә карата кулланыла. Бәрәңге сүзенең сөйләшләрдә бәрәңке (т.я.-крш.), пәрәңке (төм.) вариантлары да бар, пермь сөйләшендә исә аның кыскартылган бәрәй лексемасы белән белдерелүе мәгълүм: Бәрәй өтөп ашаб җатадыр ийек. Бәрәңге сүзе төрле фонетик вариантларда Идел буендагы күрше телләрдә дә очрый. Чагышт.: чув. параньга, удм. диал. бараньги, мари. паранька. Бәрәңге сүзе топонимик атама буларак та билгеле. Мәсә лән, Мари-Эл республикасында Бәрәңге районы (русчасы: Парань гинский район) бар. Төрки телләрдә бәрәңге сүзе кулланылмый. Бәрәңге сүзенең килеп чыгышын күренекле этимолог Р.Г. Әхмәть янов борынгы төрки боренки 'түгәрәк, йомры' сүзе белән бәйләп аңлата. Бу сүз, күрәсең, болгар чорында кулланышка кергән. Әмма башта ул бәрәңгене аңлатмаган (чөнки ул чорда әле бәрәңге үстерелмәгән), ә башка шуңа охшашлы үсемлекне белдергән булса кирәк (Ахметьянов, 1986: 127), ди галим. Чагышт.: бурят. боогуреңкэй 'йомры, йомры бер нәрсә' (Әхмәтьянов, 2001: 41). Билгеле булганча, бәрәңге Көньяк Америкадан кертелгән. Шуңа күрә күп кенә регионнарда бәрәңгенең килеп чыгышына бәйле лексик берәмлекләр дә теркәлгән. Мәсәлән, урта диалектның казан арты, тау ягы төркеме сөйләшләрендә әмерхан бәрәңге (ягъни америка бәрәңгесе), пермь сөйләшендә мәрәкән (< американ) кәртүк 'кызыл кабыклы бәрәңге' (Рамазанова, 1976: 146) лексемалары да бар: Бу ақ чичкә мәрәкән кәртүк буламы? 'Бәрәңге' мәгънәсендә мишәр диалекты сөйләшләрендә алма сүзе киң таралыш алган: Алманы ничек пешерим: суйыпмы, мундирдамы (тмн.)? Алмалар чәчмәгән иде. Алмалар чәчәк җибәрә башлады (лмб.). Алма утакладым (чпр.). Алма сүзе күрсәтелгән мәгънәдә тагын урта диалектның балтач, нократ сөйләшләрендә дә актив кулланыла: Бәрәңгене алма диләр бездә. Алма җырабыз. Алма җырырға иртәрәк шул әле (блт.). Алма сүзе сүзтезмәләр составында да очрый: алма бәлеше 'бәрәңге пәрәмәче' (тмн.), алма боткасы (чст.) 'бәрәңге боткасы', алма кыймагы (чст.) 'бәрәңге пәрәмәче, шәнгә', алма узу (тмн.) 'бәрәңге бакчасын сука белән эшкәртү, бәрәңгеләрнең төбенә туфрак өйдерү'. Алмалык (< алма + афф. -лык) лексемасы чистай, сергач, темников сөйләшләрендә 'бәрәңге бакчасы'на карата кулланыла: Алмалыкта йыгылды да, тел-аwыз салды да, үлде дә (тмн.). Шуны да әйтергә кирәк: татар телендә алма сүзенең ике мәгънәсе бар: 1) әд. алма; 2) диал. бәрәңге. Бу мәгънәләрне аеру өчен алма сүзе янында аергыч сүзләр кулланыла. Мәсәлән, багалма, ягъни 'алма, бакча алмасы' һәм җиралма 'бәрәңге'. Багалма кушма сүзе "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә урын алган һәм алланып пешә торган алма сорты дип аңлатма бир елгән (ТТАС, Т.): Багалма белән сыйлау. Багалма үстерү. Шуның белән бергә багалма сүзенең 'бик матур' яки 'якын, сөекле кеше' күч е релмә мәгънәсе дә бар: Кил былбылым, кил, багалмам, кил! (Ф. Әмирхан). Ә мин сөям, сөям багалмамны, шашып сөям (Ф. Бурнаш). Баг алмасы сүзтезмәсе дә 'алма сорты'на һәм 'бик чибәр яшь кешегә'гә карата кулланыла: Баг алмасы ашап үстеңме әллә? Ак йөзләрең, алсу битләрең (җыр). Кызы баг алмасы. Юк, алай гына түгел, тулган ай шикелле иде (А. Шамов. ТТАС, Т. 1). Күрсәтелгән лексик берәмлекләрдәге баг сүзе 'җимеш бакчасы' мәгънәсен белдерә. Димәк, багалма, баг алмасы сүзләре 'бакча алмасын' белдерәләр. Җиралма кушма сүзе урта диалектның касыйм, бастан, бөре сөйләшләрендә, шулай ук, мишәр диалектының чистай сөйләшендә таралган. Аның йералма варианты нократ, темников сөйләшләрендә кулланыла. А. Троянский сүзлегендә йералма сүзе 'бәрәңге' мәгъ нәсендә теркәлгән (Троянский, 1835, Т. 2). Татар теленең терминологик сүзлегендә җиралма лексик берәмлеге 'җир грушасы, топинамбур' мәгънәсендә бирелгән (РТАХТС, 1971). Җиралма сүзе күрсәтелгән мәгънәдә кайбер башка төрки телләрдә дә урын алган. Мәсәлән, нуг. ералма, азәрб. диал. ералма, чув. çерулма. Шушы ук модель нигезендә мордва телендә модамарь (< мода 'җир' + марь 'алма') лексик берәмлеге ясалган. 'Бәрәңге' төшенчәсен себер диалектларының аерым сөйләшләрендә (төм.) йомалақ сүзе белән белдерү дә бар (Тумашева, 1992: 82). Шуның белән бергә бу лексик берәмлек йомры, түгәрәк предметларга карата да кулланыла. Мәсәлән: Йомалақ картуп асцы. Татар теленең күпчелек сөйләшләрендә 'бәрәңге' мәгънәсендә алынма сүзләр куллану киң таралыш алган. Мәсәлән, камышлы сөйләшендә бүлбе/бүлме, бөредә бүлбе/бүлге/пүлбе, байкыбашта бүлбе/бүлге (< рус. бульба). Чагышт.: удмурт диалектларында булгы 'бәрәңге'. Моннан тыш, 'бәрәңге' төшенчәсе мишәр диалекты сөйләшләрендә картуф/картуп (срг., кузн., хвл.), картук (хвл., кузн., лмб.), картуш (срг., лмб.), картуп/картут (чпр.) (< рус. картофель < нем. kartoffel) алынма сүзләре белән дә белдерелә. Югарыда күрсә телгән лесик берәмлекләр урта диалектның мишәр диалекты йогынтысында формалашкан сөйләшләрендә һәм себер диалектлары сөйләшләрендә дә кулланыла. Мәсәлән, картуп (эчк., кр.-уф.), картуп (перм., злт., твр.), кәртүп (тара.), картушка (баст.), картапка (брб.), картук, кәртүкә, кәртепкә (туб.-ирт.д.), кәртүшкә, кәртефхә (саз.я.). кәртүпкә (себ. д.). Мисаллар: Кәртепкәне өйөп китте ысбайы итеп (тбл.). Кәртүккә бартым тораға (төм). Көцөм петкәнцә эшләнәм, кәртүптән цүп сыwырам (тара.). Кәртүпкәнең көцө йуқ аның, корсакны тутыраты, йөрәкне кисәте (төм.). Кәртүшкә утадылар (брб. д.). Кәртефхә қутару (саз.я). Идел буендагы башка телләрдә дә бу алынма сүз урын алган. Мәсәлән, башк. картуф, удм. картофка < рус. картофель. Картуп сүзе башка лексик берәмлекләр составында килеп яңа мәгънәле сүзләр ясауда катнаша. Мәсәлән, тобол сөйләшендә картубисге (< кар-туп + исге < изге) 'бәрәңге төйгеч', картупка баш фразеологик берәмлеге 'аңгыра' мәгънәсендә билгеле. Төрки телләрдә дә бәрәңгенең латин теленнән кергән картоф атамасы кулланыла. Моннан тыш, урта диалектның эчкен сөйләшендә 'бәрәңге' мәгъ нәсен йәбелек (< рус. яблоко) алынма сүзе белән белдерү дә бар: Йәбелек ашарлық булған инде. Шуны да әйтергә кирәк: бәрәңгенең сабагында үскән җимеше дә алма лексемасы белән йөртелә: бәрәңге алмасы. Сөйләшләрдә бу мәгънәдә башка сүзләр кулланыла. Мәсәлән, пермь сөйләшендә аны туwара, бәрәңге мөрөк, чүпрәле сөйләшендә җалбак дип атыйлар. Аны ашамыйлар, ул агулы санала. Җир астында кышлап язга чыккан черек бәрәңгене казан арты төркеме сөйләшләрендә күкәри, күкәрин, күкери, чистай сөйләшендә пәрдәй лексемалары белән атап йөртәләр: Суғыш wақытында күкәри дә җыйып ашадық (лш.). Әйдә, күкәрингә барабыз дип китә торған ийек басуға (дөб.). Пәрдәйне сийыр да ашами (чст.). Минзәлә сөйләшендә исә бәрәңгенең бу төре кәлҗемә сүзе белән белдерелә: Кәлҗемәләр җыйып фәқыйрлек белә ғөмөр иттеләр ул чағында. Мондый черегән бәрәңгене киптереп, төеп, аның крахмалыннан күмәч пешергәннәр. Бу күмәч күкәри күмәче, күкери күмәче дип аталган: Күкери күмәче пешерә ийек йаз көне (лш.). Безнең апа күкәри күмәчен бик оста пешерә иде (дөб.). Димәк, бәрәңге сүзе татар телендә киң кулланылган, күрше телләргә дә үтеп кергән. Башка төрки телләрдә аның рус теле аша кергән латин исеме картоф, картофель киң таралыш алган. Борыч - тропик үсемлек һәм аның аш тәмләткеч ачы түгәрәк орлыгы. Борычның телдә кызыл борыч, кара борыч, кузаклы борыч төрләре бар. Моннан тыш, татар теленең аңлатмалы сүзлегендә (Вәлиди, 1927, Т. 1) ак борыч лексемасы да теркәлгән, ул дару буларак файдаланыла. 'Кузаклы борыч' мәгънәсендә тубыл-иртеш диалектының саз ягы сөйләшендә қын пороц лексик берәмлеге кулланыла. Борыч сүзеннән башка сүзтезмәләр дә ясалган. Мәсәлән, су борычы (үсемлек), борыч савыты (савыт-саба). Бу сүз нигезендә кушымчалар ярдәмендә яңа мәгънәле сүзләр дә ясалган. Мәсәлән, борычман (чст.) 'борыч төя торган савыт', борычлау 'борыч салу, борыч сибү', борычлы 'борыч салынган, борыч сибелгән'. Борыч сүзе фразеологик берәмлек булып та кулланыла. Мәсәлән, ачы итеп, төрттереп әйтелгән сүз борыч белән чагыштырыла: Сүзләре борыч: әйткән бере йөрәкне ачыттыра (ТТАС, Т. 1, 1977). Борыч сибү 'ачы, төрткеле сүз әйтү, үткәреп әйтү', борычлапсуганлап пешерү 'тәмам шартын китереп, үзәгенә үткәреп тиргәү' (Исәнбәт, 1989, Т. 1: 189) кебек фразеологик берәмлекләрне китерергә мөмкин. Борыч сүзе төрле фонетик вариантларда башка төрки телләр дә дә киң таралыш алган: башк. борос 'борыч', карач.-балк пурч, ком. бурч, үзб. мурч, алт. пурч, мырч, төрекм. бурч, чув. парас, парадж 'кара борыч', бор.-төрки murč, mirč 'кара борыч' (ДТС, 1969), Codex Cumanicus бурч 'төелгән борыч' (Махмутова, 1982). Чыгышы буенча һинд-и ран телләре сүзе булса кирәк (Әхмәтьянов, 2001: 49). Гәрәнкә - эре шалкан формасындагы яшелчә, сары чәчәк ата, кузаклы орлык бирә торган үсемлек (русчасы: брюква). Татар әдәби телендә гәрәнкә ботаник термин буларак урын алган. Сөйләшләрдә аның гәрәнке, кәрәнге (минз.), галанка (т.кам.крш.) вариантлары киң таралган: Галанка йуқ хәзер, ул шалқансыман түгәрәк була. Гәрәнкә сүзе "карбыз утырттым, гәрәнкә үсте" мәкалендә (Исәнбәт, 1959, Т. 1: 870) дә чагылыш таба. Галимнәр фикеренчә, татар теленә гәрәнкә сүзе рус теленнән кергән. Чагышт.: рус телендә голландка, голландская репа. Биредә рус телендәге л авазы татар телендә р авазына күчкән (Ахметьянов, 1978: 70). Пермь, нократ сөйләшләрендә 'гәрәнкә' мәгънәсендә фин-угор теленнән кергән кал'ага, тычы кал'ага (нокр.) (Бурганова, Баязитова, 1981: 13), кал'ага/кәлигә/кәлигә шалқан (перм.) (Рамазанова, 1982: 43) лексик берәмлекләре кулланыла: Кал'ага сары була у (нокр.). Чагышт.: удм. каляга 'гәрәнкә'. К. Насыйри сүзлегендә 'гәрәнкә' мәгънәсендә шалкан кәбестә сүзтезмәсе бирелгән (Насыри, 1904). Урта диалектның златоуст сөйләшендә кәбестә шалқаны, пермь сөйләшендә сыйыр шалқаны сүзтезмәләре дә күрсәтелгән мәгънәдә кулланылалар. Е.А.Малов сүзлегендә 'гәрәнкә' мәгънәсендә думбай, татлы торма лексик берәмлекләре урын алган. Җ. Вәлидинең аңлатмалы сүзлегендә татлы торма, төче торма, бүкән шалкан, бойар шалканы лексемалары күрсәтелгән мәгънәдә теркәлгән (Вәлиди, Т. 1, Ч. 2, 1929). Моннан тыш, гәрәнкә сүзе гәрәнкә күбәләге сүзтезмәсендә яңа мәгънәле сүз ясый һәм яшелчәләргә зарар китерә торган күбәләкне белдерә. Кабак - зур җимешле яшелчә үсемлеге. Аның сабаклары җиргә ятып, үрмәләп үсә. Ул бик киң таралган яшелчә үсемлекләренең берсе: Кабаклары бик уңганнар: чүлмәк-чүлмәк булып тәгәрәп яталар (Ф. Хөсни. ТТАС, Т. 2, 1979). Ай калыкты. Сары кабак булып, Тау артыннан менде тәгәрәп; Яртысыннан бәлеш салганнармы? Ярым яссы, ярым түгәрәк (И. Гыйлаҗев. Яратканга күрә, 2006: 121). Кичә аунаган кабак, бүген капка аша баккан (мәкаль. Исәнбәт, Т. 1, 1959: 863). Кабак - гомумтөрки сүз. Татар теле сүзлекләрендә ботаник термин буларак бирелгән, татар сөйләшләрендә киң таралыш алган лексема. Башка төрки телләрдә дә урын алган. Чагышт.: башк. қабақ, ком. къабакъ, ккалп., казак., нуг., кырг. кабак, төрек. кавак, уйг. кавак/капак, бор.-төрки qаваq (ДТС, 1969), Codex Cumanicus савuс (кабак) (Махмутова, 1982: 105). Татар телендә кабак кушма сүзләр составында да килә. Мәсәлән, ташкабак, баллы кабак (ТРС, 1966): Таш кабактан коштабак булган (мәкаль. Исәнбәт, Т. 1, 1959: 865). Чагышт.: ком. балкъабакъ, төрек. ваlqаваqi, казак., ккалп. аскабак, үзб. ошкабак, кырг. ашкабак, уйг. ашқавақ, азәрб. габаг/балгабаг. Шуның белән бергә, кабак сүзе казак, каракалпак, кыргыз, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә 'савыт' мәгънәсендә кулланыла. Тикшеренүчеләр фикеренчә, кабак сүзе кап- фигыленнән -ак кушымчасы ярдәмендә ясалган һәм башта нәрсәне дә булса саклау өчен кулланыла торган савытны белдергән (Айгабылов, 1976). Кабак сүзеннән -ча кушымчасы ярдәмендә кабакча сүзе ясалган. Кабак сүзе кабак орлыгы, кабак төше, кабак боткасы, кабак бәлеше сүзтезмәләрендә дә актив кулланыла. Кабак атамасы фразеологик берәмлекләр составында да очрый. Мәсәлән, кабак баш фразеологизмы 'аңгыра, буш баш, миңгерәү' кешегә карата кулланыла (Исәнбәт, 1989, Т. 1: 332). Кавын - кабакчалар семьялыгына керә һәм бакчаларда үстерелә торган яшелчә үсемлеге. Аның җимеше түгәрәк яки озынча формада, сусыл, эче - татлы. Кавын сүзе татар теле таралган барлык төбәкләрдә дә кулланыла. Аның сөйләшләрдә төрле фонетик вариантлары бар. Мәсәлән, урта диалект сөйләшләрендә қаwын, мишәр диалекты сөйләшендә кавын (хвл., тмн., лмб.), кавым (срг., м.-кар.), себер диалектларында қаwын. Қаwын сүзе, әдәби телдән аермалы буларак, сөйләшләрдә башка мәгънә төсмерләрен белдереп килә. Мәсәлән, казан арты, түбән кама керәшеннәре, нагайбәк керәшеннәре, минзәлә, пермь, эчкен сөйләшләрендә 'кабак', себер диалектлары сөйләшендә (төм., тбл., тара.) 'кыяр' мәгънәсендә йөрүе мәгълүм. Кавын сүзе сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән, пермь сөйләшендә қаwын қабағы 'кабак', хвалында гарл'анка (< рус. горлянка) кавын 'кечкенә кабак', себер диалектларында (тубыл.-ирт. д.) шәр қаwын 'кавын'. Кавын лексик берәмлеге башка төрки телләрдә дә киң таралыш алган: башк. қаwын, нуг. каwын, казак., ккалп. кауын, төрек. каvuн, үзб. ковун, ком. къавун, кырг. коон, уйг. когун, төрекм. гавун, азәрб. говун 'кавын', чув. каван 'кабак', бор.