ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕ ТАРИХЫ (XIII гасыр - XX йөз башы) III том КЕРЕШ СҮЗ Татар әдәби теле тарихының III томы XIII гасыр - ХХ гасыр башы иске татар телендә язылган әсәрләрдә кулланыла торган лексика - сүз байлыгын барлауга һәм аның файдаланылуын өйрәнүгә, әдәби телнең бу тармагында язма традициянең ничек дәвам итүен күзаллауга багышлана. Әлеге хезмәт - аның икенче кисәге. Ул ХIХ гасыр - ХХ гасыр башы иске татар язма чыганакларына караган материалны үз эченә ала. Анализ әдәби тел тарихының эзлеклелеген билгеләргә мөмкинлек бирә торган төп принципка, ягъни барлык әсәрләрне дә бердәм ныклы системага салып, лексик-семантик категорияләрне тикшерүнең кабул ителгән тәртибенә нигезләнә. Әлеге категорияләр, беренчедән, хәзерге лексикология / семасиология тармагында тел күренеше буларак өйрәнелгәнчә, төшенчәнең сүзмәгънә (лексема) белән белдерелүе ягыннан зиһенгә алына, икенчедән, аерым текст эчтәлегендә ничек файдаланылуы - язма сөйләм берәмлеге булуы ягыннан ачыклана. Бу юнәлештә төшенчәнең сүзмәгънә белән бергә, аерым контекстта сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз, фразеологик бөтен, ирекле сүзтезмәләр буларак та белдерелә алуына игътибар итү зарурлыгы күренә. Лексик-семантик анализның колачы киңәйтелә: төшенчәнең белдерелүе синонимик микросистемадан гомумтел системасы күзаллана торган инвариант-парадигма нигезенә күчерелә. Нәтиҗәдә, уртак мәгънә тирәсендә туплана торган лексик-семантик вариантлар, аерым текстта ничек кулланылуына карап, контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге белән бергә күзаллана. Анализ барышында, һәр аерым авторның иҗат осталыгына бәйле рәвештә, әлеге процесс җентекләп аңлатыла, бер уңайдан сүзнең язма текстта кулланылу үзенчәлеген тикшерү принцибы тәгаенләнә. Хезмәтнең кереш өлеше - И.Б. Бәширова тарафыннан, XIX гасыр - XX гасыр башы иске татар язма чыганакларының лексик һәм лексик-семантик үзенчәлекләрен өйрәнү тарихы М.З. Вәлиева тарафыннан язылды, ә лексик-семантик категорияләрнең XIX гасыр - XX гасыр башы татар поэзия һәм проза әсәрләрендә чагылыш тапкан инвариант-парадигма үзенчәлеге һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге И.Б. Бәширова һәм Р.Ф. Мирхәев тарафыннан тикшерелде. Фәнни-тикшеренү эше Г. Кандалый, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки, Ә. Уразаев-Кормаши, Г. Тукай, М. Акъегет, З. Бигиев, Р. Фәхретдин әсәрләреннән алынган фактик материал нигезендә башкарылды. Алга таба "Татар әдәби теле тарихы" проекты кысаларында иске татар язма чыганакларында чагылыш тапкан стилистик категорияләргә караган нормаларның формалашу һәм үсеш-үзгәрешен өйрәнү күздә тотыла. Фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре дүртенче томда яктыртылачак. КЕРЕШ Билгеле булганча, иске татар язма әдәби теле XVIII гасыр ахыры - XIX йөз башларына кадәр килеп җиткәнче, татарлар дәүләт тоткан дәвердә, ягъни XII-XIII гасырлар Урта Идел буе Болгар дәүләтендә Ә. Ясәвинең "Хикмәтләр"е, Кол Галинең "Кыйссаи-Йосыф" дастан-поэмасы иҗат ителгән төрки-болгар, XIV-XV гасырларны колачлаган Алтын Урда чорында дини-дидактик һәм дөньяви әсәрләр язылган болгар-дәште-кыпчак төрки теле, ХV-XVI йөз Казан ханлыгында дөнья күргән Мөхәммәдьяр поэмалары, Өмми Камал тезмә әсәрләре язылган, авторлар үзләре искәрткәнчә, Болгар-Казан төркие, Казан теле, иске татар телендә язылган әсәрләрдә яшәеш ала, хәрәкәттә була. Аңлашылганча, бу дәверләрдә гасырлар буена, нигездә, поэзия - тезмә әсәрләр иҗат ителә. XVI гасыр урталарыннан төрки-татарлар Мәскәү / Русия дәүләте составында көн күрүгә дучар ителә. Алдагы дәверләрдә күтәрелгән мәсьәләләр үз чорындагы иҗтимагый-сәяси хәлләргә бәйле проблемалар буларак үстерелә. Казан каласын дошманнан саклап, аяусыз көрәшкән батырларның исемнәре Колшәрифнең ялкынлы шигырьләрендә урын ала. Иманны сакларга өндәүне укучыга җиткерү өчен, проза әсәрләренең колачы уңайлырак дип табыла. 1554 елда рус башкаласындагы тоткын Әднаш Хафизның төрки-татар телендә беренче проза әсәре - Насреддин Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия"сенә (1310) аваздаш булган һәм Мәхмүд әл-Болгариның "Нәһҗел-фәрадис"е кебек (1358) 40 фасылга бүленгән "Сираҗел-колуб" әсәре языла. Бу авторның хезмәтендә дә халык яшәешенә бәйле хәлләр ислам фәлсәфәсе нигезендә яктыртыла, ягъни кешенең Аллаһтан, гөнаһтан курку, әдәп-әхлакны һәм уңай сыйфатларны мактау, тискәре сыйфатларын тәнкыйтьләү дәвам ителә. Шуның белән бергә, Әднаш Хафиз әсәрендә, үз чоры вазгыятендәге иҗтимагый-сәяси хәлләргә җавап буларак, иман һәм кяферлек мәсьәләсе күтәрелә. Аерым кыйссаларда, татар халкы үлем һәм чукыну алдында калганда, үлемне сайларга, яисә торган җирен ташлап, һиҗрәт кылырга тиеш дигән фикер үткәрелә [Татар әдәбияты тарихы..., 2014, 2, б. 153 - 157]. Авторның инануы әсәренең нинди телдә язылуын аңлатканда да чагылыш таба. Замана ахыры булып, гарәп һәм фарсы теле белән язылган гыйлемгә омтылучылар калмагач, төрки телендә яздык, дип белдерелә. Әлегә кадәр гарәп һәм фарсы теленә каршы кую өчен, гомумтөрки мәгънәсе белән кулланыла торган төрки тел дигән төшенчәне, автор аерым бер җирлекнең теленә бәйләп конкретлаштыра: "түрки теленчә кыйлдык" дигәндә, Казан ханлыгында яшәүчеләрнең үз теле күздә тотыла. Замана ахырыннан соң да исән калган укый белүченең сөйләшә торган теле белән яздык дип, халыкның сөйләмә теленә нигезләнгән язма телен сакларга кирәклек мәсьәләсе күтәрелә [Татар әдәби теле тарихы..., 2015, б. 43]. XVI гасыр ахыры - XVII йөз башларында иҗат ителгән синкретик характердагы прозада, ягъни матур әдәбиятка да, публицистикага да каратырга мөмкин булган хезмәтләрнең эчтәлегеннән күренгәнчә, кешеләрнең әдәп-әхлагын, денен (вөҗданын) - иманын саклау мәсьәләсе белән бергә, халыкның тарихи үткәнен оныттырмау, кешелеген югалттырмау максаты күз уңында тотыла, көн тәртибе итеп күтәрелә. Әлеге әсәрләрнең күбесе, халыкның сөйләмә тел үзенчәлеге белән баетылган төрки телдә иҗат ителгән. Мөслими Хисамеддин бине Шәрәфетдиннең "Тәварихе Болгарийә..." хезмәте шундый әсәрләрнең берсе булып санала (1584). Дөрес, әсәрнең язылу вакыты XVIII гасыр ахыры дип тә белдерелә [XVIII йөз..., 2012, б. 413]. Теләсә кайсы чорда үз дәүләтенең мөстәкыйльлеге өчен кулына корал тотып сугышучыларның төп идеологиясе, ягъни үзебезнең тарихыбыз, дәүләтебез, динебез булып, без үзебез теләгәнчә яшәргә тиеш дигән фикер яңгыраш ала. Әсәр гавамга багышлап языла, төрки телендә укый белгән һәр кеше укып-аңласын,үзенең кемлеген онытмасын дигән изге максат күздә тотыла. Аңа ирешү өчен, автор билгеле бер төшенчәне берничә төрле сүз белән исемләргә кирәк дип саный. Мәсәлән, кешеләр яши торган урын дигән төшенчә ил, мәмләкәт, дийар, дәүләт, ватан, йорт, шәһәр, авыл, карья, өй, вилаят, кальга сүзләре белән атала. Болар, сүз җаена туры китереп, берсе икенчесе белән дә һәм тагын йир, зәмин, тараф һ.б. сүзләр белән дә алмаштырыла. Йорт сүзенең еш кабатлануы күзәтелә. Кадыйргали бәкнең "Җәмигыт-тәварих" хезмәтендә, Казан тирәсендәге Кәче, Сәрдә, Чыпчык, Карил, Шәбшә, Нурма, Хәерби, Тимерче һ.б. авыллар санала (1602). XVII йөзнең 80 нче елларында алты дастанны берләштергән авторы билгесез "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәре туа. Әлеге тарихи чыганаклар, авторлар үзләре белдергәнчә, Казан төркисендә, ягъни классик-абруйлы язма традиция нигезе сакланган хәлдә, халыкның сөйләмә теленә якын итеп, фольклорлаштырып языла. Бу әсәр Казан ханлыгы җимерелгәч килеп туган вазгыять хәл ителүгә, ягъни XVII гасырның буеннан-буена халыкның әдәп-әхлагын, иман-ышанычын, үз дәүләтле заманнары булуын оныттырмас өчен, аның тарихи хәтерен саклау максатын күздә тотып иҗат ителә. Әлеге мөһим тема укучының рухына, хис-кичерешләренә тәэсир итәрлек, үтемлерәк итеп бирү максатын күздә тотып, поэзиятезмә әсәрләрдә дәвам итерелә. М. Гайнетдинов ассызыклаганча: "...Мәскәү дәүләте тарафыннан көчләп чукындыруга дучар мөселманнарга иманнарын саклап яшәү стратегиясен эшләп бирә торган, ...Рабгузи ("Кыйссасел-әнбия"), Максудиның ("Могҗизнамә") алымнарына мөрәҗәгать ителеп, Суфи Аллаһиярның (1616 - 1713) "Сөбател- гаҗизин" ("Гаҗизләр ныклыгы") дигән әсәре языла. Автор хезмәтен "Төрки тел белән гакыйдә (иман кагыйдәләре) китабы" дип атый. ...Китап, дөрестән дә, дәреслекне, кулланма, функциональ әсәрне хәтерләтә. ...Әхлакый пакьлегеңне саклап яшәү мөмкинлекләренең чикләрен билгели. ...Идел буе татар әдәбиятының олы казанышы Мәүлә Колый иҗаты да "Сөбател-гаҗизин" әсәре тәэсире булырга мөмкин" [Татар әдәбияты тарихы..., 2014, 2, б. 203 - 205]. Галимнәр белдерүенә күрә: "Рухи кыерсытылган, җирсез, хокуксыз, дәүләтчелеген югалткан, дине һәм теле тыелган халыкның өмет-инануларын, кайгы- сагышларын үз йөрәге аша үткәреп" иҗат итүче суфилык ләкабе белән Мәүлә Колый дигән философ-шагыйрьнең, 1678 - 1699 елларда, Биләр төбәгендәге крестьян күтәрелеше җитәкчесе Бәйрамгали Колыев булуы мәгълүм. Татар халкының сөйләмә теленә якынайтылып язылган "Хикмәтләр"дә, "күңел" - илаһи як, "нәфес" - дөньяви як булган ике көчнең көрәше чагылышында, шагыйрьнең рухи дөньясы тасвирлана [Татар әдәбияты тарихы..., 2014, 2, б. 244 - 246]. XVII гасыр ахыры - XVIII йөз башларында "Илаһи бәет"ләр дип иҗат ителә торган нәсыйхәт, мөнәҗәт, касыйдә, васыятьнамә, мәдхияләрнең авторлары, халыкның сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләре теленә якынлашу юнәлешен аңлы рәвештә дәвам итәләр. 20 гә якын шагыйрьнең, үзләре белдергәнчә, Болгар-Казан шивәсендә язылган "Илаһи бәет"ләре, кулъязма хәлендә татарлар яши торган төбәкләргә дә тарала, укыла, халыкның рухын, иманын саклауга ярдәм итә. Әлеге мирас "XVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия" хезмәтендә туплап бирелә [Казан, 2006, б. 363]. М. Әхмәтҗанов болай дип белдерә: "Тупланган әдәбият ядкярләребезне тикшереп карасак, XVIII гасырда да татар халкының бай һәм күпкырлы язма әдәбияты булганын, аның коточкыч милли, дини, колониаль изү шартларында да халыкның рухын, әхлагын, иманын саклауга хезмәт иткәнен күрәбез. Әсәрләрдә кешелекнең алдынгы идеяләре - гуманизм, әхлакый матурлык, мәхәббәт, гаделлек, халыклар дуслыгы идеяләре төп урынны били" [XVIII гасыр..., 2006, б. 7 - 11]. "Илаһи бәет"ләр белән бер үк вакытларда, халыкны христианлашу - чукындырылу куркынычыннан сакланырга өндәгән "...аңлап ал бу сүзне синдә булса гакыл", дип укучысына эндәшеп, "Китабы мөстәтаб "Фәүзен Нәҗат" ("Иң яхшы котылу юлы)" дигән шигъри әсәр языла (1767). Автор "Китабы..."ның теле турында "Биләфыз фарси иде ул язылган, ...Дидем булса иде биләфыз төрки / Бу йирдә төркидер телләрнең күрке / Илем төрки, аны төрки тел илә / Дидем берничә сүз җан вә дел илә" [Инсафутдинова, 2007, с. 89]. М. Инсафутдинованың "Проблематика и поэтика памятника XVIII в. "Фаузен Наджад" дип исемләнгән кандидатлык диссертациясендә әсәрнең тел үзенчәлекләренә дә игътибар ителә: "...Иске татар телендә язылган әсәр. Тематикасы белән әхлакый-дидактик, фәлсәфи-дини яссылыкка юнәлдерелгән. Шуңа да ул уку әсбабы, дәреслек буларак файдаланылган.... Шәригать тәртипләре искә төшерелә торган шигъри әсәрдә, гарәп һәм фарсы алынмалары күпләп файдаланыла, әмма чыганакның лексик нигезен төрки-татар сүзләре тәшкил итә". "Фәүзен Нәҗат" әсәренең сүзлек составына лексик-семантик характеристика" дигән бүлекчәдә, лексик берәмлекләр түбәндәге тематик төркемнәргә бүленеп анализлана: а) туганлык атамалары; б) дини терминнар; в) тормыш-көнкүреш предметлары, күренешләре лексикасы; г) кеше анатомиясе белән бәйле сүзләр (соматизмнар); д) социаль терминнар; е) хайван, кош атамалары; ж) табигать күренешләре, вакыт, көн атамалары [Инсафутдинова, 2010]. Кызганычка каршы, мисаллар аз, автор, нигездә, санап китү белән чикләнгән, аңлатмалар китерелмәгән. Ләкин галим фикеренчә, бу лексик берәмлекләрнең төп өлеше хәзерге татар әдәби телендә иркен кулланыла. М. Әхмәтҗанов ассызыклаганча, "Фәүзен Нәҗат" әсәре татар халкының иманын, мәдәниятен һәм үзен кавем буларак саклап калу юлында "Сираҗел-колуб", "Сөбател-гаҗизин", "Рисаләи Газизә" әсәрләре кебек рухи таянычларның берсе була [Татар әдәбияты..., 2014, 2 т., б. 333 - 337]. XVIII йөз урталарында халыкны көчләү, чукындыру дәвам итә. Хәерчелеккә, тормыш авырлыгына чыдый алмыйча, туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булучыларның саны арта. Хакимият һәм гади хезмәт кешесе арасындагы каршы торулар кискенләшә. Кеше чыдый алмаслык авырлыкка каршы көрәш-протест көчәя. Идел-Урал буйларында яшәүче татар, башкорт, кыргыз, казакълар һ.б. арасында баш күтәрүләр башлана. Кузгалышның оештыручыы һәм җитәкчесе үз заманының күренекле укымышлысы, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле, сәләтле Габдулла Гали углы Алиев (Батырша) (1715 - 1762) була. 1755 - 1756 еллардагы кузгалышлар хакимият тарафыннан бастырыла, Батырша кулга алынып, Мәскәүгә Сенат судына озатыла, патшага каршы оештырылган хәрәкәтне ачыклау өчен, сорауларга җавап язарга тиеш була. "Гарызнамә" әсәренең тел үзенчәлеген өйрәнүче галимнәрнең фикерләренә караганда, бу әсәр жанры буенча бер үк социаль-сәяси шартларда язылган рәсми актларга, халыкка мөрәҗәгать ителә торган манифестларга якын булып, төбәктә яшәүчеләрнең җанлы сөйләм теле нигезендәге иске татар телендә язылган, мемуартарихи очерк рәвешендәге әдәби әсәр дип санарга мөмкин [Гайнетдинов, 1998, б. 92 - 109]. Бу уңайдан, М. Әхмәтҗанов тагын болай дип белдерә: "Гарызнамә" ...халык кузгалышын царизм, хөкүмәт, чиновниклар аңлаткан, күзаллаган карашларга принципиаль каршы чыгу күренеше, ягъни заманасының иң актуаль һәм принципиаль публицистик әсәре булып тора" [XVIII йөз..., 2012]. Берничә жанр- стильгә бүлеп карарга мөмкин дип билгеләнә торган синкретик тәртиптәге "Гарызнамә"нең, үзенә генә хас үзенчәлеге булуына да игътибар итәргә тиешбез. Бу әсәр - Сенат суды тарафыннан куелган сорауларга җавап бирү рәвешендә, патшабикәгә адресланып язылган җавап хаты. Әлеге үзенчәлек язманың телендә чагылыш таба. Автор патшабикәгә хөрмәт белән "...Гыйззәтле, дәүләтле падишаһымыз газыйми хәзрәтләре" дип мөрәҗәгать итә, аның шәхесенә атап яза. Ф.М. Хисамова ассызыклананча: "...язык гарезнаме отличается от довольно сухих по языку официальных актов в первую очередь, своей изысканностью, красочностью, претендующей на некоторую художественность, и в то же время простотой" [Хисамова, 1999, с. 289-291]. Әсәр теленең бер үк вакытта нәзакәтле һәм гади булуы аның метафора, чагыштыру һ.б. сурәтләү чараларын куллануда гына түгел, тормыш-көнкүрештәге гадәти сүзләрне әдәбиләштерә белүендә дә ачык чагыла. Батыршаның баш күтәрүнең сәбәпләрен патшабикәгә аңлату йөзеннән язылган "Гарызнамә" трактатында, авторның гарәп вә фарсы телләрен дә, үз ана теленең язма һәм сөйләмә формаларын да яхшы белүе, фикерен ачык итеп җиткерүе аңлашыла. Һәр төшенчә диярлек берничә сүз белән исемләнеп, һәр сүз мәгънәдәш парлары белән алмаштырылып кулланыла. Ил дигән төшенчә мәмләкәт һәм дәүләт сүзләре белән бирелә. Мәмләкәт сүзе мәмләкәт пәнаһымыз, ягъни илебезне яклаучыбыз дип тәгаенләнә. Дәүләт сүзе Дин вә Дөнья дәүләтемез дип, рухи һәм көндәлек тормышка якынайтыла, дин вә дөнья көтешләре дип кабатлана. Мәмләкәт- дәүләт төшенчәсенең аерым өлешләре күпсанлы сүз- атамалар белән исемләнә: губерна, даруга-йул, шул йуллардагы өйәз, илү, правинча, түбә, аймак, өлкә, кальга, һәм ауыллар, йорт, өйләр һ.б. тезеп бирелә. Әлеге атамалардан йул сүзе билгеле бер юнәлештә бару, сәфәргә чыгу мәгънәсе белән; илү - волость, туган ил, ватан мәгънәсендә; йорт - ил һәм торак, өй мәгънәсе белән; ауыл - халык яши торган торак пункт һәм җәйләү авылы дигәндә, киртәләп алынган урын мәгънәсендә дә, кальга, шәһәр төшенчәләрен белдерү өчен дә кулланыла [Бәширова, 2010, б. 525]. Бер үк төшенчәне белдерә торган сүзләрнең күплеге, аларның мәгънә төсмерләренең аерымлануы, авторның патшабикәгә җиткерергә теләгән фикеренең тирәнлеген раслый. Төрле жанр-стильләргә бүлеп карарга мөмкин булган синкретик характердагы "Гарызнамә" әсәреннән аермалы буларак, 1773 -1775 еллардагы Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар хәрәкәте белән бәйле документларны, композицион төзелеше, махсус терминнар буларак кулланыла торган сүзләрнең сайланышы, автор мөнәсәбәте белдерелү ягыннан караганда, хосусый рәсми эш кәгазьләре буларак аерып күрсәтергә мөмкин. Анда, иске татар телендәге текстларда әлегә кадәр киң таралмаган манифест, указ, устав, пичәт, дапурус, приказ, рапорт һ.б. рус теле алынмалары белән атала торган төшенчә- терминнар күпләп файдаланыла. Язма норма аерым сөйләм тибына хас булган вариантлары белән дәвам иттерелә [Фасеев, 1982, с. 62]. XVIII йөздәге проза әсәрләре дигәндә, "Мәҗмугыл-хикәят" җыентыгы күздә тотыла. Әдәбиятчы галим Н. Исмәгыйлев белдерүенчә, "XVIII гасыр татар әдәби процессын шул заманның тәрҗемә әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. Бу чорда Көнчыгыш әдәбиятыннан кереп, халыкның үз әдәби хәзинәсенә әверелеп киткән әсәрләр мөһим урынны алып тора. Шундыйларның берсе - XVIII гасыр татар тәрҗемә прозасының типик үрнәге булган "Мәҗмугылхикәят". 305 битле җыентык ике бүлектән тора: беренче бүлектә - 24, икенчесендә 9 хикәят бар. Беренче бүлекнең баштагы битләре югалган, икенче бүлек исә "Мәҗмугыл-хикәят" дип исемләнгән. Җыентык шушы исем белән алынды. ...Күчерүче 1775 елда дип датасын куйган" [Татар әдәбияты тарихы..., 2014, т. 2, б. 414]. Традицияне саклап, әсәрнең теле хакында: "...Ходайга ялварып, рухани җитәкчемнән ярдәм теләп, төнне көнгә ялгап, берничә фарсы хикәятләрен җыеп, төркичә тәрҗемә кылып, "Мәҗмугыл-хикәят" дигән исем бирелде. ...Күңелләр раушаны вә мәҗлесләр гөлшаны булыр иде", - дигән ышаныч белдерә [1994, б. 11]. Күләмле бу җыентыктагы хикәятләрнең теле фәнни яктан өйрәнеп тикшерүне көтә. Әсәр илкүләм күтәрелгән халык кузгалышларының, хакимияткә каршы торырлык реаль көч икәнлегенә ышандыра, ниндидер ташламаларга бару зарурлыгы аңлашыла. Мөселманнарның хөкүмәткә каршы күтәрелүен булдырмау өчен, алар өстеннән һәрдаим күзәтүне максат итеп һәм җитәкче үзәк буларак төзелгән "Мәхкәмәи шәргия Оренбургия"нең дә (ягъни Диния нәзарәтенең; 1788/1789) уңай ягы да була. Ислам дине рәсми рәвештә таныла, көчләп чукындырулар кими. "XVIII гасырның соңгы чирегендә татарларга карата Россия империясе уздырып килгән милли-дини изү сәясәте йомшара. Татарлар, үз мәгариф системасын үстерү өчен, автономия алалар" [Татар әдәбияты тарихы..., 2014, 2 т., б. 338]. Бу вакытларда, татарлар яшәгән төрле регионнарда, бер-бер артлы мәчетләр торгызыла башлый: Эстәрлебаш мәдрәсәсе (1720), Иж-Бубый (1730), Оренбург төбәге Каргалы мәдрәсәсе (1750), Түбән Бәрәскә таш мәчете (1769), Мәрҗани таш мәчете (1770), Кышкар мәдрәсәсе (1777), Казанда "Мөхәммәдия" (1882), Оренбургта "Хөсәения" (1889), Уфада "Галия" (1906) һ.б. Әлеге мәдрәсәләрдә барлык төрки халкының зыялы кешеләре булып җитешәчәк шәкертләре белем ала, кулъязма китаплар күпләп туплана. Иж-Бубый мәдрәсәсенең программаларыннан аңлашылганча, башлангыч сыйныф төркичә уку, төрки имлясы, ягъни татар теленнән башлана, аннан соң гарәпчә, фарсыча, төркичә инша белән рәттән, дини-рухани [Коръән сүрәләре, пәйгамбәрләр тарихы], дөньяви (хисап, география, гомуми тарих, химия, биология һ.б.) фәннәр укытыла [Бертуган Бубыйлар..., 1999, б. 33, 35 - 36, 39]. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе программасының да шушы тәртиптә төзелүе күренә [Әмирханов, "Мирас", 1992, б. 42]. XVIII гасырның соңгы унъеллыгында иҗат эшенә керешкән татар халкының энциклопедист галиме Г. Утыз Имәни (1754 - 1834), үзеннән алда иҗат иткән авторлар кебек үк, сүзен "түрки" дип башлый: Күреб, түрки диб санма йиңгел / Чалыш, сәгъди ит, җәмигъ сүзләрен бел / Әгәр чәндикә түрки булса, и йар / Гъәҗаиб мөшкел улан йирләре бар [Утыз Имәни, 1986, б. 37]. Авторның "Әбйате төрки фи фазыйләте гыйлем" ("Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр") дигән күләмле шигырендә: ...Гыйльмилә хасил улыр Ике җиһан", "Бу гыйлемдер бәлки саклар үзени / Дере тотар дин вә һәм дөньясыны, - дип, гыйлем белән генә гамәл кылу дөрес була дигән фикере махсуслап көн тәртибенә куела, сәнгатьчә яктыртыла (1788 - 1789) [Утыз Имәни, 1986, б. 45, 156]. "Бу әсәрдә шагыйрь гыйлем алуга дан җырлый. Нәкъ менә шушы әсәрдә Г. Утыз Имәнинең мәгърифәтчелек карашлары тулы көенчә чагыла да" [Татар әдәбияты..., 2014, 2 т., б. 455]. Әлеге фикер Яхья Сәфәргалинең (1758 - 1838) "Васыятьнамә"сендәге кебек (1798), шәригать гыйлемендә торгынлык, наданлык булмаска тиеш дигән юнәлештә, халыкның рухи җитәкчеләренең белем ягын күтәрергә кирәклек, гомумән, тәрбия-мәгарифне алга җибәрү максаты мәйданга куела торган әсәрләрдә чагылыш таба [Татар әдәбияты..., 2014, т. 2, б. 335, 338 - 339]. Алга таба бу катлаулы мәсьәләләр, билгеле бер дәрәҗәдә үзенчәлекле булып, Т. Ялчыголның (1763 - 1838) "Рисаләи Газизә: шәрхе "Сөбател-гаҗизин" әсәрен дә тасвирлана (1796). Автор әсәрнең ни өчен һәм ничек язылуын аңлатып үтә: "...Зирә ки ул "Сөбател-гаҗизин" әнвагъ лөгать илән мөләүвәндер, - диделәр. Аның гыйзли (хөрмәтле) лөгатьләрене кәндүтелемез илә аңлатсаң ирде диделәр" [Ялчыгол, 1797]. Бу хезмәт, беренче мәртәбә - Санкт-Петербургта [Китабе Рисаләи Газизә, 1847, 372 б.], икенче мәртәбә 1850 елда Казанда дөнья күрә, аннан соң күп тапкырлар басыла. Соңгы елларда, М. Гайнетдинов, М. Әхмәтҗанов, Х. Миңнегулов тарафыннан җентекләп тикшерелә, яңа басмалары тәкъдим ителә [Татар әдәбияты..., 2014, т. 2, б. 347 - 359]. Әлеге юнәлештә XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башы татар шагыйре Кол Мөхәммәднең дә шигъри иҗатына игътибар итәргә кирәк. Кол Мөхәммәд (1775 - 1845) турында беренче тапкыр галим М. Әхмәтҗанов язып чыга, кулъязмалары хакында мәгълүмат бирә [Әхмәтҗанов, 1981, б. 68 - 84]. Бу авторның кулъязмалары, әдәбият тарихы галиме Г.Н. Зәйниева тарафыннан тикшерелә. Аның "Кол Мөхәммәднең шигъри иҗаты: текстология, проблемалар һәм тел үзенчәлекләре" монографиясендә шагыйрьнең шәҗәрәсе, тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат бирелә, әсәрләрнең кулъязмалары анализлана, сәнгатьчә эшләнеше һәм тел үзенчәлекләре тасвирлана, әдипнең шигырьләре һәм поэмалары текстологик эшкәртелеп, кушымта итеп бирелә [Зәйниева, 2006, б 130]. Менә фәлсәфи-дидактик планда "иман һәм гамәл" проблемасы күтәрелгән "Мөһиммәс-сыйбьян" ("Сабыйларның бурычлары)" поэмасы: Тарих мең дә сигез йөздә, ун эчендә / Ки тәэлиф иделебдер Мирзаларда / ...Дәхи төркичә булсын аның бәяны / Белүбән забит итде һәр кемсә аны /Аның илә гамәл кыйлсын һәр инсан / Бәнем кеби габиләркүбдер хаван [Зәйниева, 2006, б. 19]. Яисә "Тәгърифел-вилдан" ("Балаларга аңлатма") поэмасы: Төрки үзрә булсын аның бәянлары / Төрки теле безгә күркәм, исән бары / Бу рисаләгә исем куйдым "Тәгърифел-вилдан" Тарих мең дә сигез йөздә ун биш йылда / Бу рисалә чыкарылды Газан йирендә / Олугы Йаз исемле карйәсендә / Ул фә кыйрә Кол Мөхәммәддирләр имди [Зәйниева, 2006, б. 25]. Аңлашылганча, шагыйрь үзенең исемен, поэмаларының кайчан, кайда, нинди тел белән язылуын төгәл итеп күрсәтә. Әлеге мәсьәләләр "Кол Мөхәммәд әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше һәм тел үзенчәлекләре (күзәтү ясау)" дигән бүлектә җентекләп тикшерелә [Зәйниева, 2006, б. 75 - 100]. Шулай итеп, өч йөз еллар буена халыкның әдәп-әхлак, иман-ышанычын / хак динен, тарихи хәтерен саклау максатын күздә тотып иҗат ителгән әсәрләргә нигезләнеп, иманлы һәм намуслы булу белән бергә тагын гыйлемле дә булу, файдалы гамәлләр кылу зарурлыгы ассызык лана һәм төрле юнәлешләрдә үстерелә. XVIII гасырның соңгы чиреге - XIX йөзнең беренче унъеллыгында, русларга татар теле укыту өчен, дәреслекләр язу гамәлгә куела: С. Хәлфиннең "Азбука татарского языка..." (1778) һәм "Татарский словарь..." хезмәтләре дөнья күрә (1785), алга таба бу төр кулланмалар күпләп языла башлый. Ике телле һәм күп телле сүзлекләргә үз чорының сөйләмә һәм язма телләрдә кулланыла торган сүзләр теркәлә. Рус теленә мөнәсәбәтле хезмәтләрдә, ягъни руслар өчен язылган дәреслек-кулланмаларда, "...мишәр һәм типтәрләрнең сөйләмә телләре чагылыш таба торган иске татар телендә язылган эш кәгазьләре рус теленә тәрҗемә ителгәндә, язма тел " татарский" дип атала, ягъни "переводы татарских писем", "в подлинном татарском письме" һ.б. дип күрсәтелә. Гасырлар дәвамында китаби язмачылыкка ия булган белемле татарлар яңа дәүләтнең мәнфәгатьләрен тормышка ашыру юнәлешендә төп көчкә әверелә. Империянең көнчыгыш чикләрен киңәйтү һәм ныгытуга, шул төбәк илләре белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруга төрки телләрне һәм гореф-гадәтләрне, гарәп вә фарсы телләрен һәм ислам йолаларын яхшы белгән, укымышлы татарлар җәлеп ителә. Эзлекле рәвештә "Сәяхәтнамәләр" языла [Татар әдәбияты ..., 2014, б. 398 - 414]. Иске татар теле XVI гасыр - XIX гасыр башына кадәр, ягъни 300 еллар икенче рәсми-функциональ дәүләт теле буларак файдаланыла. Россия дәүләтендә латин, рус һәм татар телендә язылган хатларга гына җавап бирелә [Хисамова, 1999, б. 96]. ХIХ гасыр башларында традиция буенча төрки телдә шигърипоэзия әсәрләре иҗат итү тагын да активлаша. ХIХ гасырның беренче яртысында Әбелмәних Каргалый (1782 - 1833), Һибатулла Салихов (1794 - 1867), Шәмсетдин Зәки (1825 - 1865), Габделҗәббар Кандалый (1797 - 1860), икенче яртысында Гали Чокрый (1826 - 1889), Әхмәт Уразаев-Кормаши (1855 - 1883), Мифтахетдин Акмулла (1831 - 1895) кебек һ.б. татар халкының танылган шагыйрьләре иҗат итә. ХХ йөзнең беренче бишьеллыгында халкыбызның даһи шагыйре Г. Тукай беренче шигырьләрен яза башлый. Бу шәхесләрнең күбесе буыннар буена килә торган зур укымышлы дин әһелләренең варислары һәм шәкертләре буларак, чынбарлыкны кабул итүдә, үзләренең көнкүреш һәм иҗат эшчәнлегендә, Аллаһы Тәгаләгә, ислам дине кануннарына нигезләнәләр. Әлеге юнәлештәге фәннәрне, әдәбиятны камил үзләштереп, иҗатларында файдаланалар. Г. Утыз Имәнинең: ...Күреб, төрки икән дип җиңелгә санама / Тырыш, көч куй, барлык сүзләренә төшен..., - дип укучыларына эндәшеп язу алымы дәвам иттерелә. Төрки-татар теленең гарәп-фарсы алынмалары мул файдаланыла торган аристократ-абруйлы һәм җирле диалекталь үзенчәлекләр әдәбиләштерелеп языла торган халыкчан - сөйләмә вариантлары берсе икенчесеннән аңлы рәвештә аерымлануга йөз тота. Язма телдә иҗтимагый-социаль дип карарга мөмкинлек бирүче аерымлану хасил була. Чит илләрдә укып, гарәп вә фарсы телләрендә язылган әдәбиятның төрле нөсхәләрен күчереп, тикшереп, дин кануннарын яхшы үзләштереп туган иленә кайткан Утыз Имәни һәм Бохарадан Госманлы империясенә - Төркиягә җибәреләчәк илчелекнең исмамы, сәркәтибе һәм илчелекнең төп киңәшчеләренең берсе буларак, халыкара масштабта танылу алган Әбелмәних Каргалый кебек шәхесләр туган якларына кайткач, авылдан беркая да чыкмаган, әмма указы булганга гыйлемле саналган муллалардан үзләренең аерылып торуларын, гыйлем- белем ягыннан өстен булуларын аңлыйлар. Әлеге чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү әсәрләренең теле-сөйләмендә чагылыш таба. Указ алган муллаларны наданнар дип санаган Утыз Имәни трактатларын, фәнни хезмәтләрен, үзе кебек үк гарәп- фарсы телләрен яхшы белүче һәм аның фикер агышын аңлый ала торган укымышлы-гыйлемле кешеләргә багышлап иҗат итә. Гарәп яисә фарсы телендә язылган хезмәтләренең ахырында бу эшнең максаты төрки телдәге өзек белән аңлатылып бирелә: ...Рафикъ, безни нәүбидән итмәгәйсез / Догадин һәм оныдыб куймагайсыз / Теләкемдер - дога, үзгә сүзем йук / Бу дөньяда сүзем калгай, үзем йук [Утыз Имәни, 1986, б. 37 - 39; б. 30] һ.б. Алга таба бу юнәлеш Ә. Каргалый (1782 - 1833) иҗатында дәвам иттерелә. Авторның чит илләрдә туплаган белемнәре, гарәп, фарсы телләрен яхшы белүе, "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әсСәгыйди" сәяхәтнамәсен иҗат иткәндә ныклы нигез була (1817 - 1818). Китап булып беренче мәртәбә - 1845 елда, икенче мәртәбә - 1889 елда, өченче мәртәбә 2002 елда Казанда басыла. "Хикәяте әүвәл, хикәяте сани"... дип, ун хикәят итеп язылган "Сәяхәтнамәсен" иҗат иткәндә, имам Газалинең (1058/59 - 1111) "Мишкәт-ел-әнвар" ("Нурлар чыганагы") дигән хезмәтеннән алынган сюжетларны файдалана [Гайнетдинов, 1978, б. 12]. Бу хакта автор: Газали хәзрәте "Мишкәтел-ә нвар" / Китабыдин моны түркийә , бичар / Итебдер тәрҗемә, ба назыме әбьят / Өмиде: бу сәбәбле идәләр йәд..., - дип белдерә [Каргалый, 1845, 1889, б. 7, 2002, б. 69]. Алга таба да шул ук максат белән "Тәфсире Кәбир" кебек чәчмә бәяннарга нигезләп һәм тагын Җамалетдин Руми, Суфи Аллаһияр әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, үзенең тезмә-ш игъри хикәят язуын аңлата. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты М. Гайнуллин, М. Гайнетдинов, Ш. Садретдинов хезмәтләрендә өйрәнелгән. [Бу хакта: "Татар әдәби теле...", 2015, б. 76 - 78]. Һ. Салихов (1794 - 1867) "Төхфәтел-әүлад" ("Балаларга бүләк") дигән шигырендә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләрен - Тәҗвидне төрки телендә китап итеп язасы килүен белдерә: Гәрчә Тәҗвид күб ирер фарсы, гарәб / Фәһем иделмәй, улыныр иде мозтарәб / Күңлә дөшәр иде бәнем дәм-бә-дәм / Төрки телендә рисалә сабт идәм [Татар әдәбияты..., 1985, б. 149 - 150]. ХХ гасырның 10 нчы елларында язылан бу юллар, XII гасырда иҗат иткән Әхмәд Ясәвинең (1166 елда вафат): Айәт, Хәдис мәгънәсе төрки булса муафикъ / Мәгънәсенә йиткәнләр йиргә куйар бүркине..., - дигән фикеренә аваздаш яңгырый. Авторның "Китабе мәҗмәгыл адәб" ("Әдәбле булу кагыйдәләренең җыентыгы") хезмәтендә, Суфи Аллаһиярның фикерләренә нигезләнеп, дини-дидактик юнәлештә, әдәпле, мәгърифәтле, әйбәт холыклы бу лыр га, җәмәгатьттән аерылырга ярамый, аерылган кошны карчыга (баз) чукыган кебек, башың яньчелер, сәнчелер дип тасвирлана [Салихов, 1900, б. 40]. Әдәбият тарихы галимнәре М. Гайнуллин [Татар әдәбияты, 1957, б. 52], М. Гайнетдинов [Татар әдәбияты...,1985, б. 150 - 153], шагыйрь иҗатының каршылыклы булуына, кешенең шәхси хис-кичерешләрен ихтирам итәргә кирәк дигән яңа идеяләрнең иске әдәбияттагы традицион калыпларында баруына игътибар итәләр. Шушы ук агымда Шәмсетдин Зәки (1825 - 1865) кебек талантлы шагыйрь иҗат итә. "Гарәп һәм фарсы телләрен ана теле кебек үк яхшы белә. Көнчыгыш поэзиясе даһиларының ...иҗатлары белән якыннан таныш була. Үзе дә гарәп, фарсы телләрендә китаплар, шигырьләр яза [Татар әдәбияты...,1985, б. 174]. Шагыйрьнең мирасы кулъязма хәлендә сакланып, Р. Фәхретдин тырышлыгы белән ["Асар", 1907, б. 413 - 422] безнең көннәргә килеп җитә, шигырьләренең теленә башлап Җ. Вәлиди игътибар итә [Вәлиди, 1912, б. 114 - 122]. Алга таба кулъязмалар әдәбиятчы галимнәр Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов тарафыннан тикшерелә. М. Гайнетдиновның "Мөнәҗәтләр. Хикәятләр"дигән басмасында, Ш. Зәкинең иҗаты турында мәгълүмат бирелә, шигырьләре тупланып тәкъдим ителә [Гайнетдин, 2002, б. 3 - 13, 29 - 61]. А.Ф. Йосыпов тарафыннан шагыйрь әсәрләренең морфологик үзенчәлеге тикшерелде һәм монография булып басылды (2006). ХХ гасырның икенче яртысында иҗат итә башлаган Гали Чокрыйга (1826-1889) мөнәсәбәтле рәвештә, "...поэзия жанрына караган традицияләр дигәндә, аның да, Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки һ.б. фәлсәфи шагыйрьләр кебек үк, үз чоры татар җәмгыятенең актуаль мәсьәләләрен кайгырткан һәм иҗатында чагылдыра алган" шагыйрь булуы истә тотыла [Гомәров, 2006, б. 31]. Г. Чокрый да аң-белем, мәгърифәт тарату юнәлешендә тырышып эшләгән фикер иясе буларак, төрле жанрларда дөньяви һәм дини эчтәлекле оригиналь әсәрләр язган, Көнчыгыш әсәрләренә шәрехләр ясаган, абызгайлар традициясен дәвам итү юнәлешендә, укымышлы кешеләргә багышлап, гарәп һәм фарсы телләрендә иҗат иткән [Әхмәтов, 1985, б. 430 - 431]. Димәк, бу авторның әсәрләре дә төрки-татар теленең гарәп-фарсы алынмалары мул файдаланылган аристократ-абруйлы вариантында язылган дип әйтә алабыз. Шуның белән бергә, әлеге шагыйрьләр белән бер үк вакытта, "Илаһи бәйет"ләрнең авторлары искәрткәнчә, Болгар-Казан шивәсендә, ягъни халыкның җанлы сөйләменә һәм авыз иҗатына хас булган сүз һәм сүз формалары әдәбиләштерелеп, Баһавиның "Бүз йегет китабы" иҗат ителә (1842). Автор китабының фарсы теленнән тәрҗемә булуын искәртә: ...фарсы теле берлә язылмыш, йыры күп йук иде, сүзе моңлы ирде. ...Үземезнең күңелемез кайгылы көндә, Бүз йегет китабына кайгымыз түкеб 1842 нче йылында йазып ирдек, - дип, шул моңлы адәмнәрнең үз сөйләмә телләрендә язарга кирәклеген аңлап эш итә. Әлеге юнәлештәге иҗат үзенчәлеге ХIХ гасыр урталарында Габделҗәббар Кандалыйның (1797 - 1860) чибәр кызларны мактап язган шигырьләрендә дәвам иттерелеп, халык арасында киң таралыш ала. Бу автор да төрки телдә язуымны үтенделәр дип белдерә: Бәгъзе яран фәкыйри, бәгъзе әннас Әйләделәр бу гарибдин илтимас / Бер китабәт кыйссалардан әйләгел/Һәр нә гаҗәибдин улса - сөйләгел / Төрки улсын ул китабәте шәриф [Татар әдәбияты..., 1985, б. 83 - 84]. Җ. Вәлиди белдергәнчә: "...Без тарихымызда чын татарча нәзымләр язучыны эзләгәндә, иң элек Габделҗәббар әл-Кандалыйга очрыймыз. ...Ул һичбер урында диб әйтерлек татар телен бозмый, гавами, фәкать һәркемгә аңлашылырдай ачык вә урынлы тәгъбирләрдән качмый, чит сүзләргә вә тәкәлефле тәгъбирләртә бик аз урын бирә; татарча сүзләрне бик осталык вә табкырлык илән кулланадыр, Без анда яхшы гына кувәи шигърия булганын сизәмез" [Вәлиди, 1912, б. 93]. Г. Сәгъди үзенең "Татар әдәбияты тарихы" дигән хезмәтендә, ша гыйрь әсәрләренең тел үзенчәлекләренә дә игътибар итеп, аның "кыпчак, болгар, уйгыр, чыгатай, төрек һәм татар сүзләре кушылмасыннан" торуын искәртә [Сәгъди, 1926, б. 36 - 37]. Шагыйрь иҗатын әдәбиятчы галимнәр дә (Х. Госман, М. Гайнуллин, Р. Әхмәтов, Л. Мәгъсумова һ.б.), телчеләр дә яратып өйрәнә. Алар Г. Кандалый татар сүзләреннән гыйбарәт гомумхалык сөйләм лексикасына нигезләнеп язган дигән нәтиҗәгә киләләр. А.Х. Нуриева исәпләүләренә караганда, Г. Кандалый кулланган лексик берәмлекләрнең 78% ы - татар, 22% ы алынма сүзләрдән (14% ы - гарәп, 7% ы - фарсы, 63% ы - рус сүзләре) тора [Нуриева, 1968, б. 42 - 43]. Аерым галимнәр, шагыйрь әсәрләре теленең үзенчәлекле һәм катлаулы булуына игътибар итә. Х.Р. Курбатов "Г. Кандалый шигырьләрендә тел, стиль, метрика һәм строфика" дигән мәкаләсендә болай дип белдерә: "Татар поэзиясендә Г. Кандалый - традицион төрки әдәби тел чикләрен кыю атлап чыгып (ләкин аерым очракларда аннан бөтенләй үк баш тартмыйча), халыкның җанлы сөйләм телен бик иркенләп шигъриятләштерүче олы шагыйрьләрнең берсе. ...ХХ йөз башы шагыйре Г. Тукайга һәм аның замандашларына халыкның сөйләшү телен шигырь теле итеп куллануга беренче булып юлны Кандалый ача. Әмма моннан бу шагыйрьнең барлык әсәрләре дә халык теле белән язылган икән дип уйламаска кирәк. Урыны белән ул йә традициядән аерыла алмыйча, яисә югары уй- тойгылар турында тас вир итәргә кирәк булганда, борынгы төрки әдәби телгә әйләнеп кайта" [Курбатов, 1984, б. 113 - 114]. Бу фикер М. Госманов тикшерүендә тәгаенләнә: "...шагыйрь чын-чыннан әдәби әсәр язу эшенә традицион иске әдәбият-суфичылык әдәбияты позициясеннән чыгып тотына. Г. Кандалыйның беренче җитди әдәби тәҗрибәләре сыйфатында ике поэмасын - "Рисаләи иршад" (Тугры юлга күндерүче китап") һәм "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" әсәрләрен исәпкә алабыз. ...Беренче әсәрләрен ясалма телдә язудан башлаган шагыйрь әдәби эшчәнлегенең соңгы чорында халык теленнән аерылмаслык дәрәҗәдә гади итеп язу югарылыгына күтәрелде" [Госманов, 1988, б. 18, 51]. Әлеге фикерләрдән аңлашылганча, төрки әдәби телнең абруйлы һәм халыкчан вариантлары була. Алар гасырлар дәвамында төрле авторларның әсәрләрендә параллель рәвештә кулланылып, Г. Кандалый иҗатында бергә берләшә. XIX гасырның икенче яртысында иҗат иткән Әхмәд УразаевКормаши (1855 - 1883), Мифтахетдин Акмулла (1831 - 1895), Яков Емельянов (1848 - 1893) кебек шагыйрьләр иҗатында халыкчанлык тармагы үзенчәлекле рәвештә дәвам иттерелә. Бу шагыйрьләр гомумсөйләмә формаларны мул куллану белән бергә, үзләренең туган ыруы-кабиләсе (Акмулла, үзенең белдерүенчә - мужик-мишәр, Емельянов - керәшен), яисә яши торган урынчалыгына хас булган кардәш казакъ, башкорт, "татар халкының гади сөйләм телендә язылган..." [Татар әдәбияты..., 1985, б. 472], керәшен теле үрнәкләрен табигый бер җиңеллек белән файдалана, тасвир чарасы итеп күтәрә, нәтиҗәдә, әдәби тел баетыла, укучыларның колачы киңәйтелә. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" (1874), "Таһир илә Зөһрә" (1879) дастаннары мәгълүм. Авторның бу әсәрләре саф мәхәббәткә багышлана, халык арасында киң таралыш ала [Гайнуллин, 1957, б. 284-286]. Ә. Уразаев-Кормаши икенче кыйссасының ахырында әсәрләренең теле турында мондый аңлатма бирә: "Бу хикәяте гаҗибияне госманлы тәварих ларындан күреб, җиңелрәк телемез нугай вә казакъ лөгатенчә чыгарыб, "Бүз йегет" нөсхәмез кеби, мин әүвәлиһи ила ахирихи, тәсхих вә мокабәлә кыйлыб, иҗаз тарикынча, бу ике телгә тасниф кылдым" [Уразаев-Кормаши, 1879, б. 50]. Аңлашылганча, автор әсәренең Баһавиның "Бүз йегет китабы"ның теленә хас халыкчан телдә язылуын ассызыклый. Х.Р. Курбатов мәкаләсендә, "Таһир һәм Зөһрә турындагы поэмаларда тел, стиль, метрика һәм строфика" мәсьәләләре җентекләп өйрәнелә [Курбатов, 1984, б. 81 - 112]. Кыйссаларның тел үзенчәлеге кандидатлык диссертацияләрендә тикшерелә, әсәрләрнең лексикасы өч тематик төркемгә бүленә. Әлеге тематик төркемнәр эчендәге сүзләрнең килеп чыгышы, сүз-сурәт ясаудагы роле, җөмләдәге функциясе белән бәйле үзенчәлекләре дә күрсәтеп барыла [Шамарова, 1991, с. 18 - 22]. "Әдәбият тарихында Акмулла исеме белән мәгълүм булган һәм татар, казакъ, башкорт халыклары арасында киң танылган мәгърифәтче шагыйрьнең иҗатына игътибар автор үзе исән вакытта ук күрсәтелә. Аның "Даменла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" 1892 елда Казанда басыла, һәм шул әсәре белән Мифтахетдин Акмулла замандашларының игътибарын үзенә җәлеп итте. Шагыйрь үлгәч, бу игътибар кимеми, 1904 елда төрмәдә язган шигырьләрен һәм биографиясен эченә алган бер җыентыгы һәм, ниһаять, 1907 елда элек чыккан ике китабының бергә кушылган тулырак басмасы Казанда дөнья күрә", - дип яза М. Гайнуллин "Мәгърифәтче шагыйрьнең мирасын өйрәнүгә карата" дигән мәкаләсендә һәм алга таба Акмулла иҗатының ничек итеп барлануы, туплануы турында мәгълүмат бирә [1983, б. 62 - 70]. "Тууына 150 ел тулуга багышланган юбилей тантаналары һәм фәнни материаллар" җыентыгында урын алган мәкаләләрдә авторның иҗаты төрле яктан тикшерелә [1983, б. 200] Бу вакытларда инде М. Госманов тарафыннан төзелгән "Акмулла. Шигырьләр" җыентыгы басылган була (1981). Әлеге китап һәм Акмулланың башка төр басмалары нигезендә, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмаларны яңартып, Ф. Яхин "Мифтахетдин Акмулла. Шигырьләр" җыентыгын бастыра [Казан, 2001, 96 б.]. "Акмулла һәм хәзерге заман" дигән китап мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тууына 175 ел тулуга багышлана. Мәкаләләрдә аның тормыш юлы һәм иҗат мирасы төрле аспектларда яктыртыла [2001, б. 207]. "ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз башы татар әдәби теле һәм Акмулла иҗаты" дигән мәкаләдә, шагыйрь әсәрләренең тел үзенчәлеге әдәби тел тарихына мөнәсәбәтле рәвештә анализлана: "Ул үзенең шигырьләрендә үз чоры классик иске татар әдәби теленең югарыда искә алынган барлык вариантларына диярлек карый торган төп билге-мөмкинлекләрне берьюлы файдалана алган", - дип белдерелә [Бәширова, 2007, б. 178 - 190]. Акмулла шигъриятенең сурәтләү чараларына бай булуы шагыйрь иҗатын тикшергән күп галимнәрнең мәкаләләрендә искәртелә. ХХ гасыр башында татар халкының даһи шагыйре Габдулла Тукай иҗат итә башлый. Уральск шәһәрендә "Әлгасрел-җәдид" журналы чыгарырга хәзерлек уңае белән тәкъдим ителгән программада аның "Голүмең бакчасында...." дигән шигыре басыла: Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран / Сәгадәт-бәхтемезгә калсын инсе, җинниләр хәйран / Татарлар рифгате, шаны сикез кат күкләрә китсен / Әбәд-сәрмәт бу милләтне Ходаем бәхтияр итсен / Борынгы уйкуларны дөшенүбән улалем надим / Тәрәккый вә Тәгали йулларына улалим кадим... [Тукай, 1985, б. 24 - 25]. Шигырьне укый башлауга татар әдәби теле тарихын күзаллаган укучы аңлап ала: гыйлемгәбелемгә омтылу фикеренең бөеклеге "Котадгу белек"тән башланып, "Кыйссаи- Йосыф"тан соң дәверләр буена тасвир ителә килеп, XVIIIXIX гасырларда иҗат итүче шагыйрьләрнең әсәрләрендә (иҗтимагый шартлар таләбенә җавап бирү юнәлешендә) тагын да югары күтәрелә. Әлеге авторлар, укымышлы кешеләргә багышлап, гомумтөрки нигезне саклаган хәлдә, гарәп һәм фарсы алынмаларын мул кулланып, аристократ-абруйлы төрки телдә иҗат итәләр. Яшь Тукай да, Аллаһы Тәгалә, Коръәне Кәрим төшенчәләре белән куәтләнеп, гыйлем- мәгърифәтле, затлы-зыялы булып, халыкка / милләткә хезмәт итүнең зарурлыгы тасвирлана торган шигырьләр нәкъ шул әсәрләрнең теле кебек язылырга тиеш дип аңлый һәм шулай яза да. Димәк, бу юнәлештә Г. Тукай ниндидер яңалык ача дип әйтеп булмый, ул гамәлгә куелган язма ысулны дәвам итә. Шуның белән бергә, Г. Тукай традиция булып килә торган ысулның эчтәлеген киңәйтә: Татарлар рифгате, шаны сикез кат күкләрә китсен / Әбәд-сәрмәт бу милләтне Ходаем бәхтияр итсен дип, Аллаһка инану белән башланган фикер, милләтнең бәхетле булуы өчен тагын башка чараларның да кирәклеге, ягъни прогресска ирешү өчен, кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик, хак лы икәнебезне исбат итик, дөньяда болгарларның барлыгына ышандырыйк, газеталар, журналлар күбәйсен, йоклап ятмыйк, кирелек наданлык гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк, мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк, менә шул вакытта гына халкыбызның бәхете, даны сигез кат күкләргә китәчәклеге тасвир ителә. Г. Тукайның төрле елларда язылган шигырьләрендә әлеге фикер эзлекле рәвештә дәвам иттерелә. Әлеге шигырьләр белән бер үк вакытта: "Мужик йокысы": Ник йоклыйсың мужик? Яз җитде һәм үсте Чирәмнәр йортыңда / Тор, уян, күтәрел! / Үз-үзеңә кара: / Кем идең, кем булдың? / Нәрсә бар милкеңдә?... [1985, б. 31 - 33], "Хөррият хакында": Кайда китте цензуралык / Коллык, тарлык, ким-хурлык? / Артка карасак борылып / Ерак анлар калдыя [1985, б. 40 - 41], "Дустларга бер сүз": Менә дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим "Йосыф-Ягъкуб китабы"ның көен көйлим / Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим / Җебем кара, инәм каләм булсын имди / И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк / Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк / Мәдәният мәйданында урын алыйк / Егъла-тора алга таба атлыйк имди... [1985, б. 42 - 43] һ.б. Күренгәнчә, бу шигырьләр инде, Ә. Ясәви "Хикмәтләр"еннән башланган, "Илаһи бәет"ләрдә , Баһави, Г. Кандалый, Ә. Уразаев-Кормаши, М. Акмулла, Я. Емельяновның тезмә әсәрләре белән килә торган традициянең дәвамы буларак, "мужик"ка эндәшеп, халыкның сөйләмә теле әдәбиләштерелгән юнәлештә языла. Шулай итеп, Г. Тукай иҗатының башында ук, гомумтөрки нигездәге Болгар-Казан иске татар теленең: а) гарәп һәм фарсы алынмалары һәм архаик традицион язма формалар мул кулланыла торган абруйлы төркидә; ә) җанлы-сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләренә якын булган халыкчан төркидә кулланылышта булуын, аларның мөмкинлеген яхшы аңлаган. Әлеге вариантларны максатына туры китереп файдалана белгән, нәтиҗәдә, гасырлар буена параллель рәвештә яшәп килгән ике төрле төркинең, Г. Кандалый иҗатындагы кебек, бер үк авторның иҗатында тагын да ачыграк булып берләшүен күзәтә алабыз. Әлеге үзенчәлеккә Г. Тукайның беренче тәнкыйтьчеләре дә игътибар итә. Ф. Әмирхан "Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 нче дәфтәр" җыентыгы басылып чыгу уңае белән язылган мәкаләсендә шагыйрьнең саф сөйләмә телдә язылган шигырьләрен югары күтәреп мактый, "иске төрек телендә" язылган дип уйланыла торган шигырьләрне автор өчен гөнаһ эш дип белдерә [Даменла, Әл-Ислах, 1907, № 9]. Җ. Вәлиди "Мөхәммәдгариф углы Тукаев" хезмәтендә: "...Фатих әфәнде Тукаевның госманлыча язылган шигырьләренең тел җәһәтен яратмый һәм "Шүрәле", "Алтынга каршы" кеби татарча шигырь ләренә бик зур кыйммәт бирә иде", - дип, Ф. Әмирхан мәкаләсендәге "иске төрек теле" төшенчә-атамасының госманлы дәүләтендәге халыкның теле дигән мәгънәсендә тәгаенләнеп кулланылуын искәртә [Вәлиди, 1914]. Г. Ибраһимов та шушы фикерне кабатлый: "...Тукай кебек шагыйрьләр (башлангыч "Мөхәммәдия" дәвере) байтак вакытлар ярым "Тәрҗеман", ярым госманлы тәэсирендә бардылар. Ләкин тормышның төбендән табигый рәвештә күтәрелеп килгән халык хәрәкәте әдәбиятны, матбугатны үзенә корал иттерергә тели иде. Боның өчен җанлы халык теле лязем иде" [Ибраһимов, 1922, 2007, б. 38]. Аңлашылганча, әлеге язмаларда шагыйрьнең халыкчан телдә язылган шигырьләре санап күрсәтелеп мактала да, гарәп-фарсы алынмалары күп кулланылып язылган шигырьләре төрек телендә язылган дип ассызыклана. Алга таба бу төрдәге әсәрләрнең кыйммәте, татар халкының сөйләмә теле яктылыгына куелып, тискәре бәяләнәчәк һәм әлеге караш озак еллар буена кабатланачак. Нәтиҗәдә Г. Тукайның беренче шигырьләре госманлы-төрек телендә иҗат ителгән фикер ныгыячак. Татар әдәби теленең үз тарихы булу истә тотылмаячак. Шуның белән бергә, татар әдәби теле тарихын өйрәнеп, беренче мәкаләләрен яза башлаган Л. Җәләй "Тукай телендә фигыльләр" дигән хезмәтендә: "... Тукай телен өйрәнү - татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү дигән сүз. Кешелек дөньясы барлыкка китергән культура байлыгын тәнкыйть күзеннән сөзеп алмый торып, яңаны төзеп булмый", - дип, шигъри әсәрләрнең телен яңача тикшерергә кирәк булу мәсьәләсен күтәрә [Җәләй, "Совет әдәбияты", 1938, № 3, б. 59 - 61]. Әмма әдәби телнең эзлекле тарихы булырга тиешлек мәсьәләсен өйрәнү юнәлеше көн тәртибенә куела алмый. "Г. Тукай татар һәм төрек телләрендә язды, ...ул чакта әле татар әдәби теле мәсьәләсендә аерым концепциясе дә, нык позициясе дә булмаганлыкны күрсәтә", - дигән фикер үстерелә [Рамазанов, 1946, 1954, б. 63]. Г. Тукай иҗатына, татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү күзлегеннән караганда, бу фикерләрнең чынбар лыкка туры килмәгәнлеге аңлашыла. Г. Тукайның даһилыгы, ун гасыр буена дәвам итеп килә торган иске татар теленең табигатен аңлауда һәм аның мөмкинлекләрен тулаем файдалана белүдә чагыла. Төрек телендә язылган дип саналган шигырьләрдә шул телнең бер яки ике сүзе кулланылуы мәгълүм. Г. Тукай бер генә шигырен дә госманлы төрек телендә язмаган, угыз-кыпчак-татар сүз, сүзформа, сүзтезмәләре катнашындагы иске татар теленең аристократ-абруйлы вариантында иҗат иткән. Алга таба: "...әдәбиятымызның асылы, җәүһәре булган безнең Казан теле..." икәнлегенә инануын белдерә ["Ялт-йолт", 1911, № 29]. Димәк, Г. Тукайның Җаек чоры (1895 - 1907) иҗатының хәзерге татар укучысына аңлашылу-аңлашылмавы турында фикер йөртсәк, татар белән төрек теле мөнәсәбәтеннән бигрәк, иске татар телендә язылган барлык әдәбиятны өйрәнгәндәге кебек, төрки-татар белән гарәп-ф арсы телләре яссылыгына куеп тикшерү сорала. Бу мәсьәләләр кыскача "Г. Тукай төрек телендә шигырь язганмы?" дигән мәкаләдә яктыртыла [Бәширова, "Казан утлары", 2015, № 4, б. 110 - 120]. "Габдулла Тукай. Энциклопедия" хезмәтендә уннан артык телче галимнең шагыйрь әсәрләренең теле турында язылган мәкаләләре урын алган [2016, б. 11], "Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында мөһим әдәбият" бүлекчәсендә дә, аерым телчеләрнең хезмәтләре чагылыш таба [2016, б. 832-845]. Баш редакторның йомгаклау сүзеннән аңлашылганча, башка юнәлешләр белән рәттән, "Г. Тукай һәм татар әдәби теле" дигән тематик юнәлешнең махсуслап бирелә алмавы мәгълүм була. Хәлбуки, һәрдаим Г. Тукай иҗатында татар әдәби теленең барлыкка килүе чагыла дип кабатлана. Димәк, татар әдәби теленең ничек итеп үсеш алуын күзаллау максатыннан, шагыйрьнең һәр әсәрендәге һәр сүзенең графо-орфографик, грамматик һәм лексиксемантик, стилистик тәртибен объектив-фәнни югарылыкта анализлап, "Татар әдәби теле тарихы һәм Г. Тукай иҗаты" дигән мөһим теманы укучыга җиткерергә кирәк булачак. Әлеге мәсьәләләр тикшерелеп язылган күпсанлы хезмәтләрне барлап, туплап, системага салу таләп ителә. Г. Тукайның чордашлары Дәрдмәнд (1859 - 1921), С. Рәмиев (1880 - 1926), М. Гафури (1880 - 1934) кебек һ.б. классикларыбызның тел үзенчәлеген дә шундый ук системалы фәнни-нәзари нигездә, ягъни татар әдәби теле тарихының бер буыны буларак яктыртуның мөһим икәнлеген аңлап, күз уңыннан төшермәскә кирәк. ХХ гасырның икенче яртысыннан иске татар телендәге шигъритезмә әсәрләр белән бер үк вакытта төрле жанр-стильгә караган чәчмә әсәрләрнең иҗат ителүе, тәрҗемә кылынуы һәм шәрехләнүе дәвам иттерелә. Иҗтимагый фикер үсешен, уку-укыту мәсьәләләрен аңларга тырышу, дини вә дөньяви белем алуга йөз тоту, мәгърифәтчелек хәрәкәте активлаша. Аерым авторлар, көндәлек тормыш таләбенә җавап бирү максатыннан, төрле юнәлешләр буенча әсәр / хезмәт яза, төрле жанр-стильдә иҗат итү, әдәби телнең вазифасын киңәйтә, структур төзелешенә тәэсир итә, исем-атамасын билгеләүдә дә үзенчәлек чагыла. Әлегә кадәр Болгар-Казан төркисе дип кулланыла торган язма телнең, Казан төркисе дигән нигезе сакланган хәлдә, авторлар тарафыннан төрлечә тәгаенләнеп, "рус мәмләкәтендәге мөселманлар теле", "Казан халкының үзара сөйләшә торган теле", безнең Казан татарларымызның теле", "төрки лисанының Казан мөселманлар лөгате", "үз татар телемез", "ачык ана телемез", "урам теле", "Казан төркисе", "үз төрки телемез", "борынгы иске татар телемез", "иске татар теле", "гавам теле", "лисаны әдәби", "татар-төрек шивәсе", "Тәрҗеман" шивәсе", "Казан халкы сөйләшә торган тел", "саф татар теле", "урта лисан", "китаби әдәбият лисаны" һ.б. дип исемләнә. Аңлашылганча, гасырлар буена, Болгар-Казан төркисе дигән исемдәге Болгар атамасы файдаланылмый. Рус мәмләкәте, Русия мөселманлары дигән төшенчә гамәлгә куела, рус теленә мөнәсәбәтле языла торган хезмәтләрнең барысында да "...татарча һәм урысча үгрәнүчеләргә...", "Татарча-у рысча лөгать китабы" ("Татарско-русский словарь")... [ Насыйри, 1878]. Шул ук вакытта "үз төрки телемез" дигән гыйбарә "үз татар телемез" белән чиратлаша. Хәзерге татар телендә, "татар әдәби теле", "борынгы төрки", "иске төрки тел" дип, хосусый термин буларак ныгып китәчәк төшенчәләр башлап әйтелә. Әлеге мәсьәләләрнең барысы да "Нур" (1905) һ.б. газеталарда бара торган бәхәсләрдә, "Шура" журналында башланган "Тел ярыш"ларында төрлечә аңлатыла. Язма телнең ничек итеп исемләнүеннән үк аңлашылганча, дәверләр буена эзлекле рәвештә килә торган язма традиция дәвам итеп, көчле яңарыш белән бергә үрелеп бара. Традиция дәвам иттерелә дигәндә, Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Каюм Насыйри (1825-1902), Гатаулла Баязитов (1846-1911), Ризаэтдин Фәхретдин (1858-1936), Муса Җарулла Бигиев (1875-1949) кебек, рухани-дини тәгълиматка караган әсәрләре белән төрки һәм мөселман даирәсендә танылган шәхесләрнең иҗаты истә тотыла. Алар рухани-дини юнәлештәге фәнни хезмәтләренең күбесен Г. Утыз Имәни ысулында, гарәп телендә язалар, яисә төрки-татар әдәби теленең, гарәпфарсы һәм гомумтөрки архаик сүз, сүз формалары белән баетылган аристократ- абруйлы вариантында, ягъни зур укымышлы кешеләргә багышлап иҗат итәләр. Галимнәр белдергәнчә, XIX гасырның икенче яртысы - ХХ йөз башларында, сәнгатьле проза алгы планга чыга. Бу вакытларда "кыйссаи әдәбият" дәвам иттерелә. К. Насыйриның "Кырык вәзир кыйсса сы"нда (1868), "...тәварих китапларында риваять кылып язалар" дип, яисә "Әбүгалисина кыйссасы"нда, (1881), "...равияне әхбар вә нәкыйләне асар ошбу тарикъ үзрә риваять кыйлырлар ки..." дип башлана торган аерым хикәятләрдә, укучыга хәбәр сөйләүчеләр һәм әсәр язучылар тарафыннан тарихтан мәгълүм бер хакыйкать җиткерелә. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы" Тутый хикәяләвендә бирелә (1887). Әлеге хикәятләрне сөйләгән кеше автор буларак кабул ителә, чын авторның йөзе-үзе күренми, турыдан-туры мөнәсәбәт белдерелүе сизелми. "Кыйссаи әдәбият" белән параллель рәвештә диярлек, авторның, чынбарлыкта була торган хәл-әхвәлләрне "үз сүзе белән сөйләп" хикәяләнә торган реализм юлыннан баручы әсәрләр иҗат ителә. Муса Акъегетзадәнең, автор үзе милли роман дип атаган "Хисаметдин менла" әсәре болай башлана: Русия уртасында Идел нәһерендән озак дәгел бер татар ауулы мәүҗүддер. Карьяның әһалисе ике йөз кадәрү улуб, адыны фаш идмәгендән чикийүрүз, анчак хикәйәмези йеңел аңлатмак ичүн адыны Н хәрфилә ишарәт идәмез [1886, б. 3]. Күренә ки, Муса Акъегетзадә, милли роман авторы буларак, алгы планга баса, хикәяләүне без дип, үз исеменнән, үзенең карашын белдереп башлый. Шулай итеп, төрки-татар телендә, сәнгатьле чәчмә әсәрләрдә вакыйганы сөйләп хикәяләүнең яңа ысулы гамәлгә куела. Әлеге юнәлешне, Муса Акъегетзадә (1864 - 1923), Заһир Бигиев (1870 - 1902), Фатих Кәрими (1870 - 1937), Ризаэтдин Фәхретдин (1858 - 1936), Закир Һади (1863 - 1933), Шакир Мөхәммәдов (1865 - 1923), Галиәсгар ГафуровЧыгтай (1867 - 1942) һ.б. халкыбызның танылган мәгърифәтче әдипләре үзләренчә баетып иҗат итә. Шул ук ысулда Гаяз Исхакый (1878 - 1954), Фатих Әмирхан (1886 - 1926), Галимҗан Ибраһимов (1887 - 1938), Шәриф Камал (1884 - 1942) кебек классик әдипләребез беренче әсәрләрен яза башлый. Бу мәгърифәтчеләр әдәби әсәрләр белән бергә иҗтимагыйпублицистик мәкаләләр, сәяхәтнамәләр яза, календарьлар төзи, фәннең төрле тармагына караган фәнни хезмәтләр бастыра. Әлеге киң планлы эшчәнлек әдәби телнең кулланылышында чагылыш таба. Язма әдәби телнең гасырлар төпкеленнән килә торган аристократ-абруйлы варианты, чор таләбенә туры китереп, үзенчәлекле яңарыш кичерә. Аерым авторлар төрле стильдә языла торган чәчмә әсәрләрен төрки халыкларның күпчелеге укып аңласын дигән максатны күздә тотып иҗат иткәндә, иске татар теленең гомумтөрки нигезендәге угыз-төрек теленә хас булган сүз, сүзформа, сүзтезмәләрен ешрак файдаланалар. Нәтиҗәдә, гарәп һәм фарсы алынмалары да сакланып, угыз-төрек теле берәмлекләре дә мул кулланыла торган җәдиди-госманлы дигән әдәби вариант тел гамәлгә куела. Әлеге үзенчәлекләр, М. Акъегетзадәнең "Хисаметдин менла" әсәрендә (1886), З. Бигиевнең "Мәварәэннаһергә сәяхәт" ("Транс-Оксанияйә сәфәр") юлъязмасында (1902), Ф. Кәриминең "Аурупа сәяхәтнамәсе" (1902), шул ук авторның "Кырымга сәяхәт" (1904) әсәрләрендә, Р. Фәхретдиннең "Шура" журналында басыла килгән төрле фәнни мәкаләләрендә, Г. Тукай, Ш. Камал кебек һ.б. шагыйрь һәм әдипләрнең башлангыч чор иҗатында аеруча эзлекле кулланыла. Күрсәтелгән чорда кульязма әдәби мирас, халык тарихы һәм дин гыйлемен өйрәнүгә (Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Баязитов, Р. Фәхретдин, М. Бигиев, М. Имәнколый, Ә.-Һ. Максуди, Х.-Г. Габәши, Һ. Атласи, Ф. Кәрими һ.б.); тел һәм әдбият гыйлемендә, С. Хәлфин (1778), И. Гиганов (1801), И. Хәлфин (1809) эшчәнлеге дәвам иттерелеп, М.-Г. Мәхмүдов (1857), С. Күкләшев (1859), Г. Фәизханов (1887), К. Насыйри (1895), Н. Катанов (1898), М. Өметбаев (1901), Ш. Иманаев (1910), Г. Нугайбәк (1911), Г. Алпаров (1912), Х. Гали (1913), Г. Ибраһимов (1914 һ.б.), Г. Сәгъди (1915), Җ. Вәлиди (1915, 1919) һ.б. авторларның хезмәтләре аеруча игътибарга лаек санала. Бу хезмәтләрдә телнең фонетика, грамматика тармаклары буенча, шул исәптән графика һәм имляга мөнәсәбәтле заман таләбе белән барлыкка килә торган сорауларга җавап эзләнә, алга таба теория булып үстереләчәк фикерләр күтәрелә. Фәнни әдәбият гыйлеме турында сүз барганда, К. Насыйри эшчәнлегенә махсус тукталу сорала. Бу бөек мәгърифәтче халыкка хезмәткә бил баглаган галим була һәм киң тармаклы нәзари-гамәли эшчәнлегендә сөйләү теле белән язу теленең хосусый үзенчәлеген аңлап эш итә. Дини-рухани язмалар, рус һәм татар теле, татар, төрек, гарәп теле, әдәбияты, "Мохтәсар тәварих әнбия..." һ.б. тарихи хезмәтләр, шулай ук хисаплык, география, геометрия, ботаника, медицина һ.б. төгәл фәннәрне өйрәнеп, китап язган галим буларак, һәрбер фәннең үз теле - үз терминнары булырга тиешлегенә инана: "...Мәмләкәтебездә могтәбәр берничә җәгърәфия китабыннан моталага кылып, әүвәл башта дүрт-биш төпләп яздым, үз телебезгә килешә торган кәлимәләрне табып, истыйляхларын белдердем. Чөнки һәрбер фәннең үзенә махсус истыйляхы бардыр вә үзенә махсус теле бардыр. Безнең телемездә кадимнән бу фәнләр языла килмәгәнлек сәбәбле, урынына муафикъ вә килешә торган сүзләрне табуы читен, ...лөгать белән истыйлях арасында, әлбәттә, бер галәкә кирәкдер, һичбер мөнәсәбәтсез бер сүзне истыйлях ясап булмыйдыр. ...Әлбәттә, кеше гайре телне никадәр яхшы белсә дә, мондый фәнләр үз телендә булуы күңеленә артыграк рәгъбәт саладыр", - дип белдерә ["Ысулы җәгърәфияи кәбир", 1898; Насыйри, 1975, б. 84]. К. Насыйриның махсус балаларга багышлап язылган хезмәтләрендә, белем, тәрбия һәм үгет-нәсыйхәт бирелә: 1906-1909 елларда, табигать күренешләрен аңлату рәвешендә, биш җөзьә булып, балалар укыр өчен, "Буш вакыт" дигән хезмәте басыла. 1867 елгы басмасы рус телендә аңлатыла: "Сборник статей о предметах видимой природы, изложенных на чисто татарском разговорном языке" [Насыйри, 1975, б. 290]. Авторның "...балаларга явыз холыктан сакланып, изге холык белән холыкланмак өчен, атаана нәсыйхәте мәнзилендә нәсыйхәтдер", - дип, тугыз мәртәбә басылган "Әхлак рисаләсе"дә (1881-1913), "Кабуснамә тәрҗемәсе" (1882, 1898), "Тәрбия китабы" (1891, 1898), асылда, шундый ук тел белән языла. Аңлашылганча, галимнең бу юнәлештәге эшчәнлегендә татар язма әдәби теленең халыкчан-сөйләмә теленә хас булган сүз, сүзформаларны әдәбиләштереп файдалануы күренә. Әлеге үзенчәлек хатлар язышканда һәм беренче татар драма әсәрләрендә үз жанр-стильләренә ярашып дәвам иттерелә. Шулай итеп, XIX гасырның икенче яртысы - XX йөз башында иске татар теле иҗтимагый тормышны алып бару өчен барлыкка килеп, үзләре генә башкара торган вазифа үтәү барышында ныгыган, рухани-дини, дини вә дөньяви сәнгатьчә әсәрләр, иҗтимагыйпублицистика, фәннең барлык тармакларына да караган фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият, документлар - эш кәгазьләре, эпистоляр-хат, көндәлек-һөнәри әдәбият дип бүлеп карарга мөмкин булган сөйләм типлары белән хәрәкәттә була. Язма әдәби телдә, ныклы традиция дәвам иткән хәлдә, көчле яңарыш белән бергә үрелә. Әлеге катлаулы мәсьәләләр "Татар әдәби теле тарихы..." дигән хезмәтнең 1 томы өчен язылган керештә тикшерелә. Шул ук томда һәр гасырга караган әдәби әсәрләрдә, фонетика, графика / орфография тармагына хас үзенчәлекләр җентекләп анализлана [Татар..., 2015, б. 233-626]. Хезмәтнең 2 томында грамматик категорияләрнең структурсубстанциональ үзенчәлеге һәм функциональ-вазифаи кулланылыш мөмкинлеге тәфсилләп өйрәнелә [Татар..., 2017, б. 42 - 827]. Тәкъдим ителә торган 3 том иске татар телендә язылган / басылган, тәрҗемә кылынган, шәрехләнгән әдәбиятта чагылыш таба торган лексиксемантик категорияләрнең инвариант-парадигма үзенчәлеге һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлеген тикшерүгә, ягъни сүзнең тел күренеше буларак табигый үзенчәлеген һәм сөйләм күренеше буларак вазифаи мөмкинлеген анализлауга багышлана. 1. XIX ГАСЫР - XX ГАСЫР БАШЫ ИСКЕ ТАТАР ЯЗМА ЧЫГАНАКЛАРЫНЫҢ ЛЕКСИК ҺӘМ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫННАН XIX гасыр тарихка татар иҗтимагый фикере үсешендә, мәдәният һәм әдәбият өлкәсендә яңа казанышлар, яңалыклар алып килгән, мәгърифәтчелек хәрәкәте көчәйгән үзенчәлекле чор буларак кереп калган. Бу чорда татар әдәби теле үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрдән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Кол Мөхәммәд, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки, Г. Кандалый, К. Насыйри, М. Акъегет, З. Бигиев, Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими, М. Акмулла һ.б. Кол Мөхәммәд әсәрләре. XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башы татар шагыйре Кол Мөхәммәд (1775 - 1845) иҗаты татар әдәбиятында күренекле урын алып тора. Аның турында беренче тапкыр галим М. Әхмәтҗанов язып чыга, кулъязмалары хакында мәгълүмат бирә [Әхмәтҗанов, 1981, б. 68 - 84]. Кол Мөхәммәднең тормыш юлын, иҗатын өйрәнүгә Г.Н. Зәйниева зур өлеш кертә. Аның "Кол Мөхәммәднең шигъри иҗаты: текстология, проблемалар һәм тел үзенчәлекләре" исемле кандидатлык диссертациясендә һәм монографиясендә шагыйрь нең тәрҗемәи хәле, кулъязмалары, иҗатында күтәрелгән проблемалар, әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше һәм тел үзенчәлекләре тасвирлана, әдипнең шигырьләре һәм поэмалары текстологик эшкәртелеп, кушымта итеп бирелә. "Кол Мөхәммәд әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше һәм тел үзенчәлекләре" дигән бүлектә галим чагыштыру, синоним, антоним һәм риторик өндәүләргә күзәтү ясый. Шулай ук биредә Кол Мөхәммәд әсәрләренең сүзлек составы да процентлы чагыштырмада тикшерелә [Зәйниева, 2006, б. 75 - 78]. Әбелмәних Каргалый иҗаты. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты М. Гайнуллин, М. Гайнетдинов, Ш. Садретдинов хезмәтләрендә өйрәнелгән. Шагыйрьнең дөньяга карашы, шигырьләрендә күтәрелгән дөньяви мәсьәләләр, образлар системасы әдәбиятчыларның хезмәтләрендә шактый тулы яктыртылса да, аларның тел үзенчәлекләре игътибарга алынмый диярлек. Аның әсәрләренә хас кайбер лингвистик үзенчәлекләр В. Хаков, И. Бәширова хезмәтләрендә яктыртыла. Алар Ә. Каргалый шигырьләрендә "...халыкка авыр аңлашыла торган элекке төрки формалар һәм язма сөйләмгә хас поэтик сурәтләү алымнары зур урын тота. Китап теленә хас гарәп, фарсы сүзләре һәм изафәләре поэтик сөйләмне шактый чуарлый", - дип, гарәп-фарсы сүзләренең шактый булуын искәртеп китәләр [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 519]. "Фәүзен Нәҗҗат" әсәре. Әсәрнең тел үзенчәлекләре М. Инсафетдинованың "Проблематика и поэтика памятника XVIII в. "Фаузен Наджад" исемле кандидатлык диссертациясендә тикшерелә. Автор фикеренчә, аның нигезендә татар теленең байлыгы һәм грамматик нормалары ята. Шул ук вакытта фарсы һәм гарәп алынмалары да күп. Галим фикеренчә, фонетик һәм лексик үзенчәлекләр аның татар нигезле икәнен дәлилли, ягъни "Фәүзен Нәҗҗат" поэмасы үз чорының татар телендә язылган [Инсафутдинова, 2010]. Чыганакның лексик нигезен төрки-татар сүзләре тәшкил итә. Аларның фонетик һәм семантик яклары хәзерге татар әдәби теле белән тулысынча туры килә. Дөрес, арада берникадәр үзгәреш кичергәннәре дә бар. Шуннан чыгып, галим аларны түбәндәгечә төркемләп бирә: а) хәзерге татар әдәби телендә бернинди дә үзгәреш кичермәгән сүзләр; б) фонетик һәм морфологик үзгәрешләр кичергән сүзләр; в) татар теленең диалектларында сакланган сүзләр; г) хәзерге татар әдәби телендә кулланылмый торган сүзләр. Алга таба ул "Фәүзен Нәҗҗат" әсәренең сүзлек составына лексик-семантик характеристика" дигән бүлекчәдә лексик берәмлекләрне түбәндәге тематик төркемнәргә бүлеп анализлый: а) туганлык атамалары; б) дини терминнар; в) тормыш-көнкүреш предметлары, күренешләре лексикасы; г) кеше анатомиясе белән бәйле сүзләр (соматизмнар); д) социаль терминнар; е) хайван, кош атамалары; ж) табигать күренешләре, вакыт, көн атамалары. Тематик төркемнәргә кертелгән лексик берәмлекләр, нигездә, санап китү белән чикләнелгән, әсәрдән мисаллар белән тулыландырылмаган, аерым аңлатмалар китерелмәгән. Ләкин, галим фикеренчә, бу лексик берәмлекләрнең төп өлеше хәзерге татар әдәби телендә иркен кулланыла. Һ. Салихов әсәрләре. Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә Г. Рәхим, Г. Газиз, Ш. Садретдинов, М. Гайнетдинов, Х. Миңнегулов һ.б. кебек галимнәр үзләреннән зур өлеш кертә. Телстиль үзенчәлекләре В.Х. Хаков һәм И.Б. Бәшированың "Әдәби тел һәм матур әдәбият стиле" исемле мәкаләсендә телгә алына. Биредә шагыйрь әсәрләренең гарәп-фарсы сүзләренә бай булуы искәртелә [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 519]. Ш. Зәки әсәрләре. Шагыйрь мирасын саклап калуда, халыкка танытуда үз чорында Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдиновлар зур көч куя. Аның иҗатын фәнни яктан тикшерүгә, шигырьләрендә күтәрелгән мәсьәләрне яктыртуга, шагыйрьнең дөньяга карашын өйрәнүгә М. Гайнетдинов, Ш. Садретдинов, Х. Миңнегулов кебек галимнәр үзләреннән зур өлеш кертә. Лексик үзенчәлекләренә килгәндә, галимнәр Ш. Зәки әсәрләрендә "гарәп-фарсы сүзләре һәм изафәләре поэтик сөйләмне шактый чуарлый" дип язалар [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 519]. Баһавинең "Бүз егет" әсәре. "Бүз егет" китабы - халыкның игътибарын үзенең гадилеге һәм халыкчанлыгы белән җәлеп иткән, киң таралган, яратып укылган әсәрләрнең берсе. Баһавиның тормыш юлы, "Бүз егет" китабының язылу тарихы, сюжет үзенчәлекләре, образлар системасы Г. Рәхим, Г. Газиз, М. Гайнетдинов, Ш. Садретдинов һ.б. әдәбиятчы галимнәрнең хезмәтләрендә тикшерелә. Тел үзенчәлекләренә килгәндә, галимнәр тарафыннан Баһави иҗатында шигъри монологларның озын, поэтик сурәтләү алымнарының төрле булуы игътибарга алына [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 521]. В.Х. Хаков шагыйрь телендә "дастанны элекке төрки һәм татар язма әдәбияты белән бәйли торган" лексик берәмлекләрнең, тел-сурәтләү алымнарының (йорт - ил-дәүләт, теллә - алтын тәңкә, арзу - теләк һ.б.) зур урын алып торуын игътибарга ала [Хаков, 1993, б. 237]. Г. Кандалый әсәрләре. Татар халкының күренекле шагыйре Г. Кандалый иҗаты узган гасыр башларында ук галимнәрнең игътибарын җәлеп итә. Г. Сәгъди үзенең "Татар әдәбияты тарихы" дигән хезмәтендә шагыйрьнең әсәрләре турында язганда, тел үзенчәлекләренә дә игътибар итеп, аның "кыпчак, болгар, уйгыр, чыгатай, төрек һәм татар сүзләре кушылмасыннан" торуын искәртә [Сәгъди, 1926, б. 36-37]. Соңрак шагыйрь иҗатын әдәбиятчы галимнәрдән Х. Госман, М. Гайнуллин, Р. Әхмәтов, Л. Мәгъсумова һ.б. өйрәнә. Әсәр ләренең морфологик үзенчәлекләре И.А. Гыйләҗев [Гыйләҗев, 1972, б. 24 - 25] мәкаләсендә, лексик берәмлекләр А.Х. Нуриева [Нуриева, 1968, б. 42-43] белән Ә.М. Йосыпова язмаларында өйрәнелә [Юсупова, 1982, б. 110 - 117; 2003, б. 558 - 562]. А.Х. Нуриева үзенең мәкаләсендә Г. Кандалый шигырьләрендә кулланылган лексик берәмлекләрне генетик яктан тикшерә. Галим фикеренчә, шагыйрь, нигездә, татар сүзләреннән торган гомумхалык сөйләм лексикасына нигезләнеп язган. А.Х. Нуриева исәпләүләренә караганда, Г. Кандалый кулланган лексик берәмлекләрнең 78% ы - татар, 22% ы алынма сүзләрдән (14% ы - гарәп, 7% ы - фарсы, 0,63% ы рус сүзләре) тора [Нуриева, 1968, б. 42-43]. А.Х. Нуриева фикерен дәвам итеп, Х. Курбатов та болай ди: "...ул гарәп-фарсы алынмаларын татарчага әйләндерә яки сүз сөрешен ул сүзләр аңлаешлы булырлык итеп төзи. Ә күп кенә шигырьләрен саф татар телендә яза" [Курбатов, 1984, б. 150]. Болардан тыш, Х. Курбатов Г. Кандалый лексикасында мишәр диалектына караган сүзләрнең күп булуын да искәртә [Курбатов, 1984, б. 151]. Ә.М. Йосыпова Г. Кандалый әсәрләрендәге гарәп-фарсы алынмаларының да халык сөйләмендә киң кулланылулары, чын "китап" сүзләренең шактый аз булуын искәртә. Галим шигырьләрдә рус сүзләреннән устав, пристань, пүнәтәйләр һ.б. кебек шулай ук сөйләм телендә киң таралган лексемаларның очравы турында яза. Алга таба ырылдау, кабих кебек гади сөйләм сүзләренең актив кулланылуына, хәсрәт чигү, гыйшык төшү кебек фразеологик берәмлекләрнең күп булуына, инәлү (сорау-үтенү), ирегү (сагыну), яңылу (ялгышу) һ.б. диалекталь сүзләрнең еш очравына игътибар итә. Бу күренешләрнең барысын да Ә.М. Йосыпова "автор всеми силами старался быть понятным представителям простого народа" дип аңалата [Юсупова, 1982, с. 116]. И.Б. Бәширова белән В.Х. Хаков хезмәтендә дә Г. Кандалый поэзиясе теленең халыкта киң таралган һәм язма тел традицияләре буенча килгән төрле күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә, чагыштыруларга, кабатлауларга, сүз уйнатуларга, риторик өндәү-сорау алымнарына һәм башка чараларга бай булуы турында әйтелә. Галимнәр шагыйрь иҗатында борынгы төрки тел һәм диалекталь үзенчәлекләрнең, лексик берәмлекләренең кулланылуын да әйтеп китәләр [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 522 - 523]. Ш. Мәрҗани әсәрләре. XIX гасырның күренекле мәгърифәтчесе Ш. Мәрҗанинең мирасы һәм эшчәнлеге М.А. Госманов, М.С. Йосыпов, С. Алишев, А.Н. Юзеев һ.б. галимнәр тарафыннан тикшерелгән. Телче галимнәрнең хезмәтләрендә Ш. Мәрҗани әсәрләрендә иске татар теле үзенчәлекләренең дә, төрки халыклар өчен уртак булган әдәби язма тел традицияләренең дә саклануы искәртелә [Хаков 1993, б. 222 - 225]. Лексик үзенчәлекләргә килгәндә, Ш. Мәрҗани әсәрләре гарәп-фарсы сүзләренең күп кулланылуы белән характерлана. Бу турыда телче галимнәр: "Ш. Мәрҗанинең "Мөстәфадел-әхбар..." һ.б. әсәрләре гарәп, фарсы сүзләре белән катнаш телдә язылуын шул чорның тарихи шартлары белән бәйләп аңлату дөресрәк булыр кебек", - дип язалар [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 518; Хаков, 1993, б. 223]. Ш. Мәрҗани әсәрләренең тел, аерым алганда, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре Р.Т. Йөзмөхәммәтовның "Структура текста и язык книги "Мустафад аль-ахбар фи ахвали Казан вә Булгар" исемле хезмәтендә тикшерелә. Чыганакның лексикасына килгәндә, галим Ш. Мәрҗанинең гарәп теле терминологиясен киң куллануын, ул терминнарны аерым исемлек рәвешендә бирүен искәртә [Юзмухаметов, 2003]. К. Насыйри әсәрләре. ХIХ гасырда мәгърифәтчелек юнәлешенең күренекле вәкиле Каюм Насыйри - татар халкы тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Ул - тәрҗемәче дә, оригиналь әсәрләр тудыручы да, халык авыз иҗатын җыеп, аны гыйльми нигездә эшләп бастыручы да, үзенә кадәрге татар шагыйрьләре әсәрләрен тикшерә башлаучы галим дә. Аның тел өлкәсендәге эшчәнлеген бәяләп, белгечләр болай дип яза: "К. Насыйри... бердәм әдәби тел нормаларын эшкәртүне язма тел белән сөйләү телен якынайту юнәлешендә алып бара, әдәби телнең функциональ стильләрен үстерүдә, аларны төрле чаралар белән баетуда, математика, география, лингвистика, биология, медицина һ.б. фәннәрдәге терминнарны һәм атамаларны тәртипкә китреүдә киң колачлы эш башкара" [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 516]. Шулай ук әдипнең язма тел үзенчәлекләренә һәм традицион тел чараларына шактый зур урын бирүе, стильләрне үстерү, әдәби телне эшкәртү һәм тәртипкә китерү өлкәсендә зур эш башкаруы да ассызыклана [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 528]. К. Насыйри әсәрләренең лексик үзенчәлекләре галимнәр тарафыннан махсус алып тикшерелмәсә дә, аның әдәби телне халык теленә нигезләү юнәлешендә өлеше зур булуын дәлилләп, халык аңларлык дәрәҗәдә язарга тырышуын искәртәләр [Хаков, 1972, б. 55]. Шул ук вакытта В.Х. Хаков К. Насыйри әсәрләрендә элекке традицияләрнең дә дәвам иттерелүенә игътибар итә: "Саф татар телендә язылган әсәрләре булу өстенә, К. Насыйри һәм Г. Тукай кебек күренекле шәхесләрнең әсәрләрендә борынгы традиция җирлегендә, чыгтай, төрек, гарәп-фарсы элементлары шактый урын ала..." [Хаков, 1972, б. 59]. Димәк, Каюм Насыйри, бер яктан, гомумхалык теленә нигезләнеп иҗат итсә, икенче яктан, гарәп-фарсы, чыгтай һәм төрек теле сүзләрен дә файдаланган. Шул чор татар әдәби теленең лексик үзенчәлекләре Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән сүзлекләрдә дә чагылыш таба. Каюм Насыйри татар телендә ике томнан торган беренче аңлатмалы сүзлек "Ләһҗәи татари"ны төзи. Бу сүзлек ун меңгә якын сүзне, сүз тезмәләрен һәм фразеологик берәмлекләрне үз эченә ала, анда аларга семантик, грамматик һәм этимологик аңлатмалар бирелә. Генетик яктан аларның 80% ка якынын төрки-татар сүзләре, калганын гарәп-фарсы берәмлекләре тәшкил итә. Сүзлек язма телгә һәм җанлы сөйләмгә хас тел үрнәкләрен чагылдыра. "Ләһҗәи татари"да, сүзләрнең семантикасын ачыклау максатыннан, синонимнар китерелә яисә киңәйтелгән аңлатмалар бирелә. Гали Чокрый әсәрләре. Гали Чокрый - шагыйрь генә түгел, галим, аң-белем тарату юлында актив эшчәнлек алып барган күренекле шәхес тә. Кайбер әсәрләрен ул гарәп һәм фарсы телләрендә иҗат иткән, арада проза белән язылганнары да байтак [Әхмәтов, 1985, б. 418]. Шагыйрьнең әдәби мирасын, тормыш юлын Г. Рәхим, Г. Газиз, Г. Сәгъ ди, М. Гайнуллин, Ә. Харисов, А. Фәтхи, Р. Әхмәтов, И. Гомәрев һ.б. галимнәр өйрәнгән. Аларның хезмәтләрендә Гали Чокрый әсәрләренең лексикасы, хикәяләү осталыгы хакында аерым мәгълүматлар гына урын ала. Р. Әхмәтов, мәсәлән, Г. Чокрыйның "күп кенә шигырьләренең теле катлаулы булуын, "югары" стильдә язарга омтылып, гарәп, фарсы сүзләрен мул куллануын" искәртсә, проза әсәрләренең, киресенчә, "халыкка аңлаешлы саф татар телендә язылуын" игътибарга ала [Әхмәтов, 1985, б. 430 - 431]. Бу турыда В.Х. Хаков һәм И.Б. Бәширова хезмәтендә дә әйтеп үтелә: "Г. Чокрый әсәрләрендә элекке иске татар теле үзенчәлекләре дәвам итә... Ул язма традицияне дәвам иттерү белән бергә, билгеле бер күләмдә аларны яңа юнәлешкә дә күчерә, халыкның җанлы сөйләм үзенчәлекләрен киңрәк куллана бара" [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 520 - 521]. Мифтахетдин Акмулла әсәрләре. Татар, казакъ, башкорт халыкларының уртак шагыйре булып танылган Акмулла үзеннән соң шактый бай иҗади мирас калдыра. Әдипнең тормыш юлын, шигъриятен өйрәнгән галимнәрдән Г. Газиз, Г. Рәхим, Г. Сәгъди, М. Гали, М. Гайнуллин, Х. Госман, М. Госманов, Р. Шәкүр, Р. Әхмәтов, М. Гайнетдинов, Х. Миңнегулов һ.б. атарга мөмкин. Акмулла кулланган поэтик образларны анализлаган мәкаләсендә Ү. Гыймадиев шагыйрьнең фигыль-омонимнарны, поэтик тропларны яратып куллануын әйтеп уза [Гыймадиев, 1983, б. 89 - 97]. И. Надиров исә үзенең язмасында Акмулла иҗатында очраган сүз-сурәтләрне, поэтик образларны анализлый, шагыйрьнең мәкаль-әйтемнәр, канатлы тезмәләрне мул куллануын искәртә, ритмика һәм рифма үзенчәлекләренә туктала [Надиров, 1983, б. 97 - 104]. Шагыйрьнең классик иске татар язма әдәби теленең бөтен нечкәлекләре, аның лексик байлыгы белән бик оста эш итүен искәртеп, М. Госманов: "Шул ук вакытта автор шигъри форма һәм лексик берәмлекләрне сайлаганда стихиягә бирелеп эш итмичә, аңлы рәвештә гамәл кылган: конкрет аудиториягә шул аудитория өчен күнегелгән тел-стильдә мөрәҗәгать иткән", - дип яза [Госманов, 1983, б. 163]. Акмулла иҗатын тикшергән хезмәтләрдән күренгәнчә, шагыйрьнең иҗади мирасын барлау, әсәрләрендә күтәрелгән идеяфикерләрне анализлау барышында галимнәр аның шигырьләренең лексик- семантик үзенчәлекләренә бик аз игътибар итәләр, башлыча, шагыйрьнең гарәп һәм фарсы сүзләрен актив куллануын гына әйтеп үтәрәләр. Шуның белән бергә алар Акмулланың "гарәп-фарсы сүзләрен бик белеп, сайлап алуын, урынлы куллануын" да искәртәләр [Әхмәтов, 1985, б. 461]. Галимнәр тарафыннан гарәп-фарсы сүзләреннән тыш, башка төрки телләрдән кергән берәмлекләрнең дә очравы ассызыклана: "Акмулла әсәрләрендә гарәп- фарсы теле элементлары, казакъча сүз һәм гыйбарәләр яки гомум төркичә сүзләрнең казакъча, башкортча әйтелеш формалары актив кулланыла. Бу хасият аның әсәрләренә үзенчәлекле кабатланмас бер шигъри аһәң, моң бирә, үзенә бер төрле катнаш милли колорит тудыра" [Даутов, 1983, б. 130]. Телче галимнәрнең хезмәтләрендә Акмулла әсәрләренең телсурәтләү чараларына, шул исәптән тасвири сыйфатлаулар һәм фразеологик әйтелмәләргә, тапкыр сүзләр һәм афоризмнарга, символлар һәм күчерелмә мәгънәле сүзләргә бай булуы әйтеп үтелә [Хаков, 1993, б. 232-233]. Лексик үзенчәлекләренә килгәндә, алар: "Акмулла әсәрләрендә үз чорында кулланылыштан төшеп барган, язма сөйләмгә хас иске татар сүзләре дә очрый. Башка төрки халыклар белән аралашып яшәве нәтиҗәсендә, ул урыны-урыны белән башкорт, казакъ сүзләренә дә мөрәҗәгать итә", - дип язалар [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 521 - 522]. И.Б. Бәширова хезмәтендә Акмулла "язма әдәби телнең асылын саклаганы хәлдә, шул нигезнең парадигмаларын хасил итә торган вариантлар белән иҗат иткән" әдип буларак карала [Бәширова, 2007, б. 178 - 190]. Галим Акмулла иҗатының үзенчәлеген искәртеп, болай дип яза: "Ул үзенең шигырьләрендә үз чоры классик иске татар әдәби теленең югарыда искә алынган барлык вариантларына диярлек карый торган төп билге-мөмкинлекләрне берьюлы файдалана алган" [Бәширова, 2007, б. 181]. Шуның белән бергә ул Акмулла иҗатында гарәп-фарсы алынмаларының мул булуын, әмма шул ук вакытта шагыйрьнең "җанлы сөйләмә формаларның, халыкчан чагыштырулар һәм тотрыклы тезмәләрнең" дә урын алуын исбатлый [Бәширова, 2007, б. 183]. Акмулланың телнең бөтен нечкәлекләреннән иркен файдалана алуын галимә "лексик-семантик берәмлекләрнең төрле категориаль мөнәсәбәтләренә нигезләнеп" аңлата. Бу турыда ул: "Шуларның берсе - бер үк төшенчәне берничә төрле сүз һәм сүзтезмәләр белән исемләп тәгъбир итү - авторда аеруча ачык чагыла," - дип яза [Бәширова, 2007, б. 184]. Акмулла иҗатындагы башка төрки телләрдә һәм татар теленең төрле диалектларында кулланылган морфологик, фонетик һәм лексик үзенчәлекләр Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова мәкаләләрендә урын ала. Д.Б. Рамазанова кодык, ирән кебек борынгы төрки вариантларның, алыс, ара, үсәк һ.б. шундый диалекталь сүзләрнең кулланылышын анализлый [Рамазанова, 2007, б. 171-178]. Ф.С. Баязитова Акмулла әсәрләрендә очраган диалекталь лексемалардан тыш, Казан, Идел, Эрбет, Ырынбург һ.б. ялгызлык исемнәрнең кулланылышына да туктала [Баязитова, 2007, б. 190-199]. Акмулла шигъриятенең сурәтләү чараларына бай булуы шагыйрь иҗатын тикшергән күп галимнәрнең мәкаләләрендә искәртелә. Әмма бу мәсьәләгә аерым тукталып, тулырак күзаллау бирү, анализлау белән Э.Х. Кадыйрова хезмәтендә очрашабыз. Галим Акмулла әсәрләрендәге кабатлаулар, чагыштыру һәм метафоралар, омонимнар һәм паронимнар кулланылышын күпсанлы мисаллар нигезендә анализлый [Кадыйрова, 2007, б. 199-206]. Ә. Уразаев-Кормаши әсәрләре. Татар әдәбияты тарихына "Кыйссаи Бүз егет", "Таһир илә Зөһрә" дастаннары белән кереп калган Ә. Уразаев-Кормаши әсәрләренең теле Г.Б. Шамарова тарафыннан монографик планда тикшерелгән. Галим "Язык дастана А. Уразаева-К урмаши "Кисса-и Буз джигит", "Кисса-и Тахир и Зухра" (истоки и традиции)" исемле кандидатлык диссертациясенең өченче бүлегендә әлеге әсәрләрнең лексикасын өч тематик төркемгә аерып тикшерә: а) табигать (күк җисемнәре, географик объектлар, флора, фауна атамалары); б) җәмгыять (дин, сәнгать, әдәбият, мәдәният, музыка белән бәйле атамалар); в) кеше (туганлык һәм кеше физиологиясе, анатомия се белән бәйле атамалар). Ул әлеге тематик төркемнәр эчендә сүзләрнең килеп чыгышы, сүз-сурәт ясаудагы роле, җөмләдәге функциясе белән бәйле үзенчәлекләрне дә әйтеп барырга тырыша [Шамарова, 1991, с. 18 - 22]. Муса Акъегетнең "Хисаметдин менла" романы. ХIХ гасыр татар прозасының күренекле вәкилләреннән берсе Муса Акъегет җәмәгатьчелеккә үзенең "Хисаметдин менла" әсәре белән таныла. Әлеге әсәрнең идея-сюжет сызыгы, образлар системасы, язучының дөньяга карашлары үз чорында Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, соңрак М. Гайнуллин, И. Ну руллин, С. Хафизов, Ф. Мусин, Х. Миңнегулов хезмәтләрендә анализлана. Лексик үзенчәлекләргә килгәндә, телче галимнәр тарафыннан Муса Акъегет иҗатында "төрек сүзләренең һәм формаларының күп кулланылуы" игътибарга алына [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 530]. Заһир Бигиев әсәрләре. XIX йөзнең икенче яртысында формалашкан татар мәгърифәтчелек прозасының үсешендә Заһир Бигиев иҗаты әһәмиятле урын тота. Язучының тәрҗемәи хәле, иҗади мирасы, иҗтимагый эшчәнлеге, фәлсәфи карашлары И. Нуруллин, С. Хафизов, М. Гайнуллин һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә тикшерелә. Язучы әсәрләренең лексик үзенчәлекләренә килгәндә, галимнәр З. Бигиев әсәрләрендә алынма сүзләрнең күп булуына игътибар итәләр [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 530; Хаков 1993, б. 249-250]. Әмма шунысы игътибарга лаек: язучы татар телендә яңа юридик терминнарны активлаштыра һәм аларны, мәгънәләре аңлашылсын өчен, татарча вариантлары белән янәшә куллана [Хаков, 1993, б. 250]. Галимнәр шулай ук З. Бигиевнең үзенчәлекле хикәяләү стилендә язуын да искәртәләр [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 529]. Риза Фәхретдинов әсәрләре. XIX гасыр әдәби мирасын, иҗтимагый-мәдәни һәм гыйльми тормышын күренекле галим, әдип һәм, гомумән, күпкырлы шәхес Риза Фәхретдиновтан башка күз алдына да китереп булмый. Мәгърифәтченең тәрҗемәи хәле, әдәби, публицистик һәм фәнни мирасы М. Гайнуллин, М. Госманов, Ә. Хәйри, Р. Әмирхан, М. Рәхимкулова, М. Гайнетдин, Х. Миңнегулов, Р. Мәрданов, Г. Даутов, Р. Шаһиев, С. Рәхимов, Л. Хәйдәрев һәм башка галимнәрнең мәкалә-хезмәтләрендә төрле яклап тикшерелә. Лексик үзенчәлекләренә килгәндә, галимнәр тарафыннан Р. Фәхретдинов әсәрләренең, аеруча "Асар"ның, шул чорның тарихи шартларына бәйле рәвештә, "гарәп-фарсы сүзләре белән катнаш телдә язылуы" искәртелә [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 518]. Фатих Кәрими әсәрләре. XIX йөзнең соңгы елларында әдәбиятка килгән күренекле язучыларның берсе - Фатих Кәрими. Ул татар халкына үзенең тирән эчтәлекле, фәлсәфи фикерле, мәгърифәтчел карашлардан чыгып язылган әсәрләре белән таныла. Аның иҗатын өйрәнүгә Г. Сәгъди, М. Гайнуллин, И. Нуруллин Х. Госман кебек әдәбиятчы галимнәр үзләреннән зур өлеш кертә. XIX гасыр татар әдәби телен һәм матур әдәбият стильләрен тикшергән галимнәр проза һәм публицистика телен үстерүдә Ф. Кәриминең өлеше зур булуын, аның әсәрләренең саф, гади сөйләм теленә нигезләнеп язылуын, образлы тел чараларын, алынма сүзләрне актив куллануын игътибарга алалар: ""Аурупа сәяхәтнамәсе"ндә кулланылган техника һәм культура өлкәсенә караган рус һәм Көнбатыш Европа сүзләре соңга таба әдәби телдә дә нормалашып китә һәм татар теленең сүзлек хәзинәсендә урнашып кала" [Татар әдәбияты тарихы, 1985, б. 531]. Ф. Кәрими әсәрләренең, аерым алганда сәяхәтнамәләренең, лингвистик үзенчәлекләре А.Р. Гобәйдуллинаның "Исследование языка "сэяхетнаме" и эпистолярно-публицистических произведений Фатиха Карими, конец ХIХ - начало ХХ вв." исемле кандидатлык диссертациясендә тикшерелә. Автор хезмәтнең өченче бүлеген Ф. Кәрими әсәрләрендә чагылыш тапкан лексик байлыкны тикшерүгә багышлый. А.Р. Гобәйдуллина әдипнең "Истанбул мәктүбләре", "Аурупа сәяхәтнамәсе", "Кырымга сәяхәт" кебек әсәрләрендә кулланылгын лексик берәмлекләрне килеп чыгышы ягыннан өч зур төркемгә бүлеп анализлый: төрки-татар, гарәп-фарсы, рус һәм рус теле аша кергән Көнбатыш Европа алынмалары. Бу төркемнәр эчендә тупланган лексик байлык тематик яктан да вак төркемчәләргә аерыла; аларның кулланылу ешлыгы ачыклана; эпитет, метафора, чагыштыру һ.б. чараларның сүзсурәт тудырудагы роле билгеләнә; сүзләрнең синоним, антоним, омоним парлары китерелә [Губайдуллина, 2002, с. 172-175]. ХХ гасыр башы татар әдәбияты иҗтимагый-сәяси вакыйгалар эчендә бар яклап зур үсеш кичергән әдәби мирас буларак күзаллана. Бу чор - татар халкына Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдмәнд, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Камал һ.б. күренекле әдипләрне биргән, татар милли әдәби традицияләрен Көнчыгыш һәм Көнбатыш классикасына таянып үстергән, татар әдәби теленең яңа нигездә үсүенә этәргеч ясаган алтын чор. Габдулла Тукай әсәрләре. Халык шагыйре Габдулла Тукай - татар әдәби телен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең берсе. Ул - сүзнең иң яшерен яңгырашын да тоеп алып, аны үз иҗатында бар нечкәлекләре, мәгънә төсмерләре белән оста итеп файдалана белгән талант иясе. Шуңа күрә дә Г. Тукай иҗаты үзе исән вакытта ук татар әдипләре һәм галимнәренең игътибарын җәлеп итә. Бу уңайдан, Ф. Әмирхан, Г. Рәхим, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди хезмәтләрен мисалга китерергә мөмкин. ХХ гасыр урталарында һәм соңрак Л. Җәләй, Ш. Рамазанов, Ә. Исхак, С. Поварисов, Ю. Вәлитова һ.б. хезмәтләре дөнья күрә. Әлеге хезмәтләрдә бөек шагыйрьнең иҗаты, грамматик, фонетик, лексик һәм стилистик үзенчәлекләре тикшерелә. Тукай иҗатын өйрәнгән телче галимнәр шагыйрьнең халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнеп иҗат итүен, татар теленең сүзлек байлыгын бик оста файдалана белүен игътибарга алалар. Аларда шагыйрьнең сүзлек хәзинәсе төрле яклап тикшерелә, аның шигъри осталыгы ачыла. Фәнни хезмәтләрдән күренгәнчә, татар тел белемендә Г. Тукай иҗатының лексикасын тикшерү берничә юнәлештә алып барыла: 1. Г. Тукай иҗатындагы лексиканы кулланылыш даирәсе ягыннан өйрәнү. Бу очракта фәнни хезмәтләрдә гади сөйләм лексикасы, көнкүреш сүзләре, диалекталь һәм архаик сүзләрнең кулланылышы тикшерелә. Г. Тукай татар теленең сүзлек байлыгы белән бик оста эш итә, лексик берәмлекләрнең семантик төсмерләрен иркен файдалана һәм иң мөһиме халыкның җанлы сөйләм теле үзенчәлекләрен әдәби телгә кертеп җибәрү юнәлешендә зур эш башкара. Г. Тукайның көнкүреш һәм гади сөйләм лексикасын иҗатына кертүе байтак галимнәрнең хезмәтләрендә телгә алынса да, бу мәсьәләгә тукталып, киңрәк яктырткан галимнәрдән Ш. Рамазанов, Г. Әмиров, Ә. Исхак, В. Хаковны һ.б. атарга мөмкин. Алар шагыйрьнең бу өлкәдәге эшчәнлеген югары бәялиләр. Г. Тукайның телен, лексикасын тикшерү юнәлешендә Ш. Рамазанов үзенең "Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле" дигән мәкаләсендә шагыйрь "халык телен, җанлы сөйләү телен төп чыганак итеп файдаланды" дип, аның гади сөйләм һәм көнкүреш лексикасына таянып иҗат итүенә басым ясый, "Ишан", "Эштән чыгарылган татар кызына", "Өч хәкыйкать" һ.б. шигырьләреннән мисаллар китерә. Галим каргау, капшау, маташу, кибәк баш, чыпчык баш һ.б. сүзләрне әдәби телгә кертүдә Г. Тукайның роле зур булуын ассызыклый: "Гади сөйләү һәм көнкүреш сүзләре әдәби телгә килү өчен Тукай киң юл ачты, һәм алар "китап теле" элементлары белән кушылып, әдәби тел тукымасы булып әверелделәр" [Рамазанов, 1948, б. 142 - 143]. Бу җәһәттән, Ә. Исхак шагыйрьнең соңгы чор иҗатындагы тел үзенчәлекләрен башка әдипләр белән чагыштырып, болай ди: "Ләкин алар халык теле байлыгыннан Тукай кадәр үк файдалана алмадылар, аларның теле китап теле булудан ары китмәде" [Исхак, 1963, б. 22]. Шул рәвешчә, Ә. Исхак та, Ш. Рамазанов фикерен куәтләп: "Тукай татар поэзиясен халыкның үз сөйләү теленнән алынган образлы сүзләр белән тулыландырды. Аның бу тырышлыгы ...җанлы әдәби тел тудыруга хезмәт итте" [Исхак, 1963, б. 24]. Автор Тукай иҗатында, халык сөйләм телендәге берәмлекләр белән беррәттән, дөрлү (төрле), уйку (йокы) һ.б. борынгы төрки тел сүзләренең киң кулланылуын да искәртә, соңрак чорда язылган әсәрләрендә "шагыйрь телне бик нык сафландыруга иреште" дигән фикер уздыра [Исхак, 1963, б. 16]. Соңрак Г. Тукай әсәрләрендә кулланылган гомумхалык сүзләре Г.С. Әмиревнең докторлык диссертациясендә тикшерелә, хезмәтнең тулы бер бүлеге Г. Тукай шигырьләрендәге көнкүреш лексикасын төрле яклап анализлауга багышланган. Автор шагыйрь әсәрләренең төп нигезен аның туган ягында, Казанда киң таралган көнкүреш лексикасы алып торуы турында, Г. Тукайның туган теле, сөйләм теле хакындагы фикерләренә таянып, җентекләп яза, Галим шагыйрь әсәрләрендә урын алган төрки-татар сүзләрен сүз төркемнәре ягыннан анализлый. Шулай ук аның туган телнең барлык мөмкинлекләрен файдаланып, яңа сүзләр ясау осталыгын да игътибарга ала, шигъриятен халык арасында киң таралган "Бәдәвам", "Нәүрүз бәете", "Сак-сок бәете" кебек халык авыз иҗаты әсәрләренең лексикасы белән баетуын искәртә [Амиров, 1968, с. 25 - 28]. Соңрак шигъри сөйләмне җанландыру һ.б. стилистик максатлардан Г. Тукайның гади сөйләм сүзләрен иркен куллануы В.Х. Хаков, Ф.С. Сафиуллина, И.Б. Бәширова хезмәтләрендә дә игътибарга алына. Бу турыда И.Б. Бәширова: "Тукайның даһилыгы, аның илаһи шигърияте нәкъ менә халкыбызның үз - милли сүзләре белән тасвир итү юнәлешендә ачыла, әлеге нигездә татар әдәби теленең иң гүзәл - нәфис стиле дә формалаша", - дип яза [Бәширова, 2011, б. 209]. Ш. Рамазанов, В.Х. Хаков, Ф.С. Сафиуллина кебек галимнәр үзләренең хезмәтләрендә Г. Тукай әсәрләрендә, гади сөйләм сүзләреннән тыш, архаик сүз һәм формалар, диалекталь берәмлекләрнең дә кулланылуына игътибар итәләр. Алар фикеренчә, әлеге берәмлекләр шагыйрь тарафыннан, нигездә, сурәтләү чарасы буларак, сатирик һәм ироник максатларда кулланыла, шул сәбәпле алар чагыштырмача аз очрый [Рамазанов, 1948, б. 155 - 160; Хаков, 1993, б. 281 - 282]. Г. Тукай шигырьләрендәге диалекталь үзенчәлекләрне тикшергән Д.Б. Рамазанова бәхер, эшкяра һ.б. берәмлекләрнең бүгенге көндә дә диалектларда очравын искәртә [Рамазанова, 2010, б. 34 - 37; 2011, б. 206]. Галимнәр Г. Тукай иҗатындагы гади сөйләм лексикасын һәм бик аз дәрҗәдә генә чагылыш тапкан диалекталь лексиканы өйрәнү юнәлешендә язылган хезмәтләрендә шагыйрьнең поэтик стильгә көнкүреш лексикасын кертүен, шигърият телен халыкка якынайтуын югары бәялиләр: "Тукай кебек татар телендә җиңел һәм көчәнмичә язган, шуның белән бергә гаять аһәңле һәм матур итеп язган башка бер шагыйрьне күрсәтү кыен... Тукай иҗатында татар теленең байлыгы да, сәләте дә, матурлыгы да гәүдәләнде" [Рамазанов, 1948, б. 140]. 2. Г. Тукай шигъриятенең лексик байлыгын килеп чыгышы ягыннан тикшерү. Ш. Рамазанов шагыйрь әсәрләренең лексикасын тикшерү барышында, ул кулланган сүзләрнең генетик катламнарына да туктала. Галим фикеренчә, Г. Тукай әсәрләрендә төп лексик фондны татар теленең үз сүзләре тәшкил итсә дә, шагыйрь гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләрне дә иркен файдаланган. Г. Тукай иҗатында очрый торган гарәп-фарсы алынмаларының байтагы - көнкүреш телендә очрый торган, ягъни халыклашкан сүзләр һәм аларның күп өлеше бүгенге көндә дә кулланылышта йөри. Тукай кулланган "китап гарәпчәләре" исә, галим фикеренчә, асылда иҗтимагый-икътисади, сәяси, фәнни-техник һәм дини терминнардан гыйбарәт. Аларны шагыйрь ритм-рифма таләпләре һәм синонимик параллельләр ясау, яисә сарказм-ирония максатында файдаланган. Рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләргә килгәндә, Г. Тукай аларны, башлыча, татар телендә төгәл эквиваленты булмаган яисә татарчага тәрҗемәсе әлеге мәгънәне биреп бетерә алмаган очракларда кулланган. Шулай да арада, галим фикеренчә, шагыйрьнең рус сүзләрен көлке-ирония тудыру максатында файдаланган очраклар да бар. "Тотса мәскәүләр якаң" шигыре шуның бер мисалы булып тора [Рамазанов, 1948, б. 150 - 155]. Г. Тукай иҗатының башлангыч чорында гарәп-фарсы алынмаларының күп кулланылуы Ә. Исхак хезмәтендә дә игътибарга алына. Автор Г. Тукай иҗатында чук, дулашу һ.б. кебек госманлы төрек һәм рус теленнән кергән лексемаларның да булуын ассызыклый. Ә. Исхак бу күренешләрне, башка галимнәр кебек үк, шул чорның иҗтимагый-сәяси вәзгыятенә бәйләп аңлата [Исхак, 1963, б. 15 - 17]. Г. Тукай иҗатында кулланылган алынма сүзләр шактый тулы итеп Г.С. Әмиревнең докторлык диссертациясендә анализлана. Галим хезмәтендә шагыйрь иҗатында кулланылган гарәп, фарсы, рус, рус теле аша кергән Көнбатыш Европа алынмалары, интернационализмнар, төрек-угыз теле элементларын анализлый, калькаларга да туктала. Гарәп-фарсы алынмалары, мәгънәләренә нигезләнеп, егерме төркемгә бүлеп бирелә, шулай ук биредә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән ономастик берәмлекләр дә анализлана. Галим гарәп- фарсы алынмаларының ике телдә эшләнгән сүзлеген дә кушымта итеп тәкъдим итә [Амиров, 1968, с. 32 - 35]. Рус алынмаларына килгәндә, ул Г. Тукай тарафыннан барлыгы 1600 ләп лексик берәмлек кулланылган дигән фикердә тора. Шунысы кызыклы: шагыйрь рус алынмаларын, башлыча, публицистик һәм сатирик әсәрләрендә файдаланган һәм аларның күбесе бары тик берәр тапкыр гына кулланылган. Рус теленнән кергән ономастик берәмлекләр дә рус алынмалары белән бер бүлектә тикшерелә. Галим русизмнар арасында иҗтимагый-сәяси һәм публицистик лексиканың күп булуына игътибар итә. Г.С. Әмирев Г. Тукай иҗатында кулланылган рус алынмаларын динамикада тикшереп, аларның байтагының татар әдәби телендә урнашып калуын ассызыклый. Интернационализмнар исә галим тарафыннан ике төркемгә бүлеп анализлана: гарәп-фарсы һәм рус, рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән алынмалар. Калькаларның, башлыча, тәрҗемә әсәрләрендә кулланылуы искәртелә [Амиров, 1968, с. 35 - 42]. Халык арасында киң таралган рус гыйбарәләренең Г. Тукай иҗатында киң кулланылуы соңрак та тел галимнәре, аерым алганда Ф.С. Сафиуллина тарафыннан телгә алына. Әлеге рус гыйбарәләрен куллануны Г. Тукай иҗатының төп үзенчәлеге итеп күрсәтеп, галим болай ди: "Шигырь тукымасына Тукай рус сүзтезмәләрен дә кертеп җибәрә. Җанлы сөйләмдә генә мөмкин булган мондый тезмәләр тәнкыйть уты астына алган шәхесләргә карата кулланылалар" [Сафиуллина, 1997, б. 260]. Фәнни хезмәтләрдә шагыйрьнең иҗатында кулланылган алынма сүзләрнең сан ягыннан күләмен билгеләү дә күзәтелә. Ул узган гасырда Г.С. Әмирев хезмәтендә чагылыш тапса, соңрак Р.Р. Хәмидуллин тарафыннан башкарыла. Ул шагыйрьнең "Голүмең бакчасында..." шигырендә кулланылган сүзләрнең гомуми санын ала, аларның ничәсе гарәп, рус, татар, төрек телләренә каравын ачыклый, ягъни сүзләр кулланылышына статистик анализ ясый [Хәмидуллин, 2014, б. 52]. Ә.Ш. Йосыпова исә алынма сүзләрне тикшергәндә, шагыйрь иҗатында рус алынмаларыннан иҗтимагый-сәяси темага караган сүзләрнең күплеген әйтә [Юсупова, 1997, б. 312]. Иҗтимагый-сәяси лексиканың китап теле аша кергән рус алынмалары арасында күп булуы Л.Г. Хәбибов тарафыннан да искәртелә. Ул үзенең мәкаләсендә Г. Тукай иҗатында рус сүзләренең генә түгел, ә рус теле аша кергән Көнбатыш Европа алынмаларының да күп булуына игътибар итә. Автор, Ш. Рамазанов һәм Г. Әмирев фикерләрен дәвам итеп һәм аларга таянып, Г. Тукай әсәрләрендә рус һәм рус теле аша кергән Көнбатыш Европа сүзләре 1600 дән артып китә дип күрсәтә, аларны ике төркемгә бүлеп бирә: а) язма китап теле аша кергән сүзләр; б сөйләм теле аша кергән сүзләр. Л.Г. Хәбибов хезмәтеннән күренгәнчә, беренче төркемне тәшкил итүче алынмалар бик аз үзгәреш кичергәннәр яисә бөтенләй дә үзгәртелмичә кулланылганнар һәм алар Тукай иҗатында шактый еш күзәтелә. Бу аңлашыла да, чөнки Г. Тукай рус телен яхшы белгән: "Г. Тук ай русча сөйләшә, аңлый гына түгел, ә яза һәм рус язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә торган булган" [Хәбибов, 2011, б. 230 - 232]. Югарыда искәртелгәнчә, Г. Тукай иҗатында галимнәр алынма сүзләрдән гарәп, фарсы, рус, Көнбатыш Европа һәм төрек телләреннән алынмаларны күрсәтәләр. Шагыйрьнең аеруча башлангыч чор әсәрләре гарәп-фарсы һәм төрек сүзләренең күп кулланылуы белән характерлана. Галимнәр бу күренешне язма традициягә бәйләп аңлаталар. Мәсәлән, Ф.М. Хисамова Г. Тукайның башлангыч чор иҗатының теле турында болай ди: "Бу - безнең шул чордагы әдәби телебез, язмыш ирке белән төрле сурәтләргә, төсмерләргә керергә мәҗбүр булган, күп гасырлар гамәлдә йөргән иске язма телебез, иске татар теле" [Хисамова, 1997, б. 254 - 257]. И.Б. Бәширова Г. Тукайның иске татар теле - традицион төркидә язуын, алга таба акрынлап халыкчан милли телгә күчүен шактый үтемле итеп дәлилли. Бу аңлашыла да, чөнки, "шигырьне һәммә кеше дә аңлап бетерә алмый торган гарәп-фарсы алынмалары, гомумтөрки сүз, сүзформалары күп кулланыла торган классик иске татар теле - традицион төркидә, аның да югары стилендә генә иҗат ителә ала торган бөек, илаһи шигърият дип инану дәвам итә" [Бәширова, 2011, б. 209]. Г. Тукайның традицияләргә нигезләнеп иҗат итүе Б.К. Миңнуллин мәкаләсендә дә телгә алына. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатының теле шактый чуар булуын, гарәп, фарсы һәм төрек сүзләренең күп кулланылуын автор, бер яктан, әдипнең беренче шигырьләре дөнья күргән "Фикер", "Әл-гасрелҗәдид" басмаларына бәйләп аңлатса, икенчедән, шагыйрьнең күп гасырлар дәвамында формалашкан поэтик традицияләргә нигезләнеп язуын искәртә: "Также в рассматриваемый период в татарской литературе уже имелись устоявшиеся за столетия поэтические традиции, которые не могли не повлиять на языковой стиль произведений Тукая на начальном этапе его творчества" [Миннуллин, 2011, с. 235]. 3. Г. Тукай иҗатында стилистик чара буларак кулланылган лексик берәмлекләрнең өйрәнелеше. Г. Тукай әсәрләренең кабатланмас сурәтләү чараларына бай булуы, үзенчәлекле стильдә язылуы узган гасыр башында ук галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Ф. Әмирхан, Җ. Вәлиди, Г. Камал кебек күренекле шәхесләр Г. Тукайның тел мөмкинлекләреннән оста файдаланып, халыкка җиңел аңлаешлы телдә тирән эчтәлекле һәм халыкчан әсәрләр иҗат итүен югары бәялиләр, аның әсәрләренең сурәтләү чараларына бай булуын, үткен тел белән язылуын искәртәләр. Г. Тукай иҗатының лексик байлыгын бу юнәлештә тикшерү алга таба да дәвам итә. Узган гасыр урталарында шагыйрьнең тел-стиль үзенчәлекләрен, лексик байлыгын тикшергән хезмәтләр дөнья күрә башлый. Алар арасында Ш. Рамазанов хезмәте аерым урын алып тора. Галим шагыйрь иҗатында кулланылган гади сөйләм, көнкүреш лексикасы, алынма сүзләрне анализлау белән беррәттән, күчерелмә мәгънәдәге лексик байлыкның, мәкаль-әйтем һәм фразеологизмнарның кулланылыш үзенчәлекләренә дә туктала. Ул Г. Тукайның гомумхалык сүзләрен бик оста файдаланып, күчерелмә мәгънәләр тудыруда, гади сүзләрнең яшерен мәгънә төсмерләрен ачып бирүдә осталыгы зур булуын мисаллар белән дәлилләп яза. Ш. Рамазанов Г. Тукайның халык авыз әдәбиятына якын булган "яңа поэтик тел, әдәби стиль тудыруын" раслый, шагыйрьнең "идиома һәм фразеологияләрдән гаять оста файдалануына" мисаллар китерә [Рамазанов, 1948, б. 144]. Ә. Исхак Г. Тукай лексикасын өйрәнү барышында шагыйрьнең иҗатында фразеологизмнар, мәкаль-әйтем, тәгъбирләрнең искиткеч күп очравын игътибарга ала, синонимнарның шагыйрь тарафыннан "көчәйткеч буларак" яратып кулланылуын искәртә [Исхак, 1963, б. 105]. Галим фикеренчә, сурәтләү чарасы сыйфатында татар халык мәкальләрен куллану ягыннан Г. Тукай күпләрдән аерылып тора. Мәкальне ул шигырьгә бөтен килеш алмый, бәлки "әйтергә теләгән фикеренә буйсындырып сүтә, үзгәртә, өсти һәм шигырьнең табигый бер күзәнәге итеп кертеп җибәрә" [Исхак, 1963, б. 98]. Г. Тукайның чагыштыру, гипербола, риторик фигуралар һ.б. шундый сурәтләү чараларын образлар тудыруда бик оста файдалануы хакында да Ә. Исхак хезмәтендә беркадәр мәгълүмат бирелә. Синонимия күренеше 1971 елда шактый тулы итеп С.Г. Әмирев хезмәтендә анализлана. Галим шагыйрь әсәрләрендә 5000 чамасы сүзне эченә алган 1300 ләп синонимик оя булуын искәртә һәм, рус галиме М.Ф. Палевская хезмәтенә таянып, аларны өч зур төркемгә бүлеп бирә: а) семантик синонимнар - стилистик нейтраль сүзләр: абзый - агай - ага - абый һ.б. ; б) стилистик синонимнар: алпавыт - бояр - дворян - помещик һ.б.; в) семантик-стилистик синонимнар: акыру - кычкыру - бакыру һ.б. Галим семантик синонимнарны, сүз төркемнәрен нигез итеп алып, дүрт төркемгә (исем; сыйфат; фигыль; рәвеш һәм сыйфат) бүлеп тикшерә. Мисалларга нигезләнеп, югарыда телгә алынган өч төркем арасында стилистик синонимнарның күләм ягыннан зур урын алып торуын искәртә. Чөнки стилистик синонимнар, беренче чиратта, гарәп-фарсы һәм рус алынмалары исәбенә баеса, икенчедән, диалекталь һәм гади сөйләм сүзләре дә бу төр синонимнар рәтен тулыландыра [Әмирев, 1971, б. 51 - 52]. Әмма, галим фикеренчә, Г. Тукай иҗатында кулланылган синонимнарның кайсы гына төрен алсак та, аларның төп нигезе булып татар теленең көнкүреш, фольклор әсәрләрендәге лексик берәмлекләр белән баетылган үз сүзлек хәзинәсе тора. Г. Әмиревнең әлеге мәкаләсендә Г. Тукай иҗатында кулланылган синонимик ояларның шактый зур сүзлеге дә китерелә [Әмирев, 1971, б. 55 - 61]. Синонимнардан соң С.Г. Әмирев омонимия, антонимия күренешләренә туктала, аларны сан ягыннан ачыклый, төркемнәргә бүлеп анализлый. Омонимнарга килгәндә, галим аларның чагыштырмача аз булуын билгеләп уза: 200 ләп чамасы омонимик берәмлек булуы телгә алына, антонимнарның исә шактый күп булуы ачыклана. Г. Әмирев бу күренешне шагыйрьнең җәмгыятьтәге күренешләрне каршы куеп сурәтләвенә бәйләп аңлата. Соңгы елларда Г. Тукай иҗатында синонимнарның кулланылыш үзенчәлекләре Э.Н. Денмөхәммәтова мәкаләсендә дә барлана. Галим Г. Тукай шигырьләрендә очраган синонимик берәмлекләрне абсолют, парлы, семантик (идеографик) һәм мәгънәсе буенча якын торган синонимнар дип, берничә төргә бүлеп анализлый. Автор фикеренчә, шагыйрь синонимнарны фикерен төгәлрәк җиткерү, образлар-вакыйгаларга төрле яклап бәя бирү, персонажларның шәхси сыйфатларын тулырак ачу һәм, әлбәттә, кабатлаулардан арыну максатларында кулланган [Денмухаметова, 2012, б. 242 - 244]. Югарыда телгә алынган чаралардан тыш, Г.С. Әмирев шагыйрь иҗатында киң кулланылган башка тел чараларын да аерым-аерым тукталып анализлый. Чагыштыру, эпитет, метафора, аллегория, гипербола, символ, җанландыру, градация, гротеск һәм анафора, эпифора кебек стилистик фигуралар, инверсия, риторик сорау, риторик өндәү кебек синтаксик чаралар - барысы да аның хезмәтендә чагылыш таба. Галим әлеге сурәтләү чараларын ясауда катнашкан лексик берәмлекләрне күпсанлы мисалларга таянып анализлавы белән Г. Тукай иҗатының кабатланмас булуын исбатларга омтыла. Шагыйрьнең бер үк сүзне төрле мәгънә төсмерләре бирү өчен файдалана белү осталыгы В.Х. Хаков хезмәтләрендә югары бәяләнә. Г. Тукай әсәрләрендәге полисемия, контекстуаль синонимнар, фразеологик әйтелмә, чагыштыру, кабатлау һ.б. лексик-фразеологик чараларның кулланылышы галим тарафыннан мисаллар белән тасвирлана. Ул лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылышы барыннан да бигрәк шагыйрьнең сатирик әсәрләрендә зур урын алып торуын искәртә [Хаков, 2003, б. 285]. Ф.С. Сафиуллина шагыйрьнең, башка лексик чаралар белән беррәттән, кабатлауларны бик оста куллануын игътибарга ала: "Алар ярдәмендә шагыйрь фикерне үстерә, көчәйтә, актуальләштерә, сөйләмне интонацион яктан баета, төрлеләндерә, халыкның җанлы сөйләменә якынайта" [Сафиуллина, 1997, б. 263]. Галимнәр Г. Тукай телен дәге аерым лексик берәмлекләрнең кабатлануын, кулланылу ешлыгын тикшерү барышында, шагыйрьнең теге яки бу лексик берәмлекне кабатлау аша шигырьнең эмоциональлеген, поэтик җанлылыгын арттыруга ирешүен дә раслыйлар. Алар фикеренчә, теге яки бу сүзнең төрле мәгънәләрдә килә алуы да аның ешлыгы артуына китерә һәм бу шагыйрь иҗатының лексик үзенчәлеге булып тора [Сафиуллина, 1997, б. 303]. Г. Тукай башка сурәтләрү чаралары белән беррәттән чагыштыруларга да еш мөрәҗәгать итә. Шагыйрьнең сатирик әсәрләрендә кулланылган чагыштырулар Ф.А. Абдуллина мәкаләсендә тикшерелә. Автор фикеренчә, "Китмибез", "Мужик йокысы" һ.б. шигырьләрдәге чагыштырулар Г. Тукайга капиталистик дөньяны төрле яклап сурәтләргә, халыкны ачлыкта басылып яшәргә мәҗбүр иткән сәбәпләрне ачарга ярдәм итә [Абдуллина, 2011, б. 226-228]. Г. Тукай тарафыннан еш кулланылган лексик берәмлекләрнең тагын берсе - фразеологизмнар. Бу төр лексик берәмлекләр узган гасыр башында ук галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. 1913 елда Г. Шәрәф, шагыйрь әсәрләреннән 170 кә якын афористик берәмлекләрне туплап, "Тукаев сүзләре" дигән җыентык бастыра. Ул Г. Тукай кулланган канатлы гыйбарәләрне 13 тематик төркемгә аерып бирә. 3. Г. Тукай әсәрләрендә кулланылган лексиканы тематик яктан анализлау. Соңгы елларда шагыйрь шигырьләренең лексикасын тематик яктан анализлап өйрәнү юнәлешендә хезмәтләр күренә башлады. Мәсәлән, Г. Тукай әсәрләрендәге соматик берәмлекләр Ә.Т. Шәмиголова һәм Г.Р. Абдуллина мәкаләсендә анализлана. "Г. Тукай әсәрендә соматик берәмлекләр" дигән язмада шагыйрьнең иҗатында баш, күз, колак, кул, корсак, йөз лексемаларының яратып кулланылуы искәртелә, һәм алар катнашында ясалган фразеологик берәмлекләр тикшерелә [Абдуллина, 2011, б. 224 - 225]. Шагыйрьнең зоонимик лексиканы актив куллануы О.Н. Галимова тарафыннан өйрәнелә. Аның фикеренчә, шагыйрь зоонимик лексиканы башкаларга үзенең мөнәсәбәтен белдерү, теге яки бу геройга характеристика бирү максатында кулланган [Галимова, 2011, с. 252 - 254]. Г. Тукай шигырьләрендәге орнитологик лексиканың кулланылыш үзенчәлекләре Э.И. Сафина мәкаләсендә тасвирлана. Ул шагыйрьнең кош образларын яратып, аларга төрле мәгънәләр салып куллануын, орнитологик лексиканы кешеләргә бәя бирүдә, образлы сурәтләр, чагыштырулар тудыруда оста файдалануын, кош атамалары белән бергә алар чыгарган тавышларга да еш мөрәҗәгать итүен әйтеп үтә, халык авыз иҗаты, аеруча мәкаль-әйтемнәр белән параллельләр үткәрә һәм әсәрләрдә карга, сандугач, былбыл, чыпчык, тургай, күркә, әтәч, былбыл һ.б. кебек кош атмаларының аеруча еш очравын искәртә [Сафина, 2011, б. 254 - 256]. 4. Г. Тукай әсәрләрендә ономастик лексиканың кулланылышын тикшерү. Шагыйрь шигырьләрендә кулланылган ономастик берәмлекләргә анализ Г.С. Әмиревнең докторлык диссертациясендә урын ала. Галим гарәп-фарсы һәм рус теленнән кергән сүзләрне анализлау барышында шул телләрдән алынган ономастик берәмлекләргә дә аерым- аерым туктала, антропонимнар, географик атамалар, вакытлы матбугат исемнәре төркемнәргә аерып тикшерелә [Амиров, 1968, с. 35, 39]. Г.С. Әмирев фикеренчә, шагыйрь иҗатында ономастик лексика чагыштыруларда, фразеологик берәмлекләр составында килеп, үзенчәлекле сүз-сурәтләү һәм реаль образлар тудыру чарасы итеп тә файдаланыла. Г. Тукай әсәрләрендә географик атамаларның, мәсәлән, Казан, Әстерхан, Кырлай, Кушлавыч, Идел, Агыйдел һ.б. кебек шәһәр, авыл, елга исемнәренең кулланылыш үзенчәлекләре Ф.Г. Гарипова мәкаләсендә яктыртыла. Биредә әлеге атамаларның килеп чыгышы да аңлатыла [Гарипова, 2011, б. 213-215]. Шагыйрьнең кеше исемнәренә мөнәсәбәте, татар милли антропонимнарының мәгънәсенә игътибар итүе, исемнең тәрбияви роле, милли рухка туры килергә тиешлеге белән бәйле мәсъәләләр Г.Р. Галиуллина хезмәтендә тикшерелә [Галиуллина, 2011, б. 217-219]. Г. Тукай шигырьләрендә кулланылган тарихи шәхесләрнең исемнәре, документаль антропонимнарның кулланылышы М.З. Вәлиева мәкаләсендә анализлана. Ул шагыйрь кулланган тарихи шәхес исемнәренең әсәрләрдә нинди вазифа башкаруын җиде төркемгә бүлеп анализлый, бу төр ялгызлык исемнәрдә шагыйрьнең рухы, дөньяг а карашы да чагылыш табуын раслый [Вәлиева, 2011, б. 256 - 258]. 5. Г. Тукай әсәрләре лексикасын лингвомәдәни яссылыкта тикшерү. Теге яисә бу язучы, шагыйрь әсәрләрендә кулланылган лексик байлыкны лингвомәдәни карашлардан чыгып тикшерү татар тел белемендә актуаль юнәлешләрнең берсе булып тора. Г. Тукай мирасын лингвомәдәни кысаларда өйрәнү Ф.К. Сәгъдиева, Ф.Р. Сибгаева, А.З. Хә бибуллина мәкаләләрендә урын ала. Ф.К. Сәгъдиева үзенең "Эш (работа) в творчестве Г. Тукая" дигән мәкаләсендә шагыйрь иҗатында чагылыш тапкан "Эш" концептын анализлый. Галим фикеренчә, эш кеше тормышында һәм шул исәптән милләтнең бер вәкиле булган Г. Тукай иҗатында төп урынны алып тора. Шагыйрь өчен эш халыкка хезмәт итү, уңышка ирешү, алга китү буларак күзаллана һәм ялкаулык, хәерчелек, уңмаганлык һ.б. мәгънәләргә каршы куела [Сагдеева, 2011, с. 258 - 260]. Ф.Р. Сибгаеваның "Г. Тукай шигъриятендә "мәхәббәт" концепты" дигән мәкаләсендә "Мәхәббәт" концепты шагыйрьнең эчке, хисси дөньясы белән бергә анализлана. Галим аның төп семантик төрләрен күрсәтә, мәхәббәт лексемасы белән бәйле синтагматик күренешләрне билгели [Сибгаева, 2011, б. 260 - 261]. "Күңел" концептын анализлаганда, А.З. Хәбибуллина Тукайның җан / күңел белән бәйле күзаллауларын рус шагыйрьләреннән Лермонтов, Пушкин, Тютчев, татар әдипләреннән С. Рәмиев, Дәрдмәнд кебек шагыйрьләрнең карашлары белән чагыштырып тикшерә. Галим фикеренчә, Г. Тукай шигырьләрендә "күңел" концепты, рус поэзиясенә хас булганча метафоралар, чагыштырулар аша түгел, ә күбрәк фигыльләр ярдәмендә ачыла (җан арый, күңел сызлый һ.б.) [Хабибуллина, 2011, с. 261 - 263]. Дәрдмәнд иҗаты. Дәрдмәнд әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре билгеле бер дәрәҗәдә Х. Курбатов хезмәтләрендә чагылыш таба. Галим "Два поэта периода демократизации литературного языка" дигән мәкаләсендә Дәрдмәнд иҗатындагы образлы сурәтләү чараларына туктала, шагыйрьнең шул чор традицион әдәби теленнән читкә китмичә генә иҗатына сөйләмә тел элементларын да кертеп җибәрүе турында яза. Лексик берәмлекләрдән җирле сөйләмгә хас сүзләрнең кулланылуын, башка төрки телләрдән дә сүзләр очравын искәртә [Курбатов, 1987, с. 64]. Сәгыйть Рәмиев иҗаты. Сәгыйть Рәмиев - ХХ йөз башы татар әдәбияты үсешендә тирән эз калдырган күренекле шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте - узган гасыр башында ук татар галимнәре игътибарын җәлеп иткән үзенчәлекле иҗат. Г. Рәхим, Г. Сәгъди, Г. Толымбайский, Ф. Сәйфи-Казанлы, соңрак Х. Госман, М. Гайнуллин, Ш. Садретдинов һ.б. кебек галимнәр шагыйрь иҗатын анализлауга, дөньяга танытуга зур өлеш кертәләр. Аеруча Ш. Садретдинов үзенең хезмәтләрендә С. Рәмиевнең тормыш юлын, әдәби эшчәнлеген, иҗат итү алымнарын, иҗатында күтәрелгән төп мәсьәләләрне шактый тулы яктырта [Садретдинов 1973, б. 161]. Югарыда искәртелгәнчә, әлеге галимнәр шагыйрь иҗатын бары тик әдәби күзлектән генә тикшерәләр, аларның хезмәтләрендә С. Рәмиев шигъриятенең лингвистик ягы, шул исәптән лексик үзенчәлекләре чагылыш тапмый. С. Рәмиев иҗатындагы кайбер сурәтләү чаралары, морфологик, синтаксик һәм лексик үзенчәлекләр Х. Курбатов хезмәтендә чагылыш таба. Галим шагыйрь иҗатында кулланылган синонимия, градация, метафора, чагыштыру, метонимия һ.б. сурәтләү чаралары турында кыс ка гына мәгълүмат бирә, мисаллар китерә [Курбатов, 1987, с. 59 - 73]. Г. Исхакый әсәрләре. ХХ йөз башының күренекле әдибе Г. Исхакыйның иҗаты - бүгенге көндә татар галимнәре тарафыннан шактый тикшерелүгә карамастан, яңадан-яңа яклары белән ачыла бара торган гаять үзенчәлекле, бай мирас. Аның телен өйрәнүгә килгәндә, бу юнәлештә В.Х. Хаковның "Гаяз Исхакый һәм XX гасыр башында татар әдәби теле" мәкаләсе игътибарга лаек. Галим биредә әдип әсәрләренең гади сөйләм сүзләренә, диалектизмнарга, фразологик берәмлекләр һәм эпитетларга бай булуын искәртә. Г. Исхакый иҗатына хас лексик үзенчәлекләрне татар әдәби теле һәм стильләре формалашу мәсьәләләре белән бәйләп тикшерә [Хаков, 2003, б. 222 - 227]. Г. Исхакый әсәрләренең лексик үзенчәлекләре Г.Ф. Гобәйдуллинаның "Языковые и стилистические особенности ранней художественной прозы Гаяза Исхакый" исемле кандидатлык диссертациясендә яктыртыла. Биредә әдип кулланган сүзләр килеп чыгышы ягыннан төркемнәргә (төрки нигезле, гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш Европа һ.б.) аерылып, лексик-семантик яктан анализлана. Алга таба эмоциональ-экспрессив, диалекталь һәм гади сөйләм лексикасы тикшерелә, проза әсәрләрендә урын алган стиль чаралары өйрәнелә [Губайдуллина, 2001]. Г.К. Исмәгыйлова "Лексика романов Гаязи Исхаки "Нищенка", "Мулла бабай" исемле кандидатлык диссертациясендә әдип кулланган лексик берәмлекләрне биш юнәлештә тикшерә: генетик төрләре (төрки-татар, гарәп-фарсы, рус һәм Көнбатыш Европа сүзләре); стилистик катламнары (аерым бер стильгә караган лексика һәм эмоциональэкспрессив лексика); кулланылышы (жаргон, арго, диалекталь лексика); кулланылыш активлыгы (тарихи сүзләр һәм архаизмнар); лексик-семантик төрләре (полисемия, синоним, антоним һәм омонимнар) ягыннан [Исмагилова, 2008]. Ш. Камал әсәрләре. Язучы әсәрләренең идея-эстетик үзенчәлекләре, әдәби осталыгы, дөньяга карашлары Г. Халит, Х. Хисмәтуллин, М. Гайнуллин, Г. Кашшаф, Ә. Нигъмәтуллин, И. Нуруллин, А. Сайганов һ.б. әдәбиятчы галимнәр тарафыннан шактый тулы өйрәнелгән. Тел үзенчәлекләре, лексикасы М.Г. Мөхәммәдиевнең "Шәриф Камал прозасының теле" исемле монографиясендә яктыртыла. Хезмәт өч бүлектән тора: беренче бүлектә Ш. Камал әсәрләренең лексик составы, икенче бүлектә фразеологик бермәлекләр составы һәм аларның кулланылыш үзенчәлекләре, өченче бүлектә әдипнең стиль үзенчәлекләре тасвирлана. Галим язучы әсәрләренең лексик составын ике аспекттан чыгып тикшерә: 1) файдаланылган сүзләрнең кулланылыш сфералары һәм семантик-стилистик функцияләре; 2) аларның нинди чыганаклардан алынулары. Әлеге нигездә галим аларда кулланылган лексик берәмлекләрне түбәндәге төркемнәргә бүлеп анализлый: 1) гомумкулланылышлы лексика; 2) китап теле лексикасы; 3) сөйләү теле лексикасы; 4) гади сөйләм лексикасы; 5) диалектизмнар; 6) алынма сүзләр [Мөхәммәдиев, 1991]. Ф. Әмирхан әсәрләре. И.Б. Бәширова язучы әсәрләренең тел үзенчәлекләренә багышланган мәкаләсендә аларда урын алган лексемаларның норма һәм норма булмаган вариантларын тикшерә, аларны өч төркемгә бүлеп анализлый: 1) норма булып кулланыла башлаган сүзләр (агыр - авыр, ягмур - яңгыр); 2) норма булмаган вариантлар (керпек - керфек, тәнкә - тәңкә һ.б. - ике вариант та кулланыла); 3) мәгънәләре һәм язылышы буенча аерыла торган, әмма соңрак омоним булып киткән сүзләр (җар - йар (яр), назик - нәзек һ.б.). Галим, ахырдан йомгак ясап, сүзләр кулланылышының ике төрен күрсәтергә мөмкин дип әйтә: "а) стилистически немотивированное, т.е. сохранение традиционных единиц языка и условностей письма как информации; б) стилистически мотивированное, т.е. употребление этих слов как материал для создания образа-персонажа или через его речевую характеристику или авторское описание его поведения" [Баширова,1987, с. 104]. В.Х. Хаков үзенең хезмәтләрендә язучының лексик үзенчә лекләренә игътибар итеп, гарәп, фарсы телләреннән кергән, халык сөйләменнән ерак торган сүзләрнең, рус теле һәм Көнбатыш Европа берәмлекләренең шактый булуын ачыклый [Хаков, 1993, б. 299 - 304; 2003, б. 215 - 222]. Галим шулай ук Ф. Әмирхан әсәрләренең күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә, чагыштыруларга, фразеологизмнарга һ.б. образлы сурәтләү чараларына, стилистик алымнарга бай булуын искәртә. Г. Ибраһимов иҗаты. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре шактый тулы итеп С. Поварисов хезмәтләрендә өйрәнелә. Галим үзенең "Г. Ибраһимов стиленең үзенчәлекләре һәм аларны мәктәптә өйрәнү" дигән хезмәтендә әдип иҗатында чагылыш тапкан чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологизмнар һәм синонимнарның кулланылышын күпсанлы мисаллар ярдәмендә анализлый, әдип иҗатынның тел-сурәтләү чараларына бик бай булуын дәлилли [Поварисов, 1974, б. 163]. В. Хаков та язучының тел-стиль үзенчәлекләрен тикшереп, аның фразеологик әйтелмәләр, чагыштыру һ.б. сурәтләү чараларының мул куллануын игътибарга ала: "Г. Ибраһимов матур әдәбият телен һәм функциональ стильләрне төрле тел чаралары белән баетуда зур осталык күрсәтте, язма әдәби тел элементларын халыкның җанлы сөйләү теле белән кушуның гүзәл үрнәкләрен бирде" [Хаков, 2003, б. 230 - 231]. Әдипнең стиль һәм тел үзенчәлекләре Ф.М. Газизова тарафыннан монографик планда өйрәнелә. Кандидатлык диссертациясенең беренче бүлегендә ул лексик берәмлекләрнең контекстуаль кулланылышын анализлый, аларның, эчтәлеккә карап, нинди мәгънә үзгәреше кичерүен ачыклый. Шулай ук биредә Ф.М. Газизова әдипнең фразеологизм нарны куллана белү осталыгына да туктала, аларның текст эчендә бөтенләй башка мәгънә белән ачылып китүләрен анализлый. Хезмәтнең тагын берничә бүлекчәсе Г. Ибраһимов иҗатында кулланылган иҗтимагый-көнкүреш лексикасын, гади сөйләм сүзләрен өйрәнүгә багышлана. Ф.М. Газизова фикеренчә, язучы бу төр сүзләрне, башлыча, теге яки бу геройның сөйләмен индивидульләштерү максатыннан кулланган [Газизова, 1975, с. 14]. Нәтиҗә ясап әйткәндә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы иске татар язма чыганакларында урын алган сүзләр, нигездә, килеп чыгышлары, лексик-семантик һәм стилистик үзенчәлекләре, кулланылыш активлыгы, фунциональ һәм социаль аерымланулары ягыннан өйрәнелгән. Шул ук вакытта алар әлеге хезмәттә кабул ителгән инвариант-парадигмалар һәм алар эчендә урын алган парадигма вариантлары кысаларында тикшерелмәгән. 2. XIX ГАСЫР - XX ГАСЫР БАШЫ ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК КАТЕГОРИЯЛӘРНЕҢ ИНВАРИАНТ-ПАРАДИГМА ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ ҺӘМ КОНТЕКСТУАЛЬ-СИНТАГМАТИК МӨМКИНЛЕГЕ Бу хезмәтнең беренче кисәгендә әйтеп үтелгәнчә, ялгызлык исемнәр инвариант-нигезенә, аларның табигый сыйфаты һәм вазифасы ягыннан карап, түбәндәге парадигма вариантларның берләшүе һәм аларны аерым бүлекләр итеп тикшерү кирәклеге күренә: 1) "Илаһи зат" тематик төркеменә: а) Аллаһы Тәгалә һәм аның 99 әсмаи-хөснә / исме-әгъзам күркәм исемнәре; ә) Аллаһ белән пәйгамбәрләр арасында илче булган фәрештәләренең исем-шәрифләре берләшә. 2) Табигый зат буларак, "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган: а) уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәрләр (Аллаһ теләген кешеләргә төшендерүче кешеләр), аларның хәлифәләре, сәхабәләре; ә) әүлияләр (нәрсә буласын алдан күрүче изге кешеләр); б) автор үзенең рухи остазы дип санаган шәех-ишан, классик язучы-галимнәр; в) тарихи-риваятьләрдән мәгълүм легендар шәхесләр; г) авторның үзе һәм замандашларының исемнәре; д) әсәр өчен кирәк булганга, автор тарафыннан тудырылган әдәби персонажларның исем-атамалары берләшә, аларның кулланылышын өйрәнергә кирәк була. Иҗтимагый тормышта ирешкән вазифа-профессия атамаларына да игътибар ителә. 3) Ялгызлык исемнәрнең "Җәмгыять" тематик төркеменә: 1) кешеләрнең көндәлек-җәмгыяви, ягъни материаль тормышның конкрет тарихи шартларында, аларның күптөрле катлаулы социаль өлкәләрендә: а) гаилә кору, кан-кардәшлекне белдерә торган (ғаилә / аль, ыруғ (кардәшлек), қабилә (племя, род, клан), қавем / қаwем (народность, этник төркем), милләт (национальность, нация), тел-сөйләм; ә) кешеләрнең фәлсәфи-дини мөнәсәбәтләре нигезендә берләшүләрен белдерә торган: өммәт (умма, мөселманнар берләшмәсе), таифә, нәфир, җөнд (сугышка керергә әзер төркем, гаскәр) һ.б. кешеләрнең берләшеп эшләү зарурлыгына нигезләнә торган: җәмәғәт (иләү, община), җәмғыйәт (общество), халық (народ); б) яшәү урынының уртаклыгына караган торак атамаларының: дар / дийәр (зур торак, урын, җир, ил), шәһәр (кала / ил), қәрийә (авыл / ил), вилайәт (губерния), кантун (район), мәмләкәт (патшалык, дәүләт, ил) һ.б. үзләренә хас булган хосусый исемнәре белән кулланылышы; 2) кешеләрнең бергә яшәве өчен кирәкле рухи (идеаль) байлыкны булдыру юнәлешендәге гомумкешелеккә караган мөнәсәбәтләрне белдерә һәм төрле халыкларның үзләренә генә хас ритуалы белән үтәлә торган: а) дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбият, мәдәният, сәнгать, матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. дини-дөньяви китаплар, дәреслек, газета-журнал һ.б. басмаларның; ә) авыз иҗатына нисбәтән мөнәҗәт, әкият, бәет, җыр, көй һ.б. төрләрнең үзләренә хас булган хосусый исемнәре белән кулланылуы күз алдында тотыла; б) ике дөньяда (бу җиһанда һәм ахирәттә) үтәлергә тиешле халык традицияләре буларак нигезләнгән хокук-тәртип-низам, гореф-гадәт, йола-ырым һ.б. бәйләнеш-мөнәсәбәтләрне белдерә торган категорияләрнең хосусый атамалары. Күп төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне белдерә торган категорияатамаларның һәрберсен инвариант итеп, аның нигезенә туплана торган вариантларны, әсәрләрдә кулланылу дәрәҗәләренә карап, күрсәтергә мөмкин булуы аңлашыла; 3) кешеләр яшәеше өчен кирәкле матди байлыкны булдыру юнәлешендәге: мал, нигъмәт, дәүләт, акча, алтын, асылташлар, тормыштагы байлыкның ике дөньяга мөнәсәбәтле булган җисми һәм рухи яссылыкта, дини-рухи байлык белән чагыштырганда, барлык авторларда да кире төсмер белән тасвирлануы һ.б. 4) Ялгызлык исемнәрнең "Табигать" тематик төркеменә: а) күк җисемнәре һәм һава хәленә бәйле күренешләр (ай, кояш, йолдызлар, җил-туфан исемнәре һ.б.); ә) җир өсте табигате байлыкларына караган: тау-таш, диңгез-елга һ.б.; б) үсемлекләр; в) хайваннар дөньясы белән бәйле предметлар, күренешләр, шул исәптән, әлеге даирәгә бәйле мифологик зат-төшенчәләрнең хосусый исем-атамалары берләшүе мәгълүм, димәк, ялгызлык исемнәр парадигмаларын хасил итүләре аңлашыла. 5) "Кеше һәм галәм" тематик группасына берләшә торган: җиһан, галәм, дөнья, табигать, атмосфера, горизонт, планета, вакыт, билге, хәрәкәт, үзгәреш, ара (пространство), сугыш, солых, фән тармакларының үсеше белән бәйле кайбер төшенчә-атамаларның да хосусый исеме белән кулланылу ихтималын күздә тотарга мөмкин, әмма аларның күбесе, нигездә, күк җисемнәренә нисбәтән яисә абстракт мәгънәгә ия булган сүзләр рәтеннән анализлана, тулаем рәвештә аерым каралмый. Шулай итеп, "Ялгызлык исемнәр" инвариант-нигезенә берләшә торган парадигматик вариантларның төрле характерда булуы нәтиҗәсендә, аларны аерым бүлекнең төрле бүлекләре итеп тупларга һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә кирәк булачак. Ялгызлык исемнәрнең әдәби әсәрдәге бирелеше саклана. Анализ барышында әдәби тел тарихын тикшерү максаты күздә тотылганга күрә, язма традициянең эзлекле рәвештә баруын билгеләргә мөмкин булсын өчен, парадигма вариантларның тәртибен югарыда күрсәтелгәнчә сакларга, лексик-семантик вариантларны хосусый исемнәре белән атарга кирәк булачак. 2.1. "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 2.1.1. "Илаһи зат" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Өйрәнелешенә карата. Билгеле булганча, татарларның күбесе мөселман динен тота. Ислам милли аң формалашуга, милли мәдәният, мәгърифәт, тел-сөйләм үсешенә тәэсир итә. Бу хакта гарәп теле белгече, академик М.И. Мәхмүтов болай дип белдерә: "Татар халкының милли культурасы, әлбәттә, аның үз этник мәдәниятенә нигезләнеп үсеш ала, әмма аңа гарәп-иран цивилизациясе дә көчле йогынты ясый. Бу - мөселман дине, дини фәлсәфә, китап һәм мәгърифәт, бай Шәрык әдәбияты. Дин һәм этник культура бергә үрелеп, аларның синкретик берлеге көндәлек ритуалларда, гореф-гадәт, телдә ныгып, башка язмыштагы халыкларның аңыннан, диненнән, фикерләү үзенчәлегеннән үзгә булган, татар халкының үзенә генә хас булган билгеле бер фикерләү тибын, иҗтимагый аңын барлыкка китерде..." [Махмутов, 1992, б. 45]. Аңлашылганча, әлеге үзенчәлекләр сәнгать әсәрләренең барлык төрләрендә, шул исәптән матур әдәбият жанрларында да үзенчәлекле чагылыш таба. Иске татар телендә язылган әдәбиятта төп персонажның кыяфәте матур-күркәм, Аллаһтан куркучын, рухани-иманлы, әдәп-әхлаклы, гыйлемгә омтылучан, аң-фикерле булуы, байлыкка кызыкмавы, асылда, дини тәгълимат нигезендә тасвирлана. Бу юнәлештә, әлбәттә, Аллаһ һәм аның күркәм исемнәренең файдаланылуы табигый. Дини хезмәтләрдә әлеге мәсьәлә махсус өйрәтелә. Мөхтәрәм зат Әхмәтһади Максуди хәзрәтләренең "Гыйбадәте исламия" хезмәтенең "Гакаид" кыйсьмендә: "Аллаһы Тәгаләне белмәк һәрбер бәндәгә фарыздыр, ләкин Аның затыны белергә безнең гакылымызның куәте җитмидер. Безләргә аны сыйфатлары илә генә белмәк мөмкиндер. Аллаһы Тәгаләнең күркәм сыйфатлары бик күбдер. Аны мәшһүр сыйфатлары илә ошбу рәвешчә мәгърифәт кылмак мөмкиндер", - дип, Аллаһы Тәгалә Мәүҗүддер (Бар), Әхәд (Бер), Хәййө (Терек), Галим (Белгүче), Сәмиг (Ишеткүче), Бәсыйр (Күргүче), Мөтәкәллим (Сөйләгүче), Кадир (Көче җиткүче), Халик (Булдыргучы), Мохтар (Ихтыярлы), Рәззак (Туйдыргучы), Рабби (Тәрбия кылгучы), Гадел (Тугрылык кылгучы), Гафур (Гафу кылгучы), Мөҗиб (Догаларны кабул иткүче) дип, Аллаһның 14 исемдәге мәшһүр сыйфатлары саналып бирелә һәм мәгънәләре аңлатыла [Максуди, 1905, б. 11 - 12]. Фәрит Йосыфның "Дога китабы" хезмәтендә: "Аллаһның 99 исеме бар. Боларны санаган кеше җәннәткә керер. Дога урынына укылганда, бөек Яратучыдан теләнәчәк нәрсәләр бу хөрмәтле исемнәр белән сорала", - дип, Бар һәм Бер булган Аллаһ һәм аның 99 әсмаи-хөснә / исме- әгъзамнәре кабул ителгән тәртиптә саналып бирелә һәм мәгънәләре аңлатыла. "Аллаһ - Аллаһның 99 исеменең иң беренчесе. Бу исем бөек Аллаһның башка исемнәреннән аерыла. Чөнки башка исемнәренең һәрберсе аңлаткан мәгънәләрне бер сүз үзе генә дә ачыклый. Бу исем шул ук вакытта исме-әгъзамдыр. Аллаһның бүтән исемнәре аерым-аерым бер мәгънәне аңлаткан дәлил булыр, ә бу исем бөтен сыйфатларын берләштерә... Аллаһ сүзенең шундый бер үзенчәлеге бардыр ки, Аллаһ белән берәү дә Аны уртаклаша алмый, Аллаһтан башкага бу исемнең бирелүе мөмкин түгел. Шуның өчен дә Коръәне Кәрим Аның исеме белән башлана" [Йосыф, 2003, б. 114 - 116]. "Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге"ндә Аллаһ сүзе аерым рәвештә теркәлми: "Алиһә (1 (ههلآ) Илаһның күплеге; 2) Хатын Алла; 3) Гыйшык-мәхәббәт алласы" [1965, б. 17]. "Илаһ (1 - (هلا) Алла, Тәңре; 2) Табына торган пот; 3) Сугыш алласы; 4) Гыйшык (мәхәббәт) алласы)" [1965, б. 156]. Димәк, Илаһ дип языла торган сүзне Аллаһ дип укыйбыз. "Карманный русско-арабский словарь"да: "Бог (هلا) Иляһун, (بر) Рәбун (بابرا) (Әрбабун). Иляһун сүзе кәсрәле әлиф белән башлана [Карманный русско-арабский словарь, 1968, б. 41]. "Алла, Аллаһ "Бог, Аллах" < гар. Аллаһу - гарәп телендә илаһ сүзенең әл билгелелек артикле белән килүеннән ясалган..." [Әхмәтьянов, 2015, б. 93]. Башка хезмәтләрдә бу сүзнең ничек итеп язылышына һәм әйтелешенә игътибар итәргә кирәк. Р. Фәхретдиннең "...Газиз Мөхәммәд пәйгамбәр безнең төрле мәсьәләләргә багышланган 344 хәдисенә гаять зур һәм киң итеп бирелгән аңлатма-шәрехләрдән гыйбарәт фәлсәфи хезмәте" булган [Фәхретдин, 1995, б. 3 - 6] "Җәвамигуль кәлим шәрхе"нең гарәби-урыс хоруфатында беренче басма булган, ягъни төп текстның транскрипциясендә басылган китапта эзлекле рәвештә Алла / Аллаһы атамасы кулланыла: Алла тарафыннан [Фәхретдин, 1995, б. 11, 14], Аллаһы Тәғалә [Фәхретдин, 1995, б. 13, 14] һ.б. Гарәб телендә бирелгән хәдисләрдә Илаһ сүзе (لاهل) һәм (هلا) рәвешендә, ягъни [л] авазының икеләтелүе махсус күрсәтелә яисә күрсәтелми, һәм ул Алла һәм Аллаһы дип транскрипцияләнә [Фәхретдин, 1995, б. 14, 20, 26] һ.б. Иске татар телендә язылган / басылган күпчелек әсәрләрнең (ميحرلا نمحرلا للهامسيب) Бисмилла әр-рахман әр-рахим дип, Аллаһ атамасы һәм аның Рахман вә Рәхим дигән күрекле-күркәм исемнәренең кушмасы белән башлануы мәгълүм. Димәк, ялгызлык исемнәр дигәндә, Бар һәм Бер булган Аллаһ һәм аның күркәм әсмәи-хөснә / исмеәгъзамларын искә алып, аларның ничек кулланылышын тәфсилләп тикшерә башларга тиеш булабыз. Әлеге алымның классик үрнәген "Кыйссаи Йосыф" поэмасының башламында күрәбез. Автор әсәренең мөкаддимәсендә иң башта Бакый вә Олуг Аллаһка, аның дусты дип сайланган Мөхәммәдкә, мәсҗедләр салучы Гомәргә, Коръән төзүче Госманга, Гали батырга, Хәсән белән Хөсәенгә, тәбигыйннарга, голәмаларга, шәһидләргә, барлык диннәрдәге изге шәхесләргә, имам Әбү Хәнифәгә, ислам нурын алып баручы имамнарның һәр барчасына, Хактан һәрдаим рәхмәт булсын, күп меңнәрчә афәриннәр булсын дип, гомуми теләк белдерелә. Аннан соң беренче заттан, "Мәwлем, сәңа сығынурмән мән бер зәғыйфь, ... тәүфиқ сәндән уманурмән мән зәғыйфь қол" дип, Коръәндә урын алган Йосыф нәби турында, мөэминнәргә файдалы булыр дәрәҗәдә, "нәзъем белән әйтер өчен ғақлымны сәхих-таза, телемне фәсих-нәфис қыл" дип, чын күңеленнән үтенечен белдерә [Кол Гали, 1983, б. 46 - 51]. Шулай итеп, "...борынгы чор әдәбиятында "автор - әсәр" нисбәте хәзергегә караганда үзгәрәк булган. Укучы масса өчен иң мөһиме - әсәр; ул үзе бар, объектив рәвештә яши һәм хәрәкәт итә; ул кешеләрне, үзенчәлекле әдәби зат-персонаж буларак, үзенә җәлеп итә, укучы-тыңлаучылар даирәсен оештырып, үзенә дәшеп, чакырып тора. Анонимлашкан хәлдә дә актив әдәби хәрәкәттә була, китап буларак зур авторитетка ирешә. Элгәре чор әдәби әсәрләренең шушы оештыручанлык сыйфаты "Кыйссаи Йосыф" китабында иң югары дәрәҗәсенә ирешкән" [Кол Гали, 1983, б. 5 - 6] булса да, авторның укучыларына нәрсәне ничек итеп әйтергә теләве ачык белдерелә, ягъни автор әсәренең беренче юлларында үзен шәхес буларак таныта. "Кыйссаи Йосыф" китабында бер заттан бирелә торган өлешнең дә иң югары дәрәҗәдә булуы ("Котадгу белек"нең яисә Кол Гали поэмасыннан соңрак язылган әсәрләрдәге башламнар белән чагыштырганда) ачык күренә. Димәк, бу рәвешле багышлаулар төрле авторда төрлечә бирелә. Татар язма истәлекләрен өйрәнүче галимнәрнең хезмәтләрендә Аллаһы Тәгаләнең күркәм атамалары махсус тикшерелми, әмма әсәрнең лексикасын аерым тематик төркемнәргә бүлеп анализлаучы авторлар тарафыннан аерым фикерләр әйтелә. Мәсәлән, Я.С. Әхмәтгалиева, "Кисекбаш китабы"ның бер кульязмасында, Алла һәм Тәңре атамасы белән бергә, Җәлеб (Олы, Бөек) формасының кулланылуын искәртә [Ахметгалеева, 1979, с. 118]. Ф.М. Хисамова, аерым чорларда язылган дипломатик рәсми язмаларда, Тәңре Тәбарәк wә Тәғаләнең рәхиме wә ғинайәте берлән... Алла Тәғаләнең рәхиме wә ғинайәте берлән ... кебек дини тәгълимат формулаларының файдаланылуын һәм традиция буларак дәвам иттерелүен, аерым язмаларда Хақ Җәлле wә Ғали хәзрәтләренең ... дип чиратлаштырылуын билгели [Хисамова, 1999, 102, 139, 206] һ.б. Ф.Ш. Нуриева М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә, Аллаһ атамаларын, дини сферага карый торган сүзләр дип, кеше системасының бер тармагы буларак анализлый. Мәкаль-әйтемнәрдә Хақ Тәғалә, Хақ тәбәрәк wә Тәғалә, Бархуза, Раббе, Ходаййа, Аллаһ атамаларына караганда җанлы сөйләмә телдәге афоризм һәм фразеологик бөтеннәрдәге кебек үк, Тәңре сүзе белән бирелә торган сүзтезмәләрнең ешрак кабатланып файдаланылуы ассызыклана: улуғ Тәңре, йүксәк Тәңре, шөкер ул Тәңрегә, бар һәм бер Тәңрегә үлүм йоқ, Тәңренең дусты - атам, Тәңренең сайлаған қолы - атам, Тәңре қоллары, Тәңре Тәғаләнең қаләме бирлә хөкем қылғыл һ.б. Тәңре Тәғалә хәзрәте һәм Хақ Тәғалә хәзрәте дип вариантлылык күзәтелүенә игътибар ителә [Нуриева, 1999, б. 119 - 120; 2004, б. 152] һ.б. Э.Х. Кадированың Мөхәммәдьяр поэмаларының лексикасын тикшерүгә багышланган монографиясенең кушымтасында сүзләрнең кабатлану ешлыгы, мәгънәсе, грамматик формалары һәм вариантлары күрсәтелгән сүзлек тәкъдим ителә. Әлеге сүзлектә Аллаһ атамасының - 5, Җаббар - 1, Раббе - 5, Раббәна - 1, Рахиман - 1, Уған - 1, Хақ - 60, Хақға - 1, Хаққа - 3, Хақны - 1, Хақның - 1, Хода - 9, Ходаи - 2, Ходадыр - 1, Ходайа 1 мәртәбә кулланылуы күрсәтелә [Кадирова, 2001, б. 131-208]. Шул ук автор М. Колый "Хикмәтләр"ендә файдаланыла торган сүзләрнең сүзлекчәсен төзи, аерым кулъязма текстындагы сүзнең төп мәгънәсе, мәгънәдәшләре, аларның грамматик формалары, тезмә фигыльләр һәм фразеологизмнар күрсәтелә. Бу сүзлектә сүзнең кулланылыш ешлыгы кулъязма битләренең саналып бирелүеннән аңлашыла, мәсәлән, Алла сүзе лексема хәлендә - 103 мәртәбә, грамматик форма һәм фразеологик бөтеннәр буларак - 14 мәртәбә, Аллаһу формасында - 12 мәртәбә, Җәлаллаһу - 1, Изи - 1, Изем - 32 мәртәбә, Изидән - 4, Изигә - 2, Изисигә - 1, Кәрим - 5, Раббе - 3, Рәхим - 12, Рахман - 28 мәртәбә, Тәңре / Тәңрү - 4, Уған - 2, Хақ - сүзмәгънә, сүзформа (Хақға, Хақдин, Хақны, Хақның), парлы сүз (Хақ Тәғалә), тезмә сүз (Хақ хәбибе, Хақ рәсүле) буларак та һәр биттә унар мәртәбә кабатлана; Хәзрәт сүзмәгънә буларак - 13, сүзформа хәлендә 12 мәртәбә файдаланыла [Кадирова, 2003, б. 111 - 112]. Бу анализны Аллаһның язма истәлекләрдә кулланыла торган әсмаи-хөснә / исме-әгъзамнарын өйрәнүдә билгеле бер дәрәҗәдә үрнәк буларак кабул итә алабыз. Шул ук вакытта Мөхәммәдьяр һәм М. Колый "Хикмәтләр"ендә китерелгән мисаллардан күренгәнчә, авторның дини әдәбиятта бирелгән тәртипне сакламыйча, үзе теләгәнчә сайлап алып, һәм ул рәттә күрсәтелмәгән, әмма шул ук мәгънәдәге Тәңре, Ходай, Изи, Уған, Барғуза, Хәзрәт кебек атамаларны файдалануына, истәлек эчендә анализлаганда, бу төшенчәләрне белдерә торган сүзләрнең мәгънә эчтәлегенең үзгәрү-үзгәрмәвенә игътибар итәргә кирәк булачак. Г.К. Закированың "Синонимы в языке тюрко-татарских письменных памятников периода Золотой Орды" хезмәтендә, Аллаһ атамасының 13 исме-әгъзамы белән кулланылуы, аларның күрсәтелгән чордагы башка әсәрләре белән чагыштырылып, ничә мәртәбә кабатлануы ассызыклана [Закирова, 2007, с. 18 - 19]. Шулай итеп, язма истәлекләрне өйрәнүчеләр хезмәтендә, илаһи зат булган Аллаһ төшенчәсенә берләшә торган гүзәл эпитетлар-синонимнарның ни рәвешле файдаланылуы күзәтелә. Р.Ф. Мирхәев һәм И.Г. Гомәрев тарафыннан язылган монографиядә әлеге төшенчәнең иске татар телендәге чәчмә әсәрләрдә ничек кулланылуы һәм концепт дип анализлануы яктыртыла [Мирхаев, 2017, с. 43 - 59]. Концепт - билгеле булганча, адәм баласының дөнья белән, гомумяшәеш белән, аерым бер телнең хуҗасы булган халыкның аңакылы, фикерләве, тарихи мәдәнияте, гореф-гадәт, хис-кичерешләренең белдерелүе һ.б. милли үзенчәлекләре белән бәйләнешен күзәтергә мөмкинлек бирә торган концептуаль эчтәлекнең (төшенчәнең) бер буыны атамасы [Степанов, 1997, с. 40]. Димәк, концепт дигәндә, гомумхалык теленең тулаем байлыгы нигезендә генә белдерелә-ачыла торган күренеш күздә тотыла. Әдәби әсәрләр эчтәлегендә файдаланыла торган лексик байлык нигезендә аерым бер төшенчә атамасының төрлечә кулланылуы шул концепның бер өлешен күзалларга мөмкинлек бирә булса кирәк. Бу очракта да әлеге төшенчә-концепт шул телнең үз берәмлеге белән башлап исемләнүне таләп итә, ягъни концепт Алла (Бог) дип бирү сорала. Аллаһы Тәгаләнең исемнәре. ХIХ гасырның беренче яртысында Әбелмәних Каргалый (1782 - 1833), Һибатулла Салихов (1794 - 1867), Шәмсетдин Зәки (1825 - 1865), Габделҗәббар Кандалый (1797 - 1860) кебек татар халкының танылган суфи шагыйрьләре иҗат итә. Алар барысы да нәселдән килгән зур укымышлы дин әһелләренең вәкилләре буларак, адәм баласының чынбарлыкны кабул итүе, ислам дине кануннарына, Аллаһы Тәгаләгә бәйле булуына ышаналар һәм үзләренең әсәрләрендә дә иҗтимагый тормыштагы илаһият-рухани нигезне аның үз истыйлях-терминнары белән эстетик сурәтләү чарасы буларак чагылдырырга омтылалар. Бу юнәлештә үз заманына хас булган аристократ-абруйлы әдәби тел, ягъни телнең барлык тармакларында да гарәп һәм фарсы алынмаларын мул файдаланып язу дәвам итә. Гарәп-фарсы алынмаларының гасырлар дәвамында катгый рәвештә үз чыганак теле кануны буенча, төрки-татар сүзләренең, билгеле бер дәрәҗәдә ныгытылган, тәртипкә китерелгән формаларын саклап язылуы мәгълүм [Вәлиди, 1912, 2007, б. 55]. 1. ХIХ гасырда язылган / басылган тезмә әсәрләрдә дә "Илаһи зат" тематик төркеменә берләшүче, Бар һәм Бер булган Аллаһ һәм аның әсмаи-хөснә / исме-әгъзам күркәм атамаларының файдаланылуында традициянең дәвам итүе, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасындагы кебек үк, "...адәм баласының дөньяны танып белүендә, аның Аллаһ белән булган мөнәсәбәтенең чагылыш табуы" аңлашыла [Губаева, 2017, б. 3]. Бу үзенчәлекле лексик байлыкны анализлаганда, текстта кулланылу эзлеклелеген һәм формасын саклаган хәлдә, һәрберсен аерып алып, төшенчә һәм мәгънә мөнәсәбәте күләменең үзгәрүүзгәрмәвенә игътибар итәргә кирәк була. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әсСәгыйди" хезмәтендә (1889, 2002) Алла Аллаһ / Илаһ атамасы һәм сүз җаена туры китереп сайлап алынган исме-әгъзамнары һәр биттә берничә мәртәбә кабатлана. Гарәп телендә Илаһ сүзенең -әл билгелелек артикле белән килүеннән ясалган Аллаһ атамасын, ике л белән язылганда - Аллаһ, бер л белән Илаһ дип укыйсы була. Аллаһ: Нулә йад әйләрсәң Аллаһ исмене? [Каргалый, 1889, б. 2, 2002, б. 62]; Шәйи Илаһ эстәйх килер мәгәр, ... Теләйүр андин дәхи Аллаһ ичүн, Һәм Хәлилулла ишедер аны чөн [1889, б. 3, 2002, б. 63]; Кәндүләре ач улып Аллаһ ичүн / Вирделәр барын, ризаэ Аллаһ ичүн [1889, б. 4, 2002, б. 65] һ.б. Авторның "Тәнбиһ" ("Кисәтү") шигырендә Аллаһ сүзе шул ук мәгънәдәге Тәғалаллаһ дигән кушма варианты белән чиратлаша: Бәғыйдендә: wә әхсан, дәйү бойырды (ул) Тәғалалла / Бу әмре имтисал итән улыр (буйсынып тулысынча үтәче) би шәк нәвал Аллаһ (шиксез Аллаһы бүләгенә ия булыр) [2002, б. 119 - 120]. Мисаллардан күренгәнчә, Илаһ / Аллаһ атамасы, сүзмәгънә хәлендә эндәш сүз буларак (йа, Илаһ) һәм ирекле сүз тезмәләрендә (Аллаһ исмене, Әл-хөкме Аллаһы қаза һ.б.), сүзформа (Аллаһқа һ.б.), кушма сүз (Ғыйбадулла, Тәғалаллаһ), дини эчтәлекле тезмә сүз яисә береккән бөтеннәр (Бәрәкәаллаһ, Әлхәмдүлиллаһ, Инша Аллаһ, Разый Аллаһы ғаләйһим әҗмәғыйн), үзенең Ғани дигән күркәм исеме белән чиратлашып кулланыла. Аерым кешеләр тарафыннан эшләнә торган изге гамәлләр Алла өчен дип башкарыла, димәк, автор Аллаһ төшенчәсенең мәгънә эчтәлеген дини тәгълимат нигезендә аңлатылганча файдалана. Хақ: Зикре (ندقح) Хақдан дур идәрләр қальбеме [1889, б. 2], (نوجوا قح) Хақ өчен вирмәйә коруғ наныны, Хақ (يلاعت) Тәғалә әйләде ул дәм хитаб [1889, б. 3, 2002, б. 63]; Хақ ризасычөн бу кяре идәлем [1889, б. 4, 2002, б. 64] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, Хақ исме-әгъзам атамасы, татар поэзия се әсәрләрендә, традицияне дәвам итеп, сан ягыннан күбрәк кабатлана. Мөхәммәдьяр поэмаларында Аллаһ төшенчәсе - 5, Хақ исеме- әгъзаме 60 мәртәбә файдаланыла [Кадирова, 2001, б. 132, 203]. М. Колый "Хикмәтләр"ендә дә шундый ук мөнәсәбәт чагыла [Кадирова, 2003, б. 13, 102]. Хақ атамасы да, Аллаһ төшенчәсе кебек үк, сүз мәгъ нә, сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз, дини эчтәлектәге береккән бөтеннәр буларак кулланыла. Кәрәм, Зөлҗәләл, Бариу парлары белән чиратлаша. Дини әдәбиятта әсмаи-хөснә/исмеәгъзамнар рәтендә күрсәтелми торган Раббе һәм Хода төшенчәләре файдаланыла. Һәр очракта да, Аллаһ төшенчәсе кебек үк, дини тәгълиматта кабул ителгән мәгънәне белдерә торган исеме белән күрсәтелә: а) Аллаһы биргән нигъмәткә шөкер кылыб, дарелфәнада (бетә торган дөньяда) аңа буйсынып, тагать-дога кылучыларга, нигъмәтләре тагын да арттырыла; ә) шайтан, Фиргавен, Нәмруд, Гад кебек Хак теләген инкяр итүчеләр, Бу дөньяда тискәрелек күрсәтүчеләр Хак / Раббенең каһәренә дучар булып, ике җиһанда да эшләре уңмыйча, гөстәхәдин (әдәпсез, тупас, оятсыз, әрсезлектән) улды көсуфе афтаб (кояш тотылып), Газәзил кебек җәннәттән рәд баб, ягъни куылачаклар дип белдерелә. Кәрим / Кәрам: Буйләмиде ул Кәримнең сөннәте, ... Берлекеңнең хөрмәтенә, йа Кәрим [1889, б. 4, 2002, б. 65]; Рәхмәт итеп, әйләгел Фазл-у-Кәрам [1889, б. 5, 2002, б. 66]; Йүнкә биңгәзәш анлара Фазл-уКәрам [б. 71]. Кәрим әсмаи-хөснә исеме үзенең төп мәгънәсендә һәм ʻюмартʼ дигән билге белдерүче абстракт мәгънәдәге уртаклык сүз буларак та кулланыла. Wәдүд: Һәм wөҗүдең хөрмәтенә, йә Wәдүд [1889, б. 6, 2002, б. 66]; Шәйхемә ирештер, йа Wәдүд [б. 95]. Wәдүд - Аллаһ ризалыгына һәм сөюенә ирешергә тиешле булган бердәнбер Барлык [Йосыф, 2003, б. 135]. Хода: Һәм аның әсхабе хақында (ادخ) Хода, ... Қанғысыйлә хөкем идәр, йәрен Хода [б. 4, б. 65]; Һәзарән шөкер (هيادخنوسلوادمح) хәмедулсун Ходайа [2002, б. 69]; (لاعف) Фәғғал мотлақдыр (һичшиксез күп эшләүче) Хода [б. 8, 71] һ.б. Ғыйззе wә җәл: Безләр өчен Хәзрәти Ғыйззе wә Җәл (Олылык һәм Бөеклек) / Иңдеребдер айәте, бел, һәм әзәл [1889, б. 4, 2002, б. 65] һ.б. Раббе: Диде ахыр: "Инна Рабб-ел-ғаләмин" [2002, б. 63]; Хәбибе хөрмәтенә (تزعبر) Раббе ғыйззәт [2002, б. 69]; Доғамы қыл қабул, йа Рабби. Амин [б. 70] һ.б. Зөлҗәләл: Һәм аның сағ җанындин (للاجلاوذ) Зөлҗәләл / Хәлық идебде (барлыкка китереп) ике бағ [1889, б. 7, 2002, б. 70]; Кәһһари әйани Хода-и Зөлҗәләл / Һәр бере - израс виснәндар иде (1889, б. 9, 2002, б. 73]; Таптығы ғыйльме Хода-и Зөлҗәләл [2002, б. 99] һ.б. Гани: Бәкр улырде һәм ба фәрмани Ғани [б. 71]; Хәмеде лиллаһ кәд һәзарән, ул Ғани / Қылмайыбдыр әһле инкярдан бәни (Меңнәр мәртәбә Аллага шөкер, ул Байлык Иясе мине юксыллардан яратмаган) [б. 76] һ.б. Қаһһар: Хәзрәти Қаһһар кәһр илә, ғайан / Қылды чикерткәләргә әмере, ғайан [б. 74]; Йулладым дир, анлара сил ғарим [б. 74]; Қаһр итүбән, Хақ Тәғалә хәзрәте / Тәннәренә вирде һәм бер ғыйлләте, ... Қаһре Хақтан улмас имешләр әман [б. 75] һ.б. Бариу Тәғалә: Мөкәррәм ханәи Бариу Тәғаләгә (тәртип, гүзәллек эчендә Яратучыга) йөз ордың сән! [б. 79] һ.б. Җәнабе кибрийә: Таләб әйлә Җәнабе кибрийәдән (Бөеклек иясеннән) даим-әл-әүкат (ризык, тәгам) [б. 80] һ.б. Йәздан: Тирелүбән (җыелып) бер арайа таҗирән (сәүдәгәрләр) / Шөкри Йәздан (Барлыкка китерүче) қылдылар ба дилү-җан (күңелҗан белән) [б. 88] һ.б. Тәңре: Бән дәхи Тәңре кәнизәкемеям? [б. 103]; Һәм аңа Тәңре диде нәйләрем; Һәм, аңа - Тәңре, түгелмедер - бәңа [б. 109] һ.б. Мәwла: Сәңа Мәwла - бәңа һәм Мәwла (Хуҗа, дус) ирер / Җөмлә ғаләм халқына Хақ бер ирер [б. 103] һ.б. Мәғбуд: Хәмед улсын сәңа Мәғбуд (гыйбадәт кылына, табына торган зат) пакь [б. 105]; Җөмләмезә Хақ ғыйнайәт әйләйә (ярдәм итә) [б. 109]. Мөстәған: Бу китабың сәхибенә, һәр заман / Син ғыйнайәть әйләгел, йа Мөстәған (Ярдәм соралучы зат) [б. 110]. Аңлашылганча, Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә, Илаһ / Аллаһ һәм аның Ғани, Кәрим, Хақ, Бариу, Wәдүд, Җәлил күркәм исемнәре сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, төрле Илаһи шәкел-формулалар, калыплашкан фикер-синтагмалар рәвешендәге сүз тезмәсе буларак кулланыла. Язма текстта, Аллаһның исмеәгъзамнарының дини әдәбиятта бирелгән тәртибе сакланмавы, сүз җаена туры китерелеп, сайланып файдаланылуы, шул ук вакытта, алдагы әсәрләрдән килә торган Тәңре, Хәзрәт, Хода кебек исме-әгъзамнарының дәвам ителеше, Мәғбүд, Мәwла, Йәздан, Мөстәған кебек күркәм исемнәренең өстәлүе, Хақ, Илаһ / Аллаһ / Хода атамаларының, еш кабатланып, Хақ, Кәрәм, Каһһар исме-әгъзамнарының гадәти абстракт уртаклык сүз булып та кулланылуы күренә. Ғазиз төшенчәсе исмеәгъзам буларак кулланылмый булса кирәк, аерым кешегә эндәшкәндә файдаланыла: Ханыма: "Нәшүwанә, кил бире! - дийер / Чыға килде бер хатын, гүйә сираҗ (шәм) / Диде нәшүванә дәхи: "Әй ғазиз! / Нитә дирсен бу сүзе, сахиб тәмиз?" [б. 103]. Барлык очракта да әсмаи-хөснә/исме-әгъзамнар, ислам дине хөкемнәре буенча, бу дөньяда да, ахирәттә дә рәхәт яшәү өчен, кирәкле гамәлләрне кылу ягъни хак, тугры дин тәгълиматына туры килә торган кануни төшенчә мәгънәсендә файдаланыла: а) Аллаһ биргән нигъмәткә шөкер кылып, дарелфәнада (бетә торган дөньяда) аңа буйсынып, тагать-дога кылучыларга, нигъмәтләре тагын да арттырыла; ә) шайтан, Фиргавен, Нәмруд, Гад кебек Хак теләген инкяр итүчеләр. Бу дөньяда тискәрелек күрсәтүчеләр Хак / Раббенең каһәренә дучар булып, Ике җиһанда да эшләре уңмыйча, гөстәхәдин (әдәпсез, тупас, оятсыз, әрсезлектән) улды көсуфе афтаб (кояш тотылып), Газәзил кебек җәннәттән рәд баб, ягъни куылачаклар, дип белдерелә. Аллаһы Тәгаләнең теләгән вакытта бар нәрсәне юк итә алучы дигән мәгънәсе Қаһһар исме-әгъзамы белән белдерелә. ХIХ гасырның беренче һәм икенче яртысында язылган, басылган башка поэзия әсәрләрендә дә, бу дәрәҗәдә үк булмаса да, Аллаһы Тәгаләнең исме-әгъзамнары файдаланыла. Һ. Салиховның шул ук табгыханәдә басылган "Китабе Мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856, 1900), Ә. Каргалый әсәреннән аермалы буларак, Аллаһ атамасының төрлечә язылып кулланыла: (ا كنمساهللا) исемеңә Аллаһ (دمحلاهلا) әлхәмделилля, (لاا رس اياملاتي لنغ) ғыйнайәть улмайасар Алла сәндин [1856, б. 2]; (يهلآ ايتيا لوبق) қабул ит йа Аллаһи, (اميركآو يهلآ) Аллаһи wә Акримә [1856, б. 3]; (يهلآ ) Аллаһи (يهاآ اي) йа Аллаһи (يهلآ اي) йа Аллаһи (1856, б. 5]. Автор бу әсәрендә (ب ر اي اكنب ريو تيا ده) һидәйәт вир бәңа йа Раббе (بر اي) дип, Аллаһка 57 мәртәбә эндәшеп зикерен тасвир итә. Аллаһының башка күркәм исемнәре дә кулланыла: (ىساد خ نس نس كنملاع عيمج) җәмиғ ғаләмнең сән сән Ходасы / Йийар ризықың һәб әбрарвә ғасый [1856, б. 2]; Мәгәр булғай Ходаның фазлы йулдаш, ... Илаһи, фазлың илә қыл әмани, ... Нәғүз биллаһи аны кем қылисар [1957, б. 60, 1992, б. 269-270] һ.б. Ш. Зәкинең һәр шигырендә Аллаһ һәм аның исме-ә гъзамнарының кайбер атамалары, алдагы шагыйрьләрдән килә торган традицияне дәвам итеп, сүзмәгънә, сүзформа, парлы сүз, сүз тезмәсе шәкелендә, берничә мәртәбә кабатланып кулланыла. "Һәй, нә ойурсән?" дип башлана торган шигырендә: Тәңре хақы, нуры Хақдан, Хақдан, Хақға [Гайнетдин, 2002, б. 29] "Бу күңелгә..." дип башланган шигырьдә: Хақдан хитаб, Хақдан үзгәдән, Хақ аңа [б. 30]; "Игре йулларны куйубән..." дип башланган шигырендә: Бер Тәңрейә йалуарасы, бән Ходаның, Хақ Тәғалә хөкем қылғач, вармы қолның чарасы [б. 32]; "Иляһи, пәрдәсе күтәр күземдән" шигырендә: Иляһи, мөбтәлә қалдым, әлем тот [б. 33] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Иляһи атамасына мөрәҗәгать ителеп сүз башлана, Хақ атамасы еш кабатлана. Дини хезмәтләрдә күрсәтелмәгән Мәғбуд, Тәңре, Хода дигән исме-әгъзамнәр кулланыла. Хақ тугры дин тәгълиматына туры килә торган кануни төшенчәмәгънәсе белән файдаланыла. Г. Кандалый иҗатында да Аллаһ һәм аның әсмаи-хөснә / исмеәгъзам күркәм исемнәре кулланыла. Автор үзенең беренче җитди әдәби тәҗрибәсе булып саналган "Рисаләи-л-иршад" ("Тугры юлга күндерүче китап") әсәрендә, "...кешеләрне изге нияткә, яхшы гамәлгә, димәк, "чын мөселманлыкка" чакырган "нәсаих"тан, ягъни үгетнәсыйхәтләрдән гыйбарәт, ... "теге дөнья" өчен бу дөньяда ук әзерлек күрергә, җәһаләттән (наданлыктан) качарга, зарур гыйлемнәрне өйрәнергә, димәк, яхшы укырга чакыра" [Кандалый, 1988, б. 18-19]. Поэма: Хода рәсүле Мөхәммәд / Һидайәт шәмсе ул Әхмәд, ... / Ифазә хәйр идә Йәздән (Алладан), - дип башлана... - wә бәғде бәндәи әфкәр / Хода рәхмәтенә әксәр / Доғалар әйләде сезгә / Ғәбде мозаф иля-л- Җаббар (Кодрәт иясенә бәйле кол), - дип, дәвам иттерелә [1988, б. 245]. Аллаһ һәм аның күркәм исемнәре, нигездә, үгет-нәсыйхәтләр бирү юнәлешендә файдаланыла: Кечекдин Хаққа тағәт қыл / Һәр әмренә итағать қыл / Хәсаләтдин фәрағать қыл (көнчелектән азат бул) / Һәм әмренә сонып гәрдан (муен) [б. 250]; Бәшир бөшри бәшәр булғыл (кешелекле, сөендерүче) / Мөшире Хақ, би-шәрр улғыл (Киңәшче Хакка усал булма) [б. 262]; Ки тәғwиз әйлә бер Йәздән (Алладан) [б. 264] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, наданлыктан качарга, гыйлемнәр өйрәнеп, әдәпле яшәргә, туры юлдан барып оҗмахка керү өчен ничек әзерләнергә кирәклекне аңлату максатыннан, нәсыйхәтләр күп булсын дип язылган бу поэмада, автор Аллаһның күркәм исемнәреннән булган Хақ, Хода сүзләрен еш кабатлый, Аның Ғали һәм Қадир дигән күркәм эпитетларын файдалана, Иляһи атамасы, асылда, эндәш сүз вазифасын үти. Йәзи һәм Шаһ атамалары, китапны төзүче тарафыннан Аллаһы дип аңлатыла, димәк, Аллаһ төшенчәсенең синонимик рәтен баета. Шуның белән бергә, Алла атамасы: Нәғүз билләһи (Алла сакласын) [б. 302]; Ләғәл-уллаһ (ихтимал Алла гына) рәхим сала [б. 312] кебек фразеологик бөтеннәр һәм Ходай Тәбарәкә wә Тәғаләнең дидарын мөэминләр күрмәке дигән тезмәдә бүлекчәнең исеме итеп куела [1988, б. 311]. Г. Кандалыйның "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" әсәрендә дә Аллаһның атамаларын куллануның шушы тәртибе саклана, ягъни Хақ исеме еш файдаланыла: Идәр ирде Хақ ризасини таләб [1988, б. 318]; Хақ ризас ын эстәйүб қыйдым мөрүр (юл үтү) [б. 319]; Зикрең и Хақ, бағый - боста ным дорыр / Зикрең и Хақ, әһле әwлядым (нәселләрем) дорыр [б. 325] һ.б. Аллаһы Тәгаләнең башка әсмаи-хөснә / исме-әгъзамнары да кулланыла: Ләкин идә ул Ходаwәндә мәдәд / Ибтидадин интиһайә ул Самәд (баштан ахырга кадәр ул Мәңгелек) [б. 317]; Раббемә дисәм, ки ғафу ит, И Иляһ [б. 321]; Йа Иляһи, ағыр улды баремез (йөгемез) / ... Йул йазыпмын, и Ходаwәнди Кәрим, / ... Фазыйл ғинайәтең илән, и Әхәд (Бердәнбер) / ... Ләк сәнең күп фазле лөтфың, и Иляһ [б. 337] һ.б. Автор, яшәешнең төрле ягына багышланган, бигрәк тә иляһи мәхәббәткә дан җырланган шигырь һәм поэмаларында да Аллаһ һәм аның күркәм исем-атамаларын, сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз һәм сүз тезмәләре халәтендә еш кабатлый: Сабырлық бирсәнә Алла, зиһеннәрем таралғандыр [1988, б. 78]; Җиһан эчрә ул Алланың / Ләзиз ниғмәтләре чукдыр [б. 84]; Иляһи, барча ғаләмне / Йаратдың қодрәтең берлән [б. 88]; Ки әwwәл ибтида итдем / Хода исмене йад итдем [б. 90] һ.б. Автор "...Бән сезләргә бер сүземне / Йад итәлем, ки аңлагыл..." дип башлана торган күләмле дидактик шигырендә 15 мәртәбә - Алла, 1 мәртәбә - әлхәмделилла, 2 мәртәбә - Рәхманый [б. 177], 2 мәртәбә - Хода [б. 177, 179], 3 мәртәбә - Мәwля [б. 178] исемнәрен файдалана [б. 173 - 180]. "Сезнең йортыңыза вардым / Сәнең сылулығың күрдем..." дип башлана торган шигырендә 25 дүртьюллык Wаллаһwаллаһи - Алла исеме белән ант итәм дигән сүз белән тәмамлана [б. 185 - 188]. "Сәхибҗамал" поэмасының соңгы бүлекчәсе 13 мәртәбә кабатланып бирелә торган Алла исеме белән тәмамлана, аларның 3 се Кәрим Алла, Рәхим Алла, Зөлҗәләл Алла кушмаланып-парланып бирелә [1988, б. 426] һ.б. "Шәфгый" поэмасында Аллаһ төшенчәсе Әғля һәм Мәwля сүзләре белән күрсәтелә: Сәламләр әйләдем, Шәфғый / Сәламәт итсен ул Әғля, ... Йаңақларың қызыл алтын / Кеби итмеш ушал Мәwля [1988, б. 341] һ.б. Аңлашылганча, Аллаһның әсмаи-хөснә / исме-әгъзам Илаһи төшенчәләрнең атамалары, сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, тезмә сүз, сүз тезмәләре буларак, аерым очракларда бер мәртәбә, берничә яисә күп тапкырлар кабатланып кулланыла, тасвир чарасы буларак, шигырь төзелешен барлыкка китерүдә дә төп чарага әверелә. Шуның белән бергә, Аллаһ төшенчәсен белдерү өчен, бу автор Ә. Каргалый иҗатында кулланылмаган, ике мәртәбә - Уғаным, берничә мәртәбә Йәздан / Йәзьдән ʻБарлыкка китерүчеʼ һәм Изи сүзләрен файдалана. М. Кашгариның "Диване лөгатет-төрек" хезмәтендә: Изи - господин, повелитель, Аллаһ - Повелитель [Кашгари, 2005, с. 119], аркун изи - следующий год и тот, что за ним [шунда ук, б. 137]. Г. Кандалый әсәрләрендә башка авторларда күзәтелми торган иң беренче, иң зур мәгънәдәге Шаһ атамасы, бик югары дәрәҗәле мәгънәсен аңлата торган Әғла сүзенең кулланылышы, Аллаһ синонимик рәтен, шигъри эчтәлеккә туры килә торган дөньяви тасвир белән б аета. Хақ, Ғазиз һ.б. әсмаи-хөснә исемнәре, ялгызлык мәгънәсе белән бергә, аңа караганда азрак санда булуны белдергән абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр сыйфатында да файдаланыла: Имди күрдек сүзеңез варды хақа (чынлыкка) [б. 319]; Белмәдем хақында (чынында), хатадин кезүн (барысы хатадан) Кем мөлякәт шөкреңезнен (рәхмәт иясе икәнегезне) белмәдем [б. 329]; Дәғи хақдыр сән, ки бән әһле нәфүр (Син - чынлыкка, дөреслеккә өндәүче, ә мин - качучы) [б. 338] һ.б. ХIХ гасырның икенче яртысында Гали Чокрый (1826 - 1889), Әхмәт Уразаев-Кормаши (1855 - 1883), Мифтахетдин Акмулла (1831 - 1895) кебек һ.б. шагыйрьләр иҗат итә. "Поэзиянең лирикага тартым канаты классик поэзия традицияләре нигезендә үсә. Әдәбият, поэзия яңаруы халыкның милләт булып формалашуы, милли үзаңы уяну белән нык бәйләнештә бара. Шул ук вакытта Урта гасырлардан бирле дәвам иткән региональлек принцибы да сизелерлек саклана... Традицияләрнең гадәттән тыш ныклыгы өлешчә шуның белән аңлатыла. Милли тел мәсьәләсе бу чорда әле бөтен кискенлеге белән куелмау да нәкъ шул бәйләнешләр сакланудан иде" [Татар әдәбияты..., 1985, б. 377 - 416]. Шагыйрьләр иҗатында Бер һәм Бар булган Аллаһ төшенчәсе һәм аның әсмаи-хөснә атамаларының кулланылуы да әлеге традиция нигезендә бара. Әхмәт Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" (1879) әсәренең чәчмә һәм тезмә өлешләрендә Аллаһның күрекле исемнәре еш кабатлана. Чәчмә өлешендә, асылда, тотрыклы сүз тезмәләре рәвешендә кулланылу өстенлек ала: Аллаһе Тәбарәкә wә Тәғалә миңа бер фәрзәнд рузи қылса, ... Ходай Тәғалә морадыңны бирсен [1894, б. 3; 1957, б. 288]; Аллаһе Тәғаләнең фәрманы берлә, қызыңны Таһирға бирәсең [б. 4, б. 289]; Хақ Тәғаләгә зарилық қылыб айганы [б. 290]. Күренгәнчә, Аллаһ төшенчәсе Ийәмез исеме белән чиратлаша, Инша Алла тотрыклы тезмәсе кабатлана. Тәһарәт алып, Хақ Тәбарәкә вә Тәғаләгә зарыйлық қылыб, мөнәҗәт қылыб әйтте: Ходаwәндә, Қадирсән, Пәрwәрдикяр үзең сән... дип башланган мөнәҗәттә, Ходайа дигән эндәш исем 11 мәртәбә кабатлана. Аннан соң яңадан Хақ Тәбарәкә wә Тәғалә Таһирның догасын қабул қылыб, ... Ходай Тәбарәкә wә Тәғалә синнең доғаңны қабул қылыб..., Ходай Тәбарәкә wә Тәғаләгә күп шөкерләр қылыб, ... дип чәчмә хикәяләү китә [б. 309 - 310]. Шул юнәлештә дәвам ителә: Хақ Тәбарәкә wә Тәғаләгә доға wә мөнәҗәт қылыб, җан күңеленнән: "Йарабби, ушбу сәғатьтә рухымны қабыз әйлә", - диде. Хикмәти Хода Таһир қулыны йөзенә сыйпаганда, җан тәслим қылды. Қаwлеһү Тәғалә: инналиләйһи wә инна иләйһи раҗиғун (Аллаһы сүзе: Без Алланыкы вә Аллага кайтабыз) [б. 335]; wә әлхәмделиллаһи раббил-ғаләмин [1957, б. 339]. Мисаллардан күренгәнчә, кыйссаның чәчмә өлешендә, Аллаһның күркәм исемнәре бер-бер артлы тезелеп, асылда, тотрыклы сүз тезмәләре рәвешендә кулланыла. Тезмә өлешендә, нигездә, эндәш буларак, Ходайа сүзе файдаланыла. Шул ук вазифада Аллаһы төшенчәсе Пәрwәрдикяр, ягъни тудыручы, яратучы һәм Қадир, ягъни һәрнәрсәгә көче җитүче, көче чикләнмәгән дигән мәгънәләре белән дә кулланыла. Ийәмез төшенчә-атамасы белән чиратлаштырыла. Бу уңайдан шулай ук Атам әйтер, йә Ғани, морадым бир, йә Ғани дигән, ягъни Аллаһ иң бик бай, һәрнәрсәсе тәэмин кылынган бердән бер Барлык - Аллаһдыр дигән мәгънәсенең шулай ук эндәш буларак 8 мәртәбә кабатлануы күренә [Татар әдәбияты..., 1957, б. 328]. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" (1892, 2001) әсәрендә дә, Аллаһның күркәм исемнәре, сүз җаена туры китерелеп, сайлап алына һәм төрле формаларында файдаланыла. Хәмдулиллаһ: Хәмдулиллаһ (Аллага шөкер), бу диарда бездән чықты / Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт [2001, б. 9]; Үзеңез дә беләсез Аллаһ қолы [б. 15]; Ғайед көн Рәсүлуллаһ диһлизендә (йорты янында) [б. 16] һ.б. Ходай / Хода: Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем (ук) / Аңа булса мөкарин (кушылса) туры фәһем (зиһен) [б. 13]; Ходайым фөсәханең замирендә (шагыйрьнең күңелендә) [б. 16]; Ходаға бер йарарлық эшемез йуқ [б. 60] һ.б. Хақ: Берәwгә морад булса Хақның йады (хәтере, искә төшерүе) / Мәғрифәт миқдарынча аңа бади (ачык күренер) [б. 14]; Һәр таләпдар бәндәсенең Фәйзы Хаққтан хаззе (өлеше) бар / Син химар дип хурлағаның заты толпар улмасын, ... Фәйзы Хаққ һәр мөмкинә ғамь шарт имәс Бағдад, Хәләб (Аллаһы насыйбы һәркемгә мөмкин, Багдад, Хәләбтән булу шарт түгел) / Йорты Болғар улса улсын - йортны болғар (җимерүче) улмасын [б. 61]; Қандай тел әйтеп бетәр Хақ сәнасен (мактавын) [б. 66] һ.б. Раббәни: Раббәни ғоләманы мөхип (яратучы) мулла [б. 25]; Раббәни ғоләмадан (Аллаһка бирелгән галимнәрдән) булам дисәң [б. 37]; "Раббәнә зольмина" ("Йа Раббем, безне золым эчендә калдырма", - дип зарланганда) [б. 50] һ.б. Зөлал / Зөлҗәлал: Зөлал ғафвилә ғофран (шәфкате белән Аллаһ гафу итеп кичерсен) [б. 30]; Зөлҗәлал ғафил имәс (Бөеклек, кодрәт иясе Аллаһ белми түгел) [б. 40]; Бол көндә тышымыз хуп, эчемез буш / Зөлҗәлал ғафил имәс эшемездән [б. 51] һ.б. Иляһи: Иляһи, җөмлә хаҗәтем / Қабул әйлә мөнәҗәтем [2001, б. 30] һ.б. Ғаффар: Тәзкирә буламы дип йазған булдық / Хата булса, Ғаффар сез (Кичерүче) - йа Аллаһу [б. 33] һ.б. Тәңре: Барчамыз Тәңре алдына барамызлар, ... Мин тордым илеңездә Тәңре қалап (Аллаһы гыйлемен өйрәтеп) [б. 65] һ.б. Җәббар-Ходай: Үләрем исемдә иде, бол истә йуқ / Қаза җитсә, бирәдикән Җәббар-Ходай (көчле, куәтле) [2001, б. 70]; Зар қылыб мин җатырмын, Җәббар-Хаққай / Җабығып, сөйәк қалған арғамақтай [б. 75] һ.б. Гарәп теле кагыйдәсе буенча аерым языла торган тезмә сүзләрне, дини гыйбарәләрне, төрки-татар әйтелешен чагылдырып, гадәттә, кушып язганга, кушма дип бирергә туры килә. Текстта: Хәмед лиллаһ [1892, б. 2]; транскрипциядә: Хәмеде лилляһ [Алынмалар, 1965, б. 679]; Хәмде лиллаһ [1979, б. 389, 1992, б. 341] һ.б. Исме-әгъзамнарның үзара кушма сүз булып кулланылуын икегә бүлеп карарга кирәк: 1) Акмулла иҗатында Аллаһның әсмаи-хөснә / исме-әгъзам күркәм исемнәре, сүз җаена кирәк булганча сайланып, еш кына берсе икенчесе белән кушмаланып файдаланыла: Зөл Җәләл (олылык иясе) ғафу имәс эшемездән [б. 51]. Рәхим дигән күркәм исеме Аллаһ атамасы белән кушма ясый: Ходай сүзе Аллаһның бик көчле, бик куәтле, зур көч иясе икәнлеген белдерә торган Җәббар күркәм исеме [Алынмалар, 1965, б. 770] белән парлана: Аллаһы Тәғалә - бөек һәм югары булган Алла: Тотқын қылыб, җәwһәремде алалмаған / Ул җәwһәр бер Аллаһы Тәғаләдән [б. 72]; Зар қылыб мин җатырмын Җәббар - Хақғай / Җабығып, сөйәк қалған арғамақтай [б. 75]. Аллаһының кичерүче, гөнаһларлы ярлыкаучы дигән сыйфатын белдерә торган Ғаффар исеме [Алынмалар, 1965, б. 89] белән ачыкланып кулланыла һ.б.; 2) Аллаһның аерым күркәм исемнәренең мәгънәләре исме-әгъзам булмаган сүзләр белән төгәлләндерелеп-парланып та бирелә. Аллаһның "барлыгы бер дә үзгәрми торган һәм торачак барлык - хакыйкать" дигән мәгънәне белдерә торган Хақ гүзәл исемен [Йосыф, 2003, б. 137]. Акмулла "белем, муллык, нигъмәт, юмартлык, шәфкать, рәхимлелек, бәрәкәт" төшенчәләренең атамасы булган [Алынмалар, 1965, б. 632] фәйзъ сүзе белән төгәлләп куллана. Башка әдәби әсәрләрдәге кебек, бу авторда да Аллаһ, Раббе, Хода, Ходай, Тәңре атамалары кушылып, парланып кулланылган кебек үк, эзлекле рәвештә ирекле сүз тезмәләре хасил итеп, гарәп теленең үз сүзләре белән, төрле Иляһи шәкел-формулалар, яисә җанлы сөйләмдә тотрыкланган рәвешендә файдаланыла: Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәхем (ук) [б. 13]; Үзеңез дә беләсез Аллаһ қолы [б. 15]; Инша Аллаһ (Аллаһ кушса) қарышмас әһлен нәққад (тәнкыйть иясе) [б. 16, 89] һ.б. Аллаһның күркәм исемнәренең берсе булган Хақ сүзе Акмулла иҗатында, алдагы авторларның әсәрләреннән килгән традиция буларак, үзенең ʻдөреслек, чынʼ дигән мәгънәсе белән дә кулланыла: Бәғдәс - сәлам мин мосафир Ақмулладан / Туғры әйтеп халықға җазған Хақ мулладан (2001, б. 66]. Хақ сүзе әлеге мәгънәсе белән эзлекле рәвештә сүзформа рәвешендә кулланыла: хақлыққа [б. 10, 35]; хақлықта [б. 38]; хаққа [б. 21]; хақтан [б. 39]; хақлықны [б. 41, 53] һ.б. Әлеге сүз шул ук ʻчынлык, тугрылыкʼ мәгънәләрендәге хақыйкать (күплек сандагы хәқаиқ) исеме белән дә белдерелә: Ысулы хақаиқны хамил булган [2001, б. 23]; Хақыйқатьтә йә мулла, йә сулдасың / Раббани ғоламәдән булам дисәң, ... Хақлықны тәсдиқ зарур, эшен күргәч [2001, б. 37, 38, 41] һ.б. Шулай итеп, ХIХ гасырның беренче һәм икенче яртысында иҗат иткән мәгърифәтчеләребезнең тезмә әсәрләрендәге мисаллардан күренгәнчә, Аллаһ атамасының 99 исме-әгъзамнары, сүз җаена туры китерелеп, сайланып файдаланыла, дини хезмәтләрдә тезелеп бирелә торган тәртип [Йосыф, 2003, б. 114 - 153] саклана алмый. Әмма шул ук мәгънәдә, ләкин кабул ителгән рәттә күрсәтелмәгән гарәп-фарсы Мәғбүд, Ходай, Хәзрәт, Шаһ, төрки-татар Тәңре, Изи, Ийә, Уған кебек атамалар һәр авторда билгеле бер дәрәҗәдә үзенчә, төрле структурада (сүз, сүзформа, кушма сүз, сүз тезмә һ.б.) файдаланыла: а) ислам дине хөкемнәре буенча, дөньяда да, ахирәттә дә рәхәт яшәү өчен, кирәк гамәлләрне кылырга, ягъни ислам дине тәгълиматына туры килә торган кануни төшенчә-мәгънәсе саклана, ә) авторның шәхси мөнәсәбәте белән дөньяви хәлләргә бәйләнеп, җанлы сөйләмә сүзләр белән уратылып, сурәтләү чарасы буларак кулланыла. ХХ йөзнең беренче бишьеллыгында татар халкының даһи шагыйре Г. Тукай (1886 - 1913), беренче шигырен язып, матбугатта басыла. Бу вакытта Дәрдемәнд (1859 - 1921), С. Рәмиев (1880 - 1826), М. Гафури (1880 - 1934) һ.б. классикларыбызның иҗат эшчәнлеге дә башлануы мәгълүм. Әлеге авторларның әсәрләрендә Аллаһ атамасының ничек кулланылуы өйрәнелмәгән, бу - алдагы бурычларыбызның берсе булып кала. Г. Тукай иҗатында Аллаһ һәм аның исме-әгъзамнарының кайсы әсәрендә ничә мәртәбә кулланылуы, "Габдулла Тукай. Шигърият теле. Сүзлек" хезмәтендә, сүзлекнең максатына туры китереп, ягъни сүзләрнең ешлык күрсәткече тәртибенә салынып мәгълүмат бирелә (Казан, 2009). Чыганак итеп авторның 1985 елда басылган биш томлыгының 1 һәм 2 томнары алына. Әлеге хезмәтне язганда да, шул ук чыганакка нигезләнәбез, төшенчә-атамалар, төзелеш-формасы истә тотылган хәлдә, аерым сүзләрне кулланудагы эволюцияне күрү максатыннан, әсәрләрнең хронологиясе сакланып барлана, төп мәгънә билгеләнә, һәр аерым очракта автор тарафыннан ни рәвешле файдаланылу үзенчәлегенә, аларның контекстуаль мәгънәсе, вазифасы нинди булуына игътибар итәбез. Алла төшенчә-атамасы, сүзмәгънә хәлендә - 28, сүзформа, сүз тезмә буларак - 27, ягъни 55 мәртәбә һәм тагын wаллаһи язылышында - 11, әстәғфирулла 2 тапкыр кабатлана [2009, 1, б. 48]. Алла сүзе сүзмәгънә хәлендә, дини традиция дәвам иттерелү кысасында, Хак мөселман өчен инану, ышануның терәге дигән төп мәгънәсе белән күрсәтелә, көндәлек тормышның төрле ягына нисбәтән кулланыла: "Алла, Алла! Сақлый күр утдин!" - диләр [Тукай, 1985, 1, б. 271]; Ул иңә, Алла сүзен тәқрар қыла [1, б. 270]; Артқа бақма, даһийым, идеал һаман да алда ул / Алға барғаннарға тик табыла табылса - Алла ул [1985, 2, б. 266]. Аңлашылганча, Алла сүзенең икесе эндәш сүз, идеал - Алла ул дигәндә, беренче исемне ачыклый торган икенче исем буларак, Алла сүзе дигәндә - туры тәмамлык, Алла бар, йарлықар дигәндә, ия вазифасын үти. Һәр очракта да диярлек, Алла төшенчәсе, дини традиция дәвам иттерелү кысасында, Хак мөселман өчен инану, ышануның терәге дигән мәгънәсен саклый, дип сәнгати тасвир буларак, идеал көчәйтелә. Бу уңайдан атаманың мәгънә эчтәлеге киңәйтелә. Шуның белән бергә Аллаһтан куркырга кирәк дигән ышаныч яңартыла: Қурқытма син, Алла! Йәшен белән / барыбер мин қурықмыйм, йәши беләм [1985, 2, б. 181]. Г. Тукай бер мәртәбә Алла төшенчәсен Ихсан сүзе белән чиратлаштыра: Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмитсә Алланы / Хисапсыз әйләгән Ихсан иманны һәм имананы [1985, 2, б. 250]. Дөрес, бу юллар юмор-сатирик яссылыкта аңлашыла, димәк, төшенчәгә карата автор мөнәсәбәтенең нинди булуы да аны яңарта дип әйтә алабыз. Алла сүзе, төрле килеш кушымчаларын алып, сүзформа хәлендә аерым шигырьләрдә кулланылганда, Аллаһ атамасының традицион-дини мәгънәсе: а) саклана һәм ә) мәгънә эчтәлеге төрле төсмерләр белән тәгаенләнә: Әй бәһале, әй қадерле, әй гөнаһсыз йәш бала / Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм тайан син Аллаға [1985, 2, б. 67] икеюллыгы "Таян Аллага" дигән шигырьнең беренче һәм соңгы юлында ике мәртәбә кабатлана. Мисаллар: Күрде Алланы пәйғамбәр, сәҗдә қылды, баш иде [2, б. 114]; Төн буйы мин Аллаға әйтәм хәмед (мактау сүзе) / Тын ғаләмне бар қылучы Тәңремә [2, б. 176]; Һәр заман кем насры (ярдәме) берлән фәтхе (уе, теләге) килсә Алланың / Һич тә бер көч туқтаталмый, маниғы (киртәсе) булмый аның [1985, 2, б. 273]. Сатирик шигырьләрдә Аллаһ төшенчәсенең мәгънә эчтәлеге үзенең капма-каршысына әйләндерелә. Ишан, ишәк өкешер / Өкешмәктә (мактанышуда) мәғнә бар, дип башлана торган шигырьдә: Булсаң син хайwан надан / Синнән бигрәк мин надан / Йалқаwлық та наданлық / Бүләк безгә Алладан [1, б. 123]. "Рамазан гайетендә Иблиснең шайтаннарына хитабы (мөрәҗәгате)" шигырендә: Инде динне ташлыйлар / Уразада ашыйлар / Ойалмыйча Алладан / Ничек ғайет ясыйлар [2, б. 189] һ.б. Аерым шигырьләрдә Аллаһ төшенчәсе автор мөнәсәбәтенең үзенчәлекле булуы белән катлаулана. Барның юклыгын аңлата торган "Авыл халкына ни җитми" шигырендә: Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар / Казенный булса да гәрчә, эчим дисә - арақы бар / Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмдитсә Алланы / Хисапсыз әйләгән Ихсан иманны һәм имананы [1985, 2, б. 250]. Алла тарафыннан бирелгән иманның да, имананың да "казенный" гына булуы белдерелә. Бу шигырьдә Алла төшенчәсе 'ярдәмче, булышчы мәгънәсен белдерә торган Ихсан сүзе белән чиратлаштырыла, капма-каршы төшенчәсе белән аңлашыла. Икенче әсәрдә Ихсан сүзе үзенең туры мәгънәсендә кулланыла: Әйдә тик сөрсен сафа! дим, иткәч ихсан Алласы [2, б. 195] һ.б. Кушма сүз булып: Wаллаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын [1, б. 238]. "Валлаһи" дигән шигырьдә бу сүз шулай ук кереш сүз вазифасында 7 мәртәбә файдаланыла: Wаллаһи, и wаллаһи, и wаллаһи / Бәхте бардыр қырда җәйли, wаллаһи. Ак күмәч берлән ашарлық саф һаwа / Җир йәшел, қошлар да сайрый, wаллаһи. һ.б. [2, 215]. Шул ук вазифада 1 мәртәбә wаллаһиғазим сүзен очратабыз: Шул қадәр туйдым тире, ит исенә / Wаллаһиғазим, икенче бармамын [2, б. 310]. Кушма сүз буларак: Хисапсыз күп минем милләткә wәғдәм / Қырылмасмы вавы, wаллаһи әғләм (Аллаһи күбрәк белә) [1, б. 120]. Болай кулланылганда, Алла һәм Аллаһ сүзләре чиратлаша: Син кикертсәң, ул хәзер "Әлхәмделилла!" - дип куя [1985, 2, б. 228]; Тәмам "Ғасрел җәдид, әлхәмде лиллаһ / Һөмам "Ғасрел җәдид, әлхәмде лиллаһ [1, б. 128]. Аллаһ сүзе төрле сүзләр чолганышында Аллаһ дигел, бәдәwам җөмлә рәвешендә 3 мәртәбә кабатлана: Ғалимнәр тәwбә қылды, Аллаһ дигел, бәдәwам [1985, 1, б. 109] һ.б. Алла сүзенә синоним буларак Ихсан сүзе файдаланыла: Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмлитсә (мактаса) Алланы / Хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы [1985, 2, б. 259]. Г. Тукай иҗатында Алла сүзе дини традицион кушма сүзләрнең бер өлеше буларак кулланыла: Ирфәғ, Аллаһөммә, ғанна бу караңғы хаили (И Бөек Алла! Күтәр син бездән бу караңгы пәрдәне) [1, б. 100]; Аллаһ сүзе шулай ук Аллаһеәкбәр, Аллаһехақ кебек парлы сүзләр буларак та файдаланыла: Ийәм баш сәҗдәгә: "Аллаһехақ! Аллаһеәкбәр!", - дим [1, б. 208]. Тотрыклы тезмә фразеологик бөтеннәрдә файдаланыла: Намем Ғабдулла - Алла бәндәсемен [1985, 1, б. 28]; Алла бойырса, өй сайын / Бәлеш ашаб йөрер бу [б. 181]; Булсын инде йақты қабрең, бирсен Алла йахшы хәл [2, б. 169] һ.б. Сүзтезмә буларак "Алла гыйшкына" ("Алла яратсын өчен") шигыренең 10 икеюллыгында 18 мәртәбә кабатлана торган әлеге сүз тезмәсе шигырьнең: Бар һөнәремезгә қаниғ улмыйқ Алла ғыйшқына / Тәңре лотфенә маниғ улмыйқ (мәрхәмәтенә каршы килмик) Алла ғыйшқ ына, - дигән соңгы юлында үзенең традиция булып килә торган дини мәгънәсендә кулланыла. Калган барлык очракларда Алла яратсын өчен, дус булыйк, милләтнең күңелен аңа юнәлтик, омтылыйк, шул юлда тырышыйк, гайрәт итик, наданлык безне измәсен, гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын, дөньяны хәйран калдырыйк, милләтне күтәрергә күңелем ашыга, ашкына, мәгърифәт, һөнәр тусын, дус булыйк, и Мөхәммәд өммәте дип мөрәҗәгать ителә. "Алла яратсын өчен Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик" дигән нигез төшенчәнең бер яктан саклануы, шул ук вакытта төрле сүзләр белән грамматик бәйләнештә мәгънә эчтәлеге киңәйтелү һәм яңартылу нәтиҗәсендә, әлеге төшенчә лексик-семантик вариантлары белән исемләнеп кулланыла башлый [1985, 1, б. 46-47]. Г. Тукайның шигырьләрендә Алла дип язылу белән бергә, шул ук мәгънәдә Аллаһе формасы кулланыла: Кем ул "марҗалы", кемдер, санә Аллаһе ғанилҗани (бу җинаятьчедән Аллаһе сакласын) [1985, 1, б. 152]; Аллаһең хәбле диде кем иэтиляф / Димәк, улыр иҗтинаб әз ихтиляф (Аллаһның җебе дигәнем - үзара якынаю, дуслашудыр / Димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр) [1985, 1, б. 27]. Автор турыдан-туры Аллаһы төшенчәсен белдереп, традиция булып килә торган әлеге мәгънәне: Ки сез, қартлар, йегетләр, дөхтәриләр / Улың бу журнала һәп мөштәриләр [1985, 1, б. 27] - дип, "журналга язылып берләшергә кирәк" дигән эчтәлек биреп яңарта. Шулай итеп, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, төрле шәкелләре белән исемләнеп кулланыла торган Алла төшенчәсенең төп мәгънәсе сакланган хәлдә, бигрәк тә кушма сүз һәм сүз тезмәсе буларак файдаланылганда, алдагы шагыйрьләр иҗатыннан аермалы буларак, мәгънә эчтәлегенең күләме киңәйтелеп яңартыла. Лексик-семантик мәгънә эчтәлегендәге яңарыш дигәндә, бер үк сүздә, традиция булып белдерелә торган төшенчәнең: а) саклануы; ә) төрле сүзләр белән грамматик чолганышта төп мәгънәнең киңәйтелүе; б) яңача мөнәсәбәт белдерелүе нәтиҗәсендә, сүзмәгънә эчтәлегенең яңаруы, ягъни төшенчә белдерелгәндә, лексик-семантик вариантлылык хасил булу истә тотыла. Татар поэзиясендә бу хәлнең бигрәк тә Г. Тукай иҗатында, аның, теле корама дип, кире кагыла торган беренче шигырьләрендә үк чагылыш табуын ассызыкларга туры килә. Алла, Аллаһ табына торган зат мәгънәсендә Илаһ - 1 мәртәбә: Ғарәп халқы қабул итмәстән әwwәл дине исламны / Илаһ урнында тотқаннар ағач, таш, төрле әснамны [1985, 2, б. 179]. Шул ук мәгънәдә Илаһи сүзе эндәшү вазифасында - 1 мәртәбә: Илаһи, рәхмәтең лә шағыйрең тил ғоқдәсен (тел төенен) хәл қыл / Хәбәр вирсен бераз хале әхиббадан (дуслар) wә әғдадан (дошманнар) [1, б. 140]. Шул ук вазифада 1 зат тартым кушымчасы белән: Йа Илаһем! Падишаһым! Бер дә чик йуқ иркеңә [2, б. 195]. Димәк, Илаһ (Илаһи) сүзе бу мәгънәсендә 3 мәртәбә кулланыла. Бу атамада, Аллаһ исме-әгъзаме кебек үк, дини эчтәлекне саклап - туры мәгънәсендә, һәм дөньяви дус-дошманнарга нисбәтән - мәгънә эчтәлеге киңәйтелеп тә файдаланыла. Шул ук вакытта Илаһи сүзенең искиткеч шәп, бик яхшы, тиңләштермәслек кебек билге мәгънәсендә, абстрактлы уртаклык сүз буларак 4 мәртәбә кулланылуы күренә: Бу затмыш зөбдәэ сәнғать илаһи / Инсан имеш дә фитрәте кәмаһи (Ул илаһи осталыкка ия икән / Тумыштан ук игелекле кеше икән) [1, б. 315 - 316]; Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте қузғалғач / Илаһи бер тәләзездән беренче кәррә тамған йәш [2, б. 15]; Монда ғабдийат, ғыйбадәтнең илаһи серләре, ... Бер илаһи wақыйға, моғҗиз wә серле эш иде [2, б. 114]. Хак / Хақ сүзе сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, сүз тезмәләре шәкелендә, төрле мәгънәләре белән 13 мәртәбә кулланыла. Дини әдәбиятта: "әл-Хәкк - барлыгы бер дә үзгәрми торган һәм торачак барлык-хакыйкать димәктер. Үзгәреш барлык мәхлукатка хастыр. Аллаһ өчен үзгәреш исә юктыр. Ул хактыр" [Йосыф, 2003, б. 137] дигән мәгънәсе белән: Кәwкәбеңне Хақ сәнең, хәwфитмә, мәнхус әйләмәз (Курыкма, синең йолдызыңны Хак бәхетсез итмәс) [1985, 1, б. 103]; Туқтале, алдыңда, дуст, мәхшәр дә бар бардыр, суд та бар / Каһре Хақ бар; тиз йанар қорсағың - анда ут та бар [1, 189]; Хақ ғыйнайәт әйләр ирсә (Алла ярдәм итсә), мин басам [1, б. 266] һ.б. Шул ук мәгънә сүзформалар хәлендә: Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хақның бәндәсе [1, б. 168]; Боларның кәсрәтен Хақтан телик без [1, б. 48]; Садрулды (барлыкка килде) шул wақытта Хақтан әмер: көн фәйәкүн ("бул!" дию белән үк була) [2, б. 113] һ.б. Шул ук мәгънәдә, кушма сүз буларак: Хақ Тәғалә нәрсә қылса ирке бар [1, б. 260]; Хақ Тәңренең қаршысына килешмидер / Тәһарәтсез намаз илә қорбансыз хаҗ [1, б. 300]; Хақ Тәғалә хәзрәте тәғйинләде бу кич вөсул (күрешү билгеләде) [1985, 2, б. 113] һ.б. Шул ук мәгънәдә, сүз тезмәсе буларак: Каһре Хақ (Алла каһәре) бар: тиз йанар қорсағың, анда ут та бар [б. 189]; Әмре Хақ (Алла боерыгы) қорсақ белән каршыға қаршы килмәсә / Ул хәзер дингә wә Қорәнгә итәғәт күрсәтә [1985, 2, б. 25]; Лотфе Хақтан пак икән, ғари икәнсең син һәнүз (Алла рәхмәтеннән буш икән, йалангач, шәрә икәнсең һаман) [1, б. 188] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Хақ сүзе, сөйләм эчендә Тәңре, Тәғалә сүзләре белән парланып, җөмләдә ия вазифасын үти, лотфе Хақ, қаһре Хақ рәвешендәге сүзтезмә буларак файдаланыла. Әлеге сүзформаларны мәгънә эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә караганда, күпчелек очракта иҗтимагый тормыштагы хәлләргә бәйле булып, төп мәгънә күләменең төрлечә яңартылуы аңлашыла. Аллаһы / Илаһи сүзе кебек үк, Хақ сүзенең дә, төп дини мәгънәсе сакланган хәлдә (без дә Хакның бәндәсе һ.б.), төшенчә эчтәлеге, исламга куәт бирүче мөхәррир, каләм әһленең күбәюен сорыйк дигән мәгънә белән яңартыла (Боларның кәсрәтен Хактан телик без һ.б.), әлеге мәгънә милләткә нисбәтән тагын да киңәйтелә: Һәр заман Хақны сәwәнләр сез кеби мәкһур (каһәрләнгән) улыр / Күстәрер бер көн кәлүр дә милләтең миһри (шәфкате) сәңа хөрмәт [1, б. 98]. Шуның белән бергә Г. Тукай иҗатында Аллаһы Тәгаләнең әсмаи-хөснә атамасы - Хақ төшенчәсе, алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, абстракт мәгънәле гадәти уртаклык сүз буларак ешрак кабатлана. 2. Хақ сүзенең ʻтугры (туры), чын(лык), дөрес(лек), хакыйкатьʼ дигән мәгънәсе, лексема хәлендә 10 мәртәбә кулланыла: Хақ сүзне әйткәнгә / Киң күңлең тарайса [1985, 1, б. 33]; Бу ислам Хақ дорыр, әлбәттә, хақлық биғөман йағлү (Ислам бит Хак дин, ә хаклык һичшиксез гел өстен булыр) [б. 61]; И җир шары! Нидән, белмим, Хақ сөйгәнгә / Мең кат синең өстеңнән дә астың йахшы [1, б. 164]. Хақ сүзенең ʻтугрыʼ дигән мәгънәсе, асылда, сүзформа хәләтендә файдаланыла: Хақлық сөйгән булып йөрмә, ... хақлық астқа күмелгән шул, өсттә түгел, ... хақлық берлән мәхшәргәчә бергә булыр / Өчен, син дә. Тиз бул, тиз бул, җиргә күмел [1985, 1, б. 164]; И каләм, син Хақны язма, күз буйа, йуқ-барны йаз [1985, 2, 128]; Каләме - моғыйне милләт, әзһәре хақдыр бәнде (Каләме - милләткә файда, язганы хакдыр (чынлап) матур [1, б. 311] һ.