РУХИ МИРАС Эзләнүләр һәм табышлар 21 нче чыгарылыш Габдулбари Баттал. Избранные сочинения УДК 94 (093) ББК 63.2 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителә Проект "Татар халкының милли үзтәңгәллеген саклау" ТР Дәүләт программасы кысаларында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла Редколлегия: И. Г. Гомәров (проект җитәкчесе), А. М. Ахунов, Л. Р. Надыршина Фәнни редактор филология фәннәре кандидаты И. Г. Гомәров Рецензентлар: филология фәннәре кандидаты Ә. Х. Алиева, тарих фәннәре кандидаты Э. К. Сәлахова Р 82 Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Габделбари Баттал. Сайланма әсәрләр = Духовное наследие: поиски и открытия. Габдулбари Баттал. Избранные сочинения / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Л. Ш. Гарипова, Л. Р. Надыршина, А. Н. Хәсәнова, Г. М. Ханнанова. Т. 2. - Казан: ТӘһСИ, 2023. - 21 нче чыг. - 256 б. ISBN 978-5-93091-476-4 Җыентык татар халкының рухи мирасын барлау, билгесез яки аз билгеле язма чыганакларны бастырып чыгару, татар текстларын өйрәнү барышындагы яңа фәнни тикшеренүләр белән укучыларны таныштыру традициясен дәвам итә. Сериянең чираттагы саны күренекле галим, журналист һәм нашир, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Габделбари Батталның (эмиграциядә Габдулла БатталТаймас, 1880 яки 1883-1969) гыйльми эшчәнлегенә багышлана. Галимнең бай һәм күпкырлы мирасы ике китапка туплап бирелде. 1909-1914 елларда басылып чыкк ан язмалары "Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең 20 нче чыгарылышында дөнья күрде. Икенче китапта Г. Батталның 1914-1918 елларда матбугат битләрендә, аерым бер җыентыкларда дөнья күргән фәнни мәкаләләре урын алды. Алар арасында "Сөембикә", "Татар тарихы", "Өч идарә ысулы" кебек күләмле язмалары да бар. Текстлар гамәлдәге хәрефләр белән беренче тапкыр басыла. Китап белгечләр, татар мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим ителә. МӘКТӘПЛӘРЕМЕЗДӘ ТАТАР ТЕЛЕ Милләт һәрдаим тел белән билгеләнә. Ягъни дөньяда никадәр тел булса, шулкадәр милләт була һәм бер халыкның икенче халык тарафыннан чын мәгънәсе илә тәмсил ителүе (йотылуы), үз телен онытып, теге икенче халыкның теле белән сөйләшә башлавыннан игътибар ителә. Тел ике төрле: халык теле, әдәби тел. Тәмсил итәрлек нык куәт табылмаганда, халык теленең озак яшәве мөмкин, ләкин халык теле белән генә калган милләтнең теле үле тел саналып, аңа гыйлем, әдәб вә мәдәният базарында асла мизан корылмый. Затән, үле тел белән генә яшәүче халык мәдәният вә гыйлем баскычларының иң түбәнгесендә булып, даимән хурлык вә сәфаләттә яшәячәк, бетмәгән вә тәмсил ителмәгән булса да, кадер вә игътибары бик түбән булачак. Моннан унбиш-егерме еллар элек безнең татар теле шул үле телләрнең берсе булып, гыйлем, фән вә әдәб базарында аның бер тиенлек тә кыйммәте юк иде. Бервакытлар бөтен ислам дөньясында дин вә гыйлем лисаны булып торган гарәп теле берничә гасырлар безгә дә көчле тәэсирен иҗра итеп, үз телемезнең төзәлүенә, җанлануына вә игътибарга керүенә юл бирмәде. Тик яңа заманның милләт рухы безнең арамызга да керә башлап, югарыда әйтелгәнчә, милләтнең нигезе булган телне дә исемезгә төшерде. XIX гасыр ахырына таба үз телемез белән язарга теләүче каләм ияләре чыга башлады. Башлап язучылар, табигый, гарәп, фарсы вә чыгтай телләренең тәэсиренә бирелеп, чын үземезчә язарга муафыйк булмасалар да, бу бабта юлбашчы булулары сәбәпле, тарихымызның иң матур битләрен ишгаль итәргә, киләчәк нәселләребезнең телне дә чын ихтирам вә тәкрим илә яд ителергә мөстәхикъдырлар. Үз телемез белән язулар башлангач, кемнәр ничек язганлыгы, үз телемезгә нинди тәэсирләр булганлыгы, соңра чит телләрнең тәэсире ничек бетә барып, "госманлыча"ларның ничек җиңелүе вә халык теленә якын торган хәзерге әдәби телемезнең ничек мәйданга килеп чыкканлыгы хакында узган кыш озын-озын алты мәкалә язганлыгымнан, монда ул хосуста сүз озайтырга лөзүм күрмим; тик шуны гына әйтмәкче булам: хәзер инде, Аллага шөкер, татарның теле, үлелектән чыгып, җанлы телләр гөруһына таба йөз тотып бара. Хәзер бу телнең, ярлы гына булса да, әдәбияты бар, сарыф, нәхү кагыйдәләре төзелә, ул телдә байтак гәзитә вә журналлар тарала; димәк, тел эшләнә, җанлана вә рәтләнә бара. Әдәби телемезнең эшләнүендә иң шатлыклы бер хәл - аның халык теленә якын торуы, бу саядә әдәбият китаплары, гәзитә вә журналларымыз һәм фәнни китапларымыз бик күпләргә аңлашыла торган булып чыгуыдыр. Бу юлда халыктан чыккан, халык телен яхшы белгән язучыларымыз бик күп хезмәт вә һиммәт күрсәтәләр, без боларга рәхмәттән башка бернәрсә дә әйтә алмыймыз, ләкин, бәхетсезлеккә каршы, икенче якта, ягъни мәктәпләремездә телемезгә тиешенчә илтифат ителми. Бу көнгәчә ибтидаи мәктәпләремездә "татар теле" дигән бер нәрсә юк, тик "кыйраәте төркийә" дигән бер әйбер генә бар, бичара телемез бер такым мөхәррир вә педагоглар тарафыннан гарәпчә оештырылган шушы яңлыш исемене алган иде. Шулай яңлыш исем белән улса да, ибтидаи мәктәпләремездә бераз маташтырылган татар теле, рөшдигә чыккач, бөтенләй ташлана, анда вә игъдадияләрдә тел уларак гарәпчәгә вә бер дәрәҗә госманлычага гына әһәмият бирелә иде. Рөшди сыйныфларда татар теле хәтергә дә кереп чыкмаганы хәлдә, гарәп лисане наменә әллә нинди "Мөгаллим сарыф лисане әл-гарәп" вә "Сарыф әхмәд"тәге озын-озын игъланнар ятлатыла вә чиле-пешле "әд-дәрес әл-нәхүиә"ләр белән уграшыла иде. Каюм абзый: "Үз телеңнең кагыйдәләрен белсәң, башка телләрнең кагыйдәләрен өйрәнү җиңел була", - диеп язып калдырган булса да, "сукыр Каюм"ның китапларын караучы вә аның сүзенә игътибар итүче юк, бәлки безнең голәма вә педагогларымыз һаман әлегә "үз телеңне укымасаң да беләсең аны!" дигән нәзирә белән баралар вә безне озак заман исертеп тоткан схоластика сөременнән һаман айнып җитә алмыйлар иде. Бу хәл әле ислах ителгән мәктәпләремезнең күбесендә һаман дәвам итә. Тик бәгъзе урыннардагы мәктәпләрдә генә татар теле үз исеме белән кабул ителеп, аңа җитди сурәттә әһәмият бирелә башлады. Занымча, татар теленә иң нык әһәмият биргән мәктәп Троицкида "Мәдрәсәи Мөхәммәдия" дип йөртелгән Яушевлар мәктәбе булса кирәк. Мәдрәсәи Хөсәениянең дә рөшдиләрендә вә хәтта ибтидаиларында татар теле адәм рәтле укытылмаган. Тик анда "Татар әдәбиятының барышы" мөәллифе Җәмалетдин Вәлиди барганнан соң гына, программада татар теле дигән бер сүз арткан вә бу тырыш мөгаллимнең иҗтиһады аркасында татар теле рөшди сыйныфларда да җүнләп укытыла башлаган. Бервакыт "Шура"да Җәмалетдин Вәлиди исеме алдында "Мәдрәсәи Мөхәммәдиядә татар теле мөгаллиме" дигән сүзләрне күрү бик хушыма килгән иде. Бу ләкабь белән мәйданга чыккан беренче мөгаллим Вәлиди әфәнде булса кирәк. Русларда гимназияләрдә 8 ел буенча рус теле укыйлар, ә безнең Духовная семинария аталырлык мәдрәсәи Галиядә, Казандагы мәдрәсәи Мөхәммәдиядә татар телен программага кертергә уйлап та караган кеше юк. Чит милләт кешесенә "безнең Духовная семинариямездә үз телемез укылмый" дигән сүзне һичбер аңлы татар баласы кызармыйча әйтә алмас, дип уйлыйм. Телемез ибтидаи, рөшди вә игъдади мәктәпләремезнең һәммәсендә игътинаэ белән укытылырга тиеш. Әдәбият вә матбугатымызны аңларлык, җыелышларда вә мәҗлесләрдә аңлатып, фикер бәян итәрлек, үз уйларын көчәнмичә яза алырлык кешеләрнең чыгуы мәктәпләремездә татар теленең җитди рәвештә өйрәтелүенә терәлә. Мәктәпләремез борынгыча илтифатсызлыкка дучар булса, матбугатымызны вә әдәбиятымызны көчәйтерлек яңа көчләр чыкмаячак кына түгел, матбугатымызны аңларлык кешеләр дә бик сирәк табылачак. Бу хәл телемезнең җүнгә салынуы, саглам казыкка бәйләнүе вә истикъбале өчен бик хәтәрледер. Икенче якта шатлыклы бер хәл күренә: татар теленең мәктәпләрдә җитди рәвештә укылырга тиешлеге хакында аз булса да, матбугатымыз да бәхәс итә, аны шәкертләр дә сорый башладылар. "Хөсәения" вә "Галия" шәкертләренең игъдадиларда да татар әдәбияты укылсын дип таләп итүләре - хаклы вә илтифатка алынырга тиешле бер таләптер. Әллә нинди "фәлсәфә"ләр вә кәвагыйде госмания, нәмунәи әдәбият госманияләрне бераз киметеп, шәкертләрне татар әдәбияты вә үз телемезнең кәвагыйд вә ысуллары илән таныштыра башларга күптән вакыт җитте. КАЗАН ҖӘМГЫЯТЕ ХӘЙРИЯСЕ ВӘ ҖӘМГЫЯТЬЛӘР СЪЕЗДЫ "Казан әүвәлге мәүкыйгын югалткан, ул хәзер әүвәлдәге кеби Русия мөселманнарына, иҗтимагый вә милли эшләрдә рәһбәр вә юлбашчы була алмый, Казанда һичбер эштә адәм рәтле организация юк, Казан мөселманнары арасында авторитетлар (әһали тарафыннан сүзе тыңланган вә фикеренә ышанылган) затлар юк", - дигән бер фикер таралган. Казанның тузганлыгы, эштән чыкканлыгы хакында яшь язучыларыбыздан бәгъзеләре матбугатта да сүз кылдылар, бәгъзе бер газеталарымыз Казанның мәркәзлеген кавычка эченә генә куя башладылар. Без, әлбәттә, бу фикергә бөтене белән иштиракь итмибез, вакыт илә бу хакта "Йолдыз"да бәгъзе мөляхәзә вә фикерләр дә басылды. Шулай булса да, бәгъзе бер фактларга дикъкать иткәндә, иреклеирексез Казанны кимсетүчеләрнең фикерен кыйсмән бүлешергә мәҗбүр булынадыр. Соң көннәрдә гомуми вә милли эшләребезгә Казан мөселманнарының әһәмият бирүе шул дәрәҗә йомшады ки, моңа хәйран булмыйча мөмкин түгелдер. "Зәбихә" мәсьәләсендә Русиянең караңгы почмагында яшәүче мөселманнарга кадәр протестлар яздырдыклары хәлдә, Казан мөселманнары бу хакта һичбер тавыш-тын чыгармыйча калдылар. Җәй көне Петроградта киңәш мәҗлесе булды. Бу хакта Казан мөселманнары бары ике мелланы гына ашык-пошык акча җыеп озаттылар. Казаннан барган әһлиятле вә зыялы бер зат үз иреге, үз хәраҗаты белән барды, бер зыялы юлга җитәрлек акча бирелмәгәнлектән, бармый калды... Дәхи дә бик күп мөһим вә милли эшләремез бардыр ки, Казан алар хакында тавышын чыгармыйча яки бик зәгыйфь бер өн чыгарып кына кала барды вә барадыр. Бервакытлар Казанда Укучыларга ярдәм җәмгыяте ачылачак икән дигән хәбәр чыккан иде. Бубиның Мөхәммәтҗан хаҗи, үз кызының туе мөнәсәбәте илә, шул ачылачак җәмгыятькә мая булсын дип, Казанның могтәбәр бер баена 500 сум акча да тапшырганлыгы газеталарда язылды, әле ул хакта да һичбер хәрәкәт вә тәшәббес юк. Димәк, Казан халкы үз инициативасы белән бер эш башлау түгел, башкалар төрткән чакта да кузгалырга бик һәвәсле түгел... Бу хакыйкать - уйга калдырырлык бер хәлдер... Мөселманнары бик аз булган шәһәрләрдә төрле җәмгыятьләр гаять җитезлек вә җанлылык белән эш күрәләр, әмма Казанның ике җәмгыяте - Җәмгыяте хәйриясе белән Казан шәһәрендә торучы мөселманнарның җәмгыяте дип аталган "Шәрык клубы" гаять кызганыч вә рухсыз бер хәлдә яшидер. Бу соңгысы хакында язуны икенче бер вакытка калдырып, бу дәфга Казанның җәмгыяте хәйриясенә бер күз салыйк. Хәзерге көндә Казанның мөселман җәмгыяте хәйриясе шул дәрәҗә рухсыз вә аяныч бер хәлдә сөйрәлеп барадыр ки, Казан мөселманнары өчен оялмаслык түгелдер. Шуңа бер дикъкать ителсен: Казан җәмгыяте хәйриясенең гомуми җыелышлары шакшылыгы вә пислеге белән мәгъруф "Җамали харчевнясы"нда була. Бу хәл җәмгыятьнең бертөрле дүнлеген вә уңмаганлыгын күрсәтә торган заһири бер галәмәт булуында кем шөбһә итәр? Җәмгыятьнең милкендәге йортлар бик аз доход китерерлек рәвештә пычрак вә бәрбад бер хәлдә тотыладыр. Аларны төзәтү, күбрәк доход бирерлек хәлгә китерү өчен кайгырган кеше юк. Казан җәмгыяте хәйриясе үзе "тәкъва" җәмгыятьләрдән булып, театр вә әдәбият кичәләреннән килгән акчаларны кабул итми. Бервакыт җәмгыятьнең бер мәҗлесендә бу мәсьәлә күтәрелгәндә, тәкъва байлар: "Театр, концерт вә әдәбият кичәләре булмасын, без алардан хасил булачак акчаны үз кесәбездән бирәбез", - дип игълан кылганнар. Җәмгыяте хәйрия "кесәләрдән киләчәк" бу акчаларны әле дә булса көтә... Җәмгыять Романовлар ханаданының 300 еллык юбилее шәрифенә һөнәр мәктәбе ачарга карар биргән, ләкин акчасы юк. "Дарелгаҗизин"ен "Николаевский" дип атамакчы, ләкин тәэмин итәрлек акча юк... Җәмгыять кесәсенең такырлыгын күргән бәгъзе идарә әгъзалары бу ел җәмгыяте хәйриянең 4 нче майдагы гомуми җыелышына: "Җәмгыятьнең суммасын арттыру өчен, театрлар уйнатып акча хасил итәргә рөхсәт алу" дигән мәсьәләне куйганнар иде, бу хакта озак шау-шудан соң, әксәрият белән "җәмгыяте хәйрия файдасына театрлар уйнатуның матлуб" булуына карар бирелгән иде, ләкин бу тугрыда җәмгыяте хәйриянең берәр төрле тәдбиргә керешкәнлеге һәнүз ишетелмәде. Әле яңа гына булып узган бер вакыйга да Казан җәмгыяте хәйриясенең хәлен бик яхшы күрсәтә. Күчмә лазарет торгызу хакындагы мөрәҗәгатьнамә Казан җәмгыяте хәйриясенә килгән иде. Җәмгыяте хәйрия бу хакта гаять озак мөзакәрә итми торды; табигый, мөрәҗәгать итүчеләргә җавап та тизлек белән китә алмады. Бүтән җирдәге күп җәмгыятьләр җавапларны телеграмм белән җибәргәннәр, хат белән хәбәр бирүчеләре дә бик җәһәт тауранганнар, әмма Казан җәмгыяте хәйриясе ул хакта сөйләшергә "Харчевня"га 9 ноябрьдә генә җыела алды. Җавапны хат белән генә, "Без дә кушылырбыз инде" маилендә кыска вә җансыз рәвештә бирергә карар кылды. Әле җәмгыятьнең хат җибәрүендә яки ул хатның барып җитүендә дә бик зур шөбһә бар. Чөнки съезд ясаучылар тарафыннан вәкаләт Сәлимгәрәй мирза Җантуриннан Казанның бер зыялысына килгән телеграммада: "Казанның мөселманнарының әлегәчә эчтән тынып торуларын тәсадефи генә бер эш санап, хәзер бу хакта бер фикер әйтүләрен дәхи бер кат үтенәбез, вәкилләр килү бик матлубтыр", - диеләдер. Бу мөһим мәсьәлә хакында да Казан җәмгыяте хәйриясенең акрын хәрәкәт итүе акчасызлык вә юксыллыктан килгән, диләр. Хәзерге көндә җәмгыятьнең әүвәлге әгъзалары кими бара, дәфтәрдә күренгәннәре дә әгъзалык бәдәлен түләмиләр икән. Җәмгыятькә садака вә зәкят бирүчеләр дә бик азайган. Җәмгыять әгъзаларыннан бер могтәбәр зат буңа сәбәп итеп җәмгыять карамагындагы приютның начар баруын, андагы учитель вә мөгаллимнең бик начар мөрәбб и вә укытучы булуларын күрсәтә: "Җәмгыять әгъзалары ул приютның барышыннан асла риза түгелләр. Приютыңызны төзәтеңез, андагы учитель вә мөгаллимне алмаштырыңыз, аннан соң без җәм гыятькә ышанырмыз, аңа иганә вә ихсан итәрмез", - дип әйтәләр, ди. Ләкин, занымча, җәмгыятьнең начар баруына ул приют кына сәбәп булмаска кирәк. Сәбәп булган тәкъдирдә, аны ни өчен ислах итмәскә? Юлы белән йөргәндә, мәшруг вә мәгъкуль дәлил вә әсасларны кулга тотып эзләгәндә, булмый кала торган эш дөньяда юк. Бөтен Казан мөселманнарының могтәбәр бер җәмгыятьләре хөкүмәт тарафыннан тасдыйк ителгән юридический шәхес булгач, аның үз милкендәге мөәссәсәләрне ислах итәргә, яхшырак юлга салырга ничек хакы булмасын? Приют учителе белән мөгаллимне алыштыру җөмһүрият рәисен яки баш министрны төшерү дәрәҗәсендә мөшкел эш түгел бит... "Приют" дигән күңелсез бер нәрсә мәйданда торган бер тәкъдирдә дә, без бу җирдә, гавамыйрак булса да, "Борчага ачу итеп, тунны утка ягарга ярамый" дигән мәкаль белән җавап бирер идек... Күчмә лазарет торгызу мәсьәләсенә килсәк, ул хакта ясалачак съездның көннәре дә билгеләнгән инде (6, 7 вә 8 нче декабрьләрдә). Хәзер Казан җәмгыяте хәйриясе, бу хакта тиздән бер гомуми җыелыш ясап, ул съездга вәкилләр җибәрүнең хәстәрен карый башларга тиештер. Җәмгыяте хәйрия булдыра алмый икән, гомумән, Казан мөселманнары бу хакта мөсаһәлә итәргә ярамый, бу съездга Казан мөселманнарыннан вәкил бармау, Казан өчен зур оят булу өстенә, тарихи бер тап булып калуы да бик ихтималдыр. Моңа шәһәремезнең могтәбәран вә руханиларының дикъкатен җәлеп итәмез. КАЗАН ҖӘМГЫЯТЕ ХӘЙРИЯСЕНӘ БЕР КИҢӘШ Кичә чыккан "Йолдыз"да "Казан хәбәрләре" кыйсемендә "Җәмгыяте хәйрия тарафыннан мөселман хастаханәсенә һәм Пет роградта тәшәббес ителгән "күчмә хастаханә" җибәрү эшенә иштиракь итү өчен халыктан иганә җыярга тәгаен ителгән вәкилләр иганә җыюның бик авыр булуыннан зарланалар икән" дигән бер хәбәр басылып чыкты. Бу кечкенә вә кыска хәбәр - дикъкатьләрне бик җәлеп итәрлек характерный вә мөһим бер хәбәрдер. Казан җәмгыяте хәйриясенең, хосусан, ошбу соңгы көннәрдә юксыллык вә акчасызлык илә мөбтәля булганлыгы вә аның сәбәпләре җәмгыятьнең идарә әгъзасы вә Казан мөселманнарының әхвале иҗтимагыясеннән хәбәрдар мөхтәрәм Садыйк хәзрәт Иманколый тарафыннан газетабызның 1311 нче номерында мөфассал рәвештә язылган иде. Хәзер җәмгыяте хәйрия бохранлы сәгатьләр уздыра, бик читенлек белән өстерәлеп бара; әүвәлдә аны бик зур шәүкъ вә рәгъбәт илә тәэсис иткән мирзалар, зыялылар вә зур байлар аннан йөз чөереп, ташлап киттеләр. Җәмгыятькә идарә әгъзасы яки гади әгъзалар булып калган затларда да дәрт вә ихлас белән һәм кул-кулга тотышып эшләү бетте. Идарә мәҗлесләре гомуми җыелышлар вакытында була алмый, җәмгыятьнең сәрмаясен арттырырга, аның мәкамен күтәрергә, нөфүз вә эш даирәсен киңәйтергә тырышучы гайрәтле идея иясе могтәбәраны вә зыялылары тарафыннан нигезләнгән бер мөәссәсә, шул ук Казан мөселманнарының игътибарсызлыгы сәбәпле, гаять кызганыч бер хәлгә төште... Җәмгыяте хәйриянең шундый бохранлы көннәрендә аның өстенә милли вә ватани яңа вазифалар төште. Казан мөселманнарының могтәбәр бер мөәссәсәләре булуы сыйфаты илә, ул хәзер үз исеменнән сугыш хаҗәтләренә ярдәм итүне тиешле таба: Казан мөселманнары тарафыннан ачылган лазаретка биш-алты карават куймакчы була һәм гомумрусия мөселманнары исеменнән сугыш мәйданына җибәрелүе фарыз ителгән күчмә лазаретны торгызу эшенә дә иштиракь итәргә тели. Тели, әмма ләкин монда да аның көймәсе акчасызлык комына утыра... Моннан элек тә җәмгыятьнең берничә изге ниятләре вә булдырырга теләгән файдалы эшләре акчасызлык сәбәпле булмый калганлыгы мәгълүмдер. Хәзер җәмгыяте хәйрия, сугыш хаҗәтләренә ярдәм итү нияте белән кешеләр тәгаен кылып, өйдән-өйгә йөреп, иганә соратырга кереште. Мәкаләнең башында күчерелгән хәбәрдән бу соранып иганә җыю эшенең бик начар барганлыгы аңлашыла. Вакыйган, шулай булмый хәл дә юк. Чөнки бу көннәрдә "сораулар" шул дәрәҗә күбәеп китте ки, сугыш сәбәпле икътисади яктан өшәнеп торган халыкка алар бер дәрәҗә туйдырса да, гаҗәп түгелдер... Дәхи, бу тарика өйләргә, кибетләргә кереп, имза вәрәкасы белән җыйганда, биннисбә хәллерәк вә дәүләтлерәк кешеләрнең генә тәгъҗиз ителүе табигыйдыр. Хәлбуки җәмгыяте хәйриябезгә ярдәм кулы сузу, ватан вә сугыш хаҗәтләренә иганә итү - хәлле хәленчә һәрбер ватан углының вазифасыдыр. "Казан җәмгыяте хәйриясе"нең уен кичәләреннән, гомумән, күңел ачу өчен ясалган тәшәббесләрдән җыелган акчалардан әлегәчә имтинаг итәргә тырышканлыгы газетабызда берничә дәфга язылды. Мондый юллар белән акча җыю - үз сәрмаяләрен арттыру өчен, хәйрат мөәссәсәләренең мөһим чараларыннан берседер. Тугрыдан-тугры сорау, бик иске ысул булып, җәмгыятьнең шанына да мөнәсәбәт булмадыгы кеби, болай соранып иганә җыю да муаффәкыять казануда бик мөшкелдер. Занымча,8 хәзер җәмгыятьнең аңлы әгъзаларын күптән уйлаткан эшне, ягъни театрлар уйнатып, концерт ясатып акча җыюны гамәлгә куюның нәкъ сәгате килеп җитте. Затән, җәмгыяте хәйрия моны кыйсмән эшләп тә тора, чөнки ул үз карамагындагы вилядәтханә файдасына күптән инде театр вә уен кичәләреннән килгән акчаны кабул итеп килә. Җәмгыяте хәйриянең вилядәтханәсе файдасына кабул ителгән акчаны җәмгыятьнең үзенә мотлак рәвештә кабул итү ни өчен ярамый икән? Бу мантыйкны һичбер төрле аңлап булмый. Дәхи бу мәсьәләне, ачы ихтыяҗны бик якыннан күреп торган идарә әгъзаларының үзләре дә бу ел яз көне кузгатып, гомуми җыелышка гарыз кылган, гомуми җыелышта аның мәтлублыгына күпчелек илә карар биргән иде бит. Менә хәзер эшләргә теләнгән мөһим эшләр маңгайга бәрелеп торып та, кассада һичбер артык акча булмаган вә гомум ватан өчен "фәүкыльгадә" булган көннәрдә, бу "ихтиляфлы" вә "шөбһәле" мәсьәләне кырт кисеп ыргытырга тиештер. Русиядәге бик күп мөселман җәмгыяте хәйрияләре уен кичәләре ясап акча җыялар. Аларга рөхсәт иткән шәригать безгә дә рөхсәт итсә кирәк... Җәмгыяте хәйрия исеменә уеннар ясау, җәмгыя те хәйриябезнең мәгъруфәтен (популярностен) арттырдыгы кеби, ул тарика җыелган акча, байларга гына түгел, һәрбер табәка кешеләренә булынып төшәчәктер. Ихтыяры белән иганә вә тасдыйк итүчеләр була икән, бик хуш, аңа каршы берәү дә бер сүз әйтәчәк түгел, ләкин андый ихтияри иганәләргә, саннары бик мәхдүд булган дәүләтле вә хәллеләрдән сорап алуларга гына ышанып тору - бик әсассыз бер эштер. Бөтен дөнья истифадә иткән чаралардан, бер такым "шөбһә"ләр белән әвәрә булып, безнең генә истифадә итми торуыбыз, занымча, һич тә гакыл эше түгелдер. Хәзер сугыш хаҗәтләре өчен ярдәм итү нияте белән, җәмгыяте хәйрия файдасына, бер дә икеләнеп тормыйча, театр уйнатуны башлап җибәрергә кирәк. БАЛАЛАР КИЧӘСЕ Балалар, мин сезгә узган номер "Ак юл"да пәйгамбәремезнең туган көне хакында, ул көннең мөселманнар өчен ни дәрәҗә кыйбатлы вә кадерле булуын аңлаткан идем. Чынлап та, безгә без мөселманнарга тугры юл күрсәткән, дин вә иман өйрәткән, яхшылык белән яманлыкның, матурлык белән ямьсезлекнең арасын аерып биргән ул олуг пәйгамбәрнең туган көнен ничек бәйрәм итмәскә дә, ул көндә ничек шатланмаска?! Пәйгамбәремезнең туган көнендә бигрәк балалар шатланырга тиеш. Балалар бит үзләре дә күптән түгел туганнар. Пәйгамбәр кебек изге, яхшы һәм адәмнәргә файдалы бер затның туган көнендә шатланып, аны искә төшереп, үзебезгә дә аның кебек изге һәм яхшы кеше булуны Алладан теләргә кирәк. Уен-көлке, шатлану, берүзең генә булганда, алай бик кызыклы булмый. Ялгызлык безнең эчемезне пошыра. Сез бит, балалар, өйдә, ишегалдында, бакчада, мәктәп курасында яисә кырда-болында уйнаганда да, бергә-бергә уйнауны яратасыз. Җыелып уйнасак, шаушу кызык, күбрәк була, уен бик яхшы кыза, җанлы, рәхәт вә кызык була. Уенның да төрлесе бар. Кайсы уен, кызыклы кебек булса да, я сәламәтлеккә зыян китерә, яисә өс-баш, бит-күзне пычратып эштән чыгара. Белемле зур кешеләр аркылы, остазларның күрсәтүе буенча уйнаган уен балалар өчен файдалырак була. Шунлыктан уен турында, балалар, ата-аналарыгыз яки хәлфәләрегез сүзен тотканыгыз яхшы булыр. Кайчакта "уеннан уймак чыга" диләр. Бу - уен кайчакта кешенең бик зур бәлагә төшүенә яки имгәнеп, авырып-с ырхап эштән чыгуына сәбәп була дигән сүздер. Казан шәһәрендә - һәрбер татар углы вә кызының йөрәгенә бик якын, бик сөекле булган Казанымызда, моннан ничә йөз еллар элек безнең ата-бабаларыбыз торган матур Казан шәһәрендә - "Шәрык клу бы" дигән бер йорт бар. Бу йортта татарча театр уйнала, татар те лендә матур вә файдалы хотбәләр сөйләнә, анда үземезнең моңлы татар көйләре көйләнә, үземезнең укымышлы яшь егетләремез, гүзәл туташларымыз җыелып күңел ачалар, уйныйлар, бииләр вә җыр лыйлар. Менә шушы клубның башлыклары, пәйгамбәремез туган көндә балаларны җыеп шатландырыр өчен, 25 һәм 26 гыйнварларда балалар кичәләре ясадылар. Бу кичәләргә мин дә барган идем. Ул кичәләрдә шатлыктан безнең күңелләремез ничек яктырган булса, клуб йорты да шулай ялт итеп тора иде. Урам як ишек башына "Мәүлид ән-нәби" (пәйгамбәрнең туган көне) дигән гарәпчә сүз электр уты белән яктырып, балкып тора. Эчкә керсәк, матур болынлыктагы аллы-гөлле күбәләкләр шикелле, рәхәтләнеп уйнап, шаярып, ыгы-зыгы килеп, балалар йөри. Моннан ир балалар белән кыз балалар бергә кан-кайнашып, рәхәтләнеп сөйләшеп, гөр килеп йөриләр. Болар күзгә бик матур күренәләр. Безнең күз алдымызда нәни-нәни калфаклы кызлар белән кечкенә кәләпүшле ир балалар җыены җил вакытындагы чәчәкләр кебек селкенеп, дулкынланып торалар. Бу калфаклар вә кәләпүшләр монда татарлык, татарның яшь йөрәкләре, яшүсмерләре җыелганлыкны аерымачык күрсәтәләр иде. Монда күңел ачарга җыелган балаларны тик үз ирекләренә генә ташламыйча, аларны унар-унар аерып, номерлап, бер матур бикәгә яки туташка тапшырганнар. Бу бикә вә туташлар ул балаларны тәмле сүз, ягымлы йөз, йомшак кул белән үзенә ияртеп йөри, балаларның ни кирәкләрен үтәп тора. Бервакыт балаларны урындыкларга матур гына тезеп утырталар. Кинәт кенә ут сүнеп китә. Балаларның кечерәкләре: "Я Рабби, ни була икән?" - дип шым булалар. Ал якта салынып торган пәрдә ачылып, ялт итеп китә. Анда "Убырлы карчык" дигән театр уены уйныйлар. Ул убырлы карчык бик куркыныч кыяфәтле була икән. Аның йорты урман эчендә икән. Җиләк җыярга дип урманга барган бер морза кызы адашып, шул убырлы карчык өенә туры килгән дә, карчык аны үзендә калдырган. Бервакытны ике ир бала үзләренең мөгаллимнәре белән ауга чыгып, адашып калганнар. Шунда болар теге морза кызының убырлы карчыкта икәнлеген белеп, аны коткару уена төшкәннәр. Шул уй белән үзләренең мылтыкларын күтәреп, убырлы карчыкның өенә керсәләр дә, карчык йокысыннан уянып китеп, аларны тотып ала, алар да шунда калалар. Ул убырлы карчык без уйлаган шикелле усал-явыз түгел икән. Унсигез ел бу өч баланың берсенә дә тими, зыян-зарар итми. Тик аларны эшкә өйрәтә. Малайлардан утын ярдыра, утын ташыта, кыздан су ташыта, аш пешертә, һәм аларга: "Эшләп ашагыз, кешегә йөк булмагыз, әрәмтамак булырга өйрәнмәгез!" - дип үгет бирә. Соңыннан кызның анасы һәм балаларның мөгаллиме килеп, балаларны алып кайтып китәләр. Чынлап та, балакайлар, убырлы, җен-пәри дигән нәрсәләр, дөнья да булсалар да, алай кешегә зыян итә торган халык түгел икән. Шагыйребез Г. Тукаев "Сабыйга" дигән шигырендә бик дөрес әйтә: "Һич сине куркытмасыннар җен, шүрәле һәм убыр, Барчасы юк сүз аларның, булганы юктыр гомер". "Убырлы карчык" уйналып беткәч, карап торган балалар кечкенә кулчыклары белән, уйнаучыларны мактап, "чап-чап" иттереп кул чабалар. Соңыннан ак алъяпкычлар кигән кечкенә генә кызлар белән кечкенә малайлардан оештырылган хорлар (утызлап бала) төрле татарча көйләр белән үз шагыйрьләремезнең мәгънәле вә һәйбәт шигырьләрен җырлап, залны яңгыраталар, балалар май кебек оеп, тын да алмыйча, кинәнеп тыңлап утыралар. Бигрәк тә матур җырлыйлар икән дә соң ул җырчылар! Тагын кечкенә генә Фатыйма туташ Гомәрова дигән бер кыз, "Зиләйлүк" көен җырлап, балаларны бик сөендерде. Ул да бик һәйбәт, бик матур җырлый икән. Аның җырлавын балалар бик яраттылар, аны кул чабып, кат-кат чакырып җырлаттылар. "Шәрык клубы"ндагы кичәләргә барган балалар моның белән генә калмадылар. Аларны татлы вә мивәләр белән сыйладылар. Өстә ве нә һәркайсына берәр төрле бүләк биреп кайтардылар. Театр уеннары, җырлар, чәй эчүләр, бүләк өләшүләр беткәч, балалар тагын да иркенләп уйнадылар. Балалар яратучы егет вә туташлар, балаларның күңелләрен ачар өчен, аларны шаяртып, биетеп, уйнатып йөрделәр. Балакайлар, "Ак юл" укучы сөекле балалар, "Шәрык клубы"ндагы кичәләрне күрмәгәннәрегез шундый матур кичәләрне ясауны әти-әниләрегездән үтенегез. Алар сезнең сүзегезне тыңламый калмаслар, күп әти-әниләр җыелып тырышканда, андый балалар кичәсен һәркайда ясап була. "Ак юл"ның бу санында балалар кичәсендә алган байтак рәсемнәр бар. МӘДРӘСӘИ ХӨСӘЕНИЯ ХАКЫНДА Мәдрәсәи Хөсәениянең бу ел ачылмаячагы газеталарда игълан кылынды. Былтыр мәдрәсә бинасы солдатлар торыр өчен алынган иде, анда бу ел да солдат тора икән. Бинаның мәшгуль булуы быел мәдрәсәне ачмаска сылтау булган. Былтыр Троицкиның мәдрәсәи Мөхәммәдия бинасы да солдат өчен алынган иде, ләкин борадәран Яушевлар: "Инде бина юк", - дип, мәдрәсәне ябып, шәкертләр вә мөгаллимнәрне таратып җибәрмәделәр, бәлки яхшы бер фатир алып, мәдрәсәне шунда урнаштырдылар да язгача дәвам иттерделәр, бу ел да шул тарика хосусый фатир алганнар. Матди җәһәте яхшы тәэмин ителгән мәдрәсәи Хөсәениянең шулай дәвам иттерелмичә туздырылып җибәрелүе һәркемне гаҗәпкә калдырды, вә һәркем боның сәбәпләрен белергә морад итә башлады. Ышанычлы мәнбәгълардан ишетелдегенә бинаән, бу хосуста киңәшер өчен, Әхмәт бай вәкыфының мөтәвәллиләре, мәдрәсәнең мөдире вә бәгъ зе мөгаллимнәренең бер мәҗлесе булган. Бу мәҗлестә мөтәвәллиләр, "мәсьүлиятне үз өсләреннән төшерер өчен", мәдрәсәгә фатир алыр өчен, унтугыз мең сум акча бирәчәк булганнар вә мәдрәсәнең дәвам иттерелүен мәгъкуль күргәннәр икән, ләкин мәдрәсәнең мөдире Галим хәзрәт Дәүләтшин мәдрәсәне быел ачуга бар гайрәте белән каршы торган. Хәзрәт үз дәгъвасына шундый мотив китергән: "Ике елдан бирле солдат тору сәбәпле, мәдрәсә бик кадерсезләнгән, шкатурлар кубарылган, идәннәре кырылган, кыскасы, бөтенләй эштән чыккан, сугыштан соң мәдрәсәгә бик җитди ремонт - тәгъмир кирәк булачак, әгәр без хәзер акчаны фатирга сарыф кылсак, ремонтка акча кайдан алырмыз?" Менә мөдирнең ошбу дәлиле һәммә мөтәвәллиләрне мөлзәм иткән - мәдрәсә быел ачылмаска булган. Ләкин әхвалене якыннан белгән кешеләр мөдирнең быел мәдрәсәне ачмый торырга тырышуында бөтенләй башка сәбәпләр күрәләр. Алар әйтәләр: "Галим хәзрәт үзенең сәүдәсен вә кәсепләрен көннән-көн зурайта бара: ул куй да җыйдыра, читек-кәвеш тә сата, атланмай да эшләтә, өстәвенә, башкорт арасыннан әллә ничә йөз десятина җир сатып алган. Әле бу җирләрнең эше бетмәгән, башкортлар, җир сатканда, бик җәнҗаллар чыгаралар, хәзрәтнең нотариусларга да, судларга да йөгерәсе бар. Сугыш сәбәпле, сәүдәләр бик интереслы, бик файдалы, бик кызыклы булып киттеләр, шулкадәр предпрiятiеләр белән бөтенләй йотылган. Бер кешегә мәдрәсә белән кайнашырга мөмкинме соң? Андый кеше мәдрәсә эшләреннән кызык та тапмаячак, мәдрәсә аңа артык бер йөк кенә булачак. Мәдрәсәдә солдат тору хәзрәткә быел "мәдрәсә" дигән авыр йөктән бераз бушанып торырга, үзенең "кәсеп"ләренә сызганып, иркенләп керешергә бик уңайлы сылтау булды". Бөтен әхваль, һәммә каринәләр ошбу сүзләрнең дөреслеген күрсәтәләр. Тик Галим хәзрәтнең мәдрәсәгә мөнәсәбәтен вә тәрҗемәи хәятын бездән дә яхшырак белгән мөтәвәллиләрнең хәзрәт кубызына биюләренең, мәдрәсәне дәвам иттерергә мөмкин була торып та, аны ябып куярга разыйлык күрсәтүләренең сәбәбен аңлап булмый. Иске мәдрәсә биналарындагы фатирчыларны чыгарып, анда шәкертләргә сыйныфлар ясарга, пансион өчен дәхи кечерәк бер фатир алырга бик мөмкин, монда бераз кысылудан башка уңайсызлык булмаячак иде. Хәзерге көндә безнең мәдрәсәләремез генә түгел, хөкүмәт мәктәпләре дә байтак кысылдылар. Сугыш көннәрендә андый кысылуларга разый булып, ничек тә мәдрәсәне дәвам иттерү лязем вә фарыз иде. Мәдрәсәнең фатирда булса да дәвам итүе сәбәпле, хәзрәтнең сәүдәләре тукталачак түгел иде, әмма мәдрәсә ябылу сәбәпле, милләт балаларының тәхсилләре тукталды. Мөхтәрәм мөтәвәллиләр ошбу нокталарга яхшы дикъкать иткән булсалар, хәзрәтнең осталык белән китергән "дәлил"е алдында ул хәтле тиз муен имәгән булырлар иде. Яз көне мөгаллимнәргә "Килерсез!" дип әйтеп җибәрелгән икән, көз көне килү белән, аларга мәдрәсәнең ябылуы игълан кылынган, шул сәбәпле алар бик уңайсыз хәлдә калганнар. Мәдрәсәнең мөдир мөгавине Хәнәфи бәк ибтидаи мөгаллимлегенә разый булган. Мөнәкъкыйд Җәмалетдин Вәлиди әфәнде дә искечә ибтидаиядә калган. Югары сыйныфларның башка мөгаллимнәре күбесе урынсыз аптырап калганнар. Мәдрәсәнең табибы Исхак әфәнде Медведев та башка урынга китәргә мәҗбүр булган. Мәдрәсәгә ышанып килеп тә, мөдирнең кәефе өчен генә мәдрәсә ябылу сәбәпле, урынсыз ихтыяҗда калган мөгаллимнәргә быелгы мәгашлыклары һәм бирелмәячәк икән. Занымча, бу - мөгаллимнәр өчен зур җәбердер. Мадам ки мәдрәсә мәүкыйт кына ябыла, мадам ки мәдрәсәнең акчасы бар, мәдрәсәнең әүвәлге хадимнәренә бер еллык мәгашлыкларының һич булмаса яртысын бирү, мотлакан, тиештер. Әгәр мәдрәсәи Хөсәения кебек мәдрәсәләремездәге мөгаллимнәрнең язмышлары да шулай кызганыч булса, татар егетләренең мөгаллимлектән учительлекне алда тотуларына бер дә гаҗәпләнергә ярамыйдыр. ТРОИЦКИ ХӘЗРӘТЛӘРЕНЕҢ ТАВЫШЫ "Вакыт"ның бер номерында С.Г. имзасы белән бер зат, Оренбург губернасында мәшһүр Троицки шәһәре хакында озын бер мәкалә язып, бу шәһәрнең борынгы вә хәзерге әхвале хакында дөрес вә мөфассал мәгълүмат биргән иде. Бу мәкалә үзенә күрә бер сенсация күтәрде. С.Г. әфәнде үзенең мәкаләсендә Троицкидагы уку-укытулар, андагы мәктәп-мәдрәсәләр хакында да сүз кылган вә күп ачы хакыйкатьләр мәйданга куйган иде. Мәсәлән, Троицкида Гайшә абыстай Чинаева дигән бер ханымның кызлар мәктәбе бар. Троицкида адәм рәтле кызлар мәктәбе юк вакытта, "ысулы җәдидә мәктәбе" исеме белән иркенләп хөкем сөргән бу мәктәпнең, соңгы елларда яхшы кызлар мәктәбе ачылгач, хакыйкый хәле аңлашыла башлаган иде. Бу мәктәптә берничә йөз кызны бер генә абыстайның укытуында һич шөбһә юк. Хәлбуки абыстай вә аның бәгъзе шәкертләре "Вакыт" гәзитәсендә: "Ул мәктәптә җиде-сигез мөгаллимә дәрес бирә", - дип, үз мәктәпләренә реклама язганнар вә мөгаллимә күплегендә Троицкидагы башка мәктәпләрдән калышмаганлыкларын дәгъва кылмакчы булганнар иде. Абыстай үз мәктәбендә тәмам иске остазбикәләр ысулын тота: үз мәктәбендәге югары сыйныф шәкертләрдән (болар үз сабакларыннан бушаганда) түбәндәге сыйныфларны укыттыра, үзе югары сыйныфларга сабак бирә һәм төрле сыйныфлардагы бай кызларына гына артык дикъкать итәдер. Абыстайның бунда йорт тумасы мөгыйнәләре, ихтимал, җиде-сигез түгел, артыграк та бардыр. Ләкин аларның мәсьүлияте мөгаллимәләр урынын асла тота алмаган гади өйрәнчекләр (практикантлар) гына икәнлеген хәтердән чыгарырга ярамый. Троицкида яхшы кызлар мәктәбе күбәйгәч, абыстай, бундый өйрәнчекләргә "мөгаллимә" исемен бирергә бик тырыша иде һәм, вакыйган, шуны матбугатта да игълан кылды. Бундый күз буяуларын, бундый фальшьларны матбугатта күрсәтү күптән тиеш иде. Менә С.Г. әфәнде шул вазифаны үтәде. Инде Яушевларның яшьләреннән берсе "Вакыт"ка хат язып, Чинаева мәктәбен мөдафәга итә вә С.Г. сүзләрен тәкзиб итмәкче була. Мәктәпнең яхшы, андагы ысулы тәгълимнең бик шәп булуын дәгъ ва кыла һәм мәктәпнең яхшылыгына анда фәлән байның, төгән ахундның кызының укыганлыгын дәлил итеп китерә. Бу әфәнденең ысулы тәгълимнән ни дәрәҗә хәбәрдар булуы хакында бу урында сүз кылмыймыз, ләкин ул бай вә хәзрәтләрнең кызларын бу мәктәптә укытулары башка мәктәпләргә хилаф позиция ишгаль итүләреннән генә килгәнлеген, ягъни алар "Ля ли-хубби Гали бәл ли-бугзый Мөгавия" генә ул мәктәпне үзсенгәнлекләре әрбабына бик ачык мәгълүмдер. С.Г. әфәнденең Троицки хакындагы мәкаләсе, Чинаева мәктәбе тарафдарлары гына түгел, Троицкиның олуг хәзрәтләрен дә бик мөтәәссер әйләгән булырга кирәк. Троицкиның иң карт вә каттә хәзрәтләреннән булган шәех Зәйнулла бине Хәбибулла әр-Рәсүли, дамелла Мөхәммәд Бикмәтов, ахунд Әхмәд Хаҗи хәзрәт Рәхманколый, мулла Гатаулла Максудов җәнаблары С.Г. әфәнде мәкаләсенә җавап уларак, "Тормыш"ның 213 нче номерында "Хәлфәләремездән хисап сорыймыз" сәрләүхәле гаять озын мәкалә язып чыгарганнар. Күп вакытта коллективно (мөтәфәкан) эш күрүне яраткан Троицки хәзрәтләренең бу юлы да иттифак белән тавыш бирүләре гаҗәп булмаса да, гәзитә мәкаләләренең куәтләренә, иң карт хәзрәтләрнең дә матбугаттан бу дәрәҗә әсәрләнүләренә хәйран булмау мөмкин түгелдер. Хәер, гаҗәп тә түгел: "Матбугат - җиденче олуг дәүләт", диләр бит, матбугатның бездә дә шул "җиденче олуг дәүләт" ролен уйный башлавы - шатланырлык бер хәлдер. Хәзрәтләрнең бик озын мәкаләләренең хөласасы буннан гыйбарәт: "Иске заманнарда Троицки мәдрәсәләре Русиядә беренче сафта торалар, бу мәдрәсәләргә төрле әтрафтан, бик ераклардан гөруһ-гөруһ таләбәләр килеп, безнең халкаи тәдрисемездән истифадә итәләр, Троицки күп җирләргә имам, мөдәррис вә мөгаллимнәр җитештерә иде. Соңра заманалар үзгәрде, фәннәр күбәйде. Без замана хәкимнәренә, яңа фәннәргә каршы килмәдек, тик үземезнең дәверемез кичкәнлекне аңлап, истирахәт күшәсенә чигелдек, мәдрәсәләрне идарә итү вә таләбел-гыйлемнәрне заманага муафыйк рәвештә укыту вә тәрбия итүне сез яшь мөгаллимнәргә тапшырдык. Ләкин сез мөгаллимнәр заманында Троицки мәдрәсәләре тәнәззелгә йөз тоттылар. Бу хәл кызганыч иде, инде С.Г. мәкаләсе бу хәлгә безнең дәфтәремезне дәхи дә арттырды вә күземезне ачты. Һәм, вакыйган, Троицки мәдрәсәләре бик бәрбад хәлдә икән. Уфа вә Бубый кебек җирләрдә "казыксыз җиргә казык кагып, йөзләп-йөзләп шәкерт тәрбия итеп" яталар, әмма сез әзер өйгә кереп тә бер эш чыгара алмадыңыз. Инде, әй мөгаллимнәр, сездән матбугат аркылы хисап сорыймыз, соңгы елларда ни өчен Троицки мәдрәсәләре шаңгырап буш калдылар? Ни өчен Троицкида шәкерт тота алмадыңыз? Шәкерт юклыкның сәбәбе нәрсә? Яшьләрнең русча укуга рәгъбәтләре дисәң, рус мәктәпләрендә укучыларымыз да бик аз. Мәдрәсәләрнең матди җәһәте тәэмин ителмәү дисәң, борадәран Яушевлар мәдрәсәи Мөхәммәдияләре нә елына ун-унике мең акча сарыф кылалар. Бу мәдрәсәгә нигә шәкерт җыелмый? С.Г. әфәнде буны шәкертнең сәбатсызлыгыннан күрә, бу - урынсыз. Иске замандагы ялкау муллалар да мәдрәсәләренең буш торуын шәкертнең сәбатсызлыгына сылтыйлар иде. Сез дә шул ялкау муллалар эзенчә барасыз, ахыры. Биш-алты елдан бирле мәдрәсәләремезгә азында кырык-илле мең сум акча тотылды. Әмма сез бу мөддәт эчендә ни күрсәттеңез? Сезнең мәдрәсә тәрбия итүдән максадыңыз нәрсә? Сез милләткә нинди кешеләр җитештермәкче буласыз? Мөһәндисме, доктормы, адвокатмы, мөхәррирме, мөгаллимме, мөдәррисме, имаммы? Сез шәкертләргә ни укытасыз? Бу сөальләргә ачык җавап биреңез". Буннан соң хәзрәтләр мөгаллимнәргә катырак тияләр вә, С.Г. әфәнденең шәхесенә тәлмихләр ясап, аны вә иптәшләрен эшлексезлек белән гаепләмәкче булалар һәм мәкаләләренең ахырында: "Әгәр бу сөальләремезгә җавап бирә алмасаңыз, үзеңезнең әһеллелегезне аңлап, урыннарыңызны әһлиятлерәк кешеләргә ташлаңыз!" - мәалендә бер сүз язып, хәлфәләргә ультиматум биргән кеби итәләр. Хәзрәтләр мәкаләләренең башына "Хәлфәләремездән хисап сорыймыз" дигән гомуми сәрләүхә куйсалар да, бар куәтләрен мәдрәсәи Мөхәммәдия өстенә юнәлдерүләре, мәкалә сахибе С.Г. ның мәдрәсәи Мөхәммәдия тирәсендәге кеше булуын сизенүләре сәбәпле, обвинительный актларын бигрәк мәдрәсәи Мөхәммәдия мөгаллимнәренә карап укулары аерымачык күренеп тора. Троицкига хәзер шәкерт ни өчен җыелмый? Буның сәбәбен хосусый Троицкида түгел, бәлки хәзерге көндә бүтән татар мәдрәсәләренең кичермәктә булган кризисларыннан эзләргә кирәк. Бу хакта мин аеруча бәхәс итмәкче буламын. ТРОИЦКИ ХӘЗРӘТЛӘРЕНЕҢ ТАВЫШЫ МӨНӘСӘБӘТЕ ИЛӘ "Йолдыз"ның 1404 нче номерында "Троицки хәзрәтләренең тавышы" дигән мәкаләмнең ахырында мәдрәсәләремез вә хәзер аларга шәкерт җыелмауның сәбәпләре хакында аеруча бәхәс итәчәгемне вәгъдә иткән идем. Иске заманнарда безнең мәдрәсәләремез гаять мөхтәрәм йортлар иде. Уку юлына керергә теләгән һәркемнең күз теккән урыны мәдрәсә була, мәдрәсә буннан голүмнең мәнбәгы санала иде. Мәдрәсәдә имамның, руханиның углы гына түгел, хәтта сәүдәгәр вә һөнәрмәнднең угыллары да укый, боларның, мәдрәсәдә бик озак итеп, гакаид вә мантыйклар укыганнан соң, аталары кеби ончы, тирече, мануфактурчы вә читекче булганнары бик еш очрый иде. Мәдрәсә, әлбәттә, аларга сәүдә вә сәнәгатьнең нәзариясен өйрәтеп, хәятка хәзерлекле итеп чыгармый иде, шулай булса да, татарның төрле сыйныфы мәдрәсәдән башка дарелтәхсилне белми вә белергә дә теләми иде. Иске заманның шәкерте мәдрәсәдәге укыту тәрбияләренә, анда укытылган нәрсәләргә асла игътираз итми, "Теге кирәкми, бу кирәк!" дип, таләпләр игълан кылмый, мәдрәсә традициясе (йоласы) буенча ниләр вә ничек укытылып килгән, шулар белән канәгатьләнеп, мәдрәсәдә ята бирә иде. Кыскасы, мәдрәсә тукынылмас вә мөгаззәз бер "бөтен" иде, занымча, аларга "анышкак" (раскол) керткән нәрсә "ысулы җәдидә" булды. Элек заманда шәһәр җирләрендә вак балалар укый торган мәктәп дигән нәрсә булмый, вак балалар да зур шәкертләр, пишкадәмнәр белән бер җирдә - мәдрәсәдә укыйлар иде, бу балалар, ничек тугры килде шулай, төрле хәлфәләргә бүленеп сабак алалар иде, бунда ике төрле ысул, ике төрле прием, ике төрле җәза, ике төрле мөкяфәт юк, һәммәсе бер әсаска нигезләнгән, бер иктинагтан туган, бер шаблондагы нәрсәләр була торган иде. Әмма ысулы җәдидә мәдрәсәне икегә аерды: бер кыйсеме искечә мәдрәсә булып калды, икенчесе мәктәп булып китте. Буннан ике төрле хәлфә, ике төрле шәкерт, хәтта ике төрле хәзрәт пәйда булды. Ысулы кадим хәлфәсе, ысулы җәдидә хәлфәсе, кадимчә укый торган шәкерт, җәдитчә укый торган шәкерт, кадимне химая итүче хәзрәт, җәдитне химая итүче хәзрәт... Мәдрәсәгә бундый җәдит рухының керүе мәдрәсә генә булып калган кыйсемгә дә бертөрле астыртын шөбһәләр, наразыйлыклар, тәнкыйть вә эзләнүләр керүгә сәбәп булды, аз-аз гына булса да, иске укулардан ялыкканлык, туйганлык сизелә иде, өстәвенә мәдрәсәгә "Тәрҗеман", берән-сәрән чыккан яңа рисаләләр керә башлады. Ибтидаи мәктәпләргә ысулы җәдидә керүдән күп вакытлар узмады, үзенә күрә бертөрле яңа тип мәдрәсәләр пәйда булды. Боларның яңалыгы шәкертләрне куфтан чәй эчерү, чаршауларны бетерү, бер вакытта ятып, бер вакытта торырга өйрәтү, мәдрәсәгә дәресләр арасына гарәбият, тәфсир, хәдис, сийәрен-нәби кеби нәрсәләр кертеп, мантыйк вә моназарәне йомшатудан гыйбарәт иде. Бу хәлдә мәктәп белән мәдрәсә аермасы өстенә дәхи ике төрле мәдрәсә аермасы да кушылды. Бу - мәдрәсәләрнең икенче иншикакыдыр. Һич шөбһә юктыр ки, бу иншикак мәдрәсәнең әүвәлге тукынылмаслыгына , бөтенлегенә күп зарар китерде, инде мәдрәсәләргә әүвәлдәге кеби кәмале ихтирам вә ышаныч белән карамаучылар да күренә башлады, гәзитәләр вә рисаләләр шәкертләргә әллә нинди яңа дөньялар, яңа укулар, яңа ысуллар барлыгын аңлаталар иде. Менә инкыйлаб еллары килеп җитте. Бу елларда протест, тәнкыйть, җимерү бөтен куәтләре белән хөкем сөрә башладылар. Мәдрәсәләрдә теге иншикак сәбәпле хәзерләнгән янгыч материал бу чорларда гөрләп кабынып китте (бәгъзеләр шәкертләрнең бу еллардагы кузгалуларын студентларга тәкълидтән генә күрәләр, минемчә, аны бөтенләй тәкълидкә генә сылтау урынсыздыр. Шәкертләр кузгалдылар, фатихадан, бәддогадан курыкмыйча, остазларына каршы сөйли, аларның укытуларын яратмый башладылар. Чын кадим мәдрәсә шәкертләре - гарәбият, тәфсир, хәдис, әмма ислах ителгән мәдрәсә таләбәләре хисап, җәгърәфия сорарга тотындылар. Таләпләре тыңланмаса, "Сада" җырлап, мәдрәсәдән чыгып киттеләр... Дөресен әйткәндә, бу инкыйлаб еллары безнең мәдрәсәләремез өчен сәмум җиле кебек яманы әсәр калдырдылар. Бу еллардан соң мәдрәсәләрнең шәүкәте бөтенләй төште, алар вакландылар, рухсызландылар. Күп җирләрдә гөрләп торган мәдрәсәләр төзелделәр, мәдрәсә юк җирләрдә яңа типта күп шәкертле бер-ике мәдрәсә пәйда булды. Соң елларда азмы-күпме игътибар казанган өч-дүрт яңа мәдрәсәләремез бар иде. Киләчәк мәкаләдә болар хакында бераз сүз кылынганнан соң, Троицки мәдрәсәләренә күчәрмез. II Ошбу сәрләүхә белән язган беренче мәкаләмдә соң елларда азмы- күпме игътибар казанган өч-дүрт яңа мәдрәсәмез хакында сүз кылачагымны вәгъдә иткән идем. Бу дәфга шул вәгъдәне ифа итмәкче буламын. Иртәрәк чаршауларны бетереп, шәкертләрне куфтан чәй эчереп, сыйныфларга аерып ислах ителгән мәдрәсәләрнең иң мәшһүре - Казанда Галимҗан әл-Баруди хәзрәт тәхте идарәсендәге мәдрәсәи Мөхәммәдиядер. Бу мәдрәсә хозурында ысулы җәдидә мәктәбе иртәрәк ачылдыгы кеби, аның мәдрәсә кыйсеме дә үзенең тәртипкә салынуыннан соң һәм күп шәкертләр белән тулып торды вә күп мәгърүф, тәрәккыйпәрвәр вә мөтәҗәддид имамнар һәм мөгаллимнәр җитештерде. Бу мәдрәсәдә шул дәвердә укып чыккан берничә каләм ияләре дә хәзер байтак мәгърүфдерләр. Инкыйлаб сарсарлары бу мәдрәсәне һәм сарсыдыгы кеби, мөдиренең нәфи ителеп тору һәм аның күп зәгыйфьләнүенә сәбәп булды. Хәзерге көндә бу мәдрәсәнең шәүкәте беткән, рухы сүнгән, шәкертләре вакланган вә, гомумән, мәдрәсә тынган бер халәттәдер. Мәдрәсәнең зур бинасы, үзенең җуелып, ашалып беткән вә асла укылмый торган вывескасы, тимер капкасы белән бер иске тәкыяне хәтерләттеге кеби, программаның тарлыгы, шәкертләрнең тәрбияи рухия вә мәдәнияләренә тиешенчә әһәмият бирелмәү җәһәтеннән дә кызыгырлык бер хәлдә түгелдер. Мәдрәсәнең матди ягы зәгыйфь, андагы иске вәкарь, мәһабәт вә горур беткән, эре-эре хәлфә, пишкадәм вә шәкертләр юк, әмма мәдрәсә чын мәгънәсе белән яңа заман рухын кабул итә алмаган, шәкертләр азайган, вакланган вә өмидсезләнгән. Бу мәдрәсәнең гаять аяныч бер бохраныдыр ки, "күчү дәвере"н уздырмакта булган бөтен татар хәятындагы иҗтимагый вә мәдәни бохранның зоһурыннан берседер. Хәят вә ысулы тәгълимгә киңрәк карашлары белән танылган Буби мәхдүмнәре идарәсендә булган "Буби" мәдрәсәсе үз юлында матур гына дәвам итеп бара, анда күп шәкерт җыела, мәдрәсәдә двухклассный мәктәпләр дәрәҗәсендә русча да укыла, шәкертләргә хөррәк фикерләр илка ителә, өмид вә әмәл рухы өрергә тырышыла иде. "Буби" шәкерте тышкы кыяфәте белән мәдрәсәи Мөхәммәдия шәкертләреннән күп аермалы, шән вә шатыйррак булдыгы кеби, дөнья фәннәрендәге мәгълүматы да аныкыннан артыграк, хәят вә истикъбальгә каршы да төплерәк вә мәгънәлерәк була иде. Тәгълим вә мәктәпне бик сөйгән Буби мәхдүмнәренең мәдрәсәсе ябылды, ләкин аның ябылуы гомеренең иң матур вә парлак, үзенең бик кадерле вакытында үлеп киткән кешенең вафаты кеби булды, ягъни ул рухсызланып, мәгънәсезләнеп тормады, бәлки иң парлак вә рухлы чагында ябылды. Зыятдин әл-Камали вә мәрхүм Пермь имамы Лотфулла Байчурин тарафыннан нигезләнгән Уфа мәдрәсәи Галиясе үзенә күрә дәхи дә яңа тип бер мәдрәсә иде. Буны "фәлсәфәле" мәдрәсә дип атарга мөмкин. Дөрес, "Буби" мәдрәсәсе дә үзенә күрә бертөрле Буби әфәнде фәлсәфәне мыек кыру, тырнак кисү, мисвәк тоту, театрга бармау, борын эчендәге төкне йолыкмау кеби вак нәрсәләрдән эзләдеге хәлдә, Зыятдин әл-Камали Коръән фәлсәфәсен үз мәдрәсәсенә девиз итеп куйган иде. Бу - Җәмаледдин Әфгани, шәех Мөхәммәд Габдеһ фикерләрен бездә мәдрәсәдә татбикъ итәргә теләүнең беренче тәҗрибәсе иде. "Коръән фәлсәфәсе!" - нинди яңгыравыклы шигарь! Нинди җәлебе дикъкать бер ләүхә! Ул чакта иске хашияләрдән, каль-кыйльләрдән, "ля нәслим, ләм ля яҗүз"ләрдән, мәдрәсәдәге истибдад, кысынкылык вә низамсызлыктан туйган, яңа гыйлемнәр, яңа фикерләр, яңа нәзарлар эзләп, сәргәрдан булып йөргән татар шәкертләре һиммәтле Зыя вә Лотфулла әфәнделәрнең Уфада Нижгород мәсҗеденең астында ачылган мәдрәсәи Галияи диния шәгъбәсенә гөруһ-гөруһ агыла башладылар. Аз вакыт эчендә мәдрәсә зур игътибар, зур иштиһар казанды һәм, вакыйган, буннан әүвәлге елларда яхшы ук тугры фикерле, уяу, азмы-күпме әхкяме диниянең хикмәтләреннән, дөнья фәннәреннән хәбәрдар, мәгълүматлы затлар җитештеләр, аларның күбесе, мөгаллимлек итәр өчен, төрле якка таралдылар вә әһалинең интибаһе әфкяренә хезмәт иттеләр. Ләкин соңыннан бу мәдрәсәнең дә рухы сүнә башлады. Дөрес, бунда соңыннан Зыләкин мәдрәсә генә күтәрелә алмады, анда төрле низаглар, ихтиляфлар, наразыйлыклар күренә башлады. Чөнки шәкертләр фәлсәфәләр белән генә канәгать итми башладылар, мәдрәсәдә дөнья фән нәре биннисбә зәгыйфь иде. Бәс, бу мәдрәсәнең дә шәкертләре ваклана, мөгаллимнәре еш-еш алмашына башлады. Хәзер аннан адәм рәтле кеше җитешми. Бунда да шул ук кризис, рухсызлык вә мәэюсият. Мин искедән дәвам иткән, күп вакыф акчалары йоткан, күп мөгаллимләр китертеп җибәргән, яңалыгы вә тәртипләре белән атак чыгарган мәдрәсәи Хөсәенияне соңгы калдырдым. Чөнки минем бу мәдрәсәгә булган хосусый ихтирамым асла мәзкүр өч мәдрәсәгә булган ихтирамым дәрәҗәсендә түгелдер. Бу мәдрәсә - күптән тәртип вә интизамнары белән мәшһүр булса да, аңа күп милләт акчасы сарыф ителсә дә, иң бәрәкәсез, иң мәгънәсез бер мәдрәсәдер. Аның искерәк замандагы тәртипләре вә яңалыклары "Низамлы мәдрәсә" пьесасында язылган рәвештә булдыгы кеби, соң еллардагы низам вә яңалыклары да - рухсыз, нигезсез, максатсыз нәрсәләрдер. Бу мәдрәсәдән эшлекле имам, иҗтиһадлы мөгаллим җитешмәдеге кеби, башка мәйданда эш күрүче танылган бер кеше җитешкәнне дә белмимез. Бу мәдрәсәнең бинасы гаять шәп, әсбап вә җиһаз мөкәммәл, матди ягы тәэмин ителгән, мөгаллимнәргә мәгашлыкны күп бирә. Мәга ма фиһ мәдрәсәгә рух, мәгънә вә бәрәкә керә алмыйдыр. Буның сәбәбе нәрсә? Бу мәдрәсәгә нинди мөгаллим китерелмәде дә, аның хакында матбугатта нинди сүз сөйләнмәде? Бу мәдрәсәгә Гаяз Исхакый да мөгаллим булып барган, Муса Бигиев җәнаблары дә китертелгән, мәгъруфият вә икътидар җәһәтеннән бу ике зат арасында торган башка бик күп егетләр дә анда барган иделәр. Ләкин бу затларның берсе дә мәдрәсәгә яңа вә тазә рух бирергә муаффәкъ булмадылар . Чөнки алар аннан тиз китәргә мәҗбүр булдылар, аларның берсе дә бер я ике кыштан артык тора алмады. Мәдрәсәдә һәйәте мөгаллимин һаман алмашынып торды, бер фикердәгерәк, бертөрле әмәл саклый торганрак, тигезрәк, икътидарлы кешеләр оешып, бунда эш күрә, шәкертләрне тәрбия вә тәгълим итә алмадылар. Шунлыктан мәдрәсәи Хөсәения, әсаслы бер тәгълимханә булудан бигрәк, мөгаллимнәр "гастрольханәсе" генә булып калды. Берничә яңа вә яхшы мөгаллим китерелә, ләкин аларның бәгъзеләре бераз укыталар да, я кыш уртасында, яки кыш ахырында, яңадан килмәскә булып, мәдрәсә вә шәкертләргә видаг итәләр. Буның да сәбәбе соралуы мөмкин. Менә нәрсә: безнең мәдрәсәлә ремез закон буенча да, җола буенча да мәхәллә имамнарының тәхте идарәсендәдерләр. Бинаән галәйһи, мәдрәсәләрнең сүнүендә, күтәрелүендә иске заманда гына түгел, хәзерге көндә дә имамнар бик зур роль уйныйлар. Казанның мәдрәсәи Мөхәммәдиясе имам Галимҗан әл-Баруди тәшәббесе илә ислах ителдеге кеби, кечкенә Бубый авылының мәдрәсәсен мәшһүр итүчеләр дә мәхәллә имамнары иде, мәдрәсәне яшәтү вә саглам казыкка бәйләү өчен, Зыятдин әл-Камали әфәнденең һәм муллалыкны кабул иткәнлеге мәгълүмдер. Бу хәлдә Әхмәд бай мәрхүм акчасы белән яшәгән мәдрәсәи Хөсәения мәсҗеденә шул ук Әхмәд бай тарафыннан имам итеп утыртып калдырылган мәдрәсә мөдире имам, ул мәдрәсәнең барышында нигә мөһим роль уйнамасын да, ул хакта нигә мәсьүл тотылмасын? Менә мәдрәсәи Хөсәениянең афәте - аның башында торган имам-мөдирнең әһалиятсезлеге, гыйлем вә тәгълим эшләренә бөтенләй ят кеше булуыдыр. Филхакыйкать, мәдрәсәи Хөсәениянең җанлануы вә төзелүе юлындагы манигъларның һәммәсе шуннан нәшат итәдер . Милләт өчен зур һиммәт вә ихсаннар эшләгән мәрхүм Әхмәд байның үз мәдрәсәсенең башына шундый на әһел вә икътидарсыз кешене куеп калдыруы - аның зур хаталарыннан саналырлык бер эштер. Бу имам - андый мөһим бер мәдрәсәне идарә итү кешесе түгел, бәлки бөтенләй бүтән эшләр кешеседер. Аның мәдрәсәне ислах итү, аны алга җибәрү хакында һичбер мөһим тәдбире ишетелмәдеге хәлдә, сәүдә вә кәсеп хакында төрле хәрәкәт вә фәгалиятләре һәнүз ишетелеп торадыр. Мөһим бер мәдрәсәнең мөдире булган зат хакында матбугат сәхифәләрендә: "Мәдрәсәи Хөсәения мөдиренең мәдрәсәгә тәгълим вә тәхсиленең рәваҗы өчен фәлән вә фәлән тәдбирләр эшләргә карар бирелгәнлеге ишетелде", - кебек хәбәрләр язылырга тиеш иде. Хәлбуки "Вакыт" гәзитәсендә әледән-әле мөдир җәнабларының бүтән областьлардагы фәгалиятләре язылып тора. Бервакыт: "Галим хәзрәт Дәүләтшин бик зур сума белән казакъ арасыннан куй вә җон-җабага җыярга тотынган", - дигән хәбәрне укыйсың, икенчедә: "Галим хәзрәт, зур бер ширкәт төзеп, читек-кәвеш сатарга тотынды", - дигәнне ишетәсең, әле күптән түгел мәдрәсәи Хөсәения мөдиренең "атлам май җитештерер өчен бик шәп фирма торгызганлыгын" "Вакыт" сәхифәләрендә укылды. Өстәвенә "Вакыт" үз тарафыннан бу хәбәрләрне бик шатланып, мактаган төсле итеп яза. Әйтерсең мәхәллә имамы вә мәдрәсә мөдиренең атлам май ясау мәйданына үтеп чыгуы аның имам вә мөдирлегенә бер плюс булып төшә... Троицики мәдрәсәләре хакында икенче мәкаләдә. III Оренбург губернасындагы Троицки шәһәре Урал таулары аръягында, кыргыз сахрасы күршесендә бер өяз мәркәзе генә бер шәһәр булса да, искедә үзенең байлары, ихсаннары, хәзрәт вә мәдрәсәләре белән бик мәшһүр иде. Бу шәһәрнең кыргызлар белән күршелеге татар сәүдәгәрләренең тиз баюларына ярдәм иттеге кеби, байларның күплеге вә әнгам-ихсаннары яхшы муллаларның китерелүенә, һәйбәт мәсҗедләр салынуга, мәдрәсәләргә шәкертләрнең күп җыелуына сәбәп булган. Шәкерт җыелуда кыргыз сахрасы белән күршелек тә зур роль уйнаган. Чөнки бунда шәкертләргә, кыш буе мәдрәсәдә укып, яз көне туп-тугры казакъ-кыргыз эченә муллалыкка чыгып китәргә вә көзен аннан кыш буена киченерлек хосул белән кайтырга имкян булган. Шул сәбәпле Троицкиның үз өязендәге, күрше Верхурал, Орски, Чиләбе өязләрендәге башкортлардан, күрше Пермь вә Уфа губерналарыннан күп шәкертләр Троицкига җыелдыгы кеби, кыргыз областьларыннан да бунда бик күп таләбел-гыйлемнәр җые ла иде. Троицкида иң элек күп шәкерт җыярга вә заманына күрә рухлы мәдрәсә асрарга муаффәкъ булган зат, - занымча, базар мәхәлләсендә имам вә мөдәррис Җәмалетдин Сөбханколыйдыр. Аннан соң аның шәкертләренең зурлары шәех Зәйнулла әр-Рәсүли, дамелла Мөхәммәд Бикмәти мәдрәсәләренә күчтеләр. Шул хиндә Троицкида өч мәдрәсә: бишенче мәхәлләдәге Зәйнулла хәзрәт, беренче мәхәлләдәге ахунд Әхмәд хаҗи Рәхманколый, икенче мәхәлләдәге дамелла Мөхәммәд Бикмәти мәдрәсәләре шәкерт күп лек белән мөмтаз булдылар. Җәмалетдин хәзрәт урынына утырган Хуҗаҗан хәзрәт тә, үзенең Минзәлә өязе Биклән авылындагы шәкертләрен ияртеп килеп, мәдрәсәсенә байтак шәкерт оештырган иде. Әмма түбән мәхәлләдәге Мөхәммәдҗан хәзрәт Рәхманколый, алтынчы мәхәлләдәге мулла Гатаулла Максуди адәм рәтле шәкерт җыярга муаффәкъ була алмаганнар. Шунда да бу соңгысына яхшы таш мәдрәсә салып биргәннәр вә анда артык-портык шәкертләр җыелып ятканнар да иде. Әмма Мөхәммәдҗан хәзрәт мәрхүм үзенең күп кымыз эчүе вә искелеге белән генә мәгърүфдер. Дәхи Троицкида шәкерт бик мул вакытта, ахунд Рәхманколый хәзрәтнең иптәш мулласы - мәрхүм Сабирҗан мәхдүм дә шәкерттән бөтенләй мәрхүм калмаган иде. Менә шуның белән Троицкиның бөтен алты мәхәлләсенә гомуми караш тәмам буладыр. Троицки ысулы җәдидәне биннисбә иртәрәк кабул итте, мәдрәсәләр иншикакында күрсәткән тәэсирен ысулы җәдидә бунда да күрсәтте. Инкыйлаб еллары килеп җитте. Табигый, яңа җилләр Троицки мәдрәсәләренең диварлары эченә дә барып керде. Бундагы шәкертләрнең фикерләре уянды, күзләре ачылды, хосусан яшьрәк шәкертләр яңа фәннәр, яңа ысуллар, яңа тәртипләр таләп кыла башладылар. Троицкиның карт мәдрәсәләре, үзләре бундый яңа лыкларга, әсасән хилаф булмасалар да, шәкертләрнең ул таләпләрен үтәүдән гаҗиз иделәр (буны алар "Тормыш"тагы мәкаләләрендә үзләре дә игътираф итәләр), карт пишкадәмнәр урынлы- урынына таралып җирләштеләр. Яшь шәкертләрнең бәгъзеләре яңа пәйда булган тәртипле мәдрәсәләргә ("Галия"гә, "Буби"га) киттеләр. Русча уку юлына керүчеләр дә, аз булса да, бар иделәр. Иске вәкарь, мәһабәтлек белән генә таралмакта булган шәкертләрне туктату, яңаларын җәлеп итү мөмкин түгел иде, инде бердәнбер чара - искедән шәкерт күп җыелган бер мәдрәсәнең фирмасыннан, байларның һиммәтләреннән истифадә итеп, ул мәдрәсәне чынлап ислах итү вә аны заманага муафыйк рәвештә тәртипкә кую иде. Буның өчен яшь имамнардан беренең тәшәббес вә һиммәте кирәк иде. Чөнки бездә икенче мәкаләдә дә әйтелдеге үзрә яңа мәдрәсәләр мәйданга китергән затларның һәммәсе - имамнардыр. Затән , бу хәзерге әхваль өстендә мәхәллә имамының тәшәббес вә химаясеннән башка мөмкин дә түгел. Троицкида шундый гайрәтле яшь бер имам табылдымы? Буңа җавап бирмәстән элек, Троицкидагы яшь имамнар хәленә бер күз салып узарга кирәк. Троицкиның карт хәзрәтләре: "Мәдрәсәләремезне хәлфәләргә тапшырган идек, алар шәкерт җыя алмадылар, без алардан хәзер хисап сорыймыз", - диләр. Әмма мин катгый рәвештә әйтәмен ки, бу хәзрәтләр мәдрәсәләрен хәлфәләргә түгел, бәлки үзләре янына имам булган мәхдүмнәренә тапшырган иделәр. Мәхдүмнәрдән - иң элек имам булган Мөхәммәдҗан хәзрәт мәхдүмнәре аталарының мәхәлләсендә тәртипле мәдрәсә вөҗүдкә китерүгә асла тәшәббес итмәделәр генә түгел, бәлки соңга таба ибтидаи мәктәпләрен дә идарә итүдән ваз кичеп, куй, ит, май, көпчәк мазе белән сәүдә итәргә бик [җиң] сызганып керешкәннәр иде... Ахунд хәзрәт тә үз янына мәхдүмен имам итте, бу мәхдүмнең дә мәдрәсә ислах итү юлында һичбер һиммәте күренмәде, шул сәбәпле беренче мәхәлләдәге газәмәтле таш мәдрәсә күселәр җәвәлангяһы булып әверелде. Хуҗаҗан хәзрәт мәхдүме, ибтидаи вә рөшди мәктәп идарә итеп уграшса да, дикъкатьләрне җәлеп итәрлек мөһим мәдрәсә нигезләр өчен тырышмады, шәех Зәйнулла хәзрәтнең дә үзе янына мәхдүме имам булды. Башкаларга караганда дәрдлерәк булган Габдеррахман мәхдүм атасының мәдрәсәсендә, чаршауларны бетереп, куфлар ясатып, шәкертләрне сыйныфларга аерып, программнар бастырып, яңа фәннәр кертеп, бер дәрәҗә ислахат ясарга тырышса да, боларның һәммәсе тышкы буяулар, әсассыз нәрсәләрдән гыйбарәт иде. Чөнки мәдрәсәнең һәйәте тәгълимиясендәге кешеләрнең күбесе әүвәлге карт хәлфәләр булдыгы кеби, дөнья фәннәре бик аз, аларны укытучы мөгаллимнәр бик зәгыйфь иделәр. Дөрес, бунда мәдрәсәдә ятучы соңгы елларда да биннисбә күп иде, ләкин аларның байтак проценты суфилар, мөридләр булып, чын таләбел-гыйлемнәр анча күп түгелдер. Өстәвенә, соң елларда бу мәхдүм дә, төрле җирдә магазиннар ачып, сәүдәгә тотынды, бер зур тиҗарәт фирмасының башында тору белән бер зур мәдрәсәнең башында тору, бер җиргә җыелуы бик читен булганлыктан, буннан мәдрәсәнең барышына байтак хәл килде. Ничек тә мәдрәсәи Рәсүлияне "Галия", "Буби" мәдрәсәләре белән кыяс итәргә ярамый. Троицки мәдрәсәләре эчендә "хәлфәләргә тапшырылган төсле күренгән" мәдрәсә булса, ул да - икенче мәхәлләдә, дамелла Мөхәммәд Бикмәти тәхте идарәсендә, хәзер Яушевлар тәэмине астында булган мәдрәсәи Мөхәммәдиядер. Менә Троицкиның карт хәзрәтләре, "Тормыш"тагы мәкаләләрен бөтенләй шул мәдрәсәгә терәп яздыклары хәлдә, "Хәлфәләремездән хисап сорыймыз" дигән сәрләүхә куеп, мәсьәләгә гомуми төс бирергә теләгәннәр. Бу мәдрәсәгә бер күз салыйк. Дамелла Мөхәммәд Бикмәтинең мәхдүмнәре имамлык юлына кермәделәр, шул сәбәпле, бу мәдрәсәне мәхдүмнәргә тапшылырган иде, дип булмый. Хакыйкатән, картайган, аяклары да әледән-әле авыртып торган дамелла Мөхәммәд хәзрәт мәдрәсәне күп карый алмый, анда хәлфәләр эш күрә вә аларның һәммәсе дамелла Мөхәммәднең үз мәдрәсәсендә җитешкән вә хәзрәтләр белән солых вә мөсаләмәт үзрә яши торган кешеләр иде. Буннан өч-дүрт ел элеккечә борадәран Яушевларның ул мәдрәсәгә сарыф итә торган акчалары да бик аз вә әһәмиятсез, башка мәхәллә хәзрәтләренең дикъкатен җәлеп итәрлек түгел иде. Бу мәдрәсә шулай барганда, хәзрәтләрнең үз мәдрәсәләре шыңгырап торса да, матбугатка чыгып "хисап сорашулар" асла булачак түгел иде... 1910 елның җәендә борадәран Яушевлар фирмасының патроны мулла Гали әфәнде Яушев бу мәдрәсәне бераз җанландырырга теләгәнлеген белдерде. Зуррак мәгашлыклар биреп, яңа вә әһлиятлерәк мөгаллимнәр китерергә тәшәббес итте. Шуннан соң бу мәдрәсә ба тәдриҗ рәтләнә башланды. Муллагали әфәнде, үз һиммәте белән Бәйрүтдәге Американ кәлисәсендә укыткан егетләрне дә кайтарып, шунда мөгаллим итте, әүвәлдәге мөгаллимнәрнең дә мәгашлыкларын арттырды, аларны тиешле мәнзилләренә иңдерү хакында мәдрәсәдәге мөдир наибенә ирек бирде. Мәдрәсәнең бу тарика тәртипкә салынуына бары дүрт кенә ел. Шул сәбәпле әле аннан зур-зур нәтиҗәләр таләп итү бик иртә. Дөрес, бу мәдрәсәгә күп шәкерт җыелмады, чөнки аның тәртипкә салынуы Троицкиның базары төшкәннән соң булды. Троицкиның базары "Мөхәммәдия"не идарә итүче хәлфәләр сәбәпле түгел, бәлки буннан әллә ничә еллар элек имам булдыклары хәлдә, аталарының мәдрәсәләрен ислах итә алмаган мәхдүмнәрнең эшсезлекләре сәбәпле булды. Карт хәзрәтләрнең мөгаллимнәрдән хисап сораулары урынсыз, чөнки Троицкида бер генә мәдрәсә хәлфәләр кулына тапшырылган, ул да күптән түгел. Әмма бүтән мәдрәсәләр һәммәсе бүген мөгаллимнәрдән хисап сораучы хәзрәтләрнең үз куллары белән мәхдүмнәргә тапшырылганнар иде. Хисап соралса, мөгаллимнәрдән түгел, мәхдүмнәрдән соралырга тиештер. Әмма бу тәкъдирдә мәсьүлият мәдрәсәләрен әһалиятсез мәхдүмнәренә тапшырган хәзрәтләрнең үзләренә кайтачактыр. ИСМӘГЫЙЛЬ БӘК ГАСПРИНСКИЙ МИСЫРДА Мәрхүм Исмәгыйль бәк Гаспринскийның Мисыр сәфәре аның тарихы хәятында мөһим бер сәхифәне тәшкил итәдер. Мин, Исмәгыйль бәкне ул сәфәрендә бик якыннан белүем сәбәпле, бу көн вафатына бер ел тулу мөнәсәбәте илә, кыскалык белән генә аның Мисырда уздырган көннәре хакында язачак булдым. Әлбәттә, газета мәкаләсендә һәр нәрсәне язып булмый, бөек Исмәгыйль бәкнең мөкәммәл тәрҗемәи халәтен язучыга ошбу Мисыр сәфәре хакында мөкәммәлрәк, мөфассалрак мәгълүмат бирергә мин һәрдаим х әзермен. 