-төрки qagun 'дыня'. Чагышт. тагын: мар. кавун, удм. каун 'кабак'. Галимнәр кавын сүзе борынгы кытай теленнән кергән булса кирәк (Әхмәтьянов, 2001: 84), дип фаразлыйлар. Кавын төшенчәсе сөйләшләрдә рус теленнән кергән алынма сүз белән дә белдерелә. Мәсәлән, мишәр диалекты сөйләшләрендә дын'/дыйн, нагайбәк керәшеннәрендә ден, минзәлә сөйләшендә дим/дин/дын, дин қаwыны < рус. дыня. Карбыз - кабаксыманнар семьялыгыннан үрмәләп үсә торган үсемлек. Аның татлы эчле шарсыман зур җимеше бар. Нигездә карбыз җылы якларда үстерелә. Соңа таба аны Россиянең урта полосаларында да үстерә башлыйлар. Карбыз сүзе әдәби телдә һәм аның сөйләшләрендә актив кулланыла: Бер кулга ике карбыз тоталмассың (мәкаль. Исәнбәт, Т. 1, 1959: 869) 'бер юлы берничә эшне башкарып булмау'га ишарә итә. Карбыз утырттым, гәрәнкә үсте (Исәнбәт. 1959, Т. 1: 870). Мишәр диалекты сөйләшләре өчен аның арбуз варианты хас. Башка төрки телләрдә дә төрле фонетик вариантларда кулланыла. Мәсәлән, башк. карбуз, казак., ккалп., нуг. карбыз, төрекм. гарпыз, балк. харбыз, караим. карбуз, чув. арпуз, төрек. каrpuz, иске кыпчак телендә къарпуз (Курышжанов, 1970: 159). Карбыз фарсы теленнән кергән алынма сүз (Бурганова, 1976: 141). Кәбестә - әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан бакчада үстерелә торган яшелчә: Калмас (кәҗәдән) кәбестә, суган кыяклары. Һәр суганның башын кыркып йөрер (Г. Тукай. ТТАС, 1979). Кәбестә аркасында суган да су эчә (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 864). Кәбестә сүзе татар теленә рус теленнән кергән, сөйләшләрдә аның фонетик вариантлары кулланыла. Мәсәлән, кабыста (чпр., себ. д.), каwыста (саз.я.), капыста (хвл., срг., тмн.), 'әпести/'әпсти (кас.). Кәбестәнең берничә төре бар: ак кәбестә, азық кәбестәсе, чәч әкле кәбестә, диңгез кәбестәсе, куйан кәбестәсе һ.б. Кәбестә сүзе белән аш-су өлкәсенә караган лексик берәмлекләр дә ясалган: кәбестә ашы, кәбестә шулпасы, кәбестә бөккәне, кә бес тә бәлеше. Кәбестә бакчасына кәҗәне җибәрү, кәбестәне кә җәгә тапшыру фразеоогизмнары хуҗалыкны корткыч, карак кулына тапшыру мәгънәсен белдерә (Исәнбәт, 1989, Т. 1: 438). Галимнәр кәбестә сүзе рус теленә көнбатыш телләрдән кергән дип карыйлар. Мәсәлән, итальян телендә капуцца 'баш, кәбестә башы' (Әхмәтьянов, 2001: 97). Кәбестә сүзе башка төрки телләрдә дә очрый. Мәсәлән, башк. кәбестә, балк. хобуста, карач. къобуста (Отаров, 1987: 32), ком. къапуста. Чагышт. тагын: венгр. kaposta 'кәбестә'. Шуны да әйтергә кирәк, тау ягы төркеме сөйләшләрендә 'кәбестә' мәгънәсендә йапрак/җапрак лексик берәмлеген куллану да бар: Заданийәгә җапрак та иткән. Җапрак пиругы пешергән. Кийар да, йапрак, чөгендер, суган да утырткан (т.я.-крш.). Чагышт.: караим. йапрак 'кәбестә', 'тәмәке'. Керән - тамыры аш тәмләткеч булып кулланыла торган, әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан булган үсемлек. Мәсәлән:[Малайлар] бакчаны керән тамырларыннан тазартырга ябыштылар (Э. Касыймов. ТТАС, Т. 1). Керән бакчаларда үстерелә, кыргый рәвештә дә очрый. Аның яшь яфракларыннан салатлар ясыйлар. Керән еш кына кыяр, помидор, кәбестә тозлаганда файдаланыла. Керән лексемасы татар телендә һәм аның сөйләшләрендә актив кулланыла. Нократ сөйләшендә аның керин, касыйм сөйләшендә хрин вариантлары күзәтелә. Татар теленә бу сүз рус теле аша кергән, ә рус теленә болгар теленнән кергән дигән фикерләр яши (Әхмәтьянов, 2001: 101). Чагышт.: чув. хӗрен, мар. ӹран. Керән тел фразеологик берәмлеге 'ачы тел, әрнеткеч, усал, үткәреп әйтүче тел' мәгънәсендә кулланыла (Исәнбәт, 1989, Т. 2: 367). Шунысы кызыклы, урта диалектның пермь сөйләшендә 'керән' мәгънәсендә гәрчисә < рус. горчица сүзен куллану бар. Кишер - кызгылт сары төстәге озынча юан азык тамыры булган бакча үсемлеге, яшелчә. Татар теле таралган барлык төбәкләрдә дә кишер лексик берәмлеге кулланышта йөри. Башка төрки телләрдә дә кишер сүзе очрый. Чагышт.: башк. кишер, чув. кишер, чагат. кашир, төрекм. кәшир. Бу сүз фарсы теленнән кергән. Чагышт.: фарсы gezer, gäzür 'кишер'. Кишер сүзтезмәләр составында килеп аш-су белән бәйле яңа сүзләр ясый: кишер бөккәне, кишер суы, кишер чәйе, кишер боткасы. Җамал Вәлиди сүзлегендә ак кишер сүзтезмәсе 'петрушка' мәгънәс ендә теркәлгән (Валиди, 1927, Т. 1), эт ак кишер 'эт петрушкасы'. Кишер сүзе белән бергә сөйләшләрдә бу мәгънәдә сәбес (чст.), сәртәк (себ. д.), сәртәх (саз.я.), сәрдәк (эчк.) лексемалары да кулланыла. Пермь сөйләшендә 'кишер' мәгънәсе сары тырма сүзтезмәсе белән белдерелә. Кирәкле кишер яфрагы фразеологик берәмлеге (Борһанова, Мәхмүтова, 1959: 105) 'кешенең үзен дөньяда, эштә кирәкле кеше итеп хис итүе'нә ишарә: Бик кирәкле кишер яфрагы инде син. Том диалектының калмак сөйләшендә 'кишер' мәгънәсендә алынма сүз мәркөп/мәркүп < рус. морковь кулланыла. Кыяр - кабакчалар семьялыгыннан, ашарга яраган озынча сусыл җимеш бирә торган үсемлек; яшелчә. Бу үсемлекнең гомумтатар атамасы кыяр. Сөйләшләрдә аның кийар (миш. д.), койар (хвл.) вариантлары очрый. Кыйар сүзе башка төрки телләрдә дә теркәлгән. Чагышт.: башк. қыяр, казак. кияр, ком., нуг., караим, төрекм. хайар, төрек. кiyar, чув. хаяр 'кыяр', балк. хийар 'кабак'. Кыяр гарәп-фарсы теленнән кергән алынма сүз. Татар теле сүзлекләрендә кыяр сүзе кыяр үләне (ТРС, 1966), тиле кыяр (РТАХТС, 1971) сүзтезмәләрендә дә бирелгән. Кыяр карачкысы фразеологизмы 'ямьсез, йолкыш, өтек киенгән кеше'гә карата әйтелә (Исәнбәт, 1989, Т. 1). 'Кыяр' төшенчәсендә себер диалектларының аерым сөйләшләрендә қаwын (төм.) сүзе очрый (Тумашева, 1992). Моннан тыш, татар сөйләшләрендә рус алынмасы да актив кулланыла. Мәсәлән, әгөршөк (тара.), үгерци (төм.), үгүрцә (себ. д.), үгүрци (туб.-ирт. д.), үгерчә (твр.) < рус. огурец. Чагышт.: карач. агурча, башк. өгөрсә 'огурец'. Редис - торманың бер төре. Ул бакчаларда үстерелә. Аның ашый торган тамыры ак яки кызылрак төстә. Тормага караганда редис төчерәк. Шуңа күрә халык сөйләшләрендә аны төче торма дип тә атыйлар. Моннан тыш үсемлекнең бу төрен қызыл торма атамасы белән йөртү дә бар. Татар телендә рус теленнән кергән редис, редиска сүзләре актив кулланыла. Сарымсак - суганчалар төреннән булган культуралы үсемлек. Бүлбесенең вак-вак бүлемтекле, тәменең төчерәк кебек сыйфатлары булуы белән суганнан аерыла: Сарымсак кабыгы сигез кат (мәкаль) (Исәнбәт, Т. 1, 1959: 864). Сарымсак атамасы татар телендә киң таралыш алган, татар сөйләшләрендә еш кулланыла. Борынгы язма истәлекләрдә, әдәби тел сүзлекләрендә урын алган һәм ботаник термин буларак билгеләнгән. Шуның белән бергә, сарымсак лексемасының сөйләшләрдә башка мәгънә белдерүе дә билгеле. Мәсәлән, пермь сөйләшендә сарымсак сүзе 'сарана' үсемлегенә карата кулланыла, чөнки бу үсемлекнең суганчалары да бүлемтекле-бүлемтекле һәм аны ашыйлар, аны тагын сары авыруына каршы дару буларак та файдаланалар. Кыр сарымсагы сүзтезмәсе дә 'сарана'ны белдерә: Қыр сарымсағын урыслар саранка диләр (брб. д.). Суганчасының сарымсакка охшаган булуы аның исемендә чагылыш тапкан. Рус телендәге черемша үсемлеген дә кыр сарымсагы исеме белән атау очрый: Кыр сарымсагы витаминнар, минераллар, аминокислоталарга бай. Кыр сарымсагы ашказанын чистарта (Безнең гәҗит, 2011). Сарымсак атамасы төрки сүз санала. Ул хәзерге төрки телләрдә актив кулланыла: башк. һарымһақ, казак., төрекм. сарымсак, балк. сарымсах, карач. сарымсакъ, азәрб., ккалп., кырг. сарымсак, караим. сарымсакъ, үзб. саримсақ, ком. самурсакъ, төрек. sarimsak/ sarmisak, уйг. самсак, сарыг-югор. samsaq (Тенишев, 1976), искекыпчак. сарымсакъ (Курышжанов, 1970); Codex Cumanicus sarmisak (сарымсак) (Махмутова, 1982: 215), бор.-төрки sarmusaq (ДТС, 1969) 'сарымсак'. Чагышт.: монг. саримсаг 'сарымсак'. Галим нәр фикеренчә, сарымсак сүзе борынгы төрки samur/sarmi тамырына -saq кушымчасы ялганып ясалган. Хәзерге татар телендә -сак кушымчасы бавырсак сүзендә дә очрый. Шуның белән бергә, 'сарымсак' мәгънәсендә урта диалектының пермь сөйләшендә алтай телләре өчен характерлы уқсын лексик берәмлеге кулланыла (Рамазанова, 1978: 169), нагайбәк керәшеннәре, минзәлә, стәрлетамак сөйләшләрендә уқсын лексемасы 'кыргый сарымсақ'ны белдереп килә: Уқсынны бақчаға утыртып қарадық әле (нгб.-крш). Моннан тыш, уқсын сүзе минзәлә сөйләшендә уқсын кебек гыйбарәсендә очрый һәм 'таза, сәламәт' мәгънәсенә ия: Бигрәк әрәм була инде, уқсын кебекләр бит. Уқсын лексемасы оқсын формасында Л.З. Будагов сүзлегендә дә теркәлгән һәм 'кыргый сарымсак' мәгънәсендә бирелгән (Будагов, Т. 1). Чагышт. тагын: алт. диал. уксум, уксым, хак. ухсум, муксун, шор. оксум, 'суган', башк. оксын 'сарымсак', чув. уксам 'кыргый сарымсак төре'; бор.-төрки usqun 'сарымсак' (ДТС, 1969). Килеп чыгышы ягыннан бу грек сүзе борынгы төркиләргә кергән (Әхмәтьянов, 2001: 218). Моннан тыш, телебезгә рус теленнән кергән алынма сүз дә урын алган һәм ул татар теленең фонетик закончалыкларына буйсындырылып кабул ителгән: чиснук/чиснок < рус. чеснок. Татар халкы борын-борыннан суган, чөгендер, торма, кишер кебек яшелчәләр үстергән. Суган аш-су өлкәсендә зур роль уйнаган яшелчәләрдән санала. Бу атама актив кулланыла: Туганлык кадерен белсә - туган ул, әгәр белмәсә - бер ачы суган ул (Кандалый, 1960: 71). Быйыл суғаным wақ. Бик күп суған утырттым (мам.). Суган сүзе төрки сүз санала. Ул күп кенә язма истәлекләрдә һәм хәзерге төрки телләрдә кулланыла. Мәсәлән, башк. һуған, карач.-балк. сохан (Отаров, 1987: 31), ком. согъан, төрекм. соган, кырг. согон, караим. соган/согъан, төрек. соган, чув. сухан, алт. соган; бор.-төрки sogun (ДТС, 1969), иске кыпч. согъан (Курышжанов, 1970), Соdex Cumanicus sorgan (соган) (Махмутова, 1982: 127). Суган сүзе күрше телләрдә дә теркәлгән: удм. суган, мар. согон, гомумперм. sugan (Лыткин, Гуляев, 1970). Суганның түбәндәге төрләре бар: башлы суган, йәшел суган, кыр суганы, ата суган, кырыкмыш суган, орлык суган (Вәлиди, 1927, Т. 1), wақ суған (каз.ар., т.я.), диңгез суганы (Насыри, 1904). Суган сүзе суған башлану (нокр.), суған төпләнү (каз.ар., т.я.) сүзтезмәләре составында да кулланыла: Суған үсми бый ыл, башл анмай (нокр.). Суған төпләнә башлағач, су сипмәсәң дә йарый (лш.). Суган лексемасы фразеологик берәмлекләр составында да очрый һәм төрле мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, суган сату 'юк сүз, юк бәхәсләр белән вакыт уздыру, юкны сатулашу'га карата әйтелә: Яшь көннәрне наданлыкка корбан иттек тә чалдык без, суган саттык, борчак аттык, бәрбәр булдык, чәч алдык без (Г. Тукай. Исәнбәт, 1990, Т. 2: 75). Суган суы суыру 'юк-бар белән тамак асрап, мохтаҗлыкта яшәү, ачлы-туклы тору' (Исәнбәт, 1990, Т. 2: 76). Суфый суган ашамас, ашаса, кабыгын да куймас 'изге булып кыланып, исе белән кешене рәнҗетмәс өчен суган ашарга ярамый имеш' (Рисаләи Газизә, 2001, Т. 2: 274). Суган суы сыгу 'елау, сыктап елау': Нәрсә стенаны юешләп суган суы сыгасыз (Г. Әпсәләмов. Исәнбәт, 1990, Т. 2: 76). Суганны баллау 'әчене төче дип, начарны яхшы дип күрсәтергә тырышу' (Исәнбәт, Т. 2, 1990: 75). Татар теленең аерым сөйләшләрендә суган сүзенә синоним булып пыйаз (эчк.), пийас, пәйәс (тбл.), пыйас (себ. д.) лексик берәмлекләре килә: Пыйасныңқы йыwасы өсмәймен, төбе белән алам. Пыйаслы төбө сәрәнәнеке (төм.). Бу лексема татар теленә фарсы теленнән кергән. А. Троянский сүзлегендә дә пиаз сүзе 'суган' мәгън әсендә теркәлгән (Троянский, 1833). Тубыл-иртеш диалектында пыйас йыwа сүзтезмәсе 'яшел суган' мәгънәсен белдереп килә. Әлеге лексема хәзерге төрки телләрдә дә очрый. Мәсәлән, уйгыр, үзбәк, казак, каракалпак, кыргыз, төрек телләрендә пияз 'суган'. Чагышт.: казак. пыяз 'сарымсак (агулы суган)'. Себер диалектлары сөйләшләрендә 'суган' мәгънәсендә цишнәк (тбл.), чәшнәк (тара.), чишнәк (тбл., твр.) (Тумашева, 1961; 1992) сүзләре кулланыла: Сөтмән чишнәкне қайнатам (твр.). Түбән Кама керәшеннәре сөйләшендә сәнчек сүзе рус теленнән кергән алынма сүз (сәнчек < рус. сеянец): Сәнчек чәчтем wақ суғанға. Кыр суганы - суганчалылар семьялыгыннан, бакчада үсә торган суганга беркадәр охшаган кыргый үсемлек (русчасы: дикий лук). Татар теле сөйләшләренә аның кыр суганы, йуа исемнәре бар. Мәсәлән: Кыр суганы ашарга йарый, сарымсак кебек аста суганы бар (срг.). Кыр суганы қәзер йуг ул, тәбигат үзгәрде қәзер (т.я.крш.). Кыр суганы ачы, төбе бар (хвл.). Қыр суғанын йаз чығуға ашый башлыйбыз (лш.). Йуа сүзенең сөйләшләрдә йуwа (т.я., минз., кргл.), йыwа (срг.), йуwа (себ. д.), җыва/д'ива (м.-кар.), зуwа (тмн.), җуwа (т.кам.-крш.) вариантлары бар: Йуwаға бара торған ыйық тау башына (кргл.). Йыwа бетеннәй чиснукка ышый тешкән, йафрагы чиснукныкы шикелле цецерәк, пируклар пешерәләр (срг.). Җывага йөрдек су аша (м.-кар.). Зуwа йима йөри идек (тмн.). Җуwаны қапчықлап - қапчықлап ашадық. Җуwа бар ул ура-тура (т.кам.