б. Шуның белән бергә, бу сүзләрнең үзләренә хас булган кулланылу даирәләре бар, туғры сүзе туғры йул тезмәсендә актив, чын сүзе эзлекле рәвештә ʻтабигыйʼ дигән мәгънә белән якыная. Һәрхәлдә, әле мәсьәләне җентекләп тикшерәсе бар. 3. Хақ сүзен Г. Тукай ʻхакк-хокукʼ мәгънәсе белән дә иркен файдалана: Тик қыйамәт көнгә қалды хақлар истирдад кире (тартып алынган хокукларны кире кайтарып алу [1985, 2, б. 128]; Шул халықныңмы хоқуққа хаққы йуқ / Хақлыбыз уртақ wатанда шақтый ук [2, б. 269]; Башны бөксәм - зур җинайәтдер олуғ җан хаққына [2, б. 222] һ.б. Аңлашылганча, Хақ сүзе, гарәп телендә төрлечә язылып, төр ле мәгънәләрдә кулланыла, әмма татар телендә әйтелешкә туры китерелеп, бертөрле язылышта күрсәтелә башлагач, омонимнар буларак яңгыраш ала. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә барысы да файдаланыла: Хақ - туфрак: Хақе пайында (аяк туфрагыңда) сәнең аwланайым, аwланайым [1, б. 68]. Хақ - бәя: Иғлан хақы тиеш буғай урыслардан [1, б. 194]. Хақында / хақларында / хақта (турында) - бәйлек сүз: Сөйләшсәк төрле милләтләр хақында / Сөйлибез төрле сүзләр хақларында / wә қайсысында ни хасләт - барында [2, б. 132]; Әйтә: бу хақта минем фикрем шушы [1, б. 264] һ.б. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә Илаһ / Алла төшенчәсенең дини әдәбиятта саналып күрсәтелмәгән, әмма күпчелек авторларда кулланыла торган исем-атамалары да файдаланыла. Шулардан Мәwла - Хуҗа дигән күркәм исем 7 мәртәбә кабатлана: Күп шөкер, ди, бу җимешне бирде Мәwла! - дип куйа [2, б. 228]; 1 зат тартым белән эндәшү вазифасында: Йарлықа, Мәwлам, мине, мин инде көнче күбәләк [2, б. 195]. Юнәлеш килешендә: Қалмады сурәт, бары тәбдил ителде мәғнәгә / Әwрелеп мәғнәгә, дөнйа сәҗдә қылды Мәwляға [2, б. 114]. Чыгыш килешендә - 2 мәртәбә: Нә шағыйрьдер-у кем әшғар аңа Мәwлядан [1, б. 70]. 1 зат күплек санда ике шигырьдә бер үк сүзләр белән 2 мәртәбә кабатлана: Мәwлямез әмсалени итсен ғадид / Тақи улсын бәхтийар ғаср ы җәдид [1, б. 28, 315]. Шул ук мәгънәдә Мәғбуд дигән күркәм исеме: Зыйлле Иблиси дә милләт зыйлле Мәғбуд әйләмәз (Иблис күләгәсен милл әт Алла күләгәсе ясамас) [1, б. 103]. Авторның шигырьләрендә алдагы авторлардагы Изи, Йәз (Язь), Уған сүзләренең кулланылуы күренми. Ийә атамасы 1 мәртәбә файдалыныла, Коръәндә Аллаһ сүзе дип бирелгән "Ля тәйәсү!" ("Өмет өзмәгез") төшенчәсе белән бер контекстта кулланы луына карап, Ияне әсмаи-хөснә күркәм исем дип саный алабыз: Уқып милләт ағар (ак бул) әле / Бер көн килер, Ийә чығар / Бу хәлең мөст әғ ар әле (вакытлыча) / Мәғрифәт эзлә, бар әле / Истиғдад (бул дык лы лык) бездә бар әле / Адашытым дип, йығлый күрмә: Ғыйлем чын эз табар әле / "Ля тәйәсү!" әмрене тот! Оныт нәwмизлекне, оныт [1, б. 165]. Алла төшенчәсе бер мәртәбә Ихсан атамасы белән чиратлаштырыла. Рабб / Әрбабы / Раббысы сүзе 5 мәртәбә кулланыла: Морадымдыр димәкдин "дин" - бу динең җөмлә Әрбабы (Раббылары) / Қапалдықча әһали - қапланыр диннең дә һәр бабы [1, б. 60]; Матлуб җиргә сағсәламәт җитешкәнче / Җил дулқынны туктатып тор, йа Раб! Йа Раб! [1, б. 201]; Күзеннән қанлы йәш түксен иде барча шәйатыйным / Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне [2, б. 61]. Тәңре төшенчәсе сүзмәгънә буларак - 16, сүзформа, кушма һәм сүз тезмәләре буларак - 29, ягъни 45 мәртәбә, Алла сүзенә караганда сан ягыннан кимрәк, ләкин шул ук вазифаларда кулланыла. Тәңре төшенчәсе дини традиция дәвам иттерелү кысасында Хак мөселман өчен инану, ышануның терәге буларак күрсәтелә: Үл ачлықдин! Тәғам көтмә ләимдин (сараннан) / Өмид ит ризқыңи Рәхман Рәхимдин (мәрхәмәт кылучыдан) / Хәрыйслық (комсызлык) ғайәтәсфәлдер, сәфилдер (бик түбән, начар) / Шәкердләр ризқына Тәңре кәфилдер (тәэмин итүче) [1, б. 52]. Бу юлларда Тәңре сүзе, Аллаһның һәркемгә мәрхәмәтле булуын аңлатучы Рәхман, Рәхим исме-әгъзамнары белән чиратлаштырылып, (бу төшенчәләр шушы юлда гына файдаланыла), димәк, алар белдерә торган мәгънә белән кулланыла. Алга таба шул ук мәгънәдә: Әйдә дустлар, бер тибрәник / Ақны Тәңре йақлар бит [1, б. 113]; Тәңре! Йандырма һичкемне бу йалқында [1, б. 194]; Әллә Тәңре сур өрергә қуштымы [1, б. 274] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, аерым очракта Тәңре төшенчәсенең инану, ышануны белдерә торган мәгънәсе, тормыш хәлләренә (шәкертләр тормышы, Дума эшчәнлеге, театр хәлләре) бәйләнеп, яңартылу төсмере белән кулланыла. Шул ук вакытта шәхси хисләрне сурәтләүгә юнәлдерелә: Тәңре ғыйшқында шәһадәт итсәләр дәр Гәр бәла / Бәнем шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәләйем, нәйләем [б. 82]; Тәңре! Чигерче йәшемне, синнән сорыйм [б. 205] һ.б. Риваять булып килә торган аерым фикерләрне аңлатуга нигезләнә: Тәңре қылған, ди, ғаҗәп бу күлнең артын һәм төбен [1985, 2, б. 242] һ.б. Тәңре ғыйшқына, Тәңре каршына кебек сүзтезмәләр хасил ителә. Тәңре сүзе, төрле килеш кушымчалары алып, сүзформа хәлендә кулланылганда да, сүзмәгънә буларак белдерелә торган мәгънәләр саклана, билгеле бер дәрәҗәдә тәгаенләнә. Бу хәл, берлек һәм күплектәге 1 зат тартым белән кулланылганда ачык сиземләнә: Әйлә шағыйрьлекдә сабит та әбәд Тәңрем бәни / Мине шағыйрьлектә мәңге туғры ит, Тәңрем [1, б. 114]; Бөкре түгел, төзәлергә қабер көтмим / Тәңрем фәйзы (рәхмәте) минем күңелгә эз салыр [1, б. 176]. "Йокы алдыннан" шигырендә өч мәртәбә кабатлана торган Тәңрем сүзенә бәғрем дип эндәшелә торган гаилә кешеләре белән рәттән саналып мөрәҗәгать ителә: Кичерелсәче, Тәңрем, бәғрем әти, әни / Дәw әнийем, апайларым, бабай, әби / Хозурыңда гәwһәр йәшем түгеп телим / Қабул әйлә, Тәңрем, әле мин бик "нәни", Тәңрем, сиңа қылырмын мин меңләп шөкер [2, б. 261] һ.б. Хак мөселман өчен инану, ышануның терәге буларак күрсәтелә торган төшенчә-атаманың, тормыштагы хәлләргә бәйләнеп, мәгънә эчтәлеге киңәйтелеп кулланыла: Тәңремезнең әмредер йа безләрә: "Ля тәйәсү" "Өметсезләнмәгез!" / Йәш төрек, бәс, мөстәбид йад (деспот кулын) иснәмәз, пус әйләмәз (үпмәс) [1, б. 103]; Монда тудық, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл / Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Ғыйззе (олылык) wә җәл (дан)) [1, б. 186]; Тынма, эшлә, и сабый! Бел Тәңредән эшләргә - көн / Эшләп арғачтан, бирелгәндер тыныч йоқларға төн [2, б. 48] һ.б. Аңлашылганча, Тәңре төшенчәсенең дини төп мәгънәсе сакланган хәлдә, ул кешеләрнең көндәлек яшәеш хәлләре белән бергә, гадәти - гадилек төсмере белән баетылып кулланыла. Тәңрийә язылышы - 1, Тәңрия формасы 2 мәртәбә файдаланыла: Бези ғабдәйлә мәғбуд хәқыйқый Тәңрийә анчақ (Безне кол ит табыну Заты чын Тәңрегә) / Иғанәт эстәдек без чөн буңа дәк ғайре Мәwлядән (Ярдәм теләдек без моңа кадәр башка Алладан) [1, б. 139]. Бу очракта Табыну заты (санәм) Тәңре, Мәwля төшенчәләре Хөррият / Азатлык фикере белән мәгънә күләме киңәйтелеп кулланыла. Икенче шигырьдә шәхси кичерешләр белән баетыла: Халисән қоллық идәрдем Тәңрийә, дәрwиш кеби / Күңлеми тәшвишлә шайтанландыручы булмасаң! [1, б. 147]. Алдагы шигырьдә бала тәрбия итү фикере белән яңартыла: Халқымыздан иштиқайа киттеңезме Тәңрийә? / Бөйлә: "И Хәлляқ! Халқың әйләмәзләр тәэдийә / Фарзыңи-әwлядләрене әйләмәзләр тәрбийә" [1, б. 149]. Бу очракта Тәңрийә сүзе яратучы барлыкка китерүче мәгънәсендә Хәлляқ сүзе белән чиратлаштырып файдаланыла. Мисаллардан аңлашылганча, Тәңре сүзенең бер үк контекстта шул ук төшенчәдәге башка исемнәр белән алмаштырылып кулланылуы күренә. Тәңре сүзе тотрыклы һәм ирекле сүз тезмәләре буларак файдаланыла: Чәчмә ғам! Кяфер дисен, динсез дисен, дәһри дисен / Кәлмәсен илла ки Тәңренең кәһри сиңа [1, б. 98]. Сүз җаеннан, мисаллардан күренгәнчә, кәһри сүзе белән Тәңренең кәһри, Хақ кәһри [1, б. 188]; Ходайның қаһренә [1, б. 274]; Күрмәгән ул дөнйаның қаһрен ... дип [2, б. 221] сүз тезмәләре 4 мәртәбә кулланыла. Дини әдәбияттан әлКаһһарның "Алла теләгән вакытта галәмдәге яратканнарын шул ук вакытта юк итә ала, теләсә, тәүбә итмәгән гөнаһларны да юк итә ала" дигән мәгънә белдерүче исме-әгъзам булуы мәгълүм [Йосыф, 2003, б. 126]. Ә. Каргалый әсәрендә бу төшенчә-атама файдаланыла: Хәзрәти Қаһһар, кәһр илә ғайан (билгеле) / Қылды чикерткәләргә әмере һәман (бик тиз). Алга таба Қаһре Хақ дип дәвам ителә [1889, б. 10, 2002, б. 74 - 75]. Г. Тукай шигырьләрендә Қаһһар исме-әгъзам буларак күренми, қаһәр итсә, қаһәр төшкере кебек сөйләмә тезмәләр бирелә: Қаһәр итсә, һәр хатынның ала қотын [1, б. 204]; Қайдан чығып бәла булды җәдит каһәр төшкере [2, б. 159] һ.б. Тәңре атамасы башка сүзләр белән дә тезмә хәлендә кулланыла: Тәңрем фәйзы (рәхмәте) минем күңелгә эз салыр [1, б. 176] һ.б. Хода сүзе - сүзмәгънә, сүзформа, парлы сүз буларак, үзенең төп мәгънәсе белән 10 мәртәбә кулланыла: Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйғый / Ходаның әмренә монқад (буйсынучы) [1, б. 27]; Ходадан - wәсwәсә (котырту), тазлилгә (аздыруга каршы) [1, б. 167]; Бу бабай фикрен туры итсен Хода! [1, б. 264]. Ходай сүзе лексема һәм сүз тезмәләре буларак - 26 мәртәбә, 1 зат тартым күрсәткечле сүзформа - 17, башка кушымчалы сүзформа - 14 мәртәбә (димәк, барысы 57 мәртәбә) кулланыла [Сүзлек, 2009, 2, б. 286 - 287]. Хода сүзендәге кебек, асылда, традиция булып килә торган төп мәгънә, ягъни Аллаһка / Ходайга ышану һәм аңардан ярдәм өмет итү саклана: Татарлар рәфғате, шаны сикез кат күкләрә китсен / Әбәд-сәрмәд (мәңге, һәрвакыт) бу милләтне Ходайым бәхтийар итсен [1, б. 24]. Әлеге мәгънә бирелгәндә, Ходайым сүзе эзлекле рәвешт ә эндәш сүз булып кулланыла: И Ходайым, фазлең белән көнне җылыт [1, б. 55]; И Ходайым, вир ғақыл, чөн хәбсә мәхбүс улмы йам (тоткыннар йортына эләкмим) [1, б. 68]; Күтәргән қул доғаға, йад итә ул шунда үз уғлын / Ходайым, ди, бәхетле булсайде сөйгән, ғазиз уғлым! [2, б. 66]. Шул ук вазифа сүзмәгънә хәлендәге Ходай сүзе белән дә бирелә: Йа Ходай! Қайчан чығармын шөбһәдән, ... Йа Ходай! Қайч ан бу золмәтләр бетеп / Йул салырмын күкрәгем берлән этеп? [2, б. 42] һ.б. Шуның белән бергә Ходай сүзе белдерә торган төшенчәнең, көндәлек яшәешкә бәйләнеп, мәгънә эчтәлеге төрлечә киңәйтелә: а) Ходайдан өмет итсәң дә, үзеңә тырышырга, үзеңә дә ышанырга кирәк: Тик йатқач, Ходайым / Бирмимал сәбәпсез [1, б. 32]; Бу дөн йада, табиғыйдер, кеше буш булмый дошманнан / Шулай ансы; wәлә кин, И Ходайым, сақла дустлардан [1, б. 301] һ.б.; ә) сатирик шигырьләрдә, авторның тәнкыйди мөнәсәбәте чагыла: И Хода йым, бәндәңә әүwәлдә хөрмәт бар иде [1, б. 247]; Ходайым, бир Қарәхмәткә мәдәт, ... И Ходайым, рәхмәтеңне сал! - диләр [1, б. 267] һ.б.; б) шәхси мөнәсәбәтләр тасвирланганда, мәгънә авторның юморы белән уратыла: Ходайым, ни сәбәптән булмадым шул чебен мин! - дим [2, б. 43]. Әлеге төсмер, авторның "Өйләнү - түгел сөйләнү" шигырендә: Матур, йақты ғомер бирсен, Ходайым, ... Сәғадәтле ғомер бирсен Ходайым, ... Җылы, йақты ғомер бирсен Ходайым, ... Әти булмақ насыйп итсен Ходайым, ... Тыныч қартлық насыйб итсен Ходайым, - дип кабатлана [2, б. 153]; Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик йуқ иркеңә, Йа Ходай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәwҗесен, ... Көнләшәм... (әстәғфирулла!) йа Шәкүр wә йа Ғафур! [2, б. 195] һ.б. Үтенү төсмере белән кулланыла торган Ходайым сүзформасыннан аермалы буларак да, Ходай сүзмәгънәсе ешрак сүз тезмәләре хасил итеп файдаланыла: Ходай орған җәһаләт битниләр қылдырмый, нишләтми [1, б. 152]; Менмәмем мин, Ходай қушса, мич башына [1, б. 212]; "Уйнаш"тағы йаман күздән Ходай үзе сақласын [2, б. 186] һ.б. Мулла, әфәнде сүзе кебек, зур кешеләрне хөрмәтләү, олылау өчен кулланыла торган Хәзрәт сүзе төрле кушымчалар белән, сүзформа шәкелендә, Хақ Тәғалә Хәзрәте дип, Аллаһ мәгънәсендә 1 мәртәбә файдаланыла: Хақ Тәғалә Хәзрәте тәғйинләде бу кич вөсул (күрешү билгеләде) [2, б. 113]. Берничә пәйгамбәр Хәзрәт дип хөрмәтләнә: Тисен бу дип Мөхәммәт Хәзрәтенә / "Исабәт"ләп бер үк аттым Хиҗазға [2, б. 93]; Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде. [2, б. 113]. Дини әдәбиятта да шул ук исем белән исемләнә: Хәзрәти Қорән, Зәбур, Тәwрәт тә шул, Инҗил дә шул [1, б. 174]. Г. Тукай хәзрәт сүзе белән укымышлы дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанине, күп санлы иман-муллаларны хөрмәтли, ул аларның күбесенә берьюлы эндәшә: Хәзрәтләр, хәддин узмағыз / Онытмағыз "Уқлар" ны [1, б. 119]; Сүз йуқ күзсез / Татарларға / Сүз бар күзле / Хәзрәтләргә [1, б. 134]; Нә бу хәзрәтләрне тәфтиш, нә бу сохбәт бар иде [1, б. 247] һ.б. Әмма алдагы авторлардан аермалы буларак, татар поэзиясендә беренче мәртәбә, Н. Толстой, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов кебек рус әдипләре дә хәзрәт дип хөрмәтләнә. Шулай итеп, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, сүзтезмә яки гыйбарә булып береккән фразеологик бөтен халәтендә, Алла төшенчәсенең Аллаһи, Илаһ, Хақ / Хак, Мәwла, Мәғбуд, Раббе, Тәңре, Хода / Ходай, Хәзрәт, Шәкүр (шөкер итүче), Ғафур (гафу итүче) дигән күркәм исемнәре кулланыла. Аларның һәрберсе сүз җаена туры китерелеп, сүзмәгънә һәм грамматик чолганышта сүзформалар буларак, берничә мәртәбә кабатланып файдаланыла. Аллаһның гафу һәм шөкер итүче икәнлеген белдерә торган (Шәкүр) исме-әгъзам атамалары эндәш сүз буларак бер юлда бер мәртәбә файдаланыла: Ул Зөләйхалар wә Ләйләләр кеби булса матур / Көнләшәм... (әстәғфирулла!) йә Шәкүр wә йә Ғафур [1985, 2, б. 195]. Мисаллардан аңлашылганча, авторның бу төшенчә-атамаларны, дин тәгълиматына бәйле булган төп мәгънәләрен саклаган хәлдә куллануы белән бергә, күпчелек очракта, бигрәк тә беренче шигырьләрендә, иҗтимагый тормышта барган вакыйга-хәлләргә мөнәсәбәтле, яисә шәхси хис-кичерешләргә бәйле рәвештә, иң мөһиме, алдагы шагыйрьләр иҗатында күрелмәгәнчә, милләт өчен зарур дигән төсмер белән мәгънә эчтәлеген киңәйтүе күренә. Илаһи атамасы ялгызлык исем булу белән бергә, абстракт мәгънәле уртаклык сүз буларак, Хақ атамасы, һәм абстракт мәгънәле ʻчын, дөреслекʼ һәм конкрет мәгънәле (туфрак) уртаклык сүзләр буларак та, ярдәмче сүз вазифасында да күрсәтелә. Фәрештә исемнәре һәм аларның кулланылышы. Өйрәнелә торган әсәрләрдә фәрештәләрнең (илче ярдәмчесе) [Әхмәтьянов, 2015, б. 379], ягъни Аллаһ һәм Пәйгамбәрләр арасында илче булган табигатьтән өстен затларның [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1981, б. 358] исем-шәрифләре кабул ителгән язылышта кулланыла. Әхмәдһади Максуди хезмәтенең "Фәрештәләр" бүлекчәсендә болай диелә: "Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре бардыр. Анлар һәр каюсы Аллаһы Тәгаләнең бик итагатьле колларыдыр, даимән Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәт кылыб вә боерылган хезмәтләрене әда кылыб тормакдадырлар, һич гөнаһ эшләрне кылмаслардыр, аларда безнең кеби ашау, эчү, йоклау кеби эшләр юкдыр вә алар гәүдәле түгелләрдер. Гадәттә кеше күзенә күренмәсләр. Җәбраил, Микаил, Газраил wә Исраил исемлеләре мәшһүрдер" [Максуди, 1905, б. 12 - 13]. Күрсәтелгән чорда язылган, басылган поэзия әсәрләрендә фәрештәләрнең исем-шәрифләре сурәтләнә торган хәлләргә карата автор мөнәсәбәтен тулырак белдерү максатыннан файдаланыла. Ә. Каргалый үзенең әсәрләрендә Раббыга шөкер итә белмәгән кешеләрне, Хак Тәгаләне инкяр иткәнгә, аның каһәрен алган аерым фәрештәләрнең хәлләре белән чагыштырып сурәтли: Әүwәлән, Шайтан иде инкяр идән / Ничә бең йыл тағатын бадә вирән (Шайтан иде инкяр иткән / Мең еллар инануын җилгә очырган). Сани йан, Фиргаwен, Нәмруд, ибн Ғад болар улды дөнйада әһле ғый над / Ошбу инкяр әһеле шәрдән нәшидер (Ошбу Аллаһыны инкяр итүчеләр, дөньяда явызлык таратучылардыр) [б. 11, 75] һ.б. Бу автор Фиргаwен, Нәмруд, ибн Ғад болар улды дөнйада әһле ғыйнад [б. 11, 75] дип, Шайтан белән рәттән, әһле гыйнад, әһле шәрр, ягъни тискәре, үзсүзле, бозык, кире, начар [Алынмалар, 1965, б. 99] булган кеше затларына игътибар итә. Аннан соң болар сүз җаена туры китереп, төрле яктан уртаклык сүзләр белән характерлана: Улды гөстәхадин көсуфе афтаб / Һәм Ғазазил җәннәтендән рәд баб / Боларның әдәпсезлекләреннән қойаш тотылды / Һәм Ғазазил җәннәтендән қуылды [б. 11, 75] һ.б. Аңлашылганча, Ә. Каргалый үзенең әсәрендә, мең еллар буена Аллаһка ышанып яшәвен җилгә очырган Шайтан һәм Җәннәттән куылгач, Газазил исемле Иблискә әйләнгән фәрештәләр белән рәттән, Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрнең сүзенә колак салмаган, Фиргавен, Нәмруд, ибн Гад кебек әдәпсез, үзсүзле, тискәре кешеләрне бер рәткә куеп, болардан үрнәк алмаска өнди. Шушы ук фәрештәләр Г. Кандалыйның "Рисаләи-л-иршад" ("Тугры юлга күндерүче китап") поэмасында да үзләре үти торган вазифалары белән сурәтләнә: Ләғин Иблис сәне көн-төн / Китереп күстәрә алтын / Дәхи үзенең артын / Сақыйн: сән бақма бәр - шайтан [1988, б. 250]; Ки шайтан салмасын җәwри (җәбер) / Идеп әфғалеңә (уй-гамәлләреңә) зарар [б. 252]; Шәйатин, бел, ғөдур (мәкерле, оятсыз) улгай / ... Мәкерләр җөстеҗү (эзләү) қылғай / Заляләтдә бә иҗтиһад (бозыклыкта тырышлык белән) [б. 253] һ.б. Күренгәнчә, автор егетләргә нәсыйхәт итеп язылган юлларда, тормышта булырга мөмкин булган куркыныч хәлләрне шайтан сурәтенә кертеп тасвирлый. "Кызларга" дигән нәсыйхәтләрендә дә дәвам ителә: Шәйатин үзрә кем бақа / Ходаwәндә аңа қақа: / Бақанларны уда йақа / Белерсең кәндүзең, и йар (Шайтанлык ягына кем карый / Ходавәндә аңа ишарәли / Аңа караганнарны утка йага / Белерсең үзең, и дустым) [б. 260]. Гомумән, бу дөнья - һәр яктан һәлакәт урыны, дигән фикер дә, шул ук шайтан, иблис образы белән бирелә: Бу дөнйа дәхи бу дари (урын) / Һалякәт йарида бари / Ки шайтан җар улыб җари / Йөрер әтрафыңа һәр ан (Күрше булып һәр ягыңда, һәр вакытта шайтан йөрер) [б. 272]. Шул ук сүзләр ләғни Иблис, ләғни шайтан дип, берничә мәртәбә кабатланып куллана [б. 273]; "Шайтан адәмине үзенә мәгърур әйләгәне (алдаганы)" дигән махсус бүлекчә бирелә [б. 275]. Иблис атамасын автор үзенә карата да кулланыла: Тарсынма бер дә, китәрмен / Җен Иблистән дә битәрмен / Үз белгәнемне итәрмен / Ки әғля - ғәршә (югары, күккә) ашқындым [1988, б. 75] һ.б. Поэманың "Җан алынган вакыт вә әҗәл килгәне" бүлекчәсендә түбәндәге юллар бар: Чү, Ғәзраил кәлисәр зуд (тиз) [б. 295]; Ике Мөнкир хәнүс әйләр [б. 297]. Аңлашылганча, ислам дини мифологиясендә Җан алучы - Газраил. Ике Мөнкир - мәет кабердә ялгыз калуга ук, сорау алу өчен, Нәкир һәм Мөнкир дигән ике фәрештә килә, алар киткәч, ул урынны Ходай яктыртыр һәм шунда әлеге кеше йокыны кыямәткә кәләш итәр (кавышырга теләп гел омтылып торыр, әмма кавыша алмас); Исрафил - ислам дине риваятьләре буенча, күк сурын (быргысын) саклый торган дүрт фәрештәнең берсе [Кандалый, 1988, б. 505] һ.б. "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" поэмасында, адәм балаларының дөньялыкта яшәгән вакытларында кылган гамәлләрен язып баручы ике фәрештә турында искә төшерелә: Бәңа һәм аңа Ходаwәнде Рәқыйб / Сәғадәте-л-дарәйн (ике дөньяның бәхтен) қылсын нәсыйб [1988, б. 334]. Җыентыкны төзүче мондый аңлатма бирә: Ходаwәнде Рәкыйб - иляһи күзәтүчеләр (гадәти көндәшләр түгел!); сүз, дини тәгълимат буенча, яхшы-яман гамәлләрне теркәп баручы ике фәрештә - кираме-л- кятибәйн (ике бөек кятиб) дип олылана торган Рәкыйб һәм Гатид исемле фәрештәләр хакында бара [1988, б. 510]. Г. Кандалый бу фәрештәләрнең исем-атамаларын, сүз җаена туры китереп, азрак санда, укучы аңларлык гадәти - сөйләмә, хәтта жаргон сүзләр белән чибәр абыстайларга мәхәббәт белдерелә торган поэмаларында да файдалана. "Фәрхи" поэмасында: Тәкәббер улубән шайтан / Аны рәдд әйләле Сөбхан (Алла кире какты) / Үкенде, бәс, аңа Иблис / Ки файда улмады һәр ан [1988, б. 366]. "Сахибҗәмал" поэмасында, автор надан иргә барсаң, гыйлемсез, динсез, гакылсыз булып үлгәч, ... Икеңез дә булып ғасый (гөнаһлы) / Керерсез утка йанарға / Зөбанилар орыр чукмар / Күзеңдин күстәрер утлар... [1988, б. 396] дип куркыта. Зөбани - Зөбанийә - Җәһәннәмдә гөнаһлы кешеләргә җәза бирә тоган махсус фәрештәләр [1988, б. 530] һ.б. Шулай итеп, бу автор үзенең поэма һәм шигырьләрендә, мөселман тәгълиматы буенча, яшәү вә әҗәл белән бәйле дини карашлардан чыгып, мәгълүм фәрештәләрне, укучының аң-акылына, хис-кичерешләренә тәэсир итәрлек башка чаралар белән бергә, шигъри калыпта тасвирлап күрсәтә. Акмулла иҗатында да аерым фәрештәләрнең вазифасы, гадәти тормыш күренешләренә бәйле хәлдә, авторның халәте рухына туры килә торган, көчле тасвир чарасы буларак файдаланыла: Мақтамас адәмне адәм күрәлмаса / Ақсақ эт җатып өрер - җөрәлмаса / Ағзына тупрақ тулып, сунда туқтар / Ғазраил эшен килеп тәмамдаса [2003, б. 76]; Туғрылық бу заманда қорып қалған / Тура әйтүче арт җақта торып қалған... дигән фикерне киңәйтү барышында Җәбраил фәрештәнең вазифасына мөрәҗәгать ителә: Җәбраил төшеп әйтсә - күнбағандай / Қара қан эчемезгә тулып қалған / Дин китсә дә, зәң (закон) қуйуға разый имәс / Күңелемез сул (шул) сәбәбәтән суып (шуып, адашып) қалған [б. 89]. Автор үзе белдергәнчә, аның Хода, пәйгамбәр һәм фәрештәләрне файдаланып, алар турында гарәп, фарсы белән түгел, сөйләмә тел белән язып та, нәсыйхәт-акыл бирергә мөмкин булуын искәртә: Бу сүзем үлән (җыру-нәсыйхәтсез шигырь) имәс, бер нәсыйхәт / Җазғаны булмағаны (булмаса да) фарсы, ғарәп [Акмулла, 2003, б. 78]. Акмулла, Ш. Мәрҗанины тәнкыйть итүчеләрнең әдәпләре кыска, кәмаләт, гакыллары уртача дигән фикерне киңәйтә барып: Бер йиргә килештереп хат йазалмый / Берәwне йаманнарға қандай оста, ... Бәғзесе уқый да алмай ғыйбарәтен / Камилгә қандай қыла хәкарәтен (хурлавын), ләкин бу галимнең язганнары шайтаннарның кан тамырын өзеп киткән яшендәй, дип белдерә, - Шәйәтыйнның әбһәрен өзеп киткән / атылып түбәсеннән бәркул-wәмиз... "Бәркул-вәмиз" дип автор Ш. Мәрҗаниның "Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә- бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз" ("Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты") китабына ишарә итә [2001, б. 24]. "Һәркемне мулла димез алдағанда / Чын мулла аз табылыр таңнағанда..." дип башлана торган шигырьдә ялган муллаларның кайбер эшләре шайтан гамәлләре белән чагыштырыла: Вирд менән (намаз-дога белән) мәсҗедтә йалғыз қалып / "Раббана" зольмина! ("Йа Раббем, безне золым эчендә калдырма!) дип зарланғанда / Нәфсе-һава әмеренә мөкайятьмез (буйсынганбыз) / Тырышмас Шайтан да алай - йаллағанда! [2003, б. 50]. Шайтан сүзе үз мәгънәсе белән түбәндәге өзектә файдаланыла: Йасауылны (есаул - революциягә кадәр казаклар гаскәрендәге офицер) шайтаннан сайласаңыз / Дөнйада нәрсә қуймас мөселманнан?... [2001, б. 39]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә, Хак юлдан язып, Тәңренең дошманы булган аерым фәрештәләрнең исемнәре еш кабатлана. Иблис (дьявол, сатана), сүзмәгънә хәлендә - 3, төрле кушымчалар белән сүзформа 4 мәртәбә төрле вазифада кулланыла. Беренче шигырьләрендә үк, милләт язмышына бәйләп, сурәтләү чарасы булып килә: Зыйлле иблиси дә милләт зыйлле мәғбуд әйләмәс (милләт Иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе йасамас [1985, 1, б. 103]. Алга таба бу юнәлеш эзлекле рәвештә дәвам иттерелә: Бозылдық шул / Қадәр начар / Уздырдық без / Иблистән дә [1, б. 131]; Бу җиһан Иблис wә шайтаннар белән қалыр тыныч / Бетсен иде шул сары йөз - шундадыр зур қурқыныч [1, б. 174]. Традиция булып килә торган мәгънәсендә: Күрсәйде Иблис ләғыйнь дә, қайда баш тартып йөрү / Баш ийәрди сәҗдәгә, қайтып тағын Алласына... [1985, 1, б. 246]. Туйса Иблис тормышыннан, йад итә оҗмахларын / Йад итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлық чақларын [1985, 2, б. 224]. Шайтан сүзе: сүзмәгънә буларак - 11, сүзформа хәлендә - 15, шайтан-фәлән, ягъни парлы сүз буларак 1 мәртәбә кулланыла. Иблис сүзе кебек үк, милләт язмышына бәйләп: Шунлара қоллық идәннәр, қул вирән бичаралар / Милләти излял идән (аздыручы) шайтан икәндер, белмәдем [1985, 1, б. 66]. Вөҗданыңнан шайтан төсе тыр-тыр қачып / Үзең алдап, башқалардан алданмасаң [1985, 1, б. 163]; Күңелдә утлары сүнгән, wә вөҗдан майға қапланған / "Әғүзе" дип кенә төшмәс, муйынға шайтан атланған [1985, 2, б. 28] һ.б. Шәхси хис-кичерешләр сурәтләнгән: Аптырыйм: йуқ изге эш йатқанда да, торғанда да / Эш қушарға қаршыма һәрдәмдә шайтаным килә [2, б. 7] кебек шигырьләрдә дә "җырымнан файда бармы халкыма" дигән фикер күтәрелә: Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халқыма? / Бер мәләктән яки шайтаннанмы илһамым килә? [2, б. 7]; Аз шул бездә байлар, қайсысы кем / Фәрештәдән қанат қайырмас / Алсын гына шайтан иманыңны / Җәһәннәмлек бу дип қайғырмас [2, б. 36] һ.б. Кешеләрнең бозык эшләрен бетерү өчен җиргә төшеп, үзләре дә юлдан язган Һарут берлә Марут дигән фәрештәләр 1 мәртәбә кулланыла: Күрсә Һарут берлә Марут, йулдан азмаслар иде / Бәлки бақмаслар иде шайтаннары иғвасына [1985, 1, б. 246, 379]. Аллаһка якын торучы фәрештәләрнең изге вазифалары искә төшерелеп, сурәтләү чарасы буларак файдаланыла. Кешеләрнең җанын алучы Ғазраил фәрештә исеме сүзмәгънә һәм сүзформа хәлендә 5 мәртәбә кабатлана: Сән дәгелсең анларың җанлар алан Ғазраили [1985, 1, б. 100-101]; Дүрт номердан соңра Ғазраил китерткән дөнйадыр [1985, б. 116]; Күңеллерәк әҗәлгә баш ийәргә / wә Ғазраилгә: "Мин йалғыз!" - дияргә [1985, б. 193] һ.б. Кыямәт көне җиткәч, барлык үлгән кешеләрне Аллаһ алдында хисап бирергә каберләреннән торгызу өчен, сур (мөгез быргы) өрәчәк Исрафил фәрештә исеме 1 мәртәбә кулланыла, "Әлгасрелҗәдид"нең чыга башлавы шундый ук көчкә ия дигән мәгънә аңлата: Wә нәфх итдек без, Исрафил кеби, сур / Улыр, шайәт, бу сур бер суры мәнсур (җиңүче) [1985, 1, б. 128-129, 351]. Зөбанилар - җәһәннәмдә гөнаһлы кешеләргә җәза бирә торган фәрештәләрнең исеме 1 мәртәбә файдаланыла: Зөбанилар, қылыч, туплар, казак, мылтық, палачларлә / Мөхатсыз (чолганган, киртәләнгән) һәр җәһәтдән: сағ wә сулдан, зир wә балядан (уң, сул, ас, өстән) [1985, 1, б. 141]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә ислам тәгълиматында Аллаһы Тәгаләгә якын дүрт фәрештәнең берсе, Җиде кат булган "күк капусын"ың изге кешеләрнең рухларына сигез капкасын ача торган Җәбраил (Җибрил) фәрештә исеме дүрт мәртәбә кулланыла: Кире төште уғы башына, Нәмруд / Атып баққан иде Җибрилгә қаршы [1985, б. 167]; Тән үстерсәң - җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин / Уқып рухыңны ғали әйләсәң - Җибрил булу мөмкин [б. 207]; Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: Йа рәсүл / Хақ Тәғалә хәзрәте тәғйинләде бу кич вөсул [1985, 2, б. 113]. Әлеге фәрештәнең Коръәндә Изге Рух, Имин Рух (Аллаһның Рухы), Изге илче дип бирелеше, кайсы пәйгамбәргә ничә мәртәбә килүе хакында Ф. Урманче хезмәтендә тулы мәгълүмат бирелә [Урманче, 2009, б. 46 - 50]. ХIХ гасыр - ХХ гасыр башында иҗат ителгән / басылган поэзия әсәрләрендә Илаһ / Аллаһ һәм аның 99 әсмаи-хөснә / исме-әгъзамнарын һәр автор үзенә кирәк булган тәртиптә сайлап алып файдалана. Дини әдәбиятта саналып бирелә торган әлеге күркәм эпитетлар, фарсы һәм төрки-татар телендә кулланыла торган вариантлары белән баетыла. Әлеге атамалар сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, тезмә сүз, фразеологик бөтен, ирекле сүз тезмәсе буларак тасвирлау чарасы сыйфатында кулланыла. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, төрле шәкелләре белән исемләнеп кулланыла торган Алла төшенчәсенең, бигрәк тә кушма сүз һәм сүз тезмәсе буларак файдаланылганда, алдагы шагыйрьләр иҗатыннан аермалы буларак, мәгънә эчтәлегенең күләме киңәйтелеп яңартыла. Лексик-семантик мәгънә эчтәлегендәге яңарыш дигәндә, бер үк сүздә, традиция булып белдерелә торган төшенчәнең: а) саклануы; ә) төрле сүзләр белән грамматик чолганышта төп мәгънәнең киңәйтелүе; б) яңача мөнәсәбәт белдерелү нәтиҗәсендә, сүзмәгънә эчтәлегенең яңаруы, ягъни төшенчә белдерелгәндә, лексик-семантик вариантлылык хасил булу истә тотыла. Татар поэзиясендә бу хәлнең бигрәк тә Г. Тукай иҗатында, теле корама дип кире кагыла торган, беренче шигырьләрендә үк чагылыш табуын ассызыкларга туры килә. Шуның белән микросистеманың колачы киңәйтелә, инвариант-уртак нигездә берләшә торган парадигма вариантлары буларак анализлау зарурлыгы барлыкка килә. Бер үк төшенчәнең төрле сүз белән белдерелүе ягыннан караганда, әлеге бәйләнеш-мөнәсәбәтне концепт дип атарга мөмкин кебек күренсә дә, тикшерелү барышында, гомум тел байлыгы чагыла алмаганлыктан, лексик берәмлекләр лексикология фәненең үз категорияләре буларак исемләнеп анализлана. Шул ук вакытта, Бар һәм Бер булган Илаһ / Аллаһ һәм аның сыйфатын төрле яктан ачып күрсәтә алган күркәм эпитетлар, исме-ә гъзам ялгызлык исемнәр буларак кулланылу белән бергә, аерым авторларның әсәрләрендә төрлесенең төрле дәрәҗәдә уртаклык мәгънәле гадәти сүз буларак файланыла алулары да мәгълүм була: илаһи бәет, илаһи мәхәббәт һ.б. Бу очракта аерым сүз, мәсәлән, Хақ сүзе үзенең, чын(лық), дөрес(лек), туғры (туры), хакыйкать сүзләре белән мәгънәдәш була алу нәтиҗәсендә, полисемия хасил итә, шул ук вакытта, хак-бәя, хак-туфрак сүзләре белән аваздаш булып, мәгънәсе белән аерымлана торган омонимия күренеше барлыкка килә. Табигатьтән өстен зат булган фәрештәләрнең исем-шәрифләре, сурәтләнә торган хәлләргә карата автор мөнәсәбәтен тулырак белдерү максатыннан файдаланылуы күренә. Фәрештәләр үз исемнәре белән кулланыла, әмма һәр автор үз мөнәсәбәтенең нинди булуын ачыграк белдерү өчен, аларның традицион мәгънә эчтәлегенә төрлечә бәя бирә, ягъни аңа йөкләтелә торган вазифаны тулырак күрсәтергә тырыша. Бу юнәлештә аларның кулланылу ешлыгы да, традицион мәгънә эчтәлеге дә төрле авторда төрлечә чагылдырыла. Әлеге мәсьәләләрне тулырак анализларга кирәк булачак. 2.1.2. "Кеше" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Югарыда әйтеп үтелгәнчә, табигый зат буларак: а) уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәрләр (Алла теләген кешеләргә төшендерүче кеше), аларның сәхабәләре һәм хәлифәләр; ә) әүлияләр (нәрсә буласын алдан күрүче изге кешеләр); б) автор үзенең рухи остазы дип санаган шәйех-ишан, классик язучы-галимнәр; в) тарихи-риваятьләрдән мәгълүм легендар шәхесләр; г) авторның үзе һәм замандашларының исемнәре; д) әсәр өчен кирәк "әдәби" персонажларның исем-атамалары ялгызлык исемнәрнең Кеше төшенчәсенә берләшә торган парадигматик вариантлары дип карала ала. Аларның контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре һәр авторның максатына туры китереп ачыла. Өйрәнелешенә карата. Әхмәдһади Максудиның "Пәйгамбәрләр" китабында мондый мәгълүмат бирелә: "Бәндәләргә дин хөкемләрене өйрәтмәк өчен, Аллаһы Тәгалә бик күп кешеләрне пәйгамбәр кылмышдыр. Ул пәйгамбәрләр һәркаюсы адәмидерләр. Анлар яшь вакытларында да бик гакыллы вә бик зирәк вә һәм бик тугры вә изге табигатьле булмышлардыр. Олуг булгандан соң, Аллаһы Тәгалә анларны пәйгамбәр кылмышдыр. Ягъни Җәбраил исемле фәрештә аркылы анларга үзенең хөкемләрене җибәреп, шул хөкемләр буенча бәндәләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә өндәргә боермышдыр. Шуннан соң ул пәйгамбәрләр, Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча, кешеләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә өндәмешләрдер. Дөньяга бик күп пәйгамбәрләр килеп китмешләр: хисабы безләргә мәгълүм түгелдер. Коръәндә ошбу 25 пәйгамбәрнең исемләре мәзкүрдер Адәм, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Лут, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягкуб, Йосыф, Әйуб, Шөгаиб, Муса, Һарун, Дауд, Сөләйман, Йуныс, Илйас, Әльисәг, Зөлкифел, Зәкәрия, Яхья, Гайсә вә Мөхәммәд галәйһем әссалату вәссәлам. Вә дәхи Гозаир, Локман, Зөлкарнәйн хәзрәтләренең исемләре дә Коръәндә мәзкүрдер. Ләкин анларның пәйгамбәр булучыклары ачык мәгълүм түгелдер. Вә дәхи Шис, Юшаг, Хозер, Бишер, Даниял, Ышмуил, Ашгия, Әрмия исемле хәдисләрдә бәян кылынмышлардыр. Иң әүвәлге пәйгамбәр - Адәм галәйһиссәламдер, иң соңгы пәйгамбәр - Мөхәммәд галәйһиссәламдер. Мөхәммәд галәйһиссәлам - ахыр заман пәйгамбәредер. Аның дине, ягъни ислам дине - кыямәт көненә кадәр һич үзгәрәчәк түгелдер. Мөхәммәд галәйһиссәлам - безнең пәйгамбәремездер. Без һәр каюмыз аның өммәтендәмез" [Максуди, 1905, б. 13]. Язма истәлекләр теле тикшерелгән хезмәтләрдән күренгәнчә, һәр автор үзе өйрәнә торган истәлектә "Кеше" төшенчәсенә берләшә торган ялгызлык исемнәргә игътибар итә. Я.С. Әхмәтгалиева хезмәтендә Тәңре, Алла, Хак, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мостафа (Сайланган) эпитеты, Хозыр Илйас, Мәккә шәһәре кебек ялгызлык исемнәр, "Кешелек җәмгыяте" дигән тематик төркемнең дини терминологиясенә карый торган дога, газый, гареш, иман, намаз, Коръән, хаҗ һ.б. уртаклык сүзләр белән бергә санала [Ахметгалеева, 1979, с. 105]. М.И. Әхмәтҗанов "Древнетатарские личные имена в родословных записях" мәкаләсендә татар шәҗәрәләрендә урын алган антропонимнарны, нинди нигездә ясалуларына карап, түбәндәге лексиксемантик төркемнәргә бүлеп карарга мөмкин дип, аларны 13 төркемгә туплый: 1. Кош, хайван атамалары нигезендә: Адай, Айухан, Арыслан, Бай бүре, Җофар һ.б.; 2. Табигать күренешләренә нигезләнеп: Айтуган, Көнтуган, Таңгатыр һ.б.; 3. Кыйммәтле таш атамаларына нигезләнеп: Алтын, Тимерхан, Тимербулат һ.б.; 4. Һөнәр исемнәре нигезендә: Туйчы, Урманчы, Ындырҗай һ.б.; 5. Вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләргә нигезләнеп: Атнабай, Атнагыл һ.б.; 6. Кардәшлек төшенчәсенә нигезләнеп: Атабай, Иртуган, Иштуган һ.б.; 7. Төсләрне белдерә торган сүзләргә нигезләнеп: Акбай, Акбатыр, Кара бик һ.б.; 8. Теләк белдерелә торган исемнәр нигезендә: Барбулсын, Туктагыл, Туктамыш һ.б.; 9. Вакыйга белән бәйле сүзләргә нигезләнеп: Чирүче һ.б.; 10. Титул атамаларына нигезләнеп: Бай бек, Бикмирза, Бикмулла, Канкази һ.б.; 11. Кешенең тышкы билгелерен белдерә торган тамыр сүзләр нигезендә: Албит, Аксияк, Йөзлекәй һ.б.; 12. Агач исемнәренә нигезләнеп: Карагай, Актирәк һ.б.; 13. Кардәш төрки телләрнең этнонимнары нигезендә: Адай, Айдар, Акбай, Акман һ.б. Автор һәр атаманың кайсы шәҗәрәдән алынуы, башка телләрдә булу / булмавы, кемнәр тарафыннан өйрәнелүе турында мәгълүмат бирә бара, аерым бүлекчәдә аларның суффикслар белән ясалышы тикшерелә [Ахметзянов, 1980, с. 124 - 136]. Ф.М. Хисамова, И.А. Гыйләҗевнең "Татарские юридические документы XVIII века" мәкаләсендә, антропонимнар дип, түбәндәге исемнәр санала: Имангул Котлы углы, Салих Айдаш углы, Мансур Дүсмәт углы, Айыткул Сөһендек углы, Искәндәр Ишали углы һ.б. [Истоки татарского..., 1988, с. 25]. А.Х. Зәйнуллина-Маннапованың "О лексике деловых документов старотатарской письменности XVII века" мәкаләсендә өйрәнелә торган истәлектә кулланылган татар морзаларының, рус кенәзләре, Кырым ханнары, дәүләт җитәкчеләренең исем-фамилияләре төркитатар чыгышлы дип белдерелә: Колак, Каплан, Ирбулат, Сыртлан һ.б.; гарәп-фарсы чыгышлы: Ғаббас, Госман, Гайшә, Садә; рус исемфамилияләре: Әнисим, Әләксәй, Ибан, Бугакай, Гөрәчев һ.б. [Истоки татарского..., 1988, с. 30]. З.А. Казыйханованың "Семантическая классификация лексики дастанов Кадыр-Гали Бека" мәкаләсендә, өйрәнелә торган әсәрдә 412 ялгызлык исем кулланылу, һәм күпчелек антропонимнарның чыгышы белән гомумтөрки булуы, Йәдкар, Тукай, Булат, Ураз һ.б. исемнәрнең хәзерге вакытта да татар, башкорт, казакъ халыкларында гамәлдә булуы белдерелә. Мәкаләдә әлеге исемнәр үзләренең ясалышы ягыннан җентекләп өйрәнелә. Икенче компонентның: а) фигыль булуы: Айбак, Итбага, Кушай һ.б.; ә) гадәти төрки сүз аша ата- ананың изге теләген белдерүе: Таштимер, Тимер котлы, һ.б.; б) үзенә иш, дус, бәхетле булу теләге белдерелү: Ишим, Буйдаш, Кунак һ.б. Тезмә исемнәрдә: а) хайван атамалары: Күк бүре, Биккундур улан, Карил корт һ.б.; ә) титул исемнәре: Шәйх-Әхмәдхан, Шәйх- Мамай мирза, Сәйедкол солтан, Акчура һ.б.ның кулланылуы күрсәтелә. Бу төр исемнәрнең бигрәк тә хатын-кызларга эзлекле кушылуы турында әйтелә: Бикәй бикәм, Татлы ханым, Дәүләтсолтан бикәм һ.б. Текст эчтәлегендә әлеге исемнәрнең эзлекле рәвештә тутырып язылуы чагылыш таба: Култықыйа уғлы Идигә Күчүк, Булғайыр хан бине Тулушик улан һ.б. [Казыханова, 1990, б. 62 - 64]. Ф.Ш. Нуриева хезмәтендә Мәхмүд әл-Болгариның "Нәһҗелфәрадис" әсәрендә дүрт төрдәге гарәп классик аптропонимик моделендәге 257 ирләр исеме кулланылу турында белдерелә: 1) исмеалам төрендәге шәхси исем: Мансур, Хишам, Талха, Магиз, Мәрвән, Канвар һ.б.; 2) кунья төрендәге, ягъни әбү - әти, ибне - ул формасында: әбу Суфиан, Хәлил ибне Вәлид, Әхмәд ибне Йахйа, Әбү Мукатил һәм Сәмаркани, Габдуллаһ ибне Харис һ.б. Бу төр исемнәр бик күп. Оглы сүзе белән кулланылуы күренә: Имам Әхмәд Хәнбәлнең бер әрди Салих атлыг һ.б.; 3) ләкәб-өстәмә исем төрендәге модель: Әбү Бәкернең бир аты Ситдыйк әрди, Госманга Зүннарайын тип әйтүр әрдиләр. Зүннурайын әкки нурлуг тимәк болур ол мәгнәдин өтрү өзүнгә Зүннурайн тидиләр ким пәйгамбәрнең екки нурдидәсини җүфтләнеп турур әрди һ.б.; 4) Кешенең этник, дини, социаль чыгышына, яисә туган, торган җиренә бәйле рәвештә бирелә торган Нисба дип атала торган модель: Мөхәммәд бин Гали әт-Тирмизи, Җүнейди Багдади, Исхак Бохари һ.б. Шушы ук тәртиптә хәлифәлек башлыгы булган хәлифләрнең, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре исемнәре, 37 хатын-кыз исеме аңлатыла: Рәхмәт, Мәймүнә, Әминә, Сәлмә, Зөбәйдә, Зөһрә, Зөләйха, Әкълимә, Фуззә һ.б. [Нуриева, 1999, с. 112 - 116]. Ф.Ф. Гыйлемшин хезмәтендә Ф. Халиди тәрҗемәсендәге "Мең дә бер кичә" маҗаралы әкиятләрендә кулланылган гарәп, фарсы, төрки антропонимнары анализлана. Аларның, асылда, исмеалам төрендәге (Госман, Йосыф, Дәлилә, Сафа, Рөстәм, Йолдыз, Алдатма һ.б.), Габде компоненты белән парланган кушма формадагы ялгызлык исемнәрнең еш кабатлануы (Габдессәлам, Габделәхәд, Габдерәхим, Габдесамад һ.б.), нисба моделендәге исемнәрнең (Мәсгуд әл-Мәғраби) азрак булуы күренә. Тарихи шәхесләрнең исеме кабул ителгән язылышында бирелә [Гилемшин, 2001, б. 62 - 63]. Х.Х. Кузьмина хезмәтендә ялгызлык исемнәр агентивные имена дигән баш астында туплана. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында Мөхәммәд, Исхак, Ибраһим, Ягъкуб, Йосыф кебек пәйгамбәрләр исемнәрнең эзлекле булып кулланылуы ассызыклана. Йосыфның 11 туганы, ИбнеЙәминнең 12 улы үзләренең исемнәре белән санала, бу исемнәрнең әсәр эчтәлегендә Кол Гали тарафыннан махсус сәнгать чарасы буларак уйланып бирелүе аңлатыла. Әсәрдә шулай ук башка персонажлар да үз исемнәре белән кулланыла [Кузьмина, 2001, с. 42-44]. Э.Х. Кадированың хезмәтендә, ялгызлык исемнәр, әлифба тәртибендә төзелгән сүзлекчәдә, ялгызлык исем дигән искәрмә белән, башка сүзләр белән рәттән күрсәтелә: Әфрасиаб [с. 134]; Әбүбәкер, Әбеллгазыйм, Әбелсаҗит, Әбелфазыл [с. 135]; Гайсә, Гали [с. 145]; Гомәр, Госман [с. 147]; Җаббар, Җабир, Җабраил [с. 151]; Мөхәммәд, Мөхәммәдьяр [с. 177] һ.б. [Кадирова, 2001]. Бу авторның "Язык хикметов татарского поэта XVII века М. Кулыя" хезмәтендәге ялгызлык исемнәр шушы ук тәртиптә бирелә [Кадирова, 2003]. Б.К. Миңнуллин хезмәтендә "Борһане тәрәккый" газетасында басылган мәкаләләрдә Сыртлановның угылы, Дубасов, Габделкаюм Насыйров, Йосыф Акчура, Исхак Габделрахманов, Фәйзулла мулла, Столыпин һ.б. шәхесләрнең исем-фамилияләренең кулланылуы күрсәтелә [Миннуллин, 2012, с. 251]. Р. Бәхтиевнең "Шеджере сибирских татар (по списку Н.Ф. Катанова) как языковой источник" хезмәтендә кулланылган сүзләр антропонимнар, төрки-татар һәм алынма лексика, тарихи географик атамалар дигән тематик төркемнәргә бүленә. Антропонимнар, теофорные имена (Абделазис), тектонимные имена (Абу-Йосыф), бер составлы, кушма (Ахмед-Али), социаль чыгышын белдерә торган титул ләкәбле (Сәед ата), яисә Коръәндә искә алынган мифологем исемнәр дип, Ф.Ш. Нуриева хезмәтендә чагылыш тапканча, генетик һәм структур төзелешләре ягыннан аңлатыла [Бахтиев, 2013, с. 19-20]. Әлеге күзәтүдән аңлашылганча, барлык авторларда, үзләре өйрәнә торган истәлектә кулланыла торган антропонимнар-ялгызлык исемнәрне, әсәрдә кулланылу тәртибен саклаган хәлдә, җентекләп анализлый. Безнең максат - ХIХ гасыр - ХХ гасыр башында иҗат ителгән аерым тезмә әсәрләрдә, үзләренә хас ялгызлык исемнәр белән Кеше төшенчәсенә берләшә торган затларның ничек файдаланылуын тикшерү. Ә. Каргалыйның ун хикәядән хасил булган "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әл-Сәгыйди" [1845, 1889, 2002] әсәренең беренче, икенче, дүртенче, бишенче, җиденче, сигезенче, тугызынчы, унынчы хикәяләре аерым Кешенең исем-шәрифе белән башлана. Димәк, бу автор кеше төшенчәсен шәхес буларак үстергәндә, башлап аңа исеме белән эндәшергә кирәк дип саный, калган барлык сыйфатлары шушы нигездә ачыла. Хикәяте әүвәл - беренче хикәядә: Бер көнне хуҗа Хәсән Басрый мәгәр / Хәзрәти Рабиға Годавине күрәр дип, тарихи шәхесләрнең исеменә мөрәҗәгать ителә [1889, б. 2]. Әлеге шәхесләр турында Ш. Садретдинов, М. Гайнетдиновның "Әбелмәних Каргалый. Студентлар өчен ярдәмлек" хезмәтендә мондый мәгълүмат бирелә: "Хәсән Бәсрый (642 - 723) - Багдад хәлифәлегенең Басра шәһәрендә яшәгән гарәп рухание, суфичылыкның башлангыч дәвере әһеле, үзенең вәгазьләрендә һәм әсәрләрендә аскетлык юнәлешен нигезләүчеләрдән. Рабига Годавия (758 елда үлгән) - Басра шәһәрендә яшәгән, атаклы мистик шагыйрә. Үзенең җыр-шигырьләрендә Аллага карата шашынулы, абсолют мәхәббәт тойгыларын җырлаган [Казан, 1978, б. 13]. Бу хикәяттә авторның укучысына җиткерелә торган фикере менә шушы шәхесләрнең үзара сөйләшүе нигезендә башлана. Рабига Годавия дигән шәхеснең иҗтимагый тормыштагы дәрәҗәсен автор югары күтәрә: кәримәи ниса - хөрмәтле хатын, ирәнләр таҗы - изгеләр таҗы, зәйн әр-риҗал-йегетләр бизәге [1889, б. 2, 2002, б. 62] дип исемләп мактый, ягъни логик-предметлы (денотат) нигезле җенес атамасы, авторның субъектив-абстрактлы (сигнификат) нигездәге төшенчәләрнең атамалары белән тәгаенләнә. Рабига Годавия, Хәсән Басрыйга ғали-нәсәб, ягъни нәсел-нәсәбнең олуғы, сөрүре әһле-кешеләрнең шатлығы, һиммам әл-мөэминин-мөэминнәрнең һиммәте, шәйхе җиһан - җиһан юлбашчысы дип эндәшә, бу очракта да логик-предметлы исеме мәгълүм "Кеше" төшенчәсен автор мөэмим, шәйех, ғали нәсәб, сөрүр, һиммәм, җиһан кебек субъектив-бәяләү төсмерле абстракт мәгънәле сүзләр белән җанландыра. Тарихи шәхесләрдән Хәзрәти Ягъкуб галәйһис-сәламне автор хәйрелбәшәр, ягъни адәмнәрнең яхшысы дип тә атый [2002, б. 63]. Хикәяте сани - икенче хикәятдә: Ады Шамсун, бәни Исраилдән [2002, б. 66]. Хикәяте рабиган - дүртенче хикәятдә: Шәйех Ғабделқадир Ғилянинең / Бер мөрид садыйқы варды аның [б. 82]. Хикәйәте хәмис - бишенче хикәятдә: Шәйхе Зөннунның мөриде вар иде [б. 86] һ.б. Әсәр менә шулай языла, ничек язылган булса, шулай укыйбыз, ләкин анализ барышында билгеле бер системага салырга тиеш булабыз. Ялгызлык исем буларак тикшерелгәндә, әсәрдә кулланыла торган затларны, кабул ителгән бер системада, аерым алып санап күрсәтергә, уртаклык сүзләр тикшерелгәндә, мәгънә типлары буенча бүлеп аңлатырга туры киләчәк. Уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәр-әнбияләр, аларның хәлифәләре һәм сәхабәләренең исемнәре. Үзләренә хас ялгызлык исемнәр белән ʻкешеʼ төшенчәсенә берләшә торган затларны тикшерү эшен уникаль шәхесләр булган Хәзрәти пәйгамбәрләрдән башлау мантыйк ягыннан дөрес булачак. Дини әдәбиятта болай диелә: "Иң әүвәлге пәйгамбәр - Адәм галәйһиссәламдер, иң соңгы пәйгамбәр - Мөхәммәд галәйһиссәламдер. Мөхәммәд галәйһиссәлам - ахыр заман пәйгамбәредер" [Максуди, 1905, б. 13]. Дөньяви әдәбиятта әлеге фикер кабатлана: "Адәм галәйһиссәлам - Коръән һәм Библиядә беренче кеше дип игълан ителә. Коръән традицияләрендә Адәм - беренче пәйгамбәр. Исламда пәйгамбәрләр исемлеге Адәм галәйһиссәламнән башлана һәм Мөхәммәд пәйгамбәр белән тәмамлана" [Урманче, 2008, 1 т., б. 43]. Пәйгамбәрләрнең исем-атамалары ХIХ гасыр поэзия әсәрләрендә яратып кулланыла. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әл-Сәгыйди" әсәрендә (1845, 1889); табигый кеше буларак яшәүләре һәм исемнәре мәгълүм уникаль шәхес булган пәйгамбәрләрнең (Алла теләген кешеләргә төшендерүче кешеләрнең) күбесенә игътибар ителә. Автор әсәрендә әлеге олуг затларга шәхси рухи халәте белән бәйле булган хис-кичерешләрен тасвирлау уңаенда мөрәҗәгать итә. Билгеле булганча, Ә. Каргалый Бохарадан Төркиягә җибәреләчәк Мөхәммәд-Йосыф бәк җитәкчелегендәге илчелекнең имамы һәм сәркатибе буларак, илле көн Истанбулда яши, дипломатик эшләрдә катнаша. Урта диңгез буйлап көймәдә, хаҗга дип, Мисырга китә. Каһирәдә Мөхәммәд-Гали паша белән очраша, хаҗ кыла, ярты еллар чамасы Гарәбстандагы изге урыннарны карап, Истанбулга кайта, илчесе белән күрешеп, "яхшылык илә" кадер-хөрмәттә яши. Илченең: Назымилә ма дидәңи йад әйләсәң (Күргәннәреңне исеңә төшереп, тезмә итеп язып, безне куандыр) [2002, б. 79]; дидекене истә тотып, Фирдәүси мисалендә, Күргән белгәннәре, очрашкан кешеләре турында "Тәрҗемәи..." әсәрендә җентекләп яза. "Тәшәккер" өлешендә йомгаклап куя: Ватанын сагынып иленә кайткач, киткән вакытта сау-сәламәт булган кардәшләренең, әҗәл җитеп, мәңгегә китеп баруын, алардан аерылуын аңлый. Саг-у-салим яшәгән вакытта, Әҗәл килеп, күпме акыл ияләрен аптырашта калдыруын, аларның теләкләрен юкка чыгаруын күз алдына китерә. Бу юнәлештәге мисалларны Дәште Кыпчакка кадәр килеп җиткән Чыңгыз һәм тереклек суы теләгән Искәндәрдән башлый, аларга килгән бәлаларне Илаһ тәкъдире белән дип саный. Аннан соң Коръән Шәрифтә берничә мәртәбә игътибар ителә торган затлар һәм пәйгамбәрләрнең башларыннан үткән хәлләргә кыскача туктала: Җәһд илә (тырышлык белән) йапыб Ирәм бағыны Ғад / Бер дәм анда ултырыб алмады шат [2002, б. 81]. Әлеге юлның мәгънәсе Ф. Урманченың китабында яктыртыла: "Гад (Ғәд) - фаҗигале язмышы Коръәндә шактый киң һәм тәфсилләп яктыртылган легендар кавем, мифик падиша. Ирәм бағы дигән искиткеч бакчалар, гаҗәеп сарайлар, энҗе-мәрҗәннәр белән тулы зиннәтле шәһәр салдырган, әмма аларны тычканнар кимереп бетергән. Диннәре буенча мәҗүси булганнар, Аллаһы Тәгалә Һуд галәйһиссәламне пәйгамбәр итеп җибәрә, ... Гад кавеме иман китерүдән баш тарта. Аллаһы Тәгалә аларны каты тавышлы үткен җил белән һәлак итә, алардан бер генә кеше дә исән кала алмый" [Урманче, 2008, б. 258 -261]. Әлеге фаҗигане Ә. Каргалый шигъри бер юлга сыйдыра. Алга таба башка затларга да кыскача мөрәҗәгать ителә: Сөләйманның йазмышы йуғары булса да / Нәтиҗәдә, қабергә кереп, йуққа чықты. Дөнйада бәланы күп күрүче әнбийә wә әwлийәләр / Сабр илә ахыр мәнсур улдылар (өстен чыктылар), мәсрур улдылар (шатландылар). Хәзрәти Йағкуб айырылышу хәсрәтеннән күзләре күр булды (сукырайды), Йосыф берлә қушылғач, шат булды... Хәзрәти Йосыфны суғып-орып чаһә (коега) салдылар / Сабр итүбән қойыдан чығып / Улмадымы милке Мисрә падишаһ!? ... Хәзрәти Муса ғазабы дүзәхи (тәмуг газаплары) чикте / Нәтиҗәдә мәнсур улып (җиңеп) ул заты пак / Барлық әғдаэләрене (дошманнарыны) қылды һәлақ ... . Хәзрәти Ғайсә бурычын үтәп, хәддин әфзун (артык) чигеп әнвағ бәла йәхүднең / Нәтиҗәдә Асманә (күккә) қылды хоруҗ (ашты)... . Мөхәммәд рәсүлуллаһыны Мәккәдән ихраҗ (куып) ул шаһыйны / Ташлар илә кем мөбарәк сақларын / Орубән қан иттеләр айақларын / Һәм мөшәррәф тешләрен сындырдылар... Әқриба (туганнарын) wә әһлене (халкын) би ихтыйар / Бырағубән, әйләде тәрке дийәр (яшәгән урынын ташлады) / Нәтиҗәдә, ул әнбийәләр сәрwәре (пәйгамбәрләр башлыгы) / Носрат илә (җиңүе белән) тотты һәб бәхр-у-бәри (барлык диңгезкыйтгаларны) / Бақыйдыр шәрғ-у-шөриғы бәрдәwам... - дип, бу дөнйада беркемнең дә бақый (мәңгелек) булмавы, кешеләргә йәдекяр қалдыра алсаң ғына, туғаннарың исләренә алачақ, Илаһ җәннәтене нәсыйб әйләсән [Каргалый, 2002, б. 80-82]. Шулай итеп, хикәяләү барышында аерым пәйгамбәрләрнең эшләгән эшләре, яхшы яки начар яктан килеп, төрле тасвири чаралар белән яктыртыла, нурландырыла, яисә ачы рәвештә тәнкыйть ителә. Шулай ук гомер озынлыгы белдерү өчен, ... киченсәң ғомре Нухы, йад ителмеш төрле ғыйззәтлә, дип Нух пәйгамбәр [2002, б. 80] һәм Хозыр исемнәре телгә алына: Хозырмысин и дин ире / Диде: Ирмәзмен Хозыр [2002, б. 88] һ.б. Мөхәммәд пәйгамбәр (570 - 632) үзенең Хәлилулла (Алланың якыны, дусты) [1889, б. 3, 2002, б. 63]; Мостафа (Сайланган) [б. 11, 2002, 76]; Өммәте Әхмәд (Мактаулы) [1889, б. 12, 2002, б. 77] эпитетлары белән дә кулланыла. Г. Кандалыйның "Рисаләи-л-иршад" поэмасы да Мөхәммәд рәсүлуллаһ исеме һәм аның Мактаулы дигән эпитеты белән башлана: Хода рәсүле Мөхәммәд / Һидайат шәмсе ул Әхмәд (Туры юлга күндерүче кояш) / Дөруд (мактау) ула хисабы йуқ / Аңа би-хәд, аңа би-ғәдд (чиксез) [1988, б. 245]. Шул ук вакытта Мөхәммәд пәйгамбәрнең Сәйед (сәет) дигән мактаулы исеменә дә игътибар ителә: Қәни ул Сәййеде ғәлям [б. 294] (Җыентыкны төзүче тарафыннан Сәййеде ғәлям төшенчәсенә мондый аңлатма бирелә: галәмнең хуҗасы, галәм җитәкчесе, Мөхәммәд пәйгамбәрнең мактаулы исеме: сәйед (сәет) - пәйгамбәр нәселе яки шулай дип исәпләнгән кешеләр. Кайбер мөселман илләрендәге (шулай ук Казан ханлыгында да) хөкемдарларга якын торган сәедләр кланы пәйгамбәрләр нәселе дип исәпләнгән" [1988, б. 504]. Әҗәл килгәндә, һичкемнең дә котыла алмавы, Җиһанның тиз үтүе турындагы фикер әйтелгәндә, Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең сәхабәләре белән бергә тасвирлана: Қәни Әхмәд, хәбибе Хақ / Қәни чарйари, кани рақ [б. 272] (Чарйари сүзенә китапны төзүче М. Госманов тарафыннан мондый искәрмә бирелә: Чарийар - чәһәр йар: дүрт йаран, ягъни Мөхәммәднең иң якын дүрт сәхабәсе (иярчене) - беренче хәлифә Әбүбәкер Сиддик (638 елда вафат, мөселманча чын исеме Габдулла ибне Әбүкәһаф; Әбүбәкер - "Бәкернең әтисе" дигән хөрмәтләү исеме; сиддиқ - тугрыклы дигән сүз, исем-эпитеты булып киткән; Икенче хәлифә Гомәр ибне әл-Хәттаб (644 елда үтерелгән); Өченче хәлифә Госман ибне Гаффан (656 елда үтерелгән) һәм дүртенче хәлифә Гали ибне Әбү-Талиб (661 елда вафат) [1988, б. 503]. Поэманың бер бүлегендә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Поракка атланып, Аллаһ янына күккә ашуы тасвир ителә. Чарийарлар да Поракка атланып, дошманнарга каршы китә: Боера чарийарына / Пораклар вирә барыйна / Зөбанилар гөзарыйна (торган җиренә) / Варубән уласыз дип туш (тиз) [1988, б. 304]. Әҗәл килгәндә, һичкемнең дә котыла алмавы турындагы фикер Мөхәммәд пәйгамбәрнең мактаулы исеме белән башланып, башка пәйгамбәрләрнең исемнәре белән дәвам ителә: Қәни ул сәййеде ғәлям / Қәни ул атамыз Адәм / Қәни Шиш, Нух һәм мадәм / Қәмулары виребдер җан / Қәни Дауд, қәни Идрис / Қәни Хәууа, қәни Чәрҗис / Кийеп әкфан - киеп мәлбис / Җиһандин китделәр, и җан / Қәни Исхак, қәни Йағкуб? / Қәни Йосыф, қәни Әййүб? / Қәни Йәхйа?- әмма мәғйүб / Җиһандин китде һәм Лоқман / Қәни Муса, қәни Һарун? Қәни Фир ғәуен wә Қарун? / Хода күчәр қылыб барын / Мәк Йәнә һәрберен һиҗр ан! [1988, б. 294]. Бу юлларга "Габделҗәббар Кандалый. Шигырьләр һәм поэмалар" җыентыгын төзүче, текст һәм фәнни аппаратны хәзерләүче, кереш сүз авторы тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госманов мондый аңлатма бирә: "Дөньядан һичнәрсә дә ала алмыйча китүчеләрне санаган чакта, хан-падишаһлар, Фиргавен һәм Каруннар белән беррәттән, ислам дине пәйгамбәрләре пантеонына кергән Адәм, Нух, Идрис, Исхак, Йосыф, Муса һәм Һаруннарның саналуы, дөнья куучы, мәгәр үзе дә бер көн үлем каршына килеп басачагын аңлаган укучы өчен, һичшиксез, гаять кискен, хәтта тетрәткеч дәрәҗәдә ачы булып яңгырагандыр. Һәрхәлдә, бүлекнең ихлас пафос һәм зур осталык белән язылганлыгын инкяр итү хәзер дә мөмкин түгел" [1988, б. 21]. Әлеге үзенчәлек, югарыдагы өзектән күренгәнчә, исламга кадәрге булган Шиш (Шись) - дини риваятьләр буенча, иң борынгы пәйгамбәрләрнең берсе, Адәм атаның угылы; Дауд - тарих буенча борынгы яһүдләр патшасы Давид, безнең эрага кадәр ХI-Х йөзьеллыкларда яшәгән; Идрис, Исхақ, Әййүб, Йәхийә кебек борынгы пәйгамбәрләргә мөрәҗәгать ителүдә, алар белән рәттән, пәйгамбәр булмаса да, тарихтан һәм дини риваятьләрдән мәгълүм беренче Анабыз Һаwа, дини риваятьләрдә изге зат, яһүд һәм христиан диннәрендәге Георгий (рус православие чиркәвендәге "аждаһа үтерүче" Георгий Победоносец) Чәрҗис белән бергә, борынгы гарәп легендалары буенча, бик озак гомер кичергән акыл иясе, табиб Лоқман (Локман); Шәрык халыкларының фольклор һәм әдәбият традицияләрендә Лоқман хәким дигән исемдә мәгълүм шәхесләрне искә алуда [Кандалый, 1988, б. 504]; боларның бер үк сүзләрнең кабатланышы белән уратылып, билгеле бер ритм-көй тудырылуда ачык чагыла. Аңлашылганча, Г. Кандалыйның чибәр кызларга мәхәббәт белдергәндә тулы көченә ачылачак җор теленә, бигрәк тә бер үк сүзләрне кабатлап язу үзенчәлегенә, беренче поэмасында пәйгамбәрләр турында язганда нигез салына дип әйтергә мөмкин. Нух һәм Лут пәйгамбәрләрне бу автор, азгын хатыннарының исемнәрен белдерү өчен, берничә мәртәбә кабатлап куллана: Бу йуха ла, бу йуха ла, бу йуха / Гүйә охшады ла имрәти Нуха (Нух хатынына) / Пылута ла, пылута ла, плута (плутовка, алдакчы / Гүйә охшады ла имрәти Лута (Лут хатынына) [б. 103]; Нәчек зәне Лутъи, Нухи / Бәдандин йар дотып шухи (Яманнарга дуслык кылыб) / Зәне Нух һәм зәне Лутьи / Шәйатиннең иде сәwтый (камчысы) [1988, б. 281] һ.б. Авторның "Сахибҗәмал" әсәрендә: Билең нечкә - қысыйм дисәм / Буйың зифа - қочыйм дисәм / Сәңа таба очыйм дисәм / Кирәк баде (җил) Сөләймани. / Сәңа очмақ қайа, җанки / Сәлам хаты йаздым бәлки / Табыб булумады пәйки (илче-хәбәрче) / Ки һөдһөди Сөләймани!, - дип, әлеге пәйгамбәрнең исеме аңа хас булган тылсымнарны сурәтләү чарасы буларак файдаланыла. Җыентыкны төзүче тарафыннан мондый аңлатма бирелә: "Сөләймани (Соломон) - йәһүдиләр һәм ислам дине мифологиясе буенча пәйгамбәр (йәһүдичә Соломон). Ул, имештер, җил-суларны үз ихтыярына буйсындыра торган көчкә, хәтта кош-корт һәм җанварларның "телен белү" тылсымына ия булган. Рива ятьләрдә һөдһөд кошы аңар хәбәр китерүче булып хезмәт иткән, борынгы Йәмән җирендәге Бәлкыйс исемле патшабикәгә Сөләйманнан илче булып барган" [1988, б. 537]. М. Акмулланың "Даменла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892); бу пәйгамбәрдә кош-корт телен белү тылсымы булган дигән фикер дәвам иттерелә: автор үзен - кырмыскага, Мәрҗанине Сөләйман пәйгамбәргә тиңли, тирән мәгънәле чагыштыру хасил була: Тәғаррузға (дошман арасына кереп сугыша башларга) минем нә миқдарым бар / Үземнең ноксаныма иқрарым (җитешсезлегемә дәлилем) бар / Без - кырмыска, сез Сөләйман булғанда да: / "Фәйнә тәзһәбунә?"дән әхбарым бар ("Кая барасыз әле?"дән хәбәрем, ягъни башкаларга юл бирү, итагать иясе булу кирәклек күздә тотыла) [Акмулла, 2003, б. 13]. Акмулла шигырьләрендә әсәр башламының традиция булып килә торган үрнәге тезмәдә бирелә, Аллаһ белән бергә Мөхәммәд пәйгамбәр дә истә тотыла: Қандай тел әйтеп бетәр Хақ сәнасен (мактавын) / Бәндәнең хәлас қылсын мөбтәласен (сагышка дучар булдырмасын) / Мескеннәргә мөнәҗәт, доға кирәк / Зарланыб телдән салмый "Раббанә"сен / Мөхәммәд әрwахына сәлам, салат (догалар) / Өммәткә ғасы (кайгыртучы) булғаным һомай (бәхет), қанат (терәк) / Қалдырган айәт, хәдис - дин чырағы (иман маягы) / Сүзенә җаным фида йөз мең қабат [2003, б. 66]. Шул ук пәйгамбәр Рәсүлуллаһ исеме белән дә кабатлана: Җарийәдән тәғанни (кол хатынны җырлату) вакыйғ (гадәт) булған / Ғайед көн Рәсүлуллаһ диһлизендә (ишегалдында) [б. 16]. Наданлыкның зыянлы булуы Муса пәйгамбәрне каһәрләгән Фир гавен мөнәсәбәте белән сурәтләнә: Йахшыны күрәлмайды надан адәм / Рәсем (гадәт) булып қалған борын заманадан / Һәр Мусаға бер фирга wен дигәндәйен / Қалыбдыр бойрық булып ғоләмәдән [б. 72]. Яман ке шенең өметсезлеге Хозыр Ильясны, ягъни яхшылыкка - яхшылык, яманлыкка яманлык белән җавап кайтаручы пәйгамбәрне белмәвен дә дә күренә дигән фикер бирелә: Җаманды күп үстерсәң - өмид кисәр / Хызырдың қадрен белмәс тинтәк, исәр / Залим дең золымы күп - симерт сәңез / Табақтан эттең башы чурчып төсәр (шуып төшәр) [б. 74]. Адәм баласының табигатенә хас булган имансызлык, үчләшү, көнчелек, алдашу кебек кире күренешләрнең пәйгамбәрләр заманыннан ук килүе турындагы риваятьләрдән мисаллар китерелә: Әбү Җәһил Мөхәммәдкә инанмаган / Иманга өндәсә дә тел алмаган / Өч йөз алтмыш могҗизасын сихер диеп / Җарылган аймин көнде (ай белән қойашны) күралмаган / Без түгел, пәйгамбәргә үсәк (үсләшүче) булган / Булыр диеп һәр Мусага бер Фиргавен / ... Тоткын булып газиз Йосыф канча җатды / Чыгарып агалары қол дип сатты / Моннан соң Зөләйханың җаласымин / Зинданда унике җыл җәфа тартты / Нәгыелды (нәрсә қылды) Исраилнең даналары (белдеклеләре) / Үзләре җакын нәби балалары / Урлыкчы, үтерекче, үсәкче дип / Йосыфны кандай кылды агалары [2003, б. 76-77] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, легендалардан килә торган мәгълүм фикерләрне автор гадәти сөйләмә тел үзенчәлеге белән гадиләштереп гомумиләштерә, начар гадәтләрнең ни дәрәҗәдә зыянлы булуларын күз алдына бастыра. Г. Тукай шигырьләрендә уникаль шәхесләр - пәйгамбәрләр. Аның шигъри әсәрләрендә беренче пәйгамбәр булган Адәм ғаләйһиссәлам 3 мәртәбә кулланыла: Терелә, җанланадыр халқы ғаләм / Йаңара халқы Һаwа, халқы Адәм [Тукай, 1985, б. 154]; Булсайде оҗмах түрендә әwwәл үк рәсме моның / Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Һаwасына [Тукай, 1985, б. 246]. Инде Чыпчықта хәзер Адәм теле / Хам белән Йәфәс, тағын да Сам теле [Тукай, 1985, 2, б. 251]. Йосыф ғаләйһиссәлам һәм Йағкуб ғаләйһиссәлам исемнәре Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасының исемендә кулланыла: Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим / "Йосыф-Йағкуб китабы"ның көйен көйлим [Тукай, 1985, б. 42]. Мөхәммәд ғаләйһиссәламнең исеме түбәндәге юлларда кулланыла: Тәрке өлфәт илә милләт кәлде ушбу хәлә кем / Ғыйбрәт, и өммәте Мөхәммәд! Ғыйбрәт Алла ғыйшқына [1985, б. 46]; Исеме аның Wәлиулла, димәк, улыр әүлийә, / Хәмийе дине Мөхәммәд һәм хәбибе әнбийә [1985, б. 314] һ.б. Мишәрчәләп, пародия итеп язылган "Шыер"да Мөхәммәд пәйгамбәрнең замандашлары һәм көрәштәшләре булган Ғали, Ғосман, Ғомәр хәлифәләр санала: Вет прарукларда, малай wафат булды / Сәхабәләр: Али, Усман, Үмәр [1985, б. 210]. Хәзрәти Ғайса исеменә 3 мәртәбә мөрәҗәгать ителә: Булды сафсаф, қылдылар сәҗдә мәляиклар бары / Җәмғ улып һәрбер нәби, Муса wә Ғайса җаннары [1985, 2, б. 114]; Ашдыңызмы йуқса фазлән хәзрәти Ғайсәйә сез? [1985, б. 149]; Изелделәр әһлилә берабәрлекдә динләр дә / Кәчеб мөслимләр исламдан, насара - дине Ғыйсадан [1985, б. 140]. Хәзрәти Ибраһим белән Исмәгыйль ач кешеләрне кызганучы гадәти кешеләр буларак тасвирлана: Тилмереп торса, бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни йәм?! / Мәрқадендә чөнки Ибраһим wә Исмәғыйль җылый [1985, 2, б. 196]. Ибраһим пәйгамбәр үзенең Хәттаб исеме белән дә кулланыла: Сән улғыл хәзрәти Хәттаб, бетер һәп потлари табтаб / Ки қалсын Кәғбәи пак-пак Мәнатдан, Лат wә Ғоззадан [1985, б. 139]. Түбәндәгечә аңлатыла: "Бу юлларда шагыйрь, Азатлыкка эндәшеп, Хәттаб хәзрәт (Ибраһим пәйгамбәр) борынгы мәҗүси Гарипләрнең Кәгъбәдәге Мәнат, Лат, Гозза ише таш сәнам-потларын ватып, диңгезгә ташлавына ишарә ясый" [1985, б. 354]. Хәттаб сүзенең төп мәгънәсе - урман кисүче, утын ташучы [Алынмалар, 1965, б. 687]. Хәзрәти Хозыр-Илйас төрлечә язылышта кулланыла: Татлы ирнен үпсә бер мән, кәwсәреңне нишләсен? / Пар килер ул дөнйаның үлмәс Хозыр Илйасына [1985, б. 246]; Бер - айағы әйләнәдер, бер - башы / Һәр минут, һәрдәм Хозырдыр йулдашы [1985, б. 269]; Булса - бир, булма исә, җайлап сөйлә булмаслығын / Сизми қалма ак сақаллы қарт Хозыр-Илйаслығын [1985, 2, б. 92]. Искәрмәдән аңлашылганча, "Хозыр Ильяс - дини мифологиядә, имеш, дөнья беткәнче яши торган, яхшылыкка яхшылык, йаманлыкка йаманлык белән әҗер кайтаручы пәйгамбәр. Христианнарда Илья - пророк" [1985, 2, б. 355]. Мисаллардан аңлашылганча, Г. Тукайның бу пәйгамбәргә хас саналган барлык мәгънәләрне дә файдалануы күренә. "Алтын әтәч"тә сурәтләнгән Хәким бабай Хозыр Илйасны хәтерләтә [б. 286 - 294]. Нух һәм Лут пәйгамбәрләрне Г. Тукай икесен бер шигъри юлда куллана: Та әзәлдән ул сәфилләр үз-үзеннән бетмәдә: / Қаwеме Нухи - су белән йә қаwеме Лути ут белән [1985, 2, б. 12], ягъни түбән, вөҗдансыз кешеләр дөнья яратылганнан бирле бетә баралар. Искәрмәдән аңлашылганча, "Дини мифологиядә Нух белән Лут - Аллаһ тарафыннан үз кавемнәрен ислам диненә өндәргә җибәрелгән пәйгамбәрләр - "Алла илчеләре". Ләкин халыкның күпчелеге аларны тыңламый, сез безнең кебек үк кешеләр, Алла җибәрде, дип алдыйсыз дип, аларның үгет-нәсыйхәтләрен кабул итми. Шуның өчен Аллаһ Нух кешеләрен Туфанда суга батырып, Лут кешеләрен җәһәннәм утына олактырып һәлак итә; алар кавеменнән иман китергән бик аз кеше котылып кала. Коръән сүрәләрендә бу риваятьләргә күп урын бирелгән. 71 нче "Нух" сүрәсендә, мәсәлән, "гөнаһлары өчен алар суга батырылдылар һәм утка кертелделәр..." диелә [1985, 2, б. 345]. Танылган фольклорчы галим Ф. Урманче әлеге куркыныч хәлләрне киңәйтебрәк аңлата: "Нух пәйгамбәр исеме белән бәйле сюжет үзе үтә дә кискен, кырыс, фаҗигале. Анда бит кешелекне һәлакәткә китерергә, гомумән, юкка чыгарырга мөмкин булган Туфан суы һәм пәйгамбәрнең, Хак Тәгалә кодрәте белән хәрәкәт итеп, Җир йөзен һәлакәттән коткарып калуы хакында сүз бара. Шуңа күрә әлеге сюжет язма әдәбиятта актив лашып китә дә" [Татар мифологиясе ..., 2009, б. 260]. Менә шушы катлаулы хәлне даһи шагыйрь тугыз сүздән гыйбарәт бер юлда тасвир итә. Ялгызлык исемнәр тикшерелгәндә, Аллаһ белән кешеләр арасында илче булган пәйгамбәрләрдән соң, 'Ия-хуҗа, яклаучы, изге' мәгънәләрен белдерә торган Wәли сүзенең күплек саны булган [Алынмалар, 1965, б. 71] Әүлия кешеләрнең әдәби әсәрләрдә ничек кулланылуына игътибар итәргә кирәк. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә: Хуҗа Хәсән Басрый, Рабиға Ғодавия, Хуҗа Баһаwеддин ғайреләргә нисбәтән солтан иде [б. 77]; Ғабделқадир Киляни (1166 елда үлгән) дигән тариқәть ойыштыручы мәшһүр суфи шәйехләр [2002, б. 82, 90] дип тасвирлана торган Әwлийәләр - изге затлар белән беррәттән, рухани шәехенең мөриде-иярүчесе булу бәхетенә ирешү өчен, якты дөньяда яшәгән вакытта никадәр газаплар, авыр сынаулар үтәргә кирәк икәнлеккә мисал булырлык изге шәхесләр дә телгә алына. Җиденче хикәяттә шуның бер үрнәге - Хәзрәти Ибраһим Әдһәмнең аскет-дәрвишлек тормышы: Хәзрәти Ибраһим Әдһәм тәрк тәхет / Әйләйәүб, мөрид улачақ, ниг бәхет / Әленә иб илә балта вирделәр / Һәм утын ташымаға бойырдылар..., - дип сурәтләнә башлый [2002, б. 93, 94, 95]. "Тарихтан мәгълүм булганча, Ибраһим бине Әдһәм (һиҗри 261, милади 874/875 еллар тирәсендә үлгән) - Бәлех шәһәре хөкемдары Әдһәмнең улы. Риваятьләрдә: бу "фани дөнья" рәхәтеннән һәм тәхетләрдән "ваз кичеп", таулар-үзәннәр арасында дәрвишлектә каңгырып йөргән, бөтен гомерен Аллага табынуга багышлаган, соңрак Мәккәгә, Димәшкъка китеп, шунда үлгән изге зат. Әдәбиятта: Урта гасыр суфичылык язма традициясендә рухи пакьлек, тыйнаклык һәм хәтта "халыкчанлык" символы дәрәҗәсендә идеаллаштырылган образ" [Кандалый, 1988, б. 508]. Ә. Каргалый әсәрендә бу изге кеше, шәехнең мөриде булыр өчен, егерме ел буена балтасы белән кисеп, бау белән бәйләп, көне-төне аркасында утын ташый, унҗиде ел үткәч, шәехенә барып, кочыб айағыны ул дәм ағлады / һиммәт әйләң бәңа солтаным! - диде. Шәех аны, әгәр чыдамасаң, теләсә кая кит дип куа, артыннан барып, аягын тимер башмак белән басарга, йөзенә төкерергә куша. Юлда барганда, җиде таш баскычтан сөйрәп төшерәләр, башы тишелеп каны ага, шәехемнең аягын үбим дип кайта, өмет вакты җитте дип, шәех кабул итә. Буйләрдер, қордаш, белең, дәрwишлек, - дип нәтиҗә ясый автор. Әдәбиятчы галим М. Гайнетдинов әлеге газаплануларга мондый аңлатма бирә: "Мөритләрнең һәм ишаннарның түбәнлеген борынгылар изге"легенә каршы куеп фаш итү белән бергә, чорның ялгызлык һәм җиңелү шартларында, иллюзия генә булган максат юлында аскетларның мәгънәсез газаплану идеясен күтәрү шагыйрь карашында җитди каршылыклы үзгәрешләр барганын да күрсәтә" [Гайнетдинов, 1985, б. 132]. Әлеге каршылыклар Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә барысы да изге әүлияләр дәрәҗәсенә күтәрелеп җитә алмаган шәехләрнең тасвирлануында да чагылыш таба. Боларның шәйхе Зөннүн кебек, фәкыйрьләргә ярдәмче була белгәне дә [2002, б. 86-89]; шәйхе кямил зат дип исемләнсә дә, Мансур Гомәр кебек, дәрвиш булырга кирәк дигән вәгазьләре белән, "адәм йотучы җануар"га тиң, гүзәл яшәешне җимерүче шәехләре дә сурәтләнә: Бонда бер адәм йотачы җануар / Вар! - дәйү әйләделәр андин фирар (качып киттеләр) [2002, б. 100 - 107]. Ә. Каргалый үзе рухани - остаз галиме дип санаган кешене дә әүлия дәрәҗәсенә күтәрә: Наме Нийаз Қолый, мөршиде заман (заманның туры юл күрсәтүчесе) / Төрекмәни дәйү мәғруфе җиһан (дөньяның мәгълүме, һәркемгә, билгеле, танылганы) / Сани Баһаwеддине дәwрән иде / Ғайреләргә нисбәтән солтан иде / Котыб-эл-эктабе дин, исламы зыйа / Бәхш идән, би шәк ғыйзини әwлийә (диннең котыбы, исламның нуры, шиксез бөеклек әүлиясе) [2002, б. 77]. Димәк, автор үзе Бохарада укыткан Ниязколый Төрекмәни атлы (1821 елда үлгән) рухани остазын да әүлияләр рәтеннән дип күрсәтә. Ибраһим Әдһәм исеме белән бәйле хәлдә риваятьләрдән килә торган аскет-дәрвишлек идеясе Г. Кандалыйның "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" поэмасында гәүдәләнеш таба. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендәге кебек, Бәлх шәһәре зур хөкемдарының улы, атасының байлыгыннан һәм шаһлыктан ваз кичеп, гариблекне ихтыяр итүен түбәндәгечә сурәтләп башлана: Шаһи Бәлх ирде солтан Ибраһим / Ул Хода вирмеш иде мәлик ғәзим / Тақи Ибраһим Әдеһәмбер көне / қылды җөмлә мәмләкәтен тәркине / Көһнә җамә (иске сәләмә) киде ушал бәхтийар / Сахраларда ғөрбәт итде ихтийар / Йөрер иде ғөрбәт эчрә рузу-у-шаб (көн һәм төн) / Идәр ирде Хақ ризасыни таләб. Ләкин бу әсәрдә, шәехкә мөрид булу өчен аның нинди газаплар күрүе турыдан-туры саналмый, дан казанган хәлифә Һарун әр-Рәшид белән ничек очрашуы һәм бәхәсләшүе турында языла: Йулға қәдәм орды бер көн ул сәғид / Туғры килде шәһри Һарун әр-Рәшид [1988, б. 318]. Һарун әрРәшид Ибраһимның зур акыл иясе хәким икәнлеген аңлый, табынга чакыра, тәмле ризык тәкъдим итә, ләкин ул, рәхәттән ваз кичеп, дәрвишлеген дәвам иттерә, төрле катлам кешеләреннән газап күрә, әмма һәр бәхәс купкан җирдә акыллы фикер йөртүче Гадел зат буларак таныла. Автор мондый нәтиҗә ясый: И бөрадәр, тәрке ғизза-у-җаһ ит / Һәм сақыйнгыл, тәрке қәрбе шаһ ит / Қәрбе солтан уладыр җанға бәля / Улмағыл боның белән сән мөбтәля! (И туган, шан-шәрифне, югары дәрәҗәне ташла һәм үзең теләп шаһларга якынлыктан кач, (чөнки) солтаннарга якынлык - җанга бәла, андый бәла чиренә сабышма!) [1988, б. 336]. Шулай итеп, Г. Кандалый, Ә. Каргалыйдан аермалы буларак, Ибраһим бине Әдһәм кебек әүлиянең - изге затның бөеклеген, аның шәехкә мөрид булыр өчен күргән газаплары нәтиҗәсе итеп бәяләми. Бәлки аның теләсә нинди кием кигән хәлдә, дөреслекне, гаделлекне әйтеп бирүче образ була алуын тасвир итә. Әүлия - изге зат дигән мәгънәдә, Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәтле рәвештә, "Кисекбаш" дигән татар легендасында "Кисек башлы әүлия"н ең булуын әйтеп үтәргә мөмкин. Иван Грозный, Казанны алгач, бер бәкнең башын кисә. Киселгән баш Казаннан ераккарак тәгәрәп китә; гәүдәсе дә шул якка табан китеп, киселгән башны куып җиткәч, аларны бергә җирләгәннәр, ди. Ф. Урманче белдергәнчә, "Сюжетның тирән мифологик мәгънәсе "Кисек башлы әүлия" дигән легендада аңлатыла. Бохарадан килгән өч кеше ислам динен таратып йөргәннәр. Бер урман янында алар олаучыларны юлбасарлардан саклап калмакчы булганнар. Шул бәрелештә изгеләрнең берсенең башы киселә. Изге, башын култык астына кыстыра да, китеп бара. Ул, сигез чакрым үткәч, егылып үлә. Аны шунда күмәләр, шул җирдә матур чәчәкләр үсеп, изге әүлия күмелгән кабердән нәфис һава исе килеп тора, ди" [Татар мифологиясе..., 2009, б. 149]. Автор үзенең рухи остазы дип санаган затларның исемнәре. Ялгызлык исемнәрне "кеше" төшенчәсенә нигезләп тикшергәндә, төрле авторларның әсәрләрендә, төрле максат белән, төрле ешлыкта Хәзрәти әүлия - изге кешеләрдән санала торган, тулаем мөселман дөнья сында, шул исәптәп төрки-татар дини һәм дөньяви иҗтимагый фикер үсешендә, әдәбияты-мәдәниятендә гасырлар буена онытылмаган Көнчыгышның танылган классик язучы-галимнәренең исем-атамалары кулланылу игътибарны җәлеп итә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә мәгълүм шәхесләрнең хезмәтләренә, алар тарафыннан әйтелгән мәгънәле фикерләр үзәккә алына. Автор китабының ничек язылуын болай дип аңлата: Ғазали хәзрәте "Мишкәте әнвар" / Китабыдин моны төркийә бичар / Итебдер тәрҗемә ба нәзымәбь йат / Өмиде: бу сәбәбле идәләр йад [1889, б. 7, 2002, б. 69]. Галимнәр белдерүенчә, Газали хәзрәте - Газали имам - Әбү Хәмид Мөхәммәд ибне Мөхәммәд ибне Әхмәд әл-Газали (1058 - 1111), ислам дине һәм хокук белеме буенча атаклы теоретик. Газали эшчәнлеге ортодоксаль ислам диненә суфичылык идеяләренең үтеп керүенә һәм анда мистицизм элементларының көчәюенә китерә. Моннан тыш, этика, философия, поэзия өлкәләрендә дә Газалидан зур әдәби мирас калган. Төрле гасырларда иҗат иткән төрки-татар әдипләренең әл-Газали әсәрләренә мөрәҗәгать итүе мәгълүм. Мәхмүд Болгари "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә өченче бүлекнең алтынчы бүлекчәсен болай дип башлый: Алтынчы фасыл ата-анага хезмәт қылмақ фәзыйләтенең (өстенлегенең) бәяне эчендә торыр. Имам Газали рәхмәтуллаһи ғаләйһи "Әхъяэл-голум" атлыг китабында бу хәдисне кәлдермеш. "Ата-анага хөрмәт күрсәтү, аларны олылау савабы намаз уку, ураза тоту, хаҗга бару ғыйбадәтләренең савабына караганда да өстенрәк [Татар әдәбияты... 1984, б. 219]. Шул ук китапны Утыз Имәни күчереп яза [Татар әдәбияты..., 1984, б. 440]. Утыз Имәни үзен Газалиның шәкерде дип исәпли. Ул, мәсәлән, Газалиның гарәпчә "Ихъйа голумәд-дин" әсәренә фарсы телендә аңлатма яза, аның әсәреннән файдаланып, зур күләмле "Дөррәт-ел-фәхирә" исемле поэмасын иҗат итә [карагыз: Фәтхи, 47 б.] һәм "Мәнзум дәр мәдхе "Ихъйа-ел-голум тергезү"не мактау шигыре") дигән махсус мәдхиясен тудыра [Утыз Имәни..., 1985, б. 297-298]. Ә. Каргалый үзенең күләмле әсәрен язганда, имам Газалиның "Мишкат-әл-әнвар" ("Нурлар чыганагы") хезмәтенә мөрәҗәгать итә: Хөҗҗәт-әл-ислам (исламның ышанычлы дәлиле) Ғазали хәзрәте / Диде бер көн бу гүзәл хикәйәте, - дип, андагы аерым фикерләрне китерә [2002, б. 98]. Тәрҗемә иттем дип белдерсә дә, чынлыкта исә прозада язылган башка әсәрләр белән ("Тәфсире кәбир" һ.б.) бергә бу китаплардагы сюжетларны иҗади файдаланып, хикәятләрен шигырь белән яза, үзенең лирик-публицистик вәгазьләрен һәм мөнәҗәтләрен иҗат итә [Садретдинов, Гайнетдинов, 1978, б. 12]. Ә. Каргалый Хак Тәгалә хәзрәтенә буйсынырга кирәк дигән фикерен ныгыту өчен, ... Диде пәйғамбәр, ... димешдер Мостафа, ... Мәснәwидә Хәзрәте Руми Җәләл / Бойырыбдыр ул бөйлә-сахиб кәмаль (камиллек иясе), ... Суфи Аллаһийар, ул сахиб wафа (тугрылык иясе) / Дидеке сүзләрәйләр безә кифа (җитәрлек): Кем гамәл әйләрсә үз кале (сүзе) белән / Кала заһир ғыйззәтнең але билән (кала нурлы хөрмәтнең нәселе белән) [б. 76] дип, Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам белән бергә, танылган язучыларның әсәрләрендә әйтелгән фикерләрне файдалана. Галимнәр белдерүенчә, Көнчыгыш поэзиясе даһиларының берсе булган Руми Җәләлетдин (Шәмси Тәбризи) (1207 - 1273) иҗатына төрки-татар әдипләренең һәрдаим игътибар итүләре мәгълүм. Мөхәммәдьярның "Нәсыйхәт" шигырендә Руминың "Былбыл вә Гөл" хикәятендәге суфичылык мистикасына нигезләнгән сюжет файдаланылган [Татар әдәбияты... 1984, б. 308]; Г. Утыз Имәни Җ. Руминың 26 мең 936 бәеттән торган мәснәвиләрен күчереп язган [Татар әдәбияты..., 1984, б. 440]; авыр аңлаешлы сүзләргә аерым- аерым гарәпчәфарсыча сүзлекләр төзегән [б. 467]; шул ук мәснәвиләргә ияреп, Кече Азияле Гашыйк патша "Гарибнамә" поэмасын (1329) язган [1984, б. 460]. ХIХ гасырның беренче яртысында иҗат иткән Ә. Каргалый кебек үк, Һ. Салихов, Ш. Зәки кебек шагыйрьләр дә Җ. Руми иҗатына мөрәҗәгать итәләр [Татар әдәбияты..., 1985, б. 160, 174]. Теманың уртаклыгы әдәби телдәге традициянең эзлеклелеенә дә тәэсир итә. Г. Кандалыйның "Рисаләи-л-иршад" поэмасында: Сүәксез дел йаратды Хақ / Сүзи та қыладыр йомшақ / Җәрәхәт дел белән қылмақ / Йаман әз-нәйзаи (кылыч) Бәһрам [б. 263] (Бәһрам - Урта гасырлар фарсы-таҗик эпосларындагы баһадирның, шулай ук Марс планетасының исеме. Эпос героеның прототибы - Иранда 420 елдан артык хөкем сөргән Сасанилар династиясеннең ундүртенче падишаһы Бәһрам V, ягъни мәшһүр Бәһрамгүр (439 ел миладида үлгән). Риваятьләргә караганда, ул - батырлыгы, кыюлыгы белән дан тоткан кебек, фарсыча шигырьләр иҗат итүе белән дә абруй казанган шәхес [1988, б. 501]. И белмисең, шуйлә булдым / Җиһанда бән сәңа моштақ / Йосыф берлә Зөләйхадик / Ки бәлки зийәдә моштақ (омтылу) [б. 140] (Йосыф берлә Зөләйха - XIII гасыр башы болгар-татар шагыйре Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" ("Йосыф китабы") поэмасының баш геройлары; алар арасындагы мөнәсәбәт Шәрык әдәбиятлары традициясендә иң көчле, әхлакый җәһәттән иң саф мәхәббәт сыйфатында тасвирланган) [б. 474]; Г. Кандалыйның: "Хақ Тәғалә йазып әгәр сине алсам / Тәқдир қылыб, ки қуйныңа керә қалсам..." дип башланган шигыре "Нәзъме Йосыф" дип атала. Җыентыкны төзүче тарафыннан: XIII гасыр башы болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" поэмасы вәзенендә иҗат ителгән шигырь (44 юл) дип аңлатма бирелә. "Йосыф китабы" стилендә Кандалый язган әсәрләр моның белән генә чикләнми: "Нисъф-ел-мөляқәт дәйүбән, нурлы йөзем..." һәм "Мәдех қылсам: охшайурсән оҗмах хури..." һ.б. шигырьләрне карагыз [1988, б. 466]. Нисъф-ел-мөляқәт - ярты очрашу (кавышу), ягъни ʻхат алышуда ярты кавышуʼ дигән мәгънәдәге махсус формула. Бу шигырьләрнең дүртенче строфасы буйдан-буйга имди дип тәмамлана [1988, б. 111-115, 430]. М. Акмулла үзенең "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892) Шиһабетдин Мәрҗанинең бөеклеген тарихта мәгълүм остаз-галимнәр дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли. Г. Утыз Имәни, Каргалый әсәрләрендә мөрәҗәгать ителә торган Газали хәзрәте белән чагыштырыла: Ғазалидәй риҗәлгә (ир, кеше) кем туқтамый / Үзеңез дә беләсез - Аллаһ қолы [б. 15]; Ул фазыйл Ғазәлидәй булсадағы / Рәдденә тәһафетләр (талашу, ызгышу) йазарсыз сез [б. 18]. Аңлашылганча, Акмулла үзенең "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә Мәрҗани Шиһабетдин ахун хәзрәтнең эшчәнлеген имам әл-Газали һәм Сөйутый (тарихчы, тәфсир һәм фикһе галиме Җәлалетдин ӘбулФазыйл Габдрахман ибне Мөхәммәд әс-Сөйутый (911 елда вафат) кебек галимнәр дәрәҗәсендә дип саный; рухани-остаз, танылган тарихчы, теолог-философ, әдәбиятчы һәм телче галимнең эшчәнлегенә соклануын белдерә, мәдхия җырлый һәм хезмәтен мәрсия буларак тәмамлый. Бу шәхеснең башкалар белән чагыштырганда хакыйкый бөеклеге тасвир ителә. Әлеге тема, әлбәттә, иске татар әдәби теленең гарәп һәм фарсы алынмалары белән баетылган аристократ-төрки вариантында языла, бу төрдәге алынмаларның эзлекле кулланылуы күренә: Қазанда бер фазыйл чықты алмас булыб / Хадисләре күбәйде ғамь-хас булыб [Акмулла, 2001, б. 9]. 'Өстен, яхшы холыклы, инсафлы, намуслы, кешелекле' дигән мәгънәләрне бергә җыеп белдерә һәм галим кешегә карата эпитет сыйфатында файдаланыла торган фазыйл сүзен [Алынмалар, 1965, б. 622] автор персонажына мөнәсәбәтле рәвештә уннан артык урында кабатлый һәм мактавын тагын да дәвам итә: Һәр йирдә сәнәд илә (дәлил) сүзе баһир (ачык, өстен) / Хәленә қале (гамәленә сүзе) шаһид көндәй заһир (ачык) / Бу көндә туған йуқ аңа нәзыйр (охшаш) / Мәғтифәтүр-риҗалидә мондый маһир, ягъни мәғрифәтле - гыйлемиясе ирләр арасында шундый маһир [2001, б. 11]; Җәдидәи (яңа) заманнан җәмал (матурлык) ачып / Күргәзде йәде бәйза (саф гайрәтен) йалғыз бу ир [б. 22]; Ысулы хәкаиқны хамил булған (хакыйкать ысулларын иңенә алган) / Адәмнең тәнендәге җандай икән [б. 23] һ.б. Мәрҗаниның эшчәнлеген олылау өчен, автор гарәп телендәге гыйбарәләрне дә файдалана: Қадде ғыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим (гыйлем һәр кешегә савытына күрә) [б. 13]; Хавалиһе мин көлли фәҗҗе ғамиқ (һәр тарафтан барчасы да нигезләнгән, ягъни Мәрҗанинең барча фикерләре дә дәлилле, фәнни фикерләргә нигезләнеп язылган) [б. 20]; Мөғанид (дошман) күркәм йиргә күзен салмый / Мәқбулатқа тәмәррен ғадәменнән (кабул итүгә гадәтләнмәгәнлектән, яхшылыкка гыйззәте юк сәбәбеннән) [б. 27] һ.б. Әсәрнең мәрсия өлешендә гарәп-фарсы алынмалар аеруча еш кабатлана, әмма алар сөйләмә форма белән уратыла: Ул ирде шәмсе базиғтан (охшашы, тиңдәше булмаган кояштан) / Мөнәwwәр бәрқы ләмиғтан (ялтыраган яшеннән якты) / Ғалиш-шәин мөназиғтан (үз фикерен бәхәс кылучы) / Җөдә булдық (аерылыштык), дәрига, аһ (кызганыч) / Аның шөһрәттә гонwаны (шөһрәттә олылыгы-зурлыгы) / Мөхаққак дөрре-мәрҗәни (чыннан да энҗе-мәрҗәндәй) / Хәқаиқ ғыйлменең кәне (Хакыйкатьләр гыйлеменең чыны) / Җөдә булдық дәриға, аһ [2001, б. 28]. Шуның белән бергә, Акмулла тарафыннан Мәрҗани хәзрәтнең һәрьяктан килгән галим, акыл иясе, камил-кәмал буларак бөеклеге тасвир ителгәндә, гарәп-фарсы алынмалары белән бергә, төркитатарның үз сүзләре, үз тезмәләре, үз чагыштырулары да файдаланыла: Сүз кузғар ул ир асыл кирәк йирдән [б. 9]; Мөбариз мәйданына бу чыққан соң / Батырлар була қалды җуғалғандай [б. 10]; Бу чақда һичкем аңа тиң килмәйде / Бу йақлар һичкемне аңа тиңәрмәйде [б. 20] һ.б. Әлеге сүз-сурәтләр, күпсанлы алынмалар белән бергә, Мәрҗаниның өстенлеген, ягъни олуг галимнең тулаем җитеш булуын ассызыклап тасвирлый. Бу юнәлештә аерым тарихи шәхесләрнең аңа мәнәсәбәте нинди булу турында әйтеп үтелә: Фикһедә бу заманның Ногманы бу (Ногман бине Сабит Әбу-Хәнифә әл-Мәгъриби; 974 елда хәлиф тарафыннан кыйнап үтерелә. Хәнифийә мәзһәбенең бөек имамы. Ислам шәригатен нигезләүче дүрт имамның берсе. Татарлар - шушы мәзһәбнең вәкилләре) / Хикмәттә бу заманның Локманы бу (Зирәклеге белән дан тоткан пәйгамбәр, күпчелек очракта әүлия дип атала, Локман Хаким исеме белән йөртелә) [2001, б. 35, 94]. Моңа нисбәтән язучы-галим Р. Фәхретдиновнең беренче китабы күздә тотыла: "Игътибар"да игътибарга алган икән / Хөрмәтле Ризаэтдин - бер камил зат, ... Рөтбәсенә мөтталиғы мөхлис икән (дәрәҗәсен төшенүче ихлас кеше икән) / Дамелла Борһанетдин қазый хәзрәт [2001, б. 21]. Ш. Мәрҗанинең эшчәнлеген тәнкыйть итү күренешләре үз вакытында ислам дөньясында хөр фикер идеясенә тугрылыклы хезмәт иткән Габденнасыйр Курсавига (1776 - 1812) карата булган мөнәсәбәт белән чагыштырыла: Курса хәзрәт алардан борын булған / Мәдехкә (мактауга) ул бер лайық урын булған / Ул мәрхүм - Мәрҗанидәй мәхтүн булып (үз эшенә бирелеп) / Күп ғалим ул ғазизгә қырын булған. Бу урында галимнең Ш. Мәрҗанигә кырын караган дамелла Мөхибулла, Рәхмәтулла, Кышкар хәзрәт кушаматлы Исмәгыйль Үтәмешевләр кебек замандашлары искә алына [2001, б. 25] һ.б. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә хәзрәт (мулла, әфәнде дип, зур кешеләрне хөрмәтләү, олылау) төшенчәсен куллану традициясе дәвам иттерелә. "Шиһаб хәзрәт" дигән шигырендә Ш. Мәрҗанинең эшчәнлеге югары күтәреп тасвирлана: Татарларда да ғыйрфан (аң-белем) уты кабынғанны / Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше / Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп Хәзрәт / Тулған ай күк балқып чыққан Шиһаб Хәзрәт / Мәғарифкә әwwәл башлап адым салган / Милләт өчен бәһа җитмәс қыйбат Хәзрәт / Инсан дигән шәрәфле бер мәхлуқта (яратылган җан иясендә) ул / Бар дип белә хаким ғақыл wә хөр ғақыл [1985, 2, б. 259] һ.б. Шуның белән бергә шәех (юлбашчы, аксакал, өлкән кеше) дигәндә, "...Бөтен инсаннар вөҗданы, қадерле wә бәһале Толстой җәнабләре" истә тотыла: Үләрме бу мөхтәрәм шәйех? Әллә терелерме? [б. 141]; Бөтен табиғать, мөхтәрәм шәйех ғафийат (сәламәтләнү) тапса дип, нәзерләр әйтә [1985, 2, б. 142]. Ишан дип аталган шәхесләр, асылда, кире яктан күрсәтелә: Милләти вәйран идән ишан икәндер, белмәдем / Ул ишанлар милләтә дошман икәндер, белмәдем, ... Безләри иршад идән (туры юлга күндерүче) Қорән икәндер, белмәдем, ... Бу ишан мәйет йиән сыртлан икәндер, белмәдем [1985, 1, б. 66]. Юмористик аспектта гына ʻшанʼ төшенчәсе хәзрәт дип кулланыла (мәсәлән, "Татар кызлары" шигырендә): Ишан хәзрәт билет бирсә бәңа гәр / Аның ла җәннәтә керсәм бәрабәр / Бәнем қаршымда хур қалфақ кимәзсә / Бәңа: "Җанашым, исәнме?" - димәзсә / Дийәм: "Әстәғфирулла, анда кермим / Китәм әғрафә тиз, бер ань да тормыйм" [1985, б. 96] һ.б. Г. Тукай өчен рухани остаз булып саналган "кодрәтле зат"лар алдагы шагыйрьләрдән нык аерыла: Хәзрәти Пушкин wә Лермонтов әгәр булса қойаш / Ай кебек нурны алардан иқтибас иткән бу баш, ... Моқтәбислектә Жуковский - зур остазым минем [1985, 2, б. 276]; Бу "Толстой сүзләре"н дә хасладым буш wактымда [1985, 2, б. 277]; Нәзыйрсыз шағыйрь улдың (афәрин) Пушкин Александр [1985, 1, б. 70] һ.б. Г. Тукай үзенең иҗатында хәзрәт дип аталмаган мәшһүр шагыйрьләрнең шигырьләре файдаланылу хакында мәгълүмат бирә бара: Мужик йоқысы (Шагыйрь мәшһүр Кольцовның шигыреннән тәрҗемә wә иғтибас ителмештер) [1985, б. 31]; ... "Шиллердан" [1985, б. 156]; ... Байроннан [б. 198]; ... Шекспирдан [б. 223] һ.б. Тарихи-риваятьләрдән мәгълүм легендар шәхесләрнең исем нәре. Тарихи сюжетлардан килгән мәгълүм затлы шәхесләрнең исем-атамаларын файдалану, күрсәтелгән вакытта иҗат иткән барлык шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә урын ала. Шуңа күрә әлеге үзенчәлеккә аерым тукталу сорала. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә аерым бүлекләр билгеле бер шәкел рәвешендә башланып китә: Ады Шамсун, бәни Исраилдән / Вар иде бер кеше йүҗе wәлидән [1889, б. 5, 2002, б. 66]; Дәwре Һарун ғазыйде, ул дәмдә бер әр / Тохмы Чыңғыз иде ул ғали һиммәм [б. 80]; Шәйех Ғабделқадыйр Гиляниның / бер мөрид садыйқы варды аның / Ул мөрид әйтер аңа [б. 82] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, аерым шәхес хосусый ялгызлык исем белән әйтелгәч тә, аның кемлеге, ниндилеге, нәрсә эшләве хакында уртаклык сүзләр белән мәгълүмат бирелә. Авторның әлеге персонажына булган мөнәсәбәте чагыла. Мәсәлән, Шәех Габделкадыйр Гиляни: ул wәлиләр сәрwәри / Зиннәте дин, wарисы пәйғамбәри, дип характерлана. Бу ысул аерым бүлекләрдә предметларга карата да кулланыла: Вар иде, - наме Сабә, - шәһре шәриф [2002, б. 70] һ.б. Хикәяләү барышында, шәхеснең исеме, аның кемлеге әйтелгәннән соң да бирелергә мөмкин: Шәрқә - ғарбә эстәйүб абы хәйәт / Һәм Искәндәр китде ахырына морад [2002, б. 81]; Мөршид мөкәммәлү нигү сыйфат / Вар иде бер шәйхе кямил нигү зат / Мансур Ғомәр аңа дийерләр иде [б. 100] һ.б. Тарихи-дини сюжетлардан килә торган күркәм шәхесләр белән бергә, затсыз җаннарның булуына да игътибар ителә: Кем белерсән: ошбу дөнйа кәсрәте (муллыгы) / Би иман китмәкнең, ахыр, афәте! / Сәғләбийә нәтде дөнйа кәсрәте? / Нәйләде Қарунны дөнйа дәwләте? / Дәхи Фиргаwенне бу дөнйа кәсрәте / Әйләде дәғwаи олуһийәте / Әwәлән ул иде, бел, Капус нам [1889, б. 3, 2002, б. 62] һ.б. Менә шушы кеше, карбыз төше сатып баегач, үзен "Инна Рабб-ел-ғаләмин!" - Мин галәмнең Раббысы дип белдерә. Яисә: Қаwеме бәни Исраил һәңамедә / Бер җәмилә вар иде, әқранидә / Чуқлара фетнә пырағып собх-у шам / Алдайыр иде җәмале илә, мөдам [б. 107]. Алга таба алдауның ничек баруы тасвирлана. Г. Кандалыйның "Рисаләи-л-иршад" поэмасында, Исрафил фәрештә үзенең быргысына өргәч, барлык җан ияләренең гарасаты башлана, шул чакта яшәгән вакытларында үзләрен җиһан вә дин үзәге дип ялгышучы Фиргавен белән Шәддәд, бозык Нәмрүд белән үҗәт Дәкйанус, бозыклыклары белән дан алган Сәмүд һәм Гәд кебекләр дә кавемнәре белән юкка чыга: Қәни Фирғәwен wә Шәддәд / Җиһани - безем улдәйүб / Залялат қылды зи-л-әүтад (ялгыштылар), Қәни ул Нәмруди фәссад / Қәни Дәқйанус ғыйнад (үзсүзлелек), / Қәни залимөзыйль (юлдан язган) сәмуд / Қәни дәхи зали ғәд [б. 300] һ.б. Җыентыкны төзүче М. Госманов тарафыннан әлеге затларга түбәндәгечә аңлатма бирелә: Фиргавен - борынгы Мисыр падишаһларының дәрәҗә исеме (титулы): фараон. Соңгы чор мөселман халыкларының әдәби һәм фольк лор традицияләрендә Фирғәвен (Фиргавен) исеме ʻАллага буйсынудан баш тарткан явыз падишаһларның символы буларак, тиран, деспот, саран, үҗәт хөкемдарʼ мәгънәсендә дә кулланыла. Шәддат - легендар гәд кабиләсе патшаларыннан. Сәмүд һәм Гәд - борынгы легендар халыкларның (кабиләләрнең исемнәре; бозыклыклары, "тугры" юлдан язулары өчен аларны, имеш, Ходай бөтенләй юкка чыгарган. Нәмруд - легенда буенча, ачкүз, мәрхәмәтсез аучы (тарихта: борынгы Бабил - Вавилония хөкемдарларының берсе). Дини риваятьләрдә аның образы үзен җирдә Алла дип игълан кылган, Ибраһим пәйгамбәрнең өндәүләренә күнмәгән, күктәге Аллага ук аткан, шул канлы угы үз башына төшеп үлгән имансыз зат буларак мәгълүм. Дәкйанус - борынгы бер легендар шәхес, кирелек символы (ғинад); яһүд һәм христиан риваятьләрендә - Деций, Шәрык әдәбиятларында "Дәкянус вәгъдәсе" дигән гыйбарә ʻиске вәгъдә, иске сүзʼ мәгънәсендә йөри: Дәқйанусның сүзе қалды, үзе - йуқ [Кандалый, 1988, б. 505 - 506]; Ки мәғшукым, мәне Мәҗнүн итебсән [б. 126]. Мәҗ нүн - мәхәббәттән әсәрләнгән, "җенләнгән" кеше; Ләйлә исемле гүзәл кызга гашыйк булудан акылын җуйган Кәис исемле борынгы гарәп шагыйренең кушаматы; гомумән мавыккан, җүләрләнгән кеше. Ләйлә - Мәҗнүн мәхәббәте сюжетына дистәләгән поэмалар, хикәяләр, прозаик дастаннар язылган [1988, б. 472]; Улыбмын имди Мәҗнүндик / Идеп ғыйшық хыйаляти [б. 157]; Бәне салдың Зөләйханың утыйға [б. 165]. Бу төр шәхесләргә М. Акмулланың "Дамелла Шиһабетдин хәзрәт нең мәрсиясе" (1892) китабында мөрәҗәгать ителә. Автор, шигырьнең асылы яхшылыкка өндәүгә - нәсыйхәткә корылырга тиеш, нәсыйхәтсез җырудан ул шуның белән аерыла, дигән фикерен раслау өчен, Мөхәммәд пәйгамбәр заманында яшәгән һәм аны хурлап шигырьләр язган Мәккә шагыйрьләренең берсе - Ибне Малик иҗатын искә төшерә. Соңыннан Ибне Малик иман китерә. Мәккә кяферләрдән азат ителгәч, Ибне Маликның Кәгъбәне шигырь сөйләп тәфаф кылуын күргән сәхабәләр моңа ризасызлык белдерәләр. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр: Сөйләсен, нәсыйхәтле шигырь - җыру түгел, Аллаһыны данлау, - дип җавап бирә. Акмулла шушы риваятьне шигъри юлларга сала: Wәхшәттә (кыргыйлыкта) шигырь түгел - җыр җырлаған / Әзһәде сәхабадан Ибне Малик / Шағыйрь дөрес-нәсыйхәтне хамил булса (үгетләсә, өндәсә) / Ийәсе қадәри хәл ғамил (эшләүче) булса / Ишеткән адәмнәрне йылатқандай / Wәғәз менән ғыйбрәтне шамил булса (үрнәкне, Сабакны җыйган булса) [2001, б. 15]. Затсыз тарихи шәхес булган Фиргавенгә Акмулла хезмәтендә дә мөрәҗәгать ителә: Қарендәш, бер инсафка килсәңез ни? / Фиргаwеннең wарисы имәссез сез? [2001, б. 19]; Наданлыклыкның зыянлы булуы Муса пәйгамбәрне каһәрләгән Фиргавен мөнәсәбәте белән сурәтләнә: Йахшыны күрәлмайды надан адәм / Рәсем (гадәт) булып қалған борын заманадан / Һәр Мусаға бер Фиргаwен дигәндәйен / Қалыпдыр бойрық булып ғоләмәдән [б. 72]. Тарихи сюжетлардан килә торган легендар шәхесләргә мөрәҗәгать итү Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дәвам иттерелә, җыентыкны төзүче аларга җентекле аңлатмалар бирә: Күрәм булған, буласы барча йахшы һәм йаманнарны / Күрәм Ғадъен, Сәмуден, бар булып үткән халықларны [1985, 2, б. 13]; Ғадъ - Көньяк Гарәбстанда (Ямәндә) яшәгән борынгы гарәпләр; исламны кабул итмәгән өчен, Алла аларны давыл (самум) белән һәлак иткән имеш. Сәмуд - шул ук җирләрдә Гадъ халкыннан соң килгән буынның исеме [б. 345]. Ханнарға иреште хизан, / Җылый-җылый / Бирделәр җан: Сөембикә / дә Чыңғыз хан; / Нә дәwләт қалды да, нә шан / Һич қалмады шаннан нишан, / Қалды дингә / Дошман ишан [1985, 1, б. 121]; Шөбһәдер: бәдтәр бу нәфсем шәйхе Нәҗдидән дәми (Шикләнәм: мин шәйхе Нәҗдидән дә начаррак хәлдәме?) [1985, 1, б. 136-137] (Шәйхи Нәҗди - XVIII гасыр азагында - ХIХ гасыр башында ... ваһһабилар дип аталган дини-с оциаль агымга Нәҗдә шәһәрендә нигез салучы Мөхәммәд ибне Габделвәһһаб. Ваһһабилар, диннең борынгы сафлыгын кайтаруны таләп итеп, Мөхәммәд пәйгамбәргә (570, яки 571- 632) һәм "изгеләргә" табынуга каршы чыгалар. Нәтиҗәдә мөстәкыйль дәүләт төзүгә ирешсәләр дә, ул озак яшәмәгән - 1811-1818 елларда таркалган. ХIХ гасыр азагында яңадан торгызылган [1985, б. 352]; дини мифология буенча Зөлкарнәйн (Александр Македонский), стена корып, аларны башка халыклардан аерган; дөнья бетәр алдыннан стенаны җимереп чыгып, алар җир өстендәге барлык нәрсәне ашап-бетереп барачаклар имеш. Сәдде Искәндәр - Александр Македонский корган стена [1985, б. 354]). Бу зур урман: читләре күренмидер, диңгез кеби, / Биниһайа, бихисаптыр, ғаскәри Чыңғыз кеби [1, б. 168]; Бүгенге көн Ғали, Рөстәмнәргә тиң без [б. 175] (Көнчыгыш шагыйрьләренең әсәрләрендә еш очрый торган традицион образлар) [б. 362]; Бу ғанидер, милләтә ярдәм wә гәүнәйләр (гавен әйләр - ярдәм итәр) дисәм / Иске Нәмрүд, Самри, Фиргаwен икәнсең син һәнүз [1, б. 188] (Нәмрүд - борынгы Бабил (Вавилония) хөкемдарларыннан берсе; дини риваять буенча, ул үзен Алла дип исәпли [б. 365]; Самри (Самири) - еврейләрне юлдан яздырган, исламнан кире мәҗүсилеккә кайтарган яһүд Самирит - явыз рух Шамуэль, Коръәндә аңа күп тапкырлар бәддога укыла; Фирғаwен - Мисыр патшаларының исеме һ.б.). Авторның үз һәм замандашларының исемнәре. Күрсәтелгән вакытта иҗат ителгән шигъри әсәрләрдәге, ялгызлык исемнәрне тикшергәндә, авторның үзе һәм чордашлары турында нинди мәгълүмат бирелүенә дә игътибар итәргә кирәк. Адәм баласының җәмгыяви эшчәнлегенә нигезләнгән, билгеле бер статуска ирешүен белдерә торган төшенчәләрнең атамаларын барлау да күздә тотыла. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә: Шәһре Қаргалы фәкыйрең мәwлиде / Өммәте Әхмәд, рәғыйәте Мәскәwи (Мөхәммәд өммәте, Мәскәү дәүләте кешесе) / Атасы - Әбелфәиз җәдде - бәнам: / Дәwрдә остазы көлл Ғабдессәлам (бабасы - тирә-якларга тулы остаз) дип, үзенең Каргалы шәһәрендә тууын, Мөхәммәд өммәтеннән, Мәскәү дәүләте кешесе, атасы Әбелфәиз, дәверендә "һәммәнең остазы"дип аталган Габдессәлам булуын ассызыклый [1889, б. 12, 2002, б. 77]. Шушы ук юллар, кыскартыбрак, авторның "Җиһангир ханга" шигырен дә тәмамлап куя [2002, б. 117 - 118]. Төрки-татар поэзиясендә традиция булып килә торган алымда үзен мискин Мәних дип атый [5, 66]. Авторның "Әй Мәних, басдың қырық йәшеңә имди пайыңы (аягыңны) / Бадә вирдең (җилгә очырдың), ойубән нәфсә, ғазиз әй йамыңы (көннәреңне) / Бу көнәдәк, сарыф идеб дөнйа фикеррәиңне (акылыңны) / Әй дәриға, заиғ итдүң бу нәчә қыш-йәйеңне" дип башлана торган озын "Мөнәҗәт"енең буеннан-буена автор: дөнйалық әмәлне қуып, ахирәтчөн әйләгел изге ғамәл!... қыл ғыйбадәт, әлдә форсат вар икән, мескен Мәних дип, үзе яшәгәндә эшләгән начарлыкларыннан ваз кичәргә чакыра [Өммикамал китабы, 1884, б. 188; 2002, б. 111-113]. Бергә эшләргә туры килгән замандашларын югары күтәрә: Илче Мөхәммәд Йосыф бәккә Йары-гәр Һәм имамы улып бу натәwан / ... Ғаләмнең җәнәт мисал әйәмиде / Кердекемездә Истамбул шәһренә / Солтанат тәхтендә тәмәккен иде, ул заман / Талиғы мәсғүд иде Мәхмүд хан, / Атасы ирде аның мәрхүм Хәмид / Һәр икәләсе шәриф (игътибарлы) һәм сәғыйд (бәхетле) / Үзе мәнсур (өстен), талиғы (киләчәге) ирде каwи (көчле-куәтле) [б. 77]; ул падишаһның ниғмәтен - ашларын ашадым, хосраwәнә-патшаларға хас шәфқәтен күрдем. Ул сәғадәтләйә лязимдер мөдам / Әйләмәк изге доғаи собх-у - шам (ул бәхетләр өчен иртә-кич тоташ изге дога тиеш) дип, югары күтәреп мактый. Ә. Каргалый аеруча Мисыр идарәчесе Мөхәммәд Галинең башкарган эшләренә соклана, зур бәя бирә: Җөмлә пашалар эчендә әфзали (иң яхшысы) / Мөлки Мисраwәли Мөхәммәд Ғали / Кеби һич күрмәмешем бер сәрwәри (җитәкчене) / Һәм ишетмәдем, гизеп бәхр-ү бәрри (диңгез- сахра) / Раи тәдбире илә ул хуш хисал (тәвәккәлек күрсәтеп ул күркәм кеше) / Мисыр мөлкен забыт қылмыш (үз кулына алган). Туп мисал / Кичерүбән тыйғдин (кылычтан) баш-башларын / Әйләмеш рам хөб гарәп сәркәшләрен / Шыйлә дөзмеш гаскарене би шөмар / Малямал улмыш каму дар-у-дияр (ил-йорт бихисап малга тулган) [б. 78]. Әдәбиятчы галимнәр тарафыннан авторның бу үзенчәлеге: "Ә. Каргалыйның, заман хәлләре белән якыннан кызыксынучы буларак, Мөхәммәд Галинең зур реформаторлык эшчәнлеген күрә һәм бәяли алуы - аның карашларындагы прогрессив омтылышларны күрсәтүче бер дәлил", - дип бәяләнә [Татар әдәбияты..., 1985, б. 130]. Ә. Каргалыйның "Җиһангир ханга" [2002, б. 117-119] "Гобәй байга" [2002, б. 113-114]; "Хаҗи Мөхәммәд байга" дигән шигырьләрендә замандашларына үз исемнәре белән эндәшә. Шагыйрьнең Җиһангир ханга язган шигъри хаты-мәрсиясе, әдәбият тарихы галиме М. Гайнетдинов белдергәнчә: "Җиһангир Букеев [1802-1844]; 1801 елда Идел-Урал елгалары арасында оешкан вассал казакъ ханлыгы (Букәй урдасы) ханы. 1823 елда генерал-майор дәрәҗәсендә Россия хөкүмәте тарафыннан хан итеп раслана, 1845 елда вафат була. Җиһангир, аның атасы Букәй Нургалиев татарлар белән якыннан аралашканлар, Җиһангирның хатыны да татар кызы булган. Р. Фәхретдинов "Асар"да (10 нчы җөзьә, Оренбург, 1905, 135-139 битләр), "Шура" журналында (1908, № 4, 125 бит) Җиһангир турында мәгълүматлар биргәндә, Ш. Мәрҗаниның аның турында мөхибе (яратучы) ғоләма, салих (яхшылык эшләүче), сәхи (юмарт) бер зат иде дигән сүзләрен дә китерә" [Садретдинов, Гайнетдинов, 1978, б. 33 - 34]. Шагыйрьнең "Әбелләес мәрхүм бине Әбелфәез мәрсиясе" туганының вафаты уңаеннан язылган. Шулай итеп, Ә. Каргалый, аралашып яшәгән шактый күп кешеләрне исемшәрифләре белән үзенең иҗатында мәңгеләштерә алган. Г. Кандалыйның "Рисаләи-л-иршад" поэмасының башламында: Хода рәсүле Мөхәммәд / Һидайәт шәмсе (туры юлның кояшы) ул Әхмәд..., - дип белдергәннән соң, wә бәғде бәндәи әфқәр (иң фәкыйрь бәндә) / Хода рәхмәтенә әксәр (бик күп бәйле) / Доғалар әйләде сезгә / Ғәбде мозаф иля-л-Җәббар (кодрәт иясенә (Аллага) бәйле кол) / Бөтебдер Ғәбде-л-Җәббар / Нәсыйхәт һәрбере начар / Тәмам ошбу рисаләдә / Wәғәзләр бабедин (ишек-бүлеген) ачар, - дип автор үзенең исеменең мәгънәсен аңлатып уза [1988, б. 246]. Поэманы тәмамлаган мөнәҗәттә: Йа Ғәбделҗаббар, (сән) аңла / Нә әйтүрмән - аны дыңла / Билә һиммәт фута бағла (Билгә һиммәт путасын ура) / Һидайәтдин ула та ан (чын юлга басу шул була) дип, үз-үзенә эндәшүе белән укучыларына мөрәҗәгать итә [1988, б. 314]. Автор "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" поэмасының мөкаддимәсендә, кешеләрнең теләген үтәү йөзеннән: Бер кәтабәт қыйссалардин әйләгел / Һәр нә ғәҗаибдин улса, сөйләгел / Төрки улсын ул кәтабәте шәриф / Сәмиғең дили улса ирде ләтыйф, - дип максатын белдергәч: Бу фәқире Ғабделҗәббари зәғиф / Бине Ғабделмәҗид Болғари, нәхиф (дәрмансыз), - дип, үзенең исемен атый [б. 317]; Йа иляһ, йарлықа Ғабделҗәббари / Күп өмидем вар зи-исме-л-ғәффари [б. 338]; И фәқир Ғаәбделҗәббар, аңла сән ани / Қәни сәндә Хақ, ғөбүдийәт қәни? / "Ғәбди" атын алдың исемдә, и йар / ... "Ғәбд" (Алла колы) улыб, қәндә ғыйбадәт қылмышың? - дип, үзенең исеменең мәгънәсен тәфсилли, исемгә тугрылыклы булырга кирәк, дигән фикер үткәрә. Г. Кандалыйның "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" әсәрендә авторның үз исеменнән: "Сәйәр идәркән бонда фәқире мәгәр / Бер көнне чықдым виляйәти дигәр...", - дип башлана торган өзектә, үзен Кәндил иллек дип белдерә [1988, б. 332]. Җыентыкны төзүче тарафыннан әлеге атаманың алга таба шагыйрьнең тәхәллүсе булып китүе болай дип аңлатыла: Кәндил иллек - Кәндил иленеке, ягъни Кәндил авылыныкы. Топонимның тормыштагыча Қандал рәвешендә язылмыйча, бәлки лампа, люстра, фонарь мәгънәсендәге сүз шикелле (кәндил) яңгыратылуы шагыйрьнең үз авылы исемен шулай аңлавын яки шулай аңларга омтылуын күрсәтә. Габделҗәббарның үзенә ата- бабаларыннан килгән традицион Болгари тәхәллүсе урынына соңрак Кандалый псевдонимын алуы, ихтимал, шушы ышануы яисә омтылышы белән дә бәйледер [1988, б. 510]. Г. Кандалый шигырьләрендә күпсанлы кешеләргә үз исемнәре белән мөрәҗәгать ителә. Бу кешеләрнең барысын да авторның замандашы дип санарга мөмкин булу-булмау мәсьәләсе "әдәби персонажлар" бүлекчәсендә каралачак. Авторның үз шәхесен кимсетеп, мактауга лаек дип саналган замандашларын мактау традициясе М. Акмулланың шигырьләрендә һәм "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" (1892] китабында ачык чагыла, авторның үз шәхесен кимсетүе эзлекле рәвештә дәвам иттерелә. Бу хәл Мәрҗанинең бөеклеге яссылыгына куеп карала башлый һәм шул юнәлештә дәвам итә: Мин үзем бер дәрдемәнд диванамын / Қайыда бер тәхқыйқ (хакыйкать иясе) күрсәм, қуанамын, ... Бәхетемез ачылмаған без бер фәқыйрь / Абруйым артығы йуқ, эшем тақыр [б. 12]. Бу фикерләр авторның биографиясендәге авыр, четерекле хәлләрне сурәтләп үстерелә: Үгәй ана қулында йәтим қалдым / Аннан да бик рәтем китеп қалдым / Өстемдәт керле күлмәк, йыртық дамбал / Қайда мулла бар дисә, йитеп бардым / Фәқыйрьлектән артық фән күралмадым [б. 13]; Алга таба "Ақмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр! / Үзеңнең қайғыңны күр, ғомер үтәр / Йахшының алдын бераз күреп идең / Имәс идең йул күргәнсез мужик-мишәр" дип башланган шигырендә автор үзен минминле, коры белем, кирелек иясе, намазда асыл мәгънәне аңламый торган, нәфесе буйлап киткән яман дип хурлап яза һәм дога өмид итүен белдерә: Кимчелегем билгеле қаләмемнән (язган сүземнән) / Җүнсезлегем билгеле қәләмемнән (әйткән, сөйләгәннәремнән) / Саде-һәзар ғаибәнә доғаңыздан (гаепләремә йөз мең тапкыр догагыздан) / Өмид вармыз олуғларның җәнабеннән (рәхимшәфкатеннән) [2001, б. 32]. Шуның белән бергә, Мәрҗанинең эшчәнлеген тәнкыйть иткән кешеләр белән чагыштырганда, Акмулланың тугрылыклы булуы, "Диван"ында аңлый белүчеләргә тирән фикер-ширбәтле суы булуы күренә: Карасаң, Акмулланың "Диван"ы бу (шигъри әсәрләр тупланмасы) / Диванда шуллагәнгә (су эчәргә килүчегә) ширбәтле су / Бәйетенең (шигырь юлларының) бере - көлер, бере - сүгәр / Туры сүз берәүгә им, берәүгә агу [Баязитова, 2007, б. 197]. Күңел дәрте қузгалып тышка чықты / Тулған соң чыдатбады эчтәге бу (кайнар пар) булуы, ... Дуслар җыйылып мәҗлес хушлағанда / Атымыз әлдә булса қызма базар исемебез телдән төшми [б. 33]. Ягъни Мәрҗанигә тел тидерүчеләргә каршы фикер әйтергә мораль яктан хокуклы булуы белдерелә һәм Мәрҗанинең эшчәнлеген тәнкыйтьләп чыккан Буа ягы мулласы Нургали Хәсән улы әл-Мирзави әл-Казанига (1852-1919) карата мөнәсәбәтен ачык итеп әйтеп бирә: Мөхақыйқ (хакыйкать иясе) Мәрҗанигә аwзын ачқан / Йыландай зәһрен (агуын) сачқан мулла сезмә? / Муйныңны айаймын, бөрадәрем / Қотырсаң да Уралдай таwны сөзмә / ... Мулла дигән қари була беләсезме / Тәсаувыф китапларын күрәсезме / ... Ғомреңезнең күбе үтте ғawғa берлә / Мәрҗанине йәдәкмәм (авызлыйклым) дигән сәwдә берлә (уй белән) / ... Сезгә қаршы без әйтсәк - ник йарамай: "Фә һүм фи тоғйаниһим йәғмәһун" (алар үзләренең азгынлыкларына чумарлар), - дип әлеге фикерләр берничә мәртәбә кабатланып, үстереп бирелә [2001, б. 34 - 35]. Шулай итеп, Акмулла иҗатында аның үзе һәм замандашлары турындагы фикерләр катлаулы итеп тасвирлана. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә традиция дәвам иттерелә, шагыйрьнең исеменең мәгънәсе аңлатып үтелә, әмма катлы-катлы булып хурланмый: Намем Ғабдулла - Алла бәндәсемен [1985, 1, б. 28]; Йаза күрмә, җитәр, артық, Тукаев, вострок бар бит / Қуйарлар астырып дарға, йатып тор бер дә қузғалмый [1985, 1, б. 93]. Автор, үз чорының төрле хәлләренә бәйләп, күпсанлы замандашларына мөрәҗәгать итә, аларның күбесенә карата шактый кискен итеп үзенең мөнәсәбәтен белдерә: Чөнанча бездә Камил әлМотыйғый / Ходаның әмренә монқат, мотыйғый (буйсынучы) [1985, б. 27]; Бер заманнарда Рәшидкә "ғабде милләт"нам виреб / Хәзер инде "ғабде қорсақ"ка төшергән дөнйадыр [б. 116] (Рәшид - Габдерәшид Ибраһимов - казый; 1853-1944) [б. 347]. Шулай итеп, Г. Тукай, үзенең шигъри әсәрләрендә, күпсанлы замандашларына, аларның хезмәтләренә игътибар итә, мөнәсәбәтен белдерә. Бу мәсьәләне авторның чәчмә әсәрләренә нигезләнеп тә тикшерү алдагы бурыч булып кала. Автор тарафыннан тудырылган әдәби персонажларның исемнәре. Чынбарлыкта яшәмәгән, аерым әсәр өчен кирәк булганга автор тарафыннан "тудырылган" һәм махсус исем кушылган "әдәби" персонажлар дигән төшенчәне, билгеле бер дәрәҗәдә, Г. Кандалый иҗатына нигезләнеп анализлый башларга мөмкин. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, әлеге авторның поэма һәм шигырьләрендә чынбарлыкта яшә гәнлекләре мәгълүм шәхесләр үзләренең исемнәре белән атала. Шул ук вакытта, Г. Кандалый иҗатына гына хас булганча, күпсанлы чибәр абыстайларга мәхәббәт белдерелә, аларга да исемнәре белән мөр ә җәгать ителә. Бу персонажларның һәрберсен автор үзе теләгәнчә җан ландыра. Кыска шигырьләрендә Хәдичә, Хәлимәкәй [б. 103], Фатыйма [б. 105, 133, 155], Әминә, Сәминә [б. 117], Рабига һ.б. исемнәр бер- ике мәртәбә генә телгә алына. Яисә эзлекле рәвештә кабатлана: "Сарып башға қара өрпәк / Киеп пәҗи қара күлмәк" дип башланган шигыр ендә, Җәмиләкәй дигән кызның исеме, шигырьнең рефрены буларак 13 мәртәбә кабатланып, аның авыр тормышы сурәтләнә [1988, б. 82 - 83]; "Бәдига" шигырендә чибәр кызның исеме 11 мәртәбә кабатлана [б. 161 - 164]. Конкрет махсус исем белән Шәфғый, Фәрхи, Сахибҗәмал дип эндәшеп, күләмле поэмалар иҗат ителә. Фатыйма, Бәдиға, Сахибҗәмалым, Бәдиғҗәмалым, Фәрхи, Фәрхисөрур, Сахибҗәмал абыстай ла, Сәхиб, дип кызларга эндәшкәндә, исемнәре төрлечә атала. Бу кешеләр яшәгән авыл исемнәре конкрет күрсәтелә: Гүзәлсән бик - Параwда бер / Күңелләргә йараwда бер [б. 390, 396] һ.б. Әлеге кызларның чибәрлеге (каш-күз, авыз-ирен, бәдән-күкрәк) шул дәрәҗәдә тәфсилләп сурәтләнә ки, аларның барысын да, һич шиксез, авторның яшәүләре мәгълүм конкрет замандашлары дип кабул итә алабыз. Әлеге мәсьәләгә карата җыентыкны төзүче М. Госманов тарафыннан китапның күләмле һәм тирән эчтәлекле керешендә [1988, б. 5-68] "Мәхәббәт хисен, аның көчен тасвирлауда шагыйрь ирешкән казанышлар хакында фикер йөрткән вакытта, аларның табигатен бары конкрет сөю хисе көченә, теге яки бу каләм иясенең әдәби мөмкинлекләренә кайтарып, шулар белән генә чикләп куярга ярамый", - дип башлана торган махсус бүлекчә багышлана. Язмадан аңлашылганча, Габделҗәббар хәзрәтнең беренче хатыны Гөлбостан абыстай, икенчесе Хәлимәкәй булып, боларга багышланган шигырьләр "халыкта күп таралмавы" күренә. "Кандалыйның мәхәббәте бер генә - Сахибҗәмал! ... Фәрхи туташ исемен эченә алган шигырьләрнең башта Сахибҗәмалга адресланып язылган әсәрләрдән, аннары мәхәббәте тәмам кире кагылгач, Сахибкә ачу итеп, икенче чибәргә - Фәрхигә "гыйшык тоткан" һәм шуңа өйләнергә ниятләп йөргән вакытта ... оешкан булуы ихтимал. Киресенчә булганда, олы яшьтәге Габделҗәббарның кайчандыр үзе мәчет михрабы итеп табынган Фәрхиен аерып җибәрү факты аңлашылып җитми", - дигән юллардан, бу исемдәге кызлар чынбарлыкта яшәгән дип аңлашыла. Әмма: ""Сахибҗәмал" әсәренең төп герое, исеме аталган чибәр кыз булудан бигрәк, шул кызга карата туган хис - Мәхәббәт дип таныла..." дигән нәтиҗә ясала [б. 48]. Бу юнәлештә тагын Әминә, Рабига, хәтта Фатыйманың да шагыйрьнең үз сөйгәннәре булуы расланмый, "Фәхрисөрур исеменең реальлеге бик тә шөбһә тудырган кебек, Бәгыйдә исеменең барлыкка килүе дә зур аңлаешсызлык нәтиҗәсе", - дип дәвам ителә [1988, б. 49]. Әлеге фикер искәрмәләр өлешендә һәр шигырьдән соң бирелә торган аңлатмалар буларак кабатлана. Мәсәлән, Фатыйма исеменә карата болай дип белдерелә: "Стиленә, рухына караганда, шигырь конкрет бер кызга адресланып түгел, бәлки, китаби традиция алымнарыннан файдаланып, гомумән язылган булырга охшый; аның кайбер элементларының "Мәгъшукнамә"дә яңгыраш табуы шигырьнең иртәрәк чор җимеше икәнлегенә ишарә итә" [Кандалый, 1988, б. 474]. Бу юнәлештә тагын Кандалыйның: Җаным, мәхбүбҗәмалем, заре әфгяр / Үләрмен ғақибәт гамендә начар (чарасыз) дигән юлларына карата бирелгән түбәндәге аңлатма да игътибарга лаек: "Мәхбүбҗәмал - 'сөекле, гүзәл' мәгънәсендә ялгызлык исем дә бар; ләкин бу очракта конкрет бер кызның исеме дип аңларга ашыкмыйк, чагыштырыгыз: Сәнең кеби гүзәл мәхбүб..." [б. 472] һ.б. Бәғыйдә [б. 149] исеменә карата болай диелә: "Бәгыйдә исемле кызның яшәгәнлеге дә мәгъ лүм түгел. Безнеңчә, 'ерак, яшерен; чит-ят; гаҗәп' мәгънәсендәге бәғидбәғидә сүзе бу шигырьдә кеше исеме рәвешендә түгел, бәлки 'ерактагым' ягъни 'ерактагы ярым' һәм 'кул җитмәс мәгъшукам' сыйфатында эпитет буларак кулланылган. ... Сәрвиҗәмалем [б. 153] - ялгызлык исем түгел, бәлки 'зифа буйлы гүзәлем' мәгънәсендәге эпитет; тартым кушымчасы шуңа ишарә итә", - дигән аңлатмаларга карата болай дип гомуми нәтиҗә ясала: "Кандалыйның әдәбиятыбызда тоткан бер мөһим урыны, безнеңчә, аның Мәхәббәт дигән гаҗәп хикмәтле, серле һәм олы күренешне әдәби фикер урталыгына төп әдәби герой сыйфатында куя һәм соклангыч итеп гәүдәләндерә алуыннан гыйбарәт" [Кандалый, 1988, б. 48]. Аңлашылганча, исеме кушылган чибәр кызларның барысын да Габделҗәббар хәзрәт гашыйк булган, ягъни аның белән бер үк вакытта яшәгән кордашлары дип кабул итә алмыйбыз, аларның күбесе: "...язма әдәбиятыбызда гадәти кеше мәхәббәтен тасвирлау, олылау буенча элек мисалы күренмәгән реалистик конкретлыкка, сәнгатьчә нәфислеккә, самими ихласлыкка, димәк, чын гуманистик биеклекләргә ирешү нәтиҗәсе" [б. 49] буларак, автор тарафыннан уйлап табылган, исем кушылган, авылы тәгаенләнгән әдәби персонаж булып санала дигән нәтиҗә көтелә. Бу юнәлештә Кандалый, хәтта, мишәр вәкилләренә хас булганча, исемнәрне кыскартып әйтү очрагын да файдалана: Бу қарышмақ белән, тутқа / Җитәлсәң йарый мақсудқа / Алып қуйса бер Асмутқа / wә йаки бер йаман Артақ [б. 141]. Асмутка, Артак - кечерәйтелеп, ягъни кимсетелеп әйтелгән кеше исемнәре, малай-шалайлар арасында кулланылган исемнәр; шигырьдә кызның үсеп җитмәгән берәр малайга бирелеп кую ихтималына ишарә [1988, б. 475]. Әсәренең эчтәлеге өчен, автор тарафыннан "тудырылган" зат турында, тулы мәгънәсендә Г. Тукай иҗатына нигезләнеп сөйләргә мөмкин, чөнки прототибы булган хәлдә дә ул инде тулаем әдәбиләштерелә. Язма традиция дәвам ителә торган шәкел саклана, кеше төшенчәсе, һәм ялгызлык, һәм уртаклык сүз белән бирелә, ягъни гомумиләштерелә: Бар иде бездә Сафи атлы кеше / Бик йуаш, бичара, берқатлы кеше, ... Дине таза, бик каты тәқwа кеше / Диққате бар, диндә бик әқwа кеше, ... Бар иде бер Фатима нам хатыны [1985, б. 74]; беләмсең Миңлебай бабай [1985, б. 92]; Қайда қачқан барчасы: Ғайнүкләре, Әхмүшләре [1985, б. 147]. Күренгәнчә, автор ялгызлык исемнәрне халыкның сөйләмә телендә кулланыла торган кыскартып әйтү үзенчәлеген дә саклап файдалана. Счёт йаз, - ди. - Шалқановқа / Мансуровқа / Зәйнуллинға, Талқановқа; Йаз: Петербург, ничек әле... Балкановқа [1985, б. 194]; Ачуланмасана, Ғайниҗәмалым [б. 210]; Зари-зари йығлады шәмче Ғали [б. 261]; Миңлебай! Бар, тиз, Қараәхмәтне чақыр! [б. 265] һ.б. Әлеге персонажларны "әдәби" дип әйткәндә, аларның прототиплары юклыгы, булган очракта да, гомумиләштерелүнең көчле, ныклылыгы, аерым шигырь эчтәлеге өчен махсус уйлап кулланылулары истә тотыла. Ялгызлык исемнәрнең Илаһ-Аллаһ төшенчәсенә берләшә торган әсмаи-хөснә / исме-әгъзамнарыннан аермалы буларак, "Кеше" төшенчәсе дигәндә, якты дөньяда яшәгәнлеге, эшчәнлеге мәгълүм шәхесләр күз алдында тотыла. Язма истәлекләрне өйрәнгәндә, бу затларны, үзләре яшәгән вакытта эшләгән эшләре, социаль статусларына карап: уникаль шәхесләр булган пәйгамабәр һәм әүлияләр, рухани шәех-о стаз галимнәр, әсәрләре гасырлар буена укылып килгәнгә классик-м әшһүр әдипләр буларак танылу алган язучылар, шулай ук тарихи вакыйгаларда катнашып, аларның шаһиты булган, яисә автор белән бер чорда яшәгәнлеге мәгълүм кешеләр дип, берничә төркемгә бүлеп карарга кирәк. Һәр авторның әсәрендә исемнәре мәгълүм уникаль шәхесләргә мөнәсәбәт белдерелә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" әсәрендә (1845, 1889) уникаль шәхесләрнең барысы да Хәзрәти дип бирелә: Хәзрәти Яғкуб, Хәзрәти Йосыф [1889, б. 3, 2002, б. 63]; Рәсүле мөхтәрәм Мөхәммәд [1889, б. 3]; Хәзрәти Муса, Хәзрәти Ғайсә [б. 81]; Хәзрәти Нух, Хәзрәти Хозыр Илйас һәм башка пәйгамбәрләр искә алына. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә [1988]; М. Акмулла иҗатында, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, асылда, шул ук шәхесләргә мөрәҗәгать ителә, әмма сүз җаена туры китереп, башка пәйгамбәр исемнәре дә кулланыла. Г. Кандалыйның беренче поэмасында, иң борынгы дип саналган Хәзрәти Шиш, Хәзрәти Даwыд, Хәзрәти Идрис, Хәзрәти Исхақ, Хәзрәти Йәхйа, Хәзррәти Лоқман һ.б., Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, рухани әсәрләрдә еш кабатлана торган Хәзрәти Ибраһим (Хәттаб), Хәзрәти Исмәғыйль һ.б. кебек пәйгамбәрләргә дә игътибар ителә. Өйрәнелә торган поэзия әсәрләрендә, Кеше төшенчәсенә берләшә торган затлы уникаль шәхесләр булган пәйгамбәр һәм әүлияләр белән беррәттән, рухани шәех-остаз галимнәр, әсәрләре гасырлар буена укылып килгәнгә классик-мәшһүр әдипләр буларак танылу алган язучылар, яисә автор белән бер чорда яшәгән мәгълүм кешеләрнең исемнәре киң файдаланыла. Шул ук вакытта, болар белән беррәттән, тарихи вакыйгаларда катнашуы мәгълүм, аларның шаһиты булган, үзләрен җиһан вә дин үзәге дип ялгышучы Фиргавен белән Шәддәд, бозык Нәмрүд белән үҗәт Дәкйанус, бозыклыклары белән дан алган Сәмүд һәм Гад кавеменнән булган, ягъни комсызлыгы белән танылган Карун кебек затсызларга да игътибар ителә. Өйрәнелә торган тезмә әсәрләрдә, чынбарлыкта яшәгәнлекләре билгеле, легендаларга әверелгән төрле дәрәҗәдәге шәхесләрнең кулланылуы мәгълүм. Бу затлы-мәртәбәле һәм түбән дәрәҗәдәге затсызларның исемнәре, аерым рәвештә саналып кулланылмый, авторның мөнәсәбәте чагыла торган уртаклык сүзләр белән уратылып тасвир чарасына әверелә. Авторлар аларның исемнәрен гадәти рәвештә санап кына бирми, хикәяләү барышында, сүз җаена туры китереп, төрле тасвири чаралар белән яктырта, нурландыра, тормышта яшәү үрнәге буларак күтәрә, яисә ачы тәнкыйть итеп, үз мөнәсәбәтен белдерә, сәнгати фикерен куәтли. Бу уңайдан, кеше төшенчәсенә берләшә торган ялгызлык һәм уртаклык исемнәр бер контекстта кулланыла. Мәсәлән, Ягкуб пәйгамбәр хакында болай диелә: Хәзрәти Йағқуб ғаләйһис-сәлям... / Күз очыйлә Йосыфа, андақ нәзар / Әйләде бер көнне ул хәйрелбәшәр (адәмнәрнең яхшысы), ... Бу сәбәбдин күзләреңе күр идәм / Фирқате Йосыф илә мәһҗүр идәм [1889, б. 3, 2002, б. 63 - 64]. Мөхәммәд пәйгамбәр, пәйгамбәр дип исемләнүе белән бергә, төрлечә киңәйтелә: Һәм Хәлилулла ишедер (Алланың якыны, дусты...) / Дип бойырмышдыр Рәсуле Мөхтәрәм [б. 64]; дин сәрвәре (дин башлыгы) [б. 4, б. 64]; пәйғамбәр-и-ғали җәнаб [б. 9, 72] һ.б. Башка пәйгамбәрләрнең атамалары да, яхшы яки начар яктан килеп, уртаклык сүзләр белән характерлана. Шуның белән бергә, Г. Кандалый һәм Г. Тукай иҗатында чынбарлыкта яшәүләре мәгълүм булмаган, авторның аерым әсәре өчен генә кирәк булганга телгә алынган, "әдәби" персонажлар турында фикер әйтергә мөмкин. Әлеге шәхесләр иҗатында аерым әсәр өчен кирәкле "әдәби" персонажлар яши башлый. Автор аларга үзе теләгән исемне куша, төрле дәрәҗәдә мөнәсәбәтен белдерә. Чынбарлыкта яшәгәнлекләре мәгълүм шәхесләрне куллану традициясе дәвам ителгән хәлдә, бу чордагы тезмә әсәрләрдә менә шундый яңалык барлыкка килә. Өйрәнелә торган чорда язылган истәлекләрдә, гасырлар буена килүче традицияне дәвам итеп, авторлар үзләренең дә исемшәрифләрен аңлатып үтә. Бу уңайдан, аерым автор тарафыннан, бабасына, атасына һәм үзенең исеменә ни рәвешле мөнәсәбәт белдерүе игътибарны җәлеп итә. Аерым авторлар үзләренең күп гөнаһлы булуын ассызыклый, укучыларыннан дога өмет итүен белдерә. Хикәяләү барышында әлеге ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләрнең, асылда, берсе икенчесенә бәйле хәлдә кулланыла. Лексикологик / семасиологик яссылыкта караганда, Илаһ-Аллаһ төшенчәсенә берләшә торган күпчелек ялгызлык исемнәрнең аерым затлардан кайбер ләренең уртаклык төшенчәсен белдерү вазифасына күчә алуы күзәте лә: иляһи бәйет, иляһи шиғрийәт, ғазиз балам һ.б., яисә баштагы исеме Капус булган фиргавен - комсыз, явыз кеше, Карун саран кеше буларак, уртаклык мәгънәсенә әйләнеп файдаланыла. Әлеге исемнәрне синонимик рәт буларак системага салып тикшерергә дә мөмкин булыр иде. 2.1.3. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Керештә әйтеп үтелгәнчә, хәзерге лексикологиядә гомумтел сүз байлыгын "Җәмгыять" тематик төркеменә туплаганда, ике нигезгә утыртып башкарырга була: 1) социаль оешма һәм социаль институт дип, җәмгыятьнең үзенә караган: җәмәгать (община), дәүләт (государство), хокук (право), сәясәт (внешняя политика), милли-эчке сәясәт (национальная политика), сугыш (война), әдәбият-мәдәният-сәнгать, дин (вероисповедание) кебек төшенчәләрне белдерә торган лексика; 2) кешенең иҗтимагый-социаль зат булуын (человек как общественное существо), тормыш-көнкүрештәге бәйләнешләрен белдерә торган: җәмгыять төзелеше, тел, иҗтимагый мөнәсәбәтләр, кеше хезмәттә, гомуми нигезләмәләр, авыл хуҗалыгы, һөнәрләр, сәнәгать, сәүдә һәм финанслар, милек, бүлмәләр, йорт, транспорт, почта, телеграф, телефон, хезмәт, һөнәр, акча һ.б. төшенчәләрнең атамалары бирелә [Актуальные вопросы..., 2003, с. 11 - 12]. Әлеге бүленешнең "Социалогия" фәнендә "Основные составляющие общества" һәм "Социальные институты" бүлекләрендә өйрәнелә торган мәгълүматка нигезләнеп бирелүе аңлашыла [Смелзер, 1994, с. 40] Язма истәлекләрдә кулланыла торган сүзләрне лексикология / семасиология фәне нигезендә анализлау барышында, әлеге мәгълүматны истә тоткан хәлдә, теманың табигатенә-таләбенә яраштырып файдалану зарурлыгын күз уңыннан төшермәү сорала. Бу очракта, беренчедән, темага яраштыру дигәндә, Кешенең иҗтимагый-социаль зат булуына бәйләп карала торган 'җәмгыять төзелеше', 'иҗтимагый тормыш' дигән төшенчә-атамаларны "Җәмгыять" тематик төркеменә күчерү урынлы булачак. Икенчедән, "Җәмгыять" һәм "Кеше" тематик төркемнәренә карый торган төшенчә-атамаларны тикшергәндә, лексик берәмлекләрнең тулаем гомумтелдән түгел, бәлки, аерым авторларның аерым әсәрләрендә кулланыла торган сүзләрне барларга кирәк. Өченчедән, кешенең иҗтимагый-социаль зат булуына бәйләп санала торган төшенчә-атамаларны, семасиологик аспектта тикшергәндә, аларның табигатен билгели торган категорияләргә, ягъни ялгызлык исемнәр, уртаклык исемнәр, уртаклык исемнәрнең конкрет һәм абстракт мәгънәле типларга бүленүенә нигезләп, берничә бүлеккә һәм төркемчәгә бүлеп карау зарурлыгы бар. Югарыда, язма истәлекләр теленең өйрәнелеше күзәтелгәндә, әлеге мәсьәләнең һәр автор тарафыннан ничек тикшерелүенә игътибар ителде. Я.С. Әхмәтгалиева "Кисекбаш китабы"нда кулланылган сүзләрне сүз төркемнәре кысасында барлый. Исем сүз төркеменә караган сүзләр "Җансыз табигать", "Җанлы табигать", "Кешелек җәмгыяте", "Абстракт төшенчәләр" дигән төрләргә бүленә, һәркайсына туплана торган атамалар барлана. "Кешелек җәмгыяте" дигән төркемдә кардәшлек атамалары; иҗтимагый тормыш күренешләре: иш, танық, тотқын, дәрwиш, кафер, мәҗлес, мөселман, рөхсәт, сахаба, җәмғыйәт, халық, дуст, дошман һ.б.; дини лексика: Тәңре, Алла, доға, доғачы, ғази, иман, ислам, ғареш, исме әгъзам, Мостафа (Мөхәммәднең эпитеты); корылма һәм аларның өлешләре; корал, кием, сәнгать, үлчәү берәмлекләре төрки-татар, гарәп-фарсы дип күрсәтелеп бүленә [Ахметгалеева, 1979, с. 105 - 106]. Ф.М. Хисамованың "XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре" хезмәтендә лексикага багышланган бүлекчә "Документларның функциональ стилистик үзенчәлеге" дигән темага берләштерелә. Һәр аерым документка караган язмада, эш кәгазенә (бигрәк тә аның башламына) хас булган трафарет терминология һәм штамп гыйбарәләрдә чагылыш табпан төрки-татар сүзләре һәм гарәп-фарсы алынмалары, хәрби, сәүдә, иҗтимагый-сәяси, көнкүреш, акча-санау, топонимнар, этикет, юридик атамалар һ.б. буенча бүленә. Авторның дипломатиягә караган хезмәтендә рәсми эш кәгазьләрендә кулланыла торган сүзләрнең, асылда, этикет термины, тезмә сүз, әлеге стиль өчен ныгыган штамплар буларак файдаланылуына, аларның Х-ХI гасырдан борынгы уйгур язма теленнән үк килүе мисаллар белән аңлатыла. Әлеге традициянең, дәвам ителгән хәлдә, рәсми эш кәгазьләрендә кулланыла торган иҗтимагый-сәяси, көндәлек тормышка бәйле хосусый терминнарның, һәр чорда, билгеле бер үзгәрешләр кичереп, төрлечә үсеш-ү згәрештә баетыла баруы күзәтелә. Сүз, сүзформа, сүзтезмәләрнең функциональ-стилистик үзенчәлеге, ягъни адресатка багышланган этикет эндәшләр, рәсми-эш кәгазьләрендә файдаланыла торган иҗтимагыйсәяси, хәрби, территориаль бүленешкә, аерым төбәккә хас булган һәм табигать күренешләренә караган лексика дип төркемләп анализлана [Хисам ова, 1981, с. 201 - 213; 1999, с. 209 - 210, 221, 226, 269, 285]. Ә.Х. Маннапованың "Язык татарской деловой письменности XVII века (истоки и традиции)" хезмәтендә дә лексиканы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади төрләргә бүлеп карау мөмкинлеге, гомумтөркигә караган күпчелек татар сүзләренең хәзерге татар теле өчен архаик булуы, шуның өчен сүзлекләрдә теркәлмәве, әмма хәзерге тел өчен актуаль булганнарының да кулланылуы, гарәп-фарсы алынмаларыннан башка тагын рус теле алынмаларының файдаланылуы искәртелә. XVII гасырда язылган эш кәгазьләрендә чагылыш тапкан лексика, ялгызлык исемнәр, кардәшлек терминнары, югары властька һәм халыкара аралашуга караган терминнар, географик атамалар, суд, сугыш даирәсендә кулланыла торган сүзләр кебек төркемнәргә бүленә [Маннапова, 1982, с. 19; 1988, с. 27 - 33] һ.б. Аңлашылганча, авторлар, үзләре тикшерә торган истәлекләрдә кулланылган лексик байлыкның төрле төркемнәргә каравын белеп барлыйлар, әмма санала торган төшенчә-атамалар "Табигать", "Кеше", "Җәмгыять" дигән төркемнәргә тәгаен бүлеп күрсәтелми. Чыннан да, кешеләрнең көндәлек-җәмгыяви-иҗтимагый, ягъни матди тормышының конкрет тарихи шартларында һәм аларның күптөрле социаль өлкәләрендә кулланыла торган тел берәмлекләре, берсе икенчесенә керешеп, үзара ныклы бәйләнеш-мөнәсәбәттә файдаланыла. Шулай булуга карамастан, гомумтел байлыгын туплап күрсәтү өчен, төрле тематик төркемнәргә бүлеп тикшерүнең гамәлгә куелганлыгы мәгълүм. Әлеге бүленешнең язма әдәбиятта кулланыла торган төшенчә-атамаларны анализлаганда да яраклы булуы күренә. Максаты - әдәби тел тарихын өйрәнү булган безнең хезмәттә, һәр әсәрдә файдаланыла торган сүз байлыгын, үзенең табигате ягыннан карап, фәнни анализның объективлыгын саклау максатыннан, "Илаһи зат", "Кеше", "Җәмгыять", "Табигать" тематик төркемнәренә бүлеп тикшерергә кирәклек күренде. Ялгызлык исемнәр тикшерелә торган бүлекнең әлеге өлешендә, кешеләрнең җәмгыяви-берләшеп көн күрүен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә тупларга мөмкин булган төшенчәләрнең атамалары барлана, аларның һәр парадигмасын аерым инвариант-нигез итеп алып, аңа хас булган вариантларның кулланылышы өйрәнелә, һәр аерым төркемчәгә берләшә торган төшечәләрнең үзләренә хас хосусый исеме белән кулланылу очрагы истә тотыла. Кешеләрнең Җир йөзендә, адәм баласы буларак, бергә яшәве таләп итә торган төп-нигез шартларны үтәү юнәлешендәге берләшүоешуын берсе икенчесенә бәйле булган берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Кан-кардәшлек һәм нисбәти бәйләнеш-мөнәсәбәтнең үз исеме белән саклануы. Кешеләрнең берләшеп яшәвенә нигезләнә торган төркемне түбәндәгечә тарката алабыз: а) кан-кардәшлек һәм өйләнеп гаилә корып яшәвен белдерүче төркемнең нигезенә: аль / ғыйал (гаилә, өй җәмәгате), ыруғ (кардәшлек), қабилә (племя, род, клан), каwем (народность, этник төркем), нәсел, милләт (национальность, нация), тел / сөйләм һ.б. төшенчәләр берләшә, бу очракта аларның хосусый исемнәре белән бирелешенә игътибар ителә; кешеләрнең фәлсәфи-д ини мөнәсәбәтләре нигезендә берләшүләрен белдерә торган төркемгә: өммәт (умма, мөселманнар берләшмәсе), таифә, нәфир, җөнд (сугышка керүче төркем, гаскәр) һ.б. категорияләр берләшә, бу очракта аларның хосусый исемнәре белән кулланылышына игътибар ителә; ә) кеше ләрнең дөнья көтү өчен берләшеп эшләү зарурлыгына нигезләнә торган төркемгә: җәмәғәт (иләү, община), җәмғыйәт (общество), рәғайә / халық (народ) һ.б. атамалары; б) һәм халыкның бергә уртак яшәү урыны атамасы белән бәйле булуына караган төркемгә: дар / дийәр (зур торак, урын, җир, ил), қәрийә (авыл / ил), шәһәр (кала / ил), вилайәт (губерния), кантун (район), даруға - юллар мәмләкәт (патшалык, дәүләт, ил), җөмһүрийәт (республика) һ.б. торак атамалары берләшә, бу очракта аларның хосусый исемнәре белән файдаланылуы истә тотыла. Кешеләрнең төрле төркемнәргә берләшеп, тормыш алып барганда, дини-рухани һәм дөньяви-көндәлек ихтыяҗга мөнәсәбәтле рәвештә, гасырлар дәвамында традиция булып килә торган гыйлеммәгърифәтле, уку-укытуга бәйле мәктәп-мәдрәсәле, әдәбиятмәдәниятле булып яшәешен чагылдыручы төшенчә-атамалар, аларның хосусый исемнәр белән кулланыла торган исемнәре. Кешеләрнең яшәеше өчен кирәк булган матди байлыкны булдыру юнәлешендәге: дәwләт, мал, ниғмәт, ақча, алтын, асылташ һ.б. көндәлек тормышны алып бару өчен зарури чыганакларның ике дөньяга мөнәсәбәтле булган җисми һәм рухи яссылыкта тасвирлануы. Ялгызлык исемнәр өйрәнелә торган бу бүлектә хосусый атамасы булган төшенчәләрне барлау һәм анализлау күздә тотыла. Әлеге төркемнәрне теоретик-нәзари яктан берсен-икенчесеннән аерыбрак карарга мөмкин булса да, язма истәлекләрдә аларның берсеикенчесенә бәйле хәлдә, бергә кулланылуы күренә. Шуңа күрә, текстның объективлыгын саклау максатыннан, әлеге төркемнәрнең берсен икенчесеннән аермыйча, аларга караган төшенчә-атамаларны, автор ничек файдаланган булса, шул килеш, һәр авторның үз иҗатына нигезләп, бергә анализлау дөрес булыр дип санадык. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әлСәгыйди" әсәрендә (1845, 1889, 2002), аерым кешенең, гаилә атамасы абстракт мәгънәле уртаклык аль сүзе белән белдерелә: Сүндерәсән сираҗе аль илә (гаилә шәме белән сүндерәсең) [1889, б. 4, 2002, б. 64]; әмма нәселе белән бәйлелеге, Хәзрәти Ягкуб галәйһиссәламгә Аллаһы Тәгаләнең Исраил дип, ягъни еврейләрнең төп бабаларының исеме белән эндәшүендә чагыла: Хақ Тәғалә әйләде ул дәм хитаб / Йәғни Исраилә әз руй ғыйтаб / "Бәндин үзгәйә мәхәббәт мәйлене / қылдығың чөн мөбтәля (бәхетсезлеккә дучар) идәм сәне / Бу сәбәбдин күзләреңе күр идәм / Фирқате Йосыф илә мәһҗүр идәм" (Йосыфтан аерым, ераклаштырам) [1889, б. 3, 2002, б. 63]. Яһүдиләрнең төп баба исемен автор тагын кабатлый: Ады Шәмсун бәни Исраилдән (Исраил балаларыннан) / Вар иде бер кеше йүҗә вәлидән [1889, б. 5, 2002, б. 66]. Шул ук атама кавем / қаwем төшенчәсе белән киңәйтелә: Қаwемы бәни Исраил һәңамедә / Бер җәмилә вар иде, әқранидә [2002, б. 107]; Кем Саба қаwемедән ул солтан Рабб / Кәндесенә тәғате кылды таләб [б. 72]. Кавем исеме булган Саба атамасының шәһәр исеме буларак та кулланылуы, яшәү урыны төшенчәсе булып та аңлашыла: Вар иде наме Саба - шәһре шәриф / Йарадыбды Хақ аны пак-у нәзиф / Һәм аның сағ җанындин Зөлҗәләл / Хәлик идүб - ике бағ, җәннәт мисал [1889, б. 7, 2002, б. 70]. Аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәрен белдерүче ялгызлык исемнәр. Мөселман динендәге кешеләрнең берләшеп яшәвен белдерә торган таифә сүзе дә шәһәр исеме белән бирелә: Равилар димеш: у шәһәр фахирә (шәп, мактаулы) / Таиф-е Мәдаинның уртасында / Ул мөбарәк (бәхетле) шәһрә Аллаһ хәзрәте / Вирмеш иде һәм ун ике хикмәте [2002, б. 70] һ.б. Таифә сүзенең мөселман динендәге кешеләрне генә түгел, төрле илдә яшәүче һәм шул ил исеме белән атала торган төркем мәгънәсендә дә кулланылуы күренә: Чин илә Рум ике таифәләр / Җәмғ улыб бер падишәһә кәлделәр / ... Бездәйен остаз йуқ ән дар диар: Йапарыз каср (матур итеп салынган бина) мөнәққаш, ба ғыймад / Қасры Шәддаддан дәхи әүлә зиад [2002, б. 98]. Бу очракта таифә сүзе әһле сүзе белән, яисә халыкның дәүләте исеме белән чиратлаша: Эшемез улды тәмам! - дир румилар / Кем, безем лә эшемез улды тәмам! / Диде Чин әһле дәхи, ба шадеғам (шатлык белән), ... Әһле Румның қылдығы төрле нәққыш Чинилар диварында улды ғайан / Уқыдылар бәрәкалланы һәмин / Чинниләрә сәдъ-һәзарән афәрин [2002, б. 99] һ.б. Автор үзенең дә кайсы төбәктән, кайсы шәһәрдән булуын төгәл итеп күрсәтә: Шәһре Қарғалы фәқыйрең мәүлиде, Өммәте Әхмәд, рә ғы йәти Мәскәwи (Мәскәү дәүләте халкыннан) [1889, б. 11, 2002, б. 77]; Аңлашылганча, бу әсәрдә кешеләрнең кардәшлек нигезендә бер ләшеп яшәвен белдерә торган төшенчәләр: халыкның борынгы исеме (Исраил), кавем-ыруглык төшенчәсенең хосусый атамасы (Саба), бер үк диндәге кешеләр төркеме (таифә), таифәнең исеме мәгъ лүм шәһәрдә (Мәдинә), авторның үзенең яшәве исеме мәгълүм дәүләттә (Мәскәw дә) булуы, Мөхәммәд пәйгамбәр (Әхмәд) өммәтеннән булуы, һәрберсе нең үзенә хас ялгызлык исемнәр белән күрсәтелә. Автор әсәренең төрки телдә язылуын тәгаенләп белдерә: Ғазали хәзрәте "Миш кәте әнвар" / Китабыдин моны төркийә, бичар / Итебтер тәрҗемә, ба нәзым әбь йат / Өмиде: бу сәбәбле идәләр йад [1889, б. 7, 2002, б. 69]. Көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчә-сүзләр. Кешеләрнең тупланып яшәве бу авторда күбрәк хосусый исеме мәгълүм шәһәр исеме белән белдерелә: Сәйәр итепте чуқ дийәр / Қоббәи ислам - Бохараи шәриф / Шәһренә һәм вармыш иде бу нәхиф, ... Кердекемездә Истамбул шәһренә / Бең ике йөз дә утызберде сәнә / Валидә җәмиғының қорбендә җай / Вирмеш иде безләрә әғла сарай [2002, б. 77]; Дахил улыб Мәккәи Мөккәрәмә / Wасил улды Хақла Хәрәмә (Кәғба), ... Ирде мөнәwwәр Мәдинә шәһәренә [2002, б. 78]; Кире дүнеп шәһре Истанбулә без [б. 79] һ.б. Кешеләр таралып яши торган киң территория дә үз исеме белә файдаланыла: Қазый қылда Дәште Қыпчаққа кадәр / Анасы, әһле ғыйале, би гөнаһ / Төште Хивайа ба тәқдире Илаһ [2002, б. 80] һ.б. Г. Кандалыйның "Рисаләи-л-иршад" поэмасының мөкаддимәсендә, туры юлга күндерүче кояш булган Мөхәммәд-Әхмәдкә ихлас дога, мактау сүзләре әйтелгәннән соң, аның мәгарәдә бергә яшәгән, беренче иярчене булган, пәйгамбәр юлдашы Әбүбәкер Сидддыйкка, дусякыннарына, башка иярченнәренә һәм аларның гаиләсенә Аллаһы Тәгаләдән игелекле хәер итүе үтенелә: Дәхи сахибе ғарыйна (мәгарә иясенә) / wә ғәйре җар-у-йарыйна (якыннар һәм дуслар) / wә ғәйресахбе wә алә (иярчен һәм варисларына) / Уладыр җөмлә-барыйна [1988, б. 245]. Шуның белән бергә, Ә. Каргалый әсәреннән аермалы буларак, бу авторның поэма һәм шигырьләрендә, хосусый исеме белән кешеләрнең кан кардәшлеге нигезендә берләшеп яшәвен белдерә торган төшенчәләрнең азрак булуы, әмма яшәү-тору һәм эшләү урыннарының хосусый исемнәре белән бирелеше, традиция дәвам итеп, эзлекле рәвештә кабатланып кулланыла: Ғаҗәб бу хиндәге ирләр / Бу дөнйаны "Безем" дирләр / Хосусән Болғари йирләр / Җиһанә хирсъ улып дәр-зән (Җиһанга кызыгу белән байлыкта гомер сөрмәктә) [1988, б. 265, 502]. "Кыйссаи Әдһәм" поэмасында: Шәһре Бәлх ирде солтан Ибраһим [1988, б. 318] (Бәлх - хәзер төньяк Әфганстандагы шәһәр; борынгылыкта Бактрия һәм Кушан патшалыкларының үзәге, Урта гасырларда Газнәви һәм Сәлҗук дәүләтләренең башкаласы); Җөмлә Йәмин халқы [б. 322] һ.б. Автор шигырьләрендә дә кешеләрнең берләшеп яши торган торак атамаларын сурәтләү чарасы буларак файдалана: Гөле сәрби Бохаратик җәмалең (Бохараның сәрби гөле шикелле) [1988, б. 121]; Гөлстан илләре қайда? / Диләр: - Йахшысы - Қытайда [б. 116]; Йырақ йирдә имәсмен мән / Дәгел Шам йә Мәдинәле [б. 117] (Шам йә Мәдинә шәһәрендә торучы; Шам-Сүрия яки аның башкаласы Димәшк шәһәре; Мәдинә - хәзерге Согуд Гарәбстанындагы шәһәр) һ.б. Г. Кандалый, традиция булып килә торган төшенчә-атамалар белән бергә, үз яшәеше белән бәйле исемнәрне дә яратып куллана: Собх улачақ (иртә булгач): килде бонлар җәмғ улып / Диделәр: "Сезләр қәйү йирлек кеше? / Ошбу йирдә нә идәрсез, нә эши?" / Дидемез: "Болғари йирлекемез, фәлян / Қәндил иллек - сүземездә йуқ йалан" / Диде: "Бән Қәндили белмәзәмки һич / Ихтимадым йуқ, кирәк антлари эч [б. 332] (Кәндил иллек - Кәндил иленеке, ягъни Кәндил авылыныкы). Топонимның тормыштагыча Кандал рәвешендә язылмыйча, бәлки лампа, люстра, фонарь мәгънәсендәге сүз шикелле (кәндил) яңгыратылуы шагыйрьнең үз авылы исемен шулай аңлавын яки шулай аңларга омтылуын күрсәтә. Габделҗәббарның үзенә ата-бабаларыннан килгән традицион Болгари тәхәллүсе урынына соңрак Кандалый псевдонимын алуы, ихтимал, шушы ышануы яисә омтылышы белән дә бәйледер [1988, б. 510]. Автор, чибәр абыстайларга мәхәббәт белдереп язылган поэмаларындагы шул кызларның матурлыгын, күркәмлеген тасвирлаган юлларда алар яшәгән урыннарның атамаларын да эзлекле файдалана. "Фәрхи" поэмасында: Соңра: "Сәндин, дидем, и баде сәба / Тағын барсаң кире, ул Борнай таба / Илтимасым ошбу сәба йиленә: / Бер хатым бар, илт сә Борнай иленә / Қандалыйдан Фәрхигә илт бу ғәзид (бүләк) / Ул ғәзидә күп сәлам булсын мәзид (өстәмә булсын) (Борнай - авыл исеме; Әлки районындагы Татар Борнае). / Һәм дигел: "Қандалда бер мелла, фәлян / Ғыйшқың илә зар булып, хәйран қалан [1988, б. 355356]. "Мәгъшукнамә" поэмасында: Сәба йиле исәр булса / Түгәлбай атлығ илләрдән (Түгәлбай - Әлки районындагы авыл исеме) [б. 374, 519]. "Сахибҗәмал" поэмасында: Дийеп: Қандалда бер хәзрәт / Сиңа ғыйшқы төшеп кәсрәт (чиксез) [б. 401]; Гүзәлсең бик - Парауда бер [б. 390]; Параw илендә төш күрдем / Параw илендә бер матур / Өчен ойқымны йуғалтдым [б. 396]. Шигырьләрендә дә торак атамалары үз исемнәре белән күрсәтелә: Күркәленең қартлары (Күркәле - авыл исеме) [б. 99]; Бүген без утырдық хушлап / Ишан сағышын сағышлап / Сезнең рухыңызға ба ғыш лап / Теге йақта Урайкинда... / Ки мәрхүмләргә бағышлап / Гүләйт итдек Урайкинда (Урайкин - авыл исеме. Кызылсу дип тә йөртелә, Ульяновск өлкәсе, Иске Майна районындагы Татар Урайкиносы авылы) [1988, б. 462] һ.б. Г. Кандалый үзенең шигырьләрендә, кешеләрнең берләшеп яшәвенә нигезләнә торган төркемне, алдагы шагыйрьләрдә кулланылмаган яңа исем белән белдерә, әлеге төркем халкының телен дә әсәр тукымасында файдалана: Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан / Қурықмыймын мин wә дәхи урыстан [1988, б. 96]; Бу инәлгәнләрем таш да белерде / Урыс қызы динен ташлап килерде [б. 360]. Әлеге уңайдан башка телдә сөйләшә торган кешеләрнең исеме дә сурәтләү чарасы булып файдаланыла: Суқа белән сабан сөреп / Тузан-туфрақ үзә йөреп / Қаралубән килер кереп / Ки охша қара қалмыққа [1988, б. 393]; Қара ғарәб кеби бите / Тузан-туфрақ булыр бите [1988, б. 82] һ.б. Шулай итеп, Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә, традиция буенча килә торган төшенчә-атамалар белән бергә, үз көнкүреше белән бәйле, үз яшәешенә караган исемнәр дә яратып кулланыла. Хосу сый исемнәре белән белдерелмәгәнлектән, бу төшенчә-атамалар уртаклык сүзләр буларак анализлана. М. Акмулла иҗатында да кешеләрнең кан-кардәшлеге аларның кабилә-ыру атамасының хосусый исеме белән күрсәтелә: Қыпчак эче - Қарабалық (ыру исеме) қарагызлар / Зарына Ақмулланың қараңызлар [б. 65]. Нәселне башлаучының исемен әйтеп белдерелә: Нәғыйылды Исраилнең даналары / Үзләре - җақын нәби балалары [2001, б. 77] һ.б. Бу авторда берләшеп яшәүнең төрле төркеме үзенә хас телесөйләме белән күрсәтелә, ул кантун дигән яңа төшенчәне файдалана: Мөселманға қарышуға лайык имәс / Инсафлы урыс күрсә - инанғандай [2001, б. 10]; Қазақча шиғырь йаздым ачық қылыб / Хасидләрнең (көнләшүчеләрнең) йөрәген ачындырып [б. 23]; Аның мәдхендә бән ғазип / Қазақча бер бәйет язып [б. 30] һ.б. Акмулла иҗатында да кешеләрнең берләшеп яшәү һәм эшләү урынын белдерә торган кайбер шәһәр атамалары файдаланыла: Қазанда бер фазыйл чықты алмас булып [2001, б. 9]; Эрбет менән Мәкәрҗәгә чама кайда / Базарына қарай гына сәwдәмез бар [2001, б. 12]; Ир булған ирәннәрне хур тотмаңыз / Ғатасына шарт имәс Қышқар-Қазан [2001, б. 17]. Авторның көндәлек яшәеше белән бәйле атамалар, язма истәлекләрдә еш кабатланып, традиция булып килә торган исемнәр белән чиратлаштырып кулланыла: Исламбул, Мисыр, Шамда нәзыйре йуқ / Қашқар, Қазан, Дағыстан болай торсын!, ... Һәр йирдә табғысәлим әфазыйлдан (холкы сәламәт галимнәрдән) / Хосусән-Труйски мөдәррисләр [б. 20]; Исламбул, Һиндстаннан мөшаһирләр (шөһрәтдан ияләре) / Китапларын қабул қылыб бастыртқанлар [б. 21]; Қачан ул зат китеп барды / Қазан күрке китеп қалды / Аның мәддахы бихәддер (мактаучылары чиксез) / Дағыстан, Һиндтә биғадәттер (хисапсыздыр) [б. 29] һ.б. Йорт сүзе дә 'ил мәгънәсен белдерә: Ғаклым хәйран, башым вәйран-диванамын / Булсаң да йорттан аскан (илдән ашкан, биеккә күтәрелгән, алда булган) йөгрек толпар [2001, б. 60]; Йорты Болғар улса улсын - йортны болғар улмасын [2001, б. 61] һ.б. Йорт сүзенең 'өй' мәгънәсендә кулланылуы дәвам итә: Бер миһман өйеңезгә булып киттек / Җортыңызны аралап күреп киттек [2001, б. 62] һ.б. Аңлашылганча, бу автор да кешеләрнең берләшеп яшәвен белдерә торган төркем атамаларының традиция булып килә торган исемнәрен куллану белән бергә, үзе яшәгән замандагы яңа исемнәрне әдәбиләштереп файдалана, кантун һәм җөз дигән яңа төшенчәне куллана. Җөз-йөз - йөз сугышчыдан торган төркем [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1 т., 1977, б. 465]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, кешеләрнең берләшеп яшәвен белдерә торган төрле төркем һәм аларның үзләренә хас телләре дигәндә, сан ягыннан алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштыра алмаслык дәрәҗәдә күптөрле исемнәр файдаланыла, шул ук вакытта, татар һәм рус дигән милләт атамаларының активлашуы күренә: Җиһанда Болғарың вар улдығына каниғ улсынлар, ... Мәғариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат [1985, 1, б. 24]; Йапонияне мөселман идәчәк ғоләма нәрәдә? [1985, 1, б. 86]; Татар қызларына [1, б. 95] һ.б. Билгеле булганча, Г. Тукай кайбер шигырьләренең аерым халыкның хосусый теленә мөнәсәбәтле рәвештә язылуын искәртә бара. Әлеге үзенчәлекне бу урында карау мөмкин булса кирәк: Урланған мәғнә (Төрекчәдән) [1985, 1, б. 209]; Исемдә (Русчадан) [1985, 2, б. 15]; Китап (Аз гынасы русчадан) [2, б. 44] һ.б. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә күпсанлы шәһәр атамалары, шул шәһәрдәге аерым урыннар үзләренең исемнәре белән эзлекле рәвештә тасвирлау чарасы буларак файдаланыла: Һәр милләтләр максудларын хасил итә / Депутатлар ясап, Петербургга китә [1985, 1, б. 42]; Сез рәисе залимани "Йолдыз"га хәбес идеңез [1, б. 103] ("Йолдыз", "Йолдызсарай" - төрек солтаны сараеның исеме) [1985, 1, б. 343]; Боснийәне йотқанда Австрийә тончыққан бүген [1985, 1, б. 297] (Босния - Балкандагы бер өлкә; элек Төркия кулында була, 1907 - 1908 елларда Австрия-Венгрия кулына күчә) һ.б. Аңлашылганча, алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, бу бүлекчәнең чагыштыргысыз күп исемле булуы аңлашыла. Дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбият-мәдәниятсәнгать-матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. дини-дөньяви китаплар, дәреслек, газета-журнал халык авыз иҗаты әсәрләренең исем-атамалары һәм аларның кулланылышы. Кешеләрнең төрле төркемнәргә берләшеп, тормыш алып барганда, аларның динирухани һәм дөньяви-көндәлек ихтыяҗына мөнәсәбәтле рәвештә, гасырлар дәвамында традиция булып килә торган гыйлем-м әгърифәтле, уку-укытуга бәйле мәктәп-мәдрәсәле, әдәбият- мәдәниятле булып яшәешен чагылдыручы төшенчә-атамаларны, аларның хосусый исемнәре белән кулланыла торган исемнәрен дә, аерым парадигманигез итеп, алар янына туплана торган вариантлары белән карарга мөмкин: а) дини-рухани яшәеш белән бәйле булган Коръән һәм башка дини / дөньяви китаплар һәм алардан алынган тотрыклы сүз тезмәләренең үз исем-атамалары белән кулланылышы; ә) дөньявикөндәлек яшәештә уку-укыту, төрле жанрдагы әдәбият, дөньяви дәреслекләр, газета-журналлар һ.б. көндәлек басмаларның үз исем-атамалары белән кулланылышы һәм аларга карата автор мөнәсәбәтенең чагылышы; б) халык авыз иҗатына карый торган рухи- мифология, бәет, мөнәҗәт, әкият, җыр, көй һ.б. төшенчәләрнең хосусый исемнәре белән кулланылышы истә тотыла. Шуның белән бергә, чынбарлыктагы көндәлек тормышта берсе икенчесенә синкретик керешкән әлеге парадигмаларны анализ барышында да бүлеп карауның билгеле бер дәрәҗәдә шартлы булуы аңлашыла. Шулай да өйрәнелә торган чорда басылган / язылган әсәрләрдәге эзлекле кулланылышын күздә тотып, сүзне Коръәни Кәримнән, аннан алып кулланыла торган аять-сүз тезмәләренең ничек итеп файдаланылуыннан башлау зарурлыгы күренә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә: Йуқ ирер Қорәнә йа иманымыз [1889, б. 4, 2002, б. 65]; Хәзрәти Қорән эчендә Хақ Кәрим [2002, б. 74]; Wасыйл улды фазлы Хақлә Хәрәме (Кәгъбә) [б. 78]. Автор үзенең китабының ничек язылуын болай дип белдерә: Ғазали хәзрәте "Мишкәте әнwар" / Китабыдин моны төркийә бичар / Итебдер тәрҗемә ба нәзымәбьйат / Өмиде: бу сәбәбле идәләр йад [1889, б. 7, 2002, б. 69]. Автор шул ук теләгенең тормышка ашуын, ягъни гарәп телендәге дини китапны төрки телдә яңгыратуының максатын, икенче хезмәтне тәрҗемә итүе белән дә бәйли: Рәхмәтенә тотмышым кямил өмид / Бу хикәйәтне wә "Тәфсире кәбир" / Ки лисане төркийә ошбу фәқыйрь / Тәрҗемә қылмыш, бә раи (мәгънәле, акыллы) йадкяр / Дағый улсуннар дәйү хиш-ү-тәбар (якын кардәшләрем, нәселем) / Кем, хосусән, нәзым (шигырь) илә дидем моны / Зира қылмышды ғата (бүләк) Хақ бу фәне (гыйлемне) [2002, б. 76]. Ә. Каргалый үзендәге шигъри куәтне Аллаһы Тәгалә бүләге дип кабул итүен белдерә. Автор аерым шигырьләрендә һәм изге Коръән һәм андагы аятьсүрәләр белән фикерен дәлилләвен дәвам иттерелә: Бел, ғорурлық кабихе-заһир, дыңла Ғайсән сән боны / Айәте Қорән, әхадис бу сүземнең шаһиде [2002, б. 118]; Алданубән ғоррә улма (ялтырама, мактанма, мөкиббән китмә) бу фәнаның (юкка чыга торган дөньяның) малына, ... "Миръат-ел-әхляқ" китабыннан табарсын, әй җаван (егет) / Һәм йомыш вирмәйәне қылмыш Ходайым чуқ wәғыйд (кисәтү) / Аррад сүрәсендә диде Қорән мәҗид [2002, 119] ("Миръат-ел-әхляк" (Әхлак көзгесе) - XVI гасыр төрек шагыйре Мөхәммәд Хафиз поэмасы; барлыгы 9 мең 584 юлдан торган төрекчә әсәр; ул 1870 елда Казанда Коковин типографиясендә басылган. Басма китап Утыз Имәни күчермәсе нигезендә эшләнмәгән: китап нөсхәсе белән кулъязма нөсхә арасында аермалар шактый [Гәбдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари, 1985, б. 326] һ.б. Г. Кандалыйның шигырь һәм поэмаларында да адәм баласының дини-рухани яшәешенең нигезе булган Коръән тәгълиматы, шәригать кануннары белән бәйле шигъри юллар файдаланыла: Иртә-кич вәсъфыңны уқырмын һәйбәт (сыйфатыңны олылап) / Уқырмын "көл-һуаллаһу әхәд" [1988, б. 119] ("көл-һу-аллаһу-әхәд" - Коръән сүрәсендәге беренче аять һәм шул сүрәнең исеме; мәгънәсе: "Әйт: ул Алла бер генә..."; аны, гадәттә, Алланы олылаганда яисә берәр нәрсәдән сакланган чакта укыганнар); Билең нечкә, буйың һәм төз / Тәнең саф, гүйәки ақ бүз / Әгәр дисәң дә сән бер сүз / Уқыр идем йөз айәти [б. 157] (Айәт (аять) - Коръән сүрәләренең өлеше (сүзләр, җөмләләр)); Әлифдик қәддемне нун әйләйүбсән [б. 126] (Әлиф һәм нун - хәреф исемнәре; әлиф - туры басып тора торган вертикаль сызык, төп-төз булу образы; нун исә яткан ("егылган") һәм "бөгелгән" хәреф, ягъни сынганлык символы) [1988, б. 472] һ.б. М. Акмулла иҗатында Коръән атмасы Кәламуллаһ язылышында Аллаһ сүзе булган Коръәннән дә дөресрәк нәрсә бар дип уйлаучыларның фикерен кире кагу өчен кулланыла: Кәламуллаһтан әсдәқ (дөресрәк) ни-нәрсә бар? / Әйтделәр: "Әсатирүл-әүwәлин" - дип (борынгы риваятьләр) / Сездә шулай тәҗаwез (һөҗүм, явызлық) күп / Йортымызға фетнә салды ушандай гөп (бәхәс-гауга) [б. 35]; Алла сүзе дигән тәкъбир һәм Аллаһка нисбәтләнә торган әйтемнәр еш файдаланыла: Хәсәд бәғзе ғадаwәткә мөбдан булып (дошманлыкка чыганак булып) / "Фә-исләху!" әмереннән қачарсыз сез ("Фә-исләху!" - Аллаһының "Яңарыгыз!" әмереннән) [2001, б. 19]; Мулла дигән қари була - беләсезме / Тәсаувыф китапларын (дин юлы, суфилык) күрәсезме? [2001, б. 34] һ.б. М. Акмулла әсәрендә, Аллаһка, Мөхәммәд пәйгамбәргә нисбәтләнә торган тәгъбирләр белән рәттән, Ш. Мәрҗани тарафыннан язылган китапларга да даими игътибар ителә: Уйламаңыз "Җарудә"не күргән йуқ дип / Әгәр күрсә, ғыйбарәтен белгән йуқ дип / Қадәри хәл садақ тарткан йегетләр бар / Уйламаңыз дөнйада мәргән җуқ дип [2001, б. 13]. "Җарудә" - Ш. Мәрҗаниның "Назурәт әл-хаққ фи фәрдийәт әл-гаша wә ән ләм йәгиб-шәфәқ" ("Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту") китабына Габдулла бине Мөзаффар ән-Насавиның "Назурәт-Яктырту китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау" дип аталган тәнкыйтькә корылган китабы. Акмулла әлеге китап турында тагын болай ди: "Җарудә" ийәсенә сүземез йуқ / Аларга қаршы килер йөземез йуқ [б. 24]. Алга таба Ш. Мәрҗанинең башка хезмәтләренең әһәмиятле булуы турындагы фикер әйтелә: Бер китап бар, иясе қайсыңыз ул? / Китабында исеме йуқ шәхсе мәҗһүл (билгесез) / "Тәварихел-Болгар"диеп исем биргән / Эчендә саwабында хатасы мул [2001, б. 17]. Ш. Мәрҗани Мөслиминең "Тәварихы Болгария..." дигән китабын кискен тәнкыйть итә, Акмулла да аның фикерен куәтли, хатасы күп дип белдерә. "Җәләл"гә хашийәсе аңа шаһид / Нә қадәр мәдех қылсақ, шунча җәдир (ни кадәр мактасак та ул аңа лаек) [б. 22]. Җәләлетдин Даваниның (1502/03 елда вафат) "Мулла Җәләл китабы" ("Шәрхе-гакаид") татар мәдрәсәләренең югары сыйныфларында дәреслек буларак кулланылган. Ш. Мәрҗани шул китапка "Җәләл китабына аңлатма буларак кирәкле саф чишмә" исеме белән "Мулла Җәләл хашиясе" дигән китабын яза. "Хикмәте балигасе" қандай икән / Зәwқы сәлим ийәсенә балдай икән / Ысулы хәқаиқны хамил булған (хакыйкать ысулларын иңенә алган) / Адәмнең тәнендәге җандай икән. "Хикмәте балига" - Ш. Мәрҗанинең "Әл-хикмәтүл-балигат фи шәрхил-гакаид нәсәфийәт" ("Нәсәфәнең "Гакаид"ен аңлатуда җитлеккән фәлсәфә") китабы. Ул Нәҗметдин Нәсәфәнең (968 елда вафат) "Гакаид" ("Гакиде Нәсәфи") китабына шәрех буларак язылган: Унбиш ел "Нәзурә"сен алғаныма / Қарай-қарай баш очыма салғаныма / Шифаи садр (җан дәвасы) аннан хасил итдек / Эленмәй хасидләрнең қармағына [б. 23]. Сүз җаенда автор башка шәхесләрнең әсәрләренә дә мөрәҗәгать итә: Артына бераз әсәр ташлап киткән / "Камиғул-бидәға" гүя сәйфе сарим (үткен кылыч) [б. 26] ("Камигул-бидәга" - "Бозыклыкларны бастыручы" исеме белән мәшһүр китапның авторын галимнәр Габденнасыйр Курсави (1776 -1812] дип белдерәләр). Автор үзенең шигъри әсәрләре тупланмасының исемен дә әйтеп үтә: Қарасаң, Ақмулланың "Диваны" бу / Диванда - шуллағәнгә (чүгәләгән, су эчәргә килүчегә) ширбәтле су / Бәйетенең бере - көләр, бере сүгәр / Туры сүз берәwгә - им, берәwгә - у (зәһәр) [2001, б. 33]; "Мөғалимме-сани" (гарәп теле дәреслеге китабы) дәк хикмәттә маһир [б. 58]; Милләттә хәмийәттә (зарардан саклануда) камил булсақ / Талипләрең уқысын "ИзһарулХақ" (шәригать буенча дин дәреслеге) [б. 83] һ.б. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә традиция булып килә торган Коръәнгә, дини-рухани әдәбиятка, алардан алынган сүз тезмәләрен тасвирлау чарасы буларак куллану ысулы дәвам иттерелә. Қорән сүзе лексема хәлендә - 17, сүзформа буларак 5 тапкыр кабатлана. Автор беренче шигырьләрендә үк хәсәд (көнчелек), кинә (үчлек) белән тулган татарлыкта, мөхәррирләргә дә, дингә, каләм ияләренә дә хөрмәт булмауны әйтеп, ... Мөхәррирләр сәбаб диндә сәбата (ныклык) / Ике дөнйа җәхименнән нәҗатә (тамугыннан котылуга чара) булуын, язучыларны, мөхәррирләрне хөрмәт итәргә кирәклекнең Коръәннән үк башлануын тасвир итә: Мөхәррирсез йазылдымы бу Қорән / Мөхәррирсез дөзелдеме бу Форқан? (Коръәннең икенче исеме: "яхшы белән яманны аеру" мәгънәсендә) [1985, 1, б. 48-49]; Безләри иршад идән (тугры юлга күндерүче) Қорән икәндер, белмәдем [1, б. 66]; Ғомернең иң читен, җайсыз, уңғайсыз бер минутында / Әгәр йансам қаты хәсрәт wә қайғының мин утында, ... Уқыйм тиз-тиз күңелдән бер ғаҗаиб сурә Қорәннән / Ғазаплар мәғнәwи бер кул илән алынадыр җаннан [1985, 1, б. 208] һ.б. Әлеге мисалларда Коръәннең дини эчтәлектә кулланылуы аңлашыла. Шуның белән бергә, Коръәннең дини төшенчәсен автор чынбарлыктагы тормыш хәлләре белән бәйли: Килешмидер Қорән уку, тәсбих әйтү / Фәхеш-wәхшәт берлән тулған бер ханәдә [1, 164]; Һәр тараф, һәр җирдә халқың - шул металлның бәндәсе / Күрмиләр Хақны, чөн алтын һәр хәқыйқать пәрдәсе. Бу халықча: зөһде (суфилык), тәқwа, туғрылық та дин дә шул! / Хәзрәти Қорән, Зәбүр, Тәүрәт тә шул, Инҗил дә шул [1985, 1, б. 174] (Җыентыкны төзүчеләр тарафыннан Мөхәммәд, Давыт, Юныс, Гайсә пәйгамбәрләргә нисбәт ителгән дини китаплар, дип искәрмә ясала) [1, б. 361]. Милләт язмышы Коръәннән аерылгысыз: Лябед сиңа терлер өчен қорбан кирәк / Җитми мер-мер хәтем - чын, саф Қорән кирәк [1, б. 299]; Әмре Хақ қорсақ белән қаршыға қаршы килмәсә / Ул хәзер дингә wә Қорәнгә итағать (буйсыну) күрсәтә [2, б. 25]; Сәяси хәлләр белән бәйли: Ник бүген барча бозаw Қорән үбә, Қорән йалый / Хәзрәти шаһ, бел ки, биш-алты йәмин (ант) йоткан бүген [1, б. 297]; Ач бозаwдай тиз генә Қорән йалап та ант итеп / Күп wақыт йозрық, тайақлардан қотылған Мостафа [1985, 2, б. 211] һ.б. Мәхәббәткә корылган мөнәсәбәтләрне тасвир иткәндә файдаланыла: Күргәнең бармы әле Қорәндәге мәдхияңи? / Ул синең васфеңдә: "ля шәрқыйә, ля ғарбийә", - ди (Коръәндә Алланы сыйфатлаганда, ул бар, әмма уңда да түгел, сулда да түгел, алда да түгел, артта да түгел, аста да түгел, өстә дә түгел, ләкин бар дигән мәгънәне аңлатканда китерелгән сүзләр) [1985, 1, б. 373]; Күк китабының сине белгәнлегенә шаққатып / Ул хәзер алған "Сабах"тан бер Кәләмулла сатып [1985, 1, б. 226] (Кәләмулла - Алла сүзе - Коръән; "Сабах" - 1908 елның июль-август айларында китап бастыру, китап белән сәүдә итү өчен Казанда ачылган көтепханә) [1, б. 373] һ.б. Сатирик образ буларак тасвирланган Кисекбашның рухи халәте белдерелә: Итә идем көндә бер Қорән хәтем (Коръәнне укып чыгу) / Алмышым ғомремдә унбишләп хатын [1985, 1, б. 263]. Чынбарлыкта булган хәл сатирик планда сурәтләнә: Арыслан берлән йулбарыс йуратылған бер қаннан / Безнең Муса һич тик тормас: йалғыш тапқан Қорәннән [2, б. 10] һ.б. Мисалларда күренгәнчә, Коръән атамасы, алдагы шагыйрьләр иҗатындагы кебек үк, үзенең иршад-туры юлга күндерүче, иман белән тулган садр дигән, дини эчтәлеге белән сафхаклыгын саклаган хәлдә кулланыла, сан ягыннан аның күбрәк булуы аңлашыла. Шуның белән бергә, әлеге эчтәлекнең, алдагы шагыйрьләр иҗатыннан аермалы буларак, иҗтимагый тормышта бара торган күптөрле хәлләр белән бәйләнештә, төрле образ-тасвирлар ясау чарасы булып файдаланылуы, мәгънә эчтәлегенең киңәйтелүе ачык чагыла. Г. Тукай иҗатында кулланылган китап исемнәренә дини әдәбиятта аңлатма бар. Әхмәдһади Максуди "Гыйбадәте исламия" хезмәтенең "Китаплар" бүлекчәсендә болай дип яза: "Аллаһы Тәгалә дин вә шәригать хөкемләрене бәян кылыб, пәйгамбәрләренә йөз дә дүрт - 104 - китап иңдермешдер: пәйгамбәрләр шул китаплардагы хөкемләр илә кавемләрене иманга вә изге гамәлләргә өндәмешләрдер. Ошбу китаплардан Адәм галәйһиссәламгә - 10 кәгазь, Шис галәйһиссәламгә - 50 кәгазь, Идрис галәйһиссәламгә - 30 кәгазь, Ибраһим галәйһиссәламгә 10 кәгазь килмешдер. Вә дәхи Муса галәйһиссәламгә - Тәүрәт исемле китап, Дауд галәйһиссәламгә - Зәбур исемле китап, Гайса галәйһиссәламгә - Инҗил исемле китап вә пәйгамбәремез Мөхәммәд галәйһиссәламгә Коръән исемле китап килмешдер. Иң соң килгән китап - Коръәндер. Ул Коръән - әүвәлге китапларның кайсы хөкемләрене мәнсух кылмышдыр, ягъни ахыр заман халкының табигатенә муафыйк рәвешдә итеп үзгәртмешдер. Коръән эчендә адәм балаларының дөньялары өчен дә, ахирәтләре өчен дә кирәкле булган хөкемләр бардыр" [Максуди, 1905, б. 13-14]. Г. Тукай барлык диннәргә дә караган әлеге китапларның исемнәрен, халыкның алтын-байлыктан башканы белергә теләмәвен кискен ассызыклап, тасвир чарасы буларак файдалана. Коръәндәге 114 бүлекнең исемнәрен белдерә торган сүрә атамасы 2 мәртәбә төп дини эчтәлеге белән файдаланыла: Қаләм сәйед дорыр руе зәминә ғыйшқына (Каләм хөкем йөртүче җир йөзендә) / Сәзадер сурәтүннүндә йәминә (Аның белән ант ителгән "Нун" сүрәсендә) [1985, 1, б. 48] (Коръәннең 68 нче "Нүн" ("Каләм") сүрәсендә Аллаһы Тәгаләнең "Каләм белән ант итәм", - дигән сүзләре китерелә. Бу иң нык, ышанычлы ант дип санала) [1, б. 335]; Ғомернең иң читен, җайсыз, уңғайсыз бер минутында / Әгәр йансам қаты хәсрәт wә қайғ ының мин утында / Уқыйм тиз-тиз күңелдән бер ғаҗаиб сүрә Қорәннән / Ғазаплар мәғнәwи бер кул илән алынадыр җаннан [1985, 1, б. 208]. Айәт (аять - Коръән сүрәләренең / бүлекләренең аерым өлешләре - сүзләр, җөмләләр, шигъри юллар) сүзе, төрле кушымчалар алып, 7 мәртәбә кулланыла: Инде әмриткән сүзең дә айәте Қорән түгел [1985, 1, б. 227]; Ходай шунда җан биргән, мин шунда туған / Шунда әүwәл Қорән айәтен укыған [1985, 2, б. 51]; Уқыйм йалқынлы айәтләр - қараw йуқ һичберәw кәйфен [1985, 2, б. 13]. Айәт сүзе сүзформа рәвешендә "Шиһаб хәзрәт" әсәрендә 4 мәртәбә кабатлана: Ул итсә дә хәдис, айәтне күп нәқыл / Булып бетми аның ғақлы нәқылгә (башка кешеләр сүзенә) қол, ... Дәлил итә "Тәзәккәрү!" ("Искә алыгыз!") айәтләрен / Раwшан итә шул айәтнең һәр йақларын / "Тәфәккәрү!" ("Уйлагыз!") айәтләрен тайақ итә / Тик белгүче муллаларға тамақларын [1985, 2, б. 256]. Сүрә сүзе кебек айәт төшенчәсенең дә төп дини мәгънәсе белән исемләнеп файдаланылуы күренә. Коръәннең җидедән бер өлешен тәшкил итеп, еш файдаланыла торган сүрәләр тупланмасы Әфтияк язылышында - 1, Һәфтияк язылышында 1 мәртәбә авыл мәдрәсәсендә укытуны тәнкыйтьләү максаты белән кулланыла: Алларында шунда да Қорән була һәм Әфтийәк, ... Қул керенә былчыратқач Һәфтийәкнең һәр битен / Уртасыннан қапқалап, тәмләп кимергәннәр читен [1985, 2, б. 203]. Мисаллардан күренгәнчә, мөселман динендәге халык өчен изге булган әлеге рухани әдәбиятны Г. Тукай, традицияне саклап, үзләренең дини, туры һәм төп изге мәгънәләрендә файдаланыла. Бу хезмәтләрдән мәгълүм фикер-өзекләр, аерым сүз-төшенчәләр алына: Әстәғфирулла, анда кермим / Китәм Әғрафа тиз, бер ань да тормыйм (Әгъраф - Җәннәт белән Җәһәннәм арасындагы урын) [1985, 1, б. 96]; Қыйамәт йақын килде - җир сораwчы йарылды / Ғалимләр тәwбә қылды, - Аллаһ дигел, бәдәwам (Кыямәт - мөселман динендә өйрәтелгәнчә, үлгәннән соң яңадан терелү, хисап бирү көне) [1985, 1, б. 109]; Иртәгә көн матур булсын һәм бик айаз / Бақчабызда төрле қошлар бирсен аwаз / Шайан энем қурчақларға тимәсен лә / Бигрәк монсын изге Ләwхелмәхфузға йаз! (Ләүхелмәхфуз - дини мифология буенча, кешенең язмышы турында алдан язылып куелган такта, язмыш тактасы) [1985, 2, б. 261] һ.б. Бу әдәбият белән бергә, татар халкының тарихында, аның динирухани һәм дөньяви-көнкүрешендә мөһим урын биләгән истәлекләргә игътибар ителә: "Йосыф-Ягъкуб китабы"ның көен көйлим [1985, 1, б. 42] (XIII гасыр болгар-татар шагыйре Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы үлчәвенә ияреп язылуга ишарә): Тырышыйқ, и хас wә ғам (әдәбиятта 'барыгыз да, барлык халык' мәгънәсендә борынгыдан килә торган тәкъбир) / Җитәр, йокламыйқ һаман / Таңнар атты, бәдәwам [1, б. 44] (Шигырь борынгы тезмә әсәрләрдән "Бәдәвам" (язылу датасы мәгълүм түгел) китабының үлчәмен һәм төзелешен файдаланып язылган. Әсәр рифмадаш һәр өч юлдан соң дүртенчесе "Аллаһ дигел бәдәвам" рәдифе белән тәмамланганга күрә, шул исем белән йөртелә. Мәктәпләрдә Әлифбадан ("Иман шарты"ннан) соң уку дәреслеге булган. Казанда беренче мәртәбә 1846 елда чыга, аннан соң күп тапкырлар басыла) [1985, 1, б. 334]; "Хатирәи Бакырган" ("Ба кыр ган"истәлеге) [1, б. 89]; "Мактанышу" ("Бакырган"нан) [1, б. 123]; Йәһүдләр булды мәғзуб (ачуланылган) та қыйамәт / Қарышып, күз йомып Инҗилгә қаршы [1, б. 167]; "Һидайә шәрхе" намендә чуйын қалқанымыз бардыр (Урта Азиядә, 1152-1192 елларда яшәгән шәех Борһанетдин Гали әл-Маргыйнаниның мөселман юриспруденциясе буенча "Һидая филфуру" ("Юл күрсәткеч") дигән китабы. Бу китап мәдрәсәләрдә дәреслек итеп йөртелеп, муллалар кулында юридик эшләрне хәл итү өчен кулланма хезмәтен үтәгән, 1, б. 364]; "Мохтәсар"да хәез, истинҗа, тәһарәт бар иде [1, б. 247] ("Мохтәсар" - кыскача дини кагыйдәләр китабы, 1, б. 379]; Қадер кич (Сүрәи қадердән) [1985, 2, б. 188]; Рамазан ғайетендә Иблиснең шайтаннарына хитабы [1985, 2, б. 189] (Әсәр XIII йөз шигъри истәлеге "Кисекбаш китабы"на назыйрә рәвешендә язылган, "Кисекбаш"ка ғыйлаәвә (өстәмә) [1985, 1, б. 277]; "Һазиһи касыйдәтен фи мәдхе Мостафа" ("Мостафаны мактау турындагы көйле әсәр бу") шигыренә "Кыйссасел әнбия (Рабгузи)" дигән искәрмә бирелә [1985, 2, б. 211]. Рабгузи Насретдин бине Борһанетдиннең 1310 елда язылган "Кыйссасел әнбия" ("Пәйгамбәрләр тарихы")ында, пәйгамбәребез Мөхәммәднең иң сайлап алынган мәгънәсен аңлата торган Мостафа күркәм исемен файдаланып: Дин, шәриғәт рәитине (фикерләрен) ғали қылған Мостафа / Кафер, золмәт туларыны (динсезлек, караңгылык байрагыны) йиргә салғайын Мостафа, ... Қәwмигә дин күстәрмәйүн күккә ашған Ғайса ул / Өммәтенә булышу бән йирдә қалған Мостафа, ... . Ул ата берлән анасыйндин кәчеб (ятим калып) / Йалбарыб Хақдан шәфағәт, сатқул (булышлыr) алған Мостафа, ... Имәс мәүҗүд аның дик гәwһәре пак (Аныңдай саф хәтта асылташ та юк) / Дәлил улдыр ки, киде таҗы лүләк (Дәлиле шул: мактау таҗын киде ул), - дигән тезмә әсәре бирелә. Бу бәет күп "Әнбия"ләргә, шул исәптән, Аллаһияр Суфиның "Сөбател гаҗизин" ("Гаҗизларның ныклыгы") китабына да, Т. Ялчыголның аның шәрех-аңлатмасы булган "Рисаләи Газизә..." хезмәтендә дә урын ала. Г. Тукай шигырендәге Мостафа-Ширвинский (Исмәгыйлев) - Мостафа Лотфи, Төркиядән укып кайтып, "Борһане тәрәккый" газетасының мөхәррире була. Күп мәртәбәләр Г. Тукайның сатира утына тотыла [1985, 2, б. 376]. Шуның белән бергә, бу автор иҗатында дөньяви-көндәлек әдәбиятка игътибар зур урын ала. Г. Тукай, үз заманында чыга башлаган барлык газета-журналларга карата, эзлекле рәвештә төрлечә мөнәсәбәт белдерә барган: Бу журналның наме "Ғасрел җәдид"дер [1985, 1, б. 27]; Әгәр итсә иде ислам тәҗәссем (җисем / гәүдә булса) / Бақыббу "Нур"а идәрди тәбәссем (елмаер иде), "Нур"ның һәр сәтры (юлы) хави төрле мәғнә, ... Җәридә - бер фәридә (тиңдәшсез), наме - "Нур"дыр ("Нур" - Петербургта татар телендә басылган беренче газета (1905-1914]) [1985, 1, б. 34]; "Тәрҗеман" бу милләтең / Дәр денә улсын тәрҗеман ("Тәрҗеман" - 1883-1918 елларда Бакчасарайда төрки-татар телендә чыккан газета); / "Нур" да тәнвирендә (нурландыруын) тәксир / Итмәсә иде (югалтмаса) һәр заман, ... Хәйәтына (яшәвенә) "Хәйәт"ың гыйбта / Итде (көнләште) әрмәнстанлар ("Хәйәт" - 1904-1907 елларда Бакуда чыккан газета) [1985, 1 б. 35] һ.б. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, "Җәмгыять" тематик төркеменә мөнәсәбәтле рәвештә, хосусый исемнәре мәгълүм булган, дини- дөньяви мәдәният-сәнгатькә караган һәм мифология кысаларында өйрәнелә торган бәет, мөнәҗәт, әкият, көй, җыр, мәкаль һ.б. төшенчәләрнең хосусый исемнәре белән кулланылышын өйрәнү дә истә тотыла. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында сөйгән ярдан аерылып торуның газабы Сак белән Сокка охшатыла: Ғаҗәб сән, җаный, мәғшуққа / Бәңа үфкәлисең йуққа / Ки охшап Сак билә Соққа / Болай торма қымыз уңмай [1988, б. 397]; Бери "Сак" дәйүбән сызып / Моңайып йибәрә сызып / Икенчесе дәхи қызып / Моңайып "Соқ" дәйү йығлай [1988, б. 398]. Билгеле булганча, киң таралыш алган "Сак-Сок бәете"ндә, әниләре каргагач, ике игезәк улы Сак белән Сок исемле кошларга әверелеп очып китәләр. "Татар халкында Сак белән Сок исемен телгә алуга, күз алдына мәңге аерым яшәү фаҗигасе килеп баса. Шул ук традиция халык җырларына да килеп керә" [Урманче, 2009, б. 311]. Г. Кандалый әсәрендә дә сөйгән ярларның берсенең икенчесеннән аерым яшәве, шул ук аерылу, еглау, моңаю, кошлар язмышына охшарга теләмәү сурәтләнә: Ишетеп аңла бу сүзи / Ходайым сақласын үзи / Болардик итмәсен бези / Йуғыйсә халь начар булғай [б. 398]. Шуның белән бергә бу автор: Бери соқда, бери сақда / Икесе дә ике йақда / Моңайып йығлаған чақда / Йыламый һич түзеп булмай, - дип яза. Җыентыкны төзүченең фикеренә күрә, "Сак белән Сок сүзләре, бу очракта ялгызлык исем булудан бигрәк, урын-вакыт килешендә кулланылган тараф-төш төшенчәләрен дә аңлатса кирәк", - дип белдерелә [1988, б. 530]. Әлеге төшенчә-атамаларның, як (як - сторона, направление [Татарско-русский словарь, 1966, б. 702] сүзе белән бер контекстта кулланылуыннан, чыннан да, әлеге мәгънә аңлашыла дип әйтергә мөмкин. Г. Тукайның "Авыл җырлары" шигырендә Сак белән Сок атамасы мифологик сюжеттан килә торган нигездә, ягъни Кыямәт көнендә генә үзара очрашалар дигән мәгънәдә 1 мәртәбә файдаланыла: Сақ берлән Соқ Қыйамәттә берсен-берсе очрата [1985, 2, б. 10]. Бәет турында автор үзенең "Халык моңнары" китабында: Бу "Сак-Сок" хикәясе - халықның бер нәрсә белән дә чикләнмәгән киң фантазиясеннән (хыял) туган бер хикәядер", - дип, әлеге бәетнең текстын бирә [1985, 4, б. 159-162]. "Халык әдәбияты" китабында, башка көйләр белән рәттән, "Сак-Сок бәете" һәм көенең кайдан чыкканлыгы аның үз бәетләреннән дә күренә. Бәетләрдән аңлашылганча, бер ана үзенең ике баласын: "Сез Сак-Сок булсагыз иде", - дип каргый. Шул ук минутта балалар, Сак һәм Сок дигән ике кош сурәтенә кереп, кара урманга очып китәләр. Балалар исә искән җилләр аркылы гына аналарына үзләрен ең хәсрәтле сәламнәрен җибәреп торалар. Менә бу шуннан чыккан көй", - дип, "Сак-Сок көе" турында мәгълүмат бирә [1985, 4, б. 169]. Автор күп кенә шигъри әсәрләренең, халкыбызга мәгълүм булган аерым бер көй ритмына салынуын искәртә бара: Государственная Думага ("Ай бәгърем, Нәгыймә" көенә) [1985, 1, б. 112]; "Мөхәммәдия" көе [б. 117]; "Дөнья" көенә [1985, 1, б. 125]; Татар кошы сайрый (яки татарский марш) [б. 143] һ.б. Аерым шигырьләренә эпиграмма итеп җыр тексты китерелә: Җил таwышы: Җилбер-җилбер йөрмәс идем / Җил таwышын сизмәсәм / Өзелеп тақмақ әйтмәс идем / Үз халқымны сөймәсәм [2, б. 249]; яисә шигырь ахырында бирелә: Халық җыры: Китайский әф лисун / Килә диләр йәшнектә / Қартайғачдин үкенерсең / Типтереп қал йәшлектә [2, б. 264]. Билгеле булганча, Г. Тукайның "Җырлар дәфтәре"ндә, үзләренең исемнәре белән 27 көйгә җырлана торган һәм көе билгеләнмәгән ике тезмә әсәр урын ала [Тукай, 1985, 2, б. 281-328]. Аерым шигырьнең эчтәлеге мәкаль белән ачыклана: Ғабделхәмит (Мән хәфәрә биэрән литәбғатиһи wәқаға фиһи (Берәү үз халкына кое казыса, үзе үк шул коега төшә) [1985, 2, б. 27] һ.б. Риваятьләрдән мәгълүм фикерләр әдәбиләштерелә: Пәйғамбәрнең wафатыннан соң асла моғҗиза булмас / Йарылмас ай икегә, һәм қара таштан төйә туғмас [2, б. 50] (Ярылмас ай икегә - Дини ривайәт буенча, җирдәге могҗизаларына ышанм ыйча, сихерче дип атап, Мөхәммәд пәйгамбәрдән күктә могҗиза күрсәтүен, мәсәлән, кодрәте белән айны икегә ярып, ике кисәген ике якка җибәрүен, аннары аларны ике җиң очыннан чыгарып, үзенә сәҗдә иттерүен сорыйлар. Мөхәммәд пәйгамбәр моны үтәп чыга имеш). Бу риваять дини эчтәлекле китапларда да чагылыш тапкан. Таҗетдин Ялчыголның (17681838) "Рисаләи Газизә: Шәрхе "Сөбател гаҗизин" китабында Мәдәд қылса Ходай ғаләм арай / Хәбиб итсә ишарәт, айырылыр ай дигән икеюллык бар. Халык авыз иҗатында айның аерылуы дөнья бетүнең сәбәбе буларак аңлатыла [Урманче, 2008, б. 50-51]. Дини риваять буенча, Сәмуд халкын Хак юлга өндәргә килгән Салих пәйгамбәрдән, үзенең Алла вәкиле икәненә ышандыру өчен, могҗиза күрсәтүен сорыйлар: "Менә шул кара таштан дөя чыгар" [1985, 2, б. 352], - диләр. Салих пәйгамбәр таягы белән сугуга, бик шәп ана дөя пәйда була. Аңа карап, сәмудлар барыбер күктәге Аллага иман китермиләр, пәйгамбәр китү белән дөяне суеп ашыйлар. Г. Тукай менә шуларга ишарәли һ.б. Г. Тукай аерым шигырьләренең нинди вакыйгага мөнәсәбәтле булып язылуына ишарә итә: Тәрбийәтел әтфальгә (Бер тыйфле мөслим лисанындан) [б. 149]; Ишек баwы (Кышкы туйда) [1985, 1, б. 196]; Бер кайғы көнендә ("Все говорят" көенә җырлана иде) [1985, 1, б. 217] һ.б. Шигырьнең адресаты билгеләнелә: Фөрйад (Бер хатын авызыннан) [б. 202]; Бер шәйехнең мөнәҗәте [б. 206]; Ата илә бала (Кара такта янында) [б. 278]; Су анасы (Бер авыл малае авызыннан) [1985, 1, б. 283] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Г. Тукай шигъри әсәрләрендә, халык авыз иҗатына караган күптөрле жанрларның мөмкинлеген әдәбинәфасәти тасвири-сурәт чарасы буларак файдалана. Г. Тукайның иҗатында, алдагы шагыйрьләрнекеннән аермалы буларак, кешеләрнең яшәеше өчен кирәк булган дәwләт / хөкүмәт һәм аның институтларына мөнәсәбәт белдерү юнәлешендәге: дәwләт / хөкүмәт, хаким / сәйәсәт, суғыш / солых, сәнәғать-төзелеш һ.б. төшенчә-атамаларының үз исемнәре белән кулланылуы чагылыш таба. Әлеге юнәлештә дәүләти рәсми-эшчәнлеккә караган хосусый исемнәре мәгълүм булган төшенчәләр файдаланыла: Бу хөррият - Манифесты государьдыр [1985, 1, б. 43]. Государственная Думаға, Ах син, Дума, Дума, Дума / Эшләгән эшең бума? [1, б. 112]. Мин гласныйлықта тормышым Йәнә / Бу шәһәрнең Думасында ун сәнә [1, б. 263] һ.б. Башка шигырьләрендәге кебек, бу очракта да халыкның моң-ары мәсьәләләре төп фикер буларак күтәрелә. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшкән ялгызлык исемнәр белән бирелә торган төшенчә-атамаларның саны һәм колачына карап кына да авторның үзе турында С. Рәмиевкә язган хатындагы: "Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә", - дигән фикеренең абсолют дөрес булуы аңлашыла [1956, 4, б. 227]. Ш. Рамазанов үзенең "Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле" мәкаләсендә: "Тукай иҗаты ул чордагы татар иҗтимагый-мәдәни тормышының "кечкенә энциклопедиясе" дирялек. Аның иҗаты-тарихчылар өчен дә, язучылар, шагыйрьләр өчен дә, телче һәм әдәбиятчылар өчен дә бәрәкәтле чыганак", - дип белдерүе белән, әлбәттә, хаклы була [Татар теле буенча очерклар, 1954, б. 58 - 92]. 2.1.4 "Табигать" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Кеше үзенең туганыннан алып үлгәненә кадәрге яшәешендә: а) күк җисемнәре (ай, қойаш, йолдызлар, иқлим исемнәре һ.б.), ә) җир өсте табигатенә карый торган географик объектлар (тау, диңгез, елга һ.б), б) үсемлекләр, в) хайваннар дөньясы белән бәйле хәлдә көн күрә. Шул исәптән, әлеге даирәгә бәйле аерым күренешләр, халыкның дини ышанулары нигезендә, Бу дөнья һәм теге дөнья яссылыгында реальләшә. Бер уңайдан көндәлек тормыш белән бәйле хәлләр фантазиясе белән баетылган мифологик зат-төшенчәләр рәвешендә җанландырыла. Авторлар иҗатында әлеге үзенчәлекле төшенчә-атамалар максатка җайлаштырылып әдәбиләштерелә. Барлыкка килүләре табигать белән бәйле булганга, бу төшенчә-атамаларны да "Табигать" тематик төркеменә берләштереп карарга мөмкин. Аңлашылганча, ялгызлык исемнәр тикшерелә торган бүлектә, әлеге төшенчә-атамаларның хосусый исемнәре белән кулланылу очракларына игътибар ителә. Аларның контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре һәр авторның максатына ярашлы рәвештә ачыла. Югарыда, язма истәлекләр теленең өйрәнелешен күзәткәндә, әлеге мәсьәләнең һәр автор тарафыннан ничек тикшерелүенә игътибар ителде, "Җәмгыять" тематик төркеменә караган төркемчәләрдән аермалы буларак, "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган сүзләрнең җентекләбрәк барлануы һәм тикшерелүе мәгълүм булды. Бу очракта әлеге үзенчәлекнең ХIХ гасыр - ХХ гасыр башы татар әдәби телендә язылган поэзия әсәрләрендә ничек тормышка ашырылуына кыскача гына тукталу зарур. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әлСәгыйди" (1845, 1889) китабында һәм башка әсәрләрендә үзләренә хас ялгызлык исемнәр белән кулланыла торган күк җисемнәре хосусый исемнәре мәгълүм үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына караган төшенчә-атамалар файдаланылмый. Җир өсте объектлары атамалары һәм аларның кулланылыш үзенчәлеге. Бу дөньядагы җир өсте табигатенә караган берничә реаль - табигый географик объект хосусый исемнәре белән кулланыла: Илчеләрдән йалғызы улды җөдә / Ултырыб Бәхре Сәфидә (Ак диңгездә) бу кәза (яңадан) [б. 78]; Қазый қылды Дәшти Қыпчаққа қадәр / Дәwре Һарун ғазыйде, ул дәмдә, бер әр / Тохмы Чынғыз иде ул ғали һимәм [2002, б. 80] һ.б. Автор шулай ук җиргә мөнәсәбәтле рәвештә, дини-м ифологиядән билгеле теге дөньяга караган, ялгызлык исемнәре мәгълүм төшенчәатамаларның берничәсен файдалана: Һәм аның сағ җанындин Зөлҗәлал / Хәлиқ идебде ике бағ, җәннәт мисал / Ике бостан дәхианың сулыдан / Әйләмешде мисале җәннәт Ғадән (Гадән җәннәте кебек) [2002, б. 70]. Төп мәгънәсе бакча булган җәннәт сүзе [Алынмалар, 1985, б. 774] бу очракта дини оҗмах (күтәрелү) мәгънәсендә [Әхмәтьянов, 2015, б. 73]. "Җәннәт - Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөэмин-мөселманнарга вәгъдә ителгән изге рәхәтлек, мәңгелек бәхет урыны, ... җәннәтләр берничә төргә бүленә, гади (сады Эдема), әлФирдәүс (бакчалар), "Мутафифин" ("Киметеп үлчәү") сүрәсендә - Гыйллиюн" [Урманче, 2009, б. 50; Коран, 1990, с. 493, 640-641]. Ғадән исемендәге җәннәт әлеге нигездә карала. Ирәм бағы: Җәһд илә япыб Ирәм бағыны, Ғәд / Бер дәм анда ултырыб улмады шат (Ирәм багы - Гарәбстанда Шәддад бине Гәд дигән бай патша төзегән бу дөньядагы Оҗмах) [2002, б. 81]. "Ирәм багы дигән искиткеч бакчалар, гаҗәеп сарайлар, энҗе-мәрҗәннәр белән тулы зиннәтле шәһәр салдырып, аны тышкы дөньядан беркем дә үтеп кермәслек бик калын, биек таш коймалар, чуен капкалар белән уратып алдырган. Ләкин Шәддад җәннәте дигән бу бәхетлеләр шәһәренә, астан җирне казып, тычканнар үтеп кергәннәр һәм, бик тиз арада бихисап үрчеп, шәһәрнең бар зиннәтен кимереп, диварларны екканнар, имеш" [Урманче, 2008, б. 258]. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә дә, үзләренең ялгызлык исемнәре белән "Табигать" тематик төркеменә берләшкән төшенчә- атамалар иркен кулланыла дип әйтеп булмый. Файдаланыла торганнары белән, асылда, чибәр абыстайларның гүзәллеге яисә табигатьнең хозурлыгы тасвирлана. Күк җисемнәренә караган: Зөһрә йолдыз кебек сәнең күзләрең бар / Қыйәфәтең фәрештәгә биңзәр имди [1988, б. 109] мисалын күрсәтергә мөмкин. Календарьда бирелә торган ай исемнәрен ялгызлык исем дип санасак, "Сәлам улсын сезә, мелла Рауилә..." - дип башлана торган дүртьюллыкның ахырында 17 маһи рәҗәб, Ғаб-р Кандалый дип кул куелган; Рәҗәб ае - мөселман илләрендә таралган ай-һиҗри календарендә тәртип буенча җиденче айның исеме [1988, б. 101]. Саба йиле, исәр булсаң, ... Саба йиле, нә хуш йилсән, ... Саба йиле белән шаулый / Агыйделнең қамышлары [б. 213]; Сәңа таба очыйм дисәм / Кирәк баде Сөләймани (Сөләйман җиле) [б. 424] һ.б. Җир өсте табигатенә нисбәтән, традиция булып килә торган Ирәм бағы төшенчәсе, "...Моңайып сайрыйдыр қошлар" дип башлана торган шигырендә, үзебезнең төбәктәге җәй вакытының хозурлыгын һәм кызның гүзәллеген белдерү өчен, чагыштыру максаты белән кулланыла: Йәшел чирәм бу җәй чағы / Безем илнең Ирәм бағы / Тәмам җәннәт кеби шул ан / Гүзәл мәхбүб булу тагы [1988, б. 80]. Сәнең кебек ки қыз йуқдыр җиһанда / Мәгәр булса булыр бағы Ирәмдә [б. 227]; Телләреңдер багы Ирәм былбылы / Нурлы йөзең һәр урында билгеле [б. 229] һ.б. Шигырьләрдә 3 мәртәбә кулланылган Ирәм бағы авторның "Шәфгый" поэмасында, берничә мәртәбә төштә күрү кебек, түбәндәгечә бирелә: Қолақ салып ишет, Шәфғый / Ки сөйләйәм сәңа бер дөш / Ирәм бағында имеш сән / Ки сайрарсың улып бер кош [1988, б. 346]; Бу Шаһбан падишаһ тагы / Моның алда Ирәм бағы / Бақарсам сул белә сағый / Ирәм бақы ирер мәқрүб (якын), Күрәм ки, бағы Ирәмдер / Эчендә йахшы хәрәмдер (хатын-кызлар өе) [б. 348] (Җыентыкны төзүче аңлатуынча, Ирәм багы - Ирәм бакчасы, Шәрык риваятьләре буенча, гүзәллеккә тиңе булмаган матур бакча - Җир өсте җәннәте. Бу риваятьләрнең тамыры Бабил - Вавилон чорына барып тоташа) [1988, б. 528]. Әлеге атаманы автор "Фәрхи" поэмасында да: Йә оҗмах хуры идеңме / Бу көн иңдеңме дөнйа / Йә Ирәм бағындин туғып / Үсеп килдеңме бу җайа (җайга - урынга) [б. 365]. "Сахибҗәмал" поэмасында да куллана: Ирәм бағындамы үсдең? / Йөрәгем бәғрене кисдең / Саба йили кебек исдең / Ки сахраларда, чүлләрдә [1988, б. 390]. Шулай итеп, авторның дини-мифологик төшенчәне адәм баласын чорнап алган бу дөньядагы табигать күренешен һәм аның уртасындагы асыл зат кызларны мактау өчен куллануы аңлашыла. Су чыганакларыннан, Кәwсәр чишмәсе атамасы, - традиция булып килә торган җәннәттәге изге су чыганагы: Зәһи ширин ки бу әнһар (елгалар) / Хосусән-хәүзәи Кәwсәр! [1988, б. 308]. Бу авторда 'җәннәт төшенчәсе җиннан сүзләре белән белдерелә: Би - ғайрәт кеше кемдәй йүс (үз хатыны белән сату итүче) / Тәмуғға уладыр мәэнүс (күнеккән) / Җинан андин ула мәғбүс (лаек булмау) / Ки зәррә күрмәйә руйан (йөз) [1988, б. 265]. Шул ук төшенчә оҗмах исеме белән алмаштырыла: Оҗмах сыйфаты wә һәм аның әһленең әхуале [б. 306]; Оҗмахда хурларның сыйфаты wә бәйане [1988, б. 309] һ.б. Бу урында алар дини мәгънәләре белән кулланылалар. Сәйхун һәм Җәйхун дигән елга исемнәре: Кирәк мақта, кирәк тиргә / Әгәр китсәң бүтән иргә / Йитәлмассың йырақ йиргә / Кирәк - Сәйхун чығып Җәйхун [б. 408] (Җыентыкны төзүче аңлатуынча: Сәйхун, Җәйхун - Урта Азиядәге Сырдәрья һәм Амудәрья елгаларының борынгы исеме. Сәйхун һәм Җәйхун чыгып китү дигән гыйбарә 'җир читенә китү, бик еракка китү'не аңлата) [1988, б. 532]. Үсемлек дөньясына караган төшенчә-атама халык җырларында җырлана торган образы белән бирелә: Сәнең буең Ак Иделнең қамышы / Сүләгән сүзләрең былбыл таwышы [1988, б. 171]; Буйың зифа Иделдәге қамышдин / Йөрәгем йанадыр сәнең сағышдин [б. 237]. Чибәр кызның гүзәллеге үсә торган урынчылыгының исеме белән аталган гөлгә тиңләнә: Гөле сәрби Бохаратик җәмалың (Чибәрлегең Бохараның сәрби гөле шикелле) [б. 121] һ.б. Г. Кандалыйның "Рисаләи-л-иршад" поэмасында, Ә. Каргалый әсәреннән килә торган традициядә, җәннәтнең сыйфатлары саналганда, анда үсә торган агач исеме кулланыла: Хосусән ул шәҗре Туби / Зәһи никя, зәһи хуби (бигрәк тә матур) / Зәһи мөҗдә, зәһи туби / Җиһанда кем қыла ихсан [б. 308] Дөнйада йахшылық қылучыга "ни гүзәл, ни йахшы" хәбәр бирә [б. 308]. Туби сүзе үзенең төп мәгънәсе һәм ымлык вазифасын үтәгән хәлдә файдаланыла. Автор үзенең бер шигырендә бу агачны гүзәл кызга мөнәсәбәтле Илаһи, бу асыл қошны / Тубай ағачына қундыр [1988, б. 73] дип тә куллана. М. Акмулла шигырьләрендә берничә күк җисеме үз исеме белән файдаланыла: Бөрадәр, сезгә үтенәм сәлам йазыб / Күзең сал: Мәрҗани ул Тимер қазық (Төньяк поляр йолдызның исеме) / [2001, б. 17]; Ай торғанда Чулпанға (Зөһрә йолдызның исеме) ғашыйқ булған / Ни қылсын Көннең (кояшның) нурын ул бер зарир (сукыр) [б. 22]; Бозаwы үлгән сыйырдың сөте булмас / Җолдызы Саратандың (Кысла йолдызлыгы) Кавес (Укчы йолдызлыгы) булмас [б. 73] һ.б. Бу авторда да хосусый исемнәре белән кулланыла торган җир өсте атамаларының шактый чикләнлеге күренә: Муйныңны айаймын, бөрадәрем / Қотырсаң да Уралдай таwны сөзмә [2001, б. 34]; Көчле су - таwыңны бозып китсә / Қазақның тегермәнен Форат тартмай (Евфрат елгасы, саф сулы инеш-чишмә) [б. 42]; Шаһбазлар Каф тағына күчеп киткән / Урынына - қозғын, байғыс қунып қалған [б. 89]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә хосусый исемнәре мәгълүм күк җисемнәре, традицияне дәвам итәкән хәлдә файдаланыла: Үтте төннәр, ай батар / Чулпан қалқар, таң атар [1985, 1, б. 143]; Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән [1985, 2, б. 216]. Автор бу ялгызлык исемне уртаклык сүз мәгънәсе белән дә куллана: Әгәр wәғдәдә торсаң син, бу қыз - чулпан күзеңне бир [1985, 1, б. 292]. Җир өсте табигатенә карый торган хосусый исемнәре мәгълүм чынбарлыктагы реаль табигый күренешләр алдагы шагыйрьләргә караганда ешрак кабатлана: Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таwлары миқдар [1985, б. 92]; Батарсың дим - йөгермә Нилгә қаршы [б. 167]; Йатмасын мәңге, җитәр! / Мисле сәлҗ Санғатар (Сен-Готард (Альп) тавындагы кар кебек) [б. 144]. Син - чабақ Иделдәге, тик күрсәтәсең қойрығың [б. 199]; Каф таwы артында үсә самараw - қош баласы [б. 249]. Г. Тукай иҗатында җәннәт сүзе лексема буларак баш килештә - 10, сүзформа хәләтендә 6 мәртәбә кабатлана [Шигърият теле, 2009, 1, б. 290]; оҗмах сүзе баш килештә - 9, сүзформа хәләтендә 8 мәртәбә кабатлана [Шигърият теле, 2009, 2, б. 71-72]. Г. Тукай шигырьләрендә ялгызлык исем белән кулланыла торган хайваннарның барысы да диярлек халыкның көндәлек тормышы белән бәйләнгән фантазиясенә нигезләнгән күренә: Җиһанда хиссе инсийат озак кәрратлә Ганкадан (Җир йөзендә кешелек тойгылары Ганкадан күп ерак) [1985, 1, б. 139] (Ганка - ахмаклык, аңгыралык символы булган фантастик кош исеме). Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире / Китте қушқан җиргә, атлап адымын ире-ире [1, б. 170]; Каф таwы артында үсә Самараw - қош баласы (Сәмруг кош) [1, б. 249]; Тартыб алды бунларый миннән Дийү, ... Ул Дийүне җәдрә белән аттырыйқ, ... Ул Дийүнең, бәлки, сихерен кайтарыр, ... Ул барып алсын Дийүнең җаныны [1, б. 264] һ.б. Г. Тукай иҗатында, хосусый исемнәре мәгълүм Шүрәле, Дийү, Су анасы, Алтын әтәч кебек мифологиягә караган атамалар белән бергә, Мийәwбикә кебек реаль тормыштагы җан ияләренең дә, сәнгатьчә төшенчә / образ буларак кулланылышы аңлашыла. Г. Тукай бер мәртәбә җәннәттәге Туби / Туба агачының исемен файдалана: Әйе, буеңда зифа, Туба кеби / Шул мөқаддәс талға йафрактыр кулың, ... Шағыйрәнә сүз бу, аңларсың үзең / Бу сыйфатлардан йырағрақтыр қулың [1, б. 235]. Г. Кандалый шигырьләрендәге кебек, үзенең төп эчтәлеген саклаган хәлдә, чибәр кызның гүзәллеген тасвирлау чарасы булып килә. Шулай итеп, ХIХ гасыр татар поэзиясе әсәрләрендә үз исемнәре белән кулланыла торган күк җисемнәре, җир өсте табигатенә караган, яисә үсемлек һәм хайваннар дөньясы белән бәйле, ягъни кешене чолгап алган, аның тирә-юнендәге, чынбарлыктагы күренешләр, үзләренә хас хосусый исемнәре белән эзлекле кулланыла дип әйтеп булмый. Тарихтан мәгълүм, мифологик эчтәлеге белән халыкның авыз иҗатында урын алган аерым төшенчә-атамалар, традиция булып килә торган эчтәлекләрен саклаган хәлдә дә, мәгънә эчтәлегенең күләме киңәйтелеп, тасвирлау чарасы буларак яңартылып та файдаланыла. Кыскача нәтиҗәләр. ХIХ гасыр - ХХ гасыр башы татар поэзиясе әсәрләрендә, "Ялгызлык исемнәр" инвариант-уртак нигездә берләшә торган парадигма вариантлары, "Илаһи зат", "Кеше", "Җәм гыять", "Табигать" дигән тематик төркемнәргә (өлешчә) бүленеп туп лан ды. "Ялгызлык исемнәр" инвариант нигезенә берләшә торган парадигма вариантлары төрле тематик төркемнәрдә чагылыш табу сәбәпле, аларны аерым бүлекнең төрле бүлекчәсе итеп барларга һәм контекстуальсинтагматик мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә кирәк булды. Гомум телнең лексик составын тикшергәндә, нигез итеп алына торган "Кеше", "Җәмгыять", "Табигать", тематик төркемнәре белән беррәттән, язма әдәбиятта ялгызлык исемнәр нигезендә берләшкән "Илаһи зат" тематик төркемен аерып карарга мөмкин булды. Әлеге төшенчәгә нисбәтле инвариант-парадигма вариантлары дигәндә: а) Бар һәм Бер булган Аллаһ атамасының 99 әсмаи-хөснә / исме-әгъзам атамалары, ә) Аллаһ белән пәйгамбәрләр арасында илче булган фәрештәләрнең исем-шәрифләре барланды һәм анализланды. ХIХ гасыр - ХХ гасыр башында язылган / басылган тезмә әсәрләрдә "Илаһи зат" тематик төркеменә берләшүче Бар һәм Бер булган Аллаһ һәм аның әсмаи-хөснә / исме-әгъзам күркәм атамаларының хикәяләү барышында һәр автор тарафыннан үзенә кирәк дәрәҗәдә сайлап файдаланылуы күренде. Асылда, традициянең дәвам итүе дини хезмәтләрдән һәм Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасыннан ук мәгълүм булган Алла, Илаһ, Хақ, Рабб, Рахман, Рәхим, Кәрим, Зөлҗәлал, Бари, Ғали, Ғафур һ.б. исме-әгъзамнар кулланыла. Шуның белән бергә, әлеге рәт дини хезмәтләрдә күрсәтелмәгән Тәңре, Хода, Ходай, Мәwлә, Мәғбүд, Йәз / Язь кебек яңа исем-төшенчәләр белән баетыла. Әлеге Илаһи атамалар, дини хезмәтләрдә саналып бирелгән тәртиптә түгел, авторның теләгенә туры кителеп, сүзмәгънә, сүзформа, тезмә сүз, парлы сүз, фразеологик бөтен, сүз тезмәләре шәкелендә, сурәтләү чарасы буларак файдаланыла. Г. Тукайның беренче шигырьләрендә үк, язма традиция булып килә торган Аллага нисбәтле төшенчәнең мәгънә күләме, өммәт / милләт, халык язмышына бәйле рәвештә киңәйтелүе мәгълүм булды. Шулай ук, аерым исме-әгъзам атамаларының, чыганак телендәге күп мәгънәле вазифасын саклап, әмма татар сөйләменә җайлашып файдаланылуы күренә. Гарәп телендә төрлечә язылып, төрле мәгънәләрендә кулланыла торган Хақ сүзе, татар телендә әйтелешкә туры китерелеп, бертөрле язылышта күрсәтелә башлагач, омонимнар буларак яңгыраш ала: а) хақ - тугры (туры), чын(лык), хакыйкать; ә) хақ - бәя; б) хаққ - хокук; в) хақ - туфрак, г) хақында - бәйлек сүз һ.б. Бу берәмлекләрнең барысының да диярлек, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә файдаланылуы, алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, язма норма буларак ныгытылуы күзәтелә. Табигатьтән өстен зат булганга, "Илаһи зат" төшенчәсенә берләшә торган Аллаһы Тәгаләнең төрле вазифа үтәүче күпсанлы фәрештәләре дә традиция булып килә торган үз исемнәре һәм үзләренә хас булган мәгънәләре белән кулланыла. Тикшерүләрдән аңлашылганча, һәр автор сурәтләнә торган хәлләргә үз мөнәсәбәтенең нинди булуын ачыграк белдерү өчен, аларның традицион мәгънә эчтәлегенә төрлечә бәя бирә, ягъни аңа йөкләтелә торган вазифаны тулырак күрсәтергә тырыша. Бу юнәлештә аларның кулланылу ешлыгы да, традицион мәгънә эчтәлеге дә төрле авторда төрлечә. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә, Хак юлдан язып, Тәңрегә дошман булган аерым фәрештәләрнең исемнәре еш кабатлана. Алар үзләренең традиция булып килә торган туры мәгънәләре белән дә, алдагы шагыйрьләр иҗатыннан аермалы буларак, авторның мөнәсәбәте белән катлауландырылып, чынбарлык хәлләренә бәйле рәвештә, дөньяви яңгырашы белән дә аерым шигырьләренең эчтәлегеннән яңа сурәтләү чарасы буларак кабул ителә. Димәк, "Илаһи зат" нигезенә традиция буларак берләшә торган төшенчәләрнең кулланылышы билгеле бер дәрәҗәдә яңартылып дәвам иттерелә. Ялгызлык исемнәр белән "Кеше" һәм "Җәмгыять" тематик төркемнәренә берләшә торган төшенчә-атамаларның да катлаулы булуы аркасында, җентекләп барларга һәм объектив дәрәҗәдә анализларга кирәк иде. "Табигать" тематик төркеменә үз исеме белән берләшкән күренешләрнең шактый аз санда файдаланылуы билгеләнде. Гомумтелдә, "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган: җиһан, галәм, дөнья, табигать, атмосфера, горизонт, планета, вакыт, билге, хәрәкәт, үзгәреш, ара (пространство) сугыш, солых кебек абстракт мәгънәле төшенчә-атамалар, аерым фән тармакларының объекты буларак тикшерелгәндә, кайберсенең хосусый терминологик исеме белән кулланылуы билгеле. Өйрәнелә торган истәлекләрдә аларның эзлекле файдаланылуы күзәтелми. М. Акмулла иҗатында кулланыла торган ике планета исеме күк җисемнәре бүлекчәсендә бирелде. Хас исем алмаган хәлдәге төшенчәләрне абстракт мәгънәгә ия булган сүзләр рәтеннән анализлау ихтималы күздә тотыла. 2.2. "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар Әлеге бүлектә тикшерү объекты булып уртаклык сүзләре алына. Керештә әйтелә башлаган фикерне дәвам итеп, ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләрнең үзара мәгънәви бәйләнеш мөнәсәбәтен кыскача ачыклап китү сорала. Билгеле булганча, ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләр, мөстәкыйль мәгънәле сүз дигән бер үк нигезгә каратыла [Татар лексикологиясе, 2015, б. 33]. Мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне, аларның атау вазифасының төрле булуына нигезләнгән, ялгызлык һәм уртаклык (уртаклык) дигән ике семиологик класска бүлеп карау гамәлгә куела. Сүзнең атау функциясе ягыннан караганда, ялгызлык исемнәр зат яисә предметларны индивидуальләштереп атый, үзләре белдергән зат, предмет, күренешләрнең табигате / билгеләре турында киң мәгълүмат бирә алмый, фәкать аларның берсенә хас үз исемен күрсәтә. Телдәге барлык зат, предмет, төшенчәләр, хосусый исематамалары белән белдерелә алмаганга күрә, бу төр сүзләр, уртаклык сүзләр белән чагыштырганда, аралашу өчен төп көч, нигез булып тора алмый. Уртаклык сүзләр үзләре белдерә торган предметларны, күренешләрне гомумиләштереп атый, ягъни сүз предметның, күренешнең аерым бер экземплярына түгел, бәлки тулы бер классына / төркеменә уртак атама була. Ялгызлык исемнәр белән чагыштырганда, сан ягыннан күбрәк, мәгънә эчтәлеге ягыннан катлаулырак, функциональ үзенчәлеге ягыннан да колачлырак була. Димәк, сүз-атама затны, предметны, күренешне, хәлне гомумиләштереп белдергәндә, аның мәгънә эчтәлегендә кешенең чынбарлыкка яисә аң-фикер эшчәнлегенә нигезләнеп барлыкка килә торган мөнәсәбәтенең мөмкинлеге киңрәк чагылыш таба, сүз башкара торган вазифаның колачы арта. Мәсәлән, Тукай - шагыйрь дигәндә, Тукай, ялгызлык атамасы буларак, бер кешенең исемен белдерә. Шагыйрь - уртаклык сүз, ике вазифа үти: а) бу җөмләдә Тукайның шигырь иҗат итүче кеше булуын аңлата, ә) аерым кулланылганда, шигырь язучы барлык кешеләрнең профессиясен белдерә, димәк, гомумиләштерү киңәя, шуңа күрә Тукай дигән исемгә караганда, шагыйрь дигән төшенчәне белдерә торган сүзмәгънә эчтәлегендә адәм баласының аңлау / фикерләү / күзаллавына бәйле булган эшчәнлеге киңрәк була. Шушы үзенчәлеге нәтиҗәсендә, сүзнең мәгънәви-с емиологик эчтәлеге формалаша, ул бер үк вакытта һәм атау, һәм аралашу функциясен үти ала торган чарага әверелә [Уфимцева, 1986, с. 96 - 98]. Уртаклык сүзләр барлык телләрдә дә лексик составның төп массасын белдерә, адәм балаларының чынбарлыктагы тормыш-к өнкүрешенә бәйле предмет, күренешләрне һәм эчке кичерешләренә нисбәтән хәл-әхвәлләрен чагылдыруда төп билге-знак буларак, аның дөньяны танып-белүен, фикерләү һәм әйтеп бирү үзенчәлеген барлыкка китерә, җанлы-сөйләмә аралашуда һәм язма әдәбиятта төп чара буларак файдаланыла, төрле яктан тикшерү объекты булып күтәрелә. Мәгънәвисемиологик яктан лексик-семантик категорияләргә бүленеп өйрәнелә. Шуның белән бергә, лексикология / семасиология фәнендә уртаклык сүзләрне, ялгызлык исемнәрдән аермалы буларак, мәгънә эчтәлекләренең нинди булуына карап, конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле дип, ике типка бүлеп тикшерелүнең гомум кабул ителүе мәгълүм. Керештә аңлатылганча, сүз белән белдерелә торган төшенчәнең нинди нигездә барлыкка килүе һәм мәгънә эчтәлегендә гомумиләштерүнең нинди дәрәҗәдә булуына карап, мөстәкыйль мәгънәле уртаклык (уртаклык) сүз белдерә торган мәгънә ике типка бүленә: 1) сүздән аңлашыла торган мәгънә (информация) предметка (референтка) мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килсә, ягъни сүз, күреп, тотып, тоеп, ишетеп, татып карый ала торган чынбарлыкта булган предметка мөнәсәбәтле төшенчәне белдерсә, конкрет мәгънәле сүз дип атала. Бу очракта, тагын аң-фикерләүгә нигезләнгән гомумиләштерү нәтиҗәсендә, шул предметның бер данә генә булмавы белдерелә; 2) сүздән аңлашыла торган мәгънәнең (информацияның) билгеле бер яктан нигезе чынбарлыкта булса да (мәсәлән, айны, кояшны күрәбез), мәхәббәт, кайгы-хәсрәт сүзләрендәге кебек, чынбарлыктагы бәйләнеше булмаса да (күрмибез, тотып карый алмыйбыз), адәм баласының аң-фикер эшчәнлегенә мөнәсәбәтле барлыкка килә торган төшенчәне белдерсә, абстракт мәгънәле сүз дип атала. Язма истәлекләрдә файдаланыла торган уртаклык сүзләр тикшерелгәндә дә, конкрет һәм абстракт мәгънәле типлар дигән бүленешне сакларга, анализны әлеге ике нигездә алып барырга кирәк. Димәк, аерым әсәрләрдә кулланыла торган мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең уртаклык (уртаклык) дигән семиологик классын инвариант-нигез итеп алганда, мәгънә тибының нинди булуына карап, объектив-конкрет / денотат мәгънәле һәм субъектив-абстракт / сигнификат мәгънәле дигән ике вариант-парадигманың берләшүен билгелибез. Аннан соң әлеге вариантларның үзләрен, инвариант-парадигма буларак, конкрет һәм абстракт мәгънә белдерүләренә карап бүленә ала торган уртаклык сүзләрнең һәркайсын аерым нигезгә туплап анализлый алабыз. Әлеге мәсьәләләрне җентекләп аңлау / тикшерү барышында, XIII гасырдан алып ХХ гасыр башына кадәрге дәвердә язылган, басылган, шәрехләнеп, тәрҗемә ителеп укучыга җиткерелгән язма әдәбиятта, конкрет мәгънәле сүзләргә караганда, абстракт мәгънәле сүзләрнең активлыгы, язма истәлекнең эчтәлеген укучыга җиткерүдә төп чара хасил итүе, алгы планда баруы мәгълүм булды. Бу хәл, әлбәттә, тел знагы сигнификат компонентының, барлык семиологик классларга караган лексикада төрлечә чагылуына, гомумтелдәге лексиканы тикшергәндә дә актуаль булуына нигезләнә [Уфимцева, 1986, с. 94 - 95]. Шуның белән бергә, әлеге үзенчәлекнең, язма истәлекләрдә күзәтелә торган берничә сәбәп белән тагын да киңәйтелүе билгеләнде: а) ялгызлык исемнәрнең күбесе, шул исәптән Аллаһы Тәгаләнең аерым исме-ә гъзам атамалары әсәр эчтәлегендә, хикәяләү барышында, абстракт мәгънәле гадәти уртаклык сүз булып та файдаланыла; ә) конкрет мәгънәле булып "туган" сүзләр, сүз җаена туры китерелеп, лексик мәгънә эчтәлегендәге денотат өлешен саклаган хәлдә, сигнификат компонентының төрле төсмерләр алып киңәюе нәтиҗәсендә, абстракт мәгънәле сүзгә якынаеп кулланыла башлый; б) абстракт мәгънәле булып барлыкка килгән сүз, мәгънәсен конкретлаштырука йөз тотмый, ул үзе кебек берничә сүз белән бер үк төшенчәне атау вазифасын җиңел башкара, ягъни мәгънәдәш парлар рәтен хасил итә; в) әлеге үзенчәлекләрнең мөһим нигезе булуы аңлашыла. Истәлекләрдә адәм баласының бу дөньяда һәм теге дөньядагы яшәеше сурәтләнә: а) дини-рухани тәгълиматка караган постулат-нигез терминнар һәм ә) зат / кешенең аң-акыллы, гыйлеммәгърифәтле, иман-вөҗданлы булуга караган төшенчә-атамаларның барысы да абстракт мәгънәле гарәп һәм фарсы алынмалары белән бирелә. Бу сәбәпләр абстракт мәгънәле сүзләрнең әсәр эчтәлегендәге активлыгын билгели. Әлеге күренешләрнең һәркайсына игътибар итәргә, аерым бүлекләрдә, әсәр текстларында кулланыла торган мисаллар белән киңәйтеп аңлатырга кирәк була. 2.2.1. Ялгызлык исемнәрнең абстракт мәгънәле уртаклык сүзләргә күчеше Югарыда, беренче бүлектә, ялгызлык исемнәрне тикшерә башлаганда, беренче чиратта, Бер һәм Бар булган Илаһ / Аллаһның табигатен төрле яктан ачып-күрсәтә ала торган - 99 әсмаи-хөснә / исме- әгъзам күркәм атамаларының ялгызлык исем буларак кулланылуы анализланды. Шуның белән бергә, өйрәнелә торган барлык истәлекләрдә дә Аллаһы Тәгаләнең төрле күркәм сыйфатларын исемли торган исме-әгъзам күркәм төшенчәләренең, Илаһ мәгънәсен белдереп, теоним буларак файдаланылуы белән бергә, аларның үзләренә хас булган төп мәгънәләре белән билгеле бер дәрәҗәдә уртаклыгы саклана торган: илаһи, бақый, wарис, wәкил, wәли, ғадел, ғазиз, ғали, ғалим, ғани, ғафу, җәлил, кәбир, кәрим, ләтыйф, малик, нур, хаким, шәһид, әwwәл, җәмиғ, рахман, рәхим һ.б. уртаклык (уртаклык) мәгънәле гадәти сүз буларак кулланыла алуларына игътибар ителде. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә теркәлгәнчә, бу сүзләрнең: а) берничә мәгънәдәш парлары белән уртак төшенчәнең вариантлары буларак та бергә туплана алулары; ә) төрле сүз төркеменә караган берничә мәгънә белдерә алулары да мәгълүм. Мәсәлән, Гадел с. 1. Дөреслекне яклый торган, хак; 2, Хыянәтсез, тугрылыклы, намуслы (кеше), рәвеш мәгънәсендә: Дөрес, алдаусыз [Татар теленең ..., 1977, 1 т., б. 251]. Газиз 1. с. кадерле, иң якын, бердәнбер; 2. ис. күплек, дини, газизләр: изгеләр, пәйгамбәрләр [шунда ук, б. 254]. Ғалим сүзе 3 мәгънә белдерә [шунда ук, б. 256] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, бу сүзләрнең, гомум телдә билге һәм исем белдерә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр булуы аңлашыла. Бу төр сүзләр аңлатылганда, Аллаһның исме-әгъзам атамасы булуы турында искәрмә ясалмый. Язма истәлекләрдә, әлеге күркәм эпитетларның, ялгызлык исемнәр буларак кулланылуы белән бергә, аларның гомум телдәге кебек, абстракт мәгънәле гадәти сүз буларак файдаланылуы күзәтелә. Бу очракта аларның кайберләренә, һәр авторың максатына ничек итеп туры китерелүе, ягъни аерым әсәрдә төрле дәрәҗәдәге активлык белән кулланылуы тәртибенә дә игътибар итәргә кирәк булачак. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әлСәгыйди" әсәрендә [1889, 2002]. Ғали: ғали нәсәб (бөек нәселдәге кеше) [1889, б. 3, 2002, б. 62]; Кәрим / кәрам: Ул кәримәи ниса (кадер-хөрмәт иясе, юмарт хатын) варыр узыб [1889, б. 3, 2002, б. 62]; Дәwре әсхабы кәрам үзрә, бер әр (дәверләр иясе хөрмәтле бер ир) / Нәчә көнләр ач иде, хәйрану-зар [1889, б. 3, 2002, б. 64]; Алдына куйып тәғам, "Әйлән кәрам"! [б. 65] һ.б. Ғазиз: Малны хифз идеб иманыдин ғазиз [б. 63]; Ул ихване ғазизән хөрмәтенә [б. 70]; Ике бағның арасында, тиз-тиз / Чықубән, сәйәр әйләр иде ул ғазиз [б. 73]; И ғазизем, күр мөридең хәлене [2002, б. 89] һ.б.; Ғалим: нәчә ғалимнәрең ғыйльмен һәбәйә (тузанга) иргезгәндер бу [1889, б. 5, 2002, 66]; Wәли: Диде аңа ул wәлиләр (изгеләр) сәрwәри [б. 82]; Wарис: Зиннәте дин, wарисы (мирасчысы) пәйғамбәри [2002, б. 82]; Нур: Шул шәриф затлар ки вар-нуры зыя / Бер нәзарда әйләйүрләр әүлийә [б. 96]; Ләтыйфә: а) кызыклы сүз: Диде: Нә бетмәз ләтыйфәдер, модам (тоташ) [б. 91]; ә) гүзәл, нәфис: Шөйлә вәйран қалды, ул ләтыйф (матур) җай (урын, торак) [2002, б. 104]/ Аңлашылганча, бу әсәрдә Аллаһның әсмаи-хөснә булып кулланыла торган аерым исме-әгъзамнарының кайберләре нигезендә ясала торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең, асылда, билге вазифасын белдереп, аерым очракта исем һәм эндәш сүз буларак файдаланылуы күренә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә Фәрештә төшенчәсе мәләк сүзе белән белдерелә: Мәләк ирмәз бәшәрдер чөнки ахыр / Теләде рахәти ул зилмәфахир (мактаулар) [б. 68]; Бу ад илә улды пак җөмлә мәләк [2002, б. 76] һ.б. 'Аллаһы' төшенчәсен белдерә торган әсмаи-хөснә / исмеәгъзамнары һәм алар нигезендә барлыкка килгән абстракт мәгънәле сүзләр санынча булмаса да, пәйгамбәр төшенчәсе дә берничә абстракт мәгънәдәш сүз белән белдерелә ала. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә аларның барысы да файдаланыла. Бу әсәр барлык пәйгамбәрләрне дә олылап, Хәзрәти дип башлана [2002, б. 81-82]. Мөхәммәд пәйгамбәр, пәйгамбәр дип исемләнү белән бергә, тагын Рәсүле Мөхтәрәм [1889, б. 3, 2002, б. 64]; Ул рәсүлә әйләде Алла хитаб [б. 9, 72]; Димешдер қаwеменә мәзкүр нәби (б 9, б. 73] һ.б. Аңлашыл ганча, 'пәйгамбәр' төшенчәсенең рәсул, нәби кебек мәгънәдәш сүзләре белән чиратлаштырылуы күренә. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә шул ук мәгънәдә илче сүзе кулланыла. Ә. Каргалый үзенең әсәрендә Бохарадан Төркиягә дипломатик вәкил булып җибәрелгән Мөхәммәд-Йосыфны илче дип атый. Ә. Каргалый илчелекнең имамы, сәркатибе була. Пәйгамбәр төшенчәсен белдерә торган сүзләр төрле мактау сүзләре белән парланырга мөмкин: пәйғамбәр-и-ғали җәнаб [б. 9, 72]; Зиннәте дин, wарисы пәйғамбәри [б. 82]; рәсүле мөхтәрәм [2002, б. 80 - 82] һ.б. Г. Кандалыйның аерым әсәрләрендә, туры-төп мәгънәсендә кулланыла торган Аллаһы Тәгаләнең исме-әгъзам атамаларының кайберләре гадәти абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр буларак та файдаланыла. "Рисаләи-л-иршад" поэмасында: ләтыйф: Ки булғыл пак, ләтиф зәйли (итәк, чабуың матур), ару (әхлаклы, әдәпле) [б. 252, 254]; Ләтыйф сүзләрне сүзләп / Утырыр мисле былбылдик [б. 86]; ғазиз: Бу сүзә саласан, җан, гүш / Ғазиз ғомреңне вирмә буш [б. 259]; Дәриғ! Ғомре ғазизеңгә / Ки заиғ уладыр әзман (заманнар) [б. 284]; Йегетлек китәдер фәүри (тиз) / Йилә вирмә ғазиз дәwри (дәвереңне) [б. 252] һ.б. нур: Ғыйлемлек нурани җәwһәр [1988, б. 79]; нурлы йөзем, ... Хур мислендин балқыйдыр йөзең нурый [б. 111]; сарлы тулды нурлы йөзгә [б. 111]; Йөзең нуры кем ул айда / Чағыла күзләрем түзмәй [б. 116] һ.б. хақ: Әгәр ғыйшқың Хақ улырса би-ғөман / Почмағындин йыртып ал Ғайсән һаман [б. 122]. Бу төр сүзләр бигрәк тә "Йосыф китабы" ысулында язылган әсәрләрдә еш кабатлана, "Нисъф-ел-мөляқәт" дип башлана торган шигырьдә нурлы йөз - 3, ғазиз баш тезмәсе 3 мәртәбә кулланыла [1988, б. 111] һ.б. фәрештә төшенчәсе: Нә дийәем сәңа - йар улсын мәләк / Тәхте паиң, ғәрше көрси нә фәләк [1988, б. 122]; пәйгамбәр төшенчәсе: Ғыйлемлекдә ике дөнйа / Чырағын идәсән әхйа / Бу сүздә зәррә йуқ әхфа / Бәйан идәр рәсүли җан [1988, б. 248]; Диде боны рәсүлулла / Ғәләйһ күп салауатулла [1988, б. 316]; М. Акмулла иҗатында. Нур: Болыттай көннең нурын пәрдәләгән / Сезләргә шул сәбәпдин күңел тулмай [2001, б. 18]; камил: Камилне хақыйрь күрер wә бил-ғакес (дошман, яманлык), Ибне-кәрим (яхшы кеше баласы) алай булмас - асыл булса [б. 48]; Камилнең камәленә инкарь қылыб / Түбәләшмәй басылмай безнең ачу [б. 52]. пәйгамбәр төшенчәсе: Җарийәдән тәғанни (җырлату) вакыйғ булган / Ғайед көн Рәсүлуллаһ диһлизендә, ... Җарийәнең тәмкинедән ( җырлавыннан) заһир дәлил / Шәриғнең сөкүтеннән җәwаз мөфад (Пәйгамбәрнең эндәшмәвеннән бу гамәлнең дөреслеге раслана) [б. 16]. Мисалдан аңлашылганча, 'ислам шәригате' (законы) дигән мәгънә не белдерә торган шәрғ сүзен җыентыкны төзүче пәйгамбәр дип бирә. Г. Тукай иҗатында. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Илаһ (Илаһи) сүзе Аллаһ мәгънәсендә 3 мәртәбә кулланыла. Шуның белән бергә, Илаһи сүзе, ʻтабигатьтән өстен, серле, тылсымлы, искиткеч шәп, бик яхшы, тиңләштермәслекʼ кебек билге мәгънәсендә [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге 1977, б. 378] 4 мәртәбә файдаланыла: Бу затмыш зөбдәэ санғать илаһи / Инсан имеш дә фитрәте кәмаһи (Ул илаһи осталыкка ия икән / Тумыштан ук игелекле кеше икән) [1, б. 315-316]; Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте қузғалғач / Илаһи бер тәләзездән (ләззәтләнүдән) беренче кәррә тамған яшь [2, б. 15]; Монда ғабдийәт (табыну), ғыйбадәтнең илаһи серләре, ... Бер илаһи wақыйға, моғҗиз wә серле эш иде [2, б. 114]. Этимологик яктан караганда, Илаһи сүзенең гимн, шигырь (Илаһи бәет) мәгънәсен белдерүе ассызыклана [Әхмәтьянов, 2015, б. 298]. Бақый - Аллаһы Тәгаләнең бар һәм бер булып дәвам итәчәген белдерә торган исме-әгъзам атамасы, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә 4 мәртәбә кулланыла. Шуларның өчесендә бақый сүзе 'мәңгелек' мәгънәсендә файдаланыла: Күп яшь йегетләр үлде / Мәйетләр дөнйа тулды / Намнәре бақый булды (исемнәре мәңге калды) / Та қыйамәт тидия [1985, 1, б. 40]; Қалур бақый бу журнал та қыйамәт / Идәрмез без химаять wә сыйәнәт (сакларбыз һәм якларбыз) [б. 128]; Фәйзе бақый (мәңгелек белем-байлык) - таҗе шағыйрь (шагыйрьлек таҗы) мәңгегә булмас сиңа / Wақсынып, син төшсәң алтын шылтыраwы астына [б. 307]. Бақый йорт тезмәсе 'ахирәт дөньясы' дигән мәгънәдә кулланыла: Үлеп йатмыш ике шаһзадә бақый йортка күчкәннәр [1985, 1, б. 290]. Илаһ сүзеннән аермалы буларак, Аңлатмалы сүзлектә Аллаһы Тәгаләнең исме-әгъзам булуы искә алынмый, Бақый йорт тезмә сүзенең генә дини мәгънәсе истә тотыла, мисал белән аңлатыла (1977, б. 114]. Wәкил - дөрес юлга куючы, яклаучы иң яхшы вәкил Аллаһы Тәгалә икәнлекне аңлата торган исме-әгъзам атамасы, Г. Тукай шигырендә 2 мәртәбә кулланыла: Әйдә, хәзрәт, ач қанатың, йулда бул / Мин wәкилмен, син указлы мулла бул, ... Очтылар хәзрәт, wәкил - күп очтылар / Тик, тәэссеф, җиргә йығлып төштеләр [1985, 2, б. 214]. Аңлатмалы сүзлектә wәли-wәкил сүзтезмәсенең 'никахка кадәр булган килешү (иҗабе кабул) вакытында кыз яки егет исеменнән эш йөртүче' мәгънәсе булуы теркәлә [1977, б. 247]. Ғадел / ғадил / ғадаләт / ғадәләт - Аллаһы Тәгаләнең һәрвакыт дөреслекне яклый торган, хак-гадел, тугрылыклы булуын аңлата торган исме-әгъзам атамасы, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, гадаләт язылышы белән 1 мәртәбә очрый: Мөсаwәт (тигезлек, бердәйлек) шәмғыне (шәмеңне) йандыр ғадаләт (тугрылык, гаделлек) нурына каршы [1, б. 139]; Ғадәләт рәвешендә - 1 мәртәбә: Тип-тигез салған була, гүя ғадәләт күрсәтә [2, б. 26]; Ғадил язылышында 1 мәртәбә файдаланыла: Җәзалаw қамчысын биргән гөнаһлы ул халыққа кем? / Түгел, йуқ! Бирмәгән һичкем; Ходай - ғадил, Ходай - хаким! [1985, 2, б. 161]. Мисалдан аңлашылганча, Ғадел исме-әгъзамның мәгънәсе - Аллаһы Тәгалә хикмәт ияседер, ул һәрвакыт кешеләрнең мәнфәгатенә туры килгән әмер һәм тыюларны бирер дигән мәгънәле Хаким исмеәгъзам атамасы белән бергә кулланылып, бу сүзмәгънәләрнең тәэсире көчәйтелә. Аңлатмалы сүзлектә ғадел сүзенең дини мәгънәсе булуына игътибар ителми, хаким сүзе иске искәрмәсе белән бирелә. Ғазиз - Аллаһы Тәгаләнең теләгәнен эшләүдә һичкем каршы тора алмаячак бердәнбер Барлык булуын аңлата торган исме-әгъзам атамасы. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә 4 мәртәбә кулланыла: Күрде милләт / Арзан безне / Ағачтан яки Таштан да / Йаурупа да / Ғазиз бит без / Күз өстендәге қаштан да [1985, 1, б. 132]; Йаз, ғазиз уғлым: қара тақтаны сыз акбур белән! / Һәм қара күңлеңне йалт иттер сызып ақ нур белән! [б. 278]; Алданмыйча, ғазиз башың қабергә керт [б. 299]. Мисаллардан күренгәнчә, ғазиз сүзе бердәнбер, иң якын, кадерле, бәхетле төшенчәләрен белдерү мәгънәсе белән файдаланыла; арзан сүзенә каршы куела. Аңлатмалы сүзлектә дини искәрмәсе белән газизләр төшенчәсенең 'изгеләр, пәйгамбәрләр мәгънәсендә кулланылуына мисал китерелә: Нәзерем булсын: җиде атнада җиде ғазизләр рухына җиде йасыйн уқып бағышлармын [1977, б. 254]. Ғали / ғолу: Дәрәҗә һәм мәртәбә ягыннан Аллаһ иң югарыдыр, галәмнең иң өстендәдер, бөек һәм олугдыр мәгънәсен аңлата торган Ғали исме-әгъзам атамасы Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә лексема буларак 18 мәртәбә кулланыла, асылда, ʻбөек, олуг; югары, дәрәҗәлеʼ мәгънәләре белән файдаланыла: Мәхәлле нәшре ғали җай шәһәрдер / Ки нуры тәхте пайы падишаһдыр (Бөек, зур шәһәр - аның басылу урны / Патша аяк баскан җирдә чыккан ул нур) [1985, 1, б. 36]; Бу көндә бер сарай ачды әһали / Гүзәлдер, мисле әндәр (сирәк була торган), қадре ғали (кадере югары) [б. 37]; Телим булырға мин инсане ғали (бөек кеше) / Тели күңлем тәғали биттәwәли (туктаусыз югары күтәрелүне) [б. 120] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, ғали сүзенең бөек, олуг, дәрәҗәле, югары дигән мәгънәләре Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә Ходайның анты, кадерле, изге, хөр, азат, җан, исемле, шанлы, инсан, теләк, максат, сөю, бәхет, акчарлак һ.б. төшенчәләрне ачыклап кулланылырга мөмкин. Шулай итеп, Гали исме-әгъзамның төп мәгънә эчтәлеге, чынбарлыкка якынайтылып тагын да зурайтыла; түбәннәр - дәниләр, түбән - әднайа, биһүдә (мәгънәсез эшкә) каршы куелуы да кискенләшә. ʻБөеклекʼ мәгънәсе ғолу / ғөлү сүзе белән белдерелә: Айақлымын, қанатлымын - чабыш күрдем, менү күрдем, / Сабатлымын (нык торучы), хәйәтлымын: үземдә бер ғолу күрдем [2, б. 235]; Нигә мин, алданып йалған көлүгә / Нифақ иттем (икейөзлелек күрсәттем) үземдәге ғолугә [2, б. 130]. Ғалим - Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәне белүче, аның белүенең чиге юк дигән мәгънәне белдерә. Бу сүз 3 мәртәбә кабатлана. Беренчесе - кеше исеме буларак, 2 мәртәбә 'укымышлы кеше' мәгънәсендә: Қыйамәт йақын килде - җир сораwчы йарылды / Ғалимнәр тәwбә қылды - Аллаһ дигел, бәдәwвам [1985, 1, б. 109]; Әлли-бәлли итәр бу / Мәдрәсәгә китәр бу / Тырышып сабақ укығач / ғалим булып җитәр бу [1985, 2, б. 78]. Ғани - Аллаһы Тәгаләнең бик бай һәм һәрнәрсәсе тәэмин кылынган бердәнбер Барлык дигән мәгънәне белдерүче бу сүз, 'бай, күп маллы кеше' төшенчәсен аңлатып, 3 мәртәбә кабатлана: Бу ғанидер, милләтә йәрдәм wә ғаwнәйләр (гавен әйләр, ярдәи итәр) дисәм [1985, 1, б. 188]; Туғды, көн туғар кеби, бер сахибе һиммәт ғани (бер игелек иясе бай) / Чарасыз мәдх итмәсенә мәҗбүр әйләде бәни [1, б. 314]. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә бу сүз теркәлмәгән, ғанимәт сүзе аңлатыла. Ғафу - Аллаһы Тәгалә, үч алган кебек, гафу да итәр, ул бик гафу итүчәндер мәгънәсен белдерә. Адәм баласы, гөнаһларыннан һәрвакыт тәүбә итеп, Аллаһы Тәгалдән гафу сорар. Бу сүзне Г. Тукай ғафве язылышында - 2 мәртәбә, ғафуны - 1, ғафурны 2 мәртәбә кабатлап куллана: Саw чағында күп золым тычқаннарға син / Бик тыныч бул, йарлықар Алла ғафур һәм ғафве киң [1985, 2, б. 168]; Ғафу әйлә, кичер мине, Ходам җаным / Бик йыш була кәҗәләнеп жылуларым [2, б. 261]; Бер сүзең - мең қанлы қоллар ғафwедер (гафу итүедер / Бер ишарәң - мең җинайәт мәхwедер (бетерүдер) [1985, б. 268]. Аңлатмалы сүзлектә ғафур, ғаффар сүзләре иске, китаби искәрмәсе белән, гафу итүче мәгънәсе белән кулланылуына китерелгән мисалның икесе дә Аллаһ һәм Тәңре сүзләре белән бәйле хәлдә аңлатыла: Аллаһы Тәғалә ғафур рәхим, гөнаһлы бәндәсен йарлықаса кирәк, ... Әле ғаффар булып, әле каһһар... Холықландым Тәңрем холқкыдай [1977, б. 263]. Ләтыйф - Аллаһы Тәгалә колларына бик күп файдалар бирүче, аларга карата яхшы, йомшак мөгамәлә кылучы дигән төшенчәне белдерә торган ләтыйф сүзе 'нәфис, гүзәл' мәгънәсе белән 2 мәртәбә кулланыла: Синең хөснең, табиғыйдер, сәмави / wә һәр ғозве ләтыйфеңдер сәнави (Табигый, синең күркәмлегең күкнеке / Һәм һәрбер әгзаң нәфис, мактаулы) [1985, 1, б. 195]; Белмәсеннәр - кайсы җирдән ағыла бу қодрәтең / Син, ләтыйф тәннәр кеби, күрсәтмәгел чын сурәтең [1, б. 306]. Ике мисалда да ләтыйф сүзе хур кызының күркәмлеген сурәтли, әмма ул күкләр һәм кодрәт кебек илаһи бөеклек белән аваздаш итеп бирелә. Нур - Аллаһы Тәгалә галәмнәрне нурландыручы, күңелләргә һидаят утын ягучы, күкләрнең һәм җирләрнең нурыдыр төшенчәсен белдерә торган бу сүз Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, гадәти уртаклык сүз буларак, лексема хәлендә - 21, сүзформа рәвешендә 76 мәртәбә кулланыла [Шигърият теле, 2009, 2, б. 69-71]. Нур сүзе беренче мәртәбә "Әлгасрелҗәдит" журналының чыга башлавына куанып язылган икенче шигырьдә 2 мәртәбә файдаланыла: Көйлеләр, қарйәлеләр дә қарии / Һәр кимә бәрқ ора нурый бариқый (Авылда да, салада да алып укучыларына, барысына да, яктырып нурлар бөрки). / Нитә көнәш туғмасилә дәр бәһар / Нурлана бу дөнйада һәр нә ки вар (Ничек язда кояш чыгу белән, дөньяда барлык нәрсә нурлана) [1985, 1, б. 27]. Аңлашылганча, басыла башлаган журналның барлык халык өчен кояш яктысы кебек нур сибәчәге белдерелә. Алга таба тагын кабатлана: Қараңғылықда нур нәшр әйләдекбез [б. 128]. "Нур" газетасының чыга башлавына мөнәсәбәтле рәвештә 7 мәртәбә файдаланыла: Шималь йақтан чығып бәрқ, орды бер нур / Зыйасыннан әһали улды пөрнур (Яктысыннан кешеләр нурга чумды), Әгәр итсә иде ислам тәҗәссем (кеше буларак зурайса) / Бақыббу "Нур"а итәрди тәбәссем (елмаер иде), "Нур"ың һәр сәтры хави төрле мәғнә (һәр юлы төрле мәгънәне эченә алган) / Кәлямы хикмәт wә мәғнәя мәбнә (Сүзе хикмәт вә мәгънәгә нигезләнгән)/ ... Һәр тарафка нур сачәр, мәшһүр улыр, ... Җәридә бер фәридә, наме "Нур"дыр / Татара йақты көндер һәм сөрудыр (куаныч) [1985, б. 34] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, татар телендә басыла башлаган беренче газетаның исеме яктылык, кешеләрне чорнап ала торган нур, хикмәт һәм мәгънәле сүз, укучыга куаныч, кешеләрне агарту чыганагы булыр дигән төшенчәләрне белдереп кулланыла. Уральскида "Казан" кунакханәсе ачылуга багышланган шигырьдә 1 мәртәбә кулланыла: Җиһанда мисле надир (охшашы сирәк) бер клубдыр / Сөрүрел-җан һәм нурел-қолубдер (Җанга шатлык һәм күңелләргә нур) [б. 37]. Әлеге өч шигырьдә нур сүзенең, укучыларга, кешеләргә кирәк булган, аларны чолгап алган предметларга мөнәсәбәтле рәвештә файдаланылуы аңлашыла. Бу юнәлеш алга таба да дәвам ителә: И Қазан! Дәртле Қазан! моңлы Қазан! Нурлы Қазан, ... Монда хикмәт, мәғрифәт һәм монда ғыйрфан, монда нур [1, б. 159]; Театр йактылықка, нурға илтә / Кире йулга җибәрми, уңға илтә [б. 172]; Төшемдә дә нурлы бәйрәм көткән чағым [1, б. 205] һ.б. 1905 елда патша Манифестын автор хөррият дип уйлап, ...Мәз лүмнәрға йақты, нурлы көннәр килде, дип белдерә, ягъни нур төшенчәсе бу очракта дәүләт эшчәнлеген чагыштыру максаты белән кулланыла. Хөрриятнең чын һәм ныклы булмаганлыгы аңлашылгач та, бу тасвирга мөрәҗәгать ителә: Мөсаwвәт (тигезлек, бердәйлек) шәмғыне яндыр ғадаләт (турылык, гаделлек) нурына каршы / Бези нурыңлә нурландыр да қортар ләйле зөлмадән (коткар караңгы җәбердән, изүдән) [б. 139]. Нур сүзе ярдәмендә адәм баласы күңеленең табигать күренеше белән уртаклыгы тасвир ителә: Қойаш та җып-җылы нурлар сачадыр / Күңелсез җир йөзе күңлен ачадыр [1, б. 154]; Кич иде. Шатлық белән нурлар чәчеп ай йалтырый / Искән әкрен җил белән йафрақ, ағачлар қалтырый [б. 158]; Дөнйа йақты, нурлы димә, ди қараңгы [1, б. 202] һ.б. "Ифтирак (аерылышу) соңында" шигырендә нур сүзе 2 мәртәбә кулланыла, сөйгән кызның гүзәллеге мәгънәсен аңлата: Ағладыб китдең бези бер залимә, и залимә / Әкләнер көн нуры хөснең - нуры мәүҗәғ йаныңла бән (Җылатып киттең безне бер явызга, и явыз, Акланыр көн гүзәллегең нуры - нурың дулкынында яшәр көндә мин) [1, б. 58]. Бу үзенчәлек тагын да дәвам иттерелә: Син, қызым, нурлы йөзем, бик йәш әле / Йәшлегең дә җир йөзенә фаш әле [1985, 1, б. 76]; И матур! Иренмәче, йыш-йыш қына көзгегә бақ / Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ақ [б. 180] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Аллаһы Тәгаләнең исме- әгъзам атамасы булган нур сүзе, кешеләрне чолгап алган тормышка бәйле күренеш, предмет, билге атамасы вазифасын үтәп, аларны тасвирлау максатыннан, абстракт мәгънәле гадәти уртаклык сүз буларак та эзлек ле рә вештә файдаланыла. Бу очракта Нур төшенчәсе, татар телендә беренче мәртәбә басыла башлаган журнал һәм газетаның яктылыгын, халыкка азатлык алып килер дигән өмет уятучы патша указын, табигать күре нешен һәм чибәр кызның матурлыгын тасвирлау уңаенда, ғадел лек, дөнйа, көнәш / қойаш, ай, йолдыз, җир йөзе, фәрештә, хур, хикмәт, мәғрифәт, ғыйрфан, пырақ, йәш ғомер, бәйрәм, қала, аwыл, шәһәр, өйәз, урман, таw, бағ / бақчалар һ.б. күпсанлы чынбарлыктагы тормышчан тө шенчәләрне ачыклап килә, мәгънә эчтәлегенең колачы киңәйтелә. Хак - Хақ сүзе дә Алла, Ходай, Тәңре мәгънәсеннән тыш, тугры (туры), чын(лык), дөрес(лек), хакыйкать дигән мәгънәдә кулланыла: Хақ сүзне әйткәнгә / Киң күңлең тарайса [1, б. 32]; Бу ислам Хақ дорыр, әлбәттә, хақлық бигөман йағлү (Ислам бит Хак дин, ә хаклык һичшиксез гел өстен булыр) [б. 61]; И каләм, син Хақны йазма, күз буйа, йуқ-барны йаз / Бумыни соң туғры әшғарне йазып иншад җире? [2, б. 128] һ.б. Шул ук сүзнең хоқуқ: Йәшә и ғаләме өнсә! Wақыт хақларны аңларға [2, б. 9]; Рәһы ғыйшқында һәлак булсам да мин хақлы бит, ә! [1, б. 180]; Сезнең Хақны даwлар өчен бу қузғалыш [1, б. 160]; бәйә: Иғлан хақы тийеш бугай урыслардан [1, б. 194]; айақ туфрағы дигән образлы мәгънәләрдә кулланылуы күренә: Хақе па йында (аяк туфрагыңда) сәнең аwланайым, аwланайым [1, б. 68] һ.б. ʻФәрештә / мәләк / мәлаик / мәлаикларʼ төшенчәсе фәрештә сүзе белән 17 мәртәбә белдерелә. Г. Тукай "Япон хикәясе" әсәрендә бу сүзне 5 мәртәбә, 'табигатьтән өстен зат, кешеләрнең теләген үтәргә кодрәтле булган Аллаһ илчесе' дигән туры-төп мәгънәсе белән куллана: Шуннан гына очып үткән бер Фәрештә / Әллә ничек моның моңын, зарын иштә / Һәм әйтә ул: "Йарар, йахшы, шулай бул", - ди / (Ягъни: "Үзең теләгәнчә бай бул", ди) [1985, 2, б. 57]; Хан бул, - ди, Қойаш бул, - ди [б. 58]; Болыт бул, - ди, ... Таw бул, - ди [б. 59]. Авторның "Кадер кич" һәм "Йокы алдыннан" шигырьләрендә дә бу сүз туры мәгънәсе белән кулланыла: Җон, мамықтай әйләнер җирдә бу кич әрвах wә рух (үлгән кешеләрнең җаннары) / Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ [2, б. 188]. Калган очракларда фәрештә сүзе төрле ысулда чагыштыру буларак кулланыла. 2 мәртәбә шайтанга каршы куела: Аз шул бездә байлар, қайсысы кем / Фәрештәдән қанат қайырмас / Алсын ғына шайтан иманыңны / Җәһәннәмлек бу дип қайгырмас [1985, 2, б. 36]; "Аваз!" дим, ишетеләсең, әйтче қайдан? / Фәрештә қычқырамы яки шайтан?! [б. 120]. Камиллек үрнәге булырлык затларны турыдан- туры чагыштыру өчен тасвирлау чарасы буларак файдаланыла. Милләт язмышын хәл итү өчен үсеп килүче шәкерт: Дидем: и йир йөзендәге фәрештә / Өмидсең сән бу милләткә һәр эштә [1985, 1, б. 51]. Һәр яктан чибәрлек үрнәге булырлык кызлар: Мин ул қызны, үз уйымча, фәрештә, дим / Дөнйа берлә вақлануын һич эстәмим [1, б. 178]; Қайсы қызлар алдамас соң, син фәрештәм алдағач [1985, 1, б. 228]. ʻФәрештәʼ төшенчәсе мәләк һәм күплектә мәлаик / мәлаиклар сүзләре белән 7 тапкыр кабатлана. Туры мәгънәсе белән фәрештәләр һәм мәлаик сүзләре абсолют синонимнар була Йитәр, шағыйрь, бу фөръйадыңда инҗетмә мәлаикне [1985, 1, б. 60]; Қуш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде [1, б. 174]. Әлеге үзенчәлек бер үк контекстта аеруча ачык чагыла: Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ / Ул мәлаиклар җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен / Барча көчсезләр, зәғыйфьләрнең аһын, қаргышларын / Күз йәшеннән, төрле рәнҗештән йасап зур энҗеләр / Ул мәлаик ғарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр [2, б. 188]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә ʻпәйгамбәр / нәби / рәсүлʼ төшенчәсе нәби сүзе белән - 2, пәйғамбәр сүзе һәм лексема, һәм сүзформалар буларак - 3 әр, рәсүл сүзе белән 5 мәртәбә кулланыла. Илче сүзе Алладан хәбәр китерүче мәгънәсендә кулланылмый, 'арадашлык итүче кеше' мәгънәсендә 1 мәртәбә күплек санда файдаланыла: Хәбәр итте Һиратқа - алдан уқ күп илчеләр чапты / Ки йағни: "Хан сәфәрдән бик сәламәт, саw-исән қайтды" [1985, 1, б. 291]. Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләнең әсмаи-хөснә / исме-әгъзам күркәм сыйфатларын төрле автор төрле дәрәҗә гадәти абстракт мәгънәле сүз буларак файдалана, мәгънә эчтәлегендәге төп сема саклана. Язылып килә торган системаны саклау максатыннан, бу бүлектә фәрештә һәм пәйгамбәр-әнбия төшенчә атамасы нигезендә берләшүче һәм алардан ясала торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр бергә тупланды. Бу төшенчәләрне белдерә торган атамаларның тәңгәл мәгънәле синонимик пар хасил итеп кулланылуы билгеләнде. Гадәти уртаклык сүз булып саналган гарәп-фарсы алынмаларының күбесе, татар халкында мәгънәләре конкретлаштырып, ялгызлык исем яисә абстракт мәгънәле уртаклык сүз буларак файдаланыла. Бу сүзләр төрле типтагы сүзлекләрдә теркәлә, әмма кызганычка каршы, әлеге сүзләрнең Аллаһ төшенчәсенең әсмаи-хөснә / исме-әгъзам атамасы булуы турында искәрмә ясалмый. Язма истәлекләрдә кире төсмерле ялгызлык атамаларының да уртаклык сүзгә әверелүенә мисалларны бар. Мәсәлән, "Коръәндә әйтелгәнчә, Муса пәйгамбәрнең дошманы, бик бай, бик саран кеше" [Әхмәтьянов, 2015, б. 375]; "Карун 1) скряга, скупец... 2) миф. имя библейского богача, ставшее нарицательным обозначением скупого человека" [Татарско-русский словарь, 1966, с. 236]; "Карун - бик саран һәм вакчыл кеше" [Татар теленең аңлатмалы..., 1979, б. 64]. Фиргавен - Мисыр патшаларының исеме; Нәмруд кебек үзен җирдәге Алла дип белә, ислам диненә өндәргә килгән Муса пәйгамбәргә каршы көрәшә. Коръәндә Фиргавен язмышы киләчәк буыннарга гыйбрәт өчен китерелә. Соңыннан Фиргавен сүзе кансыз, явыз, саран кеше мәгънәсендә йөри [Тукай, 1985, 1, б. 366]. "Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология" дәреслегендә әлеге мәсьәлә "Сүзләрдәге күчерелмә мәгънәләрнең төрләренә һәм аларның барлыкка килү юлларына тукталып үтик" дигән баш астында, метафора, метонимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш кебек ысулларга бүлеп тәфсилләп аңлатыла [Сафиуллина, 1999, б. 19-27]. Бу юнәлештә безнең сөйләмә һәм язма телдә киң кулланылган Болгари атамасы һәрдаим күз уңында тотыла. Этимолог Р.Г. Әхмәтьянов билгеләгәнчә: "Болгари "булгарский; сорт высококачественной кожи" - бу ясалышы буенча гарәпчә сүз һәр ике мәгънәдә, гарәпчә һәм башка язылышларда хәтсез күп төрки, монгол, фарсы һ.б. чыганакларда һәм вариантларда (булгайры, булгайыр, былгар һ.б.) XII гасырдан бирле очрый... . Тарихта Болгари күп кенә мәшһүр кешеләрнең (аларның кайберләре гарәп илләрендә, Ирандә, Төркиядә яшәгән) тәхәллүсе булган. Хәзерге көндә дә татарлар арасында Болгари фамилиясен алучылар очрый" [Татар теленең..., 2015, б. 197]. Аңлашылганча, бу очракта ялгызлык исемнән - уртаклык, уртаклык сүзнең исә ялгызлык исем буларак кулланылышы, ягъни катлы-катлы күчештәге берәмлекләрнең берсе икенчесенә бәйле булуы, аларның мөстәкыйль мәгънәле дигән бер үк нигезгә берләшүләре истә тотыла. 2.2.2. Ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Хикәяләү "Ике дөнья" категориясе нигезендә барганда, ислам дине тәгълиматы нигезләрен, дини күзаллауларны белдерә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышы, контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге. Билгеле булганча, Караханилар дәүләтендә Йосыф Баласагунлының "Котадгу Белек" әсәре язылган гомумтөрки тел (ХI гасыр) - хәзерге татар халкының төрле чордагы дәүләтчелеге яшәеш алган төбәктәге региональ исем белән белдерелүенә, шул җирлектәге сөйләмә диалекталь тел үзенчәлеге белән баетылып килүенә нигезләнә торган төрки- татар теле. Ул эзлекле рәвештә гасырлар буена дәвам итеп килә. Болгар дәүләтендә Ә. Ясәвинең "Диване Хикмәт"ләре (XII гасыр), Кол Галинең "Кыйссаи- Йосыф" поэмасы (XIII гасыр), Алтын Урдадагы дәштекыпчак-татар телендә күпсанлы поэзия һәм беренче проза әсәре (XIV гасыр), Казан ханлыгында Болгар-Казан төркисендә Мөхәммәдьяр поэмалары (ХV-XVI гасырлар), аннан соң, Мәскәү / Русия дәүләтенең Идел буе төбәгендәге иске татар телендә (XVII-XVIII гасырлар) күпсанлы дини вә дөньяви әсәрләр иҗат ителгән. Әлеге әсәрләрнең барысында да кеше язмышы тасвир ителә торган дөньяви хәләхвәлләр, асылда, ислам дине-идеологиясе тәэсирендә, аның колачын киңәйтү максатына нигезләнеп бәян ителә. Бу юнәлештә, ислам дине тәгълиматының үзгәртелмичә кабул ителергә тиешле постулатын - кагыйдәләрен, димәк, термин-атамаларын да, гарәп телендә язылганча, төгәл кулланырга кирәк була. Әлеге үзенчәлек ХIХ гасыр татар поэзия әсәрләрендә дә дәвам иттерелә. Илаһи затның кодрәте буенча, көндәлек тормышта шәригать кануннарын төгәл үтәү таләп ителә. Шәригать кануннарын төгәл үтәү, "...балигъ вә гакыйль булган һәрбер мөэмин бәндәгә фарыз вә ваҗиб булган гамәлләрнең һәркайусыны кылыб, хәрәм вә мәкруһ булган гамәлләрнең һәрберсеннән тыелмак вә кулыннан килгән кадәр Аллаһы Тәгаләгә даимән гыйбадәт кылмак тиешледер. Мөэмин вә мөселман булган кешегә фарыз булган гыйбадәтләрнең олуглары бишдер: иман, намаз, рузә, зәкят, хаҗдыр. Иман - ышану димәкдер. Икрар - ышанганыңны тел илә әйтү димәкдер. Мөэмин вә мөселман булган кешегә - Ислам диненең хаклыгына вә анда булган һәрбер хөкемләргә ышанып - иман китермәк вә ышанганыңны тел илә әйтеп икрар кылмак фарыздыр..." [Әхмәдһади Максуди, Гыйбадәт Исламия, Болгар, б. 9 - 10]. Мөселман кешесенең тормыш-көнкүрешендә фарыз (дин буенча үтәлүе тиешле булган бурыч) вә ваҗиб (шиксез үтәлергә тиешле) гамәлләрне кылыб, хәрәм (дини яктан тыелган, шәригать эшләмәскә кушкан эш) вә мәкруһ (дин тарафыннан читкә кагылган) гамәлләрдән тыелу таләбе куела. "...Ислам тәгълиматы белән бергә төрки-татар халыклары арасында Ике дөнья фәлсәфи-мифологик категориясе барлыкка килә һәм киң тарала. Адәм баласы тормышының шул ике дөнья - Бу һәм Теге дөньялар белән тыгыз бәйләнгәнлеге ачыклана. Тик адәм баласы Бу дөньяда яшәгәндә, кешелек тарафыннан күптән ачык ланган әхлак таләпләренең барысын да берсүзсез үтәргә тиеш. Һәм бу - исламның төп таләпләреннән берсе. Исламда әнә шул гармония бозылмый сакланганда гына адәм баласының Ике дөньядагы гомерендә бәхет, шатлык өстенлек алачак дигән фикер уздырыла. Адәм баласы белергә тиеш: Бу фани дөньядан аермалы буларак, Ахирәт - мәңгелек" [Урманче, 2009, б. 28 - 29]. Ислам тәгълиматына нигезләнгән язма истәлекләрдә дә, үзеннәнүзе аңлашылганча, Кеше яшәеше Ике дөнья яссылыгына куеп тасвир ителә, телдән файдалануда үзенчә чагылыш таба. Бу юнәлештә, әлеге Дөньяларның берсен икенчесенә каршы кую нәтиҗәсендә: 1) ислам тәгълиматының постулат - нигезләрен исемли торган: иман- инану, иттика-тәкъвалык, икърар-аңлату һ.б. күптөрле төшенчә- атамалар, үзләренең капма-каршы мәгънәле парлары белән кулланыла; 2) персонажларының кешелеге, ягъни аның җисми-тән һәм рухи-җан сәламәтлеге, әдәп-әхлак, аң-акыл, гайрәт-тырышлык, гыйлем-белем, мәгарифмәгърифәт, бәхет-шатлык һ.б. хис-кичерешләргә мөнәсәбәтле кылган гамәлләре тасвир ителгәндә шул ук кабул ителгән тәртип саклана. Илаһи һәм Адәми затка хас теләк-омтылышлар мөнәсәбәтен белдерүче төшенчәләр, катгый рәвештә үз чыганак теле кагыйдәсендә язылып, капма-к аршы мәгънәле гарәп һәм фарсы алынмалары белән бирелә. Татар халкының танылган акыл ияләре бу фикерне, поэзия үрнәге буларак, шигъри юлларында да язып калдыра. Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари белдерүенә күрә: Иляһи, эстәрем сәндин / Шул дүрт нәснәйе қыл ихсан (ярдәм, изгелек) / Бери - җәннәт, бери - ғыйззәт / Бери - ниғмәт, бери -иман, ... Бери - ғыйлем, бери - ғамәл / Бери - әман (тынычлық, иминлек), бери - иман [Утыз Имәни, 1986, б. 43]; М. Акмулла инануынча: Иң әүwәл кирәк нәрсә - иман дигән / Ахирәт эшләренә инан дигән / "Хода кичер" дигән менән эс бетмәйде / Иман шартын өйрәнмәсә - Ибан дигән [2001, б. 84] һ.б. Бу бүлектә, беренчедән, өйрәнелә торган авторларның әсәрләрендә, ислам тәгълиматының постулат-нигезләрен исемли торган төшенчә-атамаларны барлап, аларның кулланылыш үзенчәлеген анализлау күздә тотыла. ХIХ гасыр - ХХ йөзнең беренче унъеллыгында иҗат иткән Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки, Г. Кандалый, М. Акмулла һәм Г. Тукайның шигъри әсәрләрен эзлекле рәвештә укып, зиһенгә алып барганда, бу чордагы татар поэзиясендә, сәнгати фикерне тасвирлауда, язма традиция дәвам иттерелеп, Ике дөнья дип аталган категориянең таяну ноктасы итеп алына. Тикшерү барышында, әлеге төшенчәнең төрлечә аталырга мөмкин булуы күзәтелә, әмма шәригать кануннарын төгәл үтәгән вакытта гына (һәм бу Җиһанда һәм Ахирәттә) адәм баласы сәгадәт-бәхеткә ирешәчәк, аңа әйбәт, рәхәт, тыныч булачак дигән фикер эзлекле дәвам итә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә, Ике дөнья төшенчәсе, Ду галәм, Ду җиһан, Ике җәһан, Ике галәм дигән сүз тезмәләре белән белдерелә: Нә явыз васф ирер бу хөббе дөнйа! / Итәр чуқлары Ду ғаләмдә гөмьйа (юкка чыгара) / Күрер көн, раһы Хақны - күзләре күр (көнне, Хак юлын күрергә - күзләре сукыр) / Улып Хақ рәхмәтендин улдылар дур (ерак) [б. 67]; wә максуда ирешде һәман / Улды Ибраһим әмире Ду җиһан [б. 97]; Уйлә улса, Хақ эшә мөнкяр кеше (начар, гөнаһ исәпләнгән) / Уңмас ирмеш Ике җәһанда эше [б. 75] һ.б. Боларның һәрбесе уртак нигез буларак, капма-каршы мәгънәле сүзләр белән белдерелә торган лексик-семантик вариантларны берләштереп кулланыла. Дин-дөнья, җиһан, даре фәна, нәфсә, җәһәннәм, мәкер, һәба, көффар // Ахирәт, шәреғ-дин, җәннәт, ниғмәт, заһид, тагать: Дин-дөнйада айағым хар мән [б. 64]; Җиһаның җаһ малы нәфсә ғайәт тәхәсәндер бу / Wәли, мәғнән, җәһәннәм суигә каид рәсәндер бу (газабына беркетелү, теркәлү бу) [б. 66]; Дин-ү дөнйасын ғыймарәт әйләйеб / Җәннәтеңне анларә әйлә насыйб [2002, б. 82] һ.б. Әлеге дөньяларның үзара мөнәсәбәте тасвирланганда, ислам дине буенча тормышка ашырылырга һәм катгый эшләнмәскә тиеш булган төрле гамәлләрнең атамалары файдаланыла. Дин, Дин-дөнйа, шәрғ, шәрғ-дин, дийанәт, ислам, дөнья wә дин / Көфер: Қаны шәфқатьлә дийанәтдән әсәр (динлелек, дин тотучанлык юлы) / Йөземез күрән өмидине кисәр, ... Кәлде ханәсенә ул дин сәрвәре (башлыгы) [1889, 3, 2002, б. 64]; Шәрғдә көфер улды, кисмәклек өмид / Шул җәһәтдән улымамыз наөмид (өметсез, өмете киселгән, нәүмиз) [б. 64]; Итәлем инсаф, әя, ихванедин: / Каны шәфқать, каны бездә шәрғ-дин, ... Динелебдер: рәхмәт-әл-ғаләмин [б. 65] һ.б. Иман, wатан // кәсрәт, битәмиз, би иман, кяфир, коффар, көфер: Йуқ ирер Қоръанә йа иманымыз, ... Кем, белерсән: ошбу дөнйа кәсрәте (муллыгы, байлыгы) / Би иман (имансыз) китмәкнең, ахыр, афәте [1889, б. 2, 2002, б. 62]; Диде ахыр: "Иннә рабб-эл-ғаләмин" (мин галәм Раббысы), Малны хифз идеб (саклап) иманыдин ғазиз / Әһле халь сайар үзене, би тәмиз (пычрак) [2002, б. 63]; Сәлимәт әйләйә иманнарыны [б. 70] һ.б. Мөэмин, мөслимин / мөнкяр, кяфир, әшрар, сөлүк: һимам-әл-мөэминин (киң күңелле, юмарт, ышанучы, ислам динендәге кеше), [б. 68]; Ошбу кыйссадан, әя ихване дин / Хисса-и-хазз (өлеш) әйләйә һәр мөслимин / Хақ эшә инкяр идән ирмеш яман, ... Уйлә улса, Хақ эшә мөнкяр кеше / Уңмас ирмеш ике җиһанда эше... Әһле әшрар (явызлар, яманнар) сыйныфыннандыр билгелек / Кем, уланнар мөнкяри ышанмаучы әһли сөлүк (кыланучы) [б. 75] һ.б. Сөннәт // гөнаһ: Бағлайубән, ишекнебәрк итәр / Хақ өчен, әнбияләр сөннәтене тәрк идәр (пәйгамбәрләрнең сүзләренә игътибар итми) [2002, б. 63]; Буйләмиде ул Кәримнең сөннәте [б. 65]; Һәм рәсүлең сөннәтилә истинан (таянып), Кәчрәсән бездән улса, һәр гөнаһ [б. 67]; Хаҗ // нәфс-ү-шайтан: Хаҗ итеб зад (ризык, ашамлык) итәсезәләр хас-у-ғамь / Тотмадылар әмре. Инкяр иттеләр / Нәфс-ү-шайтан җиттекенә киттеләр [б. 72]; Илле көн итебиқамәт, бәғдә зин / Ғазме хаҗ әйләде бу ғабде хәзин [б. 78] һ.б. Намаз, ғыйбадәт, дога, салават, тагать, зикер // би нияз, көффар: Хәзрәти Йағқуб ғаләйһис сәлям / Кем намаз уқыр икән, әндәр қыйам [б. 63]; Ки лязимдыр безү кәррат-мәррат (кабат-кабат) / Мөбәрәк рухына вирмәк салават (мактаулы догалар, намазлар) [б. 69]; Ул сәғадәтл ейә лязимдыр мөдам / Әйләмәк изге доғайе собх-у шам [б. 78] һ.б. Тәқдир: Wәләкин кәнде сачымлә мөқаййад / Улырым, буйләдер тәқдире хикмәт, ... Санып дуст аны, алданды хосума / Нәчә алданмайа, ирешсә тәқдир [б. 68]; Туғры килмешдер Хода тәқдиренә [б. 105] һ.б. Сағу-сәлим: Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә сағу- сәлим, ягъни сау-сәламәт булып дөньядан кичү мәсьәләсенә автор аеруча игътибар итә, ике юнәлештә бирә: 1) туры-төзек, чиста-саф җан-иман сәламәтлеге буларак: Берлекеңнең хөрмәтенә, йә Кәрим / Дөнйадин кичер безе сағ-у сәлим [1889, б. 4, 2002, б. 66]; Сәкыймдин (авырудан, бозыктан) сақлайуб Хақ җаннарыны / Сәлимәт әйләя иманнарыны [б. 70]; Таләб әйлә Җәнабе Кибрийәдән даим-әл-әүкат (ризык) / Сәламәт китмәкең иман илә дөнйави дүндәнсән [б. 80] һ.б.; 2) җисми-әгъза сәламәтлеге: Керсә анда бер хәстә-ғариб / Улыр иде шул заманда сихәти [1889, б. 7, 2002, б. 70]; Гөсль идәрләр улса аның суыдан / Шул заман сәламәтулыр иде саг-исән [б. 8, 2002, б. 71]; Қальғаның юксәк йиренә аштылар / Ул һәлақ әттән сәламәт қалдылар [1889, б. 10, 2002, б. 75] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, күпчелек очракта җисми һәм рухи яктан сәламәт, сихәтле, сау-исән, сау булуны Аллаһы Тәгаләдән сорарга, моның өчен бу дөньяда һәрвакыт чиста-пакь, ару ризыклы, саф иманлы булып яшәргә кирәклек белдерелә. Аллаһка, фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә, диннең төп нигезләренә ышануны аңлата торган иман төшенчәсенә каршы, Аллаһы Тәгаләне бар дип танымау, ышанмау, аңа карышу, хурлау, динсезлек көфер, мөнкяр төшенчәләре белән белдерелә. Язма истәлекне тикшергән вакытта, авторның үз фикерен тасвирлавы барышында, дин-дөнья, шәргъ-д ин һәм көфер-мөнкяр төшенчәләре, берсе икенчесенә бәйле, әмма эзлекле рәвештә капма-каршы мәгънәле сүзләр белән объективлаштырып, ягъни лексик-семантик вариантлары белән исемләнү халәтендә файдаланыла. Әлеге нигездә Ә. Каргалый әсәрендә бу ике төшенчәне белдерә торган сүзләрдән аларның үз вариант-п арадигмалары хасил була. Шәрғдин төшенчәсе, ... Зирә имандин ирер хөббе wатан / Дәртилә китәр, үләнчә, мәрд-ү-зән [б. 80]; Китмәйән дәwләт ирер ғыйльме кәмаль (Камил гыйлем китми торган дәүләт) / Гяһ килер, гяһа кәдисәр җаһ-у-мал (дәрәҗә-байлык бер килә, бер китә) [Каргалый, 2002, б. 81]. Мисаллардан күренгәнчә, бу әсәрдә, иң әүвәл кирәк нәрсә саф иман инвариант-нигез төшенчәсенә, ягъни аның мәгънә эчтәлеген барлыкка китерә, фарыз вә ваҗиб гамәлләр буларак берләшә торган һиммам әл-мөэминин, иннә рабб-эл-ғаләмин, зәфр-у-мәнсур (кяферләрне даими җиңүче) һ.б. шәкелендәге сүз тезмәләре белән беррәттән, сүз һәм сүзформалар хәләтендә, иман, инсаф, шәригать, сөннәт (шәригатьтә мәҗбүри гадәт, йола, үрнәк буларак, Мөхәммәд пәйгамбәр күрсәтмәләре, Коръәнне шәрехләү нигезләре), өммәт, ғыйлем [б. 66]; ғыйбадәт, салаwат, тәқдир, тағать / итағать (буйсыну, гыйбадәт кылу), һидайәт / тәриқы мөстәқыйм (тугры юл), мөслимин, ғыйльме кәмаль [б. 81]; сағ-у-сәламәт, җәннәт һ.б. мөэмин-мөселманга зарур булган гамәлләрнең атамалары, ягъни күпсанлы парадигматик вариантлар берләшә. Адәм баласының бу дөньядагы гамәлләре турында фикер әйтүгә күчү белән, берничә мәртәбә кабатлана торган Иман төшенчәсенә берләшә торган (сөннәт, шәрғ-дин, иғтикад, инсаф, ғыйбадәт, өммәт, дога, диянәт, тагать, мөслимин, хөббе ватан һ.б.) вариантларга, аларның мәгънәви капма-каршысын белдерә торган, ягъни хәрәм вә мәкруһ булган гамәлләрнең төшенчәсе булган кяфир атамасы (Алланы бар дип танымау, ышанмау, карышу, Алланы хурлау, динсезлек) каршы куелып тасвирлана башлый. Аллага ышанмау, Ахирәт эшләренә инанмау, ягъни көфер төшенчәсен белдерү нигезендә, аның үз вариантлары туплана: би-иман, би тәмиз (пычрак), кяфир, көфер, көфран: а) Алланы бар дип танымау, хурлау, ә) яхшылыкны онытучы, аш кадерен, аш хакын белмәүче, күплектә - көффар [Алынмалар, 1965, б. 232]; фөҗүр-начар эш, уйнаш, бозықлық [б. 643]; мөнкяр кеше (начар, гөнаһ исәпләнгән, танылмаган) [б. 373]; зилмәфахир - хаксыз масаючы [1965, б. 133]; гөнаһка бату, дөнья байлыгына кызыгу һ.б. төшенчәләр берләшә. Шулай итеп, Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә, шә ригать кануны таләп итә торган шарт белдерелә, шартның нигезләмәләрен барлыкка китерә торган сүз, сүзформа, кушма сүз, сүзтез мәләр файдаланылып аңлатыла, Иман нигезенә берләшә торган, ләкин чынбарлыкта кешеләрнең боларга инанмавы галәмдә, дөньяда, көнкүрештә кайгы-хәсрәт чигүгә, ахыр чиктә үлемгә китереп җиткерү турындагы фикер мисаллар белән тасвир ителә. Автор тарафыннан нәтиҗә ясала: Хәшер-у-нәшрә әйләр ирсәк иғтикад (үлгәч терелүгә чын күңелдән ышансак) / Ахирәтчөн әйләр ирдек қуәт-зад (теге дөньяга барырлык куәт, юл запасы) / Хәшер-у-нәшрә телемез иқрар идәр (таный, сөйләр) / Дилемез, мәғнәдә, аһ, инкяр идәр (Күңлемез, чынлыкта кире кагар, юкка чыгарыр) [1889, б. 4, 2002, б. 65]. Аңлашылганча, бу автор дин-шәригать кануннары турында, телдән сөйләргә мөмкин, ләкин чын күңелдән инану белән тәңгәл булу / булмавын аера белү мәсьәләсенә игътибар итәргә кирәклекне көн тәр тибенә куя. Ике дөнья төшенчәсе Ду ғаләм, Ду җиһан, Ике җәһан, Ике ғаләм сүз тезмәсе һәм Ахирәт төшенчә-атамасы белән белдерелә. Ә. Каргалыйның "Тәндә җаным..." дип башлана торган шигырендә дә, Бу дөньяда яшәү һәм Теге дөньяда җавап бирергә кирәк булачагы нигезендә әйтелә торган фәлсәфи фикер һәр шигъри юлга-юл капма-каршы мәгънәле сүзләр кулланып иҗат ителә: Тәндә җаным ничә көн миһман (кунак) икәндер, белмәдем, Үтте ғөмрем, барысы - хөсран (үкенеч) икәндер, белмәдем. Дөнйада төздем ғимарәт (корылма) барсы наданлық белән, Бу ғимарәт җөмләсе вәйран (ватық, җимерек) икәндер, белмәдем. Қылалмадым зикре тәлаwәт мәрде хафизлар (Коръәнне укучы ирләр) белән, Хақ қатында могтәбәр (хөрмәтле) - Қорән икәндер, белмәдем... һ.б. [Татар поэзиясе..., 1992, б. 260]. Шул ук исем һәм ысулда Һ. Салихов әлеге фикер агышын тагын да киңәйтеп дәвам итә. Дин тәгълиматына бәйле булган һәм капмакаршы мәгънәсе белән кулланыла торган вариантларның эзлекле рәвештә чиратлашып баруы күзәтелә: Тәқәтем вәсеғенчә (көч-куәтем иркендә) қоллық итмәдем, кәстә (ялкау) улуб, Тәғәт әһленә (Аллага буйсынучыларга) җәүаб асан икәндер, белмәдем. Кыйлмадым зәһд-ү тәwәккәл (Аллага ышанып тапшырылу), тәүбәвә тәқуа идеб, Әһле тәқуа-и-иқрам (диндар-олылаучылар) инсан икәндер, белмәдем. "Әһле-ә әwлядым!" (балаларым, гаиләм) - дәйү йилдем, йөгердем, тынмадым, "Иннә мин әзуаҗе (пары) кем Қорән" икәндер, белмәдем. Хабы хурдан (йокы, ашау) ләззәтендә ғөмреме қылдым теләф (әрәм), Гүрдә йулдаш-у тағәт, иман икәндер, белмәдем. Хөббе дөнйә илә қәлбем мәел (мавыгучы) имешдер, би ғөман (уйламыйча), Дөнйә сәүмәк ширбәте шайтан икәндер, белмәдем... һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, гүрдә җавап алу башлангач, якты дөньяда яшәгәндә, ялкауланмыйча, көч-куәтең белән коллык итәргә, Аллаһка ышанып тапшырылырга, буйсынырга, тәүбә һәм диндар булып тәкъва итәргә кирәк икәнен (шулар гына инсан-кешеләр булып санала), үзеңне Коръәннең пары дип санарга, гүрдә төп юлдаш Аллаһка буйсыну - иман, дөнья яратуның - шайтан ширбәте икәнен аңлыйсың. Алдагы юлларда да әлеге каршылыкны белдерә торган сүзләр эзлекле кулланыла: туй-тамаша, һәзле-һәзьян (уен-көлке) мәҗлесе - гыйрфан (мәгърифәт) мәҗлесе, нәфсем - Иблис тәлбисе (алдавы), җисмемә теләдем татлы купшылык - гүрдә йыланнар кисәкләре икән, мәңге үлмәс булып, җәһана кадер-қуәт бирдем - әҗәл вакты пәнһан-яшерен икән, абехәйәт-тереклек суы эчкән кебек яшәдемһәркем үлем ачысын татучы икән һ.б. [Татар поэзиясе..., 1992, б. 275]. Һ. Салихов "Китабе Мәҗмәгыл адәб" җыентыгында [1856, 1900]; дини-дидатик фикерләрне дәвам иткән хәлдә, аларга "Хикәяте фит-тәмсил" ("Мисал өчен, охшату рәвешендә язылган хикәят") дип, тормыштагы каршылыкларга мөнәсәбәтен белдереп, җәмгыятьтәге кешеләр турында яза. М. Гайнетдинов белдергәнчә: "...Җәмгыятьтәге кешеләрне ул өч төркемгә аера: 1) "Замана әмирләре, түрәләр" - бюрократия. Болар - кешене тормыш юлында газаплый торган зәһәрле еланнар, бүреләр, аждаһалар. Бергәләшеп шул ерткычлар һөҗүменә көч белән каршылык күрсәтсәң генә, дөньяда яшәү мөмкин. 2) "Төлке тунлылар", "замана әфәнделәр"е - байлар, шәйехләр, муллалар. Болар - ришвәт биреп, әмирләрне симертүчеләр. Шагыйрьнең бу төркемгә мөнәсәбәте бик үк ачык түгел. Шагыйрь яхшылыкка өйрәтүнең, начарлыктан тыюның нинди очракта ничек булырга тиешлеген тәфсилләп саный..." [Татар әдәбияты..., 1985, б. 161-162]. Әлеге юнәлештә капма-каршы мәгънәле сүзләр кулланыла. Ш. Зәки шигырьләрендә ике дөнья төшенчәсе Ду ғаләм [2002, б. 29, 35]; Бақый йорты / бәка йорты [б. 31, б. 43]: Бу әһле дөнйа [б. 32]; Бу җәһан [б. 43] дип исемләнә. Бу төшенчәләрнең һәрберсе, уртак нигез буларак, үзара каршы лыклы мөнәсәбәт белдерү нигезендә, капма-каршы мәгънәле сүзләр белән белдерелә, авторның үзенә хас булган сәнгатьчә тасвирлау үзенч әлеге дәвам итә: Ду ғаләм, бу дөнйа, wафасыз, батыйл, фани, бу җәһан, хәрарәт ғаләме, бу юл зинданымыз, мәккярадер, һиҗран, зә бун // Бақый йорты, бәкә йорты, у йул: Нәқд ғомрең илә харидар улма ғафләт хәмренә / Қыйммәте кәнҗ ду ғаләм, чөнки һәр аныңда дар [2002, б. 29]; Ходаwәндә, Бу йулда wә ул йулда / Аерма бән қолы қылавездән (юл күрсәтүчедән) [б. 33]; Ничә йыл бу хәрарәт (эссе, кызу) ғалә мендә / Гизәрә дәм бә дәм һиҗран (әрнү, ачыну) ғамендә [б. 37] һ.б. Көфер: Хәсрәт аныңдыр ки, аңа көфер инкяр әйләде [б. 36]; Дин, тагать, мөэмин, шәриғать // нәфес, мөнафиқ: Бу нәфсем ғакла ғалиб килмәдәң уң (нәфесем акылдан өстен чықмады) / Аның тәдбирене (чарасыны) бозмақ кирәкдер / Кичүбән бәррә (ялтыравык) сурәттән сәрасәр (баштан ахырга кадәр) / Мәғани бәхредә (мәгънәләр диңгезендә) йөзмәк кирәкдер / Беләй дип әүлийәнең сөхбәтене (иптәшлеген) / Җәһан әтрафыны гизмәк кирәкдер / Исеп йилдик, акыб судик, тәмамәт / Бу йулда ут кеби қызмақ кирәкдер [2002, б. 31]; Мөфләх улдыр кем, аны тағать илә хушнуд итәр [б. 36]; Туғры йулы эстәр исәң, и надим / Бәс, шәриғатьдер - сирате мөстәқыйм [б. 44] һ.б. Иман: Җан илә иман икәүләре бер өйдә бал эчәр / Нагяһан ул икесе бер әүдә булғай-булмағай [б. 39]; Тәқва // ғафләт (ваемсызлык, гамьсезлек), зәбун (хурлыклы), бичара, ғасый, нә ғыйбадәт, нә итағать, мәғасый, йазық, ғамь: Хақ Тәғалә хөкем қылғач, вармы колның чарасы?! / Гәр ғыйнайәт (ярдәм) қылмаса ул Шаһ бу ғасый (гөнаһлы) бәндәгә / Хасыйл улыр аңа, ярен, чуқ нәдамәт (үкенеч) йарасы / чуқ гөнаһ иттем бән ул Мәғбүдемә бу дөнйада / Нитә биргәймән җаwабы, Хәзрәтенә варасы, ... Иляһи, пәрдәйе күтәр күземдән / Мәғасый (гөнаһлы эшләр) қарасын йуғыл йөземдин / Әзаләт әйлә (туры юлга чыгар) бәндән бу ғаманы (сукырлыктан) / Ки фәреқ итәм (аерам) төнеме көндездән, ... Иляһи, мөбтәлә (бәхетсезлектә) қалдым, әлем тот / Ки бәңа һич мәдәд (ярдәм) кәнд-үземдән... Чү, сәндән булмаса лотф (мәрхәмәт), ғыйнаять / Бәңа нәфғ (яхшылык) улмайа һич кәнд - үземдән [б. 33]; Нигүләр (изгеләр) сөхбәтен бәңа насый бит / Нә хасыйл ула бәңа йалғызымдан?!... / Җиһан зәққумдан (агулы агач) халқымы сақла / Насыйб әйлә бәңа татлы өземдән, ... Чү, туғры йула вармазам, күрерләр / Бу халық оймаз бәңа, качар төземдән [б. 33]; Ки ничә ғайеб! Ғаҗиз йазықыма / Бәкарәм, көллү, бизарәм үземдән [б. 34] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, "бу дөнья" төшенчәсе: wафасызлық, батыйль-бозықлық, фани-бетә торган өйләр, шәхеснең нәфесенә акылның баш булмавы, шәхеснең, ғариб, ғасый-у җафи колы, гәрде ғафләт қарасы, бәндәләр бичарасы, күңел йарасы, қайғы атәше кебек сүз, сүзформа, сүзтезмә, парлы сүзләр белән характерлана торган атамалар белән дөньядагы газапның чиксез булуы сурәтләнә. Шагыйрьгә дөнья мифик дию булып күренә. Мәңгелек "бакый йортын" төзү, әлеге җитешсезлекләрне җимерү өчен, Аллаһтан ярдәм сорала. Автор әлеге нә ғыйбадәт (гыйбадәтсез), нә итагать (буйсынмыйча) йөз карасы булган көннәргә каршы көрәшүне "нәфес ләшкәренә" каршы башларга кирәк дип, фикер диңгезендә йөзәргә, әүлиянең барлыгын белгән хәлдә, "бу дөнья"ның тирә-ягын гизәргә, җил, су кебек кызарга кирәк ди. Аңлашылганча, "бакый йорты"н үлмәс борын ук төзергә мөмкин булуның юллары күрсәтелә. Шулай итеп, бу авторда "...аерым шәхес кичерешләре алгы планга чыгарылган, ... шәхеснең әхлакый пакьлеге, үз-үзен камилләштерү идеясе, максаты төп проблема югарылыгына күтәрелгән. Дини суфичылык идеяләре дә шул максатка ирешү юлында бер чара булып кала" [Татар әдәбияты..., 1985, б. 176]. Ике дөньядагы капмакаршылык мөнәсәбәте дә, шәхеснең үзенә бәйләнеп, бу дөньядагы начарлык-явызлыкның да, яхшылык-изгелекнең дә чыганагы шәхеснең үзендә, ул Тәңрегә ялварып нәфесен җиңсә, Изгеләрнең әлләренә тотынса гына, күкләргә очарлык хикмәткә ия булачагына басым ясала. Шәхеснең Аллаһ кодрәтенә ышаныч белдермәве, яман нәфесле булуы аның үз бәхетсезлегенә дә, барлык мөэминәр өчен дәгафләттүбәнлекләрдән саналуы тасвир ителә. Аңлашылганча, Ш. Зәки әсәрләрендә "Мәңгелек йорт"ка (ул юлда) Ходай кушканча бару өчен, "Бу дөньяда" (бу юлда), шәригать кушканча яшәргә, ягъни үзеңнең нәфесеңне тыярга кирәклек мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге фикерне укучыга җиткерү максатыннан күпсанлы дини эчтәлектәге төшенчә файдаланыла, әмма шуларның Нәфес дигән берсе нигез итеп алына һәм еш кабатлана. Нәфесне җиңү барышында: Мәғрифәтне кечедән-олуғдан үгрәнмәк кирәк [б. 32]; Кем мөхибе мәғрифәтдер дөнйада / Йанмайа җисме аның, ахыр уда, - дип белдерелә [2002, б. 38]; ягъни тәвәккәл итеп, бу дөньяда хикмәтмәгърифәтле кеше булсаң гына, тәнең утта янмаячак. Өйрәнелә торган чордагы башка истәлекләрне укып бару уңаенда да, аерым авторларда Ике дөнья мөнәсәбәте, иман төшенчәсенә берләшә торган дин, иман, мөэмин, мөселман, сөннәт, тағать, хөкем, хикмәт, җаwап, ғыйлем, мәғрифәт, тәқwа, ахирәт, иғтикад һ.б. кебек, яисә Иманга каршы көфер төшенчәсенә берләшә торган мөнкяр, wафасыз, гөнаһ, нәфес, фани һ.б. кебек сыйфатларны берьюлы кулланып сурәтләү барганда, аерым вариантның берсе, ешрак кабатланып, үзе инвариант-нигез буларак, лексик-семантик берәмлекләре белән киңәйтелүе аңлашыла. Әлеге үзенчәлек Г. Утыз Имәнинең (1754-1834] "Әбйате төрки фи фазыйләте төрки" ("Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр") әсәрендә, ғыйлем төшенчәсенең кулланылуында ачык күренә: Ғыйльм илә хасил улыр Ике Җиһан ... Ғыйльм илә Дөнйа wә Гоқба (Ахирәт) алыныр [1985, б. 45]; Ғыйльми шәрғый рәһбәре һәр Ду җиһ аннең (Шәригать гыйлеме һәр Ике җиһанга җитәкче) [б. 47]; - дип, Адәм баласының һәр ике дөньядагы яшәешендә кирәк булган, гыйлем белән генә башкарыла торган эшләр санала: Аллаһы Тәгаләне тану, аңа кушылу, коллык итеп ярлыкану, якынаю, гыйлем иясенең Алланың гыйлемен ачуы; ураза, намаз фарызлары, зәкят, иман һәм хаҗның ничәлеге, ваҗиб булган сөннәтләр, көн дә биш вакыт намаз рәкәгатьләрен белдерү, хәрам-хәләлне ачыклау, сират кичү: Ғыйлем ушалдыр - иңде күкдән ул йирә / Рәүшан улсын дин пәйғәмбәрә ( пәйгамбәргә дин ачык булсын диеп, гыйлем җиргә күктән иңгән) [1985, б. 46]. Җыентыкны төзүче тарафыннан мондый аңлатма бирелә: "Ислам тәгълиматы буенча"күктән иңгән" дип исәпләнә торган Коръән күздә тотыла" [б. 284] һ.б. Димәк, гыйлем - Аллаһы Тәгалә кодрәте белән иңдерелгән зарурият. Әлеге гыйлем көндәлек тормышның нигезен тәшкил итә: гыйлемле кеше һөнәрле була, аңа сәгадәт (бәхет) килә, гыйлемдер - аслы хәйәт (тормыш нигезе), адәминең гәүһәре - даниш (белем), гыйлем - кешенең яшерен хәзинәсе, ул аны саклый, малын, нигъмәтен, ризыгын арттыра, әүвәл гыйлем, аннан гамәл, гыйлемсез гамәл зәгыйфь була, гыйлемне үзеңә җитәкче итәргә кирәк, ирләрнең җанын даниш (белем) җанландыра, ул - тереклек суы, ир белән хатынны (ике хәләлне) берегеп таркатмыйча тора, гыйлем - нур ул, Алла гыйлемне сөйгән кешеләренә бүләк итә, галимнең өлеше - Аллага гыйбадәт гылу, гыйлем эзләүчеләр акылга таянып эш итәләр, аның белән хәләл вә хәрәм беленә, Гокбәя (Ахирәт) белән кызыктыра һ.б. Аңлашылганча, дөнья-ахирәттә кирәк булган барлык гамәлләр үзләренең атамалары белән җентекләп санала, аларның барысын да гыйлем төшенчәсенә берләшә торган кыйммәтләр дип санау мөмкинлеге күренә. Сүз, сүзформа, сүз тезмәсе буларак күп мәртәбә кабатлана торган ғыйлем (белем, фән) төшенчәсенең, күплек саны ғолүм - 1, мәгънәдәш пары даниш - 2, данишсыз - 1 мәртәбә кулланыла, мәғрифәт - 2; галим - 10, мәгънәдәш пары гариф - 1 мәртәбә кабатлана. Гыйлем / галимгә каршы куела торган җаһил / җәһилә / җәһаләт 10 мәртәбә файдаланыла. Мәгънәдәш синонимнар булган җиһан, ғаләм, дөнйа сүзләренең кабатлану ешлыгы да төрлечә: ике җиһан, ду җиһан сүз тезмәсе кеше яши торган бу һәм үлгәннән соңгы теге дөнья мәгънәсендә кулланыла, дөнья сүзе вәдөнйа, дөнйа ниғмәти, дөнйа дәүләти, дөнйавә гоқба, талибе дөнйа, ике дөнйа рәүнәқый, дөнйа харислығын, хирсы дөнйа, тәхсилендән дөнйа өчен, ғыйльме вар - дөнйа суар (атланыр) тезмәләрендә - 10 мәртәбә, ...Барча ғаләм сурәт-у-җандыр ғыйлем дигән җөмләдә ғаләм сүзе 1 мәртәбә файдаланыла. Бу әсәрдә ахирәт сүзе кулланылмый, аның мәгънәсе Ғоқба сүзе белән бирелә [Утыз Имәни, 1985, б. 45 - 48, 156 - 159]. Авторның башка барлык әсәрләрендә дә фазыйләте-л-ғыйльм вә-л-ғақыл дәрәҗәсенең бөеклеге, гыйлем һәм данишның солтанат-патшалыктан артык булуы, кешегә кадер-кыйммәтнең гыйлемнән килүе [б. 102-103] белән бәйле фикере тагын да киңәйтелә. Аны тәфсилләп тикшерү зарурлыгы туа. Г. Кандалый иҗатында да, Ш. Зәки шигъриятендәге кебек үк, сәнгати тасвир шәхеснең хис-кичерешләре, вәгазь һәм нәсыйхәт бирү юнәлешендә бара. Авторың беренче әсәре - "Рисаләи-л-иршад" ("Туры юлга кертү") поэмасында, Адәм баласының якты дөньяда яшәгәндә гомеренең сабыйлыктан башлап үлгәненә кадәрге һәр чорында ғыйлем, ғолүм / җәһаләт, надан төшенчәләренә нигезләп карарга мөмкин булган тормышы тасвирлана. Тасвирлау барышында кешегә һәр чорда нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләмәскә кирәклек турында акыл бирелә. Нәтиҗәдә, әлеге төшенчәләрнең мәгънә эчтәлекләре төрлечә тәгаенләнә, күпчелек очракта лексик-семантик вариантлары белән исемләнеп кулланылуы дәвам иттерелә. Сабыйлык вакытында ничек яшәргә тиешлеге хакында нәсыйхәт: Сабыйлық төш кеби улыр /йегетлек қош кеби улыр / Қарилық (картлык) буш-тәхи (мәгънәсез) улыр / Қайа мәғрифәтә, йәздән! (Аллаһыдан белем-мәгърифәт алырга вакыт бик аз була!), Уйын-көлке таләб қылма / Уламын дип мин-әс-сабйан [б. 249]; Ләғни Иблис сәне көнтөн / Китереп күстәрә алтын / Дәхи һәм үзенең артын / Сақыйн: сән бакма бәр-шайтан (шайтанга) [б. 250] "Егетлек вакытындагы нәсыйхәт вә вәгазьләр": Йегетлек китәдер фәүри (тиз) / Йилә вирмә ғазиз дәwри / Ки шайтан салмасын җәwри (җәберен) / Идеп әфғалеңә (уй-гамәлләреңә зарарлар), Сақыйн ғыл, нәфсеңи пак ит / wә һәуа нәфсеңи тәрк ит (һавалы нәфсеңне ташла) [б. 253]. Өзекләрдән аңлашылганча, сабыйлык вакытында алынырга тиеш гыйлем мәгърифәт дип бирелә. "Кызларга улган нәсыйхәтләр"дә: Блүғә йитешәчәк җан / Фәwахиш (фәһеш) итмә һәм тоғйан (фетнә) / Сақыйн, һич әйләмә, ғисйан (гөнаһ) / Сақыйн һич қылмағыл әшрар [б. 258]; Фасиқлар катына килмә / Фәwахиш (фәһеш) эстәйүб йилмә / Ки сөкран (исерек) улубән йөрмә / Шайарып улма һәм сәййар (йөрмә) [б. 259]. Кызлар эшләмәскә тиешле гамәлләр берничә мәртәбә кабатланып бирелә. "Хәмиятсез (булдыксыз, намуссыз) ирләрнең вә чәпәк (өлгер, җитез) хатынларның нәсыйхәте" бүлекчәсендә: Ғаҗәб ғәсри хәлаиқлар (гасырдаш халыклар) / Тәмам мөрдәгә (үлек, мәет) лаиқлар / Эче тулы ғәляиклар (болганчык) / Фәсадатдан (бозыклык) дәхи тоғян (азгынлык) [б. 265] һ.б. Аңлашылганча, фарыз һәм ваҗиб, хәрәм һәм мәкруһ нигезенә берләшә торган гамәлләрнең үтәлү-үтәлмәве, ике дөнья мөнәсәбәтендә, ягъни капма-каршы мәгънәле сүзләр белән бирелә: Иген икмәквирер икмәк / Мәшәқать-лә михән (бәла-каза) / Ғыйлемлек - мәқсудә йитмәк / Һәр ике дөнйада әйкан (ап-ачык) [б. 248]; Ғыйлемлекдә ике дөнйа / Чырағын идәсән әхйа (кабызасың) / Бу сүздә зәррә йуқ әхфа (яшерен уй, сер) Бәйан идәр рәсүли җан (пәйгамбәр юлындагы кеше), Җәһаләтлек - яманлықдыр / Бере аның наданлықдыр / Болардин һич яман йуқдыр / Гизәрсәң гәр зәмин-асман (җир-күк) [б. 248]. Мисаллардан аңлашылганча, бу авторда шәригатькә бәйле төшенчәләр адәм баласының сәгадәт-бәхете, гыйлем-белем / җәһаләт-наданлык кебек тормыш-к өнкүреш өчен кирәк булу / булмау ягыннан каралып аңлатыла. Дини тәгълиматка нисбәтән төшенчә-атамалар да әлеге шәхси мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән, уратылган хәлдә файдаланыла, аларны бергә карарга туры килә. Фарыз һәм ваҗиб гамәлләрнең атамалары булган тағәт, итағәт, ғыйбадәт, һидайәт һ.б. төшенчәләрне, а) сәгадәт, сәгиди; ә) гыйлем, голүм; б) мәгариф, мәгърифәт сүзмәгънәләр ниге зенә берләшә торган лексик-семантик вариантлар дип санарга кирәк. Хәрам һәм мәкруһ гамәлләрнең атамалары булган йаwыз нәфес, Иблис, шайтан, фәсадат, мәккяр, хәйлә, ғәддәр (хыянәтче, икейөзле), хәмқәи ғинад (киребеткән ахмак), заляләт (бозықлық) [б. 253] сүзләрен һ.б. җәһаләт / надан төшенчәсе нигезенә берләшә торган лексик- семантик вариантлары дип санарга кирәк. Шушы ук сүзләр белән бирелә торган капма-каршылык күләмле поэманың буеннан-буена дәвам итә. Ләкин аерым бүлекчәләрдә бара торган вәгазьгә, адәм баласының гомер баскычларына туры китерелгән махсус сүзсүзформалар өстәлүе күренә. Әмма бу урында, дин-исламга нисбәтән терминнарны алгы планга куеп карарга тырышабыз. Бу җиһан, нәҗес, фетнә, фәна, гафләт, бәд (әшәке), // Бәқадер дар, һ.б. Г. Кандалыйның беренче поэмасында 16 мәртәбә кабатлана торган җиһан сүзенең, нинди сүзләр белән бер контекстта файдаланылуына карап, мәгънә эчтәлегенең билгеле бер эмоциональ бәяләү төсмере белән баетылуы аңлашыла: Җиһанда килдеңез ирсә / Базар дигән мәҗалисә (җыелу урынына) / Түшә чүн алубән кисә (капчык) / Җәһед қыл мәқсадә, и җан [1988, б. 272]; Бөйлә халеңдер, и адәм / Җиһан базарыйдыр Ғәләм / Ки ахыр күрәсән мадәм (ахыр, чик) / Ғәрәт улдың (таландың, беттең) ки сән дәр-ан (мизгелдә) [б. 273] һ.б. Җиһанда күп шәқи әҗсад (азгын кешеләр) / Әйде сарникләри әфсад (яхшы башларын бозык итте) [1988, б. 281] һ.б. Китерелгән өзекләрдән аңлашылганча, Җиһан кебек үк Ғаләмнең дә базар дип белдерелүе күренә, бу базарда сиңа таланып бетмәс өчен тырышырга кирәк: Адәм ғәфләт үзә ятып (ваемсызлыгы, саксызлыгы, гамьсезлеге белән) / Үлем киләдер уятып / Әҗәл йайдин укый атып (җәядән укны атып) / Һәмандән қәсд итеп (җанга явыз ният белән) бәр-җан, - дип, ягъни Җиһанда, Галәмдә яшәгәндә, ваемсыз булырга ярамый дип белдерелә [б. 273]. Әлеге фикер дәвам ителә: Җиһан бәд (әшәке, начар) / Җифәсендин (үләксә, мәетлегеннән) туй / Яңача гиз, сәйер сән куй (йөр, хәрәкәтлән) [б. 275] һ.б. Доға // фисқ-у-ғисйан, фасик: Догалар әйләде сезгә / Ғабде мозаф иля-л-Җәббар [1988, б. 246]; Ки, зинһар, калмагыл надан / Дога алгыл ата-анадан / Дота күр хәwфе риҗадан (ышанып ятудан хәвеф ит) / Әз-фисқ-у-ғисйан (бозыклык һәм гөнаһ эшләрдән) [б. 248]; Фасиклардин фирақ улың / Алардин сал йырак йулың [б. 253] һ.б. Һидайәт, сәғадәт / Җәһел, зәляләт, нәфес: Сәғадәтне ала (алга) куйган / Һидайәт эчидә улган, ... Сәғадәт эчрәдә булгыл // Һидайәтдә сөрүбән халь (туры юл белән гомер итеп) [б. 246]; Ерак қыл нәфсең әшрардан (явызлык, усаллыктан) [б. 250]; Сакыйнгыл, нәфсеңи пак ит / wә һәүа нәфсеңи тәрк ит [б. 253] һ.б. Дин / Заляләтдин (Хак юлдан язу): Нәсыйхәт дыңлаған уғлан / Заляләтдин (Хак юлдан язу) үзен йолган [б. 246]; Мәхәббәт әһленә сохбәт / Идә күр анларга рәғбәт (ашкыну) / Дин әһле бонда күп, әлбәт / Дотисәр йахшыдин дустан [б. 279] һ.б.; Тағәт, итағәт, фәрәғәт, әмер, гыйбәдәт, лотф зәйли // Хәсадәт, ғәфләт, фәсадат, хөсран, шухлық, баз, дәр-вәйли, хөседрани, зирә суэи, харам, дәғәл: Кечекдин Хақга тағәт қыл (буйсын) / Һәм әмренә итағать қыл (күңел сал) / Хәсадәтдин фәрағәт қыл (көнчелектән азат бул) / Һәр әмренә сонып гәрдән (муен) [б. 250]; Шәйатиндыр хөседрани (көнчелек иясе) / Йар, андин дотма йарани [б. 255]; Итағатьдә ул, әсхабем (дустым) / Ки ташлап җөмлә-ил-әшрар (барлык начар эшләр) [б. 258] һ.б. Наҗи, салим, ихсан, миһербан, сәғадәте-д-дарәйн, һушйар // ғәддәр, надан, ғишйан, әләм: Кичә-көндез улып наҗи (ирекле) / Башыңызғ а һода таҗи (хак, дөреслек юлы таҗы) / Қуна дип, уламыз раҗи (өметләнүче) / Сәғадәт вирелеп чәндан (шулкадәр) [1988, б. 246]; Сәғадәтдин хөшек қалма [б. 247]; Сақыйн: алдамасын ғәддәр (хыянәтч е) / Җиһанда, аңлағыл, и җан [б. 248]; Диле салим (күңеле сәламәт) үзә салим / Улалар та ғәля-л-ихсан (яхшылык өстенә) [б. 267] һ.б. Ғоләма, Тәриқы мөстәқим, салим, ихсан, иман, әҗәл, ғыйлем, ғөрфан (акыл иясе / Шәқәүт, фетнә, гөнаһ, ғәфләт, ғөдү (дошман), тәмғ (ачкүзлек), нәфес: Ғоләма йулларын азмыш / Тәриқы мөстәқим (туры юл) язмыш / Шәқәүткә (бозыклыкка, бәлагә халык басмыш) / Дөшебдер фетнәгә заман [б. 267]; Гөнаһдин мөддәти мөддәт (вакыт артыннан вакыт узды) / Тәмам азғылуға мәддәт (артты) / Кил, и җан, әйлә сән рәүүәт (кире кайт) / Фәсадәтдин дулып бу ан, ... Диле салим, үзә салим / Улаларта ғәля-л-ихсан (яхшылыкка) [б. 267]; Адәм ғәфләт үзә йатып / Үлем киләдер уятып / Әҗәл йайдин укый атып (җәясеннән угын атып) / Һәмандәм қәсд итеп бәр-җан (җанга явыз ният белән) [б. 273]. Әҗәл килгән вакытта, кешенең иманы таза, нык булырга тиешлеге белдерелә: Бу сәкаратда китеп дәрман / Килә хәйлә белән шайтан / Имана уладыр қасыйд (иманга каныгучы була) / Тәмам хәйлә идеп җәрйан (эш барышын) / Зәһи ник (нинди яхшы) гәр иман таза / Сәлямәт килдисә җәза / Нәғүзе биллаһ, гәр фәза (Алла сакласын, әгәр курыкса) / Имандин идисәр ғөрйан (булыр буш, ягъни имансыз китәр) [1988, б. 295]. Аңлашылганча, Г. Кандалыйның әлеге поэмасында, гыйлем дигәндә, дини тәгълиматны белү, адәм баласының авызыннан җаны чыкканда, иманы нык, таза булырга тиешлеге тәфсилләп тасвирлана. Моның өчен, бу җиһандагы начарлыкның, явызлыкның нәрсә икәнен аңларга, дингә каршы булган шайтанга каршы торырга көч табарга кирәклек турында вәгазь укыла. Автор Ике дөнья дигән төшенчәне дә, аны икенче төрле Бу җиһан һәм Бәқадер дар (Мәңгелек йорт) дип исемләп тә куллана. Авторның лирик шигырьләрендә дә Гыйлем һәм Җәһаләт төшенчәсе нигезенә утыртылган тасвирлау үзенчәлекле рәвештә дәвам иттерелә. Үзенчәлекле дип, беренчедән, инвариант-нигезгә берләшә торган вариантларның, тормышчан төшенчәләрнең атамалары булган яңа сүзләр белән күбәйтелүен саный алабыз: Ғыйлемлек нурани җәwһәр / Ки мөэминләр содурында, ... Ғыйлем сахибе һичбер дә / Черемәс - үлсә дә - гүрдә [1988, б. 71]; Ғыйлемлек булмады бездә / Йөрепмез ғәфләтә [б. 74]; Надан кеше көтү көтәр / Ғалим кеше Бохар китәр [б. 79] һ.б. Автор мөнбәрне - дини вәгазь кафедрасын - гыйшыклык хәлләрен игълан кыла торган трибунага әверелдерә: Ишет хотбә ғыйшықлық мөнбәрендән / Бәйан идәм мәхәббәт ғәнбәрендән [1988, б. 172]. Бу теләк "Фәрхи" поэмасында югары күтәрелә: Күз-қашыны мәс җедә михраб идәм / Сурәтеңне көзгедик мәхәбб (сер) идәм [б. 354]; Аллаһ әкбәр дип әгәр қақсам қолақ / Сурәтең күңлемә уладыр қунақ / Та сәлам биргәнче, и Фәрхи-сөрур / Қан кеби буынларымда тик йөрер [1988, б. 358] һ.б. Г. Кандалыйның мәхәббәткә багышланган шигырьләрендә поэмадагы Бу җиһан һәм Бәқадер дар (Мәңгелек йорт) һәм Ул юлда, Бу юлда дип бирелгән Ике дөнья төшенчәсенең Бу дөнйа / Ул дөнйа дип тә каршы куелып файдаланылуына игътибар итәргә кирәклек күренә. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" Шиһабетдин ахунд хәзрәт Мәрҗанине ишәк белән тиңләштерелгән Нургали муллага каршы куеп языла [2001, б. 17]. Ягъни авторның әсәрендә әйтергә теләгән фикере, әсәрнең буеннан-буена капма- каршы ике нигездә ачыла. Әлеге каршылык Утыз Имәнидәге кебек дин wә дөнйа, Ә. Каргалыйның әсәрендәге ду ғаләм / ике җәһан (җиһан), Ш. Зәки шигырьләрендә бу дөнйа һәм бақый йорты, Г. Кандалый поэмасындагы кебек, бу җиһан / бу дөнйа һәм Бәқадер дар (Мәңгелек йорт) дип, берсе икенчесенә кискен каршы куелмаса да, сүз җаенда Ике дөнья төшенчәсе, Дин-Иман һәм Ахирәт эшләре дигән нигезгә утыртыла. Шиһабетдин хәзрәтнең һәм аның фикердәшләренең эшчәнлеге яктыртылганда, ғоләмә, фазыйл ғалләмә [2001, б. 10]; мәғрифәтүр риҗалидә (ирләр арасында мәгърифәтле - гыйлем иясе), йиме ғыйрфан (белем ризыгы) [б. 11]; мәғрифә, мәғрифәт миқдарынча, галим, муллалық, һиммәт [б. 14]; хакаикул-голум (гыйлем хакыйкатьләреннән), ғали галим [б. 23]; ғалим, ғоләмә мәҗлесендә [б. 24] төшенчәләренә / Хасид (дошман), нәфес, кинә, хәсәд, фәсад, фетнә, қаза, тәғаннет (бәйләнү), йә истихфаф (кимсетү) бәлид (ахмак, томана) / Берәwгә дөнйа бәхте хасил булса / Морадқа һаwасынча васил булса / Нәфсе аның фиргаwендәй дәғwа қылыр / Бер фетнә, қаза күреп басылмаса, ... Инсафтан бер мысқал йуқ эшемездә / Кинә, хәсәд, фәсад тулған эчемезгә / Һөнәремез йә тәғаннет (бәйләнү), йә истихфаф (кимсетү) / Үз қылған эшемез йуқ исемездә, ... "Раббана"ны ғоламәдә (галимнәрдә) қатлау (кабатлау) да йуқ / Белә торыб бүтән йулға атлау да йуқ / Wәләкин күңелләре бәлид (ахмак, томана) ирләр / Һәркемне хурлауға бар, мактауға йуқ [2001, б. 48- 49] һ.б. Алга таба "дин биреп, дөнья сатып алу мәсьәләсе", Ғалим булса, дин бабында зарлы булсын, - дип [б. 39]; Ғыйлем нигезенә күчерелә, бу юнәлештә: Ғоламәи Ахирәтнең эше башқа / Ул қулға аз эленер қармағанда / Ғаләмәтен белерсез - бәхет қунса / Ғыйззәти ғорурлыққа салмағанда (дәрәҗә, көч, куәтне горурлыкка алмаштырмаганда) [б. 49] һ.б. дип дәвам ителә. М. Акмулла бер мәртәбә кулланган ғоламәи Ахирәт төшенчәсе алга таба мулла / муллалық сүзләре белән кабатланып дәвам иттерелә: Бәланың күбе чыға эчемездән / Дамилла-фәлән дигән кешемездән [б. 40]; Һәркемне мулла димез алдағанда / Аз мулла аз табылыр таңна ғанда / "Иннә ма йәхәшаллаһ"ға ("Чыннан да Аллаһыдан курык") мисдах қайда / Күз салып, хақыйқатен аңлағанда? [б. 49]; Башка милләт җәһәтеннән дөнйа алды (тырышлык белән дөнья алды) / Талаш берлән соңға қалды әһле Ислам [2001, б. 55] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, автор үзенең темасына тугрылыклы булып, барлык муллаларның, димәк, муллалыкның чын мәгънәсендә гыйлем иясе, голәма дәрәҗәсендә була алмавына игътибар юнәлтә һәм бу фикер төрле ысулда тасвир ителә. Турыдан-туры әйтеп: Тыя торган Ақсақаллар wафат булды / Инде безгә афәт салу асат булды / Ғавам халқы башларыны без қаңгырттық / Вөҗүдемез ғайне бер афәт булып, ... Фетнәнең күбе чығар телемездән / Сәлләсе өлкән дигән кешемездән / Бол көндә тышымыз хуп, эчемез буш / Зөлҗәлал (бар кылучы Аллаһ) ғафил имәс эшемездән [б. 51] һ.б. Сатирик планда: Күрер күзгә мулла сымақ солтанатмыз / Сәлләне (чалманы) килештереп урасақ без / Укысак вәгыйд аять-инфигаль йуқ / Ах, дәриға, Мәхшәрдә ни булачақ без?... Ғавамға бер ақ сәлләң өлкән булсын / Атың-чанаң, киемең күркәм булсын / Хосусән җаһил халық нәзарендә / Үзең симез, қорсағың өлкән булсын! ... Тәһарәт-намаз дөресләп белмәсәң дә / Муллалықны төрле фәннән ормак кирәк / Һавасына муафиқ гәпләр сөйләп / Тозак-аw килештереп қормақ кирәк... Җөнүде шәйатинне тәрҗих қылыб / Аннан соң безне Ходай ормақ кирәк [б. 51] һ.б. Вәгазь сабагы, әмма катгыйлык белән: Муллалық эше қыйын - җүн белмәсә / Ходайым тәүфиқ биреп күндермәсә / Нәwбәттән мөқтәбәс (пәйгамбәрдән алынган) ғыйлем - бер нур / Бар чырағын һәwасе (һавалануы) сүндермәсә, ... Мулла имәс - бағым бағып ил алдаса / Фазыйлны хәкәрәтләп яманласа, ... Мулла шул - дин өйрәтеп Хақ (акча) алмаса / Дөнйаға динен сатып йуғалмаса... [б. 52]; Мулла булса, кибр булмай (тәкәббер) булмай, қурқақ булсын / Дин җулында җилмайәдәй (җилдерүчедәй) җуртақ булсын / Нисбәт берлән форма төзеп, сурәт сатмай / Диндә - зирәк, дөнйасына чурқақ (булдыксыз, байлыкка алданмас) булсын, ... Өйрәтеп шәкердләргә әwwәл иман / Мулла булсын дин өчен җанын қыйған / Мәғнәсен һәм үз теленчә төшендерсен / wә иллә ике йақлап булыр Ибан [б. 53]; Шулай итеп, авторның иман өйрәтүче муллалар нинди булырга тиеш дигән фикере төрле ысуллар белән тасвир ителеп аңлатыла. Аларның кешелеге, инсафлыгы халыкка хезмәт итәрлек гыйлеме булубулмау нигезенә куеп билгеләнә: Һәркемгә хазз (насыйбы) бирелгән қыйсмәт (язмыш) берлән / Тәхқыйрьгә (хурлау-мыскыллауга) муллалықның хаҗәте йуқ / Ғалим булса, лаф орсын хикмәт берлән [б. 14]; Мөҗтәһиттәй (дин өчен көрәшүчедәй) ғалимғәтел тигезгәнең / Сәламәт торса икән камил динең [б. 37]; Сөннәтчә һәм булмаймыз, һәм алдаймыз / Әхле-сөннәтмез дигән дәғwа белән [б. 38] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, М. Акмулла иҗатында муллалар дини белемгә ия булган кешеләр дип белдерелә, әмма аларның барысының да Дамелла Шиһабетдин кебек фазыйл зат, мөхаққыйқ (хакыйкать иясе), мөҗтәһит (дин өчен тырышучы) ғалим [б. 34, 37] булмавы, күпсанлы мисаллар ярдәмендә тасвирлана. Дин өйрәтүчеләрнең барысының да зур гыйлемгә ия була алмавы сәбәпле, чын мулланы ак сәллә урап йөргән кешедән аера белергә кирәк дип белдерелә: Ғыйбадат дип азапланган коры гадәт / Ахирәт файдасына ярамастай [б. 31]; Сөннәтчә эшемез йуқ һәм алдаймыз / Әһле - сөннәтмез дигән дәғва берлә [б. 35, 38] һ.б. Шуның белән бергә, гыйлемгә ия укымышлы муллалар гына диннең асылын саклый алалар, ягъни ишаннарның аягына егылырга кирәк дигән фикер яшәвен дәвам итә: Байағы ғорурлықны болай ташлап / Айағына ишанның қоласақ (ябышсак, егылсак) без [б. 50]; Иң әүwәл кирәк нәрсә - иман дигән / Ахирәт эшләренә инан дигән / "Хода кичер" дигән менән эс бетмәйде / Иман шартын өйрәнмәсә - Ибан дигән [2001, б. 84] һ.б. Димәк, бу авторның иҗатында да, диннең асылын ахирәт эшләренә инану һәм дөньяви-көнкүреш эшләренә ниятләү дип, ике тармакка бүлеп карау зарурлыгын шул динне өйрәтүченең гыйлеме белән тиңләү традициясе үзенчә яктыртыла. Әлеге юнәлештә Г. Утыз Имәнинең "Гәуариф-ез-заман" ("Замана бүләкләре") әсәренең "Ватанга кайтуны сөйләүче" бүлегендәге шәригатькә хилаф булып, мөселманлыкны белмәүче муллалар турындагы: Мәчетләргә керер ул, имамлық қылыр / Чығар-кяфер, хыйәнәтче булыр, дигән фикер [1986, б. 80-82] һ.б. билгеле бер дәрәҗәдә конкрет шәхесләрнең эшчәнлегенә бәйләп дәвам иттерелә. Г. Тукайның, татарларныңбөеклегенә, болгарларның булуына ышандырыйк, голумең (гыйлемнәр) бакчасында бәхетле булыйк, татарларның рәфгате (бөеклеге), шаны сигез кат күкләргә китсен, мәгариф мәйданында ат уйнатыйк, сарылды милләтнең яшь каһреманнары каләмләргә, дип, куанып языла башлаган беренче шигырьләрендә әйтеләсе фикерне ғолум, мәғариф, мәғрифәт / җәһаләт, наданлық каршылыгы нигезенә куелып тасвирлау дәвам итә: Ғолүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран (Гыйлемнәрең бакчасында күңел ачып йөрик), Җәһаләт вәнаданлық ардусыны идәлем тәқсир (гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк), Мәғариф мәйданында, без, татарлар, уйнаталым ат [1985, 1, б. 24]; Ғолүмлә дөнйаи дотды йапун, нәмсә, французлар / Җәһаләт ғафләтилә йоклағанмызлар без аңсызлар, ... Без әсхабе, әүляде бу ғасры мәғрифәт хасрың / касрың (Без хуҗалары, балалары бу мәгърифәт гасыры сараеның) [1, б. 25] һ.б. Традиция булып килә торган ике дөнйа / ду ғаләм төшенчәсенең белдерелүе дә әлеге нигездә бара, ягъни бу дөньяда, бу галәмдә Аллаһка, пәйгамбәрләргә, диннең төп кануннарына һәм Ахирәт эшләренә инану, асылда, дини төшенчәләрне исемли торган капма-каршы мәгънәле сүзләр белән күрсәтелә, ләкин аларның мәгънә эчтәлеге төрлечә киңәйтелә, үзгәртелә: Мөхәррирләр сәбәб диндә сәбатә (ныклыкка) / Ике дөнйа җәхименнән нәҗатә (тәмугыннан котылуга чара) [1985, 1, б. 48]; Атаңыз, анаңызның шатлығы сез / Ике дөнйада йөзләр ақлығы сез / Қаму мөслимнәрнең уртақлығы сез / Безем дине моттаһһар (саф) пакьлеге сез, ... Ғолүм әқфаленең (йозагының) сез ачқычысыз / Мәғариф бақчасында әйлә тайран (очып йөр) / Ризық чөн йанмасын кальбеңдә ниран (ут) [б. 52]; һ.б. Диннең ныклыгын, тәмугтан котылуны мөхәррирләр хәл итә, барлык мөслимнәр өчен дә диннең сафлыгын, гыйлем йозагының ачкычы булган, мәгариф бакчасыннан түл җыючы шәкертләр саклый дип белдерелә. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, ике дөнйа төшенчәсенә берләшә торган капмакаршы мәгънәле сүзләрнең: а) сан ягыннан күп булуы, төрле еш лыкта кабатлануы; ә) традиция булып килә торган төшенчә-атамаларның, һәр әсәр эчтәлегендә үзенчә яңартылып кулланылуы ачык күренә. Ғаләм сүзе сүзмәгънә хәлендә - 5, сүзформа буларак 16 мәртәбә кабатлана. Бу ғаләм, Ду ғаләм төшенчәләре төрле мәгънә төсмерле лексиксемантик вариантлары белән файдаланыла. 1) Киләчәктә бәхетле яшәү өчен, милләтнең күңелен күтәрү өчен, укымышлы, белемле булу мәгънәсе белән: Җәридә файдасы чукча мөҗәррәбдер (күптән сыналган) бу ғаләмчә / Мәғыйшәт идәлем дөнйада адәм ибне адәмчә [1, б. 25]; Фараз итдем: рәсүлулла терелсә / Мөбарәк җисменә гәр рух өрелсә, ... Дийерди: каһреманнар! Әйлә ғайрәт / Идеб ғайрәт, вирең ғаләмгә хәйрәт, ... Белермисез! Нә ғаләмдер бу ғаләм? / Бу ғаләм сәр сәғадәтдер ду ғаләм (ике галәмдә бәхет башы) [1, б. 126] һ.б. 2) Дини мәгънәсе белән: Төн буе мин Аллага әйтәм хәмед / Тын ғаләмне бар қылучы Тәңремә [2, б. 176] һ.б. 3) Табигать күренеше, халык, аның бер төркеме, аерым кеше яши торган дөнья мәгънәсендә: Бу ғаләмне тота бертөрле каушау / Бөтенләй болғанадыр, килә шау-шау [1, б. 153]; Терелә, җанланадыр халкы ғаләм / Йаңара халқы Хаува, халқы Адәм [1, б. 154]; Аһ идәрсәм - йандырыр бу ғаләми / Сабыр идәрсәм - кемсә билмәз халеми [2, б. 313] һ.б. Бу шигырьләр хәзерге телгә күчерелгәндә, ғаләм сүзе дөнья сүзе белән алмаштырылгач, бер үк сүзнең кабатлануын күрәбез. Җиһан сүзе сүзмәгънә хәлендә - 13, сүзформа буларак 42 мәртәбә кабатлана, асылда, ғаләм, дөнья төшенчәләренә бәрабәр мәгънә белдерә: Җиһанда болгарың вар улдыгына каниғ улсыннар [1, б. 24]; Җиһанда мисле надир бер клубдыр [1, б. 38]; Насыл итсен тәдәнни дин, - бу дин илә җиһан мәмлү (Ничек инде түбәнәйсен - бу дин белән дөнья тулы) [1, б. 60] һ.б. Аерым шигырьләрнең бер үк юлында, автор җиһан һәм дөнйа сүзләрен чиратлаштыра: Зур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнйа фәна / Анда тормаққа һәwәслек берлә дип ваклар мөбтәля (мавыгалар) [2, б. 219]. Җиһан төшенчәсе дә, дөнйа сүзе кебек, фәна билгесе белән ачыклана: Қулымны селтәдем фани җиһаннан [1, б. 241] һ.б. Шигырьләр хәзерге телгә күчерелгәндә, җиһан сүзе, ғаләм сүзе кебек үк, дөнйа дип бирелә. Димәк, үз вакытында бер үк дәрәҗәдәге сүзләр хәзерге тел өчен искергән дип санала була. Дөнйа сүзе сүзмәгънә хәлендә - 72, сүзформа буларак - 102 мәртәбә [Сүзлек, 1909, 1, б. 278-281]; бөтен дөнья мәгънәсендәге кяинәт сүзформалар халәтендә - 4, ахирәт - 3, шул ук мәгънәдәге Бақый (йорт) - 4, Ғоқбә - 3, Охра - 1, Теге дөнйа - 1, Фани - 7, Қыйамәт 13 мәр тәбә кулланыла [Сүзлек, 1909, 1, б. 498]. Бу дөнья һәм Теге дөнья төшенчәләре, төрле мәгънәдәш парлары белән файдаланыла. Бу дөнйа, җиһан, тормыш, руйы зәмин, асеман, фани // Теге дөнйа, ахирәт, бақый, қыйамәт, гокбә, охра, әбәд мәңге бетмәс урын бәйләнеше, төрле мөнәсәбәтләр нигезендә, "корама телле"дип кире кагыла торган беренче шигырьләрендә үк туры-төп мәгънәнең сизелерлек яңартылуы күренә: 1) азатлык идеяләре: Күп йәшь йегетләр үлде / Мәйетләр дөнйа тулды / Нәмнары бақый булды / Та қыйамәт тидия [1, б. 40]; Йитеш насрыңлә сән: руе зәминдән сөрделәр безнен (Ярдәмгә җитеш: җир йөзеннән сөрделәр безне) / Әмәл йуқ ғайре очмакдан, кәчеб дөнйа wә ғоқбадан (Дөнья вә Ахирәт кичеп очудан чара юк) [б. 140] һ.б.; 2) шәхси хис-кичерешләр: Бетде, вәйран улды шимди асеманым һәм зәмин (күгем һәм җирем) / Дөнйами, ғоқбами йықдым яэс wә хирманыңлә бән (Дөньямны, Ахирәтемне җуйдым - чөнки син ташлап киттең) [1985, 1, б. 58]; Зате пакең нәрдәдер? Дәрйадамы, сахрадамы / Нәрдәсең, аһ, нәрдәсең: дөнйадамы, сахрадамы? (Пакь затың кайда?... дөньядамы, ахирәттәме?) [1, б. 150]; Һич йаратмыйм аның шулай саташуын / Фани дөнйа сүзе берлә маташуын [1, б. 177] һ.б.; 3) матбугат мәсьәләләренә мөнәсәбәт белдерү: Қалур бақый бу журнал та қыйамәт / Идәрмез без химайәть һәм сыйәнәт (сакларбыз һәм якларбыз) [1, б. 129]; 4) традиция булып килә торган дини мәгънәсе белән: Үлеп йатмыш ике шаһзадә, - бақый йортқа күчкәннәр [1, б. 290]; Утыртты қартқа хан бер зур тимер чуқмар белән башка / Йыгылды карт: Теге дөнйага китте бер дә қайтмасқа [1, б. 294]; Суғышса, дер дә дер тет рәткән ул бу фани дөнйаны [1, б. 286] һ.б.; 5) алтынга, монафикъка (икейөзлегә) каршы: Фәйзы бақый - таҗе шағыйрь (Мәңгелек белем, шәфкать, бәрәкәт, зурлык - шагыйрьләр таҗы) мәңгегә булмас сиңа / Ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына, ... Баш имә - зур син - бу әдна (түбән) җанлылар дөнйасына / Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнйа сиңа [1, б. 307]; Мин сыйалмыйм андый шартлар, фани дөнйа вактына / Башны бөксәм - зур җинайәтдер олуғ җан хаққына, ... Ашқынамын мин әбәд бетмәс урынға, мәңгегә! [1, б. 222] һ.б.; 6) сатирик-тәнкыйди тасвир чарасы: Идеб мәсҗедләри базар, ғавама сатдыңыз әғмаль (хәрәкәт, буш эш) / Сатыб Ғоқбаи дөнйайа, хәкыйқать улдыңыз бәққаль (Ахирәтне дөньяга сатып, чын яшелчә сатучы булдыгыз) [1, б. 86]; Шулай таный бит дөнйаны суқыр тычқан / Шул иманда мулла, хәзрәт, ахун, ишан [1, б. 203]; Қулымны селтәдем фани җиһаннан / Ағызда папирос, алдымда сырра, ... Сүгеп теттек җәдитләрне дә, ягъни / Алар динсез: шулай йазған китапта, ... Бөтен бүлмә тулып китте сәwапка [1, б. 241] һ.б. Аңлашылганча, традиция булып килә торган дини категория үзенең исеме белән атала, төп мәгънәсе саклану очраклары күзәтелә, әмма төрле бәйләнеш-мөнәсәбәтләр белән мәгънә эчтәлеге эзлеклерәк рәвештә яңартып кулланыла. Теге дөньяга караганда, бу дөнья, бу заман, бу галәм, дин, оҗмах, җир шары (йөзе), дус, җиһан, хәйәт // гафил (сизми, белми калучы, хәсәд (көнчелек, күралмау), кинә (дошманлык, ачу тоту), фәкыйрьлек, хәкыйрьлек (хурлык), җәхим (тәмуг), гыйль вә гыйш (кайгы-хәсрәт), дошманлык, вафасызлык, җәһәннәм һ.б. күренеш-хәлләр, көндәлек яшәештә дини һәм гамәли тормыш белән бәйләнеп, төрле мәгънәләре белән киңрәк яктыртыла: 1) дөнья көтү өчен, белемле булу мәгънәсе белән: Җәридә файдасы чукча мөҗәррәбдер бу ғаләмчә / Мәғыйшәт идәлем дөнйада адәм ибне адәмчә [1, б. 25]; Хәсәд, кинә илән тулган татарлық / Төйәб илтеп Мәкәрҗәгә сатарлық / Мөхәррирләр өчен хөрмәтләре йуқ / Бу динә зәррәчә хезмәтләре йуқ [1985, 1, б. 48]; Мулла әнкәсе булғач / Утырырмын түрдә дә / Дөнйада да күп файда / Рәхәт күреп гүрдә дә [1, б. 182]; 2) тормыш-көнкүрешне алып бару, мәгыйшәт мәгънәсе: Җәхиме дөнйада булдырды инсафым лә вөҗданым (Инсафым һәм вөҗданым дөньяны тәмуг ясый миңа) [1, б. 69]; Дөнйада мондый Сафилар азмыдыр [1, б. 74]; Бу дөнйада сине кем иркәли соң? / Бәлаләрдән сине кем киртәли соң [1, б. 94]; 3) табигать күренешенә һәм мәхәббәт мөнәсәбәтләренә бәйле мохит мәгънәсендә: Нитә көнаш туғмасилә дәр бәһар / Нурлана бу дөнйада һәр нә ки вар [1, б. 27]; И Ходайым, фазлең берлә көнне җылыт / Үлгән дөнйа яңа җаннар алсын имди [1, б. 55]; Намеңи тәхрир идәрсәм, фаш улыр дөнйайа раз (Сер дөньяга фаш була дип исемең телгә алмадым) [1, б. 58] һ.б. 4) сатирик-тәнкыйди юнәлештәге "Дөнья бу, йа!" шигырендә, дөнйадыр сүзе - 9 тапкыр [1, б. 116]; ""Дөнья" көенә" шигырендә дөнйада - 10, вай дөнйа 10 мәртәбә кабатлана [1, б. 125]; Тормыйм инде, - бу дөнйадан туйдым инде! / Моңа чақлы торғанмын мин ғақыл тарға [1, б. 164]; 5) кешеләр, яшәеш / әҗәл мөнәсәбәтендә: Шақыйрем! Қодсийәтең булсын синең күңлеңдә сер / Дөнйадан шағыйрь икәнеңне йәшер дустым, яшер, ... Итмә үз тормышны; Тап башка җиһан, башка хәйәт / Дөнйаның буш шау-шуы шағыйрьгә чит, шағыйрьгә йат [1, б. 306]; Дөнйада йуқ ул хәзердә, бер туған абзаң синең, ... Ул уйанмас бер йоқыдыр, аһ, аның исме-әҗәл [2, б. 69]; 6) дини мәгънәсе белән: Дөнйада һәр нәрсә дә үз аслына бер әйләнә / Ашты қодрәтлә сәмаwаткә (күк) бу кич Қоръән Йәнә / Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре / Монда ғабдийат (табыну), ғыйбадәтнең илаһи серләре [2, б. 113]; Қара эзләп, табарсың син җиһаннан / Бөтенләй китмәгән қодсийәт (изгелек) аннан / Җәмиғы әнбийәнең мәһде-дөнйа (Барлык пәйгамбәрләрнең бишеге) / wә барча әwлийәнең ләхде - дөнйа (изге кешеләрнең кабере) [2, б. 140]. Аңлашылганча, Г. Тукай иҗатында Ике дөнья тәгълиматының тоткан урынына карата караш (акцент) үзгәртелә. Г. Тукайга кадәрге күпчелек шагыйрьләр иҗатында, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә төп нигез булып шәригать кануны санала. Мәсәлән, әйтеп үтелгәнчә, Ә. Каргалый әсәрендә, шәригать кануны таләп итә торган шарт искә төшерелә, белдерелә, шартның үтәлмәве галәмдә, дөньяда, көнкүрештә кайгы-хәсрәт чигүгә, ахыр чиктә үлемгә китереп җиткерүе турындагы фикер мисаллар белән тасвир ителә. Г. Кандалый поэмаларында адәм баласына мәңгелек бәкадер дар, даредингә бару өчен, бу - фәна, фетнәле дарда (урында) яшәгәндә нинди гамәлләр кылырга кирәклекне аңлату өчен, үгет-нәсыйхәт бирелә, васыятьләр әйтелә. М. Акмулла иҗатында, эзлекле рәвештә ике дөнья таләбе бергә бара, параллель куелып күрсәтелә: Мөҗтәһиттәй (дин өчен көрәшүче) ғалимгә тел тигезгәнең / Сәламәт торса икән камил динең [2001, б. 37]; Хәшийәте ғаләмәте шуннан заһир (курку галәмәте шуннан беленер) / Дин биреп, дөнйа сатып алмағанда [2001, б. 49] һ.б. Г. Тукай әсәрләрендә дә, М. Акмулла иҗатындагы кебек үк, динне муллалар алып барсын, дигән фикер дәвам иттерелә, әмма бу авторда, тормышны белемле егетләргә тапшырырга кирәк дип, шәригать кануны һәм тормыш-көнкүреш хәлләренең үзара мөнәсәбәте яңартыла, алар берсе икенчесеннән аерып куела. Әлеге фикергә нигезләнеп, алга таба "Алла гыйшкына" ия булыр өчен, бу яшәешебездә, милләтнең колубенкүңелен Аңа юнәлтик, гыйлемле, дус булып, милләтне күтәрик, Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик, дигән юнәлеш бирелә, ягъни хәзерге хәлебез - тормышыбыз дин кушканча барсын дип, гасыр лар буена дәвам итеп килә торган фикер дә куәтләнә [1985, 1, б. 46]. Әмма тормыштагы төрле хәлләрнең дини тәгълиматка да, милләткә дә төрлечә тәэсире булуын игътибарга алырга кирәклек күренә, ягъни шәригать таләбен беренче планга куеп иҗат итүче авторлардан аермалы буларак, җирдәге тормыш хәлләре алгы планга чыгарыла: Аңлашылганча, татар тормышындагы көнчелек, үчлек кебек күренешләрнең каләм әһле язучыларга да, дингә дә хөрмәтләре булмау белдерелә. Бу уңайдан, каләм ияләре - язучылар динне ныгытучылар дигән яңа фикер күтәрелә: Қаләм сәйед дорыр руйы зәминә / Сәзадер сурәтен нүндә йәминә (Каләм хөкем йөртүче җир йөзендә / Аның белән ант ителгән "Нүн" сүрәсендә) [б. 48]; Мөхәрирләр сәбаб диндә сәбата (ныклыкка) / Ике дөнйа җәхименнән нәҗатә (тәмугыннан котылуга чара) [1, б. 48]; Болардыр дине исламның ғыймаде (терәге) / Боларға итмәлиез иғтимаде (таянырга кирәк) / Мөхәррирсез йазылдымы бу Қоръән / Мөхәррирсез дөзелдеме бу Форқан?... Қаләм ғали (бөек), қаләм сами (дәрәҗәле) қаләмдер / Ходаның қауледә җайы қәссәмдер (Ходаның телендә ант урынында ул) дип, Каләм белән, язучы сүзе белән Аллаһның бөеклеге исбатлануына ышаныч белдерелә. И.Ю. Крачковский тәрҗемәсендәге "Коран"да, 68 нче Әлкаләм ملقلا сүрәсендә, "Нун" сүзе "рыба, чернильница, письмо; тем, что пишут; теми, что пишут", дип, беренче җөмлә "Клянусь письменной тростью и тем, что пишут" дип тәрҗемә ителә. Мөслим сүзенең беренче мәртәбә әлегес үрәдә телгә алынуы ассызыклана [Коран, 1990, б. 466, 626 - 627]. Автор "И Каләм!" шигырендә: Бақма һич кәс хатеринә (һәр кеше күңелен күрмә), милләтең дәрденә (авыруына) бак / Бәддоға - йаwыз доғайа һәр заман асма қолақ [1985, 1, 56] дип, мөселманнарга, үз милләтенең бәхете һәм якты киләчәге өчен, Каләм дә ярдәм һәм мәрхәмәт итәр, хәсрәт, хурлык, мескенлекләр китәр, дип ышаныч белдерә. Әлеге катлаулы мәсьәләләр тасвир ителгәндә, шәригать дине постулатнигезләрен белдерә торган төшенчә-атамаларның туры - төп (дини) мәгън ә эчтәлегенең күләме төрлечә киңәйтелгән хәлдә ф айдаланыла. Г. Тукай шигырьләрендә, 'дин' төшенчәсенең белдерелүе дә шушы тәртиптә бара. Дин сүзе сан ягыннан дөнйа сүзенә караганда азрак, лексема буларак - 24, сүзформа халәтендә 45 мәртәбә төрле мәгъ нәләре белән кулланыла [Сүзлек, 1909, 1, б. 270-271]. Г. Тукайның диалогик сөйләм рәвешендә язылган "Шагыйрь һәм Һатиф (күктән иңгән тавыш)" шигырендә, дин дигән төшенчәне "...ислам бит Хак дин" һәм "динне бит гыйбарәт диделәр ишаннар: баш бөгүдән / Кяферләр алдында кимсенеп, хурланып яшь түгүдән", ягъни диннең Хак булуы бар һәм аны өйрәтү бар дип, бүлеп аңларга мөмкин булуы турында фикер күтәрелә [1985, 1, б. 61]. Автор иҗатының буеннан-буена тормыш чынбарлыгы белән дин бәйләнеше нигезендә әлеге фикергә җавап бирергә омтыла. Үзе генә торганда да катлаулы булган мәсьәләгә бер генә төрле җавап бирелә алмавы аңлашыла. Бер яктан, дин эшендә башчы итик без аларны, дип, дин эшен муллаларга тапшыру кирәклеге белдерелә, шул ук вакытта, динне чынлап күтәрүчеләр, ныгытучылар дип, каләм ияләре - язучылар санала, әлеге фикер Коръән Шәриф сүрәсендәге юллар белән раслана. Ишаннарның Хак динне дөрес итеп аңлата алмаулары аларны милләтне бетерүчеләр дип санарга мөмкинлек бирә: Анлари мөршид (ишанга кул биргән иярчен) санаң әғванлари (иярүчеләре) ахмақ имеш / Туры йулға күндерүче Қоръән икәндер, белмәдем [1, б. 66]; ягъни халыкка Коръәнне өйрәтүче кеше дип санала торган ишан һәм аның иярченнәре - ахмак дигән тезис куела. Әлеге мәсьәләнең ничек белдерелүе конкрет мисалларда эзлекле чагылыш таба. 1) Дин, ислам, Хақ дин, таза дин, тәқwа, пәйғамбәрдән қалған дин, шәриғать, туры дин, суфи // Динне белмәү, тәдәнни (түбән төшү), дин сату, динсез, йалған, фәхишә, чалмалылар, искелек, дәҗҗал, чапан, сорықорт: Дин эшенә башлық итик без аларны [1, б. 43]; Дине таза, бик қаты тәқwа кеше / Диққате бар, диндә бик әқwа (өстен) кеше [1, б. 74]; Сафи абзый аңламыйдыр шәрғый (шәригатьне) дә / Қунмамыш башына шәрғың мәрғый да (шәригатьне сак лау кирәк дип уйлау да), Шәрғың исе кермәгәндер борнына / Тире урнашмыш шәриғать урнына, ... Буш суфи нигә ярый, дин белмәгәч / Борнына диннең исе дә кермәгәч [1, б. 78] һ.б . 2) Дин, мөхәррирләр, каләм ияләре, Коръән, мөслим, мөселман, шәкерд // Тәшәйех, ишан, көффарә, чапан, чегәннәр, мәҗүсиләр: Мөхәррирләр өчен хөрмәтләре йуқ / Бу динә зәррәчә хезмәтләре йуқ, ... Мөхәррирләр сәбәб диндә сәбата / Ике дөнйа җихименнән нәҗатә, ... Болардыр дине исламның гыймаде (терәк) / Боларға итмәлиез иғтимаде (таянырга кирәк), Мөхәррирләр ирер ислама қуwәт / Аларға мөҗтәмәғ һиммәт, фөтүwәт (юмартлык, омтылыш, ялкынлы дәрт [1, б. 48]; Қаму мөслимләрнең уртақлығы сез / Безем дине мотаһһар пакьлеге сез [1, б. 52]; Җылый-җылый / Бирделәр җан: / Сөйембикәдә Чыңғыз хан / Нә дәwләт қалды, нә шан! / Һич қалмады / Шаннан нишан / Қалды дингә / Дошман ишан [1, б. 121] һ.б. 3) Сатирик-тәнкыйди мәгънәдә: Эчтән динсез булып, тыштан "дин", "дин" дисәң / Йарлыларны дошман күрмәк диндин дисәң / Мин мәсләкле, мин мәзһәбле (юнәлешле) / Һәм артықлықның чишмәсе "мин, мин" дисәң [1, б. 163] һ.б. Аңлашылганча, дин дигән төшенчәнең хаклыгын, асылын аңламауда "чалмалылар", чапанлылар"ны гаеплә дәвам итә. Шул ук вакытта, иске заман искә төшкәндә, моңнар, уйлар килүенең тарихи дөреслеге нечкәләп сурәтләнә. "Хөрриятә" ("Азатлыкка") шигырендә, рәттән диярлек, бер яктан, дини ышанулар белән килә торган Тәңре, Мәwля, Хәзрәти Хаттаб (Ибраһим), Мәнат, Лат, Гоззә, Ганка, җәннәт, тәмуғ, зобани, Гайса, Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ кебек исем-атамалар, икенче яктан, чынбарлыкка хас булган: Зөбанилар, қылыч, туп, казак, мылтық, палачларлә / Мөхатыз һәр җәһәтдән: сағ wә сулдан, зир wә балядан (Чолгап алынганбыз һәр яктан: уң һәм сулдан, аст һәм өстән), дип кеше үтерә торган кораллар санала. Корал ярдәмендә кешеләр белән берлектә диннәр дә юкка чыгарыла: Изелделәр әһалилә берабәрлекдә динләр дә / Кәчеб мөслимләр исламдан, насара - дине Ғыйсадан / Нә йапсын, нәйләсен - динләр дәхи тупрака инмешләр / Бәдиһидер ки: дин мөнфәк дәгелдер халқы дөнйадан (Билгели ки: дин кешеләрдән аерым түгел) [1, б. 140] һ.б. Шагыйрь Аллаһка мөрәҗагать итә: Илаһи, рәхмәтеңлә шагыйрең тил ғоқдәсен хәл қыл (бәйле телен чиш) / Хәбәр вирсен бераз хале әхиббадан wә әғдадан (дуслар һәм дошманнар хәленнән) [1, б. 142]. Димәк, Илаһ рәхмәте белән, Каләмне коралга (дошманга) каршы күтәрергә кирәк була. Ләкин дөньялыкта, ялганларга, үзең алдап, башкалардан алданмаска кирәк: Эчтәндинсез булып, тыштан "дин", "дин" дисәң / Йарлыларны дошман күрмәк диндин дисәң [1, б. 163]. Аңлашылганча, монафикъ бәндәнең "дин"е белән Хак динне бергә куеп карап булмау ышанычы ныгытыла: Бу халықча: зөһде (суфилык), тәқва (яхшылык), туғрылық та, дин дә шул / Хәзрәти Қоръән, Зәбур, Тәwрәт тә шул, Инҗил дә шул! [1, б. 174]. Алтын, бәлеш, корсак өчен яшәүче муллалар: Күңелдә утлары сүнгән, wә вөҗдан майға қапланған / "Әгүзе" дип кенә төшмәс, муйынға шайтан атланған / Менә шул чаклы йалқаw, шундый хәйваннар да рухани / Түбәнлек бу, қабул итмәс үзенә Изге рух аны [2, б. 28]. Дине ислам - Хак дин тәгълимнәре ялганны юкка чыгару юнәлешендә барлыкка килә дигән фикер кабатлана, өстенлек ала: Ғарәп халқы қабул итмәстән әүwәл дине исламны / Илаһ урнында тотқаннар ағач, таш, төрле әснамны (пот, сын) / Бераздан соң килеп Хақ дин, тәмам батыйль булып йалған / Ғарәпләрнең күзеннән дине ислам пәрдәне алган / Алар бар үткән эшләргә пәйғамбәрдән ойалғаннар / "Ничек соң без табындық потқа?" - дип хәйранга калганнар [2, б. 179]; Бу юнәлештә, Җаһил мулланы акылга өйрәтү куәте булган, татарда да гыйрфан (аң-белем) уты кабынганны күрсәтергә күтәрелгән Шиһаб хәзрәтнең дин вә дөнья эшләренә алып килгән яңалыгы күрсәтелә: Ул итсә дә хәдис, аятьне күп нәқыл (дәлил итеп алса да) / Булып бетми аның гақлы нәқылгә қол (башка кешеләрнең сүзенә) / Инсан дигән шәрәфле бер мәхлук та ул (кеше дип аталган олуг зат) / Бар дип белә хаким (хөкем чыгаручы) ғақыл wә хөр ғақыл / Дәлил итә "Тәзәккәрү!" ("Искә алыгыз!") аятьләрен / Раушан итә шул айәтнең һәр якларын / "Тәфәккәрү!" ("Уйлагыз") айәтләрен тайақ итә / Тик белгүче муллаларға тамақларын [2, б. 259]. Әлеге шигъри юлларны Д.М. Абдуллина түбәндегечә тәфсилли: "...Шиһаб хәзрәт тамак артыннан гына йөрүче муллаларга шул сүзләрне "таяк итә"... Ш. Мәрҗани, Изге Коръән китабын һәм аның тәфсирләрен тәфсилләп өйрәнеп, "Назуратүл-хак" ("Хаклыкка күзәтү, яки Хаклыкка бер караш") китабын язган, ул анда Коръәнне тәфсир итү беркайчан да тыелмаган икәнлекне генә искәртеп калмый, ә бәлки бөтен ислам дөньясына беренчеләрдән булып Коръән һәр чорда яңача тәфсир ителергә мөмкин дигән фикерне әйтә. Ислам дөньясы галимнәре Ш. Мәрҗанинең бу фәнни хезмәтенә зур бәя бирәләр. Димәк, Ш. Мәрҗани дини тәгълиматны, шул исәптән Коръәндәге кануннарны да, кемнәндер ишетеп яки сукырларча ятлап түгел, ә бәлки аңлап кабул итәргә чакыра. Ул, иҗимагый аңның һәм кеше акылының туктаусыз алга хәрәкәтен күреп, һәр буынның Коръәнне үз акылы югарылыгыннан бәяләргә хакы бар дип уйлый..." [Абдуллина, 2013, б. 80-82]. Дөньякүләм танылган дин галиме Ш. Мәрҗанинең бөеклеген, шагыйрь Г. Тукай бөтен нечкәлеге белән аңлап, сәнгати тасвирлап күрсәтә. Шулай итеп, Г. Тукайның беренче шигырендә үк динне муллалар алып барсын дигән фикер, асылда, дәвам иттерелә, әмма, тормышны белемле егетләргә тапшырырга кирәк дигән караш, аксиома буларак, алгы планга куела, ягъни шәригать кануны һәм тормыш-көнкүреш хәлләре мөнәсәбәте яңартыла: а) Хак дин бар, тугры юлга күндерүче Коръән бар, ә) Дин тәгълиматына нигезләнеп, дөньяны шәригать кушканча гына алып барырга да мөмкин кебек, ләкин тормышта үз корсагы өчен генә яшәүче муллалар күп, "мөселманлык калыпта" дип белүче бәндәләр күп [2, б. 337]; монда алтын, алдау, монафыйклык (икейөзлелек) барлыгы һ.б. кире күренешләр тасвирлап күрсәтелә. Хак диннең асылын - дөреслеген, "милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт"ләр эшчәнлеге белән бергә, каләм ярдәмендә язучылар гына халыкка аңлата алалар дигән фикер үстерелә. Дини тәгълиматка караган барлык өйрәтү-таләпләргә, әлеге фикер нигезендә мөнәсәбәт белдерелү 'иман', 'ислам' төшенчәләренең кулланылышында ачык күренә. Иман сүзе лексема буларак - 6, сүзформа халәтендә - 8 тапкыр [Сүзлек, 1909, 1, б. 336]; ислам сүзе, лексема буларак - 8, сүзформа рәвешендә 7 мәртәбә кабатлана [1, б. 349350]; Қорән сүзе лексема буларак - 17, сүзформа рәвешендә 5 мәртәбә кулланыла [1, б. 440]. Әлеге нигезгә саф күңел, мөэмин, керсез иман, мәрхәмәт, шәфқать, мәхәббәт, туғры йул, ихсан, йакты иман, шөкер, аң, изге кебек лексик-семантик вариантлар берләшә, алар төрле мәгънәләр белән кулланыла: 1) дини мәгънәсе белән: Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Қоръән садремә [2, б. 6]; Ғарәп халқы қабул итмәстән әүwәл дине исламны / Илаһ урнына тотқаннар ағач, таш, төпле әснамны (сыннар) [2, б. 179]; Син күрерсең туғры йул тапқанны күп төркем халық / Хәмд-ү-тәсбих (мактау, дога) өннәре берлән гөрелдәр урталық / Мәккәдә ачты бүген йақты иманға баб Ходай / Йарлықаw эстә, шөкер ит, тәүбә қыл, тәүваб Ходай! [2, б. 273] һ.б.; 2) дин-иманның дөрес укытылмавы, өйрәтелмәве мәгънәсе белән: Фәқыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таққан? / Тәзкирәңә мөслим дийеп иғлан таққан? / Кемнәр сине намаз дийеп, сәҗдә дийеп / Тузанлы мәсҗедләрдә аwнатқан?, ... Көчләү сине сарих золым иман белән / Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың! [2, б. 197]; 3) Булса да ул чақта бездә керсез иман, саф күңел / Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пак түгел, ... Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул / Инде эшлик саф, ачық күзләр белән, чын аң белән [2, б. 216] һ.б.; 4) сатирик-тәнкыйди мәгънә белән: Шулай таный бит дөнйаны суқыр тычқан / Шул иманда мулла, хәзрәт, ахун, ишан [1, б. 203]; Сүз дәшүче йуқ иде, мин бер қараны ақ дисәм / Һай ғомерләр! Әһле исламда итағать (буйсыну) бар иде [1, б. 247]; Әһле ислам шул рәвешчә йәхзәнүн (кайгыда) [1, б. 273]. Бу юнәлештә иман-имана сүзләренең бердәй яңгырашы файдаланыла: Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмдитсә (мактаса Алланы) Хисапсыз әйләгән Ихсан (изгелек итүче Алла) иманны һәм имананы [2, б. 250] һ.б.; 5) шәхси-рухани хәлне тасвирлау чарасы: Бетте иман мәрхәмәт, шәфқать, мәхәббәткә тәмам / Бәйле корбанлық кеби, алда қызыл қан, ит күрәм, ... Қозғын - ислам гәүдәсендә, Қәғбәсендә пот күрәм [2, б. 265] һ.б. 'Иман' төшенчәсенә каршы куелып, Дәһри - 5, динсез - 4, Ишан - 35 мәртәбә, 'кяфер' төшенчәсе: көфер - 4, көффарә - 1, кяфер - 9 тапкыр, Иблис - 7, шайтан - 25 мәртәбә кулланыла, лексик-семантик вариантлар буларак, пот, қанлы ит, козғын, қаһәр һ.б. атамаларның берләшүе күренә: Китмәсен кәйфең, мөхәррир! Дирсәләр дәһри сәңа, ... Чәкмә ғамь! Кяфер дисен, динсез дисен, дәһри (денсез) дисен / Кәлмәсен илла ки асла Тәңренең қаһри сиңа, ... Җаһилең мәдһи кирәксә, вар, йөгер, мәсҗедкә вар / Ул монафиқ, сат ғамәл - һичкем димәс дәһри сәңа (Бул икейөзле, намаз сат - һичкем сиңа Алласыз димәс) [1, б. 98] һ.б. 'Ишан'төшенчәсе, 'милләткә һәм дингә каршы надан' дигән мәгънәдә турыдан-туры әйтеп яисә сатирик планда сурәтләнеп кулланыла: Милләти вәйран идән (таркатучы) ишан икәндер, белмәдем / Ул ишанлар милләтә дошман икәндер, белмәдем, ... Милләти иһдам идән, иғдам идән (бетерүчеләр) шунлар имеш / Анлари инкяр идән зи шан икәндер, белмәдем (Аларны кире кагучы зат, намуслы икәндер), Анлара қаршы қаләм тартанлар - арыслан имеш / Анлари тәқдис идән (изге санаучы) таушан (куян) икәндер, белмәдем, ... Анлари мөршид санан әғwанлари (иярченнәре) ахмақ имеш / Безләри иршад идән (туры юл күрсәтүче) Қоръән икәндер, белмәдем, ... Бу ишанлықлар-фәләннәр бер мәҗүсилек имеш / Нигезе-аслы буның ботлан (төпсез) икәндер, белмәдем, чуқ заманлар әкл идән (кимергәннәр) бунлар бу җансыз милләти / Бу ишан мәйет йиән сыртлан икәндер, белмәдем [1, б. 66]; Аталары ишан асрый / Ишан басты безнең ғасрый [1, б. 89]; Дустлар, туғры йулдан китик / Ишаннарға һөҗүм итик [1, б. 90] һ.б. Аңлашылганча, ХХ гасыр башы татар поэзиясен башлаган Г. Тукай иҗатында, Ике дөнья категориясе нигезенә берләшә торган иман, ислам // кяфер, дәһрилек төшенчәсенең капма-каршы мәгънәле исем-атамалар белән белдерелүе дәвам иттерелә. 'Иман' / 'кяфер' төшенчәләре дини әдәбиятта һәм гасырлар буена иҗат ителеп килүче язма истәлекләрдә файдаланыла торган төп мәгънәсе белән кулланыла, сан ягыннан да күбрәк кабатлана. Шуның белән бергә, ХIХ гасырда иҗат иткән шагыйрьләрдән аермалы буларак, Г. Тукайның беренче шигырьләрендә үк, бу дөнйа фанә, дәһри - Алласызлык, денсезлек (вөҗдансызлык) // Теге дөнйа мәңгелек, аңа бара торған иршад-туғры йулны Коръән сүрәсе күрсәтә дигән, традиция булып килә торган фикер, шул ук нигез сакланган хәлдә, төптән яңартыла: а) Теге дөньяга йөз аклыгы белән китәр өчен, Хак динне, иманлы булуны аңлау мөһим; ә) Бу дөньяда да адәм углы адәмчә кеше һәм милләт булып яшәр өчен, Коръәннең хаклыгын белү, анда кушылган гамәлләрне кылу кирәк; б) Коръәннең хаклыгын кешеләргә, белемле, акыллы каләм ияләре һәм Шиһаб хәзрәт кебек ачык фикерле, гыйлемле дин әһелләре генә аңлата ала. Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә үз исеменнән "Нун" сүрәсендә Каләм белән ант итә. Бу нечкәлекләрне ишаннар белми, аңларга тырышмый, белемгә омтылмый, алар корсакларын тутыру өчен яши. Димәк, алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, ике дөнья категориясенең нигез тәгълиматы үзенең бу дөньядагы вазифасы ягыннан киңәйтелә, ягъни иманлы / имансыз булу мәсьәләсендә, аерым шәхескә гыйлемле булырга кирәклек нигезе сакланган хәлдә, тулаем болгар-татар халкына мөнәсәбәтле рәвештә, төп шарт булып күтәрелә. Бу автор да, асылда, алдагы шагыйрьләр иҗатындагы кебек үк, дини тәгълиматка бәйле постулат-нигез төшенчәләрне белдерә торган сүзләрне куллана, әмма ул аларның гасырлар буена килеп ныгыган мәгънә эчтәлеген киңәйтә. Әлеге үзенчәлек Г. Тукайның халыкка аңлашылмый, корама телдә язылган дип кире кагыла торган беренче шигырьләрендә аеруча киң чагылыш таба. 'Дин', 'иман', 'ислам' төшенчәләре белән бәйле көндәлек гамәлләрнең атамаларын файдаланганда да шушы юнәлеш сак лана: Доға сүзе - 12, намаз - 16, хаҗ, хаҗи сүзләре - 16, ураза - 1, зәкят 1 мәртәбә кулланыла, дини ритуалны төгәл башкару гына Хак динне аңлау, белү дип санала алмавы тасвирлана: Суфилыққа Сафи абзый суфидыр / Һәр намазны соңга қалмый укыйдыр / Буш суфи нигә йарый, дин белмәгәч / Борнына диннең исе дә кермәгәч? / Белсә дин, Фатиманы тотмас иде / Көн сайын ағулы ут йотмас иде / Тотмас иде қаршысында фәхишә / Фәхишәлек қайсы диндә йақыша? [1, б. 78-79] һ.б. ХIХ гасыр - ХХ гасыр башы татар поэзиясе әсәрләрендә сүз кулланылышы Ике дөнья категориясе нигезендә бара. Анализлау барышында, Бу җиһанга һәм Теге дөньяга нисбәтле төшенчәләрнең үзара мөнәсәбәтен күзаллау юнәләшендә, дини терминологиянең дә, башка берәмлекләрнең дә үзенчәлекле кулланылышы игътибарны җәлеп итә. Шәригать кануны буенча, "Фарыз вә ваҗиб булган гамәлләрнең һәркайсын кылып, хәрәм вә мәкруһ булган гамәлләрнең һәрберсеннән тыелмак" таләбе нигезендә, капма-каршы куелган төшенчәләрне, капма-каршы мәгънәле сүзләр белән исемләү зарурлыгы туа. Һәр авторның әсәрләрендә әлеге нигез катгый саклана, аларга, үзләренең капма-к аршы мәгънәле лексик-семантик вариантлары белән белдерелә торган төшенчәләр берләшә. Әлеге нигездә һәр авторның билгеле бер үзенчәлек белән мөнәсәбәт белдерүе, үзенең фәлсәфи карашы чагылыш таба. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әл-Сәгыйди" әсәрендә дин-шәригать кануннары турында телдән сөйләү мөмкинлеге, ләкин чын күңелдән инану белән тәңгәл булу- булмавын аера белү мәсьәләсенә игътибар итәргә кирәклекне көн тәртибенә күтәрә. "Тәндә җаным..." дип башланган шигырьдәге Бу дөнья да тырышып кылган гамәлләрнең Теге дөнья өчен яраксыз булуын һәр юлда берсе икенчесенә каршы куела торган сүзләр белән белдерелү алымы, Һ. Салихов тарафыннан тагын да киңәйтеп дәвам иттерелә. Ш. Зәки әсәрләрендә "Мәңгелек йорт"ка (Ул юлда) Ходай кушканча бару өчен, "Бу дөньяда" (Бу юлда), шәригать кушканча яшәргә, ягъни үзеңнең нәфесеңне тыю кирәклек мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге фикерне укучыга җиткерү максатыннан, күпсанлы дини эчтәлектәге төшенчәләр файдаланыла, әмма шуларның берсе - нәфес дигәне нигез итеп алына һәм еш кабатлана. Нәфесне җиңү барышында: Мәғрифәтне кечедән-олуғдан үгрәнмәк кирәк, ... Кем мөхибе мәғ рифәтдер дөнйада / Йанмайа җисме аның, ахыр уда (утта), - дип белдерелә. Г. Кандалыйның беренче "Рисаләи-л-иршад" ("Тугры юлга кертү") поэмасында, адәм баласының якты дөньядагы гомеренең сабыйлыктан башлап үлгәнгә кадәрге һәр чорында, ғыйлем, ғолүм / җәһаләт, надан төшенчәләренә нигезләп карарга мөмкин булган тормышы тасвирлана. Тасвирлау барышында кешегә нәрсә эшләргә яисә нәрсә эшләмәскә кирәклек турында акыл бирелә. М. Акмулла "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" китабында фазыйл- галиммөхаккыйк (хакыйкать иясе) Шиһабетдин ахунд хәзрәт Мәрҗанине, ишәккә тиңләгән Нургали муллага каршы куеп языла, ягъни авторның әсәрендә әйтергә теләгән фикере, буеннан-буена капма-каршы нигездә тасвир ителә. Әлеге каршылык Утыз Имәнидәге кебек Дин wә дөнйа, Ә. Каргалыйның әсәрендәге ду ғаләм / ике җәһан (җиһан), Ш. Зәки шигырьләрендә бу дөнйа һәм бақый йорты, Г. Кандалый поэмасындагы кебек, бу җиһан / бу дөнйа һәм бәқадер дар (Мәңгелек йорт) дип, берсе икенчесенә кискен каршы куелып аерылмаса да, сүз җаенда ике дөнйа төшенчәсе, Дин-Иман һәм Ахирәт эшләре дигән нигезгә утыртыла. М. Акмулла иҗатында муллалар дини белемгә ия кешеләр дип белдерелә, әмма аларның барысының да Дамелла Шиһабетдин кебек фазыйл зат, мөхаккыйк (хакыйкать иясе), мөҗтәһит (дин өчен тырышучы) галим булмавы күпсанлы мисаллар ярдәмендә тасвирлана. Динне өйрәтүчеләрнең барысының да зур гыйлемгә ия була алмаулары, чын мулланы, ак сәллә урап йөргән кешедән аера белергә кирәк дигән фикер алга чыга. ХIХ гасырда иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләреннән аермалы буларак, Г. Тукайның беренче шигырьләрендә үк, Бу дөнйа фани, дәһри - Алласызлык, денсезлек (вөҗдансызлык) // Теге дөнйа мәңгелек, аңа бара торган иршад - туры юлны Коръән сүрәсе күрсәтә дигән мәңгелек фикер шул ук нигездә төптән яңартыла. Ике дөнья категориясенең нигез тәгълиматы, үзенең Бу дөньядагы вазифасы ягыннан киңәйтелә, ягъни иманлы / имансыз булу мәсьәләсендә, аерым шәхеснең гыйлемле булу зарурлыгы сакланган хәлдә, тулаем болгар-татар халкына мөнәсәбәтле рәвештә төп шарт булып күтәрелә. 2.2.3. "Кеше" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Кеше төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш парларның денотат өлеше сакланган хәлдә, сигнификатив компоненты киңәю сәбәпле, конкрет мәгънәдән абстрактлы булып күчә баруы. Мәгълүм булганча, уртаклык сүзләргә хас булган әлеге үзенчәлек хәзерге классик лексикологиядә: "Адәм, кеше, бәндә, кемсә синонимнар рәте фикерләү сәләтенә ия булган зат мәгънәсендә берләшә, ә мәгънәдәге гомуми төшенчәне кеше сүзе бирә. Ул кешелек (дөньясы, кешелекле, кешеләрчә кебек ясалма сүзләрдә дә шул мәгънәне саклый" - дип, Кеше төшенчәсен белдерә торган сүзләрнең, мәгънә төсмерләре белән ни рәвешле аерымлануы аңлатыла: "...Адәм төшенчәсе, гадәттә, хайваннарга капма-каршы куйганда, аңардан акыл ягыннан өстен булуына басым ясау өчен кулланыла: адәмме син, хайванмы син; адәм баласы, адәми зат, адәмчә яшәү (хайванча түгел, адәмгә хас сыйфат), адәм көлкесе (мәсхәрәсе, рисвае)... Бәндә сүзендә этимологик семантика үзен сиздерә: ʻАлла колы, Алла тарафыннан яратылган һәм аңа буйсынып яшәүче, ... ихтирамга ия булмаган кешеʼмәгънәсендә кимсетү бар. Инсан һәм кемсә сүзләрендә стилистик аерма - искергән сүз, инсанның шигъри стиль, ә кемсәнең сөйләү стиленә хас булуы - беренче урында тора" [Ханбикова, 1980, б. 106-107]. Бер үк кеше төшенчәсен белдерә торган мәгънәдәш сүзләрнең берсе икенчесеннән мәгънә эчтәлегенә хас булган төсмер белән аерымлануы, аларны идеографик дип әйтергә мөмкинлек бирә. Теләсә кайсы чорда, иске татар теле белән язылган истәлекне укый башлагач, бер үк кеше төшенчәсенең төрле сүзләр белән күрсәтелүе кебек алымның эзлекле файдаланылуы игътибарны җәлеп итә. ХIХ гасыр да язылган поэзия әсәрләрендә, "Кеше" төшенчәсенең, хәзерге телдәге кебек, адәм, кеше, бәндә, кемсә, инсан, зат һ. б сүзләр белән дә төрле авторда төрле санда, язма традиция булып килә торган башка сүзләр белән дә белдерелә алуы күренә. Әмма аларның мәгънәсендә, берсен икенчесеннән аерып карый торган хосусый төсмерләрнең булуы күренеп тора дип әйтә алмыйбыз. Бу процессның тарихи яссылыкта ничек баруы, гомумтатар теле нигезендә дә, язма истәлекләр өйрәнелгәндә дә ныклап махсус тикшерелмәгәнгә күрә, игътибар итәргә кирәк. Әлеге мәсьәләнең нигезе тарихтан килә торган хезмәтләрдә үк салынган булуын искәртеп китәргә мөмкин. Кеше (человек) төшенчәсе, М. Кашгариның "Диване лөгатет-төрек" хезмәтендә, киши һәм әр (ир) сүзләре белән белдерелә: "Киши يشيك - человек". Димәк, бер үк төшенчәнең ике сүз белән белдерелүе ассызыклана. Алга таба әлеге сүзләрнең ничек кулланылуы, грамматик үзенчәлеге билгеләнә, сүзнең мәгънә төрләре аерымлана: "Киши - относится и к единственному, и ко множественному числу, к мужскому и женскому роду. Киши - يشيك - жена, Йагма говорили: ул киши алдиму - он женился?" [2005, с. 910]. Автор бу сүзнең төрле сүз тезмәләре буларак кулланылуына мисаллар китерә: үз киши - родственник, умелый человек [с. 84]; ил киши - подлый человек [с. 86]; агирлик киши - почитаемый среди людей [с. 90]; киши ара кердем (вошел в середину толпы) [2005, с. 119] һ.б. Ар - رآ - ир-ат, кеше. Күплек сан формасы аран искәрмә булып тора. -лар кушымчасы - гадәттә күплек сан күрсәткече [2005, б. 75]. Кеше сүзе кебек үк, әр сүзенең дә күп төрле сүз тезмәләрендә файдаланылуына мисаллар китерелә: арук ар - уставший мужчина [б. 100]; алук ар - сильный человек [б. 101] һ.б. Ирләргә генә караган билгеләр ар дип бирелә: ахсун ар - пьяный человек, айбаң ар - лысый мужчина, арнаң ар - холостяк [2005, б. 145] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, кеше һәм әр сүзләренең мәгънә ягыннан аерылуы сизелә дип әйтә алмыйбыз, әмма кеше сүзенең - хатынга, әр сүзенең ешрак ир кешеләргә нисбәтән кулланылуы күренә, хәзерге телдәге ир төшенчәсенең [и] сузык авазы белән бирелүе теркәлми. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әлСәгыйди" [1889, 2002] сәяхәтнамәсендә 'кеше төшенчәсе, хәзерге әдәби телдәге кебек үк, кеше, адәм, бәндә, зат, кемсә, шулай ук тагын язма истәлекләрдән традиция булып килә торган: әр, рәҗел, нас, әһел / әһали (кеше, ия, хуҗа) [Алынмалар, 1965, б. 757]; сәләфин (борынгы кеше) (1965, б. 520] сүзләре белән дә күрсәтелә. Әһле: йа сөрүре әһле (шатлык иясе) [1889, б. 2, 2002, б. 62]; әһле мәғни (мәгънәле, аңлы кешеләр), әһле халь (изге кешеләр), әһле ғәда (хәерче кешеләр), әһле залл (азгын, бозык кешеләр), әһле фәқре (фәкыйрь кешеләр) [б. 63]; әһле Мәдинә [б. 75]; тариқ әһле (ваз кичүче) уланнан чуқ фәриқ [б. 97] һ.б. Кеше: базарда йәисә һәр кеше [1889, б. 2, 2002, б. 62]; бер кешея йитәчәк вар ашымыз [б. 64]; бар иде бер кеше [б. 66] һ.б. 'Кеше' төшенчәсе башка парларыннан кискен аерыла торган контекстка куелмый; кемсә сүзе белдерә торган мәгънәләрдә кулланыла, тик ике мәртәбә салих (яхшы, изге) дип күрсәтелә. Сәләфин: Нәчә көнләр ач улубан, сәләфин / Табдығын исар (ярдәм) идәрләрде һәмин [1889, б. 3, 2002, б. 64]. Әр: Йәғни хәлилнең (хатынның ире) капусындан бер әр / Шәйи Алла эстәйү килер мәгәр [1889, б. 3, 2002, б. 63]; Дәwре әсхабы кәрәм үзрә бер әр / Нәчә көнләр ач иде хәйрану-зар [б. 64]. Адәм: Табтығымызны йиәрмез хәр мисал (ишәк кебек) / Адәми задә йарармы бу хисаб [2002, б. 65]; бер қулай адәм килерсә [2002, б. 87]; әй адәми [б. 95] һ.б. 'Адәм' төшенчәсе ишәк кеби ашаучылар дигән сүз җаенда телгә алына. Зат: Ризаи Хақ чөн ул зат-әл-мәкярим (мактаулы) [б. 67]; Ғақыйбәт мәнсур улыб, ул затыпак / Җөмлә әғдаэләрене (дошманнарыны) қылды һәлақ [б. 81]; Шул шәриф затлар ки вар-нуры зыйа / Бер нәзарда әйләйурләр әwлийә [б. 96] һ.б. Зат төшенчәсен автор фәкать һәр яктан уңай төсмерле билгеләре белән күрсәтә. Кемсә: бер кемсә бу миқдар ғыйбадәт [б. 69]; Һәм күрерләр - ике кемсә, ширвар / Әлләрендә дәхи тыйғ әбдар [б. 88]; Йулламазмывыз аңа һичбер кемсәне [б. 96]; Асыл итмәз мақсуда һич кемсәне, ... Килде ханәкәйә кемсә күрмәдин [б. 97] һ.б. Бәндә: Һәм мөсаwир, һәм мөхәwwәлмен, белең / Қоллық итмәк - эше дорыр бәндәнең [б. 72]; Үзе мәнсур (җиңүче), талиғы (киләчәге) ирде қави (куәтле) / Бәндә итмеш иде нәчә хосрави (патшаны) [б. 78]; Бәндә дөшмәк илә динелмәз хәқыйрь (мескен), кәнизәкү бәндәсен җәмғ итеп варды қапуйа [б. 109] һ.б. Бәндә сүзе, төп мәгънәсе белән бергә, 'гомумән кеше' мәгънәсендә кулланыла. Риҗәл: Ғарқ улып, әһле Мәдинә, әҗмәғыйн (барысы да) / Қалмады иллә кириҗал әрбәғыйн (кырык) / Ул қалан қырық кешеләр қачтылар [2002, б. 75] һ.б. Нас: Шыйлә хәсән нас (матур кешеләр) иделәр һәрбере / Кәнде - хуруш (гүзәл), җарийәләре - чын пәри (чибәр) [б. 83] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, кеше сүзе - 18, әһел (е) - 14, кемсә - 6, адәм - 5, бәндә - 4, зат - 3, әр - 2, рәҗел, нас, сәләфин 1 мәртәбә кабатлана. Аңлашылганча, 'кеше' төшенчәсен белдерә торган синонимик сүзләрнең күбесе кеше сүзе белән күрсәтелә, димәк, хәзерге әдәби телдәге кебек, синонимик рәтнең доминанты була. Кеше, адәм, кемсә, бәндә һ.б. мәгънәдәш парларының барысы да тере зат дигән төшенчәне атый, күбесе, бер төрле үк сүзләр бәйләнешендә, әсәр эчтәлегендә билгесезлек төсмерен белдерә торган бер саны белән кулланыла: ... бер кеше, бер кемсә, ... бер бәндә, ... бер адәм, бер әр һ.б. һәм эндәш сүз буларак файдаланыла: әй адәми, ... әй кеше, ... әй кеше, ... нә кешесән, ... сән кемсән һ.б. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәреннән китерелгән мисаллардан 'кеше' төшенчәсен белдерә торган мәгънәдәш сүзләрнең, асылда, бер үк вазифа үтәү өчен кулланылуы күренә. Димәк, хәзерге телдән аермалы буларак, мәгънә ягыннан нинди дә булса идеографик үзенчәлекле мәгънәви төсмерләре белән баетылу өчен ныклы җирлек билгеләнә дип әйтә алмыйбыз. Сүзнең мәгънәсе өйрәнелә торган махсус хезмәтләрдә кеше төшенчәсен сөйләм барышында төрлечә конкретлаштырырга мөмкин (кирәк) булуына игътибар ителә: а) кардәшлек системасындагы урыны; ә) нинди җенестән булуы; б) иҗтимагый тормыштагы урынына караган дәрәҗәсе, һөнәре, кешене белдерә торган башка мәгънәви билгеләрнең (сыйфатларның) атамаларына (номиналь классларга) игътибар итәргә кирәк булачак дип белдерелә, ягъни бу юнәлештә анализның билгеле бер тәртибе күзаллана [Уфимцева, 1986, б. 114 -122]. Язма истәлекләрне тикшергәндә дә, бу мәгълүматтан файдалана алабыз, ләкин һәр аерым әсәрнең хикәяләү үзенчәлеген саклау мөһимрәк булганга, авторның үз алымнарына өстенлек бирергә һәм лексик-семантиканы тикшерү ысулына туры китерергә кирәк була. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Ә. Каргалый хезмәтендә кеше, әһел, кемсәнә, адәм, бәндә, зат һ.б. синоним сүзләрнең мәгънәсе конкретлаштырыла дигәндә, авторның түбәндәге ысулларга нигезләнүе аңлашыла. Затларның логик-предметлык нигезенә хас булган җенесне белдерә торган атамалары белән конкретлаштырыла: хәлилнең (хатынның ире) капусындан бер әр [1889, б. 3, б. 63]; ул хатын [б. 68, б. 85]; йөз бең ир иде болар [б. 10, 73] һ.б. Кеше / затларның логик-предметлык нигезендәге кардәшлекне белдерә торган атамалары белән ачыклана: ғали нәсәб (бөек, затлы нәсел) [1889, б. 2, 2002, б. 62]; әwләде сағыйрь (кечкенә балалар) [2002, б. 64] һ.б. Әлеге атамаларга караганда да күбрәк булып, кешенең һөнәре, дәүләти эше, тоткан урыны, вазифасы, бай һәм фәкыйрьлеген белдерә торган социаль хәленә бәйле атамаларның актив кулланылуы күренә: бер фәқыйрь, мөхибләр наме - изгеләр исеме, әһле халь - изгеләр, ... рашад - юлбашчы, ... әһле ғәда -хәерчеләр, ... әһле залл - бозык, усаллар, ... бай wә гидай [б. 105] һ.б. Бу юнәлештәге тәгаенләнү мәгънәдәш парларны берсен икенчесеннән аера торган төсмер белән баета дип әйтеп булмый. Шуның белән бергә, авторның персонажына карата мөнәсәбәт белдерүе нигезендә хасил була торган, субъектив төсмерле абстракт мәгънәле атамалар да эзлекле кулланыла: а) кешенең уңай сыйфатлары: кәримәи ниса, ... ирәнләр таҗы, ... шәйхе җиһан, ... ғәли нәсаб [б. 62]; йүҗә wәлидән (гайрәтле бала) [б. 66]; дәwре әсхабы кәрәм үзрә бер әр (дәвердә юмартлык иясе) [б. 64]; Берничә көннәр үзе дә ач булган сәләфинне (борынгы кешене) автор дин сәрwәре дип олылый, чөнки ул ачка интеккән икенче кешене ашату хәстәренә керешә. Әлеге дин сәрвәре үзенең хатынына: йа никяр (гүзәлем, табынучым), маһитаб (айдай якты йөзлем, аем) дип, хатыны исә аңа яр (сөйгәнем, ярдәмчем) дип эндәшә. Автор үзе әлеге мәгънәләрне ул хөмрәйә (чибәр, гүзәл) дип киңәйтә [1889, б. 4, 2002, б. 64]; Ризаи Хақ өчөн кяферләргә қаршы көрәшүче - ул зат-әл-мәкяррим (мактаулы) [б. 67]; сахибе сәғадәт (бәхет иясе) дип белдерелә [2002, б. 68] һ.б.; ә) уңай сыйфатлары белән тасвирлана торган кешеләргә кире сыйф атлары өстенлек алучылар каршы куела: Қарбыз төше сатып ба йы ғач, үзен инна рабб-елғаләмин (мин галәмнең Алласы) дигән кеше ... бай улды ғайәт улләғыйн (мәрхәмәттән мәхрүм ителгән, каргыш төш кән юньсез) [б. 63]; Мал һәм хәзинәгә кызыгып әлеге гайрәтле, мактаулы, бәхетле ирен үтерергә алынган зән - хатын, бозык юлда йө рү че зәнинә, хосумә - дошман дип белдерелә [б. 68]; алга таба бу төр хатыннар мәшһүрә зән (диларам җиңги) дип тә бирелә [2002, б. 83] һ.б. Мөнәсәбәт белдерү, персонажларның сөйләме формасында башлана да, авторның турыдан-туры үз замандашларына мөрәҗәгать итеп, үз исеменнән комсызлыкны фаш итү белән катлауландырыла: Әй, ничә мәғнәдә улан қур wә кяр! Җан илә җәмғ әйләйүбән сим wә зәр / Хақ өчен вирмәйә қоруг наныны / Кәндүйә даққан мөхибләр намене / Малны хифз идеб иманыдин ғазиз / Әхле халь сайар үзенеби тәмиз / Хин йимәктә, капусыны сад идәр / Әһле фәқре һайқырубән рәд идәр Хөббе дөнйа уламы мондыйн зиад? Қанда қалды кем аңа улмак рашад?! [1889, б. 3, 2002, б. 63] һ.б. Әмма зат төшенчәсенең фәкать уңай төсмерле тәгъбирләр белән генә кулланыла, димәк, бу яктан ул башка парларыннан аерымлана. Бу юнәлештә тагын 'кеше' төшенчәсе кеше, ия, хуҗа мәгънәләрендә кулланыла торган әһел сүзенең, абстракт мәгънәле исем (шатлык), яисә билге белдерә торган, әһле мәғни (мәгънәле аңлы), әһле халь (изге), әһле залл (азгын, бозык), әһле ғәда (фәкыйрь), әһле әдәп (әдәпле кешеләр) кебек сүзләр белән, ягъни сыйфатланмышы алда, сыйфаты артта булган сыйфатлау тәртибе белән ясалган сүз тезмәләрендә [Махмутов, 1965, б. 847]; абстракт мәгънәгә таба йөз тота дип әйтергә мөмкин. "Кеше" төшенчәсенең аңлы, изге дип бирелгәне дә, бер әр (ир) дип гомумиләштереп бирелә торганнары да, кешеләрнеж юмартлык һәм комсызлык күрсәтүләренә карап, төрле атамалар белән тәгаенләнә, җанландырыла. Шулай итеп, кеше төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш парларның, берсен икенчесеннән аеру мәсьәләсенең бик үк гади булмавы аңлашыла. Һ. Салиховның шул ук табгыханәдә басылган "Китабе мәҗмәгыл адәб" җыентыгында (1856) да кеше төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш сүзләр кулланыла: Ғәйеб эш берлә бер кемсә тотылса, ... Алырлар ул кешенең анда атын [Татар поэзиясе..., 1992, б. 269]; Улырса бер кеше кямил әдәбле / Мәхәббәтле улыр Хаққа у дәкле [б. 271]; Бойырды мотдәғый булмыш кешене [б. 55] һ.б. Бу автор берничә мәртәбә инсан сүзен файдалана. Мәгънәдәш синонимнар авторның персонажына карата төрле мө нәсәбәт белдерелү нигезендә хасил була торган абстракт мәгъ нәле субъектив төсмерле атамалар белән тәгаенләнә: ике ахмақ [1957, б. 53]; ул ахмақ, ... у мискин [б. 54]; мазлумнар [б. 58]; әмирләр (түрәләр) [б. 59]; ул фәқыйрь [б. 59] һ.б. Ш. Зәкинең кайбер шигырьләрендә кемгә багышлануы белдерелә, бу очракта кемсәнә сүзе кулланыла: Суфи хәзрәт р. г. үзенең дусты улған бер кемсәнәгә ошбу түбәндәге назым илә тәнбиһнамә йазып җибәрмеш [2002, б. 29]; Суфи хәзрәт р.г. күңелендә һидайәт нуры вар кемсәләрне ... тәхриз иттеке назмы [б. 30]; Суфи хәзрәт р.г. үзенең дустларыннан дөн илә мәғрур улган бер кемсәнәгә хитаб итеп, ошбу өч сатр назымны сөйләгән [б. 37] һ.б. Шигырләрнең эчтәлегендә кемсәнә һәм кеше сүзләре чиратлашып файдаланыла: Шул кеше, кем дөнйада би дәрд ула / Һәргиз ул мәрд (егет) улмайа, би дәрд ула / Әһле дәрд улан кемсәнә дәр сәррешт / Һәр нәфаседә (сулышында) ирешә буи биһишт (оҗмахның хуш исенә). Гәр белерсәң, бер кеше тыңлар хәбәр / Ошбу сүзләр аңа итәр чуқ әсәр / Әсәр улмайа кешейә сөйләмә / Җәүһәре улмаз йирә сарыф әйләмә / Сөйләмә һич кемсәйә йахшы-яман, ... Йавыз эш қылған кешейә изге халәт иңмәде... [2002, б. 38]. Аерым әсәрләрдә кемсә куллана: Қалмадыһәр гиз өмидем, сәндин үзгә кемсәдән, ... Сәндин үзгә кемсәйә һич ифтиқарем қалмады [б. 40]; кемсә дөнйа мақсудыға йитмәде / Үзе бетмәйенчә эше бетмәде [б. 47]; Кеше: Шул кеше, кем варлыгыны йуқлыға вирмеш торыр / Ул нә белеб аңлайа - тәмуғыны, оҗмахыны [б. 35]; Йад итәр дүзәх зәбанисен моны күрән кеше [б. 46]; Бу кешедә вармы дин? [б. 47]; һ.б. Бу сүзнең ешрак кабатлануы күренә. Ир / мәрде хариф: Қаны шул ир кем, күзе ачық, сүзе садыйқ торыр / Тутыйа қылсам күземә айағы тупрағыны [б. 35]; Ғыйшық мәйданында җәвлән күстәрән (эш, хәрәкәт иткән) мәрде хариф / Җаныны җанан өчен қорбан итә, қорбан итәр [б. 31]; Адәм: Нәфсе қуйыб, ғәқлән уйан, адәм уғлы, ғақибәт / Җананы шаистән җәнан итәр, җәнан итәр (Нәфсен ташлап, гакылы уянган адәмгә, ниһаять лаеклы сөйгән ярны күңел / пар итәр) [б. 30]; Ул ғадәмдән варлыға тартыб сәне адәм қылан [б. 48]; Бәндә сүзе туры - төп мәгънәсе белән: Аңа һәр кем бәндә булса, садд (киртә) қыла ихлас илә / Бәс, аны дил мөлкенә (күңел милкенә) солтан итәр, солтан итәр [2002, б. 30]; Рәхим әйлә Ходаwәндә / Бән бер ғариб зәғыйфь бәндә / Қылған эшем чөн шәрмәндә, ... Бәнәм - сәнең қачқан қолың / Хата ишекен ачқан қолың [б. 41]; Инсан: Зиһи мөнғыйм (нигъмәт бирүче ия / Аллаһы) кем, нә хуш ихсан итәр, ихсан (изгелек) итәр / Қатрә (тамчы) судан, сурәте инсан итәр, инсан итәр (кеше гәүдәсе) / Ғақлилә нәфсе җәсәд иқлименә (тәнгә) солтан итеп / Сурәт эчрә мәғнәйе, ул җан итәр, ул җан итәр (кешегә мәгънәсен - җанын бар итәр) [б. 30]; Әһле белән тезмә сүзләр: Ғаләм эчрә әһле хәйрә күрмәдем монча хосуд [б. 46]; Әһле хәйрә сүи зан қылмақтадыр ул бәдфәғаль, ... Ха җи ны хач әһле кеби, Кәғбайе ахурә вар [б. 46]; Бел ки, әһле бәйтенә эше ирер җәүр-җәфа [б. 47]; Гәр булырсән әһеле мәйдан риза [б. 48] һ.б. Г. Кандалыйның беренче әсәрләреннән булган "Рисаләи-л-иршад" поэмасында кешенең сабыйлык вакытыннан алып гомере буйлап үсеш-үзгәреше тасвир ителә, хәтта "теге дөньяга" да экскурсия ясала, М. Госманов белдергәнчә: "шагыйрьнең абстракт идеяләр сазлыгыннан котылып, конкрет кешегә якынлашуы... күзәтелә" [1988, б. 32-33]. Әлеге үзенчәлек "Кеше" төшенчәсенә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында чагылыш таба. Бер яктан, кеше төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш сүзләр традицияне дәвам иткән хәлдә файдаланыла: Кеше берлән җәдаль итмә (кычкырышма) [б. 250]; Ула күргел үкенмәслек / Кеше күргәч түңелмәслек (ваемсызлыкка бирелмәслек) [1988, б. 251]; Һаман рузи қыйамәтдә / Ки Рисwай ула ул инсан [б. 266] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, кеше, адәм, әһел, бәндә синоним сүзләр нең кабатлану ешлыгы ягыннан төрлечә булуы күзгә ташланса да, аларның мәгънәсен махсус рәвештә төсмере ягыннан аерымлау сизелми булса кирәк. Әмма әҗәл килү турында язылганда, кеше төшенчәсенең инсан сүзе белән белдерелүе игътибарны җәлеп итә: Иман ауәр (иман китер) кичәләрдә / Кичәләрдә кичәләр дә / Ки һиҗрәт берлә чуқ инсан [б. 292]; Тәмам қәбер аңа зақәт (тар) / Аwазы идә би-тақәт (чарасыз) / Ишедә җөмлә мәхлуқат / Мәгәр ки җен белән инсан [1988, б. 297 һ .б. Икенче яктан, укучыга турыдан-туры үгет-нәсыйхәт биреп эндәшү өчен, кеше төшенчәсенә караган, әмма эмоциональ бөеклек төсмерлеҗан, йар, рух сүзләре файдаланыла: Сақыйн туль әмәлләрдин (чамасыз озак сагышлардан) / Зирә суэи (явыз ниятле) ғамәлләрдин / Хәрәм эшдер дәғәлләрдин (алдакчылык) / Сақыйн син, әйләмә, и җан! [б. 256]; Йөремә мәст улып (исереп), и йар! [б. 256]; Гизүбән йөрмәгел, и рух (җан, җан иясе) / Җиһанда улубән сән шух (шук), Зи-хөсран үлмә соң, и йар! [б. 259] һ.б. Поэмалардан соң язылган шигырьләрендә дә әлеге үзенчәлекләр дәвам иттерелә: а) мәгънәдәш парлар файдаланыла: Бу илнең һич чиге йуқдыр / Биниһайә адәм чукдыр [1988, 75]; Надан кеше көтү көтәр / галим кеше Бохар китәр [б. 79]; Бөрүдәтләнсә бер инсан / Самаварла чәй эчәрсә / Бөрүдәте китәр шул ан (салкын тидергәне китәр шул мизгелдә) [б. 84] һ.б.; ә) хисси төсмерле парлары эндәш булып кулланыла, әмма бу очракта алар үгетләү өчен түгел, бәлки чибәр кызларны мактау, алардан җавап үтенү вазифасын белдерә, эндәш сүзләрнең саны арта: "Нисъф-әл-мөляқәт" - дәйүбән, нурлы йөзем / Ак чырайлы кыйгач кашым, кара күзем, ... Мәдех қылсам, охшатырга оҗмах хурый / Хур мислендин балкыйдыр йөзең нурый [1988, б. 111]; Әйә җаным, сылукаем, кызыл алма / Бән матур қыз диа һауаланма [б. 114]; Бу халеми сәңа дидем сәр-а-сәр / Дәуа улгыл бу халемгә сән, әй йар [б. 121] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Г. Кандалыйның шигырьләрендә, "Кеше" төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш синоним сүзләр рәтендә, "кеше"нең ешрак кабатлануы күренә, әмма гомумән алганда, бу төр сүзләр, башка шагыйрьләргә караганда, сирәгрәк файдаланыла кебек. Бу автор, тирә-юнендәге кешеләргә, гаиләсенә, табигать күр енеш ләренә, бигрәк тә Сахибҗәмал кебек чибәр абыстайларга бетмәстөкәнмәс мәхәббәтен, хис-кичерешләрен турыдан-туры белдереп, аларга эндәшеп, үз исеменнән мөрәҗәгать итеп яза. Эндәш сүз булып, кеше төшенчәсенә берләшер дәрәҗәдә җанландырылган эпитеттасвирлар файдаланыла. Әлеге ысул белән мәдех кылуны шагыйрь барлык шигырьләрендә дә яратып куллана. Мөнәсәбәт белдерелә торган билге-атамалар нәфис эндәш сүзләр буларак: бағалмам, аппақ, туғаным, сеңлем, матурым, тулан айым, қойашым, қызыл алмам, табибем, қаләм қаш, сылуқайым, абызтутықай, алтыным, көмешем, сандуғачым, қарлығачым, былбылым, ай ғынам ла, көн генәм лә, гөл генәм, җан ғынам ла, тән генәм лә, гөл генәм, җәwһәрем лә, гәwһәрем лә, нур ғынам, сәрвийем лә, җәннәтем лә, хур ғынам, назиғым лә, үзәгем лә, гүзәлем кебек һ.б. шушы төрдәге, 1 зат тартым кушымчалы матур сүзләр, кызларны мактау, чибәрлегенә дан җырлау өчен файдаланыла. Дөрес, бу очракта үз алдына торганда конкрет мәгънәле булган алма, қара қаш, қара күз, йөз, чырай кебек һ.б. конкрет мәгънәле сүзләрнең мәгънә эчтәлегендәге төшенчәлек-сигнификат өлешенең зураюы аңлашыла, болар белән рәттән абстракт сүзләр дә тезелеп китә. Ләкин Әйа йил, әйа кош, әйа йыгач, әйа балам, саба йиле, и баде саба, әйа гариф (акыл иясе) дип, шигъри юллар башлана торган сүзләрнең конкретлыгы саклана булса кирәк. Ничек кенә булса да, автор иҗатында, мәгънәдәш сүзләрнең контекстуль нигездә колачы киңәйтелү бәхәссез. М. Акмулла шигырьләрендә дә "Кеше" төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш синонимик сүзләр, алдагы шагыйрьләрдәге кебек үк, бер яктан, хәзерге татар әдәби телендәге нигез сакланып файдаланыла. Шул ук вакытта, авторның үзенчәлеге дә чагылыш таба. Әйтелеп үтелгәнчә, "... кеше, адәм, бәндә, инсан, кемсә синонимнар рәте фикерләү сәләтенә ия булган зат мәгънәсендә берләшә, мәгънәдәге гомуми төшенчәне кеше сүзе бирә" [Ханбикова, 1980, б. 106]. Акмулла әсәрләрендә дә "Кеше" төшенчәсе, асылда, төрлесе төрле дәрәҗәдә кабатланып, әлеге мәгънәдәш сүзләр белән белдерелә. Шул ук вакытта, язма традиция буларак, төрле төшенчәләрнең, синонимик рәтне баетып, кеше, ия, хуҗа мәгънәсен белдерә торган әһел / әһали сүзе белән парлап кулланылуы дәвам итә: әһле дәрд (авыру, дәрт кешесе) шагыйрь булса - үзен - малик (үзең хуҗа) / Булмаса шиғырь менән вирдтән тарик (догадан ваз кичүче), Шағыйрьләрнең әксәре әһле салиқ (бер мәзһәбкә иярүче) [2001, б. 15] һ.б. Мәгънәдәш рәттәге адәм сүзе, гадәти, гомумән бер кеше дигән төсмере белән кулланыла башлый: Ишеткәй адәмнәрне йылатқандай / Wәғаз менән ғыйбрәтне шамил булса (эченә алса, тупласа) [б. 15]; Ысулы хақаиқны хамил булған (иңенә алган) / Адәмнең тәнендәге җандай икән [б. 23]; Дәwләткә адәм бармы қотырмаған / Салимүт-тамғы адәм табыр хәл йуқ / Эчен бер ғөман менән тутырмаған [б. 38] һ.б. Әмма алга таба адәм төшенчәсе төрле яклап тәгаенләнә: Адәм камил булмады қайнап пешмәй / Мәхәббәт фәнҗанендән (савытыннан) шәрәб эчмәй [б. 27]; Тәнақыс (гауга) қылған адәмнәргә / Қарышып йатқан бер малаймыз [б. 41]. Автор адәм төшенчәсен үзенчә аңлата: Адәм сул (шул) - ғадел булып, диндар булса / Залим сул-дин тотбаған мордар булса / Инсафқа адәм нигә килмәйде икән [б. 91] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, адәм сүзенең мәгънә эчтәлеге гомум кешелеккә каратылып, Акмулла аңлаганча, мәкальтәгъбир кебек яңгыраш ала. Бәндә сүзе дә үзенең кабул ителгән, ягъни 'Аллаһ колы' дигән мәгънәсе белән файдаланыла: Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар (күрсәтер) / Вәләкин хәзинәдә тафавәт (аерма) бар [б. 26]; Йа Хода, юлыңда булсын бу ғазиз җаным фида / Идәмен сиңа мөнәҗәт - ағласым телем нида (моң-зар), Мөстәғыйнь бәл (ярдәм ит) һәр урында бәндәңә, И Солтаным / Сақлану буйлә улырмы - бәндә фәрмандин җөда (боерудан аерылган, ул аңа мохтаҗ) [б. 47]; Һәр таләпдар бәндәсенең файзы Хақдан хаззе (өлеше) бар [б. 61]. 'Гомумән кеше' мәгънәсендә: Қадер белмәк - адәмгә қыйын сәwдаэ (омтылыш, теләк) [2001, б. 62]; Бәндәне сырттан (арттан) адәмни димәйде / Инсаф итеп, бер Ходайдан ойалмаса, ... Қайғылы бәндәсенә Ходай җақын / Җылатыр бәндәсенең асыл затын / Һәркемне артық сөйсә-артық қыйнар / Дустының ишетәйен дип мөнәҗәтен [2001, б. 76] һ.б. Бу юлларда бәндә сүзенең төп мәгънәсе гомумкешелеккә каратылып, мәкаль кебек яңгыраш ала. Адәм сүзе кебек үк кеше / кесе атамасы берничә мәртәбә зат сүзен алмаштырып кулланылса да, гомумилек төсмерен дә саклый: Сәрхәбадлы (сырхаучан, авыру) кешеләргә бик килеште / Булдылар айак- қулы сызланмастай [б. 26]; Безгә йитәр кеше йуқ дип өмет өзмә [б. 34]; Бәланең күбе чыга эчемездән / Дамелла-фәлән дигән кешемездән [б. 40] һ.б. Әлеге сүз сөрешендә кесе сүзе белән алмаштырыла: Җофардың почық кесе исен сизмәс (ялганчының борыны) [б. 75]. Кеше төшенчәсенең авыру, ул, бу һ.б. төгәлләүле сүзләр белән кулланылуы аңлашыла. Адәм һәм бәндә сүзләре кебек үк, кеше сүзенең мәгънәсен дә автор мәкаль-тәгъбир хәләтенә күтәреп тәгаенли: Дусимәс-дусны сырттан (арттан) җамандаса / Кесе имәс - бер хатаны җабалмаса [2001, б. 76] һ.б. 'Кеше' төшенчәсе әһле сүзе белән дә бирелә: Дәкаиқтә (нигезле тикшерүдә) мөшкел чишеп калдырған ул / Биш йөз йылғы батырларны талдырған ул / Мисалына әһле ғасыр (гасыр кешеләре / тарихчылар) ғадил (тиң) тапмай / Йөрәген мөғаниднең (дошманлашучының) йөрәген йандырған ул [б. 11]; Әһле дәрт шагыйрь булса - үзен малик (ия, хуҗа) / Булмаса шиғырь менән вирдән тарик (догадан ваз кичкән), Шағыйрьләрнең әксәре әһле салиғ (күбесе бер өммәттәге кешеләр) [б. 15]; Мақсудны бу урында қылдық нәфад (тәмам) / Инша Аллаһ, қарышмас әһлен-нәқад (тәнкыйтьчеләр) [б. 16] һ.б. Бер мәртәбә инсан сүзе кулланыла: Мәсаип (кире кагылу бәхетсезлек) чикмәгән инсан / Һәwасына дәwа булмас / Сорашмаз шуйлә кибреннән (тәкәбберлегеннән) / Фәқыйрьне ихтикарь әйләр (хәкарәтләр) / Сафа әwқатил ә (күңел ачу белән) мәғрур / Улып дәwранә биш көнлек / Тәмәти үзрә (ялкаулыкта) көрлектән / Фәқыйрьләрдән нәфар (нәфрәт) әйләр... / Ләбасе (киеме) иске галимнән / Сәлам алмаға ғарь әйләр [б. 44-45] һ.б. Аңлашылганча, бу сүзнең мәгънәсе, алдагы парларыннан аермалы буларак, кыска тәгъбир булып яңгырамый, киңәйтелеп аңлатыла. Шуның белән бергә, аерым төшенчә-атаманың эзлекле рәвештә бер үк контекстка куелып файдаланылуы күзәтелә. Мәсәлән, зат сүзен автор, дөньякүләм танылган тарихчы, тәфсир һәм фикһе галиме Җәләлетдин Әбул-Фазыйл Габдрахман ибне Мөхәммәд әс-Сөйутый (911 елда вафат), шәрикать һәм тарикать буенча атаклы галим, философ Әбу Хәмид Мөхәммәд ибне Мөхәммәд әл-Газали (1058 - 1111) турында фикер әйткәндә: Һәр йөздә була икән бер мөхаққыйқ / Һәрбере мәғасөннәт әһле тәхқыйқ / Сөйутый, Газәлидәй зат булмаса / Башкалар әксәреннән бу-мөдәққыйқ (башкаларның барчасыннан да төплерәк) [2001, б. 41]. Шулай ук ислам дөньясында хөр фикер идеясенә хезмәт иткән галимнәрнең беренчеләреннән булган Габденнасыйр Курсави (1776 -1812) турында: Курса хәзрәт алардан борын булған / Мәдехкә ул бер лайық урын булған / Ул мәрхүм-Мәрҗанидәй мәхтүн булып / Күп ғалим ул ғазизгә қырын булған / Бу зат һәм үз ғасырында әғлә ғалим... [б. 25-26]; тарихчы галим, теолог, әдип һәм мөхәррир Ризаэтдин Фәхретдин (1858-1936] турында: "Игътибар"да игътибарга алган икән / Хөрмәтле Ризаэтдин - бер камил зат" [2001, б. 21]. Һәм, әлбәттә, Дамелла Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани турында фикер әйтелгәндә шул ук зат сүзе кабатланып файдаланыла: Бу затта ғаҗәп тәхқыйқ күргәннән соң / Би зарур шул сәбәбтән хубаламын (яхшырамын) [2001, б. 12]. Зат сүзе бер-ике мәртәбә кеше сүзе белән алмаштырыла: Қазанда мондый фазыйл зат килмәгән / Қазан торсын - күп ғайре җиргә тап килмәгән / Йөз мосанниф китапларын бер йаққа қуй / Бу кешенең бер үзенә чақ килмәгән / Ул кешене танымай күп бәйләнсәң [2001, б. 40-41]. Кеше сүзенең зат дигән төшенчәне тәгаенләү өчен файдаланылуы күренә: Анау-монай кеше имәс чубалғандай [б. 10] һ.б. Әлеге контекстта зат һәм кеше сүзләре берничә мәртәбә ир сүзе белән чиратлаштырыла: Сүз кузғар ул ир асыл кирәк йирдән [2001, б. 9]. Ир сүзе җенесне генә белдерә дип әйтеп булмый, мәгънә эчтәлегендә шәхесне зурайту төсмере сизелә: Ирнең хале беленер ләфыз атса (сөйләсә), ирләргә нисбәт бирмә хиссәт берлән (түбәнлек күрсәтмә) [б. 14] һ.б. Күренгәнчә, ир сүзе, мәгънәдәш синоним булган зат һәм кеше сүзләрен алмаштырып, сан ягыннан еш кабатлана, алынма риҗал сүзе дә, бер-ике мәртәбә, шул ук мәгънәсе белән файдаланыла. Шулай итеп, синонимик рәттәге аерым сүзләр, аңлы рәвештә, бер үк төшенчә-а тамалар чолганышына куелып берничә мәртәбә кабатлана. Контекст ярдәмендә хосусый вазифа үтәп кулланылуы аңлашыла, мәгън әләре ягыннан билгеле бер дәрәҗәдә аерымлана башлыйлар кебек тоела башлый. Әлеге мәсьәләнең, гомумтел кануныннан бигрәк, автор үзенчәлегенә бәйле булуы күренә, ягъни берничә төшенчәнең, бер үк контекстта, бер үк вазифа үтәп, атамаларының мәгънә эчтәлеге катлаулануга йөз тота дигәндә, бу очракта, зат, ир һәм риҗал кебек сүзләр сайлана, әмма алар урынында теләсә нинди башка мәгънәдәш сүзләрне файдаланырга мөмкин булуын инкяр итәргә җирлек күренми. Инсан сүзенең мәгънәсендә дә, әлеге төшенчә кулланыла торган контексттан аңлашылганча, гадәти кеше дигән мәгънәдән аерылуга йөз тота торган төсмер барлыкка килә кебек. Димәк, мәгънәдәш сүзләрнең һәрберсе, туры-т өп мәгънәсе белән кулланылу барышында, грамматик чолганышның нинди булуына карап, автор текстында билгеле бер дәрәҗәдә яңачарак төсмер алуга йөз тота дип әйтә алабыз. Һәрхәлдә, төшенчә, сүз, мәгънә мөнәсәбәтен аңлау / аңлатуга һәрдаим игътибарлы булу сорала. Г. Тукайның шигърият телендә "Кеше" төшенчәсен белдерә һәм аңа берләшә торган сүзләрне тикшерү эшен дә, ХIХ йөздә иҗат иткән авторларның сүз кулланылышын өйрәнгәндәге кебек, семасиологиядә кабул ителгән тәртипне саклап, төшенчәне белдерә торган сүз һәм аның мәгънәсе белән нинди бәйләнеш-мөнәсәбәттә булуын, ягъни мәгънәдәш сүзләрнең рәтен барлаудан башлыйбыз. Галимнәр белдерүенчә күрә, "Синонимик рәт - билгеле бер система белән тәртипкә салынган синонимик оя, ягъни лексикограф тарафыннан хәзерге әдәби телдә иң актив кулланыла торган анык мәгънәле сүздән - доминантадан башланып, сүзләрдәге шул сыйфатлар кими бару тәртибендә төзелгән синоним сүзләрнең системалы җыелмасы" [Ханбикова, 1980, б. 38 - 39]. Аңлашылганча, синонимик ояны тәшкил итә торган сүзләр дигәндә, сүзлекче тарафыннан сүзлектә теркәлә торган лексема (слово-тип) истә тотыла. Хәзерге татар әдәби телендә: "...кеше, адәм, бәндә, инсан, кемсә синонимнар рәте фикерләү сәләтенә ия булган зат мәгънәсендә берләшә, мәгънәдәге гомуми төшенчәне кеше сүзе бирә..." [Ханбикова, 1980, б. 106]. Г. Тукайның шигърият телендә дә шушы ук сүзләрнең синонимик рәтне барлыкка китерүе, әмма алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, сан ягыннан күбрәк, мәгънә белдерү ягыннан катлаулырак булып кулланылуы күренә. Г. Тукай иҗатында адәм сүзе сүзмәгънә хәлендә - 19, сүзформа буларак 8 мәртәбә кабатлана [Сүзлек, 2009, б. 34 - 35]. Җир йөзендә яратылган, Коръәннән һәм мифологик язмалардан килә торган беренче кеше, беренче пәйгамбәр галәйһиссәлам һәм Хаува анабыздан туган бала / кеше мәгънәсендә: Мәғыйшәт идәлем дөнйада Адәм ибне (угылы) адәмчә [1985, 1, б. 25]. Г. Тукай үзенең беренче шигырендә үк, адәмчә яшәү дигән сүзләргә, мәгариф мәйданында ат уйнатырлык дәрәҗәдә гыйлемле, газета-журналлар укый торган болгар-татарлар булыйк дигән мәгънә сала. Алга таба болай дип дәвам итә: Бәлеш илә ғыйлем бергә җыйылмас / Хирыслы (комсыз) адәм үлгәнчә тыйылмас [1, б. 52]; Ғаҗәп, хәйран булыр фәрзәнде адәм (Адәм баласы) / Йақын бармыйқ - аның асты җәһәннәм [1, б. 109]; Йаратырға йарый дөнйа: матур қырлар, матур таwлар / Йаратмыйм мин wәләкин һич, сәбәп шул: ибне Адәм бар [1985, 2, б. 56] һ.б. 'Халык' мәгънәсендә: Йаңара халқы Хаwва, халқы Адәм [1, б. 154] һ.б. Чибәр кызга мөнәсәбәт белдерү мәгънәсендә: Булсайде оҗмах түрендә әүwәл үк рәсме моның / Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаwва сына [1, б. 246]; Йарлықа Мәwлам, мине, мин - инде көнче күбәләк / Ибне Адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк [2, б. 195] һ.б. 'Гомумән кеше' мәгънәсендә: Ғадәтем: йалғыз кешеләрне қытықлап үтерәм, ... Булғалыйдыр көлдереп адәм үтергән чақларым, ...Син бераз қызған мине, қотқарчы, и адәм генәм [1, б. 170-171]; Күрделәр бер кисек адәм башыны / Ағлайу килде дә түкте йәшене [1. б. 261] һ.б. Бу очракта адәм, бәндә, кеше сүзләренең, гадәттә, берсе икенчесен алмаштырып кулланылуы күренә: Безне адәм иткән йокы / Адәмне алға илткән йоқы, ... Раст: чын кеше эше-йоқы [1, б. 256]; Күрделәр бер кисек адәм башыны [1, б. 261] һ.б. Мәгънә эчтәлегендә гомумилек булуга карамастан, Г. Тукайның аерым юлларында адәм сүзенең, кеше һәм бәндә кебек парларына караганда, мәгънәви яктан өстенлеге дә күрсәтелә: Безнең ғомер уйын түгел, бәйрәм түгел / Һич қайғысыз кеше булса - адәм түгел! [2, б. 63]; Йуқмы диңгезнең суын зәмзәм дип эчкән бәндәләр? / Бармы бер чында адәмлеккә ирешкән бәндәләр? [2, б. 337]. 'Кеше, ия, хуҗа' мәгънәсен белдерә торган әһел / әһле сүзенең күплек саны булган әһали (халык) төшенчәсе, сүзмәгънә хәлендә - 3, сүзформа буларак 2 мәртәбә кулланыла: Шималь йақтан чығып бәрқ, орды бер нур / Зыйасыннан әһали улды пөрнур (Яктылыгыннан халык нурга чумды) [1, б. 34]; Бу көндә бер сарай ачды әһали (кешеләр) [1, б. 37]; Йуқ тәғали ғашыйқа, бәйнәл-әһали та әбәд (Кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк) [1, б. 82]; Барлык җөмләләрдә әһали төшенчәсенең халық сүзе дигән туры-төп мәгънәсе белән файдаланылуы аңлашыла. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә әһле сүзе 23 мәртәбә кулланыла. Алдагы шагыйрьләр иҗатындагы кебек фарсы тәркибендә бирелә торган тезмә буларак традиция дәвам иткәне шәкелдә дә, азрак санда, 2 нче төр төрки изафә хәлендә дә файдаланыла: Қаләм әһле қаләмгә хөрмәте йуқ [1, б. 48, 2, б. 239]; Белмәлисән: җөмләтән дустыр ғолүм әһле сәңа (гыйлем ияләренең барысы да дуслар сиңа) [1, б. 98]; Әдәп әһле қарарға да ойала [1, б. 107] һ.б. Фарсы тәркибендәге тезмә сүз буларак кабатлана: Өмүре әһле дөнйа бунлара тәслим улынмышдыр (Дөнья халкының әмерләре боларга тапшырылган) [1, б. 139]; Әйа, и әһле ислам, күрдеңез "Дөнйа мәғыйшәт"не [1, б. 152, 246, 273] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, әһали сүзе, шактый еш кабатлануына карамастан, Ә. Каргалый әсәрендәге кебек эзлеклелектә бара дип әйтеп булмый. Г. Тукай, язма традицияне дәвам итеп, кеше төшенчәсен белдерә торган инсә - кешеләр сүзе сүзмәгънә буларак - 1, инсийәт - кешелек - сүзформа - 2, кәс - 1, кемсә - лексема - 4, сүзформа буларак 3 мәртәбә файдаланыла. Инсә, инсәнийәт: Сәғадәт-бәхетемезгә қалсын инсә, җинниләр хәйран [1985, 1, б. 24]; Җиһанда хиссе инсийәт озақ кәрратлә Ганкадан (Җир йөзендә кешелек тойгылары Ганкадан күп ерак) [1, б. 141]; Белми хайwаннар да инсийәт дигән сүз қадрене [2, б. 129]. Кәс: Бақма һич кәс хатеринә (күңеленә), милләтең дәрденә (авыруына) бак [1, б. 56]. Кемсә: Дуғры сөйлә, дуғры йаз - хәwфитмә һичбер кемсәдән / Сабир ул, чөн дөшмәмешдер эшләрең сәһли сиңа (эшнең җиңеле йөкләнмәгән) [1, б. 98]; Кемсәнең әфкярене һич кемсә мәхбүс әйләмәз (бикләмәс) / Матлабындин ғазими һич кемсә мәэйүс әйләмәз [1, б. 103]; Фәқать бер бүлмәдә, һич кемсә күрмәс / Китерттек берничә ақшарлы қыз да [1, б. 241] һ.б. Бу шигырьләрнең хәзерге телгә күчерелгән вариантында, әһали - кешеләр, каләм әһле - каләм ияләре дип, без дә инсан тезмәсе - без дә кеше, хирыслы адәм - комсыз кеше дип күрсәтелә [1, б. 54]; Ғаҗәп, хәйран булыр фәрзәнде адәм дигән тезмә аңлатылганда да, адәм баласы (кеше) дип күчерелә [1, б. 109]. Ягъни инсә, әһали, кеше, инсан, адәм һәм кәс төшенчәләренең барысын да бер үк кеше сүзе белән исемләргә мөмкин булуга, шулай итеп, аларның үзләренә генә хас төсмер белән аерылмауларына игътибар ителә. Үзләренә генә хас төсмер белән аерылмый торган адәм һәм кеше сүзләре алга таба да (мәсәлән, "Шүрәле" һәм "Йокы" әсәрләрендә) берсе икенчесен алмаштырып кулланыла. Мисаллар: Ғадәтем: йалғыз кешеләрне қытықлап үтерәм, ... Булғалыйдыр көлдереп адәм үтергән чақларым [1, б. 170]; Син бераз қызган мине, қотқарчы, и адәм генәм, ... Шул фәлән атлы кеше қысты дийермен, сорсалар [1, б. 171]; мәгънәдәш сүзләрнең төсмер белән аерымлануы сизелми, һәр икесе дә Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше дигән җөмләдәге кебек үк, фикерләү сәләтенә ия булган зат мәгънәсендә берләшә. "Йокы" шигырендә алмаштырылып кулланыла: Безне адәм иткән йоқы / Адәмне алга илткән йоқы... Раст: чын кеше эше - йоқы [1, б. 256]. "Печән базары..."нда да кеше һәм адәм алмаштырылып файдаланыла кебек. Әмма бу очракта алар төрле контекстка куелган: кеше сурәте, карт кеше, көчле кеше, мөэмин кеше кебек тезмәләрдә кеше сүзенең мәгънәсендә конкретлык, ягъни денотат өлеше зурая. Адәм сүзе исә: күрделәр бер кисек адәм башыны [б. 261]; Бу Дийү һәр көн бишәр адәм суйа, ... Бармақлары охшар адәм гәwдәсенә [1, б. 271]; Ашағайлар һәм адәм [1985, 1, б. 324] кебек тезмәләрдә адәм төшенчәсе гомумилек төсмере ала, ягъни мәгънә эчтәлегендәге сигнификатив өлеше зурая кебек. Бу үзенчәлек түбәндәге юлларда ачыграк сизелә: Мискин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә / Йәмсез йақны уйлап қуйа эчтән генә / Безнең ғомер уйын түгел, бәйрәм түгел, / Һич қайғысыз кеше булса, адәм түгел [1985, 2, б. 63] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, хәзерге лексикологиядә мәгънә төсмере белән аерымлана дип белдерелә торган синонимнарның, алдагы шагыйрьләр иҗатындагы кебек үк, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә мәгънә төсмере ягыннан сизелерлек аерымланмыйча кулланылуы күренә. Шуның белән бергә, язма традиция булып килә торган сүзләрне автордагыча калдыру, аларның барысын да "кеше"гә әйләндермәү, шигырьнең аһәңен саклау чарасы буларак, уңай күренеш булыр иде. Бәндә сүзе сүзмәгънә хәлендә - 2, сүзформа буларак 45 мәртәбә кабатлана [Сүзлек, 2009, б. 129-130]; Бәндә сүзе дә традиция булып килә торган дини мәгънәдә кулланыла: "... этимологик семантика үзен сиздерә: Алла колы, Алла тарафыннан яратылган һәм аңа буйсынып яшәүче. Шул нигездә бәндә сүзендә чит итү, ниндидер ят, ихтирамга ия булмаган кеше мәгънәсендә кимсетү бар" [Ханбикова, 1980, б. 107]. Г. Тукай шигырьләрендә бәндә сүзе Алла колы мәгънәсендә дә: Намем Габдулла - Алла бәндәсемен / Җәмиғы қолларың шәрмәндәсемен [1985, 1, б. 28]; И Ходайа! Нигә төрле-төрле қылдың бәндәни? / Нә сәбәб соң җөмлә әдна бәндәләрдән бән дәни? (барлык бәндәләрдән дә мин түбән?) [1, б. 136] һ.б. 'Мәхәббәт колы' мәгънәсендә: Кил, инан, ханым әфәндем, дәрдемәндем бәндәңез / Һәп сәнең - қальбем wә кәндем мөштәрәйем, нәйлем (Күңлем дә, үзем дә сиңа сатылганмын, ни эшлим?) [б. 82]; Бәхтийарым - бәндәңи гәр итсәләр нисбәт сәңа (Бәхетлемен - синең бәндәң дип санасалар) [1, б. 114] һ.б. Шуның белән бергә, кол булуның нигезе алтын белән алмаштырыла, ягъни туры, төп мәгънәнең эчтәлеге яңартыла: Һәр тараф, һәр җирдә халқың - шул металлның бәндәсе / Күрмиләр Хақны, чөн алтын һәр хәкыйкать пәрдәсе [1985, 1, б. 174]; Бер "қара көч" әйтте: "Ақлықны wатам!" / Бәндәләр "төнгә" ахырда күнделәр [1985, 2, б. 177]. Әлеге алмаштырылуның колачы киңәйтелә бара: Нинди күп бездә йәтимнәрне талаучы бәндәләр / Җантимерләрнең итек астын йалаучы бәндәләр, ... - дип башлана һәм - Бездә бик күп бит "Мөхәммәдия" көйләүче бәндәләр / Тик менә ... бик-бик сирәк идеал биләүче бәндәләр, - дип дәвам ителгән "Бәндәләр" шигырендә бу сүз, 15 икеюллыкның һәр икесендә дә кулланылып, 30 мәртәбә кабатлана, һәр очракта да ихтирамга ия булмаган, адәмлеккә ирешмәгән кеше мәгънәсендә файдаланыла: Йуқмы диңгезнең суын зәмзәм дип эчкән бәндәләр / Бармы бер чында адәмлеккә ирешкән бәндәләр [1985, 2, б. 336-337]. Инсан сүзе лексема буларак - 11, сүзформа рәвешендә 13 мәртәбә кулланыла [Сүзлек, 2009, б. 342]. Бу сүзнең, адәм һәм кешедән аермалы буларак, эзлекле рәвештә, билгеле бер сүзләр чолганышына куелуы аңлашыла: Без дә инсан, без дә итик гайрәт Алла ғыйшқына / Қалдырыйқ бу ғаләми дәр хәйрат Алла ғыйшқына [1, б. 46]; Сәнең әшғареңә, бәнчә, ағач, даш билә рәқсандыр / Агач рәқс итмәмәк шағыйрь улан инсанә ноксандыр [1, б. 70]; Дустлығың, инсанлығың қальбемдә қалдырдың һәнүз [1, б. 118]; Телим булырға мин инсане ғали [1, б. 120] һ.б. Бу юлларны укыганда, инсан сүзенең, башка парларыннан аермалы буларак, эзлекле рәвештә, гайрәт, хәйрат, агач, ташларны биетә торган көч, йөрәктә саклана торган дуслык, тугрылык кебек, мәгънә эчтәлегендә көчле уңай эмоция төсмерле сүзләр белән кулланылуы аңлашыла. Әлеге бөеклек инсан сүзенең мәгънә эчтәлегендә чагыла башлый. "Шүрәле" поэмасында кеше яисә адәм дип әйтергә мөмкин урында, инсан сүзенең кулланылуы игътибарны җәлеп итә: Шүрәле тыққан қулын - селкенмидер, қузғалмыйдыр / Белми инсан хәйләсен - һич балтаға күз салмыйдыр [1, б. 171]. Шүрәле авыл Җегетенә адәм, кеше, адәм генәм дип эндәшә, ә ул инсан икән! Бу контекстта инсан сүзе, үзенең мәгънәдәш парлары булган адәм һәм кеше белдерә торган уртак төшенчәне саклаган хәлдә, мәгънә эчтәлеген, сизелерлек хәлдә, зурлык, бөеклек төсмере белән киңәйтә дип әйтергә мөмкин. Тарихи юнәлештә караганда, инсан сүзендәге әлеге төсмер, Ш. Зәкинең Аллаһы кодрәтенә сокланып: Зиһи мөнғыйм (Ризык бирүче) кем, нә хуш ихсан итәр, ихсан (ярдәм) итәр: Қатрә судан, сурәте инсан итәр, инсар итәр / Ғақлилә нәфсе җәсәд иқлименә (тәненә) солтан итеп / Сурәт эчрә мәғнәсе, улҗан итәр, ул җан итәр, - дип язган юлларында сиземләнә башлый [2002, б. 30] һ.б. Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасыннан соң язылган кайбер шигырьләрдә дә инсан сүзе шул ук бөеклек төсмере белдерелә торган контекстта кулланыла: Матбаға алғач, сине инсане ғалидер дисәм / Қайда ғалилек сиңа хали (буш) икәнсең син һәнүз [1, б. 188]; Уйласаң ул йақты көнне, килә күз йәш! / Хозур ла соң! Инсан өчен бу хәл, бу йәш! / Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар аға / Әйтерсең лә чыққан бу көн ике қойаш [1, б. 205]; Әхмәтсафа әфәнде - фазыйль әдибдер кәнде / Каләме - моғыйне милләт, әзһәре Хақдыр бәнде (Каләме - милләткә файда, язганы - Хак көзгесе) / Фамилийәсе Байтирәк, мисле дөнйада сирәк / Шундый инсаннар кайда? Безнең милләткә кирәк [1985, 1, б. 311]. Бу шигъри юлларда да, Г. Тукай кулланган инсан сүзе (я тәрҗемә текстта, я астөшермәдә рәттән) кеше дип аңлатыла. Инсан сүзе урынында кеше сүзен куеп булса, шагыйрь аны үзе дә шулай эшләгән булмас идеме икән? Әмма бу урында автор әлегә кадәр яратып кабатлый торган адәм һәм кеше сүзләренең берсен дә файдаланмый, ә инсан сүзен сайлый. Бу сүзнең төп мәгънәсендә, "Алынмалар сүзлеге"ндә дә тәрҗемә ителгәнчә, кеше һәм адәм сүзләре белдерә торган төшенчәлек саклана [1965, 162]; әмма шагыйрь бу сүзне, аңлы һәм эзлекле рәвештә, әлеге төшенчәнең бөеклеген белдерә торган контекстта файдалана, нәтиҗәдә, сүзнең мәгънә эчтәлеге яңа төсмер белән баетыла. Коръәннең соңгы 114 сүрәсе әл-Нас (Кешеләр) дип атала, Нас сүзе 6 мәртәбә кабатлана: Бисмиллаһ әл-Рахман әл-Рәхим! Әйт: 1) "Кешеләрнең Раббысына сыенам; 2) Кешеләрнең патшасына; 3) Кешеләрнең Алласына; 4) астыртын әләкчеләрнең явызлыгыннан; 5) кешеләрнең күңеленә коткы салучыдан; 6) җеннәрдән һәм кешеләрдән!" [Коран, 1990, с. 511. Тәрҗемә. - И.Б.]. "Татар теленең этимологик сүзлеге"ндә инсан сүзенең күплеге булган нас сүзе "китаби (знаменитые) люди; род человеческий", - дип аңлатыла [Әхмәтьянов, 2015, б. 61]. Г. Тукай инсан сүзе белдерә торган менә шушы данлыклы булу шартларын әйтеп бирә. Г. Тукайның шигырь һәм поэмаларында инсан сүзенең кеше дип тәрҗемә ителүе, аның мәгънә эчтәлегендәге бөеклекне юкка чыгара, гадәтилек булмасын өчен, инсан дип калдыру сорала. Хәзерге лексикологиядә, синонимик рәтнең берсе булып аңлатылганда: "...Инсан һәм кемсә сүзләрендә стилистик аерма-искергән сүз, шулай ук, инсанның шигъри стиль, ә кемсәнең сөйләү стиленә хас булуы беренче урында тора", - дип белдерелә [Ханбикова, 1980, б. 107]. Әлеге мисаллардан күренгәнчә, тарихи планда караганда, бу сүзләрнең аермасы аларның нинди контекстта кулланылуына бәйле булуы аңлашыла. Зат сүзе лексема һәм сүзформа буларак 10 мәртәбә кабатлана, берничә мәгънәсе белән кулланыла. Кеше төшенчәсе уңай төсмере белән белдерелә: Зате пакең нәрдәдер? (Пак затың кайдадыр) - дәрйадамы, сахрадамы? (1149), Җенсән бу зат мишәрдер, - димәк, хәйрелбәшәрдер (изге кеше) / Бу затны мәкрүһ (начар, сөйкемсез, ямьсез дип) күрәнләр - барча шәррелбәшәр (явыз, усал) [1, б. 311]; Чықды аңсыздан Хәмидуллин Вәли / Бу затмыш зөбдәэ сангать илаһи (илаһи осталыкка ия) / Инсан имеш фитрәте кәмаһи (тумыштан ук кәма һүә (тулаем) инсан икән) [1, б. 316]; Падишаһ, бу көнге парлақ бәйрәмең / Қотлыйдыр йөзләрчә миллион адәмең / Җыйла халқың ак қанатың астына / Ихтирамән затыңа, зур нәслеңә [2, б. 269]. Кеше төшенчәсе кире төсмере белән белдерелә: Ничек йазған икән ул сүзне, ул ахмақ, исергән баш? / Тәғаҗҗеб, әллә ул зат һәр нәҗесләрдән дә писрәкме? (түбәнме) [1, б. 152]. Чынбарлыктагы күренеш (эш) уңай яктан билгеләнә: Мөқаддәс ул (театр), бөйек ул, ғали зат ул [1, 172]. Чынбарлыктагы матур күренешнең үлемгә китерүе күрсәтелә: Күбәләкнең бер дә чик йуқ һәр матурга ғыйшқына / Тиз генә ул барды да қунды матур зат өстенә, ... Ул матур зат йулчылардан сүнми қалған ут иде / Күбәләк булды һәлақ шунда қунып йанды, көйде [2, б. 102]. "Сабитның укырга өйрәнүе" шигырендә зат сүзе гарәп телендәге хәреф исемен белдерү мәгънәсе белән файдаланыла: Бусы "дал" хәрфе була, бу хәреф "зат", монсы "та" [2, б. 200]. Кеше сүзе лексема хәлендә - 83, сүзформа буларак 35 мәртәбә кулланыла [Сүзлек, 2009, б. 417-419]; үзенең парларыннан ешрак файдаланылуы белән дә, алар белдерә торган төшенчәне кабатлап һәм мәгънә эчтәлеген төрле төсмерләр белән катлауландырып бирә алуы ягыннан да аерым урын тота. Г. Тукайның башлангыч чор иҗатында, уртаклык сүз белән белдерелә торган кеше төшенчәсе, адәм сүзе кебек, 'Җан иясе, акылы булган зат' мәгънәсен, шул кешенең үз исеме белән биреп, аны сыйфатлау шәкеле, ХIХ гасырдагы шагыйрьләрдән килгән традицияне дәвам иткән хәлдә бара: Бар иде бездә Сафи атлы кеше / Бик йуаш, бичара, берқатлы кеше, ... Тире сатып, җон алып чыққан теше / Бар эше шул, йуқ кеше белән эше [1, б. 74]. Кеше сүзе икенче мәртәбә кабатланганда, мәгънә эчтәлегендә кәс, кемсә сүзләре белән белдерелә торган 'чит, ят, теләсә кем' дигән төсмер белән күрсәтелә. Шул ук мәгънә дәвам иттерелә: Рәнҗеми, тайақласа да бер кеше [1, б. 74]. Алга таба шул ук сүз, уртак сыйфатларга ия булган билгеле бер төркем вәкиле дигән мәгънәдә кулланыла: Дине таза, бик қаты тәқwа кеше / Диққате бар, диндә бик әқwа (өстен) кеше [1, б. 74]. Кеше сүзе, адәм сүзе белән алмашырыла ала торган контекстта: Кеше сатмас кеше тапмақ асатмы / Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый? [1, б. 94]; Күз дә йоммый һәр кешене қолый башлыйм инде мин! [1, б. 228]; Бу дөнйада, табиғыйдер, кеше буш булмый дошманнан [1, б. 301] һ.б. 'Чит, ят, теләсә кем' дигән төсмер белән: Кеше арасында ғашыйқка өстенлек мәңге йуқ [1, б. 83]; Кешеләр үзләрен анчак сөйәрләр / Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр, ... Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул, ... Утыр аwлакка, қайда һич кеше йуқ [1, б. 253]; Җәлбитәрлек һәр кешенең диққатен [1, б. 270] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, мәгънәдәш сүзләрнең уртак төшенчәсен белдерә торган кеше сүзе парларының кайберләрен җиңел генә алмаштырып кулланыла ала. Шуның белән бергә, кеше сүзенең табигатенә хас булган әлеге уртак төшенчәдән котылу өчен, бу сүзнең мәгънәсе эзлекле рәвештә аныкланып файдаланыла: Ир кеше амәлене күңлендә мәкнүз әйләмәз (теләкләрен күңлендә яшереп тотмас) [1, б. 104]; Очрата аwчы булып урманда күп йөргән кеше [1, б. 169]; Йап-йаланғач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе [1, б. 170] һ.б. Кеше сүзе үзенә хас билгесе белән аныклана: Бер җүләр һәм қарт кокетка - икесе дә бер кеше [1, б. 200]; Ул ихсанлы кеше кем? Улмы? Ул - мин [1, б. 245] һ.б. Әлеге үзенчәлек "Печән базары..." шигырендә күп белекле карт кеше, көчле кеше, мөэмин кеше [1, б. 264]; бар икән йөргән кеше җаннан туйып [б. 272], дип яратып кулланыла. Кеше төшенчәсе мәгънәсен аныклау аерым сүзләр белән генә түгел, җөмләләр, шигъри юллар белән күрсәтелә: Бер мәхәббәтнең ғазабын, михнәтен сизгән кеше / Бер сөйеп арған wә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше, ... Күңле бозланған кешедер: һич тағын бер қат сөймәс / Инде ул беркем өчен дә ғәм йимәс һәм "аһ" димәс [1, б. 296] һ.б. Шулай итеп, Г. Тукайда кеше төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш парлы сүзләр традицияне дәвам итеп файдаланыла, әмма, авторның үзенчәлеге дә чагылыш таба: а) хәзерге әдәби телгә мөнәсәбәттә караганда, әһали, инсә, кәс кебек архаик лексиканың пассивлашуы; ә) авторга кирәкле фикерне тасвирлап бирү өчен, аерым сүзләрнең мәгънә эчтәлеген яңа төсмер белән баета алуы истә тотыла. Кеше төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш сүзләрнең, бер үк контекстта (бер үк сүзләр белән уратылып), бер үк вазифа үтәү өчен кулланылулары нәтиҗәсендә, мәгънә эчтәлегендә денотат / конкретлык өлешенең гомумтел дәрәҗәсендә саклана. Әмма аңлы рәвештә контекстның махсус уйлап үзгәртелүе (Инсан - шәрәфле кеше, бәндә - Алла колы - Алтын колы) сүзмәгънәнең сигнификатив өлешен, димәк, вазифасын зурайта, ягъни денотатлы - конкрет мәгънәле сүз, үзенең абстрактлы пары буларак күзаллана башлый. Әлеге ноктадан язма әдәбиятта уртаклык сүзләрне конкрет һәм абстракт дип кырт кисеп анлизлау мөмкинлеге юкка чыга кебек, автор фикерен төгәлрәк аңлау өчен, бер үк сүзнең һәм конкрет, һәм абстракт булып, ике мәгънә тибында кулланыла алуына берьюлы игътибар итәргә кирәк була. "Ике дөнья" категориясенә мөнәсәбәттә кешенең акыллы зат булып яшәвен белдерә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең кулланылышы. Бу теманың алдагы бүлектә анализланган кеше яшәешенең "Ике дөнья" яссылыгында тасвир ителүе мәсьәләсенең дәвамы икәнлеге аңлашыла. Әмма бу очракта, тәфсилләп тикшерелгән ислам тәгълиматы постулат-нигезләренең, аерым персонажның шәхси кешелеге сурәтләнгәндә, ни рәвешле дәвам иттерелүе күзәтелә. Әлеге юнәлештә, Илаһи затның кодрәте һәм Адәми затка хас теләк-омтылышларның үзара мөнәсәбәтен белдерүче төшенчә-сүзләр анализланганда, аларның үзенчәлекле кулланылышына, ягъни ничек итеп файдаланылуына игътибар итү зарурлыгы туа. Бу катлаулы мөнәсәбәтләр, ягъни бер якта Илаһи зат - Аллаһтан иңгән катгый шәригать кануны, икенче якта җирдә яшәүче гадәти бер Адәми зат - мәхлукның көндәлек тормышы һәр авторның әсәрендә куелган максатына, аң-белеменә туры китерелеп, укучыга ничек итеп тәкъдим ителүе күзәтелә, анализлау омтылышы ясала. Әлеге мәсьәләне аерым кешегә нисбәтән тикшерүне аерым бүлеккә аерып чыгару зарурлыгы туды. Бу юнәлештә иман-инану, иттика-тәкъвалык, икърар-аңлату кебек шәригать кануннары буенча үтәлергә тиешле һәм имансызлык, кяфер, көферлек кебек үтәлергә тиеш булмаган гамәлләр яктылыгында, аерым кешенең: а) җисми - тән сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте, ә) рухи-җан сәламәтлеге һәм эчке кичерешләргә бәйле булган: әдәп, әхлак, инсаф, вөҗдан, намус, хәя, оят һ.б.; б) аң-акыл, фәһем-зиһен һ.б.; в) гыйлем, гыйрфанлык һ.б.; г) гайрәт, һиммәт, һидаятлек һ.б.; д) бәхет, мәхәббәт, сагыш-сагыну һ.б. катлаулы хис-кичереш-мөнәсәбәтләрнең ничек белдерелүен билгеләү мөһим фактор булып күтәрелә. Әлеге мәсьәләләр билгеле бер дәрәҗәдә Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә, Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә, шулай ук Акмулла иҗатында, ягъни алдагы бүлектә ислам тәгълиматының кануни таләпләре белән бәйләп яктыртыла барды. Мисаллардан аңлашылганча, адәм баласына хас булган теләк-омтылышларның мөнәсәбәте тасвир ителгәндә, аларны исемли торган барлык төшенчәләрнең дә капма-каршы мәгънәле сүзләр белән белдерелү нигезендә туплануы күренә. Димәк, капма-каршылык алымы дәвам иттерелә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә: Бән кидәндә һәр бересе иде сағ, ... Җөмләсене әйләмеш зир-у зөбәр (асты өскә килү) / И дәриға! Ничәләре бу әҗәл / Ике бүлер, һич ғөман итмәс (уйламыйча) мәхәл (урын)! Ничәләрнең зәһрәсен (батырлык, гайрәтен) чәк әйләде / Ничәләрнең қасрене (гомре кыскалыгын) Хақ әйләде / Ничә ғақыйльлары хәйран әйләде / Ничә тәдбирләре вәйран әйләде (эшлим дигән хыялларын юкка чыгарды), Сағ-у сәлим дүнүбән кәлдек заман / Бер бәлайа уғрамышым, нагяһан [2002, б. 80] һ.б. Күренгәнчә, сағ, сағ-у сәлим // зир-у зөбәр әҗәл гайрәтне юкка чыгару, гомер кыскалыгын чын итү, акыллыларны аптырату, максатларны юкка чыгару, бәлагә очрау кебек капма-каршы рәт барлыкка килә һ.б. Әлеге үзенчәлек, тагын да катлауланыбрак, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә дәвам иттерелә, димәк, җисми-тән һәм рухи-җан сәламәтлеген белдерә торган төшенчә-атамаларны барлап, җентекләп анализлау таләп ителә. Өйрәнү барышында, 1) Кешенең җисми - тән сәламәтлеге сурәтләнгәндә, капма-каршы мәгънәле булып кулланыла торган caғ, сағсәламәт, сәламәт, сап-саw, саw-исән, саwлық, сыйххәт // хәстә, аwыру, аwру, ғыйлләт, зәғыйфь, чир, вәҗәғ, мәриз һ.б. төшенчә-атамалар белән белдерелә. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә искә алынмаган (1979); "Татарча-русча сүзлек"тә уст. см. сау дип искәртелә торган caғ сүзе [1966, б. 461]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә 3 мәртәбә кулланыла: Зәғыйфьләргә рәфиқ (иптәш), сағларга каид (җитәкче) [1, б. 48]. Җыентыкны төзүчеләр бу юлны "Көчсезләргә иптәш, көчлеләргә җитәкче" дип бирә, әмма монда мөхәррирләрнең ике дөнйа тәмугыннан котылуга чара булуы турында әйтелә, сүзләрнең беренче мәгънәләре дә урынлы яңгырый: Бу сүз ахыр сүземдер: сағ улың, дустлар, мөрәттибләр (хәреф җыючылар) [1, б. 84]. Сағ-сәламәт - 1 мәртәбә: Матлуб (теләгән) җиргә сағ-сәламәт җитешкәнче / Җил, дулқынны туқтатып тор, йа, Раб, йа, Раб! [1, б. 201]. Сәламәт сүзе 3 мәртәбә: Сәламәт килдеңезме, мәрхәба! [1, б. 126]; Хан сәфәрдән бик сәламәт, саw-исән қайтты [1, б. 291]; Бабай бик күп йәш йәшәгән, қарт ул үзе / Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе / Йаңақ, маңлай җыйрылмаған, тешләр дә саw [2, б. 68]. Саw сүзе 14 мәртәбә файдаланыла. Саw сүзе сәламәт дигән пары белән алмаштырыла ала торган контекстта кулланыла: Күкрәгемдә минем шиғырь утым саwмы?! [1, б. 212]; Қарты саw чақтуқ ғомер иткән йағымлы бер мәче / Бу әбинең шул иде тик иптәше һәм сердәше [1, б. 237]; Ғомерлеккә торырмын, ди, мин шунда саw [2, б. 59]; 'ватылмады, җимерелмәде' мәгънәсе белән: Шунда үсеп тора торған олуғ Таш таw / Зәррә хәтле зарланмыйча қалды саw, ... Кибарәнә күтәреп баш, безнең Таш-таw / Селкенми дә, қузғалмый да тора сап-саw [2, б. 59]. Саубуллашу парлы сүзендә: Китә, саwбуллаша қыш зәмһәрире / Чыға җиргә йәшел чирәм хәрире (ефәге) [1, б. 154]. Саw бул тезмәсе белән кулланыла: Саw бул, дөнйа! / Инде беттек [1, б. 122]; Саw бул инде, Хуш, бәхил бул, и минем торған җирем [1, б. 158] һ.б. Саwлық сүзе 1 мәртәбә очрый: Туйдым инде хәстәлектән, йаз көтәм, саwлық көтәм [2, б. 227]. Сыйххәт сүзе 2 мәртәбә кабатлана: Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә ғаид, милләтем / Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм ғыйлләтеңдер ғыйлләтем (Саулыгың - минем саулык, авыруың - минем авыруым) [1, б. 114]. Вәҗге сүзе 1 мәртәбә очрый: Ул бер йақны тотубән, бән дә - бер йақ / Қуйыб китдем аның вәҗғына (авыруына) тирьйақ (дару) [1, б. 52]. Мәризъ / мәрыйз 3 мәртәбә кабатлана: Табиблық фәне йуқ дип тә йаманлыйлар, ди, дошманнар / Мәризъләрне йәсин берлән суғып йыққанымыз бардыр [1, б. 194]; Белми үзсүзле мәрыйз имләт (дәвалә) дигән сүз қадрене [2, б. 129]; Сез дә, и мөһлик мәрыйзләр (һәлак итүче авырулар), урнығызны ташлағыз / Барчағызны мөштәмилдер (эченә алган) қайтды истибдад (деспотизм) чире [2, б. 128]. Хәстә / хәлсез сүзе дә 3 мәртәбә очрый: а) 'авыру' мәгънәсе: Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн сайын [2, б. 52]; "Йаз йағын"ның шатлығыннан йөзгә чыққани йылмайу / Инде йәшләрдә түгел, хәстә wә хәлсез қартта бар [2, 208]; ә) 'аптырау, гаҗәпләнү' мәгънәсе: Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына / Хәзрәти Муса тәхәммелсез тә җәлли нурына (югарыдан иңгән нурга түзә алмаган кебек) [2, б. 41] һ.б. Чир сүзе 4 мәртәбә файдаланыла: а) 'авыру' мәгънәсендә: Қатле нәфситсәм (үз-үземне үтерсәм), Ходайдан қурқамын / Ләкми чир, ауруп та булмый ичмасам [2, б. 183]; ә) 'яраксыз кеше' мәгънәсенә: Ир илән торғанчы, тор син чир илән [1, б. 76]; Мондыйн соңра Фатимапай ирсез қалды / Ашсыз-сусыз һәм дә йортсыз-җирсез қалды / Инде қарыйқ, нишләр икән, чирсез қалды [1, б. 80]; б) сәяси хәлне белдерә: Сез дә, и мөһлик мәрыйзләр (һәлак итүче авырулар), урнығызны ташлағыз / Барчағызны мөштәмилдер (эченә алган) қайтды истибдад (деспотизм) чире [2 б. 128]. Бу юлдагы чир сүзе 'авырлык, бизгәк' сүзләренең мәгънәсенә якынлаша. Шул ук вакытта, бер үк сүзләрнең тән сәламәтлегенә дә, җан сәламәтлегенә дә каршы куелып кулланылуы игътибарны җәлеп итә. Аwыру сүзе: а) тән сәламәтлегенә: Диген син: "Күзләрем никтер аwырта / Өзелми йәш аға кич һәм дә иртә" [1, б. 253]; Мин әле аwырыйм аwылда, монда қайттым қыш көне / Туйдым инде хәстәлектән, йаз көтәм, саулық көтәм [2, б. 227]; Қатле нәфситсәм, Ходайдан қурқамын / Ләкми чир, аwырып та булмый ичмасам [2, б. 183] һ.б.; ә) рухи-җан сәламәтлегенә: Раст, бу шағыйрьлек белән мин чынлап уқ аwрыйм бугай / Бер-бер атлы рәтләнеп, мәйданға диwаным (шигырьләр җыентыгым) килә [2, б. 7]; Йақты йөз берлән алам қаршы аwырлық, ауруын / Чүпкә дә саймыйм йөрәккә қап-қара қан саулуын [2, б. 219] һ.б. Ғыйлләт сүзе 6 мәртәбә файдаланыла: а) 'авыру' мәгънәсе: Күрми изде / Мискин! Безне / Күзендә булган ғыйлләттән [1, б. 134]; ә) 'милләтне эшкә өндәү' мәгънәсе: Шөруғ итсә, нәләр йапмас бу милләт / Шөруғның йуқлығы-милләткә ғыйлләт [1, б. 38]; Тәэлиф улынсын қолубе милләт Алла ғыйшқына / Дәр улынсын иске ғыйлләт, зилләт Алла ғыйшқына [1, б. 46] һ.б. Зәғыйфь сүзе 7 мәртәбә кулланыла: а) Сағ сүзе белән бер контекстта 'гариплек' мәгънәсендә: Зәғыйфьләргә рәфиқ (иптәш), сағларға қаид (җитәкче) [1, б. 48]; ә) Көч / көчсезлек сүзе белән бер контекстта - көчсезлек мәгънәсендә: Бара милләт зәғыйфь, абнырабынмас / Сүнә йәшьләрдә ут қабныр-қабынмас, ... Ышанабыз халық көчсезлегенә / Бабайлар шөһрәтен сағныр-сағынмас [2, б. 133]; Көче күп, тырнағы үткен, йаwыз ул / Зәғыйфьләрне ашар, қанлы аwыз ул, ... Зәғыйфь, қорбан булу артық, Ходаем / Булудан андый көчле һәм дә залим [2, б. 136]; Ул мәлаиклар җыйарлар тол, йәтимләр йәшләрен / Барча көчсезләр, зәғыйфьләрнең аһын, қарғышларын [2, б. 188]. Әлеге мәгънә ғаҗиз сүзе белән дәвам ителә: Ғаҗиз булдым эчем, тышым туңғанға мин [1, б. 263]; Ғаҗиз қалды Хан эсседән, тәмам пеште [2, б. 58] һ.б.; б) аерым очракта, кире төсмере өстенлек алган төшенчәләр белән килгәндә, авыру-гариплек һәм рухи көчсезлек мәгънәсе бергә аңлашыла: Өмидсезлек, усаллық, wәсwәсәләр / Зәғыйфь җанны теләләр һәм кисәләр [2, б. 139]; Күрәмсез, нинди беткән һәм арықланған, фәқыйрьләнгән / Зәғыйфьләнгән, таланған, өсте-башы нинди керләнгән [2, б. 14] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, җисми-тән саулыгына капма-каршы булып, бер-ике мәртәбә генә кулланыла торган вәҗғе, мәризъ кебек аерым сүзләр үзләренең туры мәгънәләре белән файдаланыла, икеөч яисә күбрәк мәртәбә кабатлана торган сүзләрнең мәгънә эчтәлеген контекстка бәйләп аңлатырга, мәгънә төсмерен аерыбрак карарга мөмкин. Аwру, ғыйлләт, зәғыйфь кебек сүзләрнең тән сәламәтлегенә дә, рухи җан сәламәтлегенә дә каршы булып файдаланылуы аңлашыла. Рухи-җан сәламәтлеге дип сүз башлаганда, беренче чиратта, 'рух һәм 'җан төшенчәләрен белдерә торган сүзләрнең ничек кулланылуы хакында әйтү сорала. Рух сүзе лексема һәм сүзформалар халәтендә - 22 мәртәбә, җан сүзе лексема хәлендә - 49, җанә, җанға - 7 мәртәбә, җанлар, җаннар, җанда, җандай - 6, җаннарға, җаннарны, җаннары, җаннарын, җанны, җанның - 11 мәртәбә, җаны, җаныма, җанымда, җаными, җанымлә, җанымны - 17, җанын, җаныны, җаның, җаныңны - 12, җансыз 7 мәртәбә һәм тагын фигыль формалары барлыкка китерүдә актив кабатлана. Тикшерүләрдән аңлашылганча, бу төшенчәләрне белдерә торган сүзләрнең мәгънә эчтәлеге, контекстка бәйле хәлдә барлыкка килә торган төрле төсмерләре белән кулланыла. 1) Язма традицияне дәвам итеп, дини ышанулар буенча: кешедә материаль булмаган, үлемсез илаһи башлангыч, тәнгә җан бирү мәгънәсендә, рух һәм җан сүзләре үзара чиратлаштырылып файдаланыла: Қызғанмады малларын / Қорбан қылды җаннарын / Җан биргәндә, шатланып / Көлә-көлә үлдийә, ... Булсын күп-күп сәламнәр / Рухларына тидийә, ... Мәмнүн булсын рухлары / Изге булсын духлары (җаннары) [1, б. 41]; Пишқадәм остазымызның рухы шат [1, 80]; Эзе дә қалмаған диннең, басып киткән мәҗүсиләр / Моны сизгән мөселманға чыдау мөмкинме җан җанмай [1, б. 93] һ.б. 2) Дини ышануларга нигезләнеп бирелә торган җан һәм рух сүз лә ренең мәгънә эчтәлеге, а) кальбе мәҗрух (яралы күңел), кимлек, тарлык, ким-хурлыкка каршы күтәрелгән милләт былбылларын (талиб- шәкертләрен) кызгану булып: Аны күрәнчә бөйлә хале ғөрбәт (кызганыч) / Вөҗүдем қайнады, ирешде қөрбәт (үзәгем өзелде, кайгы басты) / У мискини беләнчә қальбе мәҗрух / Моғаззәб улды вөҗдан, ачыды рух [1, б. 51]; ә) тарихи үткән хәлләребезгә үкенү мәгънәсе белән: Ханнарға иреште хизан (кайгы) / Җылый-җылый / Бирделәр җан: / Сөембикә / дә Чыңғыз хан / Нә дәwләт қалды да, нә шан! / Һич қалмады / Шаннан нишан / Қалды дингә / Дошман ишан [1, б. 121]; б) 'халыкның ачы фаҗигале тормышы' дигән мәгънәсе белән: Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп / Җан ачып: "во как!" дисез, мәзлум мужиклар семйасы [2, б. 190]; Бер сынық йуқтан ғына үлгән таза ирләр күреп / Җан алырға қызғанудан анда Ғазраил җылый, ... Көлсә монда туқ wә ихлассыз халық тәкбирләре / Һәр ишеткән җан җыларлық -андағы тәкбир җылый [2, б. 196] һ.б. 3) Наданлыкка каршы, милләтнең киләчәк бәхете өчен, берләшү мәгънәсе белән: Итик, дустлар, иттифақ / Бетсен, қадалсын нифақ (икейөзлелек) / Тәнемез айрым булса да / Бер җан булыйқ, бәдәwам [1, б. 44]; Күңел берлән сөйәм бәхтен татарның / Күрергә җанлылық wақтын татарның, ... Татар бәхте өчен мин җан атармын / Татар бит мин, үзем дә чын татармын [1, б. 120]; Йуқ шул безләр / дә берләшмәк / Йуқ бергә-бергә гөрләшмәк / Бер җан, бер тән / Булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк / Үтте бездән / Инде дөнйа / Җан бирәбез / Ғаләлғомйа (сукырлык белән) [1, б. 122] һ.б. 4) Табигать күренешләре һәм шәхси мәхәббәт тасвирлана: И Ходайым, фазлең берлә көнне җылыт / Үлгән дөнйа йаңа җаннар алсын имди [1, б. 55]; Шиғрә чуқ итдем һәwәс қальбем илә, җанымлә бән / Чөнки итдем ифтирақ (аерылдым) җанымлә, җананымлә бән, Җан йақан азарына һич кинәсез мәфтүнеңем (Җан яндыргыч кыланышыңа бары тик сокланам) [1, б. 58]; Сурәтем биңзәр бәнем бер қансыза, бер җансыза / қыл тәрәххем халемә (мәрхәмәт ит): қанланайым, җанланайым [1, б. 68]; 5) сатирик-тәнкыйди мәгънәдә: Қайда бай хәлендәге җаннан сөйекле дустлары [1, б. 146]; Башны күргәч, ихтыйарсыз җан ачый / Әй җаным, бу қайсы мискиннең башый? [1, б. 261]; Ул синеңчөн, милләтем, атлып йөри / Армый-талмый, көн wә төн wатлып йөри / Җаны һәм вөҗданы шул йулда фида: Қайда бай күрсә, шуңар сатлып йөри [2, б. 136] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, дини ышануларга нигезләнеп, кешедә матди булмаган, үлемсез илаһи башлангыч дигән мәгънәне һәм кешенең эчке кичерешләре белән бәйле хәлләрне белдергәндә, рух һәм җан сүзләренең үзара алмаштырылып, яисә бер үк ғазап сүзе белән мөнәсәбәттә кулланылуы күренә: Қотылмақчы булып татсыз хәйәттан / Ғомергә җан аwырттырғыч ғазаптан, ... Синең бар дөнйада күргән ғазабың / Ғөман йуқтыр, бозық булғанға җаның, ... Әгәр рухыңны ислах итми үлсәң / Барыбер син ғазапта, йахшы белсәң [2, б. 117]. Җан сүзенең рухи яктан башка тагын матди як (тән) белән бәйләнеш мәгънәсен белдерә алу мөмкинлегенең киң файдаланылуы аңлашыла. Җанның бөеклеге тәнгә каршы куела: Кирәк черсен, кирәк торсын - ни ул тән? / Чыдамсыз бер кийем ул җанны өрткән!, ... Әгәр син қатлы нәфситмичә торсаң / Җаныңны изгелек белән тутырсаң, ... Ачар иде Ходай бәхтеңне шайәт / Ашықтың, эшләдең бик зур җинайәт [2, б. 117]. Тән сүзе 4 мәртәбә кулланыла. Ғазап сүзе, җан һәм рух сүзләреннән башка тагын, мәхәббәт, күңел, дин, бәхет, ләззәт сүзләре белән бәйләнештә кулланыла. Таптау, хурлау, мыскыл сүзләре җанга мөнәсәбәттә күрсәтелә: Киң күңелле бул эчеңнән, мысқыл ишетсәң "wak" диген / Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын [2, б. 35]. Исем вазифасындагы хурлық сүзе, фәқыйрьлек, йәтимлек, кимлек һәм зорлық сүзе белән парлана: Қысса да синдә фәқыйрьлекләр, йәтимлекләр мине / Изсә дә үз ишләремнән хур wә кимлекләр мине [1, б. 183]; Әйдә халыққа хезмәткә Хезмәт эчендә йөзмәккә / Бу йулда һәртөрле хурлыққа, зорлықларға түзмәккә [1, б. 135]. Татар телендә 'кыен, җәберләү' мәгънәсен белдерә торган зорлық сүзе [Әхмәтьянов, 2015, б. 289] аwырлық сүзенә мәгънәдәш булып 1 мәртәбә файдаланыла. Рухи-җан сәламәтлеге дигән төшенчә, рух һәм җан сүзләре белән рәттән, әхлақ, вөҗдан, инсаф, қан, ақ йақ, хәйә, әдәп, саф, хозур, намус, ойат, тәүфиқ һ.б. // начар, бозық, күңел керлеге, әхлақсыз, әдәпсез, ғазап, җан ачысы, золмәт (караңгылык), хурлық, түбәнлек, зорлық, ғаҗиз, әрнү, рәнҗү, җәфа һ.б. берсе икенчесенә каршы куела торган күпсанлы төшенчә-атамалар белән мөнәсәбәттә, төрле мәгънә төсмерләрен белдереп кулланыла. Әхлақ, әхлақсызлық сүзе 5 мәртәбә кабатлана: а) яшәүнең чиктән тыш начарлануы: Әхлақ, вөҗдан / Инсафларны / Сөреп чығардық истән дә: / Бозылдық шул / Қадәр начар / Уздырдық без / Иблистән дә [1, б. 131]; ә) гаиләдәге бозыклык: Сөйми торып, көнли-көнли, қулыңны суз / Шул сурәткә, әхлакың боз, каныңны боз [1, б. 203]; б) "Әхлаксызлык" дигән шигырьдә, бу төшенчәнең мәгънәсе иҗтимгый-сәяси мөнәсәбәттә: Бик йуғартын күз салырға башладық әхлаққа без / Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ақ йаққа без, ... Бер сүз әйтергә саранлансақ ғақыллы йарлыға / Гөл кеби сүзләр чәчәбез ақчалы ахмақка без [1, б. 234]; рус халкы белән мөнәсәбәт белдерелә: Рус җирендә без әсәрле, эзле без / Тарихында бер дә тапсыз көзге без / Рус белән тормыш кичердек сайрашып / Тел, лөғать, ғадәт wә әхлақ алмашып [2, б. 268]. Инсаф 8 мәртәбә кабатлана: а) дин укытуның җитәрлек булмавына зарлану мәгънәсендә: Җәхиме дөнйада булдырды инсафымлә вөҗданым (дөньяны тәмугъ ясый) [1, б. 63]; Йитәр, инсаф идең, артық кәрәк инсаф, хәйасызлар / Йапунлар да чапан кисен, дийеп қуптармаңыз җәнҗал! [1, б. 87]; Лязем түгел инсаф, вөҗдан - бер данә дә / Һич кирәкми ғайрәт итмәк, мәрданә дә (егетлек) / Килешмидер Қоръән уқу, тәсбих әйтү / Фәхеш-wәхшәт берлән тулған бер ханәдә [1, б. 164]; Әдәп, әдәпсезлек 6 мәртәбә очрый: а) сатирик-тәнкыйди: Сезнең әүлядыңыз (балагыз) сездәй әдәпсез / Әдәпсезлектә сабит (нык) сез, әбәд (мәңгелек) сез [1, б. 97]; Ачық йаздық мийен - мисле пыйала / Әдәп әһле қарарға да ойала [1, б. 107]; Һөнәрләр күп җиһанда, син дә моннан башқа сәнғать тап / Чабатаң берлә, нинди мәнфәғать бар соң, әдәп таптап? [1, б. 157] һ.б. Вөҗдан сүзе лексема һәм сүзформалар буларак 23 мәртәбә кабатлана: а) Рух, вөҗүд, әхлақ, инсаф, җан, иман сүзләренең мәгъ нәдәш пары буларак, алар үти торган вазифа белән: Аны күрәнчә бөйлә хале ғөрбәт (аяныч) / Вөҗүдем кайнады, ирешде қөрбәт (кайгы) / У мискини беләнчә қальбе мәҗрух (күңеле яралы) / Мөғаззәб улды (газап ланды), ачыды рух [1, б. 51]; Күршеләрнең рәнҗиерди җаннары / Түзмәерди җаннары, вөҗданнары [1, б. 79]; Әхлақ, вөҗдан / Инсафларны / Сөреп чығардық истән дә [1, б. 131] һ.б.; ә) үзеңнең тәртибеңә, фикерләреңә җаваплы булуга өмет итү мәгънәсендә: Чықчы, и фикрем қойашы! Китсен өстеңнән болыт / Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт, ... Йуқ, қойашым, мин беләм: син батмағансың мәңгегә / Син дә вөҗдан, бер торырсың: йатмағансың мәңгегә [1, б. 231] һ.б.; 'Намуслы булу' мәгънәсе белән: Бөтен җанwарларның җаны wә бөтен инсаннар вөҗданы қадерле wә бәһале Толстой җәнаблары түшәктә [2, б. 141]. "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре" шигырендә: Үтте томыш пычрағын гәwһәр кеби вөҗдан белән / Аз ғына кер қунғанын дақай җиреннән кем табар? [2, б. 209]; б) сатириктәнкыйди мәгънәдә, "Муллалар" шигырендә: Күңелдә утлары сүнгән, wә вөҗдан майға қапланған / "Әғүзе" дип кенә төшмәс, муйынға шайтан атланған, ... Менә шул чақлы йалқау, шундый хайwаннар да рухани! / Түбәнлек бу, қабул итмәс үзенә изге рух аны! [2, б. 28]; "Шайтан аздырған" имеш! / "Йулдан йаздырған" имеш! / Кире татар, иң элек / Вөҗданың берлән килеш [2, б. 189]. 'Намуслы / намуссыз булу' мәгънәсе тагын намус, истиқамәт, сәдақать (тугрылык), тәүфиқ (тугры килү, әдәплелек, әхлаклылык, бәхет), һәйбәт, гүзәл ғадәт, изге эш // тез чүгү, золмәт (караңгылык), йалған, нифақ (икейөзлелек), ғари (ялангач), чукыну һ.б. төшенчәләр белән дә күрсәтелә. Намус сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Читен тормыш! - капиталға чуқынмасаң / Хәзрәтендә (каршысында) тезләр чүгеп уқынмасаң / Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң / Истибдадның (деспотизмның) намусына (тугрылыгына) туқынмасаң [1, б. 163]; И айағың қорғыры! Намусымызны таптадың / Золмәтеңнең хөрмәтенә шәмсемезне қапладың [1, б. 189]. Истиқамәт сүзе 2 мәртәбә файдаланыла: Әһле дөнйаға тышыннан истиқамәт (намуслылык, тугрылык) күрсәтә [2, б. 25]; Күрсә, ул мақтар сине, һәйбәт кеше Әхмәт диер / "Тәүфиғындә, истиқамәттә, менә рәхмәт!" диер [2, б. 247]. Сәдақать сүзе 3 мәртәбә сатирик-тәнкыйди мәгънәдә кулланыла: Сәдақать бездә йуқмыш; булмаса, йалғанымыз бардыр / Нифақ выставкасында күп медаль алғанымыз бардыр [1, б. 184]; Дөрес сүз бу, монда шик-шөбһә кемгә бар? / Туғры сүзне нинди файда кәтемдә бар (яшерү) / Күрерсең син шәкердләрнең сәдақатен / Бер бай үләргә йатқанда, хәтемгә бар (Коръәнне укып чыгу), Булса килмәслек үзенә туғры әйткәннән зарар / Ул да чынлықны сөйә, сүздә сәдақать (тугрылык) күрсәтә [2, б. 25]. Тәүфиқ сүзе 3 мәртәбә очрый: а) әдәп-әхлакле мәгънәсе белән: Шуның күк, безне тәүфиқле дуст-ишләр һәм белешләр дә / Өйрәтерләр гүзәл ғадәткә һәм дә изге эшләргә [2, б. 135]; ә) сатирик-тәнкыйди мәгънәдә: Туғры йулны тапты бу, тәүфиқ (тугры юл) имеш, йарый дисәм / Лотфе Хақтан пак икән (Алла рәхмәтеннән читләштерелгән), ғари (ялангач, шәрә) икәнсең син һәнүз [1, б. 188]; Күрсә, ул мақтар сине, һәйбәт кеше Әхмәт дийер / "Тәүфиғындә, истиқамәттә, менә рәхмәт!" диер [2, б. 247]. Һәйбәт сүзе 'әйбәт, шәп, тәүфикълы, намуслы' мәгънәсе белән бу җөмләдән башка - тагын 1 мәртәбә: Чықчы тышқа, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман [2, б. 83]. Аңлашылганча, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, адәм баласының җисми-тән һәм рухи-җан сәламәтлеге нигезенә берләшүче күпсанлы капма-каршы мәгънәле төшенчә атамалар белән кешенең акыллы зат буларак яшәве чагылдырыла. Шуның белән бергә, кешенең акыллы зат буларак яшәве, аның турыдан-туры аң-фикер эшчәнлеген белдерә торган нигезгә берләшүче сүзләр белән дә тасвир ителә алуы күренә. Аң, аңлау, акыл, ғақыл, зиһен, фәһем, зирәк, истиғдад, уй, фикер // аңсыз, аңгы-миңге, аңламас, йалкаулық, аңкаулық һ.б. капма-каршы мәгънәле төшенчәатамалар белән белдерелә торган төрле мәгълүматның күбесе беренче шигырьләрендә үк милләт / халыкка мөнәсәбәтле булып бирелә. Аң сүзе - лексема хәлендә "Без Бишенче елны бер көнне уйандық таң белән / Эшкә дәғwәт итте безне кемдер изге нам белән", - дип башлана торган шигырьнең исеме буларак һәм соңгы строфасында 2 мәртәбә кулланыла: Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул / Инде эшлик саф, ачық күзләр белән, чын аң белән [2, б. 216]. Сүз җаеннан, аң сүзенең иҗтимагый тормыш барышын төшенү мәгънәсе белән кулланылуы аңлашыла. Бу сүзнең юклык формасы да шул ук вазифада: Ғолүмлә дөнйаи дотды йапун, нәмсә, французлар / Җәһаләт ғафләтилә йоклағанмызлар без аңсызлар [1, б. 25]. Аңсыздан рәвеше - 8 мәртәбә, аң тамырыннан, барлыкта һәм юклыкта төрле фигыль формалары белән ясалган хәлдә 38 мәртәбә кабатлана [Сүзлек, 2009, 1, б. 59 - 60]. 'Аң' төшенчәсенә каршы куелып, шул ук шигырьдә аңгы-миңге парлы сүзе файдаланыла: Аңғы-миңге баш белән дә эшләдек, булсын қабул / Җәбраил ачқай ул эшләргә сигез қат күккә йул [б. 216]; 'аңгыралык, миңгерәүлек' мәгънәсендә аңкаулық сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Үзеңдә йалқаулық / Хатыныңда аңқаулық [1, б. 32]; Йалқаулықмы / Кирәк бездә / Аңқаулықмы / Кирәк бездә / Булған, пешкән / Уңған шәкерд / Меңн ән бердән / Сирәк бездә [1, б. 133]. Мәгълүм булганча, аң сүзенең фигыль коррелянты 37 мәртәбә кабатлана [Сүзлек, 1909, 1, б. 59 - 60]. Ақыл сүзе сүзформалар буларак 5 мәртәбә кулланыла: Шул бақалар йарға чығып бақылдаша / Берсен берсе аңлашмыйча тақылдаша / Әллә нәрсә киңәшәләр, ақыллаша: / Ахры, мантыйқ уқығаннар бунлар имди [1, б. 55]; Бирәмен мин бырғың өчен унбиш тиен / Ақыллы син, шул бырғыңны сатчы миңа [2, б. 198]. Аң сүзеннән аермалы буларак, ақыл сүзенең иҗтимагый тормыш барышы белән бәйләнеше сизелми, киресенчә, бакылдаша - такылдаша - акыллаша тезмәсендә акыл төшенчәсен мантыйк укучыга охшату сатирик сурәт барлыкка китерә. Ғақыл сүзе, лексема хәлендә - 8, сүзформа буларак 24 мәртәбә кулланыла. Мисалларның күбесендә, табигый ки, ғақыл сүзе аерым кеше нең шәхси теләге, аның үзенең мәнфәгате буларак күрсәтелә: И Ходайым, вир ғақыл, чөн хәбсә мәхбүс улмыйам (тоткыннар йортына эләкмим) [1, б. 68]; Ақ қулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп / Ғақлым берлә шул wақытта қул талаша [1, б. 178]; Мин сөйәм, хәтта ки ғақлымнан шашам / Сөйгәнемнән шүрәле төсле қачам [1, б. 229] һ.б. Шуның белән бергә, 'гакыл' төшенчәсе, аерым кешене чолгап алган дөнья белән, анда барган вакыйга-хәлләргә бәйләнеш мөнәсәбәте буларак та күрсәтелә: Тормыйм инде, - бу дөнйадан туйдым инде! / Моңа чақлы торғанмын мин ғақыл тарға [1, б. 164]; Уйласам аwлымны, ғақлымнан да мин хәзер йазам [1, б. 169]; "Абзый! Абзый! Булмаған син, пешмәгән / Қорсағың үскән, ә ғақлың үсмәгән, ... Дәғwалыйсың, сүзгә шәп тә телгә шәп / Эш ғақылға килсә, нәқ син бер ишәк [2, б. 255]. Әлеге юнәлеш, "Гөнаһ" шигырендә гөнаһ сүзенең мәгънәсез, кирәксез, хәйәт өчен дошман, мескен карак, кабәхәт бер сүз булуы, шуңа күрә бу сүзне саф гакылның кабул итә алмавы шәхси тормыш яктылыгында сурәтләнә: Кем йаратқан? Кем чығарған? И "гөнаһ" ләфзы сине / Мәғнәсезсең, сеңдералмый саф ғақыл һәзмы сине [2, б. 185] "Шиһаб хәзрәт" әсәрендә исә аерым шәхеснең гакылы, аның тулаем рухи эшчәнлегенең дәлили нәтиҗәсе буларак тасвирлана: Ул итсә дә хәдис, айәтне күп нәқыл / Булып бетми аның ғақлы нәқылгә қол / Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул / Бар дип белә хаким (хөкем чыгаручы) ғақыл wә хөр ғақыл, ... Дәлил итә "Тәзәккәрү!" ("Искә алыгыз!") айәтләрен / Раушан итә шул айәтнең һәр йақларын / "Тәфәккәрү!" ("Уйлагыз!") айәтләрен тайақ итә / Тик белгүче муллаларға тамақларын [2, б. 259]. Гакылның иҗтимагый тормыш белән бәйле юнәлеше автор тарафыннан сатирик тасвир ясау чарасы буларак та файдаланыла: Раст: чын кеше эше -йоқы / Бағ wә рәхәт җимеше - йоқы / Ачқан рәхмәт ишеген йоқы / Йоқы, йоқы, йоқы, / Ғақылға нур биргән йоқы / Мөқаддәс уй биргән йоқы / Су йуқта су биргән йоқы / Йоқы, йоқы, йоқы [1, б. 257] һ.б. Зиһне сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Белү йуқ башқаны бар белгәне шул / Бөтен зиһне ашап-эчмәклә мәшғуль [1, 107]; Башта тулған төрле уйлар, зиһне эшли бик қаты / Күзләрен күргән кешегә билгеледер диққате [2, б. 167]. Фәһме сүзе 3 мәртәбә файдалана: Батарсың син, сине ул төпкә тартыр / Бу чын сүз: тыңладисәң, фәһмең артыр [2, б. 29]; Фәһме үткен, ул зирәк, андый балалар сирәк [2, б. 200]; Зирәк сүзе шушы җөмләдә генә кулланыла: Бәрфараз, булса бик аз фәһмең генә / Булмаға мөмкин идең бит бай кеше / Сәүдәгәрләрнең күгендә ай кеше [2, б. 253]. Уй сүзе лексема хәлендә - 10, сүзформа буларак 20 мәртәбә кулланыла. Уй сүзенең, сүз җаена туры килеп, берсе икенчесенә бәйлерәк хәлдә, 1) аң, акыл, фикер; 2) теләк, исәп; 3) сагыш, борчу мәгънәләре белән файдаланылуы аңлашыла. 1) Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый [1, б. 158]; Бөтен фикрем, уйым шулдыр, қарамый көн wә төннәргә, ... Бу уйдан қайтасым йуқтыр, әгәр қанлы суғыш булса [2, б. 9]; Була қайчақ бөтен уйдан күңел буш, Туза уйлар, мисале ғыйһне мәнфүш (тетелгән җон кебек) [2, б. 125] һ.б. 2) Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торған җирем / Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй қорған җирем [1, б. 158]; Әллә гармунчы булып, һәртөрле көй уйнаудамы? / Бер көй уйнап, моңланып, һәртөрле уй уйлаудамы? [1, б. 161]; Саф әле күңлең синең, һичбер бозық уй кермәгән / Пак телең дә һич йараусыз сүзләр әйтеп күрмәгән [2, б. 67]; 3) Эч поша, йана йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин / Ичмасам иптәш тә йуқ ич, тик икәү без: уй да мин [1, б. 158]; Йәки уйға қалдырадыр интиқад (тәнкыйть) / Итмәсәм дә мин аңар күп илтифат [2, б. 42]; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш / Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш / Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса / Хәзер генә сығлып-сығлып йылаған йәш [2, б. 44]; Уй сүзенең фигыль коррелянтының 66 мәртәбә кулланылуы мәгълүм [Сүзлек, 2009, 2, б. 225 - 227]. Мисаллардан аңлашылганча, ғақыл һәм уй сүзләренең 'аң / акыл / гакыл' төшенчәсенә берләшә торган сүзләрдән ешрак кабатлануы күренә, аң һәм уй исемнәре фигыль коррелянтының активлыгы игътибарны җәлеп итә. Шулай да әлеге рәттә фикер / фикр / әфкяр сүзенең лексема хәлендә - 3, бигрәк тә сүзформа буларак 48 мәртәбә кулланылуыннан тагын да активрак булуы аңлашыла. Фикер сүзе, авторның "Фикер" гәзитәсенә генә махсус түгел" дигән мәкаләсендә 23 мәртәбә файдаланыла [1985, б. 64]. Билгеле булганча, адәм баласының акыллы зат буларак, җисмитән һәм рухи-җан сәламәтлегенең нык булуы, эзлекле рәвештә аңфикер, акыл-гакыл эшчәнлеген алып баруы, турыдан-туры аның нык итеп тырышуына бәйле була. Кеше яшәешенең мөһим шарты булган әлеге кыйммәтләр, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, ғайрәт төшенчә- атамасы белдерә торган нигезгә берләшүче куwәт, һиммәт, фөтүwәт, саwләт һ.б. сүзләр белән барлыкка китерелә, һәм шәхси, тормышчан / милләти үзенчәлекле юнәлештә тасвирлана. Гарәп телендә 'батырлык, тырышлык, көч, энергия, чыдамлык, үз фикереңдә нык булу' мәгънәләрен үзенә туплаган ғайрәт сүзе лексема хәлендә - 11, сүзформа рәвешендә 16 мәртәбә кулланыла. Ғақыл сүзеннән аермалы буларак, ғайрәт төшенчәсе: а) дөнья, иҗтимагый эшчәнлеккә бәйле булу билгесе белән беренче шигырьләрдән үк еш кабатлана: Гүзәлдер һәр җире - ғайрәтлә мәғмур (тырышып эшләнгән) / Әгәр күрсә, қалыр хәйрәттә фәғфур (Күрсә, Кытай патшасы да шаккатыр) [1, б. 37]; Сезсеңез, йа, йазийа, йазичыйа (язуга, язучыга) ғайрәт вирән / Йазмайа тәшwиқ идән, тәрғыйбидәнләр сезсеңез (Язуга кызыктыручы, энергия биреп, өндәүчеләр сез) [1, б. 84]; Без дә инсан, без итик ғайрәт (фикребездә нык булыйк) Алла ғыйшқына / Қалдырыйқ буғаләми дәрхәйрәт Алла ғыйшқына [1, б. 46] һ.б.; ә) шул ук мәгънә, сатирик-тәнкыйди караштан: Депутатларны қудылар / Черки төсле қош тә көш! Ах син, Дума, Дума, Дума / Иткән ғайрәтең бума?, ... Ах җанашым, Дума, Дума / Қылған ғайрәтең бума?, ... Барлық ғайрәтең бума? [1, б. 113]; Дийәр иде: каһарманнар, ғайрәт итегез / Ғайрәт итеп, дөнйаны хәйран итегез [1, б. 127]; Лязем түгел инсаф, вөҗдан-бер данәдә / Һич кирәкми ғайрәт итмәк, мәрданә дә / Килешмидер Қоръән, тәсбих әйтү / Фәхеш-wәхшәт берлән тулған бер ханәдә [1, б. 164] һ.б.; б) адәм баласының шәхси үзенчәлеге буларак: Абыстайларға җитсә төндә қуwәт / Менә ғайрәт! Менә һиммәт! Фөтүфәт / Шунда бардыр бер мөселман пәһлеwан / Бик озын, бик көчле, ғайрәтле җиван [1, б. 260]; Эстәде Башны күтәреп бақмаға: / Ғайрәтен wә қуәтен күрсәтмәгә [б. 265] һ.б. Ғайрәт сүзе хайваннарга мөнәсәбәтле сурәт ясауда да файдаланыла: Кәҗә әйтә: "Сарық абзый, син көчлерәк" / Сарық әйтә: "Син, сақалбай, ғайрәтлерәк" [2, б. 87]. Ел вакытының куәтен күрсәтү чарасы буларак файдаланыла: Йаз җитәдер, файда йуқтыр, күпме ғайрәтләнсә март / Халқыбыз сүзе буенча гәрчә мартитсәдә "шарт"! [2, б. 123] һ.б. Ғайрәт сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Бу хатынның һәйбәтилә (куркыныч көче) ғайрәте / Һәр заманда җәлеп итәрди хәйрәте, ... Сафи - абыстай иде, бу абзыйдыр / Дөнйада мондый Сафалар азмыдыр [1, б. 74]; Миңа ул бер wә бар, көчле wә һәйбәтле санәм булды (табына торган сын) / Аңар хәмдем, салатымны (мактавым, догамны) ирештергән қаләм булды [2, б. 178]. Мисаллардан аңлашылганча, бу мәгънә аерым шәхескә караган үзенчәлек буларак күрсәтелә. Һиммәт сүзе 'тырыш, һәйбәт, кувәт, намуслы, абруйлы, дәрәҗәле' мәгънә төсмерләре белән ғайрәт төшенчәсенә якыная, шул ук рәттә фөтүwәт сүзе берләшә: Бу йула һиммәт итик (тырышыйк), и өммәт, Алла ғыйшқына / Буйлә һиммәт (абруй) безгә җөмлә сөннәт Алла ғыйшқына [1, б. 46]; Мөхәррирләр - ирер исламә қуwәт / Аларда мөҗтәмәғ һиммәт, фөтүwәт (Аларда тупланган тырышлык, дәрәҗә, йегетлек, кыюлык) [1, б. 48]; Безөсәраи, көсаляи дә сәүқ / сәwеқ ит һиммәтә (Без әсирләрне, ялкауларны юнәлт дәрәҗәгә) / қыл тәрәххем (ая, мәрхәмәт ит) милләтә - қалдырма, зинһар, зилләтә (хурлыкка) [1, б. 56]. Қуwәт сүзе - 3, қуәт язылышында 3 тапкыр кабатлана: Мөхәррирләр - ирер ислама қуwәт (көч-куәт) [1, б. 48]; Абыстайларға җитсә төндә қуwәт [1, б. 107]; Қуwәи шиғърийәми - җанымны бирдем мин сиңа / Әйтче, и салқын матур! Қаршы ни бирдең син миңа? [1, б. 228]. Әлеге мисалларда қуwәт сүзенең мәгънә эчтәлеге 3 төрле төсмер белән файдаланыла. Қуәт сүзе дә төрле мәгънә төсмере белән кулланыла: а) "Тавыш" газетасы чыгу уңае белән: Таwышлан! Эшче халық, "Таwыш" белән! / Ақмақ кирәк бу қуәтле "ағыш" белән / Алға атла! Атла алға "сағыш" белән / Файдаланчы бу форсат һәм табыш белән! [1, б. 160]; ә) сатирик-тәнкыйди планда "Мулланың зары" буларак: Қайда аусам мин, халық шул йақны қуәтләр иде / Җир йөзе җәннәт иде: дәwләт wә ниғмәт иде [1, б. 247]; Карәхмәт-каһреман буларак: Эстәде Башны күтәреп бақмаға: / Ғайрәтен wә қуәтен күрсәтмәгә [1, б. 265]. Кешенең акыллы зат буларак яшәеше дигәндә, Аллаһы Тәгаләнең галәмдәге һәр нәрсәне эченә алган гыйлеме, һәрнәрсәне белүче дигән әсмаи-хөснә атамасы, шәригать кануны, ислам-иман таләп иткән мөһим шартларның берсе дип саналган һәм ғалим / ғыйлем (ильм) төшенчәсе нигезенә берләшүче сүзләр белән белдерелгән кыйммәтләр истә тотыла. Әлеге мәсьәләне Г. Тукай, беренче шигырьләреннән башлап, иҗатының буеннан буенда күз уңында тота. Әйтеп үтелгәнчә, шагыйрь беренче басма шигырен ғолүм (ғыйлемнәр), мәғариф (аң-белемнәр) сүзләре белән башлый. Әлеге төшенчәләр белән татар телендә күптән көтелгән, беренче әдәби һәм сәяси вә гомумән файдалы яңа журнал "Әлгасрелҗәдит"нең басылуына чиктән тыш куаныч белдерелә, журнал гыйлемнәр бакчасы, мәгариф мәйданы булыр, без дә гыйлем белән дөнья тоткан милләтләргә охшарбыз, милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылыр, кайгы-хәсрәт, ачынуларга урын калмас, дип өмет баглана. Бу уңайдан, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, алдагы шагыйрьләр иҗатындагы кебек, әлеге төшенчәне белдергән ғалим, ғалляма, ғолүм, ғоләма, ғыйлем, ғыйрфан, тәғаллем, мәғариф, мәғрифәт, хикмәт, белекле / белем кебек атамаларның кулланылуы игътибарны җәлеп итә. Әмма әлеге төшенчәләр төрле дәрәҗәдә кабатланып, сүз җаена туры китереп, яңа контекстта, яңа мәгънәви төсмер белән баетылып кулланыла. Ғолум / мәғариф / мәғрифәт инвариант-нигезгә берләшүче вариантлар дигәндә, сәғадәт / бәхтийар / бәхтемез, татарлар рәфғате (бөек леге), шаны, милләт, тәрәққый, журнал, гәзитә / җәридә, йәш каһре манлар, каләм, ат уйнатыйқ һ.б. сүз, сүзформаларны барларга мөмкин. Капма-каршы булып бирелә торган, җәһаләт / наданлық инвариант-нигезгә, бәһаим дәфтәре (хайваннар исемлеге), җәһаләт гафләте (ваемсызлыгы), аңсызлар, хәзин (кайгы), хәсрәт, әләмләр (газап) һ.б. төшенчә-атамаларының вариантлар буларак берләшүе күренә. "Чөнанч а бездә Камил әл-Мотыгый" дип башлана торган шигырьдә дә, фикер каршылыгы шушы ук сүз һәм сүзформалар белән белдерелә, тик монда Аллаһ исеме һәм дини тәгълимат атамалары ешрак кабатлана. Ғолум нигезенә: Хода әмеренә монқат (буйсынучы), айлық журнал, ғолүмнең мәнбәғы (чыганагы), әфкярә (фикерләргә) байлық, "Гасрелҗәдид", йапышқанларга хәблел-мәдиддер (озын бау), йапышыңлар бихәблилла җәмиға (барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз), Аллаһең хәбле диде кемиэтиляф (дуслашудыр) / Димәк, улыр иҗтинаб (саклану) әз ихтиляф (каршылыклы булу), Милләтә сәрмайа wә зур мал, Мәwлямез әмсалени итсен ғадид (мондый журналларның арттырсын санын) һ.б. Ғалим сүзе 1 мәртәбә очрый: Қыйамәт йақын килде - җир сораwчы йарылды / Ғалимнәр тәүбә қылды - Аллаһ дигел, бәдәвам [1985, 1, б. 109]; Ғалляма - 1 мәртәбә: Шуларға қол / Булдық, ғалля / мә (белгеч) булғач, ки / чен, көндезен [б. 133]; Ғолүм сүзе - 5 мәртәбә: Ғолүмең бақчасында дулашалым, идәлем сәйран [1985, 1, б. 24]; Ғолүмлә дөнйаи дотды йапун, нәмсә, французлар [б. 25]; Ғолүмнең мәнбағы (чишмәсе), әфкярә (фикерләргә) байлық [б. 27]; Ғолүм әқфаленең (гыйлем йозагының) сез ачқычысыз / Тәрәққый күкләренең басқычысыз [1, б. 52] һ.б. Ғоләма 1 мәртәбә кабатлана: Йапонияне мөселман идәчәк ғоләма (галимнәр) нәрәдә (кайда?) [б. 86]. Ғыйлем сүзе, лексема буларак - 12, сүзформа хәлендә - 9: ғыйльмә - 3, ғыйльме - 1, ғыйльменә - 1, ғыйльмең - 2, ғыйльмилә - 2, парлы сүз буларак - 3: ғыйльмел-ғаруз, ғыйльмел-фал, "Камусы ғыйльми"ләр булып кабатлана [Сүзлек, 1, б. 240 -241]: Улмасын ғыйльмә тәғассыб (гыйлемгә кирелек) пәрдә Алла ғыйшқына [1, б. 46]; Бәлеш илә ғыйлем бергә җыелмас / Хирыслы (комсыз) адәм үлгәнчә тыелмас [1, б. 52]; Бу көн йәрдәм идәрме ғыйльме мантыйқ йәки ғыйльмефал [б. 86] һ.б. Ғыйрфан (аң-белем, тәрбийә) 5 мәртәбә файдаланыла: Син бүлеш, сөйсәң мине, ғыйльмең wә ғыйрфаның белән / Нәрсә белсәң дә, икәү уртаклашыйқ аның белән [1985, б. 156]; Монда хикмәт, мәғрифәт һәм монда ғыйрфан, монда нур [б. 159]; Ислях дәрйасында йөзсен безнең кораб / Китсен туғры, ғыйрфан җәзирәсен (белем утравын) қарап [1985, 1, б. 201]. Тәғаллем (белем алу) сүзе 1 мәртәбә кулланыла: И Каләм!... Йаз тәғаллемләргә тәрғыйб (белем алучыларны кызыксындырып яз), әйлә тәқдир қәдрене (белем алучыларның дәрәҗәсен, хөрмәтле булуын тәкъдир ит - бәя бир) [1985, 1, б. 57]. Белекле сүзе - 1 мәртәбә: Уртадан бер күп белекле қарт кеше / Әйтә: "Бу хақта минем фикрем шушы" [1, б. 264]; Белем 2 мәртәбә кулланыла: Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең (камилләштерерсең) / Шулай шақтый белем тәхсил итәрсең [1, б. 172]; Мәғълүмат тездән, белем шәп! / Йуқ сүзендә бер хата / Белмидер үз үлчәмен / Әйт: кем булыр бу сапсата? [1985, 2, б. 335]. Мәғрифәт (белем, белү) - 16 мәртәбә кулланыла, аларның күбесендә мәғрифәт сүзе үзенең 'белем, белү' дигән төп мәгънәсе белән файдаланыла: Гәзитең дөрлү әнwағы күбәйсен көн бә көн, қат-қат / Мәғариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат [1, б. 24]; Шөкер улсын, уйанып тордылар әүлядләре (уллары) ғасрың / Безез әсхабе, әүляде (хуҗалары, балалары) ғасры мәғрифәт хасрың / қаср (мәгърифәт гасыры бинасының) [б. 25]; Лязим улды безгә билне буғақ Алла ғыйшқына / Мәғрифәтме йә һөнәрме? туғмақ Алла ғыйшқына [1, б. 46] һ. б Аерым контекстларда мәғрифәт сүзенең төп мәгънәсе, үзенең капма-к аршысына әйләндерелә: Қарағыз сез безем хәзрәт миенә / Мийенд ә мәғрифәт дәрде биимә?, ... Ачық йаздық мийен - мисле пыйал а / Әдәп әһле қарарға да ойала, ... Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә / Йаланғач қыз, бәлеш, тәңкә, тиен дә [1985, 1, б. 107]; Ул зыйалыдыр, беләмсез: мәғрифәт, хикмәт сата / Манжет алған ун тиенгә, биш тиенгә - ақ йақа / Бер тарафтан бер гәзит тулған аның статьйасы / Чүпләнеп аннан да моннан төрле-төрле сафсата [1985, 1 б. 255]. һ.б. Мәғариф (мәгърифәт күплек санда - аң-белем, уку-укыту) 6 мәртәбә кулланыла: Мәғариф мәйданында без, татарлар, уйнаталымат [1985, 1, б. 24]; Мәғариф нәшре улсын бездә ғадәт / Буңа бағлы дорыр бәхт wә сәғадәт [б. 35]; Мәғариф бакчасында әйлә тайран (очып йөр) [б. 52]. Хикмәт (белем, гыйлем, эчке мәгънә, сер) 16 мәртәбә кулланыла: "Нур"ның һәр сәтры хави (эченә алган) төрле мәгънә / Қаляме хикмәт wә мәғнәйә мәбнә (Язылган сүзе хикмәт вә мәгънәгә нигезләнгән) [1, б. 34]; Милләтнең бу хале мәктүбме китабе хикмәтә (хикмәт / йазмыш китабына йазылганмы) / Мөнхәсыйрме ане ғомре хале мәхзүнийәтә? (Чикләнгәнме кыска гомере кайгылы, моңлы халенә) [1, б. 56]; Монда хикмәт, мәғрифәт һәм монда ғыйрфан, монда нур / Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур [1, б. 159] һ.б. Югарыда китерелгән мисаллардан аңлашылганча, шәригать кануны, ислам-иман таләп итә торган мөһим шартларның берсе булган ғалим / ғыйлем (ильм) төшенчәсенә берләшә торган исем-атамалар, беренчедән, төрки-татар поэзиясендә традиция булып килә торган юнәлештә дәвам иттерелә, шул ук вакытта, алар сан һәм кабатлану ешлыгы ягыннан арта бару белән бергә, алдагы шагыйрьләр иҗатыннан аермалы буларак, сыйфат ягыннан яңартыла, ягъни гыйлемле, мәгъ рифәтле булу мәсьәләсе, аерым шәхестән бигрәк, болгар-татар халкына мөнәсәбәтле күтәрелә. Г. Тукайның беренче әсәрләрендә үк гыйлемле-мәгърифәтле булу нигезендә генә адәм баласының бәхетле / бәхтийар / сәғадәт / талиғъ / фәләккә ия булулары дигән фикер дә шушы ук юнәлештә дәвам ителә. Бәхт / бәхет сүзе лексема хәлендә - 18, сүзформа булып, барлыкта - 28; бәхтийар сүзе лексема хәлендә - 4, сүзформа булып - 2 тапкыр; сәғадәт сүзе лексема хәлендә - 5, сүзформа булып 7 мәртәбә кабатлана. 'Бәхет, яхшы киләчәк, өлеш, кояш, ай, йолдызлар калкуы' кебек мәгънәләре белән талиғ сүзе 4 тапкыр кулланыла. 'Күк йөзе, бәхет, язмыш, тәкъдир' кебек мәгънәләре белән фәләк сүзе дә 4 мәртәбә очрый. Бу сүзләр белдерә торган төшенчә, эзлекле рәвештә болгар-татар милләтенә мөнәсәбәтле күтәрелә: Голүмең бақчасында дулашалым, идәлем сәйран / Сәғадәт-бәхетемезгә қалсын инсе (кешеләр), җинниләр (җеннәр) хәйран [1985, 1, б. 24]; Татарлар рәфғате (бөеклеге), шаны сикез қат күкләрә китсен / Әбәд-сәрмәд (мәңге, һәрвакыт) бу милләтне Ходаем бәхтийар итсен, ... Җиһана болғарың вар улдығына қаниғ улсынлар / Безем парлақ бәхеткә ғыйбтачы (кызыгучы) һәм тамиғ улсынлар (өметләнсеннәр), Сарылды милләтең йашь каһарманлары қаләмләргә / Мәхәл (урын) вармы борынғыдай хәзән, хәсрәт, әләмләргә? [1985, 1, б. 24-25]; Сезгә wафадар (дуслыкта ныклык) имеш талиғъ фәләк (бәхетле язмыш), Нә дәwләт милләтә, нә бәхт wә талиғъ / Бу көз төньйақтан улды шәмес талиғъ (кояш чыкты) [1, б. 34] һ.б.; Белермисез! Нә ғаләмдер бу ғаләм / Бу ғаләм сәр сәғадәтдер ду ғаләм (Бу галәм - һәр ике дөньяда бәхетнең башы), Әбәд тәрк итмәңез, зинһар бу раһи / Будыр чөн милләтең раһе рәфаһи (милләтнең алга бара торган юлы) [1, б. 126]; Мисаллардан аңлашылганча, сәғадәт / бәхет / рәхәтлек төшенчәсе, эзлекле рәвештә, татар милләтенең туры юлдан баручы укымышлылары китерәчәк якты киләчәгенә ышаныч белдерү вазифасы белән кулланыла. Бәхет, сәғадәт / бәхетсезлек төшенчәсе шәхси кичерешләрне тасвир итүдә дә файдаланыла: Бәхетле, шул заман, мин бик бәхетле / Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле [1, б. 111]; Талиғым, бәхтем бәнем һәр қаралардан қарадыр [1, б. 138]; Қушар ул туқтамастан қайғырырға / Дәлил булыр ғомергә айрылырға / Сөеклеңнән. Бәхетсез син булырсың / Күңелсез, қызғаныч, мискин булырсың [1, б. 192] һ.б. Бәхет-сәгадәткә бәхетсезлек каршы куела, ул 9 мәртәбә кабатлана: Қушар ул туқтамастан қайғырырға / Сөеклеңнән. Бәхетсез син булырсың / Күңелсез, қызғаныч, мискин булырсың, ... Қарарсың тилмереп, мәэюс (өметсез) булып син / Еларсың мөлдерәп, мәхзүн (кайгылы) булып син [1, б. 192-193]. Аңлашылганча, 'бәхетсезлек' төшенчәсе, күңелсез, кызганыч, мискин, тилмерү, мәэюс (өметсез), мәхзүн (кайгылы) кебек сүзләр белән белдерелә, матур кызны яратмаска, сөймәскә кирәклек, ягъни шәхси хис-кичерешләр тасвирлана. Әлеге юнәлеш, беренче мәртәбә "Күңелсез минутта", икенче мәртәбә "Бер кайгы көнендә"дип басылган шигырьдә дә дәвам иттерелә: Бар микән дөнйада миннән бәхетсезләр? / Хатыным, йортым йуқ, йатам номерда, ... Сарғайдым зәғфраннан сары мин / Бу чоқырлы йөзләр тулмас ғомер дә [1, б. 217]. "Киңәш" шигырендә, бәхетсезлек төшенчәсе, гомумән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне сурәтләү өчен файдаланыла: Эчеңдә нәрсә йанғанын үзең бел / Үзең қайғыр, үзең йығла, үзең көл, ... Кешеләр үзләрен анчақ сөйәрләр / Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр, ... Алар йыртқыч, алардан читтә бул син / Алар барда бүрең бер йақта торсын [1, б. 253]. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт балаларга мөрәҗәгать итеп белдерелә: Төшсен ләкин исегезгә кайсы wакыт / Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет / Йәтим калған сабыйлар бар, бәхетсезләр / Ата-анасы wафат, җирсез һәм йортсызлар, ... Очрый қалса сезгә шундый йарлылар / Йәшле күзле, моңланғаннар wә зарлылар / Йәшь балалар! Аларны сез йаратығыз / Җылы сүзләр әйтеп, сөеп йуатығыз! [2, б. 76]. Авторның "Ике юл" шигырендә, бәхет / бәхетсезлек мәсьәләсе мәгърифәтле булу / булмау нигезенә утыртылып тасвирлана: Ике йул бар бу дөнйада: бере будыр - бәхет эстәү / Икенче шул: ғыйлем ғыйшқында булмақ - мәғрифәт эстәү / Синең кулда: теләрсәң-мәғрифәтле бул, бәхетсез бул / wә йәки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәғрифәтсез бул [2, б. 30]. Беренче мәртәбә "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган бу шигырьнең төп мәгънәсе, авторның "Ғолүмең бақчасында..." дип башлана торган беренче язма әсәрендә күтәрелгән: Сарылды милләтең йәш қаһреманлары қаләмләргә / Мәхәл вармы борынғыдай хәзән, хәсрәт, әләмләргә (ачыну кайгы-хәсрәтләргә) [1, б. 25]; Бәхтийарсән дүрт җәридә сахибе (газета хуҗасы) улмақла сән / Чөн ақар һәрдүрт тарафдан мәғрифәт нәһре (елгасы) сәңа [1, б. 98] дигән фикеренә төптән каршы килә кебек аңлашыла. Әмма биредә бәхетле / бәхетсез төшенчәләре иҗтимагый язмыш мәгънәсендә кулланыла. Автор үзенең беренче шигырьләрендә мәгърифәткә баглы булып кабынучы самими өмет-ышанычларының, тормыш чынбарлыгындагы ачы хакыйкать белән сүндерелә баруын яхшы аңлый. Мәғрифәт сүзе белдерә торган, уку, белемле булу мәгънәсенең бу якты дөньяда, ишәкләр белән бергә торганда, бәхетле булудан ераклашуы, бәхетсезлеккә якынаюы тасвир ителә. Бәхетсезлек төшенчәсе, аерым шәхескә генә каратылмыйча, иҗтимагый-сәяси нигезгә куеп яктыртыла башлагач, бу рәткә җәһаләт / җәһел / җәһли, наданлық, җәһаләт ғафләте (ваемсызлыгы), аңсыз, бәһаим дәфтәре (хайваннар исемлеге), хәзин (кайгы), хәсрәт, әләмләр (газап), бәдбәхет, йалкаwлық, саташу, адашу, ахмақ, шарлатан, қара йөз һ.б. төшенчә-атамаларның вариантлар буларак берләшүе күренә. Г. Тукай беренче шигырендә үк, үзеннән алдагы шагыйрьләр иҗатында шәхси хисне, яисә Аллаһка якынаюны белдерә торган бәхет, сәгадәт төшенчәсен болгар-татар милләтен "Ходаем бәхтияр итсен" дигән теләк белдереп куллана; бәхет, сәғадәт, бәхтийар сүзләре белән әйтелә торган төшенчә киңәйтелә. Башка шигырьләрендә, тулаем поэзиясендә шәхси хисне белдерү вазифасы да саклана, димәк, лексик-семантик вариантлылык хасил була, лексик-семантик яктан традиция яңартыла. Җәһаләт / җәһел / җәһли сүзләре - 13, наданлық 22 мәртәбә кулланыла: Җәһаләт wә наданлық ардусыны (гаскәрен) идәлем тәқсир (сындырып ташлыйк) [1985, 1, б. 24]; Җәһаләт гафләтилә йоқлағанмызлар без аңсызлар [б. 25]; Йақты көннәр алдале / Җәһел безне алдалый, ... Наданлыққа йул ачмыйқ [б. 45] һ.б. Бәдбәхет сүзе - 10, бәтбәхет формасы белән 1 тапкыр кабатлана: Бер көнне килде моңа қарчық йаwыз / Бәдбәхет, йөзе қара, бер җалмаwыз / Ушбу қарчық йөрмеш иде аздырып / Һәр хатынны туғры йулдан йаздырып [1, б. 76]; Ашдыңызмы йуқса фазлән хәзрәти Ғайсәйә сез? / Бәдбәхет тыйфлем ки, қалдым сайәсез, сәрмайасез [б. 149]. Әлеге ике җөмләдә кулланыла торган бәдбәхет сүзенең мәгънә эчтәлеге явыз һәм бәхетсез дигән төсмернең күләме беләна ерымлана. Авторның "Әйа, и әһле ислам, күрдегез "Дөнйа мәғыйшәт"не / Ничек соң таптығыз сез - бу қабахәт мәнбағы шәпме?" дип башлана торган "Күрдегезме?" шигырендәге Нәчөн бу бәдбәхетләр матбаға өстендә эш рәтли? дигән юлындагы бәдбәхетләр сүзе, кабахәт, нашире сыермы әллә ишәкме, шарлатаннар, Ходай орган җәһаләт, хәдәсханә, санә Аллаһе ганилҗани (бу җинаятьчедән Алла сакласын), Надан калган гомуми пишкадәмнәрдән (мәдрәсә тәмамлагач шунда калган карт шәкерд) дә пишрәкме? (искерәкме), ахмақ, исергән баш, һәр нәҗесләрдән дә писрәкме (түбән, начар), қара йөзләр кебек мәгънә эчтәлегендә кире төсмер булган сүзләр белән бергә кулланыла. "Матбага берлә уйнаган бер байга" шигырендә: Туқтале, бер көн килер дә өйрәтер, әлбәт, ләхет / Миллионың ул тар ләхеттә файда бирмәс, бәдбәхет! - дип, бәдбәхет сүзе кулланганчы әлеге мәгънәдә, дуңгыз, хали (буш), ғари (ялангач), кабих, шақшы, хәсис, қарун, хәрам қорсақ сүзләре файдаланыла, димәк, бу очракта, бәдбәхет сүзенең мәгън ә эчтәлегендәге кире төсмер тагын да зурайтыла [1, б. 188 - 189]. Бу сүз шундый ук кире төсмер белән авторның башка шигырендә дә урын ала: Шома тормыш йулында гизгәнендә йаңлышып тайсаң / Йөзеңнең дәфтәренә син хатаән кер wә тап салсаң / "Кабахәт", "бәдбәхет", "җүнсез" кеби күп йәмсез ат алсаң / Сине ташлап бөтен дөнйа, үзең йалгыз фәқать қалсаң, ... Белеп тор: мин чығармын таш күңеллеләр арасыннан / Көлеп тормам, қарап читтән, синең бәхтең қарасыннан [2, б. 161]. Аңлашылганча, бәдбәхет сүзенең мәгънә эчтәлеге 'явыз, начар, ахмак, кара бәхет' төсмерләре белән баетыла. Ахмақ сүзе 6 мәртәбә кулланыла, асылда, кире төсмерле сүзләр белән уратыла. Авторның "Болакылхак" дип "Бәянелхак" газетасына мөнәсәбәт белдереп язган шигырендә: Нәрсәгә қаптырмачы, әфьйунчыға "Қарға" йазу? / Ах, мие чергән чүбек баш, ах, ишәк, ахмақ, дурак, ... Ник Орынбурда урын зур төрле шахшы нәрсәгә? [2, б. 116]. Бу газетаның нашире Әхмәтҗан Сәйдәшевне (1840-1912) 14 мәртәбә "Ай бабам, Ахмакҗан" дип кабатлый [Сүзлек, 2019, 1, б. 72]. Мисаллардан аңлашылганча, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә Иман нигезенә берләшә торган аң-акыл, гыйлем-белем, гайрәтһиммәт, бәхет-талигъ һәм Көфер нигезенә берләшә торган җаһилнадан, бәхетсез-бәдбәхет кебек төшенчәләр һәм аларның күпсанлы семантик вариантлары, алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, вазифасы ягыннан яңартыла, ягъни иманлы / имансыз булу мәсьәләсе аерым шәхеснең үзенчәлеге булу өстенә, болгар-татар халкына мөнәсәбәтле күтәрелә. Мисаллардан аңлашылганча, Г. Тукайның беренче шигырьләрендә ғолум / мәғариф / мәғрифәт һәм җәһаләт / наданлық каршылыгы нигезендә нинди вариантларның ничек туплануы алда тикшерелгән авторларның әсәрләрендәге ысулдан шактый аерыла. Адәм баласының акыллы зат булып яшәвен күрсәтә торган җисми-тән һәм рухи-җан сәламәтлеге, әдәп-әхлаклы, инсаф-н амуслы, тырыш-гайрәтле, гыйлем иясе булып бәхетле көн күреше, аның тышкы шартларга һәм эчке психик халәтләренә бәйле булган төрле хискичерешләрендә, ягъни чынбарлыкны күңел белән тою- сиземләүлә рендә һәм аларга карата булган мөнәсәбәтендә чагылмыйча кала алмый. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә әлеге нигезгә, асылда, берсе икенчесе белән алмаштырылып кулланыла ала, әмма һәрберсенең мәгън ә ви үзенчәлеге булган ғыйшық, ғашыйқ, дәрт, мәхәббәт, сағыну, сөйү, сөенеч, шатлық, кодсийәт, йарату, йану, көйү // кибре, ғазбе, көлфәт, ғыйлләт, зилләт ғазабы, михнәте һ.б. төшенчә-атамалары берләшә. Ғыйшық - ярату хисен белдерә торган сүз, нинди контекстта кулланылуына карап, мәгънә эчтәлегенең төрле төсмерле була алуы нәтиҗәсендә, лексема хәлендә - 1, сүзформа буларак 32 мәртәбә кулланыла [Сүзлек, 2009, б. 242 - 243]. "Алла гыйшкына" ("Алла яратсын өчен") шигырендә бу тезмә төрле мәгънә төсмерләре белән 18 тапкыр кабатлана. Шигъри юлларда традиция булып килә торган дини мәгънә, дөньяви хәлләргә кирәк булган гамәли мәгънәләр белән яңартыла: Өлфәт илә без дә итик өлфәт Алла ғыйшқына / Тәрк улынсын кибре, ғазбе, көлфәт Алла ғыйшқына (Дуслык белән без дә берләшик, тәкәбберлек, ачу, көчәнеп кылануларны ташлыйк Алла яратсын), Тәэлиф улынсын қолубе милләт Алла ғыйшқына / Дәр улынсын иске ғыйлләт, зилләт Алла ғыйшқына (Милләтнең күңелен Аңа юнәлтик, иске чир, түбәнлек юк булсын). Әлеге тәртиптә, ... измәсен безне җәһаләт (наданлык), улмасын ғыйльмә тәғассыб пәрдә (гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын), милләти тәрфиға (күтәрергә), күңлем ашыға, ... қалдырыйқ бу ғаләми дәр хәйрәт, ... Бар һөнәремезгә қаниғ (канәгать) улмыйқ, Тәңренең лотфенә маниғ улмыйқ (каршы килмик) Алла ғыйшқына [1, б. 46]. Аңлашылганча, асылда, Аллаһ, Мөхәммәд өммәте төшенчәләре белән Алла тарафыннан хуплана торган тәкәббер, надан булмау, гыйлем-мәгърифәт белән берләшергә омтылу кебек гамәлләр безнең милләткә бик кирәк дигән фикер үттәрелә. Ғыйшық - мәхәббәт, ярату хисе төшенчә-атамасы белән шәхси мөнәсәбәтләр тасвир ителә. "Ифтирак соңында" ("Аерылышкач") шигырендә: У гүзәл гыйшқында әшгар сөйләмәкне халисан (Ул гүзәлгә гыйшык турында чын күңелдән шигырьләр сөйләүне) / Кәндемә мунис идәндем қальбе гирьйанымла бән (Кайгылы күңлем белән юлдашым иткән идем) [1, б. 58]. "Гыйшык бу, йа" шигырендә: Бер ғидайы җан фидайым, ғыйшқыңа пәрванайым (Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкыңа оча торган күбәләкмен) / Кәл, гүзәл, ғарз ит җәмалең: йанайым, кил йанайым, ... И Ходайым, вир ғақыл, чөн хәбсә мәхбүс улмыйам (тоткыннар йортына эләкмим) / Бу қызың ғыйшқында бән диванаем, диванаем [1, б. 68]; Тәңре ғыйшқына шәһадәт итсәләр дәр Гәрбә ла / Бән шәһидем дәр мәхәббәт дәр бәлаем, нәйләем [1, б. 82] һ.б. 'Гыйшык, мәхәббәт хисе белән янучы' төшенчәсен белдерә торган ғашыйқ сүзе 10 мәртәбә кабатлана: Йуқ тәғали ғашыйқа бәйнәл-әһалита әбәд (Кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк) [1, б. 82]; Мин ғашыйқны сүз аңлый дип уйлый инде / Қадап қуйған һәйкәл төсле қузғалмағач [1, б. 177]; Минемчә тик йаралған ул сөйелергә / Сөйәргә һәм қуанырға, сөенергә / Күргән саен минем төсле ғашыйқларға / "Бу минеке булмас!" - диеп көенергә [1, б. 178] һ.б. Ғашыйқ сүзе, төп мәгънәсеннән тыш, сатирик-тәнкыйди планда тәмәке, сыра яратучылар дигән тасвир чарасы буларак файдаланыла: Трахтирларның ул ғашыйқларыннан / Тезелделәр килеп қатыма торра [1, б. 241] һ.б. Ирония-юмор рәвешендә: Уйларға да өлгермәле, мискин ғашыйқ / Қайнар йәшкә ике күзе чыланды да [2, б. 149]. Шул ук мәгънә төсмере - бул ярдәмче фигыле белән белдерелә: Сөйәм чүмеч кеби борныңны, җаным / Ғашыйқ булдым, тәмам бетте мәҗалем (көчем) [1, б. 210] һ.б. Мәхәббәт сүзе 39 мәртәбә кулланыла. 1) Ханым әфәндегә гашыйк булу мәгънәсендә: Тәңре ғыйшқына шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла / Бән шәһидем дәр мәхәббәт дәр бәлайым, нәйләйем [1, б. 82]; Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм / Қайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! - мин аларның илчесе (иң кайнар мәхәббәт ияләренең барысының мин илчесе) [1, б. 257]; Бер мәхәббәтнең ғазабын, михнәтен сизгән кеше / Бер сөйеп арган wә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше, ... Бетте әүwәлге очынмақлар - аwыр ул гер кеби / Һич әчелмәскә мәхәббәткә йомылған керпеге [1, б. 298] һ.б. 2) Милләтне якын итү хисе: Әйләдем ғарзы мәхәббәт бән сәңа, и милләтем / Дуст күрерсең сән бәни дә - вар буңа әмнийәтем (ышанычым) [1, б. 114]; Тик фәқать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар / Бәнчә, бунда йәмь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар [1, б. 162]; 3) Ана мәхәббәте мәгънәсе белән: Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахырғы кәррә син / Һәр ишектән сөрде уғлыңны мәхәббәт сақчысы / Бар күңелләрдән җылы, йомшақ синең қабрең ташы / Шунда тамсын күз йәшемнең иң ачы һәм татлысы [2, б. 150]. Кешеләрне дустлыкка өндәү мәгънәсе белән: Керештем мин мәхәббәткә, қарендәшлеккә өндәргә [2, б. 13]; 4) Чынбарлыкны фаш итү мәгънәсе белән: Шунда қытқылдый әтәч, мырқылдый шунда дуңғызы / Шундый хурлықта, хәқарәттә (кимсетелүдә) мәхәббәт йолдызы [2, б. 241, 244] һ.б. 5) Сатирик-тәнкыйди планда: Чәнчә дә ул күңлеңә йаwыз лисаны хәнҗәрен: / Нигә кәйфең китте, дустум? - ди мәхәббәт күрсәтә [2, б. 26]; Ник, "Болакыл хак" сиңа йуқтыр мәхәббәт һәм мәрәк? (кызыксыну) [2, б. 116]; Қара йөз ул, қара эч ул һаман да / Мәхәббәт һәм кешелек йуқтыр анда [2, б. 120] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, мәхәббәт төшенчәсен белдерә торган сүз, контекстка ярашып, капма-каршы мәгънәле төшенчә-атамалар белән тәгаенләнә, нәтиҗәдә, мәхәббәт сүзенең мәгънә эчтәлеге төрле төсмерләр белән киңәйтелеп файдаланыла ала. Шуларның тагын берсе - ашкыну, ярату, мәхәббәт - гыйшык хисе дигән мәгънә белән дәрд / дәрт сүзе кулланыла: 1) Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте қузғалғач / Илаһи бер тәләззездән беренче кәррә тамған йәш, ... Йаратқаным, қанымның көйгәне, хәсрәтлә йанғаным / "Сөйәм!" - дип әйткәнем, шунда қызарғаным, ойалғаным [2, б. 15]; Дәмбә-дәм илһам идәр дәрдең бәңа ғыйльмел-ғаруз (Өзлексез илһам итәр дәртең (сөюең) миңа шигырь язарга) / Нә қадәр йаздымсә - йаздым җөмлә илһамың лә бән [1, б. 58]; Салаер аһәстә-аһәстә бәни бу мәһде дәрд (бу дәрт (сөю) бишеге мине әкрен-әкрен тирбәтә) / Нә зарар? Ләхдә қадәр салланайым, салланайым (үлгәнче тирбәним, тирбәним) (1. б. 68] һ.б. Дәрд язылышында - 26, дәрт булып 19 мәртәбә кабатлана торган бу сүз башка мәгънәләре белән дә файдаланыла. 2) Г. Тукайның беренче шигырьләрендә, фарсы телендәге авыру, газаплану мәгънәсе белән, "Нур" газетасы басылып чыгуга куанып, милләт язмышына мөнәсәбәтле кулланыла: Чугулсын мөштәри қаризләре һәм / Булунсын милләтең дәрденә мәрһәм (Алдырып укучылар саны күп булсын / Милләт авыруына шифа булсын), "Тәрҗеман" бу милләтең / әрденә улсын тәрҗеман (авыруын әйтеп бирүче булсын) [1, б. 34-35]; Будыр шатлық вирән дәрдле қолубә (газаплы күңелгә) / Қолубе шат улмайан - варсын клубә [1, б. 37]; Қаләм намле, қаләм шанлы қаләмдер / Шифадыр дәрдә, сабуны әләмдер (Авыруга дәва, кайгыны юар сабындыр) [1, б. 49]; Бақма һич кәс хатеринә, милләтең дәрденә бақ (Һәр кеше күңелен күрмә, милләтнең авыруына бак) [1, б. 56] һ.б. Шул ук мәгънәсе белән дин мәсьәләсенә мөнәсәбәттә: Зәминә сығмады дәрдең ки, итдең күкләрә әғля (Җиргә сыймадымыни хәсрәтең - күкләргә үк ашты), Чәкәм дине мөбиннең бән тәдәннисенә аһwаһлар (Түбәнлеккә төшүенә дөрес диннең аһ-ваһ итәм) [1 б. 60]; Һәр мөселман дәрт белән күккә оча / Бер Кисекбаш, бер Қарәхмәтне қоча [1, б. 27-54] һ.б. Шул ук мәгънәсе белән ханым әфәндегә сөю хисләре аңлатып язылган "Дәрдемәнд дәгелмием?" ("Дәрдемәнд түгелме мин?") шигырендә, кайгы-хәсрәт чигүче мәгънәсе белән 9 мәртәбә кулланыла. 3) Уртак теләк, рухи күтәренкелек мәгънәсе белән: Улыб бер сүздә бер дәртле җәмәғәт / Чығып мәйданә, күстәрде сәнағать [1, б. 38]; Барча цензур йабылғач / Дәрткә дәрман табылғач [1, б. 40]; И Қазан! Дәртле Қазан! Моңлы Қазан! Нурлы Казан! / Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмақлары / Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары [1, б. 159] һ.б. 4) Омтылучанлык, эшкә теләк мәгънәсе белән: Бу йалған инде, әлбәттә, шулай да йазыла шул бу / Сабыйлар күңеленә аз-аз уку дәрте сала шул бу [1, б. 295]; Ул, шулай дип, кимчелек бирми уқырға дәртенә / Бик қаты ихлас белән чынлап йабышты дәрсенә [2, б. 83] һ.б. Сөйү, сөйә сүзе - 50, сөй, сөйеп, сөйешмәк, сөйгән 30 мәртәбә кабатлана, ғашыйқ, ғыйшық, мәхәббәт, дәрт сүзләре кебек үк төрле мәгъ нәләре белән файдаланыла. Анализ барышында, кешеләрнең әлеге катлаулы хис-кичерешләренең, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, алдагы шагыйрьләр иҗатындагы кебек, шәригать канунына нигезләнеп, шәхси яссылыкта тасвирлану белән бергә, алардан аермалы буларак, милләткә, аның язмышына бәйле хәлгә ни рәвешле итеп күчә баруы игътибарны җәлеп итә. Бу юнәлештә нинди аермалар булуы күрсәтелә барды. Тагын бер мисал китерергә мөмкин. Мәсәлән, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә сағына / сағну / сағныр сүзе - 6 мәртәбә, сағыш 1 мәртәбә кулланыла [Сүзлек, 2009, б. 99]. Г. Кандалый иҗатында "хис һәм шәхси хөрлек сыйфатында гәүдәләнгән идеянең", ягъни сагыну-сагышлану юнәлешендәге тасвирларны барлыкка китерә торган сүз, сүзтезмә, сүзформаларның һәр шигырендә яратып кулланылуы игътибарны җәлеп итә. Автор, үзенең туганнарын, баласын, чибәр абыстайларны өзелеп күрәсе килүен белдерү өчен, сағыну, сағышлану сүзен эзлекле файдалана, әлеге төшенчә аның белән бергә кулланыла торган башка сүзләр ярдәмендә кабатланган саен тәгаенләнә: Бәнемдик сағышың күпме? / Дәйүб сорам ки анлардин [1988, б. 89]; Түгәрәк алмадай башың / Қаләмдәй сызылған қашың, / Сағынып дивана башым, / Сабыр телим бер Алладин / Сағынамын көндезләрдә, / Доға қыламын кичләрдә, / Сабыр телим бер Алладин [б. 118]; И Фатыйма ла, җанашым, / Бер тоташ бу сағышым. Йыладым, дәхи сықтандым, / Сағынып бик, булып моштақ (омтылу) [140] һ.б. Аңлашылганча, сагыну-сагышлану төшенчәсе сүз-сурәт булып катлаулану, кабатланып кулланылу белән бергә, башка тасвири чаралар ярдәмендә барлыкка китерелә: шигырьләр, гадәттә, Илаһи, Раббем, Аллаһ яисә җаныйым, җанықайым, җанашым, җәмалым, күз алмам, сәрwиҗәмалым, мәғшуқый җан, гүзәл йар, қанатым, и гүзәлем, ике күзем, абыстайым, қызыл йөзем, мәғшуқ, җаным-гүзәлем, бәғрем парәсый дип башлана; шуның белән бергә, қайгы-хәсрәт, йөрәк ташу, күздән қанлы йәш ага, сәлам йаздым, эч пошу, дөнйаға тайанмау, күтәрмә борның, күзем нуры, ғақылымны йуйдың, сары суқды йөземә, дошманыңа йазмасын, чулпандыр ике күзең, тәүбә қылгыл бу эшкә, ғыйшықлық уды, сабрым йуқдыр, ғыйшықлық хале, моңаеп интизар улу, ақ йакут ирен кебек, ғыйшықлық чабы сәлам хаты һәм башка бик күп сандагы, сөйләмә һәм язма телебезнең иксез-чиксез байлыгын күрсәтә торган тотрыклы тезмәләр белән уратылып, кара-каршы фикер алышу формаларына салып бирелә. Сагышның тоташ булуы, лексик сүз-сурәтләр белән бергә, грамматик категорияләр белән дә тасвирлана. Татар халкының дин гыйлеменең асылы, өммәт / милләтнең иманын - кешелеген, тарихи хәтерен саклау максаты белән иҗат итүче тирән фәлсәфи белемле шәхесләренең бөеклеге, бу юнәлештә Г. Тукайның беренче шигырьләренең мөһимлеге ныклы системага салынып өйрәнелмәгәнгә күрә, тикшерү өчен катлаулы булган әлеге бүлеккә кыскача нәтиҗә ясап, болай дияргә мөмкин: 1) ХIХ гасыр - ХХ гасыр башында иҗат ителгән поэзия әсәрләрендә, укучыга җиткерелә торган сәнгати фикер, ислам дине тәгълиматы буенча дөрес - Хак дип күтәрелә, Ике дөнья (ду җиһан) нигезенә куелып тасвир ителә. Әлеге уртак нигездә, эзлекле рәвештә, һәрберсе үз чыганак теле кагыйдәсенә таянып язылган күпсанлы гарәп-фарсы алынмалары, иске имляда күрсәтелә торган төрки-татар сүзләре файдаланылган иҗат эшендә билгеле бер дәрәҗәдә һәр авторның үзенчәлеге дә чагылыш таба. Үзенчәлек дигәндә, а) ислам тәгълиматының үзгәрешсез кабул ителергә тиеш постулат-канунына мөнәсәбәт белдерү, шул мөнәсәбәтнең лексик чаралар белән бирелүе истә тотыла; ә) язма истәлекләрдә, һәр авторның ислам дине белән аерым кеше мөнәсәбәтенә карата үз фикере белдерә баруы игътибарны җәлеп итә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә, дин-шәригать кануннары турында телдән сөйләргә мөмкин, ләкин чын күңелдән инану белән тәңгәл булу / булмавын аера белү мәсьәләсенә игътибар итү зарурлыгы көн тәртибенә куела. Ш. Зәки әсәрләрендә "Мәңгелек йорт"ка ("ул юлда") Ходай кушканча бару өчен, "Бу дөньяда" ("бу юлда"), шәригать кушканча яшәргә, ягъни үзеңнең нәфесеңне белүе мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге фикерне укучыга җиткерү максатыннан, күпсанлы дини эчтәлекле төшенчәләр файдаланыла, әмма шуларның нәфес дигән берсе нигез итеп алына һәм еш кабатлана. Алдагы шагыйрь ләр иҗатындагы мәгърифәтле булу кирәк дигән фикерне бу автор Нәфесне җиңү чарасы булырга тиеш дип белдерә. Акмулла иҗатында татар поэзиясендә беренче мәртәбә укымышлы муллалар белән бергә, аларга каршы фикер әйтергә җөрьәт итүче надан муллаларның да булуы турында фикер әйтелә, әмма ишан аягына егылырга кирәк дигән ышану дәвам итә. Г. Тукайның беренче шигъри әсәрләрендә үк, дөньяны ишаннар алып бара алмый дигән аксиома куела, иҗаты буенча әлеге тезис яңартыла бара. Иман нигезенә берләшә торган аң-акыл, гыйлем- белем, гайрәт- һиммәт, бәхет-талиг һәм көфер, кяфер нигезенә берләшә торган җаһил-надан, бәхетсез-бәдбәхет кебек төшенчәләр һәм аларның күпсанлы семантик вариантлары, алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, вазифасы ягыннан яңартыла, ягъни иманлы / имансыз булу мәсьәләсе, аерым шәхес үзенчәлеге булуын дәвам иткән хәлдә, болгар-татар халкына мөнәсәбәтле дә күтәрелә. 2) Язма истәлекләрдә, иманлы, динле булу дигән фикернең, "Кеше" тематик төркеменә караган парадигмалар белән ничек итеп берләшүен өйрәнү барышында, аерым автор тарафыннан тасвир ителгән кеше-персонажларның: а) рухи-җан һәм җисми-тән сәламәтлеге / авыру, гыйлләт, хәстә, чире; ә) әдәп, әхлак, вөҗдан, инсаф, намус, оят, хәя / хурлык, зорлык, түбәнлек, әхлаксызлык, сөкранлык, азгынлык һ.б.; аң-акыл, зиһен-фәһеме; б) гыйлем-белем, в) төрле хис-к ичерешләр, кылган гамәлләре һ.б. төшенчәләрне белдерә торган сүзләрнең кулланылышын аңларга һәм аңлатырга кирәк булды. Әлеге юнәлештә өйрәнелә торган истәлекләрдә Илаһи затның кодрәте һәм Адәми затка хас теләк-омтылышларның үзара мөнәсәбәтен белдерүче төшенчә-сүзләрнең файдаланылу үзенчәлегенә игътибар итү зарурлыгы туды. Гарәп-фарсы алынмаларының контекстуль мәгънәсен билгеләү белән бергә, төрле авторда, төрле дәрәҗәдәге ешлыкта төрки- татар теленең үз сүзләре кулланылу нигезендә язма традициянең дәвам иттерелүе, кайсы вариант шәкелләрнең норма статусына ия булуы күзәтелде. 2.2.4. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Бу бүлектә кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгъ нәле уртаклык сүзләр анализланганда: 1) кан-кардәшлек, нәсел-нәсәпнең саклануын, тел-сөйләм төшенчәләренең белдерелүен; аерым бер дин нигезендә берләшүен һәм; 2) иҗтимагый тормышны алып бару өчен, бергәләп яшәү һәм эшләү урыны атамаларын; 3) кешеләрнең яшәеше өчен кирәкле матди байлык-кәсрәт, мал, хәзинә, дәүләт, нигъмәт, акча, алтын, көмеш кебек абстракт мәгънәле төшенчәләрне белдерә торган сүзләрнең кулланылышын өйрәнү күздә тотыла. Кан-кардәшлек, социаль мөнәсәбәтләр өлкәсенә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр. Анализлау барышында, әлеге нигезләрнең һәрберсенә берләшә торган төшенчә- атамаларны тәгаенләбрәк билгеләргә кирәклеге ачыклана. Кешеләрнең көндәлекҗәмгыяви-иҗтимагый, ягъни материаль тормышның конкрет тарихи шартларында, аларның күптөрле социаль өлкәләрдә үзара бәйләнеш-мөнәсәбәттә яшәешенә караган һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган түбәндәге төшенчә-атамалар күрсәтелергә мөмкин дип уйлыйбыз: а) кешеләрнең кан-кардәшлеге һәм өйләнеп, гаилә корып яшәвен белдерүче: аль / гыял (гаилә, өй җәмәгате), ыруғ (кардәшлек), қабилә (племя, род, клан), ыруғ / қаwем / қауым (народность, этник төркем), милләт (национальность, нация); ә) Бу дөньяда кешеләрнең фәлсәфи-дини мөнәсәбәтләре нигезендә берләшүләрен белдерүче: өммәт (умма, мөэмин-мөселманнар төркеме), таифә, нәфир, җөнд (сугышка керүче төркем, гаскәр) һ.б. һәм берләшеп эшләү зарурлыгына нигезләнә торган төркемнәр: җәмәғәт (иләү, община), җәмғыять (общество), халық (народ); б) халыкның Бу дөньядагы яшәү урынының уртаклыгына нигезләнүче: дар / дийар (зур торак, урын, җир, ил), шәһәр (кала, ил), қәрийә (авыл, туган ил), мәмләкәт (патшалык, дәүләт, ил), вилайәт (губерния), кантун (район), җөмһүрият (республика) һ.б. торак урыннары; мәңгелек теге дөньядагы ахирәт, җәннәт, тәмуг һ.б. урыннарны белдерә торган төшенчәләр- атамаларның абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр белән күрсәтелүе; в) шулай ук кешеләрнең якты дөньяда яшәеше өчен кирәкле матди байлык - кәсрәт, мал, хәзинә, дәүләт, акча, алтын кебек абстракт мәгънәле сүзләрнең ничек файдаланылуына игътибар итү зарур. Әлеге төшенчәләрнең үзенә хас хосусый исеме белән кулланылганнарына "Ялгызлык исемнәр" дигән бүлектә игътибар ителде һәм анализланды. Әлеге тематик төркемгә берләшә торган вариантларны нәзари яктан аерымлап күрсәтергә мөмкин булса да, истәлектә аларның берсе икенчесенә бәйле хәлдә белдерелү нәтиҗәсендә, анализ вакытында бергә карала торган урыннар була. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә: Нәсәб: Нәтә фәһм әйләмәдең, ғали нәсәб [1889, б. 2, 2002, б. 62] һ.б. Аль, ғаилә: Сүндерәсән һәм сираҗе аль илә (һәм гаилә шәмен сүндерәсең, балаларны йоклатасың мәгънәсендә) / Йидерәлем аңа бу минвал илә (ашатам аны шушы ысул белән) [1889, б. 4, 2002, б. 64]; Суфи Аллаһийар, ул сахиб wафа / Дидеке сүзләр әйләр безә кифа / Кем ғам әл әйләрсә үз кале белән / Кала заһир ғыйззәтнең але билән / Артар ул кәсдә һәwәс берлә һаwа / Ошбу ғыйлләтләрдә, хәл ула дәwа [б. 76] һ.б. Қардәш, қарендәш, йар, җан, қордаш, борадәр: Җөмлә дин қардәшләремезлә бәһәм / Рәхмәт итеб әйләгел Фазл-у-Кәрам [б. 5, б. 66]; Әй тариқ әһле улан қардәшләр / Шәйхә хезмәт әйләйән хәлдәшләр [б. 93]; Әй қарендәш, сүземе тот, йөре, вар! [б. 96] һ.б. Қаwым: Кем Саба қаwемедән ул солтан Рабб / Кәндесенә тәғате қылды таләб, ... Ошбу қаwема қылды фәрманыны баз, ... Идәрем ирсаль мән ул қаwема ғазап [б. 72]; Кире дүнде қаwеменә мәзкүр нәби [б. 73]; Безгә қалды! - диделәр ул қаwемы залл [б. 75]. Мисаллардан күренгәнчә, қауым сүзе, ыру-кардәшлекне белдерү белән бергә, билгеле бер төркем дигән мәгънәсе белән дә кулланыла. Өммәт: Атә нәүрүз - ул Хәбибнең (Мөхәммәднең) өммәте / Буйләмиде, ул Кәримнең сөннәте? [1889, б. 4, 2002, б. 65]; Җамиғы өммәтә безләрдән әқдәм (борынгы) [б. 69]; Өммәте Әхмәд, рәғыйәти Мәскәви [2002, б. 77]; Мөслимин: Хисса ихыз әйләйә һәр мөслимин [б. 75]; Ихwане дин: Ошбу қыйссадан, әйа ихwане дин (2002. б. 75] һ.б. Халық, халайық: Диде кем: "Бәнең - халайық халиқы / Җөмлә мәрризықның ирермен разыйқы" [2002, б. 72] һ.б. Сөйләм, кәлям (әйткән сүз): Бар фәлән шаһа, динең бәндән сәлам / Сөйләмә артық дәхи ғайре қәлам [2002, б. 83] һ.б. Wатан (туган ил): Бу мәдинәне (шәһәрне) иткән сезгә wатан [2002, б. 72]; Зирә имандин ирер хөббе wатан (ватанны сөю иман ул) / Дәртилә (ашкыну, омтылу булып) китәр, үлгәнчә, мәрд-үзән [2002, б. 80] һ.б. Ил: Һәм китабы җөмлә илләрдә йөрер [б. 76] һ.б. Дар, дийар, дар-у-диар, шәһәр, җай: Равилар димеш: у шәһәр фәхирә (мактаулы) / Таифе-е-Мәдаиннең уртасында / Ул мөбәрәк шәһрә Аллаһы хәзрәте / Вирмеш иде һәм ун ике хикмәте [2002, б. 70]; Итәсез даре фәнадә (фани дөньяда) тәғатем [б. 72]; Бу сәбәбдин сәйр идебде чуқ дийәр (илләр, җирләр) [б. 77] һ.б. Шәһәр: Ул мөбәрәк шәһәрә Аллаһ хәзрәте / Вирмеш иде һәм ун ике хикмәте [б. 70]; Шәһәрдән чығып, күзеңезлә нәзар / әйләйүб, тәүбә итәсез, сәр бә сәр, ... Ишетеп бу сүзе ул қаwемы лөҗүҗ / Шәһәрдә һич қалмайуб, қылды хөруҗ... Йәнә шәһәрә кире дүнеп инделәр, ... Шәһрү тирәсендән бер зәмин [б. 73] һ.б.. Қальға: Қальғаның ундүрт кәз иде киңлеге / Алтмыш аршин иде һәм бийеклеге, ... Қальғаны әйләмәйә сәкыб wә накәм, ... Қальғаға йапыштылар, қаплан мисал / Дешләре илә ирешүбән сил кеби / Қальғаны әйләделәр ғарбил кеби, ... Ул тимердән қальғае дишек-дишек / Бер заманда қылдылар ишек-ишек, ... Керде суқальға эченә, дулды аһ! [б. 74]; Қальғаның йүксәйе йиренә аштылар [б. 75] һ.б. Безнең тарафтан тикшерелгән тел материалы - текстлар шуны күрсәтә: дүзах, җәһәннәм, җәннәт сүзләре нәкъ шушы контекстларда кешенең Теге дөньяда тору урынын белдерәләр. Шул сәбәпле әлеге лексик берәмлекләрне кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдереп, "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр рәтендә карадык. Җәннәт: Хәлық идеб ике бағ, җәннәт мисал, ... Җәннәтнең әрзыннан итмеште җирен / Исдерерде өстенә җәннәт җилен [б. 70]; Зирә җәннәт йилләре исәр иде [б. 71]; Өстеңезе баде җәннәт исдерән [б. 72] һ.б. Дүзах, җәһәннәм: Ирек-аныңдыр: һәр нә деләрсә, қылыр / Гәр деләрсә, дүзахе - җәннәт идәр [б. 72]; Тәғнәи паканә әйләр мәелене / Җай (урын) итәр аңа җәһәннәм вәйелене [б. 76]; Чикүбән гүйә ғазабы дүзәһи / Ғакыйбәи мәнсур улыб, ул зате пак [б. 81]. Г. Кандалыйның шигырьләрендә дә, кан кардәшлеге нигезләнгән бергәлекне белдерүче атамалар кулланыла. Мисаллар "Г. Кандалый. Шигырьләр һәм поэмалар" җыентыгы (Казан, 1988) буенча китерелә, алга таба битләре күрсәтелә. Авторның "Иляһи барча ғаләмне / Йаратдың барча қодрәтең берлән" дип башлана торган шигырендә туған, туғаным, туғаның сүзе 7 мәртәбә кабатлана: Хәбәр көтәм туғанлардин / Дәйүб сорам ки анлардин / Туғаның сагына, дигел, / Сағынып саргайа дигел [1988, б. 88-89]; Туғанлық қадрене белсә - туған ул / Әгәр белмәсә - бер ачы суған ул [б. 96] һ.б. Қаwым: Рәҗәпләр қәwме һәм хишман (ачулы) / Бәңа бик булдылар дошман [1988, б. 422]; Йазу, сүз, сөйләм, мәқалем, гөфтегү, гүй: Нәқадәрле йазыйм дисәм / Йазарға сүзләрем қалды / Нигәдер хәлләрем итеп / Йазарға кулларым талды [б. 78]; Бу сүзләрне йахшы аңлап торың имди, ... Бу сүзләрне тота күрмә, җаным, йалған [1988, б. 113]; И матурым, гүзәлем лә / Ничек кенә түзәлем лә / Өзеләдер үзәгем лә / Ишеткел бу мәқалемне (монда: сүземне) [б. 423]. Мөэмин, өммәт, мөселман: Ғосат-ел-мөэминен (гөнаһлы, юлдан язган мөэминнәр) анда / Мөхәммәд өммәте қәнда, ... Ғосат өммәтендин ула / Дотан нар этидин ула [б. 303]; Бу хали күрәчәк, ул шаһ / Ора wә: "Өммәта!", - дип аһ [б. 304]; Дийә ғәрш Изисе аңа: / Йа хәбиб, килеп бәңа / Нә сорсаң, виререм сәңа / Идүбән өммәтең бәхшан!" (бүләкләп) [б. 305] һ.б. Г. Кандалый әсәрләрендә, 'дөнья-ахирәт' төшенчәсен белдерә торган сүзләр иркен файдаланыла. Фани булган бу дөньяда яшәү урынының уртаклыгына нигезләнә торган йорт-җир, ил, дәүләт, мәкам төшенчәләре, эзлекле рәвештә дар сүзе белән белдерелә. Дар: Бу дөнйа дәхи бу дари / Һалякәт йарида бари / Ки шайтан җар улып җари (күрше) / Йөрер әтрафыңа һәр ан [б. 272]; Мәқам: Дәхи һәм кылма җарани / Мәкам әйлә аңа зиндан. Бу очракта дар сүзен автор тора торган урын мәгънәсендәге мәқам сүзе белән алмаштыра [б. 275]: Бу җиһан нәҗес мордардыр / Эчидә фетнә пөрдардыр / Әгәр ул фетнәле дардыр (йортдыр) / Сакыйн сән, дөшмәгел бәр-ан, ... Фәнане (үтә торган Бу дөнья) куй, бәқадер дар (мәңгелек йорт, "Теге дөнья") / Қыласән ахры һиҗран (аерылу) [б. 279] һ.б. Қәрйә, мәхәллә, аwыл: Йулда йөреркән гизүбән бер зәман / Рәндәләр қәрйәсенә (бозыклар, сөрелгәннәр авылына) йитдек һаман / Бер мәхәлләдә бер ивә кердемез / Зираки кич қәрйә кергәнез [б. 331]; Гизә рир - дем мән қәрйә-иля-л-қәрйә / Йулда бер қәрйәгә һаман йитешеп [б. 329 - 330]; Ул зәман мәхәлләдин, рәwәндекән (узып бара икән) [б. 333]. Шәһәр, ил, йир, җир: И алтыным, таба алмадым / Шәһәрдә, һич тә илләрдә Сылу чабың / Матур даның / Җәйелеп беткән илләрдә [1988, б. 390] һ.б. Җыентыкны төзүче тарафыннан болай дип аңлатыла: "Шәһәр һәм ил төшенчәләрен болай тиңдәш итеп кую, "ил" сүзенең мәмләкәт, өлкә мәгънәсендә түгел, бәлки авыл дигән конкрет (тар) мәгънәдә алынуын раслый. Әсәрнең үзендә үк: Парау иленә бардым, Парау илендә [б. 396] һ.б." [1988, б. 528]. Бу илләрдә торып қалсам / Йарамас қызға күз салсам [б. 75]. Әлеге шигырьдә ил сүзе берлек санда - 1, күплек сан формасында - 4, туган ил тезмәсендә 1 мәртәбә кулланыла. Ил сүзенә мондый аңлатма бирелә: "Ил бу шигырьдә Ватан мәгънәсендә түгел, билгеле бер өлкә, билгеле бер як мәгъ нәсендә алынган. XVIII-ХIХ йөзләрдә авыл дигән таррак мәгънәдә дә кулланылган. Кандалыйның күп әсәрләрендә шулай тар мәгънәдә алына" [1988, б. 453]. Әлеге мәгънәсендә билгеле бер контекстта йир сүзе белән чиратлаша: Ходаwәндә, йана бәғрем / Бу йирдә йуқ бәнем қадрем [б. 79]; Wәләкин бу безем йирдә / Бу чәйдик һичбере йуқдыр [б. 84]; Әйа йил, сән китәр булсаң / Фәлян йиргә йитәр булсаң, ... Әйа қош, сән күрәрмүсән? Фәлян җирдән кәләрмүсән [б. 88] һ.б. Виляйәт: Сәйәр, идәркән бонда фәқире мәгәр / Бер көне чықдым виляйәти дигәр (башка өлкәгә) [б. 331]; Мәмләкәт: Мәмләкәт тәрк итмешигә күп заман [б. 324] һ.б. Мәңгелек теге дөньяда тору урыны: Бәқадер дар (мәңгелек йорт, Теге дөнья, Ахирәт), қыйамәт, гүр, қабер, бәйте wәхшәт: Йатырқан бәйте wәхшәттә (вәхшәт йортында) [б. 296]; Һаман нәүми ғәрус әйләр (йокыны кәләш итәр) / Қыйамәткәчә ул инсан [б. 297]; Һаман атәше руд (ут ташкыны) илән / Дулар қәбр эчидә ул ан, ... Тәмам қәбр аңазақәт (тар) / Ауазы илә би -тақәт (чарасыз), Тәмуғдин җайыны күреп / Ула таңғача дәр-хөсрән (һәлак әттә) [б. 297] һ.б. Җәһәннәм, тәмуғ, қара йир, бәйте wәхшәт, дүзәх: Сәрасимә улисәр дәр-гүр (гүр эче) [б. 296]; Қәһәрә шәб wә руз улсын (төнен һәм көндез) / Җәһәннәмдән мәғә-л-әшрар (бозык эшләр) [б. 257]; Би ғайрәт кеше кем дәййүс / Тәмуғға уладыр мәэнүс (күнеккән) [б. 265] һ.б. Җинан, җәннәт, оҗмах, раwза: Җинан андин ула мәғбүс (лаек булмый) / Ки зәррә күрмәйә руйан (кеше йөзе) [б. 265]; Җәүаб вирсәң, мәқам ул ан / Улисәр раузаи ризван [б. 296]; Җинанда җайыңи нәмүд (урыныңны күрсәтер) [б. 297]; Җинанә уладыр маши (җәннәткә керүче) / Аңа рәхмәт идеп Рәхман [б. 301]. Поэманың "Оҗмах сыйфаты вә һәм аның әһленең әхвале" бүлекчәсе оҗмах сүзе белән башлана, җәннәт дип дәвам ителә: Шулар кем керәләр җәннәт / Тәмам һәйбәт улып һиммәт / Ки зәррә қалмайа ғилләт (кимчелек, чир, авыру) / Бәдәндә зәррәчә миқдар [б. 306]. "Оҗмахда хурларның сыйфаты вә бәйане" бүлекчәсе дә оҗмах сүзе белән башлана, җинан дип дәвам ителә: Җинан эченә кем керде / Күрисәр дидари Йәздан [б. 311]; Җаиңны (урыныңны) җәннәтдә вирүбән Мәҗид (Алла) [б. 122]. М. Акмулла иҗатында нәсел-туганлыкны белдерә торган атамалар: Дөнйада артық қылған Хақ бағыңыз (бәхетеңез) / Җәйелгән мәмләкәткә әрwағыңыз (нәселегез) [2001, б. 80]. Әрwағ (нәсел), бөрадәр, қарендәш, йар: Бөрадәр (агай-эне) сезгә үтенәм сәлам йазып [2001, б. 17]; Бөрадәр, минлекне қуй ғаләл-хосус (бигрәк тә үзеңнән), Кил, зинар, бөрадәрым, инсафқа кил / Қуәтең қанча икән - чамаңны бел [б. 19]; Қарендәш, бер инсафқа килсәңез ни? Фиргаwеннең wарисы имәссез сез [б. 19]; Бөрадәр (иш-туган) баштан бәла без кичергән / Күп қайғы тарта-тарта без исергән [б. 32]; Бөрадәр, син үзеңне ихтисап ит / Мәрҗанине мөҗтәһиттән син хисап ит [2001, б. 35] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, бөрадәр һәм қарендәш сүзләре, туганлык төшенчәләрен белдерү белән бергә, туган булмаган кешегә эндәшү сүзе буларак та кулланыла ала. Бер дин нигезендә берләшүче төшенчәләр: әһле сөннәт, раббани ғоламә, мөселман, милләт, әһле ислам, халық: Фиқһедә бу заманның Ноғманы бу / Хезмәттә бу заманның Лоқманы бу / Үткәннәр үтеп китте, инде хәзер / Әһле сөннәт рәһбәре-солтаны бу (дин карендәшләрнең юлбашчысы-солтаны) [2001, б. 35]; Әһле сөннәт имамы ул мөҗтәһит (дин өчен көрәшүче) [б. 36]; Сөннәтчә һәм булмаймыз, һәм алдаймыз / Әһле сөннәтмез дигән дәғwа белән [б. 38] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, халық сүзе, мөселман, милләт, әһле ислам төшенчәләре белән чагыштырганда, мәгънә эчтәлегендә динилек төсмеренең булмавы белән аерымлана кебек. Сүз, сөйләм, қалап, қаль, қаләм, қәлям, тел: Сүз қузғар ул ир асыл кирәк йирдән [2001, б. 9]; Сүзенә артықча мин ғашыйқ аның [б. 11]; Сүз чығар шағыйрьләрдән хикмәт берлән / Анча (аңа) күз алартмаңыз хиддәт (тупаслык) берлән [б. 15] һ.б. Қәлям: Кимчелегем билгеле қаләмемнән (язган сүземнән) / Җүнсезлегем билгеле қәлямемнән (әйткән сүземнән) [б. 32]. Мисалдан аңлашылганча, сүз төшенчәсе сөйләм, фикер әйтү мәгънәләрен аңлата. Кешенең әгъза атамасы буларак тикшерелгән тел сүзенең дә шундый ук мәгънә белән кулланылуы күренә: Хәл килсә, аның эшен сез дә эшләңез / Булмаса - файда бирмәс тақылдық тел [2001, б. 20]; Туры сүзгә һаwалылар очынып китә / Чатнаған пыйаладай шытырлаған / Хаклық таурыны килсә, тел тартмайды / Акмулла дигән байгыш тыпырлаған [б. 38]; Телемез сунчә татды, күңел қатты / Җулдасын қасын дағы җалмағандай (Янындагы юлдашын кочаклагандай) [б. 88] һ.б. Фани бу дөньяда тору урыны төшенчәсен белдерә торган йорт, җорт, ил, қала, вилайәт, кантун, мәмләкәт атамалары: Мөхакәмә қылмас дип уйладыңмы / Суқыр дип белепмидең йортның барын?! [б. 17]; Сез дә шулай тәҗавез (явызлык) қылдыңыз күп / Йортымызға фетнә салды ушындай гөп [б. 35]; Хәдәсләгән (пычраткан) йиреңез Йортка мәғлүм / Шунсыз син торалмыйсың һичбер wақыт [б. 36] һ.б. Сүз сөрешеннән аңлашылганча, йорт сүзе ил төшенчәсен белдереп кулланыла. Шул ук вакытта, аерым кешенең туган, үскән урыны мәгънәсендә дә очрый: Йортым дип қайтып идем сағынғандин / Wәғдә шул иркен йирдә табылғандин [б. 57] һ.б. Өй, җорт сүзләренә, конкрет мәгънәле сүзләрне тикшерү уңаенда да игътибар ителәчәк. Қала: Хат йибәрдек Ырынбург қаласыннан / Қаласында ғоләмәләр арасыннан [б. 56]; Вилайәт: Ғайре чит вилайәттән ничә ирләр / Исламбул, Һиндстаннан мөшаһирләр (мәшһүр, шөһрәт-дан ияләре / Китапларын қабул қылыб бастыртқаннар [б. 21]. Кантун: Башқортның наград алған қантунындай / Мулласызмы, йә чинауник - түрәсезме?! [б. 34]; Мәмләкәт: Дөнйада артық қылған Хақ бағыңыз (бәхетегез) / Җәйелгән мәмләкәткә әрwағыңыз (нәселегез) [2001, б. 80] һ.б. Мәңгелек теге дөньяда тору урыны төшенчәсенә берләшә торган ахирәт, мәхшәр, кабер, гүр, гүрстан, оҗмах, танар көн (қыйамәт), сират, җәһәннәм атамалары: Шул көйгә Ахирәткә күчеп китәр / Бер пешкән алмағачқа асылмаса [2001, б. 48]; Ғоламәи Ахирәтнең эше башқа / Ул қулға аз эленер қармағында [б. 49]; Уқысақ wәғыйд (куркукуркыту) айәт-инфиғаль (әсәрләнү) йуқ / Аһ, дәриға, Мәхшәрдә ни булачақ без [б. 50] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, мәңгелек теге дөньяда тору урыннарын белдерә торган төшенчә-атамаларның бу дөньядагы урыннарга караганда күбрәк булуы аңлашыла. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, кешеләрнең кан-к ардәшлегенә, нәселенә, тел, сөйләм үзенчәлеге, дини карашлары бәйләнешмөнәсәбәтләренә һәм аларның яшәү урыннарына нигезләнгән абстракт мәгънәле сүзләр кулланылуда дәвам итә. Борадәр / бөрадәр (ир туган): Борадәранә нәсыйхәт [1985, 1, б. 103]; Бөрадәр! Тиз китик без шунда, кайда / Җәйелгән йәм-йәшел қырлар, болыннар / Таwышсыз, тынсыз, аулау һәр урыннар [1, б. 190]. Бу мисалларда кардәш, туганлык мәгънәсе ачык аңлашылмый, ул эндәш сүз буларак кулланыла. Қардәш, қарендәш сүзләре 14 мәртәбә кулланыла: И қардәшләр, қул тотышып алга барыйқ / Башқа милләтләрнең хәлен қарап қарыйқ / Мәдәнийәт мәйданында урын алыйқ / Йығла-тора алға таба атлыйқ имди [1, б. 42]; Қардәшеңне үз нәфсеңнән алғалмасаң / Йарлыларны бурлақлар дип санғалмасаң [1, б. 163]; И қарендәш! Син, кирәксә, суға бат йә сөткә бат / Ит сабыр, күрсәт чыдамлық һәм дә ит ғайрәт, сөбәт (ныклык) [1, б. 179]; Танымый дуст дустны, қардәш қардәшен / Һәр кеше қурқып уқый "ләхәүлә"сен [1, б. 274] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, қардәш / қарендәш сүзләренең, туганлык төшенчәсен белдерү белән бергә, дус, милләттәш, замандаш, рус қардәшләр дигәндә, бергә яши торган күршеләр дигән мәгънәне дә белдерүе аңлашыла. Қаwем, кауым, иш, җенсән, туған: Нәйләем, қаwемем бәнем рәэсәң ғадудер һәр нәйә (Ни эшлим нәселем баштан ук дошман һәр нәрсәгә) / Һәр ишә (һәр фигыле хәйрә) "мәрдән бәдтәр!" дия (Һәр эшкә (хәерле фигыльгә) "йыланнан да йаwызрак!" дип [1985, 1, б. 149]. Йәки бер ишә (халыкка) wә йә бер қаwемә баш улмактамы? [1, б. 161]; Та әзилдән ул сәфилләр үз-үзеннән бетмәде / Қаwеме Нухи - су белән йә қаwеме Лути - ут белән [1985, 2, б. 12]. Мисаллардан аңлашылганча, қаwем язылышы - 3, кавем язылышы 1 мәртәбә кулланыла; каwем сүзе, кауым сүзе кебек, ыруг мәгънәсендә түгел, билгеле бер профессия иясе булган кешеләр төркеме дигән мәгънәсе белән кулланыла кебек. Иш сүзе Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, каwым сүзе белән чиратлашып файдаланганда, нәсел ягыннан бер үк төр дигән мәгънәне белдерә, җыентыкны төзүчеләр аны халык дип бирә: Йәки бер ишә (халыкка) wә йә бер қаwемә баш улмақтамы? [1, б. 161]; Қысса да синдә фәқыйрьлекләр, йәтимлекләр мине / Изсә дә үз ишләремнән хур wә кимлекләр мине [1, б. 183]; Бигрәк бозық дуст-ишләре [1, б. 89]. Иш сүзе, дуст сүзе белән парлап кулланылганда, туганлык төшенчәсеннән ерагая, билгеле бер якынлык төсмерен ала. ʻҖенсән, җенес-нәсел ягыннанʼ дигән мәгънә, җенсән сүзе белән белдерелә: Җенсән бу зат мишәрдер, димәк, хәйрелбәшәрдер (изге кеше) / Бу затны мәкруһ күрәнләр - барча шәррелбәшәрдер (начар кеше) [1, б. 311] һ.б. Туған: Җыйын туған арасында минем күңелем бойық [1, б. 318]; Әллә нәрсәм йуқ кеби; бер нәрсә йуқ, бер нәрсә ким / Бар да бар, тик йуқ туғаннар, мин йәтим монда йәтим, ... Сездән айырылып, туғаннар! Җайсыз, уңғайсыз тору / Бу тору, әйтергә мөмкиндер, қойаш-айсыз тору [1, б. 158]; Әнкәсе бирде җаwап: Әүwәлге уғлым бу минем / Дөнйада йуқ ул хәзердә, бер туған абзаң синең [2, б. 69] һ.б. Нәсел сүзе 4 мәртәбә кулланыла: Син бераз қызған мине, қотқарчы, и адәм генәм / Моннан ары үзеңә, уғлыңа, нәслеңгә тимәм [1, б. 171]. Бу сүз 3 мәртәбә "Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре" дигән әсәрдә кулланыла: Җыйла халқы шул қанатның астына / Тулды өч йөз йыл Романов нәсленә [2, б. 268]; Җыйла халқың ақ қанатың астына / Ихтирамән затыңа, зур нәслеңә, ... Җыйла халқы шул қанатның астына / Тулды өч йөз ел Романов нәсленә [2, б. 269]. Аслы сүзенең мәгънәсе нигез-нәсел буларак аңлашыла: Үл! Туфрақ бул, қайт аслыңа, аслың йахшы [1, б. 164] һ.б. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, туганлык төшенчәсен белдерә торган атамалар, шәхси гаилә тумасы дигән мәгънәсе белән дә, иҗтимагый тормыштагы катлаулы мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә, аларны ачыклау өчен дә кулланыла. Алдагы шагыйрьләрдән аермалы буларак, Г. Тукай әткәм-әнкәмнең телен, беренче мәртәбә туганлыкка бәйле булуына нигезләп, туган тел дип белдерә: И туған тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! / Дөнйада күп нәрсә белдем син туған тел арқылы [2, б. 65]. Автор туган авыл, туган җир төшенчәләрен дә башлап файдалана. "Туган авыл" шигырендә: Қайа барсам, қайда торсам, нишләсәм дә / Хәтеремдә мәңге қалыр туған җирем [2, б. 51] һ.б. Туганлык төшенчәсен белдерә торган сүзләрнең авторның башлангыч чор иҗатында ук милләт төшенчәсе белән бер контекстка куелуы игътибарны җәлеп итә: И қардәшләр, қул тотышып алга барыйқ / Башқа милләтләрнең хәлен қарап қарыйк / Мәдәнийәт мәйданында урын алыйқ / Йығла-тора алга таба атлыйқ имди [1, б. 42]; Түзәлмәдем, бардым җырлаwчыға / Дидем: "Қардәш, бу көй нинди көй?" / Җаwабында милләттәшем миңа: / "Бу көй була, диде, Әллүки!" [2, б. 55]. Алга таба әлеге юнәлеш, авторның шәхси тормышын, гаилә хәлендәге фаҗиганы сурәтләү өчен, сәнгати чара булып күтәрелә: Азмы қаққанны wә суққанны күтәрдем мин йәтим?! / Азрақ үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем [2, б. 219]. Милләт төшенчәсе кешеләрнең билгеле бер дин нигезендә берләшеп яшәвен белдерә торган традиция булып килүче исем- атамалары белән дә бергә кулланыла, бу очракта өммәт, милләт, җәмәғәт, халық мәгънәви рәте барлыкка килә: Г. Тукайның "Алла гыйшкына" ("Алла яратсын өчен") шигырендә өммәт сүзе Мөхәммәд пәйгамбәрнең өндәве нигезендә ислам диненә берләшкән төркем дигән традицион мәгънәсе белән кулланыла башлый: Бу йула һиммәт итик, и өммәт, Алла ғыйшқына, ... Тәрке өлфәт илә (дуслык булмау сәбәбле) милләт кәлде ушбу халә кем / Ғыйбрәт, и өммәт Мөхәммәд! Ғыйбрәт Алла ғыйшқына [1985, 1, б. 46]. Әмма сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: өммәт сүзенең мәгънә эчтәлегендәге дингә нисбәтле өлеше дөньялыкка күчерелә бара: Без дә инсан, без дә итик ғайрәт Алла ғыйшқына, ... Милләти тәрфига (күтәрергә) күңлем ашыгадыр, ашқына. Бу юнәлештә өммәт һәм милләт сүзләре абсолют синонимнар буларак, бер үк контекстта, берсе икенчесен алмаштырылып кулланыла: Фикремез тәфриқы өммәт (өммәтне таркату) йилләрен исдермәсен / Исдереб, тәүхиде милләт (милләтнең берләшү) йулларын кисдермәсен [1, б. 64]. Димәк, өммәт һәм милләт сүзләре, ике дөнья өчен зарур шартларны берләштерә торган төшенчәне белдерә башлый. Әлеге мәгънә җәмәғәт сүзендә дә чагыла: Улыб бер сүздә бер дәртле җәмағать / Чығыб мәйдана, күстәрде сәнағать / Чалыйшыб, сарыф идеб чуқ парәләр һәм / Дөзүбән дөрлү тәдбир чаралар һәм / Шөруғ итсә, нәләр йапмас бу милләт / Шөруғнең йуклығы - милләткә ғыйлләт [1, б. 38]. Шуның белән бергә өммәт сүзен автор ике шигырендә - 3, җәмағать / җәмғате сүзен дә 2 мәртәбә файдалана. Алга таба милләт сүзе кабатлана. Г. Тукайның бу сүзне шигъри әсәрләрендә лексема, сүзформа, тезмә сүз, сүз тезмәсе хәлендә 115 мәртәбә файдалануы билгеле. Милли сүзе 8 тапкыр очрый [Шигърият теле..., 2009, 1 т., б. 27 - 29]. Хронология ягыннан караганда, милләт сүзен автор баштагы шигырьләрендә бер үк әсәрдә икешәр, өчәр мәртәбә кабатлый, яратып куллана. Аларның күбесе каләм, ислам, дәүләт, бәхет, тиңдәшсез зур мал, авыруга дәва, куаныч дип санала торган җәридә һәм журнал сүзләре белән бәйләп бирелә: Сарылды милләтең йәш каһреманлары қаләмләргә [1, б. 25]; Милләтә сәрмайа һәм зур мал ирер / Әүwәл уларақ чиқан журнал ирер [1, б. 27]; "Тәрҗеман" бу милләтең / Дәрденә улсын тәрҗеман [1, б. 35] һ.б. "Гәзитә мөрәттибләренә" (хәреф җыючыларына) махсус багышланган шигырьдә, милләт сүзе 4 мәртәбә кабатлана: Милләтнең әфкярени (фикерләрен) тәртиб идәнләр сезсеңез / Чарасыз дәрдә дәwа тәркиб идәнләр сезсеңез, ... Сезсеңез вар ғомреңезне милләтә тәхсыйс идән (багышлаган, билгеләгән), Сезсеңез милләт йулында даимән қаим улан (аяк өстендә басып торучы), Сезгә тәслим әйләмеш милләт бөтен әwрақаны (китап, газетаның битләрен тапшырган) / Анларый энҗү кеби мәнсүр идәнләр сезсеңез [1, б. 84]. "Милләтә" дип исемләнгән шигырьдә, милләтем, миллийәтем, милли, милләт сүзләре 9 мәртәбә файдаланыла. Бу юлларда авторның милләт сүзенә "И кардәшләр" дип үзенең ишен, үзенең кавемен, гаиләсен, диндәшләрен атагандагы кебек мөнәсәбәттә була алуы дәвам иттерелә: Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә ғаид, милләтем / Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм ғыйлләтеңдер ғыйлләтем (саулыгың - минем саулык, авыруың - минем авыруым), Сән мөкаддәс, мөхтәрәм ғыйндемдә варлық нәрсәдән / Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллийәтем (Бөтен галәмне бирсәләр дә сатмам милләтемне, милләтемне сөюемне), Ләфзы "милли"и сәвәр қальбем бәнем, билмәм, нәдән? / Әйлә "милли", милләтем, бәхшәйлә мәмнүнийәтем (шатлык бүләк ит). Милләт, миллийәт, милли сүзләрен янәшә куеп, автор үзенең теләген дә милләтенә турыдан-туры белдерә: Бер заман йад әйләсә биль илтифат милләт бәни / Иштә будыр максадым, мәэмүл wә мәсгүдийәтем, ... Әйләдем ғарзы мәхәббәт бән сәңа, и милләтем / Дуст күрерсең сән бәни дә - вар буңа әмнийәтем (Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең) [1, б. 114]. Шагыйрь бу теләген "Ләззәт вә тәм нәрсәдә?" шигырендә дә ачык чагылдыра. Бу дөньяда бик күп нәрсәләрдән ләззәт вә тәм табарга мөмкин булуы санап күрсәтелгәч, ... Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар / Бәнчә, бунда йәм дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар! [1, б. 162]; Бер генә милли бәхетнең безгә көлгән вакты йуқ / Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене, - дип белдерә [2, б. 129] һ.б. Шулай итеп, өммәт, милләт, миллийәт, милли төшенчә-атамалары белән авторның шәхси өмете, теләге һәм тормыштагы яшәеш максатының бер үк булуы тасвир ителә. Милләт сүзе, каләм, газета, журнал, аларда эшләүчеләр белән бәйләп кулланылганда, татар халкының бәхете, аның дәртенә-авыруына (наданлыгы истә тотыла) дәва буларак тасвир ителә. Алга таба, Г. Тукай өммәт һәм милләт сүзләре белән белдерелә торган мәгънәне халық, хас-ғам сүзе белән әйтә башлый: Җырлап торам, торган җирем тар булса да / Қурықмыйм, сөйгән халқым бу татар булса да [1, б. 175]; Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халқыма? / Бер мәләктән йәки шайтаннанмы илһамым килә? [2, б. 7]; Тийеш имеш үтәргә изге йулда бу ғомер барсы / Түләw берлән бурычны Тәңремә һәм халқыма қаршы [2, б. 126]. Сөйгән халқым сүз тезмәсенең татар һәм Тәңре сүзләре белән янәшә куелуы сәбәпле, халық сүзе өммәт/милләт төшенчәләре белән бер үк мәгънәдә кулланыла. Шулай булуга карамастан, күпчелек очракта халық сүзе булган контексттан бу сүзнең мәгънә эчтәлегендә гомумиләштерүнең киңрәк булуы аңлашыла. Аның лексема хәлендә - 37, сүзформа буларак 74 мәртәбә файдаланылуы билгеле [Сүзлек, 2009, б. 268-269]. Әлеге үзенчәлек халык төшенчәсенең традиция булып килә торган "хас wә ғам" тезмәсе белән бирелүеннән үк күренә: Күрең патша хәзрәтен / Җуйды халық хәсрәтен / Күргәч фетнә кәсрәтен (күплеген) / Киңлек бирде, бәдәwам, ... Тырышыйқ, и хас wә гам / Һәр көн үзгәрә заман / Җитәр, йоқламыйқ һаман / Таңнар атты, бәдәwам [1, б. 44]. Өммәт / милләт сүзләре белән чагыштырганда, халык төшенчәсенең мәгънә эчтәлегендә гомумиләштерүнең киңрәк булуы халық сүзенең нинди сүзләр белән ачыклануыннан да күренә: Нә йапсын, нәйләсен - динләр дәхи тупрака инмешләр / Бәдиһидерки: дин мөнфәк дәгелдер халқы дөнйадан [1, б. 140]. Сүз монда дөнья халкы турында бара, әһле дөнья тезмәсе белән чиратлаша, димәк, дин дигәндә дә ислам гына истә тотылмый: Изелделәр әһалилә берабәрлекдә динләр дә / Кәчеб мөслимләр исламдан, насара дине Ғыйсадан, - дип, автор үзе дә төрле диннәр турында сүз баруын искәртә [б. 140]. Алга таба халқы ғаләм, халқы Хауwа, халқы Адәм [1, б. 154]; Печән базары халқы [1, б. 275, б. 276]; Һират халқы [1, б. 288]; төрек халқы [1, б. 251]; җиһан халқы [1, б. 286, 2, б. 14]; Татар халқы [1, б. 299, 2, б. 37]; халқы дөнйа [2, б. 9]; дөнйа халқы [2, б. 141), мәҗлес халқы [2, б. 89] кебек тезмәләрдә файдаланыла. Бу тезмәләрнең күбесендә инде өммәт / милләт сүзләрен кулланып булмавы аңлашыла. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә: Хақ диннең асылы - дөреслеге "милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт"ләр эшчәнлеге белән бергә, каләм ярдәмендә язучылар гына халыкка аңлата алалар дигән фикер ислам динендәге һәм үзенең диненә ышанучы кеше төшенчәсе белдерелә торган мөселман, мөслим, мөслимә, мөслимин, мөэмин, әһле ислам (мөселманнар) сүзләренең үзенчә файдаланылуында чагылыш таба. Мөселман сүзе лексема һәм сүзформа хәләтендә - 21, мөслим - 7, мөэмин - 12 тапкыр, әһле ислам 3 мәртәбә файдаланыла. Шигъри әсәрләр эчтәлегендә әлеге сүзләр, сүз сөрешенә карап, төрлечә бирелә. 1) Ислам динендәге һәм үз диненә ышанучы кеше сүзе туры мәгъ нәсендә: Атаңыз, анаңызның шатлығы сез / Ике дөнйада йөзләр аклығы сез / Каму мөслимләрең уртаклығы сез / Безем дине мотаһһар (саф) паклеге сез [1, б. 52]; Һәр тараф мөслимләри бер-бер идәрләр аһ wә ваһ / Нә сәбәбле кәлди безгә бөйлә бер бәхте сияһ (кара) [1, б. 56]; Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр / Моны сизгән мөселманға чыдаw мөмкинме җан җанмай [1, б. 93]; 2) Ислам диненә тугрылык төшенчәсе шул динне өйрәтүче чалмалының икейөзлелегенә, аның җәһаләт-наданлыгына каршы куелу рәвешендә бирелә: Бохарилар бохары (сөреме) бунда улсынмы хөкем фәрма? / Диермисез: бохарилық мөселманлыққа улсын дал (билгесе) / Йитәр, инсаф идең, артық кәрәк инсаф, хәйасезләр (оятсызлар) / Йапунлар да чапан кисен, диеп куптармаңыз җәнҗал! [1, б. 86]; Ғомумән мөслимине һәр заман мәэмүре вөҗдан ит (вөҗдан кушканча йөрт) / Азад ит сакымызны (аякларымызны) бағлайан әғлялы чалмадан (чалма богауларыннан) [1, б. 140]; Җитмәгәнме мин укыткан? "Мәғрифәт лазем" - диләр / "Мохтәсар"да хәез, истинҗа, тәһарәт бар иде / Һәммәсе кяфергә охшашлы бу тар чалбарларың / Нә мөселманлыққа анларда шәбаһәт (охшау) бар иде / Йоклаған, сүнгән татарны баш күтәрттеләр шулар / Йақты көннәр үтте; хәзрәтләргә рәхәт бар иде [1, б. 247] һ.б.; 3) Туры мәгънәдә әйтелүне сатирик планда аңларга мөмкинлек бирә торган сурәтләү чарасы буларак: Руслар эш күрәләр / Мөселманнар төш күрәләр [1, б. 244]. "Печән базары..." әсәрендә мөселман сүзе туры мәгънәсе белән 6 мәртәбә кабатлана: Шунда бардыр бер мөселман пәһлеwан [1, б. 260]; Ағламаска - бер мөселман башы бу / Һәр мөселман бәндәнең җанашы бу [б. 263]. Сүз сөреше, контексттан бу сүзнең сатирик сурәт ясау чарасы буларак файдаланылуы аңлашыла. Түбәндәге юлларда да шул ук юнәлеш дәвам иттерелә: Wатан йақтырту чы шәмнәрне сүндерт / Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт / Утыз ел қазыған баз бик тирән шул / Менә инде Хәмитең шунда Гөмберрррт [2, б. 27]; Мөселманнарны сатамыз чәчле абзыкайларға [2, б. 159]; Һай ғомерләр! Әһле исламда итағать (буйсыну) бар иде [1, 247] һ.б. Предметның билгесен белдерү вазифасы белән кулланылганда да, шул ук сатирик план саклануы аңлашыла: Мөселман казлығы чыққан базарға / Шәриғатьттә хәрәм дуңғызға каршы [2, б. 145]; Симердем мин - сигез пот булдым инде / Ашағаным мөселман ашы сеңде [2, б. 332] һ.б. Г. Тукайның аерым шигъри әсәрләрендә, кешеләрнең кан-кардәш нәселдәнлеген, дини карашлары бәйләнеш-мөнәсәбәтләрен белдерә торган абстракт мәгънәле сүзләрнең татар исем-атамасы нигезенә утыртылуы аңлашыла. Татар сүзе лексема, сүзформа, тезмә сүз, сүз тезмәсе, фразеологик бөтен буларак 72 мәртәбә кулланыла. Автор бу төшенчәне, беренче шигырьләреннән үк, иҗтимагый-сәяси- милли яссылыкта, алга таба шәхси хис-кичерешләр тасвир итү чарасы буларак файдалана: Татарлар рәфғате (бөеклеге), шаны сикез кат күкләрә китсен / Әбәд-сәрмәд (мәңге, һәрвакыт) бу милләтне Ходаем бәхтийар итсен, ... Мәгариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат [1985, 1, б. 24]; Җәридә - бер фәридә, наме "Нур"дыр / Татара йақты көндер һәм сөрудыр (куаныч) [б. 34]; Тигез булды законда / Татар, урыс, йапун да [1, б. 40]. "Тартар кошы сайрый" шигырендә, татар сүзе 20 мәртәбә кабатлана: Тора татар! Тора татар / Уйқудан тиз тора татар, ... Тор! Селкен! Қузгал, татар! / Алға адым сал, татар / Бул син ғалиел-ғальдән ғали / Сезнең бит иқбал (якты киләчәк), татар / Һәр бер милләт җиз торбаны / Сезне кушып тартадыр, ... Ғыйльмә рәғ бәт (күңел) сал, татар, ... Надан булу - ғәр татар / Аңғар дөнья тар, тат ар / Алсаң өлеш һәр фәннән / Бәхтең булыр йар, татар [1, б. 143]. Бу фикерне авторның беренче шигырендә үк күтәрүе һәм алга таба да дәвам итүе мәгълүм: Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә / Татар күңле ниләр сизгәнен, ... Күпме михнәт чиккән безнең халық / Күпме күз йәшләре түгелгән / Милли хисләр белән йалқынланып / Сызлыпсызлып чыға күңелдән [2, б. 55] һ.б.; "Үз-үземә" дигән шигырь эчтәлегендә татар сүзе, шәхси-эчке үсеш, күңелнең югары күтәрелеше, инсане гали төшенчәсенең нигезе буларак тасвир ителә: Телим булырға мин инсане ғали / Тели күңлем тәғали биттәwәли, ... Күңел берлән сөйәм бәхтен татарның / Татар бәхте өчен мин җан атармын / Татар бит мин, үзем дә чын татармын / Хисапсыз күп минем милләткә wәғдәм [1, б. 120]. Аңлашылганча, инсане ғали, татар, бәхет, милләт, wәғдә төшенчәләре белән шәхеснең бөек булуы барлыкка килә дигән фикер тасвирлана. Әлеге бөеклек шәхеснең теле, сүзе, каләме, кауле, кәлям, ләфыз, лисан, лөгать, авыз сөйләмендә дә чагылыш таба. Тел сүзе берничә мәгънәсе белән 38 мәртәбә кабатлана: 1) Кешенең авызы эчендәге азык чәйнәргә, сөйләргә ярдәм итә торган конкрет мәгънәдә әгъза атамасы буларак кулланылуы белән бергә: Баw белән ул эшне яхшы җайлады / Бер очын Башның теленә бәйләде [1985, 1, б. 269]; Үз баласын ул йуа, пакьли, теле берлән йалый / "Бәбкәйем! дип, күз нурым!" - дип, йәш баласын иркәли [1985, 2, б. 167] һ.б. берничә абстракт мәгънәсе белән реальләшүе күренә. 2) Кешеләргә үзара аралашу, аңлашу, хәбәрләшү, фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бара торган лексик һәм грамматик категорияләр системасы мәгънәсендә: И туған тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле / Дөнйада күп нәрсә белдем син туған тел аркылы / Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, ... И туған тел! Һәрwакытта йәрдәмең берлән синең..., И туған тел! Синдә булған иң элек қылған доғам... [1985, 2, б. 65]; Сөйли тел: "Кайниғач, кайне, кәләш, дип һәм дә балдыз", - дип [2, б. 195]; Рус җирендә без әсәрле, эзле без / ... Рус белән тормыш кичердек сайрашып / Тел, лөғать, ғадәт wә әхлак алмашып [2, б. 268] һ.б. 3) Тел сүзенең 'сөйләү, тәгъбирләү, җырлау' мәгънәсендә кулланылуы: Инде китте элгәре / Зынҗырланған телләре / Милләтнең былбыллары / Сайрап-сайрап тордыйа [1985, 1, б. 41]; Син дә шул диңгез йарында, и ағу йоткан көчек! / Телләрең сузған буласың-җитми, җитми, кит күчеп [1, б. 233]; Йуқ айағы, гәwдәсе һәм йуқ кулы / Бер кисек баштыр, һаман сөйләр теле [1, б. 261] һ.б.; 4) Тел сүзе 'кешенең күңеле, вөҗүд-барлыгы' мәгънәсендә: Телем, күңелем, вөҗүдем сезгә разый / Әле һич күрмәгән сезләрне мазый (үткән заманда сезнең ишеләр күрелмәгән) [1985, 1, б. 127] һ.б. 5) Тел сүзенең фразеологик әйләнмәләр буларак файдалануы: Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын, - тел тидерткән дөнйадыр [1985, 1, б. 116]; Бер хикәйәт килде телемгә йарый / Йахшылап сөйләп булса йарый [1985, 1, б. 260]; Тел очында бар буғай бер бик кызық, үткен сүзе [1985, 2, б. 165] һ.б. Туган тел төшенчәсенең төп берәмлеге булган сүз, лексема, сүзформа, тезмә сүз, сүзтезмә, фразеологик бөтеннәр буларак, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә 186 мәртәбә кулланыла [Сүзлек, 2009, 2, б. 146-148]. Башка барлык чаралар кебек, автор бу төшенчәләрне дә, катлаулы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр нигезендә, төрле мәгънәләре белән файдалана. Сүз дигән лексик берәмлек сүзформа халәтендә, эзлекле рәвештә диярлек, тел сүзе белән белдерелә торган фикер, тәгъбирләү, сөйләү мәгънәсендә файдаланыла: Һәр тарафка нур сачәр, мәшһүр улыр / Сүзләре энҗе кеби мәнсур улыр [1, б. 34]; Улыб бер сүздә бер дәртле җәмәғәт / Чыгыб мәйданә, күстәрде сәнағать [1, б. 38]; Сүземә бакыңыз-юллар ачармын / Үземә бакмаңыз-үзем начармын [1, б. 48]. Авторның "Хале хазир" ("Хәзерге хәл") шигырендә кемнәрнең һәм ни өчен имләт (дәвалау), гыйззәт (олылау), инсият (татулык), шигърият, хикмәт, риқкать (нечкәлек), хөррият, кодсият (изгелек, пакьлек), милләт сүзләренең кадерен белмәүләре турында языла [2, б. 129]. Бу урында сүз гомуми бер төшенчә буларак күзаллана. Мисаллардан күренгәнчә, сүз лексик берәмлеген, әдәби контекстка бәйле хәлдә, 'фикер, төшенчә дигән мәгънәсе белән аңларга мөмкинлек бирелә, шулай ук аның Коръән аяте, акча, тел һ.б. лексик-семантик вариантлары белән алмаштырылып файдаланылуы аңлашыла, сүз төшенчәсе, тәмле, татлы, шагыйрәнә, туғры һ.б. кебек билгеләре белән ачыклана. Шуның белән бергә, сүз лексик берәмлеге тел сүзе белдерә торган сөйләү, тәгъбирләү, фикер белдерү мәгънәләре белән кулланылганда, лексема халәтендәге сүз берәмлегенең, процесс атамасы булу белән бергә, сүз тезмәсе хасил итүендә бу очракта фикерне сөйләүче һәм аны тыңлаучының үзара мөнәсәбәте, әңгәмәдәш булуы чагыла: Хәтерең қалмасын / Бер-ике сүз әйтим [1, б. 32]; Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим / "Йосыф-Йағкуб китабы"ның көйен көйлим [1, б. 42]; Шул сүз илә мескен ирен төрткәли / Қаршы әйтсә, йаңағына сөрткәли [1, б. 75] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, бу алымны авторның эзлекле рәвештә дәвам итүе, аерым сүз тезмәләренең фразеологик бөтен буларак файдаланылуы да күренә. Персонажның үз-үзе белән сөйләшүе формасында язылган шигырьләрендә дә әңгәмә нигезенең саклануын күрәбез. "Утырышу" шигырендә: Мин ғашыйқны сүз аңлый дип уйлый инде, ... Қайда аңлау миңа! Бер сүздә аңламыйм / Ишетмим дә, тыңламыйм да, санламыйм, ... Һаман сөйлим: мин тик ирнен, тешен қарыйм [1, б. 177]. "Фөрьйад" ("Аһ-зар") шигырендә: Тәмсез ачы сүзләр миңа йаwа иде / Тама иде аwлақ җирдә күздән каннар [1, б. 202]; Йатқызмақчы булсаң қулыңнан ычқына / Тәмсез сүзләр сөйли, сүгнә, қычқыра [1, б. 204]. "Осуле кадимче" сатирик шигырендә: Чығып барғанда дөп-дөп типкәлиләр / Йаман сүзләр белән сипкәлиләр [1, б. 243] һ.б. Шулай итеп, кешеләрнең кан-кардәш нәселдәнлегенә, дини карашлары бәйләнеш-мөнәсәбәтләре нигезенә куеп карарга мөмкин булган сүз лексик берәмлеген Г. Тукай үзенең шигъри әсәрләрендә лексема һәм сүзформа хәләтендә, процесс белдерә торган сүзләр белән дә, яисә алардан башка да кулланып, тасвир чарасына әверелдерә. Каләм сүзе 39 мәртәбә кабатлана. Беренче шигырьләрдә үк ул, татар телендәге журнал, газета басылу уңае белән, язма сүз, наданлыкка каршы язучылык хезмәте турындагы мәгънәсе белән кулланыла: Сарылды милләтең йәш каһреманлары каләмләргә / Мәхәл вармы борынғыдай хәзән, хәсрәт, әләмләргә (кайгы, хәсрәт, ачынуларга [1, б. 25]; Аны мәдх wә сәнамыз та әбәддер (аны мактарбыз һәм зурларбыз мәңгегә) / Қаләм гүйә аны мәдхә әсәддер (Каләм аны арысландай мактый) [1, б. 35, 38]; Китте хәсрәт, әләмнәр / Иркенләде каләмнәр [1, б. 41] һ.б. "И каләм!" шигырендә каләмгә, тере җанга эндәшкән кебек, син безгә, милләткә тугры юлга басарга, ярдәм ит, наданлыкның начарлыгын, агу икәнен аңлат, белем алырга чакырып яз, дип, ялынып ярдәм сорала: И қаләм! Китсен әләм, сән әйлә безне шадыман / Без дә сайәндә улалым туғры йула қадыман (Без дә синең аркаңда тугры юлга басыйк аяк), қыл тәрәххем милләтә - қалдырма, зинһар, зилләтә (Милләткә мәрхәмәт ит, зинһар, хурлыкка калдырма), И қаләм, сәндин кәлүр һәп бәхтемез, икбалемез / Бәкләнүр дүрт күзилән лотфыңда истиқбалемез (И каләм! Бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер / Якты киләчәгебез дүрт күз белән рәхмәтеңнән көтелә), Әйлә ярдәм безгә һәрдәм, и каләм, қыл мәрхәмәт / Дәфғулынсын җөмлә хәсрәт, фәқр wә хақр, мәскәнәт (безгә һәрдаим ярдәм һәм мәрхәмәт ит / Хәсрәт, хурлык, мескенлекләр - мәңгегә кит!) [1, б. 56]. Қаләм сүзе берничә мәртәбә, язу коралы дигән туры һәм төп мәгънәсе белән кулланыла: Қаләмне забт идеб вирдем ниһайәт ( Ниһаять каләмемне туктаттым язудан) [б. 29]; Қаләм қулда була торып, йәш шағыйрьгә / Мәғлүмдер ки, қурқу берлән өркү харам [1, б. 175] һ.б. Кәлям сүзе - 1 мәртәбә: Таң сызылғанча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям (әйтмә сүз) / Тик дийерләр: "Барча мөэмингә, мөселманға сәлям!" [2, б. 188]. Каwле сүзе - 3 мәртәбә: Йазылмыш детрәйан әлләрлә ғарзы хале милләт бу / Шикайәтдер сәңа бездән: әсәрлән каwле шәквадан (Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу / Син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән) [1, б. 140]; Рөшеде вар, каwле гүзәл, наме Рәшид (Зиһене бар, сүзе гүзәл, исеме Рәшид) [1, б. 319]. Ләфыз сүзе 5 мәртәбә кулланыла: Ләфзы "милли"и сәвәр қальбем бәнем, билмәм, нәдән? [1, б. 114]; Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп / Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый, ... Һич йаратмыйм аның шулай саташуын / Фани дөнйа сүзе берлә маташуын / Телим, ташлап кирәкмәгән wак сүзләрне / "Сөйәм, җаным" ләфызларына ашуын [1, б. 177]; Әгәр булса "сөю" ләфзы кочаклау куллар арғанчы / Үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарғанчы [2, б. 178]. Аерым юлларда, "ләфыз" һәм "сүз" үзара чиратлаштырыла, бу очракта "ләфыз"ның, "вак сүзләргә" каршы куелып, стилистик югарылыгына басым ясала, әмма икенче яктан, тормышта кешенең шатлыгына тап булып төшкән, кирәге булмаган гөнаһ мәгънәсенең атамасы буларак оят, кабахәт дип бәяләнә. Лисан сүзе - 2 мәртәбә: Сәнең җисмең йаратылмыш сәма чөн / Лисаның зикре-тәсбих чөн, сәна чөн (Синең гәүдәң яратылган күк өчен / Телең (сөйләмең) - зикре-тәсбих өчен, мактау өчен) [1, б. 105]; Чәнчә дә ул күңлеңә йаwыз лисане хәнҗәрен / Нигә кәйфең китте, дуст ым? - ди, мәхәббәт күрсәтә [2, б. 26]. Лөғат сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Рус җирендә без әсәрле, эзле без / Рус белән тормыш кичердек сайрашып / Тел, лөғат, ғадәт wә әхлак алмашып [2, б. 268]; Алты елда үзгәреп китте лөғат һәм истилях [2, б. 274]. Аwыз / ауыз сүзе берничә мәртәбә сүз әйтү, сөйләү мәгънәсе бе лән файдаланыла: Мактап сөйлим изге эшне - бал аwыз мин [1, б. 175]; Ғазбилә (газыб илә, ачу белән) аузыннан утлар чәчрәде [1, б. 266, 272]; Милләтче бик куркак бит ул, судан курка / Гәрчә милләт диеп аwыз суын корта [1, б. 299]. Сөйләү сүзе төрле форма һәм мәгънәләре белән 90 мәртәбә кабатлана. Мисаллардан Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, тел, сүз төшенчәләрен белдерә торган атамаларның күплеге, аларның төрле мәгънә төсмерләре белән кулланылуы аңлашыла. Бу дөньяда бергәләп яшәү һәм эшләү, торак атамаларын белдерә торган сүзләр һәм аларның кулланылышы. Бу дөньяда бергәләп яшәү һәм эшләү, торак атамаларын белдерә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр дигәндә, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, традиция булып килә торган дар сүзенең яшәү урыны дигән мәгънәсе белән ялгыз кулланылмыйча, "Театр" шигырендә, дарел-голүм (белем йорты), дарел-әдәп (әдәп йорты) парлы сүзләре һәм кушма сүз хасил итеп тә файдаланыла: wә ул дарел-ғолүм, дарел-әдәптер / Холықларны төзәтмәккә сәбәптер [1985, 1, б. 173]; Каф таwы артында үсә самарау - кош баласы / Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн (фәннәр йорты, университет) саласы [1, б. 249]. Яшәү һәм эшләү торак төшенчәләренә карйа, көй, мәхәл, ил, кала, аwыл, шәһәр, wатан атамалары берләшә. Карйә сүзе - 3, көй сүзе 1 тапкыр файдаланыла: Көйлеләр, қарйәлеләр дә қарии / Һәр кимә бәрқ ора нурый бариқый (Авылда да, салада да алып укучыларына / Барысына да, яктыртып, нурлар бөрки) [1, б. 27]; Әйләдем әмреңлә қарйәтән, шәһрән дә бән (Әмрең белән авылда да, шәһәрдә дә өндәдем) [1, 149]; Анда һәртөрле ғаҗәпләр бар да бар / Қып-қызыл алтын шәһәр, җиз қарйәләр [1, б. 268]. Мәхәллә сүзе 3 мәртәбә кабатлана: Сарылды милләтең йәш қаһреманлары қаләмләргә / Мәхәл (урын) вармы борынғыдай хәзән, хәсрәт, әләмләргә, ... Мәхәлле нәшре ғали җай шәһәрдер / Ки нуры тәхте пае падишаһдыр (Басылу мәхәлләсе - зур шәһәр урыны, Патша аяк баскан җирдә чыккан ул нур) [1, б. 34]; Утыз биштә мәхәллә башы булдым / Кырық йәшьтә Дума әғзасы булдым [2, б. 332]. Ил сүзе 3 тапкыр файдаланыла: Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый / Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый, ... Көзге төн, йәмсез, караңғы... Өй түрендә җил җылый / Җил-хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый [2, б. 196]; Төркийәдә бер теләнче сухта (әрәмтамак) булған Мостафа / Монда кайтып ил казасы, фетнә булған Мостафа [2, б. 211]. Қала сүзе 5 мәртәбә кулланыла: Күршеләр йөк төйәп / Қалаға саттылар [1, б. 32]; Йақтыра қала, урамнар / Қырлар, йақын урманнар [1, б. 214, 2, б. 174]; Кич. Аз-азлап тынлана / Шаwлап торган бу қала, ... Йалт иттергән қаланы / Ай нуры алтынлаған [1, б. 215] һ.б. Аwыл сүзе лексема хәлендә - 12, сүзформа буларак - 15, ауыл сүзе сүзформа рәвешендә 5 мәртәбә кулланыла, "Шүрәле" поэмасында - 5 тапкыр торак мәгънәсе белән файдаланыла: Нәқ Қазан артында бардыр бер аwыл - Қырлай диләр, ... Ул аwылның, - һич онытмыйм, һәр йағы урман иде, ... Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу аwыл бик кечкенә [1, б. 168] һ.б. Әлеге мәгънәсе белән аwыл сүзе шагыйрьнең башка шигырьләрендә дә кулланыла: Таw башына салынғандыр безнең аwыл / Бер чишмә бар, йакын безнең аwылға ул / Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм / Шуңар күрә сөйәм җаным-тәнем белән [2, б. 51]; Менә кич. Зур аwыл өстендә чықты нурлы ай калкып, ... Аwыл кырыйында бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут [2, б. 66] һ.б. Аwыл сүзе авылда яшәүче халык дигән мәгънәсе белән: Аwыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арған / Халық йоклый - қаты, тәмле wә рәхәт уйкуға талған, ... Урамда өрми этләр дә, аwыл үлгән, таwыш-тын йуқ [2, б. 66] һ.б. Шәһәр / шәһре сүзе лексема буларак - 5, сүзформа халәтендә - 12 мәртәбә ʻяшәү, эшләү урыны, торакʻ дигән мәгънәсе белән кулланыла: Хуш, ғомер иткән шәһәр! Инде еракта калдығыз / Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез йуғалдығыз [1, б. 158]; Мәхәлле нәшре ғали җай шәһәрдер / Ки нуры тәхте пае падишаһдыр [1, б. 34]; Бу миһманханә улды шәһрә фаиқ / Дәгел миһман, олуғ шаһларға лайық [1, б. 37] һ.б. Wатан сүзе 3 мәртәбә кулланыла: Wатан йақтыртучы шәмнәрне сүндерт / Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт [2, б. 27]; Шул халықныңмы хоқуққа хаққы юқ? / Хақлыбыз уртақ wатанда шактый ук! [2, б. 269]; Қайт әле монда wатанға, қайт әле, сарғайтма әле / Күз қарашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рийә [2, б. 274]. Тикшерелә торган язма истәлекләрдә 'Теге дөньяга - мәңгелек йортка күчү урыны'н белдерә торган төшенчәләр ахирәт, қыйамәт, замана ахыры, мәмат булу, қабер, мәхшәр, гүр, ләхет, җәһәннәм, дүзәх, җәхим тәмуғ атамалары белән белдерелә. Ахирәт сүзе 3 мәртәбә кулланыла: Намаз укыр ул ахирәт хатыны! [2, б. 270]; Алғаны булса берәүдән, ахирәт истән чыға / Биргәне булса: йанарсың, ди, қыйамәт күрсәтә [2, б. 25]; Күчтең инде дөнйабыздан ахирәткә, Хуш, песи! / Байлығы берлән иманның, изгелектә күч песи [2, б. 168]. Қыйамәт сүзе 13 мәртәбә кабатлана: а) Ахирәт көне, дөнья беткән көн, үлгәннән соң яңадан терелү дигән дини мәгънәсе белән: Сак берлән Сок қыйамәттә берсен берсе очрата [2, б. 10]; ә) шул ук мәгънә, чынбарлыктагы сәяси хәлгә нисбәтән: Күп йәш йегетләр үлде / Мәетләр дөнйа тулды / Намнәре бақый булды / Та қыйамәт тидийә [1, б. 40]; Қыйамәт йакын килде - җир сораучы йарылды / Ғалимнәр тәүбә қылды, - Аллаһ дигел бәдәwам, ... Замана ахыры булды - хәйәтлар мәмат булды (тереклек, тормыш бетте, тере җаннар үлеккә әйләнде) / Көлгәнләр йөзтүбән китте, - Аллаһ дигел бәдәwам [1, б. 109]; Калур бақыйбу журнал та қыйамәт [1, б. 128] һ.б.; б) шул ук мәгънәне шәхси кичерешкә, теләк-омтылышларга бәйләп: Йуқ ифакатьта қыйамәт, шуйлә бер мәхмүреңез (Кыямәткә кадәр сезгә булган гыйшык исереклегеннән айну юк) [1, б. 68]; Җисменә җан өрсәм, үтермәс иде милләт мине / Та қыйамәт зикридәрди, бәлки, тәғзимләп мине (олылап) [1, б. 227] һ.б.; в) тавыш, шау-шу, гауга, тәртипсезлек мәгънәсендә: Һич кеше белми: ни хикмәт бу, ни бу? / Әллә чынлап та қыйамәт көнме бу? [1, б. 274]; Алғаны булса берәүдән, ахирәт истән чыға / Биргәне булса: йанарсың, ди, қыйамәт күрсәтә [2, б. 25] һ.б. Мәхшәр сүзе 7 мәртәбә файдаланыла: а) кыямәт көнендә яңадан терелгән кешеләрнең җыелу урыны дигән дини мәгънәнең чынбар лыктагы иҗтимагый хәлләргә мөнәсәбәте белән: Туктале, алдыңда, дуст, мәхшәр дә бардыр, суд та бар / Каһре Хақ бар; тиз йанар қорсағың анда ут та бар! [1, б. 189]; Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм / Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм / Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне / Мәшхәргәчә телләр сөйләр, йазар каләм! [2, б. 260]; ә) шул ук мәгънә табигать күренешенә бәйле хәлдә: Белерсең син боларның мәхшәре дип / Бу бозларны - үлекләр ғаскәре дип [1, б. 153]; б) шул ук мәгънәне шәхси кичерешкә, теләк- омтылышларга бәйләп: Хаклық астка күмелгән шул, өсттә түгел / Шуның өчен астка табан тарта күңел / Хаклық берлән мәхшәргәчә бергә булыр / Өчен, син дә, - тиз бул, тиз бул, - җиргә күмел [1, б. 164]; "Ни бәхет! - дим, - иртәгә кич син тағын да йанмасаң / Бу йатыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузғалмасам" [2, б. 220]; Йаwме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем [2, б. 238]; в) сатирик планда: қылмасаңыз сез миңа йәрдәм әгәр / Сезгә миннән йәүме мәхшәр дәғwа бар! [1, б. 264]. Гүр сүзе 7 мәртәбә кулланыла: Син кайда барсаң да / Урның иде түрдә / Акчасыз күп артық / Тыныч йату гүрдә (кабердә) [1985, 1, б. 31]; Ғамьсез яттық / Сасы җирдә / Чергән тирес / тәй черсәк тә / Чиркәнмәдек / Бу хәлләрдән / Wакытсыз гүр / гә керсәк тә [б. 131]; Мулла әнкәсе булғач / Утырырмын түрдә дә / Дөнйада да күп файда / Рәхәт күреп гүрдә дә [1, б. 182]. Ләхет сүзе 5 мәртәбә кабатлана: Wәләкин, бир заман, ул тик бераз үссен дә ир булсын / Күренер киң җиһан аңгар қабердән һәм ләхеттән тар (кабернең мәет куяр өчен уелган өлеше) [1, б. 155]; Туқтале, беркөн килер дә, өйрәтер, әлбәт, ләхет / Миллионың ул тар ләхеттә файда бирмәс бәдбәхет! [1, б. 189]; Приемның, ай, ишеге тар ләхеттән тар икән [1, б. 250, б. 333]. Җәһәннәм сүзе 9 мәртәбә кулланыла: а) ʻутлы тәмуг, гөнаһлы кешеләрне "Теге дөньяда" газаплау урыныʼ дигән дини мәгънәсе белән: Ғаҗәп, хәйран булыр фәрзәнде адәм / Йакын бармыйк - аның асты җәһәннәм (тәмуг) [1, б. 109]; Алсын ғына шайтан иманыңны / Җәһәннәмлек бу дип кайғырмас [2, б. 36]; ә) шул ук мәгънә шәхси хисләр булып чагылышында: Бөйлә кайнар дәмгы ғайнем, ғайне зәқкумме? Ғаҗәб! Күз йәшем кайнар, әллә ул ағулы сумы?) / Йә җәһәннәмләр, җәхимләр (тәмуг, җәһәннәм уты) бу өтелгән тәндәме? [1, б. 136]; Қалмасын дустлық, мәхәббәт, чын сөешмәк дөнйада / Бу җәһәннәмдер, түгел Ширин илә Фәрһад җире [2, б. 128]; б) газаплы авыр тормыш мәгънәсендә: Очраса без / гә тол карчық / Хатыннар гәр / Йортка кердек / Гөнаһ һич қыл / масак та, без / Җәһәннәмгә / Утка кердек [1, б. 133]. Җәхим сүзе 3 мәртәбә кулланыла: Мөхәррирләр сәбәб диндә сәбатә / Ике дөнйа җәхименнән нәҗатә (Язучылар - диндә ныклыкка сәбәп / Ике дөнья тәмугыннан котылуга чара) [б. 48]; Җәхиме дөнйада булдырды инсафым лә вөҗданым (Инсафым һәм вөҗданым дөньяны тәмуг ясый миңа) [1, б. 60]; Йә җәһәннәмләр, җәхимләр (тәмуг, җәһәннәм уты) бу өтелгән тәндәме? [1, б. 136]. Дүзәх сүзе 3 мәртәбә кабатлана: Наре дүзәхдер (тәмуг), хәкыйкать, шагыйрең қальбендәми? [1, б. 136]; Қуш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде / Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде [1, б. 174]; Мин сизәм: дөнйа йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа / Бер шиғырь йазсам ғына, җәннәт wә ризваным килә [2, б. 7]. Тәмуғ сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Качасиде моннан / Бу йәмьсез тәмуғтан [2, б. 86]; Шунда ук, кызлар симергәч, уляга, ди, бер кичен / Бар тәмуғдан, бар җәһәннәмнән дә киң һәм зур мичен [2, б. 243]. Җәннәт сүзе лексема буларак - 10, сүзформа халәтендә 6 мәртәбә кабатлана: Кәндеми суфи белүб, хәтрли йердем җәннәти (Үземне суфи исәпләп, оҗмахны искә ала идем) [1, б. 67]; Ишан хәзрәт билет бирсә бәңа гәр / Аның лә җәннәтә керсәм бәрабәр [1, б. 96]; Максадым тәнвир (яктырту) иде бу милләтнең әтфалене (балаларыны) / Анлара каршы ачыб җәннәтләрең әқфалене (йозакларын) [1, б. 149]. Оҗмах сүзе лексема буларак - 9, сүзформа халәтендә 8 мәртәбә кабатлана: а) үлгәч, диндар кешеләрнең җаннары рәхәт яши торган җәннәт дигән мәгънәсе белән: Булсайде оҗмах түрендә әүwәл үк рәсме моның / Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хауwасына [1, б. 246]; Туйса Иблис тормышыннан йәд итә оҗмахларын / Йад итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлық чакларын [2, б. 224]; ә) шул ук мәгънә чынбарлыктагы үсеш хәлләренә нисбәтән: Барып керик хөррийәтнең кочағына / Тәрәққыйнең күкләренә очмағына / Бу йегетләр безне дөнйа оҗмахына / Кулдан тотып җитәклиләр, белең имди [1, б. 43] һ.б.; б) шул ук мәгънәне шәхси кичерешләргә бәйләп: Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары / Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары [1, б. 159]; Ник ошатасың аны оҗмахка, син - "кяфер!" диләр / Бер қолағымнан керә дә бер қолағымнан чыға [1, б. 302]; в) шул ук мәгънә дөньядагы рәхәтлек турында: Йәш йегетнең қуйны - оҗмах, ағзы - бал / Йөзләре алсу-кызылдыр, буе - тал [1, б. 77]; Сөйәм кочмакға мәрмәр муйныңызны / Сөйәм оҗмахкка биңзәр куйныңызны [1, б. 95] һ.б.; г) шул ук мәгънә сатирик планда: Без оҗмах кошлары булдық бу җирдә / Бөтен бүлмә тулып китте саwапка [1, б. 241]; Үземне гүйә ки оҗмахта күрдем [1, б. 242] һ.б. Мисаллардан адәм баласының Теге дөньядагы урыннары Бу дөньяда яшәү урыннарыннан күбрәк булуы күренә. Адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган мал, нигъмәт, акча һ.б. төшенчәләрне белдерә торган сүзләр һәм аларның кулланылышы. Өйрәнелә торган язма истәлекләрдә кешеләрнең яшәеше өчен кирәкле матди байлык, муллыкны // фәкыйрьлекне белдерә торган төшенчәләр атамалары кулланылуы да табигый. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә кәсрәт, дәwләт, дөнйа, җаһ-у-мал / мискин, бисәр (мескен), зар: Кем, белерсән: ошбу дөнйа кәсрәте (муллыгы) / Нәйләде Қарунны, дөнйа дәwләте / Дәхи Фиргаwемне дөнйа кәсрәте? [1889, б, 3, 2002, б. 62]; Күреб бу дәклү дөнйаны ушал зән, ... Нә йаwыз вәсеф ирер бу хөббе дөнйа! [б. 6, 2002, б. 67]; Падишаһның дәwләтендә ғый-у-хуш, ... Нә дәwләт бонлар, и мискин! Имәс шөкранәсе мөмкин! [б. 79] һ.б. Мал, хәзинә, мал-у-хәзинә, милек, әмвал, комаш, бай кол-кәнизәк, алтын-көмеш // фәқир: Малыны инфақ идә бәһре Хода / Билә улыр әйләмәйән мәйле мал / Гакс илә мәүсуф улубән әһле залл / Малны хифз идеб иманыдин ғазиз / Әһле халь сайар үзене би тәмиз [1889, б. 3, 2002, б. 63]; Җиһанның җаһ-малы (югары дәрәҗә) нәфсә (нәфескә) ғайәт тә хәсәндер бу (күркәмдер) Wәли, мәғнән, җәһәннәм сүигә каид рәэсәндер (Вәләкин, чынлыкта, җәһәннәм явызлыгына турыдан-туры җитәкләүчедер) [1889, 5, 2002, 66]; Варалар малы вафирлә зәнинә / Вирәләр би кыйасаңа хәзинә, ... Виреб хәленчә малы, шаб һәм йир / Җыеб ғайәт тә күп мал-у-хәзинә [б. 6, 2002, б. 67]; Гяһ килер, гяһа кәдисәр җаһ-у-мал [б. 81]; Улмадымы милке Мисра падишаһ [б. 81] һ.б. Ниғмәт / ниғам / нәғыйм: Безә вирде бу дәклү ниғам (нигъмәтнең күплеге) - ғыйзами (чиксез зур) [б. 7]; Дәхи бу ниғмәте ғыйзамайа (чиксез күп) һәр ан (вакыт) [2002, б. 69]; Әйләйүб, вирмеш иде дөрлү нәғыйм, ... Ниғмәтем йиеб, чигүбән рәхәтем, ... Арттырырам ниғмәтне сәрбәсәр [б. 9, 2002, б. 72] һ.б. Пул, парә, фөлүр, акча, дирһәм: әлемдә ике пул (акча) [1889, б. 2, 2002, б. 62]; Ике парә афатедин бу кадәр / Әһле мәғънә ихтыйаты қылдылар [б. 63]; Вирде дәрвишә дәхи биш йөз фөлүр [б. 83]; Бер кичә биш йөз фөлүрәсен вирер / ... Чығарыр, вирер шу дәм биш йөз фөлүр, ... Биш дәгел, гәр улынырса, бең фөлүр / Виреб, итәрләрде һәр көн хозур [б. 84]. Фөлүр сүзе - 11, ақча сүзе 10 мәртәбә кабатлана. Дөрр, энҗе, сим, зәр, гәwһәр: Диде: "Нокрәме әлеңдә, йәки дөрр... Сим-у дөрр ирмәс, әлемдә ике пул!" [1988, б. 2, 2002, б. 62]; Санасын, энҗү ирер, куймыш тезеб [б. 84]; Симү-у зәрдән һәм гәwһәрдән, нә ки бар / Вирделәр дәрвишә дәхи, би шөмар (хисапсыз) [б. 89] һ.б. Г. Кандалый поэмаларында һәм шигырьләрендә: дәwләт, мал, әнғам, мал-милек, мале дөнйа, ниғмәт // мал-милексез: Зәһи дәwләтледер бу нас (кешеләр) / Зәһи әғзаз (газиз), зәһи әқдар (кадерле) [б. 306]; Бөтә бағлар, үсә гөлләр / Зәһи әнғам (муллык, байлык), зәһи ихсан [б. 307]; Қәдер-ғиззәт мал-милек белән имәс / Һәм мәратибләр (мәртәбәләр, дәрәҗәләр) бозор гилән имәс (зурлык, олысыманлык белән түгел) / Мал-милексез кеше хар (начар) улса иде / Ул рәсүли белән йар улмас иде, ... Гәр булдырса мал wә милекдә қәдер / Һәм мәратиб белән улсайде садыр (мәртәбәләр белән алдынгылык булса иде) / Мусаға йар улмайа ирде Һарун / Йар улыр ирдеки Фирғәүен, Қарун [б. 329] һ.б. Алтын, зәр, сим, нөқрә, көмеш: Ләғин Иблис сәне көн-төн / Китереп күстәрә алтын / Дәхи һәм үзенең артын / Сакыйн: сән бакма бәр-шайтан [1988, б. 250]; Дәхи алтын йөзек, һиммәт / Бәһасе дәхи зи-кыйммәт [б. 260]; Дивары сим, зәр бамдин (алтын түшәм) / Мөзәййән нөқрәи хамдин (ак көмеш белән зиннәтләнгән) [б. 307] һ.б. Ләғл, фирүз, зөбәрҗәд, йинҗү, атлас, дөрр, җәүһәр, гәwһәр, қызыл йакут, ақ йакут ғәкыйқы (ахак), мәрҗән: Тәхетләр ләғл илән фирүз [б. 307]; Дәрәхтан бәһәр фәрддән / Ботақлари зөбәрҗәддән [б. 307]; Әбрдин (болыттан) йинҗүләр аға / Нәһер улып идә сәйлән (агым) [б. 308] һ.б. Дирәм, динар, тийен: Диде: "Бәңа инҗир wә хөрмәңи сат" / Диде: "Ләкин дотмазәм һичбер дирәм" [б. 324]; Һәрбери хакына вирәм бең динар, ... Диде: "Кире дүнмәзәм һәм кайтмазәм / Тиентимергә динеми сатмазәм" [б. 325]. Җыентыкны төзүче тарафыннан мондый аңлатма бирелә: "Дирәм -дөресе дирһәм (борынгы юнанча: драхма); элек - авырлык үлчәме, соңрак акча берәмлеге; гомумән: көмеш тәңкә. Динар - алтын тәңкә; борынгылыкта иң зур акча берәмлеге. Урта гасыр фарсы һәм төрки дөньяларда акча берәмлекләренең үсү (кыйммәте арту) тәртибе: йармак - пол (пуль) - тәңкә - дирһәм - динар" [Кандалый, 1988, б. 509]. М. Акмулла иҗатында. Мал: Сәламәт, аман булсын баш-малыңыз / Мал булганда йуқ сезнең арманыңыз (теләгәнегез) [2001, б. 57]; Мақтанчықлық җир булғанда - мал айамай / Дигәндә сәдакаға-сүнчә катан (шулкадәр саран), Җаманын малдан бирер, сайлап остап (тотып) / Тезгәннәр: қутыр - алдан, суқыр - арттан [б. 90]; Хәзинә: Ғаҗәеп кыйммәт әсәр калдырғаннар / Хикмәтнең мәхзәнен мисрағ ачып [2001, б. 16]; Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар / Wәләкин хәзинәдә тафавәт (аерма) бар [б. 26]; Дәwләт: Дәwләткә адәм бармы котырмаған? / Салимут-тамғы адәм табыр хәл йуқ / Эчен бер ғөман белән тутырмаған [б. 38]; Җәwаһир, дөрр, гәwһәр, җәwһәр, дөрре-мәрҗән, мөрәwәр, алтын: Мәғанә җәwаһирен кулға элгән / Хакаиқ диңгезендә ғаувас (чумучы) булып, ... Дөррәсеннән канча бала сөткә туеп / Башкалар була калды су алғандай [2001, б. 10]; Киткәнләр кандай ирләр гәүһәр сачып / Аларның эшләренең юлы ачық [б. 11]; Алыстан шәғшәғасе (нурлары-мәһабәтлеге) балкып торған / Җәүһәрдәй кундырылған алтын ташка [б. 26] һ.б. Алтын, тәңкә, бақыр, мысқал (4, 26 граммга тигез авырлык үлчәү берәмлеге): Имгәнеп, коры бикәр азапланма / Бақыр чықмас урыннан алтын қазып [б. 17]; Саф алтынны нәҗескә буйаw илән / Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс [б. 28]; Алтынның қулда барда қадре булмас / Табылмас мең тәңкәгә мысқалымыз [2001, б. 57] һ.б. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә кешеләрнең яшәеше өчен кирәкле матди байлыкны белдерә торган төшенчә-атамаларның файдаланылуы, традициянең дәвам иттерелүе мәгълүм. Кәсрәт: Күрең патша хәзрәтен / Җуйды халық хәсрәтен / Күргәч фетнә кәсрәтен (күплеген) / Киңлек бирде, бәдәwам [1, б. 44]; Болар кемдер, буны йахшы белик без / Боларның кәсрәтен (артуын, муллыгын) Хақтан телик без [1, б. 48]; Синең соң хәсрәтең кемнәргә хәсрәт / Ғамеңнең кәсрәте кемнәргә кәсрәт (Кайгыңның зурлыгы кемнәргә зур булып тоела) [1, б. 94]. Мисаллардан күренгәнчә, кәсрәт сүзе 4 мәртәбә кабатлана, 3 се, Ә. Каргалый әсәрендәге кебек, турыдан- туры конкрет дәүләт, байлык төшенчәсе белән бәйләнми, хәср әт сүзе белән рифмалашып, мәгънә эчтәлеген киңәйтә, мөхәррирләрнең күбрәк булуын телик дигән төсмер белән язучы кешеләрнең артуын белдерә. Дәwләт сүзе 11 мәртәбә кулланыла: Бәһаим дәфтәренә йазмасынлар безне дәwләтләр / Тәхәррек итмәлийез, күстәреб хасләт wә сауләтләр (Безне дәүләтләр хайван санамасыннар дип / Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик) [1, б. 24]. Аңлашылганча, Г. Тукайның беренче шигырендә, алдагы авторлардан аермалы буларак, дәwләт сүзе хаким сыйныф тарафыннан төзелгән, башында хөкүмәт һәм аның органнары торган сәяси оешма мәгънәсе белән файдаланыла: Ханнарға иреште хизан / Җылый-җылый / Бирделәр җан / Сөембикә / дә Чыңғыз хан / Нә дәwләт кал- / ды да, нә шан! / Һич калмады / Шаннан нишан [1, б. 121]; Қылт итеп искә төшәдер намнары, дәwләтләре [1, б. 169]; Мәмәткә дәwләтенең чикләрен сакларға "чит"ләрдән / Тыныч булмак өчен һәр дүрт тарафлардағы чикләрдән [1, б. 286]. Шуның белән бергә, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, дәүләт сүзе алдагы шагыйрьләр иҗатындагы кебек үк, байлык мәгънәсендә дә кулланыла: Нә дәwләт милләтә, нә бәхт wә талиғ / Бу көз төнйақ улды шәмес талиғ (Милләткә никадәр байлык, бәхет, якты / Киләчәк, чөнки бу көз төн яктан кояш чыкты) [1, б. 34]; Қайда аwсам мин, халық шул йақны қуәтләр иде / Җир йөзе җәннәт иде: дәwләт wә ниғмәт бар иде [1, б. 247]; Зур дәwләт ич, җизни, бу / Тағын моннан зур ни бар? / Торма малың кызғанып / Җан бирсәң дә урны бар, ... Бирсәң-күп бир син безгә / Без разый түгел әзгә / Йаwдыр алтын, көмештән / Бақыр төрмә кәғазьгә [1, б. 197] һ.б. Дәwләт сүзе, алдагы шагыйрьләр иҗатыннан аермалы буларак, нинди контекстта килүенә карап, шәхси һәм милләт өчен кирәкле байлык, шулай ук сатирик пародия чарасы буларак кулланыла. Мал сүзе 15 мәртәбә очрый: Милләтә сәрмәйә һәм зур мал ирер / Әүwәл уларақ чыққан журнал ирер [1, б. 27]; Синдә мал беткәнне / Дуст ларың белделәр / Алдыңда, артыңда / Қул чабып көлделәр [1, б. 32]; Тик йатқач, Ходайым / Бирми мал сәбәпсез [1, б. 33] һ.б. Милек сүзе 5 мәртәбә кабатлана: Үз-үзеңә қара / Кем идең, кем булдың? / Нәрсә бар милкеңдә? [1, б. 31]; Итеп иснат аларға милек wә малны / Фәлән милләт фәләнле һәм фәләнле [2, б. 132]; Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик йуқ иркеңә / Әмритәсең син кызықмаска кешенең милкенә, ... Мин кызықмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә / Кайда ул, хәтта кызықмыйм кешенең милкенә, Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә / Бер дә йанмый күзләрем атлар, сыер һәм үгзенә, ... Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы / Әйдә тик сөрсен сафа! дим, иткәч ихсан Алласы [2, б. 195]. Милек сүзенең мәгънә эчтәлеге бәхет, нигез төшенчәләре һәм йорт-җир, ат, сыйыр, үгез кебек конкрет мәгънәле сүзләр белән киңәйтелеп бирелә. Ниғмәт сүзе 4 мәртәбә кулланыла: Сезгә вафадыр имеш талиғъ фәләк (Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая) / Мондый зур ниғмәтләр итәқдир кәрәк [1, б. 28]; Қуштанлығың җиткән булса, кочак була / Төрле ниғмәт булған була, оҗмах була [1, б. 204]; Кайда аусам мин, халық шул йакны қуәтләр иде / Җир йөзе җәннәт иде: дәwләт wә ниғмәт бар иде [1, б. 247]. Хәзинә сүзен - 3 мәртәбә очратабыз: а) матди байлык мәгънәсендә: Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер / Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер! [1, б. 186]; ә) күңел байлыгы мәгънәсендә: Ачып йәшрен хәзинәңне йөрәктән / Сөйләшмә бер дә артық сүз кирәктән [1, б. 253]; Күңелдә йаткучы изге хәзинә / Wакытлыча китә үз мәэхәзенә (үз урынына) [2, б. 125]. Ақча сүзе 50 мәртәбә кулланыла, а) туры төп мәгънәсе белән: Акчасыз күп артық / Тыныч йату гүрдә [1, б. 31]. Авторның сатирик планда язылган "Казанда бөлгән Әхмәтҗан бабай Сәйдәшев кыйссасы" әсәрендә, ... Акча беткәч - йуқ шул сан, ... Акча ашарға йул ачты, ... Йуқ шул қадрең - бетсә акчаң, Ақчаң беткәч - йуқ шул сан! дигән тезмәләрдә 13 мәртәбә кабатлана [Сүзлек, 2009, 1, б. 41] һ.б. Гомумән алганда, ақча төшенчәсе, "Дәүләт тарафыннан чыгарылган, сату- алуда әйбер бәясенең үлчәве булып хезмәт итә торган металл һәм кәгазь билетлар" [Татар теленең аңлатмалы..., 1 т., 1977, б. 38] дигән туры мәгънәсен саклаган хәлдә, контексттагы вазифасына карап, байлык, капитал, кадерле нәрсә кебек төшенчәләргә атама буларак кулланыла. 'Акча' төшенчәсе, тәңкә, тиен, динге, сум сүзләре белән күрсәтелә. 'Алтын яки көмеш акча' дигән мәгънә белдерә торган тәңкә сүзе - 7 мәртәбә, 'бер сумның йөздән бер өлеше' дигән мәгънә белдерә торган тиен сүзе - 36, сум сүзе - 2, динге сүзе 1 мәртәбә кулланыла. Бу сүзләр, акча сүзе кебек үк: а) туры-төп мәгънәләрен саклыйлар: Атың бар бик начар / Өч тәңкә торырлық [1, б. 31]; Бәйрәм җиткән. Ақча кирәк - касса қоры / Мөхәррирләр йазған өчен акча сорый, ... Бай абзыйны "Ақча бир дә, ақча бир дип", ... Бәйрәм өчен биш-ун тәңкә бирче, абзый! / Өйдә бер бөртек чәй, шикәр бер шақмак йуқ [1, б. 194]; Ачйаланғач түгел иде бу әби, тик йатса да / Хат йазып уғлы, сала аз-маз қызыл, күк ақча да / Берwакыт, көннәрдә бер көн, хат яза қарчық улы / Хат белән бергүк утыз сум акча салған берйулы [1, б. 237] һ.б.; ә) шул ук мәгънәләре белән сатирик-тәнкыйди шигырьләрдә кулланыла: Қарағыз сез безем хәзрәт миенә / Миендә мәғрифәи дәрде биимә?, ... Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә / Йаланғач қыз, бәлеш, тәңкә, тиен дә [1, б. 107]; Қызғаныч хәл, бик кыен бит, бик кыен / Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, "тиен"! [1, б. 145, 146]; Эчемлекләр бөтенләй бесплатный / Берәү дә бер тиен акча түләтми, ... Дидем: "Динге маи иптәшләр украл" [1, б. 243] һ.б.; б) тиен сүзенең 'кирәксез нәрсә, кеше' дигән мәгънәсе белән: Бер тийенгә дә тормый бу қартың синең / Йәшлегең, матурлығың - алтын синең [1, б. 76] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, акча төшенчәсен белдерә торган сүзләр бер үк әсәрләрдә берсе икенчесе белән алмаштырыла. Алдагы шагыйрьләр иҗатында актив булган парә, пул, фөлүр сүзләре күренми. Акмулла иҗатында, 'алтын, тәңкә' мәгънәсендә кулланыла торган мысқал сүзе һиммәт (яхшылык, ярдәм), миннәт (мактану) кебек төшенчәләр һәм башка бүленә алмый торган атом мәгънәсен белдерә торган зәррә сүзе белән файдаланыла: Әгәрчә зәррә мысқал һиммәте бар / Аның артында таw-таw миннәте бар. Шул ук сүз белән 'бик аз' дигән мәгънәне белдерә: Ничә кем зур әйләде - күтәрмәде / Зәррә мысқал җиреннән тибрәтмәде [1, б. 265]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, алдагы шагыйрьләр иҗатындагы кебек үк, алтын, көмеш, гәwһәр, мәрмәр, ләғыль, йакут, алмас, бриллиант, энҗе кебек асылташ атамалары материал байлыкны белдерү мәгънәләре белән файдаланыла. Алтын сүзе лексема хәлендә - 40, сүзформа буларак - 9, алтын-көмеш парлы сүзе - 4, көмеш сүзе - 9 мәртәбә, алмаслары сүзе - 2, брилиант сүзе - 2, гәwһәр - 7, ләғыль - 5 мәртәбә, энҗе / энҗү сүзе - 8, йакут сүзе 2 мәртәбә кулланыла. Бер үк әсәрләрдә тезелеп бирелә, яисә төрле төсмерләр белән мәгънә эчтәлеген киңәйтеп файдаланыла: Ишек баwы бер алтын / Без нең апай мең алтын / Җылныйм дисәң, бер алтын / Бир, җизни, тыш бик салқын, ... Безнең апай / гәwһәрдер / Тәннәре чын мәрмәрдер / Ләғыль, йакут, гәwһәрдер / Аwзы балдыр, кәwсәрдер [1, б. 196]; Бирсәң - күп бир син безгә / Без разый түгел әзгә / Йаwдыр алтын, көмештән / Бақыр төрмә кәғазьгә [1, б. 197]; Шул заманнан бирле, кем, алтын- көмеш / Күл төбендә һич хисапсыз күп имеш [1, б. 269] һ.б. Шулай итеп, кешеләрнең яшәеше өчен кирәкле матди байлык, муллыкны/фәкыйрьлекне белдерүче төшенчәләрне белдерә торган атамалар, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә, традицияне дәвам итеп, һәм шул ук вакытта контекстка бәйле хәлдә, төрле төсмерләр белән мәгънә эчтәлеген киңәйтеп файдаланыла, сан ягыннан алтын һәм акча сүзләренең актив булуы аңлашыла. 2.2.5. "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрне тикшерү барышында, "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган парадигмалар турында әйтеп үтү сорала. Югарыда искәртелгәнчә, адәм баласын яшәтә торган төрле өлкәләргә караган кыйммәтләрнең "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган җиһан, галәм, дөнья, табигать, атмосфера, горизонт, планета, яшәеш, вакыт, билге, сан, хәрәкәт, үзгәреш, ара (пространство) һ.б. кебек төшенчәләрнәң абстракт мәгънәле булуы шик тудырмый, чөнки әлеге атамалар, адәм баласының фикерләү сәләтенә ия, акыллы зат булуына нигезләнеп барлыкка килә. Бу төрдәге сүзләрнең мәгънә эчтәлегендә сигнификатив өлешләре, денотатка караганда киңрәк булуы мәгълүм. Аңлашылганча, бу тематик төркемне дини-фәлсәфи өйрәтүләр яктылында, фәнни ачыш, терминология мәсьәләләренә игътибар итеп, аерым бер гомум телнең тулаем байлыгына нигезләп, киң планда махсус тикшерергә кирәк. Әмма әлеге хезмәттә, бу максат күздә тотылмаганга, "Кеше һәм галәм" тематик төркеменә берләшә торган Җиһан, Галәм, Дөнья, Табигать кебек төркемчәләрне белдерә торган абстракт мәгънәле сүзләрнең аерым авторлар иҗатында ничек кулланылуы хакында аерым бүлекләрдә, анализ җаена туры китереп аңлата барырга кирәк булды. Шуңа күрә әлеге төшенчә-атамаларның ничек кулланылышына яңадан тукталып тормыйча, вакыт төшенчәсен белдерә торган гарәп-фарсы алынмаларының төрки-татар сүзләре белән алмаштырыла баруларын күзәтү максатыннан, аерым мисалларга нигезләнеп, кыскача мәгълүмат кына бирелә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әлСәгыйди" сәяхәтнамәсендә, 'вакыт' төшенчәсе дәwер, заман, хин, һәфтә (атна), ай, көн, ан, дәм, ара сүзләре белән белдерелә: Дәwре әсхабе кәрам үзрә бер әр / Нәчә көнләр ач иде, хәйран-у-зар [б. 64]; Мисыр эчендә тохмы қарбыз бер заман [1889, б. 3, 2002, б. 63]; шул заманда [б. 7, 2002, б. 70]; ул заманда, күзене ачқан заман (8, б. 71]; Байғ идеб базарә иблек, ошбу хин (бу вакыт) [1889, б. 2, 2002, б. 62] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, әлеге сүзләрнең мәгънә эчтәлегендә вакыт төшенчәсенең колачы төрлечә булуы күренә. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә дә вакыт төшенчәсе шул ук сүзләр белән белдерелә, әмма, Ә. Каргалыйдан аермалы буларак, аларның кулланылыш ешлыгы төрле: Ғыйлемлек булмады бездә / Йөрепмез ғәфләтә һәр ан (мизгел). Бу шигырьдә ан сүзе алты мәртәбә кабатлана: Тәмам җәннәт кеби шул ан [б. 80]; Кичермә йуқ белән әзман (заманнар) [1988, б. 247]; Сақыйн (саклан): алдамасын ғәддар (хыянәтче) / Җиһанда, аңлағыл, и җан [1988, б. 248] һ.б. Әлеге мәсьәләне, ягъни 'вакыт' дигән бер төшенчәнең күптөрле сүзләр белән белдерелә алу үзенчәлеген, алга таба М. Акмулла һәм Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә ничек чагылыш табуын җентекләп тикшерергә кирәк булачак. Кыскача нәтиҗәләр. Бу бүлектә, адәм баласының аң-акылы, фикерләү үзенчәлегенә нигезләнеп барлыкка килә торган төшенчәләрнең атамалары тикшерелә, ягъни уртаклык сүзләрнең, абстракт мәгънәле инвариант-уртак нигезенә берләшә торган, парадигма вариантлары һәм аларның контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре анализлана. Уртаклык сүзләрнең абстракт мәгънәле инвариант-уртак нигезенә берләшә торган парадигма-вариантларын өйрәнгәндә, язма истәлекләрдә аларның ничек итеп кулланылуына карап, анализны берничә нигездә үткәрергә кирәк: 1) Аллаһы Тәгалә Илаһи затның әсмаи-хөснә күркәм исемнәренең абстракт мәгънәле гадәти уртаклык сүз буларак кулланылуы: конкрет-ялгыз мәгънәдән абстракт мәгънәгә күчү шартлары. Исме-әгъзам атамаларының (барысы булмаса да) кеше исеме, зат яки предметның билге-атамасы вазифасында гадәти сүз буларак кулланылулары билгеле, әмма аларның системага салып тикшерелгәне юк. Сүз һәм фикерләү бәйләнеш-мөнәсәбәтенә нигезләнеп барлыкка килгәнгә күрә, бу төшенчә-атамаларның абстракт мәгънәле-сигнификатив-денотат типтагы сүзләр рәтендә каралуы бәхәс тудырмый, бу уңайдан фәрештә төшенчә-атамасы нигезендә ясала торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр бирелә; 2) кеше төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш парларның денотат өлеше сакланган хәлдә, сигнификатив компоненты киңәю сәбәпле, конкрет мәгънәдән абстракт мәгънәгә күчә бару, бу уңайдан, Пәйгамбәрнәби / әнбия төшенчә-атамасы нигезендә берләшүче һәм алардан ясала торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр; 3) "Ике дөнья" категориясе нигезендә хикәяләү барганда, Дин-ислам тәгълиматының әхлакый- хокукый күрсәтмәләрен, гадәт-традицияләрен, көндәлек яшәү тәртип-к агыйдәләрен билгеләүче постулат - нигез кагыйдәләрен исемли торган капма-каршы мәгънәле: иман-инану, иттика-тәкъвалык, икрар-аңлату / имансызлык, кяфер, көферлек һ.б.; 4) кешене акыллы зат буларак карап, авторның максатына, укучысына әйтергә теләгән фикеренә туры китерелеп, персонажларның шәхси кешелеге һәм иҗтимагый яшәеше сурәтләнгәндә, ягъни Илаһи зат һәм Адәми затка хас теләк-омтылышларның мөнәсәбәте нигезендә, "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган төркем тәшкил итүче: а) персонажларның җисми-тән һәм рухи-җан сәламәтлеге / зәгыйфлек, риялылык һ.б.; әдәп-әхлак-инсаф-вөҗдан / әхлаксызлык, сөкранлык, азгынлык һ.б.; ә) аң-акыл, фәһем-зиһен / ахмак, акылсызлык, хөсетлек һ.б.; б) гыйлем, гыйрфанлык, мәгариф-мәгърифәт / наданлык, җаһилият, яманлык һ.б.; в) гайрәт, һиммәт, һидаятлек / көчсезлек, ваемсызлык һ.б.; г) бәхет, сәгадәт, бәхтияр / бәдбәхет, бәхетсезлек һ.б. үзара катлаулы мөнәсәбәтне белдерүче күпсанлы төшенчә-атамаларны файдаланганда да, аларның капма-каршылык нигезендә белдерелүе; 5) кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен күрсәтә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган: кан-кардәшлекнең һәм нисбәти бәйләнеш-мөнәсәбәтләрнең саклануына: а) (гаилә, кавем, кабилә, милләт, тел-сөйләм һ.б.); аерым бер дин нигезендә оешуына (өммәт, мөэмин, җәмгыять, таифә һ.б.); ә) кешеләрнең берләшеп эшләү зарурлыгына нигезләнә торган: җәмәғәт (иләү, община), җәмгыять (общество), хәлек / халық (народ); көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен: а) Бу дөньяда яшәвен белдерә торган (дар, ил, шәһәр, авыл һ.б.), ә) Теге дөньяда яшәвен белдерә торган (җәннәт, тәмуғ һ.б.); адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган мал, дәүләт, нигъмәт, хәзинә, алтын, көмеш асылташлар, акча һ.б. төшенчәләрне белдерә торган сүзләр һәм аларның кулланылышы. "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган галәм, дөнья, табигать, атмосфера, горизонт, планета, вакыт, билге, хәрәкәт, үзгәреш, ара һ.б. төшенчәләрне белдерә торган атамаларны анализлау сорала. Сүз һәм фикерләү бәйләнеш-мөнәсәбәтенә нигезләнеп барлыкка килгән бу абстракт мәгънәле сүзләрнең мәгънә эчтәлегендә, адәм баласының аң-фикер эшчәнлеге белән гомумиләштерелү нәтиҗәсендәге сигнификатив компонентының зуррак булуы, аның контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләрендә үзенчә чагылыш табуы күренә. Әлеге катлаулы мәсьәләнең, гомумтел лексик байлыгына нигезләнеп тикшерелгәндә генә тулаем ачыла алуы мәгълүм булганга, бу хезмәттә әлеге лексик берәмлекләр махсус тупланмый, сүз җаена туры китерелеп әйтелеп кенә үтелә. "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган төшенчә-атамаларның барысы да, конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр буларак тикшерелгәнгә, бу бүлектә урын алмый. 2.3. "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган парадигматик вариантлар Хезмәтнең бу бүлегендә, сүздән аңлашыла торган мәгънә (информация) предметка (референтка) мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән, ягъни сүз, адәм баласы күреп, тотып, тоеп, ишетеп, татып карый ала торган чынбарлыкта булган предметка бәйле төшенчәне белдерә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләрне тикшерү күздә тотыла. "Татар теле лексикологиясе" дип аталган академик басманы төзү өчен тәкъдим ителгән план-проспекттан аңлашылганча, ʻкешеʼ төшенчәсенә мөнәсәбәтле сүзләрне өч группада урын ала торган тематик төркемнәргә бүлеп карарга мөмкин булуы күренә. 1) "Кеше" тематик группасына: а) кешенең тере зат булуына нигезләнә торган: аның җенесе, тән / әгъза, сәламәтлеге / авыруы, ризыктәгам, кием-салым, бизәнү әйберләре атамалары һ.б.; ә) кешенең акыллы зат булуына нигезләнә торган: аң-акыл, сәләт, күзаллау, хәтер, хис-кичерешләре, ихтыяр, әдәп-әхлак төшенчәсе белдерелә торган, ягъни ике тематик төркемгә караган сүзләр берләшә. 2) "Җәмгыять" тематик группасына, җәмгыятьнең үзенә караган җәмәгать, дәүләт, сәясәт, хокук, дин, мәгариф, әдәбият-мәдәният, сугыш һ.б. төшенчәләрне белдерә торган лексикадан башка, кешенең иҗтимагый-социаль зат булуы нигезендә, тормыш-көнкүрештәге бәйләнешләрен белдерә торган гаилә-кардәшлек, тел-сөйләм, хезмәт белән барлыкка китерелә торган эшчәнлек, төзелеш торак, һөнәр, акча, сәүдә, милек һ.б. төшенчәләрнең атамалары берләшә. 3) "Кеше һәм Галәм" тематик группасы аерылып бирелә һәм яшәеш, билге, хәл, хәрәкәт, мөнәсәбәт, сан, ара (пространство), вакыт, сәбәп, фәннең төрле системалары һ.б. төшенчәләрнең атамаларын берләштерә. Алдагы хезмәтләрдә "Познание" дип каралган тематик группага туры килә [Актуальные вопросы..., 2003, с. 11 - 12]. Язма истәлекләрдә кулланыла торган сүзләрне өйрәнгәндә дә әлеге бүленешкә нигезләнергә мөмкин була. Тик бу очракта, беренчедән, адәм баласы табигать күренешләре белән тыгыз бәйләнештә яшәү сәбәбле, "Табигать" тематик группасына берләшә торган конкрет мәгънәле сүзләрне дә анализларга тиеш булабыз. Икенчедән, бу хезмәттә тикшерү эшен лексик-семантик анализ таләп иткән тәртипкә (бүленешкә) нигезләү соралганга күрә, гомумтел байлыгын барлый торган алымны әлеге максатка җайлаштырырга кирәк булачак. Шуңа күрә, гомумтелнең лексик составы барланганда, Кешегә нисбәтән 4 тематик төркемгә берләшә торган уртаклык сүзләргә, лексик-семантик аспекттан игътибар итәргә, ягъни әлеге төркемнәргә берләшә торган сүзләрне, беренче чиратта, конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле дип бүлеп, аларның үзенчәлеген билгеләргә кирәк. Бу мәсьәлә абстракт мәгънә тикшерелә торган икенче бүлектә урын алганга күрә, әлеге бүлекнең беренче өлешендә, кеше төшенчәсенә берләшкән һәм "Кеше" тематик төркемендә урын алган, Кешенең биологик тере зат булуы; икенче өлештә, кеше төшенчәсенә берләшкән һәм "Җәмгыять" тематик төркемендә урын алган, Кешенең иҗтимагый-социаль зат булуы нигезенә берләшүе; өченче өлештә, "Табигать" тематик төркеменә караган, конкрет мәгънәле сүзләр белән белдерелә торган төркемчәләргә мөнәсәбәтле бүленешләрне анализлау күздә тотыла. Әлеге тематик группаларны инвариант-нигез итеп алганда, һәр нигезнең үз парадигма вариантлары булуы, контекстуаль-синтагматик мөмкин лекләренең һәр авторда үзенчә реальләшүе күренәчәк. Беренче бүлектә, "Ялгызлык исемнәр" инвариант-уртак нигезендә, "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган үзенә бирелгән хосусый исемгә ия булган аерым бер конкрет кеше истә тотылды. Икенче бүлектә, "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган парадигма вариантларының абстракт мәгънәле сүзләр белән белдерелүе җентекләп анализланды. Бу очракта "Кеше" тематик группасына берләшә торган сүзләрнең ялгызлык исем белән аерымланмаган, кеше төшенчәсенә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүз белән белдерелә торган атамалары барлана һәм тикшерелә. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, язма истәлектә аерым персонажкешеләрнең тышкы һәм эчке портретлары, уй-фикер йөртүләре, көндәлек тормышы, кешеләр һәм табигать күренешләре белән бәйле хис-кичерешләре, төрле вакыйга-хәлләр сурәтләнгәнгә күрә, кеше төшенчәсенә берләшә торган сүзләрне, аның мәгънәдәш-синонимик парлары белән генә аңлатып бетереп булмавы аркасында, анализны инвариант-парадигма бәйләнеш-мөнәсәбәте нигезенә күчерергә кирәк. Шулай итеп, бу бүлектә, конкрет мәгънәгә ия, ягъни сүздән аңлашыла торган мәгънәнең информацион чыганагы реаль мәгълүм булган (тотып карыйбыз, күрәбез, ишетәбез) сүзләр белән исемләргә мөмкин төшенчәләрнең атамалары тикшерелә. Мондый сүзләр белән, беренчедән, Кешенең биологик тере зат булуы нигезенә берләшә торган, икенчедән, Кешенең иҗтимагый-социаль зат булуы нигезенә берләшә торган төшенчәләр исемләнә. Әлеге бүленешләрне, инвариант-нигез итеп алганда, һәр нигезнең үз вариант-төркемчәләре булуы күренә, текст эчендә аларның үзләренә хас булган синтагматик мөмкинлекләре ачыла. 1) Кешенең биологик тере зат дигән инвариант-парадигма нигезенә: а) кешенең җенесе, ә) фәнни әдәбиятта соматик терминнар дип атала торган, тән-әгъза атамалары, б) кешегә туклану өчен кирәкле ризык-тәгам, аш-су, алар хәзерләнә торган савыт-саба, туклану урыннарының атамалары, в) киенү өчен кирәкле кием-салым (баш, өс, аяк киемнәре), бизәнүгә бәйле булган конкрет мәгънәле атамаларның кулланылышы истә тотыла. Аларның һәрберсен аерып алып анализлау кирәк. 2) Кешенең иҗтимагый-социаль зат дигән инвариант- парадигма ниг езенә, шул ук конкрет мәгънәгә ия булган: а) тормыш-к өнкүрештәге бәйләнеш-мөнәсәбәтләрне белдерүче, гаилә дип берләшә торган канкардәшлек атамалары: әти-әни, апа-сеңел, абый-эне, әби- бабай һ.б.; ә) кешенең хезмәте белән барлыкка китерелә торган эшчәнлек нә тиҗәсе, ягъни өй-йорт, өйдәге җиһаз дигәндә, кешенең төрле даи рә дә ге эшчәнлеге белән бәйле булган мәчет, мәктәп, һ.б. шундый биналар; әлеге корылмаларның тәрәзә, ишек һ.б. аерым өлешләренең исемн әре дә истә тотыла һ.б.; б) көндәлек тормышта даими файдаланыла торган хәрәкәтләнү җайланмалары булган арба, чана, көймә, аларга кирәкле дирбия һ.б. күптөрле эш кораллары атамалары туплана. 2.3.1. "Кеше" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Кешенең җенес атамалары һәм аларның кулланылышы. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-С әгыйди" әсәрендә (1845, 1889]; Ир сүзең: а) гомумән кеше һәм ә) аның җенесен белдерү мәгънәсе белән кулланыла: Һәм гададта (хисапта) йөз бең ир иде болар / Һәр беренең хадиме һәм сәдъ (йөз) иде [1889, б. 10, 2002, б. 73]; Ир wә хатын бер-беренә бактылар [2002, б. 101]; Ир wә ғаурәт һәр икесен зар-и зар / Ағлатып, буып йиде бичараларны [2002, б. 105] һ.б. 'Укыган, белемле, Алла кешесе' дигән мәгънәләрне белдерә торган ирән сүзе [Әхмәтьянов, 2015, б. 308]. Кәримәи ниса дип исемләнгән Хәзрәти Рабига Гөдявине ирәннәр таҗы дип чагыштыру өчен кулланыла: Ул ирәнләр таҗы ул дәмдә җаwап / Вирде ул шәйхә [1889, б. 2, 2002, б. 62]. 'Кеше' мәгънәсен белдерә торган ир / әр сүзенең бер үк вакытта җенесне дә исемләве аңлашыла: бер әр шәйи Алла эстәйүкилер мәгәр [1889, б. 3, 2002, б. 63]; Дәwре әсхабы кәрам үзрә бер әр нәчә көнләр ач иде хәйрану-зар [б. 64]; Шул ук мәгънәдә, ягъни гомумән кеше төшенчәсендә, 'ир' дигән җенесен дә белдерү өчен, 'ир, йегет, шаб, җәван, кеше, пир, кешелекле кеше' мәгънәләрен белдерә торган фарсы сүзе мәрд [Алынмалар, 1965, б. 319] кулланыла, зән (хатын) сүзе белән парлап файдаланыла: Бу мөшәwәрәтне итүбән (киңәшеп) мәрде-зән [1889, 4, 2002, б. 64]. Шул ук мәгънәдә йегет сүзе кулланыла: Күрде бер йегет: тәваф итәр бадәрд, / Кағбәне тәваф итәрде йабы-йаб (бик теләп, тырышып Кәгъбәне әйләнә), Ул йегет диде ки: "Әй, сәйиди / Басра шәһәренең кичән солтаныйам" [2002, б. 105]; Диде ул йегет килеб [б. 106]. Йегет сүзе гарәп алынмасы шаб һәм фарсы алынмасы җәwан сүзләре белән чиратлаша: Виреб халенчә малы, шаб һәм йир [б. 5, 2002, 67] һ.б. Ир җенесендәге карт кеше пир дип атала: "Тоймасын пир", - дәйү ғозер итәрде, Хезмәт әйләр ирдепирә, собх-у-шам, ... Шәйхең айағына сөрде йөзене [б. 93]; Бу әсәрдә 'хатын җенесе' дигән төшенчә гомумтөрки катын / хатын сүзе белән белдерелә: торыб, хатын, һаман бер әрғам алды / Аныңла бағлады мәхкәм биғайәт [2002, б. б. 68]. Автор ирен үтерә торган бу хатынны дошман дип атый: санап дуст аны, алданды хосумә (дошманына) [б. 68]; Ул хатын хәддин зийадә хәүф итәр [б. 85] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, хатын сүзе, хәзерге телдәге кебек, җенесне белдерә торган гадәти мәгънәсе белән кулланыла. Тарихи яссылыкта караганда, бу сүзнең 'бикә, хан хатыны' мәгънәсендә булуы мәгълүм [Әхмәтьянов, 2015, б. 384]. М. Кашгарый сүзлегендә әлеге мәгънәнең аерым төшенчәләр белән тәгаенләнеп бирелә алуы теркәлә: "Инал - так называют юношей, у которых мать хатун, а отец из простолюдья" [2005, с. 151]; "Углагу - изнеженный, взращенный в роскоши. Поэтому о хатун (принцессах) говорят углагу катун" [2005, с. 167]; "Кунҗуй - женщина благородного происхождения, по рангу ниже чем хатун. Говорят: катун кунҗуй" [2005, с. 922]. Өйрәнелә торган истәлектә, хатын сүзе социаль югарылыкны белдерә торган төсмере белән кулланылмый. 'Хатын' җенесен белдерү өчен, бу авторның өйрәнелә торган әсәрендә ниса, зән, зәнинә, җәмилә, ғәwрәт, пирәзән сүзләре мәгънәдәш сүзләр булып файдаланыла; төрки-татар хатын сүзе алынмалар белән чиратлаштырылып кулланыла: Хәзрәте Рабига Гөдавине Хуҗа Хәсән Басрикәримәи ниса (хөрмәтле хатын) дип атый [1889, б. 3, 2002, б. 62]. Фарсы телендәге ниса сүзе белән рәттән, аңа караганда ешрак кабатланып, шул ук телнең зән сүзе белән дә бирелә: Күреб бу дәклү дөнйаны ушал зән [2002, б. 67]; хәмилә улса зәнән [б. 71]; Боны күрәчәк ушал зән дир аңа [б. 108] һ.б. Исраилдән булган Шамсун исемле тиңсез көчле кешенең алтынга, яшь егеткә (шаб) кызыккан фахишә тарафыннан үтерелүе хикәяләнгәндә, хатын җенесен белдерә торган зән төшенчәсен, автор зәнинә (фахишә) дип тәгаенли. Автор фахишәгә исем кушмый. Зәнинә сүзе ике мәртәбә кабатлана: варалар малы вафирлә зәнинә / Вирәләр би кыйас аңа хәзинә, ... Виреб халенчә малы, шаб һәм йир / Җыйыб ғайәт тә күп мал-у-хәзинә / Бу хәле диделәр варыб зәнинә. Байлыкка кызыгып, оятсыз хатын, ире йоклаганда, аның үз чәче белән буып үтерергә ризалык бирә: Қабул итде ушал саче бәр идә / Аны бәнд итмәккә уйкуларыйда [2002, б. 67]. Икенче урында шул ук фахишәлек кылучы зәнне автор җәмилә дип исемли: Қаwеме Бәни Исраил һәңамедә / Бер җәмиләвар иде, әқранидә / Чуқлара фетнә пырағып собх-ү шам / Алдаер иде җәмале илә мөдам [б. 107]. Аңлашылганча, чибәр, күркәмлекне белдерә торган җәмилә сүзен автор ирләрен алдый торган хатын мәгънәсендә файдалана. Диларам җиңги дә шул ук мәгънәдә кулланыла: Анда бер мәшһүрә зән җайдәр иде / "Диларам җиңги" аңа дирләр иде / Чуклараның агына керерләр иде / Нәғмә өчен ки, дәхи, қырық кәниз / Тотар иде дәхи ул биби тәмиз [2002, б. 83]; Ул диларам қолларыдин берене... Чыға килде ул диларам нәзинин... [б. 84] һ.б. Алынмалар сүзлегендә, ғаwрәт сүзе дә [б. 88]; зән сүзе дә (1965, б. 137]; ниса сүзе дә [б. 449] 'хатын, хатын-кыз' дип бирелә. Бу сүзлектә зәнинә сүзе теркәлмәгән. Җәмил, җәмилә сүзе, матур, гүзәл, күркәм, яхшы, чибәр дип тәрҗемә ителә [1965, б. 775]. Димәк, зәнинә белән җәмилә сүзләренең 'азгын хатын' мәгънәсе белән кулланылуын авторның үз фикерен белдерә торган индивидуаль табышы дип әйтергә мөмкин булса кирәк. Югарыда, кеше төшенчәсенә берләшүче мәгънәдәш сүзләрне барлаганда, анализ Г. Кандалыйның беренче әсәре булган "Рисаләи-лиршад" поэмасыннан башланды. Җенесне атау өчен кулланыла торган сүзләрнең ничек белдерелүенә нисбәтән фикерне дә шул юнәлештә дәвам итәргә кирәк. Бу поэмасында автор кешенең сабыйлык вакытыннан алып, теге дөньяга күчкәнчегә кадәрге дәверендә, Аллаһка тугрылыклы булып, Ул күрсәткән туры юлдан барса гына, бәхетле булачагы турында нәсыйхәт-вәгазьләр бирә. Гомере буйлап үсеш-үзгәреш кичергәндә, кешенең яшенә карата белдерелә торган терминнарны файдалана, әлеге атамаларда, адәм баласының гомере агышында, яше белән бәйле халәтендә, нинди атамалар белән исемләнүе эзлекле бирелә барганда, аның нинди җенестән булуы да аңлашыла. Г. Кандалый әсәренең сюжеты буенча барганда, "Нәсыйхәт фи-wақты-с- сабый wә wәғзәһү" дип, нәсыйхәт һәм вәгазьләрнең сабыйлык чагыннан башлануына игътибар итәргә кирәклек күренә. Аннан соң һәр ике җенескә, ягъни егет-кыз, ир-хатынга аерым бүлекләрдә нәсыйхәтвәгазьләр укыла. "Кызларга улган нәсыйхәтләр, вәгазьләр бәйаны"на каршы куелып, "Егетлек вакытындагы нәсыйхәтләр, вәгазьләр" бүлекчәсендә, гомумиләштерү кушымчасын алганга, абстракт мәгънәгә ия булган йегетлек сүзе, бу очракта, кызга каршы куелып, конкрет ир җенесен белдерү өчен кулланыла. Шул ук мәгънәдә: шабәбийәтегетлек [б. 256]; Нәсыйхәт тыңлаган шабем дип, 'яшь егет' мәгънәсен белдерә торган фарсы алынмасы шаб сүзе белән кабатлана [1988, б. 258]. Йегет сүзе лексема хәлендә дә җенесне белдерә: Гөнаһ, - ғайеб - бәнләрнең эшидер / Кирәк кызлар, кирәк йегет эшлидер [1988, б. 170] һ.б. Йегет сүзе ир сүзе белән парланып, "җен, Иблистән дә битәр" кыю кеше мәгънәсендә очрый: Арсландай йегет - иргә / Батып бетсә дәкан-тиргә [б. 75]. Йегет сүзе поэмадагы кебек үк гомумиләштерү кушымчасы белән кулланыла: Бу йегетлек, имеш, бер көн [б. 80]; И йегетләр, и йегетләр / Нигә тотмадым үгетләр [1988, б. 414] һ.б. Алга таба "Ирлек вакытындагы нәсыйхәтләр, вәгазьләр", "Хәмиятсез ирләрнең вә чапәк хатынларның нәсыйхәте", "Хатынларга улган нәсыйхәтләр бәйане", "Яман хатынларның бәйане вә ирен рәнҗеткүчеләр" дигән бүлекчәләрдә һәр җенескә карата дөньяда яшәүнең ничек булырга тиешлеге хакында вәгазь укыла [б. 264-271]. Китерелгән мисаллардагы егетлек / шабәбият, ирлек төшенчәләрен белдерелә торган сүзләрнең, реаль предметларны гомумиләштереп бирү өчен, мәгънә эчтәлегендәге сигнификат компоненты киңәйтелеп, ягъни абстракцияләнеп бирелә. Әмма бу очракта аларның конкрет җенесне белдерә алу мәгънәсе дә саклана. Авторның "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" поэмасында, 'чын ир' төшенчәсе мәрд сүзе белән белдерелә: Зәһи ник мәрди (нинди чын ирләрчә), миһербанлиғ киши / Паки зати мәрдан, ихсанлиғ пиши (табигатьтән пакь, кешелекле кеше) [1988, б. 334]. Урта яшьтәге ир кеше абзый, агай дип бирелә: Ағайға сән сада салдың [б. 98]; Әйа абзый wә абыстай, сүземдән / Нәбиләр хақы өчен бәне исергән [б. 191] һ.б. Олы яшьтәге ир кеше қари һәм пире сүзе белән белдерелә: Кем бозоргиқәдер (кадерле зур кеше) иләндер, и кеши / Мәхзән ирмәсдер қарилықың эши (картлыгың кагыйдәдән тыш түгел) [б. 326]; Вар имеш бер пире би-даниш, надан (белексез карт), ишедүбән боны пири садәдил (саф күңелле) / Хәрр кеби улды (кызарды), ғаҗиз өфтадә гөл (өзелгән гөлдәй) [1988, б. 331] һ.б. Сүз җаена туры китерелеп, ир-егет җенесенә караган сүзләр кебек, 'хатын-кыз төшенчәсен белдерә торган төрки-татар сүзләре дә гарәп вә фарсы алынмалары белән чиратлаштырыла: Йаман зәндин хәзәр күп қыл / Йаман хатыни зиндан бел / Йаман хатын, йаман ғәwрәт / Кичә-көндез идеп җәүрәт (җәбер) [б. 270] һ.б. Аерым алынмалар ешрак кабатлана: Гаҗәб бу хиндагы ғәwрат / Үзене сала бағәwрат [б. 265]; Ивидә ивлеге ғәүрәт / ... Дигел: "Зән, йөрмә ба-шухи / Фәсадәтлек идеп бу хи / Нәчек зәни Лутьи, Нухи / Иденерләр иде көфран [б. 266] һ.б. Алынмаларның омонимик берничә мәгънәсе белән сүз уйнатылуы күренә: Ки булма күчләри рәw-зән (биләмче хатын) / Аңа һәм бақма зи-рәүзән (тәрәзәдән) / Қарышып бақдисә ру-зән (йөзенә бәреп сук), Дәйүр: "Зән, йула иқдәм зән... (Әй хатын, юлга бас, атла, тырышып сук) [б. 266]; Җиһанда зән дә һәм ир дә / Фәнасез қалмайа бер дә [б. 293]; Сақыйнғыл, зиште зән (начар хатын) улма / Қүһерлән моште зән (ачу белән йодрык сугучы) улма [б. 270]. Мисалларда фарсы алынмасы зән - хатын һәм зәдән сугу мәгънәләре белән дә файдаланыла. Хатын һәм зән сүзләре бер үк эпитетлар белән кулланыла, ягъни мәгънә төсмере белән аерылмый: Йөзендә күрки wә рәнги / Әгәрчә бәччәи (баладай) зән ки / Көнәш һәм ай дикен зән ки / Бу нардан кем эрер, и җан, ... Никү (яхшы) хатын, ки қылдық йад / Ирене әйләдисә шад / Һәзаран (меңнәрчә) афаринләр бад (булсын) / Ки ул хатын үзә һәр ан (һәрвакыт) [б. 271] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, хатын җенесе дигән төшенчәне белдерү өчен, хатын, зән, ғәwрәт сүзләре берсе икенчесен алмаштырып файдаланыла. Шулай да Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә, кешенең җенесен белдерү өчен, асылда, төрки-татарның үз сүзләре кабатланып кулланыла. Ир сүзе 'гомумән кеше' мәгънәсендә: Ки җәй фаслында бер ирне / Һаwа суқса хәрарәтдән / Эчәр булса бу чәйндин ул / Қотылыр ул мәзъәррәтдән [1988, б. 84] һ.б. Йегет сүзе дә шул ук мәгънәдә: Күрәйек, нинди йегеткә китәрсән [б. 161]; йегетнең яшь чагы, уғлан сүзе белән белдерелә: Бу уғланның сора илә / Безгә күндер прау илә [б. 101] һ.б. Ир сүзе хатынның ире мәгънәсендә: Қыйнап-қыйнап та тиңсенмәс / Җибәргән чақта ир селтәп, ... Йазылған булса тәқдирдә / Тап булсаң шундайын иргә [б. 142]; Мәхәббәт булмасын барған йиреңдә / Сафалар сөрмә һич барған иреңдә, ... Этен сөргәндәй қусайде қатындин / Җәфа күрсәтсәйде көндәш хатындин [б. 161] һ.б. Надан егет, надан ир төшенчәләре чиратлашып кулланыла: Қолақ салдым сораған ул үләткә / Йәрәштермә, дидем, надан йегеткә / Кийәw итсәң надан ирне үзеңә / Қыйамәтдә қара йақар йөзеңә [б. 162]; Шуның белән бергә, 'укымаган, надан ир' төшенчәсе рус теле алынмасы мужик / мажик сүзе белән белдерелә: Ки көз көне дә қыш көне / Мужикның бар да эш көне / Буламы йылда биш көне / Тыныч, эшсез Җәмиләкәй [1988, б. 83]; Ки алдыңа сызықла син / Мужиклар да бизәр соңра [б. 97]; Мажик дигәндә, без динлек / Нә дөнйасы, нәдер динлек? / Аны йар әйләмәк шинлек (кимлек) / Сәнең кебек матур затқа [б. 102] һ.б. "Мәгъшукнамә" поэмасының "Имде гадәтсез наданларның гадәтенә бәйанидәр" бүлекчәсендә дә 'ир җенесе' дигән төшенчә мажик сүзе белән белдерелә һәм эзлекле рәвештә кабатлана: Бер мажик торыпдыр таң беленгәч / Барып кермеш бер өйгә төтен күргәч / Барып керде ул мажик сәлам вирде / ... Орынғачтан мажикның кулы пешде / Йаман булып мажикның кулы шешде [б. 380 - 381]; "Сахибҗәмал" поэ масында да надан ир төшенчәсе мажик сүзе белән белдерелә: Мажик ир булса йулдашың / Күзеңдин китмәгәй йәшең [б. 392] һ.б. Мажикның кечкенә чагын автор мальчик ди: Бәне кечкенә мальчиктый / Күрмәдең һич, и туғаным [б. 143]; Қәләмгөл атлыдыр қарчық / Хөбәйбәнең йөзе ачық / Киленне хурлыйдыр: "Мальчук, Гөлстанны, бар, алып чық [б. 103] җөмләсендә, мальчук (мальчик) сүзен автор, персонаж авызыннан, каенана киленен хурлаганда әйттерә. 'Хатын җенесе дигән мәгънә' эзлекле рәвештә қыз сүзе белән дә белдерелә: Бу илләрдә торып қалсам / Йарамас қызга күз салсам [б. 75]; "Мөхәммәдийә" алып қулга / Даим қызлар көйләр микән? [б. 105]; Йә сақалым, сән йуқ идең, бән хуб идем / И сақалым, сәнлә улдым бичара / Қайа барсам, андин қызлар қачадыр [б. 106]. Қыз / дөхтәр: Қызларға улған нәсыйхәтләр, вәғазьләр бәйане [1988, б. 258]; Кил, ал бер остабикә, укыған қыз / ки йахшы җирдә үскән һәм туған қыз [б. 360]. Еш кабатлана торган қыз сүзе, авторның "Мәгъшукнамә" әсәрендә дөхтәр сүзе белән чиратлаша: Имди бер дөхтәргә ғашыйқ булып, сүзне алмағаны өчен интизар булып, бу шиғырьләрне әйткәнемдер [б. 374]; Имди ғалимә кызлар наданларға мәғшук улмакындин бу шиғырьләрне әйткәнемдер [б. 378]; Имди бу дөхтәргә үземдән бер шигырь әйткәнемдер [б. 383]. 'Укыган, белемле кыз яисә хатын мәгънәсен бирү өчен, остабикә һәм абыстай сүзләре файдаланыла: Қайа киттең болай, хәзрәт / Абыс тайны салып уңға [б. 97]; Каләм әйтер: караң улса, тағын йаз / Абыстайға уқырға булмасын аз / Қаләм әйтер: тағын әзрәк йазасы / Абыстайның китә төшсен мазасы [б. 104]. "Мәгъшукнамә" поэмасының "Имди галимләрнең кадерен наданлар белмәгәне өчен бу шигырьләрне әйткәнемдер" бүлекчәсендә, һәр дүртьюллыкның ахырында абыстай ла формасы 14 мәртәбә кабатлана [б. 381- 383]. Шул ук әсәрнең ике бүлекчәсе башланганда, қыз төшенчәсе дөхтәр алынмасы белән бирелә: Имди бу дөхтәргә үземдән бер шигырь әйткәнемдер [б. 383]; Имди ахырында дөхтәремә бу шигырьләрне әйткәнемдер [384]; қыз сүзе белән дәвам иттерелә: Имди назланған қызлардан әйтелгән шигырьләре [1988, б. 387]. Қыз сүзенең фарсы алынмасы булган дөхтәр сүзе белән чиратлашуы аерым шигырьдә дә күренгән иде: Бу дөнйада күрепмен дөхтәри чуқ / Сәнең кебек зифаны күргәнем йуқ! [б. 194]. 'Олы яшътәге хатын төшенчәсен белдерү өчен, зән һәм қари сүзләре файдаланыла: Ғәҗүзи зәни ки (карт хатын, кортка) бу дари / Бизәнеп зиннәти дари / У қари һәркеми қарый / Һәлякәтдә виресәр җан [1988, б. 285] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә ир һәм хатын төшенчәләре гарәп-фарсы алынмалары һәм төрки-татар сүзләре белән бирелә. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" әсәрендә һәм башка шигырьләрендә дә ир җенесе, ир, риҗал, ирән, йегет, мәрдән сүзләре белән, төрле мәгънә төсмерләре белән кулланыла. Ир сүзе гадәти кеше мәгънәсендә: Ғайре чит вилайәтдән ничә ирләр / Исламбул, Һиндстаннан мөшаһирләр (мәшһүрләр) / Китапларын қабул қылыб бастыртқанлар / Чалқайып йөри бирсен мөкәбирләр [2001, б. 21]; Һичкем мондай талаш белән морад тапмай / Талашығыз дәфтәрен бер ат тартмай / Мөназәрә (бәхәс) ачылып, ирләр белән / Әйтешмәй һәм тартышмай, қолақ тартмай [б. 42] һ.б. Ир сүзенең бу авторда, адәм баласының җенесен белдерү белән бергә, аның кеше буларак бөеклеген күрсәтү вазифасын аңлата торган төсмере белән дә баетылган мәгънәләре еш файдаланыла: Сүз қузғар ул ир асыл кирәк йирдән / Ходайым фирасәтле йөрәк биргән [2001, б. 9]; Ирнең хәле беленер ләфыз (сүз) атса / Кемнең хәле беленер мөбһәм (яшерен) йатса [2001, б. 14]; Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт (түбәнлек) берлән [2001, б. 15]; Киткәннәр қандай ирләр гәwһәр сачып / Аларның эшләренең юлы ачық [б. 16] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, ир сүзенең мәгънәсе, авторның мөнәсәбәтен алып килә торган эпитетлар белән тәгаенләнә, 'асыл ир' дигән мәгънә бу юнәлештә, ирән, риҗал һәмир-йегет кебек парлары белән дә чиратлаша: Киерелү ут башында (сугыш алдыннан) киңәш имәс / Билгесе ир-йегетнең булсын мәйдан [б. 64] һ.б. Шиһабетттин хәзрәткә карата берничә мәртәбә кабатланып әйтелә торган ир төшенчәсе йегет сүзе белән чиратлаша: Мәмсәви (дәрәҗәле) дамелланың мәдхе калай? (мактаулы сыйфатлары нинди?), Ләззәтле гыйбарәте - йегет сымақ [б. 21]. Шул ук сүз күплек санында, ягъни 'ир кешеләр' дигән мәгънәдә: Күп күрдек қабер қазған йегетләрне / Арасында һәзле-уйын тулып җатыр, ... Аллаһыдан қурқу дигән қайда қалды / Зар җылар урыннарда көлгәннән соң? [б. 85]; шул ук ир җенесе дигән мәгънә бүз бала тезмәсе белән белдерелә: Савысқан хаким булып тутый булмас / Җуқ илдең бүз баласы қотый (куәтле, баһадир) булмас [2001, б. 73] һ.б. Ир була белмәгән ирләрдән хатыннар өстенрәк дип каршы куела: Без сатдық муллалықның қоры атын / Бездән артық йаулықлы дөрес хатын [2001, б. 28]; Шуның белән ир-егетнең хатыннан өстенрәк булуы белдерелә: Без дә бер мәрданәмез (ир-егет, иман иясе) - түгел хатын [2001, б. 57]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә кеше җенесе атамаларының төрлесе төрле дәрәҗәдә кабатланып кулланылуы мәгълүм. Безнең максат - аларның нинди мәгънә белән, нинди вазифа үтәү өчен файдаланылуын аңлау һәм аңлату. Ир сүзе лексема формасында - 9, сүзформа халәтендә 16 мәртәбә файдаланыла. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә ир сүзе, асылда, җенесне белдерү мәгънәсенең, берсе икенчесенә бәйле булган, берничә вазифаи төсмере белән аерымлана: а) гомумән 'кеше', 'аның бала вакыты': Чықты вагоннан тағын бер ир бала / Бик чибәр - күргән кеше хәйран қала [1985, 1, б. 275] һ.б. 'Гомеренең нараси вакытын үтеп, җитлеккән чоры' мәгънәсендә: Wәләкин, бир заман, ул тик бераз үссен дә ир булсын / Күренер киң җиһан аңгар қабердән һәм ләхеттән тар [1985, 1, б. 155]; ә) ир сүзе җенесне белдерү белән бергә, кешенең социаль яктан югары булуы төсмерен аңлата: Ир кеше амәлене (теләкләрен) күңелендә мәкнүз әйләмәз (яшермәс) / Бер шәҗәрдәй, кәндесен бер йирдә мәркүз әйләмәз (беркетеп куймас) [1985, 1, б. 103]; аның батыр булуы мәгънәсенә ишарә итә: Алар да, ир кеби, шаһлық, хәкимлек намнәрен тағсын / Хатыннан көч тәрәққый бәхренә (алга китү диңгезенә) күл-күл булып ақсын [1985, 2, б. 9]; б) җенесне белдерү белән бергә, 'хатынның ире', ягъни 'гаилә кешесе' дигәнне аңлата: Бер заманда Фатима апай иренә: / Ушбу эшләрне китер! - ди, җиренә, ... Шул сүз илә мескен ирен төрткәли / Қаршы әйтсә йаңағына сөрткәли [1985, 1, б. 75]; Ғомреңне үткәрмә, торма ир илән / Ир илән торғанчы, тор син чир илән, ... Йәки ирең йоклағач, йәшләрне тап [б. 76]; Эш үткән шул, бик күрәсе килә ирен / Балаларын, ғомер иткән йортын-җирен [1985, 1, б. 86]; Урман - өйем, урыс - ирем, дийәр имди [б. 86]. Ир сүзе хатын сүзе белән тар контекстта бергә кулланылганда, 'гаилә кешесе' мәгънәсе ачык чагыла: Әгәр булсын дисәң бер өй эче шау-шу wә җәнҗалсыз / Ире булса суқыр, ул җитми, булсын һәм хатын телсез [1985, 2, б. 32]; Борын заман бер Ир белән Хатын торған, ... Әйтә бер көн Ире: Кара монда Хатын! ... Хатын күнде, диде: Ирем, йарар, йарар [1985, 2, б. 87]; в) кешенең социаль яктан түбән булуы дигән төсмер аңлашылырлык контекстка куела: Торма бер көндә ирең берлән, кызым, ... Ник торасың син ирең берлән, кызым / Үтә кайғыда кичәң һәм көндезең. Бу очракта, картың сүзе белән алмаштырыла: Йәш хәлеңдә торма бу картың илән / Сөймә картыңны, утыр артың илән... Бер тиенгә тормый бу картың синең / Йәшлегең, матурлығың - алтын синең [1985, 1, б. 76]; Ирене дә санламыйдыр бер дә һич / Сафи абыстай икәнен әйттем ич [б. 77]; Кариэм, уйлап кара, бу нинди ир? / Мондый ирне йотмый түзгән нинди җир [б. 79] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, ир сүзенең лексема формасы белән белдерелә торган мәгънәләренең төрле сүзформа халәте белән төрле яклап ачыклануы күренә, тартым кушымчалы сүзләр, асылда, ирнең гаилә вәкиле булу мәгънәсен ныгыта. 'Ир кешенең социаль яктан түбән булуы' дигән мәгънәсе мужик сүзе белән алмаштырылып кулланыла. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә, мужик / мажик сүзе, көне-төне кара эштә эшләп, китап укымаган, динне аңламаган, хатынын яратырга вакыты булмаган, автор турыдан-туры надан дип белдергән ир кешене аңлату өчен файдаланыла. Г. Тукайның: "Иң беренче тәрҗемә вә тәхриремдер" дигән искәрмәсе белән басылган "Мужик йокысы" шигыренең: Ник йоклыйсың, мужик / Йаз җитте, һәм үсте / Чирәмнәр йортыңда / Тор, уйан, күтәрел, - дип башлануыннан һәм әлеге теманың дәвам ителүеннән аңлашылганча [1985, 1, б. 31-33], мужик сүзе авыл җирендә яшәгән һәм тырышып эшләргә тиеш булган, әмма ялкаулыгы аркасында тормышын кора, малын тота белмәгән ир кешене белдерә, укый-язуга бәйле надан дигән төсмер турыдан-туры аңлашылмый. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә мужик сөйләм телендә крестьян дип бирелә [1979, б. 409]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, Г. Кандалый яратып куллана торган мужик сүзе 13 мәртәбә файдаланыла: Ач-йаланғач мужикларға / Кайда ирек, кайда җир / Ах син, Дума, Дума, Дума / Эшләгән эшең бума [1, б. 113]; Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер / Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер [1, б. 186]; Йүешлектән иген, ашлық черидер / Мужиклар йаwмасайде дип телидер [1985, 2, б. 53]. "Бәрәңге һәм гыйлем" шигырендә мужик сүзе 4 мәртәбә кабатлана: И бәрәңге! Син күрендең әүwәле күренешкә чит / Шаулады, күргәч сине, барлық мужик: ул дип "җәдит!", ... Ташлады йолқып мужик халқы төбең-тамрың белән, ... И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чағың / Син җиңеп, иттең мәкян инде мужикның қорсағын [2, б. 228]. Мисаллардан аңлашылганча, мужик сүзе рәттән 'җирдә эшләүче кеше' дигән мәгънәсе белән кабатлана. Әмма "Бәрәң ге һәм гыйлем" дигән бу шигырьдә турыдан-туры гыйлемгә да мөрә җәгать ителә: Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, ғыйлем! / Аз ғына нурландыра башла мужикларның миен [б. 228]. Кешеләр һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтне белдерү чарасы буларак файдаланыла: Кәйфе бик киткән үрәтник: "Ах, ты, пес мужжжжжик!" - дисә [2, б. 249]; Монда кара, йаwыз, усал, мәлғунь бүре! / Тамағыңа күсәк белән лом кергере / Мужикларның тырма теше кебек тешең / "Мәгыйшәт че" мие мислендә чергере / Нигә соң син мискин мәҗбүр мужикларны / Талаwыңда беләлмисең хәд-чикләрне? / Мужик әллә сиңа азық булып туып / Җирән атын сиңа булсын дип җиккәнме? [2, б. 263]. Мисаллардан аңлашылганча, мужик сүзе, җир, ачлық, иген, ач, мохтаҗ мискин аwыл, бәрәңге сүзләре белән бер контекстта кулланылып, 'крестьян' мәгънәсен белдерә, төрле мәгънәви төсмерләр белән кулланыла. Уғлан, йегет ир җенесендәге кешенең яшь вакытын күрсәтә. Уғлан сүзенең җенесне белдерү вазифасы қыз сүзе белән бер контекстта кулланылганда ачык чагыла: Нишләсен? Бар бер уғыл, бер қыз бала / Әнкәсе киткәч, болар үксез кала [1, б. 78]; Су анасы, бик йаwыз, йөзе кара / Ел да бер уғланны йә кызна ала [1, б. 268]. Уғлан сүзе сүзформа буларак, 3 затка да караган тартым кушымчалары белән 16 мәртәбә, асылда, 'гаилә кешесе, ягъни ата-анасының баласы' мәгънәсе белән файдаланыла. Йегет сүзе Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә лексема формасында 13 мәртәбә кулланыла: Бер йегет үбә килеп, ике йегет [1985, 1, б. 77]; Сөйәм сезнең әдәп-инсафыңызны / Йегет қулы тийүдән сафыңызны [б. 95]; Күрделәр: Баш йәш йегет булды Йәнә [1985, 1, б. 276]; "Йәш йегет! Күрсәт эшең, маниғ түгелмен", - дирсә ул [б. 298]. Г. Тукайның "Япон хикәясе" дигән әсәрендә йегет сүзе лексема булып 1 мәртәбә кулланыла: Қодрәт берлә шунда йегет Ташчы була [1985, 2, б. 60]; Йәш йегет тезмәсендә - 1, йегет әйтә һәм ташчы йегет тезмәсендә - 3 мәртәбә, барлыгы 8 мәртәбә кабатлана. Бу контекстта йәш кеше тезмәсе белән чиратлаштырыла: Үзе булған таза ғына бер йәш кеше / Йалықмыйча эшли икән ул таш эше [1985, 2, б. 57]. Йегет сүзе бер мәртәбә иялек килешендә очрый: Йәш йегетнең куйны - оҗмах, ағызы - бал [1985, 1, б. 77]. Бер мәртәбә юнәлеш килешендә: Аwырлық төшсә, түз, сер бирми-нитми / Нихәлләр йәш йегеткә килми-китми [1985, 1, б. 232]. Аңлашылганча, лексема хәлендәге йегет сүзе, асылда, сүз тезмәләре буларак файдаланыла. Шул ук сүз йегетләр сүзформасы хәлендә 9 мәртәбә кабатлана, барысы да диярлек күплек санда, билгеле бер дәрәҗәдә гомумиләштереп әйтүне белдерә: Күп йәш йегетләр үлде / Мәйетләр дөнйа тулды [б. 40]; Бу йегетләр безне дөнйа оҗмахына / Қулдан тотып җитәклиләр, белең имди [б. 43]; Йөртә башлады йегетләр катына, ... Ала башлады йегетләр қуйнына [б. 77]. Йегетләр сүзе тагын юнәлеш килешендә: Йахшы булыр тапшырсак без дөнйаларны / Абразауный йегетләргә тәмам имди [1985, 1, б. 43]. Төшем килешендә: Ул йегетләрне қачырмақ? Бик уңайдыр ул сиңа [1985, 1, б. 234]. Мисаллардан аңлашылганча, йегет сүзе лексема хәлендә сүз тезмәсендә кулланылганда да, кушымчалар белән сүзформасы буларак файдаланылганда да, нигездә, "дөнья оҗмахына" алып барырдай көчкә ия булган ир җенесендәге яшь кешене белдерә. 'Ир җенесе' төшенчәсе абзый сүзе белән бирелә, лексема хәлендә - 23, төрле кушымчалар белән сүзформа буларак - 28; шул ук мәгънәдәге абый булып язылышында - 2, ағай лексема хәлендә - 4, төрле кушымчалары белән - 7 мәртәбә, агай-эне булып парланып, 1 тапкыр кулланыла дип теркәлгән [Шигърият теле, 2009, 1, б. 29, 30, 32]. Абзый сүзе ир кешенең ялгызлык исеме булу белән бергә, аның җенесен дә белдерә: "Кечкенә генә бер көйле хикәя" әсәрендә Сафа абзый тезмәсе - 7, Сафа абзыйға - 2, Сафа абзыйны 2 мәртәбә кабатлана [1985, 1, б. 74 - 81]. Башка әсәрләрдә дә әлеге үзенчәлек дәв ам итә: Һади абзый мәсләген мәсләк дидерткән дөнйадыр [1985, 1, б. 116]; Ғафи абзый! Қайда күрдең? Син аларны мақтадың [1985, 2, б. 243]; Абзый сүзе ир кешенең профессиясе атамасы белән бергә кулланыла: Бара торғач нашир абзый қачып чыға [1985, 1, б. 195]; Қазый абзый! Безне син қызған, - димез, ... Қазый абзый қуйды шарқылдап көлеп [1985, 1, б. 281, 282]. Күпчелек очракта абзый сүзе, үзенең төп мәгънәсе белән эндәш сүз буларак, ялгыз гына да файдаланыла: Бәйрәм биш-ун тәңкә бирче, абзый [1985, 1, б. 194]. Авторның "Өч хәкыйкать" әсәрендә 7 мәртәбә кабатлана торган абзый сүзенең дүртесе эндәш сүз вазифасын үти: Мин сиңа, абзый, булырмын файдалы, ... Тик мине, абзый, син ит әүwәл азат [1985, 2, б. 251]; Абзый! Абзый! Булмаған син, пешмәгән [б. 255]. Шул ук әсәрдә абзый сүзенең юнәлеш һәм чыгыш килешләрендә - 1, иялек килешендә 4 мәртәбә кабатлануы, хикәяләүне алып бару өчен уңайлы бер чара, исеме дә мәгълүм булмаган, "қорсағы үскән, ғақылы үсмәгән, ғақылы ягыннан нәқ бер ишәк, чыпчық баш"лы адәм-персонаж буларак кабул ителә. Абзый сүзе 1 һәм 2 зат тартым кушымчалары белән кулланылганда, аерым шигырьләрдә грамматик функциясен саклый, ягъни бер затның икенче затка каравын белдерә: Дөнйада йуқ ул хәзер дә, бер туған абзаң синең, ... Йуқ, җаным, йуқ, күз нурым, абзаң хәзер дә йоклаған [1985, 2, б. 69]; Һәр чәчәк - сеңлең, апаң; абзаң - үсеп торған ағач [1985, 2, б. 224]; Бу ғаскәр берлә абзаңны табып қайт, җаным уғлан [1985, 2, б. 289]. Яисә 3 төр изафә бәйләнешендәге ирекле сүзтезмә хасил була: Абзыйның һәрбер көрәктән зур қулы [1985, 2, б. 251]. Әмма контекстка бәйле хәлдә, әлеге формадагы исемнең мәгънә эчтәлеге төрле төсмер белән баетылып кулланыла: Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем [1985, 1, б. 171]; Йазған абзаң белә шул / Сез бернәрсә белмисез [1985, 2, б. 192]. Бу юлларда абзаң сүзе билгеле бер дәрәҗәдә мактану төсмерен дә аңлата. Шуның белән бергә Ғыйлаҗ абзаң Сәрвәри [1985, 2, б. 156]; Бу намазыңны әле соң хаҗи абзаң күрдеме [1985, 2, б. 247] җөмләләрендә, абзый сүзенең эчтәлеге сатирик төсмер белән баетыла, шул ук төсмернең ... Сафи абзыйым һәмишә ақлыйдыр [1985, 1, б. 78]; Ни қылырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр йакаң [1985, 1, б. 240]; Нишлисең, абзый? - дидем. Шунда ағайым аптырый [1985, 2, б. 229] юлында абзый сүзен алмаштырып килә торган ағайымның 1 зат тартымлы формада да чагылуы күзәтелә, ...Кертмәгәч тәнгә, суық абзаң миңа дошман әле / Миннән үч алмақ өчен эшкә буран қушкан әле [1985, 2, б. 233] юлында, бу сүз табигать күренешен җанландыру чарасы буларак, юмористик төсмер белән файдаланыла. "Кәҗә белән сарык хикәясе"ндә: Кәҗә әйтә: Сарық абзый, син көчлерәк, юлындагы кулланылыш, Борын заманда дип башлана торган әсәрнең әкияти рухын саклап, дәвамы буларак аңлашыла. Шулай итеп, абзый сүзе, төрле контекстта, төрле формасы белән, күпчелек очракта, ир җенесендәге кеше төшенчәсен белдерү мәгънәсендә файдаланыла; туған, уғлан, апаң, сеңлең кебек туганлык терминнары белән бергә, 2 зат тартым кушымчасы алган хәлдә кулланылганда гына, бу сүзнең гаилә мөнәсәбәтенә дә бәйле булуы аңлашыла: Дөнйада йуқ ул хәзердә, бер туған абзаң синең, ... Юк, җаным, юк, күз нурым, абзаң хәзер дә йоклаған [1985, 2, б. 69]; Һәр чәчәк - сеңлең, апаң; абзаң-үсеп торған ағач [1985, 2, б. 224]; Бу ғаскәр берлә абзаңны табып кайт, бар җаным уғлым [1985, 1, б. 289]. Бер үк сүзләр белән ачыкланып, яисә берсе икенчесен алмаштырып кулланылган очракларда, яки бер үк вазифа үтәүләренә карап, абый һәм агай сүзләренең җенесне белдерү мәгънәсе абзый сүзенең мәгънәсе белән тәңгәл килә: Тарткалыйлар кайсы анда, кайсы монда / Бай абзыйны: Акча бир дә акча бир, - дип [1985, 1, б. 194]; Бай абый! Бирче хәер! Бик ач торам [1985, 2, б. 176]. Һәм абзый, һәм агай сүзләре эндәш сүз булып кулланыла: Нишлисең, абзый? - дидем [1985, 2, б. 229]. Аерым шигырьләрдә кулланыла торган абзый һәм агай сүзләренә авторның бер үк мөнәсәбәт белдерүе дә аларның бер үк мәгънәдә файдаланылуын күрсәтә: Ник ағай мәсҗед эчендә юкка ирнен селкетә? / "Пыш-пыш"ыннан күршесе белсә, укый дип, шул җитә [1985, 2, б. 247] дигән юлда ағай сүзенең, берничә мәртәбә кабатланган абзый сүзе кебек үк, ярым сатирик, ярым юмористик яссылыкта кулланылуы аңлашыла. Шуның белән бергә, контекстка бәйле хәлдә абый сүзенең дә, 'өлкән туган булу мәгънәсе белән, ягъни гаиләгә мөнәсәбәтле кулланылуы күренә: Абый белән бергәләшеп, кара җирне / Суқа белән йыртып-й ыртып йөргәннәрем [1985, 2, б. 51]. Анализдан аңлашылганча, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, абзый, абый, ағай сүзләре белән белдерелә торган төшенчәнең төп вазифасы, сөйләмә телдән аермалы буларак, гаиләгә мөнәсәбәтле рәвештә 'старший брат' мәгънә сеннән бигрәк [Рамазанова, 1991, б. 57], ир җенесен аңлатудан башлана. Ағай-эне хәлендә парлап кулланылганда, 'яшьләре ягыннан олы һәм кече булган бертуганнар' дигән мәгънә аңлашыла, автор бу мәгънәне табигать күренешен тасвирлау өчен файдалана: Торып чыққан шул бишектән Қойаш ағай / Анда кереп йоклый инде энесе Ай, ... Қо йаш һәм Ай - ике туған ағай-эне / Менә шулай дустлық берлән нәүбәтләшә [2, б. 70] һ.б. Яше ягыннан олы ир кеше қарт сүзе белән атала, лексема хәлендә 30 тапкыр, сүзформа хәлендә дә күп мәртәбәләр кулланыла [Сүзлек, 2009, 1, б. 397 - 399]. Мисаллардан аңлашылганча, қарт сүзе төрле мәгъ нә төсмерләре белән файдаланыла: а) 'ир җенесендәге олы яшьтәге кеше': Шул wақыт мәсҗед қатында дөм сукыр бер қарт тора, ... Қалмады бу қарт өчен һич итмәгән әфсүннәре, ... Йөрделәр бу қарт йанында йурға тайдай йурғалап, ... Күрми һәм хәзрәт бу қартны, тик қырын күзне сала [1985, 1, б. 145-146]; Булмамын, йуқ, қартайсам да, чын қарт кеби [1985, 1, б. 212]; Қарап күрсә: йөзе нурлы бер аппақ бүрек ле қарт / Җитен төсле сақалы ақ, қыйәфәтчә күрекле қарт [б. 291] һ.б. Г. Тукайның "Алтын әтәч" әсәрендә қарт сүзе пәри сүзе белән тезмәдә сүгенү, кире мөнәсәбәт белдерү чарасына әверелә: Ни сөйли дә қарт пәри, бу әллә шашқанмы ғақылдан, ... Тфү, чорт, карт пәри! - диде, бөтенләй қызды инде хан [1, б. 292]. Авторның башка әсәрләрендә, қарт сүзе дуңғыз, шайтан, кәҗә, марҗа, бүре, эт сүзләре белән бергә шундый ук вазифаны башкара: И хатын, чүплеккә төшкән йолдызың / Бәхтийар итмәс сине қарт дуңғызың, ... Белде инде қарт шайтанға булу килен / Бигрәк начар эш икәнен сизде имде [1985, 1, б. 80]; Йөриләр қарт кәҗәдәй - үзләрен анлар саный зурға [1985, 2, б. 17]; Бәдбәхет, мәлғунь кеше кем, дустл арым? / Бер аwылның чалмалы қарт марҗасы [1985, 2, б. 151]. Контекстка туры килеп, күплек кушымчалы қарт сүзе шул ук кире төсмер белән кулланыла: Безне артқа тартқан қартлар / Мазарстан таба атлар [1985, 2, б. 165]. Кире төсмер белдерелми торган очракта, күплек кушымчасы җыймалыкны аңалата: Шунда қартлар җәмғулыб киңәштеләр [1985, 1, б. 264] һ.б.; ә) қарт сүзе 'теләсә кайсы җенестәге олы яшьтәге кеше' дигән мәгънәдә: Һәр тараф золмәт, күренмидер қойаш / Қурқуға төште кешеләр - карт wә йәш [1, б. 273] һ.б.; б) қарт сүзе 'зат, предмет, абстракт мәгънәле төшенчә белдерә торган сүзләрне ачыклап килә торган билге' мәгънәсендә: Уртадан бер күп белекле қарт кеше / Әйтә: Бу хақта минем фикрем шушы [1985, 1, б. 254]; Хатыннар, йәш балалар, қарт бабайлар төште қаwшаwға [1, б. 288]; Җаwабында аwаз: Син рәнҗемә, ди / Минем исмем - ачы, қарт тәҗрибә, - ди [1985, 2, б. 120] һ.б. 'Ир җенесендәге карт кеше' мәгънәсендә карт төшенчәсе бабай сүзе белән күрсәтелә, лексема хәлендә - 27, сүзформа буларак 19 мәртәбә кабатлана [Сүзлек, 2009, б. 101-102], төрле мәгънәләре белән файдаланыла: а) 'ир җенесендәге карт кеше' мәгънәсендә: Барча хәзрәтләр иделәр бу бабай мәфтүннәре (иярченнәре) / Қалмады бу қарт өчен һич итмәгән әфсүннәре [1985, 1, б. 145]; "Исәнме, и хәким бабай, қулың бир, монда кил, кил" - ди [б. 291]; Бабай бик күп йәш йәшәгән, қарт ул үзе / Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе, ... Бабай, мискин, бу дөнйада күпне күргән / Үлеп беткән инде аның күп йәштәше [1985, 2, б. 68] һ.б.; ә) 'гаилә кешесе' мәгънәсендә бу сүзне автор "Безнең гаилә" шигырендә куллана: Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи / Безнең өйдә без җидәw, безнең песи - җиденчесе [1985, 2, б. 103] һ.б. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә 'хатын' төшенчәсен белдерә торган хатын сүзе лексема хәлендә - 28, төрле кушымчалар алып, сүзформа рәвешендә - 34, хатын-кыз дип парланып 3 мәртәбә кулланыла [Сүзлек, 2009, 2, б. 273-274]. Мисаллардән аңлашылганча, бу сүз дә, ир сүзе кебек үк, 'җенес' төшенчәсен аңлата: Керде дә күрде: сарайда бер хатын / Җәлб итәрлек һәр кешенең диққатен [1, б. 270]; Чықты тагын да чапанлы бер хатын / Җәлб итәрлек тиречеләр диқкатен [1, б. 275]; Қарасам: бер қурқыныч хатын утырған басмада / Көнгә қаршы йалтырый қулындағы алтын тарақ [1, б. 283] һ.б. Хатын-кыз парлы сүзе бу җенестәге кешеләрнең җыймалыгын белдерә: Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма хатын-қыз дип / Олуғ җан бул, қуан-шатлан шөкер мин бит хатынсыз дип [1985, 2, б. 194]; Күңелсез сүз сөйли бәғзе ғақыллылар хатын-кызға / Фәқать бер йыл күңелле дип календарь һәм хатын безгә [1985, 2, б. 187]; Хатынқызлар, балалар - җөмлә хан қайтышка килгәннәр [б. 291] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, хатын һәм хатын-кыз сүзләре бер үк контекстта алмаштырылып кулланыла. Шул ук мәгънәне, яки җыймалык төшенчәсен, бер мәртәбә кулланыла торган ғаләме өнсә (хатын-кыз дөньясы) сүз тезмәсе бирә: Ийел, и халқы дөнйа! / Уртадан йул бир хатыннарға! / Йәшә, и ғаләме өнсә! Wакыт хакларны аңларға [2, б. 9]. 'Хатын' дигән төшенчәне белдерү өчен, абыстай сүзе кулланыла: Бөтен Қазан абыстае агент хәзер Варшауга [2, б. 11]. Бу юлларга җыентык төзүчеләр мондый аңлатма бирә: Варшава сәүдә компанияләренең маллары бервакыт бөтен Казанны тутырып, игъланнары "Бәянелхак" ише газеталарның битләрен күмеп китә; мода артыннан куарга яратучы бай хатыннарының телендә, гамәлендә дә "Варшау товарлары" була. Югарыдагы юллар шул хакта [2, б. 344]. Абыстай сүзе кире төсмер белән дә файдаланыла: Абыстайларга җитсә төндә куwәт / Менә ғайрәт! Менә һиммәт! Фөтүwәт (егетлек) [1, б. 107]. Қыз / дөхтәр сүзләре, үзе генә кулланылганда, хатын җенесендәге кешенең яшь вакытын белдерә. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, қыз сүзе лексема буларак - 36 мәртәбә, қызға формасында - 3, қызлар - 14, қызларға - 2, қызларны - 1, қызлары - 3, қызларын - 1, қызны - 5, қызның - 3, қызы - 3, қызым - 5, қызын - 4, қызың - 1, қызыңны 1 мәртәбә кабатланып, ягъни сүзформа хәләтендә 44 мәртәбә файдаланыла; қыз-хатын дип парлы хәлендә 1 мәртәбә кулланыла: Бездә азмаз чыққалый динне танучы бәндәләр / Бармы мәзлүм қыз-хатынны қызғанучы бәндәләр [1985, 2, б. 337]. Югарыда әйтелгәнчә, қыз сүзе, уғыл сүзе белән бер контекстта кулланылганда, бу сүзләрнең җенесне белдерү мәгънәсе ачык аңлашыла: Нишләсен? Бар бер уғыл, бер қыз бала / Әнкәсе киткәч, болар үксез кала [1, б. 78]; Су анасы, бик йаwыз, йөзе қара / Ел да бер уғланны йә қызна ала [1, б. 268]. Қыз төшенчәсе 2 мәртәбә дөхтәр / дөхтәри сүзе белән чиратлаша: Ничек миръат қатында зифа дөхтәр / Көлеб һәм бақдықынча бақмақ эстәр [1, б. 34]. Ки сез, қартлар, йегетләр, дөхтәриләр / Улың бу журнала һәп мөштәриләр [1, б. 27]. Хатын сүзе, карт кешегә карата әйтелгәндә, қарчық һәм қортқа сүзләре белән бирелә: Бер көнне килде моңа қарчық йаwыз / Бәдбәхет, йөзе қара, бер җалмаwыз / Ошбу қарчық йөрмеш иде аздырып // Һәр хатынны туғры юлдан йаздырып [б. 76]; Монда да килде бу карчығым / Муйнына асып мәкерле капчығын [1985, 1, б. 76]; Қуйса монда қорткалар төшкән тешен алтын белән / Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый [1985, 2, б. 196] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, автор бу ике сүзнең мәгънәсен кире төсмер белән баетып файдалана. Хатын сүзе, карт кешегә карата әби дип әйтелгәндә, туры-төп мәгънәсендә кулланыла. Бу сүз һәм лексема, һәм сүзформа хәлендә 5 мәртәбә кабатлана, шуның 4 се "Күк сыер" шигырендә файдаланыла: Бар иде безнең авылда қартайып беткән әби, ... Бу әбинең шул иде тик иптәше һәм сердәше, ... Ач-йаланғач түгел иде, тик йатса да, ... Ақчаны алғач, әби киткән нидәндер Әтнәгә [1985, 1, б. 237]. Әби сүзе 'гаилә вәкиле' дигән мәгънәсендә дә кулланыла: Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи / Безнең өйдә без җидәw, безнең песи -җиденчесе [1985, 2, б. 103]. Шул ук мәгънәдә дәw әни дип чиратлаша: Кичерелсәче, Тәңрем, бәғрем әти, әни / Дәw әнийем, апайларым, бабай, әби [1985, 2, б. 261]; шул ук мәгънә 1 зат тартым кушымчасы белән: Аннары төннәр буйы әбкәм хикәйәт сөйләгән [1985, 1, б. 65]. Хатын сүзе 'ирнең хатыны' дигән төшенчәне белдерү вазифасы белән дә иркен файдаланыла: Бар иде бездә Сафи атлы кеше, ... Бар иде бер Фатима нам хатыны / Йазамын бу хатынның бер қатыны, ... Бу хатынның һәйбәт илә ғайрәте (курку сала торган гайрәте) / Һәр заманда җәлеп итәрди хәйрәте (хәйран итә иде) / Сафи - абыстай иде, бу - абзыйдыр [1985, б. 74]. 'Ирнең хатыны' дигән төшенчәне белдерү өчен дә абыстай сүзе кулланыла. Авторның бу шигырендә аерым җенесне белдерә торган сүзләр, җенесе алмаштырылып кулланылганда, ир кеше өчен хурлык булып яңгырый торган төсмер ала: Сафи - абыстай иде, бу - абзыйдыр [1985, б. 74]; Сафи абзыйға бөтенләй баш иде / Сафи - муен, Фатима апай - баш иде [1985, 1, б. 75]. Әлеге юнәлештә, хатынны каһәрли торган ирләр дә карт дуңгызга тиңләнә: И хатын, чүплеккә төшкән йолдызың / Бәхтийар итмәс сине қарт дуңғызың [б. 80]; Хатын булдым зур қорсақлы бер симезгә, ... Өч баш хатынлы иде ул, мин - дүртенче [1985, 1, б. 203]. Бу мәгънәдә бер мәртәбә җефтем сүзе файдаланыла: Булмадың йарым wә булмассың, беләм, җефтем минем / Әмма булдың йанмаға күңлемдә син - нефтем минем [1, б. 199]. 'Мулла хатыны' дигән төшенчәне белдерү өчен, остабикә сүзе кулланыла: Остабикә кирәк дип / Бер бай қызын сорар бу, "Күп йәшәсен йәшь мулла / Остабикә!" - диерләр [1, б. 181]. Остабикә сүзе 'өендә кызларга сабак бирүче хатын' мәгънәсен белдереп тә кулланыла: Йаратмыйм бер дә остабикәләрне / Сези алдарға оста бикәләрне [1, б. 96]; Уқығыз, қызлар, уқығыз / Күп хәлләрне белегез! / Остабикәләрне ташлап / Мәктәпләргә керегез [1, б. 308]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә хатын төшенчәсен белдерү өчен, традиция булып килә торган ғәwрәт сүзе кулланылмый. Шулай итеп, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә кешенең җенесен белдерә торган төшенчә-атамалар туры-төп мәгънәләрендә, сүз җаеннан 'гаилә кешесе' мәгънәсенә күчеп, яисә авторның персонажына нинди мөнәсәбәттә булуына бәйле хәлдә, юмористик / сатирик һ.б. төсмерләр белән, мәгънә эчтәлегенең күләмен киңәйтеп, сурәтләү чарасы буларак та файдаланыла. Кешенең тән-әгъза атамалары һәм аларның кулланылышы. Хәзерге татар телендә әгъза атамаларының, бай фактик материалга нигезләнеп, ныклы системага утыртылган тәртиптә тәфсилләп анализлануы мәгълүм [Рамазанова, 2013]. Язма текстларда кулланыла торган соматик терминнарны тикшергәндә дә, гомумтелне өйрәнү ысулына, ягъни, билгеле бер дәрәҗәдә, адәм баласының тән төзелеше схемасын саклауга нигезләнеп бару уңай дип табылды. Шулай да, түбәндәге үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәк: а) аерым истәлектә, телдәге тулаем байлык чагыла алмый, бу очракта сүзнең кулланылышын анализлау, аерым авторның аерым текстында файдаланыла торган сүзләргә генә нигезләнә ала; ә) анализның, аерым истәлек текстында бару тәртибенә дә бәйле булуын онытмыйча, мисалларны биргәндә, терминның хәзерге әдәби нормасын алга куеп, аерым сүзнең истәлектә язылганча барлык мәгънә һәм формаларын бергә туплап күрсәтү зарурлыгы аңлашыла. Димәк, анализны 'баш' төшенчәсен белдерә торган сүз белән башлыйбыз була. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." әсәрендә [1889, 2002]. 'Баш' төшенчәсен белдерә торган сүз үзенең төп мәгънәсе - сүзмәгънә хәлендә: кеше фәрқ итәмәз баш илә пайын (аермас башы белән аягын) [1889, б. 6, 2002, б. 68]; Мисыр мөлкен забыт қылмыш (кулга төшерү) Туп мисал / Кичерүбән тиғыдин (кылычтан) баш-башларын / Әйләмеш рам (буйсындырган) һәп ғарәп сәркәшләрен (карышучыларны) [б. 78]. Шул ук мәгънә сүзформа буларак: Киттеләр алып, түгәргә қаннары / Қалды башлары қомашлар қашыда, ... Диде кем: Уғрымын, қардәшләр / Йул күзә терәм, түкерәм башлар, ... Диде хирсыз башы дәрвишә рәван [б. 87]; Ишетелде қолағына бер сәда: "Қуй аны, залим башыны қыл җөда / Вирмә мөһләт, кис ләғ ыйньнең башыны / Килүбән, дәрвиш-хәрами башыны / Кисте-ү лт ер де ушал нәббашины (кабер талаучыны) [б. 87]. Әлеге сүз баш, буй / бунь / муен сүзе белән чиратлаша: "Қуй боны! Тиз, залимнең буйны ны ор!" / Әмрә ойып, буйнын аның чапмышым / Башыны өзеп, туп ра ға қатмышым [б. 89]; Йите йирдән йарылып баш, ақты қан [б. 95] һ.б. 'Җитәкче кеше' мәгънәсендә: Бәңа дәхи ул хәрамилар башы / Қатла әмер әйләде: ошбу қардәше / Килтереп, алдыма чүктерде моны [2002, б. 88] һ.б. Фразеологик бөтен буларак кулланыла: Нидәлем? Бу эштә тәдбирең (уең, фикерең) нәдер? / Башым өстендә, нә әйләрсәң әмер? [2002, б. 64]; Хақ Тәғаләдин иреб аңа қаза / Башыға килде аның төрле бәла [б. 80]; Һәр бересе башын алып қачтылар, ... Дәрвишнең башына килеп ушдылар / Җөмләләре айағына төштеләр [2002, б. 88] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, баш сүзе, һәм сүзмәгънә, һәм кушымчалар алган хәлдә, асылда, әгъза атамасы дигән туры мәгънәсе белән кулланыла, шуның белән бергә, 'җитәкче кеше' мәгънәсен белдерә; тот рыклы фразеологик әйләнмәләр хасил итеп, төрле мәгънәләре белән файдаланыла: башым өстендә (менә хәзер мәгънәсендә), башыны алып качу (кешеләр мәгънәсендә), башына килеп (каршысына килеп) һ.б. Чәч / сач: Қабул итде ушал сачы бөридә / Аны бәнд итмәккә уйқуларында [1899, б. 6, 2002, б. 67]; Бәңа кяр әйләмәз ғаләмдә һич бәнд / Wәләкин Кәнде сачымлә (үз чәчем) мөкаййәд (богаулана) / Улырым буйләдер тәқдире хикмәт [б. 68]. Йаңақ: Тивә йаңақын иденмешде аләт / Қылыч җайына, ул сахиб кәрамәт... . үсеб ит ул йаңақдин wақты хаҗәт [1889, б. 5, 2002, б. 67]. Тел: Хәшр-ү-нәшрәтелемез иқрар идәр (теге дөньяны телемез кабатлар) / Дилемез мәғнәдә инкяр идәр (күңелебез-акылыбыз юкка чыгарыр) [1889, б. 4, 2002, б. 65]; Қари йуш сүзләре, һәр нә телә (телгә) / Килде, сөйләде дәхи дәрвишләре [б. 91] һ.б. Теш / деш: Дешләре илә ирешүбән сил кеби / Қальғаи әйләделәр ғарбил кеби [1889, б. 10, 2002, б. 74]; Һәм мөшәррәф (кадерле) тешләрен сындырдылар [б. 82]. Йөз, дидар: Нәчә күрә күземез дидарыңны / Җан-у-деллә сәүүрез әғярыны (читләрне) [1889, б. 3, 2002, б. 64]; Йөземез күрән, өмидене кис әр [1889, б. 3, 2002, б. 64]; Йир йөзендә күкләрендән сулары [2002, б. 74]. Күз / чәшме: Күз очыйлә Йосыфа андәк нәзар / әйләде... [б. 63]; Бу сәбәбдин күзләреңне күр идәм (сукырайтам). Нәчә күрә күземез дидарыңны (йөзеңне) [б. 64]; Ачыб чәшмене (күзене) ул сахиб сәғадәт [2002, б. 68]; Уйанубән күзене ачқан заман [б. 71]. Аwыз / ағыз: Бер заман ятыр ки һушындин талып / Күбеге мискиннең ағызына килеп [б. 84]. Қолақ: Дәрвишнең ишеделеп қолағына / Төшде бонларның мөһәйяз ағына [2002, б. 83]; Ишетелде қолағына бер сәда [б. 87]. Җилкә / йегер: Бетләр итмеш йегренең телем-телем [б. 106] (йегер, борынгы төрки йагир / йегир / җауыр / йаwыр һ.б. вариантлар, бу сүз колак сөяген, җилкә сөяген, умыртка башын белдерә [Әхмәтьянов, 2015, 2, б. 530]. Муйын / буйын: Буйнына озатыб илкен сарылыр / Чыгып әл, дәрвишә бер шабләк орыр [б. 84]; Һушына кәлдектә, Йәнә бер орыр / Санасын, буйны фәқыйрьнең өзелер [б. 84]; Тиз, залимнең буйныны ор! / Әмрә ойыб, буйның аның чапмышым / Башыны өзеп, тупраға қатмышым [2002, б. 89] һ.б. Күкрәк / садре / күксе: мәсәррәт берлә мәмлү қылды садре (шатлык белән бергә бәйләде күкрәген) [б. 69]; Әлләрене күксе өстендә куеб / Алды шаһ шәйхең сәламен җан илә [б. 83]. Йөрәк / күңел / қальб / қолуб / садр / дил, җан: Зикре Хақдан дәүр идәр ләр кальбеме (йөрәгемне / күңлемне Хак зикреннән (догаигътибарыннан) читләтерләр) [1889, б. 2, 2002, б. 62]; Нәчә күрә күземез дидарыңны / Җан-у-деллә сәүүрез әғярыны (читләрне) [1889, б. 3, 2002, б. 64]; Һәм рәсүлең сөннәтилә истинан / Әйләмәкне рузый қыл ба дил-ү-җан [1889, б. 5, 2002, б. 62]. Әл/ил (қул): ике әлчү кәзләрен мәхкәм дотып, ... нокраме (هدكنلا) әлеңдә, яки дөрр, ... (هدملا) әлемдә ике дөрр, ... бер (اكنكليا) илкеңә дотсаң [1889, б. 2, 2002, б. 62]; әлендә ғаҗиз улды җөмлә көффәр [б. 5, б. 67]; Һәмандәм илкене әйләде тәхрик (кулыны кузгатты) [б. 68]; әл илә әйләеб ул дәм ишарә [2002, б. 68]. Қултық: Култығыйлә бер ғасая иғтимад (таяну) / Берейлә Кәғбәя итеб истинад (терәк) [б. 105]. Арқа: Арқасыйлә ташыды, ул хуш хисап, ... Арқасының қутырыны гяһе-гяһ [б. 93]; Арқасыйлә ташыб утын мөдам [б. 97]. Қан: Орубән кан итделәр аякларын [б. 82]; Киттеләр алып, түгәргә каннары / Калды башлары комашлар кашыда [б. 87]; Килделәр һәм күрделәр рәһбәрләрен (юл күрсәтүчеләрен) / Ғарқ қан улып ятканнарын [б. 88]. Гәwдә: Диде: "Тиз ор, гәwдәсен уртайа печ!" [б. 87]. Тән: Тәннәренә вирде һәм бер ғыйлате [б. 75]. Тез: Ултырыр ул дәрвишнең тезен басып [б. 84]; Китереб, әле илә чүкерде тезен [б. 87] һ.б. Айақ, балтыр, сақ (тез белән тубык арасы, аяк), пай: Дин- дөнйада айағмән (راوخ) (хәвари - ярдәмче) мән [1889, б. 4, 2002, б. 64]; Кеше фәрқ итәмәз баш илә пайын (аермас башы белән аягын) [б. 68]; Ташлар илә кем мөбарәк сакларын (балтырларын) / Орубән қан итделәр айақларын [б. 82] һ.б. Үкчә: Ул тимер башмағың илә үкчәсен / Басасын, рәхим итмәйеп йәңчәсен [б. 94] һ.б. Җенесне белдерә торган сүзләр белән чагыштырганда, бу төркемчәләрнең күбесенең төрки-татарның үз гаиләсе булган угыз- кыпчак сүзләре булуы (теш / деш, аwыз / ағыз) һәм, асылда, туры-төп мәгънәләрендә кулланылуы аңлашыла. Шулай ук, муен сүзенең - буен, кул сүзенең әл / ил угыз телләренә хас сөйләмә үзенчәлегенең язуда чагылышы рәвешендә файдалануы күренә. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә. Баш / сәр. Г. Кандалыйның беренче поэмаларында баш төшенчәсен белдерә торган сүз үзенең 'кеше әгъзасы' дигән төп мәгънәсендә, сүзмәгънә хәлендә: И җаным, дыңла, әз-әүбаш (сукбайдан) / Қача күр, қачмақында - баш / Башыңа ормасын та таш [1988, б. 282]; сүзнең шул ук мәгънәсе сүзмәгънә хәлендә фарсы алынмасы - сәр сүзе белән белдерелә: Ул әүбаш хәйлә дәр-пиш (хәйләне алда тотып) / Улып дәрвиш, салып сәр-пиш (башны түбән салып) [б. 282]; шул ук сүз 'кемгәдер баш булу' мәгънәсендә: Мәляик иде сәр-ләғнәт (башләгънәт) / Сәңа дип йад дәхи бер ан [б. 267] һ.б. Баш сүзенең төп мәгънәсе сүзформа буларак: Башына ормасын та таш / Сакыйнғыл, гәр уласың шаб (егет булсаң) [б. 282]; Ходаның хөкеменә маша (шөкер) / Риза ул, әмери дот баша (башта) [б. 286]; Ақарды сағалың, башың / Саны йөзгә йитеп йәшең [б. 290] һ.б. Авторның чибәр абыстайларга багышлап язылган поэмаларында баш сүзе йөз сүзенә караганда сирәгрәк кулланыла: Йефәк сачле башыңныму / Йаңа айдик қашыңныму / Һәм унбишдә йәшеңнемү / Нә мәдех илә идәм рәфғый (нинди мактау белән тасвирлап бетерәм) [б. 349]; Ки күрдем күп қыйынлықны / Башымда һушым азындан [б. 367]; Таҗы улса башына, белмәз үзене / Ғыйшықлықдин дивана әйләр үзене [б. 370] һ.б. Шигырьләрендә: Сарып башқа қара өрпәк [б. 82]; Башыңдадыр мамық қалпақ [б. 82]; Бу бала хәсрәте түкде / Кара сачләрем башымдин [б. 92]. Предметның югары өлеше: Ағач башындағы қошны / Минеке дип әйтеп булмас / Очып китсә йапан җирдән / Тотыйм дисәң, тотып булмас [б. 364] һ.б. 'Сүз башы' мәгънәсендә: Бу мәғшуқның (гыйшык турындагы язманың) башы хәер икәндер / Қарап торсаң, соңы сәйер икәндер [б. 370]; Сүземне сүзләйем башдин / Хәбәр бирәм қаләм қашдин [б. 374] һ.б. 'Тән-җан' мәгънәсе: Күп хәсрәтләр күрер өчен / Ғазиз башым йаралғандыр [1988, б. 78]; Парлы сүз: Табалсаң чабата йарый / Буе булыр ике қарый / Булыр йарты аршын барый / Баш-үкчәсез, Җәмиләкәй [б. 82] һ.б. Фразеологик бөтен: Сәнең қулыңдин үтәйем / Кәлеп, ғазиз башым йуйғыл (җуйгыл, бетер) [б. 351]; Аллама баш орсам иде бу қадәр / Сәне мәңа ул бирер иде мәгәр [б. 358]; Бер нәзардә (карауда) күңлеми дар әйләдең (биләдең) / Бер нәзардә башым зәбун әйләдең (зәгыйфьләндердең) [б. 358] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, баш сүзе, туры-төп мәгънәсе белән бергә, 'предметның югары өлеше', 'тән-җан / кеше' һәм 'сүз башы' мәгъ нәләрен белдереп тә файдаланыла. Чәч / сач, зөлфе: Ғаҗәб зиба қара җефәк сачләрең бар [б. 109]; Дәрдилән йөзе, зөлфе пәришан нәүбәһар (Хәсрәтле йөзе, чәч бөдрәләре моңлы-сагышлы яз башы) [б. 121]; Қулың йастық, сачең йурганым улсын [б. 147]. Бит: Қара ғарәп кеби бите [б. 82]; Битең, ботың, башың шешеп / Қатып, туңып, Җәмиләкәй [б. 83]; Торып иртә битен йуғач [б. 98] һ.б. Йөз, чәһрә, руйан, дидар сүзе 'әгъза атамасы' дигән туры мәгънәсендә: Йөзеңнең рәүнәке (нуры) бетәр / Йәшендән керсә қайғыға [1988, б. 72]; Бөрешкән Қотлыбай, Ихсан / Күренә ал, кызыл йөздә [б. 81]; Нә дәклү ниғмәтең чукдыр / Самаварлә чәең йуқдыр / Қунақ чәһрәсе ачылмас / Һәмишә күңле сынықдыр [б. 86] һ.б. Фразеологик бөтен буларак: Йана бәғрем, сула йөзем / Аwырлықлардин, гүредән (горе - кайгыдан) [б. 73] һ.б. Қаш, керпек: Һилялә охшар сәнең қашларың бар, ... Йенҗүйә биңзәр сәнең қашларың бар [б. 109]; Ак чырайлы қыйғач қашым, қара күзем, ... Ник сикерттең, җанықаем, әй қашыңны [б. 111]; Қашлары һилял кебидер һәм йаңағы ляләсе [б. 134]. Күз: Тотып үзеңне күз-қашда [б. 83]; Кил, и талиб, ғыйбрәт илән күзең ач / Мәхәббәтсез кешедән бик ерақ қач! [б. 95]; Күзең елтырыйдыр сулы чиләкти [б. 106]. Күз-йәш: Җанашым, белмисең сағынғанымны / Сәнең өчен күзйәш ағызғанымны [б. 385] һ.б. Йәш, дәмғ: Дәүа ит, яки бер чарә / Күреп күземдәки дәмғый [б. 351]; Инешләр ташды йәшемдин [б. 92]; Бәнем күз йәшемә қалма [б. 107]; Ки чишмәдик йәш ағадыр күземдин, ... Йөземә тулды күземдин ақып йәш [б. 131] һ.б. Аwыз / ағыз: Аwызың җәйрәгән иске иләкти [б. 106]; Сүзләр ағызға китерде / Гүзәл, сылу, матур атың [б. 117]; Эш ахыры иттифақ боңа дөшеп / Ағыз әйләдек (башладык), тәкәллем идешеп (сөйләшеп) [1988, б. 335]. Теш, деш, наб: Дешләре дил рәғдидәндер (күңел бизәге), ағзыдыр қәнд-у-нәуат (шикәре нәүат) [б. 134]; Wәли салмақ деләйүр наб (теш салу, тешләү) [б. 282]; Яман тешләр белән тешләр / Килеп сөкран (исерек), килеп сәг ран (эт боттан тешләү) [б. 284] һ.б. Тел, дел, зәбан, әфыз сүзләре. Г. Кандалыйның беренче әсәре булып санала торган поэмаларында, дел варианты еш кабатлана: Wәли изгеләргә охша / Дели җаның белән бул тамм (Телне җаның белән бер ит) [б. 262]; Дилең миһри - делең лөтьфи (Күңелең мәхәббәте - ул телең (сүзең) нәфислеге) [б. 262]; Сүәксез дел яратлы Хақ / Сүзи та қыладыр йомшақ [б. 263] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, дел сүзе бер үк биттә 7 мәр тәбә кабатлана, 2 мәртәбә тел сүзе белән чиратлаштырыла, асылд а, 'адәм баласының сөйләме-сүзе' мәгънәсендә белән кулланыла. Авторның шигырьләрендә тел варианты өстенлек ала, алынмалар файдалану да дәвам итә: Кичә-көндез телләремдә сәндер сүзем [б. 109]; Бәне сөйми диеп әйтсәң, телең қорыр [б. 111]; Телләреңне охшатамын сөчек балға [1988, б. 115] . Ирен, ләб, дудак, йаңақ: Иренләр-күзләрең чите [б. 82]; Қызыл йақут сәнең ирнең [б. 107]; Ләбләрендин сурып үбеп ләззәт алсам / Ул ләззәти ғомерлеккә китәримди [б. 109] һ.б. Ийәк, ғәбғәб: Иякләрең қызыл алтын / Ушал қылмыш сәне Мәүля [б. 146]; Өзеп шәфталу ғәбғәбләр / Бөйлә wа шәуқән wа шәуқән [б. 309] һ.б. Қолақ, гүш: Бәйан идәм сәңа бер-бер / Қолақ салғыл моңа, җаный [б. 86]; Қолақларың гүйә орыр ылаwқа [б. 106]; Буш сүзләргә қолақ салма [б. 107]; Бу сүземне тыңлағыл қолақк салып [б. 113] һ.б. Борын, димағ: Сәнең буйиң күреп дәр-ан (шул вакыт) Димағымға кереп бер ан / Аның хушбуй нәсимендән (нәфис ис) / Улып китдем тәмам сөкран (исерү) [б. 280]; Борынғыйәм дәйүб, борнын / Күтәреп йөрийүр қәрнин (гомер буе) / Имәсдер фиғле әбрардан [б. 291] һ.б. Борын сүзе омоним буларак: Танып белгел урынларны / Ки безләрдин борынларны (борынгыларны) / Виреп йилгә корунларны [б. 265]. Муйын, гәрдан, буйын: Кечекдин Хакға тағәт қыл / Һәр әмренә итағәт қыл / Хәсадәтдин фәрағәт қыл (көнчелектән азат бул) / Һәр әмренә сонып гәрдән (муен) [1988, б. 250]; Сақыйнғыл, дөшмәсен дәр - ан / Ул аркан буйнына гәрдан (муйныңа уралмасын) [б. 256]; Ушал мар (елан) дәхи әқтарлар / Килеп чолғана бәр-гәрдан (муенга) [б. 312] һ.б. Ими, бәдр, күке, күксе: Күкселәрең сүзләшәдер / Төрле сүзи саз илә [б. 133]; У мәнзилдәике бәдрең, ... Ике күксеңне, чөн күк сән [б. 261]. Қорсақ, тамақ: Тутыр бик яхшы қорсақны / Икенче қалмасын соңға [б. 97]; Сиңа атап таwық суйғач / Ашап-эчеп тамақ туйғач / Кесәгә ун тиен қунғач / Чәй эчеп төн буе қунма [б. 97]. Йөрәк, бәғырь, күңел, садир, қальб, дил, эч: Тағы бигрәк йөрәк йанды [1988, б. 75]; Ходаwәндә, яна бәғрем / Бу йирдә йуқ бәнем кадрем [б. 79]; Ике садрең өсләренә қул салырға [б. 110]; Һич бүтәнгә йөрмимен күңел салып [б. 113]; Мәнем қәлбем сәне уйлый [б. 117]; Сүзе - дилдә, хыялы күздә қалды [б. 125]; Ғазизем, и җаным wә ми һыр баным / Дилем, тәмурым, остоханым (сөякләрем) [б. 126]; Сақла җаным, ғайреләрдин садрең илә зәйлеңи (итәк-чабуыңны) [б. 136]; Ғәбәскә дили мал итмә (файдасыз эшкә күңел максаты итмә) [б. 250] һ.б. Җилкә: Шәқәуәт йилкәңә (бәхетсезлекне җилкәңә) салма [1988, б. 247] һ.б. Сырт: Мужикның сыртын игәwләп [б. 98] һ.б. Буй: Буйларыңны охшатамын зифа талға [б. 115]; Әйа җаным, буең сәнең зифа тал / Йөзең рәүшан, телең татлы сөчекбал [б. 132]; Наданларға буең сонма / Ғомереңне бирмә җилләргә [б. 375] һ. б. Арқа (бил) / дөнбал: Җәһеддә акызып әз-кан / Атар аркаң үзә аркан [б. 256]; Нәфсе шайтан дөнбалем қылдырөкүб / қылды дөнбалемдә ул әшрари күб (билемә-аркама атланып алды, начарлык эшләде) [б. 337] һ.б. Қул, әл, чән, дәст: Нигәдер хәлләрем китеп / йазарға қулларым талды [б. 78]; Қулымны буйныңа салмай [б. 107]; Әлемдин күп әләмләр вар (Кулымнан күп бәла, кайгылар бар) [б. 261]; Ойып бу нәфсенең чәнгә (бармакларын тырпайткан кулга) / Дәйр тәңкә, төшеп тиңгә (тарлакка төшеп) [б. 284] һ.б. Айақ, пай: Хәтәргяһ әйләмә җайи (Куркынычлы урынны сайлама) / Йақыйна салма һәм пайи (Аның янына салма аягыңны) [б. 250]; Иренеп, айағың чишми / Йатарсың, и Җәмиләкәй [б. 83]; Атап "Рисаләи-л-иршад" / Йазылған ошбу дүрт пайа (дүрт "аякта" - дүрт юллы шигъри строфада) [1988, 316] һ.б. Омоним: Ғыйшықның пәйаны (ахыры) йуқдыр [б. 136]. Сыйрақ: Җәйәw йөреп сыйрақ талды [1988, б. 75]; Тәнең туфраққа йарылып [б. 82]; Килеп тешләр белән тешләр / Килеп сөкран (исерек), килеп сәғ ран (этчә боттан тешләр) [б. 284] һ.б. Қан, хун: Күземдин ағадыр қанлы йәшләр [б. 110]; Җәһеддә акызып әз-қан (каннан) [б. 256]; Идеб шәбхун (төнге һөҗүм), түгеп шәб хун (кан) / Йөрер әтрафыңа мәлғунь [б. 261] һ.б. Тән, җәсәд, әҗсад, түш, бәдән: Сәнең һиҗреңдә көйә тәнемҗаным [б. 131]; Гәр җәсәдем (тән, бәдән) монда булса, дил wә күңлем сәндәдер [б. 135]; Фиған (үкереп) йылаw судсыз (файдасыз) уладыр буш / Кичәдер би-түшә ғөрйан (гәүдәгә ялангачлык килә) [б. 273]; Тәмам ул көйдерә әбдан (бәдәннәр) / Улып хәйран, китә әқwат (куәтләр) [б. 300] һ.б. Хи (арт сан): Ки шамдин йатма та собхи (кичтән иртәгәчә ятма) / Ойып ғафләтдә, басып хи [б. 261]. Мисаллардан күренгәнчә, төрки-татар сүзләренең гарәп-фарсы алынмалары белән аралашып файдаланылу традициясе дәвам итә. Поэ маларда, нигездә, алынмалар, шигъри әсәрләрдә төрки- татарның үз сүзләре кабатлана. Барлык әсәрләрдә дә әгъза-тән атамалары, асылда, туры-төп мәгънә эчтәлеген авторның төрле мөнәсәбәте белән киңәйтеп, тасвир чарасы буларак файдаланыла. М. Акмулла иҗатында да әгъза атамалары, үзләренең туры-төп мәгънәләре нигезендә, төрле төсмерләр белән баетылып кулланыла. Баш / бас сүзе 'тән-җан, кеше' мәгънәсендә: Башым минем исән торса - китап қулда [б. 42]; И дөнйа! Қудым сине ун йәшемнән / Йарадым шул wақытта йулдашыңа / Мәхрүм ташлап китәрең белгәнемдә / Җуламай китмәс идем (еламый килмәменме идем) үз башыма [б. 64]. Бу очракта башыңнан сүзе, айақ сүзе белән бер контекстта кулланылуына карамастан, кешенең башын гына түгел, аны шәхес буларак та белдерә, башыңнан атлау - сине юк итү кебек аңлашыла: ... Ат менән ни күрмәйде адәм басы [б. 68] һ.б. Фразеологик бөтен буларак файдаланыла: Қазан халқы башларыны без қаңғырттық / Вөҗүдемез ғайни (бар булуымыз) бер афәт булды [2001, б. 38]; Ғаwам халқы башларыны без қаңғырттық / Вөҗүдемез ғайне (киләчәгебез ачык) бер афәт булды [б. 51]; Ғақлым хәйран, башым вәйран (таркау) - диванамын [б. 60]; ...Киерелү ут башында (сугыш алды) киңәш имәс [б. 64]; Қаңғырды басым минем таwыс (тавыш) менән / Яхшының яманнан юқ аермасы [б. 68]; Басыннан ғақыл китәр - бәла килсә [б. 69] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, эзлекле рәвештә фразеологик бөтен буларак кулланыла торган баш сүзенең язылышы Акмулла яшәп иҗат иткән төбәктәге сөйләмә варианты белән чиратлашып та файдаланыла, баш формасы белдерә торган мәгънәләре белән кулланыла. Ми: Сарғайып тар җирләрдә вайым менән / Оқсайды таwсылғанға минең мием [2001, б. 63] һ.б. Тел, җәһәннәм шуазы, сайрау, фәсахәт: Хәл килсә, аның эшен сез дә эшләңез / Булмаса-файда бирмәс тақылдық тел [2001, б. 20]; Дөнйад а тулып ятқан ғазизләр бар / Телләрен-сандуғачтай - дақча кискән [б. 54]; Җаман пычақ тиз үтмәс - қайрасаң да / Былбылдай килештер еп сайрасаң да / Фәсахәт қазанында қайнасаң да (татлы матур тел бел ән сөйләсәң дә) [б. 84]; Үзеңездең телеңезчә анық қылыб, / Баласы мөселм анд ың аңдағандай [б. 87] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, тел сүзе күп челек очракта 'сүз сөйләү, билгеле бер фикер әйтү' мәгънәсен белдерә. Қолақ: Шәп икән туйыңызда сезнең сорнай / Ишеткән чыдамай қолақ бормай [б. 39]; Қундырғанда қолағыңны тондырғандай [б. 40]; Нәфсе этнең қолағыннан борсақ без [б. 50] һ.б. Йөз, дидар: "Җәрүдә"иясенә сүземез йуқ / Аларға каршы килер йөземез йуқ [2001, б. 24]; Ғаҗәп һәркем - ғани (бай) булса / Аңа хөсне дидар (чибәр йөз) әйләр [б. 43]; Бары ғомрем көйә-көйә йөздә нурым қалмады [б. 47] һ.б. Күз, ғайне, дидә: Дәртенә дәрдемәндләр шифа тапды / Суқырлар күзен ачды қарманмастай [б. 26]; Ғаҗәпдер, ғомдәтел-әғйан (аксөякләр) / Фәқыйрьне ғайненә (күзенә) алмаз [б. 43]; Кемен тотқын идеп бауда / Ағызып дидәсеннән (күзеннән) қан [б. 46] һ.б. Күз йәше, сағақ, җас: Сезгә йиңел булса да, безгә - сағақ (күз яше) [б. 56]; Әсир диеп, бөрадәр, сүкмәңезләр / Күземнән қанлы яшем түкмәңезләр [б. 58]; Җан қалтырап, қан-җас түгеп зарланғандай [б. 88] һ.б. Күз сүзе белән ясала торган фразеологик бөтеннәрнең активлыгы, бу хәлдә алынмаларны файдалану авторның тасвирлана торган хәлләргә карата мөнәсәбәтен белдерүгә бәйле булуны аңлата. Борын / морн: Күрәбез морны (борыны) биек кәттәләрне / Фәрештә затыннан имәс-безнең катар (көтү, аран) [б. 42]. Җилкә: Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын / Җебе таза булмаса җалғанмаймын / Азрак җунып қуйған сөальләр бар / Ибе килсә, җилкәдән салғандаймын [б. 39] һ.б. Арқа: Күп йөрдек ақамызны бетләр талап / Таласа да қалмады бездән таләп [б. 59] һ.б. Эч сүзе әгъза атамасы буларак: Эчемез карт бәкарның (сыерның) буазындай [б. 51]. Шул ук мәгънәдә қорсақ сүзе: Үзең симез, қорсағың өлкән булсын [б. 51] һ.б. Эч сүзенең әгъза атамасын белдерә торган мәгънәсе, белем, ғөман, бәла, кинә, хәсид, фәсад кебек абстракт мәгънәле сүзләр белән ачыкланганда, фикер, йөрәк, күңел сүзләренең мәгънәсенә таба борыла: Иң әүwәл пакләү кирәк эчнең керен / Эчтә тулып йатмасын нәҗес-эрен / Аһ дәриға, эч тазарсын, эч тазарсын / Булмаса - файда бирмәс коры белем [б. 36]; Эчен бер ғөман менән тутырмаған [б. 38]; Бәланың күбе чыға эчемездән / Дамелла-фәлән дигән кешемездән [б. 40] һ.б. Йөрәк, замир, үпкә: Ходайым фирасәтле (батыр-кыю) йөрәк биргән [2001, б. 9]; Хәйа пәрдәсене ихрак (оят - Аллаһы Тәгалә белән дөньялыкны аерып торучы пәрдәне яндырып) / Замирын (йөрәген, вөҗданын) поргубәрәйләр (караңгы итәр) [б. 45]; Замирем мөзәккәр (ирләрчә батыр йөрәклемен) дип мақтанмасын / Қойашка хурлық бирмәс тәэнис замир (хатын-кыз йөрәкле, хатынша, куркак йөрәкле) [б. 22] һ.б. Күкрәк, күңел, садр, кальб, бидил, җан: Йахшыны сүккән илән аты китмәс / Йаман сүзнең күңелдән даты (авырлыгы) китмәс [б. 28]; Күкрәгең қатып қалған таштай йаман [б. 31]; Шифаи садр (күңел, җан дәвасы) аннан хасил итдек / Эленмәй хасидләрнең кармағына [б. 23]; Wәләкин әғнийәләрне / Заһи садр кибар әйләр (байларны күңеле белән хуш күреп олылар) [б. 43]; Калыбы әғйар (төрле) улса улсын, кальбе әғйар (дошман) улмасын [б. 61] һ.б. Бил, умырқа, буй, арт: Ай - аймын, бил - умырқаң (умырткаң) өзелсә, ус... / Ала алмай ул җәwһәрдән қоры қалсаң / Бәхетеңнең шомыннан, бел, артыңны кыс! [2001, б. 19]; Бу йақта батырлар бар сулдырғандай / Алышқанда билеңне сындырғандай [б. 40]; Би булмаз билне җалпақ (киң итеп, ефәк) буған менән [б. 63]; Кийәwенең буенда биле йуқ қыз / Берәwнең зәкәренә қуангандай [б. 64] һ.б. Қан, әбһәр, қан-җас: Шәйәтыйнның әбһәрен (кан тамырын) өзеп киткән / Атылып түбәсеннән бәрқыл-вәмиз (яшьнәгән яшен, яшен уты) [2001, б. 24]; Ағызып йәш, йөрәктән - қан / Йатыр тик чықмаған бер җан [б. 47]; Аһ, дәриға, алдымызда бер көндәр бар / Җан қалтырап, қан-җас түгеп зарланғандай [б. 88]; Җабраил төшеп әйтсә - күнбәгәндәй / Қара қан эчемезгә тулып қалған [б. 89] һ.б. Қул: Бил-фигыль (чынлыкта) қулдан килер һичнәрсә йуқ / Күңелмин әллә ниләр қылачақ без [б. 50]; Қулымин (кулы белән) қанча адәмде күмеп җатыр [б. 85] һ.б. Бармақ: Җүне килсә, элүгә хәзер тора / Қармагы алыс имәс-бармағында [2001, б. 49] һ.б. Айақ / қул: Сәрхәбадлы (чирләшкә) кешеләргә бик килеште / Булдылар айақ-қулы сызланмастай [б. 26]; Арслан айга сикреп, айағы сынар [б. 41]; Ғоламәи Ахирәтнең эше башқа / Ул қулға аз эленер қармағанда [б. 49]; Баяғы ғорурлықны болай ташлап / Аяғына ишанның қоласақ (ябышсак) без [б. 50] һ.б. Сөйәк: Сөягең сөйәгемнән ким димәймен / Затыңыз-затымызның сәдақасы [б. 64] һ.б. Бу авторның әсәрләрендә әгъза атамаларының туры мәгънәләре белән дә, әмма эзлекле рәвештә тапкыр сүз халәтендә тасвир чарасы буларак файдаланылуы да аңлашыла. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә, адәм баласының әгъза-тән атамалары, үзләренең туры мәгънәләре белән дә, шул ук вакытта, лексиксемантик вариантлылык (күчерелмә мәгънәлелек) белән дә эзлекле файдаланылуда дәвам итә. Алдагы авторлар иҗаты белән чагыштырганда, аларның сан һәм мәгънә ягыннан актив һәм күп булуы аңлашыла. Баш, сәр. Баш сүзе, төрле мәгънәләре белән, лексема хәлендә - 71, сүзформа халәтендә - 141 мәртәбә [Сүзлек, 2009, б. 120-125]; сәр сүзе лексема буларак - 1, сүзформа буларак 4 мәртәбә кулланыла. 1) Баш төшенчәсе 'кеше һәм хайваннарның әгъза атамасы' дигән туры-төп мәгънәсен белдерә торган сүзмәгънә хәлендә: Баш кисеп, қаннар түгеп йөрмәктә, җан алмақтамы? [1985, 1, б. 162]; Халық ханны сәламлый, ханбикә баш селкә фәйтуннан [1, б. 291]; Баш янында болар икәү тора қурқып / Әйтешәләр бер-берсенә: "Син тот, мин тот" [2, б. 87] һ.б. Кеше һәм хайваннарның әгъза атамасы дигән туры-төп мәгънәсе, сүзформа буларак: Аристократ-сорықортлар, қалын қорсақ, кечек башлар [1, б. 92]; Татар башы чоқыр-чақыр, себермәсәң дә тақкыр [1, б. 251]; Бик тирән - башындағы қатқан бүрек [1, б. 281] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, баш сүзенең сүзмәгънә хәлендәге туры мәгънәсе, күплек, тартым, килеш күрсәткечләре алган сүз формалары белән күрсәтелгәндә, шул кушымчаларның формалары белән белдерелә торган мәгънә төсмерләре дәрәҗәсендә тәгаенләнеп кулланыла. 2) Баш сүзе 'җан-тән, кеше-шәхес' мәгънәсендә: Хәзрәти Пушкин wә Лермонтов әгәр булса қойаш / Ай кебек, нурны алардан иқтибас иткән (файдаланган) бу баш [1985, 2, б. 276]. Г. Тукайның "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш" әсәрендә баш сүзе лексема хәлендә - 13, төшем килешендә - 4, иялек килешендә - 3 , юнәлеш килешендә - 1, ягъни 21 мәртәбә гәүдәсез кешенең исеме вазифасында кулланыла, баш хәреф белән языла, шул ук мәгънә Кисекбаш булып, лексема хәлендә - 9, төрле килеш кушымчалары белән - 6 мәртәбә кабатлана. Баш сүзенең бу мәгънәсе башка шигырьләрдә дә файдаланыла: Бер үзе ялгыз башы, йортында йуқ бер адәми [1, б. 237] һ.б. 3) Баш сүзе аң-акыл-зиһен, ми мәгънәсендә: Һөҗүм кирәк ишаннарға - сорықорт, гөмбә башларға [1, б. 93]; Ни күрсә дә сезнең өчен күрер "Тавыш" / Күтәрәчәк арқасына зур тау "Тавыш" / Тик сезне сөйгәнлектән үткәрәчәк / Башыннан бик күп хисап һәм тау-тау эш [1, б. 160]; Китәр баштан қайғылар да / Әкрен-әкрен аға-аға [1, б. 165] һ.б. 4) Баш - 'предметның югары өлеше': Таw башына менеп қычқырмақчы булсам / Биек җир бит, еғлырмын дип шүрләп калам [1, б. 176]; Күренде хан күзенә тау башында бер қызыл чатыр [1, б. 290]; Тау башына салынғандыр безнең аwыл [2, б. 51]. Бу контекстта баш сүзе, өстендә сүзе белән алмаштырыла: Һималая тау өстендә алтын бишек / Қойаш йоқлый һәр кич саен шунда төшеп [2, 70]; Кибарәнә күтәреп баш, безнең Таш-тау / Селкенми дә, қузғалмый да тора сапсау [2, б. 59] һ.б. 5) Баш / сәр сүзенең 'аерым бер күренешнең, эш-хәлнең башлангыч чоры' мәгънәсе, барлыкта һәм юклыкта, сәр сүзе белән белдерелә: Белермисез! Нә ғаләмдер бу ғаләм / Бу ғаләм сәр сәғадәтдер ду ғаләм (Бу дөнья - ике галәмдә сәгадәт башы) [1985, 1, б. 126]; Дәрдә сәрдар улмағабән мостафаем, нәйләем (Кайгы-хәсрәткә башлык булырга сайланганмым, ни эшлим?) [1, б. 82]; Милләтә сәрмая (баш, запас байлык) һәм зур мал ирер / Әүwәл уларақ чикан журнал ирер [1, б. 27] һ.б. Алга таба сәр сүзе баш сүзе белән алмаштырыла: Йаз башы. Боз лар китә, ләкин су очмый-җон аға [1, б. 218]; Һәр бәхетнең башы шуннан башлана [1, б. 235]; "Һәр усаллық башы шул Таздан", - димез [1, б. 281] һ.б. 6) Баш сүзе 'микъдар саны белән, данә белдерү' мәгънәсендә: Өч баш хатынлы иде ул, мин - дүртенчесе [1985, 1, б. б. 203]; Анда өч баш қошчығым қалды ятим [1985, 2, б. 105]; Бу ике баш өстенә әллә күтәрелгән тайақ [1985, 2, б. 167] һ.б. Шул ук мәгънә, сүзформа буларак: Күрәмсез, бу қырық башлы чайан бит [1, б. 108]; Алты йөз башлы йыланнармы кирәк [1, б. 268]; 7) Баш төшенчәсе 'сүз башы, мәкалә башы' мәгънәсендәге лексик- семантик вариантлыгы белән: Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит "Шүрәле" [1, б. 169]; Бик күңелсез бер начар журнал - ғомер / Анда, әлбәт, баш мәқалә мал ирер [1985, 2, б. 38]. Әсәрнең исемсез булуы, сәрләwхәсез - исеме (башы) булмаган шигырь дип бирелә [2, б. 63] һ.б. 8) Баш сүзе, ул- (бул-), қыл ярдәмче фигыле белән 'җитәкче кеше' мәгънәсендә: Йәки бер ишә wә йә бер қаwемә баш улмақтамы [1, б. 161]; Баш улып бер ғаскәрә, алтын нишан алмақтамы [1, б. 162]. Бу төшенчә башлық сүзе белән дә белдерелә: Итә башлық бу ғаскәргә Мәмәт хан кечкенә уғлын [1, б. 289]. Шул ук мәгънә - сәр сүзе белән: Шунда сәрғаскяр үзенчә бер ғорур / Берлә ғаскәргә қарап читтә торыр [1, б. 277]; Кирәк түгел, ди, Хан булу һәм баш булу [1985, 2, б. 58]. Шул ук мәгънә йуқ сүзе белән: Ирекле син, исәр җил, әйдә ис, ис! / Сиңа баш йуқ Ходайдан башка һич, һич [2, б. 172] һ.б. Аерым төркемгә җитәкче булу төшенчәсе башлық сүзе белән исемләнә: Залим башлықларны тотып / Ник йөрәген ярмадың? [1, б. 112]; Бүреләрне тағын қурқу басты / Чөнки хәзер башлықлары китеп барды [2, б. 89] һ.б. Шул ук мәгънә башчы сүзе белән белдерелә: Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны / Дин эшендә башчы итик без аларны [1, б. 43] һ.б. 9) Баш сүзе характерлы билгесе белән, ассоциатив күчеше нәтиҗәсендәге мәгънәдә: Тақыр баш (мөселман) улмая тәклиф идәрмисез (көчләрмесез) Йәнә бунда / Мыеқлар шөйлә кырқылсын, ки улсын йуқлыға мәйяль? [1985, 1, б. 87]; Гади сөйләмгә хас сатирик һәм ироник төсмерле сүзләр белән: Ничек йазған икән ул сүзне, ул ахмақ, исергән баш (начар, түбән кеше) / Тәғаҗҗеб, әллә ул зат һәр нәҗесләрдән дә писрәкме [б. 152] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, баш сүзе сүзмәгънә һәм сүзформа халәтендә күрсәтелә торган лексик-семантик вариантлары белән Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә алдагы шагыйрьләр иҗатына караганда күбрәк санда файдаланыла, язма традиция дәвам итеп, баш сүзе белән белдерелә торган кайбер мәгънәләр сәр атамасы белән бирелә. Парлы сүз буларак - баш-күз: Шул ук сәғәт үземнән, башқалардан баш-күз алдым да / Сөйләргә башладым Хақны кешеләрнең күз алдында [1985, 2, б. 13]. Бит-баш: Бөтен бит-баш қызарды, тотты қызма [1985, 2, б. 241] һ.б., өст-баш, өст-башын, өсте-башы, өстенбашын кебек парлы сүзләр, шулай ук җаланбаш, Кисекбаш булып кушма сүз составында файдаланыла [2005, 1, б. 120 -125] һ.б. Тезмә сүз буларак: Әтәч "прых! прых" итеп ханның башы түбәсенә кунды [1, б. 294]; Булғаны хәлдә надан, тик бер қызыл башлы (кызыл фәс) ишәк / Тәртәбезгә ат булып, алдап җигелгән Мостафа [2, б. 211] һ.б. Баш сүзе Г. Тукай иҗатында эзлекле рәвештә тотрыклы сүз тезмәсе, фразеологик әйтелмәләр хасил итеп кулланыла: Ғыйбарәт итделәр динне тәшәйех: башны бөкмәкдин / wә көффарә тәнәззелдин, тәзәллел яшьне түкмәкдин [1б. 60]; Җанланыйқ, баш қузғатыйқ, һәр йирдә Алла ғыйшқына (Алла яратсын өчен, кузгалыйк, хәрәкәтләник һәр җирдә) [1985, 1, б. 46]; Сафи абзый китәдер башны бөгеп [1, б. 75] һ.б. Тезмә хәбәр буларак: Сафи абзыйға бөтенләй баш иде, ... Сафи - муен, Фатима апай баш иде [1985, 1, б. 75]; Шунда аңғар баш иделәр бакчада һәрбер ағач [2, б. 84]; һ.б. Чәч / сач сүзләре төрле ешлыкта кабатлана, сач сүзе - 13, чәч 6 мәр тәбә файдаланыла: Сөйәм сезнең сызылған қашыңызны / Тузылған сачеңезне, башыңызны [1985, 1, б. 95]; Бәрбәр булдық / Сач алдық без [1, б. 133]; Сач та җиткән, алдырырға қурқыныч, бик қурқыныч / Тотса баштан сачтараш, шылтыр да шылтыр җон аға [1, б. 218] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, 1905-1908 елларда язылган шигырьләрдә сач сүзенең язылышында традиция саклана, сач формасы 12 мәртәбә кабатлана. "Печән базары..." әсәрендә чәч булып языла: Һәм үрә торды батырның чәчләре / Ғазбилә аузыннан утлар чәчрәде [1, б. 268]. Алга таба чәч дип язылу дәвам итә: Җитеп килә инде аның җитмеш яше / Җем-җем итә җитен сақал, көмеш чәче [1985, 2, б. 68]; Мөселманнарны сатамыз чәчле абзықайларға [2, б. 159]. Сач һәм чәч сүзләренең алмаштырылып кулланылуы аларның мәгънә ягыннан аерылмавын күрсәтә. Бит сүзе Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә кеше башының алгы өлеше дигән мәгънәдә сүзмәгънә хәлендә 4 мәртәбә кабатлана: Гәр чағыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына [1985, 1, б. 246]; Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә [1985, 2, б. 6]; Электә бер кешедә бар иде киң бит, зур ындырдай / Аның нәқ уртасында бер борын һәм зур чөгендердәй [2, б. 158]. Сүзформа буларак - 3 мәртәбә: Мондый қышқы кичтә сығныр урыннары / Аларның юқ, өши бите, борыннары [2, б. 76]; Күрсәң иде әнкәсен: қочып алған бәбкәсен / Үбә-үбә бихисап битен, күзен һәм қашын [2, б. 201]. Сузды шуннан соң қулын, биттән минем эзләп қытық [2, б. 231]. Шулай итеп, 'кеше башының алгы өлеше' дигән мәгъ нәне белдерә торган бит сүзе сүзмәгънә һәм сүзформа буларак 7 мәртәбә кабатлана. Китап бите мәгънәсендә - 2 мәртәбә: Анысы! анысы! Китап битенә күз атма [1, б. 202]; Қул керенә былчыратқач Һәфтиякнең һәр битен / Уртасыннан қапқалап, тәмләп кимергәннәр читен [1985, 2, б. 203]. Бу җөмләдә шәкертләрнең наданлыгы тасвир ителә. Бит(е)-баш(ы) парлы сүз булып 2 мәртәбә кулланыла: Бөтен бит-баш қызарды, тотты қызма [1985, 1, б. 241]; Бите-башы қанланып беткән Йәнә / Әйләнәсендә Кисекбаш әйләнә [1, б. 275]. Йөз / чырай / чәһрә. Йөз сүзе төшенчәсе: 1) Кеше / хайван башының алгы өлеше дигән мәгънәсе белән сүзмәгънә буларак 14 тапкыр кулланыла: Әгәр күрсәң қызарған йөз аларда, бер дә алданма / "Ойалғандыр" димә яңлыш, "җибәргәндер" дисәң - әwля [2, б. 37]; Әүлийаларның барын бер-бер китерсәм қаршыма / Күрмәмен дип уйлыймын бер йақты йөз ул йөз кеби [2, б. 209]; Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пак түгел [2, б. 216] һ.б. Шул ук һәм мәгънә төсмерләре белән сүзформа буларак 69 мәртәбә кулланыла: Ач ниқабыңны (пәрдәңне) йөзеңди - парласын руе зәмин (Җир йөзе яктырып китсен) [1, б. 68]; Йөзләре алсу-қызылдыр, буйы - тал [1, б. 77]; Әгәр җәннәттә күрсәм бән йөзеңни / Күрермен ай йөзеңдә үз йөземни [1, б. 105] һ.б. Шул ук мәгънә сүзтезмәләре белән: Җыйырчықлы йөзенә қарчығыңның / Қарарсың тилмереп, мәэюс булып син [1, б. 193]; Йөз нуры дүрт йақны әнвәр әйләгән [1, б. 270]; Қарап күрсә: йөзе нурлы бер аппақ бүрекле қарт / Җитен төсле сақалы ак, кыйәфәтчә күрекле Қарт [1, б. 291] һ.б. 2) Йөз сүзе 'кеше' дигән мәгънәдә кулланыла: Бел ки, мәwтең (үлемең), шөбһәсез, мәwтем дорыр, и нурлы йөз [1, б. 118]; Әүлийаларның барын бер-бер китерсәм қаршыма / Күрмәмен дип уйлыймын бер йақты йөз ул йөз кеби [2, б. 209]; 3) Йөз / насыйәт сүзенең 'абруй, намус, дәрәҗә, язмыш' дигән мәгъ нәсе. Әлеге мәгънәне белдерү өчен, маңгай, йөз, бит сүзләренең синонимы булган насыйәт сүзе 1 мәртәбә файдаланыла: Әлеңдәдер, нә қылсаң, насыйәт уш (Кулыңдадыр йөзем: абруй, дәрәҗә, намусым) [1, б. 236]; "Ай туған"да тусаңчы, айдай нурлы булсаңчы / Йәшләр йөзен қызартқанчы, қаралғанчы үлсәңче! [2, б. 11]; Йөзеңнең дәфтәренә син хатаән (ялгышып) кер wә тап салсаң [2, б. 161] һ.б. Йөз сүзе белән йир, җир, күк, қойаш, дөнйа йөзе (-н, -не, -ндә, -ндәге, -ндә, -нән): Дидем: и йир йөзендәге фәрештә / Өмидсең сән бу милләткә һәр эштә [1, б. 51]; Қойаш та җып-җылы нурлар сачадыр / Күңел сез җир йөзе күңлен ачадыр [1, б. 154]; күк йөзе (-ндә) [1, б. 254; 2, б. 34, 77, 176]; дөнйа йөзе [1, б. 266;, б. 7] кебек сүзтезмәләр дә кулланыла. 'Кеше бите' мәгънәсендәге йөз сүзе кәгазь бите белән чагыштырыла: Йуқ янымда чын кеше, булғанда да - мин чит күрәм / Белмәдем капшап, фәқать һәр йөздә кәғазь бит күрәм [1985, 2, б. 265]. Фразеологик бөтеннәр хәлендә: Бер көнне килде моңа қарчық йаwыз / Бәдбәхет, йөзе қара, бер җалмаwыз [1985, 1, б. 76]; Су анасы - бик йаwыз, йөзе қара / Ел да бер уғланны йә қызны ала [1, б. 268]; Көл - қараңғы йөз бирү анчак килешмәстән генә [1, б. 306] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, йөз сүзенең бит сүзенә караганда ешрак кабатлануы, сүзмәгънә, сүзформа, сүз тезмәсе, фразеологик бөтеннәр буларак файдаланылуы, 'матур кызның йөзе' дигән төп мәгънәсенең, милләт, байлык, хәерчелек кебек иҗтимагый тормыш хәлләренә нисбәтән төсмерләр белән киңәйтелүе аңлашыла. Чырай/чәһрә сүзләре - 1 мәртәбә: Аз wақыта қайғыру алған, чырайын, чәһрәсен [2, б. 165]. 'Кояш йөзе' мәгънәсендә: Русия қойашы бүтән йыллардағыча нурын киметми, дөнйа йөзенә чырайын сытып, салқынлық бирергә ашықмый [2, б. 141]. Күз, чәшем, ғайне, керпек. Күз сүзе лексема хәлендә - 84, сүзформа буларак - 127 мәртәбә кабатлана (төрле мәгънәләре белән): 1) 'Кеше / хайван башындагы күрү органы' мәгънәсе белән: Күз wә қашыңдин сәнең айланаем, айланаем [1985, 1, б. 68]; Иштә яздым шиғреми күздән ақан қаным ла бән [1, б. 58]; Яратам тәмле, татлы сүзең езне / Зөбәрҗәт төсле яқты күзеңезне [1, б. 95]. Дәмғы ғайненем 1 мәртәбә шушы җөмләдә генә файдаланыла. Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә! [1, б. 164]; Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә батқан күзләре Бик озақ торғач қарашып, күзне күзгә нық терәп [б. 170]; Қайwақытта қара күзле, қара қашлы / Матур берлә утырамын қарақ аршы [б. 177]. 2) Күз сүзе караш, билгеле бер мөнәсәбәт мәгънәсе белән: Аңлау кирәк: бу "Таwыш" - тик сезнең таwыш / Сезнең Хақны даулар өчен бу қузғалыш / Һәркемгә, һәрнәрсәгә, һәр туғрыда / Фәқать сезнең күз қараштан күзне салыш [1, б. 160]; Бу моңлы иптәшемнең күз қарашы / Тағын да әллә нинди йат садасы / Дигән төсле була: "Мондин күчик без / Қанатлан син дә, сахраға очыйқ без [1, б. 190] һ.б. Күз йәш (йәше) тезмә сүзе еш кабатлана: Йарым йатларға йар булғач, тар-мар килде бәғырем / Шуңар инде қанлы күз-йәш белән йаздым шиғырем [1985, 1, б. 59]; Күзләреннән эссе күз яшьне түгеп [1, б. 75]; Түгелерди бу эшә күз яшьләре [б. 79] һ.б. Күз сүзе белән ясалган күпсанлы фразеологик әйләнмәләр һәр шигырьдә диярлек яратып кулланыла: Бездә күзе ачық кешеләр дә бардыр / Бу заманда ғафилләргә дөнйа тардыр [1, б. 43]; Бәкләнүр дүрт күз илә лотфыңда истиқбалемез (Якты киләчәгебез дүрт күз белән рәхмәтеңнән көтелә) [1985, 1, б. 56]; Күз ачырмас, Сафа абзыйны талар / Әллә кайдан фетнә чығарыр, талар [б. 75] һ.б. Керпек сүзе - 3 мәртәбә: Бетте әүwәлге очынмакелар - аwыр ул гер кеби / Һич әчелмәскә мәхәббәткә йомылған керпеги [1, б. 296]; Үтмәде керпек қағып та күз ачып йомған заман / Мәккәгә иңде, фирашы (ятагы) җып-җылы ирде һаман [2, б. 114]; Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар / Һәр қарашта ул иде чын "керпегеннән гөл тамар" [2, б. 209]. Маңғай / маңлай сүзе - 5 мәртәбә: Урта бармақ буйлығы бар маң ла енда мөгезе [1985, 1, б. 170]; Гөрзи төшкәч, қайсы билдән батканын / Қайсысының маңғайыннан батканын [1985, 1, б. 272]; Маңлайдан аға / Тирләр йаңғырдай [2, б. 99]. Мисаллардан күренгәнчә, маңғай язылышы - 1, маңлай формасы 4 мәртәбә кабатлана. Йаңақ сүзе баш килештә һәм килеш кушымчалары алган хәлдә 9 мәртәбә кулланыла: Қаршы әйтсә, йаңағына сөрткәли [1, б. 75]; Шайарсаң, күрсәтер "Уқлар" / Йаңақ төптән утларны [1985, 1, б. 119]; Әгәр исеңгә төшсә қайсы чақта / Қайчандыр уйнағаны бу йаңақта [1, 193] һ.б. Борын сүзе сүзмәгънә хәлендә 6 мәртәбә кулланыла: Уйанмый ул, селкетми дә борын очын [2, б. 75]. Авторның "Борын" исемдәге шигырендә бу атама 5 мәртәбә кулланыла: Электә бер кешедә бар иде киң бит, зур ындырдай / Аның нәқ уртасында бер борын һәм зур чөгендердәй, ... Тәкәббер бу борын..., Борын тәхқыйрь итә (кимсетә) торған иде бигрәк айақларны, ... Тәкәббер зур борын бик шәп кенә батқаққа қапланды [2, б. 158]. Борыны язылышы сүзформа буларак - 5 мәртәбә: Борыны кәпкәкре - бөгелгәндер тәмам кармак кеби [1, б. 170]; Нинди ис: һәрбер кеше борынын қысып тоткан бүген [1, б. 297]; Мондый қышқы кичтә сығныр урыннары / Аларның юк, өши бите, борыннары [2, б. 76]. Борнын язылышы сүзформа буларак - 8 мәртәбә: Борнын, аwзын, иякләрен, беләкләрен / Қалмый бармақ, тырнақ - һәрбер төшен қарыйм [1, б. 177]; Шәрғең исе кермәгәндер борнына, ... Буш суфи нигә йарый, дин белмәгәч / Борнына диннең исе дә кермәгәч [1, б. 78]; Сөям чүмеч кеби борныңны, җаным [1, б. 210] һ.б. Ирен сүзе - 7 мәртәбә: Қала бер көн ирнен тешләп [1, б. 89]; Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне [1, б. 95]; Һаман сөйли; мин тик ирнен, тешен қарыйм / Йөртәм күзне: қалқып чыққан түшен қарыйм [1, б. 177]. Аwыз, ағыз, ауыз, дәһа. Г. Тукайның шигъри әсәрләрндә ағыз язылышындагы форма 3 мәртәбә кулланыла: Йәш йегетнең қуйны - оҗмах, ағзы - бал [1985, 1, б. 77]; Ағызда папирос, алдымда сырра [б. 241]; Көфер сүзләр, ағзыйдин утлар сачар [б. 272]. Аwыз сүзе баш килеш, лексема хәлендә - 4, сүзформа халәтендә 8 мәртәбә кабатлана. Ағыз формасы кебек үк, билгеле бер контекстта кешенең әгъза атамасы дигән конкрет мәгънәсе белән файдаланыла: Көче күп, тырнағы үткен, йаwыз ул / Зәғыйфьләрне ашар қанлы аwыз ул [1985, 2, б. 137]. Аwыз сүзенең бу мәгънәсе, асылда, сүзформа халәтендә реальләшә: Аwызлары ачық бик киң, ниең бар: "Дай сюда, дайдай" [1985, 1, б. 92] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, баш килештәге аwыз сүзе эзлекле рәвештә фразеологик әйләнмә булып файдаланыла: Йахшылыққа эреп китәм - балаwыз мин / Мақтап сөйлим изге эшне - бал аwыз мин [б. 175]; Милләтче қуркақ бит ул, судан қурқа / Гәрчә милләт диеп аwыз суын қорта [б. 299]; Хәлфәсе - қыйшық / Аwыз дустларым [1985, 1, б. 309]; Аwыз сүзе Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә 3 зат тартым кушымчасы белән аwзы ясалышында - 7, шул ук нигезгә төрле кушымчалар ялганып - 11 мәртәбә кабатлана: Фатиманың да қала аузы җебеп [1985, 1, б. 77]; Ышандырмақчы булды ул, җүләр! - безне имеш, тәңре / Аның аузы белән сөйли, аңар килгән имеш әмре [1985, 2, б. 14]; Ул көн буе аузы берлән балчық ташый [1985, 2, б. 75]. Кушымчалар белән файдаланылганда да, аwыз сүзе кеше һәм хайваннарның конкрет мәгънәле әгъза атамасын белдерә: Җанашым, аһ, иләк аузыңны үпсәм [1, б. 210]; Читкә киткәч, ғайрәтләнәм мин абзыйға / "Тукта әле, бирермен, дим аузыңа!" [1985, 2, б. 263]; Чығартқан чит халық аузыннан ул күп аһ wә фәғане (елау-сыктау) [1, б. 286] һ.б. Аwызында сүзе тел / сөйләм мәгънәсендә кулланыла: Тыңласаң тыштан, синең ғайбәт аның аузындадыр / Син килеп керсәң, ачық, мәғсүм (гөнаһсыз) қыйәфәт күрсәтә [1985, 2, б. 26]. Аwыз / ағыз сүзенең сөйләм / диалект мәгънәсенең угыз телләренә хас булуы турында да язылган [Әхмәтьянов, 2015, б. 253]. Дәһа алынмасы 1 мәртәбә файдаланыла: Нәйләем, сармыш бәнем әтрафеми ғамь ғаскәри? / Гүя мәғрузе дәһаны аждаһаем, нәйләем (Гүя аждаһа авызы алдында торам, ни эшлим) [1985, 1, б. 83]. Мисалардан аңлашылганча, хәзерге әдәби телдә авыз дип языла торган әгъза атамасы Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә традицион язылышын саклый, ағыз, халыкчан әйтелешен саклаган хәлдә аwыз дип, бер мәртәбә алынма варианты - дәһа белән чиратлаштырып та кулланыла. Тел, лисан, лөғать сүзләренең саны, абстракт мәгънәләре белән кулланылуы турында әйтелде, бу урында сүз җаеннан гына телгә алына. 1) Кеше авызы эчендәге азык чәйнәргә, сөйләргә ярдәм итә торган әгъза мәгънәсендә: Баw белән ул эшне йахшы җайлады / Бер очын Башның теленә бәйләде [1985, 1, б. 269]; Ала қарға қунып сайрый тел очларына қунып [1985, 2, б. 186]; Үз баласын ул юа, пакли, теле берлән ялый / "Бәбкәем! дип, күз нурым!" - дип, яшь баласын иркәли [1985, 2, б. 167] һ.б. 2) Кешеләргә үзара аралашу, аңлашу, хәбәрләшү, фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бара торган лексик һәм грамматик категорияләр системасы мәгънәсендә: Лисаның зикре-тәсбих чөн, сәна чөн [1, б. 105]; И туған тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле / Дөнйада күп нәрсә белдем син туған тел арқылы / Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, ... И туған тел! Һәрwақытта йәрдәмең берлән синең..., И туған тел! Синдә булған иң элек қылған доғам... [1985, 2, б. 65] һ.б. 3) Тел сүзенең сөйләү, тәгъбирләү, җырлау мәгънәсендә кулланылуы: Инде китте элгәре / Зынҗырланған телләре / Милләтнең былбыллары / Сайрап-сайрап тордыя [1985, 1, б. 41]; Син дә шул диңгез йарында, и ағу йотқан көчек! / Телләрең сузған буласың-җитми, җитми, кит күчеп [1, б. 233]; Йуқ айағы, гәwдәсе һәм йуқ қулы / Бер кисек баштыр, һаман сөйләр теле [1, б. 261] һ.б. 4) Тел сүзе кешенең күңеле, вөҗүд-барлыгы мәгънәсендә: Телем, күңелем, вөҗүдем сезгә разый / Әле һич күрмәгән сезләрне мазый (үткән заманда сезнең ишеләр күрелмәгән) [1985, 1, б. 127] һ.б. 5) Тел сүзе фразеологик әйләнмә составында файдаланыла: Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын, тел тидерткән дөнйадыр [1985, 1, б. 116]; Бер хикәйәт килде телемгә арый / Йахшылап сөйләп булса ярый [1985, 1, б. 260]; Әгәр булсын дисәң бер өй эче шау-шу wә җәнҗалсыз / Ире булса сукыр, ул җитми - булсын һәм хатын телсез [2, б. 32] һ.б. Тел сүзе, табигать күренешен белдерү вазифасында кулланылганда да, шул ук фразеологик бөтен хасил итеп файдаланыла булса кирәк: Җил-табиғатьнең теледер; қайwақыт ул тотлығып / Өч хәрефне яхшы әйтми, - бәс, буран китте чығып! [2, б. 249] һ.б. Лисан: Синең җисмең яратылмыш сәма чөн (күк өчен) / Лисаның зикре-тәсбих чөн, сәна чөн (мактай өчен) [1, б. 106]; Чәнчә дә ул күңлеңә йаwыз лисане хәнҗәрен / Нигә кәйфең китте, дустым? - ди, мәхәббәт күрсәтә [2, б. 25]. Лөғать: Рус белән тормыш кичердек сайрашып / Тел, лөғать, ғадәт wә әхлак алмашып [2, б. 268]; Алты елда үзгәреп китте лөғать һәм истилях / Сәwдәгәрлектер зыйалылық wә сәwдәдер зыйа (аңбелем) [2, б. 274]. Қолақ, өзен. Қолақ сүзе - 21, өзен сүзе мәртәбә кулланыла: Бәддоға - йаwыз доғайа һәр заман асма қолақ [1, б. 56]; Бел ки, мәүтең (үлемең), шөбһәсез, мәүтем дорыр (минем үлемем), и нурлы йөз / Сурәтең чәшмемдәдер (күз алдымда), өзенемдәдер (колагымда) саутең һәнүз [1985, 1, б. 118]; "Ник ошатасың аны оҗмахқа, син "кяфер!" диләр / Бер қолағымнан керә дә бер қолағымнан чыға [1, б. 302] һ.б. Мыйық сүзе 4 мәртәбә кулланыла: Тақыр баш улмая тәклиф идәрмисәз Йәнә бунда? / Мыйықлар шөйлә қырқылсын, ки улсын йуқлыға мәйяль? [1985, 1, б. 87]; Салынып төшкән килешсез мыйығы / Бик озындыр, мисле күсе қойрығы [1, б. 271]; Мыйық, сачне, сақалны да үрә торғызды инде хан [1, б. 292]. Сақал, лихия. Сақал сүзе - 16, лихия 1 мәртәбә кулланыла: Аһ, кем! Абаэмез һәп лиһияле сыйбъян имеш / Анлари инсан димәк һәм ифтира-бөһтән имеш (Аһ, кем! Ата-бабаларыбыз сакаллы сабыйлар икән / Аларны кеше дип исәпләү ялган һәм яла икән) [1, б. 150] һ.б. Олы яшьтәге кешеләр мәгънәсе белән: Ағлый Кисекбаш, моңынзарын сөйли / Ақ сақаллар: "Нәрсә булды?" - дип сорый [1, б. 263]. Муйын сүзе 7 мәртәбә кулланыла: Сафи - муен, Фатима апай - баш иде [1985, 1, б. 75]; Сөям қочмақта мәрмәр муйныңызны [1, б. 95]; Күзен йомған, муен бөккән, башында чалма чорнаған [2, б. 19]; һ.б. Традиция булып килә торган бунь сүзе кулланылмый. Җилкә сүзе 5 мәртәбә кулланыла: Бай баласы бит: аны кимсетмә яныңнан куып / Җилкәңә қул салса да, шақтый озын баскыч куеп [1, б. 225]; Суны җилкә арқылы читкә сибеп / Қуйды да - син нечкәләп бер бақсана: / "Әлдә тәнгә тимәде", - дип шатлана! [1, б. 229]; Җилкә, қорсақ симертеп / Тик ятырлар тидия [1, б. 324]. Арқа сүзе лексема һәм сүзформа хәлендә 14 мәртәбә кулланыла: Булчы син миңа мөрит / Мине аркаңда йөрет [1, б. 124]; Мин арқаңда туй итим [б. 125]; Күтәрәчәк арқасына зур тау "Таwыш" [1, б. 160] һ.б. Тамақ, эч, қарын, қорсақ - кеше һәм хайваннардагы эчке әгъза атамасы, тамақ сүзе 7 мәртәбә кабатлана; сүзмәгънә буларак: Тамақ туйғач төкер-қақыр, бөтен эч май ғына, май, май! [1985, 1, б. 92]; Май тамақ төпкә килеп, бик тәмле кикермәктәме? [1, б. 161]; сүзформа хәлендә: Халықның өмиде туар / Ачықкан тамағы туйар [1, б. 325] һ.б. Эч сүзе - 5 мәртәбә: бөтен эч май ғына, май, май!, ... Халық батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен [1985, 1, б. 92]; Бозарсың ашқазаныңны, килешми эчкә анлар [1, б. 258]; Бар иде әүwәл заман бер Бай кеше / Күп ашап тулған, биек таудай эче [2, б. 251] һ.б. Қарын сүзе - 1 мәртәбә: Ниһаять қарыны ачкач, Төлке дус бер бакчаға керде [1, б. 258]. Қорсақ сүзе - 37 мәртәбә: Аристократ-сорықортлар, қалын қорсақ, кечек башлар / Ашыйлар соң бирән булған кешеләр, ну ғаҗәп, айяй!, ... Ашар безне дә бу қорсақ, басар тиз, без болай торсақ, ... Матур булыр бу қорсақларға қаршы чаралар қорсақ / Тотып ярсақ боларны без заман үткәрми,қартаймай [1, б. 92]; Зур қорсақлы байларны / Қайызламый туктамыйм [1, б. 123]; Қорсақ тулғач, милләткә / Син аш-сусыз қал, дибез [1, 124] һ.б. Эч, йөрәк, бәғырь, күңел, қальб, дил, рух, җан, қот, тел. Әлеге сүзләрнең кайберләренең абстракт мәгънәдә кулланылуы алдагы бүлектә анализланды. Бу урында дәвам иттерелә. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, эч сүзе фразеологик әйләнмә буларак кулланылганда, кешенең хис-кичереш һәм эчке дөньясын белдереп файдаланыла торган йөрәк, күңел, йөз сүзләренең мәгънәсенә якыная: Эч поша, йана йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин [1, б. 158]; Қара йөз ул, қара эч ул һаман да / Мәхәббәт һәм кешелек юқтыр анда [2, б. 121]; Эшсезлектән, эч пошқаннан эшсез қартка туй иттек [2, б. 186]. Шушы ук мәгънә, эч сүзе төрле кушымчалар алып, сүзформа буларак кулланылганда дәвам ителә: Утырам мин тимер читлек эчкендә / Қаты қайғы, ачы хәсрәт эчемдә [1, б. 190]; "Тәрҗеман"ның эче поша "Ислах" қызылға күрә [1, б. 249] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, эч сүзе, тамақ, карын, қорсақ сүзләре рәтендә, конкрет мәгънәсе белән, грамматик чолганышта абстракт мәгънәле сүзләр белән бергә кулланылуы нәтиҗәсендә, мәгънә эчтәлегендәге сигнификат өлешен киңәйтү барышында, конкрет мәгънәсенең лексик-семантик вариантын хасил итеп файдаланыла. Йөрәк сүзе лексема хәлендә 11 мәртәбә кабатлана, шуларның берсе, кешенең кан әйләнешен тәэмин итә торган конкрет орган мәгънәсен белдерә: Файдасыз бер ит кисәгеннән ғыйбарәттер йөрәк / Парә-парә кисмәсә ғыйшық-мәхәббәт қайчысы [1985, 1, б. 257]. Калган 10 очракта, шулай ук тагын 13 мәртәбә сүзформа халәтендә кулланылганда, йөрәк сүзенең, асылда, фразеологик әйләнмәләр хасил итүе яисә синонимнары белән алмаштырылып файдалануы күзәтелә: Ушбу сүзләр Фатиманы җилкетә / Яшь йөрәк-җүләр йөрәкне җилкетә [1985, 1, б. 77]; Кибәрсең син - йөрәк бәғрең ашар ул [б. 192]. Мисаллардан аңлашылганча, йөрәк сүзенең сүзмәгънә һәм сүзформалары барысы да диярлек кешенең хис-кичереш һәм эчке дөньясын (рух, җан, күңел, хәтер) белдерә торган төшенчәләренең атамасы [Алынмалар, 1977, б. 471] буларак файдаланыла, баш килештәге йөрәк сүзе, йөрәк яну, йөрәк бәгърем, йөрәк бәгърен ашау, йөрәк җитми кебек фразеологик әйләнмәләр хасил итә. Йөрәк сүзе белән бергә килеп, көчле эмоция белдерү өчен файдаланыла торган, кешенең хис-кичерешләрен бергә туплаган, бергә төенләгән әгъза төшенчәсенең атамасы [Татар теленең аңлатмалы..., 2015, б. 451] булган бәғырь сүзе Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә 7 мәртәбә кулланыла: Йөрмәсен бәғре өзек милләт киеп қашсыз йөзек / Без аның бик зур фәхерле (мактанычлы), чын брилиант қашлары [1985, 2, б. 246]; Ғыйззәтем син, кәдрем син / Минем йөрәк бәғрем син [1985, 2, б. 78]; Кичерелсәче, тәңрем, бәғрем әти, әни / Дәү әнием, апайларым, бабай, әби [1985, 2, б. 261] һ.б. Бәғырь сүзе белән алмаштырылып, кешенең эчке рухи дөньясы, хис-кичерешләре, уй, фикер, аң мәгънәләрен белдерә торган [Татар теленең аңлатмалы..., 1979, б. 318] күңел сүзен Г. Тукай үзенең шигъри әсәрләрендә лексема хәлендә - 39, сүзформа халәтендә 152 тапкыр кабатлап файдалана [Шигърият теле, 2009, 1, б. 472 - 476]. Димәк, бу сүз, башка синоним парларына, бигрәк тә, күңел, йөрәк, акыл мәгънәләрен белдереп, ике генә мәртәбә кулланыла торган дил сүзенә караганда, ешрак кабатлана. Дил сүзен Г. Тукай түбәндәге җөмләләрдә файдалана: Сәнең һәрбер сүзеңдер җанға рахәт / Идәр дил һәр сүзеңдин истирахәт (һәрбер сүзеңнән күңел ял итә) [1985, 1, б. 105]; Йаза күр, и каләм, йаз, гәрчә аз-аз / Дәх булсын, әйләсен дил иһтизаз (күңел дулкынласын), йаз [1, б. 153]. Мисаллардан күренгәнчә, дил сүзе җан сүзе белән чиратлаша, хәзерге телгә күңел сүзе белән тәрҗемә ителә. Шагыйрьнең беренче шигырьләрендә қальб / қалеб сүзе қальбә нигезенә тартым һәм килеш кушымчалары кушылып, 16 мәртәбә файдаланыла. Хәзерге телгә күңел дип күчерелә. Шуларның - 4 се "Шәкерд, яхуд бер Тәсадеф (очрашу)" шигырендә кулланыла: У мискини беләнчә қальбе мәҗрух (күңеле яралы) / Моғаззаб улды вөҗдан, ачыды рух [1985, 1, б. 51]; Ризық чөн йанмасын қальбеңдә ниран (Ашауэчү өчен күңлең борчылмасын), / Қаралтма қальбеңи, ашаб кикермә, ... Бу сүзгә итмәсен қальбең тәзәлзен (күңлең тетрәмәсен) [б. 52, 54]. Автор үзе дә бу сүзләрне тар контекстта алмаштырып кабатлый: Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә дәрдең һәнүз / Дустлығың, инсанлығың қальбемдә қалдырдың һәнүз [1, б. 118]. Аерым очракта қальб сүзе бәғырь дип тәрҗемә ителә: Улды йар әғрәйә йар, һәм улды қальбем тар wә мар, дигән юлдагы қальб сүзе бәғырь дип бирелә: Йарым йатларға йар булғач, тар-мар килде бәғрем [1, б. 58, 59]. Автор қальб сүзен рух сүзе белән чиратлаштыра: Ул мискини беләнчә кальбе мәҗрух / Моғаззаб улды вөҗдан, ачылды рух [б. 51]. Хәзерге телгә күчергәндә, җан дип бирелә: Вөҗдан ғазапланды, җан ачыды [б. 53]. Автор үзе дә қальб һәм җан сүзләрен алмаштырып куллана: Шиғрә чуқ итдем һәwас кальбем илә, җанымла бән / Чөнки итдем ифтирақ җанымлә, җананымлә бән [1, б. 58]. Рух сүзенең: Мәмнүн булсын рухлары / Изге булсын духлары [1985, 1, б. 41] дигән юлларда, бер мәртәбә дух сүзе белән чиратлаштыру күзәтелә. Дух сүзенең гомумтөрки телдә 'кот - фазыйлат, бөеклек, бәхет' мәгънәләрен белдерүе мәгълүм [Әхмәтьянов, 2015, б. 443 - 444]. Димәк, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә кешенең эчке рухи дөньясы, хис-кичерешләре, уй, фикер, аң мәгънәләрен белдерә торган төшенчә йөрәк, бәгырь, күңел, қальб, рух, дил, җан һәм қот сүзләре белән исемләнеп файдаланыла. Бу сүзләрне автор үзе дә, җыентыкны төзүче дә берсен икенчесе белән алмаштырып куллана. Әмма әлеге сүзләр үзара алмаштырылып файдаланырга мөмкинлек бирә торган гомуми уртак мәгънә төсмеренә ия булу белән бергә, аларның һәрберсенең, аерым сүз итеп билгели торган, ягъни үзара алмаштырып файдаланырга мөмкинлек бирми торган үзләренә генә хас булган хосусый мәгънәгә дә ия булулары күзәтелә. Әлеге үзенчәлек: а) бу сүзләрнең конкрет һәм абстракт мәгънәле төшенчә-атамаларны белдерә алуында чагылыш таба. Мәсәлән, абстракт мәгънәле бәгырь сүзенең, йөрәк сүзе кебек үк, беренче чиратта, кешенең конкрет органын белдерә торган бавыр мәгънәсендә кулланылуы мәгълүм; ә) фразеологик әйләнмәләр составындагы, җан бирү, җан кыю, җан алу сүз тезмәләрендәге җан сүзе үзенең синоним парлары белән алмаштырыла алмый; б) мәгънәдәш аерым сүзләрнең берсе белән ясалган яңа сүзне аның синоним парлары белән алмаштырып булмый. Г. Тукайның "Муллалар" шигырендәге Менә шул чақлы йалқау, шундый хайwаннар да рухани! / Түбәнлек бу, қабул итмәс үзенә рух аны [1985, 2, б28] юлында, рух сүзе астөшермәдә җан дип аңлатыла, ләкин конкрет мәгънәле рухани (дин башлыгы) сүзен җанга бәйләп булмавы аңлашыла; в) синоним сүзләрнең кабатлану ешлыгы ягыннан караганда, традиция булып килә торган кальб һәм дил сүзләренең Г. Тукайның, нигездә, башлангыч чор иҗатында гына файдалануы күренә, алга таба сөйләмә телгә хас булган бәгырь һәм күңел сүзләре белән алмаштырылып бетерелә һәм авторның традицияне саклап, хәзерге әдәби телне нигезләвенә ачык мисал булып тора. Қул, әл. Әл сүзе 3 мәртәбә кулланыла: Әлендә бунларың ширбәтләри вар [1985, 1, б. 37]; Әл-айақ бағлы, мөхаль қортылмақым, мәсхүреңем (Кул-аяк бәйле, котылу кайда! Сихерләнгәнмен) [1, б. 68]; Әлеңдәдер, нә қылсаң, насыйать уш (йөзем: абруй, дәрәҗә, намусым) [1, б. 236]. Қул сүзе лексема буларак - 23, сүзформа хәлендә 82 мәртәбә кулланыла [Сүзлек, 2009, 1, б. 457-459]. Әгъза атамасы мәгънәсендә: Алдыңда, артыңда / Қул чабып көлделәр [1985, 1, б. 32]; И қардәшләр қул тотышып алға барыйқ [б. 42]; Ала башладый йегетләр қуйнына / Йоқлый иде қул салубән муйнына [1, б. 77] һ.б. Фразеологик әйләнмәләр буларак: Сыңар җиңнән ике кул чығарыйқ без, бәдәwам [б. 45]; Шунлара қоллық идәнләр, қул вирән бичаралар [1, б. 6]; Биш намаз саен намаз әһленә кул сузып кала [1, б. 146] һ.б. Парлы сүз буларак: Қул-айағы, гәwдәсе килде йәнә [б. 276] һ.б. Тезмә сүз: Ничек айырсын тизүк йулдашыны / Һәм ғомерлек йарыны, қулдашыны [1, б. 78]; Қулымдағы қулҗаулығым дүрт почмағы өй хәтле (1 б. 318]. Сүзформалар әлеге мәгънәләрне тагын да төгәллиләр: Бу йегетләр безне дөнйа оҗмахына / Қулдан тотып җитәклиләр, белең имди [1, б. 43]; Қулда бильяр, қарталары, ... Бигрәк бозық дуст-ишләре / Қулларында "дюшес"ләре [1, б. 89]; Ақ қулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, дийеп / Ғақлым берлә шул wакытта кул талаша [1, б. 178] һ.б. Бармақ сүзе лексема хәлендә - 7, сүзформа рәвешендә 10 мәртәбә кабатлана, шуларның 6 сы "Шүрәле" әсәрендә кулланыла: Урта бармак буйлығы бар маңлайында мөгезе, ... Кәкре түгелдер моның бармақлары бик төз төзен, ... Тик қытықларға йаралғандыр минем бармақларым, ... Кил әле, син дә бераз бармақларыңны селкет, ... Қуйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармағын [1985, 1, б. 170]; Шүрәленең бармағы калды кысылды шап итеп [б. 171]. Башка шигырьләрендә дә бармақ сүзе туры-төп мәгънәсе белән файдаланыла: Қалмый бармақ, тырнақ - һәрбер төшен қарыйм [1, б. 177]; Бармақ берлән қатқан җирне қазып булмый / Әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый [1, б. 201] һ.б. Тырнақ сүзе 4 мәртәбә кулланыла: Қалмый, бармақ, тырнақһәрбер төшен қарыйм [1, б. 177]; Көче күп, тырнағы үткен, йаwыз ул [2, б. 137]; Муйныма сузды, қытықлармын дип, ул тырнақларын [2, б. 231]. Йозрық сүзе - 3 мәртәбә: Күп wақыт йозрық, тайақлардан қотылған Мостафа [2, б. 211]; Қурықмыймын, селкенми хәтта фәс чуғым / Мә, кирәксә, дүртенә дүрт йозрым [б. 213]; Дөп! Дөп итә мине сыйлап төшкән йозрық [2, б. 263]. Беләк сүзе 2 мәртәбә файдаланыла: Борнын, аwзын, ийәкләрен, беләкләрен [1, б. 177]; Теләw бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне / Кире сүттем хәзер күп эшкә сызғанған беләкләрне [1985, 2, б. 64]. Бил сүзе лексема хәлендә - 2, сүзформа буларак 10 мәртәбә кабатлана. Әгъза мәгънәсендә: Сөйәм қысмыйча нечкә билеңезне [1985, 1, б. 95]; Бер матур қызның нәзек билен қысып қочмақтамы [1, б. 161]; Ул Қарәхмәтнең билендә баwы бар [1, б. 269] һ.б. Фразеологик әйләнмә буларак: И күңел, бил бағлама, күпне кичергән дөнйадыр [1, б. 116]; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур [1, б. 159]; Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый [2, б. 196] һ.б. Буе, буй сүзләре, әгъза атамасы буларак - 8 мәртәбә: Йөзләре алсу- қызылдыр, буе - тал [1, б. 77]; Қашың қара - кәкере, буең зифа - бөкере [2, 159]; Қысқа буйлы Фатима / Торды гүя бишектән [2, б. 191]; Эстәмимсең буй бөгәргә? Ирнәсең эшләргә эш? [2, б. 275]. Мисаллардан күренгәнчә, буй сүзе 7 мәртәбә әгъза атамасы буларак файдаланыла. Шул ук мәгънәдә, парлы сүз булып: Күрер шунда: буениңен белеп қалғанымыз бардыр [1, б. 184]; Син үзең учлап тотып тордың мине / Иң - буемны үлчәдең, күрдең мине [2, б. 256]. Җисме, гәүдә, тән. Җисем сүзе 7 мәртәбә кулланыла: Ярым җисме (гәүдәсе яртылаш) ачылмыш - ялтырыйдыр [1, б. 53]; Җисме җанымлә бәрабәр бер бәлаем, нәйләем? (Тәнем-җаным белән бергә бер бәламен, ни эшлим?) [1, б. 82]; Синең җисмең яратылмыш сәма чөн (Синең гәүдәң яратылган күк өчен) [1, б. 106] һ.б. Гәwдә сүзе - 6 мәртәбә, шуларның 4 се "Печән базары..." әсәрендә кабатлана [1, б. 261, 261, 271, 276]: Бер күкәй хәтле бөтен гәwдәм дә йуқ [2, 256]; Йуқ нәҗат (котылу), фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә / Қозғын - ислам гәүдәсендә, Қәғбәсендә пот күрәм [2, б. 265]. Тән сүзе 25 мәртәбә файдаланыла, күпчелек очракта җан белән бергә кулланыла: Тәнемез айрым булса да / Бер җан булыйқ, бәдәwам [1, б. 44]; Бер җан, бер тән / Булып, һәр неч / кәсерне бер / гә серләшмәк [1, б. 122]; Туйсын ашап җансыз тәнне қозғын, қарға [1, б. 164] һ.б. Сөйәк сүзе 1 мәртәбә шушы җөмләдә генә очрый: Бер сөяккә унлап эт бар / Чәйнәшәләр даулашып [2, б. 186]. Айақ, пай, сақ. Автор баштагы иҗатында 2 мәртәбә пай сүзен куллана: Мәхәлле нәшре гали җай шәһәрдер / Ки нуры тәхте пае падишаһдыр (Бөек, зур шәһәр - аның басылу урны) / Патша айақ басқан җирдә чыққан ул нур [1985, 1, б. 34]; Хақе паеңдә (аяк туфрагыңда) сәнең ауланаем, ауланаем, ... Бу шигырьдә аяк сүзе әл (кул) белән парланып, пай сүзе белән чиратлаша [1, б. 68]. Айақ сүзе лексема буларак - 11, сүзформа хәлендә 24 мәртәбә кулланыла [Сүзлек, 2009, 1, б. 80 -81]: Бик озақ бикләп айақ, қорсақны тутырмақтамы [1, б. 162] һ.б. Сақ (балтыр, тез белән тубык арасы): Азад ит сақымызны бағлаян әғлялы чалмадан [1, б. 140]. Парлы сүз булып: Анда биш йөзләп мөселманнар тулы / Бағлыдыр һәрберсенең айақ-қулы [1985, 1, б. 271]; Бөтенләй бәйләнә анда айақ-қул [1985, 2, б. 153] һ.б. Табан асты: Ул, табан астын қытықлыйм дип, айаққа қул ата [2, б. 231] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә әгъза атамаларын файдаланганда, алдагы шагыйрьләр иҗатыннан килә торган алынмаларны куллануы язма традициянең дәвам иттерелүен күрсәтә. Әмма автор, традициянең нигезен саклаган хәлдә, җанлы-сөйләмә тел сүзләренең активлыгын, сүз тезмәсе буларак кабатлану ешлыгын арттыра, милләткә нисбәтән, мәгънә эчтәлекләренең күләме киңәйтелә, яисә һичкем тарафыннан әйтелә алмый торган, йығлап аяк астында үткән көннәрем дәрәҗәсендәге сурәтләү чаралары пәйда була. Ризык-тәгам атамалары һәм аларның кулланылышы. Әсәрләрдә адәм баласы файдалана торган ризык-тәгам һәм аларны хәзерләү, ашау өчен яраклы савыт-саба атамалары файдаланыла. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." әсәрендә: Тәғам, аш, ризық, разыйқ, шәраб: вармыдыр бездә тәғам, ... бер кешейә йитәчәк вар ашымыз / Ханә дулы җөмләмез, һәм ачмыз [1889, б. 4, 2002, б. 64]; Җөмлә мәр ризықның ирермен разыйқы (ашатучысы) [б. 72]; Һәм сезә ошбу шәраб, ошбу тәғам [б. 72] һ.б. Нәғыйм, ниғмәт, нан: Әйләйүб, вирмеш иде дөрле нәғыйм (нигъмәт, муллык), Ниғмәтем йиеб, чигүбән рәхәтем / Итәсез даре фәнадә рәхәтем [б. 72]; Шөкер итәрсәңез сезләр бәңа / Арттырырмын ниғмәтне сәр бә сәр [б. 72]; Хақ өчен вирмәйә коруғ наныны [б. 63] һ.б. Ит: Үсеп ит ул яңакдин wакты хаҗәт [б. 5, б. 67] һ.б. Қарбыз, харбыза: Харбыза сатмак иде кяре мөдәм [1889, б. 2, 2002, б. 62]; Тохымыны җәмғ әйләмәк ирде эше / Мисыр эчендә тохмы карбыз бер заман / Пөр бәһә булды, хақы хәддин ғиран [1889, б. 3, 2002, б. 63]. Әсмар, сәмәр: Дөрле әсмар илә дулы һәр бере (җимеш белән) [б. 70]; Сәмәрләре (җимешләре) ула зәққум (агулы) [б. 72] һ.б. Ағу, зәһәр, сәм / тирйақ (агуланудан терелтә торган дару): Зәһәре-тирьйақ, атәше-ниғмәт идәр (агуны, агуланудан терелтә торган дару итәр, ут-ялкынны муллык итәр) [б. 72] һ.б. Саwыт-саба / сөфрә: Алдына куеп тәғам: Әйлән кәрәм! / Дәю сөфрәя утырдылар бәһам (аш өстәле, табынга утырдылар теләп) [2002, б. 65] һ.б. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә. Аш, ниғмәт, лөкмә: Ашығып, ашыңны пешми / Ашарсың, чашкаға төшми [1988, б. 83]; Җиһан эчрә ул Алланың / Ләзиз ниғмәтләре чуқдыр [б. 84]; Җаһилләр лөкмәсен (бер кабым ризык) қапмақ [1988, б. 249]; Хода ниғмәтенә шакир (шөкер) [б. 288] һ.б. Он, қамыр, нан: Ки ақча йуқ, ди-ди, онға [б. 97]; Тышы күгән қамырыңның / Эче генә пешмәгән [б. 105]; Тәмеғдин (комсызланып) улыннан нани / Әгәрчә әз-у йимәни / Wәли күп ула ямани / Соңындин кем пәдид улғай (күренеп тора) [б. 283] һ.б. Чәй сүзенә махсус "Чәй бәйанында" дигән шигырь языла. Чәй сүзе 16 мәртәбә кабатлана: Wәләкин бу безем йирдә / Бу чәйдик һичбере йуқдыр, ... Бу чәй кеби дәүа йуқдыр / Ғаҗәб хасыйяте чуқдыр, ... Хәқыйқать чәй эчән байлар [1988, б. 84] һ.б. Бал, ғәсәл, су, лимун сөт: Шәрайәтдин дәхи аның / Мөсаффа һәм була балың / Ки чын кясага салубән / Көмеш қашық илән алың! / Ушал балыңны измәгел / Чынайақ эчрә сән суда / Суы булсын аның йахшы / Шималә қаршы ақған су, ... Дәхи лимун салыр булсаң / Аның қәдре, бәс, әғлядер / Лимун илә чәй эчелсә / Эчәнләрә күп әүлядер [1988, б. 87]; Ғәсәлдин елгалар ақа / Ки сөткә биңзәйүр ақа [б. 307] һ.б. Баурсақ, қоймақ, хәлwә: Қачырма син бу форсатны / Чәеңә сал баурсақны / Бу қоймақлар чыжылдамас / Дәхи хәлwә хышылдамас [б. 97] һ.б. Шикәр, кәнд, нәwат: Сүзең шикәрдин датлы [б. 107]; Йимеше татлыдыр қәнддән [б. 307]; Дешләре дил рәғдидәндер (күңел бизәге), ағзыдыр қәнд-у-нәүат (шикәр вә нәват) [б. 134]; Бал-шәкәрдин татлыдыр сәнең сүзең [б. 209] һ.б. Вина: Әгәр эчсә қызыл кандик винаный / Йанымдин китмидер суқмый-қыйнамый [б. 100]. Орех: Че хушемән мийайәд тарильдә орех (Миңа бик тә ошый бу тәлинкәдәге чикләвек) [б. 101]. Йағы: Күзем йағын (маен) қылам мәрһәм ушал ан [б. 125] һ.б. Палудә (кесәл): Һарун ул дәм палудә йийәр иде [б. 319]; Сән вирән палудәне бән йимәзәм [б. 320] һ.б. Сәмәр, йимеш: Сүләр сүзең охшар багы сәмәргә (бакча җимешенә), Телең татлы сәнең хөрмә йимешдин, ... ... Йимеше татлыдыр қәнддән (шикәрдән) [б. 307] һ.б. Ширбәт, шәраб: Мәхәббәт ширбәтен эчкән онытмас [б. 203]; Насыйб қылгыл әз-ан шәраб [б. 308] һ.б. Зәһәр-сәм: Делинең очы зәһәр-сәм (агу) / Исә улдыр сөке вирән (утлы кайгы (таяк)) [1988, б. 271]; Ахир зәһәр салыр бари / Белерсең сахибе ғөрфан (акыл иясе) [б. 275] һ.б. Саwыт-саба, сөфрә, хан: Килеп ултырса сөфрәгә / Қунақның күңле бик хушдыр [б. 86]; Шәтем (шелтәләү) вир анда ханына (табын өстәле), "Вара күр, табак кәҗ лиси" (кыйшык табак яла) / Дәйүбән, хасиди залим (кара көнчелек) [б. 268] һ.б. Самавар, кяса, чынайақ, көмеш қашық, дәстәр (сөлге): Самавардыр дәхи мәтълуб / Самавырлә чәй эчсәләр / Эчәнләрә ирер мәрғуб (теләп алынган), Самавыр съәуте дилкәшдер (тавышы күңелледер) / Мисале сайрайан қошдыр [б. 86]; Ки чын кясаға салубән / Көмеш қашық илән алың / Ушал балыңны измәгел / Чынайақ эчрә сәнсуда [б. 87] һ.б. Чүлмәк, хәзәф: Кийеп пәҗи қара күлмәк / Гүйә маластаулы чүлмәк (сыланган һәм сүс җеп белән уралган ватык чүлмәк) [б. 82]; Җиһан ташдин хәзәф (каты чүлмәк), белсәң / Дилең бәрсәң, өзә бирсәң [б. 274] һ.б. Пудаука (пудовка), ылауқа (лавка), сулы чиләк, иске иләк, табақ. Синең башың ирер мисле пудаука / Колакларың гүйә торырылаука, ... Күзең йылтырый дыр сулы чиләкти / Аwызың җәйрәгән иске иләкти / Насыйб булып, ала қалсам, җанашым / Саwыт-саба, табақлар да кирәкми [б. 106]; Идеп тәкйә, сонып дәстәр (сөлге) [б. 309] һ.б. Аңлашылганча, бу авторда төрки-татарның үз сүзләре белән берлектә, гарәп-фарсы һәм рус теле алынмаларыда кулланыла. М. Акмулла иҗатында: Нан: Аларның пылаwы әзер, наны (икмәге) пешкән [2001, б. 54]. Белен: Қызу мичтән чыққаң соң, эссе булып / Аwызыңды пешермәсен безнең белен [2001, б. 37]. Йарма, тоз, пылаw: Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар [б. 41]; Хәзрәтләре бездәй хәқыйрь, Ғарип имәс (мескен түгел) / Аларның пылавы әзер, наны (икмәге) пешкән [2001, б. 54]. Йимеш: Нә ғаҗәп - пешкән йимешдин татлыдыр бу йәш wақыт [б. 48] һ.б. Ширбәт, бал, зәһәр: Мәхәббәт ширбәтендән сохбәт қылсаң (мәҗлес ясасаң) / Ул сиган бал урнына зәһәр сонар (ул сиңа бал урнына зәһәр сузар) [б. 60] һ.б. Май, баллымай, қарамай, сарымай: Май төшмәс қара суны сапыр ғаннан [б. 64]; Яхшының ләфезе татлы баллы майдан / Килтерер сүз мәгънәсен әллә қайдан [б. 64]; Сарымай эт қарнына өнәмәгән [б. 71]. Аш, ас, күҗә, қатық: Аһ орып, аш эчбәй, қан йотамыз / Үлгәнгә, үлмәсәк тә җанасамыз [б. 67]; Қатықсыз қара күҗә (итсез шулпа) - эчкән асы / Эчкәндә тамчылайды күзнең ясы [б. 68] һ.б. Торымтай: Доға қунып, қот җоққан бер урын дип / Ботаққа пәнһлаган без торымтай (ботакка ябышкан сагыз без) [б. 81]. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә кулланыла торган аш-азык төшенчәләре авторның беренче "Мужик йокысы" шигырендә орлық, иген, арыш, азық, аш, ипи, май, гөмбә сүзләре белән бирелә, алга таба бу төрдәге атамаларның саннары арта, башка төшенчәләр белән киңәйтелә, аш-тәгам атамаларының төрлесе-төрле дәрәҗәдә кабатланып файдаланыла. Орлық сүзе 3 мәртәбә кулланыла: Ындырда йуқ орлық / Иген йуқ урырлық [1985, 1, б. 31]; Бераздан күрсәтәдер чын төсен җир / Чәч орлық, сөр сабан инде, бу - чын җир [б. 154]; Шауламагыз, и балалар! Без җыйарбыз барчасын / Тиз ул алтыннарны амбарға төйәрбез барчасын / Тик җыйарбыз йул буйы шығрым тулы йөкләр көйе / Бар келәтләр туп-тулы хуш исле орлықлар көйе [2, б. 248]. Мисаллардан аңлашылганча, чын җиргә чәчкән орлык, җылы яңгыр яугач, шыгрым тулы йөк була, алтын дәрәҗәсендәге орлык була. Арыш сүзе 4 мәртәбә кулланыла: Урмаған арышың / Йата қырда ятим, ... Урмаган арышың - / Бер еллық табышың [1, б. 32]; Җиткерәбез без аңар бер бик матур шатлық хәбәр / Алдағы көзгә арыш, һич шөбһәсез булыр чибәр [1, б. 280]; Шул җирләргә: кайда / Сайрый кошлар, анда / Арыш, боғдай үсә / Җир җиләкләр пешә [2, б. 86]. Боғдай сүзе шушы өзектә генә күрсәтелә. Иген сүзе 9 тапкыр файдаланыла: Игенең урмаған / Кибәнең қуймаған [1, 31]; Инде қыш та керде / Игенне бетерде [1, б. 32]; Қаралтма қальбеңи, ашаб кикермә / Игендәге сикерткәдәй сикермә [1, б. 52] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, иген сүзе орлыктан үсеп чыккан, яңа орлык бирерлек, тамырдагы һәм урылып ындырга салынган ашлык һәм шул үсемлек үсеп утыра торган басу мәгънәсендә кулланыла. Икмәк сүзе 4 мәртәбә кулланыла: Бу сөаленә җаwапта иптәше әйтә моңар / "Бу начар өйнең эчендә икмәге йуқ йарлы бар" [1, б. 280]; Таш йотам икмәк белеп, һәм зәһр эчәм, саф су дисәм [1, б. 231]; Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый [2, б. 196]. Аш сүзе лексема буларак - 10, сүзформа - 15, парлы сүз буларак 2 мәртәбә кабатлана, төрле мәгънәдә кулланыла. 1) Ашарга яраклы аш / азык: Синең йортта аш йуқ / Туйарлық тарақан, ... Қайда қышқа азық / Ачлықтан сақларлық [1985, 1, б. 32]; Қарны бик ачқан песинең, бирмәгән һичкем дә аш [1985, 2, б. 165]. 2) Ашар өчен махсус әзерләнгән аш / нан: Күршеләр бай булды / Ашлары май булды [1985, 1, б. 33]; Тапқан бунлар җиңел һөнәр / Көн дә ашқа бара унар [1, б. 90]; Бер ишан булмақла аштан ашқа сикермәктәме? [1, б. 161] һ.б. Нан сүзе 1 мәртәбә кабатлана. Аш-су парлы сүз буларак: Қорсақ тулғач, милләткә / Син ашсусыз қал дибез [1, б. 124]. Фразеологик бөтен составында: Күршенең аш булмас иде ашлары / Түгел ерди бу эшә күз йәшләре [1985, 1, б. 79]; Шул wақыттан бирле аш булмый ашым / Моңланам йалғыз башым, ағзам йәшем [1985, 2, б. 110] һ.б. Азық сүзе лексема хәлендә - 7, азығы формасында - 1, азық-су һәм азық-фәлән парлы сүзе буларак - 1 әр мәртәбә кулланыла: Қайда кышка азық / Ачлықтан сақларлық [1985, 1, б. 32]; Фатима китте алубән ястығын / Муйнына асып азық-су қапчыгын [1, б. 86]; Азық эзли, оча тургай да пыр-пыр [1, б. 110]; һ.б. Тәғам: Инде хәзер Чыпчықның да ғомре тәмам / Ул хәзер Йабалакқа булды тәғам, ... Тәғамлады чуқып-чуқып, йолқып-йолқып [2, б. 106]; Үл ачлықдин! Тәғам көтмә ләимдин (сараннан) / Өмид ит ризкыңи Рәхман Рәхимдин... / Шәкердләр ризқына Тәңре кәфилдер (тәэмин итүче) [1, б. 52]. Тәғам сүзе 3 мәртәбә кулланыла. Ризық: Мәгариф бақчасында әйлә тайран (очып йөр) / Ризық чөн янмасын қальбеңдә ниран (борчылмасын) [1, б. 52]; Сөйләп бирче тезеп / Табаламсың ризық?... Аш буладыр миңа / Чәчәкләр хуш исе [1985, 2, б. 81]; И Хуҗа, безгә ризық биргән Хуҗа / Дип, сақалын селкетеп сөйли Кәҗә [2, б. 94]. Ризық сүзе 5 мәртәбә файдаланыла. Ипи сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Кимереп иске ипи / Ашыйсың тансықтай [1, б. 32] һ.б. Май сүзе 16 мәртәбә кабатлана: Күршеләр бай булды / Ашлары май булды [1, б. 33]; Тамақ туйғач төкер-кақыр, бөтен эч май гына, май-май [1, б. 92]; Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде [1, б. 145] һ.б. Атланмай тезмә сүзе 1 мәртәбә кулланыла: Атланмайны бик йаратам: әнкәй атлый шул аны [1, б. 251]. Сары май сүз тезмәсе - 3 мәртәбә: Үлеп торсам иде мин алты айдай / Эреп бер йоқласам мин сары майдай [1, б. 110]; Сары майдай эр, җаным / И күңелемнең сайқалый (яктыртучы) [1, б. 182]; Сары яулық уртасында сары майның туртасы [2, б. 10]. Мисаллардан күренгәнчә, май сүзе, сөт өстен, каймакны язып алына торган ризык мәгънәсендә дә, шул ук вакытта, яхшы, туклыклы, тәмле азык мәгънәсендә дә файдаланыла. Бу мәгънәсе белән фигыль буларак та кулланыла: Һәрбер байны тәхрирең (язган әсәрең) берлә аwласаң / Тәқриреңдә (телдән сөйләгәндә) тик майласаң да балласаң [1, б. 163] һ.б. Бал сүзе алдагы җөмләдәге белән 8 мәртәбә кулланыла: Йәш йегетнең қуйны - оҗмах, ағзы - бал [1, б. 77]; Без халықны алдыйбыз / Ағуны без "бал" дибез [1, б. 124]; Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик бал иде [1, б. 145]. Шикәр сүзе алдагы җөмләдәге белән 4 мәртәбә файдаланыла: Эчәрләр канларын әһле қолуең (яхшы кешеләрнең), чөнки қан эчмәк / Хәляwәтледер анларча шикәрдән һәм дә хәлwадән [1, б. 140]. Хәлwә сүзе шушы җөмләдә генә кулланыла: Өйдә бер бөртек чәй, шикәр бер шакмак йуқ [1, б. 194]; Қуйдылар инде шикәр қатқан җылы сөтне аңар [2, б. 165]. Сөт сүзе - 11 мәртәбә кабатланып, 5 се - "Сөткә төшкән тычкан" шигырендә: Йығылғанда, келәттә бер табақ сөткә килеп төшкән [1, б. 179]; Йуқны әйтәсез, ди, сез, Фатима пак / Пак хатын - судан, дәхи дә сөттән ақ [1, б. 77]; Үзеңә мәғлүм, сиңа мин сөт бирәм [2, б. 94]. Чәй сүзе - 14 мәртәбә, 7 се - "Тәүлек" дигән шигырьдә, "Караван" чәй фирмасын мактаган юлларда кабатлана: Чәйнекләрдә пешмәктә / Чәй фирмасы "Караван", ... Нинди фирма чәйе бу! [1, б. 214]; Чәйе исләргә төшеп / Халық эшне ташлыйлар / Тәмле-тәмле сөйләшеп / Чәй эчәргә башлыйлар, ... Эчәләр чәй "Караван", ... Чәйен эчә, йал итә / Рәхәт таба арғаннар [1, б. 215]; Хәйран булды әнкәсе, ғыйлем булғач бәбкәсе / Чәй қатында йылмайды қуанычлы әткәсе [2, б. 201] һ.б. Чәйханә - кушма сүз буларак: Тулған шәһәр чәйханәсе / Чәйханәсе, мәйханәсе [1, 89]. Қоймақ сүзе әлеге җөмлә белән бергә 3 мәртәбә кулланыла: Дисен аңар бер фәрештәң: "Қоймак пешер" [2, б. 261]; Һәм табадағы қоймақлар: "Инде без пешшшштек дисә [2, б. 249]. Әлбә, боламық сүзләре 1 мәртәбә кулланылган: Йуқтыр, әлбәттә, боламық, ул дадыр әлбә генә [1, б. 219]. Пилмән, тоқмач сүзләре - 1 мәртәбә: Тәмле җимешләр эчендә, тәмлесе пилмән генә, ... Син генә бер күккә патша; мин тағын тоқмач та ашыйм [1, б. 218]. Ботқа сүзе бер үк әсәрдә 4 мәртәбә кабатлана: Тырышыптырышып пешермәктә алар бутқа [2, б. 88] һ.б. Бәлеш сүзе - 7 мәртәбә: Үзеңне әғниядән йарлы күрмә / Ки пәйдәр-пәй бәлешләргә йөгермә (Үзеңне байлардан ярлы дип санама / Тыр-тыр итеп бәлешләргә йөгермә), Бәлеш илә ғыйлем бергә җыйылмас / Хирыслы адәм үлгәнчә тыйылмас [1, б. 52]; Бөтенләй мөртәсәм фикре мийендә: / Йаланғач қыз, бәлеш, тәңкә, тиен дә [1, б. 107]; Алла бойырса, өй сайын / Бәлеш ашап йөрер бу [1, б. 181] һ.б. Пылаw сүзе тагын бер мәртәбә файдаланыла: Бохарилар пылаw дамлар wә йахуд бәтчәләр дамлар [1, б. 322]. Бәрәңге сүзе 16 мәртәбә кулланыла: Йазғаным - қышның буранлы һәм қараңғы уйлары / Һәм дә хуш исле ипи, майлы бәрәңге уйлары, ... И бәрәңге! Син бәрәңге! Кил, бәрәңге, җан ашым / Син генә тәмләртәсең бар йарлылар, байлар ашын [2, б. 227]. Авторның "Бәрәңге вә гыйлем" шигырендә, бәрәңге сүзе 9 мәртәбә кабатлана: ...И бәрәңге! Безгә килдең син йырақ Амрикадан, ... И бәрәңге! Син күрендең әүwәле күрнешкә чит, ... Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә дәхриләр / Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар һ.б. [2, б. 228]; Хәзрәти Пушкин аwылда йазды үз "Евгениен" / Мин исә җырлыйм фәқать монда бәрәңгенең көйен, ... Берwақыт онтыр җиһан Пушкинне һәм "Евгениен" / Йаwме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем [2, б. 238] һ.б. Қазы, қаз, қымыз, қазылық: Зикремездер: қазы, қузый, йәш кенә қыз, қаз, қымыз [1, б. 206]; Мөселман қазлығы чыққан базарға / Шәриғатьтә хәрам дуңғызға қаршы [2, б. 145]; Бездә бар қомған, читек, қазылық сатучы бәндәләр [2, б. 336]. Қымыз сүзе бер мәртәбә кулланыла: Туйға бардым мин бүген, эчтем қымыз [1, б. 310]. Сыра / сырра сүзе - 5 мәртәбә: Қулда бильяр, карталары / Эчеп сыра, тарта бары [1, б. 89]; Ағызда папирос, алдымда сыра [1, б. 241]; Бу мидә мең пот сыраның пары бар [1, б. 265]. Шәраб сүзе - 3 мәртәбә: Пичәтләнгән шәраблар алға килгән [1, б. 242]; Ни була туғмак сыйратын кичмәсәм? / Бу ачы ғомрем шәрабен эчмәсәм [2, б. 183] һ.б. Алма сүзе - 5 мәртәбә: а) ризык мәгънәсе белән: Шунда аңар қып-қызыл, зур алма бирде Алмагач [2, б. 84] һ.б.; ә) тасвири чара буларак: Ул алма, мөддәте тулғанда пешкәч / Қызаргач һәм матур булгач, җитешкәч [1, б. 173] һ.б. Әфлисун сүзе - 2 мәртәбә: Эчә халық хәләл дип тә, хәрам дип тә / "Кытайский әфлисуннар йәшнектә" - дип / "Эчми үткән йәшлек ғомре әрәм" - дип тә, ... Қытайский әфлисун / Килә, диләр, йәшнектә [2, б. 265]. Гөмбә сүзе - 2, қузгалақлар - 1 мәртәбә: Иттеләр өмәләр / Җыйдылар гөмбәләр [1, б. 33]; Йүкә, қайыннар төбендә қузғалақлар, гөмбәләр / Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗалар [1, б. 168]. Саwыт-саба, әсбаб, самаwыр, чәйнек, лампа, чүлмәк, чүмеч, иләк: Ғаҗибдер чәй wә аш әсбабе хали (гаҗәп) / Мөрәттәб монтазам дыр кәл-лөали (энҗеләр кебек тезелгәннәр) [1985, 1, б. 37]; Йә самавыр яки чәйнек шелтәсе / Лампа йанмый - қысқа икән филтәсе [1, б. 75]; Чәйнекләрдә пешмәктә / Чәй фирмасы "Караван" [1, б. 214] һ.б. Чүлмәк сүзе - 1 мәртәбә: Әнә чүлмәк: аңар қатық тутырган / Менә хәлфә: башы мантық тутырган [2, б. 49]. Чүмеч сүзе - 3 мәртәбә: Сөйәм чүмеч кеби борныңны, җаным, ... Җанашым, аһ, иләк, аwзыңны үпсәм!, ... Синең төсле матур қызлар сирә бит / Хатын алсаң, иләк, чүмеч кирәк бит, ... Сине алсам, чүмечле һәм иләкле / Булам ич - ақча туздырмақ кирәкми [1, б. 210]. Иләк сүзе - 4 мәртәбә: Күрмәгез бер йақлы дип сез бу wафасыз дөнйаны / Ул ике йақлы: аның бардыр иләк һәм күн йағы [2, б. 92]. Кием-салым һәм бизәнү-ясану әйберләренең исемнәре һәм аларның кулланылышы. Дини ритуал һәм дөньяви тәртиптәге кием-салым, аларның детальләре, тегү өчен кирәкле материаллар һәм бизәнү әйберләренең атамалары. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." әсәрендә. Кисwә: кисеб кисwәләрене (киемнәрене) [1889, б. 7, 2002, б. 69] һ.б. Иб (җеп): Бәйғ идеб базарә иблек, ошбу хин [1889, б. 2, 2002, б. 62];), өзелде кыйтга-кыйтга улубән иб [б. 68]; Иплек сатмаға, ... иплекең бир, күрим, ... сону вирде шәйехкә иплеген ул [б. 90]; Ачысындан иплекең әйләйү аһ [2002, б. 91] һ.б. Күңләк, камис: Кечек икән тифлә кидерсә камис (балага кидерелгән күлмәк), күңләкен һәм үсеп улырды кәбир (күлмәке зурая бара) [2002, б. 71] һ.б. Башмақ: Ул тимер башмағың илә үкчәсен / Басасын, рәхим итмәйеп йәңчәсен [2002, б. 94] һ.б. Тун: Тунларын дикшер түбән һәм киделәр [2002, б. 96] һ.б. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә. Чалма-чапан, дәстар: Төреп чалма-чапанларны / Йөресәм қыр-йапаннарны [1988, б. 76]; Алды қазый үзенең дәстарыни (чалмасын) [1988, б. 329] һ.б. Қалпак: Башыңдадыр мамық қалпақ [б. 123] һ.б. Күлмәк, тун: Кийеп пәҗи қара күлмәк / Гүйә маластаулы чүлмәк [б. 82]; Үзең кергән сары тунға [б. 97] һ.б. Чабата: Табалсаң чабата йарый / Буйы булыр ике қарый (карыш) [б. 82]; Ойык-чабата кигәләп [б. 82]; Мужик кийә аршын йарым чабата / Чабатасын кийә-кийә таң ата [б. 104] һ.б. Киез итек: Кийез итектә һич зарар йуқ / Қазандин алуга кигән [б. 99] һ.б. Читек: Дийә қат ки: Читек кимә / Ғаед йылда ике килә [б. 102] һ.б. Қата: Абыстай да сөйми башлар / Қатаңны да өстеңә ташлар, ... Қатаң бозга қатып беткән / Ки чаңғыдай шуып киткән [б. 98] һ.б. Көһнә җамә: Көһнә җамә (иске, сәләмә кием) киде ушал бәхтийар / Сахраларда ғөрбәт итде ихтийар (гариблекне, иленнән аерылуны теләп) [1988, б. 318] һ.б. Бизәнү әйберләре: көмеш йөзек, уқа йақа, көмеш алқа, тәңкә, беләзек, қалфақ. Мисаллар: Көмеш йөзек кийәсең, әй, қулыңа / Уқа йақа сапқансың, әй муйныңа [1, б. 115]; Айағыңда читек-башмақ... / Қулыңдадыр көмеш йөзек / ... Қолағыңда көмеш алка / Дәхи артыңдадыр тәңкә / ... Тәмам әғзаларың төзек / Қулларыңда һәм беләзек / ... Өстеңдәдер йәшел күлмәк [б. 123]; Мәкәрҗә қалфағы сәнең / Башыңда сачағы уйный / Қулыңдадыр беләзекең / Йөрәгем өзелә җаный / ... Қолағыңда көмеш алқа / Дәхи артыңдадыр тәңкә / ... Беләзекең қулыңдадыр / Йақа-башың буйныңдадыр [1988, б. 138] һ.б. М. Акмулла иҗатында да кием атамалары файдаланыла. Күлмәк, дамбал, лябис, күйләк, хөллә, чикмән: Өстемдә керле күлмәк, йыртық дамбал [2001, б. 12]; Лябисе фахирә үзрә (бай-яхшы киемнәрдән) / Мөсәйқал мөрге таwисдай (көяз тавис кошыдай) [б. 44]; Хөлләмез буйымызға қарарланған / Белмәймен килешләрен қандай томар (нинди бөти-дога, догалык) [б. 60]; Һаwалы бу заманда қараламан / Арасын қара чикмән аралаған [б. 71] һ.б. Сәллә: Күрер күзгә мулла сымақ солтанатмыз / Сәлләне (чалманы) килештереп урасақ без [б. 50]; Ғаwамға бер ақ сәлләң өлкән булсын / Атың-чанаң, кийемең күркәм булсын [б. 51]; Шәриғать исе чықмас эшемездән / Тәғамдә хатамыз күп ашап-эчкән / Қазақ илә нугайда Ибан күйләк (урыс күлмәге) / Қысқартып кийемнәрен ноқсан печкән [б. 54] һ.б. Тун: Ат та булыр, тун да булыр - без булмабыз / Әман булса, сезгә қайтыр турайғырың [б. 57]; Атлас тун базарында қымбәт (кыйммәт, кыйбат) үтәр [б. 73] һ.б. Г. Тукайның шигырьләрендә, ризык атамалары кебек үк, киемсалым төшенчәсен белдерә торган сүзләрнең дә эзлекле кулланылуы күренә. Анализны әсәрләрнең хронологиясенә нигезләп башларга, баш һәм өс киемнәре, аяк киемнәре, бизәнү әсбаплары дигән төркемнәргә бүлеп алып барырга кирәк. Баш һәм өс киемнәре: Чалма сүзе 12 мәртәбә файдаланыла: Сез, и чалмалылар, безне буңа дик итдеңез иғфал (йокыда тоттыгыз) [1, б. 86]; Минем чалмам астында / Ат урларға җөгән бар [1, б. 123]; Чалмаң ишелгән, чорначы (дөньяда) [1, 125] һ.б. Фәс сүзе - 2 мәртәбә: Биниһая зур башы - гөмбәз қадәр / Ни сәбәпт әндер, башында фәс тә бар [1985, 1, б. 271]; Қурықмыймын, селкенми фәс чугым / Мә, кирәксә, дүртеңә дүрт йозрыгым [2, б. 213] һ.б. Кәләпүш сүзе - 4 мәртәбә: Ағлый кибетән кәләпүшләр чығып [1, б. 261]; Һәм өеп қуйған кәләпүшләр аwа [1, б. 274]; Җөрмә, шәкерд, кәләпүшсез, урыс булдың, ярамас [1, б. 251] һ.б. Бүрек сүзе - 7 мәртәбә: Җон белән бер бүрке үлмеш теп-тере мәҗнүн ага [1, б. 218]; Бик тирән-башындагы қатқан бүреқ, ... Қайсы чақта бүркен алып ташлыйлар [1, б. 281]; Қарап күрсә: йөзе нурлы бер аппақ бүрекле қарт [1, б. 291] һ.б. Бишмәт сүзе - 4 мәртәбә: Бишмәтең таланған / Күлмәгең сәдәпсез [1, б. 33]; Тишек пима, тишек бишмәт илән ул [1, б. 51]; Эчтән безгә бишмәт кийерт, чикмән кийерт [2, б. 262]. Бишмәтетәнне парлы сүзе: Аwыру җанның бишмәте-тәнне дәwаның төрлесе / Берлә һәр көнне йамыйм, иртән тағын йыртық күрәм [2, б. 265]. Пима сүзе дә, чикмән сүзе дә әлеге бер җөмләдә генә кулланыла. Күлмәк сүзе 7 мәртәбә очрый: Һәм йәмсез түгел иде төскә дә / Модный форма күлмәк иде өстә дә [1, б. 74]; Бар уйы - бер бик матур күлмәк тегү қурчағына, ... да "Күлмәгем кайчан бетәр?" - дип, Қурчағы йатқан, көтә / Көтми хәл йуқ, бер тәти күлмәк кирәк-бәйрәм җитә [2, б. 108]. Озын күлмәк лыпырдый, чалбары йуқ һәм изү чишкән / Сәғәттән һәм дә ыштаннан да чылбыр салынып төшкән [2, б. 17]. Ыштан сүзе әлеге җөмләдә генә бирелә. Күлмәк-ыштан парлы сүзе булып кабатлана: Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны [1, б. 205]. Чалбар сүзе әлеге җөмлә белән 4 мәртәбә кабатлана: Қотырсыннар бозық йәшләр, алар: чалбарлары тардыр [1, б. 185]; Һәммәсе кяфергә охшашлы бу тар чалбарларның [1, б. 247]; Эшем бар бит, хатын, тиз булсана, бирсәңче чалбарны [2, б. 9]. Җилән сүзе 3 мәртәбә кулланыла: Йаба җиләнене, җилдән қачадыр / Ничә япса да, җил аны ачадыр [1, б. 51]; Қапчық йасап / Җиләннәрдән / Байлар сайын / Теләндек без [1, б. 132]; Қуллар сузу, ялангачлық, ертық җилән / Күрнә аңар қызық булып, көлке булып [2, б. 282]. Алйапқыч, зипун, җөббә сүзләре - 1 мәртәбә: Ақ алйапқыч, зипун да / Там азатлық алдыя [1, б. 40]; Очсана, мин җөббә чабуыңнан тотам [2, б. 214]. Чапан - 10 мәртәбә: Күрең япун әһалисен, нәя маил имеш анлар / Сезнең чапанығызғамы wә яхуд динәми мәйяль (кызыгалар) [1, б. 86]; Йапунлар да чапан кисен, диеп қуптармаңыз җәнҗал [1, б. 87]; Яшел чапан кийәр бу / Ап-ақ чалма чорнар бу [1, б. 181] һ.б. Толып сүзе 5 мәртәбә кулланыла: Йазлар җитте, қарлар эри башладылар / Толыплылар толыпларын ташладылар [1, б. 55]; ...Байлар кигән тиен толып, төлке толып [2, б. 262]; Қайда ул төлке толып лар, қайда, ай-һай, туннары [1, б. 145]. Тун сүзе 8 мәртәбә кулланыла: Кийемсезләр иркен йөри башладылар / Тунсызларға иркен көннәр килде имди [1, б. 55]; Озақ тормас, килер ақ тунлы қыш та [1, б. 110]; Менә ақ тун кийеп инде күңелсез қыш килә башлый [2, б. 82] һ.б. Йанчық сүзе - 2 мәртәбә: Син йалқау, йоқлағач, йанчығың сай булды [1, б. 33]; Йортлы-җирле, ди, үзе; ақча тулы, ди, йанчығы [2, б. 242]. Кесә сүзе - 8 мәртәбә: Бәғзеләремез бик суфи / Көн дә биш намаз уқый / Бурычқа йөз мең алғач / Аны кесәгә салғач [1, б. 91] һ.б. Аяк киемнәре атамаларының кулланылышы. Пима сүзе - 1 мәртәбә: Тишек пима, тишек бишмәт илән ул [1, б. 51]. Қата сүзе - 2 мәртәбә: Ойалма бу киемнең тишегендин / Қатаңның қатқанындин, қыйшығындин [1, б. 51]; Ул да син килгәнгә килгән - тышта қалдырган қатаң [2, б. 247]. Чабата сүзе - 3 мәртәбә: Һөнәрләр күп җиһанда, син дә моннан башқа сәнғать тап / Чабатаң берлә, нинди мәнфәғать бар соң, әдәп таптап [1, б. 157]; Һәр фосулы әрбәғәң (елның дүрт вакыты): язың, көзең, җәй, кыш көнең / Барча, барча ак ойық, киндер, чабата, ыштырың [1, б. 183]; Башыңдағы чабатаңның сиксән сигез серкәсе [1, б. 251]. Ойық, киндер һәм ыштыр сүзләре 1 мәртәбә шушы җөмләдә генә кулланыла. Итек сүзе - 3 мәртәбә: Қайсы әйтә: "Мин иртәгә итек алам" [1, б. 194]; Айағыңда итегең, сахтыйандыр читегең [1, б. 251]; Шиғрин читек, шиғрин итек кимә көн дә - керләнә [1, б. 318]. Читек сүзе - алдагы ике җөмләдән соң, тагын 3 мәртәбә кулланыла: Қайсы әйтә: "Мин амиркан читек алам" [1, б. 194]; Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны [1, б. 205]; Әрҗәдә читек-кәwешләр қузғала / Һәм өйеп қуйган кәләпүшләр аwа [1, б. 274]. Читек-кәwеш парлы сүзе - 2 мәртәбә: Әрҗәдә читек-кәwешләр қузғала [1, б. 374]; Күзең туйғанчы һәртөрле читек-кәwеш, қызыл мал ал! [1, б. 292]. Кәwеш сүзе әлеге җөмләләрдә генә кулланыла. Калош, кәwеш, шиблит: Бай калошына табан һәм үкчә булған Мос тафа [2, б. 211]; Нәрсәгә шиблит кийәсең? Мин димен: кәwшем шулай [2, б. 233]. Бу сүзләрнең өчесе дә берәр мәртәбә генә кулланыла. Купшылану, бизәнү әсбаплары атамаларының кулланылышы. Инлек, кершән, қалфақ, энҗе, мәрҗән, ахақ, гәүһәр, ләгыль, йақут. Инлек, кершән сүзләре - 1 мәртәбә: Бер саwыт инлек, бер уч кершән - аның белгән эше [1, 200]. Қалфақ сүзе - 6 мәртәбә: Қалфагым искерде, йаңасы кирәк / Энҗесе дә, мәрҗәне дә бик сирәк [1, б. 75]; Йаратканым - килешле кәкре қалфақ / Очы кәп-кәкре килгән, ағзы йалпақ, ... Бәнем қаршымда хур қалфақ кимәсә [1, б. 96]; Җырламыйдыр бер матурның балдағын йә қалфағын [1, б. 158]. Хәтфә сүзе - 3 мәртәбә: Чығып баш қалқыта сахрада уҗым / Йәшел хәтфә шикелле итә җем-җем [1, б. 110]; Ул болын, йәшел үләннәр хәтфәдән йурған иде [1, б. 168]. Мәрҗән сүзе - 2 мәртәбә: Энҗесе дә, мәрҗәне дә бик сирәк [1, б. 75]; Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахақ имеш [2, б. 149]. Таҗ сүзе әлеге җөмлә белән - 4 мәртәбә: Таҗлы башым хозурында ийәм имеш [2, б. 149]; Таҗын, тәхтен тәмам ташлап қачарга да теләп қуйа [1, б. 287]; Фәйзы бақый - таҗе шағыйрь (бетмәс- төкәнмәс байлык-шагыйрьлек таҗы) мәңгегә булмас сиңа [1, б. 307]. Энҗе / энҗү сүзе - 9 мәртәбә: Һәр тарафқа нур сачәр, мәшһүр улыр / Сүзләре энҗе кеби мәнсүр улыр [1, б. 34]; Сезгә тәслим әйләмеш милләт бөтен әwрақыны (кәгазьне) / Анларый энҗү кеби мәнсүр идәнләр сезсеңез [1, б. 84]; Йаңақларны мөқаддәс күз йәшемлә энҗели башлыйм [1, б. 208] һ.б. Гәwһәр сүзе - 7 мәртәбә: Тасвир итде мәдрәсәйе гүйә бер гәwһәр фишан / Паклеге, гүзәллеге вирәдер оҗмахтан нишан [1, б. 314] һ.б. Асылташлар турында, матди байлыкка нисбәтән дә мәгълүмат бирелә. Манжет сүзе 1 мәртәбә кулланыла: Манжет алган ун тийенгә, биш тийенгә - ақ йақа [1, б. 255]. Ақ йақа сүзе тагын 2 мәртәбә кабатлана: Ақ галстук, ақ йақа / Шып-шыр кесә - байлық сата [2, б. 335]; Ақ йақа, тарту, эчү - "ақлық" дийүче бәндәләр [2, б. 337]. Галстук сүзе 1 мәртәбә кулланыла. Қулҗаwлық: Қулымдағы қулҗаулығым дүрт почмағы өй хәтле / Без җыламый кем җыласын - қалган ғомер исәпле [1, б. 318] Алқа сүзе - 1 мәртәбә: Алқаларының йақты брилиант ич / Җанкисәгем, ни кирәк тағы? [2, б. 237]. Балдақ сүзе - 3 мәртәбә: Җырламыйдыр бер матурның балдағын йә қалфағын [1, б. 158]; Мөлхимәләр балдағы төрек халқын алдады [1, б. 250]; Алтын балдақ бармақта, әйләнәдер салмаққа [2, б. 11]. Мисаллардан аңлашылганча, кешенең җенесе, тән-әгъза атамалары кебек үк, ашау-эчү, ризык, аларны хәзерләү өчен савыт-саба, шулай ук кием-салым, бизәнү һ.б. әйберләрнең, күбесе төрки-т атарның конкрет мәгънәле (денотат-сигнификатлы) үз уртаклык сүзләре белән белдерелә. Шуның белән бергә, бу төр сүзләрне авторлар, тасвирлау чарасы буларак файдаланганда, аларның мәгънә эчтәлегендәге уй- фикерләү төшенчәсен белдерә торган сигнификат өлеше зураеп, аларның абстракт мәгънәгә күчә барулары күзәтелә. Димәк, конкрет мәгъ нәле сүз дип аерып күрсәтү язма истәлекләр яссылыгында шартлы булып кала. Әлеге мәсьәләгә сүзнең кулланылышы тикшерелә торган стил истика тармагында, тагын бер мәртәбә игътибар итәргә, җентекләбрәк анализларга кирәк булачак. 2.3.2. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Бу бүлектә, әлеге темага караган түбәндәге парадигмаларга игътибар итәргә тиеш булабыз: 1) кан-кардәшлек һәм гаилә кору нигезендә барлыкка килә торган нәсәби мөнәсәбәт атамалары (термины свойства); 2) дөньялыкта төрле юнәлештәге хезмәте белән барлыкка китерелә торган, өй, йорт җиһазлары, йорт-җир корылмалары, төрле эшчәнлек алып барыла торган (мәчет, мәктәп, шифаханә һ.б.) торак атамалары; аларның аерым өлешләренең исемнәре; юлда йөрү өчен җайланма һәм дирбия атамалары; төзелеш һәм көнкүреш өчен кирәкярак, эш кораллары атамаларының кулланылышы. Анализ барышында әлеге бүленешкә караган төшенчә-атамаларның керешеп китү ихтималы күзәтелә. Кан-кардәшлек һәм гаилә кору нигезендә барлыкка килә торган нәсәби мөнәсәбәт атамаларының кулланылышы. Алдагы бүлектә, Кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр анализланганда, кан-кардәшлек, нәсел-нәсәпнең саклануын, тел-сөйләм төшенчәләрнең белдерелүе тикшерелде. Бу очракта, гаиләнең яшәешен барлыкка китерә торган аерым конкрет затларның атамалары барлана. 1. Билгеле булганча, хәзерге татар телендә, кан кардәшлек (термины родства) һәм гаилә коруга бәйле (термины свойства) атамаларның, бай фактик материалга нигезләнеп, ныклы системада тикшерелүе мәгълүм [Рамазанова, 1991]. Язма текстларда кулланыла торган гаилә-кардәшлек атамаларын өйрәнгәндә, гомумтелне өйрәнү методына нигезләнеп булмый, чөнки аерым истәлектә телдәге тулаем байлык чагыла алмый, сүзнең кулланылышы авторның үзенчәлегенә бәйле була. Әмма гаилә-кардәшлек атамаларының кулланылышын текстагы тәртибе буенча алып баруга караганда, билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган системага нигезләү (анализны кан-кардәшлек терминнарыннан башлау, сүзнең хәзерге әдәби нормасын күрсәтеп, истәлектәге язылышында бирү, аерым сүзнең барлык мәгънә һәм формаларын бергә туплау), аларның кабул ителгән гомуми тәртибен саклау максатыннан, дөресрәк булачак. Югарыда җенес атамалары анализланганда, 'ир', 'хатын', 'әби', 'бабай' төшенчәләрен белдерә торган сүзләрнең гаиләгә мөнәсәбәте дә күрсәтелә барды. Димәк, бу урында аларны тулаем кабатламыйча, әмма билгеле бер дәрәҗәдә искә төшереп, гаиләкардәшлек атамаларының кулланылышын 'ана' төшенчәсен белдерә торган сүз белән башларга кирәк булачак. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." әсәрендә, Кешенең иҗтимагый-социаль зат төшенчәсен белдерү өчен, Кеше дигән гомум мәгънәдә, аның кайсы халыктан, нинди милләттән, кайсы диндә булуын күрсәтә торган атамалары нигезендә, гаилә хәле, кардәшыруына караган атамалар файдаланыла. Ана: Анасы, әһле гыяле (гаиләсе, бала-чагасы) би-гөнаһ / Төшде Хивая, ба тәқдире Илаһ [2002, б. 80]; Қарычыга рәмез (ишарә) илә дәрвишләр: "Әй бийем, әүwәл сабр әйлә ана" - диләр, ... Диделәр: Ана, дәхи бераз көнә / Сабыр итең: бу эштә бер хикмәт ула [2002, б. 91] һ.б. Аңлашылганча, ана, қарчық, бийем сүзләре берсе икенчесен алмаштырып файдаланыла. Бала, тыйфел (тофуләт - балалык), wәлидсәғыйрь, уғланчық: Диде: "Тәзвир илә (хәйлә белән) тыйфланы ихван (балаларны) / Қорыб шәб (караңгылап), мәшғуль итәсән, маһитаб (айдай якты йөзем) / Сүндерәсән һәм сираҗе аль илә (гаилә шәмен сүндерәсең, ягъни йоклатасың) [2002, б. 64]; Күрер иде тыйфелене, кәнден-әман [б. 71]; Нә қадәр үсдекчә ул wәлид сәғыйрь (яңа туган кечкенә ир бала) [б. 71] һ.б. Қыз, дөхтәр: Үзене дөхтәр дүшизә кеби күстәреб дөнйа / Кәр ифтә әйләйән чуқларны мәккяр пирәзәндер бу (Үзен гыйффәтле кыз итеп күрсәтеп, күпләрне алдаган мәкерле карчыкдыр бу) [1889, б. 5, 2002, б. 66] һ.б. Қарчық, қаричық, пирәзән, бийем: Вар ирде Мисыр эчрә кем бер пирәзән / Хыйли үксезләр анасы, бива зән (тол хатын), Қари улдым: қуәтем китте тәмам [б. 90]; Килде қарчық, урайа басты қадәм, ... Ул ғарибә қарычық боны күрер [б. 90]; Қарычыға рәмез (ишарә) илә дәрвишләр: "Әй бийем, әүwәл сабр әйлә ана" - диләр, ... Кем қаричық тыңлады, сабр әйләде, ... Шәйхә тапу әйләйүб ул пирәзән [б. 91]. Мисалдан күренгәнчә, бу җөмләдә татар телендә кайнана, биана мәгънәләрен белдерә торган [Рамазанова, 1991, б. 105] бием сүзенең гадәти карчык мәгънәсендә кулланылуы да күренә. Қарт, қари: Қари улдым (картайдым): қуwәтем китте тәмам [б. 90] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, гаилә кешеләре белдерелгәндә, гарәп-фарсы алынмалары һәм төрки-татар сүзләренең алмаштырылып кулланылуы күренә. Г. Кандалыйның беренче әсәрләреннән булган "Рисаләи-лиршад" поэмасында кешенең сабыйлык вакытыннан алып, гомере буйлап үсеш-үзгәреше тасвир ителә, хәтта "Теге дөньяга" да экскурсия ясала, М. Госманов белдергәнчә: "шагыйрьнең абстракт идеяләр сазлыгыннан котылып, конкрет кешегә якынлашуы... күзәтелә" [1988, б. 32-33]. Бу юнәлештә адәм баласының гомере агышында нинди атамалар белән исемләнүе эзлекле итеп бирелә бара. Башта алар бергә санала: Йитешсәң блүғийәтдән (балигъ булу) / Китүбән тофулийәтдән (сабыйлыктан) / Хазз (өлеш) алсаң шабәбийәтдән (егетлектән) / Йөремә мәст улып, и йар [б. 256] Сабыйлық төш кеби улыр / Йегетлек қош кеби улыр, Қарилық буш-тәги (мәгънәсез) улыр [б. 249]. Алга таба әлеге дәверләрен үткәндә, кешенең үзен ничек тотарга, нәрсәләр эшләргә тиешлеге турында нәсыйхәт бирелә, гомер агышын белдерә торган сүзләр үзләренең мәгънәдәш парлары белән атала, бу хакта кешенең җенес атамалары анализлану уңаенда әйтелә барды. Уғлан, шаб, җәwан, ир, қари. Балалык: Тофулийәт заманымда [б. 260] - сабыйлықда - әс-сабйан-кечекдин Хақка тәғәтқыйл / Һәр әмренә итағать қыл (буйсын) [1988, б. 250]; Кечекләргә идеп шәфқать [б. 258]; Сабыйлық үзә данымда [б. 260]; Нәсыйхәт дыңла ған уғлан / Заляләтдин (Хак юлдан язудан) үзен йолған [б. 246]; йегетлек - йил кеби үткәй, ...йегетлек китәдер фәwран (тиз) [б. 252] һ.б. Ир: Улыр иршад (туры юлга күндерү) белән ир шад, ... Белерсең кәндүзең ир дип / Ахыр урыны, белең, зир (җир асты) дип [б. 264]; Ғаҗәб бу хиндәге (вакыт) ирләр / Бу дөнйаны "Безем!" - дирләр [б. 265] һ.б. Қартлық: Қарилықда бизәнүбән / Җәван (яшь, яшь егет) кеби дөзәнүбән [б. 285]; Олыға ғыйззәт ит, хөрмәт [б. 258]; Пирлек wә қарилық (картлык, олыгайганлык), Кил, и қари, wақыт бик тар / Даимән зәғыйфлек артар [б. 289] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, зат атамалары, асылда, гомумиләштерелеп күрсәтелә. Авторның поэмаларында гомумиләштерелеп бирелә торган кар дәшлек төшенчәләре, 1 заттан тасвирлана торган шигырьләрендә, 1 һәм 2 зат тартым кушымчалары белән, гаиләдә кан-кардәшлек мөнәсәбәтенең чагылуына, ягъни билгеле бер конкрет затка каратылуына нигезләнеп конкретлаштырыла, ана, ата, бала, туган атамаларының мәгънә эчтәлегендә денотат өлеше киңәя: Әйа қош, сән бармы балаң? / Атаң берлән дәхи анаң? / Вәсъил итеп йөрәрмүсән? / Фирақмүсән ки анлардин? ... Туғаным сән қайда? - дигел / Доға булсын ки безләрдин [1988, б. 89] һ.б. Ана, әнкәң: Пароходлар төшкән чақда / Ғазиз балам, сәне көтдем / Әткәң-әнкәңне қалдырып / Туған илдән йырақ китдең [1988, б. 93]; Бәдиғәт сәнсен (тиңе булмаган гүзәллек син) - анларның қулын [б. 120] һ.б. Ата, әткәң, бабаң: Сези бу әткәгез сағнып / Йылайдыр йуллара бағып / Балақай дип, йәше ағып / Йылап көтә сәбилләрдин [б. 90]; Атаң улдыр фәлян атлы [б. 107]; Бабаңдан қалмыш атаңа / Атаңдан соң дәхи сәңа / Ки сәндин қалсын уғлыңа [б. 102] һ.б. Балам, балақайым, бәбкәм: Сағынмақдин бәйет йаздым / Ғазиз балам, әйа, сезгә, ... Ғазиз балам йырак улды / Йанамын наре хәсрәтдин [б. 90]; Сези бу әткәгез сағнып / Йылайдыр йуллара бағып / Балақай дип, йәше ағып / Йылап көтә сәбилләрдин [б. 90]; И бәбкәм, бала сән, дәйүб / Йәтим лә қаласән, дәйүб [б. 411] һ.б. Уғыл: Ки сәндин қалсын уғлыңа / Нәселгә қалсын ул мирас [б. 102]. Сеңел: Фатыйма, сән, сеңелем / Бүген әллә нишләгән [б. 105]. Тудық, тумачи (туганнан туган): И тумачи, булалмассән / Сәуаблы дәхи мәэҗүрә (әҗер алган), И тудық, тумачи ғына / Йулықма ир ачиғына [б. 413]; Сән аның көненә төшмә, ишет, аңла, тудық қына [1988, б. 113] һ.б. Абыстай: Қайа киттең болай, хәзрәт / Абыстайны салып уңға, ... Абыстай утырып уңға [б. 97]; Абыстай берлә икәwләп / Мужикның сыртын игәwләп [1988, б. 98] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, бу автор үзенә кадәр кулланылмаган туганлык атамаларын әдәбиләштерә. М. Акмулла иҗатында. Ана, әнкәмез: Үгәй ана қулында йәтим қалдым [2001, б. 12]; Әнкәмезә-ғаҗәаль (сүз, дога-хәер) көтәмезгә / Без бичара доғачы идек барчағызға [б. 56]; Мондый эс мөселманға қазақ қылмас / Бәрәкәллаһ сезде тапқан анаңызға [б. 65] һ.б. Ата-баба, җөда: Без бичара доғачы идек барчағызға / Үзеңезгә, ата-баба җөдаңызға (киткән ата-бабаңызга) (2001] б. 56]; Разыймын сезен ата-бабаңызға [б. 65]; Күп-күп сәлам, бәхил мин данаңызға / Изге доға изге ата-бабаңызға [2001, б. 66] һ.б. Ата, әткәйем, әткәмез: Ул миңа остаз имәс, ата имәс / Хақлықны тәсдиқ зарур, эшен күргәч [2001, б. 37]; Хөрмәтле әткәйемә-сезгә сәлам / Сезләргә бәғд-әс-сәлам ошбу кәлам, ... Үпкәм шул мөрәwвәтсез әткәмезгә, ... Без доғагүй варис идек, дәгелүгәй / Сез безләргә ата идең, дәгел қалмақ (калдык) [б. 56] һ.б. Бала, мулла балаң, варис: Хөрмәтле әткәйемә йөз-мең сәлам / Күңеле сынық ақ шоңқар баласыннан, ... Берничә күңле сынық ғосса (кайгысын) / Зарланып бер мөсафир мулла балаң [б. 56]; Без доғагүй варис идек, дәгелүгәй / Сез безләргә ата идең, дәгел қалмақ (калдык) [б. 56]; Бер атқа бер wақытта торыр идек / Без дә бер мәрданәмез (ир-егет, иман иясе) дәгел хатын [б. 57]. Авторның гаиләсенә карата сагынулы үпкәсе тасвирланган юлларда, хөрмәтле әткәйемә тезмәсе - 2, әткәем эндәш сүз буларак - 2, әткәмезә һәм әнкәмезә 1 әр мәртәбә кулланыла. Әткәмез төшенчәсе мөрәүвәтсез, солтаным, миһербаным һ.б. сүзләр белән ачыклана: Сезгә әйтмәй кемгә әйтәйек, и солтаным / Сызылды көйә-көйә йөрәк майым [б. 57] һ.б. Бырат: Безләрдән бер ат тирен қызғандыңыз / Без сезгә бала идек, дәгел бырат дип, ата белән баланың якынлыгы, агай-эне туганнарга караганда өстенрәк икәнлеге аңлатыла [Акмулла, 2001, б. 57] һ.б. Аға / эне: Ғыйлемең зур, йәшең өлкән аға булсаң / Сөйләшеп қара син бер энең белән [б. 36] һ.б. Мисалардан күренгәнчә, гаилә кешеләре, асылда, авторның тормышында чагылыш тапкан, шәхси хискичерешләре белән бәйле вакыйгаларга нигезләнеп искә алына. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә туганлык атамаларының күпләп файдаланылуы күренә. Ана. Ана сүзе 13 мәртәбә кулланыла; адәм баласының гаилә кардәшлеген белдерү мәгънәсе белән - 3 тапкыр: Атаңыз, анаңызның шатлығы сез / Ике дөнйада йөзләр ақлығыз сез [1, б. 52]. Бунларның берсе - үз анасы / Ләкин үзенә булыр микән баласы [2, 24]; Йәш бер қызны ала ул / Булған була ана ул / Үсеп буйға җиткергәч / Башын утқа сала ул [2, 192]. Су анасы тезмәсе - 6 мәртәбә: Су анасы, - бик йаwыз йөзе қара / Йыл да бер уғланны йә қызны ала [1, б. 268]; Су анасы, қурқып этләрдән кирегә йөгерә [б. 283] һ.б. Мәрьям ана тезмәсе - 1 мәртәбә: Русинең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихнең очындағы бисмилласы, Мәрьям анасы, яки имамы, өзелде [2, б. 142]. Җирне ана дип атау - 1 мәртәбә: Изге, шәфқатьле анабыз - мәрхәмәтле җир җылый [2, б. 196]. Қарлығач- ана - 1 мәртәбә: Ач қалсалар Қарлығачның балалары / Чебен- черки тотып қайта аналары [2, б. 75]; Песи-ана - 1 мәртәбә: Ул, җитез, йөгрек песилектән чығып, инде ана / Һәр ике җанны күңел инде сөйә һәм қызғана [2, б. 166]. Әни, әнкәй сүзе белән шагыйрь үзенең әнисенә мөрәҗәгать итә: Күз яәшең дә кипмичә, йығлап wафат булган әни! / Ғаиләсенә җиһанның ник китердең йат кеше?!, ... Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахырғы кәррә син / Һәр ишектән сөрде уғлыңны мәхәббәт сақчысы [2, б. 150]. Әни сүзе лексема хәлендә - 10, сүзформа буларак 27 мәртәбә кулланыла, шуларның 6 сы "Су анасы"нда, 7 се "Уянмас йокы" шигырендә кабатлана: Өйгә қайттым да: "Әни, алтын тарақ таптым!" - дидем / "Сусадым, ардым, әни, мин бик озақ чаптым" - дидем [1, б. 284] һ.б. Әнкәйем алтын тарақны, тиз генә эзләп табып / Атты да тышқа, тизүк қуйды тәрәзәне ябып [1, б. 285] һ.б. Ата, әти, әткәй, әткәм. Ата сүзе, адәм баласының гаилә кардәш леген белдерү мәгънәсе белән 17 мәртәбә файдаланыла: Атаңыз, анаңызның шатлығы сез / Ике дөнйада йөзләр ақлығы сез [1, б. 52]; Тотың мәғзур бәни, атам: бән алмам [1, б. 62]; Шулай да бит ата булмақ күңелле / Бөтенләй шат итә ул хәл күңелне [2, 155] һ.б. Ата-анасы һәм ата-аналар парлы сүзе кулланыла: Йәтим калған сабыйлар бар, бәхетсезләр / Ата-анасы wафат, җирсез һәм йортсызлар [2, б. 76]. Әти сүзе лексема хәлендә - 8, сүзформа буларак 7 мәртәбә кулланыла, шуларның, әти, әткәй, әткәсе хәлендәгесе 7 мәртәбә "Сабитның укырга өйрәнүе" шигырендә кабатлана: Әти белән әнисе җаwап бирә бик ипләп, ... Әти миңа әлеп-би қайчан алып қайтасың? ... Әткәй алған китапны тапты Сабит бик татлы, ... Әти белән әнисе торышалар шаққатып, ... Хәйран булды әнкәсе, ғыйлем булғач бәбкәсе / Чәй катында йылмайа қуанычлы әткәсе [2, б. 200]; Әти булмақ насыйп итсен Ходайым [2, б. 155]; Әткәй сүзе - 4 мәртәбә: Китер, әткәй, миңа мәммәм! Тәти [2, б. 155] һ.б. Әткәй-әнкәй, әткәм-әнкәмне, әткәм-әнкәмнең, әткәң-әнкәңнән - парлы сүз буларак: Безнең әткәй-әнкәй инде - шуларға қол / Алар қушқач, син дә буйсын, син дә ышан [1, б. 203]; И туған тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле / Дөнйада күп нәрсә белдем син туған тел арқылы, ... И туған тел! Синдә булған иң элек қылған доғам: / Йарлықағыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам! [2, б. 65]; Ул - рәхимле: әткәң-әнкәңнән дә күп шәфқатьле ул [2, б. 67] һ.б. Бала, бәбкә, тыйфел, сабый. Бала сүзе - 34, бәбкә - 5, тыйфел - 1, сабый сүзе 26 мәртәбә кулланыла. Бала сүзе - һәр ике җенестәге кешенең кечкенә чагы, гаилә кешесе: Нишләсен? Бар бер уғыл, бер қыз бала / Әнкәсе киткәч, болар үксез қала [1, б. 78]; Қурқаны: үксез қала ике бала / Нигә қурқыйм? Қалсын унике бала! [1, б. 79]; Эш иткән шул, бик күрәсе килә ирен / Балаларын, ғомер иткән йортын-җирен [1, б. 80]; Сабит алты йәшендә, инде ғақлы башында / Йалғыз, иркә бала ул әткәләре қашында, ... Күрсәң иде әнкәсен: қочып алған бәбкәсен / Үбә-үбә бихисап битен, күзен һәм қашын [2, б. 201] һ.б. Сабый сүзе: а) гаиләдәге бала мәгънәсендә: Мәғсум сабый балаларга бу хәл белән / Мондый начар, мондый ямьсез мисал белән [1, б. 204]; Бик матур бер җәйге көн: өстәл йанында бер Сабый, ... Шул чағында бу Сабыйны чақыра тышқа Қойаш [2, б. 83] һ.б.; ә) адәм баласының кечкенә чагы: Сабый wақтын сагынмақта һәр шагыйрь дә, ... Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм [1, б. 205]; Сабый чақта уқытқанда мине хәлфә [2, б. 47]; Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер [2, б. 126] һ.б. Тыйфлем: Бәдбәхет тыйфлем ки, қалдым саясез, сәрмаясез (Мин бәхетсез бала ки, калдым яклаучысыз, малсыз) [1, б. 150]. Ул, уғыл, қыз: Бер улы бар, ул дачит җирләргә киткән, эштә ул, ... Хат йаза уғлы, сала аз-маз қызыл, күк ақча да, ... Берwақыт, көннәрдә бер көн, хат яза қарчық улы [1, б. 237]; Йоқла уғлым, йом күзең / Йом-йом күзең, йолдызым [1, б. 182]; Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахырғы кәррә син / Һәр ишектән сөрде уғлыңны мәхәббәт сақчысы [2, б. 150] һ.б. Абзаң, ағам: Бу ғаскәр берлә абзаңны табып қайт, бар, җаным уғлым [1, б. 289]; Дөнйада йуқ ул хәзердә, бер туған абзаң синең, ... абзаң хәзердә йоқлаған... Ә, алайса, син ағамны, бар, уят, торсын, әни [2, б. 69] һ.б. Аерым әсәрләрдә гаилә кешеләре тезелеп санала: Кичерелсәче, Тәңрем, бәғрем әти, әни / Дәw әнием, апайларым, бабай, әби, ... энем: Дәү әнием шушы җөмләдә - 1 мәртәбә [2, б. 261]. Апай - 8 мәртәбә: а) гаилә кешесе мәгънәсе белән 3 мәртәбә кулланыла: Безнең апай мең алтын, ... Безнең апай гәwһәрдер [1, б. 196]; Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи [2, б. 103]. Үзеңнән олы кешегә әйтү мәгънәсе белән, Фатыйма апайға дигән тезмә буларак - 4 тапкыр: Сафи - муйын, Фатима апай - баш иде [1, б. 75] һ.б. Әби сүзе - 9 мәртәбә: а) "Күк сыер" шигырендә карчык кеше мәгъ нәсе белән - 4 тапкыр: Бар иде безнең аwылда қартайып беткән әби, ... Бу әбинең шул иде тик иптәше һәм сердәше [1, б. 237] һ.б.; убыр карчыгы мәгънәсе белән: Ул күл артында адашса кичкә қалған қыз бала / Ихтыйарсыз, ди, әбинең йортына күз сала [2, б. 242] һ.б. Әб кәм - 1 мәртәбә: Аннары төннәр буе әбкәм хикәйәт сөйләгән [2, б. 65]. Энем сүзе - 3 мәртәбә: Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем! [1, б. 171]; Шайан энем қурчақларга тимәсен лә [2, б. 261] һ.б. Қарчық сүзе - 18 мәртәбә: а) гадәти әби мәгънәсе белән: Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер қарчық / Намазлыққа утырған, бар җиһаннан күңлене арчып [2, б. 66] һ.б.; ә) яшь хатыннарны аздыручы карчык мәгънәсе белән: Ушбу карчық йөрмеш иде аздырып / Һәр хатынны туғры йулдан йаздырып, ... Монда да килде бу көн бу қарчығым / Муйнына асып мәкерләр қапчығын [1, б. 76] һ.б.; б) убырлы карчык мәгънәсе белән: Бар имеш, ди, ул күл артында убырның қарчығы [2, б. 242] һ.б.; в) Су анасы дигән мәгънәсе белән: Й йаwыз қарчық! Тарағыңнан қоры қалдың, дидем [1, б. 284]. Бабай сүзе лексема хәлендә - 27, сүзформа буларак - 19 мәртәбә: а) күплек сан формасы белән, нигез-нәсел башы дигән мәгънәсе белән: Мондадыр безнең бабайлар, түрләре почмақлары / Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары [1, б. 159]; Қарт бабайларның, моны қүрсәң, бөтен саwләтләре (батырлык) [1, б. 169]; Ышанабыз халық көчсезлегенә / Бабайлар шөһрәтен сағныр-сағынмас [2, б. 133]; ә) гаилә кешесе дигән мәгънәсе белән: Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи [2, б. 103] һ.б.; б) олы кешене атау өчен: Болар ни йотмаған инде, беләмсең, Миңлебай бабай! [1, б. 93]; "Вот менә рәхмәт! Бабай тапты" - диләр, ... Бу бабай фикрен туры итсен Хода [1, б. 264]; Бабай бик күп йәш йәшәгән, қарт ул үзе, ... Бабай, мискин, бу дөнйада күпне күргән [2, б. 68] һ.б; в) сатирик-тәнкыйди шигырьләрдә: Ышанмағыз, бабай Сәйдәш надан ул! [б. 97] һ.б.; Ай бабам, Ахмақҗан тезмәсе 13 тапкыр кабатлана [Сүзлек, 2009, 1, б. 102]. Қарт сүзе лексема хәлендә - 30, сүзформа буларак - 10 мәртәбә: а) олы яшьтәге бабай мәгънәсе белән: Шул wақыт мәсҗед қатында дөм суқыр бер қарт тора, ... Барча хәзрәтләр иделәр бу бабай мәф түн нәре (иярченнәре) / Қалмады бу қарт өчен һич итмәгән әфсүн нә ре [1, б. 145] һ.б.; ә) яратмаган ир мәгънәсендә: И хатын, чүплеккә төшкән йолдызың / Бәхтияр итмәс сине қарт дуңгызың [1, б. 86] һ.б. Өйләнгәннән соң барлыкка килә торган кардәшләр тезелеп бирелә: Ышандық без Ходайға, бер wә бардыр дип, wә йалғыз дип / Сөйли тел: "Қайнигәч, қайне, кәләш, дип, һәм дә балдыз", - дип [2, б. 194]. Қайнигәч, балдыз сүзләре, шушы җөмләдә - 1 әр; қайне - 2 мәртәбә: Синең җанашың булса / Ул - қайнеңнең апасы [1, б. 196]; қайнанасы - 1 мәртәбә: Қурқадыр: тозсыз бу ашым / Тагы қалған қайнасы / Зәһрене сачә моңарга / Кем бу? - Бар қайнанасы [2, б. 335]. Кәләш сүзе - 3 мәртәбә: Күз аттым мин бүген бер шәп кәләшкә [2, б. 153]; Кәләшкә мин бүгеннән йаwчы салсам [2, б. 154]. Йаwчы сүзе әлеге җөмләдә 1 мәртәбә файдаланыла. Килен сүзе - 1 мәртәбә: Белде инде қарт шайтанға булу килен / Бигрәк начар эш икәнен сизде имди [1, б. 86]. Җизни сүзе 4 мәртәбә "Ишек бавы" шигырендә кулланыла: Җылыныйм дисәң, бер алтын / Бир, җизни, тыш бик салқын [1, б. 196] һ.б. Көндәш сүзе - 4 мәртәбә: Уңайсыз бит йәп-йәш башқа бу өч көндәш [1, б. 203]; Хатыннарны сөйүче бер матур йәш / Минем йарны сөйүдә булса көндәш [2, б. 154] һ.б. Қодачалар сүзе - 1 мәртәбә: Остабикә кирәк дип, / Бер бай қызын алыр бу, ... Сүз дә әйтмичә бирерләр / Қодачалар килерләр / "Күп йәшәсен йәш мулла / Остабикә!" дийерләр [1, б. 181]. Г. Тукайның туганлык атамаларын сурәтләү чарасы буларак яратып куллануы аңлашыла. Дөньялыкта төрле юнәлештәге хезмәт белән барлыкка китерелә торган йорт-җире, өй, йорт җиһазлары, төрле корылмалар, аларның аерым өлешләренең исемнәре, юлда йөрү өчен җайланма һәм дирбия атамалары, төзелеш һәм көнкүреш өчен кирәк-ярак эш кирәк булган эш коралларының кулланылышы. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." әсәрендә. Әү, ив (өй): Варды әүенә рәван [2002, б. 86]; Әлен үбеп әүләренә китделәр [б. 89]; Қортылубән фократылған, ул заман / Китде алубән ивенә, шазумән [2002, б. 93] һ.б. Ишек, капу, дивар, капка: Ишекне бәрк идәр, ... қапусыннан бер әр килер мәгәр, ... ул тарафтан бозубән диварыны / Төзәтер филхальдәхи бер қапуны / Ул қапудан килә әһле гәда, ... / Хинйимәктә қапусыны сәд идәр (Тиз вакытта капкасын койма итәр) [б. 63]; Нәтә Ибраһим Әдһәм хәзрәте / Қуймадыгы кеби, сән дә хезмәте / Әйләйүбән, қапусындан маһ-у-саль / Сабр итеп, мақсуда уласын висал [б. 93]; Тор қапумдан, теләр ирсәң қанда кит [б. 94] һ.б. Ашаға (ишек төбенә якын ятак): Торың ашағанда йатың - диделәр / Йулчылары йуғарыдан қудылар, ... Ашаға төшерделәр кемсүрәйеп [б. 95] һ.б. Урада: Қалды Ибраһим йалғызы урада (шәһәрдә) [б. 95] һ.б. Нәрдебан: Йите айақ ирде таштан нәрдебан (баскыч) / Йите йирдән йарылып баш, ақты қан [б. 95] : Тимер зәнҗерә: Икенче көн тимер зәнҗерә (тимерчыбык) мәхкәм / Чикүбән ул арада улды әбсәм, ... күреб зәнҗире, ... Тимердән қыйды, қылды парә-парә [2002, б. 68] һ.б. Уқ, йәй (җәя): Сатубән базарә, ул мәрде Ходай / Сатыб алды ақчасына уқ, йәй [2002, б. 86] һ.б. Қылыч: Вирде илкенә дәхи кискен қылыч / Диде: "Тиз ор, гәүдәсен уртая печ [б. 87]; Дәхи вирде илкемә қылычыны [2002, б. 88] һ.б. Йилкән (җилкән): Қылды йилкәннәремезне тар-у-мар // Парә-парә әйләйүб йилкәннәре, ... Йилкәнне қормаға һич тәдбирене / Тапм айүбән белмәдек тәзвирене, ... Йилкәнне текеб, қорубән шаземән [б. 92] һ.б. Йипәк: Дидек кем: йипәк улса иде әгәр / Тегә идек йилкәнне сәр ба сәр [б. 92]; Кимә (көймә): Бу сәфәрдә кимәсен, бер көн бенеп / Йөрер икән, белгәнен барын қырып, ... Салды бер нәснә кимәя килтереп [б. 92]; Балта: Әленә иб (җеп, бау) илә балта вирделәр / Һәм утын ташы ма га боердылар [б. 93]; Иб илә балтасыны алып рәван / Би тәвәқ қыф китде утына рәван [б. 94]; Алды балтасын, дир: Әй адәми! [б. 95] һ.б. Тайақ: Һәрбере илкенә тайақ алалар / Ул ғазизнең қаршысына варалар (2002, б. 95] һ.б... . Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә. Өй / ив: Ивидә ивлиге ғәүрәт / Заляләтдә вирер дөр - ан [1988, б. 267]; Бер мәхәлләдә бер ивә кердемез / Зираки кич қәрйә кергән ирдемез [б. 331]; Килеп кердем сәбәб берлән ивеңгә [б. 118]; һ.б. Йорт: Сезнең йортыңыза вардым / Сәнең сылулыгың күрдем, ... Дәхи вардым өеңезгә / Йулықдым сән кызыл йөзгә [1988, б. 185] һ.б. Түр: Қунақ булдық түреңездә / Зикер әйтик үзеңезгә / Иман нуры йөзеңезгә / Нур балқысын йөзеңездә! [б. 95]; Үзең түргә утыргансың / Ауызыңны тутыргансың [1988, б. 97]; Кисә: Түшә чүн алубән кисә (капчык) / Җәһед қыл мәқсадә, и җан [б. 272]; Ниш (сөңге): Йаман сағыш алырса ғиш (яшәү) / Орыр ниш үзүзенә хиш (туган, кардәш) [1988, б. 255] һ.б. М. Акмулла иҗатында. Өй / җорт: Бер миһман (кунак) өеңезгә булып киттек / Җортыңызны аралап күреп киттек [2001, б. 62] һ.б. Йорт/җорт: Мөхакәмә (хөкем) қылмас дип белеп мидең йортның барын [2001, б. 17]; Бу йортка аннан башка афәт тулған / Тәрәққые истибдаттан без булдық хам (һичбер канунга таянмыйча, үзбелдеклелекнең үсеш алуыннан без тупасландык-бозылдык) [б. 55]; Қадерле йорт эшендә булсын башың / Ғалимгә күңелләрең ник (нык) аwмасын [б. 57]; Йорты Болғар улса улсын - йортны болғар улмасын [б. 61]; Йазайын сезгә ғыйбрәт - қарасаңыз / Җыйылған тәмам йортқа тамашамыз һ.б. Диһлиз: Гаед көн Рәсүлуллаһ диһлизендә (ишегалдында) [б. 16] һ.б. Дөкән: Ни бар-йуғын белерсез -дөкән ачса / Һәркемдә бер сәwдә бар хәле миқдар [2001, б. 26]; Қурай: Морадына мөнафины сөймәй торған / Қурайы килешкәндә көйләй торған [2001, б. 4]; Садақ, сәһем, уқ: Қадәри хәл садақ (җәя) тартқан йегетләр бар [2001, б. 13]; Мәргәнгә Ходай бирсәтуры сәһем (ук) / Аңа булса мөкарин туры фәһем (зиһен, зирәклек) [2001, б. 13]; Без дә күрдек уғының атқан йирен / Қай йиргә угы төшеп йатқан йирен [2001, б. 25] һ.б. Қылыч: Батырларның қылычыннан қайаw (киселеп) чықты [б. 27]; Дат җоғып (тутык йогып), булат қылыч үтбәй калмас [б. 80] һ.б. Таяк, мылтық, туп: Әгәр син тайақ алсаң, мин уқ алам [б. 41]; Әгәр син мылтық алсаң, мин туп алам [б. 42] һ.б. Қапчық, саба: Дөнйаға туйу да юк, кую да йуқ / Қапчығын қанәғатьнең тычқан тишкән! [б. 55]; Бигөнаһ хыянәтләп саргайттыгыз // Үкертсен тычқан тишеп сабаңызга [б. 65] һ.б. Дулыға / томаға: Җау қайтып, бас ачылыр дулығанғадан (сугыш шлемы) / Шаһбаздай күзен ачқан томағадан (ау кошының күзләрен каплау өчен тегелгән күзлекчә) [б. 72] һ.б. Тумаға: Тумағасы (йөгәне) - көмештән, турың - алтын [б. 81] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, бу авторның алдагы шагыйрьләр иҗатында кулланылмаган корал атамаларының исемнәрен әдәбиләштерүе күренә. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә өй сүзе лексема хәлендә - 20, сүзформа һәм сүз тезмәләре рәвешендә - 15 мәртәбә яшәү-тору өчен салынган бина, корылма мәгънәсе белән кулланыла. "Мужик йокысы" шигырендә өй сүзе 3 мәртәбә кабатлана: Җиктеләр пар аттан / Өй салып нараттан / Синең йортта аш йуқ / Туйарлық тарақан, ... Синең өй балчықтан / Бөкрәйгән қарчықтай, ... Бу көнне күргәнче / Өеңне ташлап қач [1, б. 32]. Бу атама башка шигырьләрдә дә файдаланыла: Урман - өйем, урыс - ирем, дийәр имди [1, б. 81]; Шул арада йәш Җегет өйгә китәргә маташа [1, б. 171] һ.б. Сүз тезмәләре: Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар [2, б. 76]; Өй түрендә шул заман сайрый ботақта Сандуғач [2, б. 83]; Җимрек өй қаршында ич оҗмах кеби кәйфиясе [2, б. 190]; Ул өй алдында хисапсыз, ди, имеш, қыз түшкәсе [2, б. 244] һ.б. Йорт сүзе төрле мәгънәләре белән лексема хәлендә - 3, сүзформа рәвешендә 21 мәртәбә кабатлана: а) 'өй' дигән мәгънәсе белән: Нәзафәткә риғайәт (чисталыкка әһәмият бирү) йуқ имеш бездә, - нә бөһтандыр! / Аның чөн йорт саен берәр қомғанымыз бардыр [1, б. 184]; Җыелыштық бер тар йортка без дүрт көнче [1, б. 203]; Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез йуғалдығыз [1, б. 158] һ.б.; ә) 'ишегалды' дигән мәгънәсе белән: Ник йоқлыйсың, мужик? / Йаз җитте, һәм үсте / Чирәмнәр йортыңда / Тор, уйан, күтәрел [1985, 1, б. 31] һ.б.; б) 'бер хуҗалык, гаилә' дигән мәгънәсе белән: Очраса безгә тол карчық / Хатыннар гәр / Йортка кердек / Гөнаһ һич қылмасак та, без / Җәһәннәмгә - / Утка кердек [1, б. 133]; Бу wақытта йорт саен / Қайный самавыр һаман [1, б. 214] һ.б.; в) Бақый йорт сүз тезмәсе буларак, 'Теге дөнья' дигән мәгънәсе белән: Үлеп йатмыш ике шаһзадә - бақый йортка күчкәннәр [1, б. 290]. Парлы сүз буларак. Йортсыз-җирсез: Мондыйн соңра Фатимапай ирсез қалды / Ашсыз-сусыз һәм дә йортсыз-җирсез қалды [1, б. 80]; Эш үткән шул, бик күрәсе килә ирен / Балаларын, ғомер иткән йортын-җирен [1, б. 80]; Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә [2, б. 195] һ.б. Нигез сүзе - әлеге җөмләләр белән тагын - 4 мәртәбә: Безим қорған нигезләр / Бер дә селкенми дә чайқалмый [1, б. 117]; Таш ташыйлар, Анда Минһаҗ "Галия" нигезен сала. Туй ясыйлар. Монда Минһаҗ гаилә нигезен сала [2, б. 21]. Нигзе-аслы: Бу ишанлықлар-фәләннәр бер мәҗүсилек икән / Нигзе-аслы буның ботлан (төпсезлек) икәндер, белмәдем [1, б. 67]. Уку, эшләү өчен төзелгән биналар. Мәдрәсә сүзе - 9 мәртәбә: Күп йаттық без / Мәдрәсәдә / Аңламадық / Бер нәрсә дә [1, б. 130]; Күл буеның мәдрәсә талибләре [1, б. 269]; Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай / Бик шайан, шуқлық белән мөмтаз малай [1, б. 281]. Мәчет сүзе тагын 1 мәртәбә: Әнә қарға: мәчет өстенә қунған / Менә шәкерд: указлы мулла булған [2, б. 49]. Мәктәп сүзе 18 мәртәбә: Тишек пима, тишек бишмәт кигән ул / Буранлы көндә тотмыш мәктәбә йул, ... Йабыш, айрылма мәктәп ишегендин [1, б. 51]; Қорсын туплар! Мәктәпләр - безнең арсенал, татар [1, б. 143]; Рәхмәт сезгә! Мәтрүк, мәнси (ташланган) мәктәпләрне / Искә алып, күтәрешәсез, йақлыйсыз, ... Бармақ берлән қатқан җирне қазып булмый / Әлифбасыз (алфавитсыз) йазып булмый / Шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә / - Тәрәққый! - дип қычқырырга базып булмый [1, б. 201] һ.б. "Гомер юлына керүчеләргә" шигырендә [2, б. 12-127] мәктәп сүзе 4 мәртәбә кабатлана: Читтәге бик күп өйәздә, күр, аwыллар йақтыра / Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора [2, б. 205]; Мәкаль бардыр: "Урыс байса - сала аулында дәү чиркәw / Татар байса - хатын асрый, була хатыны өчәү-дүртәү", ... Гүзәл тәфсир қылынса, бу мәкальдән ушбудыр матлаб (теләк) / Урыс байса - сала чиркәw, wәләкин әүwәле - мәктәп [2, б. 278]. Чиркәw сүзе - тагын бер мәртәбә: Мәсҗедең, чиркәwләрең, һәр часларың шәмнәр кеби [2, б. 245]. 1 мәртәбә школа сүзе нигезендә кулланылган: школьниклар - 2 мәртәбә: Шәкерд белән школьниклар тиз-тиз атлый / Йөгрә алар, қолақларын сақлый-сақлый, ... Дошман шәкерд, школьниклар арасында / Бу хәл - суық мәҗбүр иткән иттифақ, ди [2, б. 262]. Шәкерд сүзе - 15, студент 1 мәртәбә кабатлана: Шәкерд, студент бары / Дарға асылғаннары / Сез бу арысланнарый / Онытмағыз тидийә [1, б. 40] һ.б. Хәрәкәтләнү өчен җайланмалар һәм дирбия атамалары. Арба, чана, тарантас, велосипид, кареталар. Арба сүзе 13 мәртәбә кулланыла: Қата, чана табаннары йал итәләр / Шылтыр-шылтыр йулдин арбалар китәләр / Трантаслар, велосипид, кареталар / Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди [1, б. 55]; Йуқ тарантас, йуқ карета - барсы да арба ғына [1, б. 218]; Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана, ... Арба әйтә: "Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен" [2, б. 85] һ.б. Чана сүзе - 4 мәртәбә: Чаналар астында ақ қарлар шытырдый [1, б. 32]; "Әмма соң бу қыш көне бигрәк уңайсыз!", - ди Чана, ... Йуқ ла, и Арба, Чана! - ди, - сезгә тормыш бик уңай [2, б. 85]. Велосипид, тарантас сүзләре - 1, карета 2 мәртәбә югарыда китерелгән җөмләләрдә файдаланыла. Шулай итеп, шигъри әсәрләрдә, адәм баласының көндәлек яшәеше өчен зарур булган төрле предметларның атамасы автор яшәгән, иҗат иткән вакыттагы тормышның бер детале һәм сәнгатьчә фикер агышының тасвири сурәте буларак укучыларга тәкъдим ителә. 2.3.3. "Табигать" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләрнең Табигать төшенчәсенә берләшә һәм тере / тере булмаган табигать күренешләре дигәндә, күк җисемнәре (ай, кояш, йолдыз, болыт, җил, яңгыр, кар, боз һ.б.), җир өсте табигатенә карый торган географик объектлар (тау, таш, диңгез, елга, ут, су һ.б.), үсемлекләр дөньясына берләшә торган төшенчәатамалар, хайваннар дөньясына караган уртаклык исемнәр булган төшенчә- атамалар истә тотыла. Мәсьәләнең язма истәлекләрдә өйрәнелешенә караган фикерләр хезмәтнең керешендә бәян ителде. Күк җисемнәре һәм һава хәлләре белән бәйле булган төшенчәләрнең атамалары. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә. Йил, бад: Нәчә заһидларең әғмалене бадә вирәндер бу [1889, б. 5, 2002, б. 66]; Исдерерде өстенә җәннәт йилләрен [1889, б. 7, 2002, б. 70]; Өстеңезә баде җәннәт истерән / Һәм сезә, ошбу шәрәб, ошбу тәғам [2002, б. 72]. Боз, бәрәд, қар: кичек саүәб бәһар (саваблы язларны кичкәндә / Арттырылмазде бәрраи бәрәд wә қар (ак боз вә кар артык булмас иде) [б. 71]; Хәҗәт улыр исә салқынлық әгәр / Бәрд улырды бөйлә улмышде қадәр (салкынлык була кирәк кадәр) [2002, б. 71] һ.б. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә. Күк, асман, ғәреш баля (күк): Бәнем ошбу аһым-зарым / Җиде қат күкләргә ашды [1988, б. 79]; Җәһаләтлек - йаманлықдыр / Бере аның наданлықдыр / Болардин һич йаман йуқдыр / Гизәрсәң гәр зәмин-асман (җир-күкләрне гизсәң дә болардан яманны күрмәссең) [б. 248]; Йөз орып сәҗдәгә дәргяһ (бу очракта Аллаһка) / Ғәрешкә башыны ғәршан (калдырмак), Дийә ғәрш Изисе аңа [б. 305] һ.б. Ай, маһ, һилал, бәдер: Һилялә охшар сәнең қашларың бар / Тулган айга охшар сәнең йөзләрең бар [б. 109]; Сулды йөзем дәрдеңлән, улды һилял (яңа туган ай) [б. 121]; Қашлары һилял кебидер һәм яңагы ляләсе [б. 134]; Күрде күзем, дөшде күңлем ул бәдер (тулган ай) сурәтенә [б. 134]; Үзе йаңа үсеп бара / Йөзе мисле маһа пара (айга пар, айга тиң) [б. 138]; Нимә алданасың, и маһ?! [1988, б. 292] һ.б. Қойаш, шәмсе, көнәш, әфтаб (кояш нуры) / шәмсеқамәр: И қойашым, чығармусән болытдин [б. 96]; Һидайәт шәмсе (туры юлга күндерүче кояш) ул Әхмәд (Мөхәммәд пәйгамбәр) [1988, б. 245]; Аларның хатирен сорғыл / Идүбән шәфқать, и әфтаб [б. 281]; Көн эсиғ уладыр һәб дан / Көнәш сезгә ула-һәб дан [б. 299] һ.б. Йолдыз, нәҗем: Зөһрә йолдыз кебек сәнең күзләрең бар [б. 109]; Шөғләсендин зольмәт ула (караңгылана) җөмлә ул нәҗме ғомер (гомер йолдызы) [б. 134] һ.б. Йил, (җил), бад, нәсим: Сабах эчрә ки йилләрдин / Киләдер илгә илләрдин, ... Әйа йил, сән беләрмүсән, ... Әйа йил, сән қайа исдең / Нәчә сахра үтә кичдең? Әйа йил, сән китәр булсаң, ... Әйа йил, сән Әйа йил, сән [б. 88]; Җилеп җилфердәтә җилне [б. 116]; Мабәдә, қалма бадә сән (зинһар, калма җилдә (бушлыкта)), Ки гомрең вирмәгел бәр-бад (җилгә) [б. 278]; Сәнең буйиң күреп дәр-ан (шул вакыт) / Димағымға кереп бер ан / Аның хушбуй нәсимендән (йомшак җил) / Улып китдем тәмам сөкран (исерү) [б. 280] һ.б. Болыт, әбр, яғмур, баран, аб, сил, бозлы су: Ходаның хәүфилә күздин / Дүгәсез аби чү баран (суны, күз яшен, яңгыр кебек түгәсез), Фәсадәт қуй, улып тәбриз (бозыклыкны ташла, юып чыгар) / Ничек баран идә сәйлян (ташкын кебек юа) [б. 285]; Доғада йығлағыл Хақа / Күзеңдин та сулар ақа, ... Күзеңдин йәш идеп иншар (коелу) / Нитә кем дүкелә баран (яңгыр) / Идеп тәwбә мин-әл-батыйль (ялганнан) / Ки йығлаб аб ула та сил / Ничек ула йағмур һатил (коеп яуган) / Әбр (болыт) дәр-фасле бәһаран (яз көне) [б. 286]; Һәм әшрар нарыдан (бозык эшләр утыннан) қачқын / Бер очқын килсә дә ычқын / Киләчәк, бозлы су сачқын / Сине көйдермәсен ул нар, ... Әгәрчә уты суз (көйдерерлек) улсын / Бозылсын, ки та боз улсын [1988, б. 257] һ.б. Йәшен, бәрқ, рәғд: Бәрқ дикен (яшен шикелле) килә йөгрер / Аwазы чү рәғд күкрер (күк күкрәгән кебек) [б. 296]; Һаман күкләр дәхи йирләр / Бозыла баля һәм зирләр (өст һәм астлар-җир һәм күкләр) / Бозылып, чү рәғдирләр / Вирә һәйбәт үзә асуат (куркынычлы тавышлар) [б. 298]; Порақ-лә биңзәйүр бәркә (яшен) / Оча гяһ ғәрбә, гяһ шәрқә (бер көнбатышка, бер көнчыгышта), / Бәрқ диген (яшен кебек) идә сәйран [б. 303] һ.б. Очқын, нар, ниран, ут, атәш, су, қар, боз: Һәм әшрар нарыдан (бозык эшләр утыннан) қачқын / Бер очқын килсә дә ычқын / Киләчәк, бозлы су сачқын / Сине көйдермәсен ул нар [б. 257]; Болар утлығ ғәммүд (утлы кисәү) илән, / Һаман атәше руд (ут ташкыны) илән / Дулар қәбр эчидә ул ан [б. 297]; Зобанилар ушал анда / Тәмуғ этләре һәм анда / Гизә та қайсылар қәнда / Улубән сала бер ниран [1988, б. 301]; һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, беренче поэмаларда әлеге төшенчәатамалар, асылда, тәмугтагы куркыныч хәлләрне тасвирлау өчен файдаланыла. Авторның шигырьләрендә, әлеге төшенчә-атамалар, җанлы сөйләмә халәтендә, хис-кичерешләрне белдерү вазифасы белән кулланыла. М. Акмулла иҗатында. Күк, һаwа, асман, ай: Үз тарафын күтәргән күккә чақлы [б. 17]; Қотырған эт һаwа қарап өргән менән / Асманда торган айның нуры китмәс [б. 28] һ.б. Қойаш, шәмсе, афтаб, нур, рәwнәқ: Ул ирде шәмсе базиғдан (охшашы, тиңе булмаган кояштан) / Мөнәүwәр бәркы ләмиғтан (ялтыраган яшеннән якты) [б. 28]; Йир йөзенә нуры төшкән ул бер қойаш / Ул қойашның нурыннан иқтибас ит! [2001, б. 35]; Афтабең (кояшның) нуры төшмәсә, рәүнәқ (нурлы) улмас бу җиһан [б. 47] һ.б. Болыт: Болыттай көннең нурын пәрдәләгән [б. 18] һ.б. Йәшен, бәрқыл-wәмиз: "Бәркүл-вәмиз" чигәңезгә чирткәннән соң / Чайандай чыдай алмай чағарсыз сез [б. 18]; Шәйәтыйнның әбһәрен (кан тамырын) өзеп киткән / Атылып түбәсеннән бәрқыл-вәмиз (яшьнәгән яшен, яшен уты) [2001, б. 24]; Җолдыз: Эчендә күп җолдызың Чулпанымыз [б. 81] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, қойаш төшенчәсенең, төрки (кояш), фарсы (афтаб), гарәп (шәмес) дип, өч төрле тел берәмлеге белән күрсәтелүе дәвам итә, һәр өчесе сурәтләү чарасы буларак файдаланыла. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә. Асеман сүзе 1 мәртәбә файдаланыла: Бетде, вәйран улды шимди асеманым (күгем) һәм зәмин (җирем) [1985, б. 58]. Ғареш / ғарше 8 мәртәбә кабатлана, шуларның 4 есе күкнең иң югары каты ғарше әғля дигән мәгънәдә: Рәфғ идеб Аурупаи сән ғарше әғляя қадәр / Нә ичүн безне дөшердең фәрше әднайа (җир астына) қадәр [1, б. 56]; Иғтиля итсәң, қанатың ач, wақыт җитте бугай / И тумыштан гарше әғляләргә җилкенгән күңел [2, б. 5]; Менә хәзер йапа-йалғыз торам бер читтә, сахрада / Итәм тағать, күзем, күңлем тәмамән ғарше әғляда [2, б. 13] һ.б. Ғарше-көрси парлы сүзе булып: Күз йәшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр / Ул мәлаик ғарше-көрсине (күк тәхтен) бизәр һәм энҗеләр [2, б. 188]; Ғаршулды (гареш улды) сүз тезмәсе буларак: Шундый изге йөк белән ғаршулды күкләргә рәwан [2, б. 113]. Ғарештә һәм ғаршенә сүзформалары 2 мәртәбә файдаланыла. Сәма / сәмаwәт 9 мәртәбә кулланыла: Дулу сәбғы сәмаwәт һәп синең атәшле әхзанең (Җиде кат күкләргә кадәр утлы аһыңны атасың син) [1, б. 60]; Сәнең хөснең, табиғыйдер, сәмаwи / wә һәр гозwе ләтыйфеңдер сәнаwи... Сәнең җисмең йаратылмыш сәма чөн / Лисаның зикре-тәсбих чөн, сәна чөн [1, б. 105]; Дөнйада һәр нәрсә дә үз аслына бер әйләнә / Ашты қодрәтлә сәмаwәткә бу кич Қоръән йәнә [2, б. 113]. Фәләк сүзе 4 мәртәбә файдаланыла: Аңар күрә үземне бик түбән саныйм / Аның урны фәләкләрдә, ғарештә, дим [1, б. 178]. Калган өч очракта фәләк сүзе язмыш / тәкъдир дигән мәгънәсенә якыная: Сезгә wафадар имеш талиғъ фәләк (сезгә дус, теләктәш икән бәхетле язмыш) / Мондый зур ниғмәтләри тәқдир кирәк [1, б. 28]; И фәләк! Ал җаными, ликалма, зинһар, шаными (шөһрәтемне) [1, б. 114] һ.б. Күк сүзе, лексема һәм сүзформалар халәтендә 69 мәртәбә кабатлана: а) Җиргә каршы куелып, туры-төп мәгънәсендә: Төпләрендә йатқаным бар, хәл җыйып, күккә қарап [1, б. 168]; Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар аға / әйтерсең лә чыққан бу көн ике қойаш [1, б. 205]; Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырақ [2, б. 113] һ.б.; ә) Шуның белән бергә, күк сүзе милләткә, шәхескә, дини ышануга мөнәсәбәтле кулланыла: Татарлар рәфғате, шаны сигез қат күкләрә китсен / Әбәд-сәрмәд бу милләтне Ходайым бәхтийар итсен [1, б. 24]; Барып керик хөррийәтнең қочағына / Тәрәққыйнең күкләренә очмағына [1, б. 43]; Нөҗүме иттихад күкдән дүкелде йирләрә шимди (Инде бердәмлек йолдызлары күктән җиргә түгелде) [1, б. 139] һ.б. Ай, һилал, бәдер, қамәр. Ай сүзе 40 мәртәбә кулланыла: а) турытөп мәгънәсе белән: Ғалибәнә йақтырып, әкрен генә ал таң ата / Моңланып, хәсрәтләнеп, йалқаw ғына ақ ай бата [2, б. 97]; Ай да қурқынған шикелле: бер сары, бер ақ төсе [2, б. 230] һ.б.; ә) тартым кушымчасы алган айым хәлендә 2 мәртәбә шәхси хис-кичерешләр белдерелә: Минем ғомрем қараңғы төн. Қойашым һәм айым туғмас [1985, 2, б. 61]; Монафиқлар қамап һәр дүрт йағымны / Күрәлмим мин қойашым һәм айымны [2, б. 131] һ.б.; б) тормышта барлыкка килә торган яңалыкларны тасвирлау өчен: Шөкер идәлем журналың булғанына / Хәмед идә былбыл да ай тулғанына [1985, 1, б. 28]; Канадиле сираҗи биңзәр айә (Кандилләренең шәмнәре айга охшый) [1, б. 37]; Бу ғаләм динәдибләр қалқымышдыр / Тәмам дөнйа ай тик балқымышдыр [1, б. 52] һ.б. Һилал сүзе 2 мәртәбә файдаланыла: Син алай иткәнче, и қашың һилал / Бар да бер қош кибетеннән былбыл ал [1985, 1, б. 224]; Күз тегеп бақсам әгәр дә тормышымның күгенә / Йәш һилал урнында анда тулған айның йақтысы [1985, 2, б. 150]. Бәдер сүзе 3 мәртәбә файдаланыла: Сөйәм бигрәк, хосусән, садреңезне / Ни соң ул: шәмсеңезме (кояшыгызмы), бәдреңезме (тулган аегызмы) [1, б. 95]; Йәшә! "Ғасрел җәдид" сән-садрымызсән (күңелемез) / Йәшә! Сән-шәмсемезсән, бәдремезсән [б. 128]; Әкләнердем берқадәр мин шәмсә, йә бәдрә бақыб [1, б. 147]. Маһ сүзе 2 мәртәбә вакыт төшенчәсендә файдаланыла: Ғабәс үткәрмәялем маһ wә сали (Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел) [1, б. 36]; Кичмәсен қараңғылықта маһемез һәм салемез (аебыз һәм елыбыз) [1, б. 56]. Қамәр сүзе 1 мәртәбә кулланыла: Қыйамәтдер бу көн: шәмсе хәқыйқать мөнхәсиф улды (хакыйкать кояшы тотылды) / Қамәрләр иншиқать итде (айлар ярылды), ғақыллар шашты ғаwғадан [1985, 1, б. 139]. Көн, шәмес, қойаш, көнәш, афетаби, нур. Көн сүзе а) хәзерге билгеле бер көн, ә) төнгә каршы куелып, иртәдән кичкә кадәр якты бер вакыт арасы, б) тормыш көтү дигән һ.б. мәгънәләре беләне, лексема хәлендә - 99, сүзформа буларак - 79 мәртәбә, көн-төн парлы сүзе 2 тапкыр кабатлана: Монда да килде бу көн бу қарчығым [1, б. 38]; Бу көнярдәм идәрме ғыйльме мантыйқ яки ғыйльмелфал [1, б. 86]; Хәзерге көн мылтық-ук атар булса да, ... Бүгенге көн Ғали Рөстәмнәргә тиң без [1, б. 175] һ.б.; Ничектер, белмимен, бер көн идән асты қошы - тычқан / Йығылған да келәттә бер табақ сөткә килеп төшкән [1, б. 179] һ.б.; бу көнне күргәнче / Өйеңне ташлап қач [1, б. 82]; Һәр михнәт соңында / Рәхәтле көн дә бар [1, б. 83]; Тырышыйқ, и хас wә гам / Һәр көн үзгәрә заман [1, б. 44]; рухи халәт атамасы буларак: Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм / Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим [1, б. 205] һ.б.; кояш төшенчәсенең атамасы буларак: Ағладыб китдең бези бер залимә, и залимә (елатып киттең безне бер явызга, и явыз) / Әкләнер көн нуры хөснең-нуры мөҗәгяныңлә бән (кояш нуры кебек гүзәл керфекләреңнең нуры белән яшәр көндә мин) [1, б. 58]. Авторның шигъри әсәрләрендә, кабатлана торган көн төшенчәсе, нур сүзе белән бергә 'кояш' мәгънәсендә кулланыла. Қойаш сүзе, күк җисеменең атамасы буларак (журнал исеме түгел), лексема хәлендә - 57, сүзформа буларак 15 мәртәбә кулланыла, шул ук мәгънәсе белән сурәтләү чарасы буларак файдаланыла: Қо йаш та җып-җылы нурлар сачадыр [1, б. 154]; Иртә дөнйа җанлана / Мәшриқ йағы аллана / Қойаш чығып, нурлары / Төшеп җиргә йалғана [1, б. 214]; Күр, ничек эшли қойаш: иртә тора, таң арттыра / Көнозын күктә йөзә һәм көн буйынча йақтыра [2, б. 48] һ.б. Көнәш сүзе - 1 мәртәбә: Нитә көнәш туғмасилә дәр бәһар (яз башында кояш чыккан кебек) / Нурлана бу дөнйада һәр нә ки вар [1, б. 27]. Бу сүз әлеге җөмләдә генә кулланыла. Шәмес / шәмсә / шәмсе сүзе - 10 мәртәбә: Бу көз төнйақтан улды шәместалиғъ (якты кояш) [1, б. 34]; Нә чөн рәқс итмәсен, шиғрең мисале шәмсе рәхшандыр (Ни өчен биемәсен, шигырең якты кояш кебек), Касават кәлмәйүр кальбә: сәнең шиғрең мөнафиһа / Нәчек кем шәмсә каршы парлайур дөнйа wә ма фиһа (Караңгылык килми күңелгә: синең шигырең аңа каршы / Ничек ки кояшка каршы балкый барлык дөнья) [1, б. 70]; Чықсын шәмсең, эрсен қар / Шалтырап ақсын ермақлар [1, б. 144] һ.б. Сурәтләү чарасы буларак файдаланылу вазифасы еш очрый. Афетаби сүзе 1 мәртәбә кабатлана: Бу милләтнең тотылған афетаби / Чөн әмр итде, тараттық без китаби [1985, 1, б. 128]. Нур сүзе табигать күренешенең атамасы буларак лексема хәлендә - 19, сүзформа буларак - 68, газета исеме буларак 5 мәртәбә кулланыла. Төрле мәгънәләре белән файдаланыла. Йақты сүзе 34 мәртәбә кабатлана, көн, қойаш, нур сүзләре белән берлектә, а) табигый бер энергиянең атамасы буларак; ә) киләчәктә яхшылык өмет итү; б) шәхси кичерешләргә бәйле хәлләрне тасвирлау чарасы буларак кулланылуы аңлашыла. Шул ук мәгънәләре белән йақтылық, йақтыртучы, йақтыра сүзләре файдаланыла. Кәwкәб, йолдыз, нөҗем, сөрәйя (Җидегән йолдыз). Кәwкәб сүзе - 1 мәртәбә: Парласын шәмсең сәнең; күрмәсә - әғма күрмәсен (сукыр кеше күрмәсә, күрмәсен) / Кәүкәбеңне Хақ синең, хәүфитмә, мәнхус әйләмәз (хәфет итмә, йолдызыңны синең Хак бәхетсез итмәс) [1, б. 103]. Сөрәййә сүзе - 1 мәртәбә: Мәқам тот, эстәр ирсәң гәр, сәмадан йә сөрәйядән (Теләсәң, күктә яки йолдызлар арасында урын ал) [1, б. 149]. Нөҗүм сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Нөҗүме иттихад күкдән дүкелде йирләрә шимди (Хәзер бердәмлек йолдызлары күктән җиргә түгелде) [1985, 1, б. 139]; Бөтен инсан wә җир, күккә, нөҗүмгә / Күңел башлый, котырган күк, һөҗүмгә [1985, 2, б. 139]. Әлеге мисаллардагы йолдыз төшенчәсе үзенең туры-төп мәгънәсе белән кулланыла, йолдыз дип язылганда да әлеге юнәлеш дәвам иттерелә. Йолдыз сүзе күк җисеме атамасы буларак (журнал исеме түгел) 30 мәртәбә кулланыла: а) туры-төп мәгънәсе белән: Төн. Ай күктән қараған / Йолдызлар да парлаған / Йалт иттергән қаланы / Ай нуры алтынлаған [1, б. 215]; Бер-бер артлы йуқ булып, күкләрдә йолдызлар сүнә / Таң җиле қуйды исеп, йафрақлар аз-аз селкенә [2, б. 97]; ә) шул ук мәгънәсе сакланган хәлдә, сурәтләү чарасы буларак файдаланыла: Әйе, тилмерткән иде шул ул су төсле күзләрең / Җитте күз, қул җитмәде: күктә шул ул йолдызларың [1, 227]; Шиғре Лермонтов wә Пушкин - олуғ саф диңгез ул / Хәзрәти Пушкин wә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул, ... Барчы, эт, ғомрең буе шул күктә өч йолдызға өр! [1, б. 233]; Доғамны тыңлый йолдызлар - кечесе, зурлары бергә / Мине тәғзыймлиләр шатлықлә, уйнап нурлары бергә [2, б. 14] һ.б. Таң сүзе лексема хәлендә - 21, сүзформа рәвешендә 6 мәртәбә кулланыла: а) авторның беренче шигырьләрендә үк милли сәясәткә мөнәсәбәтле тасвир чарасы буларак: Җитәр, йокламыйқ һаман / Таңнар атты, бәдәвам [1985, 1, б. 44]; Йурған йабып / Йоклап яттық / Уйғанмадық / Таң атса да [1, б. 130] һ.б.; ә) шәхси кичерешләр белән бәйле хәлләрне чагылдыру өчен: Мин қараңғыда хәзер: үтсен бу таң атмас кичем / Таш йотам икмәк белеп, һәм зәһр эчәм, саф су дисәм [1, б. 231] һ.б.; б) табигать күренеше буларак: Таң алдыннан йаңлыш йоқлап киткән чағым, ... Таң атқачдин урам буе чапқан чағым [1, б. 205]; Таң әтәчләре қычқыра - әллә таң ата микән? [1, б. 252]; Менә сигезенче таң атқанда, хан туқтады бер таwға [1, б. 289] һ.б. Болыт сүзе, лексема хәлендә - 14, парлы сүз буларак - 1, сүзформа рәвешендә - 8 мәртәбә, асылда, туры-төп мәгънәсе белән кабатлана: Дәрйаларда бозлар аға таw-таw булып / Һаwаларда қошлар оча болыт-болыт [1985, 1, 55]; Болыт төсле ала булып ғаладыр [1, б. 154]; Болытлап көн, йәшен йәшнәп, қаты күк күкрәгәннән соң, ... Ачылды бер заманны күк йөзе: инде болыт китте [1, б. 254] һ.б. Йәшен сүзе табигать күренеше буларак 6 мәртәбә кулланыла: Мисле шул: урман эчендә бер йәшен суққан ағач [1, б. 296]; Күк күкрәсен, йалтыр-йолтыр килсен йәшен [2, б. 75] һ.б.; журнал исеме буларак 4 мәртәбә кабатлана. Йаңғыр сүзе, лексема хәлендә - 15, сүзформа буларак 9 мәртәбә кулланыла: а) табигать күренешенең атамасы, туры-төп мәгънәсе белән: Җил дә wақтында исеп, йаңғыр да wақтында йаwа [1, б. 168]; Җир йәшәрмәс, гөл ачылмас - төшми йаңғыр тамчысы [1, б. 257]; Күкләр күкрәwе / Йаңғыр аннары [2, б. 71] һ.б.; ә) шул ук мәгънә сакланган хәлдә, чагыштыру чарасы буларак: Булса йалған, тик кәғазьләрдән йасалған бер чәчәк / Билгеле, үз өстенә йаңғыр йаwардан қурқачақ, ... Қурқмый йаңғырдан, әгәр булса табиғый, чын чәчәк / Чөнки ул яхшы белә: йаңғыр аны йахшыртачақ [2, б. 240] һ.б. Йаңғырбураннар парлы сүзе буларак: Йалғыз йөри бакчаларда, урманнарда / Очырыйлар салқын йаңғыр-бураннар да [1, б. 81]. Буран сүзе лексема хәлендә - 9, сүзформа буларак 4 мәртәбә кулланыла: а) табигать күренешенең атамасы буларак, туры-төп мәгънәсе белән: Буранлы көндә тотмыш мәктәбә йул [1, б. 51]; Қыш, буран, йафрақ қадәрле қар төшә / Җил қуа қарны, һаман да қар "төшәм", дип тартыша [1, б. 145] һ.б.; ә) сатирик-тәнкыйди әсәрдә, фикерне көчәйтү чарасы буларак: Күз ачырмаслық чығып қомлы буран [1, б. 273]; Бу Дийүдән буран қупқан икән [1, б. 275] һ.б. Боз сүзе лексема хәлендә - 7, сүзформа буларак 11 мәртәбә кулланыла: а) табигать күренешенең атамасы буларак: Җиде қат боз астындин чығар бақа, ... Дәрйаларда бозлар аға таw-таw булып [1, б. 55]; Эрергә башлады бозлар wә қарлар [1, б. 153] һ.б.; ә) шәхси хис-кичерешләрне сурәтләү чарасы буларак: Җиһанның эссесен, салқын, бозын күрдем, қарын күрдем / Нәрсә күрсә бөтен үксез - барын күрдем [2, б. 235] һ.б. Қар сүзе лексема хәлендә - 17, сүзформа буларак 15 мәртәбә кулланыла: а) табигать күренешенең атамасы буларак, туры-төп мәгънәсе: Йазлар җитте, қарлар эри башладылар [1, б. 55]; Қыш, буран, йафрақ қадәрле қар төшә / Җил қуа қарны, һаман да қар "төшәм", дип тартыша, ... Сызғыра җил, ыжғыра, тик қар буранын арттыра [1, б. 145] һ.б.; ә) чагыштыру чарасы буларак, мәгънә эчтәлеге киңәйтелеп: Шағыйрь күңлендә қыш булмый да қар йаwмый [1, б. 212]; Қайный тормыш, туқтамый / Әйтерсең қаты буран [1, б. 215]; Һәр җир қарланган, / Сулар бозланган [2, б. 147] һ.б. Парлы сүз қар-яңгыр 1 мәртәбә кулланыла: Бабай, мескен, қар-йаңғырға қарамыйча / Безне шатландырыр өчен йөри шулай [2, б. 111] һ.б. Қарны-бозны - 1 тапкыр: Ул көрәште, йазда йылмайған қойаш төсле бәләнд (бөек булып) / Қарны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур койып [2, б. 209]. Йил, бад җил. Йил сүзе 1 мәртәбә файдаланыла: Фикремез тәфриқы өммәт йилләрен исдермәсен (Фикребез өммәтне тараткыч җилләр истермәсен) / Исдереб, тәwхиде милләт (милләтнең берләшү) йулларын кисдермәсен [1, б. 64]. Бад сүзе 2 мәртәбә кулланыла: Сәламәт килдеңезме, мәрхәбә! Сез (рәхим итегез) / Мөҗәссәм бер сафа (зур, мәһабәт хозурлык), баде саба сез (йомшак таң җиле сез) [1, б. 126]; Сөйләшкән сүзләре гөлдәй тамадыр / Сулаған сулышы баде сабадыр [2, б. 140]. Һәр ике кулланылышында да көнчыгыштан искән йомшак җил мәгънәсе баде саба сүз тезмәсе белән белдерелә. Җил сүзе лексема хәлендә - 35, сүзформа буларак - 25, җилбуран парлы сүзе 1 мәртәбә кабатлана, а) табигать күренеше атамасы, туры-төп мәгънәсендә: Сәхраләрдә йомшақ сәба җиле исә [1, б. 55]; Сызғыра җил, ыжғыра, тик қар буранын арттыра [1, б. 145]; Исқән әкрен җил белән йафрақ, ағачлар қалтырый [1, б. 158] һ.б.; ә) тормыш чынбарлыгының кешене үзенә буйсындыра торган көче: Күп яттық без / Мәдрәсәдә / Аңламадық / Бер нәрсә дә / Селкенмәдек / Таш төсле без / Җилбер-җилбер / Җил бәрсә дә [1985, 1, б. 130]; Исәр җил! Көчлесең, син бик батырсың / Ачулансаң җиһанны қузгатырсың, ... Ирекле син, исәр җил, әйдә ис, ис! / Сиңа баш йуқ Ходайдан башка һич, һич [2, б. 172] һ.б.; б) фәкыйрь тормышның символы дигән мәгънәдә: Көзге төн. Мин йоқлый алмыйм. Өй түрендә җил җылый / Җил җыламый, ач үлемнең қурқусыннан ил җылый, ... Көзге төн, ямьсез, қараңгы ... Өй түрендә җил җылый / Җил - хәбәр ул: ач үлемнең қуркусыннан ил җылый [2, б. 196] һ.б. Җир өсте табигатенә карый торган атамалар һәм аларның кулланылышы. Ягъни кешене чолгап алган җир, таw, таш, туфрақ, ут, су һ.б., аның тирә-юнендәге географик атамалар. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә. Аб, су: Әгәр тәшнә улыб (сусаса), аб улса хаҗәт / wә йә улыр исә хины мәҗәғать (ачыккан вакыты булса) / Чығыб аб зәлал дәнданларындин / Китәрде тәшнәлек мәзкүр wәлидин [1889, б. 5, 2002, б. 67]; гөсел идәрләр улса аның суыдан / Шул заманда, улыр иде сағ-исән [2002, б. 71] һ.б. Диңгез, бәхер: Илчеләрдән йалғызы улды җөдә / Ултырыб Бәхре Сәфидә (Ак Диңгез) бу кәза, ... Мөлке Мисраwәли Мөхәммәд Ғали / Кеби һич күрмәмешем бер сәрwәри / Һәм ишетмәдем, гизеп бәхр-ү бәрри (якты, нурлы, саф, чиста диңгез) [2002, б. 78]; Тағ: Һәр бересе башын алып қачтылар / Сөргать илә нәчә таглар ашдылар / Тирелүбән (җыелып) бер арая, таҗиран / Шөкри Йазьдан қылдылар, бадил-ү җан [б. 88]; Йул: Керде йула, ағлайу, ул хуш хисал, ... Чикүебән йул михнәтен чуқ маһлар (айлар) [б. 95]; Вирәсез юл, килсен ул садыйқ мөрид [б. 96] һ.б. Юл сүзе, монда, 'мөмкинлек' мәгънәсендә. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә. Йир, зәмин: Тулы ай йирә батқанда [б. 116]. Гизәрсәң гәр зәминасман (җир-күкләрне гизсәң дә болардан яманны күрмәссең) [б. 248]; Туфрақ, хақ, төраб: Таwышлар бетәр қарылып / Тәнең туфраққа йаралып / Чебеш чығар йарылып [б. 82]; Ғыйшықның пәйаны (ахыры) йуқдыр, басқан туфрақ улмаса / Интиһаи ғыйшық улмаз (гыйшыкның чиге булмас), тән череп, хақ (туфрак) улмаса [б. 136]; Ки кяшки без төраб улсақ / Иде, күрмәз идек хәсрат [б. 299]. Таш: Бу сүзгә йомшар иде қаты ташлар [б. 110]; Җиһан ташдин хәзәф, белсәң / Дилең бәрсәң, өзә бирсәң [б. 274]; Башыңа ормасын та таш [б. 282]; Үр, сәр, күй, чүл, сахра: Бақып күр: үре, сәрләр (тау башы), күй (юллар) / Кичеп-кидә йөрер кәрwан [1988, б. 275] һ.б. Бөтә дилләр үзә гөлләр (Күңелләргә гөлләр үсә) / Нәчек гөл бөтерә чүлләр! (далалар) [б. 277]; Чығамын дәхи сахрага / Йөрәгем уттай йанғанға [1988, б. 91] Йул, сәбил, иршад, күй: Сези бу әткәгез сағнып / Йылайдыр йуллара бағып / Балақай дип, йәше ағып / Йылап көтә сәбилләрдин [б. 90]; Ағым су, инеш, аб, сил, сәйлян (ташкын): Ағым су тирәсе таллы / Ғәҗаиб йафрағы баллы [б. 91]; Инешләр ташды йәшемдин / Җитешмәсме әҗәлләргә [б. 92]; Идеп тәwбә мин-әл-батыйль / Ки йығлап аб ула та сил (ташкын) / Ничек ула йағмур һатил (көчле) / Әбр (болыт) дәр-фасле бәһаран (яз көнендәге кебек) [б. 286]; Хәйадин гарқ ула сәйлян (ояттан ташкын була) [1988, б. 302] һ.б. Ут, нар, ниран: Һәм әшрар нарыдин (бозык эшләр утыннан) қачқын / Бер очқын килсә дә ычқын / Киләчәк, бозлы су сачқын / Сине көйдермәсен ул нар [б. 257]; Зөбанила ушал анда / Тамуғ этләре һәм анда / Гизә та қайсылар қәнда / Улубән сала бер ниран (ут, җәһәннәм) [1988, б. 301]; Фирақлық хале мөшкел халь / Йана бәғрем, уты сүнмәс [1988, б. 92] һ.б. М. Акмулла иҗатында. Йир, җир, су, бадийә (дала), фәза (ачык җир), мәйдан: Мөбариз мәйданына (көрәш, бәхәс) бу чыққан соң / Батырлар була қалды җуғалғандай [б. 10]; Һәр йирдә сәнәд сүзе баһир (ачык) [б. 11]; Һәр йирдә табгы сәлим әфазыйлдән (холкы сәламәт галимнәрдән) [б. 20]; Артықча таза йирне артқа ташлап / Чебендәй қутыр җиргә қунған микән? [б. 39]; Тезеп мәйдан фәзасында (ялан, ачык җир, ишек алдында) / Мәҗалисен ифтихар әйләр (туйлар уздырыр, горурланыр) [б. 44] һ.б. Болақ, су, бәхре: Болагы - саф, чәйгә һәркем су алғандай, ... Башқалар була қалдысу алғандай [б. 10]; Көчле су - таwыңны бозып китсә / Қазақның тегермәнен Форат тартмай (Евфрат елгасы, саф сулы инеш-чишмә) [б. 42]; Кәрәмең Бәхре гоман қатрәсендәй (океан суы тамчысыдай) [б. 80]. Йул, сәбил, иршад: Шәһәр чығып, алыс йулға йөралмадық [б. 13]; Киткәннәр қандай ирләр гәүһәр сачыб / Аларның эшләренең йулы ачық [б. 16]; Һәр җандар (җан иясе) сәйран қылыр сәбилендә (юлында очып әйләнеп йөрер) [б. 16]; Қараңгыда җүн белемәй юлдан язып [б. 17] һ.б. Таw: Көчле су - таwыңны бозып китсә [б. 42] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, Җир өстендәге күренеш-предметларның атамалары турытөп мәгънәсе белән кулланыла башлый һәм, тасвирлау чарасы буларак, мәгънә эчтәлеге киңәйтелеп дәвам иттерелә. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә. Йир, зәмин, сәра, тупрақ, тузан, туфрақ, җир сүзләре. Йир сүзе 9 мәртәбә кулланыла: а) күккә каршы куелып, 'җир өсте' дигән туры-төп мәгънәсе белән: Нөҗүме иттихад күкдән дүкелде йирләрә шимди (Хәзер бердәмлек йолдызлары күктән җиргә түгелде) [1, б. 139] Тәмамән фәсех улынмышдыр мәкаль: "Әһле йир чөн йир" ("Җир - җир кешеләре өчен" дигән мәкальнең мәгънәсе юк ителгән) / Мәқам тот, эстәр ирсәң гәр, сәмадан йә сөрәйядән (Теләсәң, күктә яки йолдызлар арасында урын ал) [1, б. 140]; ә) кешеләр яши торган җир йөзендә милләт өчен файдалы кеше булу мәгънәсе белән: Дидем: и йир йөзендәге фәрештә / Өмидсең сән бу милләткә һәр эштә [1, б. 51]; б) билгеле бер урын дигән мәгънәсе белән: Җанланыйқ, баш қузгатыйқ һәр йирдә Алла ғыйшқына [1, б. 46]; Қыл хәзәр йир вирмә қальбеңдән таләдән башқайа [1, б. 103]; в) 'кабер' дигән мәгънәсе белән: Ашый, қәбәм, һич туймый бу йир [2, б. 210]. Зәмин сүзе 6 мәртәбә кулланылган: а) кешеләр яши торган җир йөзе мәгънәсе белән: Қаләм сәйед дорыр руе зәминә (Каләм хөкем йөртүче җир йөзендә) [1, б. 48]; Бетде, вәйран улды шимди асеманым һәм зәмин (күгем һәм җирем) [1, б. 58] һ.б.; ә) шул ук мәгънә сөйгән ярның чибәрлегенә мөнәсәбәттә: Ач ниқабыңны йөзеңдин - парласын руе зәмин (йөзеңнең пәрдәсен ач, җир йөзен яктыртсын) / Бән дә әнwарең (нурың) илә парланаем, парланаем [1, б. 68]; б) зәмин һәм заман төшенчәләренең мәгънәгә (космос - галәмгә) әверелү мәгънәсе белән: Бәхре вәхдәт асты-өскә килде шунда, қайнады / Бетте, мәхү улды зәмин (җир бетте) һәм дә замана (чор, вакыт) қалмады / Қалмады сурәт, бары тәбдил ителде (алмаштырылды) мәгънәгә / Әүрелеп мәгънәгә, Дөнйа сәҗдә қылды мәгънәгә, ... Күрде Алланы пәйғамбәр, сәңдә қылды, баш иде / Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрнең дә мәсҗеде, ... Булды саф-саф, қылдылар сәҗдә мәляикләр бары / Җәмғулып һәрбер нәби, Муса wә Ғайса җаннары [2, б. 113]; Сәра сүзе бер үк шигырьдә 2 мәртәбә гашыйклык дәртенә нисбәтән: Ғақлыма һич кәлмәде ғомремдә сәндин ма ғадә (синнән башка) / Чөнки амалеңдә мәмлү бер сәраем, нәйләем (чөнки өметеңдә, ышанычыңда тулы бер туфракмын, ни эшлим), Йуқ тәғали ғашыйқа бәйнәл-әһалита әбәд (кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк) / Санки бән тәхтессәрада бер сәраем, ниләем? (Гүя җир астында бер бөртек туфрак мин, ни эшлим?) [1, б. 82]. Тупрақ сүзе - 1 мәртәбә: Нә йапсын, нәйләсен - динләр дәхи тупрақа иңмешләр [1, б. 140]. Тузан сүзе - 4 мәртәбә: а) табигать күренеше буларак: Чықты аңсыздан қойаш, китте тузан [1, б. 274]; Ирек лесең: исәсең дә исәсең / Тузан, қыр туздырып йуллар кисәсең [2, б. 172]; ә) тормышка ярашуны фаш итү мәгънәсе белән: Тип! Дөнйада ач-йаланғачларны белмә / Иске дөнйа тузанын ит күзгә сөрмә! [1, б. 164]; Кемнәр сине, намаз дийеп, саҗдә дийеп / Йуққа тузанлы мәсҗедләрдә аwнатқан [2, б. 197]. Туфрақ сүзе - 5 мәртәбә: Туып алтын булып туфрақ буласыз / Мәгарифтән суқыр-чуқрақ буласыз [б. 96]; Үл! Туфрақ бул, қайт аслыңа - аслың йахшы [1, б. 164]; Җәсәдемне туфрақ берлә күмгәндә дә [1, б. 212] һ.б. Җир сүзе лексема хәлендә - 48, җиргә сүзформасы - 45, җирдә - 30 һәм тагы - 47 сүзформа, җир-ирек - 1 мәртәбә, җирне-суны - 1 тап кыр төрле мәгънәләре белән кулланыла. Бу урында күккә, күк җисемнәренә каршы куела, тау, таш кебек төшенчә-атамалар рәтен барлыкка китерә торган мәгънәсенә генә игътибар ителә: а) чын җир, туфрак мәгънәсендә: Бераздан күрсәтәдер чын төсен җир, Чәч орлық, сөр сабан инде, бу - чын җир [1, б. 154]; Бик қаты күк күкрәгән төсле була / Җир йарылған, тетрәгән төсле була [1, б. 273] һ.б.; ә) кешеләр яши торган җир йөзе: Қойаш та җып-җылы нурлар сачадыр / Күңелсез җир йөзе күңлен ачадыр [1, б. 154]; Җир йәшәрмәс, гөл ачылмас -төшми яңгыр тамчысы [1, б. 257]; Күз ачырмаслық чығып қомлы буран / Басты золмәт җир йөзене шул заман [1, б. 273] һ.б.; б) планета мәгънәсе белән: И җир шары! Нидән, белмим, Хақ сөйгәнгә / Мең қат синең өстеңнән дә астың яхшы [1, б. 164]; Йарты төн булган чагында, китте Мәккә йалтырап / Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырақ [2, б. 113] һ.б.; в) адәм балаларын яшәтүче ил-ана мәгънәсендә: Изге, шәфқатьле анабыз - мәрхәмәтле җир җылый [2, б. 196] һ.б.; г) билгеле бер урын мәгънәсе белән: Чирәмсездер тигез җирләр, чоқырлар [1, б. 110]; Шул җиреннән нық қына син тот, и урман сарығы, ... Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире [1, б. 170] һ.б. Әлеге мәгънәләрне күпсанлы мисаллар белән киңәйтергә мөмкинлек бар. Таw сүзе лексема хәлендә - 11, сүзформа буларак - 20 мәртәбә, 1 тапкыр тау-таш парлы сүз булып кулланыла: а) текә биек, яисә калку җир дигән туры-төп мәгънәсе белән: Менә сигезенче таң атканда, хан туктады бер тауга [1, б. 289]; Мәмәт хан ғаскәре көткәндә таwдан йә тигез җирдән / Қарыйлар: бихисап дошман килеп тә җитте диңгездән [1, б. 287] һ.б.; ә) хосусый исемнәре белән, турытөп мәгънәсен саклап, шул нигездә тасвири чагыштыру вазифасы белән: Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таwлары миқдар / Болар ни йотмаған инде, беләмсең, Миңлебай бабай [1, б. 92] һ.б.; б) адәм баласының рухи көче мәгънәсе белән: Күкрәгемдә минем шиғырь утым саwмы / Күтәрәм мин, қарт булсам да, аwыр таwны [1, б. 212]. Шул ук җаваплылык мәгънәсе, аерым газетаның эшчәнлегенә нисбәтән: Ни күрсә дә сезнең өчен күрер "Таwыш" / Күтәрәчәк арқасына зур тау "Таwыш" [1, б. 160] һ.б.; в) табигать күренеше, күңел күтәренкелеге мәгънәсе белән: Йақтыра қала. Урамнар / Қырлар, йақын урманнар / Таwлар, бағлар, бақчалар / Нурға ғарық булғаннар [2, б. 174] һ.б. Даш / таш. Даш сүзе - 1 мәртәбә: Сәнең әшғареңә, бәнчә, ағач, даш билә рәқсандыр (Синең шигърең көенә агач, таш бии, минемчә) [1, б. 70]. Таш сүзе лексема хәлендә - 23, сүзформа буларак - 8, таштау парлы сүзе 5 мәртәбә кабатлана: а) табигать күренешенең атамасы: Таш ташыйлар. Анда Минһаҗ "Ғалия" нигезен сала [2, б. 21]; Килә дә ул, бу Таш-таwны wата башлый / Таш артыннан ташны wатып ата башлый [2, б. 60]; Бер дә йалғансыз, күкәйдән зур таш ул / Дөнйада йуқ, булса да тик бер таш ул [2, б. 254] һ.б.; ә) чагыштыру чарасы буларак: Селкенмәдек / Таш төсле без / Җилбер-җилбер / Җил бәрсә дә [1, б. 130]; Шундый уйлар берлә таштай қатты китте башларым / Чишмә төсле ихтыйарсыз ақты китте йәшләрем [1, б. 158] һ.б.; б) таш йоту, таш йөрәк фразеологик бөтеннәре буларак: Таш йотам икмәк белеп, һәм зәһр эчәм, саф су дисәм [1, б. 231]; Таш йөрәкләр қырсалар күңлеңне - түз, эндәшмә син / Эшләре шул: болғасыннар әйдә зәм-зәм чишмәсен [1, б. 307] һ.б. Урман, қыр, япан, чоқыр, болын, сахра, балчық, батқақ, былчырақ. Урман сүзе - 36 мәртәбә: а) асылда, зур агачлык, табигать күренеш ләренә бәйле булып, төрле төсләргә керә торган зур мәйданның атамасы буларак, туры-төп мәгънәсе белән файдаланыла: Мисале зәғфран сарғайды урман / Игенчеләр игеннәрен дә урған [1, б. 110]; Сарғайадыр көз көнендә һәр ағач йафрақлары / Йуқ яшеллекләр хәзер, урман wә сахра сап-сары [2, б. 52]; Йақтыра қала, урамнар / Қырлар, йақын урманнар [1, б. 214] һ.б. "Шүрәле" поэмасында 7 мәртәбә кабатлана: Ул аwылның, һич онытмыйм, - һәр йағы урман иде, ... Урманында қып-қызыл қура җиләк тә, җир җиләк [1, б. 168]; ә) 2 мәртәбә чагыштыру тасвиры буларак: Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби / Биниһайа, бихисаптыр, ғаскәри Чыңғыз кеби [1, б. 168]; Шул җиреннән нық кына син тот, и урман сарығы [1, б. 170]; Шүрәле асрап йата торған қара урман да йуқ [2, б. 74] һ.б. Қыр сүзе 28 мәртәбә кулланыла: а) табигать күренеше - урмансыз, зур, тигез ачык мәйдан: Бер заман ачсам күзем, бер төрле йапйат кыр күрәм [1, б. 158]; Ул таныш қырлар, болыннар тартты әүwәл хиссеми [1, б. 183]; Шул қадәр қыр тыныч, һичбер кеше йуқ ичмасам [1, б. 284]; Җиһан йоқлый таwыш-тынсыз, бәрабәр йоқлыйд ыр қыр да [1, б. 290] һ.б. Йапан сүзе - 1 мәртәбә, шушы җөмләдә генә кулланыла: Йақтыра қала. Урамнар / Қырлар, йақын урманнар [2, б. 174]; һ.б.; ә) иген кыры мәгънәсендә: Урмаған арышың / Йата қырда ятим [1, б. 32] һ.б.; б) тасвири чагыштыру чарасы буларак: Тақыр қалды татар башы кеби кыр, ... Мазарстанга охшап калды қырлар / Чирәмсездер тигез җирләр, чоқырлар [1, б. 110] һ.б. Чоқыр сүзе - 9 мәртәбә: а) җир өстендәге табигый иңкүлек: Чирәмсездер тигез җирләр, чоқырлар [1, б. 110] һ.б.; ә) рухи халәтне һәм тормыш авырлыгын белдерү мәгънәсе: Бер бетү чоқрында мин, йуқтыр нәҗат (котылу), қотқармаса / Мәңге тотныр нәрсә йуқтыр, ул килеп җеп салмаса [1, б. 231] һ.б.; б) кеше битендәге чокыр: Бу чоқырлы йөзләр тулмас ғомер дә [1, б. 217] һ.б. Сәхра / сахра сүзе 14 мәртәбә кулланыла. 1 мәртәбә: Дәрйаға қаршы қуйылып, қоры җир мәгънәсендә: Зате пақе нәрдәдер? - дәрйадамы, сахрадамы? [1, б. 149]; 1 мәртәбә елгада бозлар кузгалу белән барлык ка килгән куркыныч күренешне аңлата: Бөтен сахра Ғарип төсләр ала дыр / Болыт төсле ала булып қаладыр [1, б. 154]; 1 мәртә бә Кабан күле янындагы урын: Нагяһан бер сахрайа ирештеләр [1, б. 268]; 1 мәр тәбә урман янындагы ачыклык: Йуқ йәшеллекләр хәзер, урман wә сах ра сап-сары [2, б. 52]; 1 мәртәбә шәһәрләрдән читтәге урын: Менә хәзер йапа-йалғыз торам, бер читтә, сахрада [2, б. 13]; 1 мәртәбә су астында калган коры җир: Сахра, болын, игенлекләрне су басты / Һәр нәрсә гә урын булды дулқын асты [2, б. 59]; 1 мәртәбә гомер агышы мәгънә се белән: Әгәр қайчақ ғомер сахраларында мин гизеп арсам [2, б. 127]; 7 мәртәбә матур күренешле җәйге табигать мәгънәсе белән: Қышлар үтеп, йаз көннәре килер исә / Сәхраләрдә йомшақ сәба җиле исә [1, б. 55]; Чығып баш қалқыта сахрада уҗым [1, б. 110]; Дигән төсле була: "Мон дин күчик без / Қанатлан син дә, сахраға очыйқ без!" [1, б. 190] һ.б. Болын сүзе - 8 мәртәбә чабулык яки көтүлек җир мәгънәсе белән: Ул болын, йәшел үләннәр, хәтфәдән йурған иде [1, б. 168]; Ул таныш қырлар, болыннар тартты әүwәл хиссеми [1, б. 183]; Әгәр мин яумасам, бағлар шиңәрләр / Болыннықлар, йәшеллекләр кибәрләр [2, б. 54] һ.б. Гадәттә бу сүз үзенең төп мәгънәсе белән қыр, сахра сүзләре белән янәшә кулланыла. Балчық сүзе - 4 мәртәбә: Синең өй балчықтан / Бөкрәйгән қарчықтай [1, б. 32]; Ул көн буе аwзы берлән балчық ташый / Балчық берлән матур итеп ойа йасый [2, б. 75]; Батқақ сүзе - 6 мәртәбә: Суыңнан анда батқақ, монда батқақ [2, б. 53]; Җиде қат җир астыннан чығар бақа / Батқақларға, балчық лар ға бата-бата [1, б. 55]; Йығылды ул кисәктән, чөнки батқақтан айақ тайды / Тәкәббер зур борын бик шәп кенә батқаққа қапланды [2, б. 158] һ.б. Былчырақ сүзе - 7 мәртәбә: Йаwасың былчыратып һәммә төшне, ... Синең бар белгәнең җир былчыратмақ [2, б. 53]; Кем атар инде бу милләтнең йөзенә былчырақ [2, б. 116]; Диеп: "Сез бик түбән җирдә, йырасыз былчырақларны" [2, б. 158] һ.б. Иршад (туры юл), җул / йул, раһе. Иршад сүзе 3 мәртәбә кулланыла: Безләри иршад идән Қоръән икәндер, белмәдем [1985, 1, б. 66]; Рөшеде вар, қауле гүзәл, наме Рәшид / Җөмлә бу иршад илә улсын рәшид (Зиһене бар, сүзе гүзәл, исеме Рәшит / Шундый туры юлда баручыны җитәкче ит) [1, б. 319]; Иршатнамә (ишан булу таныклыгы) алыр бу / Зәңгәр йортлар салыр бу / Мин үлгәчтән, доғачы / Булып қына қалыр бу [1, б. 181]. Җул сүзе бер үк шигырьдә 2 мәртәбә кулланыла: Без барасы җулларның ике чите канаулы, ... Менәр идем - таw бийек, төшәридем - җул қыйық [1, б. 318]. Йул сүзе лексема хәлендә 44 мәртәбә, йула, йулға сүзформалары - 14, һәм тагын - 75 мәртәбә кулланыла, йулдаш - 6 тапкыр. Бу сүз төрле мәгънәләре белән файдаланыла. Г. Тукайның беренче шигырьләрендә йул сүзе, берләшеп, яңалыкка омтылу, гыйлем эстәү, уку-язу кебек дәвамлы тырышу мәгънәсе белән: Тәрәққый wә тәғали йулларына улалым қадим (Прогресс һәм күтәрелеш юлларына аяк атлыйк) [1, б. 24]; Тәрәққый идәлем, идеб тәғали, ... Улалым җөмләмез бер йула ғазим (барчабыз бер юлдан тырышып атлыйк) [1, б. 35]; Наданлыққа йул ачмыйқ / бик күп изде, бәдәwам, ... Ачыйқ иттифаққа юл (берләшүгә) / Ушбудыр иң туғры йул [1, б. 45] һ.б. Уку максаты белән йөрү юнәлеше, бу мәгънәдә юл сүзе раһе атамасы белән чиратлаша: Тишек пима, тишек бишмәт илән ул / Буранлы көндә тотмыш мәктәбә йул, ... Күзем дикдем, аңа сөйләдем әшғар / Бу йул илә һәм ихлас итдем ишғар (белдердем), Синең бу вардыгың йул раһе әслаф (галимнәр юлы) / Бу йул илә йитешмеш җөмлә әшраф (олы кешеләр) [1, б. 51]. Раһе сүзе 6 мәртәбә кабатлана: Сезсеңез вар ғомреңезне милләтә тәхсыйс идән / Раһе ғафләттән бези тәхлыйс идәнләр сезсеңез (наданлык юлыннан безне йолып алучы да сез) [1, б. 84] һ.б. Гомер юлының, яшәүнең максаты мәгънәсе авторның "Гомер юлына керүчеләргә" шигырендә йулына, йулда, йулында, йулдан формалары белән 8 мәртәбә кабатланып белдерелә: Кереп киттем ғомер йулына... Әллә мин йөри белмим? / Нидәндер анда мин шатлық, азатлықларны күрмим, ... Тийеш имеш үтәргә изге йулда бу ғомер барсы / Түләү берлән бурычны Тәңремә һәм халқыма қаршы [2, б. 126] һ.б. Яшәү рәвеше мәгънәсендә: Йа Ходай! Қайчан бу золмәтләр бетеп / Йул салырмын күкрәгем берлән этеп [2, б. 42] һ.б. Эш итү ысулы мәгънәсендә: Ул йегетләрне қачырмақ? Бик уңайдыр ул сиңа / Күрсәтимче мин алайса бик асат бер йул сиңа [1, б. 234]; Қурқышып қазыйга тезләндек хәзер / Төрле йул қотлырға эзләндек хәзер [1, б. 281] һ.б. Китаптагы, яки язмадагы җөмлә мәгънәсе: Шиғырь йазғанда һәр йулға минем мәғнәне урлыйлар [1, б. 209]; Укып барган һәрбер йулым, һәрбер сүзем / Була минем йул күрсәткүче йолдызым [2, б. 44]; Йаза шағыйрь, қаләмене қулдан қуймый / Бер йул язып ташлый, тагын берне уйлый [2, 198] һ.б.;йул сүзенең, йөрү өчен җайлаштырылган җир кишәрлеге, хәрәкәт, аралашу башкарыла торган тирәлек дигән, туры-төп мәгънәсе белән дә кулланылуына күпсанлы мисаллар китерегә мөмкин: Җиһанда үлми һәрбер ыңғырашқан / wә йулны тапмый қалмый һәр адашқан [1, б. 232]; Йулда күрсәм, күз йомам, күрмим имеш [1, б. 229]; Тәгәрәп йул уртасыннан таш килә / Таш түгел лә - бер киселгән Баш килә [1, б. 261] һ.б. Атәш (ут, ялкын), ут, йалқын, нар, вулкан, сәкарь, төтен, көл, көл-күмер. Атәш сүзе - 2 мәртәбә: Дулу сәбғы сәмавәт һәп синең аташле әхзанең (Җиде күкләргә кадәр утлы аһыңны атасың син), Заманың инқыйлаб атыйна (үзгәрешләренә) бән һәр дәмдә қалқаным / Бә Хақ бән нар сачәр әтрафә бер атәшле вулканым (Хак (хокук) өчен мин тирә-якка утлар чәчәр утлы вулканмын) [1, б. 60]. Вулкан сүзе 1 мәртәбә кулланыла: Нигә тончықты "Чүкеч" атлы нәҗес вулканы да / Кем атар инде бу милләтнең йөзенә былчырақ [2, б. 116]. Нар (ут, ялкын; тәмуг) - 4 мәртәбә: Йар улыб әғярә сән, әғдая көлдердең бези (Яр булып ятларга, безне дошманнардан көлдердең) / Мөхтәриқ улдым да йандым наре һиҗраныңлә бән (Янып торучы булдым мин, синең аерылып китү утыңда яндым) [1, б. 58]; Наре дүзахдер (тәмуг уты), хәқыйқать, шағыйрең қальбендәми (йөрәгендәме)? / Бу сөаләтең җаwабын эстәрем бән сәндән, и! [1, б. 136]. Барлык мисалларда да нар атамасы шәхси хис-кичерешләрне сурәтләү өчен файдаланыла. Сәқарь сүзе 2 мәртәбә кулланылган: Ғарибдер: әһле ғыйсъяна сөальсез өзлифәт җәннәт (Гаҗәптер: гөнаһлы кешеләргә сорамый җәннәт бирелде) / Вирелде әһле ғаднә йир сәкарьдән - нары көбрадән (Гади җәннәттәге кешеләргә сәкарь тәмугындагы иң зур уттан урын бирелде) [1, б. 140]; Без җүләрме, үзебезне утқа илтеп ник терик? / Бу қызу җирдән чығып, тағын сәкарьгә ник керик? [1, б. 186]. Йалқын сүзе - 10 мәртәбә: а) алтын төшенчәсенең атамасы буларак: И Тәғалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал / Йандыручы бу мөкаддәс җирне - бу йалқынны ал! [1, б. 174] һ.б.; ә) туган якның хатирәсе буларак: Алды дүрт йағымны йалқын, йақмы, харқ итмәде [1, б. 183] һ.б.; б) тормыш фәкыйрьлеге мәгънәсе белән: Тәңре! Йандырма һичкемне бу йалқында [1, б. 194] һ.б.; в) мәхәббәт уты мәгънәсе белән: Туғры килсәм, сүз сөйлим салқын гына / Булса да күкрәк тулы йалқын ғына [1, б. 229] һ.б.; г) иҗат һәм мәхәббәт дәрте сүнү мәгънәсе белән: Һәр минут миннән тели дөнйа күңел җимешләрен / Нәрсә пешсен, булса йалқынсыз күңел, сүнгән күңел [2, б. 5]; Заман кичте, сулар ақты, хәзер йуқ инде ул йалқын / қызу сүнде йөрәктә, мәңгелеккә ул инде салқын [2, б. 15] һ.б.; д) милли хисләрнең куәте мәгънәсе белән: Күпме михнәт чиккән безнең халық / Күпме күз йәшләре түгелгән / Милли хисләр белән йалқынланып / Сызлып-сызлып чыга күңленнән [2, б. 55] һ.б.; е) тормыштагы истибдад (искелек, тирания, деспотизм) мәгъ нәсе белән: Тәндә җаным, чық та Тәңреңә йүнәл, бар, қайт кире! / Китте җаннар азығы, һәм қайтты истибдад кире, ... Бел йанарсыз: җир хәзер йалқынлы истибдад җире [2, б. 128]. Йалқын сүзенең һәр җөмләдә яңа мәгънә төсмере белән кулланылуы аңлашыла. Ут сүзе лексема хәлендә - 22, сүзформа буларак 30 мәртәбә төрле мәгънәләре белән кулланыла: а) тәмуг утында яну дигән дини мәгънәдә: Туктале, алдыңда, дуст, мәхшәр дә бардыр, суд та бар / Каһре Хақ бар; тиз йанар қорсағың - анда ут та бар [1, б. 189]; Билем гаҗиз синең судлашуыңнан / Хиҗаб (хатын-кызның битен ябып йөрүе) қаршысына ут ачуыңнан [1, б. 236] һ.б.; ә) кызу газлар дигән мәгънәсе белән: Алла, Алла! Сақлый күр утдин диләр [1, б. 271]; Ул Дийү күздән йуғалды йуқ булып / Очты Йаңа бистә йаққа ут булып [1, б. 276] һ.б.; б) яктылык мәгънәсе белән: Аwыл қырыйында бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут [2, б. 66]; Күрә болар: йырақ түгел бер ут йана / Утны күргәч иптәшенә әйтә Сарық, ... Ут йанына бүреләр дә килалмаслар, ... Кәҗә, Сарық ут йанына йақын барса / Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә / Өч-дүрт Бүре утырғаннар каршы утқа / Тырышып-тырышып пешермәктә алар бутқа [2, б. 88]; в) милләт яшьләренең кыюсыз дигән мәгънәсе белән: Бара милләт зәғыйфь, абныр- абынмас / Сүнә йәшләрдә ут қабныр-қабынмас, ... Кичә йақты wә милли бер күңелдән / Бүген тычқан утыдай нур табылмас [2, б. 133] һ.б.; г) ут йоту фразеологик бөтен белән, кайгыру хәсрәтләнү мәгънәсендә: Белсә дин, Фатиманы тотмас иде / Көн саке ағулы ут йотмас иде [1, б. 79]; Һәм мине анда дустым көтә / Сағына ул, сарғайа ул, ут йота [2, б. 105] һ.б. Томан сүзе - 9 мәртәбә: Томаннар чықтылар җирдән wә парлар, ... Төшерә искә язның бу томаны / Дөханы ахыр - ахыры заманы (заман ахыры җитүен белдергән актыккы ут-төтен) [1, б. 153]; Төтен төсле, җирдән дә / Күтәреләдер томан [1, б. 214]; Қаплый җирне, тағын да / Түшәлә башлый томан [1, б. 215] һ.б. Дөхан (төтен) сүзе, шушы җөмләдә 1 мәртәбә генә файдаланыла. Төтен сүзе - 13 мәртәбә кулланыла: а) нәрсә дә булса янганда, һавага чыга торган газ атамасы: Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман қайный Қазан / Имгәтеп ташлап саwын, сау эшчеләр сайлый Қазан [2, б. 278] һ.б.; ә) сизелер-сизелмәс кенә күренә торган күгелҗем газ мәгън әсе белән: wә шунда, қайда диңгезләр төтен күк / Булып күренәдер күзләргә күм-күк [1, б. 191] һ.б.; б) акыллы фикер әйтә торган зат, кеше мәгънәсе: Чықты ахры бездән дә бер бөтен кеше / Йахшы аңлап, тәқдир итү читен кеше / Татарда да ғыйрфан уты қабынганны / Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше [2, б. 259]; в) йөрәк яну, мәхәббәт яну тезмәләренең, кайгыру-хәсрәтләнүгә бәйле мәгънәсе белән: Йөрәк йанып, һаwаларға оча төтен [1, б. 204]; Сизмиләр - чықмый төтен тышқа -мәхәббәт янғанын [2, б. 41] һ.б. Көл-күмер, көлләр сүзе 3 мәртәбә: Файдасы йуқ төрле хиссият уты берлән янып / Күңле қалған көл-күмергә әйләнеп, хиссезләнеп [1, б. 296]; Сөйләнде өстемә күп ифтира, бөһтан (яла ягу), усал телләр / Сибелде зур хәкарәт берлә хәтта башыма көлләр [2, б. 13]; Мәхәббәттән эреп шәмдәй үзем, күңлемдәге гөлләр / Йанып җиргә сығылдылар, һаwаға очтылар көлләр [2, б. 178]. Абелхәйәт (мәңгелек, тереклек суы), су, инеш, йылға, чишмә, күл, дәр йа, диңгез, дулқын, чық. Абелхәйәт сүзе 3 мәртәбә төрле мәгънәләре белән кулланыла: Ақыт дық милләтә абелхәйәти / Қапатдық шимди без бабел мәмати (бикләттек үлем ишеген) [1, б. 128]; Йә сихерле шишәдән абел хәйәт эчмәктәме? Мәст улып, аляме дөнйадан (дөнья газапларыннан) тәм ам кичмәктәме? [1, б. 161]; Қытай кясәләрендә ақ, қызыл төсле шәр аб лар бар / Терел, эч тә күңел ач - анда һәр абелхәйәтлар бар [1, б. 291]. Су сүзе лексема буларак - 30, сүзформа хәлендә 27 мәртәбә кулланыла: а) табигатьтәге сыекчаның атамасы дигән туры-төп мәгънәсе белән: Элекке заманда җир йуқ, су гына булган, диләр [1, б. 213]; Тирләп эссе көндә койнырга теләп / Бер кеше салқын су алды бер чиләк / Өст-башын салған; wәләкин шикләнә / Су салырға тәнгә, чөнки чиркәнә, ... Нишләсен мискин суық су қурқыта [1, б. 229] һ.б. "Су анасы" шигырендә Су анасы атамасы - 6, су сүзе тагын 4 мәртәбә кабатлана: Җәй көне. Эссе һаwада, Мин суда йөгрәм, йәзәм / Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм, ... Йөгреп чықтым судан, тиз-тиз киендем өс-башым [1, б. 283] һ.б. Йылға сүзе - 2 мәртәбә: Диде Йаңғыр да: "Һәр көнне йаwармын / Қара җирне йүешләр, йылғалармын" [2, б. 53]; Боз һәм қар эрде / Сулар йөгерде / Йығлап йылғалар / Йәшләр түгелде [2, б. 147]. Инеш сүзе 2 мәртәбә сай, кечкенә елга дигән мәгънәсе белән кулланыла: Халқының эчкән суы бик кечкенә - инеш кенә [1, б. 168]; Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, қырың [1, б. 183]. Чишмә сүзе - 11 мәртәбә: а) җир астыннан бәреп чыга торган су чыганагы дигән туры-төп мәгънәсе белән: Алып чишмә суын түк, сип тә уйна [1, б. 102]; Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, қырың [1, б. 183] һ.б.; ә) тасвири чагыштыру чарасы: И күңелнең шаулап акқан чишмәдән сафрақ чағы / И ғомернең нурланып үскән йәшел йафрақ чағы [2, б. 224]; Ақмый тышқа мәгънәләр кипкән күңелнең чишмәсе [2, б. 265] һ.б. Күл сүзе лексема буларак - 14, сүзформа буларак 17 мәртәбә кулланыла: а) күпчелек очракта Кабан күленә нисбәтән, "Печән базары..." әсәрендә - 8, "Казан вә Кабан арты" шигырендә - 8, шул ук исем белән, башка шигырьләрдә - 2 мәртәбә, Черек күл дип 1 тапкыр кабатлана; ә) табигать күренешен сурәтләү: Тын ғына йатқан, йалыққан, төн буйынча көн көтеп, ... Йалтырап, җәйлеп йата күлләр, сихерле көзге күк [2, б. 97]; Қорылық һәр урыннарда. Кибә wak-wak қына күлләр / Шиңәргә йөз тота қырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр, ... Ағачлар астына сығна балалар барчасы бергә / Алай да булмаса, барсы төшәләр сикрешеп күлгә [2, б. 121] һ.б.; б) "Шигърият һәм нәсер" шигырендә күл сүзе, ай, йолдызлар кебек үк, шигърият һәм тормышның капма-каршы булуын тасвирлау чарасы буларак 4 мәртәбә кулланыла: Йәмле кичтә күл буйында ултырам / Балқыйдыр ай, йалтырап тын күл йата, ... Күлнең артында берәw моңлап көйли, ... Күктә шаwлап қошлар үтте бер көтү / Тиз булыр күл һәм қойашның қаwшуы [2, б. 176] һ.б. Дәрйа сүзе - 3 мәртәбә: Дәрйаларда бозлар аға таw-таw булып [1, б. 55]; Зате пакең нәрдәдер? Дәрйадамы, сахрадамы? [1, б. 149]; Ислах дәрйасында йөзсен безнең кораб / Китсен туғры, ғыйрфан җәзирәсен (белем утравын) карап [1, б. 201]. Диңгез сүзе - 19 мәртәбә: а) табигать күренешенең атамасы: Бераздан диңгез өстендә / Қара, йәмсез болытлар булдылар пәйда, шул ук хиндә [1, б. 254]; Wә шунда, қайда диңгезләр төтен күк / Булып күренәдер күзләргә күм-күк [1, б. 191]; Тамчы-тамчы тамған судан / Тирән диңгезләр булыр [1, б. 308] һ.б.; ә) тасвирлау чарасы буларак: Мәwҗе-мәwҗе улмазди, болғанмазди ғыйшқың диңгезе [1, б. 147]; Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби [1, б. 168] һ.б. Дулқын сүзе 9 мәртәбә кулланыла: а) туган якның хатирәсе буларак табигать күренешенең атамасы: Бәрсә дә дулқыннарың, һич алмады, гарқ итмәде (батырмады) [1, б. 183]; Йар башыннан тыңладым мин бер суның дулқыннарын [1, б. 259]; Сахра, болын, игенлекләрне су басты / Һәрнәрсәгә урын булды дулқын асты [2, б. 59] һ.б.; ә) тасвири чагыштыру чарасы буларак: Шағыйрь ғомре хәсрәт, қайғы күрсә күрер / Дулқынланмый тормый ич соң өлкән диңгез [1, б. 175]; Үз- үзеннән разый булыр, йәш күңел дулқынланыр / һәм дийәр: ай-һай, матур мин, кем алыр, тик кем алыр [1, б. 180]; Бу дулқыннар қубарса да шаw-шу ғawғa / Һөҗүм итеп килсәләр дә, охшап йаwға [2, б. 59] һ.б. Чық сүзе - 1 мәртәбә: Аннан соң тағын / Төшкән чық төндә [2, б. 71]. Мисаллардан күренгәнчә, күк йөзе җисемнәрен һәм һава хәлләрен белдерә торган төшенчә атамалар, һәрдаим, берсе икенчесе белән бәйләнеш-мөнәсәбәттә, яисә тезелеп, яки парланып кабатлана: а) туры-төп мәгънәсе белән файдаланыла, ә) төрле максатларга ярашу йөзеннән, мәгънә эчтәлегенең күләме киңәйтелә, сүзмәгънәнең денотат өлеше сакланган хәлдә, сигнификат өлешенең колачы зурая. Үсемлекләр дөньясына караган төшенчә-атамалар. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә. Бағ / бостан: Хәлық иделеб ике бақ, җәннәт мисал, ... / Ике бостан дәхи - аның сулыдан / Әйләмешде мисале җәннәт Ғаден [2002, б. 70]; Ике бағның арасында, тиз-тиз, / ... Хақ Тәғалә анларның бостанына [б. 73] һ.б. Ағач: Боның илә дүнмәз исә ул әгәр / Дүкәсез ағачыңызлә сәрбәсәр! [б. 96]. һ.б. Сүз сөрешеннән ағач сүзенең 'таяк' мәгънәсендә кулланылуы аңлашыла. Гөлзар: Нитә Һамруд ғаләме нар әйләде / Хақ Тәғалә аны гөлзар (чәчәклек) әйләде [б. 72 һ.б. Чәчкә / сәшкә: Нә ғаҗәп - пешкән йимешдин бу йәш wақыт / Аһ, булдым сәшкәдәй (чәчәкдәй) қыйммәтле дәwрәндин җөдә (заманнан) [2002, б. 47] һ.б. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә. Ағач: Бәһар мәүсиме гәр кәлсә, ағачлар уқылар сәна / Бөек шадлық бу көн бәңа / Бу шатлық күрнә һәр сүздә [1988, б. 81] һ.б. Бағ: Миңа бердер: қайа булсам / Бағ алмадай пешеп тулсам [1988, б. 76]; Йәшел чирәм бу җәй чағы / Безем илнең Ирәм бағы / Гөлстан мәwсиме кәлде [б. 80] һ.б. Гөлстан: Гөлстан мәwсиме кәлде [1988, б. 80]; Гөлстан чәчәк атқанда / Тулы ай йирә батқанда / Ки уйлап аны йатқанда / Килеп баса Гөлстаным, ... Гөлстан - исме бик матур / Үзе гурничада йатыр, ... Гөлстан гөлчәчәк атқан / Ике бите эчкә батқан, ... Гөлстан - төп гөлем булғыл! / Мәнем лә бер генә қунғыл [1988, б. 116] һ.б. Гөл, гөляб: Әгәр чәйеңне килтерсәң / Ачылыр бағдагы гөлтик [б. 86]; Қызыл гөл булмаса иде / Қызарып тулмаса иде / Шул айырылу белән үлем / Икесе булмаса иде [б. 94]; Сәңа тәэсир идә хуб буй / Ничек тәэсир идә гөляб (гөл суы) [1988, б. 282] һ.б. Сачәк, чирәм: Сачәк бер wақыт атадыр / Қойыла, йиргә йатадыр / Кибәдер-қорып қатадыр / Көзенә керсә йә яриндә [1988, б. 72]; Йәшел чирәм бу җәй чағы [1988, б. 80] һ.б. Қамыш: Йазарға бән қаләм алдым қамышдин [1988, б. 77] һ.б. Қамыл, қатут, тигәнәк: Қамыл эчендә лапырдап / Йүеш балчықта чапырдап / Йөрисең лә сән аһылдап / Җыйып көлтә Җәмиләкәй / Ойық-чабата кигәләп / Йөрерсең қатутқа (катыут / каты үлән) тигәләп / Сырышыр тағы тигәнәк [б. 82] һ.б. М. Акмулла иҗатында. Алмағач: Шул көйгә Ахирәткә күчеп китәр / Бер пешкән алмағачка асылмаса [б. 48] һ.б. Гөлгезар: Кемен сәйр иттереп багда / Мәкамен (урынын) гөлгезар әйләр (гөлбакча итәр) [б. 46] һ.б. Сәшкә: Нә ғаҗәп - пешкән йимешдин татлыдыр бу йәш wақыт / Аһ, булдым сәшкәдәй (чәчәкдәй) кыйммәтле дәwрәндин җөдә (заманнан аерылган) [б. 47] һ.б. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә ағач, ботақ, тамыр, йафрақ сүзләренең кулланылышы. Ағач сүзе лексема, сүзформа, сүз тезмәсе булып 30 мәртәбә кулланыла: а) табигатьтәге күпьеллык үсемлекнең атамасы дигән туры-төп мәгънәсе: Қатқан, туңған ағачларны хәзер қара / Һәрбересе йәшәрешеп йафрақ йара, ... / Һәр ағачта сандуғачлар сайрар имди [1, б. 55]; Искән әкрен җил белән йафрақ, ағачлар қалтырый [1, б. 158]; Сарғайадыр көз көнендә һәр ағач йафрақлары [2, б. 52] һ.б; ә) сурәтләү чарасы буларак: Мисле шул: урман эчендә бер йәшен сукқан ағач / Бер хәйәтының суы қорғач, йүешлек булмағач, ... Инде ул мәңге тамыр җәймәс, ботақланмас тагын / Берйа сүнде - икенче кәррә йармас йафрағын [1, б. 296]. Тамыр сүзе әлеге җөмләдә 1 мәртәбә генә файдаланыла. Ботақ сүзе 4 тапкыр кабатлана, 3 мәртәбәсендә шәхси рухи халәтне тасвирлау чарасы буларак файдаланыла: Туңып беткән ағачның йап-йаланғач бер ботағында, ... Төшәр-төшмәс торадыр соңға қалған бер генә йафрақ [2, б. 64]; 1 мәртәбә агач кәүсәсеннән үсеп чык кан ян үсентенең атамасы дигән туры-төп мәгънәдә: Өй түрендә шул заман сайрый ботақта сандуғач [2, б. 83]. Йафрақ сүзе - 14 мәртәбә кабатлана: а) югарыдагы мисаллардан күренгәнчә, агач сүзе белән берлектә, табигый туры-төп мәгънәсе белән кулланыла, һәм тагын: Җил исми аз ғына да, бер генә йафрақны селкетми [2, б. 121] һ.б.; ә) тасвири чагыштыру максаты күздә тотыла: Қыш, буран, салқын һаwа, йафрақ қадәрле қар төшә [1, б. 145]; йафрақ төсле сары йөзләрең [2, б. 36]; И ғомернең нурланып үскән йәшел йафрақ чағы [2, б. 224] һ.б.; ботақ, тамыр сүзләре белән берлектә, шәхси рухи-халәтне сурәтләү чарасы буларак: Күпме моңлансам милли ағачлар өстенә / Барсы қорған - бер генә йуқ җанлысы, йафрақлысы [2, б. 150] һ.б. Алмағач, тал, усақ, йүкә, қайын, чыршы, нарат, қаләмфер. Алмағач сүзе 10 мәртәбә кулланыла: Арғы йақта алмағач, бирге йақта булмағач [1, б. 249]; Үсә, пешә, тәмле була алмағачның алмасы [1, б. 251]; Шул wақытта өй түрендә бақчада бер Алмағач [2, б. 84] һ.б. Усақ, йүкә сүзләре - 1 әр, қайын сүзе - 3 мәртәбә (югарыдагы мисаллардан тыш): Бақча эчендә пар қайын, йара йафрақ йыл сайын [2, б. 159]. Қаләмфер сүзе - 1 мәртәбә: Қаләмфер күк қара сачең майлап, тарап үреп сал [1, б. 318]. Каләмфер, кәләмпер, кәләмфер, гвоздика [Әхмәтьянов, 20015, б. 359]; сирень [Татар теленең аңлатмалы..., 1979, 2, б. 43]; канәфер - каранфөл [Татар теленең аңлатмалы..., 1965, б. 202]. Гөл, гөлләр, гөл-ганҗәләр, гонҗалар, гөлзар, ал-гөл, чәчкәләр, чәчкәм, чәчәк, рәйхан, лаләләр. Гөл сүзе 7 мәртәбә кулланыла: Қадре гөл былбыл шинас (белер) һәм җәwһәр җәwһәри (асылташ кадерен - белгече) [1, б. 100]; Җил йәшәрмәс, гөл ачылмас - төшми йаңғыр тамчысы [1, б. 257]; Кем белер қадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса / Наз итәр кемнәргә гөл - қаршында былбыл булмаса [1, б. 305]; Гөл йөзеңә күзләрене теккән бар да [2, б. 149]; Гөл кеби сүзләр чәчәбез ақчалы ахмаққа без [2, б. 234] һ.б. Гөлләр сүзе - 10 мәртәбә, а) табигатьтәге гүзәл күренешнең атамасы мәгънәсе белән: Ачылмыш йаңы гөлләр, бәһрәләр зар (Әле генә гөлләр ачылган - язлар көнләшер) [1, б. 38]; Берлә бергә үсә аллыгөлле гөлләр, гонҗалар (чәчәк бөресе) [1, б. б. 168]; Һәр төшенә бақчалар, гөлләр, гүзәл исләр кереп [2, б. 241] һ.б.; ә) шәхси-рухи халәтне тасвирлау чарасы буларак: Мәхәббәттән эреп шәмдәй үзем, күңлемдәге гөлләр / Йанып җиргә сығылдылар, һаwаға очтылар көлләр [2, б. 178] һ.б. Гөл-ғанҗәләр - 1 мәртәбә: Йаз башы дип, башны қалқытмағыз, и гөл-ғанҗәләр [2, б. 128]. Гөлзар (чәчәклек) - 2 мәртәбә: Ачыл, гөлзаре әхрар! Нәғмә саз улсын бәлабилең / Ки истиқбале милләт раушан улсын ләйле камрадан (Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың сайрасын / Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә якты булсын) [1, б. 142]; Кереп гөлзарыңа бән дә тәнаwел иттем әсмарең (Гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин дә авыз иттем) [1, б. 70]. Лалә сүзе -1 мәртәбә: Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, лаләләр [2, б. 97]. Чәчкә / чәчәк сүзе - мәртәбә кулланыла, а) туры - төп мәгънәсе: Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез / Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез [1, б. 110]; Ақ, қызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр / Һәр тарафқа тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр [1, б. 168]; Чәчкәләр атсын өмид бақчамда ал гөлләр минем [1, б. 231] һ.б.; ә) тасвири чагыштыру чарасы: Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да / Йаw ыз тәқдир, қаты тәқдир, суық тәқдирем астында [2, б. 64] һ.б. Әсмар (җимеш), җиләк: Кереп гөлзарыңа бән дә тәнаwел иттем әсмарең (гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин дә авыз иттем) [1, б. 70]; Урманында қып-қызыл қура җиләк тә, җир җиләк [1, б. 168]; Сағыну түгел, сарғайырсың - җиләк пешкән айларда [1, б. 318] һ.б. Қамыш сүзе - 1 мәртәбә: Куйы қамыш арасындин бақа-бақа (карый- карый) / "Бақа-қақа, бақа-қақа", - дийәр имди [1, б. 55]. Хайваннар дөньясына караган төшенчә-атамаларны белдерә торган конкрет мәгънәле сүзләр. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи..." әсәрендә: а) йорт хайваннары атамалары: Хинзир (дуңгыз): һәр зәвате (нәрсәне) йиделәр хинзир мисал [2002, б. 72]. Сәк (эт): Һәр бере җәсәдә иде сәк (эт) мисал [б. 73]. Йурға: Йурға қатырлар кеби, қанда йөреш [2002, б. 90]. Кәҗә: Бер кәҗә баласы - кимеш туныйде / Йағруның бетләр бетермеш, хун иде [б. 105]. Хәр (ишәк): Чағырубән, бакирубән, хәр мисал [б. 75]. ә) кыргый хайваннарнар атамалары. Сәғләбия (төлке): Кем белерсән: ошбу дөнйа кәсрәте / Би исан китмәкең, ахыр афәте / Сәғләбия нәтде дөнйа кәсрәте / Нәйләде Қарунны дөнйа дәwләте / Дәхи Фирғаwенне бу дөнйа кәсрәте [б. 62] дигән юлларда, дөньялыкның кәсрәте-дәүләте имансызлыкка китерә, төлкедәй алдый дип белдерелә. Базарда карбыз төше сатып баегач, үзен "Галәм Алласы - ул мин" дип белдергән Фиргавеннең исеме башта Капус була, мәрхәмәттән мәхрүм ителгән, каргыш төшкән мәгънәсен белдерә торган ләгыйнь һәм пычрак дип атала [1889, б. 3, 2002, б. 63]. Автор бу хикәясендә, акча, байлык туплау, комсызлыкның куркыныч көч булуын укучысына җиткерү өчен, берсе икенчесенә каршы куела торган конкрет тарихи шәхесләр, аларның исем-шәрифләре һәм иҗтимагый тормыштагы дәрәҗәләрен белдерә торган субъектив төсмерле абстракт мәгънәле сүзләр белән беррәттән, халкыбызның җанлы сөйләмендә, әкиятләрендә еш кабатлана торган хәйләкәр төлке сүзен файдалана. Бүре: бүре wә йылан [б. 70]. Қаплан: Қальғаға йапыштылар, қаплан мисал [б. 74]. Қош-қорт, бөҗәк: Улмас иде анда һич муш (тычкан) wә ча йан / Бөрчә wү чикердә, бүре wә йылан [б. 70]; һәм йуллады- чикердәне, сычқан илә [б. 71]; Қылды чикерткәләргә әмере, һәман / Мушлара әмер итде анларлә бәһәм [б. 74]; Аны бер қош дәхи ала китә [б. 91]. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә: а) йорт хайваннары. Гөрбә, мышық (мәче): Ғосати доту чөн гөрбә (мәче) / нәчек ул күтәрәдер муш (тычкан) [б. 304]; ә) кыргый хайваннар. Арыслан: Арысландай йегет-иргә / Батып бетсә дәкан тиргә [1988:б. 75]. Мари: Ки иблис мари, чөн мари (елан) / Аны, дуст, әйләсәң йари [б. 275]. Қош-қорт, балық: Моңайып сайрыйдыр қошлар / Асыл җәй фаслы булганда [б. 80]; Аның гыйшқ уты тотқан / Балық кеби суда йөзмәй [б. 116]. Таwис / тутый / ғәндәлиб: Йөзләри шәмсеқәмәрди, мисле таwис рәфтәсе (йөреше) / Аузы хуш ғәндәлибди (сандугач / былбыл), тутый кебек гөфтәсе (сөйләшүе) [б. 134]. Порақ (мифик җанвар): Порақ илән очар ула / Керүбән гяһан бер йула [б. 303]; Бойура чарийарыйна / Порақлар вирә барыйна, ... Порақлән кидәләр сәйрә / Күрәчәк оралар нәғрә [б. 304]. Акмулла иҗатында хайваннар дөньясына караган сүзләр еш кабатлана. Йорт хайваннары: Дүрт айақлы мал, бийә, йылқы, толпар, йолдыз-қ ашқа, қуй, җылқы, мәтай, арғамақ, турайғыр, туры. Дүрт аяқлы мал: Ул үзе дүрт айақлы малдай икән [б. 23]; Инша Аллаһ, усы мал (тояклы хайван) булмасмы дип / Искатға (ташламага) чығарыр бер күзе суқыр [б. 89] һ.б. Бийә: Һәр фәннең бер сайланған риҗале (ир-егете) бар / Иясе серен белер биясенең [2001, б. 20] һ.б. Йылқы, толпар, йолдыз-қашқа, җылқы: Wәләкин Мәрҗанинең эше башка / Йылқының толпарыдай йолдыз-кашқа [б. 26]; Йорт бозған үсәкчеләр ярамаған / Җылқыны қорчанғыдай алалаған [б. 72]; Қуй-җылқыдан остарлар (тотарлар) Ақсақ-чатан [б. 89]; Җылықчылар муйнымызға қорық салған [б. 89] һ.б. Мәтай, аргамақ: Менеп һиммәт мәтаййасын (аргамагын) / Мәһабәт җилдереп байлар [б. 43]; Арықды аса (шөпшә) басқан арғамағым [б. 73]; Турайғыр, туры: Әман булса, сезгә қайтыр турайғырың [б. 57]; Тумағасы (йөгәне) - көмештән, турың (айгырың) - алтын [б. 81]. Үгез, бока: Қотырып нәфсең буйлап киткән йаман / Йуан муйын үгездәй җиккән йаман [б. 31]; Боқаларны сөзештереп, бақ-бақ булып / Мөселман сыерлары қысыр қалған [б. 39]; Сыйыр, бәкәр, мөчкә: Эчемез қарт бәкәрнең буазындай / Телемез җәһ әннәмнең шуазындай (ялкыныдай) [б. 51]; Байлаған сыйыр малдан ике мөчкә / Байғыс мөчкә (тана) арықлықтан торыр көчкә [б. 90] һ.б. Бозаw: Бозаw уылып уйнақласа, утқа басар / Тик йатмасаң, төштең инде безнең күзгә [б. 34]; Җилмайа, төйә: Дин җулында җилмайәдәй (юыртак дөядәй) җуртақ булсын [б. 53]; Төядән бирә қалса - қутыр атан (атап куяр) [б. 89]; Мысық: Мысық (мәче) да тычқан күрсә - йурғалаған [б. 62] һ.б. Эт, қанчық: Қотырган эт һаwа қарап өргән менән / Асманда торған айның нуры китмәс [б. 28]; Бәлки бераз яхшырақ булыр идең / Син күрсәң үз-үзеңне эттән йаман [б. 31]; Үземне эт, дуңғызға хисаб итсәм / Үземне ул wақытта мактағаным [б. 32] һ.б. Дуңғыз: Үземне эт, дуңғызға хисаб итсәм / Үземне ул wақытта мақтағаным [б. 32] һ.б. Химар: Әгәрчә булса ул диндар / Аны гүйә химар (ишәк) әйләр [б. 44] һ.б. Күркә, таwық, қураз: Қотырып һәркемгә қампайамыз / Симерткән күркә-таwық қуразындай (әтәчедәй) [б. 51] һ.б. Кыргый хайваннар: бүре, қуйан, қарсақ (дала төлкесе), төлке, арыслан, апан (аю), йылан, әсәд, қасқыр (бүре), ақ марал, қабан: Мин бер арық бүредәй җилеп йөргән / Қуйан, қарсақ, төлке исен сизеп йөргән [2001, б. 12]; Төлкедәй йөгерекмен дип ашсаңыз да / Сыйрақтан ала торган мин бер таз (елгыр) эт [2001, б. 17]; Арыслан берлә алышып арықлаған / Хәсәд (көнчелек) берлә сарғайган аҗарсыз (аждаһа) сез [б. 19]; Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез / Без бүредәй төштек инде эзеңезгә [б. 36]; Йыландай зәһрен сачқан мулла сезме? [б. 34] һ.б. Кош атамалары. Былбыл, лачын, шаһбаз, ак шонқар, тойғын (ау кошы), турғай, қарақош, сайысқан, саwысқан, қарға, җабалақ, қозғын, ара, байғыс, туқыран: Һәр җандар (җан иясе) сәйран сәбилендә (юлында) / Былбыллар җәwлән қылыр сәрирендә (оясы тирәли очып сайрап йөрер [б. 16]; Wәләкин һәр қош очып лачын булмай [б. 18]; Шаһбаздай (лачындай) йалтыраған бер шонқарлар / Тойғынның (туган дип атала торган ау кошы, каракош) айағындан әлгәндәйләр [2001, б. 21]; Турғайның тозағына лачын төшмәй / Һаwада ул бер шоңқар-әйләнә очқан / Без йөрәмез қара қоштай эзләп тычқан / Төл келәр анда чыдап торалмайлар / Гүйә бер киң апаннан (симез аю) йөрәге очқан [б. 27] һ.б. Бөҗәк атамалары. Қырмысқа, чайан: Без - қырмысқа, сез Сөләйман булғанда да [б. 13]; Чайандай чыдай алмай чағарсыз сез [б. 18]; Адашқанда кәиз килеп балға төшкәй / Мин байғыш (мескен) бер қырмысқа ғарық булған [б. 23] һ.б. Чебен, ара, аса, қуңғыз: Қара чебен сау җиргә күз салмайды / Бар булса җаwыр-қутыр-анда қунар [б. 48]; Чебендә-чага торган ара (шөпшә) җаман [б. 72]; Арықды аса (шөпшә) басқан арғамағым [б. 73] һ.б. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә. Йорт хайваннары: Ат, сыйыр, үгез, бозаw, кәҗә, сарық, қуй, қузы, песи, мәче, мийәwбикә, эт, көчек, маэмай, Ақбай, ишәк, чучқа, дуңғыз, фил һ.б. Ат сүзе лексема хәлендә - 26, сүзформа буларак 16 мәртәбә кабатлана, күбесе эре терлек, йорт хайванының атамасын белдерә, туры - төп мәгънәсендә кулланыла: Атың бар бик начар / Өч тәңкә торырлық [1985, 1, б. 31]; Минем чалмам астында ат урларға җөгән бар [б. 123]; Җиктереп пар ат, Қазанга туп-туры киттем қарап / Чаптыра атларны кучер, суққалап та тартқалап [1, б. 158] һ.б. Фразеологик бөтеннәр булып кулланыла: Мәғариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат [1985, 1, б. 24]; Қайwақыт мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем / Син ағач ат өстенә атландыручы булмасаң [б. 148]; Алданған һәм ағач атларға атланған [1, б. 195] һ.б. Мәсәл/тәмсил жанрында язылган шигырьдә кулланыла: Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана [2, б. 85] һ.б. Сыйыр сүзе белән кушма сүз 1 мәртәбә кулланыла: Ат-сыйыр күрсә Арыслан, иткә тиз әйләндерә / Мөттәфиқ безнең Мәче тик күзләрен йөртеп қала [2, б. 193]. Сыйыр сүзе 11 тапкыр файдаланыла. "Күк сыер" шигырендә 3 мәр тәбә кабатлана [1, б. 237]: а) йорт хайваннары санап кителә: Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарықларың [1, б. 183]; Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә / Бер дә йанмый күзләрем атлар, сыйыр һәм үгзенә [2, б. 195] һ.б.; ә) сурәтләү чарасы - чагыштыру буларак: Мөхәррир, наширы кемдер сыйырмы әллә ишәкме? [1, б. 152]; Шуны чистартмағансың: җә, хатынмы син? Сыйыр бит син! [2, б. 9] һ.б. Үгез сүзе 2 мәртәбә кабатлана (югарыдагы мисалларны кара). Бозаw сүзе 3 мәртәбә файдаланыла: Утырып сез бозаwлар берлә бергә / Лықылдыйсыз иҗекне бергә-бергә [1, б. 96]; Ник бүген барча бозау Қорән үбә, Қорән ялый? / Хәзрәти шаһ, бел ки биш-алты йәмин йотқан бүген [1, б. 297]; Ач бозаудай тиз генә Қорән йалап та ант итеп / Күп wақыт йозрық, тайақлардан қотылган Мостафа [2, б. 211]. Кәҗә сүзе - 35, сарық сүзе 23 мәртәбә кабатлана. Бу сүзләр "Кәҗә белән Сарык хикәясе"ндә 18 мәртәбә парлап кулланыла: Асрағаннар бер Кәҗә берлә Сарық / Болар булған берсеннән дә берсе арық [2, б. 87-89]. "Кәҗә тугрысында" дигән шигырьдә кәҗә сүзе - 12, "Гали белән Кәҗә" дигән шигырьдә 12 мәртәбә кулланыла. Сарық сүзе тагын сатирик-тәнкыйди шигырьдә дә очрый: Йуп-йуаш, муйнын бөгеп йөргән сарықлы бер сарық / Монда қайтқачтын симергән, чучқа булган Мостафа [2, б. 211] һ.б. Қуй, қузы сүзе 3 мәртәбә файдаланыла: Туныйм сине - қуй итим (вай дөнья) [1, б. 125]; И Ходай! Мәғлүм сиңа, тик йахшылықта қасдым ыз / Зикремездер: қазы, қузый, йәш кенә қыз, қаз, қымыз [1, б. 206]; Ул күрә қуй қойрыгын да: "Нинди шешкән!" - дип қуйа [2, б. 239] һ.б. "Мияубикә" шигырендә песи сүзе 29 мәртәбә кабатлана [2, б. 162-169] һәм тагын 7 тапкыр кулланыла: Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи / Безнең өйдә без җидәw: безнең песи - җиденчесе [2, б. 103] һ.б. Мәче сүзе - 11, "Тәмсил" шигырендә 5 мәртәбә кулланыла: Шул заманнар әллә қайдан килде чықты бер Мәче / Қаршылыйлар: "Әйдә безгә иттифаққа кер, Мәче" [2, б. 193] һ.б. Тычқан сүзе 15 мәртәбә кулланыла. "Сөткә төшкән тычкан" шигырендә 5 тапкыр кабатлана: Ничектер, белмимен, бер көн идән асты қошы-тычқан / Йығылған да келәттә, бер табақ сөткә килеп төшкән [1, б. 179]; "Мияубикә" әсәрендә 6 мәртәбә кулланыла [2, б. 162-169]; Кичә йақты wә милли бер күңелдән / Бүген тычқан утыдай нур табылмас [2, б. 133] һ.б. Көчек сүзе - 3 мәртәбә: Көчек! Зинһар, дим, өрмә филгә каршы [1, б. 167]; Син дә шул диңгез йарында, и ағу йоткан көчек [1, б. 233]; Мисле қорчаңғы көчек, читкә сөрелгән Мостафа [2, б. 211]. Фил сүзе 1 мәртәбә кулланыла: Тән үстерсәң - җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин [1, б. 207]. Маэмай сүзе 4 мәртәбә файдаланыла: Безнең рәхәт тора, сафа сөрә, ... Йалқаw маэмай! Ул аларны тормый қуып [2, б. 107]; Әйдәле, Ақбай! Өйрән син, арт айағың берлә тор, ... Ах, җүләр маэмай! тырыш йәшләй, зурайғач җайсыз ул... [2, б. 109] һ.б. Ақбай сүзе әлеге җөмләдә генә 1 мәртәбә кулланыла. Эт сүзе 35 мәртәбә кабатлана: Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сарықларың [1, б. 183]; Барча пак инсанға биш ел этчә өргән Мостафа [2, б. 211]. Ишәк: Булғаны хәлдә надан, тик бер қызыл башлы ишәк / Тәртәбезгә ат булып, алдап җигелгән Мостафа [2, б. 211]; Эт кеби һаwлап йаманым, күз йомалар йахшымы [2, б. 219]; Тик китә қайчақта кәйфең, хакимең булса ишәк [2, б. 240]. Чучқа, дуңғыз: Монда қайтқачтын симергән, чучқа булган Мостафа [2, б. 211]; Шунда қытқылдый әтәч, мырқылдый шунда дуңғызы / Шундый хурлықта, хәқарәттә мәхәббәт йолдызы [2, б. 241]; Кыргый хайван атамалары. Арыслан, йулбарыс, қаплан, айу, бүре, төлке, қуйан, таwшан, әрлән, тийен, йомран, поши һ.б. Арыслан сүзе 11 мәртәбә очрый: Шәкерд, студент - бары / Дарға асылғаннары / Сез бу арысланнарый / Онытмағыз тидийә [1, б. 40]; Анлара қаршы қаләм тартанлар - арыслан имеш / Анлари тәқдис идән (изге санаучы) таушан икәндер, белмәдем [1, б. 66]; Миңа қол анда бар җанвар: арыслан, хәтта қапланнар [2, б. 14] һ.б. Таwшан, қаплан сүзләре - 1 мәртәбә, шушы җөмләдә генә кулланыла. Дуст кушылдылар Арыслан берлә бер көн Йулбарыс [2, б. 193]; Ат-сыйыр күрсә Арыслан иткә тиз әйләндерә [2, б. 193] һ.б. Йулбарыс сүзе - 6 мәртәбә: Қанечкеч ул wә йыртқыч йулбарыстан / Қачармы йулбарыстан бер арыслан [1, б. 232]; Йулбарыс, күрсә ишәк-қуйны, тиз үк йыртып ала [2, б. 193]; Без суғышта йулбарыстан көчлебез / Без тынычта аттан артық эшлибез [2, б. 269] һ.б. Айу сүзе - 1 мәртәбә: Йуқ түгел айу, бүре; төлке - җиһан қортқыч та бар / Һәмдә бар монда қуйан, әрлән, тиен, йомран, поши [1, б. 169]. Әрлән, йомран сүзләре дә әлеге җөмләдә 1 мәртәбә кабатлана. Бүре сүзе - 44 мәртәбә кулланыла: Ғомер итә бүре кеби, урманнарда [1, б. 87]; Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сариқларың (карак ларың) [1, б. 183]; Нашир исә, читлектәге бүре төсле [1, б. 194] һ.б. "Кәҗә белән сарык хикәясе"ндә бүре сүзе 20 мәртәбә кабатлана [2, б. 87-89]: Һәр қара нәрсә -бүре һәм һәр майақ булды қарақ [2, б. 230]. Төлке сүзе - 6 мәртәбә: Қайда ул төлке толыплар, қайда, ай-һай, туннары [1, б. 145]; Ниһайәт қарыны ачқач, Төлке дус бер бақчаға керде, ... Боларға хәйләкәр ач төлкенең күзләр йана уттай [1, б. 258] һ.б. Қуйан сүзе 11 мәртәбә кулланыла, 7 се - "Бичара куян" шигырендә: И Қуйан, қурқақ Қуйан, йомшақ Қуйан [2, б. 110] һ.б.; Қайдадыр йөгрә иде қырлар буенча бер қуйан / Дүрт айақлы һәм қанатлы дошманыннан қурқудан, ... Мин куйаннан да җиһанда бар икән дип қурқучы! [2, б. 229] һ.б. Тийен сүзе 2 мәртәбә: Байлар кигән тийен толып, төлке толып [2, б. 262] һ.б. Поши сүзе - 2 мәртәбә: Тора хан қыз күзе алдында қурқынған поши төсле [1, б. 290]. Җылан сүзе - 7 мәртәбә: Аз ғына артса чигеннән уйнашып үбешү, қочу / Сызғырасың син җыландай: "Туқта, туқта, җитте, чү!" [2, б. 185]; Күп "җыланнар" сызғырып читтән қарыйлар бәхтемә / Борла-сырла, бәдбәхетләр, үрмәлиләр тәхтемә [2, б. 219]; Көн буйы йатқан иде, үлгән җылан күк, йул тыныч [2, б. 230] һ.б. Бақа сүзе - 6 мәртәбә: Җиде қат боз астыннан чыгар бақа / Батқақларға, балчықларға бата-бата, ... Шул бақалар йарға чығып бақылдаша [1, б. 55]. Күп wақытта сискәнәм, йаңлыш тотып қош дип бақа [1, б. 231]; Төштеләр ярдан суга барлық бақалар "шып та шып" [2, б. 229] һ.б. Балық сүзе - 6 мәртәбә: Йалтырыйдыр санки нурдан бер балық / Бер фәрештә күңледәй пактер қулың [1, б. 235]; Күрәм диңгез төбен, уйнап-йөзеп йөргән балықларны [2, б. 13]; Көймә бата; йота торған балық өчен / Фида булган мөрәwwәтле (үзен-үзе кызганмаучы) бер җан кирәк [1, б. 299] һ.б. Кош атамалары. Кош, кош-қорт, төн қошы, акқош, күке, күгәрчен, сандуғач, бәлябил, қарлығач, былбыл, қарға, чыпчық, йабалақ, бөркет, қарақош, қозғын. Қош сүзе лексема хәлендә - 21, сүзформа буларак 38 мәртәбә кулланыла: Һаwаларда қошлар оча болыт-болыт [1, б. 55]; Китә башлады инде бездән қошлар [1, б. 110]; Берwақыт чуқ-чуқ итеп сайрый Ходайның қошлары [1, б. 168] һ.б. Сандуғач сүзе 13 мәртәбә кулланыла: а) табигатьтәге сайрар кошның атамасы буларак: Һәр ағачта сандуғачлар сайрар имди [1, б. 55]; Өй түрендә шул заман сайрый ботақта Сандуғач [2, б. 83]; Сандуғачлардан йаwа, йаңғыр кеби мәдхийәләр [2, б. 97] һ.б.; ә) тасвири чагыштыру максаты белән: Сиңа соң сандуғачча сайрамақ мөмкинме, и қарға [1, б. 157]; Һәр чәчәк - сеңлең, апаң; абзаң - үсеп торган ағач / Син сабыйдай нечкә аwаз берлә сайрый сандуғач [2, б. 224] һ.б. Балябил сүзе - 1 мәртәбә: Ачыл, гөлзаре әхрар! Нәғмә саз улсын бәлябилең (сандугачың) [1, б. 140]. Былбыл сүзе 13 мәртәбә кулланыла: а) табигатьтәге сайрар кошның атамасы буларак: Бар да бер қош кибетеннән былбыл ал [1, б. 224]; Хәмед идә былбыл да ай тулганына [1, б. 28] һ.б.; ә) тасвири чагыштыру максаты белән: Милләтнең былбыллары / Сайрап-сайрап тордыя [1, б. 41]; Кисәрләр қойрығыңны, кермә былбыл читлегенә син [1, б. 157] һ.б. Аққош сүзе - 2 мәртәбә: Һаwадин очкан аққошның аузы тулы балаwыз / Хәер-доғадин ташламаңыз-қулыгызда үскән балағыз [1, б. 318]; Туқтағаннар күрмәгә иртүк табиғать күркене / Күктә аққош лардай ақ күчмә болытлар төркеме [2, б. 97]. Қарақош сүзе - 1 мәртәбә: Күренде берwақытта бер яңа эш / Ирек-иркендә үскән қарақош [1, б. 190]. Күке сүзе - 2 мәртәбә: Қычқырма, күке, моңайтып, - безнең күңелләр китек, ... Қычқырма, күке, қаршымда, қычқыр ағач башында [1, б. 318]. Күгәрчен сүзе - 7 мәртәбә: Бер урманда ағач астында, йәшрен / Қачып утыра иде мискин Күгәрчен, ... Йақыннан шул wақытта узды Лачын, ... Эченнән сөйләде шунда Күгәрчен / Бу Лачын нинди көчле қош, күр әмсең? [2, б. 137]; Күк күгәрчен күлләрдә, ақ күгәрчен - сайларда [1, б. 318] һ.б. Лачын сүзе әлеге җөмләләрдә 2 мәртәбә кулланыла. Қарлығач сүзе 3 мәртәбә очрый: Күптән түгел безнең тәрәзә қап қачын / Оя итте минем сөйгән Қарлығачым, ... Ачықсалар Қарлығачның балалары / Чебен-черки тотып қайта аналары, ... Қарлыгачым йәмсез озын қара төндә / Қаты йоқлый ойасында, алмый тын да [2, б. 75]. Қарға, ала қарға сүзе табигатьтәге кошның атамасы буларак 9 мәртәбә кулланыла: а) туры мәгънәсе белән: Барча қошның да үзенчә сайраwы бар, шиғре бар / Қарға, мескен, җырлый белми, қычқыра тик: "қар" да "қар" [2, б. 170]; Қарғалар қүктә сәламли: "Мәрхәба!" [2, б. 214] һ.б.; ә) чагыштыру чарасы буларак: Ала қарға кеби, сез җифәләргә улдыңыз дәллял (ала карга кеби үләксәгә барырга өйрәтүче булдыгыз) [1, б. 86]; Әнә қарға: мәчет өстенә қунған / Менә шәкерд: указлы мулла булған [2, б. 49] һ.б. Қозғын сүзе - 6 мәртәбә: а) табигатьтәге кошның атамасы буларак: Туйсын ашап җансыз тәнне қозғын, қарға [1, б. 164]; Китмәсен алып туратны, - күктә бер қозғын аға [1, б. 218] һ.б: ә) тасвири чагыштыру чарасы буларак: Нигә тулған чалмалы қозғын зийарәт өстенә [1, б. 297]; Қозғын - ислам гәwдәсендә, Кәғбәсендә пот күрәм [2, б. 265] һ.б. Бөркет сүзе - 6 мәртәбә: Булды пәйда әллә қайдан бер зур Бөркет, ... Аwчы килеп йақынлашты Бөркет белән / Атты Бөркеткә туғрылап мылтық белән, ... Аwып төште Бөркет җәдрә берлән бергә [2, б. 106] һ.б. Чыпчық сүзе - 18 мәртәбә: Шул урындуқ, гөнаһ шомлыққа, бер Чыпчық / Йөри иде азық эзләп, пыр-пыр очып, ... Төште аның үткен күзенә бу Чыпчық, ... Инде хәзер Чыпчықның да ғомре тәмам [2, б. 106]; Йабалақ сүзе - 5 мәртәбә: Шул ук җирдә оча иде бер йабалақ, ... Ул йабалақ бу чыпчыққа төште очып, ... Ул хәзер йабалаққа булды тәғам, ... Йабалағым бер-ике рәт чуқып йыртты, ... Тотты да ул безнең батыр йабалақны [2, б. 106]. Йорт кошлары атамалары. Әтәч, күркә, таwық, чеби, қаз. Әтәч сүзе 3 мәртәбә кулланыла. Авторның "Алтын әтәч" әсәрендә, әтәч сүзе 17 мәртәбә кабатлана: Қуйа хан алдына шуннан ғаҗәп Алтын әтәч алып, ... Ғомергә дәwләтеңдә бу Әтәч булыр сиңа сақчы [1, б. 286-295]; Ашағай җирне - суны / Әтәч, күркә һәм қуйны [1, б. 324]; Әстерханда ике әтәч - "Борһан", "Идел" бар икән [2, б. 333]; Ул йабып мәзлумәләрне мисле былбыл һәм таwық [2, б. 243] һ.б. Күркә сүзе - 5 мәртәбә: Сафа абзыйны изәр көрпә кеби / Қабарып үзе ата күркә кеби [1, б. 75]; Қайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит / Теге - ишек алдындағы ата күркә [1, б. 299] һ.б.; күркә-таwық - 1 мәртәбә: Бер ишан хәзрәт симерттем күркә-таwық ашатып / Сағынсам, қорсағын қарыйм, чүмәләгә охшатып [2, б. 10]. Таwық сүзе 4 мәртәбә кулланыла: Нәқ Қазан артында бардыр бер аwыл - Кырлай диләр / Җырлағанда көй өчен "таwықлары җырлый" диләр [1, б. 168] һ.б. Чебиләр сүзе - 1 мәртәбә: Йуқ чебиләр, йуқ песиләр, "пес-пес"е юк, "перс"е йуқ [1, б. 219]. Бөҗәк атамаларының кулланылышы. Күбәләк, чебен, черки. Күбәләк сүзе 9 мәртәбә очрый: Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр килеп, киткән булып, тағын да шунда чүгәләп [1, б. 168]; Һәр йағында аллы-гөлле күбәләктән ғаскәре [2, б. 72] һ.б. Чебен - черки: Ачықсалар Қарлығачның балалары / Чебен-черки тотып қайта аналары [2, б. 75]. Черки сүзе - 5 мәртәбә: Депутатларны қудылар / Черки төсле, көш тә көш [1, б. 113]; Урман буйлап Черки очып бара иде, ... Инде Черки бичараның ғомре бетте, ... Черкине ул азық итте - қапты - йотты [2, б. 106] һ.б. Чебен сүзе - 9 мәртәбә: Чебен җанымны чын йулда бирәм бең кәррә, қызғанмыйм [1, б. 93]; Күрәм қайчақта: җанкәмнең йаңағына чебен қунған, ... Қарыйм дип мин, бәхетсез, шул чебеннең бәхтене көнлим / Ходайым, ни сәбәптән булмадым соң шул чебен мин! - дим [2, б. 43]; Чебеннәрне астан гына қарап йата, ... Чебен халқы шунда тиз-тиз қача башлый [2, б. 107] һ.б. Мифик: аждаһа, җен-пәри, албасты, убыр, шүрәле: Гүйә мәғрузе дәһаны аңдаһайем, нәйләйем? (Гүя аждаһа авызы алдында торам, ни эшлим?) [1, б. 82]; Бик қуйы булғанға, монда, җен-пәриләр бар диләр / Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр [1, б. 169] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, "Табигать" төшенчәсенә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләрнең, асылда, туры мәгънәләре белән кулланылуы күренә. Авторның мөнәсәбәтенә бәйле хәлдә, алар, мәгънә эчтәлеге киңәйтелеп, эзлекле рәвештә сурәтләү чарасы буларак та яңгыраш ала. Кыскача нәтиҗәләр. Бу бүлектә "Конкрет мәгънәле уртаклык (уртаклык) сүзләр" инвариант-уртак нигезенә берләшә торган парадигма вариантлары ягъни сүздән аңлашыла торган мәгънәнең, информацион чыганагы реаль мәгълүм булган (тотып карыйбыз, күрәбез, ишетәбез) сүзләр белән исемләргә мөмкин төшенчәләрнең атамалары тикшерелә. Бу юнәлештә, беренчедән, кешенең биологик тере зат булуы нигезенә берләшә, "Кеше" тематик төркемендә урын ала, барлыкка килгәндә конкрет мәгънәле сүз булуы шик тудырмый торган: а) кешенең җенесе; ә) фәнни әдәбиятта соматик терминнар дип атала торган, тән әгъзаларының атамалары; б) кешегә тукланырга өчен кирәкле ризык-тәгам, аш-су, алар хәзерләнә торган савыт-саба, ашау урыннарының атамалары; в) киенү өчен кирәк булган кием-салым (баш, өс, аяк киемнәре), бизәнүгә бәйле төшенчә-атамаларның кулланылышы истә тотыла. Икенчедән, кешенең иҗтимагый-социаль зат булуы нигезенә берләшә, "Җәмгыять" тематик төркемнәрендә урын ала, барлыкка килгәндә конкрет мәгънәле сүз булуы шик тудырмый торган: а) тормыш-көнкүрештәге бәйләнеш-мөнәсәбәтләрне белдерүче, гаилә дип берләшә торган кан-кардәшлек атамалары: әти-әни, апасеңел, абый-эне, әби-бабай һ.б.; ә) кешенең хезмәте белән барлыкка китерелә торган эшчәнлек нәтиҗәсе, ягъни өй-йорт, өйдәге җиһаз, өййорт дигәндә, кешенең төрле даирәдәге эшчәнлеге белән бәйле булган мәчет, мәктәп, һ.б. шундый ханә-биналар; әлеге корылмаларның тәрәзә, ишек һ.б. аерым өлешләренең исемнәре дә истә тотыла һ.б.; б) көндәлек тормышта даими файдаланыла торган хәрәкәтләнү җайланмалары булган арба, чана, көймә, аларга кирәк булган дирбия һәм күп төрле эш кораллары атамалары туплана. Өченчедән, бу бүлектә шулай ук "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган парадигма вариантлар җентекләп өйрәнелде. Анализ барышында һәр авторның максатына туры китерелеп файдаланыла торган әлеге төшенчәләрне белдерүче сүз, сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз, сүзтезмә, фразеологик бөтеннәрнең үзләренә хас булган синтагматик мөмкинлекләре ачыла барды. Бу очракта язма традиция дәвам иттерелә дигәндә, төшенчәнең борынгы атама белән белдерелүе, хәзерге әдәби норманың тотрырыклануы дигәндә, сөйләмә формаларның активлашуы күз уңында тотылды. Контекстуаль-синтагматик чолганышта, конкрет мәгънәле сүзнең мәгънә эчтәлеге киңәеп, төрле халәттәге сурәтләү ча 3. XIX ГАСЫР - XX ГАСЫР БАШЫ ТАТАР ПРОЗА ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК КАТЕГОРИЯЛӘРНЕҢ ИНВАРИАНТ-ПАРАДИГМА ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ ҺӘМ КОНТЕКСТУАЛЬ-СИНТАГМАТИК МӨМКИНЛЕГЕ 3.1. "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 3.1.1. "Илаһи зат" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Аллаһы Тәгаләнең исемнәре һәм аларның кулланылышы. Ислам динендә Аллаһ үзенә тиңе булмаган, югары акыл, чиксез куәт, тулы камиллек һ.б. сыйфатларга ия изге зат, абсолют башлангыч буларак күзаллана. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә аның вербаль чаралары буларак Аллаһы Тәғалә / Аллаһы / Алла, Ходай / Хода лексемалары кулланыла. Килеп чыгыш ягыннан төрле тел берәмлекләре (гарәп, фарсы, төрки-татар) булуларына карамастан, алар барысы да 'алла, илаһи өстен көч' мәгънәсен белдерәләр [Әхмәтьянов, I том, б. 93; Әхмәтьянов, II том, б. 245 - 246; 390; Татар теленең аңлатмалы ..., I т., 2015, б. 137; Татар теленең аңлатмалы ..., I т., 1977, б. 47; Татар теленең аңлатмалы ..., III т., 1981, б. 240, 370]. Әлеге сүзләрнең мәгънә уртаклыгы, сөйләм барышында бер-берсен алыштырып килә алулары өйрәнелә торган чор проза әсәрләрендә дә күзәтелә. Биредә алар Аллаһы Тәгаләне атау белән бергә, билгеле бер контекстта аңа хас булган сыйфатларны ачып бирүдә дә катнашалар. Мәсәлән, М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында (1886) Алла атамасы җәннәт вирсен, йарата икән, разый улсын гыйбарәләре һәм кәрим эпитеты белән бергә кулланылып, Аллаһы Тәгаләнең бирүче, яратучы, разый улучы кебек сыйфатларын ачып бирүдә кулланыла: Атасы нәйә лазем? Ул wафат, Алла (الله) җәннәт вирсен [б. 7]; Нийә Алла (الله) бөйлә җәмиләләр йарата икән! [б. 9]; Абыстай, риҗа идәрмен, менла Хисаметдин шәһәрә йитешенчәйә дәк бәне гизлә, кил Алла (الله) разый улсын [б. 58]; Хәсрәтең булса, Алла кәрим (ميرك الله) [б. 58]. Алла хәзрәтләре сүзтезмәсендә аның бөеклеге ассызыклана: ...кәндесечүн бер кемсә сурмақдан бер қапы ачса, Алла хәзрәтләре (ىرلترضح الله) ачар аңа фәқыйрлекдән йитмеш қапы [б. 17]. Шуның белән бергә автор әлеге атаманы әсәрдә билгеле бер эмоциональ фон тудыру максатыннан сөйләм теле өчен хас булган Алла ичүн, Аллаға шөкер, Алла боерса, йә Алла кебек гыйбарәләрдә дә файдалана: Алла ичүн (نوچيا الله) бақың, риҗа идәрем [б. 21]; Аллаға шөкер (ركش هغ الله), хәзердә илле манит ақча қазандым, - диде Мохтар [б. 45]; Алла бойырса (هسرويب الله), без бу эшне қабул идәмез [б. 48]; Нәдер, йа Алла (الله اي), қанғы гөнаһларыма күрә, бәне ғазаб идәсен [б. 55]. Шундый вазифаны әсәрдә гарәп теле сүзтезмәләре нигезендә формалашкан һәм сөйләм телендә ныгып урнашкан әлхәмделилла, иншалла, әстәғфирулла гыйбарәләре дә үти: Бераз тапдым, әлхәмделилла (للهدمحلا) [б. 33]; Әлхәмделилла (للهدمحلا)! Әмма күб тормақ мөмкин дәгел [б. 38]; Бәлки эшемез уңар, иншалла (الله ءاشنآ) [б. 48] һ.б. Моннан тыш М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында түбәндәге Аллаһы Тәғалә, Хода, Раббе теонимнарының да кулланылыш очраклары гына теркәлде: Анчақ Аллаһы Тәғаләдән (ند ىلاعت الله) тәүфиқ wә һидайәт сур! [б. 43]; ... wә бу бәлайә тәхәммел бер Ходадан (ندادخ) сурмақ қалыр имде [б. 24]; Бу нә хәл, йа Раббе (ىبراي), ничек йәшләр бозылдылар! [б. 58]. З. Бигиевнең әсәрләрендә Алла атамасы йәрдәм қылсын, йәрдәм қылыр, разый улсун, сәламәтлек виреб сүзтезмәләре һәм хәбәрдар сүзе белән бер контекстта кулланылып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмче, разый улучы, бирүче, бар нәрсәдән хәбәрдар кебек сыйфатларын ачып бирүдә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында (1887): Иншалла, халас булырсыз, қадәре хәл иҗтиһад қылырмыз, Алла йәрдәм қылыр (رليق مدراي الله) [б. 24]; Бик йахшы, бик йахшы, Алла разый улсун (نوسلوا ىضار الله) [б. 56]; "Гөнаһе кәбаир" романында (1890): Алла (الله) сәламәтлек виреб, ике йә өч йәшенә қадәр синең ивеңдә торса, ... [б. 20]; Синдән башқа кемсә минем бу хәлемдән хәбәрдар дәгел, бер - Алла (الله), икенче - син [б. 34]. Әлеге максаттан автор "Гөнаһе кәбаир" романында, иске татар теле традицияләрен дәвам итеп, Аллаһы Тәгаләнең ғафур, рәхим, әғләм, ғали эпитетларына мөрәҗәгать итә: ...йауме мәхшәрдә ғафур әр-рәхим Алланың (كنن الله ميحرلا روفغ) рәхмәте wә фазылына мөләқат қылмасалар, әһле җәһәннәм улдуқлары аңлашачақдыр [б. 2]; Анда сездән кечек кемсә, wә Аллаһы әғләм (ملعا الله), табылмас да [б. 6]; ...дийәрәк, йаздығымыз мөәззинлә бәрабәр мөтәwәккилән ғали Алла (الله ىلع) йула чықдылар [б. 7]. Шуның белән бергә автор әлеге атаманы әлеге әсәрдә билгеле бер эмоциональ фон тудыру максатыннан сөйләм теле өчен хас булган Алла боерса, Алла сақласын, шөкер Аллаға, йә Алла кебек гыйбарәләрдә дә файдалана: Алла бойырса (هسرويب الله), йәкшәнбә көндән қалмас, ... [б. 5]; Алла сақласын (نوسلقاص الله), белер булса, хәлең бик мөшкел улыр [б. 18]; Менә, шөкер Аллаға (هغ الله ركش), табиб килеб, минем үлмәдегемне белдерер [б. 56]. Шундый вазифаны әсәрләрдә гарәп теле сүзтезмәләре нигезендә формалашкан һәм сөйләм телендә ныгып урнашкан иншалла, әстәғфирулла, әлхәмделилла, бәрақалла гыйбарәләре дә үти. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Иншалла (الله ءاشنا), бер нәрсә дә булмас [б. 14]; Муса әфәнде дә: "Әстәғфирулла, әстәғфирулла (الله رفغنسا الله رفغنسا)!" - дийү самавар йанына ултырды [б. 14]; Әлхәмделилла (للهدكحلا), халас булдыңыз! [б. 71]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Әлхәмделилла (الله دمحلا)! Сағ wә сәламәтлек [б. 3]; - Барды, барды, Ғыйззәтулла хәзрәт хаҗи булды. - Бәрақалла (الله كراب) [б. 4]; "Әстәғфирулла (الله رفغتسا)" дийү қарчық йәнәдән йығламаға башлады [б. 31]; Иншалла (الله ءاشنا), үзеңез дә олуғ улырсыз [б. 6]. З. Бигиев әсәрләре өчен Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә тезмә атамасының кулланылышы да хас. Биредә ул мәхәббәтләр вирсен, сәламәтлекләр виреб, мәхәббәтләремезне зийадә әйләсен, ғомерләрен озын қылыб, хөсне хатимә насыйб әйләсен, сәфәреңезе мөбарәк әйләсен, нөсрәт wә йәрдәм виреб сүзтезмәләре белән бергә кулланылып, Аллаһы Тәгаләнең бирүче сыйфатын ачуга хезмәт итә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...сезләрә Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә (ىلاعت و كرابت الله) сәламәтлекләр виреб, хөсне хатимә насыйб әйләсен [б. 70]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Йә энем, сағ wә сәламәт ул, Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә (ىلاعت و كرابت الله) сәфәреңезе мөбарәк әйләсен [б. 5]; ...Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә хәзрәтләре (ىلاعت و كرابت الله) һәрwақытда wә һәр йирдә нөсрәт wә йәрдәм виреб, ... [б. 7] һ.б. Шуның белән бергә З. Бигиев әсәрләрендә Аллаһы Тәгаләнең Хода, Ходай, Раббе, Хақ кебек атамаларының да кулланылышы күзәтелә. Үзендә билгеле бер модаль мәгънә төсмерен ташучы хикмәти Хода сүзтезмәсендә аның хикмәт иясе сыйфаты ачыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Хикмәти Хода (ادخ تمكح), ничүн Муса Салихов бу мөсафирә хатынны қател идмеш икән?! [б. 30]; "Гөнаһе кәбаир" романында: хикмәти Хода (ادخ ىتمكح), Маһруйның уйғандығы wақытда һаwа мөтәғаййәр улыб, бөтенбөтенә йылы улды [б. 58]. "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән халык сөйләм теле өчен хас булган Хода вирсә қолына, килтереб вирерләр қулына мәкалендә һәм Ходай ризасычүн гыйбарәсендә Аллаһы Тәгаләнең бирүче һәм киң күңелле кебек сыйфатлары чагылыш таба: "Хода (ادخ) вирсә қолына, килтереб вирерләр қулына" дигән мәқаль бик хақ икән [б. 45]; Мин бунлардан Ходай ризасычүн (نوچيساضر ىادخ) садақа сорадым [б. 70]. Шул ук әсәрдә Ходай йулында сүзтезмәсендә Ходай сүзенең семантикасы образлы коннотацияләр белән баетыла: Бөйлә Ходай йулында (هدنلوي ىادخ) җөргән фәқыйрләр мәзкүр қарйәдә бар исә дә, мордар бинамаз фәқыйрләр дә аз дәгелдер [б. 3]. Гарәп теле өчен хас Раббелғаләмин сүзтезмәсендә Аллаһы Тәгалә нең галәмнәр хуҗасы сыйфаты ачыла һәм З. Бигиев әсәрләрендә ул модаль коннотацияләр белән баетыла, әлеге үзенчәлек Йа Раббе атамасының кулланылышында да күзәтелә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Әлһәмделилла, Раббелғаләмин (نيملاعلا بر لله دمحلا), сәламәтләрмез, ләкин эшемез бераз начар" [б. 15]; Йа Раббе (ىبر اي)! Бу ниндәләйен ғаҗаиб шәй!!! [б. 50]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...хөтбә йирендә "Әлһәмделилла, әлһәмделилла, әлһәмделилла, Раббел-ғаләмин (نيملاعلا بر للهدمحلا للهدمحلا للهدمحلا)" дийү намазы тиз тәмам қылды [б. 3]; Йа Раббе (ىبر اي), йәрдәм wә хәйер вир йаңа мәғыйшәт wә сәфәремә [б. 7]. "Гөнаһе кәбаир" романында ғафу бойырыр сүзтезмәсе белән бергә кулланылган Хақ атамасында Аллаһы Тәгаләнең Хак иясе булуы кебек сыйфаты белән бергә гафу итүче булуы чагылыш таба: Йәшлекдә улан гөнаһлары халық wә җәнабе Хақ (قح بانج) ғафу бойырыр ... [б. 62]. Р. Фәхретдиннең әсәрләрендә Алла атамасының җәнабе Алла тезмә исеме составында хөкеменә разый улыб, рәхмәт итсен, ризалығыны өмид идеб, сабыр илә бойырыр, мәрхәмәтле, йәрдәмче һ.б. сүз һәм сүзтезмәләре белән бер контекстта кулланылып, Аллаһы Тәгаләнең хөкем итүче, разый улучы, ризалык, сабыр һәм мәрхәмәт иясе кебек сыйфатларын ачып бирүдә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында (1899): ...ушандақ җәнабе Алланың (ڭن الله بانج) хөкеменә разый улыб, дөньядан кидәрләр... [б. 73]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында (1903): Җәнабе Алла (الله بانج) йәрдәм вирсә, ... [б. 7]; ...җәнабе Аллаһың (كهللا بانج) ризалығыны өмид идеб уқытмақдыр [б. 8] һ.б. Әлеге үзенчәлек Аллаһы Тәғалә атамасының кулланылышында да күзәтелә. Р . Фәхретдин әсәрләрендә ул бийүк, мәрхәмәтле, сәнғатләренә, ихсан иткән, олуғ қодрәт сахибе, йалңыз үзенә мәгълүм сер wә хикмәтләре, ризасы ичүн, серләренә, иң қаты ачуы, хисабсыз байлық вирдеге хәлдә, хифыз итсен, кәндесе белер сүз, сүзформалары һәм сүзтезмәләре белән бергә килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Аллаһы Тәғалә (ىلاعت الله) бийүктер wә бездән мәрхәмәтледер [б. 6]; ...ләкин бу затлар үзләренең ғазиз балаларыны ул олуғ қодрәт сахибе улған Аллаһы Тәғалә хәзрәтләренә (هنيرلترضح ىلاعت الله) табшырыб, ... [б. 73]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Аллаһы Тәғалә (ىلاعت الله) хисабсыз байлық вирдеге хәлдә, асла тота белмәдем [б. 105]; Аллаһы Тәғалә (ىلاعت الله) хифыз итсен дә, йандырмасын!... [б. 114] һ.б. Шуның белән бергә автор әлеге атаманы билгеле бер эмоциональ фон тудыру максатыннан сөйләм теле өчен хас булган Алла, Аллаға шөкер, Аллаға табшырдық, Йә Алла кебек гыйбарәләрдә дә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Аллаға шөкер! (!ركش هغ الله) Ничә йыллар Қазан шәһәрендә олуғ бер мәдрәсәдә тәхсил идеб, ... [б. 50]; Аллаға табшырдық (قدرشبات هغ الله) [б. 77]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Йә Алла (الله اي)! Бән бер гөнаһлы бәндәйем, ... [б. 72]; Йә Алла (الله اي)! Бән бәхетсезә мәрхәмәт әйлә!... [б. 106] һ.б. Шундый вазифаны әсәрләрдә Әман йә Раббе, И Раббем, Йә Раббе, Иншалла гыйбарәләре дә үти. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Әман йә Раббе (براي ناما)! Нә қадәр җәзибәле wә сөйкемле иде!. [б. 32]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: И Раббем (مبر ىا)! Иртәгә көн қызым илә бәне, мөхтәрәм зәүҗем илә берлекдә, рәхмәтләрең күләгәсендә җәмғ әйлә! [б. 42]; Иншалла (الله ٲشنا)... Бәнем қара бәхетемең очқыны сезләрә төшмеш имеш! [б. 114] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә Аллаһы Тәгалә исемнәренең кулланылышында борынгыдан килгән язма традицияләрнең дәвам итүе һәм аерым очракларда аларның сөйләм теле өчен хас булган үзенчәлекләр белән баетылуы күзәтелә. Фәрештәләрнең исемнәренә килгәндә, биредә алар очрамый диярлек. Бары тик Р. Фәхретдин романнарында гына Шайтан һәм Иблис атамаларының, эмоциональлек тудыру максатыннан, модаль коннотацияләр белән баетылып кулланылу очраклары теркәлде. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бунлар арасында улған үпкәне хәтта Шайтан да (هدناطيش) белмәй қалыр [б. 69]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: әхле исламы тәкфир итмәк дәгел, хәтта Иблисе (ىسيلبا) тәкфир итмәкдән сөкүт итмәйә мәҗбүр улырсыз! [б. 100]. 3.1.2. "Кеше" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәр-әнбияләр, аларның хәлифәләре һәм сәхабәләренең исемнәре. Чыганаклардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төркемгә караган атамалардан, борынгы язма традицияләрнең чагылышы буларак, Мөхәммәд пәйгамбәрнең гарәп асыллы Рәсүл ʻАллаһы Тәгаләнең җирдәге илчесе, пәйгамбәрʼ сүзе нигезендә оешкан Хәзрәте Рәсүл саллаллаһе ғаләйһи wә сәлләм хәзрәтләре, хәзрәте Рәсүл, Рәсүле әкрәм саллаллаһе ғаләйһи wә сәлләм, Рәсүле әкрәм әфәндемез (сали Алла ғалийә вәс-сәлам) хәзрәтләренә, Рәсүле әкрәм кебек тезмә исемнәрнең кулланылышы күзәтелә. Мәгълүм булганча, Мөхәммәд пәйгамбәр татар халкында зур дәрәҗәгә ия затлардан санала. Югарыда телгә алынган тезмә атамаларның составындагы олылау, хөрмәтләү сүзләре буларак кулланыла торган хәзрәт, әфәнде лексик берәмлекләре авторларның аңа карата булган ихтирам хисен тагын да арттыра төшәләр. Мәсәлән, М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында (1886): Хәзрәте Рәсүл саллаллаһе ғаләйһи wә сәлләм хәзрәтләре (ىرلترضح ملسو هيلع الله ىلص لوسر ترضح) димешләрдер ки, ... [б. 17]; Күрәсез, хәзрәте Рәсүл (لوسر ترضح) кәндесе дә кешедән сурмақны сәвмәгән [б. 17]; Р. Фәхретдиннең "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Хәтта ки Рәсүле әкрәм әфәндемез (сали Алла ғалийә вәс-сәлам) хәзрәтләренә (هنيرلترضح (ملسو هيلع الله ىلص) زمدنفا مركا لوسر) ифтира идүдән чирқанмай, ... [б. 44]; Қорәне шәриф wә Рәсүле әкрәм (مركا لوسر) бойырықларындан тәғлимат муҗибенчә мәгъруф илә тереклек идеб, ... [б. 78]; Р. Фәхретдиннең "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ысулы иғтиқад, иман wә ислам, Рәсүле әкрәм (مركا لوسر) wә сахабәләренең әхwәлене белергә wақыт йитмәмеш иде [б. 46]. Шуның белән бергә аерым авторларның әсәрләрендә Йосыф пәйгамбәрнең хәзрәти Йосыф ғаләйһиссәлам, Йосыф пәйғамбәр кебек тезмә исемнәренең кулланылу очраклары да теркәлде. Фарсы асыллы пәйғамбәр (ʻИслам дине буенча: Алла теләген, Алла ихтыярын кешеләргә хәбәр иткән һәм аңлаткан изге затʼ) сүзе кергән Йосыф пәйғамбәр атамасының семантикасы Йосыф пәйғамбәрең күлмәкләре кеби чагыштыруы составында образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Иншалла, нәҗат улырсыз, ғоссәләнмәңез, хәзрәти Йосыф ғаләйһиссәлам (ملاسلا هيلع فسوي ترضح) қыйссасыны зикер қылыңыз [б. 35]; Р. Фәхретдиннең "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Йосыф пәйғамбәрең күл мәкләре кеби (ىبك ىرلكملوك كربمغيپ فسوي), Әсманың күлмәк wә йаулық кеби бәғзы шәйләре Йосыф бабайа (هياباب فسوي) килеб табшырылды [б. 57]. Автор үзенең рухи остазы дип санаган затларның исемнәре. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төркемгә караган исемнәр сирәк һәм аерым авторларда гына очрый. Биредә алар билгеле бер стилистик максатлардан чыгып кулланылалар. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында Р. Фәхретдин әйтеләчәк фикернең тәэсир итү көчен арттыру максатыннан Мәгарри, Мөтәнәбби, Сәгъди, Фирдәүси, Фозули кебек шәхесләрнең исемнәрен градация тудыру чарасы итеп файдалана. Әлеге максатка атаклы хатын- кызларның исемнәре дә буйсындырыла: Мәғарри, Мөтәнәбби диванларыны (ىنرلناويد ىبنتم ىرعم) тәмам белеб, ләззәт илә уқыдықларыны, ... [б. 20]; Сәғди, Фирдәүси, Фозули, Кәмали, Киләми, Қасими, Фахири (ىرخاف 'ىمساق 'ىملاك 'ىلامك 'ىلوضف 'ىسودرف 'ىدعس) кеби, парахудларға исемләрене нәқыш идәрлек затлар бездә һәм вардыр [б. 48]. Шуның белән бергә аерым әсәрләрдә француз әдибе Габорио, рус шагыйре Александр Пушкинның исемнәре дә теркәлде. Бу да XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләре теле нең бер үзенчәлеге булып тора. Мәсәлән, З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" романында: Иштә бу кеби wақытларда, француз әдибе Габорионың сыщигы Лекок кеби wә "Өлүф"дәге господин Шубин кеби кемсәләрнең қыйммәт wә қадерләре мәгълүм ула [б. 35]; Р. Фәхретдиннең "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Сәлимә туташға парахудның исемене wә белдегем қадәр Пушкиннең (ڭن"نيكشوپ") тәрҗемәи хәлене сүзләдем [б. 48]; Александр Пушкин (نيكشوپ ردناسكلا) - мәшһүр бер шағыйр wә әдибдер [б. 48]. Тарихи-риваятьләрдән мәгълүм легендар шәхесләрнең исемнәре. Әлеге төркемгә караган исемнәрдән М. Акъегетнең "Хисам етдин менла" романында рус патшасы Петр I нең, француз императоры Наполеонның исемнәре теркәлде. Автор беренче шәхескә карата булган ихтирамын олуғ, падишаһымыз кебек сүзләр белән белдереп, публицистик чигенешләрдә куллана: Мәсәлә, тариха мөрәҗәғат идеб, рус падишаһы олуғ Петро (ورتپ غولوا) надир милләтпәрwәр адәм идегене күрәмез. Бу падишаһымыз Петроның (كنورتپ زمهاشداپ) милләтпәрwәрлеге сайәсендә Российәдә низамате җәдидә wә ислахат йулында тәбделат мәйдана чықды [б. 30]; Наполеон (نويلاپان), франсыз падишаһы, 1812 нче сәнаи миладийәдә Москва шәһәрене алыб, зан қылды ки, җөмлә руслар алынды [б. 31]. Р. Фәхретдин үзенең әсәрләрендә теге яки бу күренешләргә бәйле рәвештә тарихи чигенешләр ясаган вакытта гарәп хәлифәләре, сәяхәтчеләре һәм галимнәре, фарсы падишаһы Надир шаһ, болгар галиме Йагкуб бин Ногман әл-Болгари исемнәренә мөрәҗәгать итә, ягъни бу төр атамалар кулланылышы да билгеле бер стилистик максатларга буйсындырыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ғаббас хәлифә моқтәдәр биллаһи Җәғфәр (رفغج الله اب ردتقم هفيلخ سابع) тарафындан бер илче һәйәте Бағдаддан Болғарға йибәрелмеш иде [б. 28]; Йағқуб бин Ноғман әл-Болғари (ىراغلبلا نامعن نب بوقعي) кеби олуғ мөәррихлар һәм улмышдыр [б. 29]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Башқорд исеменең зохуры Бағдад хәлифәсе Моктадир (ردتقم ىس هفيلخ دادغب) тарафындан Болғар дәүләтенә күндәрелмеш улан илче һәйәтенең... [б. 2]; Мәзкүр илче һәйәтендә йазыб йөрүче Әхмәд Ибн Фазлан нам кемсәнә (هنسميك مان نلاضف نبا دمحا) улыб, ... [б. 2] һ.б. Аерым очракларда бу төр исемнәр автор тарафыннан әйтеләчәк фикернең тәэсир итү көчен тагын да көчәйтүгә ярдәм итә торган хөрмәтле анамыз хәзрәти Хәдичә кеби, Ибн Фазлан кеби, бу қарйәйә күрә Дамустин, Наполеон ғаскәрендән зийадә чагыштырулары, Дарвин мәймүнләре метафорасы, Аристу, Әфләтун, Сократларны, Ибн Рәшид, Ибн Халдун, Сибуйә, Хәлил, Мөбид wә ғайреләрне градацияләре составында кулланыла. Бу очракта аларның семантикасы абстракт һәм образлы коннотацияләр белән баетыла. Бу да XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләре өчен хас бер үзенчәлек булып тора. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: хөрмәтле анамыз хәзрәти Хәдичә (هچيدخ ترضح) (Разый Алла ғанһа) кеби тиҗарәт wә сәүдә идәләр имеш [б. 34]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ғаббас мелла бу қарйәйә күрә бер Дамустин (بولوا نيتسومد رب هروك هي هيرق وب) улуб, ... [б. 6]; бу Дарвин мәймүнләре (ىرلنوميم نيوراد) қайдан килеб, қайда вармақдалар иде?... [б. 61]; йәтим балалара Наполеон ғаскәрендән зийадә эш күрер (رروك شا هدايز ندنركسع نويلاپان); ... [б. 91]. Авторның үзе һәм замандашларының исемнәре. Әлеге төркемгә караган исемнәрдән М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында төрки дөньяның атаклы мөхәррире Исмәгыйль Гаспралы, мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев исемнәре теркәлде. "Хисаметдин менла" романында (1886): Бу йирдә үз-үзене тота алмайыб, менла ағламаға башлады wә уқымайа тәқате қалмайыб "Афәр ин Исмәғил қардәшем" (مشادرق ليعامسا) сүзләрене дийә белде [б. 6]; Мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев хәзрәтләре (ىرلترضح فيلكفيت ىارك ميلس ىتفم) софра йанына утырды [б. 43]. Бу очракта З. Бигиев "Гөнаһе кәбаир" романында Алафузов, Император Александр Икенче исемнәренә мөрәҗәгать итә: Алафузовқа (هق فوزوفلاآ) мең сигез данә ат диресе wә дүрт йөз сиксән данә сығыр диресе вирдек [б. 13]; Император Александр Икенченең (كنىچنكيا ردناسكلا روتارپميا) тәмсалене варыб күрдек [б. 40]. Шуның белән бергә ул әлеге төркемгә караган Ротшильд исемен Рочильдләр байлықы гиперболасында кулланып, аның семантикасын образлы коннотация белән баета: туйларында улған масруфатларына қазанлыларның үз байлықлары дәгел, Рочильдләр байлықы (ىقلياب رلدليچور) моқаwәмәт идә алмаз [б. 61]. Автор тарафыннан тудырылган әдәби персонажларның исем нәре. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләре өчен персонажларның, нигездә, ике төркемгә - уңай һәм тискәре геройларга бүленүе күзәтелә. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" (1886) әсәрендә беренче төркемне Хисаметдин менла, Әбүзәр бәй, Ғайсә Зурқолақов, Мохтар, Хәнифә туташ, икенче төркемне Ғали бай, Бикбулат менла, Сибғатулла персонажлары тәшкил итә. Әлеге персонажлар белән таныштырганда, автор аларның исемнәрен адлы, нам сүзләре белән бергә куллана: Бу ханәдә менла қадыны тол Зөлхийә wә уғлы Хисаметдин менла адлы адәмләр (رلمدآ ولدآ لانم نيدلا ماسح) торырлар иде [б. 2]; Мума иләйһа сахибе мөсафирханә қызы гүзәл wә күркәм Хәнифә нам иде (ىديا مان هفينح ماكروك و لزوك) [б. 9]; Хазырда атасы wафат итде wә Ғайниҗамал нам бер қартчық анасы (ىسانا قجتراق رب مان لامج نيع) вар иде [б. 47] һ.б. Алга таба персонаж исемнәренең кулланылышы бу лексик берәмлекләрдән башка һәм аларның яшь үзенчәлекләрен, гаилә һәм социаль статусын белдерүче һәм семантикалары контекстка, ягъни уңай яисә тискәре геройларның исемнәре янында куллануга бәйле рәвештә уңай яисә тискәре коннотацияләрне алучы менла бәй, әфәнде, бай, аға, туташ, ханым сүзләре белән бергә дәвам итә һәм бу XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар мәгърифәтче язучылары тарафыннан әдәби кулланылышка кертелгән бер яңалык булып тора. Мәсәлән, уңай персонаж саналган Хисаметдин менланы автор аның яшь үзенчәлекләрен һәм социаль статусын ачыклап килүче ʻяшь муллаʼ мәгънәсен белдерүче менла сүзе кергән Хисаметдин менла, менла Хисаметдин сүзтезмәләре һәм Хисаметдин исеме белән атый һәм аларны әсәр буенча, нигездә, чиратлаштырып, ягъни билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып куллана: Ике йыл бундан мөқаддәм менла Хисаметдин (نيدلا ماسح لانم) Ғосманлы йирендән тәхсиле ғыйлем илә wатаны Нуна қайтды [б. 3]; Хисаметдин менла (لانم نيدلا ماسح) исә дәгел нәхүләр, сарыфлар, ғыйлме фиқхедән, ғыйлме хикмәтдән Истанбулда шәкердлекдә тәмам хәбәрдар улды [б. 3]; Бу сөале ишедеб, җәмғыйәтнең чуғысы wә хосусан Бикбулат менла wә Ғали бай wә уғлы бу шәкерд Хисаметдине (ىنيدلا ماسح) хараб идәр дәйү батинән мәмнүн улдылар [б. 15]. Шуның белән бергә автор әлеге персонажга карата үзенең уңай мөнәсәбәтен белдерү өчен ғыйззәтле һәм хәзрәтләре сүзформаларына да мөрәҗәгать итә: Ғыйззәтле Хисаметдин хәзрәтләре (ى لترضح نيدلا ماسح ولتزع)! [б. 25]. Әбүзәр бәй персонажына килгәндә, ул әсәрдә Әбүзәр Дәүләт гилдийев, ягъни исеме һәм фамилиясе белән, Әбүзәр бәй, мирза Дәүләтгилдийев, Әбүзәр мирза, ягъни әлеге персонажның социаль статусын белдерүче ʻнәсел-ыру титулыʼ мәгънәсендәге бәй һәм мирза сүзләре дә кергән тезмә исемнәр белән атала һәм әлеге тезмә атамалар әсәрдә чиратлаштырып кулланылалар: Йулда күрдегемез Әбүзәр Дәүләтгилдийев (فييدلكتلود رازوبآ) 18 йәшлек улыб, ақ бәнезле, назлы wә назик табиғатле җегет иде [б. 21]; Мәктүбне канвирта қуйыб wә Әбү зәр бәй (كب رازوبآ) илә видағлашыб менла мөсафирханәйә китде [б. 24]; Безем аwыллы йәтим Мохтар диләнчейе мирза Дәүләтгилдийев (فييدلكتلود ازريم) моғаwәнәтейлә пулисәйә хәбес итдермеш [б. 14] һ.б. Биредә шуны искәртеп үтү зарур: ялгызлык исемнәр белән бергә кулланылган соционимнарның мәгънәләре тагын да конкретлаша төшә. Шуның белән бергә кире юнәлештәге процесс та күзәтелергә мөмкин. Мәсәлән, югарыда телгән алынган персонажның исеме Әбүзәр кебиләр чагыштыру чарасында кулланылып, абстракт характердагы образлы коннотацияләр белән байый: Бең йыллар кичде, татар милләте зыйаланмады да, шимди Әбүзәр кебиләр (رلىبك رازوبآ) татары әқwәме саирә кеби һөнәркәр wә мәгълүматлы итмәк истийурлар [б. 46]. Гайсә Зурколаков персонажын атау өчен, язучы Ғайсә Зурқолақов, Ғайсә, Зурқолақов исемнәренә мөрәҗәгать итә: Дидегемез Ғайсә Зурқолақов (فوقلاقروض ىسيع) йегерме алты йәшлек бер йегет улыб, сонғате бақырчылық иде [б. 47]; Асылда Ғайниҗамал абыстай илә Зурқолақов (فقلاقروض) Ғаббас ағаны солыха қайтардылар [б. 69]. Аерым очракларда автор әлеге персонажга карата үзенең уңай мөнәсәбәтен белдерү өчен хөрмәт йөзеннән ир-ат исеменә кушып әйтелә торган әфәнде сүзен дә куллана: Әбүзәр бәй wә Хисаметдин менла мәзкүр бақырханәсенә кереб, Ғайсә әфәндене (ىنودنفا ىسيع) сурдылар. Ғайсә әфәнде (ىدنفا ىسيع) бунлары қаршылаб алды [б. 47]. Мохтарга килгәндә, бу персонажны атау өчен язучы аның социаль статусын ачыклап килә торган йәтим, диләнҗе, извошчик, әфәнде сүзләре кергән йәтим Мохтар диләнҗе, йәтим Мохтар, диләнҗе Мохтар, извошчик Мохтар, Мохтар әфәнде Хәмитов сүзтезмәләренә мөрәҗәгать итә, аерым очракларда исемен генә куллана: Аwылымызда сөйлиләр ки, йәтим Мохтарны (ىنراتحم ميتي) хәбес итмешләр [б. 15]; Диләнҗе Мохтарның (كنراتحم ىجنليد) өстендә қырық йамаулы сары зипун [б. 29]; Чүнкә дин қардәш соранмақ илә фәқыйрлек бәласенә грифтар улмасын дийү бунлар кәндесене хәпес итдердекләрене Мохтар (راتحم) йахшы аңлады [б. 30] һ.б. Габбас персонажы, нигездә, Ғаббас аға сүзтезмәсе ярдәмендә, аерым очракларда Ғаббас әфәнде Биктимер уғлы тезмә исеме белән бирелә: Бу мөсафирханә киләнләр ичүн бүйүк бер ханәдән wә бер йәнә артда күчүк ханәдән ғыйбарәт улыб, сахибе Ғаббас әфәнде Биктимер уғлы (ىلغوا رميتكب ىدنفا سابع) бер төҗҗар иде [б. 9]; Ғаббас аға (اغا سابع) мөдәррис хәзрәтләрене тәғзим идеб қаршы алды [б. 35]. Ағалар сүзформасы белән бергә килгән очракларда конкрет мәгънәгә ия Ғаббас исеменең семантикасы абстракт мәгънә төсмере белән баетыла: Менламыз Ғайниҗамал абыстай илә мөсахәбәт әснасында аңс ыздан сүзне туйлар, Ғаббас ағалар (رلاغا سابع) тарафына чәверде [б. 66]. Хатын-кыз персонажларын бирү өчен автор аларның җенес үзенчәлекләрен һәм гаилә статусын ачыклап килә торган сүзләргә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Хәнифә персонажын атау өчен ул Хәнифә исемен һәм Хәнифә туташ, Хәнифә ханым сүзтезмәләрен куллана һәм аларны әсәрдә чиратлаштырып бирә. Шуның белән бергә биредә көндәлек тормышта кулланылышлары хатын-кызларның яшь үзенчәлекләре һәм гаилә статусына мөнәсәбәттә аерымлана торган туташ, ханым сүзләренең бер үк затка карата кулланылуы күзгә ташлана: Бу мәктүбендә Хәнифәйә (هي هفينح) җаwабы ичүн тәшәккер итдегендән соңра ғашыйқанә сачылмыш сүзләре арасында иғлан итде ки, Хәнифә ханым (مناخ هفينح) бер хәдисәйә хазырлансын [б. 26]; Хәнифә туташ башыны тирәзәдән чықарыб дикқат итдекдә, мәзкүр венгр татарча ақыртын бөйлә сөйләмәгә башлады. Җаным, Хәнифә ханым (مناخ هفينح), сәнеңлә күз-күзә күрешеб сүзләшмәге йөрәгем эстийур [б. 27]. Алга таба язучы кызның матурлыгын ассызыклау һәм аңа карата үзенең уңай мөнәсәбәтен белдерү максатыннан гүзәл һәм ғазизә сүзләренә мөрәҗәгать итә: Гүзәл Хәнифә (هفينح لزوك) арыныб-т араныб, кийенеб-йасаныб базара чықдығыны менламыз тирәзәдән күрде [б. 20]; Ғазизә Хәнифә (هفينح هزيزع) сәнең йалңыз заһири қыйәфәтеңә дәгел, хөсне әхлақына кәзалик ғашыйк улдым [б. 28]. Шәмси персонажы әсәрдә Шәмси, Шәмсеқамәр исемнәре һәм күпчелек очракта, әлеге персонаж бу статуска ия булмаса да, мулла, Коръәнне яттан белүчеләрнең хатыннарына карата кулланыла торган абыстай сүзе кергән Шәмси абыстай, Шәмсеқамәр абыстай сүзтезмәләре ярдәмендә белдерелә: Ғаббас ағаның қадыны Шәмси абыстай (ىاطصبآ ىشمش) (асылда ады Шәмсеқамәр (رمق سمش) иде, ләкин адыны бозыб, Шәмси (ىشمش) дирләр иде) күпдән менланың килмәгене өмед идәр иде [б. 34]; Шәмсеқамәр абыстай (ىاطصبآ رمق سمش) Хәнифәнең башындан буш фикерләрене чықартмақ ичүн улан тәдбирләрене үз ғақылынча қылды [б. 49]. Әлеге үзенчәлек, ягъни персонаж исеменең абыстай сүзе белән бергә кулланылуы, Гайниҗамал абыстай персонажы мисалында да күзәтелә: Бундан бөйлә йәшләр мәзкүр олуғ ағач ханәсенә Ғайниҗамал абыстайға (هغياطصبآ لامج نيع) керделәр [б. 47]; Ғайниҗамал абыстай (ىاطصبآ لامج نيع) алтмыш йәшләренә йитешмеш бер қадын иде. Ғайәт диндар, йахшы wә хақыйқатле қадын иде [б. 47] һ.б. Тискәре геройлардан Гали бай персонажы аның социаль статусын билгели торган ʻзур мал-мөлкәткә ия кешеʼ мәгънәсен белдерүче бай сүзе кергән Ғали бай Җаватов, Ғали бай тезмә исемнәре белән атала һәм алар әсәрдә чиратлаштырылып кулланылалар. Бу очракта бай соционимының мәгънәсе тагын да конкретлаша төшә: Бу ханә Ғали бай Җаватовның (كن فوطاوج ىاب ىلع) иде. Ғали бай (ىاب ىلع) бу вилайәтдә бүйүк wә мәшһүр төҗҗар иде [б. 12]. Бикбулат менла әсәрдә аерым очракларда Бикбулат менла әфәнде Әхмәдша уғлы, Бикбулат менла әфәнде сүзтезмәләре белән белдерелә, ләкин, нигездә, Бикбулат менла тезмә исеме кулланыла. Биредә олы яшьтә булган бу затка карата ʻяшь муллаʼ мәгънәсен белдерүче менла сүзенең кулланылуы күзгә ташлана, ягъни автор тарафыннан аның кулланылышы аерымланмый: Нунның указный менласы қарт Бикбулат менла әфәнде Әхмәдша уғлы (ىلغوا هاشدمحا ىدنفا لانم تلاوبكب) хәсәдлек идеб аны сәвмийур иде [б. 3]; Хәтта Бикбулат менла (لانم تلاوبكب) кәндесене дошман күрсә дә, ул һич дошман күзе илә аңа бақмаз иде [б. 5]; Ғали бай ғаиләсейлә чәй эчмәгә утырмышкен, Бикбулат менла әфәнде (ىدنفا لانم تلاوبكب) керде [б. 12] һ.б. Шуның белән бергә бу персонаж атамасының семантикасы Бикбу лат кеби менлалар сүзтезмәсендә абстракт характердагы иҗтимагый коннотация белән баетыла: Мәхзүнийәтенә сәбәб шу иде ки, Бикбулат кеби менлалар (رللانم ىبك تلاوبكب) мөдәррислек дәғwә идәрләр! [б. 18]. Сибгатулла персонажы әсәрдә, нигездә, исеме һәм Сибғатулла әфәнде сүзтезмәсе белән бирелә. Алар язучы тарафыннан чират лаштырылып кулланылалар: Әй син, Сибғатулла (الله ةغبص), сине әвләндермәк кирәк [б. 13]; Хисаметдин менла қаршысында самаwыр йанында Сибғатулла әфәнде (ىدنفا الله ةغبص) кечкенә татар чашкаларына чәй салмақ илә мәшғүлдер. Сибғатулла әфәнде (ىدنفا الله ةغبص) менла Хисаметдин кеби йәш улса да, күркәмлеге йуқ иде [б. 15] һ.б. Шуның белән бергә аерым очракларда әлеге геройның фамилиясе белән аталуы да теркәлде: Бу мәктүбемдә бән сәңа бер йәни wақыйға белдермәк эстәмеш идем, бәне Сибғатулла Җаватовқа (الله ةغبص هقفطاوج) вирәләр [б. 39]; Ләкин эшемез уңмаз, чүнкә ишеделәдер, Ғаббас аға қызыны Җаватовқа (هقفطاوج) вирә имеш [б. 48]. З. Бигиевнең беренче әсәре саналган "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында уңай һәм тискәре геройлар арасындагы аерымлык М. Акъегеттәге кебек ул кадәр күзгә ташланмаса да, беренче төркемгә төп персонаж саналган Муса әфәндене, аның абзасы Нигъмәтулла байны, кәләше Хәдичәнең атасы Әхмәди байны, адвокат Андреевны һәм сыщиклар Шубин белән Ивановны кертеп карарга мөмкин. Аларга Муса әфәнденең танышларыннан Казан бае Габденнәсыр әфәнде һәм аның дусты Габдуллин каршы куела. Муса әфәндене атау өчен автор, нигездә, Муса Салихов, Муса әфәнде тезмә исемнәренә мөрәҗәгать итә һәм аларны әсәрдә чиратлаш тырып куллана: Муса Салихов (فوحلاص ىسوم) җәмәғатләнмеш адәм түгел иде [б. 8]; Муса әфәнде (ىدنفآ ىسوم) Қазан байларыңдан мәрхүм Ғабдулла байның уғлы Салихов иде [б. 8] һ.б. Аерым очракларда, язучының бу геройга карата булган симпатиясе аның исеме алдыннан кулланылган ғыйззәтле һәм ғазизем лексик берәмлекләрендә чагылыш таба: Ғыйззәтле Муса әфәнделәре (ىدنفا ىسوم ولتزع)! Шөҗәғатле wә нурлы йөзеңезне әүwәл дәфға күрдегем илә вөҗүдем шу қадәр мөтәәссир улды ки, ... [б. 34]; Көндезләрдә, ғазизем Муса әфәнде (ىدنفا ىسوم مزيزع), ... [б. 35]. Әйтергә кирәк, персонажны фамилиясе белән атау мәгърифәтче язучыларның әдәби кулланылышка кертеп җибәргән бер яңалыгы һәм бу чор проза әсәрләренең бер үзенчәлеге булып тора: Ләбед, бүген Салиховны (ىنفوحلاص) хәбес қылырға кирәк, йухса қачар [б. 32]; "Бүген политсә илә барыб, Салиховны (ىنفوحلاص) арестовайть идеб хәбес қылдырырға кирәк", - диде [б. 32]. Икенче бер үзенчәлек әлеге персонажның исем-фамилиясенең аның социаль статусын ачыклап килгән һәм рус теленнән алынган Казанский почетный гражданин сүзтезмәсе белән бергә бирелүендә чагылыш таба: Қателдә мәғйүб улан шәхес: Казанский почетный гражданин Муса Салихов (فوحلاص ىسوم نينادژارغ ىنتوچاپ ىكسنازق) [б. 36]; Жанр таләпләреннән чыгып, персонажның исеме алдыннан килгән бу қатил, намәғлүм һәм мәрхүмә Зөләйха илә номерләргә килгән сүзтезмәләре әлеге антропонимны образлы коннотацияләр белән баеталар: Шимди тәфтишчеләргә қатил Мусаны (ىنىسوم لتاق) эзләб тапмақ йалңыз улыб, тәфтишне тәмам идеб, ... [б. 8]; Тәфтишчеләр бу намәғлүм Мусаны (ىنيسوم مولعم هن) эзләб тапмақ йалңыз улдығындан, ... [б. 8]; ..., нә тариқа исә дә өч көн эчендә мәрхүмә Зөләйха илә номерләргә килгән Мусаның (كننيسوم) ниндәләйен кеше идегене һәм қайда тордығыны белмеш [б. 8]. Нигъмәтулла персонажы белән беренче тапкыр таныштырганда, язучы Ниғмәтулла исемле қардәше конструкциясенә мөрәҗәгать итсә, алга таба, нигездә, Ниғмәтулла әфәнде, аерым очракларда Ниғмәтулла абзасы, Ниғмәтулла бай, Ниғмәтулла Салихов тезмә исемнәрен куллана: Муса әфәнденең әткәсе илә бер туғма Ниғмәтулла исемле қардәше (ىشدرق ىلمسا الله ةمعن) бар иде [б. 9]; Муса әфәндейә Ниғмәтулла әфәнде (ىدنفا الله ةمعن) абза буладыр. Муса әфәнде Ниғмәтулла абзасы (ىساظبآ الله ةمعن) илә бергә сәүдә қылыб, бер ивдә торадыр иде [б. 9]; Намаз тәмам улдықдан соңра хадимләрнең берсе Ниғмәтулла бай (ىاب الله ةمعن) өчен чәй - самавар хазырламыш [б. 9] һ.б. Әхмәди бай образы әсәрдә мәшһүр wә мәғруф бай Әхмәди Хәмидев, Әхмәди Хәмидев, Әхмәди бай, Хәмидев тезмә атамаларында чагылыш таба, һәм аларның барысы да автор тарафыннан уңай коннотация белән баетыла. Моңа ул әлеге геройны фамилиясе белән атау, аның социаль статусын ассызыклаучы ʻзур мал-мөлкәткә ия кешеʼ мәгънәсендәге бай сүзенә мөрәҗәгать итү белән ирешә: Әхмәди бай (ىاب ىدمحا) алтмыш йәшләренә ирешмеш, ақ сақаллы, қалын - йуан кеше иде [б. 16]; Ғабденнәсыр әфәнде wә Ниғмәтулла әфәнде, йирләрендән торыб, тәрәзәдән қараб, Әхмәди Хәмидевкә (هقفوديمح ىدمحا) қаршы чықдылар [б. 19]. Адвокат Андреевны һәм сыщик Шубин белән Иванов образлары, ягъни рус асыллы персонажлар - язучының татар әдәбиятына алып килгән тагын бер яңалыгы. Әлеге геройлар белән бергә ул татар әдәби теле сферасына рус антропонимик системасы өчен хас формаларны, аларның социаль статусын күрсәтә торган сүзләрне дә кертеп җибәрә. Мәсәлән, адвокат Андреевка карата ул аның фамилиясе белән бергә господин, защитник, адвокат сүзләрен куллана: Господин Андреев (فييردنآ نيداپصوغ) бийүк буйлы, озын қара сачлы, нәзардә йәше йегерме алты, йегерме йидедән зийадә булмасқа кирәк [б. 19]; Защитник гос подин Андреев (فييردنا نيداپصوغ قينتيچشاز) йирендән торыб, ... [б. 44]; Йарым сәғат кичдекдән соңра господин Шубин адвокат господин Андреев илә (هليا فييردنا نيداپصوغ تاكودآ), ... [б. 61] һ.б. Шубин персонажы белән беренче тапкыр таныштырганда, язучы мәшһүр wә мөғтәбәр Шубин намында улан сыщик конструкциясенә мөрәҗәгать итсә, алга господин Шубин, Иван Иванович Шубин, Шубин, сыщик господин Шубин кебек тезмә атамаларны куллана, аерым очракларда аны фамилиясе белән генә атый. Шуның белән бергә биредә язучының рус асыллы сыщик сүзенең семантикасына ачыклык кертү максатыннан татар телендә ʻшымчы, шпик, шпион, яшерен полиция агентыʼ мәгънәсендә теркәлгән җасус гарәп алынмасына мөрәҗәгать итә, ягъни аны уңай коннотация белән баета: ...Мусаны эзләб тапмақлықны мабәйенләрендә мәшһүр wә мөғтәбәр Шубин намында улан сыщик - җасуска (اكسوساج قچشيص نلاوا هدنمان نيبوش) тапшырдылар [б. 8]; Господин Шубин (نيبوش نيداپصوغ) исә зәки җасус улдығындан, ... [б. 8]; Әфәндем! Сезне күрергә эстәйән адәмнең исеме Иван Иванович Шубин (نيبوش چيووناويا ناويا)", - диде [б. 10] һ.б. Әлеге үзенчәлек билгеле бер дәрәҗәдә Иванов персонажында да күзәтелә: Господин Шубинның мәслихәте илә икенче сыщик - җасус Иванов (فوناويا 'سوساج - قيچشيص)... [б. 53]; Господин Иванов (فوناويا نيداپصوغ), господин Шубин кеби улмаса да, йахшы, зәки сыщик иде [б. 54]; Хадим исә мәгълүмеңез сыщик Иванов (فوناويا قيچشيص) иде [б. 54] һ.б. Тискәре геройлардан Габденнәсыр персонажына килгәндә, аңа карата язучы, нигездә, Ғабденнәсыр әфәнде сүзтезмәсен куллана, ягъни биредә дә әфәнде сүзенең кулланылышында нинди дә булса аерымлык күзәтелми - ул һәм уңай һәм тискәре персонажларның исемнәре белән бергә килә: ...йулда Ғабденнәсыр әфәнде (ىدنفا رصنلادبع) туғры килде, Ғабденнәсыр әфәнде (ىدنفا رصنلادبع) илә номеренә кереб, байтақ чәй эчеб, сөйләшеб ултырдық [б. 9] һ.б. Шуның белән бергә жанр таләпләреннән чыгып (суд утырышын тасвирлаганда), автор әлеге персонажга карата рус антропонимик систе масы өчен хас булган господин лексемасын да куллана, яисә аны исеме белән генә атый: ...Йуқ! Йуқ! Господин прокурор! Ул кичдә гос подин Ғабденнәсыр (رصنلا دبع نيداپصوغ) ивдә йуқ иде [б. 44]; Господин Ғабдуллин! Сез беләмесез бу эшдә шаһид улан Ғабденнәсырны (ىنرصنلا دبع)? [б. 44] һ.б. Бу үзенчәлек Габдуллин персонажында да күзәтелә. Биредә автор аның шөгылен ачыклап килгән номерләр сахибе Ғабдуллин конструкциясе белән бергә господин Ғабдуллин сүзтезмәсен яки фамилиясен аерым гына куллана: Номерләр сахибе Ғабдуллин (نيللودبع ىبحاص رلرمون) да бу эшдә улыб, дәғwәт қылынмыш иде [б. 41]; Господин Ғабдуллин (نيللودبع نيداپصوغ)! Сез беләмесез бу эшдә шаһид улан Ғабденнәсырны? [б. 44]; Ғаҗәиб! Господин прокурор бер дә зан қылмаған сөалне Ғабдуллиндан (ندنيللودبع) сөаль қылды [б. 44] һ.б. Ғабдуллин номерләре сүзтезмәсе составында килгәндә, әлеге герой ның фамилиясе абстракт мәгънә төсмерләренә ия була: Бүген ахшам сигез сәғатдә Ғабдуллин номерләрендә (هدنرلرمون نيللودبع) 11 нче но мерә йә кәрәм бойырыб киләсез [б. 7] һ.б. Хатын-кыз персонажларын бирү өчен автор аларның җенес үзенчәлекләрен һәм гаилә статусын ачыклап килә торган сүзләргә мөрәҗәгать итә. Зөләйха очрагында ул кызның исеме белән бергә гарәп асыллы мөсафирә, мәқтүлә, мәрхүмә сүзләрен куллана һәм аларны әсәрдә чиратлаштырып бирә: ...мөсафирә Зөләйханың (كنناخيلز هرفاسم) мәқтүлә булуы сигез сәғат илә унике сәғат мабәйнендә wақыйғ улдығыны аңладылар [б. 6]; ...бу табылмыш сурәт мәқтүлә Зөләйха (اخيلز هلوتقم) илә үткән кичдә бәрабәр килгән ирнең сурәте булырға кирәк [б. 7]; Ғазетадан мәрхүмә Зөләйханың (كنناخيلز هموحرم) Ғабдуллин номерләрендә мәқтүлә булуыны уқыйдыр [б. 9]. Шуның белән бергә язучы өчен әлеге персонажны исеме белән генә атау да хас: Минем wәғдәм исә ул wақытда, Петербургда Зөләйхаға (هغاخيلز) ғайәт дә ғашыйқ улдығымдан, ... [б. 23]. Биредә аның кияүгә чыкмаган кызга карата ханым сүзен куллануы үзенчәлекле: Ғыйззәтле уқучы! Мәрхүмә Зөләйха ханым (مناخ اخيلز هموحرم) мөселманча-төркичә йазмақ-уқымақ белмәдегене 1 нче бабда йазған идек [б. 68]. Ләкин бу күренеш әсәр өчен искәрмә булып тора, чөнки Хәдичә персонажында автор даими рәвештә туташ сүзенә мөрәҗәгать итә: Берничә wақыт мөқаддәм Ғабденнәсыр әфәнде Әхмәди Хәмидевнең қызы Хәдичә туташны (ىنشاتوت هچيدخ) йөз мең сум көмеш ақча илә кәләшлеккә алырға мақсуды булган улса да, Хәдичә туташны (ىنشاتوت هچيدخ) Муса әфәнде кәләшлеккә алдығы сәбәбендән, Ғабденнәсыр әфәндейә Хәдичә туташны (ىنشاتوت هچيدخ) вирмәмешләр [б. 14]. Ә ханым сүзе алга таба ир кешедә тормышта булган олы яшьтәге хатын-кыз персонажына карата кулланыла, ягъни әлеге ике сүз кулланылышлары ягыннан аерымлана: Йәнә йарым сәғат кичдекдән соңра господин Шубин Салачықда - Сөләйман мирза хатыны Ғайшә ханымның (كنن مناخ هشﺌاع ىنوتاخ هزرم ناميلس هدقچلاص) ивенә килмеш иде [б. 66] һ.б. Әсәрдә ярдәмче геройларның исемнәрен автор аларның социаль статусын, эш-шөгыльләрен, милләтен ачыклап килгән абзый, бай, мирза, хадим, йәһүд сүзләре белән бергә куллана. Бу очракта әлеге сүзләрнең мәгънәләре тагын да конкретлаша төшәләр: Ғалиәхмәд абзый (ىظبآ دمحا ىلع), шимди хөкем тиз башланыр, әнә ахунд хәзрәтләре дә килде [б. 38]; Ғалиәхмәд бай (ىاب دمحا ىلع) шәкерддән: "Ахунд хәзрәтләре қайда?" - дийү сөал қылғач, ... [б. 38]; Қырым, Бағчасарай, Салачықда Сөләйман мирза (هزرم ناميلس) хатыны [б. 61]; Икенче көнне сабахда қаһwәханә хадиме йәһүд Энгель (ليكني دوهي ىمداخ هناخ هوهق) господин Шубинға чәй килтермеш [б. 65]. Язучының "Гөнаһе кәбаир" романының (1890) персонажлар системасы, Җиһангир һәм ярдәмче образларны исәпкә алмаганда, нигездә, тискәре геройлардан тора. Җиһангир белән беренче тапкыр таныштырганда язучы, традицияне саклап, Җиһангир нам уғылы конструкциясенә мөрәҗәгать итә: Хәмзә бабаның илле йәшенә ирешмеш хатыны wә йегерме биш йәшендә улан Җиһангир нам уғылы (ىلغوا مان ريڭاهج) вардыр [б. 8]. Алга таба ул әлеге геройны атау өчен аның исемен, Җиһангир әфәнде, Җиһангир Агийев тезмә атамаларын куллана һәм аларны әсәрдә чиратлаштырып бирә: Шимди исә Җиһангир (ريڭاهج) Қазанда улмайынча, ... [б. 12]; Маһруйның зәүҗе Җиһангир әфәнде (ىدنفا ريڭاهج) сәүдә хезмәтләрейлә Сибирйа тарафына китдегене йазмыш идек [б. 15]; Җиһангир Агийев (فييغآ ريڭاهج) Сибирйайа алты-йиде айлық хезмәтлә кидмеш, ... [б. 16] һ.б. Әсәрнең төп геройларыннан Габделгафур әсәр башында исеме белән генә аталса, алга таба Ғабделғафур әфәнде тезмә атамасы белән алыштырыла: Хикәйәмезә Ғабделғафурның (كنن روفغلا دبع) мәдхәле улдығычүн ... Ғабделғафурның (كننروفغلا دبع) кем wә ниндәләйен адәм улдығыны бәйан идәмез. Аның зур баласы - бәйан идәчәгемез Ғабделғафур (روفغلا دبع) 17 йәшенә килмеш бер кискен уғландыр [б. 2]; Бер микдар wақыт кичкәч, қарт хәзрәт Ғабделғафур әфәндейә (هيدنفا روفغلا دبع) қараб: ... [б. 5] һ.б. Аның дусты Мәмәткә карата автор башта Мәмәт әфәнде сүзтезмәсен куллана һәм биредә, алда әйтеп киткәнчә, тискәре геройларның исемнәре белән кулланылган әфәнде сүзенең семантикасы тискәре коннотацияләр белән баетыла: Мәмәт әфәнде (ىدنفا تمم) әүwәлдә Русйа дәүләтенә табиғ улмыш исә дә, ... [б. 51]; Туғры Мәмәт әфәнденең номеренә килеб wә Мәмәт әфәнде (ىدنفا تمم) тарафындан қабул улыныб, ... [б. 52]. Алга таба әлеге геройны язучы исеме белән генә атый: Мәмәтнең дә кәсебләре (ىرلبسك هدكنتمم) шимди начар улдығычүн, ... [б. 52]; ...мөсахәт wә йәрдәм өчен Мәмәтнең номерәсенә (هنس هرمون كن تمم) тәwәжжеһләнеб, шимди килеб йитде [б. 53]. Шуның белән бергә бу персонажның исеме Мәмәт әфәнде кеби шөбһәле зәwатлар, Мәмәт wә Әхмәт әфәнделәр мабәйенендә, Әхмәт wә Мәмәт намларыны алмыш адәмләре кебек конструкцияләрдә тискәре характердагы иҗтимагый коннотацияләр белән баетыла: Ғосманлы дәүләтенә табиғ улан бу Мәмәт әфәнде кеби (ىبك ىدنفا تمم) шөбһәле зәwатлар Русйада аз дәгелдер [б. 51]; Чүнкә бөйлә шөбһәле Мәм әт wә Әхмәт әфәнделәр (رليدنفا تمحا و تمم) мабәйенендә ... [б. 52]; Русйадан кидеб, Төркийәдә Әхмәт wә Мәмәт намларыны (ىنرلمان تمم و تمحا) алмыш адәмләре һәрқайусын чирмеш wә мөртәд димейурыз [б. 52]. Әсәрдә төп урыннарның берсен алып торган тагын бер тискәре персонажны атау өчен автор Ибраһим Ғалийев тезмә атамасына, аның исеменә, Ибраһим әфәнде, Ибраһим бай, Ибраһим абзый сүзтезмәләренә мөрәҗәгать итә һәм аларны әсәрдә чиратлаштырып бирә: Ибраһим Ғалийев (فييلع ميهاربا) - утыз биш йәшендә wә өйләнмеш кемсәнә улыб, ике балайа ата wә олуғ юрист, мәккәр wә мөфәттин бер кемсәнәдер [б. 12]; Ибраһим әфәнде (ىدنفا ميهاربا) диреләр хисабыны тәмам идеб, кантурдан чығыб, әүwәлге йиренә - софра йанына утырыркән, ... [б. 14]; Ул қартчық нийә кирәк, Ибраһим абзый (كنياب ميهاربا), мин буламын ул қартчық [б. 27]. Бу алымны язучы билгеле бер дәрәҗәдә аның кардәшен атаганда да куллана: Йағқуб Ғалийев (فييلع بوقعي) - йегерме йиде йәшлек өйләнмәмеш йегет улыб, бәһрәсез wә тәүфиқсыз бер кемсәнәдер [б. 12]; Йағқуб әфәнде (ىدنفا بوقعي) Мостафа килтермеш мәктүбе уқыб, ғаҗәлә қылыб, ивендән китде [б. 15] һ.б. Маһруй персонажы белән беренче тапкыр таныштырганда, автор Маһруй нам хатындыр конструкциясен кулланса, алга таба аны, нигездә, исеме белән генә атый, аерым очракларда Маһруй қыз, Маһруй Агийева тезмә атамаларына мөрәҗәгать итә: "Гөнаһе кәбаир" нам йазачақ романымызда "лә беддә минһөннә" уланларның бере wә хиқайә мезнең героинясе - Маһруй нам хатындыр (ردنوتاخ مان ىور هام) [б. 7]; Җиһангир Агийев хикәйәмезнең героинясе Маһруй қызның (كنزق ىور هام) ғыйрфанына хәйран wә хөсненә ғашыйк улыб, ... [б. 8]; ... Маһруй (ىور هام) мөслимә улыб, почетный гражданин хатыны - Маһруй Агийева (ىووييغآ ىور هام) улдығыны бәйан бойырды [Бигиев, 1890, б. 24] һ.б. Әсәрдә ярдәмче геройларның исемнәре, нигездә, аларның социаль статусын, эш-шөгыльләрен ачыклап килгән абыстай, мөәззин, бай, учитель, приказчик, хезмәтче сүзләре белән бергә кулланыла. Бу очракта әлеге сүзләрнең мәгънәләре тагын да конкретлаша төшә: Ғали Wаһабовның хатыны Мәрйәм абыстай да (هدياطصبآ ميرم) һәм йахшы ата баласы улыб, суфийә wә намазчы wә алтмыш йәшләренә килмеш хатын иде [б. 7]; Әшйа wә әсбабларны номерә - мөсафирханәдә қалдырыб, кәнделәре Хәмзә байға (هغياب هزمح) күрешмәйә килмешләр [б. 8]; Учитель Әхмерский (ىكسرمحا لتيچوا) бер миқдар сөкүтдән соңра: ... [б. 13]. Жанр үзенчәлекләренә бәйле рәвештә Р. Фәхретдиннең "Сәлимә яки гыйффәт" әсәре (1899) персонажларның ул кадәр күп булмавы белән аерылып тора. Шуңа да карамастан аларның бирелешендә дә аерым үзенчәлекләр күзәтелә. Мәсәлән, төп персонажны атау өчен язу чы, нигездә, Сәлимә туташ сүзтезмәсен куллана, аерым очракларда аны исеме белән генә атый: Сәлимә туташның (ڭن شاتوت هميلس) йомшақ wә мөлайем даwышы күңелемә әсәр вирмәкдә wә йөрәгемне үзенә тартмақда иде [б. 17]; Бүлмәгә кердегемдә, Сәлимә (هميلس) тирләбпешеб нәрсәләрене урнашдыра иде [б. 18]; Бу мәктүб Сәлимә туташдан (ند شاتوت هميلس) иде [б. 30] һ.б. Шуның белән бергә әсәрдә ярдәмче персонажлардан саналган Хәсән исемле сәүдәгәргә карата сөйләм теле өчен хас булган һәм исемнәргә ялганып, сөйләүченең үзеннән олырак кеше, абый, мәгънәсен белдерә торган ағай сүзенең кулланылуы күзгә ташлана: Хәсән ағай (ىاغآ نسح) йахшы wә монсыйф бер зат иде исә дә, ... [б. 43]; Хәсән ағай (ىاغآ نسح) атам хәзрәтләрнең дусты имеш [б. 44]. Алга таба Ғали байның туйы, Wәли бай туйы кебек сәнгатьчә стиль чараларында Ғали, Wәли исемнәре абстракт характердагы образлы коннотацияләр белән баетыла: Ғали байның туйы (ىيوت ڭنىاب ىلع) үзенең байлықы нисбәтендә улмақ асыл мәгъишәт wә мәдәнийәтдән улдығы хәлдә бөйлә иделмәй, Wәли бай туйы (ىيوت ىاب ىلو) илә үлчәнер [б. 61]. Әлеге әсәр белән чагыштырганда, авторның "Әсма яки гамәл вә җәза" романы (1903) һәм уңай, һәм тискәре персонажларга бай булуы белән аерылып тора. Беренче төркемне Габбас мелла, аның хатыны Гайшә абыстай, аларның кызлары - төп героиня Әсма, Сәлим, Йосыф бабайлар, Салих бай һәм Гали әфәнде тәшкил итә. Фактик материалдан күренгәнчә, әсәрдә әлеге персонажларның бирелешендә нинди дә булса үзенчәлек күзәтелми - бу геройларның исемнәре, нигездә, аларның социаль статусын, гаилә хәлен һәм яшь үзенчәлекләрен ачыклап килгән мелла, абыстай, бабай, бай, әфәнде сүзләре белән кулланыла. Барлык очракларда да әлеге лексик берәмлекләрнең мәгънәләре тагын да конкретлаша төшәләр: Әдәби, фәнни рисаләләр һәм Ғаббас мелланың (كنلام سابع) холқыны төзәтмәк ичүн күб йәрдәм итде [б. 6]; Әлхасыйл Ғайшә абыстайның (كنياطصبآ هشﺌاع) җөмлә иғтиқад wә ғадәтләре Ғаббас меллаға күчмеш иде [б. 10]; ... аwылың иғтибарлы кемсәләрендән саналмақда улан Йосыф бабай (ىاباب فسوي) тәрбийә итмәк улыб ханәсенә алды [б. 45] һ.б. Әсәрнең төп героинясе Әсма исә исеме белән генә атала: Ошбу сәбәбдән Әсма (ءامسا) бу ғаилә эчендә иң сәвгили бер җан иде [б. 4]; Әсманың (كنءامسا) сабақ уқымақда улан шадлығы зирәклеге илә монасыйб улдығындан көндән-көн Алга бармақда иде [б. 14]; Wә дөнья һәм ахирәтдә улан өмидләре дә Әсмада (هدءامسا) иде [б. 14]. Шуның белән бергә биредә әлеге персонажга карата ханым сүзен куллануы үзенчәлекле. Ләкин бу күренеш З. Бигиевтәге кебек үк үзенә күрә бер искәрмә булып тора: ... Әсма ханыма (همناخ ءامسا) бер фәқыйрә хатын туғры килеб, қулыны сузды [б. 116]. Югарыда тасвирланган үзенчәлекләр әсәрдә билгеле бер дәрәҗәдә тискәре геройларның исемнәре бирелешендә дә чагылыш таба: Бикбулат хәзрәт (ترضح دلاوبكيب) һәркеме дөньядан биздермәк wә ғомеренең күбесене ғыйбадәтдә кичермәк идегене нәсыйхәт итдеге хәлдә, ... [б. 98]; Муса (ىسوم) ақчасыны андан қарады, бундан эзләде, сорады, йалынды, ағлады, йуқ, табылмады [б. 34]; ...Хәмидәнең (كن هديمح) майдан йомшақ, балдан ләззәтле сүзләренә инабәт идеб, ... [б. 56] һ.б. Биредә алдагы авторларда күзәтелгән теге яки бу персонажга бәйле рәвештә төрле тезмә атамаларны чиратлаштырып куллану да күзәтелә. Мәсәлән, Хикмәт персонажы белән беренче тапкыр таныштырганда, автор Хикмәт исемле бер сәүдәгәр конструкциясенә мөрәҗәгать итсә, алга таба аңа карата Хикмәт хаҗи, Хикмәт бай сүзтезмәләрен куллана. Әлеге очракларда сәүдәгәр, хаҗи һәм бай сүзләренең мәгънәләре конкретлык мәгънә төсмерләре белән баетыла: "Б..." қарйәсендә бийүк мал wә күб әмлақ сахибе Хикмәт исемле бер сәүдәгәр (ركادوس رب ولمسا تمكح) бар иде [б. 15]; Хикмәт хаҗинең (كنيجاح تمكح) байлығы ата wә бабадан мирас булыб қалмыш дәгел, ... [б. 15]; Ошбу қабилдән уларақ Хикмәт байның (كنياب تمكح) йаңа мелласы да бер йаңа сүз табды [б. 30]. Укучы игътибарына Зәйнүшне беренче тапкыр тәкъдим иткәндә автор шулай ук Зәйнүш абыстай исемендә бер хатын конструкциясенә мөрәҗәгать итә, алга таба Зәйнүш абыстай тезмә атамасына күчә, аннан соң аның исемен генә куллана башлый: "Ф..." шәһәрендә, ... урамында кәнде ханәсендә Зәйнүш абыстай исемендә бер хатын (نوتاخ رب هدنمسا ىاطصبآ شونيز) мәғыйшәт итмәкдәдер [б. 63]; ...Зәйнүш абыстай (ىاطصبآ شزنيز) һич эстәмәдеге хәлдә итләр тереклегенә қалды [б. 65]; Хәмидә "Ф..." шәһәренә киләрәк, Әсманы белдегемез Зәйнүшә (شونيز) тәслим итде [б. 119]. Биредә хатын-кыз персонажларының исемнәренә бәйле рәвештә бер үзенчәлеккә игътибар итү сорала. Публицистик чигенешләрдә язучы аларны күплек санда кулланып, аларның семантикаларын иҗтимагый коннотацияләр белән баета: Милләт өстенә Зәйнүш абыстайлар, Фатыймалар, Латифәләр (رل هفيطل 'رل همطاف 'رلياطصبآ شونيز) мөслат улыр исә, ахыры йахшы улмаз [б. 67]; Риwайәтләрә күрә, арамызда бу кеби хәрам кәсеб идүче бер чуқ Хәмидәләр (رل هديمح) улыныб, хараб улучы Әсмалар, Хәсәнәләр (رلانسح 'رلءامسا) сансыз имеш! Ләкин безләр бу туғрыда Әсмалары (ىرلءامسا) ғайебле итмәдегемез кеби, Хәмидәләрә (هرل هديمح) һәм үпкә (ачуымыз) йуқдыр [б. 117]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әдәби персонажларның исемнәре бирелешендәге традицияләрнең яңа үзенчәлекләр белән баюы күзәтелә. Бу, аерым алганда, геройларның исемнәре янында аларның яшь, гаилә, социаль, милли үзенчәлекләре чагылыш тапкан лексик берәмлекләрнең кулланылуында чагылыш таба. Шул ук вакытта татар антропонимик системасына рус теле өчен хас формаларның үтеп керүе күренә. 3.1.3. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчә-сүзләр. Әлеге төр атамалардан XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә аерым бер ил, губерна һәм өяз кебек административ берәмлек исемнәре теркәлде. Биредә алар һәм үзләре генә, һәм ил, мәмләкәт, дәүләт, өлкә, губерна, вилайәт, өйәз, уезд сүзләре белән бергә тезмә атамалар составында кулланылалар. Мәсәлән, М. Акъегет "Хисаметдин менла" романында Русйа топонимы аерым сүз хәлендә конкрет ил атамасы буларак кулланыла: Русйа (هيسور) уртасында Идел нәһерендән озақ дәгел бер татар аwылы мәүҗүддер [б. 2]. Ил атамаларының аерым сүз буларак конкрет мәгънәдә кулланылуы З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" романында күзәтелә: Шимдики хәлдә Қазанда wә Русйада (هد هيسور) дамелла Ғабделғалләм хәзрәт мәдрәсәсе кеби олуғ мәдрәсә йукдыр [б. 10]; Төркийәдән (ند هيكرت) ислам пашпортлары алыб, мөселман улыб қайтқан кемсәләре күрдегемез бар [б. 52]. Шул ук вакытта автор теле өчен Төрек-Ғосманлы мәмләкәте, Ғос манлы мәмләкәте, Ғосманлы дәүләте, Иран - Персия мәмләкәте сүз тезмәләренең кулланылышы да хас. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Муса Салихов Төрек-Ғосманлы мәмләкәтенә (هنيتكلمم ىلنامثع كرت) қачыб кидә [б. 31]; Қатил улмаса, Ғосманлы мәмләкәтенә (هنتكلمم ىلنامثع) қачарға ирадә қылмас иде [б. 31]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Ғосманлы дәүләтенә (هنتلود ىلنامثع) табиғ улан бу Мәмәт әфәнде кеби шөбһәле зәwатлар Русйада аз дәгелдер [б. 51]; Мәмәт әфәнде әүwәлдә Русйа дәүләтенә (هنتلود هيسور) табиғ улмыш исә дә, Иран - Персия мәмләкәтенә (هنتكلمم هييسرپ ناريا) қачыб, ... [б. 51]. Төрле административ берәмлекләргә мөнәсәбәттә язучы әдәби кулланылышка аларның исемнәре белән бергә рус теленнән алынган губерна, уезд кебек административ терминнарны да кертеп җибәрә. Алар авторның "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлде: Нақас мулла уғлы Ғабделғафурның wатан аслысы - Нижгород губернасы Серғач уезды (ىدزيوا چاغريس ىسانربوك طوراغژين) қарйәләрендән бер қарйәдер [б. 2]. Ил атамаларының аерым сүз буларак конкрет мәгънәдә кулланылуы Р. Фәхретдин әсәрләре өчен дә хас. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Көллийәт әсәре Иран wә Һиндстанда (هدناتسدنه و ناريا) күб мәртәбә табиғ иделмешдер [б. 17]; Сәлимә туташның Мисырдан (ندرصم) қайтуы ләзем күрелмеш [б. 34]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Фради Италиядә (هدايلاتيا) музыкачы, wә Хомули дә Мисырда (هدرصم) музыкачы иде! [б. 26]. Шуның белән бергә язучы ил атамаларынʻил, дәүләтʼ мәгънәсендәге мәмләкәт, ʻилдә хөкем сөргән тәртипне саклау, үзара каршы булган сыйныфлар арасындагы төрле бәхәсләрне бастыру өчен, хаким сыйныф тарафыннан төзелеп, башында хөкүмәт һәм аның органнары торган сәяси оешма, шундый сәяси оешмасы булган илʼ мәгънәсендәге дәүләт һәм ʻилнең бер өлешеʼ мәгънәсендәге өлкә сүзләре белән бергә куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Қазан - Русйа дәүләтендә (هدنتلود هيسور) олуғ бер шәһәрдер [б. 3]; ...Қытай wә Йапон өлкәләрене (ىنرل هكلوا نوپاي و ىاطق) күрмәк, ... [б. 7]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Башқорд исеменең зохуры Бағдад хәлифәсе Моктадир тарафындан Болғар дәүләтенә (هنتلود راغلب) күндәрелмеш улан илче һәйәтенең ... [б. 2]; Хәтта кичән сәнә Венгрия (Маҗарстан) мәмләкәтендән (ندنتكلمم (ناتسراجم) هيركنيۋ) йәш бер мөғаллим бар иде [б. 50]. Тараф сүзенең күплек сан формасы белән бергә кулланылган очракта ил атамалары абстракт мәгънә төсмере белән баетыла. Бу авторның "Сәлимә яки гыйффәт" романында күзәтелә: Болғар базары арқылы Иран, Хорәсән тарафларына (هنيرلفرط ناسرخ 'ناريا) кидәр иде [б. 28]; Язучы өчен аерым ил атамаларын градацияләр составында файдалана. Әлеге чара әйтеләчәк фикернең тәэсир итү көчен арттырырга, аны тагын да үтемлерәк итәргә ярдәм итә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Қырым, Җәзаир, Италия, Швеция (ايس هوش 'ايلاتيا 'ريازج 'ميرق) һаwалары, ушандақ су wә сахралары һәм таулары мәдех иделенер; ... [б. 8]; Болғар халықлары Германия, Швеция, шимали Русйа, Сибирйа мәмләкәтләренә (هنيرلتكلمم ايريبس 'هيسور ىلامش 'هيستيوش 'اينامرگ) сәфәр идеб сәүдә қылырлар иде [б. 28]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...Йапун, Қорә, Сиам, Бразилия (ايليزارب 'مايس 'هروق 'نوپاي) әхwәлләрендән бәхәс итмәйә, ... [б. 66]. Язучы әсәрләрендә вилайәт, губерна административ терминнарының да кулланылынышы күзәтелә. Вилайәт сүзе һәм аның рус эквиваленты губерна "Сәлимә яки гыйффәт" романында, нигездә, бер-берсен ачыклап килсәләр, "Әсма яки гамәл вә җәза" романында исә аерым рәвештә бер-берсе белән чиратлашып киләләр. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Қазан вилайәте (губернасы)ның (ڭن (ىسانربوغ) ىتيلاو نازق) мәркәзе - ошбу шәһәрдер [б. 3]; Бу ыстудент Уфа вилайәтендә (губернасында) ((هدنسانربوغ) هدنتيلاو افوا) мәшһүр "С..." фамилийәсендән имеш [б. 23]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Башқорд вилайатләре бу көндә Самара, Оренбург, Уфа, Пермь губерналарындан (ندنرلانربوغ مريپ 'افوا 'غروبنيرا 'اراماس) ғыйбарәт исә дә, ... [б. 3]; Бу хатынның исеме бөтен Башқордстан вилайатендә (هدنتيلاو ناتسدرقشاب) мәгъруфдыр [б. 63]. Шул ук вакытта язучының "Әсма яки гамәл вә җәза" романында өйәз / өйәзд сүзе дә теркәлде: ...бундан қалқыб Верхурал wә Уса өйәзләрене (ىنرلزايوا اصوا و لاروخريو) сәйәхәт итмәгә китдеге көндән бирү... [б. 51]; Боғырыслан wә Бәләбәй өйәздләрендән (ندنرلدزايوا ىابلب و نلاصورغوب) зохур идән Ақсақов фамилиясе ... [б. 92]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган сүзләрнең кулланылышында иске татар теленең язма нормалары һәм традицияләренең дәвам итүе күзәтелә. Бу ил атамаларының һәм алар белән бергә килгән ил, мәмләкәт, дәүләт сүзләренең кулланылышында чагылыш таба. Шул ук вакытта язма традицияләр рус теле өчен хас булган үзенчәлекләр белән дә баетылалар. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, образлы коннотацияләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланылалар. Дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбият- мәдәниятсәнгать-матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. дини- дөньяви нең исем-атамалары һәм аларның кулланылышы. Әлеге төр исемнәрдән XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә аерым очракларда изге Коръән китабы белән бергә татар халкында элек-электән киң таралыш тапкан дини, әдәби һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең, XIX гасыр ахырында тулаем төрки дөньяда яратып укылган "Тәрҗеман" газетасы атамаларының кулланылышы күзәтелә. Мисаллардан күренгәнчә, үзләренең әсәрләрендә авторлар бу төр лексик берәмлекләрне аерым-аерым, яисә китаб, җәридә, ғазета, әсәр, роман, хикәйә, хикәйәт сүзләре белән бергә туры мәгън әләрендә файдаланалар. Бары тик Қорәне Кәрим, Қорәне шәриф, Қорән wә хәдисе шәриф, Шәйех Сәғди хәзрәтләренең "Гөлстан" нам мөбарақ wә ғазиз әсәрләре кебек сүзтезмәләрдә генә авторларның аларга карата булган уңай мөнәсәбәте чагылыш таба. Мәсәлән, М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында: Җомға көн намаздан әүwәл Хисаметдин менла кәнде ханәсендә "Тәфсире бәйзаwи" китабыны (ىنباتك ىواضيب ريسفت) моталәға қылыр [б. 4]; Ошбу номер илә "Тәрҗеман"ның (كن نامجرت) йыллығы тәмам ула [б. 5]; Бикбулат менла Қорәне Кәримдән (ندميرك نآرق) бераз уқығач, софрайа чәй китерелде [б. 14]; З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" романында: Мостафа китаблары - "Һәфтий әк" wә "Аллаһ дигел бәдәwам"ы (ىماودب لكيد هلاا و كيتفه) алыб, ... [б. 14]; ..."Мөртәд" нам романда (هدنامور مان "دترم") бәйан wә нәқыл идәчәкмен [б. 72]; Р. Фәхретдиннең "Сәлимә яки гыйффәт" романында: "Гөлстан" илә "Каберстан" нам әсәрләре (ىرلرثا مان ناتسرباك هليا ناتسلك) Йаурупа лисанларына тәрҗемә иделенеб табғ иделмешдер [б. 17]; ...Қорән wә хәдисе шәриф (فيرش ثيدح و نٲرق) фәрманларыны тийешлесенчә иҗра қылынмаз исә дә, ... [б. 25]; Әхмәд Мидхәд әфәнденең "Ана қыз" адлы хикәйәсенә (هنيس هياكح ولدآ "زق انآ") мөрәҗәғат улынадыр [б. 63]; Р. Фәхретдиннең "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...һәр нә қадәр "Әсма" хикәйәсенең (كنس هياكح ءامسا) кешеләрендән дәгел исә дә, ... [б. 19]; Дәгел көйле (мәнзум) китаблар, бәлки "Фәзаил әш-шөһүр", "Мәликә", "Мәрткә киткән хатын қыйссасы", "Дөш тәғбире" кеби көйсез китаблардан (ندرلباتك زسيوك ىبك ىريبعت شود 'ىص هصق نوتاخ ناكتك هكدرم 'هيكلم 'روهشلا لﺌاضف) һәм балалардан көйләб уқытмақ абыстайның бер кәмаләтендән иде [б. 47]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбият-мәдәният-сәнгать-матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. дини-дөньяви китаплар, дәреслек, газета-журнал халык авыз иҗаты әсәрләренең исем-атамалары һәм аларның кулланылышында иске татар теленең язма нормалары һәм традицияләренең дәвам ителүе күзәтелә. Бу әлеге атамаларының һәм алар белән бергә килгән китаб, җәридә, газета, әсәр, роман, хикәйә, хикәйәт сүзләренең кулланылышында чагылыш таба. 3.1.4 "Табигать" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Җир өсте объектлары атамалары һәм аларның кулланылыш үзенчәлеге. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәр ләрендә әлеге төр атамалардан, нигездә, авыл, шәһәр, ярымутрау, диңгез, елга һәм тау исемнәренең кулланылышы күзәтелә. Авторлар аларны үзләрен генә дә һәм тезмә атамалар составында да файдаланалар. Мәсәлән, М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында автор тарафыннан уйлап чыгарылган Нун авыл исеме, нигездә, үз башына һәм ʻигенчелек, терлекчелек һәм аерым очракларда яшелчәлек эшләре белән шөгыльләнүче халык даими яши торган җир, урынʼ мәгънәсендәге аwыл, күй, қарйә сүзләре белән бергә Нун аwылы, Нун күйе, Нун қарйәсе тезмә атамаларында кулланыла: Нундан (ندنون) вали утыран шәһәрә анҗақ ике-өч сәғатлек йулдыр, ләкин вармақ пәк мөшкел иде: ... [б. 7]; Нун қарйәсенең (كنيس هيرق ن) ханәләре ғади ханәләр кеби ағачдан wә башлары бәғзән саламдан бәғзән ағачдан йасалмышдыр. Нун аwылында (هدنلووآ ن) ике мәсҗед вар [б. 2]; Иштә Нун күйендә (هدنيوك ن) урта җәмиғдән ырақ дәгел бер күчүк ханә вар [б. 2]. Истанбул, Москва, Петербург, Тифлис шәһәрләренең исемнәрен автор әсәр буенча аерым лексик берәмлекләр буларак үз башына куллана: Истанбулда (هدلوبناتسا) уқымыш [б. 8]; Белешләремез Ғали бай wә Сибғатулла әфәнде тиҗарәтлә мәшғүл улыб, бу көн Москвада (هدوقسوم), сабах үз шәһәрләрендә, у бересе көн ғайре бер мәркәзе тиҗарәтдә wақыт кәчермәкдә иделәр [б. 19]; Чүнкә бу поезд, йәғни тақым илә мөфти хәзрәтләре Петербургдан Уфайа (هي ىفوا ندغروبرتپ) кичәчәк имеш [б. 41] һ.б. Шул ук вакытта әсәрдә Москва шәһәре, Тифлис шәһәре тезмә атамаларын файдалану очраклары да теркәлде: Наполеон, франсыз падишаһы, 1812 нче сәнаи миладийәдә Москва шәһәрене (ىنيرهش هوقسوم) алыб, зан қылды ки, җөмлә руслар алынды [б. 31]; Әмма ике йыл кичмәйеб, Хисаметдин менла әмлағыны сатыб, Қафқаза Тифлис шәһәренә (هنيرهش سيلفت) күчде [б. 70]. Мисаллардан күренгәнчә, югарыда телгә алынган атамаларның әсәрдә кулланылышы нинди дә булса стилистик максатларга буйсындырылмый. Романда елга, ярымутрау, тау атамалары да үзләренең конкрет туры мәгънәләрендә кулланыла: Русйа уртасында Идел нәһерендән (ندنورهن ليدا) озақ дәгел бер татар аwылы мәүҗүддер [б. 2]; Шәһәр әһалийе исламийәсендән иғанә ақча туплаб, Қырымда (هدميرق) нәшер улынан ... [б. 61]; Әмма ике йыл кичмәйеб, Хисаметдин менла әмлағыны сатыб, Қафқаза (هزاقفاق) Тифлис шәһәренә күчде [б. 70]. Шул ук вакытта әсәрдә кыйтга, океан, тау атамаларының гипербола тудыру чарасы буларак кулланылыш очрагы да теркәлде: Азийәд ә (هدايزآ) wақыйг Һинд дәрйасендән (ندنسايرد دنه) Аурупада (هداپوروآ) мәвҗүд Пирәнә дағларына дәк ғарәб йире ислам дәүләте улыб, ... [б. 23]. З. Бигиевнең романнары шәһәр исемнәренең кулланылышы ягыннан аерылып тора. Биредә Казан ойконимы, нигездә, үз башына һәм аерым очракларда ʻсәнгать, сәүдә, мәдәният үзәге бергә тупланган, халык күп яши торган эре административ торак пунктʼ мәгънәсендәге шәһәр, бәлдә сүзләре белән бергә тезмә атамаларда кулланыла. Бу үзенчәлек язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында күзәтелә: Хикәй әмездән уқылыб аңлашылачақ эш бернәчә сәнә мөқаддәм бәлдәи Қазанда (دنازق ءهدلاب) wақыйғ улмыш эшдер [б. 4]; ...Қазан шәһәрендә (هدنرهش نازق) әксәр рус җәмәғате мөселманча сөйләшә белдекләре кеби, мөселманча йазмақ-уқымақ да беләләр [б. 31]; Кәндесе бәлдәи Қазанда (دنازق ءهدلاب) ахунд улыб, йегерме сәнәләрдән бирле дәрес әйтәдер иде [б. 39]. "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге атаманың үз башына кулланылыш очраклары гына теркәлде: Менә без дә уғлымызны Қазанға (هغنازق) мәдрәсәгә уқырға йибәрәмез [б. 4]; Қарт хәзрәтнең Ғабделхақ исемле уғлы өч-дүрт сәнәдән бирү Қазанда (هدنازق) мәдрәсәдә улыб, ... [б. 5]; Җиһангирнең Қазандан (ندنازق) китдегендән бу көнә қадәр сигез ай кичде [б. 16] һ.б. Биредә тагын рус теленнән алынган Нижний Новгород шәһәре исеменең кулланылышы үзенчәлекле. "Гөнаһе кәбаир" романында автор аны чыганак телдәгечә тулы һәм кыскартылма вариантларда һәм иске татар теле өчен хас булган шәһре сүзе белән бергә куллана: ...әксәресе башқа шәһәрләрә, мәсәлә: ... Қазанға қайтмақ мақсудыйла, Мәскәүдән тимер йулла Нижний Новгорода (هدروغوون ىونژين) килмеш иде. Нижнийдән (ندىونژين) прагунный атларла Қазанға киләчәкдер [б. 36]; Шәһре Нижнийдә (هديونژين رهش) мөселманлар мәүҗүд улдығы сәбәбдән, бу чәйханәдә һәм мөселманлар йуқ дәгел иде [б. 36]. Автор стиленең тагын бер үзенчәлеге татарлар өчен изге саналган Бохара, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренең гарәп теле кануннары нигезендә формалашкан Бохараи шәриф, Мәккәи Мөкәррәмә, Мәдинәи Мөнәүwәрә тезмә атамаларының кулланылышында чагылыш таба. Мисаллардан күренгәнчә, алар билгеле бер стилистик максатларга буйсындырыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ахунд хәзрәтләре Бохараи шәрифдә (هدفيرش ءهراهب) тәхсиле ғолүм қылмыш иде [б. 39]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Җиһангир Агийев нең атасы Хәмзә бай wә анасы Хәлимә абыстай, ғазме хаҗе бәйтулла идеб, бере Мәккәи Мөкәррәмәдә (هد همركم ءهكم) wә бере Мәдинәи Мөнәүwәрәдә (هد هرونم ءهنيدم) тәрке дөнья қылыб, ... [б. 11]. Башка шәһәр исемнәре, аерым очракларны исәпкә алмаганда, нигездә, үз башларына кулланылалар. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Петербургда (هدغروبرتيپ) университетда хәтме көтеб қылмыш адәм улса да, ... [б. 8]; Бүген сигез сәғатдә господин Андреев Сембердән (ندربمس) қайтыб килде, ... [б. 19]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Җөргән йирләреңездә, Ростовда (هدفوطصار) сәламәтлекме? [б. 3]; ...үзем дә хезмәтләрлә Мәскәүгә (اكواكسم) кидәмен [б. 18]. Әлеге үзенчәлек, автор тарафыннан уйлап чыгарылган "К" қарйәсе тезмә атамасын исәпкә алмаганда, авыл атамаларының кулланылышында да күзәтелә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бунлар исә "К" қарйәсе (ىس هيرق ق) әһалисендән улыб, Ростовдан "К" қарйәсенә (هنس هيرق ق) қайтмышлардыр [б. 3]; Бәли, туғры, бу йазу бәнем қулым илә йазылмыш, ләкин ул кичдә Қышқарға (هغراقشق) бән вардыммы икән? [б. 45]. Язучының әсәрләрендә ярымутрау, күл атамаларының кулланылыш очраклары да теркәлде. Мисаллардан күренгәнчә, алар нинди дә булса стилистик максатларга буйсындырылмый. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бер җомға кәчдекдән соңра бу минем күршеләрем Қырымға (هغميرق) қайтыб китделәр [б. 22]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...қарчық, ивдән чығыб, туғры Қабан күленә (هنيلوك نابق) тәwәҗҗеһләнде [б. 33]; ...Қазанға қайтмақ нийәтейлә Сибирйадан (ند هيريبس) кидмеш исә дә, ... [б. 36]. Бу яктан, язучының "Гөнаһе кәбаир" романында рус теле өчен хас Сибирйа атамасының кулланылышы үзенчәлекле. Аерым хәлдә әлеге лексик берәмлек географик өлкә атама атамасы буларак кулланыла: Җиһангир Агийев Сибирйайа (هي هيريبس) алты-йиде айлық хезмәтлә кидмеш, ... [б. 16]. Тараф сүзе белән бергә кулланылганда, әлеге исемнең семантикасы абстракт мәгънә төсмере белән баетыла. Әлеге үзенчәлек Сибирйа җағы тезмә атамасында да күзәтелә: Шимди исә Җиһангир Қазанда улмайынча, алты-йиде айлық сәфәр уларақ Сибирйа тарафына (هنفرط هيربس) қамиртсә - сәүдә хезмәтләрейлә кидмеш иде [б. 12]; Ул миңа Сибирйа җағына (هنعاج هيريبس) киткән wақытда да өч-дүрт ай эчендә қайтырмын диб әйткән иде [б. 18]. Билгеле бер контекстта Сибирйа атамасы образлы мәгънә төсмер ләренә ия була: Нә қылсын, нә тариқа Маһруй бу Сибирйадан (ند هيريبس) wә хөкем хозурында улачақ мөзәлләт wә кимлекдән халас улсын?! Йуқ, Алла сақласын, бу кичмеш дәүләт wә рәхәтдән Сибирйа wә қаторжный хезмәткә (اكتمذح ىنژرتاق و هيريبس) төшкәнчә, күпергә wә күпердән суға төшү биш мәртәбә әфзалдыр [б. 40]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә Казан шәһәренең исеме һәм үз башына, һәм шәһәр сүзе белән бергә килеп Қазан шәһәре сүзтезмәсендә кулланыла. Язма чыганакларда алар чиратлаштырып биреләләр. Һәр ике очракта да аның семантикасы өстәмә коннотацияләр белән баетылмый. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Тарих забыт итмәгән wақытдан бирү Қазан шәһәре (ىرهش نازق) - Болғарға табиғ бер сәүдә wә тиҗарәт мәркәзе иде [б. 3]; Қазанда (هدنازق) йөз беңдән зийадә җан хисабы улыб, ... [б. 3]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Хәлфәләр wә күбесенчә Қазандан (ندنازق) уқыб килмеш шәкердләр... [б. 11]; ...табиблар мәслихәте илә Қазан шәһәрендән (ندنرهش نازق) килмеш, ... [б. 51]. Әлеге үзенчәлек язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында башка шәһәр исемнәренең кулланылышында да күзәтелә: ..., Итил өстендән Самарға (هغراماس), wә андан Әстерхан шәһәрене (ىنرهش ناخرتسا) кичеб, Бакуға (اگوكاب) қадәр узанмышдыр [б. 2]; Асыл wатаным улған Қуйан қарйәсе Уфа шәһәренә (هنيرهش افوا) йырақ дәгел wә шу сәбәбдән ибтидаән Уфаға (اگافوا) варачақ идем [б. 7]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында өстенлек шәһәр исемнәренең кыска вариантларына бирелә: ...Бағдаддан (نددادغب) чықыб қайтыб кердекләренә қадәр улан әхwәле, ... [б. 2]; ... Москвайа (هياوقسم) қайтдығында нотаға алдырыб, ... [б. 21]. Шуның белән бергә язучы әсәрләрендә шәһәр исемнәренең кулланылышында билгеле бер стилистик үзенчәлекләр дә күзәтелә. Аерым алганда, Уфа тарафында, Уфа сахралары, Қазан әтрафында, Қазан тарафындан сүзтезмәләре составында Уфа һәм Қазан атамалары абстракт мәгънә төсмерләре белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ләкин Уфа тарафында (هدنفرط افوا) ... [б. 8]; ...Уфа сахралары (ىرلارحص افوا) икенчедер [б. 8]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...Қазан wә Қазан әтрафында (هدنفارطا نازق و نازق) улан бийүк ғалимләрең ысулы җәдидә хилафына уларақ йазмыш улан мөбарәк әсәрләре... [б. 8]; Хикмәт хаҗи ағачдан да надан қызларындан дүрдене Қазан тарафындан (ندنفرط نازق) олуғ шөһрәт илә уқыб килмеш дүрт меллаға виреб, ... [б. 16]. Алга таба автор шәһәр исемнәрен бер лексик рәттә биреп, әйтеләчәк фикернең тәэсир итү көчен тагын да арттыру максатыннан аларны градация тудыру чарасы буларак куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...Берлин, Липсих, Һамбург (غروبماه'غسپيل 'نيلرب) кеби олуғ сәүдә базарларына қадәр мал күчереб вармақлары һәм мөмкин дәгелдер [б. 62]; Бағдад, Қартабә, Ғарната, Мисыр, Басра, Дәмәшқ, Хәлеб, Мәдинә, Мәккә шәһәрләрендә (هدنرلرهش هكم 'هنيدم 'بلح 'قشمد 'هرصب 'رصم 'هطانرع 'هبطرق 'دادغب ) йитешкән мәшһүр хатынлар ошбу иҗтиһад ағачларының йимешләредер [б. 66]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу қарйәйә Петербург, Москва, Қазан, Вятка, Харьков, Томски, Иркут, (توكريا 'ىكسموط 'فوكراخ 'هقتاو 'نازق 'اوقصم 'غروبرتيپ), хәтта Финляндияләрдән адәмләр килер ... [б. 50]. Авыл исемнәренә килгәндә, язучы аларны "Әсма яки гамәл вә җәза" романында қарйә һәм аwыл сүзләре белән бергә тезмә атамалар составында куллана һәм әсәрдә әлеге сүзләр бер-берсен алыштырып киләләр: Бу безем шәһәрдән йөз илле чақрым мөсафәдә Шәриф исемле бер олуғ қарйә (هيرق غولا رب ولمسا فيرش) вардыр [б. 78]; Безгә илле чақрым йирдә Бикмәт аwылы (ىلوآ تمكيب) бар [б. 81] һ.б. Алга таба Р. Фәхретдин әсәрләрендә төрле сулыклар (елга, күл, океан), тау һәм кыйтга атамаларының да кулланылуы күзәтелә. Елга исемнәре, нигездә, үз башына, яисә ʻсулык, елгаʼ мәгънәсендәге су һәм ʻбашланган урыныннан койган җиренә кадәр табигый рәвештә салынган үзәне буйлап туктаусыз агып торган шактый күләмле су агымыʼ мәгън әсендәге йылға сүзләре белән тезмә атамалар составында киләләр. Биредә язучының бер үзенчәлегенә игътибар итү сорала. "Сәлимә яки гыйффәт" романының (1899) башында Идел елгасы турында сүз алып барганда ул аның Ра, Волга, Итил атамаларын телгә алып, алга таба соңгысын гына куллана: Қазан йылғасының (ڭنيس هغلي نازق) сул йағында wә Итилгә қушылған урында бийүк түбәгә бина иделмештер [б. 3]; Бу йылғаны йунанлылар, төнге Мохит диңгезендән килеб, Әстерхан диңгезенә қушылдығыны иғтиқад идеб, исемене дә "Ра" ("ار") димешләр имеш. Руслар исә "Волға" ("هغلو") исемене вирмешләр [б. 22]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында исә рус теленнән кергән Волга исеме генә теркәлде: Волга буйында (هدنيوب هغلوۋ) улан пароход қонторларының берендән утыз чақрым мөсафәдә улан ислам қарйәсендә ... [б. 74]; Бунларың халықлары Волга буйындан (ندنيوب هغلوۋ) күчеб килмеш адәмләр улыб, ... [б. 78]. Башка су чыганакларының исемнәре авторның "Сәлимә яки гыйф фәт" романында Қабан күле, Мохит диңгезе, Әстерхан диңгезе кебек тезмә атамалар составында очрый. Биредә аның диңгез сүзен һәм океан һәм диңгезгә карата, ягъни ʻдөнья океанының коры җир, су асты калкулыклары белән әйләндереп алынган бер өлешеʼ мәгънәсендә куллануы күзәтелә: Қабан күле (ىلوك نابق) илә Болақ (قلاوب) Қазан шәһәрене ике бүлемгә айырмышдыр [б. 3]; ...Мохит диңезендән (ندنزڭد طيحم) киң улған қырлардан, ... [б. 11]; Бу йылғаны йунанлылар, төнге Мохит диңезендән (ندنزڭد طيحم) килеб, Әстерхан диңезенә (هنيزڭد ناخرتسا) қушылдығыны иғтиқад идеб, ... [б. 22]. Йаурупа, Африка, Азия кебек кыйтга атамаларын язучы, нигездә, сурәтлелек тудыру, яисә әйтеләчәк фикернең тәэсир итү көчен тагын да арттыру максатыннан метонимия, образлы гыйбарә һәм гипербола кебек стиль чаралары составында куллана һәм шуның белән әлеге төр ялгызлык исемнәрнең семантикасын образлы коннотацияләр белән баета. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Башқа халықларда ибтидаи Йаурупадан (نداپورواي) һөнәр wә мәгърифәт алдықлары мода исә ... [б. 4]; Аллаһы Тәғаләнең исемене дә белмәй адәм ите ашаб тереклек идүче Африка wәхшиләре (ىرليشحو اقيرفا) арасында ... [б. 72]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бөтен Азийайа намы мәгълүм улан (نلاوا مولعم ىمان هيايزآ نوتب) Салих бай ... [б. 76]. Әлеге үзенчәлек "Сәлимә яки гыйффәт" романында чүл һәм тау исемнәренең кулланылышында да күзәтелә. Биредә алар градация һәм гипербола кебек стиль чараларының составында теркәлде: Қызыл қом сахраларындан (ندنرلارحص موق لزق), сусыз wә үләнсез чүлләрдән, ... [б. 11]; Билғақес Қаф тавы қадәр (ردق ىوات فاق) фарк вардыр, ... [б. 47]; ... эстәрсәңез, (Эльбрус) тауларының башына қадәр (ردق هنيشاب ڭنيرلاوات (زربلا)) кидәрмен [б. 38]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә җир өсте объектлары атамаларының кулланылышында иске татар теленең язма нормалары һәм традицияләренең дәвам итүе күзәтелә. Бу шәһәр, авыл атамаларының һәм алар белән бергә килгән шәһәр, бәлдә, аwыл, күй, қарйә, су, йылға. күл, диңгез, сахра, тау сүзләренең кулланылышында чагылыш таба. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, образлы коннотацияләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланылалар. Кыскача нәтиҗәләр. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә, "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында иске татар теле өчен хас булган язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе, аларның сөйләм теле өчен хас үзенчәлекләр белән баетылуы күзәтелә. Шул ук вакытта мәгърифәтче язучылар бу юнәлештә әдәби кулланылышка рус һәм Көнбатыш Европа телләре өчен хас формаларны да кертеп җибәрәләр. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, контекстка бәйле рәвештә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланылалар. 3.2. "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 3.2.1. Ялгызлык исемнәрнең абстракт мәгънәле уртаклык сүзләргә күчеше XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә ялгызлык исемнәрдән абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр категориясенә элек-электән иске татар телендә, аерым алганда, дини дискурста Аллаһы Тәгаләнең атамалары һәм эпитетлары буларак кулланылып килгән ғазиз, ғалим, нурлы, хақ, хақыйқат, малик, бақый, wәли, ғали, ләтыйф лексик берәмлекләренең күчүе теркәлде һәм чыганакларда бу күренеш, нигездә, алар әдәби персонажларның исемнәре белән бергә кулланылган очракларда күзәтелә. Бу Мәсәлән, "Хисаметдин менла" романында автор ғалим сүзен билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, аерым алганда, әсәрнең төп персонажы Хисаметдин менлага уңай мөнәсәбәтен белдерү өчен, ʻгыйлемле, укымышлы, бик күп белүче, тирән белемлеʼ мәгънәсендә бик ғалим дийеб сөйләдем конструкциясендә һәм абстракт характердагы ғалим инсан сүзтезмәсендә атрибутив позициядә куллана: Бу тап шул Хисаметдин менла, қанғысыны бән сезә бик ғалим (ملاع كيب) дийеб сөйләдем [б. 7]; ...чүнкә ғалим инсан (ناسنا ملاع) ғайбәтләрдән қачадыр [б. 13]. Әсәрдә билгеле бер стилистик максатларга, аерым алганда төп персонажларның йөз-кыяфәтен тасвирлаганда һәм мәхәббәт турында сүз алып барганда, ʻнинди дә булса яктылык чыганагыннан сирпелеп торган яки предметлардан ялтырап сузылган яктылыкʼ һәм ʻачык йөзлелек, мөлаемлыкʼ мәгънәләрен белдерә торган нур сүзе нигезендә барлыкка килгән ʻягымлы, мөлаем, көләчʼ мәгънәсендәге нурлы сүзформасы һәм ʻкадерле, иң якын, бердәнберʼ мәгънәсендәге ғазиз сүзенең хатын-кызларга карата кулланыла торган ғазизә формасы да буйсындырыла. Бу очракларда әлеге лексик берәмлекләрнең семантикасы образлы коннотацияләр белән дә баетыла: Нурлы wә күк күзләре (ىرلزوك كوك و ىلرون) сәтра бәсәтра сәхифәйе йөгереб кичейурлар [б. 4]; Ғазизә Хәнифә (هفينح هزيزع) сәнең йалңыз заһири қыйәфәтеңә дәгел, хөсне әхлақына кәзалик ғашыйк улдым [б. 28] һ.б. Алга таба әсәрдә хақ сүзе нигезендә формалашкан ʻдөреслек, чынлык, чынбарлыкʼ һәм ʻдөрес, чынʼ мәгънәләрендәге хақыйқат сүзенең һәм аның нигезендә барлыкка килгән хақыйқатле сүзформасының кулланылуы да теркәлде: Хәтта ки иң олуғ дошман мөбахәсәдә хақыйқате (ىتقيقح) исбат итсә, ... [б. 18]; ...дине ислам ән хақыйқат дин (نيد تقيقح كا) ... [б. 21]; Сәнең хақда хақыйқатле кешеләрдән (ندرل ىشك ىلتقيقح) йахшы сүзләр ишетдем, ... [б. 28]. З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ғазиз сүзе таныш булмаган кешегә карата олылап эндәшү, балаларның ата-аналарына мөрәҗәгать итү чарасы буларак кулланыла. Шул вакытта әлеге сүзнең ғазизә формасы әсәрнең хатын-кыз персонажларыннан Зөләйха тарафыннан әнисенә карата кулланыла: Ғазизем (مزيزع), сез мәқтүлә Зөләйханы хәле хәйәтендә беләдер идеңезме? [б. 11]; Кичәләрдә рөйамда сез ғазизләремезне (ىنزمرلزيزع) күрмәклегем илә күңелем хушланыр. Көндезләрдә, ғазизем Муса әфәнде (ىدنفا ىسوم مزيزع), ... [б. 35]; Сез ғазизәләрә (هرل هزيزع زس) мәктүб йазмадығым бәнем тарафымдан олуғ ғайебдер [б. 68]. Нурлы сүзен язучы "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында чордашы М. Акъегеттәге кебек персонажларның йөз-кыяфәтен тасвирлаганда файдалана: Шөҗәғатле wә нурлы йөзеңезне (ىنزكنوزوي ولرون) әүwәл дәфға күрдегем илә вөҗүдем шу қадәр мөтәәссир улды ки,... [б. 34]; мабәйенләрендә нечкә wә зәғыйф соры wә нурлы йөзле (ولزوي ولرون) йәш-йәш адәмләр дә мәүҗүд иде [б. 36]. Алдагы автордагы үзенчәлекләр З. Бигиевтә ғалим сүзенең кулланылышында да күзәтелә. Мәсәлән, "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге лексема ғалим кеше һәм ничә wә ничә данә wә ғалим мөдәррисләр сүзтезмәләре составында теркәлде: ...тәқwә wә ғалим кеше улыб (بولوا ىشك ملاع و ىوقت), ... [б. 4]; ...ничә wә ничә данә wә ғалим мөдәррис ләр (رل سردم ملاغ) у мәдрәсәдин тәхсиле голүм қылыб чықмышлар [б. 10]. Хақ, хақыйқат сүзләрен дә автор югарыда күрсәтелгән мәгънәләрдә хақ қатил, дәр хақыйқат, хақыйқат хәлне хәбәрең хақыйқатене сүзтезмәләрендә һәм хақ икән конструкциясендә куллана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл қыз Хәдичә" романында: ...хафаланмасын, хақ қатил (لتاق قح) табылыр, Муса әфәнде, иншалла, халас улыр [б. 51]; Господин Шубин исә дәр хақыйқат (تقيقح رد) исерек дәгел иде [б. 49]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Бу хәбәрең хақыйқатене (ىنتقيقح) белә алмайынча, Җиһангир, Қазанға тәwәҗҗеһләнеб, ... [б. 37]; Ләкин Маһруйның сүзләре хақ икән (ناكيا قح) ... [б. 29]. Алга таба язучының "Гөнаһе кәбаир" романында малик була алмадым конструкциясендә ʻия, хуҗаʼ мәгънәсендә малик сүзенең кулланылышы теркәлде: Wә мәгъа заликә, Әхмәди байның йөз мең сум көмеш ақчасыйла қызына малик була алмадым (موداملآ لاوب كلام) [б. 76]. Алдагы авторлардан аермалы буларак, Р. Фәхретдин ғалим сүзен гомумән гыйлемле кешене атау өчен остаз wә ғалимләр йитешдермәк, ғалим улмаз, бу ғалимләргә ийәреб кебек конструкцияләрдә файдалана. Алар язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлде: ...үземездән маһир остаз wә ғалимләр (رلملاع و داتسا) йитешдермәк, ... [б. 13]; Һәрбер чалма илә чапан кигән кемсәнә мелла улыр исә дә, ғалим улмаз (زاملوا ملاع) [б. 26]; Бу ғалимләргә (اگرلملاع وب) ийәреб нәләр сүзләмәдем wә кемләрне рәнҗетмәдем!... [б. 47]. Аерымлыклар ғазиз сүзенең кулланылышында да күзәтелә. Әлеге сүзне Р. Фәхретдин аерым кешеләргә карата ғазиз қунақлар, ғазиз балалар, ғазиз хамийем, ғазиз дустым, иң ғазиз wә иң мәрхәмәтле ата wә анадан кебек сүзтезмәләр составында куллану белән бергә, аерым абстракт төшенчәләргә мөнәсәбәттә ғазиз wақытлар, ғазиз ғомерләр, ғазиз әсәрләр гыйбарәләре составына да кертеп җибәрә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Сезнең илә бергә улған ғомерләрем иң ғазиз wақытларым иде (ىديا مرلتقو زيزع ڭا), [б. 10]; Бу ғазиз қунақларны (ىنرلقانوق زيزع وب) мәмләкәтемез ниғмәтләре илә хөрмәт wә икрам қылыб шадландырыр идем [б. 33]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...зәғыйф шәм йақтыларында йазмыш улан ғазиз әсәрләре (ىرلرصا زيزع) ... [б. 32]; Ошбу көн ғазиз дустым (متسود زيزع) Ғаббас хәзрәте дөшемдә күрдем, бәңа хитабән: ... [б. 42] һ.б. Нурлы лексемасының кулланылышында алдагы авторлардагы үзенчәлекләр дәвам иттерелә, ягъни автор аны персонажларның йөз-кыяфәтен биргәндә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бунларның йөзләренә салган челтәр пәрдәләре, йөз wә битләрене айырым ачық, ушандақ нурлы wә гүзәл идеб (بوديا لزوگ و ىلرون) күстәрмәкдә иде [б. 15]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ақ сақалы, мөләйем сүзе, нурлы йөзе (ىزوي ىلرون), саф күңеле бу урында зикер улынмайа мөнасибдер [б. 89]. Шул ук вакытта нур сүзенең күзем нуры, мәгърифәт нуры сүзтезмәләрендә һәм әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән нурлану фигыленең ғақылның нурлануы, җан wә күңеле нурландырмақ, йөзләре нурланыр кебек конструкцияләрдә образлы коннотацияләр белән баетылуы да күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: күзем нуры (ىرون مزوك) ошбу қызым қайтыб һәм бәне тәслийә итде һәм көлли эшләремезне йулына қуйды; ... [б. 35]; Хәлбуки бундай ғыйлемләрне белмәк ғақылның нурлануына (هنيونلارون ڭنلقع) wә ачылуына сәбәб улдығы мәгълүмдер [б. 54]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Әмма Ғаббас мелла тәрбийәсе җан wә күңеле нурландырмақ (قمردنلارون ىلكوك و ناج) ... [б. 46]; ...wә қарйәләрә қадәр мәгърифәт нурыны (ىنرون تفرعم) нәшер әйләмәк қасды күнленә дөшдеге илә ... [б. 127]. Хақ сүзенә килгәндә, Р. Фәхретдиннең "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ул аерым бер кешегә нәрсәдә дә булса хокук бирә торган төшенчә мәгънәсендә хақы йуқ идегене һәм мәрхәмәтлелек төшенчәсен беләдерә торган адәмлек хақы ичүн кебек конструкцияләр составында кулланыла: ...уқымақ wә уқытмақ ысулларына wә тәрбийә мәсәләләренә қатышырға хақы йуқ идегене (ىنكديا قوي ىقح) белер, ... [б. 48]; ...адәмлек хақы ичүн улсын (نوسلوا نوچيا ىقح كلمدآ), икенче беренә ун капик улсын вирелмәз [б. 63]. Шуның белән бергә язучы әсәрләрендә бу сүз нигезендә барлыкка килгән аерым кешеләргә мөнәсәбәттә хақыйқатән, хақлы, хақсыз сүзформаларының һәм ʻдөреслек, чынлык, чынбарлыкʼ мәгънәсендә хақыйқат сүзенең кулланылышы да теркәлде. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Туташ илә улған сүзләремдән хақыйқатән (ةقيقح) мәмнүн улдығым хәлдә ... [б. 77]; Бөйлә мәхәббәт идүемдә үземне хақлы (ىلقح) иғтиқад идәмен [б. 75]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бөйлә олуғ өмидләр итмәкдә хақсыз дәгелләр иде (ىديا رللكد زسقح) [б. 15]; Қурықмаңыз! Кермәгеңез хақыйқат дәгел (لكد تقيقح), бәлки фараз wә хыйалыйдыр [б. 88]. Алга таба язма чыганакларда бер үк вакытта аерым бер кешеләргә һәм абстракт төшенчәләргә мөнәсәбәттә ғали, wәли сүзләренең кулланылышы күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Исламийәтнең мәсләге ғали идегенә (هنيكديا ىلاع) қамил қанәғат итдем [б. 25]; Wәли димәк (كميد ىلو) җәнабе Алланың дусты димәкдер [б. 49]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә ғали фикерле (ىلركف ىلاع) бер зат улыр [б. 90]; Wәли ниғмәтләремә (همرلتمعن ىلو) қаршы улан wазыйфам ... [б. 113]; Бичараның ғали табиғате (ىتعيبط ىلاع) бөйлә зилләтләрә риза улмадығында, ... [б. 119]. Ләтыйф, малик сүзләре контекстка бәйле рәвештә аерым персонажларга мөнәсәбәттә файдаланыла. Бу очракта беренче сүз ʻгүзәл, матур, нәфисʼ, ә икенчесе ʻия, хуҗаʼ мәгънәсендә килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...бәңа қараб, ғарәбчә уларақ ләтыйф wә нәзек даwышы илә (هليا ىشواد كزان و فيطل) ... [б. 18]; Сәлимә туташ әдәбле улдығы қадәр мәхбүб, ғыйлемле улдығы қадәр ләтыйф иде (ىديا فيطل) [б. 32]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...надан исә дә, wақыйғада ғайәт дә зирәк wә туғры фикерле wә ишетмәклә күб мәгълүмата малик бер зат иде (ىديا تاذ رب كلام) [б. 77]; ...бөйлә кәмаләтләрә малик улдығы хәлдә (هدلاح ىغيدلوا كلام), [б. 93]. Бақый сүзе исә "Сәлимә яки гыйффәт" романында ʻмәңге, мәңгелекʼ мәгънәсендә әйләнә-тирә күренешләре һәм объектларына мөнәсәбәттә кулланыла: ...әтрафында улған үре һәм мәқбәрәләре wә бәғзы биналары әсәре һәмишә бақыйдыр (رديقاب) [б. 30]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә иске татар теле өчен традицион саналган ялгызлык исемнәр, аерым алганда Аллаһы Тәгаләнең исемнәре һәм эпитетлары абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр категориясенә авторлар персонажларның билгеле бер сыйфатлары, абстракт төшенчәләр, әйләнә- тирә күрен ешләре һәм объектлары турында сүз алып барганда күчә. 3.2.2. Ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән дин, диндар, шәриғат, иман, намаз, доға, мәхшәр, оҗмах, җәннәт, җәһәннәм, тәмуғ, гөнаһ, гөнаһлы, дөнья, ахирәт, хәрәм, хәләл сүзләре теркәлде. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) Аллаһы Тәгаләнең, гомумән, нинди дә булса югары көчләрнең чынлап та булуына, барлыгына ышану, инану белән бәйле халәт; 2) Алла, фәрештә, төрле рухларның һ.б. табигатьтән өстен көчләрнең булуына ышануга нигезләнгән карашлар, күзаллаулар системасы; 3) кайсы да булса диндәге руханиларның һәм дин тотучыларның дини оешмасы мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы дин сүзе [Татар теленең аңлатмалы ..., III т., 2017, б. 176] М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында икенче мәгънәсендә кулланыла: Менла сәнең игтиқадың пәк йахшыдыр, - сүзә керешде Әбүзәр бәк, - туғры әйтәсен, дине ислам ән хақыйқат дин, ән олуғ дин (نيد غولوا كا 'نيد تقيقح كا), бөйлә иғтиқадда мин үзем дә торамын [б. 21]. Әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән диндар лексик берәмлеге әсәрдә билгеле персонажына мөнәсәбәттә кешенең дингә ышану белән бәйле рухи сыйфатын атап килә: Ғайәт диндар (رادنيد), йахшы wә хақыйқатле қадын иде [б. 47]. ʻМөселманнарның Коръәндә билгеләнгән әдәп, хокук, тәртип кагыйдәләре җыелмасы һәм шул кагыйдәләрне Аллаһ кушканча үтәү тәртибе аңлатмаларыʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы шәриғат сүзе чыганакта публицистик чигенешләрдә иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланыла, шәриғат йулы сүзтезмәсе составында ул образлы коннотациягә ия була: Инглиз кеби кәсебкәр улмадығымыза сәбәб кәзалик үземезмез; һич шәриғатемез дәгел. Билғақес шәриғат йулы илә (ىلوي تعيرش) барсақ, безгә инглиздән мәһарәтлерәк булмақ ләзем кәлә [б. 22]. ʻИслам динен тотучылар өчен фарыз биш төп гамәлнең икенчесе: кабул ителгән тәртиптә, тәүлекнең билгеләнгән вакытында көнгә биш тапкыр үтәлә торган (иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы, ястү намазы) гыйбадәтʼ гарәп асыллы намаз сүзе әсәрдә җомға намазы, йәстү намазы кебек сүзтезмәләр составында туры мәгън әсендә теркәлде: Җомға намазыны (ىنوزامن هعمج) уқыдықдан соңра, Хисаметдин менла атны чанайа йигеб, ... [б. 7]; Мосахәбәт исә менла йәстү намазыны (ىنيزامن وتسي) уқыйанҗайа дәк дәwам итде [б. 11]. Намазларыны уқыб конструкциясе составында аның мәгънәсе аерым затларга мөнәсәбәттә конкретлаша төшә: Намазларыны (ىنورلزامن) уқыб, эшләрене тәмамлады [б. 24]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) дини кешеләрнең, дин тотучыларның Аллаһка аны мактап, аннан сорап, ялварып әйткән сүзләре; 2) дин тотучыларның Аллаһка, изгеләргә мөрәҗәгать иткәндә һәм дини йолалар вакытында әйтелгән сүзләре, махсус дини эчтәлектәге текст; 3) фатиха мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы доға сүзе [Татар теленең аңлатмалы ..., II т., 2016, б. 187] әсәрдә доғалар эчереб конструкциясе составында ʻдогалар язылган кәгазь салып өшкерелгән кәгазьʼ мәгънәсендә теркәлде: Wә бу хәйлә илә Хәнифә туташқа доғалар эчереб (بورچيا رلاعد) wә айағына тупрақлары ташлаб wә башқа буның кеби һөнәрләр эшләб, ... [Акъегет, 1886, б. 50]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) фани дөньяда гөнаһлы гамәл кылмаган, ислам дине кануннарын чын күңеленнән үтәгән Хак мөселманнар өчен бакый дөньяда вәгъдә ителгән рәхәт тормыш, оҗмах; 2) бәхет һәм ләззәт дөньясы, рәхәт тормыш; 3) рәхәт яшәү өчен бөтен мөмкинлекләре булган җир, урын; 4) кешенең үзе өчен кадерле булган тирәлеге, үз почмагы, өе; булган тормышыннан канәгатьлек; 5) җанга һәм тәнгә ял, дәва бирә торган рәхәтлек; 6) бик матур җир мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы җәннәт сүзе [Татар теленең аңлатмалы ..., II т., 2016, б. 290] әсәрдә үзенең беренче туры мәгънәсендә кулланыла: Атасы нәйә лазем? Ул wафат, Алла җәннәт (تنج) вирсен [б. 7]; Бер кемсә хәләл кәсеб қылмақындан арыб кич үткәрсә, wәҗеб булыр аңа җәннәт (تنج) [б. 23]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) дин кануннарын бозу, шәригать таләпләрен үтәмәүдән гыйбарәт Алла каршындагы гаеп, язык; 2) традиция, тәртип, әдәп-әхлак кагыйдәләрен һ.б. бозу; гаеп эш мәгънәләре теркәлгән фарсы асыллы гөнаһ сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 100] чыганакта беренче мәгънәсендә теркәлде: Нәдер, йә Алла, қанғы гөнаһларыма (هميرلهانك) күрә, бәне ғазаб идәсен [б. 55]. Шул ук вакытта аның нигезендә барлыкка килгән һәм әлеге күренешкә мөнәсәбәттә кешегә хас булган сыйфатны белдереп килүче гөнаһлы, гөнаһкәр лексик берәмлекләрнең семантикасында контекстка бәйле рәвештә икенче мәгънә алгы планга чыга: Милкең wә ғадәләтең улмайыб ике қадын алсаң, хоқуқларыны вирмәйән гөнаһлы (ىلهانك) буласын [б. 11]; Бәс wақытны да бушқа сарыф итсәң, гөнаһкәр (راكهانك) буласын [б. 65]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) дин, шәригать тарафыннан тыелган; 2) алдашып, урлашып, законсыз юл белән табылган мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы хәрәм сүзен [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 385] автор, нигездә, ике мәгънәсендә дә, ләкин образлы коннотацияләргә баетып куллана: ...мәсәлән, кешене әнҗедәрләр, ғайренең малына әл узатыб, хәрәм (مارح) йейәрләр [б. 49]; Сәрмайаны бушқа исраф хәрәмдер (ردمارح) [б. 65]. Аның 1) шәригать тарафыннан тыелмаган; 2) намуслы; 3) никах лы мәгънәләрен белдерә торган гарәп асыллы антонимы хәләл лексемасы әсәрдә икенче мәгънәдә теркәлде: ...йахшы wә хәләл кәсебе (ىبسك للاح و ىشخي) билғақес саwабдан хисаб идәр [б. 22]. Сүзнең сөйләм теле өчен хас булган өченче мәгънәсе хәләл улу тезмә фигылендә чагылыш таба: Бәне әвләнмәк морадаңызы күреб мәсрүр улдым, сезә хәләл улмақ (قملوا للاح) бәңа бик хушдыр [б. 37]. Дин сүзен З. Бигиев "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ʻАлла, фәрештә, төрле рухларның һ.б. табигатьтән өстен көчләрнең булуына ышануга нигезләнгән карашлар, күзаллаулар системасыʼ мәгънәсендә кәфер дине, ислам дине сүзтезмәләрендә конкретлаштырып куллана: Кәфернең көферлегендән wә ни-нәрсә кәфер дине (ىنيد رفاك) эчендә вардыр - барчасындин биздем! Қабул қылдым ислам динене (ىننيد ملاسا) wә ни-нәрсә кем ислам дине (ىنيد ملاسا) эчендә вардыр - барчасыны қабул қылдым, ... [б. 77]; "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге сүз күрсәтелгән мәгънәдә үз башына файдаланыла: Следователь Маһруйның исеме, фамилиясе, званийесендән wә динендән (ندننيد) сөал қылғач, ... [б. 24]; ...дин wә дөнйамыза (هزمايند و نيد) файдалы улыб, ата wә бабалары табмайан нам wә шөһрәтләре табыб, ... [б. 62]. Шул ук әсәрдә әлеге сүз дин йулында улыб, дин қуәте кебек гыйбарәләрдә образлы коннотацияләр белән баетылып кулланыла: ...һәрwақытда дин йулында улыб (بولوا هدنلوي نيد), хәрам wә мәкруһатдан иҗтинаб қылыб, биш wақыт намазы мәсҗедә килеб җәмәғатлә әда қылалар [б. 4]; ...әһали файдасы, дин қуәте (ىتوق نيد) wә дөнья рәхәте өчен ғам чигеб, ... [б. 10]. ʻМөселманнарның Коръәндә билгеләнгән әдәп, хокук, тәртип кагыйдәләре җыелмасы һәм шул кагыйдәләрне Аллаһ кушканча үтәү тәртибе аңлатмаларыʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы шәриғат сүзе үзенең туры мәгънәсендә авторның "Гөнаһе кәбаир" романында гына теркәлде: ...ислам шәриғате (ىتعيرش ملاسا) муҗибенчә дәфен қылынмасыны риҗа қылды [б. 57]. ʻИслам динен тотучылар өчен фарыз биш төп гамәлнең икенчесе: кабул ителгән тәртиптә, тәүлекнең билгеләнгән вакытында көнгә биш тапкыр үтәлә торган гыйбадәтʼ гарәп асыллы намаз сүзе язучы әсәрләрендә үзенең туры мәгънәсендә һәм аерым лексема буларак, һәм җеназа намазы, йәстү намазы, җомға намазы, сабах намазы, йәстү намазы, икенде намазы, ахшам намазы сүзтезмәләре составында конретлаштырылып кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Намаз (زامن) тәмам улдықдан соңра хадимләрнең берсе Ниғмәтулла бай өчен чәй - самавар хазырламыш [б. 9]; Муса әфәнденең сөйләшүендән мәрхүмә Зөләйханың җеназа намазында (هدنزامن هزانج) улуы да аңлашыладыр [б. 9]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Җомға намазы (ىزامن هعمج) wақыты йидмеш, ... [б. 3]; Сабах намазын (نزامن حابص) әда қылыб мәсҗеддән қайтмышлар [б. 5] һ.б. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлгән намаз қылу тезмә фигылендә ул процессуальлек төсмеренә ия була: ...бер рикәғат намаз қылдығындан соңра (هركنص ندنغودلق زامن), Ниғмәтула әфәнде дә ивгә қайтыб килде [б. 9]. Доға язучы әсәрләрендә үзенең ʻдини кешеләрнең, дин тотучыларның Аллаһка аны мактап, аннан сорап, ялварып әйткән сүзләреʼ туры мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бәнем әғмәле хасәнәтем йуқ, бән сезнең доғаларыңыза (هزكنرلاعد) мохтаҗмын! [б. 70]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Қөррәте ғайнем wә ғайәт сәwеклем Маһруй! Лә йоғадде wә лә йохса доға wә сәламемездер (ردزم ملاس و اعد) [б. 17]. Доға қылу тезмә фигылендә әлеге сүз процессуальлек төсмеренә ия була. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Әхмәди бай бер дақиқа кичдекдән соңра ив эченә кереб, доғалар қылыб (بوليق رلاعد): ... [б. 16]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Мөсафирләр хәйердоғалар қылыб (بوليق رلاعد ريخ), Хәмзә байның ивендән китделәр [б. 11]. Алга таба "Гөнаһе кәбаир" романында ул доғада улу гыйбарәсендә образлы коннотацияләргә баетылып кулланыла: Мәмәт: "Доғада улыңыз (كنولوا هداعد)", - дийү, ... [б. 65]. Гөнаһ сүзе чыганакларда ʻтрадиция, тәртип, әдәп-әхлак кагыйдәләрен һ.б. бозу; гаеп эшʼ мәгънәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Нахақ йирдә һәлақ қылдық Муса Салиховны, гөнаһ (هانك) булыр сезгә! [б. 51]; Бәнем гөнаһларым (مورل هانك) өчен хөкемем тәмам: үз-үземне қател қыламын [б. 69]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...Алла сақласын, хараб булыр, гөнаһсы да (هديس هانك) бик зур ич [б. 20]; Йәшлекдә улан гөнаһлары (ىرل هانك) халық wә җәнабе Хақ ғафу бойырыр ... [б. 62]. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлгән гөнаһ қылу тезмә фигыле составында ул процессуальлек төсмеренә ия була: Ниндәләйен олуғ гөнаһ қылдық (قودليق هانك), [б. 48]. Әлеге мәгънә "Гөнаһе кәбаир" романында гөнаһлы лексик берәмлегенең семантикасында да чагылыш таба: ...романымызда мәхлут улан әшхасның әксәре гөнаһлы бәндәләр (رل هدنب ىلهانك) улыб, ... [б. 2]. Хәләл сүзе авторның "Гөнаһе кәбаир" романында на хәләл формасында ʻдин, шәригать тарафыннан тыелганʼ мәгънәсендә кулланыла. Биредә әлеге мәгънәне шулай ук хәрәм сүзе дә белдереп килә: ...хәйләи шәрғый wә на хәләл кәсебләр қылыб (بوليق رل بسك للاح ان), [б. 2]; Әмма дүрт-биш сәнә мөқаддәм Ростовда дин тотмақ, хәрәм wә мәкруһатдан иҗтинаб идеб (بوديا بانتجا ندتاهوركم و مارح), ... [б. 4]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) материянең бербөтен тәшкил иткән барлык формалары; 2) галәмнең аерым бер өлеше, планета; 3) җир йөзе, анда булган терек һәм терек булмаган нәрсәләрнең барысы; 4) безне чолгап Алган бар табигать, мохит; 5) җирдә яшәүче һәм яшәгән барлык кешеләр; кешелек җәмгыяте; 6) кешеләр тормышы, яшәеше, гомумән көнкүреш; 7) кешенең үлгәнчегә кадәр гомер иткән урыны; дөньялык һ.б. мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы дөнья сүзе [Татар теленең аңлатмалы ..., II т., 2016, б. 196] язучы әсәрләрендә ʻкешенең үлгәнчегә кадәр гомер иткән урыны; дөньялыкʼ мәгънәсендә кулланыла. Бу очракта ул Ислам динендә ʻүлгәннән соңгы тормыш, "теге дөнья"ʼ төшенчәсен белдереп килгән гарәп асыллы ахирәт сүзенә каршы куела. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Дөньяда (هدايند) Муса әфәнде фәқат бер генә дәгел, ... [б. 12]; ...башқача дөнья сүзләре (ىرلزوس ايند) сөйләшеб, байтақ wақыт чәй эчеб ултырдылар [б. 12]; Дөньяда сафа қылмақ (قاملق افص هدايند) бәндән қалыр [б. 69]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Дөньяда (هدايند) мөғаззәз wә ахирәтдә мөшәррәф улмақ - "әл-ғыйлме ғыйзз әт-дөнья wә шәрәф әл-ахирәт" ("ةرخلاا فرش و ايندلازغ ملعلا") улдығычүн дә ғыйлемә бағлыдыр [б. 7]. Бу мәгънә "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән дөньялары сүзформасында да саклана: ...дөньялары (ىرلايند) башдан ахырына қадәр хараб wә бишекдән қаберә қадәр фәләк ғаддарында булындықлары... [б. 2]. Дөнья сүзе тәрке дөнья қылу конструкциясендә дә әлеге мәгънәдә килә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Зәһәр эчкәч, йарым сәғат эчендә тәрке дөнья қылмыш (شملق ايند كرت) [б. 76]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Тәрке дөнья қылды (ىدليق ايند كرت), дәфен қылыңыз [б. 59]; ...бу маҗаралардан ике җомға мөқаддәм тәрке дөнья қылдығы сәбәбдән (ندببس ىغيدليق ايند كرت) тәфтишә килә алмады [б. 64]. "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән дөнья рәхәте сүзтезмәсе составында ул образлы коннотациягә ия була: ...әһали файдасы, дин қуәте wә дөнья рәхәте ичүн (نوچيا ىتحار ايند) ғам чигеб, ... [б. 10]. Әлеге сүзләр белән бергә язучының "Гөнаһе кәбаир" романында ислам динендә ʻкешелек дөньясының җирдә яшәүдән туктау көне, ерак бабалары һәм әбиләреннән башлап, бөтен буын үлгән кешеләрнең яңадан терелеп очрашуы, Алла алдында хисап бирү көнеʼ һәм ʻүлгәннән соң, гөнаһлы кешеләрнең җанын газаплый торган урын, утлы тәмугʼ төшенчәләрен белдереп килгән мәхшәр, җәһәннәм лексемалары да теркәлде: ...йауме мәхшәрдә (هدرشخم موي) ғафур әр-рәхим Алланың рәхмәте wә фазылына мөләқат қылмасалар, әһле җәһәннәм (منهج لها) улдуқлары аңлашачақдыр [б. 2]. Дин сүзен Р. Фәхретдин ʻАлла, фәрештә, төрле рухларның һ.б. табигатьтән өстен көчләрнең булуына ышануга нигезләнгән карашлар, күзаллаулар системасыʼ мәгънәсендә куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Үз динене (ىننيد زوا), үз делене, үз ғореф wә ғадәтене белмәгән кемсәнәгә ... [б. 24]; ...вагон, парахуд, вокзал кеби урынларда дин мәсәләләрендә (هدنرل هلءسم نيد) мөназарә идешмәк һич мөнасыйб дәгел [б. 50]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Без исә бундан хәзрәтең безне маниғ идүе дин ичүн дәгел (لكد نوچيا نيد), ... [б. 85]. Шул ук вакытта "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән һәр дин, ислам дине сүзтезмәләрендә әлеге сүз билгелелек төсмеренә ия була: Һәр қаwем, һәр қабилә, һәр дин (نيد ره), һәр мәзһәбдә бер миқдар йаман wә әхлақсыз кемсәләр улыныр, ... [б. 39]; ...зира әхлақ төзәтмәк ислам диненә (هننيد ملاسا) мәхәббәт қуймақ ... [б. 98]. Әлеге әсәрдә бу сүз нигезендә барлыкка килгән диндар, дини берәмлекләре кешенең дин тотуга мөнәсәбәттә барлыкка килгән рухи сыйфатын белдереп киләләр: ...боңа ғақыллы, тәқwә, диндар (رادنيد), җәсур, мәрхәмәтле бер хатын мөйәссәр улды [б. 5]; Хәлбуки безем иске мөғаллим wә хәлфәләремез арасында бәғзы бер дини (ىند) wә рәзил затлар йуқ дәгел иде!... [б. 39]. Шәриғат сүзе авторның әсәрләрендә үзенең туры ʻмөселманнарның Коръәндә билгеләнгән әдәп, хокук, тәртип кагыйдәләре җыелмасы һәм шул кагыйдәләрне Аллаһ кушканча үтәү тәртибе аңлатмаларыʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...wә шәриғат қағыйдәләре илә (هليا ىرل هدعاق تعيرش) әшна улмақ тийешледер [б. 24]; ...шәриғатдә (هد تعيرش) бойырылған wә йәки мәнғ иделгән шәйләрнең... [б. 26]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу туғрыда нә шәриғат (تعيرش) wә нә низам нәзарында гөнаһым йуқдыр зан идәрем [б. 37]; ...Хәсән хәзрәт мәхәллә халқына ысулы җәдидә илә уқытмақ шәриғатә (هتعيرش) һич хилаф дәгел, ... [б. 86]. Алдагы авторларда күзәтелмәгән һәм татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) ышану, ышаныч, инану; 2) ислам динендә: дин куйган тәгълиматларга чын күңелдән ышану, игътикат; 3) мөселман икәнлекне исбатлау, раслау, Аллага инануны белдерә торган дога сүзләре мәгъ нәләре теркәлгән гарәп асыллы иман сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 513-514] Р. Фәхретдин әсәрләрендә икенче мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Күбесе урамда деләнчелек идеб йөрүчедән ғыйбарәт улған қыз балалар иман (ناميا), иғтиқад wә ғыйлеме хәл белгәнләр, ... [б. 45]; ...иман (ناميا), ислам, уқымақ, йазмақ, ғыйлме хәл кеби шәриғат хөкемләре... [б. 47]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ысулы иғтиқад, иман (ناميا) wә ислам, Рәсүле әкрәм wә сахабәләренең әхwәлене белергә wақыт йитмәмеш иде [б. 46]; Иман wә кәфер туғрысында (هدنسورغوط رفك و ناميا) улан хөкем йалңыз Аллаһы Тәғаләнең кәндесенә хас улыб, ... [б. 100]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән тәқдиргә иман идү образлы гыйбарәсендә аның семантикасында беренче мәгънә алгы планга чыга: Тәқдиргә иман идүемез (زموديا ناميا اگريدقت) бу кеби әмерләрдә күңелемезе тәслийә идәр wә сабырға дәғwәт қылыр [б. 77]. ʻИслам динен тотучылар өчен фарыз биш төп гамәлнең икенчесе: кабул ителгән тәртиптә, тәүлекнең билгеләнгән вакытында көнгә биш тапкыр үтәлә торган (иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы, ястү намазы) гыйбадәтʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы намаз сүзе язучы әсәрләрендә үзенең туры мәгънәсендә һәм аерым лексема буларак, һәм җомға намазы, ахшам намазы, фарыз намазларны, җомға wә ғайед намазлары сүзтезмәләре составында конретлаштырылып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Тәһәрәт wә намаз тирәләрене (ىنرل هريت زامن) һәм беләдер [б. 41]; ...мөнбәрдә утырыб, җомға намазындан (ندنزامن هعمج) элек... [б. 70]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бере ахшам намазыны (ىنزامن ماشخا) уқыр ичүн шәм эзләтеб, намаз wақытыны (ىنتقو زامن) уздырмыш иде [б. 27]; Һәр нә қадәр фарыз намазларны (ىنرلزامن ضرف) қалдырмаз исә дә, ... [б. 32] һ.б. Намаз уқу тезмә фигылендә ул процессуальлек төсмеренә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бән үзем намаз уқырға (هغروقوا زامن) ошбу қышда ғына Зәйнәбдән үгрәндем [б. 41]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Йосыф бабай намаз уқымайа (هيموقوا زامن), [б. 47]; Балаларының намаз уқыб йөргәнене күргән соң, ... [б. 82]. ʻДини кешеләрнең, дин тотучыларның Аллаһка аны мактап, аннан сорап, ялварып әйткән сүзләреʼ туры мәгънәсендәге доға сүзен автор усал доғалар, хәйер доғасы, бер-беренә зыд улан доғалары, сақлаб йөртмеш бер доғаны, сәвдергеч доғалар сүзтезмә һәм конструкцияләрендә билгелелек төсмере баетып куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Буның ичүн безләрне батырландырған wә тәхриз иткән хәлфәләргә нә кеби усал доғалар (رلاعد لاسوا) қылырға белмәй идем, ... [б. 55]; ...wә кемләрнең хәйер доғасы (ىساعد ريخ) бәрәкәтендә бундай сәғадәтләргә наил улдығымны фикерләб, ... [б. 79]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бичара бәндә!... Бер дақиқа эчендә бер-беренә зыд улан доғалары (ىرلءاعد) әйтмәкдәдер!... [б. 44]; ...сәвдергеч доғалар (رلاعد چكردوس) йаздырыб китерер... [б. 72]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән доға қылу тезмә фигылендә ул процессуальлек төсмеренә ия була: Үлгәнемне ишетсәң, доға қылырсын (نسروليق ءاعد) [б. 5]. Җәннәт сүзен язучы үзенең ике әсәрендә дә халык арасында киң таралган Җәннәт аналар айақ астында әйтемендә ʻбәхет һәм ләззәт дөньясы, рәхәт тормышʼ мәгънәсендә куллана. Моннан тыш "Сәлимә яки гыйффәт" романында әлеге сүзнең семантикасы җәннәт кеби гүзәл гыйбарәсендә образлы коннотация белән баетыла: ...башқорд сахраларының җәннәт кеби гүзәл (لزوك ىبك تنج) һәм йәшел бер wақытында үтеб китмешләрдер [б. 3]. Әлеге үзенчәлек шул ук әсәрдә җәннәт сүзенең синонимы булган оҗмах лексемасының кулланылышында да күзәтелә: ...гүйә оҗмахға вардығым (مغيدراو هغحامجا ايوگ) мисалында булыныр идем, ... [б. 51]; Булындығым урын оҗмах (خامجا نروا مغيدنلوب), қаршымда торган қызны хур дийә хөкем идеб, ... [б. 80]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) дини тәгълимат буенча: үлгәннән соң, гөнаһлы кешеләрнең җанын газаплый торган урын, утлы тәмуг; 2) күч. түзә алмаслык авыр шартлар, газаплы, интектергеч тормыш; 3) күч. үлем-кырылыш, сугыш кырындагы коточкыч хәлләр, дәһшәт; 4) күч. тавыш-талаш, шау-шу, чуалчык, буталчык; гаугалы вакыт; 5) күч. бик ерак, әллә кайдагы урын, билгесез җир мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы җәһәннәм сүзен [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 297] Р. Фәхретдин образлы коннотацияләр белән баетып беренче мәгънәсендә файдалана. Әлеге үзенчәлек аның синонимы тәмуғ лексемасының кулланылышында да күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу дәрәҗә мәмнүнийәте җәһәннәмдән (ندمنهج) азадлық йазуы китерелдегендә, ... [б. 43]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...әүwәлгесе кеби бу йул һәм туп-туғры җәһәннәмә (همنهج) алыб вармақда иде [б. 65]; ...сезнең ичүн тәмуғға (هغ غومت) керер хәлем йуқ! [б. 85]. Алдагы авторлардан аермалы буларак, Р. Фәхретдин әсәрләрендә дөнья һәм аның нигезендә барлыкка килгән дөньялық сүзләре түбәндәге мәгънәләрдә кулланылалар: 1) ʻкешенең үлгәнчегә кадәр гомер иткән урыныʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Имде дөньяда (هدايند) олуғ эшем қалмады. Үлгәнемне ишетсәң, доға қылырсын [б. 5]; Бәлки дөньялықда (هدقلايند) сезнең илә күрешмәк мөйәссәр улмаз, ... [б. 13]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Wә дөнья һәм ахирәтдә (هدترخآ مه ايند) улан өмидләре дә Әсмада иде [б. 14]; ...безләр шулай булыб йөреб, хайwан булыб дөньядан кидәчәкмез икән (نكيا زمكچديك ندايند) [б. 81]; 2) ʻҗир йөзе, анда булган терек һәм терек булмаган нәрсәләрнең барысыʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Гәһ халық арасында йөрер wә гәһ киң дөньяны (ىنايند ڭيك) қараб варыр идем [б. 22]; Қадерене белеб, дөнья гизеб (بوزيگ ايند), Аллаһы Тәғаләнең бәндәләрене дә күрергә тийешле [б. 38]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Дөньяда (هدايند) бөйлә хатынлар һәм вардыр [б. 10]; Нә хикмәтдер ки, дөньяда (هدايند) ике төрле халық бәхетсездер: ... [б. 43]; 3) ʻкешеләр тормышы, яшәеше, гомумән көнкүрешʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Дөнья (ايند) бөйләдер, шадлығында да дәwамы йуқ, хәсрәтендә дә!... [б. 44]; ...ошбуның ичүн бу хатын да дөнья көтмәйә (هيمتوك ايند) башқа бер йул табды [б. 65]. Шуның белән бергә чыганакларда әлеге сүзнең образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылу очраклары да теркәлде. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Зира дөнья сәфәрендә (هدنرفس ايند) һәр даим бөйлә тормақ мөмкин улмадығындан мөнасиб һәм дәгелдер [б. 108]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ғомерене ахмақлар ғадәте үзрә сәфаһәт дөньяларында (هدنرلايند تهافس) кичермәк... [б. 5]. ʻКешенең үлгәнчегә кадәр гомер иткән урыныʼ мәгънәсендәге дөнья сүзенә әсәрләрдә ʻүлгәннән соңгы тормыш, "теге дөнья"ʼ төшенчәсен белдереп килгән гарәп асыллы ахирәт сүзе каршы куела. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ахирәт ичүн (نوچيا ترخآ) йалңыз дин ғыйлеме, дөнья тормышы ичүн (نوچيا ىشمروت ايند) дин илә дөнья ғыйлемене һәм белмәк ләземдер [б. 5]; Сиңа дөнья wә ахирәтдә (هدترخا و ايند) сәғадәт насыйб итсен! [б. 6]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ахирәтдә (هدترخآ) исә дәха бийүк җөзәләр күрсә иде!... [б. 111]; ...имде буның ичүн ахирәтдә (هدترخآ) әмсалсыз шадлықлар күрсен!... [б. 116]. ʻДин кануннарын бозу, шәригать таләпләрен үтәмәүдән гыйбарәт Алла каршындагы гаеп, языкʼ мәгънәсендә гөнаһ сүзе авторның "Әсма яки гамәл вә җәза" романында кулланыла: ...бидғат wә гөнаһ идегене (ىنكديا هانك و تعدب) иғлан итдекләрендән башқа, ... [б. 76]; Бу туғрыда нә шәриғат wә нә низам нәзарында гөнаһым (مهانك) йуқдыр зан идәрем [б. 37]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында ул ʻтрадиция, тәртип, әдәпәхлак кагыйдәләрен һ.б. бозу; гаеп эшʼ мәгънәсендә теркәлде: ...үпкә идеб бер читкә чықмақ һәм ғайеб гөнаһдыр (ردهانگ بيع) [б. 6]. Аның нигезендә барлыкка килгән гөнаһсыз һәм гөнаһлы берәмлекләрен языучы образлы һәм эмоциональ-экспрессив коннотацияләр белән баетып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...буның илә бәрабәр нә қадәр гөнаһсыз wә мазлум қанларны түгеб, йылға рәwешендә ағыздылар [б. 52]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Йа Алла! Бән бер гөнаһлы бәндәйем (مي هدنب ىلهانك), [б. 72]. Хәләл сүзе Р. Фәхретдин әсәрләрендә, нигездә, ʻшәригать тарафыннан тыелмаганʼ мәгънәсен белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...сәфахәтне хәләл идеб (بوديا للاح) дөньяға бер шәриғат килмәмешдер [б. 74]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...Хөсәйен хәзрәт исә хәләл идегене (ىنكديا للاح) бәйан әйләр иде [б. 79]; Хәләл ризықлардан (ندرلقزر للاح) ләззәт табмай үләксә ардындан йөрмәкдә улан қозғынлара буны фида әйләмә!... [б. 121]. Шуның белән бергә "Сәлимә яки гыйффәт" романында аның сөйләм телендә чагылыш таба торган ʻникахлыʼ мәгънәсендә дә кулланылу очрагы теркәлде: ...дөньяның қайғы wә шадлықлары хәләл ире илә (هليا ىريا للاح) уртақлашмақ [б. 74]. Аның антонимы хәрәм сүзен автор "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ʻдин, шәригать тарафыннан тыелганʼ мәгънәсендә аерым лексема буларак һәм сүзтезмәләр составында иҗтимагый коннотацияләр белән баетып файдалана: Риwайәтләрә күрә, арамызда бу кеби хәрәм кәсеб идүче (ىچوديا بسك مارج) бер чуқ Хәмидәләр улыныб, ... [б. 117]; ...ханәң ез дә гел хәрәм эшләрдән (ندرلشا مارح) азад улдықыныз хәлдә... [б. 120]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам итүе күзәтелә. Бу - нигездә, дини төшенчәләрнең гарәп- фарсы асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Шуның белән бергә әлеге төркемгә караган сүзләр аерым очракларда иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып файдаланылалар. 3.2.3. "Кеше" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән кеше тормышының аерылгысыз атрибутларын белдерүче мәғыйшәт, ғомер, үлем, әҗәл, җан, күңел, кешенең рухи дөньясы өчен хас булган төрле хис-тойгыларны чагылдыручы хиссийәт, мәрхәмәт, дошманлық, хәсәдлек, әдәбсезлек, гүзәллек, җәмаләт, тәхәммел, инсанийәт, ғадәләт, өмид, өмидсезлек, шадлық, бәхет, бәхетсезлек, қайғы, хәсрәт, кәдәр, хөзен, мәхзүнийәт, ғыйшық, ғыйшықлық, мәхәббәт, мәмнүнийәт, ғақыл, зиһен, фикер, әфкәр, зан, әлеге хис-тойгыларга мөнәсәбәттә аның эчке дөньясын характерлаучы әдәбле, әдәбсез, гүзәл, җәмилә, күркәм, җазибә, җазибәле, сәвимле уңған, сабыр, тәхәммелле, инсанийәтле, яхшы, шад, қайғылы, мәхзүн, ғашыйқ, ғашыйқа, мәхәббәтле, мәмнүн, ғақыллы, ғақылсыз, зиһенле, зәки, диле, йаман, усал, фикерле һ.б. сүзләрнең кулланылышы күзәтелә. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында иске татар теленең традицион берәмлекләренднән саналган ʻтормыш, көнкүрешʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы мәғыйшәт сүзенең семантикасында мәғыйшәтнең зәхмәтләрене сүзтезмәсе составындагы ʻзарар, зыян, начар тәэсир; уңайсызлыклар, кысанлыкларʼ мәгънәсендәге зәхмәт һәм инсан мәғыйшәтендә сүзтезмәсе белән бер контекстта кулланылган ʻазатлык, ирекʼ мәгънәсендәге хөррийәт сүзләре тәэсирендә тормышның рухи ягы белән бәйле мәгънә төсмерләре алгы планга чыга. Соңгы очракта аның семантикасы иҗтимагый характердагы коннотацияләргә дә ия була: Бу инчә биле тамаша идәрәк менламыз хәйратда қалды, мәғыйшәтнең зәхмәтләрене (ىنورلتمحز كنتشيعم) оныдыб үз-үзене онытды [б. 9]; Инсан мәғыйшәтендә (هدنتشيعم ناسنا) бер бәһале wә йахшы шәй хөррийәтдер [б. 40]. ʻАвыл хуҗалыгының иген үстерү, җир эшкәртү белән шөгыльләнә торган тармагыʼ мәгънәсендәге игенҗелек сүзе белән бер контекстта кулланылганда, аның семантикасында киресенчә тормышның матди ягын ягын чагылдыручы семалар өстенлек ала: Әһалисенең мәғыйшәт ичүн (نوچيا تشيغم) башлыҗа хезмәте игенҗелекдер [б. 2]. Кеше тормышының әлеге ике ягы белән бәйле мәгънә үзенчәлекләре бер үк вакытта хикәйәмездә йазылынан затларның мәғыйшәтләре конструкциясендәге мәғыйшәтләре сүзформасында чагылыш таба: Қыш әсналарында хикәйәмездә йазылынан затларның мәғыйшәтләре (ىرلتشيعم) ғадәтенчә кичеб, дикқатә лайық бер шәй йуқ иде [б. 19]. Әлеге үзенчәлек әсәрдә иске татар теленең традицион берәмлеге ғомер сүзенең кулланылышында да күзәтелә: Кәнден белерсен ки, ғомердән (ندرمع) бер дақиқа йуққа үткәрсән, ул бер дақиқаны да кире қайтармақ мохал [б. 64]. Бу сүзләргә мәгънәдәш булган һәм төрки-татар асыллы тормыш сүзе әсәрдә теркәлмәде. Билгеле бер дәрәҗәдә аларның антонимы булып торган һәм иске татар теленең традицион берәмлекләреннән саналган ʻкеше организмының яшәү эшчәнлеге тукталу, һәлак булу; организмда яки аның бер өлешендә матдәләрнең биологик алмашы тукталуʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы үлем сүзе әсәрдә үлем түшәге гыйбарәсе составында теркәлде. Бу очракта аның семантикасы образлы коннотацияләр белән баетыла: Йә үлем түшәгендә (هدنكشت مولوا) йатқ ан бер кеше күрсәк, күземезә йәш, күңлемезә мәрхәмәт кәлер [б. 5]. Әсәрдә иске татар теленең традицион берәмлекләреннән саналган ʻтәнгә тереклек бирә һәм аннан башка да яши ала торган мәңгелек башлангыч, котʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы җан сүзе, нигездә, җанымыз ағрыб, йәш җаны, җанына үтеб, җан сықылыб, җанымны қуртар, җан тән илә, ғашыйк җаны сүзтезмәләре һәм конструкцияләре составында образлы коннотацияләр белән баетылып кулланыла: Бән улайым, сез улыңыз, бер фәқыйр, бер байғуш күрсәк, җанымыз ағрыб (بيرغآ زمناج), қайғы хасыйл улыр [б. 5]; Йәш җаны (ىناج شاي) Хисаметдин менлайа ғашыйқа улмыш [б. 36]; Бән дә сәйер ичүн түбән очқа чықдым, кич җан сықылыб (بولقص ناج) үтде [б. 51]. Шуның белән бергә автор аны җаным сүзформасында яраткан кешегә эндәшү сүзе буларак та файдалана. Бу очракта аның семантикасында ярату, назлау кебек модаль коннотацияләр алгы планга чыга: Сәнме, җаным (مناج), күзләрем алданмыйурмы? [б. 67]; Шимди тапшырыл бәңа, әйдә артымдан, җаным (مناج) [б. 67]. ʻКешенең эчке дөньясы, рухи халәте, уй-кичерешләре, хис тойгыларыʼ мәгънәсендә төрки-татар асыллы күңел сүзе әсәрдә йахшы күңелле сүзтезмәсе составында кулланыла: Һәм диндар һәм йахшы күңелле (وللكوك ىشحي) иде, ... [б. 49]. Күңлемез, күңлем, күңле кебек сүзформаларында, тартым кушымчалары белән кулланылган очракларда, аның семантикасына билгеле бер дәрәҗәдә конкретлык мәгънә төсмере өстәлә: ...күңлемез ағламайыб (بويملاغآ زمولكوك), ғақлымыз чаралар қыдырмайыб тордығымыз чуқ йазық wә тәғаҗҗеб дәгелмедер? [б. 5]; Анҗақ бу сәтралары сезә йазмақ илә күңлем (مولكوك) бераз тәсәлла табды [б. 37]; Бөйлә ди йеб, йәш қыз үз-үзенә тәсәлла вирде wә күңле (ىلكوك) бераз хуш улды [б. 56]. Чын күңел илә, күңел йөгерек гыйбарәләрендә ул образлы коннотацияләр белән баетыла: Чын күңел илә (هليا لكوك نوچ) эстәб иҗтиһад илә кәсеб итсәң, бай була белерсен [б. 32]; Ах балақай, күңел йөгерек дә (هدكورغوي لكوك), Ходадан нәдер бойырық, ... [б. 51]. Гарәп асыллы хис сүзенең күплек формасы хиссият берәмлеген автор әсәрнең төп персонажы Хәнифә туташка мөнәсәбәттә ʻкешенең рухи халәтеʼ мәгънәсендә куллана: Туташның хазырдағы хиссийәтене (ىنتايسح) бәйана керешмийурыз, ... [б. 38]. Әсәрдә билгеле бер дәрәҗәдә конретлык мәгънә төсмере белән мәрхәмәт идәрез, мәрхәмәтемез йуқ, бийүк мәрхәмәтеңездән конструкцияләрендә зат һәм тартым кушымчалары алган ʻшәфкать, киң күңеллелек, рәхимлек, миһербанлыкʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы мәрхәмәт сүзе дә баетыла: ...бер адәмнең хәленә мәрхәмәт идәрез (زر هديا تمجرم) дә, бер милиун адәмә, бер милләтә мәрхәмәтемез (زمتمحرم) йуқдыр... [б. 6]; Ғаббас ағаның қызыны сорашсаңыз, бийүк мәрхәмә теңездән (ندزكتمحرم كويب) булыр иде, абыстай! [б. 48]. Фарсы асыллы дошман сүзеннән барлыкка килгән, ʻнәфрәт хисләре белән сугарылган, бер-береңне күралмауга корылган мөнәсәбәтʼ мәгънәсендәге дошманлық лексик берәмлеге әсәрдә үзенең туры абстракт мәгънәсендә кулланыла: Чүнкә йахшы белер иде ки, бу дошманлық (قلنامشد وب) хәсәдлекдән килер [б. 5]. Шул ук вакытта олуғ wә ғаддар дошманлық әленә конструкциясендә ул образлылыкка ия була, ә аның белән бер контекстта килгән наданлық һәм һөнәрсезлек лексемалары сүзнең семантикасына конкретлык мәгънә төсмерен һәм иҗтимагый характердагы коннотацияләр өсти: ...наданлық wә һөнәрсезлек кеби ике олуғ wә ғаддар дошманлық әленә (هنيلا كنامشد رادغ و غولوا) төшеб, ... [б. 5]. ʻКөнчелекʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы хәсәд сүзеннән барлыкка килгән хәсәдлек лексик берәмлеге әсәрдә хәсәдлек идеб, хәсәдлек кеби бийүк бәлайә кебек конструкцияләр составында, нигездә, шулай ук үзенең туры абстракт мәгънәсендә кулланыла: Мәсәлән, Нунның уқазный менласы қарт Бикбулат менла әфәнде Әхмәдша уғлы хәсәдлек идеб (بوديا كلدسح) аны сәвмийур иде [б. 3]; Хәсәдлек кеби (ىبك كلدسح) бийүк бәлайә мөбтәлә улан адәме... [б. 5]. Хәсәдлек қайнаб торадыр конструкциясендә аның семантикасы образлы коннотация белән дә баетыла: Эчләрендә wә хәсәдлек (كلدسح) қайнаб торадыр, ... [б. 49]. Гарәп асыллы әдәб сүзеннән барлыкка килгән ʻҗәмгыятьтә гомум кабул ителгән әхлак кагыйдәләре; яхшы гадәтләрʼ төшенчәсенә капма-каршы мәгънәдәге әдәбсезлек сүзен автор абстракт туры мәгънәсендә куллана: Йухса башқа әхwәлдән сөйләгез, бунда әдәбсезлек (كلزسبدا), бәхәс йире дәгел [б. 18]. Әдәбсез, әдәбле сүзформалары әдәбсез сүзләр сүзтезмәсендә һәм әдәбле улайым конструкциясендә теркәлде: Ғали бай илә Ғаббас аға арасында хурлашмақ хәдсез дәрәҗәләрә китде ки, бер-бересенә чуқ әдәбсез сүзләр (رلزوس زسبدا) әйтешделәр [б. 60]; Фаидаи исламийә ичүн чалышмақымны диле wә буш эш сайырлар да, бән анлара әдәбле (ىلبدا) улайым? [б. 62]. Алга таба автор ʻматур, гүзәл, чибәрʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы җәмил сүзенең хатын-кызларга карата кулланыла торган җәмилә формасын әсәрнең төп персонажы Хәнифә туташка мөнәсәбәттә үз башына һәм җәмилә қыз сүзтезмәсе составында кулланыла. Соңгысында аның семантикасы әлеге сүзтезмә белән бер контекстта килгән нәзек бил гыйбарәсе тәсирендә образлы коннотация белән дә баетыла: ...менламызның күзләре аңсыздан бу җәмиләйә (هي هليمج وب) бақыб зәwықландылар [б. 9]; Бу нәзек бил wә җәмилә қыз (زق هليمج) менланың күзенә тәмамән күренде [б. 9]. Киләсе җөмләдә ул күплек сан формасында килеп, гомумән чибәр кызларны атап килә: Нийә Алла бөйлә җәмиләләр (رل هليمج هليوب) йарата икән! [б. 9]. Әлеге лексик оядан әсәрдә тагын ʻматурлык, гүзәллек, чибәрлек; йөз матурлыгы, матур йөзʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы җәмал сүзенең җәмаләт күплек формасы төп персонажга мөнәсәбәттә ʻкешенең тышкы матурлыгыʼ мәгънәсендә кулланыла: Қач wақытлар хыйалымда сәнең җәмаләтең (كتلامج) тәхәйел улыныр [б. 24]; Әүwәл wақытларда фикрем сәнең хосусында буш фикер дийү җәмаләтеңе (ىكتلامج) башымдан бырақмаға тырышыр идем [б. 24]. Автор әсәрдә әлеге лексик берәмлекләрнең синонимнары булган төрки-татар асыллы гүзәл сыйфатына һәм аның нигезендә барлыкка килгән гүзәллек сүзенә дә мөрәҗәгать итә. Алар да, нигездә, әсәрнең төп персонажлары Хисаметдин менла белән Хәнифә туташның портретларында урын алалар: Йөзе гүзәл ачық (قيچآ لزوك). ...йөзенең гүзәллегене (ىنكللزوك كنيزوي) дәһа зийадәләшдерерләр [б. 4]. Шуның белән бергә әлеге сүзләр ʻбарлык матур, камил нәрсәләр, эстетик һәм рухи канәгатьләнү хисе тудырган, сокландырган нәрсәләрʼ мәгънәсендә табигать күренешләрен тасвирлаганда файдаланыла, ягъни әсәрдә әлеге синонимик рәткә караган сүзләрнең кулланылышы билгеле бер дәрәҗәдә стилистик максатларга буйсындырыла: Йаровой намыйла мәгъруф қырларның күренеше пәк гүзәл (لزوك كپ) иде... Қырларның гүзәллеге (ىكللزوك كنرلرق) шад туйчыларны йәнә шад идәр иде [б. 53]. Шул ук вакытта автор гүзәл сүзен ʻматурлыгы, зәвыклыгы белән аерылып торган, уңай сыйфатларга ия булганʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы күркәм сыйфаты белән бер лексик рәттә куллана: Мума иләйһа сахибе мөсафирханә қызы гүзәл wә күркәм (ماكروك و لزوك) Хәнифә нам иде [б. 9]. Алга таба күркәм сүзе әсәрнең төп персонажы Хәнифә туташка мөнәсәбәттә уқымыш сыйфат фигыле ʻоста, оста куллыʼ мәгънәсендәге уңған сыйфаты белән бер контекстта килә: Уқымыш, пәк күркәм wә уңған (ناغكوا و ماكروك) дийеб сөйләрләр [б. 13]. Әсәрдә җәмаләт һәм гүзәллек сүзләренә синоним буларак күркәм сыйфаты нигезендә формалашкан күркәмлек лексик берәмлеге дә кулланыла: Сибғатулла әфәнде менла Хисаметдин кеби йәш улса да, күркәмлеге (ىكلماكروك) йуқ иде [б. 15]. ʻҖәмгыятьтә һәм кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасыʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы әхлақ сүзе публицистик чигенешләрдә үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Бу аеруча мәдәнийәт иҗтимагый термины белән бер контекстта кулланылган әхлақымыз сүзформасының эчтәлегендә чагылыш таба: Бу әхwәлдән мәдәнийәтемезең ноқсаны wә әхлақымызың (كزمقلاحا) алчақ дәрәҗәдә улдығы аңлашыйур [б. 6]. Монан тыш язучы әлеге сүзне әсәрнең төп персонажлары Хисаметдин менла һәм Хәнифә туташка мөнәсәбәттә ʻкешенең рухи йөзе, эчке дөньясыʼ мәгънә төсмере белән баетып файдалана: Қайдан белдең бәнем йахшы әхлақымны (ىنمقلاحا ىشحي)? [б. 28]. Әлеге мәгънә төсмере бу сүз ғыйшық һәм ʻхолыкʼ мәгънәсендә килгән табиғат лексемалары, заһири қыйәфәт сүзтезмәләре белән бергә кулланылганда һәм аның нигезендә барлыкка килгән әхлақсызмын сүзформасында алгы планга чыга: Бәлки бән батинемдә йаманмын (نم نامي)? Бәлки әхлақсызмын (نمزسقلاحا) [б. 26]; Қуәтле ғыйшық икемезнең дә әхлақ wә табиғатемез (زمتعيبط و قلاحا) беленгәч вөҗүдә кәлер [б. 26]; Ғазизә Хәнифә сәнең йалңыз заһири қыйәфәтеңә (اكتفايق ىرهاظ) дәгел, хөсне әхлақына (اكقلاحا نسح) кәзалик ғашыйқ улдым [б. 28]. ʻТеләкнең тормышка ашуына, киләчәккә ышанычʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы өмид сүзе әсәрдә үз башына туры мәгънәсендә кулланыла. Әлеге мәгънә төсмере аның нигезендә барлыкка килгән өмид идеб тезмә фигылендә дә саклана: Әмма туташның өмиде (ىديما) туғры килмәде [б. 55]; ...аучы қуйан wә үрдәкне өмид идеб (بوديا ديما) сақладықы кеби бу да ниқахлар өмид идеб (بوديا ديما) сақламақда иде [б. 19]. Әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән ʻтөшенкелек, өмет бетү, яхшы киләчәккә ышанмау, тирә-якны начар итеп күрүʼ мәгънәсендәге өмидсезлек лексемасы аның антонимы буларак файдаланыла: Қараңғы кич айағ алтындақи рутубәт wә мөхкәм йағмур һәпсе менланың өмидсезлегене (ىنكلزسديما) артдырыб күңеленә бер нахушлық китер ерләр иде [б. 66]. Кешенең күтәренке күңелле, куаныч, канәгатьлек хисе кичергәндәге халәтен белдерүче фарсы асыллы шад сүзе, шад улды конструкциясе һәм әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән шадлану фигыльләре әсәрдә персонажларның шатлык кичергәндәге эчке халәтен тасвирлаганда кулланылып, билгеле бер эмоциональ фон тудыруга хезмәт итәләр: Икенче көн иртә Хисаметдин менла бағчайа чықыб мәктүбе йирендән алынмыш улдығыны күрдегендән фәүқылғадә шад улды (ىدلوا داش) [б. 25]; ...хилвәтчә йөзегеңне чықарыб кийеб wә бақыб сәне йадыма алыб шадланырмын (نمرونلداش)... [б. 28]; Әвдә җөмләсе шад (داش), анчақ Хәнифә туташ кәнде бүлмәсенә чәкелеб қайғылы торыр [б. 35]. Әлеге максатка ʻкүңел күтәренкелеге, куаныч, канәгатьлек хисе, сөенечʼ мәгънәсендәге шадлық лексемасы да буйсындырыла: ..."Сүттерт! Йөздерт!" сүзләрене пәк шадлық илә (هليا قلداش) әйтә [б. 53]. Автор кешенең канәгатьлек хисе кичергәндәге халәтен күрсәтү өчен ʻразый, шатʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы мәмнүн сүзе нигезендә барлыкка килгән мәмнүн улу тезмә фигыленә мөрәҗәгать итә. Әлеге максатка ʻразыйлык, шатлыкʼ мәгънәсендәге мәмнүнийәт лексемасы да буйсындырыла: Қараwыллық җәһәтендә булынан Хәнифә туташ менланың сүзләрене ишедеб мәмнүн улды (ىدلوا نونمم)... [б. 11]; Менла дәхи кәмал мәмнүнийәтендән (ندنتينونمم لامك) қыза ғышыйклық көлкесе илә җаwабланды [б. 20]. Әсәр персонажларына мөнәсәбәттә кешенең кайгы, хәсрәт кичергәндәге халәтен тасвирлаганда язучы қайғы, хәсрәт, кәдәр, мәхзүн, дәрд сүзләреннән торган лексик рәткә һәм алар нигезедә барлыкка килгән сүзформалар, фигыльләр, синтаксик конструкцияләргә мөрәҗәгать итә. Хәзерге татар теленең аңлатмалы сүзлегендә қайғы сүзенең түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: 1) газап, хәсрәт, рухи сызлану кичерүдән гыйбарәт тирән психик халәт; җанны әрнеткеч авыр тойгы; 2) авыр тәэсирләр уята торган эш, хәл, вакыйга; бәла-каза, афәт; 3) мәшәкать, башкарып чыгарга тиешле эш турындагы уй; 4) теләк, ихтыяҗ; 5) борчып торган уй, фикер һ.б [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 50]. Әсәрдә әлеге сүз, нигездә, персонажларның психологик халәтенә мөнәсәбәттә үзенең беренче туры мәгънәсендә кулланыла. Әлеге мәгънә аның нигезендә барлыкка килгән қайғылы сыйфаты һәм қайғылану фигыленең семантикасында да саклана: Анаҗығым, бер шәй йуқ, атамы йадыма алдым, қайғыландым (مودنلوغيق) [б. 6]; ...анчақ Хәнифә туташ кәнде бүлмәсенә чәкелеб қайғылы (ىلوغيق) торыр [б. 35]; Бинаән ғаләйһи, қайғыдан (ندوغيق) нишләмәйә белмийурым [б. 37]. ʻТирән борчу, авыр кайгы, зур көенеч хисеʼ гарәп асыллы хәсрәт сүзе әсәрдә кайгы хисенең тагын да югарырак дәрәҗәсен белдерү өчен файдаланыла: Шул қадәр хәсрәтә дучар булдық ки (هك قودلوب راچود هترسح), димәк мөмкин дәгел [б. 60]. Алга таба автор әсәрнең персонажларына мөнәсәбәттә аларның кайгы кичергәндә халәтен тасвирлаганда ʻкайгы, хәсрәт, көенеч, сагышʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы мәхзүн, мәхзүнийәт, кәдәр, қайғы сүзләренә мөрәҗәгать итә: Хисаметдин менла исә бераз мәхзүн улды (ىدلوا نزحم) [б. 18]; Бундан бөйлә мәзкүр кәдәр wә қайғысыны (ىنسوغيق و ردك) менла Хисаметдингә белдермәк форсатыны Хәнифә туташ күзләр иде [б. 36]; Күкдәге болытлар wә йағмур менланың мәхзүнийәтене (ىنتينوزحم) дәһа зийадәләшдерерләр иде [б. 66]. ʻКайгы, газапʼ мәгънәсендәге фарсы асыллы дәрд сүзе исә әсәрдә дин wә дил қардәшләремез конструкциясе белән бер контекстта һәм бер милләтең дәрде сүзтезмәсе составында иҗтимагый характердагы коннотация белән баетылып кулланыла, ягъни аның кулланылышы билгеле бер стилистик максатларга буйсындырыла: Дәхи дәрдә (هدرد) мөбтәлә хайwан күрсәк, аҗыйыб ах-wах идәмез дә, бер дәгел, биш дәгел, беңләр илә дин wә дил қардәшләремез биң төрле дәрдә (هدرد ىلروت كب) мөбтәлә улыб, ... [б. 5]; Бер милләтең дәрде (ىدرد كتلم رب) wә хәле бер адәмең дәрде (ىدرد كمدا رب) wә хәленә бәңзәр... [б. 6]. Хәзерге татар теленең аңлатмалы сүзлегендә гарәп асыллы мәхәб бәт сүзенең түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: 1) кемне яки нәрсәне дә булса якын күрү, кемгә яки нәрсәгә дә булса чын күңелдән бирелгәнлек хисе; 2) каршы җенестән булган кешегә карата йөрәк хисе; гыйшык. 3) нәрсәгә дә булса омтылыш, һәвәслек [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 1979, б. 423]. Әсәрдә әлеге сүз, нигездә, персонажларның психологик халәтенә мөнәсәбәттә икенче - ʻкаршы җенестән булган кешегә карата йөрәк хисеʼ мәгънәсендә кулланыла: Қадынлар хақында ғадәләтең wә җөмләсенә мөсәwи мәхәббәтең (كنتبحم ىواسم) булырмы? [б. 11]; Бәне бәхтийәр идән шәй сәнең мәхәббәтеңдер (ردكتبحم) ғазизәм! [б. 24]. Әлеге мәгънә мәхәббәт идәрмесен конструкциясендә дә саклана: Кил, йөрәк бәғырем, вир җаwаб, бәңа мәхәббәт идәрмесен (نس ىم رديا تبحم)? [б. 28]. Мәхәббәт сүзенең ʻсөю, ярату, мәхәббәтʼ мәгънәсенә ия гарәп асыллы ғыйшық синонимы һәм аның нигезендә барлыкка килгән ғыйшықлық лексемасы әсәрдә персонажларга мөнәсәбәттә үзләренең туры - ʻкаршы җенестән булган кешегә карата йөрәк хисеʼ мәгънәсендә файдаланылалар: Чүнкә қуәтле wә мөхкәм ғыйшық (قشع مكحم و ىلتوق) бер-беремезнең тыш wә заһири күренешемезне белмәклә хосулә килмәз, ... Қуәтле ғыйшық (قشع ىلتوق) икемезнең дә әхлақ wә табиғатемез беленгәч вөҗүдә кәлер [б. 25]; Бөйлә ғыйшықлық (قلقشع) исә инанчлы дәгел [б. 26]. Ғыйшық сүзе нигезендә барлыкка килгән ғашыйқ, ғашыйқа лексемалары берәр кешегә мәхәббәте төшкән, яратучы, сөюче кешеләрне атап киләләр: Ғашыйк wә ғашыйқа (هقشاع و قشاع) арасында берәр дақиқа сөкүт дәwам итде [б. 27]; Зәwық wә сафа чигеб, ике ғашыйқ (قشاع ىكيا) таң йаралдығыны белмәй қалдылар [б. 41]. Ғашыйқ улу, ғашыйқа улу тезмә фигыльләрендә бу лексемалар персонажларның мәхәббәт хисен кичергәндәге халәтен белдерү чарасы буларак кулланылалар: ...бу ике йәш бер-беренә ғашыйк улмышлар (رلشملوا قشاع) [б. 20]; Җандан сезә ғашыйқа улыб (بولوا هقشاع) қалғучы Хәнифә [б. 37]; Алга таба әлеге максатка ғашыйқанә сүзформасы да буйсындырыла: Буны аңлаб менла Хәнифәйә ғашыйқанә бер назар идеб (بوديا رظن رب هناقشاع), ... [б. 40]. Шуның белән бергә әлеге мәгънәдәш сүзләрнең кулланылышында семантик һәм стилистик яктан билгеле бер аерымлык күзәтелә. Мәсәлән, публицистик чигенешләрдә мәхәббәт лексемасы бай исламға мәхәббәте, фәқыйр исламға мәхәббәте конструкцияләрендә ʻкемне яки нәрсәне дә булса якын күрүʼ мәгънәсен дә белдереп килә һәм иҗтимагый характердагы коннотацияләр белән баетылып кулланыла: ...бай исламға мәхәббәте фәқыйр исламға мәхәббәтендән (ندنتبحم هغملاسا ريقف ىتبحم هغملاسا ىاب) артық дәгел иде [б. 14]. Ә ғыйшық сүзе ғыйшық атәше гыйбарәсендә образлы коннотация белән баетыла: Җегет wә қыз кәмал сәғатдә булыныб, икесенең вөҗүдендә ғыйшық атәше (ىشتآ قشع), йәғни уты йанар иде [б. 39]. Алга таба әсәрдә автор персонажларны кешенең аң, акыл эшчәнлегенә мөнәсәбәттә тасвирлау максатыннан ғақыл, зиһен, фикер, әфкәр, зан, диле сүзләренә мөрәҗәгать итә. Хәзерге татар теленең аңлатмалы сүзлегендә гарәп асыллы акыл // ғақыл сүзенең түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: 1) кешенең тумыштан бирелгән уйлый белү, фикерләү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе; 2) иҗтимагый аң; дөньяга, чынбарлыкка, тормышка караш; 3) уйлану, фикерләү нәтиҗәсендә туган, барлыкка килгән уй, фикер; идея; 4) акыллылык; аңлылык, зиһенлелек; 5) киңәш, нәсыйхәт; Сабак, үрнәк, гыйбрәт [Т атар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 114]. Әсәрдә әлеге сүз беренче мәгънәсендә кулланыла: Зира инсан ғақылы (ىلقع ناسنا) пәк қуәтле шәйдер [б. 32]; ...wә Хәнифәйе таныб, бераз ғақылыны туплады (ىدلاپوت ىنلقع) [б. 58]; Аның нигезендә барлыкка килгән ғақыллы, ғақылсыз формалары ғақылсыз дәлилләр, ғақыллы ишәкләр кебек сүзтезмәләр составында иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып файдаланыла: Уйғаныңыз, буның кеби ғақылсыз дәлилләреңезлә (هلزكرلليلد زسلقع) үзеңездән көлдермәңез! [б. 46]; Бөйлә ғақыллы ишәкләр (رلكاشيا ىللقع) фән белмәгемне зарар сайырлар да, бән анлары хурламайым? [б. 62]. Зиһен сүзенең хәзерге татар теленең аңлатмалы сүзлегендә түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: 1) кешенең уйлау сәләте, акыл, аң; 2) уй, фикер; 3) хәтер [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2016, б. 427]. Әсәрдә ул беренче мәгънәсендә кулланыла: Бөйлә инсанларың һич бер файда қылмайа зиһенләре ирешмәз (زمشوريا ىرلنهذ) [б. 32]; ...дийү сөалләр исламларның зиһенене (ىننهذ كنرلملاسا) арытды [б. 41]. Шул ук вакытта аның зиһендә тотыб конструкциясендә өченче мәгънәдә кулланылу очрагы да теркәлде: Ғашыйк улмыш менла хазырда да Хәнифә туташны зиһендә тотыб (بوتوت هدنحذ) фикерләндегендән қайғылы иләре җөрер иде [б. 66]. Беренче мәгънә әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән зиһенле сыйфатында саклана: ...wә бөйлә һөнәрләр мөхәл wә там йалғанчылық wә шарлатанлық идегене һәрбер зиһенле инсан (ناسنا ىلنهذ) йахшы белер [б. 50]. Хәзерге татар теленең аңлатмалы сүзлегендә гарәп асыллы фикер сүзенең түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: 1) чынбарлыкның аңдагы чагылышы; 2) аңда туган уй; идея; 3) ният, теләк, исәп; 4) аң, дөньяга, чынбарлыкка караш, белем; 5) берәр нәрсәгә карата бәя; кемгә яки нәрсәгә дә булса мөнәсәбәт, караш; 6) нәтиҗә, төп уй, карар; 7) әдәби әсәрдә, сөйләмдә, фильмда һ.б.да әйтергә теләгән төп сүз; әһәмиятле, игътибарга алырдай нәтиҗә [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 343]. Әсәрдә аның ʻаңда туган уй; идеяʼ һәм ʻхыял, күзаллауʼ мәгънәләрендә кулланылу очраклары теркәлде: Әүwәл wақытларда фикрем сәнең хосусында буш фикер (ركف شوب) дийү җәмаләтеңе башымдан бырақмаға тырышыр идем [б. 24]. Фикереңезлә (هلزكركف) ахшам wақытларыны тасауwыр идеңез, уқычыларым [б. 41]. Дәрин фикерә далдығы, чуқ фикердән соңра кебек конструкцияләрдә аның семантикасы процессуальлек төсмере белән баетыла: Йөзендән дәрин фикерә (هركف نيرد) далдығы беленер [б. 4]; Бу йулда чуқ фикердән соңра (ندركف قوچ) Хәнифә туташ бердән мәсрүр улыб, бераз батинән көлде [б. 56]. Әлеге мәгънә төсмере аның нигезендә барлыкка килгән фикерләнү, фикер итү, фикерләү фигыльләрендә алгы планга чыга: Уқымайы сәвмәк лазем дийү фикерләнә-фикерләнә (هنلركف هنلركف) Хисаметдин менла гәнә одасында гизмәйә башлады [б. 7]; Дийү йәш wә җәса рәтле Хәнифә туташ чуқ фикер итде (ىدتيا ركف) [б. 57]; Йаман бер шәй фикерләмәйеб (بويملركف) туй хазырлыймыз [б. 60]. Әсәрдә автор фикер сүзенә синоним буларак аерым персонажларга мөнәсәбәттә ʻаңда туган уй; идеяʼ мәгънәсендә аның әфкәр күплек сан формасын да куллана: Бу йулда Әбүзәр бәй һәр нәқадәр сөйләсә дә, әфкәрене (ىنوراكفا) һичкемсә аңламаз иде. Wәлхасыйл бу әфкәрләр (رلراكفا وب) диварға, йәғни стенаға борчақ кеби иде [б. 46]. Шуның белән бергә әлеге лексеманың кулланылышында аерым семантик һәм стилистик аерымлыклар да күзәтелә. Мәсәлән, тиҗарәт әфкәрендә сүзтезмәсендә ул иҗтимагый характердагы коннотация белән баетыла: Төҗҗар тиҗарәт әфкәрендә (هدنوراكفا تراجت) улған башқа төҗҗар илә белешер [б. 29]. Алга таба қайғы wә әфкәр дәрйасына батды конструкциясендә аның семантикасы образлы коннотацияләргә ия була: ...үлек кеби ағарыб, қайғы wә әфкәр дәрйасына (هنسايرد راكفا و وغيق) батды [б. 54]. Моннан тыш әсәрдә ʻуй-карашлары уртак, бер фикердәге кеше, фикердәшʼ мәгънәсендә әфкәрдәш сүзформасы да теркәлде: Зурқолақов бөйлә игтиқадлы кеше иде һәм Әбүзәр бәйә әфкәрдәш (شادراكفا) булды [б. 47]. ʻАнык ачык булмаган, якынча гына булган уйʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы зан сүзе әсәрдә билгеле бер персонажларга мөнәсәбәттә зан идү, зан қылу тезмә фигыльләре составында кулланыла: Азбарда кемсә йуқ зан идеб (بوديا نظ), [б. 9]; Соңра зан қылдық ки (قودلق نظ), бер эш илә тиңдәш қызлара киткәндер дийү [б. 60]. Публицистик чигенешләрдә әлеге сүз иҗтимагый коннотацияләр белән баетыла: Икенче мисал, Аурупалыларың занына күрә (هروك هننظ كرلولاپوروآ)... [б. 22]; Наполеон франсыз падишаһы 1812 нче сәнаи миладийәдә Москва шәһәрене алыб, зан қылды ки (هكيدلق نظ), җөмлә руслар алынды [б. 31]. ʻАкылга зәгыйфь булган, диванаʼ мәгънәсендәге диле сүзе әсәрдә диле җаһил сүзтезмәсендә аерым персонажга мөнәсәбәттә туры мәгънәсендә, диле күңлемез гыйбарәсендә образлы, ә диле wә буш эш конструкциясендә иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланыла: Ничүн бу диле җаһилә (هلهاج ىلد) балалары вирәсез, ... [б. 3]; Бездә матбуғат әсәре йуқ дәрәҗәдә улмасы, ничә wақытлардан бире диле күңлемезә (هزمولكوك ىلد) бер қайғы... [б. 6]; Фаидаи исламийә ичүн чалышмақымны диле wә буш эш (شوب و ىلد) сайырлар да, бән анлара әдәбле улайым? [б. 62]. Әлеге үзенчәлек татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) начар, әшәке; 2) усал мәгънәләре теркәлгән йаман сүзенең [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 13] кулланылышында да күзәтелә. Мәсәлән, йаманмын сүз формасында билгеле бер персонажга мөнәсәбәттә ʻначар, әшәкеʼ мәгънәсен белдереп килә: Бәлки бән батинемдә йаманмын (نمنامي)? [б. 26]. Бу мәгънәдә ул аерым иҗтимагый күренешләрне ачыклап килгән йаман эш, йаман кәсеб сүзтезмәләре составында да кулланыла: Бақың, бақың, йаман эшне (ىنشيا نامي) үзе дә инкар итмийур, һай залим! [б. 16]; Шәриғатемез анчақ уғырламақ wә ғайре кеби йаман кәсебдән (ندبسك نامي) мәниғ идеб, ... [б. 22]. Алга таба әлеге мәгънә йаман хәбәр, йаман бер шәй сүзтезмәләрен дә дә саклана: Бәлки бу йегет йаман хәбәр (ربح نامي) китерде... [б. 54]; Йаман бер шәй (ىش رب نامي) фикерләмәйеб туй хазырлыймыз [б. 60]. Моннан тыш ул йаман улу тезмә фигыленең семантикасында чагылыш таба: ...йәшлекдән ғыйлем wә уқымақ сәвгән инсаның әһлақ wә әфкәренең йаман улмақы (ىقاملوا نامي) шөбһәледер [б. 28]; Анлар шәриғатә ғакеслек идеб йаман улсалар (رل هسلوا نامي), без дә йаман улыр мыз (زمرولوا نامي) [б. 40]. Хәзерге татар теленең аңлатмалы сүзлегендә гарәп асыллы инсанийәт сүзенең түбәндәге мәгънәләре бирелә: 1) кешелек дөньясы, кешеләр җәмгыяте, кешеләр; 2) кешеләрдә генә була торган яхшы сыйфатлар, кеше сөючәнлек; 3) кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 551]. Әсәрдә ул ʻкешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелекʼ мәгънәсендә теркәлде: Ғайниҗамал абыстасының инсанийәтенә (هنتيناسنا) арқа виреб, йәш қыз мөтәсәлле улды wә иләре җөрмәкендә дәwам итде [б. 57]. Әлеге мәгънә төсмере аның нигезендә барлыкка килгән инсанийәтле сыйфатында да саклана: Йуқ, анай, тәсбихқа ғына бақма, Хисаметдин менланың атасы хақыйкат инсанийәтле йахшы адәм (مدآ ىشحي ولتيناسنا) иде, әйт ки, тәсбихдә эш дәгел [б. 49]. Хәзерге татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) дөреслек, хаклык; хакыйкать; 2) гадел булу сыйфаты, дөреслекне яклаучанлык мәгъ нәләре теркәлгән ғаделлек сүзенең [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 13] синонимы ғадәләт лексемасы кешеләргә мөнәсәбәттә ʻгадел булу сыйфатыʼ мәгънәсендә кулланыла: Қадынлар хақында гадәләтең (كنتلادع) wә җөмләсенә мөсәwи мәхәббәтең булырмы? Милкең wә ғадәләтең (كنتلادع) улмайыб ике қадын алсаң, хоқуқларыны вирмәйән гөнаһлы буласын [б. 11]. ʻСабыр булу сыйфатлары, түземлелекʼ мәгънәсендәге сабырлык сүзенең синонимы тәхәммел лексемасы үзенең туры мәгънәсендә теркәлде: ...wә бу бәлайә тәхәммел (لمحت) бер Ходадан сурмақ қалыр имде [б. 24]. З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" романында гарәп асыллы мәғыйшәт сүзе, нигездә, ʻтормыш, көнкүрешʼ мәгънәсендә кулланыла: Йа Раббе, йәрдәм wә хәйер вир йаңа мәғыйшәт wә сәфәремә (همرفس و تشيعم ىكناي) [б. 7]; ...ләкин әхwәл wә мәғыйшәтендән (ندنتشيعم و لاوحا) wә ниндәйен тариқда улдығыны белмәйдер wә қарамайдыр [б. 49]. Биредә аның алдагы автордагы кебек ʻавыл хуҗалыгының иген үстерү, җир эшкәртү белән шөгыльләнә торган тармагыʼ мәгънәсендәге игенчелек сүзе белән бер контекстта кулланылып, тормышның матди ягын белдереп килүе дә күзәтелә: "К" қарйәсе әһалисенең мәғыйшәт ичүн (نوچيا تشيعم) хезмәте игенчелек улса да, ... [б. 2]. Җинайәт wә мәхкәмә мәғыйшәте конструкциясе составында кулланылганда аның семантикасы образлы коннотацияләр белән баетыла: "Гөнаһе қабаир" нам роман җинайәт wә мәхкәмә мәғыйшәтендән (ندنتشيعم همكحم و تيانج) алынмыш ғариб wә ғаҗәиб бер хикәйә улыб... [б. 2]. Хәзерге татар телендә 1) теләсә кайсы тереклек иясенең яшәү халәте, тууыннан алып үлгәнгә кадәр булган физиологик хәле; 2) җансыз предметларның яки күренешләрнең кулланылышта, гамәлдә булу, хәрәкәт итү чоры; 3) җан, тормыш; 4) күч. яшәү ләззәте, тормышның мәгънәсе; 5) кеше тормышының билгеле үзенчәлекләр белән аерылып торган бер өлеше, чоры; 6) күч. шактый зур вакыт аралыгы, байтак вакыт мәгънәләре теркәлгән ғомер сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 86 - 87] язучы әсәрләрендә, нигездә, беренче мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә ғомерләреңезне (ىنزكنرلرمع) озын қылыб, мәхәббәтләр вирсен [б. 23]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Тәғтил улыб, тәзйиғ wақыт қылыб ғомереңезне (ىنزكنرمع) бушқа йилгә үткәрмәңез [б. 5]; Мәрхүмә берлән ун туқыз йыл ғомер сөрдем (مدروس رمع) [б. 43]. "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән бер ай бушқа кичергән ғомерендән, йиде ай бушқа кичермәйән ғомерене кебек конструкцияләр составында ул ʻкеше тормышының билгеле үзенчәлекләр белән аерылып торган бер өлеше, чорыʼ мәгънәсен белдереп килә: ...зәүҗе Җиһангирнең Сибирйайа китдегендән соңра бер ай бушқа кичергән ғомерендән (ندنرمع ناكرچك هقشوب ىآ رب) башлаб, ... [б. 25]; ...wә әүwәл күрешдекдән соңра йиде ай бушқа кичермәйән ғомерене (ىنرمع نايمرچك هقشوب ىآ ىدي) тәфсилән... [б. 25]. Шул ук әсәрдә йәш ғомерне, йәш ғомерләрене, қарт ғомереңдә сүзтезмәләрендә ул образлы коннотацияләр белән баетыла: Йәш ғомерне (ىنرمع شاي) бушқа кичерергә йарамый дигән бу кеби қартчықлар wә йәш ғомерләрене (ىنرلرمع شاي) бушқа кичермәйән бөйлә йәшләр Қазанда аз дәгелдер [б. 16]; "Менә, абыстай, әйтдем ич қарт ғомереңдә (هدكنرمع طراق) Себер эшләре қыласын", - диб [б. 30]. Шул ук вакытта аның ғомеремдә сүзформасы "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ʻберкайчан да, һичʼ мәгънәсендә кулланыла: Бән ғомеремдә (هدمرمع) Қазанға бардығым йуқ, ниндәләйен хатынны қател идмешләр, мәқтүләнең исеме ничек? [б. 66]. ʻҮлем вакыты, үлем, соңгы чикʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы әҗәл сүзе әлеге әсәрдә күрсәтелгән мәгънәдә кулланыла: Қызыңыз Зөләйха әҗәлендән (ندنلجا) берничә дақиқа мөқаддәм йазған мәктүбне қарарға мөмкин булмасмы? [б. 68]. "Гөнаһе кәбаир" романында ул нигезендә ʻкеше организмының яшәү эшчәнлеге тукталу, һәлак булу; организмда яки аның бер өлешендә матдәләрнең биологик алмашы тукталуʼ мәгънәсе яткан, ләкин билгеле бер дәрәҗәдә абстрактлашкан төшенчәне дә белдереп килә: Нә тариқа ул әҗәлне (ىنلجا) табайым? [б. 40]; ...питлә җебене кисеб Маһруйны әҗәлдән халас (صلاح ندلجا) қылды [б. 41]; Шул ук әсәрдә әҗәлнең кулына дөшеб, әҗәл йасдықындадыр кебек конструкцияләрдә аның семантикасы образлы коннотацияләр белән баетыла: ...әҗәлнең кулына дөшеб (بشود هنيلوق كن لجا), ғайәт ағыр мәшәқатләрлә җан тәслим қылмайа башлады [б. 41]; Әнкәңез ағыр мараздә улыб, әҗәл йасдықындадыр (رد هدنقدصاي لجا) [б. 62]. Аның синонимы - ʻкеше организмының яшәү эшчәнлеге тукталу, һәлак булу; организмда яки аның бер өлешендә матдәләрнең биологик алмашы тукталуʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы үлем сүзенең "Гөнаһе кәбаир" романында бары тик бер кулланылыш очрагы гына теркәлде: Йоқы, бу үлем (مولوا) дәгел... [б. 57]. ʻТәнгә тереклек бирә һәм аннан башка да яши ала торган мәңгелек башлангыч, котʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы җан сүзе язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ʻкүңелʼ мәгънәсендә кулланыла: Муса әфәнде бик хозур булыб, бер нәрсә дә сөйләмидер, эче пошадыр, җаны (ىناج) бар нәмәгълүм нәрсәдән хәүфләнеб торадыр [б. 32]. Әлеге сүзнең беренчел туры мәгънәсе билгеле бер дәрәҗәдә "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән җан тәслим қылмайа башлады конструкциясендә чагылыш таба: ...ғайәт ағыр мәшәқатләрлә җан тәслим қылмайа башлады (ىدلاشاب هيامليق ميلشت ناج) [б. 41]. Алга таба ул җан wә дилдән, җаның чықсын, җан нәфәсе алыб конструкцияләрендә образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Әфзал әш-шәбаб улан ғыйз зәтле Муса әфәнделәренә җан wә дилдән (ندلد و ناج) сәламләремезне күндәрәмез [б. 7]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Адың чыққанча, җаның чықсын (نوسقچ كنناج)! [б. 6]; Ақрынлықла җан нәфәсе алыб, үлгән кеби күзләре йабылыб... [б. 55]. ʻКешенең эчке дөньясы, рухи халәте, уй-кичерешләре, хистойгыларыʼ мәгънәсендә төрки-татар асыллы күңел сүзе язучы әсәрләрендә үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Кичәләрдә рөйамда сез ғазизләремезне күрмәклегем илә күңелем хушланыр (رونلاشوخ مولكنوك) [б. 35]; Сәвгили әнкәйем! Әлбәтдә, бу бәнем мәктүбем сезнең күңелеңезне мәҗрух wә мәгъм үм қылыр (روليق مومغم و عورجم ىنزكنولكنوك) ... [б. 70]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Аллаһы күңелләреңездән (ندزكنرل لكنوك) чықармаңыз [б. 70]. Алга таба автор ʻматур, гүзәл, чибәрʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы җәмил сүзенең хатын-кызларга карата кулланыла торган җәмилә формасын әсәрнең хатын-кыз персонажларына карата файдалана. Мәсә лән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ғайәт дә җәмилә улыб (بولوا هليمج), гимназиядә курс тәмам идмеш, Зөләйха исемле қыз иде [б. 22]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Маһруйның исеме җисеменә муафиқ wә ғайәт рәғбәтле wә җәмилә қыз (زق هليمج) иде ки... [б. 8]; Ләкин қател идән хатынны бик җәмилә (هليمج كيب) диб әйтделәр [б. 37]. Әлеге мәгънәдә язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында җәмал лексемасы да теркәлде: Мәқтүләнең исеме Зөләйха, бер зи җәмал хатын (نوتاخ لامج ىذ رب) иде [б. 67]. Бу сүзнең төрки-татар асыллы синонимы - гүзәл сыйфаты язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында гүзәл хикәйә, гүзәл мәслихәт, гүзәл револьвер кебек сүзтезмәләр составында төрле төшенчә һәм предметларга мөнәсәбәттә кулланыла: Хикәйәмез ғажәиб гүзәл хикәйәдер (رد هياكح لزوك) [б. 4]; Хәдичә туташ да, бу кеби гүзәл мәслихәтне (ىنتحلصم لزوك) ишедеб, тәхте қаләмдә тәмам улмайачақ қадәр шадланды [б. 29]; Ғаҗәиб, ниндәләйен гүзәл револьвер (ريولووير لزوك)! [б. 58]. Шулай ук бу сүзнең әсәрләрдә гүзәл қыз, гүзәл йәш хатын сүзтезмәләре составында хатын-кыз персонажларына мөнәсәбәттә кулланылу очраклары да теркәлде. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ничүн шадланмасын ки, морадына наил ула - йөз мең сум көмеш ақча илә гүзәл қыз (زق لزوك) ала! [б. 64]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Бу ике йәш, бере өйләнмәмеш җегет wә икенчесе гүзәл йәш хатын (نوتاخ شاي لزوك), нә тариқа бер-берене белмешләр? [б. 16]. ʻМатурлыгы, зәвыклыгы белән аерылып торган, уңай сыйфатларга ия булганʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы күркәм сыйфатын автор "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында әсәрнең төп персонажы Муса әфәнденең йөз үзенчәлекләренә мөнәсәбәттә куллана: Хасыйле кәләм, Хәдичә туташ Муса әфәнденең шәҗәғатле wә күркәм йөзенә (هنيزوي مكروك و ولتعاجش) қарамақ илә кәмал ләззәтлә ләззәтләнер иде [б. 33]; Кешенең күтәренке күңелле, куаныч, канәгатьлек хисе кичергәндәге халәтен белдерә торган фарсы асыллы шад сүзе нигезендә бар лык ка килгән шадлану фигыле һәм шадлық лексик берәмлеге язучы ның "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында персонажларның шадлык кичергәндәге эчке халәтен тасвирлаганда кулланылып, билгеле бер эмоциональ фон тудыруга хезмәт итәләр: Муса әфәндейлә Ниғмәтулла әфәнде, господин Андреев бундалайын йахшы мәслихәт қылдығы сәбәбендән, бик шадландылар (رليدنلاداش كيب) [б. 29]; Әхмәди бай хушнуд улдығы кеби, Әхмәди байның әһле ғайәле дә шадлықда (هدقلداش) иделәр [б. 74]; Бу қадәр қайғы-хәсрәтләрдән соңра хәзердә шадлық зыйәфәте (ىتفايض قلداش) күрәмез [б. 77]. Шуның белән бергә автор "Гөнаһе кәбаир" романында шадлық сүзен шадлық хәбәр сүзтезмәсе составында абстракт төшенчәгә мөнәсәбәттә дә файдалана: Бик шадлық хәбәр (ربح قلداش) бар, шул сәбәбдән хат йазыб чақырдым [б. 17]. Әсәр персонажларына мөнәсәбәттә кешенең кайгы, хәсрәт кичергәндәге халәтен тасвирлаганда автор қайғы, хәсрәт, хөзен, мәхзүн, сүзләреннән торган лексик рәткә һәм алар нигезедә барлыкка килгән сүзформаларга, фигыльләргә, синтаксик конструкцияләргә мөрәҗәгать итә. Романнарда қайғы сүзе әсәрләрнең персонажларына мөнәсәбәттә ʻгазап, хәсрәт, рухи сызлану кичерүдән гыйбарәт тирән психик халәт; җанны әрнеткеч авыр тойгыʼ мәгънәсен белдереп, аерым очракларда хөзен, хәсрәт сүзләрен ачыклап килә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Әнкәсендән кәндесене Ғабденнәсыр әфәндейә кәләш идеб вирүләрене ишеткәч, көн бә көн хөзне - қайғысы (ىسوغياق ىنزح) зийадәләнә башлады [б. 64]; Бу қадәр қайғы- хәсрәтләрдән соңра (هركنص ندرلترسح وغياق ردق وب) хәзердә шадлық зыйә фәте күрәмез [б. 77]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...күзләренә йәшләр килеб, қайгы wә хәсрәтене (ىنترسح و وغياق) бәйан қылды [б. 44]. Әлеге сүзнең мәгънәсе "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән мал артдырмақ қайгысында конструкциясе составында образлы кон нотация белән баетыла: ...абе хәйәт эчәнләр кеби, төн-көн җәлбе дөнья - мал артдырмақ қайгысында улыб (بولوا هدنسوغياق قمردترآ لام) [б. 10]. Сүзнең югарыда күрсәтелгән мәгънәсе қайғылы сыйфаты һәм қайғылану фигылендә дә саклана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хә дичә" романында: Муса әфәнде мәхбүс улдығы сәбәбдән һәркәс қайғ ылы улды (ىدلوا ىلوغياق) [б. 33]; Әхмәди бай илә Ниғмәтулла бик қайғы ланмыш лар (رلشمنلوغياق) [б. 49]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Ғабделғафур ғайәт дә қайгылы (ىلوغياق) wә йығламақ дәрәҗәсендә улыб, ... [б. 61]. ʻТирән борчу, авыр кайгы, зур көенеч хисеʼ гарәп асыллы хәсрәт сүзе һәм аның нигезендә барлыкка килгән хәсрәтләнү фигыле әсәрләрдә алдагы автордагы кебек кайгы хисенең тагын да югарырак дәрәҗәсен белдерү өчен файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...шимди чуқ хәсрәтләнмеш (شمنلترسح قوچ). Бу кеби эшдә кеше хәсрәтләнмәсме (وم سمنلترسح)? [б. 75]; Ғабденнәсыр әфәденең хәсрәте (ىترسح) көн бә көн зийадәләнеб, хәсрәтен (نوترسح) дәфғы қылмаға ғыйлаҗ таба алмадығындан, бөйлә бер эш қылмыш ки, ... [б. 76]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ... питлә wә хисабсыз ағыр хәсрәт (ترسح رغآ) сәбәбендән мәраза уғрайыб, хаста улды [б. 55]; Йа Раббе! Бөтен күрмешләр - мәшәқат wә хәсрәтләр (رلترسخ و تقشم) бәнем башыма йазылмышмы йухса?! [б. 59]. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында автор әсәрнең персонажларына мөнәсәбәттә аларның кайгы кичергәндәге халәтен тас вирлаганда ʻкайгы, хәсрәт, көенеч, сагышʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы хөзен һәм аның нигезендә барлыкка килгән мәхзүн, мәхзүнә лексик берәмлекләренә мөрәҗәгать итә: Бер нәрсә дә улмас, мәхзүн улмаңыз (زكناملوا نوحم) [б. 34]; Хәдичә туташ исә Муса әфәнде мәхбүс көнне зийадә мәхзүнә иде (ىديا هنوزحم), шимди исә господин Андреев: ... [б. 35]; ...Хәдичә туташ тәсәлла тапмыш, хөзене (ىنزح) кимемеш, зийадә мәхзүнә дәгел (لكد هنوزحم) [б. 35]. ʻКаршы җенестән булган кешегә карата йөрәк хисеʼ мәгънәсендәге мәхәббәт сүзен автор "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында персонажларның психологик халәтенә мөнәсәбәттә куллана: Бәне бәхтийар идән шәй - сезнең нәҗатеңезлә бәңа мәхәббәтеңездер (رودزكن تبحم) [б. 35]; ...бере-беренә садақат wә мәхәббәт сүзләре (ىرلزوس تبحم و تاقادص) сөйләб, ... [б. 15]. Алга таба "Гөнаһе кәбаир" романында ул аны ир белән хатын-кыз арасындагы зина мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә тискәре коннотацияләр белән баета: ...қарчық Маһруйның бала туғдырдығыны wә Ғалийев Йағқубла улан мәхәббәтләрендән (ندنرل تبحم) хәбәрдар улмадығыны әйтеб, һәрқайу хәлләре инкар қылды [б. 42]. Тискәре мәгънә төсмере әлеге әсәрдә теркәлгән мәхәббәт итү, мәхәббәт қылу тезмә фигылләрендә дә чагылыш таба: Қазанда бер хатын зәүҗене хатынла өлфәт wә мәхәббәт итдеге (ىكيدتيا تبحم و تفلا) хамамда қател идмеш [б. 36]; Хатын исә йәш ғомерене бушқа кичермәйә эстәмәмеш, бер җегетлә мәхәббәт қылмыш да (هدشمليق تبحم), ахырда җегетнең башына да йидмеш [б. 37]. Шуның белән бергә ʻкем белән дә булса үзара ихтирамга, рухи якынлыкка, мәнфәгатьләр уртаклыгына һ.б. нигезләнгән мөнәсәбәтʼ мәгънәсендәге дустлық сүзе белән бергә мәхәббәт wә дустлық идәрсәңез конструкциясе составында килеп, ул иҗтимагый характердагы тискәре мәгънә төсмеренә ия була: Әмма шәкердләрнең шу мордарларыйла мәхәббәт wә дустлық идәрсәңез (زكن هسرديا قلتسود و تبجم), [б. 6]. Ир белән хатын-кыз арасындагы зина мөнәсәбәтләренә бәйле тискәре мәгънә төсмере язучының "Гөнаһе кәбаир" романында ʻсөю, ярату, мәхәббәтʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы ғыйшық сүзе һәм аның нигезендә барлыкка килгән ғыйшықлық лексемасында да чагылыш таба: Йәшлек wә мабәйенләрендә улан ғыйшықлық (قلقشع) мәхрәмләр кеби йақын wә бәрабәр қылмыш иде [б. 15]; ...ғыйшық дәрденә (هنيدرد قشع) мөбтәлә wә мақсудларына ирешмәйә башладылар [б. 15]. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ғыйшық сүзе нигезендә барлыкка килгән ғашыйқа лексемасы берәр кешегә мәхәббәте төшкән, яратучы, сөюче хатын-кызны атап килә: Җан wә делдән ғашыйқаңыз (زكن هقشاع) Хәдичә [б. 35]. Әлеге романда теркәлгән ғашыйқ улу, ғашыйқа улу тезмә фигыльләрендә бу лексемалар персонажларның мәхәббәт хисен кичергәндәге халәтен белдерү чарасы буларак кулланылалар: Қызны бер дәфға, ике дәфға, өч дәфға күреб, қызға зийадәчә ғашыйқ улдым (مودلوا قشاع). Ғашыйқ улдығымны (ىنمغودلوا قشاع) қызға мәқтүб илә белдердем [б. 22]; Мәрхүмә исә, бәңа ғайәт дә ғашыйқа улдығындан (ندنغودلوا هقشاع), бәнемлә ифтирақа иқтидары улмадығындан бик йығлады [б. 23]. Шул ук әсәрдә автор мәхәббәт һәм ғыйшық сүзләренең төрки асыллы синонимы - сәвги лексемасы нигезендә барлыкка килгән сәвгили қыз баланың әнисенә карата булган ярату хисенә мөнәсәбәттә файдалана: Сәвгили әнкәйем (مياكنا ولكۋس), үткән сәнәдә, мәрхүм әткәйемнең күзләре ағырдықы wақытда Петербургға варыб, ... [б. 68]; Нә қылайым?! Сән дә сәвгили әнкәйем (مياكنا ولكۋس) бәнем йанымда йуқ! [б. 69]. Алга таба персонажларны кешенең аң, акыл эшчәнлегенә мөнәсәбәттә тасвирлау максатыннан автор ғақыл, зиһен, фикер, зан, зәки сүзләренә мөрәҗәгать итә. ʻКешенең тумыштан бирелгән уйлый белү, фикерләү сәләте, аңлылык дәрәҗәсеʼ мәгънәсендәге ғақыл сүзе язучы тарафыннан ғақылдан заил улмыш конструкциясе составында кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Муса әфәнде ғақылдан заил улмыш (شملوا لﺌاظ ندلقع) [б. 63]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Ғақылдан заил улмыш кемсә кеби (ىبك هسمك شملوا ليﺌاز ند لقع), бөйлә сүзләр сөйләмәйә wә қычқырмайа башлағач, ... [б. 35]. Зиһен сүзе "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ʻкешенең уйлау сәләте, акыл, аңʼ мәгънәсендә теркәлде: Көндезләрдә, ғазизем Муса әфәнде, зиһенемдә (هدمنهذ) сезе йөрәк бәғрем тәсауwыр идеб... [б. 35]. Фикер сүзен автор ʻаңда туган уй; идеяʼ мәгънәсендә файдалана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...Муса әфәнденең фикере кеби (ىبك ركف) улмайынча, ... [б. 40]; Һәркәснең фикере (ىركف) билғақес иде [б. 46]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...қызы никах идеб алмақ фикеренә (هنيركف) килеб, ... [б. 8]; Җиһангир хайли фикерләрлә (هلرلركف ىليخ) "секретный"дан китде [б. 42]. "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән фикерендән кичерде конструкциясендә әлеге сүз ʻаңʼ мәгънәсен белдереп килә: ...бу сүзләре әйтә алмайынча, анчақ фикерендән кичерде (ىدرچك ندنركف) [б. 56]. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында очраган фикердә идем конструкциясендә аның семантикасы процессуальлек төсмере белән баетыла: Төн буйы йоқламайынча фикердә идем (مديا هدركف), бер нәрсә дә фикерли алмадым (موداماآ ىلركف) [б. 20]. Әлеге мәгънә төсмере фикер лексемасы нигезендә барлыкка килгән фикерләү, фикер қылу фигыльләрендә алгы планга чыга. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ғабденнәсыр әфәнде Хәдичә туташ хақында күб төрле фикерләр қылды (ىدليق رلركف ولروت بوك) [б. 54]; Шимди бик йахшы фикер фикерләмеш (شملركف ركف): үзе Самарға қымыз эчәргә варадыр [б. 54]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Мин абыс тай үзем дә фикер қылған идем (مديا ناغلق ركف) [б. 20]; Нә йуқ нәрсәләр фикерләб (بلركق), әнкәй, әткәй дийү йығлыйсын? [б. 61]. ʻАнык ачык булмаган, якынча гына булган уйʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы зан сүзе алдагы автордагы кебек зан идү, зан қылу тезмә фигыльләре составында кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Фәрасәтле уқучы, Муса әфәндейә бер нәрсә дә улмайынча, халас улыр дийү бән дә зан қыламын (نملايق نظ) [б. 34]; Сез зан идә торгансыз (زسناغرط هديا نظ) бәнем ақчам йуқ диб, менә күбме ақчам! [б. 47]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Маһруй Йағқубдан бөйләчә салқын сүзләр ишедергә зан қылмаған иде (ىديا ناغامليق نظ) [б. 18]; Маһруй бу сүзләре қычқырыб әйтдем зан қылмыш исә дә (هد هسيا شمليق نظ), ... [б. 56]. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлгән бәнем занымча, Господин Шубинның занына бинаән кебек конструкцияләр составында ул ʻфикерʼ мәгънәсен белдереп килә: Бәнем занымча (هچمنظ منب), Муса Салихов қатил улмайынча, башқа бер кеше улырға кирәк [б. 30]; Господин Шубинның занына бинаән (ءانب هنينظ كنن نيبوش نيداپصوغ) қатиле Зөләйха Ғабденнәсыр әфәнде иде [б. 53]. ʻҮткен, зирәк, сизгерʼ һәм ʻзиһенле, тиз аңлаучыʼ мәгънәләрендәге гарәп асыллы зәки сүзе әлеге әсәрдә аерым бер персонажларга мөнәсәбәттә беренче мәгънәсендә теркәлде: Господин Шубин исә зәки җасус (سوساج ىكز) улдығындан, ... [б. 8]; ...ләкин бу эшкә шимди йахшы, зәки сыщик (قيچشيص ىكز) зарур булыр [б. 52]. Үзендә 1) кире сыйфатлардан (үзлекләрдән) торган, уңай яклары булмаган; 2) түбән сыйфатлы, түбән бәя алган; 3) үз эшендә тәҗрибәсе тиешенчә булмаган; булдыксыз; 4) сан, күләм ягыннан аз булган, җитәрлек булмаган; 5) яраксыз; тупас; 6) авыр тәэсир калдыра торган, күңелсез тәэсир итә торган мәгънәләрен ташыган начар сүзе язучының "Гөнаһе кәбаир" романында кәсеб, эш, хәл кебек төшенчәләр белән мөнәсәбәттә беренче мәгънәдә кулланыла: Мәмәтнең дә кәсебләре шимди начар улдығычүн (نوچيغيدلوا راچن), [б. 52]; Эшләремез начар (اچن زمرلشا) ... Тизме окружныйда қаралыр икән? [б. 64]; Буйақчыларымызның хәле начардан начар улмайа (هيملوا راچن ندراچن ىلاح كنزمرليچقايوب) башламыш исә дә, ... [б. 69]. Бу мәгънәне ул "Гөнаһе кәбаир" романында ʻначар, әшәке, усалʼ мәгънәсендәге йаман сүзе белән бер лексик рәттә кулланылганда да белдереп килә: Начар, йаман толләбәләрлә (هلرل هبلط نامي راچن) дустлық қылыб мәҗлесдәш улмасаңыз, ... [б. 6]. Бу сыйфат нигезендә барлыкка килгән йаманлық сүзе шул ук романда аерым кешеләргә һәм күренешләргә мөнәсәбәттә публицистик чигенешләрдә кулланыла: Тариқы һәләкәт wә һәр йаманлық wә кимлекнең (كنكلمك و قلنامي ره) башы wә мөнбағы шу хәрам улан мөскиратдыр [б. 6]. Алга таба әлеге романда кешеләрнең эчке дөньясына мөнәсәбәттә бер лексик рәттә ʻҗәмгыятьтә гомум кабул ителгән әхлак кагыйдәләре; яхшы гадәтләрʼ мәгънәсендәге әдәб һәм ʻүз-үзеңне тота белү сыйфаты; әдәп; тыйнаклыкʼ мәгънәсендәге инсаф сүзләре һәм алар нигезендә барлыкка килгән әдәбле, инсафлы лексемалары теркәлде: ...йахшы, әдәбле wә инсафлы улыб (بولوا ىلفاصنا و ىلبدا ىشحي) қайталар. Афәрин! [б. 4]; Үзеңездән олуғ wә бийүк уланлара һәрwақытда wә һәр урында әдәб wә инсафла (هلفاصنا و بدا) тәғзим wә тәқрим қылыңыз [б. 6]. Инсанийәт сүзе ʻкешеләрдә генә була торган яхшы сыйфатлар, кеше сөючәнлекʼ мәгънәсендә язучының "Гөнаһе кәбаир" романында гына кулланыла: ...бәнем тарафымдан мөмкин йәрдәме күстәрмәү инсанийәтә (ةتيناسنا) мөхалиф улыб, бәһаимчелекдер, ... [б. 42]. Шул ук әсәрдә ғадәләтле улан хөкем хозурына конструкциясе составында ғаделлек сүзенең синонимы ғадәләт лексемасы нигезендә барлыкка килгән ғадәләтле сыйфаты ғадәләтле улан хөкем хозуры сүзтезмәсе составында образлы коннотацияләргә баетылып кулланыла: Бик йахшы, менә син Йағкуб Ғалийевне қател қылдығың сәбәбдән без сине тәфтиш ичүн туғры wә ғадәләтле улан хөкем хозурына (هنيروضح مكح نلاوا ولتلداع) дәғwәт қылдық [б. 24]. Хәзерге татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) түзем һәм тыныч холыклы; ашыкмаучан, ашкынмаучан; 2) сабырлыкны күрсәтә, чагылдыра торган; 3) сабырлык мәгънәләре теркәлгән сабыр сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 1979, б. 611] язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында сабыр қылыңыз, сабыр ит тезмә фигылләре составында файдаланыла: Бераз сабыр қылыңыз (زكنوليق ربص), ат йигәргә, қуштырайым, ат илә қайтырсыз [б. 13]; Бераз сабыр ит (تيا ربص), бән хәзер чығармын [б. 13]. "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге лексик берәмлек ʻсабыр булу сыйфатлары, түземлелекʼ мәгънәсендәге тәхәммел һәм ашыкмауны белдерә торган ғаҗәләсез лексемалары белән бер рәттә, сабыр wә тәхәммел қылмайа конструкциясендә һәм сабыр итү тезмә фигыле составында кулланыла: Бу қадәр мәшәқатләрә wә кимлекләрә сабыр wә тәхәммел қылмайа (هيمليق لمحت و ربص) тәқатем йуқ [б. 40]; Җә, сабыр ит (تيا ربص), ни йуқ сүзләр сөйлисен, нә беләсен, ниндәй эшләрне беләсен? [б. 46]; Мәмәт, Ғабделғафур wә Ибраһим смотрительнең бүлмәсендән сабырлықла (هلقلربص) ғаҗәләсез чығыб, ... [б. 72]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә ғомер сүзе, нигездә, ʻтеләсә кайсы тереклек иясенең яшәү халәте, тууыннан алып үлгәнгә кадәр булган физиологик хәлеʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...ғомер барынча (هچنراب رمع) бер дәфға улсын кийәрем иғтиқадында дәгел идем [б. 30]; ...ғомеремнең заиғ үтдеге (ڭنمرمع) илә ошбу сәғатдә хөкем итдем [б. 21]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...балаларың ғомерләре (ىرلرمع كرللااب) заиғ улмаз рәwешчә... [б. 8]; Көнләрең берендә Хәсән хәзрәт ғомеренең нихайатенә (هنتياهن كنيرمع) йитдеген сизеб, ... [б. 79]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында әлеге сүз билгеле вакыт аралыгын ачыклап килгән синтаксик конструкцияләр составында ʻкеше тормышының билгеле үзенчәлекләр белән аерылып торган бер өлеше, чорыʼ мәгънәсендә килә: Сезнең илә бергә улған ғомерләрем (مرلرمع ناغلوا اگرب هليا ڭنزس) иң ғазиз wақытларым иде, ... [б. 10]; ...бу ғамәле илә гүйә йегерме йыллық ғомеремне (ىنمرمع قلليي ىمركي) кире қайтарды [б. 35]; Самардан Бакуға қадәр ғомеремез (زمرمع ردق اكوكاب 'ندراماس) биш тәүлекдән артық улды [б. 48]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында өч-биш көн қадәр сөргән ғомеремездә конструкциясендә ул образлы коннотацияләр белән баетыла: Ошбу дөньяда өч-биш көн қадәр сөргән ғомеремездә (هدزمرمع ناكروس ردق نوك شيب چوا)... [б. 118]. Әлеге әсәрдә бу сүз ғомер уздыралар, ғомерне кичереб гыйбарәләрендә күчерелмә мәгънәдә килә: ...бер фирқа халық ошбу хикәйәләр илә йуаныб ғомер уздыралар (رل هردزوا رمع), [б. 28]; ...сабый чағында анда-бунда йөреб ғомерне кичереб (بورچك ىنرمع), [б. 36]. Алга таба авторның шул ук әсәрендә ул ғомерләрендә ишетмәмешләр конструкциясендә ʻберкайчан даʼ мәгънәсендә кулланыла: Йуқса бунлар ғаилә хөрмәтене ғомерләрендә ишетмәмешләр (رلشمامتشيا هدنرلرمع) [б. 17]. Шуның белән бергә язучының "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ʻтормыш, көнкүрешʼ мәгънәсендә мәғыйшәт сүзе дә теркәлде: Ләкин мәғыйшәтене (ىنتشيغم) сорықорт низамына қуймай... [б. 9]. Әлеге мәгънәне бу сүз мәғыйшәт итү составында да саклый: Хикәйәмез башқорд сахраларында wә башқордлар мәғыйшәт итмәкдә улан (نلاوا هدكمتيا تشيعم) шәһәрләрдә улдығы ичүн, ... [б. 2]; "Ф..." шәһәрендә, ... урамында кәнде ханәсендә Зәйнүш абыстай исемендә бер хатын мәғыйшәт итмәкдәдер (رد هدكمتيا تشيعم) [б. 63]. ʻҮлем вакыты, үлем, соңгы чикʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы әҗәл һәм аның синонимы ʻкеше организмының яшәү эшчәнлеге тукталу, һәлак булу; организмда яки аның бер өлешендә матдәләрнең биологик алмашы тукталуʼ мәгънәсендәге үлем сүзләре язучының "Әсма яки гамәл вә җәза" романында эмоциональ һәм образлы коннотацияләр белән баетылып кулланыла: Аһ бу үлем (ملوا وب هآ)! Һәркеме берәмберәм алыб китмәкдәдер. Үлем (ملوا) қурқыныч һәм дә пәк қурқыныч бер хәл улыб, аның ардында улан хәлләр дәха зийадә қурқынычдыр [б. 41]; Кем белер, бәлки бу сәғатдә әҗәл килер (رولك لجا)! [б. 98]. ʻТәнгә тереклек бирә һәм аннан башка да яши ала торган мәңгелек башлангыч, котʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы җан сүзе үзенең әлеге мәгънәсендә язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән җан вирдегене, җан тәслим итмәкдә конструкцияләрен дә кулланыла: ...башыны таш өстенә қуйыб җан вирдегене (ىنكيدريو ناج) хәтерләб, ... [б. 40]; Атасы wә йәки ире җан тәслим итмәкдә (هدكمتيا ميلست ناج) улса улсын, ... [б. 64]. Шул ук вакытта ул ʻкүңелʼ мәгънәсен дә белдереп килергә мөмкин. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...күрендеге илә җанымда (هدمناج) бер рәхәтлек улмақда иде [б. 36]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бәлки өст бөтен, тамақ туқ, җан тыныч улмақдан (ندقملوا چنط ناج) ғыйбарәт иде [б. 10]. Алга таба "Сәлимә яки гыйффәт" романында күңелләрне wә җанларны тәрбийә итмәк конструкциясе составында ул башка характердагы күчерелмә мәгънәгә ия була: ...күңелләрне wә җанларны тәрбийә итмәк (كمتيا هيبرت ىنرلناج و ىنرللڭوك), ислам әдәбләре илә әдәбләндермәк хезмәте һәм аналар өстендәдер [б. 65]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның ʻкеше, җан иясеʼ мәгъ нәсендә килү очраклары теркәлде: Ошбу сәбәбдән Әсма бу ғаилә эчендә иң сәвгили бер җан иде (ىديا ناج رب ولكوس كا) [б. 4]; Wазыйфасыны иҗра идә белән хатын ханә эчендә улан җанлар (رلناج نلاوا هدنچيا هناخ) арасына өлфәтлек салыр, ... [б. 95]. Мисаллардан күренгәнчә, әлеге сүз язучының әсәрләрендә күб рәк төрле гыйбарәләр составында образлы коннотацияләр белән баетылып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...асыл wатанымны җаным бәрабәрендә улған анамны (ىنمانآ ناغلوا هدنربارب مناخ) қалдырыб, ... [б. 4]; ...бу сәғатдә җаным илә (هليا مناج) бең мәртәбә риза wә мәмнүн улыб сездән айырыламын [б. 13]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...кәнде җаныны фида идәрәк (كرديا ادف ىنناج ىدنك), [б. 53]; Анлар wазыйфаларыны иҗра итмәк туғрысында хәтта җанларыны дәриғ итмәсләр (رلزامتيا غيرد ىنرلناج), ... [б. 55]. ʻКешенең эчке дөньясы, рухи халәте, уй-кичерешләре, хис тойгыларыʼ мәгънәсендә төрки-татар асыллы күңел сүзе язучы әсәрләрендә, нигездә, үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Әйткән нәсихәте күңелемнең эчендәдер (رد هدنچيا كنملڭوك) [б. 4]; ...сағыныб wә тиз көндән бу рәхәт урынларны күрәчәгемне өмид идеб күңелеме (ىملڭوك) йуата идем [б. 8]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Шуның ичүн бәғзы wақыт күңеле (ىلكوك) истирахат итдермәкдә зарар улмаз [б. 10]; ...күңелендә (هدنلكوك) улан хыйалларыны һич сурмаңыз!... [б. 102]. Шул ук вакытта автор аны образлы коннотацияләр белән баетып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...бу мәртәбәдә тимер йул сәфәрене күңелем эстәр иде (ىديا رتسا ملڭوك) [б. 8]; ...бер санийәдә (секундта) күңел мәшриқ илә мәгъриб арасында йөреб қайтыр (روتياق بوروي هدنسهرآ برعم هليا قرشم لڭوك)... [б. 37]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ләкин күңел (لكوك) бәғзы wақытларда истирахат эстәр, ... [б. 10]; ...җөмләсенең күңелләрене селкетер иде (ىديا روتكلس ىنرللكوك) [б. 22]. Күңелдән сүзформасында, чын күңелелем илә, чын күңелләре илә гыйбарәләрендә ул ʻихластанʼ мәгънәсенә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Күңелдән (ندلڭوك) сүзләнмәгән сүз... [б. 70]; Сәлимә туташны чын күңелем илә (هليا ملڭوك نچ) сәвдегемне сүзләмеш идем [б. 71]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...чын күңелләре илә (هليا ىرللكوك نچ) сәвдекләре хәлдә... [б. 92]. Әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән күңелле сүзформасы үз башына һәм аерым сүзтезмәләр составында контекстка бәйле рәвештә кешеләрнең уңай яки тискәре характердагы рухи сыйфатларын белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ғайәт дә тәрбийәле wә саф күңелле (ىللڭوك فاص) һәм дә олуғ мәгълүматлы улдығындан, ... [б. 77]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...буның өстенә зийадә мәкерле, йалганчы, бозық күңелле (ىللكوك قوزوب), wә һич сақланмай ғайбәт сөйләүче иде [б. 33]; Иң саф күңелле (ىللكوك فاص كا) wә иң гүзәл холықлы затларны мәхәббәт әһелләре арасындан эзләңез!... [б. 54]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) тышкы кыяфәткә, йөзгә матур, чибәр, күркәм; 2) сыйфаты, эчтәлеге, тышкы күренеше һ.б. ягыннан сокландыргыч, бик яхшы мәгънәләре теркәлгән гүзәл сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 117] язучы әсәрләрендә күбрәк кешеләр тормышының аерым өлкәләре, әйләнә-тирә объектлары һәм күренешләренә мөнәсәбәттә икенче мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Гүзәл холық (قلخ لزوگ): әдәб, ғыйффәт, сабыр, тәхәммелдән ғыйбарәтдер [б. 5]; Бу олуғ wә гүзәл шәһәрне (ىنرهش لزوگ و غولا وب) күстәрдегем ичүн бәңа һәм рәхмәт әйтде [б. 43]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Гүзәл көнләрдә (هدرلنوك لزوك) йулчылар саф һаwа иснәмәк, ... [б. 3]; Ләкин бу кеби кемсәләр гүзәл тәрбийәдән (ند هيبرت لزوك) хәбәрдар улмамыш wә йәки ләззәт алмамыш затлардыр [б. 14] һ.б. Әлеге мәгънә "Сәлимә яки гыйффәт" романында романында теркәлгән гүзәлләндерү фигылендә дә чагылыш таба: ...бер йәшкә йиткәнгә қадәр һәм холықларны гүзәлләндермәк хақында иҗтиһад итмәк бурычы да анлардадыр [б. 65]. Шуның белән бергә автор әсәрләрендә гүзәл сүзенең аерым затларга мөнәсәбәттә ʻтышкы кыяфәткә, йөзгә матур, чибәр, күркәмʼ мәгъ нәсендә кулланылу очраклары да теркәлде. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Парахудда исә Сәлимә туташдан гүзәл қызлар (رلزق لزوگ) wә йахшы кийемле мәхбүбәләр йуқ дәгел иде [б. 36]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...гүзәл чәһрәле (ىل هرهچ لزوك), инсафлы, ғайәт мөләйем бер шәкерд һәм булыныр иде [б. 51]. Алга таба чыганакларда ʻматурлык, чибәрлек, гүзәллек, йөз матурлыгы, гүзәллек, ягымлылыкʼ мәгънәләренә ия булган гарәп асыллы җәмал сүзенең һәм аның нигезендә барлыкка килгән җәмаллык лексемасының хатын-кыз персонажларына мөнәсәбәттә ʻматурлыкʼ мәгънәсендә кулланылуы күзәтелә. Аерым очракларда әлеге сүзләр күркәмлек, гүзәллек лексемалары белән бер рәттә киләләр. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Мәзкүр хикәйәтләр дә йад улын ған ғашыйклар үзләренең сәвгән затларыны жәмал wә гүзәллек илә (هليا كللزوگ و لامج) мәдех идәрләр иде [б. 36]; Күркәмлек wә җәмаллық (قللامج و كلماكروك) һәм шунлардыр [б. 67]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Җәмал wә гүзәллеге (ىكللزوك و لامج) йирендә, ... [б. 66]. ʻМатурлыгы, зәвыклылыгы белән аерылып торган, уңай сыйфатларга ия булганʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы күркәм сыйфатын автор "Сәлимә яки гыйффәт" романында күркәм холық, күркәм тиҗарәтханә, күркәм гамәлләр сүзтезмәләре составында иҗтимагый характердагы коннотацияләр белән баетып куллана: Инсан улмақ ичүн ғыйлем илә күркәм холық (قلخ ماكروك) кирәкдер [б. 5]; ...беренче дәрәҗәдә күркәм тиҗарәтханә (هناخ تراجت ماكروك) дийә хисаб идәргә мәҗбүр улачақ идек [б. 42]; wә заһирлары файдалы хезмәт wә күркәм гамәлләр илә (هليا رللمع ماكروك) бизәнгән кемсәнәләр морад улыр [б. 68]. Моннан тыш автор әсәрләрендә хатын-кыз персонажларга мөнәсәббәттә ʻсөйкемле, сокландыра торганʼ мәгънәсендә җазибә, җазибәле һәм ʻсөйкемле, ягымлы, мөлаемʼ мәгънәсендә сәвимле сүзформаларының кулланылуы да теркәлде. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Җазибә wә сәвимле (ىلميوس و هبذاج) улдығы қадәр инсафлы wә әдәбле иде [б. 72]; Нә қадәр җазибәле wә сәвимле иде (ىديا ىلميوس و ىل هبذاج) ... [б. 36]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...кәндесе дә ғайәт дә җазибәле (ىل هبذاج) улдығындан, ... [б. 66]. Алдагы авторлардан аермалы буларак, Р. Фәхретдин үзенең әсәрләрендә кешенең күтәренке күңелле, куаныч, канәгатьлек хисе кичергәндәге халәтен белдерүче шад, шадлық сүзләреннән торган лексик рәтне сәғадәт һәм бәхет лексемалары хисабына тагын да киңәйтә төшә. Романнарда шад сүзе үз башына сирәк кулланыла һәм үзенең алдагы авторларда да теркәлгән туры мәгънәсен белдереп килә. Әлеге мәгънә аның нигезендә барлыкка килгән шадлық лексемасында, шадлану, шад улу фигыльләрендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...бәнем ичүн дөньяда беренче шадлық (قلداش ىچنرب) хисаб иделмәкдә иде [б. 7]; Қазанлы йегетләргә файдалы нәсихәтләр сүзләдеңез, ихлас илә шадландым (مدنلداش) [б. 23]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бәдәнләренең сәламәтлекләренә wә күңелләренең шад улмасына (هنساملوا داش) сәбәб улыр иде [б. 9]; ...ғайәт иҗтиһадлы wә шад адәмләрең (كرلمدآ داش) бере иде [б. 23]. ʻБәхетʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы сәғадәт сүзе чыганакларда күбрәк сәғадәтләр күплек сан формасында, дөшләрендә күрмәгән сәғадәтләргә, бундай сәғадәтләргә конструкцияләрендә кулланылып, бәхетнең күплеген, ә тәғриф иделмәз дәрәҗәдә бийүк бер сәғадәтдер конструкциясе составында аның иң югары дәрәҗәсен белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ата wә аналы балаларның дөшләрендә күрмәгән сәғадәтләргә (اكرلتداعس ناگمروك هدنرلشود), [б. 73]; Бу исә тәғриф иделмәз дәрәҗәдә бийүк бер сәғадәтдер (رد تداعس رب كويب) [б. 80]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бикбулат хәзрәт сәғадәтне (ىنتداعس) қаршыда кийенеб, бизәнеб тормақда улан хатындан ғыйбарәт дийә билдегенә күрә... [б. 108]; Бөйлә бийүк сәғадәтләрә (هرلتداعس كويب هليوب) ирешмәсенә сәбәб нә улды?... [б. 110]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) тормыштан тулы канәгатьләнү хисе; яшәүгә һәрвакыт канәгатьлек биргән тормыш хәле; 2) эштәге, тормыштагы һәртөрле уңыш, шатлык; 3) шатлык, уңыш, куаныч китерүче мәгънәләре теркәлгән бәхет сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 471] язучы әсәрләрендә үзенең туры мәгънәсендә сирәк очрый. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Аллаһы Тәғаләнең лотыфы, ғам wә ихсаны да мәбзулдыр. Безгә бәхет wә хидәйәт (و تخب تياده) насыйб әйләсен! [б. 80]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бәхет wә сәғадәте хақында (هدنقح ىتداعس و تخب) һәм һәрдаим Аллаһы Тәғалә хәзрәтенә мөнәҗәтләр қылырлар wә йалыныр лар иде [б. 14]. Биредә ул, нигездә, бәхетләре түбән кидеб, бәхет wә байлық ишеге, қара бәхетемең очқыны кебек конструкцияләр составында күче релмә һәм образлы коннотацияләр белән баетылып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...бу мәмләкәткә килгән татарлар сәбәбендән болғарларның дәүләтләре бетеб, бәхетләре түбән кидеб (بوديك نابوت ىرلتخب), [б. 29]; Бу йул сәбәбендән Русйаға бәхет wә байлық ишеге (ىكشيا قلياب و تخب) ачылыр [б. 40]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Иншалла ... Бәнем қара бәхетемең очқыны (ىنوقچوا كمتخب هراق) сезләрә төшмеш имеш! [б. 114]. Әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән бәхетле сыйфатын автор "Әсма яки гамәл вә җәза" романында кешенең тормыштан тулы канәгатьләнү хисе белән бәйле халәтен, ә аның антонимы булган бәхетсез сүзен капма-каршы халәтен атау өчен файдалана: Нә хикмәтдер ки, дөньяда ике төрле халық бәхетсездер (ردزستخب): ... [б. 43]; Кәндесе һәм нә қадәр бәхетле (ىلتخب) улырды [б. 55]; Йа Алла! Нә қадәр бәхетсез бала имеш (شميا لااب زستخب ردق هن)! [б. 121]. Чыганакларда бәхетсез сыйфатына хас мәгънә аның нигезендә барлыкка килгән бәхетсезлек лексемасында да чагылыш таба. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу исә қазанлылар ичүн олуғ хәсарәт wә бәхетсезлекдер (ردكلزستخب و تراسخ غولا) [б. 61]; Йәтимлек бәхетсезлек (كلزستخب) дәгел, ... [б. 73]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә бу хәлне дә үзләренең бәхетсезлекләрендән (ندنرلكلزستخب) хисаб итделәр [б. 43]. Алга таба автор кайгы-хәсрәтнең төрле чагылышларын һәм дәрәҗәләрен белдерү өчен қайғы, хәсрәт, мәхзүн, дәрд сүзләренә һәм алар нигезендә барлыкка килгән сүзформаларга, фигыльләргә, синтаксик конструкцияләргә мөрәҗәгать итә. Язучының әсәрләрендә қайғы сүзе әсәрләрнең персонажларына мөнәсәбәттә ʻгазап, хәсрәт, рухи сызлану кичерүдән гыйбарәт тирән психик халәт; җанны әрнеткеч авыр тойгыʼ һәм ʻавыр тәэсирләр уята торган эш, хәл, вакыйга; бәла-каза, афәтʼ мәгънәләрен белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...башыма килгән қайғыларны (ىنرلوغياق ناگلك همشاب) таулар күтәрә алмаз иде; ... [б. 35]; Сәлимә туташқа очрадығым ичүн бер wақытда чиксез қайғыда (هدوغياق زسكيچ) идем; ... [б. 71]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Буның башына килгән қайғыларың (كرلوغياق) ағырлығыны һәркем үз фикерейлә белер [б. 45]; Әсманың қайғысы исә (هسيا ىسوغياق كنءامسا) бундан чықдығындан соң қайда варачақ идеге хақында улыб, ... [б. 122]. ʻГазап, хәсрәт, рухи сызлану кичерүдән гыйбарәт тирән психик халәт; җанны әрнеткеч авыр тойгыʼ қайғы сүзе нигезендә барлыкка килгән қайғыру фигылендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...үземнең тәрбийәсез wә нақыс қалдығымны фикерләб қайғыра идем (مديا هروغياق) [б. 35]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Без әгәр дә үземез ичүн үземез қайғырмасақ (ق هسامروغياق), [б. 86]; ...тәәсеф идәр wә қайғырыр иде (ىديا رروغياق) [б. 128]. Қаwем қайғысы, бөтен милләт ичүн олуғ бер қайғы кебек сүзтезмә һәм конструкцияләрдә ул иҗтимагый характердагы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...қаwем қайғысы, халық хәсрәте (ىترسح قلخ ىسوغياق موق) вар диб белмәк шөйлә торсын, ... [б. 27]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...дәгел қарйә әһеленә, бәлки бөтен милләт ичүн олуғ бер қайғы идеге (وغياق رب غولا) шөбһәсездер [б. 43]. ʻТирән борчу, авыр кайгы, зур көенеч хисеʼ гарәп асыллы хәсрәт сүзе һәм аның күплек сан формасы әсәрләрдә алдагы автордагы кебек кайгы хисенең тагын да югарырак дәрәҗәсен һәм күплеген белдерү өчен файдаланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...ғайәт дә тәәссеф wә хәсрәт илә (هليا ترسح و فسٲت) изһар идәр иде [б. 34]; Йалңыз бер қызымны йырақ урынларға йибәреб уқытмақ кеби читен эшләргә wә фирақ хәсрәтләренә (هنيرلترسح قارف) сабыр иткән wә түзгән идем; ... [б. 35]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бәне тәғрифе мөмкин дәгел дәрәҗәдә хәсрәтә (هترسح) ғарк итде [б. 41]; Шәкерд Әсманың хәсрәтләрене (ىنرلترسح كنءامسا) онытдырмайа ғайрәт идәр wә һәрwақытда шад йөрмәйә тәшwиқ идәр иде [б. 53]. Әлеге мәгънә төсмере авторның "Әсма яки гамәл вә җәза" романында романында теркәлгән хәсрәтле сыйфаты белән хәсрәтләнү фигылендә чагылыш таба: ...бөтен қарйә аһ чигеб хәсрәтләнделәр (رليدنلترسح), ... [Фәхретдин, 1903, б. 43]; Йосыф бабай wә бөтен ханәсенең хәсрәтле бер көнләрендә (هدنرلنوك رب ىلترسح) Хәмидә тарафындан, ... [б. 57]. Авторның әлеге романында ʻкайгы, газапʼ мәгънәсендәге фарсы асыллы дәрд һәм ʻкайгы, хәсрәт, көенеч, сагышʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы хөзен сүзе нигезендә барлыкка килгән мәхзүн лексемалары да теркәлде: Зира дәрд wә хәсрәт әһелләрене (ىنرللها ترسح و درد) тәслийә итмәк ичүн... [б. 53]; Бичара қыз бөйлә мөгамәләдән мәхзүн улдығындан (ندنغيدلوا نوزحم), ... [б. 56]. ʻКаршы җенестән булган кешегә карата йөрәк хисеʼ мәгънәсендәге мәхәббәт сүзе авторның әсәрләрендә үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Кәмаләтенә хәйран wә мәхәббәтенә дә (هد هنيتبحم) әсир идем [б. 36]; Ғомерем эчендә Аллаһы Тәғалә тарафындан бәңа ихсан иделгән мәхәббәт (تبحم) - синең халис мәхәббәтендер (ردڭتبحم صلاخ), ... [б. 80]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: "Т..." қабиләсендә бер қырғыз қызына мәхәббәте дөшеб (بوشود ىتبحم), ... [б. 23]; Бунлар арасында һичкеме шөбһәйә салмайачақ улан саф бер мәхәббәт (تبحم رب فاث) вар иде [б. 54]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында язучы әлеге сүзне дәрес мәхәббәте, ғыйлем мәхәббәте сүзтезмәләрендә башка хис- тойгыны атау өчен дә файдалана: Баланың күңеленә дәрес мәхәббәте (ىتبحم سرد) салмақ, wә бу мәхәббәте (ىتبحم وب) киметмәк дәгел һәр көн артдырмақ, ... [б. 13]; ...wә күңелләренә ғыйлем мәхәббәте (ىتبحم ملع) wә төзек әхлақ орлықлары салмақ тийеш идеген, ... [б. 77]. Алга таба шул ук әсәрдә язучы аны мәхәббәт йибләре, мәхәббәт дөньясы, мәхәббәт әһелләре кебек гыйбарәләр составында образлы коннотацияләр белән баетып куллана: Эш бөйлә улдығында берберемезә ачу итмәк wә мәхәббәт йибләремезе (ىزمرلبي تبحم) өзмәк мөнасиб улырмы?... [б. 38]; Мәхәббәт дөньясы (ىسايند تبحم) башқа бер дөньядыр!... [б. 54]; Ләкин саф wә ғафиф улан мәхәббәт әһелләре (ىرللها تبحم) ... [б. 55]. ʻКаршы җенестән булган кешегә карата йөрәк хисеʼ мәгънәсе "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән мәхәббәт итү тезмә фигылендә дә саклана: Мәхәббәтең (كتبحم) нә идегене аңламазларындан мөқаддәм бунлар бер-беренә мәхәббәт итмешләр иде (ىديا رلشمتيا تبحم) [б. 54]. Мәхәббәт сүзе нигезендә барлыкка килгән мәхәббәтле сыйфаты "Сәлимә яки гыйффәт" романында әйләнә-тирә объектлары һәм кешеләрнең тышкы кыяфәтенә мөнәсәбәттә ʻматур, күркәмʼ мәгънәләрен белдереп килә: Бу шәһәрнең биналары, урамлары, мәсҗетләренең күккә чықған манаралары, җөмләсе мәхәббәтле (ىلتبحم) күрелмәкдә иде [б. 8]; Бәнем ичүн һәр ике қыйәфәтләре дә мәхәббәтле (ىلتبحم) улыб, нә кеби ысулда кийенсәләр дә, ... [б. 34]. Әлеге әсәрдә ʻкаршы җенестән булган кешегә карата йөрәк хисеʼ мәгънәсендә, аерым очракларда образлы коннотацияләр белән баетылып, ғыйшық сүзе дә кулланыла: Ғыйшық хосусында (قشع هدنصوصخ) ғарәб, төрки, фарсы китабларында күб нәрсәләр күрмеш wә күб хикәйәтләр һәм уқымыш идем [б. 36]; Ишекдән сәфаһәт керергә қасд итсә, тәрәзәдән ғыйшық (قشع) чықыб қачар. Шәриғат киртәсе тышында ғыйшық (قشع) улмаз [б. 74]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында автор ғыйшық һәм мәхәббәт сүзләрен билгеле бер контекстта тискәре мәгънәдә файдалана: Бу ғыйшық wә мәхәббәтләрә (هرلتبحم و قشع وب) баш сәбәб дә бер йәһүди улды [б. 71]. Әлеге әсәрдә ғыйшық сүзе нигезендә барлыкка килгән ғашыйқлар ы сүзформасының башка төрле хискә дучар булган кешеләрне атап килү очрагы теркәлде: Шөйлә исә дә, буның әсәре ғыйлме тарих ғашыйқлары ичүн (نوچيا ىرلقشاع خيرات ملع) қыйммәтле бер йадкәрдер [б. 2]; Шул ук романда ғашыйқ улу тезмә фигыле кешенең мәхәббәт хисен кичергәндәге халәтен белдерү чарасы буларак кулланыла: ...шомырт кеби қара сачыма, озын керпекләремә, шәм кеби буйларыма, нәзек билләремә ғашыйқ улыб (بولوا قشاع), ... [б. 71]. Алга таба автор персонажларны кешенең аң, акыл эшчәнлегенә мөнәсәбәттә тасвирлау максатыннан ғақыл, фикер, зан сүзләренә, алар нигезендә барлыкка килгән сүзформаларына, сүзтезмә һәм конструкцияләргә мөрәҗәгать итә. ʻКешенең тумыштан бирелгән уйлый белү, фикерләү сәләте, аңлылык дәрәҗәсеʼ мәгънәсендәге ғақыл сүзе язучы әсәрләрендә үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бабаларымыз "Ғақыл (لقع) йәшдә улмаз, башда улыр" димешләр [б. 13]; Хәлбуки бундай ғыйлемләрне белмәк ғақылның (ڭنلقع) нурлануына wә ачылуына сәбәб улдығы мәгълүмдер [б. 54]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...қурай уйнарға, җырларға улан маһирлеге ғақыллары (ىرللقع) хәйран идәр иде [б. 20]; Дөньяда улан ғақылларың (كرللقع) һич идрак идә алмадығы wә алмайачағы сурәтдә бийүк... [б. 41]. Әлеге мәгънәдә "Сәлимә яки гыйффәт" романында аның нигезендә барлыкка килгән ғақыллылық лексемасы да теркәлде: Чөнки һөнәрлелеге нисбәтендә мөлайем wә ғақыллы, мөлайемлеге wә ғақыллылығы (ىكليللقع) нисбәтендә һөнәрле иде [б. 35]. Аерым очракларда ғақыл сүзе билгеле бер сүзтезмәләр һәм конструкцияләр составында образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...ғыйлем, ғақыл әһелләре (ىرللها لقع) ичүн олуғ бер бәла хисаб иделенсә дә, ... [б. 44]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Фәқат бәғзы мөбаләғалы wә ғақыла (هلقع) бик йырақ хәбәрләре улдығы инкар улынмаз [б. 2]; ...ләкин кәнде истиқбалы хақында фикер йөретмәйә ғақылы (ىلقع) йитешә алмаз иде, ... [б. 45]. Аның нигезендә барлыкка килгән ғақыллы сүзформасы кешенең уйлый белү, фикерләү сәләтенә ия булуын, ә ғақылсыз сыйфаты кире мәгънәне белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ғақыллы кешеләр (رليشك ىللقع) үзләре бунлар хақында бер хөкем идәрләр [б. 48]; ...иң холықсыз wә ғақылсыз дошманлардан (ندرلنامشد زسلقع و زسقلخ ڭا) күреләчәк бер әдәбсезлекне бездән күрмешләр имешләр [б. 55]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу кеби исерткечләре дәwа дийә ғақыллы кемсә (هسميك ىللقع) һич әйтмәз [б. 29]; Зәйнүш абыстай башқа хатынлар кеби ғақылсыз (زسلقع) улмай, күб шәйләр белер иде [б. 64]. Фикер сүзе язучы әсәрләрендә ʻаңда туган уй; идеяʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...фикерләреңез (زڭرلركف) дөрест, күңелләреңез сәламәтдер [б. 13]; Бу сәғатдә иғтиқад wә фикеремнең (ڭنمركف) хата идегене гүзәл аңлаб, ... [б. 20]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә бу фикер (ركف وب) Ғайшә абыстай илә Ғаббас мелланың күңелләрендә олуғ бер урын алмыш иде [б. 12]; ...әүwәлгеләрендән бер икесене хәйер-доға виреб озатмақ фикере дә (هديرقف قمتازوا) йуқ дәгел иде [б. 42]. Үткен фикерле, йиңел фикерле, ғали фикерле сүзтезмәләрдә ул образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Шуның ичүн мәмләкәтемездә бездән мәгълүматлы wә үткен фикерле кемсәнәләр (رل هنسمك ىلركف نكتوا) (чуқ шөкерләр улсын) хисаб харҗында күбләрдер [б. 2]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ғаббас мелла, әгәр дә кәндесе кеби йиңел фикерле (ىلركف لكني), дөнйайа илтифатсыз бер хатына туғры килмеш улса да, ... [б. 5]; ...wә ғали фикерле бер зат (تاذ رب ىلركف ىلاع) улыр [б. 90]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән фикерле сүзформасында иҗтимагый коннотация алгы планга чыга: Фикерле шәкердләр (رلدركاش ىلركف), күзләре ачық байлар күб wақытда буның хозурына килерләр... [б. 98]. Фикерләү, фикер идеб фигыльләрендә аның семантикасы процессуальлек төсмере белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: олуғ ағач савытлар илә қымыз эчүләремне фикерләб (بلركف), [б. 8]; ...ләкин киләчәк көннең аталары улачақыңызны фикер идеб (بوديا ركف), күңелем шадланадыр [б. 10]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Без һәрwақыт сүзне йиңел фикер идәмез дә (هد زم هديا ركف), мәгънә аңламай қаламыз [б. 43]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында автор фикер сүзенә синоним буларак, аның иҗтимагый коннотация белән баетылган әфкәр күплек сан формасын да куллана: ...бу сәғатдә улған әфкәре ғомумигә (هغيمومع راكفا) қаршы чықучы кемсәнә, ... [б. 59]; ...тулы халықға зикер иделмеш әфкәреңезне (ىنزڭراكفا) сүзләб wәғаз идә идеңез... [б. 70]. ʻКешенең уйлау сәләте, акыл, аңʼ мәгънәсендәге зиһен сүзе "Әсма яки гамәл вә җәза" романында адәм уғлының зиһене сүзтезмәсе составында теркәлде. Биредә ул билгеле бер дәрәҗәдә образлы коннотацияләр белән баетылып кулланыла: ...wә Аллаһы Тәғалә хәзрәтенең тәдбирләренә адәм уғлының зиһене (ىنهذ كنيلغوا مدآ) асла йақын вара алмаз [б. 49]. ʻАнык ачык булмаган, якынча гына булган уйʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы зан сүзе язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында заным сүзформасында, хөсне занлы, заныма күрә конструкциясе состав ында теркәлде: Фәқат бер қадәр дәғwәле wә үзләренә хөсне занлы (ىلنظ نسح) идекләре сүзләнмәкдәдер [б. 4]; ...мәгәр дә заным (منظ) ғайәт дә йаңлыш, имеш [б. 23]; Ләкин заныма күрә (هروك همنظ), Қазан мәсҗедләрендә хыйал дәгел, хақиқат улмақ үзәрә, ... [б. 70]. Зан итү, зан қылу тезмә фигыльләрендә аның семантикасы процессуалльлек мәгънә төсмере белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...қаwемемезгә шайәт ата улыр дийә зан идә идем (مديا هديا نظ) [б. 27]; ...күңеленә бер хисаб төшдегене зан қылыр идем (مديا روليق نظ) [б. 50]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә инсанлар зөмрәсендән дийә зан итмәзләр иде (ىديا رلزامتيا نظ) [б. 17]; ...лайық бер эш дәгелдер зан идәрем (مرديا نظ) [б. 26]. Кеше табигатенә хас тискәре сыйфатлар турында сүз алып барганда автор усал, усаллық, йаман, дошман, дошманлық, хәсәд лексемаларына мәрәҗәгать итә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) рәхимсез, мәрхәмәтсез, кырыс күңелле; 2) ачулы; дошманлык хисе белән сугарылган һ.б. мәгънәләре теркәлгән усал сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 319] язучы әсәрләрендә, нигездә, төрле күренешләргә мөнәсәбәттә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып, сүзтезмәләр һәм конструкцияләр составында билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бер өйнең мәғыйшәтене бозар ичүн бундай усал хатынларның (ڭنرلنوتاخ لاسوا) берсе қамил йитәр... [б. 69]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...әтрафы тигәнләр, сәнечкеләр, тирән чоқыр wә базлар, һәр төрле усал йыртқычлар илә (هليا رلچقتري لاصوا ىلروت ره) ихата иделмеш бер ғаләмә кермәк ичүн... [б. 54]; Буның ичүн безләрне батырландырған wә тәхриз иткән хәлфәләргә нә кеби усал доғалар (رلاعد لاسوا) қылырға белмәй идем, ... [б. 55]. Чыганакларда әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән һәм кеше табигатенә хас тискәре сыйфатны белдереп килгән усаллық лексемасы үзенең туры мәгънәсеннән тыш, аерым очракларда иҗтимагый характердагы коннотацияләр белән баетылып кулланыла, ягъни шулай ук билгеле бер стилистик максатларга буйсындырыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Динләрнең һичбересе усаллық илә (هليا قللاسوا) бойырмадығы кеби, ... [б. 25]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Хәзрәт бер мәртәбә усаллық (قللاصوا) wә икенче мәртәбә йахшылық (قليشخي) илә, ... [б. 79]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында усаллықларны итмәкдән, усаллық идәргә тезмә фигыльләре составында әлеге сүз ʻзыянʼ мәгънәсен белдереп килә: ...йазудан башқа улған усаллықларны итмәкдән (ندكمتيا ىنرلقللاسوا) ғаҗиз қалмаз [б. 67]; ...усаллық идәргә (اگرديا قللاسوا) һәм хәзер идеге шөбһәсездер [б. 72]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында ʻначар, әшәке, усалʼ мәгънәсендәге йаман сүзе йахшы лексемасына каршы куелып, иҗтимагый тормышта күзәтелгән тискәре күренешләргә мөнәсәбәттә кулланыла: ...йахшы илә йаманны (ىننامي هليا ىشحي) ачық айырыб белдекләре ичүн... [б. 66]; ...дөньяның һәм йахшы-йаманыны (ىننامي-ىشخي) бергә күрмәкдән ғыйбарәт улдығы ичүн, ... [б. 78]. Шул ук вакытта ул "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ул йаман ғадәт, йаман wә әхлақсыз кемсәләр, йаман сүзләр, пәк йаман бер кәсеб, йаман бер бәла кебек сүзтезмәләр составында ʻначарʼ мәгънәсен белдереп килә: Һәр қаwем, һәр қабилә, һәр дин, һәр мәзһәбдә бер миқдар йаман wә әхлақсыз кемсәләр (رل هسميك زسقلاخا و نامي) улыныр, ... [б. 39]; ...бунларың даwышларындан wә бер-берейлә сүгешдеклә рен дән wә йаман сүзләр илә (هليا رلزوس ناماي) қычқырышдықларындан... [б. 66]; Һай бунысы пәк йаман бер кәсеб иде (ىديا بسك رب نامي كپ) [б. 72] һ.б. Әлеге чыганакта аның йаман ад гыйбарәсе составында образлы коннотация белән баетылуы күзәтелә: ...йаман аддан (نددآ نامي) асла халас қалмазлар [б. 66]. Алга таба шул ук әсәрдә ʻначарлык, начар гамәлʼ мәгънәсендә йаманлық лексик берәмлеге дә теркәлде: ...ләкин бунларың йаманлықлары (ىرلقلنامي كرلنوب) кәнделәрендән асла тәҗәwез итмәз [б. 39]. ʻКемгә дә булса дошманлык хисе саклаучы, аңа начар мөнәсәбәттә булган кешеʼ мәгънәсендәге фарсы асыллы дошман сүзе үзенең туры мәгънәсендә "Әсма яки гамәл вә җәза" романында кулланыла: ...ғыйлем wә мәғрифәтләрене оныдыб, ғыйлем wә мәғрифәтә дошман (نمشد) улырлар [б. 11]; Дөньяда бәнем һич дошманым (منمشد) йуқдыр [б. 38]; Чит кешегә бәла килмәгенә, хәтта дошман да (هد نمشد) улсын, шадланмақ адәмчелек дәгел [б. 122]. Биредә әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән дошманлық лексик берәмлеге ʻнәфрәт хисләре белән сугарылган, бер-береңне күралмауга корылган мөнәсәбәтʼ мәгънәсен белдереп килә: Ундүрт-унбиш йыллар үтеб китдеге хәлдә бу дошманлық йомшамады (ىداماشموي قلنمشد وب), ... [б. 18]; Шөйлә улса да, бу туғрыда бәнем бер кемсәйә дошманлығым (مغلنمشد) йуқдыр [б. 38]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) изүче, җәберләүче; явыз; 2) мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, каты күңелле кеше, тиран мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы залим сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 399] чыганакларда сирәк очрый. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның бары тик икенче мәгънәдә кулланылыш очраклары гына теркәлде: ...беренче дәрәҗәдә залим улдығы хәлдә (هدلاح ىغيدلوا ملاظ)... [б. 15]; ...беренче дәрәҗәдә улан залимләре (ىرلملاظ) бер сәғат эчендә аст-өст идәр!... [Фәхретдин, 1903, б. 123]. ʻКөнчелекʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы хәсәд сүзе дә тискәре персонажга мөнәсәбәттә язучының әлеге әсәрендә теркәлде. Беренче мисалда ул тәкәбберлек, ходбинлек лексемалары белән бер градацион рәттә билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып кулланылса, икенче очракта геройга хас булган тискәре сыйфатны атап килә: ...Хикмәт хаҗи исә, билғакес, әүwәлгедән артық тәкәбберлек, хәсәд, ходбинлек (كلنيبدوخ 'دسح كلربكت) ийәртеб килде [б. 19]; ...Хикмәт хаҗинең хәсәде (ىدسح كنيجاح تمكح) шул мәртәбәдә иде ки, ... [б. 27]. Кеше табигатенә хас уңай сыйфатлар турында сүз алып барганда автор сабыр, тәхәммел, мәрхәмәт, әдәб, әхлақ, өмид, мәмнүн лексемаларына һәм алар нигезендә барлыкка килгән сүзформаларына, сүзтезмәләргә мәрәҗәгать итә. Чыганакларда сабыр сүзе, нигездә, ʻтүземлелекʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...тәхсилең артдықча кечелегең, белекең артдықча сабырың (ڭربص) артсын! [б. 5]; Бу төрекләр сабыр wә ғайрәт илә (هليا تريغ و ربص) мәшһүр улыб, ... [б. 56]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...дийә ағлар wә кәндесене сабыра (هربص) дәғwәт қылыр иде [б. 42]; Сабыр (ربص) wә ғақылы сайасендә дәресләрене дәwам итде [б. 75]. Әлеге мәгънә сабырлы сүзформасында да чагылыш таба. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...сабырлы (ىلربص) ул үкенмәзсән; ... [б. 5]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ғайшә абыстай исә һәр нә қадәр сабырлы (ىلربص), wәқарле иде исә дә, ... [б. 44]. Шуның белән бергә "Сәлимә яки гыйффәт" романында сабыр, сабырлы лексик берәмлекләренә синоним буларак тәхәммел сүзе һәм аның нигезендә формалашкан тәхәммелле сүзформасы да кулланыла: Гүзәл холық: әдәб, ғыйффәт, сабыр, тәхәммелдән (ند لمهت 'ربص) ғыйбарәтдер [б. 5]; ...тәхәммелле (ىللمهت) ул қартаймазсын; ... [б. 5]. ʻШәфкать, киң күңеллелек, рәхимлек, миһербанлыкʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы мәрхәмәт сүзе язучы әсәрләрендә туры мәгънәседә кулланыла. Мәрхәмәтеңезгә, җәнабе Алланың үз мәрхәмәтенә кебек сүзформаларында һәм конструкцияләрендә ул конкретлык мәгънә төсмеренә ия була, бу кеби бийүк мәрхәмәт wә ниғмәтләрә, чиксез шәф қат wә мәрхәмәт кебек конструкцияләр составында образлы коннотацияләр белән баетылып, билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып файдаланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу кеби мәрхәмәтеңезгә (اگزڭتمحرم) шөкер итмәкдән ғажиз мез... [б. 18]; Бундан соң хәлләремне һәм җәнабе Алланың үз мәрхәмәтенә табшырдым (مدرشبات هنيتمحرم زوا ڭن الله بانج) [б. 80]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу кеби бийүк мәрхәмәт wә ниғмәтләрә (هرلتمعن و تمحرم كويب ىبك وب) дөнья йөзендә бездән башқа һичкем наил улмамышдыр wә улмаз... [б. 116]; ...бу хатындан чиксез шәфқат wә мәрхәмәт (تمحرم و تقفش زسكيچ) күрә килдегендән... [б. 122]. Сүзнең мәгънәсе аның нигезендә барлыкка килгән мәрхәмәт қылу, мәрхәмәт итү тезмә фигыльләре һәм мәрхәмәтле сүзформасында да чагылыш таба. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Һәр wақытта хатынларны риғайә идәргә wә анларға йәрдәм wә мәрхәмәт қылырға (هغروليق تمهرم) тийешле, ... [б. 16]; Аллаһы Тәғалә бездән мәрхәмәтле wә бийүкдер (ردكويب و ىلتمحرم ندزب ىلاعت الله), тәрбийә идәр [б. 73]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...боңа ғақыллы, тәқwә, диндар, жәсур, мәрхәмәтле бер хатын (نوتاخ رب ىلتمحرم) мөйәссәр улды [б. 5]; ...мәрхәмәт идеб (بوديا تمحرم) уғлыны алыңыз, ... [б. 80]. ʻҖәмгыятьтә гомум кабул ителгән әхлак кагыйдәләре; яхшы гадәтләрʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы әдәб сүзе чыганакларда үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Заманымызның әдәб wә мәғаширәте (ىترشاعم و بادآ) йәки модасы нә улса да улсын, ... [б. 18]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ғаилә wә әдәб (بدا) җәһәтенчә, ... [б. 18]; Ғарәби, фарси, төрки лисанларыны белән затлар ичүн һәртөрле әдәб китаблары (ىرلباتك بدا) хазырдыр [б. 96]. Аның нигезендә барлыкка килгән әдәбле сүзформасы әдәп төшенчәсенә мөнәсәбәттә кешеләрдә тәрбияләнә торган эчке сыйфатны, ә аның антонимы әдәбсез берәмлеге әлеге сыйфатның киресен, аерым сүзтезмәләр составында кешеләр тормышында күзәтелгән тискәре күренешләрне белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Сәлимә туташ әдәбле улдығы қадәр (ردق ىغيدلوا ىلبدا) мәхбүб, ғыйлемле улдығы қадәр ләтыйф иде [б. 32]; ...йазу белгән бер қыз әдәбсез wә тийешсез нәрсәләр (رل هسرن زسشويت و زسبدا) йазсын, ... [б. 67]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...әдәбсез (زسبدا) сөйләшмәкләре, килешсез күренешләре күңелләрә бер рәхәтсезлек, бәлки хәсрәт китермәкдә иде [б. 60]; Һәр нә исә бунлары күргән әдәбле адәм (مدآ ىلبدا), ... [б. 61]; Әдәбсезлек лексик берәмлеге әсәрләрдә әдәб сүзенең антонимы буларак кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...ләкин шәриғатемездә исә сақланырға мөмкин сурәтдә, әдәбсезлек (كلزسبدا) wә мәзмүм сыйфатлардан сақланмақ ләзем күрелмешдер [б. 31]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Йәтим балалары урамда йөртеб әдәбсезлегә (هكلزسبدا) ғадәтләндермәк, ... [б. 77]. Язучы әсәрләрендә гарәп асыллы әхлақ сүзе, нинди контекстта килүенә карап, ʻҗәмгыятьтә һәм кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасыʼ һәм тартым кушымчалары алган очракларда ʻкеше холкыʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...һәм тәхсине йахшы әхлақ кеби (ىبك قلاخا ىشحي) ысулы мәғыйшәткә файдалы нәрсәләрне үгрәдергә башландығында, ... [б. 47]; Бәне гүзәл әхлақың (ڭقلاخا لزوگ) муҗибенчә тәрбийә идәрсен wә мәғишәт ысулынча химайә һәм қылырсын [б. 80]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...милли wә әдәби, хосусан әхлақ (قلاخا) wә ғаилә әхwәлене тәхсин итмәгә даир роман wә хикәйәләр йазмақ... [б. 25]; ...аның гүзәл нәсыйхәтләре wә мәбзул улан химмәтләре сәбәбендән әхлақы (ىقلاخا) ғайәт гүзәлләшдермеш иде [б. 91]. Икенче мәгънә әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән һәм кешегә хас булган уңай сыйфатны белдерүче әхлақлы сүзформасында да чагылыш таба, әхлақсыз берәмлеге исә аңа антоним буларак кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...сөнниләр нә қадәр әхлақлы (ىلقلاخا) wә йахшы мөселманлар исә, шиғыйләр һәм бөйләдер;... [б. 52]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Һәр қаwем, һәр қабилә, һәр дин, һәр мәзһәбдә бер миқдар йаман wә әхлақсыз кемсәләр (رل هسميك زسقلاخا) улыныр, ... [б. 39]. ʻТеләкнең тормышка ашуына, киләчәккә ышанычʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы өмид сүзе чыганакларда үзенең туры мәгънәсендә һәм аерым контекстларда эмоциональ коннотацияләргә баетылып файдаланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ислам мәдрәсәсендә уқыған бер шәкерддән бундай сүзләрне ишедермен дийә өмидем (مديما) йуқ иде, ... [б. 23]; Дөнья wә ахирәтдә өмидем (مديما) синдәдер [б. 80]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Wә дөнья һәм ахирәтдә улан өмидләре дә (هديرلديما) Әсмада иде [б. 14]. Хәлбуки, терек уларақ җәнабе Илаһың хисабсыз ихсанларына наил улдығың өмидемдер (ردمديما) [б. 41]. Бу үзенчәлек өмид итү тезмә фигыленең кулланылышында да күзәтелә. "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...сағыныб wә тиз көндән бу рәхәт урынларны күрәчәгемне өмид идеб (بوديا ديما) күңелеме йуата идем [б. 8]; Анамның бу риҗасыны қабул идүеңезне бән һәм холус қалебем илә өмид идәмен (نم هديا ديما); ... [б. 37]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...җәнабе Алланың ризалығыны өмид идеб (بوديا ديما) уқытмақдыр [б. 8]; ...бөйлә олуғ өмидләр итмәкдә (هدكمتيا رلديما غولا هليوب) хақсыз дәгелләр иде [б. 15]. ʻРазый, шатʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы мәмнүн сүзенең мәмнүнмен формасын, аның нигезендә барлыкка килгән мәмнүн улу тезмә фигылен язучы персонажларга мөнәсәбәттә кешенең канәгатьлек хисе кичергәндәге халәтен күрсәтү өчен файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бунлардан бик мәмнүн улдым (مدلوا نونمم) [б. 9]; Шуңа күрә бер монасыйб wақыты илә сәфәремдән кәмал мәмнүнмен (نمنونمم) [б. 51]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бинаи ғалийә Ғабб ас мелланың ғаиләчә улан тынычлығы wә қызы улан Әсманың уқымақ ындан мәмнүн улмасы (ىس هملوا نونمم), ... [б. 14]; Әсма һәр нә қадәр сәламәтлегендән мәмнүн улмақда исә дә (هد هسيا هدقملوا نونمم), ... [б. 121]. Әлеге максатка ʻразыйлык, шатлыкʼ мәгънәсендәге мәмнүнийәт лексемасы да буйсындырыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу дәрәҗә мәмнүнийәте (ىتينونمم) җәһәннәмдән азадлық йазуы китерелдегендә, ... [б. 43]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...Әсма исә буны фәүқылғадә бер мәмнүнийәт (تينونمم رب هداعلا قوف) үзәрендә қабул әйләде [б. 55]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә кешенең акыллы зат булып яшәвен белдерә һәм "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам ителүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең гарәп-фарсы һәм төрки-татар асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Шул ук вакытта авторлар аларны контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындыр ып, эмоциональ һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. 3.2.4. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Кан-кардәшлек, социаль мөнәсәбәтләр өлкәсенә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән әһел, әһали, халық, милләт, қаwем, өммәт, җәмғыйәт, җәмәғат, қабилә, нәсел, әқраба, қардәш, қарендәш, туған сүзләре теркәлде. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында ʻхалыкʼ мәгън әсендәге гарәп асыллы әһали сүзе үзенең авыл яисә шәһәргә мөнәсәбәттә конкретлаштырылган туры мәгънәсендә кулланыла: Қарйәнең әһалисе (ىسيلاها كن هيرق) ике йөз әв қадәр улыб, ... [б. 2]; Шәһәр е мезең һәммә әһалисе (ىسيلاها همه كزمرهش) мәзкүр мәүқифә тупланмышлар [б. 41]. Әлеге үзенчәлек ʻнинди дә булса бер илдә, дәүләттә, территориаль чикләрдә яшәүче кешеләрʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы халық сүзенең кулланылышында да күзәтелә: Ләкин чуқ халықлары (ىرلقلح قوچ) башқа шәһәрләрә, мәсәлән, Әстерхан, Растуф, Қазан кебиләрә эш wә тиҗарәт ичүн дағылырлар [б. 2]. Аерым очракларда автор әлеге сүзне үзенең төп мәгънәсендә дә кулланыла: Бундан бөйлә Аурупа халқындағы (ىغ هدنقلاخ اپوروا), мәсәлә, инглиздәге кеби улмайыб, ... [б. 22]. Ләкин күпчелек очракта халық сүзе аерым кешеләр төркемен белдереп килә: Чуқ халық (قلح قوچ) қарт менланың сүзенә шәриғат сүзе кеби инаныр иде [б. 3]; Халықның дикқате (ىتقد كنقلح) тупланмасын дийә менла бераз қалыб қызның артындан китде [б. 20]; Күп халық (قلح پوك) платформаға чықыб мөфтинең күрелмәсене өмид идәрләр [б. 42]. ʻТел, территория, икътисади тормыш, психик үзенчәлекләр, мәдәният уртаклыгы нигезендә бергә тупланган тотрыклы зур кешеләр коллективыʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы милләт сүзен автор публицистик чигенешләрдә туры мәгънәсендә куллана: Олуғ Петро милләтендән (ندنتلم) бәһалы бер шәй белмәз иде [б. 31]; Бақыңыз башға милләтләрә (هرلتلم هغشب), эстәр франсызлара, эстәр нимсәләрә, ... [б. 46]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) нәсел-нәсәбә, бер ыру кешеләре; 2) кабилә, халык; 3) токым, зат мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы қаwем сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 29] әсәрдә шулай публицистик чигенешләрдә туры мәгънәсендә килә: Бер инсана нотық wә дел ниқадәр кирәк исә, чуқ инсанлара йәғни бер милләтә, бер қаwемә (هموق رب هتلم رب) матбуғат ул дәрәҗә кирәкдер [б. 6]; Һөнәркәр wә мәгълүматлы қаwем (موق ىلتامولعم و ركرنه) улмақ, әлбәттә, йахшыдыр, ләкин татар милләте (ىتلم راتات) һөнәркәр була алмаз [б. 45]; Зыйаланмаға истиғдадлы бер қаwемдер (ردموق رب) [б. 46]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) яшәеш барышында конкрет тарихи шартларда берләшкән халык; 2) билгеле уртак максатлар белән оешкан берләшмә; 3) уртак эшчәнлек, билгеле бер тоткан урыны, бердәй чыгышы, мәнфәгатьләре нигезендә берләшкән кешеләр төркеме; 4) җыен, митинг; 5) җәмәгать мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы җәмғыйәт сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 288] әсәрдә, нигездә, билгеле бер максатлар белән бер урынга тупланган кешелер төркемен белдереп килә: Wәлхасыйл Хәнифә туташ кәмал ләззәтлә ләззәтләнер, әмма утырмыш җәмғыйәт (تيعمج شمروتوا) бу эшдән хәбәрдар улмайыб менла илә мосахәбәт идәрләр иде [б. 11]; Җәмғыйәт (تيعمج) андан-бундан сүзләшер икән, ... [б. 15]; Шу көн кичә Әбүзәр бәкнең иҗарә ханәсендә бер җәмғыйәт (تيعمج رب) вар. Бу җәмғыйәт (تيعمج وب) өч кешедән ғыйбарәт улыб, ... [б. 29]. Әсәрдә ʻяшәеш барышында конкрет тарихи шартларда берләшкән халыкʼ мәгънәсендә ул җәмғыйәтемезнең әксәре, мөселман җәмғы йәте сүзтезмәләрендә кулланыла: Җәмғыйәтемезнең әксәре (ىرثكا كنزمتيعمج) фәнләрдән хәбәрләре йуқдыр [б. 61]; Ләкин бу дәфға мөселман җәмғыйәте (ىتيعمج ناملسم) ғомуми эшә нә қадәр ихласлы wә хәwәсле улдығыны тәҗрибә ичүн ... [б. 61]. Гарәп асыллы қабилә сүзе чыганакта ʻыруʼ мәгънәсендә теркәлде: Сезгә дә вирерләр, - сүзә керешде Ғайниҗамал абыстай, - қабиләңез йахшы қабиләдер (رد هليبق ىشحي زك هليبق) [б. 48]. Әқраба лексемасын автор күплек сан формасында туры - ʻканкардәш, туганʼ мәгънәсендә файдалана: Бу туйда Ғаббас аға wә Шәмсеқамәр абыстай әқрабаларыйла (هليرلابرقا) бәрабәр Хисаметдин менланың әқрабаларындан (ندنرلابرقا) мағада Ғайниҗамал абыстай wә Ғайсә әфәнде wә Әбүзәр бәй кәзалик булындылар [б. 69]. ʻБер нәселдән булган, туган кешеʼ мәгънәсендәге қардәш сүзе күп лек сан формасында публицистик чигенешләрдә дин wә дил қардәшл ә ремез, ислам қардәшләрене сүзтезмәләрендә дин һәм тел кебек иҗтимагый күренешләргә мөнәсәбәттә ʻякын кешеләрʼ мәгънәсендә теркәлде. Бу очракта аның иҗтимагый характердагы коннотацияләр белән баетылуы күзәтелә: ...беңләр илә дин wә дил қардәшләремез (زمرلشدرق ليد و نيد) бең төрле дәрдә мөбтәлә улыб, ... [б. 5]; Русийәдә сакин ун милиун ислам қардәшләрене (ىنيرلشادرق ملاسا) йадына алды [б. 7]. З. Бигиев әсәрләрендә ʻхалыкʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы әһали сүзе алдагы автордагы кебек үзенең авыл, шәһәргә яисә теге яисә бу милләткә мөнәсәбәттә конкретлаштырылган туры мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Муса әфәнденең хәбесханәдән чығуы Қазанда һәб мөселманлара мәгълүм улдығы кеби әксәре рус әһалисенә (هنيسىلاحا سور) дә мәгълүм улды [б. 74]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Бунлар исә "К" қарйәсе әһалисендән улыб (بولوا ندنسيلاها ىس هيرق ق), ... [б. 3]; ...күб кеше wә Қазан әһалисе (ىسيلاها نازق) бу хәлдән хәбәрдар улмасын wә мәдрәсәнең бәднаме чықмасын дийү, ... [б. 50]. Шул ук вакытта язучының "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге сүзнең, иҗтимагый коннотация белән баетылып, гомумән халык мәгънәсендә кулланылу очрагы да теркәлде: ...әһали файдасы (ىس هدﺌاف ىلاها), дин қуәте wә дөнья рәхәте өчен ғам чигеб, ... [б. 10]. Халық сүзенең кулланылышында да әһали лексемасында чагылыш тапкан үзенчәлекләр күзәтелә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Кичәге ма wәқағаны Әхмәди бай белмәк түгел, бәлки нисфы шәһәр халқы (ىقلخ رهش) ишедеб, зийадәсейлә белмешләр иде [б. 16]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Йәшлекдә улан гөнаһлары халық (قلخ) wә җәнабе Хақ ғафу бойырыр... [б. 62]. ʻНинди дә булса катлау яки берәр эшчәнлек өлкәсенең вәкилеʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы әһел шул ук әсәрдә гарәп теле кагыйдәләре нигезендә формалашкан әһле җәһәннәм, әһле инсаф конструкцияләрендә теркәлде: ...йауме мәхшәрдә ғафур әр-рәхим Алланың рәхмәте wә фазылына мөләқат қылмасалар, әһле җәһәннәм (منهج لها) улдуқлары аңлашачақдыр [б. 2]; ... әһле инсаф (فاصنا لها) wә дана кемсәнәләр чықалар [б. 62]. ʻМәнфәгатьләре уртак булган кешеләр төркемеʼ мәгънәсендәге җәмәғат сүзе үзенең туры мәгънәсендә язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында җәмәғат әл-мөслимин, ислам җәмәғате кебек сүзтезмәләр составында кулланыла: Ахунд хәзрәтләрене күргәч, җәмәғат әл-мөслимин (نيملسملا تعامج) ахунд хәзрәтләренә тәғзимән йирләрендән торғанлар иде... [б. 38]; Ғыйззәтле уқучы, Қырымның ислам җәмәғате (ىتعامج ملاسا) рус лисаныны аз белдекләре Қырымда улан кемсәнәйә мәхфи дәгелдер [б. 66]. Шуның белән бергә әлеге әсәрдә бу сүз ʻаерым бер террриториядә, мәсәлән, шәһәрдә, яшәүче аерым милләт вәкилләре төркемеʼ мәгънәсен дә белдереп килә: Башқа шәһәрләрдә рус җәмәғатенең (كننتعامج سور) татарча сөйләүләре надир улса да, ... [б. 31]. Алга таба җәмәғат сүзе алдагы автордагы кебек билгеле бер максатлар белән бер урынга тупланган кешелер төркемен белдереп килә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Җәмғ улмыш җәмәғат (تعامج) номер эченә керергә нә қадәр қасд итделәр исә дә, номергә керүдән мәнғы қылындылар [б. 4]; Әтрафдан җәмәғат (تعامج) бәғзесе ғарәбә илә, бәғзесе маши мәхкәмә йанына килеб туқтыйлар. Бу тариқа җәмәғат (تعامج) һаман зийадәләнмәкдәдер [б. 37]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Мәсҗедә килән җәмәғат арасында (هدنسارآ تعامج نلاك هدجسم) нәдән исә дә, ғайәт фәқыйр кемсәнәләр дә күбдер [б. 3]; Азан укынды, җәмәғат (تعامج) тәмам хазыр, Нақас мәсҗеддә йуқ [б. 3]. Әлеге мәгънә аның "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлгән күплек сан формасында да чагылыш таба: Мәхкәмәнең бийүк улан эскәмийәләр җәмәғатләрнең (كننرل تعامج) тығыз-тығыз ултырулары илә тулдылар [б. 37]. Шул ук мәгънәне әлеге әсәрдә җәмғыйәт сүзе дә белдереп килә: Муса әфәнде хәбесханәдән чықған көнне Ниғмәтулла әфәнденең ивендә мәҗлес кеби бер җәмғыйәт иде (ىديا تيعمج رب ىبك سلجم). Бу җәмғыйәт (تيعمج وب) дүрт кешедән ғыйбарәт: ... [б. 71]. ʻКан-кардәш, туганʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы әқраба сүзен язучы үзенең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында берлек һәм күплек сан формаларында файдалана: Безем шәһәремездә әқрабасы (ىسابرقا) wә белгән кешеләре дә йуқ [б. 10]; Муса әфәнденең һәм Әхмәди байның әқрабаларындан мағада, ... [б. 77]. Гарәп асыллы әһали сүзе үзенең аерым шәһәргә мөнәсәбәттә конкретлаштырылган ʻхалыкʼ мәгънәсендә Р. Фәхретдиннең "Сәлимә яки гыйффәт" романында гына теркәлде: Мисыр әл-Қаһирәнең тарихыны, әһалисенең (ڭنيسيلاها) ғадәтләрене, ... [б. 51]. Бу мәгънәдә язучының "Әсма яки гамәл вә җәза" романында, әһел лексемасы да файдаланыла: Wақыйға Ғаббас мелланың бөйлә бер wақытда иртихал итмәсе, дәгел қарйә әһеленә (هنلها هيرق), бәлки бөтен милләт ичүн олуғ бер қайғы идеге шөбһәсездер [б. 43]. Шул ук вакытта әлеге сүзнең "Әсма яки гамәл вә җәза" романында мәхәллә әһелләре, ғаилә әһелләре кебек сүзтезмәләр составында очрый торган күплек сан формасы әлеге аерым иҗтимагый төркем һәм берәмлек вәкилләренең билгесез күплеген белдереп килә: ...дус wә белешләре, мәхәллә әһелләре илә (هليا ىرللها هلحم) wидағ идеб, ... [б. 40]; Ғаилә әһелләрене (ىنلاوحا هلﺌاع) төзек бер хәлдә тотмақ, ... [б. 108]. Фазыл әһелләре, олуғ сәғадәт әһелләре, әдәб әһелләре, мәхәббәт әһелләре сүзтезмәләрендә ул иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...wә йәки фазыл әһелләренең (ڭنيرللها لضف) хөрмәтләрене йиренә килтермәк кеби бер кәмаләт һәрбер кемсәнәдә табылыр исә, ... [б. 6]; Бу хатынлар милләт аналары йәки әһле әвләд тәрбийә итмәк кеби олуғ сәғадәт әһелләре (ىرللها تداعس) улмай, ... [б. 15]; Мәктүбләрендән исә ғыйлем wә әдәб әһелләрендән (ندنرللها بدا) идеге мәгълүм иде [б. 30]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Иң саф күңелле wә иң гүзәл холықлы затларны мәхәббәт әһелләре (ىرللها تبحم) арасындан эзләңез!... [б. 54]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) нинди дә булса бер илдә, дәүләттә, территориаль чикләрдә яшәүче кешеләр; 2) бер милләт кешеләре; 3) кешеләр төркеме мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы халық сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 361] язучының әсәрләрендә үз башына гомумән халык мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Әдәбле ул, халық (قلخ) сәвәр; ... [б. 5]; ...халық тарафындан (ندنفرط قلخ) күб тәгин улыначақ... [б. 46]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...сөйләмеш wәғазләрендән халық (قلخ) файда алмаз, ... [б. 7]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән җөмлә халықлар сүзтез мәсендә әлеге төшенчә күплек мәгънә төсмеренә ия була: Бәнем ичүн бөтен дөнья wатан, җөмлә халықлар (رلقلخ هلمج) қарендәш иде [б. 7]. Шул ук вакытта халық сүзе аерым кешеләр төркемен дә белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Парахудда халық (قلخ) шулқадәр күб иде ки, ... [б. 14]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Халық (قلخ) назланыб тәбдиле һаwа wә истирахат һәм татил wақыт дийә сәйәхәт идеб, ... [б. 9]; ...бер фирқа халық (قلخ هقرف رب) ошбу хикәйәләр илә йуаныб ғомер уздыралар, ... [б. 28]. ʻНинди дә булса бер илдә, дәүләттә, территориаль чикләрдә яшәүче кешеләрʼ мәгънәсендә халық сүзе башқа халықларда, чит халықлардан, мәшриқ wә мәғриб халықларындан кебек сүзтезмәләрдә, бу қарйә халқы башқа халықлардан конструкцияләрендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Башқа халықларда (هدرلقلخ هقشاب) ибтидаи Йаурупадан һөнәр wә мәгърифәт алдықлары мода исә... [б. 4]; Бу хосусда чит халықлардан (ندراقاخ تيچ) ғыйбрәт алмақ мөмкин исә дә, ... [б. 10]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ғаббас мелла соңынд а бу қарйә халқы башқа халықлардан (ندرلقلخ هقشاب ىقلخ هيرق وب) ғыйбрәт аларақ... [б. 7]; ...мәшриқ wә мәғриб халықларындан (ندنرلقلخ برعم و قرشم) тәғзийә телеграммлары алдылар [б. 26]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән иске ғасырның халықларыны сүзтезмәсендә ул билгеле бер тарихи чорда яшәгән халыкларны белдереп килә: ...иске ғасырларны wә иске ғасырның халықларыны (ىنرلقلخ كنرصع ىكسيا) тәмам күз уңына китерер иде [б. 20]. Шуның белән бергә "Әсма яки гамәл вә җәза" романында халықлар сүзформасының кешеләр сүзформасы урынында кулланылу очрагы да теркәлде: ...халықлар (رلقلخ) урынларына кереб йатдықлары соңында уйнамыш қурай даwышы, ... [б. 22]. Алга таба һәрбер мәдәни халық сүзтезмәсендә, халық арасында, безем қара халық гыйбарәләрендә халық сүзе иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...һәрбер мәдәни халық хоқуқ ғыйлеменә мохтаҗ улыб тәғлим wә тәғаллеме ичүн бийүк иҗтиһад сарыф итмешләрдер [б. 26]; Байлығы сайәсендә сүзе халық арасында (هدنسرآ قلخ) қуәтле улыб йөрер [б. 43]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Шуның ичүн безем қара халық (قلخ هراق مزب) аңа йинел уқу диб ад қуйдылар [б. 81]. ʻТел, территория, икътисади тормыш, психик үзенчәлекләр, мәдәният уртаклыгы нигезендә бергә тупланган тотрыклы зур кешеләр коллективыʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы милләт сүзен автор публицистик чигенешләрдә туры мәгънәсендә файдалана. Тартым кушымчалары белән кулланылганда аның семантикасы билгелелек төсмере белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бер милләт (تلم رب) wә қаwемнең тәрәққыйсы да уқымақ, һөнәр wә санағат белмәкгә мәүқуфдыр [б. 12]; ...ғыйлем йортларымызда wә һәрбере милләтемезгә (اگزمتلم) мөғаллим во мөәддиб һәм остаз улыб, ... [б. 55]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Милләт ичүн (نوچيا تلم) йаныб-көйеб ғыйлем нәшер идүче, wәғаз һәм нәсихәт идүче, көн-төн қаләмене милләт тәрәққыйсы ичүн (نوچيسيقرت تلم) йөретеб торучы!... [б. 43]; Заман уқымақ заманыдыр, уқымаз исәң милләтеңә (هڭتلم) нә кеби хезмәт идә белерсен?... [б. 51]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән милләт анасы, милләт бәласе кебек сүзтезмәләр составында килгәндә, әлеге сүз билгеле бер дәрәҗәдә образлы коннотацияләргә ия була: ...Әсма һәм һәр нә қадәр милләт анасы (ىسانآ تلم) ула алмаса да, шайад милләт бәласе дә (هد ىسلاب تلم) улмаз [б. 49]. Қаwем сүзе Р. Фәхретдин әсәрләрендә ʻкабилә, халыкʼ мәгънәсендә генә кулланыла. Билгеле бер сүзтезмәләр составында, тартым кушымчалары белән бергә кулланылганда, аның семантикасы билгелелек төсмере белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында (1899): Үз халқымызға, үз қаwемемезгә (هغزمموق زوا) хезмәт итмәк беренче мақсудым иде; ... [б. 19]; Безләр хәлемездән килдеге микдар йахшы wәғаз wә нәсихәтләр сүзләб қаwемезгә (اگزمموق) аңлатсақ, ... [б. 24]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә лисан җәһәтенчә һәрбер қаwемдә (هدموق ربره) улдығы бәғзы бер хәрефләр тәбдил улынарақ... [б. 50]; ...бөтен төрек қаwемләрендә (هدنرلموق كرت نوتب) истиғмал иделән лисанларға иғтибар иделмәгә лайық идегене иғтираф әйләмеш иде [б. 50]. Қабилә сүзе язучы әсәрләрендә үзенең туры ʻыру, бер ырудан булган халыкʼ мәгънәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында(1899): Хосусан, қабиләмне (ىنم هليبق) белмәйем димәк үземне белмәймен димәк илә бер дәрәҗәдә улыб, ... [б. 54]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...мөғаллимәнең ата wә анасы, нәсел wә қабиләсе (ىس هليبق و لسن) мәгълүм улмадығындан, ... [б. 92]; Өйлә исә адәм уғлыны йахшы wә йаман идәчәк шәй қабилә wә нәсел (لسن و هليبق) дәгел, тәрбийәдер [б. 118]. Җәмғыйәт сүзен язучы "Сәлимә яки гыйффәт" романында ʻяшәеш барышында конкрет тарихи шартларда берләшкән халыкʼ мәгънәсендә куллана: ...аталары улған җәмғыйәтдә (هدتيعمج) қарендәшлек, дустлық улыр [б. 10]; Шул сәбәбдән җәмғыйәт хәлене (ىنلاح تيعمج) қайғыртмақ wә чараларыны булмақ аталарға ләземдер [б. 10]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән бозық адәмләр җәмғыйәте, Берлин җәмғыйәте ғыйлмийәсе кебек сүзтезмәләр состав ында ул билгеле бер максатлар белән үзара берләшкән кешеләр төркемен белдереп килә: Ушандақ һәр тарафы мөхкәм улан ханәләре килеб кермеш улан бер тәрбийәсез хатын бозық адәмләр җәмғы йәте (ىتيعمج رلمدآ قوزوب) идә алыр [б. 5]; Берлин җәмғыйәте ғыйлмийәсе (ىس هيملع تيعمج نيلرب) Ибн Сәғыйдең (Табақат әс-Сахаба) нам әсәрене тасхих идәрәк, ... [б. 32]. Җәмәғат сүзе ʻбилгеле бер максатлар белән бер урынга тупланган кешелер төркемеʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ошбу күб җәмәғат арасында (هدنسهرآ تعمح بوك وبشوا) берқадәр мөселман хатын wә қызлары һәм күрелмәкдә иде [б. 15]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бер аралық Салих бай ханәсендә әдиб wә зарифлардан бер җәмәғат (تعامج رب) җыйылмыш иде [б. 77]. Шул ук вакытта "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның бөтен җәмәғатене конструкциясендә ʻтуганнарʼ мәгънәсендә файдаланылу очрагы да теркәлде: ...ғаскәр хезмәтендә улан уғлын хөсне wафат улған икән, дийеб, бөтен җәмәғатене (ىنتعامج نوتب) қан ағлатқан соңында... [б. 81]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) Алладан җибәрелгән әмерне яшәештә кабул иткән мөселман халыклары; 2) мөселман җәмгыятенә караганлык; 3) халык, милләт мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы өммәт сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 703] язу чының "Әсма яки гамәл вә җәза" романында өченче мәгънәдә кулланыла: Әгәр дә бер өммәт (تما رب) балаларыны гүзәл тәрбийә идәр улса, ... [б. 94]; Бунлар өммәт (تما) эчендә бер черемеш әғза кеби улырлар, ... [б. 95] һ.б. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) бер бабадан таралган буыннар чылбыры; ыру; 2) буыннан килгән социаль төркем; 3) хайван, җәнлекләрнең буыннан-буынга күчә торган билгеле бер сыйфатларга һәм үзенчәлекләргә ия булган токымы мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы нәсел сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 1979, б. 452] чыганакларда, нигездә, ʻхалык, милләтʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Болғар халқы төрек нәселендәндер (ردندنلسن كرت), [б. 29]; ...һәм татар нәселендән (ندنلسن راتت) улған ханлар хөкеме астында тордықлары сәбәбендән, ... [б. 56]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Безем төрки нәселендән (ندنلسن ىكرت مزب) wә исламлар арасында иң бийүк бер философ иде [б. 6]. Шул ук вакытта язучының "Әсма яки гамәл вә җәза" романында әлеге сүзнең ʻбер бабадан таралган буыннар чылбыры; ыруʼ мәгънәсендә кулланылу очрагы да теркәлде: Әйwаһ!... Буныңла Ғаббас мелланың бөтен нәселе (ىلسن نوتب كنلام سابع) минқыйраз улачақ имеш!... [б. 57]. Төрки-татар асыллы туған сүзе чыганакларда, нигездә, ʻякын кешеʼ мәгънәсендә килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Хөрмәтле туғанларым (مرلناغوت ولتمرح), ничә йыллардан бирү араңызда улыб, халә айырыламын [б. 10]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: "Бәнем туғаным, қарендәшем (مشادنراق 'مناغوط منب), иске ватандашым" димәк кеби сүзләре ағызындан қачырмаз иде [б. 51]; Мөғаллимә ханымың "Туғаным, қарендәшем (مشدنراق 'مناغوط), балам, бәғырем" дийә ачық йөз wә ләззәтле сүзләр илә вирмеш нәсыйхәтләре, ... [б. 91]. Шул ук вакытта язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында аның ʻкан-кардәш кешеʼ мәгънәсендә кулланылу очрагы да теркәлде: Күлмәк йитешмәз исә, хәтта ки бер туғанының (ڭنيناغوت رب) туй мәҗлесенә варылмаз [б. 64]. ʻКардәш, туганʼ мәгънәсендәге төрки асыллы қарендәш сүзе Р. Фәх ретдин әсәрләрендә дә әлеге мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу күб халықның арасында бәғзылары үзләренең йақын қарендәшләрене wә йәки дустларыны (ىنرلتسود هكاي و ىنرلشادنراق ايقي) озатыр ичүн килмешләр иде исә дә, ... [б. 15]; Сәлимә туташның анасы исә җөмлә қарендәшләре wә дустлары илә (هليا ىرلتسود و ىرلشدنراق هلمج) күрешдереб таныштырды [б. 75]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Йақын қарендәшләрендән (ندنرلشدنرتق نقاي) мәхрүм улан Әсманы... [б. 45]; ...сезләр ата wә аналарымыз илә қарендәшләрсез (زسرلشدنرق) [б. 84]. Шул ук вакытта чыганакларда аның ʻбер нәселдән булган, туган кешеʼ мәгънәсендәге қардәш сүзе белән бергә ʻбер дин яисә милләттән булган кешеләр төркемеʼ мәгънәсен дә белдереп килүе күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Мөселманлар - дин қардәшләрең (ڭرلشادنراق نيد), wә башқалар - нәсел қарендәшләреңдер (ردڭرلشادنراق لسن) [б. 5]; Бәнем ичүн бөтен дөнья wатан, жөмлә халықлар қарендәш иде (ىديا شادنراق) [б. 7]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ғыйлемдән насыйбсыз қалмыш қарендәш wә милләтдәшләренең (كنيرلشدتلم و شدنراق) хилафына йазылмыш улан шәйләрдән истифадә итмәйә... [б. 9]; ...безем абразауный мөселман қарендәшемез (زمشادنراق ناملسم) буңа һәм иштирак итмәмеш иде [б. 52]. Бу сүз нигезендә барлыкка килгән қарендәшлек лексик берәмлеге язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында иҗтимагый коннотация белән баетылып кулланыла: ...аталары улған җәмғыйәтдә қарендәшлек, дустлық улыр (رولوا قلتسود 'كلشادنراق) [б. 10]. Көндәлек-иҗтимагый тормышка караган төшенчәләрне белдерүче абстракт мәгънәле уртаклык исемнәр. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән аwыл, қарйә, күй, шәһәр, бәлдә, мәхәллә, вилайәт, мәмләкәт, дәүләт, wатан, ғыйлем, фән, хикмәт, мәғрифәт, мәғариф, хезмәт, эш, һөнәр, кәсеб, тиҗарәт, сәүдә, сату, мәхкәмә, хөкем, тәфтиш һәм рус теленнән кергән губерна, суд сүзләре теркәлде. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) игенчелек, терлекчелек һәм яшелчәчелек эшләре белән шөгыльләнүче халык даими яши торган җир, урын; 2) шул торак пунктта яшәүче төп халык мәгънәсендә төрки-татар асыллы аwыл сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 42] М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында, нигездә, үзенең беренче туры мәгънәсендә кулланыла. Татар аwылы, татар аwыллары кебек сүзтезмәләр составында һәм тартым кушымчалары алып кулланылган очракта аның семантикасы билгелелек төсмере белән баетыла: Русийә уртасында Идел нәһерендән озақ дәгел бер татар аwылы (ىلووآ راتات رب) мәүҗүддер [б. 2]; Бәс, менла Хисаметдин китаблар тәслим итмәк ичүн әтрафда булынан татар аwылларына (هنيرللوآ راتات) чықды [б. 63]; Аwылымызда сөйлиләр ки (هك رليليوس هدزملووآ), йәтим Мохтарны хәбес итмешләр [б. 15]. Әсәрдә аерым очракларда әлеге сүз шул торак пунктта яшәүче халыкны да белдереп килә: ...җәмиғ аwыл (لوآ عيمج) аны тәғзим идеб сәвийур икән, ... [б. 14]. Аның гарәп асыллы синонимы - қарйә лексемасы шулай ук беренче мәгънәдә кулланыла. Авылның исеме белән бергә кулланылганда, ул билгелелек төсмеренә ия була: Нун қарйәсенең (كنيس هيرق ن) ханәләре ғади ханәләр кеби ағачдан wә башлары бәғзән саламдан бәғзән ағачдан йасалмышдыр [б. 2]; Анчақ қарйәнең (كن هيرق) ашағы очында бер йахшы ханә вар [б. 12]. Романда тагын ʻигенчелек, терлекчелек һәм яшелчәчелек эшләре белән шөгыльләнүче халык даими яши торган җир, урынʼ мәгънәсендә төрки-татар асыллы күй сүзе дә теркәлде: Иштә Нун күйендә (هدنيوك ن) урта җәмиғдән ырақ дәгел бер күчүк ханә вар [б. 2]. Мисаллардан күренгәнчә, әлеге лексик берәмлекләрне автор әсәр барышында бер-берсе белән чиратлаштырып куллана. ʻСәнәгать, сәүдә, мәдәният үзәге бергә тупланган, халык күп яши торган эре административ торак пунктʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы шәһәр сүзен автор туры мәгънәсендә файдалана: Бәс шәһәрә (هرهش) йәтешенҗәйә қадәр йәшләр мосахәбәт илә йулы қысқартдылар [б. 8]; Шәһәрдә (هدرهش) ағач искәләсе wә Нунда йон йумақ кәрханәсе вар иде, ... [б. 12]; Бу көн шәһәргә (اكرهش) кидәрләр, тутай [б. 51]. Шул ук вакытта романда ул ʻшәһәр халкыʼ мәгънәсендә дә теркәлде. Бу очракта шәһәр сүзе метонимик характердагы образлы коннотациягә ия була: Һәб шәһәр (رهش بح) тирән уйқуйа талмыш, ... [б. 56]. ʻШәһәр һәм авылның бер мәчеткә караган өлешеʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы мәхәллә сүзен автор шул урында яшәгән кешеләр төркемен белдерү файдалана: Белешемез Бикбулат менла иҗарәйе wазифасыйла мәшғүл улыб, менлалара садақа вирмәк ләзем идегене мәхәлләсенә (هنسلحم) тавсийә wә тәнбийә идеб, ... [б. 19]. ʻӨлкә, губернаʼны аңлатучы гарәп асыллы вилайәт үзенең туры мәгънәсендә кулланыла: Ғали бай бу вилайәтдә (هدتيلاو وب) бүйүк wә мәшһүр төҗҗар иде [б. 12]; Ғали бай Җаватов кеби кешеләр җәмиғ вилайәтә (هتيلاو عيمج) бер-ике төшәдер [б. 34]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) илдә хөкем сөргән тәртипне саклау, үзара каршы булган сыйныфлар арасындагы төрле бәхәсләрне бастыру өчен, хаким сыйныф тарафыннан төзелеп, башында хөкүмәт һәм аның органнары торган сәяси оешма; шундый сәяси оешмасы булган ил; 2) байлык, мал-мөлкәт; 3) бәхет, куаныч мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы дәүләт сүзен [Татар теленең аңлатмалы ..., II т., 2016, б. 146-147] автор, нигездә, беренче мәгънәсендә куллана: ..., бу дәүләт (تلود وب) дә исламийәт сайәсендә нә қадәр махир хақимләр, нә қадәр қамил табибләр wә ғоләмәләр мәйдана чықды! [б. 23]; Йухса хәлифәләр шәриғатчә торсалар иде, мәзкүр дәүләт (تلود روكذم) хазыр дә мәвҗүд ула белер иде [б. 23]. Шуның белән бергә әсәрдә ʻдәүләтʼ мәгънәсендә ʻил, дәүләт, биләмә; Ватанʼ төшенчәләрен белдерә торган гарәп асыллы мәмләкәт сүзе дә теркәлде: ...ғарәбләр заманы хөләфадә шөйлә бер мәмләкәт (تكلمم رب) тәэсис итделәр ки, ... [б. 23]. ʻАерым кеше өчен: үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган илʼ һәм ʻкешенең туган ягы, туып үскән җире; туган тө бәгеʼ мәгъ нәләренә ия булган гарәп асыллы wатан сүзе романда икенче мәгъ нә сендә теркәлде: Ике йыл бундан мөқаддәм менла Хисаметдин Ғосманлы йирендән тәхсиле ғыйлем илә wатаны (ىنطو) Нуна қайтды [б. 3]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) белем; 2) фән, белем тармагы, фән өлкәсе; 3) тормыш тәҗрибәсе, һәртөрле белем һ.б. мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы ғыйлем сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 146-121] әсәрдә беренче һәм икенче мәгънәләрдә файдаланыла. Беренче мәгънә әлеге сүз аерым лексема буларак үз башына, ә икенчесе ғыйлме хисаб, ғыйлме хәл, ғыйлме механика, ғыйлме техника кебек сүзтезмәләр составында кулланылганда чагылыш таба: Нунлыларның бәғзеләре Хисаметдин менлайа рәғбәт идәрләр иде, чүнкә ике сәнә зарфында йазы йазмақ, хат танымақ, ғыйлме хисаб, ғыйлме хәл (لاح ملع باسح ملع) балаларына үгрәтде [б. 3]; ... ғыйлем (ملع) үгрәнмәк һәм мөслимгә һәм һәр мөслимәгә фарыздыр [б. 22]; Руслар ғыйлме механика, ғыйлме техника (اقينخت ملع قيناخم ملع) үгрәнмәйә башладылар [б. 31]. Тартым кушымчалары алган очракта беренче мәгънә аерым затка мөнәсәбәттә билгелелек төсмере белән баетыла: Ғыйлемем (مملع) дә, милкем дә йуқ [б. 32]. Бу лексик рәткә караган гарәп асыллы фән сүзе чыганакта шулай ук аңа хас булган ʻтормыш, җәмгыять үсеше, табигать закончалыкларын ачу, аларны өйрәнү, системага салу юлы белән барлыкка килгән белемнәр җыелмасыʼ һәм ʻшул белемнәрнең аерым тармагы; дисциплина, предметʼ мәгънәләрендә теркәлде. Беренче мәгънәне әлеге сүз диңгез фәнләре, әксәре фәнләр кебек сүзтезмәләр составында, ә икенчесен аерым лексема буларак үз башына кулланылганда белдереп килә: Мәзкүр падишаһның милләтпәрwәрлеге сайәсендә руслар диңгез фәнләрене (ىنورلنف زكنيد) үгрәнмәйә башлаб, парахуд wә харб көймәләре мәйдана чықды [б. 30]; Җәмғыйәтемезнең әксәре фәнләрдән (ندرلنف ىرثكا) хәбәрләре йуқдыр [б. 61]; Буш эш илә җөрисез, безә фән (نف) нийә ләзем [б. 61]. Алга таба автор әсәрдә әлеге лексик рәтне ʻаң-белемʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы мәғариф һәм мәғрифәт сүзләре белән тулыландыра: Бу сәфәрендән әһалийе мөслимәйә мәғариф йулында (هدنلوي فراعم) бер файда чықмадымы икән? [б. 41]; Фән wә фән, мәгърифәт (تفرعم), ғыйлем wә һөнәр кирәк [б. 45]; Бәс, истәйек мәғрифәте (ىتفرعم) wә һөнәре [б. 46]. Мисаллардан күренгәнчә, әлеге сүзләрне язучы, нигездә, публицистик чигенешләрдә, ягъни иҗтимагый коннотацияләр белән баетып, билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып файдалана. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) акыл яки физик көч таләп ителә торган эшчәнлек; 2) көч, энергия; 3) эшчәнлек нәтиҗәсе, әсәр; 4) эш урыны, вазифа; 5) хәрби бурыч мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы хезмәт сүзен [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 365 - 366] автор ʻфизик көч таләп ителә торган эшчәнлекʼ, ʻшөгыльʼ һәм ʻэш урыны, вазифаʼ мәгънәләрендә куллана: Бу ханә үзе күчүк булса да, тахтадан башы, анбары wә мөхкәм сарайлары сахибенең иҗтиһадлы wә хезмәт (تمذح) сәвән адәм идегене күстәрерләр иде [б. 2]; Әһалисенең мәғыйшәт ичүн башлыҗа хезмәте (ىتمذح) игенҗелекдер [б. 2]; Әбүзәр бәкнең бер белеш извошчиғы вар, бәкнең тәклифийлә бу извошчикқа хезмәткә (اكتمذح) керермен [б. 33]. Хезмәт идәрмен тезмә фигылендә әлеге сүзнең семантикасы процессуальлек төсмере белән баетыла: Бән мәхыз файдасыз да тормаймын, сыбйан уқытмақ илә милләтемә хезмәт идәрмен (نمرديا تمذح) [б. 61]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) гамәл, хезмәт; 2) нәрсә дә булса ясау, эшкәртүгә һ.б. га юнәлтелгән эшчәнлек; 3) предприятиедәге, учреждениедәге һ.б. хезмәт вазифасы; 4) йомыш; 5) нинди дә булса вакыйга, факт уңае белән административ, суд тикшерүе, суд процессы; 6) мәсьәлә һ.б. мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы эш сүзен [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 592 - 594] автор, нигездә, беренче мәгънәсендә файдалана: Ләкин чуқ халықлары башқа шәһәрләрә, мәсәлән, Әстерхан, Растуф, Қазан кебиләрә эш (شيا) wә тиҗарәт ичүн дағылырлар [б. 2]; Йегерме-утыз манит ақча эш башламақ (قملاشاب شيا) ичүн бән дә вирер идем [б. 33]. Иген эше, қара иген эше сүзтезмәләрендә әлеге мәгънә тагын да конкретлаша төшә: Гәрчә бер хезмәтче тотса да, wә чуқ дәфға йаз wақыты иген эшендә (هدنشيا نيكا) башқа хезмәтчеләр йалласа да, әксәре үзе дә қара иген эшене (ىنشيا نيكا هرق) эшлийур иде [б. 4]. Алга таба, аерым бер гыйбарәләр составында сүзнең семантикасы образлы коннотацияләр белән баетыла: Шәһәрдә ағач искәләсе wә Нунда йон йумақ кәрханәсе вар иде, Москва төҗҗарлар wә фабрикчылары илә эш тотар кемсәнә (هنسمك راتوت شيا) иде [б. 12]; Бақың, бақың, йаман эшне (ىنشيا نامي) үзе дә инкар итмийур, һай залим! [б. 16]. Мәғарифе миллийәмез йулында сүзтезмәсе белән бер контекстта килгән күб эшләр қылмақ конструкциясе составында ул иҗтимагый коннотацияләргә ия була: Бу қуәт илә мәғарифе миллийәмез йулында күб эшләр қылмақ (قاملق رلشيا بوك) мөмкин булыр иде [б. 32]. Шул ук вакытта әсәрдә әлеге сүзнең ʻйомышʼ мәгънәсендә кулланылу очраклары да теркәлде: Бәғдә менла шәһәрә чықыб ләвазимате бәйтийа алыб wә эшләрене күндереб (بوردنوك ىنرلشيا) гәнә мөсафирханәйә қайтды [б. 10]; Эш илә (هليا شيا) килдем, йегерме бишлек алышдырырмысыз? [б. 12]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) нәрсә дә булса җитештерү өчен осталык, күнекмә таләп итә торган шөгыль, эш; 2) билгеле бер өлкәгә хас профессия, шөгыль; 3) үзенә хас алым һәм ысуллар системасы булган берәр төрле эшчәнлек өлкәсе; 4) нинди дә булса эшкә осталык, хирыслык, маһирлык мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы һөнәр сүзен [http://suzlek.antat.ru/wordsR.php?txtW=һөнәр&submit=Найти] автор беренче мәгънәсендә публицистик чигенешләрдә иҗтимагый коннотацияләр белән баетып куллана: Бәғзы татарлар: "Фән wә фән, мәғрифәт, ғыйлем wә һөнәр (رنه) кирәк", - дийү сөйлидер! [б. 45]; Бәс, истәйек мәғрифәте wә һөнәре (ىرنه) [б. 46]. Шул ук вакытта аерым очракларда аның образлы коннотацияләргә ия булуы да күзәтелә: ...мыйықлар, сақаллар wә қашлар қуймақ шәһәрдәге парикмахерның һөнәре (ىرنه) иде [б. 27]. Әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән һөнәркәр лексик берәмлеге публицистик чигенешләрдә татар милләтенә мөнәсәбәттә кулланылып, тулаем бер халыкка хас булган нинди дә булса эшкә осталык, хирыслык, маһирлык сыйфатын белдереп килә: Һөнәркәр (ركرنه) wә мәғлүматлы қаwем улмақ, әлбәттә, йахшыдыр, ләкин татар милләте һөнәркәр (ركرنه) була алмаз [б. 45]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) кешенең даими шөгыльләнә торган һәм шул ук вакытта яшәү чыганагы булган эше, хезмәте, шөгыле; 2) сәүдә, сәүдә эше, сәүдәгәрлек; 3) файда табу, отыш мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы кәсеб сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2011, б. 209] әсәрдә беренче мәгънәсендә кулланыла: Хисаметдин менла хәрәкәт wә кәсеб (بسك و تكرح) сәвән менла иде [б. 4]; Бундан соңра бер кәсебкә (اكبسك رب) тотынырмын [б. 31]. Йаман кәсеб, йахшы wә хәләл кәсеб кебек сүзтезмәләр составында аның семантикасы тискәре һәм уңай характердагы образлы коннотацияләр белән баетыла: Шәриғатемез анчақ уғырламақ wә ғайре кеби йаман кәсебдән (ندبسك نامي) мәниғ идеб, йухса йахшы wә хәләл кәсебе (ىبسك للاح و ىشخي) билғақес саwабдан хисаб идәр [б. 22]. Кәсеб итү тезмә фигылендә ул процессуальлек төсмеренә ия була: Чын күңел илә эстәб иҗтиһад илә кәсеб итсәң (كناستيا بسك), бай була белерсен [б. 32]. Әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән кәсебкәр лексик берәмлеге публицистик чигенешләрдә татар милләтенә мөнәсәбәттә кулланылып, тулаем бер халыкка хас булган нинди дә булса эшкә осталык, хирыслык, маһирлык сыйфатын белдереп, һөнәркәр лексемасына синоним буларак кулланыла: Инглиз кеби кәсебкәр (راكبسك) улмадығымыза сәбәб кәзалик үземезмез; һич шәриғатемез дәгел [б. 22]. Гарәп асыллы тиҗарәт сүзен автор аның туры ʻсәүдәʼ мәгънәсендә файдалана: Белешләремез Ғали бай wә Сибғатулла әфәнде тиҗарәтлә (هلتراجت) мәшғүл улыб, бу көн Москвада, сабах үз шәһәрләрендә, у бересе көн ғайре бер мәркәзе тиҗарәтдә (هدتراجت) wақыт кәчермәкдә иделәр [б. 19]. Шуның белән әсәрдә әлеге мәгънәдә төрки-татар асыллы сату һәм гарәп асыллы сәүдә сүзләре дә теркәлде. Соңгысы суқаламақ лексик берәмлеге белән бер контестта wak сәүдә сүзтезмәсе составында конкретлаштырылып кулланыла: Бән сатуға (هغوتاص) йапышыр идем, ләкин бер манит ақчам йуқ [б. 33]; Әмма безнең суқаламақ илә wak сәүдәдән (ندادوس قاووا) башқа һөнәремез йуқ кебидер... [б. 46]. Гарәп асыллы мәхкәмә сүзен автор аның туры ʻҗинаять эшләрен, гражданнар арасындагы низагларны карап хөкем итә торган органʼ мәгънәсендә файдалана: Ғаббас аға һәб эшдә аны қабәхәтләйеб диде ки, қызы хәзердә менлада улдығыны хақыйқатләб мәхкәмәйә (هي همكحم) йитешдерәчәк имеш wә менла Хисаметдинең қыз уғырламағыны мәхкәмәдә (هد همكحم) исбат идеб, қаторжныйға да сөрмеш булды [б. 68]. З. Бигиев романларында үзара мәгънәдәш булган аwыл, қарйә, күй сүзләре автор тарафыннан туры ʻигенчелек, терлекчелек һәм яшелчәчелек эшләре белән шөгыльләнүче халык даими яши торган җир, урынʼ мәгънәсендә әсәр барышында бер-берсе белән чиратлаштырып кулланыла. Аерым очракларда безем аwыл, аwылымыз, "К" қарйәсе, безем қарйәмез сүзтезмәләре һәм сүзформаларында аларның семантикасы билгелелек төсмере белән баетыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Салачық исме қарйә (هيرق مسيا) улмалы, ... [б. 61]; Ғазизем, Салачық күй - аwыл (لووآ - ىوك) бундан, Бағчасарайдан йырақмы? [б. 65]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Менә безем аwылдан (ندلووآ موزب) әһалимез хезмәт wә тиҗарәт ичүн күб шәһәрләрә кидәләр, ... [б. 4]; Безем қарйәмез (زم هيرق مزب) дин нә қадәр истиқамәтсез улыб, ... [б. 4] һ.б. Шәһәр һәм аның синонимы бәлдә сүзләре дә автор әсәрләрендә үзләренең туры ʻсәнәгать, сәүдә, мәдәният үзәге бергә тупланган, халык күп яши торган эре административ торак пунктʼ мәгънәсендә киләләр. Ләкин аларны чиратлаштырып, яисә башка стилистик максатларга буйсындырып куллану күзәтелми. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бу мәқтүлә Зөләйха ниндәләйен хатын икән, қайсы шәһәрдән (ندرهش ىسياق), йә қайсы аwылдан идеге дә мәгълүм имәс [б. 30]; ...йул масарыфына Ниғмәтулла әфәндедән ақча алыб, мәзкүр эш илә бәлдәи Бағчасарайға (هغيارص هجغب ءهدلب) китде [б. 62]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...бәлдәи Қазанда (هدنازق ءهدلب) мөғтәбәр қарт wә зәнгин адәм иде [б. 7]; Шәһәрләрдә (هدرلرهش) ахун wә хатиб җәхәтләренә керәчәк адәм... [б. 13]. Ғыйлем сүзе ʻбелемʼ һәм ʻфән, белем тармагыʼ мәгънәләрендә авторның "Гөнаһе кәбаир" романында гына кулланыла: Қазан мәдрәсәләре олуғ мәдрәсәдер, һәр ғыйлем (ملع ره) мәүҗүд улдығы кеби һәр нәwи толләбә дә мәүҗүддер [б. 6]; ...қабилийәтле улдығычүн бишалты сәнәлек ғыйлеме (ىملع كل هنس ىطلآ شب) тәхсил идеб, ... ғыйлемдә (هدملع) беренче дәрәҗәдә улмаса да, икенче дәрәҗә толләбәсе иде [б. 48]. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында аның гарәп теле кагыйдәләре нигезендә формалашкан талиб әл-ғыйлем конструкциясендә кулланылыш очрагы гына теркәлде: Бунлар исә талиб әл-ғыйлем (ملعلا بلاط) шәкердләр иде [б. 36]. Хезмәт сүзен З. Бигиев, нигездә, аның ʻакыл яки физик көч таләп ителә торган эшчәнлекʼ дигән туры мәгънәсендә файдалана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Муса Салихов фабрикасындағы хезмәтләрене (ىنرلتمذخ ىغادنساكيرباف) қараб қайтыб, ахшам сәғат 8 дә кәнде әвендә йалғыз чәй эчәдер [б. 9]; Магазинға китде, бераз хезмәтләр (رلتمذخ زارب) бар, хәзер қайтыр [б. 27]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Менә безем аwылдан әһалимез хезмәт wә тиҗарәт ичүн (نوچيا ةراجت و تمذح) күб шәһәрләрә кидәләр, ... [б. 4]; Җиһангир Аги йев Сибирйайа алты-йиде айлық хезмәтлә (هلتمذح قليآ ىدي ىطلآ) кидмеш, хезмәтләре (ىرلتمذح) бу мөддәтдә тәмам улмыш исә дә, ... [б. 16]. "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән сәүдә хезмәтләре, тиҗарәт хезмәте, иген хезмәте сүзтезмәләрендә әлеге мәгънә тагын да конкретлаша төшә: Сәүдә хезмәтләрем (هدمرلتمذح هدوس) дә тәмам улғаны йуқ [б. 17]; Шушы хатынның да зәүҗе тиҗарәт хезмәтейлә (هليتمذح ةناجت) wә ақча дәрдейлә йәш хатынны қалдырыб, Сибирйа тарафына кидмеш [б. 37]; Қарйә - иген хезмәтенә (هنتمذح نڭيا هيرق) сәләхийәтең йуқ [б. 62]; Алга таба ʻакыл яки физик көч таләп ителә торган эшчәнлекʼ мәгъ нәсе хезмәт қылу, хезмәт итү тезмә фигыльләрендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...номерләрдә улан мөсафирләрә хезмәт қылмақ өчен (نوچوا قاملق تمذخ) ... [б. 53]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...әмма Ростовда тиҗарәт wә хезмәт идән (نديا تمذح و ةراجت) кемсәмез қайтыб килсә, ... [б. 4]. Шул ук вакытта язма чыганакларда әлеге сүзнең йомыш сүзен дә алыштырып килүе дә күзәтелә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Белмимен, әфәндем, исемене сорадым, әйтмәде, бик зарур хезмәтем (متمذخ رورض كيب) бар, диде [б. 10]; Нә хезмәт илә (هليا تمذخ هن) килдеңез, қайсы йирле, кем уласыз? [б. 66]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Җә, әйдә сөйлә, нә зарур хезмәт (تمذح رورض هن) бар, ничүн мәктүблә дәғwәт қылдың?... [б. 16]; Синдә зарур wә гизле хезмәтем (متمذح ولزيك و رورض) бар, әйдә [б. 53]. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлгән каторгада хезмәт идәчәк, каторжный хезмәткә кидәчәк конструкцияләрендә ул ʻгаеп эш яки җинаять эшләгән кешегә карата кулланыла торган йогынты ясау чарасыʼ мәгънәсенә ия була: Бер дә йуққа Муса һәләк булды, ун сәнә қаторғада хезмәт идәчәк (كج هديا تمذخ) [б. 49]; Нахақ Муса әфәнде қаторжный хезмәткә (اكتمذخ ىنيژرطاق) кидәчәк! [б. 50]. Эш сүзе З. Бигиев романларында, нигездә, әлеге әсәрләрнең жанр таләпләренә туры китерелеп, ʻвакыйга, әлеге вакыйга мәнәсәбәттә кылынган җинаятьʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Шаһидләрдән эш (شا) нә тариқа улдығыны сөал башланды [б. 40]; Аңар бу эш (شا وب) бик мәгълүм, бүген Муса әфәнденең эшләре (ىرلشا كننيدنفا ىسوم) мәхкәмәйә виреләчәк диб сөйләде [б. 17]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Кеше нә қадәр олуғ ғайеб wә җинайәт қылған булса да, һич дә әйтми мин бу эшдә (هدشا وب) ғайебле диб, йәки мин бу эшне (ىنشا وب) қылдым диб [б. 31]; Мәмәт әфәнде Ибраһим әфәндейә бөйлә эшләрдә (هدرلشا هليوب) берничә дәфға бийүк ақчайа исә дә йәрдәм қылмыш иде [б. 53]. Алга таба ул бәнем эшем, кирәк эш, Себер эшләре кебек гыйбарәләр составында образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Шимди сән бәңа йәрдәм қыл, йухса бәнем эшем хараб (بارخ مشا منب) [б. 20]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...йәшләрнең йәш ғомерне ғамсез wә кирәк эшдә (هدشا كرك و زسمغ) кичертмәйә башлады [б. 16]; Менә, абыстай, әйтдем ич қарт ғомереңдә Себер эшләре (ىرلشا ريبس) қыласын, диб [б. 30]. Шул ук вакытта "Гөнаһе кәбаир" романында ʻнәрсә дә булса ясау, эшкәртүгә һ.б.га юнәлтелгән эшчәнлекʼ мәгънәсендәге хезмәт сүзенең синонимы буларак кулланылу очраклары да теркәлде: Ләкин бу эш (شا وب) бик ағыр хезмәтдер [б. 20]; Бала уқытмақ - бик саwаб эш ич [б. 29]. Кәсеб сүзе авторның "Гөнаһе кәбаир" романында гына очрый. Биредә ул ʻкешенең даими шөгыльләнә торган һәм шул ук вакытта яшәү чыганагы булган эше, хезмәте, шөгылеʼ мәгънәсен белдереп килә: Хәмзә байның мәwете бәғдендә улан сәнәләр ғайәт ағыр, тиҗар әт wә кәсебдә (هدبسك و ةراجت) хайли зарар wә күб мал тәләф улдығыч үн... [б. 12]; Нә хезмәтлә wә нә кәсеблә (هل بسك هن و هلتمذح هن) көн кичерә? [б. 43]; Бу мәгънә әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән кәсеб қылу тезмә фигылендә дә саклана: Кәсеб ... Хайр, кәсеб қылғаны (ىناغلاق بسك) бер дә беленми... [б. 43]; Ахырда шушы хатын бер бала туғдырды, менә шундай эшләрлә кәсеб қыладыр (رد هليق بسك هلرلشا ىادنوش) ... [б. 43]. Алга таба на хәләл кәсебләр, қараңғы кәсеб сүзтезмәләре составында ул тискәре характердагы образлы коннотацияләр белән баетылып кулланыла: "Гөнаһе кәбаир" романында: ...хәйләи шәрғый wә на хәләл кәсебләр қылыб (بوليق رل بسك للاح ان), [б. 2]; Мәмәтләр ағыр, мәшәқатле хезмәтләрә (هرلتمذح ىلتقشم رغآ) үгрәнмәйән адәмләр улыб, қараңғы кәсеблә исә дә (هد هسيا هلبسك وغكنارق) йиңеллеклә көн кичереб, ... [б. 52]. "Гөнаһе кәбаир" романында теркәлгән тиҗарәт сүзен язучы алдагы автордагы кебек ʻсәүдәʼ мәгънәсендә файдалана: Менә безем аwылдан әһалимез хезмәт wә тиҗарәт ичүн (نوچيا ةراجت و تمذح) күб шәһәрләрә кидәләр, әмма Ростовда тиҗарәт wә хезмәт идән (نديا تمذح و ةراجت) кемсәмез қайтыб килсә, ... [б. 4]; Героинямез Маһруйның зәүҗе Җиһангир Агийевнең тиҗарәт хезмәтләрейлә (هليرلتمذح ةراجت) Сибирйа тарафына кидеб хасталандығыны йазмыш идек [б. 36]. Шул ук әсәрдә бу мәгънәдә сәүдә сүзе дә кулланыла: Сәүдә хезмәтләрем дә (هدمرلتمذح هدوس) тәмам улғаны йуқ. Сәүдә хезмәтләрем (مرلتمذح هدوس) тәмам улғач wә үзем бөтен-бөтенә сәламәтләнеб йиткәч, Қазанға қайтырмын [б. 17]. Язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлгән сәүдә қылу тезмә фигылендә әлеге сүз үзенең төп мәгънәсен саклаган хәлдә процессуальлек төсмеренә ия була: Муса әфәнде Ниғмәтулла абзасы илә бергә сәүдә қылыб (بوليق هدوس), бер ивдә торадыр иде [б. 9]. ʻТикшерү, эзләү, ревизияʼ мәгънәләрендәге гарәп асыллы тәфтиш сүзе автор әсәрләрендә жанр таләпләренә бәйле рәвештә ʻҗинаять эшен тикшерүʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...хәзер политсә һәм судебный следовательне көтәләр, тәфтиш (شيتفت) улыр, бәлкем қатил дә аңлашылыр [б. 4]; Тәфтиш илә (هليا شيتفت) қатилнең исеме һәм қыйәфәте мәгълүм улды [б. 8]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Җинайәтле улыб тәфтиш wә хөкем алтында хозурында (هدنروضح هدنتلا مكج و شيتفت) улдығың бармы? [б. 24]; ...бу маҗаралардан ике җомға мөқаддәм тәрке дөнья қылдығы сәбәбдән тәфтишә килә алмады (ىداملآ هلك هشيتفت) [б. 64]. Әлеге мәгънә аның нигезендә барлыкка килгән тәфтиш қылу, тәфтиш идү тезмә фигыльләрендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...господин Шубинның килеб тәфтиш қылуыны (ىنۋوليق شيتفت) сөйләде [б. 20]; Судебный следователь - мәгълүмеңездер, мәқтүлә Зөләйханың номерәсәне тәфтиш идән (نديا شيتفت) следователь иде [б. 51]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Фәлән кешенең қапысына бала ташлағанлар диб, хәзер тәфтиш, политсә белер (روليب هستيلوپ 'شيتفت), тәфтиш қылмайа (هيامليق شيتفت) башларлар [б. 32]; Икенче көнне Маһруйның эшене тәфтиш қылан (نلاق شيتفت) следователь, ... [б. 54]. Шуның белән бергә "Гөнаһе кәбаир" романында бу сүзнең төрки- татар асыллы эзлек сүзе белән ачыкланып килү очрагы да теркәлде: ...следователь ләзем улан кешеләрлә қарчықның ивенә тәфтишэзлеклә (هل كلزا -شيتفت) китде [б. 35]. Мәхкәмә сүзен автор "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ʻҗинаять эшләрен, гражданнар арасындагы низагларны карап хөкем итә торган органʼ дигән туры мәгънәсендә файдалана: Ләкин бүген господин Андреевкә барыб, эшеңне сөйлә, эшеңезне бүген мәхкәмәйә (هيمكحم) вирәләр [б. 18]; Мәхкәмәдә (هد همكحم) Муса Салихов тарафындан дәғwә wәкиле адвокат господин Андреев улачақ [б. 36]. Шул ук вакытта әлеге сүз мәхкәмә ишеге, мәхкәмәнең әтрафы сүзтезмәләрендә әлеге оешма урнашкан бинаны да атап килә: Мәхкәмә ишеге (ىكوشيا همكحم) ачылмамыш [б. 36]; Мәхкәмәнең әтрафына (هنيفارطا كنن همكحم) ничә йөз кешеләр җәмғ улдылар [б. 37]. "Гөнаһе кәбаир" романында мәхкәмә сүзе җинайәт wә мәхкәмә мәғыйшәтендән, следовательнең мәхкәмәсенә кебек сүзтезмәләр составында образлы коннотацияләр белән баетылып кулланыла: "Гөнаһе қабаир" нам роман җинайәт wә мәхкәмә мәғыйшәтендән (ندنتشيعم همكحم و تيانج) алынмыш ғариб wә ғаҗәиб бер хикәйә улыб, ... [б. 2]; ...Маһруй да бу wақытда секретныйдан следовательнең мәхкәмәсенә (هنس همكحم كن ليتاوديلس) килтерелмеш иде [б. 33]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) кем яки нәрсә турында фикер, бәяләмә, карар; 2) кешеләр арасындагы бәхәсләрне, җинаять эшләрен тикшерү органы, суд, суд процессы һәм шунда чыгарылган суд карары; 3) юн. кил. форм. ихтыярына, иркенә мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы хөкем сүзе язучы әсәрләрендә үзенең икенче мәгънәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ғалиәхмәд абзый, шимди хөкем (مكح) тиз башланыр, әнә ахунд хәзрәтләре дә килде [б. 38]; Хөкем (مكح) тәмам улды... Җәмәғат һәм хақимләр мәхкәмәдән кидейурлар [б. 47]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...без сине тәфтиш ичүн туғры wә ғадәләтле улан хөкем хозурына (هنيروضح مكح نلاوا ولتلداع و ىرعوت) дәғwәт қылдық [б. 24]; ...җинайәт wә ғайебең хөкем хозурында (هدنروضح مكح) йиңел улыб, җинайәт җәзасы һәм йиңел улачақдыр [б. 25]. Хөкем итү, хөкем қылу тезмә фигыльләрендә әлеге сүз процессуальлек төсмере белән баетыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Хақимләр Муса Салихов қателдә мәгъйүб улыб, нә җәзайа мөстәхиқ улдығыны хөкем қылмақ (قاملق مكح) өчен ғадәтчә икенче бүлмәйә кереб китделәр [б. 47]; Окружной судда қателдә мәгъйүб улан кешене нахақ уң сәнәлек каторжный хезмәткә хөкем идмешләр (رلشمديا مكح) [б. 67]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...бу сәғат Ғабделғафурның мәдрәсәдән мәрдүд улмасыны хөкем идеб (بوديا مكح) мәдрәсәдән чықды [б. 51]; Бер унбишәр йылға қаторжный хезмәткә хөкем қылырлар (رلاروليق مكح) [б. 64]. Шул ук ваытта "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында аның аерым кешегә мөнәсәбәттә образлы мәгънә төсмере белән баетылып кулланылу очрагы да теркәлде: Бәнем гөнаһларым өчен хөкемем (ممكح) тәмам: үз-үземне қател қыламын [б. 69]; Алдагы автордан аермалы буларак, З. Бигиев әдәби кулланылышка рус теле өчен хас булган суд терминын да кертеп җибәрә. Әлеге лексема аның "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлде: Ғабденнасыр әфәнде господин Андреев тәғлим қылған сүзләрне окружной судда (هددوص ىنيژورقآ) сөйләргә разый улды [б. 29]; ...окружной суд (دوص ىنيژورقآ) қатилне ун сәнә каторжный хезмәткә хөкем қылды [б. 67]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә үзара мәгънәдәш булган аwыл, қарйә сүзләрен автор ʻигенчелек, терлекчелек һәм яшелчәчелек эшләре белән шөгыльләнүче халык даими яши торган җир, урынʼ мәгънәсендә әсәр барышында бер-берсе белән чиратлаштырып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Без аwылда wақытымызда (هدزمتقو هدلوآ) уқыған идек, ул wақытда бу йаңа уқытулар йуқ иде, бәлки аwылларда (هدرللوآ) бу көндә һәм йуқдыр [б. 41]; ...ләкин соң заманларда, қарйәләр (رل هيرق) тәэсис идеб, иген кәсебенә башладылар [б. 56]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Зира бер қарйәнең (كن هيرق رب) йире ғайәт дә иркен улдығындан... [б. 7]; Җәй көнендә, аwыл қаршысында (هدنسوشراق لوآ) улан тау башындан моңайыб җырлаб җибәргән даwышларына... [б. 20]. Шуның белән бергә язучының "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның ʻәлеге җирлекдә яшәгән халыкʼ мәгънәсендә кулланылу очрагы да теркәлде: Бөтен аwылы илә (هليا ىلوآ نوتب) шунда бар ақчаларыны эчеб, суғышыб, қырылышыб бетәләр иде [б. 82]. Шәһәр сүзе автор әсәрләрендә үзенең туры ʻсәнәгать, сәүдә, мәдәният үзәге бергә тупланган, халык күп яши торган эре административ торак пунктʼ мәгънәсендә килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйф фәт" романында: Қазан - Русийә дәүләтендә олуғ бер шәһәрдер (ردرهش رب غولا) [б. 3]; Терек хәлемдә синең чит шәһәрдә (هدرهش تيچ) тәхсилдә улмақың бәнем ичүн олуғ бер ләззәтдер [б. 5]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Зира диңез өстендә искәлә бер шәһәр улыб (بولوا رهش رب هلكسا), парахудлар туқтамақдадыр [б. 124]; Ики бең рублә мәхәр wә шәһәрдә (هدرهش) гүзәл бер ханә һәм шәһәрдә тормақ шартыйла (هليطرش قمروط هدرهش) ... [б. 71]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән шәһәрләремездә, шәһәрләрдә сүзформаларында ул күплек һәм билгелелек төсмерлә ренә ия була: Хәлбуки шәһәремездә дәгел шәһәрләремездә (هدزمرلرهش لكد هدزمرهش), вокзалда дәгел вокзал wә парахуд қантунларында ислам йәтимләре урам тулыб йөрерләр, ... [б. 66]. Wатан сүзе ʻаерым кеше өчен: үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган илʼ һәм ʻкешенең туган ягы, туып үскән җире; туган төбәгеʼ мәгънәләрендә язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында гына теркәлде: Бәнем ичүн бөтен дөнья wатан (نطو ايند نوتب), җөмлә халықлар қарендәш иде [б. 7]; Кашки Самардан айырылыб тимер йул илә wатаныма (همنطو) қайтыб китмеш улсам иде, ... [б. 71]. Ғыйлем сүзен автор ʻбелемʼ мәгънәсендә куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ғыйлем (ملع) Қытайда улса да эзләңез дигән сүзгә бинаән... [б. 4]; Инсан улмақ ичүн ғыйлем илә (هليا ملع) күркәм холық кирәкдер [б. 5]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ғыйлем мәртәбәсене (ىنس هبترم ملع) wә адәм мәртәбәсене белән адәм бу туғрыда асла бәхәс әйләмәз [б. 14]; Зирә ғыйлем (ملع) тәфтиш сайәсендә артыр, ... [б. 93]. Шул ук вакытта чыганакларда аның ʻфән, белем тармагы, фән өлкәсеʼ мәгънәсендә дә файдаланылуы күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Сарыф wә нәхү ғыйлемләре илә (هليا ىرلملع وحن و فرص) иштиғалем... [б. 20]; Мөшкеллеге нисбәтендә файдалы бер ғыйлем (ملع رب ول هدﺌاف) вар исә, һич шөбһәсез ғыйлме хоқуқ (قوقج ملع) улачақдыр [б. 26]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Хәлбуки шәкердең тарих wә тәрҗемә ғыйлемендә (هدنملع مجارت و خيرات) мәгълү маты пәк нақыс иде [б. 53]; Бундан башқа бухғалтерия, матбағачылық ғыйлемләрене (ىنرلملع 'كليچ هغبطم 'ايرتيلاغخوب) һәм белер иде [б. 109]. Аның нигезендә барлыкка килгән ғыйлемле лексемасы әсәрләрдә кешеләрдә әлеге төшенчәгә мөнәсәбәттә барлыкка килә торган сыйфатны белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Күб ғыйлемле (ىلملع بوك) фазыл wә шағыйр бер зат улмышдыр [б. 20]; Сәлимә туташ әдәбле улдығы қадәр мәхбүб, ғыйлемле (ىلملع) улдығы қадәр ләтыйф иде [б. 32]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ғыйлемле кемсәләрең (كرل هسميك ىلملع) җөмләсе дә мөғалимлек идә бел мәз [б. 13]; Кәндесе һәм саф күңелле wә дөрест ғыйлемле (ىلملع تسرد), һәркемә хәйерхаһ, бөтен адәм уғлына хадим бер зат иде [б. 126]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында әлеге сүз ғыйлем йулында, ғыйлем диңезе, ғыйлем илә зиннәтләнгән кебек гыйбарәләр составында образлы коннотацияләр белән баетыла: Бән дә берқадәр ғомеремне ғыйлем йулында (هدنلوي ملع) кичердем, ... [б. 49]; ...туғрысы Сәлимә туташның ғыйлем диңезе (ىزڭد ملع) идегенә қанәғат итдем [б. 53]; ...күңелләре ғыйлем илә зиннәтләнгән (ناگنلتنيز هليا ملع)... [б. 68]. Шуның белән бергә "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ʻбелемлелек, укымышлылыкʼ мәгънәсендә ғыйлемлек сүзе дә теркәлде: ...бездән ғыйлемлекне (ىنكلملع) дә күб күрәләр!... [б. 86]. Алга таба язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында ʻэчке мәгънә; эшнең асылы, сереʼ мәгънәсендә алдагы авторларда күзәтелмәгән хикмәт сүзе кулланыла: шәриғатдә бойырылған wә йәки мәнғ иделгән шәйләрнең сер wә хикмәтләрене (ىنرلتمكح و رس)... [б. 26]; "Нә сәчсәң шуны урырсын" дийә бабаларымыздан йадкәр қалмыш сүз, ғайәт туғры бер хикмәт (تمكح رب ورغوت تياغ) улса кирәк [б. 50]. Сүзнең мәгънәсе аның нигезендә барлыкка килгән хикмәтле лексемасында чагылыш таба. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Туташ, қызларның үз хозурларында һәм ардларында тәғзыйм wә олуғлаб әйтеләчәк бер хикмәтле ләқабдыр (رد بقل ىلتمكح رب) [б. 17]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...мазмунында улан сүз нә қадәр хикмәтле бер хөкемдер (ردمكح رب ىلتمكح ردق هن) [б. 121]. Язучы әсәрләре өчен ʻаң-белемʼ мәгънәсендәге мәгърифәт сүзенең кулланылуы да хас. "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...белмәкдә wә мәгърифәтдә (هدتفرعم و هدكمليب) һәм бертигез дәгелләрдер [б. 10]; Хәлбуки ғақыллы, ғыйлем wә мәгърифәтдән (ندتفرعم) насыйблы улған хатынлар... [б. 66]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Мөғаллимә илә мөғаллим ғыйлем, мәгърифәт (تفرعم), хөсне холық, тәқwалық туғрысында бер-беренә шулқадәр бәрабәр килмешләр иде ки, ... [б. 110]. Моннан тыш "Сәлимә яки гыйффәт" романында кешеләрдә әлеге төшенчәгә мөнәсәбәттә барлыкка килә торган уңай һәм тискәре сыйфатларны атап килгән мәгърифәтле, мәгърифәтсез сыйфатларының кулланылышы күзәтелә: Хосусан Сәлимә туташ кеби ғақыллы wә мәгърифәтле (ولتفرعم و ىللقع) һәм ғарәбчә сүзләргә остаз кемсәнә дөньяда надире тәсадеф иделенер, ... [б. 38]; ...чүнкә, дидегемезчә, буынларны тәғлим идүчеләр нәқас wә мәгърифәтсез кемсәнәләр (رل هنسمك زستفرعم و صقان) уладыр; ... [б. 65]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында әлеге сүз мәгърифәт мәйданында сүзтезмәсе составында иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланыла: Күб кемсәнәләрнең ғыйлем йулында адашулары, мәгърифәт мәйданында (هدنناديم تفرعم) йаңлышулары... [б. 59]. Хезмәт сүзен язучы ʻакыл яки физик көч таләп ителә торган эшчәнлекʼ мәгънәсендә "Сәлимә яки гыйффәт" романында файдалана: Ғорбәтдә улғанлар аз хезмәтне дә (هد ىنتمدخ زآ) күб wә олуғ хисаб идәрләр [б. 33]; ...дөньяда беренче дәрәҗәдә мөшкел бер хезмәт (تمدخ رب لقشم) идеге мәгълүмдер [б. 76]. Алга таба язма чыганакларда әлеге сүз ләзем хезмәтләр, ашамақ, эчмәк туғрыларында бәғзы хезмәтләр, йорт хезмәте, йорт хезмәтләре конструкцияләре һәм сүзтезмәләре составында билгелелек төсмере белән баетылып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...сезләр йул күстәреб wә ләзем хезмәтләрне (ىنرلتمدح مزلا) идеб торсаңыз, ... [б. 24]; Ашамақ, эчмәк туғрыларында бәғзы хезмәтләрне (ىنرلتمدح ضعب) һәм әдә қылыр идем [б. 33]; ...йорт хезмәте (ىتمدخ تروي) күб улған сәбәбле сабақға йөри алмадым; ... [б. 41]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бундан башқа йорт хезмәтләре (ىرلتمدخ تروي) күб, ... [б. 106]. Публицистик чигенешләрдә әлеге сүз аерым сүзтезмә, конструкцияләр һәм аның нигезендә барлыкка хезмәт итү тезмә фигыле составында иҗтимагый коннотацияләргә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Халықға хезмәт итмәк дә (هدكمتيا تمدخ), дәүләткә һәм хезмәт итмәк (كمتيا تمدخ) улыр [б. 24]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Инсаның милләтенә хезмәт итмәдеге (ىكدامتيا تمدخ هنتلم) заманы қадәр ғыбыс кичән заман йуқдыр [б. 51]; Әүwәл мәртәбә виреләчәк тәрбийәне вирмәк хезмәте (ىتمدخ كمريو ىن هيبرت) һич шөбһә сез аналар, йәки аналар йирендә қаим улмыш хатынлар өстендәдер [б. 95]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында хезмәт итү тезмә фигыленең иҗтимагый коннотацияләрдән башка кулланылыш очраклары да теркәлде: Кәндесе хезмәт итмәкдә улан (نلاوا هدكمتيا تمدخ) байның ике йәш уғылыны сәфаһәтә үгрәтмеш... [б. 16]; ...Хикмәт хаҗидә wә андан соң Сөләйман хәзрәтдә һәм берқадәр хезмәт итде исә дә (هد هسيا ىدتيا تمدخ) [б. 19]. Шул ук вакытта язма чыганакларда әлеге сүзнең ʻйомышʼ һәм ʻвазифа, бурычʼ мәгънәләрендә дә файдаланылуы күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бер хезмәт илә (هليا تمدح رب) килдем; ... [б. 37]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Гамәлләр wә хезмәтләр (رلتمدخ و رللمع) бөйлә тақсим иделенеб, һәркем үз хезмәтене (ىنتمدخ زوا) белеб кәмал әйләмәк хақында ғайрәт әйләмәк тийешле улыр [б. 8]; ...кергән кешеләрең хезмәтләрене күрмәк (كمروك ىنرلتمدخ كرليشك ناكرك) бәнем wазыйфамдыр, бер-бер хезмәт илә килдеңезме? [б. 84]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә эш сүзе үзенең төп ʻгамәл, хезмәтʼ мәгъ нәсендә сирәк куланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...wә беңләр илә әхле ислам бу заводларда эш (شا) булыб ризық табарлар иде [б. 11]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...йортда эш күб улдығындан, ... [б. 57]; Бундан соң ир балалар күб wақытда печән, урақ кеби қыр эшләренә (هنيرلشا رق) таратылыныб, ... [б. 112]. Биредә ул күбрәк ләззәтле эш, зур эшләр, бер олуғ эш, олуғ эшләр, кәчән эшләр кебек гыйбарәләр составында образлы һәм иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Қадерене белерлек кешегә изгелек итмәк қадәр ләззәтле эш (شا ىلتذل) улмазса кирәк [б. 42]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Зур эшләрә (هرلشا روز) заман мөсәғыйд итдегендән башқа берлек wә көчле тырышлықлар һәм ләземдер [б. 7]; ...қартчықлар дәүләтләр арасында йөрмәкдә улан илчеләр мәртәбәсендә олуғ эшләр (رلشا غولا) башқарыб йөрерләр [б. 42]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән бер лазем эш конструкциясендә ул ʻвазифа, бурычʼ мәгънәсенә ия була: Буңа мәрхәмәт итмәкне инсанлығым җәһәтендән үземә бер лазем эш (شا مزلا رب) дийә хисаб итдем [б. 18]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ул ʻвакыйга, әлеге вакыйгага мәнәсәбәттә кылынган җинаятьʼ мәгънәсендә дә кулланыла: Буның үзәренә эш дә (هد شا) тәфтишчегә вирелде, Муса да хәбес улынды [б. 34]; Бунда дәха бер башқа эш зоһур итде (ىدتيا روهظ شا هقشاب رب) [б. 115]. Һөнәр сүзен автор ʻнәрсә дә булса җитештерү өчен осталык, күнекмә таләп итә торган шөгыль, эшʼ мәгънәсендә файдалана. Әлеге мәгънә һөнәрләр сүзформасында да саклана. Йазу һөнәре, тегеш, чигеш, нәқыш һөнәрләре кебек сүзтезмәләр составында ул билгелелек төсмеренә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Әгәр дә шәриғатемез һөнәр (رنه) үгрәнмәкдә мәнғ иткән улса иде, бәлки тырышыб һөнәр (رنه) үгрәнер идек, ... [б. 35]; ...һөнәр (رنه) wә сәнғатләрне, ғыйлем wә байлықларны тәраққый итдермәк хақында ләзем иҗтиһадларны идүләрне, ... [б. 63]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә хатынлар йазу һөнәрене (ىنرنه وزاي) үгрәнмәкдән мәхрүм улмақлары җаиз дәгел... [б. 70]; Мәзкүрә қызлардан күбләре тегеш, чигеш, нәқыш һөнәрләре (ىرلرنه شقن 'شكيچ 'شكت) үгрәндекләре кеби, ... [б. 90]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның ғайбәт сөйләмәкдән башқа һөнәрләре конструкциясе составында тискәре характердагы образлы коннотация белән баетылып кулланылу очрагы теркәлде: Әтрафыма җыйылмыш затлар җөмләсе нәфес бәндәләре wә ғайбәт сөйләмәкдән башқа һөнәрләре (ىرلرنه هقشاب ندكمليوس) улмаған затлар улды, ... [б. 106]. Шул ук әсәрдә әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән һөнәрчән, һөнәрле лексик берәмлекләре публицистик чигенешләрдә аерым милләтләргә мөнәсәбәттә тулаем бер халыкка хас булган нинди дә булса эшкә осталык, хирыслык, маһирлык сыйфатларын белдереп киләләр: ...ғайәт дә кәсеб сөйүчән wә һөнәрчән (ناچرنه) һәм бай халықлардыр [б. 78]; ...халықларға байлық тәхсил итмәк, һөнәрле (ىلرنه) улмақ дөнйа байлығы улынмадығында... [б. 98]. Кәсеб сүзен автор ʻкешенең даими шөгыльләнә торган һәм шул ук вакытта яшәү чыганагы булган эше, хезмәте, шөгылеʼ мәгънәсендә куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Мөселман хатынының баласы йә мәктәбдә тәхсилдә, йәки йырақ шәһәрләрдә кәсебдә (هدبسك) улырға тийешледер [б. 5]; Ушандақ кәсеб (بسك) wә сәүдәләремезне Алға йибәрмәк хақында иҗтиһат итмәк сезгә бурычдыр [б. 10]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Шөйлә ки, йуқарыда һәм аңлашылдығына күрә бу қарйә халқы кәсеб ичүн (نوچيا بسك) әтрафа wә йырақ йирләрә таралмақда имеш [б. 87]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән сәүдәгәрлек кәсебе, иген кәсебе сүзтезмәләрендә ул билгелелек төсмеренә ия була: Бу көндә Қазан исламларында улған сәүдәгәрлек кәсебе (ىبسك كلركادوس), [б. 30]; ...ләкин соң заманларда, қарйәләр тәэсис идеб, иген кәсебенә (هنيبسك نكيا) башладылар [б. 56]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романындагы хәрәм кәсебләр, файдалы бер кәсеб, пәк йаман бер кәсеб сүзтезмәләрендә әлеге сүз тискәре характердагы образлы коннотацияләр белән баетыла: ...wә хәрәм кәсеб ләренә (هنيرلبسك مارح) йуқ йирдән йул күстәреб торучы дүрт ишәк урынына, ... [б. 17]; Сәвдергеч дидеңме, анлар һич хақында тормазлар. Бу файдалы бер кәсеб иде (ىديا بسك رب ىل هدﺌاف) [б. 72]; Бундан соң башқа бер кәсеб табдым. Һай бунысы пәк йаман бер кәсеб иде (ىديا بسك رب نامي كپ) [б. 72]. Шул ук әсәрдә тулаем бер халыкка мөнәсәбәттә эш сөючәнлек сыйфатын белдереп килгән ғайәт дә кәсеб сөйүчән конструкциясендә ул иҗтимагый коннотациягә ия була: ...ғайәт дә кәсеб сөйүчән (ناچويس بسك) wә һөнәрчән һәм бай халықлардыр [б. 78]. Бу сүзгә мөнәсәбәттә язучы әсәрләренең бер үзенчәлеге итеп аның нигезендә барлыкка килгән кәсеб итү фигыленең еш очравын күрсәтергә мөмкин. Бу фигыльләрне автор ʻэш белән шөгыльләнүʼ мәгънәсеннән тыш мал кәсеб итмәк, мәһарәт кәсеб итделәр, ақча кәсеб идәрләр иде, ғаҗәиб бер манзара кәсеб итмешләр иде кебек конструкцияләр составында ʻбайлыкка, аерым бер сыйфатларга ия булуʼ мәгънәсендә дә куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Сәүдә wә мал кәсеб итмәк (كمتيا بسك لام) туғрысында баһадир ғаскәрләр кеби алдан йөрерләр иде [б. 11]; ...хәтта ки һәр көнге сәүдәләре хақында ачық мәгълүмат белмәк хақында мәһарәт кәсеб итделәр (رليدتيا بسك تراهم) [б. 60]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...йахшы ғына ақча кәсеб идәрләр иде (ىديا رلرديا بسك هچقآ) [б. 9]; ...ғаҗәиб бер манзара кәсеб итмешләр иде [б. 60] һ.б. Тиҗарәт сүзен автор "Сәлимә яки гыйффәт" романында ʻсәүдәʼ мәгънәсендә файдалана: Бундан башқа тиҗарәт (تراجت) хосусында қазанл ыларның политикалары бийүк бер хаталықға очрады ки, ... [б. 61]; ...Оренбург, Уфа, Троиски, Петропавел, Семипулад исламларының байлықлары wә тиҗарәтләре (ىرلتراجت) аз-аз тәраққыйдәдер [б. 62]. Тиҗарәт итү тезмә фигылендә ул әлеге сүз процессуальлек төсмеренә ия була: Кама, камчат, қарақүл wә мех кеби нәрсәләр илә һәм тиҗарәт итмәкдәләрдер (ردرل هدكمتيا تراجت); ... [б. 60]. Тиҗарәт мәйданында гыйбарәсендә образлы һәм иҗтимагый коннотацияләр белән баетыла: Wә һәр wақытда тиҗарәт мәйданында (هدنناديم تراجت) (базарларда) мәгълүб улмақ бунлар тарафында қалды [б. 60]. Сәүдә сүзе, нигездә, авторның "Сәлимә яки гыйффәт" романында очрый. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның аерым кулланылыш очраклары гына теркәлде. Һәр ике әсәрдә дә ул төрле сүзформаларында һәм сүзтезмәләр составында үзенең туры мәгънәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...сәүдәләрене (ىنرلادوس) мөкәммәл сурәтдә идарә итәргә башламышлар... [б. 34]; ...қазанлыларның сәүдә гамәлләрене (ىنيرللمع ادوس) тиҗарәт китабларындан һәм дә ошбу сәнәдә йазылғанындан қарармыз; ... [б. 59]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бәлки Қазан сәүдәгәре истилахынча, сәүдәгә (هغادوس) мәһарәтдән килмеш иде [б. 15] һ.б. "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән тире сәүдәсе сүзтезмәсе һәм аршинлы маллар илә һәм сәүдәләре конструкциясе составында аның мәгънәсе билгелелек төсмере белән баетыла: Тире сәүдәсе (ىسادوس ىريت) бунларға хас кебидер [б. 60]; ...аршинлы маллар (сукно wә ситса һәм йаулық, шәл, шарф) илә һәм сәүдәләре (ىرلادوس) вардыр [б. 60]. Сәүдә итү тезмә фигылендә әлеге сүз процессуальлек төсмеренә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...кирәк Иран, Әфған, Һинд тарафларында сәүдә итмәк (كمتيا ادوس) мөмкин улачақдыр [б. 13]; Болғар халықлары Германия, Швеция, шимали Русйа, Сибирйа мәмләкәтләренә сәфәр идеб сәүдә қылырлар иде (ىديا راروليق ادوس) [б. 28]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ошбу қарйәдән кидеб сәүдә идеб (بوديا ادوس) тормақда улан бер сәүдәгәр... [Фәхретдин, 1903, б. 74]. Сату сүзенең кулланылышы Р. Фәхретдин әсәрләре өчен хас түгел. Биредә ул бер тапкыр "Әсма яки гамәл вә җәза" романында очраган сату-алу вакытында конструкциясендә генә очрады: ...иске болғар халқы арасында буның тиресе сату-алу wақытында (هدنتقو ولآ وتاص) қыйммәт иғтибары уларақ истиғмал иделенер иде [б. 15]. Тәфтиш сүзе аерым лексема буларак авторның "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ʻҗинаять эшен тикшерүʼ (беренче мисал) һәм ʻфәнни тикшеренүʼ (икенче мисал) мәгънәләрендә теркәлде: ...тәфтиш wақытында (هدنتقو شيتفت) аның икенче бер эше захир улмыш, ... [б. 35]; Зира ғыйлем тәфтиш сайәсендә (هدنس هياس شيتفت) артыр, ... [б. 93]. Шуның белән бергә әлеге сүз язучының әсәрләрендә ʻревизия ясауʼ мәгънәсендәге тәфтиш итү һәм ʻтикшерүʼ мәгънәсендәге тәфтиш қылу тезмә фигыльләре составында очрый. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Уқыған дәресләремне тәфтиш идәргә (اگرديا شيتفت) wә ихтисаб қылырға һичкемнең хақы улынмаз иде [б. 6]; ...wә бәғзылары мәхкәмә рәисе қадәр хәлемне тәфтиш қылалар иде (ىديا رل هليق شيتفت) [б. 23]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Шуның ичүн бу сүзне тәфтиш итмәк (كمتيا شيتفت) нийәте илә мелланың ханәсенә килде [б. 30]; ...аңлардан қалан әсәрләрне тәфтиш итмәкдә (هدكمتيا شيتفت)... [б. 50]. Мәхкәмә сүзен автор аның туры ʻҗинаять эшләрен, гражданнар арасындагы низагларны карап хөкем итә торган органʼ мәгънәсендә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...wә бәғзылары мәхкәмә рәисе қадәр (ردق ىسيﺌر همكحم) хәлемне тәфтиш қылалар иде [б. 23]; ...олуғ мәхкәмә хозурында (هدنروضح همكحم غولا) ғайебсез күстәрер ичүн... [б. 57]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Һәрбер йаза белмеш кемсә мәхкәмәләрә (هرل همكحم) ғариза йаза алмадығы, ... [б. 13]; Қартчық исә үз фикерейлә фәхешханә маҗарасы сәбәбендән Әсманың һәм мәхкәмәйә (هي همكحم) чақырылачағыны зан идеб, ... [б. 123]. Шул ук вакытта "Сәлимә яки гыйффәт" романында мәхкәмә сүзенең күплек сан формасы әлеге оешма урнашкан биналарны да атап килә: Ушандақ һәр төрле мәхкәмәләр (رل همكحم), бағчалар, тиатро, пассаж, биржа (сәүдәһанә), академи, дарелфөнүн, китабһанә, гостинный двор (кәрwансарай), Воскресенский урам ошбу бүлемдәдер [б. 3]. Алдагы автордан аермалы буларак Р. Фәхретдин әсәрләрендә хөкем сүзе түбәндәге мәгънәләрдә файдаланыла: 1) ʻкем яки нәрсә турында фикер, бәяләмә, карарʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ләкин бу кеби хөкем (مكح ىبك وب) һич туғры дәгел wә һич wақытда туғры уламаз [б. 39]; ...мазмунында улан сүз нә қадәр хикмәтле бер хөкемдер (ردمكح رب ىلتمكح) [б. 121]; 2) ханлар хөкеме сүзтезмәсендә ʻидарәʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...һәм татар нәселендән улған ханлар хөкеме (ىمكح رلناخ) астында тордықлары сәбәбендән, ... [б. 56]; 3) мал вә мәттағ хөкемендә конструкциясе составында ʻйогынтыʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Гәрчә парахудларның өченче дәрәҗәсенә урнашқан кемсәнәләр мал wә мәттағ хөкемендә (هدنمكح عاتم و لام) улдықларындан, ... [б. 31]; 4) ғадәт хөкеме гыйбарәсендә ʻмодаʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Җәй үткәрер ичүн дача (сайфийә)ләргә чықмақ бу соң заманларда бер ғадәт хөкеменә кердеге (هنيمكح تداع رب) мәгълүмдер [б. 43]. Шуның белән бергә "Әсма яки гамәл вә җәза" романында әлеге сүзнең образлы коннотация белән баетылып куллану очрагы да теркәлде: Һич үтермәз, бу хөкемсез йир (ري زسمكح) дәгел, қурықманыз!... [б. 47]. Хөкем итү, хөкем чықару, хөкем әйләү тезмә фигыльләре составында аның семантикасында ʻкем яки нәрсә турында фикер, бәяләмә, карарʼ мәгънәсе алгы планга чыга. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Русча белмәк ләзем идеге илә ошбу wақытда үз-үземә хөкем итдем (مدتيا مكح همزوا زوا) [б. 19]; ...аның исә сәүдә хақында артық сүзе улмаз, улса да, иғтибарға алыб, бер хөкем чықарырға йарамаз [б. 59]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...гел мөридләрең бөйлә бозық улачақларыны хөкем әйләмәк (كمليا مكح) дөрест улыр иде [б. 39]; ...хәтта ғақылсызлығы илә хөкем итделәр исә дә (هد هسيا رليدتيا مكح), [б. 110]. Адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган мал, нигъмәт, акча һ.б. төшенчәләрне белдерә торган абстракт мәгънәле сүзләр һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән мал, малдар бай, байлық, дәүләт, дәүләтле, фәқыйр, фәқыйрлек, милек, ақча, пара, хәзинә, хақ, сәрмайа, ниғмәт, сүзләре теркәлде. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) тупланган байлык, җыелган кыйммәтләр; 2) йорт хайваны, терлек; 3) сатыла торган әйбер, сатлык товар мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы мал сүзе [http:// suzlek.antat.ru/wordsR.php?txtW=мал&submit=Найти] М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында үзенең беренче туры мәгънәсендә кулланыла: Бөйлә мал хасил итмәк (كمتيا لصاح لام) туғры йул дәгел [б. 44]; ...мәсәлән, кешене әнҗедәрләр, ғайренең малына (هنلام كنيريع) әл узатыб, харам йейәрләр [б. 49]. Мануфактура малыйла сүзтезмәсе составында ул өченче мәгънәне белдереп килә: Йуқарыда йаздығымыз йәтим Мохтар хазырда Тифлисдә мануфактура малыйла (هليلام هروتقافونام) төҗҗар wә сахибе әмләк улыб... [б. 70]. Әлеге сүз нигезендә барлыкка килгән малдар лексик берәмлеге кешенең ул белдереп килгән төшенчәгә мөнәсәбәттә матди торышы белән бәйле сыйфатын ачыклап килә: Алтын уқа илә йарашдырылмыш тақйасы wә алтын сәғатләре малдар (رادلام) wә олуғ бәкләрдән идегенә бер дәлил кеби күрелерләр иде [б. 29]. Шуның белән әсәрдә үзендә 1) күп күләмдә тупланган малмөлкәт, милек, кыйммәтләр, акча; 2) җитешлек, муллык, иркенчелек; киресе: ярлылык, мохтаҗлык; 3) мәгънәви, рухи кыйммәте булган нәрсәләр җыелмасы; 4) берәр нәрсәнең күп микъдарда, санда булуы; 5) бар булган запас, ресурс; 6) күптөрлелек, күпьяклылык; эчтәлеклелек; 7) нәрсәнең дә булса өстенлекле, кыйммәтле ягы мәгънәләрен туплаган байлық сүзе дә [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 384] теркәлде. Автор аны беренче мәгънәсендә куллана: Бу йәшдән кәскинлек wә әрсезлек илә байлық (قلياب) эзләсәң, бәлки табарсын, ... [б. 33]. Аның нигезендә яткан бай лексемасы кешенең әлеге төшенчәгә мөнәсәбәттә матди торышы белән бәйле сыйфатын ачыклап килә: ...аның назарында бай wә фәқыйр (ريقف و ىاب) мөсәwи иде [б. 14]; Бу ханәдә тормақ ичүн хақы бераз артық алынса да, ханәнең аш wә йәмәкнең тәмизлеге йахшы wә байырақ кешеләрне (ىنرليشك قارياب و ىشحي) җәлеб идәр иде [б. 9]. Әсәрдә бу лексема алга таба бай улу (булу), байу фигыльләрендә урын алып процессуальлек төсмеренә ия була: Анҗақ бер морадым вар, бай улмақ (قملوا ىاب) истәрмен [б. 32]; Сәңа бай булмақ (قملوب ىاب) мөм киндер [б. 33]; Йулда байымақ (قموياب) хақында фикерләнер иде [б. 33]. Романда ʻбайлык, мал-мөлкәтʼ мәгънәсендә аерым очракларда дәүләт сүзе дә кулланыла: Ғаскәрлекдән қуртулдың, дәүләт чуқ (قوچ تلود), атаң-анаң қарт [б. 13]. Аның нигезендә барлыкка килгән дәүләтле лексик берәмлеген автор малдар, бай сыйфатларының синонимы буларак файдалана: ...бундай дәүләтле кийәүгә (اكوايك ولتلود ىادنوب) малик улмақ бийүк бәхетдер [б. 13]. ʻКемнең дә булса карамагындагы әйберләр, тупланган малмөлкәт; җыелган кыйммәтләрʼ мәгънәсендәге милек сүзе әсәрдә, нигездә, әлеге мәгънәдә кулланыла, аерым очракларда ул гомумән байлык төшенчәсен белдереп килә: Ике қадын асрамаға сәнең милкең (كنكلم) вармы? [б. 11], Милкең (كنكلم) wә ғадәләтең улмайыб ике қадын алсаң, ... [б. 11]; Бән милек (كلم) эзләмәдем, ғыйлем эзләдем [б. 33]. Романда мал, байлық, милек сүзләренең антонимы булып фәқыйрлек сүзе килә. Автор аны образлы һәм иҗтимагый коннотацияләргә баетып куллана: ...кәндесечүн бер кемсә сурмақдан бер қапы ачса, Алла хәзрәтләре ачар аңа фәқыйрлекдән (ندكلريقف) йитмеш қапы [б. 17]; Чүнкә дин қардәш соранмақ илә фәқыйрлек бәласенә (هنسلاب كلريقف) грифтар улмасын дийү... [б. 30]. Аның нигезендә яткан фәқыйр лексемасы үзенең туры мәгънәсендә кулланылып, кешеләрнең ярлылык төшенчәсенә мөнәсәбәттә матди тормышлары белән бәйле сыйфатын ачыклап килә: Бән исә ислам қардәшемнең фәқыйр улмасыны (ىنس هملوا ريقف) һич истәмәзмен [б. 17]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) сату-алуда әйберләрнең кыйммәтен билгели торган һәм, түләү чарасы буларак, дәүләт тарафыннан чыгарылган кәгазь һәм металл билгеләр; 2) әйберләрне алмашканда гомуми эквивалент вазифасын башкара торган махсус товар; 3) капитал, байлык, тупланган мал; 4) кадерле нәрсә мәгънәләре теркәлгән ақча сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 112] М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында, нигездә, үзенең өченче мәгънәсендә кулланыла: Әлбәттә, ақча илә дә (هد هليا هچقا) әбәди шөһрәт қазанмақ мөмкин, ... [б. 32]; ...шөйлә һәр көн бер-ике сум гизлисен дә, ақча да қазаныла (هلونازق هد هچقآ) [б. 44]; Бу қарара бинаән, дустлар иғанә дәфтәре йасаб ақча тупладылар (رليدلپوت هچقآ) [б. 61]. Йегерме-утыз манит ақча, илле манит ақча, иғанә ақча, мәғашлық ақча сүзтезмәләрендә әлеге мәгънә акчаның суммасы һәм тотылу максатларына мөнәсәбәттә конкретлаштырылып кителә. Биредә авторның әлеге сүзгә мөнәсәбәттә рус теленнән кергән манит лексик берәмлеген дә файдалануы күзәтелә: Йегерме-утыз манит ақча (هچقا تينام زوتوا ىمركي) эш башламақ ичүн бән дә вирер идем, - диде Әбүзәр бәк [б. 33]; Хәтта ки, иғанә ақча (هچقا هناغا) тәмам җәмиғ иделдекдән соңра, ... [б. 62]; Wә мәдрәсә шәкердләренә кесәсендән мәғашлық ақча (هچقا قلشاعم) әйләде [б. 70]. Моннан тыш әсәрдә ʻкапитал, байлык, тупланган малʼ мәгънәсендә фарсы асыллы сәрмайа сүзе дә кулланыла: Буныңчүн инглиз мәқале вар ки, wақыт сәрмайадыр (رد هيامرس). Сәрмайаны (ىن هيامرس) бушқа исраф харамдыр [б. 65]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) милек, байлык, мөлкәт; кинәт килгән кунакны сыйларга дип яшереп куелган тәм-том, булган запас; 2) яшерелгән кыйммәтле әйберләр, акча; табигый байлыклар; 3) мәдәни һәм рухи байлыклар мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы хәзинә сүзе [http://suzlek.antat.ru/wordsR.php?txtW=хәзинә&submit=Найти] язучының әсәрендә ʻдәүләт казнасыʼ мәгънәсендә теркәлде: Менлалара хәзинәдән (ند هنيزح) мәғаш чықмазмы икән? [б. 41]. Гарәп асыллы хақ сүзе чыганакта ʻәйберне, мөлкәтне сатып алу өчен билгеләнгән акча суммасы, бәяʼ һәм ʻэш өчен түләү, хезмәт хакыʼ мәгънәләрендә кулланыла: ...тупрағыны wә йирене иҗарәйә учуз хақ (قح زوچوا) илә алмақ мөмкин [б. 12]; Айлық хақны (ىنقح قليآ) инде сөйләмә [б. 44]. Мал һәм малдар сүзләре З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" (1890) романында гына очрый. Биредә алдагы автордагы кебек үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылалар: ...ришwәт wә риба тариқыйла мал қазаныб (بونازق لام), ... [б. 2]; ...шимдики хәлдә башқа имамлара нисбәтән малдар бер уғлан (نلاغوا رب رادلام) улыб, ике хатына зәүҗ wә биш балайа атадыр [б. 2]. Язучының шул ук әсәрендә аларның синонимнары байлық, дәүләт, дәүләтле лексемалары да теркәлде: Алла кийем wә байлық (قلياب) вирсен, соңра мәсҗедеңезә wә намазыңыза варырмыз [б. 3]; Хайр, баланың атасы йахшы дәүләтле кеше (ىشك ولتلود ىشحي) [б. 21]; Маһруйның ике баласындан, әнкәсендән wә зәүжендән, дәүләт wә рәхәт (تحار و تلود), әқриба wә дустларындан ифтирақ - айырылыб wә қатилә улыб, ... [б. 23]. Шул ук вакытта автор байлық һәм дәүләт сүзләрен мәгънәләре ягыннан аерып, икесен бер контекстта куллана: Җиһангирнең дәүләт wә байлығына (هنغلياب و تلود) олуғ ноқсан килде [б. 12]. Милек сүзе ʻкемнең дә булса карамагындагы әйберләр, тупланган мал-мөлкәт; җыелган кыйммәтләрʼ мәгънәсендә язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында гына очрый: йәнә бер-ике айдан соңра Әхмәди байның қызы илә йөз мең ақчасы Мусаның милкендә (هدنكلم ككننىسوم) улыр иде. Шимди исә бер-ике ай эчендә бәнем милкемә (همكلم منب) керәчәк [б. 48]. Фәқыйр сүзе үзенең туры мәгънәсендә "Гөнаһе кәбаир" романында кулланыла: Мәсҗедә килән җәмәғат арасында нәдән исә дә, ғайәт фәқыйр кемсәнәләр дә (هد رل هنسمك ريقف تياغ) күбдер [б. 3]; ...әмма шундалайын фәқыйр шәкердләрә (هرلدركاش ريقف) йәки башқа әмердә мохтаҗ wә йәрдәм ләзем уланлара... [б. 10]. Алдагы автордан аермалы буларак, З. Бигиевнең әсәрләрендә ақча сүзе ʻсату-алуда әйберләрнең кыйммәтен билгели торган һәм, түләү чарасы буларак, дәүләт тарафыннан чыгарылган кәгазь һәм металл билгеләрʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Хадим: "Әүwәл ақча (هچقآ) виреңез, йухса оныдырсыз", - дийәдер [б. 47]; ...диб, кесәсендән бер уч көмеш ақча (هچقآ شومك) чығарадыр [б. 47]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Бу хат берлән йөз сум көмеш ақча (هچقآ شمك موص زوي) йибәрәмез [б. 17]; Хәзердә һичбер қайдан ақча алыр җирем (مريج رولآ هچقآ) йуқ [б. 21]; Ақча вирми (ىمريو هچقآ) чарасы улмас, атасы кем, бай кешеме? [б. 21]. "Гөнаһе кәбаир" романында автор әлеге сүзне образлы гыйбарәләр составында да файдалана: Шушы хатынның да зәүҗе тиҗарәт хезмәтейлә wә ақча дәрдейлә (هليدرد هچقآ) йәш хатынны қалдырыб, Сибирйа тарафына кидмеш [б. 37]. Хақ сүзе язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ʻэш өчен түләү, хезмәт хакыʼ мәгънәсендә кулланыла: ...номерләрдә улан мөсафирләрә хезмәт қылмақ өчен мәгълүмеңез сыщик Иванов ун сум көмеш айлық хақ илә (هليا قح قليآ) хадим улмыш [б. 53]; Бик йахшы, сезне алыб варырмын, сез белгән кеше, бунда күбме хақ аласыз (زسلاآ قح ومبوك)? [б. 55]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә мал сүзе ʻтупланган байлык, җыелган кыйммәтләрʼ мәгънәсендә килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу бабаларымыз мал табарға (هغرابات لام) белдекләре кеби, сарыф идәчәк урынларны гүзәл белерләр иде [б. 11]; ...тиатроларда улған актрисалар ризалығы алыр ичүн мирас малны (ىنلام ثاريم) сарыф идеб тәмам итмәк; ... [б. 25]; "Әсма яки гамәл вә җәза" (1903): ...кәнде малыны (ىنلام ىدنك) кешейә вирмәз, кеше малына (هنلام ىشك) күз дөшермәз, ... [б. 46]; Бу белүе сәбәбендән күб мал табмыш (شمبات لام بوك)... [б. 64]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында әлеге сүз һәм аның күплек сан формасы контекстка бәйле рәвештә ʻсатыла торган әйбер, сатлык товарʼ мәгънәсен дә белдереп килә: ...ул тараф малларыны (ىنرللام فرط لوا) Оренбург, Троицкий, Семипалат, Петропавел, Қазан, Нижний Новгород базарларына китереб ақтарырлар иде [б. 11]; ...аршинлы маллар (رللام ىلنيشرآ) (сукно wә ситса һәм йаулық, шәл, шарф) илә һәм сәүдәләре вардыр [б. 60]. Шул ук вакытта "Әсма яки гамәл вә җәза" романында автор әлеге сүзне билгеле бер гыйбарәләр составында образлы коннотацияләргә баетып файдалана: Хатынсыз мал (لام زسنوتاخ) кирәк улса, Хикмәт хаҗи қызыны, wә малсыз хатын (نوتاخ زسلام) кирәк улса, Сөләйман хәзрәт қызыны алырсың! [б. 18]; ...йилдән килмеш маллар (رللام شملك ندليي) һәм даwылға китде [б. 65]. Байлық сүзен автор, нигездә, ʻкүп күләмдә тупланган мал-мөлкәт, милек, кыйммәтләр, акчаʼ мәгънәсендә куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Атамдан қалган байлық (قلياب ناغلاق ندماتآ) бәнем бер йалғызыма йитешәчәк иде [б. 7]; Ничә фәқыйр фамилияләр бунлар күләгәсендә байлық (قلياب) хасыйл итделәр; ... [б. 12]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә бер бала уқытуға сарыф иделгән байлық (قلياب ناكلديا فرص هغوتوقوا لااب رب) wә иҗтихад илә өч бала уқытмақ мөмкиндер, ... [б. 7]; ...йалңыз атасының байлығыны (ىنغلياب كنيساتآ) тикшереб, ... [б. 11]. Шул ук вакытта "Сәлимә яки гыйффәт" романында ул ʻҗитешлек, муллык, иркенчелек; киресе: ярлылык, мохтаҗлыкʼ мәгънәсендә теркәлде: Чөнки җәмғыйәт эчендә улған халықлар, байлық (قلياب), йарлылықда тигез улмадықлары кеби, ... [б. 10]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында әлеге сүз образлы һәм иҗтимагый коннотацияләргә баетылып файдаланыла: Сәламәтлек иң зур байлық (قلياب روز كا كلتملاس) улдығы хәлдә күзә күренмийур [б. 70]; ...бунлар сәбәбендән милләтең байлығы (ىغلياب كتلم) йаз көне қары кеби эрер кидәр [б. 95]. Аның нигезендә яткан бай лексемасын язучы аерым кешеләргә карата гына түгел, ә бәлки гаилә, милләт кебек социаль категорияләргә мөнәсәбәттә дә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Аналар, нә қадәр бай wә йәки олуғ кешеләрнең (ڭنرليشك غولا هكاي و ىاب ردق هن) қызлары wә хатынлары улырлар исә дә, ... [б. 65]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу хатынларның бөйлә бәһале кийемләре бай ғаилә (هلﺌاع ىاب) wә кибар фамилиясенә мәнсеб улачақларыны белдерсә дә, ... [б. 60]; Бунлар исә милләтең бай булмақына (هنقملوب ىاب), [б. 94]. Милек сүзе язучы әсәрләрендә ʻкемнең дә булса карамагындагы әйберләр, тупланган мал-мөлкәт; җыелган кыйммәтләрʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Тапқан маллары җөмлә әхле исламның уртақ милекләре (ىرلكلم قاتروا) хисаб иделенер иде [б. 11]; ...хисабсыз милекләрне wә сәүдәханәләрне идарә идәрлек бер кемсәнә улмадығы имеш [б. 34]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...мәзкүр уғылларыны һәм бөтен милекдән (ندكلم نوتب) қуыб чықармыш иде [б. 16]; ...әлхасыйл, милекләрендә (هدنرلكلم) нә бар исә, шунларың җөмләсе бер йиргә җыйылыб хисаб иделдегендә, ... [б. 98]. Әлеге мәгънәне "Әсма яки гамәл вә җәза" романында хәзинә сүзе дә белдереп килә: ...йәки Ғаббас мелланың дәүләте хәзинәсендә (هدنس هنيزخ تلود 'كنلام سابع) бер-ике бең ақчасы қалмыш улса иде, ... [б. 46]; ...шәкердең һәм хәзинәсендә (هدنس هنيزخ مه كدرگاش) сәрмайасе аз иде [б. 53]. Шул ук әсәрдә ул билгеле бер контекстта образлы коннотация белән баетылып кулланыла: Хәлбуки җәнабе Аллаһың фаиз wә рәхмәт хәзинәсе (ىس هنيزج تمحر و ضيف كهللا بانج) бер қатрә улсын кимегәне йуқдыр [б. 111]. Дәүләт һәм дәүләтле сүзләре авторның "Әсма яки гамәл вә җәза" романында үзләренең туры мәгънәләрендә теркәлде: Ғайшә абыстай әгәр дә дәүләтле кемсә (هسميك ىلتلود) қызы улса иде, ... [б. 11]; Дөньяда бу қадәр дәүләтә (هتلود ردق وب) ирешдегем хәлдә, ... [б. 106]. Фәқыйрлек сүзен автор туры мәгънәсендә, аерым очракларда иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: соңра фәқыйрлек илә (هليا كلريقف) көн уздырмақ башқортлара ғадәт улмышдыр [б. 56]; "Әсма яки гамәл вә җәза" (1903): Әхле исламың фәқыйрлек (كلريقف), ғыйлме мәгърифәт бабында улан түбәнлекләренә улан җөмлә сәбәбе, ... [б. 52]; Абыстай да ике баласыйла фәқыйрлек дөньясына (هنسايند كلريقف) дөшеб қалды!... [б. 99]. Аның нигезендә яткан фәқыйр лексемасын ул шулай ук туры мәгъ нәсендә, ләкин аерым кешеләргә мөнәсәбәттә генә түгел, ә бәлки гаилә, халык кебек иҗтимагый төшенчәләрне белдерүче фамилия, йорт, халық сүзләре белән бергә куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйф фәт" романында: Ничә фәқыйр фамилияләр (رل هيليماف ريقف) бунлар күләгәсендә байлық хасыйл итделәр; ... [б. 12]; ...иң фәқыйр бер йортға (هغ تروي رب ريقف ڭا) хуҗа wә ана улыб, ... [б. 74]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Қашки фәқыйр бер адәмә (همدآ رب ريقف) вармыш ула идем, ... [б. 72]; Бу аwыл халқы элек заманда ғайәт дә фәқыйр (ريقف), йыртқыч, усал, йалқау халықлар иде [б. 81]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның фәкыйрьлек төшенчәсенә бәйле рәвештә аерым бер социаль катлам вәкиле атамасы буларак кулланылыш очрагы да теркәлде: Фәқыйр исә (هسيا ريقف) иман wә ислам нәдән ғыйбарәт идегене гүзәл белмәкдә, ... [б. 100]. Ақча сүзе язучы әсәрләрендә, нигездә, ʻсату-алуда әйберләрнең кыйммәтен билгели торган һәм, түләү чарасы буларак, дәүләт тарафыннан чыгарылган кәгазь һәм металл билгеләрʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу сәфәрдә йанымызда қыйммәт wә бәһалы нәрсәләремез wә берқадәр ақчамыз (زم هچقآ ردق رب) һәм вар, ... [б. 37]; Қабер мөҗаwирләренә wә нәзер һәм садақа ашаучыларына вирер ичүн йөкләб варған ақчаң илә (هليا ڭ هچقآ) берәр балаға ғыйлем тәхсил итдерер исәң, ... [б. 49]. Шуның белән бергә "Әсма яки гамәл вә җәза" романында әлеге сүзнең тәңкә һәм рус теленнән килеп кергән капик һәм рублә лексик берәмлекләре белән бергә файдалану очраклары да теркәлде. Бу очракта аның семантикасы билгелелек мәгънә төсмерләре белән баетыла: ...һәр икесенә йөзәр тәңкә ақча (هچقآ هكنت رزوي) табыб виреб, ... [б. 16]; Мәсҗед алдында улан деләнчеләрә йарым капик бақыр ақча (هچقآ رقاب كپاك موراي) вирмәклә... [б. 67]; ...Қазан шәһәрендә банкадан илле бең рублә ақча (هچقآ هلبور كيب ىلليا) алыб чықмыш улдығындан дүрт-биш сәғат соң, ... [б. 103]. Шул ук вакытта "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ʻкапитал, байлык, тупланган малʼ мәгънәсендә фарсы асыллы пара сүзе дә теркәлде: Әмма мөғаллим исә җөмлә парасыны (ىنس هراپ هلمج) китаб wә җәридә ичүн сарыф идеб, ... [б. 98]. Шуның белән бергә язучы әсәрләрендә әлеге мәгънәдә фарсы асыллы сәрмайа сүзе кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Олуғ сәрмайа сайәсендә (هدنس هياس هيامرس غولا) аз файда алыб сатмақ илә күб табыш күрмәк ысулыны белделәр [б. 60]; Шу сәбәбдән Ғали бай йә сәрмайасыны (ىنس هيامرس) тәләф wә заиғ қылыр, ... [б. 61]; "Әсма яки гамәл вә җәза" (1903): ...шәкердең һәм хәзинәсендә сәрмайасы (ىس هيامرس) аз иде [б. 53]. Бу мәгънә "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән сәрмайалы лексик берәмлегендә дә чагылыш таба: Шуның ичүн олуғ wә бай сәрмайалы ширкәтләр илә (هليا رلتكرش ىل هيامرس ىاب و غولا) мөхарәбә идәргә... [б. 60]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә сәрмайа сүзенең образлы коннотацияләрг ә баетылып кулланылуы да күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу делләрне белмәк олуғ сәрмайадыр (رد هيامرس غولا) [б. 13]; Сәлимә туташ илә улған сүзләрнең хәзинәсе wә бәхәсләрнең сәрмайасы (ىس هيامرس ڭنرلثحب و ىس هنيزخ ڭنرلزوس) бетмәк wә төкәнмәк ихтималы йуқ иде [б. 50]; "Әсма яки гамәл вә җәза" (1903): ...wә йәшенең дә бераз күбрәк улмасы, ғайбәтене сөйләүчеләр ичүн бийүк бер сәрмайа иде (ىديا هيامرس رب كزيب نوچيا رليچولايوس ىنتبيغ) [б. 92]. Хақ сүзе авторның "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ʻэш өчен түләү, хезмәт хакыʼ мәгънәсендә теркәлде: Қыш көнләрендә хақ илә (هليا قح) җеб wә йон эрләрләр, ... [б. 74]; Бу кечкенә wә йартысы йир астында улан бинаға һәр айда қырық тийен хақ (قح نيت قرق) вирерләр иде [б. 74]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам ителүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең, нигездә, гарәп-фарсы һәм төрки-татар асыллы лексик берәмлекләр, аерым очракларда рус теленнән кергән сүзләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Шул ук вакытта авторлар аларны контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. 3.2.5. "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән ғаләм, җиһан, wақыт, заман, замана, сәғат, дақиқа, санийә, таң, сабах, иртә, көн, кич, ахшам, кичә, төн, тәүлек, һәфтә, ай, йыл, сәнә, ғасыр, озақ, ырақ, йырақ, йақын, чақрым сүзләре теркәлде. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) фәлсәфи яктан караганда, материя яшәешенең объектив формасы; 2) яшәешнең гасыр, ел, тәүлек, сәгать, минут һ.б. белән исәпләнгән дәвамлы аралык кисеме, мизгеле һәм аларның бер-бер артлы алмашыну процессы; 3) яшәеш дәвамлылыгын үлчәү берәмлеге; 4) берәр эш, вакыйга белән бәйле чак; нинди дә булса күренеш, хәрәкәт, эшчәнлек өстенлек иткән заман; 5) берәр нәрсә эшләр өчен мөмкинлек биргән уңайлы чак, момент, мизгел; форсат, җай, очрак; 6) кешелек җәмгыятендә, ниндидер дәүләт, халык яки аерым кеше тормышындагы билгеле бер мөһим чор, дәвер; 7) елның, тәүлекнең билгеле бер өлеше; 8) берәр эш, шөгыль, гамәл өчен билгеләнгән срок; 9) төп эштән тыш, башка төрле шөгыльгә бирелгән буш ара; 10) елның берәр эш өчен уңайлы чагы, нинди дә булса эш өсте; сезон; 11) гомер, гомернең бер өлеше; 12) хат, документ, шигырь, хикәя һ.б.ш.ларның язылу, иҗат ителү моментын күрсәткән билге; тутыру көне; дата мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы wақыт сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 663] М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында түбәндәге мәгънәләрдә кулланыла: 1) ʻфәлсәфи яктан караганда, материя яшәешенең объектив формасыʼ мәгънәсендә: Ахры, менлалара wақыт (تقو) бәһале шәй дәгел. Сән бел ки, wақыт (تقو) пәк қыйммәтле шәйдер. Wақытны (ىنتقو) бушқа сарыф йарамаз [б. 64]; 2) ʻяшәешнең гасыр, ел, тәүлек, сәгать, минут һ.б. белән исәпләнгән дәвамлы аралык кисеме, мизгеле һәм аларның бер-бер артлы алмашыну процессыʼ мәгънәсендә: Хөкүмәт улмаса иде, бән бу wақыт (تقو وب) һич йула чықмаз идем [б. 8]; Шәһәрә вардығы wақыт (تقو ىغيدراو هرهش) Ғаббас ағайа төшәр иде... [б. 19]; Әмма шул wақыт (تقو لوش) ике йәшнең морадларына ғақес Ғали бай Җаватовдан башкодалар килде [б. 36]. Әлеге мәгънәдә әсәрдә заман сүзе дә теркәлде: Атны сарай астында йәрләшдергән заманда (هدنامز ناكردشلري) менланың күзенә бер күренеш раст кәлде [б. 9]. Алга таба бу мәгънә wақыт һәм заман сүзләренең күплек сан формасында чагылыш таба: Хикәйәмез йақындағы кичмеш заманлара (هرلنامظ شمچك ىغادنيقي) мөтәғалиқдер. Қыш йақынлашан wақытлар (رلتقو) [б. 4]; Ғаҗәибдер ки, әүwәл wақытларда (هدرلتقو لوا) менламыз қызы кәчеб кидәндә күрсә дә, бик шад улыр иде, ... [б. 21]; 3) ʻяшәеш дәвамлылыгын үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә: Қач wақытл ар (رلتقو چاق) хыйалымда сәнең җәмаләтең тәхәйел улыныр [б. 24]; Бу өч дуст сүзләшә-сүзләшә чуқ wақыт (تقو قوچ) утырдылар [б. 33]. Әлеге мәгънәдә әсәрдә заман сүзе дә кулланыла: Әрсезлек wә кискенлек илә һәр көн берәр капик тапсаң да, заман кичмәсейлә (هليس همچك نامز) баймамақ мөхәлдер [б. 33]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) тәүлекнең егерме дүрттән бер өлешенә тигез булган, алтмыш минут тәшкил иткән вакыт үлчәү берәмлеге; 2) тәүлек эчендәге вакытны үлчәү приборы; 3) тәүлек башыннан яки көн уртасыннан башлап исәпләнә торган, алтмышар минутлап бүленгән тәүлек аралыгы; 4) тәүлекнең билгеле өлеше, вакыт арасы һ.б. мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы сәғат сүзен [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 1979, б. 707] автор, нигездә, беренче мәгъ нәсендә куллана: Бундан бөйлә машина килмәздән бер сәғат әүwәл (لو ا تعاس رب) тулы мәүқиф татар иде [б. 41]; Йарым сәғат кичәр-кичмәз (زمچك رچك تعاس موراي)... [б. 67]. Әлеге мәгънә бу сүз нигезендә барлыкка килгән сәғатлек лексемасында да чагылыш таба: Нундан вали утыран шәһәрә анҗақ ике-өч сәғатлек (كلتعاس چوا ىكيا) йулдыр, ... [б. 7]. Аерым очракларда бу мәгънәдә килгән сәғат сүзе автор тарафыннан образлы коннотацияләр белән баетыла: ...манет қадәр ақчаларыны чықартмақ ичүн анлар илә сәғат қадәр (ردق تعاس) сүзләшмәк кирәк [б. 62]. Шул ук вакытта әсәрдә әсәрдә әлеге сүзнең ʻвакытʼ (беренче мисал) һәм ʻтәүлекнең билгеле бер өлешеʼ (икенче мисал) мәгънәләрендә кулланылу очраклары да теркәлде: Сәғат күб икән (ناكيا بوك تعاس), бәңа мәктүб йазмақ кирәк [б. 23]; Көндез дүрт сәғатләр (رلتعاس ترود زودنوك) вар иде [б. 53]. Гарәп асыллы дақиқа сүзе "Хисаметдин менла" романында, нигездә, ʻсәгәтнең алтмыштан бер өлешенә тигез булган, алтмыш секунд тәшкил иткән вакыт үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә файдаланыла: Бер-ике дақиқадан соңра (هركص ند هقيقد ىكيا رب) морадына наил улды [б. 10]; Wә берничә дақиқадан соңра (هركص ند هقيقد هچين رب) халқа белдермәйеб, ... [б. 20]. ʻКөннең иртәнге вакытыʼ мәгънәсендәге таң, сабах, иртә сүзләре романда чиратлаштырып кулланылалар: Хәнифә ханым йарын таң илә (هليا كنات) бағчада сарайдан йегерме бишенче қазық төбендә таш астында бер ғаҗәиб шәй табарсыз [б. 21]; Ниһайәт интизар улынан икенче көн иртә (هتريا نوك ىچنكيا) улды [б. 25]; Чүнкә менла иртәгә сабахда (هد حابص) шәһәрә киләҗәгене тәхсис әйләмеш иде [б. 36]. Шул ук вакытта иртә сүзе рәвеш мәгънәсендә дә теркәлде: Сән қайда болай бик иртә (هتريا كيب) барасын тутай? [б. 51]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) тәүлекнең кояш чыкканнан алып кояш батканга кадәрге табигый якты өлеше; киресе: төн; 2) тәүлек, 24 сәгать вакыт арасы; 3) айның, атнаның, ел фасылының бер тәүлеге; календарь дата; 4) күпл. чикләре бик үк төгәл булмаган, билгеле бер вакыт арасы; 5) кояш, кояш яктылыгы мәгънәләре теркәлгән көн сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 428- 429] әсәрдә түбәндәге мәгънәләрдә файдаланыла: 1) ʻтәүлекнең кояш чыкканнан алып кояш батканга кадәрге табигый якты өлешеʼ мәгънәсендә: Қарынына итагәтле гаwам кеше уруҗ wақытында ничек көннең (كننوك) кичмәсене көтәдер, шөйлә менламыз да көннең тиз кичмәсене эстәр иде [б. 25]; 2) ʻтәүлекʼ мәгънәсендә: Бу бер көн (وك رب وب) менлайа бик озын күренде [б. 25]; Ғақыйбәт әл-әмер туй маҗараларындан бер көн соңра (هركص نوك رب) Хисаметдин менла аwыллардан Нунға қайтды [б. 63]. Әлеге мәгънә сүзнең күплек сан формасында да саклана: Ничә көнләр (رلنوك هچن) көтәмен! [б. 55]; Ун көнләр кичдегендән соңра (هركص ندكدچك رلنوك نوا), фән китаблары почта илә килде [б. 63]; 3) ʻайның, атнаның, ел фасылының бер тәүлегеʼ мәгънәсендә: Бу көн инде шинбә көн (نوك هبنش) улды, йитешмәсә, бән һәлак улдым [б. 55]; 4) күплек сан формасында ʻчикләре бик үк төгәл булмаган, билгеле бер вакыт арасыʼ мәгънәсендә: Чүнкә Бикбулат менла бәне Сибғатулла әфәндегә сурмаға бу көнләрдә (هدرلنوك وب) килмеш иде [б. 37]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) тәүлекнең кояш баеганнан соңгы өлеше, кич, ахшам; 2) гадәттә, кичен, төнен уздырыла торган тантаналы мәҗлес яисә бәйрәм; 3) төн, тәүлекнең дөм караңгы вакыты һ.б. мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы кичә сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 292] әсәрдә өченче мәгънәсендә файдаланыла: Қач кичә (هچيك چاق) уйқумда сән мөқатдәсәи күрмәкдәйем! [б. 24]; Менла белер иде ки, Хәнифә туташ бу кичә (هچيك وب) җаwаб қуйачақ [б. 38]; Чықдығы wақыт бер қараңғы кичә (هچيك وغكارق رب) иде [б. 56]. Әлеге мәгънәдә әсәрдә төн сүзе дә теркәлде: Ғақыйбәт әл-әмер йарты төнләр улды (ىدلوا رلنوت ىتراي) [б. 56]. Төрки-татар асыллы кич сүзен автор ʻтәүлекнең көн белән төн арасындагы бер мәле, караңгы төшә башлаган вакытʼ мәгънәсендә куллана: Бер кемсә хәләл кәсеб қылмақындан арыб кич үткәрсә (هسراكتوا چيك), wәҗеб булыр аңа җәннәт [б. 23]; Чүнкә ақча ичүн бәлки ничә кич (چيك هچن) йоқланылмай [б. 44]; Бән дә сәйер ичүн түбән очқа чықдым, кич (چيك) җан сықылыб үтде [б. 51]. Фарсы асыллы ахшам сүзе әсәрдә ʻкичке эңгер-меңгер вакытʼ мәгъ нәсен белдереп килә: Ғаббас ағаның мөсафирханәсендә улдығымыздан өч көн соңра ахшам wақыты (ىتقو ماشحا) [б. 12]; Ирем дүнке көн ахшамдан (ندماشحا) байға туй хазырлашырға китде [б. 51]. ʻБер дүшәмбедән алып икенче дүшәмбегә кадәр исәпләнә торган, җиде тәүлеккә тигез булган вакыт аралыгыʼ мәгънәсендәге атна сүзенең [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 247] синонимы булган фарсы асыллы һәфтә сүзе әсәрдә ʻнинди дә булса бер көннән алып исәпләгәндә 7 тәүлеккә тигез булган вакыт үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсен белдереп килә: ...ишан хәзрәтләре Ғаббас ағада берәр һәфтә қадәр (ردق هتفه رارب) зыйафәт итде [б. 50]; Бер һәфтәдән соңра (هركص ند هتفه رب) Нунда Хисаметдин менланың әвендә туй мәҗлесе иҗра қылынды [б. 69]. Ай сүзе романда ʻкалендарь елның бер ае чамасындагы вакыт арасыʼ мәгънәсендә теркәлде: Сөйлә, күпме айда (هديآ) табасын [б. 44]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) Җирнең Кояш тирәсендә бер кат әйләнеп чыгуына тигез вакыт үлчәү берәмлеге; 2) нинди дә булса көннән алып исәпләнгән 12 ай вакыт арасы; 3) нинди дә булса эшләр, укулар циклы башкарыла торган вакыт арасы; 4) берәр нәрсәнең вакыты, срогы; 5) күпл. берничә елны эченә алган вакыйгаларны берләштергән, аерымланып торган вакыт арасы, чор; 6) озак вакыт, озын бер чор һ.б. мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы йыл сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 225] әсәрдә үзенең икенче мәгънәсендә файдаланыла: Ике йыл бундан мөқаддәм (مدقم ندنب لي ىكيا) менла Хисаметдин Ғосманлы йирендән тәхсиле ғыйлем илә wатаны Нуна қайтды [б. 3]; Әмма ике йыл кичмәйеб (بويمچك ليي ىكيا), Хисаметдин менла әмлағыны сатыб, Қафқаза Тифлис шәһәренә күчде [б. 70]. Публицистик чигенешләрдә аның ʻозак вакыт, озын бер чорʼ мәгъ нәсен белдереп килә торган күплек сан формасының иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланылуы күзәтелә: Бең йыллар кичде (ىدچك رللي كيب), татар милләте зыйаланмады да, ... Бең йыллара (هرللي كيب) бақманыз, бу wақытдан зыйаланмаға таләбемез уйғанса, заман кичмәсийлә без дә мәгълүматлы улырмыз, ләкин бең йыллар кичде (ىدچك رللي كيب) дәйү йоқламаға дәwам итсәк, бең дәгел йәнә милиун йыллар кичәҗәк (رللي نويلم) wә без искечә дәрйайе наданийәтдә қалырмыз... [б. 46]. Аның гарәп асыллы синонимы сәнә сүзе чыганакта шулай ук ʻнинди дә булса көннән алып исәпләнгән 12 ай вакыт арасыʼ мәгънәсендә файдаланыла: ...чүнкә ике сәнә зарфында (هدنفرظ هنس ىكيا) йазы йазмақ, хат танымақ, ғыйлме хисаб, ғыйлме хәл балаларына үгрәтде [б. 3]; Берәр сәнә (هنس رارب) ғашыйқлар Нун аwылында зәwық wә ғашрәт идеб тордылар [б. 70]. Йақын сүзе әсәрдә ʻерак булмаган, еракта урнашмаганʼ ә аның антонимы ырақ сүзе ʻзур ара белән аерылган, озак үтелгән, якын булмаганʼ мәгънәсендә теркәлде: Анчақ йақында (هدنيقي) күчүк бер су черелдәб ақыйур [б. 37]; Йәш қыз ырақда (هدقاريا) бер қара шәй хәрәкәт итде кеби күреб, күңленә қурқу дөшде [б. 38]. Ләкин күпчелек очракта автор, ʻерак булмаган, еракта урнашмаганʼ мәгънәсен белдерү өчен, алда телгә алынган ырақ һәм аның синонимы озақ сүзләре нигезендә формалашкан озақ дәгел, ырақ дәгел, ырақ китмәйеб конструкцияләренә мөрәҗәгать итә: Русийә уртасында Идел нәһерендән озақ дәгел (لكد قازوا) бер татар аwылы мәүҗүддер [б. 2]; Иштә Нун күйендә урта җәмиғдән ырақ дәгел (لكد قاريا) бер күчүк ханә вар [б. 2]; Менламыз дөккандан ырақ китмәйеб (بويمتك قاريا) гәзинә қалды [б. 21]. Шуның белән бергә озақ әсәрдә вакыт категориясенә мөнәсәбәттә ʻкүп вакытка сузылганʼ мәгънәсен дә белдереп килергә мөмкин: Ничүн озақ (قازوا) чықмадың? [б. 38]. ʻКеше тавышы ишетелерлек араны белдергән, 1,06 км га тигез булган озынлык үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы чақрым сүзе әсәрдә, нигездә, үзенең туры мәгънәсендә кулланыла: Шәһәрә бундан қач чақрым улыр (رولوا مورقاچ چاق) әфәндем? [б. 8]; Шәһәрдә илле чақрым мөсафәдә (هد هفاسم مورقاچ ىللا) бер аwылда иқамәт идән ишан wә бағучы китертеб, ... [б. 50]. Шул ук вакытта биредә аның образлы коннотацияләр белән баетылып, гипербола тудыру чарасы буларак файдаланылу очрагы да теркәлде: Йарым чақрым мөсафәдән (ند هفاسم مورقاچ موراي) нунлылар Ғали байға сәлам вирер иде [б. 12]. Wақыт сүзен З. Бигиев түбәндәге мәгънәләрдә куллана: 1) ʻяшәешнең гасыр, ел, тәүлек, сәгать, минут һ.б. белән исәпләнгән дәвамлы аралык кисеме, мизгеле һәм аларның бер-бер артлы алмашыну процессыʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Минем wәғдәм исә ул wақытда (هدتقو لوا), Петербургда Зөләйхаға ғайәт дә ғашыйқ улдығымдан, мәрхүмә Зөләйханы кәләшлеккә алу иде. Чөнки Петербургда wақытда (هدتقو هدغروبرتيپ) Зөләйхайа мәктүб йазған идем [б. 23]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Мәзин хәзрәтләре сүзене бөйлә тәмам идән wақытда (هدتقو ن هديا مامت) мулла мөсафирләрә хитабән... [б. 4]; Бөйләчә қарт хәзрәтнең Ғабделғафурға улан нәсыйхәтләре тәмам улдығы wақыт (تقو ىغيدلوا مامت)[б. 7]. Бу мәгънә wақыт сүзенең күплек сан формасында да чагылыш таба. Мәсәлән, "Гөнаһе кәбаир" романында: ...соңра йахшы туғры килгән wақытларда (هدرلتقو ناكلك ىرغوت ىشحي) күрешә торырмыз [б. 18]; Ул буйақчыларны мин иртә килгән wақытларында (هدنرلتقو ناكلك هتريا) күргән идем [б. 71]; 2) ʻяшәеш дәвамлылыгын үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...башқача дөнйа сүзләре сөйләшеб, байтақ wақыт (تقو قتياب) чәй эчеб ултырдылар. Wақыт күб кичде (ىدچك بوك تقو), сәғат дә уникене суқды [б. 12]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Бер микдар wақыт кичкәч (چاكچك تقو رادقم رب), қарт хәзрәт Ғабделғафур әфәндейә қараб... [б. 5]; ...бу қадәр озақ wақыт (تقو قازوا ردق وب) сезләрә хат җибәрә алмадым [б. 17]. Әлеге мәгънәдә "Гөнаһе кәбаир" романында заман сүзе дә теркәлде: ...Нақас мулла хайли замандан бирү (وريب ندنامز ىليخ) "К" қар йәсендә имам улыб, ... [б. 2]; ...иске маразы wә қаберстанда wә ивә килдеге wақытда суықлықдан қул wә айағы туңыб, хайли заман (نامز ىليخ) хаста улды [б. 72]. Сәғат сүзе автор әсәрләрендә түбәндәге мәгънәләрдә файдаланыла: 1) ʻтәүлекнең егерме дүрттән бер өлешенә тигез булган, алтмыш минут тәшкил иткән вакыт үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Йәнә йарым сәғат кичдекдән соңра (هركنص ندكودچك تعاس موراي), [б. 19]; Җәмәғатләрнең ибтидаән җәмғ қылына башлауларындан берничә сәғат кичдекдән соңра (هركنص ندكودچك تعاس هچنرب) мәхкәмә ишекләре ачылды [б. 37]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Шимди дә Қазанға йитдеге кеби бер сәғат (تعاس رب) дормайынча, ... [б. 9]; Ғалийевнең китдеге бәғдендә ике сәғат миқдар wақыт (تقو رادقم تعاس ىكيا) кичкәч, ... [б. 33]; 2) ʻтәүлекнең билгеле бер өлешеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ахшам сәкез сәғатдә (هدتعاس زكس ماشخا) килеб, унике сәғатдә (هدتعاس ىكيا نوا) китде [б. 6]; Анлар Хәмидевдән сәғат бишкә қадәр (ردق اكشب تعاس) қайта алмаслар [б. 32]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...тәмам сигез сәғатдә (هد تعاس زكس) Маһруйның өстенә қайнар су салынмыш кеше кеби йатмыш йирендән сикереб торды [б. 41]; Мәмәт буйақчыларның йанына килеб кердеге wақытда уникенче сәғат (تعاس ىچنكيا نوا) улыб, ... [б. 65]. Дақиқа сүзе, нигездә, ʻсәгатьнең алтмыштан бер өлешенә тигез булган, алтмыш секунд тәшкил иткән вакыт үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә килә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Биш-ун дақиқа эчендә (هدنچا هقيقد نوا 'شب) господин Шубинны атлар "Париж" чәйханәсенә йиткерделәр [б. 13]; Қызыңыз Зөләйха әҗәлеңдән берничә дақиқа мөқаддәм (مدقم هقيقد هچنرب) йазған мәктүбне қарарға мөмкин булмасмы? [б. 68]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Биш, ун дақиқа кичдекдән соңра (هركنص ندكودچك هقيقد نوا شب) мулла да мәсҗедә килде ... [б. 3]; Бөйләҗә сөйләшеб, унбиш-йегерме дақиқа эчендә (هدنچا هقيقد ىمركي شب نوا) йәмәк wә эчмәк тәмам улғач, ... [б. 5]. Шул ук вакытта язучы әсәрләрендә аның һәм сәғат сүзенең образлы мәгънәләргә баетылып кулланылу очраклары да теркәлде. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Җәмәғатнең тилмереб көткән дақиқасы (ىس هقيقد ناكتوك بورمليت) йитде! [б. 39]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Өйдә тор, қайда да чығыб җөрмә, хәзер безем сәғат wә дақиқамыз (زم هقيقد و تعاس) бәһале [б. 47]. ʻКөннең иртәнге вакытыʼ мәгънәсендәге таң, сабах, иртә сүзләрен язучы алдагы автордагы кебек туры мәгънәләрендә чиратлаштырып куллана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бән сабахда (هدحابص) хезмәт илән йөрдегемдә бу номер йанындан узыб бардығымда, ... [б. 5]; ...таң иртә намаз wақытында (هدنتقو زامن هتريا كناط) мәхкәмә йанына әҗнасе мөхтәлифә кешеләр җәмғ улмышлар; ... [б. 36]; Мин Ғабденнәсыр әфәндене кичә иртә чәйгә (هغياچ هتريا) дәғwәт қылған идем [б. 14]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Таң атқач (چاقتآ كناط), сәғат сигездә Маһруйның бүлмәсе ишеге ачылды [б. 24]; ...һәр көн сабахда (هدحابص نوك ره) қабл әд-дәрес ... дийү берәр чәй чынайақла рақыйы эчмәйә ғадәт қылды [б. 50]; Хайр, без иртә өстендә килмеш (شملك هدنتسوا هتريا) буйақчылар дәгелмез... [б. 71]. Көн сүзе автор әсәрләрендә түбәндәге мәгънәләрдә кулланыла: 1) ʻтәүлекʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Йәнә унбиш көн кичкәч (چاكچك نوك شب نوا), Әхмәди байла господин Андреев Муса әфәндейә хәбесханәйә килмешләр [б. 35]; Бик йахшы, сән бездән бер-ике көнгә (اكنوك ىكيا رب) бунда Қазанда қалырсың [б. 56]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Бу ахшамдан соңра өч көн кичде (ىدچك نوك چوا) [б. 11]; Йуқ, йуқ, хәзердә, дүрт-биш көн улды (ىدلوا نوك شب ةرود), күренгәне йуқ [б. 44]. Әлеге мәгънә сүзнең күплек сан формасында да саклана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...қач көнләр (رلنوك چاق) хыйалымда сезнең күрекле йөзеңез тәхәйел улыныб, ... [б. 34]; Көнләр (رلنوك) ғадәтчә кәчейурлар [б. 35]. 2) ʻайның, атнаның, ел фасылының бер тәүлегеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Мәқтүл булган көн (نوك ناغلوب لوتقم) мәктүбнең йазылуы илә бер көндәдер (رد هدنوك رب) [б. 8]; Икенче көн (نوك ىچنكيا) улды [б. 25]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Йәкшәнбә көн (نوك هبنش كي) йитде [б. 5]; ...Җиһангирнең морадына наил wә бәхтийәр улдығы көн (نوك ىغيدلوا رايتخب) - бу кичәдер [б. 8]. Кичә сүзе язучы әсәрләрендә ʻтөн, тәүлекнең дөм караңгы вакытыʼ мәгънәсендә теркәлде. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...господин Шубинның үткән кичәдә (هدچيك ناكتوا) килүене тәфсыйлән сөйләде [б. 15]; Кичәләрдә (هدرل هچيك) рөйамда сез ғазизләремезне күрмәклегем илә күңелем хушланыр [б. 35]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Син ул баланы ничек булса да бу кичә (هچيك وب) тәмам қыл... [б. 32]; ...кичә (هچيك) қараңғы улдығы сәбәбдан кулы илә эзләмәйә башламыш улса да, ... [б. 40]. Кич сүзен автор ʻтәүлекнең көн белән төн арасындагы бер мәле, караңгы төшә башлаган вакытʼ мәгънәсендә файдалана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бу үткән кичдә (هدچيك ناكتوا وب) бу мәқтүлә хатынға кем булса килдеме? [б. 6]; ...гәрчә Муса әфәнде ул кичдә (هدچيك لوا) Ғабденнасыр әфәнденең номеренә бармаған булса да [б. 29]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Кич улғач да (هد چاغلوا چيك), күзенә йоқы килмәйенчә, ... [б. 40]; Йуқ, хәзрәт, артық қазырға тәқат wә қуәтемез қалмады, кич дә йитде (ىدتي هد چك) [б. 57]. Ахшам сүзе әсәрләрдә ʻкичке эңгер-меңгер вакытʼ мәгънәсен белдереп килә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бүген ахшам (ماشخا) сигез сәғатдә Ғабдуллин номерләрендә 11 нче номерәйә кәрәм бойырыб киләсез [б. 7]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Ахшам wақытында (هدنتقو ماشخا) Печән базарына Ғалийевләрнең дөккәненә барыб қарайым, ... [б. 27]; Шу көннең ахшамы wә төн йарымы wақытында (هدنتقو ىموراي نوت و ىماشحا كننوك وش) Мәмәт wә Ғабделғафурның эшләре "тәмам" улыб, ... [б. 63]. Шул ук вакытта "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында аның ʻтөн, тәүлекнең дөм караңгы вакытыʼ мәгънәсендә кулланылу очрагы да теркәлде: Wақыт кич; ахшам (ماشخا) сәғат 12 ләр улмыш [б. 47]. Ләкин әсәрләрдә әлеге мәгънә, нигездә, төн сүзе белән белдерелә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Йуқ, бара алмамыз, чүнкә төн буйы (ىيوب نوت) йоқламадық, бераз йатыб йоқларға кирәк [б. 17]; Төн буйы (ىيوب نوت) йоқламайынча фикердә идем, бер нәрсә дә фикерли алмадым [б. 20]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Җиһангир wә Маһруйның бүлмәләрендә ике сәғат төн йарымына қадәр (ردق هنيموراي نوت تعاس ىكيا) ут-чырағ сүнмәде [б. 11]. Ай сүзен язучы ʻкалендарь елның бер ае чамасындагы вакыт арасыʼ мәгънәсендә куллана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Дәһа бер айдан соңра (هركنص نديآ رب) никах мәҗлесе улачақ [б. 9]; Әткәйем өч ай мөқаддәм (مدقم ىآ چوا) тәрке дөнья қылды, ... [б. 23]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Җиһангир wә Маһруйның никах мәҗлесендән бүгенә қадәр өч ай wақыт кичде (ىدچك تقو ىآ چوا) [б. 8]; Нә исә дә, иншалла, ике ай эчендә (هدنچا ىآ ىكيا) Қазанға қайтыб килермен [б. 17]. Йыл сүзе "Гөнаһе кәбаир" романында гына очрый. Биредә ул ʻнинди дә булса көннән алып исәпләнгән 12 ай вакыт арасыʼ мәгънәсен белдереп килә: Йаздығымыз маҗаралардан бу көнә қадәр ике йыл кичде (ىدچك لي ىكيا) [б. 11]; Мәрхүмә берлән ун туқыз йыл (لي زقوط نوا) ғомер сөрдем [б. 43]; Өйлә исә бу қарчық ике йылдан бирү (وريب ندلي ىكيا) сезнең йортыңызда тора икән [б. 43]. Шул ук вакытта язучы әсәрләрендә әлеге мәгънәне сәнә сүзе дә белдереп килә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бер сәнә мөқаддәм (مدقم هنس رب) мин Петербургға вардықымда... [б. 21]; Күбдән торамын; бәлки, бер сәнә улыр (رولوا هاس رب)... [б. 28]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Әмма дүрт-биш сәнә мөқаддәм (مدقم هنس شب ةرود)... [б. 4]; ...сезнең Ростовыңыза варыб, ике-өч сәнә миқдары (ىرادقم هنس چوا ىكيا) торыб қайтса, ... [б. 4]. Чыганакларда әлеге сүзнең ʻозак вакыт, озын бер чорʼ мәгънәсен белдереп килә торган күплек сан формасы да теркәлде. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Кәндесе бәлдәи Қазанда ахунд улыб, йегерме сәнәләрдән бирле (ىلريب ندرل هنس ىمركي) дәрес әйтәдер иде [б. 39]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Ничә wә ничә сәнәләрдән бирү (وريب ندرل هنس هچن و هچن) мәдрәсәләремез бу хәлдә улыб, ... [б. 48]. Йырақ сүзе ʻзур ара белән аерылган, озак үтелгән, якын булмаганʼ мәгънәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ғазизем, Салачық күй - аwыл бундан, Бағчасарайдан йырақмы (ومقاري)? [б. 65]; ...Әхмәди байға Самар йырақ (قاري) улдығындан, ... [б. 75]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Көчкә тапдым, бик йырақ (قاري كيب) тора икән... [б. 66]. "Гөнаһе кәбаир" романында ул дәгел сүзе белән бергә кулланылып капма-каршы мәгънәне дә белдереп килә: Мәмәтләрнең мәхбүс бүлмәләреңдән йырақ дәгел йирдә (هدري لكد قاري), ... [б. 65]. Әлеге әсәрдә аның публицистик чигенешләрдә теркәлгән йырақ күрү конструкциясе составында иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланылуы да күзәтелә: Шимди син, Ростов-Дон шәһәрендә ултырыб, күб беләсен wә йырақ күрәсен (نس هروك قاري و نس هلب بوك) [б. 48]; ...ғайреләрнең қосурларыны фаш идеб, үземезе йырақ күрүче wә белүче (ىچوليب و ىچوروك قاري) күстәрмәк дәгел [б. 49]. ʻЕрак булмаган, еракта урнашмаганʼ мәгънәсендәге йақын сүзе язучының "Гөнаһе кәбаир" романында гына теркәлде: ...политсәнең йақынында улан (نلاوا هدننقاي كنن هستيلوپ) килисәдә колоқоллары тиз-тиз - ғаҗәлә ормайа-қақмайа башладықларындан... [б. 23]; ...хезмәтче туғры йақында улан (نلاوا هدنقاي) мәйханәйә тәwәҗҗеһләнде [б. 45]. ʻКеше тавышы ишетелерлек араны белдергән, 1,06 км га тигез булган озынлык үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендәге чақрым сүзе, әйләнәтирә объектлары арасындагы ераклык турында сүз барганда, үзенең туры мәгънәсендә, ә публицистик чигенешләрдә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...бәлдәи Самардан биш- алты чақрым йирдә (هدري مورقاچ ىطلآ شب) кира хақ илә бер дача йалламыш иде [б. 53]; Йуқ, ерақ түгел, бер-ике чақрымдан (ندمورقاچ ىكيا رب) зийадә улмас [б. 65]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Бер wә ничә мең чақрымлара (هرلمورقاچ كنم هچن و رب) сәйахлық wә сәфәр бер хәтwә - бер адымла башландығы кеби, ... [б. 6]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) материянең барлык формаларыннан гыйбарәт табигать, бөтен дөнья, җиһан, макрокосм; 2) космос; 3) җир йөзе, барлык тереклек; 4) кешелек дөньясы, җирдә яшәүче барлык кешеләр; 5) халык, кешеләр; 6) билгеле бер даирә, катлам, төркем; 7) реаль чынбарлыкның яки кешенең рухи-эмоциональ тормышының бер өлкәсе; 8) тормыш, яшәү рәвеше, халәт мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы ғаләм сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 36] үзенең беренче мәгънәсендә Р. Фәхретдиннең "Әсма яки гамәл вә җәза" романында дини коннотацияләр белән баетылып кулланыла: ...әбәди улан бер ғаләмә (هملاع رب نلاوا ىدبا) варачақ көн барлығыны хатырына китереб, ... [б. 24]; ...йалңыз ғарйәтә алынмыш бәғз ы ләфызлар илә аңладылмақда улан ниһайасез ғаләмә (هملاع زس هياهن) варылачақ күпер, ... [б. 41]; ...әмерене йиренә китерәнләр киләчәк бер чиксез ғаләмдә (هدملاع زسكيچ رب) лотыф wә ихсана мазхыр улырлар [б. 45]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында ул ʻбилгеле бер даирә, катлам, төркемʼ мәгънәсен белдереп килә: Wә һәрбер ғаләмдә (هدملاع ربره) ислам әсрарыны бина идә алмаз... [б. 26]; ...wә бу көндә ислам ғаләмендә (هدنملاع ملاسا) исемләре хөрмәт илә йад иделмәкдә улған хөрмәтле ғалимләрнең фикередер [б. 53]. Сәфаһат ғаләме, хыйал ғаләме, наданлық ғаләме, кибар ғаләме кебек сүзтезмәләр составында аның семантикасы образлы һәм иҗтимагый коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйф фәт" романында: ...wә үз хәбәренә күрә сәфаһат ғаләмендә (هدنملاع تهافس) бер дақиқа дә улмамыш, ... [б. 27]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...хыйал ғаләменә (هنملاع لايخ) батырачақ әсәрләре моталәға итмәкдән нәһи әйләмәкдәләрдер [б. 6]; ...йәғни аңларың һәмишә наданлық ғаләмендә (هدنملع قلنادان) йәшәмәкләренә... [б. 8]; ...бөйлә кибар ғаләменә (هنملاع رابك) махсус кийемләрә, қыйммәтле асылташлара нә җәһәтдән наил улмышлар иде?... [б. 61]. Аның фарсы асыллы синонимы - җиһан сүзе "Әсма яки гамәл вә җәза" романында ʻдөнья, җир өстеʼ мәгънәсендә теркәлде: ...бәлки бөтен җиһан халқы (ىقلخ ناهج نوتب) тәмам фәхер wә тәкәбберлек үзәрендә йөрмәкдәләрдер [б. 59]. Wақыт сүзе Р. Фәхретдин әсәрләрендә түбәндәге мәгънәләрдә файдаланыла: 1) ʻфәлсәфи яктан караганда, материя яшәешенең объектив формасыʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...һәм дә wақыт (تقو) аз қалмышдыр [б. 12]; Wақыт (تقو) үткән соңында үкенмәкдә бер файда йуқдыр [б. 20]; 2) ʻяшәешнең гасыр, ел, тәүлек, сәгать, минут һ.б. белән исәпләнгән дәвамлы аралык кисеме, мизгелеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ул wақытда (هدتقو لوا) мөселман падишаһлары (татар ханлары) хөкүмәт қылырлар иде [б. 3]; Урынларындан чықыб йөрдекләре wақытларыны (ىنرلتقو ىرلكدروي بوقچ ندنرلنروا) күрсәм, йанларына варыр идем [б. 33]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Сөйләдеге wақытда (هدتقو ىكدليوس) башқа хикәйәтчеләр кеби йалын дырмаз, тәкәбберләнмәз, иркәләнмәз иде [б. 20]; Берберенә очрадық лары wақытда (هدتقو ىرلقدارچوا هنيربرب) йөзләре нурланыр, ... [б. 54]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында әлеге мәгънә wақыт сүзенең күплек сан формасы белән дә белдерелә: Зира бу wақытлар (رلتقو وب) ысулы җәдидәнең йаңа мәйданға чықдығы wақыты улыб, ... [б. 8]; ...wә мөғаллимләр тәбдиле һаwа wә истирахәт дийә назланыб йөрдекләре wақытларда (هدرلتقو ىرلكدروي بونلزان), [б. 97]; 3) ʻяшәеш дәвамлылыгын үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә буныңла бер қадәр wақыт уздырдым (مدردزوا تقو ردق رب), [б. 71]; ...күб wақыт (تقو بوك) тәрәзәдән күреб торыр идем [б. 73]; 4) ʻгомернең бер өлешеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Анамдан айырылған wақытларым (مرلتقو ناغلرويآ ندمانآ) һич онытылмаз [б. 4]; Шу сәбәбле балаларны сабый wақытларында (هدنرلتقو ىبص) йахшы тәрбийә итмәк wә ислам әдәбләре илә әдәбләндермәк тийешледер [б. 67]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Қыз wақытларымда (هدمرلتقو زق) улан маҗараларым күб wә озын улдығындан анлары сөйләмийурым [б. 71]. ʻЯшәешнең гасыр, ел, тәүлек, сәгать, минут һ.б. белән исәпләнгән дәвамлы аралык кисеме, мизгелеʼ мәгънәсендә язучы әсәрләрендә заман сүзе дә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Қазанға китдегем заманда (هدنامز مكدتيك هغنازق) Самар - Уфа тимер йулы йаңа эшләнә башланмыш иде [б. 8]; ...ләкин хәлемезне тәғмир итмәк wә төзәтмәк заманы да (هدينامز كمتازوت و كمتيا ريمعت ىنزملاح) кичмәмешдер [б. 10]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Әсма сигезенче йәшенә йит де гендән сабақ уқытмақ заманы (ىنامز قمتوقوا قبس) тәмам килмеш... [б. 12]; ...атасы заманында (هدننامز ىساتآ) улан хәл wә мөгамәләләре... [б. 19]; Алга таба әлеге сүз түбәндәге мәгънәләрдә теркәлде: 1) ʻгомернең бер өлешеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...wә хосусан сабыйлық заманасындан (ندنس هنامز قلىبص) күбдән дәгел айырылған бер қызның бу сүзләре шайан диққат иде... [б. 69]; 2) ʻяшәеш дәвамлылыгын үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...Әндәлес ғалимләре Болғар мәмләкәтендә күб заман (نامز بوك) сәйәхәт әйләмешләрдер [б. 29]; 3) ʻкешелек җәмгыятендә, ниндидер дәүләт, халык яки аерым кеше тормышындагы билгеле бер мөһим чор, дәверʼ мәгънәсендә. Мәсә лән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Заманымызның (ڭنزمنامز) әдәб wә мәғаширәте йәки модасы нә улса да улсын, ... [б. 18]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Заман уқымақ заманыдыр (ردينامز قموقوا نامز), уқымаз исәң милләтеңә нә кеби хезмәт идә белерсен?... [б. 51]. Соңгы мәгънәне әсәрләрдә замана сүзе дә белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...хәзерге замананың (ڭن هنامز ىگرضاح) тынычлығы ичүн шадланыр идем [б. 22]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Сәлим бабай Ғаббас мелланың атасы заманасындан бирү (وربندنس هنامز ىساتآ ات كنلام سابع) торыр, ... [б. 19]; ...дыңлаучылар кәнделәренең тимер йул, пароход, телеграмм, телефон заманасында (هدنس هنامز نوفلت 'مارغلت دوخاراپ 'لوي رومي) идекләрене оныдыб, ... [б. 20]. Сәғат сүзе язучы әсәрләрендә түбәндәге мәгънәләрдә кулланыла: 1) ʻтәүлекнең егерме дүрттән бер өлешенә тигез булган, алтмыш минут тәшкил иткән вакыт үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Хазыр улмыш чәйләре йанында бер сәғат (تعاس رب) сохбәт итдем [б. 32]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Қазан шәһәрендә банкадан илле бең рублйә ақча алыб чықмыш улдығындан дүрт-биш сәғат соң (كوص تعاس شيب ترود), ... [б. 103]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында әлеге мәгънә сәғат сүзенең күплек сан формасында һәм аның нигезендә барлыкка килгән сәғатлек лексемасында да чагылыш таба: Бундан унике сәғатлек (كلتعاس ىكيا نوا) сәфәр иделсә, ... [б. 40]; Эчемдә бу кеби олуғ бер мохарәбә сәғатлар илә (هليا رلتعاس) дәwам итде [б. 58]. 2) ʻтәүлекнең билгеле өлеше, вакыт арасыʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Сәғат унике (ىكيا نوا تعاس) улмыш иде, ... [б. 16]; ...ғомеремнең заиғ үтдеге илә ошбу сәғатдә (هدتعاس وبشوا) хөкем итдем [б. 21]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...көндез сәғат дүрт wә бишләрдә (هدرلشيب و ترود تعاس) почта поезды килеб, ... [б. 58]; Йаңлышмаз исәм, ибдәшләрең илә Қазан шәһәренә уқырға китдегең wақытда исәнләшдегемез сәғатдә (هدتعاس زمكدشلناسيا) син вирдең!... [б. 130]. Әлеге мәгънәне белдереп килгәндә, сәғат сүзе "Әсма яки гамәл вә җәза" романында образлы коннотацияләр белән дә баетылып кулланыла: ...wә аңлар ақчайа ғаҗиз улдықлары бер сәғатдә (هدتعاس رب ىرلقدلوا زداع هي هچقآ) ... [б. 16]; Әсманың қара хәбәрләрене wә хәс рәтле сәғатләре идегене (ىنكديا ىرلتعاس ىلترسح) шәкерд белер wә зийа дә қызғаныр, ... [б. 53]. Дақиқа сүзен автор ʻсәгатьнең алтмыштан бер өлешенә тигез булган, алтмыш секунд тәшкил иткән вакыт үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Биш дақиқа үтмәде (ىدامتوا هقيقد شيب), хәҗәт бахысыны булыб, ... [б. 60]; Ханым сүзе исә унбиш дақиқалар улыр (رولوا رل هقيقد شيب نوا) бер заман үткәрде, ... [б. 78]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ничүн алты- йиде дақиқа қадәр (ردق هقيقد ىدي ىتلآ) улсын сөкүт идеб сүз дыңлай алмадылар?... [б. 37]; Бу wақытда дүрт-биш дақиқа миқдары (ىرادقم هقيقد شيب ترود) читкә чығыб йөреб килде [б. 115]. Алга таба "Сәлимә яки гыйффәт" романында ʻминутның алтмыштан бер өлешенә тигез вакыт үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендә гарәп асыллы санийә сүзе теркәлде. Автор аны секунд лексемасы белән анык лап һәм образлы коннотацияләр белән баетып куллана: ...бер саний әдә (секундта) ((هددنوكيس) هد هيناث رب) күңел мәшриқ илә мәгъриб арасында йөреб қайтыр; ... [б. 37]. ʻКөннең иртәнге вакытыʼ мәгънәсендәге таң, иртә, сабах лексик берәмлекләре Р. Фәхретдин әсәрләрендә сирәк очрыйлар. Иртә сүзен автор туры мәгънәсендә, ә таң һәм сабах лексемаларын образлы коннотацияләргә баетып, ягъни билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" (1899): ...таң йиле рәwешендә (ىليي ڭات) җанымны рәхәтләндерә иде [б. 32]; Күземе ачдығымда иртә (هتريا) сәғат туқыз улмыш иде [б. 40]; Төрекләрнең нәселләре хақында тәрҗемәсене әйтдегем шәйләр ғыйлме инсан ғоләмәсендән бер сабах хәбәре иде (ىربخ حابس رب), ... [б. 59]; "Әсма яки гамәл вә җәза" (1903): Иртә илә (هليا هتريا) безләр балалары уйғата алмаймыз, ... [б. 83]. Көн сүзе чыганакларда түбәндәге мәгънәләрдә килә: 1) ʻтәүлекʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...фетнәгә ут салучылар үзләре һәм бергә йаныб көл улдығы һәр көн (نوك ره) күрелеб торылмақдадыр... [б. 74]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Һай, көнләр (رلنوك) бик озын үтә! [б. 103]; 2) ʻайның, атнаның, ел фасылының бер тәүлегеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...өч йөз унынчы йылда мөхәррәм уникенче йәкшәнбә көн (نوك هبنشكي) Болғарға йитмешләрдер [б. 29]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...шинбә көн (نوك هبنش) улачақ базарға күб кемсә җомға көн (نوك هعمج) килер, ... [б. 6]; ...җәй көнләрендә (هدنرلنوك ىاج) умарта сақлар, қыш көнләрендә (هدنرلنوك شق) wak-төйәк йомышлара йөрер, ... [б. 19]; 3) ʻтәүлекнең кояш чыкканнан алып кояш батканга кадәрге табигый якты өлешеʼ мәгънәсендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...көн уртасына қадәр (ردق هنيساتروا نوك) йокламақ; ... [б. 25]; 4) иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып, ʻвакытʼ һәм ʻгомерʼ мәгънәләрендә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Сезләр бу көннең (ڭنوك وب) йәш йегетләресез, ләкин киләчәк көннең (ڭننوك كچ هليك) аталары улачақыңызны фикер идеб, күңелем шадланадыр [б. 10]; ...безнең олуғ wә кечек эшләремез бунларға көн кеби ачық мәгълүм улдығыны (ىنغيدلوا مولعم قچآ ىبك نوك) фикерләб, ... [б. 57]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Мөләқатең өмидейлә йөрдегем wә шәфқатләреңә сығыначақ көнләремең (كمرلنوك قچانغص) бер wақыт киләчәгене... [б. 41]; ...ире китермеш байлықлардан бер миқдарыны қара көнләр ичүн (نوچيا رلنوك هراق) айырыб сақлар, ... [б. 96]. Кичә сүзен язучы ʻтәүлекнең кояш баеганнан соңгы өлеше, кич, ахшамʼ мәгънәсендә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...Мәэмүн хәлифәнең Буран хозурына кергән кичәсендә (هدنس هچيك ناگرك هنيروضح ناروب) улған рәхәте... [б. 79]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Сәлим бабай қурай уйнаған йәки йырлаған кичәдә (هد هچيك ناغلاري هكاي 'ناغانيوا ىاروق)... [б. 22]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында әлеге мәгънә сүзнең күплек сан формасында да чагылыш таба: Көнләр, кичәләр үтдеге илә (هليا ىكدتوا رل هچيك رلنوك) мәхәббәт сүнмәз, бәлки артыр иде [б. 71]; Wақыт уздырмақ нийәте илә кичәләрдә (هدرل هچيك) тиатрода wә көндезләрдә қыйраәтханәгә дәwам идәр идем [б. 75]. ʻТөн, тәүлекнең дөм караңгы вакытыʼ мәгънәсен әсәрләрдә төн сүзе белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Имде бер образованный кемсәнә образованиене төн озын (نزوا نوت) карта уйнаб, ... [б. 25]; Сенбердән төн wақытында (هدنتقو نوت) кичеб китмешмез [б. 36]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...рәхәте сәфаһәт ханәләрдән wә шадлығы да төн озын (نوزوا نوت) қомарханәләрдә утырмақ кеби шәйләрдән эзләрләр [б. 14]; Аталарының төн уртасындан (ندنساتروا نوت) торыб балаларымыза йадкәр улсын, ... [б. 31]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында әлеге сүз образлы коннотацияләр белән баетылып файдаланыла: Ғайшә абыстайның тәрбийәсе wә төн-көн улан (نلاوا نوك نوت) иҗтиһады сәбәбендән... [б. 6]; ...хәлбуки истиқбалы көз көненең төнләре мисалында (هدنلاثم ىرلنوت كنينوك زوك) қаранғы, ... [б. 45]. Кич сүзе ʻтәүлекнең көн белән төн арасындагы бер мәле, караңгы төшә башлаган вакытʼ һәм ʻтөнʼ мәгънәләрендә "Әсма яки гамәл вә җәза" романында гына теркәлде: Кич (چيك) қайтуларына ашарға ха зырларға кирәк [б. 106]; Әгәр бер кич (چيك رب) қунмыш улса иде, ... [б. 122]; Язучының әлеге әсәрендә ʻкичке эңгер-меңгер вакытʼ мәгънәсендә ахшам сүзе дә кулланыла: ...ахшам wақыты (ىتقو ماشخا) кермәйдер... [б. 27]; Һәр көн хатыны ахшам илә (هليا ماشخا) буның қайтдығыны үзенә күрә кийенеб көтеб торыр иде [б. 73]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында ʻбер көн һәм бер төнне эченә алган вакыт берәмлегеʼ мәгънәсендә тәүлек сүзенең кулланылыш очраклары теркәлде: Бер тәүлек (кичә wә көндез) ((زدنوك و هچيك) كلواترب) варамын [б. 18]; Самардан Бакуға қадәр ғомеремез биш тәүлекдән артық (قترآ ندكلوت شب) улды [б. 48]. ʻБер дүшәмбедән алып икенче дүшәмбегә кадәр исәпләнә торган, җиде тәүлеккә тигез булган вакыт аралыгыʼ мәгънәсендә язучы күбрәк фарсы асыллы һәфтә сүзен файдалана. Әлеге мәгънәдә атна сүзе сирәк кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Баку шәһәрендә тордығыма бер һәфтә (هتفه رب) улды [б. 75]; Бер һәфтәдән (ند هتفه رب) никахымыз иҗра улынды [б. 79]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу қарйәдә атна (һәфтә)да (هد (هتفه) هنطآ) бер мәртәбә олуғ базар улыб, ... [б. 4]; ...wә аның wафатындан бер һәфтә соңында (هدنكوص هتفه رب) күршедән зоһур итмеш йанғында... [б. 44]. Р. Фәхретдин романларында ай сүзе ʻкалендарь елның бер ае чамасындагы вакыт арасыʼ мәгънәсендә килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...ике ай мөқаддәм (مدقم ىآ ىكيا) Тәһрандан сәфәр идеб, ... [б. 32]; ...бер ай мөқаддәм (مدقم ىآ رب) сез һәм инкар идә идеңез [б. 45]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Сәлим бабайның май, июнь айларында (هدنرليآ نويا 'ىام), [б. 22]; Бу хәл бер ай (ىآ رب) дәwам итде, ... [б. 54]. Йыл сүзен автор, нигездә, туры ʻнинди дә булса көннән алып исәпләнгән 12 ай вакыт арасыʼ мәгънәсендә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу тарихдан дүрт йөз йыл элек (كلا ليي زوي ترود) һәм бик мәшһүр иде [б. 3]; ...анда исә қызлар дарелфөнүнендә биш йыл уқымыш (ليي شب); ... [б. 34]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Буна ошбу йылларда (هدرلليي وبشوا) бер төрле уқыту чықды [б. 81]; Шушы биш йыллар эчендә (هدنچيا رلليي شب ىشوش) Аллаһы Тәғалә аңларға бер йәш мелла вирде [б. 82]. Публицистик чигенешләрдә әлеге мәгънәдә килгән йыл сүзенең һәм аның ʻозак вакыт, озын бер чорʼ мәгънәсен белдереп килә торган күплек сан формасының иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылуы күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Тордығым мәдрәсәдә йәнәдән қырық йыл (ليي قرق) торыр исәм дә, сүз әйтәчәк йуқ иде [б. 6]; Бунча йыллар (رللي هچنوب) суыны эчдегем wә ниғмәтене йидегем wә һаwасыны суладығым Қазанны ташлаб, қалдырыб китмәк... [б. 8]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ундүрт-унбиш йыллар үтеб китдеге хәлдә (هدلاح ىكدتك بوتوا رلليي شبنوا ترودنوا) бу дошманлық йомшамады, ... [б. 18]; Ничә йыллар үтде (ىدتوا رلليي هچين), әмма күрмәдек қызлар йөзен [б. 21]. Йыл сүзенең гарәп асыллы синонимы сәнә лексемасы чыганакларда шулай ук ʻнинди дә булса көннән алып исәпләнгән 12 ай вакыт арасыʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Қазанда улған мәдрәсәдә ун сәнә (هنس نوا) ғомер уздырыб, ... [б. 6]; Рус wә франкларның бийүк мәктәбләрендә алты сәнә (هنس ىتلآ) уқыған шәкердләр... [б. 20]; "Әсма яки гамәл вә җәза" (1903): Муса бундан ун йиде ун сигез сәнә мөқаддәм (مدقم هنس زكس نوا) бер йәшлек қызыйла бер хатыныны айырыб йибәрмеш имеш [б. 35]; ...бөйлә хәбәрдән бер сәнә үтдеге хәлдә (هدلاح ىكدتوا هنس رب) хәсрәте һич җиңеләймәс иде [б. 44]. Публицистик чигенешләрдә әлеге сүзнең ʻозак вакыт, озын бер чорʼ мәгънәсен белдереп килә торган күплек сан формасын автор иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Буның сүзләрендән ничә сәнәләр ғомеремне (ىنمرمع رل هنس هچين) сарыф идеб уқыған китабларымның күбе... [б. 53]; Бунча сәнәләр (رل هنس هچنوب) мәшәқат чигеб тәхсил иткән ғыйлемләрем жөмләсе лаиқ урынны булды [б. 80]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...йирләре ничә сәнәләрә қадәр (ردق هرل هنس هچين) нимсәләрә сатылыныб... [б. 7]. Гарәп асыллы ғасыр сүзе үзенең төп ʻтулы йөз елга тигез булган вакыт аралыгы, йөзʼ мәгънәсендә "Сәлимә яки гыйффәт" романында кулланыла: ...милади илә бишенче ғасырда (هدرصع ىچنشب هليا ىدلايم) Әстәрхан тарафларындан күчмешләрдер [б. 29]; Чүнкә шиғыйләр арасында һәр ғасырда (هدرصع ره) хәлифәлек мәнсибенә утырырлық кемсәнәләр булыныр иде [б. 52. Әлеге мәгънә авторның "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән күплек сан формасында да чагылыш таба: Йиде-сигез ғасырлар мөқаддәм (مدقم رلرصع زكس ىدي) хәтта ки ғарәб халықлары кәмәләр илә сәүдә йөртдекләрене... [б. 22]. Алга таба гасырлар сүзформасы язучы әсәрләрендә ʻзур үзенчәлекләр, гадәттән тыш тарихи вакыйгалар белән аерылып торган чорʼ мәгънәсен белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Тәрбийәле аналар, мәгълүматлы қызлар күб улдығы ғасырларда (هدرلرصع)... [б. 67]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Иске тарихларымызы сөйләдегендә, иске ғасырларны (ىنرلرصع ىكسيا) wә иске ғасырның (كنرصع ىكسيا) халықларыны тәмам күз уңына китерер иде [б. 20]; ...wә кичән ғасырлар (رلرصع نچك) шағыйрләрендән иң мөхтәрәм затлар... [б. 24]. Йырақ сүзе автор тарафыннан, нигездә, үзенең туры ʻзур ара белән аерылган, озак үтелгән, якын булмаганʼ мәгънәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Шуның ичүн сине йырақ (قاري), йәғни Қазан шәһәренә йибәрәмен [б. 5]; Йалңыз бер қызымны йырақ урынларға (هغرلنروا قاري) йибәреб уқытмақ кеби читен эшләргә wә фирақ хәсрәтләренә сабыр иткән wә түзгән идем; ... [б. 35]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...даwышлары хәтта йырақ урынларда (هدرلنروا قاري) улан кемсәләрә һәм рәхәтлек вирмәз иде [б. 60]; ...бу қарйә халқы кәсеб ичүн әтрафа wә йырақ йирләрә (هرلري قاري) таралмақда имеш [б. 87]. Шул ук вакытта "Әсма яки гамәл вә җәза" романында әлеге сүз образлы коннотацияләргә баетылып, ягъни билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып кулланыла: Очраған wақытда йырақдан торыб сәлам вирмәгәнләрә (هرلناكمريو ملاس بورت ندقاري) ... [б. 15]; ...ләкин бу кеби михнәт зикеренә ғарық улан бичараның дөньяда рәхәт күрәчәгене ғақыллар ғайәт йырақ күрерләр (رلرروك قاري تياغ رللقع) [б. 45]. Аның антонимы йақын сүзен язучы ʻерак булмаган, еракта урнашмаганʼ мәгънәсендә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...айақ үзәрендә басыб, әтрафны сәйр идеб вардығым йиргә йақын иде (ىديا نيقي) [б. 17]; Ошбу сәбәб ичүн йанларына йақын варыб (بوراو نيقي), ғарәбчә уларақ: ... [б. 18]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә Аллаһы Тәғалә хәзрәтенең тәдбирләренә адәм уғлының зиһене асла йақын вара алмаз (زاملآ هراو نقاي) [б. 49]; ...безнең кеби қатқан тунлары сезләргә сезләргә йақын йибәрмәйләр (رليامرابي نقاي هكرلزس)! [б. 86]. Шул ук вакытта чыганакларда әлеге сүзнең вакыт категориясенә мөнәсәбәттә кулланылуы да күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Хосусан бу көнгә бик йақын бер заманда (هدنامز رب نيقي كيب) йазылған китабларны күрмәк тийеш улыр [б. 59]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...чықар көнләре йақын қалдығында (هدنغيدلاق نقاي)... [б. 70]; Сезең заманыңыз безгә күрә пәйғамбәремез заманасына йақынрақдыр (ردقارنقاي) [б. 84]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән йақын қарендәшләрендән, йақын дусларындан гыйбарәләрендә ул образлы коннотацияләргә ия була: Йақын (نقاي) қарендәшләрендән мәхрүм улан Әсманы... [б. 45]; ...Әсманың анасы улан Ғайшә абыстайның белешләрендән wә йақын (نقاي) дусларындан идегене... [б. 56]. ʻКүп вакытка сузылганʼ мәгънәсендәге озақ лексемасы "Сәлимә яки гыйффәт" романында гына очрый (1899): Буның илә бәрабәр йырақ урындан wә озақ сәфәрдән (ندرفس قازوا) килеб, бик арған идекләре мәгълүм иде [б. 16]; Хуш! Озақ сүзләдеб (بودلزوس قازوا) зәхмәт чикдердем [б. 77]. ʻКеше тавышы ишетелерлек араны белдергән, 1,06 км га тигез булган озынлык үлчәү берәмлегеʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы чақрым сүзе язучы әсәрләрендә, нигездә, үзенең туры мәгънәсендә, аерым очракларда гипербола тудыру чарасы буларак кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...ничә йөз чақрым (مرقاچ) мөсафәдә Қазан шәһәренә йулланмыш идем [б. 4]; Озынлығы өч бең дүрт йөз сиксән чақрымдыр (ردمرقاچ ناسكس زوي ترزد ڭب چوا) [б. 22]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Рәбиғ (чирек) чақрым мөсафәйә (هي هفاسم مورقاچ (كريچ) عبر) узанмыш бу кәрwаны... [б. 58]; Бу безем шәһәрдән йөз илле чақрым мөсафәдә (هد هفاسم مورقاچ ىلليا زوي) Шәриф исемле бер олуғ қарйә вардыр [б. 78]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең гарәп-фарсы һәм төрки-татар асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Шул ук вакытта авторлар аларны контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, эмоциональ һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. Кыскача нәтиҗәләр. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында иске татар теле өчен хас булган язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам ителүе һәм аларның сөйләм теле өчен хас үзенчәлекләр белән баетылуы күзәтелә. Шул ук вакытта мәгърифәтче язучылар бу юнәлештә әдәби кулланылышка рус һәм Көнбатыш телләре өчен хас формаларны кертеп җибәрәләр. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, контекстка бәйле рәвештә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланылалар. 3.3. "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант парадигмасына берләшә торган вариантлар 3.3.1. "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр ʻКешеʼ төшенчәсен белдереп килә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән кеше, адәм, инсан, зат, кемсә, кемсәнә, шәхес, бәндә сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) хайваннардан аермалы буларак сөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере зат, адәм, кемсә; 2) билгеле бер һөнәр, гомумән нинди дә булса эш белән шөгыльләнүче зат; 3) югары әхлак һәм рухи кыйммәтләр гәүдәләнеше буларак шәхес; 4) кемдер, берәрсе, кем дә булса; беркем; 5) икенче берәү, чит, ят адәм, гомумән, билгесез зат; 6) санау берәмлеге һ.б. мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы кеше сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 235 - 236] М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында, нигездә, үзенең беренче мәгънәсендә кулланыла: Қызыны чуқ кеше (ىشك قوچ) махтайур [б. 13]; Күрәсез, хәзрәте рәсүл кәндесе дә кешедән (ند ىشك) сурмақны сәвмәгән [б. 17]; Бу җәмғыйәт өч кешедән (ند ىشك چوا) ғыйбарәт улыб, ... [б. 29]. Уқытмыш wә тәҗрибә итмеш кешеләр, йахшы wә байырақ кешеләрне, ғаwам кеше кебек сүзтезмә һәм конструкцияләр составында әлеге мәгънә кешеләрнең шөгыльләре, социаль статуслары, рухи сыйфатларына мөнәсбәттә конкретлаштырылып белдерелә: Әмма Хисаметдин мәктәбендә уқытмыш wә тәҗрибә итмеш кешеләр (رل ىشك شمتيا هبرجت و شمتوقوا) қарт менланың буш сүзләренә инанмайыб, ... [б. 3]; ...ханәнең аш wә йәмәкнең тәмизлеге йахшы wә байырақ кешеләрне (ىنرليشك قارياب و ىشحي) җәлеб идәр иде [б. 9]; Қарынына итағатле ғаwам кеше (ىشك ماوع) уруҗ wақытында ничек көннең кичмәсене көтәдер, ... [б. 25]. Бу кеше, берничә кеше сүзтезмәләрендә әлеге сүзнең семантикасында ʻбилгесез затʼ мәгънәсе алгы планга чыга: Бу кеше (ىشك وب) крымка бүрекне бераз қыңғыр кийеб, ... [б. 42]; Анчақ берничә кеше (ىشك هچنرب) урам буйынча солы көлтәләр илә шығырдый-шығырдый үтәләр [б. 51]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) Коръәне Кәримдә сөйләнгәнчә, Җир йөзендә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган беренче кеше; 2) кеше, шәхес; 3) таныш булмаган ир кеше; 4) бәндә; начар, явыз ниятле яки булдыксыз кеше мәгънәләре теркәлгән гыйбрани асыллы адәм сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 65] әсәрдә ʻсөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере затʼ мәгънәсендә кулланыла: Әмма чуқ адәм (مدا قوچ) менлайы йахшы белмәдекләрендән сәвмәзләр иде [б. 3]; Қануна итағатлә адәм (مدآ) рәхәт улыр [б. 8]; Йахшырақ дикқат идеб белде ки, бу қара шәй адәмдер (رد مدآ) [б. 38]. Иҗтиһадлы wә хезмәт сәвән адәм, татарлары чуқ сәвән адәм, бүйүк бәлайә мөбтәлә улан адәме, бүйүк wә бай адәмләр кебек конструкция һәм сүзтезмәләр составында ул төрле социаль категорияләр һәм кешеләргә хас булган сыйфатларга мөнәсәбәттә билгелелек төсмере белән баетыла: ...сахибенең иҗтиһадлы wә хезмәт сәвән адәм (مدآ نوس تمدح و ىلداهتجا) идегене күстәрерләр иде [б. 2]; Хисаметдин м енла кәнде милләтене, йәғни татарлары чуқ сәвән адәм (مدآ نوس قوچ ىرلراتات) иде [б. 5] Хәсәдлек кеби бүйүк бәлайә мөбтәлә улан адәме (ىمدآ نلاوا لاتبم هيلاب كويب) ... [б. 5]. Мәзкүр адәм, бу адәм сүзтезмәләрендә әлеге сүзнең семантикасында ʻбилгесез затʼ мәгънәсе алгы планга чыга: Бундан бөйлә Хәнифә туташ қача башламыш икән, мәзкүр адәм (مدآ روكذم): ... [б. 38]; Бу адәм (مدآ وب) мәғшуқы Хисаметдин менла икән [б. 38]. Югарыда күрсәтелгән очракларда адәм сүзе әсәрдә кеше сүзен алыштырып килә. Публицистик чигенешләрдә теркәлгән бер адәм, бер милиун адәм кебек сүзтезмәләрдә ул иҗтимагый коннотацияләргә ия була: ...бер адәмнең (كمدآ رب) хәленә мәрхәмәт идәрез дә, бер милиун адәмә (همدآ نويلم رب), бер милләтә (هتلم رب) мәрхәмәтемез йуқдыр... [б. 6]; Бер милләтең (كتلم رب) дәрде wә хәле бер адәмең (كمدا رب) дәрде wә хәленә бәнзәр... [б. 6]. Адәмнең эче гыйбарәсе составында ул образлы коннотацияләр белән баетыла: ...һәр бақышында адәмнең эченә кереб чықар (راقچ بوريك هنچيا كنمدآ) [б. 42]. Гарәп асыллы инсан сүзе әсәрдә кеше һәм адәм лексемалары кебек ʻсөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере затʼ мәгънәсендә кулланыла: Һичбер инсан (ناسنا رب چيه) аңа қаршы дормаға җәсарәтләнмәз иде [б. 12]; Һәрбер инсан (ناسنا ربره) кәсеб идеб бай улмақ эстәр иде, ... [б. 32]. Моннан тыш инсан лексемасында алдагы ике сүзнең кулланылышына хас башка үзенчәлекләр дә кабатлана. Мәсәлән, ғалим инсан, туғры инсан, ғыйлем wә уқымақ сәвгән инсаның, йахшы күңелле инсан, милләтпәрwәр инсан сүзтезмәләре составында аның мәгънәсе билгеле бер социаль категорияләр һәм кешеләргә хас булган сыйфатларга мөнәсәбәттә тагын да конкретлаша төшә: ...чүнкә ғалим инсан (ناسنا ملاع) ғайбәтләрдән қачадыр [б. 13]; Сез туғры инсан (ناسنا ىرغوط) улдықыныздан... [б. 26]; ...йәшлекдән ғыйлем wә уқымақ сәвгән инсаның (كناسنا ناكوس قمقوا و ملع) әһлақ wә әфкәренең йаман улмақы шөбһәледер [б. 28]. Бу инсанлар, артындан йитешмеш инсан сүзтезмәләрендә аның семантикасында ʻбилгесез затʼ мәгънәсе алгы планга чыга: Бу инсанлар (رلناسنا وب) ахры пәк саран иделәр, ... [б. 51]; Хәзердә артындан йитешмеш инсан (ناسنا شمشتي) мәғшуқасы Хәнифә туташ иде [б. 67]. Публицистик чигенешләрдә ул да иҗтимагый коннотацияләр белән баетыла: Бер инсана (هناسنا رب) нотық wә дил ниқадәр кирәк исә, чуқ инсанлара (هرلناسنا قوچ) йәғни бер милләтә, бер қаwемә (هموق رب هتلم رب) матбуғат ул дәрәҗә кирәкдер [б. 6]; Инсан мәғыйшәтендә (هدنتشيعم ناسنا) бер бәһале wә йахшы шәй хөррийәтдер [б. 40]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) төп билгеләре гомуми булган предметлар, җан ияләре төркеме; 2) җенес; 3) кеше, адәм баласы, шәхес; 4) адәм балалары яки табигатьтән өстен көчләр; 5) нинди дә булса әйбер, нәрсә, предмет; 6) чыгыш, нәсел, ыру, токым; 7) нинди дә булса уртак сыйфатлары, башкарган эше, профессиясе белән аерымланган төркем мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы зат сүзе [Татар теленең аңлатмалы ..., II т., 2016, б. 409] әсәрдә, нигездә, ʻкешеʼ мәгънәсендә кулланыла. Аерым очракларда әлеге мәгънә конкретлаштырылып бирелә: Қыш әсналарында хикәйәмездә йазылынан затларның (كنرلتاذ نانليزاي هدزمياكح) мәғыйшәтләре ғадәтенчә кичеб, ... [б. 19]; ...бу өч җенесчә мөхтәлиф затлар (رلتاذ فلتحم هجسنج چوا وب) нәдән берләшмешләр? [б. 29]; ...бу өч заты (ىتاذ چوا وب) милләтпәрwәрлек берләшдерде [б. 30]; ...исламдан мәгълүмате мәғыйшийә тәхсил идән зат (تاذ نديا ليصحت) күрермен [б. 43]. Болардан тыш әсәрдә ʻкешеʼ мәгънәсендә уртак тамырга ия булган кемсә һәм кемсәнә лексик берәмлекләренең дә кулланылышы күзә телә. Алдагы сүзләрдән аермалы буларак, кемсә сүзенең семантикасында билгесезлек һәм абстрактлык мәгънә төсмере алгы планга чыкса, кемсәнә лексемасы эш тотар кемсәнә, нөфүзле кемсәнә, уқымыш фәқир кемсәнәләрә сүзтезмәләре составында конкрет затларны атау өчен файдаланыла: Азбарда кемсә (هسميك) йуқ зан идеб, ... [б. 9]; ...Москва төҗҗарлар wә фабрикчылары илә эш тотар кемсәнә (هنسمك راتوت شيا) иде [б. 12]; Хисаметдин менла кемсәйә (هي هسميك) белдермәйеб, ... [б. 25]; ...шәкердләрә wә уқымыш фәқир кемсәнәләрә (هرل هنسمك ريقف شمقوا) тәқсим иделеҗәк [б. 61]. З. Бигиев романнарында кеше сүзе шулай ук ʻсөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере затʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бу кеби эшдә кеше (ىشك) йығламасмы? [б. 14]; Күб кешеләрнең (كننرليشك بوك) ривайәтенә бинаән, ... [б. 31]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Түгел арақы эчәргә, чәйне дә ул wақытда бик аз кешеләр (رليشك زآ كيب) беләдер иде [б. 6]; Монда ивдә кеше (ىشك) йукмы? [б. 27]; Қартчық қапыда кеше барлығын (نغلراب ىشك هدوپاق) ишедеб, ... [б. 30]. Күпчелек очракларда аерым сүзтезмәләр һәм конструкцияләр составында аның семантикасы төрле социаль категорияләр, кешенең физик һәм рухи сыйфатларына мөнәсәбәттә конкретлык мәгънә төсмере белән баетыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ахунд хәзрәтләренең өстендә йәшел чапан, башында бийүк ақ чалма, кәндесе зур буйлы нечкә кеше (ىشك هكچن وليوب روظ) иде [б. 38]; Муса әфәнде сезгә, адвокат булган кешегә (اكيشك ناغلوب تاكودآ), бу хақда булган әсрарларыны сөйләгәндер? [б. 50]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Без Ростов мулласыны йәш дийү ишедәмез, мөтәкқый кеше (ىشك ىقتم) булырға кирәк [б. 4]; Ул Йағқуб Ғалийев бик мордар кеше (ىشك رادرم), ул қызны да бик җәбер қылған иде [б. 22]. Шул ук вакытта З. Бигиевнең әсәрләрендә, аерым алганда "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге сүзнең билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып, чагыштыруларда кулланылуы күзәтелә: Биш сәғат үлгән кеше кеби (ىبك ىشك) йоклаб, тәмам сигез сәғатдә Маһруйның өстенә қайнар су салынмыш кеше кеби (ىبك ىشك) йатмыш йирендән сикереб торды [б. 41]; ...котырған кеше кеби (ىبك ىشك) ғаҗәлә қылыб, ... [б. 41]. Адәм сүзен З. Бигиев, алдагы автор кебек, ʻсөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере затʼ мәгънәсендә куллана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Сабах сәғат унда Қазан мөсафирханәләрендән бер олуғ wә мөғтәбәр мөсафирханә йанына күб адәмләр (رلمدآ بوك) җәмғ улмышлар [б. 4]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...Ғабделғафурның кем wә ниндәләйен адәм (مدآ نيلاادنين و مك) улдығыны бәйан идәмез [б. 2]; Рақы саwытына салынмыш порошок - дурман дүрт адәмә (همدآ ةرود) кифайәт идәрлек булыб, ... [б. 67]. Әлеге сүз дә кеше лексемасы кебек күпчелек очракларда аерым сүзтезмәләр һәм конструкцияләр составында төрле социаль категорияләр, кешенең физик сыйфатларына мөнәсәбәттә конкретлык мәгъ нә төсмере белән баетылып файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Нечкә адәм (مدآ اكچن), озын буйлы, ақ йөзле, кечек сары сақаллы [б. 7]; Муса Салихов җәмәғатләнмеш адәм (مدآ شمنلتعامج) түгел иде [б. 8]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...хайли күб мал, ақча қазанмыш wә алтмыш биш йәшләренә ирешмеш йахшы, мөттәқый wә сәхи адәмдер (ردمدآ ىخس و ىقتم ىشحي شمشريا هنيرلشاي شب شمتلآ) [б. 7]; Беләсең Қазан сәүдәгәрләрене, ақчайа бик хирыс адәмләр (رل مدآ صيرخ كيب هي هچقآ) [б. 37]. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлгән бер адәм сүзтезмәсендә аның семантикасында ʻбилгесез затʼ мәгънәсе алгы планга чыга: Әфәндем, сезне бер адәм (مدآ رب) күрергә эстейур, кертергә рөхсәт бармы? [б. 10]. "Гөнаһе кәбаир" романында аның чагыштырулар составында файдаланылуы, ягъни билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып кулланылуы күзәтелә: Бөйлә йоқулара уғрамыш адәмләр үлмеш адәм кеби (ىبك مدآ) улыб, ... [б. 58]; ...ишедмәйән адәмләр кеби (ىبك رلمدآ) қапыйа бармайа дәwам қылдылар [б. 69]. Зат сүзе язучы әсәрләрендә аерым контекстларда ʻшәхесʼ мәгънәсен белдереп килә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Тәфтишче затларның (كنرلتاذ ىچشيتفت) әхwәлендә зийадәчә диққатә лайық шәй йуқ иде [б. 53]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Хәзердә ул мәдрәсәдә бер мөбарәк зат (تاذ كرابم رب) ғолләмә wә фәрид әл-ғасыр улан дамелла Ғабделғалләм хәзрәтләре дәрес әйтәдер [б. 10]. Шул ук вакытта "Гөнаһе кәбаир" романында аның ʻкеше асылыʼ мәгънәсендә кулланылу очрагы да теркәлде: ...анларның йаманлықларындин сезә, затыңыза (هزكن تاذ) зарар тикмәс [б. 6]. Билгелелек һәм билгесезлек төсмерләренә ия булган ʻкешеʼ мәгънәсендәге кемсә сүзе авторның "Гөнаһе кәбаир" романында гына кулланыла: ...әмма Ростовда тиҗарәт wә хезмәт идән кемсәмез (زم هسمك نديا تمذح و ةراجت) қайтыб килсә, ... [б. 4]; Бу нә шәрғый улан Маһруйның хамилендән мөсәббибе улан Йағқуб Ғалийевдән мағада кемсә хәбәрдар дәгел иде (ىديا لكد رادربح هسمك) [б. 16]; Җуқ, жуқ, Ибраһим абзый, кемсә йуқ (قوي هسمك), әйдә бойырыңыз, сөйләңез, нә хезмәт бар? [б. 27]. Шул ук әсәрдә аның ғақылдан заил кемсә кеби чагыштыру конструкциясендә образлы коннотацияләргә баетылып файдаланылу очрагы теркәлде: Ғақылдан заил кемсә кеби (ىبك هسمك), бөйлә сүзләр сөйләмәйә wә қычқырмайа башлағач, ... [б. 35]. Аннан аермалы буларак кемсәнә лексемасы аерым конструкцияләр һәм сүзтезмәләр составында, нигездә, социаль категорияләргә, кешенең физик һәм рухи сыйфатларына мөнәсәбәттә билгелелек коннотацияләренә ия булган хәлдә конкрет затларны атау өчен файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Йитмеш йәшләренә йитешмеш, зур ақ сақаллы, мәһабәтле wә шөҗәғатле кемсәнә (هن هسمك ولتعاجش و ولتباهم وللاقص قآ روظ) иде [б. 39]; Бән Қазанлы, бер таҗир кемсәнә (هنسمك رجات رب), мин сезгә бер олуғ хезмәт илә килдем [б. 66]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Мәсҗедә килән җәмәғәт арасында нәдән исә дә, ғайәт фәқыйр кемсәнәләр дә (رل هنسمك ريقف تياغ) күбдер [б. 3]; Ниһайәтсез саран, бәхил wә хасид кемсәнәләр (رل هنسمك دساح و ليحب نارص) улыб, ... [б. 10]. Шул ук вакытта язучының "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге сүзнең күплек сан формасында гипербола тудыру чарасы буларак кулланылу очрагы да теркәлде: ...wә бу хәлләре ничә wә ничә кемсәнәләр (رل هنسمك هچن و هچن) күрделәр [б. 48]. ʻҮзенә хас аерым характерга, үзенчәлекле сыйфатларга ия затʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы шәхес сүзе З. Бигиевнең әсәрләрендә шулай ук ʻкешеʼ мәгънәсендә, ләкин, нигездә, жанр таләпләренә буйсындырылып билгеле бер контекстларда файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Қателдә мәгъйүб улан шәхесне (ىن سخش نلاوا بويعم هدلتق) үткән wақытларда ғазетамызда йазған идек [б. 36]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Мәмәт әйләнеб қарап wә сөал идән шәхес (صحش) хәбесханә смотрителе улдығыны белеб: ... [б. 70]. Шуның белән бергә авторның "Гөнаһе кәбаир" романында, нигездә, дини контекстта чагылыш таба торган ʻбуйсынган кеше, колʼ мәгънәсендә фарсы асыллы бәндә сүзе дә теркәлде: романымызда мәхлут улан әшхасның әксәре гөнаһлы бәндәләр (رل هدنب ىلهانك) улыб, ... [б. 2]. Кеше сүзе Р. Фәхретдин әсәрләрендә дә алдагы авторлардагы кебек төрле социаль категорияләр һәм кешеләргә хас сыйфатларга мөнәсәбәттә конкретлаштырылган ʻсөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере затʼ мәгънәсендә килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" (1899) романында: ...хатасыны күргән кеше (ىشك ناگروك ىنساطخ) дөрестләр [б. 45]; Ғақыллы кешеләр (رليشك ىللقع) үзләре бунлар хақында бер хөкем идәрләр [б. 48]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бунда җыйылған кешеләр (رليشك ناغلويج هدنوب) бу аwылың иғтибарлы кешеләредер [б. 80]; Йат кеше (ىشك تاي) күреләсез [б. 84]. Шул ук вакытта әлеге сүз "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аерым лексема буларак гомумән ʻкешеʼ мәгънәсендә дә кулланыла: ...кешедән (نديشك) асла көлмәз иде [б. 11]; Шуның ичүн безем сүземезе кеше аңламай (ىاملاكآ ىشك), кеше сүзене (ىنزوس ىشك) аңламаймыз [б. 43]. Адәм сүзе язучы әсәрләрендә, нигездә, төрле конструкция һәм сүзтезмәләрдә кулланыла. Бу очракта, алда билгеләп үткәнчә, ʻсөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере затʼ семасы социаль категорияләр һәм кешегә хас сыйфатларга мөнәсәбәттә конкретлык мәгънә төсмеренә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Мәгълүматлы wә әхwәле дөнйадан хәбәрдар адәмләремез (زمرلمدآ رادربخ ندايند لاوحا و ىلتامولعم) улыныр исә, ... [б. 10]; ...бу сүз исә дәгел уқыған шәкерд ичүн, бәлки уқымаған бер адәм ичүн (نوچيا مدا رب ناغمقوا) бийүк ғарлек wә олуғ хәмийәтсезлек идеге мәгълүмдер [б. 54]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ғайәт иҗтиһадлы wә шад адәмләрең бере (ىرب كرلمدآ داش و ىلداهتجا تياغ) иде [б. 23]; ...wә киләчәк көнләрдә буның тәрбийәсе сайасендә гүзәл гүзәл адәмләр (رلمدآ لزوك لزوك) зохур идәчәк, ... [б. 49]. Шул ук вакытта язучы әсәрләрендә, адәм сүзенең алдагы авторлардан аермалы буларак, ʻкешеʼ мәгънәсен белдереп килгән адәм баласы, адәм уғылы образлы гыйбарәләре составында кулланылуы да күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу кеби шәйләр илә шөбһәләнмәк адәм баласына (هنيسلااب مدآ) йөрәксезлек, қурқақлық китереб, ... [б. 9]; ...ничә заманлардан бирле адәм балаларыны (ىنرللااب مدآ) файдаландырдықын, ... [б. 22]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Моталәға әйләмәкдә улан китаблар адәм уғылы (ىلغوا مدآ) ичүн иң қуәтле тәрбийәчеләр идеге шөбһәсездер [б. 6]; Шөйлә улса да, җәнабе Аллаһың ғаҗәиб хикмәтләре адәм уғылы ғақылының (كنيلقع ىلغوا مدآ) үлчәwе ирешәчәк шәйләрдән дәгелдер [б. 45]. Образлы коннотациягә әлеге сүз "Сәлимә яки гыйффәт" романында теркәлгән адәм сурәтендә сүзтезмәсендә дә ия була: ...wә адәм сурәтендә (هدنتروص مدآ) улған сәфийәләр қулына дөшмәкдән ғыйбарәтдер [б. 74]. Инсан сүзен Р. Фәхретдин гомумән ʻкешеʼ мәгънәсендә файдалана. Күплек сан формасында ул конретлашкан күплек мәгънә төсмеренә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу исә дөньяда улған инсанларның (ڭنرلناسنا) йарымындан ғыйбарәт улған хатынлар қыйсымына җәзафан бер тәхқыйрдер ки, һичбер нәзыйры улмаз [б. 67]; Инсан (ناسنا) бер шәйне һәр нә қадәр үзе белер исә дә, ... [б. 70]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бабаларымыз да "Җәфаны чикмәйән инсан (ناسنا نايمكچ ىنافج) сафаның қадерене белмәз!" дийурлар имеш, ... [б. 45]; Җөмлә инсанлар (رلناسنا هلمج), бер ата wә бер ана баласы улдықлары хәлдә... [б. 62]. Шул ук вактытта язучы әсәрләрендә әлеге сүзнең ʻюгары әхлак һәм рухи кыйммәтләр гәүдәләнеше буларак шәхесʼ мәгънәсендә дә кулланылуы күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Инсан улмақ ичүн (نوچيا قملوا ناسنا) ғыйлем илә күркәм холық кирәкдер [б. 5]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Wақыйға бунлар захирдә инсанлар (رلناسنا هدرهاظ) исәләр дә, мәгънәдә инсанлар (رلناسنا هدانعم) дәгелләр иде [б. 17]; Хатын димәк, адәм уғлыны инсан идәчәк wә йәки wәхши хайwан идәчәк (كچديا ناويح ىشحو هكاي و كچديا ناسنا ىنلغوا مدآ) қуәт димәкдер [б. 94]. Зат сүзе чыганакларда аерым сүзтезмәләр составында, нигездә, билгелелек, сирәк очракларда билгесезлек төсмерләре белән баетылган ʻюгары әхлак һәм рухи кыйммәтләр гәүдәләнеше буларак шәхесʼ мәгънәсен, аерым контекстларда аның киресен белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" (1899) романында: Бу зат (تاذ وب) ислам ғоләмәсенең олуғларындан wә надир әдибләрендәндер [б. 17]; Күб ғыйлемле фазыл wә шағыйр бер зат (تاذ رب رعاش و لضاف) улмышдыр [б. 20]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...чиксез надан, рийалы мөтәкәббер бер зат (تاذ رب ربكتم) иде [б. 15]; Бу зат (تاذ وب) ошбу әтрафда улан бер ишан хәзрәтенә мөрид һәм дә иң сәвекле бер мөрид иде [б. 33]. Алдагы автордан аермалы буларак, дини контекстта чагылыш таба торган ʻбуйсынган кеше, колʼ мәгънәсендәге бәндә сүзе Р. Фәхретдин әсәрләрендә киң кулланылыш сферасына ия. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" (1899) романында: Қадерене белеб, дөнья гизеб, Аллаһы Тәғаләнең бәндәләрене дә (هدينرل هدنب ڭنىلاغت الله) күрергә тийешле [б. 38]; Беңләр илә бәндәләрендән (دنرل هدنب هليا رلڭب) йалңыз бересенә ихсан әйләмәкдә улған ғыйффәтне Аллаһы Тәғалә бәнә ихсан әйләмешдер; ... [б. 80]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бичара бәндә (هدنب هراچيب)!... Бер дақиқа эчендә бер-беренә зыд улан доғалары әйтмәкдәдер!... [б. 44]; Әтрафыма җыйылмыш затлар җөмләсе нәфес бәндәләре (ىرل هدنب سفن) wә ғайбәт сөйләмәкдән башқа һөнәрләре улмаған затлар улды, ... [б. 106] һ.б. Кемсә сүзе язучы әсәрләрендә аерым сүзтезмәләр составында, нигездә, билгелелек, сирәк очракларда билгесезлек төсмерләре белән баетылган ʻхайваннардан аермалы буларак сөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере затʼ мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" (1899) романында: Бунларның нә кеби кемсәләр (رل هسمك ىبك هن) улыначағы дәхи сезгә мәгълүмдер [б. 26]; Ләкин ислам фәлсәфәсе wә серләрене аңлаб беләчәк кемсәгә (اگ هسمك كچ هليب بلاڭآ) бик аз wә надир тәсадеф иделенер [б. 26]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ғайшә абыстай әгәр дә дәүләтле кемсә (هسميك ىلتلود) қызы улса иде, ... [б. 11]; ...хатын улачақ кемсәнең (كن هسميك قچ هلوا نوتاخ) холық wә фиғылене, ғыйлем wә мәгърифәтене, ғадәт wә тәрбийәсене тәфтиш идәчәк урында... [б. 11]. Әлеге үзенчәлек "Сәлимә яки гыйффәт" (1899) романында кемсәнә лексемасының кулланылышында да күзәтелә: Шуның ичүн мәмләкәтемездә бездән мәгълүматлы wә үткен фикерле кемсәнәләр (رل هنسمك ىلركف نكتوا و ىلتمولعم)... [б. 2]; Бу кемсәнәләр (رل هنسمك وب) һәр wақытда мәҗлесләрендә улдығым, күзләре ачық һиммәтле йәш йегетләр,... [б. 9]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында бу сүз ʻшәхесʼ мәгънәсендә кулланыла: Бер бийүк кемсәнәйе (ىي هنسميك كويب رب) алыңыз да тәрҗемә хәлене уқыңыз, ... [б. 5]; Мәхдүм wә мәхдүмәләр асыл бийүк кемсәнәләрә (هرل هنسميك كويب لصا) аталық иделенәчәк сүзләр улдығы хәлдә, ... [б. 10]. Шул ук вакытта әлеге әсәрдә тискәре персонажга мөнәсәбәттә шәхес сүзенең кулланылышы теркәлде: Ғаббас мелла исә Мусаның исемене ишетмеш исә дә, шәхесене (ىنسخش) танымадығыны, ... [б. 34]. Кешенең җенес атамалары һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элекэлектән кулланылып килгән йегет, җегет, ир, ир адәм, иркәк, қыз, туташ, хатын, қадын, ханым, қартчық, мәрқумә, мәгшуқа, сахибә, мөсафирә, мәқтүлә, мәрхүмә, қатилә, мәхбүбә сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) яшүсмерлектән өлгергәнлек чорына күчкән, балигъ булган, буйга җиткән яшь ир кеше; 2) өйләнмәгән, буйдак ир-ат; 3) гомумән төрле яшьтәге ир кеше һ.б. мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы йегет // җегет сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 221] М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында, нигездә, беренче мәгънәдә килә: Йөзенә бақсаң, бу йегерме биш йәшлек җегеткә (اك تكيج قلشاي شب ىمركي) тәғаҗҗебләнерсен [б. 4]; Қыз йегетләре (ىرلتكي) чуқ бақмыйдыр иде, ... [б. 11]. Кийәү егетләре сүзтезмәсендә ул туй күренешенә мөнәсәбәттә конк ретлаштырылып бирелә: ...бу коляскада кийәү Сибғатулла әфәнде ки йәү йегетләре (ىرلتكي وايك) илә бәрабәрлекдә йәшен кеби йөгерерләр [б. 52]. Мәғарифпәрwәр йегетләр сүзтезмәсендә аның семантикасы иҗтимагый коннотация белән баетыла: Мәғарифпәрwәр йегетләр (رلتيكي رورپفراعم) китаб өләшмәкне Хисаметдин менлайа тәслим итделәр [б. 63]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) ир җенесенә капма-каршы җенестәге кеше; 2) ирдәге яки ирдә булган хатын-кыз мәгънәләрендә теркәлгән төрки-татар асыллы хатын сүзенең [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 364] тарихи эквиваленты қадын лексемасы язучы әсәрендә күбрәк беренче мәгънәдә файдаланыла: Ғайниҗамал абыстай алтмыш йәшләренә йитешмеш бер қадын (نيداق رب شمتي هنيرلشاي شمتلآ) иде [б. 47]; Сән қайда болай бик иртә барасын тутай? - сурды йәшрәк қадын (نيداق كارشاي) [б. 51]; Қарт қадының (كنيداق تراق) бу көн икмәк пешермәгене бераз онланмыш чабуы күстәрер иде [б. 51]. Шул ук вакытта романда аның икенче мәгънәдә кулланылу очрак лары да теркәлде: Бу ханәдә менла қадыны (ىنيداق لانم) тол Зөлхийә... [б. 2]; Ғаббас ағаның қадыны (ىنيداق كناغا سابع) Шәмси абыстай... [б. 34]. Хатын-кызлар исеменә ялгап әйтелә торган мөрәҗәгать итү сүзе буларак һәм ʻтаныш булмаган урта яки өлкән яшьтәге хатын- кызʼ мәгъ нәсен белдерә торган төрки-татар асыллы ханым сүзе [http:// suzlek.antat.ru/wordsR.php?txtW=ханым&submit=Найти] әсәрнең төп хатын-кыз персонажының исеме белән бергә билгелелек төсмеренә баетылып кулланыла. (Бу турыда тулырак беренче бүлектә кара.) Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) хатын-кыз җенесеннән булган бала; 2) үсеп буйга җиткән, балигъ булган яшь хатын-кыз; 3) кияүгә чыгучы кыз мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы қыз сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 640 - 641] әсәрдә, нигездә, икенче мәгънәдә килә: Хәнифә туташ (شاتوت هفينح) үзе дә уқымыш қыз (زق شموقوا) иде [б. 11]; Бөйлә кидәркән йәш қыз (زق شاي) бер дөккана керде [б. 20]; Тәәһһел эшендә қызлара (هرلزق هدنشيا لهءات) там ихтийар виреләдер [б. 40]. Әлеге мәгънә қыз кеше сүзтезмәсендә дә чагылыш таба: Әмма бу қадәр wақытсыз бөйлә шикле wә хосусан қыз кешенең (كنيشك زق) килмәсе тәғаҗҗебле wә мохатарале бер эш күрелдегендән, ... [б. 57]. Шул ук вакытта әсәрдә сүзнең ʻкемнең дә булса кыз баласыʼ мәгъ нәсендә кулланылуы да күзәтелә: Шәһәрдә Ғаббас ағаның қызыны (ىنوزق كناغآ سابع) бик махтайурлар [б. 13]; ...анлар қызларыны (ىنورلزق) ғаиб итделәр! [б. 54]. ʻКияүгә чыкмаган җиткән кызʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы туташ сүзе әсәрдә күпчелек очракта төп хатын-кыз персонажының исеме белән бергә билгелелек төсмеренә баетылып кулланыла. (Бу турыда беренче бүлектә кара.) Шул ук вакытта аның аерым лексема хәлендә югарыда күрсәтелгән мәгънәдә кулланылу очраклары да теркәлде: Туташымыз (زمشاتوت) бердәнбер менланы таныб һаман нишләмәйә белмәйеб абдыранды wә йуғалды [б. 27]; Бу инсан гүйә туташны (ىنشاتوت) күрдегендән тизрәк атламаға башлады [б. 38]; Ләкин туташ (شاتوت) искечә мәхзүн хәлдә қалды [б. 56]. Шуның белән бергә автор хатын-кыз персонажларны атау өчен гарәп асыллы мәрқумә, мәғшуқа, сахибә лексик берәмлекләренә дә мөрәҗәгать итә. Әсәрдә мәрқумә сүзенең кулланылышында ул кадәр үзенчәлекләр күзәтелми. Әлеге сүз белән язучы яшь кызны да, олы яшьтәге хатынны да атый: Wә узуб китдеге wақыт йәш җегет әйләнеб бақдықда, мәрқумә (هموقرم) шәкәр иренләрене wә энҗе дишләрене күстәреб көлеб алды [б. 20]; Шәһәрдә бер wақыйға улса, һәмән Ғайниҗамал абыстайға йитешер иде. Шәһәр wақыйғалары хақында мәрқумәдән (ند هموقرم) чуқ билиҗи йуқ иде [б. 64]; ʻСөелгән хатынʼ мәгънәсендәге мәгъшуқа сүзе исә яшь кызга карата гына кулланыла: Һәмән күңеле мәгъшуқасына (هنس هقوشعم) җәлеб улынды [б. 63]; Хәзердә артындан йитешмеш инсан мәгъшуқасы (ىس هقوشعم) Хәнифә туташ иде [б. 67]. ʻХуҗабикәʼ мәгънәсендәге сахибә сүзе олы яшьтәге персонажга карата кулланыла: ...хезмәтче қадын сахибәсене (ىنس هبحاص) уйғатмайа китде [б. 57]. Йегет // җегет сүзен ʻяшүсмерлектән өлгергәнлек чорына күчкән, балигъ булган, буйга җиткән яшь ир кешеʼ мәгънәсендә З. Бигиев "Гөнаһе кәбаир" романында гына файдалана: Без ул wақытда сезнең кеби йәш йегет (تكي شاي) идек, ... [б. 6]; Йағқуб Ғалийев - йегерме йиде йәшлек өйләнмәмеш йегет (تكي شممنلويا قلشاي ىدي ىمركي) улыб, ... [б. 12]; Без дә менә бу йегетне (ىنتكي وب) - Ғабделғафурны да ул мәдрәсәйә қуймақчы буламыз [б. 10]. Шул ук әсәрдә ақчалы йегетләр сүзтезмәсендә әлеге сүз билгеле бер дәрәҗәдә образлы коннотациягә ия була: Мулла бу ақчалы йегетләрне (ىنرلتكي ىل هچقآ وب) үз ивенә чәй эчмәйә дәғwәт қылды [б. 3]. Әсәрдә сүзнең ʻуңган, тәвәккәл, кыю, батыр һ.б. уңай сыйфатларга ия булган ир кешеʼ мәгънәсендә кулланылу очрагы да теркәлде: Биг рәк җегет (تكج) икән уғлың! [б. 14]. Алдагы автордан аермалы буларак, З. Бигиев әсәрләрендә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) аерым бер сыйфатларга, табигый үзенчәлекләргә ия буларак, хатын-кыз затына капма-каршы җенестәге кеше; 2) шул җенеснең малай, үсмер яшеннән үткән кешесе; 3) батыр, гайрәтле, булдыклы, тугры һ.б. уңай сыйфатларга ия булган кеше; 4) хатынына карата: хатын белән никахта булган, өйләнгән кеше мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы ир [Татар теленең аңлатмалы ..., II т., 2016, б. 580] һәм аның тарихи эквиваленты булган иркәк сүзләре кулланыла. Ир сүзен автор, нигездә, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында беренче мәгънәсендә файдалана: Тәфтишчеләр швейцардан мәқтүлә илә бәрабәр килгән ирнең (كننريا ناكلك ربارب هليا هلوتقم) қыйәфәтене-төсене... [б. 7]; ...бу табылмыш сурәт мәқтүлә Зөләйха илә үткән кичдә бәрабәр килгән ирнең (كننريا ناكلك ربارب هدچيك ناكتوا هليا اخيلز هلوتقم) сурәте булырға кирәк [б. 7]. Әлеге мәгънә шул ук әсәрдә теркәлгән ир адәм сүзтезмәсендә дә чагы лыш таба: Бәли, мәқтүлә илә бәрабәр бер ир адәм (مدآ ريا رب) килде [б. 6]. "Гөнаһе кәбаир" романында ир сүзе һәм аның тарихи эквиваленты иркәк лексемасы иркәк углан, ир уғлан, ир бала сүзтезмәләрендә җенес атамасы буларак кулланыла: Виләдәт көне йидешеб, мәзкүр қартчығның йәрдәмейлә Маһруй бер иркәк уғлан (نلاغوا ككريا رب) вөҗүдә килтерде [б. 19]; ...wә мәғлүмеңез қартчық ивендә ир уғлан (نلاغوا ريا) вөҗ үд ә килтердегене... [б. 25]; Ир бала (لااب ريا) диб әйткәнләр иде [б. 28]. Алдагы автордан аермалы буларак, З. Бигиев әсәрләрендә қадын лексемасы хатын сүзе белән алыштырыла. Чыганакларда ул үз башына һәм төрле конструкцияләр һәм сүзтезмәләр составында ʻир җенесенә капма-каршы җенестәге кешеʼ мәгънәсендә кулланыла. Соңгыларында әлеге мәгънә төрле вакыйгаларга мөнәсәбәттә тагын да конкретлаштырыла төшә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Идән уртасына қанға буйалмыш мәқтүлә хатын (نوتاخ هلوتقم) йығылмыш. Хатынның (كنن نوتاخ) башында мылтығ пуле җәрәхәте кеби җәрәхәт. Хатынның (كنن نوتاخ) йәше йегерме ике, йегерме өчдән зийадә булмасқа кирәк [б. 5]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Гизлеҗә бала туғдырмайа эстәйән хатынлара (هرلنوتاخ نايتسا هيمردغوت لااب 'هجولزيك) йәрдәм қыламын [б. 35]; Қазанда бер хатын (نوتاخ رب) зәүҗене хатынла өлфәт wә мәхәббәт итдеге хәммамда қател идмеш [б. 36]. "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге сүзнең образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылу очрагы да теркәлде: Алла сақласын, утдан wә хатындан курықған кеби (ىبك ناغقروق ندنوتاخ و ندتوا), шу мөскиратдан сақланыңыз wә курқыңыз [б. 6]. Ханым сүзе язучы әсәрләрендә хатыннар исеменә ялгап әйтелә торган мөрәҗәгать итү сүзе буларак кына файдаланыла. Әлеге үзенчәлек туташ сүзенең кулланылышында да күзәтелә. (Бу турыда беренче бүлектә кара.) Алдагы автордан аермалы буларак, З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" романында татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) олы яшькә җиткән, картайган хатын-кыз; 2) өлкән яшьтәге хатын-кызның исеменә өстәп әйтелә торган сүз; 3) өлкән яшьтәге ир кешенең хатыны; өлкән яшьтәге ирләрнең үз хатыннарына мөрәҗәгать итү һәм аларны атау сүзе мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы карчык сүзенең [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 149] қартчық варианты теркәлде. Әсәрдә ул, нигездә, беренче мәгънәдә файдаланыла: ...бер қартчық (қарт хатын) ((نوتاخ طراق) قچتراق رب) бу ике йәш арасында тылмач wә wасыйта улыб, ... [б. 16]; ...Ибраһим байла бу қартчық (قچتراق وب) бәрабәр ивә кереб китделәр [б. 27]; Қартчық (قچتراق) бу сүзләрә wә мәслихәтләрә разый улғач, ... [б. 33]. Шуның белән бергә аның публицистик чигенешләрдә теркәлгән күплек сан формасы иҗтимагый характердагы коннотацияләр белән баетыла: Йәш ғомерне бушқа кичерергә йарамый дигән бу кеби қартчықлар (رلقچتراق ىبك وب)... [б. 16]; Бөйлә қартчықларның әксәресе (ىسرثكا كنرلقچتراق هليوب) шәрғы шәрифә мөхалиф улан эшләре қылсалар да, ... [б. 27]. Қыз сүзе чыганакларда, нигездә, ʻүсеп буйга җиткән, балигъ булган яшь хатын-кызʼ мәгънәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Қызны (ىنزق) һәр күрдегемдә қыз (زق) бәңа тәбәссем қылыб қарыйдыр иде. Қызны (ىنزق) бер дәфға, ике дәфға, өч дәфға күреб, қызға (هغزق) зийадәчә ғашыйқ улдым [б. 22]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Узған җылда бер қыз (زق رب) минем ивемдә бала туғдырған иде диб әйтдем ич. Ул қыз (زق لوا) да шул йөзе қара Йағқубдан хамилә булган иде [б. 22]. Әлеге мәгънә "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында теркәлгән абстракт характердагы қыз wақытымда сүзтезмәсендә дә чагылыш таба: Ғаҗаиб! Бер да зан-фикер қылынмаған эш - бу кеби кечек йәшемдә, қыз wақытымда (هدمتقو زق هدموشاي كچك), үз-үземне қател идәмен [б. 69]. Гүзәл қыз һәм җәмилә қыз сүзтезмәләрендә ул берникадәр дәрәҗәдә образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ничүн шадланмасын ки, морадына наил ула - йөз мең сум көмеш ақча илә гүзәл қыз (زق لزوك) ала! [б. 64]; Йөз мең көмеш ақчайла гүзәл қыз (زق لزوك) әлдән кидәчәк [б. 76]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Маһруйның исеме җисеменә муафиқ wә ғайәт рәғбәтле wә җәмилә қыз (زق هليمج و ىلتبغر تياغ) иде ки, ... [б. 8]. "Гөнаһе кәбаир" романында аның қыз бала сүзтезмәсендә ʻкемнең дә булса кыз баласыʼ мәгънәсендә кулланылу очрагы да теркәлде: ...Маһруй wә Маһруйдан туғмыш қыз бала (لااب زق) Фәридә... [б. 12]. (Әлеге сүзнең хатын-кыз исемнәре белән файдалану очраклары турында беренче бүлектә кара.) Автор үзенең әсәрләрендә хатын-кыз персонажларга мөнәсәбәттә гарәп теле өчен хас булган ʻүлгән хатын-кызʼ мәгънәсендәге мәрхүмә, ʻүтерелгән хатын-кызʼ мәгънәсендәге мәқтүлә, ʻүтерүче, һәлак итүче хатын-кызʼ мәгънәсендәге қатилә лексик берәмлекләрен дә куллана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Чүнкә мәрхүмә илә (هليا هموحرم) бәрабәр килгән адәм номерәләрдән кидәркән... [б. 6]; Бәли, мәқтүлә илә (هليا هلوتقم) бәрабәр бер ир адәм килде [б. 6]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Маһруйның ике баласындан, әнкәсендән wә зәүҗендән, дәүләт wә рәхәт, әқриба wә дустларындан ифтирақ - айы рылыб wә қатилә (هلتاق) улыб, ... [б. 23]; Мәрхүмә (هموحرم) берлән ун туқыз йыл ғомер сөрдем. Мәрхүмә (هموحرم) тиз үлде [б. 43]. Йегет сүзе Р. Фәхретдин әсәрләрендә ʻяшүсмерлектән өлгергәнлек чорына күчкән, балигъ булган, буйга җиткән яшь ир кешеʼ мәгънәсендә файдаланыла. Қазанлы йегетләр, көчле wә қуәтле йегетләр, йәш йегетләр, фәқыйр бер йегет кебек сүзтезмәләр составында аның мәгънәсе конкретлаштырылып кителә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Қазанлы йегетләргә (اگرلتكي ىلنازق) файдалы нәсихәтләр сүзләдеңез, ... [б. 23]; ...чөнки уқырға белсәләр, йегетләр (رلتكي) йазған хатларны уқырлар [б. 65]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Җен кеби көчле wә қуәтле йегетләр (رلتكي ىلتوق و ىلچوك) илә... [б. 28]; Күр шемездә фәқыйр бер йегет (تكي رب ريقف) һәр көн утын йарыб, ... [б. 73]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән басыйратлы қартлар, тәүфыйқлы йегетләр, йәки ғафиф wә тәдбирле ирләр wә тәрбийәле хатынлар градацион рәтендә әлеге сүз иҗтимагый коннотацияләргә ия була: Милләт димәк басыйратлы қартлар, тәүфыйқлы йегетләр, йәки ғафиф wә тәдбирле ирләр wә тәрбийәле хатынлар (رلنوتاخ ىل هيبرت و رلريا ىلريبدت و فيفع هكاي 'رلتكي ىلقيفوت ' رلتراق ىلتريصب) илә қаим улыр [б. 67]. Ир сүзен автор ʻаерым бер сыйфатларга, табигый үзенчәлекләргә ия буларак, хатын-кыз затына капма-каршы җенестәге кешеʼ мәгънәсендә файдалана. Биредә ул, нигездә, күплек сан формасында иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу кеби wәғазләрне әйтмәк күб ирләр (رلريا بوك) йәки күб мөдәррисләргә һәм насыйб улмаз [б. 4]; Мисырда улған йәкшәнбә wәғазләре ирләргә (اكرلريا) хас улмай, хатынлар арасында һәм вардыр [б. 70]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Зирә анларың һиммәтләре арысланлардан ғайрәтле ирләре (ىرلريا) кәнде фәрманлары астында тотарлар, ... [б. 11]; ...эстәсәләр, һич тәрбийә қабул итмәгән ирләре тәрбийәле бер ир итмәйә (هيمتيا ريا رب ىل هيبرت ىرلريا) муафыйқ улырлар [б. 11]. Шул ук вакытта чыганакларда әлеге сүзнең ир җенесе, ир бала кебек сүзтезмәләрдә җенес атамасы буларак файдаланылуы да күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...үзләренең ир җенесендән (ندنسنج ريا) улмақлары илә мәдехләнеб, ... [б. 21]; Ушандақ ир балаларға (هغرللااب ريا) һәм йазу үгрәтмәк дөрест улмаз, ... [б. 65]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Буныңла бәрабәр ир балалар (رللااب ريا) илә бергә йөреб, ... [б. 47]; Бундан соң ир балалар (رللااب ريا) күб wақытда печән, урақ кеби қыр эшләренә таратылыныб, ... [б. 112]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның градация тудыру чарасы буларак, ягъни билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып кулланылу очрагы да теркәлде: ...қарт, йәш, ир, хатын, йегет, қыз (زق 'تكي نوتاخ 'ريا شاي 'تراق) - җөмләсенең күңелләрене селкетер иде [б. 22]. Хатын сүзе язучы әсәрләрендә төрле конструкцияләр һәм сүзтезмәләр составында ʻир җенесенә капма-каршы җенестәге кешеʼ мәгъ нәсендә файдаланыла. Соңгыларында әлеге мәгънә төрле социаль, милли, физик һәм психологик үзенчәлекләргә мөнәсәбәттә тагын да конкретлаштырыла төшә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...рус хатынлары (ىرلنوتاخ سور) (барыня wә барышня) қыйәфәтендә гүзәл кийенерләр, ... [б. 33]; Бу олуғ сәүдәгәрнең Сәлимә туташ илә ошбу хатындан (هدنوتاخ وبشوا) башқа варисы улмадығындан, ... [б. 34]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Берқатлы йәш хатынлары (ىرلنوتاخ شاي ىلتاقرب)... [б. 72]; ...Әсма ханыма бер фәқыйрә хатын (نوتاخ هريقف رب) туғры килеб, қулыны сузды [б. 116]. Күплек сан формасында әлеге сүзнең мәгънәсе гомумиләшә төшә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Һәр wақытта хатынларны (ىنرلنوتاخ) риғайә идәргә wә анларға йәрдәм wә мәрхәмәт қылырға тийешле, ... [б. 16]; ...дөньяда иң зәғыйф күрелгән хатынлар таифәсене (ىنس هفﺌاط رلنوتاخ) аздырыб-туздырыб, ... [б. 73]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ләкин хатынларың һиммәте (ىمته كرلنوتاخ) бундан дәха бәләнддер [б. 11]. Әсма яки гамәл вә җәза" романында (1903) теркәлгән ғақыллы, тәқwә, диндар, жәсур, мәрхәмәтле бер хатын сүзтезмәсендә ул иҗтимагый коннотацияләр белән баетыла: ...боңа ғақыллы, тәқwә, диндар, жәсур, мәрхәмәтле бер хатын (نوتاخ رب ىلتمحرم 'روسج 'رادنيد 'اوقت 'وللقع) мөйәссәр улды [б. 5]. Шул ук вакытта язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында ʻир җенесенә капма-каршы җенестәге кешеʼ мәгънәсендә хатын-кыз парлы сүзенең кулланылуы да күзәтелә: ...хосусан хатын-қызлар (رلزق نوتاخ) күзләре уңында, ... [б. 31]; Туй wә зыйәфәтләрендә, ушандақ йорт әсбабында wә хатын-қыз кийемләрендә (هدنرلمويك زق نوتاخ) бер қадәр ихтийат wә ғадәләт үзәрендә улмақлары бу тәраққыйләренә олуғ сәбәбдер [б. 62]. Ханым сүзе язучы әсәрләрендә, нигездә, ʻурта яки өлкән яшьтәге хатын-кызʼ мәгънәсен белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ханым илә (هليا مناخ) күрешәчәк wақытымыз тәғйин иделмеш иде [б. 79]; Ханымның анасы (ىسانآ ڭن مناخ) һәм қаршы килеб, бер бүлмәгә алыб керде... [б. 79]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Тәрбийәханәдә улан җөмлә йәтимләр ханымы (ىمناخ) кәнделәренең аналары мәртәбәсендә сәвәрләр иде [б. 91]. Әлеге мәгънә сүзнең күплек сан формасында да саклана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...беренә ханымлар (رلمناخ) йирләшеб, беренә бән урнашдым. Ханымлар (رلمناخ) истирахәт итмәк улдылар; ... [б. 39]; ...ханымлар (رلمناخ) һәм бәндән қалмадылар [б. 39]. Ханым әфәнде, мөрәббийә ханым, мөғаллимә ханым кебек сүзтезмәләрдә ул хатын-кызның социаль статусын белдерүче сүз вазифасында файдаланылып, иҗтимагый коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...wә ничә йәтим, тамисыз йөргән қыз балалары бунларның шәфқат wә мәрхәмәтләре сәбәбендән бикә wә ханым әфәнде (ىدنفا مناخ) улдылар [б. 12]; ...мөрәббийә ханым (مناخ هيبرم) мөсафирханәгә йаныма килде [б. 78]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Мөғаллимә ханым (موناخ هملعم) йәш wақытында ата илә анадан мәхрүм қалмыш улан бер йәтим қыз (زق ميتي رب) иде [б. 91]; ...кечкенә қулында улан балдағыны салыб ханым әфәндейә (هيىدنفا مناخ) вирдегендә, ... [б. 129]. Қыз сүзе язучы әсәрләрендә, нигездә, ʻүсеп буйга җиткән, ба лигъ булган яшь хатын-кызʼ мәгънәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...ике сүзнең берендә йәш қыз (زق شاي) бәхәс идәр wә сүзләр иде [б. 17]; Бәлки рус қызыдыр (رديزق سور), йәки кем қызы (ىزق مك) улса да, русча белә торгандыр, ... [б. 19]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бичара қыз (زق هراچيب) бөйлә мөгамәләдән мәхзүн улдығындан, ... [б. 56]; ...ғайне почта арбасы туғрысында (бәрабәрендә) бер теләнче қыз (زق ىچنليد رب) улыныр иде [б. 61]. "Сәлимә яки гыйффәт" романында әлеге мәгънә сүзнең гомумилек төсмерләре белән баетылган күплек сан формасында һәм қыз балалар сүзтезмәсендә дә чагылыш таба: ...wә ничә йәтим, тамисыз йөргән қыз балалары (ىرللااب زق) бунларның шәфқат wә мәрхәмәтләре сәбәбендән бикә wә ханым әфәнде улдылар [б. 12]; Сәлимә туташ ғади қызлардан (ندرلزق ىداع) дәгел иде [б. 34]. Шуның белән бергә автор "Әсма яки гамәл вә җәза" романында теркәлгән башқорд қызлары, атасыз wә анасыз қалмыш йәки хамисез улмыш йәтим қызлар, саф уларақ тезелмеш қыз балалар сүзтезмәләре һәм конструкцияләрендә ул билгелелек төсмерләренә ия була: ...башқорд қызларыйла (هليرلزق درقشاب) урмана йөреб, ... [б. 49]; Шөйлә ки, атасыз wә анасыз қалмыш йәки хамисез улмыш йәтим қызлары (ىرلزق ميتي) җыйыб деләнчелек итдерер... [б. 65]; ...алты саф уларақ тезелмеш қыз балалар (رللااب زق) күрелер [б. 88]. Язучының "Сәлимә яки гыйффәт" романында тартым кушымчалары алган қыз лексемасының ʻкемнең дә булса кыз баласыʼ мәгънәсендә кулланылу очраклары да теркәлде: Әгәр дә кәримәңез (қызыңыз)ны (ىن (زڭزق) زڭ هميرك) уқытмаған улсаңыз иде, ... [б. 35]; ...күзем нуры ошбу қызым (مزق وبشوا ىرون مزوك) қайтыб һәм бәне тәслийә итде һәм көлли эшләремезне йулына қуйды; ... [б. 35]. Пәри қызы гыйбарәсендә әлеге сүз образлы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Әлфе ләйлә wә ләйлә (Бең бер кичә) хикәйәтләрендә улған кеби пәри қызы (ىزق ىرپ) улмасын! [б. 69]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу көндә пәри қызлары кеби матур wә гүзәл мәхбүбәләрең (كرل هبوبحم لزوك و روتام ىبك ىرلزق ىرپ)... [б. 59]. Туташ сүзе язучы әсәрләрендә ʻкияүгә чыкмаган җиткән кызʼ мәгъ нәсендә файдаланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Хуҗа Насреддин латыйфәләрене хикәйәт wә тәрҗемә идеб, туташны (ىنشاتوت) көлдерер идем [б. 51]; Ғадәт мөҗибе хәлеме сорадығы соңында, туташның (ڭنشاتوت) бәнем хақымда ижра идәчәк морадыны ачық бәйан итде [б. 78]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Берwақыт бунча рәхимсез дәгел иде қызлары (ىرلزق). Анда туташларда (هدرلشاتوط) ымлар, күз қысулар бар иде [б. 21]. (Сүзнең ялгызлык исемләре белән кулланылышы турында беренче бүлектә кара.) Шуның белән бергә аерым очракларда хатын-кызларны атау өчен образлы коннотацияләр белән баетылган гарәп асыллы ʻсөелгән, яратылган хатын-кызʼ мәгънәсендәге мәхбүбә лексемасына да мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Парахудда исә Сәлимә туташдан гүзәл қызлар wә йахшы кийемле мәхбүбәләр (رل هبوبحم ىلمويك ىشحي و رلزق لزوگ) йуқ дәгел иде [б. 36]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Хәлбуки бу зат шиғырләренең күбесе қара күзле мәхбүбәләр (رل هبوبحم ىلزوك هراق) wә хосусан мәдхедә улыр иде [б. 24]. Кешенең тән-әгъза атамалары һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы йөз // бит, сақал, мыйық, сач // чәч, баш, күз, буйын // муйын, гөгүс // күкрәк, борын, дел // тел, деш, бил, арқа, дудақ // ирен, деш, тән, бәдән, гәүдә, буй, йөрәк, қарын, ағыз, қолақ, бармақ, әл // қул, айақ, маңлай, йилкә, буын, сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Шул ук вакытта чыганакларда гарәп асыллы вөҗүд, мидә сүзләре дә теркәлде. М. Акъегет әлеге сүзләрне, нигездә, туры мәгънәләрендә персонажларның портретын яисә тышкы кыяфәтен тасвирлаганда, ягъни билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып куллана: Йәнидән чықмыш кечек сақалы wә мыйықлары (ىرلقويم و ىلاقص كوچك) wә кечек сачы (ىچاس كوچك) қоңғыр рәнкдә улыб йөзенең (كنيزوي) гүзәллегене дәһа зийадәләшдерерләр. Нурлы wә күк күзләре (ىرلزوك كوك و ىلرون) сәтра бәсәтра сәхифәйе йөгереб кичейурлар [б. 4]; Әмма бер көлешендә қып-қызыл дудақлары wә ақ энҗе дешләре (ىرلشيد وجنيا قا و ىرلقادود لوزق پق) менланың күзендән қачмады [б. 10]; Анҗақ олуғ қара сақал, озын мыйықлар (رلقيم نوزوا لاقص هرق غولوا) Хисаметдин менланықы кеби дәгел [б. 27]; һ.б. Шул ук вакытта язучының әсәрендә бу лексик-семантик төркемгә караган аерым сүзләрнең билгеле бер гыйбарәләр составында образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылуы да күзәтелә: Бу инчә биле (ىليب هچنيا) тамаша идәрәк менламыз хәйратда қалды, мәғыйшәтнең зәхмәтләрене оныдыб үз-үзене онытды [б. 9]; Нурлы йөзеңе (ىكنزوي ىلرون) әүwәл күрдегем илә вөҗүдем мөтәәссир улды (ىدلوا رثءاتم مدوجو) [б. 24]; ...сүземне дыңла, сән бала, башдан қолақ зур булмай (ىاملوب روض قلاوق ندشاب) [б. 49]; Ике йөзле адәм (مدآ ولزوي ىكيا) дәгел [б. 56] һ.б. Бу төр сүзләргә мөнәсәбәттә югарыда күрсәтелгән үзенчәлекләр З. Бигиев әсәрләрендә урын ала. Әлеге язучы да бу лексик берәмлекләрне алдагы автор кебек, нигездә, туры мәгънәләрендә персонажларның портретын һәм тышкы кыяфәтен тасвирлаганда файдалана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Кәндесе ағламақ мәртәбәсенә ирешмеш, күзендән (ندنزوك) қатрә-қатрә йәш кидәдер [б. 9]; ...ишекдән урта буйлы, қара сақаллы, озын қара сачлы бер рус керде [б. 11]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...үлгән кеби күзләре йабылыб (بولباي ىرلزوك)... [б. 55]; ..."Үлде", "Күк падишаһлықы" дийү, Маһруй ның күкле йәшел йөзенә (هنيزوي لشاي ىلكوك) бақмайа башладылар [б. 56] һ.б. Язучы әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләр образлы гыйбарәләр составында да теркәлде. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Адвокат господин Андреев аздан кәнде сачыны йолықмыйур (رويمقلوي ىنوچاص), прокурор исә шадланыйур иде [б. 45]; Хисаб идәрләркән, йалан таҗир - сыщик господин Шубинның атәш күзләре (ىرلزوك شتآ) бер йирдә улмайынча, ... [б. 58]; "Гөнаһе кәбаир" романында: "Хайр" җаwабы ишедеб, Қазан байларына тел озадыб (بودازوا لت), ғайбәтләренә дөшде: ... [б. 10]; Ул қыз да шул йөзе қара (ارق ىزوي) Йағқубдан хамилә булган иде [б. 22] һ.б. Р. Фәхретдин әсәрләрендә кешенең тән-әгъза атамалары, алдагы авторлардан аермалы буларак, күбрәк образлы коннотацияләргә баетылып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Мөләйем wә ачық йөзле (ىلزوي قچآ و ميلام), ләкин бик мәхҗүбе латыйф күреләләр иде [б. 16]; Чүнкә сачлары озын (نوزوا ىرلچاس), ғақыллары қысқа дийә сыйфат итдегемез хатынлар җенесендән... [б. 69]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Уғлым ақ сақаллы бабаңы (ىكاباب ىللاقص قآ) мәсхәрә идәсенме?!... [б. 84]; ...делене тыйыб (بويط ىنليد) асрамақда иде [б. 101] һ.б. Шул ук вакытта язучы әлеге төр сүзләрне персонажларның портретын һәм тышкы кыяфәтен тасвирлаганда туры мәгънәләрендә дә куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бунларның йөзләренә (هنيرلزوي) салған челтәр пәрдәләре йөз wә битләрене (ىنرلتيب و زوي) айырым ачық, ушандақ нурлы wә гүзәл идеб күстәрмәкдә иде [б. 15]; ...кийемләре, қул wә йөзләре (ىرلزوي و لوق) ғайәт дә пак һәм тәмиз иде [б. 16]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Арадан қысқа буйлы, йуан бәдәнле, ақ сақаллы, өстенә сары тун, айағына йон итек, башына (هنشاب) қара қырпулы бүрек кигән бер кеше чықды [б. 80]; ...Ғаббас мелла да қара сач wә қара сақаллы (ىللاقس هراق و چاس هراق) иде [б. 128] һ.б. Аерым очракларда язучы әсәрләрендә кешенең тән-әгъза атамалары градация тудыру чарасы буларак файдаланылалар. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Wә бәғзылары исә беләзек эчендә улған қулларны (ىنرللوق), эшләпә астындағы матур қашларны (ىنرلشاق روتام), алтын кеби сары сачларны, күзләр илә йөзләрне (ىنرلزوي هليا رلزوك 'ىنرلچاس ىراس ىبك نوتلآ) күзләр ичүн килмешләр иде [б. 15]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу хатны ачдықында қуллары тетрәде, йөрәге селкенде, җөмлә тәне бер қызды, бер өшеде (ىدوشوا رب ىدزق رب ىنت هلمخ 'ىدنكلس ىك هروي 'ىدارتت ىرللوق) [б. 41]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә кешенең тән-әгъза атамаларын, нигездә, төрки-татар асыллы сүзләр тәшкил итә һәм бу очракта иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге төркемгә караган аерым төшенчәләрнең гарәп-фарсы асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Авторлар аларны, нигездә, туры мәгънәләрендә, аерым очракларда контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. Ризык-тәгам атамалары һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы аш, йәмәк, чәй, қоймақ, пәрәмәч, он, қамыр, икмәк, қатлама; қош деле, шурба, пылау, икмәк, бал бузасы, қымыз сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Шул ук вакытта чыганакларда гарәб асыллы шәраб, арақы, фарсы асыллы шәкәр һәм Көнбатыш Европа телләреннән алынган кофе сүзләре дә теркәлде. М. Акъегет әлеге лексик-семантик төркемгә караган сүзләрне, нигездә, аларның туры мәгънәләрендә куллана: ...бәғзеләре чәй эчәр (رچيا ىاچ), бәғзеләре хисаб илә мәшғүлдерләр [б. 10]; Икмәкләремне (ىنمورلكمكيا) пичкә қуйғанда, көрәгем йарылды, көрәк сорарға барамын балақай! [б. 51]; Кийәү йегетләр җөмләсе бал бузасы (ىسازوب لاب) әсәрендән қып-қызыл қызармышлар, ... [б. 53] һ.б. Шул ук вакытта язучы әсәрендә әлеге төр лексик берәмлекләрнең градация тудыру чарасы буларак кулланылу очраклары да теркәлде: Қоймақлар, пәрәмәчләр (رل هچم هرب رلقاميوق) бер-бер артлы пешмәйә башладылар, қамырлар басылыб, қатламалар, қош делләре (ىرلليد شوق رل هملاتاق) хазырланмаға башладылар [б. 35]; Шурбалар, пылаулар (رلولاپ رلابروش) қунақлар ичүн қайнаб-қайный [б. 35]. З. Бигиев ризык-тәгам атамаларын шулай ук туры мәгънәләрендә генә файдалана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Муса әфәнде килгәч, тәһарәтләнеб, ..., йәмәк йиделәр (رليدي كمي) [б. 24]; ...Муса әфәнде дә господин Андреев илә бәрабәр кофене эчә башлады (ىدلاشاب هچا ىنيفوك) [б. 24]; "Гөнаһе кәбаир" романында: "Җә ашқа да, чәйгә дә (هداكىاچ هد هقشآ) кәрәм бойырыңыз!" - дийү йәмәк йәмәйә wә эчмәйә (هيمچا و هي همي كمي) дәwам итделәр [б. 13]; Қарт хәзрәт уғлы Ғаб делхақға чәй-шикәр (ركش ىاچ) wә биш рублә - сум көмеш ақча бирә [б. 5]. Шул ук вакытта язучының "Гөнаһе кәбаир" романында арақы, чәй, икмәк сүзләренең публицистик чигенешләрдә иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланылуы да күзәтелә: Түгел арақы эчәргә, чәйне дә (هد ىنياچ اكرچا ىقارآ) ул wақытда бик аз кешеләр беләдер иде [б. 6]; ...арақы ичүн жанын фида қылыр (روليق ادف نناج نوچيا ىقارآ), қарендәшен үлтерер, атасын қыйнар... [б. 6]; ...кәнделәре шу мохтаҗ фәқыйрләрнең кулындан икмәк (كمكا) алмақчы булалар [б. 11]. Р. Фәхретдин ризык-тәгам атамаларын шулай ук туры мәгънәләрендә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...чәй, шикәр (ركش 'ىاچ), моталәға идәчәк китабларымны йаныма алыб башқаларны қалдырдым [б. 18]; Эченә кереб утырыб қымыз (زمق) сорадық [б. 40]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Абыстай ашны (ىنشآ) тизрәк йитешдерә күрсәнә, сабандан пәк арыб қайтдық! [б. 107]; ...сабан сөрүчеләргә икмәк пешерергә кирәк (كرك هكررشپ كمكيا), [б. 106] һ.б. Шул ук вакытта язучы әсәрләрендә әлеге төркемгә караган кайбер лексик берәмлекләрнең, аерым алганда икмәк сүзенең билгеле бер гыйбарәләр һәм конструкцияләр составында образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылуы да күзәтелә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйф фәт" романында: ...икенче берләре бер кисәк қара икмәкгә (اگ كمكيا هراق ك هسيك رب) мохтаҗ улыб, ... [б. 40]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...мелла йиренә килмеш имам да икмәк убыры (ىربوا كمكيا) улдығындан, ... [б. 7]. Кием-салым һәм бизәнү-ясану әйберләренең исемнәре һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы читек, читек-башмақ тақйа, тәсбих, чалма, қалпақ, бүрек, шәл, борын йағлық, ойық, камзул, зипун, бишмәт, кийем, әлбисә, чабата, йефәк, ай, манит, йөзек, балдақ сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Шул ук вакытта чыганакларда гарәб асыллы хәлгат, сәғат һәм рус теленнән алынган эшләпә, сюртук, шалвар, қалуш // кәwеш, перчатка, манит сүзләре дә теркәлде. М. Акъегет кием-салым һәм бизәнү-ясану әйберләре атамаларын, нигездә, персонажларның төс кыяфәтен тасвирлаганда сөйләмгә образлылык бирү максатыннан төрле эпитетлар белән сүзтезмәләр составында файдалана: Башында бәрхет тақйасының көмеш айы (ىيآ شومك كنيس هيقاط توحراب) йалт-йолт йалтырар [б. 4]; Қыз урта буйлы, башында йахшы Қазан қалпағы (ىغاپلاق نازق) кийелмеш, өстендәге йонлы күк камзулы (ىلوزماق كوك ىلنوي) назик wә зифа буйына йахшы йақышыр [б. 9]; Хисаметдин менланың өстендә йахшы суқна бишмәт (تمشيب هنقوص). Айағындағы читекләре (ىرلكوتچ) йахшы килешерләр [б. 29] һ.б. Аерым очракларда әлеге сүзләр публицистик чигенешләрдә иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланылалар: Бәс һич хәйрана қалмаңыз ки, милләтпәрwәрлек чабаталы илә бәһалы кийемлеләрне (ىنرل ىلمويك ىلاهب هليا ىلاتابچ) дуст әйләде [б. 31]. Бәғзылары әлендә тәсбих (حيبست), башларында чалма (املاچ), әмма исламийәтләре шөбһәледер, ... [б. 49]; Эчләрендә wә хөседлек қайнаб торадыр, бөйлә тәсбих wә чалма сахибләр (رلبحاص املاچ و حيبست هليوب) ислам йөрәкле дәгелдерләр [б. 49]. З. Бигиев әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләр, нигездә, үзләренең туры мәгънәләрендә файдаланылалар. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Әлбәтдә, бу табылған сул қул перчаткасы қатилнең перчаткасы (ىساكتچريپ كنن لتاق ىساكتچريپ لوق لوص) булырға кирәк, дөшереб қалдырғандыр [б. 7]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...әмма Ғабдеррәзақ бабаның айақ кийеме (ىميك قايآ) йуқ, ... [б. 3]; ...буйақчыларның кийем-әлбисәләрене чықарыб (بوراقيچ ىنرل هسبلا - ميك) wә үз өстләренә кийеб... [б. 67]. Р. Фәхретдин алдагы авторлар кебек кием-салым һәм бизәнүясану әйберләре атамаларын, нигездә, персонажларның тышкы кыяфәтен тасв ирлаганда аларның туры мәгънәләрендә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...ләкин эшләпә (هپلشا) урынына гәһ ақ шәл (لاش قا) салырлар иде [б. 33]; ...ике данә алтын йөзек (كزوي نوتلآ) алыб, ... [б. 42]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Арадан қысқа буйлы, йуан бәдәнле, ақ сақаллы, өстенә сары тун, айағына йон итек, башына қара қырпулы бүрек (كروب ىلوپرق هراق هنشاب 'كتيا نوي هنغايآ 'نوط ىراص) кигән бер кеше чықды [б. 80]; ...кечкенә қулында улан балдағыны (ىنغادلاب) салыб ханым әфәндейә вирдегендә, ... [б. 129] һ.б. Шул ук вакытта язучы әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләр градация тудыру чарасы буларак кулланылалар. Бу очракта алар иҗтимагый коннотацияләр белән баетылалар. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйф фәт" романында: Хатынлары қалпақ, тақйа, читек, кәwеш (شواك 'كتيچ 'هيقات 'قاپلاق) кийеб, урамға чықдықларында чапан бөркәнәләр [б. 3]; Ғоләмә wә шәкердләре чапан wә чалма (هملاچ و ناپاچ) кийеб, сәүдәгәре өстендә суқна бишмәт, чалбар, қарақүл бүрек (كروب لوك ارق 'رابلاچ 'تمشيب هنقوس) уладыр [б. 3]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бәлки торыр иде, ләкин энҗе қалпақлар, асыл ташлар, уқа чуқлар, алтын тәнкәләр (رل هكنت نوتلآ 'رلقوچ اقوا 'رلشات لصا 'رلقاپلاق وجنيا) замана мәшақатләренә фида улыб китмешләр иде [б. 106]. Язучы әсәрләрендә әлеге төр лексемалар иҗтимагый коннотацияләргә публицистик чигенешләрдә теркәлгән конструкцияләр һәм сүзтезмәләр составында да ия булалар. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Һәрбер чалма илә чапан (ناپاچ هليا املاچ) кигән кемсәнә мелла улыр исә дә, ғалим улмаз [б. 26]; Миллийәт кийем сақламақдан (ندقملاقاس مويك) ғыйбарәт дәгел, ... [б. 31]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Энҗе қалпақларыны (ىنرلقاپلاق وجنيا) кийеб, ... [б. 102]; ...қалпағыны (ىنقاپلاق) қырын салыб, қаршысында тордығыны җаны эстәмәйә башлады [б. 102]. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә кешенең биологик-тере зат буларак яшәешен белдерә һәм "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең гарәп-фарсы һәм төрки-татар асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Шул ук вакытта авторлар аларны контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. 3.3.2. "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Кан-кардәшлек һәм нисбәти бәйләнеш - мөнәсәбәтнең үз исеме белән саклануы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләре әлеге төркемгә караган ялгызлык исемнәрдән татар һәм рус халкы белән бергә башка милләт атамаларының да кулланылуы белән аерылып тора. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында әлеге лексик берәмлекләр, нигездә, күплек сан формасында очрыйлар. Бу очракта этнонимнар аерым халык яисә милләт вәкилләренең күп леген белдерүгә караганда, абстрактлашып, тулаем халык атамасы урынында киләләр. Әлеге үзенчәлек бу төр ялгызлык атамаларының берлек сан формасының кулланылышында да чагылыш таба. Шуның белән бергә, аерым очракларда, автор аларны градация тудыру чарасы буларак та файдалана. Бу бигрәк тә публицистик чигенешләрдә күзәтелә: Аурупадан башқа ғосманлылар wә Мисырлылар wә һиндлеләр (رليلدنه و رليلرصم و رليلنامثع) безем наданлық wә ғафләтдән көлерләр, һәйһат! [б. 7]; Мәсәлә, әүwәлдә бәдәwи wә хайwан кеби йәшәйән ғарәбләр (رلب هرع) исламийәте қабул итдекләрейлә тәбдиләр улдылар. Исламийәт сайәсендә сәғый wә ғайрәтләре зийадәләнеб, ғарәбләр (رلب هرع) заманы хөләфадә шөйлә бер мәмләкәт тәэсис итделәр ки, ... [б. 23]; Олуғ Петро милләтендән бәһалы бер шәй белмәз иде. Башында һәрwақыт рус wә рус wә рус (سور و سور و سور) иде. Wә диде ки, милионлар илә русларым (مرلسور) бәңа бер уғлымдан бәһалыдыр, мәйдана куйдығым ислахат уғлым тарафындан бозылса, русларым (مرلسور) хәрабәте хәлә кәлмәсенләр... [б. 31]. Әсәрдә берлек санда килгән әлеге төр атамаларның тулаем халык исеме белән тәңгәлләшүе түбәндәге мисалда да ачык күренә: Инглиз кеби (ىبك زيلكنا) кәсебкәр улмадығымыза сәбәб кәзалик үземезмез; һич шәриғатемез дәгел. Билғақес шәриғат йулы илә барсақ, безгә инглиздән (ندزيلكنا) мәһарәтлерәк булмақ ләзем кәлә [б. 22]. Шуның белән бергә романда Көнбатыш Европа телләре өчен хас булган венгр этнонимының әлеге халыкның аерым бер вәкилен белдереп килү очраклары да теркәлде: Нагәһ урамдан тирәзә йанына wak-төйәк сатучы бер венгр (ركنو) пәйда булды. Венгрың (كركنو) башында олуғ қара эшләпә, өстендә қара сюртук кийелмеш. Бу венгр (ركنو) Хәнифә туташа хитабән йарты-йорты русча сөйләб инә-төймә алмаға тәклиф әйләде [б. 27]. Әлеге үзенчәлек, ягъни теге яки бу этнонимның ул белдергән халыкның бер вәкилен атап килүе З. Бигиевтә дә саклана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...ишекдән урта буйлы, қара сақаллы, озын қара сачлы бер рус керде. Бу рус (سور) - мәгълүмеңез господин Шубин, Муса әфәндене эзләб табарға мәэмүр жасус иде [б. 11]. Алдагы автордан аермалы буларак, язучы этнонимнарның күплек сан формасын, алар белдереп килгән халыкларның аерым бер төркемен атау өчен файдалана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Wақытның иртә идегенә қарамайынча, таң иртә намаз wақытында мәхкәмә йанына әҗнасе мөхтәлифә кешеләр җәмғ улмышлар; мөселманлар һәм руслар (رلسور مه رلناملسم) ... [б. 36]; Руслар (رلسور) мабәйнендә кәзалик төрле-төрле әшхас мәүҗүд иде: офицерлар, студентлар, адвокатлар һәм төрле нәүғ таҗир адәмләр дә мәүжүд иде [б. 36]. Бу үзенчәлек этнонимнар ʻбилгеле бер урында яшәүче халык, кешеләр төркемеʼ мәгънәсен белдереп килгән гарәп асыллы җәмәғат һәм әһали сүзләре белән бергә кулланылган очракта да күзәтелә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...Қазан шәһәрендә әксәр рус җәмәғате (ىتعامج سور) мөселманча сөйләшә белдекләре кеби, мөселманча йазмақ-уқымақ да беләләр [б. 31]; Муса әфәнденең хәбесханәдән чығуы Қазанда һәб мөселманлара мәгълүм улдығы кеби әксәре рус әһалисенә (هنيسىلاحا سور) дә мәгълүм улды [б. 74]. Язучының тагын бер үзенчәлеге, персонажларның яшәү урыны буенча кайсы төбәккә караганлыгын ачыклау максатыннан, этнографик атама буларак қазанлы сүзформасын куллануында чагылыш таба. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Қазанлы бер мөселман (ناملسم رب ىلنازق) сөйләде [б. 63]; Бән қазанлы (ىلنازق), бер таҗир кемсәнә, мин сезгә бер олуғ хезмәт илә килдем [б. 66]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Воскресенский урам - Қазанның иң бийүк wә йахшы урамы улдығычүн, қыш көнләрендә кәсбе һаwа, сәйер wә тамаша қылыб қазанлыларның (كنرلرلنازق) йөрдеге урамларыдыр [б. 15]; Әгәр дә қазанлы (ىلنازق) йәки Қазан мәдрәсәләре әхwәлендән хәбәрдар улмайан кеше улсаң, ... [б. 48] һ.б. Шуның белән бергә Русйалы чуаш wә чирмеш адәмләр конструкциясендә, нигездә, сөйләм телендә кулланыла торган чуаш һәм чирмеш этнонимнарының абстракт характердагы образлы һәм иҗтимагый коннотацияләр белән баетылуы күзәтелә. Билгеле бер образлылыкка яһүдләрнең атамасы буларак кулланыла торган Исраил балалары сүзтезмәсе дә ия. Мәсәлән, "Гөнаһе кәбаир" романында: ...Русйалы чуаш wә чирмеш адәмләр (رلمدآ شيمريچ و شاوچ ىل هيسور) wә Русйадан, нәғузе билләһи мин әз-заликә, мөртәд улыб кидеб, ... [б. 52]; ...Исраил балаларының (كننىرللااب ليﺌارسا) судан қоры чықдықлары кеби; ... [б. 72]. Үзенең әсәрләрендә Р. Фәхретдин иске татар телендә гасырлар дәвамында кулланылып килгән көнчыгыш халыкларының атамалары белән бергә Көнбатыш Европа телләре өчен хас этнонимнарны да әдәби кулланылышка кертеп җибәрә. Шуның белән бергә язучы тарафыннан алар, нигездә, нинди дә булса образлы яисә башка төр коннотацияләр алмаган хәлдә үзләренең туры мәгънәләрендә, ягъни теге яисә бу халык, яки аның вәкиленең исеме буларак кулланылалар. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бунлар исә франк йәки рус (سور كاي كنرف) улдықлары хәлдә фарсыча сүзләшәләр идеме, ... [б. 17]; ...йуқ исә асыл фарсы (персиян) ((نايسرپ) سراف) иделәрме? [б. 17]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ахырында бер қарт башқордға (هغدرقشاب تراق رب) өченче wә йәки дүртенче хатын улыб кидәчәк ихтималындан пәк йырақ киделмәз [б. 49] һ.б. Бу үзенчәлекне әлеге төр атамалар үзләре генә кулланылган очрак ларда да, төрек нәселе, татар нәселе, төрек қаwеме, туран қаwеме, франсыз әсәре, франсыз мөхәррире, франсыз китабы, ғарәб хатыны, рус ыстуденты, қырғыз қызы, башқорд қаwеме кебек сүзтезмәләр составында килгәндә дә саклыйлар. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Төрек қаwеме (ىموق كرت) бу көндә ошбу фирқаләргә бүленәдер: ... [б. 56]: ...франсыз әсәрендән (ندنرثا زسنارف) бер Иран қызы wаситасыйла бу қадәр сүз ишетдегемә һәм тәғаҗҗеб, һәм тәәссеф итд ем [б. 57]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...төрки диле уқымақда улан бер рус ыстуденты (ىتنيدوتسا سور), [б. 20]; "Т..." қабиләсендә бер қырғыз қызына (هنيزق زغرق) мәхәббәте дөшеб, ... [б. 23] һ.б. Халык исеме мәгънәсендә этнонимнарның күплек сан формасы да кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Русларның (كنرلسور) "барышня", францызларның (كنرلزسنارف) "мадмуазель"ләре урынында истиғмал иделенәдер [б. 17]; Болғарлардан ишедеб, ғарәбләр (رلبرع) һәм "Итил" дийә истиғмал идәрләр имеш [б. 22]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...башқордлар (رلدرقشاب) илә тәрҗеман wә остасыйла сөйләшмәсе, ... [б. 3]; ...қырғызларың (كرلزغرق) ғореф wә ғадәтләрене, туй тамашаларыны риwайат итдеге wақытында... [б. 23]. Алга таба этнонимнарның бу мәгънә үзенчәлеге рус халықлары, болгар төрекләре, болгар халықлары, гарәб җәридәләре, гарәб, фарсы шагыйрләре, франсыз мөхәррирләре, рус магазинлары, рус wә франсыз йазучылары кебек сүзтезмәләрдә дә саклана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Хәзердә олуғ бүлемдә рус халықлары (ىرلقلخ سور) тереклек итмәкдәләрдер [б. 3]; Сон заманларда ғарәб җәридәләре (ىرل هديرج برع) истиғмал итмәкдә улан "ансә" сүзе бәғыйнә "туташ" мәгънәсендәдер [б. 17]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...башқорд қызларыйла (هليرلزق درقشاب) урмана йөреб, ... [б. 49]; Боғырыслан wә Бәләбәй өйәздләрендән зохур идән Ақсақов фамилиясе рус мөхәррирләренең (كنيرلررحم سور) йырақ бабалары ислам халқындан улдығы зан улыныр [б. 92] һ.б. Биредә Р. Фәхретдиннең әсәрләренең үзенчәлеге итеп, татарларны атау өчен, Казан төрекләре сүзтезмәсен һәм Казан атамасы нигезендә барлыкка килгән қазанлы сүзформасын куллануын күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Қазан төрекләренең (ڭنيرلكرت نازق) сәүдә хосусында улған ғайрәтләре мәдех иделенергә лаиқ фикере хатырыма дөшеб мохарәбәгә нихайәт улды. Қазанлыларда (هدرليلنازق) бу кәмаләт әлбәтдә вар, ... [б. 58] һ.б. Қазанлы сүзформасы татар милләтенең атамасы буларак қазанлы дустларым, қазанлы йегетләр сүзтезмәләре составында очрый. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Урыным исә беренче дәрәҗәдә қазанлы дустларым (مرلتسود ىلنازق) тарафындан хөрмәт иделгән ике кешелек бер бүлмә иде [б. 14]; Қазанлы йегетләргә (اگرلتكي ىلنازق) файдалы нәсихәтләр сүзләдеңез, ... [б. 23]. Шул ук вакытта Будапешт топонимындан барлыкка килгән будапештлы сүзформасы кешенең яшәү урынын ачыклау өчен кулланыла. Мәсәлән, "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бунда килдегендә йуқарыда зикре кичән Будапештлы венгр (ركنيۋ ىل تشپادوب) илә белеш улмыш иде [б. 51]; ...wә венгр (ركنيۋ) кеби мөлайым сүзләр илә... [б. 51]. Алга таба билгеле бер территориядә яшәүче төрле милләтләрне атау өчен автор Русйа топонимыннан барлыкка килгән русйалылар сүзформасына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...wә соңра русйалыларны (ىنرلول هيسور) байытдығыны фикерләр идем [б. 22]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...русийалы (ىل هيسور) идегене бәйан идәрәк сорашмайа башлады, ... [б. 125]. Шуның белән бергә автор стиле өчен этнонимнарны рус wә нимсәләрнең йөрәкләре, әрмән wә йәһүдиләрнең ғайрәтләре, уқыған төрек қыйәфәтенә, франсыз дәғwасыны, бер ғарәб хатыйбы қадәр, башқорд сахраларында кебек образлы сүзтезмәләр һәм конструкцияләрдә куллану да хас. Бу очракларда әлеге атамаларның семантикасы образлы коннотацияләр белән байый. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бунлар арасына төшәргә рус wә нимсәләрнең йөрәкләре, әрмән wә йәһүдиләрнең ғайрәтләре (ىرلتريغ ڭنرليدوهي و نمرا 'ىرلك هروي ڭنرل هسمن و سور) йитмәз иде [б. 11]; Тәмам бер уқыған төрек қыйәфәтенә (هنيتفايق كرت ناغقوا) кердем [б. 31]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...wә башқорд сахраларында (هدنرلارحص درقشاب) қымыз эчеб йөрдекләрендә, ... [б. 9]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләре өчен иске татар телендә традицион рәвештә гасырлар дәвамында кулланылып килгән көнчыгыш халыкларының атамалары белән Көнчыгыш Европа телләре өчен хас этнонимнарның да кулланылуы хас. Бу мәгърифәтче язучыларның татар әдәби теле үсешенә керткән бер яңалыгы булып тора. Чыганакларда әлеге төр исемнәр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, образлы коннотацияләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланыла. Аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәрен белдерүче конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр. Әлеге төр атамалардан М. Акъегет "Хисаметдин менла" романы өчен (1886) ʻислам динендәге кеше, ислам динен тотучыʼ мәгънәсендәге мөселман һәм дин атамасын белдерүче ислам сүзенең кулланылышы хас. Мөселман лексемасы аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәрен белдерүче атама функциясендә ʻиҗтимагый тормышның уртак конкрет тарихи шартларында берләшкән кешеләр җыелмасыʼ мәгънәсендәге җәмғыйәт лексик берәмлеге белән бергә бер сүзтезмә составында һәм күплек сан формасында кулланыла: Ләкин бу дәфға мөселман җәмғыйәте (ىتيعمج ناملسم) гомуми эшә нә қадәр ихласлы wә хәwәсле улдығыны тәҗрибә ичүн иғанә ақча җәмиғ итмәйә қарар вирделәр [б. 61]; Әмма бәғзы мөселманлар (رلناملسم)... [б. 61]; Бөйлә мөселманлары (ىرلناملسم) хурламақ аздыр, йөзләренә төкереб, анлардан чәверелмәк кирәк [б. 62]. Ислам сүзе әлеге мәгънәне әсәрдә шулай ук күплек сан формасында һәм ислам қардәшем, ислам қадынлары сүзтезмәләре составында белдереп килә: Бән исә ислам қардәшемнең (كنمشادرق ملاسا) фәқыйр улмасыны һич истәмәзмен [б. 17]; Бундан бөйлә Аурупа халқындағы, мәсәлә, инглиздәге кеби улмайыб, исламларның (كنرلملاسا) кәсебкәрлеге wә һөнәркәрлеге бик ашағы wә түбән дәрәҗәдә имеш [б. 22]; Ислам қадынлары (ىرلنيداق ملاسا) уқу-йазы аз белер имеш [б. 22]. Шул ук вакытта публицистик чигенешләрдә ун бер милиун ислам, ун милиун ислам қардәшләрене, бай ислам, фәқыйр ислам кебек сүзтезмәләр составында әлеге сүз иҗтимагый коннотацияләр белән баетыла: Әмма ун бер милиун ислам (ملاسا نويلم رب نوا) дере қалды [б. 7]; Русйада сакин ун милиун ислам қардәшләрене (ىنيرلشادرق ملاسا نويلم نوا) йадына алды [б. 7]; Бундан бөйлә Хисаметдин менла бай исламға (هغملاسا ىاب) мәхәббәте фәқыйр исламға (هغملاسا ريقف) мәхәббәтендән артық дәгел иде. Ғали байны шу қадәр сәвийур иде, нә қадәр фәқыйр исламны (ىنملاسا ريقف) сәвийур [б. 14]. Мөселман сүзенең берлек һәм күплек сан формаларында аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәрен белдерүче атама функциясендә кулланылуы З. Бигиев әсәрләрендә дә күзәтелә. Шул ук вакытта ике мөселман, берничә мөселман, қазанлы бер мөселман, бу мөселманларның, у мөселманларның, өч-дүрт мөселман сүзтезмәләрендә аның мәгънәсе тагын да конкретлаша төшә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бу 7 нче номердә мөселманлар (رلناملسم) торалар [б. 21]; Үткән кичдә бер чәйханәдә ике мөселман (ناملسم ىكيا) бу тариқа сөйләшеб чәй эчейурлар [б. 30]; "Гөнаһе кәбаир" романында: У мөселманларның (كنرلناملسم وا) бере Қазандан килмеш адәм улыб, ... [б. 36]; Җиһангир Агийевкә мағада бу ханәдә өчдүрт мөселман (ناملسم ةرود چوا) мәүҗүд иде [б. 36] һ.б. Шуның белән бергә әлеге сүзнең семантикасы публицистик чигенешләрдә кулланыла торган мөселман улыб қайтқан кемсәләр, мөселман баласы, мөселман улдығына кебек конструкцияләрдә иҗтимагый характердагы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Гөнаһе кәбаир" романында: Төркийәдән ислам пашпортлары алыб, мөселман (ناملسم) улыб қайтқан кемсәләре күрдегемез бар [б. 52]; Әмма хикәйәмездә мөхәккә ғанһе Мәмәт әфәнде бик шөбһәле адәм улыб, мөселман баласы (ىسلااب ناملسم), мөселман (ناملسم) улдығына шәһадәт вирмейурыз [б. 52]. Ислам динен тотучы хатын-кызларны атау өчен, язучы мөслимә лексемасына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ғыйззәтле уқучы, мәқтүлә мөслимә (هملسم) улса да, мөселманча йазу йазмақ белмидер иде [б. 7]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Маһруй мөслимә (هملسم) улыб, почетный гражданин хатыны - Маһруй Агийева улдығыны бәйан бойырды [б. 24]. Шуның белән бергә "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәре мәгънәсендәге гарәп теле кагыйдәләре нигезендә оешкан җәмәғат әл-мөслимин конструкциясе һәм аның синонимы ислам җәмәғате сүзтезмәсенең дә кулланылыш очраклары теркәлде: Ахунд хәзрәтләрене күргәч, җәмәғат әл-мөслимин (نيملسملا تعامج) ахунд хәзрәтләренә тәғзимән йирләрендән торганлар иде... [б. 38]; Ғыйззәтле уқучы, Қырымның ислам җәмәғате (ىتعامج ملاسا) рус лисаныны аз белдекләре Қырымда улан кемсәнәйә мәхфи дәгелдер [б. 66]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәре мәгънәсендә, нигездә, мөселман сүзенең күплек сан формасы кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Кечек бүлемдә исә күбрәк мөселманлардыр (ردرلناملسم) [б. 3]; Мөселманлар (رلناملسم) җөмләсе сөнни wә Әбу Хәнифә мәзһәбендә улыб, дилләре һәм төрекчәдер [б. 3]. Қазан мөселманлары, Русйа мөселманлары, қазанлы мөселманлар сүзтезмәләре составында әлеге сүзформасы билгеле бер территориядә яшәүче ислам динендәге аерым халыкларны белдереп килә, ягъни конкретлык мәгънә төсмеренә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...Қазан мөселманлары (ىرلناملسم نازق) ғыйлем wә һөнәрдән элек мода алдықлары шайан хәйрәтдер [б. 4]; ...бу әшйаларны үзләрендән һәм Русйа мөселманларындан (ندنرلناملسم هيسور) башқа... [б. 61]; ...йалғыз қазанлы мөселманлар (رلناملسم ىلنازق) кесәсендән йәшәрләр wә көндән-көн һәм күбәйеб артырлар... [б. 62]. Мөселман сүзенең этноним функциясендә кулланылуы аерым бер контекстта татар этнонимы ярдәмендә ачыклап та кителә. Мәсә лән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Ул wақытда мөселман падишаһлары (ىرلهاشداپ ناملسم) (татар ханлары) хөкүмәт қылырлар иде [б. 3]; Мөселман хатынының баласы, берқадәр мөселман хатын wә қызлары, бәғзы бер мөселманлар, күб мөселманларны, ғайрәтле бер мөселман тарафындан, мөселман түрә, қарт, йәш мөселманлар, мөселман матрослар кебек сүзтезмәләр составында әлеге сүзнең мәгъ нәсе тагын да конкретлаша төшә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Мөселман хатынының (ڭنينوتاخ ناملسم) баласы йә мәктәбдә тәхсилдә, йәки йырақ шәһәрләрдә кәсебдә улырға тийешледер [б. 5]; Шәкердләргә мөнасыйб кийемләремне кийеб йөргәнем ичүн бәғзы бер мөселманлар (رلناملسم رب ضعب) сәлам виреб әшналық идәләр... [б. 23]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Гәрчә бу затлар арасында бер мөселман түрә (هروت ناملسم) улыр исә дә, ... [б. 51]; ...wә бу ун-унбиш қадәр мөселман матрослар (رلسورتام ناملسم) да, ... [б. 125] һ.б. Мөселман улуб-улмадығыны, мөселман идекләрене, нә кеби мөсел манның җәсарәте конструкцияләре составында бу сүзнең семантикасында абстракт характердагы мәгънә төсмере алгы планга чыга. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...мөселман улубулмадығыны (ىنغيدلملوا بولوا ناملسم) белмәмеш идем; ... [б. 23]; ...мөселман идекләрене (ىنرلكديا ناملسم) белмәзләр иделәр [б. 33]; ...бер ғазиз әманәткә хыйанәт қылырға нә кеби мөселманның (ڭنناملسم ىبك هن) җәсарәте ирешер? [б. 73]. Публицистик һәм риторик чигенешләрдә кулланылган абразауный мөселман қарендәшемез, безем мөселманларымыз, мөселман хатынлары, мөселман қызы, мөселман йәтимләре, мөселман балалары кебек сүзтезмәләрдә әлеге сүзнең семантикасы иҗтимагый характердагы коннотацияләр белән баетыла. Мәсәлән, "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...безем абразауный мөселман қарендәшемез (زمشادنراق ناملسم ىنوازاربآ) буңа һәм иштирак итмәмеш иде [б. 52]; ...безем мөселманларымыз (زمرلناملسم مزب) ғазета уқымайа керешдекләрейлә, бөтен қайғыларыны оныдыб, ... [б. 66]; Мөселман қызына (هنيزق ناملسم) йазу йазарға йарыймы соң?... [б. 70]. Язучы әсәрләрендә ислам сүзе аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәре мәгънәсен әһле ислам, ислам җәмғыйәте, ислам халқы, ислам милләте сүзтезмәләре эчендә белдереп килә һәм әлеге конструкцияләр автор тарафыннан чиратлаштырып кулланыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Әһле ислам (ملاسا لها) ғомумән дийанәтле, тәқwә улыб ғайәт дә пакизә wә тәмизләрдер [б. 3]; Безнең ислам җәмғыйәтемез (زمتيعمج ملاسا) ғыйлем wә мәгърифәт, һөнәр wә сәнғат хосусларында... [б. 10]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...бунлар ғайре ислам халқы (ىقلخ ملاسا) илә ихтилат итдекләрендән айырым бер шәйе йукдыр [б. 3]; Әһле ислам (ملاسا لها) арасына тәфриқ салмақ дәгел, бәлки әхwат нәшер итмәк бийүк фазыйләтдер, дәгелме?!... [б. 39]. Ислам динен тотучы халыкларның аерым социаль катламнарын белдереп килгән ислам ғоләмәсе, ислам шәкердләре кебек сүзтезмәләрдә сүзнең семантикасы конкретлаша төшә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу зат ислам ғоләмәсенең (كنيساملع ملاسا) олуғларындан wә надир әдибләрендәндер [б. 17]; Ғоләмәмезне ғомумән мөтағассиб wә ислам шәкердләрене (ىنرلدركاش ملاسا) җөмләдән бихәбәр димәк туғры улыб йитмәдеге кеби, ... [б. 24]; Ислам қарендәшләрең сүзтезмәсе составында ул образлы коннотация белән баетыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...балам бән сине ислам қарендәшләрең (ڭرلشادنراق ملاسا) ичүн тудырдым һәм тәрбийә идеб үсдердем [б. 5]. Язучы аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәре мәгъ нәсендә ислам сүзенең күплек сан формасын да куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Исламлар да (هدرلملاسا) олуғ бер җәмғыйәт тәсис итмешләр иде... [б. 26]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Кәндесе ғомер барынча хосусан исламлар (رلملاسا) файдасына бер тийен улсын ақча сарыф итмәдеге кеби, ... [б. 52]. Қазан исламлары, Русйа исламлары, Оренбург, Уфа, Троиски, Пет ропавел, Семипулад исламлары, Мисыр исламлары сүзтезмәләре составында әлеге сүз формасы билгеле бер территориядә яшәүче ислам динендәге аерым халыкларны белдереп килә, ягъни конкретлык мәгънә төсмеренә ия була. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...миллионлар илә саналган Русйа исламларына (هنيرلملاسا هيسور) йитешдермәкдәләрдер [б. 60]; Оренбург, Уфа, Троиски, Петропавел, Семипулад исламларының (ڭنىرلملاسا دلاوپ ىميس 'لواپ رتيپ ىكسيورت 'افوا 'غروبنيرا) байлықлары wә тиҗарәтләре аз-аз тәраққыйдәдер [б. 62]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...Мисыр исламлары (ىرلملاسا رصم) йөзләр илә дәгел бинләр илә алтынлар җыйыб вирделәр [б. 26]; ...кәнде қаwеме улан Русйа исламлары (ىرلملاسا هيسور) арасында бу тахталар нә қадәр дошман күрелдегене күңеленә китереб, ... [б. 125]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәрен белдерүче ялгызлык исемнәрнең кулланылышында иске татар теленең язма нормалары һәм традицияләренең дәвам иттерелүе күзәтелә. Бу мөселман, мөслимә, ислам сүзләренең кулланылышында чагылыш таба. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, образлы коннотацияләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланылалар. Гаилә хәленә бәйле кан-кардәшлек атамалары. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы уғыл, уғлан, баба, ата, әткә, әткәй, қайын ата, қайын әткә, ана, әнкә, әнкәй, қайын әнкә, бала, кийәү, килен, кәләш, хатын, ир, қардәш, қарендәш, абза, қыз сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Шул ук вакытта чыганакларда гарәп асыллы зәүҗә, зәүҗ, һәм хуҗа кебек фарсы сүзләре дә теркәлде. М. Акъегет кан-кардәшлек атамаларын туры мәгънәләрендә, нигездә тартым кушымчалары белән бергә файдалана. Бу очракта аларның семантикалары билгеле бер затка мөнәсәбәттә конретлык мәгънә төсмере белән баетыла: ...чүнкә ике сәнә зарфында йазы йазмақ, хат танымақ, ғыйлме хисаб, ғыйлме хәл балаларына (هنيرللااب) үгрәтде [б. 3]; Менла сән уғлымның (كنمولغوا) хәлене белергә күпдән килмисен [б. 48]; Анаҗығым, бер шәй йуқ, атамы (ىماتا) йадыма алдым, қайғыландым. ... Хәлбуки уқучыларым! Ул атасыны (ىنساتا) һич йадына алмады [б. 7] һ.б. Әлеге үзенчәлек З. Бигиев әсәрләрендә дә күзәтелә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Ғазизем, бу үткән кичәдә господин Шубинның сезгә бундайын хезмәт илә килүене қайын атаңыз (زكناطآ نياق) Әхмәди абзый беләме? [б. 16]; Қызның әнкәсе (ىسكنا كننزق) сырхау, күзләре ағрыйдыр, шул сәбәбдән Петербургға килмешләр [б. 21]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Маһруйның атасы (ىساتآ كنيور هام) Ғали Wаһабов, ғаләтдәwам бәлдәи Қазанда иқамәт wә алыш-биреш тиҗарәт идеб, ... [б. 7]; Нә йуқ нәрсәләр фикерләб, әнкәй, әткәй (ىاكتا ىاكنا) дийү йығлыйсын? Әнкәң (كناكنا) хәзердә сиңа йәрдәм қыла алмый [б. 61] һ.б. Шул ук вакытта язучының "Гөнаһе кәбаир" романында әлеге төркемгә караган аерым сүзләрнең публицистик чигенешләрдә иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланылу очраклары да теркәлде: Алла сақласын, арақы ичүн жанын фида қылыр, қарендәшен үлтерер, атасын қыйнар (رانيق نوساتآ رورتلوا نشادنرق)... [б. 6]; ...ата wә бабалары (ىرلاباب و اتآ) табмайан нам wә шөһрәтләре табыб, ... [б. 62]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә кардәшлек атамаларының кулланылыш үзенчәлекләре авторның аерым әсәренә мөнәсәбәттә аерыла. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында алар, нигездә, публицистик чигенешләрдә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылалар. Бу, алдагы авторлардан аермалы буларак, язучы стиленә хас бер үзенчәлек булып тора: Мөселман хатынының баласы (ىسلااب ڭنينوتاخ ناملسم) йә мәктәбдә тәхсилдә, йәки йырақ шәһәрләрдә кәсебдә улырға тийешледер [б. 5]; Көтүчесе улған хайwанлар сәламәт улдықлары кеби, аталары улған җәмғыйәтдә (هدتيعمج ناغلوا ىرلاتآ) қарендәшлек, дустлық улыр [б. 10]; Бу хатынлар милләт аналары (ىرلاانآ تلم) йәки әһле әвләд тәрбийә итмәк кеби олуғ сәғадәт әһелләре улмай, ... [б. 15]; һ.б. Шул ук вакытта әлеге әсәрдә бу төр лексик берәмлекләрнең туры мәгънәләрендә кулланылулары да күзәтелә: ...атаңның (كنڭاتآ) фазыйләтләренә варис улмақ ичүн иҗтиһад синең бурычыңдыр [б. 5]; Сәлимә туташ һәм анасы илә (هلي ىسانآ) ун йыллық дуст кеби мәҗлес итдек [б. 32]; ...хуҗа хатынындан (ندننوتاخ هجاوخ) ойык бәйләргә үгрәндем [б. 41] һ.б. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында кан-кардәшлек атамалары күпчелек очракта үзләренең туры мәгънәләрендә файдаланылалар: Ғаббас мелла қызы Әсмаға (هغءامسا ىزق) сабақ уқытмақ ичүн бундан ике-өч сәнәләрдән бирү хазырланмакда иде [б. 12]; Әсманы тәрбийә итмәкдә ата wә анасы (ىسانآ و اتآ) бу мәртәбә сәғый итдекләре кеби, ... [б. 14]; Кәндесе хезмәт итмәкдә улан байның ике йәш уғлыны (ىنلغوا شاي ىكيا) сәфаһәтә үгрәтмеш... [б. 16] һ.б. Әсәрдә бу төр сүзләрнең публицистик чигенешләрдә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылу очраклары беренче әсәргә караганда чагыштырмача сирәк күзәтелә: Ләкин буның ичүн бөйлә балалар ғайебле улмай, ... аталар (رلاتآ) ғайебле улсалар кирәк [б. 5]; ...бундан бең сәнә мөқаддәм ата wә бабалары (ىرلاباب و اتآ) бу тарафдан һиҗрәт итдекләрендән, ... [б. 50]; Wақыйған хақыйқый хатын wә милләт анасы (ىسانآ تلم) улмақ, ... [б. 94] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә гаилә хәленә бәйле кан-кардәшлек атамаларын, нигездә, төрки-татар асыллы сүзләр тәшкил итә һәм бу очракта иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге төркемгә караган аерым төшенчәләрнең төрки-татар һәм гарәп-фарсы асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Авторлар аларны, нигездә, туры мәгънәләрендә генә файдаланалар. Йорт-торак төзелешенә караган корылмалар һәм аларның аерым өлешләре атамалары. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы әв // ив, өй, йорт, бүлмә // ода, ишек // қапы, идән, азбар, баз, гарәп асыллы бина, хәммам, мәсҗед, җәмиғ, мәдрәсә, фарсы асыллы ханә, тирәзә // тәрәзә // пәнҗәрә, анбар, сарай, дөккан, рус асыллы пич, пастайалый двор, пулат, номер // номерә, квартир, харчевня һәм катнаш асыллы ашханә, мөсафирханә, бақырханә, чәйханә, қаһwәханә, хәбесханә һ.б. сүзләрнең файдаланылуы күзәтелә. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында әлеге лексемалар үзләренең туры мәгънәләрендә файдаланыла: Нун қарйәсенең ханәләре (ىرل هناح) ғади ханәләр кеби (ىبك رل هناح ىداع) ағачдан wә башлары бәғзән саламдан бәғзән ағачдан йасалмышдыр [б. 2]; Уқымайы сәвмәк лазем дийү фикерләнә-фикерләнә Хисаметдин менла гәнә одасында (هدنس هطوا) гизмәйә башлады [б. 7]; Һай бу йортдағы (ىغادتروي وب) тәсадеф! Қыз йегетләре чуқ бақмыйдыр иде, әмма йортдағы (ىغادتروي) тәсадеф ышпалерлар йармаға қызы мәҗбүр итде [б. 11] һ.б. Әсәрдә әлеге төркемгә караган лексик берәмлекләрнең, аерым алганда қапы сүзенең образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылу очраклары да теркәлде: ...кәндесечүн бер кемсә сурмақдан бер қапы ачса (هسچآ وپق رب ندقمروص), Алла хәзрәтләре ачар аңа фәқыйрлекдән йитмеш қапы (وپق شمتي ندكلريقف اكآ راچآ) [б. 17]. Йорт-корылма атамалары З. Бигиев романнарында да, нигездә, үзләренең туры мәгънәләрендә файдаланылалар. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...урам тарафында өч тәрәзәсе (ىس هز هرت چوا) вар. Қыш көнендәге кеби, тәрәзәләре икешәр қат [б. 5]; Бу ниндәләйен қатил икән, үзе китдекдә ишекне (ىنكوشيا) йозақ илә бикләмичә китмеш, хәтта ишекне (ىنكوشيا) йартылаб ачық қалдырмыш. Әгәр дә ишекне (ىنكوشيا) йозақ илә бикләб китсә иде, ... [б. 6] "Гөнаһе кәбаир" романында: Аның баласын мунчаға (хамам) ((مامح) هغ هچنوم) алыб бардым да, мунчаға (هغ هچنوم) кергәч, җуынғач- чабынғач, ... [б. 19]; Қарчық торан ив (ويا ناروت قچراق), әлбәттә, қарчықның үз иве улмайынча, квартир (кирайла алынмыш фатир) иде. Бу йортда (هدطروي وب) қарчықның квартирына (هنيريتراوق كنقچراق) мағада ике-өч квартир (ريتروق چوا ىكيا) бар иде [б. 42] һ.б. Шул ук вакытта әсәрләрдә бу лексик-семантик төркемгә караган сүзләрнең билгеле бер сүзтезмәләр составында башка мәгънәләрдә кулланылу очраклары да теркәлде. Аерым алганда бүлмә сүзе хәбес қылу, мәхбүс улу тезмә фигыльләре, мәхбүс, хәбесханә, секретный лексемалары белән бер контекстта кулланылып, төрмә камерасын атап килә. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: ...тюремный смотрительнең рөхсәте илә Муса әфәнденең хәбес қылынмыш бүлмәсенә (هنيس هملوب شمنلق سبح) кермешләр. Муса әфәнде йалғыз бер бүлмәйә мәхбүс улыб (بولوا سوبحم هي هملوب رب), бу бүлмәсе дә ат уғрысыны хәбес қыла торган бүлмә (هملوب ناغروط لايق سبح ىنسورغوا طآ هديس هملوب وب) кеби кечек, қараңғы wә пычрақ wә суық улмайынча, бер бийүк бүлмә (هملوب كويب رب) иде. ... Хасыйл әл-кәләм, Муса әфәнде дворянский бүлмәйә мәхбүс иде (ىديا سوبحم هي هملوب ىكسنراود) [б. 33]; "Гөнаһе кәбаир" романында: ...Мәмәт, Ғабделғафур wә Ибраһим хәбесханәдә өчесе бер бүлмәйә (هيملوب رب ىسوچوا هد هناح) мәхбүс улдылар [б. 64]. Алга таба "Гөнаһе кәбаир" романында ив сүзе воспитательный лексемасы белән бергә кулланылып ʻбалалар йортыʼ мәгънәсен белдереп килә: Әмма, қабул идмәйенчә, шушы, син әйткән воспитательный ивгә (اكويا ىنلتايتپساو) йулласалар, ... [б. 20]. Моннан тыш, әлеге әсәрдә ив һәм қапы сүзләренең образлы, мәдрәсә сүзенең иҗтимагый коннотацияләргә баетылып файдаланылу очраклары да теркәлде: ...ив мәсарифенә (هنفراصم ويا) биш-ун рублә ақча, әнкәсене wә қызыны қалдырыб, ивдән китде [б. 18]; Кемнең дә булса қапысына (هنسوپاق هسلوب هدكنمك) баланы ташлармын диб, ләкин хәзердә кеше қапысына да ташларға (هغرلاشات هد هنسوپاق ىشك) бик хәүф қыламын [б. 20]; Ничә wә ничә сәнәләрдән бирү (وريب ندرل هنس هچن و هچن) мәдрәсәләремез бу хәлдә улыб, ... [б. 48]. Йорт-корылма атамалары Р. Фәхретдин әсәрләрендә дә, нигездә, туры мәгънәләрендә кулланылалар. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Дәғwәтләренә бинаән икенче көндә үз йортларына (هنيرلتروي زوا) вардым [б. 75]; Һәр ике көндә бер мәртәбә варыб, ханымларның ханәләрене (ىنرل هناخ ڭنرلمناخ) зийарәт идәр идем [б. 75]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ошбу әвләре йанында (هدنناي ىرلوا وبشوا) улан бағчаларыны эшләмәкдән ғыйбарәт иде [б. 9]; ...күб wақыт тәрәзәдән (ند هزرت) күреб торыр идем [б. 73] һ.б. Ләкин язучы бу төр сүзләрне, алдагы авторлардан аермалы буларак, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән дә баетып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу йул сәбәбендән Русйаға бәхет wә байлық ишеге (ىكشيا قلياب و تخب) ачылыр [б. 40]; Киләчәк заманда қорылачақ мәғыйшәт бинасының (ڭنيسانب تشيعم) нигезене та сабый wақытларындан мөхкәм қорыб варырлар [б. 66]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ләкин дөнья мәшәқат йорты (ىطروي تقشم) улдығы ичүн, ... [б. 43]; Милләт эчендә керәчәк төзеклек wә бозықл ығың ишекләре (ىرلكشيا كغلقوزوب و كلكوزوت) "тәрбийә"дер [б. 94] һ.б. Алга таба ул аларны градация тудыру чарасы буларак куллана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу шәһәрнең биналары, урамлары, мәсҗетләренең күккә чықған манаралары (ىرل هرانم ناغقچ اگكوك ڭنيرلدجسم 'ىرلماروا 'ىرلانب), җөмләсе мәхәббәтле күрелмәкдә иде [б. 8]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бикбулат хәзрәт мөшаwәрәтендән тыш қыз вирелмәз, қыз алынмаз, йорт салынмаз, сәфәргә варылмаз (زاملراو هگرفس 'زامنلاص تروي 'زامنلآ زق 'زاملريو زق) иде [б. 99]. Көнкүрештә зарури хәрәкәтләнү чаралары, инвентарь һәм корал исемнәре һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән килеп чыгышлары буенча төрки-татар, гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш Европа телләренә караган пычақ, пәке, қашық, сәнечке, чынайақ, бардақ, касә, самаwыр // самавар, чашка, лампа, молоток, сәғат, инә,төймә, көрәк, йозақ, ачқыч, чыбырқы, софра, өстәл, ыстул, крисла, диван, крават, ковер, чана, ғарәбә // арба, көпчәк, коляска, парахуд, көймә, машина, вагон һ.б. сүзләрнең файдаланылуы күзәтелә. М. Акъегет "Хисаметдин менла" романында әлеге лексемалар үзләренең туры мәгънәләрендә файдаланылалар: ...Хәнифә туташ эшене қуйыб, өстәл (لتسا), йәғни софра (هرفس) эчендән күчүк пычақ чықарды... [б. 10]; Күрде ки, ханәдә диванлар wә өстәлләрдә (هدرللوتسا و رلناويد) хайли халық төҗҗар wә ғаwам утырмыш, ... [б. 10]; Йахшы, алышдырырмыз. Берәр бардақ чәй (قادرب رارب) эчәлем [б. 12] һ.б. Шул ук вакытта әсәрдә аларның иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып кулланылу очраклары да теркәлде: ...парахуд wә харб көймәләре (ىرلميك برح و دوحاراپ) мәйдана чықды [б. 30]; Бу башкодалар Хәнифә туташа кискен пычақ кеби (ىبك قاچپ نيكسك) күренделәр. Кискен пычақдан да ачы шәй (ىش ىجآ هد ندقاچپ نيكسك) ул иде ки, атасы-анасы кәндесене байа вирмәккә иҗтиһад идийурлар [б. 36]. Көнкүрештә зарури хәрәкәтләнү чаралары, инвентарь һәм корал атамалары З. Бигиев әсәрләрендә бары тик туры мәгънәләрендә генә файдаланылалар. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Номерә эчендә ике өстәл, дүрт ыстул, ике крисла, бер диван, бер крават ... (تاوارك رب 'ناويد رب هلسيرك ىكيا 'لوتسا ترود 'لتسوا ىكيا) [б. 5]; ...Әхмәди бай илә Ғабденнәсыр әфәнде чығыб, ғарәбәйә ултырыб (برتلوا هي هب هرع) китделәр [б. 18]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Шәфигулла абзый байлара бөйлә италәи лисан қылдығы wақытда сәғат (تعاس) 12 дәфға "Ку-ку" қычқырды [б. 11]; ...атны чанадан (نداناچ) туар ыб, ... [б. 57] һ.б. Шул ук вакытта язучының "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында касә сүзенә мөнәсәбәттә метонимик мәгънә күчеше очраклары теркәлде: Фәқат ике касә эчдем (مودچا هساك ىكيا)! [б. 37]; Бер-ике касә эчдекдән соңра (هركنس ندكودچا هساك ىكيا رب) исерек русымыз ултырған йирендә йоқуйа китде [б. 48]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә бу төр лексемаларның кулланылышы башка авторлардан аерылмый, ягъни әлеге автор да аларны, нигездә, туры мәгънәләрендә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Эшләремезне бетереб, җөмләмез ике арба илә (هليا هبرآ ىكيا) парахудға вардық [б. 43]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Бу аwыла ошбу қыш чана йулы (ىلوي هناچ) дөшкән соң бардым [б. 82]; Самавар (راومس) йанына утырыб, ... [б. 73]. Шул ук вакытта чыганакларда әлеге лексик-семантик төркемгә караган аерым сүзләрнең яңа мәгънәләрдә кулланылуы күзәтелә. Мәсәлән, арба лексемасы тимер йул арбалары, почта арбасы һәм бәләкәй арба кебек сүзтезмәләр сотавында ʻтимер юл вагоныʼ, ʻпочта вагоныʼ һәм ʻинвалид коляскасыʼ мәгънәләрен белдереп килә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...һәм, улса да, тимер йул арбаларында (هدنرل هبرآ لوي روميت) йөрдегем улмадығы ичүн, ... [б. 8]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ғайне почта арбасы (ىس هبرآ هتچوپ) туғрысында (бәрабәрендә) бер теләнче қыз улыныр иде [б. 61]; Айаклары улмадығы сәбәбдән бәләкәй арбаға (هغ هبرآ ىاكلب) утырыб, ... [б. 116]. "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аның образлы коннотацияләргә баетылып кулланылу очрагы да теркәлде: ...һәм кем арбасына (هنس هبرآ ميك) утырсақ, аның йырыны йырлар, ... [б. 26]. Алга таба шул ук әсәрдә автор пычақ, қашық, сәнечке, чынайақ сүзләрен градация тудыру чарасы буларак файдалана: Wә беренче дәрәҗә залында ашаучыларның пычақ, сәнечке, чынайақ wә звонок даwышларының (كنيرلشواد كوناۋز و قاينيچ ىكچناس 'قاچپ) мәҗмуғындан тоташ хасыйл улан шауламақы ишедеб тормақ... [б. 58]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә кешенең хуҗалык эшчәнлеге өлкәсенә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең төрки-татар асыллы лексик берәмлекләрнең төрле вариантлары, гарәп-фарсы асыллы, рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Авторлар аларны, нигездә, туры мәгънәләрендә, аерым очракларда контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең гарәп-фарсы һәм төрки-татар асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Шул ук вакытта авторлар аларны контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. 3.3.3. "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Күк җисемнәрен һәм һава хәле белән бәйле күренешләрне белдерә торган сүзләр. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләр киң кулланылышка ия түгел. Аерым алганда, чыганакларда бу төркемнән төрки-татар асыллы қар, буран, йил, күк, болыт, йағмур, қойаш, даwыл сүзләре һәм гарәп асыллы рутубәт лексемасы теркәлде. Авторлар аларны, нигездә, туры мәгънәләрендә файдаланалар. Мәсәлән, М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында (1886): ...қырда йул бәрқарар улмайыб, қар (راق) бераз йағмыш иде [б. 7]; ...мәзкүр мәктүбне қуйды wә өстенә таш бастырды ки, йил очырмасын (نوسمرچوا ليي) [б. 24]; Күкдәге болытлар wә йағмур (رومغي و رلطولب ىك هدكوك) менланың мәхзүнийәтене дәһа зийадәләшдерерләр иде. Қараңғы кич айағ алтындақи рутубәт wә мөхкәм йағмур (رومغي مكحم و تبوطر) һәпсе менланың өмедсезлегене артдырыб күңеленә бер нахушлық китерерләр иде [б. 66]; З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" романында: ...wә қарның (كنراق) йуқлығы сәбәбдән йир ғайәт туңмыш улыб, ... [б. 57]; Р. Фәхретдиннең "Сәлимә яки гыйф фәт" романында: Қойаш батқан соң (ڭوس ناقتاب شايوق) төрле йақдан ишеделенәчәк қурай даwышларыны, ... [б. 8]; ...йағмур (رومغي) күрелгәндә ашлық уручыларның йөгерә-йөгерә көлтә җыймақларыны искә төшерә иде [б. 14]; Р. Фәхретдиннең "Әсма яки гамәл вә җәза" (1903): Февраль айының ахыры wә салқын йилең (كليي نوقلاص) иң көчле улан бер көне, ... [б. 58]; Қазан асты йанмый, йағмур (رومغي) утынны йүешләндереб киткән... [б. 107]; ...эчеб исереб, қар астында (هدنوتسوا راق) йығылыб йатмыш wә һәр ике айаклары өшемеш иде [б. 123]. Шул ук вакытта, чыганакларда бу төркемгә караган сүзләр образлы һәм иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып, билгеле стилистик максатларга буйсындырылып кулланылалар. Мәсәлән, М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында (1886): Түбән очдан ун арба өчәр ат қушылмыш йил кеби (ىبك ليي) килейур [б. 52]; Дустлар! Фаидаи миллийә, фаидаи миллийә сөйләнәсез, сүз илә файда хосулә килмәз, эш кирәк, йил қуғанлар (رلناغوق ليي)! [б. 60]; З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" романында: Тәғтил улыб, тәзйиғ wақыт қылыб ғомереңезне бушқа йилгә үткәрмәңез (زكن همركتوا اكلي هقشوب) [б. 5]; Р. Фәхретдиннең "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Бу шәһәрнең биналары, урамлары, мәсҗетләренең күккә чықған (ناغقچ اگكوك) манаралары, җөмләсе мәхәббәтле күрелмәкдә иде [б. 8]; ...бәндән артықлықы йир илә күк арасы қадәр иде (ىديا ردق ىس هرآ كوك هليا ري) [б. 20]; Р. Фәхретдиннең "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Ақча йирендә йилләр исеб торыр!... [б. 34]; Бере салқын буранларда, қар-йағмурларда, суықларда туңыб, йағмурлара чыланыб (بونلايچ هرلرومغي 'بوڭوط هرلقوغص 'هدرلرومغي راق 'هدرلناروب نوقلاص), ризық эзләб йөрдегендә, ... [б. 63]; ...йилдән килмеш маллар (رللام شملك ندليي) һәм даwыла (هلواد) китде [б. 65]; ...қар кебек (كبك راق) эреб китмеш иде [б. 99]. Җир өсте атамалары һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы су, йылға, күл, диңгез, чишмә, тағ // дағ // тау, урман, қыр, гарәп асыллы нәһер, сахра, фарсы асыллы дәрйа сүзләренең кулланылуы күзәтелә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә 1) химик составы кислород һәм водородтан торган иссез, төссез, үтә күренмәле сыеклык; 2) сусынны басу яки дәвалау өчен, табигый әзер яки махсус технология белән әзерләнгән эчемлек; 3) елга, диңгез, күл һ.б.ның мәйданы; 4) сулык мәгънәләре теркәлгән төрки-татар асыллы су сүзе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 1979, б. 674 - 674] М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында дүртенче мәгънәсендә кулланыла: Урамы узайыб қыйбла тарафындаки очында борылыб, суға (هغوص) йул чықадыр [б. 2]; Анчақ йақында күчүк бер су (وص) черелдәб ақыйур [б. 37]. ʻДиңгезʼ, ʻбик зур су, зур елгаʼ һәм ʻнәрсәнең дә булса күплеге, чиксезлегеʼ мәгънәләренә ия фарсы асыллы дәрйа сүзен автор публицистик чигенешләрдә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләргә баетып, күчерелмә характердагы соңгы мәгънәсендә файдалана: Татары дәрйайи җәһаләтдән (ندتلاهج ىايرد) қуртарыб, ғолүм илә зыйаландырмақ ләзем идеге икесенең дә мөштәрәк игтиқадлары вар иде [б. 29]; ...wә без искечә дәрйайи наданийәтдә (هدتينادان ىايرد) қалырмыз... [б. 46]; ...үлек кеби ағарыб қайғы wә әфкәр дәрйасына (هنسايرد راكفا و وغيق) батды [б. 54]. Қыр һәм аның синонимы қара сүзләре әсәрдә ʻашлык үстерү өчен эшкәртелгән җир участогы; басуʼ мәгънәсендә табигать күренешләре тасвирларында, ягъни билгеле бер стилистик максатларга буйсындырылып файдаланыла: Нундан вали утыран шәһәрә анҗақ ике-өч сәғатлек йулдыр, ләкин вармақ пәк мөшкел иде: Көнәш нур wә эсселекне чыбарланмыш қаралара (هدرلرق شمنلرابچ) сачмыш иде. Йаровой намыйла мәгъруф қырларның (كنرلرق فورعم هليمان ىووراي) күренеше пәк гүзәл иде. Тәртиб бә тәртиб солы, қарабоғдай wә тары икмәкләрендән қырлар (رلرق) күзләрә қызғылт, ақчылт, сарғылт рәңгендә күренерләр иде. Қырларның гүзәллеге (ىكللزوك كنرلرق) шад туйчыларны йәнә шад идәр иде [б. 53]. ʻҖир өстенең текә биегәеп, күтәрелеп торган урыныʼ мәгънәсендәге төрки-татар асыллы тағ сүзен автор ʻкалкулыкʼ мәгънәсендә куллана: Йулында раст килмеш бер тағы (ىغاط رب) менла менәр икән, артдан ике ат қушылмыш бер ғарәбә йетешде [б. 7]. Аның тарихи эквиваленты дағ лексемасы ʻҗир өстенең текә биегәеп, күтәрелеп торган урыныʼ мәгънәсендә ялгызлык исемнәр белән бергә файдаланыла. Әлеге үзенчәлек ʻбашланган урыныннан койган җиренә кадәр табигый рәвештә салынган үзәне буйлап туктаусыз агып торган шактый күләмле су агымыʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы нәһер сүзе өчен дә хас. (Бу турыда беренче бүлектә кара.) З. Бигиев әсәрләрендә әлеге төркемгә караган сүзләр теркәлмәде. Бу сүзләрне Р. Фәхретдин образлы коннотацияләргә баетып, сурәтлелек тудыру чарасы буларак билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...буның илә бәрабәр нә қадәр гөнаһсыз wә мазлум қанларны түгеб, йылға рәwешендә ағыздылар (رليدزغآ هدنشور هغلي); ... [б. 52]; Бунларның ақрын wә мөнтазам йөрүләрене йырақдан килгән олуғ диңгез дулқынларына (هنيرلنقلود زڭد) ошада идем [б. 39]; ...башыма килгән қайғыларны таулар (رلاوات) күтәрә алмаз иде; ... [б. 35]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: "Б..." қарйәсе қымызы ләззәтле, һаwасы йахшы, чишмәсе гүзәл (لزوك ىس همشيچ), суы тәмле (тәғамлы), сахралары иркен улмақ (قملوا نكريا ىرلارحص), әрәмәсендә һәртөрле қошлар сайрамақ илә (هليا قمارياص رلشوق ىلروت ره هدنس هم ر ا) мәгъруф улдығындан, ... [б. 50]; Ирләрең һиммәте урынларындан тауларны күчерер (ررچوك ىنرلوات), дийурлар [б. 11] һ.б. (Бу сүзләрнең автор әсәрләрендә ялгызлык исем нәр белән кулланылышы турында беренче бүлектә кара.) Үсемлек атамалары һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән ағач, салам, арыш, солы, дары, чәчәк // сачақ, гөл, үлән, җиләк, шомырт сүзләре теркәлде. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылалар: Белешемез Хисаметдин менла сыбйан уқытмақдан мағада арыш wә солыларыны (ىنورلولص و شورآ) суқтырыб... [б. 19]; Тәртиб бә тәртиб солы, қарабоғдай wә тары икмәкләрендән (ندنورلكمكا ىرات و ىادغب هرلق 'ولص) қырлар күзләрә қызғылт, ақчылт, сарғылт рәңгендә күренерләр иде [б. 53]; Софраның бер тарафы төрле-төрле чәчәкләр wә гөлләр (رللك و رلكاچچ ىاروت ىلروت) илә йәрәшдерелмеш иде [б. 42]. З. Бигиев әсәрләрендә әлеге лексик-семантик төркемгә караган сүзләр теркәлмәде. Р. Фәхретдин аларны, нигездә, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләргә баетып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...таwық дөшенә дары (ىراد) керә димешләр [б. 9]; ...мәшһүр хатынлар - ошбу иҗтиһад ағачларының (ڭنيرلچاغآ داهتجا وبشوا) йимешләредер [б. 66]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Чүнкә саwытларың өстләре ашалган, гөлләрең (كرللك) дә дәха сачақ чықарырлық (قلرراقچ كچاس) wақытлары қалмамыш иде [б. 42]; Вокзалың монтазам бақча wә гөлстанларында қарт қарама, қарт имән ағачлары (ىرلچاغآ نميا تراق 'هماراق تراق) булыныб, ... [б. 59] һ.б. Хайван, кош, бөҗәк атамалары һәм аларның кулланылышы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы ат, сығыр, бозау, дәвә, эт, қуйан, үрдәк, арыслан, төлке, ишәк, қош, сандуғач, қарға, тартай (тартар), бүдәнә, балық, қорт, сорықорт, бал қорты, гарәп асыллы хайwан, мәймүн сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. М. Акъегет әлеге лексик-семантик төркемгә караган сүзләрне, нигездә, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләргә баетып, билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып файдалана: ...аучы қуйан wә үрдәкне (ىن كدرا و نايوق) өмед идеб сақладықы кеби бу да ниқахлар өмед идеб сақламақда иде [б. 19]; Арыслан ғайрәтейлә (هليتريغ نلاسرا) бақарлар [б. 42]; ...бунлар дәгел суда кимә илә балық кеби (ىبك قلاب) йөзмәге, һаwада қош кеби (ىبك شوق) очмақ машинасыны дүзә беләләр [б. 46] һ.б. Шул ук вакытта "Хисаметдин менла" романында аларның туры мәгънәләрендә генә кулланылу очраклары да теркәлде: Йарым сәғат кичәр-кичмәз, Хисаметдин менла мәгшуқасыйла бәрабәр кәнде йөгерек атында (هدنتآ كركوي) Нунға мөтәwәҗҗиһ улды [б. 67]; Хәтта ки бер ит (تيا) йул аша узмақ эстәркән, ... [б. 52]. З. Бигиев әсәрләрендә бу төр сүзләр сирәк очрыйлар һәм, нигездә, туры мәгънәләрендә кулланылалар. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында: Бераз сабыр қылыңыз, ат йигәргә (اكركي طآ) қуштырайым, ат илә қайтырсыз (زسرتياق هليا طآ) [б. 13]; ...Муса әфәнденең қучере атларны туқтатды (ىدتاطقوط ىنرلطآ) [б. 19]; "Гөнаһе кәбаир" романында: Алафузовқа мең сигез данә ат диресе (ىسريد طآ) wә дүрт йөз сиксән данә сығыр диресе (ىسريد رغص) вирдек [б. 13]. Әлеге сүзләрне туры мәгънәләрендә Р. Фәхретдин дә файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: ...сандуғач сайрауларыны (ىنرلوارياس چاغودناس) дыңлаб ләззәтләнәчәк көнләрем вар идегене фикерләб, ... [б. 8]; Йаллаған атымыз (زم تآ) сәғат хисабындан иде [б. 40]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: ...ғарәбләрең wәзенле көйләрендән әсәрләнеб, дәwәләр (رل هود) ашығыб-ашығыб кидәрләр [б. 22] һ.б. Ләкин хайван, кош һәм бөҗәк атамаларын автор күпчелек очракта публицистик чигенешләрдә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып, ягъни билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып файдалана. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" романында: Җиләк кеби ғомерләрне, алмасдан қадерле wақытларны, йыланлардан суық хайванлар (رلناويح قووس ندرلنلايي), адәмлекдән мәхрүм қалган исерекләр хезмәтләрендә үткәрмәкдән исә, ... [б. 74]; "Әсма яки гамәл вә җәза" романында: Мәгълүм заманы йитешмәздән мөқаддәм йөк тартдырылмыш ат (تآ شملردترات كوي) имгәнеб, эшдән чықтығы кеби... [б. 12]; Зирә анларың һиммәтләре арысланлардан ғайрәтле ирләре (ىرلريا ىلتريغ ندرلنلاسرآ) кәнде фәрманлары астында тотарлар... [б. 11]; Ләкин мәғыйшәтене сорықорт низамына (هنماظن تروق ىروص) қуймай, бәлки бал қорты ысулына (هنلوصا ىتروق لاب) бинаән әйләмеш... [б. 9] һ.б. Шул ук вакытта "Әсма яки гамәл вә җәза" романында аерым кош атамаларының табигать күренешләре тасвирларында сурәтлелек тудыру чарасы буларак кулланылу очраклары да теркәлде: ...бунларың ботақларында мәқам тотмыш улан бик йәшли қарғалар (هغراق رل) фәүқылғадә бер ләззәт үзәрендә қычқырышырлар иде. Локомотив сызғырмақлары урынына тартай (тартар) wә бүдәнә таwышлары (ىرلشواد هن هدوب و (راترات) ىاترات) ишеделенер иде [б. 59]. Мисаллардан күренгәнчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең төрки-татар асыллы лексик берәмлекләренең төрле вариантлары һәм гарәп-фарсы асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Авторлар аларны туры мәгънәләрендә файдалану белән бергә, аерым очракларда контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. Кыскача нәтиҗәләр. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариантпарадигмасы нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында иске татар теле өчен хас булган язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе һәм аларның сөйләм теле өчен хас үзенчәлекләр белән баетылуы күзәтелә. Шул ук вакытта мәгърифәтче язучылар бу өлкәдә дә рус һәм Көнбатыш телләре өчен хас формаларны әдәби кулланылышка кертеп җибәрәләр. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, контекстка бәйле рәвештә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланылалар. ЙОМГАК ХIХ гасырның беренче яртысында Әбелмәних Каргалый (1782 - 1833), Һибатулла Салихов (1794 - 1867), Шәмсетдин Зәки (1825 -1865), Габделҗаббар Кандалый (1797 -1860), икенче яртысында Гали Чокрый (1826 -1889), Әхмәт Уразаев-Кормаши (1855 -1883), Мифтахетдин Акмулла (1831-1895) кебек татар халкының танылган шагыйрьләре һ.б. иҗат итә. ХХ йөзнең беренче бишьеллыгында халкыбызның даһи шагыйре Г. Тукай беренче шигырьләрен яза башлый. Бу шәхесләрнең барысы да буыннан буынга күчеп килә торган зур укымышлы дин әһелләренең варислары һәм шәкертләре буларак, адәм баласының чынбарлыкны кабул итүе иманга, ислам дине кануннарына, Аллаһы Тәгаләгә бәйле булуына ышаналар һәм үзләренең әсәрләрендә татар халкының көндәлек тормыштагы гореф-гадәте, теле-сөйләме, әдәбияты-мәдәниятендәге илаһи-рухани нигезне аның үз терминнары белән эстетик-сурәтләү чарасы буларак чагылдырыга омтылалар. ХIХ гасыр - ХХ гасыр башы татар поэзия әсәрләрендәге "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигма нигезендә берләшә торган парадигма вариантлары "Илаһи зат", "Кеше", "Җәмгыять", "Табигать", "Кеше һәм Галәм" дигән тематик төркемнәргә бүленеп тупланды. "Ялгызлык исемнәр" инвариант-нигезенә берләшә торган парадигма вариантларының төрле тематик төркемнәрдә чагылыш табуы сәбәпле, аларны аерым бүлекнең төрле бүлеге итеп тупларга һәм контекстуальсинтагматик мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә кирәк булды. Ялгызлык исемнәр нигезендә берләшә торган, "Илаһи зат" тематик төркеменә нисбәтән инвариант-парадигма вариантлары дигәндә: а) бар һәм бер булган Аллаһы атамасының 99 әсмаи-хөснә / исмеәгъзам атамалары; ә) Аллаһ белән пәйгамбәрләр арасында илче булган Фәрештәләрнең исем-шәрифләре барланып анализланды. ХIХ гасыр - ХХ гасыр башында язылган/басылган тезмә әсәрләрдә, "Илаһи зат" тематик төркеменә берләшүче, бар һәм бер булган Аллаһ һәм аның әсмаи-хөснә / исме-әгъзам күркәм атамаларының, хикәяләү барышында, һәр авторның үзенә кирәк дәрәҗәдә сайлап файдаланылуы мәгълүм булды. Асылда, традиция дәвам иттерелә һәм дини хезмәтләрдән, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасыннан ук мәгълүм булган Алла, Илаһ, Хақ, Рабб, Рахман, Рәхим, Кәрим, Зөлҗәлал, Бари, Ғали, Ғафур һ.б. исме-әгъзамнар кулланыла. Шуның белән бергә, бу рәт дини хезмәтләрдә күрсәтелмәгән Тәңре, Хода, Ходай, Мәүлә, Мәғбүд, Йәз кебек һ.б. яңа исем-төшенчәләр белән дә баетыла. Әлеге Илаһи атамалар, дини хезмәтләрдә саналып бирелгән тәртиптә түгел, авторның теләгенә туры китерелеп, сүзмәгънә, сүзформа, тезмә сүз, парлы сүз, фразеологик бөтен, сүз тезмәләре шәкелендә файдаланыла. Г. Тукай иҗатында язма традиция булып килә торган Аллага нисбәтән төшенчәнең мәгънә күләме милләт, халык язмышына бәйле рәвештә киңәйтелә. Аерым исме-әгъзам атамаларының, чыганак телендәге күп мәгънәле вазифасын саклап, татар сөйләменә җайлашып файдаланылуы күренә. Гарәп телендә төрлечә язылып, төрле мәгънәләрдә кулланыла торган Хақ сүзе, татар телендә әйтелешкә туры китерелеп, бертөрле язылышта күрсәтелә башлагач, омонимнар буларак яңгыраш ала: а) хақ ʻтугры (туры), чын(лык), хакыйкатьʼ; ә) хақ ʻбәяʼ; б) хақ ʻхокукʼ; в) хақ ʻтуфракʼ; г) хакында ʻбәйлекʼ һ.б. Бу берәмлекләрнең барысының да диярлек Г. Тукайның шигъри әсәрләренә файдаланылуы, алдагы шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырганда, язма норма буларак ныгытылуы күзәтелә. Табигатьтән өстен зат булганга, "Илаһи зат" төшенчәсенә берләшә торган Аллаһы Тәгаләнең төрле вазифа үтәүче күпсанлы фәрештәләре дә традиция булып килә торган үз исемнәре һәм үзләренә хас булган мәгънәләре белән кулланыла. Тикшерүләрдән аңлашылганча, һәр автор сурәтләнә торган хәлләргә, үз мөнәсәбәтенең нинди булуын ачыгырак белдерү өчен, аларның традицион мәгънә эчтәлегенә төрлечә бәя бирә, ягъни аңа йөкләтелә торган вазифаны тулырак күрсәтергә тырыша. Бу юнәлештә аларның кулланылу ешлыгы да, традицион мәгънә эчтәлеге дә төрле авторда төрлечә чагылдырыла. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә дә, хак юлдан язып, Тәңренең дошманы булган аерым фәрештәләрнең исемнәре еш кабатлана. Алар үзләренең традиция булып килә торган туры мәгънәләре белән дә, алдагы шагыйрьләр иҗатыннан аермалы буларак, чынбарлык хәлләренә бәйле рәвештә, дөньяви яңгыраш белән дә, аерым шигырьләрнең эчтәлегендә яңача сурәтләү чарасы буларак кабул ителә. Димәк, "Илаһи зат" нигезенә традиция буларак берләшә торган төшенчәләрнең кулланылышы билгеле бер дәрәҗәдә яңартылып дәвам итә. Ялгызлык исемнәрнең Аллаһ төшенчәсенә берләшә торган әсмаи- хөснә / исме-әгъзамнарыннан аермалы буларак, кеше төшенчәсе дигәндә, якты дөньяда яшәгәнлеге, эшчәнлеге мәгълүм шәхесләр күздә тотыла. Язма истәлекләрне өйрәнгәндә, бу затларны, үзләре яшәгән вакытта эшләгән эшләре, социаль статусларына карап: а) уникаль шәхесләр булган пәйгамбәр һәм әүлияләр; ә) рухани шәех-остаз галимнәр, әсәрләре гасырлар буена укылып килгәнгә классик-мәшһүр әдипләр буларак танылу алган язучылар; б) тарихи вакыйгаларда катнашып, аларның шаһиты булган; в) автор белән бер чорда яшәгәнлеге мәгълүм кешеләр, дип, берничә төркемгә бүлеп карарга кирәк. Һәр авторның әсәрендә исемнәре мәгълүм уникаль шәхесләргә мөнәсәбәт белдерелә, аның тасвирлау чарасы буларак файдаланылуы күренә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" әсәрендә (1845, 1889) уникаль шәхесләр барысы да Хәзрәти дип бирелә: Хәзрәти Йағқуб, Хәзрәти Йосыф, Рәсүле мөхтәрәм Мөхәммәд, Хәзрәти Сөләйман, Хәзрәти Муса, Хәзрәти Гайсә, Хәзрәти Нух, Хәзрәти Хозыр Ильяс һ.б. Г. Кандалыйның поэма һәм шигырьләрендә (1988), М. Акмулла иҗатында, Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә, асылда, шул ук шәхесләргә мөрәҗәгать ителә, әмма сүз җаена туры китерелеп, башка пәйгамбәрләрнең исемнәре дә истә тотыла. Г. Кандалыйның беренче поэмасында иң борынгы дип санала торган Хәзрәти Шиш, Хәзрәти Дауыд, Хәзрәти Идрис, Хәзрәти Исхақ, Хәзрәти Йәхйа, Хәзрәти Лоқман һ.б., Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә рухани әсәрләрдә еш кабатлана торган Хәзрәти Ибраһим (Хәттаб), Хәзрәти Исмәғыйл һ.б. кебек пәйгамбәрләргә дә игътибар ителә. Өйрәнелә торган поэзия әсәрләрендә, кеше төшенчәсенә берләшә торган затлы уникаль шәхесләр булган пәйгамбәр һәм әүлияләр белән рәттән, рухани шәех-остаз галимнәр, әсәрләре гасырлар буена укылып килгәнгә мәшһүр классик әдипләр буларак танылу алган язучылар, яисә автор белән бер чорда яшәгән мәгълүм кешеләрнең исемнәре киң файдаланыла. Шул ук вакытта, болар белән беррәттән, тарихи вакыйгаларда катнашуы мәгълүм, аларның шаһиты булган, үзләрен җиһан вә дин үзәге дип ялгышучы Фиргавен белән Шәддәд, бозык Нәмрүд белән үҗәт Дәқйанус, бозыклыклары белән дан алган Сәмүд һәм Ғәд кавеменнән булган, ягъни комсызлыгы белән танылган Карун кебек затсызлар да игътибардан читтә калмый. Өйрәнелә торган тезмә әсәрләрдә, чынбарлыкта яшәгәнлекләре мәгълүм, легендаларга әверелеп дәвам иттерелә торган төрле дәрәҗәдәге шәхесләр исемнәренең кулланылуы мәгълүм. Бу лексик берәмлекләр аерым саналып кулланылмый, авторның мөнәсәбәте чагыла торган уртаклык сүзләр белән уратылып, тасвир чарасына әверелә. Авторлар аларның исемнәрен гадәти рәвештә санап кына бирми, хикәяләү барышында, сүз җаена туры китереп, төрле тасвири чаралар белән яктырта, нурландыра, тормышта яшәү үрнәге буларак күтәрә, яисә ачы тәнкыйть итеп, үзенең мөнәсәбәтен белдерә, сәнгати фикерен куәтли. Бу уңайдан, кеше төшенчәсенә берләшә торган ялгызлык һәм уртаклык исемнәр бер контекстта кулланылыш ала. Шуның белән бергә, Г. Кандалый һәм Г. Тукай иҗатында чынбарлыкта яшәүләре мәгълүм булмаган, авторларның аерым әсәрләре өчен кирәк булганга гына телгә алынган "әдәби" персонажлар турында фикер әйтергә мөмкин. Әлеге шәхесләр иҗатында аерым әсәр өчен кирәкле "әдәби" персонажлар яши башлый. Автор аларга үзе теләгән исемне куша, төрле дәрәҗәдәге мөнәсәбәтен белдерә. Чынбарлыкта яшәгәнлекләре мәгълүм шәхесләрне куллану традициясе дәвам ителгән хәлдә, бу чордагы тезмә әсәрләрдә менә шундый яңалык барлыкка килә. Өйрәнелә торган чорда язылган истәлекләрдә, гасырлар буена килә торган традицияне дәвам итеп, авторлар үзләренең дә исемшәрифләрен аңлатып үтә. Бу уңайдан, аерым автор тарафыннан бабасына, атасына һәм үзенең исеменә ничек итеп мөнәсбәт белдерүе игътибарны җәлеп итә. Аерым авторлар үзләренең гөнаһлары күп булуын ассызыклый, укучыларыннан дога өмет итүен белдерә. Хикәяләү барышында әлеге ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләрнең, асылда, берсе икенчесенә бәйле хәлдә кулланыла. Лексикологик һәм семасиологик яссылыкта караганда, Илаһ-Аллаһ төшенчәсенә берләшә торган күпчелек ялгызлык исемнәрнең, аерым затлардан кайберләренең уртаклык төшенчәсен белдерү вазифасына күчә алуы күзәтелә: иляһи бәйет, иляһи шиғрийәт, ғазиз балам һ.б., яисә баштагы исеме Капус булган Фирғаwен - комсыз, явыз кеше, Қарун саран кеше буларак, уртаклык сүз файдаланылуында дәвам итә. Әлеге исемнәрне синонимик рәт буларак системага салып тикшерергә мөмкин булуы да игътибарны җәлеп итә. Ялгызлык исемнәр нигезендә берләшә торган, "Җәмгыять" тематик төркеменә караган инвариант-уртак нигездә берләшә торган парадигма вариантларына килгәндә, кайбер атамаларның, аерым алганда шәһәр исемнәренең, үзләренә хас хосусый исемнәре белән кулланылуы истә тотылды: ...Вар иде-наме Саба шәһре шәриф, ... Таифе Мәдаиннең уртасында, ... Кем Саба каwемедән ул солтан Рабб, ... Шәһре Қарғалы, өммәте Әхмәд, рәғыйәте Мәскәwи, ... Қоббаи ислам - Бохараи шәриф, ... Қазый қыйлды Дәште Қыпчаққа қадәр, ... Мөхәммәд рәсүлуллаһына Мәккәдән ихраҗ идеб у шаһыйны һ.б. Гасырлар дәвамында яшәп килгән язма әдәби телдә бу төрдәге атамалар, бер яктан, традиция буларак кулланылалар, икенчедән, һәр чорның иҗтимагый тормышындагы үзгәрешләр, сөйләмә һәм язма телендә барлыкка килгән төшенчәләр тәэсирендә яңартылалар. Мәсәлән, Г. Кандалый иҗатында, чибәр абыстайлар яши торган күп санлы авыл исемнәре санала, вилайәт дигән яшәү урыны теркәлә, Акмулла кантун дигән төшенчәне файдалана. Г. Тукайның шигъри әсәрләрендә кешеләр бергә тупланып яши һәм эшли торган төшенчәләр куллануның колачы киңәйтелә, бу хәл, үз вакыты өчен генә түгел, хәзерге татар поэзиясе өчен дә кабатланмый торган яңалык булып санала ала. Алга таба кешеләрнең бергә яшәеше өчен кирәк булган рухи (идеаль) байлыкны булдыру юнәлешендәге гомумкешелеккә караган мөнәсәбәтләрне белдерә һәм төрле халыкның үзенә хас ритуалы белән үтәлә торган дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбиятмәдәният-сәнгать-матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. динидөньяви китаплар, дәреслек, газета-журнал һ.б. басмаларны, халык авыз иҗатына нисбәтән мөнәҗәт, әкият, бәет, җыр, көй һ.б. төрләрнең, көнкүреш һәм ахирәт өчен, халык традицияләре буларак нигезләнгән хокук тәртип-низам, гореф-гадәт, йола-ырым һ.б. бәйләнешмөнәсәбәтләрне белдерә торган категорияләрнең үзләренә хас булган хосусый исемнәре белән кулланылуы күз алдында тотылды. Анализ барышында, әлеге күптөрле катлаулы мөнәсәбәтләрне белдерә торган атамаларның ничек итеп кулланылуы, аларның нинди вариантлар белән берләшә алуы, традициянең дәвамчанлыгы һәм яңартыла баруына да игътибар ителде. Ялгызлык исемнәр нигезендә берләшә торган, "Табигать" тематик төркеменә караган инвариант-парадигма вариантлары дигәндә, а) күк җисемнәре һәм һава хәле белән бәйле күренешләрнең, җир өсте табигатенә карый торган исемнәре мәгълүм географик объектларның, хайваннар дөньясы белән бәйле предмет, күренешләр, шул исәптән, әлеге даирәгә бәйле мифологик затларның хосусый исем-атамалары истә тотылды һәм аларның контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре һәр авторның максатына ярашлы рәвештә анализланды. Хезмәтнең алдагы бүлекләрендә, ХIХ гасыр - ХХ гасыр башында иҗат ителгән һәм басылган әсәрләрдә кулланыла торган уртаклык сүзләр инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган парадигма вариантлары тикшерелде. Лексик берәмлек алып килә торган информациянең нинди нигездә бирелүенә карап, бу төр сүзләрнең конкрет һәм абстракт мәгънәле дип, ике мәгънә тибы бүленешендә бирелүе мәгълүм. Язма истәлекләрдә кулланыла торган лексик байлык тикшерелгәндә, әлеге мәгънә типларының бүленеше сакланды, икесе ике бүлектә анализланды. Һәр бүлектә әлеге мәгънә типларының үзләренә хас булган табигате һәм вазифасының мөмкинлеге җентекләп анализланды. Әлеге ике бүлекнең беренче бүлекчәләрендә, ялгызлык һәм уртаклык сүзләрнең үзара мәгънәви бәйләнеш-мөнәсәбәте, берсенең икенчесенә күчү шартлары хакында мәгълүмат бирергә кирәк булды. Икенче һәм өченче бүлекләрдә инвариант-уртак нигездә парадигма вариантлары булып барлана торган тематик төркемнәр ялгызлык исемнәрне тикшергәндәге тәртиптә сакланды, ләкин алар бу бүлекләрдә мәгънәләренең конкрет һәм абстракт булуына карап бүлеп өйрәнелде. Кеше төшенчәсенә берләшә торган лексиканы, сүзләрнең конкрет һәм абстракт мәгънәле булуына карап, "Кеше" һәм "Җәмгыять" тематик төркемнәренә бүлеп анализлау таләп ителде. Хезмәтнең икенче бүлегендә, әлеге тематик төркемнәргә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр тикшерелде. "Кеше һәм Галәм" дигән тематик төркемгә бүленеп тупланган сүзләрнең дә күбесе, абстракт мәгънәгә ия булулары мәгълүм булганга, әлеге бүлектә урын алды. Язма истәлекләрдә, конкрет мәгънәле сүзләргә караганда, абстракт мәгънәле сүзләрнең сан ягыннан күбрәк һәм сыйфат ягыннан мөһимрәк вазифа үтәүләре мәгълүм булды. Өченче бүлектә "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-уртак нигездә берләшә торган парадигма вариантлары, аерым алганда, кешене тере зат буларак карап, "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган тематик төркем тәшкил итүче а) кешенең җенесе, гәүдә төзелеше, әгъза атамалары, ә) ашау-эчү, ризык-тәгам, б) киемсалым, бизәнү атамалары һ.б.; алга таба кешене иҗтимагый-социаль зат буларак карап, "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган тематик төркем тәшкил итүче а) адәм баласының гаиләсенә бәйле кан-кардәшлек һәм нәсәби атамалары; ә) көнкүрешендә, материаль яшәешен барлыкка китерүенә бәйле буларак, торак төзелеше, йортҗир, корылма, хәрәкәт итү чаралары атамалары; б) төрле юнәлештәге һөнәр-профессиясенә бәйле булган эш кораллары һәм предмет атамалары барланды һәм аларның ничек итеп кулланылуы билгеләнде. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә, "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган вариантларга караган сүзләрнең кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе, аларның иҗтимагый, образлы һәм модаль коннотацияләр белән баетылып кулланылуы күзәтелә. Әлеге үзенчәлекләр Аллаһы Тәгалә, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, тарихи шәхесләр, әдәби персонажларның исемнәрендә, ил, җир өсте объектлары атамаларында, китап, газета һәм әдәби, дини әсәрләрнең исемнәрендә чагылыш таба. Шул ук вакытта мәгърифәтче язучылар тарихи шәхесләр, персонажларның исемнәренә, шәһәр атамаларына мөнәсәбәттә рус һәм Көнбатыш Европа телләре өчен хас формаларны да әдәби кулланылышка кертеп җибәрәләр. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә иске татар теле өчен хас булган язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе һәм аларның сөйләм теле өчен хас үзенчәлекләр белән баетылуы "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" һәм "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмалары нигезендә берләшә торган вариантларга караган сүзләрнең кулланылышында да күзәтелә. Мәсәлән, бу өлкәдә традицияләрнең дәвам иттерелүенә мисал буларак, чыганакларда иске татар телендә гасырлар дәвамында кулланылып килгән дин, диндар, шәриғат, иман, намаз, доға, мәхшәр, оҗмах, җәннәт, җәһәннәм, тәмуғ, гөнаһ, гөнаһлы, дөнья, ахирәт, хәрәм, хәләл һ.б. абстракт мәгънәле дини лексиканы, кеше тормышының аерылгысыз атрибутларын белдерүче мәғыйшәт, ғомер, үлем, әҗәл, җан, күңел, кешенең рухи дөньясы өчен хас булган төрле хистойгыларны чагылдыручы хиссийәт, мәрхәмәт, дошманлық, хәсәдлек, әдәбсезлек, гүзәллек, җәмаләт, тәхәммел, инсанийәт, ғадәләт, өмид, өмидсезлек, шадлық, бәхет, бәхетсезлек, қайғы, хәсрәт, кәдәр, хөзен, мәхзүнийәт, ғыйшық, ғыйшықлық, мәхәббәт, мәмнүнийәт, ғақыл, зиһен, фикер, әфкәр, зан, әлеге хис-тойгыларга мөнәсәбәттә аның эчке дөньясын характерлаучы әдәбле, әдәбсез, гүзәл, җәмилә, күркәм, җазибә, җазибәле, сәвимле уңған, сабыр, тәхәммелле, инсанийәтле, яхшы, шад, қайғылы, мәхзүн, ғашыйқ, ғашыйқа, мәхәббәтле, мәмнүн, ғақыллы, ғақылсыз, зиһенле, зәки, диле, йаман, усал, фикерле һ.б. сүзләрнең кулланылышын китерергә мөмкин. Норма вариантлылыгы аерым төшенчәләрнең гарәп-фарсы асыллы сүзләр, төрки-татар лексик берәмлекләре белән белдерелүендә чагылыш таба. Биредә мисал итеп кеше, адәм, инсан, зат, кемсә, кемсәнә, шәхес, бәндә синонимик рәтен китерергә мөмкин. Шул ук вакытта мәгърифәтче язучылар бу өлкәдә дә рус һәм Көнбатыш Европа телләре өчен хас формаларны әдәби кулланылышка кертеп җибәрәләр. Мәсәлән, чыганакларда көндәлек-иҗтимагый тормышка караган төшенчәләрне белдерүче абстракт мәгънәле уртаклык исемнәр төркемендә иске татар телендә традицион рәвештә элекэлектән кулланылып килгән аwыл, қарйә, күй, шәһәр, бәлдә, мәхәллә, вилайәт, мәмләкәт, дәүләт, wатан, ғыйлем, фән, хикмәт, мәғрифәт, мәғариф, хезмәт, эш, һөнәр, кәсеб, тиҗарәт, сәүдә, сату, мәхкәмә, хөкем, тәфтиш сүзләре белән бергә губерна, суд, адвокат, механика, техника, мануфактура лексемалары теркәлде. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар проза әсәрләрендә әлеге лексик берәмлекләр, үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, контекстка бәйле рәвештә иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланылалар. Мәсәлән, абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрдән ʻмөселманнарның Коръәндә билгеләнгән әдәп, хокук, тәртип кагыйдәләре җыелмасы һәм шул кагыйдәләрне Аллаһ кушканча үтәү тәртибе аңлатмаларыʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы шәриғат сүзе М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында публицистик чигенешләрдә иҗтимагый коннотацияләр белән баетылып кулланыла, шәриғат йулы сүзтезмәсе составында образлы коннотациягә ия була. Алга таба әлеге үзенчәлек әсәрдә һәм башка авторларда ғақылсыз дәлилләр, ғақыллы ишәкләр, қайғы wә әфкәр дәрйасы, дин йулы, дин қуәте, бәхетләре түбән кидеб, бәхет wә байлық ишеге, қара бәхетемең очқыны, қаwем қайғысы һ.б. сүзтезмәләрдә дәвам иттерелә. ӘДӘБИЯТ 572 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Кандалый Г. Фәрхи: Мелла Габделҗаббар әл-Кандалый иншасы / Г. Кандалый // Габделкаюм Насыйри "Фәвакиһ-ел җөләсә фи-л-әдәбият". - Казан: Ун-т тип., 1884. - Б. 581-583. Кандалый Г. Сахибҗәмал. Өзекләр // Җ. Вәлидов. Татар әдәбиятының барышы. - Оренбург: Вакыт, 1912. - Б. 93-98. Кандалый Г. Шигырьләр һәм поэмалар / төз., текст һәм искәрмәләрне әзерләүче, кереш сүз авторы М. Госманов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. - 558 б. Каргалый Ә. Тәрҗемәи хаҗи әл-Бистәви әс-Сәгыйди: Ошбу китаб ягъни Сәгыйд бистәсенең хаҗи Әбелмәних мәрхүмнең Тәфсир Кәбирдән вә Мөшкәт әл-Нурадан тәрҗемә ителгән әүлияләр кыйссасы. Казан университетының табгыханәсендә Рәхмәтулла Әмирҗан угылы ның харәҗате илә табгуланды / Ә. Каргалый. - Казан: Ун-т табгыханәсе, 1845. - 51 б. Каргалый Ә. Мөнәҗәт әл-хаҗи Әбү әл-Мәних әл-Каргалый / Ә. Кар галый // Өмми Камал китабы. - Казан: Ун-т табгыханәсе, 1884. - Б. 108-109. Каргалый Ә. Изанәмаи хаҗи мәрхүм Мөхәммәд бай мәрхүмгә / Ә. Каргалый // Өмми Камал китабы. - Казан: Ун-т табгыханәсе, 1884. - 109 б. Каргалый Ә. Тәхрир әл-Хөҗҗел мәрхүм. Галәм әйванында... / Ә. Кар галый // Өмми Камал китабы. - Казан: Ун-т табгыханәсе, 1884. - 112 б. Каргалый Ә. Тәрҗемәи хаҗи әл-Бистәви әс-Сәгыйди / Ә. Каргалый. - Казан: Ун-т табгыханәсе, 1889. - 34 б. Каргалый Ә. Мөнәҗәтләр. Хикәятләр / төзүче, иске татар теленнән күчерүче һәм сүз башы язучы Мәсгуд Гайнетдин. - Казан: Иман, 2002. - Б. 14-28, 62-124. Кашгари М. Диван лугат ат-турк // Махмуд ал-Кашгарый; перевод, предисловие и комментарии З.-А. М. Ауэзовой; индексы составлены Р. Эрмерсом. - Алматы: Дайк-Пресс, 2005. - 1288 с. + 2 с. вкл. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф / төп текстны (транскрипцияне) әзерләүче, кереш мәкаләне, искәрмә һәм аңлатмаларны, кулъязмаларның тасвирламасын ясаучы филология фәннәре кандидаты Ф.С. Фәсиев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 542 б. Салихов Һ. Китабе Мәҗмәгыл адәб: Ошбу Мәҗмәгыл китабы Казан университетының табгыханасында Әлдермеш илендә мәншүрле имам мелла Хәсән мелла Сәлимҗан угълының хәраҗәте илән мөттәфи Әдәбият 573 кан - мөсәлләм әүвәл кәррә табгы улынды / Һ. Салихов. - Казан: Ун-т табгыханәсе, 1856. - 144 б. Салихов Һ. Китабе Мәҗмәгыл адәб / Һ. Салихов. - Казан: Ун-т табгыханәсе, 1858. - 38 б. Салихов Һ. Китабе Мәҗмәгыл адәб / Һ. Салихов. - Казан: Типолит. Чирковой, 1900. - 96 с. Салихов Һ. Китабе Мәҗмәгыл адәб / Һ. Салихов. - Казан: Матбагаи Кәримия, 1903. - 96 б. Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта. 1 китап / төзүче Г. Рәхим. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. - 543 б. Тукай Г. Әсәрләр: Дүрт томда / Г. Тукай. - Казан: Таткнигоиздат, 1955. - 1 т. - 282 б. Тукай Г. Әсәрләр: биш томда / Г. Тукай. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 1 т.: Шигырьләр. Поэмалар (1901-1908). - 406 б. Тукай Г. Әсәрләр: биш томда / Г. Тукай. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 2 т.: Шигырьләр. Поэмалар (1909-1913). - 398 б. Тукай Г. Шигърият теле: Сүзлек: 2 китапта. 1 китап / К.Р. Галиуллин, Р.Н. Кәримуллина. - Казан: Мәгариф, 2009. - 503 б. Тукай Г. Шигърият теле: Сүзлек: 2 китапта. 2 китап / К.Р. Галиуллин, Р.Н. Кәримуллина. - Казан: Мәгариф, 2009. - 527 б. Тукай Г. Шигърият теле: Лингвостатистик белешмәлек / К.Р. Гали уллин, Р.Н. Кәримуллина. - Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 2010. - 51 б. Утыз Имәни әл-Болгари Г. Шигырьләр, поэмалар / төзүчесе Ә. Шә рипов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 397 б. Фәхретдинов Р. Сәлимә яки гыйффәт. Гафил бән Габдулла әсәре уларак бер хикәятдер / Р. Фәхретдин. - Казан: Типогр. Б.Л. Домбровского, 1899. - 80 б. Фәхретдинов Р. Әсма яки гамәл вә җәза / Р. Фәхретдин. - Оренбург: типогр. М.-Ф. Г. Каримова, 1903. - 130 б. Фәхретдин Р. "Шура"ның тел ярышы / Р. Фәхретдин. - Оренбург: Вакыт, 1910. - 195 б. Фәхретдин Р. Җәвамигуль кәлим шәрхе. Гарәби-урыс хоруфатында беренче басма / Р. Фәхретдин. - Казан: Иман, 1995. - 602 б. Хөснетдинов Р.М. "Шура"ның "Тел ярышы". Транскрипция: хрестоматия / Р.М. Хөснетдинов. - Казан: КМТТУ нәшр., 2015. - 164 б. Ялчыгол Т. Китабе Рисаләи Газизә: Шәрхе "Сөбател - гаҗизин" / Т. Ялчыгол. - Казан: Ун-т табгыханәсе, 1850. - 440 б. 574 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Фәнни-теоретик әдәбият Абдуллина Ф.А. Сравнения в сатирических произведениях Г. Тукая / Ф.А. Абдуллина // Габдулла Тукай мирасы һәм милли- мәдәни баг ланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 226-228. Актуальные вопросы татарского языкознания. - Казань: Фикер, 2002. - С. 80-91. Амиров Г.С. Язык Тукая (лексика и фразеология): автореф. дис. ... д-ра филол. наук / Г.С. Амиров. - Алма-Ата, 1968. - 72 с. Ахметгалеева Я.С. Исследование тюркоязычного памятника "Кисекбаш китабы" / Я.С. Ахметгалеева. - М.: Наука, 1979. - 191 с. Ахметзянов М.И. О лексике эпитафий XVII-XVIII вв. / М.И. Ахметзянов // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников: сб. ст. - Казань: ИЯЛИ, 1983. С. 75-84. Әхмәтҗанов М.И. Яңа археографик табышлар // Урта гасыр татар әдәбияты тарихыннан / М.И. Әхмәтҗанов - Казан, 1981. - Б. 68-84. Бахтиев Р.Ф. Шеджере сибирских татар (по списку Н.Ф. Катанова) как языковой источник: дис. ... канд. филол. наук / Р.Ф. Бахтиев. - Казань, 2013. - 225 с. Баширова И.Б. Изобразительная роль нейтральной лексики / И.Б. Баширова // Тезисы докладов научн. конф. молодых ученых. - Казань, 1967. - С. 3-5. Баширова И.Б. Традиционные слово - образы в художественной литературе / И.Б. Баширова // Вопросы татарского языка и литературы. - Кн. 4. - Казань, 1969. - С. 13-18. Баширова И.Б. Изобразительная роль лексики с переносным значением / И.Б. Баширова // Тезисы докладов 2 научной конференции молодых ученых. - Казань, 1971. - С. 3-5. Баширова И.Б. Слово-образ в татарской поэзии: автореф. дис. ... канд. филол. наук / И.Б. Баширова. - Казань, 1971. - 23 с. Баширова И.Б. Словесная образность в поэзии Роберта Бернса и ее передача на татарский язык при переводе / И.Б. Баширова // Татар теле һәм әдәбияты. - 5 кит. - Казан, 1976. - Б. 116-121. Баширова И.Б. Художественно-прозаическая речь Г. Ибрагимова / И.Б. Баширова // Писатель. Революционер. Ученый: материалы научной конф., посвященной 90-летию Г. Ибрагимова. - Казань: Татар. кн. издво, 1980. - С. 144-152. Әдәбият 575 Баширова И.Б. Художественно-прозаическая речь М. Горького в переводах на татарский язык / И.Б. Баширова // Лексика и стилистика татарского языка. - Казань, 1982. - С. 97-101. Баширова И.Б. О рукописях романа Г. Баширова "Җидегән чишмә" / И.Б. Баширова // Исследования по лексике и грамматике татарского языка. - Казань, 1986. - С. 122-126. Баширова И.Б. На путях демократизации литературного языка: стилистически мотивированные и немотивированные варианты лексических единиц в контексте произведений Фатиха Амирхана / И.Б. Баширова // Анализы текстов по истории татарского литературного языка. - Казань, 1987. - С. 81-94. Баширова И.Б. Татарский литературный язык конца ХIХ - начала ХХ века: литературная норма, вариативность нормы и функциональностилистическая вариативность в категориях имени существительного и наклонениях глагола: автореф. дис. ... д-ра филол. наук / И.Б. Баширова. - Казань, 2000. - 68 с. Баязитова Ф.С. Акмулла иҗаты һәм хәзерге җирле сөйләшләр // Акмулла һәм хәзерге заман: мәкаләләр җыентыгы / Ф.С. Баязитова. - Казан, 2007. - Б. 190-199. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау: Татар поэзиясендә сүз-сурәт / И.Б. Бәширова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - 175 б. Бәширова И.Б. Сәнгатьле чәчмә әсәрләр теле: татар прозасында хикәяләү стильләренең үсеше һәм аның әсәр теленә тәэсире / И.Б. Бәширова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 96 б. Бәширова И.Б. Җидегән чишмә моңы...: Гомәр Бәшировның иҗат лабораториясеннән / И.Б. Бәширова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - 144 б. Бәширова И.Б. Татар әдәби теле тарихы. ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар әдәби теле: исем категорияләре һәм фигыль наклонениеләрендә әдәби норма, норма вариантлылыгы һәм функциональстилистик вариантлылык / И.Б. Бәширова. - Казан: КДТУ нәшр., 1999. - 576 б. Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз башы татар әдәби теле һәм Гаяз Исхакый иҗаты / И.Б. Бәширова // Гаяз Исхакый һәм татар дөнья сы. - Казан: Фикер, 2000. - Б. 256-267. Бәширова И.Б. Татар филологиясендә язма әдәби тел теориясе / И.Б. Бәширова // Языковые уровни и их анализ. - Казань: Изд-во ТГГИ, 2001. - С. 49-65. 576 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз татар әдәби теле һәм Г. Ибраһимов иҗаты / И.Б. Бәширова // Г. Ибраһимов һәм хәзерге заман. - Казан: Фикер, 2003. - Б. 193-204. Бәширова И.Б. Латыйф Җәләй һәм татар ститлистикасының өйрәнелә башлавы / И.Б. Бәширова //Актуальные вопросы татарского языкознания. Вып. 4. К 110-летию Л. Заляя. - Казань, 2005. - С. 39-48. Бәширова И.Б. Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: татар лексикасында бәйләнеш-мөнәсәбәтләр / И.Б. Бәширова. - Казан, 2006. - 192 б. Бәширова И.Б. Әдәбият текстологиясендә лингвистик аспект / И.Б. Бәширова // Татар әдәбияты текстология мәсьәләләре: урта гасырлар - ХХ йөз башы. - Казан, 2006. - Б. 111-120. Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар әдәби теле һәм Акмулла иҗаты / И.Б. Бәширова // Акмулла һәм хәзерге заман: мәкаләләр җыентыгы. - Казан, 2007. - Б. 178-190. Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар әдәби теле: жанр-стильләре, аерым грамматик категорияләрдә норма һәм вариантлылык / И.Б. Бәширова. - Казан, 2008. - 340 б. Бәширова И.Б. Татар әдәби теле. Семасиология / И.Б. Бәширова. - Казан, 2010. - 532 б. Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар әдәби теле һәм Тукайның башлангыч чор иҗаты / И.Б. Бәширова // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 207-210. Бәширова И.Б. Татар әдәби теле тарихы. Гомумтеоретик мәсьәләләр: Татар әдәби теленең билге-шартлары һәм аларның өйрәнелеше / И.Б. Бәширова. - Казан, 2012. - 255 б. Бәширова И.Б. Иске татар теле - гомумтөркигә нигезләнгән региональ язма әдәби тел / И.Б. Бәширова // Төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате Шәрекъ һәм Гареб мәдәнияты контекстында. - Казан, 2014. - Б. 108-112. Бәширова И.Б. Тукай төрек телендә шигырь язганмы? / И.Б. Бәширова // Казан утлары, 2015. - Б. 110-120. Бәширова И.Б. Г. Кандалый иҗаты - татар әдәби теле тарихының сагышлы бер дәвере / И.Б. Бәширова // Г. Кандалый: через призму современности. - Казань: ИЯЛИ, 2015. - С. 96-114. Әдәбият 577 Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар сәнгатьле прозасында хикәяләү стильләре / И.Б. Бәширова // Фәнни Татарстан. - 2016. - № 1. - Б. 9-14. Бәширова И.Б. Иске татар теле: Г. Тукайның башлангыч чор иҗаты / И.Б. Бәширова // Г. Тукай и тюркский мир. - Казань: ИЯЛИ, 2016. - С. 74-82. Бәширова И.Б. Идел буе төркисе - иске татар телендә язма норма мәсьәләсенә карата / И.Б. Бәширова // Татарское языкознание в контексте Евразийской гуманитарной науки. - Казань, 2016. - С. 56-64. Бәширова И.Б. Төрки-татар язма әдәби теле нәзарияте: Галимҗан Ибраһимов иҗаты / И.Б. Бәширова // Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы. - Казан, 2017. - Б. 26-34. Бәширова И.Б. Төрки-татар язма әдәби теле нәзарияте: Г. Исхаки иҗаты / И.Б. Бәширова // Фәнни Татарстан. - 2018. - №1. - Б. 77-86. Бәширова И.Б. Татар әдипләренең академик басмасы әзерләнгәндә, төп текстның үзенчәлеген саклау мәсьәләсенә карата / И.Б. Бәширова // Гаяз Исхаки и национальное возрождение татар в начале ХХ века: материалы международной конференции, посвященной 140-летию со дня рождения Г. Исхаки. - Казань: ИЯЛИ, 2018. - С. 76-82. Бәширова И.Б. Төрки-татар әдәби теле нәзарияте / И.Б. Бәширова. - Казан: ТӘҺСИ, 2018. - 316 б. Вәлиди Җ. Татар әдәбияты барышы: беренче җөзьә / Җ. Вәлиди. - Оренбург: Вакыт, 1912. - 122 б. Вәлиди Җ. Сайланма хезмәтләр: әдәби тел, грамматика, диалектология һәм лексикография мәсьәләләре / Җ. Вәлиди. - Казан: Мәгариф, 2007. - 271 б. Вәлиева М.З. Г. Тукай иҗатында тарихи шәхес исемнәре / М.З. Вәлиева // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 256-258. Газизова Ф.М. Язык и стиль прозы Галимджана Ибрагимова: автореф. дис. ... канд. филол. наук / Ф.М. Газизова - Уфа, 1975. - 33 c. Галимова О.Н. Зоонимы в художественном дискурсе Г. Тукая / О.Н. Галимова // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәннигамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 252-254. Галиуллина Г.Р. Татар антропонимиясендә милли традициләр формалашуда Г. Тукайның роле / Г.Р. Галиуллина // Г. Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар. - Казан, 2011. - Б. 217-219. 578 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Гарипова Ф.Г. Г. Тукай иҗатында географик атамалар кулланылышы / Ф.Г. Гарипова // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 213216. Гилемшин Ф.Ф. Особенности перевода "Тысяча и одной ночи" на татарский язык (язык и стиль) / Ф.Ф. Гилемшин. - Казань: Мастер Лайн, 2001. - 138 с. Госманов М.Г. Акмулланың мирасын өйрәнүгә яңа материаллар / М.Г. Госманов // Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла: Тууына 150 ел тулуга багышланган юбилей тантаналары һәм фәнни конференция материаллары. - Казан, 1983. - Б. 153-173. Госманов М.Г. Акмулла мирасын өйрәнүгә яңа материаллар / М.Г. Госманов // Поэт-просветитель Акмулла: материалы юбилейных торжеств и научной конференции, посвященных 150-летию со дня рождения. - Казань, 1983. - С. 153-172. Губаева М.А. Языковой портрет внутреннего мира человека в произведении Кул Гали "Кысса-и Йусуф" (1233): дис. ... канд. филол. наук / М.А. Губаева. - Казань, 2017. - 284 с. Губайдуллина А.Р. Исследование языка "сэяхетнаме" и эпистолярнопублицистических произведений Фатиха Карими, конец ХIХ - начало ХХ в.: дис. канд. филол. наук / А.Р. Губайдуллина. - Казань, 2002. - 226 б. Губайдуллина Г.Ф. Языковые и стилистические особенности ранней художественной прозы Гаяза Исхакый: дис. ... канд. филол. наук / Г.Ф. Губайдуллина. - Казань, 2001. - 249. Даутов Р.Н. Акмулла әсәрләрен бастырып чыгаруда текстология мәсьәләләре // Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла: Тууына 150 ел тулуга багышланган юбилей тантаналары һәм фәнни конференция материаллары. - Казан, 1983. - Б. 126-138. Денмухаметова Э.Н. Синонимы в поэзии Г. Тукая / Э.Н. Денмухаметова // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 242-245. Закирова Г.К. Синонимы в языке тюрко-татарских письменных памятников периода Золотой Орды: дис. ... канд. филол. наук / Г.К. Закирова. - Казань, 2007. - 222 с. Зәйниева Г.З. Кол Мөхәммәднең шигъри иҗаты: Текстология, проблема һәм тел үзенчәлекләре / Г.З. Зәйниева. - Казан, 2006. - 132 б. Әдәбият 579 Инсафутдинова М.Т. Проблематика и поэтика памятника XVIII века "Фаузен-Наджат": автореф. дис. ... канд. филол. наук / М.Т. Инсафутдинова. - Казань, 2010. - 26 с. Истоки татарского литературного языка. - Казань: ИЯЛИ, 1988. - 126 с. Исхак Ә. Тукайның шигъри осталыгы / Ә. Исхак. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1963. - 126 б. Йосыф Ф. Дога китабы / Ф. Йосыф. - Казан: Раннур, 2003. - 320 б. Кадирова Э.Х. Поэмы Мухаммедьяра "Тухфа-и мардан" и "Нур-и содур": лексика / Э.Х. Кадирова. - Казань: Дом печати, 2001. - 232 с. Кадирова Э.Х. Язык хикметов татарского поэта XVII века М. Кулыя / Э.Х. Кадирова. - Казань: Гуманитария, 2003. - 112 с. Кадыйрова Э.Х. Акмулла иҗатында сурәтләү чаралары / Э.Х. Кадыйрова // Акмулла һәм хәзерге заман: мәкаләләр җыентыгы. - Казан, 2007. - Б. 199-206. Казыханова З.А. Семантическая классификация лексики дастанов Кадыр-Гали Бека / З.А. Казыханова // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. Казань, 1990. - С. 62-69. Кузьмина Х.Х. Лексика поэмы "Кысса-и Йусуф" Кул Гали / Х.Х. Кузьмина. - Казань: ДАС, 2001. - 103 с. Курбатов Х.Р. Г. Кандалый шигырьләрендә тел, стиль, метрика һәм строфика / Х.Р. Курбатов // Иске татар поэзиясендә тел, стиль, метрика һәм строфика. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - Б. 113-152. Курбатов Х.Р. Иске татар поэзиясендә тел, стиль, метрика һәм строфика / Х.Р. Курбатов. - Казан: Татар. кит. нәшр, 1984. - 164 б. Курбатов Х.Р. Два поэта периода демократизации литературного языка (Дэрдменд и С. Рамиев) / Х.Р. Курбатов // Анализы текстов по истории татарского литературного языка. - Казань, 1987. - С. 59-74. Максуди Һ. Җавап / Һ. Максуди // Нур. - 1905. - № 5. Маннапова А.Х. Язык татарской деловой письменности XVII века (истоки и традиции): автореф. дис. ... канд. филол наук / А.Х. Маннапова. - Казань, 1982. - 21 с. Махмутов М.И. К вопросу об изменениях в лексике татарского языка / М.И. Махмутов // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләр һәм заман: 1 т. - Казан, 1992. - Б. 45-48. Миннуллин Б.К. Г. Тукай и языковая ситуация начала ХХ вака / Б.К. Миннуллин // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәннигамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 234-236. 580 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Миннуллин Б.К. Язык газеты "Борхане таракки". Лингвистические исследования / Б.К. Миннуллин. - Казань, 2012. - 300 с. Мирхаев Р.Ф., Гумеров И.Г. Татарская религиозно-языковая картина мира. Эволюция культурных и духовно-ценностных ориентиров / Р.Ф. Мирхаев, И.Г. Гумеров. - Казань: ИЯЛИ, 2017. - 120 с. Мөхәммәдиев М.Г. Шәриф Камал прозасының теле / М.Г. Мөхәммәдиев. - Казан, 1991. - 135 б. Надиров И.Н. Акмулла иҗатында фольклор традицияләре / И.Н. Надиров // Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла: Тууына 150 ел тулуга багышланган юбилей тантаналары һәм фәнни конференция материаллары. - Казан, 1983. - Б. 97-105. Нуриева Ф.Ш. "Нахдж-ал-Фарадис" Махмуда ал-Булгари / Ф.Ш. Ну риева. - Казань: Фән, 1999. - 208 с. Нуриева Ф.Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода / Ф.Ш. Нуриева. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2004. - 376 с. Поварисов С. Г. Ибраһимов стиленең үзенчәлекләре һәм аларны мәктәптә өйрәнү (методик кулланма) / С. Поварисов. - Уфа, 1974. - 162 б. Рамазанов Ш.А. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле // Габдулла Тукай: шагыйрьнең тууына 60 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары / Ш.А. Рамазанов. - Казан: Татгосиздат, 1948. - Б. 136-170. Рамазанова Д.Б. Мифтахетдин Акмулла әсәрләренең теленә кайбер күзәтүләр / Д.Б. Рамазанова // Акмулла һәм хәзерге заман: мәкаләләр җыентыгы. - Казан, 2007. - Б. 171-178. Рамазанова Д.Б. Г. Тукай әсәрләренең тел үзенчәлекләре бүген дә актуаль / Д.Б. Рамазанова // Фән һәм тел. - 2010. - № 1. - Б. 34-37. Рамазанова Д.Б. Г. Тукай һәм ХХ гасыр башы әдәби теле / Д.Б. Рамазанова // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәннигамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 204-207. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика / Д.Б. Рамазанова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. - 364 б. Сагдеева Ф.К. Эш (работа) в творчестве Г. Тукая / Ф.К. Сагдеева // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 258-260. Садретдинов Ш. Сәгыйт Рәмиев иҗаты / Ш. Садретдинов. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1973. - 162 б. Әдәбият 581 Сафина Э.И. Г. Тукай шигъриятендә орнитологик символика / Э.И. Сафина // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 256-258. Сафиуллина Ф.С. Тукай әсәрләрендә җанлы сөйләм теле / Ф.С. Сафиуллина // Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте. - Казан, 1997. - Б. 258267. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология: югары уку йортлары студентлары өчен / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Хәтер, 1999. - 288 б. Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. - Казан, 1926. Сибгаева Ф.Р. Г. Тукай шигъриятендә "мәхәббәт" концепты / Ф.Р. Сибгаева // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәннигамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 260-261. Смелзер Н. Социология: пер. с англ. / Н. Смелзер. - М.: Феникс, 1994. - 688 с. Степанов Ю.С. Константы. Словарь русской культуры. Опыт исследования / Ю.С. Степанов. - М.: Школа "Яз. рус. культуры", 1997. - 824 с. Татар әдәбияты. ХIХ йөз: Югары уку йортлары өчен. - Казан: Таткнигоиздат, 1957. - 654 б. Татар әдәбияты тарихы. - Казан: Татар. китап. нәшр., 1984. - 1 том. - 567 б. Татар әдәбияты тарихы: алты томда. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 2 т.: ХIХ йөз татар әдәбияты. - 564 б. Татар лексикологиясе: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. - Казан: ТӘһСИ, 2015. - Т. I. - 352 б. Татар мифологиясе. - Казан: Мәгариф, 2009. - 303 б. Татар поэзиясе антологиясе / төз. Г. Рәхим. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. - 1 т. - 543 б. Уфимцева А.А. Лексическое значение (Принцип семиологического описания лексики) / А.А. Уфимцева. - М.: Наука, 1986. - 240 с. Хабибуллина А.З. Концепт "душа" в творчестве Тукая и русских поэтов ХIХ - ХХ веков / А.З. Хабибуллина // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 261-264. 582 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Хаков В.Х. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше / В.Х. Хаков. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1972. - 224 б. Хаков В.Х. Казан ханлыгы чорында әдәби тел / В.Х. Хаков // Мирас. - 1993. - № 8. - Б. 132-140. Хаков В.Х. Тарихи дөреслек өчен (Алтын Урда чоры әдәби теле һәм аның борынгы традицияләре) / В.Х. Хаков // Мирас. - 1993. - № 9. - Б. 68-76. Хаков В.Х. Тел - тарих көзгесе (Татар әдәби теленең үсеш тарихыннан) / В.Х. Хаков. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. - 295 б. Ханбикова Ш.С. Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр / Ш.С. Ханбикова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 208 б. Хәбибов Л.Г. Г. Тукай әсәрләрендә рус һәм Европа алынмалары / Л.Г. Хәбибов // Габдулла Тукай мирасы һәм милли- мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Ха лык ара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011. - Б. 230-232. Хәмидуллин Р.Р. Г. Тукайның "Голүмең бакчасында..." шигырендә сүзләр кулланылышы / Р.Р. Хәмидуллин // XXI гасыр фәне. Филология һәм сәнгать белеме мәсьәләләре. 8 нче чыгарылыш: Яшь галимнәр һәм аспирантлар советы тарафыннан уздырылган төбәкара фәнни конференция материаллары. - Казан, 2014. - Б. 50-54. Хисамова Ф.М. XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре / Ф.М. Хисамова. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981. - 162 б. Хисамова Ф.М. Тукай шигъриятендә әдәби тел яңарышы / Ф.М. Хисамова // Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте: Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. - Казан, 1997. - Б. 254-257. Хисамова Ф.М. Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI - нач. XVIII вв.) / Ф.М Хисамова. - Казань, 1999. - 407 с. Шамарова Г.Б. "Язык дастана А. Уразаева-Курмаши "Кисса-и Буз джигит", "Кисса-и Тахир и Зухра" (истоки и традиции)": автореф. канд. филол. наук / Г.Б. Шамарова. - Казань, 1991. - 24 с. Юзмухаметов Р.Т. Структура текста и языковые особенности "Китабе мустафад аль-ахбар фи ахвали Казан ва Булгар" ("Книга использованных сведений по истории Казани и Булгара") Шигабутдина Марджани: автореф. дис. ... канд. филол. наук / Р.Т. Юзмухаметов. - Казань, 2002. - 18 с. Юсупов А.Ф. Язык произведений Шамсетдина Заки: морфология / А.Ф. Юсупов. - Казань: Изд-во Казан. ун-та 2006. - 204 с. Әдәбият 583 Юсупова А.М. Роль Г. Кандалый в демократизации татарского литературного языка середины ХIХ века (по данным лексики) / А.М. Юсупова // Структура и история татарского языка. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1982. - С. 110-117. Юсупова А.Ш. Татар теле үзөйрәткечләре һәм Тукай теле / А.Ш. Юсупова // Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте: Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. - Казан, 1997. - Б. 309-314. Сүзлекләр Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А - Л) / Р.Г. Әхмәтьянов. - Казан: Мәгариф - Вакыт, 2015. - 543 б. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М - Я) / Р.Г. Әхмәтьянов. - Казан: Мәгариф - Вакыт, 2015. - 567 б. Древнетюркский словарь. - Л.: Наука, 1969. - 676 с. Иль-Фархи. Карманный русско-арабский словарь: около 8000 слов / сост. Т.А. иль-Фархи и В.Н. Красновксий; под ред. Г.Ш. Шарбатова. - Изд. 3-е, испр. - М: Советская энциклопедия, 1968. - 528 с. Мәхмутов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарчарусча алынмалар сүзлеге. I том / М.И. Мәхмутов, К.З. Хәмзин, Г.Ш. Сәйф уллин. - Казан: Иман, 1993. - 448 б. Мәхмутов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарчарусча алынмалар сүзлеге. II том / М.И. Мәхмутов, К.З. Хәмзин, Г.Ш. Сәйфуллин. - Казан: Иман, 1993. - 854 б. Татарско-русский словарь: в 2-х т. Т. 1 (А - Л). - Казань: Магариф, 2007. - 726 с. Татарско-русский словарь: в 2-х т. Т. 2 (М - Я). - Казань: Магариф, 2007. - 726 с. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: өч томда. I т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. - 476 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге; өч томда. II т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. - 726 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: өч томда. III т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. - 832 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / ред. Ф.Ә. Ганиев. - Казан: Матбугат йорты, 2005. - 848 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I т.: А - В. - Казан: ТӘҺСИ, 2015. - 712 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: II т.: Г - Й. - Казан: ТӘҺСИ, 2016. - 748 б. 584 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III т.: К. - Казан: ТӘҺСИ, 2017. - 744 б. Урманче Ф. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: 3 томда: 1 т. (А - Г) / Ф. Урманче, - Казан: Мәгариф, 2008. - 303 б. Урманче Ф. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: 3 томда: 2 т. (Д - С) / Ф. Урманче, - Казан: Мәгариф, 2009. - 343 б. Урманчеев Ф.И. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: 3 томда: 2 т. (Д - С). - Казан: Мәгариф, 2009. - 343 б.