1908 елның апрелендә Мисыр газеталарында Лондоннан бирелгән "Маҗар мөстәшрикъ Вамберриның "Таймс"та язуына күрә, русияле Исмәгыйль бәк Гаспринский бер гомуми ислам конгрессы җыярга хәзерләнә" мәалендәге бер телеграмм басылып чыкты, шуның артынча ук Исмәгыйль бәкнең үзенең һәм Мисырга Каһирә шәһәренә килеп җиткәнлеге мәгълүм булды. Беркөнне кырымлы Хуҗа Сәид Гомәр әфәнде, минем яныма килеп: "Сезне Исмәгыйль бәк Гаспринский чакыра", - диде вә кыскалык белән генә моның сәбәбен дә сөйләде. Кичен без икәүләп "Минерва" отеленә Исмәгыйль бәк янына киттек. "Тәрҗеман"ны байтактан бирле укый башлаган булсам да, Исмәгыйль бәкне аңача күрергә муаффәкъ булганым юк иде. Яхшы җиһазлы, иркенчә номерга кереп, өстенә чапан кигән Исмәгыйль бәк белән күрешеп таныштым. Үтәдән-биредән сөйләшеп утырганнан соң, Исмәгыйль бәк үзенең Мисырда гарәпчә бер газета чыгарырга уйлаганлыгын, ул газетага материалны үзе төркичә хәзерләячәген, шул материалны гарәпчәгә тәрҗемә итәргә бер кеше кирәк булачагын аңлатты вә: "Мин гарәпчәгә тәрҗемә итүченең дә үзебезнең Русия мөселманнарыннан булуын телим, газета ялгыз үз көчебез илә генә чыкса, бу безгә ифтихар булыр иде", - диде. Сәид Гомәр әфәнде Исмәгыйль бәккә ошбу хезмәткә әһлиятле итеп мине күрсәткән, вә шул сәбәпле, бу хакта мөзакәрә итәр өчен, Исмәгыйль бәк мине чакырткан иде. Исмәгыйль бәк яңа газетаны "Ренессанс" дигән латинча сүзнең гарәпчәсе белән атарга карар биргәнлеген, бәгъзе берәүләрдән сорашып белдегенә бинаән, "Ренессанс" сүзенә гарәпчәдәге "ән-Нәһзат" сүзенең туры килгәнлеген сөйләде. "Ренессанс" сүзенең "интибаһ" мәгънәсендә булганлыгын аңлагач, без дә бу исемне мәгъкуль таптык. Исмәгыйль бәкнең әйтүенчә, бу газетада гомумислам дөньясының ихтыяҗларыннан, мөселманнарга гаид мәсьәләләреннән бәхәс кылыначак, булачак "Мөэтәмәр ислам гам"га (гомуммөселман конгрессына) юл хәзерләнәчәк. Газета чыгару тәшәббесенә керешү илә бәрабәр, Исмәгыйль бәк бер зур конференц һәм бирергә җыена башлады. Конференциядә сөйләнәчәк сүзне Исмәгыйль бәк төрекчә тәртип итеп хәзерләп куйган иде, гарәпчәгә мин тәрҗемә иттем. Бу гарәпчәсе "әл-Мөәйяд" матбагасында рисалә шәкелендә басылып та өлгергән иде. Аның ничәнче көннән икәнлеге хәтеремдә калмаган, Каһирәнең иң бөек урыннарыннан берсе булган "Шәригъ камил"дә вакыйг, иң кибари вә олуг "Континенталь" отеле залында Гаспринскийның конференциясе булачак иде. Халык шулкадәр күп, галәбәлек шул дәрәҗә көчле иде ки, тыгызлашу сәбәпле, ишек пыяласының ватылганлыгы бүгенге кеби хәтеремдә. Ак перчатканы да онытмаган Исмәгыйль бәк иң әүвәл халык алдында чыгып сәлам бирде вә соңра төрекчә сөйли башлады. Хазирунның иң күп өлеше төрекчә белмәдегеннән, озакка сузылган төрекчә лекция тыңлаучыларның бераз ялыгуына да сәбәп булды. Соңра голәмадан берәү лекциянең гарәпчәсен укып чык ты. Бу конференцка керү акча беләнме, акчасызмы иде - һич хәтерли алмыйм. Хатыйпның үзе әксәрият аңлашылмый торган тел белән сөйләгәнлегеннән халык ялыкканнан, соңрак язудан карап укыган гарәпчәсе мәтлубчә чыкмаганлыктан, конференциядән калган тәэсир ул кадәр зур вә бөтен булмагандыр, дип зан итәмен. "ән-Нәһзат"ны чыгарырга тотындык. Бер, ике, өч номер чыгардык - газета рәваҗ таба алмады. Газета мәүкыйт бер вәрәка булганлыктан, әлбәттә, мөштәри кабул ителми, бар өмид - аның ваклап сатылуында иде. Мисырда зур вә көндәлек газеталар гына игътибарда булганлыкларыннан, атнада бер тапкыр чыга торган безнең кечкенә "ән-Нәһзат"ыбыз әле генә исеме "Тәрҗеман"да язылган, "гомумислам конгрессы" мәсьәләсен күтәргән, яңа гына зур конференц биргән атаклы бер зат тарафыннан чыгарылса да, мисырлыларның дикъкатьләрен җәлеп итмәде, аны матбугат та күтәреп алмады. "әл-Мөәйяд" газетасы гына бераз кавелләп, ул чакта Мисырдагы зур бер агымның ("Хизеб ватаны" партиясенең) органы булган "әл-Лива" газетасы Исмәгыйль бәкнең тәшәббесләренә симпатия белән карамады. Яңа чыга башлаган вә могтәдиллек органы булган "әл-Җәридә"дә бу тәшәббесләргә һич әһәмият бирмәде. Христиан гарәбләре тарафыннан чыгарыла торган "әл-Мөкаттам", "әлӘһрам" исемле могтәбәр вә зур газеталарның гомумислам конгрес "ән-Нәһзат" рәваҗ табылмагач, "Мөэтәмәр ислам гам" мәсьәләсе Мисыр матбугаты тарафыннан яхшы каршы алынмагач, Исмәгыйль бәкнең дәрте сүнде булырга кирәктер ки, "ән-Нәһзат"ны өч номер белән туктатты, ислам конгрессы фикерен Мисыр матбугатында яңадан куертмады. Мисырда Исмәгыйль бәкнең күп сохбәтләре белән мөшәррәф булдым, күп урында аның тәрҗемане сыйфаты илә хазир булдым. Исмәгыйль бәк үзе бераз французча белгәнлектән, французча белүчеләр илә ошбу гомуми телдә бер дәрәҗә аңлаша иде, әмма Аурупа телләреннән берсен дә белмәгән "әл-Мөәйяд" сахибе - шәех Гали Йосыф әмсале белән мотлакан тәрҗеман васитасы илә сөйләшергә мәҗбүр иде. Исмәгыйль бәккә рәфәкатем саясендә Мисырда ике гүзәл мәҗлестә хазир булдым. Бу мәҗлесләрнең икесе дә минем өчен бик интереслы вә файдалы мәҗлесләр иде. Берсе "әл-Лива" газетасы сахибе вә "Хизеб ватаны" партиясенең башлыгы Мостафа Кәмаль паша тәшәббесе илә Нил буенда иң кибари отельләрнең берсе булган "Самирамиш" отеле залында Исмәгыйль бәк шәрифенә бер банкет бирелгән иде. Шунда хазир булдым, бу мәҗлестә Мостафа Кәмальнең Исмәгыйль бәккә төбәп кызу-кызу сөйләгән французча нотыгы, аңа Гаспринскийның французча биргән кыска җавабы тыңланган иде. Мәҗлестә Мисыр яшьләренең иң нөхбәләре хазир булдыгы кеби, аурупалы бәгъзе мөсафирлар һәм бар иде. Икенчесе - инглиз романчыларының мәшһүрләреннән булган Һал Кайн исемле бер мөхәррир - Исмәгыйль бәкне шул ук "Самирамиш" отеленә үз янына чакырган иде. Бу мәҗлестә инде минем тәрҗеманлыгым гына җитмәячәк иде. Шул сәбәпле анда "әлМөәйяд" мөхәррирләреннән Хафиз Гавиз исемле егетнең баруы тәэмин ителгән иде. Бардык. Югары катка үзлегеннән күтәрелә торган машина белән аштык. Мөхәррир янында Хафиз Гавиздан башка "әл-Миръат әлҗәдидә", "Тәхрил әл-Миръат" мөәллифе мәшһүр Касыйм бәк Әмин дә хазир иде. Мөхәррир - французча, Исмәгыйль бәк инглизчә белмәдегеннән, бу ике мәшһүр затка ике тәрҗеман аркылы аңлашырга туры килде. Мин, Гаспринскийдан төрекчә алып, Гавизга гарәпчә әйтәм, ул исә Һал Кайнга инглизчә аңлата, ул үзе, мөхәррирдән инглизчә алып, миңа гарәпчә әйтә, мин Исмәгыйль Гаспринскийга төрекчә аңлата идем. Бу тарика аңлашуның дәрәҗә мөшкеллеген сөйләргә хаҗәтеме бар? Касыйм бәк Әмин белән дә Исмәгыйль бәкнең байтак сүзләре булды. Монда һәм күбрәк Гавиз белән минем васиталыгыбызга ихтыяҗ төшә иде. Бу җирдә шуны да әйтеп китәргә кирәктер ки, ул вакытларда Русия мөселманнары арасында Исмәгыйль бәкнең йолдызы сүнә башлаган иде. Аңача татарның сәяси вә иҗтимагый эшләрендә беренче авторитет булып килгән мөхтәрәм Исмәгыйль бәккә каршы, инкыйлаб елларында фикерләр ташыган чакта, байтак тел тигерүләр, сансызлыклар булып узган иде, Исмәгыйль бәк, "акыллылары" бик күбәеп киткән татарлар арасыннан читкә китеп, үзенең гали фикерләрен башка мөселманнар арасында таратырга уйлады бугай. Ләкин тәәссеф ки, аның беренче тәҗрибәсе муаффәкыятьсез булды. Исмәгыйль бәк Мисырдан кайтып китәргә дә өлгермәгән иде, "әл-Мөкаттам"да Рәшид казыйның Ташкенттан язган бер мәктүбе басылып чыкты. Озын телле Рәшид әфәнде бу мәктүбендә, гомуммөселман мөэтәмәре ясарга йөргән Гаспринскийны "аферист" дип үк бетермәсә дә, шуңа якын бер сүз әйткән иде. Мин аны, тәрҗемә итеп, "Тәрҗеман"га җибәргән идем, минем тәрҗемәмдә Исмәгыйль бәкнең аңа биргән җавабы да бер номерда басылып чыкты. Шул ук елның маенда мин Русиягә кайттым, Одессадан Севастопольга, аннан Бакчасарайга барып, "Тәрҗеман"ның 25 еллык юбилеенда хазир булдым. БЕЗНЕҢ ЭШЛӘР Безнең иҗтимагый хәятымыз шулкадәр ярлыдыр ки, милли газеталарымызда татар хәятына гаид нәрсәләр бик аз урын ишгаль итәләр. Татарда сәясәт булмадыгы кеби, фән вә сәнгать тә юк, иҗтимагыят вә әдәбият та бик түбән тора. Безнең иҗтимагый бәхәсләремез күп вакытта өч нәрсәгә барып терәлә: мәктәп-мәдрәсә, мөфти вә Духовное собрание, депутатлар вә фракция. Мәктәп-мәдрәсәдән бәхәс иткәндә, аларның башында торучы муллаларның косурларын санау, аларны "элеп алып, селкеп салу" бервакытлар бик модада булса да, соң көннәрдә муллалар тынычрак калдырылып, мәктәп-мәдрәсәләрдән "мин хәйсү һуа" гына сүз кылына башлады, соң елларда бу бәхәскә школа бәхәсе кушылып, байтак мөзакәрәләргә сәбәп булды. Мөфти вә Духовное собрание мәсьәләсе - мәрхүм Мөхәммәдьяр Солтанов заманыннан калган "чирле мәсьәләмез"дер ки, аның "чире" көннән-көн көчәя генә бара. Кайчаннан бирле җыелып, сөйләшеп, шаулашып, бөтен Русиядәге мөселман идарәи руханияләрен ислах итү хакында планнар корып, проектлар төзеп йөргәндә, эчке сәясәт яхшы вә якты якка әйләнергә тору сәбәпле, безнең дини матлубларыбыз да үземез теләгәнчә мәйданга килер дип торганда, "язмышның мыскылы" уларак, идарәи шәргыямезнең башына теләмәгән бер адәмне утыртып куйдылар. Без моннан бик мөтәәссир булдык, наразыйлык белдереп, мәкаләләр яздык, телеграмнар бирдек, гаризалар күндердек. Ләкин әлегә файдасы күренмәде, бер якта яңа мөфти Уфага килеп, үз хезмәтенә кереште, Уфа газеталарын "кысу" башланды, икенче яктан, "Дин вә мәгыйшәт" әһеле, Габдулла Мәгазиләр, Сагынбай хәлфәләр, "әфкыйрел- рәвә" Мөхәммәдсабир әл-Хәсәниләр вә Аксак ишаннар кул чабып, үрлекырлы сикереп шатланалар, зыялы вә могтәбәранга "нос" күрсәтәләр, Сабир мулла, "Дин вә мәгыйшәт"тә мәкалә язып, һәммә могтәбәран вә зыялыларны "нахал" дип атар дәрәҗәдә көстахлык кыла. Баязидовның, Уфага килеп, Духовное собраниедә хезмәткә керешүе Сабир мулла ишеләрне шул дәрәҗә шаштырган булырга кирәктер ки, алар авызларыннан ни чыкканны белештермиләр. Авыр штраф салыну сәбәпле, "Тормыш" газетасы мөфтилек хакында сөйләүдән тукталып калды, табигый уларак, башка газеталарда да хәзер бу хакта тынлык хөкем сөрә. Хәзер Уфа газеталарыннан нахак салынган штрафның күтәрелгәнлеге ишетелде. Зан итәмез ки, бу тынлык - вакытлы бер тынлыктыр. Мондый мөһим мәсьәләдә милләт бөтенләй тынып кала алмастыр. Бу кадәр тәэсирләр, шау-шулардан соң да мәсьәләгә кул селтәнсә, татар милләтенең гаҗезе, түбәнлеге вә бичаралыгы дәхи бер кат исбат ителәчәктер. Без уйлыймыз ки, хәзерге тынлык вакытында бу юлда җитди хәзерлек дәвам итә торгандыр, шул сәбәпле, мәсьәләнең дәхи дә җитдирәк рәвештә күтәреләчәгендә шөбһә юктыр. Соң көннәрдә мәдрәсәи Галия мәсьәләсе күтәрелеп, байтак мөзакәрәләргә сәбәп булды. Газеталарның картрак вә тәҗрибәлерәкләре "Йолдыз" белән "Вакыт", Зыятдин әл-Камали хәзрәтләре ягында калып, "идарәи хариҗия" дип аталган Уфа байлары вә мирзаларының чыгышларын каты тәнкыйть иттеләр. "Вакыт" белән "Йолдыз"да бу хакта имзасыз баш мәкаләләр чыкты. Һади әфәнде Максуди мәдрәсәи Галияне вә Зыя әфәндене химая итеп мәкалә яздыгы кеби, хәзер мәшһүр голәмамыздан Муса әфәнде Бигиев хәзрәтләре дә "Вакыт"та язган озын мөһим мәкаләләрендә Зыя әфәнде вә мәдрәсәи Галиянең хезмәтләрен - тәкъдир, байлар вә мирзаларның мөгамәләләрен каты тәнкыйть итәдер. Газеталарымыздан "Тормыш", бу мәсьәләдә һәр ике тарафның мәктүб вә изахларын дәрҗ итү белән кифаяләнеп, мәхәлли газета булу сәбәпле, бер як белән дә әчелешле булырга теләмәгәнлектән булырга кирәктер ки, үзеннән бер фикер дә әйтмичә, ике арада лавировать итеп кенә калды. "Кояш" исә, ачыктан-ачыкка идарәи хариҗия әгъзалары ягын тотып, мәдәрәсәи Галиянең мөәссисе вә мөдире Зыя әфәндегә һөҗүм итте, ләкин "Кояш" бу маневрның яңлышлыгын сизде булырга кирәктер ки, бер һөҗүмнән соң бу мәсьәләдә тынлыкка бирелеп, Зыя әфәнде вә мәдрәсәи Галияне яклап сөйләүчеләр белән моназарәгә керешә алмады, Муса әфәнде тәгъбиренчә, Фатих әфәнде Әмирхан да "прокурор" креслосын ташлады. Соң көннәрдә матур шигырьләре белән танылган Гыйффәт туташның матбугатка чыгып ата-анасыннан зарлануы, милләттән ярдәм вә химая соравы бер шаулап алуга сәбәп булды. Борһан әфәнде Шәрәф, "мәзлумәне яклап", озын бер мәкалә яздыгы кеби, туташның кызганыч хәленнән мөтәәссир булган кешеләр аңа иганәләр дә җыя башлаганнар иде. Хәзер Муса әфәнде Бигиев "мәзлумәне якламыйча" яза: ул, татар гаиләләрендәге кысынкылык вә караңгылыкны тасдыйк итү илә бәрабәр, туташның ата-анасы өстеннән матбугатка чыгып шикаять итүен, туган йортыннан горбәт илләренә чыгып китүен бер дә мәгъкуль күрми, Гыйффәт туташны "ана кочагына" кире кайтырга димли. Әмма Гаяз әфәнде Исхакый газеталарга язган хаты белән Гыйффәт туташка ваклап иганә җибәрүчеләргә тәнбиһ ясый, бу тарика "садака" җыеп җибәрү шагыйрьнең шанын тәнкыйс итү булачагын аңлатадыр. Гыйффәт туташ маҗарасында кемнең гаепле булуын тикшерү кешенең гаилә эшләренә катышуны муҗиб булганлыктан, әлбәттә, ул хакта сүз озайту читен. Ләкин хәзерге "күчү дәвере"мездә аталар белән балалар арасында мондый аңлашылмауларның булуын бик табигый зоһур дип карарга тиеш. Бу хәл бездә генә түгел, ватандашларымыз русларда һәм башка милләтләрдә дә булып узган. Бездә исә бер Гыйффәт туташ башына гына түгел, башка бик күп егетләр вә туташларымызның башына да килгән, ләкин аерма шунда гына: алар, матбугатка чыгып, милләттән ярдәм сорамаганнар, ата-аналарын әфкяре гомумия мәхкәмәсенә тартмаганнар. Муса әфәнде туташның мәсьәләгә бу дәрәҗә "игълан" төсе бирүен яратмый, ләкин үзе аны анасы белән килешергә газета битләрендә дәгъвәт итә. Мәсьәләнең асылын-фосылын, аны чолгаган һәммә әхваль вә шәраәтен белми торып, "ана кочагының җылылыгы", "гаилә учагының матурлыгы" кеби поэзияләргә генә таянып, кайтырга дәгъ вәт итү, занымча, бик үк урынлы түгелдер. Муса әфәнде бу хәлне фаҗига дип атый, Кама суына ташланган Мәрьям туташны каһарманнардан санап, аның фаҗигасында атааналарны вә хәзрәтләрне гаепли. Ләкин Гыйффәт туташ шундый авыр әхваль эчендә "ана кочагы"нда калса, хәзерге фаҗигасыннан да зуррак "Мәрьям фаҗигасы" кеби бер фаҗигага дучар булмавыннан Муса әфәнде иминме икән? Бер кыз баланың ата-ана йортыннан бу тарика шау-шу белән чыгып китүе бер дә матлуб вә матур эш түгел-түгелен, ләкин нишләмәк кирәк, "күчү дәвере"ендә бик күп нормалар бозыла, ата белән угыл, ана белән кыз идея өчен генә пычакка пычак киләдер. МАТБУГАТЫ МӘҮКУТӘМЕЗНЕҢ 10 ЕЛЫ Шималь татарлары телендә газета чыга башлаганга узган 1915 елның сентябрь-октябрендә 10 ел тулып узды. Бу мөһим вакыйганы шул көннәрдә искә төшереп, тантаналы милли бер бәйрәм ясау лазем булса да, сугыш сәбәпле, аның кичектерелүе мәгъкуль табылган иде. Соңра Казандагы бер җәмәгать тарихымыз вә милли хәятымыздагы ошбу мөһим вакыйганы бер дә искә төшермичә калу ярамаганлыгына вә аны ошбу ел Мәүлүд шәриф бәйрәменә мөсадиф 5 нче гыйнварда яд итеп узу тиешлегенә карар биргән иде. Шул карарга бинаән, бүгенге "Йолдыз"да ул хакта бәгъзе нәрсәләр языла. Идарәдән Гарби Аурупада гыйлем белән дин көрәшкәндә, дини ислахат мәйданга килгәндә, истибдад белән хөррият чарпышканда, ниһаять, хөррият кояшы балкып, "интибаһ" дәвере килгәндә, шәрыкның ташландык күшәләрендә калган төрк-татар балалары һаман үзләренең иҗтимагый йокыларын дәвам иттергәннәр, кирәк үзләренең мәүкыйг җәгърафияләре, кирәк ысулы хәятлары аларга гаребтәге бөек инкыйлаблардан, зур хадисәләрдән мөтәәссир булырга имкян бирмәгән. XV гасырның ахырыннан игътибарән, безнең белән гарби Аурупа арасында куәтле Мәскәү падишаһлыгы пәйда булып, без гаребтә туган мәдәният вә мәгариф кояшының нурларыннан бөтенләйгә капланып калганмыз. Безнең ул чактагы дини тәшкилятемез бик зәгыйфь булганлыктан, сәяси истикъляльнең бетүе белән, ул тәшкилятның көле күккә очкан. Сәяси инһизамнар вә муәффәкыятьсезлекләр сәбәпле, татар-болгарларда иҗтимагый әхлак вә интизам бозылган, Русия хакимияте тәмам ныгыганнан соң да, милләте хакимә (тугрысы - аның хөкүмәте) белән милләте мәхкүмә арасындагы аңлашмаулар озак дәвам иткән. Ул вакыттагы риҗале дәүләтнең тәдбирсезлеге вә сәясәтсезлеге, мөселманнарның шул тәдбирсезлек тәэсире илә һәр нәрсәгә шөбһә күзе белән караулары, рус милләте гарби Аурупа белән мөнәсәбәт ясап, аның мәдәният вә мәгарифен шәрыкка күчерә башлаганнан соң да, бу мәдәнияткә татарларның якынлашуларына манигъ булган. Руслар белән татарлар арасында тарихи дошманлыклар тәмам онытылып, татарлар җыелып, рәтләнеп, "русияле" булып яши башлаганнан соң, императрица Олуг Екатерина тарафыннан мөселманнарга махсус идарәи руханияләр нигезләнгәннән соң да, татарларның күзләре гаребтә туган мәдәният кояшына юнәлмәгән, бәлки алар бу кояшның нурларына аркан торып, гыйлем вә мәгарифнең хәрабәләренә оялаган байгыш ояларына (Бохара вә Төркестанга) юнәлгәннәр. Русиядә яшәүче татарлар руслар белән ян-янга яшәсәләр дә, үзләренең искергән ысулы хәятлары, схоластика учагы булган мәдрәсәләре белән гареб вә рус мәдәниятенә мөтәкәббиранә өстенрәк карап, үз алдыларына Аурупа эчендә бер "Азия почмагы" тәшкил итеп, тын гына (мәшһүр Обломов хәятына охшаган бер хәят белән) яши биргәннәр. Без кояшның нурын күрмәскә тырышканмыз, аның шәгъшәсе безнең күзләремезне чагылдырган, сәммел-хәят (энә күзе) аша гына ул нурга, ул хәятка күз салучылар булса да, "зиннәт әл-хәят әд-дөнья" дип, мәгъруранә борылып киткәннәр. Мөселманнарны мәдәнияткә якынлаштыру өчен һичбер мәгъкуль тәдбир кылмаган, булган тәдбирләр, сәясәт катыштырылып, максатның ераклануына гына сәбәп булганнар. Шунлыктан гаребтәге милләтләр мәдәният вә гомран юлында гыйфрит адымнары белән алга киткәндә, Аурупада мәдәни бер дәүләт кул астында яшәүче без, татарлар, XIX гасырның яртысына кадәр бөтенләй гафләт вә золмәт эчендә калганмыз, мәрхүм Исмәгыйль бәк Гаспринский 1883 ел башланган сайхәсе безне дәфгатән уята алмаса да, акрын уянуымызга сәбәп улды, без, "әсхабе кәһәф" йокысы кеби озак йокымыздан уянып, базарга чыктык. Безнең акчаларымыз истигъмальдән чыккан, берәү дә кабул итми, үземезнең кием вә кыяфәтләремез моннан ике-өч йөз гасыр элекке: безне танымыйлар, безгә тәгаҗҗеб күзе белән карыйлар, бездән көләләр, бу безгә шау-шулы вә дәһшәтле мәдәният базарында үз-үземезне кулга алу (ориентироваться итү) гаять читен булды, шул сәбәпле без байтак заман аңгы-миңге булып йөрдек. Безне гафләт йокысыннан уятучы гареб вә рус мәдәниятеннән истифадәгә дәгъвәт итүче "Тәрҗеман"ны без бик яратсак та, аның дәгъвәт вә нәсыйхәтләренә колак салсак та, ул безнең Волга, Урал хосусындагы татарлар вә аларның киң Русиянең төрле почмакларындагы колонияләре арасында бик үк мәгъруфият (популярность) казана алмый иде, чөнки аның теле безнең гомумемезгә (масса) аңлашылып җитми иде, бу хәлдә мәдәният, голүм вә мәгарифкә дәгъ вәт итүдә "Тәрҗеман"га ярдәмчеләр лазем иде, бөйлә ярдәм өчен шимали татарлары телендә матбугаты мәүкутә органнары мәйданга килү хаҗәт иде, шундый органнарны мәйданга китерү хакында дәртләнүчеләр безнең арамызда табылса да, ул чакта хөкүмәт газета чыгарырга рөхсәт бирми, ягъни шундый мәдәни хезмәткә ирек бирмичә, дәхи бер тәдбирсезлек итә иде. Менә рус-япон сугышыннан соң мәмләкәтемездә үзгәрешләр, иркенлекләр булды. Безгә дә үз телемездә газета-журналлар чыгарырга рөхсәт бирелә башлады, иң элек Петроградта ахун Гатаулла Баязитов тарафыннан 1905 елның сентябрендә "Нур" газетасы, икенчегә Казанда Сәетгәрәй мирза Алкин тәшәббесе белән "Казан мөхбире", өченчегә Һади Максуди тарафыннан "Йолдыз" газетасы вә соңра ошбу номерда аеруча күрсәтелгән башка газета вә журналлар чыга башлаганнар. Шималь татарлары арасында матбугаты мәүкутә чыга башлаганга ун ел тулып үтте. Боннан татарларга күп файдалар булдыгы кеби, хөкүмәткә дә һич зарар килмәде. Бәлки, азмы-күпме файда гына булгандыр. Мәүкыйт цензорный комитет рәисе Пинегин җәнаблары "Көтебханәи исламия"нең ун еллык мәҗлесендә сөйләгән нотыкта әйткән бер сүзе шаян дикъкатьтер. Цензорный комитет рәисе әйтә: "Казандагы "Көтепханәи исламия"нең нигезләнүенә ун ел тулу икенче бер вакыйганың - Волга буенда татарча газеталар чыга башлауның ун елына да тәсадеф итә. Ун ел буенча дәвам иткән татар газеталары сепаратизм-фәләнгә хезмәт итмиләр, бәлки мәдәният вә мәгарифкә хезмәт итәләр". Матбугаты мәүкутәмезнең ун елы - үземез өчен бик мөһим вакыйгадыр. Бу ун ел эчендә матбугаты мәүкутәмез халкымызга никадәр файда китергән, милләтемез арасында аң-фикер вә хәятка тугры караш артуга күпме хезмәт иткән? Аны, табигый, газета мәкаләсендә генә бәян кылып бетереп булмый, ләкин бу кәгазь өстендә бәян кылынмаса да, халкымызның ун елгы тәрәккыенда матбугаты мәүкутәмезнең нинди мөһим роль уйнаганлыгы һәрбер бәсыйрәт иясенә дә мәгълүмдер. БИҺУДӘ СӘЯХӘЛӘР "Дин вә мәгыйшәт"нең 45 нче номерында дикъкатьләрне җәлеп итәрлек, М.С. имзасы белән язылган, "Зыяг газыйм" сәрләүхәле, хәзергә тәмам булып та бетмәгән бер мәкалә һәм "Вакытка тәнкыйть" дигән бер протест бар. Күптән түгел Оренбургта мөселман музыка вә драма җәмгыяте ачылган иде. Бу җәмгыятьнең максаты Русия мөселманнарының музыка вә җырларын һәм сәхнә (театр) эшләрен алга җибәрергә тырышу вә шул юлда төрле тәшәббесләрдә булыну икәнлеге газеталардан мәгълүм булды. Менә хәзер Каргалының унике мелласы ошбу милли җәмгыятьнең ачылуына игътираз (протест) итәләр вә аны нигезләүчеләрне вә аңа әгъза булып язылучыларны "җәһәннәмгә җибәрәләр" вә: "Бу җәмгыятькә кергән кемсәнәләр Кыямәт көнендә ут илән газап кылыначаклардыр", - диләр. Соңра бу җәмгыятькә хатын-кызның әгъза булып язылуларының асла ярамаганлыгыннан, хатын-кызга хиҗабның вөҗүбеннән бәхәс иткәннән соң, "протест" ларының ахырында бик мәһабәт кенә: "Бәс, мондак булса, Оренбург әһалисенә бу кадәрле ничә җәһәттән гөнаһлы булачак эштән манигъланмак лазем буладыр. Әлбәттә, аз гына йөзләрендә хәят әсәре булса, манигъланырлар дип, бу эшкә риза түгеллекләребезне белдерәбез", - дип куялар. М.С. җәнаблары үзенең мәкаләсен: "Зыяг газыйм" дигәч, ихтимал, сез гыйльмаи диннән берәр мәшһүр кешенең вафатыннан бәхәс итә, дип уйларсыз - юк, ""Зыяг газыйм"нан морад - акрынлык белән дин вә диянәтебезнең югалуы вә иң газиз нәрсәмез булган шәригатебезнең тәхкыйрь ителүе һәм әхкяме шәргыянең тапталуыдыр", - дип башлый да, сөйләп-сөйләп килеп: "Ошбу хәлләрне уйлап караганда, күзләреннән яшь урынына кан агызып егласа, һич гаҗәп түгелдер, вә мосыйбәт, аһ!" - дип сәяхә кыла. Мәкаләнең урта бер җирендә: "Казан вә Оренбургта җомга көн саен мөселман театры вә концертлары ясау лазем эш булды. Гыйбрәт булу бәһанәсе илә театр ясап уйный торган уеннар мәхыз кысык вә фәхешкә өйрәтү яки дин галимнәрен истиһза вә диянәт әһлене тәхкыйрьдән гыйбарәт. Үзләре бу рәвешчә дин вә шәригатьне хәкарәт итүләрен мәдәният вә тәрәккый дип атыйлар. Һәйһат,9 бу мәшьүм гадәтләр илә, бәлки, татарлык тәрәккый итәр, әмма мөселманчылык вә диянәт йөз түбән китәр", - ди, мәкаләнең ахырына таба дәхи бер сәяхә кыла: "Әй мөхтәрәм әсатиз гыйзам вә голәмаи фөхам! Әй карт хәзрәтләр! Сез мөбарәкләр кайда? Ник тавышларыгыз чыкмый? Мөәссәр вә нафиз булган хак сүзләрегез ишетелми? Әтрафыгызда булган хәлләрне күрәсезме? Кил, зинһар, тавышларыгызны чыгарыгыз, милләтебезнең хәзер кереп бара торган юлы бик куркынычлы заляләт юлы икәнен ачык бәян кылыгыз. Театр вә концертларны эшләү харам булган шикелле, аларны тамаша кылу һәм катгый харам идекен һәм яшь хатыннар илә егетләрнең тотаклашып танцевать итүләре, һич шөбһәсез, бик зур гөнаһ икәнен мөнбәрләрдән кычкырыгыз, мәҗлесләрдә бәян итегез", - дип куя. "Дин вә мәгыйшәт"тә язылган сүзләр игътибарга алудан бик түбән торсалар да, М.С.ның җәдит белән язган мәкаләсе һәм унике имамның коллективный игътиразлары мөнәсәбәте илә, берничә сүз язып узу мәгъкуль табылды. "Дин вә шәригать бетә, вә мосыйбәт, аһ!" - дип мәйданга чыккан М.С. һәм: "Музыка вә драма җәмгыятенә кергән кешеләр кыямәттә җәһәннәмгә керәчәкләр", - дип кычкырган унике имам бәни бәшәрнең тәрәккый вә тәкямелендәге һәм тарих вә иҗтимагыятьтәге сарсылмас кануннардан хәбәрдарлармы? Хәбәрдар булсалар, милләтебез арасында дин-диянәтнең зәгыйфьләнә баруына сәбәп итеп, ни өчен татарның башка милләтләрнекенә нисбәттә "ике тиен бер акча тормаган" театр вә концертларын күрсәтәләр? Ни өчен милли музыка вә драма җәмгыяте ачуның ярамавына социолог та, мөәррих тә булмаган "гайни" сүзләрен дәлил итеп китерәләр? Әгәр ул "кануннар"дан хәбәрдар булмасалар, бу кеби иҗтимагый зоһуратның чын сәбәпләрен аңлауда "профан" булганнары хәлдә, шул зоһурат хакында бәхәс итеп, протест игълан кылып, матбугатка чыгарга ничек җәсарәт итәләр? Арабызда дин-диянәтнең зәгыйфьләнә баруын мин дә тасдыйк итәм вә бу хәлгә бик кайгырам. Чөнки диннең бөек иҗтимагый әһәмиятенә вә аның милләтне саклауда гаять зур бер гамәл булуына иман итүчеләрдәнмен. М.С. җәнаблары сүз арасында "милләтебез" дигән сүзне ычкындыра. "Милләт" сүзе бер халыкка итлак әйтелүе җәһәтеннән яңа бер истыйляхдыр. М.С. да бу сүзне, әлбәттә, "дин, намус, шәригать" сүзләре мәгънәсендә алмый, бәлки яңа мәгънәсе белән ала. Алай булса, М.С. җәнабларына мәгълүм булсын ки, бер милләтнең миллиятен саклау өчен кирәк булган гамәл (фактор)лар дин эченә генә кереп бетмиләр. Монда, хосусан, безем кебек милләте мәхкүмәләрдә дин бер зур гамәл булу белән бәрабәр, милли мәктәпләр, милли тел, милли тарих, милли әдәбият, милли музыка, милли театр, милли бәйрәмнәр, гадәт вә йолалар вә башкалар да гаять бөек гамәлләрдер. Әгәр безгә милләтнең бинасы үзлеген саклаганы хәлдә бәкасы матлуб булса, бу бабтагы гамәлләрнең һәммәсенең саклануы, тәрәккый итүе вә чәчәкләнүе өчен тырышу фарыздыр. Бер гамәлнең көчәюе өчен тырышып та, башкасын булдырмау яки бетерү-батыру өчен тырышу - өч дивар белән өенең торырлык өе булуын теләү кабиленнәндер. Бер эшне, бер мөәссәсә (институт)ны тәрәккый иттерү, рәваҗландыру өчен хәзерге заманда яңа чаралар, яңа ысуллар бар. Мәсәлән, мотлакан искелек тарафдары булганыгыз хәлдә, үз мәсләгегезне химая өчен, замана чарасына - журнал чыгарырга тотынгансыз. Милләтне саклауда бер фактор булган милли театр вә музыканы тәрәккый иттерү өчен, мәмләкәтебезнең бәгъзе фәрдләре җәмгыятьләр төзиләр, китаплар язалар, ноталар төзиләр. Мәктәп, тел, тарих вә әдәбият хакындагы тәшәббесләр бар. Бу тәшәббесләр, бу хәрәкәтләр, әлбәттә, бик зәгыйфь әле, әмма милләтнең һәммәбез тарафыннан тасдыйк ителгән мөһим бер гамәле булган динне саклау, тәрәккый иттерү, саглам нигезләргә кору хакында нинди тәшәббес бар? Без моны сездән, дин, шәригать сакчысы булуны дәгъва кылган, хәтта шуны үзләренә монополия итеп алган "голәма"дан көтәдер идек. Тәшәббескяр кешеләр милли музыка вә җырларны тәрәккый иттерү хакында инде сүз белән генә икътифа итмичә, эшкә тотындылар, җәмгыятьләр төзеделәр. Ә сез динне саклау, аны рәваҗландыру өчен җәмгыять төзүне уйлап караганыгыз бармы? Әгәр диннең бәка вә рәваҗы безгә бик матлуб булган кеби сезгә дә матлуб булса, дин вә шәригатьне саклау җәмгыяте төзегез, ләкин, әлбәттә, "шәригать эстәрезләр" яки "сыйрат әл-мөстәкыймчеләр" җәмгыяте кеби кара сәясәткә буялган, әллә нинди алчакларның карьераларына хезмәт итә торган җәмгыять булмасын. Бәлки хәзер дини бер идеальный җәмгыять булсын. Дини журналлар чыгарыгыз, ләкин ул журналларыгыз "Дин вә мәгыйшәт" кеби түбән вә былчырак бер вәрәка булмасын, "әд-Дин вә әдәп" кеби рухсыз вә төссез булмасын, бәлки диннең үзе кеби гали вә пакь, заманыбыз кеби җанлы вә мәгънәле булсын. Хәзрәтләр, әгәр сез диннең тәрәккый вә тәкямелене кабил бер органический (гозуви) мөәссәсә булганлыгын тасдыйк итсәгез, аны химая вә тәрвиҗ өчен табигый вә нәтиҗәле чараларга тәшәббес итегез; без ул юлда сезгә хәерхаһ вә теләктәш булачакбыз. Әгәр милли музыка, милли сәхнәнең тәрәккый итүе, хатын-кызга хөррият бирү кеби файдалы вә мөһим иҗтимагый эшләрне дин вә шәригатькә хилаф итеп күрсәтсәгез, ул тәкъдирдә сез диннең кабил, тәкямел бер органический мөәссәсә булганлыгын тасдыйк иткән булырсыз. Хәзер бездә диннең рәваҗдан төшә баруы барлы-юклы татар театры вә концертларыннан килми, бәлки дин голәмасының динне шулай җамид һәм тәкямелне гайре кабил итеп күрсәтүләреннән һәм кирәк гаиләләребездә, кирәк мәктәпләребездә чын дини тәрбиянең юклыгыннан килә. Менә дин голәмасы шундый дини тәрбиянең мәйдан алуы юлында да тырышырга кирәк иде. Минем дини тәрбиядән максатым, - әлбәттә, рух вә калебкә Алланы тәгъзыйм авырлыгы сала торган, кешенең күңелен нечкәртә, үзен гали вә пакь итә торган, әхлаклы итә торган тәрбиядер. М.С.: "Мөбарәк карт хәзрәтләр, ник тавышларыгыз чыкмый?" - дип истигасә кыла. Иң карт "хәзрәтләр"дән булган Әбүнәҗиб әт-Түнтәринең "Дин вә мәгыйшәт"тә үзенең җен теле белән һәрдаим кычкырып-бакырып торуын, карт Чишмә мелласының да һәрвакыт тавыш биреп торганлыгын М.С. дин-мәгыйшәтче булса да белмиме икәнни? Мадам ки дин вә шәригатьне саклау юлында мәгъкуль вә мәшруг һәм пакь чараларга керешелми, ул тәкъдирдә "Дин вә мәгыйшәт" сәхифәләрендә Түнтәр, Каргалы, Чишмә, Томский, Бөредән, Уфаның өченче мәхәлләсеннән вә башка урыннардан чыккан тавышларның һәммәсе биһудә сәяхәләр генә булып калачактырлар. " ЙОЛДЫЗ " ДАН НИГӘ ЧЫКТЫМ Берәүнең газета идарәсеннән хезмәттән чыгуы өстән караганда гади вә шәхси бер эш саналып, аны матбугатта игълан кылырга хаҗәт юк кеби күренсә дә, филхакыйкать, моның гомуми җәһәте дә бардыр. Бер газетаның башында тору - мәгънәви җәһәттән һәрвакыт мәсьүлиятле бер эштер. Бу хәлдә минем "Йолдыз" идарәсенең секретарьлык хезмәтеннән чыкканлыгымны игълан кылып, укучы җәмәгатькә белдерүем, мотлакан, тиеш иде. Юкса үзем эшләмәгән эшләрдән мәсьүл булуым, нахактан яманатка калуым бик мөмкин иде. Менә шунлыктан бу хакта милли газеталарымызга бер мәктүб күндердем. Мәсьәләне озайтырга теләмәгәнлегемнән, чыгуымның сәбәбен ике сүз белән генә аңлатып киткән идем. Минем мәктүбем "Кояш"та басылып чыккач, "Йолдыз"да "Идарәдән" бер фикърә язылып: "Батталның чыгуы, үзенең "Кояш"та дәрҗ кылган мәктүбендә язганча, "Йолдыз" мөхәррире белән сәяси нәзарда килешә алмаудан түгел, идарәдә дәвамының шартларында килешә алмаудан, бу шартлар эчендә сәясәткә тәгаллекъле мәсьәлә юктыр", - диелгән. Бу мине матбугатта тәкзиб итү булганлыктан, сүземнең дөреслеген шул ук матбугатта исбат итү миңа лазем булды. "Йолдыз"ның 5 нче мартта чыккан 1273 нче номерында Һади әфәнде Максуди "Зур үзгәрешләр" сәрләүхәсе белән бөек инкыйлаб вә хөрриятләрнең әһәмиятен бетерерлек бер мәкалә язгач, идарәдә бүтән хезмәтләрнең дә күплегенә карамыйча, мин, "Төшкән Николай Икенче" дигән бер мәкалә язып, бу падишаһның тәхеттән төшүенең нинди бөек, мөһим вә шатлыклы бер вакыйга булганлыгын аңлатмакчы булган идем, максатым - "Зур үзгәрешләр" мәкаләсендәге сүрәнлек вә катгыятьсезлекне бер дәрәҗә каплау иде. Матбугатта очрашкан вакытымызда Һади әфәнде минем мәкаләмне укыган, мәкаләнең катылыгы хакында борчылганлыгын аңлатса да, аны газетадан төшерергә база алмаган иде. Иртәгесен (6 мартта) идарәгә килсәм, Г. Камал әфәнде уенлы-чынлы: "Һади әфәнде, үзе мәсьүл мөхәррир булгач, Сезнең мәкаләне шайтан янына җибәргән", - дип куйды. Газетаны алып карасам, минем мәкаләмнең сәрләүхәсе дә, имзасы да юк, һәм 65 юллык мәкаләнең 28 юлы гына калган иде. Ашмариннар, Миргаяз Иманаевлар цензор булган заманнарда яхшы вә көчле мәкаләнең җанын тартып алалар да мәкаләне үрмәкүч тарафыннан каны эчелеп ташланган чебен гәүдәсе шикелле итеп калдыралар иде, мәкаләнең төшерелгән урынын ак көенчә чыгарырга рөхсәт итмиләр, ул җирне игълан белән булса да каралтып чыгарырга кушалар иде. Минем "Төшкән Николай Икенче" дигән мәкаләмнең Һади әфәнде "кызыл каләме" белән сызылган урынына да "Йолдыз нәшрияты" дигән зур игълан белән "Мөхтәрәм мөштәриләремездән..." дигән кечкенә игълан куелган иде. Минем мәкаләм Казанга гына бөтен көенчә таралган, башка урыннарга бозылган, эштән чыгарылган рәвештә киткән иде. Кирәк үзенең "Зур үзгәрешләр" дигән мәкаләсеннән, кирәк минем мәкаләмә цензорлык итүеннән Һади әфәнденең хәзерге инкыйлаб вә хөррияткә минем төсле карамаганлыгына канәгать хасил иттем вә дәрхаль моннан соң "Йолдыз" идарәсендә калуым өчен берничә шартлар язып бирдем. Бу шартлар эчендә газетаның мәсләге хакында да сүз бар иде. Минем ультиматумыма каршы Һади әфәнде катгый җавап бирмәде. Шуннан соңра мин "Йолдыз" идарәсеннән чыкканлыгымны игълан кылдым. Һади әфәнденең "Төшкән Николай Икенче" мәкаләсен бозуын, асыл ихтиляфның шуннан чыгуын онытып, ихтиляфның "шартларыны" сәбәп итеп күрсәтергә тырышуы мохаләтадан башка бер нәрсә дә түгелдер. Инде минем "Йолдыз"дан чыгуым "идарәдә дәвамның шарт ларында килешә алмаудан" килмичә, Һади әфәнде белән сәяси нәзарда килешә алмаудан килгәнлеге яхшы аңланган булса кирәк. МӨСЕЛМАН КОМИТЕТЫНЫҢ ГОМУМИ ҖЫЕЛЫШЫ Төркестанга җибәрелгән һәйәтнең әгъзаларыннан Г. Баттал әфәнде мөселман комитетының гомуми җыенында 11 нче июньдә Төркестан хакында доклад укыды. Берничә сәгатькә сузылган озын докладының хөласасы моннан гыйбарәт: без, Төркестанга барганның соңында, үземезнең эш эшләү максаты белән килгәнемезне белгезеп, төрле газета идарәләренә вә башка җирләргә кереп йөрдек. Алар шатлык белән безне каршыладылар һәм безгә төрле эшләр уйлап карасалар да, ахырдан безне "Шураи ислам" җәмгыят е эченә алып, шул исемдә бер газета чыгарырга вә шул газетага мөхәррирлек итүне - миңа, секретарьлекне Исмәгыйль Габдигә тәкъдим иттеләр. Без кабул иттек. "Туран" матбагасын безгә бирмәкче булдылар. "Туран" газетасының мөхәррире, газетасын туктатып, газетасын безгә бирәчәк булды, газетаның саф дини булмавын, материалларның бөтенесе үзебезнең кулдан үткәрелүен шарт иттек. Ул хатын-кыз вә хиҗаб мәсьәләләре турында газетада бернәрсә дә язмауны шарт итте. Икенче эш эшләргә барсак, идарәнең көле күккә очкан, безнең газета буржуазный газета була дип, матбага хадимнәрен забастовать иттергәннәр. Көч-хәл белән "Шураи ислам" газетасының беренче номерын нәшер иттек. Икенче номерын бастыруга башлаганда, матбаганы русларга сатканнар. Алар Казаннан барган икенче бер Исмәгыйль Габди нам берәү тарафыннан чыгарылачак. "Тәрәккый" дигән газетаны басабыз, диләр. Безнең газетаны басмаска карар биргәннәр. Икенче номерын мең бәла белән генә бастыра алдык. Өченче номерын басмадылар. Казенный матбагада берничә газета басыла, аларда артык бастырырга мөмкин түгел. "Олуг Төркестан" газетасы кечкенә бер матбага алды исә дә, кечкенәлектән башканы баса алмады. "Шураи ислам" җәмгыя тен безгә мәркәз җәмгыяте дип таныткан булсалар да, ул алай булып чыкмады. Эшләре тәртипкә куелмаган, комиссияләре юк. Анда егерме ике чаклы меллалар кертелгән, алар шулкадәр аңсыз, һәр эшне шәригать исеменнән болгаталар. Бервакыт "Галия" шәкертләреннән Мирхәсән әфәнде "Хөррият булгач, монафикъ меллаларга көн бетәр, мәктәпләр ислах кылыныр, "Шәрхе мелла"лар ташланыр" мәфһүмендә бер мәкалә яза, шуның өчен бөтен Төркестан шаулый, "Шураи ислам" җәмгыяте аны шул мәкаләсе өчен үтерүгә хөкем чыгара. Мәктәп эшләре Садри әфәндегә тапшырылганлыктан, ул түбәнчелек белән аларны мондый эшләрдән тыярга тели, ләкин бу мөмкин булмый, ниһаять, комиссар сыйфаты белән әмер биреп, азрак бастырырга муафыйк була. Ниһаять, Мирхәсән рус ягына качарга мәҗбүр була. 18 нче майда Мирхәсән өенә кайткан икән, аны муллалар тотып алып, казыйга хөкем иттермичә, үзләре унсигез айга хөкем итеп, төрмәгә япканнар. Аны Садри әфәнде өенә кайтарып җибәргән. Мирхәсән вакыйгасы шулкадәр кызган ки, аны съездларда мөзакәрә итәләр, рус газеталары язып үтәләр. Менә "Шураи ислам" шундый хәлдә икән, без аның ислах мәсьәләсен кузгаттык. Анда кергән егерме ике мелланы: "Сез аерым җәмгыять төзисез икән, баштан сезне монда гына эшлисез дип алган идек", - дип, җәмгыятьтән чыгардык. Моңар меллалар гаять кызганнар. Шул көннәрдә Мирхәсән вакыйгасына "Солдат вә эшче вәкилләре шурасы"ның гаять эче пошып, Күкбаш мәдрәсәсе бинасында митинг ясарга карар бирәләр. Берничә мең халык җыела, меллалар һәммәсе халыкны котыртып киләләр. Мәҗлестә Мирхәсән турында сөйли башлаган һәр кешене куып төшерәләр. Ниһаять, "гыйллә" хакында сөйлим дип, берәү сүз ала. Аны аңламыйлар, бер кеше сөйли башласа, бер мелла торып, кулы белән кизәнә дә, һәммәсе чыгып китә. Шунда каралачак мәсьәләләрнең икенчесе "Шураи исламия"гә ике вәкил сайлау булган. Меллалар шунда ике мелланы үткәреп, "Шураи исламия"нең рәисен төшергәннәр һәм Петроградтагы аңлы вәкилләрен кайтарып, аның урынына меллаларны җибәрүгә карар биргәннәр. Бу вакыйга һәммә сарт яшьләре вә гомум аңлы халык өчен гаять тәәссефле булды. Без, руслар, сарт яшьләре, аңлы меллаларны кертеп, ябык ишектә бер киңәш мәҗлесе ясадык. Шунда контрреволюция башында йөрүче Сәид Рәсүл мелланы, Мирхәсәнне арестовать итүче Таҗиханны арестовать итәргә карар бирелде. "Шураи исламия"не яшьләр тарафыннан төзеп, аны рус ягына күчереп, үзебезнеке игълан итәргә, бу хакта хитабнамәләр таратырга карар бирдек. Ун-унбиш кешенең исемнәрен язып болгатудан туктамасалар, арестовать итүләрен тәнбиһ итәргә ясадык. Шул ук вакытта меллалар да үз җәмгыятьләрендә җыелганнар, ләкин үзләреннән генә эш килмәячәген аңлап, безнең белән килешү өчен вәкилләр чакырганнар иде. Без вәкилләр җибәрдек. Ләкин шул арада Исмәгыйль Габди дигән берәү (һәйәт әгъзасыннан башка), аларга "Иттифак мөслимин" җәмгыяте тәшкил итеп бирәм дип, тагын аларны канатландырган иде. Меллалар, шуларның җилкендерүе аркасында, безгә берничә шарт куйдылар: 1. Һәр эштә, хәтта ризык башкару эшендә шәригать кушканча йөрергә. 2. Рәислекне икенче берәүгә бирергә. 3. Чыгарылган егерме ике мелланы кире алып, алар янына егерме ике байны алырга. 4. Татарларны җәмгыять әгъзалыгыннан чыгарырга. Менә шундый вак табигатьле халыкның галәм эчендә без мөмкин кадәр эш эшләргә тырыштык. Газета эше, мәркәз "Шураи ислам" төзү тугрысында чалыштык. Ләкин бу ниһаясез авыр булды. Шулай да калган иптәшләремез моны вөҗүдкә чыгарабыз дип калдылар. Соңра Төркестаннан алган тәэсоратына күчеп [әйткәндә], мин бөтен Төркестанны йөрмәдем. Шулай да, Ташкент Төркестанның мәркәзе булу җәһәте илә, аңар карап, гомумирәк карап була. Төркестан революция ясамады, ул башкалар ясаган революция аркасында истифадә итәргә хаклы гына булып калды. Ләкин файдаланырга кешеләре юк. Аңлы берничә кешеләре булса да, алар да - җитешсез яшьләрнең бер кыйсеме. Мәсәлән, туранчылар үзләрен социаль дип атыйлар, Төркестанда федерация булса, меллалар безне вә бөтен халыкны хокуктан мәхрүм итәчәкләр, диләр. Төркестанда голәма сыйныфы гаять көчле, үзләре Ходай каргаган рәвештә мөтәгассыйблар, һәр эшкә вә һәр нәрсәгә шәригать күзе белән генә карый беләләр. Яшьләре Учредительное собраниегә сайлауга хатыннарны катнаштырырга теләсә дә, меллалар: "Җәмигъ хокукыбыздан мәхрүм булсак та, аларны катыштырырга ярамый", - дип бакырып яталар. Диннәре гаять тар рамкага кертелгән. Галимнәре гаять надан. Аптыраган мәсьәләләрендә риваятьтән риваятькә тотынып йөриләр. 15 нче майда Төркестан съезды булды, шунда мәктәпләрдә ана теле булсын дип кычкырышалар. Учредительное собраниегә хатыннарның сайлану хокукы бармы-юкмы мәсьәләләрен фәтва китапларыннан эзлиләр. Дарелмөгаллимат ачу мәсьәләсендә: "Аны ачсак, анда татар кызлары алырга кирәк, алар хатыннарыбызны аздырып бетерерләр", - дип, ачтырмаска карар бирделәр. Съездларында кул чабу ярамый, дип карар чыгарганнар иде. Соңыннан үзләре чаба башладылар. Ләкин болардагы кул чабу икенче төрле: иң әүвәл хатыйп үзенең нотыгына, кулын югары күтәреп, үзе кул чаба, аннан ары икенчеләре башлый, ди. Төркестанлыларның татарларга каршы мәсьәләсенә килгәч, татарларга кара халыкның карашы бик үк начар булмаганы хәлдә, меллаларының котыртуларын, съездда карар бирелгән хатын-кыз мәсьәләсеннән соң тагын да начаррак карый башлаганлыкларын сөйли. Һәм Төркестанга даими рәвештә торыр өчен фидаи кешеләренә вә тиешлеген, шулай булмаганда, вакытлы гына барган һәйәтнең никадәр тырышса да, күп эшли алмаганлыгын бәян кылып үткәч, хазирун тарафыннан бирелгән, аны агартырга гаид сөальләргә җаваплар биреп үткәч, хазирун Баттал әфәндегә рәхмәтен әйтеп тарала. ӨЧ ТӨРЛЕ ИДАРӘ ЫСУЛЛАРЫ Чикләнмәгән монархия, чикләнгән монархия һәм җөмһүрият 4 нче китап Сүз башы Беләсез, егерме ике ел падишаһлык иткән Икенче Николай тәхеттән төшерелде. Ул үзенең углын падишаһлыкка бирергә риза булмады: "Минем урыныма энем Михаил утырсын", - диде. Ләкин хәзерге министрлар Михаилның тәхеткә болай гына утыруының ярамаганлыгын аңлаттылар. Шунлыктан Михаил: "Мин болай гына, абзамның күрсәтеп калдыруы белән генә падишаһ була алмыйм. Бәлкем, халык минем падишаһ булуымны теләми торгандыр. Менә Учредительное собрание җыелсын, халык вәкилләре шунда киңәшсеннәр, моннан соң Русиядә нинди форма идарә булырга тиешлекне кисеп әйтсеннәр, әнә шул вакытта күз күрер", - дип җавап бирде һәм шуны бөтен Русиягә язып та таратты. Хәзергә Русияне Дума әгъзаларыннан һәм земство кешеләреннән вакытлы хөкүмәт идарә кылып тора, аңа Думаның Исполнительный комитеты һәм Петроградтагы Эшчеләр, солдат депутатлары советы булышлык итә. Тиздән Учредительное собрание җыелып, аннан Русиядә идарә формасының ничек булырга тиешлегенә карар биреләчәк һәм шунда мәмләкәтнең төп законнары (Конституциясе) дә төзеләчәк. Русиянең башка гражданнары белән бергә без дә Учредительное собраниегә делегатлар сайлау эшенә катышачакмыз. Анда сайланырга теләүчеләр күп булыр. Без нинди кешегә тавыш бирергә кирәк? Менә без, сайлау вакытларында аптырап калмас өчен һәм хаталанмас өчен, Учредительное собраниедә каралачак мәсьәләләр белән алдан ук танышып куярга тиеш була. Мислә, ул мәҗлестә мәмләкәт идарәсенең формасы каралачак. Менә без нинди идарә формалары булганлыгын, аларның ничек икәнлекләрен, кайсының безгә файдалырак булачагын хәзердән үк белеп куярга тиеш. Кайсы форма идарәнең бөтен русиялеләргә файдалырак булганлыгын белгәч, Учр. собраниегә шул без теләгән форма идарәне яклаучыларны сайлармыз. Иске заманнардан бирле мәмләкәт идарәсе өч төрле формада булып килгән. 1) Чикләнмәгән монархия - Апсалютная монархiя, 2) чикләнгән монархия - Конституцiонная монархия, 3) халык идарәсе - Республика, җөмһүрият. Русиядә 300 елдан бирле чикләнмәгән хөкемдарлык булып тордык. 