-крш.). Йуа сүзе 'кыр суганы' мәгънәсендә әдәби тел сүзлекләрендә дә урын алган: җуа (Троянский, 1833, Т. 1; ТРС, 1931), юа (ТРС, 1966). Себер диалектларының аерым сөйләшләрендә йуа сүзенең ике мәгънәсе бар: 1) кыр суганы 2) суган кыягы (Тумашева, 1992), тара сөйләшендә йоwа лексемасы цел йуwа сүзтезмәсе составында да очрый һәм 'кыр суганы' мәгънәсен белдерә. Бу мәгънәдә саз ягы сөйләшендә төс йуwа лексик берәмлеге кулланыла. Шуның белән бергә, тара сөйләшендә, бараба диалектында 'кыр суганы'н қолца сүзе белән атау да очрый: Қолца әче йердә үсәде ул (тара.). Қолца эчү, олу (брб. д.). Торма - ачы тәмле тамыр азык, яшелчә. Аны бакчаларда ашказаны эшчәнлеге бозылганда, тире авыруларын дәвалаганда файдаланалар: Тоз сипсәң, ачы торма да төче була (Г. Әпсәләмов. ТТАС, Т. 3, 1981). Ашар торма белән икмәк Үзе һәм ултырыр ипләп, Дога кыйлмый, китә читләп, Нәсәб шулдыр, абыстай ла (Кандалый, 1960: 160). Торма ачысы шалканда фразеологик берәмлеге 'гаепне гаепсезгә сылтау' мәгънәсендә кулланыла (Исәнбәт, 1990, Т. 2: 151). Татар телендә гомумтөрки торма сүзе киң таралган. Сөйләшләрдә аның төрле фонетик вариантлары очрый: тырма (хвл., срг., кузн.), тырма/торма/ торба/тырба (перм.). Торма сүзен төрле эпитетлар белән кулланганда яңа мәгънәле сүзләр барлыкка килә. Мәсәлән, ачы торма (каз.ар., т.я.), ақ тырма (перм.), қара торма (каз.ар., т.я.) 'торма', қызыл торма (перм.) 'чөгендер', қызыл торма (каз.ар.) 'редис, редиска', сары торма (перм.) 'кишер', татлы торма (перм.) 'шалкан', тиле торма (дөб.) 'кыргый торма', төче торма (ТРС, 1966) 'редис, редиска', 'гәрәнкә' (Вәлиди, 1929, Т. 1, Ч. 2), вак торма 'редис', йалан тормасы, кыр тормасы (Вәлиди, 1929, Т. 1. Ч. 2), тиле торма (РТАХТС, 1971) 'кыргый торма, шепкән'. Дөбъяз сөйләшендә тиле торма 'тиле бәрән' үсемлеген белдерә: Тиле торма бөтен җирдә үсә, қап-қара орлығы була, қызығырлық була. Торма сүзе төрле фонетик вариантларда һәм мәгънәләрдә башка төрки телләрдә дә кулланыла: казак., караим., карач.-балк. турма 'торма', ккалп. тюрпи, ком., төрекм. ачы турп, кырг., нуг., үзб. турп 'торма', төрек. termi 'турнепс, азык шалканы'. Чагышт.: бор.-төрки turma 'торма, редис' (ДТС, 1969), искекыпчак. турма 'торма'(Курышжанов, 1970), Тәфсирдә turpa 'редиска', turp 'бакча тормасы' (Боровков, 1971). Монгол телендә тором 'торма'. Килеп чыгышы белән торма сүзе болгар катламына карый. Чагышт.: венгр. torma 'керән' (Бурганова, 1976: 136). Бу сүзне фарсы теле белән бәйләп аңлатучылар да бар. Мәсәлән, танылган этимолог Р.Г. Әхмәтьянов торма фарсы телендәге тура, туруп 'торма, шалкан' сүзеннән дип карый (Әхмәтьянов, 2001: 205). Нократ сөйләшендә 'торма' мәгънәсендә қушман сүзен куллану да бар: Қушман әче була, туwар аwырғанда тоз сибеп ашаталар. Қушманны қушып аш пешердек қыз белән. Қушман ашарға кирәк кислотност' булмағанда. Қушман сүзе удмурт теленнән кергән, күрше чуваш телендә дә очрый. Чагышт.: кusman 'торма' (Лыткин, Гуляев, 1970: 148). Турнепс - хайваннарга ашату өчен үстерелә торган тамыр азык. Бу төр мал азыгын мал чөгендере дип тә атыйлар. Татар телендә турнепс атамасы актив кулланыла. Татар сөйләшләрендә аның турнапис (каз.ар.), турнипс (кузн.) вариантлары да очрый. Мисаллар: Турнепс үзенә ул, быйылларны чәчмиләр, чөгендер чәчәләр (т.кам.-крш.). Турнипс та чәчкәлиләр, ачы түлке, тырма кебек (кузн.). Терминологик сүзлекләрдә 'турнепс' мәгънәсендә азык шалканы лексик берәмлеге урын алган (РТАХТС, 1971). Чөгендер - тамыры юан, кызыл яки ак төстә булган яшелчә үсемлеге: Егылып уңган чөгендер, Тик җыеп кына өлгер (Ә. Ерикәй. ТТАС, Т. 3). Аның тамыры ашамлык һәм терлек азыгы итеп кулланыла. Шулай ук, чөгендернең аерым төре шикәр җитештерүдә файдаланыла. Телдә аны аш чөгендере, мал чөгендере, шикәр чөгендере, кызыл чөгендер төрләренә аерып карыйлар. Татар теле сүзлекләрендә һәм татар сөйләшләрендә чөгендер атамасы киң таралган. Аерым сүзлекләрдә генә чүкүндүр (Троянский, 1833, Т. 1) варианты урын алган, сөйләшләрдә исә чигендер (лмб.), сөгөндер (злт., тпк.) вариантлары да бар. Бу лексик берәмлек хәзерге төрки телләрдә дә төрле фонетик вариантларда кулланыла: азәрб. чугъундур, ком. чювюндюр, карач.-балк. чюгюндюр, чув. чекентер, башк. сөгөлдөр, ног. шувылдыр, төрекм. шугундыр, төрек. чукундур. Codex Cumanicus ядкәрендә čaqundur (цағындыр) 'кызыл чөгендер' (Махмутова, 1982). Чөгендер сүзе фарсы теленнән кергән (Будагов, Т. 1; Егоров, 1964: 322). 'Чөгендер' мәгънәсендә себер диалектларында қысылца, қызылча, кызылчы (клм.), ләпләк, ләпләп, ләпләбә (тбл.), ләпләбел (тбл.), ләпләк (тара.), қысыл шалғам (тбл.), қысыл шалған (саз.я.) лексемалары кулланыла: Кәбестә, қысылца йапрақлары пешереп ашадық (төм.). Әшкәрә артық зур түгел, ләпләккә охшаған була (тара.). Чагышт.: казак. кызылша, кырг. кызылча, ккалп. лаблаби, үзб. лавлаги. Урта диалект сөйләшләрендә 'чөгендер' төшенчәсе тагын қызыл торма лексемасы белән белдерә. 'Шикәр чөгендере' мәгънәсендә төмән сөйләшендә ақ қысылца лексемасы кулланыла: Ақ қысылца сахарный, турап зур чүгүндә пешерәтләр. Шалкан - яшелчәлектә зур урын алып торган үсемлек. Аның йомры тамырын ашаганнар. Соңрак шалкан акрынлап үз урынын бәрәңгегә биргән. Татар телендә шалкан атамасы киң таралыш алган. Себер диалектларында аның шалған варианты актив кулланыла. К. Насыйри сүзлегендә шалкан, шалған вариантлары теркәлгән. Мисаллар: Шалқан төп түғәрәк (т.кам.-крш.). Шалқан чәчтем әле балаларға (лш.). Нократ сөйләшендә шалкан 'турнепс' мәгънәсендә очрый: Урман чабучы шалқан ашаған, шалқан озынча ақ була. Шалкан сүзе башка төрки телләрдә дә урын алган: башк. шалқан, кырг. шалгам, шалкан, алт. чалкан, уйг. шалғам, төрек. salgam, хакас. салган. Килеп чыгышы ягыннан шалкан гарәп- фарсы сүзе. Татар телендә шалкан сүзе сыйфатлар белән ачыкланып килә. Мәсәлән, бөкө шалқан (тпк.), төгөрик шалқан (перм.) 'шалкан', сыйыр шалқан 'турнепс' (Рамазанова, 1982: 13), мал шалканы (ТРС, 1966), қысыл шалған 'чөгендер' (себ. д.), тиле шалкан (байк.) 'кыргый торма', бүкән шалкан 'гәрәнкә'. Татар теле сүзлекләрендә азык шалканы 'турнепс' (РТАХТС, 1971).Чагышт.: алт. әче шалкан 'торма', сыйыр шалкан 'чөгендер' (Будагов, Т. 1: 671). Шалкан лексемасы фразеологик берәмлекләр составында килеп, төрле мәгънәләрдә кулланыла. Мәсәлән, шалкан бәясе 'бик арзан, очсыз әйбер'гә карата әйтелә: Очсыз, җиңги җаным, очсыз, гүпчи дә инде шалкан бәясе (Г. Бәширов. Исәнбәт, Т. 2, 1990: 248). Шалкан бакчасында үскән 'тәрбия күрмәгән, белемсез, надан кеше'не белдерә: Шалқан бакчасында үстеңме әллә (З. Һади. Исәнбәт, 1990, Т. 2: 248). Шалкан чәчәрлек 'бик шапшак, пычранып, керләнеп беткән әйбер'гә карата әйтелә. Мәсәлән, Колагыңа шалкан чәчәрлек булган. Әбисе аның муенындагы кергә эче пошып: "Шалкан чәчәрлек булган", - дип куйды (К. Нәҗми. Исәнбәт, 1990, Т. 2: 2480). Рязань өлкәсендә таралган татар сөйләшләрендә 'шалкан' мәгънәсендә рус теленнән кергән алынма сүз кулланыла: ирипи (кас.), ирәпкә (баст.), рәпкә (әҗе.) < рус. репа. Шуның белән бергә касыйм сөйләшендә күрсәтелгән мәгънәдә ириҗ лексемасы да очрый. Яшелчә атамалары арасында гомумтөрки һәм гарәп-фарсы телләре белән уртак лексик параллельләрнең булуы күзәтелә. Гарәпфарсы телләреннән кергән алынма сүзләр төрки телләрдә киң таралыш алуы белән аерылып торалар. Кайбер яшелчә атамалары гарәп-фарсы телләреннән төрки телләр берлеге чорында ук кабул ителгән: кишер, чөгендер, кыяр, шалкан һ.б. Шулай итеп, яшелчә өлкәсенә караган лексик берәмлекләрнең зур өлеше Урта Азиядә таралган төрки һәм гомумтөрки һәм гарәп-фарсы телләре белән зур уртаклык күрсәтә. Мәсәлән, кишер, кавын, карбыз, кыяр, суган, торма, чөгендер һ.б. Рус теле һәм аның аша кергән лексик берәмлекләр фонетик яктан беркадәр үзгәреш кичергәннәр, татар теленең орфоэпик закончалыкларына буйсындырылганнар, әмма алар мәгънә ягыннан аерылмыйлар. Мәсәлән, керән (< рус. хрен), помидор/пымидур/фәмидур/мадур < помидор, турнапис/турнипс/турнепс < турнепс, патисон һ.б. Татар халык телендә үсемлек атамалары ясалыш структурасы ягыннан тамыр һәм ясалма, кушма һәм тезмә сүзләрдән тора. Тамыр сүзләр: 1) тамыры бер бөтен, аерылгысыз сүзләрне тәшкил итә: андыз, ахык, кукы 'какы', бакыра, сәрдә/зәрдә 'сәрдә', йуwа/ җуwа 'кыр суганы', йерек 'зирек', кура, 'кура җиләге', кымыз 'кузгалак', малан 'балан', тал, җапрак/ йафрак 'кәбестә', бөгән 'дүләнә, камыр агачы', йүкә, чийә, имән, шомырт һ.б.ш. Билгеле булганча, үсемлек атамаларының ясалышында кушымчалау ысулы шактый зур урын алып тора. 2) Кушымчалау юлы белән ясалган тамыр сүзләр. Үсемлек атамаларын ясауда катнашкан иң продуктив кушымчаларга түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин: -кай/-кәй/, -кый/-кий кушымчалары сыйфатларга ялгана: ачыкый 'кузгалак', баллыкай 'клевер', төплөки, җоннокай, йөннөкәй 'йонлы бәрәңге', сасыкай, чибәркәй, чуwаркай, ислекәй 'түндербаш', күзлекәй 'кузлут'; исемнәргә ялгана: кәзәкәй 'кәҗә сакалы', бермәкәй 'эт эчәгесе'; фигыльләргә ялгана: себерткәй 'йонлы бәрәңге'. Исемнәрдән түбәндәге кушымчалар ярдәмендә үсемлек исемнәре ясала: -лык/-лек: атлык 'ат кузгалагы', кымызлык 'кузгалак', қырлык 'кырлыган', 'сырлан', камырлык 'дүләнә', 'камыр агачы'; -чык/-чек: бәпчек 'балтырган', йерәкчек 'солыча', кылчык, күзчек 'күз, күзәнәк'(бәрәңгедә); -ча/-чә: йонча (кыяклы үсемлек), солыча, йәшелчә. -ак/-әк: башак, сабак, үзәк. -ан/-ән: кырлыган, сүсән 'кыяк үлән', 'ак кырчыл'. Фигыльләрдән түбәндәге кушымчалар ярдәмендә ясалган үсемлек исемнәре: -wыч/-wеч: каклаwыч 'каты билчән', кырмаwыч 'солыча'; -wык/-wек: кырмаwык 'тигәнәк', тырнаwык 'торнабаш', чәнчәwек 'чәнчү уты, зәңгәрбаш', йәшәwек 'курпы', чырнаwык 'эт эчәгесе', шартлаwык (чүп үләне), шылдыраwык 'шапылдавык'; -гак/-гәк, -как/-кәк: йабышкак 'эт тигәнәге', сыргак 'сырлан', тузгак 'тузганак', шырышкак 'тигәнәк'; -гыч/-геч: чоргалгыч 'йогырт', котыргыч, тилерткеч 'тилебәрән орлыгы', 'түндербаш', миңгерәткеч 'тилебәрән орлыгы', ирен йаргыч 'кәҗә сакалы', шатнаткыч 'шапылдавык'; -ган/-гән, -кан/-кән: кычыткан, катырган 'дүләнә, камыр агачы'; -ма/-мә: бакыртма 'сукыр кычыткан', чүпләмә 'киндернең орлык бирми торган төре, баса', шартлама 'җир җиләге', тузма 'т узганак'. Сүзьясалышында продуктив кушымчалар белән беррәттән продуктивлыгын югалтканнары да бар. Продуктив булмаган кушымчаларга түбәндәгеләрне кертеп була: -ганак / -гәнәк кушымчасы фигыль нигезенә ялганып исемнәр ясый: сырганак (< сыр- + -ганак), тузганак (< туз- + -ганак), тигәнәк (< ти- + -гәнәк); -ан/-ән фигыль нигезеннән печән (< печ- + -ән); исем нигезеннән кырлыган (< кырлык + -ан), сүсән (< сүс + -ән); -мак/-мәк: тармак, колмак; -ман/-мән: кушман 'ачы торма': Кушманнар қырып ашадык (нокр.). Кушман йу' ул, калʹага ул (глз.); -сак: сарымсак (< сарым- + -сак); -анак: сазанак (арчаннар семьялыгыннан исертә торган исле, мәңге яшел үсемлек) (< саз + -анак); -чак: борчак (< бор- + -чак): Наданга сүз сөйләү ташка борчак бәрү белән бер (мәкаль); -чыл: кырчыл (кыяклылар семьялыгыннан себеркәч чәчәкле азык үләне): ак кырчыл (ТТАС, Т. 2); -шә: кәлшә (яшелчә үрентесе): Теләчедән бу памидурның кәлшәләрен алып қайтып утырттым (мам.). Сүзьясалышын җентекле өйрәнгән һәм анализлаган профессор Ф.Ә.Ганиев нигезләреннән аерылмый торган кушымчаларга (Ганиев, 2005: 145-147) -ма (тарма 'киндер'), -ра/-рә (туйра/туйыра, кура, бакра/бакыра), -чан/-чән (билчән), -пы/-пе (курпы) кушымчаларын да кертеп карый. Алынма кушымчалар ярдәмендә ясалган үсемлек атамалары татар сөйләшләрендә шактый гына очрый. Иске татар телендәге -сар/-сәр кушымчасы тарихи яктан фарсы телендәге -зар кушымчасына барып тоташа. Бу кушымча күбесенчә үсемлек исемнәрен белдергән сүзләргә ялганып килә. Каюм Насыйриның "Гөлзар вә чәмәнзар" хезмәтендә (1894) -зар кушымчасы ярдәмендә ясалган гөлзар, чәмәнзар сүзләре 'үләнчелек, чәчәклек' мәгънәсен белдерәләр. Татар телендә -сар/-сәр кушымчасы үсемлек исемнәренә ялганып предметның күплеген, тупланган, үскән урынын белдерәләр. Мәсәлән, каенсар 'каенлык, каен агачының күпләп үскән урыны', имәнсар 'имәнлек, имән күп үскән урын'ны белдерәләр. Г.Ф. Саттаров -сар/-сәр кушымчасының тау ягы сөйләшләрендә тагын қуақсар 'куаклык', чыбыксар 'чыбыклык' сүзләрендә очравын күрсәтә (Саттаров, 2002: 18). Каенсар, Карамасар исемнәре телебездә җирле географик терминнар буларак та кулланылалар. Г.Ф. Саттаров татар топонимиясендә тагын -сар/-сәр кушымчасы белән ясалган Чикләвексәр борыны (урманнан борын кебек чыгып торган чикләвек куаклыгы исеме) атамасын да китерә (Сатта ров, 2002: 16). Мишәр диалектының кузнецк сөйләшендә талник сар лексемасы да -сар кушымчасы белән ясалган һәм ул 'тал чыбыгы' мәгън әсендә кулланыла: Талниксардан үргән кашлик тыра күркле генә. -сар/-сәр кушымчасы хәзерге әдәби телдәге -лык/-лек кушымчасына тәңгәл килә. -гай/-гәй (-кай/-кәй) кушымчасы белән ясалган үсемлек атамалары күп түгел. Бу кушымчаның килеп чыгышы турында тюркологиядә төрле фикерләр яшәп килә. Күп кенә галимнәр (Рясянен, 1977: 113; Дмитриева, 1972: 18; Ганиев, 2005: 129) аны монгол телләре өчен хас кушымчалар рәтендә карыйлар. Татар телендә һәм аның сөйләшләрендә -гай/-гәй кушымчасы белән ясалган кайбер үсемлек атамаларын күрсәтергә мөмкин. Карагай татар әдәбиятында 'көз көне ылысын коя торган агач' ны белдерә (Троянский, 1935; ТРС, 1931; 1966; ТТАС, 1977): Карагаен күрдем тайгаларның, Усакларын күрдем усаның (Х. Туфан, ТТАС, Т. 3). Карагай лексемасы Урал төбәге, Себер, Әстерхан өлкәләрендә таралган татар сөйләшләрендә 'нарат' мәгънәсендә кулланыла. Мисаллар: Қарағайдан өй салды (минз.). Имән ағасы үсә, шуннан килеп қарағай үсә (тпк.). Иң нық ағас қарағай пестә (тбл.). Қарағай сүзенең себер диалектлары сөйләшләрендә тагын 'наратлык', 'урман', 'чыршы' (брб. д.), 'эрбет агачы' (брб. д.) мәгънәләре дә мәгълүм: Қарағайда қыр цийә кән пулаты (тбл.). Аwылға йетмәстән қарағай бар (төм.). Перенә пийәләй пелән тышмақ кийеп куйсаң, қышны пелмәйсң тә қарағайға парғанта (төм.). Пестә қарағай үзәте, кән. Карагай сүзе Урта Азия һәм көнчыгыш регионнарда таралган төрки телләр өчен дә характерлы. Мәсәлән, казак., ккалп., нуг., үзб. қарағай, комык диалектында къарагъай, уйг. қариғай, хак. һарағ ай 'нарат', карагай 'чыршы', алт., шор. қарағай, хак. харахай 'нарат'. Чагышт.: монг. харгай 'себер карагайы'. Төрки телләрдәге қарағай 'нарат' сүзе монгол теленнән кергән алынма сүз (СИГТЯ, 1997: 133). Татар сөйләшләрендә қарағай сүзе сүзтезмәләр составында да килә. Мәсәлән, тепекәй сөйләшендә қара қарағай 'чыршы', қарағай үләне 'нарат үләне'н белдерә. Қарагай сүзе дастаннарда да урын алган. Мәсәлән: Қарагай буе ат менгән (Идегәй, 1988: 49). Карагай башы ку булыр, Хан билгесе ту булыр (Татар эпосы: дастаннар, 1984: 108). Сарғай лексемасы татар теленең том диалекты сөйләшләрендә сарана үсемлегенә карата кулланыла: Сарғай күп үсә, төбөндә күкәй хәдәр була ашый торған нәрсә. Саргай сүзе алтай телләрендә, хакас телендә 'сарана (лилияләр семьялыгына карый торган үсемлек) мәгънәсендә билгеле. Әйтергә кирәк, сарана сүзе үзе монгол телендә 'кыргый сарымсак'ны белдерә. -гай/-гәй (-кай/-кәй) кушымчасы белән ясалган үсемлек атамаларыннан цалғай/чалғай/чалқай сүзен күрсәтергә була. Бу лексик берәмлек том диалектының калмак сөйләшендә 'кычыткан' мәгънәсендә кулланыла: Чалғайға тотонмаң, чаға қуй. Билгә чақтырайты чалқай белән. Том диалектында бу лексеманың тагын цалғай варианты да мәгълүм. В.В. Радловның мәшһүр сүзлегендә (РСл, Т. 4, Ч. 1) кызыл сөйләшеннән теркәлгән салгай лексик берәмлеге 'кычыткан' мәгънәсендә билгеле. Чагышт. тагын: монгол телендә халаағай, халғай, бурят-монгол телендә халаахай. Монгол телендә хала - 'җылыну', 'пешү' мәгънәсен белдерә. Җиләк-җимеш агачларыннан тагын ирга сүзенә тукталыр га мөмкин. Бу атама татар телендә киң таралыш алган. Тарихи яктан әлеге лексема, шулай ук, монгол теленә барып тоташа. Бу сүз В.В. Радловның билгеле сүзлегендә дә урын алган (РСл, Т. 1, Ч. 2). Көньяк төрки телләрдә төрле фонетик вариантларда һәм мәгънәләрдә кулланыла. Мәсәлән, казак телендә ырғай 'зелпе', кыргыз телендә ыргай 'ирга', үзбәк телендә иргай, якут телендә ыарға 'кизил' (Дмитриева, 1972: 187). М. Фасмер ирга сүзен монгол теленнән кергән алынма сүзләр рәтендә карый (Фасмер, Т. 2: 137), Е.М. Шипова да бу фикерне яклый (Шипова, 1976). Чагышт.: монгол телендә jarγai 'кизил'; калмык yarga 'каты агачлы куак'. Мисаллардан күренгәнчә, ирга атамасының ясалышында да -гай кушымчасы катнашкан. -гай/-гәй кушымчасы сөйләшләрдә ясаучы нигезе аерылмаган түбәндәге сүзләрдә дә очрый: әҗегәй (эчк.) һәм аның вариантлары әжекәй (злт., кр.-уф.), әцегәй (төмән), әчегәй (брб. д.) 'корт, кызыл эремчек' мәгънәсендә билгеле. Мисаллар: Әҗегәй шәйләдем күп итеп (эчк.). Эремеккә сөт қойдым да әжекәй қайнаттым (кр.-уф.). Әжекәй эремчектән қайнатыла, суwы қорғансыға хәтле қайнатам (злт.). Әцегәйне май мынан ашайбыз (төм.). Әчегәй қайнаталар (брб. д.). Чагышт.: кырг. эжигей, ойр. эдьгей, тув. әжегәй, монг. әjегей (Рассадин, 1980: 19). Биредә, шул ук, мәцкәй/ мәчкәй сүзен дә күрсәтергә мөмкин. Бу лексик берәмлек төмән, тобол сөйләшләрендә 'комагай, туймас күз' мәгънәсендә очрый. Мисаллардан күренгәнчә, үсемлек атамалары ясалышында продуктивлыгын югалткан, нигезләреннән аерылмый торган, алынма кушымчалар да очрый. Кушма атамалар, сүзләрне кушу юлы белән ясалган үсемлек атамалары. Үсемлек исемнәрендә нигезләр кушылып барлыкка килгән сүзләрнең компонентлары арасында атрибутив бәйләнеш күзәтелә. Мәсәлән, алабай 'ромашка', багалма 'алмагач', балчәчәк, балтутай 'клевер', гөләп, гөлҗимеш, казайак, йармабаш 'меңьяфрак', йылут 'мәтрүшкә', кәзәсакал 'кәҗә сакалы', сөтлут 'яшелчә билчәне', тавыккүз 'бөрлегән', тумыркабаш, чаукабаш, чыпчыкбаш 'клевер', төчүлән 'канлы үлән' һ.б. Үсемлек исемнәрендә өч тамырның бергә кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән кушма сүзләр дә очрый: Мәсәлән, икмәгутырлыгы (< икмәк + ут 'үлән' + орлыгы) 'сәрдә'. Халык телендәге үсемлек атамаларының шактый зур өлеше сүз тезмәләрнең лексикалашуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1. Кушма исемнәрдә беренче компонент - кош-корт, хайван исем нәреннән, икенче компонент төрле семантика белдергән сүзләр дән тора: айгыр үләне 'клевер', айу камыры 'гөлҗимеш', алаша кузгалагы / ат кузгалдагы 'ат кузгалагы', бүдәнә йафрагы 'үги ана яфрагы', бүре шомырты 'эт шомырты', бүре җүкәсе 'бүре җиләге', дуңгыз борчагы 'песи борчагы', каз билчәне 'яшелчә билчәне', коко әпәйе 'клевер', комок борчак 'тычкан борчагы', куйан балтыр ганы 'канлы үлән', коцок эләге, мацы эләге 'песи борчагы', күгәрчен ипийе 'клевер', мәче җафрағы 'яран', чыпчык кузгалагы 'тычкан борчагы', чыпчык сабыны, чыпчык сандалы 'гвоздика', чыпчык тигәнәге 'сырлан', эт чийәсе, үгез үкмәге 'гөлҗимеш', үгез үкмәк 'какы' һ.б. 2. Кушма сүзләрдә аергыч ролендә кыргый яки йорт хайваннары исемнәре, аерылмыш сыйфатында - соматик терминнар килә: айу башы 'клевер', ат колагы 'ат кузгалагы', кочок эчәге 'эт эчәгесе', колончак айак 'тайтояк', мәче койрого, песибаш 'мамык клевер', эт борны, үгез күзе 'гөлҗимеш', бозау колагы, дуң'ыз 'ола'ы 'бегония', кәзә тел 'кыргый миләш, гөлбадран', мәче табаны 'яран', тийен койрок, тийен кор'ык 'нарат үләне', печәй күз 'ала миләүшә, фиалка' һ.б. 3. Кушма сүзләрдә беренче компонентлары - кош исемнәреннән, икенчесе соматик терминнардан тора: каз бырны 'гөлҗимеш', каз тәпийе 'казаяк, каз үләне', карга бороно 'кыр яраны', карга күзе 'карга борыны', күгәрчен күзе, тавык күзе 'карга миләше', сандугач теле, сандугач тәпийе, күгәрчен тәпийе 'гвоздика', чыпчык башы 'клевер', үрдәк тәпийе 'бегония' һ.б. 4. Кушма сүзләрдә аергыч сыйфатында сөйрәлүчеләр һәм бөҗәкләр исемнәре килә: бабасыр үләне 'кыргый миләш, гөлбадран', бака гөле 'бегония', бака йафрагы 'үги ана яфрагы', бака кабыгы, бака үләне 'бака яфрагы', бет серкәсе 'көтүче сумкасы', кандала печин 'әче әрем', кандала үләне, йылан көпшәсе 'түндербаш', сывалчан үләне 'гөлбадран', черки печин 'мәтрүшкә', җылан теле 'кыяк үлән', таракан җимеше 'йөзем'. 5. Кушма исемнәрдә аергыч ролендә - саннар, аерылмыш булып соматик терминнар килә: бишбарнак 'юл үләне (цикорий)', тугыз буwын 'кырлач', 'карабодайчалар семьялыгыннан', кырык буын 'нарат үләне'. 6. Кушма сүзләрдә беренче компонент - саннардан, икенчесе үсемлек өлешләрен белдергән лексемалардан тора: меңйафрак, өч йафрак. 7. Кушма исемнәрдә беренче компонент сыйфатлардан тора. а) төсне белдергән сыйфатлар: акбаш, ак мәтрүшкә 'меңь яфрак', ак тополь, ак тәтәй 'иссез ромашка', зәңгәрбаш, йәшел карлыган 'крыжовник', кара зелпе, кара бөрлегән, кара кайын 'камыр агачы', кара кечерткән 'сукыр кычыткан', кара әрем, кара карагат 'карлыган', кызыл карагат 'кызыл карлыган', кызыл торма 'чөгендер', кара җиләк, зәңгәр чәчәк, күк чәчәк, сары нәркәмәс 'гөлбадран', сары суган 'лилия', сары торма 'кишер', сары черки 'сары мәтрүшкә', чобар гөл 'бегония' һ.б. б) Үсемлекнең тәме һәм башка билгеләрен белдергән сыйфатлар: ачы кымызлык 'ачы какы', wак бырцак 'ясмык', wақ шырлан 'сырлан', сукыр кечерткән 'сукыр кычыткан', тиле күшә 'түндербаш', төче үлән 'канлы үлән', йылут (< йылы + ут) 'мәтрүшкә', шома йафрак 'бака яфрагы', аңгыра гомо 'түндербаш', симез гөл 'бегония', әче колак 'кузгалак' һ.б. 8. Кушма исемнәрдә аергыч ролендә үсемлекнең үсү урыны белән бәйле сүзләр килә: йар йафрагы 'үги ана яфрагы', йорт үләне, йул йафрагы 'бака яфрагы', йылга үләне 'каз аягы', йул үләне 'бишбармак', йындыр кыкы 'какы', кыр кишере 'йонлы бәрәңге', кыр пизеле 'гөлбадран', су мылтыгы 'түндербаш', сукмак печин 'бака яфрагы', урам үләне 'чирәм', су кыйагы 'кыяк', чаш печәне, чаж (< саз) үләне 'кыяк', җул җапрагы 'бака яфрагы'. 9. Кушма исемнәрнең бер компоненты туганлык терминнарыннан тора: бабай башы 'тузганак', бабай эләге 'гөлҗимеш', кайнана теле 'кактус', әби-бабай борчагы 'песи борчагы', әби бете 'көтүче сумкасы', әби чәче 'кылган', кийәү камчысы 'бака яф рагы' һ.б. 10. Кушма исемнәр этноним һәм фитонимнардан тора: байар агачы, байар куwагы 'акация, сәрви куагы', байар миләше 'карга миләше', кенәз берчи'и 'крыжовник', татар чаганы 'татар өрәнгесе', хан чәйе, хаҗ кынасы 'бальзамин'. 11. Кушма исемнәрнең беренче компоненты антропонимнардан тора: абдрахман йафрагы 'әрекмән', бохар миләше 'карга миләше', сәрби агачы 'акация', сәрви талы 'тупыл', әстерхан кынасы, җәпүн кынасы 'бальзамин' һ.б. 12. Кушма сүзләрнең беренче компоненты авыру исемнәрен бел дерә: очоқ печәне 'меңьяфрак', бизгәк чәчәге, сырхуwат 'сары мәтрүшкә', чыбан йафрагы 'үги ана яфрагы', чәнчү уты, чәнчү үләне 'зәңгәрбаш', 'кыр яраны', шеш гөле, җара печән 'алоэ', шеш йафрагы, җара йафрагы 'бака яфрагы', бабасыр үләне, бүсер үләне, дармана үләне 'гөлбадран', камчау печәне, камчау үләне 'ярут' һ.б. 13. Кушма исемнәрнең компоненты булып азык-төлекне белдергән сүзләр тора: балчәчәк, балсургыч 'клевер', икмаwыт (< икмәк ут), икмәк утырлыгы 'сәрдә', сөтлут 'кыр билчәне', 'яшелчә билчәне', сөтпечин 'кыр билчәне', токмач чәчәк, шәнгә тәтәй, шәнгә чичкә 'иссез ромашка', күзикмәк 'какы', ипи чәчкәсе 'клевер', камыр җиләге 'дүләнә, камыр агачы', үгез үкмәге 'гөлҗимеш', үгез үкмәк 'какы', күгәрчен ипийе 'клевер', күгәрчен сөте 'испәрәк, зәңгәр чәчәк'. 14. Үсемлек исемнәренең беренче компоненты савыт-саба, кухня, йорт-җир кирәк-яракларын белдергән сүзләрдән тора: кашыклык үлән 'карга миләше', кесийе гөл 'чыршы гөле, нарат гөле', мылтык печин 'шапылдавык', сәгат чәчкә / сәгат чичкә 'гвоздика', сәдәп чәчк ә 'гөлбадран', тарак печәне 'торнабаш', тукмакбаш 'мамык клевер', тыр ма үләне 'торнабаш', тәрникә чәчәк 'иссез ромашка', түмә печин, түмә тәтәй 'песи борчагы', чүлмәк миләше, самаwыр агарт кыч, самавар ачкыч 'карга миләше', чалгы чәчәге 'торнабаш', шөл дөр чәчәге, җиләк савыты 'кыңгырау', сыбызгы кывагы 'акация'. 15. Кушма исемнәрнең бер компоненты кием-салым, бизәнү әйберләре сүзләреннән тора: чалма геле 'яран', чалмабаш 'иссез ромашка', читек гөл 'бака яфрагы', энҗе чәчәк 'ландыш', эшл'апа эләк 'кура җиләге', башмак тәтәй, башмак чәчәге, башмак үләме 'баллы чәчәк', мәрҗән агачы 'карга миләше, аю баланы', сырга гел 'тамчы гөл', әдрәс гөл 'карабодай гөле, бегония', тәңкә печән 'шалдыравык'. 16. Үсемлек исемнәренең ике компоненты да ботаник терминнар белән белдерелә: алма геле, алма печин, алма үләне, алмалы үлән, бадийан үлән 'исле ромашка', гөл алмасы, гөл җиләге, гөл җимеше 'гөлҗимеш', йасмык үлән 'ярут', комалак печин 'үрмәле гөл, эт эчәгесе', кузак агачы, кузаклы тал 'акация', миләш үләме 'гөлбадран', терке печин 'нарат үләне', чәй үләме 'сары мәтрүшкә', чәй үләне 'кырлыган', әнеч печәне, әнеч үләне 'тмин', әрем гөле 'исле яран', җиләк чичкә 'кыңгырау чәчәк' һ.б. 17. Кушма сүзләрнең бер компонентын металлны белдергән исемнәр тәшкил итә: алтын йафрак 'карабодай гөле, бегония', тимер тигәнәк 'саз билчәне', тимер чыкан 'вак яфраклы кычыткан, вак кычыткан', көмөшгөл 'юкә гөле, бегония'. 18. Кушма сүзләрнең бер компоненты ашлык исемнәреннән тора: арыш гөл 'астра', арыш чәчәге, ашлык печин 'күкбаш, күк чәчәге', йасмык үлән 'ярут', 'тычкан борчагы', уҗым чәчәге ' күкбаш', цәцәвицә үләне, чебен йәсмиге 'ярут', чыпчык борчагы 'кырмыска борчагы', карабодай гөле 'юкә гөле, бегония'. 19. Кушма сүзләрнең бер компоненты күк җисемнәре, табигать күренешләре, вакыт исемнәре белән белдерелә: айбағар, гомбагар, гомбагыш, гөлбағыш (< көн + багар, багыш) 'көнбагыш', келәләнгеч, келәнгеч (< көн + әйләнгеч) 'көнбагыш', төн гөле, төнге гөл 'бүлмә гөле', кыш кына 'бальзамин', кар чәчәге 'умырзая', айлы чәчәк 'иссез ромашка'. Үсемлек исемнәрендә ике яки өч лексемадан торган кушма сүзләр бар: урыс катын көпшәсе 'какы', атсидык башы 'ат кузгалагы', үги әни әрекмәне 'үги ана яфрагы', песи түмә печин 'песи борчагы', каз айагы печин 'абаганың бер төре', песи койрык печин 'бака яфрагы', кара кура йеләк 'бөрлегән', тиле бәрән үлән 'тиле бәрән орлыгы' һ.