1905-[190]6 елларда япон сугышыннан соң халык, аякка басып, Икенче Николайны кысып, закон төзү эшләрендә аңа бераз чик куйса да, соңыннан падишаһ вә аның хөкүмәте көчәеп, халыкка бирелгән хокуклар (правалар)ны тартып алды, иркенлекләрне бетерде. Русиянең идарәсе бик тиз тагын чикләнмәгән монархия (самодержавие) хәленә кайтты. Быел февраль азагында Петроградтагы эшчеләр һәм солдатларның егетлекләре аркасында Икенче Николай хөкүмәте егылды. Инде Русиядә чикләнмәгән хөкемдарлыкның кайту ихтималы юк. Учред. собраниядә дә андый идарә формасына карар бирелмәс. Бу ил мәҗлесендә чикләнгән хөкемдарлык белән җөмһүрият турында гына сүз булыр, шулардан берсенә генә карар чыгарылыр. Шулай булгач, безгә шушы ике төрле идарә формасы хакында гына сөйләргә тиеш төсле күренә. Ләкин бер нәрсәне яхшы аңлар өчен, ул нәрсәнең хилафын белү дә зур ярдәм иткәнлегеннән, без бу рисаләдә чикләнмәгән монархия турында да сөйләүне тиеш таптык. Чикләнмәгән монархия Бер мәмләкәттә нәселдән-нәселгә килгән хөкемдар (падишаһ) булса, бөтен идарә эшләренең башында шул хөкемдар торса, андый мәмләкәтнең идарә формасы "чикләнмәгән монархия" (абсолютная монархия) дип атала. XVIII йөздә Аурупа падишаһлыкларының һәммәсендә шундый идарә формасы хөкем сөрә иде. XVIII йөзнең азагында - XIX йөзнең әүвәлге яртысында халыкның кулына корал тотып кузгалуы аркасында, ул формадагы идарә Русия белән Төркиядә генә калган иде. Югарыда әйтелгәнчә, Русиядә бу идарәнең нигезе 1905-[190]6 елларда какшатылып, хәзер бөтенләй җимерелеп ташланды. Төркиядә 1908 елда гаскәрләр кузгалуы сәбәпле бетерелде. Чикләнмәгән хөкемдарлыклар да мәмләкәт белән бербөтен булып киттеләр. Анда хөкемдар бөтен халык исеменнән бер үзе сөйли, халыкның язмышын бер үзе әйләндерә, үзе сугыш ача, үзе килешә, үзе салымнар (налоглар) сала, үзе законнар чыгара, законнарны төзү, ул законнарны эшкә кертү - икесе дә аның кулында була, үзенең эшләрендә бүтән кешенең фикеренә игътибар итү аңа лязем түгел. Аның ирке, аның теләгәне һәммә ригаягә закон була. Падишаһ, әлбәттә, кайчак (әгәр теләсә, һәрвакыт) башкаларның фикерен сорап узса да узар, ләкин ул фикерне тыңларга аны берәү дә көчли алмый. Бу замандагы зур падишаһлыкларның хисапсыз күп һәм катлаулы вә читен эшләрен бер падишаһ, ни хәтле акыллы булса да, үзе генә башкарып бетерә алачак түгел. Борын заманнарда, халык аерым-аерым ыруг (кабилә) булып яшәгән чакларда, бер кабиләнең ханы яисә аксакалы үз кабиләдәшләренең барлык эшләренә үзе катыша ала торган булган: үзе идарә кылган, үзе хөкем иткән, үзе сугыш һөнәренә өйрәткән, күрше кабиләләр белән сугышканда, үзе командан булып йөргән. Уйлап караңыз: бу заманда әллә ничә миллион халык яшәгән мәмләкәтләрдә болай итү мөмкинме? Әлбәттә, һич мөмкин түгел. Шунлыктан падишаһ үзе теләгән эшне җиренә җиткерүне үзенә якын торган түрәләргә тапшыра. Менә мәмләкәтне идарә итүчеләр шул түрәләр булалар. Бездә, законнар төзү өчен, карт чиновниклардан оештырылган государственный совет бар иде. Советның әгъзаларын падишаһ билгели иде. Бу советта төрле закон проектлары тикшерелә, дәүләтнең төшем-чыгым сметасы карала, шуннан соң падишаһ карамагына бирелә иде. Совет әгъзалары - киңәшчеләр, ярдәмчеләр генә иделәр, аларның фикерләрен, киңәшләрен падишаһ теләсә тыңлый, теләмәсә тыңламый иде, падишаһ расламаган (тасдыйк итмәгән) проект закон булып чыга алмый иде. Ләкин падишаһ, барча закон проектларын үзе карап чыга алмаганлыктан, теге чиновниклар биргән нәрсәләрнең һәммәсенә диярлек кул куеп тора иде. Күрәсез: падишаһның теләсә нишләргә хаклы булуыннан мәмләкәт чиновниклар кәефенә тапшырылган буладыр. Чиновникларның теләсә нишләүләре законны эшкә куйган вакытта бигрәк ачык күренә. Законнарны төзү генә түгел, аларны урынына китерү дә падишаһ кулында. Падишаһ үзе тасдыйк кылган законнарны урынына китерү, эшкә кую өчен министрлар куя, министрлар бүтән түрәләрне билгелиләр, болар үзләреннән түбән чиновникларны куялар... Шулай итеп, башында падишаһ торган бер чиновниклар гаскәре пәйда була. Бу гаскәр "бюрократия" дип атала. Чиновникларның законнарны җиренә җиткереп-җиткермәүләрен, әлбәттә, падишаһ үзе күзәтә алмый, күзәтү өчен тагын бүтән чиновниклар куя. Дөресен әйткәндә, монда күзәтү бер дә булмый, һәрбер чиновник уена ни килсә, шуны эшли бирә. Әгәр чиновниклардан берсе законга каршы эш эшләсә, аңа тугры хөкем итүне тагын да шундый ук чиновниклардан үтенергә кирәк була. Нигә дисәң, абсолютная монархиядә хөкем эшләре дә чиновниклар кулында буладыр. Кыскасы, мондый мәмләкәтләрдә бар эш чиновник иркенә тапшырыла: ул закон төзи, ул законны эшкә куя, закон бозган өчен ул хөкем итә. Мондый мәмләкәттә халык нишли, аның кулында ни була? Халык падишаһ чыгарган законга ләм-мим димичә буйсынырга, падишаһ салган салымнарны бер дә рәнҗемичә түләргә, падишаһ сугыш ачса, ни өчен сугышканын белмәсә дә, бер дә карышмыйча китәргә тиеш. Кыскасы, падишаһ вә ул куйган чиновниклар ни кушсалар, "коллык!" дип, шуны эшләп торырга тиеш була. Чикләнмәгән хөкемдарлыкта халык хокукы дигән нәрсәне телгә дә алырга ярамый. Халык үзенең язмышы каралганда катыша алмый, үзенең эшләре хакында тавыш бирә алмый. Закон төзегәндә, законны урынына китергәндә, халык бөтенләй читтә тора. Аңа сүз иркенлеге, язу иркенлеге, җыелу, оешу иркенлеге, тәне вә җанының иминлеге шикелле иң гади хокуклар да бирелми. Сөйләргә, язарга иркенчелек булса, түрәләрнең гаепләре күрсәтелер, бюрократия идарәсенең яраксызлыгы ачып бирелер, яктырак тормыш, яхшырак идарәнең кирәклеге турында сөйләнер, язылыр иде. Бюрократлар хөкүмәте шулардан шайтаннан курыккан шикелле курка, әгәр халык теләгәнчә җыелышлар ясаса, теләгәнчә оешмалар ясаса, ул вакытта халык үзенең хаҗәтләре, кирәкләре хакында сөйләшер, киңәшләшер, үзен кол итеп тотучы чиновникларны урыннарыннан төшерү турында уйлашыр иде. Башка иркенлекләр дә - шулай ук бюрократия хөкүмәте өчен бик куркынычлы нәрсәләр. Шул сәбәпле бюрократия халыкның үз хокукын киңәйтергә теләвенә бар көче белән каршы торадыр. Мондый формадагы идарә кем өчен файдалы? Идарә тезгенен бөтенләй үз кулында тотарга ияләшкән падишаһ, әлбәттә, ул тезгенне үз ирке белән кулыннан ычкындырырга бер дә теләми. Халыкның язмышын, бөтен эшләрен үз кәефләренә карап йөртергә өйрәнгән түрәләр дә падишаһ белән бергә абсолютизм - чикләнмәгән идарәне сакларга тырышалар. Югарыда да әйтелгәнчә, мәмләкәттә асыл хуҗалык итүче - шул түрәләрдер. Болар ни теләсәләр, шуны эшлиләр, халык акчасын теләгәнчә туздыралар, казнаны теләгәнчә талыйлар... Абсолютизм булган мәмләкәттә түрәләр теләсәләр ни эшли торган ирекле вә көчле падишаһлар булалар, әмма халык изелгән, надан, кимсетелгән коллар санында көн итәдер. Зур җир хуҗалары, дворяннар (аксөякләр), зур акчалы байлар да чикләнмәгән идарәне яраталар. Болар әлеге көчле түрәләрне үз кулларында тоталар. Болар үзләренә файдалы шартлар белән казнага бурычка акча бирәләр, үзләренә зур файда китерә торган, ләкин мәмләкәтне бөлгенлеккә төшерә торган эшләрне үз кулларына эләктерәләр. Казнадан подрядлар алалар да аны сатлык түрәләр каравы астында эшләтәләр, түрәләр белән бергә казна акчасын ашыйлар. Шулай булгач, боларга, әлбәттә, бюрократлар хөкүмәтенең саклануы файдалы, һәм алар түрәләр белән бергә шундый хөкүмәтне сакларга бик тырышалар да. Мондый идарә булган мәмләкәт бер дә алга китми, анда золым-җәбер бик күп була. Бер кешенең дә җаны тыныч булмый: өстемнән донос булмагай иде, губернатор судсыз-нисез Себер җибәрмәгәй иде, полиция кешеләре, жандармнар килеп, төн уртасында тентү ясамагайлар иде, дип, һәркем дер калтырап тора. Мондый идарәле мәмләкәттә халыкның иң кирәкле хаҗәтләре дә кайгыртылмый, халыкта эшләргә дәрт сүнә, ихлас бетә. Хөкүмәт халыкны караңгылыкта, наданлыкта тотарга тырыша: укысалар, агарсалар, эшнең төбен тикшерә башларлар дип курка, мәмләкәттәге төрле халыкларны, сыйныфларны бер-берсенә дошман итәргә, аерырга тырыша: үзара кайнашып, хөкүмәтнең кысулары турында уйларга вакытлары булмасын, ди. Мондый идарәле мәмләкәттә михнәтнең иң авыры ярлы халыкларга төшә, чөнки байлар үз эшләрен ничек тә җайлыйлар, үз хаҗәтләрен ничек итеп булса да кулга төшерәләр, фәкыйрьләрнең канын эчәргә аларга хөкүмәт тә ярдәм итә. Кыскасы, абсолютизм халыкны сәяси (политический) хокуклардан мәхрүм итеп тота, байларга ярлыларның җелек майларын суырырга ярдәм итә, ә ярлыларга үз хокуклары өчен көрәшергә һич ирек бирми, аларны төрле юллар белән кыса, изә. Күренә ки, мондый формадагы идарә - түбән сыйныф халыклар өчен бик зыянлы нәрсә. Шуның өчен эшчеләр, крестьяннар бу идарә белән һәрвакыт көрәшеп, сугышып килгәннәр. Чикләнгән монархия Чикләнгән монархия (идарәи мәшрута) - әле генә сөйләнгән абсолютизм белән җөмһүрият арасында торган бертөрле идарә формасыдыр. Монда хөкүмәт эшләре икегә бүленеп, бер өлеше хөкемдарга бирелә, бер өлеше халыкка бирелә. Халык кулына кергән өлешнең ни дәрәҗәдә булуы халыкның хокук алу өчен көрәшендә уңуының дәрәҗәсенә карап була. Мислә, Германия белән Австриядә императорлар кулында бик зур көч калган: күп вакытта алар халык вәкилләре белән киңәшмәстән яисә бөтенләй аларга каршы килеп эш күрәләр. Әмма Англия белән Бельгиядә, бары бер чикләнгән хөкемдар лык булса да, хөкүмәт эшләренең һәммәсе диярлек парламент (халык вә килләре мәҗлесе) кулына тапшырылган, андагы корольләр (падишаһл ар) үзләренә хәзерләп бирелгән нәрсәләргә кул гына куеп торалар. Һәрбер дәүләттә хөкүмәт эшләре өч төргә бүленә: закон төзү, законнарны җиренә җиткерү һәм хөкем итү. Закон төзү - бөтен мәмләкәт халкы өчен буйсынырга тиеш булган кагыйдәләр, законнарны билгеләү дигән сүз. Закон төзү эше кем кулында булса, бөтен мәмләкәтнең язмышы да шул кеше кулында буладыр. Нигә дисәң, ул кеше мәмләкәттәге һәрбер кешенең, һәрбер сыйныфның хокукларын, вазифаларын билгели, налоглар сала, чиновникларның власть чикләрен күрсәтә һәм башка эшләрне эшли. Закон төзүче русчада Законодательная власть дип йөртелә. Законны төзү генә җитми, аны гамәлгә дә кую тиеш. Законны урынына җиткерүче аның тиешенчә үтәлеп-үтәлмәвен караучы - Исполнительная власть дип атала. Законны гамәлгә куючы (исполнительная власть) законны төзүчегә бөтенләй башка булырга тиештер. Мислә, налогларны билгеләү белән ул налогларны җыю эшенең бер кулга бирелүе бер дә ярамыйдыр. Налогны җыючы кеше ул - налогны билгеләүченең кушканын эшләүче генәдер. Ул тордыгы законны үзенчә үзгәртергә, аңа үзенчә мәгънә бирергә аның һичбер хакы юктыр. Абсолютная монархия булган җирдә законадательная власть белән исполнительная власть икесе дә падишаһ кулында булалар, падишаһ исә аларны түрәләргә тапшыра. Әмма түрәләр, бер законны гамәлгә куйганда аз гына уңайсызлыкка очрасалар, законны үз кәефләре белән үзгәртәләр яисә бер циркуляр белән законны бөтенләй юкка чыгаралар. Әмма җөмһүрият булган мәмләкәтләрдә өч төрле властьның өчесе дә халык кулында була, тик кешеләре генә башка-башка булалар. Законны я халык тугрыдан-тугры үзе төзи яисә аның парламентындагы вәкилләре төзи. Исполнительная власть парламент әгъзалары эченнән билгеләнгән парламент алдында мәсьүл булган министрлар кулында була. Ягъни законны алар урынына җиткерәләр, әгәр законга каршы китсәләр, парламент аларны: "Нигә алай эшләдегез?" - дип, җавапка тарта аладыр. Хөкем эшләре исә халык эченнән сайланган антлы хакимнәр кулында була. Инде карыйк: бу өч төрле власть чикләнгән монархиядә ничек булына икән? Закон төзү эшеннән башлыйк. Монд ый мәмләкәтләрнең Конституцияләрендә: "Һәрбер закон ляихәсе парламент кабул иткәч, падишаһ кул куйгач кына закон булып китә", - диелә. Инде карыйк: әгәр халык вәкилләре бер-икесе законны үзгәртергә, бер налогны бетерергә, бер сыйныф халыкның праваларын киңәйтергә яисә башка бер шундый эш эшләргә теләсәләр, ә падишаһ аны теләмәсә, ул эш һаман иске көенчә кала. Күрәсез, монда да бер падишаһ фикере бөтен халык фикере белән бер дәрәҗәдә йөртелә. Өстәвенә кайбер мәмләкәтләрдә халык вәкилләре палатасыннан (парламенттан) башка тагы икенче бер палата була. Ул палатаның әгъзалары зур җир хуҗалары, акчалы байлар, аксөякләр (дворяннар) булалар. Бу икенче палата беренче палата дәрәҗәсендә үк көчле була. Ягъни аның ризалыгыннан башка бер закон да чыгарып булмый. Болай булгач, хөкүмәт эшләре икегә генә бүленгән булмый, өчкә бүленгән була, халык вәкилләренә өчтән бер өлеше генә тиядер. Югары палатада байлар гына утырганлыкны әле генә әйттем. Түбән палатада (парла ментта) да байларның вәкилләре булганлыкны онытырга ярамый. Болай булгач, чикләнгән монархиядә закон төзү эшендә халык сүзе түгел, байлар һәм падишаһ сүзе күбрәк үтәдер. Падишаһ сарае белән байлар бик дус яшәгәнлекләреннән, монда күбрәк вакытта законнар халык теләгәнчә түгел, байлар белән падишаһ теләгәнчә булып чыгалар. Янә кайбер чикләнгән монархияләрдә шул да бар: сайлауларга катышу өчен, Имущественный цензъ, ягъни билгеле бер дәрәҗә байлык иясе булу шарт ителә. Болай булганда, түбән палата (парламент) әгъзалары да байлардан гына булалар, безнең Думага сайлау эшенә катышу өчен дә әлегәчә шундый байлык шарт ителә иде. Пруссия белән Австриядә сайлау эшләре шундый нигезгә корылган ки, анда иң аз сыйныф иң күп сыйныф сайлаган микъдарда депутат сайлый ала. Мислә, Пруссиядә халык гөруһларга бүленә. Беренче гөруһка бөтен халыкның йөздән дүрт өлеше (иң бай, иң зур мәртәбәле кешеләр), икенче гөруһка бөтен халыкның йөздән унике өлеше (гадәти байлар), өченче гөруһка бөтен халыкның калган йөздән сиксән дүрт өлеше (бүтән сыйныф әһали) керәдер. Менә шушы гөруһларның һәркайсының ландтагка (Пруссия парламентына) җибәргән депутатларының саны бертигез була. Саксониядә, Румыниядә, башка бәгъзе бер падишаһлыкларда да шундый ук ысул хөкем сөрә. Күренә ки, чикләнгән монархияләрдә (хосусан, анда икенче палата да булса) халык вәкилләренә закон төзү эшенең өчтән бер өлеше генә бирелә, калган ике өлеше үзара бик тату яши торган байлар белән падишаһ кулында каладыр. Янә шуны да әйтергә кирәк: чикләнгән монархияләрдә дә хөкүмәт машинасы, гаскәр вә башка көчләр падишаһ кулында була, эш башында ул тора. Бер эшнең парламентта үтүенә ышанмаса, падишаһ, үз кулындагы көчләргә таянып, тота да ул эшне үзлегеннән эшләп ташлый. Мислә, Австрия төп законнарының 14 нче статьясында әйтелә: "Парламент җыелмаган чакта, кичектерергә ярамаган бер эш килеп чыкса, аңа парламентның ризалыгын сорамыйча ук, император фәрман чыгарып, ул эшне эшли ала. Тик ул эш төп законнарның нигезенә зыян китерердәй, казнага авырлык төшерердәй, казна милкене кулдан чыгарырдай булмасын. Әмма безнең Русия төп законнарында 87 нче статья бар иде. Бу статья буенча, хөкүмәт, Дума һәм совет җыелмаган вакытта, "ашыгыч" законнар чыгара иде. Бервакыт Столыпин, үзе теләгән бер законны 87 нче статьяга туры китереп үткәрү өчен, эшләп торган Дума белән Советны өч көнгә таратып торган иде. Соң елларда Икенче Николай хөкүмәте бу 87 нче статья белән һәр атнада диярлек бер закон чыгара башлаган иде. Былтыр Дума ачылырга берничә көн генә калгач, 87 нче статья белән "Сәламәтлекне саклау министерствосы" дигән бер министерство ясаганнар иде һәм шул эшне "ашыгыч" эш дип күрсәткәннәр иде. Гадәттә, парламентны җыю һәм тарату падишаһ ихтыярында була. Падишаһ, бер закон проектының парламенттан үтмәячәгенә ышанды исә, парламентны таратып җибәрә дә, ул законны указ (фәрман) белән эшкә кертеп җибәрә. Мондый эш Австриядә бик еш булып тора. Падишаһларның болай кыланулары парламент дигән нәрсәне бөтенләй юкка чыгарадыр. Хөкүмәт эшләре ике кулга бирелгәч, бер якның ничек тә икенче якны җәберләргә, хокукын киметергә тырышачагында шөбһә юк. Чикләнгән монархияләрдә гаскәр һәм чиновниклар падишаһ кулында булгач, байлар аның ягында торгач, көч, әлбәттә, падишаһ ягында була, халык ягында булмый. Дөрес, чикләнгән монархияләрдә халыкның хокукы, иркенчелеге чикләнмәгән монархияләрдәгедән күп артык, ләкин бу хокуклар, бу иркенчелекләр бик аз, бик чамалы, анда идарә хөкүмәт эшләре халык кулында дип әйтеп булмыйдыр. Чикләнгән монархияләрдә исполнительная власть (законнарны эшкә кую) бөтенләй падишаһ кулында: министрларны ул куя, ул төшерә. Дөрес, министрлар парламент алдында мәсьүл булалар, ләкин күп вакытта бу мәсьүллек аларны парламентта бирелгән "запрослар"га (сораулар) җавап бирүдән еракка китми. Мислә, Германиядә имперский канцлерны (баш министр), башка вәзирләрне император куя һәм, Рейхстаг (парламент) аларга ышанмаганлыгын белдерсә дә, аларның урыннарыннан чыгулары һич лазем түгел. Әмма Англиядә эшләр башкачарак. Анда парламентта нинди партия күпчелеге булса, министрлар да шул партия эченнән куелалар, әгәр парламент ышанмаганлыгын игълан кылса, министрлар шунда ук урыннан чыгалар. Англия хакында шуны әйтергә кирәктер ки, анда король (падишаһ) исемдә генә булып, аның һичбер көче юктыр. Ул һәр эштә парламентка иярәдер. Англия короле хакында: "Падишаһлык итә, ләкин идарә итми", - диләр. Ләкин чикләнгән монархия турында сүз кылганда, Англияне генә күз алдында тотып, зур өметләргә бирелергә ярамый. Англия халкы үзенә ирек вә хокукын 700 ел элек ала башлаган, шул җиде йөз еллар буенча инглиз халкы үзенең хокукын һаман киңәйтә, арттыра барган, идарә формасын һаман төзәтеп, яхшыртып торган. Берьюлы Англиядәге шикелле чикләнгән монархия ясап җибәрү бик читен, хәтта мөмкин түгел дияргә дә ярый. Әмма башка җирләрдәге чикләнгән монархияләр бер дә мактарлык түгелләр. Анда исполнительная власть падишаһ кулына бирелгән. Ә падишаһ, гаскәрләр һәм түрәләргә таянып, күп вакытта ачыктан-ачык парламентка каршы китәдер. Чит дәүләтләр белән хәбәрләшү, сугыш башлау, сугышны туктатып килешү кебек эшләрдә Аурупаның чикләнгән монархияләрендә падишаһларга зур хокук бирелгән. Парламент, әгәр теләсә, падишаһ кузгаткан эш өчен казнадан акча бирмәүне генә булдыра аладыр. Кайчак падишаһ төрле чаралар белән парламентның бу хакын да бозудан тартынмыйдыр. Хөкем эшләренә килсәк, монда да халыкның катышы ярымйорты гына була: халыктан сайланган антлы хакимнәр янында падишаһ куйган чиновник судьялар утыралар. Бу, әлбәттә, хөкем эшләренә бик уңайсызлый. Халыктан сайланган хакимнәр белән чиновник судьялар арасында сүз башкалыгы чыкканда уңайсызлык тагын да зуррак була. Чын ирекле халык мәхкәмәсе идарә эшләре халык кулында булганда гына мәйданга киләдер. Мондый идарә (чикләнгән монархия) кемгә файдалы? Байлар (буржуазия) ни өчен аңа теш-тырнаклары белән ябышалар? Менә без бу сөальләргә дә җавап бирергә тиеш. Байлар ничек тә хөкүмәт эшләрендә үз сүзләренең күбрәк үтүенә ярдәм итәрлек, ярлылар тавышын ишеттермәслек идарәнең булуын телиләр. Янә байлар үзләренең кулларында ярлыларның көчләреннән иркенләп файдаланырга ярдәм итәрлек көчнең саклануын телиләр. Чикләнгән монархия байларга андый көчне тәмам бирәдер. Ике палата булгач, парламент сайлауларына катышыр өчен милек иясе булу шарт ителгәч, закон төзү эшендә, әлбәттә, байлар сүзе күбрәк үтәдер. Дөрес, Аурупадагы чикләнгән монархиянең падишаһлары фиргавен дәрәҗәсендә залим булып китә алмыйлар, байларга каршы килеп эш күрә алмыйлар, ләкин байлар белән ярлылар (эшчеләр) арасында чарпышу булган чакта, ул падишаһлар, әлбәттә, байлар ягында торалар, фәкыйрь халык үзләренең хокукын сорап кузгалса, аларны бик тиз басалар. Җөмһүрият Җөмһүрият булган мәмләкәттә нәселдән-нәселгә килгән падишаһ булмый, чын җөмһүрият булган җирдә халык үзе закон төзи, үзе ул законны урынына җиткерә, үзе хөкем итә, монда бөтен мәмләкәтнең хуҗасы халык була. Дөрес, һәммә җөмһүриятләрдә диярлек халык үзенең вәкилләре аркылы бер рәис (президент) сайлый, исполнительная властьны шул рәискә тапшыра, ләкин бу рәиснең власте белән падишаһ власте арасында җир белән күк арасы хәтле аерма бар. Җөмһүрият рәисе билгеле бер мөддәт белән сайлана, аны халык теләгән вакытта төшерә, әгәр гаепле булса, судка бирә ала. Закон төзүдә ул рәиснең һич катышы булмый, ул парламент кушканны гына урынына җиткереп тора. Тик шунысы бар: рәис исполнительная властьның башында торганлыгыннан, күбрәк җөмһүриятләрдә ул парламент күпчелегеннән министрлар билгели һәм халык белән төзегән законнарны үз исеменнән игълан кыла. Халык хөкүмәт эшләрен үз кулында ничек тота? Закон төзү эшләреннән башлыйк. Халык законны я тугрыдан-тугры үзе яисә аның парламентындагы вәкилләре төзиләр. Халыкның законны үзе төзүе болай була. Бер закон ляихәсе төзелә дә, бөтен халыктан тавыш җыела, шул ляихәгә күпчелек тавыш бирсә, ул закон булып китә. Күпчелек тавыш бирмәсә, төшеп кала. Ляихә, тавышка куелмастан элек, газеталарга язылып таратыла, ул турыда газеталарда төрле фикерләр языла, төрле җыелышларда сөйләнә, шулай итеп, халык ляихәне яклаучыларның, аңа каршы торучыларның фикерләре, дәлилләре белән бик яхшы таныша. Законны болай тавышка кую "референдум" дип атала. Референдум Швейцариядән башка җирдә юк әле, шуны әйтергә кирәктер ки, референдум бик яхшы нәрсә булса да, ул парламент урынына тора алмый. Яңа законнар бик еш кирәк булып торалар, аларның барысын да бөтен халык карамагыннан үткәреп булмый. Һәрбер закон бөтен халык карамагыннан үткәрелсә, закон төзү бик озакка сузылыр, кирәк җавапны вакытында алу бик читен булыр иде. Демократическая республика (халык җөмһүрияте) булган җирдә парламент әгъзалары гомуми, тигез, тугры һәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайланалар. Гомуми, ягъни 20-21 яшькә җиткән һәрбер граждан, дин һәм милләт аермасына карамыйча, депутат сайлаган вакытта тавыш бирә аладыр. Тигез, ягъни кирәк бай, кирәк ярлы, кирәк укымышлы, кирәк надан, кирәк ир һәм хатын булсын - һәркем бер генә тавышка ия була. Тугры, ягъни элек халык тарафыннан выборщиклар сайланып, депутатлар шул выборщиклар эченнән сайланмый, бәлки депутатларны халык тугрыдан-тугры үзе сайлый. Яшерен, ягъни һәрбер сайлаучы үзе теләгән вәкилнең исемен яшерен (аерым бер бүлмәдә) яза да, берәүгә дә күрсәтмичә, ящикка салып җибәрә. Хәзерге җөмһүриятләрнең һәммәсендә диярлек сайлауның гомумилегенә бер төрле чик куелган. Мислә, Франциядә, Америка Кушма Штатларында һәм Швейцариядә хатын-кыз парламент сайлауларына катыша алмыйдыр. Франциядә депутат булып сайлану өчен - 25 яшьтә булу, сайлауларга катышу өчен, сайлаулардан элекке алты ай буенча бер урында торганлык шарт ителгән. Бу соңгы шарт эшчеләрне бик уңайсыз хәлгә куя, чөнки эшчегә күп вакытта урыннан-урынга күчеп йөрергә тугры килә. Байлар тарафыннан фәкыйрьләрне кысу, аларның хокукын киметү өчен ясалган тагын шундый чикләүләр бар, чын халык җөмһүрияте булган җирдә сайлаулар бер дә чикләүсез-нисез, гомуми булырга тиештер. Һәрбер закон буенча балигъ саналган ир вә хатын граждан, дин, милләт аермасына, байлыгы-ярлылыгына, галимлеге-наданлыгына, кайда торуына вә башкаларына каралмыйча, сайлау эшләренә катышырга хаклы булырга тиештер. Сайлауның гомумилеген аз гына киметә торган эш тә меңнәрчә гражданнарның, бигрәк фәкыйрьләрнең сәяси хокуклардан коры калуларына сәбәп буладыр, хәзерге җөмһүриятләрдә байлар парламент белән рәттән "Сенат" исемле тагын бер палата утыртып куйганнар. Бу Сенатның әгъзалары күбрәк байлар буладыр. Мислә, Франциядә Сенат әгъзаларын халык тугрыдантугры үзе сайламый, бәлки аларны бертөрле вилаять мәҗлесләре сайлыйлар. Бу мәҗлескә шул вилаять (департамент)тан парламентка сайланган депутатлар, шундагы мәхәлли идарәләрнең (безнең шәһәр думасы, земстволар шикелле) әгъзалары керәдер. Бу мәхәлли идарәләрнең әгъзалары картрак, байрак кешеләр булганлыгыннан, Сенат әгъзаларының дә яшьлерәк, байрак кешеләрдән булмый хәле юктыр. Шуны да әйтергә кирәк: Франциядә Сенат әгъзалары тугыз елга сайланалар, яшьләре кырыктан ким булмаска тиеш. Сенат шикелле икенче палаталар һәрвакыт парламент тәгәрмәченә таяк тыгалар, аның халык, фәкыйрь халык өчен эшләргә теләдеге файдалы эшләрен булдырмаска тырышалар. Чын демократическая республикада ике палат булырга һич мөмкин түгел. Парламент берүзе генә булырга, закон төзү эшен үз кулында гына тотарга тиештер. Халык җөмһүрияте булган җирдә закон ляихәләре ясап күрсәтү хакы халыкка да, парламент әгъзаларына да биреләдер. Шундый ляихәләрнең һәркайсы парламентта мөзакәрә ителә, күпчелек тавыш бирсә, закон булып китә. Бу законны игълан кылып чыгару хакы җөмһүрият рәисе (президент) кулында була. Ул, әгәр теләсә, парламент аркылы бәгъзе бер поправкалар кертә ала. Әмма бер кабул ителгән законны тасдыйк итү, тасдыйк итмәү аның хакы түгел. Әгәр рәиснең поправкасын парламент кабул итмәсә, рәис ул законны билгеләнгән мөддәт эчендә игълан кылырга тиешледер. Күренә ки, җөмһүрият булган мәмләкәттә закон төзү эше, чикләнгән монархияләрдәге шикелле, бөтенләй падишаһ кулына бирелми. Падишаһ белән халык арасында да бүленми, бәлки бөтенләй халыкның үз кулына биреләдер. Дәхи парламент законнарны төзү белән генә калмый, аларның тиешенчә урынына китерелеп-китерелмәүләрен дә күзәтеп тора. Законнарны урынына китерүче министрлар кабинеты була. Югарыда әйтелгәнчә, җөмһүрият рәисе бу министрларны парламент күпчелеге эченнән билгели. Бу министрлар һәрбер эшләрендә парламент алдында мәсьүл булалар: әгәр депутатлар алардан: "Бу эшне нигә эшләдегез?" - дип сорасалар, министрлар җавап бирергә тиешледерләр. Парламент күпчелеге хөкүмәткә ышанмаганлыгын игълан кылды исә, министрлар урыннарыннан чыгалар. Парламент күпчелегенә таянмаган министрлар эш башында бер көн дә тора алмыйлар. Һәрбер министр үз эшләре хакында гына түгел, үз кул астындагы һәрбер чиновникның эшләре хакында җавап бирәдер. Монда инде чиновниклар теләсәләр ни эшли алмыйлар, чиновникның гаебе бик тиз ачыла, телеграф аркылы бик тиз парламентка мәгълүм була. Депутатлар шунда ук министрга запрос бирәләр, закон бозган чиновник тиешле җәзасын күрә. Хөкүмәт эшләрен идарә бу юлга куелганда, министрлар яисә башка зур түрәләрнең циркуляр чыгарып законны бозулары яки законны төгәлләүләре һич мөмкин түгел. Министрлар кабинеты мәмләкәтне халык вәкилләре теләгәнчә идарә итәргә тиешледерләр. Монда хөкем эшләре дә халыкның үз кулында була. Анда судьялар халыкның үз эченнән сайланып куелалар, югары дәрәҗә мәхкәмәләрдә дә халык вәкилләре судьялык итәләр. Җөмһүрият булган җирдә һәркем закон кашында тигез була. Крестьяннарга - аерым, байларга - аерым, түрәләргә аерым мәхкәмә булмый. Һәркемгә бер төрле мәхкәмәдә хөкем ителә. Андагы мәхкәмәләр түрәләр катышудан ерак, халыкка бик якын торалар. Җөмһүрият идарәсе халыкка, сәяси хокуклар бирү белән бергә, төрле гражданский ирекләр дә бирәдер. Мондый мәмләкәтләрдә халык җыелырга, иттифаклар ясарга, ни теләсә, шуны язарга, сөйләргә ирекле була. Эшчеләргә эш ташлау иреге бирелә. Һәрбер кешенең шәхесе, йорты имин була, ягъни берәүне, хөкемгә бирмәстән, түрәләр кулга ала (арестовать итә) алмыйлар, кешенең өенә басып кереп тентү ясый алмыйлар. Һәрбер кешегә мәмләкәт эчендә йөрергә ирек була, ягъни һичбер түрә юлчыдан: "Кайдан киләсең, кая барасың? Нишләп йөрисең? Паспортың бармы? Фәлән?" - дип сорап йөдәтә алмый. Кешегә теләсә нинди дин тотарга ирек була, закон кашында һәркем бертигез була, һәркемгә уку (тәгълим) мәҗбүри һәм буш була. Халыкка тормышны яхшырту юлында көрәшергә тәмам иркенлек була. Мондый идарә формасы кемгә файдалы? Бөтен халык өчен файдалы, чөнки җөмһүрият булганда, мәмләкәтнең чын хуҗасы халык була, халык үз язмышын, үз эшләрен үзе башкара, үз язмышын үзе карый. Җөмһүрият фәкыйрь эшчеләр, шәһәр вә авылның фәкыйрь халкы өчен бигрәк тә файдалы. Чөнки җөмһүрият булган мәмләкәттә аларга оешырга, байлар белән көрәшергә киң юл ачыла. Җөмһүрият болар кулына байлар белән көрәшергә зур көч, ягъни сәяси эшләргә катышу хакын бирәдер. Бу мәмләкәттә җөмһүрият идарәсе ясалса, анда эшче халыкка бөтен тормышын чын тигезлек, чын ирек нигезенә кору, социализм, коллективизм дигән яхшы максатларга җитү өчен көрәшергә юл ачыладыр. Җөмһүрияттән тик халыкның караңгылыкта, тарлыкта торуыннан файдаланган сыйныфлар гына куркадыр. Алар да - байлар, җир хуҗалары һәм зур түрәләрдер. СӨЕНБИКӘ МАНАРАСЫ Казан мөселман хәрби комитеты, революция заманыннан файдаланып, 1917 елның 2 нче сентябрь утырышында Казанда крепость эчендәге, татарлар арасындагы - "Хан мәсҗеде" дип, руслар тарафыннан "Сөенбикә манарасы" дип аталган тарихи манараның башындагы бөркет (орел) сурәтен алып, аның урынына ай куярга карар биргән вә, шул карарына бинаән, сентябрьнең 16 сында Корбан гаетенең өченче көнендә орелны төшергән, ләкин ай куярга өлгерә алмаган иде. Шул мөнәсәбәт белән ошбу манара хакында Казанда төрле кыйль-кальләр, рус голәмалары тарафыннан манараның татар әсәре булмавы хакында сүзләр күтәрелде. Шул рус голәмаларының төрле яктан протестлары явып торган көннәрдә, Казан хәрби комитеты, манара хакында рус матбугатында чыгарыр өчен, бер мәкалә язуны тәклиф итеп, миңа мөрәҗәгать кылды, һәм бер кечкенә генә җыелыш вакытында иптәшләремнән Газиз әфәнде Гобәйдуллин миңа бу манара хакында бер лекция укырга киңәш итте. Лекциядән матбугат өчен мәкалә чыгару һәм мөмкин булачагын игътибарга алып, мин бу киңәшләрдән соңгысын тыңладым; аннан килгән файданың Бөтенрусия мөселман укытучылары берегенең мәркәз бюросына бирелүенә карар кылдык. Лекция ике бүлек итеп укылды. Ошбу бүлекләрне күрсәтер өчен, I һәм II сурәтендә рәкымнар куелган. Лекциянең әсаслары ошбулардан гыйбарәттер: I - Сөенбикә манарасыннан бөркетне төшерү мөнәсәбәте илә булган хәлләр: Асаре гатика җәмгыятенең игътиразы, вилаять комиссарының катышуы, пайтәхет газеталары. Шәһәр думасы, Казан һәм вилаять мөселманнарының карашы. Бабаларыбыздан калган әсәрләрне сагыну. Борынгы Казан шәһәренең урыны, диварлары вә капкалары. Чиркәүгә әйләндерелгән Мөрали мәсҗеде хакында. Сөенбикә манарасы хакында мәгълүмат кайдан алына? Бу манара хакында Шиһаб хәзрәт, Гайнетдин Әхмәров, Зәки Вәлиди вә Һади Атласов фикерләре. Манараның тарихын тикшерүнең читенлеге. Манара хакында рус мөәррихләре: Баженов, Рыбушкин, Платон Заринский, профессор Шпилевский. "Сөенбикә манарасы" - мәсҗед манарасымы яки башка максат белән салынган манарамы? Бу хакта Шпилевский, Мәрҗани, Пинегин, Атласов, Невзоров сүзләре. Бу хакта дәхи бер мәсьәлә. Манара хакында Платон Заринский, профессор Загоскин, папас Невзоров фикерләре. II - Манараны рус әсәре дип дәгъва кылучылар: профессор Эрдман, академик В. Суслов, Игорь Грабарь, П. Дульский. Манараның рус әсәре булуына китерелгән дәлилләр. Стиль мәсьәләсе. Николай Витзен китабындагы Казан манзаралары хакында. Манараның татар әсәре булуына дәлилләр. Кенәз Курбский сүзе. Авыз риваятьләре. Бу риваятьләр хакында профессор Шпилевский, профессор Загоскин сүзләре. Дәхи Шиһаб хәзрәт. Татар Казанында таш биналарның булуы. Нәтиҗә. Бу лекциядә Сөенбикә манарасы хакындагы сүзләрнең һәммәсен җыярга тырышылды, һәм бер татар углы тарафыннан ошбу тарихи әсәр хакында җитди бер адым атланды. Әгәр ошбу манара хакында мин күрмәгән мәгълүмат булса, белгән кешеләр өстәрләр. СӨЕНБИКӘ МАНАРАСЫ - ТАТАР ӘСӘРЕ ! Мөхтәрәм ханым вә туташлар вә мөхтәрәм әфәнделәр! Ничәмә-ничә йөз еллардан бирле татар йөрәгендә кадерле бер урын тотып килгән, үзенең газимәте белән рус Казанына да зиннәт булып торган, сәйяхларның вә асаре гатика мөхибләренең дикъкатьләрен җәлеп иткән, татарларның мазыен вә шәүкәтен искә төшерүче бердәнбер ядкәр булган тарихи бер әсәр хакында башлап лекция уку шәрәфе минем өлешемә төште. Мин, үземә бөек бер ифтихар санап, сүзгә керешәм. Казан мөселман хәрби комитеты 1917 ел сентябрьнең 2 сендәге утырышта Хан мәсҗеде (Сөенбикә манарасы) башыннан Корбан гаетенең өченче көнендә (16 нчы сентябрьдә) бөркет сурәтен алып, аның урынына ай куярга карар биргән вә бу карарын 10 нчы сентябрьдә Казандагы Асаре гатика, тарих вә этнография җәмгыяте, вилаять комиссары янына, Эшче вә солдат депутатлары советына ирештергән иде. Бөркет сурәтен алырга билгеләнгән 16 нчы сентябрь көнендә "Камско-Волжская речь" газетасында профессор Харламповичның ошбу мәкаләсе басылып чыккан иде: Сөенбикә манарасына сүэ касд 2 нче сентябрьдә Казан мөселман хәрби комитеты Сөенбикә манарасы башындагы бөркет урынына ай куярга карар бирде һәм эшкә дә тотынды инде. 10 нчы сентябрьдә мәзкүр комитет бу хакта бәгъзе бер мәсьәләләрне, шул җөмләдән, Казан дарелфөнүне хозурындагы Асаре гатика җәмгыятен дә агяһләндерде . Бу мәсьәләгә башка мөәссәсәләр ничек караганнардыр - мәгълүм түгел, әмма Асаре гатика җәмгыяте шурасы тарихи бер әсәрнең тышкы сурәтен үзгәртүгә болай сүэ касд кылуга каршы игътираз итәргә бертавыштан карар бирде. Бу игътиразны Казандагы руслар һәммәсе котларга тиешледерләр. Эш менә нәрсәдә: Сөенбикә манарасының исеме татарча булса да, аның татар сәнгатенә вә татар Казаны тарихына һичбер мөнәсәбәте юк. Ул рус мигъмариясенең ядкәредер ки, үзенең стиле белән тәмам Мәскәү Кремленең башняларын искә төшерәдер. Ул XVIII гасырда салынган. Голландияле Витзенның 1692 вә 1705 тә басылган "Гарби вә шәркый Татарстан" дигән китабына өстәлгән ике Казан манзарасында ул манара юк. Димәк, мөселман комитетына ул манараны үзсенергә әсас юк, аның башына мөселман дине галәмәте булган ай куярга исә асла юл юк. Монда, мигъмари шәкелләре вә тарихи дәверләрне саташтыру өстенә, рус халкының дәүләт хокукына да тәгъриз буладыр. Чөнки бөркет - Русия дәүләтенең гербы бит. Бу дәүләт хозурында төрлечә кимсетелгән вә зәгыйфьләнгән булса да, татар халкына ул дәүләтне ислам диненең җиңү бәйрәмен итәргә иртәрәк әле. Бинаән галәйһи, хәрби комитет үзенең ашыгычлык белән чыгарган рус әһалисенең бер кыйсеме арасында наразыйлык тудырган карарын туктатсын иде. Юкса соңга калынган булыр. Археология җәмгыятенең игътиразы Шул ук 16 нчы сентябрь көнендә Асаре гатика, тарих вә этнография җәмгыяте тарафыннан Мөселман хәрби комитетына түбәндәге игътираз җибәрелгән иде: Мөселман хәрби комитетының, быел 10 нчы сентябрьдә 982 нче номерлы кәгазь җибәреп, Сөенбикә манарасындагы бөркет урынына ай кую хакындагы мөрәҗәгате мөнәсәбәте илә, Казан дарелфөнүне хозурындагы Асаре гатика, тарих вә этнография җәмгыятенең советы түбәндәге фикерне әйтүне тиешле таба: 1 - Асаре гатика, тарих вә этнография җәмгыяте Идел-Кама буйларындагы борынгы әсәрләрне күзәтеп торганлыгыннан, комитетның дикъкатен шуңа җәлеп итәдер ки, Казан губерниясендәге борынгы әсәрләрне төзәтү (ремонт ясау), әгәр Петроградтагы Асаре гатика комиссиясеннән махсус рөхсәт алынган булса, Асаре гатика җәмгыятенең рәһбәрлеге астында гына мөмкин. 2 - Сөенбикә манарасы - Казандагы борыннан каләме мәшһүр бер әсәр. Ләкин ул хәзерге рәвешендә әсла татар әсәре түгел. Ул үзенең стиле һәм салыну рәвеше белән Мәскәү Кремленең манараларын, мислә Боровецкая башняны искә төшерә. Шунлыктан, сәнгать тарихын язучылар ул манараны XVII йөзнең ахыргы яртысында салынган дияргә маилдерләр (Грабарьның "Сәнгать тарихы", 2 том, 324 бит; Сусловның "Борынгы рус мигъмарисенең ядкәрләре" дигән китабы 7 җилд, Дульский "Казанның иске заманнан калма ядкәрләре", 1914 тә басылган, 7 вә 8 нче битләр). Голландияле Витзенның 1692-1705 елларда басылган "Шәркый вә гарби Татарстан" дигән әсәрендәге Казан манзараларында бу манара булмаганлыгыннан, ул манараның салынуы, әлбәттә, 1705 тән соңгы вакытларда буладыр. Шулай да 1767 елдан да соң салынмаган, чөнки шул елны Леспинас тарафыннан тәрсим ителгән Казан рәсемендә ул манара күренә (Дульский, 5 нче бит, Харлампович. Библiограф. замѣтка о книгѣ Дульскаго). Казанның күп яшәгән карты Н.Я. Агафонов бу манараның салынуын XVIII гасырның соңгы яртысына нисбәт бирә. Кайбер мөәррихләр, Анна Ивановна заманында салынган, диләр. Бинаән галәйһи манараның нигезе генә яки, ихтимал, беренче каты гына татар хөкүмәте заманыннан калган дип фараз кылырга мөмкин. 3 - Менә шул әйтелгән сәбәпләр бинаән, Казан татарлары ай куеп вә тәгъмир итеп, ошбу борынгы бинаның тышкы сурәтен үзгәртергә касд итмәскә тиешледерләр. Игътиразның фәнни вә тарихи кыйсеме шунда бетә. Моннан соң тарих вә асаре гатика галимнәре сәяси сатыхка күчеп әйтәләр: 4 - Манарадан бөркетне алырга комитетка хәзерге революция көннәрендә һичбер әсас юк: бөркет, гомуми дәүләт билгесе булып, империя билгесе түгелдер; ул Романовлар сөляләсе белән дә багланмаган. Революция мәйданга китергән Мәүкыйт хөкүмәтенең зур мөһерендә бөркет сурәте бар (тик таҗ гына юк). Бөркет - дәүләтнең берлеге, газамәте вә кәмаләтенең шигаре . Әгәр татарлар ул берлек вә газамәткә касд кылырга теләмәсәләр, ул шигарь - алар өчен дә лазем нәрсәдер. 5 - Әмма манара башына ай куярга комитетның хакы бигрәк тә юк. Ай татарларның милли шигаре булган тәкъдирдә дә, Сөенбикә манарасы - хәзер дә бит элекке шикелле үк бөтен Казан шәһәренең вә аның аркылы бөтен Русия җөмһүриятенең милкедер. Ай кую Казанның православный рус әһалисендә нинди фикерләр кузгатмас? Бу эш татар тәслите исламның истиля планнары хакында шәигалар күтәрмәсме? Бу хәл ансыз да партияләргә бүленеп беткән Казан шәһәре халкы арасында мөнәсәбәтләрнең начарлануына сәбәп, үзара сугыш кузгатуга сылтау булмасмы? Асаре гатика җәмгыяте советының бу куркулары гражданлык тойгыларыннан гына килми, бәлки халык арасындагы тынычсызлыкларның борынгы әсәрләргә зарар китерү ихтималы да аны хәвефкә төшерәдер, чөнки андый әсәрләрне саклау - Асаре гатика җәмгыяте вазифасы. Бу мөрәҗәгать Казан вилаять комиссариятына һәм Шәһәр Думасына җибәрелде. Асаре гатика, тарих вә этнография җәмгыяте рәисе М. Хвостов. Сөенбикә манарасыннан бөркетне төшерү хәзерлекләре күрелгән чакта, мәсьәләгә вилаять комиссары катышып, Мөселман хәрби комитетын ул эштән туктатырга теләгән иде. Ләкин хәрби комитет бу игътиразлар вә мәддахларның берсенә дә илтифат итмәде, үзенең карарыннан ваз кичмәде. Бөркетнең татар солдатлары тарафыннан нинди батырлык вә гайрәт белән төшерелгәнлеге татар газеталарында мөфассал рәвештә язылып үтте. Бөркетне төшерүдә зур фидакярлек вә батырлык күрсәтүчеләр солдат Габдулла Исмәгыйлев, тупчы Лотфелрахман Габдрахманов, артист Газибәк Салтыковский һәм вәиси Ибраһим Зәйнуллин булды. Сөенбикә манарасыннан бөркетне төшерү тантанасында хазир булган мөселманнарның рухлары бик күтәренке, алар өчен бүгенге көн бер гадәттән тыш шатлык вә милли бәйрәм көне иде... Казан руслары мәсьәләгә бик әһәмият бирделәр. "Казан татарларының тарихи Сөенбикә манарасыннан рөхсәтсез-нисез дәүләт гербы булган орелны төшерүләре" хакындагы хәбәр моннан телеграф белән пайтәхет[нең] олуг газеталарына хәбәр ителде. 21 нче сентябрьдә шул ук мәсьәлә Шәһәр Думасы мәҗлесендә дә каралды. Ул мәҗлескә милләтче руслар бөтен гыйльми вә сәяси көчләрен мобилизовать итеп килгәннәр иде. Профессор Хвостов манараның татар әсәре булмавы хакында озын нотык сөйләде, профессор Гольд-Гаммер, податный инспектор Юшков мәсьәләгә сәяси ноктаи нәзардан карап кызу вә отышлы нотыклар сөйләделәр, бу нотыклар тәэсире белән рус милләтче гласныйлары бик кызганнар иде. Боларның атышын мөселман гласные Фоад Туктаровның нотыгы гына басты. Соңра "Р[усское] С[лово]" газетасының 224 нче номерында татарның Сөенбикә манарасыннан орелны алуларыннан, аның башына ай куярга теләүләреннән көлеп бер мәкалә язылган. Шунда "Безнең тавыш"тан күчерелеп, "Кояш" газетасының 1163 нче номерында басылган шигырьнең тәрҗемәсе кертелгән. Мәкаләсенең ахырында "Р[усское] С[лово]" мөхбире "Такъ Каз. татары лягнули рус. государственностъ" дип куя. Бу мәсьәлә октябрь башларында Археология җәмгыятендә дәхи дә телгә алынды. Җәмгыять рәисе профессор Хвостов татарлар тарафыннан Сөенбикә манарасыннан орел алынган көннәрдә җәмгыять советының ниләр эшләгәнлеге хакында хәбәр бирде. Гарәп Җузе айның мөселман дине галәмәте булмыйча, төрек солтанының гербы булуы, бинаән галәйһи, татарлар, үзләрен бер дәүләтнең садыйк гражданнары санаган хәлдә, икенче бер дәүләтнең галәмәтен алга сөрүләре урынсыз булуы хакында сүз сөйләде. Профессор Харлампович, "Кояш"та басылган шигырьнең русча тәрҗемәсен укып, җәмгыять әгъзаларын хәбәрдар итте. Сөенбикә манарасыннан бөркетне алуга Русиянең төрле урынындагы мөселманнарның бик яхшы караганлыклары вә аннан шатланганлыклары аңлашыла. Ошбу мөнәсәбәт илә, Мөселман хәрби комитетына түбәндәге урыннардан котлау телеграмы килгән: 1) Баку төрк федералистлары партиясе вә "Мөсавәт" җәмгыяте рәисе Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә әфәндедән; 2) Баку мөселман комитеты рәисе Галимәрданбәк Тупчибашевтан; 3) Җидесу вилаятендәге тукмак "Шураи ислам" рәисе Сатыбалдиннан котлау телеграмы белән бер мең сум акча; 4) Сабынчыда "Мөсавәт" җәмгыятеннән; 5) Петропавелдан; 6) Нахичеваньнан төрк федералистларыннан; 7) Кавказ җәмгыятеннән тарихи бер ядкәрләрне яңарту өчен рәхмәт телеграмы вә 300 сум акча; 8) Ташкент төрк федералистларыннан рәхмәт телеграмы; 9) Самар мөселманнары хәрби комитеты котлар өчен махсус кеше вә 621 сум 12 тиен акча җибәргәннәр. Кирәк Казан татарларының бөркет төшергән көндәге шатлыклары, кирәк вилаятьләрдәге мөселманнарның бу эшкә зур бер вакыйгага караган күз белән караулары күрсәтәдер ки, Русиядәге төрктатарлар үзләренең тарихи әсәрләренә әһәмият бирәләр вә аларга хөрмәт итәләр икән. Һәм, вакыйган, аз гына татарлар тарихыннан хәбәрдар булган, хәзерге Казан губернасында Казан падишаһлыгы вә шул губернаның баш шәһәре урынында ул падишаһлыкның Казан исемле пайтәхете булганлыгын белгән һәрбер татар углы вә кызы үз-үзенә: "Соң ул пайтәхет Казан шәһәре кая киткән, безнең татарыбыздан нигә бер дә әсәрләр, гыймарәтләр-фәләннәр калмаган?" - дигән сөальләр бирә, йөрәгендә бераз гына милли тойгы булган, милләтенең мазые-тарихы белән интересланган һәрбер татар баласы бабаларыннан калган әсәрләрне сагына, шуларны күрәсе килә. Һич булмаса, үзенең иске тарихи исемен саклаган, Казанга читтән килгән аңлы татар баласы һәр нәрсәдән элек бу шәһәрдә татар әсәре, татар ядкәре эзли. Мин уйлыймын ки, Сөенбикә манарасы хакындагы лекцияне тыңлар өчен ошбу залга җыелган татар балаларының һәркайсының йөрәгендә шул сөальләр саклана торгандыр, алар, әлбәттә, монда шул сөальләргә җавап эзләп килгәннәрдер; бу аудитория, шөбһәсез, миннән шул җавапны көтә. Менә шул сәбәпле мин, бу көнге лекциянең мәүзугы булган Сөенбикә манарасы хакында сүзгә керешүдән элек, борынгы Казан шәһәре һәм чиркәүгә әйләндерелгән "Мөрали мәсҗеде" хакында бераз сүз кылачакмын. Борынгы Казан шәһәре хакында Мәгълүмегездер ки, бу ел шушы октябрьнең 2 сендә Казан алынганга 364 ел тулды. Бу мөддәт эчендә Казан шәһәре шулкадәр үзгәргән ки, хәзер борынгы татар Казанының нинди кыяфәттә булуын тасвир итү (күз алдына китерү) дә мөмкин түгел. Русиядә сәяхәт кылган саксонияле Адам Олеарий дигән кеше 1636 елда Казанның агач диварларын, шәһәр әйләнәсендәге манараларын күргән. XVIII гасырның 70 нче елларында диварның урынын билгеләү читен булган: шул чорлардан Казан гимназиясенең директоры фон Каниц (Каницъ), мәшһүр "Россиада"ны язучы Херасковның тәклифе белән тәфтишат ясаганда, бу мәсьәләдә читенлеккә очраган. Шул Каниц, ул чактагы эзләр, билгеләр вә аваз риваятьләренә таянып, борынгы Казанның планын ясап калдырган. Казан рус кулына кергәч тә, аның тышкы кыяфәте үзгәрә башлаган. Казанны алучы Иван Грозный андагы татар гыймарәтләрен, татарларны искә төшерә торган башка әсәрләрне бар гайрәте белән җимерттереп ташлаган. Бу сүз коры бер дәгъвадан гына гыйбарәт булмасын, татарлык тәгассыбы белән генә әйтелгән дип уйланмасын өчен, кайбер рус мөәррихләренең сүзләрен китерәм: профессор Н. Загоскин әйтә: "Татарлардан калган гыймарәт әсәрләренең булмавына килсәк, аның сәбәбе - Казанны 1552 елда мөхасарә иткән чакта, хосусан, 2 нче октябрьдә штурм (һөҗүм) ясаган чакта, шәһәрнең гаять нык җимерелүедер. Казанны алганнан соң да руслар, киләчәк нәселләрнең тарихи интересларын игътибарга алудан бигрәк, тәкъвалыкка зур әһәмият биреп, башта Казанның татар дәверен искә төшерерлек һәммә нәрсәләрне бик дикъкать белән юк итәргә тырыштылар. Дүртенче Иван (Грозный) Казандагы һәммә мәсҗедләрне бетерергә фәрман чыгарды, яңаларын салудан тыйды. Аның бу эше XVI йөзнең ахырында углы Федорның боерыгы белән ныгытылды. Рыбушкин дигән рус мөәррихе "Исторiя Казани" дигән китабының беренче җилдендә әйтә: "Казанны алучы дәһшәтле патша Казандагы йортларны юк итү белән генә калмады, бәлки гыйбадәтханәләрне, ханнарның каберләренә кадәр туздырып ташларга кушты, шәһәр эчендәге кайбер мәсҗедләрне җимерде, кайсыларын чиркәүгә әйләндерде". Янә 1856 елгы "Каз. губ. вѣд." газетасында "Какой видѣ имѣла Казань въ XVI вѣкѣ" дигән мәкаләләр язган кеше әйтә: "Шәһәрдән татарларны куып чыгару вә мәсҗедләрне җимереп ташлау, 1555 елда таш крепость, чиркәүләр, татар йортлары урынына рус йортлары салу, бистәләр (слободалар)ның мәйданга килүе - һәммәсе Казанның күренешен үзгәртте". Монда "бистәләр-слободаларның мәйданга килүе" диелгән. Вакыйган, Казан рус кулына кереп, бераз торгач та, Болакның аръягында Архиеписковская, Ямская, Мокрая дигән слободалар, Проломный урамдагы биек чиркәүнең җәнүбендә, иске татар зираты янында "Кирпичная" дигән слобода, Арча кырында Горшечная, Солдатская, Красная дигән слободалар, хәзерге Пятницкая чиркәү янында Глядкова дигән слобода пәйда була. Казанда еш булып торган зур янгыннар шәһәрнең үзгәрүенә күп ярдәм иткәннәр. 200 ел эчендә (1552-1757) Казанда гаять зур алты пожарлар булган. XIX гасырның яртысына кадәр, ягъни 300 ел эчендә булган янгыннар [саны] 10 га тула. Ягъни 30 елга бер янгын туры килә. 1742 елда шәһәрнең мәркәз урыннары янып беткән. 1749 елда бөтен шәһәр диярлек янып беткән. Ниһаять, Пугачев фетнәсе борынгы Казанны искә төшерерлек һәммә әсәрне бәрбад иткән. Пугачев һөҗүме мәзкүр слободаларның да югалуына сәбәп булган, тик кайберәүләренең урамнарга бирелгән исемнәре генә калган. Янып, җимерелеп тар-мар ителгән Казан Икенче Екатерина (Әби патша)ның боерыгы белән бөтенләй яңа план белән торгызылган. Шул кыяфәт аз гына үзгәреш белән әле дә саклана. Хәзерге Казан Әби патша әсәре саналса, урыны бар. Хәзерге чикләре белән Казан губернасын мәйданга китерү дә аның эше бит. XVI гасырдагы татар Казаны бөтенләй җир йөзеннән югалган дияргә мөмкин. Хәзер никадәр тырышып эзләсәк тә, татар әсәре табу бик читен. Борынгы Казан шәһәре хәзерге Казаннан бик күп кечкенә иде. Болакның Казан елгасына кушылган урыныннан башлап, Болакны уң кулда калдырып, аның буйлап, аннан акрын-акрын ераклаша барып, Балык базары мәйданына хәтле килегез дә, аннан сулга борылып, Балык базары урамы белән югары таба китегез, Николайский площадь бакчасыннан чыгып, Державин бакчасын уңда калдырып, почта алдыннан узып, Касаткин урамы белән төшеп, Нижний Федоровский, Засыпкин урамнарын кичеп, крепость асты белән барып, кузгалып киткән урыныгызга, ягъни Болак белән Казан елгасы кушылган урынга барып туктагыз. Мәгълүмдер ки, шул сез әйләнеп чыккан даирә хәзерге көндә шәһәрнең беренче часте дип йөртелә. Борынгы Казан шәһәре менә шул беренче частьнең урынын гына ишгаль итә иде. Шәһәр өч өлешкә бүленеп, беренче өлеше хәзерге крепость урынында булып, калган ике өлешеннән "Таҗик ермагы" дигән тирән чокыр белән аерыла иде. Бу ермак, мислә, Ташаяк ярминкәсе урыннарыннан башланып, Успенский монастырь белән крепость арасыннан, хәзерге Управа алдындагы Александрийский мәйданыннан үтеп, Казан елгасына барып тоташкан. Управа бинасы артында бу чокырның калдыгы әле дә бар. Мәгълүмдер ки, хәзерге крепость бик калку урында тора. Хан сарайлары, ханнарның төрбәләре, шәһәрнең иң шәп мәсҗедләре - һәммәсе шунда иде. Кенәз Курбский әйтүенә бинаән, бу мәсҗедләрнең бише таштан булып, күккә чыккан биек манаралары әллә кайдан ерактан Казанның мөселман шәһәре икәнлеген күрсәтеп торалар иде. Казан Идел буенда чынлап та күрекле вә мәһабәт бер шәһәр иде. Бу һәм татар тәгассыбы белән генә әйтелгән бер сүз дип уйланмасын өчен, бу хакта бер рус мөәррихенең сүзен күчерәм. 1852 елгы "Каз. губ. вѣд" газетасында Казан алынуга 300 ел тулу мөнәсәбәте илә мәкаләләр язган мөәррих әйтә: "Кальга эчендә, хосусан хәзерге Кремль торган тау өстендә, биек таш мәсҗедләр вә хан сарайлары бар иде. Шул мәсҗед вә сарайлар белән бизәлгән Казан, аз вә тынычсыз яшәсә дә, байтак шөһрәт алып өлгергән падишаһлыкның менә дигән нәмаендәсе булып, дикъкатьләрне җәлеп итеп тора иде". Шәһәрнең икенче өлеше хәзерге Воскресенский урам яктан тау өстендә вакыйг булып, хәзерге Управа, музаханә алдыннан башлана, хәзерге Университетский урамга килеп терәлә иде. Воскресенский урам тавы бер бите белән - Болакка таба, бер бите белән "Черек күл" дип аталган вә рәттән тезелеп киткән күлләргә иңә иде. Бу күлләр хәзерге Николаевский площадь бакчасыннан башлап, хәзерге Управа артларына кадәр сузылалар иде. Воск[ресенский] урам тавының җәнүб як битенең текәлеге хәзерге шикелле Проломный урамда бетми, бәлки Болакка якынрак җиргә бара иде. Болакның үзе хәзерге шикелле җәй көне сасып ята торган бер канау гына булмыйча, аз сулы, сай гына бер елга иде, буйлары үтә алмаслык сазлык иде. Шәһәрнең өченче өлеше Черек күлләр белән Казан елгасы арасында, ягъни хәзерге көндә Черноозерская, Покровская, Большая Казанская, Нагорная, Попова гора дигән урамнар ишгаль иткән урыннарда вакыйг иде. Беренче өлешнең өч яктан үз алдына дивары булган кеби, шәһәрнең калган ике өлеше дә дивар белән әйләндереп алынган, дивар ташында исә бер якта - баткаклы Болак, бер ягында - бик ярлы Казан елгасы, әмма шәһәрнең кояш чыгышы ягында, хәзерге Рыбнорядская урам, Николайский площадь бакчасы, Театральная урам, Касаткин урамы урыннарында гаять тирән чокыр казылган иде. Казанның дивары - кальгасы - гаять калын имән бүрәнәләрдән ясалган иде, ясалышы менә бу рәвешчә иде: калын имән бүрәнәләрдән, киңлеге дүрт сажин кадәрле буралар бурап, шул бураларны рәттән тезгәннәр дә, ошбу бураларның куыш калган очлары таш, ком вә балчык белән тутырылган иде. Диварларның өстендә, тышкы кырыенда шәһәрне саклаучыларга ышыкланыр өчен, юка гына агач койма ясалган иде. Агач кальганың тиз януы мөмкин булса да, XVI гасырда шәһәрне сакларга аның да күп ярдәме тия иде. Кальганың өстенә баскыч куймыйча менәргә мөмкин түгел иде, әмма баскыч кую бик читен була иде, чөнки сакчыларның кулында дошманны кальга янына якын җибәрмәскә җитәрлек төрле чаралар күп була иде: диварга якын килгән кешеләрнең өстенә таш, кыздырылган ком, кайнар су, эссе май, күкерт, сумала кебек нәрсәләр явып тора иде. Кальганың урыны-урыны белән капкалары, манаралары бар иде. Манаралар һәр дивар өстенә җирләштерелгән дүрт почмаклы буралардан гыйбарәт, өсләре дүрт битле текә түбә белән капланган була иде, түбән яклардан тар гына ишекләр булып, югарыларында атар өчен тар гына озынча тәрәзәләр күп иде. Казан кальгасының менә ошбу капкалары бар иде. 1 - Арча капкасы. Хәзерге почта конторы алдында, Покровский урамының Театр мәйданына чыккан җирендә иде. Ошбу капка мөнәс әбәте илә, Покровский урам, Пугачев килгәнгә кадәр Арская (Арча урамы) дип аталган иде. Себер юлы да XVI гасырда "Арча юлы" дип йөртелгән. 2 - Хан капкасы. Арча капкасының җәнүби гарби ягында, хәзерге Николаевский площадь бакчасының кояш чыгышы читендә булган дип уйлана. 3 - Аталык капкасы. Хәзерге Мало-Проломный урамының Балык базарына чыккан башында булгандыр, диләр. 4 - Нугай капкасы. Хәзерге Проломный урамдагы биек чиркәү (Богоявленская чиркәү) урынында булган. Рус гаскәре элек Казанның шул капкасын ватарга муафыйк булганлыгыннан, руслар ул капканы "Проломная ворота" дип атаганнар, "Проломный урам" исеме дә шуннан калган. 5 - Мөрали капкасы. Хәзерге көндә крепость эченнән Казан елгасы өстендәге күпергә таба чыга торган, хәзерендә Тайницкая ворота дип йөртелгән капка урынында булган. 6 - Алабуга капкасы. Хәзерге Пятницкая чиркәве тирәсендә булган. (Бу чиркәү Большая Казанская һәм Нагорная урамнар барып чыккан мәйданда, Богородицкий кызлар монастыре янында тора.) 7 - Забайлы капкасы. Евдокинский чиркәү якынында булган. (Бу чиркәү Поперечно-Казанская, Нижне-Федоровская, Засыпкина урамнарының кавышкан урыннарыннан вакыйгдыр.) 8 - Кайбат капкасы. Попова гора урамы тирәсендә булгандыр дип уйлана. Менә борынгы Казанның төрле тикшерүләр нәтиҗәсендә табылган капкалары шулар. Шуны да әйтеп китәргә тиештер ки, бу капкаларның саннары, исемнәре вә урыннары тәкъриби генәдер. Бик мөмкиндер ки, болардан башка да капкалар булгандыр. Бик мөмкиндер ки, болардан башка кайберәүләрнең исемнәре башкарак булгандыр, кайсылары монда күрсәтелгәннән башкарак урында булгандыр. Кальга тышында, хәзерге Фуксовский бакча янында, Казан елгасының биек яры өстендәге кызлар Федоровский монастыре урынында бер бистә булган, аның дивар-фәләне булмаган. Үзегезгә мәгълүм: хәзерге көндә диварлар да юк, ул диварларның манаралары да, капкалары да юк, теге бистә дә юк. Соң татарлардан калган нинди әсәрләр бар? Татар әсәре икәнлегендә ихтилаф булмаган бер бина - хәзерге көндә крепость эчендә сабикъ Губернатор сарае белән тоташ булган Дворцовая церковьтыр. Ни өчендер безнең мөәррихләребез чиркәүгә әйләндерелгән бу мәсҗедкә күп әһәмият бирмәгәннәр. Зәки Вәлиди бу әсәрне телгә алмый, Һади Атласов: "Борынгыда аның (Сөенбикә манарасы) янында бер мәсҗед булган, Казан алынгач, аны чиркәүгә әйләндергәнләр, ул мәсҗеднең кайсы мәсҗед булганлыгы ачык мәгълүм булмаса да, Мөрали мәсҗеде дип аталган мәсҗед булучылыгы аңлашыладыр", - дип кенә икътифа итә, Мөрали мәсҗеденең хәзерге Сарай чиркәвенең үзе икәнлеген ачык әйтми. Милли мөәррихләребездән бу турыда ачыграк сөйләгән кеше - Гайнеддин Әхмәровтыр . Ул әйтә: "Шул манарага таш баскыч белән тоташтырылган янә бер иске бина бар, ул әүвәлдә Хан мәсҗеде булып, Казан алынгандан соң кәнисәгә әйләндерелгән, XIX гасыр әүвәлендә ул бинаны кәнисәлектән чыгарып, дары мәхзәне ителгән; шул ук XIX гасырның урталарында ул бинаны төзәттереп, Губернатор сараена махсус кәнисә ителгән, чөнки 1847 елда аның янына Губернатор сарае бина кылынган". Бу турыда рус мөәррихләре ни әйтәләр? Аларны тыңлап карыйк. Мөрали мәсҗеде - Дворцовая чиркәү Профессор Загоскин әйтә: "XVI йөзнең өченче чирегендә тәртип ителгән Писц[овая] книгада, Св[ятая] Благовещения (хәзерге Кафедральный собор) каршысында корал складына әйләндерелгән бер мәсҗед булганлык әйтелә. Әмма, 1768 еллар[да] төзелеп, Казан дарелфөнүнендә сакланган иске бер Казан планында хәзерге Дворц[овая] церковь урынында мәсҗедтән әйләндерелгән, ул чакта искергән бер чиркәү күрсәтелә. Бу хәбәрләрне чагыштыргач, аңланадыр ки, монда сүз хәзерге Дворцовый чиркәү хакында бара. Димәк, ул чиркәү электә - мәсҗед, соңрак - корал склады, аннары XVIII гасырның соңгы яртысында искергән чиркәү булган була. XIX гасырның 40 нчы елларында исә тәгъмир ителеп, хәзерге чиркәү халәтенә китерелгән", - дигәннән соң әйтә: "Менә шулай, хәзерге Кремль эчендәге Сарай чиркәвен татар Казаны заманындагы архитектура ядкәрләреннән санарга бик нык әсас бар һәм аның Казан алуны сөйләгән китапларда яд ителгән бер кальга бинасының "Мөрали капкасы" дип аталуына сәбәп булган "Мөрали мәсҗеде"нең үзе булуына бик көчле дәлилләр бар". С. Шпилевский җәнаблары Виконт де Жульвигур дигән кешегә әснад итеп әйтә: "Сөенбикә манарасы янындагы бинаны Жульвигур "мәсҗед" дип бара һәм ул [әйтә]: бу бина тышкы кыяфәте белән бөтенләй мәсҗедкә охшый һәм аның манара белән бер стильдә булуы вә бер заманда салынуы күренеп тора". Баженов дигән кеше Каз[анская] история" дигән китабында ошбу чиркәү хакында: "Ул электә баш мәсҗед иде", - ди. Профессор Шпилевский, бу хакта байтак сүзләр күчергәннән соңра, болай ди: "Димәк, Сөембикә манарасы янындагы хәзерге Сарай чиркәве башта мәсҗед булган, Казан алынгач, православный чиркәвенә әйләндерелгән. XIX гасыр башында аның чиркәүлеге бетерелеп, ул бина дары мәхзәне булып хезмәт иткән. 