б. Кайбер үсемлек исемнәре рус теленнән калькалаштыру юлы белән ясалганнар: өч йафрак, меңйафрак, меңйәшәр, көтүче сумкасы. Фитонимнарның бер компоненты алынма сүздән тора: дегет (< рус. дёготь) үләне, эшл'апа (рус. шляпа) эләк 'кура җиләге, салам (< рус. солома) чикләwеге 'арахис', кидрә (< рус. кедр) чәтләwеге 'эрбет чикләвеге', чынгы (< рус. цинга) үләне 'су борычы', пиғамбәр (< гар.) сақалы 'кылган', пәғимбәр төкереге 'меңьяфрак', аңгыра гомо (< удм. гомо) 'түндербаш'. Югарыда китерелгән мисаллардан чыгып шундый нәтиҗә ясарга була: тезмә сүзләрдән торган үсемлек исемнәренең бер компоненты еш кына гомуми мәгънәгә ия булган лексемалардан тора. Андыйларга агач, куак, ут, үлән, печән, чәчәк, җиләк һ.б.ш. сүзләрне күрсәтергә мөмкин. Үсемлек атамалары ясалышының тагын лексик-семантик ысулы бар. Яңа сүзләр яңгырашлары белән әдәби телдәге лексик берәмлекләргә охшаш, әмма мәгънә ягыннан аерылалар. Мәсәлән, бүтәкә 'ак мыек', әдәби телдә 'кош-кортның ашказаны', йафрак 'кәбестә', әдәби 'яфрак', сырга 'сырлан', әдәби 'алка', күзикмәк 'какы', әдәби 'юка', урман 'чыршы', әдәби 'урман'. Халык телендәге үсемлек атамаларына лингвистик анализ аларда берничә катлам аерып чыгарырга мөмкинлек бирә. Иң зур катлам - төрки катламны тәшкил итә. Биредә ул гомумтөрки һәм татар теленең үз җирлегендә барлыкка килгән тамыр һәм ясалма сүзләрдән тора. Икенче зур төркем - алынма сүзләр. Аңа рус, гарәп-фарсы, фин-угор, монгол телләреннән кергән лексик берәмлекләр керә. Төрки катлам. Үсемлек атамаларының иң зур өлеше гомумтөрки сүзләр һәм тамырлардан тора. Бу лексик берәмлекләрнең күпчелек өлеше татар әдәби тел сүзлекләрендә урын алган. Үсем лек исемнәренең шактый өлеше диалектларда һәм сөйләшләрдә яши. Үсемлек атамаларында чагылыш тапкан гомумтөрки сүзләр хәзерге көндә күп кенә төрки телләрдә таралыш алган. Үз чиратында аларны борынгы төрки, кыпчак, болгар катламнарына бүлеп карарга мөмкин. Семантик яктан әлеге лексик берәмлекләр әдәби телдәге мәгънәләре белән туры килә, кайбер очракта мәгънәләре киңәергә яки тараерга мөмкин. Гомумтөрки үсемлек атамалары гади. Исем (сирәк фигыль) тамырына кушымчалар ялгану ысулы белән ясалганнар. Нигездә бу төр лексик берәмлекләр лексиканың борынгы катламын тәшкил итә. Шуны да ассызыкларга кирәк: үсемлек атамаларында монгол теленнән кергән кушымчалар белән ясалган лексемалар да бар. Борынгы төрки катлам. Бу катламга нигездә 1. Үсемлек анатомиясе белән бәйле лексик берәмлекләр керә. Мәсәлән, бөре (үсемлектә), башак, ботак, яфрак, кабык, сабак, кылчык, чәчәк, ут 'үлән', орлык, бөртек, җимеш, сөяк 'җимеш төше', йөзем, кузы, кузы чикләвеге, кузагач, өрек, тамыр, төп, туз, җиләк һ.б.; 2. Ашлык атамалары: бодай, тары, борчак, арпа, киндер, ашлык; 3. Агач һәм куак атамалары: агач, чыбык, каен, тал, карагач, артыш, тубылгы һ.б.; 4. Кайбер үлән үсемлекләре исемнәре: андыз, бадийан, балтырган, йушан/дүшән 'әрем', йуwа/җуwа 'кыр суганы', җикән/йекән 'җикән', камыш, колмак/ комалак, кузгалак, кыяк, кылган, тигәнәк, сөтле үлән, сөтлегән; 5. Яшелчәчелек белән бәйле үсемлек атамалары: борыч, тырма, суган, сарымсак, кабак, каwын/кавын. Ясалыш ягыннан бик борынгы үсемлек атамалары -ган/-гән, -кан/-кән, -ганак/-гәнәк кушымчалары белән ясалган: балтырган, кычыткан, сөтлегән, бөрлегән, тузганак, сырганак. Төрки лексиканың соңрак катламына тигәнәк, чәнечке, инә исемнәре керә. Төрки телләрдә кайбер үсемлек атамалары белдергәндә гомумиләштерелгән сүзнең булмавы күзәтелә. Бу күренеш теге яки бу тел вәкилләре яшәгән территориядә әлеге фитонимның булмавы белән аңлатыла. Кайбер үсемлек атамалары төрки телләрдә билгеле бер ареал өчен генә характерлы. Башка кыпчак телләре белән уртак үсемлек атамаларына балан/палан, юкә, имән, элмә, чия, тирәк, карама, куак, усак/осак/ сак 'усак', өрәңге/өргә 'өрәңге', чыршы/шыршы, эт борно 'гөлҗимеш', чикләwек/читләwек, солы, бака яфрагы, ат кузгалагы / ат колагы, казайак, алсын 'курпы', шалкан, чөгендер, чырнаwык 'үрмәле гөл', ясмык, алабута, шелек, юа 'кыр суганы', кылган лексик берәмлекләре керә. Урта Азия һәм көнчыгыш төрки телләр белән уртак үсемлек атамалары: карагат 'карлыган', йаңак 'әстерхан чикләвеге', пиаз/пыйаз 'суган', сәртәк 'кишер', чөгендер һ.б. тәшкил итә. Көнчыгыш төрки телләр белән уртак лексемаларга: шомырт, тетагач, уксын 'сарымсак', зығыр 'җитен', карагай 'нарат', сарана, күрән, мәшкә 'гөмбә', шалкан сүзләрен кертеп була. Чагышт.: уйг. шалгам, төрек. šаlgаm, хак. салгын 'шалкан'. Болгар катламы. Татар телендәге үсемлек атамаларының бер өлеше болгар катламына карый: зирек/йерек 'зирек', өрәңге/ өргә 'өрәңге', шылан агач/шоган/шыган 'гөлҗимеш' (чагышт.: венгр. сslаn 'кычыткан', чув. шалан агачы 'гөлҗимеш'), гөмбә (чагышт.: венгр. gombacu, чув. кампа), күгән (чагышт.: венгр. кöкöny), чем/чим 'җимеш сабагы', 'касә яфрагы' (венгр. gyоm 'чүп үләне', борынгы чув. зом 'чүп үләне'), күчән (кәбестә күчәне), кучан/кучан йафрагы 'әрекмән', 'тигәнәк' (чагышт.: венгр. косsаnу 'чәчәк сабагы', 'күчән'), колмак/комалак (венгр. коmlо, чув. кумля) һ.б. Монгол катламына караган сүзләр: дүләнә, муйыл 'шомырт', карагай, нарат, сырганак, алсын 'курпы', бөрлегән, балтырган, кылган, астыган 'кура җиләге', каудан 'былтыргы кипкән үлән', чаган 'өрәңге', күрән, бүтәкә / бүтәкә үлән 'акмыек', ирга (< монг. яргай 'кизил'). Биредә күрсәтелгән лексик берәмлекләр башка төрки телләрдә дә киң таралыш алган. Аларның кайберләре билгеле бер ареал өчен генә характерлы. Мәсәлән, нарат сүзе көнбатыш кыпчак һәм төньяк кыпчак телләрендә кулланыла, карагай 'нарат' исә Урта Азия һәм Көнчыгыш төрки телләргә хас лексема. Төп татар сүзләрен тәшкил иткән үсемлек атамалары нигездә бер тамырдан торалар: баллыкай 'клевер', үрмәкәй 'эт эчәгесе, үрмә гөл', сасыкай, ислекәй 'түндербаш', атлык 'ат кузгалагы', йаргыч 'көнбагыш', бәбчек 'балтырган', ачыкый ' кузгалак' һ.б. Кушма сүзләр: актамыр, акмыек, карабаш 'камышының бер төре', төнбыйык 'төнбоек', ташборчак 'өлгермәгән җиләк', кураҗиләк, җирҗиләк, күгеләк 'кара җиләк', алборон, эт борон 'гөлҗимеш', комбагыш/көнбагыш, айбагар 'көнбагыш'. Үсемлек атамаларының күпчелек өлешен сүзтезмәләр тәшкил итә: таракан чиклавыгы 'эрбет чикләвеге, кедр чикләвеге', ирен җаргыч 'кәҗә сакалы', төче үлән 'канүлән', буын чәчәге ' зәңгәрбаш, цикорий', сукыр кычыткан, кара кычыткан 'арыслан койрыгы', күгәрчен күзе, кара кура йеләк 'бөрлегән' һ.б. Фитонимнарның шактый өлеше хайваннар дөньясы белән бәйле исемнәрдән тора: бүре җиләге, эт шомырты, эт эчәгесе, чебен үләне, чыпчык борчагы һ.б.ш. Үсемлек атамаларының бер өлеше саннар белән бәйле сүзләрдән тора: биш барнак 'цикорий', тугыз буын, өч яфрак, меңьяфрак һ.б. Фитонимнарның бер өлеше үсү урынына бәйле аталганнар: йул йафрагы 'бака яфрагы', йар йафрагы 'үги ана яфрагы', йылга үләне 'казаяк', йорт үләне 'чирәм', җир чикләвеге 'арахис' һ.б. Үсемлек атамаларының бер компоненты авыру исемен белдерә: бабасыр үләне, бүсер үләне 'гөлбадран', бизгәк чәчәге 'сары мәтрүшкә', йара үләне, йара йафрагы 'бака яфрагы', очок печәне 'меңьяфрак', чыбан йапрагы 'үги ана яфрагы', чәнчү уты 'зәңгәрбаш', җара печин 'алоэ', теш йафрагы 'бака яфрагы', 'шалфей', сырхуwат (< сырхау + ут) 'сары мәтрүшкә', зәңгелә җимеш 'караҗимеш' һ.б. Халык телендәге үсемлек атамаларында рус, гарәп-фарсы, монгол, фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый. Рус алынмалары. Халык телендәге үсемлек атамаларының зур гына өлеше рус теле һәм аның аша кергән алынма сүзләрдән гыйбарәт. Андыйларга түбәндәге үсемлек исемнәрен күрсәтергә мөмкин: осака < рус. осока, абчук < овсюг, асут < осот, бикә < вика, гарл'еnа/гурлафа/гырлафа < гарлупа, даружник/пударужник < подорожник, дурника/дурнича < рус. дурная белена, дәгел < дягиль, гәрешкә/кәрешкә < горошек мышиный, гәрәчукә < гречиха, зәрәбуй/ызвирок < зверобой, купир/купийур < купырь 'укроп', канапил/ канапла < коноп ля, кукал/кухал < куколь, кобошка < кубышка (мәк башы), малачай < молочай, мәте < мята, мәтернә/мәтерешкә < матренка (мәтрүшкә мәгънәсендә), пачунушка/пасунушка < подсолнух, пикан < пикан, палыйн < полынь, печтек/пичтек/мечтек < пестик, хлапи < клоповник, чирнапыл < чернобыльник, чимә < семя (көнбагыш орлыгы), чистатил < чистотел, чәчәвичә < чечевица, элән < лен, щавил'/щивел' < щавель, эхмил' < хмель, биләнкә < белянка (ак гөмбә), герип/гереб < гриб, гөрөждә/гөрөздә < грузди, валнушка < волнушки, масл'ата < масленок, сурәешке < сыроежка, шомарчук < сморчки, апйата/әпйәтә < опята, бүлбе < бульба, дын'/ ден < дыня, гарчича/гарчис/гәрчис < горчица, картуф/картуп/картуш < картошка, картофель, чиснук < чеснок, ирәпкә/ирипи/рәпкә < репа, әгүрчә < огурец. Кайбер агач, җиләк-җимеш куаклары да рус теленнән кергән. Андыйларга, мәсәлән, дурн'а/турнай/турын < терн, кидрә < кедр, кәлнә < калина, калийандыр < кориандр, гыржаwник/кружунник < крыжовник, мәлинә < малина, ыслива < слива, чирумка < черемуха, аблипиха < облепиха, сымарудин/ысмарудин < смородина, бузан < бузина, пумыл < помель (яшь ылыслы агачлар), тупыл < тополь һ.б. Рус алынмалары татар теленә нигездә сөйләм теле аша татар теленең фонетик закончалыкларына буйсындырылган хәлдә үтеп кергәннәр. Күренекле галимә Л.Т. Мәхмүтова хаклы рәвештә билгеләгәнчә, аларда басым соңгы иҗеккә төшә. Шуны да ассызыкларга кирәк, югарыда китерелгән рус алынмаларының татар әдәби телендә һәм аның сөйләшләрендә татарча эквивалентлары да бар. Алынма сүзләрнең бер өлеше татар сөйләшләренә һәм аның әдәби теленә ныклы кереп урнашкан. Андыйларга, мәсәлән, арыш < рожь, керән < хрен, борай < бор. рус. пыро, уҗым < озимь, мәтрүшкә < от матери душка, кәбестә < капуста, пәмидур/фамидур/мамадур < помидор, алый < алоэ кебек исемнәрне кертеп була. Үсемлек атамаларында рус алынмалары татар теленә төрле чорларда, төрле вакытларда үтеп кергән. Аларның күпчелек өлеше турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә кергән. Гарәп-фарсы теленнән кергән үсемлек атамалары. Үсемлек атамаларының шактый зур өлешен гарәп-фарсы алынмалары тәшкил итә. Беренче чиратта, алар җиләк-җимеш куаклары, яшелчә исемнәренә һәм аларның аерым өлешләрен белдергән сүзләргә карый. Гарәп-фарсы алынмаларының бер өлеше татар теленә Урта Азия ареалындагы төрки телләр аша керә. Моңа Урта Азия белән сәүдә бәйләнешләре зур роль уйный. Кайбер алынмаларны гына күрсәтеп үтик: гөл, зәғеферән < зәгъфран, нәркис, ләлә < лалә, зәйтүн гөл, кына, пәйғәмбәр тырнагы 'тырнак гөл', зелпе, қәнәфер < канәфер 'сирень', карбыз, каwын, кыйар, кишер, пыйаз 'суган', чөгендер, өрек, хөрмә, ногыт борчагы, пигамбәр сакалы 'кылган', пәгимбәр төкереге 'меңьяфрак', артыш, зирек (< фарсы. заргун), тирәк (< фарсы. дирахт) 'тупыл'. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: китерелгән лексик берәмлекләр башка төрки телләрдә дә күзәтелә. Кайберләре борынгы төрки сүзлектә билгеләнгән (ДТС, 1969). Фин-угор алынмалары. Үсемлек атамаларында чыгышы белән фин-угор телләреннән булган лексик берәмлекләр дә шактый. Аларга ылыс, курыс, сөян һ.б.ш. сүзләр керә. Татар теленең ми шәр диалекты сөйләшләрендә, урта диалектның нократ, пермь сөй ләшләрендә фин-угор алынмалары чагыштырмача ешрак очрый. Мәсәлән, кәлигә (< удм. каляга) 'гәрәнкә', өмөҗө/энеҗи (< удм. эмезь) 'кура җиләге', мал/мал' (< угор.) 'җиләк', карамал 'кара җиләк', күкмал 'күк җиләк', лаwыр илик (< удм. лаур) 'карга күзе', туҗ (< удм. тузь) 'наратбаш', пушкурын (< удм. пычкулон, пышитурон) 'мәтрүшкә', пашпил/паршпил/парспил (< удм. парсьпель) 'балтырган', пәшник (< удм. пешник) 'наратбаш', нурды (< удм. норди) 'курпы', логы (< удм. люгы) 'тигәнәк', гомо (< удм. гумы) 'һәртөрле көпшәле үсемлек', аңгыра гомо 'түндербаш', йонно гомо 'урман елан көпшәсе', килем (< удм. кенәм) 'киндер', пут (< удм. пот) 'алабута', порни (< удм. порни) 'күзлут', визғырма (< мокш. ведьгрма) 'сырлан', пакыш/пыкыш (< мокш. пакш) 'кишәнке', мошко/мышкы (< мокш. мушка, эрз. мушко) 'киндер', 'киндер сүсе', пизел (< мокш. пизел) 'миләш', пәзи/пәҗи/паҗи/ бәҗи (< мокш. пазяй, эрз. пазе) 'орлок бирми торган киндер, баса', шәмкә, шәмкәлек (< мари. пушенге, пушангы) 'яшь нарат', бәлчә (< мари. велше) 'сабак, тәлгәш', чыҗым (< гомумперм. čuz) 'мыек (үсемлекләрдә)', сәрдә/сәрдек/зәрәтә, зәрдә (< гомумперм. сорд, серд, съорд) 'сәрдә', куры/курыс (< гомумперм. коrs) 'юкә', 'курыс', 'юкә кайрысы', колмак/комалак (< эрз. комоля, мокш. комля) 'колмак', шуйыт (< мари. шуй + ут) 'әнис', 'тмин'(< удм.), шырбыз йафрак 'бака яфрагы' һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, фин-угор теленнән кергән үсемлек атамаларының күпчелек өлеше татар сөйләшләрендә билгеләнгән. Тел - мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Ул милләтнең фикер йөртү рәвешенә үтеп керүне, чынбарлыкка шул мәдәният вәкилләре күзлегеннән чыгып карау омтылышын да күз алдында тота. Күреп үткәнебезчә, тел мәдәният белән тыгыз бәйләнешкә керә. Ул аның эчендә үсә, аны чагылдыра, мәдәниятнең гомуми үсеше өчен зарури алшарт булып тора. Хәзерге көндә телне мәдәният белән бәйләнештә өйрәнү актуаль темаларның берсе булып санала. Мәдәниятның байлыгы, күләме телдә чагыла. Кешелек җәмгыяте үсешенең һәр чорында да үсемлекләр дөньяс ы әһәмиятле роль уйный. Бик борынгы заманнардан башлап кеше үсемлекләрдән нык файдалана (тормыш кирәк-яраклары ясау; төзелеш материалы буларак куллану; ягулык чыганагы; тире һәм күн эшкәрткәндә буяу һ.б.). Үсемлекләрнең бер өлеше халыкның азык-төлек рационында зур урын ала, хайван - мал азыгы буларак кулланыла; бер өлеше исә дәвалау чарасы буларак файдаланыла. Шуның белән бергә, кайбер үсемлекләр зарарлы бөҗәкләрне юк итү яки куркыту максатыннан кулланыла. Хәзерге чорда үсемлек продуктларының күп өлеше культуралаштырылган җирләрдән: кырлардан, басулардан, бакчалардан алына. Шулай булуга карамастан, бүгенге көндә дә кыргый үсемлекләрне төрле максатлардан чыгып файдалану дәвам итә. Телебездә үсемлек атамалары бик киң таралган лексик төркемне тәшкил итә. Флорага караган лексика теләсә кайсы телнең сүзлек составында зур урын алып тора. Татар теле үсемлекләрнең күп төрле төрләрен белдерү өчен хезмәт итә торган чагыштырмача бай һәм үсеш алган ботаник терминнар системасына ия. Халык телендә билгеле булган үсемлек исемнәре дә күләме ягыннан бай һәм төрле лексик берәмлекләрне үз эченә ала. Алар арасында бик борынгыдан килгән үсемлек атамалары да сакланган. Татар халык сөйләшләрендә үсемлек исемнәре әдәби тел йогынтысына бик бирелмиләр, чөнки алар шул төбәкнең үсемлекләр дөньясын, җирле флораны чагылдыралар. Кайбер үсемлекләрнең халык арасында исемнәре билгесез кала бирә. Еш кына алар гомуми исем астында йөртеләләр. Мәсәлән, акчәчәк, зәңгәр чәчәк, йомшак үлән, каты үлән һ.б.ш. исемнәр белән аталалар. Флорага караган лексикага анализ үсемлек атамаларының гомумтел өчен уртак һәм билгеле бер төбәк өчен генә характерлы берәмлекләр булуын күрсәтә. Тикшерелә торган үсемлек атамаларының кулланылыш һәм таралыш сферасы бертөрле түгел. Ботаник лексиканың төп һәм зур өлеше татар теленең күпчелек сөйләшләрендә кулланыла һәм әдәби тел сүзлекләрендә ботаник термин буларак теркәлгәннәр, бер өлеше исә билгеле бер төбәк өчен генә хас лексик берәмлекләрне тәшкил итә. Татар халык сөйләшләрендә теге яки бу үсемлекнең, җирле атамасы белән бергә, әдәби телдәге исеме дә кулланылышта йөри. Халык телендәге үсемлек исемнәренә гадилек, ачыклык һәм күп вариантлылык хас. Еш кына үсемлек атамаларының мотивлаштыру билгесе җиңел аңлатыла. Аларда үсемлекне характерлый торган билгеләр, аерымлыклар чагылыш таба. Төрле төбәкләрдәге үсемлекләргә исем бирү принциплары, нигездә, бер үк төрле. Аларда үсемлекнең билгесе (төсе, формасы, төзелеше, тәме, исе), үзенчәлеге (үсү, чәчәк ату вакыты, үсү урыны), кулланылышы (билгеләнү, файдалану, роле) һ.б. үзенчәлекләре чагылыш таба. Кайбер үсемлекләргә исем тышкы кыяфәтенә, чәчәгенең төсенә, формасына, җимешенең, яфрагының яки сабагының формасына карап бирелә. Мәсәлән, клевер үсемлегенә исем аның чәчәген кошлар башы белән охшату нәтиҗәсендә бирелгән. Мәсәлән, тукранбаш, чәүкәбаш, чыпчыкбаш. Тубалга яки зур башка охшатып тубалбаш исеме белән атау да бар. Тайтояк үсемлегенең исеме аның яфрагының формасын тайның тоягына охшатып бирелгән һ.б. Еш кына фитонимнар атамасының нигезен сабагының формасы яки башка үзлеге тәшкил итә: каты кура 'һиндыба, буын чәчәк', чәнечке печән 'торнабаш', чәнечкеле кузлут 'тимгелле сукыр кычыткан', сағызлы чәчәк 'дегет чәчәге' һ.б. Үсемлек яфрагының, чәчәгенең, җимешенең төсе дә үсемлек атамасында чагылыш таба. Мәсәлән, сары тәтәй 'сары мәтрүшкә', сары суган 'сарана', кара кайын 'камыр агачы', 'эт шомырты', кызыл торма 'чөгендер', күк җиләк, кара җиләк һ.б. Гөлбадран үсемлегенең чәчәк, яфрак формасын миләш агачына охшату нәтиҗәсендә сөйләшләрдә мелиш печин, мәләш үләме, кыр пизеле һ.б. исемнәр барлыкка килгән. Шулай итеп, флорага караган лексиканы номинацияләүдә төп принцип булып 1) үсемлек билгесенең туры мәгънәсен аңлау (төсе, тәме, үсү урыны, вакыты, файдалы сыйфаты, дәвалау үзлеге); 2) үсемлек билгесенең күчерелмә, ягъни метафорик мәгънәсен аңлау тора. Күп кенә үсемлек атамаларының телдә ун һәм аннан артык диа лекталь синонимнары һәм вариантлары бар. Мәсәлән, тузганак, бака яфрагы, күк баш үсемлекләренең исемнәре шундый. Гөл җимеш үсемлегенең исә татар халык сөйләшләрендә илледән артык исеме бар. Аларда үсемлекнең төрле билгеләре чагылыш таба. Флорага караган лексиканың иң зур өлеше гомумтөрки сүзләрдән тора һәм татар әдәби теле сүзлекләрендә урын алган. Семантик яктан караганда алар нигездә тәңгәл киләләр, аерым очракларда гына аларның мәгънәләре тараерга яки киңәергә мөмкин. Мәсәлән, ут (башка төрки телләрдә от) сүзе 'үлән ' мәгънәсендә хәзерге әдәби телдә аерым кулланылмый. Әмма ләкин бу тамырдан ясалган утлау, утлык, утлавык һ.б. лексик берәмлекләре әдәби тел сүзлекләрендә урын алган. Моннан тыш, татар халык сөйләшләрендә ут сүзе үсемлек исем нәрен белдергән кушма сүзләрнең бер компонентын тәшкил итә. Мәсәлән, йылут (< йылы < җылы + ут) 'мәтрүшкә', сырхуwат (< сырхау + ут) 'сары мәтрүшкә', сарут, күзлут (< күзле + ут) 'бүлбеле кияү камчысы', 'еланбаш', убыр уты 'шайтан таягы' һ.б. Үсемлек атамаларында кыпчак телләре белән уртак лексик берәм лекләр аерылып чыга. Мәсәлән, эт борон 'гөлҗимеш', кузгалак, бака яфрагы һ.б. Монгол телләре белән уртак лексик берәмлекләргә балтырган, бөрлегән, астыган 'кура җиләге', дүләнә, сырганак, карагай 'нарат', саргай 'сарана', чалгай 'кычыткан', нарат, чаған 'өрәңге' һ.б.ш. исемнәр керә. Ботаник лексиканың иң зур һәм төп өлешен татар теленең үз сүзләре тәшкил итә. Үсемлек атамалары татар теленең үз мөмкинлекләре нигезендә ясалган лексик берәмлекләрдән тора. Аларның иң зур өлеше кушымчалау ысулы белән ясалганнар. Мәсәлән, ислекәй 'түндербаш', сөтлекәй 'сөтлегән, сөтле үлән', атлык 'ат кузгалагы', камырлык 'дүләнә, камыр агачы' һ.б. Нигезләре кушылу юлы белән ясалган үсемлек атамалары да телдә актив лексиканы тәшкил итәләр: айбагар 'көнбагыш', алабай 'ромашка', балтутай 'клевер', тузгакбаш, тузбаш 'тузганак', төчүлән 'канлы үлән' һ.б. Үсемлек атамаларының шактый өлеше үсемлекнең нинди дә булса билгесен таныш предметка, бигрәк тә, кош-корт, хайваннар һәм алар ның тән әгъзаларына охшату нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Мәсәлән, кузгалак (< кузы 'бәрән' + колак), тайтояк (< тай + тояк), үгез күзе 'гөлҗимеш', күгәрчен күзе, каз тәпийе 'каз аягы', тийен койрык 'нарат үләне' һ.б. Үсемлек атамалары ясалышында кош-корт, хайван исемнәренең дә катнашуы галимнәрнең төрки халыкларда терлекчелек беренчел, игенчелек һәм үсемлекчелек икенчел булган дигән фикерләрен тагын бер кат раслый. Кушма исемнәрнең ясалышында еш кына үсемлекнең гомуми мәгънәсен белдергән (яфрак, агач, үлән, куак, чәчәк, җиләк һ.б.) сүзләр катнаша. Мәсәлән, песәй йафрагы, мачы җафрагы 'песи яфрагы', арыш чәчәге 'күкбаш', йул үләне 'бака яфрагы', миләүшә агачы, байбай агачы 'аю баланы, карга миләше', бадийан куагы 'сирень', артыш җиләге, каен җиләге һ.б. Үсемлек атамаларының зур гына өлеше барлык татар сөйләшләре өчен уртак лексемалардан тора. Шуның белән бергә һәр сөйләш өчен характерлы лексик берәмлекләр дә күзәтелә. Һәр диалект һәм сөйләш вәкиле үсемлекнең төрле билгесен үзенчә күрә һәм аңлата. Шуның нәтиҗәсендә үсемлек атамаларында региональ аерымлыклар да барлыкка килә. Мәсәлән, мишәр диалекты сөйләшләрендә 'клевер' үсемлеген - айгыр үләне (кузн.), айу башы (чст.), тумыркабаш (тмн.), тубалбаш (лмб.), чәүкә үләне (байк.), чаукабаш (чст., срг., лмб., тмн., хвл., кузн.); урта диалект сөйләшләрендә баллықай (минз.), баллы чәчәк, баллы үлән (орнб.), балтутай (нокр.), балсургыч (глз.), баллы қуwәт (бәр., дөб.), туқран печәне (блт.) һ.б. исемнәр белән атыйлар. Һәм, киресенчә, бер атама белән берничә үсемлек аталырга мөмкин. Мәсәлән, айу камыр сүзе 'гөлҗимеш' (чст., мәл., хвл., кузн.) һәм 'дүләнә, камыр агачы'үсемлегенә карата кулланыла, айу табаны 'сукыр кычыткан' (мам.), 'аю табаны' (каз.ар.-крш.), акбаш 'меңьяфрак' (дөб., т.я., лмб.), 'ромашка' (перм.), 'ак әнис, тмин' (бәр.) үсемлекләрен белдерә. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: үсемлек атамаларында билгеле бер ареал өчен генә характерлы лексик берәмлекләр дә бар. Мәсәлән, Урал төбәгендә таралган сөйләшләрдә түбәндәге фитонимнар актив кулланыла: карагай 'нарат', чаука 'каен', чаwыл 'каенлык, каен урманы', йыла 'элмә', карагат 'карлыган', муйыл/ мыйыл 'шомырт', шелек 'сәрви агачы', шартлама 'җир җиләге', сәрәнә, кымызлык 'какы', тарма 'киндер', уксын 'сарымсак', мәшкә 'гөмбә' һ.б. Шуны да билгеләп үтү урынлы булыр: теге яки бу үсемлек атамасын куллануда төгәл генә чик куеп булмый. Ул күп кенә экстралингвистик факторларга бәйле: җирле халык яшәгән географик шартлар, ландшафт, төрле административ бүленештә яшәү, географик чикләр, тугандаш һәм башка халыклар белән күп гасырлар буе килгән бәйләнешләр һ.б. Үсемлекләр дөньясына караган лексик берәмлекләрнең бай һәм төрле булуы белән бергә, кайбер төбәкләрдә үлән үсемлекләрнең исемнәре билгесез кала бирә. Көндәлек эш процессында актив кулланылган үсемлекләрнең генә атамалары телдә чагылыш таба. Үсемлекләрнең халык телендәге атамаларында рус, гарәпфарсы, фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый урын алып тора. Шуны да билгеләргә кирәк: үлән үсемлекләренең исемнәре һәм алар белән бәйле терминнарның күпчелеге килеп чыгышлары ягыннан борынгы сүзләрне тәшкил итәләр. Рус алынмалары татар теленә һәм аның сөйләшләренә турыдантуры аралашу нәтиҗәсендә үтеп кергәннәр. Берничә гасыр буе татар халык сөйләшләренә рус сөйләшләре билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясаганнар. Үсемлек атамаларында рус теленнән кергән түбәндәге атамаларны күрсәтергә мөмкин: асака < рус. осока 'кыяк, күрән', зәрәбуй < зверобой 'сары мәтрүшкә', мәте < мята 'бөтнек', пачунушка < подсолнух 'көнбагыш', биләнкә < белянка 'ак гөмбә', шомарчук < сморчок 'кәҗә гөмбәсе', элән < лен 'җитен', палыйн < полынь 'әрем' һ.б. Элегрәк чорда кергән алынмаларның күп кенә өлеше татар теленең әдәби тел сүзлекләрендә урын алган. Мәсәлән, кәбестә < капуста, керән < хрен, гөрөздә < грузди һ.б. Үсемлек исемнәрендәге гарәп-фарсы алынмалары татар теленә Урта Азия регионында таралган төрки телләр аша кергән. Моңа Урта Азия һәм Идел буе халыклары арасында сәүдә мөнәсәбәтләре ярдәм иткән. Гарәп-фарсы алынмалары нигездә җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары, яшелчә исемнәрендә күзәтелә. Татарлар башка халыклар белән дә мәдәни-икътисади бәйләнешләрне даими саклап килгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә тирә- яктагы халыкларның җирле флораны белдергән сүзләре дә татар теленә үтеп кергән. Биредә сүз фин-угор алынмалары турында бара. Фин-угор телләреннән кергән үсемлек атамаларына түбәндәгеләр керә: пизел 'миләш', өмөҗө 'кура җиләге', кәлигә 'гәрәнкә, бүкән шалканы', туҗ 'кырлыган', паңгы/пән'е 'гөмбә', гомо 'эче куыш үсемлек сабагы', пашпил/паршпил 'балтырган' һ.б. Шулай итеп, телебездә үсемлек атамалары бик киң таралган лексик төркемне тәшкил итә. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә, дастаннар, җырлар, мәкальләр, табышмаклар, әйтемнәр, сынамышларда, фразеологизмнарда үсемлекләр дөньясына караган лексик берәмлекләр шактый еш кулланылалар. Агач атамалары белән бәйле лексик берәмлекләр бигрәк тә җырларда киң чагылыш таба. Шагыйрьләр иҗатында да үсемлек исемнәренә багышланган шигырьләр, җыр текстлары аерым урын алып тора. Алар табигать күренешләрен, тирә-юньне сурәтләгәндә, кешенең күңелен, уйкичерешләрен, эчке дөньясын, рухи халәтен ачып бирергә тырышканда үсемлек атамаларына мөрәҗәгать итәләр. Кайсы гына язучының, шагыйрьнең әсәрен алып карасаң да, анда үсемлекләр белән бәйле сурәтләү, тасвирлау чараларын очратырга мөмкин. Мәкаль-әйтемнәрдә үсемлек исемнәре халыкның тормышкөнкүрешен, яшәү рәвешен сурәтләргә, халык тормышында булган вакыйгаларны тасвирларга ярдәм итә. Фразеологик берәмлекләрдә үсемлекләр дөньясына караган лексик берәмлекләрне куллану халыкның тормыш-көнкүрешен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни үзенчәлекләрен күзалларга, үтемле итеп чагылдырырга ярдәм итә. Мәсәлән, карама куышыннан төшкән әйтеме ата-анасын, нәсел-нәсәбен белмәүчегә карата әйтелә. Хезмәттә иллюстратив материал буларак үсемлек атамалары кергән фразеологизмнар, мәкальләр, әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелә. Алар үсемлекнең мәгънә төсмерләрен, кулланылыш үзен чәлекләрен күзаллауда да зур роль уйныйлар. Үсемлек исемнәре белән ясалган авыл атамалары Үсемлек исемнәренең зур гына өлеше авыл атамаларында чагылыш таба. Биредә Татарстандагы авыл исемнәре генә китерелә. Алар арасында тамыр һәм ясалма, кушма тезмә исемнәр бар. Бер тамырдан гына торган авыл исемнәре: Мамык (Октябрь районы) Сәрдек (Балтач районы) Чыршы (Биектау районы) Үсемлек атамаларыннан кушымчалар ярдәмендә ясалган авыл исемнәре: -лы/-ле: Алмалы (Арча, Чаллы районнары), Баланлы (Баулы, Бөгелмә, Мөслим районнары), Бөреле (Биектау районы); Имәнле (Мөслим районы); Зирекле (Арча, Балтач, Октябрь, Чистай); Каенлы (Түбән Кама