50 нче елларда электә мәсҗед булган бина дәхи христиан гыйбадәтханәсе булып әверелгән. Менә шул бинаны нәкъ "Мөрали мәсҗеде" дип әйтергә ярый. Шул тирәдәге кальга капкасы да "Мөрали капкасы" дип аталадыр". Күрәсез, монда мәсҗед, Казан алынгач та, чиркәүгә әйләндерелгән, соңрак дары мәхзәне булган, аннары дәхи чиркәү булган, диелә. Әмма профессор Загоскин элек - корал склады, соңра - гади чиркәү, аннары Сарай чиркәве булган, дигән иде, ләкин ничек кенә булганда да безнең максат чыга: һәр ике профессорның сүзеннән мәсҗеднең чиркәүгә әйләндерелгәнлеге аңлашыладыр. Шул Дворцовый чиркәүнең папасы П. Невзоров "Исторiя Сююнб[екиной] башни" дигән рисаләсендә әйтә: "Чынлап та, Дворцовый чиркәүгә бер күз салу белән, аның (гәрчә ул берничә янгынга дучар булса да) мәсҗедкә охшавы күренеп тора. Хосусан, түбәсенә кадәр булган урыны. Аның манара белән бер стильдә һәм бер вакытта салынганлыгы да ачык күренә". П. Дульский үзенең "Памятники Каз[анской] старины" дигән китабында туп-тугры: "Хан сарае белән беррәттән биш мәсҗед бар иде. Шуларның "Мөрали мәсҗеде" дигәне соңыннан Дворцовый чиркәүгә әйләндерелгән, - ди. Инде ошбу сөйләгәннәрдән хәзерге Дворцовая церковь дип аталган, сабикъ Губернатор сарае белән тоташ, Сөенбикә манарасына күрше булган чиркәүнең бервакытлар "Мөрали мәсҗеде" булганлыгы яхшы аңлашылган булса кирәк. Инде килик Сөенбикә манарасына Татарларның үзләрендә һичбер язма әсәр калмаган. Мондый әсәрләр я Казанны алганда Иван Грозный тарафыннан яндырылып бетерелгәннәр, яки андый тарихи әсәрләр язып уграшучы булмаган. Казанның гомум тарихын тикшергәндә, рус летописьлары, сказаниеләре, рус хөкүмәтенең төрле грамоталары, рәсми документлар-фәләннәр, рус мөәррихләре тарафыннан язылган тарихи китаплар гына мәнбәгъ ителеп тотылдыгы кеби, татарлардан калган монументлар, гыймарәт вә әсәрләр хакында тикшергәндә һәм башлыча безгә шул ук мәнбәгълардан мәдад сорарга туры килә. Үз кешеләребез милли тарихыбызны, шул җөмләдән, Казан тарихын да күптән түгел генә тикшерә башладылар. Шиһаб хәзрәт бу манара хакында бер җөмлә генә сүз әйтеп киткән, дәлиле-фәләне юк. Гайнетдин Әхмәров үзенең "Казан тарихы"нда "Хан мәсҗеде" дигән махсус бер баб язса да, ул хакта төпле бер тәхкыйк ясамаган, бәлки күбрәк "Сөенбикә бина кылдырган мәсҗед манарасы, имеш", "Бу урында ханнар зираты булып, манара төбендә бер изге адәм дә күмелгән, имеш", "Хан мәсҗеден кәнисәгә әйләндереп, аның биек манарасын дошман һөҗүменнән саклану өчен һәрдаим менеп, карап торырга булганлыктан, ватмаенча калдырган, имеш" дигән кебек "имеш-мимеш" хәбәрләр белән кифаяләнгән. Зәки Вәлиди "Төрк вә татар тарихы" дигән әсәрендә Иван Грозныйның Казанны ничек вәйран итүен тасвир кылган урынында, җәяләр эчендә генә (тик дошманнан сакланып торырга уңай булуын зан итеп, Сөенбикә бина иттергән вә бу көнгә кадәр сәламәт калган манараны калдырды) дип киткән. Әмма манараның Сөенбикә бина иттергәнлеген, Иван Грозный ул манараны шул максат өчен калдырганлыгын нинди дәлилләргә таянып сөйләгәнлеген әйтмәгән. Әмма "Кыскача төрк-татар тарихы"нда ул манараны телгә дә алмаган. Сөенбикә хакында махсус рисалә дә язган Һади Атласов, ул рисаләдә бу манарага махсус бер баб багышласа да, бу мөәллиф беренче мәнбәгъларны тикшерү белән мәгъруф кеше булса да, манараның татар әсәре булуын нык исбат итмәгән вә: "Бу манараның кайчан һәм кем тарафыннан бина ителгәнлеге ачык билгеле булмаса да, татар ханлары тарафыннан бина ителгән булуында шөбһә юк", - дигән дәгъвасына канәгатьләнерлек дәлилләр китерә алмаган; бәлки "алай булырга кирәк", "болай булырга кирәк" дигән гөманнар белән генә икътифа иткән. Гомумән, безнең соңгы заман мөәррихләре манараның татарлардан калган булуын сабит бер нәрсә итеп алганнар, тик аны салуын[ың] максат[ы], салучының кем булуы, рус тарафыннан ни өчен җимерелми калуы хакында гына төрле тәхминатта булынганнар. Хәлбуки Казан тарихына мәнбәгъ булган рус язма әсәрләрендә бу хакта күп ихтилаф бар. Бу манара хакында сүз кузгаткан рус мосаннифләренең кайберәүләре аның татар әсәре булуын дәгъва кылган хәлдә, бәгъзеләре рус әсәре булуын исбат итәргә тырышалар. Ләкин, гомумән, Казан тарихы ни дәрәҗәдә караңгы булса, ошбу газамәтле манараның да тарихы шул дәрәҗә караңгы. Аның рус әсәре булуын исбат итәргә көчле дәлилләр булмаган кебек, татар әсәре булуын әйтү дә уңай бер эш түгел. Манара хакында мөәррихләр арасында шундый ихтилаф булганлыгы өчен дә, хәзер Археология җәмгыяте әгъзалары: "Туктагыз әле, татарлар, ул бит сезнең бабаларыгыздан калган әсәр түгел!" - дип мәйданга чыгарга батырлык итә алдылар. Казан хакында тарих язган һәрбер рус мөәррихе "Сөенбикә манарасы татар әсәреме, рус әсәреме?" дигән мәсьәләне күтәргән, һәркайсы төрле тәхминнәр, предположения (фараз)лар белән бер якны куәтләгән. Кайберләре китабының ике басмасында бер-беренә хилаф ике төрле сүз сөйләгәннәр. Манараны рус әсәре диючеләр кайсы рус патшасы заманында салынуы хакында төрле фаразлар белән уграшалар. Тәхминнәрнең берничәсен бу җирдә күчерәм. Баженов дигән рус тарихчысы әйтә: "Бу манара - татар әсәре, чөнки ул бөтенләй шәрык ысулында ясалган". Янә: "Русларга кальга эченә манара салырга нинди максат булсын?" - дип куя. Рыбушкин "Кыскача Казан шәһәре тарихы" дигән китабының беренче басмасында: "Бу манара хакында ихтилаф булса да, аның татарча аталуы тикмәгә түгелдер", - ди, әмма икенче басмасында: "Халык сүзенә караганда, бу манара татар заманыннан калган, әмма, безнең фаразыбызга күрә, ул Анна Ивановна заманында салынган", - дигәннән соң: "Стиленә (салыну рәвеше) карап, бу манараны татар хөкүмәте заманына нисбәт бирү мөмкин булса да, Казанны фәтех иткән кеше йортлар гына түгел, мәсҗедләр һәм ханнарның төрбәләрен җимерткән вакытта, бу манара гына сәламәт калырга мөмкинме соң?" - дигән сөальне биреп, манараның татар әсәре булуын инкяр кылмакчы була. Әмма Пинегин, бер дә икеләнмичә, "Казан электә һәм хәзердә" дигән китабының бер урынында: "Хәзерге Сөенбикә манарасы - Мөрали мәсҗеде ул", - ди. Икенче бер урында: "Татар ханлыгы заманыннан калган бердәнбер әсәр - Сөенбикә манарасыдыр", - ди. Икесенең дә әсәрләре Казанда 1877 елда басылган ике мөәррих бу манара мәсьәләсен биннисбә яхшы тикшергәннәр, ниһаять, икесе дә манараның татар әсәре булуы фикеренә килгәннәр. Боларның берсе - "Очерки древней Казани" иясе протоиерей Платон Заринский, икенчесе - археолог, профессор С. Шпилевскийдыр. Болар һәр икесе кенәз Курбскийның сүзенә һәм Писцовая книга сүзенә таяналар. Моны лекциянең икенче кыйсемендә күрербез. Татар әсәре булуын кабул иткән кешеләр арасында манараның ни максат белән салынуы хакында мәсьәлә күтәрелә. Мәгълүмдер ки, татар риваятьләре аны мәсҗед манарасы диләр. Мөәррихләрдән П. Заринский да аны "мәсҗедкә тәгъликле бина", ди. Шпилевский да шуңа маил. Ул әйтә: "Писцовая книга"да ул манара "мәсҗед" дип йөртелсә дә, филхакыйка, Мөрали мәсҗеде булган бина хәзерге Сарай чиркәве булган бина иде". Шиһаб хәзрәт "манара" гына дип китә, мәсҗед манарасы булуын әйтми. Гарәпчәдән "манара" русчадагы Башня мәгънәсендә булганлыктан, "манара" дигән сүзнең үзеннән генә мәсҗед манарасы булуы аңлашылмый. Пинегин да манараның мәсҗедкә тәгъликле бина булуы белән бара. Профессор Загоскин манараның мәсҗед манарасы булуына хилаф. Ул әйтә: "Мөрали мәсҗеденең манарасы булмастыр. Чөнки мөселман архитектурасында бу формада манараларның булуы һич мәгълүм түгел. Бу гыймарәтнең башка бер назначениесе булырга кирәк. Бәлкем, ул хан йортының баш капкасы булып хезмәт иткәндер, нитәккем соңыннан "Коммендантский дом"га шундый ук капка булып хезмәт иткән иде". Һади әфәнде Атласов бу манара хакында әйтә: "Бу манара татар телендә "Хан мәсҗеде" аталып йөртелсә дә, вакыйгда, ул мәсҗед түгел һәм булганы да юк; бу манара үзенең ясалуы һәм тормышы белән манарадан бигрәк яу килгәнне карар, ушандак дошман өстенә атар өчен ясалган нәрсә булганлыгыны аңлана. Чынлап та, Казанда шундый нәрсәләр бар иде". Сөенбикә манарасы хакында аерым рисалә язган, мәзкүр Дворцовый чиркәүнең папасы Невзоров манараның мәсҗед манарасы булуына маил. Мөәррихләр бу манара хакында дәхи бер мәсьәлә күтәргәннәр: "Манара бөтене белән татар әсәре яки рус әсәреме, әллә түбәнге өлеше татар әсәре булып, югары ягы рус гыймарәтеме?" Платон Заринский манараның әсасән татар әсәре булуын кабул итә һәм аның үзгәртелгән булуын мөмкин таба, ошбу сәбәпле әйтә: "Манарага күз салу белән күрәбез ки, аның түбәнге өч каты - шөбһәсез, борынгы гыймарәттер, ул катлары башка катлардан үтә аерылып тора". Профессор Загоскин әйтә: "Манараның түбәнге дүрт почмаклы өч катының Казан рус кулына керүдән элек салынган булуына күп галәмәтләр бар. Әмма югарыдагы сигез кырлы катлары һәм очлы башы соңгырак заманнарда салынган булырга да мөмкин". Мәзкүр папас Невзоров рисаләсенең дүртенче битендә: "Манараның Анна Ивановна заманында салынганлыгы - бу патша заманында крепость эченә комендант йорты салынып, манараның шуңа баш капка булып хезмәт итүеннән генә таралган фикер", - дисә дә, 8 нче битендә ул сүзне онытып, манараның югары дүрт каты шул Анна Ивановна заманында салынганлыгын яклап сөйли. II Манара рус әсәре дигән кешеләрнең кайберәүләре (мәсәлән, сабикъ Казан дарелфөнүне профессоры, Казан, Вятка, Оренбург губерналарындагы магул-татар әсәрләрен тикшерүче вә тасвир итүче Эрдман) аны Иван Грозный заманында иске мәсҗед хәрабәләреннән салынган диләр. Кайберәүләре - Алексей Михайлович заманында, кайберәүләре Анна Ивановна заманында булуын дәгъва кылалар. Бу манараның Иван Грозный заманында салынуына Эрдман бер дәлил китерми. Алексей Михайлович заманында салынуына дәлил итеп менә нәрсәне китерәләр: бу манара белән янәшә торган, гүя манара белән бер нигезгә корылган чиркәүне төзәткәндә, җир астында Михаил Федорович һәм Алексей Михайлович падишаһларның акчалары табылган, ул акчалар гүя йорт нигезенә салынганнар, имеш. Анна Ивановна заманында салынганлыгын гөман итү - бу падишаһ заманында манара башында бөркет сурәте куелудан гына килеп чык кан бер нәрсә. Аңа башка дәлил юк. XX гасырга кадәр Сөенбикә манарасының татар әсәре булмавын дәгъва кылган рус мөәррихләренең кулында һичбер көчле дәлил юк иде. "Рус падишаһларыннан Фәлән Фәләнеч заманында салынган", - дип әйтүчеләре дә аны җөзафа гына әйтәләр, игътибар итәрлек һичбер дәлил китерә алмыйлар иде. XX гасырдан элекке мөәррихләр өчен манараның татар әсәре булуын исбат итәр өчен дәлил күбрәк, мохаләфләр тарафында ул дәлилләргә каршы куярлык адәм рәтле дәлил юк иде. Манараның татар әсәре булуын алга сөргән кешеләрнең бер дәлилләре - манараның стиле - салыну рәвеше иде. Алар: "Бу манара шәрык стилендә салынган, шунлыктан татар әсәре булырга кирәк", - диләр иде. ХХ гасырның беренче елында, ягъни 1901 елда, академик В. Суслов, шул ук стильгә таянып, манараның рус әсәре булуын дәгъва кылып мәйданга чыкты. Ул үзенең "Памятники древ[не]русского зодчества" дигән китабында әйтә: "Сөенбикә манарасы Казан кальгасының төньяк өлешендә тора. Аның биеклеге утыз биш сажинга җитә. Үзе алты катлы, түбәсе нечкә, озын. Татар риваятьләре бу манараның салынуын мөстәкыйль Казан падишаһлыгы заманына нисбәт бирәләр вә ул манараны ханбикә Сөенбикә тарафыннан иренең кабере өстенә салынган төрбә манарасы, диләр. Бу манара күп михнәт чиккән, үз ватанының дошман кулына төшүен үз күзе белән күргән патша хатыны гүзәл Сөенбикә хакындагы легендаларга мөнәсәбәтле булганлыгыннан, аны Казан мөселманнары бик ихтирам итәләр. Шул сәбәптән, күп кешеләр ул манараны татар гыймарәте дип беләләр. Янә аны Мөрали мәсҗеденең манарасы дип әйтүчеләр дә бар. Татарларның ядкәр өчен салынган гыймарәтләренең стильләре хакында җитәрлек мәгълүмат булмаганлыктан, Сөенбикә манарасының формасын рус архитектура әсәрләре белән чагыштырып, ул манараны XVII гасырдагы рус мигъмарисе әсәрләреннән санарга тиеш буладыр". Бу фикердә аңар Игорь Грабарь кушыла. Ул үзенең "Исторiя русскаго искусства" дигән китабында Мәскәүдәге Боровецкая башняны сөйләгәннән соң, әйтә: I - Ясалу рәвеше белән Боровецкая башняга охшаган , Казандагы Сөенбикә манарасы аңа караганда дикъкать беләнрәк эшләнгән, шулай да крепость манаралары тибыннан ерак тора, ул күзәтү өчен ясалган манаралар җөмләсеннән. II - В. Суслов аны XVII гасырга нисбәт бирә. Аның татарча "Сөенбикә" дигән исеме электә Ядкәр хан заманында ундүрт манаралы имән кальганың уртасындагы эч кальгадагы бер борынгы манарага исем булгандыр, ихтимал. Эч кальганың Демидов тарафыннан нәшер ителгән шәркый зәвыктагы хәрабәләре күрсәтәдер ки, ул хәрабәләр белән хәзер мәүҗүд манара арасында һичбер мөнәсәбәт юктыр. Янә П. Дульский дигән казанлы мөәллиф үзенең Казанда 1914 елда басылган "Памятники Каз[анской] старины" дигән китабында мәзкүр Грабарь вә Сусловларның сүзләренә таянып, ягъни манараның стиленә карап, аның рус әсәре булуын куәтләгән кеби, ул яңа бер дәлил китерә: голландияле Витзенның 1705 тә басылган әсәренә өстәлгән Казан манзараларында да ул манара юк, ди. Менә аның бу хактагы сүзләрен укыйм, китабының 17 нче битендә яза: I - дикъкать җәлеп итә торган һәм ихтилафлы бер борынгы әсәр - Сөенбикә манарасыдыр. Бу әсәрне мигъмари формаларга таянып түгел, бәлки искедән калма авыз риваятьләренә таянып, татар падишаһлыгы дәверенә нисбәт бирәләр. Берничә Казан планын карап, без ул манараны бер планда да тапмадык. Янә Витзенның 1705 тә басылган әсәренә өстәлгән Казан манзарасында да бу манара юк. Казан иске әсәрләрен яхшы белүче Н. Агафонов бу хакта түбәндәге сүзләрне яза: "Кремль эчендәге манараның Сөенбикә манарасы дип аталуы хата, чөнки ул обер-комендант йортының капкасы өстенә XVII йөзнең соңгы яртысында гына салынган". Ихтимал, манараның беренче каты XVII гасырга кадәр иске мәсҗед манарасының кирпечләреннән ясалган бер коббәле капка булып хезмәт иткәндер. Бу манараның нигезенең мөселман Казаны заманыннан калган булуы да мөмкин. Әмма икенче каттан башлап киткән бинасы, мотлакан, XVII гасырның рус гыймарәте булырга гына мөмкиндер". II - Архитектура тарихын язучылар Сөенбикә манарасының ясалу рәвешен Мәскәү гыймарәтләренең ясалу рәвешенә охшаган дип тапканлыкларыннан, ул манараны XVII гасырга нисбәт бирәләр. Сөенбикә манарасының Мәскәүдәге Боровецкая башняга охшавы да аның салыну вакытын ачык күрсәтә. Менә болар - Сөенбикә манарасы хакында төрле тарихи фәнни дәлилләр, каринә вә фаразыяларга таянып сөйләгән сүзләр. Монда кадәр сөйләгән сүзләрдән аңлашылуына күрә, манараның рус әсәре булуына ошбу дәлилләр бар: 1 - Манара Алексей Михайлович заманында салынган, чөнки манара белән бер нигезгә салынган Сарай чиркәвен төзәткәндә, җирдән Михаил Федорович вә Алексей Михайлович акчалары табылган. Бу акчалар мәзкүр бинаның нигезләренә салынган булсалар кирәк. 2 - Манара Анна Ивановна заманында торгызылган, чөнки бу падишаһ заманында салынган комендант йортына манара астыннан кереп-чыгып йөргәннәр. 3 - Татар гыймарәтләренең нинди стильдә булганлыклары мәгълүм түгел, әмма Сөенбикә манарасы Мәскәүдәге Боровецкая башняга бик охшый, бәс, Казан манарасы да, Мәскәү манарасы кебек, XVII гасырдагы рус архитектурасы әсәре булырга кирәк. IV - Сөенбикә манарасы голлландияле сәйях Витзенның 1705 тә басылган әсәренә дә өстәлгән Казан манзараларында юк. Бәс, ул манара 1705 елдан соң гына торгызылган булырга тиеш. Инде без бу дәлилләрне берәм-берәм тикшереп барыйк: 1 - Бу дәлилләрдән беренчесе - бик зәгыйфь, бәлки бөтенләй төпсез дәлил. Чөнки Сарай чиркәве мәсҗедтән үзгәртелү сәбәпле, аның Сөенбикә манарасы белән бер нигезгә салынуы мөмкин булса да, җирдән табылган акчаларның Алексей Михайлович заманында салынган яңа биналарның нигезләренә салынган булулары һич лязем түгел. Зирә ки , Сарай чиркәвенең нигезе белән үк яңадан салынмаганлыгы, бәлки иске мәсҗедтән генә үзгәртелгәнлеге сабит. Бу хәлдә мәсҗедтән үзгәртелгән чиркәү тирәсендә табылган акчалар Сөенбикә манарасының салыну вакытын ничек тәгаен итә алсын? 2 - Икенче дәлилнең төпсезлеге аерымачык күренеп тора. Сөенбикә манарасының соңыннан салынган комендант йортына капка булуыннан ул манараның комендант йорты белән бер вакытта салынуы нигә лазем булсын? Сөенбикә манарасы астында әзер капка булган, менә шуны тотканнар да комендант йортына капка ясаганнар. Татар таш биналарының Иван Грозный тарафыннан җимерелмичә, тик назначениеләренең генә үзгәртелгәнлеге профессор С.М. Шпилевский сүзеннән мәгълүм булды. Профессор Загоскин әйтүенә бинаән, хан сараеның кайбер палатлары шул комендант йортына кушылып җибәрелгәч, Сөенбикә манарасы астындагы ачыклыкның комендант йортына капка булып хезмәт итүе бер дә гаҗәп түгел. 3 - Стиль мәсьәләсенә килсәк, югарыда әйтелгәнчә, кайбер рус мөәррихләре (мәсәлән, Рыбушкин) манараның стилен татар әсәре булуына дәлил итеп китерәләр иде. Әмма академик Суслов стильне манараның рус әсәре булуы файдасына хезмәт иттермәкче була. Ләкин аның бу турыдагы сүзе бик алай катгый түгел, югарыда күргәнебезчә, ул бу хакта: "Татар гыймарәтләренең стильләре хакында җитәрлек мәгълүмат булмаганлыгыннан, Сөенбикә манарасының формасын рус архитектура әсәрләре белән чагыштырып, ул манараны XVII гасырдагы рус мигъмарисе әсәрләреннән санарга тиеш буладыр", - дигән иде, әмма Грабарь: "Ул Мәскәүдәге Боровецкая башняга охшаш", - дип өсти. Манараның татар әсәре булуына башка дәлилләр булып торган вакытта, "Татар гыймарәтләренең стильләре ничек булганлыгы мәгълүм түгел, әмма Сөенбикә манарасы Боровецкая башняга охшый", - дип кенә, манараның рус әсәре булуын исбат итү мөмкинме? Әгәр академик җәнаблары татар гыймарәтләренең Сөенбикә манарасы стилендә булмавын исбат кылган булса иде, без аның дәгъвасына, әлбәттә, мөсәлләм булыр идек. Һәрхәлдә, стиль манараның татар әсәре икәнлегенә дәлил була алмаса да, рус әсәре икәнлегенә дә дәлил булып җитми. 4 - Манараның Витзен манзараларында булмавына килсәк, мин Витзенның китабын күргәнем юк, Казан көтебханәләреннән никадәр эзләсәм дә, таба алмадым. Ләкин аның Казан манзараларын И. Покровскийның Казанда 1906 елда басылган "Казанскiй архiерiскiй домъ" дигән китабында күрдем. Бу китапта Витзен китабындагы ике Казан манзарасы дәрҗ ителгән. Бу манзараларның берсе - хәзерге Бишбалта дамбасы ягыннан карап, берсе Казан елгасы ягыннан карап ясалган. Дөрес, бу манзараларда Сөенбикә манарасы күренми. Ләкин бу манзараларның кем тарафыннан тәрсим ителгәнлеге мәгъл үм түгел. Витзенның үзенең Казанга килүе сабит түгел. И. Покровский "Каз[анский] арх [иерийский] домъ" дигән китапта әйтә: "Былъ ли Витзенъ в Казани или нѣтъ, мы не знаемъ, но достовѣрно известно, что онъ посѣтилъ берега Каспiйского моря..." Бу хәлдә Казан шәһәрен Витзенга Казаннан тәрсим итеп җибәргәндә, мөсаһәләнең булуы яки татарлардан калган әсәргә әһәмият бирмәү тәгассыбының катышуы мөмкин түгелме? Әгәр бу манзаралар бер археологның яки Витзенның үзенең рәһбәрлеге астында тәрсим ителгән булсалар иде, Сөенбикә манарасы, әлбәттә, калмас иде, безгә бит аларның кем тарафыннан тәрсим ителүе мәгълүм түгел, ихтимал, алар бер мөтәгассыйб христиан руханиеның рәһбәрлеге астында тәрсим ителгәндер, ихтимал, монда да "тарихи интерестан башка Благочестiе (тәкъвалык) зур роль уйнагандыр..." Дәхи шуны әйтергә кирәктер ки, Витзен китабының һәр ике мәртәбә басылуы Петр Великий заманына туры килә. Әгәр шул заманнарда Сөенбикә манарасы булмаган булса, аның салынуы я Беренче Екатерина, я Икенче Петр, я Анна Ивановна заманында яхуд аннан да соңрак була. Кайбер рус тарихчылары бу падишаһлар арасыннан Анна Ивановнаны яд итәләр, әгәр Анна Ивановна заманында салынган булса, бу хәтле газимәтле бинаның салынуы хакында бер-бер рәсми документта, әлбәттә, сүз булмый калмас иде. Хәлбуки манараның Анна Ивановна заманында салынуын дәгъва кылучылар һичбер андый рәсми документка таянып сөйләмиләр, бәлки төрле фаразлар, предположениеләр буенча гына хөкем итәләр. Шунысы гаҗәп: комендант йортының Анна Ивановна заманында салынуын кисеп әйтәләр, чөнки аның хакында рәсми кәгазьләрдә сүз бар, әмма шул ук рәсми кәгазьләр гүя комендант йорты белән бергә салынган "Сөенбикә манарасы"н нигә яд итмәделәр икән? Әллә бу манара телгә алмаслык дәрәҗәдә кечкенә вә әһәмиятсез бер гыймарәтме югыйсә? Озын сүзнең кыскасы, манараның Анна Ивановна заманында салынуына һичбер игътибар итәрлек дәлил юк, бәлки тарихларда: "Анна Ивановна заманында ул манара башына кош куелды", - дигән сүз бардыр ки, бу - манараның Анна Ивановна заманыннан элек булганлыгын күрсәтәдер. Алай булгач, аннан соңрак салынгандыр? Бу хакта һичбер сүз кузгаткан кеше юк. Петр Великий заманыннан да элек салынмаган, чөнки шул заманда тәрсим ителгән Витзен китабындагы Казан рәсемендә ул манара юк. Бәлки Петр Великий белән Анна Ивановна арасында хөкүмәт сөргән Беренче Екатерина яхуд Икенче Петр заманында салынгандыр? Аңар һәм бер дәлил дә юк, шунлыктан ул турыда сүз кылган кеше дә юк. Манараның Витзеннан соң салынуына игътибарга алырлык дәлил булмагач, ул, әлбәттә, Витзеннан элек салынган була. Соң ул Витзен манзараларында нигә юк? Моңа җавап шул: Витзен өчен Казан манзаралары тәрсим ителгәндә, Сөенбикә манарасы мөсаһәлә сәбәпле яки дини тәгассыб тәэсире сәбәпле төшереп калдырылган. Витзеннан элек салынган булса, кайчан салынган? Казанның рус дәверендә салынганмы, татар дәверендәме? Рус дәверендә диючеләрнең кайберәүләре - Иван Грозный заманында, кайберәүләре Алексей Михайлович заманында салынган, диләр. Дәгъваларның адәм рәтле һичбер дәлилләре булмаганлыгын югарыда күрдек. Инде манараның татар дәвере заманында салыну ихтималы гына каладыр. Сөенбикә манарасының татар әсәре булуын без мондый "ихтимал"лар-фәләннәргә таянып кына дәгъва кылмыйбыз. Мин лекциямнең беренче кыйсемендә "Профессор Шпилевский белән протоиерей Платон Заринский манараларның тарихын биннисбә яхшы тикшергәннәр. Ниһаять, һәр икесе манараның татар әсәре булуы фикеренә килгәннәр, икесе дә кенәз Курбский һәм Писцовая книга сүзенә таянып сөйлиләр", - дигән идем. Казанны алган вакытта Иван Грозныйның команданнарыннан берсе булган кенәзнең Казанны алу хакында язган Сказанiясе бар. Казан кальгасына һөҗүм вакытында Курбский унике мең гаскәр белән Казан елгасы буендагы хәзерге Гривка бистәсе янында торган вә шул яктан һөҗүм кылган. Менә шул хакта ул әйтә: "Унике мең гаскәрне маһир сәргаскәрләр командасы астында хәзерләп, шәһәр диварлары һәм капка алдында тау башында торган олуг манара (башня) янына якынлаштырдык". Икенче бер урында Курбский: "Шәһәр бик нык иде. Аның таш пулатлары, таш мәсҗедләре биек дивар белән ихата кылынганнар иде", - ди. Икенче бер урында болай ди: "Казан елгасыннан караганда, тау шундый биектер ки, хәтта карап күз җитмәслек, шул тау өстендә кальга, падишаһ сарайлары вә гаять биек таш мәсҗедләр тора". Шулай дия торып та, аның "теге тау башында, капка алдында торган олуг манара янына" дип әйтүе тикмәгә түгел, әлбәттә. "Гаять биек" дип тәүсыйф ителгән мәсҗедләр, пулатлардан башка тау башында торган, аерып әйтер дәрәҗәдә зур вә биек манараның булуы безнең файдабызга көчле дәлил түгелме? Кенәз Курбский кебек, Казанны үзе алышкан, күргән нәрсәләрен бик дикъкать белән язган мөәллифнең сүзе аннан соңгы мөтәгассыйб рус мөәллифләренең мең, миллион фаразлар, предложениеләреннән дә көчлерәктер, янә Писцовая книгада хәзерге Сөенбикә манарасының Мөрали мәсҗеденең манарасы булуына ишарә бар, менә шул дәлилләргә, бигрәк кенәз Курбский хәбәренә таянып, Платон Заринский әйтә: "Все это доказываетъ существованiе въ татарской Казани высокаго минарета или башни. Очень может быть, что эта башня неправильно носит название Сююмбекиной башни, очень можетъ быть, что ее форма измѣнена, но о пренадлежности ея къ старинной мечети едва-ли можетъ быть сомнѣнiе". Тәрҗемәсе: "Бу дәлилләрнең һәммәсе күрсәтәдер ки, татар Казанында биек бер мәсҗед манарасы яки гади манара булган икән. Ихтимал, аның "Сөенбикә манарасы" дип аталуы хатадыр, ихтимал, аның шәкеле үзгәртелгәндер, ләкин аның бер мәсҗедкә тәгъликлы бина булуына шөбһә юктыр". Профессор Шпилевский Рыбушкинның: "Мәсҗедләрне, хан каберләрен җимереп ташлаган Иван Грозный бу манараны ничек бөтен калдырсын?" - дигән бәхәсенә каршы болай җавап бирә: "Бу бәхәснең әһәмияте юк, чөнки Писцовая книга берничә татар пулаты һәм бер-ике мәсҗеднең калганлыгын күрсәтә. Татар таш биналары җимерелмәгәннәр, бәлки алар башка максатлар өчен генә кулланыла башлаганнар. Мислә, Мөрали мәсҗеде чиркәүгә әйләндерелгән вә һакәза". Манараның татар әсәре булуына иң зур янә дәлил - борынборыннан, буыннан-буынга күчерелеп килгән авыз риваятьләредер. Бу манара татарлар арасында иске-искедән бирле "Хан мәсҗеде" дип аталып килгән. Татарлар аны мөкатдәс бер бина итеп саныйлар, аның янына барып, борынгы заманнарны сагыналар. Әдип Фатих Әмирхан тәгъбиренчә: "Сөенбикә кызлары, аның янына килеп, Ходайга гыйбадәт итәләр, истимдад итәләр , тынычсызлыклар, тормышның фаҗигаларыннан шикаять итәләр, тулган күңелләрен елап бушаталар, җылы күз яшьләре белән баһадирның кызыл итәкләрен чылатып юаныч табалар иде". Бу риваятьләр, әлбәттә, Казан алынган көннән, ягъни XVI гасырның яртысыннан бирле авыздан-авызга күчерелеп килгәндер. Шулай булгач, бу риваятьләрне, бу игътикадларны илтифатсыз калдыру ярыймы? Асла ярамый. Шунлыктан профессор Шпилевский әйтә: "Бу манараның татар әсәре булуына мөһим дәлил - бу хактагы татар риваятьләредер. Чөнки татарларның үз күз алларында салынган рус манарасын үзләренеке дип дәгъва итүләре, аңа тәкъдис күзе белән караулары асла ихтимал тотмыйдыр. Папас Невзоров та үзенең югарыда мәзкүр рисаләсендә шул ук сүзләрне тәкрарлый. Әмма профессор Загоскин болай ди: "Безнең кулыбызда татар риваятьләре бардыр ки, алар бик мантыйкый иттереп Сөенбикә манарасын мөстәкыйль Казан падишаһлыгы заманына нисбәт бирәләр. Бу манараны Казан мөселманнары бик ихтирам итәләр. Бу манараның төбендә догага тезләнгән татарларны еш-еш күрергә туры килә. Рус әсәре булган бинага шундый ихтирамкяранә мөнәсәбәтнең булуы һич мөмкинме? Бик ачык күренә ки, бу хактагы татар риваятьләре бик иске һәм җитди әсасларга корылганнар". Бу риваятьләргә яхшы гына мөнәкъкыйд, мөәррих Шиһаб хәзрәт тә зур әһәмият биргән. Чөнки ул икенче кыйсем "Мөстафад әл-әхбар"ының башында, дәлил-фәлән китермәстән, туп-туры: "Бу заманыбызда кадим мөселманнардан калган әсәрдән бер манара, мөселманнар - "Хан мәсҗеде" дип, руслар "Сөенбикә манарасы" дип тәсмия итәләр", - ди. Әгәр ул авыз риваятьләренә зур әһәмият бирмәгән булса, халык хәтере өчен генә аны "кадим мөселманнардан калган манара" димәс иде. Ул бит, "дәлил юк" дип, хәтта мәсҗед манараларындагы айның дини эмблема (галәмәт) булуын да инкяр кылган, шуны "Мөкаддимә вафият әл-әсляф" дигән китабында язудан да курыкмаган иде. Дәхи бер мәсьәлә Сөенбикә манарасы таштан салынган, татар Казанында таш биналар булганмы соң? Ихтимал, шәһәрнең коймасы агачтан булган шикелле, андагы биналар да гел агачтан гына булгандыр? Юк, шәһәрдә зур таш биналар, таш манаралар булган, Иван Грозный белән бергә Казанны алышкан кенәз Курбский әйтә: "Казан елгасыннан караганда, тау шундый биектер ки, хәтта күз җитмәслек шул тау өстендә кальга, падишаһ сарайлары вә гаять биек таш мәсҗедләр тора, андый мәсҗедләр бишәү. Ул мәсҗедләргә үлгән ханнарын күмәләр. Профессор Загоскин әйтә: "XVI йөзнең өченче чирегендә тәртип ителгән Казан Писцовая книгасында бер хан сарае яд ителә. Бу книга тәртип ителгәндә, ул сарайның аерым-аерым пулатлары хәрби складка әйләндерелгән булган. XVII гасырда шул иске сарайның кайбер өлешләре шунда торгызылган "Комендант йорты" дигән бинага кушылган. Профессор Фукс: "1807 елда Казандагы крепость эчендәге хан сараен җимерделәр", - ди. Профессор Загоскин әйтүенчә: "Комендант йортының тузган диварлары 1845 елда хәзерге Губернатор сараен салган чакта җимереп алынган. Комендант йорты шул хан сараен һәм эченә алганлыгыннан, бу хан сараеның калдыклары XIX гасырның 40 нчы елларында туздырылган буладыр". Протиерей Заринский яза: "Хан сарае, шәһре Болгардагы шикелле, берничә таш пулаттан гыйбарәт иде, ул пулатлар избизле таштан вә кирпечтән салынганнар иде. Нәтиҗә: менә ошбу лекциядә сөйләнгән сүзләрдән соң мин Сөенбикә манарасы - Казанны Иван Грозный алганнан соңра салынмаган, ул рус әсәре түгел, бәлки ул Казан мөстәкыйль падишаһлык булган заманда салынган татар әсәре, дигән нәтиҗәне чыгарамын. Бетте. ТАТАР ТАРИХЫ Борынгы төркләр - Болгарлар - Магул-татар дәвере - Болгарлар татар кул астында - Казан падишаһлыгы Мәдхәл Борынгы төркләр Торган урыннары - Тормышлары - Табигать вә әхлаклары - Төстөкләре - Гадәт вә йолалары - Иҗтимагый хәятлары - Диннәре - Зур падишаһлыклар - Мәдәният - Бөек Төрк дәүләте егылгач - Уйгурлар. Борынгы төркләр. Азиянең диңгезләрдән ерак булган нәкъ урта бер җирендә һәм Аурупаның җәнүби шәркый почмагында көн иткәннәр. Хәзерге Монголиядәге Онон, Кирәүлин, Орхон, Селенг елгалары буйлары, Енисей, Иртеш елгаларының башлары, Алтай, Тянь-Шань таулары, хәзерге Җидесу вилаятендәге Балхаш күле, Ыссык-күл тирәләре вә аларга койган елгаларның тугайлары, хәзерге Төркестандагы Сейхун вә Җәйхун хәүзәләре, хәзерге җәнүби Урал тауларының битләре, Җаек хәүзәсе, Чулман (Кама) белән Иделнең кавышкан урталары, Идел, Дон, Днепр елгаларының түбән агымнары ерып киткән далалар, шимали Кавказ - менә борынгы төркләрнең яшәгән урыннары. Бу зур йортның төрле урыннарында төркләр күп ыругларга аерылып яшиләр иде. Ыруглар, күчеп-кунып, урыннарын алмаштырып торганлыкларыннан, үзара яхшы танышып, катнашып, берегеп, күршеләренә каршы сизелерлек бер көч булып торганнар. Төркләрнең күршеләре шәрыкта - манҗурлар, тунгуслар, магуллар, төн ягында - фин кабиләләре, көн ягында - кытайлылар, тибетлылар, иранлылар, гаребтә дәхи финнар вә слаулар булган. Кытайлылар үзләренең төньягында яшәгән күчмә халыкларның барын да "хюнг-ну" ("тынычсыз коллар", "итагатьсез ялчылар") дип атар булганнар. Башта алар төркләрне дә шул гомуми исем белән йөрткәннәр, әмма миладидан V гасырда инде алар төркләрне, аерып, "ту-кю" дип атый башлаганнар. Тормышлары. Борынгы төркләр, иске заманнарның бүтән халыклары кеби, әле генә сөйләнгән киң ватаннарында күчмә хәят сөрәләр иде. Киермә дип аталган киез өйләрдә яшәп, киң далаларда мал багып көн итәләр, терлекләренең йон-ябагасы, кыл вә тиреләре аларга - киемлек, сөт вә итләре ашамлык вә эчемлек бирә иде. Төрк ыругларының яшәгән урыннары диңгезләрдән ерак, елгалары кыска вә әһәмиятсез булганлыктан, алар тиз генә читләр белән сәүдә мөнәсәбәте ясый алмаганнар. Бүз кырлар, чатнап торган чүлләр, әлбәттә, иген игәргә дә яраксыз булган. Төркләр, яшәгән урыннары вә мохитләренең кушуы сәбәпле күчмә тереклек итсәләр дә, иген игәргә яраклы җир очраганда, дәрхаль таранчы (игенче) булып әвереләләр, утраклану өчен уңайлы урын, әхваль вә сәбәпләр табылганда, бик тиз "уйгурлашып" (мәдәниләшеп) китәләр иде. Табигать вә әхлаклары. Төрк халкы эре табигатьле, пакь әхлаклы, батыр, тугры, шат вә ачык, сүзгә оста халык булган. Төркнең табигате яшәгән иле кебек киң булган, рухи иркенлек вә өстенлеккә гадәтләнгән, ул ялыну-ялвару, икейөзлелек, ялтаклану, шымчылык итү, угрылык, алдау кеби гаепләрдән бик ерак торган. Төрк кайгы вә сагышка бирелүне белмәгән, озак уйлап фикергә чумып торуны яратмаган. Төркләр ат өстендә йөрергә оста, чыдамлы, булдыклы, җитез вә уяу халык булганнар. Туган илләрен бик сөйгәннәр, үзара тату торганнар. Төрк эшсез һәм тын торуны бер дә яратмаган, яугыр лык вә сугышны бик яраткан, сугыш мәйданында үлү һәр төркнең әмәле булган, авырып үлү хурлык саналган. Аларда "Ир өйдә туа, сугыш мәйданында үлә", дигән мәкаль булган. Тынычлык вакытында бик йомшак, мөлаем вә кунакчыл, әмма сугыш вакытында дошманнарына бик каты булганнар. Төс-төкләре. Төркләрнең башкалар белән катнашып төс үзгәртмәгәннәренең һәммәсе бер-берсенә охшый. Битләре почмакланганрак шәкелдә булып, чигә сөякләре калкып, маңлайлары чыгып тора. Иякләре очлы, сач вә сакаллары кара, каты вә шома; сакаллары сирәк, гомер укмашмый, бит тиреләре тонык, карачкыл; күзләре кара, атылып, җылтырап тора. Күз чокырлары озынча, күз кабакларының өскесе бик кыска. Чигә сөяге чыгып тору сәбәпле, күз чок ыр лары батып тора. Башлары зур вә түгәрәк, муеннары кыска вә юан, җилкәләре калын, иңсәләре киң вә нык, гәүдәләре таза, эре сөякле. Аяклары нечкә, гәүдәләренә караганда кыскарак. Ат өстендә күп йөрү сәбәпле, дугаланып киткән була. Буйлары уртадан кыскарак. Гаребкә тугры аккан заманнарында җиһанны тетрәткән ошбу җәнгәвәрләр, гомумән, кыска буйлы адәмнәр иде. Гадәт вә йолалары. Төркләр тирене или, йонны эрли белгәннәр вә шулардан кием теккәннәр. Башларына зур тире бүрек кигәннәр. Кытайлылар киемне сулдан уңга каптыралар икән, әмма төркләр моның киресенчә - уңнан сулга каптырганнар. Сачларын кайсылары кискәннәр, кайсылары баш түбәләренә җыеп, төенләп куйганнар. Үзләре бик мәргән (төз атучы) булганнар. Кораллары мөгездән ясалган җәя белә[н] ук, кылыч вә хәнҗәрдән гыйбарәт булган. Кушакларын (билбау) кабартма нәкышьләр белән бизәкләгәнннәр. Сөңгеләренең башына алтын яки көмештән бүре башы ясап куялар икән. Картларны ул хәтле яратмаганнар, көч вә куәте җирендә булган ирләргә бик игътибар итәр булганнар. Бер- берсе белән могаһәдә ясаганда, бер тактага сөңге очы белән махсус билгеләр сызып куялар икән; үлгән кеше өчен бик кайгырганнар, аның исеменә корбаннар чалганнар. Кабер өстенә ташлар утыртып куйганнар. Соңга таба кабер ташларына үлекнең батырлыкларын, һиммәт вә фазыйләтләрен дә язып куя башлаганнар. Олуглар вә хөкемдарларның яз үлгәнен - көз, көз үлгәнен яз күмәләр икән. Зур падишаһларны (хаканнар) күмү мәрасименә төрле мәмләкәтләрдән, тәәссеф изһар итәр өчен, илчеләр килер булган. Бу илчеләр мәетнең якыннары вә ыругдашлары белән бергә яшь түгәргә, чәчләрен йолкырга, битләрен ертырга тиеш була иде. Иҗтимагый тормыш. Борынгы төркләрдә язылган кануннар, монтазам мәхкәмәләр булмаган, башлыклары үзе гореф вә гадәткә таянып хөкем итәр вә җәза билгеләр булган. Гореф-гадәтне һәркем яхшы белгән, шул канун урынына торган. Аңа һәр төрк буйсынган. Фетнә чыгаручы вә олугларга сүэ касд итүче, кеше үтерүче, ир хатынын алып китүче үлем җәзасына дучар булганнар. Яшь кызны җилкендерүчедән штраф түләткәннәр вә шул кызны алырга мәҗбүр иткәннәр. Кыйнау вә имгәтү өчен дә штраф түләтәләр икән. Төркләрдә вирасәт ысулы үзенә бер төрле иде: атаның йорт-җире иң кече угылга тия. Бу угыл "тикин" дип атала иде ки, "учак сакчысы" димәктер. Әмма зур угыллар "мал"га (аяклы хайваннар) варис булалар иде. Хан вә шаһзадәләрдә болардан башка дәхи бер мөһим мирас була иде, ул - сугышчы фирка. Хан үзенең "сугышчы фирка"сын балаларына бүлеп бирә, кайчакта моннан кызларга да өлеш тия иде. Бәгъзе вакытта хан бу фирканы бөтенләй үзенең бер сөекле углына бирә. Яки зур углы белән кече углы арасында бүлә иде дә, бүтән угыллары яки уртанчылары кулларындагы ук-җәяләре, кылычлары вә берәр арык атлары белән генә калалар иде. Бу соңгылар, бәхет эзләп, чит илләргә китәләр, бер могтәбәр ят кешегә угыл булып язылалар иде. Илләреннән бизгән бу егетләр элекке атларын (исемнәрен) дә ташлыйлар вә шунлыктан "атсыз" дип аталалар иде. Бу "атсызлар"дан зур вә шәүкәтле дәүләтләр нигезләүчеләр дә чыккалаган. Ике төрле аймакка, ике төрле ыругка мәнсүб ике төрк "ант эчешеп" кардәш булып әвереләләр иде, кулларыннан бер тамырларын кисеп, һәр икесе кымызга яки сөткә бераз каннарын агызып, шуны гуаһлар алдында эчәләр, вә шуннан соң инде алар, "анда" булып әвереләләр иде. Андалар бер-берсе кашында нәсел кардәше хокукы белән файдаланалар иде. Төркләр арасында сыйныф аермалары пәйда була башлагач, атаклы нәселдән булган хатын-кызның түбән нәселдән булган иргә баруы ярамаган. Кызның тиңе сораганда, ата-ананың кызларын аңа бирми калуларын гореф сыйдырмаган. Хан вә башлыкларына салымнарны аяклы туар белән түлиләр икән. Үзләренә баш сайлаганда, киезгә утыртып, тугыз мәртәбә күтәрәләр. Аны гореф-гадәт буенча гамәл кыйлу өчен ант иттерәләр иде. Төркләр табигатьләре белән низам вә тәртипне яраталар икән. Аларда низам вә гомуми тәртипне бозучылар үлемгә хөкем ителгәннәр. Үзләренең мөхтәрәм санаган затларын "ага-ака" дип атаганнар. Төркләрдә бер төрле рөтбәләр баскычы ригая ителгән: агалар - ханга, ханнар каһанга табигъ булганнар; халык агалар вә ханнарның гореф вә гадәтне ригая итеп-итмәгәнлекләрен тикшереп торган, гомуми вә мөһим эшләр хакында "корылтай" исемле мәҗлескә җыелып киңәшләшкәннәр. Дин. Борынгы төркләр игътикадында күк бик зур урын тоткан, күкне "Тәңре" дип атаганнар. Алар каршында күктән дә галирәк мәгъбүд булмаган. Күк, изгелек чишмәсе дип игътикад ителгәнлектән, явыз рухлар вә һәрбер нәпакь нәрсәләрнең дошманы саналган. Күкне тәкъдис иткәч, күктә булган кояш, ай вә йолдызларны да тәкъдис иткәннәр, алар хөрмәтенә корбаннар китергәннәр. Айны вакыт белдерүе өчен мөкатдәс саныйлар вә ул инсаннарның эшләренә тәэсир итә дип ышаналар икән. Төркләр сугыш сәфәренә ай яртылаш булганда яки бөтенләй тулмаганда гына чыгар булганнар. Зур эшләрне дә шундый вакытларда гына башлаганнар. Җирне дә тәкъдис иткәннәр. Ләкин ул, әлбәттә, күктән түбәнрәк дәрәҗәдә торган. Мозаффариятләрдән соң падишаһ Тәңрегә (күккә) генә шөкерана итәр булган. Күк - ата, җир - ана дип игътикад ителгән. Җирдән бәрәкәт вә фәраванлык сораганнар. Җир хәзинә чишмәсе дип табылганлыктан, аны "алтын җир" дип атыйлар икән. Бу җәнгәвер халыкның кораллары тимердән эшләнгәнлектән, җирдән чыккан мәгъдәннәр арасында бигрәк тимерне ихтирам иткәннәр. "Җир-су"ны "изге" дип сыйфатлаудан төркиләр кашында мөкатдәс урыннар булганлык аңлана. Бу мөкатдәс урыннар - аларның туган илләрендәге урманнар, таулар вә елгалардыр. Төркләрнең үзләренә хас милли "илаһ"лары да булган. Бу хәл аларда милләт тойгысының көчлелеген күрсәтә. Төрк һәм магулларның борынгы диннәре соңгы заманның Аурупа галимнәре тарафыннан "шаманизм" дип аталган. Шаманиларда хисапсыз күп булган икенче дәрәҗә илаһлар арасыннан төркләрдән калган язулы ташларда Умай гына яд ителә. Бу - хатын илаһ булып, балалар сакчысы санала. Төркләр җанны кош яки чебен сурәтендә дип игътикад иткәннәр булырга кирәктер ки, җан хакында "очты" дип язалар. Алар җан күккә аша дип игътикад итәләр икән. Шунда да төркләр артык диндарлык белән мөмтаз булмаганнар. Зур падишаһлыклар. Төрк ыругларының агалар вә ханнарга буйсынып килгәнлекләре югарыда әйтелгән иде. Агалар яки ханнардан уңганрак, гайрәтлерәк вә батыррагы бәгъзе вакыт тирәяктагы ыругларны да берәм-берәм үзенә буйсындырган. Күп төрк ыругларын яки һәммә төркләрне бер авызга каратып, хәтта күршеләрдән бәгъзеләрен һәм үз кул астына кертеп, зур падишаһлык торгызучы башлыклар булгалаган. Мондый киң мәмләкәт иясе падишаһны "каһан" дип атаганнар. Ләкин андый зур падишаһлыклар озак яши алмаганнар: каһан, борынгы заманның гадәтенчә, үләр алдыннан, үз мәмләкәтен балаларына мирас итеп бүлеп бирә торган булган. Балалар исә бер-берсеннән өстен чыгу нияте белән үзара сугышырга тотынганнар да, бу иттифаксызлыктан күршеләре файдаланып, аларны үзләренә иярткәннәр яки зур дәүләт вакланып, әүвәлге хәленә кайткан. Шәрыктагы Һун дәүләте. Төркләрнең бабалары булган һуннарның шәрыкта - бер, гаребтә бер дәүләтләре булганлыгы мәгълүм. Югарыда яд ителгән төрк иленең кояш чыгышы ягында (Монголиядә) миладидан ике гасыр элек бер Һун падишаһлыгы булган. Миладидан 48 нче елда бу Һун падишаһлыгы икегә бүленгән. Тянь-Шань таулары тирәсендәге өлеше Кытай кул астына кергән, Монголия вә Алтай тирәсендәге һуннар 93 нче елга кадәр мөстәкыйль яшәп, шул елда кытайларның кысуына чыдый алмыйча, алар тарафыннан җиңелеп, бер өлеше кояш баешка, кыпчак иленә таба качкан, бер өлеше Алтай таулары араларына кул җитмәс урыннарга сыенган. Гаребтәге Һун дәүләте. Кояш баешы тарафына киткән һуннар Җаек вә Идел елгалары арасындагы калку урынга килеп җир - ләшкәннәр вә андагы фин-угор кабиләләрен шимальгә таба тартылырга мәҗбүр иткәннәр. IV гасырда нидәндер бу "кыпчак һун нары" хәрәкәткә килеп, үз башлыклары Баламир командасы астында җәнүби гарбигә таба йөрделәр һәм Иделнең түбән агымы белән Дон арасындагы далаларда яшәүче асы (алан)нарга һөҗүм кылдылар. Баламир, аланнарны үз кул астына кертеп, 375 тә Дон аркылы кичте вә хәзерге җәнүби Русиядә Ост-гот (Шәркый-гот) падишаһлыгын туздырды. Бу 375 ел тарихта бик мөһимдер: һуннарның гаребкә йөрүләре шәркый вә урта Аурупа халыкларын урыннарыннан кузгатып, гаребкә таба күчәргә мәҗбүр иткән, вә шуның белән тарихта мәшһүр "бөек мөһаҗәрат" башланган. Бундан соң һуннар Дунай белән Идел арасындагы киң уваларда (тигез җирләрдә) яши башлаганнар. Соңрак алар мәмләкәтенең үзәге Панония (хәзерге Маҗарстан - Венгрия) булган. Гарби һун хөкемдарларыннан Аттиланың хөкүмәт сөргән заманы - Һун дәүләтенең иң парлак заманыдыр (433-454). Аттила 451 дә Галлия (хәзерге Франция, Бельгия вә шимали Италия) мәмләкәтенә һөҗүм кылды, бу сәбәптән "икенче мөһаҗәрат" башланды. Мәзкүр елда Аттиланың румалылар вә мөттәфикълары белән хәзерге шимали Франциядәге Марна елгасы буенда Каталон сахрасындагы сугышы - тарих белгән сугышларның иң канлыларыннан. Аттила 454 тә вафат булгач, Гарби Һун дәүләте вакланып тарала башлады, 468 дә бөтенләй бетте. Бөек Төрк дәүләте. Алтай таулары арасына сыенган һуннар анда 460 еллап яшәп күбәйделәр, көчәйделәр, ниһаять, миладидан 552 елларда башлыклары Ту-Мэн хан, аларны аннан алып чыгып, Төркестанга тугры хәрәкәт итте. Инде боларның "хюнг-ну" дигән исемнәре онытылган иде, боларны кытайлылар "ту-кю" исеме белән таныдылар. Болар "угыз" дип тә йөртеләләр, үзләренчә чын исемнәре "төрк" булганлыгы Орхон буенда табылган "битек ташлардан" (язулы ташлар) анык беленде. Алар төзегән дәүләт "Бөек Төрк дәүләте" дип мәгъруфтер. Ту-Мэн хан Кыпчак илендә торучы кал-ач (ак һун)нарны үз кул астына кертте вә "илхан" гонванын алды. Ту-Мэннан бер хан аша хөкемдар булган Мукан төрк дәүләтенең чикләрен дәхи дә киңәйтте: шәрыкта ул тунгусларны, җиңеп, Байкалның (Байкүл) аръягына чигендерде. Мукан дәүләте ул заманның өч зур императорлыгы булган Чин, Иран вә Тачин (Византия - шәркый Рума дәүләте) арасында ята, Чинның Иран вә Тачин белән хәбәрләшүе ошбу Бөек Төрк падишаһлыгы аркылы була иде. Мукан Кытай, Византия дәүләтләре арасында иттифак ясатырга, үзе уртада торып, һәр ике яктан файдаланырга планнар корды, ләкин Кытайда фетнәләр мәйдан алганлыктан, греклар исә чамадан тыш эрелек күрсәткәнлекләреннән, бу эш булмый калды. 569 да Мукан Византия императоры, Икенче Юстинга сәүдә вә сугыш эшләренә гаид могаһәдә ясауны гарыз кылып илче җибәрсә дә, муаффәкыятькә ирешә алмады. VII гасыр миладиның башында бу дәүләт шәркый вә гареби исемнәре белән икегә бүленгән, ошбу гасырның соңгы яртысында икесе дә бик зәгыйфьләнгән иде. Бу мәмләкәтнең бер-берсенә нык багланмаган төрле вилаятьләрендән тәртипсезлекләр, башбаштаклыклар хөкем сөрү зәгыйфьләнүнең беренче сәбәбе иде. Дәүләтнең нәкъ шул зәгыйфьләнгән мизгелендә аның җәнүби гарби чигендә яшь вә фөтухатка ашкынып торган бер падишаһлык пәйда булды. Гарәпләр 635 миладида, иранлыларны Кадсия касабәсе янында эзлекле рәвештә җиңеп, Сасаниян сөляләсеннән килгән Иран шаһы Өченче Яздигирдны качырдылар. Шуның белән Иран дәүләтенең мөстәкыйльлеге бетте, бөтен Иран гарәпләр кулына керде. Шул ук хиндә гарәп гаскәрләре, качкан Яздигирдны куып, Җәйхун (Амудәрья) елгасын кичтеләр вә гарәпләрнең - "Мавә раэннәһер", аурупалыларның "Трансоксания" дип атадыклары мәмләкәткә керделәр. Менә шул көннән башлап, Төрк иле Гарәп дәүләте белән күрше булды. Моннан соң хәзрәт Госман һәм Өмәви хәлифәләр заманында гарәпләрнең Төркестанга тәҗавезләре дәвам итеп, миладидан 740 елларга тугры бөтен Төркестан гарәпләр кулына кереп бетте. Бөек Төрк дәүләтенең Орхон елгасы буендагы калдыгы 745 тә Селенг буендагы уйгурлар тарафыннан туздырылды, вә шуның белән дәүләт тәмам егылды. Борынгы төркләрдә мәдәният. Дөньяның иң иске кавемнәреннән берсе - төркләрдер. Югарыда төркләрнең, үзара могаһәдә ясашканда, сөңге очы белән бер тактага галәмәтләр сызып куйганлыклары әйтелгән иде. Кем белә, бәлки, ул сызыклар язу булгандыр. Төркләрнең үзләренә хас язулары булганлыкны кытай вәкаигънамәләре дә яд итәләр. 1889 елда Шәркый Төрк дәүләтенең мәркәзе булган Орхон елгасы буйларында Билге каһан һәм аның энесе Күлтәгиннең каберләре өстенә куелган "битек ташлар"ның кәшеф ителүе борынгы төрк мәдәниятен тикшерергә яңа юл ачты. Бу ташлар саясендә төркләрнең үз язулары булганлык ачык беленде. Кытайлыларның "ту-кю" дип атадыклары, халыкның үзләренчә исемнәре "төрк" икәнлеген дә бу ташлардагы язулар белдерде. Шул тирәдә яшәгән бүтән халыкларның чын исемнәре дә бу язулардан аңланды. Билге каһан һәм Күлтәгин хөкүмәт сөргән VIII гасыр миладида төркләрдә иген игүнең булганлыгын Орхон һәйкәлләрендәге саф төркчә "игенлек" дигән сүз белдерә. Шул ук һәйкәлләрдә хәзерге Монголиядә балыклар (шәһәр), курганнар (кальга) булганлыгы әйтелә. VIII гасырда төркләрнең мәдәнияттә байтак югары торганлыкларына Орхон язулары - үзләре генә дә зур дәлилләр. Бу язулар монтазам әлифба, билгеле кагыйдәләргә нигезләнгән имла белән язылганнар. Бу хәл төркләрдә язуның күптән булганлыгын күрсәтә, чөнки әлифба вә имланың шулай яхшы эшләнүе күп заманнар узганнан соң гына була. Димәк, төркләр язу белән бик иртә уграша башлаганнар. Бу һәйкәлләрдәге язуларның дөрес вә монтазам имла белән язылган аерым-аерым сүзләре генә түгел, алардагы ифадә, план вә өслүбтә (стиль) язучысының кабилиятен һәм төрк теленең яхшы ук эшләнгәнлеген күрсәтә. Орхон язуы - төрк телләре өчен иң мөнасиб язу. Бу һәйкәлләрдәге язулар һич чит сүз катыштырылмыйча, саф төркчә язылганнар. Бөек Төрк дәүләте егылгач. Бөек Төрк дәүләте VIII гасырның яртысында егылганлыгын югарыда белдек. Шул көннән башлап XIII гасырның башларына кадәр (490 елдан артыграк) җәмигъ төрк кавемнәрен бер авызга караткан кеше булмады. Төрк иле вак-вак ханлыкларга бүленеп идарә ителеп торды. Бу дәвердә төрк дөньяс ында булган беренче мөһим вакыйга - төркләрнең яңа дингә (исламга) керә вә гарәплек тәэсире астына төшә башлауларыдыр. Төркстандагы төркләр VIII гасырның урталарында ук исламга керә башладылар. Шуннан соң ислам дине төрк иленең һәр күшәсендә таралуын да дәвам итте вә, ислам белән бергә, ялкауланган, әхлак ягыннан йомшаган гарәпнең төрле гадәт вә җолалары да алар арасына кереп урнашты. Бу дәвердә икенче мөһим вакыйга - төркләрнең гаребкә яңа юл белән хәрәкәт итә башлауларыдыр. Кадим заманнарда төркләр, үз илләренең җәнүби гарби чигеннән чыгып хәрәкәт итәргә теләсәләр дә, анда көчле Иран дәүләте ятканлыктан, аны җиңеп, басып узарга муафыйк була алмыйлар иде. Төркләрнең Иран аша агылырга теләүләре тарихта мәшһүр вә телләрдә дастан булган вә берничә гасырга сузылган Иран белән Туран көрәшүен тудырган. Иран бу якта төркләрнең юлын буып торганлыктан, алар шимале гаребкә таба агылалар, Каспий диңгезенең төньягы белән барып, хәзерге җәнүби Русия далаларын таптап узарга мәҗбүр булалар иде. VIII гасырның уртасына тугры, гарәпләр кулы белән Иранга соңгы зарбә төшерелгәч, төркләргә яңа юл ачылды. Бәс, алар Азәрбайҗан, Кавказ арты, Анатулы вә Сүриягә сәфәр кыла башладылар. Анда барган төркләр, хәлифәләр хезмәтенә керделәр вә ислам кабул иттеләр. Өмәви хәлифәләренең соңгылары заманында гарәп гаскәрләре эчендә төркләр булган. Әмма хәлифәт Габ басиларга күчкәч, төркләрнең гаребкә яңа юл белән хәрәкәтләре бигрәк көчәйгән. IX гасырда төркләрнең гарби Азиягә агылулары өзлексез дәвам итеп торган. Хәлифәләр төркләрнең көчләренә бик мохтаҗ булганлыкларыннан, болар Рум җиреннән ни генә кулга төшерсәләр дә, аны хәлифәләр аларның үзләренә багышлаганнар. Бу саядә христиан иле белән ислам йорты арасында - Анатулыда - төрк бәклекләре, яңа "чәтә"ләр (чиктә торган мәмләкәтләр) пәйда булган. Туфрак вә мәртәбә эзләп Анатулыга киткән төркләрнең Мавәраэннәһер вә Иранда бушап калган урыннарын, арттан килеп, икенче төркләр тутырып торганнар. Төрк җәнгаверләре, алган җирләрендә тамыр җәеп, беренче җайлы форсатта мәхәлли хөкүмәтне бетереп, үзләренең гаскәри команданнарын падишаһ итеп игълан кылалар вә бөтен гаскәри мәнсабларны үз кулларына алалар иде. Һиндстанны фәтех иткән газнәвиләр, алардан соң хәлифәтне үзләренә буйсындырган, Анатулыны фәтех иткән сәлҗукыйлар әнә шундый төркләрдән чык каннар. Уйгурлар. Бөек Төрк дәүләте егылганнан соң, төрк илендә хөкем сөргән падишаһлыкларның иң мөһимнәре - Уйгур, ХәзәрКыпчак падишаһлыкларыдыр. Төрк. Татар тарихында яхшы гына урын тоткан уйгур төркләренең исемнәре кытай вәкаигънамәләрендә миладиның IV гасырыннан башлап яд ителә. Урта гасырларда уйгурлар Монголиядә күчеп-кунып йөрделәр. VIII гасырның яртысында Орхон буендагы Төрк падишаһлыгы егылгач, алар Монголиядә беренче урынны тоттылар, куәтле дәүләт торгыздылар вә шунда Каракорым яки Карабалгасун шәһәрен салдылар. 1889 да ошбу шәһәрнең хәрабәсе тирәсендә IX гасыр башларына гаид, уйгурлардан калган язулы ташлар да табылды. Бу уйгурлар да, башка төркләр кебек, Кытай белән даимән сугышып торганнар. 840 елларда алар Енисей башындагы кыргызлар тарафыннан җиңелеп туздырылганнар вә шәркый Төркестанга киткәннәр һәм шунда даһи бер мөһим падишаһлык нигезләгәннәр. Бу уйгур падишаһлыгы Тянь-Шань тауларының көньягында Тарим елгасы хәүзәсендә, хәзерге Кашгарда утырган. Аларның Бишбалык, Гаочан, Карахуҗа дигән шәһәрләре булган, падишаһлары "идикут" дип аталалар икән. Болар XII гасырның башларында зур дәүләт төзегән Кара Хитай дигән төркләрнең нөфүзләре астына төшеп, идикутлар Кара Хитай падишаһының вассаллары (табигъ) саналганнар. Әмма XIII гасырда уйгурлар үз ирекләре белән Чыңгыз ханга буйсындылар. Уйгур төркләренең әһәмиятләре аларның яхшы гына мәдәният вә гомран иясе булуларыннандыр. Орхон буйларында торган чакларында ук, аларның үзләренә хас бертөрле язулары булганлыгы кәшеф (ачыш) ителгән ташлардан беленде. Ошбу уйгур язуын алар шәркый Төркестанда да истигъмаль иткәннәр. Мөселман уйгурлардан уйгур хәрефләре белән язылып калган китап вә рисаләләр эчендә иң дикъкатьне җәлеп иткәне - 1069 да саф төрк теле белән язылган "Котадгу белек" исемле әсәрдер. Бу китап, низам белән язылып, уйгурларның идарә ысулларыннан, төрле сыйныфларның адәб вә ысулы мәгашәрәтләреннән бәхәс итә. Мәдәни уйгурларның телләре күп төрк кавемнәренә әдәби тел булып хезмәт иткән. Язулары да мәкъбүлияткә ашкан. Уйгур мәдәнияте алда сөйләнәчәк магулларга да бик нык тәэсир иткән. Магуллар тарафыннан төзелгән дәүләтләрнең һәммәсендә (хәтта XV гасырларга кадәр) уйгур төркләре нөфүзле урын тотканнар. Магул канцеляриял әренең түрәләре, булганнар. Магул дәүләтендә рәсми кәгазьләр, сәяси мохабәрәләр , хәтта ислам кабул иткәннән соң да, уйгур хаты белән язылыр булганнар. Уйгурларның бер кыйсеме буддизмны кабул иткәннәр, бер өлеше настурилыкка кергән. Ләкин соңыннан, XV гасырдан башлап, ислам акрын-акрын теге диннәрне тыгызлап чыгарган. Болгарлар Болгарның урыны - Болгар халкы - Гадәт вә йолалары - Диннәре, горфи кануннары - Болгар падишаһлыгы - Болгарларның күршеләре - Сәүдә - Һөнәр вә сәнәгать - Авыл көнкүреше - Болгарлар арасында ислам дине - Гыйлем вә мәгариф - Болгарлар вә дошманнары - Магултатар һөҗүме. Болгарның урыны. Идел, Кама, Ак Идел вә Җаек елгалары арасында вә шул тирәләрдә борын заманнардан бирле безнең бабаларыбыз - болгарлар көн итәләр иде. Болгар иленең чикләре ачык билгеле булмаса да, аның кояш баешы ягында - Идел (Волга) белән, кояш чыгышында - Ак Идел белән, көньягында Җаек елгасының гаребкә таба борылып аккан урыны вә шул тирәләр белән чикләнгәнлеген чамалап була. Әмма төньягында хәзерге Вятка губернасының җәнүби өлеше генә Болгар мәмләкәтенә кергән булырга кирәк. Болгар җирендә югарыда әйтелгән елгалардан башка да бик күп эреле-ваклы елгалар бар. Боларның мәшһүррәкләре - Казан, Мишә, Нократ (Вятка), Дим, Чирмешән, Сөн, Ык, Зәй, Чишмә, Актай, Майна, Олуг Чирмешән һәм Кече Чирмешән елгаларыдыр. Болгар халкы. Чикләре әле генә күрсәтелгән йорт "Болгар" дип аталдыгы кеби, бу йортның төркичә сөйләшкән халкы да "болгар" дип аталган. Болгар халкының бу җиргә кайчан урнашканлыгы ачык мәгълүм булмаган шикелле, бу халыкның борын замандагы хәлләре дә бик аз мәгълүм. Тик шунысы билгеле: болгарлар беренче гасыр миладида, һуннар тәҗавезе вакытында икегә аерылып, бер өлеше гаребкә таба китеп, Балкан ярыматавына урнашкан. Алар хәзер дә шунда яшиләр. Ләкин болар анда, слау тәэсире астына эләгеп, телләреннән язганнар вә христианлыкка кергәннәр. Бер өлеше Идел вә Кама буйларында калганнар. Безнең бабаларыбызны, Балкан болгарларыннан аеру өчен, тарихта "ак болгар", "ирекле болгарлар", "эчке болгарлар" дип йөрткәннәр. Болгарларның борын заманнардагы мәгыйшәтләре, әлбәттә, башка төркиләрнең мәгыйшәтләре төсле булгандыр. Исемнәре тарихка керә башлаган XX гасыр милади башында инде алар ярым мәдәни хәят белән яшиләр иде. Гадәт вә йолалары. Болгарларның, әлбәттә, борын- борыннан килгән үз гадәт вә йолалары булган. Болгарларда танышлар, бер-берсе белән очрашканда, башлары җиргә тигәнче иелеп сәламләшәләр икән. Ашны һәркем аерым савытка бүлеп ашау гадәт булган, сугындыру гадәте дә бар икән. Кунакның үзеннән арткан ашны алып китүе мәкъбүл гадәтләрдән саналган. Эт улаганны яхшыга юрыйлар: "Бу - иркенчелек вә бәрәкәт булуга галәмәт", - диләр икән. Берәүнең йортын яшен сукса, аны янып киткәнче шулай калдыралар вә: "Бу урынга Тәңренең ачуы төшкән", - дип, аннан читтә торалар вә аңа якын булмаска тырышалар икән. Юлда коралларын салмыйча "тышка чыккан" кешенең һәммә коралларын салдырып алалар вә: "Бу кеше корал йөртергә яраклы түгел", - диләр икән. Зур шатлык вә туй-төшем вакытларында җыелган халык өстенә көмеш тәңкәләр чәчү гадәте булган. Болгар хатын-кызлары, башка төркләрдәге кеби, ачык бит белән иректә йөргәннәр. Болгарларда бер генә хатын алу гадәте булган. Хәтта падишаһның да бер генә хатыны булган. Диннәре вә горфи кануннары. Борынгы болгарлар, башка төрк кавемнәре кебек, күк һәм җирне мөкатдәс санау нигезенә корылган бер садә вә катлаусыз дин тотканнар булырга кирәк. Бервакытлар болгарлар кул астында торган фин кабиләләрендә вә болгарларның кардәшләре чувашларда әле дә булган кирәмәт ясау, келәү итү, агачка нәрсә чалу (бәйләү), суга нәрсә салу, ягмур боткасы пешерү, үлек белән бергә кабергә әйбер күмү кебек дини йолалар борынгы болгарларда да булган. Әмма болгарларның ата-бабадан килгән горфи кануннары бик рәхимсез вә каты булган: угрылар вә алдакчыларны үтергәннәр; уйнаш кылганнарны дүрт урынга кагылган дүрт казыкка бәйләп, муеннарын аякларына хәтле балта белән буйга ярып икегә өзәләр, вә шул ике кисәкне гыйбрәт өчен агач ботакларына асып тоталар икән. Болгар падишаһлыгы. Болгар иленең бер падишаһлык рәвешенә ни вакыт кергәнлеге беленми. Миладидан X гасырда Болгар яхшы төзелгән, көчле генә бер падишаһлык булган. Дәүләтнең мәркәзе Каманың түбәнге агымында, аның Иделгә кушылган урыннары әтрафында булып, шунда күп, бай сәүдәле вә һөнәрле шәһәрләр корылган. Мәмләкәт төрле вилаятьләргә бүленеп, һәр вилаятьне бер вәли идарә иткән вә ул вәлиләр өстеннән караучы бер олуг падишаһ булган. Ул Болгар исемендәге пайтәхет шәһәрендә тора икән. Бу олуг падишаһның рәсми гонваны "билгевар" булган. Болгар шәһәре Казаннан 123 чакрым чамасы түбән, хәзерге Спас өязендә, бу каладан 25 чакрым җәнүби гарбидә, Спастан Тәтешкә киткән олуг юл өстендә, Иделдән алты чакрым читтә, аның тугайлык (сул) ягында утырган. Борын заманда Идел яки Кама шул җирдән узып, үзенең юлын соңыннан авыштыргандыр, дип уйлана. Болгар шәһәре вакытында бик зур вә төзек бер пайтәхет булган. Аны әйләнеп алган ур җиде чакрымга сузылган. X гасырның урталарында руслар җимереп киткәннең соңында да, анда ун меңләп торучы булган. Болгар шәһәре инде күптән җимерелгән, халкы тузылып беткән, ләкин шәһәрнең урынында бик күп әсәрләр калган. Әле XVIII гасыр миладида анда кырык бишләп таш бина санаганнар. Каю берләре бу көндә дә торалар. Хәзерге көндә бу шәһәр урынында шул ук исемдә бер рус авылы утыра, янында елга булмаганлыктан, суны казылган коелардан эчә. Дәхи Болгар мәмләкәтендә менә ошбу зур шәһәрләр булган: Сувар Болгар шәһәреннән кырык чакрым көньягында, Казан вә Самар губерналары чигендә утырган, аның урынында шул ук исемдә бер зур рус авылы бар. Болгар шәһәреннән егерме чакрым югары Кама тамагына каршы Иделнең тау (уң) ягында Кирильская дигән рус авылы урынында Ашлы дигән шәһәр булган. Хәзерге Чистай өязендә бу шәһәрдән кырык биш чакрым чамасы көньягында, Кече Чирмешәнгә койган Биләр елгасы буенда Бүләр исемле шәһәр бар икән. Хәзерге Лаеш өязендә, Каманың уң як ярында бу көндәге Шуран авылы янында Кашан исемле шәһәр булган. Тавы әле дә "Кашан тавы" дип атала. Болгар мәмләкәтендә болардан башка да күп шәһәрләрнең булганлыгы соңгы тикшерү вә казынулардан беленде. Дошманнан сакланыр өчен, болгар шәһәрләре шушындый ур белән әйләндерелгәннәр: тыштан тирән чокыр казып, тупрагы эчкә өелгән, туфракка ышыкланып, эчтән дошманга каршы ук аталар икән. Зуррак шәһәрләрнең әйләнәсендәге урлар әле дә томаланмаганнар. Кайсы җирләрдә ике рәт ур белән әйләндерелгәннәр. Урлардан эчтә имән бүрәнәләреннән ясалган дивар (кальга) була икән. Бер-ике урында капкалар калдырганнар. Дәхи зур шәһәрләрнең янында, кальга тышында сакчы гаскәрләр торыр өчен, кечерәк кальгалар да булган. Аларны да ур белән әйләндереп алганнар. Янә дошман килгәнне һәрвакыт күзәтеп торырга ясалган манаралар да була икән. Бу манаралардан төнлә ут белән ымлашалар икән. Шундый манараларның берсе шәһре Болгар урынында әле дә бар. Чирмеш, ар, мордва кебек фин кабиләләре дә, болгарлар кеби төрк нәселеннән булган чуваш, мишәр вә башкортларның бабалары да Болгар дәүләте нөфүзе, болгар мәдәнияте тәэсире астында яшәгәннәр, Болгар хөкүмәтенә салым түләгәннәр. Шунлыктан кайчакта боларның барысы да "болгар" исеме белән йөртелгәннәр. Болгарлар да, башка төркиләр кебек, үз падишаһларына салымнарны аяклы хайваннар белән яки үгез тиресе белән түләгәннәр. Болгар хөкүмәте Болгарга килгән чит йортның сәүдә көймәләрендәге малматагларның уннан бер өлешен гөмрүк (пошлина) итеп ала икән. Болгар дәүләтендә никах налогы да булган: берәү өйләнсә, хөкүмәт аннан бер ат ала икән. Миладидан X гасырның яртысында Болгар падишаһлары акча да суктырганнар. Моннан соң Болгар йортына гарәп акчалары күп кереп куллана башлагач, болгарлар акча сугуны туктатканнар булырга охшый. Болгар падишаһы, сакчы вә нәүкәрләр ияртмичә, атка атланып ялгызы гына йөри торган булган. Болгарларның күршеләре. Болгарларның җәнүб ягындагы күршеләре хәзәр төркләре иде. Болар Иделдән Днепргача сузылган, Каспий вә Кара диңгезгә барып терәлгән далаларда вә шимали Кавказда яшиләр. Идел вә Дон елгалары буенда шәһәрләре дә бар иде. Хакан (падишаһ)лары хәзерге Әстерхан тирәсендә Итил исемле шәһәрдә тора иде. Хәзәрләр, киң далаларда мал багу белән шөгыльләндекләре кеби, Идел вә Дон буйларындагы мәнбәт тугайларда иген игү вә багчуанлык белән дә шөгыльләнәләр, богдай вә дөгене күп игәләр, алма вә йөзем бакчалары мул була иде. Хәзәрләр бик тиз греклар белән катнаша вә алыш-биреш (сәүдә) итә башладылар. Бу катнашу сәбәпле, хәзәрләрнең бер өлеше христиан диненә керде. Миладидан 637 елларда гарәпләр, Кавказ артын фәтех итеп бетергәч, шимальгә таба йөреп, Хәзәр мәмләкәте өстенә килеп чыктылар, вә шул көннән башлап гарәпләр белән хәзәр төркләре арасында күп елларга сузылган сугышлар китте. VIII гасыр миладиның урталарында бу сугыш тукталып, XI гасыр башына кадәр гарәп дәүләтенең шимальдәге вилаятьләре белән Хәзәр мәмләкәте арасында бик кызу сәүдә мөгамәләсе дәвам иткән, вә бу мөгамәлә саясендә хәзәрләрнең күп өлеше ислам диненә кергән. VIII гасырның соңгы яртысында, нәрсәнең тәэсире беләндер, хәзәр хаканы христианлыктан яһүд диненә күчкән. Хәзәр хаканнары яһүд динендә булсалар да, алар мөселманнар дигәнчә йөргәннәр, вәзирләр (министр) мөселманнардан куелганнар, хакан мөселманнар белән сугышканда, мөселман хәзәрләре битараф тору хакына малик булганнар. Хәзәрләр күп вакытта болгарлар белән тату торганнар. Алар белән сәүдә кылышканнар, кайчакта сугышып та алганнар. XI гас ырның урталарында Төркестаннан кузгалган кыпчаклар хәзәр иленә килеп керделәр вә, боларны җиңеп, хөкүмәтне үз кулларына алдылар. Шул көннән алып бунда "хәзәр" исеме бетеп, "кыпчак" ("коман") исеме дөньяга чыкты. Хәзәрләрдән язма әсәрләр калмаган шикелле, кыпчаклардан да калмаган. Тик бу соңгыларның телендә латин хәрефләре белән язылып калган кечкенә рисаләләр, догалыклар һәм аларның телләре хакында бер лөгать китабы бар. Болгарларның кояш баешы ягында күршеләре мордваларның мукшы кабиләсе (бортаслар) икән. Болар Иделнең уң ягында, хәзерге Саратов губернасында, Сембер губернасының бер өлешендә, Идел буйлап Казан губернасының бер кыйсемендә, гаребтәрәк Пенза губернасының бер өлешендә (Сура, Мукшы елгалары буйлап Окагача) утырганнар. Мукшылар хәзәр хаканы нөфүзе астында торсалар да, араларындагы дау-җәнҗалларын кисә торган аксакаллары булган. Хәзәр хаканы алардан атлы гаскәр ала икән. Бортаслар да болгарлар белән сәүдә кылышканнар. Алар җиреннән Болгар базарларына иң әгъла төлке тиресе, сусар тиреләре, бал вә балавыз китерелә икән. Алар белән болгарлар арасында сугышлар да булгалаган. Болгарларның шимале гарби ягыннан күршеләре хәзерге русларның бабалары булган шәрык слаулары (көнчыгыш славяннар) икән. Болар, тату чакта болгарлар белән алыш-биреш итеп торсалар да, Болгар өчен иң тынычсыз күрше булганнар. Слау җирендә ачлык булды исә, аларны болгарлар туйдыра. Аларның һәрбер кирәк-яраклары да Болгар йортында табыла иде. Шулай була торып та, слаулар, илләреннән төркем-төркем күтәрелеп, Болгар мәмләкәтенә юнәләләр. Кечкенә авыл вә шәһәрләрне талыйлар, зур шәһәрләргә ут салалар иде. Әгәр слау сәүдәгәрләре Болгар базарларына килеп сәүдә итсәләр, болгарлар аларга дусларча мөгамәлә итәләр иде. Идел вә Ока буендагы слауларның күбесе үзләренең малларын (мәсәлән, төрле җәнлек тиреләрен) болгарларга китереп саталар вә алардан үз кирәкләрен сатып алып китәләр икән. Каманың югары агымыннан Урал тауларына хәтле сузылган урыннарда, хәзерге Пермь губернасында, ягъни Болгарның шимале шәркый ягында, болгарлардан элегрәк оешкан Олуг Биармия мәмләкәте бар икән. Анда торучылар төрле фин таифәсеннән җыелган халыклар булган. Болгарлар бу мәмләкәт халкы белән дә сәүдә кылышканнар. Биармия халкы Болгарга Урта Уралның төрле мәгъдәннәрен, җәнлек тиреләрен китереп сатар булганнар. Сәүдә. Болгарлар мәдәният вә гомран җәһәтеннән ул заманнарда Идел буенда беренче дәрәҗәдә булганнар. Мал багу вә аучылык белән шөгыльләнүдән башканы белмәгән төрле фин кабиләләре арасына мәдәният вә мәгърифәт болгарлар тәэсире белән кергән. Болгар мәмләкәте буйларында күп халыклар яшәгән. Көймә вә кораблар йөрерлек мул сулы булган иделләр янында утырганлыктан, болгарларда сәүдә бик алга киткән. Сәүдә бабында шималь халыклары белән җәнүб халыклары арасында васитачылык итәр өчен Болгарның урыны да бик уңайлы иде. Болгар сәүдәгәрләре Кама белән Биармия (Пермь) иленә, шул ук елга белән һәм Вятка елгасы буенча Йогъра җиренә баралар. Идел белән югары күтәрелеп, слаулар йортына, хәтта Ак күл хәүзәсендә яшәгән весь (вису) таифәсе җиренә җитәләр. Скандинавия ягыннан килгән норманнар белән очрашалар, ошбу халыкларга үз мәтагларын һәм җәнүби ягыннан килгән малларны сатып, аларның һәртөрле мал-мәтагларын алып кайталар иде. Көн ягындагы хәзәрләр, Азиядәге башка төрк кавемнәре, греклар, әрмәннәр, гарәпләр, иранлылар белән дә болгарлар бик зур алыш-биреш итәләр иде. Төн ягы кавемнәре белән көн ягы халыклары арасында мал алмаштырулар, әлбәттә, Болгар базарларында эшләнә иде. Иделнең нәкъ ягасында, шәһре Болгар турында болгарларның "Ага базар" яки "Яга базар" исемле бер эскелеләре, базар вә ярминкә урыны бар иде. Бу эскелегә югарыдан да, түбәннән дә һәрвакыт сәүдә кораблары агылып килеп тора иде. Скандинавия ярымутравыннан килгән маллар Болгар аша ислам йортларына, Һиндстанга үтә. Гарәп акчалары шул ук Болгар аркылы фин вә норманнар арасына кереп куллана иде. Урал мехлары, Болгар базарында алынганның соңында, Багдад магазиннарында сатыла. Рум (Бизантия) товарлары, Болгар базарларыннан үтеп, Кытайга юллана иде. Олуг Болгар шәһәрендә румнарның (грек) үзләренә махсус сәүдә йортлары булган, Бохара, Харәзем вә Хорасан мәмләкәтләре белән Болгар арасында өзлексез сәүдә кәрваннары йөреп тора иде. Болгарлар мәдәни булмаган халыклар белән малны - малга, мәдәниятле халыклар белән малны акчага алыштырып сәүдә кылалар икән. Ләкин акчалары булудан элек, акча урынына тиен вә сусар тиреләре йөрткәннәр. Миладидан X гасырның яртысында болгарларның үз акчалары булган. Болгарларның сәүдә маллары шушылар булган: ас, сусар, төлке, куян, су җофары кебек җәнлек тиреләре, болгари, саурый, сәхтиян күннәре, бүрек, чыпта, балык мае вә җилеме, мамонт тешләре, терлекләр (ат, сыер, сарык), бал, балавыз, чикләвек, каен агачы, сугыш кораллары, сугыш киемнәре. Кыскасы, болгарлар сәүдә ягыннан бөтен шәркый Аурупада беренче халык булып, аларның ярминкәләре, базарлары вә кәрвансарайлары дөньяның һәр тарафыннан килгән халыклар белән гөр килеп тора иде. Бу көндә Идел буе татарларының сәүдәгә һәвәслелеге - шөбһәсез, болгарлардан калган мирастыр. Һөнәр вә сәнәгать. Болгарлар һөнәр белән дә бу тирәдәге халыкларның һәммәсеннән өстен булганнар. Алар бүз тукыганнар, тула сукканнар, сабын вә шәм койганнар, болгари (күн), саурый, сәхтиян эшләгәннәр. Төрле сугыш корал вә киемнәре ясаганнар. Фарфор, пыяла вә ахак кебек ташлардан төймәләр, сәдәпләр һәм алка, муенса, беләзек, йөзек, каптырма кебек бизәнү әсбаплары эшләгәннәр. Бу көндә Болгар шәһәрләре хәрабәләрендә табылган калдыклар бу халыкта һөнәр вә сәнәгатьнең бик югары дәрәҗәгә менгәнлеген күрсәтәләр. Боларның назик вә һәйбәтлегенә хәзерге Аурупа осталары да таң калалар. Болгарлар башта җәен кырда чатырларда торып, кышын агач өйләрдә торганнар. Соңыннан, гарәп осталары килеп күрсәткәч, таш йортлар да торгызганнар. Олуг Болгар шәһәренең урынында калган таш йортларның стиле вә бизәкләре Багдад гарәпләренекенә охшыйлар. Болгар шәһәренең урынында җир астыннан су йөртү өчен ясалган чүлмәк көпшәләр (труба) күп очрый. Болар болгарларда җир астыннан су йөртү булганлыкны күрсәтәләр. Дәхи Болгар шәһәрләре хәрабәләрендә таш вә тимердән ясалган сыннар, өсләренә төрле хикмәтле сүзләр беркетелгән акчалар вә каберлекләрендә бик һәйбәт хатты куфи вә хатты сөлс белән язылган нык вә дәү ташлар табыла. Болгарларда алтын-көмеш белән бизәнү, алтын куллану бик күп булганлыктан, күрше-тирә халыклары Олуг Болгарны "Алтын шәһәр", "Алтын тәхет" дип йөртер булганнар. Авыл көнкүреше. Болгарларда игенчелек тә бик зур урын тоткан. Алар үз туфракларын бер иген казнасына әйләндергәннәр: ашлыклары үзләреннән артып, аны күрше илләргә дә саталар иде. Төньягындагы вә гаребтәге финнар, Уралдагы башкортлар, болгарларга төрле кыйммәтле җәнлек тиреләре вә мәгъдәннәр китереп, ашлык алып китәләр иде. Болгарлар үз күршеләре слауларны әллә ничә рәт ачлык бәласеннән коткардылар. Иккән ашлыклары богдай, арпа вә тары була икән. Игеннән хөкүмәткә түләнә торган салым (налог) булмаган. Болгарлар йорт хайваннарын да күп асраганнар, атны һәр хайваннан алда тотканнар, үзләре күбрәк атка атланып йөриләр икән. Авыл болгарлары умартачылык белән дә шөгыльләнгәннәр, балдан ясалган бертөрле "сөчү"дигән эчемлекләре булган. Болгарлар арасында ислам дине. Ислам дине таралып, Гарәп дәүләте нигезләнгәч, гарәпләрнең сәүдәгәр вә галимнәре бай вә мәдәни булган безнең Болгар мәмләкәтенә дә бик иртә килеп җиттеләр. Садә динле вә садә табигатьле болгарларга катлаусыз булган ислам дине вә үзләре кебек ак күңел вә садә булган гарәпләр бик ошадылар да, һиҗрәтнең беренче гасырында ук аларның диннәрен өйрәнә башладылар, күп болгарлар ислам диненә керделәр. Миладидан 921 елда Болгар падишаһы Алмас Шилки углы , Багдад хәлифәсе Мөкътәдир Билләһ Җәгъфәргә хат язып, дин өйрәтер өчен - галимнәр, мәсҗед салып мөнбәр торгызу, дошманнардан сакланырга курганнар (кальга) салыр өчен осталар җибәрүен үтенде вә хәлифәгә дини җәһәттән буйсынганлыгын белдерде. Хәлифә Алмасның сораган кешеләрен җибәрде. Болар эчендә Ибн Фазлан исемле язучылары булып, ул ошбу сәяхәт хакында бер китап та я зган. Бу кадерле кунакларны каршы алырга падишаһ үз кул астындагы дүрт әмирне, үз угылларын вә карендәшләрен чыгарган. Болар миһманнарны икмәк вә ит белән каршы алганнар. Шәһәргә якынлашкач, падишаһ үзе дә каршы чыккан вә, атыннан төшеп, миһманнарга башы җиргә тигәнче иелеп сәлам биргән вә, аларны котлап, Болгар гадәтенчә, өсләренә, җиңеннән чыгарып, көмеш тәңкәләр чәчкән. Бу илчеләр Болгарга миладидан 922 ел майның 8 ендә килеп җиткәннәр. Шул сәбәпле падишаһ аларны, махсус киез өйләр тектереп, җәйләвендә кабул иткән. Кадерле мөсафирлар, дүрт көн шул өйләрдә ял иткәннән соң, бишенче көнне Болгар мәмләкәтендәге әмирләр вә олуглар хәлифәнең мәктүбен тыңларга җыелганнар. Шул зур җыелышта илчеләр Болгар падишаһының атын хәлифә чорнап, өстенә габбаси хәлифәләренеке төсле кара кием кидергәннәр. Хәлифәнең һәм вәзиренең хатлары укылганда, Болгар падишаһы, авыр вә симез гәүдәле кеше булса да, хөрмәт йөзеннән аяк үзрә басып торган. Шулчакта илчеләр өстенә дәхи көмеш тәңкәләр чәчкәннәр. Соңра илчеләр падишаһка хәлифәнең ырымганнарын (һәдияләрен) тәкъдим иткәннәр. Падишаһның бикәсе дә үз янында утырган, илчеләр аңа да хилгать кидергәннәр. Ошбу илчеләрнең киңәше, үзенең теләве буенча, Алмас үз исемен - Җәгъфәргә,3 атасының исемен Габдуллага алмаштырды. Менә безнең бабаларыбыз болгарлар арасында ислам диненә рәсмилек бирүче - ошбу Алмас-Җәгъфәр падишаһтыр. Болгар йортында ислам дине, әлбәттә, моннан элек тә байтак таралган. Хәтта Болгар падишаһы Алмас үзе дә, хәлифә илчеләре килүдән күп элек, ислам диненә кергән иде. Әмма 922 миладида Болгар мәмләкәтенең дини яктан ислам хәлифәсенә ияргәнлеген игълан кыйлу бу мәмләкәттә мөселман руханиларының таралуына вә аларның бар гайрәтләре белән дин таратыр өчен тырышуларына сәбәп булды. Аларның тырышулары бик уңышлы чыкты: йөз ел да үтмәде - Болгар ислам йорты булып әверелде. Болгарларның тәэсире саясендә чирмеш вә чувашлардан күпләр һәм башкортлар ислам диненә керделәр. Ислам Болгар падишаһлыгы чикләренең тышына да чыкты. Шул ук X гасыр миладида бортасларның да бер өлеше ислам кабул иттеләр. Киев шәһәрендә торучы слау (рус) князе Владимир Святослав углы X гасырның ахырына таба яңа дин эзли башлагач, немец, грек вә яһүд руханилары үз диннәрен гарыз кылыр өчен барган чакта, болгар руханилары да, Киевка барып, рус кенәзенә ислам гарыз иткәннәр иде. Владимир, ислам диненең күп җәһәтләрен яратса да, исерткеч эчүдән тыюын яратмаган: "Рус илендә күңелле эш - аракы эчү, без ансыз тора алмыйбыз", - дигән. Гыйлем вә мәгариф. Болгарларның гарәпләргә аралашудан элек үзләренә хас бертөрле язулары, уку-язу үгрәтә торган йортлары булып-б улмаганлыгы мәгълүм түгел. Әмма гарәпләргә катышып ислам диненә кергәннән соң, алар гыйлем вә мәгарифтә яхшы тәрәккый иткәннәр. Мөселман булгач, башка төркләр кебек, гарәп язуын алганнар. Болгарларда гарәпнең куфи, нәсх вә сөлс хаттлары кулланылган. Болгарлар күп җәһәттән гарәп тәэсире астына төшкәннәр, чөнки болгарларга гарәпләрнең сәүдәгәрләре, руханилары вә шәехләре күп килә торган булганнар. Болгарда өйләр салучы мигъмарлар (архитекторлар) һәм тегүчеләр Багдад гарәпләре булган. Һиҗрәттән IV гасырларда болгарларның киемнәре гарәпләрнеке шикеллерәк булган. Алар арасында гарәп теле дә яхшы ук таралган. Багдадтан гарәп илчеләре килгәндә, Болгар җирендә җомга хотбәләре гарәпчә укыла икән, янә Болгар падишаһы Алмас вә түрәләре хәлифәнең гарәпчә язылган хатын тылмачсыз аңлаганнар. Гарәп телен яхшы белеп, ул телдә китаплар язучы галимнәр болгарларның үзләреннән дә чыккалаган. Һиҗрәттән VI гасырларда Ягъкуб Ногман углы дигән бер мөәррих тә булган. Ул Болгар тарихы хакында бер әсәр язган, ди, ләкин бу әсәрнең әлегәчә табылганы юк. Миладидан X гасырда болгарларда мәсҗедләр генә түгел, ибтидаи мәктәпләр дә булган. Каю бер болгар галимнәре, Болгар шәһәреннән 700 чакрым шимальгә барып, гыйльме хәятка (гыйльми тормышка) гаид тәҗрибәләр ясап йөргәннәр. Болгарлар вә дошманнары. Болгар шәһәрләренең байлыклары тирә-яктагы күп ярлы, надан вә мәдәниятсез халыкларны кызыктырып торганлыктан, алар һәрвакыт Болгар мәмләкәтенә һөҗүм итеп вә болгарларга бәйләнеп торганнар. Болгарлар, сәүдәгәр вә тыныч торуны яратучан бер халык булсалар да, дошманнарына җим булып торырга риза булмаганнар. Яки үз ватаннарын сакларга һәрвакыт хәзерлекле булганнар. Ләкин алар, башка төркләр кебек үк чын батыр булсалар да, үзләре сугыш кузгатып, башка халыкларны кылыч белән җиңеп алуны теләмичә, аларны икътисади яктан җиңәргә тырышалар иде. Алар, күршеләре бортаслар, хәзәрләр вә руслар белән сугышсалар да, үзләре башлап түгел, бәлки сугышчан вә тынычсыз күршеләренең һөҗүмнәрен кайтару өчен генә сугышалар иде. Болгарлар кайчан сугыш башлангач, күршеләренең бәгъзе бер калаларын алалар, ләкин ганимәт малы алу, тыныч халыкны талау өчен түгел, бәлки сәүдә өчен бер базар арттыру вә сәүдәгә бер яңа юл ачу нияте белән генә алалар иде. Шәһәр вә калаларны алганда да, яндыру, җимерү, үтерү-кыру юлы белән түгел, бәлки бертөрле солых вә иман юлы белә[н] керергә тырышалар иде. Слаулар (руслар), үзләренә кенәзләр сайлап, бер дәрәҗә көчәеп алгач та, болгарларга беренче дошман булып әверелделәр. Татарлар беренче мәртәбә килгәнгә хәтле, руслар белән болгарлар арасында унбиш-уналты рәт сугышлар булганлыгы мәгълүм. Бу сугышларның иң күп өлешендә башлап һөҗүм итү руслар тарафыннан булды. Бу һөҗүмнәр, әлбәттә, болгарларның сәүдә вә сәнәгатьләренә күп зарар китерде. Аларның мәдәни тормышларының тыныч агымы бозылды. Болгарлар белән русларның соңгы бәрелешләре 1220 елда булган иде, 1226 елда Болгар иленә Субутай батыр командасы астында хәзерге җәнүби Русиядә рус вә кыпчакларны җиңгән бер фирка магул гаскәре килеп, мәмләкәтне тар-мар иткәнлеге хакында да хәбәрләр бар. Ошбу магул һөҗүме вакытында болгарларның ислам йортлары белән сәүдәсе тукталып торган, магуллар киткәч юллар ачылып, сәүдәләр дәхи дәвам итә башлаган. Магул-татар һөҗүме. Болгар мәмләкәте төрле иделләр буенда булганлыктан, сәүдә өчен уңайлы булса да, дошманнардан сакла ныр га уңайсыз булган. Азиядән килүче сахрави вә сугышчан халыклар гаребкә таба йөргәндә, Болгар мәмләкәтен таптап узарга тугры килгәнлектән, болгарларның башына күп бәлаләр төшкән. Болгарларның иң нык әлсерәткән вә тормышларын чыгырыннан чыгарган нәрсә магул-татарлар һөҗүме булды. Миладидан XIII гасырда (1237 елда) Урта Азия якларыннан Аурупага йөргән татарлар, Җаек елгасын кичеп, Болгар мәмләкәтенә керделәр. Бу елга буенда (мәмләкәтнең чигендә) болгарларның сакчы гаскәрләре (чик каравылчылары) тора икән. Болар, магултатарлар урдуларын күргәч тә, куркып, Болгар шәһәренә кайтып киткәннәр вә куркынычлы яуның килүеннән хәбәр биргәннәр. Курыкмаслык та түгел иде шул: магул-татарларның шәркый Аурупага бу юлы һөҗүмнәре беренче һөҗүмнәре кебек аз гаскәр белән табигый тәгәрәү буенча гына булган һөҗүм түгел иде. Бу юлы алар бик чынлап хәзерләнгәннәр, планнарын бик җентекләп корганнар, гаскәрләре гаять күп, урдулары белән машиналары вә инженерлары бар, шәһәрләрне штурм белән алу (кинәт һөҗүм белән алу) һәм аларның планнарына кергән иде. Сугыш көчләре бик аз булган болгарларның шундый дәһшәтле магул урдуларына каршы торулары һич мөмкин булачак түгел иде. Шул сәбәпле, болгарлар каршы тормауны алда тоттылар. Шулай булса һәм магуллар, ул заман гадәтенчә, талау, вату-җимерүдә бер дә кимчелек кылмадылар. Татарлар һөҗүме Болгар мәмләкәтендә зур үзгәреш ясады вә Болгар халкының кирегә китүенә сәбәп булды. Болгарлар - татар баскангача, саглам вә матур яши торган сәүдәгәр, һөнәрле вә эш сөючән бер халык иде. Алар тирә-як халыкның сәүдәләрен үз кулларына төшерергә, тирә-яндагы көчсез вә йомшак милләтләр арасында үз мәдәниятләрен, үз телләрен кертергә тырышалар иде. Магуллар исә болгарларның йөрәкләренә курку салдылар, төзек вә бай шәһәрләрен вәйран иттеләр. Аларның мәдәният вә икътисад бабларындагы эшләрен туктаттылар. Күп болгарлар шунда ук, шәһәр вә авыллардан чыгып, читкә - урман вә кырларга качып беткәннәр иде. Магуллар Болгарны Чыңгыз олуг дәүләтенә ияртеп, эчке эшләрдә мөстәкыйль бер мәмләкәт итеп калдырсалар да, инде Болгарда тынычлык беткән, сәүдә юллары бикләнгән, тыныч кына мәдәни терек лек белән яшәргә өмид калмаган иде. Татарлар рус җиренә кереп киткәч, болгарлар үз илләрендә калдырылган татар гаскәрләренә каршы аякка бастылар. Аларның һәммәсен диярлек кырып бетереп, болгарның бөтенләй мөстәкыйльлеген игълан кылдылар. Бу вакыйганы ишеткәч, магул урдуларының баш команданнарыннан Субутай батыр яңадан кайтты да Болгарны бөтенләй тар-мар әйләде. Шул көннән башлап, Болгар мөстәкыйль бер падишаһлык кыяфәтен югалтты. Буннан соңгы Болгар ханнары Бөек Магул дәүләтенең бер вилаятендәге вәлиләр кебек кенә булып калдылар. Магул-татарлар дәвере 1) Чыңгыз вә аның дәвере Монголия - Магуллар - Ясүкәй батыр - Тимучин яшьлектә - Кабиләләрне берләштерү юлында - Тимучин "Чыңгыз" булды - Шимали Кытайны вә Кореяны алу - Чыңгызның гареб сәфәре - Чыңгызның соңгы еллары - Чыңгызның шәхесе вә дәүләте - Чыңгыз үлгәч. Монголия. Хәзерге Кытай императорлыгының төньяк өлеше бу көндә Монголия дип атала. Бу мәмләкәт шимальдә - Русиянең Томь, Енисей, Иркут губерналары һәм Забайкал областе белән, гаребтә - Җунгария (Кытайның иле, Син-Цзян вилаятьләре) белән, җәнүбтә - шәркый Төркестан һәм төп Кытай белән, шәрыкта Маньчжурия белән чикләнә. Маньчжуриянең шимале гарби тарафындагы тауларыннан Себернең зур елгалары агып чыга: Енисейның башы Монголиядә булып, бу мәмләкәт эчендә аңа уң яктан - Саян тауларыннан чыккан Бәй-Кәм елгасы, сул яктан Алтайлардан чыккан Камчик елгасы кушыла. Шәркый Себердәге Байкал күленә түгелгән Селенг нәһере хәүзәсенең иң күп өлеше Монголиядә. Моның тармакларыннан иң әһәмиятлеләре: сулда - Эгийн-Гул, уңда - тарихта мәшһүр Орхон елгаларыдыр. Орхонның иң мөһим тармагы - Тула елгасыдыр ки, аның буенда төньяк Монголиянең баш шәһәре Урга утыра. Шимале шәркый Монголиянең иң мөһим елгасы - тарихта мәгърүф Онон елгасыдыр ки, ул Амурның иң мөһим тармагы санала. Монголиянең шәркый чигендә Сунгари ята, бу елганың зур тармакларыннан Нанни да Монголиядән агып чыга. Монголиянең бүтән елгалары кыска елгалар булып, мәмләкәт эчендә калалар, әһәмиятсез кечкенә күлләргә коялар яки тозлыклар, комлыкларга кереп югалалар. Мондый елгаларның иң зуры Кирәүлин булып, Монголиянең эчендә 933 чакрымга сузыла вә мәмләкәтнең эчендәге Далай-Нур күленә түгелә. Бу күлдән исә Амур елгасын ясаучы елгаларның берсе булган Аргын чыгып китә. Монголиянең шимале гарби ягында күлләр дә байтак бар. Мәшһүрләре: Хаса-Гүл, УбсаНур, Кыргыз-Нур, Хара-Нур күлләредер. Магуллар. Монголиянең борынгы тарихы караңгы. Иске заманнардан бирле падишаһлык вә хөкүмәтләр төзелү Монголиянең шимале гарби өлешендә һәм шәркый вә җәнүби кырыйларында гына булган. Уртадагы Гоби, Шамо далалары һәрдаим буш көенчә калган. Миладидан егерме биш гасыр элек чикләре яңа гына күрсәтелгән Монголиядә күчмә кабиләләр яшәгән. Кытайлар аларның һәммәсен берьюлы "бәй-ди" - төньяк бәрбәрләре дип кенә атасалар да, болар бер генә нәселдән булмаганнар. Монда яшәүче халыкларның берсе - магул [монгол]лардыр. Бу монголларны төркнең бер кабиләсе итеп санаучы галимнәр дә бар. Һәрхәлдә, магуллар - төрк үк булмаганда да, төркләрнең иң якын кардәшләредерләр. Магуллар үзләренең борынгы хәлләрен белмиләр, тик алар үз бабаларының Кирәүлин буеннан алып Нанни, Аргын елгаларына хәтле булган урыннарда күчеп-кунып йөргәнлекләрен сөйлиләр, шуннан соңгы тарихларын төрле әкиятләр белән бизәклиләр. Монголиядә бер-бер артлы Шәркый һуннар, Ту-кюлар, Шәрык уйгурлары дәүләте дигән өч олуг төрк дәүләте төзелгән. Магуллар миладидан IX гасырн ың яртысына кадәр менә ошбу дәүләтләр кул астында торганнар. Уйгурлар гаребкә таба авышканнан соң, магул олыслары вә ыруг лары үзалларына мөстәкыйль яши башлаганнар. XII гасырда шимали Кытайда төзелгән Кара Хитай, Нючи падишаһлыкларының нөфүзләре дә боларга бик аз булган иде. XII гасырның урталарында менә ошбу магул кабиләләреннән бәгъзеләренең башлыгы булган Ясүкәй батырның Улун Әкә исемле хатыныннан 1162 елда бер бала туды, исемен Тимучин куштылар. Соңыннан "Чыңгыз" кушаматы алган ошбу магул, үсеп буйга җитү белән, мәмләкәтләр фәтех итәргә тотынып, төркләрнең иң күп өлешен үз кул астына кертеп бетерде. Аның балалары аталары башлаган эшне дәвам иттерделәр. Боларның гаребкә таба йөргән чактагы урдуларының иң күп өлеше төркләр иде. Төрк дөньясында хөкүмәт сөргән Чыңгыз балалары бик тиз төрк тәэсире астына төштеләр, тәмам төркләштеләр. Чыңгыз - магулларының татар ыругыннан иде. Шул сәбәпле, аның балалары командасы астындагы гаскәрләрнең һәммәсен башлыклары мәнсүб булган кабиләнең исеме белән "татарлар" дип тә атаганнар. 1237 елда Болгар җиренә килгән магул-төрек урдулары Чыңгызның туруны Бату хан командасы астында килгәннәр иде. Шәркый Аурупада торучы халыклар бу урдуларны "татар" исеме белән каршы алдылар. Соңыннан без төрк-болгарлар, магул-татарларны йотып, үзебезгә әверелдереп җибәргәч, дөнья безне "татар" дип атый башлады. Тимучин яшьлектә. Ясүкәй батыр 1175 елда үлгән чагында, Тимучиннан башка янә дүрт кечкенә углы калды. Тимучин балаларының зурысы булса да, унөч яшендә генә иде. Ясүкәйнең кул астындагы магул-татар кабиләләренең олуглары үз башлыкларының җеназасына килгәннәр иде. Алар шунда бала Тимучинга буйсынмаячакларын белдереп таралдылар. Ясүкәйнең гаиләсенә тормыш бик авырайды. Тимучин, анасы вә энеләре үләннәр ашап, җәнлек аулап вә балык тотып көн уздыра башладылар. Бу авыр вә мәшәкатьле тормыш Тимучинны тәрбия итте, чыныктырды, аңа кешеләрне вә дөньяны танытты. Тимучинның анасы да бик уңган вә гакыллы бер хатын иде. Ул иренең күп кабиләләрне авызына каратып торганлыгын онытмый, зур углы Тимучинга атасының урынын кайтарып алырга, аның яраклы варисы булырга тиешлекне әледән-әле аңлатып тора иде. Тимучин, анасының ярдәме белән төрле кабиләләрне үз тирәсенә җыярга тырышып йөргән заманнарында, кытайлылар кулына тоткынлыкка төште. Кабиләләрне берләштерү юлында. Тимучин Кытайда ун ел торып качып кайтты. Кераит төркләренең ханы, Ясүкәйнең андасы булган Тогрул ханның ярдәме белән, акрын-акрын, магул-төрк кабиләләрен үзенә буйсындырырга кереште. Бу юлда аның алдына зур уңайсызлыклар чыкты. Ул берничә кабиләнең аксөякләрен үз тирәсенә җыеп, көчәеп килгән чагында, җөйрат кабиләсенең башлыгы, Тимучинның балалык иптәше булган Җамука Чичән аңа каршы бар гайрәте белән эш күрә башлады. Җөйратларга тайчут кабиләсе дә кушылды. Тимучин болар белән берничә рәт сугышты. Җиңелеп, далаларга качып китеп, казакъ булып каңгырып йөргән чаклары да булгалады. Ләкин ул бервакытта да өметне өзми, аяктан егылмый, үзенең галиҗәнаблыгыннан, ирлегеннән аерылмый иде. Тимучин үзенең гайрәте, үги атасы Миңликнең вә моның кардәше Күкчәнең дин исеменнән кәвелләүләре, куңграт кабиләсенең теләктәш булып торуы, арлат кабиләсенең булышлыгы саясендә Онон вә Кирәүлин арасындагы урыннарны үз кулыннан ычкындырмады. 1189 елда, Тимучинга 27 яшь тулганда, Кирәүлин болынында арлатлар аны "каһан" күтәрделәр. Тимучин каһан булгач, рухы күтәрелеп китте. Үзендә тайҗут вә җөйратларны тар-мар итәрлек көч сизә башлады. Менә ул Онон елгасының кояш баешы ягында, бу көндә Забайкал областенда калган Ингода елгасының кечкенә бер тармагы булган Балҗуна-булак буенда тайҗут вә җөйратлар белән бик каты сугышып, аларны тар-мар итте. Бу сугышта Тимучинның дошманнарыннан алты мең кеше һәлак булды. Бу магулларның беренче зур мозаффариятләре иде. 1189 дан 1193 кә кадәр Тимучин акрынлык вә сабырлык белән, я сугышып яки аңлашып, яисә кода булышып, Гоби даласы, Кирәүлин, Селенг, Ингода елгалары арасында яшәгән төрк, магул-татар кабиләләрен үз кул астына кертүендә дәвам итте. Соңра аңа Байкалның ике ягында торучы меркит тунгузлары белән озак еллар көрәшергә тугры килде. 1193 елда Тимучин, Тогрул белән берләшеп, Кытайда чыккан фетнәләрне басарга хезмәт итте. Бу хезмәт өчен Кытай падишаһы, күп акчалар бирүе өстенә, Тогрулга "ванг" дигән гонванны, Тимучинга "дай-минг" (хаким) гонванын бирде. Шулай итеп, Тимучин шәүкәтле Кытай падишаһына да үзенең көчен күрсәтте, аның кашында игътибарга керде. Җамука, Балҗуна-болак сугышыннан соң качып китеп, Тимучинга каршы хәрәкәтен дә һаман дәвам итә иде. Җамука үзенең тарафдарлары белән шимале гарбигә, Алтай тауларына таба качты, Тимучин аларны куып барып сугышты да җиңде, Җамука дәхи качып котылды. Моннан соң Тимучин белән Тогрул арасы бозылып, сугышка кадәр барып җитте. 1203 тә Тогрул, җиңелеп, Найман падишаһы Таянга барып сыенырга теләп качып китте. Ләкин аңа барып җиткәнче һәлак булды. Бәс, аның кул астындагы кираит кабиләсе дә Тимучинга буйсынды. Җамука һәм Тогрулның углы Сингун (Сайгун) Алтай һәм Җунгарияне бәйли торган Найман падишаһына барып сыендылар вә Таян ханны Тимучинга каршы сугыш ачарга котырта башладылар. Найман ханы хәзерләнеп тә өлгермәгән иде әле, Тимучин найманнар өстенә сәфәргә чыкты. Бу урдуларның "маңлай"ын 25 яшьлек Җәбә команда итә. Аның могавине 17 яшьлек Субутай иде. Иртәдән кичкәчә сузылган сугышта карт Таян каты яраланып егылды. Найманнар җиңелеп тар-мар ителделәр. Таян үлгәч, найманнар да Тимучин кул астына керделәр. Бу сугышта Таян ханның вәзире Тататунга исемле уйгур Тимучин кулына төшкән иде. Тимучин, аның белеменнән файдаланырга карар биреп, үз балаларына аннан уйгур язуы һәм уйгур кануннары үгрәттерә башлады. Менә шул көннән алып, магуллар уйгур мәдәнияте тәэсире астына төшә, акрын-акрын төркләшә башладылар. Моннан соң магул канцелярияләренең түрәләре, магул шаһзадәләренең мөрәбби вә мөгаллимнәре уйгур төркләреннән була башлады. Найман ханлыгын алгач, Тимучин кул астындагы җирләр Иртеш елгасына, кыргыз далаларына кадәр озайды. Найманнар җиңелгәч, Җамука кыргыз сахраларына качып китте. Бервакытта эшне ярым-йорты көенчә калдырырга яратмаган Тимучин Җамуканы кулга төшерергә карар бирде һәм шушы сәфәрендә һәнүз каршылыгында дәвам иткән бу гайрәтле ирне тоткынлыкка төшереп юк итте (1204 елда). Тимучин "Чыңгыз" булды. Инде Хинган тауларыннан башлап Иртеш вә Алтайга хәтле булган урыннар Тимучин идарәсенә кергән, ул яхшы ук көчле бер падишаһ булып әверелгән иде. Борынгы Һун вә Бөек Төрк дәүләтләреннән хәбәрдар Тимучин бөтен төркмагулларның илханнары булырга тели иде. Ул 1206 елда Онон елгасы буенда корылтай җыйды. Шунда 45 ләп төрк-магул кабилә вә олысларының олуглары Тимучинны илханлыкка күтәрделәр. Ошбу корылтайда Тимучинга "Чыңгыз" кушаматы бирелде. (Бәгъзеләр: бу сүз магулча "иелмәс, бөгелмәс, нык вә мотлак" мәгънәсендә, диләр. Бәгъзе галимнәр, бу сүз шаманилар кашында мөкатдәс саналган бер "җен" - рухның исеме, диләр. Ничек тә бу сүзнең мәгънәсе аерымачык мәгълүм булганы юк әле.) Чыңгыз, шушында Длигүн Болдок түбәсенә менеп, үзен илханлыкка сайлаган төрк-магул ыругларына ошбу кыска вә мәгънәле нотыгын сөйләде: "Минем башыма килгән михнәтләр вә читенлекләргә карамыйча, һәммәгә каршы торып, минем белән бергә булган, шатлык вә кайгы көннәренең икесендә дә үзенең сарсылмас көче белән минем фикерләремне куәтләгән, һәрбер куркынычлыклар эчендә үзенең ихлас вә сәдакате белән миңа юлдашлык иткән, тау бәллүре кебек саф булган ошбу халыкның "күк магул" дип аталуын һәм җир йөзендәге һәммә халыктан өстен булуын телим". Тимучин, илхан булгач, Монголия белән Тибет арасында яшәгән тангут кабиләсен барып алды. Шулвакыт аларның күршесендә, хәзерге шәркый Төркестанда көн иткән уйгурлар үз ихтыярлары белән Чыңгызга буйсындылар. Шимали Кытайны алу. Тимучин 1203 ел ук Гоби даласының җәнүбендә, Бөек Кытай диварының нәкъ янында яшәүче онгутларны химаясенә алган, үз нәфүзен (абруй) Кытайның капкасына илтеп терәгән иде. Инде Онон буендагы корылтайда төрк илханлыгын тергезергә, һәммә төрк-магул кавемнәрен берләштерергә карар бирде, нючилар кулында булган шимали Кытай падишаһлыгына сугыш игълан кылырга карар бирү дигән сүз иде. Моны һәркем аңлый иде. 1208 дә нючи падишаһы Чанг-Чунг вафат булгач, аның белән Тимучин арасындагы могаһәдәнең хөкеме бетте. Бәс, Чыңгыз аның урынына утырган углын танымаячагын игълан кылды вә, 1211 дә хәзерләнеп бетеп, Кытай өстенә йөрде. Кытай сәфәренең дә баш команданнары Җәбә белән Субутай булып, Чыңгызның гаскәри киңәшчесе Мухули дигән бер зат иде. Нючилар магулларга бик нык каршы тордылар, гадәттән тыш фидакярлек белән сугыштылар. Чыңгыз гаскәрләре ун айдан соң гына пайтәхет Пекин шәһәрен алдылар вә 1216 елда гына нючиларны тәмам туздырырга муафыйк булдылар. Ул арада Субутай Кореяны барып алды. 1217 дә Чыңгыз, Пекинда 33 мең гаскәр белән Мухулины хаким итеп калдырып, үзе Монголиягә кайтып китте. Инде Чыңгызның били торган җирләре дәхи дә киңәйде. Сары диңгез ярларыннан Алтай таулары итәкләренә, Байкалдан Сары елга буйларына хәтле булган зур мәмләкәт аның кул астына керде. Кытайны да алу белән ул, чынлап та, "Олуг падишаһ" булып әверелде. Чыңгызның гареб сәфәре. Чыңгыз хәзерге Җунгария һәм уйгур җирләрен үз кул астына керткәч, аның мәмләкәте Харәземшаһлары дәүләте дигән төрк падишаһлыгы белән күрше булган иде. Бу дәүләтнең мәркәзе Харәземдә (хәзерге Хивада) булганлыгыннан, падишаһлары "Харәземшаһлар" дип аталалар иде. Чыңгыз чыккан заманда бу дәүләтнең падишаһы Котб әд-Дин Мөхәммәд исемле бер зат булып, моның заманында ошбу дәүләт шәрык ягында Сырдәрья белән чикләнеп, Мавәраэннәһерне, Фирганәне, борынгы Сагдиан мәмләкәтен, хәзерге Каспий арты областен, шимале шәркый Иранны, хәзерге Әфганстандагы Һират вә Газнә шәһәрләрен эченә ала иде. Бу вакытта Габбасия дәүләте һәр яктан кыркылып беткән, Габбаси хәлифәләрнең дә коры исемнәре генә калган иде ки, аларның барлык эшләре - төрле әмир вә солтаннарга фатиха биреп, алардан бүләкләр алып тору гына иде. Бу чорларда Әндәлес дәүләте исламиясе дә, шимале шәркый Африкадагы Фатыймиләр дәүләте дә егылган, Азиядә ислам йортының төрле урыннары вак-вак әмирләр, солтаннар, атабәкләр-фәләннәр тарафыннан идарә ителәләр иде. Боларның һәркайсы үз мәмләкәтендә мөстәкыйль иде. Ләкин фатиханы Багдад хәлифәсеннән алалар, хотбәләрдә аның исемен яд иттерәләр, әмма үзара талашып вә сугышып торалар иде. Ислам йортында, падишаһлыклар вакланган кеби, мөселманнарның үзләре дә бик вакланганнар иде. Иҗтимагый әхлак бозылган, өмидләр сүнгән, рухлар төшкән, таркаулык вә ялкаулык хәттин ашкан иде. Чыңгыз зоһур иткән заманнарда Харәземшаһлар дәүләте зур, көчле бер дәүләт иде. Харәземшаһларның алтынчысы булган мәзкүр Котб әд-Дин Мөхәммәд хиффәт, кызу, кире, гаскәри вә сәяси эшләрдә аңсыз бер хөкемдар иде. Чыңгыз шимали Кытайны да алып, көчәеп килгән чакта, ул байтак сәяси хаталар да эшләп ташлады. Мөхетдин исемле бер галимне гөнаһсыз үтереп, үз кул астындагы руханиларның ачуларын кабартты һәм Багдад хәлифәсенең рөхсәтеннән башка бәгъзе бер вак әмирләрнең җирләренә һөҗүм итеп, хәлифәне рәнҗетте. Хәлифә Насыртдинулла аның бу эшенең ярамаганлыгына тәнбиһ кыйлгач, ул хәлифәнең үзе өстенә барырга җилкенә башлады. Хәлифә белән бозылышу Котб әд-Дингә үз кул астындагы мөселманнарның да суынуына сәбәп булды. Чыңгыз үзенең мөселман вәкилләре аркылы бу хәлләрнең һәммәсен дә белеп тора иде. Котб әд-Дингә бик рәнҗегән хәлифә, Чыңгызга илче җибәреп, Харәземгә тизрәк һөҗүм кылуын үтенсә дә. Чыңгыз тиктомалга һөҗүм кылуны үзенең шәэненә лаек күрмәде. Хәлифә өстенә йөрү фикере Котб әд-Диннең башыннан чыкмаса да, ул Кытай чаклы Кытайны җиңгән Чыңгыздан бик курка иде. Шунлыктан ул, Багдад ягына йөрер өчен, Чыңгыз белән могаһәдә ясап, вакытлыча дус торуны тиешле тапты. Бәс, ул Чыңгыз белән сугыш һәм сәүдә эшләре хакында бер иттифак төзеде вә шул хиндә ук Багдад өстенә йөрергә хәзерләнә башлады. Хәлифә үзенә каршы кыям иткән бу падишаһны "багый" санап, аңа ләгънәт укыды вә аның исемен хотбәләрдә телгә алудан тыйды. Бу хәлгә төшү Котб әд-Динне артык усалландырды, гасабиландырды. Әмма мөселман халкы аннан дәхи дә катырак бизде, Чыңгызның мәмләкәткә басып керүен хәлифә теләгән кебек, алар да тели башладылар. Котб әд-Дин мәмләкәтенең чигендәге бер шәһәрнең Гаир исемле вәлие Харәземшаһ белән Чыңгызның арасы тизрәк бозылуга сәбәп булды. Гаир Чыңгыз кул астындагы Кытайдан үз шәһәренә килгән бер кәрванның малларын талады, сәүдәгәрләрен үтертте. Чыңгыз, үзенә Гаир ханны тапшыруын таләп итеп, Котб әд-Дингә өч илче җибәрде. Котб әд-Дин боларның берсен үтертте, икесен хурлап куып җибәрде. Шул ук хиндә Чыңгыз үзенең гаскәрен Иртеш тирәсенә тарта башлаган иде. Котб әд-Диннең ошбу яман мөгамәләсен ишеткәч тә, ул үз урдуларына Харәзем дәүләте өстенә йөрергә әмер бирде (1219). Котб әд-Дин бу сугышны үзе кузгатса да, аңа хәзерлеге бер дә юк иде. Магул урдуларының хәрәкәтен ишеткәч тә, углы Җәлал әд-Дин командасы астында беркадәр гаскәрен дошманга каршы чыгарды. 1219 елның ахырында булган беренче сугыштан соң Котб әд-Дин Сырдәрьяның аръягына чигенеп китәргә мәҗбүр булды. Ул монда гаскәр җыю белән уграшкан заманда, магуллар, Сырдәрья ның югары агымына таба китеп, Фирганәгә барып керделәр. Хөҗәнд кальгасын Алах исемендәге бер командан биш мең гас кәр белән камап калды, төп куәт ул кальганың төньягыннанрак Сыр дәрьяны кичеп чыкты да Бохарага тугры юнәлде. Чыңгызның Харәзем дәүләте өстенә йөргән урдулары ун меңгә җитә иде. Бохара канлы сугыштан соң 1220 елның апрелендә Чыңгызга бирелде. Чыңгыз Бохарадан Сәмәркандка китте. Котб әд-Дин бу шәһәрдә кырык меңләп гаскәр калдырып, үзе чыгып качкан, углы Җәлалетдин дә монда юк иде. Сәмәркандның сакчы гаскәрләре егетләрчә сугыштылар, икенче көнне, меллаларның бер капканы ачулары сәбәпле, тәмам җиңелделәр. Сәмәрканд алынды. Чыңгыз, Бохара вә Сәмәркандтан бик күп осталар вә һөнәрмәндләрне җыеп алып, Магулстан вә Кытайга озатты. Аның моннан максаты - алар ярдәме белән үзенең төп мәмләкәтен төзәтү вә мәгъмүрләндерү иде. Моннан соң Җәйхун буендагы шәһәрләр вә курганнар бере артыннан бере алына барды. Биш ай эчендә Чыңгыз бөтен Фирганә, Бохара, Мавәраэннәһер, Харәзем вилаятьләрен үз кулына кертеп бетерде. Мөселманнар динсез санадыклары Чыңгыз кулына керергә күнмәгәннәреннән, шәһәрнең һәммәсе вәйран булды. Мәдәният вә гыйлем әсәрләренең күбесе зур көч астында изелеп тәләф булды. Харәзем мәмләкәтенең эшен бетергәч, Чыңгыз күп сугышларда чыныккан Субутай вә Җәбәне 25 мең гаскәр белән Кавказ тарафына качкан Котб әд-Дин артыннан җибәрде. Үзе, урдусын (гаскәри мөнзәлен) Харәзем шаһының Сәмәркандның көньягындагы гүзәл җәйләвенә күчереп, шунда бераз ял итте. Җәбә белән Субутай искиткеч бер тизлек белән Хорасан вә Мазәндәран аркылы йөреп Козгон (Каспий) диңгезенең гареб янына барып чыктылар вә Абескон атавында бичара Котб әд-Дин Мөхәммәтнең үле гәүдәсен генә таптылар. Инде боларның вазифалары үтәлгән иде. Алар, кыпчак төркләре җирен фәтех итү хакында рөхсәт сорап, Чыңгызга чабар җибәрделәр. Үзләре, Чыңгыздан фәрман килгәнче, Азәрбайҗанны ала тордылар. Чыңгыздан рөхсәт килгәч, Каспий диңгезенең кояш баешы ягы белә[н] йөреп, Гөрҗи мәмләкәте өстенә барып чыктылар. Гөрҗиләр белән сугышып, аларны җиңеп, Кавказ тауларының шималь тарафына кичтеләр. Шимали Кавказда Кубан елгасы һәм Кара диңгез буенда торучы кыпчаклар Терек вә Кума елгасы буенда аланнар иттифак белән магулларга каршы сугышырга әзерләнеп торалар иде. Магуллар, хәйлә корып, кыпчакларны аерырга муафыйк булдылар да үзләре генә калган аланнарны тар-мар иттеләр. Соңыннан магуллар белән кыпчаклар арасы бозылды, бу соңгылары үзләренең Дон белән Идел арасындагы кырларда, рус иле күршесендә яшәүче кардәшләре янына качтылар. Кыпчак олуглары, рус кенәзләренә илчеләр җибәреп, магул-татарларга каршы алардан ярдәм сорадылар, рус кенәзләре кыпчаклар белән иттифак итеп, сугышка хәзерләнә башладылар. Кыпчакларны үз химаяләренә кабул иткән рус кенәзләренә магулларның да бик ачулары килде. Бәс, алар, русларга бер сабак бирер өчен, гаребкә таба йөрделәр, рус-кыпчак гаскәре аларга каршы китте. 1223 елның 31 нче маенда ике гаскәр Калка елгасы буенда очрашып, каты сугыш булды. Кыпчаклар белән руслар җиңелеп качтылар, магуллар аларны Днепрга куып барып кире кайттылар. Моннан соң Җәбә белән Субутайның Болгар җиренә килеп китүләре хакында да хәбәрләр бар. Һәрхәлдә, бу юлы магуллар Болгар мәмләкәтенең эчке вилаятьләренә үк килмәгән тәкъдирдә дә, мәмләкәтнең бер читеннән узып китүләре дөрестер. Чөнки алар, Чыңгыз янына кайткан чакта, килгән юллары белән түгел, бәлки Иделнең түбән агымыннан күчеп, хәзерге Самар губернасының көньяк өлеше һәм Урал областе аркылы кайтканнар. Субутайлар Кавказ, Идел якларында йөргәндә, Котб әд-Диннең углы Җәлал әд-Дин Харәземдә магулларга каршы ихтилял чыгарды. Анда җиңелгәч, җәнүби Иран, Әфганстан вә Һиндстанга китеп, магуллар белән сугышты, ләкин ахырда җиңелде. Чыңгызның гареб сәфәре шуның белән тәмам булды. Инде аның кул астындагы җирләр Сары диңгездән Каспий вә Кара диңгезләргә чаклы сузылды. Бөтен Урта Азия (Төркестан), Әфганстан вә Иранның төньяклары аның дәүләтенә кушылды. Инде бөтен Азиядә элеккеге башсызлык, тынычсызлык урынына тынычлык вә низам җирләште. Чыңгызның соңгы еллары. Чыңгыз 1224 елның кышында Җунгариядә торды. Ул шунда икән, аның янына, Кавказ вә Идел якларыннан күп ганимәтләр алып, Җәбә белән Субутай кайтты. Чыңгыз ошбу ике каһарманның барып тикшереп кайткан җирләрен чынлап фәтех итәргә боерып, күп гаскәр белән углы Җүҗине җибәрде. Үзе 1225 елның февралендә Монголиягә кайтты. Чыңгыз үзенең зур дәүләтен дүрт баласына бүлеп бирде. Борынгы төрк-магул гадәтенчә, төп йорт (Монголия) кече углы Тулига тиде, олуг углы Җүҗигә - Кыргыз сахраларын, Идел-Җаек буйлары (Кыпчак илен); Чыгтайга - Мавәраэннәһер, шәркый Төркестан, Фирганә вә Согуд җирләрен (Бохара вә Сәмәркәнд вилаятьләрен), Үгәдәйгә Җунгария, Алтай тирәләрен вә Иртеш буйларын бирде. Җүҗи Чыңгыздан элек дөньядан кайтты, аңа тигән өлеш углы Батуга мирас булды. Чыңгыз 1227 елда августның 18 ендә 77 яшендә Кытайда вафат булды. Аның гәүдәсен зур тантана белән туган иле Монголиягә Онон буена алып кайтып күмделәр. Чыңгызның шәхесе вә төзегән дәүләте. Чыңгыз каһан эре гәүдәле, таза, киң маңгайлы, сирәк сакаллы, сүзгә оста вә бик гакыллы, юмарт вә сөйкемле бер кеше иде. Аның бернәрсәгә дә артык исе китмәгән, тәкәллеф вә кыланулар, кәеф-сафа, гыйш-гыйшрәткә бервакытта да бирелмәгән, үлгәнче гади киемдә йөргән вә гади ашлар ашаган. Ул магулчадан башка тел вә укырга-язарга белмәгән. Үзенең теләкләренә ирешү юлында һичбер нәрсә каршысында иелми, бөгелми, бирешми вә максатларын кулга төшерү өчен иң якын, иң файдалы вә иң кадерле нәрсәләрен корбан итүдән тартынмый торган булган. Ул суык канлы, чыдамлы, түземле, сәбатлы вә эшләрне әзерләүче иде. Иң читен чакларда да үзен югалтмый, киләчәктән вә уңудан өмид өзми вә башлаган эшен бетермичә туктамый иде. Үлем түшәгендә балаларына: "Ахыр чигенә җиткерелмәгән эш - җансыз эш, моны онытмагыз", - дигән иде. Ул кешеләрне бик яхшы таный, үзен вә үзенең истигъдадларын да аңлый иде. Аның идеалы бөтен төрк-магулларны берләштерү иде. Ул Урта вә Гарби Азиягә шушы идеалына җитү өчен йөрде. Бөтен сугыш вә маҗаралар шул максат юлында булды. Чыңгыз - дөньяның иң олуг фәтехләреннән бере вә бәлки беренчеседер. Атасыннан тик кабилә башлыгы гына булып калганы хәлдә, үзенең гайрәт вә һиммәте аркасында дөньяның иң бөек императорлыгын нигезләде. Чыңгыз 1225 елда гаребтән Монголиягә кайтканда, Азиядә тынычлык вә интизам урнашкан иде. Азия кыйтгасы Сары диңгездән башлап һиммәте Каспий диңгезенә вә Кавказ тауларына хәтле Чыңгыз каһанның боерыгы астына керде. Кытайлылар, кытайлашкан төркләр, иранлылар, иранлашкан төркләр - һәммәсе магул-төрк хөкеменә буйсындылар. Чыңгыз каһан нигезләгән ошбу магул-төрк дәүләте иң зур, иң көчле, иң шәүкәтле вә мәхәббәтле бер дәүләт иде. Иске заманнардан бирле төрк-магулларның ике төрле горфи кануннары бар иде: "яса", "тура". Болардан әүвәлгесе - гаскәри низам вә тәгълимат, икенчесе - гореф вә гадәт. Чыңгыз, шул горефгадәтләрне нигез итеп, "Яса" исемендә бер мәҗмуга төздергән иде. Дөньяның иң бөек падишаһы булган ошбу зат "Яса"ның һәрбер маддәсенә ләм-мим димичә буйсына. Мәмләкәт идарәсенә гаид эшләрендә "Яса"ның тышына һич чыкмый иде. Чыңгыз бөтен йөрәге белән низам вә тәртипне сөя, тәртип бозган, канунга хилафлык иткән кешене иң каты җәзага дучар итә иде. Сугыш планнарын ихтисас иясе команданнарыннан төздерә, соңыннан аны үзе бик җентекләп карап чыга да тасдыйк итә вә ул планнарны җиренә җиткерүне команданнарның үз ирекләренә тапшыра иде. Чыңгыз, үзе уку-язу белмәсә дә, балаларын уйгур остазлардан укыттыра, тәрбия иттерә, магуллар арасына белем, һөнәр вә сәнәгать таратырга бар гайрәте белән тырыша иде. Чыңгыз дәүләтендә һәрбер дин мөхтәрәм иде. Бер халыкның игътикад вә иманына бәйләнүгә әһалинең дә, хөкүмәтнең дә хакы юк иде. Чыңгыз үзе бөек дәүләтенең битараф хөкемдары булып калды. Ислам, христианлык вә буддилык кебек ул заманда мәгърүф диннәрнең һичберсенә бирелмәде, бәлки ата-бабаларының игътикадында калды. Шулай булса да, үзе һәрбер динне тигез күрә вә һәммәсен ихтирам итә вә балаларына да шулай булырга куша иде. Чыңгыз үлгәч. Чыңгыз кинәт үлеп киткәнлектән, мәмләкәтнең шаһзадә вә олуглары төрле җирләрдә фөтухат белән шөгыльләнгәнлектән, каһан сайлар өчен корылтай тиз генә җыела алмады. Өч ел буенча утчигин (кече углы) Тули, сайланмыйча гына, каһанлык урынында торды. 1229 елда Кирәүлин болынында корылтай җые лып, ни өчендер, каһанлыкка Чыңгызның өченче углы Үгәдәй сайланды. Тули аның ярдәмчесе булып торды. 1232 дә Тули үлгәч, Үгәдәй бөтенләй Кытай партиясе тәэсире астында торды. Ул 1234 тә Кытайдан осталар китертеп, Орхон елгасының уң ягына Каракорым исемле яңа бер шәһәр салдырды. Аның заманында бөтен Иран вә Кытайда яңа җирләр фәтех ителде. 1235 тә дәхи корылтай җыелып, җәнүби Кытайны, җәнүби шәркый Аурупаны (болгар, рус вә кыпчак илләрен) фәтех итәр өчен гаскәр җибәрергә карар бирелде. Магул-татар гаскәрләренең безем Болгар җиренә килүе, Рус иле вә Польшаны алуы, бөтен гарби Аурупаны тәһдид итүе ошбу Үгәдәйнең каһанлыгы заманында булды. _________ Чыңгызның икенче углы Чыгтай бик каты вә көчле зат булып, ул "Яса"ны бик дикъкать белән ригая итә, иске төрк-магул динен бик ихлас белән тота иде. Ул кышларын уйгур илендә (шәркый Төркестанда) уздыра, җәйләргә Или ягасы буена чыга иде. Чыгтайның катылыгы вә дикъкате саясендә аның өлешендә тәмам тынычлык урнашты. Аның вәзире - Чыңгызның киңәшчеләреннән булган Мәхмүд Ялвач дигән мөселман төркнең углы Мәсгуд Ялвач иде. Моның тәэсире сәбәпле Чыгтайның балалары исламга керделәр. Мәмләкәттәге халыкның да күбе мөселман булды, ул йортта ислам көчәйде. Чыгтайның төрк-магуллыкка тәгассыбы аркасында аның мәмләкәтендә төрк теле бик зур игътибар казанды. Соңыннан Төркестанда китап вә әдәбият теле булып киткән тел Чыгтайга нисбәт белән чыгтай теле дип аталып китте. Чыгтай 1242 дә вафат булды. _________ 2) Батуның гареб сәфәре Бату урдуларының хәрәкәте - Болгарны алу - Шимали рус җирен фәтех итү - Җәнүбкә кайту - Киевны алу. Польша, Маҗарстан вә Балканга керү - Кире кайту - Магул-татарларның гаскәре. _________ Чыңгыз каһан зур углы Җүҗигә Иртешнең югары агымының кояш баешы, Арал күленең төньягындагы кыргыз-казакъ далаларын, Урал, Идел, Дон буйларын биргән иде. Менә бу җирләр "Җүҗи олысы" дип аталган. Ләкин бу мәмләкәтнең гареб тарафы әле тәмам алынып бетмәгән. 1223 тә Җәбә белән Субутай киләчәк өчен юл гына хәзерләп кайтканнар иде. Җәбә нойон (генерал) ошбу сәфәрдән кайткач та вафат булды. Чыңгызның соң көннәрендә Субутай батыр Кытайдагы фетнәләрне басу белән шөгыльләнде. Җүҗи гареб сәфәренә чыга алмастан үлеп китте. Аннан алты ай соң Чыңгыз вафат булып, мәмләкәтнең эчендә каһан сайлау кеби эшләр чыкты. Чыңгыз үлгәч, ике елсыз каһан күтәрелмәде. 1229 ел каһан сайлау өчен җыелган корылтайда Болгар, Рус илен фәтех итәр өчен карар бирелгән, бу эш Җүҗинең булдыклы углы Батуга тапшырылган иде тапшырылуын. Ләкин шундый зур вә ерак сәфәргә хәзерләнү күп вакыт теләгәнлектән, бу эшкә биш-алты елсыз керешелмәде. Бату хан урдулары 1236 елның ахырына таба гына Болгар җиренә карап йөреп киттеләр. Магул-татарлар бу сәфәргә мөкәммәл рәвештә хәзерләнгәннәр, планнарын бик дикъкать белән төзегәннәр иде. Бу урдулар белән инженерлар, кальгаларны ватар өчен машиналар бар иде. Команданнар эченә шаһзадәләрдән Гүюк Үгәдәй углы, Мәнгү Тули углы, Байдар Чыгтай углы кердеге кеби, кая барса шунда мозаффариять казанган Субутай батыр һәм атаклы Бурултай батыр да монда иде. Бату гаскәрләре Болгар мәмләкәтенең чигенә килгәч, болгарларның Җаек (Урал) суы буендагы сакчы гаскәрләре куркып Болгарга кайттылар вә күрелмәгән яуның килүеннән хәбәр бирделәр. Бату, чиксез күп вә гаять көчле урдуы белән, Болгар мәмләкәтенә һөҗүм итте. Болгарлар татарларга каршы тора алмадылар. Болар Болгар мәмләкәтен үтәли үттеләр. Субутай батыр, Болгар шәһәренә һөҗүм итеп, аны байтак зарарландырды. Болгарлар белән татарлар килешеп, Болгар ханы үз урынында калдырылды. Татарларга билгеле микъдар салым түләп торырга булды. Бату хан моннан соңгы эшләр хакында шаһзадәләр вә түрәләр белән киңәште вә бирелгән карары буенча, калын кара урманнарны үтеп, рус кенәзләренең җиренә керде вә, аларны үзенә буйсынырга чакырып, илчеләр җибәрде. (Ул заманда рус җирендә ваквак кенәзләр торалар вә бер-берсенә гаять дошман булып яшиләр иде). Батуның бу чакыруына вак кенәзләрнең һәммәсе вә Владимир шәһәрендә торучы олуг кенәз дә каршы торды. Бату хан иң элек Рязань кенәзлегенә килде. Биш көн буена кан түкмичә, бирелүләрен көтеп торды - булмады. Рязань руслары каршы чыгып сугышырга тотындылар. Сугыш башланыр-башланмас, кайсылары үтерелделәр, кайберләре тоткынлыкка эләктеләр. Калганнары вә бигрәк тә кенәз вә олуглар шәһәргә, кальга эченә кереп бикләнделәр. Бату гаскәре, шәһәрнең кальгасы өстенә баскычлар белән менеп, эчкә агылды. Рязань алынды (1237 ел, декабрьдә). Коломна шәһәре янында дәхи бераз рус гаскәре татарларга каршы чыксалар да, бик тиз түнкәрелделәр. Аннан соң Бату ул чакта кечкенә генә бер касабәдән (поселок) гыйбарәт булган Мәскәүне туздырып китте. Аннан татар гаскәре, шимале шәркыйга борылып, Суздаль кенәзлегенә таба юнәлде дә 1238 елның 2 нче февралендә аның пайтәхете булган Владимир шәһәре өстенә барып чыкты. Олуг кенәз Икенче Юрий (Өченче Всеволод углы) шәһәрдән чыгып качкан иде. Татарлар: "Великий кенәз мондамы?" - дип сорадылар, руслар уклар белән җавап бирделәр. Бату хан тынычлык белән бирелүләрен сорады. Янә уклар белән җавап кайтардылар. Алтынчы көн дигәндә, февральнең 7 ендә, татар гаскәрләре шәһәрнең төрле ягындагы капкаларын ваттылар да шәһәрне алдылар. Моннан соң Бату гаскәренең бер өлешен Иделнең аргы (сул) ягындагы Кастрома вә Галич тарафларына җибәрде, үзе Ростов ягына таба китте. Шул февраль эчендә 15ләп шәһәрне кулга төшерде. Великий кенәз Юрий Молога суына төшә торган Ситте елгасы буенда, күп гаскәр әзерләп, татарларга каршы чыккан иде, сугыш вакытында гаскәре белән бергә үзе дә һәлак булды. Бату, Суздаль кенәзлеген кулга төшергәч, Новгород кенәзлегенә аяк басты. Бату, Новгород җирендәге Тверь, Таржок шәһәрләрен алса да, ул җирдәге сазлык вә баткаклардан куркып, кире борылырга мәҗбүр булды. Аның болай кире китүе Новгород халкының зур бәхетеннән саналды, чөнки бу шәһәр сәүдәле вә һөнәрле булганлыктан, Бату гаскәре хисапсыз ганимәт алачак иде. Татарлар, Новгород җиреннән борылып, җәнүби шәркыйга таба юнәлделәр. Юлда очраган күп шәһәрләрне алдылар. Татарларга иң нык каршы торган шәһәр - Козельски шәһәре булды, бу шәһәр хакында Бату: "Магу билгун" (мәлгунь шәһәр) икән", - диде. Инде яз җитеп, бозлар кузгалыр вакытлар җиткән иде. Татарлар Дон елгасы буена кайтып җиттеләр, вә шунда ял итәргә туктадылар һәм тоткынлыкка алган рус руханиларын җибәрделәр. 