районы); Камыллы (Апас районы); Камышлы (Баулы, Кукмара, Азнакай); Карамалы (Азнакай, Әлмәт); Наратлы (Азнакай, Әлмәт); Чыбыклы (Чаллы районы); Чыршылы (Чаллы районы); Юкәле (Әлмәт районы). -лык/-лек: Каенлык (Актаныш, Кукмара районнары); Чиялек (Актаныш районы). -сар/-сәр: Карамасар (Апас районы). -че: Юкәче (Мамадыш районы). -лы/-ле кушымчасы белән ясалган ике компонентлы авыл исемнәре: Борчаклы Өяз (Саба районы); Зирекле Елга (Азнакай, Баулы районнары); Имәнлебаш (Чаллы районы), Иске Зирекле (Чаллы районы); Каенлы күл (Азнакай районы); Кече Карамалы (Кама Тамагы районы); Наратлы кичү (Минзәлә районы); Таллы бүләк (Алексеев районы); Түбән Чыршылы (Лениногорск, Сарман районнары); Чияле тау (Лениногорск районы); Югары Чыршылы (Лениногорск, Сарман районнары); Яңа Карамалы (Мөслим районы); Җикәнле күл (Сарман районы); Җиләкле чишмә (Әгерҗе районы). Ике тамырдан торган авыл исемнәренең бер компоненты фитонимнар белән белдерелә: Арпаяз (Кукмара районы); Гөлбакча (Әлмәт районы); Имәнкискә (Лаеш районы); Каенсаз (Мөслим районы); Каен-Елга (Саба районы); Киндеркүл (Кукмара районы), Куакбаш (Лениногорск районы); Наратасты (Мөслим, Сарман районнары); Нарат-Елга (Чистай районы); Сәрдекбаш (Кукмара районы); Чикләвек бүләк (Баулы районы); Чия башы (Мамадыш районы); Шомыртбаш (Балык Бистәсе районы). Фитонимнарның метафора һәм эпитетлар сүзтезмәсе белән ясалган авыл исемнәре: Байтирәк (Чистай, Балык Бистәсе районнары); Бикнарат (Биек тау районы); Зур Сәрдек (Кукмара районы), Иске Имән (Сарман районы); Иске Куак (Лениногорск районы); Каратал (Кама Тамагы районы), Кече Нарат (Минзәлә районы); Кызыл Каен (Буа районы); Олы Имән (Актаныш районы); Олы Карамалы (Кама Тамагы районы); Урта Камышлы (Октябрь районы); Чалманарат (Актаныш районы); Шикәрле Каен (Минзәлә районы); Югары Сәрдә (Арча районы); Яңа Имән (Сарман районы); Яңа Элмәле (Чүпрәле, Чирмешән районнары). Составында фитонимнар һәм саннар яки иш, куш исемнәре булган авыл исемнәре: Ишнарат (Арча районы); Иштирәк (Сарман районы), Кушкуак (Буа районы); Өчнарат (Саба районы). ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ Рус телендә Арсланов Л.Ш. О некоторых лексических особенностях говора подберезинских татар // Сборник научных работ. Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1966. С. 178-185. Ахметьянов Р.Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. М.: Наука, 1978. 248 с. Ахметьянов Р.Г. "Лес", "дерево" и "барс" у тюрков // СТ. 1980. № 5. С. 87-95. Ахметьянов Р.Г. Из области лексических взаимосвязей языков Поволжья // Проблемы составления этимологического словаря отдельного языка. Чебоксары, 1986. С. 124-131. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов Среднего Поволжья. М.: Наука, 1989. 200 с. Баязитова Ф.С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. М.: Наука, 1986. 248 с. Баратов Ш. Профессиональная лексика уйгурского языка (на материале бахчеводства, огородничества и садоводства): автореф. дис. ... канд. филол. наук. Алма-Ата, 1971. 35 с. Биологический русско-татарский толковый словарь. Казань: Магариф, 1998. 654 с. Беляева О.П. О местных названиях травянистых растений, применяемых в народной медицине // Вопросы истории и диалектологии русского языка. Вып. 2. Челябинск, 1967. Блинова О.И. Лексическая мотивированность и некоторые проблемы региональной лексикологии // Диалектная лексика. Л.: Наука, 1971. С. 92-104. 366 Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы Боровков А.К. Лексика среднеазиатского тефсира XII-XIII вв. М., 1964. 355 с. Боровков А.К. Названия растений по бухарскому списку "Мукаддимат ал адаб" (к изучению узбекской ботанической терминологии) // Тюркская лексикология и лексикография. М., 1971. С. 96-111. Будагов Л.З. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. Т. 1. СПб., 1869; Т. 2. СПб., 1871. Бурганова Н.Б. О татарских народных названиях растений // Вопросы лексикологии и лексикографии. Казань, 1976. С. 125-141. Бурнашева С.А. Некоторые вопросы лексики татарского языка // Исс ледования по сравнительной грамматике тюркских языков: IV Лексика. М., 1962. С. 115-128. Вафина Э.Х. Поэтический язык Мухамедьяра и татарская диалектная лексика // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. Казань, 1985. С. 90-98. Венгерско-русский картинный словарь. Будапешт, 1959. Воробьев Н.И. Казанские татары. Казань, 1953. 383 с. Ганиев Ф.А. Суффиксальное словообразование в современном татарском литературном языке. Казань, 1976. 108 с. Ганиев Ф.А. Образование сложных слов в татарском языке. М., 1982. 149 с. Ганиев Ф.А. Современный татарский литературный язык: суффиксальное и фонетическое словообразование. Казань: Дом печати, 2005. 360 с. Гарипова Л.Г. Концепты татарской языковой картины мира: репрезентация в лексеме "Дөнья": автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2007. 21 с. Гарипова Ф.Г. Этнолингвистические пласты в гидронимии Заказанья // Источниковедение и история тюркских языков. Казань, 1978. С. 50-58. Гарипова Ф.Г. Исследования по гидронимии Татарстана. М., 1991. 294 с. Гребнева А.М. Флористическая лексика мордовских языков: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Саранск, 1984. 21 с. Файдаланылган әдәбият 367 Данилова Р.Р. Концепт "йөрәк" ("сердце") в татарской языковой картине мира: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2009. 23 с. Дмитриева Л.В. Названия растений в тюркских и алтайских языках // Очерки сравнительной лексикологии алтайских языков. Л., 1972. С. 151-222. Дмитриева Л.В. К этимологическому исследованию тюркской лексики // Лексика и морфология тюркских языков. Новосибирск, 1962. С. 15-26. Дмитриева Л.В. Монголизмы в тюркской растительной лексике // СТ. 1976. № 3. С. 37-40. Дмитриева Л.В. Названия растений в тюркских и других алтайских языках // Очерки сравнительной лексикологии алтайских языков. Л., Наука, 1972. С. 151-223. Дмитриева Л.В. Язык барабинских татар и алтайская языковая общность (на материале названий растений) // Происхождение аборигенов сибирских языков. Томск, 1973. С. 116-118. Дмитриева Ю. Названия деревьев в чувашском языке // Проблемы исторической лексикологии чувашского языка. Чебоксары, 1980. С. 28-36. Дмитриева Ю. К этимологии некоторых чувашских фитонимов // Проблемы составления исторического словаря отдельного языка. Чебоксары, 1986. С. 143-151. Дмитриева Ю. К этимологии названий травянистых растений в чувашском языке // Чувашский язык: Проблемы исторической лексикологии. Чебоксары, 1986. С. 43-64. Древнетюркский словарь. Л., 1969. 676 с. Егоров В.Г. Этимологический словарь чувашского языка. Чебоксары, 1964. 355 с. Ефремов А.С. Структурно-семантический анализ марийских названий растений // Вопросы марийского языка. Йошкар-Ола, 1986. С. 33-45. Загуляева Б.Ш. Названия растений в удмуртских диалектах // Вопросы диалектологии и лексикологии удмуртского языка. Ижевск, 1990. С. 39-52. 368 Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы Закиров М.И. Концепт "вода (су)" в русских, татарских народных приметах: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2009. 20 с. Закирова Р.Р. Концепт "моң" в татарской языковой картине мира: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2008. 23 с. Замалетдинов Р.Р. Татарская культура в языковом отражении. Казань: Магариф, 2004. Зиатдинова Г.И. Концепт "сугыш (война") в татарской языковой картине мира: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2009. 23 с. Иванов В.А. Названия растений средней полосы России (на материале калужских говоров): автореф. дис. ... канд. филол. наук. М., 1985. Иванова Р.Г. Словарь справочник по флоре Татарии. Казань, 1988. 285 с. Иванова Р.Г. Дикорастущие съедобные растения Татарии. Казань, 1990. 199 с. Изысканный дар тюркскому языку (Грамматический трактат XIV в. на арабском языке). Ташкент: Фан, 1978. 450 с. Исхаков Ф.Г. Опыт сравнительного словаря современных тюркских языков // Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков: Лексика. М., 1962. С. 5-69. Ишбердин Э.Ф. Принципы номинации и этимологизации слов, относящихся к флоре и фауне // Проблемы этимологии тюркских языков. Алма-Ата, 1990. С. 337-342. Казаченко Т.Г. Огородная и садовая лексика в старобелорусском языке (на материале письменных памятников XV-XVII вв.): автореф. дис. ... канд. филол. наук. Минск, 1976. 16 с. Кадирова Э.Х. Язык хикметов татарского поэта XVII века М. Кулыя. Казань: Gumanitarya, 2003. 112 с. Кадирова Э.Х. Поэмы Мухамедьяра "Тухфа-и Мардан" и "Нур-и содур". Лексика. Казань: Фикер, 2001. 232 с. Калиев Б.К. Названия растений в казахском языке: автореф дис. ... д-ра филол. наук. Алма-Ата, 1991. 47 с. Калиев Б.К. Этимологический анализ некоторых фитонимов казахского языка // Проблемы этимологии тюркских языков. Алма-Ата, 1990. С. 342-348. Файдаланылган әдәбият 369 Калямшин М.М. Ботаническая терминология в мензелинском говоре марийской диалектологии. Йошкар-Ола, 1981. С. 153-164. Кулиев Э.С. Фитонимы в азербайджанском языке (опыт историкотипологического анализа): автореф. дис. ... канд. филол. наук. Баку, 1987. 24 с. Курышжанов А.К. Исследование по лексике старокыпчакского письменного памятника XIII в. "Тюрко-арабского словаря". Алма-Ата, 1970. 234 с. Лыткин В.И., Гуляев Е.И. Краткий этимологический словарь коми языка. М., 1970. 386 с. Марков М.В. Дикорастущие съедобные растения Татарии. Казань, 1944. Махмутова Л.Т. Некоторые наблюдения над лексикой мишарских говоров (к мишарско-мордовским взаимосвязям) // Вопросы лексикологии и лексикографии татарского языка. Казань, 1976. С. 152-159. Махмутова Л.Т. Некоторые материалы по лексике мишарского диа лекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 139-168. Махмутова Л.Т. Татарский язык в его отношении древнеписьменному памятнику "Codex Cumanicus" по данным лексики // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1982. С. 68-153. Меркулова В.А. Очерки по русской народной номенклатуре растений. М., 1967. 258 с. Мусаев К.М. Лексика тюркских языков в сравнительном освещении. М., 1957. 359 с. Мухамедова З.Б. Об особенностях некоторых туркменских названий растений // Проблемы общности алтайских языков. Л., 1971. Монгольско-русский словарь. М., 1957. 715 с. Народный певец Абдулла Кротов: Статьи, интервью, воспоминания, тексты песен. Казань, 2010. Насыбуллин Р.Ш. Некоторые названия флоры в языке закамских удмуртов (материалы) // Вопросы удмуртского языкознания. Вып. 2. Ижевск, 1973. С. 152-162. 370 Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы Насыри А.К. Полный русско-татарский словарь. Казань, 1892; 1904. Никитин В.В., Кербабаев Б.Б. Народные и научные туркменские названия растений. Ашхабад, 1962. Нуриева Ф. "Нахдж ал Фарадис" Махмуда ал-Булгари. Казан: Фән, 1999. 208 с. Нуриева Ф.Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода. Казань, 2004. 376 с. Отаров И.М. Очерки карачаево-балкарской терминологии. Нальчик, 1987. 96 с. Радлов В.В. Опыт словаря тюркских наречий. СПб. Т. 1. 1893; Т. 2. 1899; Т. 3. 1905; Т. 4. 1911. Ракин А.Н. Лексика флоры коми языка: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Сыктывкар, 1977. Ракин А.Н. Основные принципы номинации трав и ягод в коми языке и народная этимология. Сыктывкар, 1977. Рамазанова Д.Б. Из истории формирования лексики говора татар Пермской области // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1982. С. 10-13. Рамазанова Д.Б. Вариативность диалектной лексики татарских говоров юго-западной Башкирии // Нормативность и вариативность в татарском языке. Казань, 1987. С. 68-90. Рамстедт Г.И. Введение в алтайское языкознание. М., 1957. Рассадин В.И. Монголо-бурятские заимствоования в сибирских тюркских языках. М., 1980. 115 с. Рахимова Р.К. Из земледельческой терминологии татарского языка // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. С. 107-117. Рахимова Р.К. Из земледельческой терминологии татарского языка // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Казань: Татар.кн. изд-во, 1993. С. 36-50. Русско-татарский словарь / под ред. проф. Ф.А. Ганиева. М., 1984, 1985, 1991, 1997. Файдаланылган әдәбият 371 Саберова Г.Г. Названия растений в татарском литературном языке. Казань, 1995. 130 с. Сагдеева Ф.К. Концепт "труд" в лексике и фразеологии // Инсани фәннәр: эзләнү һәм табышлар. Казан: Фикер, 2004. Б. 126-130. Садыкова З.Р. Говор оренбургских татар. Казань, 1985. 160 с. Сафарова Р.З. Источники, пути и принципы формирования ботанической терминологии башкирского языка (на материале названий растений): автореф. дис. ... канд. филол. наук. Л., 1984. Сафина Э.И. Названия птиц в татарском языке и их лексикографирование. Казань: Дом печати, 2006. 160 с. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков (Общетюркские и межтюркские основы на гласные). М., 1974. 767 с. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков. М., 1978. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика. М., 1997. 799 с. Степанов Ю.С. Номинация, семантика, семасиология // Языковая номинация (общие вопросы). М.: Наука, 1977. С. 294-358. Степанов Ю.С. Константы. Словарь русской культуры. Опыт исследования. М.: Языки русской культуры, 1997. 824 с. Тенишев Э.Р. Строй сарыг-югорского языка. М., 1976. Тенишев Э.Р. Уйгурский диалектный словарь. М., 1990. Троянский А. Словарь татарского языка. Т. 1-2. Казань, 18331835. Тумашева Д.Г. Словарь диалектов сибирских татар. Изд-во Казан. ун-та, 1992. 256 с. Уюкбаева Г.И. Народные названия растений в казахском языке: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Алма-Ата, 1990. Фасмер М. Этимологический словарь русского языка: в 4-х томах. М., 1986-1987. Феоктистов А.П. К проблеме мордовско-тюркских языков. АлмаАта, 1990. С. 374-377. Фукс К. Казанские татары: В статистическом и этнографическом отношениях. Казань: фонд ТЯК, 1991. 210 с. 372 Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы Хаджилаев Х.-М.И. О различиях в лексике карачаево-балкарского вариантов современного литературного карачаево-балкарского языка // СТ. 1979. № 2. С.73-78. Хальфин С. Русско-татарский словарь в 2-х томах. Казань, 1785 (рукопись). Хасанова Ф.Х. Лингво-культурологическое поле концепта "туй" в татарской языковой картине мира: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2008. 23 с. Хуснутдинов Д.Х. Концепт "җир" (земля) в татарской языковой картине мира (на материале произведений Г. Баширова и М. Магдеева): автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2009. 22 с. Черемисов К.М. Бурят-монгольско-русский словарь. М., 1951. Чинок Е.И. Номинация ягод и ягодных растений в современном русском языке: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Киев, 1985. 24 с. Шайхуллов А.Г. Мотивирующие основы в названиях растений татарского и башкирского языков // Татарская лексика в семантикограмматическом аспекте. Казань, 1988. С. 107-114. Шакиров З. Названия растений на латинском, русском и башкирском языках. Уфа, 1932. Шаяхметова Л.Х. Концепт "ут" и его отражение в лирике Р. Миннуллина: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2007. 27 с. Шипова Е.М. Словарь тюркизмов в русском языке. Алма-Ата, 1976. 444 с. Щербак А.М. Тюрко-монгольские языковые контакты в истории монгольских языков. СПб.: Наука, 2005. 195 с. Gombocz Z. Die bulgarisch-türkischen Lehnwörter in ungarischen Sprache. Helsinki, 1912. Татар телендә Атамалар сүзлеге: XI серия: Авыл хуҗалыгы һәм урманчылык атамалары. Казан: Татиздат, 1931. Ахметов Р., Гимадеев М. Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге. Казан: Татгосиздат, 1950. Файдаланылган әдәбият 373 Әхмәтҗан Р. Татарлар тырыш игенчеләр // Татарстан яшьләре. 17 февраль, 1994. Әхмәтьянов Р. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. 272 б. Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. 174 б. Баранов С., Шакиров З. Үсемлектәр исемлеге (латинча, русча, башкортча). Өфе: Башгиз, 1932. Бәширова И.Б. Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: татар лексикасында системалы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр. Казан: ИЯЛИ АН РТ, 2006. 192 б. Борһанова Н.Б. Үсемлек атамалары // Татар теленең диалектологик сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. Б. 585-611. Борһанова Н.Б., Мәхмүтова Л.Т. Русча-татарча фразеологик сүзлек. Казань: Таткнигоиздат, 1959. 180 б. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары: уку-укыту әс бабы. Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981. 246 б. Вәлиди Җ. Татар теленең тулы сүзлеге. Казан, 1927-1929. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. 854 б. Гаффарова Ф.Ф. Татар телендә игенчелеккә бәйләнешле борынгы төрки лексика // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Вып. I. Казань, 1992. С. 125-130. Гаффарова Ф.Ф. Игенчелек терминологиясе мисалларында үсемлек анатомиясе атамаларына чагыштырма-тарихи анализ // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Вып. 4. Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. С. 32-40. Гаффарова Ф.Ф. Кайбер ашлык атамаларының чагыштырма-тарихи этимологиясе // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Вып. 2. Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. С. 58-68. Гаффарова Ф.Ф. Татар телендә җир эшкәртү лексикасы. Казан, 2000. 175 б. Гильманов Г. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. Казан, 1996. 1 т. 114 б. 374 Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы Дәрдмәнд (Закир Рәмиев). Исә җилләр: Шигырьләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. 256 б. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмәлек. Казан: Алма-Лит, 2003. 144 б. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: татар лингвокультурологиясе нигезләре. Казан: Мәгариф, 2006. 351 б. Идегәй. Казан, 1988. 255 б. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре: өч томда. Казан: Татар. кит. нәшр., 1 т., 1959. 915 б.; 2 т., 1963. 966 б., 3 т., 1967. 1014 б. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. I-II тт. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989-1990. I т. 1989. 495 б.; II т. 1990. 365 б. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. Йосыф турында кыйсса / төп текстны әзерләүче, кереш мәкалне, искәрмә һәм аңлатмаларны, кулъязмаларның тасвирламасын язучы филология фәннәре кандидаты Ф.С. Фәсиев. Казан: Татар кит. нәшр., 1983. 542 б. Мәхмүтов Х. Мәңгелек ядкяр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. Мәхмүтов Х.Ш. Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр (этимологик эзләнүләр). Казан, 2008. 464 б. Миңнуллин К.М. Һәр чорның үз җыры. Казан: Мәгариф, 2003. Б. 234-273. Миңнуллин К., Сөнгатов Г. Сүз - халык хәтере. Казан: Алма-Лит, 2007. 176 б. Мөгътәсимова Г. Татар теле мәкальләрендә "кеше" концепты // КДУ: Фәнни язмалар, 2004. Казан: Школа, 2005. Б. 178-182. Насыйри К. Гөлзар вә чәмәнзар (үләнлек һәм чәчәклек). Казан, 1894. 110 б. [Насыйри К.] Өч йөз җитмеш дәва үләннәренең исемнәре русчалатинча, мөселманча. Казан, 1896. Насыйри Каюм. Шифалы үләннәр / текстны басмага әзерләүче Шәй хелисламов Заһир. Казан: Раннур, 1999. 192 б. Насыйров Г.С. Кайбер биологик терминнар һәм аларның язмышы // Совет мәктәбе. 1978. № 5. Б. 45-77. Нурмөхәммәтова Р.С. Гарәп-фарсы алынмаларын лингвокультурологик аспектта тикшерү // Языковые уровни и их анализ (на Файдаланылган әдәбият 375 материале языков разных систем). 2007. Казань: ТГГПУ, 2008. С. 101-107. Рамазанова Д.Б. Пермь татарлары сөйләше лексикасының көнчыгыш төрки телләр белән уртак моментлары // Источниковедение и история тюркских языков. Казань, 1978. С. 107-114. Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге. Казан, 1971. 304 с. Русча-татарча биология терминнары сүзлеге. Казан, 1972; 1985. Саберова Г. Татар телендә үсемлек атамаларындагы кайбер үзенчәлекләр // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Казань, 1994. С. 66-70. Саберова Г.Г. Татар телендә кайбер үсемлек атамаларын ялгыш куллану очраклары // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Казань: Фикер, 1999. Б. 56-59. Саттарова М.Р. Диалектологик сүзлектә этнокультурологик берәм лекләр бирелеше // Языковые уровни и их анализ (на материале языков разных систем). 2007: Казань: ТГГПУ, 2008. С. 97-100. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек. Казан: Мәгариф, 2001. 335 б. Табигыять һәм биология терминнары. Казан, 1935. 123 б. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. 1 т. Казан, 1986. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: Өч томда. Казан: Татар кит. нәшр., 1 т. 1977. 475 б.; 2 т. 1979. 728 б.; 3 т. 1981. 832 б. Татар теленең диалектологик сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. 643 б. Татар теленең диалектологик сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. 460 б. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. 839 б. Татар халык иҗаты: кыска җырлар. Казан, 1976. Татар халык иҗаты: кыска җырлар. Казан, 1979. Татар халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан, 1987. 500 б. 376 Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы Татар халык сөйләшләре: ике китапта. Казан: Мәгариф, 2008. Беренче китап - 463 б.; Икенче китап. 496 б. Татар эпосы: бәетләр. Казан: Фән, 2005. 543 б. Татар эпосы: дастаннар. Казан, 2004. Татар эпосы: дастаннар. Казан: Раннур, 2007. 640 б. Татарча-русча сүзлек. М.: Советская энциклопедия. 1966. 864 б. Тумашева Д.Г. Көнбатыш Себер татарлары теле. Грамматик очерк һәм сүзлек. Казан, 1961. 240 б. Урманче Ф. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек. Өч томда. Т. 1. Казан: Мәгариф, 2008. 303 б. Урта Идел һәм Урал буенда таралган татар сөйләшләре атласы. Казан, 1989. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге. Казан: Хәтер, 1999. 256 б. Матур әдәбият әсәрләре Акмулла М. Шигырьләр / төзүче, текстларны гыйльми әзерләүче һәм искәрмә язучы М. Госманов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. 271 б. Акмулла М. Шигырьләр / төзүче Ф. Яхин. Казан: Татар дәүләт гум. ин-ты, 2001. 96 б. Әхмәтҗан Р. Таш аргамак: шигырьләр, поэмалар, балладалар. Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. 304 б. Вәлиева Р. Кояшлы яңгыр: сайланма әсәрләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. 655 б. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр: биш томда. Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. Галиев Ш.Г. Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. 367 б. Гаташ Р. Сайланма әсәрләр: өч томда. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. Гафури М. Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан: Татар. кит. нәшр., 1980-1981. 1 т. 1980 - 535 б.; 4 т. 1981. 496 б. Котби. Хөсрәү-Ширин хикәяте // Казан утлары. 1992. № 8. 378 Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы Фәттах Н. Ител суы ака торур. Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. 399 б. Харис Р. Ант суы. Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. Хәлим Айдар. Солылар // Казан утлары. 2010. № 11. Б. 5. Хисамиева Ф. Табигатьтә алдашу юк // Мәдәни җомга. 2010. 2 июль. Юзиев И. Яшь наратлар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. 104 б. Юзиев И. Уйлый күңелем төрлесен: шигырьләр, җырлар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. 255 б. КЫСКАРТМАЛАР Чыганаклар АС - Атамалар сүзлеге. ДС - Диалектологик сүзлек. ДТС - Древнетюркский словарь. ИСГТЯ - Исследования по сравнительной грамматике тюркских язы ков. - IV. Лексика. МТД - Материалы по татарской диалектологии. РСл - Радлов В.В. Опыт словаря тюркских наречий. РТАХТС - Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге. РТС - Русско-татарский словарь. СИГТЯ - Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика. СРЯ - Словарь русского языка. СТ - Советская тюркология. ТРС - Татарча-русча сүзлек. ТТАС - Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. ТТДС - Татар теленең диалектологик сүзлеге. ТТЗДС - Татар теленең зур диалектологик сүзлеге. ТһБТС - Табигать һәм биология терминнары сүзлеге. ЭСРЯ - Этимологический словарь русского языка. 380 Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы Диалектлар һәм сөйләшләр урт. д. - урта диалект әстр. - әстерхан кр.-уф. - красноуфим баст. - бастан к.т. - кама тамагы бәр. - бәрәңге мам. - мамадыш бгрс. - богырслан минз. - минзәлә блт. - балтач нгб.-крш. - нагайбәк бөре. - бөре керәшеннәре глз. - глазов нокр. - нократ дөб. - дөбъяз нрл. - норлат злт. - златоуст перм. - пермь каз.ар. - казан арты тпк. - тепекәй сөйләшләре төркеме трбс. - турбаслы каз.ар.-крш. - казан арты трх. - тархан керәшеннәре т.я. - тау ягы сөйләшләре кас. - касыйм төркеме кмшл. - камышлы эчк. - эчкен кргл. - каргалы миш. д. - мишәр диалекты байк. - байкыбаш стрл. - стәрлетамак карс. - карсун тмн. - темников клд. - калда т.я.-крш. - тау ягы керәшеннәре кузн. - кузнецк хвл. - хвалын күрш. - күршә чпр. - чүпрәле лмб. - ләмбрә чст. - чистай мәл. - мәләкәс чст.-крш. - чистай м.-кар. - мордва-каратай керәшеннәре срг. - сергач шрл. - шарлык себ. д. - себер диалектлары туб.-ирт. д. - тубыл-иртеш брб. д. - бараба диалекты диалекты том. д. - том диалекты саз.я. - саз ягы клм. - калмак тара. - тара яүшт.-чат - яүштә-чат тбл. - тобол твр. - тевриз төм. - төмән Кыскартмалар 381 Телләр азәрб. - азәрбайҗан морд. - мордва алт. - алтай ног., нуг. - нугай башк. - башкорт рус. - рус бур. - бурят тел. - телеут венг. - венгр төрек. - төрек гар. - гарәп төрекм. - төрекмән ир. - иран телләре тув. - тува казак. - казак удм. - удмурт караим. - караим уйг. - уйгыр ккалп. - кара калпак үзб. - үзбәк карач.-балк. - карачай-балкар хак. - хакас ком., кум. - комык чув. - чуваш кырг. - кыргыз шор. - шор мари - мари як. - якут монг. - монгол Кереш . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 3 I бүлек. Татар телендә үсемлек атамаларына