1240 ел Бату хан җәнүби Русияне кулга төшерергә җыена башлады. Мәнгүне гаскәр белән Киев шәһәренә озатты вә Киев кенәзенә, үз ирке белән бирелүен сорап, илчеләр җибәрде. Кенәз Михаил бу илчеләрне үтертте вә, Мәнгү гаскәре килү белән, үзе шәһәрдән чыгып качты. Бату, илчеләренең үтерелгәнлеген ишеткәч, бик кызды вә гаскәре белә[н] үзе Киев янына килде. Ул гаскәрне, үзе команда итеп, Днепрның уң ягына алып чыкты да шәһәрне камап алды. Бату хан кул астында каһан тарафыннан җибәрелгән шаһзадәләр, олуг батырлар - һәммәсе бар иде. Киев кенәзе, татар гаскәре каршысында җиңелүендә шөбһә итмәсә дә, халыкның котырынуыннан мәҗбүр булып, гаскәр тәртип итү белән маташа иде. Бату хан, кальганы ватачак кораллар вә машиналарны әзерләп беткәч, эшкә тотынды вә, күп тә үтмәде, бер капканы җимереп, шәһәрнең эченә керә башлады. Татарларның ук вә сөңгеләренә шәһәр халкы күкрәкләре белән торсалар да, кайтара алмадылар. Кыямәт шикелле сугыш булды: күп каннар түгелде, вә исәпсез башлар киселде, кенәзе әсир алынды. Аны Бату хан янына алып килгәч, илчеләрне үтерүләре вә каршы торырлык көчләре булмаганы хәлдә сугышып, бу хәтле каннар түгелүгә сәбәп булулары өчен шелтәләде дә җанын үзенә багышлады. Җәнүб тарафындагы рус кенәзләренең Маҗарстан (Венгрия) мәмләкәтенә качуларына вә маҗар падишаһысының аларны кабул итүенә ачуланып, Бату хан маҗар йортына, гаребкә таба йөрергә уйлады вә, команданнарны җыеп, киңәш мәҗлесе ясады һәм план корды. Татар гаскәре кузгалып, гаребкә таба китте дә Волынь кенәзлегенә керде вә аның пайтәхете булган Владимир шәһәрен алды. Аннан Польша падишаһлыгының бер читен таптап узды вә, Галиция кенәзлегенә кереп, пайтәхете Галич шәһәрен алды, Силезияне һәм алып, Венгриягә барып керде. Төрле юл белән ябырылып торган гаскәр фиркалары Сай елгасы буенда кушылдылар, бу елганың Тиссага койган урынында маҗар гаскәрләрен тар-мар иттеләр дә, дәхи гаребкә тугры йөреп, Балкан ярыматавына барып керделәр вә Адриатик диңгезенә җиттеләр. Бату урдуларыннан Аурупаның коты очты, ул чакта Аурупада көчле дәүләт булган Германия аларга каршы чыгарга батырчылык итә алмады. Ләкин аурупалыларның бәхетенә каршы, Каракорымда Үгәдәй каһанның үлү хәбәре килгәнлектән, Бату, тәҗәвезне туктатып, кире борылып, Идел буена кайтып китәргә мәҗбүр булды, чөнки магул-төркләрдә, каһан үлсә, сугыш туктала иде. Магул-татарларның гаскәре. Төркләр вә аларның якыннары булган магуллар - бик оста мәргәннәр вә ат өстендә йөрүче халыклар иде. Алар кечкенәдән үк ук атарга өйрәнәләр вә ат өстендә үсәләр иде. Ул заманда, әлбәттә, солдат алу ысулы булмаган, бәлки сугышка яраклыларның һәммәсе гаскәр саналган, төрк-магуллар табигатьләре белән гаскәри, сугышчан булганнар. Гаскәр илле кешелек вак фиркалардан төзелә, һәрбер фирка биш рәткә бүленә, вә һәрбер рәттә ун кеше була иде. Һәрбер фирканың алдагы ике рәте мөкәммәл кораллы вә арттагы өч рәт уртача коралланган була иде. Алдагы рәтләр баштанаяк тимер киемнәр кигәннәр, вә бу тимер кием калкытып, бөтәр итеп, һәрбер әгъзага тугры китереп вә бөгелерлек итеп эшләнгән була иде. Кораллары ук, җәя, сөңге, кылыч вә сөңге башына ясалган тозактан гыйбарәт иде. Бу тозак белән дошманнарны муеннарыннан эләктереп, ат өстеннән егып төшерәләр иде. Бу алдагыларның атлары да тимер кием кидерелгән була иде. Арттагы өч рәтнең сөңгеләре кыскарак була. Киемнәре балавыз белән катырылган күн яки челтәрләп эшләнгән тимер кием була, үзләре атларның җиңелрәкләренә һәм киемсезләренә менәләр иде. Илле кешелек фиркалар, биш йөз кешелек уртача фиркалар вә болар ун мең кешелек зур фиркалар ясыйлар иде. Гаскәрдә генерал дәрәҗәсендәге затлар "нойон" дип аталалар иде, бүтән башлыклар "төмәнбашы" (ун мең башы), "меңбашы", "йөзбашы", "унбашы" гонванлы булалар, гаскәрнең һәммәсе атлы була, җәяүлесе булмый иде. Гаскәрнең үзе "чирү" дип атала иде. Өсләрендәге тимер киемнәре, башларындагы тимер калпаклары вә башка әсбаплары бик җиңел эшләнгән була, гаскәрләр башлыкларының командасы вакытында атлары белән бик җитез әйләнәләр иде. Гаскәрнең артыннан саклык өчен ат көтүләре йөртәләр, бер ат үлсә, икенчесенә менәләр, азык бетсә, елкы ите ашыйлар, арган яки авырг ан атны кире кайтаралар иде. Гаскәрнең азыгы каклаган ит вә корт кебек җиңел ашлар була иде. Гаскәрнең һәммәсе сугышның иң кирәкле, иң нечкә кагыйдәләрен беләләр иде. Гаскәр арасында инженерлар хезмәтен үтәүче кешеләр була иде, болар (кальга)лар эченә утлы филтәләр ату, шәһәрнең диварын вату, капкаларны җимерү кебек эшләрне башкаралар иде. Магул урдуларында низам (дисциплина) бик мөкәммәл вә каты иде: сугышта җиңми торып, мөтарәкә вә солых ясау ярамый, чигенергә һичбер хәлдә рөхсәт ителми иде. Чигенгән, батырлык вә ихласы белән сугышмаган, тоткынлыкка төшеп барган иптәшен коткармаган кеше шунда ук үлем җәзасына дучар була иде. Алдан йөрүче фиркалар "маңлай" дип атала иде, сугыш вакытында алга "маңлай" тезелә. Аннан соңгы сафларның уң канаты "бирангар" дип, сул канаты "җуангар" дип, уртасы (мәркәзе) "кул" дип атала иде, урдуларның алдында байрак (туг-ту) күтәреп йөртәләр иде. Ничек тә магулларның гареб сәфәрләре сахрави адәм җыентыкларының тәртип вә низамсыз агылулары кабиленнән түгел иде: магул урдулары мөкәммәл вә билгеле план вә ысул белән йөртеләләр иде. Болар мохалифләрен үзләренең күплекләре белән җиңмәделәр, киресенчә, үзләреннән мәдәнирәк халыкларның үзләреннән күбрәк гаскәрләрен низамнары, сугыш сәнгатендәге осталыклары белән җиңделәр. Чыңгыз каһан вә аның ярдәмчеләре XIII гасырда сугыш сәнгатенең остазлары иде. Бату хан бер миллион чамасы урдуларын кәмал тәртип вә низам белән йөртә иде. Бату хан гаребтән кайткач (Алтын Урда) Сарай шәһәрен салу - Рус кенәзләренең Бату хозурына килүләре - Читтән килгән кешеләрне ни өчен ике ут арасыннан уздырганнар? - Гүюкне каһанлыкка сайлау - Субутай батырның соң еллары - Каһанлыкның Тули балаларына күчүе - Бату ханның тормышы - Сартак вә Улакчы ханнар. Җүҗи вафат булгач, аның олысы өч углы арасында бүленеп, олысның кояш баешы ягы Батуга тигән иде. Бату әле генә сөйләнгән фөтухаты саясендә, үз мәмләкәтен дәхи дә киңәйтте. Инде бу киң мәмләкәтне яхшылап идарә кылырга тотыну тиеш иде. Менә шул ният белән Бату, гареб сәфәреннән кайткач, 1243 тә пайтәхет итеп Сарай исемле бер шәһәр салды, аның мәмләкәте Алтын Урда яки Кыпчак урдасы дип атала башлады. Бату кайтып Идел буена урынлашкач, буйсынырга вә кенәзлекләрен тасдыйк иттереп ярлык алырга дип, рус кенәзләре берәмберәм Бату хан хозурына Сарайга килә башладылар. Иң элек кенәз Ярослав Всеволод углы килде. (Владимирда олуг кенәз булып, Ситте елгасы буенда һәлак булган Икенче Юрийның карендәше вә хәләфе). Татар кул астына керми калган Новгородның кенәзе гакыллы вә баһадир Александр Невский Ярослав углы да үзенең боярлары белән Бату хан хозурына килеп буйсынды. Бату рус кенәзләреннән бәгъзеләрен, коллык гарыз кылыр өчен, Каракорымга каһан хозурына да җибәрә иде. Магуллар, үзләренең диннәре буенча, утны мөкатдәс санаганнар, анда пакьлау хасияте күргәннәр, утның пакьлау хасиятеннән алар һәрвакыт файдаланганнар: пакьларга теләдекләре хайван яки әйберне ике ут арасыннан үткәргәннәр, яки ут өстендә тотып төтәсләгәннәр, бер кеше үлсә, аның йортын ут белән тазартканнар. Ул йорттагы нәрсәләрне ике ут арасыннан уздырыр булганнар. Чөнки ут кешенең усал ниятен бетерә, яман уйларын куәттән төшерә дип белгәннәр. Менә шул сәбәптән, Алтын Урдага барып, хан хозурына керергә теләгән рус кенәзләрен вә башкаларны ике ут арасыннан уздыралар иде. Бу эш кайчакта аңлашмауларга сәбәп булып, күңелсез нәтиҗәләр тудырган: христианнар (мислә, рус кенәзләреннән бәгъзеләре) моны утка табындыру дип белгәннәр дә аннан баш тартканнар, әмма татарлар пакьланудан баш тартучыларны, явыз ниятләреннән ваз кичәргә теләмәүчеләр дип белеп, үлем җәзасына дучар иткәннәр. Үгәдәй каһан 1241 елның 11 нче декабрендә үлгән иде, әмма аның вафат хәбәре Бату урдаларына 1242 елның мартында гына ирешкән булырга кирәк, яңадан каһан сайлау исә 1246 да гына булды. Ошбу елда гаять зур тантана белән каһанлыкка Үгәдәйның углы Гүюк сайланды, ошбу тантаналы каһан сайлау мәҗлесенә дөньяның мәшһүр падишаһлыкларыннан вәкилләр килгән иде. Магул каһанның хозурына шул вәкилләрнең килүенә сәбәп булган карт Субутай ошбу тантаналы мәҗлестә озак калмады. Ул, Кытайның җәнүбендә эш күрүче магул гаскәрләрен команда итәр өчен, атына менеп, сәфәргә чыгып китте, аның соңгы мозаффариятьләре 1247-[12]48 дә Күк елга буйларында булды. Шуннан соң ул, хезмәттән чыгып, ахыр гомерендә ял итәр өчен, үзенең Тула буендагы авылына кайтып китте. Гүюк каһанлык мәнсабендә озак тора алмады, ул үлгәч, 1250 дә аның урынына Тули углы Мәнгү сайланды, шуның белән каһанлык Үгәдәй балаларыннан Тули балаларына күчте. Бату хан һәрвакыт Мәнгү каһанга буйсынып тора, аның фәрманнарын урынына китерә, читтән килгән илчеләрне дә Каракорымга, аның янына җибәрә иде. Бату хан җәйләргә Волга буйлап югары күтәрелә, кайчакта гүзәл Кубан елгасы буйларына чыга, көзгә каршы кышлагына, Сарай шәһәренә кайта иде, Венециядәге дуслары Кырым аркылы аңа Аурупаның тәкәллеф вә зиннәт нәрсәләрен җибәрәләр, үз кул астындагы болгарлар, кыргызлар аңа һәртөрле әгъла җәнлек тиреләре китерәләр, әмма Кавказ артындагы әрмәннәр аркылы ул Багдадның кыйммәтдар малларын ала иде. Бату хан Сарай шәһәрендә һәйбәт сарайлар салдырган иде. Җыелыш вакытында хан гаять солтанат рәвештә тәхеттә утыра, шаһзадә вә түрәләр аяк өстендә торалар, ханбикәләр урындыкларда утыралар иде. Сарайда музыка уйнала, хан алтын, көмеш тәгәчләрдән кымыз эчә иде. Бату хан эре гәүдәле, кызыл чырайлы, ачык йөзле бик тоткарлы вә олысымак, сәясәт эшләрендә оста, батыр, тәҗрибәле, сугыш чакларында хәйләле вә тәдбирле, үз тәбәгасына рәхимле вә юмарт иде. Читтән килгән армәганнардан (бүләк) үзенә бернәрсә дә калдырмыйча, башкаларга өләшә иде. Чыңгызның бүтән балалары аның сүзеннән чыкмадылар, аны һәрвакыт олуглап тордылар. Бату үзен бер дингә дә бәйләмәде: бер Аллаһка коллык кыла вә һәр дин әһеленә бер дәрәҗәдә хөрмәт итә иде. Соң вакытларда мәмләкәт эшләрен углы Сартакка тапшырып, үзе эштән бер читтә тора башлаган иде. Бату 1255 миладида Сарай шәһәрендә үлде. Утыз еллап ханлык итте. Сартак Бату вафатыннан соң үлгәч, Улакчы хан булса да, ул һәм тиздән вафат булды. 1) Бәркә хан заманы Ислам кабул итү - Кубылай вә Артыкбуга - Магуллар арасында иттифак бетү - Һүләкүнең Иран вә Гыйракны алуы - Насретдин Туси һәм Бәйбарс - Бәркә вә Һүләкү арасында сугышлар - Кыпчак йортында ислам таралу - Бәркәнең шәхесе вә падишаһлыгы - Вафаты. Улакчыдан соң Алтын Урда тәхетенә Җүҗинең икенче бер углы - Бүрәкә утырды. Бу зат Бату заманында ук ислам диненә кер гән иде, хан булгач, хатыны Чәчәк, энесе Тука-Тимер вә башка олуглар белән бергә ислам динен кабул иткәнлеген игълан кылды вә үз исемен "Бәркә"гә алмаштырды. Ул арада, 1259 елда, Мәнгү үлеп китте. Каһанлыкка аның энесе Кубылай билгеләнде, кече энесе Артыкбуга, каһанлык тәхетен үзе өмид иткәнлегеннән, Кубылайга каршы сугыш ачты, ләкин ахырда Кубылай җиңеп, Каракорымны тар-мар итте. Ул 1267 дә Кытайга күчеп, Пекин шәһәрен үзенә пайтәхет ясады, Кубылайның каһанлык заманы магул-татар дәүләтенең чикләре иң киңәйгән, шәүкәте иң күтәрелгән заманы булган кебек, шул ук Кубылай заманында Бөек Магул дәүләтен тарата вә җимерә торган сәбәпләр дә пәйда була башлады. Бер яктан, Үгәдәй балалары белән Тули балалары арасында каһанлык мәнсабы өчен үзара сугыш китте. Бу 1264 тә Кубылай белән Артыкбуга арасында башланган иде. Соңра Үгәдәйнең туруны Кайду Кубылай вә аның балалары белән кырык еллап сугышты, бу сугышлар нәтиҗәсендә төркләр Монголиядән чыгарга мәҗбүр булдылар, анда магуллар гына калды. Икенче яктан, XIII гасырның соңгы яртысының башларында магулларның төрле ханнары, төрле дингә кереп, һәркайсы үзе кабул иткән динен яклап, бер-берсе белән сугышырга тотындылар. Чыңгызның бөек дәүләте каумият нигезенә корылган, магултөрк мәнфәгате дигән бер нык казыкка бәйләнгән иде, яңа диннәргә керү шул берлек нигезен җимерде, борынгы милли ганганәләрне чыгырыннан чыгарды. Бу мөкатдәс ганганәләрне яклап мәйданга чыгарга, яшь-җилкенчәкне салмак бер сүзе белән тындырырга инде гакыллы ханбикәләр, тәҗрибәле вәзирләр, карт команданнар вә киңәшчеләрнең берсе дә дөньяда юк иде. Мәнгү каһан, Иранны магул дәүләтенә ныграк баглау һәм мәзһәб низаглары белән кырылышып яткан ислам йортын тынычландыру өчен, үзенең Һүләкү исемле энесен күп гаскәр белән гарби Азиягә таба җибәргән иде. Һүләкү, Иранны тәмам алып, Гыйракка керде вә 1258 дә Габбасия дәүләтенең пайтәхете Багдадны туздырды, хәлифә Мөстәгъсыйм Биллаһны үтерде вә коточкыч катылыклар эшләде. Ләкин шуны да белергә кирәк: Һүләкү Багдадка я барыр, я бармас иде, аны ул шәһәргә мөселманнар үзләре чакырдылар, Һүләкү тарафыннан эшләнгән вәхшәтләргә дә алар үзләре сәбәп булдылар, бөек Чыңгызның туруны мөселманнарның дини вә сәяси ихтиляфлар сәбәпле бер- берсеннән үч алуларында аларга корал булды. Һүләкүнең иң якын киңәшчесе вә вәзире урынындагы кешесе мөселманнарның олуг галим вә хакимнәреннән Насыйр әд-Дин Туси булып, Һүләкү һичбер вакытта аның сүзеннән чыкмый иде. Һүләкү урдулары Сүрияне алып, Мисырга тугры йөргәндә, аларга каршы гаскәре белән Бәйбарс исемле бер татар команданы чыкты вә Гайн-Җалут исемле җирдә магул гаскәренең команданы Китбуганы җиңеп, чигенергә мәҗбүр итте. Һүләкү, кире кайтып, Иранның шималендә Азәрбайҗанда Мәрага шәһәрен пайтәхет итеп хөкүмәт сөрә башлады вә Илханилар дәүләтенә нигез корды. Һүләкү ата-баба динендә калды вә "Ясак"ны яклады, күп вакыт узмады, Бәйбарс, Мисырдагы Сәйфетдин Кутуз дигән падишаһны үтереп, үзе Мисыр падишаһы булды вә Бәркәгә хат җибәреп, аны, Һүләкү белән сугышып, мөселманнарның үчен алырга тәшвикъ итте. Бәркә белән Һүләкү арасы бозылырга башка сәбәпләр дә табылды. Менә ошбу туганнан-туган кардәшләр "Ясак"ның көрәшүе иде, ахырда шәригать җиңде. Илханиларның өченчесе булган Әхмәд Һүләкү углы ислам динен кабул итте. Алтын Урда ханнары җан башыннан салым җыялар вә шунлыктан әһалинең хисабын алып тора иде. Менә Бәркә хан заманында Алтын Урда хөкүмәте Русиядә икенче рәт җан хисабын алды, беренчесе Бату заманында булган иде. Бәркә хан ислам динен кабул итү белән, кыпчак мәмләкәтендәге магул-татарларның күбесе мөселман булдылар. Бәркә хан үзен дине ислам вә Коръәннең хамисе (сакчысы) дип игълан итте вә, ислам динен үгрәтү һәм Кыпчак йортында гыйлем вә мәгърифәт тарату өчен, ислам мәмләкәтенең һәр тарафыннан галимнәр китерде. Мәсҗед вә мәдрәсәләр салдырып, вәкыфлар билгеләде. Шунлыктан аңа "Насретдин", "Әбү әл-Мәгали" дигән мактаулы ләкабьләр куштылар. Бәркә хан кан түгү, шәһәрләрне харап итүдән сакланучы гакыллы, тәдбирле вә батыр бер падишаһ иде. Сарай шәһәрен төзәтеп, бинасын тәмам итүче дә - Бәркә хандыр. Бәркә хан, ундүрт ел чамасы хөкүмәт сөреп, 1266 елда вафат булды. Яше 60 ларда иде. Бәркәнең баласы булмаганлыктан, Батуның Тукан исемле углының баласы Мәнгү Тимер хан булды. Мәнгү Тимер, Бәркә хан кебек, Мисырдагы төрк падишаһлары белән хәбәрләшеп торды. 1276 елда өченче мәртәбә бөтен Кыпчак падишаһлыгының җан хисабын алды. Ул 1280 дә үлгәч, урынына энесе Тудан Мәнгү утырды, бу исә соң көннәрендә ханлыкны энесе Теләбугага тапшырып, үзе тәгать вә гыйбадәткә бирелде (1287). Бәркә хан заманыннан бирле Кырым якларындагы киң сахраларда зур нөфүз иясе Нугай исемле бер мирза тора иде. Бу мирза Бәркә, Мәнгү Тимер һәм Тудан Мәнгү ханнарның өчесе заманында да игътибарда булды, ул, Теләбуганың яшьлегеннән файдаланып, ханның фәрманнарына буйсынмый, үзе теләгәнчә эш йөртергә кереште, шул сәбәпле хан белән мирза арасы бозылып, хәйләле вә көчле Нугай Теләбуганы берничә алпавытлар белән үтерде дә ханлыкка үз сүзен тыңларлык дип уйладыгы Туктагу Мәнгү Тимер углын утыртты (1291). Соңыннан Нугай белән Туктагу арасы да бозылып, эш сугышка кадәр барып җитте, болар арасында ике мәртәбә сугыш булып, берсендә хан җиңелгән иде. Соңгысында Нугай гаскәре җиңелеп, мирза үзе дә һәлак булды (1299). Туктагу хан заманында (1295 тә) Кубылай каһан вафат булып, урынына углы Алҗайту утырды, Кубылайның үлүе белән Бөек Магул дәүләтенең бөтенлеге тәмам бетте, дүрт ханлык бөтенләй мөстәкыйль булып яши башладылар. (Кубылай балалары - Монголия вә Кытайда, Чыгтай балалары - Урта Азия вә Шәркый Төркестанда, Җүҗи балалары - Кыпчак илендә, Һүләкү балалары Иранда хөкүмәт сөрәләр иде). Туктагу хан 1312 елда вафат булып, аның урынына Үзбәк хан утырды. 2) Үзбәк хан заманы Һүләкү балалары белән сугышлар - Рус кенәзләренең дәгъвалары - Тверь фетнәсе - Иван Калитаның күтәрелүе - Мәскәүнең көчәя башлавы - Үзбәкнең падишаһлыгы вә хөкүмәте - Сарай шәһәренең мәгъмүрләнүе вә анда торган халыклар - Илханилар дәүләтенең егылуы. Үзбәк, Мәнгү Тимернең Тагырлуҗа исемле углының баласы булып, 1312 дә Алтын Урда падишаһы булды. Үзбәк хан, Мисыр падишаһы Мәлик Насыйр Мөхәммәдкә үзенең якын кардәшләреннән беренең кызын биреп, Кыпчак иле белән Мисыр арасындагы мөнәсәбәтне дәхи дә көчәйтте. Һүләкү балалары белән дошманлык Үзбәк заманында да бетмәде. Илханиларның сигезенчесе булган Мөхәммәд Ходабәндә Аргон углы мөселман булса да, мөселман Үзбәк аның белән сугышудан кире тормады. Бу сугышлар инде "дин" өчен түгел, "җир" өчен иде. Үзбәк тәхеткә утырган чакта, Тверь кенәзе Михаил Ярослав углы белән Мәскәү кенәзе Юрий Данил углы арасында күптән бирле талаш бара иде. Үзбәкнең хөкемдарлыгын котлау һәм дошманы булган Мәскәү кенәзе өстеннән зарлану өчен, Михаил Сарайга килде вә шунда тоташтан ике ел торды. Үзбәк, аңа кенәзлек ярлыгы биреп, Тверьгә озатты (1315). Аннан соң Юрий, килеп, Сарайда өч ел торды. Ул хан тирәсендәге олуг түрәләргә күп бүләкләр биреп, Михаил өстеннән шикаять итә вә үзен олуг кенәз итеп тасдыйк иттерер өчен ялынып-ялвара иде. Ниһаять, хан аңа великий кенәзлек ярлыгы бирде вә Сараендагы җарияләрдән Агафья дигән марҗаны хатынлыкка багышлады да Кауг ади атлы кеше командасында гаскәр белән аны Владимирга озатты, әмма Тверь кенәзен урыныннан (великий кенәзлектән) төшерде. Михаил болар каршысына чыгып сугыш башлаганлыктан, Юрийның зарлануы вә ялалары буенча ике кенәз Урдага судка (хөкемгә) чакырылдылар. Хөкем мәҗлесе Михаилны, гаепле табып, үтерергә хөкем итте. Дәхи Юрийның ялварулары аркасында бу хөкем хан тарафыннан да тасдыйк ителеп, урынына китерелде (1318 дә). Үтерелгән Михаилның углы Дмитрий, 1325 тә Сарайга килеп, Юрий өстеннән зарланды вә атасының гөнаһсыз һәлак булганлыгын сөйләп, ханның күңелен йомшатты, бәс, хан аңа Тверь кенәзлеге өчен ярлык биреп кайтарып җибәрде. Шул ук елны Юрий күп һәдияләр белән Сарай шәһәренә юнәлде. Моны ишеткәч, Дмитрий да туганы Александр белән Сарайга юл тотты. Хан янына кергәндә, өчесе бергә очраштылар. Кенәз Дмитрий шунда Юрийны кылычы белән чабып үтерде. Дмитрий үзе дә кыйсас өчен үтерелде. Әмма Александрга Тверь кенәзе итеп ярлык бирелде. 1327 дә Үзбәк ханның илчеләрен вә Тверьдәге татар сәүдәгәрләрен, Александрның коткысы сәбәпле, Тверь руслары үтереп бетерделәр. Мәскәү кенәзе Иван Калита Данил углы күптәннән бирле Тверь кенәзләре белән талашта вә аларны изәргә беренче форсатны көтеп йөри иде. Шушы вакыйга чыгу белән, ул Урдага юнәлде дә Үзбәк ханга Тверь фетнәсенең тамырын корыту тугрысында үзенең хезмәтен гарыз кылды. Хан аңа илле мең гаскәр бирде. Фетнәче Александр Псковка качып китте. Калита Тверь, Кашин вә Торжок шәһәрләрен җимерде. Аның кулыннан фетнәчеләрнең урманнарга качканнары гына котылды. Үзбәк хан Иван Калитаны ошбу хезмәте өчен бөтен Русиягә олуг кенәз итеп ярлык бирде дә Мәскәүгә кайтарып җибәрде. Менә шул көннән великий кенәзлек Владимирдан Мәскәүгә күчте. Ул көнгә хәтле әһәмиятсез булган бу шәһәр зурая вә көчәя башлады. Хәйләкәр, эшлекле вә исәпчән булган Калита, бер яктан, ешеш Урдага бара, ясакларны вакытында дөрес илтеп җиткерә, хан тирәсендәге олугларны юмалый, үзенең дошманнарын издерергә тырыша, икенче яктан, бөтен русларны бер авызга каратырга, бер ноктага җыярга гайрәт сарыф итә иде. Ул бер мәртәбә хан тарафыннан гафу ителгән Александр Михаил углын 1339 да үтертергә муаффәкъ булды һәм руслар арасына берләшү вә истикълялият орлыклары чәчеп үлде. Үзбәк хан, бик диндар бер мөселман падишаһы булган хәлдә, үз мәмләкәтендәге халыкларга чын мәгънәсе белән дин иркенчелеге вә тигезлек бирде: рус руханилары, монастырь вә чиркәүләр хакында үзенең тарихта билгеле ярлыгын таратып, аларга зур ирек, хокук вә имтияз багышлады. Үзбәк ислам диненең өскә чыгуы тугрысында бик һиммәтле булганлыктан, моның заманында бөтен кыпчак илендәге халык ислам диненә керде вә бу мәмләкәттә ислам дине ныгыды. Үзбәк Батудан соң иң эшлекле, гадел, голәманы ихтирам итүче, Кыпчак йортында ислам вә гыйлем таратучы, халыкларның тынычлык вә рәхәтенә хезмәт итүче бер падишаһ иде. Сарай шәһәре Үзбәк заманында тәмам зураеп, рәтләнеп вә төзәлеп җитте. Урамнары киң вә төз, йортлар бер-берсенә тоташ булып, араларында җимерелгән вә тузганнары юк иде. Шәһәр халкы татар, чиркәс, кыпчак вә рум (грек)лардан гыйбарәт булып, һәр каюсы аерым мәхәлләләрдә торалар иде. Базарлары бик рәваҗда булып, Гыйрак, Шам вә Мисыр йортларында сәүдәгәрләр күп була иде. Хан сарайлары аерым бер курган белән әйләндерелгән вә биек урынына алтын ай куелган хан сараен "Алтын таш" дип атыйлар иде. Үзбәк заманында Дәште Кыпчак мәмләкәтендә тынычлык вә иминият тәмам урынлашкан: угрылык юк. Угрылап тотылган кеше малны иясенә кайтарырга вә үзенең малыннан тугыз өлеш өстәп бирергә хөкем ителә иде. Хатын-кызларга бик ихтирам итәләр, вә болар тәмам иректә пәрдәсез йөриләр иде. Үзбәк хозурында сәйяхлар вә галимнәр, кирәк мөселман, кирәк христиан - һәммәсе бер дәрәҗә хөрмәт вә сый күрәләр иде. Үзбәк хан заманында 1336 да Ирандагы Илханилар дәүләте егылды. Андагы җирләрне төрле әмирләр үзара бүлешеп алдылар. Үзбәк хан 1341 елда вафат булды, үзеннән соң Җанибәк, Танибәк вә Хозырбәк исемендә угыллары калды. 3) Җанибәк хан заманы Тәхеткә утыруы - Чиркәү милекләре хакында сөйләшү - Рус кенәзләре арасындагы җәнҗалларны өзү - Әшрәф белән сугышу - Җанибәкнең падишаһлыгы - Рус җире хакындагы сәясәте. Үзбәкнең углы Җанибәк 1342 дә хан булды вә, үзенең тәхеткә чыкканын белдерер өчен, тирә-як мәмләкәтләргә илчеләр җибәрде. Җанибәк, тәхеткә утыргач та, рус җирендәге монастырь вә чиркәү милке астына кертелгән хәзинәләрне тикшереп карарга, салым алырга, тиешлеләре белән тиешсезләрен аерырга теләде, шул вакытта бөтен рус иленең митрополиты Сеогност, Урдага барып, бу хакта Җанибәк хан белән сөйләште, аңлашты һәм чиркәү вә монастырьларны мотлакан салым түләүдән азат кылдырырга муаффәкъ булды. Җанибәк заманында, 1353 тә, Иван Калита углы Семенның баласы Иванга олуг кенәзлек ярлыгы бирелде. Дәхи Җанибәк күп кенәзләрне алмаштырып, алар арасында күптән сузылып килгән дау-җәнҗалларны өзде. Илханилар дәүләте егылгач, андагы җирләр төрле әмирләр - түрәләр арасында бүленгән вә Азәрбайҗан яклары Әшрәф Тимерташ углы дигән берәүнең кулына эләккән иде. Бу кеше бик мәрхәмәтсез вә каты кеше булганлыктан, Азәрбайҗандагы халыклар җирләрен ташлап күчә, галимнәр дә як-якка кача башладылар. 1357 дә Әшрәфнең казые (Мөхетдин исемле), Сарай шәһәренә килеп, Әшрәфтән зарланды вә Җанибәк ханнан ярдәм сорады. Җанибәк хан, моннан әсәрләнеп, күп гаскәр җыйды да Азәрбайҗан өстенә йөрде. Ике арада булган сугышта Әшрәф җиңелеп тоткынлыкка төште вә тиешле җәзасын тапты. Җанибәк ошбу сәфәреннән авырды вә, шул авыруыннан сәламәтләнә алмыйча, 1357 дә Сарай шәһәрендә вафат булды. Җанибәк хан, бер галим кулында тәрбия ителгәнлектән, гакыллы, якты фикерле, гыйлем вә голәманы ярата вә сыйлый иде. Аның заманында Сарай шәһәренә төрле яктан галимнәр җыелды, аның исеменә китаплар язылды, Сарай шәһәренең байлыгы вә төзеклеге дәхи дә артты. Җанибәк рус җире хакында барыбер, атасы Үзбәк шикелле, иркенлек вә имтиязлар бирү юлын тотты, кенәзләр низагларында һаман Мәскәүне яклады вә аның көчәюенә ярдәм итте. 4) Башбаштаклык көннәре Бирдебәк хан - Кулпа мирза - Алтын Урданың күп өлешләргә бүленүе - Мамай мирза - Мәскәүне иркәләүнең яман нәтиҗәсе - Куликово сугышы - Мамайның төшүе. Җанибәк үлгәч, углы Бирдебәк, Тәбриздән кайтып, ханлык тәхетенә утырды. Ул тәхеткә хәерсез аяк белән басты, гаять бозык, тәдбирсез, каты күңелле вә залим бер нәрсә иде. Хан булу белән, үз карендәшләрен вә якыннарын үтереп бетерде вә халыкка күтәрә алмаслык авыр салымнар йөкләтте. Шул сәбәптән Сарайда вә бөтен мәмләкәттә зур ихтилял кузгалды вә шул ихтилял заманында Бирдебәк хан Күлпә атлы бер мирза тарафыннан үтерелде (1360 та). Бирдебәкнең урынына торырлык кешесе калмады, бәс, Күлпә мирза ханлыкны эләктерде. Күлпә кебек Җүҗи нәселеннән килгән вә ханлыкка аның шикелле үк мөстәхикъ булган шаһзадә вә мирзалар бик күп булганлыктан, һәммәсе дә тәхет даулап, аякка бастылар. Күлпә ханлыктан төшерелде, тәртип вә тынычлык бетеп, һәр якта башбаштаклык күтәрелде. Киң кыпчак мәмләкәтенең төрле ягындагы мирзалар теләгән шаһзадәләрен хан күтәреп, шулар исеменнән бер-берсе белән сугышлар вә бер-берсен көчләп пайтәхеткә керәләр вә кырылышалар иде. 1360 тан 1380 гә хәтле сузылган бу башбаштаклык көннәрендә 14 ләп хан куелган иде. Шул сәбәптән Алтын Урда дәүләте күп өлешләргә аерылып, шул өлешләрнең берсендә Мамай исемле бер мирза үзе куйган Габдулла атлы хан исеменнән эш йөртә башлаган иде. Мамай мирза. Фетнәнең эчендә кайнап, иң күп эшләгән кешеләрнең берсе шушы Мамай булды. Ул Кырым вилаятенең хакиме иде. Үзбәк нәселеннән булган Габдулла исемле шаһзадәне хан күтәреп, бөтен мәмләкәт идарәсен үз кулына алырга күп еллар тырышты, ниһаять, Сарайны алып, хөкүмәт эшләрен әйләндерә башлады. Мамай, мәркәзне кулына эләктерсә дә, истикълялият дәгъ ва кылучы ханнарга каршы файдасыз сугышлардан башка күп эш чыгара алмады. Мамай мирза, ярлык биреп, рус җиренә берәүне кенәз итеп билгеләсә, ханлык дәгъва итүче шаһзадәләр шул ук урынга икенче берәүне билгеләп җибәрәләр иде. Шундый тәртипсезлек вә низамсызлык бик күп булганлыктан, халык ханның кем икәнен белмичә, аптырап торалар иде. 1363 тә Икенче Иван үлеп, Мәскәү кенәзлегенә аның углы Дмитрий утырды. Моның иң көчле көндәшләре Тверь кенәзе Михаил Александр углы (бу соңгының үзе дә вә атасы Михаил да Урдада үтерелгән иде) белән Рязань кенәзе Олег Иван углы иде, болар Дмитрийга каршы татар көче белән файдаланырга теләсәләр дә, татарларның үзара кырылышулары моңа манигъ булганлыктан, Дмитрий аларны әлсерәтергә муаффәкъ булды. Ханнар Калита заманыннан бирле Мәскәү кенәзләрен яклап, иркәләп килгәнлекләреннән һәм, башка кенәзлекләрне алып, җир киңәйтергә аларга тәмам ирек биргәнлекләреннән, Мәскәү кенәзлеге яхшы ук зурайган вә көчәйгән иде. Менә инде Мәскәү кенәзләренең рус җирен бер ноктага җыярга вә бер авызга каратырга тотынуларына кырык еллап вакыт узды. Бу елларда татар фиркаларының рус җиренә кереп, чапкынлык кылып йөрүләре дә беткәнлектән, русларның йөрәкләрендә татардан курку байтак йомшаган, вә алар татарларга ата-бабаларының күзләреннән башкарак күз белән карый башлаганнар иде. Урда дәүләтендә ханлык талашлары вә башбаштаклыклар кузгалгач, руслар кашында татарларның бәһаләре дәхи дә кимеде. Бу хәлләр Мәскәү боярларына татар муенчагыннан котылу вә бөтенләй истикъляль алу уен кертте. Дмитрий, кенәзлек тәхетенә утыру белән, ханнарга бабалары дәрәҗәсендә хөрмәт итми башлады. Мислә, Михаил Александр углына Владимир олуг кенәзлеге өчен хан исеменнән ярлык бирелеп, ханның бер түрәсе белән озатылганы хәлдә, Дмитрий, аңа каршы торырга батырлык итеп, аны Владимирга кертмәде. Тагын руслар Алтын Урда кул астындагы мордваларны да җәфалыйлар иде. Мамай мирза русларны тынычландырырга гаскәр фиркалары җибәргәләсә дә, болар адәм рәтле эш күрә алмаганнар. Менә шуннан соң Куликово сугышы килеп чыккан. Куликово сугышы. Мамай мирза Мәскәүне юашайтырга, русларны тынычландырырга чынлап керешүне уйласа да, мәмләкәттә тынычсызлык, гаскәр фетнәчеләрне басу өчен таралган булу сәбәпле, ике ел түзәргә мәҗбүр булды. Соңра, киңәшчеләренең күрсәтүе буенча, чиркәс, әрмән вә җәнәвиз кеби чит халыклардан, акча белән яллап, гаскәр төзеде вә олуг кенәз Дмитрийга: "Рус җирийә Бату заманындагы хәлне китерәчәкмен!" - дип хәбәр җибәрде. 1380 дә Идел аркылы чыгып хәрәкәт итте вә, Воронеж суы буена килгәндә, Литва кенәзе Ягайло белән бергә рус гаскәренә һөҗүм итәргә сүз бирештеләр. Шушы иттифакка күрә, Мамай гаскәре белән Ягайло гаскәре беренче сентябрьдә кушылырга тиеш иде. Дмитрий, бу хәлне ишеткәч, гаять куркуга төшеп, рус кенәзләрен дин вә ватан исеменә берләшергә өндәде, папаслар вә монахлар һәр җирдә русларны сугышка димләп йөриләр, вә хәтта үзләре дә гаскәр булып язылалар иде. Шул сәбәпле электән бер-берсенә дошман булып торган кенәзләрнең күбесе бер җиргә җыелдылар вә бергә оештылар. Шушы берләшү аркасында Коломна шәһәре янында йөз илле мең гаскәр җыелды; гаскәрләр: "Җанымызны бирәбез, әмма илемез вә динемезне бирәчәк түгелмез!" - дип кычкырышалар, халык моны күреп еглаша вә: "Татарлар кулында йөз илле ел тордык, инде бу хурлыктан котылырга тиешле!" - дип, сугышчыларны дәртләндерә иде. Дон елгасы буенда Ягайло гаскәрен көтеп ятучы Мамай, Дмитрийның хәзерләнүен ишетеп, эшне татучылык белән бетерергә тырышса да, Дмитрий күнмәде. Беренче сентябрьдә килеп җитәргә тиешле Ягайло гаскәре килеп җитешмәде, руслар 9 нчы сентябрьгә каршы төнлә Дон суын кичтеләр дә Донга түгә торган Непрядов елгасы янында урнаштылар. Рус гаскәре ун чакрым җиргә җәелде. Куликово кырында сугыш башланды. Башта татарлар җиңделәр, "русларның җәяүле гаскәрләре чабылган үлән кебек авып торалар иде". Дмитрий бераз гаскәрен, шундагы куак арасына кертеп, посуга куйган иде. Эшнең рәте киткәч, аларны чыгарып, татарларга һөҗүм иттерде. Моны күреп, русларның качкан гаскәрләре дә, гайрәткә килеп, кире чаптылар. Мамайның җыентык гаскәре, русларга яңа ярдәм килгән икән дип, куркып качтылар. Мамай каю бер татар түрәләре белән үзе генә калды. Кенәз Дмитрий: "Татарның җиңелгән көнен дә күрдек", - дип шатланып, 28 нче сентябрьдә Мәскәүгә кайтып керде, үзенә, ошбу җиңү сагынмалыгы итеп, "Донской" ләкабе бирелде. Мамай, сугыштан Сарайга кайтып җиткәч, Туктамыш исемле бер кешенең, Алтын Урда тәхетенә утырып, Сарайдагы һәммә түрәләрне буйсындырганлыгын ишетте. Мамайның кайтканын ишетү белән, Туктамыш хан үзенә буйсындырыр өчен аңа кеше җибәрсә дә, Мамай күнмәде. Бәс, Туктамыш Урда гаскәре белән Мамай өстенә йөрде. Калка елгасы буендагы сугышта Мамай җиңелеп, гаилә вә казнасы белән Кырымда Кәфә шәһәренә барып сыенды. Бу шәһәрдәге җәнәвизләр Мамайны башта хөрмәтләп каршы алсалар да, соңыннан хыян әт итеп, үзен вә бөтен иярченнәрен үтерделәр дә мал-мөлкәтен үзара бүлешеп алдылар. 5) Туктамыш хан заманы Чыгтай илендә инкыйлаб - Аксак Тимернең күтәрелүе - Туктамыш Ак Урдада - Туктамыш Алтын Урда ханы - Туктамышның Мәскәүгә һөҗүме - Аксак Тимернең гареб сәфәре - Туктамышның Мавәраэннәһергә һөҗүме - Аксак Тимернең Алтын Урдага беренче килүе, икенче килүе вә рус җиренә керүе - Туктамыш вә Идегәй мирза - Тимер Котлуг һәм Витовт сугышы - Туктамышның соң көннәре - Ярлыклары - Туктамыштан соң. Бирдебәк үлгәч, Алтын Урданың төрле әмирләр (мирзалар) кулына төшүен вә шул сәбәпле тәртипсезлек вә башбаштаклыклар хөкем сөрүен яңа гына белдек. Чыгтай олысында бу хәл элегрәк, 1347 дә, Казан хан вафат булганнан соң ук башланган иде. Шул тарихта Чыгтай дәүләте егылган хисаплана вә шуннан соң Чыгтай олысы икегә бүленеп, шәркый кыйсемендә (Шәркый Төркестан, Җидесу вилаяте) - магул мирзалары, гарби өлешендә (Мавәраэннәһер-Төркестан) төрк әмирләре эш күрә башлыйлар. Бу әмирләр, ханнар куеп, шул ханнар исеменнән эш йөрткән булсалар да, ул ханнарның исемнәре генә хан булып, мәмләкәт идарәсендә аларның катышы булмый иде. Алтын Урдада башбаштаклык хөкем сөреп торган көннәрдә Мавәраэннәһердә (Төркестан) шундый әмирләрдән бере зур инкыйлаб хәзерли иде. Бу инкыйлабның каһарманы булган әмирнең исеме - Тимердер. Тимер - төркләшкән магул ыругы баруласка мәнсүб булып, ул чакта Кәш дип аталган, хәзерге Шәһресәбзнең хакиме Тургайның углыдыр. Ул мәзкүр шәһәрдә яки әтрафында 1332 елның 11 нче мартында дөньяга килгән иде, Чыгтай дәүләте аның балачагында егылды. Тимернең атасы үлгәч, Кәш шәһәренә Хаҗи Сәйфетдин исемле берәү хаким булды. 1348 дә Шәркый Төркестандагы магул әмирләре ханлыкка Туглуктимер исемле берәүне куйдылар. Бу хан 1360 та Мавәраэннәһерне килеп алды, шулвакыт Хаҗи Хорасан ягына качты. Тимер, бу форсаттан файдаланып, хан белән мөзакәрәгә кереште вә аның тарафыннан Кәш хакимлегенә куелырга муаффәкъ булды, ләкин магуллар киткәннән соң Хаҗи кайткач, ул урыныннан чыкты. [13]61 дә хан дәхи килде, Хаҗи янә качты вә Хорасанда үтерелде, хан Тимерне тагын Кәш шәһәренә хаким итеп, Мавәраэннәһерне идарә итәргә калдырган углына могавинлеккә дә билгеләде. Ләкин Тимер тиздән, магулларны ташлап, аларның дошманы - Хөсәен дигән каенэнесенең ягына күчте. Болар бер мөддәт "бәхет эзләп", ары-бире сугылгалап йөрделәр, Систандагы бер чарпышу вакытында Тимернең ике кул бармагы өзелде, уң аягы каты яраланды да аксап йөри башлады вә шул сәбәпле Аксак Тимер, Тимерләң дип атала башлады. 1365 тә магуллар Мавәраэннәһердән киттеләр, инде бу мәмләкәткә Хөсәен баш булды. 1366 да Тимер Хөсәенгә каршы фетнә чыгарды, [13]68 дә аның белән килешеп, янә Кәш хакимлегенә кайтты, [13]69 да дәхи кыям итеп, Хөсәен белән сугышты, [13]70 тә бу соңгысы әсир төшеп, Тимернең күз алдында үтерелде, вә шул ук елда Аксак Тимер, Мавәраэннәһердәге түрәләрне үзенә итагатькә ант иттереп, мәмләкәтнең мөстәкыйль хөкемдары булып әверелде, шунда да ул "хан" гонванын алмады, "әмире әкбәр" ("бөек әмир") дигән гонван белә кифаяләнде. Аның заманында Чыңгыз нәселеннән Сөергатмыш (1370-[13]88) вә соңра боның углы Мәхмүд (1388-1406) хан исемен күтәреп тордылар. Аксак Тимер Сәмәрканд шәһәрендә тора башлады вә аны һәйбәт биналар белән бизәде. Тимер беренче елларында үз йортында тәртип вә низамны урнаштыру белән һәм фетнә чыгарган әмирләрне юашыту белә[н] шөгыльләнде. Җүҗи олысының Сырдәрья буйлары вә аның төньягындагы кыргыз сахралары "Ак Урда" дип атала, бу мәмләкәтнең пайтәхете Сырдәрья буендагы Сыгнак шәһәре иде. Алтын Урдада башбаштаклык хөкем сөргән вакытта, халыкның күбесе, моннан бизәр булып, әнә шул Ак Урдага күчкән. Бу саядә аның әһәмияте арткан иде. Үзенең нөфүзен киңәйтергә ашкынып торган Аксак Тимер Җүҗи олысына керергә бер сылтау гына көтеп торган чакта, Ак Урдадан аның янына Туктамыш дигән бер егет качып килде. Моның качуына сәбәп бу булды: Ак Урдада Арыс исемле бер кеше ханлык итә иде, моның якыннарыннан Түлихуҗа дигән берәүнең Туктамыш исемендә гакыллы вә гайрәтле углы калды. Ак Урдада моны хан күтәрергә теләүче бер партия пәйда булгач, Арыс Туктамышны үтермәкче булды, бәс, бу Сәмәркандка барып сыенды. Менә шуны сылтау итеп, Тимер Арыска каршы сугыш ачты. Бу сугышлар заманында Арыс үлеп, урынына углы Тимер Мәлик утырды, Тимер моның белән һәм сугышып, аны да үтерде, Ак Урдага хан итеп Туктамышны куйды (1377 дә). Аксак Тимер 1379 да Харәземне алды вә [13]80 дә аның гареб сәфәре башланды. Шул ук елның көзендә Туктамыш, Мамай мирзаның Куликово кырында җиңелүеннән файдаланып, Алтын Урдага килде вә Сарайны алып, үзен хан игълан кылды. Кенәз вә мирзаларны үзенә килеп бәйгать итү (буйсыну) өчен чакырып, фәрман җибәрде. Яңа гына Куликово кырында татарларны җиңдем дип горурланып торган Дмитрий Донской Туктамыш илчесенең сүзен тыңламады. 1372 елда Туктамыш Мәскәү өстенә йөрде. Кенәз Дмит рий һәм митрополит Мәскәүдән чыгып качтылар. Туктамыштан куркып, Рязань кенәзе аңа Ока елгасының кичүләрен күрсәтте, Тверь кенәзе дә, аңа буйсынганлыгын белдереп, күп бүләкләр җибәрде. Туктамыш, Мәскәү янына килеп, кальга эченә бикләнгән русларның үз ихтыярлары белән бирелүләрен көтеп, өч көн торды, дүртенче көндә мәскәүлеләр, капканы ачып, ханны зур сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Туктамыш киткәч, Донской Мәскәүгә кайтты һәм, великий кенәзлекне үзендә саклар өчен, 1383 елның язында ханнан гафу үтенергә үз углы Василийны Урдага җибәрде. Дмитрий гафу ителде вә үз урынында калдырылды. Аксак Тимер 1381 дә Һиратны алды, [13]82 дә Хорасанны алып, углы Мираншаһны анда хаким итеп куйды, [13]83 тә Систанны туздырды. 1386 да Иранның кояш баешы ягына барып чыкты. Тимер Туктамыштан тыныч иде һәм аны үзенә вассал (табигъ падишаһ) булып торыр дип белә иде, хәлбуки Туктамыш үзе бер Аксак Тимер булуны тели торган эре табигатьле, зур әмәлле кеше иде, Аксак Тимернең зураюы аңа бер дә матлуб түгел иде. Менә шунлыктан Туктамыш, Җидесу магуллары белән иттифак төзеп, Тимер Иран ягында йөргәндә, Мавәраэннәһергә һөҗүм кылды, шул сәбәпле Тимер 1387 дә Ираннан кайтырга мәҗбүр булды, [13]88 дә ул дошманнарын Мавәраэннәһердән куып чыгарды, Туктамышка хәерхаһлыклары өчен Харәзем халкын җәзалады, [13]89 да магул җирләренә шимальдә - Иртешкә хәтле, шәрыкта Олуг Йолдыз дигән урынга кадәр йөреп, көчен күрсәтеп кайтты, әмма [13]91 дә Алтын Урдага Туктамыш өстенә йөрде. Тимер гаскәренә юлбашчы булып, Кыпчак иленә алып килгән кеше Идегәй исемле бер мирза иде. Ак Урдадагы сугышларда Туктамышның Арыс хан углы Тимер Мәликне үтергәнлеген югарыда белдек. Тимер Мәликтән Тимер Котлуг исемле бер бала калган, Идегәй мирза бу баланың анасы белән бертуган иде. Идегәй Туктамышның якын киңәшчеләреннән булса да, киявен үтергән өчен аңа эченнән кинә саклый вә үч алыр өчен җайлы форсатны көтеп тора иде. Тимер Котлуг буйга җитү белән, Идегәй аны хан күтәрүнең планнарын кора башлады. Туктамыш болардан шөбһәләнгәч, Тимер Котлыг Аксак Тимер янына качты. Идегәй дә үз тарафдарларын котыртып беткәч, Сәмәркандка сыенды. Аксак Тимер үзе дә Туктамыштан үч алырга хәзерләнеп тора иде. Идегәй белән Тимер Котлуг аның бу эшкә тизрәк керешүенә сәбәп булдылар. Ике гаскәр Болгар җирендә Кондырча дигән урында очрашып сугыштылар, Туктамыш җиңелеп качарга мәҗбүр булды, Аксак Тимер Иделнең шәрык ягын туздырып кайтып китте, әмма Идегәй: "Үз кабиләмне синең яныңа алып киләмен", - дип, Тимердән аерылып китте дә, аның янына дәхи бер кат бармады, бәлки Тимер Котлугны хан күтәреп, бәгъзе кабиләләрне идарә кыла башлады. Әмма Туктамыш, дошманнары киткәч Сарайга кайтып, яңадан ханлык итәргә кереште. Аксак Тимер Иранның кояш баешы тарафына вә аңа күрше булган җирләргә өч мәртәбә сәфәр кылды, 1392 елдан башланган вә "бишьеллык" дип аталган сәфәрендә ул Каспий диңгезе яннарын, гарби Иранны һәм Багдадны алды, Кавказ арты вилаятьләренә килгәндә, 1395 тә Кавказ тауларын кичеп, кыпчак йортына - Туктамыш мәмләкәтенә керде вә Туктамыш белән Терек елгасы буенда очрашып сугышты, бу сугышта Туктамышны җиңеп, рус туфрагына хәтле куды вә шунда Елец шәһәрен җимерде, әмма гаскәрләре сәүдәле вә бай Азов вә Кәфә шәһәрләрен таладылар, Сарай шәһәрен яндырдылар. Кыпчак йортына Арыс хан балаларыннан Коерчык исемле берәүне хан куеп, Тимер Алтын Урданы да үз нөфүзе астына кертте вә [13]97 дә Сәмәркандка кайтты. Аксак Тимер кулы белән кыпчак йорты туздырылгач, руслар иркен сулыш алдылар, вак-төяк чарпышуларны әйтмәгәндә, унике еллап тәмам тынычлыкта көн уздырдылар. Кыпчак йортының Мәскәү кенәзе ханнар хозурына үзе бару түгел, кеше дә җибәрмәс булды, салым түләү исә күптән беткән иде, хәлбуки татарларга түләнә торган салым дип, халык өстенә салынган налоглар һаман җыелып тора, Мәскәү кенәзе дә бу акча белән мәмләкәт эчен төзәтә иде. Туктамыш вә Идегәй. Аксак Тимер кайтып киткәч, Туктамыш хан, качкан урыныннан чыгып, гаскәрен җыйды вә Сарай шәһәрен төзәттерде һәм, ян-якка таралган халыкларны җыеп, үзенең олуг хан икәнлеген игълан кылды вә аларны идарә итә башлады, ләкин инде аны Идегәй тынычсызларга тотынып, өзлексез һөҗүм итеп торды. Боларның җәнҗалларыннан бөтен халыкның тәкате корып, бәгъзе кабиләләр икенче урыннарга күчәргә мәҗбүр булдылар. Унбишенче мәртәбә сугышларында Идегәй тәмам җиңелеп качты вә алты ай буенча аннан асла хәбәр булмады, бер матур көндә Идегәй мирза кораллы күп гаскәр белән кинәт Сарайны басты, Туктамыш хан, каршы тора алмыйча, бераз гаскәрен, өй эчен вә казнасын алды да Киев шәһәренә - Литва кенәзе Витовт хозурына барып сыенды. Идегәй мирза исә монда Тимер Котлугны ханлык тәхетенә утыртты (1399 ел). Туктамышның соң көннәре. Туктамыш хан, үз хөкүмәтен Тимер Котлуг кулыннан алыр өчен, Витовттан ярдәм сорады. Литва кенәзе Туктамыш хан кебек олуг бер падишаһның үз хозурына килеп сыенуыннан бик шатланды вә аңа Кыпчак тәхетен кире алып бирергә ярдәм итәчәген сөйләде. Идегәй мирза Витовтка Тимер Котлуг исеменнән кеше җибәреп, Туктамышны үзләренә тапшыруны сораса да, Витовт Туктамышны бирмәде вә: "Хан белән күрешергә үзем барам!" - дип, гаскәрен алып, Тимер Котлуг янына юнәлде. Ике гаскәр Днепрның сул тармакларыннан Ворскла елгасы буенда очрашып, сугыш башланды. Витовт гаскәре җиңелеп качты, татарлар аларны Киевка хәтле кудылар, Витовт, Тимер Котлугка күп акча биреп, сарай хөкүмәтенә буйсынып торырга ризалыгын белдерде вә Киевны коткарып калды (140 ел). Туктамыш хан янында калган гаскәре белән бер якка чыгып китте вә, үзенең иске хөкемдарлыгын кайтарудан өмет өзмичә, дала вә япаннарда йөреп гомер уздырды, кайчакта Сарайда хөкүмәт сөргән ханнарның гаскәр фиркалары белән очрашып сугыша иде. Ләкин максатына ирешә алмады. Ниһаять, 1405 тә Сарайда ханлык итүче Шадибәкнең Идегәй командасындагы гаскәр фиркасы белән сугышканда үтерелде. Аксак Тимер дә шул 1405 елда вафат булды. Дим әк, ике бөек хөкемдарның икесе дә бер ел эчендә дөньядан киттеләр. Туктамыш хан һиммәтле, гакыллы вә тәдбирле падишаһ иде. Күп михнәт вә бәлаләр күрде, дөньяның ачы вә төчесен татыды, шунлык тан тәмам тәҗрибәле вә пешкән хөкемдар иде, ләкин язмыш аңа ирек бирмәде. Туктамыш ханның 1382 дә Бикхаҗи дигән берәүгә һәм Литва кенәзе Ягайлога биргән ярлыкларының татарчалары әлегәчә сакланып калганнар. Туктамыш ханның вакыйгаларыннан соң угыллары, аптырашып, ян-якка таралдылар: Җәлалетдин белән Кәримбирде - рус җиренә, башкалары Сырдәрья тарафларына киттеләр, Тимер Котлуг хан Витовт белән сугышканнан соң ук вафат булып, Идегәй аның урынына энесе Шадибәкне, соңра аның карендәше Булатбикне хан куйды. Ләкин боларның ханлыклары коры исемнән гыйбарәт булып, бөтен хөкүмәт вә идарә эшләре Идегәй кулында иде. Бу вакытларда фетнә вә җәнҗал басылмады. Төрле якта тәхет даулаучылар баш күтәреп торалар иде. Шул сәбәпле руслар кашында Урданың мәгънәсе тагы да кимеп, кенәзләр Сарайдан килгән фәрманнарга асла илтифат итмәс булдылар. Идегәй мирза, бу хәлне күтәрә алмаганлыгыннан, Мәскәү өстенә йөрергә карар бирде. Рус җиренең олуг кенәзе Беренче Василий - Дмитрий Донской углы - Урдага һич тә игътибар итми, Урда ханының дошманнары булган Туктамыш балаларын үз химаясендә тота, тиешле салымны күптән түләми, илче вә баскакларга әйләнеп тә карамый иде. Бәс, Идегәй мирза 1481 дә күп гаскәр белән Мәскәү өстенә юнәлде. Василий, моны ишетү белән, Кастрома шәһәренә качты, Идегәй, Мәскәүне егерме бер көн камап торганнан соң, мәскәүлеләргә яхшы сүз белән мөрәҗәгать итте, руслар, шатлык белән чыгып, тиешле хәзинәне түләделәр вә киләчәктә дә түләр өчен вәгъдә иттеләр, Идегәй шунда ук Урдага кайтып китте. Шул вакытта Тимер Котлуг углы Тимер хан, Сарайга һөҗүм итеп, Пулад хан белән Идегәйне качарга мәҗбүр итте, бу соңгылар Кара диңгез олысына качтылар. Ихтилял һаман да басылып җитмәгәнлектән, Тимер дә ханлык тәхетендә озак яши алмады: аның өстенә Туктамыш хан углы Җәлалетдин һөҗүм итеп, аны Сарайдан куып чыгарды (1411). Туктамыш хан балалары вә Идегәй. Җәлалетдин заманында да ихтилял басылмады, һәнүз ханлык талашлары бара иде, шунда да Җәлалетдингә рус вә Литва кенәзләре буйсынып тордылар. Мәскәү кенәзе Беренче Василий 1416 елда үзенең боярлары белән бергә, күп бүләкләр алып, Җәлалетдин хан хозурына китте. Ләкин шул чорда Җәлалетдин юк ителеп, ханлык тәхетенә энесе Кәримбирде утырганлыктан, Василий, бүләкләрен аңа тапшырып, аннан зур сыйхөрмәт күреп, киләчәктә дә салымнарны дөрес түләүне вәгъдә итеп кайтып китте. Моннан соң Туктамышның Җаббарбирде, Көбәк, Кадыйрбирде исемле угыллары хан булсалар да, алардан адәм рәтле эш чыкмады. Кадыйрбирде Идел буенда карт Идегәй белән очрашып, аңа бермә-бергә чыкты вә шул вакыт үтерелде. Ул үлгәч, гаскәр башлыклары Тимер Котлуг углы Тимернең Кечек Мөхәммәд атлы углын хан күтәрделәр дә сугышны дәвам иттерделәр, Идегәй гаскәре җиңелде, үзе шунда үтерелде (1419 милади). Идегәй гакыллы, тәдбирле, батыр вә даһи бер кеше булса да, татар дәүләтенә бик зур зыяннары да тиде. Һәрвакыт талаш-тартыш чыгарып, Кыпчак падишаһлыгының тизрәк егылуына сәбәп булды. Аксак Тимер хакында бер-ике сүз. Аксак Тимер дөньяның бөек фатихларыннан санала. Чынлап та, ул кая барса, шунда җиңгән, эшләрендә уңган. Тимер башкаларга өстен булуны, мәмләкәтләр фәтех итүне бик яраткан. Ул: "Дөньяның адәм балалары торган урыннарының ике падишаһ кул астында булырлык әһәмияте юк", - ди икән. Тимер, мәмләкәтләрне фәтех итү белән генә канәгатьләнеп, ул мәмләкәтләрнең үз кул астында озак калуына әһәмият бирмәгән вә аның чараларын кайгыртмаган булырга охшый. Тимер, Кыпчак иленнән кайтып бер ел торгач, ягъни 1398 дә Һиндстанга сәфәр кылды. Юлда кяферстан халкын җиңде, Дәһли диварлары янында һинд падишаһының гаскәрләрен тар-мар итте, ул Дәһли шәһәренә кергәндә, аңа каршы торучы булмады, [13]99 да Ганг елгасы буена җитте вә Һиндтан гаять күп ганимәтләр алып кайтты, ләкин ошбу бай мәмләкәтне үз мәмләкәтенә чынлап кушарга әһәмият бирмәде. 1400 дә берьюлы госманлы падишаһы Елдырым Баязид һәм Мисыр падишаһы Фәрәҗ Бәркук углы белән сугыш башлады, шул елда Анатулыдагы Сивасны, Шамдагы Халәбне, 1401 дә Димәшкъны алды, 1402 дә Әнкара янындагы каты сугышта солтан Баязидны җиңеп, үзен тоткын итеп алды, бөтен Анатулы шәһәрләренә кереп чыгып, Урта диңгез буена Измирга барып җитте, 1404 тә Сәмәркандка кайтты вә шул ук елны Кытай өстенә йөреп китте. 1405 тә Утрар дигән шәһәргә җитеп, шунда 15 нче февральдә вафат булды. Тимер күп җәһәттән Чыңгызга охшый, ул үзе дә күп эшләрендә Чыңгызны күчергеч итеп тота иде, ләкин Чыңгыз аңа караганда төплерәк вә гакыллырак, Тимер исә Чыңгызга караганда галимрәк иде. Тимер мәктәптә укымаган һәм сәвадсыз (укырга-язарга белмәс) булса да, үзенең ана теле төркчәдән башка фарсыча сөйли, галимнәр белән мосахәбә итүне һәм тарихи әсәрләрне тыңларга ярата иде, үзенең тарихындагы белеме белән бөек тарихчы Ибн Халдунны гаҗәбкә калдырган иде. Тарихтагы вә әкиятләрдәге каһарманнарны сөйләп, ул үзенең гаскәрләрен җанландыра, батырландыра иде. Тимер үз ватаны булган Мавәраэннәһерне вә пайтәхете булган Сәмәркандны мәгъмүрләндерергә генә әһәмият бирде. Башка вилаятьләргә күп игътибар итмәде. Сәмәркандта салдырган биналары аның нечкә зәвык иясе булганлыгын күрсәтәләр. Тимернең балалары эчендә Шаһрух кына гакыллы вә булдыклы бер зат булып, башкалары гадәти генә кешеләр иде. Аның балалары вә туруннары эченнән Тимернең эшен дәвам иттерерлек бер кеше дә чыкмады, шуның өчен аның төзегән дәүләте бик тиз таралып бетте. Аннан соң инде төрк-татар дөньясын беравызга каратырлык зат төрекләрнең үзләреннән чыкмады, Төрк йорты парча-парча булып китте, соңра башкалар кул астына кереп бетте. 6) Олуг Мөхәммәд хан заманы Ханлык тәхетенә утыргач, Василий-Юрий низагы - Олуг Мөхәммәд ханның Сарайдан чыгып китүе. Кечек Мөхәммәд хан Тимер ханның зур углы булган Олуг Мөхәммәд булмаганнан гына ханлыкка сайланган иде. Соңыннан Олуг Мөхәммәд ханлыкны үз кулына алды, әмма Кечек Мөхәммәд качып китте. Олуг Мөхәммәд хан булган елларда (1419 да) мәмләкәт һаман тынычланып җитмәгән иде әле. Ак Урдада хөкүмәт итүче Бәрак хан Олуг Мөхәммәдкә һәрвакыт бәйләнеп, теңкәсенә тиде. Шунлыктан Олуг Мөхәммәд хан мәмләкәтне тәртип вә низамга куярга никадәр тырышса да, муаффәкъ була алмый иде. Ниһаять, ул тынычсыз Бәракны юк итте (1418 дә). Шуннан соң Кыпчак дәүләте бераз рәткә керә башлады, Олуг Мөхәммәд үзенең идарәсе вә тугрылыгы белән бөтен Кыпчак иленең мәхәббәтен кәсеп итте. Беренче Василий үлеп, урынына углы Икенче Василий Темный (сукыр) кенәз булгач, Дмитрий Донскойның башка углы Юрий, олуг кенәзлекне үзенә даулап, Василийга каршы низаг чыгарды, ахырда 1431 дә Сарайга Олуг Мөхәммәд хан хозурына бардылар. Боларның дәгъваларына татар мирзалары вә Мәскәү боярлары да катышып, һәр ике як ханнан үз файдасына хөкем итүне үтенде. Мислә, татар мирзасы Тигин Юрий ягында иде. 1432 дә боларның дәгъвалары каралып, хан, Василий файдасына хөкем итеп, аңа великий кенәзлек ярлыгы бирде вә, аны тәхеткә утыртыр өчен, бер түрәне Мәскәүгә җибәрде. Шул вакыйгадан соң Мәскәү боярлары Алтын Урда ханнарына даньнәрне һич хыянәтсез вә дөрес түләп торырга сүз бирделәр. Кенәз Василий Олуг Мөхәммәд ханга дуслык күрсәтә иде. Олуг Мөхәммәд хан да, үз нәүбәтендә, рус җиреннән күп тәклифләр төшерде. Инде Кыпчак йорты тыныч вә яхшы хәлгә кайтты, тик өзлексез фетнәләр сәбәпле, көч бик азайган иде. Ләкин бу тынычлыклар озакка бармады: чыккан бер фетнә сәбәпле, Олуг Мөхәммәд хан, казнасын, өй эчен вә үзенең өч мең чамасы иярченнәрен алып, рус иленә таба качарга мәҗбүр булды. Аннан соң Кечек Мөхәммәд хан булды. Ул, сигез еллап ханлык иткәннән соң, 1445 тә үлгәч, урынына углы Әхмәд утырды. 7) Алтын Урданың егылуы Әхмәд хан тәхеткә утыргач, Өченче Иван кенәз булгач, Кырым ханнарының Алтын Урдага дошманлыклары - Алтын Урданың зәгыйфьләнүе - татарларның рус хезмәтенә керүләре - Әхмәд ханның Мәскәү өстенә актык сәфәре - Әхмәд ханның үтерелүе - Рус җиренең татар кул астыннан котылуы - Алтын Урданың егылуы. Әхмәд, ханлык тәхетенә утыру белән, руслардан алына торган салымнарны төгәл сораячагын, әгәр тапшырылмаса, коралга ябышырга мәҗбүр булачагын Мәскәү кенәзе Икенче Василийга белдергәч, Мәскәү халкы Әхмәд ханнан курка башлады: 1451 дә Әхмәднең углы Мазуфшаһ Мәскәү кенәзләре өстенә гаскәр алып килде. Василий каршы чыгып караса да куркып, Мәскәүгә кире кайтты. Татар гаскәре Мәскәү янына килгәндә, кенәз Василий качып өлгергән иде. Мазуфшаһ, Мәскәү шәһәрен бераз камап торганнан соң, шәһәргә һичбер зыян тигермичә, кире кайтып китте, 1462 дә Василий Темный үлеп, Мәскәү тәхетенә углы Өченче Иван утырды. Алтын Урдага салым түләүче исеме белән торса да түләмәде. Урдадан ярлык сорамады, бәлки үзалдына тора бирде. Әхмәд хан, моңа ачуланып, күп гаскәр белән Мәскәү өстенә юнәлде. Алтын Урдадан бөтенләй аерылып, Кырымда үзалдына хөкүмәт итүче Хаҗи Гәрәй кенәз Иван белән дус иде. Ул, Иванның үтенүе буенча, Әхмәд ханга гаскәр белән каршы чыкты, Дон елгасы башында ике татар ханы дөнья туздырып сугыштылар, мөселман татарлар бер-берсен турадылар. Мәскәү кенәзе бу хәлне читтән тамаша итеп, кәефләнеп торды. Бу юлы Әхмәд хан Мәскәүгә җитә алмаганлыктан, Иван зур бәладән котылды (1465 тә). Өченче Иван гакыллы, сак вә исәпчән кеше иде. Урда хөкүмәтен зәгыйфьләндереп, татар муенчагыннан котылыр өчен, һәртөрле чаралар эзли вә Мәскәү кенәзлеген көчәйтергә бар гайрәтен сарыф итә иде: ул арада Кырым ханы Хаҗи Гәрәй үлеп, урынына углы Миңнегәрәй утырды. Бу да, атасы кебек, Иван белән үз карендәшләре - Алтын Урда татарларына каршы иттифак ясады. 1472 дә Әхмәд хан дәхи Мәскәүгә карап йөрде. Инде Мәскәү кенәзе тәмам көчәеп вә җыенып җиткәнлектән, бер дә курыкмыйча, бик күп гаскәр белән Әхмәд ханга каршы чыкты. Янә Иван үз хезмәтендә булган берничә татар түрәләрен сакчысыз калган Сарайга җибәрде. Әхмәднең гаскәре дә аз иде, Сарайның вәйран ителүеннән курыкты, бәс, бер эш тә чыгара алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булды. Бу вакытта Алтын Урда дәүләте гаять зәгыйфьләнеп, төрле вак ханлыкларга бүленеп, кечерәеп беткән иде. Төньяктагы Болгар мәмләкәте үзалдына аерылып, анда Казан ханлыгы корылды. Кырымда Кара диңгез буйлары - "Кырым ханлыгы" исеме белән, Җаек арасында нугай балалары - "Нугай ханлыгы" исеме белән, Идел буйларында Әстерхан тагын үзалдына идарә ителә башлаганнар иде. Кояш чыгышы ягында кыргыз далаларында аерым ханлыклар мәйданга килде. Моның өстенә дәхи бик зур вакыйга: татар шаһзадә, мирзалары, рус кенәзләренә сатылып, рус хезмәтенә кереп, бар көч-гайрәтләрен үз татарларына, үз хөкүмәтләренә каршы кулланалар вә үз тамырларына үзләре балта чабалар иде. Икенче Василий белән Юрий угыллары Кылый Василий вә Дмитрий Шемяка арасында булган сугышларда татарлар Василий Икенчегә ихлас белән ярдәм иттеләр. Шушы Василий Икенче үз хезмәтенә кергән татарларны юмалый, аларга зур хокуклар бирә, хәтта җир-сулар багышлый вә шул җирләрнең халыкларыннан салымнар алырга да ирек бирә иде. Менә шул рәвешчә аның янында ук татарларга каршы хезмәт иттерү өчен, Русия урталыгында Ока суы буенда Касыйм ханлыгы нигезләнде. Бу ханлык, һәр яктан рус кул астында булып, Казан вә Алтын Урда ханлыкларына каршы һәрбер фидакярлекне эшли иде. Инде Иванның Урда ханыннан куркыр урыны да калмады. Миңлегәрәй белән дә могаһәдә ясап, үзенең көчәйгәнен күргәч, Урда кул астыннан чыкканлыгын вә мөстәкыйль бер падишаһ булганлыгын игълан кылды вә ханның басмасын аяк астына салып таптады. Әхмәд хан 1480 дә, барлык гаскәрен әзерләп вә Литва кенәзе Казимир белән дә иттифак итеп, рус җиренә карап йөрде. Моны ишеткән мәскәүлеләр сугышка җыена башладылар. Вә мөттәфикълар, Миңлегәрәйгә дә хәбәр биреп, аны, Казимир гаскәре белән Әхмәд хан гаскәрен кушмаска тырышу өчен, Литва өстенә җибәрделәр һәм татар Нурдәүләт мирзаны гаскәрсез калган Сарайга озаттылар. Әүвәлдән ясалган маршрут буенча Әхмәд хан - Ока елгасы аркылы, Казимир Угра елгасы башыннан басарга тиеш иде. Ләкин Миңлегәрәй каршы торганлыктан, Казимир Мәскәү өстенә йөри алмады. Әхмәд хан, Мәскәүнең бөтен көче Окага җыелганын вә Казимирдан һичбер хәбәр юклыгын белеп, Литва тарафына китте вә Мәскәүгә Угра суы аркылы үтү фикерен тотты, моны ишетү белән, Иван да шул якка китте. Әхмәд хан, Угра суының бозы өстеннән йөреп, Мәскәүне басарга вә шуның өчен кышны көтәргә карар бирде. Угра суы туңгач, Иван, татар гаскәреннән куркып вә сугышырга батырлык итә алмыйча, 26 нчы октябрьдә үз гаскәренә чигенергә боерды. Әхмәд хан да Угра янында 11 нче ноябрьгә хәтле торып, гаскәрен артка чигендерде. Сәбәбе - кышның суыклыгы, Казимирның килмәве, русларның чигенүен хәйләгә санау иде. Менә шулай ике зур урда, бер-берсенең каршысында торып та, сугышмыйча таралып кайтып киттеләр. Әхмәд хан, бу кышны Даниц елгасы буенда уздырырга карар биреп, гаскәрләрен таратты да үз янында аз гына сакчы гаскәр калдырды. Шулвакыт Себер ханнарыннан Ибак, Нугай мирзалары вә Миңлегәрәй, берләшеп, күп гаскәр белән килеп, Әхмәд ханның лагерен кинәт бастылар, ханны үтерделәр, бөтен мал вә казнасын бүлешеп алдылар һәм: "Дошманыңны бетердек!" - дип, кенәз Өченче Иванга чабар җибәрделәр, менә инде шушы 1480 дә рус җире татар муенчагыннан азат булды. Әхмәд ханнан соң угылларының бәгъзеләре ханлык мәнсабында булсалар да, боларның хөкүмәтләре борынгы Алтын Урда шикелле көчле бер дәүләт булмыйча, Актүбә тирәсенә вә Иделнең шәрык тарафына кысылган зәгыйфь бер хөкүмәттән гыйбарәт иде. Шулай булса да, Миңлегәрәй хан, боларның бер көн баш күтәрүләреннән вә кыпчак дәүләтен яңартуларыннан куркып, аларның тамырларын корытырга вә бу хөкүмәтне нигезеннән сүтеп ташларга тырыша иде. Менә көннәрдән бер көндә Миңлегәрәй үз гаскәре белән кинәттән Сарайны басты, андагы барлык мөселманнарны кырып, шәһәрне җир белән тигез итеп ваттырды, үз бабаларының сарайларын, төрбәләрен, мәсҗед вә мәктәпләрне таш өстендә таш калдырмыйча җимереп ташлады. Ничаклы мал вә казна булса, һәммәсен олҗа итеп алып китте вә, Иваннан сөенче алыр өчен, кеше җибәрде (бу вакыйга 1502 дә булды). Әхмәд хан углы Шәех Әхмәд хан үз иярченннәре белән далага качты. Менә тирә-ягын тетрәтеп торган шәүкәтле Урда дәүләте шулай татарларның үз куллары белән яңадан аякка басмаслык рәвештә егылды. Алтын Урда дәүләтенең барлык гомере 265 ел булды. Алтын Урданың эчке төзелеше Ханнар - Идарә вә хөкем эшләре - Малия эшләре - Юллар вә хәбәрләшү эшләре - Ханның сарае вә андагы мәнсаблар - Сыйныфлар, төрле мәэмүриятләр - Шәһәрләр - Сәүдә. Кыпчак иленең беренче ханы Җүҗи Чыңгыз каһанга табигъ иде, Монголиядәге каһанга табигълык Бату белән Бәркә ханнар заманында да дәвам итте. Бу ике олуг хан Үгәдәй, Гүюк вә Мәнгүләргә табигъ булып тордылар. Башта чит дәүләтләр белән хәбәрләшү, сугыш игълан кылу, солых гакыд итү, фәтех ителгән мәмләкәтләр халкыннан алыначак ясакларны билгеләү Монголия каһаннары кулында иде. Ләкин Кыпчак (Алтын Урда) ханы, каһанның бөтен магул дәүләтенә гам булган кануннарын урынына җиткерү белән бергә, үз мәмләкәте эчендә үз каравы буенча идарә эшләрен төрле түрәләргә бүлеп бирергә, аларны урыннарыннан төшерергә хаклы иде. Алтын Урданың Монголиягә бу багланышы акрын-акрын йомшый барды, Бату соң көннәрендә Монголия каһанына үзе нөфүз йөртә иде. Бәркә исә бу багланышны каһанга бүләкләр җибәрү белән генә белдереп торды. Әмма бу ике ханнан соңгы ханнар, дүртенче каһан Кубылай Кытайга күчеп, Монголия элекке көчсез хәленә кайткач, үз Урдаларында тәмам мөстәкыйль хөкемдар булып әверелделәр. Болар "хан" исеме белән тәхеткә утыргач та, "әл-Әгъзам" (олуг), "әс-Солтан әл-гадел" (гадәләтле падишаһ) дигән гонваннар ала башладылар. Бу ханнар туп-тугры үз исемнәреннән сугыш кылу, солых ясау, канун төзү, хөкем итү, үзләренә табигъ мәмләкәтләрнең падишаһлыклары тасдыйк итеп ярлык бирү, ул мәмләкәтләрнең халыкларыннан алыначак ясакларны билгеләү, үз исемнәренә акча сугу, мөселман булгач, хотбәләрдә яд иттерү хакларына ия булдылар. Ханнарның угыллары, карендәшләре я падишаһ сараенда бер мәнсабта торалар яки бер-бер вилаятьне идарә итәләр иде, боларның сәлталәре хан нәселеннән булмаганнарның сәлталәреннән артык булмый иде. Идарә вә хөкем эшләре. Гомум мәмләкәт "Урда" ("Урду") дип атала. Төп мәмләкәт вә имтиязлы мәмләкәт исеме белән икегә аерыла вә берничә олысларга бүленә иде, Алтын Урда мәмләкәтендә ничә олыс булганлыгы беленмәсә дә, олысларның күп булганлыгы мәгълүм. Төп мәмләкәт саналган кыпчаклар җирендә, Кара диңгез буйларында, Кавказда, кыргыз вә башкорт җирләрендә олыслар булган кеби, имтиязлы мәмләкәтләр булган Болгар иле белән рус кенәзлекләрендә һәм мордва җирләрендә дә олыслар бар иде. Күп вакытта бу олыслар мөдиренең исеменә кушып атала иде. Бу олысларны идарә итүчеләр "олыс биге" дип аталганнар. Ләкин рус илендәге олыс мөдирләре күбрәк "баскак" дип йөртелгәннәр. Олыслар мәдәни урыннарда - "фәлән-фәлән шәһәрләр" дип, күчмә халыклар арасында "фәлән-фәлән кабиләләр" дип чикләнгәннәр. Баскак торган шәһәр "йорт" дип аталган. Баскак янында билгеле бер микъдар гаскәр торган. Олысның идарә эшләре баскак янындагы кешеләрдән оешкан "диван" исемле канцеляриядә язылып йөртелә, вә анда язу-сызу эшләрен башкаручылар "диван битикче"дип аталалар иде. Олысның кисәкләрен даругалар идарә итә, аларның зурлары вә кечеләре була иде. Идарә эшләренең башы хан кул астындагы гали диванда иде. Зур хөкем эшләре дә шул диванда карала, вилаять диваннарының эшләре ул гали диванга җибәрелеп тора иде. Ошбу гали диванның әгъзалары дәүләтнең иң зур түрәләре саналалар, үзләре "алпавыт" дип аталалар иде, гадәттән тыш тәдбирләрне урынына китерүне хан олыс бикләренә (баскакларга) тапшыра яки, эшне урында бетерер өчен, махсус илче җибәрә иде. Алтын Урда мәмләкәтендә диндә тәмам иркенчелек иде, бу иркенчелек ханнарның исламга керүләреннән соң да бетмәгән, Алтын Урданың мөселман вә көчле ханнары русларга үз диннәрен теләгәнчә тотарга иркенлек булганлыгын ярлыклар белән беркеткәннәр, христиан динен хурлаучының үлем җәзасына дучар булачагыны игълан кылганнар. Ханнарның фәрман вә манифестлары "ярлык" дип атала иде, ярлык кайчакта алтын яки көмеш кара белән язылган, гади кара белән язылганда да ханның исеме, мөһере яки тамгасы алтын яки ал кара белән басылган, ярлыкның ахырында кайчан вә кайда язылганлыгы әйтелер булган. Ярлыкларның бәгъзеләре "тарханлык ярлыклары" дип аталган. Мондый ярлык бирелгән кеше кабилә яки мөәссәсә һәртөрле падишаһлык хезмәтләреннән, алым-салымнардан азат булган. Рус руханиларына бирелгән ярлыкларның һәммәсе шундый ярлыклардыр. Рус кенәзләрен кенәзлеккә тасдыйк итү хакындагы ярлыкларның берсе дә сакланмаган. Әмма тарханлык ярлыкларыннан икесенең - үзләре, җидесенең слауча тәрҗемәләре сакланган. Бу ярлыклар мәмләкәтнең рәсми язуы булган уйгур хаты белән язылганнар, соңга таба уйгур хаты астына гарәп хәрефләре дә өстәлер булган. Тарханлык ярлыкларының төзелешләре болай: иң элек нинди хан ярлыгы булганлыгы әйтелә, соңра мәмләкәттәге һәммә түрә (мәэмүрләр), мәнсаб ияләренең рәсми гонваннары саналып, аларга хитаб кылына, аннан соң тарханның исеме әйтелеп, аның нинди салым вә хезмәтләрдән азат булганлыгы яд ителә. Магул-татарлар, гомумән руханилар (христиан папасларын, мөселман муллаларын, буддаһи ламаларын) һәм рухани мөәссәсәләрнең җир-суларын һәрбер падишаһлык хезмәтләр вә салымнардан азат иткәннәр, бәгъзе кешеләр вә кабиләләргә бертөрле зур хезмәтләре һәм һиммәтләре өчен тарханлык бирелер булган. Бер ярлыкның хөкеме шул ханның үзе заманында гына йөргән, яңа хан үз исеменнән ярлык бирер булган, ләкин ул күп вакытта әүвәлге ярлыкның әсасларыннан читкә чыкмаган; без сакланган ярлыклардан Алтын Урдадагы бәгъзе кануннарны, мәмләкәтнең идарә рәвешен беләмез, ошбу ярлыклардан аңланган кануннарның бәгъзеләре менә ошбулар: 1) руханилар күчерелми торган милекләрдән (җир-су, йорт, җир) пошлина һәм салым түләүдән азаттыр, 2) рухани мәнсабтан чыккан кеше, рухани карендәшләрендә торса да, салым түләүдән азат булмый, 3) рус динен тәхкыйрь итүче үлем җәзасына дучар була, 4) тарханның бер-бер нәрсәсен көчләп алган кеше өч өлешен түли, 5) ханның илчесенә каршы кылыч суырган кеше, хаин саналып, җинаи-мәхкәмәдә хөкем ителә, 6) үлемгә хөкем ителгән кешенең мал-мөлкәте талана, 7) үз белдеге белән хөкем иткән, җәза биргән кеше, нинди эш эшләгән булса, үзе дә шуңа дучар ителә, 8) угрылык, уйнаш кылучы үлем җәзасына дучар була. Кыпчак дәүләтендә идарә вә хөкем ысуллары һәр җиргә гам булса да, рус иленә ул ысуллар бөтенләй кереп бетмәгәннәр. Дөрес, кенәзләрне ханнар тасдыйк итәләр, алар ханның хөкеменә тапшырылалар иде, ләкин һәр кенәз үз җирендә үз ысулы белән идарә кыла. Үз ватанының законнары белән хөкем итә, баскакларга күп илтифат кылмый, үз тәбәгаләреннән үзе салым җыя, үз исеменә акча суга, күрше падишаһлар белән мөнәсәбәттә булына, алар белән үзе теләгәнчә могаһәдә ясый, сугыша, килешә иде. Һәрбер рус кенәзлегендәге татар түрәсе кенәзнең ханга садыйк булып калуын, ясакларны төгәл түләвен, фетнә чыгарырга хәзерләнмәвен генә күзәтеп тора иде, рус кенәзләренең тәхет өчен низагларын я Урданың үзендә хан мәхкәмәсендә карала, яки ул эшне хан баскакка тапшыра иде. Анда, низагның урынында, кенәзләр, руханилар мәҗлесендә баскак хөкем эшенең барышын күзәтә, киңәшләрен бирә иде. Әгәр низаглашучылар хөкемнән риза булмасалар, эш ханга барып җитә алмый иде. Баскаклар, гадәттә, кенәз торган шәһәрдә тормыйлар, шәһәр якынындагы бер авылда гына торалар иде. Зур түрәләргә вә гаскәр башлыкларына, аларга буйсынырга, хөрмәт күрсәтергә тиеш лекне аңлатып, ханнар тарафыннан "пайза" исемле язулы алтын яки көмеш такталар бирелә икән. Малия эшләре. Кирәк ханның, кирәк түрәләр вә мәэмүрләрнең ала торган билгеле мәгашлыклары булмаган, бәлки кул асларындагы әһалидән җыелган акчалар вә малларның бер өлешен үзләренә алып калыр булганнар. Хан вә хөкүмәтнең беренче варидәт чишмәсе салым вә ясаклар була иде, салымнар чит кабиләләрдән генә түгел, магул-т атарларның үзләреннән дә алынган. Баскак салым җыю эшен дә башкара иде, "исәпче" дигән түрәләр әһалинең хисабын һәм салым алына торган нәрсәләрнең исемнәрен "дәфтәр"гә язып торалар иде. Баскаклар җыйган салымнар ханның казнасына "казначы"га килә, салымнарны җибәргәндә, баскаклар җыелмый калган салымнарның да исәбен язып җибәрә иде: салымнарны яшерү, аларны гадәләтсезлек белән җыю булмасын өчен, дәфтәрнең бер нөсхәсе рус кенәзе кулына да бирелә иде. Салымнар җан хисабыннан алынган кеби, төрле кәсеп-кярдән дә билгеле салымнар алына иде. Мислә, сабан, ау, тегермән, умарта, урман вә бакчадан алына торган пошлиналар булган. Болар "калан" дип аталганнар, хайваннардан алынган салымнар "кубчур" дип аталганнар, йөземнән алынган салым "бурла тамгасы" дип атала иде. Читтән кергән маллардан да пошлина алыр булганнар. Салымнарны җыючы ваграк мәэмүрләр - "салык салган" дип, пошлина алынган малга штемпель сугучылар "тамгачы" дип аталалар икән. Акча сугу падишаһның хас хокукы булган, Алтын Урда ханнарының һәммәсе диярлек үз исемнәренә акчалар сукканнар, болар төрле урыннар вә шәһәрләрдә сугылганнар. Юллар вә хәбәрләшү эшләре. Алтын Урда киң бер мәмләкәт булган, анда далалар вә урманнар күп булып, юллар булмаганлыктан һәм мәмләкәтнең төрле тарафларын кисеп киткән мул сулы елгалардан кичү кыен булганлыктан, кыпчак ханнары үз мәмләкәтләрендә юлларны яхшырту вә хәбәрләшүне җиңеләйтүгә дә әһәмият биргәннәр. Төрле урыннарда юллар ачтырганнар, бу юлларның тиешле урыннарында ям (станса)лар була, вә шунда кирәк хәтле ат тотыла икән. Түрәләрне йөртү өчен кирәк атларны ямларга халык куярга тиеш була, бу падишаһлык хезмәте "улак" дип атала иде. Стансаны караучы түрә "ямчы" дип аталган. Зур елгаларның билгеле урыннарында юлчыларны кичерер өчен, җәй көннәрендә һәрвакыт кирәк кадәр көймәчеләр тотыла иде. Ярлыкларда яд ителгән "көймәчеләр", менә шул хөкүмәт хезмәтендәге кешеләр булып, гади кәсеп ияләре генә түгелләрдер. Ханның сарае вә андагы мәнсаблар. Ханның сараенда төрле гаскәри вә милки түрәләр бар иде. Ясаул - хан янындагы гаскәри түрә, хурчы яки укчы - ханның укларын йөртүче, бавырчы - ханның ашханәсен идарә итүче, актачы - ханның аяклы малларын вә менәр атларын идарә итүче, йортчы - ханның өен, җиһазларын караучы, коручы - хан янында кылыч күтәреп торып, ханның шәхесен саклауч ылар, шәгаул - ханның ишек төбендә торучы. Хан сарае һәрвакыт зиннәтле вә мөкәммәл җиһазланган булса да, чит мәмләкәт илчеләрен, Алтын Урданың вассалларын (табигъ падишаһларын) кабул иткәндә, бигрәк мәһабәтләндерелә иде. Андый вакыт хан бикәсе белән тәхеттә утыра, балалары, кардәшләре, олуг түрәләренең бәгъзеләре - урындыклар, бәгъзеләре келәм өстендә утыралар, ирләр - уңда, хатын-кыз сул якта булалар иде. Хан, чит падишаһның хатын укыганда, кымыз эчә, аның янындагы шаһзадә вә угылларга да кымыз соныла, хан хозурына кабул ителгән затка да, әгәр эчсә, кымыз бирелә иде. Кымыз эчәр алдыннан, ханга баш ию лазем иде, мондый вакытта музыка уйнала вә җыр җырлана иде, тынычлык вакытында ханнарның иң яраткан шөгыльләре ауга чыгу иде, хәтта ханның аучылык эшләрен караучы "кошчы", "барсчы" дигән мәэмүрләре дә бар иде. Хан үзенең хисапсыз күп кешеләре белән ауга чыга, ерткычларны тотуда осталык күрсәткәннәргә мәкяфәтләр бирә иде. Аучылыкта билгеле бер ысуллар, хатты хәрәкәтләр була, шунлыктан ул эш халыкта сугыш рухын сакларга ярдәм итә, аучылык бу замандагы гаскәри маневрлар урынына тора, күп вакытта, дошман өстенә тәҗәвез кылганда, шул аучылык вакытындагы хатты хәрәкәтләрдән файдалана иде. Ауга чыгу зур бер бәйрәм урынында тора, ул чакта һәркем атның иң яхшысына менә, корал-яракның шәбен тота, киемне дә яңасын вә матурын кия иде. Ауга чыкканда, бөтен кыр халык белән тула, ау булгач, киң яланда ут ягып, тантана белән мәҗлес коралар иде. Сыйныфлар. Төрк-магулларда халыкны "аксөяк", "карасөяк"кә аеру күптән башланган. Аксөякләрнең ата-бабалары үзләренең бертөрле гадәттән тыш эшләре белән имтияз алучы кешеләр була. Аларның яхшы атлары балаларына күчә иде. Падишаһлык эшләре төрләнеп вә катлауланып киткәч, аксөякләргә, хөкүмәт хезмәтендә тоткан урыннарына карап, төрле гонван бирелде. Мислә, ханның падишаһ була алмый торган балалары "углан" дип, хан нәселеннән булган бүтән затлар "бик-би", боларның балалары "мирза" дип аталганнар, аксөяк ыругларның үзләренең хас тамгалары булган, бу тамгалар белән алар бер-берсеннән һәм карасөяк ыруглардан аерылганнар. Кыпчак дәүләтендә кәсеп вә һөнәр җәһәтеннән сыйныфларга аеру булмаган, һәркем үз кабилиятенә карый, сәүдәгәр, рухани һөнәрче вә башкалары ирекле булган. Аксөякләрнең нинди имтиязлар вә хокуклар белән файдаланганлыкларын кисеп әйтү читен, ләкин падишаһлыктагы мәнсабларны күбрәк аларның ишгаль итүләре мәгълүм. Төрле мәэмүриннәр. Шусунчы - халыкның азык эшләрен караучы түрә, туктаул - курган җирләренең капкаларын караучы түрә, тартынакчы - үлчәү эшләрен караучы вә үлчәүдән салым җыючы, күперче - күперләрне караучы вә алардан үткән өчен салым җыючы, сабанчы - сабан-сукадан салым җыючы, бүкәул - бәһа куючы, анбарчы - казна анбар-келәтләренә ашлык җыючы, базарда торган - базарда тәртип саклап торучы, юлаучы - хәбәр йөртүче, юртар шиланчы - эш белән җибәрелә торган кеше. Шәһәрләр. Магул-татарлар килгәндә, Болгар илендә Идел вә Дон тамакларында, Кавказ вә Кырымда күп сәүдәле вә бай шәһәрләр бар иде. Сугыш вакытында бу шәһәрләрнең күбе вәйран булды, халыклары азайды, ләкин татарлар үзләре яңа шәһәрләр торгыздылар. Сарай, Яңа Сарай, Әстерхан, Кырым, Кырым җәдид, Сарайчык вә башка берничә шәһәрләр татарлар тарафыннан нигезләнгәннәр. Алтын Урда дәүләте егылгач, бу шәһәрләрнең һәммәсе диярлек харап булганнар. Аларның хәзерге көндә татар заманындагы исеме белән калганнары Кыпчак падишаһлыгы егылганнан соң тергезелгәннәр. Татарлар, ярым мәдәни тереклек сөргәнлекләреннән, шәһәрләргә ул хәтле әһәмият бирмәгәннәр булырга кирәк, чөнки Алтын Урда мәмләкәтендәге шәһәрләр артык ныклык вә мәгъмүрлек белән мөмтаз булмаганнар. Шәһәр торгызуда татарларга Болгар биналары күчергеч булган, кайсы шәһәрләр бик зур булганнар, киң урынга җәелгәннәр. Мислә, Сарай шәһәре хәрабәсенең киңлеге - шәһәрнең күп урын алганлыгын, бәгъзе йортларның нигезләренең зурлыгы ул йортларның бик зур булганлыкларын күрсәтә, аларның иң матур биналары мәсҗедләр була иде, Сарай шәһәрендә мәсҗедләр таштан иде, ханның сарайлары агач вә чәчәкләргә бай бакча эчендә утыралар, шәһәрдә фонтаннар да бар иде. Сәүдә. Кыпчак мәмләкәте Азия белән Аурупаның кушылган җирендә, борын заманнарда ук бу ике кыйтга арасында сәүдә юлы булган урында ята иде. Кыпчак дәүләте урынында күп чит әйберләр табылу монда сәүдәнең көчле булганлыгын күрсәтә. Магуллар тәҗәвезе вакытында сәүдәләр тукталып торса да, алар үзләре утраклангач, падишаһлары сәүдәне химая итә башладылар. Сәүдәнең беренче каһарманнары Кырымда вә Дон тамагында торучы җәнвизләр булып, аларның Азов һәм Кәфә исемле шәһәрләре мал-мәтагның өелә торган урыннары иде. Рус сәүдәгәрләр татар шәһәрләренә Идел буенча көймәләрдә сәүдә кылырга төшәләр иде, кыпчак татарлары читтән килгән маллардан баҗы (пошлина) алып һәм чит сәүдәгәрләргә үз малларын сатып файдалана иде, Кыпчак йорты халкының төп кәсебе мал асрау булып, алардагы куй, кәҗә, сарык, дөя вә елкының күплегенә сәйяхлар хәйран калалар иде. Аларның сата торган малы да, күбесенчә, шул хайваннар иде. Алтын Урда сәүдәгәрләре Мәскәү, Рязань, Владимир вә башка рус шәһәрләрендә торалар, анда үзләренең аяклы малларын һәм Иран, Төркестан товарларын саталар иде. Болгарлар татар кул астында Магул-татар һөҗүменең телгә тәэсире - Бу һөҗүмнең мәдәни вә икътисади яктан зарары - Болгарда татар фетнәчеләре - Русларның Болгарга һөҗүм кылып торулары - Болгарның тузылуы - Болгарның әсәрләре. Шәркый Аурупага килгән Бату хан урдуларының иң күп өлеше төркләр булганын югарыда белдек. Шул сәбәпле магул-татар һөҗүме Болгарда тел ягыннан зур үзгәреш ясый, борынгы болгар теле безнең хәзерге телемез белән бу көндәге чуваш теленең уртасындарак бер тел иде. Урта Азиядән килгән төркиләрнең тәэсире белән безнең телемез күп үзгәрде, шаманилыкта калган чувашлар да, фин кабиләләренә аралашып, мөселман булмаганлыктан, башка төркиләрдән читтә калып, үзләренең асыл телләрен үзгәрттеләр вә тел җәһәтеннән бездән ераклаштылар. Магул-татар һөҗүме төрки халыкларын бер-берсенә аралаштыру, таныштыру ягыннан файдалы булып чыкса да, мәдәният вә гомран җәһәтеннән болгарларга зарарлы булып төште. Чөнки, бердән, Болгар магул дәүләтенең иң читтә торган бер вилаяте булып, аның төзәлүенә, күтәрелүенә Монголиядә торган каһаннар, әлбәттә, әһәмият бирә алмыйлар иде. Алтын Урда дәүләте корылгач, Болгарның көньяк халыклары белән төньяк халкы арасында сәүдәдә арачылык итүе дә бетте. Аның сәүдәсе Иделнең түбән ягына, Сарайга күчеп, җәнүб халыклары (грек, әрмән, гөрҗи, гарәп, бохаралы вә әфганилар) Болгарга сәүдә белән бөтенләй килмәс булдылар. Ул чакта гарәп дәүләте тәмам вакланып, парчаланып бетеп, читләргә тәэсир итәрлек хәле калмаганлыктан (һәм ислам йортлары белән Болгар арасында Алтын Урда дәүләте яткан), инде Болгарның ислам иле белән катнашуы да бетте. Гарәп мәдәнияте сүнгәч, инде гарәпнең сәйяхлары вә галимнәре дә беткән иде. Булган кадәресе дә Болгарга килмичә, килсәләр дә анда кызык тапмый китәләр иде. Алтын Урда ханнары Болгардан ясак алуны гына белеп, үз мәмләкәтләренә кырыенда торган ул вилаятьнең мәгъмүрләнүе өчен күп кайгырмадылар. Алтын Урда ханнары нинди ханнар булганлыгы ачык мәгълүм түгел, Болгарның Алтын Урда ханы тарафыннан куелган бәкләре тарафыннан гына идарә кылынып торган булуы да ихтимал, ханнар, булган тәкъдирдә дә, әһәмиятсез булганнардыр. Болар, һәрвакыт үзләренең Алтын Урдага багланышлы булганлыкларын сизеп, үз тәшәббесләре белән бер эш тә эшләмәгәннәр булырга кирәк. Мәмләкәттә тышкы сәүдәләр тукталгач, Болгар көннән-көн сүнде, ярлыланды вә көчсезләнде, үзенең мөстәкыйльлеген югалткач, табигъ булган хөкүмәте тарафыннан яхшы идарә ителмәгәч, тәмам ташландык бер мәмләкәт кебек булып әверелде, бу сәбәпләрдән халыкта дәрт сүнде, һиммәт вә өмет бетте, ялкаулык вә таркаулык хәттин ашты. Руслар белән болгарлар искедән бирле дошманнар иде, бу дошманлык татар заманында да бетмәде. Руслар болгарларга өзлексез һөҗүм итеп тордылар, рус ушкуйниклары Болгар җирен бу вакытларда да берничә мәртәбә таладылар. Русларның бу һөҗүмнәреннән болгарлар урда хөкүмәтенә шикаять итсәләр дә, күп кенә бу шикаятьләр тыңланмый, вә рус кенәзләре исә бу хәлдән бик яхшы файдаланып торалар иде. Әмма Алтын Урданың үзендә башбаштаклыклар, төрле мирзалар вә ханнарның, партияләргә аерылып, өзлексез талаш-тартышлары башлангач, мәмләкәттә тәртип вә низам бетеп, һәрбер шаһзадә үзен хан итеп игълан кыла башлагач, Болгар иле дә шундый "хан" булырга теләүчеләрнең бер җәнҗал мәйданы булып әверелде, татар ханзадәләренең бәгъзеләре үзләренең ханлыкларын Болгарга килеп игълан кыла башладылар. 1321 елда шундый "хан"нардан Пулад Тимер дигәне Болгар илен шулкадәр туздырган ки, бу вакыйганың ачысы болгарларның хәтереннән бик озак заманнаргача чыкмаган , соңыннан Мөрид, Хәсән исемле ханнар килеп сугышып, Болгарның астын өскә китерделәр. [13]74 һәм [13]75 тә Новгород юлбасарлары Болгарны таладылар. Татар муенчагыннан котылырга теләгән Дмитрий Иван углы, бу мәмләкәтне үз кул астына кертергә теләп, 1372 дә анда көчле гаскәр җибәрде. Бу гаскәр Болгар җирендәге күп авылларны талады вә яндырды, гаскәр башлыклары Болгар әмирләрен күп акча түләргә мәҗбүр иттеләр. Бу Дмитрийның углы Василий 1398 дә үз кардәше Юрийны күп гаскәр белән Болгар җиренә җибәрде. Гаскәрләр Болгар, Җүкәтау, Казан Кирмәнчек дигән шәһәрләрне алдылар вә Болгар мәмләкәтен өч ай таладылар, бу вакыйгадан соң Юрийга "Болгар фатихы" гонваны бирелде. Моннан соң, Казан падишаһлыгы төзелгәнче, русларның Болгар иленә дәхи берничә мәртәбә һөҗүм кылганлыклары мәгълүм, ике яктан өзлексез дәвам итеп торган бу һөҗүмнәр сәбәпле, Болгарның пайтәхете - атаклы шәһре Болгар тәмам вәйран булды, Болгар халкыннан күпләр казакъ булып Җаек тарафларына киттеләр, күбе, русларның Идел, Кама буенча килеп талауларыннан бизәр булып, ошбу елгалар буеннан күчеп, эчкә, урманлы, таулычокырлы җирләргә утырырга мәҗбүр булдылар. III Казан падишаһлыгы 1) Падишаһлыкның нигезләнүе Казан елгасы - Ике Казан шәһәре - Русларның Казанга һөҗүмнәре - Болгарның хәлдән таюы - Олуг Мөхәммәд хан Алтын Урдадан киткәч, аның Казан падишаһлыгын нигезләве - Мөхәммәд хан Казан җирендә. Казан - Болгар җирендәге бер елганың исеме булып, төбендә казан кебек казылмалар, өелмәләр күп булганлыктан, бу исем белән аталган. Болгарларның ошбу елга буенда яшәгәннәре "казанлылар" дип тә йөртелгәннәр. Бу елга буена салынган ике шәһәр "Казан" дип исемләнгән. Берсе хәзерге Казаннан кырык биш чакрым югары, Казан елгасының уң ягында булган. Моның кайчан салынганлыгы мәгълүм түгел, тик Болгарның мәркәзендә тынычлык беткәч, бәгъзе бер Болгар бәкләренең шул иске Казанны салып хөкүмәт итә башлау лары хакында хәбәрләр бар. Бу "Иске Казан" дип атала, хәзер аның урыны гына калган инде. Икенчесе хәзерге Казан урынында булып, Казан елгасының сул ягында, Иделдән җиде чакрым читтә берничә түбәләр өстендә утырган. Бу Казанның кайчан корылганлыгы ачык беленми. Руслар, Болгар җиренә һөҗүм кылган вә аны талаган чакта, яңа Казанны да коры калдырмаганнар, бу шәһәр дә аларның берничә дәфга талауларына, яндыруларына дучар булган. 1431 дә Мәскәү кенәзе Василий Темный, күп гаскәр җибәреп, Болгар илен дәхи харап иттерде. Алтын Урданың үзендә эчке низаглар, талаш-тартышлар һаман дәвам иткәнлектән, ерактагы Болгар мәмләкәтен карарга вакыты юк иде. Алтын Урда ханнарының игътибарсызлыклары сәбәпле, безнең Болгар иле, көннән-көн көчәя барган Мәскәү падишаһлыгына тәмле бер локмә булырга хәзерләнә иде. XV гасырда Шәркый Аурупадагы бөтен әхваль тиздән Мәскәүнең өскә чыгачагын, Болгар вә Урданың шул Мәскәү кул астына керәчәген ачык күрсәтә иде. Әгәр Болгар илендә башсызлык һаман дәвам иткән булса, бу мәмләкәткә руслар иртәрәк тә кул салган булырлар иде, ләкин Алтын Урдадан киткән Олуг Мөхәммәд ханның Болгар җиренә килеп, андагы чыгырыннан чыккан эшләрне рәтләве, башсыз калган халыкка баш булып, "Казан падишаһлыгы" дигән яңа бер падишаһлык торгызуы аркасында, Болгар мәмләкәте Василий Темный гаскәре һөҗүменнән соң - 121 ел, Алтын Урда егылгач, 72 ел рус кулына бөтенләй төшми торды. 1437 дә Олуг Мөхәммәд ханның Алтын Урдадан мәҗбүрән чыгып, рус җиренә таба киткәнлеген югарыда белгән идек. Ул Литва кул астында вә Мәскәү чигендә булган Белёв шәһәренә барып туктады, бераз хәл җыеп, төзәлеп, Сарайдагы дус-ишләре белән хәбәрләшеп, үзенең тәхетен яңадан кайтарып алырга уйлый иде. Бу эш тугрысында үзе куйган Икенче Василийдан ярдәм сорады, ләкин бу кенәз, ханның изгелекләрен онытып, аңа кеше җибәрде дә: "Безнең чигемездән китсен!" - дип әйттерде. Хан рус кенәзенең илчесенә һичбер җавап та бирмәде. Үзеннән дә кузгалмады, бәс, Василий, ханны көч белән чыгарыр өчен, аның өстенә күп гаскәр җибәрде. Олуг Мөхәммәд хан, ошбу күп гаскәргә каршы торуны мөнасиб күрмәгәнлектән, гозерләр күрсәтеп солых сорады, ләкин руслар асла күнмәделәр вә шунда ук шәһәрне бастылар. Иртәгәсен Олуг Мөхәммәд хан Мәскәү кенәзе исеменнән нинди генә шарт куйсалар да риза булачагын вә, шуны ныгыту өчен, үз углы Мәхмүдне әманәт итеп биреп торачагын, Урдага кайтып, хөкүмәтне кулга алырга муафыйк булса, Мәскәү кенәзлегеннән асла ясак алмаячагын гарыз итеп, үз мирзаларын җибәрсә дә, тегеләрне күндерә алмады, иң соңда: "Иртәгә хәтле генә миһләт биреңез!" - дип үтенеп карады - булмады. Бәс, хан хәзрәтләре Алладан башка һичбер ярдәмчесе юклыгын күреп тәһарәтләнде дә, бер агач күләгәсенә барып, ике рәкәгать намаз укыды вә, озак еглап, Алладан мәдәд вә ярдәм сорады. Соңра атына менеп, үз кешеләре белән тәкбир әйтә-әйтә, кырык меңлек рус гаскәре өстенә хәмлә кылды, Мәскәү гаскәре җиңелеп, эштән чыгып качарга башлады (1438 дә). Олуг Мөхәммәд хан аз гына гаскәре белән дошманының җире булган Мәскәү кенәзлеге чигендә торуны хәвефле санаганлыктан, мордва җирләре аркылы Идел буена килеп чыкты, русларның чапкынлыкларыннан йөдәп беткән болгарлар вә болар нөфүзе астында яшәүче фин кабиләләре татар ханын шатланып каршы алдылар вә аның идарәсе астына җыелдылар. Менә шул рәвешчә, 1439 елда иске вә тузган Болгар дәүләте урынына яңа Казан падишаһлыгы нигезләнде. Олуг Мөхәммәд хан Казан җирендә. Олуг Мөхәммәд хан, Казан җирендә урнашып, эшләрне юлга салгач, шул ук [14]39 ел Василийдан үч алу нияте белән Мәскәүгә юнәлде. Василий качып китте, мәскәүлеләр гаять курыктылар. Олуг Мөхәммәд хан, Мәскәүне ун көн камап торганнан соң, аны ала алмыйча, тирә-як шәһәрләрдән күп ганимәтләр алып кайтып китте. 1445 тә Олуг Мөхәммәд хан Мәскәүгә өченче мәртәбә китте. Бу юлы үзе Нижнийда калып, угыллары Мәхмүд белән Ягъкубны Суздаль ягына күндерде. Василий, гаскәр җыеп, шаһзадәләргә каршы чыкты: Юрьев шәһәре янында сугыш башланды, Казан гаскәре җиңеп, рус гаскәрен әйләнеп алдылар да бөтенләй кырдылар вә великий кенәзне байлары белән тоткынлыкка эләктерделәр, Василийның муенындагы хачын, җиңелү вә тоткынлыкка төшү галәмәте итеп, Мәскәүдәге анасына җибәрделәр. Моны ишеткәч, руслар: "Мәскәүне тагын татар баса", - дип бик курыксалар да, шаһзадәләр, Мәскәүгә килмичә, Нижнийга, аталары янына кайттылар. Олуг Мөхәммәд хан үз гаскәре белән кенәз Василийны да алып, Курмыш шәһәренә килде, соңра Бигеч исемле түрәне Василийның дошманы Юрий углы Дмитрий Шемякага илче итеп җибәрде, әгәр дә хан тарафыннан куелган шартларга риза булса, Мәскәүгә великий кенәз итеп куярга боерды. Бигеч мирза бу сәфәрендә озак йөрде, хан көткән вакытта кайтып җитмәде. Ул арада бер яктан, Бигеч мирза үтерелгән икән, дигән хәбәр чыкты, вә шул сәбәпле хан, Василийның үзе белән сөйләшеп, аны Мәскәүгә кайтарып җибәрмәкче булды. Василий, шатланып, ханның һәммә шартларын кабул итте вә күп акча түләде. Бу хосуста хан белән кенәз арасында могаһәдә язылды да, кенәз, бөтен иярченнәре белән беренче октябрьдә азат ителеп, Мәскәүгә озатылды. Тоткын кенәзне азат итү хакында ханның угыллары Мәхмүд, Йосыф, Касыйм вә Ягъкуб арасында ихтиляф чыкты. Мәхмүд, үзе тоткын иткән кенәзне җибәрергә риза булмыйча, аны гомер буе тоткынлыкта калдырып, Мәскәүне Казанга ияртү фикерен яклады, әмма тегеләр Василийдан үз файдаларына төрле вәгъдәләр алып, аны җибәртергә тырыштылар. Бу җәнҗал көчәеп, Олуг Мөхәммәд ханның үзе вә углы Йосыф шуның корбаны булдылар (1446 да). Касыйм белән Ягъкуб чиркәс җирләренә качып киттеләр. Олуг Мөхәммәд хан, гакыллы вә йөрәкле бер кеше булса да, хөкүмәт башына татарларның әхлаклары бозылып беткәннән соң кичкәнлегеннән, күп эш чыгара алмады. Сарайда эшләргә аңа фетнәләр манигъ булды, Казанда руслар белән көрәш дәвам итте. Шунда да тәмам бетеп барган Болгарны терелтеп, аякка бастырып, аның яңадан бер гасырдан артык мөстәкыйль яшәвенә сәбәп булган Олуг Мөхәммәд хан тарихымызның бөек адәмнәреннән саналырга тиештер. Олуг Мөхәммәд хан Казан җирендә сигез ел хөкүмәт сөрде, аның Казан шәһәрендә торып-тормавы анык мәгълүм түгел. 2) Дүрт мөстәкыйль хан Мөхәммәд хан - Касыйм ханлыгының нигезләнүе - Хәлил хан - Ибраһим хан - Аның руслар белән сугышлары - Нурсолтан бикә - Ибраһимнан соң хан кую хакында ихтиляф - Илһам хан - Ибраһим угыллары Мөхәммәдәмин белән Габделлатыйфның рус хезмәтенә керүләре - Рус гаскәренең Казанга килүе - Илһам ханның гаиләсе белән тоткын ителүе - Михнәт эчендә үлүе - Кардәшләренең чукындырылуы. Мөхәммәд хан. 1445 дә Олуг Мөхәммәд хан үлгәч, аның углы Мәхмүд, Казан шәһәрен Галимбәк (Гали бәк) дигән бер Болгар шаһзадәсеннән тартып алып, яңа Казанны үзенә пайтәхет ясады. Мәхмүд, Мәскәү кенәзе Икенче Василийга дошман булганлыктан, Шемяка белән хәбәрләшеп торган вә аны яклаган. Русиягә дошман булса да, бер-ике рәт чирмешләр белән берегеп, русларның Устюг вә Муром шәһәрләрен талаудан башка күп эш эшли алмаган, бәлки аның заманында казанлылар руслар белән тату торып сәүдә итешкәннәр, Казан сәяси вә икътисади яктан зураеп, шөһрәт кәсеп иткән. Мәхмүд хан заманында Касыйм ханлыгы дигән ханлык кисәге нигезләнде. Аның нигезләнүе болай булды: Олуг Мөхәммәд ханның Касыйм вә Ягъкуб исемле угылларының Мәхмүдтән качып киткәнлекләрен югарыда белгән идек, болар Кавказда, чиркәс җирләрендә йөргәннән соң, үз иптәшләре белән Икенче Василий хозурына килделәр вә рус хезмәтенә керергә теләгәнлекләрен белдерделәр. Ул чакта Василий белән Юрий балалары Василий Косой вә Дмитрий Шемяка арасында кенәзлек низаглары бара иде, бу татарлар Дмитрийны Мәскәүдән куып чыгарырга зур ярдәм иттеләр. Боларның ихласлы хезмәтләре бәрабәренә Василий аларга 1452 дә Ока суы буендагы Мещера кальгасын багышлаган. Соңыннан бу кальга, Касыймга нисбәт белән, "Касыймов" дип аталып киткән. Менә шул вакыттан алып, Русия кул астында булган Касыйм ханлыгы башланды. Бу ханлык һәр яктан ике йөз чакрым булып, хәзерге Касыйм, Елатьма, Шацкий вә Темников өязләреннән гыйбарәт булган. Икенче Василийның, татар шаһзадәләрен хезмәткә алып, аларга җир-су бирүе аларны башка татарларга (бигрәк Казанга) каршы корал итеп тоту өчен булган. Бу татарлар һәрвакыт Русиянең дошманнарына каршы атлы гаскәр булып барырга хәзер торганнар. Касыйм һәрвакыт Казан ханлыгы эченә фетнәләр салып торган: Казандагы нөфүзле түрәләр вә мирзалар белән хат язышып, алар арасына ихтиляф салып, аларны үзара талаштырырга тырыша иде. Мәхмүд хан. Ун еллап хөкүмәт сөреп 1464 тә үлгән, урынына углы Хәлил утырган, ләкин туганы Ибраһим 1467 дә аңа каршы баш күтәреп, ханлык тәхетен тартып алган. Ибраһим хан. Казанда бер фирка халык, Ибраһимны яратмаганлыктан, аны төшерүгә тырыштылар, бу хосуста Касыймнан ярдәм сорадылар вә аның үзен хан булырга чакырдылар. Касыйм бу хәбәрне, шатланып, Василийдан соң кенәз булган Өченче Иванга сөйләде вә аннан гаскәр сорады. Иван, бу хәбәрне ишеткәч, шатланып, Касыймны үзенең татарлары белән Казанга җибәрергә әзерләде вә аларга рус гаскәре кушып, кенәз Оболенский командасына тапшырды. Болар 1467 дә сентябрьнең 14 ендә Казанга юнәлделәр. Касыйм юл күрсәтеп барды. Ибраһим хан боларга каршы чыгып, ике гаскәр Идел буенда очраштылар. Казан гаскәре Касыймга Идел аша чыгарга ирек бирмәде. Чирмешләр дә русларга каршы тордылар. Шул сәбәпле Касыйм вә Мәскәү гаскәре, зур михнәтләргә дучар булып, һичбер эш кыла алмыйча, кире кайтып киттеләр. Боннан соң шул ук 67 дә Ибраһим хан үз гаскәре белән Устюг кальгасына һөҗүм иткән, Вятка, Галич шәһәрләрен алган, ошбу елның ахырында һәм [14]68 ел эчендә Иван Казанга берничә дәфга гаскәр җибәрсә дә, һичберсендә уңмаган, тик аның гаскәрләренең Казанга 1469 дагы бишенче мәртәбә сәфәрләре генә уңышлы булган. Иванның бу юлы җибәргән гаскәрләре майның 21 ендә Казан янына килеп җитеп, халык йоклап ятканда, төнлә һөҗүм итеп, туры килгән бар кешене таларга вә үтерүгә керештеләр: рус тоткыннарын азат итәләр, йортларга ут төртәләр, хатын-кыз вә бала-чагалары белән мәсҗедләргә тулган мөселманнарны ут төртеп яндыралар иде. Русларның артыннан Ибраһим хан куа чыгып, суда вә корыда зур сугыш булды. Монда рус гаскәре бик яман җиңелеп, кырылып вә тоткынлыкка төшеп, эштән чыкты. Шушы елның сентябрь аенда кенәз Иван үз энесе Георгийны күп гаскәр белән Казанга җибәрде. Бу гаскәр Казанны камап торып, татарларның су юлларын да кистеләр, ахыр Ибраһим хан аларның теләгәннәрен биреп, солых итәргә мәҗбүр булды. 1478 дә руслар Ибраһим ханның Вятка тарафларына һөҗүм итүенә каршы Нижний белән Казан арасындагы барлык авылларны талап, яндырып йөрделәр. Ибраһим дәхи дә солых кылышты. Ибраһим хан 1478 яки [14]79 да вафат булды. Ибраһим хан Хәлилдән тол калган җиңгәсе Нурсолтан бикәне баш хатынлыкка алган иде. Ул үлгәч, бу бикә Кырым ханы Миңлегәрәйгә барды. Илһам хан. Ибраһим ханның ике хатыны вә биш углы калды. Яшь хатыны Нурсолтаннан туган угыллары Мөхәммәдәмин, Габделлатыйф исемендә иделәр. Ибраһим урынына хан сайлау хакында Казан олуглары арасында зур ихтиляф чыгып, бер фирка халык олуг хатыны Фатыймадан туган углы Илһамны хан итәргә телиләр, икенче бер партия Нурсолтан углы Мөхммәдәминне куймакчы булалар иде. Бу талашка Җаек белән Идел арасында күчеп-кунып йөри торган Нугай мирзалары да кушылган, Мәскәү кенәзе дә тыгылган. Нугайлар Илһамны якладылар, чөнки ул аларга кияү иде. Ибраһимның яшь хатыны Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә барганлыктан вә бу соңгысы белән Мәсәкү кенәзе дус булганлыктан, Мәскәү Мөхәммәдәмин файдасына тырышты. Ахырда Илһам партиясе җиңеп, Казан ханлыгына ул куелды, бу сәбәптән Өченче Иванның Казанга дошманлыгы бигрәк артты, Мөхәммәдәмин белән энесе Габделлатыйфны Мәскәүгә алдырды да үз хезмәтенә кабул итте вә, моның аркылы Казан эшләренә катышырга юл ачылачагын белеп, Мөхәммәдәмингә Ока елгасы буендагы Кашира каласын багышлады, Габделлатыйфка да җир-су бирде. Мөхәммәдәмин, Казандагы үз партиясе белән хәбәрләшеп, Казан хәлләрен эзәрләп, форсат күзәтеп тора иде. Иван белән Мөхәммәдәминнең болгатуы сәбәпле, Казанда һәмишә низаг, талаш-тартыш бара, Иван Мөхәммәдәминне Казанга хан итеп куярга тырыша вә Казан чигендәге рус гаскәре һәр көн сәфәргә әзерләнеп тора иде. Ахырда, 1487 дә Иван Казанга күп гаскәр җибәрде, Илһам хан да каршы чыгып, Зөя елгасы буенда каты сугыштылар. Татарлар, җиңелеп, Казанга качып киттеләр вә шәһәргә кереп бикләнделәр. 18 нче майда Мәскәү гаскәре Казан шәһәрен камап алды вә өч атна мохасарә хәлендә тотты. Ниһаять, июльнең 9 ында руслар Казанны алдылар. Илһам хан чыгып русларга тоткынлыкка бирелде. Илһам ханны, анасы Фатыйма бикәне, хатынын, ике энесен вә башка түрәләрне Мәскәүгә озаттылар. Тоткынлыкка төшкән ханны күрергә бөтен Мәскәү чыкты вә татар ханының тоткын булуына исләре китте. Соңыннан Илһам ханны хатыны белән Вологдага, ике энесе, бер сеңлесе белән анасын Белозерскига озаттылар, татар түрәләренең чукынырга күнмәгәннәрен төрмәләргә салдылар, муеннарын өзделәр. Илһамның туганнарыннан Ходайкол атлысын Иван, төрмәдән чыгарып, Мәскәүгә алдырды вә, чукындырып, Петр атады да Евдокия исемле сеңелен бирде. Әмма Миңлетаһир дигәне үлгәнче зинданда, ислам динендә калды, ләкин үзеннән соң хатыны вә балалары бары да чукындылар. Илһам хан тоткынлыкта каты михнәт вә азап астында торды, аның күргән михнәтләре халык арасында озак заманнар онытылмады, аның горбәт вә михнәт эчендә үлгәнлеген соңгы буындагы балалар да беләләр иде. Иван Илһамга вә анасына мәрхәмәт итмәде вә бу хосуста бәгъзе бер татар мирзаларының үтенечләренә әйләнеп кенә дә карамады. Илһам хан вә анасы шул зинданда вафат булдылар. 3) Истикъляльнең кимүе Мөхәммәдәмин хан - Мамык хан - Габделлатыйф хан - Мөхәммәдәмин хан икенче мәртәбә - Бу юлы аның Мәскәүгә дошманлануы, моның сәбәбе - Мөхәммәдәминнең сугышлары - Авыруы - Шаһгали хан - Сахибгәрәйнең Казанга килүе - Шаһгалинең китүе. Мөхәммәдәмин хан. Илһам ханның тоткын ителеп алынуы белән, Казан падишаһлыгының истикъляле кимеде, ул Мәскәү нөфүзе астына төште. Илһамнан соңгы ханны (Мөхәммәдәминне) Мәскәү кенәзе Иван үзе куйды. 1487 дә ханлык исемен алган Мөхәммәдәмин бер мөстәкыйль хан түгел, бәлки Мәскәү кенәзенең калгае (наместнигы) хөкемендә генә иде. Ул һич хыянәтсез Русиягә буйсынып торырга ант итте, Мәскәү кенәзе инде Казанны үз кулы астында саный башлады, үзенең рәсми гонванына "Болгар падишаһы" дигән сүзне дә өстәде. Мөхәммәдәмин хан, һәрвакыт Мәскәү файдасына гына эш кылып, үз халкына бик күп золым вә тарлык китерде, дәхи аның заманында рус сәүдәгәрләре, Казанга кереп, иркенләп, теләсәләр ни кылып йөрделәр. Казанлылар, бу залимнең кулыннан котылу нияте белән, Шибани (Себер) ханы Мамык Әйбак углын ханлыкка чакырдылар. 1496 да Мамык кинәт кенә Казанга килеп керде дә ханлыкка утырды. Мөхәммәдәмин Мәскәүгә качты. Ул Русиядә калып, кенәз Иван аңа янә Кашира, Серпухов калаларын бирде. Мөхәммәдәминнең ханлыгы тугыз ел булды. Мамык хан. Мамык Казан тәхетендә озак тора алмады. Чөнки ул, килеп бераз торгач та, сәүдәгәрләрнең мал вә мәтагларын, олуг затларның мөлкәтләрен талап алырга кереште, хәтта үзен ханлыкка куярга тырышкан кешеләргә дә күп җәбер вә золым тигезде. Ахырда аны Казан мирзалары куып җибәрделәр, моннан соң мирзалар, Иванга илчеләр җибәреп, гафу үтенделәр вә ханлыкка Ибраһим ханның кече углы Габделлатыйфны сорадылар. Иван, бу үтенечне кабул итеп, Габделлатыйфны Казанга хан итеп җибәрде. Мамык Казанга 1496 да килгән иде, [14]97 дә куылып китте. Габделлатыйф хан. Яңа ханны тәхеткә утыртыр өчен, Мәскәүдән Казанга кенәз Холмский вә Палецкий килгән. Моның заманында Мамыкның карендәше Агалак 1499 да мең биш йөз гас кәр белән Казанга килде. Беренче килүендә, Мәскәүдән ярдәм килеп, куып җибәрде, икенче килүендә шәһәрне өч атна камап ятты. Бу юлы да Казандагы руслар шәһәрне бирмәскә күп ярдәмләштеләр. Габделлатыйф та Казанда озак тора алмаган. Чөнки икейөзле булып, ике якка да (Мәскәү кенәзе вә Казан халкы) риялык белән ярамакчы булган, ләкин бу эш бик тиз сизелгән, тәүге елда ук, Габделлатыйф хан өстеннән зарланып, Мәскәүгә илче барган, аның урынына Мөхәммәдәминне сораганнар. 1502 дә Мәскәү кенәзе аны төшереп, богаулап Мәскәүгә китерер өчен кеше җибәрде. Габделлатыйфны Мәскәүдән Белозерскига илтеп зинданга салдылар. Соңыннан үги атасы Миңлегәрәйнең Иваннан үтенүе буенча зинданнан чыгарылып, читкә китмәү шарты белән Мәскәүдә калдырылды. Мөхәммәдәмин хан икенче мәртәбә. 1502 дә Иван Мөхәмм әдәминне икенче мәртәбә Казан ханы итеп куйды. Бу Мәскәүдә чагында Илһам ханның тол хатынын алган иде. Бу ханбикә ире белән Вологдага сөргенгә җибәрелгәнлектән, күп михнәтләр чиккән, русларны яхшы сынаган, Мәскәү кенәзенә чын дошман булып әверелгән иде. Гүзәллек вә сүзгә осталык белән дә мөмтаз булган ошбу ханбикә Мөхәммәдәминне бөтенләй үз кулына алды вә аны Мәскәү кенәзенә каршы кыздыра башлады. Мәскәү падишаһының вассалы булып торуга караганда, гади кеше булып йөрү артыграк булганлыгын, хурлыкта яшәүгә караганда, намус белән үлү яхшырак икәнлеген аңлатты, кыкасы, бу ханбикә ире Мөхәммәдәминнең йоклаган тойгыларын уятты, аның сүнгән йөрәгенә ут салды. Ошбуның тәэсире белән Мөхәммәдәмин, Мәскәүдән аерылып, мөстәкыйль патша булу фикерен Мәскәү кенәзенә белдерергә бер форсат эзли башлады. 1505 тә Мөхәммәдәмин, бер мирзасын Иванга җибәреп, бәгъзе бер имтиязлар сорады. Иванның моңар бик ачуы килде вә, бу тугрыда үзенең әмерләрен йөз-бәйөз ирештерер өчен, үзенең Михаил Кляпин исемле бер кешесен Казанга җибәрде. Чөнки Иван Мөхәммәдәминнең төп фикереннән бөтенләй гафил иде. Мөхәммәдәмин исә Мәскәүгә дошманлыгын ачарга көтеп кенә тора иде. Ул Михаилны зинданга яптырып, Казан ярминкәсенә килгән бик күп рус сәүдәгәрләрен талатып, куып чыгартты. Бу эш 24 нче июньдә булган иде, сентябрь эчендә Мөхәммәдәмин, Казан, Нугай халкыннан алтмыш мең гаскәр җыеп, Мәскәү чикләренә юнәлде, Нижний каласын камады, шул тирәдәге посадларны яндырды. Нижнийда русларның гаскәре аз булганлыктан, каршы тора алмадылар. Сентябрьнең җидесендә хан, каланы алырга фәрман бирде вә хәзерлек башланды. Нижний зинданында байтак Литва тоткыннары бар иде, аларга: "Әгәр дә татарларга каршы сугышсаңыз, сезне азат итәрмез!" -дип, зинданнан чыгарганнар. Болар бик риза булып чыкканнар да тупларны эшкә җибәргәннәр. Шунда бер нугай мирзасы күкрәгенә ядрә тиеп үлгән. Нугай гаскәре аның командасы астында икән, ул үлгәч, гаскәрнең рәте киткән, ул арада нугайлар белән казанлыларның үз араларында җәнҗал чыккан. Шунлыктан Мөхәммәдәмин, артык эш күрә алмыйча, гаскәре белән Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булган. Иван, татарлардан үч алыр өчен, йөз мең гаскәр җибәргән, ләкин бу гаскәр, Мөхәммәдәмин белән сугышырга батырлык итә алмыйча, Муромнан кире кайтып киткән. Иван, шушы күңелсез вакыйгалардан мөтәәссир булып, 1505 елның 27 нче октябрендә үлгән дә. Урынына углы Өченче Василий утырган. Өченче Иван Мәскәү кенәзләренең иң әһәмиятлеләреннән булып, рус илен Алтын Урда кулы астыннан коткардыгы кеби, Болгар- Казан иле дә аның заманында рус нөфүзе астына төште. Өченче Василий казанлылардан үч алырга, 1506 елның язында зур гаскәр җыеп, Казанга җибәрде. Руслар килгән көнне кәеф-сафа корып яткан татарларны яхшы ук кырсалар да, иртәгәсен татарлар үзләрен тәмам җиңеп, күп гаскәр башлыкларын, бояр балаларын кырып, кайсыларын Черек күлгә батырып бетергәннәр. Шул ук елның 22 нче июнендә Казанга дәхи рус гаскәре килде. Бу юлы да җиңелеп кайтып китте. Моннан соң, Миңлегәрәй димләве буенча, Мөхәммәдәмин белән Василий арасында солых ясалды. Бу солых мүҗибенчә Мөхәммәдәмин Казанның Мәскәү химаясендә булуын тасдыйк итте вә моннан соң Мәскәү кенәзенә каршы фетнә чыгармады. 1516 да Мөхәммәдәмин хан имәнеч вә яман бер авыру белән авырып түшәккә ятты. Ул озак авырып киткәч, Казандагы олуглар кенәз Василийга намә күндерделәр вә Габделлатыйфны хан итеп җибәрүен үтенделәр, ләкин ни өчендер Мәскәү кенәзе Габделлатыйфны Казанга хан итеп җибәрмәде. Габделлатыйф 1517 елның 19 нчы ноябрендә вафат булды. 1518 елның декабрендә Мөхәммәдәмин дә үлде. Боларның икесеннән дә ир бала калмаганлыктан, шулар белән, Казан дәүләтен нигезләгән Олуг Мөхәммәд ханның нәселе бөтенләй киселде. Мөхәммәдәмин хан бу юлы 17 ел падишаһлык итте. Ул шушы соңгы хөкүмәтендә Мәскәү нөфүзеннән чыкмакчы булып карады, ләкин бу эш аның бер сәяси вә төпле кеше булуыннан килмичә, тик хатыны вә янындагы киңәшчеләренең тәэсире аркасында гына булды. Шуның өчен дә ул Болгар иленең борынгы шәүкәтен кайтарып, Казанның киләчәген саглам казыкка бәйли алмады. Олуг Мөхәммәд ханның Казанда хөкемдарлык итә башлавыннан Мөхәммәдәминнең үлүенә хәтле 81 ел үтте, Олуг Мөхәммәд сөляләсеннән Казанда җиде хан булды. Шаһгали хан. Мөхәммәдәмин Казанга икенче дәфга хан булып киткән 1502 елда Әстерханнан Йосыф һәм Шәйхәүлияр исемле кенәз Өченче Иван хезмәтенә керер өчен, Мәскәүгә килгәннәр иде. Болардан Шәйхәүлияр (Аллаһияр) дигәне - Алтын Урданың соңгы ханы Әхмәднең туганы булган Бәхтияр углы иде. Яхшы хезмәтләре өчен Шәйхәүлиярга Касыйм ханлыгы багышланды. Бу кеше Мәскәү кул астындагы шул ханлыкта 1508 дән 1516 гача ханлык итте. Аннан соң Касыйм ханлыгы аның углы Шаһгалигә күчте. Мәскәү казанлыларга үзенең көчен яхшы сиздергәнлектән, Мөхәммәдәминнән соң Казан мирзалары Мәскәү киңәшеннән башка үзләренә хан сайларга да батырчылык итә алмадылар. Мөхәммәдәмин авырып яткан чакта ук, алар Мәскәү кенәзеннән Габделлатыйфны ханлыкк а сораганнар иде, Мөхәммәдәмин үлгәч, казанлылар кенәз Василийга: "Казан җире Аллаһыныкы һәм син падишаһныкы, әмма без Аллаһы һәм сез падишаһның колларымыз. Падишаһ, син безнең хакта һәм бүтән Казан җире хакында уйласаң иде, безгә бер падишаһ җибәрсәң иде", - дип намә күндерделәр. 1519 елның 1 нче мартында кенәз Василий Казанга хан итеп әле генә яд ителгән Шаһгали Шәйхәүлияр углын җибәрде. Василий каршында Шаһгали Казан ханлыгына иң муафыйк кеше иде. Рус кенәзе кул астында тәрбия кылынганлыктан, Мәскәү өчен бик ышанычлы булган һәм Мәскәү кенәзенә тугры хыянәтсез эш кылып торуны үзе дә вәгъдә иткән. Кенәз Василий Шаһгалины Казанга хан итеп кую белән Кырымга да каршы тормакчы булган, чөнки 1513 тә Миңлегәрәй үлеп, аның урынына углы Мөхәммәдгәрәй утыргач, Кырым белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәт үзгәргән иде. 1519 да Шаһгалине Казанга воевода (гаскәр башлыгы) Карпов китерде. Шаһгали үзе белән байтак татарлар да алып килде. Ләкин Шаһгали Казанда абруй таба алмады. Һәрвакыт Мәскәү файдасына эш кылганлыктан, казанлылар аны бер дә яратмадылар. Казан олуглары Шаһгалине Мәскәүдән суындырып, Русия белән мөнәсәбәтне бөтенләй өзәргә дә димләп карадылар. Шаһгали аларның киңәшләрен асла тыңламады, бәлки Мәскәүгә каршы тырышкан кешеләрнең күбесен җәзалап, төрмәләргә салдырды, үтертте. Бәгъзе Казан олуглары, Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй белән хәбәрләшеп, Казанга хан итеп үз энесе Сахибгәрәйне җибәрүне үтенделәр. Казанда көчле бер Кырым партиясе дә төзелде, ниһаять, Мөхәммәдгәрәй, Казанда ихтилял чыгартып, 1521 елның язында Сахибгәрәйне Кырым гаскәре белән Казанга китереп кертте дә, ханлыкка утыртты. Шаһгалине - рус илчесен - Мәскәүгә кайтарып җибәрделәр. Мәскәүгә кайтып кергән Шаһгалине Василий хөрмәт белән каршы алды вә сәламәт калуы өчен шатланды. 4) Мәскәү белән Кырым көрәше Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй хакында - Сахибгәрәй хан - Мәскәү җиренә ике яклап һөҗүм - Мәскәү белән Кырым арасында Казан өчен көрәш башлану - Сахибгәрәйнең Истанбулга китүе - Төркия солтанының илтифатсызылыгы - Сафагәрәй хан беренче мәртәбә - Җангали хан. Сахибгәрәй хан. 1449 елда Кырым ярыматавында Алтын Урдадан аерым бер ханлык торгызганлыкны югарыда белгән идек. Бу ханлык икенче хан Миңлегәрәй заманында Төркия дәүләте нөфүзе астына төште, вә аннан соңгы ханнар Төркия хөкүмәтенең тасдыйкы белән куела башладылар. Миңлегәрәйдән соң хан булган Мөхәммәдгәрәй, үзенең хамие булган Госманлы падишаһының көченә таянып, Мәскәү кенәзлегенә югарыдан карый башлады вә аның белән көч сынашырга тотынды. Ул, Мәскәү нөфүзе астына төшкән төрк-татар җирләрен кайтарып алып, вак ханлыкларны да Кырымга ияртеп, зур бер татар падишаһлыгы нигезләргә тели иде. Ошбу максатының бер өлешен мәйданга китерер өчен, ул, Казанны үз нөфүзе астына алмакчы булып, энесе Сахибгәрәйне, анда китереп, хан итеп куйды. Үзенең көчен күрсәтер өчен, шул ук елны үзе җәнүб ягыннан Мәскәү өстенә йөрдеге кеби, Сахибгәрәйне Нижний, Владимир якларыннан рус җиренә һөҗүм кылдырды. Кырым гаскәре белән Казан гаскәре Коломна янында килеп кушылдылар. Кинәт булган ошбу ике яклап һөҗүм кенәз Василийны шулкадәр шашындырды ки, ул куркуыннан байтак заман бер печән кибәне астында яшеренеп ятты. Татар гаскәрләре Мәскәү тирәсен талый вә туздыра башладылар. Мәскәү халкы куркуыннан нишләргә белми аптырап калды. Ниһаять, Мәскәү байлары, җыелып киңәшкәннең соңында, Мөхәммәдгәрәй ханга кыйммәтле бүләкләр белән илче җибәреп, мәрхәмәт вә солых сорадылар. Кырым ханы кул астында торып, дань түләячәкләрен гарыз иттеләр. Хан моңа риза булды. Ике арада язышкан гаһеднамәне Василийга җибәрделәр, ул да шатлана-шатлана кул куйды. Моннан соң Казан вә Кырым гаскәре җирле-җиренә кайтып киттеләр. Мөхәммәдгәрәй хан, бу сәфәрдән кайткач, Әстерхан шәһәрен барып алды, ләкин шунда нугай мирзалары тарафыннан хыянәт ителеп үтерелде (1522 дә), 85 яшендә иде. Шулай итеп, ул, үзенең "Бөек бер татар падишаһлыгы торгызу" дигән әмәленә ирешә алмыйча, татарларның үз куллары белән һәлак ителде, аннан соң Кырым ханлыгына углы Сәгадәтгәрәй утырды. Казанга Сахибгәрәй куелган көннән алып, Кырым белән Мәскәү арасында Казан өчен көрәш башланды, Казанның эчендә "Мәскәү партиясе", "Кырым партиясе" дигән партия пәйда булды. Боларның әүвәлгесе - Мәскәүдән вә Касыйм ханлыгыннан, икенчесе Кырымнан һәм Нугай урдасыннан куәт ала иде. Мәскәү белән Казанның ошбу көрәше Казан падишаһлыгы егылганчы дәвам итте. Казан ханнарын әле Кырым партиясе, әле Мәскәү партиясе куя иде. Кырымның ошбу көрәше аркасында Казанның Мәскәүгә бөтенләй багынуы байтак кичекте. 1523 тә Өченче Василий, Сахибгәрәй ханнан үч алу нияте белән, Казаннан сөрелгән Шаһгали вә башка берничә рус кенәзләре командасы астында Казанга күп гаскәр җибәрде. Бу гаскәр, Казанга барып җитмичә, Идел буендагы авылларны гына талап вә туздырып йөрде. Дәхи руслар бу сәфәрләрендә Сура елгасының тамагында, Мәскәү кенәзе исеменә төбәп, Василь-Сурский атлы бер кала торгыздылар. Казан җирендә бу каланы торгызудан максат - киләчәктә, Казан белән сугышканда, рус гаскәренә сыеначак бер урын әзерләү иде. Сахибгәрәй, Мәскәүне Казан өчен куркынычлы дошман санап, үзендә аңа каршы торырлык көч юклыгын белгәч, Төркия падишаһы солтан Сөләйман Канунига илче җибәреп, Казанны үз химаясенә алуын вә аны Мәскәүдән саклавын үтенде. Солтан Сөләйман ул чакта иң куәтле бер падишаһ иде, "Әгәр дә Истанбулда торып, Василийга бер бармак селкесә", Василий Казанга күз салачак түгел иде. Ләкин ошбу олуг солтан Казанга гаскәр дә җибәрмәде вә җүнләп Казан мәсьәләсенә керешмәде дә. Тик үзенең Мәскәүдәге илчесе бер грекка Казан хакында кенәз Василий белән сөйләшергә әмер бирде, ягъни олуг бер мөселман падишаһы бер ислам падишаһлыгының язмышын әллә нинди грекка тапшырды. Бу грек, Мәскәү кенәзе белән сүз беректереп, солтанга: "Казан мәмләкәте күптән Мәскәү химаясендә, аны Төркиягә бирергә Сахибгәрәйнең хакы юк!" - дип ирештерде. Менә шул рәвешчә Сахибгәрәй вә Казан халкы һичбер химаясез вә ярдәмчесез калдылар. 1524 тә Василий, Казанны бөтенләй Мәскәүгә каратыр өчен, йөз илле мең гаскәр җибәрде, бу гаскәрнең бер башлыгы Шаһгали иде. Бу хәбәрне ишетү белән, Сахибгәрәйгә дөнья тарайды вә Истанбулга солтан хозурына барып, мәсьәләне үзе аңлатырга карар бирде. Бу фикерен үзенең эч дусларына сөйләсә дә, гомумгә: "Хаҗга китәмен!" - дип игълан кылды вә урынына үз туганы Фатихгәрәй углы Сафагәрәйне калдырып, шул елда яз көне Казаннан чыгып китте. Сахибгәрәй, Истанбулга барып, мәсьәләне аңлатса да, мәгърур вә тәдбирсез төрек солтаны аның сүзләрен игътибарга алмады. Казан мәмләкәте үз химаясендә икәнлеген игълан кылып, Сахибгәрәйгә фәрман вә гаскәр биреп җибәрү урынына, аны Кырымга хан итеп кайтарды. Казан, хәтерләрдән чыгып, бер читтә калды. Сахибгәрәйнең Казанда ханлык итүе өч ел чамасы булды. Сафагәрәй хан. Сафагәрәй Миңлегәрәй ханның Фатихгәрәй исемле углының баласы иде. Сахибгәрәй үзе Казаннан китәргә булгач, Кырымдагы Сафагәрәйне Казанда ханлык итәр өчен чакырг ан иде. Сафагәрәй, абакасыннан хәбәр алгач та, Казанга йөреп китте. Казанның олуглары аны Идел буена кадәр барып каршы алдылар. Сафагәрәйнең ханлыкка утыруы Сахибгәрәйнең Истанбулга чыгып киттеге вакытта, 1524 тә булды, яше бары унөчтә генә иде. Аның ханлыкка утырган көннәре Мәскәү белән дошманлыкның иң көчәйгән вакыты иде. Сахибгәрәй куркып качкан көчле рус гаскәрен каршы алу унөч яшьлек Сафагәрәй өлешенә төште. Бу гаскәрләрнең судан килүчеләре шул елның 7 нче июлендә Иделдә Казан каршысындагы бер атауга килеп төште вә, корыдан килүчеләрен көтеп, егерме көн торды. Шул арада бәгъзе бер рус фиркалары Казан шәһәренең кальгасына ут төрттеләр, агач кальга моннан күп зарарланса да, казанлылар аны бик тиз юнәтеп өлгерделәр. Июльнең 28 ендә руслар Иделнең Казан ягына чыгып урнаштылар. Августның 17 сенә хәтле атлы гаскәрне көтеп яттылар. Сафагәрәй хан Казан шәһәренең тышына чыгып җирләште вә русларга өзлексез һөҗүм кылып, аларны каты борчый башлады. Шулвакыт, Шаһгали Сафагәрәйгә хат җибәреп: "Минем пайтәхетем булган Казан шәһәреннән яхшылык белән чыгып, үз илеңә кит, кан түгүгә сәбәп булма!" - диде. Әмма Сафагәрәй аңа: "Әгәр син минем падишаһлыгымны алырга теләсәң, без эшне корал көче белән өзәргә тиешмез, кем җиңә, шул падишаһ булыр", - дип җавап бирде. Руслар Казан янында озак торганлыкларыннан, үзләре белән алып килгән азыклары беткән, Казан җирендәге чирмешләр аларга тирә-яктан азык җыярга һич тә ирек бирмиләр иде. Шул сәбәпле рус гаскәре ачлыктан йөди башлады. Чирмешләр Мәскәү юлын кискәнлекләреннән, рус гаскәрләре үзләренең мөшкел хәлгә төшүләрен пайтәхетләренә дә ирештерә алмыйлар иде. Соңыннан бу гаскәрләргә ярдәм өчен җибәрелгән гаскәрләрнең чирмешләр һөҗүменнән сау калганнары, Казан янына килеп җитеп, 17 нче августта Казанны камарга тотынсалар да, Сафагәрәйнең нык торуы, казанлыларның егетләрчә сугышуы, русларның ачлыктан гаҗиз булулары бу соңгыларны Казан белән килешергә мәҗбүр иткән. Бу сәфәрдә рус гаскәре 180 мең булган дигән сүз бар. Бу килешү буенча, Мәскәү һәм Казанга татулык билгесе булган "олуг илчеләр" куелган, Казан Мәскәү белән дустанә яшәү хакында сүз биргән. Казаннан бәгъзе мирзалар Мәскәүгә илче сыйфаты илә барып, кенәз Василийдан Сафагәрәй исеменнән гафу үтенгәннәр һәм аның Сафагәрәйне ханлыкка тасдыйк итүен сораганнар. Өченче Василий, Казан олугларын Мәскәүгә хыянәт итмәүләре хакында ант иттереп, Сафагәрәйнең ханлыгын тасдыйк иткән. [15]24 ел сәфәре уңышсыз чыккач, Василий, Казанга икътисади яктан зарар китерер өчен, рус сәүдәгирләренә һәр ел июль аенда була торган Казан ярминкәсенә барудан тукталырга, Азия халкы белән мал алмаштыру өчен, Иделнең сул ягындагы Макарьев каласына җыелырга кушкан. Менә шул вакыттан Макарья (Мәкәрҗә) ярминкәсе башланган. Бу эш башта рус сәүдәгирләре өчен һәм зарарлы булса да, соңыннан Казан сәүдәгирләре дә шул Мәкәрҗәгә йөри башлаганнар. [15]24 ел сугышыннан соң Мәскәү белән Казан арасында биш ел буенча татучылык дәвам иткән. Биш елдан соң, "Сафагәрәй русларга дәхи дошманлана башлаган, имеш, казанлыларны Мәскәүгә каршы котырта башлаган, имеш, Казандагы рус илчесен хурлаган, имеш", дигән хәбәрләр таралгач, Василий 1530 елның апрелендә Казан өстенә янә күп гаскәр җибәрде. Бу гаскәрнең башлыклары эчендә Шаһгали да бар иде. Сафагәрәй, Казанны саклар өчен, аны мөкяммәл рәвештә ныгыткан вә күп гаскәр җибәреп сугышка хәзерләнгән. Июльнең 10 ында сугыш башланган. Казанлылар үлемнән асла курыкмыйча сугышырга керешкәннәр. Ләкин алар, көндез искиткеч бер гайрәт белән сугышсалар да, төннәрдә игътибарсыз булалар иде. Бер төнне руслар шәһәрнең кальгасына май белән сумала сөртеп ут төрттеләр. Койманың шул җире янып ачылды. Шуннан Мәскәү гаскәре эчкә керде вә йоклап яткан тыныч халыкны, өйләргә кереп, мәрхәмәтсез рәвештә үтерергә тотындылар, төрле җирләргә ут салдылар вә алтмыш меңгә якын мөселманнарны үтереп һәлак иттеләр. Сафагәрәй хан, Казаннан чыгып, Арча каласына качты. Ахырда Казан мирзаларының үтенүе буенча солых ясалды вә: "Мәскәү олуг кенәзенә илчеләр җибәреп, гөнаһларымызның кичерелүен үтенермез, олуг кенәздән һичбер вакытта аерылмамыз. Аның теләвеннән башка үземезгә хан алмамыз, ул күрсәткәнне генә алырмыз", - дигән хурлыклы шартларны урынына китерергә Казан олуглары ант иттеләр. Мәскәү гаскәре тиздән кайтып китте. Моннан соң Казан мирзаларыннан Тагай вә Тәүкил исемле кешеләр, Василийдан солых вә гафу үтенеп, Мәскәүгә барып җиттеләр. Кенәз Казан халкын ант иттерү, чирмешләрнең ганимәт итеп алган коралларын кайтарып бирүне шарт итте вә теге Казан илчеләрен рәһен санап, Казан халкыннан вә Сафагәрәйдән сүз алыр өчен, Казанга илче җибәрде. Сафагәрәй кенәзнең куйган шартларын кире какты вә Мәскәү илчесен кулга алды вә Василийга: "Безнең илчеләремезне кайтарыңыз, бездән алынган әсирләрне вә сугыш коралларын һәм үземезгә исән кайтарып җибәреңез, юкса, солых шартларын җиренә китерә алмыймыз", - дип язды. Моны ишеткәч, Василий вә аның байлары Казан илчеләрен каты сүзләр белән орыштылар, куркыттылар. Моңар каршы Тагай мирза үзләренең Казан халкыннан чын вәкил булганлыкларын, казанлылар Мәскәүгә буйсынырга теләгәнлекләрен, Сафагәрәйдән риза түгеллекләрен, әгәр Мәскәү кенәзе бүтән хан багышласа, Сафагәрәйне урыннан төшереп, Казаннан сөрәчәкләрен вә кенәз куйган шартларның һәммәсен кабул итеп, Мәскәү химаясе астына керәчәкләрен сөйләде вә кенәз һәм боярларының кыставы буенча, Казанга хат язып, Сафагәрәйне төшерергә кереште вә: "Әгәр бу эш булса, Казан әсирләре коткарылыр", - диде. Моны ишетү белән, Казан мирзалары Сафагәрәйне Казаннан кудылар, аның тарафдарлары булган кырымлылар вә нугайларның кайсыларын кырдылар, кайсыларын сөрделәр. Сафагәрәйнең хатыны нугай мирзасы Мамай кызы иде, аны үз иленә кайтарып җибәрделәр (бу вакыйга 1532 дә булды). Василий Казанга хан итеп Шаһгалине җибәрергә теләсә дә, Казан олуглары: "Әгәр Шаһгали килсә, беренче мәртәбә үзен ханлыктан төшергән кешеләрдән үч алырга тотыныр, шунлыктан, аны җибәрмичә, Җангалине җибәрсәңез икән", - дип, кенәзгә мөрәҗәгать иттеләр. Бәс, Василий Сафагәрәй киткән елны Казанга Җангалине хан итеп җибәрде, әмма Сафагәрәй Казаннан Кырымга кайтып китте. Җангали хан. Җангали - Шаһгалинең туганы вә Шәйхәүлияр углыдыр. Ул Казан ханлыгына 1532 елның июнь 20 сендә утырды. Аның янында һәрвакыт Мәскәү вәкиле сыйфаты илә кенәз Пеньков торды, шунлыктан аның заманында Казанның эчке эшләре дә рус кенәзе теләгәнчә йөрде. Сафагәрәй хан, агасы Сахибгәрәйне Мәскәүгә каршы кыздырып, гаскәр белән рус җиренә китеп, Рязань җирләрен таптады вә үзенә каршы чыккан Василий гаскәрен туздырып, кырып бетерде вә Кырымга исәпсез улҗә маллар алып кайтты һәм Мәскәү кенәзенә болай дип язды: "Мин Казанда вакытта синең җиреңә сугыш белән кермәдем, сиңа дошманлык итмәдем, әмма син миңа дошманлык итеп, берничә рәт гаскәр җибәрдең. Ахыр халкым арасына коткы салып, мине ханлыгымны ташлап китәргә мәҗбүр иттең, Аллаһ миңа бу көн ярдәм итте, мин синең күп шәһәрләреңне таптадым вә исәпсез ганимәт маллар алып кайттым". Бу вакытта Василий үлем түшәгендә иде. 1533 тә Василий Җангалигә өйләнергә рөхсәт иткән иде. Бәс, ул нугай мирзаларыннан Йосыф кызы Сөенбикәне алды. Сөенбикә бик гүзәл, гакыллы вә гайрәтле бер хатын иде. Ул Мәскәү кенәзенең һәрбер боерыгына буйсынып торган Җангалинең эшләренә риза булмады вә, иренең юашлыгыннан файдаланып, Казанның сәяси эшләренә катыша башлады. Казандагы Кырым партиясен үз ягындагы нугай фиркасына кушып, көч арттырды, хәтта Кырым партиясенә бөтенләй каршы вә татар фиркасының башлыгы булган Булат мирзаны да нугай вә Кырым партиясе белән беректерергә муаффәкъ булды. Гүзәл бер тәртипкә салырга торганда, 1533 тә Мәскәү кенәзе Өченче Василий үлеп, урынына өч яшьлек углы Дүртенче Иван утырды. Хөкүмәт эшләрен анасы Ялина белән боярлар карый башладылар. Гаһед вә солыхны яңартырга Мәскәүдән адәмнәр килгәндә, Җангали хан, үзенең курыкканлыгыннан, Сөенбикә фиркаларының теләкләренә хилаф рәвештә, Мәскәү теләгәнчә солых вә могаһәдә ясады. Менә шул көннән алып Казанда тынычлык бетте, Булат мирза, астыртын кеше җибәреп, Сафагәрәйне тагын Казан ханлыгына чакырды вә шул мирзаның адәмнәре Җангалине шәһәр тышына алып чыгып юк иттеләр (1535). Шул ук елда Сафагәрәй килеп җитеп, икенче мәртәбә Казан ханлыгын үз кулына алды. 5) Кырымның җиңелүе Мәскәүнең көчәюе - Сафагәрәй хан икенче мәртәбә - Бу вакытта Казанның эчке хәле - Шаһгали хан икенче мәртәбә - Сафагәрәй өченче мәртәбә - Дүртенче Иванның буйга җитүе - Казан өстенә беренче йөрүе - Сафагәрәй үлүе - Үтәмешгәрәй, Сөенбикә - Хан сорап Кырымга мөрәҗәгать - Казан мәсьәләсендә Төркия, Кырым вә Нугай урдасы - Иванның Казан өстенә икенче сәфәре - Зөя шәһәрен салуы - Тау ягы халкының Мәскәүгә буйсынуы - Кушак вә иптәшләренең качуы вә тотылулары - Казан җиренең икегә бүленүе - Сөенбикә вә Үтәмешгәрәйнең тоткын ителүе - Кырымның җиңелүе. Мәскәүнең көчәюе. Үткән бабта, Казан ханлыгына Сахибгәрәй куелганнан алып, Мәскәү белән Кырым хөкүмәтләре арасында Казан өчен көрәш башланганлыгын белгән идек. 1524 тә Сахибгәрәй, Өченче Василийның гаскәре белән сугышудан гаҗиз булып, Истанбулга киткән, аннан соң Кырымның Мәскәү белән көрәшен Сафагәрәй дәвам иттерә башлаган иде. Сафагәрәйнең бу көрәшендә аңар Төркия дәүләтенең ярдәме бер дә тимәде, Кырымның да күмәге аз булды. Чөнки Госманлы падишаһы Казанга ярдәм җибәрү түгел, ярдәм сорап барган Сахибгәрәйнең үзен дә җибәрмәде, бәлки 1524 тән [15]33 кә кадәр Истанбулда тотты. Ул Төркиядә торганда, Кырымда Мөхәммәдгәрәй углы Сәгадәтгәрәй ханлык итте. Бу соңгысы Казанга ярдәм итүне кайгырту кая, бәлки үзе шаһзадә Исламгәрәй белән низаглашып, һәр икесе Мәскәү кенәзе Василийның ярдәм вә хөкеменә сыгындылар. Исламгәрәй рус хезмәтенә керде. Әмма Сәгадәтгәрәй [15]32 елның апрелендә, тату торуны үтенеп, Мәскәүгә илче җибәрде. Бу вакытта Мәскәү падишаһлыгы көннән-көн көчәя бара. Аның көчәюе чит вә ерак мәмләкәтләрдә дә сизелә башлаган иде. Өченче Василий заманында Мәскәү падишаһлыгы Аурупада игътибарга кергән кеби, Азиядә дә яхшы танылды. Моның заманында Германия императорлары Мәскәүгә илчеләр җибәргән шикелле, Һинд вә Иран падишаһларыннан да илчеләр килде. Боларның һәркайсы Мәскәүгә дуслык гарыз кылалар иде. Бу хәлдә Казандагы Кырым партиясенең Мәскәү белән көрәшүе, әлбәттә, зәгыйфьнең көчле белән көрәшүе яки үлеп баручының җан ачуы белән тыпырчынуы кабиленнән генә иде. Нәкъ Сахибгәрәй Төркиядән кайтып, Кырым ханы булган 1533 елда тәдбирле вә көчле Өченче Василий үлеп, аның өч яшьлек сабый углы Мәскәү кенәзе итеп игълан кылынды. Менә Мәскәү падишаһының сабый бала булуы, Кырым партиясенә көрәшне дәхи бер мөддәт дәвам иттерергә мөмкинлек бирде. Дүртенче Иванның буйга җитеп хөкүмәт эшләрен үз кулына алганчыга хәтле узган 15-16 ел эчендә форсатны ганимәт белеп, Казанны нык аякка бастыру, Кырым белән иттифак төзеп, Мәскәү истилясына каршы торырлык бер көч пәйда итү һәм бик мөмкин булса да, бу эш эшләнмәде, чөнки Төркия солтаны Мәскәү белән бәйләнмәүне мәгъкуль күргәнлегеннән, Сахибгәрәй аның сүзеннән чыкмады. Әмма "көрәш"нең каһарманы булган Сафагәрәй йөрәкле, батыр вә истикъляльне яратучы булса да, сәясәтле, тәдбирле, истикъбальне күрә алырлык кеше түгел иде. Шунлыктан, Мәскәү белән дус күргән булып, Казан мәмләкәтенең эчен төзәтергә, аны көчәйтеп, кирәк вакытта Мәскәү тәҗавезенә каршы торырлык хәлгә китерергә тырышмады, бәлки барлы-юклы көче белән һаман рус җирләренә чапкынлык итеп, тәнгә инә белән чәнчеп торган кебек, Мәскәүнең ачуын китереп, Казанны юл өстеннән алып ташларга русларның гайрәтләрен кузгатып торды, Казанның эчен тынычландырып, Мәскәү кенәзе тыгыла алмаслык хәлгә дә китерә алмады. Сафагәрәй хан икенче мәртәбә. Сафагәрәй, 1535 тә Казанга килеп икенче мәртәбә хан булгач та, үзенең Нугай урдасына киткән хатынын алдырды һәм, Казан олугларының киңәше буенча, Җангалидән тол калган Сөенбикәне никахлап алды. Бу вакытта Казан олуглары һаман ике партия булып, берсе - Казанның мөстәкыйль торуы тарафында, икенчесе Мәскәү ягында булып, Мәскәү теләгәнчә хәрәкәт итәләр, зур вә кечкенә эшләрнең һәммәсендә Мәскәү кенәзенә хәбәр биреп торалар иде. Сафагәрәй бу юлы килеп хан булгач, Мәскәү яклы кешеләр Мәскәүгә: "Казанлылар арасында Сафагәрәйне яратмаучылар күп, әгәр хан итеп Шаһгали җибәрелсә, аны кабул итәрләр вә Сафагәрәйне куарлар да Мәскәүгә иярерләр", - дип яздылар. Шуңа таянып, Мәскәү боярлары Шаһгалине Казанга җибәрергә уйласалар да, Сафагәрәйнең Казанны бик нык тотуы вә Мәскәү яклыларга юл калмаганы ишетелгәнлектән, ул уйдан кайттылар, шулай булса да Казанга гаскәр җибәрделәр, ләкин бу гаскәр Казанга җитмәстән, татар гаскәренә очрадылар да, сугышырга батырлык итә алмыйча, куркып качтылар, тик бер өлеше икенче яктан килеп, татар вә чирмешләрдән әсирләр алып кайтып, аларны Мәскәүдә бөтен халык алдында үтерделәр. Шушыларга каршы Сафагәрәй, 1537 вә 1540 та Муром тирәләренә һөҗүм итеп, улҗа маллар алып кайтты. Бу чорларда Казан олуглары арасында икейөзлелек вә ватан һәм милләткә хыянәт чын мәгънәсе белән көчәйгән иде: һәрвакыт Сафагәрәйгә каршы Мәскәү боярлары белән хәбәрләшеп торалар вә юк-бар сәбәпләрдән Мәскәүгә барып сыеналар иде. Җангалине юк иттергән, Сафагәрәйне чакыртып китергән Булат мирза хәзер Сафагәрәйне дә ханлыктан төшерергә тырыша вә бу соңгысы да казанлыларга каршы Кырым партиясенең файдаларын күзәтергә вә, әгәр төшерелсә, коры кул белән китмәс өчен мал җыярга иҗтиһад итә иде. 1546 да Мәскәү кенәзе Казанга ике фирка итеп гаскәр җибәрде, берсе - Вяткадан, берсе Мәскәү ягыннан килеп, Казан янында кушылдылар, Казан халкының бу эштән һичбер хәбәре юк иде. Бу гаскәрләр Казан әйләнәсен яндырдылар, күп адәмнәрне үтереп, күп улҗа маллар вә тоткыннар алып кайтып киттеләр. Сафагәрәй хан, бу вакыйгада Казандагы бәгъзе бер татар мирзаларының катышы барлыгын сизеп, шуларның кайсыларын юк иттерде, кайсыларын Казаннан сөрде, бәс, шушы мирзалар ягындагы кешеләр Сафагәрәйгә ачуландылар да, Иван исеменә хат язып, гаскәр сорадылар вә Сафагәрәйне Кырым мирзалары белән тотып бирәчәкләрен вәгъдә иттеләр. Иван, гаскәр җибәрергә вәгъдә итеп, аңа хәтле Сафагәрәйне кулга алып торырга кушты. Сафагәрәй, моны сизеп, үз иярченнәре белән Казаннан чыгып качты. Менә шул вакытта Казан эчендә башбаштаклык вә сугыш күтәрелде. Кырым тарафдарлары белән Мәскәү тарафдарлары ике як булып сугыштылар, вә ике яктан да күп кеше һәлак булды. Шул чакта Казанның олуглары Мәскәү кенәзе исеменә хат язып, үзләренә ханлык өчен Шаһгалине сорадылар вә Русиягә бәндә вә итагатьле тәбәга булачакларына ант иттеләр. Бәс, Мәскәү ярдәме белән килеп, Шаһгали тагын Казанга (икенче мәртәбә) хан булды, ләкин бер айдан соң Казанны ташлап качты. Сафагәрәй хан өченче мәртәбә. Сафагәрәй, бу юлы Казаннан киткәч, үзенең каенатасы - Нугай мирзасы Йосыф янында тора иде. Казанда башбаштаклык һаман басылмады, казанлылар дәхи Сафагәрәйне чакырдылар, менә Сафагәрәй өченче мәртәбә Казанга килеп хан булды. Чура мирза кебек икейөзле хаиннарны юк иттерде. Боларның иярченнәреннән сиксәнләп кеше качып, Мәскәүгә Иван янына киттеләр вә Казан өстенә гаскәр алып килеп, Казанны бергә алачакмыз, дип, аны кыздырттылар. Дүртенче Иван 1547 дә 17 нче яшендә таҗ киде, үзенә Мәскәү кенәзләреннән беренче мәртәбә "чар" гонваны алды, үзе башлык итеп, Казан мәмләкәтен алыр өчен, беренче мәртәбә 1548 елның гыйнварында сәфәргә чыкты. Ләкин эше уңмады, төрле мәшәкатьләргә очрап, кайтып китәргә мәҗбүр булды. Шунда да гаскәрен, Бельский командасына биреп, Казанга җибәрде. Касыймдагы Шаһгали дә, үз татарлары белән русларга ярдәм итәр өчен, Бельскийга барып кушылды. Сафагәрәй боларны Арча кырында көтеп тора иде, русларның алгы гаскәрләре белән очрашып сугыштылар, байтак сугышканнан соң, Сафагәрәй шәһәр эченә чигенде, руслар шәһәрне җиде көн камап торсалар да, алырга хәлләреннән килмәде, кайтып китәргә мәҗбүр булдылар. Казанлыларның үзләреннән әллә ничә кат күп вә көчле булган русларга шушы көннәргә хәтле бирешми килүләре, үзләренең егетлек вә батырлыклары аркасында гына булды. Руслар белән өзлексез чарпышулар, табигый, аларның көчләрен киметә, гайрәт вә һиммәтләрен какшата иде. Ләкин Казан дәүләтенең төп зәгыйфьлеге вә аны җимергән чын сәбәп бу түгел, бәлки Казан олуглары арасындагы талаш-тартыш, авыз берлек юклыгы, үзләренең кара башларының файдаларын уйлап, гомум ватан вә милләт файдаларын аяк астына салып таптау, үзара фетнә чыгарып, Мәскәү кенәзлегенә сатылу Казан хөкүмәтен тар-мар итте. Дәхи Казанда тәдбирле, сәясәтле вә истикъбальне күрә алучы, мәмләкәтнең ныгуы, көчәеп саглам казыкка бәйләнүе хакында чынлап кайгыручы бер хан да булмады. Сафагәрәй 1549 елның март башында вафат булып, хатыны Сөенбикә белән ике яшьлек углы Үтәмешгәрәй калды. Бу юлы ханлыгы ундүрт ел булды. Казандагы барлык хөкүмәт сөрүе - егерме ике ел. Үлгәндә яше кырыкта иде. Үтәмешгәрәй, Сөенбикә. Сафагәрәй вафат булгач, ике яшьлек углы Үтәмешгәрәй Казан мәмләкәтенә хан итеп игълан кылынды (1549 ел, март аенда). Казанлыларның үз истикъляльләрен озак саклый алуларына Мәскәү кенәзенең сабый бала булуы да ярдәм итте, әмма Иван буйга җиткән вә Казанга каршы нык хәрәкәт итәргә карар биргән чакта, Казан тәхетенә сабый бала утырды. Бу хан бала булганлыктан, мәмләкәт эшләрен васый - регент сыйфаты илә анасы Сөенбикә карый башлады. Бу хәлдән Иван бик шатланып: "Инде Казанны алырга вакыт җитте", - дип әзерләнергә башлаганын ишеткәч, казанлылар, сабый хан белән торырга ярамаганлыгын аңлап, Кырым ханы Сахибгәрәйгә, Сафагәрәйнең Кырымдагы углы Бүләкгәрәйне Казан ханлыгына сорап, ике Казан олугын илче итеп җибәрделәр вә аларга юлдаш итеп утыз кеше бирделәр. Дон елгасының сул тармакларыннан Медведица тамагына җиткән чакта, бу илчеләр өстенә рус казаклары һөҗүм иттеләр. Казан илчеләреннән күбе кырылды, кайсыберәүләр качып котылдылар. Сахибгәрәйгә язылган хат та казаклар кулына төште, моны алар Иванга җибәрделәр. Качып котылган Казан кешеләрен нугайлар тоткын итеп алдылар, илче һәйәтеннән бер кеше дә Кырымга барып җитә алмады. Кырым ханы белән Төркия солтаны үз тарафыннан Казанны коткару өчен бер эш тә эшләмәделәр, әмма нугайлар Казанны алу юлында Мәскәү кенәзенә ярдәм итүдән дә тартынмадылар. Сафагәрәй үлгән елда, нугайның олуг мирзаларыннан Мамай мирза үлеп, аның урынына Сөенбикәнең атасы Йосыф мирза утырган иде, аның кул астында бик күп нугай булганлыгыннан, ул, әгәр теләсә, Казанга ярдәм итә алачак иде. Әмма ул ярдәм итмәү белән генә калмады, бәлки Иванга ярлык биреп, тол кызы Сөенбикәне Шаһгалигә гарыз кылды вә Иванны Казан өстенә тизрәк йөрергә чакырды. Йосыф мирза углы Юныс Казанда бик (түрә) булырга тели иде. Шул ният белән ул 1547 дә үк Казанга килгән, ләкин кабул ителмичә киткән иде. Сафагәрәй үлгәч, дәхи килде. Бу юлы да кабул ителмәде. Бу хәл нугайларның ачуын китерде: шул елның көзендә Казан өстенә йөрер гә карар биреп куйдылар. Димәк, Үтәмешгәрәй хан булган елда Казан ике ут арасында калган: аның өстенә бер яктан - руслар, бер яктан нугайлар һөҗүм итәргә хәзерләнәләр иде. Бу якта казанлылар һаман, кемгә иярергә, кемне хан итәргә дип, үзләренең киләчәкләре өчен куркынычлы булган икеләнүдә дәвам итәләр вә үз араларында дошманлашып, талашып, сугышып торалар иде. Мәскәү хөкүмәте, Казандагы шушы башбаштаклыктан файдаланып, Казанны тизрәк Мәскәү падишаһлыгына кушарга тиеш, дип карар биреп куйды. Сөенбикә [15]49 елның көзендә атасыннан ярдәм сорап илчеләр җибәрсә дә, Йосыф мирза бу илчеләргә ачык йөз күрсәтмәде. Дәхи казанлылар, Үтәмешгәрәй исеменнән солых вә иман сорап, Иванга ярлык җибәрсәләр дә, ул моңа күп-күп илтифат итмичә, гаскәр җыярга кереште. Мәскәү гаскәре әзерләнеп бетү белән, 1549 елның 24 нче ноябрендә Мәскәүдән кузгалып чыкты. Шаһгали, Казаннан качкан мирзалар барысы рус гаскәре белән бергә, үзләренең карендәшләре белән сугышып, Казанны алыр өчен сәфәр иттеләр. 1550 елның 12 нче февралендә Казан янына килеп җиттеләр. Бу гаскәрләр Казанны һәр яктан корап алдылар да шәһәр өстенә туп ядрәсе яудыра башладылар. Рус кенәзе, кальганы җимертер өчен, төрле тәдбирләр корып карады - һичберсеннән файда чык мады. Ахыр, алтмыш мең гаскәр берьюлы кальгага һөҗүм итеп карадылар, ләкин казанлылар русларны шәһәрнең капкаларына җибәрмәделәр, шундый куркынычлы вакытларда Казанның гайрәтле ханбикәсе Сөенбикә, кальга өстенә менеп, үзе команда итеп, боерык вә фәрманнар биреп йөри иде. Казанлылар искиткеч батырлык белән каршы тордылар. Кенәз Иван унбер көн буе сугышты - һичбер файда чыкмады, менә бервакытны көннәр җылытып җибәрде, яңгыр ява башлады, кар эреп, юллар бозылды. Мәскәү гаскәренең ашарына бетте. Бәс, Иван чарасыз февральнең 25 ендә кайтып китте. Кайтышлый Зөя елгасының Иделгә кушылган урынына якын җирдә бер тау күреп, аны бик яратты вә Шаһгалине бергә алып, шул тауның башына менде. Бу таудан Казан күренеп тора, Иделнең югары вә түбән яклары уч төбендәге кебек җәелеп ята иде. Иван, әйләнәдәге күренешләргә хәйран калып: "Казанны Аллаһы безгә бирер, без аны алырмыз, менә шушында бер шәһәр салырмыз", - диде. Шаһгали вә башка татар мирзалары бик муафыйк күрделәр. Мәскәү гаскәренең болай Казанны ташлап китүеннән Сөенбикә вә Казан халкы тынычланмадылар вә кабаттан киләчәкләрендә шөбһәләнмәделәр. Бәс, килешүне мөнасиб күреп, Сөенбикәнең атасы Йосыф мирзаны Мәскәүгә җибәрделәр. Йосыф мирза, никадәр тырышса да, Иванны күндерә алмады. Иван үзенең боярлары, папаслары, Шаһгали вә Казаннан качып барган мирзалар белән киңәш иткәч, тагын зур гаскәр җибәрде. Шаһгали вә Казан мирзалары да бергә киттеләр, Иван боларга теге тау өстенә бер кала нигезләргә кушты вә, агачтан чиркәү торгызыр өчен, материал биреп җибәрде. Иванның бу юлы җибәргән гаскәре [15]50 ел 18 нче мартта Казанга килеп җитте вә кинәт һөҗүм кылып, күп мөселманнарны кырдылар, бәгъзеләрен тоткын итеп алып киттеләр. Бу гаскәрнең башлыгы кенәз Петр Серебряный Зөя тамагына кайтты. Китерелгән чиркәүне торгыздылар, өйләр салдылар вә җиде атна эчендә каланың кирәк кадәрен җитештереп, Свияга елгасы өстендә булганлыгыннан, "Свияжский" дип атадылар (татарлар "Зөя" диләр). Яңа шәһәрне идарә кылу Шаһгалигә тапшырылды. Әлегәчә Мәскәүдә качып яткан Казан мирзалары вә олугларының да күбесе Зөягә килеп урнаштылар. Бу яңа шәһәр Казан ханлыгын бетерер өчен русларга иң нык таяныч булачак иде. Бу хәлләрне күргәч, Казан кул астында торган чуашлар, чирмешләр, Шаһгалигә вәкилләр җибәреп, Мәскәү кул астына керәчәкләрен гарыз кылдылар. Шаһгали боларны Мәскәүгә җибәрде. Иван, бу вәкилләрне илтифат белән кабул итеп, өч елга хәтле бирүләрдән азат булачакларын беркеткән кәгазьләргә алтын мөһер басып бирде. Һәркайсына төрле бүләкләр бирде вә шул көннән алып Иделнең уң (Тау) ягы Мәскәү милкендә исәпләнә башлады. Иван, Тау ягы халкының вәкилләре сүзе белән генә канәгатьләнмичә, Шаһгалигә бу халыкны ант иттерергә һәм, сәдакатьләренең ни дәрәҗәдә икәнлеген белер өчен, казанлылар белән сугыштырырга кушты. Шаһгали боларның башлыкларын җыеп ант иттергәч: "Бик яхшы, олуг падишаһка сәдакатьле булырга ант иттеңез, инде барыңыз, үзеңезнең сәдакатеңезне ак падишаһка күрсәтеңез, әнә аның дошманнары белән сугышыңыз!" - диде. Ошбу сүзне тыңлап, 1551 елның июнендә Тау ягы халыклары Казан өстенә йөреп киттеләр, менә бервакыт Арча кырында казанлылар күптән түгел генә бертуган кебек яшәдекләре Тау ягы халкы белән сугыша башладылар. Шаһгали вә руслар моңа кәефләнеп торалар иде. Ахырда Тау яклары, казанлыларның туптан атуларына чыдый алмыйча, чигенеп китәргә мәҗбүр булдылар. Шаһгали аларны кире Тау ягына алып чыкты. Иван Тау ягы халкын һаман бүләкләп, сыйлап тора иде. Инде Тау яклары руска бик тырышып хезмәт итәргә тотындылар. Әледән-әле Идел аркылы кичеп, казанлылар белән сугышалар, Казан хәлләрен Шаһгалигә вә рус түрәләренә ирештереп торалар иде, аларның аерылып дошманга булышлык итүләре казанлыларга бик авыр килде, аларның кайгыларын арттырды. Бу вакытта Казан җире һәр яктан руслар белән чолганып алынган, бүтән падишаһлыклар белән хәбәрләшү вә читтән ярдәм алуның юллары киселгән иде. Идел, Кама, Вятка елгаларындагы һәммә кичүләр рус казаклары тарафыннан саклана, Казаннан "очкан кошны" да җибәрмәскә тырышыла иде. Казан халкы тәмам михнәт вә кыенлык эчендә калдылар, араларында башбаштаклык, икейөзлелек, алдашу күбәйде. Кала тышыннан юл өзелгән, эчтәге гаскәрләр егерме меңләп кенә иде. Күп мирзалар, түрәләр Шаһгали белән хәбәрләшеп торалар, хан һичнәрсәдән хәбәрсез, бишектә ята, әмма Сөенбикә, бердән, углы Үтәмешгәрәй өчен, икенчедән, Казан халкының харап булуыннан куркып, тоташ еглый вә төрле чараларга ябышып карый иде. Янә Кырым түрәләреннән Кушан исемле углан халыкны кыздыра вә гайрәт бирә иде. Әмма аның дошманнары аңа төрле ялалар ябалар вә халыкны аның сүзен тыңламаска котырталар иде. Казан мирзалары Иванга бирелүне теләгәннәре хәлдә, Кырым мирзалары сугышырг а димлиләр - Кырым, Нугай вә Әстерханнан ярдәм килә дип, вәгъд ә итәләр иде. Кырым мирзаларының Казан халкыннан бөтенләй өмидләре өзелгәч, иттифак белән Казанны ташлап чыгып качтылар, бары өч йөзләп кеше иде. Ләкин котыла алмадылар: Вятка елгасында рус гаскәре белән очрашып сугыштылар, Кушак углан үзенең кырык бишләп иярченнәре белән тоткынлыкка эләгеп, Мәскәүгә озатылды вә шунда үтерелделәр. Ошбу Кушак Сафагәрәйдән соң Казандагы Кырым партиясенең башында торды, Сөенбикәнең иң якын киңәшчесе булды, Казанның руска бирелмәве өчен бар гайрәте белән тырышты. Казанда калган мирзалар, Кушак киткәч, бераз тынычланган кеби булып, Зөядәге Шаһгалигә вә рус түрәләренә илчеләр җибәреп, алар аркылы чар Иванның казанлыларны гафу итүен, Сөенбикә белән Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә алып китүен, Казанга хан итеп Шаһгалине җибәрүен үтенделәр. Шаһгали аларга Казан исеменнән чарның үзенә илче җибәреп итагать гарыз кылырга тиешлекне аңлатты. Бәс, Казаннан илче барып, Казан йортының түбәнчелекле ярлыгын чар Иванга тапшырды. Казанны хәзер үк алу мөмкин булса да, Иван, ул эшне икенче вакытка калдырып, әлегә килешергә риза булды, казанлылар теләгәнчә, Шаһгалине хан итеп куячагын белдерде. Ләкин Иван, казанлылар белән килешер өчен, түбәндәге шартларны куйды: 1) Мәскәү кул астына кергән чирмешләр, мордва вә чувашлар һәм аларның җирләре Мәскәү милкендә калыр; 2) Казандагы рус тоткыннары һәммәсе иркенгә җибәрелерләр; 3) Сөенбикә, Үтәмешгәрәй вә боларны яклаучы кырымлылар, аларның балалары вә нәселләре һәммәсе тоткын ителеп җибәрелерләр. Казан халкы бу шартларга күнде, бу солых буенча Казан мәмләкәте икегә бүленеп, иң шәп вә бай урыннары Мәскәүгә калды. Сөенбикә вә углының тоткын булуы. [15]51 елның 11 нче августында казанлылар Ходайкол, Морали бик, Аңкилде абыз дигән адәмнәрне Зөягә, Шаһгали янына җибәреп, Сөенбикә белән Үтәмешгәрәйне тапшырачакларын белдерделәр вә аларны алырга кешеләр җибәрүне үтенделәр. Шаһгали, рус түрәләре белән киңәшкәннән соң, Сөенбикә вә углын алырга кенәз Петр Серебряныйны җибәрде, аның белән бергә байтак бояр балалары һәм укчылар да җибәрелде. Казан мирзалары Сөенбикәне руска тапшырырга карар кылып куйган булсалар да, ханбикәнең ул эштән хәбәре юк иде. Кенәз Серебряный, Казан олуглары белән, ханбикәнең сараена барып кергән вә христиан гадәтенчә, тәгъзыйм белән бүркен алып: "Ханбикә, сез хәзерге сәгатьтән Мәскәү падишаһының тоткыны булдыңыз!" - дигән. Сөенбикәне ике ягыннан ике сарай кызы култыктап тотып торалар икән. Сөенбикә калтыраган тавыш белән: "Аллаһның язмышы шулайдыр. Мәскәү падишаһының теләгәне булсын!" - дигән дә ачы тавыш белән еглап җибәргән вә һушсызланып егылган. Бу манзараны күргән кешеләрнең һәммәсе, гаять әсәрләнеп, үз-үзләрен тота алмыйча еглашканнар, еглау тавышы йортка ишетелгәч, андагылар да еглаша башлаганнар. Күңесез хәбәр бөтен шәһәргә таралган, халык хан сарае янына агыла башлаган, урамнарда ва вәйла күтәрелгән. Казан халкының бер гөруһы рус илчеләрен кырып ташламакчы булганнар, ләкин Казанның олуглары аларга ирек бирмәгәннәр. Сарай яныннан күсәкләр белән куып җибәргәннәр. Ханбикәне егылган җиреннән күтәреп торгызганнар, аңар үлек төсе кергән булган. Йөрерлек хәле калмаганлыктан, аны сарайдан да күтәреп чыгарганнар. Сөенбикә ире Сафагәрәй кабере янына барып, аның белән исәнләшергә кенәз Серебряныйдан рөхсәт алган. Кабер янына җитү белән, башындагы алтын таҗын ыргытып бәргән вә, кабер өстенә ятып, каты тавыш белән егларга тотынган. Ире белән хушлашып, ошбу сүзләрне сөйләгән: "Әй падишаһым, күрәсеңме? Синең сөекле хатының белән углыңны дошманнар тоткын итеп алып китәләр, ник син безне җир өстендә калдырып киттең? Безне Мәскәү падишаһына тотып бирделәр. Минем алар белән сугышырга көчем дә, ярдәмчем дә калмады". "Әй падишаһым, ач кабереңне, икемезгә дә урын булсын бу кабер! Яшь хатыныңны үз яныңа ал! Кайгымызны кемгә бушатыйм? Балам яшь, әткәм еракта! Казан халкы миңа каршы. Антларын боздылар, әй падишаһым, син миңа җавап кайтармыйсың! Каты күңелле гаскәрләр, мине тотып алырга әзерләнеп, ишек төбендә торалар, әлегәчә мин ханбикә идем, инде кайгылы, ярлы бер кәнизәк булдым. Мин инде җылый да алмыйм, яшем агып, күзләрем кипте. Тавышым карлыкты". Сөенбикәнең еглавыннан әсәрләнеп, кенәз Серебряный үзе дә еглады. Казанның могтәбәрләре, Сөенбикәне үгетләп: "Мәскәү кенәзе Иван рәхимле кеше ул, күп мөселман ханнары аңа хезмәт итәләр, ул сиңа тиң ир дә табар. Җир-су да бирер!" - кеби сүзләр белән юаттылар. Сөенбикәне ят илгә, ерак юлга алып китәр өчен хәзерләнгән көймә Казан елгасының тамагында көтеп тора иде, аңа хәтле ханбикә үзенә махсус китерелгән арбада утырып барды, гакылы, юмартлыгы вә мәрхәмәте белән үзен бөтен Казан халкына сөйдергән, үз араларында унсигез ел торган ханбикәләрен тоткынлыкка озату Казан халкы өчен бик кайгылы вакыйга булды. Аны озатыр өчен чыккан халык Казан елгасының ике ягын тутырып бара иде. Кызганыч ханбикә, көймәгә керер алдыннан, бөтен Казан елгасы тамагын каплап алган халык белән башын иеп саубуллашты, аның төсе боз кебек агарган иде. Җыелган халык кычкырып еглый, бәгъзеләр, тәкать тота алмыйча, җиргә йөзтүбән ятып еглыйлар иде. Озатканда күпме яшь түгелгән булса, озатып өйгә кайткан чакта да шулхәтле яшь түгелде. Сөенбикә көймәдән, Казан өстенә карап, яшьле күзләре белән гаять әсәрле, моңлы вә мәгънәле сүзләр сөйләде. Сөенбикә вә Үтәмешгәрәйнең Казаннан китүләре [15]51 елның 11 нче августында булды. Алар белән бергә кырымлыларның Казанда калганнары, шул җөмләдән Кушакның ике углы да озатылдылар. Боларның тоткын итеп алынулары белән, утыз елга сузылган Мәскәү - Кырым көрәше тәмам булды, Кырым яңадан аякка баса алмаслык булып җиңелде. Үтәмешгәрәй, 1553 елның 8 нче гыйнварында Мәскәүдә чукындырылып, Александр аталды, 1566 елның 11 нче июнендә үлеп, Мәскәүдәге Архангельский соборга күмелде. Әмма Сөенбикәнең Шаһгали белән тормышы бик күңелсез булган, ул соң көннәрен икенче ире Сафагәрәйне сагынып вә диннән чыгарылган углы Үтәмешгәрәй өчен кайгырып уздырган. Сөенбикә белән Үтәмешгәрәй тоткын ителеп Мәскәүгә җибәрелгәч, Шаһгали өченче мәртәбә 1551 елның август 16 сында Казанда хан исемен алды. Шул көндә үк Казандагы рус тоткыннары азат ителделәр. Инде солых шартлары тәмам урынына килде. Казанда бу шартларга һәнүз риза булмый калган кешеләр бар иде, рус гаскәре боларны Идел вә Кама елгаларына батырып үтереп бетерделәр. Казанлылар үз мәмләкәтләренең яртысы булган Тау ягының Мәскәүгә бирелүе өчен бик рәнҗесәләр дә, эш узган иде. Шунда да Шаһгали, казанлыларга яхшы атлы булыр өчен, Иваннан Тау ягының Казанга кайтарылуын үтенеп карады. Ләкин кенәз ул тугрыда Шаһгалигә авыз ачарга да ирек бирмәде. Шаһгали, үз файдасын күздә тотып, Казан халкы белән бераз тыныч торырга уйлый иде. Ләкин бу эш ул чактагы Мәскәүнең корган планнарына тугры килеп бетмәгәнлектән, рус түрәләре Казан халкы белән Шаһгали арасын бозарга бөтен гайрәтләрен сарыф итәләр иде. Боларның Шаһгалигә: "Казанлылар, сине төшереп, читтән хан чакырырга йөриләр", - дип ялганлап сөйләүләренә ышанып, ул үзе шикләнгән җитмешләп олугларны үз сараена мәҗлескә чакырып китерде дә әзерләп куйган рус гаскәрләреннән аларның һәммәсен суйдырды. Бу вакыйга казанлыларның йөрәкләренә курку салды, тынычлык бетте: урамнарда сугышу, кырылышу падишаһлык сөрә башлады. Ике тәүлек чамасы мөселманнар бугазланып, шәһәр бер касаб хәленә керде. Халык Шаһгалигә нәфрәтләр игълан иттеләр, ләгънәтләр укыдылар. Шаһгалигә Мәскәүдән кенәз Адашев дигән бер илче "Казандагы фетнәне басар өчен, анда рус гаскәре кертеләчәк" дигән хәбәрне китерде. Шаһгали моңа каршы: "Әгәр кенәз хәзрәтләре Казанның Тау як өлешен кайтарса, мин фетнәне басарга сүз бирәмен. Әгәр кайтармаса, монда тормыймын, бәлки ханлыгымны ташлап, олуг кенәз янына Мәскәүгә кайтамын. Әгәр кенәз хәзрәтләре мәрхәмәтеннән ташламас булса, мондагы сугыш коралларын, дарыларны эшкә яраксыз итеп чыгармын да, Казанны уңай алырсыз", - диде. Адашев, кайтып, бу хәбәрне Иванга җитештергәндә, Мәскәүдә Шаһгалинең дошманнары булган Казан мирзалары бар иде. Болар, Шаһгалине яманлап, аның урынына Казанга рустан наместник куюны монасыйп күргәнлекләрен сөйләделәр. Иван илчене кире Шаһгалигә җибәрде вә: "Әгәр Мәскәү гаскәрен Казанга тыныч кына кертә алсаң, великий кенәзнең мәрхәмәтләренә тиенерсең!" - дип әйтергә кушты. Шаһгали, рәхмәт әйтеп: "Инде мин ханлыкны теләмим, минем бәхетем юкмы, идарәм начармы? Белмим. Казанда өч рәт хан булдым, өчесендә дә урнаша алмадым. Хәзер инде җаным да хәвеф эчендә тора. Мәмләкәт түгел, үземне сакларга да көчем юк, Казанда үземнән башка берәүнең хан булуын да күрәсем килми, Казанны сез алырсыз инде, мин дә бу тугрыда кулымнан килгән ярдәмне итәрмен!" - диде. Шаһгали астыртын гына тупларны бозды, дары сандыкларын, бикләп, Зөя каласына озатты да: "Сунарга чыгам", - дигән булып, Казаннан чыкты (1552 ел, 6 нчы март). Бу юлы ханлыгы бер елдан азрак булды. Падишаһсызлык көннәрендә. Шаһгали Казаннан гаиләсен дә алдырды. Аннан Иван әмере белән Касыйм каласына китте. Соңыннан аны Иван Мәскәүгә чакырып алып, Сөенбикәне никахландырды (1552 елның маенда). Шаһгали киткәч, бәгъзе бер Казан мирзаларының теләве буенча, Казан эшләрен башкарырга Зөядә торучы воевода Семён Микулинский билгеләнде. Бу Казанга килгәч, казанлылар аны кабул итмәделәр вә шәһәрнең капкаларын бикләп, коралланып, рус түрәләренә каршы тордылар. Рус түрәләренең гаскәрләре күп булса да, Иванның рөхсәтеннән башка сугышуны килештермичә, Зөягә кайттылар да андагы татар мирзаларын төрмәгә яптылар вә бу эш тугрысында доклад ясар өчен, кенәз Шереметевны Мәскәүгә кайтарып җибәрделәр (1552 ел, 24 нче март). Иван, бу хәбәрне ишетү белән киңәш мәҗлесе ясап, үзенең Казан хакындагы планнарын сөйләде вә Казанны бөтенләй алыр өчен, гаскәр белән үзе дә бармакчы булды, чөнки инде Мәскәү кенәзе өчен Казанны үз мәмләкәтенә кушарга иң җайлы вакыт җиткән иде. Кенәз Иван Грозный рус җиренең кояш баешы ягындагы падишаһлар белән тынычланып иттифакка килгән, Русиянең көчле дошманы - Кырым ханы Сахибгәрәй үлгән, Нугай мирзалары Русия белән сәүдә итешеп тату торалар. Казанга ярдәм бирүе ихтимал тотылган Төркия солтаны Сөләйман Кануни үзе Казан белән Кырымның кушылып, көчле бер мөселман дәүләте мәйданга чыгуыннан курка вә эченнән Казанның рус кулы белән изелүен тели иде. Өстәвенә Казанның ул хәтле күп булмаган халкы, төрле фетнәләр вә Мәскәүгә качулар сәбәпле, көннән-көн азаеп зәгыйфьләнде. Инде шушы вакытта гаскәре күп вә көчле, халкы бер генә падишаһка, бер авызга карап көчне беректергән, нык, үзсүзле вә явыз падишаһ кулында булган Русиянең башсыз, эче фетнә вә җәнҗал белән тулган, гаскәре аз булган, берүзе бер читтә калган Казан падишаһлыгын алып, үзенә кушуы бер дә кыен эш түгел иде. Менә кенәз Иван бөтен рус җиренә: "Христиан динендә булганнарның тынычлыгы өчен Казанны изәргә вә анда христиан динен өскә чыгарырга вакыт җитте!" - дип фәрман таратты. Киңәш мәҗлесендә Шаһгали вә башка бәгъзе бер кенәзләр, Казан сәфәрен кышка кичектерүне мәгъкуль күреп: "Казан үтә алмаслык сазлар белән, калын урманнар, күлләр вә күлләвекләр белән чорналган, кышын болар катканлыктан, кичү уңай булыр иде", - дисәләр дә, Иван кышны көтәсе килмәде вә: "Гаскәр әзерләнгән, Аллаһыга тапшырып барамыз", - диде дә, бик нык хәзерләнә башладылар, төрле гаскәр башлыкларына төрле юл белән барырга боерыклар бирелде. Бу якта Казан халкы үз ирекләре белән Мәскәү кулы астына керергә риза булмадылар, русларның Казанны басарга килүләрен күрә торып, башсыз тору да бик уңайсыз булганлыктан, 1552 елның язында Нугай мирзасы мәшһүр Йосыфка ике илче җибәреп, үзләренә хан сорадылар. Йосыф мирза казанлыларга хан итеп Ядкәр Касыйм углын бирде. Зөядәге рус воеводалары, Ядкәрнең биш йөз нугай белән килә ятканын ишетеп, аны тотар өчен нихәтле күзәтсәләр дә, аны тота алмадылар, ул бер дә манигъсыз Казанга килеп керде (1552 елның апрелендә). Ядкәр хан. Ядкәр хан - Кече Мөхәммәд хан нәселеннән Әстерхан ханы Касыйм бине Сәид Әхмәд бине Әхмәдҗан бине Кече Мөхәммәд ханның углыдыр. Казанлылар Ядкәргә буйсынырга ант иттеләр, вә ул да үз нәүбәтендә Русия белән ахыргы сулуына кадәр сугышачагына ант итте. Казанлылар, яңа хан күтәргәч, иркен сулыш алдылар. Күңелләре күтәрелеп китте вә сугыш кирәк-яракларын да әзерли башладылар. Мәскәү ягына буйсынылган Тау ягы чирмеш вә чувашлары да, үзләренең гадел хакимнәре, кардәш вә җирдәшләре булган татарларның хәлләнгәнлекләрен күргәч, Мәскәүгә биргән гаһедләрен бер якка ташлап, казанлылар белән беректеләр. 1552 ел июльнең 3 ендә Иван Грозный алдан җибәргән гаскәрләреннән башка йөз илле меңлек гаскәре белән Коломнадан кузгалып китте вә августның 19 ында Казанга барып җитте дә казанлыларны буйсынырга вә фетнәчеләрне тотып бирергә өндәп хат җибәрде. Ядкәр хан вә Казан олугларының куллары куелып: "Без әзер, сезне көтәмез!" - дигән җавап алынды. Бу якта Шаһгали, җанын фида итәрдәй булып йөреп, Тау ягы халыкларын яңадан Мәскәүгә буйсындырды. Шул чорда Казан эчендә Камай исемле бер мирза, Иван хозурына килеп, шәһәрдәге бөтен серләрне сөйләп бирде вә казанлыларның сугышка әзерләнүләре хакында: "Казанда утыз мең татар гаскәре бар, бераз гаскәр белән Япанчы мирзаны Арча кырына таба җибәрделәр, Казанда солыхка күнүче берәү дә юк..." - диде. Дөресен әйткәндә, татарларның Казанны саклар өчен төзегән планнары бик осталык белән, сугыш ысулын белеп эшләнгән иде. Камай хаин әйткәнчә, шәһәр эченә менә дигән утыз меңлек гаскәр урнаштырып, батыр Сурай, Япанчы мирза командасы астында бик зур атлылар фиркасын шәһәр якынындагы Арча урманына җибәрделәр, бу атлылар русларның абыз (йөк)ләренә һәм төрле урынга таралган гаскәрләренең аркасыннан вә канатларыннан һөҗүм кылып, тынычсызлап торырга тиеш иделәр. Иван, әлбәттә, Камайның сүзләреннән бик шатланды, аңа зур хөрмәт күрсәтте һәм үзенең гаскәрләрен рәтләргә тотынды. Беренче атна эчендә рус гаскәрләре бернәрсә дә эшли алмадылар, казанлыларның кальга эчендә искәртмәстән чыгып, хәмләләреннән һәм Япанчы фиркасының өзлексез һөҗүмнәреннән йөдәп беттеләр. Япанчы шәһәрнең кальгасы өстеннән ишарәләр буенча эш кыла иде: кальгадагылар аңа әләмнәр селтәп максатларын аңлаталар иде. Ул замандагы надан руслар бу селтәүләрне җил-давыл чыгару, яңгыр яудыру өчен эшләнгән сихер галәмәте дип аңлаганнар. Русларның хәрби киңәш мәҗлесендә шәһәрне ныграк кысарга вә аны мөхасарә эшенә чынлабрак тотынырга, гаскәрнең яртысын шәһәрнең кальгасы яныннан алып, падишаһ мәнзиле янында резерв (саклык) итеп тотарга карар бирелде. Төрле команданнар кул астындагы рус полклары шәһәрнең төрле турына урнаштырылдылар, кенәз Пронский полкы белән Шәех Гали командасындагы татар фиркасы Казан елгасыннан Болакка кадәр булган урында шәһәрне кояш чыгышы ягыннан камадылар. Йөз иллеләп туптан Казан өстенә ядрә явып торды. Кенәз Горбатый-Шуйскийга Япанчы фиркасын бетерү вазифа[сы] йөкләнде. Ул, 30 мең атлы, 15 мең җәяүле казаклар белән Япанчы фиркасын тәмам җиңде вә туздырды. Иван татар әсирләрен кальгага каршы урында казыкларга бәйләп куйды һәм аларга "русларга бирелегез!" дип, казанлыларга ялварырга кушты. Ул арада ханның әсир төшкән түрәләре, шәһәрнең дивары янына барып, русларга буйсынуны үтенделәр. Казанлылар аларның сүзләрен тын гына тыңладылар да: "Нәҗес христиан кулыннан үлгәнче, үз кешеңез кулыннан үлеңез!" - дип, алар өстенә уклар яудыра башладылар. Кальганың шәрык ягы бушрак булганлыктан, һөҗүм өчен шул як ихтыяр ителде. Бу якта ике урында кальганың астыннан баз казырга нимес мөһәндисенә тапшырылды. Бу эш өч атнага сузылды. Руслар шәһәрне Казан елгасыннан да өзгәннәр вә шулай итеп казанлыларны сусыз калдырганнар иде. Камай мирза казанлыларның җир астындагы яшерен юл белән барып, Казан елгасы янындагы бер чишмәдән су алганлыкларын хәбәр бирде. Руслар, Болакның тамагы яныннан кальга астына кырык көн буенча бер чокыр казып, шунда алтмыш алты мичкә дары урнаштырдылар вә 5 нче сентябрьдә ут төрттеләр. Ошбу дарыларның шартлавыннан теге яшерен җир асты юлы һәм кальганың бер өлеше җимерелеп күккә очты. Руслар, шул ачылган урыннан кермәкче булсалар да, казанлылар тарафыннан кагылдылар. Иван солых мозакәрәләре башларга теләсә дә, казанлылар буны ишетергә теләмәделәр. Көз килде, өзлексез яңгырлар китте, Казан елгасының тугае сазлыкка әверелде. Рус гаскәрләре арасында йогышлы авырулар көчәеп, алар кырыла башладылар, рухлары да төшә башлады. Гаскәрләрнең дини тойгысын көчәйтү, рухларын күтәрү нияте белән, Мәскәүдән төрле иконалар китерергә мәҗбүр булынган. Руслар, Казан янында биш атна чамасы торып, ун меңләп казанлыны үтерсәләр дә, шәһәрне ала алмаганнар. Шул биш атна эчендә һәр көн диярлек сугыш булып торган. Казан гаскәре әледән-әле шәһәрдән тышка чыгып та сугышкан вә искиткеч гайрәт, түзем вә батырлык күрсәткән. Көз җитү русларны бигрәк куркытканлыктан, эшне тизрәк бетерергә карар бирелгән. Югарыда әйтелгән шәрык ягында казылган базларның берсенә куелган дарылардан 30 нчы сентябрьдә кальганың Арча капкасы янындагы урыннары җимерелгән вә шул ачыклыктан шәһәргә кергән руслар белән казанлылар арасында коточкыч сугыш булып, шәһәргә өзекле һөҗүм ясарга юл х әзерләнгән. Октябрьнең беренче көнендә Иван Грозный бөтен гаскәренә: "Я татарларның канын эчәмез, я үземезнең канымызны түгәмез!" - дип, өзекле бер һөҗүмгә әзерләнү өчен әмер бирде. Казанның курганы (крепосте) астына дарылар урнаштырылды. Чокырлар өстенә күперләр салып, күп урыннарына таш вә агач тутырып тигезләделәр. Иван, Камай мирза кебек татарларны казанлыларга җибәреп: "Үз ирекләре белән бирелсеннәр, барын да гафу итәрмен", - дип әйттерде. Казанлылар: "Сугышсыз бер карыш җиремезне дә бирмимез вә Аллаһтан башкадан гафу да сорамыймыз", - дип җавап бирделәр. Октябрь 2 сендә, кояш чыккан чакта, руслар дарыларга ут төрттеләр, кальганың күп урыннары, шәһәрне саклаучы татарлардан күп кешеләр һавага очтылар. Юл ачылгач, руслар шәһәр эченә агыла башладылар. Татар гаскәре белән рус гаскәре аралашып, кул сугышы китте. Бөтен урамнар кан вә үлекләр белән тулды. Руслар йомшый башладылар, русларга бер адым алга бару өчен чиксез күп корбан бирергә тугры килә иде. Ядкәр хан батырлыкта могҗизалар күрсәтте. Берничә сәгать буенча рус гаскәрләре бер адым да алга китә алмый тордылар, аларга дәхи яңа көч килде вә шәһәрнең яртысы рус белән капланды. Шулвакыт алар магазиннар вә йортларны таларга вә улҗа маллар эләктерергә тотындылар. Шуннан файдаланып, татарлар дәхи һөҗүм иттеләр, руслар кача башладылар. Аларны папаслар, Аллаһ вә дин исеме белән көчкә генә туктаттылар да татарларга дәхи һөҗүм иттерделәр. Казанлыларның бу көнгә хәтле каршы торулары да үзләренең батырлыклары вә искиткеч егетлекләре аркасында гына иде. Чөнки руслар алардан ике-өч мәртәбә артык иделәр. Дәхи руслар эчендә дин вә милләтен оныткан бик күп татарлар да [җиң] сызганып хезмәт итәләр иде. Янә руслар, чиксез күп булганлыкларыннан, сугыш мәйданында бер фирка арса, икенче фирканы китереп һөҗүм иттерәләр, әмма татарларда, гаскәр бик аз булу сәбәпле, һаман ял итмичә сугышырга тугры килә иде. Инде шул сәгатьтә руслар дин исеме белән бер ноктага җыелып, хаин татар качаклары белән дә берегеп көчәйгәч, казанлылар аларга каршы торудан вә үзләренең газиз йортларын саклаудан гаҗиз калдылар. Руслар зур мәсҗед янына килделәр, аның янындагы мәдрәсәдә күп шәкерт бар иде, шундагы голәма вә шәкертләр мәдрәсә түбәсенә менеп каршы тордылар. Руслар аларны түбәдән чәнчеп төшереп, кырып бетерделәр. Казанлылар хан сараеның кальгасына керделәр дә бикләнделәр вә шунда каршы тордылар. Руслар аның да эченә кергәч, шунда коточкыч сугыш булды, монда йөз меңлек рус гаскәренә каршы бары ун меңләп кенә татар сугышчысы бар иде. Инде казанлылар русларны җиңүдән өмид өзделәр дә, үлекләрне таптый-таптый, кальга өстенә менеп: "Сугышны туктатып торыңыз!" - дип кычкырдылар. Кенәз Димитрий Палецкий аларның ни әйтергә теләгәнлекләрен сорады, алар: "Без, үземезнең йортымыз, ханнарымызның торагы булган олуг шәһәремез бөтен вакытта, үземезнең ханымыз һәм йортымыз өчен актык чиккә хәтле сугыштык. Инде шәһәр сезнеке булды. Ханымызны тере көе генә алыңыз да үз падишаһыңыз янына илтеңез, әмма үземез киң яланга чыгамыз да сезнең белән актык тамчы канымызга чикле сугышамыз!" - диделәр. Шул көнне, ягъни октябрьнең 2 сендә Ядкәр хан өч кешесе белән русларга тапшырылды. Аннан ары Казан гаскәре җан аямый сугышырга кереште. Каршыдагы рус гаскәренә уңлы-суллы һөҗүм итә-итә, Казан елгасы янына төштеләр дә, авыр коралларын ташлап, суның ар ягына йөзеп чыктылар. Каршыларына рус гаскәре килеп чыкты. Мондагы Казан гаскәре биш-алты меңләп кенә иде. Үзләреннән ничә өлеш артык булган дошман гаскәре белән сугышырга тотынып, һәммәсен диярлек кырып салдылар. Каршыларына тагын рус гаскәре килеп чыкты. Казанлылар, аңа карамыйча, рәтләрне ярып алга йөрделәр дә урман эченә барып керделәр. Бу гаскәр, шәһәр эчендә калган хатын-кыз вә бала-чагаларны тоткынлыктан коткару, дошманнан үч алу өчен гаскәр җыеп килер өчен, авылларга китеп бара иде. Руслар, әгәр бу гаскәр сау калса, шәһәрнең үз кулларыннан китәчәген белгәнлекләреннән, аларның өстенә йөрделәр, татарлар, моны күргәч яңадан борылып, каты дошманлык ачу вә искиткеч батырлык белән сугышырга тотындылар. Руслардан үзләре чаклы ике-өч өлешне кырып, һәммәсе сөекле йортларын саклау юлында намус вә ак йөз белән дөньядан киттеләр. Берсе генә дә тере көенчә бирелмәде. Ул арада шәһәр алынган вә берничә урында янгын бара иде. Сугыш тукталса да, кан һаман түгелә иде әле: күзләрен кан баскан руслар мәсҗедләргә, өйләргә, чокырларга сыенган һәммә ир затларын суюларында дәвам итәләр, хатын-кыз вә бала-чаганы гына тоткын итеп алалар иде. Шәһәрнең тышында да үлгән вә яраланып егылганнарның исәп-хисабы юк иде. Казан елгасыннан урманга хәтле булган болынлык, урман кырыендагы акланнар, эчендәге аланнар татар мәетләре белән тулган иде. Шәһәрнең эче вә тирәсе куркынычлы бер күренештә булып, урамнарда йөрүчеләр түшәлеп яткан үлекләрне таптап йөриләр, бәгъзе урыннарда үле гәүдәләр өем-өем булып яталар иде. Татарлардан кырылганнар хисапсыз булган шикелле, тоткынлыкка төшкәннәр дә күп булды, ләкин боларның күбесе хатын-кыз вә бала-чага иде. Чөнки Иван Грозный, Казандагы мал-мөлкәтне, хатын-кыз вә бала- чагаларны рус гаскәрләренә өләшеп биреп, ирләрнең һәммәсен үтерергә кушты. Әмма үзенә шәһәрдәге тупларны ханның ту (байрак)ларын, таҗын вә таягын алды. Соңра ул, үлекләр белән тулган бер урамны арчытып, шәһәргә керде, Шаһгали шунда аның белән бергә йөрүчеләрнең эчендә иде. Иван Грозный, кальга эченә кереп, хан йортына туктады, шунда котлау сүзләрен тыңлады. Октябрьнең 4 ендә шәһәрнең һәммә урамнары үлекләрдән тазартылып бетте, шул көнне Иван, Казанда салыначак беренче чиркәүнең урынын билгеләп, шунда үз кулы белән крест кадады. Соңра Казанның алынуын, ханының тоткынлыкка төшүен, Казандагы гыйбадәтханәләрне туздырып, алар урынына чиркәүләр торгызылганлыгын белдерер өчен, Мәскәүгә чабар җибәрде. Казанга наместник итеп Александр Горбатыйны билгеләде дә октябрьнең 11 ендә Мәскәүгә кайтырга чыкты. Ул Казаннан күп ганимәтләр, Ядкәр ханны, бәгъзе бер угланнар, мирзалар вә бикләрне бала-чагалары белән тоткын итеп алып китте. Иван Ядкәр ханны, әлбәттә, үтерәчәк иде, бу хан үзенең хәятын чукынып кына коткарды. Ядкәр христиан динендә Симеон Касаевич дип аталды, бер марҗаны хатынлыкка алды. Нугай мирзалары, Ядкәрнең азат ителүен үтенеп, Иванга байтак мөрәҗәгать итсәләр дә, Грозный аларның сүзләрен илтифатка алмады. Падишаһлыкның чикләре. Казан падишаһлыгы, борынгы Болгар дәүләте урынында нигезләнеп, бәгъзе якларда Казан чиге Болгарныкына караганда киңәя төшкән. Казан падишаһлыгы төньягында - Вятка, Пермь җирләре белән, шәрыкта - Шәйбан (Себер) җире, гаребтә Сура елгасы белән чикләнә, әмма көньягында хәзерге Самар вә Саратов губерналарының җәнүби чикләренә кадәр сузыла иде. Халыкның кәсеп-кяре. Казан падишаһлыгында да, Болгар дәүләтендәге кебек, төрле халык яшәгән, монда борынгы болгарларның нәселләре, Бату тәҗавезе вакытында килгән башка төркләр, татарлар һәм чувашлар яшәгән шикелле, чирмеш, мордва, ар кебек фин таифәләре һәм башкортлар да торалар иде. Мондагы халыкларның кәсепләре Казан дәверендә дә болгар заманындагыдан күп үзгәрмәгән: авыл халкы һаман игенчелек, хайван асрау, умартачылык белән шөгыльләнгән. Шәһәр халкының шөгыле сәүдәгәрлек, һөнәр вә сәнәгать булган. Казан падишаһлыгының эчендәге сәяси тынычсызлык сәүдәнең көчәеп китүенә манигъ булса да, Казанда сәүдә булып торган. Казанлыларның сәүдәгирлекләренә ул замандагы Аурупа мөхәррирләре тәхсин итәләр. Сәүдәнең мәркәзе Казан шәһәре булган, монда чит мәмләкәтләрдән килгән сатучыларның да сәүдә йортлары була иде. Хәтта руслар фәтех итәргә дип Казан янына актык мәртәбә килеп туктаган сәгатьтә дә, шәһәр эчендә Бохара, Шәмахы, Төркия вә Әрмәнстаннан килгән биш мең чамасы сәүдәгир бар иде. Казанда Арча кырында елда бер мәртәбә июль аенда зур ярминкә була икән. Бу ярминкәдә алыш-биреш итәр өчен, руслар һәм башка чит халыклар да күп киләләр икән. Казан Мәскәү нөфүзе астына төшкәннән соң, Сафагәрәйнең беренче ханлыгы заманында, 1524 тә кенәз Өченче Василий, Казанга икътисади зарар китерүне теләп, рус сәүдәгирләренә ул ярминкәгә бармаска, Азия халкы белән мал алмаштыру өчен Макарьев шәһәренә җыелырга кушкан иде, соңыннан 1817 дә, император Беренче Александр заманында, бу ярминкә Нижнийга күчерелсә дә, татарлар телендә һаман "Мәкәрҗә" (Макария) исеме белән калды. Димәк, хәзерге атаклы Нижний ярминкәсенең бабасы безнең Казан ярминкәсе буладыр. Һөнәр вә сәнәгатьтә казанлылар артык алга китә алмаганнар, Болгар заманында ук мәгърүф күн эшләү һөнәрен казанлылар да бик ихлас белән дәвам иттергәннәр. Гыйлем вә мәгариф. Гыйлем вә мәгърифәт ягыннан Казан падишаһлыгындагы болгар-татарлар, әлбәттә, бу мәмләкәттәге башка халыклардан өстен булганнар. Бу - Болгар дәүләте заманында да шулай иде. Ләкин боларның мәгарифләре дини мәгарифтән генә гыйбарәт иде, чөнки алар ислам мәдәниятенең дини ягын гына алганнар. Бу, әлбәттә, мәмләкәт халкының гакыл вә фикере ачылу вә яктыртуына бик аз хезмәт иткән. Мәктәп-мәдрәсәләре булса да, халык дин гыйлеменнән башка фәннәргә әһәмият бирмәгән. Казанлылардан һичбер язма әсәр калмаган, хәлбуки аларда кулъязмалар, әлбәттә, булган, хәтта аларның "Таҗик ермагы" дип аталган урында китапханәләре дә бар икән. Кулъязмаларның һәммәсе Казан алынган вакытта янганнар яки шул чакта Бохарага качкан Казан могтәбәраны тарафыннан алып кителгәндер, дип уйлана. Язма әсәрләр калмагач, Казан падишаһлыгының тарихы да бик караңгылыкта калган. Болгар хакында гарәп голәмалары вә сәйяхлары бәгъзе нәрсәләр язып калдырганнар, әмма Казан заманында гарәпнең мәдәният вә шәүкәте егылганлыктан, гарәптән безнең илгә килеп йөрерлек, мөһим тарихи китап язарлык сәйях вә голәмалар булмаган. Казан заманында иң көчле мөселман дәүләте - Төркия (Госманлы) дәүләте иде, ләкин бу дәүләт төрк илләренә бервакытта да игътибар итмәгән. Шунлыктан Казан бу дәүләтнең нә сәяси вә нә мәдәни тәэсире астына төшмәгән. Төркиядән Казанга бер-бер галим сәйях килеп йөргәнлеге дә мәгълүм түгел. Казан тарихы хакындагы хәбәрләрнең иң күп өлеше рус раһибләре язган вәкаигънамәләрдән алына. Руслар ул заманда казанлыларга бик дошман булганлыкларыннан, раһибләр боларның начар якларын гына язганнар һәм бу мәмләкәтнең тышкы тарихын, ягъни руслар белән сугыш вә чарпышуларын гына язып, мәмләкәтнең эчке төзелеше хакында бернәрсә дә язмаганнар. Идарә вә хөкүмәт эшләре. Болгар җиренә Алтын Урдадан килеп, Казан падишаһлыгын торгызган татарларны "халык" дип атаудан - "гаскәр" дип атау, ханны "халык падишаһы" дип атауга караганда "гаскәр башлыгы" дип атау муаффәгырак. Чынлап та, Казан ханнары, мәмләкәтнең эчен рәтләүдән бигрәк, сугыш вә яугирлеккә артыграк әһәмият биргәннәр. Алтын Урдада хан идарә эшләрендә мотлак булган. Ягъни һәр эшне үзе теләгәнчә эшли алган, әмма Казанда нөфүзле аристократия (бикләр вә мирзалар) сыйныфы булып, алар хан белән бергә дәүләт идарәсенә катышыр булганнар. Хан аларның киңәшеннән башка эш кылмаган. Монда югары дәрәҗә аксөякләр (задәган)нан һәркем "мирза" дип атала. Әмма "бикләр" мирзаларның иң мәшһүрләре генә була иде. Мондый бикләрнең кайсылары зур хокук вә имтиязларга ия булып, "карачы" дип аталалар икән. Карачылар Алтын Урдадан килгән ширин, аргын, кыпчак вә мангыт кабиләсенә мәнсуб мирзалардан куелалар, болар хөкүмәтнең алышынмас әгъзалары булалар иде. Боларның башында хан тора. Хан янында "углан" исемендәге гвардия гаскәрләре була иде. Бу угланнар үзләре мәмләкәттәге түрәләрнең падишаһ янындагы нөмәяндә вәкилләре булганнардыр дип уйлана. Ләкин мәмләкәттәге мәэмүр (чиновник)лар сыйныфы сарайдагы мирза вә бикләргә караганда көчсезрәк булалар иде. Бу соңгы сыйныф бөтен мәмләкәт идарәсен үз кулында тота, иң зур бай (капиталист)лар да шулар була иде. Падишаһ сайлау да болар кулында булып, аларның үзләренә ошамаган ханнарны куып җибәрергә, хәтта юк итәргә дә хаклары бар иде. Алар бу хак белән еш-еш файдаланып торганнар. Вилаятьләргә нөфүз йөртүче алар булган кебек, күрше падишаһлыклар белән дә алар хәбәрләшәләр, солых ясау, сугыш игълан кылу да алар кулында иде. Һәрбер задәган гаиләсе, үзенең дәрәҗәсенә карап, падишаһлык әмлякеннән билгели бер варидәт белән файдалана иде. Руханиларның да мәмләкәттә зур нөфүзләре бар иде. Руханиларның башында торган зат "сәид" дип аталып, ул дини эшләрне ханнан мөстәкыйль уларак башкара иде. Бу сәидкә мәмләкәттә зур ихтирам бара иде: падишаһ сәид белән очрашканда, аңа тәгъзыйм белән баш орып каршы бара, сәид ат өстендә торганы хәлдә, падишаһ аягүрә торып, аның кулын үбә, әмма гади халык сәиднең киеменә яки менгән атына кулын тигезү белән генә мөшәррәф була ала иде. Хан сәиднең дини эшләренә катышмаса да, сәид ханның дөньяви- сәяси эшләренә катыша иде. Чит падишаһлыкларга җибәрелгән рәсми кәгазьләрнең башында хан вә бикләр исеме янында сәиднең исеме дә языла иде. Сәидләрнең интригаларга катышканнары, билгеле бер сәяси партияне яклаганнары, хәтта ил-йортны сатарга йөргәннәре дә булгалаган. Мәсәлән, бер сәид Сафагәрәй ханны Мәскәүгә тотып җибәрү хакында кенәз Өченче Василий белән астыртын хәбәрләшкән, бу эше сизелеп, үзенең муены өзелгән иде. Казан падишаһлыгында болгар-татарлардан башка хәлифәләрнең Болгар заманындагы әмир (кенәз)ләре урынына Казан хөкүмәте тарафыннан азрак хокуклы түрәләр куела башлаган. Теге кенәзләрнең кайсылары сарайда югары мәнсаблар алганнар, кайсылары, үз урыннарында калдырылып, Казан падишаһларыннан ярлык алып торганнар. Бу халыклар Казан хөкүмәтенә билгеле бер микъдар ясак түләгәннәр дә диннәрендә, дөньяларында тәмам иркенлек белән яшәгәннәр. Фин кабиләләре үзләре теләп ислам диненә керсәләр кергәннәр, теләмәгәннәре үзләренең ата-бабадан калган диннәрендә рәхәтләнеп тора биргәннәр. Аларны көчләп исламга кертергә, диннәрен мәсхәрә итәргә һич рөхсәт булмаган. Башкортлар исә, Казанга бер микъдар ясак түләп, үзләренең иркен кырларында күчмә тереклек сөргәннәр. Казан падишаһлыгында аксөяк (аристократ)лар хөкем сөрсә дә, анда түбән сыйныфлар тарчылык, кысынкылыклар күргән дип [әйтеп] булмый. Казанда хөкүмәт иткән югары сыйныфның түбән сыйныф татарлар вә гайре татарларга золым итмәгәнлеген шуннан да аңлап буладыр ки, Казан падишаһлыгы кул астындагы гайре татарларның бервакытта да фетнә-фәлән чыгарулары мәгълүм түгел, фин кабиләләре һәм түбән сыйныф болгар-татарлар үз хакимнәре булган югары сыйныфлар белән мөнәсәбәтләрен падишаһлык егылганчы өзмәделәр, бәлки падишаһлык яшәгән мөдәттә шатлык вә михнәт көннәренең икесендә дә үз хакимнәре белән бергә булдылар. Борынгы Казан шәһәре. Казан падишаһлыгының пайтәхте булган Казан шәһәре хәзерге Казаннан бик күп кечкенә иде. Болакның Казан елгасына кушылган урыныннан башлап, Болакны уң кулда калдырып, аның буйлап Кабан күле янындагы күпергә хәтле килеңез дә, сулга борылып, Балык базары урамы белән китеңез, Театр мәйданын узып, Касаткин урамы белән төшеп, Казан елгасына барып чыгыңыз, аннан сулга борылып, Казан елгасы буйлап түбән китегез дә, кузгалып киткән урыныгыздан Болакның Казан елгасына кушылган урынына барып туктагыз. Менә борынгы Казан, һәрхәлдә, шул сез әйләнеп чыккан даирәнең тышына чыкмаган, хәтта ул даирәнең эчен дә бөтенләй тутырмаган иде, бу даирәнең эче таулы-чокырлы икәнлеге хәзерге Казанны күргән кешегә мәгълүмдер. Шәһәрнең мәркәзе хәзерге Воскресенский урам яткан тау өстендә булып, бу тау бер бите белән "Черек күлләр" дип аталган вә рәттән тезелеп киткән күлләргә иңә иде. Бу күлләр хәзерге Николаевский площадь бакчасыннан башлап хәзерге Управа артларына кадәр сузылалар иде. Казан шәһәре дивар белән әйләндерелеп алындыгы кеби, дивар тышында бер якта - баткаклы Болак, бер ягында биек ярлы Казан елгасы ята. Әмма шәһәрнең кояш чыгышы ягында - хәзерге Балык базары урамы, Пушкин урамы, Касаткин урамы урыннарында гаять тирән чокыр казылган иде. Казанның дивары (кальгасы) ифрат калын имән бүрәнәләреннән ясалган, урыны-урыны белән капкалары һәм манаралары бар иде. Дивар болай ясалган иде: калын имән бүрәнәләреннән киңлеге дүрт сажин кадәрле буралар бурап, шул бураларны рәттән тезгәннәр дә ошбу бураларның куыш калган эчләрен ташлар, ком вә балчык белән тутырганнар. Диварның өстендә, тышкы кырыенда, шәһәрне саклаучыларга ышыкланыр өчен, бу ягына агач дивар ясалган. Манаралар һәм дивар өстенә берләштерелгән дүрт почмаклы буралардан гыйбарәт булып, өсләре дүрт битле, текә түбә белән капланган, манараларның түбән ягында тар гына ишек ләр ясалып, атар өчен югарыларында озынча тәрәзәләре булган. Агач кальганың тиз януы мөмкин булса да, XVI гасырда шәһәрне сакларга аның да күп ярдәме тигән: кальганың өстенә баскыч куймыйча менәргә мөмкин булмаган, әмма баскыч кую бик читен булган. Мөдафәгачыларның кулында дошманны кальга янына якын җибәрмәскә җитәрлек төрле чаралар күп булган: диварга якын килгән кешеләрнең өстенә таш, кызган ком, кайнар су, эссе май, күкерт, сумала кебек нәрсәләр явып торалар булган. Казан әйләнәсендәге урлар аркылы шәһәрнең капкалары турында агач күперләр түшәлгән. Хәзерге крепость урыны пайтәхетнең йөрәге булып, аның үз алдына дивары булган һәм шәһәрнең башка өлешләреннән "Таҗик ермагы" дигән бер чокыр белән аерылган. Бу чокыр, Болактан башланып, хәзерге Александрийский мәйдан (Управа алдында) урынында үтеп, Казан елгасына барып тоташкан, Управа артында бу чокырның урыны әле дә бар. Мәгълүмдер ки, хәзерге крепость биек тау өстендә тора. Хан сарайлары, ханнарның төрбәләре, шәһәрнең иң шәп мәсҗедләре - һәммәсе шунда иде. Мәсҗедләрнең бише таштан булып, күккә чыккан биек манаралары әллә кайдан ерактан Казанның мөселман шәһәре икәнлеген күрсәтеп торалар иде. Иван Грозныйның җимерүләреннән котылып калган татар әсәре - ялгыз "Хан мәсҗеде" дип йөртелгән Сөембикә манарасыдыр. ТЕКСТЛАРНЫ ГАМӘЛДӘГЕ ЯЗУГА КҮЧЕРҮЧЕЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘҮЧЕЛӘР Гарипова Л.Ш. - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре; Хәсәнова А.Н. - Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре; Ханнанова Г.М. - Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре.