ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕ ТАРИХЫ (XIII гасыр - XX йөз башы) III том КЕРЕШ СҮЗ Хезмәт ХIII-XVIII гасырларда иске татар телендә язылган әсәрләрдә кулланыла торган лексика - сүз байлыгын барлауга һәм аның файдаланылуын өйрәнүгә, әдәби телнең бу тармагында язма традициянең ничек дәвам итүен күзаллауга багышлана. Анализ әдәби тел тарихының эзлеклелеген билгеләргә мөмкинлек бирә торган төп принципка, ягъни барлык әсәрләрне дә бердәм ныклы системага салып, лексик-семантик категорияләрне тикшерүнең кабул ителгән тәртибенә нигезләнә. Әлеге категорияләр, беренчедән, хәзерге лексикология / семасиология тармагында тел күренеше буларак өйрәнелгәнгә, төшенчәнең сүзмәгънә (лексема) белән белдерелүе ягыннан зиһенгә алына, икенчедән, аерым текст эчтәлегендә ничек файдаланылуы, ягъни язма сөйләм берәмлеге булуы ягыннан ачыклана. Бу юнәлештә төшенчәнең сүзмәгънә белән бергә, аерым контекстта сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз, фразеологик бөтен, ирекле сүзтезмәләр белән дә белдерелә алуына игътибар итү зарурлыгы күренә. Шуның белән бергә, лексик-семантик анализның колачы киңәйтелә: төшенчәнең белдерелүе синонимик микросистемадан гомумтел системасы күзаллана торган инвариант-парадигма нигезенә күчерелә. Нәтиҗәдә, уртак мәгънә тирәсендә туплана торган лексиксемантик вариантлар, аерым текстта ничек итеп кулланылуына карап, контекстуаль-с интагматик мөмкинлеге белән бергә күзаллана. Анализ барышында һәр аерым авторның иҗат осталыгына бәйле рәвештә әлеге процесс җентекләп аңлатыла, бер уңайдан сүзнең язма текстта кулланылу үзенчәлеген тикшерү принцибы тәгаенләнә. Хезмәтнең кереш өлеше И.Б. Бәширова тарафыннан язылды, аерым чорларга караган язма чыганакларның лексик- семантик үзенчәлекләре Х.Х. Кузьмина ("Болгар дәүләте чоры Идел буе төрки- татар язма әдәби телендә лексик-семантик категорияләрнең инвариант- парадигма үзенчәлеге һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге"), Г.Ф. Гайнуллина ("Алтын Урда чоры Идел буе төрки-татар язма әдәби телендә лексик-семантик категорияләрнең инвариантпарадигма үзенчәлеге һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге", "Казан ханлыгы чоры иске татар язма әдәби телендә лексик-семантик категорияләрнең инвариант-парадигма үзенчәлеге һәм контекстуальсинтагматик мөмкинлеге") һәм М.З. Вәлиева ("XVII - XVIII гасырларда иске татар язма әдәби телендә лексик-семантик категорияләрнең инвариант-парадигма үзенчәлеге һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге") тарафыннан тикшерелде. Фәнни-тикшеренү эше түбәндәге чыганакларга нигезләнеп алып барылды: 1. Болгар дәүләте чоры чыганаклары: "Кыйссаи Йосыф" (Кол Гали). 2. Алтын Урда чоры чыганаклары: "Кыйссасел-әнбия" (Насреддин Рабгузи), "Нәһҗел-фәрадис" (Мәхмүд Болгари әс-Сараи), "Мәхәббәтнамә" (Харәзми), "Хөсрәү вә Ширин" (Котб) һ.б. 3. Казан ханлыгы чоры чыганаклары: Мөхәммәдьяр, Өмми Камал әсәрләре һ.б. 4. ХVII-ХVIII гасыр чыганаклары: Мәүла Колый, Габдессәлам, Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләре һ.б. Алга таба "Татар әдәби теле тарихы" проекты кысаларында ХIХ гасыр - ХХ гасыр башы язма чыганакларының лексик- семантик үзенчәлекләрен өйрәнү күздә тотыла. Фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре өченче томның икенче кисәгендә яктыртылачак. КЕРЕШ. ЛЕКСИК-СЕМАНТИК КАТЕГОРИЯЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮНЕҢ ФӘННИ-ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ Татар әдәби теле тарихының III томы иске татар телендә иҗат ителгән, шәрехләнгән, тәрҗемә кылынган кулъязма / басма истәлекләрдә кулланыла торган сүзләрне барлап, һәр аерым әсәрдә авторның үзенчә файдалануын өйрәнү нәтиҗәсендә, әдәби телнең әлеге тармагындагы традициянең дәвам итүен күзаллауга багышлана. Язма тел тарихының эзлеклелеген билгеләргә мөмкинлек бирә торган әлеге юнәлештәге тикшерүнең методологик нигезе, төп методысуллары, анализның ничек барырга тиешлеге турындагы фикер "Татар әдәби теле тарихы" (ХIII гасыр - ХХ гасыр башы)" хезмәтенең I томында ("Фонетика. Графика, орфография: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык", 2015) әйтелә башлап, "Морфология. Лексикграмматик категорияләренең структур-субстанциональ үзенчәлеге һәм функциональ-стилистик мөмкинлеге: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык" дип исемләнгән II томда (2017) дәвам иттерелде. Метод-ы сулларның нигезе сакланган хәлдә, һәр тел тармагының үзенчәлегенә бәйле рәвештә, өйрәнелә торган истәлектә урын алган тел берәмлекләренең ничек файдаланылуы яктыртылды. Бу урында әлеге мәсьәләне кыскача кабатлап бирү зарурлыгы күренә. Беренче томның керешендә язма әдәби телнең, җанлы сөйләмә тел белән берлектә, гомуммилли тел системасының нигезен тәшкил итүе, иҗтимагый тормышта күп функцияле вазифа үтәү барышында барлыкка килүе, татар әдәби теленең тарихы, гомуммилли телнең структур төзелеше тарихы белән тәңгәл күренеш түгел, ә аның үзенчәлекле бер тармагы булуы турында әйтелде. Әдәби телнең иҗтимагый үсешнең билгеле бер чорында формалашуы, аерым авторлар тарафыннан төрле жанр-стильдә иҗат ителүе һәм гарәп графикасы белән язылган истәлекләрдә файдаланылып, ничек итеп әдәби статуска ия була баруы билгеләнде. Истәлекләр язу гасырлар буена эзлекле рәвештә дәвам ителгән очракта, әдәби телнең график системасына нигезләнгән традициясе, төрле вариантлары белән яши торган нормасы, ягъни аның язмачылык тарихы барлыкка килә. 15 борынгы һәм 39 хәзерге төрки телнең 6 сыннан берсе буларак, иске язулы тел дип саналган татар әдәби теленең тарихы, V-VII йөзләрдә гомумтөрки руникада угыз-уйгур-кыпчак кабилә телләре нигезендә башланып, VIII - IХ - Х га сырларда дәвам итә. Ислам диненә күчү барышында гарәп графикасы гамәлгә куела. ХI гасыр Караханилар дәүләтендә, ислам дине тәгълиматын киңәйтү максаты күздә тотылып, гарәп графикасында Йосыф Баласагунлының "Котадгу Белек" әсәре иҗат ителә (462/1069 еллар - ХI г.). ХII гасыр Идел буе Болгар дәүләтендә, традиция булып килә торган төрки телгә нигезләнгән, искил-иске татар койнесенда Ә. Ясәвинең "Диване хикмәт"ләре (1166), С. Бакыргани (1186 - ХII г.) һәм аларның шәкертләре иҗаты аша суфичылык әдәбияты үсеш ала һәм Төркестан (Яса) төбәгендә дәвам ителә [Сибгатуллина, 2002]. Шул ук Болгар дәүләтендә каберташларга штамп-текстлар язылу, угыз-болгар-төрки сөйләмә телгә (койнега) нигезләнгән, Болгар төркисендәге әсәрләр (ХII - ХIII), Кол Галинең "Кыйссаи-Йосыф" поэмасы (1233 ел - ХIII г.) иҗат ителүе мәгълүм. Болгар төркисе дәвам ителеп, угыз-төрки теленә кыпчак-татар элементлары күбрәк кушылып, дәште кыпчак теленә нигезләнгән Дәште Кыпчак төркисе - Алтын Урда язма әдәби теле (ХIV г.) тулаем төрки дөньяда ХарәземБолгар төркисе дип таралыш-танылу ала [Языки мира, 1997, с. 35 - 159], Алтын Урдадагы дәште-кыпчак-татар телендә, күпсанлы поэзия һәм беренче проза әсәре буларак, Борһанеддин углы Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия" (1310), Мәхмүд әл-Болгариның "Нәһҗелфәрадис" (1358) чәчмә әсәрләре иҗат ителә. Урта Идел буендагы Казан ханлыгында, болгар-төрки, угыз-кыпчак, күрше фин-угор телләре йогынтысындагы сөйләмә телгә нигезләнгән Болгар-Казан төркисендә (иске татар төрки телендә) Мөхәммәдьяр поэмалары (ХV - ХVI г.) һәм шигъри әсәрләр иҗат ителә. ХVI гасырның икенче яртысыннан башлап, Русия / Мәскәү дәүләтенең Идел буе төбәгендәге БолгарКазан төркисе дип аталган әдәби телдә, язма традиция җирле кыпчактатар сөйләмә теле белән баетыла барып (ХVII - ХVIII г.), төрки-татар халкының динен-иманын, хәтерен-телен, һәм гомумән, кешелеген саклау вазифасын күздә тоткан (асылда) публицистик характердагы әсәрләр языла. Аңлашылганча, төрки-татар теле, гомумтөрки телнең традициясе дәвам ителгән хәлдә, хәзерге татар халкының төрле чордагы дәүләтчелеге яшәеш алган төбәктәге региональ исем белән белдерелә һәм шул җирлектәге сөйләмә диалекталь тел үзенчәлеге белән баетылып формалаша, төрлечә исемләнеп файдаланыла. Мәскәү дәүләтендәге икенче функциональ тел, төрки атамасы кулланылыштан төшерелеп, "се татарский язык", "татарское письмо" дип атала (ХVII, ХVIII, ХIХ г.). ХVIII гасыр ахыры - ХХ гасыр башында да төркитатар теле Идел буе татар төркисе, төрки-татар әдәби теле, иске татар төркисе һ.б. дип исемләнеп кулланылуында дәвам итә. Милли телгә кадәрге иске татар язма телендә төрле жанр-стильдәге күпсанлы дини вә дөньяви әсәрләр иҗат ителеп, гыйлем белән гамәл кылырга кирәклек мәсьәләсе күтәрелә, аң-фикер үсеш ала. Әлеге заманнарны узып, ХХ гасыр башына, ягъни Г. Тукайның һәм классик әдипләребезнең башлангыч чор иҗатына кадәрге дәвер эчендә БолгарКазан язма теле эзлекле хәрәкәттә була, аерым төбәк сөйләмә тел үзенчәлекләре белән баетыла бару юнәлешендә барлыкка килә торган вариантлар белән бергә, язма традиция дә яши. Гарәп графикасындагы иске татар теленең дини-дидактика, матур әдәбият, фәнни әдәбият, эш кәгазьләре, вакытлы матбугат-публицистика, эпистоляр жанрстильләрендә халыкның тарихы, әдәбияты, мәдәнияте, иҗтимагый фикер агышы, ягъни аның рухы саклана торган әдәби-язма мирасыбыз барлыкка китерелә. Иске татар телендә иҗат ителгән, шәрехләнгән, тәрҗемә кылынган әдәбиятның төрле чорда төрле дәрәҗәдә барланып, тупланып, өйрәнелеп, укытылып килүе мәгълүм. Иске телләр фәнни яктан тикшерелеп, укытылып килерлек әһәмияткә ия булса, классик язма тел дип атала. Димәк, без классик иске татар теле белән эш итәбез була. Сүз җаенда, терминга бәйле рәвештә, шуны әйтү зарур: әдәби тел һәм иске татар теле дигән атама 1905 елдан "Әдәби телебез нә делдер?" дип башланган фикер алышуда "Нур" газетасының мөхәррире Г. Баязитов тарафыннан гамәлгә куела [Нур, 1905, № 4 - 14]. (Бу турыда кара: Татар әдәби теле тарихы, 2015, б. 134 - 144 һ.б. б.) Иске татар телендәге кулъязма һәм басма әдәбият өйрәнелә дигәндә, аның һәр чорына караган аерым истәлекнең барланып, әдәбиятчы һәм телчеләр тарафыннан тикшерелеп, мәкаләләр, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре язылу, аерым монографияләр басылу, еллар буена югары уку йортларында фәнни лекция курслары алып барылу истә тотыла. Әмма ХХ гасыр ахыры - ХХI гасыр башында кайбер галимнәр: "Татар теленең формалашуын төрки-татар юнәлешендә өйрәнү хәзергә һич тә канәгатьләнерлек түгел", - дип, "...хәзерге татар филологиясендә телнең структур төзелеше барлана торган тармакларының тарихы да [Зәкиев, 1998, б. 525 - 527], язма әдәби тел тарихы да тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән", - дип белдерәләр [Фасеев, 2000, б. 4]. Өйрәнелмәгән дигәндә, асылда, тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихының үзләренә генә хас булган табигате һәм вазифаларының тәгаенләнмәве, чыганакларының, метод-ысулларының аерылмавы күз алдында тотылуы аңлашыла [Татар әдәби теле тарихы..., 2015, б. 13 - 20]. Хезмәтнең I томын язу барышында "Әдәби тел һәм аның тарихы" дигән фәннең үзенә хас табигате (язма традициягә нигезләнгән нормасы булу) һәм вазифасы, ягъни төрле жанр-стильдә языла торган текстта, җирле сөйләмә һәм стиль вариантларының бергә кулланылуы, әлеге мәсьәләне ачыклап бирерлек ныклы система, метод- ысуллары белән тикшерү зарурлыгын ассызыклау күз уңында тотылды. Дөрес, бу вакытларда әдәби телнең традициясе булуы гомумтөрки һәм русевропа филологиясендә теоретик аспектта көн тәртибенә куелган була инде [Виноградов, 1978, с. 278; Серебренников, 1981, с. 3 - 14; Тенишев, 1988, 2006, с. 44; Закиев, 1988, с. 3 - 10; Җәләй, 2000, б. 5 - 6; Хаков, 2003]. Әлеге теорияне, күрсәтелгән вакытта төрки-татар телендә иҗат ителгән / басылган истәлекләрне өйрәнеп, анализны нык лы принципка нигезләп, гамәли яктан тормышка ашыру кирәклеге к үренде. Һәр аерым истәлекне әдәби тел тарихының билгеле бер буыны итеп тикшергәндә генә, язма традициянең дәвам итүен күзәтергә мөмкин булу, теләсә кайсы чорга караган әсәрдә кулланыла торган тел берәмлегенең традицион үсеш-үзгәрешен күзаллау өчен, һәр аерым әсәрне бердәм ныклы системага утыртып өйрәнергә кирәк. Әлеге системаны, берсе икенчесенә бәйле булган ике элементка нигезләп: а) телнең хәзерге халәтендәге тел күренеше буларак табигатен күзаллаудан башларга, ә) тел күренеше буларак тикшерелгән һәм зиһенгә алынган берәмлекнең язма текстта ничек итеп файдаланылуын җентекләп анализларга кирәк иде. Моның өчен, һәр тел берәмлегенең хосусый тармак (фонетика, морфология, лексика) кысасында объективфәнни анализланган структур-субстанциональ төзелешенә игътибар итәргә һәм тикшерүнең беренче принцибы - ысулы икәнлеген аңларга; икенче ысулы дигәндә, әлеге тел берәмлегенең өйрәнелә торган әсәр эчтәлегендә ничек итеп сәнгатьле сөйләм берәмлеге буларак кулланылу үзенчәлеген тәфсилләп күзаллау зарурлыгы ассызыкланды. Тикшерүнең әлеге нигездә баруы хезмәтнең исемендә чагыла: тикшерү объекты иске татар теле булуга карамастан, телнең хәзерге халәте дә истә тотылып, "Татар әдәби теле тарихы" дип билгеләнде. Шулай итеп, әдәби телнең тарихын күзаллау, аның һәр тармагының хәзерге хәлендәге табигатен, ничек итеп өйрәнелешен истә тотып, язма текстта ничек файдаланылуын җентекләп анализлаудан башлау ихтыяҗы төп принцип итеп күтәрелде. Фонетика, графикаорфография өлкәсендә, күпчелек хезмәтләрдәге кебек, анализны гарәп графемасыннан түгел, бәлки кирилл хәрефләре белән белдерелә торган татар авазларыннан башларга (бу авазларның табигатен белергә), аларның гарәп теле үзенчәлекләре белән, сүз башы, сүз уртасы, сүз ахырында ничек итеп язылуын күзәтергә кирәк булды. Графоорфографиядә гарәп-фарсы алынмалары һәм төрки-татар сүзләренең, ике әдәби тел нигезендә күрсәтелеп, параллель баруы ачыкланды: гарәп-фарсы алынмалары катгый рәвештә үзенең чыганак теле кагыйдәсе буенча языла, мөселман диненең коралы дип саналганга, ислях ясау күздә тотылмый. Әлеге үзенчәлек язма норманың 60 - 70 % ныклыгын хасил итә. Төрки-татар сүзләре билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган иске имляда языла [Фасеев, 1982, с. 54]. Язма телдә төрки-татар авазларының гарәп графемалары белән бирелеше һәм төрки-татар сүзләренең угыз вә кыпчак телләре белән булган мөнәсәбәте нигезендә норма вариантлылыгы пәйда була. Төп игътибар әлеге үзенчәлекне өйрәнү юнәлешендә барды. Морфология тармагында лексик-семантик яктан төрле характердагы сүзләрнең, һәр сүз төркеменең үзенә хас булган гомумкатегориаль грамматик мәгънә нигезендә лексик-грамматик яктан гомумиләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм үзенә хас мәгънә белән форма берлегенең катлаулы табигате, ягъни грамматик (морфологик) категорияләрнең ничек өйрәнелеше зиһенгә алынырга тиеш булды, әлеге мәсьәләнең бер генә төрле булмавы күренде. Иске татар телендә язылган аерым әсәрләрдә кулланыла торган сүзләрне хәзерге телгә хас булган мөстәкыйль сүз төркемнәренә туры китереп тикшерү юнәлеше сайланды. Гасырлар буена килә торган традицион формалар белән берлектә, сөйләмә / диалекталь элементларның әдәбиләштерелеп файдаланылуы һәм хәзерге язма телдә норма булып санала торган күренешләрнең дә иркен кулланыла алуы нәтиҗәсендә, аерым грамматик категориядә грамматик форма күрсәткечләренең, димәк, мәгънәләренең дә, хәзерге әдәби тел белән чагыштырганда сан ягыннан күплеге ачылды. Кайбер категорияләрдә, мәсәлән, исем сүз төркемендә төзек / ватык сан күрсәткечләре, сыйфатлау тәркибе / фарсы изафәсе белән белдерелә торган тартым, яисә бөтен булып береккән сүз тезмәләрен файдаланганда, гарәп-фарсы алынмаларының активлашуы сизелсә дә, сүз төркемнәренең барлык грамматик категорияләрендә дә аларны төрки-татар сүзләре белән бергә тикшерү мөмкинлеге аркасында, грамматик формаларның язылышында, графо-орфографиядән аермалы буларак, төрки-татар һәм гарәп-фарсы телләре мөнәсәбәте нигезендә бүлеп карарлык норма аермасының язуда чагылмавы, әмма төрки телнең угыз һәм кыпчак телләре бүленешенә карый торган традицион аермалыкларның сизелерлек дәвам итүе билгеләнде. Сүз уңаеннан, язма истәлекләрне тикшерүчеләрнең хезмәтләрендә әлеге мәсьәләләрнең ничек яктыртылуына да игътибар ителде. Шулай итеп, әдәби телнең фонетика, графика һәм морфология тармакларында, аларның үз табигатенә туры килә торган юнәлешләрдә, язма традициянең (норманың) ничек дәвам итүен һәм региональ диалект сөйләмә тел үзенчәлекләре (вариантлары) белән ни рәвешле яңартыла баруын истә тотып, ягъни һәр авазның, сүзмәгънә, сүзформа, парлы сүз, тезмә сүз һәм сүз тезмәсенең, тел күренеше буларак табигатен аңлап, аның текст эчтәлегендәге вазифасының мөмкинлеге дә күрсәтелде. "Татар әдәби теле тарихы"ның III томында, югарыда әйтеп үтелгәнчә, ХIII гасыр - ХХ гасыр башында иҗат ителгән / басылган, шәрехләнгән, тәрҗемә кылынган кулъязма / басма истәлекләрдә кулланыла торган сүзләрне барлап, телнең лексикология / семасиология тармагында өйрәнелә торган лексик-семантик категорияләргә нигезләнеп, тел күренеше буларак аларның, структур-субстанциональ төзелешенә хас булган табигатен аңлап, һәр аерым әсәрдә автор тарафыннан ничек итеп файдаланылуын тикшерү күздә тотыла. Әдәби тел тарихын язу максатына туры килә торган метод-ысул таләп иткәнчә, лексиксемантик категорияләрнең структур-субстанциональ табигатен лексикологиядә өйрәтелгәнчә зиһенгә алырга, хәзерге фән югарылыгында булу-булмавына ныклап игътибар итәргә һәм текст эчтәлегендә, грамматик чолганышы белән берлектә, аерым контекстуаль-синтагматик мөмкинлегенең нинди булуын билгеләргә тиешбез. Һәр аерым темага бәйле мәсьәләләрне тикшергәндә, шул юнәлешне төгәл аңларга мөмкинлек бирә торган хосусый терминнардан файдалана белү таләп ителә. Бу урында, иң башта, алга таба еш кабатланачак лексема, лексика, сүз, лексик-семантик категорияләр дигән махсус терминнар мәгънәсенең аңлатмасын искә төшерерү зарурлыгы күренә. Галимнәр белдерүенә күрә: "Лексема - телнең структур элементы, сөйләмгә (синтаксик төзелешкә) килеп кергәнчегә кадәрге сүз - тип. Лексика - 1) (сүзләр составы). Нинди дә булса бер тел яки диалектның составына керә торган барлык сүзләрнең җыелмасы; 2) билгеле бер сөйләм вариантына (көндәлек сөйләм, хәрби сөйләм, балалар сөйләме, фәнни һ.б. сөйләмгә) хас булган сүзләр составы; 3) сүзләр составына караган стиль катламын (нейтраль лексика, гомумкулланыштагы лексика, поэтик лексика, фамильяр лексика, абстракт лексика һ.б.) белдерә торган сүзләр; 4) аерым бер автор тарафыннан кулланыла торган сүзләр" [Ахманова, 1969, с. 214 - 215]. Аңлашылганча, лексика һәм сүз дигән төшенчә-терминнарның, берсе икенчесен алмаштырып, бер үк мәгънәдә кулланылуы күренә. Ләкин гомумтел системасында караганда, лексика төшенчәсе телнең сүзлек составын, аның авазлар составы һәм грамматик чараларыннан аерымлап каршы кую мәгънәсен ала, лексика - сүз составы өйрәнелә торган автоном лексикология дигән фән тармагының исемендә чагыла. Сүз аң-фикер эшчәнлеге нәтиҗәсендә чынбарлыкның бер "өлешен" гомумиләштереп чагылдыра, атый һәм лексик билгеләргә ия була, җөмлә төзүдә катнаша. Сүз, мәгънәсе һәм яңгырашы (график формасы) үзара бәйле ике планлы күренеш сыйфатында, үзен дә яшәтә, аралашу чарасы буларак, телнең үсешен дә тәэмин итә. Сүзнең предметны, күренешне, аңдагы мөнәсәбәтләрне гомумиләштереп чагылдыруы, лексик мәгънәсе дип аталып, аны тамга буларак барлыкка китерә, формалаштыра һәм яшәтә торган материаль тышчаның эчке ягы буларак билгеләнә [Ахманова, 1969, с. 422]. Лингвистик категорияләр дигәндә, тел системасының һәр автоном тармагын яшәтү өчен, форма һәм мәгънә берлегеннән гыйбарәт булып, аның төп категориаль үзенчәлеген билгели торган күренешләр күздә тотыла. Алар телнең һәр тармагында аерып алып өйрәнелә: фонологиядә - фонема, фонетикада - аваз, графикада - хәреф, имляда - орфография, морфологиядә - сүз төркемнәре, синтаксиста - җөмлә кисәкләре, сүзьясалышында - грамматик-семантик, лексикологиядә - лексик-семантик категорияләр, һәр өлкәнең үзенә генә хас максатбурычына туры китерелеп, форма һәм мәгънәсе ягыннан җентекләп күзаллана [Ахманова, 1969, с. 190 - 193]. Лексик-семантик категорияләр дигәндә: а) һәр аерым сүзнең (лексеманың) индивидуаль лексик мәгънәсе, әлеге мәгънәнең ничек кулланылуына карап, мөстәкыйль һәм ярдәмче-бәйле дип бүлеп карау мөмкинлеге, ә) мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең, зат, предметларны атау үзенчәлеге нигезендә ялгызлык һәм уртаклык исемнәр дигән семиологик классларга бүленүе, б) уртаклык сүзләр белдерә торган информациянең нигезе чынбарлыктагы предметларга бәйле булса, лексик мәгънәнең, объектив-конкрет; уртаклык сүзләр белдерә торган информация аң-фикерләү (төшенчәләү) нигезендә барлыкка килгән очракта, мәгънәнең субъектив-абстракт дип, ике типтагы семантик төргә бүленүе; в) сүз мәгънәләренең үзара һәм башка сүзләр белән, сүз һәм аның мәгънәсе (инвариант-парадигма) бәйләнеш-мөнәсәбәтендә барлыкка килә торган, полисемия-күпмәгънәлелек (лексик-семантик вариантлылык), синонимия, омонимия, антонимия, энантосемия кебек микросистемалар һәм аларның синтагматик сайланып ярашуы истә тотыла. Аңлашылганча, әдәби тел тарихын өйрәнүнең төп принципысулына туры китереп, беренчедән, әлеге лексик-семантик категорияләрнең һәрберсенең структур-субстанциональ халәтендәге асыл табигатен, ягъни аерым сүзгә хас булган индивидуаль мәгънәсен, әлеге мәгънә эчтәлегенең төзелешен (денотат / сигнификат), мәгънә типларын (конкрет / абстракт) һәм кайсы семиологик класска (ялгызлык / уртаклык) яисә структур-микросистемага каравын һ.б.ны күзаллау, хәзерге лексикология / семасиология фәнендә ничек аңлатылуын зиһенгә алу зарурлыгы күренә. Икенчедән, әлеге белемгә, ягъни әдәби телнең һәр чорындагы лексик-семантик байлыгыннан сайлап алынган сүзләрнең, тел күренеше буларак билгеләнә торган табигатен аңлауга нигезләнеп, аерым автор тарафыннан иҗат ителгән әсәрдә, аларның сәнгатьле сөйләм берәмлеге буларак вазифа үтәгәндә, үзара төрле бәйләнеш-мөнәсәбәтләрдә ничек файдаланылуын күзәтергә, ягъни сүзләрнең грамматик чолганышында (язма сөйләмдә) ни рәвешле кулланылуын: мәгънә, форма ягыннан үзгәрү-үзгәрмәвен һ.б.ны күрә белергә, бер уңайдан, һәр авторның үзенә хас булган үзенчәлеген ачыкларга тиеш булабыз. Хәзерге татар тел белемендә лексика һәм лексик-семантик категорияләрнең өйрәнелешенә карата. Фәнни хезмәттә куела торган тәртипне саклау максатыннан, язма истәлекләрдә кулланыла торган лексиканы өйрәнүнең тарихи нигезен кыскача искә төшерү сорала. Гомумтюркологик планда караганда, "Языки мира: Тюркские языки" хезмәтеннән аңлашылганча, борынгы һәм иске язулы телләр, шулай ук хәзерге төрки язма телләрнең фонетика, морфология, синтаксис тармаклары өйрәнелгәндә, алар белән чагыштырганда шактый тар күләмдә лексика өлкәсенә дә игътибар ителә. Борынгы (иске) телләрнең лексик составына бәйле рәвештә төрле мәсьәләләр күтәрелә: сүз тамырына, семантик кырларга, аерым тематик группаларга бәйләп, төрки телләрнең үзара кардәш булу- булмавын билгеләү [Тенишев, 1997, с. 14 - 15], төрки телләргә санскрит, борынгы иран, кытай, монгол, тунгус-маньчжур, ХI - ХV гасырлардан соң - гарәп-фарсы, ХVIII гасырдан соң рус теле алынмаларының үтеп керүе, аларның хосусый тематик төркемнәр хасил итүе һәм төрле ареалларда төрле дәрәҗәдә файдаланылуы күзәтелә һ.б. Хәзерге төрки телләрнең лексикасы турында кыскача мәгълүмат биргәндә, телнең диалект / сөйләшләргә бүленүе төп җирлек итеп алына һәм аларга хас фонетик, морфологик, лексик-семантик үзенчәлекләр барлана. Лексик состав дигәндә, һәр телнең гомумтөрки чыганак сүзләре нигез дип саналуына, төрле чорда кабул ителгән алынмалар булуына, аеруча гарәп-фарсы алынмаларына игътибар ителә, әдәби телнең аерым стильләрендәге кулланылышы турында мәгълүмат бирелә һ.б. Шулай итеп, гомумтюркологик планда, язма истәлекләрнең фонетика, морфологиясе белән бергә, лексика - сүзләр составы да тикшерелә, ягъни гомумтөрки сүзләр белән бергә, алынмаларның файдаланылуына игътибар ителә, телнең аерым диалектларында кулланыла торган фонетик, морфологик, лексик үзенчәлекләр күрсәтелә, истәлектә чагылыш тапкан дәрәҗәдә стиль аерымлыклары билгеләнелә. Күренгәнчә, лексик-семантик категорияләргә махсус игътибар бирелә дип әйтеп булмавы аңлашыла. Шуның белән бергә, алга таба башка телләрдәге кебек үк татар телендә дә лексик байлыкны, ягъни сүзлек хәзинәсен, аның системасын һәм лексик-семантик категорияләрен аерып алып өйрәнә торган лексикология фәненә нигез салына. Лексикология - телнең фонетика, сүзьясалышы, морфология һәм синтаксис тармаклары белән бәйләнеш-мөнәсәбәттә, әмма автоном яши ала торган махсус өлкәсе булып күтәрелә [Березин, Головин, 1979, с. 161 - 164]. Татар лексикологиясендә, бер яктан, гомумтюркологик тикшеренүләрдә чагылыш таба торган cүз тамырының табигатенә мөнәсәбәтле рәвештә, генетик килеп чыгышы, чыганаклары ягыннан караганда, төрки-татар сүзләренең һәм гарәп-фарсы алынмаларының үзләренә хас булган төрле тематик тармаклар хасил итүе кебек юнәлешләр дәвам иттерелә. Шул ук вакытта, әлеге фән тармагының максатына туры килә торган хосусый мәсьәләләр, ягъни cүзләрнең килеп чыгышы тарихын өйрәнә торган этимология турында; cүзнең номинатив төп мәгънәсе (функциясе) һәм күп мәгънәлелеге (полисемия), омоним, синоним, антоним кебек лексик-семантик төркемнәрнең үзенчәлекле табигате булу; яисә әлеге сүз хәзинәсенең актив һәм пассив рәвештә, шулай ук гомумхалык теленнән башкарак булган сфераларында төрлечәрәк кулланыла алуы, сүзлек хәзинәсенең экспрессив- стилистик катламнары булу, фразеология һәм төрле типтагы сүзлекләрнең төзелеше турында мәгълүмат бирелә, сүз байлыгы төрле яклап, берничә нигездә барлана һәм өйрәнелә башлый [Сабиров, 1965, б. 19 - 95; 1969, с. 52 - 80; Сафиуллина, 1999, 288 б.]; бу эш безнең көннәрдә дә дәвам иттерелә [Татар лексикологиясе, I т., 2015, II т., 2016, III т., 2017]. Аңлашылганча, кешене кеше иткән, үзара аралашуны, димәк, җәмгыятьнең яшәешен алып баруда төп чара, катлаулы системамеханизм булган телнең универсаль берәмлеге дип санала торган сүзне тикшерүче фән тармагы, аның максат-бурычлары, метод-ысулларының да катлаулы һәм күп кырлы булуы күренә. Әлеге катлаулы мәсьәләләрне, берсен икенчесеннән аерып, һәр сүзгә хас булган индивидуаль лексик мәгънә турында сөйли башларга кирәк. Татар әдәби теле тарихының II томында (2017), телнең морфология механизмы таләбе белән, лексик-грамматик мәгънәләр тәфсилләп аңлатылды. Бу юнәлештә, табигатьләре ягыннан төрле сүзләрнең, һәр сүз төркеменең үзенә хас булган гомумкатегориаль грамматик мәгъ нәсе нигезендә гомумиләшеп, билгеле бер төркем сүзләрнең, лексик- грамматик дигән уртак мәгънә белдерү үзенчәлеге һәм аларның аерым истәлектә кулланылу колачы тикшерелде. Телнең лексикология / семасиология тармагында тикшерелергә тиеш катлаулы мәсьәләләр, һәр аерым сүзнең ул үзе генә белдерә торган лексик мәгънәсен өйрәнүдән башлана. Сүз һәм аның мәгънә мөнәсәбәтенең нәзарият-теория ягы Европа-русистика семасиологиясендә, хәзерге фән үсеше дәрәҗәсендә объектив яктыртылган дияргә мөмкин. Әлеге мәсьәләне тикшереп язылган хезмәтләрдән аңлашылганча, сүзнең лексик-семантик мәгънә белдерүен аңлау, аңлату һәм аның теоретик нигезен күзаллауның катлаулы юл үтүе күренә. Мәгънә (значение) дигән төшенчә, философия, логика, психология, психофизиология кебек озын гасырлар буена формалашкан традицион фәннәрдә дә, семиотика, математик логика, информатика, кибернетика һ.б. яңа фәннәрдә дә, һәр фәннең үз предметы, максат-бурычлары таләп иткән дәрәҗәдә, үзенә муафыйк метод-ысуллар белән анализлана. Бу теорияләргә нисбәтле рәвештә язылган хезмәтләрнең барысында да диярлек, мәгънә төшенчәсенең асыл табигатен җентекләп аңлату өчен, табигый тел, табигый сөйләм, табигый сүз һәм аларның категорияләре нигез итеп алынуы ассызыклана [Философский словарь..., 1980, с. 118, 127, 205 - 206, 325 - 326 һ.б.]. Шул ук вакытта, мәгън ә (информация) белдерелә алу, теләсә кайсы аспекттан караганда да, тел берәмлекләренең объектив функциясе, кешеләрнең үзара аралашуы өчен төп шарт булып торганга, табигый тел берәмлекләренең мәгънә белдерә алу мөмкинлеге дә лингвофилософик проблема булып күтәрелә. Тел белемендә сүз тамгасының мәгънәсен билгеләгәндә, әлеге мәсьәләнең философиядә ничек итеп аңлатылуына да игътибар ителә. Бу юнәлештә төрле караш-гипотезаларның булуы менә шуның нәтиҗәсе булып тора. Мәсәлән, сүзнең мәгънәсе - шул сүз белдергән төшенчә ул, сүзнең мәгънәсе - шул сүзнең предметка, төшенчәгә, башка сүзләргә карата булган мөнәсәбәте ул, сүзнең мәгънәсе - аң эшчәнлеге нәтиҗәсендә, аерым предмет, күренешләрнең сүздә чагылыш табуы ул дигән һ.б. гипотезаларның озак гасырлар дәвамында яшәештә булуы күзәтелә [Березин, Головин, 1979, с. 122 - 130]. Мәгънә төшенчәсен махсус өйрәнүче галимнәр өйрәтүчә, табигый телнең (сүзнең) мәгънә белдерү табигате дүрт төрле объектның семантик үзенчәлекләренә нигезләнә: 1) тел берәмлекләренең мәгънәви- семиологик эчтәлегенә; 2) чынбарлыктагы предметларның тел берәмлекләренә һәм категорияләренә; 3) кешеләрнең танып-белүен барлыкка китерә торган фикерләү категорияләрендә үзенчәлекле рәвештә чагылыш табуына; 4) аралашудагы прагматик факторларга [Уфимцева, 1986, с. 36]. Шулай итеп, сүзнең лексик мәгънә белдерүе турында фикер әйткәндә, а) аның лексик-семантик табигатен; ә) объектив чынбарлыктагы реаль предметларның сүз белән белдерелүе үзенчәлеген, б) адәм баласының чынбарлыкны танып белүенә нигезләнгән фикерләү-төшенчәләү мөмкинлегенең телдә чагылу үзенчәлеген, боларның үзара бәйләнеш-мөнәсәбәтен истә тотарга һәм сөйләү максатын онытмаска кирәк. Әлеге күренешләргә, билгеле бер дәрәҗәдә, татар теленең лексикология / семасиология фәнендә дә игътибар ителә. Сүз һәм аның мәгънәсе мөнәсәбәтенең катлаулы табигате тикшерелеп язылган хезмәтләрдән аңлашылганча, башка телләрдәге кебек үк, үз чорындагы фән үсешенә нигезләнеп, яңа мәгълүматлар истә тотылып өйрәнелергә тырышыла [Сабиров, 1965, б. 17 - 40; Сафиуллина, 1999, б. 5 - 56; Бәширова, 2010, б. 37 - 49, 73 - 366; Татар лексикологиясе, 2015, б. 21 - 190]. Әлеге мәсьәләләр, төрле чорда язылган хезмәтләрдә, үз заманының фән үсешенә бәйле рәвештә, яңарачак яктыртыла дигәндә, беренче чиратта, төшенчә - сүз - мәгънә мөнәсәбәтен, ягъни сүзнең индивидуаль лексик мәгънәсен һәм аның мәгънәви-семиологик эчтәлеген ничек аңлау, башка категорияләрне әлеге нигездә аңлату күз уңында тотыла. ХХ гасырның 60 нчы еллары уртасында, югары уку йорты студентлары һәм урта мәктәп укытучылары өчен әзерләнгән "Хәзерге татар әдәби теле (Лексика, Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм Орфография. Морфология)" хезмәтенең (1965) беренче бүлеге лексикологиягә багышлана. "Лексикологиянең төп өйрәнү объекты - сүз. Сүз җөмлә төзү өчен төп материал. Ул үзенең структурасы белән дә, семантикасы белән дә гаять катлаулы. Шуңа күрә сүзгә билгеләмә биргәндә, аңа хас үзенчәлекләрне, сыйфатларны мөмкин кадәр тулырак исәпкә алу таләп ителә", - дип белдерелә. Әлеге аңлатманың алга таба язылган хезмәтләрдә дә кабатлануы күзәтелә. Әмма мәгънә һәм төшенчә атамалары "конкрет төшенчәле сүзләр", "конкрет мәгънәле сүзләр" дип, берсе икенчесен алмаштырып килә ала торган абсолют синонимнар буларак кулланыла [Сабиров, 1965, б. 21], ягъни төшенчә һәм мәгънә күренешләре берсе икенчесеннән аерылып каралмый. 80 нче елларда аерым авторлар төшенчә - сүз - мәгънә дигән категорияләрнең аерымлануына игътибар итә башлый. Синонимия мәсьәләсен җентекләп өйрәнгән галимә Ш.С. Ханбикова "Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр" дигән хезмәтендә болай дип яза: "Кайбер телчеләр төшенчә, сүз, аның мәгънәсе арасында тигезлек билгесе куялар. Мәсәлән, Л.С. Ковтун, "сүз мәгънәсенең төшенчәгә адекватлыгы мәсьәләсендә шикләнергә нигез юк", - ди. "Бу фикер белән килешү-килешмәүгә кадәр, иң элек ул төшенчәләрне (төшенчә, сүз һәм мәгънәне) аңларга, шул төшенчәләрнең мәгънә күләме, төп билгеләре белән танышырга кирәк", - дип, әлеге мәсьәләне эзлекле рәвештә аңлаткач, галим мондый нәтиҗәгә килә: "Төшенчә - чынбарлык предметы турында безнең белем, аң дәрәҗәбез булса, сүзнең мәгънәсе исә сүз яңгырашы белән төшенчә арасындагы тарихи бәйләнешне чагылдыра, бу бәйләнеш кеше аңында туып, тел системасында гәүдәләнеш таба. Ягъни төшенчә - аң процессы белән бәйле реаль сыйфат (логик категория); сүзнең мәгънәсе гносеологик процесс нәтиҗәсендә төшенчә нигезендә туа, ул - тел системасында аерым семантик буын буларак яши һәм үсә торган сүзнең мәгънәви (смысловой) эчтәлеге (лексик-семантик категория); сүз исә - сүз мәгънәсенең авазлар системасындагы реаль яңгырашы, сүз мәгънәсенең тышкы формасы (линг вистик категория)". Aлга таба автор сүзнең төшенчәдән аермалы якларын санап күрсәтә, рус телендәге значение һәм смысл төшенчәләре булу, смыслда мәгънә төсмерләре, субъектив карашлар белдерелү һәм, темасына туры китереп, "...синонимнар - мәгънәнең төп үзәге (ядросы) - төшенчә сакланган хәлдә, ярдәмче компонентлар, ягъни төсмерләр белән аерыла торган сүзләр", - дигән нәтиҗәгә килә [Ханбикова, 1980, б. 8 - 10]. Тезис итеп бирелгән фикер, рус, төрки һәм татар телен тикшереп язылган күп хезмәтләрдә күтәрелгән проблемаларга мөнәсәбәт белдерелеп, җентекләп анализлана, синонимия мәсьәләсе, төшенчә, сүз, мәгънә мөнәсәбәте яктылыгында исбатлана. Сүз уңаеннан лексик норма һәм вариантлар турында мәгълүмат бирелә [Ханбикова, 1980, б. 70 - 71], тел синонимнары һәм сөйләм синонимнарының [Ханбикова, 1980, б. 100], идеографик һәм абсолют синонимнарның табигате билгеләнә [Ханбикова, 1980, б. 105 - 117] һ.б. Бу хезмәттә, хәзерге лингвистикада гадәти булып кулланыла торган конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле сүзне аерып карау турында ачык итеп әйтелми, шуңа күрә, предмет - төшенчә - мәгънә бер яссылыкта карала башлый: ... ул сүзләр шул предметның теге яки бу билгесен калкурак күрсәтә [Ханбикова, 1980, б. 42], ... синоним сүзләрнең реаль чынбарлыктагы аерым предмет төшенчәсен белдерүе һәм шул төшенчәнең мәгънә төсмерләре белән аерылуы турында сөйлиләр... Бу төсмерләр: 1) мәгънәнең үзендәге, ягъни төшенчәдәге аерма ... [Ханбикова, 1980, б. 43]. Конкрет мәгънә дигән тезмә бер урында кулланыла: ... Телдә һәр сүзнең конкрет мәгънәсе бар, шуның белән бергә аның стилистик төсмер бирә торган өстәмә көче, ягъни яшерен мәгънәсе дә була. Ул мәгънә бары тик сөйләмдә генә ачыла [Ханбикова, 1980, б. 51]. Телдә абстракт мәгънәле сүзләрнең булуы турында, аларның реаль предмет төшенчәсеннән аерылу / аерылмавы, мәгънәдәш парларда ничек чагылуы турында белдерелми. ХХ гасырның соңгы елларында "Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен" дип аталган һәм сүзнең табигатен өйрәнү өчен махсус язылган хезмәт, беренче мәртәбә аерым китап булып дөнья күрә. Аның авторы - профессор Ф.С. Сафиуллина керештә, болай дип искәртә: "Бу дәреслек Казан дәүләт университетында 40 елга якын татар теленең төрле тармакларын - фонетика, лексикология, синтаксис, "Тел белеменә кереш" курслары, күпсанлы махсус курслар буенча лекцияләр уку дәвамында тупланган бай материал нәтиҗәсе буларак язылды. Лексикология буенча беренче китапларыбыз 70 еллардан басыла башлады" [Сафиуллина, 1999, б. 3]. Фактик материалның байлыгы хезмәтнең барлык бүлекләрендә дә чагылыш таба. Семасиология аерым тармак буларак карала, сүз турында төшенчә сүз һәм предмет, сүз һәм төшенчә, сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның типлары, сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары, күчерелмә мәгънәләрнең төрләре кебек темаларда яктыртыла. "Сүзнең мәгънәсен төшенчә белән тиңләштерергә ярамый", - дип, автор әлеге мәсьәләнең сәбәпләрен ачыклый, лексик мәгънәләр чынбарлыктагы әйбер яки күренешләргә һәм аңга (фикерләүгә) мөнәсәбәтле рәвешле туалар дип, аларның типлары санала һәм мисаллар белән аңлатыла. Сүзнең мәгънәсе аның башка сүзләргә мөнәсәбәтеннән ачыклана дип белдерелә [Сафиуллина, 1999, б. 5 - 56]. Кызганычка каршы, нәрсә ул лексик мәгънә дигән сорауга төгәл җавап юк, әлеге мәсьәлә ачык кала. Телнең шартлы тамга-билгеләр системасы буларак яшәвен һәм аларның мәгънә белдерә алуының методологик нигезен төгәлләп бирә торган "Гомуми тел гыйлеме" дәреслегенә һәм рус филологиясендә урын алган инглиз, немец, француз телләрендә лексик мәгънәне өйрәнеп язылган күпсанлы хезмәтләргә таянып, "Академик лексикология" төзүгә хәзерлек буларак языла башлаган "Татар әдәби теле. Семасиология" хезмәтендә автор әлеге сорауга җавап бирергә тырышыла [Бәши рова, 2006, 2010]. Хәзерге лингвистикада, барлык тел тамгаларының (шул исәптән сүзнең дә) мәгънә белдерүен тикшергән вакытта, аларны статик халәттә (сүзлектә теркәлгән) һәм сөйләмдәге (эш башкарган) вакытта дип, ике нигездә карау, мәгънәне билгеләгәндә, төп методологик җирлек дип санала. Димәк, аерым сүзләрнең үзләренә хас индивидуаль лексик мәгънәсен, иң элек аның башка сүзләр белән мөнәсәбәткә кергәнче булган халәтендә күзалларга, аннан соң гына шул мәгънәнең сөйләмдә, контекстка бәйле хәлдәге мәгънәсе дип аңлатырга тиеш булабыз. Тик торган халәттә сүзнең лексик табигате (сема), ягъни сүзлектә теркәлә торган реаль сүз мәгънәсе билгеләнелә. Сүзнең тик торган халәтендәге (субстанциональ) мәгънәсе аның эш башкарган вакыттагы (контекстуаль / функциональ) мәгънәсе белән тулылана һәм киңәйтелә, ягъни информация алып килә алу колачының мөмкинлеге чагыла. Физиолог И.П. Павлов хезмәтләреннән (1951) аңлашылганча, сүзнең тик торган халәтендәге мәгънәсе дигәндә, сүз белән шул сүз атый торган предметның (сүз-предмет ~ предмет-сүз булып) ике планлы чагылышы күз уңында тотыла. Әлеге катлаулы психофизиологик процессның берөзлексез баруы, кеше миенең зур ярымшарларында икенче сигнал системасын барлыкка китерә торган шартлы рефлекторлар хасил итә. Нәкъ менә шушы ике планлы психофизиолок чагылышның үзара бәйләнеше сүзнең тик торган халәтендәге субстанциональ мәгънәсе була. Фикер эшчәнлеге белән күп предметларда да табыла торган уртак билгенең төшенчә-атамасы буларак күзаллана. Сүз белән белдерелә торган атама чынбарлыктагы әйберләргә мөнәсәбәтле булып барлыкка килгәнгә, сүзнең мәгънәсендә объективлык-конкретлык нигезе саклана. Мәгънәсе белән абстракт булган, ягъни материя, гипотеза, теория, мәхәббәт һ.б. кебек сүзләрнең, аерым предметлар белән үзара нисбәте - конкрет нигезе булмый, И.П. Павлов хезмәтләрендә алар шартлы рефлекторларның икенче "этажы" булып санала, чөнки алар кешеләрнең танып белүен барлыкка китерә торган аң-фикерләү (төшенчәләү) категорияләре нигезендә исемләнә, ягъни атама-төшенчә ~ төшенчә-атама буларак ике планлы чагылышны белдерә торган абстракт мәгънәле сүз чынбарлыктагы аерым предмет белән бәйләп булмый торган субъектив төшенчәлеккә - абстракт фикерләүгә нигезләнә [Березин, Головин, 1979, с. 84 - 87, 129]. "Татар лексикологиясе" һәм К. Сабиров хезмәтләрендә әлеге мәсьәлә түбәндәгечә чагылыш таба: "...Әйберне, күренешне, эшхәрәкәтне һ.б. барлык билгеләре белән тулысынча күз алдына китереп бастыра торган сүзләр конкрет мәгънәле сүзләр дип атала" фикере "...әйбер, күренеш һ.б. барлык билгеләре белән тулысынча күз алдына китереп бастыра торган сүзләр конкрет мәгънәле сүзләр дип атала"; яки "Төшенчәнең берәр үзенчәлеге, сыйфаты буенча гына предметны, күренешне гомумиләштереп исемли торган сүзләр абстракт мәгъ нәле сүзләр дип аталалар" фикере "Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына, күренешләрне гомумиләштереп атый торган сүзләр абстракт мәгънәле сүзләр дип атала"; "Кешелек җәмгыятендә элек конкрет төшенчәле сүзләр барлыкка килеп, кешеләрнең уйлау- фикерләү сәләтләре тирәнәю, алга китүгә бәйләнешле рәвештә абстракт төшенчәле сүзләр ясала башлаган. Сүзләрнең бу ике лексиксемантик группасы үзара бик тыгыз мөнәсәбәттә тора" фикере "Конкрет мәгъ нәле сүзләр беренчел саналалар, алар нигезендә абстракт мәгънәле сүзләр барлык ка килгән" дип күчерелгән [Сабиров, 1965, б. 21; Татар лексикология се, 2015, б. 32 - 33]. Әлеге хезмәт моннан ярты гасыр элек язылганга күрә, хәзерге фән үсеше яктылыгында караганда, үзеннән-үзе: "Барлык билгеләрнең тулысынча күз алдына бастырылуын каян беләбез? Гому миләштерү абстрактлы мәгънәгә генә карыймы? Мәхәббәт, кайгы, хәсрәт кебек абстракт мәгънәле сүзләрнең беренчел конкрет нигезе нинди булган?" - кебек сораулар туа. Әлеге сорауларның җавабы да мәгълүм булу турында югарыда да әйтелде, тәгаенләргә дә мөмкин. Сүз һәм чынбарлык мөнәсәбәтенә нигезләнә торган конкрет мәгънәле сүз һәм сүзтезмәләр реаль предметларны, күренешләрне белдереп атаган вакытта, ул аларга турыдан-туры күрсәтеп, Г. Фәизхан аңлатканча, дәляләт сыйфатында [Фәизхан, 1887, 2005, б. 12]; яки "Татар лексикологиясе"ндә белдерелгәнчә, "...конкрет төшенчәсенә ия булган сүзләр ... чынбарлык белән турыдан-туры бәйләнештә" [Татар лексикологияс е, 2015, б. 32] булып беркетелә алмый, димәк, предметның барлык билгеләре тулысынча күз алдына бастырыла дип әйтә алмыйбыз. Объектив чынбарлык, адәм баласының субъектив күзаллавына, бәяләвенә, ягъни аның эчке дөньясына бәйле рәвештә гомумиләштерелеп чагылдырыла. Әлеге нигез, сүз һәм фикерләү мөнәсәбәте дигәндә, киресенчә сүз, аң-фикерләүгә нигезләнеп барлыкка килгән төшенчәне (понятие) аралашу чарасына, сөйләм берәмлегенә әйләндерү вазифасын үти, ягъни фикерне, идеяне, субъектив хис-кичерешләрне сүзгә төрә. Г. Фәизхан белдергәнчә, гакыл белән уйлап беленгән нәрсәне атый. Телнең әлеге функцияләре нигезендә аның диалектик капма-каршылыгы хасил була: а) материал дөньяны чагылдырганда, конкрет предметлыгын гомумиләштереп "үзгәртә", идеаллаштыра, ә) идеал субъектив (төшенчә, күзаллау, бәяләү һ.б.) дөньяга мөнәсәбәтле рәвештә, ул аны "сүз кысасына" кертеп материальләштерә [Уфимцева, 1986, с. 38]. Телнең әлеге үзенчәлеге, конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле сүзләр дип бүленә торган лексик берәмлекләрнең мәгънә типларындагы уртаклык һәм аерымлыкны күрергә мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, сүз белән белдерелә торган мәгънәнең (информация) нинди нигездә барлыкка килүе һәм мәгънә эчтәлегендә гомумиләштерүнең ни дәрәҗәдә булуына карап, мөстәкыйль мәгънәле уртаклык сүз белдерә торган мәгънә ике типка бүленә: 1) сүздән аңлашыла торган мәгънә (информация) предметка (референтка) мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килсә, ягъни сүз адәм баласы күреп, тотып, тоеп, ишетеп, татып карый ала торган чынбарлыкта булган предметка нисбәтле төшенчәне белдерсә, конкрет мәгънәле сүз дип атала. Бу очракта, аң-фикерләүгә нигезләнгән гомумиләштерү нәтиҗәсендә, предметның бер генә данә булмавы белдерелә; 2) сүздән аңлашыла торган мәгънә (информация) чынбарлыкта булмаган (тотып карый алмыйбыз, референты юк), адәм баласының аң-фикер эшчәнлегенә мөнәсәбәтле төшенчәне белдерсә, абстракт мәгънәле сүз дип атала. Бу очракта гомумиләштерүнең (аң-фикерабстракт-төшенчәлекнең) күләме зурая, чөнки: а) сүз белдерә торган мәгънәнең төшенчәсе (предметы?) формалаштырыла, сүзгә төрелә һәм бер генә данәдә булмавы белдерелә [Уфимцева, 1986, с. 38 - 39]. Сүз мәгънәсенең бу рәвешле аңлатылуы Европа галимнәренең семасиология фәнендәге яңа ачышларына нигезләнә һәм русистикада дәвам иттерелә. Сүз мәгънәсен чынбарлыкта булган предметның атамасы итеп кенә күзаллау киңәя. Сүз мәгънәсенең предметлык һәм аң-фикер эшчәнлегенә нигезләнә торган эчтәлеге булуы билгеләнә, мәгънә эчтәлеген хасил итә торган, предметка мөнәсәбәтлесе - денотат, аң-фикергә мөнәсәбәтлесе - сигнификат дип терминлаштырыла. Әлеге ике компонент берсе икенчесе белән тыгыз берлек хасил итеп, икесе бергә сүз мәгънәсенең эчтәлеген формалаштыра: конкрет мәгънәле сүзнең бер генә данәгә атама булмавы аның сигнификат өлеше белән белдерелә; абстракт мәгънәле сүзнең авазлары хәрефләрендә реальләшә, димәк, сүзне күрәбез, ягъни денотат өлешенә таянабыз була. Шуның белән бергә, мәгънә эчтәлеген хасил итә торган әлеге компонентларның колачы дәрәҗәсенең нинди булуы мәгънә типларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Мәгънә эчтәлеген хасил итә торган әлеге компонентларның кайсы өстенлек алуга мөнәсәбәтле рәвештә, денотат- сигнификатлы (конкрет/объектив мәгънәле), һәм сигнификат- денотатлы (абстракт / субъектив мәгънәле) дигән төрләргә бүленүен ассызыкларга кирәк була. Әлеге үзенчәлеккә махсус лексик-семантик категорияләр анализланганда ныграк игътибар ителә. Сүзләрнең индивидуаль лексик мәгънәсе, лексик-семантик төзелешенә нигезләнеп аерымлана торган лексик мәгънә типлары, семиологик класслары һәм дә төрле бәйләнеш-мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба торган лексик-семантик микросистемаларның табигате телнең семасиология дигән тармагында җентекләп тикшерелә. Гомумтел яссылыгында исә, ялгызлык сүзләргә каршы куелып, уртаклык сүзләр дип, телнең төрле тармакларында бергә өйрәнелә, аңлатмалы сүзлекләрдә дә аерып каралмый. Билгеле булганча, сүзләрнең индивидуаль лексик мәгънәләрен, конкрет һәм абстрактлы дип аерымлауга кадәр, телнең лексиксемантик системасында, нинди мәгънәгә ия булулары ягыннан карап, мөстәкыйль-тулы мәгънәле һәм ярдәмче-бәйле мәгънәле дигән ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин булуына игътибар итәргә кирәк. Бу сүзләр лексема хәлендә төрле типтагы сүзлекләрдә теркәлә, аңлатмалы сүзлекләрдә һәр сүзнең нинди мәгънәгә ия булуы ачыклана. Морфологиядә, мөстәкыйль мәгънәле сүзләр, "...сүзләрнең сөйләм оештырудагы рольләреннән чыгып" һәм кайсы грамматик категориягә берләшә алуы истә тотылып, мөстәкыйль сүз төркемнәре һәм ярдәмлек сүз төркемнәре дип аерымлана [Татар грамматикасы, 2016, б. 7 - 8]. Сүз төркемнәре, лексик-семантик яктан төрле булган сүзләрне, һәр сүз төркеменең табигатенә туры килә торган гомум категориаль мәгънә нигезендә, лексик-грамматик яктан гомумиләштереп барлыкка килә. Бу очракны "...лексик-семантик яктан сүзләрне төркемләгәндә, аларның гомуми лексик мәгънәләре исәпкә алына" дип белдерү чынбарлыкка туры килми [Татар лексикологиясе, 2015, б. 31]. Гомуми лексик-семантик яктан сүзләрнең мәгънәви тематик төркемнәргә бүленүе аларның "Табигать", "Җәмгыять", "Кеше", "Аң-Акыл" дигән тематик төркемнәргә туплануында күренә. Махсус хезмәттә бу мәсьәлә: "...Группа тематический... ряд слов, более или менее близко совпадающих по своему основному (стержневому) семантическому содержанию, т.е. по принадлежности к одному и тому же семантическому поле", - дип аңлатыла [Ахманова, 1969, с. 118] Поле сүзе аңлатылганда да әлеге фикер кабатлана: "...Совокупность слов и выражений, составляющих тематический ряд, слова и выражения языка, в своей совокупности покрывающие определенную область значений" [Ахманова, 1969, с. 334, 402]. Димәк, телнең "Җәмгыять" дигән тематик рәт булып берләшә торган сүз һәм сүзформалары, асылда, әлеге төшенчәнең мәгънәви кырларын, "Табигать", "Кеше" дигән тематик рәтләр булып берләшә торган сүзләре аның мәгънәви кырларын тәшкил итәргә тиеш була. "Табигать", "Җәмгыять", "Кеше" кебек тематик төркемнәрнең үзләренә хас төркемчәләре дигәндә, әлеге төшенчәләрне атый торган сүзләрнең мәгънәсе белән семантик уртак лыгы нигезендә берләшә торган лексик-семантик вариант- сүзләрне аңлыйбыз. Шулай итеп, сүзләрнең гомуми лексик мәгънәләре дигәндә, грамматик категорияләр түгел, уртак мәгънәгә берләшүче лексик- семантик категориягә караган тематик төркемчәләр күздә тотыла. Сүз төркемнәрендә исем сүз төркеме өчен - предметлык, фигыль сүз төркеме өчен - процесслык, сыйфат һәм рәвеш өчен - билге, сан өчен микъдар белдерү дип атала торган һ.б. гомумкатегориаль грамматик категориягә ни рәвешле берләшә алулары ягыннан карап игътибар ителә. Грамматик категория дигәндә, аның үзенә хас мәгънәсе һәм шул мәгънәне белдерә торган формалары берлеге белән барлыкка килә торган катлаулы табигатендә яшәве, телнең грамматик системасына (механизымына) яраштырылуы аңлашыл. Бу хакта "Татар грамматикасы"нда объектив мәгълүмат бирелә: "Сөйләмдә кулланылганда, сүзләр, үзләренең лексик мәгънәләре белән бергә, грамматик мәгънәләр дә алалар... Грамматик мәгънәләрне белдерүче махсус грамматик чаралар була... Грамматика фәне менә шул сөйләм оештыручы сүзләр, аларның грамматик мәгънәләре һәм грамматик чаралар белән эш итә, шуларның, хәрәкәткә килеп, җөмлә һәм сөйләм төзүләрен тикшерә. Грамматика фәне телне һәм сөйләмне синхроник планда гына, ягъни хәзер ничек булса, шул хәлендә алып кына өйрәнеп калмый, аны диахроник планда, ягъни электән хәзергә кадәр ничек үзгәреп, үсеп килү планында да өйрәнә" [Татар грамматикасы, 1998, б. 153]. Сүзләрнең лексик мәгънәләре грамматик мәгънәләрен ничек кабул итә? Гомуми тел белемендә ассызыкланганча, телнең барлык тамга-билгеләре аның бер өлкәсеннән икенчесенә күчкән вакыттагы кебек, сүзләр дә, лексик-семантик оядан лексик-грамматик яшәешкә күчкәндә, үзләренең асыл табигатен сакларга тырыша. Бу хакта исем сүз төркеменең предметлык дигән гомумкатегориаль грамматик мәгънәсенә берләшә торган семантик төркемчәләрендә морфологик категорияләрнең ничек чагылыш табуы, исемнәрнең грамматик категория ләрне үзләре теләгәнчә кабул итүе объектив һәм җентекле тикшерелә. Шуның белән бергә, эш башкару вазифасын үтәгәндә, грамматик категорияләрнең барысында да сүз үзенең асыл табигатен тулаем саклый алмый. Функциясенең нинди булуына, ягъни нинди сүзләр белән бергә кулланыла алуына карап, бер үк сүзләр һәм мөстәкыйль, һәм бәйле мәгънәдә була ала. Әлеге мәсьәлә ярдәмлек сүз төркемнәре тикшерелгәндә ачыграк күренә. Танылган тел галиме С. Ибраһимов болай дип яза: "Бәйлек сүзләр бәйлекләрдән шуның белән аерыла: алар мөстәкыйль сүзләрне үзара бәйләүдә дә катнашалар, икенче очракта, лексик мәгънәгә ия булып, мөстәкыйльлекне кулларыннан ычкындырмыйлар... Мондый сүзләр хәтта вакыт, сәбәп, көн, нәтиҗә, урын, заман шикелле лексик берәмлекләрне дә үзләренә сыйдыралар. Мөнәсәбәтле сүзләр составында аларны без бик еш очратабыз..." [Татар грамматикасы, 2016, б. 350 - 351]. Аерым сүзләрнең төп һәм функциональ мәгънәләренең бәйләнеш мөнәсәбәте морфологик белән синтаксик план кисешкән ноктада аеруча катлаулы чагылыш таба: "...татар телендә исемнәр, исем белән бирелгән төшенчәләрне конкретлаштырганда, ягъни аергыч булып килгәндә, исемнәр дә, фигыльләр дә, саннар да, хәбәрлек сүзләр дә сыйфатка әйләнмиләр, шул ук сүз төркеме булып калалар. Мәсәлән, агач күпер, укыган кеше, икенче төркем, юк сүз кебек тезмәләрдә синтаксик планда агач, укыган, икенче, юк сүзләре аергыч булып киләләр, ә морфологик яктан агач - исем, укыган - фигыль, икенче - сан, юк хәбәрлек сүз булып кала. Аңлашылганча, гадәттә, сыйфат белән белдерелә торган аергыч җөмлә кисәге исем белән бирелгәндә, синтаксис тармагына ярашып, аның атамасын алган очракта да, үзенең морфология оясындагы статусын саклап к ала. Сүзләрнең тел күренеше һәм сөйләм күренеше буларак үзара бәйләнеш- мөнәсәбәтенең мәгънәви-семиологик яктан үзгәреш кичерү- кичермәве семасиология тармагында, лексик-семантик категорияләр өйрәнелгәндә игътибар үзәгенә куела. Бу юнәлештә аеруча сүзнең лексик мәгънәсе, мәгънә типлары, аларның үзара бәйләнеш нигезендәге үсеш юллары традицион терминнар белән аталып бирелә. Шул ук планда, ялгызлык һәм уртаклык семиологик класска карый торган сүзләрнең берсе икенчесенә күчеп, ягъни ялгызлыкның уртаклыкка һәм киресенчә кулланыла алуы күпсанлы мисаллар белән аңлатыла [Сабиров, 1965, б. 17-41; Сафиуллина, 1999, б. 5-56] һәм "Татар лексикологиясе" хезмәтендә әйтеп үтелә [Татар лексикологиясе, 2015, б. 33]. Шул ук юнәлештә синоним, антоним, омоним кебек микросистемаларның табигате һәм функциональ мөмкинлеген аерымларга тырышыла. Дәреслекләрдә әйтелә башлаган фикерләр, аерым авторлар тарафыннан монографик планда тикшерелгәндә җентекләбрәк аңлатыла [Ханбикова, 1980; Хабибов, 1984; Хәкимҗан, 2004] һ.б. Шуның белән бергә, лексик-семантик категорияләрне, ягъни сүзләрнең үзләренә генә хас булган индивидуаль лексик мәгънәсен, лексик-семантик төзелешен, лексик мәгънә типларын, семиологик классларын, лексик-семантик микросистемаларны һәм тел күренеше буларак һәм дә сөйләм күренеше буларак аерым-аерым тикшерүгә мөмкинлеге, фундаменталь әһәмияткә ия методологик таяну ноктасы дип күтәрелә. Соңгы елларда, бу категорияләрне Тел һәм Сөйләм күренеше буларак тикшергән вакытта, терминнарны аерымлау зарурлыгына игътибар ителә [Бәширова, 2005, б. 41 - 43]. Җентекле тикшерүләрдән күренгәнчә, сүз мәгънәсенең тик торгандагы предметлык - төшенчәлек - абстрактлык табигате, сүзмәгънәдә аларның нинди микъдарда булуы, сүзмәгънәнең сөйләмдә нинди функция үтәвенә бәйле хәлендә конкретлаша. Димәк, сүзнең мәгънәсен билгеләгәндә, аның тик торган халәтендәге мәгънәсе барлыгын истә тоткан хәлдә, әлеге сүзнең җанлы сөйләмдә һәм язма истәлектә, башка сүзләр белән бәйләнештә һәм тагын нинди формаларда кулланыла алуына, бу процесста сүзмәгънәнең үзгәрә алу-алмавына игътибар итәргә тиеш булабыз. Дөресен әйткәндә, тел (сүз) турында фикер әйтергә керешкәндә, аның функциясеннән башлыйбыз, ягъни тел - ул аралашу чарасы, сүз предметны атый, мәгънәне гомумиләштерә һ.б. дигәндә, гомумән тел берәмлекләренең, шул исәптән сүзнең, тик торган вакыттагы мәгънәсеннән бигрәк, эш башкаргандагы хасиятен истә тотабыз. Шулай итеп, сүзнең лексик мәгънәсе дигәндә, аның чынбарлыкта булган предметлар, предметы күзалланмый торган төшенчәләр һәм сөйләм кысасында, грамматик чолганышта башка сүзләр белән булган мөнәсәбәтенә бәйле рәвештә, физик образ буларак исемләнә алуына игътибар ителә. Махсус хезмәтләрдә, тел берәмлекләрен тел һәм сөйләм дип аерып карарга мөмкин булу мәсьәләсе, ХIХ гасыр ахырында Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучыларның берсе булган Бодуэн де Куртенэ (1845-1929) хезмәтләре белән, аның 1870 елда басылган мәкаләсендә фонема - аваз - хәреф функцияләрен аерымлап караудан башлана дип белдерелә. Фонеманың функциясе дигәндә, аның җанлы сөйләмдә морфемалар составында төрлечә "альтернацияләнеп" кулланыла алуы күздә тотыла. Галимнең эшчәнлеген академик В.В. Виноградов: "Для Бодуэна де Куртенэ сущность языка заключалась в речевой деятельности, в речевом функционировании", - дип ассызыклый [Виноградов, 1978, б. 110 - 119]. Бу юнәлештәге эшчәнлек К. Насыйри хезмәтләрендә дә чагылыш таба дип әйтергә мөмкин. Галимнең "Әнмүзәҗ" дәреслегендә, татар теле әйтелешендәге ун сузык авазның язылышта гарәп теленең өч галәмәте белән генә белдерелүе, укыганда исә әлиф, вау, йай графемаларының татар әйтелешенә ничек җайлашуы тәфсилләп аңлатыла. Тел күренеше булган авазларның аларның функцияләре чагылган язылышлары белән бер үк күренеш түгел дигән нәтиҗә көтелә [Насыйри, 1895, б. 3]. Тел берәмлекләрен тел һәм сөйләм күренеше дип дихотомияләп тикшерү эше Женева университеты профессоры Фердинанд де Соссюрның (1857 - 1913) "Курс общей лингвистики" (1916) хезмәтендә теория - принцип буларак күтәрелә. Тел һәм сөйләм дигән төшенчә-терминнар аерымлана, аларның мәгънәсе аңлатыла, үз чоры фәне үсеше яктылыгында ничек тикшерү мөмкинлеге билгеләнә [Соссюр, 1972, б. 46 - 53]. Тел һәм сөйләм мәсьәләсе турындагы бу фикер- гөман итүләр Женева, Казан, Мәскәү, Прага, Копенгаген, Амстердам, Америка һ.б. лингвистик мәктәп - үзәкләрдә төрле яклап тикшерелә, үстерелә. Тел берәмлегенең функциясе дигәндә, тел берәмлекләренең аерым бер типтагы сөйләмнең (функциональ стильнең) максатына яраша алу үзенчәлеге күздә тотыла. Сөйләмнең максаты дигәндә, - аның җанлы-әйтмә (диалогик) һәм язма-китаби (текст) типта була алуы. Бу типларның үзләренә йөкләнгән вазифалары аерым лана. Кешеләрнең көндәлек аралашуын барлыкка китерә торган җанлы сөйләмнән аермалы буларак, язма текстларда иҗтимагый тормышта бара торган күп төрле эшчәнлекнең яктыртылыга тиешлеге аңлашыла. Әлеге нигездә гомумхалык теле һәм язма әдәби тел дигән бүленеш - дифференциацияләнү яшәеш ала [Березин, Головин, 1979, с. 61 - 63]. Язма тел, иҗтимагый тормышта чагылыш таба торган төрле эшчәнлек алып бару өчен ярашуы нәтиҗәсендә, катлаулы, полифункциональ күренешкә әверелә. Аерым сөйләм типлары буларак бүленеп, функциональ стильләр дип терминлаштырыла. Әдәби телнең функциональ стильләре таләбенә туры килеп, сайланып алына, аларны формалаштыруга яраша һәм яшәтә торган тел берәмлекләре телнең структур-функциональ вариантлары буларак хәрәкәт итә. Төрле функция үти торган сөйләм тибы булгач, димәк, шул функцияне барлыкка китерә, яшәтә торган тел берәмлекләренең булуы һәм аларны тикшерергә кирәклек мәсьәләсе күтәрелә. Тел берәмлекләренең функциясен язма сөйләм - текст нигезендә өйрәнергә мөмкин булуы аңлашыла [Березин, Головин, 1979, с. 226 - 228]. Хәзерге гомуми тел гыйлемендә, барлык тел тамгаларының, шул исәптән сүзнең дә, мәгънәви-семиологик эчтәлеген аңларга тырышканда, тел һәм сөйләмнең үзара бәйләнеш-мөнәсәбәте дәрәҗәсендә билгеләнергә тиешлеге, фундаменталь әһәмияткә ия булган методологик нигез дип санала: "ХХ век выдвинул на первое место функционирование языковой структуры и ее внутреннюю организацию". Әмма болай итеп тикшерүнең бер генә телдә дә ныклы гамәлгә куелмавы, терминнарның да системалы рәвештә аерымланмавы искәртелә [Березин, Головин, 1979, с. 23 - 28, 128 - 129, 140 - 141, 240]. Лексик мәгъ нәне тикшерүчеләрнең дә әлеге методологик нигездә эш алып барулары күренә [Виноградов, 1953]. Лексиканы семиологик аспектта өйрәнүче А.А. Уфимцева болай дип белдерә: "...Тезис о неразрывном единстве лексического и грамматического в слове и в языке в целом стал в отечественной науке методологической посылкой, обусловленной самой природой слова, а именно: единством 2-х сторон слова значения и формой (находящихся в знаковом отношении друг к другу), выделемистью слова, его цельно оформленн остью, семантической и формальной (фонетической / морфологической) целостностью, идиоматичностью лексического значения" [Уфимцева, 1986, с. 10 - 11]. Аңлашылганча, сүздә лексик һәм грамматик берлекнең бербөтен өзлексезлеге, сүзнең мәгънә һәм форма берлеге буларак яши торган табигый халәтенә нигезләнә. Шуңа күрә лексик мәгънәне өйрәнүнең күп төрле ысуллары булуга карамастан, аны ике аспектта карау мәсьәләсе төп принцип итеп күрсәтелә: а) лексик мәгънәне аңлатуда сүзне (телне) нигез итеп алу, ә) лексик мәгънәне аңлатуда язма сөйләмне (текстны) үзәккә алу. Сүзгә (телгә) нигезләнеп тикшерү барганда, сүз-лексеманың сүзформа, сүзтезмәләре белән бергә, мәгънә эчтәлегенең төзелеше, аның лексик-семантик категорияләрендә чагылышы, сөйләм эчендә кулланылышка әзерләнү мәсьәләләре яктыр тыла. Текстка нигезләнеп тикшерелгәндә, лексик мәгънә сүзләрнең синтагматик бәйләнеше белән барлыкка китерелә торган җөмлә һәм җөмлә кисәкләрендәге, ягъни әсәр эчтәлегендәге сөйләм берәмлегенең мәгънәсен күзаллау юнәлешендә алып барыла [Уфимцева, 1986, б. 9 - 11]. Сәнгатьле сөйләм берәмлеге булган язма истәлекләрне тикшерү барышында, гадәти сөйләмә тел өчен дә мөһим булган бу факторга, авторның үзенчәлеген билгеләү максатыннан чыгып, аеруча әһәмият итәргә, анализның нигезе итеп карарга кирәк була. Шуңа күрә турыдан-т уры аерым истәлектә файдаланылган сүзләрне анализлауга күчүдән алда, хәзерге татар лексикасы тармагында бу юнәлештә нинди эшләр алып барылуына кыскача күзәтү сорала. "Татар лексикологиясе"ндә гомумиләштерелеп бирелә торган аерым нәзарият-теорияләр хәзерге татар филологиясендә, һәр хосусый теманы аерып алып тикшерү барышында, үз чоры фән үсеше дәрәҗәсенә күтәрелә, күпсанлы фактик материалны туплау һәм анализлауга нигезләнеп, гамәли-практик ягы киңәйтелә. Төрле пландагы лексикологик һәм лексикографик хезмәтләрдә, сүзләр хәзинәсен туплау юнәлеше дәвам иттерелә. Күп томлы аңлатмалы сүзлекләрнең нигезен хәзерге әдәби телнең гомум кулланылыштагы лексика һәм фразеологиясе тәшкил итә, сүзнең мәгънәсен яки төсмерен ачыклау өчен китерелгән мисаллар әдәби телнең төрле стильләрендә файдаланыла торган чыганаклардан алына, төрле типтагы сүзлекләргә мөрәҗәгать ителә [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1977, б. 8 - 11; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 2005, б. 3]. Бу юнәлештә татар лексикографларының, фәнни-теоретик һәм гамәлипрактиканы бергә бәйләп, уңышлы эш алып барулары күренә. Диалектологик сүзлекләрдә танылган галимнәр Л. Җәләй, Н.Б. Бор һанова, Л.Т. Мәхмүтованың укучылары Ф.Й. Йосыпов, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, З.Р. Садыйкова, Ф.С. Баязитова һ.б. тарафыннан татар халкының төрле төбәкләрендә яшәүче этнографик төркемнәренә хас җирле сөйләш үзенчәлекләрен чагылдырган лексик-семантик байлык туплана, лексика типлары аерымлана, диалекталь / региональ мәгънәләр һәм мәгънә төсмерләре аңлатыла, кулланылыш даирәсе күрсәтелә [Татар теленең зур диалектологик сүзлеге, 2009, б. 7]. Этимологик сүзлекләрдә сүзләрнең генетик килеп чыгышы, этимологиясе җентекләп күзаллана [Әхмәтьянов, 2015]. Татар телендә төзелә торган күп төрле башка сүзлекләрдә, сүзлек хәзинәсенең муллыгы чагылыш таба, алар һәр сүзлекнең максатына ярашлы ныклы системага салына һәм анализлана. Шуның белән бергә, ХХ гасыр ахыры - ХХI гасыр башы татар лексикологиясендә, иҗтимагый тормышның аерым тармакларына караган сүз хәзинәсен барлап, бу өлкәдә тикшерүнең үз системасын һәм анализлау ысулын билгеләгән эшчәнлек киң колач ала. Төп чыганак ягыннан караганда, бу төр хезмәтләр, диалекталь лексикага һәм әдәби телнең төрле стильләренә нигезләнүе ягыннан ике төргә бүленә. Диалектологлар тарафыннан лексик-семантик төркемнәрне өйрәнү, асылда, синхроник һәм диахроник аспектта башкарыла, яисә башка төрки һәм төрки булмаган телләр белән чагыштырылып анализлана [Хайрутдинова, 2000; Рамазанова, 2013, 2016; Баязитова, 1995, 2017 һ.б.]. Әдәби телне чыганак итеп алып өйрәнә торган тармакның сан ягыннан бермә-бер күбрәк булуы, кырыкка якын хезмәт язылуы мәгълүм. Тикшерү ысулының алдан билгеләнгән калыбы саклана: һәр аерым тармакка караган терминнар туплана, билгеле бер темага берләшә торган лексика - сүз байлыгы төрле типтагы сүзлекләрдә теркәлгән лексемалар белән чагыштырыла, аларның тюркологиядә һәм татар телендә өйрәнелү тарихы күзәтелә, тарихи-генетик һәм этимологик анализ ясала. Хәзерге татар теленең сүзлек хәзинәсе аерым тематик төркемнәр буларак тупланып бирелә торган бу байлыкны төрле юнәлештә файдалану мөмкинлеге күренә [Якупова, 1988, с. 98 - 109; Хәйретдинова, 2017, б. 167 - 180] һ.б. Әзер стандарт калыпны аерым авторлар, бик хаклы рәвештә, үзләренчә тулыландыра. Мәсәлән, Р. Сәфәров "Военная лексика татарского языка" монографиясендә, татар телендәге хәрби лексикага тарихи-генетик һәм этимологик анализ ясалу белән бергә, бу типтагы башка хезмәтләрдән аермалы буларак, әлеге тематик төркемгә берләшә торган сүзләрнең хәзерге татар телендә ничек итеп кулланылышы мәсьәләсе киң яктыртыла, хезмәтнең колачы киңәя, әһәмияте арта [Сафаров, 2015] һ.б. Язма истәлекләрдә сүз кулланылышын өйрәнү мәсьәләсе. Әлеге хезмәтләр белән бер үк вакытларда иске татар телендә язылган әсәрләрне өйрәнүчеләр, аерым автор тарафыннан языла торган истәлекнең фонетик, морфологик үзенчәлеге тикшерелү уңаенда, шул текстта кулланыла торган сүзләрне барлауга һәм анализлауга да игътибар итәләр. Күпчелек хезмәтләрдә, истәлекнең лексикасы, гомумтюркологик пландагы тикшеренүләрдә гамәлгә куелганча, телнең фонетика, морфология тармакларыннан соң өйрәнелә. Гомумтел байлыгын чикләре билгеләнгән конкрет тематик төркемнәргә бүлеп тикшерелә торган хезмәтләрдән аермалы буларак, истәлекләрнең фонетика, морфологиясен анализлаган кебек үк лексикасын өйрәнү дә, ныклы системага, махсус төзелгән планга нигезләнмичә, һәр авторның үзе теләгәнчә эш итүе күренә. Әлеге мәсьәләне гомумтөрки яссылыкта карау өчен, Г.Ф. Благованың "Бабур-наме: Язык, прагматика текста, стиль" хезмәтенә мөрәҗәгать итә алабыз. Бу истәлектә кулланыла торган сүзләр, "Лексический состав языка "Бабур-наме" и характер отбора лексики в авторском повествовании" дигән бүлектә ике бүлекчәгә бүлеп аңлатыла. "Выборка общетюркских и межтюркских основ в языке "Бабур-наме" дигән бүлекчәдә исем һәм фигыльгә караган нигез хәлендәге сүзләр туплана. "Отбор лексики в авторском повествовании" бүлекчәсендә, сугышка мөнәсәбәтле лексика, тексттагы гарәп-фарсы алынмалары, субстантив һәм атрибутив-адъектив функцияле синонимнар күзәтелә, антонимнар, урта стильне ныгыту максатыннан сүзләрне сайлау принцибы дигән мәсьәләләр анализлана [Благова, 1994, с. 198 - 248]. Язма текстта кулланылган сүзләрне сүз төркемнәре кысасында өйрәнү татар телчеләренең әлеге хезмәткә кадәр басылган монографияләрендә дә билгеле бер үзенчәлекләре белән гамәлгә куелганлыгы аңлашыла. Я.С. Әхмәтгалиева "Кисекбаш китабы"нда кулланыла торган сүзләрне сүз төркемнәре кысасында барлый. Исем сүз төркеменә караган сүзләр җансыз табигать, җанлы табигать, кешелек җәмгыяте кебек төркемнәргә аерымлана. Әлеге бүленешка караган күп кенә сүзләр абстракт мәгънәле булуга карамастан, абстракт (отвлеченные) һәм пространство белдерә торган лексика дип аерып күрсәтелә. Аннан соң сыйфат, фигыль сүз төркемнәренә берләшә торган сүзләр барлана. Төрки-татар сүзләре һәм гарәп-фарсы алынмалары, "Кисекбаш китабы"ның кулъязмаларындагы лексик вариантлылык мәсьәләсе хәзерге татар теленә мөнәсәбәттә аңлатыла [Ахметгалеева, 1979, с. 104 - 118]. З.А. Хисамиеваның "Язык дастанов Кадыр-Гали Бека" хезмәтендә, шулай ук исем сүз төркеменә караган сүзләр, ялгызлык исемнәр, терминнар, этнонимнар, админстратив бүленеш, топонимнар, җансыз табигать, җанлы табигать кебек төркемнәр үз эчләрендә берничә төргә бүлеп бирелә [Хисамиева, 1980, б. 62 - 69]. Ф.М. Хисамованың "ХVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре" хезмәтендә лексикага багышланган бүлекчә "Документларның функциональ стилистик үзенчәлеге" дигән темага берләштерелә. Һәр аерым документка караган язмада эш кәгазенә, бигрәк тә аның башламына хас булган трафарет терминология һәм штамп гыйбарәләрдә чагылыш таба торган төрки-татар сүзләре һәм гарәп-фарсы алынмалары, хәрби, сәүдә, иҗтимагый-сәяси, көнкүреш, акча санау, топонимнар, этикет, юридик атамалар һ.б. [Хисамова, 1981, с. 209 - 210, 221, 226, 269, 285] буенча бүленә. Ф.М. Хисамованың ХVI гасыр - ХIХ гасыр башы иске татар теленең дипломатия һәм рәсми эш кәгазьләре тикшерелеп язылган монографиясендә шул чорларда язылган ярлык, битег, башка документлар теле фонетика, морфология һәм лексика тармаклары буенча тикшерелә. Бу авторның хезмәтләрендә, сүз кулланылышы анализланганда, истәлекнең стиль үзенчәлегенә ныграк игътибар ителә, әлеге үзенчәлекләр лексика тармагында ачыграк чагыла. Рәсми эш кәгазьләрендә сүзләрнең, асылда, этикет термин, тезмә сүз, әлеге стиль өчен ныгыган штамплар буларак файдаланылуына, аларның Х - ХI гасырдан борынгы уйгур язма теленнән үк килүе мисаллар белән аңлатыла. Әлеге традиция дәвам ителгән хәлдә, рәсми эш кәгазьләрендә кулланыла торган иҗтимагый- сәяси, көндәлек тормышка бәйле хосусый терминнарның һәр чорда, билгеле бер үзгәрешләр кичереп, төрлечә үсеш-үзгәрештә баетыла баруы күзәтелә. Сүз, сүзформа, сүзтезмәләрнең функциональстилистик үзенчәлеге, ягъни адресатка багышланган этикет эндәшләр, рәсми-эш кәгазьләрендә файдаланыла торган иҗтимагый-сәяси, хәрби, территориаль бүленешкә, аерым төбәккә хас булган һәм табигать күренешләренә караган лексика дип төркемләп анализлана, сүз төркемнәренә бәйләнеш күзәтелми. Шулай итеп, күп төрле эш кәгазьләрендә кулланыла торган сүзләр, истәлекнең эчтәлегенә бәйле рәвештә, асылда, термин буларак, җентекләп өйрәнелә һәм бу өлкәдәге традициянең гасырдан- гасырга дәвам ителеше күзәтелә [Хисамова, 1999, б. 54 - 56, 58 - 59, 70 - 74, 87 - 90, 101 - 106, 115 - 117, 125 - 130, 138 - 140, 145 - 148]. Ә.Х. Маннапованың "Язык татарской деловой письменности ХVII века (истоки и традиции)" хезмәтендә дә лексиканы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади төрләргә бүлеп карарга мөмкин булуы, гомумтөркигә караган татар сүзләренең күпчелегенең хәзерге татар теле өчен архаик булуы, шуның өчен сүзлекләрдә теркәлмәве, әмма хәзерге тел өчен актуаль булганнарының да кулланылуы, гарәп-фарсы алынмаларыннан башка тагын рус теле алынмаларының файдаланылуы искәртелә. ХVII гасырда язылган эш кәгазьләрендә чагылыш тапкан лексика, ялгызлык исемнәр, кардәшлек терминнары, югары властька һәм халыкара аралашуга караган терминнар, географик атамалар, суд, сугыш даирәсендә кулланыла торган сүзләр кебек төркемнәргә бүленә [Маннапова, 1982, с. 19]. М.И. Әхмәтҗановның "О лексике татарских эпитафий ХVII - ХVIII вв." мәкаләсендә күрсәтелгән чорда язылган кабер ташларында кулланыла торган сүзләр түбәндәге төркемнәргә бүленә: мөселман календарь системасына караган терминнар, саннар, гидронимнар, топонимнар, админстратив-төбәк бүленешенә караган терминнар, социаль һәм туганлык атамалары, антропонимнар. Соңгыларында күпчелекне төрки-татар исемнәре тәшкил итә, гарәп-фарсы алынмалары татар теле әйтелешенә буйсындырылып языла [Ахметзянов, 1983, с. 75 - 83]. Р.З. Мөхәммәтрәхимова үзенең "Язык поэтических произведений Г. Утыз-Имяни (к истории татарского литературного языка конца ХVIII - начала ХIХ в.)" хезмәтендә шагыйрьнең әсәрләрендә кулланыла торган сүзләр, лексик-семантик һәм стилистик яктан анализлана, сүзлек составы, тематик төркемнәргә бүленеп бирелә дип белдерә. Тере булмаган табигать, тере табигать, кешелек җәмгыяте (ялгызлык исемнәр, кухня, корал, кием, бизәнү, кардәшлек, кеше төркемчәләре һәм алар нигезендә берләшә торган синоним сүзләр, абстракт төшенчәләрне белдерә торган гарәп-фарсы алынмалары) аерымлап классификацияләнә. Предмет, күренешләрнең билгесен, күләмен, дәрәҗәләренең сан, сыйфат, үзенчәлеген белдерүче сүзләр барлана. Төрки-татар һәм гарәп-фарсы алынмалары хәзерге татар теленә мөнәсәбәтле рәвештә характерлана. Алга таба Г. Утыз Имәнинең сәнгатьле сөйләменә хас булган поэтик сүзтезмәләр, халык телендәге фразеологизмнарның үзгәртелеп кулланылышы, синонимнарның муллыгы, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең, чагыштыру, эпитет һәм метафораларның файдаланылуы, җансыз предметларны җанлы итеп тасвирлый белүе һ.б. ачыклана Лексик-семантик дигәндә, сүзләрнең, әсәр эчтәлегенә бәйле рәвештә, тематик төркемнәргә бүленеше истә тотыла дип аңлашыла [Мухаметрахимова, 1990, с. 14 - 20]. Ә.Х. Алеева "Путешествие Исмагил ага в Индию (Исследование языка татарских путевых записок ХVIII в.)" хезмәтендә, кулланыла торган сүзләрне төркемләгәндә, алдагы авторларда күренгән алымнарны киңәйтебрәк бирә. Төрки-татар сүзләре хәзерге татар телендә ничек (мәгънәләрен үзгәртеп, яки үзгәртмичә, угыз-кыпчак нигезендәге лексик параллельләр, яисә халыкчан фразеологизмнар буларак һ.б.) файдаланылулары ягыннан анализлана. Гарәп-фарсы алынмалары да, хәзерге татар телендә кулланылу / кулланылмау, яисә мәгънәләрен үзгәртүчеләр дип, хәзерге телгә мөнәсәбәтле рәвештә тикшерелә. Алга таба "Классификация лексики по содержанию и по сферам употребления" дигән юнәлештә, сүзләр эчтәлеге һәм кулланылу сфералары ягыннан бүленеп аңлатыла. Автор бу уңайдан, хаклы рәвештә, язма текстта файдаланыла торган лексиканы, китаби, гомумкулланылыштагы, яисә дини дип формаль рәвештә генә бүлеп чыгарга ярамаганлыгын искәртә. Өйрәнелә торган истәлектә ничек кулланылган булса, шул тәртипне саклап анализларга кирәк, дип белдерә. "Обозначение общих категорий восприятия окружающего мира" дигән исем астында бирелеп, обозначение пространства (географик терминнар, юлның озынлыгын һәм аны үткән вакытны белдерә торган үлчәү берәмлекләре); обозначение количества (берлек һәм күплек төшенчәсенең белдерелүе, вакыт һәм ара үлчәме, акча һәм предметларның саны); обозначение качества (билгенең төшенчәгә, предметка, аерым илгә, ясалу материалына, зурлыгына, гомуми күренешенә, тәртибенә, хәрәкәтенә һ.б. мөнәсәбәте) дип аерып тикшерелә. Бу мисаллар җөмлә эчендә аңлатыла, авторның үзенчәлеге күзаллана. Аннан соң "Обозначение предметов, понятий и явлений. Здесь можно установить следующие семантические группы слов" дип, түбәндәгеләр аерып чыгарыла: 1) антропонимнар, 2) иҗтимагый-сәяси, хәрби, дини, кардәшлек терминнары, 3) этнонимнар, 4) топонимнар (ил, шәһәр, тау атамалары), 5) тере булмаган табигать (ландшафт, металл, кыйммәтле таш, астрономик атамалар), 6) тере табигать (үсемлек, хайван, кеше анатомиясенә караган атамалар); 7) абстракт төшенчәләрне белдерә торган сүзләр (өмид, нийәт, ғазаб, күңел һ.б.); 8) хәл һәм хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр [Алеева, 1993, с. 79 - 102]. Аңлашылганча, сәяхәтнамәдәге сүз кулланылышы, сүз төркемнәре кысасында, әсәрне язучы авторның карашы буларак чагылдырыла, әмма лексика даирәсендә морфологик категорияләр дә урын ала, төрле баш астында бер үк мисаллар кабатлана. Ф.Ф. Гыйлемшинның "Татарский перевод "Тысяча и одной ночи (языковые и стилистические особенности)" диссертациясендә, "...лексико- семантические разряды рассмотрены в плане "Человеческое общество", "Природа", "Слова, обозначающие абстрактные понятия", "Слова, обозначающие движение лиц и предметов" и "Слова, обозначающие качества предмета"", дип белдерелә, ягъни билгеле бер дәрәҗәдә, сүз төркемнәренә бүленеш күзәтелә. Әлеге бүленеш тикшерелә торган чыганакның теле-стиленә бәйле рәвештә кулланыла торган сүз, сүзформалар белән киңәйтелә, әмма системаларның чиге төгәл билгеләнә дип әйтеп булмавы күренә. Төркитатар һәм гарәп-фарсы алынмалары, хәзерге телгә мөнәсәбәтле рәвештә бәяләнгәч, аларның төрле лексик-семантик группаларга бүленә алулары күрсәтелә [Гилемшин, 1998, с. 10 - 13]. Хезмәт монография булып басылганда, әлеге лексик-семантик группалар дигән бүленешнең тематик төркемнәр дип алыштырылуы күренә, аерым сүзләрнең стилистик кулланылышына да игътибар ителә [Гилемшин, 2001, с. 42 - 87]. Шул ук "термины родства" дип башланган тематик төркемнәр А.И. Исламованың "Исследование языка тюрко-татарского памятника ХIV века "Дастан-и Джумджума Султан "Хисама Кятиба" хезмәтендә семантик төркемнәр дип бирелә. Төрки-татар һәм гарәп-фарсы алынмалары хәзерге татар теленә мөнәсәбәтле рәвештә характерлана, метафора, метонимия, чагыштырулар анализлана [Исламова, 1998, с. 14 - 16]. Әлеге хезмәтләрдән аңлашылганча, семантик, лексик-семантик, тематик дигән төшенчәләрнең, бер үк күренешләрне атау өчен, бер үк мәгънәдә файдаланулары күренә. Ф.Ш. Нуриева ""Нахдж ал-фарадис" Махмуда ал-Булгари" хезмәтендә әсәрнең лексикасын тикшерү өчен: "...мы за основу взяли схему А.Г. Шайхуллова [Шайхуллов, 1988, с. 112 - 121], где он делит словарный состав языка на четыре группы - природа, человек, общество, познание, которые также делятся на более мелкие подгруппы. При делении лексического состава произведения на тематические группы и при дальнейшем семантическом анализе лексем уделяется внимание стилистическим особенностям слов", - дип белдерә. Димәк, башта тематик төркемнәр туплана, аннан соң алар семантик яктан анализлана була. Әмма әсәрдә кулланыла торган сүзләрнең "Җәмгыять" һәм "Табигать" төркемнәренә генә бүленеп бирелүе күренә. "Җәмгыять" тематик төркеме, алдагы авторлар белдергәнчә, термины родства дип башлана, һәр төшенчә җентекләп аңлатыла, аннан соң ялгызлык атамалары, кешеләрнең иҗтимагый тормышта тоткан урыннары, нинди эш башкарулары ягыннан профессия терминнары, дини-рухани сферага, көндәлек тормышка, кием-салымга караган лексика барлана. Җанлы табигать дигәндә, йорт һәм кыргый хайваннарның, кошларның, кеше анатомиясенә, үсемлек дөньясына караган сүзләр истә тотыла. Тере булмаган табигать дигәндә, күк җисемнәре һәм җир өсте атамалары, вакыт, үлчәм, пространство-ара белдерә торган сүзләр туплана. Хәл һәм хәрәкәт мәгънәсен белдерүче сүзләр аерым аңлатыла. Аннан соң, өйрәнелә торган истәлектәге сүзләрнең синонимик, антонимик рәтләре, чагыштыру вазифасын үтәүләре күзаллана; әсәрдә кулланыла торган мәкаль, фразеологизм, афоризмнарның сурәтләү чарасы буларак файдаланылуы тикшерелә [Нуриева, 1999, с. 106 - 143]. Ф.Ш. Нуриева Алтын Урда дәүләтендә иҗат ителгән дини һәм дөньяви эчтәлекле әсәрләрнең телен өйрәнеп язган монографиясендә дә, фонетика, морфология һәм лексика тармаклары буенча тикшерү алып бара. Һәр әсәрдәге сүз кулланылышы, истәлек эчтәлегендәге лексик-семантик үзенчәлекләр һәм сәнгати-сурәтләү чаралары, ике тармакка бүлеп анализлана. Лексик-семантик үзенчәлекләр дигәндә, кеше системасына мөнәсәбәтле кан-кардәшлеккә, эшчәнлеккә, дини сферага караган терминология, көндәлек көнкүрештә файдаланыла торган савыт-саба, кием-салым атамалары барлана. Бу юнәлештә җанлы табигать (йорт хайваннары, кыргый хайваннар, кошлар, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясенә бәйле сүзләр, үсемлек дөньясына караган атамалар) һәм җансыз табигать (күк җисемнәре, җир, җир өсте белән бәйле лексика) дигән тармакларга караган сүзләр туплана һәм анализлана [Нуриева, 2004, 133 - 147]. Сәнгати-сурәтләү чаралары дигән бүлекчәдә синоним, антоним, чагыштырулар, мәкаль, афоризм, фразеологик бөтеннәрнең кулланылышы тикшерелә. Аңлашылганча, беренче тармакта, асылда, кеше һәм табигать системаларына караган тематик төркемнәр барлана (кеше анатомиясенә караган сүзләрне кеше системасына күчерергә кирәклек күренә), икенче тармакта, аерым лексик-семантик категорияләрнең әсәр эчтәлегендә ничек итеп файдаланылуы өйрәнелә [Нуриева, 2004, с. 148 - 153]. Шулай итеп, Алтын Урдада иҗат ителгән әсәрләрнең - Рабгузиның "Кыйссаселәнбия", "Кисекбаш китабы", Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Харәзминең "Мәхәббәтнамә", Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки" [Нуриева, 2004, с. 82 - 86, 190 - 193, 227 - 228, 254 - 257, 281 - 283] һ.б.ның лексикасы тикшерелә. Язма әдәбият телен бу юнәлештә өйрәнү Ә. Хәлиуллина-Исхакова (2002), Г. Закирова (2007), М. Губаеваның (2017) Ф.Ш. Нуриева җитәкчелегендә язылган кандидатлык диссертацияләрендә дәвам иттерелә. Бу юнәлештә тулаем бер фәнни мәктәп формалаша. Шуның белән бергә, аерым авторларның хезмәтләрендә язма истәлекнең фәкать лексикасын анализлау күздә тотыла. Бу очракта тикшерү эшенең ысулы үзгәртелү күзгә ташлана. Э.Х. Кадированың монографиясе Мөхәммәдьяр поэмаларының лексикасын тикшерүгә багышлана. Автор төп игътибарын төрки-татар сүзләренең кулланылышын өйрәнүгә юнәлтә. Ул аларны ике төргә аера: 1. а) хәзерге татар әдәби телендә үзгәрешсез кулланыла торган (хайван, кош, балык һәм бөҗәк атамалары, кеше һәм хайваннар анатомиясе белән бәйле лексика; ә) фонетик-морфологик планда һәм б) семантик яктан үзгәреш кичергән сүзләр; в) татар диалектларында сакланган сүзләр. 2. Хәзерге татар телендә кулланылмый торган сүзләр [Кадирова, 2001, б. 30 - 119]. Алынма сүзләр тематик төркемнәргә бүлеп аңлатыла, хәзерге әдәби телдә кулланылуы-кулланылмавы ягыннан да каралып, икегә бүленә [Кадирова, 2001, б. 120 - 125]. Поэмаларда кулланылган сүзләрнең, файдалану ешлыгы, мәгънәсе, грамматик формалары һәм вариантлары бирелгән. Хезмәтнең ахырында сүзлек урын алган [Кадирова, 2001, б. 131 - 208]. Шул ук автор ХVII гасыр шагыйре М. Колый "Хикмәтләр"енең аерым бер кульязмасы буенча аның да сүзлеген төзи. Анда сүзләрнең тексттагы мәгънәсе, грамматик формалары һәм вариантлары күрсәтелә, кушма фигыль һәм фразеологик бөтеннәр бирелә (2003). Шулай итеп, Мөхәммәдьяр поэмаларында һәм М. Колый хикмәтләрендә кулланыла торган сүзләр: а) хәзерге татар теленә мөнәсәбәттә; ә) әсәр текстында ничек кулланылышы ягыннан анализлана, ягъни аерым әсәрләргә нигезләнеп, ХVI һәм ХVII гасырлар иске татар телендә файдаланыла торган лексика-сүз байлыгы төрле яклап күзаллана. Х.Х. Кузьмина монографиясендә Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы лексикасы өйрәнелә. Күләме ягыннан зур булмаган хезмәттә автор тарафыннан "IХ - ХIII гасырларда Идел буе Болгар дәүләтендәге тел ситуациясе һәм Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы", "Кол Гали поэмасының исем сүз төркеменә караган лексик составына лексик-семантик характеристика" кебек катлаулы мәсьәләләр күтәрелә, тикшерүнең аерым сүз төркеме кысасында баруы ассызыклана. Бу юнәлештә төрки телләрдә лексиканы өйрәнү принципларына мөнәсәбәт белдерелә, Кол Гали поэмасында төрки- татар лексикасының тематик группаларга бүленеше һәм аерым лексик- семантик категорияләрнең стилистик функцияләре аерып алып тикшерелә, ягъни алдагы авторлар тарафыннан әйтелә башлаган фикерләр тәгаенләнепбүленеп бирелә. Лексиканы анализлаганда, лексик- тематик һәм лексик- семантик группаларның бер үк күренеш була алмавына, сүзләрнең мәгънә эчтәлеге нинди булуга карап, санаулы сүзләрне берләштерә торган семантик (төшенчәле, сигнификатив) төркемнәргә караганда, предметларның атау вазифасына һәм аларның үзара мөнәсәбәтенә нигезләнгән тематик төркемнәрнең киңрәк булуына игътибар ителә. Әлеге мәсьәләнең ничек итеп тикшерелүе, лексиканың IХ - ХII гасырларда ук тематик төркемнәргә бүленгәнлеге ассызыклана. А.Е. Бертельс хезмәтенә нигезләнеп (1982): "...выдающийся восточный филолог аз-Замахшари в арабо-персидском тематическом словаре "Мукадиммат ал-адаб" (составлен до 1143 г. н.э.), представил словарный материал, распределенный по тематическим группам", - дип белдерелә. Семантик төркемнәр дип тикшерүнең русистикада ХХ гасыр башларында гына гамәлгә куелуы искәртелә. Бу юнәлештә, һәр аерым язма истәлекнең лексикасы тикшерелгәндә, әлеге үзенчәлекне аңлы рәвештә истә тотаргау, ягъни анализны тематик төркемне барлау белән тәмамламыйча, шул төркемдәге сүзләрдә сүз һәм мәгънә мөнәсәбәтен җентекләп тикшерү зарурлыгына басым ясала. Шулай булуга карамастан, ул тематик төркемнәргә бүленешне лексик-грамматик нигездә анализлаганда, аерым авторларның лексиконның тулаем системасын күзалларга мөмкин булу турындагы фикеренә кушылуын белдерә һәм һәрберсе аерым кырларга бүленә торган җанлы табигать һәм җансыз табигать тематик төркемнәренә бүлеп карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килә [Кузьмина, 2001, c. 26 - 64]. Чыннан да, ХIII - ХIV гасырларда иҗат ителгән әсәрдә кулланылган гарәп- фарсы алынмалары гына түгел, күпчелек төрки-татар сүзләренең дә хәзерге укучыга авыр аңлашылуын истә тотып, аларны аерым тематик төркемнәргә бүлеп тәфсилләү кирәклеге аңлашыла. Поэмада кулланылган төрки-татар сүзләре башта "Тере табигать (категория анимативности)" дигән баш астында берләштерелеп, ике нигездә карала. 1. Антропологик кыр: кардәшлек һәм милләт атамалары, ялгызлык (агентив) һәм профессия исемнәре. 2. Флора һәм фауна: үсемлек, йорт хайваннары, кыргый хайван һәм кош атамалары. "Тере булмаган табигать (категория инанимативности") бүлеге поле-кыр төшенчәсе белән тәгаенләнми, җир һәм космос дип саналып китә: урын, ландшафт атамалары, метериологик терминнар, вакыт төшенчәләре. Кеше төшенчәсе аерым торак атамалары анализланганда искә алына. Җәмгыять төшенчәсенә игътибар юнәлтелми, тематик төркемнәрнең барысы да табигать системасына берләштерелә [Кузьмина, 2001, с. 26 - 64]. Алга таба, әлеге тематик төркемнәргә хас лексик категорияләр һәм аларның стилистик функциясе тикшерелә. Бу очракта поэмадагы сүзләрнең полисемантик, синонимик, антонимик һәм парлы сүз булып файдаланулары җентекләп анализлана. Лексик категория дигәндә, асылда, сүзләрнең микросистемалар буларак файдаланылуы истә тотыла [Кузьмина, 2001, с. 64 - 83]. Күләм ягыннан караганда, синонимнарның колачлы булуы, вариантларының төрки-татар, төрки-татар һәм алынмалар, гарәп-фарсы алынмаларының синонимлыгы булуга карап анализлануы күренә; антонимнар лексик антоним, антитезага нигезләнгән фразеологик әйләнмәләр, парлы сүзләрнең антонимлыгы дип бүленеп тикшерелә [Кузьмина, 2001, c. 64 - 81]. Күренгәнчә, аерым әсәрдә кулланылган сүзләрне тулаем табигать системасына берләштереп карарга, язма истәлекне тикшерү өчен ныклы нигез дип санарга; лексик-грамматик бәйләнешләренә игътибар итеп, аерым лексик-семантик категорияләрнең функциональ колачын ачып бирергә мөмкин икәнлеге күрсәтелә. Нәтиҗәдә, аерым авторның әсәрендә файдаланылган сүз байлыгын тикшерүнең өйрәнүче объектив-дөрес дип санаган тагын бер системасы барлыкка китерелә. Ф. Мөхәммәтшин "Лексико-грамматические особенности газеты "Нур" дигән кандидатлык дисертациясендә әлеге газета битләрендә урын алган мәкаләләрдә файдаланылган лексик берәмлекләрне башта, кабул ителгән табигать, җәмгыять группаларына нигезләнмичә генә, 7 тематик төркемгә бүлеп туплый, аннан соң күпмәгънәле сүзләр, синоним, антоним һәм парлы сүзләр дип бүлеп, лексик-семантик анализ ясый [Мухаметшин, 2007, с. 9 - 11]. Хезмәтнең исемен лексик һәм грамматик үзенчәлекләр дип үзгәртү сорала, лексик-грамматик термины морфология тармагына карый. Б.К. Миңнуллинның "Татарская газета "Борхане таракки". Лингвистические исследования" хезмәтендә, чыганакның лексик үзенчәлеге аның графо-фонетик һәм морфологик үзенчәлекләре бергә тикшерелә. Газетада урын алган мәкаләләрдә кулланыла торган сүзләр, тематик төркемнәргә бүленә, алдагы авторлардан аермалы буларак, бу очракта: "...выделение этих групп основано на внеязыковых критериях, поэтому как правило, у членов рассматриваемых рядов нет общих семантическских признаков", - дип белдерелә, ягъни җәмгыять, табигать кебек төшенчә-атамаларның, алар янына туплана торган төркемчәләрнең мәгънәләренә бернинди дә мөнәсәбәте юк булып чыга. Һәр тематик төркем үзбаш буларак санала. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр, алынма лексика дигән төркемнәр аерымлана, мисалларны арттырырга мөмкин булуы күренә [Миннуллин, 2012, с. 235 - 272]. Шулай итеп, аерым истәлекләрдә сүзләрнең кулланылышы тикшерелгән хезмәтләрдән аңлашылганча, югарыда искә алынган авторларның барысы да диярлек үзләре өйрәнә торган әсәрдә файдаланыла торган лексиканы, "Җәмгыять" һәм "Табигать" тематик төркемнәренә нигезләп яисә нигезләмичә генә, тематик төркемнәргә бүлеп барлый, сүз хәзинәсенең лексик-семантик яктан анализланырга тиешлегенә игътибар итә, асылда, күпмәгънәлелек, синоним, антоним кебек микросистемалар аерым мисаллар белән аңлатыла. Бу юнәлештәге анализ барышында, теге яки бу сүзнең хәзерге татар әдәби теле һәм аның диалект-сөйләшләре белән нинди бәйләнештә булуы да яктыртыла бара. Лексика дип бирелгән бүлектә лексик-семантик категорияләрне тикшерүгә, ягъни а) һәр аерым сүзнең индивидуаль лексик мәгънәсе, әлеге мәгънәне, ничек итеп кулланылуына карап, мөстәкыйль һәм ярдәмче-бәйле дип бүлеп карарга мөмкин булу, ә) мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең, зат / предметларны атау үзенчәлеге нигезендә ялгызлык һәм уртаклык исемнәр дигән семиологик класслары булу, б) уртаклык сүзләр белдерә торган мәгънәнең информацион нигезе чынбарлыктагы предметларга бәйле булса, аларның объектив-конкрет мәгънәле; уртаклык сүзләр белдерә торган мәгънә аң-фикерләү (төшенчәләү) нигезендә барлыкка килгән очракта, аларның субъективабстракт мәгънәле дип бүленүче ике типтагы семантик төрләре булуга игътибар ителми, нәтиҗәдә, сүзне файдаланганда, сүз һәм аның мәгънәсе, ягъни тел системасында атау функциясен башкара торган төп берәмлекнең эчтәлек һәм форма мөнәсәбәте, тулаем ачылмыйча кала. Лексик-семантик дигән төшенчәнең эзлекле кулланыла алмавы, аның әле лексик, әле семантик дип бүленеп, яисә тематик төркем мәгъ нәсендә файдаланылуы, ягъни лексик-семантик категория дигән төшенчәнең хосусый мәгънәсен аңлап бетермәү күзәтелә. Хәлбуки, сүзләрнең кулланылышын өйрәнүче кешедән, төшенчә, сүз һәм аның мәгънәсе мөнәсәбәтен нәзарият-теория ягыннан нигезләү һәм практик яктан мисаллар белән аңлата белү сорала. Үзеннән-үзе аңлашылганча, һәр аерым истәлектә кулланылган лексиканы тикшерү, әдәби тел тарихы яктылыгына куелмаган очракта да, лексик- семантик категорияләргә нигезләнеп алып барылырга тиеш. Язма традицияне билгеләү, ягъни аерым истәлекне әдәби тел тарихының бер буыны итеп өйрәнү күз уңында тотылган очракта, анализны әлеге лексик-семантик категорияләрне өйрәнүнең эзлеклелеген саклау юнәлешендә алып барырга кирәк булачак. Әдәби тел тарихын күзаллау максатында, "Татар әдәби теле тарихы (ХIII гасыр - ХХ гасыр башы) Лексика. Лексик-семантик категорияләрнең..." дип исемләнгән бу хезмәтне язганда, гомумтелдәге һәм язма истәлекләрдә кулланыла торган сүз хәзинәсе өйрәнелеп барлыкка килгән тәҗрибәне дә күз уңында тотарга, шул ук вакытта лексик байлыкны анализлауны, әдәби тел тарихын күзаллап тикшерү системасына, әлеге системаның: а) тел күренеше һәм ә) сөйләм күренеше буларак өйрәнелә торган ике элементтан торганлыгын күз уңында тоткан ысулга нигезләнергә кирәклекне ассызыкларга тиеш булабыз. Билгеле булганча, гомумтелдәге сүзлек хәзинәсен барлау дигәндә, лексик байлыкны, "Табигать" һәм "Җәмгыять" тематик төркемнәре белән бергә, тагын "Кеше һәм "Танып белү" дигән төркемнәргә дә бүлеп туплау һәм анализлау күздә тотыла [Шайхуллов, 1988, с. 49-74]. Татар академик лексикологиясен төзү өчен тәкъдим ителгән план-проспектта да әлеге төркемнәр нигез итеп алына, татар лексикасын "Табигать", "Кеше", "Җәмгыять", "Кеше һәм Галәм" тематик группаларына бүлеп карарга мөмкин булуы күрсәтелә. "Кеше" тематик төркемнәренә ике төркем берләшә: 1) кешенең тере зат буларак, җенесе, тән, әгъза, авыруы, ризык, кием-салым, торак, хәрәкәт атамалары һ.б.; 2) кешенең акыллы зат буларак, аң-акыл, сәләт, күзаллау, хәтер, хис-кичерешләре, ихтыяр, әдәп-әхлак төшенчәсе белдерелә торган сүзләр һ.б. "Җәмгыять" тематик төркеменә дә ике төркем берләшә: 1) җәмгыятьнең үзенә караган: җәмәгать (община), дәүләт (государство), хокук (право), сәясәт (внешняя политика), милли-эчке сәясәт (национальная оборона), сугыш (война), әдәбият, мәдәният, сәнгать, дин (вероисповедание) кебек төшенчәләрне белдерә торган лексика һ.б.; 2) кешенең иҗтимагый-социаль зат булуын (человек как общественное существо), тормыш-көнкүрештәге бәйләнешләрен белдерә торган иҗтимагый тормыш, җәмгыять төзелеше, тел, иҗтимагый мөнәсәбәтләр, кеше хезмәттә, гомуми төшенчәләр, авыл хуҗалыгы, һөнәр һәм профессияләр, сәнәгать, сәүдә һәм финанслар, милек, бүлмәләр, йорт, транспорт, почта, телеграф, телефон һ.б. төшенчәләрнең атамалары. "Кеше" һәм "Галәм" тематик төркемендә түбәндәгеләр аерып бирелә: яшәеш, билге, хәл, хәрәкәт, мөнәсәбәт, сан, ара (пространство), вакыт, сәбәп мөнәсәбәтләре, фәннең төрле системаларына караган һ.б. төшенчәләрнең атамалары. Бу алдагы хезмәтләрдәге "Танып белү" дип каралган тематик төркемгә туры килә [Актуальные вопросы..., 2002, с. 11 - 12]. Димәк, гомумтел сүзлек хәзинәсе, кеше төшенчәсенә берләштерелеп тупланганда, аның үзенә караган төркемдә генә түгел, ә башка төркемнәрдә дә урын ала икән. Язма истәлекләрдә кулланылган сүзләрне, лексикологик / семасиологик планда анализлау барышында, әлеге мәгълүматны белеп, әмма теманың табигатенә яраштырып файдалана белүне күз уңында тотарга кирәк була. Аерым тематик төркемчәләрне берләштергән төркемегә атама булган төшенчәне белдерүче сүзнең мәгънәсе аңлатыла торган сүзлекләрдә, әлеге мәсьәлә (кеше төшенчәсенә бәйле сүзләрнең башка төркемнәр белән мөнәсәбәте) тагын да ачыграк күренә. Килеп чыгышы белән гарәп телендәге җәмгъ ʻҗыю, туплау, кушу, күплек, барысы, бөтенесеʼ һәм җәмиғ ʻбөтен, барлык, һәммәʼ сүзләренә [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 774 - 775] барып тоташа торган җәмгъ тамырына -ийәт күрсәткече кушылып ясалган абстракт мәгънәле җәмгыять сүзе [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 816 - 817], "Гарәпчә-татарча-русча алынмалар" сүзлегеннән күренгәнчә, түбәндәге мәгънәләрне белдерә: 1) җәмгыять - общество, 2) җыен, күп халык - собрание, толпа; 3) җәмгыять, берләшмә, оешма, билгеле бер максат белән берләшкән халык төркеме-союз, ассоциация. Бу сүз җәмгыяте бәшәрия (человеческое общество) һәм җәмгыяте хәйрия (благоворительное общество) кебек сүз тезмәләрне хасил итеп тә файдаланыла [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 774]. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә җәмгыять сүзенең 5 мәгънәсе теркәлгән: 1. Материаль тормышның уртак конкрет тарихи шартларында берләшкән кешеләр җыелмасы // Кешелек җәмгыяте үсешендә билгеле бер экономик-политик строй. 2. Чыгышы, җәмгыятьтә тоткан урыны, интереслары һ.б. уртак булган кешеләр төркеме - җәмгыятьнең билгеле бер катлавы: буржуа җәмгыяте. 3. Нинди дә булса бер максат белән берләшкән оешма: язучылар җәмгыяте һ.б. 4. Җыен, митинг: рөхсәтсез җәмгыять һ.б. 5. сөйләмдә: җәмәғәт - халык, халык төркеме [Татар теленең аңлатмалы ..., 1981, б. 807]. Гарәп теле алынмасы булган табигать сүзенең "Гарәпчә-т атарчарусча алынмалар" сүзлегендә түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: 1) табигать; 2) кешенең, хайваннарның табигате, холкы, характеры; агач, таш, мәгъдән һәм башкаларның табигый үзлеге, сыйфаты [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 537]. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә табигать сүзенең түбәндәге мәгънәләре тәфсилләнә: 1. Кешене чолгап алган органик һәм органик булмаган табигый материаль дөнья, кеше эшчәнлегеннән тыш барлыкка килгән һәммә нәрсә... // Билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки һавасы- климаты... 2. Органик дөнья, тереклек закончалык лары // Кешенең кайбер хосусый сыйфатларын билгели торган физиологик-табигый факторлар: мәхәббәт- табигать бүләге... 3. күч. Кемнең дә булса тумыштан килә торган төп сыйфатлары, темперамент, табигый зирәклек һ.б. 4. җый. Нәрсәнең дә булса төп, асыл сыйфаты һ.б. Табигать сүзенең исем буларак билгеләнә торган мәгънәләре, аның сыйфат вазифасындагы (табигый) хәлендә дә саклануы һәм кулланылуы күренә [Татар теленең аңлатмалы..., 1981, б. 9]. Сүзлекләрдә бирелгән мәгълүматтан аңлашылганча, җәмгыять һәм табигать төшенчәләрен белдергән сүзләрнең мәгънәләренең һәрберсе диярлек кеше төшенчәсе белән бәйле хәлдә аңлатыла. Язма истәлекнең телен өйрәнүчеләрнең, гадәттә, "Кеше" тематик төркеменә карый торган төркемчәләрне дә "Җәмгыять" һәм "Табигать" тематик төркеме нә берләштереп барлый башлавы шуңа бәйле булса кирәк. Шулай булуга карамастан, әйтеп үтелгәнчә, гомумтелдәге сүзләрнең тематик төркемнәре барланганда, аларның "Җәмгыять", "Табигать" төркемнәре белән рәттән, "Кеше" тематик төркеменә берләшеп бирелергә тиешлеге истә тотыла. Әлеге системаларның үзара бәйләнешмөнәсәбәте шактый ныклы булса да, аларның һәрберсен хосусый үзбаш итеп карарга мөмкин. Язма истәлектә кулланылган сүзләрне, аерым тематик төркемнәргә бүлеп караганда, нәкъ менә кеше системасына игътибар итүнең аеру ча табигый һәм мөһим булуы аңлашыла. Мәгълүм булганча, теләсә кайсы чорда иҗат ителгән әдәби истәлекне барлыкка китерүче аерым кеше була, ул - аның авторы. Әдәби истәлек, сәнгать әсәре буларак, аерым шәхеснең иҗат җимеше булып тәкъдим ителә. Димәк, әсәрдә кулланыла торган сүзләрне тикшерүне, беренче чиратта, кеше төшенчәсенә бәйләп карый башлау мантыйкка туры килүә һәм, әлеге мәсьәләне тикшергәндә, шушы нигезне саклау зарурлыгы күренә. Аңлашылганча, аерым әсәрдә кулланылган сүзләрне, кабул ителгән тәртиптә тематик төркемнәргә бүлеп карарга теләгәндә, мантыйкый рәвештә, "Кеше"не алгы планга куярга, ягъни "Кеше" тематик төркеменә берләшкән сүзләрне барлаудан башларга кирәк. Шуның белән бергә, хәзерге филологиядә бу ысул (ягъни "Кеше" не алгы планга куеп тикшерү) лингвокультурология дигән катлаулы фән тармагының үсеш алуы нәтиҗәсендә еш кулланыла. Бу очракта ул антропоцентризм ысулы дип атала һәм тикшерү барышында, адәм баласының теле / сөйләмендә аның чынбарлыкны кабул итүенә, "дөнья картинасын" күзаллавының ни рәвешле чагылуына игътибар бирелә. Әлеге үзенчәлек философия, психология, әдәбият, мәдәният кебек фәннәргә нигезләнеп, концепт, лингво- когнитив һәм башка бик күп яңа терминнар белән аңлатыла [Сагдеева, 2017]. Тел өйрәнүдә антропокультурологик юнәлештә уңышлы эзләнүләр алып баручы Ф.К. Сәгъ диева үзенең берничә мәкаләсендә аерым авторларның әсәрләрендә, "Антропоцентричность концепта хезмәт" темасын тикшергәндә: "В татарской языковой картине мира труд осмыс ляется посредством обобщенного образа "человек". Части тела человека репрезентируют представления о целях, мере, видах трудовой деятельности, орудия труда и др.", - дип, хезмәт төшенчәсен концепт буларак формалаштыруда, эшчәнлек белән бәйле күзаллауларның, баш, бит, күз, күңел, бармак, кул, терсәк, арка, бил, аяк, тире кебек кеше әгъзалары ярдәмендә аталган сүз, тезмә сүз, фразеологик бөтен, сүз тезмәләр белән башкарылуы күзәтелә [Сагдеева, 2017, с. 108 - 110]. Концепт буларак тикшерү өчен алынган чыганакның нинди булуына карап, әлеге хезмәтләрне өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчедән, аерым бер сүзнең концепт буларак үсешен барлыкка китерә торган когнитив-семантик төзелешен аңлату мәсьәләсе, татар филологиясендә, "...коррелляция концепта с этимологией его наименования и мифологемами", - дип, гомумтел тел яссылыгында өйрәнелә башлый. Кайбер концептларның лексик-фразеологиядә [Сагдеева, 2004], мәкальләрдә ничек чагылыш табуы күзәтелә. Алга таба бу юнәлеш татар дөньясында милли-тел картинасы дип дәвам иттерелә [Замалетдинов, 2003] һ.б. Аңлашылганча, гомумтелгә караган материал төп чыганак итеп алына, бу очракта, Человек - Кеше, Труд - Хезмәт, Мир - Дөнья, Тоска - Сагыш, Судьба - Язмыш, Общество - Җәмгыять һ.б. теләсә кайсы халыкта концепт буларак кабул ителә торган төшенчәләрне, безнең галимнәр "национально-языковая картина татарского мира" дип, үзебезнең телгә, аң-фикерләүгә нигезләнеп яктырталар. Әлеге төшенчәләрне белдерә торган сүзләрнең концепт буларак үсеше, гомумхалык фикер эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, гомумтелдә ныгыган катлаулы мәгънә нигезендә анализлана. Бу хезмәтләрдә татар лингвокультурасының нигезе салына дип әйтергә мөмкин, рус-европа хезмәтләрен файдаланып, аның теоретик һәм гамәли аспектлары, хосусый терминнары билгеләнелә, төрки-татар лексикасында милли менталитетыбызның чагылышы гомумиләштерелә [Галиуллина, 2011]. Әмма бу юнәлештә, рус филологиясендәге кебек үк, аның үзенә генә хас булган терминнарының асыл табигате һәм аларны өйрәнүдәге метод, принципларның тәгаенләнеп җитмәгәнлеге кебек тәэсир кала. Икенчедән, лингвокультуралогия мәсьәләләре чагыштырматипологик характердагы хезмәтләрдә чагылыш таба, ягъни берничә телгә, асылда инглиз теленә, караган чыганакка нигезләнеп өйрәнелә. Бу очракта терминнар да шул телдәгечә кабатлана һ.б. Өченчедән, кайбер хезмәтләрдә билгеле бер төшенчәнең атамасы булган сүзнең концепт буларак үсешен барлыкка китерә торган когнитив-семантик төзелеше аерым автор иҗатына нигезләнеп тикшерелә, димәк, шул авторның әсәрләре чыганак итеп алына. Әлеге үзенчәлекне күзәтеп язылган хезмәтләрнең саны азрак булуы күзгә ташлана һ.б. Аерым авторларның мәкаләләрендә генә билгеле бер әдип әсәрендәге концептларга хас когнитив-семантик төзелешнең системасын күзалларга омтылыш ясала [Сагдеева, 2017] һ.б. Бу очракта инде когнитивконцепт мөнәсәбәтнең ничек гамәлгә ашырылуы, гомумтелдәге үзенчәлеге истә тотылган хәлдә, шул авторның индивидуаль осталыгы дип аңлатылырга тиеш була. Әлеге юнәлештә инде кешенең гомумтелдәге "гомуми" образын түгел, бәлки аерым автор тарафыннан тасвирлана торган "конкрет кеше"нең образын өйрәнергә кирәк була, теоретик аспект та билгеле бер дәрәҗәдә тәгаенләнүгә таба йөз тота. Шулай итеп, ХХ гасыр ахыры - ХХI гасыр башында башка телләрдәге кебек татар телендә дә, структур һәм функциональ лингвистика белән беррәттән, когнитив лингвистиканың да үсеш алуы мәгълүм. Сүз-лексема аралашу берәмлеге буларак кына түгел, шул телдә сөйләшүче халыкның аңы-фикерләве, чынбарлыкны-дөньяны танып белүе, күрүе һәм әйтеп бирү үзенчәлеге яссылыгына күчерелә. Бу юнәлештә тел һәм фикерләү, тел һәм культура берлегенә нигезләнеп, аерым милләтнең яшәеш тарихы, аның гореф-гадәте, йоласы, әдәбияты, мәдәнияте, рухани-дини тарихы, ягъни милли менталитеты чагылыш таба торган знакны (код) концепт буларак өйрәнүгә йөз тотыла. Концепт дигән төшенчәне шул милләтнең исеме белән атау гамәлгә куела [Сагдеева, Гайнанова, 2017]. Хәзерге вакытта татар филологиясендә бу юнәлештәге хезмәтләрнең саны көннән-көн арта. Мәсәлән, танылган диалектолог Т.Х. Хәйретдинованың "Табигать канцепты: үсемлекләр дөньясы" хезмәте басылып чыгу (2017), авторның күпьеллык эшчәнлеген тәкъдир итү булып аңлашыла. Р.Ф. Мирхәев һәм И.Г. Гомәров тарафыннан язылган "Татарская религиозно-языковая картина мира: эволюция культурных и духовноценностных ориентиров" дип аталган хезмәтнең (2017) "Религиозная концептосфера теолингвокультуры татарского народа: структура и особенности вербализации" бүлегендә иске татар телендә язылган әдәби әсәрләрдән алынган мисаллар нигезендә 10 концепт күзаллана. Әлегә кадәр игътибар ителмәгән концептның диахроник пландагы материалга нигезләнеп анализлануы хезмәтнең мөһимлеген, актуальлеген билгели. Биредә Бог дигән төшенчәнең татар телендә Алла дип исемләнүен ассызыклау сорала. Шуның белән бергә, хәзерге филологиядә "Кеше" тематик төркеменә берләшкән сүзләр адәм баласының, җанлы система буларак, биологик-физиологик табигый нәселенә караган һәм социаль-иҗтимагый, әдәби-мәдәни, хис-кичерешләргә бәйле рухи халәтен белдерә торган тематик төркемнәр буларак җентекләп өйрәнелә. Яшәү дәвамында туган катлаулы шартларның нәтиҗәсе буларак, берсе икенчесенә, бер яктан, каршы куела, икенчедән, берсе икенчесенә бәйләнә ала торган әлеге күпкырлы төшенчәләр мәгънә ягыннан төрле булган сүзләр белән белдерелә һәм төрле яктан килеп тикшерергә мөмкинлек бирә. Диалектолог галим Д.Б. Рамазанованың "Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика" дигән хезмәтенең беренче бүлегендә "Кеше әгъзалары атамалары һәм аларның мәгънә күчешләре", икенче бүлегендә "Кеше әгъзаларындагы билгеләрне чагылдыра торган лексика", өченче бүлегендә "Кешенең холкын, эчке дөньясын, психик халәтен сурәтли торган сүзләр", дүртенче бүлегендә "Татар халык медицинасы лексикасы һәм кайбер авыру атамалары" татар халкының төрле регионнардагы сөйләшләре буенча җентекләп туплана һәм әдәби телгә, билгеле бер дәрәҗәдә язма текстларга мөнәсәбәтле рәвештә тәфсилләп анализлана [Рамазанова, 2013]. Аңлашылганча, хәзерге татар филологиясендә, кеше төшенчәсен алгы планга куеп тикшерүнең, максаты һәм чыганагы нинди булуга карап: а) "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган сүзләрнең гомумтел хәзинәсе туплана һәм анализлана; ә) лингвокультурологик юнәлештәге өйрәнүне аңлау һәм аңлату өчен дә гомумтелдәге мөмкинлек актив файдаланыла, аерым авторларның әсәрләре теленә дә игътибар ителә. Язма истәлекне өйрәнгәндә дә, кеше төшенчәсен алгы планга кую зарурлыгы, әмма аның үзенә генә хас максаты һәм чыганагы ягыннан алдагы юнәлешләрдән аерылуы күренә. Кеше төшенчәсе үзәккә куелып, гомумтелдә чагылыш тапкан сүз хәзинәсе өйрәнелгән хезмәтләрдә телнең билгеле бер өлкәсендә кулланылган лексик байлык барлана. Язма истәлектә "Кеше" тематик төркеменә берләшкән сүзләрне анализлаганда, тулаем гомумтел байлыгын хасил итүче сүз хәзинәсе түгел, бәлки аерым автор үз чоры әдәби теле байлыгыннан сайлап алып, әсәр эчтәлегендә кулланылган лексика күздә тотыла, ягъни язу чының телдән файдалана белү эшчәнлеге алгы планга чыга. Димәк, аерым авторның аерым әсәрендә сүзләрне үзенчәлекле куллануын өйрәнү максат ителә. Әмма язма истәлекнең телен анализлаудан алда, укучыга иҗат итүче шәхеснең кем булуын, аның "кешелеген" күрсәтү зарурлыгы туа. Бу юнәлештә: а) язучының, тере зат буларак, ыру- кавеме, туган төбәге, белем алган мәктәбе, гаилә хәле турында, ә) язучының, акыллы зат, иҗади шәхес буларак, язган әсәрләре турында мәгълүмат бирү көтелә. Әлеге мәсьәләләрне, билгеле булганча, әдәбиятчы галимнәр дә, истәлек телен өйрәнүче телчеләр дә җентекләп тикшерә. Язучы шәхесенең иҗтимагый-социаль, әдәби-мәдәни, хискичерешләргә бәйле булган үзенчәлекле рухи халәтенә бәйле "кешелеге" аның иҗади эшчәнлегендә чагылыш таба. Әлеге эшчәнлекне укучыга җиткерү юнәлешендә истәлекне өйрәнүче галимгә, текстта кулланылган тел берәмлекләрен аңлап-барлап, аның төрле тармакларында ничек файдаланылуын күзәтүдән алда, күп энергия сарыф итүне таләп иткән гомумфилологик эшләр башкарырга, ягъни кулъязмаларны, басмаларны табарга, аларның төрле вариантларын чагыштырырга, эчтәлегенең һәм теленең охшашлык яисә аерымлыкларын билгеләргә, бу хәлнең сәбәбен аңлатырга кирәк була. Аңлату дигәннән, иске татар телендәге истәлекләр төрле чорда төрле дәрәҗәдә (әмма ХХ гасыр башына кадәр диярлек), 60 - 70 процентка кадәр гарәп һәм фарсы алынмалары белән баетып язылганлыктан, гарәп графикалы текст белән эш итүче телче иске татар теле белән бергә, гомумтөркине, табигате ягыннан болардан катгый аерылып торган гарәп һәм фарсы телләренең үзенчәлеген, һәр сүзе берничә мәгънәгә ия булган тел берәмлекләренең контекстка туры килә торганын аңлый, таба белергә тиеш. Язма мирасны барлап, халыкка кайтару юнәлешендә эшләүче телче галимнәрнең хезмәтләреннән аңлашылганча, әлеге катлаулы мәсьәләләрнең хәл ителә бара. Бу юнәлештәге тикшерүләр текстолог, әдәбиятчы галимнәрнең хезмәтләрендә дә дәвам иттерелә. Һәр аерым әсәрнең жанр-стиле, хикәяләү үзенчәлеге, ритм-рифма, текстның структур төзелеше, ягъни башламы, сюжетының дәвам ителеше, бетеме һ.б. белән бәйле хәлдәге конкрет мәсьәләләр аңлатыла. Бу юнәлештә тагын чәчмә әсәрләрнең ничек итеп хикәяләнүе (кыйссаи прозаның авторлары риваять сөйләүчеләрнең сүзен кабатлап хикәяли, мәгърифәтче әдипләр үз сүзләрен сөйләп хикәяли, классик әдипләр сүз-сурәт белән образлап хикәяли) турында да фикер әйтү сорала [ Бәширова, 1979, 2017]. Шулай ук, язма истәлекнең телен тикшерүче галимгә, авторның үзенчәлеге дигәндә, әсәрнең темасы нинди булуга, авторның кайсы укучыны (адресатны) күздә тотып, нинди хикәяләү стилендә, төрки телнең кайсы вариантында язуына да игътибар итәргә кирәк була, чөнки бу мәсьәләләр авторның иҗтимагый-сәяси хәлләр белән ни дәрәҗәдә бәйле булуын күрергә мөмкинлек бирә. Әсәр, традиция булып килә торган норманың социаль-стилистик вариантлылыгын хасил итеп, иске татар теленең аристократ яки халыкчан вариантында иҗат ителергә мөмкин. Аристократ төрки тел дигәндә, "Котадгу Белек" (ХI г.), "Кыйссаи Йосыф" (ХIII г.) кебек ислам тәгълиматының мөһим вә бөеклеген аңлату юнәлешендә иҗат ителгән, дөньякүләм танылган әсәрләрдән килә торган ысул, ягъни региональ кулланылыштагы гомумтөрки архаик сүзләрнең һәм гарәп-фарсы алынмаларының мул файдаланылуы күздә тотыла. Халыкчан дигәндә, таралып яшәгән төркиләрнең уртак сөйләмә сүзләрен әдәбиләштереп, гарәп-фарсы алынмаларын да азрак кулланып язучы Әхмәд Ясәви, С. Бакырганилар иҗаты белән башланган төрки тел (ХII) күздә тотыла. Шулай итеп, бу юнәлештә төрки-татар сүзләре белән гарәп-фарсы алынмаларының үзара мөнәсәбәтенә, авторның кайсын күбрәк сайлавына, ягъни аларның ничек итеп кулланылуына игътибар итәргә кирәк була. Язучы шәхесенең рухани халәтенә бәйле "кешелеге" чагылыш таба торган гомумфилологик пландагы катлаулы эшчәнлеге яктыртылганнан соң, телче галим әсәрдә кулланыла торган сүзләрне телнең фонетика, морфология, лексика тармакларына бүлеп тикшерү эшен дәвам итәргә тиеш була. В.В. Виноградов билгеләгәнчә, "...Изучение литературного языка невозможно без исследования грамматических и лексико-семантических категорий языковой системы" [Виноградов, 1978, с. 278]. Әдәби телне һәм шулай ук аның тарихын өйрәнү эше гомумтел элементларын билгеләү һәм тикшерүгә, шулай ук тел системасының гомуми грамматик һәм лексик-семантик категорияләрен аңлауга нигезләнә. Югарыда язма истәлекләрнең ничек өйрәнелүен барлаганда, лексик- семантик категорияләрнең исем-атамаларын, табигатьвазифаларын аңлауның чамалы булуы, төрле хезмәттә төрлечә якын килеп, билгеле бер системага нигезләнә алмавы ачыкланды. Әдәби тел тарихын тикшерү күздә тотылганда, һәр аерым әсәрдә кулланылган сүзләрнең, дәверләр буенча традиция булып килүче эзлеклелеген билгеләү һәм аерым чорларда ни рәвешле итеп үзгәреш кичерүен күрсәтү, ныклы бер системада өйрәнү зарурлыгы аңлашыла. Әйтеп үтелгәнчә, әлеге системаның аерым элементларын күзаллау, аларның нинди нигездә барырга тиешлеген билгеләү мөһим. Язма текст тикшерелгәндә, башка төрдәге өйрәнүләрдән аермалы буларак, авторның "кешелеген" "автор образы", "сөйләүче зат" дип, терминлаштырып, автор һәм аның персонажлары мөнәсәбәтенә нигезләп дәвам итәргә, авторы үзәккә куеп башланган анализны, аның "кешеләре" - персонажларына бәйләп аңлатырга кирәк була. Бу юнәлештә авторның сәнгатьле сөйләме, исемнәре билгеләнгән аерым персонажлары, аларның тышкы һәм эчке портреты, хис-кичерешләре, уй-фикерләре, эшләгән эшләрен сурәтләүнең барышы, гомумән алганда, әсәрдә баррган вакыйгаларның ничек хикәяләнүе, ягъни сюжетның башламы, дәвамы, тәмамлануы кебек истәлекне сәнгатьле әсәр итә торган төп чаралары күз алдында тотыла. Югарыда әйтелеп үтелгәнчә, аерым әсәрдә кулланыла торган сүзләрне, кабул ителгән тәртиптә тематик төркемнәргә бүлеп карарга теләгәндә, мантыйкый рәвештә эшне "Кеше" тематик төркеменә берләшүче сүзләрне барлаудан башларга кирәклеге тагын да тәгаенләнә. Шулай итеп, әдәби әсәрдә кулланыла торган сүзләрне тикшерү эше "Кеше" тематик төркеменә берләшүче инвариант-парадигма һәм аларның контекстуальсинтагматик мөмкинлеге дигән гомуми бер тема булып күтәрелә. Әмма бу тема лексик-семантик категорияләр кысасында алып барылган очракта гына, әсәрнең лексикасын тикшерү булып кабул ителәчәк. Әдәби тел аның тарихын күзаллау юнәлешендә өйрәнелгәндә, традициянең эзлеклелеген билгеләү максатыннан, анализны, лексик- семантик категорияләрнең тәртибе кысасында ныклы системаны саклап бару зарурлыгы күренә. Конкрет тере зат һәм билгеле бер чорда яшәгән акыллы-талантлы автор шәхесенә мөнәсәбәтле рәвештә аның "кешелеге" турында мәгълүмат бирелгәннән соң, әдәби әсәр эчтәлегендә файдаланыла торган лексиканы анализлау лексик-семантик категорияләргә нигезләнергә тиеш була, беренче чиратта сүзнең лексик мәгънәсен белү төп шарт итеп күтәрелә. Моның өчен, сүзлекләргә мөрәҗәгать итеп, аның лексема хәлендәге табигате аңлатыла, мәгънә эчтәлегенең төзелеше турында мәгълүмат бирелә, төрле сөйләм типларында (халык авыз иҗаты, матур әдәбиятның төрле жанрларында, аерым авторларның төрле стильдәге әсәрләрендә һ.б.), билгеле бер информацияне укучыга җиткерү барышында төрлечә катлаулануына игътибар ителә. Әдәби тел тарихын тикшерү барышында да әлеге мәсьәләләрне ныклы системада алып барырга кирәклек күренә. Система ике элементка нигезләнә: а) лексик-семантик категорияләр табигате ягыннан тел күренеше буларак зиһенгә алына, ә) авторның аерым әсәре / хезмәте эчтәлегендә, шул автор тарафыннан иҗат ителгән сөйләм күренеше буларак җентекләп анализлана. Бу юнәлештә лексик-семантик категорияләрнең кулланылышы әсәрдән алынган мисаллар белән аңлатыла, ягъни алар аерым текстка "буйсындырыла", берсе икенчесенә үтеп кергән бәйле әлдә анализлана. Әлеге мәсьәләне ачыграк күрү өчен, сүз кулланылышын лексик системада анализлауга караганда, тел берәмлекләрен телнең тулаем системасында күзәтү яссылыгында тикшерү ысулы белән өйрәнүне нигез итеп алу зарурлыгы аңлашыла. ХХ гасыр филологиясендә, күп төрле фикерләргә нигезләнеп, телне бербөтен катлаулы система итеп күзаллау максатыннан, сүзләрнең тел күренеше һәм сөйләм күренеше булып яши алуын лексика тармагы системасында карау белән бергә, телнең башка системаларына (морфема, морфология, сүз ясалышы, синтаксиска) караган барлык элемент һәм категорияләрен дә тел һәм сөйләмнең үзара бәйләнеш-мөнәсәбәте яктылыгында билгеләргә мөмкин дип санала торган тулаем системаның бер тармагы дип аңлатырга кирәклек күтәрелә. Бу юнәлештә тел берәмлекләрен, сөйләмгә килеп кергәнче үк, үзара бәйле булган, яисә аларның охшаш / аерма лык ларына нигезләнгән, ялгызлык / уртаклык, конкретлык / абстрактлык, синонимик / омонимик, аерым грамматик формаларның рәтләре, яки гади җөмлә / катлаулы җөмлә дип бүлеп карау мөмкинлегенә һ.б. күренешләргә туплана алуларына игътибар ителә. Әлеге рәтләрнең уртак бер нигезгә (инвариантка) берләшә ала торган вариантлардан (парадигмалардан), аларның үзара бәйләнеш-мөнәсәбәтеннән хасил булуы күренә. Әлеге мәсьәләләрнең татар тел белемендә, яңа терминнарны файдаланмыйча гына, тәфсилләп өйрәнелүе мәгълүм. Сөйләм оеша башлау белән фонема - морфеманы, морфема - сүзләрне, сүзләр җөмләләрне барлыкка китерә, шулай итеп, аерым бер фикерне әйтеп бирү максатыннан, инвариант-парадигма составыннан сайлап алына торган тел берәмлекләре контекстуаль- синтагматик бәйләнеш-мөнәсәбәтләр нигезендә берләшә. Сүзләр, үзләре хасил итә торган парадигмаларыннан сайланып алынып, берсе икенчесенә ярашкан хәлдә, сөйләмне оештыруда катнаша, ягъни телнең грамматик механизмы кануннары буенча яши башларга тиеш була. Сүзнең индивидуаль мәгънәви-семиологик асылы грамматик категорияләр чолганышында белдерелә торган контекстуаль / функциональ мөмкинлеген күрсәтер дәрәҗәдә саклана. Кабатлап әйтергә кирәк, сүз төркемнәре, грамматик категория буларак, "Татар лексикологиясе"ндә белдерелгәнчә, лексик-семантик яктан аерымлануга нигезләнә алмый [Татар лексикологиясе, 2015, б. 31], аларның һәрберсе үзләренең табигатенә бәйле хәлдә, гомумкатегориаль мәгънәгә, шул мәгънәне белдерә торган формалар берлегенә нигезләнә. Гомуми тел гыйлемендә ассызыкланганча, билгеле бер информацияне алып килә торган тел берәмлегенең формасы да, шул форма белдерә торган мәгънәсе дә, мәсәлән, сан, тартым, килеш, заман, наклонение һ.б. категорияләрдә, инвариант-нигез буларак, үзенең парадигма-вариантларында берләшә ала [Березин, Головин, 1979, с. 206 - 207]. Әлеге мәсьәләнең татар тел белемендә теоретик һәм гамәли яктан ничек өйрәнелүе хакында кыскача мәгълүмат бирелә [Бәширова, 2010, б. 67 - 73]. Шулай итеп, тел элементларының үзара мәнәсәбәтен тел һәм сөйләм күренеше буларак тулаем бер системада, ягъни парадигматик һәм синтагматик дигән бәйләнеш-мөнәсәбәтләр дип терминлаштырылып өйрәнергә мөмкин булуы ачыла. Тел берәмлекләрен, аерым тематик кысада өйрәнү, "Табигать", "Җәмгыять", "Кеше", "Танып белү / Аң-акыл (Галәм)" тематик төркемнәренә туплануда чагыла. Әлеге тематик төркемнәрдә барлана торган сүзләрнең кулланылышы өйрәнелгәндә, аларның бәйләнеш- мөнәсәбәтендә үзләренә хас булган синтагматик мөмкинлеге билгеләнә. Тел берәмлеген, структур-субстанциональ төзелеш һәм сөйләм күренешенең контекстуаль / функциональ мөмкинлеген бергә өйрәнү нәтиҗәсендә, инвариант-парадигма нигезе барлыкка килә, тематик төркемчәләрне, әлеге уртак нигезнең вариантлары дип терминлаштырырга кирәк була [Березин, Головин, 1979, с. 98 - 110]. Бу юнәлешкә, Фердинад де Соссюр хезмәтләренә нигезләнеп, ХХ гасырның беренче унъеллыгында игътибар ителә башласа да, тикшерү объекты буларак, ул рус һәм Европа филологиясендә 50 - 60 елларда көн тәртибенә куела. Тел берәмлекләренең парадигматик (тел күренеше буларак вариантлануы) һәм синтагматик бәйләнеш- мөнәсәбәтләрдә (сөйләмдә сүзләрнең үзара яраша алуы буенча) яши дигән теория игътибар үзәгенә күтәрелә, җентекләбрәк тикшерелә. Гомуми тел белемендә ассызыкланганча, тел кебек катлаулы системаның элемент һәм категорияләренең, ягъни аларга хас булган форма һәм эчтәлек берлеген күзәтү максатыннан караганда, инвариант-парадигма һәм синтагматик бәйләнеш-мөнәсәбәтләр ике тип-нигез буларак, телнең барлык тармакларына да хас булган системалыкны күрергә мөмкинлек бирә дип санала [Березин, Головин, 1979, с. 209, 218]. Татар лексикологиясендә әлеге мәсьәләне өйрәнүнең беренче сукмаклары салына [Бәширова, 2010, б. 67 - 100]. Бу урында, темага бәйле рәвештә, аерым лексик-семантик категорияләрне инвариант-парадигма нигезендәге бәйләнеш-мөнәсәбәттә карарга һәм истәлекләрдә кулланыла торган сүзләрне тикшергәндә файдаланырга мөмкин булуына игътибар ителә. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, функциональ аспектта, барлык тел тамгалары кебек үк, аерым бер сүзнең мәгънәсе дә билгеле бер информация алып килә алуы белән характерлана. Телнең (сүзнең) информатив функциясе тулы бер җәмгыятьтә, социаль коллективта барлыкка килә, кешеләрнең үзара аралашуын тәэмин итә һәм шул җәмгыятьне яшәтә алу көченә ия була. Аралашу, тел берәмлекләренең ничек кулланылуына карап, җанлы сөйләмә һәм язма әдәби рәвештә бара. Сөйләүче (язучы) үзенә кирәк информацияне тыңлаучыга (укучыга) җиткерә, тыңлаучы (укучы) сүзләрнең (сөйләмнең) тәэсире белән әлеге информацияне кабул итә, нәрсә турында сүз баруын, мәгънәне аңларга тырыша [Татар грамматикасы, 1998, б. 156]. Лексик мәгънә дигән төшенчәгә инвариант нигез итеп караганда, аның түбәндәге вариант парадигмалардан (мәгънә типларыннан) хасил булуы күренә. Сүзнең, барлык тел берәмлекләре кебек үк, мәгъ нә белдерүе катлаулы булганга, әлеге мәсьәләне махсус өйрәнү таләп ителгәндә, мәгънә белдерелә алу, информациянең чыганагына карап, 1) чынбарлыкка мөнәсәбәтле (конкрет / абстрактлы), 2) телнең үз структурсына (фонема, морфема, сүз мәгънәсе һ.б.), 3) мәгънәнең функциясенә (номинатив, сигнификатив, дейктив һ.б.), 4) аңфикерләү категорияләренә (предметлык, процесслык, билге, сан, алмаштырылу һ.б.), 5) тел-сөйләм системасындагы үзара мөнәсәбәтенә (нигез / ясалма, бер мәгънәле / күп мәгънәле, туры / күчерелмә мәгъ нәле, антоним / антитеза һ.б.), 6) җәмгыятьнең социаль төзелеше, тормыш-көнкүрешнең телгә карата таләбе һәм телнең җайлашуына нигезләнүе (әдәби / диалекталь / жаргон, гомумкулланылыш / профессиональ кулланылыш, образлы / терминологик һ.б.) кебек берничә нигезгә утыртып карарга мөмкин була [Березин, Головин, 1979, с. 130; Бәширова, 2010, б. 14 - 18]. Аерым бер нигезгә берләшә торган парадигмаларда лексик мәгънәнең эчтәлеге үзенең субстанциональ төзелеше (формасы) һәм функциональ вазифасы ягыннан карап билгеләнә. Бу юнәлештә мөстәкыйль мәгънәле сүз дигән төшенчәне инвариант-нигез итеп алганда, аның ялгызлык һәм уртаклык сүзләр дигән ике семиологик классны берләштерүе, боларның үзләренең инвариант-парадигма нигезендә ничек итеп туплануын күзәтергә мөмкинлек бар. Ялгызлык исемнәр дигән семиологик классны инвариант итеп алганда, үзләренә хас исем-атамалары булган зат, предмет, күренешләрнең әлеге нигезгә берләшүе мәгълүм. Ялгызлык исемнәр ономастика дип аталучы махсус фәннең антропонимия, топонимика, этнонимика, зоонимика һ.б. тармакларында тикшерелә. Татар филологиясендә бу темага караган күпсанлы диссертацияләр язылган, хезмәтләр басылган, бихисап фактик материал тупланган. Әлеге тармакларның һәрберсен инвариант итеп, уртак нигезгә туплана торган сүзмәгънәләрне аның парадигмалары дип карый алабыз. Бу терминнар кулланылмаса да, татар ономастика фәненә нигез салучы Г. Саттаров һәм аның Ф. Гарипова, Г. Галиуллина, Г. Хаҗиева, М. Вәлиева кебек һ.б. танылган шәкертләренең күпсанлы хезмәтләренең әлеге юнәлештә язылганлыгы аңлашыла. Язма текстларны тикшергәндә, авторның әсәрендә кулланыла торган ялгызлык исемнәрнең ничек файдаланылуына игътибар итәргә тиеш булабыз. Бу юнәлештә, кайбер авторларның хезмәтләреннән аңлашылганча, антропонимия дип сүз башлый алмыйбыз. Әсәрнең структур төзелешен ачып җибәрә торган башлам өлеше, күрсәтелә торган дәвердә язылган / басылган төрле жанр-стильдәге әсәрләрнең күбесендә, ʻБисмилла әр-рахман әр-рахимʼ (ميحرلا نمحرلا للهامسيب) дип, бар һәм бер булган Аллаһы атамасы белән ачылуы һәм хикәяләү барышында аның 99 әсмаи-хөснә / исме-әгъзамнары сайланып файдаланылуы мәгълүм. Әлеге башламдагы ялгызлык исеме илаһи Алла төшенчәсенең әр-Рәхмән, әр-Рәхим кебек әсмаи-хөснә / исме-әгъзамнары белән бергә кулланылуы аңлашыла. Димәк, әдәби әсәрдәге сүзләрне өйрәнә башлаганда, хикәяләүнең беренче юлларында ук чагылыш таба торган әлеге үзенчәлеккә, ягъни кешегә түгел, Аллаһы дигән илаһи затка (теоним) караган ялгызлык исемнәрне аерып анализлый башларга тиеш булабыз. Нәтиҗәдә "Илаһи зат" дигән тематик төркем барлыкка килә. Әлеге төркемгә төрле авторларның әсәрләрендә яратып кулланыла һәм, илче-рәсүл ярдәмчеләре буларак, төрле вазифа үти торган фәрештәләрнең исем-шәрифләре дә берләшә, димәк, әлеге берәмлекләрнең ничек файдаланылуына игътибар итү зарурлыгы күренә. Алга таба, әсәрләрдә ничек кулланылуларына нигезләнеп, илаһи затлардан аермалы буларак, табигатьтә яшәүләре һәм эшләүләре мәгълүм уникаль шәхесләргә, ягъни кеше төшенчәсенә күчәргә, иң башта "...салават ул пәйгамбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа хәзрәтләренә һәм аның әсхабәләренә булгай иде" дип мактап телгә алына торган уникаль Рәсүле саллаллаһү галәйһи вә сәлламнең исеме-шәрифләренең, аның сәхабәләренең (хәлифәләренең), башка хәзрәти пәйгамбәрләрнең, бу юнәлештә тагын әүлия - изге затларның исем-атамаларының ничек файдаланылуын аңлатырга тиеш булабыз. Шуның белән бергә, күрсәтелгән вакыттагы теләсә нинди жанр-стильдә һәм хикәяләү стилендә язылган әсәрләрдә (автор "чит кеше" сүзен сөйли, яисә "үз сүзен" сөйли, яки образлап тасвир итә), илаһи зат һәм уникаль шәхесләр белән бер үк яссылыкта, ялгызлык исеме мәгълүм башка персонажлар турында да мәгълүмат бирелә. Әлеге эшчәнлекнең төрле авторда төрлечәрәк баруына карамастан, "персонажлар"ны "статус-дәрәҗәләре" ягыннан гомумиләштереп: а) автор үзенең рухи остазы дип санаган шәех-ишан, классик язучы-г алимнәр, ә) тарихи риваятьләрдән мәгълүм легендар шәхесләр, б) авторның үзе һәм замандашлары турындагы мәгълүмат, в) әсәр өчен кирәк "әдәби" персонажлар дип, берничә төркемчәгә бүлеп карарга мөмкин булуы күренә. Димәк, ялгызлык исемнәр дигәндә, илаһи затлар белән, шулай ук, кеше төшенчәсенә берләшә торган уникаль шәхесләр белән рәттән, тарихтан мәгълүм булган, мифологик төшенчәләр белән баетылган, сүз җаена туры китереп кулланыла торган шәхесләрне дә, шулай ук гадәти адәм-персонажларны, аларның исем-атамаларын да истә тотарга, аерым авторлар иҗатында ничек итеп кулланылуын ачыкларга тиеш булабыз. Бу юнәлештә тагын әдәби әсәрләрдә, кешеләрнең көндәлекҗәмгыяви, ягъни материаль тормышның конкрет тарихи шартларында, катлаулы иҗтимагый яшәешне төрле яклап чагылдыра һәм хосусый исемнәре белән "Җәмгыять" тематик төркеменә туплана торган түбәндәге төркемчәләрне күрсәтергә мөмкин: 1) Җир йөзендә адәм баласы буларак, бергә яшәүне таләп итә торган төп-нигез шартларны үтәү юнәлешендә кешеләрнең берләшүоешуы: а) кешеләрнең кан-кардәшлеген һәм гаилә корып яшәвен белдерүче сүзләр төркеме: гаилә (өй җәмәгате), ыруг (кардәшлек), кабилә (племя, род, клан), кавем (народность, этник төркем), нәсел, милләт (национальность, нация), тел-сөйләм; кешеләрнең фәлсәфи-дини мөнәсәбәтләр нигезендә берләшүләрен белдерә торган сүзләр: өммәт (бер пәйгамбәр өндәгән дингә иярүчеләр, мөселманнар берләшмәсе), таифә (төркем, җәмәгать, бер диндәге халык), нәфир, җөнд (сугышка керергә әзер төркем, гаскәр) һ.б.; кешеләрнең дөнья көтү өчен берләшеп эшләү зарурлыгына нигезләнә торган сүзләр төркеме: җәмәгать (община), җәмгыять (общество), халык (народ); ә) халыкның яшәү урыны уртаклыгына караган төркем: дар / дияр (зур торак, урын, җир, ил), къәрйа (авыл / ил), шәһәр (кала / ил), (дәүләт, ил), вилайәт (губерния), кантун (район), мәмләкәт (патшалык, җөмһүрият (республика) һ.б. торак атамаларының үзләренә хас исемнәре белән абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр; 2) дини-рухани һәм дөньяви-көндәлек яшәешкә мөнәсәбәтле гыйлем-белем, мәгърифәт-мәгариф, мәктәп-мәдрәсәләрнең, әдәбиятматбугат, уку-укыту өчен кирәк булган: а) Коръән, Һәфтияк, хәдисләр һ.б. дини китаплар һәм дөньяви әдәбият-дәреслекләр, газетажурналлар һ.б. басмаларның исем-атамалары; ә) дини-рухани һәм дөньяви- көндәлек яшәешкә мөнәсәбәтле мәдәният-сәнгать, асылда, авыз иҗаты өлкәләренә карый торган мөнәҗәт, әкият, бәет, җыр, көй; б) бу дөнья дагы көнкүреш һәм теге дөньядагы ахирәт өчен, халык традицияләре буларак нигезләнгән хокук, тәртип-низам, гореф-гадәт, йола- ырым һ.б. бәйләнеш-мөнәсәбәтләрне белдерә торган категорияләрнең хосусый атамалары; 3) кешенең туганнан алып үлгәнгә кадәр яшәешен барлыкка китерә һәм "Табигать" дигән тематик төркечәгә бүлеп карала торган: а) күк җисемнәре, ә) җир өсте табигате, б) үсемлекләр, в) хайваннар дөньясы белән бәйле предмет, күренешләр, шул исәптән, әлеге даирәгә бәйле булган мифологик зат, төшенчәләрнең хосусый исем- атамалары белән кулланылуы мәгълүм. Шулай итеп, ялгызлык исемнәр инвариант-уртак нигезгә берләшә торган парадигматик вариантларның төрле характерда булуы нәтиҗәсендә, аларны аерым бүлекнең төрле бүлекчәсе итеп тупларга һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә кирәк булачак. Билгеле булганча, әсәрдәге вакыйга-күренешләр сурәтләнгәндә, аерым зат һәм предметларга атама булган ялгызлык исемнәр белән бергә, берьюлы күп предметларга исем булганга уртаклык дип аталган сүзләр файдаланылуы мәгълүм. Ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәле сүзләр дигән бер үк нигезгә берләшүләре билгеле [Татар лексикологиясе, 2015, б. 33]. Ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләрнең үзара мәгънәви бәйләнешмөнәсәбәте әлеге нигездә аңлашыла: алар икесе дә, ялгыз дигәне хосусый исеме белән, уртак дигәне махсус исем алмаган хәлендә, бер үк төшенчәне белдерә. Мәсәлән, Тукай - кеше дигән җөмләдә, кеше төшенчәсе, ялгызлык исем булган Тукай сүзе белән бирелә. Шуның белән бергә, кеше дигән төшенчәнең, ялгызлык исемнән башкада белдерелүе саклана. Димәк, уртаклык сүз белдерә торган аерым бер төшенчә: а) хосусый исеме кушылгач, ялгызлык статусы алып, һәм шул ук вакытта, ә) ялгызлык исем алмаган кеше дигән гомуми хәлендә кулланыла. Чагыштыру өчен, ялгызлык исемнәр нигезендә берләшә торган "Илаһи зат" тематик төркеменә тупланган, бер һәм бар булган Аллаһы төшенчәсенең 99 әсмаи-хөснә / исме-әгъзам белән белдерелүе, ягъни исме-әгъзамның бер генә төшенчәгә атама булып, бер нигезгә туплануы күренә. "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган кеше төшенчәсенең исә һәм ялгызлык исем, һәм уртаклык сүз белән исемләнеп, ике нигезгә таянуы аңлашыла. Димәк, куллануларына карап, ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләрнең, мөстәкыйль мәгънәле сүзләр дигән бер үк нигезгә берләшеп, бер үк вазифа үтәүләренә карамастан, төшенчәне ничек итеп белдерүләренә карап аерымлануы күренә. Ялгызлык исемнең "ялгызлыгы", асылда, уртаклык сүзе белән белдерелә торган уртак төшенчәнең зат (кеше), предмет дигән аерым бер төренә генә кушыла торган хосусый атамасы булуында чагыла. Төрле чорларга караган истәлекләрдә кулланыла торган төшенчә- атамаларны, ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләр дип дифференцияләп тикшерү барышында, әлеге категорияләрнең үзара бәйләнеш- мөнәсәбәтен тулырак билгеләргә, мәсәлән, бер хезмәттә дә искә алынмаган, илаһи атамаларның гадәти уртаклык сүзләр буларак кулланыла алуын аерып тикшерергә мөмкин булуы күренде. Гомумтел байлыгын барлап, күзаллау максатыннан, чынбарлыкта объектив яши торган "Табигать", "Кеше", "Җәмгыять", "Танып белү (Аң-акыл, Галәм)" системаларына бүленә һәм алар нигезенә туплана ала торган тематик төркемнәрдә, барлык төшенчәләргә дә хосусый үз исеме бирелә алмаганга күрә, ялгызлык исемнәргә караганда, уртаклык сүзләрнең күбрәк урын алуы күренә. Димәк, бу төр сүзләр сан ягынан күбрәк булуы ягыннан аерымлана. Шул ук вакытта уртаклык сүзләрнең табигатьләре катлаулы: алар бер мәгънәле, күп мәгънәле (лексик-семантик вариантлы), бер уртак мәгънәнең төрле исемдәге сүзләр белән белдерелүе (синонимия) һәм киресенчә, үзара мәгънәви бәйләнеше булмаган ике төшенчәнең бер үк сүз белән белдерелүе (омонимия), капма-каршы мәгънәле төшенчәләрнең капмакаршы мәгъ нәле сүзләр белән белдерелүе (антонимия), бер үк сүздә капма-к аршы булган мәгънәләрнең чагылыш таба алуы (энантосемия) кебек һ.б. катлаулы категорияләрдә реальләшәләр. Бу яктан караганда, уртаклык сүзләрнең һәм субстанциональ-структур табигате, һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре, димәк, мәгънә эчтәлегендә уй-фикер эшчәнлеге нәтиҗәсендә хасил була торган гомумиләштерелүе киңрәк чагылыш таба, сүз башкара торган вазифаның колачы арта. Шушы үзенчәлеге нәтиҗәсендә, сүзнең мәгънәви- семиологик эчтәлеге формалаша, сүз бер үк вакытта һәм атау, һәм аралашу вазифасын үти ала торган чарага әверелә. Ялгызлык исемнәргә караганда, һәр яктан колачлырак, аларның берсен икенчесеннән ныклап аера торган шарт булуы аңлашыла. Шуның белән бергә, уртаклык сүзләрнең, ялгызлык исемнәрдән аермалы буларак, үзләренең мәгънә эчтәлеген барлыкка китерә торган объектив/конкрет/денотат һәм субъектив/абстракт/сигнификат компонентларының күләме нинди булуына карап, конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле дигән ике тип хасил итүе мәгълүм. Конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле дип, ике төркемгә берләшә торган мөстәкыйль мәгънәле уртаклык сүзләргә караган лексиканың, кешеләрнең үзара аралашуында, тормыш-көнкүрешне алып баруда төп көч-чара булганга, төрле максатны күздә тотып, төрле ысуллар белән өйрәнелүе дә табигый булып кабул ителә. Татар тел белемендә әлеге мәсьәләләрнең лексикологик планда [Сабиров, 1965; Сафиуллина, 1999], аерым монографик хезмәтләр [Ханбикова, 1980], семасиология фәне берәмлеге буларак [Бәширова, 2010] тикшерелүе, күпсанлы мәкәләләрдә яктыртылуы мәгълүм. Әлеге хезмәтләрдән аңлашылганча, уртаклык сүзләрнең мәгънә эчтәлеген барлыкка китерә торган денотат һәм сигнификат компонентларының күләме, ягъни беренчел структур семиологик мөмкинлегенең, җанлы сөйләмдә һәм язма текстта кулланылганда, берсе икенчесенә төрлечә тәэсир итүе, төрле бәйләнеш-мөнәсәбәтләрдә була алуы күренә. Язма истәлекләрдә әлеге бәйләнеш-мөнәсәбәтләр төшенчәатамаларның аерым автор тарафыннан әсәр эчтәлегендә үз фикерен укучысына җиткерү максатына туры китереп махсус сайланып файдаланылуы, сүзләрнең мәгънә эчтәлегенә хис-кичерешләр, теләк-омтылышлар һ.б. чараларның төрлечә тәэсир итүе белән дә катлауландырыла. Әлеге мәсьәләне тикшерү эше тагын дә читенләшә: төшенчә, cүз, мәгънә мөнәсәбәтен язучы алып килгән яңалык нигезендә күрә һәм аңлатып бирергә кирәк була. Бу юнәлештә төшенчә белдерелә торган төп мәгънә, сөйләм барышында (контекстта) мәгънә эчтәлеге күләменең төрле төсмерләр белән киңәюе мәсьәләләре күтәрелә. Язма истәлекләр теленең әлеге юнәлештә махсус тикшерелмәгәнлеге югарыда искәртелде. Бу хезмәттә дә аңа игътибар итәргә кирәк. Димәк, аерым әсәрләрдә кулланыла торган мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең уртаклык дигән семиологик классын инвариант-нигез итеп алганда, мәгънә тибының нинди булуына карап, объектив- конкрет мәгънәле һәм субъектив-абстракт мәгънәле дигән ике инвариант- парадигманың берләшүен билгеләргә, боларның һәрберсенең инвариант- парадигма итеп туплануын, ягъни конкрет һәм абстракт мәгънә белдерүләренә карап бүленә ала торган уртаклык сүзләрнең һәркайсын аерым нигезгә утыртып карарга кирәк булуы аңлашыла. Ялгызлык исемнәрне өйрәнү Аллаһның әсмаи-хөснә атамаларын тикшерүдән башлана, уртаклык сүзләрне өйрәнүне кеше төшенчәсен белдерүче берәмлекләрдән башларга мөмкин. Татар теле белемендә әлеге күренеш кешегә нисбәтән каралганда, кеше дигән төшенчәнең: "Сүздә төшенчәнең теге яки бу ягына басым ясала. Мәсәлән, кеше, адәм, бәндә, инсан, кемсә синонимик рәте фикерләү сәләтенә ия булган зат мәгънәсендә берләшә, ә мәгънәдәге гомуми төшенчәне кеше сүзе бирә", - дип, кеше сүзенең доминанта буларак, мәгънә төсмерләре белән аерымлана торган идеографик төсмерле синонимнар рәтен хасил итә алуына нигезләнеп аңлатылуы мәгълүм [Ханбикова, 1980, б. 106 - 107]. Теләсә кайсы чорда язылган истәлектә кеше төшенчәсенең шундый ук сүзләр белән белдерүе билгеле булганга, анализны мәгънәдәш сүзләрне барлаудан башлый алабыз. Әмма иске татар телендә файдаланылганда: а) аларның тел күренеше буларак, һәр очракта да мәгънә төсмерләре белән аерылу- аерылмавын билгеләргә, ә) сөйләм күренеше буларак, автор тарафыннан тәгәенләнүен-объективлаштырылуын ачыкларга кирәк була. Әлеге очракта, төшенчәнең сүзмәгънә (лексема) белән бергә, аерым контекстта сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз, фразеологик бөтен, ирекле сүз тезмәсе һ.б. буларак та, ягъни мәгънәдәш парларның, лексикологик тәртиптә генә тезелмичә, төрле үзгәрешләр алып файдаланылуы күзәтелә. Лексик-семантик анализның колачы киңәя, димәк, төшенчәнең белдерелүен, синонимик микросистемадан гомумтел системасы булган инвариант-парадигма бәйләнешмөнәсәбәтләре нигезенә күчереп, шул ук вакытта сүз кулланылышында контекстуаль-синтагматик ярашуны истә тотып аңлатырга тиеш булабыз. Конкрет мәгънәле сүзне инвариант нигез итеп алганда, беренчедән, кешене тере зат буларак карап, "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган тематик төркем тәшкил итүче: а) кешенең җенесе, гәүдә төзелеше, әгъза атамалары; ә) ашау-эчү, ризык-тәгам; б) кием-салым, бизәнү атамалары һ.б. истә тотыла. Икенчедән, кешене иҗтимагыйсоциаль зат буларак карап, "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган тематик төркем тәшкил итүче: а) аның гаиләсенә бәйле канкардәшлек атамалары (әти, әни һ.б.); ә) көнкүрештә материаль яшәешен барлыкка китерүгә бәйле торак төзелеше, йорт-җир, корылмалар, аларның өлешләре, хәрәкәтләнү өчен зарури булган чаралар (арба, чана, кимә), дирбия атамалары; б) төрле юнәлештәге һөнәрпрофессиягә бәйле эш кораллары исемнәрен барлау һәм аларның ничек итеп кулланылуын билгеләү күздә тотыла. Шуның белән бергә, кеше системасына караган биологик, физиологик, антропологик билгеләрнең (җенес, кыяфәт, әгъза атамаларының да), асылда сүзформа, сүзтезмә, парлы сүзләр буларак, сигнификат-төшенчәлек күләмен киңәйтеп, яңа мәгънәгә ия булуы, топонимик, игенчелек, һөнәрчелек һ.б. өлкәләргә мөнәсәбәтле, образсыз метафоралар ясалуы мәгълүм [Саттаров, 1989, б. 20; Гарипова, 1998, б. 122 - 123; Гаффарова, 2000, б. 39 - 40; Рахимова, 2002, б. 152 - 153; Рамазанова, 2013, б. 16 - 21, 25 - 26, 28 һ.б.]. Кеше әгъзасы атамаларының, ассоциатив күчеш нәтиҗәсендә, башка тармаклар терминнары составында була алуы, алар барлыкка килгәндә үк (кешенең теге яки бу әгъзасын атаганда ук), төп предметларыннан шактый ерагайтылган, гомумиләштерелгән-абстракцияләнгән хәлдә, мөстәкыйль рәвештә яши алганнар дип аңлатыла [Уфимцева, 1986, б. 122 - 124]. Шушы ук үзенчәлек, ягъни конкрет мәгънәле (денотатсигнификатлы) сүзнең предметлык өлеше тараеп, төшенчәлек (сигнификаты) киңәеп китү очракларының туганлык атамаларына караган сүзләрдә дә (йорт анасы, абзар атасы, өй әбие, җорт бабай, су анасы, урман анасы) [Баязитова, 1995, б. 120 - 137], ризык атамаларында да чагылыш табуы күзәтелә [Хайрутдинова, 1993, б. 17 - 19, Рахимова, 2002, б. 88]. Конкрет мәгънәле сүзне инвариант-нигез итеп алганда, өченчедән, кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килгән, аны чолгап алган органик һәм органик булмаган табигый матди дөнья, ягъни "Табигать" тематик төркеменә берләшә һәм тематик төркемнәрен тәшкил итә торган: а) һава-климат, күк һәм күк җисемнәренең атамалары; ә) җир өсте объектлары булган тау-таш, елга, күл атамалары һ.б.; б) үсемлек дөнья сына караган предметларның һәм в) хайван-җәнлек, кош-корт, балык һ.б төшенчәләрнең исемнәре истә тотыла. Әлеге сүзләрнең күбесенең, бигрәк тә үсемлек һәм хайваннар дөньясына караганнарының, мәгънә эчтәлегендә денотат өлешенең зуррак булуы бәхәс тудырмый, без аларны күрәбез, тотабыз, иснибез һ.б. Шуның белән бергә, махсус әдәбиятта астрологик-метеоролик реа лийләрнең уникаль атамалары булган ай, кояш, йолдыз, җир, дөнья ның дүрт ягын белдерә торган көньяк, төньяк, көнчыгыш, көнбатыш кебек исемнәрнең денотаты алар турындагы төшенчәнең атамасы була дип бирелә. Ә инде җил, яшен, яңгыр, кар кебек табигать күренешенең атамалары санала торган предмет исемнәреннән аерыла, әлеге сүзләр күплек санда әйтелгәндә, күплектән бигрәк, төрне, сортны белдерә. Минерал һәм металл атамалары булган алтын, көмеш, бакыр һ.б. шушы ук сүзләр рәтеннән карала, ягъни мәгънә эчтәлегендәге фикерләүгә нигезләнә торган сигнификатив өлеше дә киңәюгә йөз тота була. Димәк, конкрет мәгънәле сүзләр дигәндә, аларның мәгънә эчтәлегендәге денотат компонентының абсолют бер генә төрле булып саклана алмавы аңлашыла. Үсемлек дөньясына караган кайбер сүзләрнең мәгъ нә эчтәлегендә, предметлык-денотаттан бигрәк, төшенчәлексигнификат дәрәҗәсе күбрәк чагылыш тапкан булырга мөмкин (умырзая, песи тәпие, аю колагы һ.б.) Тикшеренүләрдән аңлашылганча, кайбер хайван-җәнлек атамаларының кеше характерындагы теге яки бу якны бәяләү, яисә ризык атамаларын исемләү өчен кулланылуы мәгъ лүм, ягъни мәгънә эчтәлегенең сигнификатив төшенчәлек нигезендә ассоциатив-семантик күчеш белән барлыкка килүе күренә. Аңлашылганча, мәгънә эчтәлегендә предметлык-денотатлык компоненты нигез булган конкрет мәгънәле сүзләр дип аерып алып өйрәнелә торган лексик берәмлекләрнең күбесе сөйләмдә, төрле бәйләнешмөнәсәбәттә, үзләрендәге төшенчәлек-сигнификатын киңәйтеп, абстракт мәгънәле сүз буларак та кулланыла ала. Димәк, сүзләрне конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле дип аерымлауның билгеле бер дәрәҗәдә шартлы булуы, ягъни лексик берәмлекләрнең мәгънә эчтәлекләре буенча төгәл бүленә алмаулары билгеле була. Язма әдәби текстта сүз кулланылышы тикшерелгәндә, аерым авторның индивидуаль осталыгы яктылыгында, әлеге мәсьәләгә җентекләп игътибар итәргә кирәк булачак. Бу төрләрнең берсе икенчесе белән үзара ныклы бәйләнештә булуга карамастан, истәлекләрдә кулланылган сүзләрне, гомумтелдәге кебек үк, конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле сүзләр дип карарга һәм аерып алып тикшерергә мөмкин. Аларның үзара һәм лексик- грамматик бәйләнеш мөнәсәбәтләре нигезендә үсеш ала торган лексик- семантик категорияләре (семиологик төркемнәр системасы) аерым лана һәм семасиология тармагында тикшерелә. Реаль яши торган катлаулы тел системасының лексика (лексик-семантик) өлкәсенә караган тармагында лексик мәгънәнең катлаулы бәйләнешмөнәсәбәтләре нигезендә объектлы / конкрет / денотат, субъектлы / абстракт / сигнификат, структур / сүзләр бәйләнеше дигән типлар күзаллана. Бәйләнеш дигәндә, тел берәмлекләре берсе икенчесенә тәэсир итү (взаимодействие), мөнәсәбәт дигәндә, әлеге берәмлекләрнең үзара уртак-охшаш (сходства) һәм аермалы-хосусый яклары (различия) булу истә тотыла [Березин, Головин, 1979, с. 93 - 94]. Абстракт төшенчәләрнең атамалары да, конкрет мәгънәле сүзләр кебек үк, сүз һәм чынбарлык, сүз һәм фикерләү бәйләнешмөнәсәбәтенә нигезләнеп, аерым лексик-тематик төркемнәргә бүленә ала. Әмма чынбарлык предметына бәйле булган конкрет мәгънәле сүзләрдән аермалы буларак, абстракт мәгънәле сүзләр сүз һәм фикерләү бәйләнеш-мөнәсәбәтенә нигезләнеп аңлатыла. Бу юнәлештә, беренчедән, Аллаһы дигән "Илаһи зат" тематик төркеменә караган 99 әсмаи-хөснә / исме-әгъзам ялгызлык исемнәре нигезендә барлыкка килә торган уртаклык сүзләрне аерып анализлый башларга тиеш булабыз. Бу юнәлештә фәрештә төшенчәсенең нинди сүзләр белән белдерелүнә игътибар итәргә кирәк. Әлеге атамаларның, сүз һәм фикерләү бәйләнеш-мөнәсәбәтенә нигезләнеп барлыкка килүе мәгълүм булганга, аларның абстракт мәгънәле-сигнификатив типтагы сүзләр булуы бәхәс тудырмый. Икенчедән, "Кеше" тематик төркеменә берләшә һәм кешенең акыллы зат булуына нигезләнгән: а) җисми-тән, рухи-җан сәламәтлеге, аң-акыл, хәтер-фикерләү, гыйлем-мәгърифәт, бәхет-сәгадәт, ихтыяр- гайрәт, сабырлык-түземлелек, шатлык-куаныч, кайгы-хәсрәт, һ.б. хис-кичерешләрне белдерә торган категорияләрнең атамалары. Өченчедән, катлаулы иҗтимагый яшәешне төрле яклап чагылдыра һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә туплана, хосусый исемнәре булганнары "Ялгызлык исемнәр" төркемендә, үзләренә хас исем белән аталмый торганнарын "Уртаклык сүзләр" дип өйрәнергә мөмкин булган (кара: 66 б.). Бу уртаклык сүзләр белдерә торган мәгънәләрнең, мәгълүмат чыганагы, бер яктан чынбарлыктагы предметларга, шул ук вакытта, адәм баласының аң-фикер эшчәнлегенә мөнәсәбәтле төшенчәне белдергәнгә, мәгънә эчтәлегендәге денотат / сигнификат компонентының үзара катлаулы мөнәсәбәттә булуы аңлашыла. Әлеге мәсьәләнең табигатенә махсус өйрәнүче галимнәр игътибар итә. Алар фикеренчә, сүз тамгасы сигнификат компонентының төрле семиологик классларга караган сүзләрдә төрлечә чагылуы күзәтелә: 1) реаль предметларны атаучы сүзләрнең гомумиләшүен белдерә, гомумиләштерелә торган абстракция хасил була (село, книга, дождь, дитя...); 2) чынбарлыкта реаль предметы булмаган төшенчәләрнең билгесе абстракцияләнә (гениальность, красота...); 3) идеальләштерү, ягъни чынбарлыкта булган һәм булмаган фәнни абстракцияләү (точка, линия, субстанция, материя...); 4) реаль категорияләрне берләштерә торган сүзләр сигнификатив, ягъни абстракцияле мәгънәгә нигезләнә: чувство (любви, ненависти...), движение (бег, полет...), вещество (жидкое, твердое...); 5) чынбарлыкта булмаган ирреаль предметларның бер данәсен белдерә торган сүзләрнең мәгънә эчтәлегендә сигнификат компоненты өстенлек ала (черт, леший, кентавр...); 6) барлык фәннәрдә, аларның үзләренә хас метаязык төшенчәсе белән белдерелә торган терминнар сигнификатив характерга ия була [Уфимцева, 1986, с. 94 - 95]. Тикшерү барганда, әлеге мәгълүматны истә тоту зарурлыгы аңлашыла. Дүртенчедән, адәм баласын яшәтә торган төрле өлкәләргә караган кыйммәтләрнең "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган җиһан, галәм, дөнья, табигать, атмосфера, горизонт, планета, яшәеш, вакыт, билге, сан, хәрәкәт, үзгәреш, ара (пространство) һ.б. кебек төшенчә-атамаларның да абстракт мәгънәле булуы шик тудырмый. Аңлашылганча, бу тематик төркемне, дини-фәлсәфи өйрәтүләр яктылыгында, фәнни ачыш, терминология мәсьәләләренә игътибар итеп, аерым бер гомумтелнең тулаем байлыгына нигезләп, киң планда махсус бүлек итеп тикшерергә кирәк. Әмма әлеге хезмәттә бу максат күздә тотылмаганга, "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган җиһан, галәм, дөнья, табигать кебек төркемчәләрне белдергән абстракт мәгънәле сүзләрнең, сүз җаена туры китерелеп, аерым бүлекләрдә күрсәтелә баруы белән бергә, кайбер авторлар иҗатында ничек кулланылуы хакында кыскача мәгълүмат кына бирелә. Шулай ук тагын адәм баласын чолгап алган "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган күк җисемнәренә, җир өсте байлыклары, үсемлек һәм хайваннар дөньясына караган аерым төшенчәләр атамаларының (ай, кояш, йолдызлар һ.б.) алар турындагы төшенчәгә нигезләнүе, ягъни абстракт мәгънәле сүз белән белдерелә алу ихтималы турында әйтелгән фикерләрне истә тоткан хәлдә, аларның конкрет мәгънәле төшенчә-атамалар дип өйрәнелүе дә гамәлгә куелган. Моңа да игътбар итәргә кирәк. Әлеге категорияләрнең үзара бәйләнеш-мөнәсәбәтен җентекләп тикшерү барышында, түбәндәге нәтиҗә көтелә: сигнификат-денотат типлы абстракт мәгънәле берничә сүз билгеле бер мәгънәләре белән уртак төшенчәне белдерә һәм, мәгънәдәш берәмлекләр буларак, микросистема хасил итә: галәм, дөнья, космос, табигать һ.б. Әлеге сүзләрнең һәрберсе үзе генә белдерә ала торган хосусый мәгънәләргә дә ия була, бу очракта әлеге сүзнең мәгънә эчтәлегендәге денотат компонетының күләме зураерга мөмкин: әдәбият дөньясы, дөньядан китү, дөнья лык, Агыйделнең табигате, табигать баласы, табигый талант, иренең җәмәгате һ.б. Димәк, бу очракта да, абстрактлык һәм конкретлык мәсьәләләре берсе икенчесенә керешә. Шуның белән бергә, язма истәлекләрдән әдәби әсәрләрнең телен тикшергәндә, конкрет мәгънәле сүзләргә караганда, абстракт мәгънәле сүзләрнең активлыгы, әсәрнең эчтәлеген укучыга җиткерүдә аларның төп чара булуы, алгы планда бару ачыкланды. Әлеге мәгънәләр үзләре уртак нигез (синонимик рәт) буларак үсеш ала, әмма шул ук мәгънәләр лексема буларак кына түгел, сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз, фразеологик бөтен, күпсанлы сүз тезмәләре буларак та кулланыла. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә (1977, 1979, 1981) әлеге тезиска туры килә торган күпсанлы мисаллар бар. Димәк, сигнификат- денотатлы сүзләрнең бәйләнеш-мөнәсәбәтен дә фәкать синонимия кочагында гына аңлатып булмый. Телнең барлык тармакларында, шул исәптән лексика тармагындагы системалыкны да күзалларга мөмкинлек бирә торган инвариант-парадигмалар мөнәсәбәтен өйрәнергә туры килә. Әлеге нигездә барлана торган абстракт мәгънәле сүзләрнең үзара бәйләнеш-мөнәсәбәте, когнитив лингвистикада когнитив (< лат. сohaerento - сцепление, связь, эчке бәйләнеш) ысул белән тикшерүгә туры килә. Бу очракта сүзнең лексик мәгънә эчтәлеген барлыкка китерә торган денотат һәм сигнификат компонентларны исәпкә алу белән бергә, абстракт мәгъ нәле сүзнең эчтәлегендә тагын тел хуҗасы булган халыкның аң-акыл, уй- фикерләү, әйтү-сөйләү үзенчәлегенең, озын гасырлар узып, тарихи- традицион формалашкан әдәбияты, мәдәнияте, горефгадәтенә, тормыш тәҗрибәсе һәм рухани-дини ышануларына бәйле булган әхлакый-этик, эмоциональ-экспрессив милли бәяләү төсмерләре чагылыш табуына игътибар ителә. Әлеге берәмлек махсус терминлаштырылып, концепт дип атала [Степанов, 1997, с. 40]. Концепт, когнитив лингвистиканың үзәк төшенчәсе буларак, мәгънәнең "глобаль берәмлеге" булып санала һ.б. (Әлеге мәсьәләнең татар язма әдәбиятының аерым истәлекләре нигезендә өйрәнелә башлавы турында И.Б. Бәширова хезмәтләрендә кара). Язма истәлекләрдә сүз кулланылышы классик лексикология таләп иткән методология нигезендә, кабул ителгән хосусый метод-ы суллар белән тикшерелгәндә, анализны турыдан-туры концепт дип атый алмыйбыз, һәр фән тармагының үз максат-бурычлары, өйрәнү принцип-ысуллары була. Язма чыганакта, аның авторы Г. Тукай кебек даһи шагыйрь булган очракта да, халыкның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән аң-акылы, теленең байлыгы тулаем чагылыш тапмаячак. Шуңа күрә, аерым автор тарафыннан кулланылган төшенчә- атамаларның когнитив бәйләнеш-мөнәсәбәте концепт дип атала торган күренешнең билгеле бер өлеше генә булуын ассызыкларга кирәк. Бу хезмәттә уртаклык сүзләрне өйрәнүгә багышланган бүлекне: а) абстракт мәгънәле сүзләрнең инвариант-уртак нигезенә берләшә торган парадигма вариантлары һәм аларның контекстуаль-с интагматик мөмкинлекләре, ә) конкрет мәгънәле сүзләрнең инвариант- уртак нигезенә берләшә торган парадигма вариантлары һәм аларның контекстуаль- синтагматик мөмкинлекләре дип - ике бүлеккә, һәр бүлекне үзенә караган бүлекчәләргә бүлеп, лексикология / семасиология тармагының үз терминнары белән билгеләп өйрәнү дөрес булыр иде. Лексик-семантик категорияләрнең, тел күренеше һәм сөйләм күренеше буларак, катлаулы табигате һәм вазифасы телнең барлык элемент һәм категорияләренең тулаем системасын күзалларга мөмкинлек бирүче инвариант-парадигма һәм контексуаль- синтагматик нигезгә утыртып тикшерелгәндә тагын да ачыграк күренә. Язма истәлекләрнең телен тикшергәндә лингвистик категорияләрне файдалану әсәр эчтәлегенә "буйсындырылган" хәлгә куелды. Лексиксемантик категорияләрнең табигате һәм вазифасын билгеләү өчен туплана торган материалның аерым язма текстта кулланылганча бирелергә тиешлеген һәрдаим истә тотарга кирәк. Әлеге яссылыктан, әдәби әсәрләрнең теле тикшерелгәндә, конкрет мәгънәле сүзләргә караганда, абстракт мәгънәле сүзләрнең активлыгы, язма истәлекнең эчтәлеген укучыга җиткерүдә аларның төп чара булуы, бу хәлнең нинди сәбәпләр белән барлыкка килүе билгеләнде: а) истәлекләрдә бу дөнья (фани) һәм теге дөньядагы (мәңгелек) яшәеш сурәтләнә, һәр ике дөньяда бәхетле булыр өчен, дини-рухани тәгълимат, шәригать кануннары таләп иткәнчә, гомумкешелеккә караган әхлак гамәлләрен үтәү зарур. Әлеге гамәлләрне үтәү, ягъни иманлы, гыйлемле, мәгърифәтле, вөҗданлы булу өчен, адәм баласының табигатенә хас ялкаулыкны, наданлыкны, чынбарлыктагы күптөрле каршылыкларны җиңә белергә кирәк. Бу хәлләрне белдергән төшенчә-атамаларның барысы да берсе икенчесенә капма-каршы куелган абстракт мәгънәле гарәп һәм фарсы алынмалары белән бирелә; ә) Аллаһы Тәгаләнең аерым исме-әгъзам атамалары, текстта кулланылган вакытта, абстракт мәгънәле гадәти уртаклык сүзе буларак та файдаланыла; б) конкрет мәгънәле булып "туган" сүзләр, хикәяләү барышында, лексик мәгънә эчтәлегендәге денотат өлешен саклаган хәлдә, төрле төсмерләр алып сигнификат компонентын киңәйтә алуы нәтиҗәсендә, абстракт мәгънәле сүзгә якынаеп кулланыла башлый; в) абстракт мәгънәле булып барлыкка килгән сүз мәгънәсен конкретлаштыруга йөз тотмый, ул үзе кебек берничә сүз белән бер үк төшенчәне атау вазифасын җиңел башкара, ягъни мәгънә дәш парлар рәте барлыкка китерә. Әлеге сәбәпләр абстракт мәгънәле сүзләрнең саны артуга китерә, бу мәсьәләгә җентекләп туктарга кирәк була. Йомгаклап әйткәндә, төрле чорларда язылган аерым истәлекләрнең телен тикшергәндә, лексик берәмлекләр, тел тармакларына бүленеп, тел күренеше буларак, табигый төзелешен һәм төп мәгънәсен күзаллап, текст эчтәлегендәге вазифасы мөмкинлеген билгеләү юнәлешендә алып барыла. Бу хезмәттә телнең лексика тармагына караган лексик-с емантик категорияләрне өйрәнү күз уңында тотыла. Гасырлар буена дәвам итеп килә торган төрки-татар әдәби теленең фонетика һәм морфология тармакларындагы тарихи эзлеклелеген ачыклау юнәлешендә кулай дип табылган һәм нигезләнгән метод-ысулның әлеге тармакны тикшергәндә дә актуаль булуы аңлашылды. Анализ әдәби тел тарихын язу максаты күздә тотылып башкарылган очракта, әлеге тарихны хасил итә торган язма текстлардагы тел берәмлекләрен тикшерү, тарихи традициянең эзлеклелеге күренерлек ныклы бер системада барырга тиешлеге билгеләнә. Язма истәлектә кулланылган лексик-семантик категорияләрне әсәр эчтәлегендә автор ничек файдаланганса, шулай укыйбыз, кабул итәбез, әмма тикшерү эшен тарихи традициянең эзлеклелеге ачыкланырлык ныклы бер системада алып барырга кирәк. Әлеге системаны ике элемент хасил итә: а) лексик-семантик категорияләрнең лексикология / семасиология буенча кулланма-дәреслекләрдә тел күренеше буларак ничек өйрәнелүен искә төшерү, ныклап зиһенгә алу; бу аңлауны тикшерү ысулының ныклы җирлеге, таяну ноктасы буларак кабул итәргә тиеш булабыз; ә) лексик-семантик категорияләрне язма сөйләм (текст) берәмлеге буларак кабул итү; аларның ничек итеп файдаланылуын анализлауга күчү. Тел берәмлеге булган төшенчә- атаманың табигый төзелеше һәм төп мәгънәсенең, грамматик чолганышка килеп кергәч, яңа мөмкинлекләре ачылуын күзәтү сөйләмне тикшерү кануннарына нигезләнә. Сөйләм күренеше буларак тикшерелгәндә, тел берәмлегенең (сүзнең) сөйләүче (язучы) тарафыннан максатка туры китереп сайлап алынуы һәм кирәк дәрәҗәдә кабатланып кулланылуына игътибар итәргә кирәк була. Бу очракта лексик берәмлек үзара төрле бәйләнеш-мөнәсәбәтләрдә файдаланыла торган сәнгатьле сөйләм берәмлеге статусын ала. Шул ук вакытта язма истәлекләрдә телнең теләсә кайсы категорияләрен анализлау әдәби тел тарихын тикшерү юнәлешендә барганда, беренчедән, әдәби телнең табигате таләп итүенчә, һәр әсәрдә язма традиция-н орманың ничек дәвам итүе, икенчедән, нинди вариантлары белән ничек яңара баруы кебек проблема да күз уңында тотылырга тиеш. Вариантлылык мәсьәләсе, әлбәттә, лексик-семантик категорияләрнең текст эчтәлегендә ничек кулланылуында чагылыш таба. Башка тел берәмлекләре кебек үк, текстта кулланыла торган төшенчәатамаларга, алар ярдәмендә барлыкка килгән лексик-с емантик категорияләргә, автор тарафыннан махсус вазифа үтәү мөмкинлеге йөкләтелгәнлеге күз уңында тотылмаса, тикшерү эше объектив нигезгә куелган дип санала алмый. Объективлык-дөреслекне саклау максатыннан, әсәр эчтәлегендәге сүзләрнең һәм формасын, һәм мәгънәсен анализлаганда, автордагыча кулланылыш тәртибен сакларга, ягъни лексик- семантик категорияләрне әсәрнең төзелешенә, эчтәлегенә "буйсындырырга" тиеш булабыз. Лексик-семантик категорияләрне, тел күренеше буларак, ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләр дигән ике бүленеш төрен, язма истәлекләрне өйрәнгәндә дә файдаланырга мөмкин. Әлеге нигезләргә туплана торган вариантларны барлап, аларның инвариантпарадигма хасил итүен билгели һәм аерым бүлекләр итеп анализлый алабыз. Бу байлыкны, лексикология фәне таләбенә туры китереп, "Кеше", "Җәмгыять", "Табигать", "Кеше-Галәм / Аң-Акыл" тематик төркемнәренә бүлеп анализлау язма истәлекләрдә файдаланыла торган лексиканы барлауны кабул ителгән кысада тота һәм тарихи планда бара торган тикшерүнең билгеле бер системасын барлыкка китерә. Ялгызлык исемнәрне тикшергәндә, истәлекләрдә Аллаһы Тәгаләнең әсмаи-хөснә / исме-әгъзамнары һәм фәрештәләрнең исемшәрифләренең кулланылуыннан берләшкән үзенчәлекне истә тотып, әлегә кадәр аерып тикшерелмәгән "Илаһи зат" дигән тематик төркемне бүлеп карарга кирәк. Аерым истәлектә кулланыла торган атамалар анализланганда, дини әдәбияттагы тәртибе белән чагыштырылып, текст эчтәлегендәге өстәмәләр булуга игътибар ителде. Ялгызлык исемнәр һәм уртаклык сүзләрнең үзара бәйләнеш-мөнәсәбәте, ягъни уртаклык- охшашлыгын һәм хосусый аерымлануын билгеләргә кирәк булды. Информациянең нинди нигездә (чынбарлыктагы предметка яисә аң-фикерләүгә мөнәсәбәтле) белдерүенә карап, уртаклык сүзләрне конкрет мәгънәле һәм абстракт мәгънәле дип, ике тармакка бүлеп карарга, әлеге тармакларны инвариант-уртак нигез итеп, аларга берләшә торган парадигма вариантларны аерым бүлекләрдә өйрәнергә кирәк булды. Әлеге бүлекләрдә конкрет һәм абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең инвариант-уртак нигезенә берләшә торган парадигма вариантлары барлану процессында иң мөһиме төшенчә - сүз - мәгънә мөнәсәбәте ачыла барырга тиеш иде. Бу яссылыкта караганда, абстракт мәгънәле сүзләрнең активрак реальләшүе мәгълүм булды, конкрет мәгънәле сүздән алда анализланырга тиешлеге күренде. Әлеге нигездә өйрәнелә торган чорларда язылган / басылган истәлекләрдә әдәби тел тарихы ничек баруын, ягъни традиция буларак дәвам ителә торган лексик норманың, төрле вариантлары белән бергә ничек кулланылуын күзалларга, аның контекстуаль-синтагматик колачын билгеләргә мөмкин булды. Хезмәтнең керешендә тезис буларак бирелә торган теоретик-нәзари мәгълүматларның һәркайсын, аерым бүлек итеп тикшергәндә, мисаллар белән аңлатып, киңәйтергә кирәк булуына басым ясалды. Инвариант-уртак нигезгә парадигматик рәт буларак берләшә алган сүзмәгънә / лексема, сүз-типларның сөйләм системасында контекстуаль-синтагматик ярашуы таләп иткәнчә сайланып алынуын һәм сүзмәгънә буларак кына түгел, бәлки сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз, фразеологик бөтен, сүз тезмәләре буларак кулланыла алуларын тикшерү уңаенда һәр авторның бу юнәлештәге үзенчәлегенә игътибар итәргә кирәк. Әлеге мәсьәләне истәлек авторының тере зат буларак "кешелеген", иҗтимагый шәхес һәм акыллы зат буларак - иҗади уңышларын билгеләү юнәлешендә алып барырга кирәк. Бу юнәлештә, гадәттә, аерым авторның чынбарлыкны күрә һәм шул күргәнен үзенә хас әйтеп бирү осталыгына нигезләнеп, сүз белән сурәт ясау үзенчәлеге нигезендә барлыкка килә торган троплар һәм аларның табигате / вазифасы истә тотыла. Уртаклык сүзләр кулланылганда, конкрет яисә абстракт мәгънә нигезендә полисемия - күпмәгънәлелек (лексик-семантик вариантлылык), синонимик, омонимик, антонимик, энантосемия кебек микросистемалар һәм күчерелмә мәгънә, эпитет, чагыштыру, антитеза һ.б. дип аерып карарга мөмкин булган сурәтләү чаралары - тропларның барлыкка килүе мәгълүм. Әлеге микросистемаларның табигате һәм вазифасы киңрәк планда әдәби телнең стилистика тармагында, аның үз категорияләре, метод-ысуллары белән өйрәнелергә тиеш булганга, бу очракта һәр бүлекнең ахырындагы нәтиҗә өлешендә кыскача мәгълүмат бирү белән канәгатьләнергә туры килде. Әлеге мәсьәләнең стилистик категорияләргә йөз тотуы мәгъ лүм булганга, аны "Татар әдәби теле тарихы (ХIII гасыр - ХХ гасыр башы)" хезмәтенең, стилистик категорияләргә хас булган язма традицияне тикшерүгә багышланган өлешенә күчерергә кирәк. 1. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ ЧОРЫ ИДЕЛ БУЕ ТӨРКИ-ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК КАТЕГОРИЯЛӘРНЕҢ ИНВАРИАНТ-ПАРАДИГМА ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ ҺӘМ КОНТЕКСТУАЛЬ-СИНТАГМАТИК МӨМКИНЛЕГЕ 1.1. Болгар дәүләте чоры төрки-татар язма чыганакларының лексик һәм лексик-семантик үзенчәлекләрен өйрәнү тарихыннан Идел буенда X - XIII гасырларда яшәгән болгарлар һәм аларның теле турында тарихи чыганаклар бик аз сакланган. Ул кабер ташларыннан, чит ил сәяхәтчеләре язмаларыннан, археологик казу эшләре материалларыннан берәмтекләп җыела. "Татар тарихы" хезмәтендә әлеге тарихи-археологик чыганакларга җитди күзәтү ясала [История..., 2016, с. 25 - 33]. Тагын бер әһәмиятле чыганак - Кол Галинең ХІІІ гасырның беренче яртысында язылган "Кыйссаи Йосыф" поэмасы. Болгар дәүләте чоры Идел буе төрки-татар язма әдәби теле төрки телләрнең үсешендә иске төрки тел чорының башлангыч этабын тәшкил итә. Иске төрки чор сүз байлыгына язма истәлекләрнең әдәби һәм фәнни әсәрләрнең, сакланып калган сүзлекләрнең һәм аларда теркәлгән гомумхалык сөйләмә теленең лексикасы карый. Кол Галинең "Кыйсаи Йосыф" (1233), авторы билгесез "Ана вә угыл" дастаны, Котбның "Хөсрәү вә Ширин" (1342), Харәзминең "Мәхәббәтнамә" (1353), авторы билгесез "Кисекбаш китабы", Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" (1358), Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" (1370), Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки" (1391), Сайадиның "Дастаны Бабахан" һ.б. әсәрләрдә шушы чорның лексик байлыгы туп ланган. "Татар әдәби теле тарихы" (2015, 2017) хезмәтендә әлеге чор теленә хас фонетик һәм морфологик үзенчәлекләр төгәл һәм җентекле яктыртыла [Татар әдәби..., 2015, б. 133; Татар әдәби..., 2017, б. 43], шуңа күрә биредә лексикага кагылышлы гомуми тенденцияләрне генә әйтеп узабыз. Беренчедән, әлеге чор язма истәлекләренең телен, шул исәптән лексикасын да, галимнәр катнаш характерда булган дип исәплиләр [Наджип, 1979, с. 87]. Катнаш дигән термин үзе үк бәхәсле саналса да, бу чор язма истәлекләренең телендә угыз, уйгур, карлук, кыпчак тел элементларының фонетик, морфологик һәм лексик планда аралашып, катнашып килүе һәм күп вариантлылык барлыкка китерүе бәхәссез. А.Х. Нуриева бу чор сүзләрен генетик төркемнәргә бүлгәндә, үтә сак якын килергә киңәш итә, чөнки төрки телләрдә кайбер сүзләр фонетик билгеләре буенча гына аерылырга мөмкин, ә тамыры гомумтөрки катламга карый [Нуриева, 1975, б. 29]. Иске төрки телдә төп лексик фондны, һичшиксез, гомумтөрки катлам сүзләре тәшкил итә, шуңа өстәмә рәвештә аерым лексик берәмлекләр теге яисә бу этник төркем (кабилә, халык) телен чагылдыралар. Мәсәлән, Н.А. Бас каков угыз һәм кыпчак сүзләрен түбәндәгечә аера: илгәри (угыз) - бурун (кыпчак), көпәк (угыз) - ит / эт / ыт (кыпчак), өзгә (угыз) - башка (кыпчак), капу (угыз) - ишек (кыпчак), ийги (угыз) - яхшы (кыпчак) һ.б. [Баскаков, 1962, с. 245]. Әмма бу сүзләрнең күбесен хәзерге телләрдә вариатив рәвештә кулланалар. Мәсәлән, кыпчак төркеменә караган татар телендә бу сүзләрнең угыз вариантлары да кулланыла: элгәре, үзгә сүзләре төп лексик фондны тәшкил итә; капу сүзеннән ясалган бик күп сүзләр хәзерге татар телендә кулланышта йөри (капка, каптыргыч, кабак (күз кабагы), капчык, капкан этимонында ʻачу / ябуʼ мәгънәсе булган лексемалар); ийге сүзе игелек, изгелек, игелекле сүзләрендә очрый. Бу күренешкә тел тарихы белгече В.Х. Хаков та игътибар итә: "Әмма мәсьәләнең катлаулыгы шунда ки, еш кына кыпчак теленә хас дип каралган элементлар башка төрки телләр өчен дә уртак булып чыга. Язма истәлекләрдә күпчелек очракта кыпчак- угыз телләренә хас күренешләрнең бик тыгыз аралашып килүе күзәтелә", дип яза ул [Хаков, 1970, б. 168]. Икенчедән, иске төрки телләр лексикасы, төп төрки лексик үзәк белән беррәттән, төрле төркем телләргә караган алынмаларның шактый күп кулланылуы белән аерылып тора. Әлеге чорда төрки халыкларның күбесе бер дин ислам дине астына берләшкән, шуңа күрә гарәп-фарсы алынмалары әдәби телләргә генә түгел, гомумхалык сөйләменә дә үтеп кергән. Шуның белән бергә, иске төрки лексикада элегрәк чорда кергән санскрит, кытай, монгол алынмалары да яшәвен дәвам итәләр. Ә.Р. Тенишев уйгур язмаларында бигрәк тә санскрит һәм кытай телләренгән кергән сүзләрнең еш очравы турында яза [Тенишев, 1997, с. 35]. Дини һәм фәлсәфи, фәнни һәм әдәби өлкәләргә караган язмаларда күпсанлы алынмалар кулланылган: ačari ~ аčаrу (санскр. асаrуа) ʻостаз, укытучыʼ, adištit (санскр. adhisthita) ʻрәхәтлекʼ һ.б. Карахани-уйгур, харәзм, чыгтай, сәлҗүк, мәмлүк-кыпчак язмаларында гарәп алынмалары төп урынны алып торалар: din (гар.), ajat (гар.) - ʻбилге, тамга, алдан хәбәр итүʼ, va'z (гар.) ʻвәгазьʼ, du'a (гар.) ʻдогаʼ һ.б. Шул рәвешле, иске төрки әдәби телнең региональ вариантларга бүленүе, аерым әсәрләр телендә теге яки бу вариантның өстенлек итүе бу чорның үзенчәлеге булып тора [Татар лексикологиясе, т. II, 2016, б. 25 - 27]. "Кыйссаи Йосыф" поэмасының этник яктан кайсы халыкка караганлыгы турында фәндә бәхәсләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Поэ маның язылу урыны буенча өч төрки төбәк билгеләнә: 1) Урта Азия; 2) Кече Азия; 3) Идел буе. Беренче ике фараз тарафдарлары поэманың грамматикасында һәм фонетикасында хәзерге татар теленә "ят" угыз элементлары булуына ишарә итеп, поэманы үз тамырларыннан - Идел буе Болгар дәүләтеннән аерып куялар. Әсәрнең тел үзенчәлекләре аз өйрәнелгән, татар теле диалектлары белән чагыштырма планда исә ул бөтенләй өйрәнелмәгән. Ә бит нәкъ менә диалектларда тел тарихы, аның үткәне аеруча тулы чагыла. Татар теленең өч диалектында да угыз элементларын табарга мөмкин, алар татар әдәби телендә дә сак ланган. Шуңа карамастан, кайбер галимнәр поэманың ихтимал ватанын бүгенге көндә дә Идел буеннан читтә эзләргә тәкъдим итәләр. "Кыйссаи Йосыф" поэмасын өйрәнү тарихы Н.Ш. Хисамов хезмәтләрендә [Хисамов, 1979; 1984], "Татар әдәби теле тарихы" коллектив монографиясенең беренче һәм икенче томнарында тасвирлана [Татар әдәби..., I т., 2015, б. 233; 2017, II т., б. 42], ә кулъязмаларының таралышы һәм табылуы турында мәгълүмат Р.Ф. Исламов мәкаләсендә җентекле яктыртыла [Исламов, 2014, 146 - 150]. Шулай итеп, Идел буе Болгар дәүләтендә кулланышта булган тел мәсьәләсе бүгенге көндә дә зур бәхәсләр уята. Кайбер галимнәр (мәсәлән, М.З. Зәкиев) Болгар дәүләтендә гомумхалык койнесы яхшы формалашкан, гомумтөрки характерда булган дип саныйлар. "Татар тарихы" хезмәтендә исә әдәби телнең элитар тел булуы ассызыклана, шуңа күрә дәүләттә әдәби телнең берничә варианты кулланышта булу мөмкинлеге күрсәтелә. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең дә халык сөйләм теленнән шактый ераклашкан элитар әдәби телдә - аның угыз вариантында язылуы турында әйтелә. Икенче вариант буларак, борынгырак дип исәпләнелгән һәм каберташ язмаларында сакланган р-тел күрсәтелә [История..., 2006, с. 628]. М.М. Нигматуллов катнаш угыз-кыпчак теле Идел буе Болгар дәүләтендә үк барлыкка килгән, дигән фикердә тора: "Татар теле тарихы тикшеренүләренә таянып, Идел буе Болгар дәүләтендә үк катнаш угыз-кыпчак тибындагы әдәби тел барлыкка килү турындагы фаразны әйтергә мөмкин" [Нигматуллов, 1983, б. 185]. Кыпчак язма истәлекләрен тикшергән галимнәр М.З. Улаков һәм А.А. Чеченов фикеренчә, "Хәтта "чиста" төньяк кыпчак теле истәлекләрендә дә (күз алдында "Коман мәҗмугасы" тотыла. - Х.К.) барлык тикшерүчеләр шактый зур күләмдә угыз элементларын аерып чыгаралар" [Улаков, Чеченов, 2001, с. 41]. Димәк, "Кыйссаи Йосыф" әсәре телендә угыз элементларының булуы һич кенә дә әсәрне татар халкы мәдәниятеннән ераклаштырмый. Болгарлар монголлар тарафыннан юк ителгәннән соң һәм Алтын Урда дәүләте төзелгәч, бу территориядә кыпчак теле активлаша, ул Алтын Урда дәүләте үсеш алган чорда дәүләт теле статусына кадәр күтәрелә. Урда таркалганнан соң да кыпчак теле үз әһәмиятен югалтмаган, гасырлар дәвамында халык сөйләменә якынлашып, катнаш болгар-кыпчак (татар) теле халәтендә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Угыз берәмлекләренең болгар телендә булуы эпитафик истәлекләрнең тел материалы белән дә дәлилләнә (Юсупов Г.В., 1960; Фахрутдинов Р.М., 1975; Хакимзянов Ф. С., 1987 һ.б.). Р.Г. Әхмәтьянов фикеренчә, угыз элементлары болгар һәм кыпчак телләренә генә үтеп кермәгән, алар күпмедер дәрәҗәдә Урта Идел буеның барлык телләрендә дә күренә [Ахметьянов, 1993, с. 8]. Угыз элементларының бүгенге көнгә кадәр татар теле һәм аның диалектларында яшәп килүе Н.К. Дмитриев, Л.З. Җәләй, М.З. Зәкиев, В.Х. Хаков, Г.Ф. Саттаров, Л.Г. Мәхмүтова, Ю.А. Вәлитова һ.б. хезмәтләрендә дә искәртелә. ХХ гасырның 90 нчы елларында берничә дастан шулай ук болгар чоры әдәбияты һәм теле үрнәге буларак тәкъдим ителә. Сүз "Шан кызы дастаны", "Бараҗ дастаны", "Җәгъфәр тарихы" кебек дастаннар турында бара. Аларның Болгар чоры ядкярләре булуы турында бернинди дәлил дә юк. Шулай ук "Ана вә угыл" дастаны Болгар чоры язма истәлеге дип каралса да [Татар әдәби..., I т., 2015, б. 248; 2017, II т., б. 43], без, М. Әхмәтҗанов фикеренә кушылып, дастанны соңрак чорда язылган дип билгелибез. Бу яктан караганда, "Түләк вә Сусылу" дастанында борынгылык күбрәк чагыла һәм теле дә "Кыйссаи Йосыф" әсәренең теленә якынрак. "Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнү тарихы XIX гасырда башланып, бүгенге көнгә кадәр дәвам итсә дә, әсәрнең лексик һәм лексиксемантик үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган хезмәтләр күп түгел. Тикшерүчеләрнең төп игътибары әсәрнең әдәби төзелешенә һәм кыйммәтләренә (Н.Ш. Хисамов, А.Т. Таһирҗанов, Ш. Абилов, Р.К. Ганиева, Х.Й. Миннегулов, Ф. Фәсиев, Ә.М. Шәрипов һ.б.), әсәрнең фонетик һәм морфологик, лексик-стилистик үзенчәлекләрен ачыклауга (Л. Җәләй, В.Х. Хаков, Х.Р. Курбатов, Ф.М. Хисамова, Ф.Ш. Нуриева, Х.Х. Кузьмина, М.А. Губаева һ.б.), поэманың ихтимал ватанын (Г. Газиз, Г. Рәхим, М. Хоустма, К. Броккельман, Ә. Нәҗип һ.б.), Коръән белән бәйләнешен билгеләүгә (Р.Х. Шәрәфетдинов, Җ.А. Измайлова, Р.М. Әмирханов һ.б.], кулъязмаларның таралышын ачыклауга (Ф.С. Фәсиев, Н.Ш. Хисамов, Р.Ф. Исламов һ.б.) юнәлдерелгән. Әсәрне тулаем, һәръяклап һәм, аерым алганда, лексика өлешен татар теленә мөнәсәбәттә өйрәнүче совет галимнәренең иң күренеклесе Җәвад Алмаз була. Ул "Кыйссаи Йосыф"ның 17 кулъязмасы нигезендә аның тәнкыйди текстын төзи, әсәрнең тел үзенчәлекләрен тәфсилле анализлый, кайбер сүз, сүзтезмә һәм гыйбарәләрнең бары Идел буе татар әдәби телендә генә кулланылганын күрсәтә [Алмаз, 1960, б. 97 - 115]. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең сүз байлыгын өйрәнүгә тюрколог Әмир Нәҗип улы Нәҗип зур өлеш кертә. Ул, поэманың ватанын Идел буе дип билгеләүгә катгый рәвештә каршы килеп, "Татар филологлары урта гасыр әдәби телләрнең табигатен исәпкә алмыйча, фәнни нигезләнмәгән нәтиҗәләр чыгаралар" дип күрсәтә, әсәр авторының этник чыгышын билгеләү мөмкин түгеллеген ассызыклый [Наджип, 1989, с. 59 - 60]. Әсәрнең теле турында галим "Поэма телен җентекле рәвештә өйрәнү шуны күрсәтә: гомуми катнаш тел фонында - фонетикада, морфология һәм лексикада да - хәзерге азәрбайҗан һәм төрекмән телләре белән янәшә куярлык угыз элементлары өстенлек итә", - дип белдерә [Наджип, 1979, с. 75; 1989, с. 61]. Авторның фикерләре шактый бәхәсле. Мәсәлән, Әмир Нәҗип анлаутта (сүз башында) яңгырау тартык кулланылган сүзләрне угыз төркеме телләренең фонетик үзенчәлеге буларак билгели (моның белән килешәбез); әсәрнең лексикасын тасвирлаганда да шул ук сүзләрне угыз төркеменә караган лексика дип белдерә [Наджип, 1979, с. 75]. Безнең фикеребезчә, лексиканы тикшергәндә, фонетик үзенчәлекләргә генә таяну дөрес түгел. Бу - гомумтөрки катламга карый торган сүз байлыгы, чөнки әлеге сүзләрнең тамыры һәм мәгънәсе угыз телләрендә дә, кыпчак телләрендә дә бертигез дәрәҗәдә кулланыла, бары тик анлауттагы тартыкның сыйфаты белән генә аерылалар. Сүзнең тамыры төрле булган очракта гына лексик берәмлекнең угыз яки кыпчак төркеменә караганын ачык лау мөмкин (мәсәлән, әл / кул; корд / бүре, йагры / арка һ.б.). Мондый сүзләр исә поэмада күп түгел, кайберләренең угыз вариантлары татар әдәби телендә кулланылмаса да, татар теленең диалектларында очрый (мәсәлән, угызга хас бырақ- фигыле татар теле өчен диалекталь сүз булып тора). Шуңа күрә урта төрки чор язма истәлекләрнең лексикасын өйрәнү - шактый авыр, күп эзләнүләр һәм белем сорый торган өлкә. Соңгы елларда М.А. Губаева тарафыннан "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә геройларның күңел дөньясы белән бәйле тел портретын тасвирлау үзенчәлекләре тикшерелде [Губаева, 2017]. Автор күпсанлы мисаллар нигезендә геройларның нечкә психологик халәтен, күңел дөнья сын ачып бирә торган лексик берәмлекләрне интеллектуальфикри, иҗтимагый-психологик, рухи-ихтыяри, эмоциональ-сизем яссылыгында анализлый. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең лексик байлыгын тикшергәндә, без әсәрнең 200 елга якын булган өйрәнү тарихын күздә тотып эш иттек һәм үзебезгә кадәр булган фәнни хезмәтләрне кулландык. Бу тарихта татар халкының мәшһүр галиме Габдерәхим Утыз Имәни тарафыннан 1825 елда төзелгән (1826 елда улы тарафыннан күчерелгән), 1839 елда Казан университеты типографиясендә гарәп графикасында басылып чыккан тәнкыйди текст һәм 1983 елда Фазыл Фәсиев редакциясендә җыелган һәм Татарстан китап нәшриятында кириллицага транслитерациядә басылган тупланма-текст аерым урын тота. Шулай ук тулы нөсхәләрнең берсе булган, Казан университетының кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә т. 165 номеры белән саклана торган, 1825 елда күчерелгән Сара-Биккол авылы (Лениногорск районы) кулъязмасы кулланылды. Әлеге чыганаклар нигезендә татар теленең тарихи грамматикасы, әдәби тел тарихы үсеше закончалыкларын һәм гарәп графикасындагы урта гасыр язма истәлекләрен транслитерациядә бирү үзенчәлекләрен исәпкә алып, безнең тарафтан өстәмә ярдәмче текст эшләнелде һәм алга таба мисаллар әлеге чыганактан китерелде [ФК: строфа саны]. Биредә "ФК" - Фазыл Фәсиев тарафыннан 1983 елда эшләнгән текстка нигезләнеп төзелгән ярдәмче текстны аңлата, строфа саннары беренчел текстка туры килә. Транслитерация гамәлдә булган татар кирилл графикасына нигезләнеп төзелде, татар теленең увуляр әйтелешле авазлары [қ], [ғ] билгеләре, өрелмәле ирен-ирен дифтонгы [w] билгесе белән күрсәтелде. Хезмәттә текстологик максатлар күздә тотылмады. Идел буе Болгар дәүләте чоры - татар әдәби теле формалашудагы иң борынгы һәм өйрәнү өчен иң катлаулы чорларның берсе. Болгар дәүләтендә яшәгән халыкларның аралашу теле һәм дәүләттә кулланылган әдәби тел, рәсми дәүләт теле турында чыганаклар бик аз күләмдә сакланып калган. 1236 елда Болгар дәүләте халкының күпчелеге Бату хан гаскәрләре тарафыннан юк ителгәннән соң, бу территориядә тел алышыну процессы күзәтелә: кыпчак теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә, болгар койнесы исә аерым урынчылыкларда сакланып кала. Шул рәвешле, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре - монгол яуларына кадәр, 1212 - 1233 елларда язылган һәм Идел буе татарлары өчен сигез гасыр дәвамында кыйммәтле рухи ядкярләрнең берсе. Әсәрне өйрәнү тарихы 1825 елда татарның күренекле галиме, шагыйрь һәм дин белгече Габдерәхим Утыз Имәни тарафыннан тәнк ыйди текст төзелгәннән соң башлана. 1831 елда алман галиме Һ. Флейшер аны үзенең атаклы көнчыгыш кулъязмалары каталогына терки һәм поэманың исеме бөтен дөньяга тарала. Шул чордан алып, бүгенге көнгә кадәр әсәрнең 333 кә якын кулъязмасы табылган. Бу кулъязмаларны өйрәнү 1) текстологик юнәлештә; 2) әдәбият юнәлешендә; 3) лин гвистик юнәлештә; 4) фәлсәфи-дини юнәлештә; 5) лингвокультурологик юнәлештә башкарыла. Кызганыч ки, әсәрнең сүз байлыгы бүгенге көнгә кадәр тәфсилле өйрәнелмәгән. Бу өлкәдә аерым мәкаләләр, фәнни хезмәтләр булса да, лексика өлеше, башка катламнар белән чагыштырганда, иң аз өйрәнелгән өлкә буларак, аерым игътибар сорый. 1.2. "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 1.2.1. "Илаһи зат" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Аллаһы Тәгаләнең исме-әгъзам күркәм исемнәре һәм алар ның кулланылышы. "Кол Гали дәверендә ислам үсеп килүче үзәкләштерелгән феодаль җәмгыятьнең иҗтимагый ихтыяҗларына җавап бирә торган, аның бәйсезлеген тәэмин итәрлек, икътисадын, мәдәниятен үстерерлек алдынгы идеология булган", - дип яза Р.М. Әмирханов (тәрҗ. К.Х.) [Амирханов, 2001, с. 119]. Билгеле булганча, Коръәннең уникенче сүрәсе "Йосыф" дип исемләнә, әлиф, ләм, ра буларак билгеләнә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тормышының Мәккә чорына карый. Ул 111 аятьтән тора, беренче өч аять кереш шәкелендә язылган, калганнары Йосыф кыйссасын бәян итә. Өченче аятьтә мондый сүзләр бар: "Без сиңа Коръәнне вәхи итеп кыйссаларның күркәмрәген хикәят кылабыз, гәрчә башта ул кыйссалардан хәбәрсез булсаң да" [Коръән, 2003, б. 216]. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең кереш өлешендә нәкъ менә шушы аять искә алына: Қыйссалардан, хикмәтләрдән күрклүрәк, / усанмадан дыңламаға датлурақы, / Коръән эчрә, би шәк, аның мәзкүрлеки, / ушбу қыйсса ирдики заһир имди [ФК: 22]1. "Коръән сюжетына әсәр язган шагыйрь тулысынча ислам, бераллалык позицияләренә нигезләнгән җәмгыять кешесе булган. Поэмага Аллаһыны һәм аның дине исламны данлау, һәм аның пәйгамбәрен гамәлләре, гакылы, сүзләре, тышкы кыяфәте белән исламны таратуга, ныгытуга хезмәт иткәне өчен тирән ихтирам итү, олылау хас", - дип күрсәтәләр А.Х. Садыйкова һәм Р.Р. Хәйретдинова [Садыйкова, 2016, б. 114]. Урта гасыр язма истәлекләрендә "Илаһи зат" тематик төркеменә караган лексика шактый үзенчәлекле. Поэма язылган чорда төрки халыкларның ислам динен кабул итүенә берничә гасыр вакыт үтсә дә, халык аңында исламга кадәр булган чорның илаһи затлары да шактый нык уелып калган [История татарского..., 2006, с. 522 - 557], бу лексикада да чагыла (мәс., тәңри сүзенең кулланылышы). Шулай да әсәр, беренчедән, дини сюжетка бәйле булганга; икенчедән, ислам дине тәгъ лиматын популярлаштыру максатын күздә тотып язылганга күрә, исламга хас традицион дини тасвир алымнарыннан башка яши алмый. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең кереш һәм бетем өлешләрендә Аллаһның кайбер күркәм исемнәре искә алына, поэманың беренче юлларыннан ук аңа мөрәҗәгать формасы ачыклана: Әлхәмдү шөкер wә сипас ол әхәдә, / мүлки даим би-зәуаль ол самәдә, / мүлкәт эчрә биля шәрик ол әхәдә, / аны бақый зүл-җәлял билдик имди [ФК: 2]. Әлеге юллардагы әхәд (бердәнбер), самәд (мәңгелек) сүзләре Аллаһы Тәгаләнең күркәм исеме буларак телдә тотрыклыланганнар һәм дини вәгазьләр стилендә бүгенге көнгә кадәр кулланылалар. Поэмада берничә урында Аллаһның көчен, бөеклеген, тиңдәшсез булуын ачыклый торган строфалар кулланыла. Сюжет үстерелеше барышында әледән-әле Аллаһны тасвирлый торган юллар китерелә. Мәсәлән: Йусуф әйдүр: Сөбханем қадир дурур / барчә хәлдә қуллар үзрә хазир дурур / батил эшләр җөмлә аңа заһир дурур / һәр кем қандә нә қыйлдуғын көрүр имди [ФК: 467]; Қамуғ хәлдә ол мөқтәдир, қадир дурур / хәсрәтләри хәсрәтинә ол кушурур, / мәхзүнләри фәрих һәм ол қыйлур, / андан уман һәргиз нәүмиз улмаз имди [ФК: 895]. Бу - укучы һәм тыңлаучыларга автор сүзләре буларак кына түгел, ә пәйгамбәрләр авызыннан әйтелгән сүзләр буларак тәэсир итә. Әсәрдә "Илаһи зат" тематик төркеме нигезендә берләшә торган ялгызлык исемнәр арасында Аллаһ, Иляһ, Тәңре, Сөбхан, Мәүлә, Изи, Раббым, Хода, Ходаwәндә, Самәд, Халиқ, Хақ, Җәббар, Кадир, Бари, Тәүwаб, Кәрим, Әрхәм, Уған сүзләре очрый: Иляһем рәхманемгә сығынмайынму [ФК: 12]; Сөбханемдән мәдәд-йари теләмәйенмү [ФК: 12]; Мәүлем, сәңа сығынурмән мән бер зәғиф [ФК: 13]; Хатеримни рәушан қылғыл, изем лятиф [ФК: 13]; Бән самәдим нитә үртсәм олур имди?! [ФК: 537] һ.б. Поэманың Суыксу кулъязмасында бары бер генә урында Илаһи зат мәгънәсендә уған сүзе кулланыла: уғаным ғәта қыйлды шөкер, миннәт [ФК: 999]. Шулай ук сирәк кулланыла торган лексемалардан тәүwаб сүзе очрый: Тәүбәмизи тәүwаб кабул кыйлә имди [ФК: 61]. Тәүwаб сүзе - гарәп теле алынмасы, 1) тәүбә итүче; 2) тәүбәне кабул итүче, Алла мәгънәсендә кулланыла [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 615]. Аллаһка мөрәҗәгать иткән очракларда, илаһи затны атаган сүзгә беренче зат берлек сандагы тартым кушымчасы ялгана: иляһем рәхманем, сөбханем, мәүлем, изем лятиф. Мондый үзенчәлек автор буларак Кол Гали, Йосыф һәм Йагкуб, Зөләйха сөйләмендә очрый, калган персонажлар исә илаһи затка мөрәҗәгать сүзләрен тартым кушымчасыннан башка кулланалар. Поэмада Аллаһ сүзе үзе генә 3 тапкыр һәм 11 очракта иншааллаһ, валлаһи, мәғаз-Аллаһ кебек тезмәләрдә кулланыла: Аллаһыдан гисмәт-нәҗат умар имди [ФК: 533]; Кәрим Аллаһ кәлименә әмер қыйлдын [ФК: 996]; Вә-аллаһи, Йусуф үчүн дирләр имди [ФК: 51]; Әйдүр: Валлаһ, Йусуфый бән көрмәдим [ФК: 162]; мәғаз-аллаһ, хақ белүр, бән һич көрмәдим [ФК: 162] һ.б. Илаһи затка мөрәҗәгать итү чарасы буларак иң күп кулланылган халиқ сүзе гарәп теленнән ʻяратучыʼ, ʻбар кылучыʼ, ʻАллаһʼ мәгънәләрендә татар әдәби телендә урнашып калган. Шулай ук еш очрый торган мәүлә лексемасы татар теленә фарсы теле аша кергән: мәүлә - 1) ия, хуҗа, яхшылык итүче; 2) дус; 3) колын азат итүче; 4) Алланың эпитеты мәгънәләрендә [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 346] кулланыла. Поэмада әлеге тематик төркемгә караган һәм генетик яктан төрки чыгышлы ике сүз - тәңри һәм изи сүзләре кулланыла. Мәхмүд Кашгарый, Ибне Мөһанна сүзлекләрендә болгар теле сүзе буларак теркәлеп калган изи (ʻия, хуҗаʼ мәгънәсендә) сүзе 17 тапкыр кулланылса, тәңри сүзенең 28 тапкыр кулланылышы игътибарга лаек: Йусуф әйдүр: "Ол ниғмәтләр бу тәңримдән" [ФК: 600]; сәҗдә қыйлыб, тәңрисинә йалwарыр имди [ФК: 602]; Йағқуб әйдүр: "Бән тәңридән хуб умармын [ФК: 894]; хатеримни рәушан қыйлғыл, изим лятиф" [ФК: 13]; сизгә ғәзим афәт вирә изим бари [ФК: 157] һ.б. Тәңре сүзенең этимологиясе Марсель Бакиров хезмәтләрендә җентекле тикшерелә һәм бу сүзнең ерак тарихка барып тоташуы күрсәтелә [Бакиров, 2008]. Изи сүзе хәзерге татар телендә ия шәкелендә кулланыла һәм ʻхуҗаʼ мәгънәсен белдерә. Шунысы кызыклы: поэмада изи варианты ʻАллаһʼ мәгънәсендә кулланылса, ийә шәкеле бары тик ʻхуҗаʼ мәгънәсен генә белдерә: һәм мәмләкәт ийәси олдачы сән [ФК: 28]; мөлек wә дәүләт ийәси болдачы сән [ФК: 174]. Фәрештәләрнең исем-атамалары һәм аларның кулланылышы. Поэмада "Илаһи зат" тематик төркеме нигезендә берләшә торган парадигматик вариантлардан 46 тапкыр кулланылган Җәбраил фәрештә һәм 5 тапкыр кулланылган Ғазраил исемен очратабыз. Җәбраил Йосыфның дусты, аңа Аллаһтан вәхи алып килә торган ярдәмчесе буларак сурәтләнә: Дәрмандәләр дәстгире мәлик-рәхман / Ол тависе мәлаик, пәйке хәзрәт [ФК: 122]; Қадир аңа ғәта қыйлмыш қаты қуwәт [ФК: 123]; Йағқуб әйдүр: Йа Ғәзраил, бәллү виргел [ФК: 895]. Җәбраил фәрештәнең поэмадагы роле бик әһәмиятле. Ул - Йосыф пәйгамбәр һәм Аллаһ арасында илче булып тора. "Кол Гали поэмасында Йосыф үзенең барлык эш-гамәлләрендә Аллаһ әмерләренә буйсынып эш итә. Җәбраил аларны даими тапшырып тора. Пәйгамбәренең һәр адымын Хак Тәгалә һәрвакыт күз алдында тота, чөнки аның илчесе, рәсүле - үзенең гамәлләре белән дә Аллаһның хак дине - исламның көчен күрсәтүче. Ул кешеләрне үзенең тел тидермәслек тәртибе, шәхси үрнәге белән - йөзенең, эшенең, әхлагының матурлыгы белән үз артыннан ияртә. Аңарда исламның әхлак кагыйдәләреннән чак кына да тайпылу юк, була калса, аңа кискен рәвештә чик куела, чөнки ислам пәйгамбәре үтә саф һәм хаклы, гадел булырга тиеш" [Садыйкова, 2016, б. 107]. Поэмада кардәшлек, туганлык хисләре бик югары куела. Бертуган абыйлары Йосыфны җәберләп, коллыкка сатканнан соң да, ул алардан йөз чөерми, үзен сатып алган Малик Дәгыйрдән абыйлары белән саубуллашырга рөхсәт сорый: Видағ қылыб айрылалум бизләр имди [ФК: 224]. Малик Дәгыйр моңа бик гаҗәпләнә: Малик Дәғир Йусуфа җаwап вирди / Көрмәзмүсән, анлар сәңа нәләр қыйлды, / Икинчи йаулақ сәни учсыз сатды / нә варырсән, анлар сәни сәwмәз имди [ФК: 226]. Йосыф аңа афоризм белән җавап бирә: һәр киши өз лайықын ишләр имди [ФК: 229]. Бу сүзләр унбер яшьлек Йосыфның югары әхлакый сыйфатларын ассызыклый, аның башка туганнары арасында аерым урын биләгәнен күрсәтә. Бертуганнары арасында Йәһүдә дә аерылып тора. Башка агаларыннан аермалы буларак, ул Йосыфка миһербанлык күрсәтә һәм автор шулай ук афористик сөйләм куллана: Қәрендәш қәрендәшне һич өлдүрмәз! [ФК: 98]. Шунысы кызыклы: Йосыфның агалары да - пәйгамбәр балалары, димәк, аларның гамәлләре дә пәйгамбәр нәселенә тап төшермәслек булырга тиеш, шуңа күрә авторга аларның начар гамәлен күпмедер дәрәҗәдә акларга кирәк. Шул сәбәпле сюжетка Иблис ләгыйнь образы керә: агалары Йосыфны Иблис ләгыйнь котыртуы буенча җәберлиләр: Олуқ сәғәт хазир кәлди ләғин иблис, / бу иш ичрә қыйлу кирди мәкер тәлбис, / бу он қәрендәш нийәтин қыйлды хәсис, / җүмләсини батил йола тартар имди [ФК: 80-8]. Иблис ләгыйнь һәм Шайтан образлары сюжет барышында әледән-әле калкып чыга, әсәрнең азагында исә Йосыф аларның җиңелүен тәгъбир итә: Йусуф әйдүр: Шөкер, мәкһур олды шәйтан, / қәрдәшләрими дуст қыйлды изим сөбхан, / бу күн үзем Мисыр эси ғәзим солтан, / шөкер қыйлыб, шәһрә буйлә керәрләр имди [ФК: 961]. Шул рәвешле, әсәрнең башында ук укучыга белдерелгән "адәм - шайтан" антонимиясе (адәмигә шайтан душман олур имди [ФК: 30]) әсәр ахырында явыз көчнең җиңелүе белән тәмамлана. Әсәрдә, гомумән, дини лексика бик үзенчәлекле урынны алып тора. Коръәннән алынган сюжетны шагыйрь дини мотивларны бозмыйча, эчтәлекне укучыга аңлаешлы рәвештә бирергә тырыша. Шул ук вакытта авторның ислам кануннарын яхшы белүе сизелә. Мәсәлән, ислам дине кануннары буенча, Җәбраил образы пәйгамбәрләргә Аллаһның сүзләрен җибәреп торган фәрештә буларак аңлатыла. Ул - Аллаһка якын булган дүрт фәрештәнең иң дәрәҗәлесе. Шунысы кызык: әсәрдә Җәбраил фәрештә Йосыфның иң авыр хәлләрдә коткаручысы, ярдәмчесе булып сурәтләнә. Шулай итеп, укучының аңында дин аша рухи дус табып булу фикере формалаша. Автор вәхи тәгълиматы белән дә таныш була. Моны әсәрдә кулланылган вәхи-илһам сүзтезмәсе күрсәтә: Халиқ аңа вәхи-илһам вирүб йиди [ФК: 112]. Билгеле булганча, мөселман догматикасының үсеше чорында вәхи сүзенең мәгънәсе берничә өлешкә бүленеп, таррак мәгънәле вәхи-ән-нәби, вәхи-илһам, вәхи-инану конструкцияләре барлыкка килә. Шунысы кызыклы: вәхи-илһамның суфичылык, алдан сайланганлык тәгълиматы белән тыгыз мөнәсәбәте билгеле [Насыров, 2018, с. 104 - 105], ягъни пәйгамбәрнең вафаты белән вәхи иңдерелүе туктамый, аерым сайланган кешеләр дә вәхи алырга мөмкин. Поэмада вәхи-илһам Йосыф пәйгамбәрнең Ғәд коесына салынуын мең ике йөз ел көтеп утырган заһидка иңдерелә. Димәк, вәхи-илһам тезмәсен автор суфичылык юнәлешендә таралган мәгънәгә туры китереп кулланган дип уйларга җирлек бар. Шул рәвешле, "Илаһи зат" тематик төркеме нигезендә берләшә торган парадигматик вариантлар булып, кулланышлары арта бару тәртибендә Уған, Бари, Аллаһ, Раббы, Җәббар, Иляһ, Самәд, Хода, Сөбхан, Изи, Кадир, Тәңри, Мәүлә, Хақ, Халиқ сүзләре кулланылганын күрәбез. Мисаллардан күренгәнчә, XIII гасыр төрки әдәби телендә Аллаһка мөрәҗәгать сүзе буларак иң еш кулланылган сүз - Халиқ сүзе. Хәзерге татар әдәби телендә иң актив кулланыла торган Аллаһ сүзенең поэма телендә иң аз кулланыла торган лексемаларның берсе булуы күзгә ташлана. Моның сәбәпләре, күрәсең, әле төрки региональ әдәби телләрдә илаһи затны белдергән синонимнар рәтендә хәзерге доминанта сүзнең тотрыкланмавы белән аңлатып буладыр. Шулай ук төрки чыгышлы тәңре һәм изи сүзләренең кулланылуы да игътибарга лаек. 1.2.2. "Кеше" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр "Кыйссаи Йосыф" поэмасында кулланылган ялгызлык исемнәрдән иң күренеклесе, бу, әлбәттә, авторның үз исеме - Кол Гали: Буны дүзән — зәғиф бәндә, ады Ғали [ФК: 1006]; Рәхмәт қыйлғыл, рәхим қыйл Қул Ғалийә [КЙ: 1007]. Автор исеме тәхәллүс шәкелендә бирелгәнгә, без, кызганыч ки, аның тулы исемен һәм кайдан булуын бары фаразларга таянып кына әйтә алабыз. Әсәрне өйрәнгән күпчелек галимнәр тәхәллүстәге Кол исемен автор үзен Аллаһка багышлап, ʻАллаһ колыʼ мәгънәсендә кулланган дип уйлыйлар [Хисамов, 1979, с. 10-17]. Уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәр, әнбияләр (Аллаһ теләген кешеләргә төшендерүче кешеләр), аларның хәлифәләре ( пәйгамбәр урынына калучы) һәм сәхабәләре (пәйгамбәрнең замандашлары, аны күргән кешеләр). Поэма Аллаһка мактау, зурлау, рәхмәт әйтү сүзләре белән башланып китә һәм алга таба пәйгамбәрләрнең һәм ислам дөньясында күренекле шәхесләрнең исемнәре атала, һәрберсенең асыл сыйфаты санала. Иң беренче - Мөхәммәд пәйгамбәр. Ул Аллаһның дусты буларак билгеләнгән: Андан соңра - аның дусты Мөхәммәдә, пәйғамбәрләр гөзидәси ол әхмәдә, қабу-қәүсәйин мәқамли ол әхмәдә, аның үзрә тәлим дөруд олсун имди [ФК: 46, 2]. Шунысы кызыклы: Коръән Кәримдә Мөхәммәд Аллаһның "хәбиб"е (сөеклесе, яратканы) буларак тасвирлана, ә дусты - "хәлил"е булып, Ибраһим пәйгамбәр санала. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә дә соңрак берничә урында Аллаһның дусты итеп Ибраһим пәйгамбәр күрсәтелә: Улу дәдәм Ибраһим хәлил иди, хәлил сәнең әмреңә мотиғ олды, оғлы Исмәғилни сәңа қорбан қыйлды, деләдисә сәүдегин, дәйүр имди [ФК: 261]. Мөхәммәт пәйгамбәрнең күркәм исемнәреннән Әхмәд (ʻданлаучыʼ) һәм Мостафа (ʻсайлап алынганʼ) сүзләре кулланыла. Алдагы юлларда исеме аталмыйча гына, Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң тугры дусты, көрәшчесе Әбү Бәкер тасвирланган. Мәккәдән ерак түгел урнашкан мәгарәдә алар күпмедер вакыт үзләрен эзәрлекләгән үтерүчеләрдән качып торалар һәм нәкъ шушы тарихи вакыйга әсәргә килеп керә: Андан соңра - әwwәл сиддиқ, сахибе ғар, / ғар эчендә мостафаны дутды ол йар, / йар олмаға хазир кәлди, дутмады ғәр / аның сидқы қамулардан артуқ имди [ФК: 3]. Алдагы юлларда Гомәр Хәттаб улы, изге Госман, гаскәр башлыгы Гали, аның бар дөньяга билгеле Зөлфөкар кылычы, пәйгамбәрнең оныклары Хәсән һәм Хөсәен имамнарның исемнәре атала: Андан суңра - дәхи Ғомәр Хәттаб оғлы, / ғаләм эчрә мәшһүр ирди аның ғәдле [ФК: 4]; Андан соңра эзги Ғосман шәһиди вар, аның васфын Кор'ән эчрә үкди җәббар [ФК: 5]; Андан соңра - хәшәмгир Ғали кәррар, / йүз биң һәзар ғәскәр үзрә сәйасәткәр - / мәшһүрлики лә-сәйф иллә зүлфиқәр / лә фәта иллә Ғали кәррар имди [ФК: 6]; Аның көңли дүшәнмиш ики йигит, / дин мөрәүwәт икиләси ики рашид, / бирси Хәсән, бирси Хөсәйен - ики шәһид [ФК: 7]; Андан соңра ол бәхтийар ирәнләрә, / хақ хәбиби мостафаны көрәнләрә [ФК: 9]. Алга таба чыганакта ислам динендә иң зур мәзһәпне - сөнни юнәлешен булдырган Әбү Хәнифә ән-Ногман ибн Сабит әл-Куфи исеме телгә алына: Андан соңра бир ир қобмыш ғилем кәни, / аның бирлә мөзәййән бу ислам дини, / заһир-ғәйан билүрмүсиз сизләр аны, / Сабит оғлы Ноғман аңа дирләр имди [ФК: 10]. Поэмада Йосыфка кадәр булган пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең һәм фәрештәләрнең исемнәре еш кабатлана, бигрәк тә Йосыфка куркыныч янаганда, аның пәйгамбәрләр нәселеннән икәне ассызыклана. Әсәрнең мөкаддимә өлешендә үк автор Йосыфның нәселен күрсәтә: Җиһан ичрә қобмыш иди Йусуф нәби / Атасы Йағқуб нәби, хақ хәбибе / дәдәси Исхақ сәүчи, дин табибы / Хәлилуллаһ Ибраһимның оғлы имди [ФК: 20]. Алга таба да бу исемнәр берничә урында телгә алына: Ибраһимгә җәлил әйде: Әйа хәлил [ФК: 101]; Йағкуб сәүчи хақга ғасый һич олмады; Пычақ анда Исмәғилгә кәр қыйлмады [ФК: 102]; Улу дәдәм хақ хәлили ирүр тәхқыйқ / атам Йағқуб Исхақ зәбих дәйүр имди [ФК: 440]; ол арада Муса сәүчи аны болды [ФК: 985]; Муса-кәлим табутны таләб қыйлды [ФК: 997]. Поэмада сурәтләнгән пәйгамбәрләр арасында иң өлкәне - Ибраһим пәйгамбәр. Ул Корьәндә искә алынган 25 пәйгамбәр арасында алтынчысы. Ибраһимның диндәге сыйфатлары - хәлил Аллаһ ʻАллаһ дустыʼ, имам, сиддыйк ʻтугрыʼ, хәниф ʻчын, гаделʼ һ.б. Ул поэмада күбрәк хәлил - ʻдусʼ сүзе белән искә алына. Ибраһимның Исхак һәм Исмәгыйль исемле ике пәйгамбәр улы булуы мәгълүм. Ибраһимны тугрылыкта сынау теләге белән Аллаһ аңа сөекле улын корбан итәргә куша, әмма кайсы улы икәнлеге Коръәндә ачыкланмый. Күпчелек тикшеренүчеләр аны Исмәгыйль дип күрсәтәләр. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында да аның Исмәгыйль булуы әйтелә. Әлеге легенда әсәрдә түбәндәгечә урын алган: Буның улу дәдәси - мәғруф хәлил, / ода атды аны ол Нәмруд җаһил, / од эчендә сақлады аны җәлил, / хәлил үчүн отны бустан қыйлды имди [ФК: 101]; Андан соңра вәхи изди ол хақ җәлил, / Ибраһимгә җәлил әйде: "Әйа хәлил, / бәнем үчүн уғылыңны қорбан қыйлғыл..." / дыңладисә: "...Сәүдегең..." - дәйүр имди [ФК: 102]; Пычақ анда Исмәғилгә кәр қылмады, / Хәлил-уллаһ ода йакын һич кәлмәди, / Йағқуб сәүчи хақгә ғасый һич олмады, / сезләр дәғый тәңридән қурқың имди! [ФК: 103]. Поэмада бала югалту һәм баласызлык кайгысы белән бәйле мотивлар бик көчле. Йосыфны ашауда гаепләнгән бүре үзенең баласын югалткан, сәүдәгәр Малик Дәгыйр Йосыфтан бала сорап дога кылуын үтенә, Йосыф госел коенганда ярдәм иткән балык та бала тели һәм аның теләге кабул була. Бу өзектә Юныс һәм Сөләйман пәйгамбәрләрнең исемнәре атала: Ол икиси кәрамәтлү қупмыш иди, / бириси аның Йунысны йутмыш иди, / бириси ол һәм йүзикни йутмыш иди, / ол йүзик Сүләйманның байық имди [ФК: 327]. Авторның әледән-әле Корьән сюжетларына мөрәҗәгать итүе һәм пәйгамбәрләрнең исемен телгә алуы поэманың ышандыру көчен арттыра, укучының аңында нәсел коды төшенчәсен барлыкка китерә. Нәселдәнлекнең югары куелуы түбәндәге юлларда да ачык чагыла: Йолда бир ай кярванә саташдылар, / асыл-нәсел бир-биринә сурашдылар, / Исмәғыйл нәселиндән ирмеш - билишдиләр: / "Бизләр Исхақ нәселиwиз", - дирләр имди [ФК: 756]. Күренгәнчә, юлчыларның кайсы шәһәрдән яки урыннан икәне әһәмиятле түгел, ә нәсел-ыруны билгеләү һәм шуның аша бәя бирү өстен куела. Нәсел-нәсәп биредә кешеләргә бирелгән бәяне ачыклый торган код урынында килә. Шул рәвешле, "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә сигез пәйгамбәрнең - Мөхәммәд, Ибраһим, Исхак, Йагкуб, Исмәгыйль, Юныс, Сөләйман, Муса пәйгамбәрләрнең исемнәре телгә алына. Әсәр өчен кирәк булганга, автор тарафыннан тудырылган әдәби персонажларның исем-атамалары һәм аларның кулланылышы. "Кыйсаи Йосыф" әсәрендә без исемнәрнең тулы бер галереясы белән очрашабыз. Пәйгамбәр исемнәреннән башлап, автор төрки чыгышлы кеше исемнәрен дә куллана, алар хикәяләүдә зур роль уйный. Йосыфның унбер ир-туганы - унысы әтисе ягыннан туган (икенче анадан) һәм бер бертуган энесе бар. Г. Утыз Имәни глоссасында алар түбәндәге гарәби чыгышлы исемнәр белән аталалар: Йәхүдә, Рауил, Шәмгун, Ляви, Райалун, Йашжар, Дан, Йавсал, Җәдун, Ашир, Йосыф, Ибне Йәмин. Шулар арасында бишесенең исеме поэмада кулланылган: Йосыфны ир туганнарының үтерергә әзер булуыннан коткарып калган Йәхүдә; Рауил һәм Шәмгун - араларында иң явыз кешеләр; Ибне Йәмин (поэмада аның ике төрле язылышы очрый: Ибне Йәмин һәм Ибне Йәбин) - Йосыфның бертуган энесе һәм Йосыф. Ир туганнары арасында Йосыфка карата иң җылы мөнәсәбәт белдерүчеләр - Йәхүдә һәм Ибне Йәмин. Соңгысы Йосыфка аеруча якын - аның белән кечкенә чагында аерылышканга, ул гомере буе бертуган энесен югалту кайгысын үз күңелендә йөртә. Еллар уза, Ибне Йәмин олы ир-ат булып үсеп җитә, өйләнә, балалары туа. Ибне Йәминнең бу елларда ни белән шөгыльләнгәне безгә билгеле түгел, әмма бу образның сәнгати вазифасы башкада: ул - тугрылык үрнәге. Поэманы әдәби яктан җентекле тикшерүче Н.Ш. Хисамов күрсәтүенчә, "Әлеге сюжетка язган башка авторлардан аермалы буларак, Кол Гали бу детальнең зур сәнгати мөмкинлекләрен тоеп алган. Ул, фактураны үзгәртеп, бала санын уникегә кадәр җиткергән, барысына да төрки исемнәр тапкан һәм аларны санауны максатчан рәвештә персонажның мораль кодексына әверелдерә" [Хисамов, 1979, б. 195]. Шулай итеп, Ибне Йәминнең һәрбер баласының исеме әйтелә һәм һәр исемгә мотивация бирелә: Ибне- Йәбин әйдүр: Тәңри буйруқы олды, / он ики оғул бәңа рузи қыйлды, / һәр биринә бир дүрлү ад аталды, / сәнең қайгуң үзрә нийәт қыйлдум имди. / Улу оғулум адын Диңез дидүм, / икинчи синиң адын Қурт дидүм, / үчүнчүсиниң адын Қайгу дидүм, / түртүнчисиниң адын Қан дидүм имди. / Диңезләр қырагында көб ағладум, / тағларда қурт дутыб антлар вирдүм, / қанлы көңләкиңи дутыб көб ағладум, / чуқ қайгулар эчинә батдум имди. / Бишинчисиниң адын Гүр дидүм, / алтынчысының адын Дәрд дидүм, / йитинчисиниң адын Ғар дидүм, / сикизинчисинә Арслан дидүм имди. / Гүрстан арасында көб зари қыйлдум, / дәрдләрдән дәрдләрчә чуқ йүрүдим, / мәғарәләрдә сәни чуқ арадым, / арсланнар дутубән сурдум имди. / Туқузунчысының адын Фәрид дидүм, / унунчысының адын Ғәриб дидүм, / ун биринчисиниң адын Қайғу дидүм, / ун икинчисинә Қул дидүм имди. / Қулларый көрәчәк - хуш дутар идүм, / ғәрибләри көрәйәчәк - ағлар идүм, / қайғуларый көрәйәчәк - йығлар идүм, / һәм қуллара миһербан олдум имди [ФК: 855, 1 - 9]. Димәк, Ибне Йәмин балаларының исемнәре: Диңгез, Бүре, Кайгы, Кан, Гүр, Дәрд, Мәгарә, Арслан, Фәрид, Гариб, Кайгы, Кол (Кайгы исеме ике тапкыр кабатлана). Бу исемнәрнең кулланышына герой түбәндәгечә аңлатма бирә: Диңиз (диңгез), чөнки диңгез буенда абыйсын искә төшереп герой күп елаган; Қурд (бүре) - тауларда бүреләрне тотып ант иткән; Қуйу (кое) - Йосыфны коелардан эзләгән; Қан (кан) - аның канлы күлмәкләрен күреп елаган; Гүр (кабер) - герой каберләр өстендә озак елаган; Дәрд (газап) - газап артыннан газап чиккән; Ғар (мәгарә) - Йосыфны күрү өмете белән мәгарәләрдә йөргән; Арыслан (арыслан) - арысланнарны тотып, алардан Йосыф турында сорашкан; Фәрид (ялгыз) - ялгыз кешеләрне күреп юаткан; Ғариб (ят кеше) - туган якларын сагынучыларны күреп елаган; Қайғу (күңелсезлек) - кайгы күргән саен елаган; Қол (кол) - колларга карата шәфкатьле булган. Биредә уртаклык сүзләрнең абстракт мәгънәле ялгызлык исемнәргә күчү күренеше белән очрашабыз. Мондый катлаулы исемнәргә гаҗәпләнгән Йосыф энесе Ибне Йәминнән "Ник син бу исемнәрне бирдең?" дип сорый. "Сине сагынудан. Синнән башка мин аларны күрмәс идем" дип җавап кайтара Ибне Йәмин. Күргәнебезчә, бала исемнәре әтиләренең уй-кичерешләренә тирән бәйле, алар тискәре мәгънә, караңгы энергетика йөртәләр. Аллаһ исеме кергән, ике компонентлы мөселман исемнәренә капма-каршы торганлыктан, тәнкыйди текст төзегәндә Утыз-Имәни аларны төшереп калдыра. Н.Ш. Хисамов ассызыклый: "Кыйсаи Йосыф" поэмасы татар халкында исем сайлаганда үрнәк булып торганга күрә, XVIII гасыр мөхәррире бу төрки исемнәрне ислам диненә туры килмәгән зарарлы чыганак итеп таный һәм аны үзенең ахыргы вариантын төзегәндә төшереп калдыра. Ул поэманың көнчыгыш чыганакларын яхшы белә һәм персонажның балалары санын һәм аларның исемнәрен аңлатуда Кол Галинең авторлык иреген кабул итми [Хисамов, 1979, с. 198]. Шулай итеп, Ибне Йәмин балаларының исемнәре сәнгати-стилистик функциягә ия, сентименталь герой образын һәм, гомумән, әсәрнең төп идея проблематикасын ачык ларга ярдәм итә. Бу очракта кеше мөнәсәбәтләрендә тугрылык мотивы калку күрсәтелә. Әсәрнең төп геройлары - Йосыф һәм Зөләйха исемнәре дә үзенчәлекле. Йосыф исемен алыштырырга яисә үзгәртергә авторның хокукы юк: бу исем Коръәндә үк кулланылган. Зөләйха - мәликзадә - исеме исә изге китапларда аталмаса да, кайбер легендаларга караганда, Йосыфның сөеклесе нәкъ шул исемне йөрткән. Гомумән, дини сюжетларда Зөләйха образы Кол Галигә кадәр бары тик эпизодик образ буларак кына күренеп китә, игътибарны җәлеп итми. Бу исем гарәп теленнән алынган һәм ʻтулы, шома тәнлеʼ дигәнне аңлата. Образ буларак, Кол Гали Зөләйханы искиткеч үзенчәлекле итеп, яратып тасвирлаган: Аллаһ хөкеменнән бер дә тайпылмый торган, бер генә кимчелеге дә булмаган пәйгамбәр Йосыф белән чагыштырганда, Зөләйха - аның капма-каршысы, чын мәгънәсендә җанлы, янып- балкып торган хатын-кыз образы: ул дуамал, ул ялгыша, ул һәрвакыт үзенекен эшли, максатка ирешү өчен бернидән дә курыкмый. Төрки әсәрдә Зөләйханың мондый үзенчәлекле холыкка ия булуына күп кенә галимнәр игътибар иткәннәр [Хисамов, 1979], чөнки башка дин сюжетларында һәм легендаларда бу образ бөтенләй ачылмый, Йосыф күләгәсендә кала. Бәлки, мондый персонаж бары дин кысаларында яшәүнең генә кеше тормышында уңышка илтергә мөмкин булуын тәгъбирләү өчен кирәк булгандыр. Һәрхәлдә, Зөләйха хак дингә күчкәннән соң гына, аның тормышында уңай якка үзгәрешләр башлана. Болардан тыш, поэмада шулай ук башка исемнәр дә очрый: Тәймус - Зөләйханың әтисенең исеме (мәгънәсе ачык түгел); Қыйтфир - Мисыр падишаһы; мәлик Рәййан - Кыйтфирдан соң килгән падишаһ; Мөсалим (гар., ʻриза булучы, күндәмʼ) һәм Мамил (гар., ʻатлы, баллыʼ) - Йосыфның ике улы исеме (калган унысының исемнәре аталмый); Бәшир (гар., ʻшатлык китерүчеʼ) - кол тәрбияче, дая улы; сабый чакта Йагкуб аны әнисеннән аерып, коллыкка сатып җибәргән; Қылыч (төрки) - сәүдәгәр Малик Дәгыйрьнең кара тәнле колы; Динә (ʻдинлеʼ) - Йагкубның кызы; Бәллү Мәрҗан - Йосыф пәйгамбәр табутын су эченнән чыгарырга ярдәм иткән хатын-кыз; Мөсғаб - мәлик Рәййанның улы. Болар арасыннан Мамил исеме кызыклы, ул болгар чорының эпиграфик һәйкәлләрендә сакланган [Хакимҗанов, 1976, с. 65]. Н.Ш. Хисамов болай дип яза: "Кол Галинең бу исемне нинди чыганактан алганы билгеле түгел, әмма шигъри әсәрләрдә ул аны беренче булып куллана. Ул "модага яраклы" исем буларак кабул ителгән һәм төрки сингармонизмга туры китерелгән, күрәсең" [Хисамов, 1979, с. 26]. Алдагы төрки исем - Қылычның кол-эфиопның әхлакый һәм физик сыйфатларына туры китереп кулланылуын искәртеп узыйк. Аны шагыйрь физик яктан көчле, кырыс, кара тәнле итеп тасвирлый: Бир хәбәши қул вар иди, Қылыч адлу, / қулларының җүмләсиндән ол һәйбәтлү, / қара йүзлү, йаулақ қаты сәйасәтлү, / Йусуфый аңа тәслим қыйлур имди [ФК: 246]. Сюжет буенча, Йосыф кол булып сатылганнан соң, анасының кабере яныннан узып барганда, үзен сакларга куелган Кылычтан качып китә. Йосыфның юкка чыгуын белгәч, кәрван башлыгы Малик Дәгыйр кәрванны туктата, Йосыфны эзли башлыйлар. Кылыч таба һәм анасының кабере өстенә ятып елаган унбер яшьлек малайны кыйный башлый: Ол Қылыч бир тази ат бенмиш иди, / тәркинләйү қамулардан Қылыч ирди, / йәтүшдисә Йусуфый бер қач урды:/ "Нәчүн буйлә қачарсән?!" - дәйүр имди. / Ирақдан ол Йусуфый бақды көрди, / йарлу Йусуф аны көрә өрә дурды, /әлен алыб ағлайу йола керди, / сөгәр, бошар, йер үзрә сүрәр имди [ФК: 260]. "Гордлевский В.А. сүзләренчә, традицион төрки Кылыч исеме гуннарның кылыч культы төшенчәсенә барып тоташа. Гуманист шагыйрь кылыч культын кире кага һәм аның кеше исемендәге чагылышы ярдәмендә персонажны бөтенләй башка яктан характерлый" [Хисамов, 1979, с.117]. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә без тагын бер персонаж белән очрашабыз - ул Динә. Әсәрдә аның бертуган сеңелме, яки Йагкубның үги кызымы икәне аныкланмый, чөнки әсәр башында телгә алынган һәм әтисенең улы белән сөйләшүен тыңлаган кыз Йагкубның үги кызы дип аталган, әмма аның исеме күрсәтелмәгән. Автор аны тискәре итеп сурәтли, әләкче дип атап, андыйлардан сакланырга куша: қучылардан бэкләсүн халиқ сизи [ФК: 28]. Соңыннан сюжет буенча Динә исеме телгә алына һәм без Йагкуб белән Йосыфның аңа булган җылы мөнәсәбәтен аңлыйбыз. Динә образы ачык тасвирланмаган, шулай да аның абыйсын сагынучы сеңел һәм әтисенең язмышын уртаклашучы кайгыртучан кыз булуы сизелә. Поэмада кулланылган башка исемнәр нинди дә булса сәнгатистилистик функциядән мәхрүм ителгән һәм поэмада бары тик декларатив роль генә уйныйлар. 1.2.3 "Җәмгыять" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган ялгызлык исемнәр күп түгел. Әсәрдәге вакыйгалар Африкада барганлыктан, бары тик ике ил исеме телгә алына: бу - Йосыфның ватаны булган Кәнган иле (21 тапкыр кабатлана) һәм ул коллыкта, аннан ил белән идарә итүче буларак яшәгән Мисыр шәһәре (100 тапкыр кабатлана). Кәнган - бик борынгы чордан ук язма истәлекләрдә чагылыш тапкан, Якын Көнчыгыштагы иң уңдырышлы җирләрне үзенә туплаган ил исеме (Ханаан). Килеп чыгышы белән финикия теленә барып тоташа. Библия һәм Коръәндә сурәтләнгән вакыйгалар вакытында бу ил Евфрат елгасыннан төньяк-көнбатышка һәм Иордан шәһәреннән Урта диңгезгә кадәр булган җирләрдә теркәлгән. Кәнған сүзе поэмада 21 тапкыр кабатлана: дүшим эчрә Кәнғәнә варыб идүм [ФК: 170]; Кәнғән иле эчинә кәлди кәрди [ФК: 176]; Әйдүр: Ушал Кәнғәнниң қул оғланы [ФК: 477]; Кәнғәндән бир әғраби Мисра кәлди [ФК: 605] һ.б. Әсәрдә берничә урында Йагкуб нәселенең гыйбричә сөйләшүе турында әйтелә: Бу тәдбири бунлар буйлә әйләдиләр / ғибричә Йусуфа сүйләдиләр [ФК: 197]. Димәк, Кәнган - Ханаан иле - яһүдләр яши торган урын, хәзерге карта буенча, Сүрия, Ливан, Израиль, Палестина һәм Иордания арасында яткан җирләрне аңлата. Мисыр - Төньяк Африкада һәм Азиянең Синай ярымутравына якын җирләрдә урнашкан ил. Ул поэмада Кәнганнан шактый ерак дип күрсәтелә: Зөләйхәниң мәқамидүр Мәғриб иле / ирақлығы Мисыр илә аның йолы / әгәр атлы ашар олса дүни-күни, / ай йарымда Мисра варыр, дирләр имди [ФК: 387]; Зөләйхә әйдүр: "Ирақ қалды бәнүм илем / Аһ, нидән ғәләт дүшди бәнем халем / Аһ, дәриғә, үкүш рәнҗем, узақ йолым, / нәчә күнлек михнәт заир олды имди! [ФК: 405]. Әсәрдә Йосыф төзегән тагын бер урынның исеме атала: Йусуф нәби мөэминләри җүмлә дирди, бир хуш йирә Нәһр-ел-Ғойун исим вирди, Мисырдан нәкыль идүб, анда варды, бир шәһрестан анда бина қыйлур имди [ФК: 981]; Ғәзиз Йусуф анда тәлим болды дәүләт, ол шәһәрдә фәраwан олды ниғмәт, анда һәргиз олмады көфр-ү бидғәт, / ол шәһәрниң атын Әмин дирләр имди [ФК: 982]. Әмин - ялгызлык исем, ʻгадел, тугры, куркынычсызʼ дигән мәгънәләргә ия һәм мөселман илләрендә шактый еш таралган исемнәрнең берсе. Н.Ш. Хисамов әлеге шәһәрнең автор хикәяләвендә аерым урын тотуын, утопик, хыялдагы урын булуын искәртә [Хисамов, 1984, б. 286]. Шул рәвешле, әсәрдә "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган ялгызлык исемнәр сәнгати яктан зур роль уйнамаганга күрә, автор аларны күп куллануны мәгъкуль күрмәгән. Кәнган, Мисыр атамалары укучы өчен нинди дә булса лексик-стилистик вазифа алып килми, бары тик вакыйгаларның Идел буеннан еракта барганлыгына ишарә итә, шуның белән сюжетның серлелеген, могҗизалыкны куерта. 1.2.4 "Табигать" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә "Табигать" тематикасына караган ялгызлык исемнәрдән Африка континентындагы Нил елгасының исеме телгә алына: Бәс, анлар ол шәһәрдән өтә кәчди, / кярван халкы Мис ра йақын мәқам дутды, / Нил ирмағы қырағынә йақын дүшди [ФК: 314]; Малик әйдүр: "Йа Йусуф, имди варсаң, / Нил ирмағы ушбудыр, бақыб көрсәң [ФК: 315]; Йусуф Малик әмринә мөнқад олды, варуб Нилиң ирмағына йақын кәлди [ФК: 316]. Нил (гарәп. لينلا ) - Африкада ага торган елга, озынлыгы буенча дөньядагы ике иң озын елгаларның берсе. "Нил" сүзе елганың "Нейлос" грек атамасына тоташа. Греклар шулай ук елганы Эгиптос дип атаганнар. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Нил елгасы оҗмах елгаларының берсе буларак сурәтләнә, шуңа күрә Кол Галинең әлеге елга исемен әсәрдә телгә алуы гаҗәп түгел. Татар кешесенә, әлбәттә, бу елганың исеме күп мәгълүмат алып килмәгән. Мисаллардан күренгәнчә, поэмада сүз елганың ярдан эчкә кереп торган урыны турында бара; биредә Йосыф пәйгамбәр Мисыр шәһәренә керер алдыннан, балык аркасына басып, госел коена һәм ул балыкка Коръән Кәримдә телгә алынган, Юныс пәйгамбәрнең үзен һәм Сөләйман пәйгамбәрнең йөзеген йоткан ике балык - ике улы булачагын әйтә. Әсәрдә ялгызлык исем буларак, Ғәд коесы биш тапкыр телгә алына. Бу - агалары Йосыфны ташлаган кое исеме. Автор әлеге урынны түбәндәгечә тасвирлый: Ол қуйу ашнудан қалмыш иди, аны ушал Ғәд кәфир қазмыш иди, дүби дирән, суы йаулақ ачы иди, аның суwын һич кимсәнә эчмәз имди [ФК: 108]; Соңра дура аның суwы үстүн кәлмиш, йылан-чайан җүмлә анда мәқам дутмыш, хәшәрәтләр җүмлә анда мәғмур олмыш, тәлим дүрлү хәшәрәтләр анда имди [ФК: 109]. Димәк, кое исеме аны казучы кяфир Ғәд исеме белән аталган. Әсәрдә "Табигать" тематикасына караган башка ялгызлык исемнәр кулланылмаган. Кыскача нәтиҗәләр. Болгар дәүләте чоры төрки-татар язма чыганакларында "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасына берләшә торган ялгызлык исемнәрнең күбесен гарәп-фарсы алынм алары тәшкил итә: Бари, Аллаһ, Раббы, Җәббар, Иляһ, Самәд, Хода, Сөбхан, Қадир, Тәңри, Мәүлә, Хақ, Халиқ, Мөхәммәд, Ибраһим, Исхак, Йагкуб, Исмәгыйль, Юныс, Сөләйман, Муса, Газраил, Җәбраил, Нәмруд, Иблис, Шәйтан, Йәхүдә, Рауил, Шәмгун, Ляви, Райалун, Йашжар, Дан, Йавсал, Җәдун, Ашир, Йосыф, Ибне Йәмин, Зөләйха, Тәймус, Қыйтфир, Рәййан, Мөсалим, Мамил, Бәшир, Бөшра, Динә, Бәллү Мәрҗан, Мөсғаб, Гүр, Дәрд, Мәгарә, Арыслан, Фәрид, Гариб, Кәнган, Мисыр, Нил, Ғәд. Бары тик берничә лексема гына төрки җирлеккә карый: Уган, Изи, Қылыч, Диңгез, Бүре, Қайгы, Қан, Қайгы, Қол. Әлеге исемнәрнең контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре күп очракта әсәрнең идея-эстетик кыйммәтләренә бәйле: мәсәлән, Йосыфның бертуган энесе Ибне Йәмин балаларының исемнәрендә геройның эчке кичерешләре гәүдәләнсә, кара тәнле эфиоп кол Қылыч исемендә геройның кеше буларак сыйфатлары калкып чыга. Автор Коръәннән алынган пәйгамбәр, фәрештә, тарихи шәхесләр исемнәрен аларга бәйле тарих яки легендалар аша ачып сала, шул рәвешле укучының изге китапларга булган хөрмәтен ныгыта, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның чынлыгына ышандыру көчен арттыра. "Кыйссаи Йосыф" әсәре ялгызлык исемнәрне куллану ягыннан үзеннән соң язылган әсәрләргә нигез, үрнәк булып кала. 1.3. "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 1.3.1. Ялгызлык исемнәрнең абстракт мәгънәле уртаклык сүзләргә күчеше Теләсә кайсы телнең сүзләре бер класска (тематик төркемгә) караган очракта да, бер төрле эчтәлеккә генә ия була алмый, бу алар исемләгән объектларның төрле булуына бәйле. Предметның үзенчәлеге аны билгеләү өчен кулланыла торган уртаклык яки ялгызлык сүзләрнең эчтәлеген сурәтләүгә тәэсир итә. Уртаклык сүзләр охшаш билгеләре, үзенчәлекләре, сыйфатлары буенча бер төркемгә караган сүзләрне гомумиләштереп атыйлар; ялгызлык исемнәр исә шушы төркемдәге сүзләр арасыннан бары тик берсен генә аерып исемлиләр. Ялгызлык исемнәр төшенчә белән бәйле түгел, аларның төп нигез коннотациясе юк, әмма нинди дә булса үзенчәлекне белдергән өстәмә, ярдәмче коннотациясе була. Шул ярдәмче коннотация гомумиләшеп, әлеге үзлеккә ия булган башка предмет яки объектларны да атый башласа, сүз уртаклык исемгә әйләнә. Бу процесс ике яклы, ягъни ялгызлык исемнәр уртаклык исемнәргә, һәм, киресенчә, уртаклык исемнәр ялгызлык исемнәргә күчә алалар. Бу - тарихи процесс, ягъни сүзнең телдә һәм җәмгыятьтә яшәеше белән бәйле дәвамлы үзгәреш. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында кулланыла торган ялгызлык исемнәрнең абстракт мәгънәле уртаклык сүзләргә күчүе һәм, киресенчә, уртаклык сүзләрнең ялгызлык исемнәргә күчү мөмкинлегенә алдагы бүлекчәдә дә игътибар ителде. Бу бигрәк тә Аллаһны сурәтли торган сүз-сыйфатламаларга бәйле. Коръәне Кәримдә Аллаһның ялгызлык исем булып торган 99 күркәм исеме (әсмаэ хөсне) түбәндәгеләр: Аллаһ (الله) ʻаллаʼ, Әр-Рахман (نمحرلا) ʻрәхмәтлеʼ, Әр- Рахим (ميحرلا) ʻрәхимлеʼ, Әл-Мәлик (كلملا) ʻхөкемдарʼ, Әл- Коддүс (سودقلا) ʻпакьʼ [ФК: камил, хатасыз], Әс-Сәлам (ملاسلا) ʻтынычʼ, ӘлМөэмин (نمؤملا) ʻтугрыʼ, Әл-Мөһәймин (نميهملا) ʻяклаучыʼ, Әл-Газиз (زيزعلا) ʻкуәтлеʼ, Әл-Җәббар (رابجلا) ʻбатырʼ, Әл-Мүтәкәббир (ربكتملا) ʻөстенʼ, Әл- Халикъ (قلاخلا) ʻүлчәүчеʼ, Әл-Бари (ئرابلا) ʻбар кылучыʼ [ФК: төзүче], Әл-Мүсаввир (روصملا) ʻформалаштыручыʼ, Әл-Гаффар (رافغلا) ʻярлыкаучыʼ, Әл-Каһһар (راهقلا) ʻидарәчеʼ, Әл-Вәһһәб (باهولا) ʻбүләкләүчеʼ, Әр-Раззәк (قازرلا) ʻбүлүчеʼ, Әл-Фәттәх (حاتفلا) ʻаңлатучыʼ, Әл-Галим (ميلعلا) ʻбарын белүчеʼ, Әл-Кабид (ضباقلا) ʻкечерәйтүчеʼ, Әл-Бәсит (طسابلا) ʻзурайтучыʼ; Әл-Хафид (ضفاخلا) ʻтүбәнәйтүчеʼ, Әр-Рафиг (عفارلا) ʻолылаучыʼ, Әл-Мугыйзз (زعملا) ʻкөчләндерүчеʼ, Әл-Мүзилл (لذملا) ʻкөчсезләндерүчеʼ, Әс-Сәмигъ (عيمسلا) ʻбарын ишетүчеʼ, Әл-Бәсыйр (ريصبلا) ʻбарын күрүчеʼ, Әл-Хәкәм (مكحلا) ʻхакимʼ [ФК: казый], Әл- Гадел (لدعلا) ʻгаделʼ, Әл-Ләтыйф (فيطللا) ʻаңлаучыʼ, ӘлХабир (ريبخلا) ʻаңлаучыʼ, Әл-Хәлим (ميلحلا) ʻтынычʼ, Әл-Газыйм (ميظعلا) ʻиң бөекʼ, Әл-Гафур (روفغلا) ʻярлыкаучыʼ, Әш-Шәкүр (روكشلا) ʻрәхмәтлеʼ, Әл- Гали (ىلعلا) ʻиң өстенлеклеʼ, Әл-Кәбир (ريبكلا) ʻбөек, Әл-Хәфиз (ظيفحلا) ʻсаклаучыʼ, Әл-Мүкыйт (تيقملا) ʻяклаучыʼ [ФК: күтәрүче], Әл-Хәсиб (بيسحلا) ʻҗитүчеʼ, Әл-Җәлил (ليلجلا) ʻбөекʼ [ФК: хатасыз], ӘлКәрим (ميركلا) ʻюмарт', Әр-Ракыйб (بيقرلا) ʻкараучыʼ, Әл-Мүҗиб (بيجملا) ʻкабул итүчеʼ, Әл-Вәсигъ (عساولا) ʻчиксезʼ, Әл-Хәким (ميكحلا) ʻхикмәт иясеʼ, Әл-Вәдүд (دودولا) ʻяратучыʼ, Әл-Мәҗид (ديجملا) ʻшаны бөек һәм югарыʼ, Әл-Бәгыйс (ثعابلا) ʻтерелтүчеʼ, Әш-Шәһид (ديهشلا) ʻбарын да күрүчеʼ, Әл-Хәкк (قحلا) ʻчынʼ, Әл-Вәкил (ليكولا) ʻышанычлыʼ, Әл-Кави (ىوقلا) ʻкодрәт иясеʼ, Әл-Мәтин (نيتملا) ʻмохтаҗсызʼ, Әл-Вәли (ىلولا) ʻдус, юлдашʼ, Әл-Хәмид (ديمحلا) ʻмакталыначакʼ, Әл-Мүхсый (ىصحملا) ʻсанауч ыʼ, Әл-Мүбди (ئدبملا) ʻнигезләүче, бар кылучыʼ, Әл-Мүгыйд (ديعملا) ʻтерелтүчеʼ, Әл-Мүхйи (ىيحملا) ʻяшәтүчеʼ, Әл-Мүмит (تيمملا) ʻюк итүчеʼ, ӘлХәйй (يحلا) ʻтереʼ, Әл-Каййум (مويقلا) ʻтәртипләүче', Әл-Вәҗид (دجاولا) ʻтабучыʼ, Әл-Мәҗид (دجاملا) ʻиң-иңʼ, Әл-Вәхид (دحاولا) ʻбердәнберʼ, ӘсСамәд (دمصلا) ʻдаимиʼ, Әл-Кадир (رداقلا) ʻкуәтле, Әл- Мүктәдир (ردتقملا) ʻбарын эшли алучыʼ, Әл-Мүкаддим (مدقملا) ʻякынайтучыʼ, Әл-Мүәххыйр (رخؤملا) ʻерагайтучыʼ, Әл-Әүвәл (لولأا) ʻбашлангычʼ, Әл-Әхыйр (رخلأا) ʻахыргыʼ, Әз-Заһир (رهاظلا) ʻаңлаешлыʼ, Әл-Бәтыйн (نطابلا) ʻсерле', Әл-Вәли (يلاولا) ʻидарәчеʼ, Әл-Мүтәгали (يلاعتملا) ʻөстенʼ, Әл-Бәрр (ربلا) ʻяхшыʼ, Әт-Тәүүәб (باوتلا) ʻтәүбә кабул итүчеʼ, Әл-Мүнтәкыйм (مقتنملا) ʻкичермәүчеʼ, Әл-Гафув (وفعلا) ʻкичерүчеʼ, Әр-Рауф (فوؤرلا) ʻаңлаучыʼ, Мәликүл-Мүлк (كلملا كلام) ʻханнар ханыʼ, Зүл-Җәләли үәл-Икрам (ماركلإا و للاجلا وذ) ʻбөеклек һәм юмартлык хуҗасыʼ, Әл-Мукситу (طسقملا) ʻхаклыʼ, Әл-Җәмигъ (عماجلا) ʻберләштерүчеʼ, Әл-Гани (ىنغلا) ʻмохтаҗсызʼ, Әл-Мүгъни (ىنغملا) ʻбаетучыʼ, Әл-Мәнигъ (عناملا) ʻтоткарлаучыʼ, Әд-Дар (راضلا) ʻзарарчыʼ, Ән-Нәфигъ (عفانلا) ʻярдәмчеʼ, Ән-Нури (رونلا) ʻяктыртучыʼ, Әл-Һади (ئداهلا) ʻюл күрсәтүчеʼ, Әл-Бәдигъ (عيدبلا) ʻиҗатчыʼ, Әл-Бәкый (يقابلا) ʻмәңгеʼ, Әл-Варис (ثراولا) ʻварисʼ, Әр-Рашид (ديشرلا) ʻдөрес, хакʼ, Әс-Сабур (روبصلا) ʻсабырʼ. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында 31 әсмаи-хөснә кулланылган (Рахман, Рәхим, Мәлик, Мөэмин, Ғазиз, Җаббар, Халиқ, Бари, Ғаффар, Ғалим, Ғадил, Ғәни, Ләтиф, Ғазим, Ғафур, Шәһид, Хак, Самәд, Қадир, Сәлам, Әүүәл, Ахир, Дар, Заһир, Вәли, Кәрим, Җәмиг, Рашид, Бәкый, Сабыр, Нури). Әлеге сүзләр рәтендә малик / мәлик сүзләренең кулланышын күзәтү кызыклы: малик (1 - (كلام) милек иясе, ия, хуҗа; 2) патша [Гарәпчә-татарча-русча...,1993, 1 т., б. 251]; мәлик (كلم) - патша, солтан, хөкемдар [Гарәпчә-татарча-русча...,1993, 1 т., б. 309]. Язылышында да, мәгънәсендә дә уртаклык булганга күрә, бу лексемалар бик еш бер-берсе белән бутала. Мәлик сүзе әсәрдә ʻпатша, солтан, хөкемдарʼ мәгънәсендә дә, Аллаһның сыйфатын белдергән сүз һәм ялгызлык исем буларак та кулланыла. Мәсәлән, Қодес мәлики Йусуфыйң қатына кәлди, / Малик Дәғыйр бу мәликдән дәстүр алды [ФК: 301]; Йусуф әйдүр: "Бәндән ишет, әйа малик [ФК: 292]; Мисыр ичрә улу мәлик олдықыны [ФК: 287]; Фәрештәләр ол мәликгә җәwаб әйләр [ФК: 287]; Мисыр ичрә улу мәлик олдуқыны, / Нәзым берлә әйтәйен, аңлаң имди [ФК: 19] һ.б. Шул ук вакытта алдагы мисалларда - андан соңра Йусуф хөкме улди фәрман, улуғ мәнсаб вирди аңа мәлик сөбхан [ФК: 277] / вирүб йиди Йусуфа мәлик қадир [ФК: 19]; Андан соңра Йусуф хөкме олды фәрман, / олуғ мәнсаб вирди аңа мәлик сөбхан [ФК: 277]; ғазизниң җанын алды мәлик рәхман [ФК: 584] җөмләләрендә мәлик сүзе рәхман, сөбхан, қадир сүзләре белән янәшә килеп, Аллаһ сыйфатларын белдерә. Еш кына мәлик сүзе янәшәсендә аның исеме атала: Ол Тәймус мәлик ирди, Мәғриб исси (хуҗасы) [ФК: 367], Ол wакыт Мисыр мәлики ол Қанзәфәр [ФК: 417], / Әмер қыйлды Зөләйхәйә мәлик Рәййан [ФК: 580]. Шул рәвешле, "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә кулланыла торган ялгызлык исемнәрнең абстракт мәгънәле уртаклык сүзләргә күчү процессы, нигездә, Аллаһның әсмаи-хөснә исемнәре белән бәйле: 99 исем арасыннан поэмада утыз бер исем кулланыла һәм алар шул чор әдәби теле өчен уртаклык исемнәр булып урнашканнар. 1.3.2. Ислам тәгълимате нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр "Кыйссаи Йосыф" әсәре Идел буенда ислам дине таралып, өч гасыр үткәннән соң язылган. Өч йөз ел дәвамында, әлбәттә, төрки әдәби тел шактый үзгәргән, телнең структурасына гарәп-фарсы телләреннән ислам диненә мөнәсәбәтле алынма сүзләр килеп кергән XII - XIII гасырларда Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыкларның төрле катламнарында ислам идеологиясе һәм йолаларының ныгу процессы барган. Мәҗүсилектән аермалы буларак, ислам югары язу культурасына ия дин формасы булган. Көнчыгышта урнашкан фәнни һәм иҗтимагый үзәкләрдә белем алу мөселман мәгарифенең иң югары баскычы булып саналган [История..., 2006, с. 522]. Көнчыгыш телләрен - гарәп һәм фарсыны телләрен өйрәнүгә зур әһәмият бирелгән. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә дини лексика бик үзенчәлекле урынны алып тора. Алынмалар арасында алар күпчелекне тәшкил итә. Билгеле булганча, әсәрнең сюжеты Коръәннең 111 аятьтән торган уникенче сүрәсеннән алынган. Күренекле әдәбият галиме Н.Ш. Хисамов Кол Гали нигез итеп алган әдәби язма ядкярне дә ачыклаган: бу - Герат шәехе Абдаллаһ Әнсари "Әнис әл-мөридин вә шәмс әл-мәдҗәлис (Мөридләр дусты һәм мәҗлесләр кояшы)" [Хисамов, 1984, б. 45-60]. Автор буларак, Кол Гали әсәрне төрки җирлеккә туры китереп шомарткан, сурәтләү чараларына баеткан, һәм, әлбәттә, Идел буенда таралган дини лексиканы да кулланган. Коръәннән алынган сюжет сызыгын шагыйрь дини мотивларны бозмыйча, укучыга эчтәлекне аңлаешлы төстә бирергә тырыша. Һичшиксез, авторның ислам кануннарын яхшы белүе сизелә. Кайбер очракларда Кол Гали Коръәннән алынган өземтәләрне үзгәртмичә, изге китаптагыча куллана. Мәсәлән: Мән йәғмәлү йәҗзәбиһи [ФК: 533-3] (Гөнаһ кылучы җәзасын да алыр); қози әл-умра, әл-ләзи фиһи тәстәфтийән [ФК: 592] (Үзегез теләп алганның җәзасын күрдегез); нәфәғанә wә ийақем [ФК: 1010] (Сезнең һәм безнең файдага); лә-сәйф иллә зөлфиқәр, лә фәта иллә Ғали қәррар [ФК: 6] (Зөлфөкардән башка кылыч юк, Галидән кала башка батыр юк) һ.б. Ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле сүзләр поэмада түбәндәге лексемалар белән бирелгәннәр: ислам, дин, диндар, иман, шәриғәт, ахирәт, қыйамәт, намаз, доға, уҗмах, җәннәт, җәһәннәм, тәмуғ, гөнаһ, гөнаһлы, йазуқ, йазуқлы, сөч, сөчлү, шәриғәт, дөнья, хәрәм, хәләл, шәһид, сәҗдә, нәбүwwәт, рисаләт, шайтан, иблис, тәүбә, тәмуғ. Ислам лексемасы әсәрдә 8 тапкыр кулланылган һәм һәр очракта да дин атамасын белдерә: Андан соңра бир ир қобмыш ғилим кәни, аның бирлә мөзәййән бу ислам дини [ФК: 10]; Андан соңра дин сәрвәри ирәнләрә, иман әркән, ислам нуры һөмамлара [ФК: 11]; дине ислам, иши тағәт, биңзи нурлу [ФК: 659]; ислам динин қабул идүб, рәwа көрди [ФК: 685]; "Безни ислама уқыйур!" дирләр имди [ФК: 977]; әмма бонлар һич ислама кәлмәз, диди [ФК: 978]; ислама үндәгил сән, кәтсүн бидғәт, көфер әһлен ислама уқғыл имди [ФК: 976]. Дин лексемасы поэмада 13 тапкыр кулланыла: дин мөрәүүәт икиләси ики рашид [ФК: 7]; әүлиа wә әтқиа һәммәи динләрә [ФК: 8]; Андан соңра дин сәрwәре ирәнләрә [ФК: 11]; дәдәси Исхақ сәwчи, дин табибе [ФК: 20]; Йидинчи дине бүтүн, дийанәтлү [ФК: 427] һ.б. Бу мисаллар арасында дин табибе гыйбарәсе игътибарны җәлеп итә. "Дин табибы" - Исхак пәйгамбәр - Сараның улы, Йагкуб пәйгамбәрнең атасы, легендалар буенча, Ибраһим пәйгамбәр игълан иткән дини кануннар - шәригать кануннары буенча хөкем иткән, үзенең пәйгамбәрлеген тауларны күчереп куеп дәлилләгән шәхес. Әсәрдә аны "дин табибы" дип атау очраклы түгел. Монда аның ислам динен, шәригать кануннарына нигезләнеп, ялган тәгълиматлардан азат итүе турында сүз бара булса кирәк. Иман - 1) Ышану, инану. 2) Аллага инануны белдерә торган дога сүзләре [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 158]. Кыйссаи Йосыф поэмасында әлеге лексема 5 тапкыр кабатлана: ахыр дәмдә иман ғәта қыйлғыл имди [ФК: 1008]; иман әркян, ислам нуры һөмамләрә [ФК: 11]; рисаләтин көрән иман кәтүрир имди [ФК: 347]; фәсих тилин сәхих иман кәтүрир имди [ФК: 364]; Зөләйхәйә иман ғәта қыйлам имди [ФК: 541-1]. Иман китерү гыйбарәсе бүгенге көндә дә татар телендә кулланыла. Уҗмах (оҗмах) лексемасы Идел буе регионында язылган әсәрләргә хас. Башка халыкларда исә җәннәт һәм фирдәwec сүзләре кулланыла. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең Суыксу кулъязмасында бары бер урында гына фирдәвес сүзе кулланыла: һәман фирдәwес эчрә хурлара биңзәр [ФК: 498-2]. Җәннәт сүзе исә 3 тапкыр кулланыла, шуларның икесе - Суыксу кулъязмасында: шөббан әһли җәннәт анлар имди [ФК: 7]; қаwушдур җәннәт эчрә ул тәрабә, җәннәт эчрә бәңа қуңыш қыйлғыл имди [ФК: 644-3]. Калган барлык очракларда (10 тапкыр) әсәрдә уҗмах сүзе кулланылган: уҗмах вириб, тәмуғ отын сатун алмақ [ФК: 99]; ол Җәбраил уҗмах таба сәфәр қыйлды, уҗмахдан хөллә, тәғам алуб кәлди [ФК: 128]; уҗмах виреб, тамуғ сатун алдыңыз сиз [ФК: 231]; уҗмах ичрә хур-ел-ғәйнә биңзәр имди [ФК: 366]; уҗмах күшки сәрайә һич йаңылмаз [ФК: 529-2]; уҗмах эчрә бир зариф тәхет олды [ФК: 644-3]; уҗмах ичендәдер, бәс, аның җаны [ФК: 782]; ол күңләки уҗмахдан алмыш иди [ФК: 932]; уҗмахдан бүз китүреб кәфен сарды [ФК: 973]. Димәк, "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә уҗмах (оҗмах) сүзенең актив кулланылышы аның Идел буенда язылуына тагы бер дәлил булып тора. Әсәрдә кулланылган дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгъ нәле сүзләр еш кына антонимия барлыкка китерәләр: адәмигә шайтан душман олур имди [ФК: 117]. Әсәрдә мифик шайтан яшерен тискәре герой буларак яшәп килә һәм һәрвакыт Аллаһ әмеренә каршы куела. Туганнары Йосыфка ни өчен һөҗүм итә соң? Бу эшкә аларны шайтан этәрә. Ни өчен Зөләйха Йосыфны гөнаһ кылуга өнди? Ул да шулай ук шайтан коткысына бирелә. Автор кисәтә: дөрес булмаган ниятләрдән сакланыгыз, Аллаһка мөрәҗәгать итегез, чөнки шайтан сезне һәрвакыт туры юлдан яздыра. Шул ук вакытта шайтан абстракт төшенчә - явызлык мәгънәсендә дә кулланыла, шуңа күрә югарыда китерелгән "адәм - шайтан" антонимиясе күчерелмә мәгънәдә килә. Шайтан сүзенә синоним буларак, поэмада иблис һәм ләғин лексемалары да кулланыла: Иблис ләғин көрүб пошаман олмаз ирсә [ФК: 502]; артларындан Иблис ләғин йитиб кәлди [ФК: 790]; ол тағыйның оғлы фиргаwин ләғин олды [ФК: 986]. Оҗмах һәм тәмуг - ахирәтнең ике төрен каршы кую әсәрдә киң таралган: уҗмах виреб, тәмуғ отын сатун алмаң [ФК: 99]. Поэмада тәмуг һәм оҗмахның төгәл тасвиры булмаса да, тексттан оҗмах - гаҗәп гүзәл бакчалар, ә тәмуг - кешеләр газаплана торган тоташ ут икәне аңлашыла. Тәүбә - әсәрдә еш кулланыла торган һәм төрле дискурсларда геройлар тарафыннан әйтелә торган сүзләрнең берсе. Тәүбә итү (кылу), тәүбәгә килү - 1) нинди дә булса эшне моңарчы эшләгәнгә үкенеп, яңадан кабатламаска бирелгән сүз, ант; 2) берәр яман (гөнаһлы) эштән яки сүздән кире кайтканны белдерә. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә тәүбә сүзе 16 тапкыр кулланыла һәм һәр начар эштән тәүбә кылырга, иманга туры калуа кирәклеген искәртә: Соңра дүнүб хатамыза тәүбә қыйлам, / Қыйлдығымыз мәғсиятгә мөқыйрь кәләм, / Андан соңра мөдәм тәғәт үзә олам, Тәүбәмизи тәүwаб қабул қыйла имди [ФК: 61]. Тәүбәгә килүнең үзенчәлекле юлы Йосыфның агалары образында ачыла. Алар тәүбәгә килгәннән соң гына, Аллаһ тарафыннан кичерелә: Бу он қәрдәш ол йазуны анда көрди, кәндүләри батил эшин ғәҗәбләди, нидамәтдән эшләринә тәүбә қыйлды, йимәк-эчмәк қайғусы кәтди имди [ФК: 830]. Гөнаһ, гөнаһлу сүзләре белән беррәттән, поэмада аларның төрки синонимы - йазуқ, йазуқлу сүзләре дә кулланыла; гарәп теле алынмасы булган гөнаһ сүзе 9 тапкыр, ғәйеб сүзе 3 тапкыр, ә төрки йазуқ тамыры 4 тапкыр кулланыла: тағда варыб, бир гөнаһсыз қорд тутдылар [ФК: 158]; би-гөнаһмын, байық билиң, дәйүр имди [ФК: 162]; Зөләйханы ғәйибләб ол урағутлар [ФК: 563-1], Зөләйханы гәйибләмиш ол ғәурәтләр [ФК: 563-2]; йаулак йаман ғәйибләшү сөзләшдиләр [ФК: 943]; йазуқымны анлардан бән диләйәлүм [ФК: 224]; йазуқ қыйлан кимсәңез, тәүбә қыйлың [ФК: 267 КБ]; хәқыйқәт, бән арумән, ол йазықлу [ФК: 553]; әғзасиндән йазықлары сачелү чығар [ФК: 1001]; "би-гөнаһмын, байық билиң!" - дәйүр имди [ФК: 162]; "Байық билиң, ошбу гөнаһ мәндән", диди [ФК: 269] һ.б. Әсәрдә борынгы төрки сүзләрнең берсе - ʻгөнаһ, ярамаган эшʼ мәгънәсендәге сөч сүзе 25 тапкыр кулланыла: Мән сизләрә нә сөч қыйлдым дәйүр имди [ФК: 77]; Йусуф әйдүр: "һәргиз сөч қыйлмадум" [ФК: 115]; нә сөч қыйлды, нишә қачды - дуғры сөйләң [ФК: 204]; кәрәкмәз-кем бизни сөчлү билә имди [ФК: 469]; ғәзиз әйдүр: "Йа Зөләйхә, сәнсен йалан, / бәллү олды сән идикиң сөчи қыйлан, / сөчлү олдың, вар Йусуфдан гөзер деләң, / тәүбә қылғыл, бу ишдән дүнгил имди" [ФК: 561]; ол әғраби сөчинә тәүбә қыйлды, / айакларын йир қойды, нәҗат болды [ФК: 619]. Мисаллардан күренгәнчә, контекстуаль-синтагматик яктан сөч сүзе ислам шәригатендәге гөнаһ лексемасының мәгънәсе белән абсолют туры килә, ягъни, сөчле кеше тәүбәгә килгәннән соң гына, Аллаһ тарафыннан кичерелә. Әсәрдә бер урында шәриғәт хөкме сүзтезмәсе дә кулланыла: шәригәт хөкмин қыйлам аңа тәхқыйқ / ики йыл зиндан ичрә йатсун имди [ФК: 874]. 1.3.3. "Кеше" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр аерым үзенчәлеккә ия, чөнки аларның кулланышы поэманың эчтәлеге һәм ислам дине нигезләре белән бәйләнгән. Мондый сүзләргә түбәндәгеләр карый: "Кеше" мәгънәсен гомумиләштереп атый торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр. Кеше лексемасы аерым бер билгеле затны белдергән очракта конкрет мәгънәгә ия, әмма әдәби әсәр тукымасына килеп кергәч, аның мәгънәсе гомумиләшә һәм абстракт рәвештә кулланыла башлый. Мондый очраклар аерым каралырга хокуклы. Әлеге төркемгә карый торган сүзләрдән кеше, инсан, адәм, бәндә, ғариб, кол, улу лексемаларын күрсәтергә мөмкин. Алар арасында контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге шактый киң булган кеше лексемасы поэмада 20 тапкыр кабатланып килә. Чыга накта ул түбәндәге мәгънәләрдә кулланыла: 1) ʻфикерләү, сөйләшү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу мөмкинлегенә ия булган зат, җан иясе, шәхесʼ мәгънәсендә [Татар теленең аңлатмалы..., 1979, б. 89]: һәр киши өз лайықын ишләр имди [ФК: 229]; күрән киши би-худ олуб дүшәр имди [ФК: 345]; һәр кишигә йулықыб көрдиләрсә [ФК: 789]; 2) санау берәмлеге мәгънәсендә (күч.) [Татар теленең аңлатмалы..., 1979, б. 90]: тәмам йитмеш үч кишилә йола кирди [ФК: 958]; үч йүз тоқсан киши җүмлә йиди, тойды [ФК: 299]; артундан йүз биң киши хәрир дутар [ФК: 703]; 3) ʻкем дә булса, берәрсе, беркемʼ мәгънәсендә [Татар теленең аңлатмалы..., 1979, б. 90]: Әйдүр: "Буны қачан алур тикмә киши? [ФК: 423-1]; һәр кишигә саташсән - алыб кәлгил [ФК: 700]. Аерым очракларда киши сүзе сабырлу, ғашыйқ, ғәдел, ғақыйл, фазыйл эпитетлары белән тулыландырыла: морадына тиз йитәр сабырлу киши [ФК: 384]; ғашыйқ киши малын фида қыйлмақ кәрәк [ФК: 481] гақыйл киши қулақ дутыб дыңлар олса [ФК: 1002]; Фазыл киши ушпу нәзым сүйләр олса [ФК: 1002]; ғәдил киши ғәриб-нәwаз олур имди [ФК: 762]. Ике очракта кеше лексемасының кызыклы мәгънәсе ачыкланды: бети йазуб, Мисыр таба киши салды [ФК: 390]; Мәлик Рәййан Мөсәлимә киши салды [ФК: 992]. Әлеге җөмләләрдә кеше салу гыйбарәсендәге кеше лексемасы ʻхәбәрче, хәбәр җиткерүче, илчеʼ мәгънәсендә кулланылган. Поэманың соңгы строфаларының берсендә кеше сүзе контекстуаль- синтагматик рәвештә "акыллы кеше - ахмак кеше" антонимиясен барлыкка китерә: Гәүһәр - даш, вәләкин [даш] гәүһәр олмаз, / дикмә киши гәүһәр қадерин қийас қыйлмаз, / бу нәзымның қадерини ахмақ билмәз, / киши дыңлар, аңлар, билүр имди [ФК: 1004]. Әлеге юлларда ахмак һәм кеши сүзләре контекстуаль антонимнар булып торалар. Әсәрдә кеше мәгънәсен гомумиләштереп атый торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрдән бары бер генә тапкыр кулланылган инсан сүзе очрый. Әлеге лексема Йосыфның гаепсезлегенә таныклык биргән кечкенә сабый турында сөйләгәндә кулланыла һәм аны гомумән кешеләр белән чагыштыра: Ғәзиз әйдүр: Ол кичик тыйфел-оғлан, / он йиди күнлүк ирүр, йаңы тоған, / сүзләмәди буның дәк һәргиз инсан, / нитә сүзләб, тануқлық вирер имди [ФК: 554]. Адәм сүзе поэмада 8 тапкыр кулланыла һәм ʻкешеʼ яки ʻтереклек, җан иясеʼ мәгънәсен бирә: Мисыр эчрә улу хатун олур идүм, адәмләргә сәрвәрлекни қыйлур ирдүм [ФК: 723]; Ол тарафда фәраwан олды ниғмәт, адәмигә, бәһаимгә олды рахәт [ФК: 991] һ.б. Соңгы мисалда бәһаим (дүрт аяклы мал, терлек [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 47]) сүзе белән янәшә килеп, ʻкешеләргә һәм терлек-туаргаʼ мәгънәсендә җыелма күплекне белдерә. Йосыфның гүзәллеген тасвирлаганда, еш кына адәм - фәрештә каршылыгын очратырга мөмкин: адәмигә биңзәмәздер, заһир белең, мөкәррәб фәрештәйә биңзәр имди [ФК: 333]; әйдерләр: "Бу дәгелдер адәмидән, мөкәррәб фәрештәдер инди көкдән!" [ФК: 337] һ.б. Бәндә сүзе поэмада 9 тапкыр кулланылган һәм һәрбер очракта да ул "хуҗа - кол" каршылык мөнәсәбәте барлыкка китерә яисә ʻкол (бәндә)ʼ мәгънәсендә килә: хақ хөкменә бәндә разый кәрәк имди [ФК: 907]; Азад икән бәндәлекгә дүшдим имди [ФК: 234, 248]; Боны дүзән - зәғиф бәндә, ады Ғали [ФК: 1006]; бу бәндә үзрә дәлилим сән олғыл имди [ФК: 14]; Безләр дәғый аңа бәндә болалум имди [ФК: 281]; пәйғамбәри бәндәлеккә сатдум имди [ФК: 441]; бу гәз мәдәд қыйла виргил бәндәниңгә [ФК: 464]; Йа ана, бәним халем көргил заһир, бәндәлекгә сатун алды бәни кәфир [ФК: 251]. Бу юлларда ике төрле яшәү фәлсәфәсе каршы куела: азатлык һәм коллык. Иҗтимагый тормышта Йосыф өчен азатлык кыйммәтле, ул аны югалтырга теләми; ә югалткач, авыр кичерә. Шунысы кызыклы: Йосыф Малик Дәгыйргә кол булып сатылганнан соң да, башка коллар белән бер дәрәҗәгә куелмый, һәрвакыт өстен хәлдә була (бары тик үзе кебек үк эфиоп кол Кылыч тарафыннан җәберләнүе вакытында гына без аның чын коллык халәтен күрәбез). Калган очракларда ул җәмгыятьнең иң бай кешеләре белән бертигез яши. Шуңа карамастан, коллык халәте аның күңелен газаплый: Бу гәз Йусуф анлардан һәм қорықды, қорықмақдин қуллықга разый олды, "Қул мин", - диде, көзләриндән йәшләр акды, нийәтини тәңрисинә қыйлур имди [ФК: 216]. Коллыкның икенче фәлсәфәсе - Аллаһ колы булу. Мондый төр коллык кирәкле дип санала һәм поэмада һәрдаим искә алына; автор үзен дә Аллаһ колы дип атый, үзенең коллык халәтен таный: рәхмәт қыйлғыл, рәхим қыйл Қул Ғалийә [ФК: 1007]; Тәүфиқ сәндән уманурмән мән зәғиф қул [ФК: 14]; йарлықағыл, йа рәхим, бән ғасый қулый [ФК: 1006]. Шул ук вакытта қол сүзенең үзендә дә кеше төшенчәсен гомумиләштереп атау үзенчәлеге бар, бу очракта ʻАллаһ әмеренә буйсынган һәр кеше аның колы булып тораʼ дигән мәгънә салына: Самәд көpәp, көргәнин һич йаңылмаз, самәд бушуб йаздығын қул аңламаз [ФК: 540]. Кол сүзе - поэмада иң еш кулланылган лексемаларның берсе, ул поэмада 98 тапкыр кулланыла. Шунысы кызыклы: поэмада ʻколʼ мәгънәсен белдергән тагын бер алынма сүз кулланылган: Аны көрә, Малиқ ғыйбрәт алыб дүшди, / бағ-бугаwин айақындан җүмлә шишди, / мәлик-мәмлүк җүмләси йалwарышды, / қамулардан Малиқ артуқ йалwарыр имди [ФК: 274]. Әлеге строфада кулланылган мәмлүк сүзенең ике мәгънәсе билгеле: 1) милекләнгән, берәүнең милке булган; 2) кол. Шул рәвешле, мәлик-мәмлүк парлы сүзенең компонентлары үзара антонимик мөнәсәбәттә тора һәм җыелма күплекне белдерү өчен кулланыла. Ғәриб сүзе берничә мәгънәгә ия: 1) туган-үскән иленнән аерылып читтә яшәүче; 2) ят, чит, таныш булмаган; 3) гариб, зәгыйфь, физик җитешсезлекле; 4) ярлы, йорт-җирсез; 5) ят күренгән, чит күренгән (хәл), күрелмәгән, ишетелмәгән (ят эш, вакыйга) [Гарәпчә- татарчарусча..., 1993, 1 т., б. 82]. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында ул 12 тапкыр кулланыла һәм әлеге сүзнең мәгънәсе герой тарыган ситуация (контекст) белән бәйле. Мәсәлән, Йосыфны агалары кыйнаганда, Йәһүдәгә ул түбәндәгечә мөрәҗәгать итә: Қамуғындин миһербанем сәнсен, диди, Эсиркәгил ғәрибиңни, дәйүр имди [ФК: 80]. Әлеге юлларда кулланылган ғәриб сүзе геройның физик яктан зәгыйфь хәлгә төшүен аңлата. Икенче хәлдә дә ʻкимсетелгән, җәберсетелгәннәрʼ мәгънәсендә кулланыла һәм бу контекст эчендә ачык чагыла: Айытғыл: мән ғәрибләр рәсүливән, мәхзүнләр, ғәибләр зәлиливән, мәҗрухләр, талибләр бәширивән, мәхбүсләрдән хәбәр вирғил", дәйүр имди [ФК: 626]. Алдагы юлларда исә ғәриб сүзе ʻят, чит, таныш булмаганʼ мәгънәсендә кулланыла: Йусуф олдәм вәзирә әхwәл сурды: "Билүрмү сән, қандан кәлүр шулар?" диде, Вәзир әйдүр: "Биш күндүр шунлар кәлди, ғәрибләрдүр анлар мунда", дәйүр имди [ФК: 758-3]. Кайбер урында әлеге сүз исем янәшәсендә сыйфат мәгънәсендә килә: Андан Йусуф буйурды Мөсалимә: "Су қойғыл ол бәнүм хас мәшрәбемә, илтгил аны ушал ғәриб, ғәзиз қәwмә, җүмләсинә сақыйлық сән қыйлғыл имди [ФК: 763]. Шул рәвешле, поэмада ғәриб сүзенең төрле дискурс нигезендә берничә коннотатив мәгънәләре барлыкка килә. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә кеше мәгънәсе күчерелмә формада улу лексемасы аша да бирелә: Мәшрикъ-Мәгъриб улулари сәни билә [ФК: 27]. Мәшрикъ-Мәгъриб улулари гыйбарәсендә улу сыйфаты, исемләшеп, ʻкөнчыгыш-көнбатышның олы (атаклы, данлыклы, танылган) кешеләреʼ мәгънәсендә килә. Шул ук вакытта Йосыф үзеннән өлкән агаларына да улу сүзе белән эндәшә: Йусуф әйдер: Улуларым, бән күлдүгүм [ФК: 88]. Димәк, Идел буе болгар телендә улу сыйфаты исемләшү нәтиҗәсендә туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә кулланылган. Кешенең дөньяда яшәешен яки үлемен гомумиләштереп атый торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр. Кешенең яшәеше белән бәйле сүзләр. Гомер сүзе "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә 9 тапкыр очрый һәм сурәтләү чарасы составында килеп, градация ясаганда кулланыла яисә бакый, төгәл сүзләре белән янәшә килеп, кешенең яшен билгели: Аның ғүмри биң ики йүз йыл иди, ғакибәт ол Йусуфый көрди имди [ФК: 114]; кәндүзим Йусуфа йар олсаммән, бақый ғүмрим аның үзрә кәчсүн имди [ФК: 151]; йәки мәхбүс қыйлам, зиндан ичрә қала / түгәл ғүмри зиндан ичрә қалсун имди" [ФК: 572]; Таҗ оранды, тәхтә ағды Йусуф нәби / утуз йәшәр йигитләрдән ирди ғүмри [ФК: 683]; Йусуфың йолы үзрә моқим олды / ғүмрин анда кәчүрмәгә нийәт қыйлды [ФК: 717]; Андан соңра хақдан тәқдир уйлә кәлди / ол икинең бакый ғүмри буйлә олды [ФК: 752]; Ғүмрүң нәчә дәйүбән аңа сурды, / Йағқуб әйдүр: йүз йигирми йашым имди [ФК: 963]; Хәқыйқәт, алтмыш йыл гүмриң калды [ФК: 975]; кәндүзи бир сәумәғниң эчрә кирди, / бақый гүмрин аның үзрә кәчрүр имди [ФК: 365]. Туу фигыленең тамыры, кешенең дөньяда яшәешен гомумиләштереп атый торган абстракт мәгънәле уртаклык сүз буларак, поэмада 7 тапкыр очрый һәм кешегә карата гына түгел, ә табигать күренешләренә карата да кулланылырга мөмкин. Бу аның коннотация мөмкинлеген киңәйтә: қөдрәт бирлә көкдә қара булут тоғды [ФК: 264]; һич тоғмады тоғмайә бәндән бәшәр [ФК: 306-1]; һәмана-ким, он түртинчи күн-ай тоғды [ФК: 399]; ун йиди күнлүк ирүр, йаңы туған [ФК: 554]; әwwәл-ахир, сез бир тоғма қәрдәшмисиз [ФК: 774]; бир анадан тоғмыш иди ол сүддәшем [ФК: 804-2]. Әлеге мисаллар арасында тоғма лексемасы игътибарны үзенә җәлеп итә. Хәзерге татар телендәге туган лексемасыннан аермалы буларак, ул сүзьясагыч -ма кушымчасы алып, исем фигыль формасыннан исем һәм сыйфат барлыкка китергән. Поэмада хәзерге татар әдәби телендә кулланыла торган үлем лексемасы очрамый, әмма өлдүрү (үтерү) фигыле текстта 10 тапкыр кулланыла: алыб илтүб, бир дүрлү иш әйләйәлүм / йә өлдүрәлүм, йә ирақға сатам имди [ФК: 43]; Қасд қылдыңыз, байық мәни өлдүрүңүз [ФК: 82]; қәрендәш қәрендәшни һич өлдүрмәз [ФК: 98]; "Имди бони өлдүрмәң йәтүрмәң, дир, қәрдэшиңиз қаныны көтәрмәң", дир [ФК: 106]; барчаңызны сәйасәтлә өлдүрәрмән [ФК: 922] һ.б. Шул ук вакытта поэмада ʻүлем, үлем вакытыʼ мәгънәсендә килгән әҗәл сүзе 6 тапкыр кулланылган: һәмандәм ол заһидә әҗәл ирди [ФК: 130]; Қурқарвән: нәүбәт илә әҗәл ирә [ФК: 895-7]; ол ғәрәмнең әҗәлиндән хәбәр вирди [ФК: 963]; Әҗәлиң ушбу күн олур, диди [ФК: 963]; мәүләниң бир достына әҗәл ирди [ФК: 969]; бир күн аңа халиқ әҗәл мәғлүм қыйлды [ФК: 987]. Җисми тән һәм рух сәламәтлеге, тышкы кыяфәт белән бәйле сүзләр. "Шагыйрь дәүләт башлыгы хөкемдар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигән сорауга Йосыф образы аша җавап бирергә тырыша. Барыннан да элек, йөз-кыяфәт матурлыгы, аннары мәгънәле һәм матур итеп сөйли алу, күп тел белү, зирәклек, баһадир көче, әхлакый сафлык чагылышы буларак бурычка, антка тугрылык" [Хисамов, 1984, б. 60]. Чыннан да, Йосыфның гүзәллеге хакында легендалар йөри; автор мондый гүзәллекне сурәтләү өчен нинди тасвир алымнарыннан файдаланган соң? Шунысы кызыклы: Йосыфның гүзәллеге хикәяләүче тарафыннан түгел, ә Зөләйха яисә башка геройлар аша тәгъбир ителә. Бу портрет тасвирында көнчыгыш классик шигъриятендә кулланыла торган сурәтләү алымнары да, җирле төрки троплар да бар [Хисамов, 1984, б. 64-64]. Әлеге тасвирда түбәндәге "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган абстракт уңай мәгънәле уртаклык сүзләрне аерып чыгара алабыз: көрклү, нәқыш, лаиқ, диларәм, жан рахәти, төрфә, йети, зиба, дил-зәбан, дүз, лятиф, йахшы, мөнәүүәр, йумышақ, датлурақ, хуш, ғәрлү, дидарлу, нурлу, узун, ушақ, мөддәт, грифтар, айыруқ, уранлу, зариф, шәрәфлү һ.б. Күренгәнчә, бу сүзләрнең күбесе сыйфат сүз төркеменә карый, алар арасында төрки чыгышлылары да, алынмалар да очрый. Сан ягыннан гарәп-фарсы алынмалары күбрәк: боның кеби көрклү җәмаль ким дүзәтди, / бу нәқышни сәниң үзә ким йүрүтди? [ФК: 281]; халиқлыға, разыйқлыға лайыйқ дурур [ФК: 282]; Сәнгы бирлә байық бәни ол йаратды / боның киби көрклү җәмәл ол дүзәтди [ФК: 362]; Висалиң - диларәм, жан рахәти, / жәмәлиң куйаш киби, ғишқың қаты, / сурәтиң ғәжәб төрфә, ләфзың йети [ФК: 514]; ғәҗәб зиба мишекйопар сачларың вар [ФК: 516]; кәләчиң дил-зәбан, кәләмиң дүз, / бойуң ләтиф, кәддең йахшы, қәмәтиң дүз, / зәһи дәүләт - баш-әл, мөнәwwәр йүз [ФК: 517]; бал-шәкәрдән датлурақ дудақларың [ФК: 518]; әлләриң хәрирдән йумшақ имди [ФК: 519] һ.б. Йосыфның тышкы кыяфәтен һәм рухи яктан камиллеген тасвирлый торган сүзләр аның Мисырда кол булып сатылу эпизодына тупланган: Әwwәл олдур: қәдди йахшы, зариф өзлү, / икенчи - биңзи йахту, көрклү йүзлү, / үчүнчи - тили фәсих, сәхих сөзлү, / йәтмиш ики тили тәмам билүр имди [ФК: 425]; Түртүнчи - шәфағәтлү, мөрәwwәтлү, / бишинчи - алб йүрәклү һәм һиммәтлү, / алтынчы - қамулардан бик күwәтлү, / қырық ирдән күwәти артуқ имди [ФК: 426]; йидинчи - дине бүтүн, дийанәтлү, / сәкизинчи - хаин дәгүл, әманәтлү, / токузынчы - холкы ләтиф, ләфзи датлу, / онунчы - рисаләт нәсили имди [ФК: 427]. Шул ук вакытта поэмада әлеге төркемгә караган тискәре мәгънәдәге абстракт уртаклык сүзләр дә очрый, әмма алар еш кулланылмый: aһ, бәңа қаты душман сиз улдыңыз [ФК: 90]; зәһи гөҗүб, соwық бәғри, қаты йүрәк [ФК: 118]; қулумызның үч дүрлү ғәйбе вардыр / уғрыдур, йаланчыдыр, қачқычыдур [ФК: 207]; йаланчыдур, һич сөзинә инанмағыл [ФК: 218], аһ, дәриғә, ғәзиз икән - зәлил олдум [ФК: 232]; хәлим дөшвар, тәним мәҗрух, көңлүм мәғмүм [ФК: 84]; нахақ бәңа ағыр җәфа сиз қылдыңыз [ФК: 90]. Җисми тән һәм рух сәламәтлеген тасвирлый торган сүзләр Йагкуб һәм Зөләйха образларында тулырак ачыла. Сөйгән улын югалтудан кайгырган Йагкуб пәйгамбәр һәм мәхәббәттән авыруга сабышкан Зөләйханың тышкы кыяфәтләрен һәм сәламәтлеген сурәтләгәндә, автор еш кына һушымны алды, ғақлы шашды, ғақлы кәлмәз, ғақыл олды, усы кәтди, қаныйн ағлар кебек гыйбарәләрне, күчерелмә мәгън ә төрләрен, үзенчәлекле фигыльләрне куллана: ол сурәт көзимә көрүнү кәлди, / хатеримни, һушымны җүмлә алды, / ғақлым алуб, сабырымы ғәрәт қыйлды, / пәйвәстә нәфсим аны эстәр имди [ФК: 374]; Бағбуғаwын шишдирди, ғақыл олды [ФК: 386]; Сусызлықдан йаулақ зәғиф олдум дәйүр [ФК: 79]; Айақларым ағырды, қалдым дәйүр [ФК: 79]; Шәмғун йүзингә тилмерүб зари қыйлды [ФК: 80]; әндамләрим җүмлә мәҗрух, рәнҗим катыйғ [ФК: 92]; Аны ишдүб, Йагкубың ғақлы шашды [ФК: 146]; бир чағырды, уғынды, йирә дүшди / аны күрүб, би-худ олуб дүшәр имди [ФК: 153]; Йарлы Йусуф қайғырыр, қанун ағлар [ФК: 238]; Он ики биң әр җүмлә атдан түшди, / қамусының усы кәтүб, ғақлы шашды [ФК: 305]; Қатарлашу ол икиси эвигә кирди, / сәүенмәкдән ол ғәурәтиң усы кәтди [ФК: 950] һ.б. Әлеге мисаллар арасында урта төрки чордагы дәвалау системасы искә алына: бимарстан - больница, шифаханә [Гарәпчә- татарчарусча..., 1993, 1 т., б. 30]; дәрман - 1) әмәл, чара; 2) дару; 3) көч, куәт, хәл [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 117]), дәwа, әтыйбба ( табиблар) [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., 746]). Әсәрдә шулай ук көнчыгышта һәм төрки медицинада бик популяр булган кан алдыру процессы да искә алына: Мөшкил хәлгә дүшди ол анда кәзин, / бер сәғәтгә көрмәсә Йусуф йүзин, / сабыры қалмаз, аңламаз кимсә сөзин, / нә сөзләсә, Йусуф дәйү сөзләр имди [ФК: 460]; Бәғдазан тәниндән қан алдырса, / хәҗҗам аның тамырына ништәр урса, / ғәлялхаль қаны ақыб, йирә тамса, / йэр үзрә Йусуф ады йазылур имди [ФК: 461]. Әлеге юлларда Зөләйханың мәхәббәттән тән һәм җан саулыгын югалтканлыгы тасвирлана: ул Йосыфка тәненең һәр тамчы каны кадәр гашыйк; җиргә тамган кан тамчыларыннан Йосыф исеме язылырлык дәрәҗәдә авыру, күктәге йолдызлардан да аңа бары тик Йосыф исеме генә күренә: һәр заманда көкләр таба нәзар қыйлса, / көк йүзиндә улдызларый көрәр исә, / һәмандәм Йусуф анда кәлүр исә, / улдызлар [һәм] Йусуф дәйү сөзләр имди! [ФК: 462]. Поэмада пәйгамбәрлекнең аерым рухи сыйфатлары күрсәтелә, аларның һәр яктан да камил, үрнәк шәхесләр булырга тиешлеге ассызыклана: Пәйғамбәрләр кимсә малын алмаз улур, / мәшһүр олдыр, батил эши қыйлмаз олур, / уғланлары уғрылық қыйлмаз олур, / ол иш аңа төһмәтдер, байық имди [ФК: 900]. Әсәрдә пәйгамбәрлек нурының тасвирлануы кызыклы. Изге китаплардан билгеле булганча, Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә аркасында пәйгамбәрлек тамгасы булган, әмма нурланыш турында мәгълүматлар юк. Йосыфның пәйгамбәрлеге исә аның нурлы булуыннан таныла, шуңа күрә Йосыф коллыкта йөзен нәкаб белән каплап йөрергә мәҗбүр. Зөләйханың да йөзе нурлы, әмма бу нур пәйгамбәрлек нуры түгел. Ачлык һәм сөргенлек елларында Зөләйха әлеге сәләтен югалта. Моның белән автор Зөләйха нурының илаһи булмавын ассызыклый. Йосыфның пәйгамбәрлек тамгасы әсәрдә ике төрле билгеләнә: Бу сыйфатлар бирлә йитиб хазир кәлди, / Йусуфыйң җәмалинә нәзар қыйлды, / рисаләт нурын көрүб, хәйран қалды, / халиқ сәнгыйн, Йусуф күркин таңлар имди [ФК: 354]. Бу очракта бинте Табиун исемле кыз, Йосыфның йөзенә карап, пәйгамбәрлек нурын күреп ала. Икенче очракта исә Малик Дәгыйр Йосыфның учында пәйгамбәрлек тамгасы күрә: Ушал дәмдә Йусуфый ғәзиз алды, / Мәлик Дәгыйр Йусуфа нәзар салды, / әлиндә нөбүwwәт нурын көрди, / сатдуғына пошиман олур имди [ФК: 436]. Кешенең күңел дөньясына караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрдән поэмада җан, бәғырь, күңел, миһер, нәфес, холық, ата хақы, қәрдәш миһре, нәсихәт, үгүт, сәweклү, сәeдер-, тимар, ихсан, миһербан, эсиркә-, шәфағәть, қайғы, фирқәт, ғоссә, қурқу, андишә лексемалары очрый. Кешенең күңел дөньясына караган лексика турында тулырак М.А. Губаева хезмәтеннән укырга мөмкин [Губаева, 2017]. Алга таба текстта кайбер төшенчәләрнең вербальләшү юлын карап китәбез. Җан сүзе поэмада 22 тапкыр кулланыла. Шунысы әһәмиятле: фарсы теленнән алынган җан сүзе белән бергә, поэмада бары бер тапкыр төрки синоним-сүзформа котлу (кот - җан) лексемасы да очрый: ол кәлмәки сизә йаулақ қотлу дурур [ФК: 334]. Калган очракларда исә җан сүзе үзе кулланыла һәм ул тотрыклы сүзтезмәләр, афоризмнар составында килә: бәнем әгәр йүз бең җаным олур исә, җүмләсини сизгә фида қыйлдым имди [ФК: 93]; Бу сөзә Йәһүдәниң җаны күйди [ФК: 94]; үнүм ишидән җаны тәслим қыйлур имди [ФК: 195]; сәни сәwдүм, хәкыйқәт, җан әйләдим [ФК: 529]; Қодрәт бирлә ғәзизниң җанын алам [ФК: 545-1]; сәнсиз җаным фирақында кәрар қыйлмаз [ФК: 814]; шәриф тәндин айырылды ғәзиз җаны, / Қуша биңзәб ужмах таба учар имди [ФК: 972]. Әлеге мисаллар арасында җан көю, җан алу, җан тәслим кылу кебекләре хәзерге татар телендә дә актив кулланыла. Күңел лексемасы шулай ук канатлы сүзләр, афоризмнар барлыкка китерә торган сүзләрнең берсе булып тора. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында ул 14 тапкыр очрый: нәфсе ариғ, көңли шадекәм олсун имди [ФК: 58]; Хәлим дишвар, тәним мәҗрух, көңлүм мәғмүм [ФК: 84]; Йа көңлүм шадлығы, көзүм нуры [ФК: 895-6]; әйдүр: "Сәндин айрылмаға көңлүм вармаз [ФК: 812]; дыңладуқча көңли ирүр, йашы ағар [ФК: 1001]; хөллә кийүб, көңли шадекәм улдығында [ФК: 322]; көңли ачлыб, хатеринә шады йағды [ФК: 399]; гәммазлықдан шәйтан көңли байытмазвән [ФК: 447] һ.б. Күңел шатлыгы, күңел бармау, күңел ачылу кебек гыйбарәләр хәзерге татар теленең сурәтләү чаралары системасына карыйлар. Миһер сүзе, фарсы теленнән алынма буларак, 1) шәфкать; 2) дуслык, мәхәббәт; 3) кояш дигәнне белдерә [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 264]. Поэмада бу сүз 5 тапкыр ʻшәфкатьʼ һәм ʻ дуслыкʼ мәгънәләрендә кулланылган: Йусуф әйтүр: ата хақын, қәрдәш миһрин сақлаң имди [ФК: 117]; Моны көриб, Йусуфың миһре кәлди [ФК: 273]; Бу сөзә Йәһүдәниң җаны күйди, / миһер уды кайнады, бәғри йанды [ФК: 94]; бәнүм миһрим сәндән йаңа Ғалиб олды, / сәндән айру кимсәнә хуш дәгүл имди [ФК: 813]; Йусуфың билинә йеб дақдылар, кәндүләриң миһринә од йақдылар [ФК: 115]. Миһер сүзе нигезендә миһербан һәм миһербанлы сыйфатлары ясалган: күңләкиндә һич йыртылмыш болынмады / "Нә миһербан қорд йэмиш?" - дәйүр имди [ФК: 154]; Йаланчыдур, һич сөзинә инанмағыл, / исиркәбән миһербанлық әйләмәгил [ФК: 218]; Зөләйха әйдүр: "Йа, миһербан, мөрәwwәтлү, / холқың ләтиф, йүзиң йахту, сөзиң датлу [ФК: 506]; холқы йаулақ миһербанлу һәм шәфқәтлү, / дүғәл иши ихсан бирлә ишләр имди [ФК: 937]. Миһер һәм миһербанлы сүзләре ХХI гасырга кадәр татар әдәби телендә кулланылып килә, бүгенге көндә исә бу лексемаларның пассивлашуы күренә. Поэмада персонажларны сурәтләгәндә, аерым игътибар аларның эчке сыйфатларына, холкына юнәлтелә. Холык сүзе 6 тапкыр кулланылган: тоқузынчы - холқы лятиф, ләфзе датлу [ФК: 927]; холқың лятиф, йүзиң йахту, сөзиң датлу [ФК: 506]; хувым-холқым ғәзизә ләтиф кәлди [ФК: 509]; йүзи көрклү, холқы ләтиф, һәзар дүрлү [ФК: 559]; холқы йаулақ миһербанлу һәм шәфқәтлү [ФК: 937]. Холык сүзе татар теленә гарәп теленнән ике мәгънәдә - 1) кешенең табигый үзенчәлеге, кешенең табигате; 2) кәеф, рухи халәт мәгънәләрендә [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 663] килеп кергән. Поэмада беренче мәгънәсендә кулланыла. Әсәрдә ʻярдәм, булышлык итү, изгелек итүʼ мәгънәсендә ихсан сүзе 16 тапкыр кулланылган: Ол падишаһ бизгә тәлим ихсан қыйлды [ФК: 893]; Бондан уңдан әйләдиң тәлим ихсан, / ихсаныңыз арта дорсун, олмай нөксан [ФК: 901]; дүгәл иши ихсан бирлә ишләр имди [ФК: 937] һ.б. Алдагы юлларда татар халкында буыннан-буынга килә торган халык педагогикасы үрнәге чагылыш таба: Йусуф әйтүр: "Әй, қәрдәшләр, бәңа қылмаң, шәйтан сөзи гөмраһ қылыб, аңа уйумаң, / бәним тәним ғөрйан қылыб, тунум суймаң, / ата хақын, қәрдәш миһрин сақлаң имди [ФК: 117]. Йусуф дүшин анлара әйтү вирмәз, ата қәwлин бузмаға рәwа күрмәз [ФК: 38]. Әлеге юлларда кулланылган ата хақын, ата қәwлин (сүзен), қәрдәш миһрин сақлаң (саклагыз) сүзләренә чын мәгънәсендә тәрбияви функция салынган. Бала тәрбияләгәндә, татарлар ата-баба сүзен, киңәшен, кардәш-туганнар дуслыгын кабул итеп, аларга таянып яшәргә өйрәтәләр. Татарларда туганлык, традициялелек бик көчле, бу мәкальләрдә дә чагыла: туганыңнан бизмә, нәселең корыр; җиде авылда җиде кардәшең булсын; кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый; ата сүзен тыңламаганны атауга аталар, ди; ата аркасы - кала аркасы; атаң үлде - таянган атың үлде һ.б. [Татар халык иҗаты, 1987, б. 404-407]. Шул рәвешле, "Кыйссаи Йосыф" поэмасында кулланылган ата хақы, қәрдәш миһри сүзтезмәләре структурсубстанциональ төзелеше ягыннан Идел буе татарлары лингвомәдәни кыйммәтләре системасында күренекле урын тота. Әсәрнең тәрбияви кыйммәтләр яссылыгында тагы нәсихәт, үгүт лексемаларын карап үтәргә кирәк. Бу сүзләр поэма телендә ике тапкыр кулланыла һәм ике очракта да Йосыфка мөнәсәбәтле сурәтләнә: Қодес бике әйдер: "Бәңа нә дәйүрсән, / бәңа пәнд-ү нәсихәт нә қылурсән, / йа Йусуф, сән нә фәрман тикүрирсән? / Сән буйурсаң, бән аны қыйлсам имди" [ФК: 291]; Йусуф нәби бу ғибрәти ғәҗәбләди, / Зөләйхәйә нәсихәтләр, үгүт вирди [ФК: 740]. Димәк, Йосыф, пәйгамбәр буларак, үгет, нәсыйхәт бирергә хокуклы зат; калганнар исә аның үгетнәсыйхәтен кабул итәргә әзер. Тәрбияви кыйммәтләр ачык чагылган эпизодларның берсе - Йосыфның кол булып сатылу эпизоды. Бу - Аллаһның Йагкубка җибәргән казасы гына түгел, бу - Йосыфның үзенә бирелгән җәза да, чөнки кечкенә чакта Йосыф үз матурлыгын күреп масайган. Агалары аны бик очсыз бәягә сатып җибәрәләр. Әмма бу вакыйга Йосыфка җитәрлек сабак бирми. Матурлыгының Аллаһ бүләге икәнен аңласа да, масаюын дәвам итә. Әлеге психолик халәт һәм хисләр түбәндәге юлларда чагылыш таба: Аны көрүб, барчалары хәйран қалды, / Йусуфыйң хатеринә гоҗөб дүшди, / бер дәм гоҗөб мәйданына җәулан қыйлды: / Мәңа биңзәр һич кимсәнә йоқдыр имди [ФК: 306]; һич тоғмады тоғмайа бәндән бәшәр, / һәр кем бәңа бақар болса, ғақлы шашар, / көрмәгә мохтаҗ олуб, уруныб дүшәр, / дидарыма җанын фида қыйлур имди [ФК: 306-1]. Мондый мин-минлеккә җавап итеп, Аллаһы Тәгалә үгетнәсыйхәт бирми, ә бары геройны үзенчәлекле ситуациягә куя: Үчүнчү күн бир шәһәргә анлар кирди, / ол шәһәр әһле җүмләсе пәри иди; / қачан анларый Йусуф көзин көрди / һәр бириси Йусуфдан көрклү имди [ФК: 308]; Қул сандығы һәр гиздә рәwа олмаз, / ол шәһәрдә Йусуфый кимсә көрмәз, / җәмалин кимсә көрүб қабул қыйлмаз /барчасы Йусуфдан көрклү имди [ФК: 309]. Шул рәвешле, бары тик үзеннән күпкә гүзәлрәк, көчлерәк һәм акыллырак пәриләр яшәгән шәһәргә керү генә Йосыфны масаюдан туктарга мәҗбүр итә, үкенеп тәүбә иткәннән соң, башкаларны таң калдырган матурлыгы үзенә кире кайта. Поэмада мәхәббәт темасы төп сюжет сызыгын тәшкил итә. Мәхәббәт ата белән бала, ана белән бала, туганнар арасындагы бер-берсен хөрмәт итү, ярату хисе, ир-ат белән хатын-кыз мәхәббәте буларак чагылыш таба. Шул рәвешле, Йосыфның атасы Йагкубка һәм үзен уллыкка алган Кыйтфиргә тугрылыгы, анасы Рәхиләгә миһербанлыгы, үзен җәберләгән туганнарын кичерүе, Зөләйханың Йосыфка булган мәхәббәте әсәрдә бербөтен мәхәббәт темасы буларак формалаша. Бу хисне автор ситуациягә бәйле рәвештә төрле сүзләр һәм сүз формалары белән бирә. Поэмада гарәп алынмасы булган мәхәббәт сүзе очрамый, аның урынына төрки чыгышлы сәwүк (сөю) яисә гарәби ғашыйқ/ғыйшық сүзләре кулланыла. Сәwүк сүзенең тамыры поэмада 23 тапкыр очрый. Шунысы кызыклы: сөю - поэмада көнләшү, хыянәт, кире кагу кебек тискәре хисләр белән янәшә йөри, шуңа күрә поэма бер баланы башкалардан аерып ярату тәнкыйтьләнә, мондый мәхәббәт ислам динендә дә кабул ителмәгәнгә күрә, Аллаһ тарафыннан җәзага тартыла. Бу түбәндәге юлларда чагыла: Йусуф әйдүр: "Йа шәрифләр, нә дәйүрсиз, / сез әйтүрсиз, атамызый нәби, дирсиз, / беримезни артуқырак сәwwәр, дирсез, / пәйғамбәрә ол иш рәwа олмаз имди" [ФК: 777]. Ягъни, Йосыф үзенең әтисенең бер баланы башкаларыннан артыг рак сөюен тәнкыйтьли, пәйгамбәрләргә яраклы эш түгел дип билгели. Әсәрдә бу сөюнең фаҗигага китергәнен без Йосыф агаларының көнләшүеннән күрәбез: Атамыз қашында биз қалалум, / һәмишә сәwүклү биз улалум, / атамызa игү тимар биз қылалум, / биз мөхтәрәм, биз мөкәррәм олалум имди [ФК: 44]; Анлар әйдүр: Сән йалан дүш көрдүң, / Атамыза сән ол дүши хуб йурутдың, / йалан дүшлә бизләрдән сәwүклү олдың, / Бу күн аның җәзасыдыр, билгил имди [ФК: 78]; Атамыз аны биздән артуқ сәwwәр, / аның йүзин көрмәкгә йаулақ ауар, / инчи вирсә, биздән аңа артық вирүр, / аны биздән ики артуқ сәwәр имди [ФК: 45] һ.б. Зөләйха образында хатын-кыз мәхәббәте сурәтләнә. Ул үзенең мә хәббәте хакына ерак илләрдән Йосыфны эзләп килә, ялгышканын аңлап, кайгы-хәсрәт кичерә; эзләгәнен тапкач, нинди генә ысуллар ярдә мендә булса да, сөйгәне белән кавышырга тели; ашыга, кабалана, хаталана. Икенче яктан, бу образ әсәрдәге дини идеяне тормышка ашыруда да бик әһәмиятле роль уйный: Зөләйха мәҗүсилеген, потларга табынуын ташлап, хак дин юлына баскач кына, Йосыф белән кавыша. Зөләйх а образы башка дини легендаларда бу кадәр ачык бирелмәгән, ул Коръәндә дә, Библиядә дә бары Йосыфны тасвирлау өчен, ярдәмче персонаж буларак кына искә алына. Фаразлап кына моны Идел буе Болгар дәүләтендә хатын-кызның роле югары икәнен, урыны хан белән янәшә булуын күргән авторның бу образны шул рәвештә тасвирлавын билгеләргә мөмкин. Зөләйха үзе дә атасының сөекле кызы: Нә ким Йағқуб Йусуфый сәwәр иди, / Йусуф аның уйлуқындан кәтмәз иди, / һәм Зөләйхә атасына шуйлә ирди, / бәлки дагы артуғрақ сәwәр имди [ФК: 370]. Зөләйха үзенең Йосыфка булган мәхәббәтен түбәндәгечә аңлата: Тәлим мөддәт бән сәңа сөз сөзләдүм, / сәна лаиқ бу сыйфатлу күшик бизәдүм, / сәни сәwдүм, хәкыйқәт, җан әйләдим, / малым-мөлкүм җүмлә фида қыйлдум имди! [ФК: 529-1]. Мисалдан күренгәнчә, сәwү сүзенә синоним рәвешендә җан әйләү фразеологик тезмәсе бирелгән. Әсәрдә Зөләйханың яратуы шулай ук гашыйк булу тезмәсе аша тәгъбир ителә: көрүбән һәман сәғәт ғашыйқ олды [ФК: 371]; Йа кәдбану, ғыйшықлық кәңес олмаз, / һич табиблар ол дәрдә дәрман олмаз, / ғаләм хөррәм олур исә, ғашыйқ күлмәз, / һәрдәм мәғшуқ қайғусын тартар имди [ФК: 479] һ.б.. Гашыйк булу, гашыйк сүзләре хәзерге татар әдәби телендә дә актив кулланыла, мәғшуқ / мәғшуқа лексемалары исә искергән сүзләр рәтендә карала. Шунысы кызыклы: әсәрдә кулланылган ғашыйқ булу тезмәсе, хәзерге татар телендәге кебек, бары ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы хисне генә белдерми, ә Йосыфны кое эчендә мең ике йөз ел көткән заһид сөйләмендә дә кулланыла (заһид - дөнья эшләреннән ваз кичеп, гыйбадәт белән генә шөгыльләнүче ир кеше, монах): Заһид әйдер: "Китаб эчрә васфың көрдим, / көрүбән һәм йүзләриңә ғашыйқ олдым, / биң ики йүз йыл тәмам тәғәт қыйлдым, / морадым бу күн хасил олды имди" [ФК: 132]. Сәwү, сәwдек сүзләре һәм аларның юклык формасындагы вариантлары башка персонажлар сөйләмендә дә урын ала: Мәлик Рәййан Йусуфый һәм үгүтләди: / "Мисыр әһле сәни йаулак сәwәр", диди [ФК: 978]; Йусуф әйде: "Белүрәм, мәни сәwәрсән, / сәwмәкиңниң дәлиле нәдүр, айғыл сән, / сәwмүшиңниң сөзи бирлә йүримәзсән, / улуларим бирлә мәни изгил имди" [ФК: 55]; Әйдүр: "Сәни Йағқуба ким сәwдирди [ФК: 598]; Сәwдек уғлун Йағқубдан айырмышсыз" [ФК: 921]. Тимар сүзе фарсы теленнән алынган, әсәрдә ʻтәрбияләү, карау, кайгыртуʼ мәгънәсендә 4 тапкыр кулланыла: атамыза игү тимар биз қыйлалум [ФК: 44]; Хөрмәт идүб хуш тимар әйләйәсез [ФК: 58]; Мондан соңра бәңа тимар ким қыйлдачы [ФК: 233]; сизләр бәндән тәлим тимар болдыңыз сиз [ФК: 888]. Фиркать сүзе ʻаерылу, аерылышу, аерым булуʼ мәгънәләрен дә поэмада 10 тапкыр кулланыла: фирқәт отын җаныма қуйурды лар [ФК: 249]; фирқәт әһли кимсәнә дүшәр йолы [ФК: 621]; фирқәт одының хәсрәти бәғрин йақар [ФК: 852]; бән сизләрдән айру иркән фирқәт ирә [ФК: 897-2]; фирқәт илә йүрәгим дағлайурвән [ФК: 899] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, фирқәт сүзе еш кына ут сүзе белән янәшә килеп, фразеологик берәмлек - фирқәт уды сурәтләү чарасы ясауда катнаша. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында төп мотивларның берсе - Аллаһка тугры булу, аның җәзасыннан курку. Қурқу лексемасының тамыры поэмада 25 тапкыр очрый: Тәңридән қорқың, батил ғамәл қыйлмақ [ФК: 99]; сизләр дәгый тәңридән қорқың имди! [ФК: 103]; мәзлумләриң догасындан қорқың имди! [ФК: 157]; Өлдүрүрмез йохса, дийеб қорқытдылар [ФК: 197]; көк көкрәб, йылдырым қаты һәйбәт қыйлды, / аны көрүб, Малик йаулақ қорқар имди [ФК: 266]; Қорқарым: бутханәйә Малик кирәр [ФК: 469] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, курку хисе берничә структурсинтагматик мәгънәдә ачыла: 1) Аллаһтан, Тәңредән, потлардан курку; 2) табигать көчләреннән курку; 3) кешедән курку. Бу хисләр арасында поэмада еш кабатланганы - Аллаһы Тәгаләдән, аның казасыннан курку хисе. Сирәк очрый торган тагы бер лексик берәмлек - әндишә сүзе 3 тапкыр кулланышта: фәһем қыйл, әндишә қыйл, анлара бак [ФК: 544-1]; Хатериңдән бу әндишә чықар, диди [ФК: 707]; қурқу, сақынч, әндишә чуқ йидиләр [ФК: 772]. Әндишә сүзе фарсы теленнән татар теленә 3 мәгънәдә алынган: 1) уй, төшенчә, идея; 2) шикләнү, тынычсызлану, борчылу, курку; 3) кайгы, хәсрәт, гамь, борчылу, мәшәкать [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т. б. 740]. Төрки чыгышлы қайғы сүзе һәм аның тамырыннан ясалган фигыльләр поэмада 31 тапкыр кулланылган: Нә үчүн қайғың үкүш, хәтерең тар [ФК: 357]; Йағқуб аны ишедүб сақыныч санды, / Ғоссә берлә кайғурды, бәғри йанды [ФК: 49]; Әйдер аңа: "Әйа Йусуф, кайғурмағыл [ФК: 131]; Йусуф анда қайғулу қалур имди [ФК: 133]; Йарлы Йусуф қайгырыр, қанун ағлар [ФК: 238] һ.б. Текстта қайғы тамырының ике урында қазғу, қазғурушды фонетик вариантлары кулланылган: аны көрүб, оғланлары қазғырышды [ФК: 146]; қутулса қазғудан, нәҗат аңа дилә [ФК: 644-4] Бу язылыш әсәрнең Болгар дәүләтендә язылганын исбатлый торган дәлил булып тора. Кайгы сүзенә синоним рәвешендә поэмада ʻкайгы, хәсрәт, көенеч, борчу, сагышʼ мәгънәләрендә кулланыла торган ғоссә сүзе очрый: җөмләсиниң хатеринә ғоссә йағды [ФК: 34]; Ғоссә бирлә қайғурды, бәғри йанды [ФК: 49]; Ғоссәсиндин қуртулалум дирләр имди [ФК: 59] һ.б. Ғоссә лексемасы 'кайгы, хәсрәт, борчу' мәгънәсендә килә торган гамь сүзе белән парлы сүз составында да кулланыла: хатериндән ғәм-ғоссәсин йусун имди [ФК: 134]; ғәм-ғоссә йар олубдыр сәңа, әй йар [ФК: 357]; ғәм-ғоссә бирлә биңзе солды ирсә [ФК: 403]. Қаза cүзе 1) бәла, зарар, афәт, кыенлык; 2) үтәү, каза кылу, үз вакытында үтәлмәгән эшне үтәп, өстән төшерү мәгънәләренә ия [ФК: Гарәпчә..., 1993, 199]: Сақый әйдүр: "Изиси қаза вирмиш [ФК: 660]; җүмлә қаза кәлдигин билүр андан [ФК: 663]; әйдүр: "Бәңа бу қазаны тәңри вирди" [ФК: 665]; қаза кәлсә, бәсарәт әлдин кидәр [ФК: 56] һ.б. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә кайгулу, мәхзүн, йарлы, мискин, эпитетлары бары Йосыф һәм аның язмышына бәйле персонажлар янында килә. Йарлы сүзенең кулланылышы игътибарны үзенә җәлеп итә: йарлы Йусуф қайғырыр, қанун ағлар [ФК: 238]; ол зәғифә қәрдәшеңез йарлы Динә [ФК: 853]; йарлы Йағқуб бу тәдбирә разый олды [ФК: 57]; йарлы Йусуф ағлайу ардым дәйүр [ФК: 79] һ.б. Тел галиме В.Х. Хаков күрсәтүенчә, "ярлы сүзендә фәкыйрьлек төшенчәсе түгел, анда геройның эчке кичерешләренә бәйле рухи халәте дә чагыла" [Хаков, 2003, б. 45]. "Каһарманнар язмышына үзенең шәхси мөнәсәбәтен шагыйрь даими эпитетларда чагылдыра. Поэманың эмоциональ моңын "ярлы" (мескен, бичара) эпитеты билгели. Шагыйрь аның ярдәмендә Йосыфның газапларына, Йагкубның кайгысына һәм каһарманның апасы Динәнең борчылуларына үзенең тирән теләктәшлеген белдерә", - дип яза Н.Ш. Хисамов [Хисамов, 1984, б. 258]. 1.3.4. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсенә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр. Кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә торган, "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә һәм контекстта абстракт мәгънәдә кулланыла торган сүзләрдән "Кыйссаи Йосыф" поэмасында әһел, халық, милләт, қаwем, нәсел, әүляд, әғмам, әқраба, әһле-бәйте, солтанәт, падишаһлык, дәүләт, мәмләкәт, ил сүзләре теркәлде. Сүзлектә әһел сүзенең 1) кеше, ия, хуҗа; 2) бер җирнең торучысы, халкы; 3) бер эшкә яраклылык, аны башкара алучылык мәгънәләре теркәлгән [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 757]. Поэмада бу лексема 39 тапкыр кабатланып, нигездә бер җирнең торучысы, халкы мәгъ нәсендә кулланыла: шөббан әһли җәннәт анлар имди [ФК: 7]; ол шәһәр әһле җүмләси кяфир иди [ФК: 279]; кәрван әһле җүмләси хәбәр вирди [ФК: 286]; Мисыр әһли буны ишдүб сәүнишдиләр [ФК: 335]; Хийанәт әһлини халиқ сәwмәз [ФК: 510]; пәйвәстә сәни сурар йол әһлинә [ФК: 853] һ.б. Бу мәгънәләр арасында хийанәт әһле һәм йул әһли сүзтезмәләре аерым игътибарны җәлеп итәләр: хәзерге татар телендә алар урынында сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган хыянәтче, юлчы лексемалары кулланыла. Әсәрдә халык сүзе ике урында гына очрый: кәрwан халқы Мисърә йақын мәқам дутди [ФК: 314]; дүгәли халқа рисвай олдылар имди [ФК: 563-2]; Әсәрдә шулай ук милләт сүзе дә бер урында кулланылган: Мисыр ийәсе ашлық сизә нитә вирди, белдүкизмү, қанқый милләт дутар иди? [ФК: 791-3]. Қәwүм сүзе 8 тапкыр кулланыла: қәwмини қатына һәм дәштүрди [ФК: 968]; андан соңра һәм қәwминә хәбәр олды [ФК: 979]; бу қәwмә бир ғаләмәт күстәр имди! [ФК: 263] һ.б. Нәсел сүзе - әсәрдә кешеләрнең дәрәҗәсен билгели торган төп төшенчәләрнең берсе. Бу лексема поэма телендә 6 тапкыр очрый. Бер-берсенә таныш булмаган кешеләр очрашканда, иң беренче нәсел-нәсәпне барлыйлар. Күренгәнчә, татар халкында бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән бу традиция XIII гасырдан бирле килә: нәслиң бирлә қалурсән михнәт ичрә [ФК: 902]; унунчы - рисаләт нәсили имди [ФК: 427]; асыл-нәсил бир-бирийә сурашдылар, Исмәғил нәслиндән ирмиш - билишдиләр: "Бизләр Исхақ нәсилиwиз", - дирләр имди [ФК: 756]; Әйде: "Кимниң нәсили сән мөрәwwәтлү [ФК: 805]. Поэмада аерым очракларда әлеге тематик төркемгә караган, гарәп теленнән алынган җыелма күплекне белдерә торган сүзләр, гыйбарәләр кулланыла: Шөкер қылыб, ол дәwәйә Йағқуб бинди, / әқрабасы, әһле-бәйте билә кәтди [ФК: 958]. Әлеге мисалда әқраба сүзе - қарабәт сүзенең күплеге, ʻякынлык, кардәшлек, туганлыкʼ мәгънәсендә килә [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 202], бәйт сүзе исә ʻөй, йортʼ; әһле - ʻәһел, әгъзаʼ мәгънәсен белдерә [Гарәпчә- татарчарусча..., 1993, 2 т., 40; 2 т. 757]. Шул рәвешле, әқрабасы, әһле-бәйте лексемалары Йагкуб пәйгамбәрнең якыннарын, өй, йорт әһелләрен, туган-тумачаларын аңлата. Әсәрдә падишаһлық, дәүләт, солтанәт сүзләре еш очрый: Йусуфа әйдүр ол сәрwәр балық: / "Бәңа дәүләт рузи қыйлды җәббар-халиқ, / фазлы бирлә рузи қыйлды падишаһлық, / җөмлә балық солтаны бәнвен имди [ФК: 323]; падишаһлық бәндән сәңа лаиқ дурыр [ФК: 686]; падишаһлық қыйласын көргил, диди [ФК: 713]; бер тарафда падишаһлық қыйлур имди [ФК: 895-3]; Әсәрдән алынган әлеге мисалларда мәлик, падишаһ һәм падишаһлык сүзләре хәзерге татар телендә кулланыла торган ʻпатшаʼ һәм ʻпатшалыкʼ, ʻдәүләтʼ мәгънәләрендә кулланыла. Солтанәт сүзенең исә ике мәгънәсе бар: 1) патшалык; 2) мәһабәтлелек, олылык, зурлык [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т. б. 509]. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында аларның икесе дә кулланыла: 1) ʻпатшалыкʼ мәгънәсендә: Бу дүш эчрә солтанәт көрнүр сәңа [ФК: 29]; таҗ вә тәхет wә солтанәт булды имди [ФК: 257]; Андан соңра үкүш дәгүл, бир қач күндән, ғәзизнең җанын алды мәлик рәхман, / қәрендәши вар иди, мәлик Рәййан, / солтанәт Рәййанә дигәр имди [ФК: 584]; 2) ʻмәһабәтлелек, олылык, зурлыкʼ мәгънәсе исә түбәндәге юлларда чагыла: Солтанәт күрәнләр даңлашурлар, / қамулари, хас wә ғам, сөзләшүрләр, / һәйбәтендән душманлари титрәшүрләр, / васфын ишидән җүмлә хәйран қалур имди [ФК: 704]; Қачан анлар сарайга кирди ирсә, / Йусуфның һәйбәтини көрдиләрсә, / солтанәт, шәүкәтини билдиләрсә, / оныласы аңа сәҗдә қыйлур имди [ФК: 769]. Әлеге юлларда Йосыфның сыйфатлары - көче, олылыгы тасвирлана. Соңгы мисалдагы солтанәт сүзенең ʻкөч, куәт, олылык, бөеклекʼ мәгънәсен [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 714] аңлаткан шәүкәт сүзе белән янәшә килеп, синонимик рәт барлыкка китерүе дә моңа дәлил булып тора. Дәүләт сүзе 18 тапкыр 1) мал, байлык; 2) ил, мәмләкәт, дәүләт мәгънәләрендә кулланыла: Хәлил-зәбих дәүләти көрнүр имди [ФК: 27]; бу дүш эчрә ғәзим дәүләт көрнүр имди [ФК: 28]; дәүләтин һәм мөлкәтин бән артдырам [ФК: 136]; мөлек вә дәүләт ийәси болдачы сән [ФК: 174]; дөнйа-ахирәт дәүләти көрнүр имди [ФК: 175]; җәмалеми, дәүләтеми кирү вирди [ФК: 751-1]; мәмләкәт, дәүләт ийәси солтан дурур, / бир тарафда падишаһлық қыйлур имди" [ФК: 895-3] һ.б. Төрки чыгышлы ил сүзе архаик катламга караган сүзләрнең берсе булыр тора. Дәүләт, мәмләкәт, солтанәт сүзләреннән аермалы буларак, ул текстта Ватан мәгънәсендә дә, ниндидер аерым бер ил мәгънәсендә дә кулланыла: Илим-шәһрим ирақ бундан қалды имди [ФК: 408]; Қәнған иле эчинә кәлди кирди [ФК: 176]. Әсәрдә иҗтимагый-сәяси һәм хәрби терминологиянең кул ла нылуы кызыклы. Мәсәлән, хөкем лексемасы 24 тапкыр очрый: иляһид ин хөкем олса, кимә батар [ФК: 56-1]; Бәс, қадирдән хөкем-фәрман уйлә олды [ФК: 348]; хөфийә берлә изим хөкем қыйлур имди [ФК: 558]; нә-кем халиқ хөкем қылса кемдүр йықа [ФК: 601]; хас вә ғамә ғәдел-дөрест хөкем қыйлур [ФК: 684]; Даруғалык үзрә хөкем қыйлур ирди [ФК: 687]; Бәс, мәүлүмдән әмер-хөкем уйлә олса [ФК: 744]; тәңринең хөкме олды, тәдбир шишди [ФК: 443] һ.б. Хөкем сүзе белән янәшә еш кына фәрман сүзе кулланыла: фазлы берлә Җәбраилә қыйлды фәрман [ФК: 122]; Ушал сәғәт қордә хақдан фәрман кәлди [ФК: 161]; Фәрманына риза вирмәк кәрәк имди [ФК: 242]; Бу хәдә тәңридән фәрман олды [ФК: 264]; бәңа қаршу чықмақ фәрман ола имди [ФК: 287]; Андан соңра Йусуф хөкме олды фәрман, / улуғ мәнсаб вирди аңа мәлик-сөбхан [ФК: 277]. Соңгы мисалда кулланылган мәнсаб сүзе шулай ук ʻдәүләт хезмәте, хезмәт урыныʼ мәгънәсенә ия [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 316]. Адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган мал, нигъмәт, акча һ.б. төшенчәләрне белдерә торган абстракт мәгънәле сүзләр һәм аларның кулланылышы. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган мал, нигъмәт, акча һ.б. төшенчәләрне белдерә торган абстракт мәгънәле сүзләрдән мал, ниғмәт, мөлек, мөлкәт, бәһа, дәүләт сүзләрен күрсәтергә мөмкин. Аларга искиткеч тирән фәлсәфи мәгънә салына. Вакыйгалар барышында Йосыф бертуган агалары һәм Малик Дәгыйр тарафыннан кол булып сатыла, бу хәлләрнең нигезендә буыннан-буынга тапшырылырга тиеш булган тәрбия салынганы күренә. Беренче тапкыр 11 яшендә һич кыйм мәте булмаган акча берәмлеге - 18 йармакка кол булып сатылуы Йосыфка күптәнге мактануының, масаюының җәзасы буларак билгеләнә. Йосыфны юлчылар коедан чыгарыр алдыннан Җәбраил аңа болай ди: "Йа Йусуф, сән күзгүйә бақдыңмыди, / күзгүдә күркиң көрүб уқдыңмыди, / Бән сатылур қул олсам, дидиңмиди, / бәним бәһам кәм йәткүрүр?" - дидең имди [ФК: 187]. Н.Ш. Хисамов күрсәтүенчә, бу әле автор тапкан деталь түгел, ул әсәрдән-әсәргә күчеп йөри [Хисамов, 1984, б. 61]. Сату-алу эпизодында сәүдә элементлары ачыклана: "Вәлякин әлимдә һич алтуным йоқ, / кәлә берлә қомашым, атласым чуқ, / йармақым вар бир нәчә, қыйммәти йоқ, / нәчүк сәүдә қыйлурмыз?"- дәйүр имди [ФК: 209]. Әлеге юлларда кулланылган алтун, кәлә, қомаш, атлас, йармақ сүзләре конкрет мәгънәгә ия, әмма гомуми контекстта килеп, алар абстракт мәгънәгә ия булган сәүдә, бәһа сүзләренең контекстуаль-синтагматик мәгънәсен ачыкларга, тулыландырырга ярдәм итәләр. Мал сүзенең текстта ике мәгънәсе калкып чыга: 1) терлек- туар; 2) байлык, хәзинә. Терлек мәгънәсе әсәрдә сирәк кулланыла: Биз күнтүн мал суңындин йүрийүрмиз, / йылқы-сығыр, қуйлар күтүб имгәнүрмез [ФК: 42-1]. Биредә мал сүзенең мәгънәсен йылқы-сығыр, қуйлар сүзләре ачыклап килә. Шунысы кызыклы: йылкы сүзе кыпчак төркеменә караган телләрдә кулланыла, ә угыз төркеме телләрендә ул диалекталь сүз буларак урнашкан. Мал сүзе әсәрдә ʻхәзинә, байлыкʼ мәгънәсендә еш очрый: Зөләйха әйдүр: җәмалүм, малум вирдүм [ФК: 735]; малуммүлкүм җүмлә фида әйләйүрвән [ФК: 396]; малумдән, җәмалүмдән қалдым мәхрүм [ФК: 743]; ол уғланны аз бәһайә сатун алғыл / тәлим мал-бәһайә сатғыл имди [ФК: 179]; Сәни иштүб, жүмлә малум фида қылдым,/ сәни сатун алмақға хазир кәлдим, / мал-хәзинә йүк қылыб тәғҗил кәлдим, / вәләкин бәһа йәтүрә белмәм имди [ФК: 359]; малым- мөлкүм җүмлә фида қыйлсам иди [ФК: 375]; Сәңа қул кәрәк ирсә, сатун алғыл, / һәр нәчә ким лаиқ ирсә, бәһа виргил, / әгәр малың йәтмәз ирсә, фариғ олғыл [ФК: 363]; малым-мүлкүм җүмлә фида қыйл сам иди [ФК: 375]; сурәтин күрән - малын ғәта қыйлды [ФК: 347]; кәтүрдиләр тәлим мал, алтун хачлар [ФК: 388] һ.б. Кайбер строфаларда хәзинә-мал, мөлкәтнең ни икәнлеге дә санала: Бең дәwәйә хәзинә мал йүк кәтүрди, / бирәр зиба һәм қараwаш ат биндирди, / җүмләсинә бирәр зиба тун кәйүрди, / башларына мөрәссәғ таҗ орар имди [ФК: 353]; Бән қызымны хәкыйкәт сәңа вирәм / биң дәwә йүк-җиһазыны хазир қылам, / биң қатырға дәхи мал йүкләтдирәм / дәwә йүги хәрир-зиба ола имди [ФК: 393]; Дагы биң кул, биң караwаш вирәм буйлә, / пәйвәстә тәпуғыңда хезмәт қыйла, / мөдам анлар сизләрә тәпуғ қыйла / кими хәтами, кими руми ола имди [ФК: 394] һ.б. Боларның барысы да - санап, үлчәп, бәясен түләп була торган дөнья малы. Мондый малга пәйгамбәрлек кыйммәте каршы куела. Нинди генә байлык тәкъдим итсәләр дә, хәтта падишаһ казнасындагы хәзинә дә Йосыф пәйгамбәрнең кыйммәтенә тора алмый. Бу - әсәрдә яңгыратылган төп идеяләрнең берсе: һич кимсәнә аны сатун алумады, / бәһа йәтүрүб кимсә йақын кәлүмәди, / Мисыр малы аңа бәһа олумады, / ғаләм малы аңа бәһа олмаз имди [ФК: 417]. Шул рәвешле, 18 ярмакка сатылган пәйгамбәрнең чын бәясе дөнья ның иң зур кыйммәтләреннән дә өстенрәк билгеләнә. Нигъмәт - муллык; мул тормыш өчен кирәкле әйберләр, байлык; ашамлык-эчемлек [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 447]. ʻАшамлык-эчемлек, ризыкʼ мәгънәсендә килгәндә, текстта аш яки тәгам сүзе белән янәшә килә: Йусуфый дүрлү ниғмәт аш кәтүрди, / Йусуф суныб, бирәр лөкмә андан йиди, / үч йүз тоқсан киши җүмлә йиди, тойды, / ниғмәти әксилмәйин қалур имди [ФК: 299] һ.б. Икенче очракта ниғмәт сүзе ʻмуллык, байлыкʼ мәгънәсендә килә. Гадәттә, мондый очракларда контекстта дәүләт, мөлкәт, мал сүзләре яисә аларның контекстуаль синонимнары кулланыла: Өмиддиркем, мәүлә сәңа вирә мөлкәт, фазлы бирлә рузи кыйла үкүш ниғмәт [ФК: 26]; ол қулый учуз сатун алдачы сән, / аны сатыб, үкүш ниғмәт болдачы сән, / мөлик wә дәүләт ийәси болдачы сән, / ол сәбәбдән үкүш рахәт көрнүр имди [ФК: 174]; Андан соңра рәхман рәхим қыйлдачыдур, / мәхлуқ үзрә шадлық-рахәт кәлдәчидир, / дүрлү ниғмәт, арзанлықлар олдачыдыр, / дүрлү ниғмәт күндин күнә артар имди [ФК: 668] һ.б. Алдагы мисаллардан күренгәнчә, "Кыйссаи Йосыф" поэмасында дәүләт, мөлкәт, мөлек сүзләре дә адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган материаль байлык төшенчәләрен белдерә торган абстракт мәгъ нәле сүзләр буларак карала: дәүләтин һәм мүлкәтин бән артдырам, / таҗ wә тәхет, солтанат вирәм имди [ФК: 136]; Хәлил-зәбих дәүләти көрнүр имди [ФК: 27]; Нөбүввәт-рисаләт болдачы сән, / һәм мәмләкәт ийәси олдачы сән, / рахәтлигә бәшарәт болдачы сән, / бу дүш эчрә ғәзим дәүләт көрнүр имди [ФК: 28] һ.б. Шул рәвешле, "Кыйссаи Йосыф" поэмасында адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган мал, нигъмәт, акча һ.б. төшенчәләрне белдерә торган абстракт мәгънәле сүзләр еш кына синонимик оялар хасил итәләр, контекстта материаль байлык төшенчәсен вербальләштереп киләләр. 1.3.5. "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Болгар чоры язма истәлекләре телендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән ғаләм, җиһан, wақыт, заман, сәғәт, сабах, иртә, көн, кич, кичә, төн, төн-көн, ай, йыл, сәнә, узақ, ирақ, йырақ, йақын, фәрсәх сүзләре теркәлде. Ғаләм сүзе поэмада 14 тапкыр кулланылган. Алынма буларак, ғаләм сүзенең ике мәгънәсе күзәтелә: 1) галәм, бөтен дөнья, космос; 2) халык. Түбәндәге юлларда беренче мәгънә күзәтелә: ғаләм эчрә мәшһүр ирди аның ғәдле [ФК: 4]; ихсаныңыз ғаләм ичрә мәшһүр имди [ФК: 784]; Ғаләм эчрә сәниң адың мәшһүр ола [ФК: 27]; ғаләм қордын қыраwыз, өлтүрәwез [ФК: 51]; ғаләм малы аңа бәһа олмаз имди [ФК: 417]; ғаләм малы муңа бәһа улмаз имеш [ФК: 434]; ғаләм эчрә йоқдур һәргиз сәнең мислик [ФК: 556] һ.б. Шул ук вакытта ʻхалыкʼ мәгънәсенә дә мисаллар күзәтелә: ғаләм хөррәм олур исә, ғашыйқ күлмәз [ФК: 479]; оғланның сүйләдигин ғаләм таңлар [ФК: 557]; аның зари қыйлдығына ғаләм таңлар [ФК: 611] һ.б. Поэмада ғаләм сүзенә синоним буларак, фарсы теленнән алынган җиһан сүзе дә 8 тапкыр кулланылган: Җиһан ичрә кубмыш иди Йосыф нәби [ФК: 20], күн ачылыб, җиһан хөррәм олур имди [ФК: 273]; нәкаб ачса, җиһаныны нурлу дутар [ФК: 278]; Җиһан ичрә сәндик бәшәр олмыш дәгүл [ФК: 358] һ.б. Wақыт - ʻчак, заман, чорʼ мәгънәләрендә кулланыла торган лексик берәмлек. Поэмада төрле сөйләм ситуацияләрендә 12 тапкыр очрый: ол wақыт Малик Дәғир кяфир иди [ФК: 182]; ол йармақ қыйммәти һәм ол wақытыйн [ФК: 228]; биң төрт йүз йармақ иди һәм бир алтун [ФК: 228]; ол wақыт Мисра ғәзиз Қыйтфир иди [ФК: 395]; бир аз wақыт бу мәнзилдә дигләндиләр [ФК: 865]; ул wақытда кәлим-уллаһ Мисра кәлди [ФК: 996] һ.б. Бу сүзгә синоним рәвешендә заман сүзе кулланылган: һәр заманда көкләр таба нәзар қыйлса [ФК: 462]; Ол заманда бир айлық оғлан иди [ФК: 709]; ол заманда бир заһид қубмыш иди [ФК: 110]. Вакыт берәмлекләреннән үлчәм буенча кечерәк булган йыл, ай, көн, төн сүзләре дә "Кыйссаи Йосыф" поэмасы телендә кулланыла: ики йүз йыл Мисырда мәлик олды [ФК: 986]; Мөдам айның йаңасы олдығынча [ФК: 718]; бир күн аңа халиқ әҗәл мәғлүм қыйлды [ФК: 987]; зийарәтә бу күн анда варырлар имди [ФК: 998] һ.б. Сәғәт сүзе поэмада 13 тапкыр кулланылган: қауышды Йусуфа шулуқ сәғәт [ФК: 123]; улуқ сәғәт бихуд улыб дүшәр имди [ФК: 379]; улуқ сәғәт Йусуфый кәтүрдиләр [ФК: 419]; улуқ сәғәт Җәбраил йәнә кәлди [ФК: 603]; улуқ сәғәт Йусуфа хазир кәлди [ФК: 619] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, улук лексемасы белән янәшә килү нәтиҗәсендә сәгать сүзенең төгәл вакыт берәмлеге - тәүлекнең егерме дүрттән бер өлеше мәгънәсе тараеп, "шул ук мизгелдә" мәгънәсе барлыкка килә. Иртә сүзе 5 тапкыр кулланыла: ол дүн кәчди, йәриндәсе иртә болды [ФК: 62]; Иртә кәлиң сизләр, диди, ушбу кичә... [ФК: 66]; ол түн кэчди, йәриндәси иртә болды [ФК: 147]; Иртә қаму мәйдана чықың, диди [ФК: 696]; иртә хәшәм бирлә сәйран қылғыл имди [ФК: 699]. Әлеге мисалларда иртә сүзе көннең төшлеккә кадәр булган вакытын аңлата. Иртә белән төш арасын белдергән қушлык сүзенең кулланылышы да кызыклы: Ол күн тәмам, қушлық вақты дәхи олды [ФК: 883]. Иртә сүзенә синоним рәвешендә гарәп теленнән кергән сабах сүзе 4 тапкыр кулланыла: он қәрендәш гәля-с-сәбах үрә дорды [ФК: 62]; Сабах йили халикгә зари қыйлды [ФК: 939]; сабах йиле кәлтүрди, - дәйүр имди [ФК: 940]; Ақрын искил, сабах йили, нә өтәрсән [ФК: 941]. Саба җиле фразеологик берәмлегенең татар әдәбиятында яхшы хәбәрләр алып килә торган тотрыклы, традицион образ буларак куллануын да күрсәтергә мөмкин. Текстта вакыт берәмлекләрен белдергән кичә һәм көндез лексемалары да кулланылган. Кичә сүзе текстта 7 тапкыр очраса, күндүз сүзен бары бер тапкыр гына очратырга мөмкин: кичә йәнә хезмәтиңә кэлсүн имди [ФК: 47]; "Иртә кэлиң сизләр, диди, ушбу кичә... / Аһ, ол кичә качан кэлүр?!" - дәйүр имди [ФК: 66]; һәр кичә ризқы аның бер нар иди [ФК: 114]; әйдүр аңа: Бу кичә бир дүш көрдим [ФК: 170]; кичә-күндез шул мәқамдә сабит олды [ФК: 717]; Текстта йәрин сүзенең кулланышы үзенчәлекле: "Сезнең билә йәрин варсун", - дәйүр имди [ФК: 57]; Әйдүр олсун, йәрин буйлә илтәйәсүз [ФК: 58]; йәрин қәрдәшләринә қушуб изэйин [ФК: 55]. Йәрин сүзе хәзерге татар теле диалектларында ʻкиләсе елʼ мәгънәсендә кулланыла. Ара ераклыгын белдерә торган сүзләрдән фәрсәх сүзен күрсәтергә була. Ул гарәп теленнән алынма, якынча 6 - 7 километр ераклыкны белдерә: Шәһәр берлә зинданның аралығы / түрт фәрсәк йул ирди йыраклығы, / бу қәдәр йир иди бармақлығы [ФК: 677]. Шул ук вакытта узақ, йақын кебек сүзләр ярдәмендә дә ара ераклыгы белдерелә: аһ, дәригә, үкүш рәнҗем, узақ йулым [ФК: 405]; Зөләйхә әйдүр: "Имди сән йақын кәлгил" [ФК: 737]; йақын кәлә уғланлары йалwарыр имди [ФК: 958]; Йақын кәлә - ол қушлар олды пәнһан [ФК: 183] һ.б. Кыскача нәтиҗәләр. Болгар дәүләте чоры төрки-татар язма истәлекләрендә "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариантпарадигмасына берләшә торган лексик берәмлекләрне өйрәнеп чыкканнан соң, аларның күбесе генетик яктан алынма табигатьле булуы ачыкланды. Әлеге төркемгә караган мисалларда гарәп-фарсы алынмаларының өстенлек итүе күренә. Төрки лексика: бәғырь, күңел, ата (хақы), қардәш, үгүт, сәweклү, сәwдер-, эсиркә-, көрклү, қурқу, йети, дүз, йумышақ, датлурақ, узун, ушақ, уш / ус (кәтди), айыруқ, уранлу, йазуқ, йазуқлы, сөч, сөчлү. Гарәп-фарсы алынмалары: җан, рахман, рәхим, мәлик, мөэмин, ғазиз, җаббар, халиқ, бари, ғаффар, ғалим, ғадил, ғәни, ләтиф, ғазим, ғафур, шәһид, хақ, самәд, қадир, сәлам, әүүәл, ахир, дар, заһир, wәли, кәрим, җәмиғ, рашид, бәқый, сабыр, нури, миһер, нәфес, холық, хақ, нәсихәт, тимар, ихсан, миһербан, шәфәғать, қайғы, фирқәт, госсә, андишә, нәқыш, лаиқ, диларәм, жан рахәти, төрфә, зиба, дил-зәбан, лятиф, йахшы, мөнәүүәр, хуш, ғәрлү, дидарлу, нурлу, мөддәт, грифтар, зариф, шәрәфлү, ислам, дин, диндар, иман, шәриғать, ахирәт, қыйамәт, намаз, доға, уҗмах, җәннәт, җәһәннәм, тәмуғ, гөнаһ, гөнаһлы, шәриғәт, дөнйа, хәрәм, хәләл, шәһид, сәҗдә, нәбүwwәт, рисаләт, шәйтан, иблис, тәүбә, тәмуғ һ.б. Ислам динен кабул итү, гарәп теленең дин һәм гыйлем, фарсы теленең әдәбият-сәнгать теле буларак урнашуы нәтиҗәсендә, иске төрки әдәби телгә бик күп гарәп-фарсы алынмалары үтеп кергән. Бу бигрәк тә абстракт мәгънәле төрки сүзләрнең пассивлашуына, кайбер очракта телдән төшеп калуына китергән (мәс., йазык, сөч сүзләре). Ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле сүзләрнең күбесе ХХ гасырга кадәр татар әдәби телендә кулланылып килгән, шактый өлеше хәзерге татар телендә дә саклана. Бу күренеш "Кеше һәм Галәм" тематик группасына берләшә торган абстракт мәгъ нәле уртаклык сүзләрнең һәм кешенең иҗтимагыйсоциаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең кулланылышында да күзәтелә. Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең контекстуаль-с интагматик мөмкинлеге авторның дини-дөньяви күзаллауларына һәм әсәрнең идея һәм проблематикасына бәйле. 1.4. "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант парадигмасына берләшә торган вариантлар 1.4.1. "Кеше" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Туганлык, гаилә һәм җенес мөнәсәбәтләре билгеләре бу ен ча конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кул ла нылышы. Туганлык терминологиясе лексиканың иң борынгы катламнарына карый [Покровская, 1961, с. 11]. Туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләрен белдерә торган атамалар хәзерге төрки телләрнең төп сүзлек байлыгы фондына керә, аларның күбесе төрки һәм монгол телләрендә уртак. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында түбәндәге туганлык терминнары очрый: ата, ана, умму, баба, әбәт, уғыл, үгәй қыз, қардәш, қарендәш, уйа, ихван, тоғма, сүддәш, дәдә, бала, тыйфлүн, хатун, қәдбану, урағут, қарый, ғәурәт, кәмпир. Ана сүзе поэмада 11 тапкыр кулланыла: Бәшир әйдүр: "Әйа ана, ағламағыл" [ФК: 948]; тыйфел икән анамдан айруб имди [ФК: 951]; ол анасы Рахилә гүри имди [ФК: 247]; Анасының сәниндән бир үн кәлди [ФК: 253]; аналардан сәнең кеби дуғмаз имди! [ФК: 521] һ.б. Соңгы мисалда ана сүзенең гомумиләштерелеп бирелүе күзәтелә. Термин буларак, әлеге сүз борынгы төрки язма истәлекләрнең күбесендә теркәлгән, хәзерге төрки телләрдә лексеманың фонетик вариантлары күзәтелә, бу аның соңрак фонетик һәм семантик дифференциацияләшүе турында фаразларга мөмкинлек бирә. Кол Гали поэмасында ана сүзе беренче һәм өченче зат берлек сандагы тартым кушымчасы ала. Поэмада шулай ук әлеге сүзнең гарәп синонимы кулланыла (өмме - ʻанаʼ). Поэманың Суыксу кулъязмасында кызыклы лексема бар: би анадан тоғмыш иди ол сүддәшем [ФК: 804-2]. Сүддәшем (сөттәшем) ʻбертуганʼ дигәнне аңлата һәм бары бер тапкыр гына очрый. Ата сүзе поэмада 88 тапкыр кулланыла, ул иң еш кулланылган сүзләрнең берсе булып тора. Ата сүзе белән беррәттән, аның гарәпчә абәт синонимы да 2 тапкыр очрый: йа әбәти, боңа тәэвил айғыл имди [ФК: 24]; йа әбәти, дүшимдә он қорд күрдим [ФК: 73]; "Бән атамый вирмәйәвен!" - дәйүр имди [ФК: 992]; ата орныйға ушбу күн ағам сәнсен [ФК: 805] һ.б. Әлеге термин борынгы һәм урта гасыр язма истәлекләренең күбесендә теркәлгән, еш кына тартым яисә хәбәрлек кушымчасы ала. Н.Ш. Хисамов билгеләвенчә, "поэманың төп эмоциональ сызыгын ата һәм угыл арасындагы эчкерсез ярату хисе тәшкил итә, бу хис шулай ук әсәрнең идея кыйммәтен дә билгели" [Хисамов, 1979, 67]. Йосыф үзенең атасы Йагкубка мөрәҗәгать иткәндә, сөйләмдә ата сүзен яисә гарәпчә абәт терминын куллана, ә агалары исә әтиләренә угыз варианты булган баба сүзе белән дәшәләр. "Ата термины өстенлек иткән төрки телләрнең күбесендә баба сүзе бабай, дәү әти, ата-баба мәгънәсен белдерә. Бу хәл азәрб., башк., к.-калп., тат., узб., уйг. телләрендә күзәтелә", - дип яза туганлык терминнарын өйрәнгән галим Л.А. Покровская [Покровская, 1961, с. 26]. Татар телендә әлеге терминнарның икесе дә кулланыла, әмма семантик дифференциация нигезендә баба сүзендә ата мәгънәсе югалган. Хатун сүзе поэмада 17 тапкыр очрый һәм 1) затлы нәселдән булган хатын-кыз, патшабикә, ханым; 2) хатын-кыз мәгънәсендә кулланыла: Мисыр эчрә улу хатун олур идүм [ФК: 723]; Зөләйхәйә гәкд-ү никях қыйлсун, диди, / сән - падишаһ, ол - хатун олсун имди [ФК: 741]; Зөләйханы хатунлықға арзулады [ФК: 389]; Йа хатун, сән сабыр қылғыл, диб сөзләрләр [ФК: 409]; әйдүр: Әйа хатун, сәңа нә хәл, диди [ФК: 474]; һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сән - падишаһ, ол - хатун улсун, Мәлик хатуны һ.б. тезмәләрдә лексеманың ʻзатлы нәселдән булган хатын-кызʼ мәгънәсе ачык билгеләнә, ә соңгы ике мисал исә хатын-кызларны гомумиләштереп атый. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында хатын-кызны атау өчен тагы берничә сүз кулланыла. Алар арасында иң еш очраганы - ғәурәт лексемасы. Әсәрдә ул 13 тапкыр кулланыла: улу-кичи, эр вә ғәурәт йиғлышдылар [ФК: 335]; җүмлә анда дүрт йүз ғәурәт хазир кэлди [ФК: 564]; ол ғәурәтләр көрси үзрә олтурдилар [ФК: 566]; ол ғәурәтләр бақубән аны көрди [ФК: 567]; билүмәди, бир ғәурәт хазир кәлди [ФК: 997] һ.б. Хатун сүзеннән аермалы буларак, ғәурәт сүзе дини лексикага карый һәм татар әдәби әсәрләрендә 3 мәгънәдә кулланыла: 1) гаурәт (тәннең кешегә күрсәтергә ярамаган җире); 2) хатын; 3) хатын-кыз [Гарәпчә..., 1993, I т., 88]. Хәзерге татар телендә соңгы ике мәгънәсе кулланылмый диярлек. Кәмпир сүзе хәзерге татар әдәби телендә сакланмаган, әмма ул төрки халыклар (мәс., казакълар) мифологиясендә 'күк карчыгы' (көктен кемпир), убырлы карчык, хатын-кыз образындагы явыз көч образы буларак (таҗик халкында) гәүдәләнә. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең тәнкыйди текстында әлеге сүз бары бер тапкыр кулланылган: Бир кәмпир бир киләб йеб алуб кәлди [ФК: 351]. Күрәсең, Идел буенда таралыш алмаганга, аның мәгънәсе татарларга аңлашылмаган һәм тәнкыйди текстны төзүче Г. Утыз Имәни тарафыннан глоссада қарый хатун (карт хатын-кыз) дигән аңлатма урнаштырылган. Кайбер очракта хатын-кыз мәгънәсендә кәдбану лексемасы кулланыла: Йа кәдбану, нә сәбәбдән хәтериң тар [ФК: 475]; Йа кәдбану, ғыйшықлық кәңес олмаз [ФК: 479]. Сүзлектә әлеге лексема фарсы сүзе буларак теркәлгән [Гарәпчә-татарча-русча...,1993, 1 т., 221]. XVI гасыр поэмасы "Төхфәи мәрдән"да кәдхода лексемасын хуҗа мәгънәсендә куллану кызыклы [Мөхәммәдьяр, 1997, б. 79], әмма кәдхода сүзе сүзлектә теркәлмәгән. Кәдбану һәм кәдхода сүзләренең бер үк төрле сүзьясалыш моделе буенча оешканлыгы күренә. Л.А. Покровская фикеренчә, "төньяк-көнчыгыш төрки телләрдә семантик яктан калган төрки телләрдәге хатын / катын сүзләренә тәңгәл булган кат / хат сүзенең булуы тарихи яктан кадын / хатун сүзенең бербөтен булмыйча, таркала торган қат / хат + ын форматыннан торган тамырга ия булуы турында сөйли" [Покровская, 1961, с. 59]. Ф. Фәсиев фикеренчә, кәдбану лексемасы шагыйрь кулланган чыганакның башта фарсы телендә булуын күрсәтә [Фәсиев, 1983, б. 524]. Түбәндәге өзектә кулланылган урағут сүзе шулай ук җыелма күплектәге ʻхатын-кызʼ мәгънәсен белдерә: Мисыр эчрә бир нәчә урағутлар [ФК: 562]; Зөләйхәни ғәйибләмиш ол ғәурәтләр, / бәғзи дәлү олды ол урағутлар, / йәнә бир нәчәси мәғйуб олды анлар, / дүгәли халықа рисвай олдылар имди [ФК: 563-2]. Әлеге сүзнең этимологиясе билгеләнмәгән, әмма иске төрки язма истәлекләрдә очраганга күрә, киләчәктә урагут лексемасы аерым игътибар сорый. Поэмада кулланылган ир / эр / ирән сүзләре берничә мәгънә белдерәләр: 1) сугышчы, хәрби ир кеше мәгънәсендә кулланыла: йүз биң ирдән артық ирди аның фазле [ФК: 4]; Андан соңра - ол бәхтийар ирәнләрә [ФК: 9]; Андан соңра - дин сәрвәре ирәнләрә [ФК: 11]; һич эксәксиз отуз үч миң ирәнләрә [ФК: 9]; Йусуф әйдүр: "Ол ирәнләр қандан кәлүр" [ФК: 758] һ.б. 2) ир кеше, ир-ат мәгънәсендә кулланыла: улу-кичи, эр вә ғәурәт йығлашдылар [ФК: 335]; бу эр һәргиз ол кишийә биңзәш дәгүл [ФК: 406]; "Бу нә ирдир, нишә қалды?" - дәйүр имди [ФК: 401]; 3) кеше мәгънәсендә: Андан соңра бир ир қубмыш ғилим кәни [ФК: 10]. ʻНикахтагы ирʼ мәгънәсендә исә гарәп теленнән алынган зәүҗ сүзе кулланылган: хәқыйқәт, сәнең зәүҗиң Қыйтфир дурур [ФК: 402]. Мисаллардан күренгәнчә, болгар дәүләте чоры әдәби телендә ир / әр сүзе күбрәк 'сугышчы, гаскәриʼ мәгънәсендә кулланылган. Дәдә сүзе ʻбаба, бабайʼ мәгънәсендә 10 тапкыр кулланыла: дәдәси Исхақ сәүчи, дин табибе [ФК: 20]; Өзүм сиддиқ, атам Йағқуб, дәдәм Исхақ [ФК: 85]; Буның улу дәдәси - мәғруф хәлил [ФК: 101]; дәдәм хәлил хүрмәтин сақлаң имди! [ФК: 200]; улу дәдәң халиқға болмады ғақ [ФК: 255]; Бәнем дәдәм - Ибраһим, мәғруф хәлил [ФК: 899-3]. Ә. Нәҗип фикеренчә, дәдә сүзе кыпчак төркеменә караган телләрдә кулланыла [Наджип, 1989, с. 72]. Оғул сүзе ʻулʼ мәгънәсендә 18 тапкыр, оғлан сүзе исә ʻулʼ яки ʻбалаʼ мәгънәсендә 86 тапкыр кабатлана: бәним үчүн оғулыңны қорбан қыйлғыл [ФК: 102]; фазлы бирлә бәңа оғул рузи қыйла [ФК: 325]; бәни ол оғуллықға қабул қыйлды / атамә нәтә хаин олам имди [ФК: 509] һ.б. Оғлан сүзе ʻбала (ир бала)ʼ мәгънәсендә кулланыла: ол оғланны көрмәкгә һәүәс кыйлың [ФК: 333] һ.б. Әлеге сүзнең тамырында рудиментар күплек саны кушымчасы булса да, XIII гасыр әдәби телендә ул инде функциональ яктан югалган, шуңа күрә күплек сан формасы -лар белән төрләнә: оғланлары берлә мәхкәм вәғдә қыйлды [ФК: 57]; байық оғланларына ғөман қыйлды [ФК: 142]; оғланлары ағлайу анда килди [ФК: 144]; аны көрүб, оғланлары қазғырышды [ФК: 146]; атасыны оғланлары бу хәлдә көрди [ФК: 146-1] һ.б. Шул ук вакытта әлеге лексема берлек санда қул, пәри, кечек, тыйфел, җаным кебек ачыклагыч сүзләр белән кулланырга мөмкин: әй, дәриғә, байық қачды бу қул оғлан [ФК: 259]; һәр ким доғса, бир пәри оғлан доғар имиш [ФК: 287-1]; кичик оғлан тануқлық вирүр имди [ФК: 553]; Ғәзиз әйдүр: "Ол кичик тыйфел-оғлан" [ФК: 554]; Җаным оғул, бу җәфаны нидән болдың [ФК: 254]. Хәзерге татар теле диалектларында бу сүзнең ылан формасы да кулланылганын күрәбез. Поэмада оғлан сүзе 3 урында -чық кечерәйтү кушымчасы белән кулланыла, хәзерге татар әдәби телендә бу күренеш очрамый: дурадура бу оғланчық йауыз олды [ФК: 205]; шул қул ғибри оғланчықны урдым имди [ФК: 269]; оғланчығым айырубән сатды имди [ФК: 934]. Шул ук вакытта "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә оғул сүзе тартым кушымчасы яки эпитет, метафора белән кулланыла. Алар сүзнең эчке мәгънәсен аерым җылылык, ярату (оғлум - минем улым, җаным оғул - җаным, улыкаем) белән тулыландыра. Бу атаның улына карата чиксез мәхәббәтен аңлата, аның һәр сүзе, һәр гамәле җылылык, йөрәк хисе белән сугарылган, шуңа күрә оғлум сүзе поэмада үзенчәлекле мәгъ нә ала, ата һәм бала арасындагы идеаль мөнәсәбәтләрне белдерә. Хәзерге төрки телләрдә оғлан / уғлан лексемасы һәм аның фонетик вариантлары ʻмалайʼ, ʻяшүсмерʼ, ʻегетʼ мәгънәләрен белдерә. Борынгы чорда ул тагын да киңрәк семантикага ия булган, ягъни ир җенесеннән булган баланы гына түгел, ә буйга җиткән кыз баланы да белдерү өчен кулланылган. Бу кайбер истәлекләрдә кыз оғул яки кыз оғлан сүзтезмәләренең булуы белән дә раслана [Малов, 1951, 417]. Қыз лексемасы әсәрдә 15 тапкыр кулланыла: Андан Йусуф сурар, әйдүр: Үйләндүңмү, / йа қәрдәшим, оғлың-қызың олдуму [ФК: 855]; азад қыйлам, қызым аңа wирәм имди... [ФК: 191]; Ривайәт. Бир қыз анда олур имеш, / қызга бинте Табиун дирләр имеш [ФК: 352]; ол Зөләйхә мәликзадә, Тәймус қызы [ФК: 366]; ол Зөләйхә аның қызы олур имиш [ФК: 368]; Зөләйхә мәлик Тәймус қызы ирмиш [ФК: 369] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, қыз лексемасы үзенең туры мәгънәсендә кулланыла, шулай ук аның гарәп телендәге синонимы - бинте сүзе белән дә бирелергә мөмкин: қызга бинти Табиун дирләр имиш [ФК: 352]. Өгәй кыз кыпчак төркеме телләренә хас лексема дип билгеләнә, Мәхмүд Кашгарый, Ибне Мөханна сүзлекләрендә теркәлеп калган, хәзерге татар телендә үгәй формасында сакланган. Көньяк-к өнчыгыш төрки телләрендә өгәй сүзе [үвей] яки [йүвә] фонетик шәкелендә кулланыла. Стилистик яктан өгәй кыз лексемасы нейтраль мәгънәдә бирелә, әмма тискәре персонаж (әләкче) буларак билгеләнә: Вар иди Йағқубың бир өгәй қызы, / ол ишитмиш бу икидин ошбу сөзи, / Қучылардан бикләсен халиқ сизи, / варыб ол қәрдәшләринә әйтүр имди [ФК: 32]. Татар халык иҗатында үги балага мөнәсәбәт шулай ук берьяклы гына түгел: Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр; үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр; үги үз булмый, колак күз булмый; үксезгә үгет бирүче күп, урын бирүче юк һ.б. [Татар халык иҗаты..., 1987, б. 401]. Поэмада төп мотивларның берсе - кардәшлек, туганлык мотивы. [ФК: қардәш; уйа; ихван; туғмә] - әлеге сүзләр әсәрдә ʻтуганʼ мәгънәсендә кулланылган. Идеографик синонимнар булып торалар. Қардәш сүзе поэмада 91 тапкыр кулланыла: Қардәшләри хатерини қуйумады [ФК: 41]; Йусуф әйдер: Қардәшләрим, үмидләрим [ФК: 77]; Қардәшләри һич нәснәйә бақмаз имди [ФК: 79]; Қардәшләрим қачан қапа дидим имди [ФК: 91]; қардәшләриңә сәни ол қаwшырды [ФК: 846] һ.б. Уйа [ФК: оя] сүзе поэмада 1 тапкыр, ихван сүзе 8 тапкыр кулланыла: Йусуф әйдер: Қардәшләрим, үмидләрим, Нәтә буйлә қылурсиз, / ғазизләрим, нишә буйлә идәрсиз, уйаларым [ФК: 77]; Әwляд-ихван дирелүб нәүхә қылды [ФК: 990]; әулядиндән, ихваниндән олды фиркәт [ФК: 989]; әғмам-ихван Мөсәлимә үгүт вирди [ФК: 993] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, җыелма күплектәге туганнарны аңлату өчен, әүляд-ихван яки әгмам-ихван тезмәләре кулланыла. Әүляд - вәләд сүзенең күплектәге формасы. Вәләд 1) бала; 2) ул, угыл; 3) токым, нәсел дигәнне аңлата [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 56]. Сүддәш лексемасы ʻбер анадан туган балалар, яки бер даянең сөтен имеп үскән балаларʼ мәгънәсен аңлата, әсәрдә бары бер тапкыр гына кулланыла: Бәнем дағы вар иди бир қәрдәшим, / бер анадан тоғмыш иди [ФК: ол] сүддәшим [ФК: 804-2]. Йосыфның кече кардәше, "сөттәше" Ибне Йәмин абыйсына каршы эшләнгән явызлыкта катнашмый: Н.Ш. Хисамов ассызыклаганча, "Ибне Йәмин образы Йосыф образы белән параллель куела. Шагыйрь үзенчәлекле сурәтләү алымы кулланып, аны абыйсына лаеклы итеп сурәтләгән" [Хисамов, 1979, с. 195]. Сөттәш сүзе татар телендә сакланган, татар теленең этимологик сүзлегендә кукылдык сүзен аңлатканда телгә алына, әмма башка сүзлекләрдә теркәлмәгән [Әхмәтьянов, 2015, 2 т., б. 464]. Аға сүзе әсәрдә өч тапкыр кулланыла: "Ағаларым, бәңа рәхим қылың", - тиди [ФК: 80-3]; Атам кеби ағам сәнсен, - дәйүр имди [ФК: 80-4]; Қамуғындин улуғрак ағам сәнсен [ФК: 80-5]. Аға сүзенең семантикасы хәзерге төрки телләрдә һәм аларның диалектларында бик нык аерымлана. В.В. Радлов сүзлегендә әлеге терминның төрки телләрдәге берничә мәгънәсе күрсәтелә: 1) өлкән абый; 2) бабай; 3) мактаулы кеше; 4) господин, офицер, дворян; 5) евнух, мактаулы титул [Опыт..., 1963, c. 144], әмма төрки телләрнең күбесендә ʻабыйʼ мәгънәсендә кулланыла. Татар телендә ага термины ешрак өлкән кешегә хөрмәт белән эндәшүне аңлата, шулай ук туганнарны яисә танышлар, дуслар даирәсен аңлатып, агай-эне парлы сүзе составына керә. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында да аға сүзе үзеннән күпкә олы туганны аңлата: Қамуғындин улуғрак ағам сәнсин, / ата орныға - ушбу күн атам сәнсен [ФК: 80-5]. Ягъни Йосыф абыйсы Равилгә "атам кебек, атам урынына күргән агам син" дип эндәшә. Йосыфның нәкъ менә иң олы абыйсына ялваруы, үзен сакларга үтенүе гаҗәп тә түгел, чөнки кайбер төрки халыкларның гадәтләре буенча, өлкән ир бала гаиләдә әтинең таянычы булып санала, аңа үзеннән кече энесеңелләрен тәрбияләү, яклау, саклау, үзләре гаиләле булганчыга кадәр, алар турында кайгырту бурычы йөкләнә. Шул рәвешле, "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә кулланылган аға лексемасы, туганлык терминын һәм өлкән абыйны белдереп, үз эченә социаль вазифа да ала. Димәк, поэмада кулланылган туганлык терминнарының күпчелеге хәзерге төрки телләрдә таралып, гомумтөрки сүзлек фондына керә. Кешенең тән-әгъза атамалары һәм аларның кулланылышы. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында кешенең тән-әгъза атамаларын белдерә торган сүзләрнең җыелмасы Зөләйханың Йосыфка мәхәббәтен аңлату эпизодына тупланган. Бу юлларда Йосыф пәйгамбәрнең һәр тән әгъзасы чиксез камил, гүзәл булганлыгы чагыштырулар аша күрсәтелә: йүзиң лятиф, кәлачиң хуб, мөрәwwәтлү [ФК: 523]; җәмалиң қуйаш кеби, ғишкың қаты, / сурәтең гәҗәб төрфә, ләфзың йети [ФК: 514]; һилялә биңзәр сәниң қашларың вар, / йенҗүйә биңзәр сәниң дишләриң вар, / ғәҗәб зиба мишек-йопар сачләрең вар, / кәнде әлүм үрмәгә лаиқ имди [ФК: 516]; Ғәҗәб төрфә, қapa рәңлү зөлфләрең вар, / хәлаwәтлү, мөрәwwәтлү сөзләрең вар, / ғәмзә қыйлса, дилдин кәчәр көзләриң вар, / кирпикләриң җанымдан кәчәр имди [ФК: 517]; Кәләчиң дил-зәбан, кәлямең дүз, / бойың лятиф, қәддең йахшы, иң дүз, / зәһи дәүләт - баш-әл, мөнәwwәр йүз, / ғәриш изиси сәңа рузи қыйлмыш имди [ФК: 517]; Йақута биңзәр сәниң йаңакларың, / йәш алмадин лятифрәк ийәкләриң, / бал-шәкәрдән датлурақ дудақларың, / ики ләбиң көңүлүмни өртәр имди [ФК: 518]; Йаңы битмеш дал чыбықдай бармақларың, / лөэлөэ-мәрҗандин дүзилмиш дырнақларың, / кяфурдин артуғырақ биләкләриң, / әлләриң хәрирдән йумышақ имди [ФК: 519]. Шул рәвешле, әлеге юлларда түбәндәге әгъза атамалары күрсәтелә: йүз, җәмал, әл, каш, диш, сач, зөлф, көз, керпек, бой, қәд, кәмәт, баш-әл, йүз, йаңак, ийәк, дудақ, бармақ, дырнақ, биләк. Игътибар итсәк, йүз - җәмал, сач - зөлф (толым), дудақ - ләб, бой - қәмәт - қәд сүзләре синонимик рәт барлыкка китерәләр. Әсәрдә баш лексемасы шактый үзенчәлекле кулланыла. Үзенең төп мәгънәсеннән тыш, ул сөйләм метафорасы да барлыкка китерә: Ғәд қуйусының башыйға тәкүрдиләр [ФК: 116-1]; сабыр берлә ишләнүр ишләр башы [ФК: 364] һ.б. Шул ук вакытта фразеологик берәмлек составында кулланылуын да күрәбез: Башларин калдырубән күрешдиләр [ФК: 930]; кәнде әлилә Йусуфың башын йуды [ФК: 63]; Йа Йусуф, башың қалдыр, дәйүр имди [ФК: 313] һ.б. Баш қалдыру фразеологизмы - ʻбашны күтәрүʼ, башын йуды гыйбарәсе ʻчәчен юдыʼ мәгънәсендә кулланыла. Тән әгъзасы буларак, баш лексемасының кулланылышы түбәндәге очракларда билгеләнә: Ибраһим ғәммасин баша чалды [ФК: 65]; Йағқубыйң һәм башына ғақлы кәлди [ФК: 147]; Башларына дуқынса - мәҗрүх әйләр [ФК: 265]; йәнә башым-тонумны ким йуар имди [ФК: 233]; башларына мөрәссәг таҗ орар имди [ФК: 353] һ.б. Әсәрдә угыз төркеменә караган әл сүзе һәм кыпчак төркеменә караган кул сүзләренең икесе дә кулланыла, сан ягыннан әл сүзе өстенлек итә: әлин алыб ағлайу йола кирди [ФК: 260]; Мунлар әйдүр: Ол иши қылмайаwыз, / қулумыза кялә-қомаш алмайаwыз [ФК: 211]. Шул ук күренеш угызга караган йағры һәм кыпчакныкы булган арка сүзләрендә күзәтелә: ғәфил икән йағрынымдан әл кәчирди [ФК: 885]; арқасына басубан бинәр имди [ФК: 320]; Вар Йусуфыйң арқасыный сыйфа, дәйүр [ФК: 533-2] бирәү кәлиб арқасын сыйпар олса [ФК: 882]. Бу очракта арқа сүзе сан ягыннан күбрәк очрый. Түбәндәге мисалларда айа / азақ, тән, көз йәши, игне (иңе), дез, ағыз-бурун, тил-тамақ, сүңәк сүзләре кулланыла: Йусуфыйң азақый астында ағнады [ФК: 552]; Азақларыйға ағнайу чуқ йалуарды [ФК: 80]; йәнә Йәһүдә азақыйга ағнады [ФК: 80-7]; тәнләринә дуқынса мәғйуб әйләр [ФК: 265]; дүшүб Йусуф айақыйн өпәр имди [ФК: 271]; ағлар исәм, көзим йәшин ким силдәчи [ФК: 233]; Узун сачым дарайубан ким өрдәчи [ФК: 234]; атам бәни игне үзә көтәрер иди [ФК: 235]; әл-айакым зынҗир бирлә бағлу имди [ФК: 249]; әлләрим-айақларым бағлу имди [ФК: 252]; дизин чөгүб, хезмәтенә әл каwшырды [ФК: 272]; бағ-буғаwыйн айақындан җүмлә шишди [ФК: 274]; ағыз-бурун, тил-тамақдан гизәр имди [ФК: 526]; алтмыш сүңәк каму йоқ булдачидыр [ФК: 526-1] һ.б. Шул рәвешле, "Кыйссаи Йосыф" поэмасында кешенең тән-әгъза атамаларын белдерә торган йүз (йөз), җәмал (йөз), әл (кул), қул, қаш, диш (теш), сач (чәч), зөлф (толым), көз (күз), керпек (керфек), бой (буй), қәд (буй-сын), кәмәт (буй озынлыгы), баш-әл (баш-кул), йаңак, ийәк, дудақ (ирен, авыз), ләб (ирен), бармақ, дырнақ (тырнак), биләк (беләк), йағры, арка, диз (тез), ағыз-бурун, тил-тамақ, сүңәк сүзләре кулланылган. Әлеге сүзләр арасында генетик яктан төрлелек күзәтелә. Бер үк строфада бер мәгънәне аңлаткан төрки чыгышлы сүз һәм аның гарәби синонимы кулланылырга мөмкин. Бу күренеш урта төрки чор язма истәлекләрендә шактый еш очрый. 1.4.2. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Поэмада кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле сүзләрдән падишаһ, шаһ, солтан, фирғаwен, мәлик / малик, мәйдан, базар, мәҗлес, сәйәсәткяр, сәйәсәтлү, хәшәмкәр, ғаскәр, ләшкәр, урушмаға, туқышмағыл, қылыч, әсир, мәхбүс һ.б. сүзләр кулланыла. Әлеге сүзләр җәмгыятьнең төзелеш формасын һәм аның башында торган идарә итүче затны атыйлар, нигездә синонимик бәйләнештә торалар. ʻИл белән идарә итүчеʼ мәгънәсендә падишаһ, шаһ, солтан, фирғаwен, мәлик / малик сүзләре кулланылган: мәмләкәт, дәүләт ийәси солтан дурур / бир тарафда падишаһлық қыйлур имди [ФК: 895-3]; Мисыр ичрә падишаһ олысәрсән, / хуш мөкәррәм падишаһ олғыл имди [ФК: 546]; ики йүз йыл Мисырда мәлик олды [ФК: 986]; Йусуф олуғ падишаһ олур олса [ФК: 35]. Поэмада ике тапкыр кызыклы лексик берәмлек - фирғаwен сүзе кулланылган: хәқыйқәт, фиргаwен аңа дирләр имди [ФК: 985]; ол тағыйның оғлы фирғаwен ләғин олды [ФК: 986]. Фиргавен сүзенең ике мәгънәсе бар: 1) борынгы Мисыр патшаларының исеме, атамасы; 2) каты күңелле, усал кеше [Гарәпчә- татарчарусча..., 1993, 2 т., б. 631]. Икенче мисалда тискәре мәгънәдәге тағый сүзе (мәгънәсе: 1) кыерсытучы, җәберләүче; 2) азгын, азгынлык итүче [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 538]) һәм ләғин (мәгънәсе: каргыш төшкән, юньсез, мәрхәмәттән мәхрүм ителгән) [Гарәпчә-т атарчарусча..., 1993, 1 т., б. 241] сүзенең кулланылуы фирғаwен лексемасына тискәре мәгънә салынганлыгын күрсәтә. Бары бер урында ʻпатша баласыʼ мәгънәсен белдерә торган мәликзадә сүзе кулланылган: ол Зөләйхә мәликзадә, Тәймус кызы [ФК: 366]. Кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә торган сүзләргә иҗтимагый урын атамаларын кертеп карарга мөмкин. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә мондыйлардан базар, мәҗлес, мәйдан сүзләре кулланыла. Алыш-биреш, сату, сәүдә урынын аңлаткан базар сүзе әсәрдә бары бер урында гына очрый: Мөнадыйлар базар эчрә йүгрүшүрләр [ФК: 416]. Әлеге сүз барлык төрки телләргә диярлек таралган. Мәҗлес сүзе татар телендә 1) җыелыш, утырыш; 2) аш мәҗлесе, кунакка җыелу мәгънәләрендә [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 348] кулланыла. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә ул 2 тапкыр ʻаш мәҗлесеʼ мәгънәсендә очрый: көтәрүбән ол мәҗлесә илтәр имди [ФК: 565]; Малиқ Дәғир бу мәликдән дәстүр алды, / ол мәҗлесдән көчмәгә нийәт қыйлды [ФК: 301]. Мәйдан сүзенең татар язма истәлекләрендә 1) мәйдан, халык җыела торган урын; 2) аерым тармак, өлкә, мәс., гыйлем мәйданы, әдәбият мәйданы [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 1 т., б. 303] мәгънәләре теркәлгән. Поэмада ул 4 тапкыр кулланыла һәм, урын мәгънәсеннән тыш, күчерелмә мәгънәдә килеп, үзенчәлекле метафора барлыкка китерә: хәсрәт-ғөрбәт мәйданына атармусиз [ФК: 199]; бир дәм ғоҗөб мәйданына җәулан қыйлды [ФК: 306]. Хәсрәт-ғөрбәт мәйданы, гоҗөб мәйданы метафоралары поэма телендә стилистик бизәк барлыкка китерәләр. Туры мәгънәдә кулланылганда, әсәрдә мәйдан сүзе ʻхалык җыела торган урынʼ яки ʻнинди дә булса аерым бер урынʼ мәгънәсендә кулланылган: Йосыф сиддыйқ әһле шәһрә хәбәр қыйлды / Иртә қаму мәйдана чыкың, диди [ФК: 696]; Күшик уңы мәйданыни бизәңиз дир [ФК: 418]. Сәййед - 1) патша, хөкемдар; 2) ия, зур нәселле, аксөяк [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 516]: Малиқ Дәғир бу мәлиқгә җәуаб вирди, / әйдүр: "Бизим сәййедимиз Йусуф, диди, / сәййедликгә Йусуф бәндән лаиқ, диди, / бән Йусуфыйң қулымән", - дәйүр имди [ФК: 301]. Сәйәсәткяр, сәйәсәтлү, хәшәмкәр, ғаскәр, ләшкәр, урушмаға, туқышмағыл, солых, қылыч, ғаләм, әсир, мәхбүс сүзләренең кулланышы да әлеге тематик төркемне тулыландыра: Андан соңра - хәшәмкәр Ғали кәррар, / йүз биң һәзар ғәскәр үзрә сәйәсәткәр [ФК: 6]; қара йүзлү, йаулақ қаты сәйәсәтлү [ФК: 246]; Ғәзиз Йусуф бари ләшкәр дирелүбән [ФК: 959]; әсир улуб, қайғулу қалур имди [586]; дәстүр вирдем, аны мәхбүс қыйлғыл имди [580] һ.б. Поэмада, Урта гасырлар әдәбияты традициясе буенча, физик көч, дәүләтнең хәрби көче еш искә алына һәм тасвирлана. Мәсәлән, Йосыф пәйгамбәр Мисыр шаһы булганнан соң, үз дәүләтенең көч- куәтен күрсәтер өчен, ай саен гаскәр җыеп йөрергә чыга: Ики йүз биң эр ашар сағ йанындан, / ики йүз биң эр ашар сул йанындан, / ики йүз биң эр ашар һәм уңындан, / һәм ардындан ики йүз биң ашар имди [ФК: 703]; Алтун-көмүш, йәшил ғаләм көтәрдиләр, / артундан йүз биң киши хәрир дутар, / ики йүз биң чүрәсендә қылыч дутар, / бу һәйбәт берлә сәйранә чықар имди [ФК: 703-1]. Йосыфның үлеменнән соң да, аның кабере өчен сугыш башлану алдында кала: ушал сәғәт ләшкәрин хазир қылды, / Рәййан берлә урушмағә хәмлә қыйлды, / урушмады, буйлә тәдбир қыйлур имди [ФК: 992-1]; Андан соңра бу арайа солых дүшди, / әғмам-ихван Мөсәлимә үгүт вирди / "Мәлик Рәййан атаңа чуқ хәйер қылды, / туқышмағыл, морадынча олғыл имди!" [ФК: 993]. Шул рәвешле, ʻсугышчыʼ мәгънәсендә кулланылган эр сүзе, қылыч, ғаләм (флаг) күтәреп бару, урушмағә, урушмады, туқышмағыл фигыльләре әлеге мисалларда хәрби лексика куллануга дәлил булып тора. Милләтне аңлаткан конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышы. Фәндә әлеге төр атамаларга карата төрле карашлар яши. Бер төркем галимнәр аларны ялгызлык исемнәр буларак караса да, күпчелек бу сүзләрне терминологик лексикага якын торган номенклатур берәмлекләр дип саный [Теория и методика..., 2007, с. 223]. Шул сәбәпле әлеге хезмәттә дә алар конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр рәтендә каралды. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында милләтне аңлаткан конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр күп түгел, барлыгы биш милләт атамасы очрый һәм алар гарәп-фарсы телләреннән кергән алынма сүз буларак билгеләнә: хәтами - кытайлы; руми - римлы, византияле; ғыйбри - яһүд; әғраби, ғарәб - гарәп; хәбәши - эфиоп. Мисаллар: Дағы биң қул, биң қараwаш вирәм буйлә, / пәйвәстә тәпуғыңда хезмәт қыйла, / мөдам анлар сизләрә тәпуғ қыйла, / кими хәтами, кими руми ола имди [ФК: 394]; Көрүб кәлдим Мисырда бир ғыйбрини [ФК: 636]; Әғрабине үндәдиләр, хазир кәлди [ФК: 638]; Бир хәбәши қул вар иди, Қылыч адлу [ФК: 246]. "Кыйссаи Йосыф" поэмасының сюжеты дөньяның иң киң таралган диннәреннән башлангыч ала, шуңа күрә вакыйгаларның Идел буеннан бик еракта - Кәнган илендә башлануы гаҗәп түгел. Йагъкуб нәселе күп еллар буе терлекчелек белән шөгыльләнгән. Соңрак Йосыф кол буларак сатыла һәм вакыйгалар Мисырга күчә. Зөләйханың исә ватаны - Мәгъриб (Көнбатыш) буларак искә алына, бу - Африканың төньяк-көнбатыш районы. Шуңа күрә әсәрдәге геройлар төрки чыгышлы түгел. Н. Юзиев билгеләп үткәнчә, тар этник кысалардан чыгарга омтылу - шагыйрьнең традицион сюжетларны белүе белән мактану түгел, ә төрле кабиләләрдән бердәм дәүләт һәм бердәм болгар халкы барлыкка килү белән бәйләнгән иҗтимагыйтарихи процессны күзаллавы ул. "Бу үзенчәлекне без Фирдәүси, Низами, Нәваи кебек урта гасыр шагыйрьләренең иҗатында да күрәбез. Бу шагыйрьләр үз заманының геройларына мөрәҗәгать итмиләр, ә үткән заман яки чит ил геройларын сурәтлиләр. Язма әдәбиятның бу этабында милли һәм этник үзенчәлекләр бик көчсез гәүдәләнә", - дип яза галим [Поэт- гуманист Кул Гали, 1987, с. 63]. Әсәрдә Йагъкуб, Йосыф белән Зөләйханың милләте билгеләнми, әмма берничә урында Йосыф һәм аның туганнарының гыйбричә (яһүди телдә) сөйләшүе әйтелә: Бу тәдбири бонлар буйлә әйләдиләр, / ғибричә Йусуфа сүйләдиләр [ФК: 197]; "Йоқ!" дир ирсәң, өлдүрүрмиз, байық билгил!" / ғибричә Йусуфа дирләр имди [ФК: 215]; "Байық билиң, ушбу гөнаһ миндән, диди, / шул қул ғибри уғланчықны урдым имди" [ФК: 269]; кимсә билмәз аның телин, ғибри сүйләр [ФК: 801]; ғибричә хуш сүзләйүрсән фәсахәтлү [ФК: 805]; бәнүм илә ғибричә сүзләр имди [ФК: 817]. Мисаллардан күренгәнчә, ғибри уғланчық, ғибри уғлан гыйбарәләре Йосыф һәм аның нәселенең яһүди чыгышлы булуын күрсәтә. Персонажга исем бирергә кирәк булмаган очракта, автор аны милләте буенча атый: Кәнгандән бир ғәраби Мисра кәлди [ФК: 605]; Ғәрәб әйдүр: Ким идүкиң билсәм иди [ФК: 629]. Бу яктан эфиоплы колны тасвирлау кызыклы. Кылыч исемле бу кол әсәрдә Йосыфны җәберләгән тискәре персонаж буларак сурәтләнгән. Аның исеме төрки чыгышлы, әмма милләте буенча автор колны төрки итеп сурәтләми, кара тәнле, кара йөзле, олы гәүдәле эфиоп итеп күрсәтә: Бир хәбәши қул вар иди, Қылыч адлу, / қулларының җөмләсендән ол һәйбәтлү, / қара йүзлү, йаулақ каты сәйасәтлү, / Йусуфый аңа тәслим қыйлур имди [ФК: 246]. Әлеге портреттагы "кара йөзле" тасвиры колның холкына туры килә, авторның Кылыч - сугыш коралын аңлаткан төрки исем сайлавы да шулай ук персонажның явызлыгын сурәтләү өчен кирәк булгандыр, дигән фикергә этәрә. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге өлкәсенә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышы. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге өлкәсенә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр рәтендә "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә кулланылган үw / эw, сандуқ, қуйу, күшек, сарай, гүрстан, шәһәр һ.б. сүзләрне атарга мөмкин. Үw / эw шәкелендәге өй сүзе поэмада 8 тапкыр кулланыла: Кәнгандағы безүм үwә биңзәртмишсән [ФК: 961]; "Йағқуб эwи қанда?" дәйүб сурар имди [ФК: 944]; Бу эwи бәңа лаиқ хуш дүзмишсән [ФК: 961]; Йусуфың қәрдәшләри эwә дүнди [ФК: 139]; Көңли дариғ, йығлайу эwә кирди [ФК: 142]; эwә йақин кәлә йаулақ чуғлашдылар [ФК: 143]; Динә бу сөзи ишедеб, эwә кирди [ФК: 637]; Анлар қачан сәйир идеб эwә кәлди [ФК: 791]. Киң таралган ʻөйʼ мәгънәсеннән башка, үw / эw сүзләре төрки телләрдә һәм язма истәлекләрдә ʻурын, йорт, корылмаʼ һәм ʻхатынʼ мәгънәләренә ия. Биредә ʻхатынʼ мәгънәсе аерым игътибарга лаек. Димәк, татар телендә кулланыла торган өйләнү фигыле беренче карашка ʻйорт коруʼ мәгънәсендә түгел, ә ʻхатын алуʼ мәгънәсендә кулланыла. Үw / эw лексемалары "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә үзенең туры - ʻөйʼ мәгънәсендә кулланыла. Сандуқ - гарәп алынмасы, бүгенге көнгә кадәр татар телендә актив кулланыла: җәмиғ қыйлыб, сандуғыма қуйар идем [ФК: 172]; нәҗҗарләрдән бир сандуқ хазирләтди [ФК: 581]; сандуқ эчрә арастә қоймыш иди [ФК: 915]. Қуйу сүзе әсәрдә 30 тапкыр очрый, ике кое - агалары Йосыфны ташлаган кое һәм коллыкка сатылган Бәширнең анасы кер юып торган кое турында сүз бара. Беренчесе шактый тәфсилле тасвирланган: Ол қуйу ашнудан қалмыш иди, / аны ушал Ғәд кяфир қазмыш иди, / дүби дирән, суы йаулақ ачы иди, / аның суwын һич кимсәнә эчмәз имди [ФК: 108]; Соңра дура аның суы үстүн кәлмиш, / йылан-чайан җөмлә анда мәқам дутмыш, / хәшәрәтләр җөмлә анда мәҗмуғ олмыш, / тәлим дүрлү хәшәрәтләр анда имди [ФК: 109]; һич олмаса, бир куйуйә быракың, дир [ФК: 106]; Варыб Ғәднең қуйусына киргил, диде [ФК: 112]; Кәлди-кирди ол заһид ол қуйуйә [ФК: 113]; қуйу эчрә салмағә қәсд қыйлдылар [ФК: 115]; Йусуфый ол дар қуйуйа индирдиләр [ФК: 119]; қуйуның түбиндә бир таш вар иди [ФК: 126]; Йусуфың нуры бирлә қуйу толды [ФК: 127] һ.б. Икенче кое исә әсәрдә тәфсилле тасвирланмый, аның мәгънәвистилистик вазифалары юк: бир қуйуда бир ғәурәт тон йуwар иди [ФК: 944]. Күшик - кечкенә сарай. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә 9 тапкыр кулланылган: Күшик уңы мәйданыны бизәңиз, дир [ФК: 418]; Күшик ичрә мөгәййән тәхет урғыл [ФК: 489]; хуш мөзәййән олубән күшикгә кирди [ФК: 496]; бу күшики сәниң үчүн йабдық имди [ФК: 508]; сәңа лаиқ бу сыйфатлу күшик бизәдүм [ФК: 529]. Әсәрдә кулланылган күшик сүзенә контекстуаль антоним буларак сарай сүзе кулланыла. Түбәндәге юлларда Җир йөзендәге сарайның ахирәттәге зиннәтле сарайга тиңләшмәве турында әйтелә: Йусуф әйдүр: "Бәңа күшик һич кэрәкмәз, / уҗмах күшки сарайа һич йаңылмаз, / пәйвәстә ниғмәтләре һич иксилмәз, / сәниң күшик - фани, бақый сарай анда имди" [ФК: 529-2]. Сарай сүзе әсәрдә 48 тапкыр кулланыла. Әсәрдә ике тапкыр гүрстан сүзе очрый: Ол кярван олуқ сәғәт андан көчди, бир гүрстан қырағындан үтә кәчди [ФК: 247]; Гүрстан арасында күп зари қыйлдум [ФК: 855]. Шул ук вакытта поэмада зыярәт сүзенең дә кулланышын югарыда билгеләгән идек: зыйарәтә вирибди ани мәүлә-җәлил [ФК: 895]; зыйарәтә бу күн анда варырлар имди [ФК: 998]. Поэмада шулай ук әлеге төркемгә караган гүр сүзе дә кулланыла: Мән аны кәфен сарыб, гүр қыйлсаммән, / үстинә бир мөнәққәш дар қыйлсаммән [ФК: 151]; Йусуф сәүчи бир гүр үзрә йүзин дүшди [ФК: 247]; Күрклү йүзләр кәфен сарыб гүргә кирсә [ФК: 524] һ.б. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә ʻшифаханә, хастаханәʼ мәгънәсендә бары бер тапкыр фарсы теленнән алынган бимарстан сүзенең кулланылуы кызыклы: Атасы бу халь ичрә қалды хәйран, / ғашиқлық кяр қылдығыйн билди бәйан, / бимарстан ичрә қыйлур дүрлү дәрман, / ғақлы кәлмәз, һич дәwа кәр қыйлмаз имди [ФК: 380]. Кешенең көнкүреше өлкәсенә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр. Әлеге төркемгә поэмада очраган асылташ һәм бизәнү әйберләренең атамаларын кертеп карарга мөмкин. Бу төркемне күпчелек алынма сүзләр тәшкил итә: дөррү, йакут, мәрҗан, лал, гәүһәр, алмаз; йинчү, алтун, күмүш. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә алтун сүзенеңﻥوطلﺁ график язылышы икенче иҗектәге тар сузык турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә, бу - алтын формасы белән чагыштырганда борынгырак. Нигездә ике мәгънәдә кулланыла: 1) алтын; 2) алтын тәңкә. Поэмада кыйммәтле металл яки таш атамаларының кызыл сыйфаты белән куллануы игътибарны җәлеп итә: йигирми биң кызыл алтун кыйммәт дутар, / ол биләзик сафи кызыл йақут иди [ФК: 809]; Тәғәм йиди, кызыл алтун сағ кәтүрди [ФК: 864]; билинә кызыл алтун ычқыр бағлар [ФК: 871-2]; әйдүр: "Қызыл алтун ычқыр йәwа олды" [ФК: 871-3]; қызыл алтун сағ эwиндә йәwа қыйлды [ФК: 893]; қызыл алтун мили бирлә сағ урдылар [ФК: 918]. Болардан тыш, кыйммәтле таш һәм бизәнү әйберләре атамалары аерым бер эпизодта - дайәнең (тәрбияченең) Зөләйхага биргән киңәшендә тупланган. Зөләйха тәрбиячесе киңәше белән иреннән үзенә зур сарай салдыруын сорый. Аның эче энҗе һәм мәрҗәннәр, кызыл алтыннан булган агачлар, ахаклы колонналар, көмеш үгезләр һ.б. белән бизәлгән булырга тиеш. Н.Ш. Хисамов билгеләгәнчә, ""Кыйссаи Йосыф" поэмасында сарайны бизәү вакытында алтын белән көмешне бер-бер артлы куллану, шулай ук кыйммәтле металлдан ясалган агачлар, алтын кошлар һәм кызыл алтын ат ясату поэманың алтай төрки эпос мотивлары белән (монда сүз "Маадай- Кара" хикәяте турында бара) охшаш булуын күрсәтә" [Хисамов, 1979, с. 173]. Әсәрдә искә алынган кыйммәтле таш атамалары нейтраль мәгъ нәдә кулланылган, ягъни сарайны бизәгән теге яки бу металлның атамасын аңлаталар: Дайә әйдүр: "Бәнналәр хазир кәлсүн, / сәңа лаиқ бир сарай бина қыйлсун, / шөйлә қыйлсун, күрәнләр хәйран қалсун, / эчи дүрлү мөнәққәш олсун имди [ФК: 483]; Ичинә дөрр-ү мәрҗан фәреш дүшәнсүн, / қызыл алтун йығачлар анда диксүн, / әтрафында будақлары әлwан олсун, / йимишләри әлуан дүрлү олсун имди [ФК: 484]; Дөрлү-дөрлү тирәкләр анда диксүн, / бир нәчә дирәкләри инҗү олсун, / бир нәчә дирәкләри ғақық олсун, / бир нәчәсе қызыл мәрҗан олсун имди [ФК: 485]; Ол дирәкләр арасында чыбық диксүн, / ол чыбықлар җүмләси алтун олсун, / дирәкләр түбиндә өгүзләр қыйлсун, / ол өгүзләр күмүшдән олсун имди [ФК: 485]; Сафи қызил алтундан ат әйләсүн, / гәүһәр-йақут, инҗү-мәрҗан бизәкләсүн, / чүрәсиндә тәлим дүрлү йығач олсун, / йимишләри әлwан-әлwан олсун имди [ФК: 486]; Ол йығачлар үзәринә қуш қондурсун, / ол қушларның дигмәсе бир дүрлү олсун, / ол сарайның эчи васфы буйлә олсун, / қамусы сандал гүлдән олсун имди [ФК: 487]; Ол сарайны бу сыйфатлу әйләсүнләр, / түмән түрлү нәқышләр бизәсүнләр, / диварын сирчә илә бизәсүнләр, / мөшабиг алтун-күмүш олсун имди [ФК: 487]; Аның эчин йопар бирлә бизәсүнләр, / гәүһәрдин һәм қандилләр әйләсүнләр, / гуд-ғәнбәр, мишикләрни дүтәтсүнләр / һәм мөнәккәш, һәм мөраттәр олсун имди [ФК: 488]; Сурәт бизәсүнлэр сәқыф арасыни, / уйлә қыйлсун дөрт дивар арасыны, / бизәсүнләр җүмлә Йусуф сурәтени, / һәм сәңа биңзәтү қыйлсунлар имди [ФК: 488]; Күшик ичрә мөгәййән тәхет урғыл, / үстүңә һәм хуш мөләүүән тонлар кигил, / башыңа һәм мөкәммәл таҗ урунғыл, / ол тәхет үзрә мөнәwwәр сән олғыл имди [ФК: 489]; Қараwашлар хезмәтеңә үрә дорсун, / қызыл алтун мәшрәбәләр дута дорсун, / мишек-йопар, ғудгәнбәр дүтси дорсун, / сәкфи қызыл алтундан олсун имди [ФК: 490]. Мисаллардан күренгәнчә, асылташ һәм бизәнү әйберләренең атамаларыннан дөрр-ү мәрҗан, қызыл алтун, инҗү, сандал, сирчә (бәллүр), сафи қызыл алтун, алтун-көмүш, йопар (җофар), гәүһәр, ғуд-ғәнбәр, мишик, мәшрәбәләр сүзләрен күрсәтергә мөмкин. Шулай ук көнчыгыш әдәбияты белгече А.Т. Таһирҗанов Зөләйханың сараен сурәтләүдә шагыйрьгә үрнәк булып, болгар патшаларының сарае булган дигән фикер әйтә [Таһирҗанов, 1968, б. 126]. Сарайның мондый гаҗәеп матурлыгы авторга, мөгаен, таныш булгандыр, ә бу исә аның затлы нәселдән булуын күрсәтә. 1.4.3. "Табигать" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләргә түбәндәге лексемалар карый: күн (кояш), ай, йолдыз, булут, йил, қар-йағмур, золмәт, көк көкрәб, йылдырым, туфан, буз, су, күн ачылыб, йил, сәба йиле, иссиг, дарлық, йығач/агач, будақ, йимиш, тирәк/дирәк, чыбық, қоббә йығач, қурд, қуш, йылан-чайан, хәшәрәт қурт-қымырсқа, балық, арслан, йылқы-сығыр, қуй, уғлақ, қузый, өгүз, сығыр, ат, ит (эт). Күк җисеме атамаларыннан күн (кояш), ай, йолдыз лексемалары кулланылган. Әлеге сүзләр Йосыфның төш күрү эпизодына бәйле һәм метафорик мәгънәдә кулланылалар: Дуғар күн, тулун ай, унбер йулдуз / дүшүм эчрә сәҗдә қыйлды бәңа дүб-дүз [ФК: 24]; ай, күн, онбер йулдыз аңа сәҗдә қыйлмыш [ФК: 33]; Дуғар күн мөғәййән көкдән иңди, / қуйунумдан кирүбән йақамдан чықды [ФК: 171] һ.б. Йагъкуб пәйгамбәр Йосыф төшенең мәгънәсен юраганнан соң, Кояш һәм Айның - Мәшрикъ-Мәгъриб олылары, ә унбер йолдызның - Йосыфның унбер кардәше икәнлеге аңлашыла: қәрдәшләриң җүмләси қыйлә хезмәт, / он бириси сәңа хезмәт қыйла имди [ФК: 26]; ғаләм эчрә сәниң адың мәшһүр ола, / Мәшрик-Мәғриб олулары сәни билә [ФК: 27]. Күн сүзенең мәгънәсе коннотация нигезендә ʻтәүлекнең якты, кояшлы вакытыʼ, ʻтәүлекʼ, ʻбүгенʼ, ʻвакытʼ мәгънәләренә ия булган. XIII гасыр телендә бу мәгънәләр инде формалашкан: бир күн аңа халиқ әҗәл мәғлүм қыйлды [ФК: 987]; Бу күн аның җәзасыдыр, билгил имди [ФК: 78]; Биз күн-түн мал суңындин йүрийүрмиз [ФК: 42.1]; ата урниға ушбу күн атам сәнсин [ФК: 80-5]; Бу күн өлсәм, қаны бәңа кәфен кәрәк [ФК: 118]. Ай сүзендә дә шундый ук үзгәрешләр күзәтелә. Ул, поэтик образ буларак, күк җисеме мәгънәсендә халык сөйләмендә дә, язма әсәрләрдә дә күптәннән кулланыла торган сүз: Зөләйхә уйқудан мәхрүм калды, / ай кеби күрклү йүзе, биңзе солды [ФК: 376]. "Шушы мәгънә белән беррәттән, ай сүзенең яңа мәгънәсе - ел бүленешенең бер өлешен белдерү төшенчәсе дә барлыкка килгән: Әгәр атлы ашар олса дүне-күне, / Алты айда Мисырга дөшәрләр имди" - дип яза күренекле тел галиме В.Х. Хаков [Хаков, 2003, б. 45]. Бу төркемгә шартлы рәвештә көк (күк) сүзен дә кертеп карарга мөмкин: һәм көкдән дөрр-ү мәрҗан, йинҗү йағды, / бән аны итәкимә дирдим имди [ФК: 171]; Йиде йыл көкдән йағмур һич йағмады [ФК: 689]; йирдән көкгә нурдан дирәк олур имди [ФК: 129]; күн, хәкыйқат, көкдән йирә инәр имди [ФК: 170] һ.б. Йолдыз сүзе әсәрдә 5 тапкыр очрый һәм анлаут [й] тартыгыннан башка да кулланыла: һәр заманда көкләр таба нәзар қылса, / көк йүзендә улдызларый күрәр исә, / һәмандәм Йусуф анда кәлүр исә, / улдызлар һәм Йусуф дәйү сөзләр имди [ФК: 462]; ай, күн, унбер йулдузларга айғыл [ФК: 118]. Һава торышы белән бәйле табигать күренешләре тулысынча диярлек Йосыф кол булып сатылганнан соң, аның кара йөзле хәбәши кол - Кылыч тарафыннан җәберләнүе эпизодына тупланган. Түбәндәге юлларда без табигать көченең нинди булуын күрәбез: Бу хәлдә тәңридән фәрман олды, / қөдрәт бирлә көкдә қара булут тоғды, / йилләр исди, қар-йағмур қаты йағды, / йаулақ қаты һәйбәт бирлә йағар имди [ФК: 264]; қамулары золмәт эчрә хәйран қалды, / көк көкрәб, йылдырым қаты һәйбәт қыйлды [ФК: 266]; йа-раббе, нидән олды бизгә ушбу туфан [ФК: 267]; михнәт кәтүб, қар-йағмур сулар имди [ФК: 273]; улуқ сәғәт қар-йағмур сәлим олды, / йаға турған қар-йағмур җүмлә дүнди, / буз ирүбән су олубән йирә сиңди, / күн ачылыб, җиһан хөррәм олур имди [ФК: 273-1]. Шул рәвешле, булут, йил, қар-йағмур, золмәт, көк көкрәб, йылдырым, туфан, буз, су, күн ачылыб сүзләре ярдәмендә автор табигать күренешләрен сурәтли. Поэманы өйрәнүче галим Җәвад Алмаз әлеге тасвирның, бигрәк тә көк көкрәб гыйбарәсенең Идел буенда гына кулланылганын билгели [Поэт-гуманист Кул Гали, 1987, с. 235]. Акрын искел, сәбах йиле, нә үтәрсән [ФК: 941]; Тәхқыйқ белдим, мөждәчи сән, сәба йиле: / Йусуф йеси экселмәз һич, сән исәле; / аны дуйдум, асудә болдым бәли, / Йусуф исе табармын, - дәйүр имди [ФК: 942]; Сәбах йиле халиқгә зари қылды [ФК: 939] мисалларында саба җиле - таң җиле искә алына. Сурәтләү чарасы буларак, таң җиле образы татар әдәбиятында традицион образ булып тора. "Бу - табигатькә аны җанландырып эндәшүнең иң борынгы үрнәкләреннән. Таң җиле мотивы урта гасыр төрки поэзиясендә лирик башлангычны үстерүдә зур роль уйнаган. Аны төрле мәгънә төсмерләре белән Котбта да ("Хөсрәү вә Ширин"), Харәзмидә дә ("Мәхәббәтнамә"), соңгырак чор шагыйрьләрендә дә очратып була. Традицион образ буларак ул XIX йөз шагыйре Г. Кандалыйга, ХХ йөз башында Дәрдмәнд әсәрләренә килеп керә", - дип яза Н.Ш. Хисамов [Хисамов, 1984, б. 97]. Әсәрдә корылык күренеше сурәтләнә: Йиди йыл көкдән йағмур һич йағмады, / һәм дәхи йирдән нәбат һич үнмәди, / һәм дәхи асла йахшы йил исмәди, / йаулақ иссиг, дарлық қаршу кәлүр имди [ФК: 689]. Әлеге юлларда иссиг (эсселек), дарлық (тарлык) сүзләре табигать тасвиры белән бәйле кулланылган. Әсәрдә үсемлекләр дөньясына караган лексик берәмлекләр аерым бер эпизодта - дайәнең Зөләйхага сарай төзетергә киңәш бирү эпизодына тупланган. Әлеге контекстта үсемлекләрнең конкрет исемнәре аталмаса да, аларның аерым өлешләрен белдергән сүзләр кулланылган: һәм дәхи йирдән нәбат һич үнмәди [ФК: 689]; Ичинә дөрр-ү мәрҗан фәреш дүшәнсүн, / қызыл алтун йығачлар анда диксүн, / әтрафында будақлары әлwан олсун, / йимишләри әлwан дүрлү олсун имди [ФК: 484]; Дүрлү-дүрлү тирәкләр анда диксүн, / бир нәчә дирәкләри инҗү олсун, / бир нәчә дирәкләри гақық олсун, / бир нәчәсе қызыл мәрҗан олсун имди [ФК: 485]; гәүһәр-йакут, инҗү-мәрҗан бизәкләсүн, / чүрәсендә тәлим дүрлү йыгач олсун, / йимишләри әлуанәлуан олсун имди [ФК: 486]; Ол дирәкләр арасында чыбық диксүн, / ол чыбықлар җүмләси алтун олсун, қамусы сандал гүлдән олсун имди [ФК: 487]; агач алуб, урмаға хәмлә қылди [ФК: 614]. Шул рәвешле, биредә нәбат (үсемлек) йығачлар / агачлар, будақлар, йимишләр, тирәкләр / дирәкләр, чыбық, гүл сүзләре кулланылган. Үсемлекләр дөньясына караган сүзләр ярдәмендә шагыйрь яшерен тел - табу алымы белән осталарча эш итә: Йусуф әйдүр: "Кәнғ андән кәлүрмүсән?! / Анда бир қоббә йығач билүрмүсән, / чүрәсиндә бутақларый көрүрмүсән, / ол бутақлар он икимү тәмам имди? [ФК: 621]. Биредә кулланылган қоббә (биек) йығач гыйбарәсе нәсел агачын - шәҗәрәне, аның ботаклары - Йагкуб пәйгамбәрнең унике улын тасвирлый. Кәнганнән килгән гарәби бу табышмакны шунда ук аңлап ала һәм Йосыфка туганнарының хәл-әхвален сөйләп бирә. Әсәрдә қоббә йығач сүзтезмәсе өч тапкыр кулланылган: йол үзә бир олуғ қоббә йығач иди [ФК: 140]; Анда бир қоббә йығач билүрмүсән [ФК: 621]; қоббә йығач дидикиң Йағқуб дурур [ФК: 623]. Әсәрдә Мисыр падишаһының төш күрү эпизоды тасвирында төрки үсемлек атамалары сүнбел, буғдай лексемалары кулланылган: Йите сүнбелдәги буғдай берлә көрдүм, / йәнә йите сүнбелдәги куруғ көрдүм, / йәнә буғдайлары көкгә учды, көзин көрдүм, / үч баш буғдай йәнә йирдә қалур имди [ФК: 652]. Шулай ук алдагы юлларда да бу искә алына: Даруғалык үзрә хөкем қыйлур ирди, / Буйурды, зирагәтни чуқ икдирди, / игинини сөнбеләдә қуйар ирди,/ дағы анбар тулдурыб чуқ куйар имди [ФК: 687]. Әсәрнең тәнкыйди текстын әзерләгән күренекле галим Җәвад Алмаз бу детальгә аерым игътибар бирә һәм ашлыкны сөнбелдә (башакта) калдырып, озак вакытка саклау Идел буе регионына хас икәнен күрсәтә һәм бу мисалны поэманың Идел буенда язылуына дәлил буларак тәкъдим итә. Шулай ук әсәрдә ашлык атамаларыннан арпа лексемасы очрый: тәғам арпа үтмәги виргел имди [ФК: 218]; пәйвәстә арпа этмәки ашым дурур [ФК: 963]. Бу мисалларда арпа үтмәги / этмәки (икмәге) сүзләре пәйгамбәрләрнең талымсыз, гади ризыгын тасвирлый торган образлы гыйбарә буларак билгеләнә. Хайван, җәнлек, кош-корт атамалары әсәрдә геройның яисә әйләнә- тирә мохитнең, ситуациянең сыйфатларын сурәтләү өчен кулланыла. Әсәрдә иң еш кулланылган җәнлек атамасы - қурд (бүре) - 26 тапкыр очрый: хәқыйқәт, әлимдән қурд қапар имди [ФК: 50]; қәрдәшимиз қурддан қачан қапдыраwыз, / ғаләм қурдын қыраwыз, өлтүрәwиз [ФК: 51]; Йусуфый қурд йиди диб ишитдирәлүм [ФК: 60]; йа әбәти, дүшимдә он қурд күрдим [ФК: 73] һ.б. Ерткыч хайван атамаларыннан арыслан сүзенең кулланылышы кызыклы: Дидим бу уранлу қәрдәшләрим, / оны зариф һәм шәрәфлү ирәнләрим, / хазир икән бәним бу арсланларым, / қанқый душман бәңа қапа дидим имди [ФК: 89]; арсланнар дутубән сурардум имди [ФК: 855]; ол Шәмгуннең қуwәти шүйлә иди, / йүгрүб йитеб арсланларый дутар иди, / гәүдәсендән башын җөда идәр иди, / җүмләсени парә-парә қылур имди [ФК: 897]. Мисаллардан күренгәнчә, Йосыф үзенең агаларын арыслан белән чагыштыра. Бу очракта арыслан - көч, куәт символы гына түгел, ә кыргыйлык, явызлык символына да әверелә. Алда каралган сарай төзетү эпизодында йорт хайваннары атамаларыннан өгүз (үгез), ат лексемалары, қуш (кош) сүзе очрый: дирәкләр түбиндә өгүзләр қыйлсун, / ол өгүзләр күмүшдән олсун имди [ФК: 485]; Сафи қызыл алтундан ат әйләсүн [ФК: 486]; Ол йығачлар үзәринә қуш қундурсун, / ол қушларның дигмәси бир дүрлү олсун [ФК: 487]. Әсәрдә шулай ук йылан-чайан, хәшәрәт, қурт-қымырсқа, балық, қуш, йылқы, тәwә, йылқы-сығыр, қуйлар, уғлақ, қузый, сығыр, ит (эт) лексемалары да кулланылган: йылан-чайан җүмлә анда мәқам дутмыш, / хәшәрәтләр җүмлә анда мәҗмуғ олмыш, / тәлим дүрлү хәшәрәтләр анда имди [ФК: 109]; йылан-чайан, қурт-қымырсқа аны ашар [ФК: 525]; ол су эчрә бир балық олур иди [ФК: 318]; Биз күн-түн мал суңындин йүрийүрмиз, / йылқы-сығыр, қуйлар күтүб имгәнүрмиз [ФК: 42.1]; Йусуфың қәрдәшләри эвә дүнди, / бириси бир уғлақ дутуб буғазлады [ФК: 139]; Йагкуб әйдер: Дүнә бир дүш көрдим, / дүшим ичрә онбир қузый күдәр идем [ФК: 50]; Рәййан әйдүр: "Йите симиз сығыр көрдим [ФК: 650]; азуқыный итә виреб йэдирдиләр [ФК: 75] һ.б. Күренекле әдәбиятчы галим Н.Ш. Хисамов әсәрдә 11 тапкыр кулланылган қуш (кош) сүзенә аерым игътибар бирә: "Йагкубның вафаты хакында хикәяләгән өлештә төрки поэзия тарихында беренче тапкыр кулланылып, соңыннан төрки әдәбиятта күп шагыйрьләр тарафыннан эшкәртелгән һәм Тукай иҗатында үзенең бөтен образ көченә ачылып киткән бер шигъри мотив бар. Кол Гали Йагкубның дөнья дан китүен болай тасвирлый: Йағқуб сәүчи әл сонубән алды аны, / "Бисмиллаһи" дәйүб эчди ол кәдәхни, / шәриф тәндин айырулды ғәзиз җаны, / Қушә биңзәб уҗмах таба учар имди [ФК: 972]. Җан кошы мотивының сурәтчән нигезе халык ышануларына барып тоташа. Борын заманда төркиләр җанны канатлы зат итеп күз алдына китергәннәр. Татар телендәге "кот очу" гыйбарәсе дә шул хакта сөйли" [Хисамов, 1984, б. 126]. Икенче мисалда исә фәрештәләрнең кошка охшаш булулары турында әйтелә: Бер нәчә фәрештәләр кәлмиш ирди, / қушә биңзәш Йусуфа иш олмыш иди [ФК: 181]. Фәрештәләрнең канатлы булуы һәм кошка охшаулары Коръән хәдисләреннән үк билгеле. Мәсәлән, Җәбраил фәрештәнең 600 канатлы булуы турында әйтелә. Ике, дүрт, алты канатлы фәрештәләр турында Коръәннең үзендә дә мәгълүматлар бар: "Бисмил-ләһир-рахмәниррахим. 1. Мактау җир вә күкләрне халык кылучы Аллаһуга хас, Ул фәрештәләрне пәйгамбәрләргә илче итеп җибәрүчедер, ул фәрештәләр икешәр, өчәр, дүртәр канатлылардыр, Үзе халык кылган мәхлукларыннан теләгәнен артыграк, өстенрәк итеп халык кылыр. Бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә" [Мәлаик, 35: 1]. Кол Галинең фәрештәләрне кошка охшатып, ягъни канатлы итеп сурәтләве дини күзаллаулар белән бәйле. Шул рәвешле, әсәрдә кулланылган қуш (кош) лексемасының структур-синтагматик мөмкинлекләре берничә яссылыкта вербальләшә: 1) тәне йон-мамык һәм каурый белән капланган, һавада очу, җирдә йөрү, кайберләре суда йөзү өчен дә җайлашкан, ике канатлы һәм томшыклы, җылы канлы, умырткалы җан иясе [Татар теленең аңлатмалы..., 1979, б. 173]: раузәләрдә дүрлү қушлар қонар имди [ФК: 53]; 2) беренче тапкыр Кол Гали әсәрендә кулланылган ʻҗан кошыʼ мәгънәсе (метафорик яссылык): шәриф тәндин айырулды ғәзиз җаны, / қуша бинзәб ужмах таба учар имди [ФК: 972]; 3) ʻясалма кош, сәнгать әсәреʼ мәгънәсендә: Ол йығачлар үзәринә қуш қондурсун, / ол қушларның дигмәсе бир дүрлү олсун, / ол сарайның эчи васфы буйлә олсун, / қамусы сандал гүлдән олсун имди [ФК: 487]; 4) канатлы булганга күрә, кошка охшау, ягъни кошның канаты аша бөтеннең бер өлешен чагылдыру: Бир нәчә фәрештәләр кәлмиш ирди, / қуша биңзәш Йусуфа иш олмыш иди [ФК: 181]. Аерым әдәби вазифа башкаручы персонаж буларак, автор тәwә (дөя) образын кулланган: бутасыный қалған тәwә тик иңрәр имди [ФК: 67-3]; һәм тәwәдән иңдерди, ат бендерди [ФК: 275]; Йусуф анда ирдекин тәwә белди, / Йусуфа тәwә бузлап зари қылды [ФК: 606]. Беренче мисалда баласын югалтудан иңрәгән дөя образы Йагкуб пәйгамбәргә карата кулланыла. Баласын югалткан хайван образы татар халык авыз иҗатында гасырлар дәвамында эшкәртелеп, Идел буе регионына яраклаштырылган һәм шагыйрьләр иҗатында кулланылган. Тәwә (дөя) Йосыфка туган иленнән, туганнарыннан, атасыннан хәбәр алып килүче образ буларак та очрый, шуңа күрә дөяне җәберләгән гарәпкә Аллаһ җәза җибәрә, гарәпнең аягын җир тота, урынныннан кузгала алмый: "Айақымый йир тутди!" - дәйүр имди [ФК: 617]. Автор биредә Йосыф белән дөя образлары арасында тәңгәллек үткәрә: Йосыф агалары һәм Зөләйха тарафыннан җәберләнеп, кол итеп сатыла, зинданга утыртыла; дөя исә гаепсезгә хуҗасыннан каза күрә. Нәтиҗә бер үк: җәберләүче тәүбәгә килгәннән соң гына, Аллаһ тарафыннан ярлыкау ала: ол әғраби сөчинә тәүбә қылды, / айақларын йир қойды, нәҗат болды [ФК: 619]. Кыскача нәтиҗәләр. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә "Конкрет мәгъ нәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигма нигезендә берләшә торган вариантларны тикшереп чыкканнан соң, бу өлешкә караган лексиканың башлыча төрки чыгышлы булуы ачыкланды. Төрки лексика: ата, ана, баба, уғыл, үгәй қыз, қардәш, қарендәш, уйа, туғмә, сүддәш, дәдә, бала, хатун, урағут, қарый, йүз, әл, қул, қаш, диш, сач, көз, керпек, бой, баш-әл, йаңақ, ийәк, бармақ, дырнақ, биләк, йағры, арқа, диз, ағыз-бурун, тил-тамақ, сүңәк, үw / эw, қуйу, күшек, урушмаға, туқышмағыл, қылыч, күн, ай, йолдыз, булут, йил, қарйағмур, көк көкрәб, йылдырым, буз, су, күн ачылыб, йил, иссиг, дарлық, алтун, күмүш, будақ, йимиш, тирәк / дирәк, чыбық, йығач / ағач, қурд, қуш, йылан-чайан, қурт-қымырсқа, балық, арслан, йылқы-сығыр, қуй, уғлақ, қузый, өгүз, сығыр, ат, ит (эт). Гарәп-фарсы алынмалары: умму, әбәт, ихван, тыйфлүн, қәдбану, ғәурәт, кәмпир, хәтами, руми, ғыйбри, әғраби, ғарәб, падишаһ, шаһ, солтан, фирғаwен, мәлик / малик, җәмал, зөлф, қәд, кәмәт, дудақ, ләб, сандуқ, сарай, гүрстан, шәһәр, дөррү, йакут, мәрҗан, лал, гәүһәр, алмаз, ғақық, золмәт, туфан, сәба (йиле), қоббә (йығач), хәшәрәт, хәшәмкәр, ғаскәр, ләшкәр, ғаләм, әсир, мәхбүс. Кытай алынмасы: йинчү. Автор гомумтөрки катламга караган сүз берәмлекләреннән оста файдалана, аларның лексик-семантик хасиятләреннән чыгып, образ барлыкка китерүдәге үзенчәлекләрен ачып сала. Сүзләрнең телдә коммуникатив функциядә кулланыла торган парадигматик мәгънәләреннән тыш, әдәби текст эчендә контекстуаль-синтагматик һәм структурсубстанциональ мөнәсәбәттә яңа мәгънәләр барлыкка килә. 2. АЛТЫН УРДА ЧОРЫ ИДЕЛ БУЕ ТӨРКИ-ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК КАТЕГОРИЯЛӘРНЕҢ ИНВАРИАНТ-ПАРАДИГМА ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ ҺӘМ КОНТЕКСТУАЛЬ-СИНТАГМАТИК МӨМКИНЛЕГЕ 2.1. Алтын Урда чоры төрки-татар язма чыганакларының лексик һәм лексик-семантик үзенчәлекләрен өйрәнү тарихыннан XIII - XIV гасырларда киң территорияләрдә төзелгән Алтын Урда дәүләте, мәгълүм булганча, төрки халыклар тарихында уникаль күренеш булып тора. Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай шәһәрендә элеккеге Болгар дәүләтеннән, Урта Азиядән, Көнчыгыш илләреннән килгән галимнәр, шагыйрьләр тел осталары туплана, киң күләмдә гомуми төрки мәдәният һәм әдәби тел үсеп чыга. Бу вакытта фарсы әдәбияты йогынтысында Алтын Урданың үз шагыйрьләре, әдипләре күренә башлый. Урта гасырлар әдәбияты өлкәсендә тикшеренүләр алып барган галим Х. Миңнегулов билгеләвенчә, "Җүчи Олысында язма мәдәниятнең тууы һәм үсүе өчен тиешле җирлек, уңайлы шартлар булган, һәм, чыннан да, бу дәвер әдәбияты шактый тәрәккыятькә ирешкән. Кызганыч ки, төрле сәбәпләр аркасында Алтын Урданың шәһәрләре генә түгел, күпчелек язма истәлекләре дә юкка чыккан. Исәннәренең дә тик бер өлеше генә ватаннарында сакланып калган" [Миңнегулов, 1999, б. 25-52]. Гыйльми хезмәтләр, каберташ язмалары, сәяхәтнамәләр, сүзлекләр, ярлыклар белән беррәттән, Котбның дөньяви эчтәлектәге "Хөсрәү вә Ширин" (1342), Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки" ("Төркичә Гөлстан") (1391), Харәзминең "Мәхәббәтнамә" (1353), Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" (1369) поэмалары, Насретдин Рабгузиның дини-дидактик характердагы "Кыйссасел-әнбия" ("Пәйгамбәрләр тарихы") (1311), Мәхмүд бине Галинең "Нәһҗелфәрадис" ("Оҗмахларның ачык юлы") (1358), авторы билгесез "Кисекбаш" (XIV) әсәрләре - Алтын Урда чорының безнең көннәргә кадәр килеп җиткән кыйммәтле язма истәлекләре. Әлеге чор - үзеннән соңгы сүз сәнгатенә идея-тематик, фикри планда гына түгел, сәнгати яктан, поэтик җәһәттән дә көчле йогынты ясаган чорларның берсе. Шул рәвешле үзенчәлекле һәм бай мираслы Урта гасырлар татар әдәбияты ядкярләре, зур югалтуларга дучар булуга карамастан, Алтын Урда чоры әдәби һәм язма традицияләренең шактый күпкырлы, тирән һәм бай эчтәлекле булуын һәм алдагы чор әдәби тенденцияләргә һәм тел үсеш-үзгәрешенә тәэсир итүен күзәтәбез. Алтын Урда чоры язма истәлекләре, "Татар әдәби теле тарихы" хезмәтенең беренче томында әйтелгәнчә, галимнәр тарафыннан һәм тел, һәм әдәби яссылыкта шактый тирәнтен өйрәнелгән. Бу урында, томның тикшеренү объектына бәйле рәвештә, әлеге чор ядкярләренең лексик үзенчәлекләренең өйрәнелү тарихына тукталабыз. Урта гасырларда иҗат ителгән әсәрләрнең лексикасын монографик планда өйрәнүдә галим К.М. Мусаевның тикшеренүләре әһәмияткә ия. Аның "Лексика тюркских языков в сравнительном освещении" (1975) дип аталган фундаменталь хезмәтендә көнбатыш кыпчак төркеменә караган телләр, аерым алганда, комык, карачай-балкар, кырымтатар, караим телләренең лексикасы башка төрки телләр белән чагыштырма яссылыкта өйрәнелә. Тикшеренү барышында галим фактик материал буларак төрле чорларга караган төрки язма истәлекләргә дә мөрәҗәгать итә һәм хаклы рәвештә "төрки телләрнең кыпчак төркеменә караган язма истәлекләрне һәм, гомумән, Урта гасырлар төрки язма истәлекләрен тикшергәндә, комплекслы якын килү принцибына таянып эш итәргә, ягъни кыпчак төркеменә караган башка төрки телләрнең, шул исәптән территориаль яктан контактта булган башка төрки телләрнең материалларын да эшкә җигәргә кирәк" дигән фикерне әйтә [Мусаев, 1975, с. 354]. Тюрколог Ә. Нәҗипнең Алтын Урда чоры әдәби истәлекләренә багышланган күпсанлы хезмәтләре 1957 елдан басыла башлый. Аның "Хөсрәү вә Ширин" материалы нигезендә төзелгән "Историкосравнительный словарь тюркских языков XIV века" (1979) китабында әсәрнең лексик һәм морфологик үзенчәлекләренә тулы анализ бирелә. Галимнең Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәрен, аерым алганда, аның телен өйрәнүгә багышланган хезмәтләре дә игътибарга лаек. 1975 елда аның авторлыгында "Тюркоязычный памятник XIV века "Гулистан" Сейфа Сараи и его язык" хезмәтенең беренче томы дөнья күрә. Әлеге фундаменталь тикшеренүдә XI - XII гасырларда Урта Азияд ә, XIII - XIV гасырларда Алтын Урда һәм Мәмлүкләр Мисырындагы тарихи һәм мәдәни вазгыять яктыртыла; шул чорда иҗат ителгән язма истәлекләрнең һәм сүзлекләрнең теленә характеристика бирелә. Икенче томда исә "Гөлстан бит-төрки" әсәренең сүзлек составы глоссарий буларак урнаштырыла, кушымтада әсәрдән өзекләр гарәп һәм латин графикаларында тәкъдим ителә. Алтын Урда чоры язма истәлекләрен өйрәнүгә үзбәк галиме Э. Фазылов зур өлеш кертә. Ленинград, Ташкент, Лондон, Париж, Лейден, Әнкара шәһәрләрендә саклана торган язма истәлекләр нигезендә ике томнан торган "Староузбекский язык. Хорезмские памятники XIV в." хезмәтен бастырып чыгара. Автор әлеге хезмәтнең үзбәк әдәби теленең формалашу һәм үсү мәсьәләләрен тикшерүгә багышлануын искәртә [Фазылов, 1966, с. 4]. Чыганак буларак галим Күл-Тәгин язмасын, Йосыф Баласагунлының "Котадгу белек", Мәхмүд Кашгарыйның "Диване лөгать эт-төрк" һәм башка бик күп чыганаклар белән беррәттән, Алтын Урда чорында язылган Котбның "Хөс рәү вә Ширин", Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки", Харәзминең "Мәхәббәтнамә", Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия", М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрен дә файдалана. I том сүзлек буларак 1966 елда нәшер ителә. II томда истәлекләр теленең грамматик төзелеше анализлана, ул 1971 елда басылып чыга. В.Х. Хаковның төрле елларда чыккан "Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше" (1972), "Татар әдәби теле тарихы" (1993) кебек хезмәтләрендә, мәсәлән, Алтын Урда чоры язма истәлекләре әсәрләренең стиль үзенчәлекләре анализлана. Х.Р. Курбатов (1984) тикшеренүләрендә әсәрдәге шигырь төзелеше җентекле өйрәнелә. Алтын Урда чоры язма истәлекләренең лексикасы мәсьәләләре, аерым алганда, текстлардагы лексик-семантик категорияләр, аларның структур-субстанциональ үзенчәлеге һәм фукнциональ-стилистик мөмкинлекләре И.Б. Бәшированың (2008, 2010, 2012) күпсанлы хезмәтләрендә дә тикшерелә. Казакъ галиме Б. Сагындыков "Сравнительный анализ лексики тюркоязычных памятников XIV века" дип аталган диссертациясендә Харәзминең "Мәхаббәтнамә", Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәрләре нигезендә Алтын Урда чоры язма истәлекләренең сүзлек составын анализлый. Урта гасырлар татар әдәбияты традицияләрен тагын да баеткан, шул чор прозасын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән, мәдәниятне күп кенә яңа образлар, сюжетлар белән баеткан әсәрләрнең берсе - Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәренең тел үзенчәлекләрен монографик планда өйрәнүгә Ф.Ш. Нуриева зур өлеш кертә. Галимә 1993 елда "Исследование языка памятника XIV века "Нахдж алФарадис" Махмуда ал-Булгари" темасына кандидатлык һәм 2004 елда "Формирование и функционирование литературного тюркскотатарского языка периода Золотой Орды" темасына докторлык диссертациясе яклый. Ф.Ш. Нуриева ""Нахдж ал-Фарадис" Махмуда ал-Булгари" (1999) дип исемләнгән фундаменталь хезмәтендә әсәрнең графо-фонетик һәм морфологик үзенчәлекләре белән беррәттән, әлеге язма истәлекнең лексик үзенчәлекләрен дә әтрафлы анализлый. Алга таба Алтын Урда чоры язма истәлекләрен фәнни өйрәнү Ф.Ш. Нуриева шәкертләре тарафыннан да дәвам иттерелә. Ә.Р. Хәлиуллина "Графо-фонетические и морфологические особенности тюркоязычного письменного памятника XIV "Кысас ал-Анбия" Насретдина Рабгузи" (2002) дип аталган кандидатлык диссертация сендә "Кыйссасел-әнбия" әсәрләрендәге тел үзенчәлекләреннән графофонетик, морфологик категорияләрне җентекле анализлый. Г.К. Закированың фәнни тикшеренүләре (2007, 2009) Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кулланылган синонимнарны өйрәнүгә багышлана. "Синонимы в языке тюрко-татарских памятников периода Золотой Орды" хезмәтенең кушымтасында синонимик рәтләр таблицасын урнаштыра, доминантаны күрсәтә. И.И. Сәлахова, гарәп алынмаларын монографик планда тикшереп, "Арабские заимствования в тюркотатарском памятнике XIV века "Нахдж ал-Фарадис" Махмуда алБулгари" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. XIV гасырда Алтын Урдада иҗат ителгән һәм, озак гасырлар төрки халыкларга аз билгеле булып, тулы күчермәсе ХХ гасырда гына Европа китапханәләренең берсендә табылган "Хөсрәү вә Ширин" поэ масының текстын тел яссылыгында өйрәнүне Польша галиме академик А. Зайончковский башлап җибәрә. Ул поэма текстын факсимиледә һәм латин хәрефләре ярдәмендә транскрипциядә бастырып чыгара. Әлеге китап 1958 елда Варшавада "Najstarsra wersja turecka Husräv ı Şırın Qutba" исеме белән дөнья күрә. Галимнең бу өлкәдәге өченче китабы бай эчтәлекле сүзлектән гыйбарәт. Сүзлекнең кереш өлешендә Котб турында кайбер мәгълүматлар һәм сүзлекне төзү принциплары китерелә. Котб поэмасының сүзлеге казакъ лингвисты А. Ибатов тарафыннан да төзелә (1974). Төрек галиме N. Hacıemınoglu үзенең "Nec mettın Kutb'un Husrev ü Şırın'ı ve dıl hususıyetlerı" (1968) дип аталган хезмәтендә поэманың тел үзенчәлекләрен анализлый. 1992 - 1993 елларда поэманың Р.Г. Әхмәтьянов тарафыннан хәзерге әдәби телгә күчерелгән тексты дөнья күрә. 2003 елда Г.Ф. Гарипова (2003) поэманың морфологик үзенчәлекләрен тикшергән хезмәтендә аерым бер сүз төркемнәренә караган сүзләрнең лексик-семантик үзенчәлекләренә дә туктала. 2009 елда И.М. Мөхәммәтҗанов (2009) поэманың фольклор белән бәйлелеген тикшерә һәм, әсәрдәге фольклор традицияләре Шәрык әдәбиятыныкы белән уртак дигән фикергә килеп, урыны белән теге яки бу сүзнең фольклор әсәре тел тукымасындагы кулланылышына аңлатма бирә. 2016 елда әдәбият галимнәре А.Х. Садекова һәм Р.Р. Хәйретдинова авторлыгында "XII - XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор" дип исемләнгән дәреслек дөнья күрә. Аның максаты - "дәреслектә XII гасырдан XX гасыр башына хәтле чорда төрки татарларда иҗат ителгән бай әдәбиятны һәм аның чишмә башы фольклорны ислам дине күзлегеннән анализлау" [Садекова, 2016, б. 3]. Әлеге хезмәттә Алтын Урда чорындагы дини фольклор Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Харәзминең "Мәхәббәтнамә", Хисам Кятиб һәм С Сараи әсәрләре, Н. Рабгузиның "Кыйссаселәнбия", М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис", Юныс Әмрә иҗатлары нигезендә өйрәнелә. Галимнәр хаклы рәвештә "әсәрнең теле, аудиториясе - төрки, мөселман хаклыклары, шуңа күрә эчтәлекне автор алар өчен якын һәм аңлаешлы сүзләр белән аңлата" [Садекова, 2016, б. 123] дип билгелиләр. Тел галимнәре өчен Алтын Урда чорында иҗат ителгән язма истәлекләрдәге дини фольклорга нисбәтле лексиканы өйрәнү җәһәтеннән әлеге хезмәтнең бәһасе шиксез. А.И. Исламова, Сәгъди Ширази поэмасына нигезләнеп язылган "Гөлстан бит-төрки" әсәренең тел үзенчәлекләрен монографик планда тикшереп, "Исследование языка тюрко-татарского памятника XIV века "Дастан-и Джумджума султан" Хисамя Кятиба" (1998) дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәтендә ул әсәрнең өйрәнелү тарихын яктырта, "Җөмҗөмә солтан" әсәренең фонетик һәм морфологик төзелешен өйрәнә, аерым бүлектә Алтын Урда чорына караган әлеге язма истәлекнең лексик үзенчәлекләрен дә тикшерә. Г.Р. Гайнетдинованың фәнни хезмәте Җамал әд-Дин әтТөркинең XIV гасырда иҗат иткән "Китабу болгат әл-моштак фи лөгать әт-төрк вә-л-кыфчак" әсәренең фонетик, морфологик һәм лексик үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган (2005). М.А. Гобәева Урта гасырлар текстларында кешенең эчке дөньясын белдерә торган лексик берәмлекләрдән "сабырлык" төшенчәсен аңлаткан сүзләрне өйрәнсә (2015), А.Р. Рәхимова һәм А.Ю. Гыйниятуллина тикшеренүендә XIV - XVI гасырларда иҗат ителгән төрки-татар язма истәлекләрендә кулланылыш тапкан сүзләрнең генетик катламнары өйрәнү объекты буларак алына (2018). Нәтиҗә ясап әйткәндә, Алтын Урда чоры язма истәлекләренең лексик байлыгын өйрәнү юнәлешендә галимнәр тарафыннан зур эш башкарылган. "Тел — мәгълүматлар кодын берләштергән аралашу чарасы, икенче яктан, аның кеше аңы үсешен билгели торган менталь мәгълүмати даирә икәнен дә билгеләү зарур. Аралашу процессында телнең төп һәм иң кечкенә мәгълүмати берәмлеге булган сүзләрдә танып белү нәтиҗәсендә аңыбызда барлыкка килгән менталь образлар реальләшә, үзара бәйләнешкә керә, башкаларның мәгълүматны ни рәвешле кабул итүенә йогынты ясый" [Татар лексикологиясе, I т., 2015, б. 24]. Шуңа күрә дә халыкның күп гасырлык рухи һәм иҗтимагый эшчәнлеге дәвамында формалашкан сүзлек байлыгын өйрәнү гаять зур әһәмияткә ия. Мондый тикшеренүләр халыкның тормыш-көнкүрешенә караган төрле үзенчәлекләрне ачыкларга ярдәм итә; аның тугандаш һәм башка халыклар белән тел, икътисади һәм мәдәни багланышларын, бигрәк тә милли әдәби тел формалашу процессын күзәтергә мөмкинлек тудыра, лексик берәмлекләрнең лексиксемантик һәм структур үзгәрешләре турында кыйммәтле материал бирә, шул рәвешле телнең тарихи лексикология тармагын бер система буларак күзалларга нигез булып тора. 2.2. "Ялгызлык исемнәр" и нвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар Билгеле булганча, тел белемендә татар әдәби теленең теләсә кайсы чорында иҗат ителгән язма истәлекләрне текстологик планда өйрәнгәндә, шул текстның тел тукымасында лексик-семантик категорияләрнең структур-субстанциональ үзенчәлекләрен, контекстуальсинтагматик мөмкинлекләрен һәм параллель вариантларның кулланылуына игътибар итү зарур, чөнки телнең "гаять дәрәҗәдә бай һәм төрле катламнарны үз эченә алган сүзлек составында җәмгыятьнең дөньяны кабул итү нәтиҗәләре, милли мәдәниятнең үсеш баскычлары чагылыш таба. Кешелек җәмгыяте туплаган тәҗрибәне, төрле төшенчәләрне, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыруда төп рольне сүзләр уйный" [Татар лексикологиясе, I т., 2015, б. 23]. Телнең лексик системасында башка төр лексик берәмлекләрдән үзләренә генә хас мәгънәви, төзелеш-ясалыш үзенчәлекләре, үсеш һәм кулланылыш закончалыклары, система барлыкка китерергә сәләтле механизмнары белән аерылып торган берәмлекләр - ялгызлык исемнәр бар [Татар лексикологиясе, III т, 2017, б. 8]. Тел гыйлеменең ономастика бүлегендә каралган әлеге берәмлекләрендә халык тарихы, мәдәнияте, теле, географик урыны һәм хәзерге яшәеш мохите белән бәйле мәгълүматлар саклана. 2.2.1. "Илаһи зат" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Аллаһы Тәгаләнең исемнәре һәм аларның кулланылышы. Урта гасырлар татар әдәбиятында, гомумән Шәрык әдәбиятында өч юнәлеш - дини-әхлакый, суфичылык һәм дөньяви эчтәлекле әсәрләр барлыгы күзәтелә. Аларның өчесендә дә Аллаһының бердәнберлеген кабул итү турындагы карашлар, ягъни әт-Тәүхид фәлсәфәсе ята [Ганиева, 2002, б. 16]. Әсәрләрнең үзәгендә исә - Ислам дине фәлсәфәсе күзлегеннән идеаллаштырып бирелгән камил кеше образы. Аның эчке дөньясы, эш-гамәлләре, җәмгыять һәм шул чорның дини суфичылык идеологиясе белән багланышлары шул чорда язылган әсәрләрнең үзәк мотивларыннан санала. Шуңа күрә дә Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия" (1310), Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" (1358) әсәрләрендәге күпчелек сюжет-мотивлар Шәрык чыганакларына, шул исәптән Коръәнгә барып тоташа. Димәк, бу әсәрләрдә теонимик лексика, шул исәптән Аллаһы исемнәренең кулланылышы табигый. "Төрки-татар язучылары Кол Гали, Котб, Сәйф Сараи, Мәхмүд бине Гали, Мөхәммәдьярлар да, мөселман әдәбияты традицияләре нигезендә, һәрберсе үз әсәренең, поэмасының кереш өлешен бар һәм бер булган Аллаһы Тәгаләне, Аның сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәламне, аның яраннарын, изге эшен дәвам итүче беренче дүрт хәлифәне: хәзрәти Әбүбәкер, Гомәр, Госман һәм Галиләрне данлаумактаудан башлый. Аларның көчле, аһәңле, солтанатлы шигъри юлларыннан Раббыга чиксез ышану, тирән хөрмәт, Аллаһ кодрәте алдында баш ию күренеп тора" [Сибгатуллина, 2013, б. 13-14]. Алтын Урда чорында язылган әсәрләрдә Аллаһ атамасы түбәндәге вариантларда кулланылыш тапкан: Алла (الله), Изи (يذيا), Илаһ (هﻻإ), Раббе (ىﱡبر), Тәңре, Хак (قح) / Хак Тәгалә (ىلاعت قح), Хак тәбарәк вә Тәғалә (ىلاعت و كرابت قح) / Хак тәбарәк вә Тәғалә хәзрәте, Халикъ (قيلاخ), Аллаһы Тәғалә (ىلاعت الله), Тәңре Тәғалә / Тәңре тәбарәк вә Тәгалә, Уган (ناعوا), Хода (ادخ) / Ходай, Аллаһе Әгъләм (ملاعا الله), Баари (ىراب). Тикшерү өчен алынган чыганакларда Аллаһ сүзе актив кулланыла. "Аллаһ - Аллаһның 99 исеменең иң беренчесе. Бу исем бөек Аллаһның башка исемнәреннән аерыла, чөнки башка исемнәренең һәрберсе аңлаткан мәгънәләрне бер сүз үзе генә дә ачыклый" [Йосыф, 2003, б. 114]. Мәсәлән: "Кисекбаш китабы"нда: дурушалым түн үә күн Алла илә [Кб: 2]1; зира ким Алла дидарын күрмишим, мурадымға мақсудумға тeкмишим [Кб: 47 - 48]; "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә: Ғайшә разый Аллаһу ғанһа әйтер [НФ: 23]2; "Кыйссасел-әнбия" әсә рендә Алла Тәғалә буларак та урын ала: Алла Тәғалә икимиздин көнинчрәк [КР: 182]3. Алла (Аллаһы) гарәп теленнән илаһи зат, Тәңре, Ходай дигәнне белдерә. Дини тәгълимат буенча күкне, җирне, җан ияләрен, барлык нәрсәләрне бар итүче, бөтен дөнья белән идарә итүче. Ул бер генә һәм мәңгелек. Аллаһ - бердәнбер кодрәт һәм хөкем иясе, беркем тарафыннан да тудырылмаган, һәрвакыт бар һәм булачак, аның ише, охшашы, тиңе юк һәм булмас илаһи зат. Аллаһ сүзе тикшерелә торган язма истәлекләрдә әс-сәләму ғаләйкә, әлхәмдулиллаһи, вәлғайазу билләһи кебек тотрыклы гыйбарәләр составында да кулланыла: Сезгә сәләм бирмәкне белдек, әс-сәләм уғаләйкә, йә Расулаллаһи [НФ: 21]; "Әлхәмдулилләһи!" - тиде [НФ: 21]; Муса пәйғамбәр әйде: "Вәлғайазу билләһи!" [НФ: 285]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, М. Болгариның "Нәһҗел- фәрадис" әсәрендә дә [Салахова, 2015, б. 132], Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә дә кулланылыш ешлыгы ягыннан төрки чыгышлы Тәңре сүзе өстенлек итә. Әлеге фикерне Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә синонимнар кулланылышын тикшергән Г.К. Закирова да куәтли [Закирова, 2007, с. 194]. Мисалларга игътибар итик: Тәңригә асхаб шүкүрләр қылдылар [Кб: 142.28]; Тәңриниң aрслaны [Кб: 25.14]; халис Тәңри үчүн қылсаң [НФ: 403.7]; ерүр бир Тәңри йары ортақы йоқ / һәм андин өзгә бир тәңри тәқи йоқ [ХШ: 114v3], Тәңри арсланым теди сәни вәли [Кб: 162.2]; Әйди ни бoлды йaлғузун тәңригә тaбынурсән [НФ: 17.11]; Әйди тәңри йaрлықы бирлә қoрбaн қылурмaн [КР: 511.6]; биз өз Тәңримиздин қылaлың [КР: 12.18]. Борынгы төрки халыклар, шул исәптән болгар-татарлар күк Алласы - Тәңрегә табынганнар. Тәңрене дөньяны тудыручы, барлыкка китерүче илаһи көч, иң өлкән, баш алла дип санаганнар. Тәңре күк алласы булганга, күк тәңресе дип аталган [Саттаров, 1990, б. 59]. Хәзерге татар телендә исә Тәңре сүзе белән беррәттән, Аллаһ, Ходай лексемалары да кулланылышта йөри. Урта гасырлар әдипләре, исме-әгъзамнән тыш, гарәп, фарсы һәм төрки телләрнең мөмкинлекләреннән файдаланып, Аллаһы Тәгаләне мактау өчен тагын бик күп төрле эпитетлар, чагыштырулар да кулланганнар. Тикшерелгән чыганакларда Тәңре Тәғәлә, Хак Тәғәлә, Тәңре Тәғәлә хәзрәте, Хақ Тәғәлә хәзрәте берәмлекләренең вариатив кулланылышы күзәтелә: Xaқиқәттә Тәңри билгән турур сизиң әxxwәлиңизни / тәқый hәм билгән турур синиң сирләриңизни; Xaқ Тәғәлә қуллaрының йaзуқлaрын үрткән турур, / тәқый рәxмәт қылғaн турур [НФ: 313]; Тәңри Тәғәлә мәни зaиғ қылмaғaй [НФ: 45.3]; Хақ Тәғәлә берлә миңа бер wақыт бар турур, / ул wақыт эчендә һич моқарра фәрештә сығмас һәм мөрсәл пәйғамбәр тәқый сығмас [НФ: 20.4]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә Тәңре сүзе сүзтезмәләр составында да кулланыла: олуг Тәңре, йуксак Тәңре. Биредә алар Аллаһы Тәгаләне атау белән бергә, билгеле бер контекстта аңа хас булган сыйфатларны ачып бирүдә дә катнашалар. Мисал: Улуғ Тәңри ким аҗунны йаратты (ىتاري ىنﻥوﮊا ميﮐ ىرﮑنت ﻍولوا) [ХШ: 1w.16]11. Шунысы игътибарга лаек: тикшерелгән текстларда Тәңре сүзе белән бер дәрәҗәдә диярлек Хақ атамасы да кулланыла: сәңа Хақ тәwбә берсүн ошбу ишдин (نيدشيا وبشوا ﻥوسريب ﻪبوت قح اكنس) [ХШ: 55р.18]; аны Хақ бизгә айтыб қылды агаһ (هاكﺁ ىدليق بتيا اكزيب قح ىنا) [ХШ: 107w.6]; Xaқ аны қылсун ду җиһанда хоҗа (اجاوخ ادﻥاهج ود ﻥوسليق ىنا قح) [ХШ: 116v/19]; фида қылдылар Хаққa (اققح رﻻىدليق ادف) [ХШ: 5w.11]. Урта гасыр язма истәлекләрендә Аллаһның Рабби атамасы да урын ала: Йа Рабби, кирәк кем миңа оҗмах эчендә хадимнәр, / тәқый ғыйльманлар, тәқый вилданлар рузый кылсаң! [НФ: 360]; Иблис әйде: "Йа Рабби, Синең ғыйззә тең белән анд-йад кылурмын, / бу адәм оғланларының җөмләсене азғурғаймән, / мәгәр мохлис қолларың миндин қурқғайлар, / үзгәләрен җөмләсен азгурғаймын" [НФ: 233]; Раббың аларның кәйедләрене батыйль қылды [НФ: 52]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Аллаһ атамасының Хақ лексемасында вербальләшүе Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә ешрак күзәтелсә, Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия" әсәрендә Хақ Тәғәлә вариантында кулланылуын ассызыкларга кирәк: ким әй Хақ лутуф қыл ол ики җанны [ХШ: 113r8]; Фәләк хақ хүкмин әүүәлрәк йүритти [ХШ: 52v3]; аны хақ бизгә айтыб қылды агаһ [107v6]; Хақ Тәғәләниң вәлиләридин әрмиш [НФ: 375.13]; Көңли Хақ Тәғәлә хәзрәтиндин йырақ түшти [НФ: 245.10]; Хақ Тәғәлә аңа мунча ниғмәт ғата қылып турур [НФ: 164.2]. Уған сүзе тикшерелгән язма истәлекләрдә сирәк кулланылган: тазарруғ қылғамән Уғанә (ﻪناﻏوا نماعلق ﻉرضت) [ХШ: 85r.5]; Уған фаслы билә берүр аңа тол [ХШ: 14v19]; Уған соңындыйн ол бир сәрүw қамәт / күмүш әндам ерин шәкәр хәлаwәт [ХШ: 13v13]. Алдагы җөмләдә исә уған сүзе, тартым кушымчасы алып, сүзформа буларак файдаланылган: сәни мендин адырмасун Уғаным (ميناﻏوا ﻥوسامديرا نيدنيم ىنس) [ХШ: 34w9]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә Аллаһ атамалары эпитетлар белән дә янәшә килә: әркли Тәңри (ىرﮑنت ىلﮐرا); Раббел Ғазиз (زيزع لبار), Әрхәмур рахимиин (نيميحار رومحرا), Аллаһ Әғләм (ملإعﺃ الله) һ.б. Шул ук вакытта тикшерелгән язма истәлекләрдә Алла фарсы чыгышлы Ходай сүзе белән дә белдерелә: Әй Бар Ходайа, җөмләгә синең ридаңны булмаққа син тәүфыйқ биргел! [НФ: 73]. Алтын Урда чорында язылган язма истәлекләр телендә фәрештә атамалары кулланылуы да теркәлде. "Ислам" (1993) белешмәсүзлегендә фәрештә сүзенең фарсы теленнән кергәнлеге әйтелә, һәм аңлатмасы түбәндәгечә шәрехләнә: "Алла белән кешеләр арасында арадашлык итүчеләр. Алар кешеләргә күренмиләр. Аллага якын урында гына яшиләр. Ислам дине Алланың бик күп фәрештәләре бар дип исәпли" [Ислам, 1993, б. 145]. Тикшерелә торган чыганакларда, әсәрнең идея-эчтәлегенә бәйле рәвештә, фәрештә исемнәре еш телгән алына. М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә, мәсәлән, Аллаһы Тәгалә һәм кешеләр арасындагы илче Җәбраил (ليئاربج) [НФ: 60], сурга өреп ахырзаман башлануы һәм кешеләрнең кыямәттә кабат терелүләре өчен җаваплы фәрештә Исрафил (لفرسيإ) [НФ: 89], үлем фәрештәсе Ғазраил исемнәре, Аллаһы Тәгаләнең сынауларын уза алмаган фәреш тәләр Һәрут (ﺕوره) белән Мәрут (ﺕورام) [НФ: 309] исемнәре әсәрнең идеяэчтәлегенә бәйле кулланыла. Мисал: Йә Җәбраил, мине бу мәухуш йирдә йалғуз қузупму китәрсән? [НФ: 299]; Йә Җәбраил, бу қаwем нә қаwем торырлар, / кем моның тәг ғоқубәт берлә мөбтәлә торырлар? [НФ: 72]; Җәбраил ғаләйһи әс-сәләм рисәләтне, пәйғамбәрлекне тапшырды, пәйғамбәр ғаләйһи әс-сәләм тәқый қабул қылды [НФ: 22]. Үлем фәрештәсе Газраил Аллаһ кушуы буенча вафат булганнарның җаннарын алу өчен җаваплы. Аның исеме "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә еш очрый: Ваһаб бин Мунна айды қачан ким адәминиң ахир хәле болса Ғазраил җаныны қабз қылу ағаз қылса икки фәриштә кәлүрләр [НФ: 220б13]; Ғазраил җаныны қабз қылу ағаз қылса, / егниндәги екки фәриштә кәлүрләр [НФ: 220б13]. М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә гарәби асыллы Ғазәзил (ليزازع) [НФ: 307] һәм барлык шайтаннарның башлыгы Иблис (ﺲليبإ) [НФ: 309] исемнәре дә теркәлде. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры төркитатар язма истәлекләрендә Аллаһ исемнәренең кулланылышында борынгыдан килгән язма традицияләрнең дәвам итүе ачык чагылыш таба. Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләренең исемнәре, барлык авторларның әсәрләрендә дә контекстка, сүз сөрешенә туры китереп, эзлекле рәвештә файдаланыла. Хода / Ходай, Хәзрәт, Рабби кебек гарәп- фарсы алынмалары белән беррәттән, төрки чыгышлы Тәңре, Изи, Уған күркәм исемнәренең дә өстәлүе күренә. Әлеге исемнәр сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, төрле илаһи шәкел-формулалар, калыплаш кан синтагмалар рәвешендәге сүз тезмәсе буларак яисә абстракт мәгънәле гадәти уртаклык сүз булып кулланылалар. 2.2.2. "Кеше" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәр, әнбияләр, аларның хәлифәләре һәм сәхабәләренең исемнәре. Һәр җәмгыятьнең, билгеле булганча, төп һәм мөһим элементы - кеше. Ул матди һәм рухи байлыклар җитештерә, җәмгыятьтә нинди дә булса статус били, вазифалар башкара, аралаша, тормыш алып бара, төрле хисләр кичерә, шуңа күрә дә төрле чорларга караган язма истәлекләрдә "Кеше" тематик төркеменә караган лексик берәмлекләрнең күп булуы табигый. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә дә "Кеше" тематик төркеменә караган сүзләр бик күп. Әсәрләрдә телгә алынган яисә катнашкан һәр кешенең (пәйгамбәр, хәлифә, сәхабә иясә рухи остаз, персонаж һ.б.) исеме бар. Әсәрләрнең идея-тематик эчтәлекләренә бәйле рәвештә беренче чиратта ялгызлык исемнәрдән пәйгамбәр-әнбияләр (Аллаһ теләген кешеләргә төшендерүче кешеләр), аларның хәлифәләре (пәйгамбәр урынына калучы) һәм сәхабәләрнең (пәйгамбәрнең замандашлары, аны күргән кешеләр) исемнәрен тикшерү максатка ярашлы. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә әлеге төркемгә караган атамалардан, борынгы язма традицияләрнең чагылышы буларак, Мөхәммәд пәйгамбәрнең гарәби чыгышлы Рәсүл лексемасы һәм РәсулАллаһ кебек тезмә исемнең кулланылышын атарга кирәк: Мөхәммәд РәсулАллаһның тақы анвары тақы асрарының миқдарынға һич ким ерсә мутталиғ болу билмәди [НФ: 2б.11]; Рәсүл олтурмыш ирди төрт йар илә [Кб: 137.11]; Йә РәсүлАллаһи, без мөселман булғаймыз [НФ: 54]. "Нәһҗел-фәрадис" әсәренең буеннан-буена Мәхмүд Болгари мөселман мәдәнияте өчен хас рухи кыйммәтләрне үзәккә куя һәм аларга гуманистик эчтәлек сала. Китапның төп өлеше фасылларга бүленгән дүрт бабтан (кисәк) гыйбарәт. Барысы - 40 фасыл. Бабларның тематикасы түбәндәгечә. Беренче бабта Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәламнең тормыш юлын сурәтләү үзәккә куелган. Икенче баб исә беренче дүрт хәлифәгә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләренә, кызы Фатыйма, аның уллары Хәсән белән Хөсәенгә һәм беренче имамнар - Әбү Хәнифә, Шәфигый, Малик, Әхмәт ибне Хәнбалларның тормышлары һәм кылган гамәлләренә багышланган. Өченче баб Аллага якынайта торган гамәлләр: ислам кануннарын саклау, фәкыйрь ләргә ярдәм күрсәтү, ата-ананы хөрмәтләү, зурлау, яхшылыкка өндәү, ялгыш эшләрдән тыю, вакытны әрәм итмәү, канәгать һәм сабыр булу турында. Дүртенче бабта кешеләрне Аллаһтан ерагайта торган гамәлләр: хаксызга кеше үтерү, зина кылу, тәкәбберлек, ялган һәм гайбәт сөйләү, дөнья байлыгы артыннан куу, комсызлык, ачу саклау, көнләшү, горурлык, гамьсезлек, саранлык, икейөзлелек, булмастайга зур өметләр саклап яшәү хөкем ителә [Нуриева, 2002, б. 11-12]. Аңлашылганча, идеяне җиткерү максатыннан, әлеге әсәрдә пәйгамбәрләр, хәлифәләр, сәхабәләрнең исемнәре автор күп куллана. М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә түбәндәге пәйгамбәр исемнәрен очратабыз: Адәм (م دﺁ) [НФ: 60], Әйуб (بيﺃ) [НФ: 275], Ғайсә (ىسيع) [НФ: 329], Дауд (داود) [НФ: 70], Ибраһим (مهربيإ) [НФ: 49], Исмәғыйл (ليعامسإ) [НФ: 49], Исхак (قحاسإ) [НФ: 146], Йағкуб (بعقي) [НФ: 110], Йәхйә (ﺄيﯽيحي) [НФ: 61], Йосыф (فسوي) [НФ: 61], Муса (ىسوم) [НФ: 61], Нух (حون) [НФ: 48], Сөләйман (ناميﻻوس) [НФ: 331], Шөғайб (بيﺈعش) [НФ: 109] һ.б. "Кыйссасел әнбия" - Рабгузиның пәйгамбәрләр тарихын, алар хакындагы риваятьләрне хикәя иткән зур проза әсәре, шуңа күрә дә әлеге истәлек телендә барлык пәйгамбәрләрнең дә исемнәре телгә алынуы табигый. Әсәрдә һәрбер пәйгамбәр турында бик җанлы, образлы итеп кыйс салар, хикәятләр бирелә. Тикшерелә торган чыганакларда пәйгамбәр атамалары еш кына төрле эпитетлар белән файдаланыла. Мисал өчен, Ибраһим пәйгамбәрне тасвирлаганда, Хәлилуллаһ (الله ليالخ) [НФ: 216] һәм Халилуррахмән (نامحارروليلاح) эпитетлары кулланылыш тапкан [НФ: 373]. Хәлиуллаһ - чын һәм самими дус. Аллаһның иң тугры һәм самими дусты мәгънәсендә пәйгамбәргә карата әйтелә. Ибраһим пәйгамбәрне сурәтләгәндә исә, "Нәһҗел-фәрадис"та - ғаләйһиссәлам, Мөхәмәд пәйгамбәр исеме Расулуллаһи, салләллаһу ғаләйһи вә сәлләм эпитетлары белән янәшә килә. Ә. Сибгатуллина билгеләгәнчә, шигырьләрдә, мөнәҗәтләрдә Мостафа, Мөхәммәд, Әхмәд, Рәсүл, Дус, Хәбиб, Мөхәммәд Мостафа, Хак Хәбибе, Ике җиһан кояшы, Нәби, Шәфигъ, Сәрwәр, Пишкадәм, Ике җиһан солтаны, Җан, Гөл һ.б. исемнәр, чагыштырулар, эпитетлар Мөхәммәд галәйһиссәламне мактау өчен кулланыла [Сибгатуллина, 2013, б. 32]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасының "Аллаһы Тәгаләнең берлеге турында" дигән бүлектә Аллаһка охшаш затның юклыгы, аның берлеге, теләсә кемнең аңыннан бөегрәк булган үзгәлеге, бер генә галимнең дә аны ахыргача белеп җиткерә алмавы хакында язганда, автор болай ди: Бу хәлдә хәтта Үздән қул күтәрди, / ахырда өзин йирдән көтәрди [ХШ: 5v7]. Үздән исемен Р. Әхмәтҗанов түбәндәгечә аңлата: "Үздән - төркиләрнең борынгы мәҗүси пәйгамбәре, Коръәнне укыгач, үз-үзен үтергән имеш" [Әхмәтҗанов, 1992, б. 50]. Автор үзенең рухи остазы дип санаган затларның исем нәре. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә авторлар үзенең рухи остазы дип санаган затларның исемнәрен дә хөрмәт белән телгә алалар. "Ул чордагы шагыйрьләр, әһәмиятле оригиналь әсәрләр язу белән бергә, Низами, Сәгъди, Гаттар кебек бөек фарсы шагыйрьләренең әсәрләрен иҗади тәрҗемә итеп, төрки телдәге язма әдәбиятны тагы да баетканнар" [Татар әдәбияты тарихы, 1984, 1 т., б. 155]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы Низами Ганҗәвинең (1141 - 1209 еллар) фарсы теле тәэсирендә иҗат ителүен искәртә: Низами назмы йаңлығ түз сөзүңни, / аны бәлгүт ханынга бу өзиңни [ХШ: 7а.9]; Қазан тик кайнаб уш сәwда бешүрдүм, / Низами балыдин хәлwә бешүрдүм [Котб, 1969, б. 29]. "Чыннан да, шигъри романда күпчелек урыннарда фарсы телендә язган азәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәвинең "Хәмсә"сенә кергән "Хөсрәү вә Ширин"не тәрҗемә итү күзәтелә. Ләкин Котбның "Хөсрәү- Ширин"е гади тәрҗемә генә түгел. Аның шигырь белән тәрҗемә ителүен, текстның байтак өлеше оригиналь эчтәлекле булуын, Низами поэмасының кайбер урыннары кыскартылуын, үзгәртелүен искә алганда, поэманы автор әсәре дип тә карарга мөмкин" [Татар әдәбияты тарихы, I т., 2014, б. 79]. Авторның үзе һәм замандашларының исемнәре. Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә авторның үзе һәм замандашларының исемнәре дә традиция буларак телгә алына. Мәсәлән: Илаһи Қутб ишиң ач барча җандыйн / Тейү қол китсү ғалфәт җан wә тәндин [ХШ: 4r117]; Қайыт Қутб анча имгәтмә өзүңни / Хикәят башла куй өтмәз сөзүңни [ХШ: 10v3]. "Хөсрәү вә Ширин" әсәренең авторы үзен Котб дип атый. Котб - шагыйрьнең тәхәллүсе яисә псевдонимы. Тәхәллүс - кешенең чын исеме белән бергә кулланыла торган ясалма, уйлап табылган исеме. Авторның шәхесенә килгәндә, галимнәр аны Ак Урда ханы Тәнибәк сараена төньяктан Болгардан килгән дип фаразлыйлар. Котб үзен Ак Урдага ерак юл йөреп килгәнлеген әйтә. Каян килгәнлеге турында әсәрдә мәгълүмат бирелми. Харәзми дә "Мәхәббәтнамә"сендә үзенең исемен телгә ала: Синин xүснүнгә Харәзми ғaшиқ [Мн: 289]1; Сәниң ғишқыңда Харәзми йоқалды / вәликин йер йүзиндә аты қалды [Мн: 302]; Қулун бичара Харәзмини асра [Мн: 296]. "Әдәбият үсеше, шигъриятнең алга баруы хан, патша сарайлары даирәсендә генә мөмкин булган. Шуңа күрә Урта гасырлар әдәбиятында әсәрләрне дөнья тоткан хакимнәргә багышлау кабул ителгән [Садекова, 2016, б. 116]. Шул рәвешле Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәре дә Алтын Урда составындагы Ак Урда ханы Тәнибәккә һәм аның хатыны Мәликәгә багышлана [Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары, 1981, б. 44]. "Шаһзадә Тынибәк хан мәдхе" бүлегендә автор болай дип яза: Ханымыз Тени-бәк шаһи җуwан бәхт / Ким ош андыйн қуwанур таҗ һәм тәхт [ХШ: 6r2]. "Мәликә мәрхүмә хан Мәлик мәдхе рәхмәтуллаһ" бүлегендә укыйбыз: Мәликә ғаср хатун замана / Ким аҗунда ерүр хали йәганә [ХШ: 6v20]; Қабул қыйлса мәләк табғында даим / Көчүм йетмишчә мән һәм мәдх айайым / Мәликә дәwләти әсрар болса / Йәнә һиммәт бу қулунға йар болса / Ничәгә йеткирү тириг болса өзүм / Дуға болғай һәмишә тилдә сөзүм / Мәликә Тенибәк шаһ бар болсун / Һәмишә сақчысы җәббар болсун [ХШ: 7v3]. Тәнибәк - мәшһүр Үзбәк ханның олы улы. Ул XIV гасырның 30 елларында ук дәүләт, идарә эшләрендә актив катнаша башлый. Үзенең матурлыгы, акыллы һәм белемле булуы белән аерылып тора. Әтисе аны үзенең варисы итеп билгели. С. Сараи да "Гөлстан бит-төрки" әсәрендә үзенең исемен еш телгә ала: Сәйфи Сарайи хизмәтиндә мәдх оқуб төкәр / бахр-и ғаруз ичиндән алуб дөрр wә җәwһәр [Г: 182]; Сәйфи Сарайи назмы хуснуң сыйфаты бирлә дайим / бу ел тилиндә хуш дилистан көрүнүр [Г: 184]; Бу Гүлистан багбаны ол адиб / ким Сарайи Сәйф ерүр назмы ғариб [Г: 7]; Қары йарлы қулуң Сәйфи Сарайи / фәқыйрь вә бинавә лүтфүң ғәдайы [Г: 80]. Авторларның үзләрен кол дип атавы - Алтын Урда чоры әдәбиятына хас үзенчәлек. Шушы ук күренешне Харәзмидә дә күзәтәбез: Қулуң бичара Харәзмини асра [Мн: 296]. Гомумән алганда, бу чор текстларында мактауга лаек дип санала торган замандашларын яисә рухи остазларын мактау традициясе ачык чагыла, авторның үз шәхесенә карата кимсетелү мөнәсәбәте эзлекле рәвештә дәвам иттерелә. С. Сараи үзенең замандашы - Искәндәрия мәлигенә дә мәдхия сүзләрен җиткерә, аңа карата - Хәтәм Тай дигән мактау сүзләре әйтә. Батырлык символлары кулланып, юмартлыгына ишарә итеп, "Хәмзә йөрәкле, ирдәм ире Рөстәм заман", ди. Мондый күренеш, димәк, Котб поэмасында да, Харәзми әсәрендә дә, Сараи иҗатында да традиция буларак күзәтелә. Автор тарафыннан тудырылган әдәби персонажларның исемнәре. Анализ өчен алынган текстларда автор тарафыннан тудырылган әдәби персонажларның исемнәре, икенче төрле әйткәндә, әдәби антропонимнар да шактый. Ялгызлык исемнәр әсәрнең тел тукымасында кешене атый һәм идентификацияли торган төп берәмлек буларак кулланыла. Төрки телләрнең антропонимик системасы башка телләрнең антропонимиясеннән составы һәм генезисы ягыннан аерылып торган кебек, төрле чорларда язылган текстларның телендә дә, авторның идея- эчтәлегенә, темасына бәйле рәвештә, ялгызлык исемнәрнең кулланылышында аермалар күзәтелә. Тикшерелә торган чыганакларда әдәби антропонимнар бик күп. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә Җәмилә [ХШ: 6v.18], Шаwур [ХШ: 28v.7], Ширин [ХШ: 60v/20]; М. Болгариның "Нәһҗелфәрадис" әсәрендә Габдуллаһ [НФ: 154], Өммелфадыйл [НФ: 154], Өммисәлим [НФ: 154], Сахибҗәмәл [НФ: 154], Әбу Хөрәйрә [НФ: 154], Өмми Үбәйһә [НФ: 154], Ибн Мөлҗәм [НФ: 135] һ.б. антропонимнар очрый. Алтын Урда чорында иҗат иткән авторлар еш кына Йосыф - Зөлайха, Ләйлә - Мәҗнүн сюжетына мөрәҗәгать итәләр, шунлыктан, традиция буларак, бу геройларның исемнәре дә әсәрләрдә урын ала. "Хөсрәү вә Ширин" поэмасыннан мисаллар: Бу Йусуфны көрүб бөрүгә бермә / Кичиг әркән улуғ йазуқны сүрмә [ХШ: 10v13]; Хайалини көрүб Мәҗнүн таңлар / Җәмали бирлә Ләйлә қайим ойнар [ХШ: 13v21]; Зиндан халқы әйдиләр әй Йосуф / бизләр сәни сөвермиз [ХШ: 87v.8]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, авторлар үзләренең әсәрләрендә билгеле бер чорда яшәгән тарихи шәхесләрне прототип итеп алалар. Мәсәлән, "Хөсрәү - тарихи шәхес: 590 - 627 елларда Фарсы мәмләкәтенең шаһы була (тарихи чыганакларда - Хосрой II, Хосрой Парвиз); атаклы шаһ Хосрой Ануширванның (Хосрой I) оныгы һәм аның әбисе Төрки каханлыгын төзүчеләрнең берсе, инде безгә таныш Истәми каханның кызы була" [Фәхретдинов, 1996, б. 137]. Стилистик максатларда автор төркиләрдә дан алган кешеләрнең исемнәрен мактау нисбәтеннән чагыштыру чарасы итеп тә файдалана: Ол ай ирсә, биз әфтаббиз; Әгәр Кәй Хөсрәw ирсә, биз Әфрасиаб биз [ХШ: 21r8]. "Кәй-Хөсрәү - Иран дәүләтен нигезләгән кәянидләр затыннан Хөсрәү дигән сүз. Әфрасаиб - Иранга каршы көрәш алып барган Туран патшасы, кәянидләргә тиң булган зат" [Әхмәтҗанов, 1992, б. 23]. Бу юлларда без авторның үз халкы каһарманнары белән горурлануын күрәбез. "Хөсрәү вә Ширин хикәяте"нең "асылым кыпчак" дигән Бәркә Фәкыйһ күчермәсендә безнең көннәргә килеп җитүе мәгълүм. Кеше төшенчәсенә берләшә торган ягызлык исемнәр парадигмаларын тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авторларның, асылда, пәйгамбәр, әүлия кебек уникаль шәхесләр белән беррәттән, эшчәнлеге мәгълүм рухи остазлар, язучы-галимнәр, замандашларына мөрәҗәгать итүе ачыкланды. 2.2.3 "Җәмгыять" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Кан-кардәшлек һәм нисбәти бәйләнеш-мөнәсәбәтнең үз исеме белән саклануы. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кешеләрнең берләшеп яшәвенә нигезләнә торган төркемгә қаwем сүзе керә, бу очракта аның хосусый исеме белән бирелешенә игътибар ителә. Алдагы бүлекчәдә әйтелгәнчә, тикшерелә торган чор текстларында Коръәннән сүрәләр китерелә. Мисал өчен, М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә Нух кавеме, Муса, Харун (галәйһумуссәләм) һәм Фигавен, Бәни Исраил кавемнәре турында риваятьләр китерелә. Бу кавемнәрнең исемнәре, текст эчтәлегенә туры китерелеп, әсәрнең тел тукымасында кулланыла: Нух қаwми иман келтүрмәди нә бәлаләр берди [ХШ: 12.14]; Нуд қаwми иман келтүрмәди [НФ: 12.14]. М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемен белдереп, Мөхәммәд дине сүзтезмәсе килә: Мән Мөхәммәд динигә кирмәдим [НФ: 7б17]. Бу очракта аның хосусый исеме белән кулланылышына игътибар итү зарур. Көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчә-сүзләр. Алтын Урда чоры төрки-татар язма истәлекләрендә тел белемендә топоним дип йөртелә торган аерым бер ил, дәүләт, шәһәр кебек административ берәмлек исемнәре дә теркәлде. Ономастиканың состав өлешләреннән булган топонимнар да әсәрләр телендә урын ала. Тел белемендә кабул ителгән традицион караш нигезендә топонимнар дип теләсә кайсы географик объект атамасын әйтәләр. Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә бу атамалар, нигездә, аерым бер сүз буларак кулланыла. Мәсәлән, ил атамаларының аерым сүз буларак конкрет мәгънәдә кулланылуы Котбның "Хөсрәү вә Ширин", С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәрләрендә күзәтелә: қылыб нәқ қaшлaр нәқш eлтти Чингә [ХШ: 13р.6]; Хараҗ алғач кәлүр oл тәгсә Румға [ХШ: 6v11]; Фулан базағатым Һиндустанға йетиб турур [Г: 91б10]. Анализланган чыганакларда Мөхәммәд галәйһиссәлам мәчете (мөселманнар өчен дәрәҗәсе буенча икенче урында торган изге җир) урнашкан шәһәр, 622 елдан алып 657 елга кадәр хәлифәт башкаласы булган Мәдинә һәм мөселманнарның изге шәһәре, хаҗ кылу урыны Мәккә шәһәрләре еш телгә алына. Мисаллар: качан кем Мәккәдин Мәдинәгә һиҗрат кылды әрсә [НФ: 213]; Мәдинә шәһәрендә пәйғамбәр ғаләйһи әс-сәләмнең җәмәлен мөштәкъ булғаннар үкүш ирде [НФ: 37]; Мәккәдин һиҗрат қылып килгәнләргә мөһәҗир ти нур [НФ: 39]. Алдагы мисалларда исә көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчәсүзләр дәwләт, ил, wәлайәт, иқлим сүзләре белән конкретлаштырыла: Җәмилә хан мәлик ол бахт өрки / Ақ Орду дәwләти ол тәхт көрки [ХШ: 6r19]; Ибраһим Сара тәқый Лот пәйғамбар үчәгүлүк Дамашк илидин чықтылар [НФ: 218]; Кәнған илендә икамәт қылды, ул илдә торды [НФ: 183]; Кылур Йусуфни Мисыр елиндә султан [Мн: 160б8]; Кәсри елини суw хараб қылды әрсә [НФ: 42а6]; Йәмән wәлайәтиндә ол елгә / Абраһа атлығ кишини бек қылыб турур әрди [НФ: 21б5]; Айттым: ол сәфәриң не йергә дурур айтты: / гугурд-и парси алыб Чин иқлиминә елтмәк тиләрмән [Г: 92а4]; Куһистан хаддында хуш мәнзил бар / Йақын дәрйақа ай шаһ сәраwар [ХШ: 12r3]. Куһистан - Иранда Дәшти-Кавир и Дәшти-Лут чүлләре арасында тау итәгендә урнашкан өлкә. "Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы исламга хәтле булган Иран тормышын бәян итә" [Садекова, 2016, б. 117]. Ил, дәүләт атамалары мөстәкыйль рәвештә дә кулланыла: Йәмәнгә барсаң, Нәҗәши мәликне исламға дәғwәт қылсаң [НФ: 82]. "Гөлстан бит-төрки" әсәренең авторы үзен Сарай шәһәреннән дип атый: Кәлиб олдум Сарайда шир фидаи [Г: 3а5]. "Сарай, - дип яза Ибне Гарәбшаһ, - үзенең тоткан урыны һәм халкының чиктән тыш күп булуы белән иң зур шәһәрләрнең берсе иде... Ул фәннең үзәгенә әверелде... Аз гына вакыт эчендә биредә күпсанлы атаклы, хөрмәт иясе кешеләр тупланды, хәтта мондыйларның халык күп яши торган Мисыр өлкәләрендә дә бу хәтле җыелганы юк иде" [Татар әдәбияты тарихы, 1998, б. 244]. Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә Мәккәдә, Мәсҗид әл-Хәрәмнең уртасында урнашкан, мөселманнар өчен изге бина - Кәгъ бә атамасы кулланылыш тапкан. Намаз кылырга ниятләнгән мөселман Кәгъбәгә борылырга тиеш. Хаҗ гыйбадәтенең төп шартларыннан берсе булып Кәгъбә тирәли әйләнү тора. Тикшерелгән текстлардан мисаллар: Қәғбә тонун кийәр ағырлаб халқ сәнағатындыйн дәгүл анға рәғбәт [Г: 144а10]; Мән барыб анларның Қәғбәләрини хараб қылмасам, ер оғлы болмағаймән [НФ: 21б15]; Ол көләгә тиңләйү Кәғбә бәнә қyлғyл [КР: 515.8]; Пәйғамбәр тоқсан тевә нишан қылды Қәғбәдә қурбан қылмақ үчүн тақы сәхәбәләргә айды уруш силаһы еләтмәң, Мәккә кафирләри билсүнләр ким Қәғбәгә зийарат үчүн барурбыз [НФ: 19б5]. Йомгаклап әйткәндә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә көндәлек- иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчә-сүзләр кулланылышында Болгар чорыннан килгән язма норма һәм традицияләренең дәвам ителүе күзәтелә. Дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбиятмәдәният- сәнгать-матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. дини-дөньяви китаплар, дәреслек, газета-журнал, халык авыз иҗаты әсәрләренең исем- атамалары һәм аларның кулланылышы. Алтын Урда чоры ядкярләрендә әсәрләрнең идеяэчтәлекләренә бәйле рәвештә изге Коръән китабы, Инҗил, Тәүрат атамалары, сүрә һәм аять исемнәре еш телгә алына. Коръәнгә, динирухани әдәбияткә, алардан алынган сүз тезмәләрен тасвирлау чарасы буларак куллану ысулының алдагы чорлардан традиция буларак дәвам ителүе күзәтелә. Мәсәлән: Тәурат (ةروت) [НФ: 25; КР508.3], Инҗил (ليجنإ) [НФ: 83], Зәбур (روبز) [НФ: 27], әл-Коръән (ﻥﺁرقلا) [НФ: 110; Гб12а]. Мисаллар: Қоръәнне мин oқы ғaйым [ХШ: 137v4]; "Бу Қоръән мәхлуқмы йә йуқмы, йәғни бу Қоръән йаратылғанмы торыр башка мәхлукат мәнизлек, йа тағы йаратылмамышмы?" - тип сөәл кылдылар [НФ: 188]; Тәүрат атлығ китаб бирлә анд йаз қылурмән [НФ: 70б14]; имам Баһаwи Масабих атлығ китабында бу хәдисни кәлтүрмиш [НФ: 2б3]. Бу сүзләр, күргәнебезчә, лексема хәлендә дә, сүзформа буларак та кулланылалар. Анализланган текстларда Коръәннең эпитетлары да урын алган: Кәләму Ллаһ (الله ملاك) [НФ: 147], әл-Мосхәф (فحصم لا) [НФ: 124], Кәләме л-мәҗид (ديجم ﻻ ملاك) [НФ: 193], әл-Фурқан (ﻥاقرفلا) [НФ: 82]; oқур Мусxафны hәр дәм xатим итәр [Җс: 90]. С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәрендә дә, Котбның "Хөсрәү вә Ширин"ендә дә Инҗилдән гыйбарәләр китерелә, башка диннәр дә искә алына. Бу Урта гасырларга хас толерантлык күренешедер, мөгаен. Инҗилдә болай диелгән: "Әй, адәм углы, байлык бирсәм - мәшгуль булырсың, юксыллык бирсәм - мәлүл (разый). Бәс зикремнең хәлавәтен канда табгайсәң, дәгый качан гый бадәтемә тәгъҗил кыйлгайсән?" [Борынгы төрки... 1981, б. 237]. С. Сараи, дөнья мәшәкатен ташлап, Хакка мәшгуль булырга куша. Фактик материал күрсәткәнчә, һәр автор да үзе иҗат иткән әсәрнең исемен атап үтә: Бу китабға Нәһҗ-ел фәрадис ат бердүк мәғнәси уҗмахларның ачуқ йолы темәк болур [НФ: 2а16]; Мәхәббәтнамәни бүнйад қылдым [Мн: 290б1]; Гүл тиләсәң хәтириң толы табақ, / Бу Гүлистанымдан оқы бир варақ [Г: 5б12]; Бир күн бу султан мәҗлисиндә Шаһнамә китабыны оқур едиләр [Г: 15б8] һ.б. Йомгаклап әйткәндә, Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләр телендә дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбият-мәдәниятсәнгать-матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. дини-дөньяви китапларның исем-атамалары һәм аларның кулланылышында алдагы чор язма норма һәм традицияләренең дәвам итүе күзәтелә. 2.2.4 "Табигать" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Кеше, мәгълүм булганча, борынгы заманнардан ук табигать белән тыгыз бәйләнештә яши. Борынгы бабаларның кабилә-ыру булып яшәгән чорларында кеше табигать көчләренә табына, үзен шул табигатьнең бер өлеше итеп тоя. Табигать хәзинәләре, кешенең яшәешен тәэмин итә торган чыганак буларак, халыкның тормыш-көнкүрешендә әһәмиятле роль уйный. "Табигать белән кешенең бер-берсе белән бәйләнеше халык тарихында, аның милли мәдәниятендә, халык авыз иҗатында, мифологиясендә" [Хәйретдинова, 2017, б. 5], төрле чораларга караган язма истәлекләрдә дә чагылыш таба. Тикшеренү объекты буларак алынган әсәрләрдә табигать объектларын белдергән сүзләр күп очрый, һәм алар төрле стилистик максатларга хезмәт итәләр. Җир өсте объектлары атамалары һәм аларның кулланылыш үзенчәлеге. Тикшеренү объекты итеп алынган әсәрләрдә әлеге төр атамалардан туры мәгънәләрендә елга, тау, чишмә, бакча атамаларының кулланылышы күзәтелә: Әгәр кем әрсә Ғарафатта wуқуф килтүрмәсә, хаҗы тәмам булмас [НФ: 230]; Җүмлә хаҗилар Ғарафат тағында wуқуф қылмышда пәйғамбәр минбәркә мүнди [НФ: 43а6]; Адәм оғлының андағ улуғ йазуқлары бар ким ол йазуқларыны һич нәрсә кетәрмәз мәгәр Ғарәфәт wуқуф қылмақлық ол йазуқларыны кетәрүр [НФ: 138б11]. Ғарәфә тавы - Мәккә каласыннан 20 км ераклыкта урнашкан тау. Биеклеге 70 метр. Шушы тауда Мөхәммәд пәйгамбәр соңгы тапкыр үзенең өммәтенә вәгазь сөйләгән. Бу тауда басып тору - хаҗның мөһим өлеше. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә традиция булып килә торган Ирәм бағы / Әрәм бағы атамасы, җәй вакытының матурлыгын һәм кызның гүзәллеген белдерү өчен, чагыштыру максатыннан кулланыла: Аның ол нәргиз махмурини айсам, / тегәр рәйхан Әрәм бағында һәр дәм [ХШ: 13v19]; әрәм бағы болур ол дәмдә бостан / толар бир бағка мунча наристан [ХШ: 13r14]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә җәннәттәге изге су чыганагын белдерә торган Кәwсәр (رثوك) һәм Сәлсәбил (ليبسلس) атамалары традиция буларак кулланыла: Көзүмниң йашыдыйн Кәwсәр булашкай [Мн: 26а11]; Кәwсәр булағы [Мн: 29а6]. Традиция буларак, Алтын Урда чоры истәлекләрендә күк җисемнәреннән Зөһрә йолдыз атамасы әсәрләрдә еш телгә алына: Йетмиш йыл болды мен Зүһрә йулдузға тапунурмен улашу бу сақынычда мен бу едиз көкни тиргүксиз ким тутур йағыз йирни сув үзә ким сақлайур йулдузларны ким туғурур ким батунур күндүзни ким иләтүр түннү ким кәлтүрүр бу ишләрни қамуғ сәниң тәңриң қырур әрмиш [НФ: 46.1]; Сүрәййадыйн Зүһрә йәнгәчдин ма буржис сәғәдәт бермиш [ХШ: 46а2]; Күндин күкдә Зүһрә қылды көб wай [ХШ: 28б7]. Шул ук вакытта Қайwaн (Сатурн) планетасы атамасы да әсәрнең тел тукымасында сүз-сурәт тудыру чарасы буларак кулланыла: күндүзни кечә десә мәлик сән айтқыл, / ошна көрүнүр қамәр йанында Қайwан [Г: 42б11]. Тикшерелгән чыганакларда елга атамалары да урын алган. Мәсәлән, Харәзми, әсәре Сырдәрья буйларында төгәлләвен бәян итеп, болай ди: Мәхаббәтнамә сөзин мунда биттим, / қамуғын Сыр йақасында битидим [Мн: 312а3]. Гадәттә, елга атамалары вакыйга барган урыннарны тасвирлау өчен файдаланыла, аларга нинди дә булса стилистик вазифа йөкләнми: Нил йақасында мамуқ әктик [Мн: 46б3]; Бу әтмәкләрни Дәҗләгә кәмишти [НФ: 111а15]; Тәмүрдин Дәҗләдә бар ерди көбрү [ХШ: 115б19]. Дәҗлә - Тигр елгасы. Димәк, тау, елга, чишмә атамалары нинди дә булса стилистик максатларга буйсындырылмыйча, хронотоп, ягъни вакыйга барган урынны тасвирлау өчен генә кулланылса, бакча, чишмә атамалары стилистик максатларга хезмәт итәләр. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә мифик җанварның исеме Дүлдүл М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис", Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрләрендә кулланыла: Тәқый Дүлдүл атлығ қатири бар әрди [НФ: 36а14]; Чықыб Гөлгүнни көрди ол йүзи гүл, / Изидин хадийә келди теб бу Дүлдүл [ХШ: 30а19]. Кыскача нәтиҗәләр. Алтын Урда чорында иҗат ителгән төрки-татар язма истәлекләре телендә ялгызлык исемнәр инвариантпарадигма нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында Болгар чорыннан ук килә торган язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам итүе күзәтелә. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр туры мәгънәдә кулланылу белән бергә, контекстка бәйле рәвештә образлы синтагматик мәгънәләр белән баетылып, төрле стилистик максатларга буйсындырылып ф айдаланыла. 2.3. "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 2.3.1. Ялгызлык исемнәрнең абстракт мәгънәле уртаклык сүзләргә күчеше Тел белемендә кабул ителгән традицион караш нигезендә "ялгызлык исемнәр дип телдә билге (знак) буларак яшәгән, субъект яки объектны төрле яклап характерламыйча, бары тик берсен аерып алып атаган, семантик яктан тулы эчтәлеккә ия булмаган тел берәмлекләрен атыйлар. Аларның уртаклык сүзләрдән өстенлеге булып мәгълүмат чыганагы булу, әйләнә-тирә чынбарлыкны тулырак чагылдыру тора. Бу төр сүзләр предмет, күренешләрне гомумиләштереп атамыйлар, бәлки зур төркемнән берсен аерып алып атыйлар" [Татар лексикологиясе, I т., 2015, б. 33-34]. Ономастика фәнендә еш кына ялгызлык исемнәрнең башка функциядә, башлыча уртаклык сүзләр рәтендә килүләре дә күзәтелә. Тел белеме фәнендә бу күренешне деонимлашу, деонимизация, апеллятивация күренеше дип атап йөртәләр. "Әлеге төр күчеш барышында ялгызлык исем үзенең югарыда саналган төп семантик үзенчәлекләрен югалтып, уртаклык сүзләргә хас билгеләр белән тулылана, ягъни уртак билгеләре булган бер төркем предмет, процесс, билге һ.б.ны атый башлый, гомумиләштерү сәләтенә ия була, төшенчә белән ныклы бәйләнеш хасил итә һ.б." [Татар лексикологиясе, III т., 2017, б. 26]. Алтын Урда чорында иҗат ителгән язма истәлекләр телендә Аллаһы Тәгаләнең төрле күркәм сыйфатларын исемли торган төшенчәләрнең теоним буларак файдаланылуы белән бергә, аларның, үзләренә хас булган төп мәгънәләре белән билгеле бер дәрәҗәдә уртаклыгы саклануга игътибар иттек, ягъни бу атамалар әсәрнең тел тукымасында уртаклык мәгънәле сүз буларак та кулланыла алуын күзәттек. Бу рәткә без Алтын Урда чоры истәлекләрендә теркәлгән waғиз; waқиф; wарис; wәли; калим / кәлим; камал / кәмал; камил; карим / кәрим һ.б. шундый сүзләрне кертеп карыйбыз. Бу сүзләрнең телдә билге һәм исем белдерә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр булуы аңлашыла. Мисалларга игътибар итик: waғиз: айтты: әй ата бу мүтәкәллим waғизләрниң көркли ғибарәтениң асары һич мәңә белгүрмәс [ХШ: 23а7]; waқиф: анлар wақиф ерди ошбу сиргә [ХШ: 80а4], мән сиррингә wақиф әрдим [НФ: 204б3]; wарис: мүлк wарислари [Г: 18б3]; не малы ким бар җүмләси wа - рислар хаққы болды [НФ: 150б8]; wәли: бу ким әрсә wәлиләрдән болғай [НФ: 135а15]; калим / кәлим: Хақ Тәғалә Мусага хәбәр берүр тақы сени калимум теб ғаләмдә җалwа қылмадым му бергәнимгә нишә шүкүр қылмазсән теди [НФ: 28б16]; камал / кәмал: ғарәб мәликләрендин бир мәликкә Ләйли wә Мәҗнүн хикайәтин айттыларәйлә ким Мәҗнүн камал-и фазл wә баләғат билән ғашыйқ wә диwана болуб йазыларда йүрүр ерди [Г: 125]; камил: қамуғ түрлүк биликләр ичрә камил, қалур хәйрат сөзин тыңласа ғақил [ХШ: 7б15]; камил ер ғәйб истәмәс көзләр һүнәр [Г: 176]; карим / кәрим: барчалары айдылар: йа Мүхәммәд сән каримсән [НФ: 26б15]; Карим Тәңре [Мн: 293а9]; айтур еди; йа кәрим йа рәхим бу қулуңны бағышлағыл [Г: 49]. Ялгызлык исемнең уртаклык сүзләр рәтенә күчүе очрагында оним очраклы-ситуатив мәгълүматны белдерә башлый һәм аерым предмет, күренешләр белән логик бәйләнешкә керә, аерым бер миллимәдәни даирәгә билгеле булган эчке формага ия була. Димәк, әсәрләрдә Аллаһы Тәгаләнең күркәм атамалары, тормышкөнкүрешкә бәйле булган предмет, билге атамасы вазифасын үтәп, абстракт мәгънәле уртаклык сүз буларак та эзлекле рәвештә кулланылыш таба. Мисаллардан күренгәнчә, Алтын Урда чорында язылган әсәрләрдә иске татар теле өчен традицион саналган ялгызлык исемнәр, аерым алганда Аллаһы Тәгаләнең атамалары, абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр категориясенә авторлар персонажларның билгеле бер сыйфатлары, абстракт төшенчәләр, әйләнә-тирә күренешләре һәм объектлары турында сүз алып барганда күчә. Шул рәвешле ялгызлык исемнәр уртаклык сүзләрнең асыл сыйфатларына ия була башлый. Ялгызлык исемнәрнең һәм уртаклык сүзләрнең тыгыз бәйләнеше тел даирәсендә атау һәм идентификацияләү функцияләренә ия булган шактый хәрәкәтчән берәмлекләр хасил булуга китерә. Аларның семантикасы атау гына түгел, белдерү үзенчәлегенә дә ия булуларына ишарәли. 2.3.2. Ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Иҗтимагый аң чагылышы булган матур әдәбият гасырлар дәвамында дини күзаллаулар белән тулыланган, Коръәндәге идеяләрне куәтләүче һәм инсаннарга җиткерүче рухи байлыкка әверелгән. Шул рәвешле, сәнгатьчә фикерләү һәм дини әхлакый-кыйммәтләр бер-берсе белән симбиоз бәйләнештә хәрәкәт иткәннәр. Бер яктан, дини күзлектән дөньяны танып белү сүз сәнгате аша тыңлаучыга җиткерелгән; үз чиратында, дини символлар һәм сурәтләр әдәби әсәрне фикри һәм сәнгати ачышлар белән баету чарасы вазифасын да үтәгән. Еш кына дини геройларның гыйбрәтле, серле, сихри язмышлары әдәби әсәрнең сюжет нигезенә салынган һәм яңа эчтәлек белән баетылган [Ногманова, 2003, б. 4]. Ислам дине мифологиясе, тарихы, эстикасы һәм этикасы белән берегеп үскән Шәрык әдәбияты, аның бай традицияләрен үзендә булдырган Урта гасырлардагы татар әдәбияты моның ачык мисалы булып тора. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле лексик берәмлекләрдән Болгар чорыннан ук традиция буларак кулланылып килгән дин, доға / доға қыл-, иман, күфр, тәwхид, оҗмах, җәннәт, тәмуғ, намаз һ.б. бик күп сүзләр кулланылуы ачыкланды. Аллаһы Тәгаләнең, гомумән, нинди дә булса югары көчләрнең чынлап та булуына, барлыгына ышану, инану белән бәйле халәт мәгънәсен белдергән дин сүзе тикшерелгән барлык әсәрләр телендә дә очрый: нә дөнйа нә дин ики җиһансыз [ХШ: 66 v7]; икинче Ғомәр ерди дин башлаған кәтирләр башыны кәсиб ташлаған [ХШ: 8v]; бу хәйрат ким тыңландурды динни [ХШ: 2v19]; Айаз хас Изи һас дин өдүркән [ХШ: 4v19]; бу ислам динингә бирүр йол [ХШ: 5v5]; Сипаһын тақwийәтләр дингә берүр, / Фәридун ғәнҗини мискигә берүр [Мн: 293б10]; Йараттың суратымны қатра суwдын, / йаратығлардын өзрүб бердиң ош дин [ХШ: 4б1]; Күләр ошбу җәһан ол адамидин, / ким ол дүнйа үчүн ычғынса дини [ХШ: 50б16] һ.б. Аерым очракларда дин сүзе ялгызлык исеме белән дә ачыклана: Ғайсә дине [НФ: 5а8]; Мән Мөхәммәд динингә кирмәдим [НФ: 7б17]. "Нәһҗел-фәрадис" - дини-дидактик әсәр, әлеге язма истәлектә суфичылык мотивлары өстенлек ала. Моның шулай икәнлеген китапның 40 өлешкә бүленүе дә раслый. "Нәһҗел-фәрадис" әсәренең тематик яктан шул рәвешле 40 өлешкә бүленүенә әдәбият галиме Х.Й. Миңнегулов, тел галиме Ф.Ш. Нуриева дә игътибар итәләр һәм әлеге бүленешне Мөхәммәд пәйгамбәрнең 40 хәдисенә бәйләп аңлаталар. Чыннан да, әлеге әсәрдә Ислам әдәбиятлары өчен хас өч юнәлеш тә чагылыш тапкан, һәм алар аерылгысыз бербөтен итеп үреп бирелгән. Шул рәвешле әлеге әсәрнең тел тукымасында ислам тәгълиматы, дини күзаллаулар белән бәйле лексиканың булуы - табигый күренеш. Бу төркемгә хәмд, тәкбир, тәwхид, тәмҗид, тәғзыйм, тәқдис, тәшшәһед, шәриғәт, тәwбә, ахирәт, ғыйбадәт, дийанәт, иғтиқад, инсаф, өммәт, доға, мөэмин, мөселман, сөннәт, хөкем, хикмәт, мәғрифәт, тәқwа, иғтиқад сүзләрен кертеп карыйбыз. Мисаллар: Хәмд wә сәнә мәңизлек, тәсбих wә тәһлил мәңизлек җөмләсе Тәңрегә торыр [НФ: 64]; Бу тәкбир әймәк сөннәт булды қорбан ғайедендә [НФ: 180]; Әгәр шәйтан иманыңны, тәқый тәwхидеңне алса, нә қылған ирдең [НФ: 270]; Кем кем пәйғамбәр ғаләйһи әс-сәләмнең хәдисен тәғзыйм қылса, Аллаһ Тәғаләне тәғзыйм қылмыш тәк булачақ [НФ: 174]; Җөмлә халаиқ миңа мәдх қылғайлар [НФ: 317]; Намаз эчендә тәшәһһеддә минем атымны әйгайлар [НФ: 68]; бүгүн шәриғәтдә әр бәhaсы йүз тeвә aндин қaлды [НФ: 509.17] һ.б. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә доға сүзе ʻдини кешеләрнең, дин тотучыларның Аллаһка аны мактап, аннан сорап, ялварып әйткән сүзләреʼ мәгънәсендә кулланыла: назым итеп көркли доғалар [Г: 7а.11]; айытсун бәндә Харәзми доғалар [Мн: 294б3]; Хақ Тәғаләдин доғаңызны мустаҗаб қылды [НФ: 37а13]; көрәр шаһ ким доғалар ойнар бу аййам [ХШ: 33б21]. Доға сүзе қылу ярдәмче фигыле белән килеп, процессуальлек мәгънәсен белдерә: сән доға қылғыл биз берәлиң [КР: 13.7]; сәңә иләүчлиқ доғасын қылайын [КР: 518.14]; Исхак ол етни йеди ерсә, Йағқуб ол доғаны кылды [КР: 518.20]. Анализланган чыганакларда дин куйган тәгъ лиматларга чын күңелдән ышану, игътикат [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 513] мәгънәсен белдереп, иман сүзе кулланыла: ош қарендашең Габбас иман кәлтүрде [КР: 7.5]; қылғыл иманымызны [Мн: 173а.8]; иманларыны золум бирлә қарыштырмадулар арығ чықтылар [НФ: 55.4]; Нуд қавми иман келтүрмәди нә бәлаләр берди [НФ: 12.14]. Аллаһка, фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә, диннең төп нигезләренә ышануны аңлата торган ʻиманʼ төшенчәсенә каршы, Аллаһы Тәгаләне бар дип танымау, ышанмау, аңа карышу, хурлау, динсезлек күфр сүзе белән белдерелә. Бу сүзләр Сараиның "Гөлстан", Болгариның "Нәһҗел-фәрадис", Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрләрендә кулланылыш тапкан: Иман болсун йа тақый күфр болсун [НФ: 115б14]; Мәңә аның күфрин ешитмәкне кирәк [Г: 107б1]; ғимарәт қылды бу ислам бағын, / күфрә күфрәсиниң ол бузды бағын [ХШ: 4а10]; күфүр бирлә чықар болса абади тәмуғда қалур [НФ: 119б5]; иман болсун йа тақы күфр болсун [НФ: 115б14]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә ʻгөнаһлы кешеләрнең җанын мәңгелек ут һ.б.лар белән газаплый торган урын, җәһәннәм мәгъ нәсенʼ белдерә торган тәмуғ сүзенә ʻАллаһы Тәгалә тарафыннан мөэмин-мөселманнарга вәгъдә ителгән изге рәхәтлек, мәңгелек бәхет урыныʼн белдерә торган төрки чыгышлы оҗмах, гарәби чыгышлы җәннәт сүзләре каршы куела: мәликниң ақ сачыны тәмуғ утынға харам қылғыл [НФ: 317.3]; тәмуғның уты [Җс: 20а.8]; eчинә киргүчиләр җәннәт дир иди [16б-9]; ол wақтын оҗмахта әрдим [НФ: 37.17] һ.б. Алтын Урда территориясендә XIV гасырда иҗат ителгән динидидактик эчтәлектәге әсәрләрдә ʻмөселманнарда көнгә биш мәртәбә билгеле бер хәрәкәтләр белән башкарыла торган гыйбадәтʼ мәгънәсенә ия булган намаз сүзе актив кулланыла. Мисалларга игътибар итик: беш намаз қылур Ғали ақты билә [Кб: 139.2]; имам Шәфиғи түннүң үчтә биринкә тәқый намаз қылды [НФ: 198.14]; беш намаз кылур Ғали ақты билә [НФ: 94]; Ғайсә бирлә мән намаз қылур ирдим [Кб: 58]; намаз oқур oл аxирәт xатуны [Кб: 146]; oғлу тoныны кизип җумға намазына барды [НФ: 106.2] һ.б. Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия" әсәрендә җир җиде каттан тора диелә, һәм җирнең бу катламнарының үзенә хас исемнәре бар. Беренче катының исеме Руқмә. Икенче каты Җәлдә, бу катта койрыклары сөңгегә охшаган тәмуг чаяннары йөри. Ғарқа дип аталган өченче катта Каф тавы шикелле биек тәмуг еланнары бар. Харбә атлы дүртенче катта гөнаһлыларны тәмуг газаплары көтә. Бишенче кат - Мәслә, аның эче тулы тәмуг ташлары. Алтынчы кат Сиҗҗин дип атала, аның эченә тәмугта булучыларның җаннары бикләнгән. Ғаҗибә дип аталган җиденче катта Иблис тора, һәм ул һәр елга бер мәртәбә чыгып керә. Коръәндә җирнең җиде кат икәнлеге "Талак" сүрәсенең 12 нче аятендә әйтелә: "Ул - Аллаһ күкне җиде кат итеп яратты һәм җирне шулай ук җиде кат итеп халык кылды" [Гайнетдинов, 2014, б. 24]. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Алтын Урда чоры истәлекләрендә ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле сүзләр бик күп. Алар әсәрнең идея эчтәлегенә бәйле рәвештә туры мәгънәләрендә кулланыла. 2.3.3. "Кеше" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә кеше сүзенең түбәндәге мәгънәләре билгеләнгән: 1) Хайваннардан аермалы буларак сөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере зат, адәм, кемсә. 2) Билгеле бер уртак сыйфатларга ия булган, берәр төрле мохиттә, оешмада һ.б.ш. исәпләнгән зат, шәхес. 3) Билгеле бер һөнәр, гомумән нинди дә булса эш белән шөгыльләнүче зат. 4) Кардәшлек мөнәсәбәтләре, җенес һәм яшь бүленешләре буенча билгеле бер төркем. 5) Югары әхлак һәм рухи кыйммәтләр гәүдәләнеше буларак шәхес. 6) Кемдер, берәрсе, кем дә булса; беркем. 7) Икенче берәү, чит, ят адәм, гомумән, билгесез зат. 8) күч. Санау берәмлеге буларак кулланыла торган сүз. 9) сөйл. күч. Сөйгән яр, ир буласы яки дус егет [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 235-236]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә бу мәгънәләр әр, адәм, кеше, бәндә, инсан, зат сүзләрендә вербальләшә. Текстларда әлеге сүзләрнең кулланылышын күзәтик. Әр / ер сүзе тикшерелгән чыганакларда кеше, сугышчы, ир, ирегет мәгънәләрендә кулланыла: Қәғбәләрини хараб қыйлмасам, ер оғлы болмағаймән [НФ: 21б16]; өзи йалғуз, ери йоқ [ХШ: 121б18]; wәзир айтты: әй мәлик камил билигли ер ол турур ким мунуң бекин ишләргә көңүл бермәгәй [Г: 23а7]; сәхабәләр билдиләр ким пәйғамбәр қайу йанға барур қачан ким чәрик истиғады тәмам болды әрсә чәрикни ғарза қылдылар ун екки миң әр хасил болды [НФ: 25а7]. Тикшеренү объекты буларак алынган әсәрләрдә бәндә сүзе, "Гөлстан бит-төрки" әсәреннән тыш, барлык чыганакларда да үзенең кабул ителгән, ягъни ʻАллаһның колыʼ дигән мәгънәсен белдерә: нийазым бу турур сендин нигара унутма бәндәни баһр-и худара [Мн: 313б8]; Хақ Тәғалә айды: әзгү бәндәләр чықарғаймән [НФ: 139б8]; aйытсун бәндә Xoрәзми доғaлaр [Мн: 81] һ.б. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә киши сүзе, нигездә, ʻфикерләү, сөйләшү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган зат, җан иясе, шәхесʼ дигән мәгънәдә тәгаенләнә: киши үчүн киши һич өлмиши йоқ [ХШ: 113а6]; кишигә болмаз ошбу сөзни аймақ [ХШ: 25б4]; җәһан қалмаз кишигә җәwинада [Мн: 295а11] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Алтын Урда чоры истәлекләрендә кеше, адәм, бәндә сүзләре синоним буларак кулланылалар. Әмма билгеле бер әдәп-әхлак кагыйдәләрен белгән, таныган, үтәгән кеше турында язганда, кеше төшенчәсенең инсан сүзе белән белдерелүе игътибарны җәлеп итә: Болмаса қырқ йашәрдә ғақл wә әдәб, / дәгүл инсан десәң аны не ғаҗәб [Г: 146а10]. Алтын Урда чоры әдипләре үзләренең әсәрләрендә кеше образын, аның әхләкый ягын сурәтләүгә зур урын бирәләр. Камил инсан, алар фикеренчә, иң югары әхлаклылык, белемлелек, киң күңеллелек, түземлек, юмартлык, сабырлык кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Урта гасырлар әдәби әсәрләрендәге кеше образы нәкъ менә шундый. Шәхеснең эчке дөньясы, әхлагы җәмгыятьнең иҗтимагый мөнәсәбәтләре белән аерылгысыз бәйләнә. Мөселман дөньясын туплаучы, берләштерүче Мөхәммәд образы аша камил инсанның (бу югарылыкта пәйгамбәрләр күздә тотыла) кешелек җәмгыятен җыйнап торучы бер үзәк төсендә күзаллануы аңлашыла. Гомумән, кешелек җәмгыятенең берлеге, идеаль җәмгыять мәсьәләсе Урта гасырлар суфичылык фәлсәфәсендә әһәмиятле урын тота. Моңа ирешүнең төп чарасы итеп, алда әйтелгәнчә, мәгърифәтчелек, белемлелек, әхлакый бөтенлек [Сагадеев, 1991, б. 51] күрсәтелә. Көнчыгышның бөек фикер ияләре Ибне Фәраби, Ибне Рөшди, Ибне Сина трактатларында яктыртылган бу фикер Насретдин Туси, Низами, Фирдәүси, Хөсрәү, Җами, Нәваи әсәрләре аша "татар дөньясына да үтеп керә, К. Гали, Котб, С. Сараи, Х. Кятиб, Мөхәммәдьяр иҗатларында урын ала" [Абилов, 1979, б. 56 - 63] һәм кешелеклелек тәрбияләүнең бер нигезе итеп калкытыла. Тикшеренүчеләр раславынча, дөнья тел картинасын тәшкил итә торган башка берәмлекләр кебек үк, кешенең эчке дөньясына да чагыштырмача даимилек һәм стериотиплык хас. Алтын Урда чоры язма истәлекләре материалында әлеге фикернең нигезле булуын раслау максатыннан, кешенең эчке дөньясын тасвирлый торган төшенчәләрдән җан, рух, күңел лексемаларына тукталыйк. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә җан сүзенең мәгънәсе түбәндәгечә шәрехләнә: 'тәнгә тереклек бирә һәм тәннән башка да яши дип каралган, тереклек иясенең психик процессларын чагылдырган мәңгелек башлангыч; кешенең эчке дөньясы; аның табигате, кичерешләре, хисләре, уй-фикере, омтылышлары; күңел, тереклек иясе; кеше; иң якын, кадерле кеше (яратып иркәләп мөрәҗәгать итү сүзе); кешенең тормышы, гомере; дәрт, рух, илһам; җәлеп итү көче, матурлык, нәрсәнең дә булса асылы, нигезе (җансыз предметлар турында), теге яки бу эштә оештыручы, илһам һәм көч биреп торучы' [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 773]. Фәлсәфә фәнендә җисми булмаган җан матди җисемгә каршы куела, кешенең, башка тере затлардан аермалы буларак, үзгә җан иясе булуы кабатлана. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә җан сүзе төрле мәгънәләрдә килә. Алдагы мисалда җан сүзенең ʻтәннән башка яши ала торган субстанцияʼ мәгънәсе реальләшә: Мәлик бу сөзни ешитиб күлди дағы wәзиргә айтты: не мәслихәт көрәрсән wәзир айтты: ай мәлик атаң җаны үчүн башын сәдақасы мунун йазуқуны бағышлағыл хутта мәни дағы балаға салмасун йазуқ мәндәур хуқама қаwлы билән ғамәл қылмадым [Г: 34а12]. Бу очракта җан сүзенең мәгънәсе рух сүзенең мәгънәсенә туры килә. Анализланган чыганакларда җан сүзе еш кына ʻкешенең эчке дөнья сы; аның табигате, кичерешләре, хисләреʼ дигән мәгънәне белдерә. Мисаллар: Үкүш җәхд етти ким қор толды җаны, / ғидасы болды түн күн бағры каны [ХШ: 48б15]; Урур нәргисләриң наwақны җанға [Мн: 296а1]; фида болсун җаныңға ошбу җаным, / сәниң бирлә йаруқ җан wә җәһаным [ХШ: 32а4]. С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәрендә җан сүзенең үзенчәлекле кулланылышын күзәтәбез: хүсн ичиндә йоқ назири ликин ол җан-и җәһан [Г: 180б5]. Ягъни дөньяның да җаны бар. Тикшерелгән башка әсәрләрдә мондый кулланылыш теркәлмәде. Харәзминең "Мәхәббәтнамә" әсәрендә җан сүзе кешегә яратып эндәшү шәкеле буларак та кулланыла: ләтафәт мүлкидә султан сен әй җан [Мн: 296а]. Фактик материал күрсәткәнчә, җаны булган (тере) субстанция җансыз субстанциягә каршы куела: ахир өт әй таwуқ җаның бар ерсә [ХШ: 78аб16] (ягъни исән булсаң); Бу елгимне сурәтни ким чықғай, анда нишаны болур wәли йоқ җаны тәндә [ХШ: 60v7] (ягъни тере түгел). Җан сүзе еш кына фразеологизмнар составында да урын ала. җанны алу: Бу көрүклүк ишкә ким бунйад салдың, / тәмам еткил ерсә җаным алдың [ХШ: 47r10]; җан учу: қафасдыйн тути йаңлығ җаны учты [ХШ: 71б14]; җан көйү: Китиб арамы ғыйшқында җаны / көйүб қайнады әндамында даны [ХШ: 71r4 ]; җан берү: ақчаларын алнында қойуб тубрақ үстүнә җан бериб йатур еди [Г: 89б7]; ол зәғыйфә тақы җан берди [НФ: 83б4]; миң җан бирлә: қази ол ай йүзлини өпмәгә миң җан бирлә рәғбәт қылур [Г: 128б4]; әгәр пәйғамбәр нә ишгә буйурса, җан бирлә ол ишни қылурлар [НФ: 23а9] һ.б. Димәк, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә җан сүзенең, нигездә, кешенең эчке дөньясын, хисләрен, җисми яшәешен белдерүен күзәттек. Кешенең хис-кичерешләрен белдерүдә текстларда җан көйү, җаннан артуқ, тәндин җан чығу һ.б. кебек фразеологизмнар да кулланылган. Кешенең эчке, рухи дөньясын билгеләү өчен, татар телендә күңел дигән сүз дә кулланыла, аның исә дини эчтәлеге юк, ул җисми яшәешкә бәйле түгел. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә күңел сүзенең мәгънәсе түбәндәгечә аңлатыла: кешенең эчке, рухи дөньясы, аның хис-тойгылары; аерым шәхескә хас рухи үзенчәлекләр, хис-тойгылар; хис-тойгылар чыганагы; сиземләү сәләте; уй, фикер, аң; зиһен, хәтер; кәеф, рух; сөю, ярату хисе, мәхәббәт [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 337]. Алтын Урда чоры язма истәлекләре телендә күңел сүзенең кулланылышын тикшерү аның төрле мәгънәләргә ия булуын күрсәтте. С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәреннән алынган мисалда ʻтеләк, омтылышʼ мәгънәсе реальләшә: Душман билә сулх етәргә көңлүң болса, / ол сөксә қафада қыл йүзинә тәхсин [Г: 35а2]. М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә исә ʻхис-тойгылар чыганагыʼ буларак шәрехләнә: Қачан ким пәйғамбәр ғәләйһиссәлам бу чәрикниң ғазаматыны куйди ерсә көңлингә хуш кәлди [НФ: 36а7]; Пәйғамбәр ғаләйһиссәлам айды: йа Хәдичә көңлүм хәлwат олтурмақ тиләйүр мәңә азық қылу бергил [НФ: 4б8]. Тикшерелгән чыганакларда көңүл сүзе фразеологизмнар составында да кулланыла. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәреннән: бу көңлүм көзгүсин сайқал кылу / бер камуғ мөшкилләримни хал кылу бер [ХШ: 2w11]; бу көңлүмнүң кушы ким табты хош баг / кәрәк бүлүл оқуб урсун кәрәк зағ [ХШ: 33r8]; Көңүл ачлур кетәр қазғу ош анда [ХШ: 20б8]. С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәреннән: Гүл җамалы бир нечә күндә кечәр, / бу гүлистан дайимә көңүл ачар [Г: 6а1]; Көңүл бермә ол уздаңа [Г: 161б2]. М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәреннән: Көңүлгә андағ түшмәсүн ким Хақ Тәғалә ғарш үстүндә турур [НФ: 31а6]; Һич қулақ ешитмиши йоқ тақы һич көңүлгә түшмиши йоқ [НФ: 31б5]. Урта гасырлар истәлекләрендә көңүл сүзе сынландыру чарасы буларак та кулланыла: айтур көңли тур ол Ширин таба бар / ким асғы йоқ игингә бу шәкәр бар [ХШ: 36v7]. Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия" әсәрендә, мисал өчен, бу чорда иҗат ителгән башка әсәрләрдәге кебек үк, Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәне күз ачып йомганчы да бар итә ала иде, диелә. Ләкин ни өчен алты көндә бар иткән соң? Автор моңа үзе җавап бирә: Аллаһы Тәгалә моның белән Үзенең сабырлыгын, ашыкмавын күрсәткән һәм һәр эштә сабыр булырга кушкан. Авторлар ашыгу хакимнәр, адәмнәр эше түгел, ә шайтаннар эше, ди. Бу - кешеләргә эшләрендә беркайчан да ашыгып эшләмәскә кисәтү булып тора, чөнки бөтен ялгышлыклар ашыгудан килә [Гайнетдинова, 2004, б. 21]. Хисам Кятиб кеше идеалын хөкемдар сурәте нигезендә эзли. Әсәр сюжетындагы киселгән баш та гадел патша булган. Ул халыкны туендырган, беркемне дә кыерсытмаган, һәр дәрвиш һәм хәерчегә кием һәм ат биреп җибәрүчән булган: Бар иде тағын минем хуш ғадә тем, / Һәм шуңа чыққан иде изге атым. / Қайда әсир, қайда ғәриб, ярлы бар, - / Килә иде миңа мискин йарлылар. / Көн дә меңләп килсә дә мискин, йәтим, / Алмыйча китми иде ат һәм кием [Барабанова, 2013, б. 11]. Шул рәвешле, "Кыйссай Йосыф"тан килгән камил инсан үрнәге Алтын Урда чорында статик халәттә, үзгәрешсез диярлек кала, зур сикереш, үзгәреш күзәтелми. Урта гасырлар татар әдипләрен Коръәндә югары күтәрелгән, дини-суфичыл камил инсан өйрәтүенең үзәгендә торган әхлакый бөтенлеккә ия шәхес, гадел хөкемдар сурәтендәге пәйгамбәр берләштерә. Алга таба исә XIX йөздә, татар әдәбиятында дөньяви юнәлеш күтәрелеш алганнан соң, камил инсан өйрәтүе дә дөньяви эчтәлек белән баетылачак, ягъни камил кеше булып татарның үз җирлегендә яшәгән шәхесләр, гади җир кешесе күтәреләчәк. Гомумән алганда, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кешенең акыллы зат булып яшәвен белдерә һәм "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында Болгар чорында күзәтелгән язма традиция һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең гарәп-фарсы һәм төрки-татар чыгышлы сүзләр белән белдерелүендә чагыла. Кешенең эчке дөньясын тасвирлый торган лексемаларны тарихи яссылыкта өйрәнү телнең антропоүзәкчел билгеләрен ачыкларга, аерым бер чор дөнья тел картинасында кеше аңының төрле аспектларын чагылдыруның универсаль закончалыкларын билгеләргә ярдәм итә. 2.3.4. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Җәмгыятьнең төп субъекты - кеше, шуңа күрә дә ул, тереклек итүнең мөһим бер өлеше буларак, дөньяны аңлау-төшенүнең үзенчәлекле ысулын билгели. Бүгенге көндә кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган сүзләрнең әсәрнең тел тукымасындагы роленә төшенү фән казанышлары нәтиҗәләренә таянып анализ ясау җирлегендә һәм семиотик, культурологик, лингвистик, һәм лингвокультурологик юнәлештә, фольклор, мифология, диалектология материаллары белән беррәттән, төрле чорга караган әдәби ядкярләрне өйрәнү аша да бара. Кан-кардәшлек, социаль мөнәсәбәтләр өлкәсенә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр. Бу төркемгә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр әһел, җәмғыйәт сүзләрендә реальләшәләр. 'Кешеләр, халыкʼ мәгънәсен белдергән әһел сүзе гадәттә ачыклаучы сүзләр белән килә: Дағы йер әһлениң фарйады көлләргә йетиб турур ерди [Г: 86б1]; Әйа әһел-и дүнйа [Г: 74а6]; Әй ғайалым вәсийәтим сәңә ол турур ким әһел-и дүнйаның ғиззәтингә назар қылмағыл [НФ: 67а1]; Пәйғамбәр айды уҗмах әһеле Адәм пәйғамбәр бозлуғ болғай [НФ: 33б11]. Билик, назар, сафа, җуд сүзләре белән килеп, билгеле бер сыйфатка ия булган кешеләр төркемен белдерә. Мәсәлән: Алурлар андан билик әһел-и нәсыйхәт [Г: 61] (әһел-и нәсыйхәт - ʻбелемле кешеләрʼ); Болды хәмишә әһел-и назар җан физаи ол [Г: 99] (әһел-и назар - ʻкүрәзәчелек итә торган кешеләрʼ; Әһел-и сафа йүзиндә не есә қафада олдур [Г: 50] (әһел-и сафа - ʻсаф йөрәкле кешеләрʼ; Көргүзүр дайим мүрүwwәт әһел-и җуд [Г: 178] (әһел-и җуд - ʻюмартʼ һ.б. Милләт төшенчәсе, кешеләрнең билгеле бер дин нигезендә берләшеп яшәвен белдерә торган һәм традиция булып килә торган исематамалары белән дә бергә кулланыла, бу нигездә өммәт, җәмәғәт, халық мәгънәви рәте барлыкка килә. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 757] "искергән" дигән тамга белән бирелгән гарәби асыллы өммәт сүзе "Кыйссасел-әнбия" әсәрендә 'бер динне тоткан, бер пәйгамбәр өндәгән диндәге халык' мәгънәсендә реальләшә: өммәтләр бирлә җәмaғәт нaмaзын oқyғaй [КР: 409.11]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә җыелган кешеләр мәгънәсе халаиқ // халық дигән сүз белән дә белдерелә. Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия" әсәреннән мисаллар: халаиқ үкүш турур [КР: 31.8]; үчүнчүси халаиқа йумшақ сүзләмәк [КР: 254.16] һ.б. Котбның "Хөсрәү вә Ширин хикәяте" әсәреннән мисаллар: Озун түн таңға тикрү әүхә қыйлды. / Таң атты ирсә - ғаләм халқы белде: / Йыйғылдылар капуғқа халқу ғаләм, / Озады нәүхә мә фарйад wә матәм [ХШ: 57r2]; ...Йараштурды тәлим шаһанә тозғу / Камуғ ил халқы берлә чықты утру [ХШ: 36v4]; ...Замана шаһлықыдин лаф орыр, / Аҗун халқы қамуғ хөкменчә йөрер [ХШ: 32v7]. Димәк, Котб халық сүзен, халаиқ сүзеннән аерымалы буларак, халкқу ғаләм, камуғ ил халкы, аҗун халқы тезмәләрендә дә куллана. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә '1) нинди дә булса бер илдә, дәүләттә, территориаль чикләрдә яшәүче кешеләр; 2) бер милләт кешеләре; 3) кешеләр төркеме' мәгънәләре теркәлгән гарәп асыллы халық сүзе [Татар теленең аңлатмалы ..., III т., 1981, б. 361] Алтын Урда чоры әсәрләрендә мөстәкыйль кулланылганда, гомумән халык мәгънәсен белдерә: Бу шәһәр халкы ғафийәт ечиндә торыр иркән нәгәһ Хак Тәгаләнең ғадабы бетелде һәм җөмләмезне һәлак қылды [НФ: 334]. Ялгызлык исеме белән килгәндә исә билгеле бер шәһәр я илгә нисбәтле халыкны аңлата: Мәккә халқына иғлан қылды [НФ: 29]; Бу Мәккә халқына фиқх ғыйлемен өйрәтгел! [НФ: 75]. Тикшерелгән әсәрләрдә 'конкрет бер җир' дигән мәгънәне бирү өчен, мякин сүзе файдаланыла. Ул "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә генә теркәлде: Тиләб Шаwур әйткән тик нишанын, Сорар шаһзадәниң торған мәкянин [ХШ: 31v7]. Җәмәғәт / җәмғыйәт сүзе билгеле бер максатлар белән бер урынга тупланган кешелер төркемен белдереп килә: үстүмиздә xақны xәзир күрәлим Мустафаның җәмәғәтинә eралым [Кб: 4]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин хикәяте" поэмасында җәмғыйәт сүзе ике яшь гашыйкның бергә сөйләшеп, ашап-эчеп утыруы, дуслары белән ауга чыгып, күңел ачулары мәгънәсе белән кулланыла: Ширин бирлә Хөсрәw ертәси җәмғыйәт қыйлғанының сөзи [ХШ: 71]. И.Б. Бәширова билгеләгәнчә, бу мәгънәсендә әлеге сүз мәҗлес кору, ғишрәт қыйлу тезмәләре белән алмаштырыла һәм әкият сөйләшү, төрле уеннар уйнау өчен, якын кешеләр белән бергә булу дигән төшенчәләрне дә аңлата, эзлекле булып кабатлана торган мәҗлес сүзе гомумтөрки туй һәм фарсы сүзе безем белән чиратлаштырыла, туйлаб сүзформасы иргау сүзе белән бергә кулланыла; барысы да дигән мәгънә эзлекле рәвештә барча һәм қамуғ сүзләре белән, җыелган кешеләр төркеме дигән төшенчә хәляиқ һәм халық сүзләре белән бирелә [Бәширова, 2010, б. 211 ]. Хәзерге татар әдәби теленең барлык стильләрендә дә җәмгыять һәм җәмәгать сүзләренең барлык мәгънәләрендә дә, төрле дәрәҗәдәге активлык белән кулланылулары мәгълүм. Бу сүзмәгънәләр лексема буларак та, кушымчалар алып, сүзформа һәм төгәлләүле хәлдә, сүзтезмә рәвешендә дә файдаланылалар һәм әлеге процесста концептуаль эчтәлекне барлыкка китерә торган когнитив берәмлекләре белән берлектә концепт буларак яши башлыйлар [Бәширова, 2006, б. 138]. Көндәлек-иҗтимагый тормышка караган төшенчәләрне белдерүче абстракт мәгънәле уртаклык исемнәр. Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән Болгар чорыннан ук традицион рәвештә кулланылып килгән дәwләт, вилайәт, шәһр / шәһәр, ел һ.б. сүзләр теркәлде. XIV гасырда Алтын Урда дәүләтендә иҗат ителгән әсәрләрнең барысында да дәwләт сүзенең кулланылышы теркәлде. "Кыйссаи Йосыф"та кулланылган мәгънәләре белән дәвам иттерелә, шул ук вакытта бу сүзнең ʻсәяси оешма һәм шул оешмасы булган илʼ дигән мәгънәсе тәгаенләнә. Мисал: дағы әрдәм әйәси дәwләтиндән түшсә қайғусы йоқ турур [Г: 139]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин хикәяте" поэмасында да дәwләт сүзе шушы ук мәгънәләре белән эзлекле рәвештә кулланыла, ялгызлык исемнәр белән бергә сүзтезмә хәлендә, билгеле бер ил-мәмләкәт мәгънәсен белдерә: Җәмилә Хан Малик ул бәхет өркеб, / Ак Урда дәwләти ол тәхт күрки [ХШ: 12r46]; Мәликә дәwләти асрар булса, / Йәнә Һиммәт бу қолуңа йар булса [ХШ: 12r46]. Алдагы мисалдан күренгәнчә, Котб үзенең әсәрендә Ак Урданы (Алтын Урда) дәүләт дип атый. Дәwләт сүзе әлеге очракта ʻмәмләкәтʼ мәгънәсендә кулланыла. Димәк, әлеге тикшерелгән текстта ʻмәмләкәтʼ дигән төшенчә дәwләт дигән сүзләр белән дә белдерелә. ʻМәмләкәтʼ төшенчәсе ел сүзе белән дә белдерелә: Кәсри елини сув алды хараб қылды әрсә, Кәсрә ели ичиндә не ким мунаҗҗим тәқы қаһан тәқы сахир бар әрди җүмләси йығылды [НФ: 42а6]. Тикшерелгән әсәрләрдә дәwләт сүзе тәхет, таҗ, шаһ сүзләре белән бергә кулланылганда да, ʻмәмләкәтʼ мәгънәсен белдерелә: Беренгә тәхет wә дәwләт таҗ бирмеш, Беренең тәхтү таҗы йилгә бирмеш [ХШ: 31r1]; Һәнүз үз дәүләтенгә фәхр итәрсән, Һәнүз шалык берлә ук кибр итәрсән [ХШ: 41v7]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин хикәяте"ендә дәwләт сүзе ʻбайлыкʼ дигән мәгънәсендә дә реальләшә: Тәлим бағлык қапуғ дәwләтдин ачлур [ХШ: 32v6]; Болур әйрана дәwләт берлә мәғмүр [ХШ: 47r9]; Сән ошбу дәwләтингә болма мәғрур [ХШ: 9v13]. Анализланган әсәрләрдә дәwләт сүзе ʻбәхетʼ мәгънәсендә дә кулланыла: Әгәр дәүләт мәңа худ кыйлса йари, / Кәтүргәймен аны шаһзадә сары [ХШ: 49r12]; Бу күн Йусуф җамалыны қылыбтур Хақ сәңа бахшиш, / нә бахшиш, бахшиш-и дәwләт, / нә дәwләт, дәwләт-и мафхар [Г: 184] һ.б. Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" поэмасында (1370) бер үк сүзләр белән чолганышта дәүләт һәм бәхет сүзләре алмаштырылып кулланыла [Бәширова, 2010, б. 113]: Монча төрлүк мал wә ниғмәтен қойуб, / Мөлкәте һәм тәхте wә бәхтен қойуб [ХШ: 42r11]; Аһ ордым мән: қани тәхтем, дәwләтим / Қани тун атым йахуд мал-мөлкәтем [ХШ: 25v9]. Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәрендә (1391) дә дәwләт сүзе шул ук мәгънәләрдә кулланыла, контекст ярдәмендә мәгънәләр аерымлана. Мәсәлән, дәwләт сүзе җан-көч, дәрәҗә, власть сүзе белән бергә файдаланылганда, кешеләр белән җитәкчелек итү, солтан булу мәгънәсе аңлашыла [Бәширова, 2010, б. 310]. Бу мәгънә алдагы контекстта да реальләшә: Бу көн кем бар әлеңдә мал wә мөлкәт, / Йөрүр әлдән әлә ул җан wә дәwләт [ХШ: 62v9]. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә гарәп теленнән кергән вилаять сүзе "искергән" дигән тамга белән бирелгән һәм мәгънәсе түбәндәгечә шәрехләнгән: ʻТөркиядә, Туниста административтерриториаль берәмлек; өлкә, губернаʼ [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 114]. Без тикшергән чыганаклардан бу сүзнең кулланылышы Мәхмүд бине Галинең "Нәһҗел-Фәрадис" әсәрендә генә һәм вәлайәти формасында теркәлде: Йәмән вәлайәтиндә ол елгә Абраха атлығ кишини бек қылыб турур әрди [НФ: 21б5]; Бу тарих бирлә үкүш вилайәтләрни ачтылар қылыб улуғ қылыб кетәр әрдиләр [НФ: 57а3]. Адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган мал, нигъмәт, акча һ.б. төшенчәләрне белдерә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышы. Алтын Урда чорында язылган әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән аwқат, ниғмәт, байлық, фә қыйрь лек, мал / маллық сүзләре теркәлде. Тикшерелгән чыганакларда ʻкүп күләмдә тупланган мал-мөлкәт, милек, кыйммәтләрʼ мәгънәсен белдерү өчен авторлар байлық сүзен кулланалар: тегәр байлыққа йүз миң болса дәрwиш [ХШ: 19б13]. Шушы ук мәгънәне мал / маллық сүзләре дә белдерә: көп малдан көркли җамал йахшырақ [Г: 98а.4]; сәңа маллық ол берди йана йети қат көкни вә йети қат йерни ол йаратты [КР: 16.15]; нe битүргән хәбәрлег бeрдүкиндин нe йыған җаhид eтиб мал тирдүкиндин [Г: 16]. ʻЯрлы лык, мохтаҗлыкʼ мәгънәсен белдерү өчен, байлық сүзенең антонимы - гарәби асыллы фәқыйрьлек лексемасы кулланыла: байлық дағы фәқыйрьлек бәйаны ичиндә [Г: 150а11]; Бары "Гөлстан" әсәрендә генә тупланган мал, милек мәгънәсен белдереп, аwқат сүзе кулланылышы теркәлде: Хоҗа Гирәй Хан етли хан болы, етли ол аwқат болды [Г: 1а1]. Әсәрләрнең идея эчтәлекләренә бәйле рәвештә, югарыда аталган мәгънәләр ниғмәт сүзендә дә реальләшәләр: Хақ тәғалә аңа мунча ниғмәт ғата қылып турур [КР: 164.2]; түрлүк чичәк ачылмыш ниғмәтләр хасил болмыш [Г: 15]. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең кулланылышында Болгар чоры язма традицияләре һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы лексик-семантик парадигмада төрле генетик катламга караган лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Әсәрнең идеяэчтәлегенә бәйле рәвештә теге яки бу сүз төрле стилистик максатларга да буйсындырыла. 2.3.5. "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә галәм, җиһан, атмосфера, планета, вакыт, билге, хәрәкәт, урын-ара парадигмасына берләшә торган сүз-төшенчәләр керә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренг әнч ә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә вакыт һәм пространство мәгънәсен белдергән лексик берәмлекләрдән ғаләм, җиһан, wа қыт, заман, көн, төн, тәүлек, һәфтә, ай, йыл, сәнә, ғасыр сүзләрен атарга мөмкин. Тормыш-яшәешне вакыт төшенчәсеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, шуңа күрә дә теләсә кайсы телнең лексикасында вакыт аралыгын белдергән сүзләр зур урын алып тора. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә вакыт сүзенең мәгънәсе түбәндәгечә шәрехләнә: '1. Фәлсәфи як тан караганда, материя яшәешенең объектив формасы. 2. Яшәешнең гасыр, ел, тәүлек, сәгать, минут һ.б. белән исәпләнгән дәвамлы аралык кисеме, мизгеле һәм аларның бер-бер артлы алмашыну процессы' һ.б. [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 663]. Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә вакыт төшенчәсе парадигмасына дәwер / дәwран / даwран һәм дәм, заман, сәғәт, көн сүзләре керә: Сөләймән пәйғамбәрнең матбахында һәр көн дүрт мең ишәк йөғе боғдай харыҗ ирде [НФ: 177]; ол заман бекләриндин бир бек бу тайифә хақына ғайат иғтиқад бағлап дағы муһиб болуб идрар муаййан қыйлды [Г: 28а8]; тута билмән өзүмни бир заман [ХШ: 47а2]. Дәм сүзенең кулланылышы Алтын Урда чоры истәлекләреннән Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия" әсәреннән кала барлык текстларда да теркәлде. Ул 'мизгел'дигән мәгънәне белдерә; хәзерге татар әдәби телендә кулланылмый: oл шаh вәли сачрады мeнди oл дәм таш үстүнә / шүкүр қылды сәҗдә eтди дoстуна [Кб: 189.197]; oқур мусxафны hәр дәм xатим итәр [Җс: 90]; китәр қәдриң oл дәм кeлип сөзләсәң, / улулaр қaтындa йaқaмaс қәлaм [Г: 21v.6]; күрүшәлиң бары бир дәм үзүмиз [ХШ: 100v2]. Шул ук вакытта анализланган чыганакларда 'билгеле бер вакыт аралыгы' дигән мәгънәсе дә кулланылыш тапкан: бир дәм oлтурды Ғали ақлын тирә [Кб: 124]. Цикл ягыннан кабатланган вакытны белдерә торган сүзләр: сәғәт, йыл, күн, түн, иртә, кеч, йаз, қыш һ.б. шундый сүзләр Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә еш очрый. Анализланган чыганаклардан мисаллар: болур йаз фаслыда хош дәwқ итмәк [ХШ: 39r12]; фәләкни тәзгитиб йулдуз йүриткән / қамуғны хүкми бирлә hәм игиткән / бу мунча ғилм vә hикмәтләр йаратған / қаранғу түнни күн бирлә йарутған [ХШ: 2r8]; ошол сәғәтдә ким болғай қыйәмәт бағышла бизни; қыш oртада баxариат oқуйын [Мн: 92]; йети күндин суң Сара суңукында Исхақ билкүрди [А517.23]; һәр ертә кечә күндә ики нәүбәт [ХШ: 7v]; күндин күн кaзғусы зыйaдa бoлды [НФ: 233.15]; Бу үч күннүң кечеләри йаруқ булған үчүн бу күнләркә әййәмүл бейаз тип айдылар [НФ: 282.9, 10]; биш алты күн кичәҗәк ол булур сүкәр бикин ширин [Г: 127а.7]; йети күндин суң Сара суңукында Исхақ билкүрди [НФ: 517.23] һ.б. Хәзерге татар әдәби телендә көн-төн, көне-төне сүзләре Урта гасырлар текстларында түн күн формасында кулланыла һәм 'бертуктаусыз, берөзлексез; даими рәвештә' [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 321] дигән мәгънәне белдерә: гизәр йалың баш азақ йүгрү түн күн [ХШ: 62v]; түн күн ала ат тәг йүгрәр талмаз [ХШ: 50r]; йелип онтөрт түн күн йар тиләйү [ХШ: 22r]; йети түни һәм күни [Кб: 122] һ.б. Мәхмүд бине Галинең "Нәһҗел-Фәрадис" әсәрендә түн күндүзи вариантын да очратабыз: йүриди түн күндүзин [НФ: 5.7]. Йыл сүзе гадәттә сан белән ачыкланып килә: Йетмиш йыл болды мен Зүһрә йулдузға тапунурмен улашу бу сақынычда мен [НФ: 46.1]; Ашну җиһандин ашну миң йыл қылды халиқ [Мн: 170б]; бүгәндин соҗ йүз йигирми йыл йашағыл [Мн: 163]; Миң йыл тады йығачында қондум [КР: 9.16]; Он секиз йыл тирилди [КР: 19.10]; Әгәр тобрақ үзрә йүз йыл сән / отурсаң тапмағайсән аны бил сән [ХШ: 70v]; аныңтег йүз йыл издәсәң табулмаз / қуруғ қазғу йимәкиң асғы болмаз [ХШ: 70v]; йетмиш йыл болды мен Зүһрә йулдузға тапунурмен улашу бу сақынычда мен бу едиз көкни тиргүксиз ким тутур [КР: 46.1] һ.б. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә ʻҗәмгыять яшәешендә билгеле бер вакыт, чор, дәверʼ мәгънәсен белдергән заман сүзе актив кулланыла: ики зирәк ишиттим бир заманда [ХШ: 107v]; хoрoслар үни бир гeздин тутулмыш сүбһ сөклүни hәм oтқа урулмыш түтүниндин дүнйа маламал булмыш көмүр мәшриқ йoлыны күн урутмыш нә хoд мәғриб чәриги йoл тутмыш замана бу қулувдин oғлақ eрмиш фәләк hәм қутуб тeг [Қутб] һайран қалмыш [ХШ: 21v5]; замана ишләриндин гибрәт алды / бoлуб ғаҗиз таңзуб ичрә қалды [ХШ: 32б9] һ.б. Шушы ук мәгънә дәwер / дәwран / даwран һәм дәм сүзләрендә дә реальләшә: бәсләсин ғушшақ җанын чүн бүкүн күх қамәр йүз хөсненең дәwраныдур [Г: 179]; түшүб ғишрәт қылалуң теди бир дәм [ХШ: 13v2]; ақлы кeлди күңлүнә ачды күзин сәҗдаға барды Xақға oрды йүзин сәҗда қылды Тәңригә Ғали тапуғ Ғали бақты күрди бир тeмүр қапуғ тартты қoлорды күрди улуғ сарай [КР: 125]. Димәк, Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында алдагы чорга хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең гарәп-фарсы һәм төрки-татар асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Кыскача нәтиҗәләр. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында Болгар чорыннан ук килгән язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе күзәтелә. Сүзләр, нигездә, туры мәгънәләрдә кулланыла. Шул ук вакытта стилистик максатларда күчерелмә мәгънәдә, образлы гыйбарәләр һәм фразеологизмнар составында да урын алалар. 2.4. "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 2.4.1. "Кеше" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Кешенең җенес атамалары һәм аларның кулланылышы. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә бу төр лексик берәмлекләрдән абушқа, әркәк, ер / әр, йегет, қари, қыз, дөхтәр, бинт, хатун сүзләренең кулланылышы теркәлде. Бу сүзләр татар әдәби телендә, тикшерелгән чыганакларда төрле мәгънәләргә ия. Бу бүлекчәдә без әлеге лексик берәмлекләрнең кешенең җенес атамалары буларак кулланылышын тикшерәбез. Абушқа сүзе өлкән яшьтәге ир затыннан булган кешене белдерә. Бу сүз Алтын Урда чоры язма истәлекләреннән М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә генә теркәлде: Мен Наҗд еллик абушқамән [НФ: 10б3]; Бу арада Иблис өзини бир абушқа сурәтенгә охшатыб булар арасынға кирди [НФ: 10б1]; Абушқа йана айды: лүтф бирлә кәрәм бирлә һич ағырсунмады ол қуш йети қата көрүнди [НФ: 144б14]. ʻХатын-кыз җенесеннән булган балаʼ [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2005, б. 640] мәгънәсе анализланган текстларда төрле генетик катламнарга караган әркәк, қыз һәм дөхтәр, бинт сүзләрендә реальләшә: бу түш изгү түш турур қызым Фaтыймa әркәк oғлaн тoғурғaй [НФ: 178]; Әwwәл қызымызны бирермен йәнә Миср мөлкәтен кирүрмән [КР: 547]; Мәғаwи тәқы қызын үзкә кешекә никаһ қылыб бирде [КР: 547]; Kем қызым кеше берлән қачды [КР: 547]. Кулланылыш ешлыгы ягыннан төрки чыгышлы қыз сүзе күпчелекне тәшкил итә. Алтын Урда чорын язма истәлекләренең барысында да йигит сүзе кулланылган, аның мәгънәсе - ʻяшүсмерлектән өлгергәнлек чорына күчкән, балигъ булган, буйга җиткән яшь ир кешеʼ [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 221]. Мисаллар: ол йигит айтты: кәрәм қылыб қулақ тутсаң җаваб айтайым [Г: 22]; йигит қыз бирлә [ХШ: 57б17]; йигитсен бада ичкил [Мн: 295а9]; мән йигит болса әрдим сәңә йари бергәй әрдим [НФ: 5б1]. Текстларда шушы ук мәгънәне оғлан сүзе дә белдерә. Олы яшьтәге ир кеше қари сүзләре белән белдерелә: қари болғай йәш оғлан турса он күн [ХШ: 32v7]; йегитләр һәм қариларны икинчи кетәр чимгән көрүп қаҙғу [ХШ: 99v3]. Алдагы бүлектә әйтелгәнчә, әр/ер/ер оғлы сүзләре тикшерелгән чыганакларда ʻкешеʼ, ʻсугышчыʼ, ʻир, ир-егетʼ мәгънәләрендә кулланыла. Бу өлешнең тикшеренү объектына бәйле рәвештә ʻир-егетʼ мәгънәсенең контекстта реальләшүен күзәтик: Қәғбәләрини хараб қыйлмасам, ер оғлы болмағаймән [НФ: 216]; тәлим хатун ким ердин артуқы бар [ХШ: 113б17]; мәлик айтты: лаҗәрәм бигә бир камил билигли ер кәрәк [Г: 23]. Алтын Урда чоры текстларында хатун сүзе, нигездә, ʻир җенесенә капма-каршы җенестәге кешеʻ [Татар теленең аңлатмалы ..., III т., 1981, б. 364] мәгънәсендә килә: қайу йердә көрклүг хатунны ишитир болса ол хатунны золм бирлә алур әрди [ХШ: 218.11]; лайык хатун табылмады [КР: 54]; бу Ирмәлә йанлығзалим хатун болмады имишләр [КР: 363]; ики хатун йарашмаз тейү һәр гез [ХШ: 54v]; бир хатун олтурмыш ирди йүзи ай [Кб: 130] һ.б. Хатун-қыз сүзе хәзерге татар әдәби телендәге мәгънәгә туры килә, ʻгомумән, барлык хатыннар һәм кызларʼ [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 631] дигәнне белдерә: Әпчи хатун-қыз хатын нәсәб сорсаң ерүр Җәмшид уруны [ХШ: 19б16]. Димәк, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кешенең биологик тере зат буларак яшәешен белдерә һәм "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында Болгар чоры өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Лексик-семантик парадигмада гарәп-фарсы һәм төрки-татар чыгышлы сүзләрнең параллель кулланылуы норма вариантлылыгы буларак карала. Кешенең тән-әгъза атамалары һәм аларның кулланылышы. Кешенең тән-әгъза атамаларын белдергән сүзләр, мәгълүм булганча, лексиканың иң борынгы катлавын тәшкил итәләр һәм кулланылыштагы иң актив сүзләр буларак каралалар. Татар телендәге соматик терминнар хәзерге төрки телләр белән уртак лексик фонд булып санала. Соматик терминнар үзләренең телдә булган үзгәрешләргә аз бирелүчән булулары, даимилекләре белән аерылып торалар. Шул ук вакытта кешенең тән-әгъза атамаларын белдергән сүзләр лексиканың иң тотрыклы тармагына карыйлар һәм татар телендә зур күпчелекне тәшкил итәләр. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә дә соматик терминнар күп кулланылган, хәтта бер контекст эчендә генә дә кешенең тән-әгъза атамасын белдергән берничә сүз файдаланылган очраклар күп теркәлде. Мисаллар: меним елким аҙақымны бәрақ бағлағыл [КР: 512]; йени бирлә сөртәр йүзи көзини [Кб: 139]; бирсә чexрaң көзләрә нур [Мн: 236]; нә гәүдәси нә айақы нә әли [Кб: 137]; күрәр күзүң күрмәс болғай / тутар илкиң тутмас болғай / йүрүр азағың ярәмәс болғай / сүзләр тилиң сүзләмәс болғай [НФ: 180]; өз әлгин башынға топрақ сачты [ХШ: 48v]; улум бaғрым йүрәгим бoлды oш қaн [ХШ: 65w.2]; тәни арығ йүзи сарығ арқасы бүкрәрмиш [КР: 274]; сачы тәқи мәхәсини җүмлә ақ әрмиш әрди [КР: 56]; тәни арығ йүзи сарығ арқасы бүкрәрмиш [КР: 274]. Тикшерелгән чыганакларда урын алган соматик терминнар түбәндәгеләр: ағыз (زيﻏا): сураxи тoлса қoп ағзын ачалың, бүгүн мәйxанәдә йармақ сачалың [265]; көп сөз сөзләр ағзындин отлар сачар [Кб: 140.35]; адақ - азақ - айақ: адақың тoпрақын сүрмә қылайын / синиң xошнудлуқыңны oқ биләйин [ХШ: 196r]; барчасының ил айақы бағлыдур [Кб: 140.2]; ахир үлкәр азақын сайғучы ким [ХШ: 78а13]; айа ʻуч төбеʼ: айа бирлә күн өртүлгәймү һәргиз [ХШ: 16а4]; алын ʻмаңгайʼ: алнындин бурчақ мәңизлик ғарақ кәлүр әрди [НФ: 209б16]; алны ай ол [ХШ: 12а12]; арқа: тәни арығ йүзи сарығ арқасы бүкрәрмиш [КР: 274.16]; әғда: Ул килеп, пәйгамбәрнең әгъдаларын басар ирде [НФ: 45]; базу ʻкулʼ: кәрәм ели йақин бил ким қаwи базудан артуқдур [Г: 80]; баш: йә мән өләм йә дeвниң башын кeсәм xақ ғинайат қылур ирсә мән басам [Җҗ: 73, 74]; түшрүр бaшдa тaҗын [ХШ: 12р.7]; бәбәк: булут ағмышча бағчы бағқа сақнур [ХШ: 85а3]; ғабарат ʻкүз йәшеʼ: күзендин қатрат wә ғабарат йәшләр ақтурды [НФ: 310]; димағ: димағы қайнайур ирде [НФ: 72]; зaғ (زاﻏ) ʻкүзʼ: зaғ қaрaқы [ХШ: 52w.11]; иң: Ул әйде: "Йалғуз әрмәзмән, Хак Тәғалә хадыйр торыр, иңемдә ике фәрештә хадыйр торырлар", - тиде [НФ: 367]; йүз (زوي): йүзләриңә отдин ғоллар олуп [Җс: 57.2]; бақа йузүңкә күңлүмни ачайын [ХШ: 85v]; қорқған кишиниң йүзи сарығ керек [Җҗ:233.5]; йүзи сарығ болмыш [НФ: 148.16] һ.б.; қадәм ʻтабанʼ: қачан кем Мостафаның мөбәрәк қадәме йиргә инде әрсә Хақдин фәрман килде [НФ: 309]; кендек: кендеге астында бер җәрәхәт бар иде [НФ: 113]; көз (زوك): көзүм бирлә көрдүм ол кәфирләрни [НФ: 12-13]; қазғу қоймас көзләриңни уйқуға [Кб: 138.17]; көзләрендин сарығ сув ақғай [267.13]; қулақ: айайын мән қулақ тут йаxшы тыңла [ХШ: 3r24]; қулaқ тутсaң җawaб aйтaйым [Г: б22v-12]; қулақ тoтуп таңлар ирдиләр сүзин [Җҗ: 22]; мәңиз: әдүқдә қылма ал мәңизиңни сарығ [ХШ: 48v3]; Йосыф пәйғамбәрне көрди инкән җамаллығ йүзи толган ай мәңизлик [КР: 352.6]; миғдә ʻашказаныʼ: қайу қолның миғдәсенгә бер локма хәрам дин төшәр булса, көңүли андағ фәсид булыр [НФ: 248]; нәбыд ʻпульсʼ: Бу хатынның нәбдыдин миңа мәгълүм булды, кем бу хатунның кырык көндә тәкый хәйәте бар [НФ: 195]; сақақ ʻиякʼ: aқ сaқaқы [ХШ: 80w.14]; тән: ким тиләйүрмән тирилгәй oш тәним ғибадәт қылғаймән қач йылтағы тәңри мәни ғафу қылғай [Җс: 23]; тил: сүчүг тил бирлә мини алдайурсән [ХШ: 109r]; тиш (ﺶيت): сүт еммәзмән бар ағзымда отуз тиш [ХШ: 90 r11]; чәһрә: ул қара див чәһрәли қолның [Җс: 47б.9]. Күргәнебезчә, бу рәттә гомумтөрки сүзләр белән беррәттән, алынма сүзләр дә урын алган, ягъни алар үзара синонимик рәтләр хасил итәләр: қол / әл / әлиг / ал; ирен / ләб / дудақ; базу / биләк; адақ / азақ / айақ, йөз / бит / чәһрә / чырай / дидар / мәңиз, тән / бәдән / андам / гәwдә һ.б. Г. Закирова базу, ил, ел сүзләренең хәзерге татар әдәби телендә һәм аның диалектларында кулланылмавын ачыклый, төрки телләрдә башка фонетик вариантларда очравын искәртә: азәрб. - гол; алт., каз., ккалп., ног. - кол; башк., тат. - кул; тув., хак. - хол; төр. - кол; үзб. - кул. [Закирова, 2007, с. 74]. Йүз сүзе барлык әсәрләрдә дә өстенлек итә, фарсы чыгышлы дидар сүзенә авторлар чагыштырмача сирәк мөрәҗәгать итәләр: Раббым дидарини күрмәк үчин [НФ: 223]. Контекстта сүз-сурәт тудырыр өчен, авторлар соматизмнарны фразеологизмнар составында да кулланалар: йүз тутуб дост йүзинә йатқыл [Г: б184]; тән қорыды [НФ: 278]; Күземдин ғаиб булды әрсә, мин тәкый куркуғ вә һәйбәт берлә ул ғардин чыктым [НФ: 24]; Тәқый күземдин ғаиб булды [НФ: 24] һ.б. Төрки чыгышлы баш сүзе Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә, татар әдәби телендәге кебек үк, күптөрле мәгънәләргә ия. Тикшерелгән чыганакларда, беренче чиратта, 'ми, чәч, йөз, күзләр, авыз, борын (яки танау), колаклар урнашкан кеше яисә хайван әгъзасы' мәгънәсе өстенлек итә: қамуғ пәргәр-тег баш бирлә гәран [ХШ: 3r20]; бойун сынмағлы тәндин баш кетәри [ХШ: 4v20]. Текстларда баш сүзе күчерелмә мәгънәләрдә дә кулланыла: йолда барурда тағ башында бир саwмағ бар ерди [НФ: 15]. Баш сүзе нумератив сүз буларак та кулланыла: йети баш кеши [НФ: 48]. Алтын Урда чорында язылган әсәрләрдә геройларның, бигрәк тә матурлыклары белән әсир иткән сылу кызларның, батыр егетләрнең тышкы кыяфәтен сурәтләүгә зур урын бирелә. Соматизмнар бу нисбәттән стилистик максатларга хезмәт итәләр, ягъни коннотатив эчтәлеккә ия булалар. Мисал өчен, Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә Шириннең матурлыгы Шәрык әдәбияты традицияләре буенча тулган ай яисә гөл белән чагыштырыла: мәлик һәр дәм бақыб ол йөзи айқа [ХШ: 40v12]; ачыб ол ай йүзин тарғатты пәрwин [ХШ: 100v6]; мәлик сорды йәнә ол йүдин [ХШ: 76r200]. Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тышкы кыяфәте түбәндәгечә тасвирлана: Абу Муғид әйди Мәккәдә бир пәйғамбәр чықты тип Мөхәммәд атлығ... Йигит турур мәхасини қара турур ачуқ йүзлүг турур авазында һәйбәт. Ингән узун боҙлуғ әрмәз ашақ боҙлуғ тәқый әрмәз орта боҙлуғ турур. Ачуқ қашлуғ турур. Ингән сәмүз тәқый әрмәз ингән тәқый аруқ әрмәз орта тәнлиг турур. Төлек турур үкүш хәрәкәтлиг әрмәс. Тишләри сәйрәк турур. Йүзи толун ай тәг қумыйур. Сөз сөзләсә ачуқ айра сөзләйүр булгашуқ сөзләмәс. Айасы киң турур. Көзи ашаққа үкүшрәк бақар йеркә бақар бир аз тәқый башыны қалдурур көккә бақар. Мәхасини қуртығ турур урта мәхасинлиг турур узун тәқый әрмәз ... [НФ: 23.3-9]. Күргәнебезчә, әлеге өзектә тән әгъзаларын атаган сүзләр стилистик вазифа башкаралар. Күргәнебезчә, китерелгән мисалларда соматик терминнар әдәби деталь булып хезмәт итәләр. Әдәби деталь төшенчәсенә Д. Заһидуллинаның 2007 елда басылган "Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге" (2007) китабында түбәндәге аңлатма бирелә: Деталь (фр. detail - кисәк, җентеклелек) - әдәби әсәрдә белдерелүче эмоциональ-мәгънәви көчкә ия төгәллек. Еш кына деталь язучылар тарафыннан герой психологиясен ачу чарасы итеп кулланыла. Деталь сыйфатында геройларның тышкы кыяфәт билгеләре, сөйләм үзенчәлекләре, алар яшәгән тирәлек (табигать, урын, өй һ. б.) сурәте килергә мөмкин. Детальләрне күпләп куллану, санап бару ярдәмендә язучы образны укучы күз алдына бастыра. Эстетик вазифа белән беррәттән, еш кына җентекләүче детальләр мәгълүмат бирү вазифасын башкара. Кайчакта деталь символик мәгънә ала, әсәр идеясен аңлауга ачкыч ролен үти башлый [Әдәбият белеме, 2007, б. 116]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кешенең тән әгъзаларын белдерү өчен, төрки чыгышлы сүзләр белән беррәттән, гарәп-фарсы алынмалары да кулланылган. Алар әсәрнең тел тукымасында туры мәгънәдә дә кулланылалар, еш кына төрле төсмерләр белән баетылып, контекстта стилистик вазифалар да башкаралар. Ризык-тәгам атамалары һәм аларның кулланылышы. Ризык милли мәдәниятнең төп һәм әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Ашамлыкларда халыкның гореф-гадәтләре, иҗтимагый мөнәсәбәтләре, ышанулары һ.б. чагылыш таба. Бу тематик төркемгә караган лексика халыкның тарихи үткәне, хәзергесе белән тыгыз бәйләнештә яши, ул тормыштагы үзгәрешләр йогынтысына тиз бирешә, әйләнә-тирә, табигать, рухи һәм матди тормыш шартларына җайлаша. Шулар белән беррәттән, ризыкларда гасырлар төпкеленнән килгән борынгы сыйфатлар да сакланырга мөмкин. Татар телендә килеп чыгышлары белән борынгы төрки телдән килгән ризык атамалары шактый. Без бу очракта матди мәдәният элементлары буларак каралган, ягъни кеше тарафыннан эшкәртелеп кулланыла торган ризыкларны атый торган берәмлекләрне күздә тотабыз. Иң элек ризык мәгънәсен гомумиләштереп атый торган сүзләргә игътибар итик. Алтын Урда чорында язылган истәлекләрдә бу рәтне аш, ризық, тәғәм, йимәк, лоқма лексик берәмлекләре хасил итә. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә ʻашау-эчү әйберләре, ашамлык әзерләүгә китә торган нәрсә; ашамлык, ашарга әзерләнгән нәрсәләрʼ [Tатар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 26] мәгънәсендә теркәлгән азык сүзе, Р. Әхмәтьяновның "Татар теленең кыскача тарихиэтимологик сүзлеге"ндә бирелгән мәгълүмат буенча, гомумтөрки азык, азук ʻазык; ашамлык запасыʼ сүзеннән килә. Бу сүз алтай, казакъ телләрендә шулай ук азык, уйгур телендә озук, якут телендә йысык рәвешендә сакланган; борынгы язмаларда азук ʻазык, азык-төлекʼ мәгъ нәсендә очрый [Әхмәтьянов, 2001, б. 11]. 'Ашау өчен махсус хәзерләнгән нәрсә: ашамлык, азык, ризык' [Tатар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 59] мәгънәсендәге аш сүзе дә гомумтөрки аш ʻаш, ашамлык; иген, икмәк, арпаʼ сүзеннән дип уйланыла [Әхмәтьянов, 2001, б. 24]. Аш сүзеннән ясалган ашлык лексик берәмлеге бары Котбның "Хөсрәү вә Ширин" һәм М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрләрендә генә кулланылыш тапкан: Қабилнең ашлықыны қабул қылмады [НФ: 69б15]; йер урлуқ алмайынча бермәз ашлық [ХШ: 101а1]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә, гомумән, ʻаш, әзерләнгән ашамлыкʼ мәгънәсен белдереп, аш лексемасы килә: аш пиште [НФ: 28]; бир кәрсән аш тәқый йети әтмәк бирүңнәр [НФ: 29]; еwендә отун йоқ аш пиширмәккә [НФ: 269]; ызды түрлүк аш wә ниғмәт [НФ: 10.81]; қылдурмыш күп аш-су [НФ: 27]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" һәм М. Болгариның "Нәһҗелфәрадис" әсәрләрендә шул ук мәгънәдә төрки чыгышлы йем, йемәк һәм гарәп-фарсы алынмасы булган тәғам, ғыйза, ризық сүзләре дә кулланыла: йеми хасрат ичими рәнҗү қазғу [ХШ: 18r25]; Йемәк ичмәк тиләр [НФ: 9.61]; Ул қуwәт раббани ирде, тәғам тағы ғыйзадин түгел ирде [НФ: 132.7]; Пәйғамбәр дөнйаны җәмиғъ кылмады, суфрасында ике төрлег тәғәм йимәде [НФ: 106.12]; ризықны тәнаwел қыйлдылар [НФ: 63.1]. С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки", Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрләрендә ʻашамлыкʼ мәгънәсендә гарәп теленнән кергән адим (ميدا) сүзе дә кулланыла: каршымда толу адим сүфрә мән ач [Г: 74б3]; йер урлук алмаенча бермәз ашлық [ХШ: 101а1]. Кукуруз икмәген белдереп, фарсы теленнән кергән кирдә сүзе дә әсәрләрдә урын алган: ғазиз әр сафарда кирдә йахнидур [НФ: 73.4] Төрки халыклар элек-электән җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр, шуңа күрә дә бу эш төренең, һәм аңа бәйле лексиканың язма истәлекләр телендә урын алуы табигый. Борынгы төрки сүзлекләрдә үк теркәлгән ун (он) сүзе Алтын Урда чоры истәлекләре телендә дә кулланылган: тәгирмән бар ақ итәр ун [НФ: 105.7]; бир тағарчуқ ун тултырды [НФ: 214.10]; ул уннуң хамуры килдеме [НФ: 320]. Гарәп теленнән кергән хамир сүзенең кулланылышы "Нәһҗелфәрадис" әсәрендә теркәлде: Салих евидин хамир майа алып әтмәк бишүрде [НФ: 220]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә камыр ризыкларыннан әтмәк сүзе кулланылыш тапкан: бир чанақ бирлә аш кәлтүрмиш, тақый әкки әтмәк кәлтүрмиш [НФ: 121]; арпа әтмәгене тойа йеде әрсә [НФ: 267]; тоқ көзингә арпа әтмәги көрүнмәс; сураxи тoлса қoп ағзын ачалың / бүгүн мәйxанәдә йармақ сачалың [Мб: 265]. Ярма культураларыннан пешерелгән ризык мәгънәсен белдереп, текстларда буламық сүзе кулланыла: Ғөмәр буламық қылды [НФ: 24]. Татар әдәби телендә боламык сүзе ʻсуга яки сөткә он болгатып пешерелгән ярым сыек ашамлыкʼ дигәнне аңлата. Төрки халык ашлары арасында, мәгълүм булганча, иттән әзерләнгән ризыклар аерым урын алып тора. Алтын Урда чоры истәлекләрендә шурба сүзе кулланылышы теркәлде: әт берлә шурба қайныйур ирде кем, бер чыпчық күwәч эченә төште тәқый үлде [НФ: 163]. Чыганак буларак алынган текстларда эчемлек атамаларының кулланылышы да күзәтелде. Эчемлек мәгънәсен ичим (ميﭼيا) сүзе белдерә: бир ичим суw [НФ: 121]; бир ичим сүт бу ыwукдан ичмәгим сәвүклүрәк [НФ: 295]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә ʻэчемлекʼ мәгънәсен ичкү сүзе дә белдерә: аның йадынға ичкү ич аш аша [ХШ: 20б13]. ʻТатлы эчемлекʼ мәгънәсендә шәрбәт, ғасәл сүзләренең кулланылуын ачыкладык: шәрбәт бәрдиләр әрсә билди ичмәди күчүн ичүрдиләр [НФ: 196.17]; балдин ширбәт қыйлып чығарды [НФ: 99]; Беренең эчендә хәмер бар ирде, тәқый берендә ғәсәл бар ирде [НФ: 63]. Мәй, шәраб, ширбәт - иляһи гыйшык, иляһи гыйлемнәрнең суфичыл аңлатмасы [Садекова, 2016, б. 129]. Алтын Урда чорында язылган тектларда исерткеч эчемлекләрдән төрки чыгышлы чақыр һәм гарәби асыллы хәмер сүзе теркәлде: суw орынға улаш ақты чақыр бал [НФ: 85]; һич хәмернең райыхасы йуқ [НФ: 292]; тәқый ни миқдар кем дөнйада хәмер эчмеш ирде, ул миқдар хамир эчүргәйләр [НФ: 305]; ичәрдә oл шәраби [Җс: 9r]. Эчемлек атамаларыннан сөт, су атамалары да кулланылыш тапкан: ичиндәки суw сүтдин ақ турур, ғәсәлдин сүчүг турур [ХШ: 62.6]; оқдин қатығрақ ақар тәқи суwы, сүтдин ақрақ турур [ХШ: 57.7]; айтты бер йыл дайим сөт эчгү [ХШ: 62.4]; бу сүтни ичиң бақалың бағарсуқларыңыз бүтүнмү турур [НФ: 118]; сүт еммәзмән бар ағзымда отуз тиш [Г: 90]; бизгә сүт берсүн, биз ичәлиң [КР: 13] һ.б. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кузаклы һәм ярма культураларыннан, иттән, камырдан әзерләнгән ризыкларның, эчемлек атамаларының кулланылышы күзәтелде. Нигездә, алар лексиканың архаик катламына карый. Килеп чыгышы ягыннан төрки сүзләр гарәп-фарсы алынмаларына синоним буларак кулланыла. Шул рәвешчә, хәзерге татар телендә кулланылышта булган һәм татар халкының туклану үзенчәлекләрен чагылдырган сүзләрнең шактые борын-борыннан сакланып килә, тамырлары белән алар гомумтөрки телгә барып тоташа. Кием-салым һәм бизәнү-ясану әйберләренең исемнәре һәм аларның кулланылышы. Халык киеме атамалары, билгеле булганча, миллилекне күрсәтеп тора торган билге булып хезмәт итә, ә аның стиле, үз чиратында, күп гасырлар дәвамында формалаша. Киемнәрнең үзенчәлекләре халыкның яшәгән табигый һәм хуҗалык шартларына, йорт тәртибенә һәм җитештерү осталыгына бәйле. Киемдә халыкның сәнгати-эстетик идеаллары, рухи дөньялары чагыла. Татар халык киемендә традицион мәдәниятнең чагылышы шактый сизелә. Ә бу исә борынгы чорларга карый һәм бүгенге көндә дә, башка халыклар белән берләшкән шартларда, үсүен дәвам итә. Татар халкының этник формалашу тарихы һәм мәдәнияте киемнәрнең төрле өлешләрен белдерүче төшенчә-терминнарда эз калдырган. Димәк, кием төшенчәләре белән бәйле лексик-семантик төркем халыкның формалашу чорында барган иң мөһим иҗтимагый-тарихи процессларның күрсәткече булып тора. Шулай да, мәдәни-икътисади шартлар үзгәрү белән, бу лексик төркем берникадәр үзгәрешләргә дучар була. Бу лексемаларның күпмедер өлеше кулланылыштан чыгуда һәм шул ук вакытта яңа исемнәр барлыкка килүдә чагыла. Кием атамаларын белдергән лексиканы тикшерү халыкның матди мәдәниятенең үсеше, аның үзаллы этнос буларак формалашуының төрле этапларында башка халыклар белән тарихи-мәдәни, икътисади бәйләнешләргә керү нәтиҗәсе буларак каралырга тиеш. Бу нисбәттән Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кулланылган кием атамаларын тикшерү татар лексикологиясендә әлеге төр атамаларның урынын һәм әһәмиятен, үсеш-үзгәрешен билгеләргә ярдәм итә. Гомумән кием атамасын белдерү өчен, кәзим сүзе кулланыла: айақ, чанақ кәзим тонларны Ширин терди [ХШ: 112б17]. Дурра, палас, рида, тун, хилғәт сүзләре Алтын Урда чоры язма истәлекләре телендә бер дәрәҗәдә кулланылалар. Әлеге синонимнар әсәр телендә тукымадан, күннән, мехтан тегелгән, эшләнгән һәм тәнне каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы мәгънәсендә кулланыла. Бу лексик вариантлар хәзерге татар телендәге кием сүзен белдереп килә. Әлеге синонимнар арасында тун сүзе әсәр телендә кулланылу ешлыгы ягыннан өстенлек итә. Мисал: Әй, қазый, бу дурраға кем кийеп торыр, бу нәдин (нәрсәдән) туқылмыш торыр? - тиде [НФ: 205]; Әй наранларым, арпа әтмәгене төреп, қайғы берлә йимәк, тәқый палас кимәк [НФ: 334]; wәликин ридасы эчендә нәрсәдер күтәреп чықты [НФ: 147]; ул чимгән (азан) эчендә йәшел тун кезип (киеп) Қоръән уқыйур (укый) тәқый иңенә хилафат химатыны кидердем [НФ: 234]; "Йә Хәдичә, мине тунға чолғаң, тәкый йаткуруң, кем хәлем бик мөтәғаййер булды", - тидем әрсә, мине чолғап йаткырды [НФ: 24]; Башыдин таҗы, иңедин хөлләсе төште [НФ: 234]. Хилғәт сүзе югары дәрәҗәле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән өс киеме мәгънәсен белдерә: Тәқый Җәғфәрне wә қатындагы йаранларын ағырлады, хилғәтлар бирде [НФ: 83]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә ʻчалмаʼ мәгънәсен дәстар сүзе белдерә: өч аршун дәстарум бирлә [ХШ: 55v21]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә өске киемне белдерә торган ридә, дурраға, бурди сүзләре дә кулланыла: Пәйғамбәр ридәсе динсағ қулын чығарды [НФ: 55]; Әй қадый, бу дуррағақым кийеп торырсың, бу нәдин туқылмыш торур? [НФ: 205]; Үзәсенә бурди йәмәни өртүглүг ирде [НФ: 95]. Анализланган әсәрләрдә гарәби асыллы ғыймәмә (чалма), таҗ баш киеме атамалары да кулланылыш таба: Әй йаранларым, қайсығыз бу әғрабигә ғыймәмә бәрсә, мин оғ булайын, Хағ Тәғалә ул кешегә оҗмах таҗын башына куйсын [НФ: 143]. Ғусаба сүзе башка бәйләү өчен повязка мәгънәсен белдерә: Башына ғусаба бағлады [НФ: 88]. Хәзерге татар әдәби телендәге күлмәк сүзе Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә күнләк вариантында кулланылган: Бар базарға, бу кәттәнне сатғыл, моның бәһасына бер күнләк алып кигел [НФ: 186]. Аяк киеме атамаларыннан нәғыль сүзен атарга кирәк: "Азақларына оҗмах нәғылләредин бер нәғылин кидереңез!" - тиб бойурды [НФ: 189]. Димәк, кием төшенчәләре белән бәйле лексик-семантик төркем халыкның формалашу чорында барган иң мөһим иҗтимагый-тарихи процессларның күрсәткече булып тора. Шулай да мәдәни-икътисади яшәү шартлары үзгәрү белән бу лексик төркем берникадәр үзгәреш ләргә дучар була. Бу лексемаларның күпмедер өлешенең кулланылыштан чыгуында һәм шул ук вакытта яңа исемнәр барлыкка килүдә чагыла. Алтын Урда чорында язылган әсәрләрдә бизәнү әйберләренең атамалары да кулланылыш тапкан. "Татар халкы дөнья күләмендә рухи мәдәният ядкярләре белән генә түгел, ә бик бай, үзенчәлекле матди мәдәнияте белән дә мәгълүм, һәм татар халкының зәркән сәнгатен моңа мисалга китереп була. Татарлар бизәнү әйберләрен элек-электән үк күпләп кулланганнар. Татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре аеруча күп һәм төрле булган. Төрле техникалар кулланып эшләнгән бизәнү әйберләре чит илләргә дә чыгарылган" [Нурмөхәммәтова, 2018, б. 38]. Без анализлаган истәлекләр телендә таwқы, зөннар, таҗ лексемалары, гәwһәр, җәwһәр, зөммәрәд, йакут, зөбәрҗәт асылташ атамалары урын алган: таwқы ʻмуенсаʼ: Мин синең буйнынға ләғнәт таwқы кидүрдүм, - тиде [НФ: 232]; зөннар ʻкаеш, билбауʼ: Ул зөннарны синең билеңә бағламыш булса ни қылғай ирдең? [НФ: 271]; җәwһәр: Бер олуг пот бар ирде алтындин, ике күзенә җәwһәр урнатмыш ирделәр [НФ: 181]; йакут ʻяхонтʼ, зөбәрҗәт ʻхризолитʼ: Бу сарай эчендә эwләр бар, бәғдысы йакутдин, тәқый бәғдысы зөбәрҗәтдин, тәқый бәғдысы йинҗүдин [НФ: 69]; зөмөррөд ʻизумрудʼ: Тәгмә бер көнгерәсенең қапуғы йакутдин тәқый йәшел зөмөррөддин булғай [НФ: 257]; ғанбәр ʻамбраʼ, зәғфәран ʻшафранʼ, кәфур ʻкамфараʼ: Хақ Тәғалә оҗмах тәwәләрен үз қодрәте берлә қызыл алтындин яратыр, тәқый азақларын ғанбәрдин, тәқый төкләрен зәғфәрандин, үркәчен кәфурдин йаратыр [НФ: 143]; гәwһәр: Көңүл бахрында көп гәүһәрләриң бар [Мн: 292а]. Бизәнү әйберләрен белдерә торган лексика халыкның матди мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. 2.4.2. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Гаилә хәленә бәйле кан-қардәшлек атамалары. Кантуганлыкны һәм никах туганлыгын белдерә торган сүзләр барлык телләрнең дә аерылгысыз өлешен тәшкил итәләр. Туганлык атамаларында яшь ягыннан, җенес буенча һ.б. яктан аерып атау чагылыш таба, һәм алар туганлык мөнәсәбәтләрен, туганнарның якынлык дәрәҗәсен атыйлар. Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы уғыл, уғлан, баба, ата, ана, бала, келин, хатун, әр / ер, қардәш, йәнгә, қарендәш, қыз сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Шул ук вакытта чыганакларда гарәп асыллы зәүҗә, зәүҗ, wәлидә, ғамм һәм фарсы асыллы хуҗа, халә сүзләре дә теркәлде. Туганлык терминологиясе һәр тел сүзлегенең иң архаик катламнары рәтенә керә. Бу лексик-семантик төркемгә кергән туганлык мөнәсәбәтләрен белдергән сүзләр һәрбер телнең төп сүзлек составына карыйлар. Теге яки бу телнең туганлык терминологиясен тикшерү иң авыр мәсьәләләрнең берсе булып тора. Рабгузи әсәрендә туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләрен чагылдырган түбәндәге сүзләр очрый: ата, ана, баба, оғул, оғлан, қарендәш, ер. Ата сүзе төрле фонетик вариантларда ата мәгънәсендә хәзерге төрки телләрнең күбесендә кулланыла. Ата термины кулланылган күпчелек телләрдә ул әти мәгънәсен белдерә, ә баба шул ук телләрдә бабай, бабаның атасы мәгънәләрен аңлата. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә ата сүзе түбәндәге мәгънәләрдә очрый: а) барлык кешеләр өчен уртак булган бер илаһи зат ʻ Коръәне Кәримдә сөйләнгәнчә, Җир йөзендә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган беренче кешеʼ мәгънәсендә: Ничүк сән адәм атандуң ғаwаб иде [КР: 15; 14]; Адәм аталарыны итү берди [КР: 16; 19]; Бер үлүш аталары арқасинда [КР: 19; 17]; Атамыз Адәм пәйғамбәрне тәхет үзара чықарыб күк фәрештшләрин атамызға кылдурды [КР: 20; 17 - 18]; б) баланың әтисе мәгънәсендә: Ушақ уғланлары атасы өчтендә зари қылдылар [КР: 546;]; Уғлы атасыға әйде: и ата Ғабдулла Забирниң хатыныға ғашыйқмын [КР: 547; 10]; Атаңның сарайы Ибраһим пәйғамбәр берлә мәниң сарайын арасында торур [КР: 550; 2]; Кем атасы берлән қыйлдың [КР: 549; 4]; Халәл зади ата wасыййәтен қабул қылур [КР: 549; 7]; Атасының безнең үзе хақы күб торур [КР: 550; 14]. Ана сүзе төрле фонетик вариантлары белән барлык төрки телләрдә дә бар. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә aнa сүзе түбәндәге мәгънәләрне белдерә: а) ʻҺава Анаʼ мәгънәсендә: Һәм ул бағда булды Һаwа анамыз [КР: 26;]; Адәм атабыз берлә Һаwа анабыз фәрештәләркә әйттеләр [КР: 27;]; б) ʻбала анасыʼ мәгънәсендә: Бер улуш аталары арқасында бер улуш аналары рәхимендә... улуш қылғай [КР: 19]; Анаң Фатыйма атаң Ғали қамуғлары сиңа антда торурлар [КР: 549]; Пәйғамбәр алты йәшкә йитмеш ирде кем анасы Әминә wафат булды [НФ: 21]; Анасы бирлә ойнар тегрә йүгрүб [ХШ: 61а8]. Тикшерелгән чыганакларда ʻбала анасыʼ мәгънәсендә гарәби асыллы wәлидә сүзе дә кулланыла: Андин соң йудылар, пәйғамбәр ғаләйһи әс-сәләмнең ғаммы Ғаббас қатына тәқый wәлидәсе қатында дәфен қылдылар [НФ: 153]; Wәлидәмез эвдәме? [НФ: 145]; Әййуб Ансариниң wәлидәси айтур әрди [НФ: 13б6]. Өмми гарәп сүзе изафә бәйләнеше барлыкка китергән атамаларда гына очрады: Өмми Бәшәр [НФ: 45]; Өмми Җәмил [НФ: 305]. Хәзерге төрки телләрнең барсында да кулланыла торган уғыл сүзе Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә берничә мәгънәдә кулланыла. Оғул сүзенең ʻир бала, малайʼ мәгънәсе, мисал өчен, түбәндәге контекстларда реальләшә: Хашимның уғлы булды Ғабделматлуб атлығ [КР: 547]; Ғабделматлубның уғлы булды Абу Талиб атлығ [КР: 547]; Абу Талибның уғлы булды Ғали атлығ [КР: 547]; Ғабдеминафның ике уғлы булды, арқалары йапышыб туғды [КР: 546]; И уғлым, мин синсез нә қылайым [КР: 552]; Уғлым, барғыл, Әйуби Әнсариның эвенә керғел, пәйғамбәрғә сәләм қылғыл! [НФ: 38]; Сен бу уғлaнны сениң қапуғыңда қойғыл [КР: 10]; Уғланлары, аталары, бу бағны бу қуллар бирлә сизгә бағышладым [НФ: 246]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә уғыл сүзе белән рәттән уғлан сүзе дә актив кулланылган. Уғлан сүзе күпчелек очракта Адәм уғланлары сүзтезмәсендә составында урын алса, оғыл сүзе ʻбалаʼ, ʻир балаʼ мәгънәләрендә реальләшә. Алтын Урда чоры әсәрләрендә уғлан сүзе түбәндәге мәгънәләрдә кулланыла: а) Җир йөзендәге Адәмнән соң туган барлык кешеләрне белдерә: Қамуғ оғланларыға сөннәт қыйлды [КР: 14; 5]; Тәқый синдин соң сәниң оғланларың тәқый йазуқларыға ақрар қыйлсалар [КР: 24; 4]; Қыйа мәткә тикрү оғланларың соңғы рузасыны ғәм ирде [КР: 27; 1]. б) ʻбалаʼ мәгънәсен: Һаwа йатмыш қарын уғлан туғды [КР: 28; 2]; Ғалинең уғланлары булды Хәсән белән Хөсәйен [КР: 547]. Беренче мәгънә адәм уғланлары сүзтезмәсендә дә чагылыш таба: Беркет адәм уғланларыға харәм булды [КР: 28]; Иблис әйде: Йа Рабби, Синең ғыйззә тең белән анд-йад қылурмын, бу адәм уғланларының җөмләсене азғурғаймән, мәғәр мохлис қолларың миндин қурқғайлар, үзгәләрен җөмләсен азғурғаймын [НФ: 233]; "Йә Йәхйә, бу шәһвәт торур, кем моның берлә адәм уғланларыны сайыд қылурмын" - тип әйде [НФ: 223]. Мәгълүм булганча, элгәре чор язма истәлекләрдә уғлан сүзе ʻул' һәм ʻбалаʼ мәгънәләрендә теркәлгән, ягъни ул киңрәк семантикага ия булган; һәм ир баланы гына түгел, ә кыз баланы да белдергән. Кайбер истәлекләрдә қыз уғыл һәм қыз уғлан сүзтезмәләренең кулланылышы белән дәлилләнә. Төрки телләрдә ике формада билгеле қардәш / қарендәш сүзе ʻбер нәселдән булган, туган кешеʼне белдерә [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 139] Тува, чуваш, якут телләренннән башка барлык төрки телләрдә дә кулланылышта йөри. Алтын Урда чоры әсәрләрендә һәр ике сүз дә очрый. Мисаллар: Мин қамуғ қарендәшем берлә сезләркә надарә қылыб турур едим [КР: 20; 19]; Қамуғ қарендәшләрең сүзен сүзләдиләр [КР: 20; 21]; Әй қарендәшем бармақларым җөмләсе кисүк торур мәғйуб торур [НФ: 272]; ол оғрылық қылды тәгән қарендәшемез қани [КР: 102;]; қарендәшләреңи күргәйсән [Җс: 18.17]. Алтын Урдада иҗат ителгән әсәрләрдә хатун сүзенең кулланылуын ачыкладык. Борынгы төрки язма истәлекләрдә бу сүзнең ике фонетик варианты да кулланылган: катун һәм хатун. Алар хәзерге төрки телләрдә дә сакланган. Без анализлаган истәлекләр телендә хатун сүзе ʻир-атка каршы җенестәге кешеʼ мәгънәсеннән тыш ʻтормыш иптәшеʼ дигән мәгънәгә дә ия: хатунум уғлан турур маққа салиx булды [НФ: 243]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә ʻкыз җенесендәге балаʼ мәгънәсе гомумтөрки қыз һәм гарәби чыгышлы ғайәл һәм бинт сүзләре белән белдерелә. Мәсәлән: Шақиқи Бәлхинең ғайәле бар әрди Әминә атлығ [НФ: 199]; Тәқый дүрт бинтнең бере Зәйнәб, Роқыйә, Өммегөлсем, тәқый Фатыйма [НФ: 21]. ʻБабайʼ һәм ʻәбиʼ төшенчәләре олуғ ата, олуғ ана сүзләреннән тыш, гарәби чыгышлы җәдд / җәддә сүзе белән дә белдерелә: Әгәр әҗәл килер булса, җәддең Мостафаға барырсың, йә бабаң әмирел мөэминин Ғалигә барырсың, wәлидәң Фатыйматуз-Зөһрәгә барырсың, җәддәтең Хәдичәтел-Кубраға барырсың [НФ: 151-152]. М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә ʻәти ягыннан абыйʼ мәгънәсен җиткерү өчен ғамм, ʻәни ягыннан апаʼ мәгънәсен җиткерү өчен халә сүзе кулланыла: Әй гаммым, Әбу Суфийанны бер таррак йирдә тотгыл, бу чәрик газаматыны күрсен, тәкый мунча халаик исламга кергәнне күрсен [НФ: 57]; Әбу Бәкергә әйделәр кем: "Синең халәң углы Мустихдин чыкты, тәкый Габдуллаһ ибне Үбәйхәдән, тәкый Хәссәндин чыкты" [НФ: 355]. Тикшерелгән чыганакларда тормыш иптәше, хатын мәгънәсен белдерү өчен, М. Болгари гарәби чыгышлы әһле сүзен куллана: "Йә Гомәр, әһлеңә ни микъдар куйдың" - тип сорады әрсә, Гомәр әйде: "Әһлемә тәкый угланларыма бу китергәнем микъдарынча куйдым", - тиде [НФ: 97]. С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки" әсәрендә йәнгә сүзе кулланылган, ул ʻяше буенча өлкән ир туганның хатыныʼ һәм аңа эндәшү сүзен [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 345] белдерә: кетүрди йәнгәләр қызлар кийәwгә, кириб йатты ол иккиси бир еwгә [Г: 138]. Тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, шуны әйтергә мөмкин: Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә кулланылган туганлык атамалары күбесе үзләренең борынгы мәгънәләрен саклап калган хәлдә, яңа мәгънәләр дә алганнар. Йорт-торак төзелешенә караган корылмалар һәм аларның аерым өлешләре атамалары. Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әw / эw / еw, йорт, қапуғ, гарәп асыллы бина, фарсы асыллы кальға, хисар һ.б. сүзләрнең файдаланылуы күзәтелә. Хәзерге татар телендә өй атамасы берничә мәгънәне белдерү өчен хезмәт итә: 1. Яшәү - тору өчен салынган бина, корылма. // Тора торган урын, яши торган урын. // с. мәгъ. Өйгә, өй хуҗалыгына бәйләнеш ле; өй хуҗалыгына караган. 2. Берәр учреждение һ.б.ш. урнашкан бина, корылма. // Аерым ихтыяҗлар өчен, мәсәлән, хуҗалык максатлары өчен махсус салынган бина. 3. күч. сөйл. Берәр өйдә яшәүче гаилә яки бер өйдә булган кешеләр. 4. рәв. мәгъ. өйдә 1) үзенең өендә, үзе торган урынында; 2) үз урынында, читтә түгел [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 539]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә әw / эw сүзе үзенең туры мәгънәсендә кулланыла: Бир аҙақыны эвгә қайтты тәқый бир аҙақы тышра турур [НФ: 360]; Әбубәкр бу йети баш кишиләрне алып әwенгә кәлде [НФ: 257]; Бир ақ сакаллы хоҗа мини евинә қонақ итти [Г: 135]. 'Төрле учреждениеләр, предприятиеләр һ.б.ш. урнаша торган зур йорт; шулай ук күп квартиралы торак йорт, архитектура корылмасы', 'гомумән йорт, өй, корылма' [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 532] мәгънәләрен белдерү өчен бина сүзе кулланыла: Бер бәзүк йирдә дүрт там бина қылыңыз [НФ: 181]; Кем барғыл, Ибраһим пәйғамбәркә тәкый Исмәғыйл пәйғамбәркә боерғыл, минем өчен Кәғъбә бина кылсынлар [НФ: 48]. Мәсҗид сүзе 'мөселманнарда: намаз укый, гыйбадәт кыла торган йорт' [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 1979, б.423]: Ғомәр мәсҗидкә керде, тәкый бойырды мөнәдиғә йәғъни нидәкыл тийү [НФ: 106]. Тикшерелгән чыганакларда әлеге атамалар үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылалар. Фактик материал күрсәткәнчә, Урта гасырлар язма истәлекләрендә капуғ сүзе актив кулланылган. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә бу лексик берәмлек "исем, искергән" дип күрсәтелгән һәм мәгънәләре түбәндәгечә бирелгән: 1. Капка; 2. Капкач [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 1979, б. 227]. А. Тимергалин тарафыннан төзелгән "Миллият сүзлеге"гендә: "капу, капуг" - борынгы төрки сүз дип бирелгән һәм беренче мәгънәсе болай аңлатылган: "Капка. Кап / кап-а - ябу, каплау фигыленнән" (Р. Әхмәтҗанов) // Күк капусы ачылу (күк кабагы ачылу - метеор яңгыры, йолдыз яңгыры; ләкин электә төньяк балкышының гына күк капусы ачылу дип аталган булуы бик мөмкин) [Миллият сүзлеге..., 2007, б. 227]. Без анализлаган текстларда қапуғ сүзе 'капка' мәгънәсен белдерә. Мисалларга игътибар итик: сен бу oғлaнны сениң қапуғыңда қойғыл [КР: 10.7]; бу ики қапуғ йашыл зүммүрүддин әрди [НФ: 37]; биз қапуғны мүхкәм сақладық [НФ: 136]; ғаләмни йердә мүхкәм тикти [НФ: 139]; қапуғларны мүхкәм бағладым [НФ: 268.12]; Ғали бақты көрди бир темур қапуғ [Кб: 128]; Ғали бақты күрди бир тeмүр қапуғ тартты қoлорды күрди улуғ сарай [Кб: 125]. М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә гарәп һәм фарсы асыллы торак-корылма атамалары шактый күп урын алган Болар: кальға (ныгытма, корылма), хисар (ныгытма, кирмән): Хайбәр җәһүдләре кальганың капуғыны бағладылар, тәқый хисар өстенә менеп, ук ата башладылар [НФ: 126]; саумәға (алачык, чатыр): Ул саумәга эчендә тәрса зәһидләрдин бере гыйбадәт берлә мәшгуль ирде [НФ: 30]; хаймә (палатка, шатер): Хаймәдин бер хатын чыкты [НФ: 35]; қубба (купол, шатер): Күререм, ике кырығында йинҗүдән куббалар бар [НФ: 68]. ʻБүлмәʼ мәгънәсен белдерү өчен, хөҗрә сүзе дә кулланыла: Йә Ғайшә, боларны қысмәт қылғыл туғыз хөҗрәгә [НФ: 118]. ʻТүшәм мәгънәсен сәкф сүзе белдерә: Мин ун ике йыл булды, кем бу эw эчендә торырмын, һич бу эwнең сәкфынга тәқый назар қылмышым йуқ [НФ: 368]. Көнкүрештә зарури хәрәкәтләнү чаралары, инвентарь һәм корал исемнәре һәм аларның кулланылышы. Көнкүрештә кулланыла торган предметлардан түбәндәге сүзләр теркәлде: азақ / айақ / чанақ; қадах; қазан / қазған; қараба / кәзин, кәрсә, кәрсан; көб; күwәч / күзә; мәшек; табақ; дәлви / кувка / кува; бычак / бәчкү, сынду / сырча һ.б. "Нәһҗел-фәрадис" әсәренең күп өлешен тормыш-көнкүрешне яктырткан хикәяләр алып тора. Шунлыктан андый лексик вариантлар әсәрдә күп кулланылган. Г. Закирова билгеләгәнчә, текстта савыт мәгънәсендә кулланылган 17 синоним сүз булуы ачыкланды: азақ - айақ - чанақ; қадах; қазан - қазган; қараба - кәзин - корсә - корсан; қоб; күвәч - күзә; матмирә; мәшек, савыт, табак [Закирова, 2007, с. 115]. Бу сүзләрнең кулланылышын күзәтик. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә чанақ / айақ лексемаларының параллель кулланылуы күзәтелде: күмүш айақ бирлә ширбәт берди [ХШ: 26r4]; күмүш чанақ бирлә ширбәт кәлтурди [ХШ: 30v9]. Қазан сүзе әсәрдә татар әдәби телендәге кебек үк су җылыту, ашарга пешерү өчен кулланыла торган, металлдан ясалган түгәрәк савыт мәгънәсен белдерә: бу кәчә қазан астым, бу оланнарны уйатмақ үчүн қазанға су чиштем [Г: 107]. Кәрсан сүзе хәзерге татар телендәге аш- су салып йөртә торган тәлинкәне аңлата: Тәгмә (һәр) йите (җиде) кешегә бер кәрсан аш тәкый йите өтмәк биреңләр (бирегез) - тип [41]. Әсәрләрдә мәшек ~ чанақ ~ қузә сүзләренең бер җөмлә эчендә кулланылу очрагы күзәтелә: хуш йызыслар алдылар үзенә сөргмәк үчен тәқый бер мәшек алдылар, тәқый бер йығач чанақ алдылар, бер сиңәк алдылар, тагы ике қузә алдылар, тәқый бер мат мирә бер адәмдин алдылар [НФ: 141]. Бу җөмләдә синонимнар бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерыла. Мәшек сүзе ʻсу савытыʼ, чанақ ʻагач савытʼ, күзә ʻкасәʼ дигән мәгънәне белдерә. Дәлwи / қубқа / қуwа. Бу сүзләр хәзерге татар телендәге ʻчиләкʼ мәгъ нәсенә туры килә. Тикшерелгән әсәрләрдә қубқа сүзе өстенлек итә: Йәнә Мисырға барур кәрwанлар ул кузуғ қатында қундылар, тәқый су алмақ өчен дәлwи ыза бирделәр әрсә, ул куwага йәбшенеб, Йосыф пәйғамбәр қазуғдин чықды [Г: 109]; Иза бирди ким кузуғдин чықарғыл тиб ал қубқаны қул қузуғқа кәмишти [ХШ: 17r8]. Югарыда күрсәтелгән лексик вариантлар су һәм башка төрле сыеклыкларны яки кайбер сибелүчән-чәчелүчән нәрсәләрне ташу һәм саклау өчен дуга сыман тоткасы булган савыт буларак кулланыла. ʻӘйбер кисү, турау өчен бер башына сап куелган үткен, яссы металл кисәгеʼ мәгънәсен белдереп, бычақ / бәчкү сүзләре тикшерелгән әсәрләрнең телендә ʻпычакʼ мәгънәсендә кулланылалар: Ғазабы зиада болды барды ике учлуғ бычақ алды [Г: 135]; кәферләр бәчкү бирлә ики парә қылур әрдиләр [Мн]. Сынду / сырча синонимнары хәзерге татар телендәге кайчы сүзе мәгънәсенә туры киләләр. Мәсәлән: фәрештәләр бирлә халаиқларның тилләрени кәсәрләр [Г: 126.1]; бир сырча алдылар бақырдин өйемә үзмәк үчүн [НФ: 203.7]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә тормыш-көнкүрешне чагылдырган сүзләр күп кулланыла, чөнки халыкның рухи мәдәниятен чагылдыруда тормыш кирәк-яраклары зур урын алып тора. Кеше, ниндидер предмет кулланылышта була башлаганнан соң, аңа туры килгән исем уйлап таба. Мәсәлән, әсәрдә түбәндәге савыт-саба атамаларын очратырга мөмкин: чанақ, азақ, айақ, алар ʻкасәʼ мәгънәсен белдерәләр: күмүш айақ бирлә ширбәт берди [НФ: 308]; бир йытач чанақ алдылар [НФ: 159]. Чанақ сүзенең этимологиясе чини айак 'кытай савыты' мәгънәсенә барып тоташа: Казакъ һәм татар телләрендә чынайак сүзе ʻчәй касәсеʼ мәгънәсендә, ә әлеге әсәрдә гомумән савыт-саба мәгънәсендә кулланыла. Чит телдән кергән қузә сүзе шулай ук ʻкасәʼ мәгънәсендә кулланылган: әки қузә алдылар [НФ: 159]. 'Пешерү, кыздыру өчен кулланыла торган савыт-саба' мәгънәсендә қазан ~ қазтан кулланылган: Бу кәчә казан астым бу отланларны аутмақ үчүн казанта су кәмиштем [НФ: 107]; Ғайшә әwгә кирди бақар қазтан асмышлар [НФ: 126]. Табақ, қуwәч ʻсавыт-сабаʼ мәгънәсендә кулланылганнар: йа Җабир, мән бартынча ол қуwәчкә һич ким әрсә чемчә қатмасун [КР: 8]; фәрештәләр әликләрендә табақлар үзә нисарлар интизар қылыб турурлар [НФ: 90]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә ʻкара-каршы китереп уртадан тоташтырылган үткен йөзле ике пычактан гыйбарәт, очларындагы балдаксыман боҗраларын баш һәм урта бармакларга киеп хәрәкәтләндерә торган кискеч коралʼ мәгънәсен белдереп, сынду һәм сырча сүзләре кулланылган: фәрештәләр сынду бирлә халаикларның тилләрени кәсәрләр [НФ: 13]; бир сырча алдылар бакырдин өсмә үзмәк үчүн [КР: 159]. Тикшерелгән чыганакларда көнкүрештә кулланыла торган предмет атамаларын белдерә торган гарәп сүзләре дә урын алган: қадәх (бокал): Мин сөт кадәхене алдым [НФ: 63]; ибриқ (кувшин, чәйнек): Тәқый қырығларында ибриқ ләрбар алтындин [НФ: 68]; дәлwи (чиләк): Тәқый суw алмақ өчен дәлвиыза бирделәр әрсә, ул қуwага йәбшенеп, Йосыф пәйғамбәр қозуғдин чықты [НФ: 109]; зәнбил (зур кәрзин): Үзе палас тун кийәр ирде, тагы зәнбилсатар ирде [НФ: 177]; ғаса (таяк): Йә Муса, ғасаңны дәрйаға ургыл! [НФ: 77]; кофел: Кофеле килидсез үзе ачылса, мине пәйғамбәр хидмәтендә дәфен қылғайсыз [НФ: 102]; зәнҗир (чылбыр): Тотың, тәқый бу Ғамирны тәмуғқа әләтиң, бойнунға зәнҗируруң [НФ: 132]; сундуқ (тартма, сандык), хуққа (тартма, шкатулка): Ул сундуқны ачты, тәқый бер хуққа чығарды [НФ: 155]; көрси (урындык): Ул мөнбәрнең дүрт йанында өч йөз мең көрсиалтындин кузылмыш ирде [НФ: 176]; ғамуд (колонна): Бакар, халифә тәхет үзәултырып, әлгиндә гамуд тотар ирде [НФ: 256]; мисwәк (теш чистарткыч): Ул арада Ғайшә радый Аллаһу ганһаның қарендәше Габдрахман керде, әлгиндә мисwәк бар ирде [НФ: 91]; муфрәш (юрган): Қайу кем әрсәниң сарайлары киң булса, муфрәшләре көрклүг булса, тәқый малы-таwары үкүш булса, ул кем әрсә гәқыйә мәт көн Хақ Тәгалә әхадратында сәwаблар бармы? [НФ: 198]. Адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган акча төшенчәсен белдерә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышы. Алтын Урда чорында язылган әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән ақча, динар, дирһәм / дирәм сүзләре теркәлде. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры язма истәлекләренең барысында да ʻсату-алуда әйберләрнең кыйммәтен билгели торган һәм, түләү чарасы буларак, дәүләт тарафыннан чыгарылган кәгазь һәм металл билгеләрнеʼ [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 112] белдерү өчен ақча сүзе кулланыла: Wасит шәһрендә бир баққалның суфиләр қатында бир нечә ақчасы бурч йығылды [Г: 84]; ол айды: үч миң ақча бергил [НФ: 77]; әгәр болмаса бир ақчаң тәқы һәм [ХШ: 49а5]; ол айды үч миң ақча бергил [НФ: 77]. Алтын Урда чорында язылган әсәрләрдә ʻакча, акча берәмлегеʼ мәгънәсендә гарәби асыллы динар һәм дирәм / дирһәм сүзләренең кулланылышы теркәлде: елиндә бир нечә динар болса, не ишләр қылғай ерди адәмигә [Г: 8б5]; әгәр йоқ ерсә мендә мал wә динар [ХШ: 66а1]; йүз дирһәм [Г: 83а8]; икки дирәм үчүн қолун кәскәйләр [Г: 95]. Динар сүзе хәзерге вакытта ʻкайбер илләрдәге (нигездә Көнчыгыш гарәп илләрендә) акча берәмлегенʼ белдерсә [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 177], дирһәм сүзе ʻМароккода һ.б.ш. гарәп дәүләтләрендә акча берәмлеге һәм шул бәядәге вак акчаʼ дигән мәгънәгә ия. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә кешенең иҗтимагый зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында Болгар чорыннан ук килгән язма традицияләрнең дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең төрки-татар һәм гарәп-фарсы асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Авторлар аларны нигездә туры мәгънәләрендә, аерым очракларда контекстка бәйле төрле стилистик максатларга буйсындырып та кулланалар. 2.4.3. "Табигать" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Алтын Урда чорында язылган әсәрләрдә бу тематик төркемгә караган лексик берәмлекләрдән буран, йил, көк / фәләк, булут, йағмур, көн / қойаш, дәрйа, йел, йер, йулдуз, күк, сахра сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Чыганакларда алар үзләренең туры мәгънәләрендә дә, төрле стилистик максатларда да файдаланылалар: булут: булутдын көб әдизрә [ХШ: 19.18]; қара булут йағынлық болур тип аны қолды ол кәндү ғазаб булуты әрмиш [КР: 60.4]; булутлар hәм hавада йүзин ачмыш [Г: 75.11]; дәрйа: йeти дәрйaны бир көлчә йүзәр oл [ХШ: 13w.7]; Мөхәммәд ... дәрйа қырығыңа кәлде йаранлары бирлә тәқый артынча Фәрғун кәлде [НФ: 75]; дәрйалар сувы ачығ булды [НФ: 170]; йел: қaты йeл исти [ХШ: 113р.20]; айтты ким әгәр йел болсамыз биз / йетәр йелдин миң артуқрағ ма Шәбдиз [ХШ: 21v.12]; йер: йeр өпкәч [ХШ: 11w15]; қуруғ йeр [ХШ: 54w8]; мунуң тег татлы шәкәр йери ағзым әрүр [ХШ: 38r7]; Көзи ашаққа үкүшрәк бақар йеркә бақар бир аз тәқый башыны қалдурур көккә бақар [НФ: 23]; йулдуз: йулдузларны ким туғурур ким батунур [КР: 461]; фәләкни тәзгитиб йулдуз йүриткән [ХШ: 2r8.12]; көк: тутуб бeк йeрни көләрне төрәтти [ХШ: 1w16]; көк әшики aчылды [КР: 513]; көкләргә тәқы тaулaрғa ғaрзa қылды [КР: 133]; сахра: икинчи йол тутуб сахрақа китәр [ХШ: 62v9]; бир ики һафта сахрада болурмән [ХШ: 22v]; йашыл сахрада қуйны бир мүсүлман хәлаш итти [ХШ: 68б.11]; су: суwқa aтты [ХШ: 9w.20]; сaфи суw [ХШ: 7w.16]; татлы су дан ничек ки сусаучы [ХШ: 70а.2]; йетсә татлы суға сусамыш ир [Г: 48а]; тағ: oшбу тaғ eтәгиндә oнгур бaр [ХШ: 14w.15]; Шам заһидларында бир заһид ир тағ әтәгиндә ...ғибадәт қылыр ирди [Г: 69]; тағ wә таш йeтмәс [Г: 93]; нитәк ким тағқа айса бир киши тағ oл сүзин oқ қайтару бәз [КР: 200-18]; таш: қaты тaш [ХШ: 113w.21]; қараңқу түн ичиндә қара таш үзәсиндәки қарынчаның тепренгенини көрәр [НФ: 229.13]; ол ақ ақ таш қап қара болды [НФ: 38.15]; фәләк: ғаләм йети фәләк өстиндә [ХШ51v.7] фәләк хақ хүкмин әүүәлрәк йүритти [ХШ: 52v]; фәләк тeк бизни сәрдәрдан йаратты [Мн: 51-52]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә табигать күренешләрен белдергән сүзләр сүз-сурәт булдыру максатыннан да файдаланылалар. Мәсәлән, Котб Низаминең борынгы Иран тарихыннан бәян иткән сюжетын еш кына төрки җирлеккә күчереп тасвирлый. Бу турыда бик күп образ-сурәтләр - Тулун Ай, Ай, Айның 14 нче кичәсе кебек чагыштырулар сөйли. "Табигать" тематик төркеменә берләшкән конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр сынландыру алымын булдыруда да катнашалар. Мәсәлән: булутлар һәм һаwа йүзин ачмыш, / зүммүрүд үзрә сонсыз йүнҗи сачмыш [ХШ: 37б11]. Анализланган текстларда төрки асыллы көн тугмышы һәм гарәп теленнән кергән мәшриқ сүзләре, көн батышы - мәғриб сүзләре синоним буларак кулланылалар: хoрoслар үни бир гeздин тутулмыш сүбһ сөклүни hәм oтқа урулмыш түтүниндин дүнйа маламал булмыш көмүр мәшриқ йoлыны күн урутмыш нә хoд мәғриб чәриги йoл тутмыш замана бу қулуwдин oғлақ eрмиш фәләк hәм қутуб тeг [Кутб] һайран қалмыш [ХШ: 157r21]. Күк һәм һаwа лексемалары тикшерелгән чыганакларда актив кулланыла. Татар теленең сүзлек составында кулланылыш активлыгы белән аерылып торган сүзләр шактый. Шундый берәмлекләрнең берсе - һава лексемасы. Татар телендә һава сүзе кеше тормышындагы иң мөһим төшенчәләрнең берсен белдерсә дә, аның этимологиясе гарәп теленә барып тоташа. "Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге"ндә ул исем 1) атмосфера, 2) һава торышы, 3) берәр җирнең һавасы дип бирелә [Гарәпчә-татарча-русча..., 1993, 2 т., б. 782]. Чит телдән кергән булуына карамастан, бу сүз телдә ныклап урнашып киткән һәм шактый мәгънәләрдә кулланыла. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә һава сүзенең берничә мәгънәсе күрсәтелә: 1) җир атмосферасындагы, нигездә азот һәм кислородтан торган үтә күренмәле газлар катнашмасы; 2) җир өстен чолгап алган иркен бушлык; 3) атмосфераның, көчнең билгеле бер урында, билгеле бер вакыт эчендәге хәле, торышы (яңгыр яву, болытлылык, эссе яки салкын булу) климат; 4) әйләнә-тирәдәге хәл, шартлар; әйләнә-тирә мохит; 5) юнәлеш, агым; эчтәлек, үзенчәлек [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 816]. Мисаллар: тутуб бәк йерни көләрни төрәтти [ХШ: 10r69]; көрүнмәз болды көкдә көзгә йулдуз [ХШ: 35v3]; Сабақ алмыш һаwада қошлар андан [ХШ: 13r12]; hawадан иңди аңсызда бу лачын [ХШ: 39r14]. ʻҖир өстен чолгап алган иркен бушлыкʼ мәгънәсендә бу сүз татар теленең күк сүзе белән синоним тәшкил итә. Нәтиҗә ясап әйткәндә, анализланган әсәрләрдә тере булмаган табигать атамаларыннан һава, күк сүзләре актив кулланылса, астрономик төшенчәләрне белдергән атамаларның чагыштырмача сирәк файдаланылуы күзәтелде. Төрки чыгышлы йир һәм тобрак сүзләре ʻҗирʼ, ʻҗир өстеʼ мәгънәләрен белдереп киләләр. Мисалларга игътибар итик: бир авуч тобрақдын йаратты мана [ХШ: 117r]; әгәр тобрақ үзрә йүз йыл сән отурсаң, тапмағайсән аны бил сән [Г: 70]; аңа тең ерди тобрақ бирлә алтун [ХШ: 73v18]; бир йирдин бир йиргә бaрмaқ [НФ: 229.10]; бу қара йир, кем күрәрсән, туп тулуғ [Җс: 157]. Үсемлек атамалары һәм аларның кулланылышы. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә бу төркемгә караган лексик берәмлекләрдән ағач / йығач, арпачәчәк / сачақ, гөл, үлән, буғ сүзләре теркәлде. Чыганакларның барысында да диярлек ярма культураларыннан буғдай, арпа, тары / тарығ, тутурған сүзләренең еш кулланылуы ачыкланды: буғдай: бугдай тамағ әтмә шул йердин [НФ: 85]; бугдай йыгачынга йавумаң [ХШ: 282.3]; қылып буғдай иңим арпача сарығ [ХШ: 48v7]; арпа: еwдә төрт батман арпа [НФ: 30]; тары: йер көк қатында бир тары тек [10, s. 114]; тутурган: мән екинчи ердим тутурған игәр әрдим [НФ: 294]. Кузаклы культуралардан йасмуқ, бурчақ сүзләре теркәлде: әкки таш бар йасмуқдин улуғрак [НФ: 43]; алнындан бурчақ мәнизлек ғарақ кәлүр әрде [НФ: 113]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә ағач, йығач, дарахт сүзләре файдаланылган: йанымда көрклүг дарахт булур [НФ: 296]; бир үзүм йығач алмыш [НФ: 255]; отуртты бир йығач түбиндә аны [ХШ: 15v2]; ағач ким әwwәлиндә егри битсә [ХШ: 106r9]; қуры егри ағач [Г: 109]. Тикшерелгән чыганакларда йығач сүзе туры мәгънәсенннән тыш озынлык үлчәү берәмлеге мәгънәсен дә белдерә: йигирми ағач ордылар [ХШ: 12r41]. Яшелчә атамаларыннан сарымсақ, cуған атамалары кулланылыш тапкан: тагамда бурнумга сарымсак йызыгы кәлде [НФ: 25]; ашынға үкүш сарымсақ қатмыш [НФ: 422]; ай йүзлүнүң ағзында гәр булса суған иси [8, р. 134]. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә бакча культураларыннан йемиш, алма, нәсрин сүзләре барлык әсәрләрдә дә урын алган: сәниң тәкләргә биргү йемишем йок, киши багы йемишин йемишем йок [НФ: 76]; бизкә килүр булса йеңигә ике алма алып килүр иде тәкый огланларның тәгмә бирүнкә бир алма бирүр ирде [НФ: 172]; Фәрхад өлди Ширин бар болсун,сарыг гүл солды насрин бар болсун [НФ: 123]. Көньякта үсә торган җиләк-җимешләрдән йүзүм, армуд, бадам, хурма атамалары нигездә чагыштыру өчен кулланылалар: йүзүм ләззәтин баг әйәси билмәс ләким йәтимләр билүр [ФШ]; Йусуф җамалы мутағаййир болуб алма әңигиңә айва тозу олтуруп [НФ: 117]; йүз армудын йегәй [НФ: 30]; мәңә бир авуч бадам берди [НФ: 426]; бир мубарак хурма агачы бар [Г: 134]; сәwүнүчдә қазғу бар, хөрмәдә хары бар [НФ: 46]. Хайван, кош, бөҗәк атамалары һәм аларның кулланылышы. Төрки халыклар элек-электән хайван асраучылык белән шөгыльләнгәннәр. Бу күренеш, әлбәттә, төрки халыкларның язма истәлекләре телендә дә чагылыш тапмый калмый. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә түбәндәге хайван һәм кош атамалары чагылыш тапкан: арыслaн: ишләшиб oтурур [ХШ: 62р7]; урушдa йыртыб aрыслaн пәнҗәсини [ХШ: 13w1]; қану oл арслан үлтүргүчи Парвиз [ХШ: 226.12]; аһу: йүз ahу awлaйур [ХШ: 12w16]; ат: oл aтның бahaсы йүз түмән гәнз [ХШ: 25w7]; түн күн ала ат тәг йүгрәр талмаз [Г: 50r]; йана арслан тег ат рәнги қара түн [КР: 23]; боғра: бир әсрүк бoғрa-тeг [ХШ: 63w8]; бөри: aзығлық бөри [ХШ: 103р3]; инәк: бу инәкниң рәңги сарығ турур вәликин қарамтул сарығ турур [КР: 13]; ит: итчә сaным йoқ [ХШ: 66w12]; дaим кириширләр ит билән мaчы тeг бoлмaйын aлaр бири бириндән рaзи [Мн: 180]; йылан: аф'ā ғарәп ағулы йылан [ХШ: 110а4]; җәһан аф'ā йылан-тек пича-пич ол [ХШ: 46r6]; йылан сурәти җөмлә җанварлар суратыдин латифрақәрди [НФ: 280.9]; қой: қойлар сығырлар тәwәләр қурбан қылдылар [ХШ: 1; 225]; түрлүг түрлүг тонлар кеҙүрди [КР: 7], Салих анасының қойларын сақлар [КР: 10]; қуш: hawaдa қушлaр [ХШ: 13w5]; сән ни қуш турурсын [КР: 9], лачын: hawaдaн инди aңсыздa бу лaчын [ХШ: 39w14]; теwә: aқ көзлүг тewәләр [ХШ: 101w11]; өрүмчүк (үрмәкүч): өрүмчүк aғы-тeг миң aл бирлә [ХШ: 17р4]; ыwуқ: ыwуқ йaңлыγ сaңa мән aw бoлмaн [ХШ: 87р.19]. Мисаллардан күренгәнчә, Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрдә "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгъ нәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең төрки-татар асыллы лексик берәмлекләрнең төрле вариантлары һәм гарәп-фарсы асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Авторлар аларны туры мәгънәләрендә файдалану белән бергә, аерым очракларда контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, иҗтимагый һәм образлы коннотацияләр белән баетып кулланалар. Әдәбият галиме Х.Й. Миңнегулов хаклы рәвештә "Алтын Урда язма культурасы хакында сүз барганда, аның буш җирдә тумаганлыгын, ныклы мәдәни нигезе барлыгын, бай традицияләргә таянуын истә тоту зарури" дип билгели [Татар әдәбияты тарихы, I т., 2014, б. 242]. XIV йөздә гаять зур үсешкә ирешкән Идел-Урал буе төрки-татар мәдәнияте, әдәбиятының гына түгел, ә тел үсешендәге тенденцияләрнең дә алдагы чор традицияләренә таянып үсүен ачык күрәбез. Кыскача нәтиҗәләр. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендәге конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында Болгар чоры традицияләре, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе, шул ук вакытта аерым сүзләрнең семантик үзгәреш кичерүе дә күзәтелә. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә чагылган әдәби тел үзенең традицияләре белән борынгы төрки телгә барып тоташа. Бу күренеш исә борынгы төрки истәлекләрдән, Болгар чорыннан ук традиция буларак кулланылып килгән сүзләрнең урын алуында чагыла. Шул ук вакытта тикшерелгән чор язма әсәрләре теленә Шәрык әдәбияты, аның традицияләренең йогынтысы да ачык күренә. Чыганакларда лексик берәмлекләр туры мәгънәдә кулланылу белән бергә, контекстка бәйле рәвештә, төрле стилистик максатларга буйсындырылып та файдаланылалар. Язма истәлекләрдәге сүз байлыгын, теге яки бу сүзнең тексттагы кулланылыш үзенчәлекләрен, стилистик вазифаларын өйрәнү текстның тел тукымасында лексик берәмлекләрне куллануда вариативлык өстенлек алуны билгеләргә мөмкинлек бирә. 3. КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫ ИСКЕ ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК КАТЕГОРИЯЛӘРНЕҢ ИНВАРИАНТ-ПАРАДИГМА ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ ҺӘМ КОНТЕКСТУАЛЬ-СИНТАГМАТИК МӨМКИНЛЕГЕ 3.1. Казан ханлыгы чоры иске татар язма чыганакларының лексик һәм лексик-семантик үзенчәлекләрен өйрәнү тарихыннан Татар әдәбияты үсешенең һәр дәверендә әдипләр тел байлыгыннан, аерым алганда, лексик чаралардан үзенчә файдаланалар. Бу нисбәттән, әйтик, Казан ханлыгы чоры тарихын барласак, Мөхәмм әдьяр, Өмми Камал (Исмәгыйль), Колшәриф, Мәҗлиси, Сайади, Әднәш Хафиз, Үтәмеш хаҗи, Хәсән (Әсән) Кайгы, Казтуган, Чалгиз, Дусмәмбәт иҗатларын атарга мөмкин. Татар әдәбиятының XV - XVI гасырлардан калган мирас сәхифәләре арасында Лотфи, "Рәүнакыльислам", "Кәлилә вә Димнә", "Угызнамә", "Шаһнамә" кебек әсәрләр, Кансух Гаури, Нәваи һәм Хәйдәр Харәзми шигырьләре-газәлләре, поэмалары, "Җәмигыт-тәварих" хезмәте, Сәхибгәрәй хан, Ибраһим хан ярлыклары, Коръән тәфсире, "Гарәпчә-төркичә-татарча сүзлек" һ.б. истәлекләр бар. Әлеге дәвердә иҗат ителгән әдәби әсәрләрдән бик сирәгенең генә безнең заманга килеп җитүен исәпкә алсак, бу әдипләр иҗатының тел тарихы фәне өчен әһәмияте чиксез булуы ачыкланыр. Шунысын әйтергә кирәк: бүгенге көнгә кадәр сакланып калган истәлекләр теге яки бу дәрәҗәдә төрле яссылыкта өйрәнелгән һәм өйрәнелеп килә. Мөхәммәдьяр - Казан ханлыгы чорында (XVI йөз уртасында) иҗат иткән күренекле татар шагыйре, иҗаты "Төхфәи мәрдан" ("Егетләр бүләге") (1540) һәм "Нуры содур" ("Күңелләр нуры") (1542) исемле ике поэмасы һәм "Нәсыйхәт" шигыре белән билгеле. Әдип иҗатының татар әдәби теле үсешенең Казан ханлыгы чорына һәм аның XVI йөзгә хас үзенчәлекләрен туплавы белән кыйммәте зур. Аерым алганда, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләрен, аларның үсеш-эволюциясен характерлаган билгеләрне табарга мөмкин. Һәм аларны өйрәнү әдәби тел тарихы үсешенә кагылышлы аерым нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә, чөнки татар әдәби теленең билгеле бер этаптагы торышын күзаллау өчен, әдәби чыганакларны лингвистик анализлау зарур. Күренекле рус галиме, Казан һәм Санкт-Петербург император университетлары профессоры И.Н. Березин "Төрек-татар кулъязмалары тасвирламасы"нда Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" ("Егетләр бүләге") поэмасына туктала һәм аңа югары бәя бирә [Березин, 1846, с. 342]. "Төхфәи мәрдан"ның бу нөсхәсе СССР Фәннәр академиясенең Азия халыклары институтында (Ленинград) кулъязма әсәрләр җыентыгы эчендә саклана. Аның тышлыгы яхшы сыйфатлы кызыл күн белән тасмаланып уратылган. Гарәп язуының ярым нәсх һәм ярым тәгъ ликъ стилендә кара белән язылган, һәр бәет бер юлга сыйдырылган. Кәгазьдәге су билгеләренә караганда, әсәр XVIII йөзнең урталарында күчерелгән дип исәпләргә мөмкин, күчермә кәгазь битләрнең һәр ике ягына язылган. Һәр биттә 32 - 34 тезмә, 16 - 17 бәет, бөтен әсәрдә барлыгы - 806 бәет [Борынгы төрки..., 1981, б. 375]. И.Н. Березин "Төх фәи мәрдан" поэмасының телен грамматик яктан - татар, ә лексикасына килгәндә, төрек теленә якын дигән фикерне әйтә [Березин, 1846, б. 36]. 1941 елда "Совет әдәбияты" журналында Н. Исәнбәтнең "Казан ханлыгы чоры әдәбиятыннан Мөхәммәдьяр Мәхмүд Хаҗи углы әсәрләре" исемле мәкаләсе басыла [Исәнбәт, 1941, б. 68]. Бу - Мөхәммәдьярның "Нуры содур" ("Күңелләр нуры") дигән икенче поэмасы була. Илленче еллар уртасыннан алып, шагыйрь иҗаты ныклап өйрәнелә башлый. "СССР тарихы буенча очерклар" (1955) дигән зур хезмәттә Ш.Ф. Мөхәммәдьяров шагыйрь иҗатына югары бәя бирә һәм аны күренекле талант иясе, зур сүз остасы дип атый. Татар һәм рус телләрендә чыккан "Татар поэзиясе антологиясе"ндә (1956, 1957) [Татар поэзиясе антологиясе, 1992, б. 543] Мөхәммәдьяр әсәрләреннән үрнәкләр бастырыла. "Борынгы татар әдәбияты" [Борынгы татар әдәбияты, 1963, 578 б.] (1963) исемле хезмәттә, күп томлы "Татар әдәбияты тарихы"ның I томында [Татар әдәбияты тарихы, I т., 1984, б. 295] (1984) шагыйрьнең иҗаты турында күләмле очерклар дөнья күрә. Мөхәммәдьяр әсәрләрен бастыру һәм гыйльми өйрәнүнең 200 елга якын тарихы бар. Бу эштә И. Березин, Н. Исәнбәт кебек мәшһүр затларның катнашуы күп нәрсә хакында сөйли. Шагыйрь иҗатын фәнни-текстологик яктан өйрәнүгә зур өлеш керткән кеше - 1950 еллардан алып Мөхәммәдьяр мирасын өйрәнгән галим Ш. Абилов (1954). Мөхәммәдьяр иҗатын галим комплекслы ысул белән әдәбитарихи контекстта карый, Шәрык, дөнья әдәбиятлары белән чагыштырулар ясый, шагыйрьнең традицияләре хакында кызыклы фикер ләр әйтә. Ш. Абилов тарафыннан Мөхәммәдьяр әсәрләре турындагы тикшеренүләр "Борынгы татар әдәбияты" китабында (1963), махсус җыентыкта (1963), "Мирас" журналында (1996; 1997) нәшер ителә. Шагыйрь, әсәрләрендә традицион язма әдәби тел һәм халык сөйләменнән уңышлы файдаланып, эчтәлекле, камил телле әсәрләр тудыр ган. Ул, халык авыз иҗаты әсәрләренә, элекке язма традицияләргә тугрылыклы булган хәлдә, телнең эчке байлыгын киң күләмдә эшкә җигә, күптөрле стиль алымнарына һәм сурәтләү чараларына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Х.Р. Курбатовның (1964) хезмәтендә Мөхәммәдьяр әсәрләренең тел, стиль үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелә. М.З. Зәкиев Казан ханлыгы чоры теле турында түбәндәге фикерне әйтә: "Сөйләмә теле - болгар-татар халкының өч төрле этник төркеменең сөйләше (урта - биләр-казан сөйләше, көнбатыш - болгар-мишәр сөйләше, көнчыгыш - иртыш-тобол, бараба, том сөйләше) чагылыш таба торган диалектлар теле [Зәкиев, 2008, б. 240-241]. Икенче бер хезмәтендә галим "Мөхәммәдьяр поэмалары иске татар телендә язылган"лыгын әйтә [Зәкиев, 1986, б. 154]. М. Әхмәтҗанов: "ХV - ХVI гасыр татар әдәбияты тарихында күзгә ташланган төп үзгәреш - әдәби телнең халык сөйләм теленә бик якын булуы", - дигән фикергә килә [Татар әдәбияты..., 2014, т. 2 , б. 20]. В.Х. Хаковның төрле елларда чыккан "Татар әдәби теле тарихы" (1993), "Татар милли әдәби теленең үсеше һәм барлыкка килүе" (1972) кебек хезмәтләрендә Мөхәммәдьяр әсәрләренең стиль үзенчәлекләре өйрәнелгән. Галим "Мөхәммәдьяр теле" (1997) дип аталган мәкаләсендә поэмаларның лексик үзенчәлекләрен тикшереп, аларда татар телендә кулланылмаган сүзләрнең күп булуын ассызыклый һәм мисаллар китерә: ут 'үлән', түмән 'ун мең', 'бик күп', суйурғал 'бүләк', суйурғаса 'бүләкләсә', йаруғ 'якты', 'яктылык', үгәр 'мактар', үкүш 'күп', йавуқ 'акча', күчә 'урам', кизләгел 'яшер', йазы 'дала', әксүк 'җитмәү', билик 'белем', әл 'кул', буйлә 'шулай', йимәк 'ашау' һ.б. [Хаков, 1997, б. 25]. А.Х. Нуриева исә Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә уйгур-угыз-кыпчак үзенчәлекләре чагылыш таба дип саный [Нуриева, 1977, б. 113]. Әсәр теленең грамматик үзенчәлекләрен Н.Б. Борһанова тикшерә (1980). Казан ханлыгы чоры язма истәлекләренең телен өйрәнү юнәлешендә Э.Х. Кадирова зур эш башкара. Мөхәммәдьяр әсәрләренең лексикасын тикшереп, 1999 елда "Исследование поэм Мухамедьяра (XVI в.) в сравнительно-историческом плане" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 2001 елда аның "Поэмы Мухаммедьяра "Тухфа-и мардан" и "Нур-и содур": лексика" дип аталган монографиясе дөнья күрә. Аталган хезмәтләрендә автор Мөхәммәдьяр поэмаларының лексикасын генетик яктан ике төркемгә бүлеп тикшерә: төрек-татар сүзләре һәм алынма сүзләр. Әлеге сүзләрне Э.Х. Кадирова түбәндәгечә анализлый: 1) хәзерге татар әдәби телендә кулланыла торган сүзләр; 2) фонетик һәм морфологик үзгәреш кичергән сүзләр; 3) мәгънәсе ягыннан искергән сүзләр; 4) татар теленең диалектларында сакланган сүзләр; 5) хәзерге татар әдәби телендә гомумән кулланылмый торган сүзләр [Кадирова, 2001, б. 30]. Э.Х. Кадированың күпсанлы мәкаләләрендә Казан ханлыгы чоры язма истәлекләренең фонетик һәм морфологик үзенчәлекләре дә ачык лана (1988; 2017; 2018). Казан ханлыгы чоры әсәрләренең теле турында әдәбиятчы галим Ф. Яхин фикерләре кызыклы: "Бу чор татар әдәбияты тулысы белән суфичылык юнәлешендә язылганлыгын ассызыклап үтәргә кирәк. Язма тел буларак уртак төрки тел файдаланылган" [Яхин, 2003, б. 159]. Мөхәммәдьяр иҗатының төрле аспектлары Ә.Н. Нәҗип (1957), Ә. Кәримуллин (1958), Г.Т. Таһирҗанов (1979), Г. Гобәйдуллин (1989), Б.А. Яфаров (1992), Х.Й. Миңнегулов (1995), М.И. Әхмәтҗанов (1997), А.Х. Нуриева (1997), Д.Ш. Гыйльманов (2005), Х.Р. Мөхәммәтов (1984), Ф.З. Яхин (2000) А.Г. Мөхәмәтшин (2009), Б.Л. Хәмидуллин (2009) һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә телгә алына. Казан ханлыгы чорының тагын бер күренекле вәкиле - Өмми Камал. Әдипнең туган һәм вафат булган елларын рәсми раслый торган тарихи чыганакларның әлегәчә табылганы юк. Яшәү вакыты иҗатындагы аерым мәгълүматлар буенча гына якынча билгеләнә ала. Аны XIV гасырның соңгы елларында туган дип фаразларга була. Шагыйрьнең иҗаты XIX гасыр азагынача, нигездә, Идел-Урал төбәгендә кулъязма җыентыклар рәвешендә таралган булган [Татар әдәбияты тарихы, II т., 2014, б. 31]. Өмми Камал әсәрләренең лексикасы турында М. Гали фикерләре игътибарга лаек. Ул авторның әсәреннән ике йөз юл өзек алып, йаз, көз, көн, төн, ил, баш, күз, кул кебек сүзләрне саф татар сүзе, аларның саны йөзгә якын, илледән артыграгы борынгы кыпчак, болгар, ун-унбишләп чыгтай һәм кырыклап госманлы төрек сүзләре булуын ачыклый [Татар әдәбияты тарихы, II т., 2014, б. 42]. 3.2. "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 3.2.1. "Илаһи зат" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Татар теленең гаять дәрәҗәдә бай һәм төрле катламнарны үз эченә алган сүзлек составында җәмгыятьнең дөньяны кабул итү нәтиҗәләре, милли мәдәниятнең үсеш баскычлары чагылыш таба. Кешелек җәмгыяте туплаган тәҗрибәне, төрле төшенчәләрне, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыруда төп рольне сүзләр уйный [Татар лексикологиясе, I т., 2015, б. 23]. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләре татар лексикасының диахроник планда үсешен һәм үзгәрешен билгеләргә ярдәм итә торган чыганаклар булып саналалар. Урта гасыр төрки-татар әдәбияты, мәгълүм булганча, Коръәне Кәрим, ислам диненең югары әхлакый һәм инсани идеяләре белән сугарылган. И.С. Гыйләҗетдинов билгеләвенчә, Коръәне Кәримнең урта гасыр татар әдәбиятына тәэсирен өч юнәлешкә бүлеп карарга мөмкин: 1. Әсәрдә Коръән сюжетлары куллану. 2. Әсәрдә үз фикерен дәлилләү өчен Коръән аятьләрен куллану. 3. Әсәрдә Коръән персонажларын, образларын, терминнарын куллану. Боларны исә 4 төркемгә бүләргә була: 1) Аллаһы Тәгалә исеме белән бәйле образлар һәм терминнар: а) Аллаһы Тәгалә һәм аның сыйфатлары, алар исә Аллаһы Тәгаләнең иң матур исемнәре аша чагыла (Рәхман, Рәхим, Гаффар, Кәбир, Кадыйр һ.б.); ә) Гарш, Көрси, Сидрател- Мөнтәһа, Ләүхел-Мәхфүз һ.б. 2) фәрештә образлары: Газраил, Микаил, Исрафил, "Кираман-кятибин" һ.б. 3) җәннәт белән бәйле персонажлар һәм терминнар: Хур, Гыйльман, Вилдан, Хәүзел-кәүсәр, җәннәт елгалары (балдан, сөттән, судән, хәмердән); җәннәт исемнәре: Фирдәвес һ.б. 4) тискәре персонажлар һәм җәһәннәм белән бәйле образлар һәм терминнар: Иблис, Шайтан, Газазил, Зөбани, закум агачы һ.б. [Гыйләҗетдинов, 2007, б. 32 - 33]. Мөхәммәдьяр, үзенең поэмаларын иҗат иткәндә, еш кына Коръәнгә, андагы сюжетларга мөрәҗәгать итә, шуңа күрә дә әдипнең әсәрләрендә югарыда күрсәтелгән өч юнәлеш тә зур урын алган. Бу бүлектә Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә "Илаһи зат" тематик төркеме нигезендә берләшә торган парадигматик вариантлар һәм аларның контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге өйрәнеләчәк. Аллаһы Тәгаләнең исемнәре һәм аларның кулланылышы. Иске татар телендә язылган күпчелек әсәрләрнең Бисмилла әр-рәхман әр-рәхим (ميحرلا نمحرلا للهامسيب) дип, Аллаһ атамасы, аның Рәхман һәм Рәхим дигән күркәм исемнәренең кушмасы белән башлануы мәгълүм. Бу нисбәттән Казан ханлыгы чоры истәлекләре дә искәрмә түгел: Бисмиллаһир-рәхмәнир-рәхим [ТМ: 1]1; Һәза китаб бисмилләһ-ир-рахман-ир рәхим [НС: 1]2. Төрки-татар әдипләре, билгеле булганча, Коръән сүрәләрен, андагы афористик юлларны, Мөхәммәд пәйгамбәргә мөнәсәбәтле фикерләрне еш кына үз әсәрләренә кертеп җибәрәләр. Кагыйдә буларак, язучылар үзләренең әсәрләрен Аллаһны, Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау, олылау белән башлыйлар. Казан ханлыгы чоры әдибе Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" әсәрләре Аллаһы Тәгаләгә мәдх җырлау, гөнаһлар өчен гафу үтенү белән башланып китәләр: Илаһи ризык биргүче сән сән кәрим, Бер сән wә бар сән һәм ғафур рәхим, Сән сән мунис йари ғәмхарның, Сән сән чарәнкяр һәм бичарәның [ТМ: 1]; Ходаwәнда белүрсән барчәны әсрар, Йазуқлық қолуң мән гөнаһкяр. Белүрмән күтүрүр җөрм wә гөнаһым, Мәгәр күз йәш булғай ғөзер хаһым [НС: 1]. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә, гомумән, авторлар еш кына бар һәм бер Аллаһка мөрәҗәгать итәләр. Аллаһ атамасы бу очракларда түбәндәге вариантларда кулланылыш таба: Алла (الله), Изи (يذيا), Илаһ (هﻻإ), Раббе (ىﱡبر), Тәңре, Хақ (قح), Халикъ (قيلاخ), Хода (ادخ) / Ходай. Тикшерелә торган чор язма истәлекләреннән китерелгән мисалларга игътибар итик: Илаһ / Илаһи: Сәндин үзгә йуқ ирүр мәңа пәнаһ, Рәхем әйләб халемә сән йа Илаһ [ТМ: 604]. Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәренең берсе булган Илаһ сүзе Мөхәмәмдьяр әсәрләрендә, нигездә, бар һәм бер булган Аллаһка мөрәҗәгать итү, эндәш сүз буларак кулланыла: Йа Илаһи, барчамызға тәүфиқ бир, / рәхмәтең дәрйасындин ырық бир [ТМ: 227]; Йа Илаһи рәхим итеб қыл насиб, / Мөстәхәқ қыл җәннәткә сән йа мөҗиб [ТМ: 266]. Казан ханлыгы чоры әдипләре, гарәп, фарсы һәм төрки телләрнең мөмкинлекләреннән файдаланып, Аллаһы Тәгаләне мактау өчен төрле эпитетлар, чагыштырулар да кулланганнар. Илаһ сүзенең дә эпитетлар белән кулланылышы теркәлде: Тәқдиремдә йазмыш ул қадир Илаһ, / бүре йенәй тиб унтүрт йәшдә нагяһ [ТМ: 344]; Хассә Тәңригә қылғыл күб сәна, / Йарлықағучы улдур қадир Илаһ [ТМ: 628]. Илаһ атамасы йа илаһел-әwwәлин, йа илаһел-ахирин гыйбарәләре составында да кулланылыш таба: Сән кичүргел, йа илаһел-әwwәлин, Йарлықағыл йа илаһел-ахирин [ТМ: 58]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Алтын Урда чоры истәлекләрендә әлеге тематик төркемнән кулланылыш ешлыгы ягыннан Тәңре сүзе өстенлек итсә, Казан ханлыгы текстларында исә Илаһ сүз күпчелекне тәшкил итә. Хақ: Гәр әмәк йирсән йула әйлә йарағ, / та кем ула Хақ қатында йөзең ақ [ӨК: 47]1; Хақ зекрене қуймағыл, / ғафил йөрмә, һу тигел [КШ: 29]2. Хақ сүзе тикшерелә торган язма истәлекләрдә эпитетлар белән дә кулланыла. "Төхфәи мәрдан" әсәреннән: Хақ Хәзрәтенә бардур күб хатам [ТМ: 59а]; Хақ Тәғалә йилгә әмер иткәй рәwан: / Алғыл анлар күңледин тиб бу заман [ТМ: 264]. "Нуры содур" әсәреннән: Хақ Рәсүле рухына сән биғәдәд [НС: 41]; Чөн қылды Хақ Рәсүленгә ғинайәт, / Башиға кидерүбдер таҗ рисаләт [НС: 6]; Кем қыйамәт көне безгә би ғәдәд, / Хақ Рәсүле рухындин булғай мәдәд [НС: 12]. Өмми Камал әсәреннән: Һәм кәрәдүр Хақ Тәғәләйә ғазим, / әрмәғәнләр кем, ул кәрим [ӨК: 47]. Тәңре: Тәңре фазлы берлә җәмиғ итдем китаб, / Хан Сафаның wақтында, и шәйх-у-шәбаб [НС: 43б]; Һәм бере қылмақ дорур шөкер вә сипас / Тәңренең ниғмәтләренә биқийас [ӨК: 50]; Тәңре әмрендән нәкем фәwат улдисә / фарз wәҗиб һәм қазайа қалдисә [ӨК: 47]; Үзени беләмәйке, хәддеңнин ашқан, / онутуб Тәңресен и қаны ташқан [ТМ: 120]; Шаһ кызыға диде рәғийәт қызи: / Тәңре өчүн мәңа раст айғыл сүзи [ТМ: 340]; Тәңре әмрендән нәкем фәwат улдисә, / фарз wәҗиб һәм қазайа қалдисә [ӨК: 47]; Миннәт итмә Тәңрегә қоллық қылыб / қоллуқуң арттур халең белеб [ТМ: 233]. Хода / Ходай: Бер Ходайа, сәңа мәғлүмдер бу эш, / мәңа биргел һиммәт илә хуш йөреш [ТМ: 68]; Лотф берлә йарықа сән, и Хода, / Бәхаққы рухы пак Мөхәммәд Мостафа [ТМ: 282]; Сән Ходадин нә теләсәң табмадың, / Аны куйуб үзгәләрдин теләдең [ТМ: 394]. Хода сүзенең эпитет белән кулланылышы: Диде йығлаб: И Ходаи кәрим, / Әйләгел мән моңлыға җөзүи рәхим [ТМ: 604]. Рабб / Раббәна: Биргәнингә күб шөкер йа Раббәна, / Җан фида булсун рәсүлүң ғишқина [ТМ: 269]; Тәwбә қылдым, сән кәчүр, йа Раббәна, / Рузи қыл һәм рәхем атың ғишқына [ТМ: 516]; Рәхем әйләб, барчадин, йа Рабб, йазуқ кечүр, / Рәхмәтең дәрйасыдин безгә эчүр [ТМ: 540]. Изе: Әйде: И қодрәт Изеси кәрдигяр, / Тәwбә кылдым сән кәчүр пәруәрдигяр [ТМ: 353]. Алтын Урда чоры язма истәлекләре авторларыннан аермалы буларак, Казан ханлыгы әдипләрендә Хәбиб атамасының кулланылышы да теркәлде: Кем шәфәғәт қыл безгә сән, йа Хәбиб, / Сәдақа бирмәккә қылғыл сән насиб [ТМ: 630]. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәрендә Аллаһка Қодрәт изесе дип эндәшү алдагы чор язма истәлекләрдән аерып торган бер үзенчәлек буларак карала: Әйде: И қодрәт изесе кәрдигяр, / Тәwбә қылдым, сән кәчүр, пәруәрдигяр [ТМ: 353]. Аллаһ, Илаһ сүзләре тикшерелә торган язма истәлекләрдә әлхәмде-л иллаһ, әстәғфиру-ллаһ, илаһел-әwwәлин, илаһел-ахирин кебек тотрыклы гыйбарәләр составында да кулланыла: Биргәнигә күб шөкер әлхәмде-лиллаһ, / Қылмышым хата өчен әстәғфиру-ллаһ [ТМ: 44]; Сән кичүргил йа илаһел-әwwәлин, / Йарлықағыл, йа илаһел-ахирин [ТМ: 359]. Биргәнигә күб шөкер әлхәмде-лиллаһ, / Қылмышым хата өчен әстәғфиру-ллаһ [ТМ: 44]; Мән рәхмәтә-ллаһ ул сабур [ӨК: 83]. Мөхәммәдьяр шигъриятендә дә Аллаһ һәм аны зурлаучы төшенчәләр ярдәмендә барлыкка килгән субстантив синонимнар еш кулланыла. Аларны без Урта гасырлар төрки-татар әдәбияты өчен традицион булган башлам өлешендә бигрәк тә ачык күрәбез. Аллаһка, аның пәйгамбәренә мактау, Ходайдан ярлыкау сорау һ.б. шундый идеяләр белән сугарылган бу башламда шагыйрь субстантив синонимнарга нәтиҗәле мөрәҗәгать итә: Илаһи, ризық бирүче, сән, сән кәрим, / Бер сән вә бар сән, һәм ғафур, рәхим [ТМ: 72]. Әлеге шигырь юлларын карасак, анда Аллаһның кешелеккә мәрхәмәтле, юмарт, рәхимле булуы ассызыклана, һәм бу фикер Хак Тәгаләнең бөек исемнәре аша тәгъбир ителә. Димәк, башлам өлешендә үк автор мөселманнар өчен изгелекнең иң югары дәрәҗәсе булган Аллаһка мөрәҗәгать итә. Аның өчен Илаһы - бөтен яшәешнең чыганагы, кылган гамәлләргә бәя бирүче. Шул рәвешле, Урта гасырлар татар әдәбиятында киң таралган традицион башлам бу әсәрне дини тәгълиматлар белән дә бәйләп куя. Казан ханлыгы чорында язылган истәлекләр телендә фәрештә атамалары кулланылу да ачыкланды. "Ислам" (1993) белешмәсүзлегендә фәрештә сүзенең фарсы теленнән кергәнлеге әйтелә, аңлатмасы түбәндәгечә шәрехләнә: "Алла белән кешеләр арасында арадашлык итүчеләр. Алар кешеләргә күренмиләр. Аллага якын урында гына яшиләр. Ислам дине Алланың бик күп фәрештәләре бар дип исәпли" [Ислам, 1993, б. 145]. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәренең мөкаддимә өлешендә, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп гафу үтенгәннән соң, аның фәрештәләре турында бәян итә. "Төхфәи мәрдан" поэмасында, мәсәлән, Җәбраил фәрештәнең исеме дә телгә алына: Гәр әзәлдин әйләмеш тәқдир Илаһ, / Җәбраил һәм бергә ирде һәмраһ. / Борунғудан буйлә қалмышдур дәлил, / Рәсүл узды, қалды йулда Җәбраил [ТМ: 15, 16]; Күргәнең атлығ кешедүр - Җәбраил, / Көн дә ике қурла килүр аңлағыл [НС: 354]. Җәбраил - Ислам тәгълиматында Аллаһы Тәгаләгә якын дүрт фәрештәнең берсе. Аның вазифасы - пәйгамбәрләргә Аллаһтан вәхи (хәбәр) китерү. Алла кушуы буенча вафат булганнарның җаннарын алу өчен җаваплы үлем фәрештәсе Ғазраил атамасы да Казан ханлыгы чоры әсәрләрендә урын ала: кәлдүк имди кирү Ғазраил сүзен / сөйлийәлүм дыңла бер-бер шәксезен [ӨК: 50]; Әйдүр әwwәл әрмәғән Ғазраилә, / Нәзғ wақытында кәрәкдүр раилә [ӨК: 47]. Билгеле булганча, Тәңре термины инде борынгы язма истәлекләрдә үк сакланып калган. ʻАлла, илаһʼ мәгънәләреннән тыш, аның ʻкүк, күк идарәчесе, хаким (господин)ʼ мәгънәләре теркәлгән [Древнетюркский словарь, 1969, с. 132]. Борынгы төркиләр, шул исәптән болгарлар да, тәңречелек динен тотканнар һәм Тәңрегә табынганнар, аны иң өстен көч дип санаганнар. Якут лингвисты Н.К. Антонов тәңре теонимының килеп чыгышын таң ире сүзтезмәсенә бәйләп карый [Закирова, 2009, с. 59]. Әмма татар сүзләренең этимологиясен өйрәнүгә күп көч куйган Р.Г. Әхмәтьянов бу сүзнең килеп чыгышы билгеле түгел дип саный [Әхмәтьянов, 2001, б. 196]. Хәзерге татар әдәби телендә әлеге термин Алла һәм Ходай берәмлекләре белән алышынган, Тәңре сүзе бөтенләй диярлек кулланылмый, бу үзенчәлек ислам традицияләренең татар халкының милли-мәдәни дөньясында зур урын тотуы белән аңлатыла. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казан ханлыгы чоры төрки-татар язма истәлекләрендә Аллаһ исемнәренең кулланылышында борынгыдан килгән язма традицияләрнең дәвам итүе ачык чагылыш таба. Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләренең исемнәре, әсәрләрдә сүз сөрешенә туры китерелеп, эзлекле рәвештә файдаланыла. Илаһ, Хода / Ходай, Хәзрәт, Раббе кебек гарәп-фарсы алынмалары белән беррәттән, төрки чыгышлы Тәңре, Изи, Уган күркәм исемнәренең дә өстәлүе күренә. Әлеге исемнәр сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, төрле шәкел-формулалар, калыплашкан синтагмалар рәвешендәге сүз тезмәсе буларак яисә абстракт мәгънәле гадәти уртаклык сүз булып кулланылалар. 3.2.2. "Кеше" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Татар теленең сүзлек составында үзенчәлекле семантикага ия булган, барлыкка килү, ясалыш һәм кулланылыш даирәсе һәм мөмкинлекләре ягыннан башка төр берәмлекләрдән аерылып торган сүзләр - ялгызлык исемнәр бар. Әлеге төр берәмлекләрне өйрәнә торган ономастика фәне лексикологиянең бер тармагы булып санала, әмма ул башка тармаклар арасында үзенчәлекле урын били [Татар лексикологиясе, III т., 1 кис., 2017, б. 5]. Казан ханлыгы язма истәлекләрендә дә ялгызлык исемнәр үзенчәлекле һәм мөһим урын алып тора. Телдә билге (знак) буларак яшәгән, субъект яки объектны төрле яклап характерламыйча, бары тик берсен аерып алып атаган, семантик яктан тулы эчтәлеккә ия булмаган тел берәмлекләрен атыйлар. Аларның уртаклык сүзләрдән өстенлеге мәгълүмат чыганагы булу, әйләнә-тирә чынбарлыкны тулырак чагылдыруда. Бу төр сүзләр предмет, күренешләрне гомумиләштереп атамыйлар, бәлки зур төркемнән берсен аерып алып атыйлар. Уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәр-әнбияләр, аларның хәлифәләре һәм сәхабәләренең исемнәре. Тикшерелә торган әсәрләрнең идея-тематик эчтәлекләренә бәйле рәвештә, беренче чиратта ялгызлык исемнәрдән пәйгамбәр-әнбияләр, аларның хәлифәләре, пәйгамбәр урынына калучы һәм сәхабәләрнең исемнәрен тикшерү максатка ярашлы. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә әлеге төркемгә караган атамалардан, борынгы язма традицияләрнең чагылышы буларак, Мөхәммәд пәйгамбәрнең гарәби чыгышлы Рәсүл, Мостафа, Әбүлқасыйм исемнәре һәм Хәзрәте Рәсүл саллаллаһе ғаләйһи wә сәллам хәзрәтләре, хәзрәте Рәсүл, Рәсүле әкрәм саллаллаһе ғаләйһи wә сәлләм, Рәсүле әкрәм әфәндемез (сали Алла ғалийә вәс-сәлам) хәзрәтләре, Рәсүле әкрәм кебек тезмә исемнәрнең кулланылышын атарга кирәк. Мисаллар: Йә Рәсулаллах, бойур, ишедәлүм / дөньяда аңа күрә эш идәлүм [ӨК: 47]; Бәхәққы рәсүл кем гөзин Мостафа, / Кем бағышладың аңа хилғәт сафа. / Мөхәммәд хәбиб wә имамы рәсүл, / Улдур шәфиғ һәм ул пишwаи сөбүл [ТМ: 8-9]; Әбүлқасыйм ләқәб аңа булды бел, / Қасир улур аңа wасфында йөз тел [ТМ: 10]. Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" поэмаларында Мөхәммәднең күккә ашуы Муса, Шоғаиб, Йағқуб, Сөләйман, Ғосман пәйгамбәрләрнең исемнәре белән бәйле сюжетларда яктыртыла: ﻥامثع لضفلا با - әбү-л фазыл Ғосман 'камиллек, кешелеклелек әтисе Госман' (Госман - Мөхәммәд сәхабәләреннән берсе һәм өченче турылыклы хәлифә) [НС: 38]; بوقعي الله يبن - нәби Аллаһы Йағқуб ʻАллаһ пәйгамбәре Ягъкубʼ [ТФ197]; ﻥاميلس الله يبن - нәби Аллаһы Сөләйман ʻАллаһ пәйгамбәре Сөләйманʼ [НС: 226]. Димәк, ислам дине белән бәйле затларны атый торган субстантив синонимнар арасында Аллаһы Тәгаләне атаган төрле берәмлекләр күпчелекне тәшкил итә. Моннан тыш, пәйғамбәр, рәсүл синонимнары очрый: Дәwләте - рәхимле, үзе - айаwчы, Рәсүл булса йуллаучы, ул - йуллаучы [ТМ: 72]; Бу - пәйғамбәр әйткәннәрен син ишет, Барчасына игелекле һәр эш ит [НС: 36]; Бу үлемдин калмадылар: Адәм, Хәва, - Пәйғамбәр һәм әwлийаға бирде Хода [НС: 90]. Шунысын искәртик: пәйғамбәр, рәсүл синонимнары Алла төшенчәсенә бәйле синонимик ояга караганда бик күпкә азрак кулланыла, әмма теркәлгән мисаллар ислам традицияләрен саклаган шагыйрьләрнең Аллаһның илчеләре - пәйгамбәрләрне зурлавын, хөрмәтләвен, аларны идеаллаштыруын күрсәтә. Нигездә, Мөхәммәд пәйгамбәр турында сөйләп, авторлар аның мөселманнар өчен рухи үрнәк, изгелек гәүдәләнеше булуын ассызыклый. Рәсүл образында алар мөэминмөселманнарга үрнәк булырлык сыйфатларны санап китәләр: пәйгамбәр фәкыйрьләрне сөя, ярдәмчел һәм изге. Ислам дине белән бәйле субстантив синонимнар арасында негатив эчтәлеклеләре дә бар. Әйтик, без тикшергән әсәрләрдә Иблис - Шайтан абсолют синонимик пары да очрый: Иблис ләгыйн булыптыр әнгәбин, бел, / Аны йимеш булсаң, егла, тәүбәләр кыл [ТМ: 46]; Ләғыйн шәйтан хезмәтедер, бел, тәмәке, / Тәмәкене тартмыш кеше, бел, нә пакый [ТМ: 61]. Мөхәммәдьяр үзенең поэмаларында хәлифәләрне дә искә ала. Мәсҗедләр салучы Гомәр, Коръән төзүче Госман, батыр Гали, Хәсән белән Хөсәенгә хөрмәт белдерелә. "Төхфәи мәрдан" әсәреннән: Мәхрам ул баргяһ қәриб-wә шәйиқ, Ул Әбүбәкер сиддиқ шәйх-wә ғәтиқ [ТМ: 23]; Ғомәр тәқи шәркин қылды пак, / Чөнкә сачды көффар фирқынә хақ [ТМ: 25]; Әбү-л фәзыл Ғосман wә шәһри хәйа, / Җәмиғ қылды кем ул Қоръәни хода [ТМ: 27]; Ғали шаһимәрдан ул шири хода, / аның өчен қылды дамад Мостафа [ТМ: 29]. "Нуры содур" әсәреннән: Әбүбәкер ул йар ирүр wә нәқи, / Ғомәр ирди һәмишә дингә қати [НС: 14]; Ғосман тәқи хәлим wә хәйа ирди, / Шөҗағәт бабыда Ғали арслан ирди [НС: 15]. "Нуры содур" поэмасында Муса, Шөғаиб пәйгамбәрләрнең исемнәре дә кулланылыш таба: Ул рәсүл Аллаһы Муса, аңлаңыз, / Қылды ул бер көн мөнаҗәт, тыңлаңыз [НС: 159]; Кем безем пәйғамбәремез - Шөғаиб, / Йулумызда садиқ ирүр биғәйб [НС: 165]. Тикшерелә торган чыганакларда, әсәрнең идея-эчтәлегенә бәйле рәвештә, сәхабә исемнәре еш телгән алына. Мисал өчен, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә Мөхәммәд сәхабәләреннән берсе һәм өченче турылыклы хәлифә әбү-л фазыл Госман (نامثع لضفلا با) 'камиллек, кешелеклелек әтисе Госман', абруйи әүләде Адәм (مدا دلاوا ىوربا ) ʻАдәм балаларының йөз аклыгы', нәби Аллаһы Яғкуб (بوقعي الله يبن), нәби Аллаһ Сөләйман (ناميلس الله يبن ), Ғайсә-и нәфәс (سفن ىسيع) ʻГайсә пәйгамбәрнең тыныʼ атамаларын очратабыз. Коръән тәфсирендә бу исемнәрдән тыш Ибраһим һәм Исмәғил исемнәренең куланылышы да теркәлде: Ул җарийәдән Ибраһимуң уғлы Исмәғил туғды [Кт: 65]. Өмми Камал әсәрендә Алла кушуы буенча вафат булганнарның җаннарын алу өчен җаваплы үлем фәрештәсе Ғазраил исеме урын алган: кәлдүк имди кирү Ғазраил сүзен / сөйлийәлүм дыңла бер-бер шәксезен [ӨК: 50]. Әлеге оним Алтын Урда чоры әсәрләрендә дә урын ала. Авторның үзе һәм замандашларының исемнәре. Мөхәммәдьяр "Нуры содур" поэмасының башында үзенең догачы Мәхмүд улы Мөхәммәдьяр булуын хәбәр итә: Кем тейү сорса атым ул шаһсәwар, / Атамыз Мәхмүд, доғачы, исемем Мөхәммәдйар [НС: 62]. "Нуры содур" әсәрендә автор үзен Мөхәммәдьяр дип атаса, "Төхфәи мәрдан"да Ярмөхәммәд дип белдерә: Йармөхәммәд, сәңа бирмеш Хақ теле, / бу - фәләк бағстанының былбылы [ТМ: 50] - дип, үз шигырен илаһи югарылыкка күтәрми. Автор фикеренчә, аңа бу эшне Аллаһ (Хак) йөкләгән; аның шигыре - күк (фәләк) гөлбакчаларының былбылы сайравы. Шагыйрь Мөхәммәдьяр (яки Ярмөхәммәд) Мәхмүд хаҗи улы Казанда һиҗри 946, милади 1540 елда - "Төхфәи мәрдан", һиҗри 948, милади 1542 елда "Нуры содур" поэмаларын иҗат итә. Мөхәммәдьяр Казан ханлыгының башкаласы Казан шәһәрендә гомер кичергән. Бу хакта галимнәр арасында бәхәс юк. Әсәрләреннән аңлашылганча, суфи шагыйрь булган. Аның тәрҗемәи хәленә караган мәгълүматлар фән өчен җитәрлек кадәр билгеле түгел. Булганы да бары тик үз әсәрләреннән генә алынган. Соңгы еллардагы фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә М.И. Әхмәтҗанов шактый тикшеренүләрдән соң, аның шәҗәрәсен ачыклауга, яшәгән елларын билгеләүгә ирешә [Әхмәтҗанов, 1999, б. 12]. Мөхәммәдьярның туган елы якынча XV йөз азагына - 1497 елга туры килә. Аның тормыш юлы Казан белән бәйләнешле. Рухани, хаҗи гаиләсеннән, кимендә урта хәлле йортта туып-үскәнлеген, үз вакытына күрә камил дәрәҗәдә белем алганлыгын, шагыйрь булып җитлеккәнлеген фараз итә алабыз. Күренекле галим Ш.Ш. Абилов бу хакта болай дип белдерә: "Борынгы шәҗәрәләрдә өзек-өзек сакланган мәгълүматларга караганда, 1497 елда Ык буенда - Нугай Урдасы биләмәләрендә туган һәм татар суфилары гаиләсендә дөньяга килгән". Бу җөмлә төзек булмаса да, анда Мөхәммәдьярның Нугай Урдасына караган Ык буенда суфи-диндар гаиләдә 1497 елда туганлыгы тәкърарлана. Әгәр дә шулай икән, аның сакланып калган әсәрләре әдәби иҗат чорының кырык яшьләреннән соң гына булганлыгын ачыкларга ярдәм итә. Шагыйрь Мөхәммәдьярның кайчан тууы, гомер юлында нинди баскычлар кичүе, үлүе һ.б. яклары турында анык әйтерлек мәгъл үматлар әлегә юк. Ләкин аның әсәрләрендә кайбер мәгъ лүматлар теркәлеп калган [Абилов, 1996, б. 259]. "Татар педагогик фикере антологиясе" хезмәтендә әйтелгәнчә, Мөхәммәдьяр (Мәхмүд Хаҗи улы Мөхәммәдьяр, 1496/1497 - 1549) Казан ханлыгында туа. Иранда илче, Казан кирмәнендә Мөхәммәд Әмин хан төрбәсен караучымөҗавир (1541) була. Шагыйрь, тарихчы, дипломат, тылмач. Муромда тоткынлыкка алына һәм үтерелә (1549). Кайбер чыганаклар буенча 1552 елда Иван IV гаскәрләре тарафыннан Казан камалышы барышында һәлак була. Аның үзе хакында белдерүләреннән күренгәнчә, Мөхәммәдьяр халык арасында "Фәкыйри" исеме белән танылган дип уйларга кирәк. Ул әсәрләрендә күп вакыт үзен шулай ук "Фә кыйрь Мөхәммәдьяр" исеме белән дә атый. Мисал өчен, "Төхфәи мәрдан" әсәрендә Аллаһка һәм пәйгамбәргә традицион мәдхия өлешләреннән соң, шагыйрь кыскача үз хәленә туктала, матди кысынкылыклар күрүе, хурлыклы кимсетелү шартларында яшәвеннән кат-кат зарлана: Мин ирермен бу шәһәрдә бер фәқыйрь, Ил күзендә ғаҗиз вә хур, вә хәқыйрь [ТМ: 27]. Моннан чыгып кына шагыйрьне фәкыйрь яшәгән икән дип уйларга ярамый, билгеле. Бу аның диндарлыгы, суфилыгы белән бәйле тәхәллүс-сөямәте, шигъри имзасы [Яхин, 2003, б. 140]. Мөхәммәдьяр "Төхфәи мәрдан" әсәренең "Хатме китап..." бүлегендә әтисенең исемен телгә ала: Атымны кем дип сорсаң, и шәһрияр: / Мәхмүд хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр [ТМ: 110]. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә, авторларның исемнәреннән тыш, әсәр багышлап язылган шәхес исеме дә урын ала. Мисал өчен, Мөхәммәдьяр "Нуры содур" поэмасын 1521-1524 елларда идарә иткән Казан ханы Сәхибгәрәйгә багышлап язган. Кереш өлешендә ул, ханны хөрмәтләп, аның акыллы һәм гадел хан булуы турында әйтә. Әсәрен ханны илаһи югарылыкларга күтәреп зурлаган мәдхия белән башлап җибәрә. Аңа карата мактаулар яудыра: Шаһи ғаләм! Дөнйада - ханнар ханы, / Шәҗағәттә - Ғали арыслан ирер, / Қылыч зарбендән аждаһа булыр мур [НС: 41]; Олуғ солтан мөғаззәм Сахибгәрәй хан. / Рисаләт берлә ул хан ибне хан [НС: 19]. "Хан Сафа Казан ханлыгы тәхетендә 1549 елга кадәр утырган Сафагәрәйхан икәнлеге фәнгә яхшы мәгълүм. Сафагәрәй беренче тапкыр Казан тәхетенә 13 яшендә утыра, әмма ул ханлыктан куылып, урынына Мәскәү сәясәтен яклаучы Җангали 1532 елның 29 июнендә китертелә. Моның да сәясәте Казан халкы өчен кулай булмыйча, килүенә өч ел узуга, аны тәхеттән сөреп, 1535 елның 25 сентябрендә үтертәләр. Казанга Сафагәрәй кайтартыла" [Яхин, 2003, б. 141]. Сәхибгәрәй ханны зурлау "Нуры содур" әсәренең барлык бүлекләренә җәелдерелә һәм әсәрнең аккорды буып яңгырап тора [Татар әдәбияты тарихы, II т., 2014, б. 118]. "Нуры содур" әсәрендә гадел Нәүширван падишаһ хакында да хикәят китерелә: Тотуб аның сүзене шаһ җиһан / ғәқл қылу башлады Нәwуширwан [НС: 44б]. Нәүширван 531 - 579 елларда яшәгән, Сасанилар шаһы булып торган. Мөхәммәдьярның "Нуры содур" поэмасында Мөхәммәднең якыннары белән очрашкан, риваять, хәдисләр җыйган, вәгазьләр сөйләг ән, мәдрәсәдә укыткан дин галиме Хәсән Басри исеме урын ала: Бер хикайәт нәқел итәйем мөғтәбәр, / Кем Хәсән Басридин ирүр бу хәбәр [НС: 322]. Поэма авторы Хәсән Басри сөйләгән хикәяттән өзек китерә. Алда аталган поэмада Мөхәммәдьярның тагын бер замандашы - Хатәм Тай турында әйтелә: Хатәм Тай вөҗүдеңез йөзен күрүб, / Хиҗләт ичрә қалғай ирди ултуруб [НС: 615ТМ]. Хатәм Тай - гарәпләрнең Тай кабиләсеннән булып, юмартлыгы белән дан тоткан кеше. Фольклорда һәм язма әдәбиятта юмартлыкны күрсәтүче үрнәк образ, шигырьләре безнең көннәргәчә килеп җиткән шагыйрь. Автор тарафыннан тудырылган әдәби персонажларның исемнәре. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрен әдәби персонажларга бай дип әйтеп булмый. Бу, әлбәттә, әсәрләрнең үгет-нәсыйхәт, дини-суфичыл характерда булуы белән аңлатыла. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәрендә яхшы тавышлы, моңлы, җырчы персонажның исеме Хушнаwә, ягъни автор геройга исемне җисеменә туры китереп сайлаган: Бар ирди бер қолы исме Хушнаwә, / Былбыл аның өнендин ирди бинәwа [ТМ: 82]. 'Ачкүз, комсыз мәгънәсен Тойғысун исеме белдерә [Мөхәмм әдьяр, 1997, б. 166]: Беренең атыны бел Тойғысундур / Аның эче тулуғ фитнә фосундур [ТМ: 105]. Беренең аты Безбаз бер үзбигидүр, Гәййарлықда җәһәннәмнең сәгидүр [ТМ: 108] [Мөхәммәдьяр, 1997, б. 166]. Безбаз - Мөхәммәдьяр тарафыннан уйлап чыгарылган ат атамасы. Гөлруй исемле персонажның исеме дә җисеменә туры китерелеп сайланган. Гөлруй ʻгөл йөзле, чибәр, матурʼ дигәнне аңлата [Мөхәммәдьяр, 1997, б. 166]: Бересинең аты Гөлруй ул хәндан / Ғаҗаиб тэңе йуқ әсри сөхәндан [ТМ: 106]. Чынбил исеме, аңлашылганча, ʻчынны, дөреслекне белүчеʼ мәгънәсен белдерә [Мөхәммәдьяр, 1997, б. 166]: Беренең аты Чынбил ирүр ғашиқ / Ғишық эчендә ирде ул әсри садиқ [ТМ: 107]. 3.2.3 "Җәмгыять" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчә-сүзләр. Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә әлеге төр атамалардан ил һәм шәһәр административ берәмлек исемнәре чагыштырмача аз теркәлде. Биредә алар үзләре генә дә, шәһәр сүзе белән бергә тезмә атама составында кулланылалар: Waтанлары ирде шәһре Фәрхәрдә [ТМ: 62б]; Ғәзыйм мөлкәтле, дәүләтле солтан, / Тарих туқыз йөз қырық сикездә, / Мөбарәк мөхәррәм уникесендә, / Болғар - шәһри Қазан дәрвазәсендә, / Кеше күптер хәйре авазәсендә, / Мөхәммәд Әмин кабрендә, и шәһрийар, / Мөҗәвир ирермен бәсиб улып зар [ТМ: 36]. "Монда сүз Болгар иленең Казан шәһәре хакында гына бара, мәмләкәтнең ул вакытта да Болгар иле буларак аталып йөртелгәнлеген төшендерә" [Яхин, 2003, б. 142]: Ошбу "Төхфә" тарихын гәр сорсалар, / Туқыз йөз қырық алтыдыр, белсәләр. / Башладуқ Қазан шәһриндә муни, / Шәғбән айының унунчи көни [ТМ: 713]. Бу юллардан билгеле булганча, Мөхәммәдьяр бине Мәхмүд "Төхфәи мәрдан" әсәрен Казан шәһәрендә 946 елда шәгъбән аеның 10 нчы көнендә башлап, шушы ук айның ахырында тәмамлаган. Мөхәммәдьярның "Нуры содур" поэмасының сабырлык, сабыр булу турындагы алтынчы бабта Сәғыйд атлы бер акыл иясе турында сөйләнә. Автор аның Хорасында яшәвен әйтә: Кем Хорасан мөлке ичрә бер мәлик / Бар ирди тыңла и гәнҗ билик [НС: 386]. Хорасан - Иранның төньяк-көнчыгышында урнашкан өлкә. Димәк, Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән текстларда көндәлек-и җтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчә-сүзләрнең кулланылышында иске татар теленең язма нормалары һәм традицияләренең дәвам иттерелүе күзәтелә. Бу ил атамаларының һәм алар белән бергә килгән ил, шәһәр сүзләренең кулланылышында чагылыш таба. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр, нигездә, туры мәгънәләрендә кулланылалар. Дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбиятмәдәният- сәнгать-матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. дини-дөньяви китаплар, дәреслек, газета-журнал халык авыз иҗаты әсәрләренең исем-атамалары һәм аларның кулланылышы. Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә дини китаплардан Коръәннең исеме киң кулланылыш таба: Һәр нәснәнүң күңле wар, Қорәнүң күңле Йасин сурәседәр [Кт: 44]; Қылды тәшриф шәрифләтыйф Қорән безгә [КШ: 37]. Коръән (гар. кычкырып уку, яттан белү) - мөселманнарның Изге китабы; Мөхәммәд пәйгамбәргә 610 - 632 еллар арасында, 23 ел буена Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җәбраил фәрештә аша иңдерелгән аятьләр тупланмасы [Урманче, 2009, б. 157]. Мөхәммәдьяр үзенең мәгълүм әсәрендә нинди әсәр язачагын түбәндәгечә бәян итә: "Нуры содур" аты, и шаһи җәһан, Һәр кеше кем уқуса аны рәwан [НС: 55]. Ә "Төхфәи мәрдан" әсәрендә исә автор поэманың исемен түбәндәгечә телгә ала: Ошбу "Төхфә" тарихын гәр сорсалар, / Туқуз йөз қырық алтыдур белсәләр [ТМ: 712]. Икенче бер урында автор әсәрен "Төхфә-намә" дип атый: Алдым элгә ук қаләм вә хамәни, / Җәмиғ қылдым ошбу "Төхфә-намә"ни [ТМ: 707]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Мөхәммәдьяр поэмаларында ике урында Коръән аятьләреннән юллар китерелә: Мән җа'ә би-л- хәсәнәти айәтен күңлеңә салғыл, Фәләһү ғашру әмсалиһа мәғнәсен йадыңа алғыл [ТМ: 81]; Ғадел қылмақ сүзләрен бәйан қылыр, / Иннә Аллаһә йәмүру би-л-ғадли вәб-л-ихсан [НС: 90]. 1958 елда табылган "Коръән тәфсире"ндә күп санда сүрәләр китерелә, исемнәре атала, мәгънәләре аңлатыла. Кәүсәр сүрәсенең беренче аятен автор түбәндәгечә аңлата: йәғни Хақ тәғалә бойурды кем йә Мөхәммәд без сәңа хәйр кәүсәр вирдүк, Қорән кеби вә ғилм кеби муқатил айырур морад бондан бер ырмақдур, җәннәт эчендә, балчығы мискдүр wә қомы қабуры инҗүдүр, ақлығы қардан ақдур, ләззәте балдан татлудур, ике кәнәре алтундандур, йумшақлығы сүд күбүгендән йумшақдур, қадәхләре кәнәрендә көмешдән күкдәге йылдызлар сағышынча Бер эчем андан айруқ сусамаз әwwәл андан эчәнләр, мөһәҗирләрүң фәқирләре ула ки, тунлары керлү, сачлары тузғуқ. Бағлы қапулары анлара ачмазлар вә көрклү, ниғмәтлү ғәүрәтләре анларә wармаз, дөнйада бер хәҗәтләре йиренә кәлмәз [Кт: 66]. Йомгаклап әйткәндә, Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә дини-дөньяви гыйлем, әдәбиятка мөнәсәбәтле булган Коръән китабы, "Нуры содур", "Төхфә" / "Төхфә-намә" әсәр атамалары һәм аларның кулланылышында иске татар теленең язма нормалары һәм традицияләренең дәвам иттерелүе күзәтелә. 3.2.4 "Табигать" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Тикшеренү объекты буларак алынган әсәрләрдә "Табигать" тематикасына ялгызлык исемнәргә берләшә торган лексик берәмлекләр күп түгел. Җир өсте объектлары атамалары һәм аларның кулланылыш үзенчәлеге. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләреннән бу төркемгә Саба йиле, Бағ Ирам, Сәлсәбил сүзләре керә. Саба йиле ʻиртәнге җиләс, йомшак җилʼ: Саба йиле тики мөшки Бурақы / Мөшәккәл ирди җәннәтдин рәуақы [ТМ: 79]. Бағ Ирам (гарәп мифологиясендә борынгы бер патшаның җәннәт кебек эшләнгән бакчасының атамасы): Ул булақ өстүндә бетмеш бер тирәк, / Сайәсе бағ Ирәмдин йахшырақ [НС: 63]. Әлеге атама Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә дә телгә алына. Сәлсәбил: Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә җәннәттәге изге су чыганагын белдерә торган Сәлсәбил (ليبسلس) атамасы Алтын Урда чорыннан ук килгән традиция буларак кулланыла: Хақ йулында барыны қылсун сәбил, / кем ула җәннәт ризwан Сәлсәбил [ӨК: 50]. Форат: Бу Форат суын килүб кэчсә иде, / Сусаб аның суыни эчсә иде [НС: 292]. Форат - Евфрат елгасы. Кыскача нәтиҗәләр. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән текстларда ялгызлык исемнәр инвариант-парадигма нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында иске татар теле өчен хас булган язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе, аларның сөйләм теле өчен хас үзенчәлекләр белән баетылуы күзәтелә. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, контекстка бәйле төрле стилистик максатларга буйсындырылып файдаланылалар. 3.3. "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 3.3.1. Ялгызлык исемнәрнең абстракт мәгънәле уртаклык сүзләргә күчеше Тел белеме фәнендә, мәгълүм булганча, ялгызлык исемнәрнең еш кына уртаклык сүзләр рәтендә килүе дә күзәтелә. Ономастика фәнендә бу күренешне деонимлашу, деонимизация, апеллятивация күренеше дигән исемнәр белән атап йөртәләр. "Татар лексикологиясе" хезмәтендә билгеләнгәнчә, "әлеге төр күчеш барышында ялгызлык исем үзенең югарыда саналган төп семантик үзенчәлекләрен югалтып, уртаклык сүзләргә хас билгеләр белән тулылана, ягъни уртак билгеләре булган бер төркем предмет, процесс, билге һ.б.ны атый башлый, гомумиләштерү сәләтенә ия була, төшенчә белән ныклы бәйләнеш хасил итә һ.б." [Татар лексикологиясе, III т., 2017, б. 26]. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә Аллаһы Тәгаләнең төрле күркәм сыйфатларын исемли торган төшенчәләрнең, теоним буларак файдаланылуы белән бергә, аларның, үзләренә хас булган төп мәгънәләре белән билгеле бер дәрәҗәдә уртаклыгы саклануга игътибар иттек, ягъни бу атамаларның әсәрнең тел тукымасында уртаклык сүз буларак та кулланыла алуын күзәттек. Бу рәткә без Мөхәммәдьяр әсәрләрендә теркәлгән кәрәм, камил, кямил; рәхим, фәзыл, ғали һ.б. шундый сүзләрне кертеп карыйбыз. Бу сүзләрнең телдә билге һәм исем белдерә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр булуы аңлашыла. Мисалларга игътибар итик: ғадел: Бабы әүwәл ғадел сүзләре ирүр, / Ғадел иргә хақ үкүш дәwләт бирүр [НС: 75]; Ғадел бабыны бабыни бу дәм бәйан итеб, / Шаһи ғаләм сүзен йад итеб [89]; камил: әрмәгәнләр кем, ул кәрим [ӨК: 47]; рәхим: Рәхим қылыб ул дәм уруттың аны [НС: 45]; Тәқсирен үтенәмен сән бергә / Рәхим әйләб бағышлағыл мән зәғифә пиргә [ТМ: 57а]; wәли: wәли үзе мундин уқ қайтсун рәуwан, / Килмәсүн ул безем илә нәгаһан [НС: 288]; кәрәм: Күлүмни сән кәрәм берлә шад қыл, / Йите тәмуғ утыдин (һәм) азад қыл [ТМ: 42]; ғазиз: Ғазизләрдәин берси қылур риwайәт / Нәқелдүр диб борунғудин хикайәт [ТМ: 248]; фәзыл, кямил: Ирүрсән ғақил вә данаи фәзыл, / Һәр эшедә пөр һөнәр сән и кямил [ТМ: 181]. Димәк, фактик материал күрсәткәнчә, Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән текстларда Аллаһы Тәгаләнең күркәм сыйфатларын исемли торган төшенчәләренең әсәрдә уртаклык мәгънәле сүз буларак та кулланыла ала. 3.3.2. Ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традиция буларак алдагы чорлардан ук кулланылып килгән гарәби чыгышлы ахирәт, гөнаһ, дин, доға, иман, җәннәт, тәмуғ сүзләре теркәлде. Дин - табигатьтән өстен торып, Җиһандагы бөтен җанлы һәм җансыз затлар, күренешләр, вакыйгалар, шул исәптән кешенең дә язмышы, һәрбер адымы, фикер-уйлары белән идарә итә торган көчләрнең, мәрхәмәтле яки явыз затларның булуына ышану, аларга табыну, шуларга багышлап, дога кылу, төрле йолалар уздыру; кешенең үзен һәрвакыт шул илаһи көчләрнең колы дип сизүе [Татар мифологиясе, 2009, б. 16]. Доға (гар. ярдәм сорау, чакыру, ялвару, рәхмәт белдерү), табигать көчләреннән һәм кешедән өстен торган көчләргә билгеле бер дәрәҗәдә канунлашкан сүз тезмәләре - идиомалар яки тулаем бер текст белән мөрәҗәгать итү [Татар мифологиясе, 2 т., 2009, б. 22 - 23]. Доға Мөхәммәдьяр әсәрләрендә ʻдини кешеләрнең, дин тотучыларның Аллаһыга аны мактап, аннан сорап, ялварып әйткән сүзләреʼ мәгънәсендә кулланыла: Ул доғаны мән уқудым ирсә уш / Күз йомуб ачғунчә килдем эwгә хуш [ТМ: 52]; Чөн китабым атыны аңладыңыз, / шаһ доғасы сүзләрен тыңладығыз [НС: 42а]; доғасы хақ хәзрәтендә төш килеб, һәлақ булды атасы... [ТМ: 61б]; кем доғасын қыйлмадин һәнүз тәмам килде нида... [ТМ: 624]. Доға сүзе қылу ярдәмче фигыле белән килеп, процессуальлек мәгъ нәсен белдерә: уқуғанлар доға қылғай кэчмешенчә руғзяр [ТМ: 54]; Қылур шаһгә түмән төрлүк доғалар [ТМ: 87]; Ихлас илә қылды ул қыз чөн доға, / Доғасын қылды қабул хәзрәти хода [ТМ: 349]; ханға қылғай үкүш доға [НС: 41б]; Ул дәм эчрә күб доға қылғай ирдем, / Йарылықым сүзени айғай ирдем [НС: 65]. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә әсәрләрнең идеяэчтәлекләренә бәйле рәвештә фарсы чыгышлы гөнаһ сүзе дә кулланылыш тапкан: Тәңрегә тәwбә итеб қол мән тигел, / қылмышың гөнаһ өчүн қәзғу йегел [ТМ: 231]; Булуб гөнаһ кәсрендин шәремсар / Ойатыдин баш қуй салгай барчә зар [ТМ: 255]; ғафләт илә кәчде ғомрем аһ / wә аһ сачем ақ йөзем қара эшем гөнаһ [ӨК: 51]; Гәр ту күңүл берлә ул тәүбә қылур, / Хақ қатында ул гөнаһларын йолур [НС: 48]. Ягъни бу сүз ʻдин кануннарын бозу, шәригать таләпләрен үтәмәүдән гыйбарәт Алла каршындагы гаеп, язык, традиция, тәртип, әдәп-әхлак кагыйдәләрен һ.б.ш. бозу; гаеп эшʼ [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, 100] дигән мәгънәләрдә кулланыла. Мөхәммәдьяр әсәрләрендә иман сүзе үзенең төп мәгънәсендә кулланыла: ʻдин куйган тәгълиматларга чын күңелдән ышану, игътикатʼ [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 513] дигәнне белдерә: Би иман шом бәдбәхет нәкбәти сән, / Йөзүң қара җәһәннәмнең әти сән [ТМ: 210]; Бәс хәйасыз кешенең иманы йук [ТМ: 48]; Булмас иман кемдә булмаса хәйа [Н48]. Тәмуғ сүзе дин тәгълиматы буенча гөнаһлы кешеләрнең җанын мәңгелек ут һ.б.лар белән газаплый торган урын, җәһәннәм мәгънәсен белд ерә [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 1981, б. 220]. Анализланган әсәрләрдә ул туры мәгънәсендә кулланыла: Қайу қолға кем ғинайәт қыл ғай ул / Йәти тәмуғыдин азад булғай ул [ТМ: 382]; Күңүлүмни сән кәрәм берлә шад қыл, / Йите тәмуғ утыдин (һәм) азад қыл [ТМ: 42]; Фәрман булғай кечек берлә олуғға / Тәмуғлуқны салыңлар диб тәмуғға [ТМ: 250]. Алда әйтелгәнчә, гадел, рәхим-шәфкатьле, сәха (юмарт), хәя (оялчан), газа (сугышчан), сабыр, вафа (сүздә тору), сыйдык (туры сүзле булу), самит (аз сүзлелек), гафу итә белү сыйфатларына ия булган кеше генә, Мөхәммәдьяр фикеренчә, бәхетле булыр һәм аңа җәннәт ишекләре ачык торыр: Йа илаһи рәхим итеб қыл насиб, / Мөстәхәқ қыл җәннәткә сән йа мөҗиб [ТМ: 266]; Әйде җәннәт суы ирмеш, аңладым, / Бу айған сүзене тыңладым [НС: 49б]; Әйде кем булғай бу йир җәннәт мәгәр, / Кем ишетмеш ирдем андин мән хәбәр [НС: 49]. Җәннәт (гар.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөэмин-мөселманнарга вәгъдә ителгән изге рәхәтлек, мәңгелек бәхет урыны. Коръәннең эчтәлегеннән билгеле булганча, аның беренче яртысында җәннәт турында мөһим фикерләр, мәгълүматлар юк. Җәннәт хакындагы аятьләр Мөхәммәт пәйгамбәргә, нигездә, Мәдинәдә иңгән булса кирәк. <...> Бу дөнья никадәр каршылыклы, фаҗигале, куркыныч булса, теге дөньяда мөэмин-мөселманнарга вәгъдә ителгән җәннәт шулкаәр матур, гүзәл, андагы тормыш гаҗәеп рәхәт булачак [Татар мифологиясе, 2 т., 2009, б. 50]. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән башка әсәрләрдә җәннәт сүзе кулланылыш тапкан: хақ йулында барыны қылсун сәбил кем ула җәннәт ризwан сәлсәбил [ӨК: 50]; йәғни Хақ тәғалә бойурды кем йә Мөхәммәд без сәңа хәйр кәүсәр вирдүк, Коръән кеби вә ғилм кеби муқатил айырур морад бондан бер ырмақдур, җәннәт эчендә... [Кт: 66]. Татар телендә 'үлгәннән соңгы тормыш, теге дөнья' мәгънәсен белдерә торган ахирәт сүзе Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә дә урын алган: Ахирәтдә дәхи ул шәйатинлара ғазаб даим вардур [Кт: 47]; Дөнйа арзусин күңелдән узәсән / Ахирәт дизгәнләрине дузәсән [ӨК: 46]; әғзәләрүң черүбән, ахирәткә хақ булур [КШ: 50]; Ахирәт ишләринә улашмаға [ӨК: 81]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле сүзләр "Коръән тәфсире"ндә, шул чорның башка әсәрләре белән чагыштырганда, күбрәк кулланылган. Бу, әлбәттә, әсәрнең идея-эчтәлеге белән аңлатыла: Йәғни бу шәйатинлары удилә атуб қумадуқлары [Кт: 46]; Хәсрәтендин кулин сезгә орғайлар, / Нэчә йыл сәҗдә эчендә торгайлар [Кт: 258]; wалыдны хуш дотуб хөрмәт қыла / кафер улурсә дәхи ғиззәт қыла [Кт: 50]. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Казан ханлыгы чоры текстларында дини символлар әдәби әсәрне фикри һәм сәнгати сурәтләр белән баету вазифасын да үти. Дини геройларның гыйбрәтле, серле, сихри язмышлары еш кына әдәби әсәрнең сюжет нигезенә салынуын һәм яңа эчтәлек белән баетылуын күрәбез. 3.3.3. "Кеше" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Казан ханлыгы чорында иҗат иткән автор Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" поэмалары үгет-нәсыйхәт һәм аларга тасвир рәвешендә язылган гуманизм идеяләрен яклап чыккан хикәятләрдән тора. Автор әдәп-әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирә, җәмгыятьтә инде билгеле бер нормага әверелгән, борынгы бабаларыбыздан килә торган әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклап, алар үрнәгендә яшәү зарурлыгын әйтә. "Нуры содур" поэмасындагы хикәятләрнең исемнәренә игътибар итик: "Гадел қылмак сүзләрен бәйан қылур", "Рәхим-шәфқәт сүзләрен бәйан қылур", "Сәхаwәт (юмартлык) сүзләрен бәйан қылур", "Сабыр қылмақ сүзләрен бәйан қылур", "Хәйа (оялу) сүзләрен бәйан қылур", "Ғаза қылмақ сүзләрен бәйан қылур", "Ғазәвәт (сугыш) сүзләрен бәйан қылур", "Wафа (сүздә тору) сүзләрен бәйан қылур", "Сидық (тугрылык) сүзләрен бәйан қылур", "Ғафу қылмақ сүзләрен бәйан қылур", "Самит қылмақ сүзләрен бәйан қылур". Күргәнебезчә, автор тарафыннан камил инсанга хас сыйфатлар ул - гаделлек, рәхимлелек, шәфкатьлелек, юмартлык, сүздә торучанлык, оялу, сабыр булу, тугры булу, гафу итә, кичерә белү. Алга таба әлеге төшенчәләрнең әсәрнең тел тукымасында ничек реальләшүен карап китик. "Сабыр қылмақ сүзләрен бәйан қылур" хикәятендә автор кешеләрне һәр эштә дә сабыр булырга чакыра: Сабыр бабын қыйлайым сезгә бәйан, / Сабыр итеңез барчә эшдә һәр заман [НС: 362]. Акыл белән эш итүне Мөхәммәдьяр шулай ук сабырлыктан күрә, ягъни ашыгып төрле хаталар кылынуына ишарәли. Сабыр кеше, нинди генә эшкә алынса да, аны һәрчак башкарып чыгар, дәүләт-мөлкәткә да ирешер, ди: Барчә тағәт башы, аңла, сабыр ирүр, / Сабыр қылған иргә Хақ дәwләт бирүр [НС: 365]; Сабыр берлә барчә эш хасил булур, / Сабыр қылған даимән ғакил булур [НС: 367]. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә сабыр сүзенең мәгънәсе түбәндәгечә шәрехләнә: 1) түзем һәм тыныч холыклы; ашыкмаучан, ашкынмаучан; 2) сабырлыкны күрсәтә, чагылдыра торган; 3) сабыр лык мәгънәләре теркәлгән [Татар теленең аңлатмалы ..., II т., 1979, б. 611]. "Нуры содур" әсәрендә сабырлык 1) Аллаһ - кеше һәм 2) кеше - кеше мөнәсәбәтләренә бәйле ике яссылыкта ачыла. Мисал өчен, "Тәңренең рәхмәтләре даим, ишет, Сабыр қылганнарға булур, и йегет" контекстында Аллаһ - кеше (дини караш) мөнәсәбәтендә булган сабырлык ярдәмендә кешегә нинди мөмкинлекләр ачылуын билгели. Сабыр иткәннәргә дуслык диңгезе бер тамчы гына булыр, ягъни катлаулы мөнәсәбәтләр җайланыр, аңлашу хөкем сөрер: Дустлық ичрә сабыр қылсаң, и ғәзиз, / Қәтрә иркән булур ул дустлуқ тәңиз [НС: 366]. Сабыр иткән кешене халык ярата, сабырлык белән дошманны да җиңеп чыга: Дошман үзә сабыр қылсаң йәнә үкүш, / Ғақибәт аны йеңәрсән, аңла хуш [НС: 368]; Сабыр қыйлған кешеләрне хасс-wә ғам / Барча ғаләм халқы сәвәрләр тәмам [НС: 383]. Шул ук вакытта дини һәм дөньяви сабырлык үзара үрелеп тә китә. Сабырлык ярдәмендә, ди автор, кеше яхшы һөнәргә ирешә, сабыр иткән кеше генә Хак Тәгалә мәрхәмәтенә һәм кешелек алдында хөрмәткә лаек була. Бары сабыр иткәннәргә генә Аллаһ нигъмәтләрен насыйп итә һәм рәхмәтләрен иңдерә: Сабыр қылмақ иргә ирүр хуш һөнәр, / Сабыр қылган кешени Тәңре үгәр [НС: 363]. Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә сабыр сүзе сабыр қыл тезмә фигыле составында килә: Сабыр қылмақ иргә ирүр хуш һөнәр [НС: 52]. Димәк, Мөхәммәдьяр сабырлыкның бу тормышта һәм ахирәттә кирәкле сыйфат булуын ассызыклый. Казан ханлыгы чоры әдибе Мөхәмәдьяр фикеренчә, камил инсанга хас сыйфатларның берсе - гакыл. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә гарәп теленнән кергән ғақыл сүзенең мәгънәсе түбәндәгечә шәрехләнә: 1) Фикерләү сәләте; русчасы: разум. 2) иск., кит. Аң, зиһен, акыл; русчасы: ум. 3) Зирәклек, тапкырлык; тирән акыллылык; русчасы: мудрость. [Татар теленең аңлатмалы ..., II т., 2016, б. 34]. Ғәфил улма ғәқлыңы башыңа дир / wир салатилә сәләм ишед дир [ТМ: 47] җөмләсендә аның беренче мәгънәсе реальләшсә, Ғакил улдур олуғлар берлә булса, / ғақыл илә йөз сүзне бер әйләйә [ӨК: 50] җөмләсендә ʻзирәклек, тапкырлык; тирән акыллылык сыйфатларына ия кешеʼ мәгънәсен белдерә. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләре материалында кешенең эчке дөньясын тасвирлый торган төшенчәләрдән җан, күңел лексемаларына тукталыйк. Җан - төрки телләрдә төрле мәгънәләргә ия булган сүз. Эчтәлек ягыннан ул мәгъәләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: сүз дөнья ви хәлләр белән бәйле күренешләр турында барса, җан сүзен, гадәттә, күңел алыштыра. Нигездә, мифологик мәгънәләргә ия булган очракларда җан сүзе "үз урынында" кулланыла [Урманче, 2009, б. 41]. Ислам һәм христиан диннәрендә җан мәңгелек, үлемсез. Дини тәгълиматларда җан кеше тәненнән вакытлыча гына чыгып очып та йөрергә мөмкин. Бу вакытта ул төш күрә дип аңлатыла [Ислам..., 1993, б. 73]. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" поэмаларында җан лексемасының мәгънәләре яшәешне белдергән, идеалистик, дини карашларга нисбәтле сүз буларак кулланыла. Әсәрләрдә җан ʻтәнгә тереклек бирә һәм тәннән башка да яши ала дип каралган, тереклек иясенең психик процессларын чагылдырган мәңгелек башлангычʼ мәгънәсен белдерә. Шул ук вакытта җан лексемасы күңелне, ягъни кешенең эчке дөньясында хис-кичерешләрен дә белдерә: Диде И падишаһ һәр ду милләт, / Мәнем җанымға салғыл төрлүк миннәт [ТМ: 755]. Җан сүзе еш кына бик якын, сөйгән, кадерле кешегә эндәшкәндә, гадәттә, тартым кушымчасы белән әйтелә: җаным, җан кисәгем. Җан юлдашы - якын дус яки сөйгән яр; җан дусты - ахирәт дус; җан сөйгән - мәхәббәтем, сөйгәнем [Сафиуллина, 2001, б. 86]. Кешегә яратып эндәшү мәгънәләрендә теркәлгән: Хөсен күрек бер мәксуд (дур ул) и җан, / Күрүклүкләр қашына сәңа ни сан [ТМ: 169]. Әлеге контекстта җан сүзенең ʻкеше, зат, тереклек иясеʼ мәгънәсен белдерүе аңлашыла: Ике җан уш бергә булуб уйнашыб, / түмән төрлүк хикайәтләр сүзләшеб [ТМ: 338]; Уш мөсәлләм булды сезгә бу җәһан, / Хуш мөсәххәр булды барчә өнсе җан [НС: 612]. Димәк, поэмаларда җан лексемасы күңел, ягъни кешенең эчке дөньясы турында сүз барганда кулланыла: Қылурди хезмәтен җан берлә бикләр, / Қатында йер үбәр ирди мәликләр [ТМ: 76]; Бу халәтне күрүб бичарә Гөлруй / Җаны зишт улуб төште пөрруй [ТМ: 151]; Йөзүндә қалмады бер кәтрә каны, / Кинә уты берлә үртәнде җаны [ТМ: 152]. Җан лексемасы турыдан-туры хис-тойгылар дөньясы белән бәйләнгән: җан әрнү, җан сызлану - нәрсә яки кем өчендер борчылу, күңел газабы кичерү; җан рәхәте - ләззәтләнү, сөенү, яхшы кәефтә булу, бу хис-тойгылар күңел белән бәйле. Җан сүзе фразеологизмнар составында да кулланыла: Биргәнигә күб шөкер йа рәббәна / Җан фида булсун рәсүлүң ғишқына [ТМ: 269]. Хәзерге татар телендә җан дусты фразеологизмы ʻбик якын күрү, җан кардәше, эчке серләрне уртаклашып, җан тынычлыгы китерә торган дусʼ мәгънәсен белдерә [Сафиуллина, 1986, б. 87]. Мәсәлән: И қарендашдыр җан дусти wә дошман, / Кәрәк кем пак тотғыл хәшәм-у дамән [ТМ: 556]. Җанына сүзе шик салу фразеологизмы белән килеп, кешенең эчке халәте, аның эчке дөньясы турында хәбәр итә: Ғади қызның шик салып үз җанына, / китерделәр шаһ қызының йанына [ТМ: 129]. Җан белән сөйү фразеологизмы 'кемне дә булса өзелеп-өзелеп ярату, ягъни бөтен барлыгы белән сөю' мәгънәсен белдерә: Булған, ди, бер ғасыйның йалғыз қызы, / җаны белән ул сөйгән, ди, бу қызны [ТМ: 148 б]. Җан салу фразеологизмы 'артык ярату һәм гомерне бирергә әзер' дигән мәгънәсендә бирелгән: Қызға әйтте: "Ниқах белән алайым, / Айақ астыңа җанымны салайым" [ТМ: 150 б]. Җанымны сүзе, шат ит фразеологизмы белән килеп, 'күңелне сөендерү' мәгънәсен белдерә: Рәхмәтең белән җанымны Син шад ит, / Җиде тәмуғның утыннан азад ит [ТМ: 158]. Җанына сүзе, қайғы төшү фразеологизмы белән килеп, 'кешенең эчке халәте; бик кыен, күңелсез хәлдә булуны' аңлата, димәк, күңел мәгънәсен аңлата: Ул ай йөзне чақ қына күрмәсә шаһ, / Төшә иде җанына йөз қайғы - аһ [ТМ: 128]. Җаны тетрәнү фразеологизмы 'теге яки бу фикернең борчып торуы' мәгънәсендә бирелгән: Заһид қурқыб, җаны тетрәнде тәмам, / Ул Заһидқа йырақтан қылды сәлам [ТМ: 137 б]. Җаны ашуқти сүзтезмәсендә 'мәгълүматны тиз арада җиткерү, күңеле белән ашыгу' турында әйтелә: Зәргәр күрүб (һәм) таныб белде аны, / Биккә әйтүргә ашуқти кем җаны [ТМ: 138]. Қайдан тынғай җаны җөмләсендә 'теге яки бу фикернең күңелне, җанны борчып торуы' турында әйтелә: Бер кешинең ике булса дошманы, / Қайда тынғай ул фәқирнең бер җаны [ТМ: 363]. Җәбер-җәфа қылурсән җаныма җөмләсендә җан кешенең рухи тупланмалар дөньясы булуы турында әйтелә: Мәңа сән қылмадың һичбер вафа, / кем қылурсән җаныма җәүр-ү җәфа [ТМ: 364]. Җан - үзенә күрә кешенең эчке дөньясы органы да, һәм ул физиологик үзлек белән турыдан-туры бәйләнмәгән. Аның белән кешенең эчке дөньясы, хис-кичерешләре, уй-фикерләре, өмет-хыяллары бәйләнгән: җан өрү - ышаныч, көч бирү, нәрсәгә дә булса рухландыру. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" поэмасында җанына ут өрү фразеологизмы бер тапкыр гына очрый. Поэмада ул 'кемгә дә булса булышу, ярдәм итү' дигәнне аңлата: Қыз теләде патша қызын белергә, / Белеб аның җанына ут өрергә [ТМ: 129]. Татар телендә кешенең эчке дөньясын билгели торган тагын бер лексема бар, ул - рух. Р.Р. Җамалетдинов төзегән "Татар теленең этнокультура лексикасы" дип аталган сүзлек-белешмәлектә бу сүзгә түбәндәге билгеләмә бирелә: рух - фикерләү, аң; аерым кешенең яки коллективның мораль көче; кешенең күңеле, эчке, психик дөньясы; табигатьтән өстен, җисемсез зат; үз-үзен тотышын, фикерләү юнәлешен билгели торган башлангыч, нигез; берәр нәрсәнең асылы, төп эчтәлеге, юнәлеше [Җамалетдинов, 2003, б. 91]. Рух - дини ышанулар буенча табигатьтән өстен зат. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә рух сүзенә түбәндәге билгеләмә бирелә: 1. Аң, фикерләү, психик сәләт; 2. Психик халәт, кешенең, коллективның мораль көче. 3. Дингә, мифологиягә, мистикага ышанучылар өчен табигатьтән өстен, җисемсез зат. 4. Кешенең эчке, психик дөньясы, күңеле, аңы. 5. Кемнең дә булса үз-үзен тотышын, фикерләү юнәлешен билгели торган нигез, башлангыч. 6. Берәр нәрсәнең төп эчтәлеге, асылы, характерлы, үзенчәлеге, юнәлеше [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 1979, б. 607]. И.И. Ганиев тарафыннан төзелгән "Фәлсәфи сүзлектә" рух сүзе түбәндәгечә аңлатыла: матди, табигый башлангычка каршы матдисезлек башлангычын аңлата торган фәлсәфи төшенчә. Рух белән материя нисбәте фәлсәфәнең төп мәсьәләсен тәшкил итә. Материализм өчен матдә - беренчел, ул, материянең "иң югары җимеше"; рух - икенчел, тән - түбән, гади, тупас дәрәҗә, рух тәнгә карата - югары, өстен. Җан нәселдә дәвам ителә (ата-анадан мирас итеп алына), рух - мөмкинлек рәвешендә генә, ул индивидның хәленнән килгән рухи эшчәнлек аркылы гына раслана. Рух өч төрле: индивид рухы (шәхси рух), гомуми рух (халык рухы белән объектив күренеш, халыкның сәләтләре, үзенчәлекләре, милли һәм социаль характеры, дөньяга карашы, үзаңы һ.б.), объективлаштырылган рух (халыкның иҗади җимешләре) [Фәлсәфи сүзлек, 2001, б. 196]. Шәхси рух объектив рухның (халык рухының) эчтәлеген үзләштереп ныгый. Кеше үзенең рухы белән аерыла, ә рух үзе тәрбия, мәгърифәт, киеренке мәгънәви хәят аркылы кешене кеше дәрәҗәсенә күтәрә. Монотеистик диннәрдә рух - Алла синонимы. Рухның бүтән мәгънәләре дә бар. Ислам динендә кешегә рухи күрү (эчке күрү) сәләте бирелергә мөмкин. Суфичылык тәгълиматы рухи күрүне кешенең йөрәгенә нигезли; суфилар рухи күрү сәләтен үстереп, камилләштереп Аллаһны танып белергә һәм аның белән берләшергә була диләр [Фәлсәфи сүзлек, 2001, б. 197]. "Ислам" белешмә-сүзлегендә рух лексемасы түбәндәгечә аңлатыла: дини ышанулар буенча табигатьтән өстен зат. ʻРухʼ төшенчәсе барлык диннәргә хас. Рухларга ышану борынгы җәмгыятьтә үк килеп чыккан һәм соңрак һәртөрле диннең мөһим өлешенә әверелгән. Исламияттә рух лексемасының мәгънәсе ачыкланмаган. Җәбраил һәм башка фәрештәләр, җеннәр дә, җан да шул ук сүз белән атала. Дини чыганаклар рух лексемасын аңлау - кеше акылы ирешә алмаслык дип саныйлар. Рухларга ышану - табигать һәм җәмгыятьтәге стихияле көчләрең, шулай ук кеше психикасындагы һәм аңындагы әлегә танып-беленмәгән күренешләрнең хыялый чагылышы ул. Дини сөйләмдә рух сүзенең күплек сандагы формасы да бар. Ул әрвах (рухлар) - үлгән кешеләрне аңлата [Ислам..., 1993, б. 72]. Рух лексемасы Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" поэмасында гына теркәлгән. Ул поэмада кешене яшәтә торган, берәр эшкә дәрт бирә торган этәргеч дигәнне белдерә. Шул ук вакытта рух сүзе җанны, күңелне дә аңлата. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәрендә рух сүзе 'кешенең җаны' мәгънәсендә кулланылган. Мәсәлән: Лотф берлә йарлықа сән и Хода, / Бәхәққы рухы пак Мөхәммәд Мостафа [ТМ: 282]. "Төхфәи мәрдан" әсәрендә пак рухына сүзтезмәсе Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге турында дан җырлау дигән мәгънәгә ия: Ул - бөтен галәм иясе, сөйгән зат, / Аның пак рухына сансыз салаwат [ТМ: 104]. Әруахи пак - 'кешенең эчке дөньясы саф, киң күңелле': Ходайа, әруахи пак ин растан, / Кем сидқы берлә ирди һәм дастан [ТМ: 106]. Кешенең эчке, рухи дөньясын билгеләү өчен, татар телендә күңел дигән сүз кулланыла. Аның исә дини эчтәлеге юк, ул җисми яшәеш белән, организм яшәешенә ярдәм итү белән бәйләнмәгән. Күңелдә кичерелгәннәр чит күзләрдән яшерен кала. Бу мәкальләрдә дә чагылыш таба: Кеше күңеле - кара урман, күрә алмыйсың ни барын; Кеше күңеле - караңгы төн. Чит кеше күңеле мәкальләрдә шулай ук төпсез диңгез белән чагыштырыла: Кеше күңеле - төпсез диңгез. Күңел - кешенең үзенчәлекле асылы ул. Ул булырга, яки булмаска да мөмкин: (күңел булу / булмау, күңеле бар, күңеле юк). Күңел шулай ук кеше хисләре, кичерешләре чыганагы буларак та күзаллана, нәкъ әнә шунда төрле хисләр туа да инде. Ясалма сүзләр дә күңелнең хисләр, төрле кичерешләр, кәеф өлкәсе булуын раслыйлар: күңелле - шатлыклы, сөенечле, күңелсез - сагышлы, ямансу. Күңел сүзеннән ясалган бу сыйфатлар сөйләмдә еш кулланылулары белән аерылып торалар. "Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" әсәрләрендә күңел лексемасы кешенең кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын, уй, фикер, психик сәләтен белдергән сүз буларак кулланыла. Кешеләргә игелек, яхшылык күрсәтү нияте белән башкаларга тиешле эш-гамәл киң күңелдән, эчкерсез үтәүне таләп итә. Димәк, яхшы кеше башкаларны бәхетле итү өчен үзенең игелекле эшләрен кызганмаска тиеш. Мисалларга игътибар итик: Күңлем диде җөмләсендә күңел сүзе аң, зиһен, фикер чыганагы булып килә, мәсәлән: Диде күңлүм: Қуймазам та мән сәне, / Сәңа иркен йаратыбдур хәк мәне [ТМ: 48]. Алдагы җөмләдә күңел сүзе ʻкешенең рухи дөньясында барган үзгәрешләр урыныʼ дигән мәгънәне үз эченә ала, аның эчке дөньясы, рухи халәте турында сүз бара: Китәргел қайғуны, булсун күңүл шад, / Бәла вә рәнҗ-ү михнәтдин азад [ТМ: 229]. Күңелне ярату, күңелне яктырту сүзтезмәләрендә: кешенең аң дәрәҗәсен арттыру турында сүз алып барыла: Алыб тәғлим-белем, йақтыртты күңлен, / Сабақ ғазабына киң тотты күңлен [ТМ: 138]. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" әсәрләрендә күңел лексемасы, ут сүзе белән килеп, метафорик мәгънә хасил итә. Мәсәлән: Күңлүм уты йанмақ илә изтираб, / Қылды мән бичарәне әсри хәраб [ТМ: 46]. Метафорик кулланылышны алдагы мисалда да күзәтәбез: Фәқир, бинәуа мән (вә) дил шикәстә, / Қылур даим әғдалар күңлүмни хәста [ТМ: 89]. Күңлүм хәстә 'нәрсәдән дә булса авыр хис калу, үпкәләү' дигән мәгънәне белдерә. Мөхәммәдьяр, сүз-сурәт тудыру максатыннан, күңел сүзен ил сүзе белән янәшә куллана, шул рәвешле күңел сүзе образлы коннотация белән баетыла: Сүзләмәкдә сән йөземни ақ қыл, / Сүзләремни ил күңлигә йомшақ қыл [ТМ: 69]. Шагыйрь фикеренчә, җәмгыятьне савыктыручы көч - акыллы һәм күңеле чиста кеше. Бу фикер алдагы юлларда күренә: Ғақил улдур - олуғлар берлә булса, / Күңүлени гилл-у гишдин пак қылса. [ТМ: 133]; Хуш ауазы берлә үзе тәхте қашында, / Ризаң булмаса һәр шәйдин сәнең, / Ул шәйдин сақла күңлүмни мәнең [ТМ: 39]; Күңүлүмни сән кәрәм берлә шад қыл, / Йите тәмуғ утыдин (һәм) азад қыл. [ТМ: 42]; Дидем и күңлүм, иҗазәт бир мәңа, / Мән тәқи ғарзым итәйем сәңа [ТМ: 55]. Шагыйрь "Нуры содур" поэмасында сабырлыкка аерым бүлек багышлый - "Сабыр қылмақ сүзләрен бәйан қылур". Бу бүлектә Мөхәммәдьяр сабырлыкны, аның аша нәрсәләргә ирешергә мөмкин булуын бик үтемле итеп тасвирлый. Биредә сабырлыкның төрле яклары аерым карала. Иң әүвәл, ул укучысын һәр эштә даими сабыр булырга чакыра: Сабыр бабын қыйлайым сезгә бәйан, Сабыр итеңез барчә эшдә һәр заман [НС: 362]. Кол Галинең "Кыйсса-и Йосыф" поэмасында, мисал өчен, сабырлык тулаем кешенең Аллага булган мөнәсәбәтенә бәйле, ягъни дини аспекттан гына тасвирлана. Мөхәммәдьяр поэмасында без сабырлыкның бераз яңарак төсмерләр алуын күзәтәбез. "Нуры содур"да сабырлык Аллаһ - кеше һәм кеше - кеше мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә икегә аерыла. Мөхәммәдьяр поэмасында Аллаһ - кеше (дини караш) мөнәсәбәтендә булган сабырлык ярдәмендә кешегә нинди мөмкинлекләр ачылуын билгели: Тәңренең рәхмәтләре даим, ишет, / Сабыр қылганнарға булур, и йегет [НС: 364]. Монда ачык күренгәнчә, сабырлык аша адәм баласы максатларына ирешә, ул гына да түгел, кайгылы кеше, сабыр итеп, шат күңеллегә әверелә, бәхетле була: Сабыр берлә хасил итәр ир морад, / Сабыр берлә қайғу булур барчә шад [НС: 372]. Акыл белән эш итүне Мөхәммәдьяр шулай ук сабырлыктан күрә, ягъни ашыгып төрле хаталар, акылсызлыклар кылынуына ишарәли. Андый кеше нинди генә эшкә алынса да, аны һәрчак башкарып чыгар, дәүләт-мөлкәткә дә ирешер: Барчә тағәт башы, аңла, сабыр ирүр, / Сабыр қылған иргә Хәқ дәүләт бирүр. / Сабыр берлә барчә эш хасил булур, / Сабыр қылған даимән ғакил булур [НС: 365]. Шул ук вакытта дини һәм дөньяви сабырлык үзара үрелеп китәләр. Сабырлык ярдәмендә, ди автор, кеше яхшы һөнәргә ирешә, сабыр иткән кеше генә Хак Тәгалә мәрхәмәтенә һәм кешелек алдында хөрмәткә лаек була. Сабыр иткәннәргә генә Аллаһ нигъмәтләрен насыйп итә һәм рәхмәтләрен иңдерә: Сабыр қылмақ иргә ирүр хуш һөнәр, / Сабыр қылган кешени Тәңре үгәр [НС: 379]. Югарыда искәртелгәнчә, "Нуры содур" поэмасында сабырлык сүзе нең мәгънәви кырында яңа бер төсмер билгеләнә. Ул дөньяв и характерга ия, икенче төрле әйткәндә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт өлкәсенә карый. Моңа таянып, сабырлыкның җәмгыятьтә тоткан урынына Мөхәммәдьяр игътибар итә, зур әһәмият йөкли дигән нәтиҗәгә киләбез. Сабыр иткәннәргә дуслык диңгезе бер тамчы гына булыр, ягъни катлаулы мөнәсәбәтләр җайланыр, аңлашу хөкем сөрер: Дустлық ичрә сабыр қылсаң, и ғазиз, / Қәтрә иркән булур ул дустлуқ тәңиз [НС: 366]. Дошманны җиңеп чыгу өчен, шагыйрь карашынча, шулай ук сабырлык белән эш итү кирәк: Дошман үзә сабыр қылсаң йәнә үкүш, / Ғақибәт аны йеңәрсән, аңла хуш [НС: 368]. Сабыр иткән кешене бар халык ярата, якын күрә: Сабыр қыйлған кешеләрне хассу-ғам / - Барча ғаләм халқы сәвәрләр тәмам [НС: 368]. Мисаллардан күренгәнчә, Мөхәммәдьяр ʻсабырлыкʼ мәгънәсен чагылдыруда доминанта сүзне куллана, синонимнар һ.б. чаралар кулланылмый диярлек. Кол Галинең "Кыйсса-и Йосыф" поэмасындагы кебек үк монда да сабыр итүнең ахыры хәерле, нәтиҗәсе уңышлы: Сабыр қыйлмақ ирер әүвәле ачыйғ, / Һич нәмә йуқ дөнйада андин қатыйғ. / Соңы балдин сөчүк ирер, и җәван, / Сабыр берлә көчай эш булыр асан [НС: 379]. Ике әсәр арасында тагын бер уртаклык бар. "Нуры содур" поэмасында да автор Коръән мотивларына, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, Йосыф сүрәсенә мөрәҗәгать итә, ягъни "Нуры содур" авторы да Коръәннең 12 нче сүрәсе сюжетына мөрәҗәгать итә, андагы сабырлык идеясен дә үз әсәренә кертеп җибәрә: Ул нәби Аллаһе Йағқуб, хәзин, / Айрылыб күрмәде Йусеф чөн йөзен, / Дәрди фәрқәт ичрә даим руз вә шәб, / Сабыр берлә қыйлды Йусефне талә, / Ғақибәт табты аны ғиззәт билә, / Йөзени күрде аның дәүләт бил. / Сабыр қыйлды ирсә Йағқуб бер заман / Булды Йусеф васлы берлә шадма [НС: 372]. Кол Галидән аермалы буларак, Мөхәммәдьяр дини аспектка басым ясамый, ә бәлки гомумкешелек сыйфатларының югарырак бәяләнүен ассызыклый, дөньяви якка өстенлек бирә. Мөхәммәдьяр "Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" поэмаларында, башлыча, кешенең эчке дөньясы, аның хисләре, мораль һәм әхлакый сыйфатлары турында яза, поэмаларында кеше күңелеңдәге иң яхшы, иң матур якларга дан җырлый, аларга тискәре сыйфатларны каршы куя. Теге яки бу образның асылына төшенүдә, аның аерым бер әхлакый сыйфатларының фәлсәфи мәгънәсен ачуда кешенең эчке дөнья сын белдерә торган лексемалар әһәмиятле роль уйный. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Мөхәммәдьяр үзенең поэмаларында камил инсан сабыр, гадел, рәхимле, чиста күңелле булу кебек сыйфатларга ия булырга тиеш дип саный. Шагыйрь фикеренчә, сабыр иткән, кичерә белгән кешенең иманы да камил була, эшен дә акыл белән башкара, дәүләт иясе дә була, дусты белән дә, дошманы белән дә дөрес мөгамәләдә тора. Бу фикерләрне укучыга җиткерүдә автор гарәби асыллы сабыр, рәхим, шәфқәт, ғадел, вафа,ғафу сүзләрен куллана. 3.3.4. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Кан-қардәшлек, социаль мөнәсәбәтләр өлкәсенә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән әһел, өммәт, халық, рәғийәт, қардәш / қарендәш, сүзләре теркәлде. Милләт төшенчәсе, кешеләрнең билгеле бер дин нигезендә берләшеп яшәвен белдерә торган традиция булып килә торган исематамалары белән дә бергә кулланыла, бу нигездә өммәт, халық, рәғийәт мәгънәви рәте барлыкка килә. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә бу сүзләр берсе икенчесен алмаштыра торган абстракт синонимнар буларак файдаланыла. Мисаллар: Шөкер бары кем аның өммәтемез Йәнә кем әһле бәйтенең этемез [ТМ: 64б]; Wәғдәсе бер йылдин уздисә тәмам, / килде шаһға барча рәғийәт хасс wә ғәм [ТМ: 53б]; Кем қылур хәлаиққа анлар җәфа [НС: 50]; шаһ қызыйға диде рәғийәт қызы, / тәңре өчен мәңа раст айғыл сүзи [ТМ: 53а]; Халқы ғаләм сәңа қылур иғтибар, / Саф қылыб сән имди аларны әшкәр [НС: 368]. Әһел 'кешеләр, халыкʼ мәгънәсен белдереп килә: Йәнә кем әһле бәйтенең этемез [ТМ: 64б]; йәнә фәрман булғай әһле беһешткә, / кереңләр тип сезләр беһешткә [ТМ: 50б]; Күчтиләр әһле йортдин анлар қәмуғ [НС: 48]; Пәс Әйүб йөз тазә мәдсин чыбуғын алуб, ануңилә беркәз әһлене урды [Кт: 110]; Әһел сүзе еш кына ачыклаучы сүз белән дә кулланыла: Сүз әһле йөз бең кешедә бер кешедүр [ӨК: 69]; Зирә кем сүз әһле йөз бең кешедә бер кешедүр [ӨК: 69.]; Эшләреңнең бең дә бере бетмәсүн [ӨК: 23]; Сүз әһле йөз бең кешедә бер кешедүр [ӨК: 68]. Көндәлек-иҗтимагый тормышка караган төшенчәләрне белдерүче абстракт мәгънәле уртаклык исемнәр. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән шәһәр, улус, мәхәллә, ил-улус, йорт сүзләре теркәлде. Тикшерелгән чыганакларда кулланылыш ешлыгы ягыннан ил сүзе өстенлек итә: Ғариф булуб икемез ил йығмазмыз диделәр [ӨК: 7]; әйде: моны ил ташындин гиздерең, йөзенә қара сөртөп үлтерең [ТМ: 57а] һ.б. Шул ук вакытта ил сүзе ил-улус парлы сүз составында да кулланыла ала: килер ирде ил-улусдин күп кеше [НС: 44а]; Килүр ирде ил-улусдин күб тегеш, / Мал туар алтун көмүш йаз wә кыш [ТМ: 44а]. Гарәп теленнән кергән мәхәллә сүзе хәзерге татар әдәби телендә ике мәгънәдә кулланыла: ʻшәһәр һәм авылның бер мәчеткә караган өлешеʼ һәм ʻкварталʼ [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 377]. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәрендә 1 тапкыр очрады: Мәхәл лә этләредүр тиңдәшләрең / Борунги ата-анадин қулдашларың [ТМ: 214]. Мәхәллә сүзе бу очракта алда аталган беренче мәгънәне белдерә. Анализланган чыганакларда шәһәр сүзе 'кеше күп яши торган пункт, административ, сәүдә, сәнгать һәм мәдәният үзәгеʼ [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 695] мәгънәсен белдергән Ул шәһәрдән кәчәрендә кем һаман / йадына килде зәргәр ул заман [ТМ: 56б]. Шунысы игътибарга лаек, Мөхәммәдьярнең "Нуры содур" поэмасы телендә йорт сүзе, хәзерге телдән аермалы буларак, ʻилʼ мәгънәсен белдерә: Күчтеләр әһле йортдин анлар қамуғ, / Тикмә йару бардылар кечек олуғ [НС: 49]. "Борынгы төрки сүзлек"тә билгеләнгәнчә, борынгы төрки язма истәлекләрдә йорт сүзе 'йорт, биләмә; җир, ил' мәгънәләрендә теркәлгән [Борынгы төрки сүзлек, 1999, б. 282]. Хәзерге татар әдәби телендә йорт сүзе 10 мәгънәдә реальләшә, шул исәптән ʻяшәү-тору өчен салынган яки төрле оешмалар һ.б. урнашкан корылма, бина; өйʼ һәм алда аталган ʻил, дәүләт; туган, яшәгән җирʼ мәгънәсе [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2015, б. 712]. Адәм баласының яшәеше өчен кирәк булган мал, нигъмәт, акча һ.б. төшенчәләрне белдерә торган сүзләр һәм аларның кулланылышы. Казан ханлыгы чорында язылган әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән традицион рәвештә элек- электән кулланылып килгән ақча, бай, байлық, мал, мал-туар, ниғмәт, фәқыйр сүзләре теркәлде. Ақча сүзе ʻсату-алуда әйберләрнең кыйммәтен билгели торган һәм, түләү чарасы буларак, дәүләт тарафыннан чыгарылган кәгазь һәм металл билгеләрнеʼ [Татар теленең аңлатмалы..., I т., 2015, б. 112] белдерү өчен кулланыла: бирер ирсәң мәңа, бу дәм алайым, / тибрәтмәен, сәңа ақча санайым [ТМ: 63б]; Тәңре биргән ниғмәтен бергә күрәйем, / кил фәқир, ақчаңа уртақ булайым [ТМ: 63б]. Тикшерелгән чыганакларда ʻкүп күләмдә тупланган мал-мөлкәт, милек, кыйммәтләрʼ мәгънәсен белдерү өчен авторлар мал / мал-туар сүзләрен кулланалар: Килүр ирде ул улусдин күб тегеш, / Мал туар алтун көмүш йаз wә қыш [ТМ: 44а]; йул кисеп, мал алмақ иде эшләре [ТМ: 726]; Имди биргән малыма шөкер қылсалар, Ниғмәтем қәдрени анлар белсәләр [ТМ: 689]. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен белдерә һәм "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең кулланылышында Болгар һәм Алтын Урда чоры язма традицияләре һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы лексик-семантик парадигмада төрле генетик катламга караган лексик берәмлекләр белән белдерелүдә чагылыш таба. Әсәрнең идея-эчтәлегенә бәйле рәвештә теге яки бу сүз төрле стилистик максатларга да буйсындырыла. 3.3.5. "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән дәм, wақыт, заман, сәғәт, иртә, көн, кич, кичә, төн, ай, йыл сүзләре теркәлде. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән текстларда заман сүзе өстенлек итә. Мәсәлән, Қойуғға салды йеб заһид ул заман [ТМ: 55б]; Бер заман мең терлүк утға йақмаң ыз / Бәргөзин бу хәстә хатрен сақлаңыз [НС: 376]; Форсат эстәр һәр заман вакыт сақлар, / аңа һәм нәүбәт улса без тик қақлар [ТМ: 191]; Қойуғға салды йиб Заһид ул заман / Бичин әwwәл йабышыб чықты рәван [ТМ: 14]; Ултурурда бу икәгү нагяһан / Килде саил кем ишеккә ул заман [ТМ: 63]; мондин үзгә безгә йахшы йуқ һаман, / анлар эшен бе терәлең бу заман [ТМ: 65б]; Күңел әйтүр ни қыладур мән сәңа / Тел озат ыб һәр заман дир сән мәңа [НС: 389] һ.б. Бу мисалларда заман сүзе ʻҗәмгыять яшәешендә билгеле бер вакыт, чор, дәверʼ мәгънәсен белдерә. Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә шулай ук сәғәт сүзе актив: Тотуб бағлады тәрәккә бәк аны / сәғәт эчрә бер элкене кисте аны [ТМ: 61а]; Бер сәғәт ғадел қылмақ йахшырақ, сәғәт Кем ғибадәт алтмыш йылдин озақрақ [НС: 43]; Һәр кем ул куркса, ойалса тәңредин, сәғәт Бер сәғәт хали булмас әмредин [НС: 48] һ.б. ʻМизгел, мәл, бик кыска вакыт аралыгы' мәгънәсен белдергән дәм сүзе анализланган чыганакларда туры мәгънәсендә кулланылган: Килдүң ул дәм қуйларыңа тигүрүб [НС: 45]; Падишаһға тигди ул дәм бу хәбәр [НС: 53]; Килдүң ул дәм қуйларыңа тигүрүб [НС: 45]; Мән шикәстә ғәрибнең халин бер дәм сурмадың [КШ: 46]; Бу йетинең берсе әйде шаһқа уш / Әйтәлем сезгә бу дәм бер пәнд хуш [ТМ: 44]; бирер ирсәң мәңа, бу дәм алайым, / тибрәтмәен, сәңа ақча санайым [ТМ: 63б]; Рәхим қылыб ул дәм уруттың аны [НС: 45]; Ул дәм эчрә күб доға қылғай ирдем, / Йарылықым сүзени айғай ирдем [НС: 65]; Цикл ягыннан кабатланган вакытны белдерә торган, төрле генетик катламнарга караган сәғәт, ел, көн, йаз, таң, җәй, көз, қыш сүзләре Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә шулай ук актив: ун көн андағ орышлар булды [ЗвК: 64а]; Әйделәр кем таңда ауға чықалым [НС: 57]; Таң йаруғач иргә бирде сатмаға / Көндәгечә тәғәм алыб қайтмаға [ТМ: 5]; Килүр ирде ул улусдин күб тегеш, / Мал туар алтун көмүш йаз wә кыш [ТМ: 44а]; Айуң ине сәксән фарсахдур, әмма икесенең рушанлығы йарадылдығы вакты бер ди [Кт: 21]; Wәғдәсе бер йылдин уздисә тәмам, / килде шаһға барча рәғийәт хасс wә ғәм [ТМ: 53б]; Кичә-көндүз даимән рушән ирүр, / Йаз wә қыш ғаләм қәмуғ гөлшән ирүр [ТМ: 54] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең гарәп-фарсы һәм төрки-татар чыгышлы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Кыскача нәтиҗәләр. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе һәм аларның сөйләм теле өчен хас үзенчәлекләр белән баетылуы күзәтелә. Чыганакларда әлеге лексик берәмлекләр үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылу белән бергә, контекстка, әсәрнең идея эчтәлегенә бәйле рәвештә, төрле стилистик максатларга буйсындырылып та файдаланылалар. 3.4. "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 3.4.1. "Кеше" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр ʻКешеʼ төшенчәсен белдереп килә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән кеше, адәм, зат, кемсә, бәндә сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Кеше сүзе Мөхәммәдьяр әсәрләрендә ʻсөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере затʼ мәгънәсендә килә: Ғафил улма үзүңдин сән, и кеше, / Кэчә-көндүз һәм эшең сәрғин кеше [ТМ: 138]; йәғни кем йағландыра һәр кешейе йаwыз эшдән иркәке wә деше [ӨК: 51]; Бәс хәйасыз кешенең иманы йуқ [ТМ: 48]; Кем ойатсыз кешедин килүр йаман [ТМ: 48] һ.б. Аерым бер контекстларда кеше һәм адәм сүзләре автор тарафыннан синоним буларак кулланыла: ул кеши кем кем белде үз ғәйбен һөнәр / адәм ирмәс ул ирүр бер хәрри хәр [ТМ: 222]; Кеше үз хөрмәтен үзе белмәс исә, / Ни хасил мең пәшиман соңра йисә [ТМ: 184]; Ғафил улма үзүңдин сән, и кеше, / Кэчә-көндүз (һәм) эшең сәрғин кеше [ТМ: 138]. "Нуры содур" әсәрендә бәндә сүзе үзенең кабул ителгән, ягъни ʻАллаһның колыʼ дигән мәгънәсен белдерә: Йите иқлим сезгә уш бәндә ирүр [НС: 42]; Бәндәләр уш буйлә тәшриф булғайлар / Дидарындин анда өлүә алғайлар [ТМ: 254]; Йәнә бәндәләрнең күңле әсри шад булуб, / Фариғел-бал тәмуғдин азад булуб [ТМ: 265]. ʻКеше, адәм баласы, шәхесʼ мәгънәсен белдергән зат / адәми зат сүзләре әсәрләрдә чагыштырмача сирәк кулланылган: Кем сафа булсун тиб арығ затына [ТМ: 62]; Әйтте мәндин улғыл имди сән азад, / сәңа зәхмәт тикүрмәсүн адәми зад [ТМ: 219]; Ул кеши кем белде үз ғәйбен һөнәр - / Адәм ирмәс ул - ирүр бер хәрри хәр [Мн: 22]. Кемсә сүзе "Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә" "алмашлык, искергән сүз" дип билгеләнә һәм мәгънәсе түбәндәгечә аңлатыла: 1. Кем. 2. Кеше [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 246]. Казан ханлыгы чоры әсәрләрендә ʻкешеʼ мәгънәсендә кулланыла: Кем йаланчының һич улмаз хөрмәте, / Һич сүзенә кемсә қылмаз рәғбәте [ӨК: 48]; йебе черегән белде, һич кемсә алмады, / йаман ирер тиб күзгә салмады [ТМ: 63а]. Авторлар геройны яки аның тирәсендәге кешеләрне читләтеп бәяләгән кеше, зат, кемсә атамаларын синоним буларак кулланалар. Мондый берәмлекләр арасында идеографик синонимнар төп урынны алып тора. Билгеле булганча, идеографик синонимнар дип мәгънә төсмерләре белән аерыла торган охшаш мәгънәле сүзләр атала. Бу тип синонимнар төшенчәне дөрес һәм төгәл бирү белән генә чикләнми, бәлки аны ачыклый, фикерне анык һәм сәнгатьле, шул ук вакытта кыска һәм җыйнак итеп аңлатырга ярдәм итә. Кешенең җенес атамалары һәм аларның кулланылышы. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән йегет, ир, қыз, хатын, қызый сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Ир сүзен автор ʻаерым бер сыйфатларга, табигый үзенчәлекләргә ия буларак, хатын-кыз затына капма-каршы җенестәге кешеʼ мәгънәсендә файдалана: Ир улдур кем йаман сүзне кэчүрсә, / лотфының сөфпәсендин җам эчүрсә [ТМ: 196]; И үзүни белмәгән сән ғафил ир / Ғафил улдур кем ғәм йейәр дөнйа дир [ТМ: 283]; ир атанғанға мөрәwwәт һәм кәрәк [ТМ: 55а]; Ир сәхәрдә қубубән, тулдырмайен күздү йәши [КШ: 34]; Ғақил ир бақма (ул) тыш сурәтенә Бақар анлар ирнең (уш) сиратенә [ТМ: 142] һ.б. Йегет сүзе, тикшеренүләрдән күренгәнчә, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә, нигездә, эндәш сүз буларак файдаланыла: Ул борунги рузгярда, ийегет [НС: 6]; Мәғнәсен төрки теленчә, и йегет, / Шәрех итәм, җан вә дил берлә ишет [ТМ: 48]; Ул кеше булур вафадар, и йегет [ТМ: 55]; Барча эшдә сабыр қылғай, и йегет / Ханға қылғай даимән үкүш доға [НС: 41] һ.б. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә егет сүзенең 7 мәгънәсе шәрехләнә. Алдагы мисалларда ʻяшүсмерлектән өлгергәнлек чорына күчкән, балигъ булган, буйга җиткән яшь ир кешеʼ, ʻөйләнмәгән, буйдак ир-атʼ, ʻгомумән төрле яшьтәге ир кешеʼ мәгъ нәләре реальләшә. Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә хатын сүзе чагыштырмача сирәк очрый: Ир вә хатын дәнкә табмады суруб, / Ул көн вә кәчәсе икәү ач торуб [ТМ: 63]; Барча хәлендин хәбәр биреб әйде ирсә, хатыны йахшы қылдың тиде [ТМ: 62б]; Хатыны игәреб ул мамықны, йеп итеб, ире сатар ирде чықарыб [ТМ: 62б] һ.б. Мәгънәсе - ʻгаилә корган, ир белән яшәгән хатын-кыз, ханымʼ. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә қыз сүзе қыз һәм қызый формаларында очрый һәм ике мәгънәдә реальләшә: 1) ʻхатын-кыз җенесендәге балаʼ мәгънәсендә: Алыб аны үзе эweнгә қыз итеб [ТМ: 52б]; берничә көндин соң шаһ әйде үзе: / йалғызлықдин ирекмәсен бу қызый [ТМ: 53а]; ул қыз әйде: и серләрне белгән падишаһ, / мәне бүре қыйлсаң ни булғай, илаһ [ТМ: 347]; Үзе чөн кем бирде сәңа қызыни [НС: 45]; 2) ʻүзенең ата-анасына карата хатын-кыз җенесеннән булган балаʼ мәгънәсендә: шаһ қызыйға диде рәғийәт қызы, / тәңре өчен мәңа раст айғыл сүзи [ТМ: 53а]; Уғылны аиадин айруб, қызны анадин тәқи / Йығлатыб бер-бер ишекдә, зари қылған дөнйадыр [КШ: 32]. Мисаллардан күренгәнчә, Казан ханлыгы чоры әсәрләрендә кешенең биологик-тере зат буларак яшәешен белдерә һәм "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең гарәп-фарсы һәм төрки-татар асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Шул ук вакытта авторлар аларны контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып, иҗтимагый һәм образлы эчтәлек белән баетып кулланалар. Кешенең тән-әгъза атамалары һәм аларның кулланы Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казан ханлыгы чоры әсәрләрендә бер контекст эчендә берничә соматик термин кулланылган очраклар да күп. Мисалга игътибар итик: әл, айақ, күз, қолақ һәм қарын һәм сәңа хақдан әмәнәтдүр сақын [ӨК: 50]; Бер хөснәгә күзүң төшсә, зар булурсән, / Бу шаһдин йөз күрсә, бизар булурсән [ТМ: 158]; Қайсы йөз берлә қылайым мән нийаз / Қайу тел берлә үтенгәм бинийаз [ТМ: 277]; күзи йашлиг, бәғри башлиғ булмағунча булур қандин [КШ: 34]; ғәфләт илә кәчде ғомрем аһ / wә аһ сачем ақ йөзем қара эшем гөнаһ [ӨК: 51]. Әсәрнең идея-эчтәлеген укучыга төгәл һәм образлы итеп җиткерүдә мондый кулланылышның әһәмияте зур. Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә тән әгъзалары атамаларының кулланылышын күзәтик: эл / ил: Алдым элкемә қәләмне ул заман [НС: 66б]; Әйтте һич күрүнмәс сәндә инсаф, / Илендин нимә килмәс қылмағыл лаф [ТМ: 166]. ағыз: Кем күрәрсез ул ирүр пәришан мәғыз, / тыйылмас һәргиз ачса сүзгә ул ағыз [ТМ: 185]; Җәуабын табты күр йарны Безбаз, / ачығындин дәм оруб агзын ачмаз [ТМ: 216]; баш: Ғәфил улма ғәқлыңы башыңа дир / wир салатилә сәләм ишед дир [ӨК: 47]; йөз: Бар морадың хасил улғай дөнйада, / Йүзе ақлық рухи қылғай ғоқбада [ТМ: 203]; Ишетеб Хушнәуа бу Тойғысун сүзен / Рәуан шаһ тәбғыда төште йөзин [ТМ: 130]; Йөзиндә қалмады бер кәтрә қаны, / Кинә уты берлә үртәнде җаны [ТМ: 152]; Бу ғәрза сүзләрин Хушхун ишетте, / Сөфрасе кайнаб йөзидин рәнге китте [ТМ: 165]. Йөз сүзе тикшерелгән чыганакларда эпитетлар белән дә кулланыла: Ачук йөзүң берлә безне алдайурсән, / Мәне сәwгән бақи қалур тиб әйүрсән [НС: 367]; Би иман шом бәдбәхет нәкбәти сән / Йөзүң қара җәһәннәмнең әти сән [ТМ: 210]. Йөз сүзенә синоним буларак берәр тапкыр чәһрә һәм мәңез сүзләре, 2 тапкыр дидар сүзе кулланыла: Эретүр нәгмәси ғашықлар дәмағын, / Эретүр чәһрәсе ханлар чырағын [ТМ: 94]; Бик һәм үзе қылмышыдин уфтанди, / Ғәҗәиб қызарыб мәңзе ойалди [ТМ: 483]; Бәндәләр уш буйлә тәшриф булғайлар / Дидарындин анда өлүә алғайлар [ТМ: 254]; Биргәм сезләр җанына зәүк-у сафа / Дидарымны күрсәтеб кылғам вәфа [ТМ: 261]. йөрәк, бил: Бу эшедә йөрәкеңне даглагыл, / Мәрданәләр лик билеңне бағлағыл [ТМ: 64]. қолақ: Ал қолақындин бу дөнйа мамуқың, / Тот нәсыйхәт қыл хаққының қоллуғын [ТМ: 279]; буйлә булыр, кем насихәт алмаса, / олуғлар сүзен қолақ салмаса [ТМ: 788]; Борунгидин ирүр мәсәл қолақ сал / Йамандин сән буйуныңи сатыб ал [ТМ: 188]. Күргәнебезчә, қолақ сүзе фразеологизм составында да кулланыла. қул: Кем қулуңдин килгәнчә қыл йахшылық [ТМ: 55а]; Хәсрәтендин кулин сезгә орғайлар, / нэчә йыл сәҗдә эчендә торгайлар [ТМ: 258]. ләб ʻирен': Көн йөзендин ай, қойаш булғай хәҗил, / Ләбләрендин қыз Мисри мөнфәғил [ТМ: 312]. сақал: Сақалындин көлүб, шаһны элдүрүрмән / Мәхәл табсам, шаһны (һәм) үлтүрүрмән [ТМ: 124]. сач: Кем кичде ғомер дүшде қара сачемә ағлар [ӨК: 70]; Сач сақаллары таранмыш, тазә уш, / тунлари пакизә һәм үзләри хуш [НС: 332]. тамақ: Сәңа худ бу эшендә барын бар, тамағың қайғуси берлә булуб зар [ТМ: 215]. тел: Мән фәләкмән сәңа булгум рәһнәмун / Сән телеңни йахшы тот тотма зәбун [НС: 396]. чәһрә: Эретүр нәгмәси ғашықлар дәмағын, / Эретүр чәһрәсе ханлар чырағын [ТМ: 94]; Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләр телендә кешенең тән әгъзаларын белдергән сүзләр еш кына фразеологизмнар составында да кулланыла. Шунысы игътибарга лаек, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә қолақ сал фразеологизмы өстенлек итә. Бу күренеш Мөхәммәдьяр поэмаларының үгет-нәсыйхәткә корылганлыгы белән аңлатыла: Анда әйдимсә сүзүми алмадың / ич фикр итеб қолағыңа салмадың [ТМ: 57а]; Борунгидин ирүр мәсәл қолақ сал, / йамандин сән буйуныңи сатыб ал [ТМ: 188]; Бер нәсыйхәт итәйем сән қолақ сал, / ийәсен сыйласаң этенә сөйәк сал [ТМ: 201]; Бер качә дидем фәләккә мән үзүм, / Кәрәм берлә сал қолақ тыңла сүзүм [359]. Ағыз ачу фразеологизмы ʻсөйләү, сөйли башлау' мәгънәсен белдерә: Қачан кем сүзләмә ағзым ачармән, / Ғанбәр әфшан қылыб дөрләр сәчармән [ТМ: 161]. Күз төшү фразеологизмы ʻгашыйк булу' мәгънәсен белдерә: Бер хөснәгә күзүң төшсә, зар булурсән, / Бу шаһдин йөз күрсә, бизар булурсән [ТМ: 158]. Мисаллардан күренгәнчә, Казан ханлыгы чоры әсәрләрендә кешенең тән-әгъза атамалары һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең төрки-татар асыллы лексик берәмлекләрнең төрле вариантлары белән белдерелүендә чагылыш таба. Авторлар аларны нигездә туры мәгънәләрендә, аерым очракларда контекстка бәйле рәвештә һәм билгеле бер стилистик максатларга буйсындырып та кулланалар. Ризык-тәгам атамалары һәм аларның кулланылышы. Казан ханлыгы чоры әсәрләрендә гомумән ʻашамлык азык' мәгънәсен белдерә торган ризық, ниғмәт, тағәм сүзләре урын алган: Дөнйа да ризқың барда дил сәхи қыл, / Ут ғазабы һәйбәтене асан қыл [ТМ: 239]; Һәм бере қылмақ дорур шөкер вә сипас / тәңренең ниғмәтләренә биқийас [ӨК: 50]; Бағлы қапулары анлара ачмазлар вә көрклү, ниғмәтлү ғәүрәтләре анларә wармаз, дөнйада бер хәҗәтләре йиренә кәлмәз [Кт: 66]; Тәңре биргән ниғмәтен бергә күрәйем, / кил фәқир, ақчаңа уртақ булайым [ТМ: 63б]. ʻБер кабым ашамлык' мәгънәсен лоқмә сүзе белдерә: Аллаһ ғишқы өчүн бер лоқмә тағәм, / Булса биргел сән мәңа и никү нам [ТМ: 589]. Фактик материал күрсәткәнчә, Казан ханлыгы чоры әсәрләрендә эчемлек атамаларыннан сөт сүзе генә теркәлде: Сәни үлтүрмәк кәрәк, и шом-у ғәййар, / Туйдурған сөтенә тиб мәсәл бар [ТМ: 126]. Кием-салым һәм бизәнү-ясану әйберләренең исемнәре һәм аларның кулланылышы. Кием атамалары белән бәйле лексик-семантик төркем халыкның формалашу чорында барган иң мөһим иҗтимагый-тарихи процессларның күрсәткече булып тора. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән текстларда тун, хәлғәт сүзләренең кулланылышы теркәлде. Мөхәммәдьярның "Нуры содур" әсәрендә тун сүзе, хәзерге татар әдәби телендәге мәгънәсеннән аермалы буларак, гомумән кием дигән семантикага ия: Тунуң эчрә чолғаб аны күтәрүб, / Ул дәм қуйларыңа тикәрүб [НС: 46]. Борынгы төрки язма истәлекләрдә [БТС, 1948, б. 574], "Котадгу белег" истәлегендә, Күл-Тәгин язмасында [Малов, 1951, с. 432] тун сүзе шушы ук мәгънәдә реальләшә. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәрендә берәр тапкыр хилғәт һәм йақа сүзләре очрады: Хилғәт сәрwәри башыңа орғай [ТМ: 59б]; Килүрендә күрде: икәү сүгүшүр, / Бер-берни йақа тотуб төгүшүр [ТМ: 645]. Хилғәт сүзе ʻюгары дәрәҗәле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән өс киемеʼ мәгънәсен белдерә. 3.4.2. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Гаилә хәленә бәйле кан-қардәшлек атамалары. Туганлык мөнәсәбәтләрен белдергән сүзләр һәрбер телнең төп сүзлек составына карыйлар. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы ата, ана, ата- ана, уғыл, уғлан, хатын, ир, қәрендәш сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Ата сүзе ʻбала атасы' мәгънәсендә реальләшә: атасы йуқунда саил килде қулғале [ТМ: 60б]; Атасы йиренә қачыб китделәр [ТМ: 66б]; Атасы йуқунда саил килде қулғале [ТМ: 60б]; алғыл нанны, һичкем ирсә белмәсен, / қуйныңа сал, зинһар, атам кәрмәсен [ТМ: 61а]. Ана сүзе ʻхайван, җәнлек, кош-кортларның ата җенесенә каршы булган заты, әнкәсе' мәгънәсен белдерә: Қылыб үзе төрлү төрлү зарийәт / Әйде: Ана өч сүзүм бар васийәт [ТМ: 525]. Тикшерелә торган әсәрләрдә уғыл сүзе ʻул' һәм ʻбалаʼ мәгънәләрендә кулланылган: Ана уғыл - икеси бер хөҗрәгә керделәр [КШ: 7]; Уғылны анадин айруб, қызны анадин тәқи / Йығлатыб бер-бер ишекдә, зари қылған дөнйадыр [КШ: 32]; ʻХатын-кыз җенесеннән булган балаʼ [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2017, б. 640] мәгънәсе Мөхәммәдьяр әсәрләрендә төрки асыллы қыз сүзе белән белдерелә: Булды ул қыз һәм җинан сәрү ниһал / Тиңсез улди йөзләрендә хәтт-у хал [ТМ: 319]; Йәнә бу рәғийәт қызын килтүрдиләр, / Қызи қатынға кийүрүб қуйдилар [ТМ: 335]. Хатын сүзе ʻгаилә корган, ир белән яшәгән кыз, ханым'; 'иргә мөнәсәбәттә никахлы тормыш иптәше'мәгънәләрен белдерә: Ир вә хатын дәнкә табмады суруб / Ул көн вә кәчәсе икәү ач торуб [ТМ: 63]; Барча хәлендин хәбәр биреб әйде ирсә, хатыны йахшы қылдың тиде [ТМ: 62б]. ʻАта һәм ана (тудыручылар һәм тәрбияләүчеләр' [Татар теленең аңлатмалы..., 2005, б. 53] мәгънәсен белдереп, ата-ана сүзе файдаланыла: Мәхәллә этләредүр тиңдәшләрең, Борунғи ата-анадин қулдашларың [ТМ: 214]; Әйде: И ахмақлар сез орошмаң, / бер данке өчен ата-анаң сүгешмәң [ТМ: 62б]. ʻКардәш, туган' сүзен белдерә торган қарендәш сүзе Мөхәм мәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәрендә кулланыла: И қарендәш бер заман ул қадденә бак, / барча буйуң ғәйб ирүр и күңле ақ [ТМ: 280]; Фөтүвәт и қарендәш бирүр барлық, / Фөтүвәтлыққа килмәс шәрымсарлық [ТМ: 564]. Күргәнебезчә, төрки чыгышлы уғыл, уғлан, баба, ата, ана, бала, хатын, ир, қардәш, қарендәш, қыз сүзләре тикшерелә торган текстларда туры мәгънәләрендә файдаланылалар. Казан ханлыгы чоры әдибе Мөхәммәдьяр поэмаларында үзе яшәгән чорны тасвирлый, шунлыктан әсәр тукымасына шул чорның колоритын, ул вакыттагы тәртипләрне, халыкның яшәү рәвешен, матди хәлен, рухи дөньясын ачык чагылдырган күренешләрнең, предметларның, вакыйгаларның кереп китүе гайре табигый саналмый. Мөхәмм әдья р әсәрләрендә ул яшәгән заманның матди мәдәният лексикасы да урын алып тора: халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, хуҗалык тәртибен һ.б. сурәтләгәндә, ул телнең лексик байлыгын бөтен тулылыгы белән файдалана. Ашау, ризык темасы теләсә кайсы тарихи үсеш этабында һәркем өчен актуаль тема санала, чөнки ул кешенең беренчел биологик ихтыяҗларын тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә бу тематик төркемгә караган лексиканы күпсанлы дип әйтеп булмый. Йорт-торак төзелешенә караган корылмалар һәм аларның аерым өлешләре атамалары. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә эw, йорт, қапуғ, гарәп асыллы мәнзил, фарсы чыгышлы сарай сүзләрнең файдаланылуы күзәтелә. Эw ʻяшәү өчен салынган бина, төзелгән корылма; яши торган урынʼ дигән мәгънәне белдерә. Казан ханлыгы чоры текстларында актив кулланыла: Эwгә барды барчаси кечек, олуғ [НС: 53]; Алыб аны үзе эweнгә қыз итеб [ТМ: 52б]; Эweгә килде, әйде, әй хәбибә, / үтүнүем бар сүкмә мәне, әй зәғифә [ТМ: 62б]; Эw мүңүшүндә иске мамықны алуб, / ул кәчә игәрүб, киләбкә саруб [ТМ: 63а]. ʻТукталу өчен корылган билгеле бер урынʼ мәгънәсен белдереп, мәнзил сүзе килә: Бәс үлүмен деләйән шәхсыйа ғайан / кәрәк ун мәнзилдә дүрт дүрт әрмәғән [ӨК: 47]; Мәғсыйәтләр мәнзилендән тиз кәчә / таиб улуб тәүбә милкенә күчә [ӨК: 49]; Кәрәк ун мәнзилдә дүрт әрмәған [ӨК: 47]. Хәзерге татар әдәби телендә бу сүз кулланылмый. Мөхәммәдьяр әсәрләрендә фарсы чыгышлы сарай сүзе ʻдәүләт башлыклары, патшалар һ.б. яши торган зиннәтле йортʼ дигән мәгънәне белдерә: Сарай хишт нөқраи зәр ирди, / Тәки тубрақы мөшк-ү ғәнбәр ирди [ТМ: 80]; Бу сарай эчендә ни булғай тэйү, / Бүре моңа ни йэрдин кергәй тэйү [ТМ: 333]. Мисаллардан күренгәнчә, Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә кешенең хуҗалык эшчәнлеге өлкәсенә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр һәм аларның кулланылышында иске татар теле өчен хас язма традицияләр һәм нормаларның дәвам иттерелүе күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең төрки-татар асыллы лексик берәмлекләрнең төрле вариантлары һәм гарәп-фарсы чыгышлы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Авторлар аларны нигездә туры мәгънәләрендә кулланалар. 3.4.3. "Табигать" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Күк җисемнәрен һәм һава хәле белән бәйле күренешләрне белдерә торган сүзләр. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы иқлим, ай, қыйа көн, қойғаш сүзләренең файдаланылуы күзәтелә. Чыганакларда алар үзләренең туры мәгънәләрендә файдаланылалар. Мисал га игътибар итик: Нәчә кем туғисар қойашдин зәррәләр, / Нәчә кем йағисар болутдин қәтрәләр [НС: 32]. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә, алдагы чорлардан ук килгән традиция буларак, йети иқлим гыйбарәсе кулланылып килә: Җен wә адәм қәпуғында қол ирди, / Йети иқлим қатында бер пул ирди [ТМ: 77]; Җәһде берлә бизәде бу барыны, / Йите иқлимда йөрүтти йарыны [НС: 40]. Иқлим - климат, ил, җир өстенең бер өлеше. Борынгы Көнчыгыш әдипләре язуынча, Җир экватордан төньяк котыпка кадәр җиде кисәккә (пояска) бүленә [Мөхәммәдьяр, 1997, б. 166]. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә иқлим сүзенең мәгънәсе түбәндәгечә шәрехләнә: 1) Климат. 2) Борынгы бүленештә Җирнең экватордан төньяк котыпка кадәр булган җиде бүленешенең һәркайсы [Татар теленең аңлатмалы..., II т, 2016, б. 488]. Казан ханлыгы чоры текстларында көн һәм қойғаш сүзләре, ʻҗир һәм башка күк җисемнәре: планеталар, аларның иярченнәре, астероид, метеорит һ.б. белән бергә бер система тәшкил иткән һәм шул системаның үзәге булган бердәнбер йолдызʼ мәгънәсен белдереп, синоним буларак кулланылалар: Хуш ауазы берлә үзе тәхте қашында, / Мөбарәк көн йөзенең қаршусында [ТМ: 92]; Әйүрсән шаһ зәненең уйнашы мән / Тәки шаһдин артуқ сәүәр қойғашы мән [ТМ: 122]; Анализланган чыганакларда ай сүзе үзенең туры мәгънәсендә кулланыла: Айуң нурынуң туксан тукуз бәхшен алыб көнә вирделәр [Кт: 72]; Шул ук вакытта, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендәге кебек үк, стилистик максатларда эпитет буларак та урын ала: Күрмәсә ул ай йөзен бер ләхзә шаһ, / Төшәр ирди җаныңа йөз дәрди аһ [ТМ: 52]; Күрүгә хөсн шәһрендә ул шаһ иде, / Йолдуз эчрә йөзе ай ру, маһ иде [ТМ: 83]; Йөзе аның кэчә туған ай дик / Сүзе ширин маһру дилараи дик [ТМ: 309]; Көн йөзендин ай қойаш булғай хәҗил / Ләбләрендин қыз Мисри мөнфәгил [ТМ: 310]. "Коръән тәфсирендә" күк җисемнәренең кулланылышына мисал: Кем ай мәнзилләрне утуз көндә ...идәр. Нәтикем көнәш бер йылда сәир идәр. Мукаил әйдүр. Айуң ине сәксән фарсахдур, дәкүрмидур, көнәш ине дәхи ... әмма икесенең рушанлығы йарадылдығы вакты бер ди. Айуң нурынуң туксан туқуз бәхшен алыб көнә вирделәр. Ануң рушанлығы зийәрә улды. Ай бер көнәш нурилә қалды [Кт: 26]. Күргәнебезчә, бу өзектә көнәш, ай, рушан сүзләре файдаланылган. Җир өсте объектлары атамалары һәм аларның кулланылышы. Казан чоры язма истәлекләрендә әлеге төр лексик берәмлекләрдән төрки-татар асыллы балчық, болақ / булақ, тәңиз, фарсы асыллы дәрйа сүзләренең файдаланылуы күзәтелә: су: Килде қойуғ башына су барму тиб, / йөрүр ирде үзен ғәйәт сусатыб [ТМ: 55б]; Татлы су эчкәне йуғ ирди ғәрәб [ТМ: 49]; балчық: Эчте ул балчыклы судин нагәһан [ТМ: 48]; Күрде бер күл: эче балчық, су тулуғ [НС: 48]; болақ / булақ: Чықар ирди ул тағыдан бер булақ, / Ақар ирди сувы балдин татлыграқ [НС: 63]; Ул булақ өстүндә бетмеш бер тирәк, / Сайәсе бағ Ирәмдин йахшырақ [НС: 63]; дәрйа: олуғ ғөмур дәрйасын қырық йылғача ағузур [КШ: 49]; тәңиз: Кем тәңиздә йөрүр ирдүк бер заман, / Ғазилық қылыб җәһанда нагәһан [НС: 325]. Киләсе мисалда қыйа сүзе хәзерге татар әдәби телендә тағ сүзе мәгънәсенә туры килә: қыйаға барыб килтүрүр ирде утын, / Арқасы берлә китәрүб тикмә көн [НС: 45]. Қыйа сүзенең мәгънәләре "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә түбәндәгечә билгеләнә: "1. Бик текә таш тау; шундый тауның текә бите. Ярлары кай урында шактый текә, корып, ярмаланып торган балчык кыяларны керәшәләр каян белеп тапканнардыр. 2. Тауның тоташ таштан гыйбарәт калку өлеше" [Татар теленең аңлатмалы..., III т., 2016, б.231]. Үсемлекләр атамалары һәм аларның кулланылышы. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә әлеге төр лексик берәмлекләрдән буғдай, гөл, сәчәк, тәрәк, йемеш сүзләре теркәлде: буғдай: Буғдайдур тиб илгә сатмағыл салам [ТМ: 55а]; сәчәк: Төрлүксәчәкберлә имди бизәнүб [ТМ: 48]; гөл: гөлә қаршу ачылыб хуш бизәнди гөлстан [ӨК: 51]; йемеш: Даимән бу сариға килгел тиде, / Кәрәгенчә сән йемеш алғыл тиде [ТМ: 433]. тәрәк: Тотуб бағлады тәрәккә бәк аны / Сәғәт эчрә бер елкене кисте аны [ТМ: 61]. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәрендә бу сүз гомумән агач мәгънәсен белдерә. Хайван, кош, бөҗәк атамалары һәм аларның кулланылышы. Мөхәммәдьяр үзенең "Нуры содур" поэмасында, аерым алганда, тугрылыкка багышланган бүлектә, Коръәндәге "Әсхабы кәһф" ("Мәгарә ияләре) сюжетына нигезләнеп, эт / көчек образына мөрәҗәгать итә: Бер күчүк қылды чөн анларға вафа, / Дөнйа вә ғоқбада табты ул сафа. / Чөн кем анларга ийәрде ул заман / Айақы ақсады йулда нагәһан. / Ничә кем қайтардылар - ул қайтмады, / Күб йөрүде ақсаб арыб йатмады. / Қылды ирсә ул вафаны ихтийар, / Ля җәрәм булды вәлиләр берлә йар [НС: 435]. Автор шул рәвешле этне тугрылык билгесе итеп күрсәтә. Көчек, аягы аксак булуга карамастан, хуҗаларын ташлап калдырмый, егетләр белән юлын дәвам итә, аларга тугры булып кала. Тикшерелгән чыганакларда йылқы сүзе кулланылыш таба: Әйде кем булсун мөбарәк ошбу туй / Хәзер итү белмәем һич йылқы қуй [НС: 67]. Э.Х. Кадирова билгеләвенчә, йылқы сүзенең мәгънәсе элгәреге текстларда хәзерге телдәге мәгънәсеннән берникадәр аерыла [Кадирова, 2001, б. 36]. "Борынгы төрки сүзлек"тә әлеге сүзнең мәгънәсе 'эре терлек, башлыча ат' буларак шәрехләнә [Древнетюркский словарь, 1969, с. 267]. Тикшерелгән чыганакта йылқы сүзе 'ат' мәгънәсендә кулланыла. Хәзерге татар әдәби телендә исә йылқы 'ат'; 'иркендә, утлауда йөргән ат', 'эшкә җигелмичә, иркендә йөртеп, сугымга дип симертелгән ат; сугым аты' дигән мәгънәләрне белдерә [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2016, б. 232]. Чыганакларда болардан тыш түбәндәге җир-су хайваннары һәм кош-корт атамалары да теркәлде: балық: Килтүрүб балықны ариғ йиргә салыб [ТМ: 63а]; Йахшы қылдың биреб, алыб сән балық / Моны йийеб тәңрегә қоллық қылалық [ТМ: 63]; Булмыш ирде балықындин ул бизар [ТМ: 63а]; берәгү балық сата ултырыр йулында [ТМ: 63а]; бүре: Ундүрт йәшенә йитсә үзе, / бүре йиғай ғәқибәт ошбу қызы [ТМ: 52б]; Бүре берлә қуй бергә су эчәр, / Үрдәк берлә қарчыға бергә очар [ТМ: 41]; и серләрне белгән падишаһ, / мәне бүре қыйлсаң ни булғай, илаһ [ТМ: 347]; бүрене күрүб төгәл илә қачтылар [ТМ: 53б]; бүре булып йиде ул қызны тәмам [ТМ: 53б]; былбыл: Йармөхәммәд, сәңа бирмеш хәқ теле, / Бу - фәләк бағстанының былбылы [ТМ: 50]; Бар ирди бер колы, исме Хушнәуа, / Былбыл аның йендин ирди бинәуа [ТМ: 82]; гөл гөлә қаршу ачылыб хуш бизәнди гөлстан, / былбыла қаршу қылырлар һәрбери ғиззе наз [ӨК: 51]. йылан: йылан суккан имин белүрмү һич кешет заһид әйде / Әсри белүрмән бәли [ТМ: 478]; Икенчидә йәнә салды йебне һәман, / Чермашыб чықты йебенгә кем йылан [ТМ: 418]; қош: Йөрүрмән бу сәбәбдин халем белеб, / Йуқ исә ғақлым қошы бәс қылыб [ТМ: 58]; қуй: Бүре берлә қуй бергә су эчәр, / Үрдәк берлә қарчыға бергә очар [ТМ: 41]; Килдүң ул дәм қуйларыңа тигүрүб [НС: 45]; тәүwә: тәүwәсен қатығ сөрүб йетди ғарәб, / тәүwәдин төшмәс иркән ул би-әдәб [НС: 272]; эт: Ийәсез эт кеби сән зар-у герйан, Ач ирүрсән дәрбәдәр ауарә хәйран [ТМ: 155]; Шөкер бары кем аның өммәтемез / Йәнә кем әһле бәйтенең этемез [ТМ: 64б]; Сән тәк этләр йырақдин күб өрерләр [ТМ: 47а]. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Мөхәммәдьяр поэмаларындагы хайван, кош-корт атамасы кулланылган җөмләләр еш кына канатлы гыйбарә буларак яңгырыйлар. Мәсәлән: Бер нәсихәт әйтәйем, қолақ сал, / Ийәсен сыйласаң, этенә сөяк сал; / Қуй мәне, үз халем илә булайын, / Мөддәғиләр сүзедин қортулайын [ТМ: 44]; Бүре утлағында хәрғуш йайламас, / Бүре ағыны таwышқан ауламас [ТМ: 15б]. Казан ханлыгы чоры истәлекләрендә хайван атамалары чагыштыру конструкцияләрендә дә урын алалар. Мәсәлән: Шөҗағәттә Ғали арслан ирүр / Һәйбәтендин әғдалар ләрзан ирүр [НС: 22]; Ийәсез эт кеби сән зар-у герйан, / Ач ирүрсән дәрбәдәр ауарә хәйран [ТМ: 155]; Араңызда ул ирүр бер қариңыз / Андин уңин эт имеш сез барыңыз [ТМ: 195]. Кыскача нәтиҗәләр. Казан ханлыгы чоры әсәрләрендә конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында иске татар теле өчен хас булган язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгының дәвам иттерелүе күзәтелә. 4. XVII-XVIII ГАСЫРЛАРДА ИСКЕ ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК КАТЕГОРИЯЛӘРНЕҢ ИНВАРИАНТ-ПАРАДИГМА ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ ҺӘМ КОНТЕКСТУАЛЬ-СИНТАГМАТИК МӨМКИНЛЕГЕ 4.1. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларының лексик һәм лексик-семантик үзенчәлекләрен өйрәнү тарихыннан XVI гасыр ахыры - XVII гасыр татар халкы тарихына катлаулы сәяси вазгыять, илдә барган каршылыклы вакыйгалары белән кереп калган. Казан ханлыгы яулап алынган чорда татар халкының дәүләте генә түгел, барлык мәдәни мирасы, шул исәптән әдәбияты да юкка чыгу чигенә җиткерелә. Шуңа да карамастан, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларыннан килгән әдәби мирас үстерелә, дәвам иттерелә. XVI гасыр ахырында, аеруча XVII йөздә әдәбиятта, мәдәнияттә җанлану сизелә, татар халкы үзенең әйтәсе фикерен, илдәге вазгыятькә карашын әдәби әсәрләр аша җиткерә, бу әсәрләр кулдан-кулга йөреп укыла. Шундый язма чыганакларга мисал итеп, Әднәш Хафизның "Сираҗел-колүб", Кадыйргали бәкнең "Җәмигыт-тәварих", авторы билгесез "Дәфтәре Чыңгызнамә", Мәҗлисинең "Кыйссаи Сәйфелмөлек", Сайядиның "Бабахан Дастаны", Мәүлә Колый иҗаты, ярлыклар, хатлар рәвешендә сакланган тарихи-документаль ядкярләрне һ.б. китерергә мөмкин. Әтнәш Хафизнең "Сираҗел-колүб" әсәре. Татар әдәбияты тарихында чагыштырмача аз өйрәнелгән әлеге әсәр XVI гасырның икенче яртысында язылган дип карала. Кызганыч ки, синкретизм үрнәге буларак югары бәяләнгән әлеге әдәби ядкярнең теле, лексик үзенчәлекләре бүгенге көндә бик аз өйрәнелгән. Күренекле галим Әмир Нәҗип бу әсәрнең гарәпчәдән татарчага тәрҗемә ителгән кулъязма булуын әйтеп уза, әсәрнең эчтәлеген аңлата, әсәрдә чагылыш тапкан кайбер тел үзенчәлекләренә туктала, бүгенге көндә аңлашылмый яисә бик сирәк очрый, авыр аңлашыла торган сүзләрнең кыскача сүзлеген төзеп тәкъдим итә [Наджип, 1960, с. 3 - 11]. 1983 елда бу әсәрнең тел үзенчәлекләре хакында рус галиме А.М. Щербак мәгълүмат бирә. Галим әсәрнең теле Казан басмаларына якын булуын искәртә. Галим шулай ук "Сираҗел-колүб" әсәренең гарәп телендә язылганлыгын, гарәпчәдән фарсычага, фарсы теленнән төркичәгә тәрҗемә ителүен тасвирлый [Щербак, 1983, с. 72 - 74]. Татар филологиясендә исә 1999 елда М. Гайнетдинов әлеге язма истәлеккә анализ ясап, аның әһәмиятен күрсәтә [Гайнетдинов, 1999, б. 141 - 147]. 2009 елда А.М. Гайнетдинов тарафыннан "Әтнәш Хафизның "Сираҗел-колүб әсәре" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклана. Автор үз хезмәтендә язма чыганакның проблематикасын һәм сәнгатьчә эшләнешен яктырта, лексик үзенчәлекләрен тикшерүне максат итми. Шулай итеп, бүгенге көндә бу әдәби ядкярнең лексик үзенчәлекләре монографик планда өйрәнелмәгән. Кадыйргали бәкнең "Җәмигытт-тәварих" әсәре. Автор әлеге әсәрне Иранның мәшһүр галиме Рәшид-әд-диннең "Җәмигыттәварих"ын кыскартып, татарчага тәрҗемә итеп яза. Галимнәр бу җыентыкның телен, грамматик төзелешен, нигездә, кыпчак телләренә якын торуын искәртәләр [Наджип, 1965, с. 37]. Әсәрнең тел-стиль үзенчәлекләренең өйрәнелешенә килгәндә, галимнәр үз хезмәтләрендә, махсус алып тикшермәсәләр дә, аның лексик үзенчәлекләре, нинди тел белән язылуы хакында азмы-күпме мәгъ лүмат бирәләр. Алардан күренгәнчә, галимнәр бу әдәби ядкярне "...татар тарихи әдәбиятының истәлеге итеп карыйбыз. Димәк аның теле дә тулаем татар теле булып санала", - дигән фикергә киләләр [Усманов, 1977, с. 63; Абилов, 1984, с. 343]. Х. Хисмәтуллин әлеге кулъязманы тикшергән мәкаләсендә, Кадыйргали бәкнең Рәшид-әт-дин тарафыннан язылган "Җәмигыттәварих" әсәрен тәрҗемә итү белән генә чикләнмәвен, ул аңа соңрак булган күп кенә тарихи вакыйгаларны өстәп, аның әсәрен дәвам иттерүен дә искәртә. Тел-стиль, лексик үзенчәлекләренә тукталып, галим әсәрнең телендә җанлы тасвирлар, уңышлы чагыштырулар, гиперболалар һәм сыйфатлаулар күп булуын ассызыклый. Әдәби ядкярнең сүзлек составында архаик сүзләрнең күп очравын, әмма гарәп һәм фарсы телләренең тәэсире аз булуын яза, тик лексик берәмлекләрне махсус алып тикшерми [Хисмәтуллин, 1959, б. 309 - 312; Хисмәтуллин, 1963, б. 471 - 472]. Кадыйргали бәкнең әлеге хезмәте Р.Г. Әхмәтҗанов тарафыннан да өйрәнелә. Аерым алганда галим үзенең "Җәмигыт-тәварихның оригиналь өлешендәге этносоциаль терминнар турында" дигән мәка ләсендә әсәрдә кулланылган этнонимнар һәм архаик сүзләргә этимологик аңлатма бирә. Автор бачкыр, иштәк кебек этнонимнарны, туман, җабылса / җабылка, албагут, тылмач, берун кеше, карачу / карачу-г азәмәт, азамат, туснак кебек лексик берәмлекләрне җентекләп анализлый, мәгънәләрен аңлата [Әхмәтҗанов, 1977, б. 44 - 50]. "Җәмигыт-тәварих"ның лексик үзенчәлеклен максат куеп тикшерүне без З.Ә. Хисамиева-Казыйханова хезмәтләрендә очратабыз. Ул шушы темага кандидатлык диссертациясе яклый. Авторның "Семантическая классификация лексики Кадыр-Гали Бека" дигән мәкаләсендә, язма истәлектә 412 шәхси исем, күптөрле иҗтимагый-сәяси, хәрби, дини, кардәшлек терминнары, этнонимнарның, административ бүленеш һәм топонимнарның: илләрнең, мәмләкәтләрнең, шәһәрләрнең, елга һәм күлләрнең, тау һәм илләрнең (авылларның) атамалары кулланылуы саналып бирелә [Хисамиева, 1990, с. 62 - 69]. Кулъязма чыганакта кулланылган лексик берәмлекләрнең барысын да түгел, ә сайлап кына алуын автор болай дип аңлата: "В данном случае мы рассматриваем семантические группы имен существительных, которые притягивает внимание своеобразием употребления и этимологией" [Казыханова, 1990, с. 62]. Автор лексик берәмлекләрне барлыгы җиде төркемгә бүлеп тикшерә: 1. Кеше исемнәре. Антропонимнар семантикалары һәм төзелешләре ягыннан азмы-күпме аңлатыла, кеше исеме ясауда катнашкан компонентлар анализлана (Балтач - балта-чы), хайван (Күк бүре), бик, чура, кул, хаҗи, сәйед, шәйех кебек титул атамалары (Шәйх- Суфи би) катнашында ясалган исемнәрнең шактый булуы ассызыклана, нәсел кушаматлары китерелә һ.б. 2. Терминнар. Алар берничә төркемгә бүлеп карала: а) иҗтимагый- сәяси терминнар (падишаһ, хан һ.б.). Барлыгы кырыкка якын мисал китерелә. Алар арасыннан мирза, карачу, аталык, имильдеш кебек терминнар тулырак аңлатыла; б) хәрби терминнар (сакчы, башлык һ.б.). Барлыгы ике дистәдән артык термин санап кителә; в) дини терминнар (пәйгамбәр, Аллаһ һ.б.). Ике дистәгә якын термин санап бирелә; г) туганлык терминнары (уруг-карындашлары, олуғ бабасы). Шулай ук ике дистәләп термин мисалга китерелә. 3. Этнонимнар. Биредә халык-милләт (кыпчак, угыз, нимеч, фарс), кабилә - нәсел (тукуз сары - Токуз сары нәселе, катагын - катагын нәселе һ.б.) атамалары урын ала. Ике дистәләп берәмлек мисалга китерелә. 4. Административ бүленеш берәмлекләре (улус, мәмләкәт һ.б.). Барлыгы унлап сүз мисал итеп алынган. 5. Топонимнар (Гыйрак, Кырым, Дәште Кыпчак һ.б.). Барлыгы уннан артык ил-дәүләт, тугыз шәһәр, биш елга-күл, өч тау, унбишләп авыл-торак атамасы мисалга китерелә. 6. Җанлы булмаган табигать. Бу төркемгә керә торган лексик берәмлекләр шулай ук аерым төркемнәрдә карала: а) ландшафт (таш, су һ.б.); б) астрономик төшенчәләр (ай, җиһан), в) табигать күренешләре (йагмур, булут); г) вакыт төшенчәләре (йыл, кыш). Әлеге төркемдә барлыгы утызлап мисал урын ала. 7. Җанлы табигать. Бу төркем шулай ук үз эчендә төрле төркемнәргә бүлеп бирелә: а) үсемлекләр дөньясы (ашлык, агач), б) хайваннар дөньясы (арыслан, йылкы), в) гәүдәнең аерым өлешләре атамалары (кул, баш, тән). Биредә ике дистәдән артык лексик берәмлек мисалга китерелә. З.Ә. Казыйханова үзенең "Джам-и ат-таварих" дигән хезмәтендә дә әлеге чыганакның лексик үзенчәлекләренә туктала. Автор чыганакта чагылыш тапкан морфологик үзенчәлекләр белән бергә кайбер лексик берәмлекләрне дә анализлый. Ул, нигездә, хәзерге әдәби телдә кулланылмый торган айачы 'илче', аманлық 'муллыкиминлек', айнала 'тирә-як', урду 'хатын-кыз', карачи (титул атамасы) һ.б. кебек архаизмнарны һәм тарихи сүзләрне аңлата [Казыханова, 2003, с. 505]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәре. Язма чыганак үз эченә барлыгы алты дастанны берләштерә. Халык тарафыннан гасырлар дәвамында яратып укылган әлеге әсәрнең язылу вакыты беренче тапкыр Чарльз Рье дигән галим тарафыннан билгеләнә, аның фикере М.А. Госманов тарафыннан да раслана: бу чыганак XVII гасырның 80 нче елларында язылган дип карала [Усманов, 1972, с. 124]. Аның бер өлеше беренче тапкыр 1822 елда Ибраһим Хәлфин тарафыннан бастырып чыгарыла. "И. Хәлфин хрестоматиясе" дип аталган бу басма Казан университетында татар теленнән дәреслек буларак файдаланыла. 1882 елда Рәхимҗан Җиһаншин Казанда "Дәфтәре Чыңгызнамә"не тулы килеш нәшер ителә. Соңрак Г. Рәхим белән Г. Газиз әлеге җыентыкның өзеген үзләренең "Татар әдәбияты тарихы" хезмәтенә кертәләр [Ахметгалиева, 1989, с. 66]. "Дәфтәре Чыңгызнамә"не өйрәнү эшенә М.А. Госманов зур өлеш кертә. Ул үзенең "Татарские исторические источники XVII - XVIII вв." дигән хезмәтендә язма истәлекне чыганак буларак тикшерә, аңа бәя бирә. Соңрак галимнәр "Дәфтәре Чыңгызнамә"нең тел үзенчәлекләренә дә игътибар итә башлыйлар. "Дәфтәре Чыңгызнамә"нең язылу, таралу, өйрәнелү тарихын, дастаннарда күтәрелгән идея-проблематика һ.б. мәсьәләрне тикшерүгә М.Г. Гайнетдинов, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсе фондында сакланган кулъязмаларны тасвирлауга М. Әхмәтҗанов кебек галимнәр үзләреннән зур өлеш кертә [Гайнетдинов, 2001, б. 22 - 36; 2014, б. 206 - 211, 182 - 195; Әхмәтҗанов, 2006, б. 16 - 24]. В.Х. Хаковның "О татарских летописях и их языке" дигән мәкаләсендә елъязмаларның жанры, аларга хас үзенчәлекләр языла, өзекләр китерелә. Шулай ук галим "Дәфтәре Чыңгызнамә" кебек елъязмаларда кулланылган лексик берәмлекләр турында да кыска гына мәгълүмат бирә. Язма истәлектә чирү - гаскәр, йагы - дошман, олуг - бөек кебек борынгы төрки сүзләрнең, тарих, дөнйа, шимбә кебек гарәп-фарсы алынмаларының, кенәз, казак кебек рус сүзләренең кулланылуын искәртә. Шулай ук елъязмада Казан, Хаҗитархан һ.б. кебек географик атамаларның күп булуына игътибар итә [Хаков, 1982, с. 101 - 102]. Ш. Абилов хезмәтендә исә "Дәфтәре Чыңгызнамә" турында гомуми мәгълүмат бирелү белән бергә, бу әсәрдә гарәп-фарсы алынмаларының аз булуы, аның гади тел белән татарча язылуы искәртелә [Абилов, 1984, б. 356]. Галим фикеренчә, әсәрнең стиле дә шома, "автор үзенең сөйләмен метафорик тел, халыкның җанлы сөйләмендәге гыйбарәләр белән бизи" [Абилов, 1984, б. 356]. Я.С. Әхмәтгалиева үзенең "Коллекция исторических дастанов - памятник татарского литературного языка" дигән мәкаләсендә язма истәлекнең морфологик үзенчәлекләрен анализлый, әсәрнең, фольклор әсәрләренә хас булганча, җиңел, аңлаешлы тел белән язылуына игътибар итә [Ахматгалиева, 1992, c. 69]. Сайядинең "Дастаны Бабахан" әсәре. Әдәбият галиме М.В. Гайнетдинов "Бабахан дастаны"н татар әдәбиятының беренче милли әсәре" дип бәяли [Гайнетдинов, 2014, б. 222]. Галим фикеренчә, бу әсәр идея-тематик үзенчәлекләре ягыннан "Кыйссаи Сәйфелмөлек"кә контраст итеп язылган. Ф. Әхмәтова исә аны "төрки халыкларның һәммәсендә диярлек язма һәм телдән, борынгыдан бирле һәм хәзер яратып сөйләнә килгән Таһир һәм Зөһрә турындагы сюжетка корылган поэма" дип билгели [Әхмәтова, 1984, б. 312]. Аның язылу тарихы, геройлары, сюжетның нигезе М. Гайнетдинов, Ф. Әхмәтова хезмәтләрендә тулы яктыртыла. Ф. Әхмәтова чыганакның лексик үзенчәлекләренә дә бераз туктала. Автор фикеренчә, әсәрнең телендә гарәп-фарсы сүзләре һәм гыйбарәләре шактый күп булса да, ул, нигездә, халык теленә якын, аны бүгенге татар укучысы да аңлап укый ала [Әхмәтова, 1984, б. 313]. Галим "борынгы төрки сүзләр һәм грамматик формалар татар теленең көнчыгыш диалектында әле дә саклану әсәрнең халыкчан икәнлеген дә күрсәтеп тора" дип, кулъязмада теркәлгән төрки һәм гарәп-фарсы сүзләреннән унлап мисал китерә [Әхмәтова, 1984, б. 320]. Мәүлә Колый әсәрләре. Шагыйрьнең хикмәтләре турында мәгълү мат матбугатта узган гасыр башларында ук күренә башлый. Суфи шагыйрьнең әсәрләре табылу турында беренче тапкыр 1926 елда Ф. Туйкин "Кызыл Татарстан" газетасында язып чыга [Кадыйрова, 2003, с. 507]. Шул еллардан башлап Мәүлә Колыйның иҗаты Г. Сәгъди, Л. Җәләй, Х. Хисмәтуллин, Ш. Абилов кебек галимнәр тарафыннан өйрәнелә. Әмма әсәрләрнең тел үзенчәлекләре, лексик байлыгы әлеге хезмәтләрдә бик аз телгә алына. Әдәбиятчы галим Х. Хисмәтуллин шагыйрь иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләрен билгеләү барышында, тел-стиле хакында да берничә җөмлә әйтеп уза: "Ул үз чорында татар әдәбияты телендә язган һәм анда гарәп-фарсы теле йогынтысы күп түгел. Ул кулланган гарәп-фарсы сүзләре аның заманында күпләргә аңлаешлы булган" [Хисмәтуллин, 1963, б. 487]. Шагыйрь иҗатының идея-тематик һәм тел үзенчәлекләрен тикшерүне без К.С. Дәүләтшин хезмәтләрендә очратабыз [Дәүләтшин, 1976, 1984, 2014]. Галим "Мәүлә Колый хикмәтләренең поэтикасы һәм тел үзенчәлекләре" дигән мәкаләсендә шагыйрьнең әсәрләрендә кулланылган поэтик чараларны анализлау барышында анафора, эпифора, метафора, эпитет, символ һәм чагыштыруларга бай булуын ассызыклый, өндәү, риторик сорау һәм кабатлауларга еш мөрәҗәгать итүен дәлилли [Дәүләтшин, 1976, б. 207 - 209]. Язма чыганакларның лексикасына килгәндә, галим М. Колый хикмәтләренең "теле, нигездә, татар теле байлыгына һәм грамматик нормаларына нигезләнгән булуы" "хәзерге укучыга якын, җиңел аңлашылуы", "мирасның төп байлыгын төрки сүзләр, дөресрәге, саф татар сүзләре тәшкил итүе", "гарәп һәм фарсы теленнән алынмалар лексик байлыкның бик аз икәнлеге, барысы 600ләп сүз булуы" турында шактый тулы мәгълүмат бирә [Дәүләтшин, 1976, б. 210]. Шулай ук автор "әсәрләрнең лексик составы гаять бай һәм татар теленең үз хәзинәсенә нигезләнгән" дию белән генә чикләнмичә, бүгенге көндә архаиклашкан һәм пассивлашкан сүзләрне дә анализлый. Аларга түбәндәге мисаллар китерелә: беген - бекен - кебек, бәллү - билгеле, йәш - яшел, қапуғ - капка, каравыш - хезмәтче, кучә - карт һ.б. Пассивлашкан сүзләрдән түбәндәгеләр санала: кану - канәгатьләнү, кизү - чират, печү - кисү, тану - табыну, чуак - аяз, үртәү - әрнү, көю һ.б. [Дәүләтшин, 1976, б. 213 - 214]. Мәүлә Колый хикмәтләренең тел үзенчәлекләре 2003 елда Э.Х. Кадирова тарафыннан тикшерелә. Галим "Язык хикметов М. Кулый" дигән хезмәтендә суфи шагыйрьнең кулъязмалар исемлеген тасвирлый, хикмәтләрдә чагылыш тапкан морфологик үзенчәлекләрен анализлый. Шул ук вакытта ул хикмәтләрнең лексик үзенчәлекләренә дә туктала. Хезмәттә бүгенге көндә дә кулланыла торган сүзләрдән баш, кул, күз, тел, айак, үкчә, агыз, борын, ат, эт, ишәк, үрдәк, күгәрчен, карга, ләклә, ашлык, йөзем, бал, ата, ана, килен, болыт кебек берәмлекләргә, бүгенге әдәби телдә кулланылмый торганнардан сәңәк, агыз, тәwә, тун һ.б. кебек лексемаларга туктала [Кадирова, 2003, с. 515]. Э.Х. Кадирова аерым бер төркем сүзләрнең Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында ук кулланылганлыгын, аларның С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки", Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Харәзминең "Мәхәббәт-намә, Мөхәммәдьярның "Төхвәи мәрдан", "Нуры содур" әсәрләрендә очравын искәртә. Шулай ук автор дини терминнар, абстракт төшенчәләр, дәүләт төзелешенә бәйле лексик берәмлекләр арасында алынма сүзләрнең күп булуы турында әйтә, әмма мисаллар китерми. Тулаем алганда, Мәүлә Колый хикмәтләренең лексикасы белән бәйле кайбер үзенчәлекләре мәкаләләр яссылыгында гына тикшерелгән, монографик планда өйрәнелмәгән. XVIII гасырда, аеруча аның икенче яртысында илдәге тарихисәяси-мәдәни вазгыять бераз яхшыра төшә. Мәчет-мәдрәсәләр, төрле уку йортлары үз эшчәнлекләрен тагын да җәелдерә, алар гарәп-фарсы, төрки-татар телләрендә дәреслекләр, китаплар белән баетыла, Көнчыгыш илләре белән мәдәни багланышлар көчәя, анда белем алырга баручылар арта. Шуңа күрә XVIII гасырга караган әдәби чыганаклар, бер яктан, татар халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнсә, икенчедән, Көнчыгыш классик әдәби ядкярләренә таянып үсә. Бу чорның аеруча киң таралган матур әдәбият үрнәкләреннән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Габди, Габдессәлам шигърияте, Газизинең "Фәүзен-нәҗат", Таҗетдин Ялчыгол әсәрләре, "Бәдавам китабы", Батыршаның "Гарызнамә" әсәре, сәяхәтнамәләр, "Мәҗмугыл-хикәят", Хисаметдин Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәре, Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты һ.б. Габди әсәрләре. Шагыйрь иҗаты әдәбиятчы галимнәр тарафыннан азмы-күпме өйрәнелгән булса да, аның әсәрләренең телстиль үзенчәлекләре, лексик байлыгы хакында мәгълүмат бик аз. Ш. Абилов үзенең хезмәтендә, Габди шигырьләренең идея-эстетик үзенчәлекләрен анализлау белән беррәттән, аларның теле хакында да фикер әйтеп уза: "Габди язган "төрки" тел - шул вакытта Казан татарларының җанлы сөйләм теленә нигезләнгән әдәби тел ул" [Абилов, 1984, б. 404]. "Габди җанлы тел байлыгына таяна. Тырнак белән каптыру, күз кыю, каш кирү, күз алартып, күңел каралту, сакал чаларту, кул алышу, атказану кебек сүзләр халык теленнән алынганнар. Аның чагыштырулары да тормышчан", - дип, Ш. Абилов шагыйрьнең киң кулланылышта йөргән лексик берәмлекләргә таянып язуын игътибарга ала [Абилов, 1984, б. 403]. Габдессәлам әсәрләре. Шагыйрь иҗаты, лексик байлыгы шулай ук бүгенге көндә телче галимнәр тарафыннан максат куеп тикшерелмәгән. Бары тик шагыйрь иҗатына гомуми бәя биргән язмаларда гына кайбер лингвистик үзенчәлекләр турында әйтеп үтелә. Шулардан мәгълүм булганча, Габдессәлам иҗаты "борынгы әдәбияттан һәм халык иҗатыннан килгән сурәтләү чараларына бай", аның әсәрләрендә "халыкның җанлы сөйләм теленә һәм әдәби телгә хас сүзләр" күп кулланылган [Әхмәтҗанов, 1984, б. 410]. Кыскасы, галим М. Әхмәтҗанов фикеренчә, "Габдессәлам үз чоры татар әдәби телендә язган. Ләкин аның теле соңгырак чордагы телдән, конкретрак әйткәндә, үзенең оныгы булган Ә. Каргалыйныкыннан күп өлеш саф, аңлаешлы, татарча" [Әхмәтҗанов, 2014, б. 332]. Утыз Имәни әсәрләре. Габдерәхим Утыз Имәни иҗатына, аның тел үзенчәлекләренә галимнәр узган гасыр урталарында ук игътибар итә башлыйлар. С. Исәнбаев үзенең "XIX йөз әдәбияты тарихына бер материал" дигән мәкаләсендә "Габдерәхим Утыз Имәнинең кыйссалар һәм шигырьләр җыентыгы" дигән кулъязма хакында сүз алып бара. Галим җыентыкның төзелеше, әсәрләрнең бирелү тәртибе, аларның исемлеге белән таныштыра, әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар хакында мәгълүмат бирә, әсәрләрдән өзекләр китерә. Шагыйрьнең теле турында С. Исәнбаев болай дип яза: "XIII - XVIII йөзләрдә яшәгән татар язучылары үзләренең әсәрләрен шул чорларның мәдрәсәләрендә укыла торган гарәп, фарсы телләренең көчле йогынтысы астында язганнар. Әхмәтҗан бине Габдерәхим кыйссалары, мөнәҗәтләре һәм хикәяләренең теле дә бу традициядән читтә калмаган. Боларда да гарәп һәм фарсы сүзләре киң кулланылган. Шуның өчен Әхмәтҗан бине Габдерәхим шигырьләренә тулы мәгънәле тәрҗемә биреп бармаганда, аларны аңлап укырлык түгел" [Исәнбаев, 1959, б. 298]. У. Беляева үзенең хезмәтләрендә шагыйрьнең дөньяга карашын, әсәрләрендә күтәрелгән идея-проблемаларын анализлый, аларның сәнгатьчә эшләнешенә туктала. Дөрес, әдәбиятчы галимнәргә хас булганча, бу язмада да тел-стиль үзенчәлекләре турында берничә генә җөмлә әйтелә: "Аның әсәрләрендә кыска җөмләләр, тапкыр фразалар, оста афоризмнар, матур һәм уңышлы тасвирлар, чагыштырулар, күренешләр, төрле тәгъбирләр еш очрыйлар. ...Утыз Имәни әсәрләренең теле, сүзлек составы бик төрле: кайбер әсәрләрен ул гарәпчә, фарсыча язган. Күп кенә әсәрләренең теле гарәп һәм фарсы элементлары белән бик нык чуарланган, ә кайбер әсәрләрен исә саф татарча диярлек телдә язган" [Беляева, 1949, 1963, б. 558 - 559]. Г. Утыз Имәни иҗатын махсус өйрәнгән зур хезмәтләрнең берсе - Ә. Шәриповның "Творческое наследие Абдурахмана Утыз-Имяни и светские мотивы в его поэзии" темага якланган кандидатлык диссертациясе. Галим үзенең күпсанлы хезмәтләрендә шагыйрьнең кулъязма мирасын барлый, идея-мотивларын анализлый, дөньяга карашын аңлата, тел-стиль үзенчәлекләренә туктала һ.б. [Шарипов, 1973, 1984, 2006]. Тел үзенчәлекләренә мөнәсәбәттә, ул Г. Утыз Имәни иҗатында гарәп-фарсы телләренең мөһим роль уйнавына басым ясый, сурәтләү алымнарыннан антитеза, чагыштыруларны яратып куллануын искәртә [Шәрипов, 1984, б. 441]. Г. Утыз Имәни әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре монографик планда Р. Мөхәммәтрәхимова тарафыннан тикшерелгән. Үзенең "Язык поэтических произведений Г. Утыз-Имяни (к истории татарского литературного языка конца XVIII - нач. XIX вв.)" исемле кандидатлык диссертациясендә ул аларның лингвистик үзенчәлекләрен ике бүлектә тикшерә: беренче бүлектә графо-фонетик һәм морфологик үзенчәлекләр яктыртылса, икенчесендә субстантив лексикага семантик һәм стилистик анализ ясала. Галим Г. Утыз-Имәни иҗатында кулланылган лексик берәмлекләрне тематик яктан төркемли һәм шунда ук генетик анализ да ясый. Тематик яктан берничә зур төркем аерып күрсәтелә: 1) җансыз табигать (урын атамалары, метереологик терминнар, астрономик терминнар, асылташ атамалары, вакыт төшенчәләре анализлана); 2) җанлы табигать (кош-корт, хайван атамалары, үсемлекләр, кешенең тән әгъзалары атамалары һ.б.); 3) җәмгыять (кеше исемнәре, легенда, поэма геройларының исемнәре, аш-су кирәк-яраклары атамалары, корал атамалары, кием-салым, бизәнү кирәк-яраклары атамалары, туганлык атамалары һ.б.); 4) абстракт төшенчәләрне белдерүче сүзләр (кешене уңай һәм тискәре яктан бәяләүче лексик берәмлекләр); 5) предмет яисә күренешнең тышкы сыйфатларын, үзенчәлекләрен аңлатучы сүзләр (төс, форма, ис, тәм, эчке һәм тышкы сыйфатларны аңлата торган лексик берәмлекләр); 5) предмет, күренешләрнең санын белдерә торган сүзләр; 6) предмет, күренеш, затка күрсәтә торган лексик берәмлекләр. Шулай ук хезмәттә Г. Утыз-Имәни шигырьләренең сүзлек составына чагыштырма-тарихи анализ да ясала, теге яки бу лексик берәмлекнең кулланылышы Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф", Х. Кятибнең "Җөмҗөмә Солтан", "Кисекбаш китабы", Г. Кандалый әсәрләре һәм башка язма чыганаклар белән чагыштырып бирелә. Автор хәзерге татар телендә кулланыла торган лексемаларны, архаик сүзләрне, мәгънә ягыннан үзгәреш кичергән лексик берәмлекләрне дә аерып күрсәтә. Төп лексик фондны төрки-татар сүзләре тәшкил итсә дә, гарәп һәм фарсы теленнән кергән берәмлекләрнең дә шактый күп булуын ассызыклый һәм аларны тематик төркемнәр эчендә күрсәтә бара, алынма сүзләр хисабына синонимик рәтләрнең бай булуына басым ясый. Алга таба халык теленнән кергән фразеологизм, диалектизмнар, образлы сурәтләү чараларыннан чагыштыру, метафора, эпитетларның киң куллануына игътибар итә. Г. Утыз Имәни иҗатының морфологик һәм лексик үзенчәлекләре Р. Мөхәммәтрәхимованың соңрак дөнья күргән "Язык произведений Г. Утыз Имяни" дигән хезмәтендә дә чагылыш таба. Биредә галим шагыйрь әсәрләрендә кулланылган сүзләрнең түбәндәге тематик төркемнәрен генә бирә: 1) теге яки бу урынны белдергән сүзләр, урын атамалары: күл, йир һ.б.; 2) метеорологик терминнар: йил, кунаш (кояш) һ.б.; 3) кыйммәтле таш һәм металл атамалары: көмеш, алтун һ.б. Шулай ук галим Г. Утыз Имәни кулланган лексик берәмлекләрнең генетик катламнарына да игътибар итә: гарәп сүзләренең күп кулланылуы, фарсы сүзләренең чагыштырмача азрак булуы һ.б. хакында кыскача мәгълүмат бирелә [Мухамметрахимова, 2003, с. 561]. XVIII йөз ахыры әдәбияты тарихында күренекле урын алып торган Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә: шәрхе Сөбател гаҗизин" әсәренең язылу вакыты дип XVIII йөз ахыры күрсәтелә [Гайнетдинов, 1984, б. 446, 2014, б. 227]. Ул Урта Азиядә яшәгән төрки шагыйрь Суфи Аллаһиярның "Сөбател гаҗизин" исемле шигъри әсәренә язылган шәрехтән гыйбарәт. Анда Т. Ялчыголның оригиналь шигырьләре дә бар [Гайнетдинов, 2014, б. 228]. Дини-дидактик, көнкүреш, әхлак китабы итеп эшләнгән "Рисаләи Газизә" әсәре әдәбиятчы галимнәр тарафыннан шактый өйрәнелгән. Әлеге хезмәтнең язылу тарихы, идея- мотивлары, анда күтәрелгән мәсьәләләр М. Гайнетдинов, Х. Миң негулов, Д. Гарифуллин, Л. Шәмсетдинова хезмәтләрендә яктыртыла [Гайнетдинов, 1984, 2014; Миңнегулов, 1988, 1994, 2003, 2011, 2014, Гарифуллин 1989, 2009, 2012; Шәмсетдинова 2006]. Лингвистик үзенчәлекләренә килгәндә, алар турында узган гасыр башында Г. Рәхим һәм Г. Газиз, "Рисаләи Газизә"нең телен күздә тотып, болай дип язалар: "... аның теле җиңел вә һәрбер татар өчен ансат аңлашылырлык" [Татар әдәбияты тарихы, 1925, б. 159]. М. Гайнетдинов һәм Х. Миңнегулов әлеге чыганакның халык мәкальләренә, канатлы гыйбарәләргә бай булуын искәртәләр [Гайнетдинов, 1984, б. 452; Миңнегулов, 2014, б. 358]. Х. Миңнегулов "Рисаләи Газизә" ядкяренең тел ягыннан бай, кызыклы булуын, китапта төрки-татар язма һәм сөйләмә тел хәзинәсенең шактый мул һәм тулы файдаланылуын ассызыклый. Шул ук вакытта галим: "...таныш булмаган сүз-гыйбарәләр, шәкелләр дә очрый. Андыйларга аерым гарәп-фарсы, борынгы төрки-татар сүзләре һәм формалары керә. Кайбер сүз-атамалар, гәрчә алар татарча язылсалар да, катлаулы дини-суфичыл, фәлсәфи төшенчәләрне белдерү нәтиҗәсендә бүгенге укучы тарафыннан авыр кабул ителәләр" - дип, борынгы төрки-татар һәм сөйләм теленнән кергән кайбер сүз һәм гыйбарәләрне мисал итеп тә китерә: ут - үлән, азак - аяк, кабак - мәйханә, кыекча - яулык һ.б. [Миңнегулов, 2014, б. 358]. Әлеге язма чыганакның лексик берәмлекләрен тематик яктан тикшерү Р.Н. Дәүләтшина мәкаләләрендә чагылыш таба. Мәсәлән, "Т. Ялчыголның "Рисаләи Газизә: шәрхе "Сөбател гиҗизин" әсәрендә "әдәпәхлак" тематик төркеменә берләшә торган сүзләр һәм сүзтезмәләр" дигән мәкаләсендә автор әдәп, әхлак сүзләренә синоним һәм антоним буларак кулланылган сүзләрне тикшерә, аларны дини мөнәсәбәтләрне белдерүдә актив кулланылганлыгын ассызыклый [Дәүләтшина, 2007, б. 129 - 131]. Таҗетдин Ялчыголның "Тарих намә-и болгар" әсәре узган гасыр ларда ук күп кенә тарихчылар һәм филологларның игътибарын үзенә җәлеп иткән кыйммәтле әдәби ядкярләрдән санала. Үз чорында Х. Френ, И. Березин, С. Шпилевский, Ш. Мәрҗәни кебек күренекле галимнәр бу әсәргә Урал-Идел буе төбәгендә булган тарихи вакыйгаларның язма чыганагы буларак мөрәҗәгать итәләр. М.С. Өметбаев (1897), Н.Ф. Катанов белән И.М. Пономарев (1905), соңрак И.Г. Галәветдинов (1977), Ф.С. Фәсиев (1983) әлеге әсәрнең кайбер өлешләрен бастырып та чыгаралар. "Тарих намә-и Болгар" кулъязмаларын җыю белән ул елларда археограф С. Гыйлаҗетдинов шөгыльләнә, ул аларны Санкт-Петербург һәм Казан архивларына тапшыра. Алга таба "Тарих намә-и Болгар" А. Фәтхиев (1968), М. Усманов (1972), И. Галәветдинов (1977), М. Гайнетдинов (1981, 2014), М. Әхмәтҗанов (1996) кебек галимнәр тарафыннан тикшерелгән. Бу язма чыганакның грамматик һәм лексик үзенчәлекләре И Галәветдинов хезмәтендә яктыртыла [Галяутдинов, 1990]. Язма чыганакның теле хакында Х. Миңнегулов болай ди: "Кайбер гарәпчә юлларны һәм тәгъбирләрне исәпкә алмаганда, теле шактый аңлаешлы, үтемле. Тел җәһәтеннән ул шул чордагы татар язма истәлекләре белән табигый керешеп китә" [Миңнегулов, 2014, б. 343]. XVIII гасыр татар әдәбиятында тәрҗемә әсәрләр зур урын алып тора. Шундый әсәрләрнең берсе - "Мәҗмугыл-хикәят" җыентыгы. Фарсы теленнән тәрҗемә ителгән әлеге әсәр ике бүлектән тора. Аны Тубыл шәһәрендә Бараба татарлары арасында яшәгән Мөхәммәдрәхим исемле кеше күчереп язган дип санала [Хисмәтуллин, 1963, б. 503-504; Исмәгыйлев, 1984, б. 419 - 427]. Әлеге кулъязманы архивка әдәбиятчы галим Х. Хисмәтуллин тапшыра һәм үзе башлап өйрәнә. Галим "Мәҗмугыл хикәят" әсәрендәге хикәяләр борынгы Көнчыгыш әдәбияты стилендә дидактикромантик жанрда язылганнар, реаль шәхес һәм тормыш күренешләре фантастик элементлар белән үрелеп баралар, дип искәртә [Хисмәтуллин, 1963, б. 504]. Дөрес, аның хезмәтендә кулъязма әдәбиятчы күзлегеннән чыгып анализланган, шулай да кайбер тел үзенчәлекләре дә искәртелеп үтелә. Галим фикеренчә, себер татарлары арасында фарсычадан тәрҗемә ителгән "Мәҗмугыл хикәят"тә фарсы һәм себер татарлары теле тәэсире нык сизелә [Хисмәтуллин, 1963, б. 428]. Кулъязмада кулланылган лексик берәмлекләргә килгәндә, галим болай ди: "Җыентыкка кертелгән хикәяләрнең төп лексик составы Казан татарчасы. Фарсы теленнән тәрҗемә ителгәнгә булса кирәк, әсәрдә иран теле сүзләренең тәэсире дә шактый нык сизелә. Орфографиясендә сөйләү теленең үзенчәлеген саклау ("күрсәтте, үтте" кебек), архаик формалар куллану (андин, мондин) очраклары бар" [Хисмәтуллин, 1963, б. 504]. Соңрак әлеге язма чыганак текстолог һәм әдәбиятчы Н. Исмәгыйлев тарафыннан тикшерелә. Галим "Мәҗмугыл-хикәят" җыентыгының төзелеше, яхмышы, әсәрдәге сюжет чыганаклары, эчтәлеге, төп геройлары һ.б. хакында шактый күп мәгълүмат бирә, әмма тел үзенчәлекләренә махсус тукталмый. Бары тик әсәрнең фарсы телендә иҗат ителүен, алардан көнчыгыш рухы, стиль һәм формалары сизелеп торуын гына искәртә [Исмәгыйлев, 1984, б. 419-427]. Шулай итеп, югарыдан күренгәнчә, "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрен текстологик, әдәби һәм лингвистик яктан җентекле тикшергән күләмле, монографик хезмәтләр юк. Хисаметдин Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәре. Мәгълүм булганча, әсәр күп тапкырлар күчереп языла һәм һәр кеше анда үзеннән үзгәрешләр кертә, ниндидер мәгълүматлар өсти барган. Табигый ки, күчереп язуга бәйле рәвештә, әлеге җыентыкның төп язылу вакыты, андагы геройларның исемнәре үзгәргән, яңа вакыйгалар, яңа исемнәр белән баетылган [Хайруллин, 1983. б. 132]. Аның тулы исемлеге узган гасыр урталарында Уфа Диния нәзарәте архивында табыла. Язылу вакыты итеп 1852 ел күрсәтелгән. 1979 елда Башкортстанның республика китапханәсендә "Тәварихы Болга рия"нең тагын бер исемлеге табыла. Дөрес, аның башлам өлеше юк, ахырдан язылу вакыты итеп һиҗри 992, ягъни 1583 ел күрсәтелгән. Кырык биттән торган бу исемлек бик матур каллиграфик язу белән теркәлгән. Бу әсәрне әдәбият галимнәре өйрәнеп, "Борынгы татар әдәбияты" җыентыгына өзекләр кертәләр, аның идея-эстетик үзенчәлекләрен билгелиләр, ә тел үзенчәлеге хакында берничә генә җөмлә әйтелә: "" Тәварихы Болгария"... Казан диалектында матур һәм дөрес телдә язылган әсәр... Мөслими үзенең әсәрен рәсми канцелярия теленә түгел, бәлки халык сөйләшенә нигезли.... "Тәварих"нең теле "Җам игъ әт-тәварих" теленә һәм Мөхәммәдьяр теленә караганда җиңелрәк" [Хисмәтуллин, 1963, б. 451]. Әлеге кулъязманы тикшергән Ә.Н. Хәйруллин фикеренчә, ул 1887 һәм 1897 елларда Казанда бастырылган тексттан язу стиле, исемнәр, вакыйгалар төрлелеге белән аерылып тора. Галим үзенең мәкаләсендә халык медицинасына караган һәм каберташларга языла торган кайбер текстларның транскрипциясен һәм аларның рус теленә тәрҗемәсен бирә. Әмма автор бу текстларның лексик байлыгына һәм башка төр үзенчәлекләренә тукталмый. В.Х. Хаковның ""Рисала-и таварихе Булгария" Хисамут-дина бин Шарафут-дина эль-Булгари" дигән мәкаләсендә чыганакның тел-стиль үзенчәлекләре тасвирлана. Галим әлеге язма истәлекнең әһәмиятен югары бәяли [Хаков, 1987, с. 115]. В.Х. Хаков кулъязмада кулланылган лексик берәмлекләрнең берничә тематик төркемен атый: ай, күк җисемнәре, географик (дәүләт, елга, диңгез, тау, шәһәр) атамалары дип аерып күрсәтеп, кырыклап сүзне мисалга китерә [Хаков, 1987, с. 115]. Лингвистик һәм лексик үзенчәлекләренә килгәндә, М. Әхмәтҗанов әлеге язма истәлеккә гомуми мәгълүмат бирү, аның әһәмиятен билгелү барышында, ялгызлык исемнәр хакында кыска гына әйтеп уза: ""Тәварихы Болгария"дә санап үтелгән табигыйннәрнең исемнәренә этимологик һәм морфологик анализ ясасаң, аларның абсолют күпчелеге мөселманнар арасында таралган ярым татар, ярым гарәп һәм фарсыдан кергән исемнәр икәнлеге күренә" [Әхмәтҗанов, 2014, б. 427]. Димәк, безгә мәгълүм булган хезмәтләрдән күренгәнчә, әлеге язма чыганакның лексик үзенчәлекләре махсус өйрәнелмәгән, ә бары килеп чыгышы, тематик яклардан гына бераз тасвирлана. Сәяхәтнамәләр. Татар әдәбиятында сәяхәтнамәләр аерым урын алып тора. Безнең көннәргә килеп җиткән сәяхәтнамәләр арасында иң әһәмиятлесе һәм кулъязма хәлендә дә, басылып та киң таралганы - "Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе" (XVIII йөз) дигән әсәр. В.Х. Хаков әлеге әсәрләрне публицистик стиль үрнәкләре буларак тикшерә, шул исәптән кайбер лексик үзенчәлекләрен дә яктырта. Галим тематик яктан иҗтимагый, тормыш-көнкүрешкә, уку-укыту өлкәсенә (бай, әфәнде, остаз һ.б.), дини (дога, зәкят һ.б.), хәрби лексиканың (дошман, сакчы һ.б.) күп очравын искәртә. Шулай ук хезмәттә гомумкулланылыштагы (терсәк, кош, егет һ.б.) һәм борынгы лексик берәмлекләрнең (ягмур / яңгыр, азак / аяк һ.б) булуы да игътибарга алына [Хаков, 1993, б. 212 - 212]. "Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе"нә хас лексик үзенчәлекләр Ә. Али ева хезмәтләрендә урын ала [Алеева, 1987, 1988, 1993, 2003 һ.б.]. "Списки "Мөхәммәд-Әмин сәяхәтнамәсе" и живая народная речь в ее языковой структуре" дигән мәкаләсендә Ә. Алиева әлеге кулъ язмада диалекталь сүзләрнең, фразеологизмнарның күп булуы, әсәрнең сөйләм теленә якын телдә язылуы, гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләр үзара синонимик мөнәсбәттә торуы хакында кыскакыска мәгълүматлар бирә [Алеева, 1988, с. 34 - 44]. "Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе"нең лексик үзенчәлекләрен Ә. Али ева "Путешествие Исмагил ага в Индию" дигән хезмәтендә шактый тулы яктырта. Әлеге хезмәттә югарыда телгә алынган лексик берәмлекләр аерым бүлектә тикшерелә [Алеева, 1993, с. 79 - 102]. Галим лексик берәмлекләрне башта генетик яктан ике зур төркемгә бүлеп бирә: 1. Төрки татар сүзләре. Биредә бүгенге көндә кулланылмый торган сүзләр анализлана, аларның башка телләрдән кергән синонимик вариантлары да китерелә. 2. Алынма сүзләр. Биредә гарәп-фарсы сүзләре тикшерелә, өч төркемгә бүлеп бирелә: а) хәзерге татар телендә кулланыла торган сүзләр; б) хәзерге татар телендә сакланып калмаган сүзләр; в) фонетик һәм мәгънә ягыннан үзгәреш кичергән сүзләр. Автор сәяхәтнамәнең лексикасын мәгънәсенә һәм кулланылу даирәсенә карап та анализлый һәм биредә түбәндәге төркемнәрне аерып күрсәтә: 1. Тирә-юньне кабул итүнең гомум категорияләрен белдерү: а) пространствоны белдерү (хәрәкәт, урын, вакыт һәм урын аралыкларын аңлата торган берәмлекләр анализлана; б) сан, күләмне белдерү (җыйма күплекне, акча күләмен һ.б. аңлаткан сүзләр тикшерелә); в) сыйфатны белдерү (аерым предметка яисә төшенчәгә, илгә карауны аңлаткан, предметның төсен, зурлыгын һ.б. белдергән сүзләр кертелә). 2. Предмет, төшенчә һәм күренешне белдерү: а) антропонимнар; б) терминнар (иҗтимагый-сәяси, хәрби, дини, туганлык мөнәсәбәтләре белән бәйле терминнар аерым төркемчәләр буларак анализлана; в) этнонимнар; г) топонимнар (ил-дәүләт, шәһәр, тау атамалары шулай ук аерым семантик төркемчәләргә бүлеп анализлана; д) җансыз табигать (бу төр лексика түбәндәге төркемчәләргә бүлеп тикшерелә: ландшафт, металл һәм кыйммәтле таш, астрономик, табигать күренешләрен аңлаткан лексик берәмлекләр); е) җанлы табигать (түбәндәге семантик төркемчекләргә бүлеп бирелә: үсемлек, кош һәм хайван, кеше анатомиясе белән бәйле лексика); ж) кешенең хис- тойгылары, психофизиологиясе белән бәйле лексика. 3. Хәрәкәт һәм халәтне белдергән лексика. Биредә хәрәкәт, физиологик халәт, торыш, сөйләү белән бәйле, предметка яисә затка юнәлүне аңлаткан лексик берәмлекләр аерым төркемчәләргә бүлеп тикшерелә. Шул рәвешчә, галим әлеге хезмәтендә "Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе"ндә кулланылган лексик берәмлекләр, аларның генетик һәм семантик төркемнәре хакында шактый күп мәгълүмат бирә [Алеева, 1993, с. 79 - 102]. Ә. Алиеваның "Язык жанра "сәяхатнамә"" дигән хезмәтендә дә сәяхәтнамәләрнең тел-стиль үзенчәлекләрен игътибарсыз калдырмый. Биредә автор, морфологик, синтаксик үзенчәлекләр белән беррәттән, лексик берәмлекләрне дә тасвирлый. Дөрес, лексик үзенчәлекләр аз яктыртыла һәм алар хезмәтнең буеннан буена таратып бирелә. Галим фикеренчә, сәяхәтнамәдә урын алган сүзләрнең төп нигезен гомумтөрки һәм татар сүзләре тәшкил итә һәм аларның күбесе бүген дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Хезмәттә шулай ук лексемаларның кулланылыш даирәсенә игътибар ителә. Әсәрдә кулланылган байтак сүзләрнең бүген архаизмнарга әверелүе, төрки-татар сүзләре белән бергә гарәп-фарсы сүзләренең киң кулланылуы, аларның үзара синонимик оялар тәшкил итүе (ара - мөддәт (гар.), башлык - сәрдар (фарсы) һ.б.) тасвирлана. Ә. Алиева алынма сүзләрне өч төркемгә бүлеп анализлый: а) хәзерге татар телендә кулланыла торган сүзләр, б) хәзерге татар телендә кулланылмый торган сүзләр, в) хәзерге татар телендә фонетик һәм мәгънә ягыннан үзгәртелеп кулланыла торган сүзләр. Шулай ук сәяхәтнамәнең сөйләм теленә хас булган канатлы гыйбарәләргә, чагыштыруларга, образлы сүзләргә бай булуы искәртелә [Алеева, 1987, с. 81 - 93; 2003, с. 538 - 543]. XVI гасыр ахыры - XVIII гасыр язма чыганакларын тикшергәндә, татар телендә язылган юридик документларга, эш кәгазьләренә игътибар итү сорала. Шунысы да мәгълүм, татар телендә язылган рәсми эш кәгазьләре, хатлар хөкүмәт тарафыннан кабул ителеп, махсус тәрҗемәче-тылмачлар тарафыннан тәрҗемә ителгән. Тәрҗемә дә, оригинал вариант та күп очракта архивларда сакланып калган. Шул сәбәпле, XVIII гасырның икенче яртысыннан башлап эш кәгазьләренең шактый булуы күзгә ташлана. XVII - XVIII гасыр башына караган татар телендәге аерым рәсми документларның яисә әлеге эш кәгазьләренең бик аз өлеше генә сакланып калган [Хисамов, Гилязов, 1988, с. 20]. Әлеге эш кәгазьләренең тел-стиль үзенчәлекләре Ф.С. Фәсиев, Ф.Х. Хаков, Ф.М. Хисамова, А.Х. Зәйнуллина-Маннапова һ.б. тарафыннан тикшерелгән. В.Х. Хаков хезмәтләрендә Олуг Мөхәммәд ханның хаты, Сәхипгәрәй хан ярлыгы һәм Ибраһим хан ярлыклары рәсми канцелярия һәм дипломатия стиле үрнәкләре буларак тикшерелә һәм аларда кулланылган лексик берәмлекләрнең килеп чыгышы һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан төрләре әйтеп кителә. Мәсәлән, Сәхипгәрәй хан ярлыгында 117 гомумтөрки, 66 гарәп, 14 фарсы сүзе кулланылган. Архаиклашкан сүзләрдән ярлык, кулуш кулатка, кулан кебек берәмлекләр очравы искәртелә [Хаков, 1993, б. 77 - 78]. Татарча язылган эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләрен азмыкүпме фәнни яктан тикшерү узган гасыр урталарында ук башлана. Мостафа Ногман үзенең "Мәскәү боярлары язган бер грамотаның татарча тәрҗемәсе" дигән мәкаләсендә 1613 елны Мәскәү боярлары тарафыннан нугай морзаларына язылган бер грамотаның татар теленә тәрҗемә ителгән нөсхәсе хакында сүз алып бара. Әлеге грамотаның төзелешен, язылу тәртибен тасвирлау белән беррәттән, аның тел үзенчәлегенә дә туктала. Галим грамота тәрҗемәсенең лексикасы һәм стиле халыкның сөйләү теленә якын булуы, анда гарәп-фарсы сүзләренең сирәк кулланылуы хакында яза. Автор татар телендә идарә итү өлкәсенә караган уйбада (воевода), боерык кешеләре (приказные люди), йомыш кешеләре (служилые люди), сату кешеләре кебек үз терминнары булганлыгын раслый [Ногман, 1959, б. 203 - 204]. Шулай ук никах укыту, язылышу, калым түләү, бүләк бирү кебек мәсьәләләрне яктырткан кулъязманы тикшергән "Языковые особенности "Трактата о бракосочетании" ХVII в." дигән мәкаләсендә дә Ф.М. Хисамова трактатның лексик үзенчәлекләрен тикшерүгә зур игътибар бирә. Галим кулъязманың нигезен бүгенге көндә дә татар телендә кулланылышта йөри торган гомумтөрки сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары һәм диалекталь сүзләр тәшкил итүен искәртә [Хисамова, 1982, с. 81]. Кулъязмада кулланылган лексик берәмлекләрне семантик яктан дүрт төркемгә бүлеп тикшерә: а) никахлашу, өйләнешү йоласы белән бәйле лексика (хатынлыкка алу, кыз бирү, иргә бару һ.б.). Шушында ук галим хәзерге татар теле өчен искергән (кабуллашу, иҗабе кабул булу һ.б.) һәм диалектларда кулланыла торган (калын - калым, тарту - кәләш ата-анасына бирелә торган акча һ.б.) сүзләрне дә күрсәтә; б) туганлык терминнары (ир, хатын, кияү һ.б.); в) иҗтимагый мөнәсәбәтләрне белдерә торган терминнар (бай, ярлы, кол, бәндә һ.б.); г) кешене төрле яклап ача торган сүзләр (күрке, дивана, гакыллы һ.б.) [Хисамова, 1982, с. 81 - 86]. Ф.М. Хисамова һәм И.А. Гыйләҗев тарафыннан язылган "Татарские юридические документы XVIII века" дигән мәкаләдә 1740 - 1798 елларга караган административ-юридик документлар тикшерелә, аларның жанр-стиль, лексик үзенчәлекләре билгеләнә. Галимнәр әлеге документларның теле сөйләм теленә якын булса да, әдәби тел традицияләрен сакларга тырышу да сизелә, дигән фикерне ассызыклыйлар, язма-әдәби һәм рәсми стильгә хас лексиканың бергә үрелеп баруын искәртәләр [Хисамов, Гилязов, 1988, с. 22 - 25]. Әлеге документларда кулланылган лексик берәмлекләргә килгәндә, галимнәр биредә юридик һәм терминологик лексиканың киң кулланылуына, синонимик парларның булуына игътибар итәләр: тоткын - мәхбүс, суд - мәхкәмә һ.б. Алар фикеренчә, алынма лексик берәмлекләрнең киң кулланылуы да бу төр документларның бер үзенчәлеге булып тора: пушна, пошлина түләү, потписка бирү, ыспурнай йафка бирү, мирдән пувириннай һ.б. Авторлар әлеге документларда бай ономастик материал булуын да искәртәләр, алар арасында аеруча топоним һәм антропонимнарның күп теркәлеп калуын ачыклыйлар [Хисамова, Гилязов, 1988, с. 24 - 25]. XVII-XVIII гасырлар эш кәгәзьләре телен тикшергән А.Х. Зәйнуллина- Маннапова бу төр язма чыганакларда кулланылган лексик берәмлекләрне шактый тулы яктыртырга тырыша. Автор үзенең "О лексике деловых документов старотатарской письменности XVII века" дигән мәкаләсендә эш кәгазьләрендә кулланылган төркитатар сүзләренең бүген дә телебездә актив булуын әйтә. Мисалга эш, ирек, яхшылык яманлык һ.б. сүзләр китерелә. Гарәп теленнән кергән сүзләрнең чагыштырмача ким, ә фарсы алынмаларының тагын да азрак кулланылуы, посланник, дьяк, писарь кебек рус сүзләренең булуы да ачыкланган. Автор ономастик лексиканы да төрки-татар (Колак, Котло, Каплан, Бүләк һ.б.), гарәп-фарсы (Габбас, Госман, Гайшә һ.б.), рус (Әләксәй 'Алексей', Ибан 'Иван', Бугдан 'Богдан' һ.б.) исемнәре дип, генетик яктан төркемнәргә бүлеп бирә. Тематик яктан караганда, әлеге язма чыганакларда иҗтимагый-сәяси һәм социальикътисади лексиканың зур урын алып торуы искәртелә һәм түбәндәге тематик төркемнәр аерып чыгарыла [Зайнуллина- Маннапова, 1988, с. 27-34]: а) туганлык терминнары: ата, ана, баба, ага, бичә һ.б.; б) югары хакимият вәкилләренең атамалары: солтан, хан, кенәз һ.б.; в) халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсенә караган лексика: илчеңез, тылмач, тәрҗеман һ.б.; г) һөнәри терминнар: кошчы, кимәче (лодочник), гарбачы (извозчик) һ.б.; д) суд эшләре белән бәйле лексика: туснак (долговой раб), йәсир (әсир), төрмә, катырга (каторга) һ.б.; е) хәрби лексика: кылыч, гаскәр, атлы гаскәр һ.б.; ж) көнкүреш лексикасы: ат, аргамак, камчы, балта һ.б. Әлеге хезмәттә анализланган лексик берәмлекләр шул чорда халыкара мөнәсәбәтләрдә кулланылган документларның теле хакында шактый кызыклы мәгълүмат бирә. Галим эш кәгазьләренең, аерым алганда патша грамоталарының (алар "Русско-индийские отношения в XVII веке" һәм ("Крестьянская война под предводительством Степана Разина" китапларында басылган) лексик һәм морфологик үзенчәлекләренә нигезләнеп, бу төр документларның теле татар сөйләмә теленә бик якын булуын дәлилли [Маннапова, 1983, с. 84 - 98]. Татар телендә язылган эш кәгазьләрен тикшергән күренекле галим Ф.М. Хисамова үзенең "Татароязычные грамоты XVII - XVIII вв." исемле мәкаләсендә Һиндстан, Иран, Төркия, Кырым һ.б. илләргә, ханлыкларга җибәрелгән грамоталар хакында яза. Мәкаләдә әлеге грамоталарның кайсы елларда, кем тарафыннан язылуы, кемгә адреслануы һ.б. турында тулы мәгълүмат бирелгән. Бу төр эш кәгазьләренең язылу стиле, ничек башланып китүе, ни рәвешле төгәлләнүе һ.б. - боларның берсе дә галимнең игътибарыннан читтә калмаган. Лексикасына килгәндә, автор эш терминологиясе, этикет сүзләр һ.б. кулланылуын искәртә, әмма алар бу мәкаләдә аларга аерым тукталып анализламый. Грамоталарның теле турында галим түбәндәге нәтиҗәгә килә: "Анализ языка грамот, приведенные отрывки позволяют говорить, что эта традиция делового письма действительно в своей основе была поволжско-татарской. Об этом свидетельствует преимущественно татарская лексика, специфическое фонетическое оформление слов и преобладание кипчакских грамматических форм..." [Хисамова, 1988, с. 68]. Рус-Иран мөнәсәбәтләренә бәйле язылган эш кәгазьләре телен анализлаган "Язык татароязычных дипломатических актов, отражающих русско-иранские отношения" дигән мәкаләсендә Ф.М. Хисамова, шушы дипломатик актларның фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрен тасвирлау белән беррәттән, аларның лексик составын да тикшерә. Галим дипломатик эш кәгазьләренә хас булган этикет сүзләре, даими эпитетлар, патшаларга мөрәҗәгать итү формалары турында язганнан соң, бу текстларда кулланылган алынма сүзләргә туктала, аларны алты тематик төркемгә берләштереп бирә: а) хәрби лексика (кәррат - һөҗүм итү, сәрдар - башлык һ.б.); б) сәүдә өлкәсенә караган лексика (тәҗҗар адәмләр - сәүдә кешеләре, хәсарәт - зыян); в) иҗтимагый-сәяси лексика (мәмалик - дәүләт, пайтәхте - башкала); г) идарә итүчеләрнең атамалары (һубирнатур - губернатор, забт - шәһәр башлыгы); д) тормыш-көнкүреш лексикасы (дуз - тоз, шаһ бадманы - үлчәү берәмлеге); е) акча санау белән бәйле лексика (дүрт милиун рубләлек йахуд сум акчалук - дүрт миллион сум акчалык / акчага) [Хисамова, 1992, с. 84]. Эш кәгазьләренең лексик байлыгын Ф.М. Хисамова соңрак басылган хезмәтләрендә дә яктырта, аларны, жанр үзенчәлегеннән чыгып, тематик төркемнәргә бүлеп бирә [Хисамова, 1999, 2003, 2012]. Дини-дидактик җыентык буларак киң таралган "Нәсыйхәт әссалихин" әсәре XVII - XVIII йөзләрдә язылган дип карала. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында әлеге әсәрнең унлап исемлеге сакланган. Ул галимнәр тарафыннан бүгенге көнгә кадәр тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәгән. Ә. Алиева мәкаләсендә әлеге әсәрнең ике исемлеге турында кыскача мәгълүмат бар. Шулай ук галим әсәрнең әдәби һәм лингвистик үзенчәлекләренә дә туктала. Лексикасы хакында түбәндәге мәгълүмат бирелә: "...әсәрдә кулланылган лексик берәмлекләрнең төп нигезен төрки-татар сүзләре тәшкил итә, тулысынча гарәп телендә бирелгән хәдисләрне искә алмаганда, текст гарәп-фарсы сүзләре белән артык чуарланмаган" [Алеева, 1990, с. 49]. Батыршаның "Гарызнамә" әсәре. Татар галимнәре арасыннан Батыршаның тормыш юлын, аның язмаларын өйрәнү, татар укучыларына ирештерү юнәлешендә М. Гайнетдинов үзеннән зур өлеш кертә [Гайнетдинов, 1985, 2004]. Әмма ул, әдәбиятчы галим буларак, чыганакның тел үзенчәлекләренә бик аз игътибар итә. Шулай да галим әсәрнең теле турында әйтми калмый: "Как литературное произведение оно составлено на уровне литературного языка того времени. Язык "Гарызнамә" принципиально не отличается от языка литературы того времени и даже от языка литературы XVII в." [Гайнутдинов, 1985, с. 96]. Фәндә әлеге язма чыганакның да лексик үзенчәлекләре бик аз күләмдә тикшерелгән, асылда аның теле-стиле хакында аерым-аерым фикерләрне генә очратабыз: "Хатның лексик нигезен татар һәм башкорт халыкларының сөйләм телендәге сүзләр тәшкил иткән булса да, аның 30 - 35 процентын гарәп-фарсы сүзләре, берникадәр бик борынгы төрки, архаик сүзләр алып тора" [Хөсәенов, 1984, б. 418]. Шулай ук Батыршаның халык фикерен бәян иткәндә, үз башыннан кичкәннәрне сөйләгәндә, җирле сөйләм теленә таянуы, мәкаль-әйтемнәр, төрле фразеологик берәмлекләрне мул кулланылуы да искәртелә [Хөсәенов, 1984, б. 418]. "Гарызнамә"не әдәби ядкяр буларак тикшерүче галимнәрдән Р. Габделхакова үзенең хезмәтендә Батыршаның тормыш юлына туктала, татар иҗтимагый тормышында тоткан урынын яктырта, әсәрләрендә күтәрелгән идея-проблемаларны бүгенге көн күзлегеннән чыгып анализлый, ягъни чыганакны сәнгать әсәре, әдәбият ядкаре буларак өйрән ә [Габделхакова, 2006, б. 15 - 18]. Аның әлеге мәкаләдә урын алган фикерләре алга таба тагын да үстерелеп, "Батырша "Гарызнамә" исемле хезмәттә чагылыш таба. Галим биредә әдәби мәсьәләләрдән тыш, чыганакның кайбер лексик үзенчәлекләре турында да кыска гына булса да мәгълүмат бирә, аерым алганда "Гарызнамә"нең теле халыкның җанлы сөйләм теленә якын булуын искәртә: "Тел, сөйләм, лексика берәмлекләре, ул чор традицион татар язма мәдәнияте, әдәби язма тел чикләрендә калдырылган хәлдә, халык сөйләменә дә максималь якынлаштырылган дияргә мөмкин" [Габделхакова, 2014, б. 397]. Болардан тыш, фразеологизм, мәкаль-әйтем, диалекталь сүзләр, метафоралар һәм чагыштырулар, синоним һәм антоним сүзләр ярдәмендә авторның сурәтләүдә төгәллеккә ирешүе, сөйләмен эмоциональ итүе дә ассызыклана. "Гарызнамә" әсәрен рәсми документ буларак тикшергән Ф.М. Хисамова хезмәтендә әлеге чыганакның тел үзенчәлекләре анализлана. Галим язма истәлекнең фонетик, морфологик үзенчәлекләрен тикшерү белән беррәттән, аның функциональ-стилистик үзенчәлекләре турында да фикерләр әйтеп уза, аерым алганда чыганакта башлыча төрки-татар сүзләренең өстенлек итүен ассызыклый, хезмәттә чагылыш тапкан лексик берәмлекләрдән түбәндәге тематик төркемнәр күрсәтелә: а) халыкны социаль һәм географик яктан бүлүне аңлаткан сүзләр; б) фигыль сүзләр; в) дини лексика; г) топонимик лексика. Кәлилә вә Димнә. "Панчатантра" исеме белән мәгълүм булган борынгы санскрит әдәбияты истәлеге ХVI гасырда "Кәлилә вә Димнә" исеме астында татар әдәбиятына да үтеп керә. Үз вакытында аның белән шагыйрьләр, язучылар һәм мәгърифәтчеләр кызыксына. Хәтта "Шура" журналында әлеге кулъязма хакында аерым мәкалә дә басылып чыга. Бу әсәрнең татар телендә җиде кулъязма варианты барлыгы мәгълүм [Зайнуллин, 1990, с. 39]. Алар арасында иң борынгысы һәм тулырак сакланганы - Казан кулъязмасы. Әлеге әсәр ХVI гасырда тәрҗемә ителгән истәлек булып саналса да, аның исемлеген төзү вакыты XVIII - XIX гасыр башларына туры килә. Бу кулъязма галим Җ.Г. Зәйнуллин тарафыннан тикшерелгән. Аның теле хакында ул болай дип яза: "В своей основе текст данного варианта является, несомненно, татарским при заметном влиянии среднеазиатского литературного языка" [Зайнуллин, 1990, с. 39]. Нәтиҗә ясап әйткәндә, XVII - XVII гасырларга караган иске татар язма чыганакларының лексикасы һәм аларда чагылыш тапкан лексик-семантик категорияләр, аерым хезмәтләрне исәпкә алмаганда, монографик планда өйрәнелмәгән. Галимнәр теге яки бу бу чорга караган ядкярләрнең сүзлек байлыгын тикшергәндә, нигездә, аларда төрле генетик катламнарга караган лексик берәмлекләрнең кулланылуына игътибар итәләр һәм сүзләрне тематик төркемнәргә бүлеп анализлау белән чикләнәләр. 4.2. "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар Ялгызлык исемнәр, ягъни ономастик берәмлекләр, аппелятив лексика кебек үк, теләсә кайсы телнең иң мөһим катламы, аерылгысыз өлеше булып тора. Ономастик берәмлекләр телгә хас булган тарихи-лингвистик үзенчәлекләрне, закончалыкларны, лексиканың кулланылыш-үсеш эволюциясен эзлекле һәм системалы итеп тикшерергә, лингвомәдәни чынбарлыкны тулырак чагылдырырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә, башка фәнни тармаклар белән беррәттән, ялгызлык исемнәрне дә тиешле дәрәҗәдә тикшерү-өйрәнү сорала [Бондалетов, 1960, с. 211]. Мәгълүм булганча, тел белемендә ялгызлык исемнәр аерым семиологик классны тәшкил итә һәм телдә кулланылышта йөргән барлык төр ономастик берәмлекләр шушы инвариант нигезгә берләшә [Бәширова, 2018, б. 290]. 4.2.1. "Илаһи зат" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Аллаһы Тәгаләнең исемнәре һәм аларның кулланылышы. Ерак гасырларда ислам дине кабул ителгәннән сон, татар халкының тормыш-көнкүреше, тарихы ислам дине, дини йолалар белән үрелеп бара. Борынгы һәм Урта гасырлар язма чыганакларының эчтәлегендә ислам диненең тәэсире аеруча нык сизелә. XVII - XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында да Аллаһы Тәгаләне зурлау, аны мактау, аның барлыгын һәр берлеген тану үзәк урынны алып тора. Алла - Ислам дине буенча күкне, җирне, кешене - бөтен нәрсәне бар итүче, бөтендөнья белән идарә итүче [Ислам..., 1993, б. 6]. Тикшерелә торган чорга караган ядкярләрдә ул түбәндәге исемнәр белән атала: Аллаһы (ىهﻪللﺁ): Аллаһы Тәғалә, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәғалә; Аллаһ қодрәте, Аллаһ хақы, Аллаһының берлеге, Аллаһы Тәғаләнең вәхданийәте һ.б.; Ходай (ﯽﺌادخ): Ходай Тәбарәкә вә Тәғалә, Рәхман Ходай, Бари Ходайа, Ходай хақы һ.б.; Хак (قاح): Хағ Тәғалә, Хақ Сөбханә вә Тәғалә, Хақ җәллә вә әғлә, Хақ йады, хақ йулы, Хақ зекере, Хақ қоллығы, Хақ әмере, Хақ ғыйшқы, Хақ рәхмәте, Хақ Тәғалә тәқдире һ.б.; Изем (مزا): Рәхман Изем; Раббани (ﯽنابر): кәләме Раббани, тәқдире Раббани; Тәңре (ىركت): Тәңре Тәғалә, Тәңре Тәғаләнең қолы, Тәңре Тәғаләнең фәрманы, Тәңре Тәғаләнең әмере һ.б.; Ходаwәндә (هدنواحخ): Ходаwәндәи ғаләм; Ваһибел-ғатыйәт (تﻪيطاع لبهاو); Саниғы ғаләм (ملاع ىعيناص). Чыганакларда галәм иясе нигездә Аллаһы (ىهﻪللﺁ), Аллаһы Тәғалә (ﯽلاعت ﻪللﺁ) исемнәре белән телгә алына: Чирүенең саны-хисабыны Аллаһыдан ғайре кем ирсә белмәс ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]; Әлхәмделиллаһ, әгәр қызымны Нәсыр ташлады, Аллаһы Тәғалә мәхрүм қылмады, андыйн артыққа бағышлады [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 515]; Аллаһы Тәғалә ул диңгездә ак кошлар йаратмыш [Мөслими, 1999, б. 21]. Мисаллардан күренгәнчә, бу дөньяда Аллаһ кодрәтеннән башка берни эшләнми, ул барлык хәл-вакыйгаларны белеп, кайгыртучанлык күрсәтеп тора. Аллаһның берлегенә ышану - мөселманның төп бурычы. Галимнәр фикеренчә, татарларда, башка төрки халыклардагы кебек үк, Ислам дине кабул ителгәннән соң Алланы белдерү өчен ʻкүк Алласыʼ мәгънәсендә Хода (ادخ), Ходай (ﯽﺌادخ) сүзләре дә кулланыла башлаган [Ислам... 1993, б. 152]. Бу XVII - XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә чагылыш таба. Ходай, Хода лексик берәмлекләрен кулланып, авторлар Алланың чиксез көче-кодрәтен тагын бер кат ассызыклый: Шаһзадә сабыр қылды wә ул мәхбүбәне бисийар дус тотар ирде; Ходай ғазун биргәй дип, ғыш-ғышрәткә мәшғуль булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]; Ғали әйде, сән қайғырмағыл wә ғамь йимәгел, керткән Хода ғына чығарыр, туфрағ монда йазылмаса, диде [Мөслими, 1999, б. 17]. Мәүлә Колый исә ʻмәрхәмәтле ходайʼ төшенчәсендәге Рәхман Ходай (ﯽﺌادخ ﻥامحر) тезмәсен яратып куллана: Гүрдә иркән рәхмәт қылсын Рәхман Ходай [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]. ʻЮктан бар итүче Аллаʼ мәгънәсенә ия - Бари Ходайа тезмәсе (ايادخ ىراب) "Тәварихы Болгария"дә Аллаһка ялвару, үтенү рухындагы җөмләләрдә урын ала: Бари Ходайа, бу айны мөбарәк қылғыл, барча бәндәләреңә... [Мөслими, 1999, б. 14]. Түбәндәге җөмләдә ʻАллаһының берлегеʼ мәгънәсе Аллаһы Тәғаләнең wәхданийәте сүзтезмәсе белән белдерелә: Ул бәңа Аллаһы Тәғаләнең wәхданийәтен үгрәтде [Мөслими, 1999, б. 17]. ʻБөек һәм юмарт Аллаһыʼ мәгънәсендәге Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә, Ходай Тәбарәкә wә Тәғалә сүзтезмәләре кулланылган җөмләләрдә дә Аллаһның чиксез көчкә ия булуы, аның кемнәрнедер зурлавы, ә кемнәргәдер сынаулар бирүе тасвирлана: Шаһзадәне Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә ақ йыланға химайәт қылды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]; Әй, ханым, аның өчен кем, Нух ғаләйһиссәлам заманында Ходай Тәбарәк wә Тәғалә кяферләргә қаһәр қылыб туфан суын йибәрде, кяферләрне туфан суыға батырды, йуқ қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Кайбер очракларда Аллаһ, Ходай хақы (ىقاح ﯽﺌادخ ىهﻪللﺁ) кебек тезмәләрдә Аллаһ, Ходай сүзләре рәттән кулланылып, бик тәэсирле үтенеч буларак яңгырый: Падишаһзадә әйде: Аллаһ, Аллаһ, Ходай хақы, бу сүзне димәгел, бу сүзне үткел, әгәр мәндин хата вөҗүдкә килсә, мән тәүбә қылдым, ғафу қылғыл, адәми зат хатасыз вөҗүдкә килерме? [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 511]. Мәүлә Колый иҗатында, "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә, Аллаһы, Аллаһы Тәғалә атамаларына синоним буларак, Хақ Тәғалә (ﯽلاعت قاح) тезмәсе кулланыла: Хақ Тәғалә үзе қылсын аңа мәдәт [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Хақ Тәғаләнең тәқдире нитәк бозылыр [Дәфтәре Чыңгызн амә, 2011, б. 82]. ʻМактаулы һәм бөек Аллаʼ мәгънәсендәге Хак Сөбханә wә Тәғалә (ﯽلاعت و اناحبس قح) тезмәсе "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә телгә алына, Аллаһның хөкеменә берсүзсез буйсынырга кирәклеккә басым ясый: Хақ Сөбханә wә Тәғаләнең хөкеменә муйын сынмақ кирәк, дийеб тәмам шәһәрнең қапуғларын ачдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәдән өстен булуына ишарә иткән җөмләдә ʻолы, бөек Аллаʼ мәгънәсендәге Хақ җәллә wә әғлә (لاعا و لج قح) тезмәсе урын ала: Хақ җәллә wә әғлә бунлар көймәсенә Ильяс ғаләйһиссәламне җибәрде [Мөслими, 1999, б. 21]. Мәүлә Колый үзенең хикмәтләрендә ʻАллаʼ төшенчәсен бирү өчен башлыча Хақ (قاح) сүзенә мөрәҗәгать итә. Хақ йады, Хақ йулы, Хақ зекере, Хақ қоллығы, Хақ әмере, Хақ ғыйшқы, Хақ рәхмәте һ.б. кебек сүзтезмәләрнең барысында да Аллаһны олылау-зурлау, аңа буйсыну- баш ию чагыла: Хәмед қылыб Хақ йадын әйтмәклеккә... [Мәүлә Колый, 1963, б. 487]; Сабақ уқыб, Хақ йулына әйлә йарағ [шунда ук]; Тереклекдә Хақ зекерендә торғым микән [шунда ук, б. 488]; Хақ қоллығын қылсаңчы, хикмәт әйтмәй [шунда ук, б. 488]; Хақның әмерене исә ихлас илә тотарым [шунда ук, б. 489]; Остазым Хақ ғыйш қында тормыш ирде [шунда ук, б. 489]; Хақ рәхмәте ул қолына булыр булғай [шунда ук, б. 496]. Болардан тыш, ʻрәхимле Аллаʼ мәгънәсендәге Рәхман изем (مزا ﻥامحر) сүзтезмәсенең дә кулланылуын күрсәтергә кирәк. Ул бары тик Мәүлә Колый хикмәтләрендә генә очрый: Рахман Изем қазый булып мәндин сурса [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Рахман Изем остаз қапуғын ачмыш иркән [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]. Раббани (ﯽنابر) сүзе дә ʻАллаһʼ төшенчәсенең бер лексик варианты булып тора. Без аны кулланылышта Қаләме Раббани һәм тәқдире Раббани тезмәләрендә очратабыз. Түбәндәге җөмләләрдә дә җирдәге һәрнәрсәнең Алла тәкъдиренә буйсынып яшәве ассызыклана: Қазаи әсмани wә тәқдире Рәббаниға буйын сыныб, wә бу әхwалгә бер мөддәт үтеб ирде, шаһзадәгә дошман пәйда булды, қасд қылыб [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 508]; Хафизе Қаләме Раббани wә қораэ иде [Мөслими, 1999, б. 34]. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә "Алла" мәгънәсендә Ходаwәндә (هدنوادخ) сүзе дә файдаланыла. Ул Ходаwәндәи ғаләм тезмәсендә очрый: Аңа Ходаwәндәи ғаләм бер уғыл биреб ирде, ғаҗәиб зирәк wә ғақыйль wә кямил [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Шулай ук ғаләм лексик берәмлеге белән ясалган сүзтезмә буларак кулланыла торган Саниғы Ғаләм тезмәсе дә дөньяны бар итүчегә, ягъни Аллаһы Тәгаләгә ишарәли: Саниғы Ғаләмнең ғаҗәп сәнғатене күреб, тәғаҗҗеб идеб, бу айның адыны Җөмадиәл-әүwәл диделәр [Мөслими, 1999, б. 12]. "Бүләкләр бирүче" буларак тәрҗемә ителә торган Ваһибелғатыйәт (تﻪيطاع لا بهاو) тезмәсе дә Аллаһы Тәгаләне атый: Ул Ваһибел-ғатыйәт сәңа wә мәңа әҗре ғазыйм биргәй [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 510]. Болардан тыш, язма истәлекләрдә еш очрый торган тезмәләр бар. Мәсәлән, Аллаһны олылау, аңа дан җырлау, хәер-догасына ирешүне тели торган түбәндәге тезмәләр актив кулланыла: Әлхәмдү лилләһи раббел-ғаләмин Ғаләмнең хуҗасы Аллаһқа дан, Саллал-лаһу ғаләйһи wәссәлам Аллаһы Тәғаләнең хәйер доғасы һәм сәламе ирешсен: Әлхәмдү лилләһи раббел-ғаләмин wәссаләтү wәс-сәлам ғаләи рәсүлиһи Мөхәммәд wә алиһи wә сахбиһи әҗмәғыйн [Мөслими, 1999, б. 7]. Язма текстларда Тәңре (ىركنت) атамасының да шактый еш очравын искәртергә кирәк. Мәгълүм булганча, Тәңре - мәҗүсилек, күпаллалык чоры белән бәйле. Күпаллалык фәндә дини-мифологик система буларак карала. Белгәнебезчә, һәрбер күпаллалык системасында иң югары дәрәҗәле баш алла да була. Борынгы грекларда ул - Зевс, вавилонлыларда - Мардук, төрки-татарларда - Тәңре [Татар мифологиясе, 2008, б. 83]. Төркиләрдә мәҗүсилек булса да, аның төп сыйфаты буларак бер аллалы дингә - монотеизмга якынаю санала. Шуңадырмы, ислам дине кабул ителгәч, ʻбөтен дөнья белән идарә итүчеʼ мәгънәсендә йөри торган Тәңре сүзе дә Аллаһы Тәгаләне атау өчен кулланыла башлаган [Ислам ..., 1993, б. 152]. Хәтта язма истәлекләрдә дә ул Тәңре Тәғалә (ىلاعت ىركنت) тезмәсе рәвешендә телгә алына. Мәсәлән, түбәндәге җөмләләрдә җиһандагы барлык нәрсәләрнең Алла кодрәте, фәрманы белән эшләнүенә басым ясала: Син хан булсаң да Тәңре Тәғаләнең қолы түгелмесең? [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Һәр йахшы-йаман Тәңре Тәғаләнең әмере, тәқдире берләндер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 84]; Тәңре Тәғаләнең фәрманы берлән қыз уғлан туғды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 88]. Дөрес, чыганакларда күпчелек очракта Тәңре (ىركنت) лексик берәмлеге үзе генә кулланылган ʻАллаһы Тәгаләʼ төшенчәсенең семантик вариантын тәшкил итә: Мин һәм һиммәт берлә хан булыб ил-көн, шәһәрләр алыб урдалар алсам, һич таң ғаҗәиб булмас, әгәр Тәңре бирсә, дийеб күңеленә бу фикерне салыб барыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]; Андин йәнә бер анча көндин соң қорсақдағы бала туғды, аның атыны Тәңре биргән дуйынлықдыр диб, Дуйын Бәйан атадылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Ғабдшәмс сорды, йа сахибел-җамал wәл-камал, сән кем сән wә сәне кем дийерләр, Тәңре дәгелме сән, диде [Мөслими, 1999, б. 16]. Фактик материалдан күренгәнчә, Тәңре дип аталса да, аның берлеге һәм бөеклеге, бердәнбер чын хаким һәм хөкемдар булуы ассызыклана, һәрнәрсәнең аның кодрәтендә булуы кат-кат искәртелә: Андағ сылу кешене ул заманда һич күрмеш йуқ ирде, Тәңре қодрәте берлән пәйда булмыш ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Шул рәвешчә, XVII - XVIII гасырлар иске татар язма текстларында ʻАллаʼ төшенчәсе түбәндәге синонимик вариантларда чагылыш таба: Аллаһы, Аллаһы Тәғалә, Ходай, Хақ, Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә, Ходай Тәбарәкә wә Тәғалә, Хақ Тәғалә, Хақ Сөбханә wә Тәғалә, Хақ җәллә wә әғлә, Ходаwәндәи, Раббе, Рахман изем, Саниғы Ғаләм, Wаһибел- ғатыйәт, Тәңре, Тәңре Тәғалә. Мәгълүм булганча, Аллаһы Тәгаләнең илаһи сыйфатларын белдерүче 99 эпитеты - күркәм исеме дә бар. Әмма алар язма истәлекләрдә кеше исемнәре вазифасын башкара. Шулардан XVII - XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ʻмәңге яшәүчеʼ мәгъ нәсендәге Самат, ʻизгеʼ төшенчәсенә ия Wәли исемнәре очрый. Дөрес, бу исемнәр "Исме Әгъзәм" догасында әс-Самәд, әл-Wәли рәвешендә телгә алына: Ул вакытда Бүләр шәһәренең ханы Самат хан дигән иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]; Хәзрәте Ақсақ Тимернең ике уғлы бар ирде, берсе Сафи, берсе Wәли дигән ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 84]. Аллаһның бу исемнәре кайчак төрле антропокомпонентлар белән дә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, ʻкодрәтле, көчле, кадерлеʼ мәгъ нәләренә ия Газиз исеме Ғабделгазиз буларак телгә алына: Мулла Ғабд рахман уғлы Ғабделгазиз, икенчесе Мөхәммәд Шәриф, Ғабделгәзиз уғлы Ғабдулла, икенчесе Әлислам [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә Аллаһы Тәгаләнең эпитетлары нигезендә барлыкка килгән кеше исемнәреннән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Хафиз ʻсаклаучыʼ, Хәким ʻхикмәт иясеʼ, Рәшид ʻдөрес, хакʼ, Латыйф ʻаңлаучыʼ, Ғалим ʻбарын белүчеʼ, Ғадел ʻгаделʼ: Мулла Хафиз әт-Ташкәнди димәклә мәшһүрдер [Мөслими, 1999, б. 32]; Хәким хан заманы ирде [Мөслими, 1999, б. 30]; Ул заманда хифә Һарун әр-Рәшид ирде [Мөслими, 1999, б. 31]; Йәнә ғоләмаи тәбғыт-тәбиғыйндан Ғабдел-Латыйф бине Ғабдуллаһдыр [Мөслими, 1999, б. 31]; Ғалим фазыл хандыр [Мөслими, 1999, б. 34]; Қурсада Ғадел Абдул уғлына ... [Мөслими, 1999, б. 46]. Гомумән, антропонимик картинада Аллаһ - кеше бәйләнеше көчле чагыла. Дөньяны, шул исәптән кешенең үзен дә Аллаһ ихтыярының бер кисәге итеп кабул итү кеше исемнәре системасына үтеп кергән. Аллаһы Тәгаләнең эпитетлары нигезендә татар телендә бик күп кеше исемнәре ясалган һәм аларның байтагы бүген дә актив кулланылышка ия. Бу күренеш төрки-татар халкының мәдәнияте, көнкүреше, иҗтимагый-икътисади мөнәсәбәтләренең ислам традицияләренә корылуын тагын бер кат раслый. Фәрештәләрнең исем-атамалары һәм аларның кулланылышы. Ислам тәгълиматы белән бәйле исемнәрдән язма истәлекләрдә Җәбраил (ليئاربج) телгә алына. Мәгълүм булганча, Җәбраил фәрештә Аллаһка якын булган дүрт фәрештәнең берсе санала. Язма чыганакларда ул илче образында очрый: Аның йағырында мөһер, wә мөһерендә Җәбраил фәрештәнең аты бар иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Түбәндәге мисалда исә Җәбраил образы чагыштыру өчен файдаланылган: Алтын садақлы, ир чырайлы, Җәбраил дик сынлы Чыңғызны таныдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Биредә геройның төс-кыяфәте, буй-сыны гына күздә тотылмый, ә аңа Җәбраилгә хас изге сыйфатлар дакүчерелә. 4.2.2. "Кеше" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәр-әнбияләр, аларның хәлифәләре һәм сәхабәләренең исемнәре. Пәйгамбәр - Аллаһы Тәгаләнең илчесе. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән алар кешеләрне хак дингә вә изге гамәлләргә өндәргә тиешләр, дип карала. XVII - XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында түбәндәге пәйгамбәр исемнәре теркәлгән: Адәм, Идрис, Нух, Салих, Ибраһим, Исмәғыйль, Йағқуб, Йосыф, Әйуб, Муса, Сөләйман, Йуныс, Ғайсә, Мөхәммәд саллаллаһу ғаләйһи wәссәлләм. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында зурлап телгә алына торган пәйгамбәрләрнең берсе - Адәм галәйһиссәлам (ملاسا ﻪيلع مدﺁ). Коръәндә ислам динендә ул Аллаһы Тәгаләнең җирдәге вәкиле, беренче пәйгамбәр булып санала. Исламда пәйгамбәрләр исемлеге Адәм галәйһиссәламнән башлана һәм Мөхәммәд пәйгамбәр белән тәмамлана [Татар мифологиясе, 2008, б. 42-43]. Коръәндә барлыгы 25 пәйгамбәр күрсәтелә [Ислам..., 1993, б. 127]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә ислам дине тарихында мәгълүм булган пәйгамбәрләрнең шактые телгә алына. Борынгы заманда һәм Урта гасырларда Адәм галәйһиссәлам образы, суфичылык традицияләренә нигезләнеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан җомга көнне яратылган иң камил зат буларак тасвирлана: ... wә Адәм ғаләйһиссәлам дөнйага җомға көн килде һәм җомға көн оҗмахқа керде һәм җомға көн оҗмахдан чыкды [Мөслими, 1999, б. 8]. Дини тәгълиматта Адәм галәйһиссәламнән башлап, дөньяга бик күп пәйгамбәрләр килеп киткән дип карала, алар язма истәлекләрдә дә теркәлгән. Мәсәлән, Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә түбәндәгеләр очрый: wә Идрис ғаләйһиссәлам ул көндә күккә ағды wә дәхи Ибраһим ғаләйһиссәлам Кәғбәне ул көн йады. Йағқуб ғаләйһиссәлам илән ул көн күрешделәр. Исмәғыйль ғаләйһиссәлам ул көн дөнйайә килде. Муса ғаләйиссәлам Тура мөнаҗатә ул көн чықды. Унынчы көндә Йуныс ғаләйһиссәлам балық қарынындан чықды. Йосыф ғаләйһиссәлам қазуғдин ул көн чықды. Дауд ғаләйһиссәлам wә Йахйа ғаләйһиссәлам wә Искәндәр ул көндә җиһана килделәр. Wә Сөләйман ғаләйһиссәлам ул көндә тәхетә ағды. Wә Әйүб ғаләйһиссәлам ул көндә зәхмәтендин қортылды. Бере Салих, wә бере Нух, wә бере Муса, wә бере Мөхәммәд ғаләйһиссәлам [Мөслими, 1999, б. 8 - 10]. Автор ислам тәгълиматында, христиан динендә, язма әдәбиятта шактый каршылыклы образ буларак кереп калган Гайсә галәйһиссәлам хакында сөйләгәндә, аның анасы Мәрьямне дә телгә ала: ... wә Ғайсә ғаләйһиссәлам хәзрәте Мәрйәмдән ул көн туғды [Мөслими, 1999, б. 10]. Кайбер пәйгамбәрләрнең хатыннары да искә төшерелә: Адәм ғаләйһиссәлам илә Хаwа разыйаллаһу ғанһа, wә Бәлқыйс илә Сөләйман ғаләйһиссәлам, wә Йосыф ғаләйһиссәлам илә Зөләйха, wә хәзрәте Муса ғаләйһиссәлам илә Сафура, wә хәзрәте Мөхәммәд ғаләйһиссәлам илә Хәдичә wә Ғайшә разыйаллаһу ғанһүмә җомға көн ниқах қылындылар [Мөслими, 1999, б. 8]. Төрки-мөселман дөньясында еш искә алына торган изге затларның тагын берсе - Нух пәйгамбәр. Белгәнебезчә, Нух пәйгамбәр хакындагы беренче мәгълүматлар Коръәнгә барып тоташа. Нух образы, үз халкын туфан суыннан коткарып калган пәйгамбәр буларак, татар әдәбиятында еш очрый [Яхин, 2000, б. 230-231]. XVII - XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ул Нух ғаләйһиссәлам (ملاسا و ﻪيلع حون), хәзрәте Нух пәйғамбәр ғаләйһиссәлам (ملاسا و ﻪيلع حون ﺕرزح) дип теркәлгән: Әй, ханым, аның өчен кем, Нух ғаләйһиссәлам заманында Ходай Тәбарәкә wә Тәғалә кяферләргә қаһәр қылыб туфан суын йибәрде, кяферләрне туфан суыға батырды, йуқ қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Хәзрәте Нух пәйғамбәр ғаләйһиссәламнең дүрт уғлы, тәқый дүрт қызы вар иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Мөхәммәд пәйгамбәр язма чыганакларда күпчелек очракта Мөхәммәд Мостафа саллалаһу ғаләйһи wә сәллам (ملاسا و ﻪيلع ﻪللاس ىفطصم دمحم) дип теркәлгән: Андин соң йәнә беләсез кем, Чыңғыз хан пәйғамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу ғаләйһи wә сәлламнең тарихындан соң биш йөз қырық туғызынчыда ирде, туңғыз йылында Зөлкәғдә айында анадин туғды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Мәүлә Колый хикмәтләрендә исә Мостафа дип кенә әйтеп үтелә: Раузаи Мостафаға барыб йитде [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]. Чыганакларда Мөхәммәд пәйгамбәр исеме нигезендә барлыкка килгән байтак кына кеше исемнәре дә теркәлде: Икенчесе Мөхәммәдшәриф, Ғабделғәзиз уғлы Ғабдулла, икенчесе Әлислам... Ихсандин бер уғыл туғды исемен Әлмөхәммәд қуйды. Уғлы Қанмөхәммәд, Қанмөхәммәд уғлы Туқмөхәммәд, Туқмөхәммәд уғлы Итлақ... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Борынгы заман һәм Урта гасырлар әдәбиятында еш телгә алына торган дини образларның тагын берсе - Хозыр Ильяс. Бу изге зат пәйгамбәрләргә тиңләштерелә. Хозыр Ильяс терек суы эчеп, мәңге яшәү көче алган, көтүче, юлчы, хәерче кыяфәтендә йөри, төрле изгелекләр эшли, бәла-казага тарыган һәм адашкан мөселманнарга ярдәм итә дә шунда ук күздән югала дип ышанганнар [Тимергалин, 2018, б. 507]. Гомумән, төрки халыклар фольклорында һәм әдәби әсәрләрдә Хозыр образы, аның белән бәйле ышанулар киң урын алган. Хозыр Ильяс культы әдәбиятчы галимнәрнең генә түгел, хәтта теологларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. Күп кенә төрки телләрдә (мәсәлән, төрек, азәрбайҗан телләрендә) бу образның әдәби әсәрләрдә, халык авыз иҗатында кулланылышын өйрәнүгә зур урын бирелгән [Бабаева, 2015, с. 84]. XVII - XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә Хозыр Ильяс образы авыр вакытларда гади халыкка көтмәгәндә ярдәм итә торган, гаҗәеп көчкә ия илаһи образ буларак чагылыш таба: Қарады исә күрде кем Хозыр ғаләйһиссәлам Ақсақ Тимернең чирүендәдер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Текстларда ул хәзрәте Хозыр ғаләйһиссәллам (ملاسا و ﻪيلع رزح ﺕرزح), хәзрәте хуҗа Хозыр ғаләйһиссәлам (ملاسا و ﻪيلع رزح اجوح ﺕرزح) тезмәләре рәвешендә дә очрый. Биредә аны хөрмәт белән зурлап әйтү чагылыш таба: Хәзрәте Хозыр ғаләйһиссәлам бер фәқыйрь сурәтендә торыб, йа падишаһе ғарәб, ачығланмағыл, зира ки анлар да бәндәләрдер, диде [Мөслими, 1999, б. 17]; Хәзрәте хуҗа Хозыр ғаләйһиссәлам килеб, Ақсақ Тимергә әйде: "Сиңа бу кяферләр берлән орыш қы лырға wәғдә ирешмәде", - дийеб хәбәр бирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Киләсе җөмләдә Илйас ғаләйһиссәлам кулланылса да, биредә авыр чакта ярдәменнән ташламый торган Хозыр Ильяс образы икәнлеге һәркемгә аңлашыла: Бунлар көймәсенә Илйас ғаләйһиссәламне җибәрде [Мөслими, 1999, б. 21]; Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә Болгарның ислам динен кабул итүенә бәйле рәвештә өч сәхабә телгә алына: Берсе Ғабдрахман бине Зөбәйер разыйаллаһу ғанһү, икенчесе Зөбәйер бине Җәғдә разыйллаһу ғанһү, өченчесе Тальхә бине Ғосман разыйаллаһу ғанһү ирде [Мөслими, 1999, б. 26]. Язма истәлекләрдә пәйгамбәрләр, сәхабәләрнең исемнәре бирелешендә гасырлар дәвамында килгән традиция саклана. Аннары бу образларның авторлар тарафыннан зурлап, илаһилаштырып, тирән ихтирам белән тасвирлануын да искәртергә кирәк. Әүлияләр, ягъни нәрсә буласын алдан күрүче изге кешеләрнең исемнәре. Әүлияләр - Аллаһка якын кешеләр. Риваятьләргә караганда, алар адәм күңелен кердән аруларга сәләтле, аның сулышы хәйәт сулышы кебек шифалы, аның сүзе Хак - Хактан иңә, тоткан юлы илаһи берлек юлы [Тимергалин, 2016, б. 194]. Мөслими "Тәварихы Болгария" әсәрендә әүлияләргә аерым бүлек багышлый. Анда автор, байтак кына укымышлы кешеләр белән беррәттән, берничә әүлия исемен дә атый: Өч әүлийәи ғыйзамның қабере вардыр. Берсе Хуҗа Әсғардер, Мәғлүм Хуҗа дийерләр. Икенчесе Ғабдулла Хуҗадыр, Чубар Ғабдулла димәклә мәғруфдер. Өченчесе шәйех Мөхәммәддер [Мөслими, 1999, б. 33]. Болардан тыш, изге әүлияләрдән санала дип, тагын берничә исемне санап китә: Әүлия кирамдән Бәреддин Хафиз Ғосман уғлыдыр wә Ғосман Хафиз Ғайедқол уғлы, Хуҗа Ғабебақый Диванқол улы, Қотлы Пулад Хуҗа Илбақты уғлыдыр [Мөслими, 1999, б. 34]. Шәех-ишан, язучы, галим, рухи остаз дип саналган шәхес ләрнең исемнәре. Шәех, укымышлы кешеләрнең исемнәре Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә телгә алына. Автор дини белем алган, укымышлы кешеләр хакында махсус мәгълүмат бирә. Мәсәлән, шәехләрдән түбәндәгеләрне китерә: Ул шәйех Һидайатуллаһ мөрид улыб китде. Андин Йаңа Қазанның Қасыйм шәйех Ибраһим уғлы тәрбийәләнеб хәлифә улды. Йәнә Җанбақты аwылында шәйех Хосровийәнең қабередер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 33]. Укымышлы кешеләр арасында мулла исемнәре дә бирелә: Мулла Нийаз Чуқмақый қабередер [Тәварихы Болгария, 1999, б. 33]; Мулла Хафиз әт-Ташкәнди димәклә мәшһүрдер [Мөслими, 1999, б. 34]. Түбәндәге мисалларда галимнәр саналып кителә: Йәнә ғоләмаи тәбғыт табиғыйндан ғалимләрендән Ғабделлатыйф бине Ғабдуллаһдыр [Мөслими, 1999, б. 31]; Җанбакы авылында ғаллямәи Дәвванинең қабередер [Мөслими, 1999, б. 33]. Мәүлә Колый исә үзенең хикмәтләрендә рухи остазы буларак Мелла Мамайга мәдхия укый, хәтта бер хикмәтен аңа багышлый. Мәгъ лүм булганча, Мелла Мамай - үз чорының күренекле суфие, Мәүлә Колыйның һәм башка күп суфиларның остазы була. Казанда Мелла Мамайның мәдрәсәсе булуы, анда Мәүлә Колыйның белем алуы мәгълүм [Тимергалин, 2017, б. 310]. Шагыйрь шушы олуг затка хөрмәт-ихтирам хисләрен белдерә, кылган эшләрен мактый: Остазымның исме ирер Мелла Мамай, / Гүрдә иркән рәхмәт қылсын рәхман Ходай [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]. Мәүлә Колый үзенең остазлары итеп Хуҗа Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Габиди, Фөзули кебек суфи шагыйрьләрне саный. Әлеге шагыйрьләрнең исемнәрен Мәүлә Колый хикмәтләрендә еш телгә ала. Мәсәлән, автор суфи шагыйрь Кол Габиди хикмәтләрен бик якын итүен искәртә: Қол Ғабиди хикмәтен җандин ғазиз тотарым [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]. Татар тарихына Сөләйман Бакыргани буларак кереп калган атаклы суфи шагыйрь Кол Сөләйман да Мәүлә Колый ихтирамына лаек: Қол Сөләйман йаз күрде [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]; Қол Сөләйман хикмәтенә әдәб тотмай... [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. Мисалларда телгә алынган затларның барысы да - тарихка кереп калган, иҗатлары белән танылган күренекле шәхесләр. Мәүлә Колый үзенең хикмәтләрендә аларга еш мөрәҗәгать итә, ихтирамынхөрмәтен белдерә. Авторның үзе һәм замандашларының исемнәре. Төркитатар шагыйрьләренең исемнәре Мәүлә Колый иҗатында да телгә алына. Беренче чиратта, суфи шагыйрь һәрчак үз-үзенә эндәшә, киңәш бирә, акыл өйрәтә, сабыр-түзем булырга өнди: Мәүлә Қолый, сабыр эшен ғадәт иткел [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Мәүлә Қолый, атаңанаң белдең микән... [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]; Мәүлә Қолый, тәүбә қыл, хикмәт әйтмә, хәлең бел... [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]. Бер шигырендә автор үзен Меллағол дип тә атый: Ғасый, җани, Меллағол қол сүзли, дуслар [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]. Мәүлә Колый һәрбер хикмәтен үзенә эндәшеп тәмамлый. Төрки-татар ханлыкларына бәйле тарихи шәхесләрнең исемнәре. Борынгы чорда халык исемнең кеше язмышына тәэсир итә алуына, ягъни кеше белән аның исеме арасында ниндидер рухи бәйләнеш барлыгына ышанган, кеше исеменә зур вазифа йөкләгән [Саттаров, 1989, б. 25]. Әдәби әсәр авторлары да персонаж, лирик герой исемнәренә зур әһәмият бирә. Әдәби әсәрләрдә гадәттә автор, жанрга карап, тарихи исемнәрне дә, чынбарлыкка очрый торган кеше исемнәрен дә, хәтта үзе иҗат иткәннәрне дә кулланырга мөмкин. Боларның үзара бәйләнеше, кайсының ни дәрәҗәдә бирелүе, әлбәттә, әсәрнең темасына, җанрына, авторның дөньяга карашына, куйган максатына һәм әдәби осталыгына бәйле. XVII - XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә кеше исеме, беренче чиратта, Мөслиминең Тәварихы Болгария" һәм "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрләрендә күп очрый. Белгәнебезчә, бу язма истәлекләрдә тарихи вакыйгалар яктыртыла. Шул сәбәпле биредә төрки-татар халкы тормышында эз калдырган тарихи шәхесләрнең исемнәре төп урынны алып тора. Тарихи исемнәрне яктыртканда, иң элек аларның кайсы чорда, ханлыкта кулланылышына игътибар итәргә тырыштык. Нәтиҗәдә, без "Татар ханлыкларына бәйле тарихи шәхес исемнәре"н инвариант итеп алып, аның түбәндәге вариантларын аерып күрсәтергә булдык: а) Болгар дәүләте белән бәйле кеше исемнәре. Язма истәлектә шәһре Болгар ханы буларак Ғабдулла исеме телгә алына: Ошда анлар мондағ чирү белән килмәкдә, әмма ул дәwердә, ул заманда Болғар шәһәрендә ханлары Ғабдулла хан дигән ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]; Габдулланың Алтынбик һәм Галимбик исемле ике улы булуы да искәртелә: Ғабдулла ханның ике уғлы бар ирде, бере Алтынбик, бере Ғалимбик [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Бу шәхесләр хакында конкрет һәм тулы мәгълүматлар булмаса да, алар тарихи чыганакларда, риваять-дастаннарда теркәлеп калган. Әлеге исемнәр, беренче чиратта, Болгар ханлыгы һәм Иске Казанга бәйле телгә алына [Галлям, 2017, б. 3 - 12]. Шәһре Болгарның дәрәҗәле кешеләре - бикләре хакында да азмы- күпме сүз бар: Берсе Икали бик, бере Ғали бик, нә бере Хаши бик, һәнә бере Миркаши бик дийерләр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. ә) Алтын Урда чоры белән бәйле кеше исемнәре. Кеше исемнәренең иң күп өлеше "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә теркәлгән. Автор Чыңгыз ханның нәсел шәҗәрәсен язуга зур урын бирә, аның нәсел башын Нух пәйгамбәр белән бәйли. Алга таба түбәндәге тарихи шәхесләрнең исемнәрен китерә: Әбүлҗа хан уғлы Бақыр хан, аның уғлы Уҗан, аның уғлы Аваз хан, аның уғлы Күк хан, аның уғлы Әбү Гара хан, аның уғлы Қара хан, аның уғлы Күнү Мәргән, аның уғлы Уҗам Буйыл, аның уғлы Сам Савучы, аның уғлы Сар Савучы, аның уғлы Сәнга Борун, аның уғлы Қачу Мәргән, аның уғлы Қачумән, аның уғлы Қара Даман, аның уғлы Турымтай Чәчән, аның уғлы Тумаwыл Мәргән, аның уғлы Дуйын Бәйан, аның уғлы Чыңғыз хан, аның уғлы Саин хан, аның уғлы Сартақ хан, аның уғлы Пәртақ хан, аның уғлы Туғали Йучи хан, хан, аның уғлы Туқ Тәғый хан, аның уғлы Үзбәк хан, аның уғлы Җанибәк хан, аның уғлы Пәрдик Солтан хан, аның уғлы Шәбәк хан, аның уғлы Мортаза хан, аның уғлы Күчем хан, аның уғлы Арслан хан, аның уғлы Борһан солтан, әмма Борһан солтан урыс қулында хибес булып мөртәд булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Әлеге шәҗәрәдә күп кенә тарихи исемнәр телгә алынуга карамастан, аны һич кенә дә тарихи мәгълүмат буларак кабул итү мөмкин түгел. Әдәби әсәрләргә хас булганча, бу шәҗәрә шактый кыскартылган һәм бик буталчык бирелгән. Дөрес, аның күпмедер дәрәҗәдә тарихи чынбарлык белән туры килүен дә кире кагарга ярамый. Мәсәлән, "Борһан ханның урыс кулында хибес булуы" (ягъни диненнән язуы) тарихта исбатланган күренеш. Ул 1653 елда христианлыкка күчә һәм Василий исеме астында Касыйм ханлыгы белән үлгәнче идарә итә [Усманов, 1972, с. 106]. Шулай ук Чыңгыз хан улларының исемнәрен санаганда да эзлеклек югалган, күп ялгышлыклар киткән. Әмма автор Чыңгыз ханның уллары хакында чагыштырмача дөрес мәгълүмат бирә, дүрт улы булуын искәртә, исемнәрен саный: Олуғ уғлы - Йуҗи хан, икенче - Җәдай хан, өченче - Герай хан, дүртенче - Тули хан дигән ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]. Язма истәлектә искә алынган кеше исемнәре арасында Алтын Урда дәүләте оешуга, идарә итүгә катнашы булган атаклы ханнар бар. Мәгълүм булганча, аларның да байтагы нәсел җепләре белән Чыңгыз ханга барып тоташа. Мәсәлән, Йуҗи хан, Тули хан, Сартақ хан, Үзбәк хан, Җанибәк хан, Бирдебәк хан һ.б.: Аның уғлы Сартақ хан булды... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Аның уғлы Үзбәк хан булды... [шунда ук, б. 69]; Җанибәк ханның бичәсе Тайдулы ханшаның ай-көне иңгән ирде [шунда ук, б. 88]; Қызны үлтермәде, Бирдебәккә йибәрде [шунда ук, б. 88]. Мәгълүм булганча, Җүчи хан Харәзем, Дәште-Кыпчак далаларында идарә итә. Тули ханга Чыңгыз, үзе үләр алдыннан, Иран җирләрен бирә [Фахрутдинов, 1995, с. 99]. Алтын Урда дәүләте, ханлык буларак, Үзбәк хан идарә иткән чорда икътисади, сәяси һәм дини яктан көчле үсешкә ирешә. Аның урынына улы Җанибәк хан утыра, Җанибәктән соң идарә эше аның улы Бирдебәккә күчә [Фахрутдинов, 1995, с. 109]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" авторы исә Җанибәк һәм Бирдебәк хан исемнәрен маҗаралы вакыйгаларга бәйле генә әйтеп уза. Язма истәлектә Чыңгыз хан катнашкан вакыйгаларны тасвирлаганда, би исемнәре бирелә: Әмма Чыңғыз ханны эзләб, эстәб барған бикләрнең атлары бонлардыр: әүwәлегесе - Майқы би, икенче - Қалдар би, өченче - Урдуҗ би, дүртенче - Қыбчақ би, бишенче - Тамйан би, алтынчы - Кирайат би, җиденче - Йурқыт би, сигезенче - Тимер Қотлы би, туғызынчы - Муйтан би, унынчы - Тәләнгут би, ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]; Анларның берсе - Қунграт би, икенчесе - Қытай би, өченчесе - Салчут, дүртенчесе - Қыйат ирде [шунда ук, б. 75]. Кабилә башлыклары буларак саналган әлеге кеше исемнәренең һәрберсе төрки халыкларның тарихы турында тирән мәгълүмат бирә. Бу исемнәрдән күренгәнчә, биредә төрки кабилә, этноним атамалары телгә алына [Усманов, 1972, с. 109]. Язма истәлекләрдә урын алган төп геройларның берсе Аксак Тимернең исеме төрле вариантларда кулланыла. Мәсәлән, түбәндәге мисалда кушаматының сәбәбе аңлатыла: Бер айағы ақсақ ирде, уғланның атын ул сәбәбдин Ақсақ Тимер қуйдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Әмир Тимер, Мир Тимер исемнәре дә Аксак Тимерне атау өчен файдаланылган: Ул қырмысқадин хәзрәте Әмир Тимер гыйбрәт алды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]; Хәзрәте Мир Тимер үзе ләшкәре белән Истанбул шәһәрен алырға йарағланды [шунда ук, б. 84]. Мисаллардан күренгәнчә, биредә Аксак Тимер исеме хәзрәте сүзе белән телгә алына, ягъни зурлап, хөрмәт белән тасвирлана. Үз чорының идеологиясенә туры китереп язылган кайбер риваятьләрдә дә Аксак Тимер изге хәзрәт итеп югары күтәрелә [Дәүләтшин, 1999, 159]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәренең авторы да шундый риваятьләргә таянып эш иткән булырга мөмкин. "Тәварихы Болгария" әсәрендә дә Аксак Тимерне зурлау-олылау сизелә, шулай ук Хәзрәте Ақсақ Тимер яисә Ақсақ Тимер хәзрәтләре дип телгә алына: Хәзрәте Ақсақ Тимерне Аллаһы Тәғалә хәзрәте мөсәлләт итеб... [Мөслими, 1999, б. 35]; Ул Ақсақ Тимер хәзрәтләре Хытайның шәрқый сәрхәдден. Хәзрәте Мир Тимер Хытай йортындан гаскәре илән чыкды [шунда ук, б. 35]. Шул рәвешчә, Ақсақ Тимер, Мир Тимер, Әмир Тимер - барысы да Аксак Тимерне атый. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә Казан ханнары хакында да кыска гына мәгълүмат бирелә, кемнәрнең хан булып торуы билгеле бер эзлеклелектә санала: Андин соң Мәхмүд хан, андин соң Мәмнәк хан, андин соң Хәлил хан, андин соң Ибраһим хан, андин соң Илһам хан, андин соң Ғабделлатыйф хан, андин соң Сахиб Гәрәй хан, андин соң Сафа Гәрәй хан, андин соң Ғали хан, андин соң Үтәш хан, андин соң Йәдгәр хан. Андин соңа Шәғали хан, андин соң кяфер урыс алды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Әлеге ханнарның исемнәре тарихи чыганакларда теркәлгән, алар тарихчылар тарафыннан өйрәнелгән, ягъни "Дәфтәре Чыңгызнамә" авторы бу тарихи шәхесләр хакында мәгълүматлы булган, белеп тасвирлаган. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә рус халкы тарихында эз калдырган патша һәм кенәз исемнәре дә телгә алына. Алар, нигездә, хан һәм кенәз кебек лексик берәмлекләр белән бергә кулланыла: Хәзрәте Ақсақ Тимер барган wақытда кяфер урысның ханы Михайла иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]; Андин соң тарих мең дә илле өч тә ирде, кенәз Михайла Фидорович хан булды, қуй йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Әлеге мисалларда сүз Петр I, аның туганы Иван Алексеевич, Романовлар династиясендәге беренче патша Михаил Федорович Романов телгә алына. Рус исемнәре күпмедер дәрәҗәдә фонетик яктан үзгәреш кичергәннәр, ягъни сөйләм теленә яраклаштырылганнар: Андин соң тарих мең дә ун йидедә ирде, кенәз Митрий йағый булды, таwық йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]; Ул йаман киңәшне қылған Фидор атлығ хан иде [шунда ук, б. 92]. Арада тулысынча диярлек татарча әйтелешкә яраклаштырылган рус исемнәре очрап куя. Мәсәлән, Иван Калита язма истәлектә Қалталы Җәван, кенәз Алексей исә Әләкчәй дип аталган: Қалталы Җәван ирде, йиде йылғача орыш-қырыш қылды, мөселманларны ала алмады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]; Икесе дә Әләкчәй хан уғланнары ирде [шунда ук, б. 92]. Шунысын да искәртергә кирәк, рус кенәз һәм патшаларын тасвирлаганда, турыдан-туры искәртелмәсә дә, авторның аларга карата тискәре мөнәсәбәте сизелә. Шул рәвешчә, кеше исемнәрендә татар халкы тарихы, милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре үз эзен калдырган. Белгәнебезчә, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры мәдәни традицияләре, идеологиясе, ислам дине кеше исемнәре системасына да үтеп керә. Борынгы төрки һәм мөселман исемнәре параллель кулланыла башлый [Галиуллина, 2008, б. 120]. XVII - XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында теркәлеп калган кеше исемнәрендә бу үзенчәлекнең тагын да ачыграк чагылыш табуы күренә. 4.2.3 "Җәмгыять" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Кавем, кабилә, нәсел, халык атамалары. Биредә канкардәшлек, нәсел һәм нисбәти бәйләнеш-мөнәсәбәтнең үз исеме белән саклануына игътибар ителде. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә Ғаднан қабиләсе, Тәмим дидеге қабиләсе, Ғайс дидеге қабиләсе дип, сүзтемә кабилә атамалары буларак телгә алына: Ғаднан қабиләсе ғарәбдә ғайәт баһадир wә җәнк исе кешеләр ди [Мөслими, 1999, б. 10]; Ғарәбнең бәни Тәмим дидеге қабиләсендә бер шаһ вар ирде [шунда ук, б. 13]; Ғайс дидеге қабиләсендә Борһан бине Әнус дидеге шаһ ғайәт дә олуғ ирде [шунда ук, б. 15]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә Берқабақ дигән халық, Бараҗ дигән халық дип, сүзтезмә рәвешендә кызыклы гына халык атамалары бирелә: Күбесе Берқабақ дигән халық, Бараҗ дигән халық иде. Бараҗ халқының әүwәл замандағы борынғы төб йорты ошбу Зәй тамағында улыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Аерым бер дин нигезендә берләшкән халык төркемнәрен белдерүче ялгызлык исемнәр. Язма истәлекләрдә бу категориягә караган ялгызлык исемнәр бик сирәк очрый. "Тәварихы Болгария" әсәрендә шундыйлардан Шафиғый мәзһәбе дигән сүзтезмә телгә алына. Гарәп алынмасы мәзһәб ʻдөньяга карашʼ, ʻдинʼ, ʻтоткан юлʼ кебек төшенчәләрне белдерә. Белгәнебезчә, исламда төп мәзһәбләр бишәү, шуның дүртесе сөнни юнәлештә. Мәзһәбләр VIII - IX гасырларда оешканнар. Сөнни мәзһәбләрне дүрт имам нигезләгән дип карала [Тимергалин 2017, б. 343]. Язма истәлектә Әбү Габдулла Мөхәммәд бине Идрис нигезләгән Шәфигый мәзһәбе хакында сүз бара: Болғарда әқсарел-ләйалдә имам Шәфиғый мәзһәбе берлән йәстү намазыны бәғдәл-мәғриб берәр сәғәт үткәч уқымақ илә фәтwә бирде [Мөслими, 1999, б. 31]. Көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчә-сүзләр. Әлеге тематик төркемдә, үзебезнең фактик материалдан чыгып, кешеләрнең берләшеп яшәү зарурлыгына нисбәтле дәүләт-ил, шәһәркала, авыл атамаларын, ягъни топонимик берәмлекләрнең бер төрен - ойконимнарны туплап бирдек. Топонимик берәмлекләр - илнең, милләтнең поэтик бизәлеше булып тора. Алар җәмгыять үсешенә бәйле барлыкка килгән һәм аерым тарихи чор, биредә яшәүче халык, аларның тарихы, миллли карашлары, тормыш-көнкүрештә шул милләткә генә хас үзенчәлекләр хакында сөйли [Паустовский 1953, с. 83]. Башка төр онимнар кебек үк, ойконимнар да тел берәмлекләре, лексик элемент булып тора, шуңа күрә тел кануннарына буйсына. Ойконимнарның барлыкка килүе бик күп тарихи процесслар белән бәйләнгән. Мәсәлән, күчмә кабиләләрнең утрак тормышка күчүе, сәясиикътисади мөнәсәбәтләр, товар-акча бәйләнеше үсү, шул җирлектә авыл-кала кебек торак урыннар барлыкка килү, халыкның шәһәрләшүе һ.б. Ойконимнар, аеруча шәһәр атамалары халыкның матди һәм мәдәни яктан үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән дисәк тә ялгышмабыз. Алар югары мәгълүмати потенциалга ия булганлыктан, кеше аңына эмоциональ-ассоциатив яктан көчле тәэсир итә, чөнки ойконим теге яки бу милләт-халыкның мәдәни-тарихи хәтерен генә чагылдырып калмый, ә конкрет кеше аңында шушы төбәк-урын белән бәйле белем һәм истәлекләрне дә яңарта, хәзерге чорны узган гасырлар белән бәйли. Әнә шундый тарихи мәгълүмати потенциалга ия ойконимик берәмлекләрнең бер өлеше XVII - XVIII гасырлар әдәби-тарихи ядкярләрендә дә теркәлеп калган. Шулай итеп, кабилә-халыкларның берләшеп яшәү урыннарына нисбәтле ялгызлык исемнәрне түбәндәге төркемнәргә бүлеп бирдек: а) ил-дәүләт атамалары; "Тәварихы Болгария" әсәрендә байтак кына төрки һәм төрки булмаган дәүләт атамалары теркәлгән. Аларның күбесе -стан кушымчасы ярдәмендә ясалган Дағыстан, Гөрҗстан, Төркестан, Румстан, Ғарәбстан кебек атамалар: Дағыстанда сатыб алған иде бәне [Мөслими, 1999, б. 38]; Дағыстан wә Мисыр йортында қалды [шунда ук, б. 44]; Төркестанның ханы ул заманда Нуғайбәк дигән хан иде [шунда ук, б. 36]; ... wә ғайре мәмләкәтләрә, Гөрҗестана wә Румстана, wә һәм Барстанә wә Фәрәнгестана хөкеме йөрер ирде [шунда ук, б. 13]; Ғарәбстандан табиблар килгән [шунда ук, б. 26]. Ил атамаларыннан тагын Әзәйҗан - Азәрбайҗан, Мисыр - Мисыр, Фәрәнг - Аурупа кебек топонимнар очрый: Әзәйҗанда бер чишмә вардыр [Мөслими, 1999, б. 25]; Мисыр шаһы Хуҗа Бәйрәм бер көймә төзетде [шунда ук, б. 21]; Фәрәнг шаһларындан ирде [шунда ук, б. 10]; Безгә Кытай буларак мәгълүм ил Хытай, Сыйн дигән ике вариантта килә: Хәтта ки Хытай илә Хытайның Пикин дидеге қальғасындан [Мөслими, 1999, б. 19]; Сыйнда бер тағ вардыр [шунда ук, б. 24]. Кайбер очракларда топонимнар дийаре сүзе белән бергә кулланылып та теге яки бу дәүләтне атый. Мәсәлән, диайре Әфрәнҗ сүзтезмәсе Европа иле дигән төшенчәне җиткерә: Ғарәб Закур диайаре Әфрәнҗдән қайтдыклары заманында... [Мөслими, 1999, б. 12]. ә) кала атамалары; XVII - XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә шәһәр исемнәре күп телгә алына. Алар арасында безгә яхшы таныш булганнары да, бүгенге көндә кулланылмаган топонимнар да бар. Әлеге топонимик берәмлекләр, бер яктан, геройлар туган, яшәгән, булган, идарә иткән урын-төбәкләрне күрсәтсә, икенчедән, төрки халыклар көн иткән дәүләт һәм калаларның чиксез булуын тагын бер кат раслый. Идел буе Болгар дәүләте белән бәйле шәһәр атамаларыннан язма чыганакларда Болғар, Бүләр / Биләр, Қашан очрый. Болгар топонимы Болғар шәһәре яисә шәһре Болғар дигән вариантларда очрый: Әйтелде шәһре Болғар кәндләрендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 481]; Йиде йөз йылда ирде Ақсақ Тимер шәһре Болғарны алды Ғабдулла хандан [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]; Ақ Идел йарында Қашан дидеге шәһәр вар иде [Мөслими, 1999, б. 45]. "Тәварихы Болгария"дә Болгар топонимы Болгар шәһәрен генә түгел, ә дәүләтен дә белдереп килә: Болғарда ул заманда хан аталмыш кемсәнә Айдар хан ирде [Мөслими, 1999, б. 26]; Болғарда дине Ислам қуәтле булды [Мөслими, 1999, б. 30]. Тарихи чыганакларда беренче тапкыр 1114 елда телгә алынган атаклы Биләр шәһәре "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә Бүләр формасында очрый: Андин соң Ақсақ Тимер шәһре Болғарны вәйран қылыб, хәраб қылғандин соң, Бүләр шәһәрегә килде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]; Ул хәзрәте Ақсақ Тимер Бүләр шәһәрен вәйран қылғандин соң, Мәскәү тарафиға китде [шунда ук, б. 87]. Болгар-татар халкына бәйләнеше булган калалардан "Тәварихы Болгария"дә тагын түбәндәгеләр теркәлгән: Ул Идрис хәлифәне Болғара, wә Тубылға, Өфе, Қазан wә Сембер вилайәте тәвабиғләренә йибәрелде [Мөслими, 1999, б. 33]; Қазан, Өфе, wә Алатыр wә Сембер wә Саратау wә Сарайчын wә Тубыл халқына дин wә шәриғәт йулыны үгрәтте [Мөслими, 1999, б. 33]. Мәүлә Колый шигырьләрендә лирик геройның туган җире, туган шәһәре буларак еш кына Казан каласы әйтелә: Туған йере - Қазан мәқам ирде [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]. Алтын Урда ханлыгы тарихына кереп калган, берничә гасырдан соң аерым ханлык буларак формалашкан Әстерхан шәһәре исә язма истәлекләрдә Әчтерхан яисә Хаҗи Тархан дип бирелә: Ул wакытда Әчтерханда Тимер Қотлы хан иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 90]; Андин узыб-йөреб Хаҗи Тархан шәһәренә килде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Мәгълүм булганча, Чыңгыз хан үз империясен дүрт улына бүлеп бирә: Угедәйгә - Монголия һәм Төньяк Кытай, Тулуйга - Иран җирләре, Чагатайга - Урта Азиянең Көнчыгыш өлеше һәм Казакъстан, Җүчига Харәзем һәм Дәште-Кыпчак җирләре эләгә [Фахрутдинов, 1995, с. 99]. "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә бу түбәндәгечә тасвирлана: Андин соң Чыңғыз хан олуғ Йучиға асыл мал анда йитәр дийеб, алтыныкөмеше күбдер дийеб, йорты киңдер дийеб, Тәрмиз урдасында ханлықға қуйды. Тәқый икенче уғлы Җәдайны ил олысы анда булыр дийеб, түмән төрле халык анда булыр дийеб, олуғ йортдыр дийеб, Һиндстан қаласына ханлықға қуйды. Өченче уғлы Гәрәйне ир кийәр сауты ир қушаныр, қылычы күбдер дийеб, асыл зат халық дийеб, Қурал урдасына ханлықға қуйды. Дүртенче уғлы Тулины халыклары рәхимледер дийеб, эше қаты, ашы татлы, таймас олуғ йортдыр дийеб, Мускау урдасына ханлықға қуйды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Мисалларда Тәрмиз урдасы, Қурал урдасы, Мускау урдасы, Һиндстан қаласы кебек топонимик берәмлекләр хакында сүз бара. Бу күренеш әлеге язма истәлекнең тарихи фактларга гына түгел, ә риваятьлегендаларга һәм автор фантазиясенә дә нигезләнгән булуын тагын бер кат раслый. Югарыдагы мисалларда урын алган Һиндстан топонимы Һиндстан қаласы буларак та, Һиндстан шәһәре тезмәсе рәвешендә дә очрый: Һиндстан шәһәригә барыб, Һиндстан шәһәрен сақлаб йатдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Мәүлә Колый үз иҗатында исә бу топонимны Һиндстан дип кенә атый: Һиндстанда қышлармын мәрғыйзарлар эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]. Гомумән, бу язма истәлектә қала, шәһәр, йорт кебек лексик берәмлекләрнең еш кына үзара контекстуаль синоним буларак кулланылуын күрәбез. Мәсәлән: Чыңгыз ханның туған шәһәре, тотқан, торған йорты Қытай ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Биредә Қытай топонимы йорт сүзе белән бәйләнешкә кереп, ʻтуган туфракʼ, ʻтуган якʼ, ʻватанʼ төшенчәләрен чагылдыра. Түбәндәге мисалларда исә топонимнар, ягъни шәһәр атамалары йорт сүзе белән килеп, ʻкалаʼ, ʻдәүләтʼ, ʻханлыкʼ төшенчәләрен аңлатып килә: Мәскәү - Җаған ханның йортыдыр. Бохара - Болғайыр ханының йорты. Казан - Шәғали ханның йортыдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Алтын Урда дәүләтенә кергән яисә аның белән сәяси һәм икътисади бәйләнештә торган төбәк һәм кала атамаларыннан Сәмәрканд, Истанбул, Мисыр, Қырым, Бағдад, Хәрәзм, Қырым теркәлгән: Аның уғлы Солтан Һәрмиз ирде, ул Мисырда падишаһ булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 90]; Хәзрәте Мир Тимер үзе ләшкәре белән Истанбул шәһәрен алырға йарағланды [шунда ук, б. 84]; Андин соң Сәмәрканд шәһәригә барды һәм аны алды [шунда ук, б. 88]; Бәғзеләре Бағдад wә бәғзеләре Хәрәзм чығыб китеб... [Мөслими, 1999, б. 30]; Қырым мөселманға чирү бирмәде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 89]. Болардан тыш, Үргәнч, Кәғбә, Мәдаин, Сарсар, Ташкәнд, Йәркәнд кебек кала һәм төбәк атамалары да әсәрдә барган тарихи вакыйгаларның географик урынын һәм шартларын, Чыңгыз хан улларының яуларын территориаль яктан тасвирлау максатыннан файдаланылган: Бере Кәғбәдә падишаһ булды, wә бере Кәғбәнең йанында йатыр, wә бере Үргәнчдә йатыр [шунда ук, б. 89]; Ташкәндне, Йәркәндне һәм алдылар [шунда ук, б. 88]; Аның уғлы Солтан Халид ирде, ул Сарсарда падишаһ булды [шунда ук, б. 90]. Мәүлә Колый ислам диненең үзәге булып саналган Мәккә шәһәрен еш телгә ала, Мәккә суфи шагыйрьне үзенә тарта: Мәккә йулы кайда? - тию эстәб китде [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]. "Тәварихы Болгария"дә дә Мәккә, Мәдинә шәһәрләре ислам диненә бәйле вакыйгаларны чагылдырганда очрый: Бу айның сигезенче көнендә Мәдинәдә мәқам иденде [Мөслими, 1999, б. 11]; Җәнк идәргә Мәккә җәмәғәте илән чықды... [Мөслими, 1999, б. 14]. "Дәфтәре Чыңгызнамә", "Тәварихы Болгария" әсәрләрендә урын алган Владимир, Архангельск, Антиохия, Константинополь кебек топонимик берәмлекләрнең кайберләре гади халык сөйләм телендәгечә кулланылган: Анда ләшкәре берлә барыб, Уладимир қаласына йитде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]; Урысның Уладимир дигән қальғасына йитделәр [Мөслими, 1999, б. 45]; Аның уғлы Әбүл Газый ирде, ул Антакийәдә падишаһ булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 90]; Аның уғлы Солтан Җәләлетдин ирде ул һәм Кастәнтәнийәдә падишаһ булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 90]; Урысның Архан қальғасы қыйбла җанибендән варыб Лена дәрйасына чығар [Мөслими, 1999, б. 19]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә байтак кына шәһәр атамалары қаль ға сүзе белән бергә килә: Ғакыйбат Пикин қальғасыны, wә Нажин қальғасыны wә Хытайның ғайре қальғаларыны алыб... [Мөслими, 1999, б. 35]; Бохарадан қальғайы Мәшһәдә қачды [шунда ук, б. 36]; Ақсақ Тимер Әндрай қальғасына ғаскәре илә китде [шунда ук, б. 42]. Әлеге язма истәлектә қальға лексемасы ʻшәһәр, калаʼ төшенчәсен дә, ʻныгытма, крепостьʼ мәгънәсен дә аңлатырга мөмкин. б) авыл атамалары; Ойконимнарның бу төренннән "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә этимологиясе яхшы аңлашылган Алмалық атамасы теркәлгән: Әй, ханым, талиғыңда андағ күренер кем, үз мөлекеңдә Алмалық дигән аwылда бер кешедән хәтәреңез бардыр [Дәфтәре Чыңгызн амә, 2011, б. 81]. Татар авыллары "Тәварихы Болгария" әсәрендә шактый күп теркәлгән. Мөслими Болгардагы изге шәехләр һәм әүлияләр турында язганда авыл атамаларын бик иркен куллана: Уҗым аwылында Фәйзулла Ғобәйдулла уғлыдыр [Мөслими, 1999, б. 30]; Күк Күз аwылында Каймөхәммәд Динмөхәмәд уғлыдыр [шунда ук, б. 30]; Тәтеш аwылында Әлгән Үткән уғлыдыр [шунда ук, б. 30] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, авыл атамалары аwыл лексемасы белән бергә кулланылган. Кайчак ил сүзе дә авыл төшенчәсендә килергә мөмкин: Яңа Кәче илендә Зөлмөхәммәд Хаҗи Мөхәррәм уғлыдыр [Мөслими, 1999, б. 30]; Мулла илендә Муллағол Айдағол уғлыдыр [шунда ук, б. 30]. Ойконим үзе генә дә кулланылган очраклар бар: Йаңа Қурсада Ғадел Абдул уғлы [Мөслими, 1999, б. 30]. Әлеге язма истәлектә ойконимнар персонажларның торган яисә күмелгән урыннарын күрсәтү өчен хезмәт итә. Дини-дөньяви гыйлем, мәгърифәт-мәктәп, әдәбиятмәдәният-сәнгать-матбугатка мөнәсәбәтле булган Коръән һ.б. дини-дөньяви китаплар, дәреслек, газета-журнал, халык авыз иҗаты әсәрләренең исем-атамалары һәм аларның кулланылышы. XVII - XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә күпчелек очракта дини-дөньяви китаплар, дәреслек кебек басмаларның исем-атамалары телгә алына. Беренче чиратта, мөселманнарның изге китабы Коръән атамасының кулланылышына игътибар итик. Қоръән лексемасы, бер яктан, конкрет төшенчәне атый - кулга тотып карап, укып була торган изге китабны аңлата. Икенчедән, ул - Мөхәммәд пәйгамбәр аша иңдерелгән Аллаһ сүзләре, изге дога-аятьләр, һәрбер мөселманның күңелендә сакланырга тиешле ислам кануннары, дини белем буларак күзаллана, ягъни сигнифактлаша: Көн-төн батыйн эчрә Қоръән тезеде [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Бу айның әүwәл көнендә Қоръән ләүхел-мәхфүздән иңдерелде бәйтел-мәхфүздән иңдерелде бәйтел-мәғмурә, Пәйғамбәремез саллаллаһу ғаләйһи wә сәлламгә [Мөслими, 1999, б. 15]. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә башка төр басма китаплар да санала: Хисаметдин бине Ибраһим "Ысул" китабының "Тәхқыйқы хисамийә"не тәсниф әйләде [Мөслими, 1999, б. 31]; Фөруғыдан "Тимар ташы"ны тәсниф әйләде [шунда ук, б. 31]; Сахибе "Шәрхе мәҗмәғыль Бәхрейн" wә сахибе "Имдадел-фәттах"дер [шунда ук, б. 31]; Китабы "Мөғайөйенел-Хөкям"ны wә "ФәваиделФокаһа"ны ул тәсниф әйләде [шунда ук, б. 31] һ.б. Әлеге китаплар - дини эчтәлектә, дини белем-мәгълүмат бирүне күздә тоткан басмалар. Болардан тыш, автор дөньяви белем белән бәйле басмалар барлыгын да искәртә. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә Гиппократ хезмәте хакында сүз бара: Боқратның "Зәнд" дидеге китабындан лөғате фәрәңдән тәрҗемә улынды [Мөслими, 1999, б. 25]. 4.2.4 "Табигать" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр Әлеге бүлектә табигать дөньясына бәйле ялгызлык исемнәр туплап бирелде. "Табигать" инвариантына берләштерелгән ялгызлык исемнәрнең түбәндәге вариант төркемчәләрен күрсәтергә мөмкин: Күк җисемнәре атамалары. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә күк җисемнәре атамалары, ягъни космонимнар сирәк булса да теркәлде. Беренче чиратта, биредә йолдызлык атамаларының кулланылуын искәртергә кирәк. Кайбер йолдызлыклар конкрет атамалар белән бирелә. Түбәндәге мисалда Хут йолдызы тезмә сүзе Балык йолдызлыгын белдереп килә: Тарих Һиҗрәте рәсулүллаһи ғаләйссәламнең туғызынчы сәнәсендә Хут йолдызында, Рамазан мөкәррәмәнең туғызынчы көнендә, Болғарда ул заманда хан аталмыш кемсәнә Айдар хан ирде [Мөслими, 1999, б. 25]. Ә Ғақраб бруҗы дигәндә, Чаян йолдызлыгы күздә тотыла: Бу ай Ғақраб бруҗында икән, мөнәҗҗимләр қатында шоум һәм нәхесдер [Мөслими, 1999, б. 10]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә, аеруча "Тәварихы Болгария" әсәрендә күк җисемнәреннән тагын планета атамалары еш күзәтелә. Алар, нигездә, гарәп-фарсы алынмалары белән белдерелгән: Диңгезләрнең олуғы Мохит дәрйасыдыр. Мөштәринең тәрбийәсендә [Мөслими, 1999, б. 20]. Әлеге мисалда Мөштәри сүзе Юпитер планетасын атаса, түбәндәге җөмләләрдә Сатурн планетасы - Зөхәл, Меркурий исә Готард лексемалары белән бирелә: Бәхре Чин Зөхәл тәрбийәсендәдер [Мөслими, 1999, б. 21]; Бәхре Һинди Готард тәрбийәсендәдер [шунда ук, б. 22]. Мисаллардан күренгәнчә, Мөштәри, Зөхәл, Готард лексемалары барысы да тәрбийәсе лексик берәмлекләре белән сүзтезмә тәшкил итә. Диңгезләр хакында Зөхәл тәрбийәсендә яисә Готард тәрбийәсендә дигәндә, бу планетларның диңгезләргә ниндидер тәэсире- йогынтысы турында сүз бара. Бу очракта әлеге тезмә сүзләр йолдызлыкларны конкрет атый кебек, әмма шул ук вакытта аларның җирдәге географик объектларга йогынты ясап, алар белән идарә итәрдәй илаһи көчкә ия булуы да ассызыклана. Җир өсте объектлары атамалары һәм аларның кулланылышы. Әлеге тематик төркемнең түбәндәге вариант төркемчәләрен аерып күрсәтергә булдык: Елга-су исемнәре. Бу тематик төркемгә берләшә торган ялгызлык исемнәр арасында елга-су, диңгез-дәрья атамалары еш кулланыла. Бу аңлаш ыла да, беренче чиратта, су - яшәү чыганагы, дәүләт-к алаларны зур елга-сулар янында төзергә омтылганнар. Икенчедән, борынгы мәҗүси лек чорында төрки халыклар суга табына, аны илаһилаштыра, ярдәм көтә. Өченчедән, елга-дәрьялар кешенең күңелен ымсындырып, үзенә тар та торган яшерен бер дөнья, табигатьнең серле кисәге булып күзаллана. ʻЕлгаʼ төшенчәсе язма истәлекләрдә су, йылға, нәһер, идел сүзләре белән; ʻдиңгезʼ төшенчәсе диңгез, бәхер берәмлекләре белән җиткерелә. Гомумән, борынгы төрки халыклар тормышында су мөһим урынны алып торган, кабилә-ырулар елга-күл буена урнашырга тырышканнар, чөнки су - яшәү чаткысы, тормыш чыганагы. Язма истәлекләрдә су лексик берәмлеге ʻелгаʼ төшенчәсен аңлата. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә Бүләр суы, Гөбнә суы, Тикәлик суы, Қазан суы дигән елга атамалары очрый: Бүләр суының өстенә йорт-шәһәр салдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]; Анда барыб, Гөбнә дигән суның буйынды мәқам дотды [шунда ук, б. 86]; Әй, анам, мин имде бу йирдән, бу йортдан китәрмен, ошбу Тикәлик суының башында Қурлан дигән қара тау бардыр, ул тағда мәқам-йорт тотармын [шунда ук, б. 74]; Казан суының тамағында шәһәр төзеделәр [шунда ук, б. 91]. Мисаллардан аңлашылганча, бу гидронимнар вакыйгалар барган урынны конкретлаштырып, тарихи җирлектә бәйләп тасвирлау максатыннан кулланылган. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә су сүзе сирәк очрый, нигездә, йылға сүзе өстенлек итә һәм бик күп елга атамалары санап бирелә, сирәк кенә шул мәгънәдәге гарәп алынмасы нәһре очрый: Нәһре Қыйғудыр Әй дәрйасына койар. Чирмешән йылғасы икедер. Өфе иделенә қойар. Мәшһүр улан йылға Иш суыдыр wә һәм Туймы йылғасыдыр. Самар йылғасы Вулгы иделенә қойғандыр [Мөслими, 1999, б. 20]. Соңгы мисалдан күренгәнчә, идел лексик берәмлеге ʻелгаʼ төшенчәсендә килгән. Бу чор язма истәлекләре өчен бу гадәти күренеш: Ақ идел килеб, Ука иделене wә Чулман иделене wә Ноқрат иделене җәмғ идеб, Мишә тағындан бик аз түбән Вулгы иделенә қойғандыр [Мөслими, 1999, б. 20]. Мисаллардан аңлашылганча, идел атамасы зур елга-суларны атау өчен файдаланылган, ягъни су, йылға, нәһер кебек лексик берәмлекләрнең синонимы булып килә. Ә Идел елгасы үзе, халык телендә йөргәнчә, рус cүзе белән Вулгы дип бирелгән. "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә Идел сүзен бар төрки дөньяга мәгълүм зур елга исеме буларак очратабыз: Амәт Идел башына чықды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 90]; Бу тирмә Идел-Җайықда хасил булды [шунда ук, б. 90]; Идел башында мәқам-йорт тотдылар [шунда ук, б. 90]. Әлеге мисалларда теркәлгән Идел-Җайық, Идел башында мәқам йорт кебек сүзтезмәләр Идел атамасының мул сулы, тирән елганы гына түгел, ә туган йорт, туган ил образларын да гәүдәләндерүе хакында сөйли. Ә менә Ақ Идел сүзтезмәсе хакында фәндә фикер төрлелеге яшәп килә. Ф.Г. Гарипова төрки халыкларның Идел чыганагы итеп Агыйделне санавын искәртә [Гарипова, 1994, б. 140]. К.М. Миңнуллин, борынгыларның суга табыну, аны изгеләштерүләрен, һәр төбәкнең үз елгасын аклык-сафлык чыганагы итеп санавын искә алып, ак идел гыйбарәсе саклангандыр, дип фаразлый [Миннуллин, 1998, б. 86]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә гидронимик терминнар вакыйгасюжетны тасвирлау барышында телгә алынса, ягъни әсәр тукымасына геройлар хәрәкәтенең географик мәйданы буларак кергән булса, "Тәварихы Болгария"дә елгаларны тасвирлауга "Мәшһүр елгалар бәянында" дигән аерым бүлекчә багышланган. Биредә Өфе иделе, Ақ идел, Вулгы иделе кебек зур елгаларга коя торган байтак кына кына вак елга атамалары санап кителә. Мәсәлән, автор түбәндәге гидронимнарны китерә: Әй дәрйасы, Узан йылғасы. Ақ иделгә қойа торған йылғалар: Таныб, Бөре, Йази, Сәрмәсән, Қармәсен, Сөн, Ақ, Ирәнә, Зәй, Кичү, Чулман, Ноқрат, Кече Чирмешән [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Ә түбәндәге елгалар, автор фикеренчә, Вулгы иделенә коя: Самар, Зөйә, Суй, Мишә, Илләт, Қазан йылғасы. Шулардан Әй, Үзән, Қармәсен, Сөн, Зәй, Чулман, Ноқрат, Кече Чиремшән, Самар, Зөйә, Мишә, Илләт, Қазан кебек елга атамалары Ф.Г. Гарипова хезмәтләрендә чагылыш таба, аларның урыны, атамаларның килеп чыгышы хакында мәгълүмат бирелә [Гарипова, 1998]. Түбәндәге мисалларда Ақ Идел, Зәй атамалары баш, тамақ кебек лексик берәмлекләр белән килеп, вакыйга барган урынны географик яктан тагын да конкретлаштыра: Бараҗ халқының әүwәл замандағы борынғы төб йорты ошбу Зәй тамағыда улыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]; Ақ Идел тамағы Қара хан белән Буғра ханның йортыдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Гомумән, галимнәр татар телендә баш, тамак сүзләре катнашында ясалган гидроним, ойконим һәм микротопонимнарның күп булуын ассызыклый [Гарипова, 1998, б. 123-129]. Борынгы төрки сүзлектә дә тамак сүзенең топонимик термин буларак теркәлүен дә искәртергә кирәк [Древний тюркский.., 1969, с. 529]. Диңгез атамаларыннан Ақ диңгез, Төн диңгезе кебек гидронимнар искә алына: Әүwәл заманда Ақ диңгез эчендә Мальта дигән шәһәр бар иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Имде илә улса гүзәлне көймә берлән Төн диңгезенә салыб йибәрәек, - тиде [шунда ук, б. 70]. Бүгенге көндә Мальта шәһәренең Урта диңгездә урнашкан булуын искә алсак, Ак диңгез атамасы Урта диңгезне аңлата дип фаразларга мөмкин. Төн диңгезен исә галимнәр төньяк турындагы легендаларга бәйләп аңалата. Ул легендалар нигезендә төньякта үтә кыргый табигатьле халыклар яши дип фаразлана, аларны сәүдә эшләре белән Болгар иленә дә кертмәгәннәр. Шушы ышанулар "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә дә чагылыш таба [Дәүләтшин, 1999, б. 149 - 151]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә исә диңгез сүзенең синонимы, гарәп алынмасы бәхре белән очрашабыз. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, бәхре Һинди дигәндә Һинд океаны күздә тотыла, ә бәхре Фарсә Иран диңгезе дигәнне аңлата: Бәхре Һиндидән бәхре Фарсә варанчадыр, йәғни Хаҗи Тархан диңгезендән Хытай диңгезенә варанчадыр [Мөслими, 1999, б. 18]. Хәтта дәрйа сүзе дә диңгез лексемасының синонимы булып килә: Диңгезләрнең олуғы Мохит дәрйасыдыр [Мөслими, 1999, б. 20]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә Мөслими диңгезләр хакында да үзе белгән кадәр мәгълүмат бирергә тырыша. Биредә түбәндәге диңгез атамалары белән очрашабыз: бәхре Чин -Кытай диңгезе, бәхре Мохит - Мохит диңгезе, бәхре Фарис - Иран диңгезе, бәхре Қалзәм - Кызыл диңгез, бәхре Мәғриб - Көнбатыш диңгезе, бәхре Җөрҗан - Каспий диңгезе, Бәхре Һинди - Һинд дигезе. Шулай итеп, һәрбер гидронимик берәмлек язма истәлекләрдә сюжет вакыйгаларын сурәтләүдә, автор фикерләрен бирүдә динамик, җанлы милли чара ролен үти. Алар теге яки бу күл-елганы, ул урнашкан географик ноктаны тәгаен атаучы буларак кына түгел, ә авторның әйтәсе сүзен җиткерүдә, персонажның рухи халәтен, холкын ачуда стилистик вазифа үтиләр, татар халкының үзаңын, дөньяга карашын, җиргә-суга мөнәсәбәтен чагылдыралар. Тау атамалары. Тау - беренче чиратта, табигать күренеше. Борынгы халыклар тау башына менеп, тирә-юньне күзәткән, үз иленә чит-ят дошман килү-килмәвен күзләгән, үз җирен саклаган. Икенчедән, тау - рухи биеклек, кешенең күңел киңлеге, рух хөрлеген чагылдыручы образ булып тора. Язма истәлекләрдә Қурлан, Әндәлис, Әнғар, Сур, Мәрҗан, Қобәес кебек тау атамалары телгә алына: Әй, анам, мин имде бу йирдән, бу йортдан китәрмен, ошбу Тикәлик суының башында Қурлан дигән қаратау бардыр, ул тағда мәқам-йорт тотармын [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]; Әндәлис тағында қызыл сыр wә кибрит әхмәр улыр [Мөслими, 1999, б. 24]; Әнғар тағы дийерләр [шунда ук, б. 24]; Адына Сур тағы дийерләр [шунда ук, б. 24]; Мәрҗан тағы дийерләр [шунда ук, б. 24]; Мәккәдә Қобәес тағына бенеб, қуй башыны йисәләр [шунда ук, б. 24]. Тау-чокыр, кыр-урман атамалары, ягъни микротопонимнар, шул исәптән, оронимнарның да байтагы, рәсми яктан исәпкә алынмаган булу сәбәпле, буыннар алмашу белән әкренләп юкка чыга, онытыла бара. Ә бит һәрбер микротопонимда җирле риваятьләр, халык авыз иҗаты чагылыш таба. Шулай итеп, әдәби ядкярләрдә топонимик берәмлекләр билгеле бер стилистик максатка туры китереп кулланылганнар. Алар персонажларның яшәү, эш-хәрәкәт итү мәйданнарын булдыруда катнашалар, әсәрнең төп идея-фикерен ачарга булышалар. Кыскача нәтиҗәләр. Әлеге бүлектә ялгызлык исемнәр дигән семасиологик класс инвариант итеп алынды. Илаһи зат, кеше һәм географик объектларга нисбәтле ялгызлык исемнәр шул инвариант нигезгә берләштереп тикшерелде. Беренче чиратта, Аллаһы һәм аның күркәм исемнәре белән бәйле атамалар аерып каралды. Бу җәһәттән, гасырлар дәвамында килгән традицияләрнең дәвам иттерелүе, Аллаһ атамасының күптөрле лексик вариантлары булуын һәм аларның сүз, сүзформа, сүзтезмә рәвешендә кулланылышын искәртергә кирәк. Аларның байтагы әсәр эчтәлегенә ярашлы итеп, традиция саклап кулланыла. Шуның белән бергә Аллаһы, Аллаһы Тәғалә, Ходай, Хақ, Аллаһы Тәбарәкә wә Тәғалә, Ходай Тәбарәк wә Тәғалә, Хақ Тәғалә Хақ Сөбханә wә Тәғалә, Хақ Җәллә wә Ғаля, Раббе, Тәңре, Тәңре Тәғалә. Арада Саниғы Ғаләм, Wаһибелғатыйәт, Рахман изем, Ходаwәндәи кебек сирәк очраучы вариантлар да күзәтелә. Болардан тыш, язма чыганакларда "Кеше" тематикасына берләшә торган ялгызлык исемнәрнең искиткеч күп кулланылуын искәртергә кирәк. Авторлар төрки-татар ханлыклары белән бәйле тарихи шәхес атамаларына аеруча еш мөрәҗәгать итә. Теге яки бу тарихи шәхес исеме мәгълүмат җиткерү чыганагы гына түгел, ә авторның мөнәсәбәтен, тарихи вакыйгаларга, чорга карата хис-тойгыларын белдерү чарасы булып та хезмәт итә. Габдулла хан, Аксак Тимер һ.б. шәхес исемнәре зурлап телгә алынса, рус ханнарының исемнәрендә авторларның тискәре мөнәсәбәте чагылыш таба. Кайбер очракта бу аерым авторның гына түгел, ә тулы бер милләтнең тискәре мөнәсәбәте буларак яңгырый. Кеше исемнәренең кулланылышы шактый кызыклы, аларның бирелешендә борынгы чорлардан килгән традиция саклана. Мәсәлән, уникаль зат-пәйгамбәрләрнең исемнәренә килгәндә, алар, бер яктан, илаһи итеп тасвирланса, икенче яктан, дөньяви яңгыраш ала. Пәйгамбәр исемнәре гадәттә Адәм ғаләйһиссәлам, Йағқуб ғаләйһиссәлам рәвешендә, ягъни ғаләйһиссәлам лексемасы белән янәшә кулланыла, пәйгамбәр булулары ассызыклана. Хан, шаһ исемнәре дә, традиция саклап, Күчем хан, Үзбәк хан рәвешендә тезмә сүз буларак бирелә. Антропонимнар үзләре генә дә кулланыла: Ғабдулла, Җанибәк. Сәхабәләрнең, әүлияләрнең исемнәрен биргәндә, әбу, бине лексик берәмлеге белән ата-бабасына, нәсел-нәсәбенә ишарә ителә: Әхмәд бине Мөхәммәд бине Әбу Бәкер, Ғабдрахман бине Зөбәйер, Зөбәйер бине Җәғдә һ.б. Ә менә шәех, мулла кебек шәхесләрне атаганда, уғлы лексемасы килеп керә: Муллағол Әләмғол уғлы, Иманкол Нәдер уғлы һ.б. Кушамат, титул яисә эпитет рәвешендә тәхәллүс-ләкәбләр еш күзәтелә: Ақсақ Тимер, Ғали Қошчы һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, мондый төр ләкәбләр метафорик һәм метонимик үзенчәлекләргә ия, алар кеше хакында шәхси, мәдәни-тарихи мәгълүмат бирергә сәләтле. Кешенең туган-яшәгән урынына ишарә итә торган исемнәрнең кулланылуын да искәртергә кирәк. Дөрес, алар чагыштырмача сирәк очрый, гадәттә тарихка кереп калган күренекле шәхес исемнәрендә телгә алына: Әхмәд Йәсәви, Сөләйман Бақырғаный, Нийаз Чуқмақый, Йосыф Күргәни, Хафиз әт-Ташкәнди һ.б. Шул рәвешчә, кеше исемнәренең кулланылышында гасырлар дәвамында килгән язма традицияләрнең дәвам иттерелүе күренә. Шушы үзенчәлекләр Алтын Урда чорына караган әдәби ядкярләргә дә хас [Нуриева, 2010, с. 418]. Әмма ул чордан аермалы буларак, уғлы лексемасы белән ясалган антропонимик вариантлар еш күзәтелә. "Җәмгыять" тематикасына караган ялгызлык исемнәрдән аеруча кала атамаларының күп очравын, традиция нигезендә еш кына саналып китүен искәртергә кирәк. Аеруча дәүләт-ил, кала атамаларының дийары, йорт кебек лексик берәмлекләр белән бергә кулланылышын бу чорда норма дисәк тә ялгышмабыз. Авыл атамаларының аwыл лексемасы белән янәшә килүе дә норма булып тора. Сирәк кенә авыл атамалары ил лексемасы белән сүзтезмә төзи, ягъни норма вариантлылыгы чагылыш таба: Йаңа Кәче илендә, Мулла илендә һ.б. "Табигать" төркеменә нисбәтле исемнәрдән елга-дәрья атамаларының актив булуы игътибарга лаек. 4.3. "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар Абстракт мәгънәле сүзләр дигәндә мәгънә эчтәлегендә, предметлыгына караганда, төшенчәлеге күбрәк урын алып торган сүзләр күздә тотыла. Боларны гадәттә сигнификатив-денотатлы яисә сигнификатив типлы сүзләр дип атыйлар. Бу төр сүзләрнең мәгънә эчтәлегендә сигнификатив компонент көчлерәк, денотативы көчсезрәк була. Традицион рәвештә аларны абстракт сүзләр дип атыйлар. Монда кешенең акыл, гыйлем, хис-кичерешләре, әхлакый, социаль-норматив, рухият эшчәнлеге, фәнни төшенчәләрнең атамасы, җәмгыять системасына караган сүзләр һ.б керә [Бәширова 2010, б. 44]. 4.3.1. Ялгызлык исемнәрнең абстракт мәгънәле уртаклык сүзләргә күчеше Ялгызлык исемнәрнең вакыт узу белән уртаклык исемгә күчүе - һәрбер халыкта да очрый торган киң таралган күренешләрнең берсе. Ул телнең лексик хәзинәсен баета торган чаралардан санала һәм теләсә кайсы тел өчен табигый күренеш булып тора. Бу аңлашыла да, чөнки ялгызлык исем белән уртаклык исемнәр арасында катгый чик юк. Әмма шуңа да карамастан, бәхәсле урыннар шактый күп. Мәсәлән, ялгызлык исемнең лексик мәгънәсе уртаклык исемгә күчү вакытында нинди үзгәреш кичерә. Гомумән, ялгызлык исемнең лексик мәгънәгә ия булу-булмавы ономаст галимнәр арасында озак еллар дәвамында бәхәс уяткан актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. A.A. Реформатский, О.С. Ахматова, Г. Ахман, JI.A. Булаховский, Е.М. Галкина-Федорук, К.А. Левковская һ.б. кебек галимнәр ялгызлык исемнең лексик мәгънәсе юк дигән фикерне алга сөрәләр, ягъни катгый тел күренеше буларак кына аңлаталар. О. Есперсен, Л.В. Щерба, С.Д. Кацнельсон, Ф.И. Бусляев, А. Петерсон, A.A. Потебня, Г. Суит, O.K. Жданов, Т.И. Кондратьева, В.М. Павлов, Л.М. Щетинин һ.б. ялгызлык исемнәрнең дә лексик мәгънәгә ия икәнлеген исбатларга омтыла. Бу очракта ялгызлык исемнәр конкрет сөйләм күренеше итеп кабул ителә. А. Гардинер, Е. Курилович кебек галимнәр исә урталыкны сакларга тырыша: ялгызлык исемнәрнең лексик мәгънәсен аларның кулланылу даирәсенә (телдә яисә сөйләмдә) бәйләп карый. Биредә ялгызлык исемнең диахроник яктан караганда уртаклык сүздән барлыкка килүе һәм, киресенчә, уртаклык сүзләргә күчә алуы, сөйләмдә экспрессив коннотациягә ия булу мөмкинлеге, күчмә мәгънәләре булу һ.б. үзенчәлекләр күздә тотыла. Ялгызлык исемнең төп функциясе - конкрет объектны атау. Уртаклык исемнән ул шушы ягы белән аерылып тора да. Уртаклык исемнәргә теге яки бу төрдәге объектларны гомумиләштереп атау хас. Шулай итеп, галимнәр ялгызлык исемнәрнең түбәндәге билгеләрен атый: 1. Ялгызлык исем, уртаклык сүз кебек үк, теге яки бу билгене атарга мөмкин. Мәсәлән, хатын-кыз яисә ир-ат исеменең үзенә хас эчтәлеге бар, шул эчтәлектә шушы исем белән атала торган объектка хас билгеләр (аның җенесе, милләте һ.б.) чагылыш таба. 2. Ялгызлык исем, уртаклык исем кебек үк, һәм конктрет, һәм абстракт була ала. Сөйләмдә ялгызлык исем конкретлаша. Мәсәлән, кеше исеме сөйләмдә конкрет затны атый. Ә телдә ялгызлык исем абстрактлаша. Чөнки теге яки бу хатын-кыз исеме шул җенеснең теләсә кайсы вәкиленә карата кулланылырга мөмкин. 3. Объектка яисә кешегә исем биргәндә, исем сайлаганда чикләр юк кебек тоелса да, бу алай ук түгел. Исем кушуда билгеле бер кысалар бар. Иң киң таралганы - кыз балага ир-ат исеме куша алмыйбыз. Шул рәвешчә, ялгызлык исем белән уртаклык исем арасында шактый гына уртаклыклар булса да, икесе ике күренеш. Телдә алар еш кына бер-берсе белән керешәләр: ялгызлык исем уртаклык сүзгә күчә һәм, киресенчә, уртаклык сүз ялгызлык исем булып китә. Ялгызлык исемнең уртаклык исемгә күчүе җәһәтеннән дә телдә фикер каршылыгы яшәп килә. Галимнәр бу күренешне төрлечә атый: сүзья салышның семантик ысулы [O.K. Жданов, JI.M. Щетинин], сүзь ясалышның лексик-семантик ысулы [В.А. Горпинич, В.И. Кодухов, М.Н. Морозова], деонимик деривация [В.Н. Чижова], ономлашу [О.Т. Овчинникова, В.П. Поляков], апеллятивлашу [A.B. Суперанская], конверсия [Р. Квирк], деонимлашу [Н.В. Подольская], метонимик күчеш [Р. Ресслер], отономастик деривация [Г.М. Шуткина]. Ялгызлык исем уртаклык исемгә күчү процессында барлыкка килгән уртаклык сүзләр дә телдә төрлечә атала: "күчкән исемнәр" [Л.M. Щетинин], антропономнар [Д.С. Мгеладзе, Н.П. Колесников], апеллятивлар [A.B. Суперанская], деонимнар [Н.В. Подольская], деонимик дериватлар [В.Н. Чижова]. Уртаклык исемгә күчү процессында ялгызлык исем эпонимнан, яисә рефрент, деноттан, ягъни үзе бәйле булган объекттан, заттан ераклаша һәм төшенчә белдерә башлый. Белгәнебезчә, шул телдә сөйләшүчеләрнең аңында теге яки бу ялгызлык исемнең эпонимы хакында билгеле бер мәгълүмат, өстәмә мәгънә төсмерләре, образлы күзаллаулар яшәргә мөмкин. Ялгызлык исем уртаклык исемгә күчкәндә шул өстәмә-интеллектуаль мәгълүмат белән дә тулылана- байый. Нәкъ шул мәгълүмат логик-предметлык бәйләнешен тудыра да инде. Әлеге мәгълүмат тупланмасында милләт, диалект, иҗтимагый катлам, эшчәнлек, тарихи чор һ.б. белән бәйле күзаллаулар чагылырга мөмкин. Шулай итеп, ялгызлык исемнең уртаклык исемгә күчүенең беренче күрсәткече булып, аның эпонимнан ераклашуы һәм төшенчә белдерә башлавы тора дисәк тә ялгыш булмас. Әмма шунысын да искәртергә кирәк, уртаклык исемгә күчкәндә кайбер төр ялгызлык исемнәр эпонимнар белән бәйләнешне саклый, ә кайберләрендә ул бәйләнеш тулысынча югала. Икенче билгесе итеп, ялгызлык исемнең, апеллятив буларак, сүзьясалыш процессларында катнаша башлавы, теге яки бу сүз төркеменә хас билгеләрне алуын атарга мөмкин. Сүзтезмә, дериватлар составында килеп, ягъни сөйләмдә кулланылып, өстәмә коннотация алуы да ялгызлык исемнең күпмедер дәрәҗәдә уртаклык сүз вазифаларын үтәве хакында сөйли. Коннотатив эчтәлек белән исә ялгызлык исем гадәттә текст яисә сөйләмдә генә тулылана ала, чөнки текстта ялгызлык исем семантик яктан киңәеп, эчке формага ия була башлый [Галиуллина, 2008, с. 45]. Вариантлылык, синонимлылык һ.б. кебек категорияләргә ия булуы шулай ук ялгызлык исемнең уртаклык сүзгә якынаюын белдерә. Әмма шунысын да искәртергә кирәк, татар телендә ялгызлык исемнәрнең уртаклык сүзләргә күчүе чагыштырмача сирәк очрый. Биредә, беренче чиратта, Аллаһның Коръән Кәримдә телгә алынган гүзәл исемнәренең уртаклык сүз буларак та кулланылуын күрсәтергә кирәк. Алар арасыннан аеруча "ия, хуҗа; яклаучы" мәгънәләрендәге Wәли (ﯽلو) исеме уртаклык сүз буларак очрый: Бәлки бер wәлинең кәрамәтендәдер дийед [Мөслими, 1999, б. 39]; Ул wәли кешене алдырыб сорадылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Нур (رون) исеме дә уртаклык исем ролендә күзәтелә: ... wә ләкин қорсағымда бала адәмдән булған түгелдер, нурдан, қойашдан булғандыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]; Ғыйлемлек Хақ рәхмәтедер, бер нур торыр [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеменең берсе саналган Сабыр (روبص) исемен Мәүлә Колый иҗатында еш очратырга мөмкин: Сабыр берлә гөлләр ачылыр, китәр қышлар [МК: 491]. Бер анча көнгә сабыр қылсаң булыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Түбәндәге мисалда Хәмед (دمح) исеме уртаклык исем вазифасын башкара: Хәмед қылыб хақ йадын әйтмәклеккә бу телем фәсыйхлыққа килер микән [Мәүлә Колый, 1963, б. 487]. ʻКадерле, хөрмәтле, изгеʼ төшенчәләренә ия ғазиз (زيزع), ʻбай, дәүләтлеʼ мәгънәсендәге ғани (ﯽناع) кебек уртаклык сүзләр дә Аллаһның күркәм исемнәренә барып тоташа: Остазым ғазизләрдән мәдәт тапды [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]; Олуғ-қардәш қыла алмаз сәне ғани [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. ʻБүләкʼ мәгънәсенә ия Һәдийә (ﻪيده), ʻрәхимле, шәфкатьлеʼ мәгъ нәсендәге Рәхим (ميحر) исемнәре дә Коръән Кәримдә Аллаһның гүзәл исеме буларак телгә алына, язма истәлектә уртаклык сүз вазифасын башкара: Шаһзадә күрде: ақ йылан зәбүн улды, рәхиме килде [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 505]. Болардан тыш, Адәм галәйһиссәламнең исеменә барып тоташа торган адәм (مدﺁ) уртаклык сүзе язма истәлекләрдә иң актив берәмлекләрдән: Таки кешеләр чығыб китделәр wә һич адәм қалмады [Мәҗмугыл-х икәят, 1963, б. 516]; ...wә ләкин қорсағымда бала адәмдән булған түгелдер, нурдан, қойашдан булғандыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]; Адәм уғлы бизәнер, дөнйаны бақый саныб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. Шулай итеп, фактик материалдан күренгәнчә, ялгызлык исемнең уртаклык исемгә күчүе әлеге чор иске татар телендә киң таралган күренеш түгел. 4.3.2. Ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр "Ике дөнья" категориясе нигезендә берләшә торган абстракт мәгънәле сүзләр, аларның контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге. Ислам тәгълиматы, дини мифология нигезендә кеше яшәеше ике өлешкә бүлеп карала: бу дөнья һәм теге дөньяга. Бу дөнья дигәндә, фани дөнья күздә тотыла. Коръән аятьләреннән күренгәнчә, кеше бу дөньяда югары әхлак таләпләрен үтәргә һәм, иң мөһиме - ике дөнья арасында гармония-бәйләнеш булдырып, шуны саклап яшәргә тиеш. Төрки-татар халкының бар яшәеше шушы "ике дөнья" фәлсәфи категориясенә нигезләнгән һәм бу язма истәлекләрдә дә ачык чагылыш таба. Кешенең язмышы, бүгенгесе һәм киләчәге - барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә бәйләнгән. Гыйбадәт кылу, гөнаһ кылмау, булган гөнаһлардан котылу, ислам таләпләрен саклап, изге уйният белән көн итү һ.б. - барысы да фани дөнья гамәлләре. Адәм баласының фани дөньяда кылган һәр гамәле ахирәткә әзерлек буларак күзаллана. Ахирәт исә, бу дөньядан аермалы буларак, мәңгелек дип карала. Оҗмах, тәмуг, сират күпере, кыямәт көне һ.б. - ахирәт белән бәйле категорияләр. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында "ике дөнья" фәләсәфәсенә бәйле бу категорияләрнең барысы да үзенчәлекле кулланылышка ия. ʻБу дөньяʼ - ʻтеге дөньяʼ төшенчәләре. "Ике дөнья" категориясенә карый торган ʻбу дөньяʼ төшенчәсе искиткеч киң мәгънәгә ия. Бу дөнья дигәндә, Җир йөзе, кешелек һәм барлык тереклек дөньясы, Җир шары, бөтен галәм, кешенең бу дөньяга килүе, яшәеше, гомер итүе, бу дөньядан китүе һ.б. күздә тотыла. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында ʻбу дөньяʼ төшенчәсе түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләр ярдәмендә җиткерелә: дөнйа (اينود), бу дөнйа, фани дөнйа, ошбу дөнйа, дөнйалық, дөнйайә килү, дөнйадан үтү, дөнйадин нәқыль қылу, дөнйадин wафат итү, фани дөнйадан үтү, дөнйадан үтү, дөнйа ны уздыру; җиһан (ناهج), бу җиһан, һәргиз җиһан, җиһана килү; ғаләм (ملاع), һәммәи ғаләм, тәмам ғаләм; мәскүн (نوﮐسم); ғомер (رمع), ғомер кичерү, ғомер эчендә, ахыры ғомере; тереклек (ﮎلﮐرت), тереклек итү; тормыш (ﺶمرت), тормыш ирде; хәйәт (تايح); зиндәгянлық (قلناعدنز) қылу һ.б. ʻБу дөньяʼ төшенчәсен белдерү өчен, беренче чиратта, дөнйа (اينود) сүзе киң кулланыла. Әмма, фактик материалдан күренгәнчә, әлеге лексик берәмлек ʻфани дөнья, кешелек, яшәеш, җир йөзеʼ кебек мәгънәләрне генә белдереп калмыйча, күпмедер дәрәҗәдә хәтта ʻкешелек җәмгыятеʼ мәгънәсендә дә килә дисәк тә дөрес булыр: Мән ғафильне дөнйа буйлаб атқан ирмеш [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Қоңғыз қорт тик дөнйа өчен һәп қазғана [шунда ук, б. 496]; Бәс, шаһзадә Нәсры ғайарға әйде: ақча wә җеванмәртлек wә олуғ һиммәт wә йахшылык кем дөнйада бар иде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 516]; Әмма дөнйада бер артық туғмыш хан ирде, қашында да йәләре бар ирде, үзенә йақын дайәсенең аты Урда хан ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Түбәндәге мисалда исә дөнйа сүзе ахирәт лексемасы белән антонимик мөнәсәбәттә кулланылган: Ул дөнйа wә ахирәт падишаһы улыр, исеме Мөхәммәд улыр [Мөслими, 1999, б. 17]. Бу дөнйа, ошбу дөнйа кебек сүзтезмәләрне суфи шагыйрь фани дөньяны тасвирлаганда иркен файдалана: Һәркемгә ушбу дөнйа ирер фанә [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]; Малы-мөлке бу дөнйада қалыр булғай [шунда ук, б. 496]. Гомумән, Мәүлә Колый иҗатында дөньяны ахирәткә һәм фани дөньяга бүлү төп урынны алып тора. Шагыйрь дөнйа малы (ىلام اينود), дөнйа эше (ىشيا اينود), дөнйа милке (ىﮐليم اينود) һ.б. дигәндә дә, нәкъ менә фани дөньяны күздә тота: Дөнйа милкен төзерләр, тән-җан берлә теләнеб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Җет улыб, истин китәр дөнйа эше [шунда ук, б. 492]; Сарыф қылғыл аныңчен дөнйа малын [шунда ук, б. 493]. Сүзформа рәвешендә килгән дөнйалық (قلاينود) берәмлеге, фани дөнйа (اينود ىاف) сүзтезмәләре дә кешенең дини күзаллавында яши торган ʻтеге дөньяʼ төшенчәсенә каршы куела: Тәмам дөнйалықда бер парча наны калмады wә ялангачлыктин халык арасига керә белмәс ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 518]; Хақ Тәғаләнең тәғдире ирешеб, хәзрәте Ақсақ Тимер һәм ошбу фани дөнйадин үтделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 88]. Дөнйа сүзенең синонимик пары буларак кулланыла торган җиһан лексик берәмлеге теге, бу, ул алмашлыклары белән семантик бәйләнешкә кереп, ʻфани дөньяʼ төшенчәсен белдерә, безгә ахирәтнең капма-каршысы булган фани дөнья турында күзаллау бирә. Аеруча Мәүлә Колый иҗатында киң кулланыла: Бу җиһандин олуғ - китап, уқың Сабақ [Мәүлә Колый, 1963, б. 487]; Остазым бу җиһандин байық бизде [шунда ук, б. 489]; Остазым бу җиһанны фани белде [шунда ук, б. 490]. Җиһан лексемасы ʻһәммә барлыкʼ мәгънәләрен аңлата торган төрки-татар сүзе барча (اﭽراب), фарсы чыгышлы һәргиз (ريﮔره) сүзе белән семантик бәйләнешкә кереп, ʻбарлык дөньядаʼ мәгънәсен дә белдерә: Мәккәдә Әбу Қобәес тағына бенеб қуй башыны йисәләр, ул кемсәгә һәргиз җиһанда эт өрмәйә, дешләмәйә [Мөслими, 1999, б. 24]; Барча җиһан халқы олуғ-кече, кяфер-мөэмин бу йолдызны ашқара күрделәр, пичин йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Дөнйа, җиһан сүзләре икесе бер үк җөмләдә кулланылырга да мөмкин. Түбәндәге мисалдан аңлашылганча, биредә дөнья җиһан белән чагыштырганда киңрәк итеп, хәтта галәм дәрәҗәсендә күзаллана дисәк тә дөрес булыр: Дөнйа дигәне тышқары wә киң җиһандыр, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Гомумән, XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ғаләм, җиһан, дөнйа сүзләренең кулланылыш даирәләре шактый киң булуы күренә. Мәсәлән, җиһан лексемасы җан сүзе белән бәйләнешкә кереп, иркәләп-кадерләп әйтелә торган җан җиһаным (مناهيج ناج) дигән эндәш сүз ясауда да катнаша, ягъни денотат эчтәлек өскә чыга, объект конкрет күзаллана: И җаным, wай җан җиһаным, күзем йаруғы wә падишаһлар ыруқы, сәнең йегетлек wақытың, хуш wақытлық чағың wақыты хаҗ ирмәс [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 513]. Түбәндәге мисалда ʻбу дөньяʼ төшенчәсе ғаләм (ملاع) лексемасы белән бирелә: Ихлас йуқ, ғаләм халқын алдайу күр [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Шул Болғарны хәраб әйләде, халықны әтрафе ғаләмә таратды [Мөслими, 1999, б. 45]. Биредә ғаләм сүзе ʻҗир йөзе, барлык тереклек дөньясы яшәгән урын, планетаʼ мәгънәсендә кулланылган. Алдагы мисалда ғаләм сүзенең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә теркәлгән ʻйолдызлыклар, космосʼ мәгънәсендә генә кулланылуы күзәтелә: Ғаләмара тереклекнең ләззәте йуқ [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]. Әдәби истәлекләрдә ғаләм сүзе, нигездә, җыйма мәгънәдә очрый, ягъни бер үк вакытта ʻгаләм киңлекләре, космосʼ һәм ʻкешелек, тереклек, җир йөзеʼ мәгънәләрендә киң кулланыла: Күңеле туймаз, бу ғаләмне йотар ирде [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Әгәр гәнеҗ ғаләм арзуың булса, аңа рәһбәр wә рәһнәмүн булайын [Мәүлә Колый, 1963, 505]; Ғаләмнең қадимене исбат әйләмеш ирде [Мөслими, 1999, б. 13]. Мөслиминең "Тәварихы Болгария", "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрләрендә ғаләм (ملاع) сүзе күпчелек очракта ʻбарлык, барча, тулысы беләнʼ мәгънәләрен белдергән тәмам (مامت), һәммәи (ىﻪمه) берәмлекләре белән бергә кулланылып, ʻбарлык галәм, бөтен Җир шары, бар тереклекʼ дигән мәгънәдә килә: Имди белгел wә агяһ бул, мәннең бер хаһәрем бар, тәмам ғаләмдә андыйн җәмилә йуқ торыр, аны кәнизәклеккә қабул қыл [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]; Тәмам ғаләмдә мөрәүwәт wә йахшылық артық торыр [шунда ук, б. 521]; Һәммәи ғаләмдә бу нәүғы сәха wә җеванмәртлек wә хәрәм wә мөрәүwәтлек пақдамән ирәр бар икән [шунда ук, б. 521]. Әмма фактик материалдан чыгып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: фарсы теленнән кергән җиһан (نهيخ) һәм гарәби чыгышлы дөнйа (اينود) сүзләре ʻбу дөньяʼ төшенчәсендә синонимик парлар булсалар да, семантик яктан алар ғаләм (ملاع) лексемасына караганда таррак мәгънәгә ия. Әлеге лексик берәмлекләр белдергән төшенчәләр, башлыча, ғаләм сүзенең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә теркәлгән икенче мәгънәсенә туры килә. Димәк, ғаләм сүзе татар телендә ʻбарлык планеталар, Җир шары, күк йөзе, йолдызлар, барча тереклекʼ дигән мәгънәне аңлатса, җиһан һәм дөнйа дигәндә, Җир шарындагы тереклек, яшәеш күзаллана. Ғаләм сүзенең семантикасы шактый киң булуы түбәндәге мисалларда да ачык чагылыш таба: Саниғы Ғаләмнең ғаҗәйеб сәнғатене күреб, тәғаҗҗеб идеб, бу айның адыны Җөмадиәл-әүwәл диделәр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 12]; Аңа Ходаwәндәи ғаләм бер уғыл биреб ирде, ғаҗәйеб зирәк wә ғақыйль wә камил [шунда ук, б. 505]. Китерелгән җөмләләрдән күренгәнчә, ғаләм сүзе ярдәмендә Аллаһы Тәгаләне зурлап, ғаләмне бар итүче, ғаләм хуҗасы дип атыйлар. Әлеге сүзтезмә составында ғаләм сүзе бик киң мәгънәдә кулланыла. Бу очракта ғаләм дигәндә, космос, планеталар, Җир йөзе, кешелек, тереклек, табигать, җәмгыять һ.б. - барысы да күз алдында тотыла. Дөрес, ғаләм лексемасы катнашында ясылган әлеге фразеологик берәмлекләр бүгенге көндә телебездә очрамый, сүзләр семантикасының тарихи үсеше нәтиҗәсендә кулланылыштан төшеп калган. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында ʻбу дөньяʼ төшенчәсен җиткерү өчен гарәби чыгышлы мәскүн (نوﮐسم) сүзе дә кулланылган. Түбәндәге мисалда без аны ʻкешелек җәмгыяте, кешеләр яши торган урынʼ мәгънәсендә очратабыз: Җәмиғы робғы мәскүнне үзләренә табиғ итдермәк һәвәсендә ирде [Мөслими, 1999, б. 15]; Безләрнең шаһымыз Искәндәрдер, җәмиғы робғы мәскүннең хөкеме аның әлендәдер [шунда ук, б. 16]. Дөрес, бүгенге көндә әлеге сүз татар әдәби телендә инде кулланылмый, ул бары тик язма чыганакларда гына очрый. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, без тикшергән фактик материалдан аңлашылганча, ʻбу дөньяʼ төшенчәсе дөнйа, ғаләм, җиһан, мәскүн һәм алар белән төзелгән күпсанлы сүзтезмәләр ярдәмендә җиткерелә. Әмма ғаләм (ملع), җиһан (ناهيج), дөнйа (اينود) сүзләренең семантикасы кайсыдыр урында үзара кисешсә дә, аларның һәрберсенең үзенә генә хас мәгънә үзенчәлеге, күп санлы лексик-семантик вариантлар ясау һәм мәгънә төрләрен белдерү мөмкинлекләре бар. Дөрес, арада җан җиһаным, Саниғы Ғаләм һ.б. кебек фразеологик берәмлекләр кулланылыштан төшеп калган. Дөнйаға килү, дөнйадан китү, дөнйадин нәқыль қылу кебек сүзтезмәләр һәм алар белдергән төшенчәләр исә алдагы бүлекчәләрдә каралачак. Тереклек итү, ғомер итү, тормыш итү, хәйәт, зиндяғанлық кебек сүз һәм сүзтезмәләр дә фани дөнья, фани дөньяда яшәүне күзаллап әйтелә. Бу төшенчәләр хакында тулырак мәгълүмат алдагы бүлекләрдә бирелә. ʻТеге дөньяʼ төшенчәсен аңлату өчен, нигездә, түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләр кулланылган: ахирәт (ترحﺁ), ахирәтлек, ахирәткә бару, ахирәткә күчү; теге дөнйа (اينود ىﮔت); дөнйадин китү, дөнйадин wафат булу; ул җиһан (ناهج لوا); қыйамәт (تمايق), қыйамәткәчә, қыйамәт көне, қыйамәт узу, қыйамәт эшләре; оҗмах (حامخوا), оҗмахқа керү, оҗмахдан чыгу; җәннәт (تنج), җәннәткә керү; тәмуғ (ﻉومت), тә муғ уты, тәмуғка эләгү; җәһәннәм (منهج), җәһәннәмдин азад булу һ.б. Дини күзаллауларда бүгенге чынбарлыкка теге дөнья каршы куела. Язма истәлекләрдә ул, беренче чиратта, ахирәт (ترحﺁ) лексемасы белән атала: Ахирәткә күчәрләр гөнаһ атына атланыб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Ул дөнйа wә ахирәт падишаһы улыр, исеме Мөхәммәд улыр [Мөслими, 1999, б. 17]. Мәүлә Колый иҗатында бу дөнйа һәм ахирәт сүзләре шулай ук антонимик мөнәсәбәттә тора, алар капма-каршы торган ике як - ике дөнья буларак күзаллана. Бу дөньядагы һәр адымың, һәр эшең өчен ахирәттә җавап бирәсең бар, ди шагыйрь: Бу дөнйадин ахирәткә барыр булсаң [Мәүлә Колый, 1963, б. 498]; Дөнйалық һәм ахирәтлек қулға килер [шунда ук, б. 497]. Теге (ىﮔت), бу (وب), ул (لا) алмашлыклары белән семантик бәйләнешкә кереп тә дөнйа, җиһан лексемалары бөтенләй икенче мәгънә, ахирәт тормышын белдерә башлыйлар: Мәни ул җиһанда табарсың диб, падишаһзадәне, Бәлқыйс маһруйны вәдағ қылыб, набүд булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 512]. Дини карашлар буенча теге дөнья тагын ике өлешкә бүлеп карала: оҗмах (яисә җәннәт) һәм тәмуг. Изгелекләр кылыб яшәгән яхшы кешеләр оҗмахка керә. Оҗмах изге затларның җаны рәхәтлек таба торган олы бер дөнья буларак карала һәм бу язма истәлекләрдә дә шулай чагылыш таба: Йар төзмеш бостан бардыр, аты - җәннәт [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Оҗмах эчрә рузи қылсын күшек сарай [шунда ук, б. 490]; ...wә Адәм ғаләйһиссәлам дөнйаға җомға көн килде һәм җомға көн оҗмахқа керде һәм җомға көн оҗмахдан чықды [Мөслими, 1999, б. 8]. Җәһәннәм (منهج) сүзе исә оҗмах (حامخوا) лексемасына антонимик мөнәсәбәттә тора. Ул теге дөньяда гөнаһлы затларның җанын газаплый торган урын буларак күзаллана: ...wә җомға көн алты кәз йөз бең адәмләрне Аллаһы Тәғалә җәһәннәмдән азад идәр [Мөслими, 1999, б. 8]. Язма чыганакларда җәһәннәм (منهج) лексемасының синонимы тәмуғ (ﻉومت) сүзе дә очрый. Ул аерым лексема буларак һәм тәмуғ уты (ىتوا ﻉومت) сүзтезмәсендә кулланыла: Тәмуғдин Хақ сәни йырақ қыла ирде [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Тәмуғлардин Изем азат қылыр булғай [шунда ук, б. 496]; Игенчене көйдермәгәй тәмуғ уты [шунда ук, б. 497]; Әй Амәт, Самат, имде үзеңне тәмуғ утындин қотқарыб, башыңызны қылычдин имин қылыңыз, мөселман булың, - дийеб үгет бирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Әмма дөнья бетеп, оҗмахка яисә тәмугка эләккәнче, кеше кыямәтне узарга тиеш. Қыйамәт (تمايق) лексемасы дини тәгълиматта ахыр заман җитеп, Аллаһ тарафыннан ясала торган хөкемне, шул хөкем көнен аңлата. Мәсәлән, Мәүлә Колый фикеренчә, кыямәт көнне кемнең җәннәткә, кемнең тәмугка керәсе хәл ителә: Қыйамәт эшләрен таңлар [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]; Қыйамәтдә урны җәннәт, сорар булсаң [шунда ук, б. 497]; Нә қылғаймын қыйамәт көн мән қол анда [шунда ук, б. 488]. Башка чыганакларда: Имди сәнең берлән мәнең арамда дидар қыйамәткә қалдық wә қызны сиңа йадкяр қуйдым wә мән китдем [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 512]; Ул биш нәрсәнең берсе - Қыйамәт көненең қайу заманда wә қайу фасылда, wә қайу көндә булмағыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Қыйамәткәчә дериваты исә түбәндәге мисалда ʻдөнья беткәнче, мәңгеʼ мәгънәсен белдереп килә: Та қыйамәткәчә аның дастаны халық арасында сөйләнә қалсын, халық андан гыйбрәт алсын, дийеб ошбу дастанны бетдек [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 88]. Шул рәвешчә, теге дөнйа, ул җиһан, ахирәт кебек лексик берәмлекләр ʻтеге дөньяʼ төшенчәсен гомумиләштереп атасалар, җәннәт, оҗмах, тәмуғ, қыйамәт кебек сүзләр теге дөнья тормышының аерым катламнарын күрсәтә. ʻБу дөньяга килүʼ - ʻтеге дөньяга китүʼ төшенчәләре. Ике дөнья фәлсәфәсе кешенең гомере, тууы һәм үлеме хакындагы төшенчәләрдә тагын да ачыграк күзаллана. Кешенең фани дөньяда яшәешекөн итеше, гомере белән бәйле лексик берәмлекләр шактый зур төркем тәшкил итә. Бу төшенчәләр түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләр белән җиткерелә: ғомер (رمع), ғомер кичерү, ғомер эчендә, ахыры ғомере; тереклек (ﮎلﮐرت), тереклек итү; тормыш (ﺶمرت), тормыш ирде; хәйәт (تايح); зиндәгянлық (قلناعدنز) қылу. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә ғомер лексик берәмлегенең биш мәгънәсе күрсәтелә. Язма истәлектә аның, нигездә, беренче - ʻбарлык тереклек иясенең туу моментыннан алып үлгәнгә кадәр булган физиологик хәле, яшәү дәвереʼ мәгънәсендә килүен искәртергә кирәк. Мәсәлән, түбәндәге мисалларда ғомер сүзе ʻкеше яисә башка төрле тереклек иясенең яшәү дәвереʼ мәгънәсендә кулланылган: Ғомерең зайығ кәчәр сәңа, эсиг қылмас [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Мәләкел-Мәүтнең бармақ күрсәтмәгәйе синең ғомерең күблегендән wә азлығындан хәбәр бирмәк дәгелдер [Мөслими, 1999, б. 17]; Та бер җиргә җитделәр, падишаһзадә ғомере эчендә андағ хуп wә йахшы сахра wә йапан күремеше юк иде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]; Ғомеремдә ир йөзен күргәнем йуқ торыр, бу көн кич сине күрдем, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Ғомрең үтде, үткән ғомер кебек сүзтезмәләр, гадәттә, кешенең инде картлык елларына җитүен искәртә: Ғомрең үтте, нәчә қусаң, йетә булмас [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Нәчә қусаң, үткән ғомер йәнә булмас [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. ʻЯшәү дәвереʼ дигән мәгънәсе белән ғомер (رمع) лексемасы йәш сүзенә синоним булып тора. Түбәндәге мисалда йәшең озақ булсын сүзтезмәсе геройга озын гомер теләү функциясен башкара: Әй ханым, йәшең озақ булсын, безнең шәһәремездә ғарәб йортындан өч табиб килгән, табиблықда нәзыйрлары йуқдыр [Мөслими, 1999, б. 26]. Чыганакларда ғомер (رمع) лексемасын без ахыры ғомере (ىرمع ىرحﺁ) сүзтезмәсендә дә очратабыз. Язма тексттан аңлашылганча, биредә ул кеше гомеренең соңгы көннәрен, соңгы елларын, картлык ны белдерә: Әмма үзенең ахыры ғомере анда булды [Дәфтәре Чың гызнамә, 2011, б. 88]. Ғомер кичерү (ورﭼيﮐ رمع) дигән сүзтезмә составында килгәндә, ғомер лексемасы яшәү, тормыш итү мәгънәсен аңлата: Андин соң Чыңғыз хан йитмеш ике йыл ғомер кичерде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Бу җәһәттән, ғомер кичерү сүзе күпмедер дәрәҗәдә тереклек (كلﮐرت), тереклек итү (وتيا كلﮐرت) белән синонимик рәт тәшкил итә. Кеше гомере шикелле үк тереклек тә уза, "кулдан китә": Бу тереклек қулдин китәр, қайра килмәс [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. Беренче карашка, алар икесе дә ʻяшәүʼ төшенчәсенә ия. Тик шулай да тереклек итү эмоциональ-экспрессив төсмергә бай, ул авырлык белән көн итүне, хәтта җан асрауны аңлата: Зира ки ул Ульдамир қальғасының нәһере йуқ ирде, урыслар қойу берлә тереклек әйләделәр [Мөслими, 1999, б. 46]. Түбәндәге мисалларда тереклек (كلﮐرت) сүзе исән-сау, тере булу мәгънәсендә кулланылган: Қарендәш тереклектә җанға қуәт [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Тереклектә Хақ зекерендә торғым микән [шунда ук, б. 488]; Безнең тереклегемезне ул йондан белгәйсез [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. ʻИсән-сау булу, һәлак булмауʼ мәгънәсе "Мәҗмугыл-хикәят"тә хәйәт (تايح) лексемасы белән белдерелә: ...wә әгәр мәни танымасаң, мән ул ақ йылан торырмын кем, қара йыланның кулындин хәлас қылдың wә сәбәбе хәйәтем сән булдың wә ул қара йылан атамның бәндәсе ирде wә даим мәңа ғадәвәт қылыб форсат сақлар ирде [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 505]. Мәүлә Колыйда тормыш ирде сүзтезмәсе дә ʻяшәү, гомер итүʼ мәгънәсендә кулланылган: Остазым хақ ғыйшқында тормыш ирде [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]. Бу төшенчә "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә ʻтормыш, тереклекʼ төшенчәсендәге фарсы алынмасы зиндәгянлық (قلناعدنز) сүзе нигезендә барлыкка килгән зиндәгянлық қылу сүзтезмәсе белән дә җиткерелә: Мән қурқармын, сән аның гадәт wә хуйынчә зиндәгянлық қыла алмассың [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. ʻЯшәү, тормыш итү, гомерʼ төшенчәсен белдерү вазифасы "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә дөнйаны уздырдылар сүзтезмәсенә йөкләнә: Халыққа олуғ туй қылдылар, бу дөнйаны уздырдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]. Димәк ʻяшәү, тормыш итүʼ төшенчәсен инвариант нигез итеп алсак, ғомер кичерү, тереклек итү, зиндәгянлық қылу, дөнйаны уздыру сүзтезмәләре семантик вариантлар булып килә. ʻФани дөньяда яшәүʼ, ʻбу дөньяга килүʼ төшенчәләре чыганакларда, нигездә, түбәндәге лексик берәмлекләр белән бирелә: анадин туу (ووت نيدانﺁ), туғыру; кәлтерү (ورتلﮐ); дөнйайә килү (وليﮐ اياينود); җиһана килү (وليﮐ اباهج); вөҗүдә килү (وليﮐ هدوجو); пәйда булу (ولوب اديﭘ); йарату (وتاراي), йаратылу. Бала туу - кеше тормышының иң мөһим вакыйгасы. Балага узу, бала күтәрү. бала табу белән бәйле күренешләр XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә киң урын ала. "Дәфәтәре Чыңгызнамә" әсәрендә ʻбалага узуʼ төшенчәсе қорсағыма бала булды (ىدلوب ﻻاب امعاسرق) сүзтезмәсе белән аңлатылган: Байағы күргән көндин қорсағыма бала булды, имде атама нә дийеб әйтерсез - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. ʻАна карынында бала булуʼ, ʻкөмәнʼ төшенчәләрен белдерү өчен, авторлар төрки-татар сүзләре көмәнле (ىلنمﮐ), йөкле (ىلﮐوي), гарәп алынмасы хәмелә (ﻪلمح) лексемаларына мөрәҗәгать иткәннәр: Бер көн Алтын хан үзе қызын күрмәгә килде ирсә, күрер кем хәмелә улыбдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Мин көмәнле, бер анча көнгә сабыр қылсаң булыр ирде [шунда ук, б. 70]; Ул Торғайның хатыны йөкле торыр: аның қорсағындағы баласындан әҗәлең-үлемең йитебдер [шунда ук, б. 81]. Хәзер татар әдәби телендә буаз булу (ولوب زاوب) тезмә фигыле хайваннарга карата гына кулланылса да, язма текстта ул кешеләрне тасвирлаганда телгә алына: Әллә син түнәге көн бер ботқа сатыб алған Балин берлән уйнаш идеб, буаз булғансың, - диделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Йөкле булып, бала табу вакыты җитү алдагы җөмләдә ай-көне иңгән (نﻪعكىﺁ ىنﮐ يا) сүзтезмәсе белән бирелә: Җанибәк ханның бичәсе Тайдулы ханшаның ай-көне иңгән ирде, хан үзе әйде: "Әй, ханша, мин аудан қайтыб килгәнчә уғлан туғса үлтергел..." [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 88]. Бала табу, баланы дөньяга китерү вакыйгасы төрки-татар сүзе туғыру (ورعوت) фигыле белән бирелә: Андин йәнә бер анча көнләрдән соң мескин тезләб игән ул хатын күзе йарылды, бер ир уғлан туғырды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. ʻТудырдыʼ төшенчәсенә ия кәлтерде (ىدرتلﮐ) сүзе дә бала табу күренешен тасвирлаганда кулланылырга мөмкин: Бер йыл үтте, пәри кызы бер уғыл кәлтерде, андыйн бәһрақ wә зиба йуқ ирде [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 507 б.]. Баланың тууы, дөньяга килүе төрки-татар сүзе туғды (ىدعوت) фигыле ярдәмендә аңлатыла: Ул ике падишаһдин бер қыз туғды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; ...wә Ғайсә ғаләйһиссәлам хәзрәте Мәрйәмдән ул көн туғды һәм ул көндә күккә ағды [Мөслими, 1999, б. 10]. Шул ук төшенчә анадин туғды (ىدعوت نيدانﺁ) сүзтезмәсе белән дә белдерелә: Андин соң йәнә беләсез кем, Чыңғыз хан пәйғамбәремез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу ғаләйһи wә сәлламнең тарихындан соң биш йөз қырық туғызынчыда ирде, туңғыз йылында Зөлкәғдә айында анадин туғды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]; Өченче көнендә хәзрәте Хөсәйен анадан туғды [Мөслими, 1999, б. 14]. ʻТууʼ төшенчәсен аңлату өчен авторлар бүген дә киң кулланылышта йөри торган дөнйайә килү (وليﮐ اياينود), җиһанә килү (وليﮐ اباهج) сүзтезмәләрен файдаланалар: Исмәғил ғаләйһиссәлам ул көн дөнйайә килде [Мөслими, 1999, б. 9]; Йәнә андин соң Аланғуның бу сүзе халық арасында мәшһүр булды, дөнйаға қачан килер диб баланы көтәр ирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]; Дауд ғаләйһиссәлам wә Йахйа ғаләйһиссәлам wә Искәндәр ул көндә җиһана килделәр [Мөслими, 1999, б. 10]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә баланың дөньяга килүен, баланың гомумән булуын автор булды фигыле ярдәмендә аңлата: Йәнә йәшәрен қалмасын ки, Чыңғыз ханның Бүртә Қучиндан дүрт уғлы булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]. ʻБар булуʼ мәгънәсендәге гарәп алынмалары белән ясалган вөҗүдә килү (وليﮐ هدوجو) сүзтезмәләре дә укучыга ʻбар булу, туу, дөньяга килүʼ мәгънәсен җиткерә: ...wә ул әхwәлдин һич йөзигә салмады wә бу арада берничә мөддәд үтеб ирде, пәри қызыйдин йәнә бер қыз вөҗүдкә килде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]; Йегерме икенче көнендә Фатыйма разыйаллаһу ғанһа вөҗүдә килде [Мөслими, 1999, б. 11]. Мисаллардан аңлашылганча, дөнйаға килү, җиһанға килү, вөҗүдкә килү кебек сүзтезмәләр баланың тууында Аллаһы Тәгаләнең кодрәте булуына да ишарә итәләр. Табигать объектларына, хайваннарга карата кулланылган пәйда қылды, йаратты кебек фигыльләрдә бу тагын да ачык күренә: Ул байтал төшкән йирдән Аллаһы Тәғалә бер күл пәйда қылды [Мөслими, 1999, б. 46]; Хайwанатларны сишәмбе көн йаратды [Мөслими, 1999, б. 9]. "Ике дөнья" категориясендә үлем фани дөньядан китү, теге дөньяг а, ягъни ахирәткә күчү буларак карала. ʻҮлемʼ яисә ʻтеге дөньяга күчүʼ кебек төшенчәләр язма истәлекләрдә түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләр белән җиткерелә: ахирәткә күчү (وﭽوﮐ ﻪﮐترحﺁ); гүргә бару (وراب ﻪﮔروﮔ); дөнйадан үтү, фани дөнйадан үтү, дөнйадин нәқыл қылу, дөнйадин wафат итү, дөнйаны уздыру; үлем (ملوا), нагяһ үлем, үлем қотылгысыз; әҗәл (لجا), әҗәл йитү, әҗәл ирешү; җан бирү (وريب ناج), җан алу, җан тәслим қылу; үлү, үлмәк, үлә қалды, үләр булу, үлтерү; wафат (تافو), wафат улу, wафат итү; рихләт итү (وتيا تلحر), даре бәқайа рихләт итү; һәлак булу (ولوب كله); шаһит итү (وتيا ديهش), шаһит китү; қатил әйләү (وليا لتاق); гәрд-гәрд қылу (ولق درﻪﮔ-درﻪﮔ); баш кисү (وسيك ﺶاب) һ.б. Үлем кеше тормышында иң зур һәм тирән фаҗига дип кабул ителә. Шуңадырмы халык авыз иҗатында да, язма әдәбиятта да бу фәлсәфи категориягә зур урын бирелә. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында да үлем темасы яктыртылмый калмый. ʻҮлемʼ төшенчәсе әдәби ядкярләрдә, беренче чиратта, үзара синонимик мөнәсәбәттә торган үлем (ملوا), әҗәл (لجا) кебек берәмлекләр белән бирелә. Шунысын да искәртергә кирәк, үлем лексик берәмлеге барлык тере җан ияләренә карата кулланылса, әҗәл сүзе исә башлыча кешеләргә карата гына файдаланыла: Ғарипләргә үлем килсә, моңлуғ башы [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Шул әҗәлдән Аллаһы Тәғалә Қоръәндә "Лоқман" сүрәсендә хәбәр бирде [Мөслими, 1999, б. 18]. Нагяһ үлем (ملوا هﮔان) сүзтезмәсе ярдәмендә Мәүлә Колый вакытсыз үлем, ягъни үлемнең котылгысыз булуы хакында хәбәр итә: Нагяһ үлем килер башқа беркөн байық [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]. Әҗәл-үлем (لجا-ملوا) парлы сүзе үлем фаҗигасын тагын да тулырак, күпертебрәк җиткерә: Ул Торғайның хатыны йөкле торыр: аның қорсағындағы баласындан әҗәлең-үлемең йитебдер [Дәфтәре Чыңгыз намә, 2011, б. 81]. Ә менә түбәндәге җөмләдә урын алган үлмәге синең әлеңдә сүзтезмәсендәге үлем сүзе бөтенләй антонимик төшенчәне - гомер, яшәү, исән калу мәгънәләрен белдерә кебек: Әй, йегет, тизлек үзрә Бохараға варғыл, иншаллаһы Тәғалә, ул Надир шаһның үлмәге синең әлеңдәдер [Мөслими, 1999, б. 36]. Кайбер очракта авторлар зур бәла-каза, борчу-хәсрәт, югалту, афәт кебек төшенчәләрне җыйнап бирү өчен дә үлем сүзенә мөрәҗәгать итә. Бу очракта саннар белән ясалган йөз мең үлем (ملوا كم زوي) сүзтезмәсе борчу-афәтнең күплеген дә, үлем дәрәҗәсендә котылгысыз булуын да күрсәтә: Һай, имде синең шул йахшы дәлилле сүзең өчен тәқый синең диңгез күк күңелең өчен йөз мең үлемдин азад булсын, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Исламда үлем табигый процесс, әмма котылгысыз фаҗига итеп карала һәм кешеләр аны Аллаһы Тәгаләнең әмере итеп кабул итәргә тиешләр. Үлем қотылғысыз (زسعلتوق ملوا), әҗәл йитү (وتي لجا), әҗәл ирешү (وشريا لجا) кебек сүзтезмәләр шул төшенчәләрне ирештерә дә: Аһ, әй, қалтақ халық уғлы, белеңләр, үлемдин һич қотылғымыз йуқ ирмеш [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Әҗәл йитеб килсә, дару-дәрман булмас ирмеш [шунда ук, б. 71]; Имде әҗәл ирешде, бән үләрем, сез қаласызлар [шунда ук, б. 71]. Биредә үлем, бер яктан, трагик хәл итеп күрсәтелсә, икенче яктан, шулай булырга тиеш дип, тыныч кабул ителә, чөнки ул Аллаһ кодрәте белән башкарыла: Бишенче бармағы ишарәтдер бәни Адәм қайу йирдә үләчәгене wә қачан үләчәгене белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәғалә белер, димәкдер [Мөслими, 1999, б. 18]. Әсәр геройлары үлемне кайчак "җанымны ал" дип көтеп-сорап ялвара: Бәс Ғабдеррахман әйтде, бәнем җанымны қачан алырсын, та ки бән үлем истиғдадында үләйем, диде [Мөслими, 1999, б. 16]. Биредә җан алу, үлем лексемалары семантик вариантлар булып тора. Әҗәл-үлем җитүнең Аллаһ кодрәтендә булуы җан алу (ولﺁ ناج), җан бирү (وريب ناج) сүзтезмәләрендә аеруча ачык чагылыш таба: Мән сәнең кебе қол мән, илля Мәләкел-мәүт див бәне әйтерләр, йәғни барча мәхлуқатлар җаныны wә һәм атаң-анаң җаныны бән алдым [Мөслими, 1999, б. 16 б.]; Бичара вәзир җан қурқынычындан бер лоқма ағзыйға салды, дәрхаль йығылыб җан бирде [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 510]. ʻҮлү, үз үлеме белән үлү, үлемʼ төшенчәсе XVI гасырда Мәүлә Колый иҗатында үлмәк фигыле белән бирелсә, башка язма истәлекләрдә, башлыча, үлү фигыле белән җиткерелә: Бер үлмәке мең үлмәкдин йаман иркән [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Син күрсәң үләрсең, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Йәнә бер анча көнләрдин соң Тумаwыл Мәргәннең атасы Турымтай Чәчән үлде [шунда ук, б. 71]. Үлү фигыле сүзтезмәләр составында да очрый. Мәсәлән, чыганакларда үлә калды, үләр булсаң сүзтезмәләре теркәлде: Ариғ йуыб, гүргә қуйар үләр булсаң [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Андин соң ул хатынны йығыб, андағ тезләде кем, эссүсе китде, үлә қалды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]; Көн йаруғы сарайға керде, Ғыйләмалик Күрекле аны күрде, үлә қалды [шунда ук, б. 69]. Татар телендә ʻүлү, үлемʼ төшенчәләре күптөрле эмоциональэкспрессив төсмердә тасвирлана. Югарыда искәртелгәнчә, ислам дине буенча дөньядагы һәрбер кешенең гомере, ул килгәнче үк Аллаһ тарафыннан билгеләп куелган. Кешеләр бу тормышта ничек кенә яшәсәләр дә үлемнән берничек тә котылып кала алмыйлар, чөнки ул - Аллаһ тарафыннан билгеләнгән тәкъдир. Мәүлә Колый, суфи шагыйрь буларак, яшәешне икегә -фани дөньяга һәм ахирәткә бүлеп карый. Аның өчен үлем үлү, юкка чыгу түгел, ә ахирәткә күчү, яисә әҗәлгә ияреп китү, гүр өенә бару: Хақ төзесен гүр өйендә сәнең эшең [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]. Шагыйрь үзенең иҗатында ʻүлемʼ төшенчәсен, беренче чиратта, ахирәткә күчү (وﭽوﮐ ﻪﮐترحﺁ), әҗәл килү (وليك لجا), әҗәл җитү (وتيج لجا), гүргә бару (وراب ﻪﮔروﮔ) кебек сүзтезмәләр белән җиткерә: Ахирәткә күчәрләр гөнаһ атына атланыб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Әҗәл килеб, үлеп гүргә барыр булсаң [шунда ук, б. 494]; Баш ағырса, әҗәл йетәр, қурқар аны [шунда ук, б. 495]. Кешенең үлемен шулай азмы-күпме дәрәҗәдә табигый һәм котылгысыз күренеш итеп кабул итү язма истәлекләрдә үлеме сүзенең семантик варианты булган wафат (تافو) лексемасы белән белдерелә: Бәлқыйс кәмалға җитде, атасының wафаты йақын булды [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 511 б.]. Дөрес, чыганакларда бу сүз үзе генә кулланылмый диярлек, ул, нигездә, wафат улу (ولوا تافو), wафат итү (وتيا تافو) сүзтезмәләре белән килә: Йегерме өченче көнендә хәзрәте рәсүлүллаһ ғаләйһиссәламнең wафаты улды [Мөслими, 1999, б. 11]; ...wә хәзрәте Әбу Бәкер ул көндә wафат итмешдер [шунда ук, б. 11]. Wафат лексик берәмлеге дөнйадин wафат итү (وتيا تافو نيداينود) сүзтемәсендә дә урын ала: Йәнә йитмеш ике йылдан соңра, туңғыз йылында, мөбарәк Рамазан айының ундүртенче көн, тарих алты йөздә дөнйадан wафат итде, сүзе дөнйада калды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Дөнйадин wафат итү, дөнйадин китү, дөнйадин нәқыл қылу дигәндә, кешенең дөньяви яшәешне, ягъни фани дөньяны ташлап китүе күздә тотыла: ...wә һәм ул көн дөнйадан үтде [Мөслими, 1999, б. 9]; Бу сүзне халаиққа wасыйәт қылғандин соң Дуйын Бәйан дөнйадин үтде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Падишаһзадә балин ғамь wә бәстәр ғоссада йатыб, дөнйадин нәқыл қылды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 512]. Фани дөнйадан үтү дигәндә, яшәешне ахирәткә һәм дөньялыкка бүлеп карау, фани дөньяны ташлап, ахирәткә күчү турындагы ышанулар, кешенең ике дөнья хакындагы күзаллаулары тагын да ачыграк күренә: Хақ Тәғаләнең тәғдире ирешеб, хәзрәте Ақсақ Тимер һәм ошбу фани дөнйадин үтделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 88]. Ахирәт исә еш кына мәңгелек буларак кабул ителә. Бу күзаллаулар язма истәлектә ʻмәңгелек йортка күчүʼне аңлаткан рихләт итү (وتيا تلحر) тезмә фигыле яки даре бәқайа рихләт әйләү (وﻪليا تلحر ايقان ىراد) сүзтемәләре белән җиткерелә: Ул мәқаме куйды, рихләт итде, дуслар [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]; Хәзрәте Мир Тимер даре бәқайа рихләт әйләде [Мөслими, 1999, б. 47]. Мифологик һәм дини күзаллаулар нигезендә, мәңгелек йортка, ягъни бакыйлыкка кешенең җаны күчә, чөнки җан үлемсез. ʻҮлүʼ төшенчәсенә ия җан тәслим итү (وتيا ملست نج) фразеологик әйтелмәсендә дә сүз нәкъ шул хакта бара, ягъни җан бакыйлыкка тапшырылган: Хаҗ йулында җан тәслим қылды, дуслар [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]; ...wә йәнә һәр төрле тәғанни илә әлхан идәрләр: ишедән ғашыйқлар рәкыс итеб җан тәслим итәр [Мөслими, 1999, б. 21]. Үлем Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире дип каралса да, ул кешеләрне һәрчак тетрәндерә. Аеруча берәр төрле бәла-каза, фаҗига аркасында булган көтелмәгән, вакытсыз үлемнәр зур тетрәнү, коточкыч зур югалту ачысы белән кабул ителә. ʻФаҗигале үлемʼ төшенчәсе язма истәлектә күпчелек очракта һәлақ улу (ولوا كله) сүзтезмәсе белән җиткерелә: Ғуҗ бине Ғанк, wә Фирғаwен, wә Нәмруд, wә Ғад, wә Сәмуд коуме бу көндә һәлақ улмышлардыр [Мөслими, 1999, б. 9]; Кәнған туфанда һәлақ улды, нәселе киселде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Әгәр инде кеше изге сугышта, хаклык юлында һәлак булса, шәһид итү (وتيا ديهش) фигыле кулланыла: wә Җирҗис wә Зәкәрийә, wә Йахйа ғаләйһимүс-сәламләр ул көн шәһид итделәр [Мөслими, 1999, б. 9]. Кешенең үлемендә кемдер сәбәпче булырга да мөмкин, ягъни адәм баласын һәлак итү, үтерү кебек фаҗигалар тормышта еш очрый. Кемнедер фаҗигалы үлемгә дучар итү, һәлак итү, үтерү әдәби ядкярләрдә дә тасвирлана. Мондый төшенчәләр, беренче чиратта, үлтерү фигыле белән белдерелә: ...wә Қабил Һабилне үлтерде [Мөслими, 1999, б. 9]. Гарәп алынмалары белән ясалган һәлақ қылу (ولك كله), қатил әйләү (وليا لتاق) тезмә фигыльләре дә шул максаттан файдаланылган: Бу көн форсатны ғанимәт тотды, мәни һәлақ қылғай [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]; Сафуан галиб улыб аны қатил әйләде wә қаwемене әсир әйләде [Мөслими, 1999, б. 10]; Әһле сөннәтнең күб шәһәрләренең алды wә ғоләмадан улғучыларны қатил әйләде [шунда ук, б. 35]. Баш кисү (وسيك ﺶاب), ʻтузанга әйләндереп юк итүʼне аңлаткан гәрдгәрд қылу (ولق درﻪﮔ-درﻪﮔ) тезмә фигыльләре һәлак итү юлларын тагын да төгәлрәк тасвирлыйлар: Анда Ақсақ Тимер әйде: "Син ғафил дәгелсең, мин ғафил мен, син үзеңә йаманлық қылғайсың, мин үземгә йахшылық қылғаймын", - тиде, башын кисде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]; Падишаһзадә әйтде: тәгамнән тәнаwел қылмасаң, башыңны фил Мәхмүтнең айақыйға салыб, гәрд-гәрд қылырмын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 510]. Шул рәвешчә, кешенең фани дөньядан китүен, ахирәткә күчүен белдергән сүз һәм сүзтезмәләр, бер яктан, үзара синоним буларак каралырга хаклы. Икенчедән, югарыда саналган ахирәткә күчү, гүргә бару, дөнйадан үтү, җан бирү, җан тәслим қылу, һәлақ булу һ.б. сүзтезмәләрнең һәрберсе ʻтеге дөньяга китүʼ төшенчәсен төрле яклап ача, аны үзләренә генә хас эмоциональ-экспрессив төсмер белән җиткерә. Язма истәлекләрдә ике дөнья фәлсәфи карашлары кешенең дини күзаллауларында, дини тәгьлиматны аңлау-кабул итүендә дә чагылыш таба. Ислам тәгълиматының постулат-нигезләрен исемли торган төшенчәләрнең капма-каршы булып белдерелүе үзе үк кешенең һәрнәрәсәгә "ике дөнья" фәлсәфәсе күзлегеннән чыгып бәя бирүе хакында сөйли: диндарлык - динсезлек, мөэмин - кяфер һ.б. Хак дин - батыйль дин, мөэмин - кяфер, иманлы булу - мөртәд булу / диннән язу һ.б. төшенчәләр. Әлеге төшенчәләр язма чыганакларда күпчелек очракта түбәндәндәге сүз һәм сүзтезмәләр белән җиткерелә: дин (نيد), батыйль дин, хақ дин, дине ислам, дин- дийанәт, дин-иман, дингә өндәү, дин қабул итү; иман (ناميا), иманәт, иман килтерү; ислам (ملسيا), дине ислам, ислам илә мөшәррәф улыну, мөселман (ناملسم), мөселман улу; мөэмин (نموٴم); кяфер (رفاك), кяфер урыс; мөртәд (دترم), мөртәд булу, мөртәд қылу; чуқындыру (وردنقوﭼ) һ.б. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында дини лексика киң яктыртыла. Дин сүзе үзе "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә болай аңлатылган: 1. Табигать, иҗтимагый тормыш, гомумән бөтен кешелек дөньясының яшәеше белән илаһи бер көч - Алла идарә итүенә күңел белән ышану, Аллаһка ышаныч хисе; 2. Шундый ышануга нигезләнгән философик система; 3. Теге яки бу динне тотучылар оешмасы. Язма истәлекләрдән дин (نيد) лексемасы, башлыча, ʻяшәеш белән Аллаһ идарә итә дигән ышануга корылган философик системаʼ төшенчәсендә кулланылган: Дин wә әхкям үгрәтделәр, мәсҗеде җәмиғ бина қылдылар [Мөслими, 1999, б. 27]; Бу Вәзна айында дийаре мәғрибә варайун, андағы падишаһлар бәңа бәйғать бирсенләр, хараҗә разый улсынлар, йәки үзем кеби көнешкә ғыйбадәт итсенләр, йәғни бәнем динемдә улсынлар, див [шунда ук, б. 15]. Шунысын да искәртергә кирәк, чыганакларда дин лексемасы сүзтезмәләр составында еш очрый. Мисалга, антонимик мөнәсәбәттәге батыйль дин (نيد لطاب) һәм дине Хақ (قاح ﯽنيد) кебек сүзтезмәләрне китерергә мөмкин: Ғабдрахман дийары мәғрибә вармағындан, анларны батыйль динә дәғwәт итмәгендән тәүбә идеб, хәребдән қоғуд итде [Мөслими, 1999, б. 18]; Пәйғамбәремез саллаллаһу ғаләйһи wә сәллам өч сәхабәне тәблиғы ислам wә дине Хақ өчен Болғара йибәрде [шунда ук, б. 26]. Дине ислам (ملسيا ﯽنيد) сүзтезмәсе исә динне конкрет атау максатыннан кулланылган: Бу тәбғы тәбиғыйн заманында Болғарда дине ислам куәтле улды [Мөслими, 1999, б. 30]. Кайбер очракта дин лексемасы төшеп калып, ислам (ملسيا) сүзе үзе генә дә ʻдинʼ мәгънәсен җиткерергә мөмкин: Әлкыйсса, Ақсақ Тимер хәзрәтләре Уралны чығыб, қырғыз халқына керде, анларны исламға өндәде wә һәм төрекмән халқыны өндәде [Мөслими, 1999, б. 47]. Дингә өндәү сүзтезмәсендә ислам сүзе кулланылмаса да, укучы моның ислам диненә өндәү икәнлеген яхшы аңлый: Башқорт халқы арасында бер мөселман хан пәйда булды, халықны дингә өндәр ирде, әү лийәләр кәрамәте үзендә бар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Дин-дийанәт (تنايد نيد), дин-иман (ناميا نيد) парлы сүзләре бер үк мәгънәдәге сүзләрдән барлыкка килгән: Ул заманда Содум ханы Илбақты ханның уғлы иде, үзе һичбер дин-дийанәт белмәгән хан ирде [Мөслими, 1999, б. 46]; Ахыр урысқа әсир булдылар, дин-имандин мәхрүм булдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Иман (ناميا), иманәт (تناميا) сүзләренең дә сүзлекләрдә теркәлгән беренче мәгънәсе ʻышану, инану, ышанычʼ булса да, язма истәлекләрдә ул ислам динен кабул итү, ислам диненә ышану, дини кануннарны төгәл үтәү буларак яңгырый: Әмма иманәтдә wә дийанәтдә wә әдәбдә нәзыйрлары йуқдыр, див [Мөслими, 1999, б. 26]. Иман килтерү сүзтезмәсендә иман лексемасының ʻислам динен кабул итү, Хак мөселман булуʼ төшенчәсе аеруча ачык чагылыш таба: Бу моғҗизатларны wә кәрамәтләрне күреб, дине Исламның сыйдқына тәсдиқ идеб Айдар хан иман килтереб, пақ мөселман улды [Мөслими, 1999, б. 27]. Түбәндәге җөмләдә ислам илә мөшәррәф улыну сүзтезмәсе дә ʻислам динен кабул итүʼ төшенчәсен аңлата: Бу айның өченче көнендә җомға көн ирде, хәзрәте Ғомәр разыйаллаһу ғанһу ислам илә мөшәррәф улынды [Мөслими, 1999, б. 12]. Чыганакларда динегезне қабул итү сүзтезмәсе дә нәкъ менә ислам диненә күчү, мөселман булуны күздә тота: Хан әйде, бәнем дөнйада күрдегем ошбу қыз балам ирде, ғайре балам йуқдыр, аңа шифа қылсаңыз wә йаңа чаwыл йафрағы илә дүркә бағласаңыз, бән сезнең динегезне қабул идәрмен, диде [Мөслими, 1999, б. 26]. Әлеге төшенчә Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә мөселман улу сүзтезмәсе белән белдерелә: Бу моғҗизатларны wә кәрамәтләрне күреб, дине Исламның сыйдкына тәсдиқ идеб Айдар хан иман килтереб, пақ мөселман улды [Мөслими, 1999, б. 27]; Бу айның унбишендә хәзрәте Хәмзә илә хәзрәте Ғаббас разыйаллаһу ғанһума мөселман улдылар [шунда ук, б. 12]. Белгәнебезчә, гарәп-фарсы алынмасы мөселман ʻислам динен тотучы, ислам динендәге кешеʼ төшенчәсен бирә. Әсәрләрдә мөселман (ناملسم) атамасы ислам динендәге кешене генә аңлатып калмый, ә үзендә югары эчке сыйфатлар, күркәм эш-адымнар, рухи югарылыкзатлылык кебек күп кенә өстенлекле бәяләмәләрне дә туплап килә. Мөселман кешесе һәрьяклап өстен, затлы, күркәм булып күзаллана. Хәтта мөселманның пәрие дә бөек, олы, мәһшүр: Пәриләрнең миһшәре мөселман пәри торырмын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Әдәби ядкярләрдә шул ук мәгънәдә гарәп алынмасы мөэмин (نموٴم) сүзе дә кулланыла: Мөэминнәр күк йөзендә йолдыз йаңлыйғ [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Барча җиһан халқы олуғ-кече, кяфер-мөэмин бу йолдызны ашқара күрделәр, пичин йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Соңгы мисалда урын алган кяфер-мөэмин парлы сүзен ясауда мөэмин сүзенә антонимик мөнәсәбәттә булган кяфер лексемасы да катнаша. ʻАлланы бер дип танымаучы, мөселман булмаган кеше; алласызʼ төшенчәләренә ия булган кяфер (رفاك) сүзе чыганакларда үзе генә дә очрый: Әй, ханым, аның өчен кем, Нух ғаләйһиссәлам заманында Ходай Тәбарәк wә Тәғалә кяферләргә қаһәр қылыб туфан суын йибәрде, кяферләрне туфан суыға батырды, йуқ қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Әлеге мисалда кяфер лексемасы ʻгомумән алласыз, динсез кешеләрʼ мәгънәсендә кулланылса, түбәндәге мисалда кяфер урыс сүзтезмәсе ислам динендә булмаган рус кешесен чагылдыра: Хәзрәте Ақсақ Тимер барган wақытда кяфер урысның ханы Михайла иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Гайсә диненә иярүчеләр, христианнар исә язма истәлектә гарәп алынмасы нәсрани лексемасы белән аталганнар: Ғайсә нәсранидыр, дөнйа көненең әүwәледер [Мөслими, 1999, б. 8]. Язма чыганакларда мөселман, нәсранилар гына түгел, утка табынучылар да телгә алына. Мәсәлән, Мөслими утка табынучыларны фарсы сүзе атәшпәрәст белән атаган: Болғара сәхабәләре килдеге заманында өйләре биш йөз йегерме иде димешләр, үзләре атәшпәрәст ирделәр [Мөслими, 1999, б. 26]. Текстларда дин тоту, дин кабул итүнең капма-каршысы булган очраклар - диннән язу, башка дингә күчү күренешләре дә чагылыш таба. Биредә авторлар ʻдинне ташлау, диннән язуʼ төшенчәсендәге мөртәд булу (ولوب دترم), мөртәд қылу (ولق دترم) сүзтезмәләрен файдаланалар: Борһан солтан урыс қулында хибес булыб мөртәд булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Күб мөселманларны динендән айырыб мөртәд қылды, олу фетнә қыла башлады [шунда ук, б. 92]. Мисаллардан аңлашылганча, динне ташлату мәҗбүри рәвештә алып барылган, бу бигрәк тә мөселманнарга карата кулланылган. Димәк әлеге сүзтезмәләр күпмедер дәрәҗәдә чуқындыру лексемасы белән контекстуаль синонимнар булып тора. Чуқындыру (وردنقوﭼ) фигыле әсәрдә шактый киң мәгънәдә кулланылган: ул христиан диненең аерым бер йоласын гына аңлатып калмый, ә ʻмөселманнарны мәҗбүри рәвештә диннән яздыру, башка дингә күчерүʼ төшенчәсен дә белдерә. Әлеге лексема татар милләте өчен аеруча тискәре ассоциацияләргә ия, ул халык хәтерендәге иң авыр кичереш-вакыйгаларны чагылдыра: Үзенең қул астындағы мөселманларны чуқындырмақ нийәтен қыла башлады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Суфилык яисә суфичылык - ислам дине белән бәйле юнәлеш. Ул башлап мөселманнарның түбән катламнарында барлыкка килә. Суфилыкның төп нигезе - тәкъвалык. Суфилар инанып ураза тота, Аллаһка чын күңелдән гыйбадәт кыла. Суфилар турыдан-туры Аллаһ белән берләшеп булуга ышаналар, Аллаһ сөюен беренче урынга куялар. Бу Мәүлә Колый иҗатында да чагылыш таба: Башларына таҗ күтәрмеш, суфый мән тир [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Суфыйлық мивәләре пешеб йетмеш [шунда ук, б. 492]; Суфыйлықда тәүфиқ тапса иркәк-теши [шунда ук, б. 492]. Мисаллардан күренгәнчә, хак дин - батыйль дин, мөэмин - кяфер, мөэмин булу - мөртәд булу һ.б. капма-каршы төшенчәләрдәге лексик берәмлекләр "ике дөнья" фәлсәфи карашларының мөөселман, төрки-татар дөньясына нык үтеп керүе, кеше тормышының шул категорияләргә нигезләнгән булуын тагын бер кат раслый. Пәйгамбәр, фәрештә, пәри, шайтан төшенчәләре. Әлеге төшенчәләрне аңлату өчен авторлар еш кына түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләрне файдаланган: пәйғамбәр (ربمعيﭘ); әнбия (ايبنا); рисаләт (تلسير); нәбүвәт (توبن), җәмале нәбүвәт; фәрештә (ﻪتشرف); мәләк (ﮎلم); сәхабә (ﻪبحس); өммәт (تموا); әүлийә (ايلوا); ғазиз (زيزع); шайтан (ﻥاطيش); пәри (ﯼرﭘ); иблис (سيلبيا) һ.б. Чыганакларда еш кулланыла торган дини лексемалардан пәйғамбәрне атарга мөмкин. Пәйгамбәр - динне башлап өйрәтүче зат кына түгел, ә халык күңеленә үзендә аклык-пакьлек, затлылык, изгелек һәм илаһилык кебек сыйфатларны туплаган якты образ буларак кереп урнашкан. Язма чыганакларда ул, беренче чиратта, ʻдинне башлап өйрәтүчеʼ төшенчәсендә очрый. Дөрес бу төшенчәне җиткерүдә пәйғам бәр (ربمعيﭘ) белән бергә әнбийә (ايبنا) лексемасы да кулланыла, бу терминнарны синонимнар дип атарга да мөмкин: Ул көн әнбийәләрдән алты кешейә тәшам улынды [Мөслими, 1999, б. 8]; ...wә җәмиғ өммәтл әренең гамәлләре ул көн пәйғамбәрә ғарыз улыныр [шунда ук, б. 9]. Текстларда пәйғамбәр (ربمعيﭘ) сүзе үзе генә дә, антропоним белән янәшә дә килергә мөмкин: Биш wақыт намаз уқыған пәйғамбәрләр эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]; ...wә бу қыз ул Бәлқыйс торыр кем, Сөләйман пәйғамбәрнең ғақыдында ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]. Гарәп сүзе рисаләт (تلسير) ʻпәйгамбәрлек, илчелекʼ төшенчәсенә ия булса да, еш кына пәйғамбәр сүзенә синоним булып килгән: Хәзрәт рисаләтемез саллаллаһу ғаләйһи wәссәлам ул көн туғды [Мөслими, 1999, б. 9]. Хақ рәсуле дигән очракта да пәйгамбәр күздә тотыла: Хақ рәсуле сөннәтләрен тотмақлыққа [Мәүлә Колый, 1963, б. 487]. ʻПәйгамбәрлекʼ мәгънәсе язма чыганакларда гарәп-фарсы алынмасы нәбүвәт (توبن) белән дә белдерелә: Йегерме сигезенче көнендә хәзрәте рисаләт саллаллаһу ғаләйһи wәссәләмгә нәбүвәт вирелде [Мөслими, 1999, б. 13]. Бу лексик берәмлек җәмале нөбүвәт (توبن ىلمج) сүзтезмәсендә очрый һәм ʻпәйгамбәрнең матурлыгыʼ мәгънәсенә ия: Уғлан әйтде, җәмале нөбүвәтне күреб йығлармын, wә икенче анамны дөшемдә күреб йығлармын [Мөслими, 1999, б. 40]. Кеше белән бәйле дини терминологиядән тагын сәхабә (ﻪبحس) һәм өммәт (تموا) лексемалары телгә алына. Беренчесе Мөхәммәд пәйгамбәрнең замандашы булып, аны күргән кешеләрне атаса, икенчесе пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкын аңлата: Пәйғамбәребез саллаллаһу ғаләйһи wәссәлам өч сәхабәне тәблиғы ислам wә дине Хақ өчен Болғара йибәрде [Мөслими, 1999, б. 26]; Мин өммәтләремдән разыймын, диде [шунда ук, б. 40]. Мәүлә Колый иҗатында ʻизге затларʼ төшенчәсендә әүлия (ايلوا), ғазиз (زيزع) лексемаларының кулланылышын да искәртергә кирәк: Әүлияләр ғыйшқы берлә күңеле тулды [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]; Остазым ғазизләрдән мәдәт тапды [шунда ук, б. 490]. Дини күзаллаулар белән бәйле затлар арасында, әлбәттә, фәрештә, шайтан-җен образлары зур урын алып тора. Алар арасыннан халык, беренче чиратта, фәрештәгә өстенлек бирә. Фарсы сүзе фәрештә (ﻪتشرف) Алланың кеше белән арадашчысын, илчесен атый: Чәһаршәмбе көннең кичәсендә тәмам ғосел идеб wә намаз қылыб беткәнләрендән соң ғаләме ғайбдән бер қызыл тәвә зоһур улыныб, хәзрәте Ғалине ул дәвәйә артдылар, күтәреб алыб Бәкыйғ гүрстанының бер почмағында фәрештәләр дәфен итделәр [Мөслими, 1999, б. 12]. Гарәп алынмасы мәләк (كلم) тә фәрештәнең абсолют синонимы буларак кулланылган: Хақ Тәғалә Ғарешне wә Көрсине wә мәләке әрбағаны ул көндә йаратды [Мөслими, 1999, б. 10]. Еш кына фәрештәләр конкрет исемнәр белән дә телгә алына. Мәсәлән, кешеләргә яхшылык эшли торган Җәбраил фәрештә, үлем китерүче Мәләкел-Мәүт исемнәре очрый: Ғазраил ғаләйһиссәлам әйде: "Мән сәнең кебек қол мән, илля Мәләкел-мәүт див бәне әйтерләр, йәғни барча мәхлуқатлар җаныны wә һәм атаң-анаң җаныны бән алдым", - див әйтде [Мөслими, 1999, б. 16]; Аның йағырында мөһер, wә мөһерендә Җәбраил фәрештәнең аты бар иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Язма истәлекләрдә кешеләргә Алла теләкләрен җиткерүче, ярдәм итүче фәрештәгә кешеләрне юлдан яздыручы шайтан образы каршы куела. Дини мифологиядә кешеләргә зыян эшләүче, җирдә явызлыкначарлык таратучы образны аңлаткан шайтан (ﻥاطيش) лексемасы белән фәрештә сүзе семантик яктан антонимик мөнәсәбәттә торалар: Имде моны бу йирдә иргә биреб булмас, аның өчен адәм уғлы шайтан берлән бәрабәрдер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Гел начарлык юлында булган шайтан образы әдәби ядкярләрдә еш кына каргалып, каһәрләнеп ләғыйнь (ﻥيعل) дип тә атала: Йа солтанымыз, әмер улмаса, бармайық зира ки шайтан ләғыйнь пәйғамбәрләр сурәтенә керә алмас [Мөслими, 1999, б. 45]. Ислам динендә изгелеккә, яхшылыкка, илаһилыкка, шул исәптән фәрештәләргә каршы куела торган образлардан шайтан, иблис лексемалары, Аллаһы сүзе белән чагыштырганда, сирәк очрый. Мәүлә Колый иҗатында бу ике образ да кешеләрне юлдан яздыра, яманлыкка этәрә. Шуңа күрә шагыйрь шайтанга еш кына ләғыйнь шайтан (ﻥاطيش ﻥيعل) дип мөрәҗәгать итә: Ләғыйнь шайтан хезмәтедер, бел, тәмәке [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]; Ул риданың очын тотыб, иблис китәр [шунда ук, б. 492]; Нәфсе илә шайтан мәңа бирде йаман [шунда ук, б. 488]. "Мәҗмугыл-хикәят"тә телгә алынган дини һәм мифик образларның берсе - пәри. Фарсы алынмасы пәри (ﯼرﭘ), бер яктан, матур, гүзәл җен образын атаса, икенчедән, кара көчне белдерә: Ул җәванмәрд әйде: и шаһзадә, и намдар, қурықма wә мозтараб булма, мән пәри торырмын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Түбәндәге мисалда теркәлгән пәри (ﯼرﭘ), иблис (سيلبيا) сүзләре каршылыклы мәгънәгә ия сүзтезмә барлыкка китерә. Мифология буенча, пәри матур, гүзәл җен булса, иблис, - киресенчә, кешеләрне юлдан яздыру белән шөгыльләнүче коточкыч кыяфәтле мифик зат, шайтаннар башлыгы. Димәк, безнең фикеребезчә, пәри иблис сүзтезмәсе бу очракта шушы ике затның икесенә дә хас сыйфатларны чагылдыру өчен кулланыла: И пәри иблис wә и хур пәртәлбис, белгел wә агяһ булғыл: сәндин бер уғыл вөҗүдкә килде, хублыққа мисале йуқ ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509]. Гөнаһ қылу - тәүбә итү. Бу төшенчәләр, нигездә, гөнаһ (هانﮔ), нә гөнаһ, гөнаһ қылучы, гөнаһ төхеме, гөнаһ аты, тәүбә (ﻪبوت), тәүбә қылу һ.б. кебек сүз һәм сүзтезмәләр ярдәмендә бирелә. Дини-әхлакый кануннардан читкә китү, аларга каршы килә торган эш-гамәлләр, уй-фикерләр - гөнаһ. Түбәндәге мисалларда ул "дөрес булмаган, гаеп эш эшләүне"не аңлата: Бу ғаләмдә нә гөнаһ қылғанымны белмәзмен [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]; Һәр кем ирсә гөнаһны үзендин белеб әйтер булса ирде, бөлеклек үз шомлығымыздан дийеб, аны үлтермәде, таламады, аны йибәрделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Мәүлә Колый иҗатында гөнаһка зур игътибар бирелә, ул адәм баласын Аллаһтан ерагайтучы иң зур киртә булып карала. Шагыйрь гөнаһ кылучыларны, гөнаһ төхемен - орлыгын чәчүчеләрне еш телгә ала, аларны гөнаһ аты белән ахирәткә күчәсез бит дип кисәтә: Нәфес хақны танымаз, гөнаһ қылыр, арымаз [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Гөнаһ төхемен игәрләр, билен бағлаб, йасаныб [шунда ук, б. 488]; Ахирәткә күчәрләр гөнаһ атына атланыб [шунда ук, б. 488]. Суфи шагыйрь гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакыра, Аллаһтан ярлыкау сорарга куша. Тәүбә қылу (ولق ﻪبوت) сүзтезмәсе кылган эшләр өчен үкенү, ярлыкау сорауны аңлата: Тәүбә қылыб, Хаққа йығлаб, йәшләр сачсәң... [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Хәзер тәүбә қылыб, мондин Хақны таны [шунда ук, б. 494]. Дин белән бәйле кайсы гына төшенчәне алсак та, аларның барысында да кешенең бу дөньяга һәм ахирәткә бәйле күзаллаулары чагылыш таба. Фани дөньяны кеше мөэмин-мөселман булып, дини йолаларны үтәп, тәүбә кылып узарга, теге дөньяга әзерлекле булырга тиеш. Дога, намаз, ураза, хаҗ, зәкят. Дога - теләк теләү, Аллаһка ялвару-үтенү, ярдәм сорау. Доға (اعود) сүзен Мәүлә Колый иҗатында еш очратабыз: Ул хилвәтдә бер доғасын алдым, дуслар [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Күңелене хушнут қылыб, доға қылса... [шунда ук, б. 491]; Монлар қылған доға сиңа булмаз тимәң... [шунда ук, б. 491]. Догалы кешене Аллаһ төрле бәла-казадан саклап калыр, ә инде дога кабул булса, дога кылган кеше төрле авырлыклардан, хәсрәттән котылыр, Аллаһның ярлыкавына ирешер, аңа җәннәт ишекләре ачылыр дип ышанганнар. Мәүлә Колый иҗатында да бу мотив ачык чагылыш таба. Ислам динендә төп шартларның берсе булып намаз уку тора. Намаз - билгеле бер вакытта билгеле бер тәртиптә догалар уку, гыйбадәт кылу. Текстларда намаз (زامن) лексемасы ʻгыйбадәт кылуʼ мәгънәсендә килә һәм мөселманга тәүлегенә биш тапкыр намаз уку мәҗбүри куела: Биш wакыт намаз укыган пәйғамбәрләр эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]; Бу айның ундүртенче көнендә намаз фарыз улынды [Мөслими, 1999, б. 11]. Билгеле бер көннәрдә укылган намазлар, мәсәлән, җомга һәм гает бәйрәме көннәрендәге намазларны халык барысыннан да саваплырак итеп кабул иткән. Бу көнне укылган намазларны халык кыскартып, җомға wә ғайед уку (وقوا دياع و اعمج) дип кенә атаган, ягъни биредә синекдоха күренеше белән очрашабыз: Халыққа Қоръән үгрәтделәр, җомға wә ғайед уқыдылар [Мөслими, 1999, б. 27]. Гыйбадәт кылу, Коръән сүрәләре татар телендә гарәп алынмалары сүрә (اروس), доға (اعد) лексемалары белән белдерелә: Бу айның әүwәл көнендә Җәбраил ғаләйһиссәлам wәхи килтерде: "Иқра бисми раббикә" сүрәсе иңде [Мөслими, 1999, б. 12]; Үз теленчә доға әйләде [шунда ук, б. 14]. Шунысы кызык, намаз, сүрә, дога уку ʻгыйбадәт кылуʼ төшенчәсенә ия булса да, язма истәлектә кулланылган ғыйбадәт итү (وتيا تدابع) лексемасы үзе киңрәк төшенчәгә ия: Бу Вәзна айында дийаре мәғрибә варайун, андағы падишаһлар бәңа бәйғать бирсенләр, хараҗә разый улсынлар, йәки үзем кеби көнешкә ғыйбадәт итсенләр, йәғни бәнем динемдә улсынлар, див [Мөслими, 1999, б. 15]; Үзе йахшы эшләргә wә тағать wә ғыйбадәткә мәшғуль булды [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 517]. Әлеге мисалларда ғыйбадәт, ғыйбадәт итү берәмлекләре намаз яисә дога укуны гына аңлатмый, безнең фикеребезчә, биредә ул ʻислам кануннарын тулысынча үтәп, аңа буйсынып, изгелекләр кылып яшәүʼ кебек шактый киң төшенчәгә ия. Шәригать кануннары нигезендә, мөселман кешесенә намаз уку, дога кылу алдыннан тәһарәт алу, госел коену йолаларын үтәү мәҗбүри санала. Язма истәлекләрдә шул фарыз гамәлләр тәһарәт қылу (ولق تراهت), ғосел идү (وديا لسع) кебек сүзтезмәләр белә аталган: Чәһаршәмбе көннең кичәсендә тәмам ғосел идеб wә намаз қылыб беткәнләрендән соң, ғаләме ғайбдән бер қызыл дәwә зоһур улыныб, хәзрәте Ғалине ул дәwәйә артдылар, күтәреб алыб Бәкыйғ гүрстанының бер почмағында фәрештәләр дәфен итделәр [Мөслими, 1999, б. 12]; Ақсақ Тимер ғаскәре ул күлдән су алыб тәһарәт қылсынлар өчен, зира ки ул Ульдамир қальғасының нәһере йуқ ирде, урыслар қойу берлә тереклек әйләделәр [шунда ук, б. 46]. Ислам динендәге фарыз гамәлләрдән зәкят (تاﮐز), руза (ازور) терминнары язма чыганакларда үзләренең төп мәгънәләрендә урын алган: Егерме бишенче көнендә зәкят айате инеб зәкять фарыз улды [Мөслими, 1999, б. 11]; Утызында шәһре Рамазан рузасы фарыз улынды [шунда ук, б. 11]. Хаҗга бару, ягъни Мәккә шәһәрендәге Кәгъбәтулла корылмасына барып дога кылу, корбан чалу - ислам динендәге иң зур гамәлләренең берсе. Бу гыйбадәт язма истәлекләрдә олылап телгә алына, хаҗ йулында (ادنلوي ﺝاح), хаҗ қылу (ولق ﺝاح), хаҗ бардығы (ىعدراب ﺝاح), хаҗға барғай (ىاعراب اعﺝاح) кебек сүзтезмәләр белән бирелә: Остазым хаҗ қылмаққа нийәт итде [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]; Хаҗ йулында җан тәслим қылды, дуслар [шунда ук, б. 490]; Хаҗ қылмақ өчен Шамдан Мәккәйә килде [Мөслими, 1999, б. 18]; Хаҗ бардықларында wафат улмышдыр [шунда ук, б. 33]; ..., кем хаҗға барғай, барыб, гөнаһлардан арыныб, күңеле йаруғай [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 512]. "Тәварихы Болгария"дә телгә алынган хаҗе әкбәр (ربﮐا ىجاح) сүзтезмәсе исә ʻиң олы хаҗʼ төшенчәсен атый: Унынчы көн бәйрәм көнедер, Ғарәфә җомға көнгә туры килсә, Хаҗе әкбәр дийерләр [Мөслими, 1999, б. 18]. 4.3.3. "Кеше" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр "Кеше" төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш парларның денотат өлеше сакланган хәлдә, сигнификатив компоненты киңәю сәбәпле, конкрет мәгънәдән абстрактка күчә баруы. "Татар теленең аңлатмалы" сүзлегендә кеше сүзенең түбәндәге мәгънәләре күрсәтелә: 1. Фикерләү, сөйләшү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган зат, җан иясе, шәхес. 2. Санау берәмлеге мәгънәсендә кулланыла. 3. Кем дә булса берәрсе, беркем. 4. Икенче берәү, чит-ят адәм, билгесез зат. 5. сөйл. Күч. Сөйгән яр, ир буласы яки дус егет [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1979, б. 90]. Билгеле булганча, хәзерге татар әдәби телендә кеше сүзенең адәм, инсан, бәндә кебек синонимик вариантлары кулланыла. Татар теленең синонимия мәсьәләсе махсус тикшерелә торган хезмәтләрдә әлеге лексик берәмлекләр хакында түбәндәге мәгълүмат бирелә: "Кеше, адәм, бәндә, инсан, кемсә сүзләре, фикерләү сәләтенә ия булган зат мәгънәсендә берләшә, төшенчәнең теге яки бу ягына басым ясалып, мәгънә төсмерләре белән аерымлана һәм гомуми төшенчәне кеше сүзе бирә торган идеографик синонимнар булып санала. ...Төшенчә - семантик мәгънә, нигездә, бер үк, ләкин бер билгесе калкурак итеп бирелә: адәмнең хайван булмавы, бәндәнең горур, бәйсез кеше булмавы, инсанның шигъри стиль, кемсәнең сөйләү стиленә хас булуы", - дип аңлатыла [Ханбикова, 1980, б. 106 -107]. Иске татар телендә язылган текстларда, беренчедән, кеше (ﯽشك) сүзенең лексик-семантик варинатларын барлыкка китерә торган сүзләр сан ягыннан күбрәк була: адәм (مدﺁ), кеше (ﯽشك), кемсә (ﻪسمك), кемсәнә (ﻪنﻪسمك), инсан (ناسنا), зат, бәндә (ﮦدنب), шәхес (ﺺخش) һ.б. Икенчедән, бу сүзләрнең мәгънәсе берсе икенчесеннән һичнинди төсмер белән дә аерымланмый кебек, алар бер үк төшенчәнең атамалары, ягъни абсолют синонимнар булып тора. Әмма текст эчендә һәрберсенең үзенә генә хас мәгънә төсмере булуы да күренә. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә кеше (ﯽشك) лексемасы, нигездә, беренче, төп мәгънәсендә кулланыла. Мондый очракта бу лексема өстәмә эмоциональ-экспрессив бизәкләрдән "чиста" һәм ул кеше ардыннан, алты кешейә, кеше үлтермәк, нә кешеләрсез кебек сүзтезмәләр составында очрый: Ул көнне пәйғамбәрләрдән алты кешегә төшенкелек иңде [Мөслими, 1999, б. 8]; Ул кеше артындан дәшәр [шунда ук, б. 25 б]; Үзе Қуқан кешесе иде, аңардан дәрес алды [шунда ук, б. 32]; Қараwылчылар әйтделәр, сезләр нә кешеләрсез? [шунда ук, б. 41]; Кеше үлтермәк кеби эшләр чуқ ирде [шунда ук, б. 43]. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, әлеге җөмләләрдә кеше сүзе, нигездә, үзенең беренчел номинатив мәгънәсендә кулланылган. Әлеге җөмләләрдән күренгәнчә, биредә фикерләү, сөйләшү сәләтенә ия булган зат, җан иясе, шәхес күз алдында тотыла, ул ниндидер образлылыктан азат итеп тасвирланган. Түбәндәге мисалда кешесе лексемасы қырық кешесе сүзтезмәсендә килеп, кемнеңдер кул астында булган, кемгәдер буйсына торган кешеләр төркемен аңлата: Қашында қырық кешесе бар ирде, әмма эчендә бер қараwылчысы бар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Кеше (ﯽشك) сүзе бер қаwем кеше сүзтезмәсендә дә урын ала, ул бу очракта ʻнинди уртак фикер, эш нигезендә тупланган кешеләр төркемеʼ мәгънәсен белдерә: Анлар кайтыб килә торған урмандин бер қаwем кеше чықдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә кеше (ﯽشك) лексемасы ир кеше сүзтезмәсен ясауда катнаша: Һай, син Мәргән, һәр йәнә күкдә йөргән ақ шоңқар идем, имде сезнең қарағай тик буйыныңа қунайын сез ир кеше, сезгә күп қару итеп булмас, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Мисалдан күренгәнчә, ир кеше сүзтезмәсе таяныч булырдай, физик һәм рухи яктан көчле ир образын чагылдыра. ʻХөрмәткә лаек, ил белән идарә итәрдәй кешеʼ төшенчәсе кеше булыб сүзтезмәсе ярдәмендә җиткерелә: Ул кеше кеше булыб йорт көтмәс [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Кеше (ﯽشك) лексемасы олы кеше сүзтезмәсен ясауда да катнаша. Бу очракта ʻкешеʼ төшенчәсенә ʻбашлык, җитәкчеʼ мәгънәсе дә өстәлә: Иртәгәсен Чыңғыз хан түрт ыруның олы кешеләренә олуғ қырғын итде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Мәүлә Колый иҗатында кеше лексемасында шагыйрьнең хистойгылары, дөньяга мөнәсәбәте дә чагылыш таба. Мәсәлән, суфилық мивәсендин татыған кеше дигәндә, тормышын суфичылыкка, Аллаһ юлында хезмәт итүгә багышлаган кеше күздә тотыла: Ул суфилық мивәсендин татыған кеше, җет улыб, истин китәр дөнйа эше [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]. Қарендәшсез кеше сүзтезмәсе гарип, кызганыч, ятим кешене атый: Қарендәшсез кеше - Ғарип, белер булсаң [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]. Ботенләй ят кеше турында сүз барганда, шагыйрь тикмә кеше сүзтезмәсен файдалана: Аш қылмағай, Ғарип өчен, тикмә кеше [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. Мәгълүм булганча, татар телендә әлеге лексик берәмлекнең төп синонимы булып адәм сүзе тора. Без тикшерү объекты итеп алган чыганакларда да адәм (مدﺁ) берәмлеге шактый еш очрый. Еш кына кеше сүзенең турыдан-туры эквиваленты, ягъни абсолют синонимы булып та килә: Әй, ханым, син адәмсең, мине тәқый бу уғланнарны азад қылғай [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Ул ташны берсене бер кемсәнә әленә алса, "өфф" дисә, ул таш эчендән бер адәм сурәтле таш чығар [Мөслими, 1999, б. 24]. Ә менә адәм уғлы дигән сүзтезмәдә Мәүлә Колый Адәм галәйһиссәламне, кешелек дөньясын күздә тота, кешеләр турында гомумиләштереп әйтә кебек: Адәм уғлы бизәнер, дөнйаны бақый саныб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. Шулай ук түбәндәге мисалларда да адәм лексемасы Җир йөзендәге тереклекнең аңлы бер вәкилен чагылдыра: Қош-қорт, хайwан, адәм һәркем андин йыйса [Мәүлә Колый, 1963, б. 497]; Ғарипләрне һичбер адәм алмас санға [шунда ук, б. 494]. Әмма, тупланган фактик материалдан күренгәнчә, күп очракта адәм (مدﺁ) лексемасы дини күзаллаулар белән бәйле караш-вакыйгаларны тасвирлаганда кулланыла: ...wә җомға көн алты йөз мең адәмне Аллаһы Тәғалә җәһәннәмдән азад идәр [Мөслими, 1999, б. 8]. Түбәндәге очракта ʻкешеʼ төшенчәсендәге адәм уғлы сүзтезмәсе шайтан образына каршы куела: Имде моны бу йирдә иргә биреб булмас, аның өчен адәм уғлы шайтан берлән бәрабәрдер [Мөслими, 1999, б. 12]. Адәм (مدﺁ) сүзе бәни лексемасы белән мәгънәви бәйләнешкә кереп, гарәби чыгышлы бәни адәм, ягъни адәм балалары сүзтезмәсе составында еш очрый һәм ʻҖир йөзендәге барлык кешеләр, кеше затыннан булучыларʼ дигән мәгънәне белдерә: Бишенче бармагы ишарәтдер: ...бәни адәм қай җирдә үләчәгене wә қачан үләчәгене белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәғалә белер, димәкдер [Мөслими, 1999, б. 18]. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә бәндә (ﮦدنب) сүзенең потенциаль мәгън әсе дә чагылыш таба: ул атамның бәндәси дигән сүзтезмә составында килеп, шушы әсәрдә генә очрый торган мәгънәне - ʻколʼ төшенчәсен аңлата: Ә ул қара йылан атамның бәндәсе иде һәм миңа һәрчақ дошманлық қылыб ачу сақлар иде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Шулай ук язма истәлектә, дини күзаллаулар нигезендә, адәм баласы еш кына җен-пәри һәм башка кеше затыннан булмаган җан ияләренә каршы куела. Мондый очракта автор адәми сүзформасына мөрәҗәть итә. Адәми сүзе үзе сыйфат буларак кулланылса да, биредә күплек кушымчасы алып, исемләшеп килә һәм адәми заттан булганнарны, ягъни ʻкешеʼ төшенчәсен аңлата: Ул утрауда тағын адәмиләр бар [Мөслими, 1999, б. 21]; Күргән адәмиләр таң-ғаҗәйебкә қалыб, бу нә төрлүк нишандыр, дийеб йығлашырлар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Мәүлә Колый адәми, бәндә лексемаларының икесен дә рәттән куллана: Қарчыға әйтер: үшкәлдем, адәмигә бәндә булдым [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә мондый кара-каршы кую текстның үзендә үк чагылыш таба: Пәри йегете әйтте: шөкер һәм хезмәт қылыб, йахшылық қылуны үз өстемә алыб, қыз туғанымны сиңа бирермен, әмма қыйын йағы шунда ки, син кеше, ул пәри қызы булыр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә адәми (ﯽمدﺁ) лексик берәмлеге үзе генә кулланылса, "Мәҗмугыл-хикәят"тә без аны еш кына адәми зат сүзтезмәсе составында очратабыз һәм ул шулай ук югарыда телгә алынган мәгънәне аңлата, биредә сигнификат өлеше киңәю аеруча ачык чагылыш таба: Падишаһзадә әйте: Аллаһ, Аллаһ, Ходай хақы, бу сүзне әйтмә, бу сүзне үткәр, әгәр мондый хата йасалған булса, мән тәүбә қылдым, ғафу қылғыл, адәми зат хатасыз дөнйаға килерме? [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 511]. Кешене ихтирам белән телгә алганда, аның уңай сыйфатларын күрсәтергә теләгән очракта, ʻкешеʼ мәгънәсендә әһел (لها) сүзе очрый. Хәтта бу лексемада ниндидер бер затлылык, зыялылык, динилек кебек сыйфатлар да чагылыш таба: Падишаһ хәзрәте бик сабыр әһелдән иде, қараwылчыларны дәшмичә, ақрын әдәб берлә, йа фәлән, сән минем тәхетемнең айақларыны кисмә, ул аталарымыздан қалған мирасдыр, матурлығы китмәсен, диде [Мөслими, 1999, б. 16]. Төрки-татар язма истәлекләрендә кеше төшенчәсен бирү өчен еш кына бәндә (ﮦدنب) лексик берәмлеге дә иркен кулланылган. Хәзерге татар әдәби телендә бәндә сүзе еш кына, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә чагылыш тапканча, ʻбулдыксыз, ихтыярсыз кешеʼ мәгънәсендә очрый. XVIII гасыр язма истәлегендә исә без бу берәмлекне, башлыча, гади халык катламыннан чыккан яисә кемнеңдер буйсынуында булган кешеләрне тасвирлаган текстларда очратабыз: Қабернең йабық булуында Аллаһы Тәғаләнең сере бар ки, бәндәләр аны аңлаб җиткерә алмаслар [Мөслими, 1999, б. 12]; Хәзрәте Хызыр ғаләйһиссәлам бер фәқыйрь қыйафәтендә булыб, йа ғарәпләр падишаһы, ачуланма, алар да бәндәләрдер, диде [шунда ук, б. 17]. Әсәрдә билгесез кешеләр яисә кешеләр төркеме хакында сүз барган очракта автор кеше сүзен кемсә (ﻪسميﮐ) белән алыштыра: Доға қылынды: Һинд океанын күрер өчен, Мисыр шаһы Хуҗа Бәйрәм бер көймә төзетде, алты йыллық азықлары берлә биш йөз кемсәне җибәрде, аларға рәис билгеләде [Мөслими, 1999, б. 21]. Кемсә лексемасының әсәрдә кемсәнә (ﻪنﻪسميﮐ) формасында килүе дә күзәтелә: Бу ике кемсәнә кеби җиһанда күркәм кемсәнәләрне күргәнем йук ирде, диде [Мөслими, 1999, б. 40]. Билгесез кешегә эндәшкән очракларда фәлән (نلف) лексемасының урынлы кулланылуы да күзәтелә. Ул, башлыча, эндәш сүз буларак урын ала: Йа фәлән, сән бәнем тәхетемнең айақларыны кисмәгел, зира ки аталарымыздан қалған мирасдыр, зиннәте китмәсен, диде [Мөс лими, 1999, б. 16]. ʻҺәрбер кеше, барлык кешеләрʼ, кайбер очракта ʻтеләсә нинди кешеʼ мәгънәсе әдәби ядкярдә һәркем берәмлеге аша бирелә: ...wә һәркем ул көндә тырнақ киссә, борчу-сағышдан сулар [Мөслими, 1999, б. 9]. ʻБер генә кеше дә, беркем дә, һичкем, бер генә җан иясе дәʼ мәгънәләре "Тәварихы Болгария"дә һич нәфес сүзтезмәсе аша бирелә: Дүртенче бармағы ишарәтдер, һич нәфес белмәс иртәгә нинди эш эшлисен, Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләр [Мөслими, 1999, б. 17]. Шушы ук мәгънәне, ягъни ʻберкем, һичкемʼ төшенчәләре "Мәҗмугыл- хикәят" әсәрендә исә һич кеше сүзтезмәсе белән чагылдыра: Падишаһзадә пәри берлән бинадан чықдылар, һич кеше аларны күрмәде, wә җилгә басыб, болын-қырға қарадылар [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 506]. Йомгак ясап шуны әйтергә мөмкин, мисаллардан күренгәнчә, теге яки бу лексик берәмлекне куллануда һәр авторның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. XVIII гасыр төрки-татар язма истәлекләрендә адәм, кеше, инсан, бәндә сүзләре, бер яктан, әдәби традиция нигезендә кулланыла, норма буларак кабул ителә. Икенче яктан, алар әсәр эчендә тасвир чарасы буларак үстерелә, яңача яңгыраш ала. Синонимик рәтне тәшкил итә торган әлеге сүзләрнең төп мәгънәләре аерым бер әсәр эчтәлеге өчен кирәк булган төсмер белән киңәйтеп файдаланыла. Текстта ʻкешеʼ төшенчәсен аңлаткан адәм, бәндә, әһле, кем, кемсәнә, фәлән сүзләре һәм һәр кем, һич нәфес, адәми зат сүзтезмәләре бер-берләреннән мәгънә күләмнәре белән дә, эмоциональ-экспрессив яктан да аерыла. Мәсәлән, ʻкешеʼ төшенчәсенең һич нәфес сүзтезмәсе белән бирелүен бары бер урында гына очраттык һәм аны норма вариантлылыгы дип тә атарга мөмкин. Бу синонимик вариантлар ʻкешеʼ төшенчәсен коннотатив яктан баетып кына калмый, халкыбызның тел байлыгы чиксез булуны да күрсәтә. Кешенең тән һәм җан саулыгы. Тән һәм җан сәламәтлеге белән бәйле лексика - кешенең җисми - тән һәм рухи - җан сәламәтлеген аңлаткан төшенчәләр. Тән, ягъни җисми саулык. Саулык-сәламәтлек - кеше тормышында иң мөһим кыйммәтләрнең берсе. Безнең фикеребезчә, сәламәтлек - шактый абстракт төшенчә. Сәламәтлек дигәндә, кешенең тән саулыгы да, җан сихәтлеге дә күзалланылырга мөмкин. Сәламәтлек серләрен өйрәнә һәм өйрәтә торган медицина фәне үзе әдәби ядкярләрдә гарәп алынмалары ғыйльме тыйб (بط ىملع) тезмә сүзе белән атала: Әгәр бу ғыйльме тыйбны арзу қылыр булсаң, үгрәтәйем [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Кешенең тән саулыгы белән бәйле лексик берәмлекләрдән әдәби ядкярләрдә түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләр очрый: шифа (افش), шифа табу (افش وبات), шифа эстәү, шифа қылу; ғыйлаҗ (ﺝﻻع), ғыйлаҗ әйләү, ғыйлаҗ идү; сыйххәт (تاحس), сыйххәт алу; дару (وراد), дару қылу, дару-дәрман; дәрман (نامرد), дару-дәрман, дәрмансызлық; сырхау (واحرس), сырхаулық, сырхау улмыш; зәғыйфь (فيعض), зәғыйфь улмыш; рәнеҗ (ﺞنر); мәраз (ضرم); бүсер зәхмәте (ىتمحز رسوب); сары зәхмәте (ىتمحز ىراس); фалиҗ зәхмәте (ىتمحز ﺞلاف); ағырғы (ىعرعﺁ),эч ағырғы; ваба (اباو); тағун (نوعات); үләт (ﺕلوا) һ.б. Шулар арасыннан XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә еш очрый торганы - шифа (افش) лексемасы. "Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә" шифа лексемасының ике мәгънәсе теркәлгән: 1. Савыктыргыч, терелтү үзлегенә ия булган, сәламәтлек өчен файдалы; 2. Дару ясау яки дәвалану өчен кулланыла торган. Язма истәлекләрдә шифа (افش) сүзе башлыча шифа табу (وبات افش) һәм шифа эстәү (وﻪتسيا افش) сүзтезмәләрендә телгә алына: Бу Шаһим шаһына бер көн эч ағырғы пәйда булды, ул чишмәнең суыны эчеб шифа табды [Мөслими, 1999, б. 13]; Аның суындан әтрафындағы илләр мәразларындан шифа эстәрләр ирде [шунда ук, б. 13]; Һәр қайусы монда шифа табдылар [шунда ук, б. 26]. Бу мисалларда шифа табу, шифа эстәү сүзтезмәләре ʻдәвалану, савыгу, тәнгә-җанга сихәт алуʼ кебек семантикаларга ия. Ә менә түбәндәге җөмләдә шифа қылу (ولق افش) сүзтезмәсе ʻдәвалау, терелтүʼ төшенчәсен чагылдырып килә: Хан әйде, бәнем дөнйада күрдегем ошбу қыз балам ирде, ғайре балам йуқдыр, аңа шифа қылсаңыз wә йаңа чаwыл йафрағы илә дүркә бағласаңыз, бән сезнең динегезне қабул идәрмен, диде [Мөслими, 1999, б. 26]. Гарәп алынмалары ғыйлаҗ (ﺝﻻع), сыйххәт (تاحس), фарсыдан кергән дару (وراد) сүзләре дә язма истәлекләрдә ʻдәвалау, савыктыру, сәламәтләндерүʼ төшенчәләренә ия ғыйлаҗ әйләү (ﺝﻻع وﻪليا), ғыйлаҗ идү (وديا ﺝﻻع), сыйххәт алу (ولﺁ تاحس), дару қылу (ولق وراد) кебек сүзтезмәләрдә кулланылган: Айдар хан әйде, ул табибларны өндәгел, килсенләр, қызым Туйбикәгә ғыйлаҗ әйләсенләр, диде [Мөслими, 1999, б. 26]; Һәр ни ғыйлаҗ идеб уңалмады [шунда ук, б. 26]; Мәзкүр сәхабәләр Болғарда чуқ мәрәзләрә дару қылдылар [шунда ук, б. 26]; Дәрхаль ул қыз сихәт табыб хан сарайына йөгереб қайтды [шунда ук, б. 27]. Дару қылу сүзтезмәсендәге дару лексемасы дару-дәрман (نامرد-وراد) парлы сүзендә дә урын алган. Фарсы асыллы дәрман сүзенең сүзлекләрдә ʻкөч, куәтʼ, ʻәмәл, чараʼ төшенчәләре белән бергә ʻдаруʼ мәгънәсе дә теркәлгән. Түбәндәге мисалда да дәрман лексемасы нәкъ менә ʻдаруʼ төшенчәсендә кулланылган булуы ихтимал: Әҗәл йитеб килсә, дару-дәрман булмас ирмеш [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Дәрмансызлығ (قلزسنامرد) дериватында исә ʻкөч, куәт, хәл булмауʼ төшенчәсе чагылыш таба: Ачлықдин, дәрмансызлықдин би уғлы Балинны бер ботқа бирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Дару-дәрманга капма-каршы буларак, сырхаулық (قلواحرس) дериватын, сырхау улмыш (ﺶملوا قلواحرس) сүзтезмәләрен китерергә мөмкин: Ул моның сырхаулықны белмәк өчен кешесен йибәрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]; Сырхау улмышдыр, хәл эчендәдер, диде [шунда ук, б. 85]. Әлеге мисалларда конкрет чир генә түгел, ә кешенең физик һәм рухи халәте тулаем күзаллана дисәк тә дөрес булыр. сырхау (واحرس) лексемасы үзе генә кулланылган очракта да аерым чир түгел, ә кеше үзе, аның чирле төс-кыяфәте күз алдына килә: Бу шәһәрне Ақсақ Тимер орыш-орыш берлә алмады, ахыр ошбундайын хәйлә төзеде кем, үзене сырхау қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Шулай ук сырхап, авырып китүне ʻгарип, физик яктан җитешсезʼ төшенчәсендәге гарәп алынмасы зәғыйфь (فيعض) сүзе дә җиткерә: Ул көн хәребдә бик қаты эссе ирде, ибтидаэ ғоррәи шәһре Рамазан ирде, хәтта ки, айақларының диресе эсселекдән пешеб кабарыб қаты зәғыйфь улдылар [Мөслими, 1999, б. 14]. ʻСырхаулыкʼ төшенчәсе һәрчак авыру, чир атамалары белән янәшә йөри. Язма истәлекләрдә ʻчирʼ төшенчәсе, нигездә, гарәп алынмалары рәнеҗ (ﺞنر), мәраз белән белдерелгән. Дөрес, ʻчир, хасталыкʼ мәгънәсендәге әлеге лексемалар хәзерге татар әдәби телендә кулланылмый инде: Ул көн һәр кем икенде илә ахшам арасында тырнақ киссә рәнҗегидә шифа була [Мөслими, 1999, б. 9]; Аның суындан әтра фындағы илләр мәразларындан шифа эстәрләр ирде [шунда ук, б. 13]. Шулай ук ʻавыру, чирʼ төшенчәсен язма истәлекләрдә гарәп алынмасы зәхмәт (تمحز) лексемасы да белдереп килә. Бу лексема гадәттә сүзтезмә составында һәм чирне конкрет атау өчен кулланыла. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә бүсер зәхмәте, сары зәхмәте, ʻпараличʼ мәгънәсендәге фалиҗ зәхмәте кебек чир атамалары телгә алына: Әй шаһе Җөрҗан бине Рөстәм бине Бәлғам, бәнем бүсер зәхмәтем вардыр, бу чишмәләрнең қанығы бүлегендән эчмәгә әмер итәрсен [Мөслими, 1999, б. 14]; Әл-қыйсса, бер көн Айдар ханның қызы Туйбикәгә фалиҗ зәхмәте пәйда булды [шунда ук, б. 26]; Ул килде, күрде кем Ақсақ Тимер сары зәхмәте берлә хәлсез булыб йатыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Хәзерге әдәби телдә ʻчир, хаста, сырхауʼ төшенчәләрен дә аңлата торган авыру лексемасы да әдәби ядкярләрдә ʻчирʼ мәгънәсендә урын ала. Дөрес, ул биредә ағырғы (ىعرعﺁ) рәвешендә бирелә: Бу Шаһим шаһына бер көн эч ағырғы пәйда булды, ул чишмәнең суыны эчеб шифа табды [Мөслими, 1999, б. 13]. Язма истәлекләрдәге конкрет чир атамаларыннан ваба (اباو), тағун (نوعات) берәмлекләрен мисалга китерергә мөмкин. Борынгы чорларда, Урта гасырларда бик күп кешеләрне юк иткән чума, ягъни үләт авыруы "Тәварихы Болгария" әсәрендә гарәп алынмалары ваба һәм тағун дип теркәлгән. Бу атамаларны бу очракта абсолют синонимнар дип тә атарга мөмкин: Бер заман Әндрай қальғасына ваба керде, йәғни тағун илә Сәлсан шәһәре һәлақ улдылар [Мөслими, 1999, б. 48]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә үләт сүзе үзе дә очрый: Андин соң тарих мең дә алтмыш бишдә ирде, үләд булды, йылқы йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Кешенең җан, ягъни рухи саулыгы дигәндә, кешенең тәрбияле, әхлакый сыйфатларга ия булу-булмавы күздә тотыла. Язма истәлекләрдә бу төр төшенчәләргә ия лексик берәмлекләрдән түбәндәгеләрне китерергә мөмкин: әдәб (بدا), әдәб берлә; тәүфиқ (قيفوت), тәүфиқ эстәү, тәүфиқ табу; тәрбийә (ﻪيبرﻪت), тәрбийәт идү; үгет (تعوا), үгет бирү; нәсыйхәт (تحصن), нәсыйхәт бирү; қарақчылық қылу (ولق قلﭽقرق); азу-тузу (وزوت -وزﺁ); ата-анадан бизү (وزيب ندانﺁ-اتﺁ); фисық wә ғыйсйан қылу (ولق نايصع و قسف); бәче базлар wә һәм эчкәчәләр wә занилар (رليناز و رليﭽﮐﭽيا و رلزاب ىﭽب); золмәт қылуны (ولق تملوز); кеше үлтерү (ﮏمرتلوا ىشك) һ.б. Татар халкында элек-электән әдәпле-әхлаклы булу югары бәяләнгән, хәтта традиция булып киткән үз әдәп-әхлак кагыйдәләребез бар. Әдәби ядкярләрдә дә әдәпле булу мактала, хөрмәткә лаек сыйфат итеп карала. ʻӘдәп, тәрбия, яхшы холыкʼ төшенчәсе язма чыганакларда, беренче чиратта, әдәб (بدا) сүзе белән белдерелгән: қол Сөләйман хикмәтенә әдәб тотмай [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Падишаһ хәзрәте бик сабыр әһлендән ирде, қараwылчыларға чағырмайыб, ақрын әдәб берлә, йа фәлән, сән бәнем тәхетемнең айақларыны кисмәгел, диде [Мөслими, 1999, б. 16]. Мәүлә Колый иҗатында әдәб сүзенең синонимы тәүфиқ (قيفوت) лексемасы да кулланыла: Суфилықда тәүфиқ тапса иркәк-теши [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]; Тәүфиқ эстәб, Хақ йулына йөргем килер [шунда ук, б. 498]. Түбәндәге мисалда әдәб лексемасының семантикасы киңәя, ул тәрбияле, әдәпле булу белән беррәттән, белемле укымышлы булуга да ишарә итә: Әмма иманәтдә wә дийанәтдә wә әдәбдә нәзыйрлары йуқдыр [Мөслими, 1999, б. 26]. Кешенең әдәп-әхлаклы булуында тәрбиянең зур роль уйнавын да искәртергә кирәк. Ул чыганакларда да чагылыш таба. Мәсәлән, ʻәдәпәхлак өйрәтүʼ төшенчәсе тәрбийә идәмен сүзтезмәсе белән белдерелә: Бунча йыллардан бирле бәйтел-малдан сезләрне тәрбийә идәмен [Мөслими, 1999, б. 17]. Әдәпле булырга, яхшы эшләр эшләргә, ярамаган гадәтләрне ташларга, ягъни әдәпкә, яхшы холыклы булырга чакырып сөйләнгән сүз-киңәшләр татар телендә үгет (تعوا) һәм нәсыйхәт (تحصن) терминнары белән атала: Әй Амәт, Самат, имде үзеңне тәмуғ утындин қотқарыб, башыңызны қылычдин имин қылыңыз, мөселман булың, - дийеб үгет бирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Бу ике лексик берәмлек җөмләләрдә еш кына санап кителә: Ақсақ Тимер хәзрәтләре Солтан Мәһдигә илче җибәрде, бу wақыйғаларны йазыб, үгет wә нәсихәт биреб, тәүбәйә бойырды [Мөслими, 1999, б. 42]. Текстларда алар үгет-wасыйәт парлы сүзе рәвешендә дә очрый: Ағаларының үгет-wасыйәт сүзен тотмадылар, анасын санға санамадылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. ʻТеләк, үтенеч, үгетʼ төшенчәләрен түбәндәге мисалда wасыйәт (تايسو) сүзе җиткерә, тик үләр алдыннан әйтелгән булуы белән аерыла: Бу сүзне халаиққа wасыйәт қылғандин соң Дуйын Бәйан дөнйадин үтде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Әмма тормышта һәм шул исәптән язма чыганакларда әдәпле булуның капма-каршысы - әдәпсезлек, азгынлык та урын ала. Мәсәлән, "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә әдәпсезлек, әдәпсез тормыш алып бару күренешләре қарақчылық қылу (ولق قلﭽقرق), азу-тузу (وزوت -وزﺁ), ата- анадан бизү (وزيب ندانﺁ-اتﺁ) кебек сүзтезмәләр белән җиткерелә: Олы қа рақчылық қылдылар, азған-тузған, ата-анадан бизгән уғланнар, байдан чыққан қоллар аңа җыйылдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. ʻБозыклык һәм фетнә кылуʼ мәгънәсендәге фисық wә ғыйсйан қылу (ولق نايصع و قسف) сүзтезмәсе дә әдәпсез-әхлаксыз тормыш хакында сөйли: Безнең Болғар әһле һәм фисығ wә ғыйсйан илә мәшһүр ирделәр [Мөслими, 1999, б. 43]; Фисығ wә ғыйсйан қылдығы шәһәрләрә wә бәче базлара wә һәм эчкәчәләрә wә занилара Аллаһы Тәғалә әмре мәғруф wә нәһи мөнкәр идәр өчен мөсәлләт әйләде [шунда ук, б. 35]. Әлеге җөмләдәге - бәче базлар wә һәм эчкәчәләр wә занилар (رليناز و رليﭽﮐﭽيا و رلزاب ىﭽب) сүзләре ир балалар белән зина кылучылар, эчкечеләрне белдереп килә. Автор бу сыйфатларның коточкыч азгынлык булуына һәм Аллаһ тарафыннан тыелуына басым ясый. Әмма кайбер затларга акыл, үгет-нәсыйихәт өйрәтү ниятеннән Аллаһ кайчак золмәт қылуны (ولق تملوز), ягъни начарлык эшләүне дә кирәк дип таба: Аллаһы Тәғаләнең әмере илә қатыйғыль золмәт wәл бидғать қыламын [Мөслими, 1999, б. 42]. Югарыда саналган әхлаксыз, бозык гамәлләр белән беррәттән, кеше үлтермәк (ﮏمرتلوا ىشك) телгә алына: ...wә ғайре зина кеби wә кеше үлтермәк кеби эшләр чуқ ирде [Мөслими, 1999, б. 43]. Югарыда саналган һәр бозыклык автор тарафыннан кискен тәнкыйть ләнә. Шул бозык гамәлләрне күрсәтү аша автор шәригать кушканны үтәп яшәүче әдәпле кешеләрнең югары әхлакка ия булуларын тагын да ачыграк тасвирлауга ирешә. Автор фикеренчә, Аллаһы Тәгаләгә тирән мәхәббәт, ислам рухына, шәригатькә, дини кануннарга ихтирам белән караган бер генә мөэмин-мөселман да мондый әхлаксыз гамәлләр кылырга тиеш түгел. Әдәп-әхлак саклап, дини йолаларны үтәп яшәгән кеше генә Аллаһның һәм халыкның хөрмәт-и хтирамын яулый ала. Кешенең эчке һәм тышкы сыйфатлары. Аң-акыл һәм акылсызлык. Бу төшенчәләр язма истәлекләрдә ғақыллы (ىلقع), зирәк (قرز), ғақылсыз (زسلقع), дивана (اناويد) һ.б. сүзләр белән белдерелә. Акыл - кешене кеше иткән иң төп сыйфатларның берсе. Язма истәлекләрдә дә ул югары бәяләнә: Ғали әйде, бән үзем ғақыл wә балиғым, чунки синдән кечек wакытда күб-күб тәғлим алдым [Мөслими, 1999, б. 39]. Хатын-кызга карата әйтелгән ғақыллы сүзе исә түбәндәге мисалда әсәр героеның аңлы, зиһенле, төпле, уйлап эш итә торган, зирәк булуын искәртә: Олы бикнең ғақыллы тол қалған хатыны бар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Кайбер очракта ғақыллылар - ғақылсызлар антонимик парлары бергә дә кулланыла: Әй қалтақ, бу нә эшдер, ғақыллылар белерләр, ғақылсызлар көләрләр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Ғақылсыз лексемасының синонимик пары буларак дивана сүзен атарга мөмкин. Дөрес, биредә ул конкрет затны атый, ягъни аның денотат өлеше көчәя төшкән: Шаһ йоқысындан уйғанды, күрде ки, бер дивана йөрер [Мөслими, 1999, б. 16]; Дивана андан иғраз идеб арлы-бирле қарады [шунда ук, б. 16]. Ғақыллы (ىلقع) сүзенең синонимик варианты буларак зирәк (ﮎرز) лексемасын атарга мөмкин: Аңа Ходаwәндәи ғаләм бер уғыл биреб ирде, ғаҗәйеб зирәк wә ғақыллы wә кямил [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Әлеге мисалларда зирәк лексик берәмлегенә борынгыдан салынган югары бәянең гасырлар үтү белән үзгәрмәве, буыннан-буынга рухи кыйммәт, олы тәҗрибә буларак күчә баруы күренә. Бер үк җөмләдә ғақыл, wасыйәт, үгет кебек лексик берәмлекләр санап кителергә, хәтта әмер буларак та яңгырарга мөмкин: Әй, җиңги, безнең ғақыл, wасыйәт, үгет улдыр кем, бу энеләребез бикләренә, ил олуғларына имин улалар, йахшы тоталар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Белем-гыйлем һәм наданлык. Белем сүзе "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә түбәндәгечә шәрехләнә: 1. Чынбарлыкны танып белүдә кеше акылы ирешкән фәнни ачышларның, фикер һәм хөкемнәрнең тупланмасы; 2. Ниндидер бер өлкәдә мәгълүмат туплау, уку-укыту, һөнәргә өйрәнү; 3. Фәннең берәр тармагы, гыйлем. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ʻбелемʼ һәм ʻнаданлыкʼ төшенчәләре күпчелек очракта түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләр белән җиткерелә: ғыйлем (ملع), ғыйлемлек, ғыйлем тәхсил қылу, таләбәи ғыйлем, хәдис ғыйльме, ғыйльме хикмәт; хикмәт (تمكح), ғыйльме хикмәт; тәғлим (ملﮔت), тәғлим алу; фазыйл (لضف); ғалим (ملاع), ғалим қылу; ғаллямә (ﻪملاع); әғләм (ملعا); надан (نادان) һ.б. Язма чыганакларда ʻбелемʼ төшенчәсе ғыйлем (ملع), хикмәт (تمكح), тәғлим (ملﮔت) кебек гарәп алынмалары белән бирелә: Уғлан икән төн-көн ғыйлем тәхсил қылыр [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Әүwәл Уралның җанибе ғарбисендән килеб, сахабәдән тәғлим алған башқорт дидеге қабиләдән [Мөслими, 1999, б. 28]. Әлеге мисалларда ғыйлем тәхсил қылыр, тәғлим алу сүзтезмәләре ʻбелем алу, белем туплауʼ мәгънәсендә килгән. Аларга синоним буларак сабақ уқу, тәғаллем бирү, уқыб тору сүзтезмәләрен китерергә мөмкин: Бу җиһандин олуғ - китаб, уқың сабақ [Мәүлә Колый, 1963, б. 487]; Сабақ уқыб, Хақ улына әйлә йарағ [шунда ук, б. 487]; Сембер вилайәте тәвабиғләренә йибәрелде, тасаввуфдан тәғаллем вирер өчен... [Мөслими, 1999, б. 33]; Тәфтазан аwылында уқыб тордықы бәнебер Төркестани хаҗи ағу биреб... [шунда ук, б. 38]. Текстларда ғыйлем-хикмәт (تمكح-ملع) парлы сүзе исә ʻаң-белемʼне генә түгел, ә ʻфән, гыйлемʼ төшенчәләрен чагылдыра: Ғыйлем-хикмәт китапларын күңел йазды [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Ғамир ғайәт ғыйлем-хикмәт ийәсе ирде [Мөслими, 1999, б. 10]. Ғыйлем лексемасы ғыйлемлек (كلملع) дериваты рәвешендә дә бирелә: Ғыйлемлек Хақ рәхмәтедер, бер нур торыр [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Ғалим үлсә, ғыйлемлеке үздин калмаз [шунда ук, б. 496]. Ғыйлем сүзе гадәттә теге яки бу фәнни атама белән кулланылып, нинди дә булса фәнни хезмәт яисә гыйльми юнәлешне атарга мөмкин: ғыйльме хикмәт (تمكح ىملع), хәдис ғыйльме (ىملع سدح), таләбәи гыйлем (ملع ىﻪبلت) кебек сүзтезмәләрдә очрый: Ғыйльме хикмәт илә моназарә илә "Хикмәтелғайн" wә "Хикмәте һидайә" уқымақ кеби wә уқытмақ илә мәшғуль улдылар [Мөслими, 1999, б. 44]; Илля бу хәдис ғыйльме Дағстан йортында wә Мисыр йортында қалды [шунда ук, б. 44]; Ул һәм ғыйльме "Каль" wә "Халь" илә үгрәтте [шунда ук, б. 33]; Мәшһүр улан таләбәи ғыйлемдан бәғзеләре Бағдад wә бәғзеләре Хәрәзм чығыб китеб... [шунда ук, б. 30]. Теге яки бу геройның, тарихи шәхеснең белемле-гыйлемле булуын искәртергә теләгән очракта, авторлар язма истәлекләрдә ʻбелемле, укымышлыʼ төшенчәләренә ия гарәп алынмалары фазыйл (لضف), ғалим (ملاع) сүзләренә мөрәҗәгать итә. Түбәндәге җөмләдә фазыйл, ғалим лексемалары санап кителә, ханның турылыклы, ышанычлы гына түгел, ә акыллы, белемле булуына да басым ясала: ...wә ғайре фазыл wә салихларның каберләренең ниһайәте йуқдыр [Мөслими, 1999, б. 31]; Аның заманында Ташкәнддән килеб бер ғалим фазыл хан дәрес әйтде, хаҗ бардықда Бәйраш ханның йортында торыб... [шунда ук, б. 34]; Ғалим фазыл хандыр [шунда ук, б. 34]. ʻБелемле, укымышлыʼ төшенчәләрен гарәп алынмасы әғләм (ملعا) сүзе дә ачыклап килә: Истанбулда андан әғләм әфәнде йуқдыр [Мөслими, 1999, б. 37]; Ул заманда Мәккәдә хәзрәте Ибраһимның сохофы илә ғамәл қылғучы бер әғләм вар иде, исеме Әйүб иде [Мөслими, 1999, б. 18]. Тик биредә шунысын искәртергә кирәк: кеше шәхесе белән бәйле булу сәбәпле, ʻгалимʼ төшенчәсенең денотат өлеше көчәя, ул хәтта күпмедер дәрәҗәдә конкретлаша. Түбәндәге мисалларда, мәсәлән, ул тулысынча конкретлашкан, мәгълүм затны атый: Бу Истанбулда минем бер ашна ғалимем бардыр, диде [Мөслими, 1999, б. 37]; Бу ғалимне кайу уғры үлтерде див, хәсрәтдә улды... [шунда ук, б. 40]. Мисаллардан күренгәнчә, галим дигәндә, күпмедер дәрәҗәдә кешенең һөнәре, һөнәри дәрәҗәсе дә күздә тотыла кебек. Биредә шәхеснең ниндидер рухи сыйфаты гына түгел, ә шул сыйфатка ия, ягъни укымышлы, белемле, теге яки бу фәнни өлкәдә зур нәтиҗәләргә ирешкән кеше атала. Шул сәбәпле, ғалим-ғоләма, данишмәнд һ.б. кебек сүзләр хезмәтнең конкрет лексика өлешендә тикшерелде. Сабырлык - сабырсызлык. Дини карашлар, Ислам тәгълиматы нигезендә сабыр итү, сабыр булу хуплана, сабыр кеше Аллаһ тарафыннан зурлана. Бу төрки-татар халкының халык авыз иҗатында, язма чыганакларында мөһим урын алып тора. Сабырлык кешедән нык лык, зур энергия таләп итә. Сабырлык - кешене гомере буена озата барырга тиеш. Теләсә нинди авыр шартларда да үзенең сабырлыгын җуймаган, саклап кала алган кеше һәрчак югары бәяләнә. Галимнәр фикеренчә, сабырлык - адәм баласының үзеннән, аның ихтыярыннан өстен торган әхлакый-этик һәм фәлсәфи-мифологик категория [Татар мифологиясе, 2009, б. 302]. Сабырлык белән бәйле төшенчәләр язма чыганакларда сабыр (ربﺻ), сабыр әһле, сабыр қылу, сабыры қалмау, сабырдин үтте кебек сүз һәм сүзтезмәләр белән аңлатыла. ʻСабыр, түзем, чыдам, тотнаклы, тыныч холыклы булуʼ төшенчәсе язма истәлекләрдә гарәп алынмасы сабыр (روبﺻ) лексемасы ярдәмендә җиткерелә. Аеруча суфи шагыйрь Мәүлә Колый иҗатында сабырлыкка дан җырлана, сабыр итеп күп нәрсәләргә ирешеп була алу мөмкинлеге ассызыклана: Сабыр берлә гөлләр ачылыр, китәр қышлар / Сабыр берлә гәүһәр булыр энҗе ташлар [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]. Шагыйрь һәммә кешене, шул исәптән үзен дә сабырлыкка, "сабырлык көймәсенә менәргә" өнди: Мәүлә Колый, сабыр эшен гадәт иткел [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Сабырлық көймәсенә беник, иқра [шунда ук, б. 491]. Шулай итеп, язма чыганакларда ʻсабыр, сабырлыкʼ төшенчәсе күпмедер дәрәҗәдә дини-дидактик рухны чагылдырып, геройның вакыйганы ничек бар, шулай кабул итеп, дөнья байлыкларыннан өстен булып, иң авыр чакта да тотнаклык, түземлек саклап кала белүен аңлата: Падишаһ хәзрәте бик сабыр әһлендән ирде, қараwылчыларға чағырмайыб, ақрын әдәб берлә, йа фәлән, сән бәнем тәхетемнең айақларыны кисмәгел, зира ки аталарымыздан қалған мирасдыр, зиннәте китмәсен, диде [Мөслими, 1999, б. 16]. Мисалдан күренгәнчә, сабыр лексик берәмлеге сабыр әһле (ىلها روبﺻ) сүзтезмәсендә килеп, патшаның түземлеген генә түгел, ә патшаларга хас олпатлыгын да ача. Нинди генә авырлыклар килсә дә сабырлыкны югалтмыйча, түзем булып калу язма истәлектә сабыр қылу (ولق روبﺻ) сүзтезмәсе белән аңлатыла: Нәсры ғаййәр сабыр қылды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]; Шаһзадә сабыр қылды wә ул мәхбүбәне бисийар дус тотар ирде [шунда ук, б. 507]; Мин көмәнле, бер анча көнгә сабыр қылсаң булыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Болардан тыш бу лексик берәмлек сабыры қалмау (واملق روبﺻ), сабыр қылыры қалмау (واملاق ىرلق روبﺻ) кебек сүзтезмәләрдә дә урын ала һәм геройның түземлеге бетүгә, сабырсызлыкка ишарә итә: Падишаһзадә қатиғ пәришан булды, һич сабыры wә қарары қалмады [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 509]; Моңа сабыр қылырым қалмады диб, пәри қызыны хазыйр қылыб әйтде [шунда ук, б. 509]. ʻТүземлек-чыдамлык бетүʼ мәгънәсе сабырдин үтде сүзтезмәсе белән дә бирелә. Түбәндәге мисалда бу сүзтезмә геройның сабырлыгы бетүне генә түгел, ә түземлеге төкәнеп, ачуы килә башлау кебек рухи халәтен дә ача: Әйтде: бу эш сабырдин үтде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509]. Мисаллардан күренгәнчә, нинди генә авыр хәлдә дә сабыр булып кала алу һәркемнән зур ихтыяр көче таләп итә, ә шушы сыйфатка ия кеше татар халкында аеруча югары бәяләнә, мактала. Куәт-қодрәт. Кешенең физик мөмкинлекләре, көч-хәле, куәте турында сүз барганда, әдәби ядкярләрдә дәрман (ﻥامزد), мәдәт (ﺕدم), қуәт (ﺕاوق), қодрәт (ﺕردوق) лексик берәмлекләре файдаланыла. Мәсәлән, қатиғ дәрман сүзтезмәсе, дәрмансызлық дериваты әдәби геройның хәле авыр булу хакында сөйли: ...wә қатиғ дәрманда булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]; Ачлықдин, дәрмансызлықдин би уғлы Балинны бер ботқа бирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. ʻКөч-куәт, кодрәтʼ төшенчәләренә ия сүзләргә мисалга мәдәт (ﺕدم), қуәт (ﺕاوق), қодрәт (ﺕردوق) кебек лексемаларны да китерергә мөмкин. Тик қодрәт лексемасының семантикасы түбәндәге мисалларда киңрәк булуын искәртергә кирәк. Бу лексик берәмлек ниндидер чиктән тыш зур, гадәти булмаган көч-куәт, мөмкинлекне тасвирлый: Хақ Тәғалә үзе қылсын аңа мәдәт [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; ...wә дәхи нигә қуәтең җитәр? [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]; ...wә йәнә ни қылырга қодрәтең җитәр [шунда ук, б. 506]. Мисаллардан күренгәнчә, ʻкөч-хәл, куәтʼ кебек мәгънәгә ия булган дәрман, қуәт, қодрәт сүзләре күпмедер дәрәҗәдә үзара синоним да була ала. Дөрес, татар әдәби телендә көч сүзенең дә әлеге лексик берәмлекләргә синоним булуын искәртергә кирәк. Әмма язма чыганакларда бу берәмлек безгә, нигездә, ʻкешегә, халыкка зыян-зарар китерү, җәбер-җәфа күрсәтүʼ төшенчәләренә ия көч қылу фразеологик берәмлеге мисалында очрады һәм ул башка бүлекчәдә тикшерелде. Шулай ук кешенең көч-куәт ягыннан эчке һәм тышкы сыйфатларын гомумиләштереп атый торган берәмлекләрдән баһадир (رداهب) сүзен китерергә мөмкин: Вәҗһе тәсмийә бил-ғарәбийә улдыр ки Ғаднан қабиләсе ғарәбдә ғайәт дә баһадир wә җәнк ийәсе кешеләр ки [Мөслими, 1999, б. 10]. Мисалдан аңлашылганча, биредә баһадир лексик берәмлеге кешеләрне, бер яктан, пәһлеван, зур гәүдәле итеп күрсәтсә, икенче яктан, аларның көчле, куәтле булуына да басым ясый. Икенче мәгънәсе белән баһадир сүзе ʻкөчле, куркусыз, кыюʼ төшенчәсенә ия батыр лексемасының синонимик варианты булып тора: Батыр йегетләр кийәр көбәсен [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Олуг һәм дәрәҗәле. Кешене яшь ягыннан да, эчке сыйфатлары буенча да бәяләү сүзләреннән олы (ولوا), олуғ (عولوا) лексик берәмлекләре актив файдаланылган. Түбәндәге мисалда бу сүзләр яшь ягыннан өлкән кешене атый: Тәқый олуғ қызының аты Рәҗәб иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Олысы торыр, кечесе сүзләр [шунда ук, б. 72]; Олыларын түргә кичерер, кечеләрен хезмәт қылдырыр [шунда ук, б. 72]. Соңгы җөмләләрдә олысы һәм кечесе кебек антонимик мөнәсәбәттә торган сүзләр кулланылган. Олуғ сүзенең кешене олы итеп, хөрмәтләп, бөеклеген алгы планга куеп бәяләү нисбәтеннән кулланылуын да искәртергә кирәк: Ғайәт дә олуғ шаһ ирде, үзе ғолуме фәлсәфийәнең маһиры ирде [Мөслими, 1999, б. 13]. Еш кына олуғ сыйфаты исемләшеп килергә дә мөмкин. Мәсәлән, ил олуғы дигәндә, денотат өлеше көчәя, конкрет шәхес, ил башлыгы күздә тотыла: Әй, җиңги, безнең ғақыл, wасыйәт, үгет улдыр кем, бу энеләремез бикләренә, ил олуғларына имин улалар, йахшы тоталар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Түбәндәге җөмләдә дә олуғ сүзе олылап, зур хөрмәт-ихтирам белән дәрәҗәле кешеләргә карата әйтелә торган эндәш сүз вазифасын үти: Әй олуғымыз, ханымыз, wә җанымыз, безләрдин кем сорасаңыз, безләр монда сезне эстәй килгән ун кешемез, туғыз ыруғдан, диделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]. ʻДәрәҗәле, атаклы, хөрмәтлеʼ төшенчәсе белән олуғ (عولوا) сүзе намдар (رادمان) лексик берәмлегенең синонимик варианты булып тора. Мәсәлән, "Мәҗмугыл-хикәят"тә әдәби образның атаклы, шөһрәтле, дәрәҗәле булуын, мәшһүрлеген фарсы алынмасы намдар сүзе белән тасвирлаганнар: Ул җәванмәрд әйде: И намдар шаһзадә, қурықма wә мозтараб булма, мән пәри торырмын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Шул ук ʻатаклы, шөһрәтле, бөекʼ төшенчәсе гарәп алынмасы мәшһүр (روهشم) белән дә белдерелә: Пәриләрнең мәшһүре мөселман пәри торырмын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. "Бөек, югары дәрәҗәле, шөһрәтле" семантикасы ғазыйм (مزاع) лексик берәмлеге белән дә ирештерелә: Вәҗһе тәсмийә бил-ғарәбийә улдыр ки, Пәйғамбәремез ғаләйһиссәламнең җаһилийәт заманында Һашим дидеге йөкчәк бабасы бар иде, ғарәб қабиләләренең ғазыйм шаһы ирде [Мөслими, 1999, б. 13]. Шулай итеп, олуғ, ғазыйм, намдар, мәшһүр сүзләре синонимик рәт тәшкил итә. Тугрылыклы, гадел - угры. Бу төшенчәләр күпчелек очракта ышанычлы (ىلﭽناشيا), ғадел (لدع) һәм қарақ (قاراق) кебек лексик берәмлекләр белән бирелә. Язма истәлектә геройның теге яки бу уңай сыйфатын төгәл итеп, аерып атау очраклары да еш күзәтелә. Мәсәлән, ышанычны аклый торган, эш-хәлне ышанып, икеләнмичә тапшырырга лаеклы, турылыклы кебек сыйфатларны язма истәлектә ышанычлы (ىلﭽناشيا) лексик берәмлеге җиткерә. Ул, киңәшче сүзе белән янәшә килеп, бу сыйфатка ия кешенең файдалы һәм тугрылыклы булуына басым ясый: Қунғрат би анларның ышанычлы киңәшчесе ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Түбәндәге мисалда урын алган файдалы (ىلدياف) һәм ғадел (لدع) лексемалары исә геройны халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, халыкка намуслы хезмәт итеп, ярдәм күрсәтеп яшәүче тугрылыклы шәхес итеп тасвирлый, ягъни ил күләмендә файдалы кеше булуын ача: Андин соң Чыңгыз үсде, олыгайды, халыққа ғадел дад қылыб, файдалығ булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. ʻТугрылыклы, ышанычлыʼ төшенчәсен язма истәлектә гарәп алынмасы фазыйл (لﺿاف) лексик берәмлеге дә күпмедер дәрәҗәдә ачыклап килә. Дөрес, бу лексема еш кына намуслы, турылыклы, кешелекле, инсафлы кебек сыйфатларга ия кешене бәяләү өчен файдаланыла. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә фазыйл wә камил табибе сүзтезмәсе табибларның намуслы, гадел, кешелекле генә түгел, ә һәрьяклап камил булуына да басым ясый: Падишаһзадә әйде: мәнең фазыйл wә камил табибе хазиқларым күб торыр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. ʻТурылыклы, гаделʼ төшенчәләренең капма-каршысы, ягъни ʻурлашучы, кеше әйберен алучы, урлауга һәвәс кешеʼ төшенчәсе язма истәлектә төрки-татар сүзе қарақ (قاراق) белән атала: Хан илчеләр артындин йазу йибәрде, син қарақсың, сиңа нә өчен қальғаларымызны ачалық [Мөслими, 1999, б. 42]. Аның абсолют синонимы буларак мәгълүм уғры (ىرعوا) лексемасы да шул төшенчәдә кулланыла: Әй, Бүртә Күчин, син бу сыйфатлы күрекле кеше, нә өчен мондый эш қылдың, бу уғланларны йәшердең, уғры булдың - тиделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Ә менә түбәндәге мисалда уғры лексик берәмлегенең семантикасы киңәя, ул урлаучыны гына түгел, ә кеше үтерүчене дә аңлата башлый: Хәзрәте Мир Тимер йығлады, бу ғалимне қайу уғры үлтерде икән див, хәсрәтдә улды [Мөслими, 1999, б.40]. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин, кешене рухи яктан уңай бәяли торган лексик берәмлекләрдә аерым шәхескә генә түгел, ә халкыбызга хас уңай милли сыйфатлар да чагылыш таба. Рәхимле - залим. Бу төшенчәләр язма чыганакларда шәфкать (تقفش), рәхим (ميحر), рәхимле, рәхим қылу, рәхимлек қылу, залим (ملاﻇ), залим булу кебек сүз һәм сүзтезмәләрдә чагылыш таба. ʻМәрхәмәтлелек, рәхимлелекʼ хисе Мәүлә Колыйда шәфқать қылғ ай сүзтезмәсе белән җиткерелә: Хәлен сораб, ғарипләргә шәфқать қылсаң [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Халем күреб, шайәт шәфқать қылғай мәңа Йар йулында башым-җаным кичәр булсам [шунда ук, б. 496]. ʻМәрхәмәтле, шәфкатьле, башкаларга карата игътибарлы, ярдәмчелʼ төшенчәсе шәфқать (تقفش) сүзенең синонимы рәхим (ميحر), рәхимле (ىلميحر) сүзләре белән бирелгән: Дүртенче уғлы Тулины халықлары рәхимледер дийеб, эше қаты, ашы татлы, таймас олуғ йортдыр дийеб, Мускау урдасына ханлықға қуйды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Аеруча М. Колый, суфи шагыйрь буларак, кешеләрне шәфкатьле булырга, "рәхимлек кылырга" чакыра: Рәхим қылыб, шайәт бер сүз әйткәй мәңа [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Рәхим кылмаз, башын қуйса печәр ирде [шунда ук, б. 492]. ʻНачар, әшәке, үтә явызʼ кебек төшенчәләрне язма чыганакларда залим (ملاﻇ) сүзе да ачыклый: Түрәмез көч қылды, залим булды, чыдамадық, посдық, - диделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Залим шаһ (هاش ملاظ) сүзтезмәсендә явызлык, мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек, каты күңеллелек аеруча көчле чагылыш таба: Бәни Харҗәм дидеге бер залим шаһ Хәбәш дийарында хоруҗ итде, та ки хәзрәте Исмәғыйльнең йирене алыр өчен [Мөслими, 1999, б. 14]. Яхшы - яман. Бу төшенчәләрне түбәндәге лексик берәмлекләр җиткерә: йахшы (ىشحاي), ғайәт йахшы, йахшы дәлилле, йахшылық қылу; йаман (ﻥاماي), йаманлық, йаманлық қылу, йаманлау, йаман хәбәр, йаман қырғын; хурлау (وﻻروح); асыл (لسﺁ), асыл зат халык һ.б. Кешеләргә яманлык эшләп, зыян салып йөрүчеләр дә автор игътибарыннан читтә калмый. Кешенең үзен яисә эшен гомумән уңай яктан бәяләргә кирәк булганда, йахшы (ىشحاي) сүзе иркен кулланыла: Хөрмәтләрен йахшы қылыб йөрмәк кәрәк [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Бу миндин туған өч уғыл - Бүдән Чар, Қағыйн Чар, Салчут - болар йорт тотмаға йахшы ирмәсләрдер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Ғайәт сүзе белән янәшә килгән йахшы лексемасы намуслы, кешелекле, тәрбияле, тәртипле һ.б. шундый уңай сыйфатларга ия кешенең әйбәт якларын тагын да күпертеп, гомумиләштереп күрсәтә: Чыңғызны гайәт йахшы хан тиб, ханның җенесе баласы дийеб мақтадылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Йахшы дәлилле сүз (زوس ىليلد ىشحيا) сүзтезмәсендә килеп, йахшы лексемасы кешенең яхшы күңелле, акыллы-зирәк булуын бәяли: Һай, имде синең шул йахшы дәлилле сүзең өчен тәқый синең диңгез күк күңелең өчен йөз мең үлемдин азад булсын, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Түбәндәге мисалда антонимик мөнәсәбәттә торган йахшылық (قلشحاي), йаманлық (قلناماي) лексемалары сүзтезмә рәвешендә кулланылган. Бу очракта инде алар кешенең эчке сыйфатларын гына белдереп калмый, ә әдәп-әхлак категорияләренә әверелә: Анда Ақсақ Тимер әйде: "Син ғафил дәгелсең, мин ғафил мен, син үзеңә йаманлық қылғайсың, мин үземгә йахшылық қылғаймын", - тиде, башын кисде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Йахшы сүзенең лексик варианты буларак хуш (ﺵوخ) сүзе дә очрый, ул башлыча геройның эш-хәрәкәтен бәяләгәндә кулланылган: Чыңғыз хан килеб, арбаны қарады, хуш қылыбсың, тийеб, Қалдар бине мақтады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]. Аеруча яхшы сыйфатларга гына түгел, акыл, белем, кешелеклелек ягыннан абруйлы саналган дәрәҗәле, хөрмәтле кешеләргә карата асыл (لسﺁ) сыйфаты кулланылган. Шул ук вакытта бу лексик берәмлек кешенең затлы нәселдән булуына да ишарә итәргә мөмкин: Имде қалмақ түрәләренең асылы-төбе Бүдәнә Тай, Билге Тайдиндыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Асыл зат халык (قلح ﺕاز لسﺁ) сүзтезмәсендә килгәндә дә асыл сүзе кешеләрнең ихтирамга лаек уңай сыйфатларын гына түгел, ә халык буларак тарих аренасында ихтирам казануын, затлы милләт булуын ассызыклый: Өченче уғлы Гәрәйне ир кийәр сауты ир қушаныр, қылычы күбдер дийеб, асыл зат халық дийеб, Курал урдасына ханлықға қуйды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Йахшы сүзенең антонимик пары буларак, затка, вакыйгакүренешкә, әйберләргә начар яктан бәя бирә, күпмедер дәрәҗәдә авыр хис-кичерешләрне дә аңлата торган йаман (ﻥاميا), ачы (ىﭼﺁ) сүзләрен китерергә мөмкин. Мәсәлән, түбәндәге очракта Мәүлә Колый начар сыйфатларга ия зат-кешене күздә тота: Бу җиһандин туғмады мәндин йаман [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. Йаман сүзенең ʻборчу-сагышлыʼ кебек төшенчәсе түбәндәге мисалда чагыла: Ул ике уғлы туғандин соң Ғыйләмалик Күрекленең күңеле йаман булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. "Дәфтәре Чыңгазнамә" әсәрендә йаман лексемасы ʻкоточкыч, үтә ачы, үтә начарʼ кебек мәгънә төсмерләрен дә белдереп килә. Мәсәлән, түбәндәге мисалда без аны йаман қырғын (ﻥعرق ﻥاماي) сүзтемәсендә, ягъни ʻкоточкыч каты сугыш-орышʼ дигән төшенчәдә очратабыз: Ул ачыйғлығ йаман қырғында халық уғлы бонларның қадерен белмәсләр, үлтерерләр, бонларның нәселе-ыруғы китмәсен тийеб алыб қалдым, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Йаман сүзенең ʻначар, авырʼ дигән мәгънәсе түбәндәге мисалларда ачыла: Бер үлмәке мең үлмәкдин йаман иркән [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Таңгудан илче килебдер йаман хәбәр бар ирмеш [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Йаманлау сүз формасы исә кемнең дә булса яманатын сатуны, начар итеп сөйләүне тасвирлый: Аһ, әй балаларым, үз йортын йаманлаған үзгә йортда сүгеш булыр, анасын йаманлаған йат дошманға тотқын булыр, үз кешесен йаманлаған йат дошманға хур булыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Биредә йаманлау лексемасына синоним буларак хурлау (وﻻروح) сүзен китерергә мөмкин: Қулдағы ханымызны хурлаб, алдан аны эстәзмәбез, диделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Ә инде тәмам юньсез кеше образын бирергә теләгән очракта, гарәп алынмасы мәлғунь (ﻥوغلم) сүзе кулланылган. Бу лексик берәмлек ләгънәтле, начар, әшәке, мордар, явыз кебек сыйфатларга ия образны атый: Унбишенче көн Әберһә мәлғунь Кәғбәи Мөкәррәмәне йақмаға килде [Мөслими, 1999, б. 12]. Матурлык, күркәмлек. Кешенең тышкы матурлыгы, йөз күркәмлеге матур әдәбиятта беркайчан да игътибардан читтә калмый. Шул исәптән XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә әдәби геройларның тышкы кыяфәте, матур йөз азмы-күпме тасвирлана. Әмма биредә тышкы матурлык кына күздә тотылмый, кешенең күңел матурлыгына да бәя бирелә: күркәм (مﮐروﮐ), күрекле, күрке, күркен күрү, күрекле нәселле; гүзәл (لزوﮔ); хуб (بوح), хуб сурәт; зиба (ابيز); сылу (ولس); җәмал (لامج); хөсен (نسح); ләтафәт (تفاطل) һ.б. ʻМатур, чибәр, күзгә матур булып күренәʼ төшенчәсе бу чорда төрки-татар күркәм (مﮐروﮐ), күрекле (ىلﮐروﮐ), күрке (ىﮐروﮐ) кебек лексик берәмлекләр белән җиткерелә: Хан тәқый моның күркен күреб, озын сачын күреб, таңға қалды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Әмма күрке андағ ирде, көлсә, қыруғ ағачқа йафрақ бетәр иде, қоры йиргә бақса, үлән бетәр иде, сачин тараса, энҗе түгелер ирде, төкерсә, алтын төкерер ирде [шунда ук, б. 69]. Әлеге мисалда сүз йөз матурлыгы турында барса, түбәндәге җөмләдә күрекле (ىلﮐروﮐ) дигәндә, баһадирларның тышкы кыяфәте һәм йөз матурлыгы гына түгел, көч-акыл, ныклык кебек башка уңай сыйфатлары да күздә тотыла: Әмма минем уғлым Чыңғызның төсе-нишаны улдыр кем, ақ тунлы, күк атлығ, алтын йөзекле, йөзе ғайәт күрекле, алтын садақлы, ир чырайлы Җәбраил дик сынлы торыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]; Ул уғланлар ғайәт күрекле ирделәр [шунда ук, б. 77]. Күрекле нәселле (ىلسب ىلﮐروﮐ) сүзтезмәсендә кешенең тышкы матурлыгы гына түгел, үзен яхшы яктан таныткан акыллы, затлы нәсел күзаллана: Үзе бүре йағырынлы, ир чырайлы, күрекле нәселле [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Күрекле лексемасының болгар-татарларда хатын-кыз исеме буларак кулланылышын да искәртергә кирәк [Саттаров, 1989, б. 80]. Бүгенге көндә шулай ук хатын-кыз исеме итеп кулланыла торган гүзәл (لزوﮔ) лексемасы да язма истәлектә чибәр кыз баланы атый: Имде илә улса гүзәлне көймә берлән Төн диңгезенә салып йибәрәйек, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Йөз-кыяфәтнең матурлыгын, гүзәллеген тасвирлау максатыннан, күрекле сүзенә синоним буларак еш кына фарсы алынмасы ʻгүзәл, яхшы, күркәмʼ мәгънәсендәге хуб (بوح) лексемасы кулланыла: Шул кичәдә дөшендә хәзрәте Ғазраилне күрде, билә ки боның кеби һичбер хуб сурәтне дөнйада күрдеге йуқ ирде [Мөслими, 1999, б. 16]. Хублыққа мисале йуқ сүзтезмәсе күркәмлекне тагын да югарырак бәяли: И пәри иблис wә и хур пәртәлбис, белгел wә агяһ булғыл: сәндин бер уғыл вөҗүдкә килде, хублыққа мисале йуқ ирде [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 509]. Хуб (بوح) һәм ʻгүзәл, зифа, матурʼ мәгънәсендәге зиба (ابيز) һәм тугры (ىرﻏوت) лексик берәмлекләре санап кителеп, геройның эчке һәм тышкы матурлыгы күпертелеп күрсәтелә: Йарым туғры, хуб йар иде күңел туймаз [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]. Түбәндәге мисалда йөз күркәмлеге генә түгел, ә гәүдә зифалыгы да ассызыклана: ...wә шаһзадә мөтәхәййәр wә мөтәғаҗҗәб булыб, өйгә килде wә бер сәғәт үтеб ирде, бер җәване зиба wә хуб сурәт ишекдән кереб килде wә сәлам қылды wә падишаһзадә аның талғат зибасын күреб хәйран wә сәрасимә улды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Килеш-килбәтнең нәфислеген, йөз матурлыгын аңлату җәһәтеннән зиба лексик берәмлеге төрки-татар сүзе сылу (ولس) белән синоним булып тора: Андағ сылу кешене ул заманда һич күрмеш йуқ ирде, Тәңре қодрәте берлән пәйда булмыш ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Кыз баланың күркәмлеген, матурлыгын һәм йөз чибәрлеген тас вирлаганда, авторлар гарәп-фарсы алынмаларын еш файдалана. Мәсәлән, гарәп алынмасы җәмал (لامج) үзендә "матурлык, чибәрлек, йөз матурлыгы, гүзәллек, ягымлылык, ямьлелек" кебек төшенчәләрне туплап бирә: ...wә чөн шаһзадә қызын күрде, җәмалигә хәйран қалыб, уғлының ғоссасын онытды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]. Язма чыганакларда җәмал лексемасына синоним буларак, ʻкүркәмлек, матурлыкʼ төшенчәсенә ия гарәп алынмасы хөсен (نسح) кулланыла. Бу лексик берәмлекләр ʻгүзәллек, матурлык, йомшаклык, ягымлылыкʼ төшенчәсендәге гарәп алынмасы ләтафәт (تفاطل) белән бергә килеп, кызның тышкы гүзәллеген генә түгел, ә күңел матурлыгын да ача: Бу пәри қызының хөсен wә җәмалындан, ләтафәтендин тәмам хатынларын wә кәнизәкләрен онытды, чөн бу нәүғы зиба йуқ ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Фактик материалдан күренгәнчә, күркәм, күрекле, гүзәл, хуб, зиба, җәмал, хөсен, ләтафәт кебек лексик берәмлекләр әсәр геройларының тышкы гүзәллеккә генә түгел, ә эчке матурлыкка да ия булып, саф, якты күңелле, йомшак-ягымлы булуларын тасвирлый. Авторлар фикеренчә, күңеле изге-саф булган кешеләрнең йөз-кыяфәте дә матур була. Кешенең хис-кичерешләре, теләк-хыяллары. Күңел, теләк-хыял. Кешенең хис-кичерешләре хакында сүз барганда, иң элек аның эчке дөньясы күз алдына килә. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә күңел (لكوك) лексик берәмлеге, беренче чиратта, аерым шәхескә хас хис-тойгыларны, шул шәхеснең рухи дөньясын белдерә: Бу күңелем мәхәббәтдин тулар микән [Мәүлә Колый, 1963, б. 487]; Мәвеҗ орыр бу күңел, Хақны эстәб китәрем [шунда ук, б. 488]. Түбәндәге мисалда күңел лексемасы қатығ күңел (لكنوك عتاق) сүзтезмәсендә килә: Кил, имде, әй, Бүртә Қучин, минем қатығ күңелемне қалдырмағыл, үзеңне миндин айырмағыл, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Чын күңел (لكنوك نﭼ) дигәндә, ихласлылык күзаллана: Хақны табар чын күңел, ихлассыздин сән дәгел [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]. ʻУй-ният, хәтерʼ төшенчәләрен дә күңел лексемасы җиткерә: Күңелендәге эшне кылса, кулдашы юк [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]. Хәтердән алып ату, оныту хисләрен бирергә теләгән очракта күңелдин китсен (ﻥستيك نيدلكنك) сүзтезмәсе кулланылган: Күңелдин китсен сәнең бар золмәт [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]. Гомумән, татар телендә күңел сүзе катнашында барлыкка килгән фразеологизмнарның күп булуын искәртергә кирәк. XVIIXVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә алар шактый күп очрый. Мәсәлән, ʻкәеф күтәрелү, борчу-сагыштан арынуʼ кебек хис- кичерешләр күңел ачылу (ولﭼﺁ لكنوك), күңел эрү (ورا لكنوك) фразеологизм нарында чагылыш таба: Бу тол қалған җиңгәбез ағамыз үлгәнгә қайғырадыр, аңа уйынға алыб барамыз, күңеле ачылсын [Дәфтәре Чың гызнамә, 2011, б. 72]; Андин соң Чыңгыз ханның күңеле эреде, икесе бер-беринә қабул булыб хәләл җефет булдылар [шунда ук, б. 78]. Геройның кәефе күтәрелү, канәгатьлелек хисе барлыкка килү әсәрдә образлы итеп күңел табу (وبات لكنوك) фразеологизмы белән җиткерелә: Андин соң ул кичә чадыр қорыб йатдылар, күңелләрен тапдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Кемне дә булса ризалату, шатландыру хис-тойгылары Мәүлә Колыйда күңелен хушнут қылмақ сүзтезмәсе белән җиткерелә: Күңелләрен даим хушнут қылмақ кәрәк [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Күңелене хушнут қылыб, доға қылса... [шунда ук, б. 491]; Қулда барын биреб күңлен хушнут қылсаң [шунда ук, б. 495]. Үпкәләү, күзгә яшь тулу, елыйсы килү хисләрен шагыйрь күңел тулу сүзтезмәсе белән бирә: Сөйгән йарның мәхәббәте күңлем тулды [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Әүлийәләр ғыйшқы берлә күңеле тулды [шунда ук, б. 490]. Хәтер калу, ачу килү, борчылу кебек хис-тойгыларны тасвирлауда күңел мөшкил булу (ولوب لكشم لكنوك), күңел қалдыру (وردلاق لكنوك), күңеле йаман булу (ولوب ﻥاماي ىلكنوك) кебек фразеологик берәмлекләр кулланылган: Аһ-wаһ тийү күңелләре мөшкил булса... [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Әмма күңелемне қалдырмасаң ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]; Ул ике уғлы туғандин соң Ғыйләмалик Күрекленең күңеле йаман булды [шунда ук, б. 71]. Канәгатьсезлек, комсызлык, риза булмау хисләрен суфи шагыйрь күңеле туймас (ساميوت لكنوك) сүзтезмәсе белән бирә: Йарым туғры, хуб йар иде күңел туймаз [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Күңеле туймаз, бу ғаләмне йотар ирде [шунда ук, б. 491]. Борчылу, тынычлыкны югалту кебек кичерешләрне Мөслими йөрәк йану фразеологик берәмлеге ярдәмендә тасвирлый: Ай-wай йанды безнең йөрәкләремез сусамақ илән wә айақларымыз қом wә таш эсселеге берлән [Мөслими, 1999, б. 15]. ʻТеләк, нәрсәне дә булса теләүʼ мәгънәсе XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә, башлыча, гарәп-фарсы алынмалары белән белдерелә. Алар арасыннан фарсы алынмасы арзу лексемасы еш очрый: Имди килдем та сәнең ул йахшылығыңның мөкяфатен биҗай кәлтерсәм: бу сәғәт ни мөтдәғаи арзуың бар, айғыл [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 505]. Арзу қылу сүзтезмәсе ʻнәрсәне дә булса теләү, нәрсәгәдер омтылуʼ мәгънәсен аңлатып килә: Әгәр бу ғыйльме тыйбны арзу қылыр булсаң, үгрәтәйем [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Арзу сүзенең абсолют синонимы буларак ʻният-теләк, омтылуʼ мәгънәсендәге гарәп алынмалары һәwәс (سوه) һәм қасд (دصق) лексемалары кулланылган: Җәмиғ робғы мәскүнне үзләренә табиғ итдермәк һәwәсендә ирде [Мөслими, 1999, б. 15]; Әмма һәр даим Чыңғызны үлтермәк қасдында йөрерләр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Мисаллардан күренгәнчә,- қатығ күңел (لكنوك عتاق), чын күңел (لكنوك نﭼ), күңелдин китсен (ﻥستيك نيدلكنوك), күңел мөшкил булу (ولوب ), күңел қалдыру (وردلاق ), күңеле йаман булу (ولوب ﻥاماي ىلكنوك), күңеле туймас (ساميوت ), күңел ачылу (وللﭼﺁ لكنوك), күңел эрү (ورا ), күңел табу (وبات لكنوك) һ.б. - барысы да кешенең эчке хис-кичерешләрен чагылдыра. Бәхет - бәхетсезлек. ʻБәхетʼ төшенчәсе язма истәлектә гарәп алынмалары сәғыд (دعس), сәғадәт (ﺕداعس) сүзләре белән бирелгән: Әмма ғыйндәш-шәриғать бу айда һәр нә хәйерле улан ғамәлләргә шоруғ итмәк сәғыддер [Мөслими, 1999, б. 11]; Сәғадәт wә шәкаwәт һәр икесе заман илә кәсеб улыныр [шунда ук, б. 8]. Соңгы мисалда ʻбәхетʼ һәм ʻбәхетсезлекʼ мәгънәсендә кулланылган сәғадәт wә шәкаwәт (ﺕواقش و ﺕداعس) сүзләре үзара антонимик мөнәсәбәттә тора. Кешенең бәхетле, шат булуы хакында сүз барганда, авторлар еш кына мөбарәк (كرابم) лексемасына мөрәҗәгать итә: Без сезнең мөбарәк йөзеңне арзулаб артыңыздан үлә-йитә килдек, сезгә қушылдық [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]; Тәфтазанине бәнем илә күрешдергел, бән аның мөбарәк йөзләрен күрермен wә һәм дәрес алырмын, див җаваб йазды [Мөслими, 1999, б. 43]. Шунысын да искәртергә кирәк, мөбарәк (كرابم) күп төрле мәгънә төсмерләрен белдерергә мөмкин. Мәсәлән, түбәндәге мисалда мөбарәк баш (ﺵاب كرابم) сүзтезмәсендә мөбарәк сүзе ʻхөрмәтле, акыллыʼ төшенчәләрен ачыклый: Йәзид аның башындан бәхиллек теләде, ул мөбарәк башдан аwаз килде [Мөслими, 1999, б. 11]. Мөбарәк сүзенең ʻниндидер эш эшләр өчен уңайлы, уңышлы, вакытʼ кебек төшенчәләрне белдереп килгән очраклары да бар. Бу очракта мөбарәк лексемасы көн, ай кебек вакытны белдерә торган берәмлекләр белән кулланыла: Сәфәргә ул көн чықмақ мөбарәкдер [Мөслими, 1999, б. 9]; Бу айны мөбарәк күреб җәнк итмәгә килерләр ди [Мөслими, 1999, б. 10]; Ул көн тырнақ кисмәк һәм мөбарәкдер [шунда ук, б. 11]. Мөбарәк сүзенең ʻшифалы, изгеʼ кебек төшенчәләрне аңлатып килүе түбәндәге мисалларда чагыла: Сәфәрнең йегерме алтынчы көнендә, тарих Һиҗрәтнең илле алтынчы йылы ирде, қуй йылында мөбарәк җомға кичәсендә иде [Мөслими, 1999, б. 11]; Ул тағның башында бер чишмә чықмыш ирде, бик мөбарәк судыр [Мөслими, 1999, б. 13]. Мисаллардан күренгәнчә, мөбарәк лексик берәмлегендә күпмәгънәлелек чагылыш таба. Шатлык, сөенеч - борчу-хәсрәт, хәвеф-хәтәр, газап. Кешенең шатлану-сөенү, борчылу-көену, газап-җәфа күрү, авыр хәсрәт хисләрен кичерүе белән бәйле төшенчәләрне шушы бүлекчәдә туплап бирергә тырыштык. Әлеге төшенчәләрне аңлату өчен күпчелек очракта авторлар түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләрне кулланган: сөйенү (ونيس), сөйенечләү; шад булу (ولوب داش); фәрех (حرف); ғосса (ﻪصﻏ); ғамь (مع), ғамь йимә; дилгир (ريﮔلد); бәла (لاب), бәла булу; хәсрәт (ﺕرسح), хәсрәт уты, хәсрәт йоту, хәсрәт йыйу, хәсрәте чуқ; қурқыныч (ﭻنقروق); хәтәр (رتح); дөшвар (راوشد); шомлық (قلمش); нәхес / нәхси (ﺲحن); ғазаб (باذع); зәхмәт (تمحز); хатыр булды (ىدلوب رتاح); золым (ملﻇ), золым қылу; көч қылу (ولق ﭺوﮐ), көч итү (وتيا ﭺوﮐ) һ.б. Шатлану, куану хисләрен бүгенге көндә дә кулланылышта йөри торган төрки-татар сүзе сөйенү (ونيس) лексемасы җиткерә: Бүдәнә Тай, Билге Тай әйделәр: "Җиңгәмезгә уйынға бу йахшыдыр", - диделәр, сөйенделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Сөенеч алу йоласына нисбәтле шул ук төшенчәгә ия сөйенечләү (وﻪلﭼنويس) сүзформасы килә: Падишаһзадәгә сөйенечләделәр фәраван шар қылды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Шатлану-куану кебек күтәренке хис-тойгыларны тагын да көчлерәк җиткерү максатыннан кайчак сөйенү (ونيس), шад булу (ولوب داش) формалары саналып кителә: Анда Аланғудан ишетеб халық уғлы сөйенделәр, шад булдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Шатлык, сөенеч кебек хис-тойгылар язма истәлекләрдә күпчелек очракта шул ук мәгънәгә ия гарәп алынмасы фәрех (حرف) белән аңлатыла: Фәрехендән бу айны Мөхәррәм қуйды [Мөслими, 1999, б. 10]. Шулай ук шат булу, күңел ачу һәм күңел күтәренкелеге белән бәйле лексик берәмлекләрдән язма истәлекләрдә гарәп алынмалары ғыйш (ﺶيع), ғыйшарәт (ﺕرشيع), нәшат (طاشن) сүзләрен очратырга мөмкин. ʻКүңел ачу, кәеф-сафа кыруʼ кебек төшенчәләргә ия әлеге берәмлекләр чыганакларда ғыйш wә ғыйшрәт (ﺕرﺶيع و ﺶيﻏ), ғыйш wә нәшат (طاشن و ﺶيع) рәвешендә санап кителгән: Мән монда ғыйш wә ғыйшрәттә wә халқымның әхwәле нәчек иркән диб әндишә қылыр ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]; Шаһзадә кич-көндез қыз белән ғыйш wә нәшат ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә шатлану-сөенү хис-кичерешләренә антонимик мөнәсәбәттә торган лексиканың бер өлешен ʻборчу-хәсрәт, кайгыʼ мәгънәсенә ия сүзләр алып тора. Аеруча ʻкайгы, хәсрәт, көенеч, борчу, сагышʼ төшенчәләрен атый торган гарәп алынмасы ғосса (ﻪصﻏ) еш очрый: ...wә чөн шаһзадә қызын күрде, җәмалигә хәйран қалыб, уғлының ғоссасын онытды [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 508]. Кайчак ғосса сүзе шулай ук ʻкайгы, хәсрәт, борчуʼ мәгънәсенә ия ғамь (مع) сүзе белән бергә килеп, борчу-кайгы хисен күбәйтеп, гомумиләштереп бирә: ...wә һәркем ул көндә тырнақ киссә, ғамь һәм ғоссадан қортылмайа [Мөслими, 1999, б. 9]. Ғамь сүзе ғамь йимә (ﻪمي مع) сүзтезмәсендә килеп ʻборчылма, кайгырмаʼ төшенчәләрен чагылдыра. Шунысын да искәртергә кирәк, автор ғамь йимә сүзтезмәсен кайғырмағыл сүзформасы белән янәшә кулланып, геройның бар кайгы-борчуын таратырга омтыла: Ғали әйде, сән қайғырмағыл wә ғамь йимәгел, керткән Хода ғына чығарыр, туфрақ монда йазылмаса, диде [Мөслими, 1999, б. 17]. Гомумән, кешенең борчулы хис-кичерешләре белән бәйле кайгы лексемасы қайғыру сүзформасында текстларда еш күзәтелә: Җиңгәмез Аланғуның қайғыра-қайғыра ағамыз көйегендин күңеле йаман булыб торар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Әлеге мисалда, ғамь, ғосса сүзләренә синоним буларак, шул ук мәгънәдәге көйек (كيوﮐ) лексемасы да кулланылган. Көйү сүзформасы да ʻборчылу, кайгыруʼ төшенчәләренә ия: Бу хәбәр йәнә Җәдай ханға ишеделде, үртәнде, көйде, йәнә икенче мәртәбә илче йибәрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Кайгы-хәсрәттә булу, борчылу хисләренең фарсы алынмасы дилгир (ريﮔلد) сүзе белән аңлатылган очраклары да бар. Ул гадәттә дилгир булу сүзтезмәсе рәвешендә кулланыла: ...wә шаһзадә бик ғайәт дилгир булыб, дошманның дәфғына алят wә әсбабе хәреб раст қылды wә мәшекләргә сулар тултырыб, дошманиға рүбрү йөреде [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 508]. Қайғы-борчуның икенче бер синонимы хәсрәт (ﺕرسح) лексемасы хәсрәттә улу сүзтезмәсендә очрый: Хәзрәте Мир Тимер йығлады, бу ғалимне қайу уғры үлтерде икән див, хәсрәтдә улды [Мөслими, 1999, б. 40]. Борчу, кайгы хисләре еш кына күз яшьләре булып чыга. Язма текстларда бу йығлау / йығлашу фигыле белән бирелә: Утыз йылдан артық фирақ улғанымызға див, икесе йығлашдылар [Мөслими, 1999, б. 38]; Җомға көн Хуҗа Нийаз җомға намазына китдеге wақытда бонларның тегү тегә торган өйенә ун йәшәр уғлан йығлаб керде [шунда ук, б. 40]. ʻКайгы, борчу, авыр хәлʼ төшенчәләрен белдерә торган лексик берәмлекләрнең тагын бер синонимы бәла (لاب) сүзе: Хәләл җефет булғалы мондайын ойат эш килгәне йуқ ирде, қызымызға бер бәла булыбдыр, нә қылсайық булыр? - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Мәүлә Колый иҗатында хәсрәт белән ясалган хәсрәт уты (ىتوا ﺕرسح), хәсрәт йоту (وتوي ﺕرسح), хәсрәт йыйу (ويي ﺕرسح), хәсрәте чуқ (قوﭼ ىترسح) кебек сүзтезмәләр еш очрый: Нәфес шомың хәҗләтдин хәсрәт уты йотарым [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Бу хәтардин хәсрәт йотыб тормақ кәрәк [шунда ук, б. 491]; Йөрәгендә хәсрәт уты йанар иркән [шунда ук, б. 494]; Өстендә хәсрәт йыйар анасы йуқ [шунда ук, б. 495]. Шулай итеп, ʻборчу-хәсрәт, кайгыʼ төшенчәсен инвариант итеп алсак, ғосса, ғамь, қайғы, хәсрәт, дилгир сүзләре аның семантик вариантларын тәшкил итә. Шулай ук кешенең борчулы хис-кичерешләренә бәйле лексик берәмлекләргә мисал итеп ʻхәвеф, шомлылык, куркынычʼ төшенчәләренә ия төрки-татар сүзе қурқыныч (ﭻنقروق), гарәп-фарсы алынмалары хәтәр (رتح), дөшвар (راوشد) сүзләрен китерергә мөмкин: Бу хәтардин хәсрәт йотыб тормақ кәрәк [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Әй, ханым, талиғыңда андағ күренер кем, үз мөлкеңдә Алмалық дигән аwылда бер кешедән хәтәреңез бардыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]; Андин соң Җәдай қурқынычдин котылдым, дийеб торыр ирде, ханлықға мәғрүр мәшғуль ирде [шунда ук, б. 82]; Җәванмәрд пәри әйде: шөкер wә хезмәт қылыб, wә миннәтне үз гирдәмәнгә алыб, хаһәремне сиңа бирермен, әмма дөшвар ул торыр кем, сән адәми, ул пәри торыр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Соңгы җөмләдә урын алган хәтәр сүзе бүгенге көндә татар әдәби телендә хәвеф-хәтәр парлы сүзендә сакланып калган. ʻКуркынычлылык, шомлылык, афәтʼ төшенчәләренә ия шомлық (قلمش) сүзе түбәндәге җөмләдә ʻбәхетсезлек, яманлыкʼ кебек төсмерләрне дә чагылдыра: Һәр кем ирсә гөнаһны үзендин белеб әйтер булса ирде, бөлеклек үз шомлығымыздан дийеб, аны үлтермәде, таламады, аны йибәрделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. ʻКуркыныч, шомлылык, уңышсызлыкʼ мәгънәләренә ия гарәп алынмасы нәхес (ﺲحن) / нәхси сүзе дә қурқыныч, хәтәр, дөшвар сүзләре нең синонимик варианты булып тора: ...wә һәр қайу айның ахыр чәхар шәмбесе ғайәт нәхсидер [Мөслими, 1999, б. 9]; Бу ай ғақраб бру җын да икән, мөнәҗҗимләр катында шоум һәм нәхесдер [шунда ук, б. 10]. Язма истәлекләрдә геройларның җәфа кичерүләре, физик һәм писхологик авыр халәт, башлыча, ғазаб (باذع) лексик берәмлеге белән җиткерелә: ...wә Йуныс ғаләйһиссәлам қаwеме ул көндә ғазабдан имин улдылар [Мөслими, 1999, б. 10]; Шаһ ғазаб идеб барчаларыңызны хөрмә ботағына асармын, диде [шунда ук, б. 17]; Нар ғазабын қуйар микән йуқса мәңа [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. Төрки-татар имгәк лексемасы да ʻбәла, җәфа, мәшәкать, газапʼ төшенчәләрен ачыклый: Кем ошбундағ имгәкдин үлмәдең, қотылыб туғдың җаның тимер икәндер, - тиделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Түбәндәге җөмләдә гарәп алынмасы зәхмәт (تمحز) сүзе дә ʻгазап, борчу, мәшәкатьʼ төшенчәсенең бер варианты булып тора: ...wә Әйүб ғаләйһиссәлам ул көндә зәхмәтендән қортылды [Мөслими, 1999, б. 10]. Татар әдәби телендә үпкәләү, рәнҗү, ачулану хисләре хәтер калу фразеологизмы белән белдерелсә, язма истәлектә ул хатыр булды (ىدلوب رتاح) рәвешендә очрый: Шаһзадәнең фәрзәндегә бисийар мәхәббәте wә шәфқате барындин мозтарабел-халь wә рәнҗү пәр хатыр булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Кешенең ярсулы эчке халәтен, борчулы-ачулы, үпкәле чакларын төрки-татар сүзе ачу (وﭸﺁ) лексемасы да җиткерә: Әмма ул вакытта Турымтай Чәчәннең уғлы Тумаwыл Мәргән атасына ачу ирде, ил тышына чығыб йатар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Ачу тамыры ачулану сүзформасы буларак та урын ала: Тәқый ачуландылар, әйделәр, бу анамыз Аланғу ғайәт җаду ирмеш, күземезне бағлады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Ачулану лексемасының синонимик варианты буларак, тиргәшү (وشﻪﮔرت) сүзен дә язма истәлектә очратырга мөмкин: Анда халық уғлы айаңлашыб, тиргәшеб чығардылар, тәқый Чыңғыз ханға барыб әйделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. ʻАчулану, каргыш-ләгънәтʼ хис-тойгыларының югары ноктасы қаһәр сүзе белән бирелә. Бу лексик берәмлек, нигездә, қаһәр қылу (وليق رهق) сүзтезмәсе рәвешендә очрый: Әй, ханым, аның өчен кем, Нух ғаләйһиссәлам заманында Ходай Тәбарәк wә Тәғалә кяферләргә қаһәр қылыб туфан суын йибәрде, кяферләрне туфан суыға батырды, йуқ қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Ачулану гына түгел, гарьлек хисләре кичерү, хурлану кебек күңел кичерешләре язма текстларда ғарьләнү (ونﻪلرع) сүзе белән белдерелә: Ғарьләнеб йәнә өченче мәртәбә кәшанәнең башына менәргә йыпышды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Кемгәдер газап күрсәтү белән бәйле вакыйгаларны тасвирлаганда, авторлар золым қылу, көч қылу кебек сүзтезмәләрне файдалана. Алар ʻҗәбер-җәфа күрсәтүʼ кебек семантик төсмерләргә дә ия: Минем өч уғлым Бүдән Чар, Кағыйн Чар, Салчут халқыны белмәс булдылар, золым, көч қылырлар, сүзем дыңламаслар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]; Чыңғыз хан қазақ чығыб киткәндин соң, ағалары Бүдән Чар, Кағыйн Чар, Салчут халық уғлына золым көч итделәр [шунда ук, б. 74]. Түбәндәге мисалда көч қылу сүзтезмәсе исә ʻрәхимсез булу, җәберләүʼ төшенчәләрен белдерә: Түрәмез көч қылды, залим булды, чыдамадық, посдық, - диделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Хәйлә. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә хәйлә (ﻪليح) сүзе сирәк очрый. Ул, нигездә, ʻалдан уйланылган астыртын уй, яшерен ниятʼ мәгънәсендә кулланылган: Ақсақ Тимер Истанбулны хәйлә илә алды [Мөслими, 1999, б. 42]. Хәйлә төзү (وزت ﻪليح), хәйлә қору (ورق ﻪليح) кебек сүзтезмәләрдә килеп, ʻтозак кору, астыртын эш-ният планлаштыруʼ кебек мәгънәләргә ишарәли: Бу шәһәрне Ақсақ Тимер орыш-орыш берлә алмады, ахыр ошбундайын хәйлә төзеде кем, үзене сырхау қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Хәйлә берәмлегенең ʻсылтау, әмәл, чараʼ мәгънәсе түбәндәге җөмләдә урын алган: Шаһ Солтан қараб күрде, шайад йалғандыр, хәйлә қыладыр, дийеб ышанмады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Мәкер (رﮐم), хәйлә (ﻪليح) сүзләре бергә кулланылганда, ʻастыртын уй, астыртын усаллыкʼ кебек семантика тагын да көчәя: Мәкер wә хәйлә көнедер wә йәүме нәхесдер... [Мөслими, 1999, б. 8]. Мәхәббәт, қадер-хөрмәт. Әлеге төшенчәләрне аңлату өчен текстта күпчелек очракта түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләр кулланылган: мәхәббәт (ﺕبحم); ғыйшық (قشيع), ғыйшықлық, ғыйшық уты, әүлияләр ғыйшқы, Хақ ғыйшқында, ғыйшықлық базары; қадер (رداق), қадерле, қадер белү; хөрмәт (تمرح), хөрмәт қылу; ғыйззәт (ﺕزع), ғыйззәт қылу; кәрамәт (تمارﮐ), кәрамәт күрсәтү һ.б. Кемнедер ярату хисе язма истәлекләрдә гарәп алынмасы мәхәббәт (ﺕبحم) лексик берәмлеге белән бирелгән. Түбәндәге мисалда шаһзадәнең балага мәхәббәте турында сүз бара: Шаһзадәнең фәрзәндегә бисийар мәхәббәте wә шәфкате барындин мозтарабел-халь wә рәнҗү пәр хатыр булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Язма истәлекләрдә хатын-кызга булган мәхәббәт ʻсөюʼ төшенчәсендәге сөйеклек сүзе ярдәмендә тасвирлана: Сөйеклеге артыр булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Мәхәббәт һәм аңа синоним буларак ғыйшық уты (ىتوا قشيع), ғыйшықлық (قلقشيع) кебек лексик берәмлекләр аеруча Мәүлә Колый иҗатында еш күзәтелә. Дөрес, биредә сүз Аллаһка, остазга мәхәббәт хакында бара: Бу күңелем мәхәббәтдин тулар микән [Мәүлә Колый, 1963, б. 487]; Сөйгән йарның мәхәббәте күңлем тулды [шунда ук, б. 495]; Мәхәббәт бостанының мивәсе чуқ [шунда ук, б. 498]. Хақ ғыйшқында (ادنقشيع قاح), әүлияләр ғыйшқы (ىقشيع رلايلوا), ғыйшық уты (ىتوا قشيع) кебек сүзтезмәләр шагыйрьнең суфичыл карашларын чагылдыра: Остазым Хақ ғыйшқында тормыш ирде [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Әүлийәләр ғыйшқы берлә күңеле тулды [шунда ук, б. 490]; Ғыйшық утында көйенүбән пешәр ирде [шунда ук, б. 491]. Кадер-хөрмәткә ия булу яисә башкаларга кадер-хөрмәт күрсәтү - болар барысы да кешенең эчке сыйфатлары, хис-кичерешләре, башкаларга мөнәсәбәте белән бәйле абстракт лексемалар. Халыкның кадер- хөрмәтенә лаек булу - кеше өчен иң зур бәя. Язма истәлекләрдә ʻкадер-хөрмәт итү, югары бәя бирүʼ төшенчәсе қадер белү (ولن رداق) сүзтезмәсендә чагылыш таба: Аһ, әй, халық, анлар минем сүзем тыңламаслар, сезләрнең қадереңезне белмәсләр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Қадерле (ىلردق) сүзформасы исә яраткан кешеләр яисә кадерләп саклана, зур әһәмияткә ия әйберләр хакында сөйләгәндә кулланыла: Бу ни ғаҗәб, олуғ wә қадерле дарудыр [Мөслими, 1999, б. 13]. Бу лексик берәмлекнең синонимик варианты буларак, гарәп алынмасы ғыйззәт (ﺕزع) сүзен атарга мөмкин. Мәүлә Колый иҗатында хөрмәт (تمرح), ғыйззәт (ﺕزع) сүзләре икесе дә кулланыла: Ғыйззәт, хөрмәт берлә хезмәт қылыр ирсә... [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Ғыйззәт-х өрмәт бардыр монда, белер булсаң [шунда ук, б. 497]. Түбәндәге мисалда суфи шагыйрь ʻкадер-хөрмәтʼ төшенчәсен гомумиләштереп атау өчен хөрмәт (تمرح) лексемасын файдалана: Хөрмәтләрен йахшы қылыб йөрмәк кәрәк [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]. Шулай ук ʻкадер, хөрмәт, мәртәбәʼ мәгънәләрен белдергән ғыйззәт (ﺕزع) лексемасы язма истәлектә ғыйззәт қылу (ولق ﺕزع) сүзтезмәсендә урын алган: Бирдебәк Амәтне йахшы ғыйззәт қылды, сыйлар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 89]. Гарәп алынмасы кәрамәт (تمارﮐ) сүзе ʻхөрмәтлелекʼ, ʻзатлылыкʼ, ʻкадер-хөрмәтʼ кебек төшенчәләрне белдерүдән тыш, түбәндәге мисалда ʻгадәттән тыш хәл; могҗизаʼ дигәнне аңлата: Әмма бу кяфергә кәрамәтеңне күрсәтгел, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. 4.3.4. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Кан кардәшлек һәм башка төр бәйләнеш-мөнәсәбәтләр. Туганлык һәм кардәшлек. Әлеге төшенчәләрне укучыга җиткерү өчен авторлар түбәндәге сүз һәм сүзтезмәләрне кулланган: нәсел (لسن), күрек ле нәсел, нәсел киселү, нәсел-ыруғы китү; ыруғ (ﻉورا); тоқым (مقت), нәсел-тоқым; қарендәш (ﺶدنرق), қарендәш-ыруғ; қардәш (ﺶدرق), олуғ қардәш һ.б. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ʻбер бабадан килә кешеләр буыны, ыруʼ төшенчәләрен җыйма мәгънәдә нәсел (لسن) сүзе белдерә: Бәнем исемем Хызырдыр, wә дәхи синең нәселеңдән бер пәйғамбәре Хақ килер [Мөслими, 1999, б. 17]. Аерым милләт, халыклар тарихы турында сүз барганда, теге яки бу халыкның килеп чыгу тарихын барлаганда да, авторлар нәсел (لسن) сүзен иркен куллана. Безнең фикеребезчә, бу очракта нәсел лексемасының семантик кыры киңәя: биредә нәсел-ыру, халык, милләт, нәсел дәвамчылары күздә тотыла: Әмма Хамның нәселе ғарәб халқыдыр, Самның нәселе ғаҗәм халқыдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Йәфәс нәселе рум халқыдыр [шунда ук, б. 69]. Әсәр героеның тумышы, чыгышы белән затлы нәселдән булуын искәртергә теләгән очракларда нәсел (لسن) сүзе патша, хан, морза исемнәре белән лексик бәйләнешкә кереп, кайсы нәселдән булуны тагын да конкретлаштыра. Мәсәлән: Солтан Морад дидеге талибел ғыйлемне Бохарайа хан әйләде, зира ки ул Солтан морад хан нәселендән ирде [Мөслими, 1999, б. 36]. Гомумән, кешенең чыгышы, затлы нәселдән булуы һәр чорда да югары бәяләнгән, хәтта бәя биргәндә дә аның яхшы нәселдән булуы искәртелә. Мәсәлән, алдагы мисалда күрекле нәсел (لسن ىلﮐروﮐ) сүзтезмәсе кешенең затлы чыгышын гына искәртеп калмый, ә кешелеклелек сыйфатлары турында да күзаллау тудыра. Күрекле нәселдән булган шәхес, һичшиксез, югары әхлакый сыйфатларга ия булырга тиеш: Үзе бүре йағырынлы, ир чырайлы, күрекле нәселле [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Автор ʻнәселе бетүʼ төшенчәсен бирергә теләгәндә нәселе киселү (ولسيﮐ ىلسن) сүзтезмәсенә мөрәҗәгать итә: Кәнған туфанда һәлақ булды, нәселе киселде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Нәсел-ыруғы китү (وتيق ىعوريا-لسن) сүзтезмәсе дә ʻнәсел бетү, нәсел өзелүʼ мәгънәләрен аңлата: Ул ачыйғлығ йаман қырғында халық уғлы бонларның қадерен белмәсләр, үлтерерләр, бонларның нәселеыруғы китмәсен тийеб алыб калдым, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Соңгы мисалдан күренгәнчә, язма истәлекләрдә нәсел сүзе еш кына синонимик ыруғ (ﻉورا) берәмлеге белән парлы сүз буларак кулланыла һәм ʻбер бабадан булу, туган-тумача, кардәшлекʼ төшенчәсе тагын да киңәя, кабилә яисә кабиләнең бер өлеше буларак күзаллана башлый: Имде Қыйат ыруғы Бүдәнә Чардин торыр, Хытай халқының ыруғы Қағыйн Чардин торыр, Салчут халқының ыруғы Салчутдин торыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Нәсел, ыруғ синонимнары җөмләдә саналып бирелгән очракта, бер-берсенең мәгънә төсмерләрен тулыландырып, көчәйтеп киләләр: Нәселендә, ыруғында ханларға шан уғыл ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Ә менә нәсел-тоқым (مقت-لسن) парлы сүзе исә шулай ук ʻбер нәселдән, бер ыругтан булуʼ төшенчәләрен белдерсә дә, күбрәк хайваннарга мөнәсәбәттә телгә алына: Тәқый ул туфанда һәр җанның иркәге, тәқый тиши - нәселе-тоқымы китмәсен тийеб, Нух пәйгамбәрнең көйм әсендә қотқарды, азад қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76 -77]. Хәзерге әдәби телдә дә тоқым лексемасы, башлыча, хайванҗәнлек, кош-кортка бәйле кулланыла. Ыруғ лексемасы шулай ук ʻтуганлык, кардәшлекʼ төшенчәләренә ия қарендәш (ﺶدنرق) лексемасы белән парлы сүз составында килеп, тагын да киңрәк ʻнәсел-нәсәп, туганлык, кодалыкʼ мәгънәләрен дә үз эченә ала: Ата-аналары, қарендәш-ыруғлары тәфәккердә булдылар [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]. Дөрес, XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында ыруғ (ﻉورا) сүзе үзе генә дә еш очрый һәм шулай ук ʻнәсел, кан кардәшлегендәге берничә буын, шул кардәшлек нигезендә оешкан төркемʼ кебек төшенчәне аңлата: Һашим уғлының Ғабдел-Маннаф дидеге уғлының ыруғындан килер, диде [Мөслими, 1999, б. 17 б.]; Чыңғызны сөйсәңез, иртә берлән биш-алты ыруғның йахшы кешеләре килеңез [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин, ʻбер нәселдән булу, туганлыкʼ төшенчәләренә ия нәсел, ыруғ, тоқым, қарендәш, қардәш сүзләренең күпчелек очракта язма текстларда үзара синоним буларак кулланылуы норма булса да, аларның һәрберсе үзенә генә хас мәгънә төсмеренә ия. Әмма арада бары тик конкрет текстта гына ʻнәсел, ыруʼ төшенчәсен белдерә торган сүзләрнең дә булуын искәртергә кирәк. Мәсәлән, "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендәге җенес лексемасы шундыйлардан. Ханның җенесе сүзтезмәсе составында телгә алынган җенес берәмлеге биредә ʻхан нәселе, хан ыруыʼ мәгънәләрен белдереп килә: Чыңғызны ғайәт йахшы хан тиб, ханның җенесе баласы дийеб мақтадылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Халык, милләт. Язма истәлекләрдә еш телгә алына торган халық (قلح) сүзенең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә җиде мәгънәсе күрсәтелә: 1) аерым бер территориаль чикләрдә яшәүче кешеләр; 2) бер милләт кешеләре; 3) хезмәт ияләре; 4) кешеләр төркеме; 5) зат, кеше; 6) мактаулы исемнәр составында килә; 7) билгеле бер даирә к ешеләре. Әдәби ядкярләрдә әлеге мәгънәләрне җиткерү өчен халық (قلح) лексемасы белән беррәттән қаwем (مواق), ғаwам (ماوع), әһле (ىلها), җәмәғәт (تعﻪمج) кебек сүзләрне дә очратырга мөмкин. Язма чыганакларда халық (قلح) сүзе, күпчелек очракта теге яки бу ханлык территориясендә яшәгән кешеләрне, кешеләр төркемен атау өчен кулланылган: Шул Болғарны хәраб әйләде, халықны әтрафе ғаләмә таратды [Мөслими, 1999, б. 45 б.]; Бу сүзне халаиққа wасыйәт қылғандин соң Дуйын Бәйан дөнйадин үтде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Теге яки ханлык территориясендә яшәүче кешеләр, ягъни ниндидер бер патшалыкның халкы турында сүз барганда, авторлар гарәп алынмалары - қаwем (ماوق), ғаwам (ماوع) сүзләренә дә мөрәҗәгать итә: Сафуан ғалиб улыб аны қател әйләде wә қаwемене әсир әйләде [Мөслими, 1999, б. 10]; Ул шаһқа бу ай эчендә қальғаларыны хәраб әйләде вә ғалиб улыб, ғаwамларыны әсир идеб вөзараи әкябирләрене зиндана салды [Мөслими, 1999, б. 10]. Түбәндәге мисалда әһле (ىلها) сүзе дә ʻхалыкʼ төшенчәсен белдереп килә һәм қаwем (مواق) лексемасы белән синонимик рәт булдыра: Унйиденче көн әсхабе фил әбабил қаwеме илә һәлақ улыб, әһле Мәккә нәҗат улдылар [Мөслими, 1999, б. 10]. Теге яки бу шәһәрдә, калада яшәүче кешеләр төркемен тасвирлаганда, авторлар еш кына җәмәғәт (تعﻪمج) сүзен дә куллана: Чунки Хәбәш шаһы сиңа җәнк илә килде дийарыңны хәраб әйләмәгә диделәр, Исмәғыйль ғаләйһисәлам аның илә җәнк идәргә Мәккә җәмәғәте илән чығыб, ул Харҗәм ғаскәрене тармар әйләделәр, бәғзеләрене үлдереб, қалдықларыны қол идеб [Мөслими, 1999, б. 14]. Димәк ʻбилгеле бер территориядә яшәүче кешеләр төркемеʼ төшенчәсен белдерү җәһәтеннән, қаwем (مواق), ғаwам (ماوع), әһле (ىلها), җәмәғәт (تعﻪمج) лексик берәмлекләре үзара синоним булып торалар. Әмма җәмәғәт (تعﻪمج) сүзенең башка мәгънәләре барлыгын да онытырга ярамый. Мәсәлән, түбәндәге мисалда без аны ʻхәләл җефет, никахлы хатынʼ төшенчәсендә очратабыз: Ул чығыб җәмәғәте илә хәзрәте Әдбәнне қаршы алыб тәғзыйм итделәр [Мөслими, 1999, б. 18]. Җәмәғәт сүзе еш кына теге яки бу хайван, кош-корт төркемен гомумиләштереп аңлату өчен дә кулланылган: Һәрбер хайwанат wә хәшәрате арызның кәйфийәте җомағларыны қарар өчен һәрбер тағ сахрада wә урманда йөреб дившердегендә йулда килер өчен бер доррә җәмәғәтләрне күрде, йәғни чебен җәмәғәтләрене, доррә әнвағындан бер чебендер, диңгез кенарында чуқ улыр, рәнге йәшелдер [Мөслими, 1999, б. 15]. Бу җәһәттән, җәмәғәт сүзе ʻбарчасыʼ мәгънәсендә кулланыла торган гарәп алынмасы җәмиғ (عمج) белән синонимик оя төзи: Җәмиғ робғы мәскүнне үзләренә табиғ итдермәк һәwәсендә ирде [Мөслими, 1999, б. 15]. Халық сүзенә килгәндә, аның ʻгомумән кешеләр төркемеʼ төшенчәсен белдерү очрагы түбәндәге мисалларда чагылыш таба: Андин чығыб, хәлайыққа ғайбең дийәр [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Бу тәэвилне қылдықдан соңра Хызыр ғаләйһиссәлам халық арасындан ғаиб улды [Мөслими, 1999, б. 18]. ʻБар кешелек, барча кешеләрʼ мәгънәсендә ғаләм халқы (ىقلح ملع) кулланылган: Ихлас йуқ, ғаләм халқын алдайу күр [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендәге халқым (مقلح) сүзформасы кулланылуын искәртергә кирәк. Ул, бер яктан, шул патшалыкта көн күрүче кешеләрне җыеп атаса, икенчедән, эмоциональ-экпрессив төсмерләр белән баетылган. Халқым дигәндә, патшаның үз халкына булган хөрмәте-и хтирамы, алар өчен борчылу-кайгырту, җаваплылык хисләре дә чагылыш таба: ...wә нәчек кем рәсем wә айыны бар ирде, туй wә мөрасим ғоруси лайық қылыб хаһәренең қулын тотыб, падишаһзадәнең йаныйда тәхеткә ултырғызды wә өч падишаһзадә анды булды wә үзигә әйде: мән монда ғыйш wә ғыйшрәттә wә халқымның әхwәле нәчек иркән диб әндишә қылыр ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә халыкның булдыклы биләрен, затлы ир-егетләрен атау өчен халық уғлы (ىلعوا قلح) сүзтезмәсе телгә алына: Бу эшкә халық уғлы күнмәс-чыдамас булдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]; Анда Аланғудан ишетеб халық уғлы сөйенделәр, шад булдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Теге яки бу милләтне конкрет күрсәткәндә дә халық (قلح) сүзе телгә алына. Дөрес, бу очракта халық сүзе ғаҗәм халқы (ىقلح مجاع), салчут халқы (ىقلح توجلاس), хытай халқы (ىقلح ىاتح), рум халқы (ىقلح مور), қырғыз халқы (ىقلح زعرق), төрекмән халқы (ىقلح نﻪمكرت) рәвеш ен дә кулланыла, ягъни теге яки бу милләт яисә кабилә атамасы белән янәшә килә: Әмма Хамның нәселе ғарәб халқыдыр, Самның нәселе ғаҗәм халқыдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Йәфәс нәселе рум халқыдыр [шунда ук, б. 69]; Имде Қыйат ыруғы Бүдәнә Чардин торыр, хытай халқының ыруғы Қағыйн Чардин торыр, Салчут халқының ыруғы Салчутдин торыр [шунда ук, б. 71]; Бәғзеләре Қазан суының тамағында Йаңа Казанға күчеб китделәр, бәғзеләре Уралның җаниб шәрқыйсына Сарайчыққа күчделәр, бәғзеләре қырғыз халқына керделәр [Мөслими, 1999, б. 45]; Әлқыйсса, Ақсақ Тимер хәзрәтләре Уралны чығыб, қырғыз халқына керде, анларны дингә өндәде wә һәм төрекмән халқыны өндәде [шунда ук, б. 47]. Дөрес, еш кына теге яки бу милләт атамасы үзе генә дә кулланыла. Башқорт (ترقشاب), урыс (ﺶروا), төрекмән (نﻪمقرت), қалмық (قملاق), қазақ (قزق) һ.б. кебек милләт атамалары берлек санда кулланылса да, шул милләтне тулаем атый, ягъни гомумиләштереп килә: Көнләрдә бер көн урысның Уладимир дигән қальғасына йитделәр [Мөслими, 1999, б. 45]; Имде бу ике уғлымыз Бүдәнә Тай, Билге Тайны қалмаққа йибәргел, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Андин соң тарих мең дә йитмеш бердә ирде, башқорт урыс берлә йағы булды, барс йылы ирде [шунда ук, б. 91]; Андин соң тарих мең дә йитмеш туқызда ирде, қазақ урыс берлә йағы булды, эт йылы ирде [шунда ук, б. 91]. Дөрес, милләт атамасы теге яки бу милләтнең бер вәкилен генә дә күрсәтергә мөмкин. Әмма бу очракта кеше факторы конкретлаштырыла: аның исеме, физик яисә рухи сыйфатлары телгә алына, ягъни денотат компонент киңәя. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә кулланылган Шаба суқыр дигән төрекмән сүзтезмәсе моның ачык мисалы булып тора: Әмма эчендә бер қараwылчысы бар ирде, Шаба суқыр дигән төрекмән ирде, маңлайында бер күзе бар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Милләт атамалары төрле грамматик вариантларда да килә. Мәсәлән, милләт атамасына күплек кушымчасы ялганган очракта шушы милләт халкы гына түгел, ә аларның иле дә күздә тотыла. Ғарәбләр қатында (ادنتاق رلبرع), ғаҗәмләр қатында (ادنتاق رلمخاع) кебек сүзтезмәләр моңа мисал булып тора: Йыл башыдыр ғарәбләр қатында, әмма ғаҗәмләр қатында науруз, йәғни хәмәл йыл башыдыр [Мөслими, 1999, б. 10]. Тел, сүз-фикер. Кешеләр, милләтләр арасында аңлашу, аралашу чарасын атый торган тел (لت), лөғать (ثاعول) берәмлекләре без тикшергән әдәби чыганакларда чагыштырмача сирәк очрый. Язма текстларда ул төрки теленчә (ﻪﭽنلت ىﮐروت), һинд лөғатенчә (ﻪﭽنتﻪعول دنيه) кебек сүзтезмәләр рәвешендә килә һәм хәбәрнең кайсы телдә җиткерелүен конкрет күрсәтә: Мәғнәсе төрки теленчә: "Ай-wай йанды безнең йөрәкләремез сусамақ илән wә айақларымыз қом wә таш эсселеге берлән" [Мөслими, 1999, б. 15]; Һинд лөғатенчә "Оҗмах нәзыйре" димәктер [шунда ук, б. 23]. Сүз - кешенең уй-фикерен, дөньяга караш-бәяләмәсен, тәкъдимкиңәшен һ.б. башкаларга ишеттерүнең иң төп чарасы. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә сүз лексик берәмлегенең барлыгы сигез мәгъ нәсе теркәлгән. Без биредә шуларның язма истәлекләрдә урын алган төрләренә тукталырбыз. Мәгълүм булганча, язма истәлектә лексик берәмлек башка лексемалар белән семантик бәйләнешкә керә. Бу очракта да сүз лексемасы ана сүзе (ىزوس انﺁ), сүзгә керү (ورﮐ ﻪﮔزوس), сүземне дыңламаслар (رلساملاكد ىنمزوس), сүз өстендә бәхәсләшү (وشلسحب هدنتسوا زوس), сүзләб алмау (واملا بلزوس), сүзне wасыйәт итү (وتيا تايساو ىنزوس), сүзе дөнйада қалды (ىدلاق اداينود ىزوس) һ.б. сүзтезмәләрдә һәм сүзләр (رلزوس) сүзформасы буларак кулланыла. Мәүлә Колый үзенең иҗатында ата-ана сүзе дигән сүзтезмәгә бик киң мәгънә сала. Биредә ата-ана әйткән сүз, алар биргән акыл-киңәш, ата- ана тәрбиясе, аларның васыяте, догасы һ.б. - барысы да күздә тотыла: Ата-ана сүзе қабул булмас тимәң... [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]. Сүзгә керү сүзтезмәсе сөйли, үз фикерен белдерә башлау мәгънәсенә ия: Пәри қызы әйде: чөн әхwәлне сорадың, җаwабыны ишеткел диб, сүзгә керде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509]. Сүземне дыңламаслар дигән очракта, безнең фикеребезчә, ата кешенең караш-фикере, тәкъдим-киңәше, шелтә-тәнкыйте һәм аларны кабул итмәү, колак салмау - барысы да искәртелә: Минем өч уғлым Бүдән Чар, Қағыйн Чар, Салчут халқыны белмәс булдылар, золым, көч қылырлар, сүзем дыңламаслар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Сүзне wасыйәт итү сүзтезмәсендә башлыкның, өлкән, зирәк кешенең үгет-нәсыйхәте, теләк-үтенече җиткерелә: Бу сүзне халаиққа wасыйәт қылғандин соң Дуйын Бәйан дөнйадин үтде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Зирәк фикер-гыйлем мәгънәсен сүз лексемасы катнашындагы сүзе дөнйада қалды сүзтезмәсе ирештерә, ягъни кеше үзе үлсә дә ул биргән белем, үгет-нәсыйхәт башкаларның хәтерендә кала, эше-сүзе дәвам итә, ягъни сүз ниндидер бер көчкә ия: Йәнә йитмеш ике йылдан соңра, туңғыз йылында, мөбарәк Рамазан айының ундүртенче көн, тарих алты йөздә дөнйадан wафат итде, сүзе дөнйада калды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Сүз өстендә бәхәсләшү сүзтезмәсендә сүз берәмлеге хәбәрмәгълүмат мәгънәсендә килә: Бонлар бу сүз өстендә бәхәсләшеб торырлар ирде, бер ақ сақаллы кеше килде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Сүзләб алмау сүзтезмәсе укучыга тавыш-гауга чыгармау, ачуланмау мәгънәсен җиткерә: Әмма һич сүзләб алмады ул сәбәбдин кем, пәри җәванмәрд берлән мәхкәм шарт wә сәүкәнде меэққаәде бар ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Сүзләр ирде сүзформасы ʻсөйләп йөрү, үзе белгән мәгълүматны башкаларга да ирештерү, хәбәр итүʼ дигән төшенчәне җиткерә: Һәр йирдә мәҗлесдә бонларның ирлекләрен сүзләр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]; Тудақ әйтер өнем йуқ, сүзләмәгә телем йуқ [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]. Димәк язма чыганакларда сүз (زوس) лексемасы сүзформа, сүзтезмә рәвешендә килеп, түбәндәге мәгънәләрне белдерә: караш-фикер, тәкъдим- киңәш, шелтә-тәнкыйть, үгет-нәсыйхәт, теләк-үтенеч, зирәк фикер-гыйлем, тавыш-гауга, мәгълүмат-хәбәр, сөйли башлау. Фикер, уй, теләк-ният мәгънәсен дә аңлатуы белән сүз лексемасы һәм фикер берәмлеге үзара синоним булып тора дисәк тә ялгыш булмас: Бер көн бу фикер илә йатды [Мөслими, 1999, б. 15]; Мин һәм һиммәт берлә хан булыб ил-көн, шәһәрләр алыб урдалар алсам, һич таң гаҗаиб булмас, әгәр Тәңре бирсә, дийеб күңеленә бу фикерне салыб барыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Сүз лексемасы ʻмәгълүмат-хәбәрʼ дигән төшенчәгә ия булуы ягыннан хәбәр (ربﻪح) сүзе белән синонимик рәт төзи. Мәсәлән, түбәндәге мисалларда хәбәр лексик берәмлеге хәбәремезне ишетү (وتشيا ىنزمربﻪح), хәбәр дөшү (وشد ربﻪح) сүзтезмәсе рәвешендә килеп, мәгъ лүмат бирү, мәгълүмат җиткерү, мәгълүмат ишетү мәгънәсен аңлата: Безнең килер хәбәремезне ишетеб қачқандыр, тиделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]; Анда Һиндстан падишаһы Җәдай ханға хәбәр дөшде, йулны қарақ сағлыйдыр, кешене йөртмәйдер, ти йеб [шунда ук, б. 83]. Хәбәр (ربﻪح) сүзе күпмедер дәрәҗәдә хат (تاح) лексик берәмлеге белән синонимик вариант тәшкил итә. Хәбәр дигәндә телдән әйтелгән мәгълүмат күздә тотылса, хат язма мәгълүматны аңлата, язма истәлектә ул хат тибү (وبيت تاح) сүзтезмәсе буларак урын алган: Имде синдин үтенәмен, бу эшләрне, орышмақлықны қуйдым, рәхим қылыб, син минем белән бәхилләшсәң ирде, дийеб хат тибеб йибәрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Кешенең яшәү, көн итү урыны. Татар халкы дәүләтле, ханлы милләт булган. Язма истәлекләрдә ʻил, дәүләтʼ төшенчәсен белдерү өчен байтак лексик берәмлекләр кулланылган: урда (ادروا), мәмләкәт (تﮐلمم), ил (ليا), йорт (تروي), дийар (رايد) һ.б. Шулар арасыннан төрки халыкларда зур дәүләтне, көчле ханлыкны атау өчен урда (ادروا), мәмләкәт (تﮐلمم) сүзләре файдаланылган: Нәселе, ләшкәре белән йөреб, орышыб, күб ханларны, урдаларны үзенә бақдырған иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; ...wә һәм ғайре мәмләкәтләрә, Гөрҗестана wә Румстана wә һәм Барстана wә Фәрәнгестана хөкеме йөрер ирде [Мөслими, 1999, б. 13] Хәзерге татар әдәби телендә дә очрый торган ил (ليا) лексемасы язма истәлекләрдә дә үзенең төп мәгънәсендә кулланылып, ʻдәүләт, мәмләкәтʼ төшенчәләрен аңлатып килә: Бақың аның җәғаленә, аның қодрәт иленә [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]; Аның суындан әтрафындағы илләр мәразларындан шифа эстәрләр ирде [Мөслими, 1999, б. 13]; Әмма ул wақытда Турымтай Чәчәннең уғлы Тумаwыл Мәргән атасына ачы ирде, ил тышына чыгыб йатар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Соңгы мисалда телгә алынган ил тышына чыгыб йатар (راتاي بعﭽ انيشت ليا) сүзтезмәсе ʻиленнән чыгып читкә китәрʼ мәгънәсен белдерә, ягъни бу очракта ил сүзенең семантик кыры бик нык киңәя, биредә бер үк вакытта ʻтуган ил, дәүләт чиге, урынʼ мәгънәсе дә, әсәр геройларының эчке хис-кичерешләре дә чагылыш таба. Түбәндәге мисалда исә ил (ليا) лексемасы җау ил (ليا واخ) сүзтезмәсе составында килеп, ʻдошман ил, яу белән бара торган илʼ төшенчәләрен белдерә, ягъни ʻтуган ил, туган йортʼ төшенчәләренә капма-каршы мәгънә барлыкка килә: Җау илгә, йат нәүкәргә серен әйтмәсләр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Төрки-татар язма истәлекләрендә ʻил, дәүләтʼ төшенчәләрендә еш очрый торган лексик берәмлекләрнең берсе - йорт (تروي) берәмлеге. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында да йорт сүзе киң мәгънәдә кулланылып, ʻил, дәүләт, ханлыкʼ төшенчәләрен чагылдыра: Син үлсәң, йортыңны уғланларың Бүдәнә Тай, Билге Тай биләрләр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Анда халық уғлы әйделәр, һай, Чыңғыз, сез өчәwегездин йортқа лайық - рәва охшайдыр, халыққа файдалығдыр, бу Чыңғызны сезгә үлтерергә бирмәсбез, диделәр [шунда ук, б. 74]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә йорт (تروي) лексемасының ʻил, дәүләтʼ төшенчәсе аеруча ачык чагыла. Дөрес, биредә аның Ғарәб йорты (ىتروي براع), Ширван йорты (ىتروي ناوريش) кебек сүзтезмәләр рәвешендә кулланылуын искәртергә кирәк: Әй ханым, йәшең озақ булсын, безнең шәһәремездә Ғарәб йортындан өч табиб килгән, табиблықда нәзыйрлары йуқдыр [Мөслими, 1999, б. 26]; Ширван йортындан Дағстан йортына китде, андин Чистай қальғасына килде, аның ханы илә бик дуст улдылар [шунда ук, б. 42]. Йорт берәмлеге еш кына йорт тоту (وتوت تروي) сүзтезмәсе составында очрый: Алар қалмаққа барыб мәқам-йорт тотдылар, бер йирдә тордылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Бу миндин туған өч уғыл - Бүдән Чар, Қағыйн Чар, Салчут - болар йорт тотмаға йахшы ирмәсләрдер [шунда ук, б. 71]. Әлеге мисаллардан аңлашылганча, йорт тоту дигәндә, ʻил, дәүләт, ханлык белән идарә итүʼ төшенчәсе күздә тотыла. Ә менә йорт көтү (وتك تروي) дигән очракта ʻилгә хезмәт итүʼ мәгънәсе калкып чыга: Ул кеше кеше булыб йорт көтмәс [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Атасы йорты (ىتروي ىساتا) сүзтезмәсендә исә ʻтуган ил, үскәняшәгән йорт, урынʼ төшенчәләре яктыртыла: Тумавыл Мәргән атасы йортына кайтыб ултырды, хан булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Йорт-шәһәр (رهش -تروي) парлы сүзендә, безнең фикеребезчә, аерым бер шәһәрнең дәүләт роле аңлашыла: Бүләр суының өстенә йорт-шәһәр салдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Шушы чор язма истәлекләрендә ʻдәүләт, илʼ төшенчәләрен белдерүдә милек (ﮎليم) / мөлек (ﮎلوم) сүзләренең дә кулланылуын очратабыз: Әй, ханым, талиғыңда андағ күренер кем, үз мөлекеңдә Алмалық дигән аwылда бер кешедән хәтәреңез бардыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]; Андин соң урыс милкендә төрле фетнәләр wә мөхтәлиф ғауғалар пәйда була башлады [шунда ук, б. 92]. Беренче мисалдан күренгәнчә, урыс милке дигәндә, рус дәүләте, рус иле күздә тотыла. Өлкә, губерна кебек территорияләр турында сүз барганда, язма истәлекләргә гарәп алынмасы вилайәт (تايلايو) сүзе килеп керә: Ул мис рыйларға: "Нә кешесез, wә нә вилайәтнең сез?" - дәйү сурдықларында әйтде: "Безләрнең шаһымыз Искәндәрдер, җәмиғы робғы мәскүн нең хөкеме аның әлендәдер" [Мөслими, 1999, б. 34]. Ил (ليا), дәүләт (تلود) кебек сүзләргә синоним буларак гарәп алынмасы дийар сүзен китерергә мөмкин: Вәҗһе тәсмийә бил-ғарәбийә улдыр ки, хәзрәте Исмәғыйль заманында бәни Харҗәм дидеге бер залим шаһ Хәбәш дийарында хоруҗ итде, та ки хәзрәте Исмәгыйльнең йирене алыр өчен [Мөслими, 1999, б. 14]. Диалекталь сөйләмдә ʻян, янындаʼ мәгънәсендә сакланып калган қаты сүзе дә теге яки бу милләт атамасы белән бергә кулланылып, шушы милләт яшәгән ил хакында хәбәр итә. Ғарәбләр қатында, ғаҗәмләр қатында кебек сүзтезмәләр моңа мисал булып тора: Йыл башыдыр ғарәбләр қатында, әмма ғаҗәмләр қатында науруз, йәғни хәмәл йыл башыдыр [Мөслими, 1999, б. 10 б.]. Яшәү, көн итү урыннары арасында шәһәр-авыллар да бар. Хәзерге татар әдәби телендә иркен кулланыла торган шәһәр (رهش), қала (ﻻاق) синонимнарын без XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә очратабыз: Әүwәл заманда Ақ диңгез эчендә Мальта дигән шәһәр бар иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Имде белеңләр, уңар йортның нишаны-билгесе бу торыр: җавидан илен күб итәр, кала төбен үр итәр, дәрәзәсен-түбәсен киң итәр [шунда ук, б. 72]; Мән үз шәһәремгә күчеб барғайым, атам-анам диварын күргәйем [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 516]. Қала суғу (وعوس ﻻاق) сүзтезмәсе ʻкала төзүʼ мәгънәсен аңлата: Йәнә Қазан шәһәрен алмасдан борын Зөйә суының тамағында кяфер урыс қала суқды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Қальға (اﮔلاق) лексемасы қала сүзенә күпмедер дәрәҗәдә синоним булып йөри. Түбәндәге мисаллардан күренгәнчә ул, нигездә, ʻшәһәр, кала, крепостьʼ төшенчәсендә килә: Ул шаһқа бу ай эчендә қальғаларыны хәраб әйләде вә ғалиб улыб, ғаwамларының әсир идеб wөзараи әкябирләрене зиндана салды [Мөслими, 1999, б. 10]; Ғақыйбәт Пикин қальғасыны wә Нижин қальғасыны wә Хытайның ғайре қальғаларыны алыб, харәҗә разый булыб қалдылар [шунда ук, б. 35]; Көнләрдә бер көн урысның Уладимир дигән қальғасына йитделәр [шунда ук, б. 45]. Аwыл (لوﺁ) лексемасы да ʻавыл җире, салаʼ төшенчәләрен белдереп, үзенең туры мәгънәсендә кулланылган: Әй, ханым, талиғыңда андағ күренер кем, үз мөлекеңдә Алмалық дигән аwылда бер кешедән хәтәреңез бардыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]; Җанбақты қарты ыруғы илә чықды Җанбақты аwылы улды wә йәнә безнең Мөслим бабабыз ыруғы берлә Ташбилге йылғасына төшде [Мөслими, 1999, б. 45]. Мисаллардан күренгәнчә, аwыл сүзе гадәттә топоним белән янәшә килә. Гарәп алынмасы қарйә сүзе дә ʻавылʼ төшенчәсен аңлата: Бер йылғача бунлары зыйафәт итеб, бәхре Мохитнең атауларыны wә шәһәрләрене күргезделәр: ничә атаулар wә ничә wә ничә қарйәләр wә ничә шәһәрләр вардыр мисрый ғаскәренә күргезеб қайтардылар [Мөслими, 1999, б. 21]. Мал-нигъмәт, байлык - чыгым, бөлеклек. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә авторлар әдәби геройларның бай, затлы яшәүләрен күрсәтергә теләгән очракта еш кына аларның малмөлкәтләрен тасвирлап китәләр. Мал сүзенең хәзерге таатр телендә өч мәгъ нәсе күрсәтелә: 1. Йорт хайваннары, терлек-туар; 2. Байлык, мөлкәт, табыш, керем, акча; нинди дә булса кыйммәте булган, файдаланырга яраклы әйбер турында әйтелә; 3. Сату итү әйберләре; товар. Язма чыганакларда ʻбайлык, мөлкәтʼ төшенчәләрен белдерүдә мал (لام), милек (ﮏليم) / мөлек (ﮏلوم), байлык лексемалары актив катнаша: Мал өчен қанын суча эчәр ирде [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]; ...wә һәркем җомға көн тырнақ киссә, малы чуқ ула wә ғомере зийадә ула [Мөслими, 1999, б. 8]; Бәс қараwылчылар башлықларына барыб әйтделәр, башлықлары килеб, болардан күб мал алды [шунда ук, б. 42]. Әлеге мисаллардан күренгәнчә, биредә сүз байлык, мөлкәт һәм затлы әйберләр, Мәүлә Колый әйтмешли, дөнйа малы (ىلام اينود), җиһан малы (ىلام ناهج), дөнйа милке (ىﮐليم اينود) хакында бара: Дөнйа милкен төзерләр, тән-җан берлә теләнеб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Сарыф қылғыл аның өчен дөнйа малын [шунда ук, б. 493]. Җиһан малы сүзтезмәсе дә мал-мөлкәт, дөньяви байлык турында сөйли: ...wә җиһан малыдин күңелем туқ торыр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Мал таламау (وامﻻات لام) сүзтезмәсе затлы байлыкны гына түгел, ә кыйммәте булган һәм файдаланырга яраклы һәрнәрсәне күздә тота: Үзе һәм тәмам чирүгә йар салды: "Бу кешегә тимәңләр, малын таламаңлар, һич нәрсәгә зыйан китермәңләр", - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Мал лексемасы күзе малға туймас (ﺲميوت اغلام ىزوك) дигән фразеологизм составында урын ала. Әмма бу очракта әлеге берәмлекнең мәгънәсе шактый киңәя. Биредә ул конкрет ʻбайлыкʼ төшенчәсен генә белдереп калмый, ә әсәр героеның эчке сыйфатларына бәя дә бирә, аның комсызлыгына ишарә итә, ягъни сигнификатив эчтәлек белән байый: Син хан уғлы дәгелсең, йортқа лайық дүгелсең, дийәрләр, үз хәлен белмәсләр, күзләре малға туймаслар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Мәгълүм булганча, мал сүзенең сүзлектә беренче мәгънәсе ʻйорт хайваннары, терлек-туарʼ төшенчәсен аңлата. "Дәфтәре Чыңгызнамә" дастанында аның шул мәгънәсе дә урын ала: Мал көтмәгән мал көтсә, қуй үлән утлатыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Мал сүзе мал-мөлек (كلوم-لام), мал-ниғмәт (تمعين-لام) кебек парлы сүзләрдә дә очрый, биредә барлык байлык, мөлкәт җыйма мәгънәдә җиткерелә: Йорт-мәкян, мал-ниғмәт кулдин китәр [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]; Малы-мөлке бу дөнйада қалыр булғай [шунда ук, б. 496]. Түбәндәге мисалда урын алган асыл мал (لام لسﺁ) сүзтезмәсе исә мал-мөлкәтне конкретлаштырыбрак җиткерә кебек: Андин соң Чыңғыз хан олуғ Йучиға асыл мал анда йитәр дийеб, алтыны-көмеше күбдер дийеб, йорты киңдер дийеб, Тәрмиз урдасында ханлықға қуйды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]; Алтын wә көмешләрне алыб, төн йарымында чыгыб китделәр [Мөслими, 1999, б. 41]. Беренче мисалда урын алган асыл мал сүзтезмәсе дә биредә күпмедер дәрәҗәдә алтын-көмеш парлы сүзе белән контекстуаль синоним булып тора. Чөнки алтын-көмеш дигәндә, бары тик шушы затлы металлар турында гына сүз бармый. Бу очракта алтын-көмеш парлы сүзе барлык байлыкны, зиннәтле әйберләрне җыеп атау максатыннан, ягъни җыйма мәгънәдә кулланылган. Кайбер очракта ʻмал-мөлкәт, байлыкʼ төшенчәсен тагын да киңәйтү өчен, алтын (نتلﺁ), көмеш (ﺶموﮐ), мал (لام), җәwаһир (ريهاوج) сүзләре санап бирелә, башка берәмлекләр дә өстәлә. Әмма бу очракта абстракт төшенчәнең конкретлашуын искәртергә кирәк. Мәсәлән: Түртенче көн купды wә қызны алыб йулға керде wә пәри җәванмәрд күп алтын wә көмеш wә мал wә җәwаһир wә ғолям wә кәнизәкләр берлә шаһзадәне үз мәкамигә тикереб wәдиғ қылыб қайтдылар [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 507]. Әлеге мисалда төрки-татар чыгышлы алтын, көмеш, гарәп теленнән кергән мал, ʻкыйммәтле ташларʼ мәгънәсендәге җәwаһир сүзләре бер-бер артлы санап кителү сәбәпле, ʻбайлыкʼ төшенчәсе тагын да киңәйтелә, эмоциональ-экспрессив яктан үстерелә. Түбәндәге мисалда қызыл алтын (نتلﺁ لزق) сүзтезмәсе алтынның тагын да затлы булуын күрсәтә. Биредә дә байлыкның чиктән тыш булуын, бинаның шул дәрәҗәдә затлы-зиннәтле икәнлеген раслау, укучыга тәэсир итү өчен қызыл алтын, йақут, зөбәрҗәт кебек кыйммәтле металл, асылташ атамалары санап кителгән: ...wә йырақдан пәриләрнең бақ wә дирәхет wә күшек wә мәқамлары чөн йақын җитде, күрде: күшекнең диварлары тәмам қызыл алтыннан wә йақутдан wә зөбәрҗәтдән [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 506]. Түбәндәге җөмләләрдә исә, безнең фикеребезчә, алтын-көмеш (ﺶموﮐ-نتلﺁ) атамасы затлы металлны атый, ягъни беренчел төп мәгънәсендә кулланыла: Ул тағның башында қуй башы кебек алтынкөмешләр вардыр [Мөслими, 1999, б. 24]; Андин хәзрәте Мир Тимернең қаберенең өстенә таш астанә қубардылар, башындағы гөмбәзне алтындин-көмешдин йасадылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 88]. Әсәрдәге геройның илаһи көчкә ия булуын ассызыкларга теләгәндә дә авторлар алтын, энҗе кебек затлы металл, асылташларга мөрәҗәгать итәләр. Бу үзе үк затлы әйберләрнең кеше тормышында һәр чорда да зур роль уйнавы турында сөйли: Әмма күрке андағ ирде, көлсә кыруғ ағачқа йафрақ бетәр иде, қоры йиргә бақса үлән бетәр иде, сачин тараса, энҗе түгелер ирде, төкерсә, алтын төкерер ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Алтын яисә гәүһәр кебек затлы металл-асылташлар үзләре генә түгел, ә алтынлы, гәүһәрле яисә алтыннан эшләнгән әйберләр дә югары кыйммәткә ия булган. Алар кешенең дәрәҗәсе, байлыгы хакында мәгълүмат бирә. Мәсәлән, алтынлы, гәүһәрле садақ (قاداس ىلرهوﮔ ىلنتلﺁ) сүзтезмәсе кешенең искиткеч бай булуын искәртә: Әмма Дуйын Бәйанның бер алтынлы, гәүһәрле садағы бар ирде, бәһасен тапмадылар, өләшмәй куйдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]; Пәри җәванмәрд падишаһзадәнең қулын тотыб алтын тәхетнең өстигә чықарыб ултырғызды wә ғолям wә кәнизәк саф-саф хезмәт тордылар [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Түбәндәге мисалда алтын тас (ﺲات نتلﺁ) сүзтезмәсе дә әйбернең затлы металлдан эшләнгәнлеген күрсәтә: Дивана андан иғраз идеб арлы- бирле қарады, йөрде, күрде, падишаһның қул йуа торған алтын тасы вар иде, аңа барыб бәүл әйләде [Мөслими, 1999, б. 16]. Ә менә түбәндәге мисалларда, безнең фикеребезчә, алтын фута, фарсы чыгышлы зәр пәрдәләр сүзтезмәләре әйбернең алтыннан түгел, ә алтын төсендә яисә алтынга манып эшләнгән булуын аңлата: Билләрендә алтын футаларын салыб бақдылар, өчәwесенең футасы әйләнмәде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Язма истәлектә ʻалтынʼ төшенчәсе фарсы чыгышлы зәр (رز) лексемасы белән дә белдерелә: Чөн падишаһзадә ул манзараға бақды, мәқаме күрде, чөн Кандәһар пор нигяр wә чөн пәләң бәдигәи рәң wә түрт сөффәи рубру қылыйқлық wә руми зәр пәрдәләр ишекләрдә салиғлық [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Фарсы теленнән кергән гәнеҗ (ﺞنﮔ) лексик берәмлеге дә ʻхәзинә, кыйммәтле әйберләрʼ дигән мәгънәгә ия. Без аны язма чыганакта ʻбөтен дөнья хәзинәсеʼ мәгънәсендәге гәнеҗ ғаләм (ملﮔ ﺞنﮔ) сүзтезмәсе составында очратабыз: Әгәр гәнеҗ ғаләм арзуың булса, аңа рәһбәр wә рәһнәмүн булайын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. ʻКемгә дә булса караган яки карамагында булган мал, бай лыкʼ төшенчәсендәге гарәби чыгышлы милек (ﮎلم) лексик берәмлеген урыс милке (ىكليم ﺲروا) сүзтезмәсе составында очратабыз. Безнең фикеребезчә, бу очракта әлеге төшенчәгә ʻтерритория, җир-биләмә, илдәүләтʼ мәгънәсе дә өстәлә: Андин соң урыс милкендә төрле фетнәләр wә мөхтәлиф ғауғалар пәйда була башлады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Булган байлыкны саклар урын да кирәк. Патшалыкта казна, дәүләт байлыгын саклый торган урын гарәб сүзе белән бәйтел мал (لم لتيﻪب) дип аталган: Бунча йыллардан бирле бәйтел-малдан сезләрне тәрбийәт идәмен... [Мөслими, 1999, б. 17]. Татар әдәби телендә ʻмал-мөлкәт, байлыкʼ төшенчәсе хәзинә (ﻪنزح) сүзе белән дә җиткерелә. Байлыкның чиксез булуын белдерү өчен хәзинә сүзе еш кына күп, чуқ кебек сыйфатлар белән кулланыла: Анда бонлар әйделәр, имде Җәдәй ханның хәзинәсендән, безнең хәзинәмез күбдер диделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]; Аңа чуқ хәзинә вирде, хәзрәте Хуҗа Әхмәд Йәсәwинең қаберенә астана бина әйләмәк илә [Мөслими, 1999, б. 36]; Ақсақ Тимер сарайны хублады, Бәйраш ханә күб хәзинәләр вирде [шунда ук, б. 47]. ʻБайлык, хәзинәʼ төшенчәсенең бер семантик варианты итеп акча берәмлекләре атамасын, мәсәлән, динар (رانيد) лексемасын китерергә мөмкин: Wәзирең илле мең динар дошманыңдин ришwәт алыб ирде аның өчен кем, зәһәр һәлаһил тәгам, шәрабкә қушыб ирде, та сәни ләшкәрең берлән һәлақ қылғай [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509] Әмма һәрчак керем генә булмый, чыгым да булырга мөмкин. Гарәби чыгышлы хәраҗ (ﺝارح) лексемасы ʻчыгымʼ төшенчәсендә кулланыла да: Мин күб йылдан бирле хезмәткә тормадым диде, һәм миңа бераз хәраҗ кирәк ула, диде [Мөслими, 1999, б. 40]. Бөлеклек сүзе ʻзыян-зарар салуʼ кебек төшенчәләргә өстәп, ʻмал талау, юкка чыгару, бөлгенлеккә төшүʼ кебек мәгънә төсмерләрен дә бирә: Әй йегетләр, бу бөлеклекләрне үз гөнаһымызның шомлығындин беләйек [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]; Әй, халаиқлар, йегетләр, бу бөлеклек, бу қырғын безләргә кемдән булды? - дийеб сорар ирде [шунда ук, б. 86]. Язма истәлекләрдә зарар (ررﺿ), зыйан (بايﺿ) сүзләре ʻмилек, мал-мөлкәтне бозу-җимерү, яшәешкә комачаулау, авырлык китерүʼ кебек мәгънәләргә ия: Үзе һәм тәмам чирүгә йар салды: Фәқыйрь мискен мөэминләргә зарар қылыр [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]; "Бу кешегә тимәңләр, малын таламаңлар, һич нәрсәгә зыйан китермәңләр", - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Шулай итеп, ʻбайлыкʼ төшенчәсенең мал, мөлек, ниғмәт, хәзинә, алтын, көмеш, зәр кебек лексик берәмлекләр, шулар белән төзелгән сүзтемәләр рәвешендә куанылуы язма истәлекләрдә киң таралган күренеш. Шуңа күрә аларны норма дип санау дөрес булыр. Җәwаһир, гәнеҗ кебек алынма сүзләрнең кулланылышы, бер-ике урында гына очрау сәбәпле, норма вариантлылыгы буларак каралырга хаклы. Гореф-гадәт, йола. ʻХалыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш тәртипләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйле эш-хәл, гадәт, йолаʼ төшенчәләре язма истәлекләрдә төрки-татар сүзе йола (ﻻوي), гарәп алынмалары мәрасим (مسارم), рәсем (مسر) кебек берәмлекләр белән белдерелгән: Әмма Тикәлик суының қары йоласы улдыр кем көндез ташыб қабығындин ишәйер, кичәсе йулына төшәр, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Хәзерге татар әдәби телендә рәсем лексемасының безгә бары тик ʻсурәт, күчермә, картинаʼ мәгънәләре генә мәгълүм. "Гарәпчәтатарча- русча алынмалар сүзлеге"ндә гарәп асыллы рәсем сүзенең икенче мәгън әсе ʻгадәтʼ дип күрсәтелгән. Түбәндә китерелгән мисалда да ул нәкъ шул мәгънәдә. Гарәп теленнән кергән мәрасим берәмлеге исә ʻрәсмиләшкән гадәтләр, йолаларʼ төшенчәсенә ия: ...wә нәчек кем рәсем wә айыны бар ирде, туй wә мөрасим ғоруһи лайық қылыб хаһәренең қулын тотыб, падишаһзадәнең йаныйда тәхеткә ултырғыз ды wә өч падишаһзадә анда булды wә үзигә әйде: мән монда ғыйш wә ғыйшрәтдә wә халқымның әхwәле нәчек иркән дип әндишә қылыр ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Әлеге җөмләдә урын алган туй (ىوت) сүзе исә хәзерге әдәби телдә дә кулланылышта йөри. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә ул өйләнешү йоласын атап килә. Болардан тыш, бу лексема туй чабдуғ (ﻉودباﭽ ىوت) ʻтуй әзерлегеʼ, туй қылу (ولق ىوت) ʻтуй ясауʼ кебек сүзтезмәләрдә очрый: Нәсыр бәбан дил қабул қылыб, үзидә ни барын дәриғ тотмады, туй чабдуғ қыла башлады [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]; Халыққа олуғ туй қылдылар, бу дөнйаны уздырдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]. Гореф-гадәт белән бәйле лексик берәмлекләрдән, мәҗлес (ﺲلجم) сүзе дә язма истәлекләрдә туй кебек йолаларның бер өлешен, кунак ашын атап килә: Һәр йирдә мәҗлесдә бонларның ирлекләрен сүзләр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Ислам динендә шулай ук төп кануннардан саналган йола - гаиләле булуны махсус дога укып раслау йоласы язма чыганакларда никах қылу (ولق حاﮐين), никах әйләү (وليا حاﮐين) сүзтезмәләре белән җиткерелә: Никах қылмақ wә бина әйләмәк мәмнуғдыр, димешләр [Мөслими, 1999, б. 11]; Унынчы көнендә Хәдичәи Көбра разыйаллаһу ғанһаны никах әйләде [шунда ук, б. 11]. Кем белән дә булса гаилә мөнәсәбәтендә тору, ягъни ʻир яисә хатынга никахлы булуʼ төшенчәсе ʻбәйләшү, килешүʼ мәгънәсендәге гарәп асыллы ғақыдында (ادندقاع) лексемасы белән дә белдерелә: ...wә бу қыз ул Бәлқыйс торыр кем, Сөләйман пәйғамбәрнең ғақыдында ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]. ʻНикахтан чыгу, шәригать буенча рәсми аерылышуʼ гадәтен исә талақ қуйу (ويوق قﻻات) сүзтезмәсе белдерә: Нәсры ғаййарның хатынын талақ қуйды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 519]. Фактик материалдан күренгәнчә, төрки-татар халкында горефгадәт, йола төрләре чагыштырмача күп булса да, язма истәлекләрдә алар шактый аз чагылыш тапкан. Дини йола-гадәтләрне исә дини төшенчәләргә бәйле бүлекчәдә тулырак чагылдырырга тырыштык. Сәясәт, халыкара мөнәсәбәтләр. Сугыш төшенчәсе. XVIIXVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ʻдәүләтләр һәм иҗтимагый сыйныфлар арасында оештырылган кораллы көрәш-кыйнаш, бәрелешʼ төшенчәсе төрки-татар сүзе суғыш (ﺶعوس) һәм аның синонимик вариантлары орыш (ﺶروا), гарәп-фарсы алынмаларыннан хәреб (برح), җәнк (كنح) кебек сүзләр белән белдерелә. Суғыш сүзе белән ясалган суғыш қылу (ولق ﺶعوس) ʻчит илне басып алу, анда яу белән бару, һөҗүм итүʼ мәгънәләрен аңлата: Үзендән ғайре зире хөкемендә улан ғарәбләрә суғыш қылмақны хәрам әйләде [Мөслими, 1999, б. 10]. ʻСугыш, орышʼ мәгънәсендәге хәреб (برح) алынмасын "Тәварихы Болгария" әсәрендә очратабыз: Ул көн хәребдә бик қаты эссе [Мөслими, 1999, б. 14]. Ике дәүләт арасында сугыш-бәрелеш башлау, яуга китү төшенчәләре җәнк әйләү (وليا كنج), җәнк идү (وديا كنج) кебек тезмә фигыльләр ярдәмендә җиткерелә: Мөхәррәм улдығы ки, ғарәбдә ике шаһ җәнк әйләделәр [Мөслими, 1999, б. 10]; Бу айны мөбарәк күреб җәнк идмәгә кидерләр ди [шунда ук, б. 10]. Орыш (ﺶروا) лексемасы түбәндәге мисалларда ʻһөҗүмʼ төшенчәсендә килә һәм аның каты, аяусыз икәнлегенә ишарә итә: Қундылар, сафлар алайлар бағлаб орышқа хәзерләнеб тордылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 84]; Ақсақ Тимернең орышыға түзмәделәр, сындылар, килеб Болғар шәһәрегә керделәр [шунда ук, б. 85]. Сугыш-һөҗүмнәрнең күп җирдә кат-кат булуын әйтергә теләгәндә, авторлар орыш-суғыш (ﺶعوس-ﺶروا) парлы сүзен куллана: Күб йирдә орыш-суғышлар күб булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Орышу, туқышу сүзформалары рәвешендә килеп, бу лексик берәмлекләр укучыга әсәр героеның теге яки бу дәүләтне басып-яулап алуы, кат-кат яу белән чыгуы, куркусыз булуы хакында хәбәр итә: Нәселе, ләшкәре белән йөреб, орышыб, күб ханларны, урдаларны үзенә бақдырған иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Орышыб-туқышыб Хаҗи Тарханны алды һәм бақдырды [шунда ук, б. 85]. ʻЯу, һөҗүм, сугышʼ төшенчәләре ʻДәфтәре Чыңгызнамәʼ әсәрендә җау (واج), қырғын (نعرق) сүзләре бирелә: Җаудин, қырғындин қачыб қалған кешеләр Алтынбикне урман төбенә илтеб йәшерделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Олы қырғын (نعرق ىلوا) сүзтезмәсе һөҗүм-яуның аеруча катыкөчле, аяусыз, кискен булуын ассызыклый: Иртәгәсен Чыңғыз хан түрт ыруның олы кешеләренә олуғ қырғын итде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Яу белән чыгып, җиңеп кайту тар-мар әйләделәр (رليدﻪليﺁ رم-رت) сүзтезмәсе ярдәмендә тасвирланган: Исмәгыйль ғаләйһиссәлам аның илә җәнк идәргә Мәккә җәмәғәте илән чыгыб, ул Харҗәм ғаскәрене тар-мар әйләделәр [Мөслими, 1999, б. 14]. Яу белән басып алу, ил-шәһәрне юк итү, хәрабәгә әйләндерү фикерен автор хәраб әйләү сүзтезмәсе белән аңлаткан: Харҗәм ғаскәрене тармар әйләделәр, бәғзеләрене үлдереб, қалдықларыны қол идеб [Мөслими, 1999, б. 14]. Яу белән килеп, шәһәрне чолганышка алу, камалышта тоту қымсаб тору (ورت باسمق) тезмә фигыле белән җиткерелә: Ақсақ Тимер килеб шәһре Болғарны йиде йыл қымсаб торды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. ʻХакимияткә каршы кораллы баш күтәрү, җәнҗал чыгаруʼ семантикасына ия фетнә (ﻪنتف) лексик берәмлеге дә мәгънә төсмере белән күпмедер дәрәҗәдә ʻсугыш-орышʼ төшенчәсенә якын тора: Күб мөселманларны динендән айырыб мөртәд қылды, олу фетнә қыла башлады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 88]. Шулай итеп, язма истәлекләрдә ʻсугыш, орышʼ төшенчәсендә суғыш (ﺶعوس), орыш (ﺶروا), орыш-туқыш (ﺶقوت-ﺶروا), орыш-суғыш (ﺶعوس-ﺶروا), хәреб (برح), җәнк (ﮏنﻪج), җау (واج), қырғын (نعرق), тармар (رام-رات), фетнә (ﻪنتف) кебек сүзләрнең килүе ачыкланды. Ғаскәр. Сугыш башлау, яуга чыгу, һөҗүм итү көчле армия, гас кәрдән башка мөмкин түгел. Бер яктан, ғаскәр (رﮐسع) сүзе конкрет төшенчә кебек, хәрбиләр буларак күзаллана. Икенче яктан, ғаскәр дигәч, көч, яклау-саклау, ил-дәүләт сакчысы, тынычлыкиминлек, сугыш-корылыш кебек төшенчәләр белән ассоциатив бәйләнеш туа. Язма истәлекләрдә гаскәр кораллы көч буларак күзаллана: Йәмәндән чығыб мәғриб зәминнең Лита дигән қальғасыны алыб, ғаскәре илә қундықларында көзнең әүwәле ирде [Мөслими, 1999, б. 12]. Ғаскәр (رﮐسع) сүзенең синонимик вариантлары итеп ләшкәр (رﮐشل), чирү (وريﭽ) сүзләрен китерергә мөмкин: Йиденче көнендә Фиргаwен ләшкәре илә Нилдә һәлақ улды [Мөслими, 1999, б. 18]; Нәселе, ләшкәре белән йөреб, орышыб, күб ханларны, урдаларны үзенә бақдыр ған иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Кайбер очракларда ләшкәр, чирү сүзләре икесе дә кулланылып, бер-берсен тулыландырып килә: Шул заман Ғабдулла хан ләшкәре йығдырды, чирү әзер қылыб каршы йөрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Түбәндәге мисалда чирү лексик берәмлеге, бер яктан, ʻгаскәрʼ мәгънәсен ачыкласа, икенче яктан, ʻсугыш, орышʼ төшенчәсенә дә ия кебек: Ул олуғ аwыр чирүләрдә халық улы бер-берсен оранлары берлә таба ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 80]. Гаскәргә юл күрсәтеп, алдан баручы кеше ʻгаскәрнең алдында торучы, җитәкчеʼ төшенчәсендәге ғаскәренең мөкәддәмендә (هدنمدﮐم كنرﮐسع) сүзтезмәсе белән бирелә: Син аның ғаскәренең мөкәддәмендә улғыл див, дөшенә керде [Мөслими, 1999, б. 35]. Шулай итеп, ʻгаскәрʼ төшенчәсе язма истәлекләрдә ғаскәр, чирү, ләшкәр берәмлекләре ярдәмендә җиткерелә. Дошман, дус. ʻФикердәш, теләктәш, үзе яклы кешеʼ төшенчәсен язма истәлектә беренче чиратта дус (ﺲود) сүзе җиткерә: Ширван йортындан Дағстан йортына китде, андин Чистай қальғасына килде, аның ханы илә бик дуст улдылар [Мөслими, 1999, б. 42]. Бу лексик берәмлекнең ʻякын, дус күргән сөекле кешеʼ мәгънәсен аңлату очрагы да күзәтелә: Шаһзадә сабыр қылды wә ул мәхбүбәне бисийар дус тотар ирде; Ходай ғазун биргәй дип, ғыш-ғышрәткә мәшғуль булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Дус лексемасына синоним буларак гарәп алынмасы шәрик (ﮎرﻪش) сүзен атарга мөмкин. Бу берәмлек язма текстта ʻэштә, тормышта уртак карашта торган, уртак эшләре булып якынайган кешегәʼ якын итеп эндәшү өчен файдаланылган: Қатиғ йығлады wә әйтде, йа шәрик, бу замана қайда идең [Мөслими, 1999, б. 38]. Зур үтенеч-ялвару белән эндәшкән очракта "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә ʻиптәш, дусʼ мәгънәсендәге фарсы алынмасы йаран (ناراي) кулланылган: Йаранлар, йуқ ирсә безнең бер уғыл баламызны алыңыз, безгә бу кийекне биреңез, без ач үлмәйек [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Дус лексик берәмлегенә антонимик мөнәсәбәттә торган дошман (نامشود) сүзе - күпкырлы төшенчәләрнең берсе. Бу лексик берәмлек хисне, дә, аерым кеше-шәхесне дә, хәтта ил-дәүләт, ханлыкны да белдереп килергә мөмкин. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә ул ʻнәфрәт белән караучы, хәтта сугыш башларга әзер торучы каршы як - башка бер ил, дәүләт, ханлыкʼ мәгънәсен ачыклап килә: Әлқыйсса, бу бәни Ғаднандан бер Ғабдешәмс дидеге шаһның мәшриқ зәминдә бер дошманы вар иде [Мөслими, 1999, б. 10]. Шулай ук ике арада ачу-үч хисләре сакланган башка нәсел, йорт, ил дә дошман сүзе белән аталырга мөмкин: Аһ, әй балаларым, үз йортын йаманлаған үзгә йортда сүгеш булыр, анасын йаманлаған йат дошманға тотқын булыр, үз кешесен йаманлаған йат дошманға хур булыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Кайбер очракта бу лексик берәмлек ʻүтә яратмый, күралмый торган кешеʼ төшенчәсендә дә кулланыла: Бу әхwәлгә бер мөддәт үтеб ирде, шаһзадәгә дошман пәйда булды, қасд қылыб [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]. Фактик материалдан күренгәнчә, ʻдус, якын кешеʼ төшенчәсендә үзара синонимик мөнәсәбәттә торган дус (ﺲود), шәрик (ﮎرش), йаран (ناراي) лексик берәмлекләре кулланылса, аңа антоним буларак дошман (نامشود) сүзе урын алган. 4.3.5. "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә караган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр Дөнья яклары. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә дөнья яклары, географик киңлекләр белән бәйле лексик берәмлекләрдә урын ала. Автор бу төр атамаларны теге яки бу илнең кайсы якта урнашуын аңлату өчен файдалана: иқлим (ميلقيا), мәғриб (برعم), ғарби (ىبرع), шәрқый (ىقرش), мәшриқ (قيرشم) һ.б. Географик бүленеш, географик киңлек хакында мәгълүмат биргәндә, автор гарәп алынмасы иқлим (ميلقيا) сүзенә мөрәҗәгать иткән: Бу иқлим Қамәр йолдызының тәрбийәсендә улыр, алты уралның күркәмрәгедер [Мөслими, 1999, б. 19]. ʻКөнбатыш; кояш бата торган якʼ төшенчәләре гарәп алынмасы мәғриб (برعم) белән җиткерелә. ʻУрын, җир, илʼ төшенчәсендәге дийар, ʻҗир, туфракʼ мәгънәсенә ия зәмин лексик берәмлекләре белән төзелгән мәғриб дийары (ىرايد برعم), мәғриб зәмин (نيمز برعم) сүзтезмәләре көнбатышта урнашкан ил-дәүләтләр турында мәгълүмат бирә: Вәҗһе тәсмийә бил-ғарәбийә улдыр ки, ғарәбнең бәни Ғаднан уғылларындан Зақур шаһ мәғриб дийарының бер Кәран адлы Әфранҗ шаһы илә җәнк идәр өчен Йәмәндән чығыб мәғриб зәминнең Лита дигән қальғасыны алыб, ғаскәре илә қундықларында көзнең әүwәле ирде [Мөслими, 1999, б. 12]. Дийары мәғриб (برعم ىرايد) рәвешендә ясалган сүзтезмәләр шулай ук ʻкөнбатыштагы илләр, җирләрʼ төшенчәсенә ия: Ғабдрахман дийары мәғрибә вармағындан, анларны батыйль динә дәғwәт итмәгендән тәүбә идеб, хәребдән қоғуд итде [Мөслими, 1999, б. 18]. Гарәп алынмасы ғарби (ىبرع) сүзе дә ʻкөнбатышка караган, көнбатышка бәйләнешлеʼ кебек төшенчәләрне белдерә, ягъни мәғриб лексемасының синонимы булып тора: Өфе иделе ғарби тарафындағы Уралның тағындан чыққандыр [Мөслими, 1999, б. 19]; Бу Уралның ғарбийәсендән бәйан идәлем: нәһре Қыйғудыр Әй дәрйасына қойар [шунда ук, б. 20]; Бараҗ хан заманында Вулгы иделе андин күчеб мәғриб тарафындан ақды [шунда ук, б. 26]. Мәғриб (برعم), ғарби (ىبرع) сүзләренең антонимик парларыннан ʻкөнчыгыш, көнчыгыш якʼ мәгънәләрендәге шәрқый (ىقرش), мәшриқ (قيرشم) сүзләрен мисалга китерергә мөмкин: Хәтта Йахут халкына чыққанча андан Уралның шәрқый тарафында Тубыл суы килгәнче, Ангар дәрйалары wә Әртеш суы wә Тубыл суы, wә Уй суы, wә Миач суы бу иқлиме сабиғдан сайламаздыр, зира ки анлар Уралның шәрқый тарафында улмышлардыр [Мөслими, 1999, б. 19]. Мәшриқ (قيرشم), мәғриб (برعم) антонимик парлары икесе бергә килгән очраклар да бар: Қачан қойаш туғса, ул йылга мәшриқдан мәғрибә ағар, қачан қойаш иңсә, мәғрибтән мәшриқа ағар [Мөслими, 1999, б. 25]. Болардан тыш, дөнья якларын белдергән сүзләрдән төньякны атый торган шималь (لاميش), көньякны аңлата торган қыйбла (لابيق) берәмлекләрен атарга кирәк. Алар шулай ук антонимик мөнәсәбәттә тора, ʻтарафʼ мәгънәсенә ия җанибе лексемасы белән бергә кулланыла. Түбәндәге мисалда, мәсәлән, җанибе шималь (لامش ىبيناج), қыйбла җанибе (ىبيناج لابيق) сүзтезмәләре икесе дә кулланылган: Чулман иделе җанибе шимальдән, Суық хоузның қыйбла җанибендән чыққандыр [Мөслими, 1999, б. 19]. Вакыйгалар барган урынны тәфсиллерәк сурәтләү, укучыга төгәлрәк күрсәтү җәһәтеннән, дөнья якларын белдергән лексик берәмлекләрнең мөһимлеге искиткеч зур. ʻВакытʼ төшенчәсе. Чыганакларда ʻвакытʼ төшенчәсен белдереп килә торган лексик берәмлекләр иркен кулланылган. Wақыт (تقاو), заман (نامز), дәwер (رود), қорун (نورق), җаһилийәт (تيلهاج), йыл (لي), сәнә (ﻪنس), ай (ىﺁ), көн (نوﮐ), сәғәт (تعاس), һәнүз (زونه), даим (مياد) кебек сүзләр һәм алар катнашында ясалган сүзтезмәләр ʻвакытʼ төшенчәсен төрле яктан ачыклап, конкретлаштырып килә. ʻВакытʼ киң мәгънәгә ия абстракт төшенчә булганлыктан, аны белдереп килә торган лексик берәмлекләр дә гаҗәеп күп. Алар арасында зур чор-гасырларны атый торган сүзләрдән алып, мизгелне белдерә торганнары да бар. Мәсәлән, вакытны яшәешнең объектив бер формасы буларак кабул итүне түбәндәге мисалда очратабыз, ул заман (نامز) сүзе белән җиткерелә: Әз-заман ғыйбарәт ған миқдари хәрәкилфәләкил-әғзам [Мөслими, 1999, б. 8]. ʻВакытʼ төшенчәсе әдәби ядкярләрдә, гомумән, тормышта берәр чор, дәвер, чакны атый торган сүзләр белән дә җиткерелә. Мәсәлән, заман (نامز) сүзенең җәмгыять үсешендә, яшәештә билгеле бер вакыт, дәвер, чор мәгънәсен белдерү максатыннан кулланылышы ешрак күзәтелә: Ул биш нәрсәнең берсе - Қыйамәт көненең қайу заманда wә қайу фасылда, wә қайу көндә булмағыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]; Андағ сылу кешене ул заманда һич күрмеш йуқ ирде, артындан ике дайасы алтын табаққа сачын салыб йөртер ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. ʻЧор, заманаʼ төшенчәләрен, заман лексемасы белән беррәттән, дәwер (رود) сүзе дә белдерә: Ошда анлар мондағ чирү белән килмәкдә, әмма ул дәwердә, ул заманда Болғар шәһәрендә ханлары Ғабдулла хан дигән ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Түбәндәге мисалда wақыт (تقاو) лексемасы үзе дә ʻчор, дәверʼ мәгънәсен белдереп килә: Қорун мөнкасим улыр, аны wақыт дийерләр [Мөслими, 1999, б. 8]. Гарәп теленнән кергән қорун (نورق) сүзенең ʻйөз еллык вакыт, гасыр, чорʼ мәгънәләрен белдерүен игътибарга алсак, биредә wақыт лексемасы да шул ук төшенчәне аңлатып, қорун белән синонимдаш булып чыга. Түбәндәге җөмләдә заман (نامز) берәмлеге ʻнаданлык, белемсезлекʼ мәгънәләрендәге җаһилийәт (تيلهاج) термины белән янәшә килеп, ʻнаданлык, белемсезлек хөкем сөргән чорʼ дигәнне аңлата: Вәҗһе тәсмийә бил-ғарәбийә улдыр ки, Пәйғамбәребез ғаләйһиссәламнең җаһилийәт заманында Һашим дидеге йөкчәк бабасы бар иде, ғарәб қабиләләренең ғазыйм шаһы ирде [Мөслими, 1999, б. 13]. Берәр күренекле шәхес яшәгән яисә идарә иткән чор турында мәгълүмат биргәндә, заман (نامز) сүзе шул зат исеме белән семантик бәйләнешкә керә: Бараҗ хан заманында Вулгы иделе андин күчеб мәғриб тарафындан ақды [Мөслими, 1999, б. 26]. ʻЗаман, чорʼ төшенчәсе түбәндәге мисалда бу көндә (هدنوﮔ وب) сүзтезмәсе белән дә ирештерелә: Бу көндә ул мөбарәк күл бардыр, урыслар аны нәҗес күл дийеб эчмәзләр, ул чиркәүгә кермәсләр Ақсақ Тимер нәҗес әйләде дийеб [Мөслими, 1999, б. 46]. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, заман (نامز), wақыт (تقو), дәwер (رود), хәтта бу көндә (هدنوﮔ وب) лексемалары ʻгасыр, чорʼ төшенчәсендә үзара синоним булып килә. Заманы әүwәл сүзтезмәсеннән исә ʻборынгы чорʼ төшенчәсе аңлашыла: Заманы әүwәлдә Тәфтазани илә Әндрай қальғасы бер иде, Тәфтазани бер мәхәллә ирде [Мөслими, 1999, б. 48]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә әлеге мәгънәне әүwәл заман (نامز لوا) сүзтезмәсе җиткерә: Әүwәл заманда Ақ диңгез эчендә Мальта дигән шәһәр бар иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Бараҗ халқының әүwәл замандағы борынғы төб йорты ошбу Зәй тамағыда улыр ирде [шунда ук, б. 85]. ʻБорынгы чор, элекке вакыт, ниндидә булса вакыйгага кадәрге вакыт, элекʼ төшенчәләрен заманы әүwәл (لوا ىنامز), әүwәл заман (نامز لوا) сүзтезмәләре белән беррәттән, борынғырак (قارعنرب) лексемасы да аңлата: Андин бер уғлан йөгереб узыб, ул куйған нәрсәне алайын, мин элек хан булайын тигүнчә, андин борынғырақ ул нәрсәне Ақсақ Тимер бүреген ташлаб орды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Шул уқ заман сүзтезмәсендә килгән очракта заман берәмлеге вакытны конкрет атый, нинди дә булса эш-вакыйгага бәйләп, аны чикли: Шул уқ заман утыз тәwәгә йөк йөкләделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Семантик яктан караганда, шул ук заман (نامز قو لوش) һәм ул wақытда (هدتقو لوا) сүзтезмәләре үзара синоним булып торалар: Әмма ул wақытда Турымтай Чәчәннең уғлы Тумаwыл Мәргән атасына ачы ирде, ил тышына чыгыб йатар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Хәзерге татар әдәби телендә дә кулланыла торган гарәп алынмалары заман (نامز), wақыт (تقو) белән беррәттән, гарәп алынмасы дәрхаль (لحرد) дә ʻшул ук вакыттаʼ төшенчәсен аңлата: Дәрхаль ут сәр wә мәүхәм берлә набәдүт булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Язма истәлекләрдә ʻвакытʼ төшенчәсе белән бәйле лексик берәмлекләр күпчелек очракта яшәеш дәвамлылыгын секундлар, минутлар, көннәр, айлар, еллар белән бүлеп исәпли торган аралыкны атыйлар. Мәсәлән, вакыйгаларның кабатлануын аңлату өчен wақыт-wақыт берлән (نلرب تقو-تقو) сүзтезмәсе кулланылган: Әмма ул Алтын хан үзе wақыт-wақыт берлән килер ирде, күрә торған ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. ʻБилгеле бер вакыт аралыгыʼ төшенчәсен бирергә теләгәндә, авторлар гарәп алынмасы мөддәт (تدم) сүзенә мөрәҗәгать иткәннәр: ...wә ул әхwәлдин һич йөзигә салмады wә бу арада берничә мөддәт үтеб ирде, Пәри қызыйдин йәнә бер қыз вөҗүдкә килде [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 508]. ʻВакытʼ төшенчәсен чикләп, төгәлрәк белдерү өчен йыл (لي) сүзе актив кулланыла, аның унике айдан торуы искәртелә: Унике ай йылына, дәүре заман эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]. Гадәттә бу лексема еллар исәбен күрсәткән саннар белән янәшә килеп, вакытны чикләп күрсәтә: Ул көймә берлә бер йыл китделәр, диңгездән ғайрене күрмәделәр [Мөслими, 1999, б. 21]; Имде Тумаwыл Мәргән йегерме йыл ханлық сөрде, андин соң Дуйын Бәйан унтуғыз йыл ханлық сөрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Язма истәлекләрдә еш кына бу терминның гарәп теленнән кергән синонимын сәнә (ﻪنس) сүзен очратырга мөмкин: Тарих Һиҗрәте рәсулүллаһи ғаләйһиссәламнең туғызынчы сәнәсендә Хут йолдызында, Рамазан мөкәррәмәнең туғызынчы көнендә, Болғарда ул заманда хан аталмыш кемсәнә Айдар хан ирде [Мөслими, 1999, б. 25]. Әлеге мисалда без ʻвакытʼ төшенчәсен аңлата торган тагын тарих һиҗрәте (ىترجه ﺦيرات) сүзтезмәсе белән дә очрашабыз. Белгәнебезчә, һиҗри (ىرجه), һиҗрәт (ترجه) терминнары мөселманнарның ай хисабы белән йөртелә торган ел башын атаган, ә тарих (ﺦيرات) лексемасы исә, үзенең төп мәгънәсеннән тыш, ʻвакыт, датаʼ төшенчәләрендә дә аңлата һәм язма истәлекләрдә дә шушы мәгънәдә еш очрый. Шунысын да искәртергә кирәк, сәнә (ﻪنس) белән чагыштырганда йыл (لي) термины ешрак телгә алына. Язма истәлекләрдә дә ул, беренче чиратта, үзенең төп мәгънәсендә килә: Тарих һиҗрәтнең туғызынчы йөз икенче йылы ирде, эт йылы ирде [Мөслими, 1999, б. 47]. Әлеге мисалдан күренгәнчә, Идел буе татарлары вакытны белдерү өчен, һәрбер ел берәр хайван атамасы белән әйтелә торган унике еллык циклдан файдаланганнар. Галимнәр фикеренчә, елларны унике хайван циклы белән атау Идел буе Болгар дәүләте төзелгәнче үк гуннардан үтеп кергән булырга тиеш [Беркутов, 1987, с. 11]. XVIIXVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә елларны шул традиция нигезендә атау өстенлек итә. Кайбер очракта, гадәттәгечә, төрки-татар һәм алынма терминнар янәшә дә кулланыла. ʻСарык елыʼ мәгънәсендәге қуй йылы һәм хәмәл йылы сүзтезмәләре үзара синоним булып тора: Сәфәрнең йегерме алтынчы көнендә, тарих һиҗрәтнең илле алтынчы йылы ирде, қуй йылында мөбарәк җомға кичәсендә иде [Мөслими, 1999, б. 11]; Йыл башыдыр ғарәбләр катында, әмма ғаҗәмләр қатында ноуруз, йәғни хәмәл йыл башыдыр [шунда ук, б. 10]; Андин соң тарих мең дә илле өч тә ирде, кенәз Михайла Фидорович хан булды, қуй йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Әмма шунысын да онытырга ярамый, қуй йылы һәм хәмәл йылы дигәндә ике төрле календарь күздә тотылырга мөмкин. Беренчесе "Унике еллык хайван циклы" булса, икенчесе - кояш ел хисабына туры килә торган "Хәмәл хисабы" календаре. Соңгы календарьда яңа ел башы нәүрүзгә, ягъни унике йолдызлыкның өченчесенә - сарык бәрәне, гарәпчә хәмәл, русча овен аена - мартка туры килә [Дәүләтшин 1999, б. 175-176]. Югарыда китерелгән мисалларда да шул хакта сүз бара. Димәк, Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә "Хәмәл хисабы" календаре күздә тотылса, "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә "Унике еллык хайван циклы" календаре кулланылган булырга мөмкин. Гомумән, елларны унике еллык цикл белән атау "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә еш очрый. Без анда барлык ел атамаларын да очратабыз диярлек. Мәсәлән, тычкан елы атамасы сычқан йылы (ىلي ناقﭽس) рәвешендә кулланылышта йөргән: Йәкшәмбе көн Ғақраб йолдызының икенче көне ирде, сычқан йылында ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]; Андин соң тарих мең дә йегерме дүртдә ирде, Җанали йағы булды, сычқан йылы ирде [шунда ук, б. 91]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә автор елларны күрсәтсә дә, аның кайсы хайван елы булуын да искәртеп, вакытны тагын да конкретлаштырып бирергә тырышкан: Андин соң йәнә беләсез кем, Чың ғыз хан пәйғамбәремез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу ғаләй һи wәс сәламнең тарихындан соң биш йөз қырық туғызынчыда ирде, туңғыз йылында зөлкәғдә айында анадин туғды [Дәфтәре Чыңгыз намә, 2011, б. 81]; Андин соң тарих мең дә илледә ирде, илгә чирү булды, йылан йылы ирде [шунда ук, б. 91]; Андин соң тарих мең дә ун йиде дә ирде, кенәз Митрий йағы булды, таwық йылы ирде [шунда ук, б. 91]. Эт йылы (ىليا تيا) сүзтезмәсе "Тәварихы Болгария" әсәрендә дә урын алган: Тарих һиҗрәтнең туғызынчы йөз икенче йылы ирде, эт йылы ирде [Мөслими, 1999, б. 47]. Шулай ук "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә дә очратабыз: Андин соң тарих мең дә йитмеш туқызда ирде, қазақ урыс берлә йағы булды, эт йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]. Төрки халыкларда, шул исәптән болгарларда эт елы муллык, иминлек елы буларак юралган. Аеруча мал-туар асрауда уңышлар көтелгән [Дәүләтшин, 1999, б. 95]. Мисаллардан күренгәнчә, ел атамалары гадәттә җөмлә ахырында килеп, теге яки бу вакыйгаларның вакытын тагын да төгәлрәк күрсәтә: Андин соң тарих мең дә алтмыш бишдә ирде, үләд булды, йылқы йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 91]; Андин соң тарих мең дә йитмеш бердә ирде, башқорт урыс берлә йағы булды, барс йылы ирде [шунда ук, б. 91]. Барс төрки халыкларның тотем хайваны булган. Барсның тотемистик культы археологик табылдыклар, мөһерләр белән дә раслана. Халык хәтерендә бу образ байлык, көч-куәт, дан-дәрәҗәне белд ерә. Шуңа күрә халыкта барс елы уңыш китерә, байлык-муллыкка ирешә торган ел булып саналган. Фактик материал күрсәткәнчә, ел атамалары асылда төрки-татар сүзләре белән аталган: сычқан (ناقﭽس), қуй (ىوق), барс (سراب), йылан (نلاي), эт (تيا), дуңғыз (زعكود), йылқы (ىقليا) һ.б. Аларның һәрберсе аерым символик мәгънәгә ия һәм тотем хайван булган. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә урын алган ел фасылы атамалары бүгенге көндә дә үзгәрешсез кулланыла диярлек: Ул биш нәрсәнең берсе - Қыйамәт көненең қайу заманда wә қайу фасылда, wә қайу көндә булмағыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Яз фасылы еш телгә алына: Йазны алты ай яратды... [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]; Йаз йелләрен истергән... [шунда ук, б. 500]; Йаз фасылында Шәһри Болғара ирешделәр [Мөслими, 1999, б. 43]. Алдагы мисалда исә йаз (زاي) лексемасы гарәби чыгышлы әййам (مايا) сүзе белән янәшә килеп, ʻяз көнеʼ төшенчәсен бирә: Төбендән йаз әййамендә ғақыйқлар чығар [Мөслими, 1999, б. 22]. Ә менә ʻяз башыʼ төшенчәсе "Тәварихы Болгария" әсәрендә нәүрүз (زورون) сүзе белән дә, йазның әүwәлге айы (ىيﺁ ىﮔلوا كنزاي) сүзтезмәсе ярдәмендә дә белдерелә: Йыл башыдыр ғарәбләр қатында, әмма гаҗәмләр қатында нәүрүз, йәғни хәмәл йыл башыдыр [Мөслими, 1999, б. 10]; Бер көн ул Кәнғанә вәзирләре илә, йазның әүwәлге айы ирде, сәфәрә чықдылар илә күрделәр ки, сачәкләр ачылмыш [шунда ук, б. 11]. Гомумән, әүwәл (لوا) сүзе ел фасылының башын, беренче айларын аңлатканда актив кулланылган. Без аны көзнең әүwәле сүзтезмәсендә дә очратабыз: Вәҗһе тәсмийә бил-ғарәбийә улдыр ки, ғарәбнең бәни Ғаднан уғылларындан Закур шаһ мәғриб дийарының бер Кәран адлы Әфранҗ шаһы илә җәнк идәр өчен Йәмәндән чығыб мәғриб зәминнең Лита дигән қальғасыны алыб, ғаскәре илә қундықларында көзнең әүwәле ирде [Мөслими, 1999, б. 12]. "Тәварихы Болгария" язма истәлегендә қыш (ﺶق) лексемасының сүзтезмә составында да дериват буларак кулланылышы да еш күзәтелә: Хан әйде, қыш көнендә аны қайдан алмақ кирәкдер, диде [Мөслими, 1999, б. 26]. Әлеге җөмләдә қыш көне сүзтезмәсенең кулланылышын күрсәк, алдагы мисалларда қыш лексемасы ʻкыш көне кулланыла торган, кыш өчен билгеләнгәнʼ төшенчәсенә ия қышлық, ʻкыш уздыру, кыш чыгуʼ мәгънәсендәге қышламаға, қышлады сүзләре составында урын алган: Қолың Бәйраш синең хәзрәтеңә қышлық сарай төзеде, қабул итсәңез торасыз, диде [Мөслими, 1999, б. 47]; Ақсақ Тимер аңа хат йазды, бән сәңа қышламаға барырмын, див [шунда ук, б. 47]; Әлқыйсса, ул қыш анда қышлады [шунда ук, б. 47]. Җәй лексемасы язма истәлектә йай (ىاي) рәвешендә очрый һәм шулай ук йай көне сүзтезмәсендә килә: Йай көне ирде, Амәт бийек тауның башында ултырыб торыр ирде, қыз алсыдан қараб күрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. ʻВакытʼ төшенчәсен чикләп атый торган терминнардан мисалга ай (ىﺁ) сүзен китерергә мөмкин. Язма истәлекләрдә ул үзенең төп мәгънәсендә килгән: Икенче бармағы ишарәтдер, йағмур йағмағыны қайу айда wә қайу көндә, wә қайу сәғәтдә йағмағыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Бу лексик берәмлек саннар белән килгән очракта вакытны чикләп күрсәтә: Өч айғача йахшы хезмәтләр қылыр ирде [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 519]; Өч айда барыб йитделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Мәгълүм булганча, ислам дине кабул ителгәннән соң, төркитатарларда мөселман ай атамалары да кулланылышта йөри башлый. Бу ай атамалары язма истәлекләрдә генә түгел, болгар-татар эпиграфик ядкярләрдә дә күпләп сакланып калган. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында вакыйгаларны тасвирлау барышында авторлар шулай ук мөселман ай атамаларын файдаланганнар: рамазан мөкәррәмәнең туғызынчы көнендә Болғарда ул заманда хан аталмыш кемсәнә Айдар хан ирде [Мөслими, 1999, б. 25]; Йәнә йитмеш ике йылдан соңра, туңғыз йылында, мөбарәк рРамазан айының ундүртенче көн, тарих алты йөздә дөнйадан wафат итде, сүзе дөнйада қалды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Әлеге мисалларда рамазан (ناضمر) ае телгә алынса, түбәндәге җөмләләрдә зөлхиҗҗә (ﻪجحلوذ), сәфәр (رفس), зөлкәғда (هدعقلوذ) ай атамалары кулланылган: Андин соң йәнә беләсез кем, Чыңғыз хан пәйғамбәремез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу ғаләйһи wә сәлламнең тарихындан соң биш йөз қырық туғызынчыда ирде, туңғыз йылында зөлкәғдә айында анадин туғды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]; сәфәрнең йегерме алтынчы көнендә, тарих һиҗрәтнең илле алтынчы йылы ирде, қуй йылында мөбарәк җомға кичәсендә иде [Мөслими, 1999, б. 11]. Фактик материалдан күренгәнчә, вакыйгалар вакыт ягыннан шул дәрәҗәдә конкретлаштырылган ки, вакыйганың вакыты, ел исәбе, унике айлык хайван циклы, мөселман ай атамалары да телгә алынып, зур төгәллек белән күрсәтелгән. Югарыда китерелгән мисалда без ʻвакытʼ төшенчәсенә ия көн (نوﮐ), сәғәт (تعاس) берәмлекләре белән дә очрашабыз: Көнне төндин озайтды [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]; Көн, төн хыйал эчендә [шунда ук, б. 500]. Алар биредә үзләренең төп мәгънәләрендә кулланылган. Ә менә түбәндәге мисалларда, безнеңчә, көн лексемасы, берничә көн сүзтезмәсе составында килеп, тәүлекне яисә тәүлекнең бер өлешен генә аңлатып калмый, ә вакытны җәеп, вакыйганың берничә көн эчендә булуын искәртә: Берничә көн анда җәүлан қылдым, дуслар [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Берничә көн ул мәҗлесдә тордым, дуслар [шунда ук, б. 489]. Көнләрдә бер көн сүзтезмәсе исә вакыйга булган вакытның конкрет дата белән чикләнмәгән булуына ишарәли: Көнләрдә бер көн Әндрай қальғасына йитделәр [Мөслими, 1999, б. 42]; Көнләрдә бер көн, балиғ булгандин соң әйтер ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Бу көн, ул көн сүзтезмәләре исә конкрет көнне атый: Қани бу көн қулдин китде, нитмәк кәрәк [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]; Ғомеремдә ир йөзен күргәнем йуқ торыр, бу көн кич сине күрдем, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]; Ул көн һич нәрсә белмәделәр [шунда ук, б. 75]. Көн қупды сүзтезмәсе яңа көн тууны, көн башлануны белдерә: Түртенче көн қупды wә қызны алыб йулга керде wә пәри җәванм әрд күб алтын wә көмеш wә мал wә җәwаһир wә ғолям wә кәнизәкләр берлә шаһзадәне үз мәкамигә тикереб вәдиғ қылыб қайтдылар [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 507]. Узган көннәр турында мәгълүмат бирергә теләгәндә авторлар өч көн борын, түнәге көн сүзтезмәләрен файдаланганнар: Андин өч көн борын халқыдин бикләрен йыйыб әйде... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Әллә син түнәге көн бер ботқа сатыб алған Балин берлән уйнаш идеб, буаз булғансың, - диделәр [шунда ук, б. 73]; Түнә көн диванханәдә күренде кәғазьләре [Мөслими, 1999, б. 39]. Соңгы мисалларда теркәлгән ʻкичә, кичәге көн, узган көнʼ мәгънәләрендәге түнә / түнәге / төнәге лексемалары бүгенге көндә татар диалектларында сакланып калган. Көн саен кабатлана торган вакыйга турында язганда һәр көн сүзтезмәсе кулланылган: Алты-йиде уғыл булыб һәр көн бозау көтәр ирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Вакыйгаларның күп тапкырлар кабатлануын, әсәр героеның бертуктамый эшләвен бирергә теләгән очракта авторлар көн-төн парлы сүзен файдалана: Бу мискин, Мәүла Қолый, төн-көн тик йатмай [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Көн-төн батыйн эчрә Қоръән тезеде [шунда ук, б. 489]; Көн-төн тәсбихен әйтер [шунда ук, б. 502]. Қыйамәт көне (ىنوﮐ تمايق) дигән очракта көн сүзенең төп мәгънәсе бөтенләй югала, бу сүзтезмә составында ул дини терминга әверелә: Нә қылғаймын қыйамәт көн мән қол анда [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Ул биш нәрсәнең берсе - Қыйамәт көненең қайу заманда wә қайу фасылда, wә қайу көндә булмағыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Хәзерге әдәби телдә дә киң кулланыла торган иртәгә (ﻪعتريا), иртәгәсен (نسعتريا) сүзләре туачак, булачак көнне белдерү өчен файдаланылган: Дүртенче бармағы ишарәтдер, һич нәфес белмәс иртәгә ни кәсеб қыласын, Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләр [Мөслими, 1999, б. 17]; Иртәгәсен Чыңғыз хан түрт ыруның олы кешеләренә олуғ қырғын итде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Белгәнебезчә, төрки-татарларда көннәрне атауда ике төрле система яшәп килә, аның берсе халыкта, диалектларда кулланыла торган көн атамалары, икенчесе - фарсы теленнән кабул ителгән һәм бүгенге көндә татар әдәби телендә дә кулланыла торган берәмлекләр. Фарсы чыгышлы атамалар телгә ислам дине белән бергә үтеп керә һәм иң борынгы язма истәлекләрдә дә очрый [Беркутов, 1987, с. 20]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә без шулардан чәһаршәмбе (ﻪبمشراهﭽ) атамасы белән очрашабыз: Чәһаршәмбе көннең кичәсендә тәмам ғосел идеб wә намаз қылыб беткәнләрендән соң ғаләме ғайбдән бер қызыл дәwә зоһур улыныб, хәзрәте Ғалине ул дәwәйә артдылар, күтәреб алыб Бәқыйғ гүрстанының бер почмағында фәрештәләр дәфен итделәр [Мөслими, 1999, б. 12]. Ә менә җомга көн мөселманнар тарафыннан аеруча югары бәяләнгән, изге көн итеп каралган. Гасырлар дәвамында туплана килгән ышану-йолалар һәм ислам дине кануннары буенча, җомга көнне кылган дога, теләнгән теләкләр кабул була. Җомга көн - башка барлык көннәрдән дә өстен торган иң изге көн. Әлеге сүз үзендә халыкның дөньяга карашын, рухи күзаллавын чагылдыра торган этномәдәни һәм дини атама булып тора. Бу түбәндәге мисалда да чагылыш таба: ...wә Адәм ғаләйһиссәлам дөнйаға җомға көн килде һәм җомға көн оҗмахқа керде һәм җомға көн оҗмахдан чыкды [Мөслими, 1999, б. 8]. Тәүлек эчендәге вакыт бүленешен белдерә торган вакыт атамаларының да төрледән-төрле булуын искәртергә кирәк. Мәслән, ʻиртәнге вакытʼ төшенчәсен таң (كات), иртә (ﻪتريا) сүзләре һәм иртә берлән (نلرب ﻪتريا) сүзтезмәсе җиткерә: Чыңғызны сөйсәңез, иртә берлән биш-алты ыруғның йахшы кешеләре килеңез [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]; Таң атқанча Ғали Қошчы хәзрәтләре хәрәм қапусында торды [Мөслими, 1999, б. 38]; Чун иртә торыб, бу дөшне Һәрат падишаһына сөйләде [шунда ук, б. 37]. Төш wақыты (ىتقو ﺶوت), көндез (زدنوق) сүзләре тәүлекнең көндезге вакытын аңлаталар: Ул көймә таңла төш wақытында килер булғанда, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]; Әмма Тикәлик суының қары йоласы улдыр кем көндез ташыб қабығындин ишәйер, кичәсе йулына төшәр, - диде [шунда ук, б. 75]. Конкрет көннең кичке вакытын күрсәткәндә, ул кичә сүзтезмәсе кулланылган: Андин соң Тумаwыл Мәргән ул кичә чадыр қорыб қызны алыб йатыр булдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Вакыйга конкрет бер көн белән бәйләнмәгән, вакыт ягыннан конкретлаштырылмаган очракларда кичләрдин бер кичә сүзтезмәсе килә. Ул җөмләгә билгесезлек төсмерләре дә өсти: Әлқыйсса, кичләрдин бер кичә хәзрәте Ақсақ Тимер үзе шымчы булыб Бараҗ халқының арасына иңде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Кичә һәм көндез сүзләре исә еш кына икесе дә бер үк җөмләдә килә: Йәғни заман див кичә һәм көндезнең килеб китдегенә дийерләр, әмма миқдары хәрәкәте әфляк иләдер [Мөслими, 1999, б. 8]; Ул ташлара үтмәс балталары, пычақлары салсалар, өч кичә wә көндез анда тотсалар, үткен улыр, қорычлы улыр [шунда ук, б. 24]. Безнең фикеребезчә, кичә һәм көндез сүзләре әлеге мисалларда ʻтөнʼ һәм ʻкөнʼ төшенчәләрен аңлатып, үзара антоним булып торалар. Бу түбәндәге җөмләдә аеруча ачык күренә: Шаһзадә кич-көндез қыз белән ғыйш wә нәшат ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Гомумән, кичә сүзе "Тәварихы Болгария"дә һәрчак ʻтөнʼ мәгънәсендә очрый дисәк тә ялгышмабыз. Мәсәлән: Шул кичәдә дөшендә хәзрәте Ғазраилне күрде, билә ки боның кеби һичбер хуб сурәтне дөнйада күрдеге йуқ ирде [Мөслими, 1999, б. 16]. "Тәварихы Болгария"дә көн исемнәренең гарәпчә вариантлары китерелә: йәүмел-җомға, йәүмес-сәбет, йәүмел-әхәд, йәүмел-иснәйн, йәүмел сөляса, йәүмел-әрбаға, йәүмел-хамис [Мөслими, 1999, б. 8 - 9]. Шулай ук ʻвакытʼ төшенчәсенең бер аралыгын белдергән терминнардан сәғәт (تاعس) сүзе дә язма истәлектә үзенең туры мәгънәсендә телгә алына: Икенче бармағы ишарәтдер, йағмур йағмағыны қайу айда wә қайу көндә, wә қайу сәғәтдә йағмағыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Бер сәғәт сүзтезмәсе еш телгә алына: ...wә шаһзадә мөтәхәййәр wә мөтәғаҗҗәб булыб, өйгә килде wә бер сәғәт үтеб ирде, бер җәване зиба wә хуб сурәт ишекдән кереб килде wә сәлам қылды wә падишаһзадә аның талғат зибасын күреб хәйран wә сәрасимә улды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]; Чөн бер сәғәт үтеб ирде, ишекдән бер эт кереб килде [шунда ук, б. 508]. Ә инде вакытны чикләмичә, ʻһаман, һәрчакʼ төшенчәләрен аңлатырга теләгәндә гарәби чыгышлы һәнүз (زونه), даим (مياد) лексемалары ярдәмгә килә: Ул сурәт улан ташқа "өфф" дисәләр, қом улыр, "өфф" димәйен суга салсалар, һәнүз адәм сурәтендә дорыр [Мөслими, 1999, б. 24]; ...wә әгәр мәни танымасаң, мән ул ақ йылан торырмын кем, қара йыланның қулындин хәлас қылдың wә сәбәбе хәйәтем сән булдың wә ул қара йылан атамның бәндәсе ирде wә даим мәңа ғадәwәт қылыб форсат сақлар ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Шул рәвешчә, ʻвакытʼ төшенчәсенә ия берәмлекләрнең кулланылышында борынгы чорлардан килә торган норма-традицияләрнең саклануы күренә. Мәсәлән, wақыт, заман, мөддәт, һәнүз, даим, сәғәт, йыл һ.б. кебек берәмлекләрнең, ел, ай, көн атамаларының Алтын Урда, Казан ханлыгы язма истәлекләрендә дә телгә алынуы мәгълүм [Нуриева, 2004; Кадирова, 2001; Закирова, 2009]. Кыскача нәтиҗәләр. Әлеге бүлектә абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр каралды. Биредә, беренче чиратта, фактик материалдан чыгып, шуны искәртергә кирәк: абстракт мәгънәле сүзләрнең байтагы текст эчендә башка сүз һәм сүзтезмәләр чолганышында күпмедер дәрәҗәдә конкретлаша, ягъни аларның мәгънә эчтәлегендәге денотат өлеше киңәя, алар конкрет шәхес, зат, предметны һ.б. атый башлый. Беренче бүлекчәдә ялгызлык исемнәрнең уртаклык сүзләргә күчүе каралды. Татар телендә бу күренеш чагыштырмача сирәк күзәтелә. Биредә, беренче чиратта, Аллаһның Коръәне Кәримдә телгә алынган күркәм исемнәренең уртаклык сүз буларак та кулланылуына игибар ителде. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеменең байтагы абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр буларак кулланылышта йөри. ʻКешеʼ төшенчәсенә берләшә торган мәгънәдәш парларның абстраклашуы шулай ук аерым бүлекчә буларак каралды. Адәм, бәндә, әһле, кем, кемсәнә, фәлән сүзләре һәм һәркем, һич нәфес, адәми зат кебек сүз һәм сүзтезмәләр, бер яктан, конкрет зат-кешене атый кебек, ягъни денотат өлеше саклана. Икенче яктан, әдәби текстта аларның сигнификат компоненты киңәя, абстрактлаша, кеше-зат хакында гомуми мәгълүмат бирә, образлы күзаллау тудыра. Тулаем алганда, адәм, бәндә, әһле, кем, кемсәнә, фәлән, адәми зат кебек лексик берәмлекләр бер-берләреннән мәгънә күләмнәре, эмоциональэкспрессив яктан аерылса да, XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә алар әдәби традиция нигезендә кулланыла, норма буларак кабул ителә. ʻИке дөньяʼ категориясе нигезендә берләшә торган төшенчәатамаларның кулланылышы шулай ук аерым бүлекчә буларак каралды. Фактик материалдан чыгып, шуны әйтергә мөмкин: ике дөнья фәлсәфәсе кешенең гомере, тууы һәм үлеме белән бәйле төшенчәләрдә тагын да ачыграк күзаллана. Аеруча кешенең теге дөньяга - ахирәткә күчүе, ягъни (үлеме) экспрессив-эмоциональ төсмергә бай булган күптөрле сүз һәм сүзтезмәләр белән белдерелә. Шулай ук язма истәлекләрдә ʻике дөньяʼ фәлсәфәсе кешенең дини күзаллаулары, дини тәгьлиматны аңлау-кабул итүендә аеруча ачык чагылыш таба. Ислам тәгълиматының постулат - нигезләрен исемли торган төшенчәләрнең капма-каршы булып белдерелүе үзе үк кешенең һәрнәрсәгә ике дөнья фәлсәфәсе күзлегеннән чыгып бәя бирүе хакында сөйли. Мондый төшенчәләрнең бирелешендә гасырлар дәвамында сакланып килгән әдәби традициянең дәвам итүе күренә. Кешенең акыллы зат булып яшәвен белдерә торган абстракт мәгъ нәле уртаклык сүзләргә килгәндә, кешенең җан һәм тән саулыгы, аң-акыл үсеше, эчке һәм тышкы сыйфатлары, хис-кичерешләре белән бәйле төшенчәләр кертелде. Тән саулыгын игътибарга алсак, XVIIXVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә халыкка зур зыян китергән чир-авыру атамаларының күп төрле вариантлары телгә алына. ʻАң-акылʼ һәм ʻакылсызлыкʼ төшенчәләре ғақыл, ғақыллы, ғақылсыз, зирәк һ.б. кебек лексик берәмлекләр белән җиткерелә. Фактик материалдан күренгәнчә, ғақыллы сүзе, хатын-кызга мөнәсәбәтле кулланылган очракта, акыл-зирәклекне генә түгел, ә хатын-кызга хас тормыш тәҗрибәсе, алдан күрүчәнлек, хәйләкәрлек кебек сыйфатларны да туплап бирә. ʻБелем-гыйлемʼ төшенчәсе, нигездә, ғыйлем, ғыйлемлек, ғыйлем тәхсил қылу, таләбәи ғыйлем, хәдис ғыйльме, ғыйльме хикмәт; тәғлим, тәғлим алу, фазыйл, ғалим, ғалимлек қылу; ғаллямә; әғләм һ.б. кебек гарәп-фарсы алынмалары белән белдерелә. Гыйлем, гыйлемле кеше турында сөйләгәндә, башлыча, дини яктан белемле кешеләр, дин галимнәре күздә тотыла һәм мактала. Сабыр, сабыр әһле, сабыр қылу кебек лексик берәмлекләр ярдәмендә теләсә нинди авыр шартларда да үзенең сабырлыгын җуймаган кешеләр мактала. Ә сабырсызлык сыйфаты сабырдин үтү, сабыры калмау кебек фразеологик берәмлекләр белән җиткерелә. Шунысын да искәртергә кирәк, язма чыганакларда ʻсабыр, сабырлыкʼ төшенчәсе күпмедер дәрәҗәдә татар халкының дини-дидактик рухын чагылдыра, вакыйганы ничек бар, шулай кабул итеп, дөнья байлыкларыннан өстен булып, иң авыр чакта да тотнаклык, түземлек саклап кала белүне бәяләү төсмерләре белән җиткерә. Бу үзенчәлек әдәпәхлак белән бәйле төшенчәләрдә дә чагылыш таба. Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең бер өлешен кешеләрнең эчке һәм тышкы сыйфатлары белән бәйле төшенчәләр тәшкил итә. Бу төр төшенчәләрнең бирелешендә синонимик сүзләрнең генә түгел, антонимик парларның күп булуы да игътибарга лаек: белемле - надан, ғадел - уғры, рәхимле - рәхимсез / залим, яхшы - яман һ.б. Текстларда кешеләрнең хис-кичерешләрен тасвирлауда күңел сүзе катнашында ясалган фразеологизмнарның актив булуын күрәбез: күңелдин китү, күңел ачылу, күңел эрү, күңелне хушнут қылу, күңел мөшкил булу, күңел йаман булу, күңел қалдыру, күңел қалу һ.б. Гомумән, аеруча борчу-газаплы хис-кичерешләрне сурәтләгәндә, авторлар фразеологик берәмлекләрне киң кулланган: хәсрәт йоту, хәсрәт йыйу, ғазаб идү һ.б. Хис-кичерешләр белән бәйле төшенчәләрнең бирелешендә конктекстуаль синоним һәм антоним парларның аеруча актив булуын искәртергә кирәк. Кешенең иҗтимагый-социаль зат буларак яшәешен аңлата торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрдән кан кардәшлек һәм башка төр бәйләнеш-мөнәсәбәтләр белән бәйле төшенчәләр барланды. ʻБер нәселдән булу, туганлыкʼ төшенчәләренә ия нәсел, ыруғ, тоқым, қарендәш, қардәш һ.б. сүзләренең кулланылышында, нигездә, гасырлар дәвамында килгән әдәби норма-традиция саклана. ʻХалыкʼ төшенчәсен атый торган лексик берәмлекләрнең кулланылышы да үзенчәлекле. Әдәби ядкярләрдә әлеге мәгънәләрне җиткерү өчен халық лексемасы белән беррәттән, қаwем, ғаwам, әһле, җәмәғәт кебек сүзләр кулланыла. Язма истәлекләрдә ʻил, дәүләтʼ төшенчәсен белдерү өчен байтак лексик берәмлекләр кулланылган: урда, мәмләкәт, ил, йорт, дийар һ.б. ʻИл, дәүләт белән идарә итүʼ төшенчәсе исә ил тоту сүзтезмәсе белән җиткерелә. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә дөнья яклары, географик киңлекләр белән бәйле лексик берәмлекләр дә актив кулланыла. Автор бу төр атамалардан, нигездә, теге яки бу илнең кайсы якта урнашуын аңлату өчен файдалана. Текстларда ʻвакытʼ төшенчәсен чагылдыра торган лексик берәмлекләрнең еш очравын искәртергә кирәк: wақыт, заман, дәwер, қорун, җаһилийәт, йыл, сәнә, ай, көн, сәғәт, һәнүз, даим һ.б. Аларның кулланылышында борынгы чорлардан килә торган традициянең саклануы күренә. Шул рәвешчә, XVII-XVIII гасырларга караган иске татар язма истәлекләрендә абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең кулланылышында гасырлар дәвамында килгән традиция саклана, ныгый. Әмма, теге яки бу авторның үзенә генә хас язу стиле булуы нәтиҗәсендә, лексик берәмлекләрнең кулланылышында норма вариантлыгының чагылыш табуы да күренә. 4.4. "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар 4.4.1. "Кеше" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Кешенең җенес атамалары һәм аларның кулланылышы. Ир-ат - хатын-кызга капма-каршы җенестәге кеше. Без биредә аның шушы мәгънәсенә игътибар итәргә тырыштык. Галимнәр бу лексеманың килеп чыгышын борынгы төрки är сүзе белән бәйлиләр [Малов, 1951, с. 365]. Хәзерге татар әдәби телендә сүзлекләрдә ир атамасының алты мәгънәсе теркәлгән. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында әлеге лексема, нигездә, сүзтезмәләр составында кулланыла һәм мондый очракларда аның семантик мөмкинлекләре аеруча нык ачыла. Мәсәлән, ир кеше сүзтезмәсе ир кешене олылау, хөрмәт итү, хәтта күпмедер дәрәҗәдә аңа соклану һәм буйсыну хисләрен дә белдереп килә: Һай, син Мәргән, һәр йәнә күкдә йөргән ак шоңкар идем, имде сезнең карагай тик буйыныңа кунайым, сез ир кеше, сезгә күп кару итеп булмас, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Текстларда ир (را) лексемасының дериватлары чагыштырмача сирәк очрый. Алар арасында хәзерге әдәби телдә сакланмаса да, диалектларда киң кулланыла торган иркәк (كﻪكرا) сүзе бар, ул чыганакларда ʻир җенесеннән булган балаʼ, ʻата хайванʼ мәгънәләрен белдереп килә һәм җөмләдә гадәттә капма-каршы җенесне белдерүче тиши (ﯽشت) лексемасы белән бергә кулланыла: Тәқый ул туфанда һәр җанның иркәге, тәқый тиши - нәселе-тоқымы китмәсен тийеб, Нух пәйғамбәрнең көймәсендә қотқарды, азад қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Гомумән, иркәк сүзе борынгы язма чыганакларда, мәсәлән, "Нәһҗел-фәрадис", Мөхәммәдьяр, М. Колый, һ.б.ның әсәрләрендә теркәлеп калган. Бу лексеманың төрки телләрдә ʻир кешеʼ, ʻата хайванʼ мәгънәләрендә бүген дә кулланылуы мәгълүм [Хаджилаев, 1970, с. 89 - 90; Покровская, 1961, с. 58]. Ир-атка хас батырлык, кыюлык, ныклык, көч-гайрәт кебек сыйфатларны җиткерү өчен язма чыганакта ир сүзенең дериваты ирлек кулланылган. Әсәр геройларының юлбарыс аулау вакыйгасы, аларның батырлыгына соклану хисләре түбәндәге җөмләдә урын ала: Һәр йирдә мәҗлесдә бонларның ирлекләрен сүзләрләр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Йегет - конкрет мәгънәле төрки-татар сүзе. Хәзерге татар телендә ТТАСдә аның ике мәгънәсе теркәлгән. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә бу сүз үзенең төп ʻбуйга җиткән яшь ир кешеʼ мәгънәсендә кулланылган: Әз ин җаниб, чунки Ғали хәзрәтләре ул алты йегет берлә кийем текәрләр ирде [Мөслими, 1999, б. 40]; Қазақ чыгыб китәйек диб киңәш итеб, бер, ике, өч йегет үзенә йаратыб, анасы Аланғуға килде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә ʻегетʼ төшенчәсен белдерү өчен фарсы теленнән кергән җәван (ﻥاوج), җәванмәрд (درمناوج) лексемалары актив кулланылган: ...wә шаһзадә мөтәхәййәр wә мөтәғаҗҗәб булыб, өйгә килде wә бер сәғәт үтеб ирде, бер җәване зиба wә хуб сурәт ишекдән кереб килде wә сәлам қылды wә падишаһзадә аның тәлғат зибасын күреб хәйран wә сәрасимә улды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Җәванмәрд (درمناوج) лексемасы исә ʻяшь егетʼ төшенчәсен ʻмөхтәрәм, юмарт, шәфкатьлеʼ мәгънә төсмерләре белән баетып килә: Падишаһзадә әйде: әй җәванмәрд, ни кешесән, wә бу җиргә ни эшкә килдең wә һич кеше дә ни зәһрә торыр кем, бу җиргә би дәстүр килә белмәс [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Җәванмәрд сүзе пәри җәванмәрд сүзтезмәсе составында килеп, ʻпәри егетеʼ төшенчәсен генә белдереп калмый, әсәрдә барган вакыйгаларга ниндидер серлелек, хыялыйлык, хәтта курку- шомлылык хисләрен өсти: Әмма һич сүзләб алмады ул сәбәбдин кем, пәри җәванмәрд берлән мәхкәм шарт wә сәүкәнде меэққаәде бар ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Югарыдан күренгәнчә, язма чыганакларда ʻбуй җиткән яшь ир кеше, егетʼ төшенчәсен белдерү өчен төрки-татар сүзе йегет кенә түгел, ә фарсы теленнән кергән җәван, җәванмәрд лексемалары да киң кулланылган. Хатын - конкрет мәгънәле төрки-татар сүзе. Хәзерге татар әдәби телендә хатын сүзенең өч мәгънәсе теркәлгән [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1981, б. 364]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларыннан тупланган фактик материалда әлеге лексик берәмлекнең сүзлекләрдә теркәлгән ʻир җенесенә капма-каршы җенестәге кешеʼ мәгънәсе очрамый дисәк тә ялгышмабыз. Чыганакларда хатын (ﻥطاخ) сүзе барыннан да бигрәк ʻир хатыныʼ төшенчәләрен белдереп килә: Бикчура ханның унике wәзире илән башларын кистерде, қызларын wә хатынларын қол итеб, ғаскәрләренең рәисләренә бирде [Мөслими, 1999, б. 45]; Бу пәри қызының хөсен wә җәмалының ләтафәтидин тәмам хатынларын wә кәнизәкләрен онытды, чөн бу нәүғы зиба йуқ ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Гомумән, бу чор язма истәлекләрдә ʻхатынʼ мәгънәсен белдерүдә гарәп-фарсы алынмалары шактый очрый. Мәсәлән, хатын-кызны җыеп атау, ягъни ʻхатын-кызʼ төшенчәсен гомумиләштереп белдерү өчен гарәби чыгышлы ғәурәт сүзе кулланылган: Ғаурәтләр аны алыб иңерләб җеб әйләйеб тукырлар, кафтаннары улдыр [Мөслими, 1999, б. 23]. Авторлар балигъ булган кыз кеше турында сөйләгәндә, қыз сүзенә генә мөрәҗәгать итәләр. Мондый очракларда буй җиткән, кияүгә чыгарга тиешле яисә ярәшелгән кыз кеше күз алдына килеп баса: Түртенче көн қупды wә қызны алыб йулға керде wә пәри җәванмәрд күб алтын wә көмеш wә мал wә җәwаһир wә ғолям wә кәнизәкләр берлә шаһзадәне үз мәкамигә тикере, вәдиғ қылыб қайтдылар [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 507]. Гомумән хатын-кыз җенесеннән булган зат турында сөйләгәндә, бүгенге көндә диалектларда сакланып калган тиши / теши лексемасы да кулланылырга мөмкин: Тәқый ул һәр җанның иркәге, тәқый тиши - нәселе-тоқымы китмәсен тийеб, Нух пәйғамбәрнең көймәсендә қотқарды, азад қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Мисалдан күренгәнчә, биредә Җир йөзендәге һәрбер җан иясенең хатын-кыз җенесеннән булган вәкиле күз алдында тотыла. "Тәварихы Болгария" текстында да бу лексема нәкъ шул мәгънәдә очрый: Өченче бармағы ишарәтдер, хамилә хатынлар wә хайwанатлар хәмелендә уланлар иркәкме йа тешиме, қарамы-қызылмы булмақларыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләр [Мөслими, 1999, б. 17]. Гомумән, язма истәлекләрдә ʻкыз балаʼ төшенчәсен бирүдә гарәп-фарсы алынмалары шактый очрый. Мәсәлән, кыз баланы чиксез гүзәл итеп күрергә теләгәндә авторлар җәмилә (ﻪليمج) алынмасына мөрәҗәгать итәләр: Имди белгел wә агяһ бул, мәннең бер хаһәрем бар, тәмам ғаләмдә андыйн җәмилә йуқ торыр, аны кәнизәклеккә қабул қылсаң [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Бүгенге көндә җәмилә лексемасы татар әдәби телендә ялгызлык исем буларак кулланылышта йөри. Кыз баланы дөньяда тиңе булмаган матур, асыл зат итеп тасвирлаганда, фарсы чыгышлы зиба (ابيز) сүзе кулланыла: Бу Пәри қызының хөсен wә җәмалының ләтафәтидин тәмам хатынларын wә кәнизәкләрен онытды, чөн бу нәүғы зиба йуқ ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Биредә Пәри қызы сүзтезмәсе, бер яктан, кызның чыннан да пәри затына караганын аңлатса, икенче яктан, аның искиткеч чибәр, сылу булуына ишарә итә. Хәзерге татар әдәби телендә дә пәри қызы сүзтезмәсе тиңе булмаган гүзәл затны күз алдында тотып әйтелә. Язма истәлекләрдә киң кулланыла торган алынмалар рәтенә фарсы теленнән кергән кәнизәк (ك هزيبك) сүзен дә кертергә мөмкин. "Кол хатын-кыз" төшенчәсен белдерә торган бу атама барыннан да бигрәк "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә еш очрый. Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге текстта кәнизәк дигәндә, гади кол хатын-кыз гына түгел, ә искиткеч чибәр, сылу, хәтта матурлар арасыннан да сайлап кына алынган гүзәл кол кыз турында сүз барганлыгы аңлашыла: Пәри җәванмәрд падишаһзадәнең қулын тотыб алтын тәхетнең өстигә чықарыб ултырғызды wә ғолям wә кәнизәк саф-саф хезмәт тордылар [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 507]. Шулай итеп, XVII-XVIII гасырлар язма истәлекләрендә ир-ат җенесе белән бәйле лексик берәмлекләрдән ир, йегет, җәван, җәванмәрәд, тиши кебек сүзләрнең, ирлек, иркәк дериватларының кулланылуы күренде. Хатын-кыз җенесеннән булган вәкилләр хатын, қыз, тиши, зиба, җәмилә, кәнизәк, ғаүрәт сүзләре белән аталган. Арада ғаүрәт сүзен норма вариантлыгы дип карарга мөмкин. Кешенең тән-әгъза атамалары һәм аларның кулланылышы. Кешенең тән төзелешен, әгъза атамаларын белдерә торган сүзләр лексиканың иң борынгы катламын тәшкил итә. Бу терминнар - соматизмнар үзләренең телдә булган үзгәрешләргә аз бирелүчән булулары, ягъни даимилекләре белән аерылып торалар. Конкрет лексиканың бер төркемен кеше әгъзалары атамалары тәшкил итә. Бу төр лексемалар арасында язма истәлекләрдә аеруча еш телгә алына торган берәмлек - баш (ﺶاب) лексемасы. ʻЗур ми, чәч, йөз, күзләр, авыз, борын урнашкан кеше яисә хайван әгъзасыʼ төшенчәсенә ия баш (ﺶاب) сүзе барлык төрки телләрдә дә очрый. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ул, беренче чиратта, үзенең төп мәгънәсендә кулланыла: Баш ағырса, әҗәл йетәр, қурқар аны [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Падишаһ әйде, кил бәнем таҗыма бәүл әйләгел, диб, башындан таҗыны алыб хәзрәте Хызырның үгендә қуйды [Мөслими, 1999, б. 17]; Тәқый бер қара төлке бүреге бар ирде, аны башыға киде, тәқый ул йәшереб алыб қалған дүрт уғлыны үзе берлә алды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Соңгы җөмләдә, бер яктан, баш сүзе үзенең туры мәгънәсендә килә кебек, икенче яктан, башларына таҗ күтәрмеш сүзтезмәсе белән Мәүлә Колый бай кешеләргә ишарәли. Биредә хәтта шагыйрьнең кинаясе, каһкаһәсе дә сизелә, ул суфи булып кыланган байлардан көлә. Баш лексемасының күп мәгънәгә ия полисемик сүз булуы язма истәлекләрдә дә чагылыш таба. Мәсәлән, түбәндәге мисалларда баш сүзе ʻнәрсәнең дә булса башлангычыʼ, ʻнәрсәнең дә булса очы, өске өлешеʼ төшенчәләрен ачыклый: Имде йәнә сүзне башдин сүзләлим [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]; Андин йәнә һиммәтләнеб тәқый апышды, тырмашыб кәшанәнең башиға менәйен-чығайын тигүнчә йәнә түбән йығылды [шунда ук, б. 82]. Мәүлә Колый иҗатында моңлуғ баш сүзтезмәсе еш телгә алына. Бу сүзтезмә кеше күңелендәге сагыш-моңны да, авыр чакларда аны биләп ала торган моңсу халәтне дә, зур кайгы-хәсрәтне дә җиткерә: Мәүлә Қолый, Хаққа қол бул, моңлуғ башың [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]; Ғарипләргә үлем килсә, моңлуғ башы [шунда ук, б. 495]. Үлем килер башқа сүзтезмәсе ярдәмендә шагыйрь үлемнең котылгысыз булуына, беркемне дә аямавына, иртәме-соңмы һәрбер кешенең үлем белән очрашачагына ишарә итә: Нагяһ үлем килер башқа беркөн байық [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]. Әмма шагыйрь сөйгән яр хакына үзе үләргә риза. Аның бу ярсу хисләрен башым-җаным кичү сүзтезмәсе җиткерә: Йар йулында башым-җаным кичәр булсам [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]. Гарипләр турындагы шигырендә Мәүлә Колый ата-анасы, туганы булмаган ятим кешене, аның моң-зарын, үлгәч елап калыр кешесе булмавын җиткерү өчен башында ултырмаға сүзтезмәсен файдалана: Башында ултырмаға атасы йуқ [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. Баш (ﺶاب) лексемасы телдә байтак кына фигыльләр белән бәйләнешкә кереп, канатлы гыйбарәләр барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, аның мәгънә спектры киңәя, ул үзенең төп мәгънәсеннән ерагая, аның денотатив эчтәлеге сигнификатив эчтәлек белән керешә. Дөрес кайбер очракта конкрет мәгънә саклана. Мәсәлән, башын кисү, башын ийү кебек сүзтезмәләрдә, бер яктан, конкретлык сакланса, икенче яктан, алар образлы күзаллаулар, коннотатив мәгънә төсмерләре белән баетыла. Түбәндәге мисалларда башны кисү сүзтезмәсенә, үзенең туры мәгънәсеннән тыш, ʻҖир йөзеннән юкка чыгару, һәла итү, дошманын җиңүʼ кебек мәгънә төсмерләре дә өстәлә: Надир шаһның башыны кисде wә шәһәрне хараб әйләде [Мөслими, 1999, б. 36]; Анда Ақсақ Тимер әйде: "Син ғафил дәгелсең, мин ғафил мен, син үзеңә йаманлық қылғайсың, мин үземгә йахшылық қылғаймын", - тиде, башын кисте [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Баш кисү ʻюкка чыгару, үтерүʼ мәгънәсендә кешегә карата гына түгел, хайваннарга мөнәсәбәттә дә кулланыла: Шәмширен чықарыб, қара йыланның башын кисде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә кулланылган башыңызны қылычдин имин қылыңыз сүзтезмәсе исә, киресенчә, ʻгомерегезне сак лап калыгызʼ мәгънәсен белдерә: Әй Амәт, Самат, имде үзеңне тәмуғ утындин қотқарыб, башыңызны қылычдин имин қылыңыз, мөселман булың, - дийеб үгет бирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Баш салып, башын түбән салу сүзтезмәсе дә, бер яктан, конкрет күренешне чагылдырса, икенчедән, кешенең эчке дөньясын, кичерешләрен дә ачып бирә, ягъни әлеге сүзтезмә составында баш сүзенең мәгънә спекторы оялу, буйсыну, хөрмәт-ихтирам хисләре белән дә баетыла: Нә бойырса тыңлар ирдем башым салыб [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Дауд әфәнде башын түбән салды, ойалыб [Мөслими, 1999, б. 38]. Башдан кичү, башдан үтү кебек сүзтезмәләрдә исә тулысынча образлылык чагыла, биредә баш лексемасының метафорик үсешүзгәреше күзәтелә. Әлеге сүзтезмәләр ярдәмендә автор геройларның тормышында булып узган вакыйгаларга ишарә итә: Синен башыңдан күб эшләр кичсә кирәкдер, диде [Мөслими, 1999, б. 36]; Башдан үткән эшләрне wә ғалимләр исемләрене йазыб, Мир Тимер хәзрәтенең алдына салды [шунда ук, б. 42]. Баш өстендә фразеологик гыйбарәсе исә әсәр героеның Мир Тимергә буйсынуын, аны хуҗасы итеп тануын күрсәтә: Бәйраш хан хат йазды: йа солтаным хәзрәте Мир Тимер башым өстендә, атамызанамыз сәңа фида булсын, қабулым вардыр, Раззақ Аллаһы Тәғаләдер, диде [Мөслими, 1999, б. 47]. Мәгълүм булганча, баш сүзенең күпсанлы дериватлары бар. Язма истәлекләрдә ʻҗитәкче, хуҗа, баш кеше, түрәʼ төшенчәләрен белдерә торган башлык сүзе кулланылган: Бәс қараwылчы башлықларына барыб әйтделәр, башлықлары килеб, болардан күб мал алды [Мөслими, 1999, б. 42]. Илче башы сүзтезмәсе дә ʻҗитәкче, баш кеше, илчеләр башлыгыʼ мәгънәсенә ия: Анда Ақсақ Тимернең чирүе ул килгән илче башын үлтерделәр, үзгәләрен барчасын үзләренә йулдаш қылыб, күб алапа бирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Баш сүзенең ʻҗитәкче, баш кешеʼ мәгънәсендә йөрүе Татарстанда табылган рун язуларында да теркәлеп калган [Хаков, 1988, с. 12]. ʻБаш кешеʼ төшенчәсе фарсы алынмасы, кушма сүзләр компоненты сәр сүзе белән дә бирелә. Мәсәлән, түбәндәге мисалда кулланылган сәрғаскәре ʻгаскәр башлыгыʼ мәгънәсендә килә: Ул Қуқан хуҗам Ақсақ Тимернең сәрғаскәредер [Мөслими, 1999, б. 38]. ʻКүрү органыʼ төшенчәсен язма чыганакларда гомумтөрки күз (زوك) сүзе җиткерә. Без аны, беренче чиратта, туры мәгънәсендә очратабыз: Һәркем ул көндә күзенә сөрмә чиксә, аслан ағырықы күрмәйә [Мөслими, 1999, б. 10]; Әмма эчендә бер қараwылчысы бар ирде, Шаба суқыр дигән төрекмән ирде, маңлайында бер күзе бар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Башка лексик берәмлекләр белән бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә, бу соматизмның да мәгънә спектры киңәя. Мәсәлән, Мәүлә Колый тормыштагы яман күренешләрне, битараф кешеләрне күрергә-белергә теләмәгәндә, яисә киресенчә, гафил кешеләрне ихласлыкка, белем алырга чакырганда күзем суқыр, күзең ач кебек сүзтезмәләрне файдалана: Ғафиллеккә күзем суқыр қарамаққа [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Ә йә, ғафил , күзең ач [шунда ук, б. 500]. Кешеләрнең явызлыгын, усаллыгын исә шагыйрь күзең уйар сүзтезмәсе белән җиткерә: Мәҗал тапса, тиғ алып, күзең уйар [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә күз (زوك) сүзе ʻкүренми башлау, күз алдыннан югалуʼ кебек мәгънәләрне аңлата торган күзендин ғаиб булды фразеологизмын ясауда катнаша: Қайтқыл, фәқыйһ Әбүл-Ләйс Сәмәрқанди қабере эчендә сиңа моштақдыр, шимди қаберең андадыр диб, күзендин ғаиб улды [Мөслими, 1999, б. 45]. Гомумән, язма истәлекләрдә күз (زوك) лексемасы белән ясалган фразеологик берәмлекләр шактый очрый. Аларда күз сүзенең беренчел мәгънәсе югалып, тулысынча күчерелмә мәгънә белдерелә: Син хан уғлы дәгелсең, йортқа лайық дәгелсең, дийәрләр, үз хәлен белмәсләр, күзе малға туймаслар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Андин соң Чың ғыз хан бу бикләрне күзе өстендә қашы тик күрер ирде [шунда ук, б. 81]. ʻҺаман канәгать булмау, комсызлыкʼ мәгънәсендәге күзе малға туймас, ʻбик кадерле булу, якын күрүʼне аңлата торган күз өстендә қаш тик кебек фразеологизмнар татар телендә бүген дә кулланыла. Ә менә ʻигътибарга алмау, игътибар итмәү, күрмәмешкә салынуʼ мәгънәләрендәге күзгә алмау фразеологизмын без "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә генә очраттык: Мал тапмаған мал тапса, кешене күзгә алмаймын, дийер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. "Мәҗмугыл-хикәят" язма истәлегендә күз берәмлегенә синоним буларак ʻкүз, караш, күз карашыʼ мәгънәсендәге нәзар алынма сүзе кулланылган: Нагяһ нәзары ике олуғ йыланға төшде, бер-беригә чормашыбдыр, бере ақ wә бере қара [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Болардан тыш, күз (زوك) лексемасын күз йәше тезмә сүзендә очратабыз. Кешенең иң тирән, иң яшерен хисләре күз яшьләрендә чагыла. Мәүлә Колый күз йәше сачыб сүзтезмәсе ярдәмендә лирик геройның авыр күңел халәтен, эчке фаҗигасен ача: Халем әйтеб, күздә йәшем сачар булсам [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Тән күзенең йәш сачыб, қалсам ирағ [шунда ук, б. 498]; Тәүбә қылыб, Хаққа йығлаб, йәшең сачсаң... [шунда ук, б. 493]. "Кеше башының алгы өлеше, бит" төшенчәсе XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә йөз (زوي), бит (ﺕيب), чырай (ﯼارﭼ) һәм гарәби чыгышлы талғат (تعلاط) лексик берәмлекләре белән белдерелә. Хәзерге әдәби телдә кулланыла торган йөз (زوي) сүзе, язма истәлекләрдә дә, беренче чиратта, үзенең төп мәгънәсендә килә: Йөзем ике күзем йәшейлә йуғым кәлер [Мәүлә Колый, 1963, б. 498]; Йөзе адәм йөзенә биңзәр [шунда ук, б. 23]; Йөзен күргән кеше артындин "үләйем" дийәр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Гомумән, әдәби геройга бәя биргәндә, аның тышкы матурлыгын, эчке сыйфатларын тасвирлаганда, аның йөзе турында да сүз әйтелә: Мысқылчы булыр, җирән атқа менгән, қызыл йөзле уғландин киңәш сораған [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]; Әмма минем уғлым Чыңғызның төсе-нишаны улдыр кем, ақ тунлы, күк атлығ, алтын йөзекле, йөзе ғайәт күрекле, алтын садақлы, ир чырайлы Җәбраил дик сынлы торыр [шунда ук, б. 75]. Соңгы мисалда, йөз сүзенең синонимы чырай лексемасы да телгә алына. Биредә ир чырайлы сүзтезмәсе, бер яктан, фәрештә матурлыгына ишарә итсә, икенче яктан, аңарда ир-атларга хас ныклык, көч- куәтне чагылдыра. Мәүлә Колыйда исә йөзе ак дигән сүзтезмә кешенең чиста күңел-намусын гәүдәләндерә. Намусы чиста кешенең Аллаһы каршында да йөзе ак була: Хақ Тәғалә хәзрәтендә йөзләре ақ [Мәүлә Колый, 1963, б. 497]. Бик каты курку, тирән дулкынлану, борчылуның йөздә чагылуы язма истәлектә биттә кан калмау фразеологизмы белән белдерелгән: Урыс ғаскәренең теле, ағзы тотылды, қурқудан битләрендә қан қалмады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Хәзерге әдәби телдә дә сакланып калган йөзгә қара йағу сүзтезмәсе составында исә йөз берәмлеге сигнификатив эчтәлек белән байый, образлылык белдерүгә күчә, ʻкеше алдында хур итү, яла ягуʼ төшенчәләрен җиткерә: Әйтде, вар, сән ғосманлы мулласы, йиреңдә тор, синнән фәтwә кем сорыйдыр див, йөзләренә қара йағыб йибәрде [Мөслими, 1999, б. 39]. Йөзигә салмады сүзтезмәсе дә мәгънә ягыннан киңәйгән, ул ʻборчуны йөзгә чыгармау, кешегә күрсәтмәүʼне аңлата: ...wә ул әхwәлдин һич йөзигә салмады wә бу арада берничә мөддәт үтеб ирде, пәри қызыйдин йәнә бер қыз вөҗүдкә килде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]. Йөзем йергә ордым фразеологик берәмлеге исә кеше алдында түбәнчелек белән баш ию, үтенү-ялваруны чагылдыра: Тазаррығ қылыб, йөзем йиргә ордым [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]. Гарәби чыгышлы талғат сүзе киңрәк мәгънәгә ия, ул ʻйөз, бит һәм тышкы кыяфәтʼ төшенчәләрен җыеп бирә. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә ул ʻйөз, тышкы кыяфәт матурлыгыʼ мәгънәсен белдерә торган талғат зибасы сүзтезмәсе составында очрый: ...wә шаһзадә мөтәхәйяр wә мөтәгаҗҗәб булыб, өйгә килде wә бер сәғәт үтеб ирде, бер җәване зиба wә хуб сурәт ишекдән кереб килде wә сәлам қылды wә падишаһзадә аның талғат зибасын күреб хәйран wә сәрасимә улды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Югарыда телгә алынган йөз (زوي), бит (ﺕيب), чырай (ﯼارﭼ) лексемалары хәзерге әдәби телдә дә киң кулланыла, ә талғат (تعلاط) сүзе исә татар телендә антропоним буларак кына очрый. Сач (ﭺاس) соматик термины XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә безгә үзенең туры мәгънәсендә генә очрады. Шунысын да искәртик, әлеге чыганакларда сач (ﭺاس) лексемасы, нигездә, хатын- кызга мөнәсәбәтле кулланыла. Аеруча тышкы матурлыкны сурәтләгәндә, кыз баланың чәче дә телгә алына, аның матурлыгы чәчендә дә чагылыш таба: Әмма күрке андағ ирде, көлсә кыруғ ағачқа йафрақ бетәр иде, қоры йиргә бақса үлән бетәр иде, сачин тараса, энҗе түгелер ирде, төкерсә алтын төкерер ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Қырық қолач сачы бар ирде, артындан ике дайасы алтын табаққа сачын салыб йөртер ирде [шунда ук, б. 77]. Кешенең ямьсез якларын күпертеп бирергә теләгәндә дә чәч телгә алына: ...wә сачлары ат қойрыгы кебидер [Мөслими, 1999, б. 22]. Сақал (لاقاس) соматик термины язма истәлекләрдә чагыштырмача сирәк очрый. Без аның ақ сақал (لاقاس قﺁ) сүзтезмәсе рәвешендәге кулланылышына тап булдык. Мәгълүм булганча, ак сакаллы кеше төрки-татар әдәбиятында элек-электән югары әхлакый сыйфатларга ия зат буларак күзалланган. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында да шушы үзенчәлек күзгә ташлана: Ақ сақалы вардыр [Мөслими, 1999, б. 23]; Бонлар бу сүз өстендә бәхәсләшеб торырлар ирде, бер ақ сақаллы кеше килде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Текст эчтәлегеннән чыгып караганда, ак сакалы булган кешеләр югары бәяләнгән, уңай герой буларак тасвирланган. Дөрес, биредә ақ сүзенең аеруча киң семантикага ия булуын, әлеге сүзтезмәне сигнификатив эчтәлек белән баетып килүен искәртергә кирәк. ʻКешедә ашау һәм сөйләү өчен хезмәт итә торган әгъза, ягъни авызʼ төшенчәсе әдәби ядкярләрдә авыз сүзенең борынгы формасы төрки-татар сүзе ағыз (زيعﺁ) һәм ағаз (زاعﺁ), ағзы (ﯼزعﺁ) берәмлекләре белән белдерелә һәм күбрәк фразеологик берәмлек составында очрый. Мәсәлән, ағзыйға салу сүзтезмәсе ʻашау, ризык кабуʼ мәгънәләрен аңлата: Бичара wәзир җан қурқынычындан бер лоқма ағзыға салды, дәрхаль йығылыб җан бирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509]. ʻКаушап-куркып калу, сүз әйтә алмый торуʼ мәгънәсе теле, ағызы тотылу сүзтезмәсендә чагылыш таба: Урыс ғаскәренең теле, ағзы тотылды, қурқудан битләрендә қан қалмады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Түбәндәге мисалда ағыз (زيعﺁ) лексемасы ағыздан китмәү сүзтезмәсе составында килеп, метафорик эчтәлек белән байый, аның төп мәгънәсенә ʻоныта алмау, хәтерендә саклауʼ кебек мәгънәләр дә өстәлә: Һәрбер сарайларымда чишмәләр балдан wә судан wә сөддән ақғандыр, wә ул лоқманың ләззәте әлхаль ағзымдан китмәйдер, диде [Мөслими, 1999, б. 41]. Теш (ﺶيت) сүзе Мәүлә Колый иҗатында очрады. Биредә ул үзенең төп мәгънәсендә кулланыла, авыз куышлыгындагы әгъзаны атый: Тешен күәләр, йанларына мисвәк бәйләр [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]. ʻБиттәге коңгырт тапларʼ төшенчәсендә йөри торган сипкел (لﮐبيس) сүзе бары тик бер урында күзгә чалынды. Ул түбәндәге җөмләдә сипкел төшү сүзтезмәсендә килеп, хатын-кызның балага узуын ишарәли: Әй қызым, битеңә сипкел төшебдер, нә бәла булды? - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Маңгай соматизмы язма чыганакларда маңлай (ﯼلاڭام) буларак теркәлеп калган: Шаба сукыр дигән төрекмән ирде, маңлайында бер күзе бар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Алдагы җөмләдә кулланылган маңлайындан тир чығу фразеологизмы исә ʻавыр хезмәт башкару, зур тырышлык куюʼ кебек мәгънәләрне дә ачыклап килә: Ирнең маңлайындан тир чықды [Мөслими, 1999, б. 39]. Текстларда қолақ (قﻻوق) соматизмы сирәк очрый. Қолақларын кисү сүзтезмәсе туры мәгънәсендә килсә дә, ул үзендә ʻкансыз булу, кырыс, усал эш итүʼ кебек мәгънә төсмерләрен дә туплап бирә: Солтан Мәһди Мир Тимернең илчеләренең қолақларыны кисеб йибәрде [Мөслими, 1999, б. 42]. Қул (لوق) һәм аның угыз варианты әл (لا) лексемалары язма чыганакларда параллель кулланыла. Мәсәлән, "Тәварихы Болгария" әсәрендә ике сүз дә икешәр тапкыр очрый: Шаһ йоқысындан уйғанды, күрде ки, бер дивана йөрер, қулында бер кечерәк балтасы вардыр [Мөслими, 1999, б. 16]; Дивана андан иғраз идеб арлы-бирле қарады, йөрде, күрде, падишаһның қул йуа торган алтын тасы вар иде, аңа барыб бәүл әйләде [шунда ук, б. 16]; Қулы берлә суғар булса, йәнә қулын... [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]. Югарыда китерелгән мисалларда қул (لوق) сүзе үзенең туры мәгънәсендә килгән булса, алдагы җөмләдә без аны бөтенләй башка мәгънәдә очратабыз: Қулдағы ханымызны хурлаб, алдан эстәмәзмез, тиделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Әлеге җөмләдә қулдағы ханымыз сүзтезмәсе ʻхәзерге вакытта, бүгенге көндә идарә итә торган ханыбызʼ төшенчәсен алып килә. Мәүлә Колый иҗатында қулдан китә сүзтезмәсе еш кулланыла. Шушы сүзтезмә ярдәмендә шагыйрь кешенең картаюын да, кулыннан-хәленнән эш килми башлавын да, гомернең узуын да, бу тормышта һәрнәрсәнең, шул-исәптән мал-нигъмәтнең дә, вакытлыча булуын да җиткерә: Бу тереклек қулдин китәр, қайра килмәс [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Қани бу көн қулдин китде, нитмәк кәрәк [шунда ук, б. 492]; Йорт-мәкян, мал-ниғмәт қулдин китәр [шунда ук, б. 494]. Ә қулда бары сүзтезмәсе исә алда саналганнарның киресен белдерә, булган мал-милек белән уртаклашырга, кулыннан килгәнчә булышырга чакыра: Қулда барын биреб күңлен хушнуд қылсаң [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. Текстларда қул (لوق), әл (لا) сүзләре сүзтезмә, фразеологизмнар составында еш очрый. Алар арасында туры мәгънәдә килгәннәре дә, күчерелмә мәгънәдә кулланылганнары да байтак. Әленә алу, қулына алу сүзтезмәләре ʻкулга алу, тоту, күтәреп алуʼ кебек туры мәгънәдә кулланылган: Ул ташның берсене бер кемсәнә әленә алса, "өфф" дисә, ул таш эчендән бер адәм сурәтле таш чығар [Мөслими, 1999, б. 24]; Уғлыны қулыйға алыб үбеб, йәнә пәри қызыйга бирде [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 507]. Кулын тотыб сүзтезмәсе дә үзенең төп мәгънәсендә килә: Пәри җәванмәрд падишаһзадәнең қулын тотыб алтын тәхетнең өстигә чықарыб ултырғызды wә ғолям wә кәнизәк саф-саф хезмәт тордылар [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Түбәндәге мисалда әл берәмлеге аның әлендә сүзтезмәсен төзүдә катнаша һәм әсәр герое Искәндәрнең хакимлек итүе, илнең аңа буйсынулы, аның карамагында булуы кебек өстәмә мәгънәләрне җиткерү өчен кулланыла: Ул мисрыйларға: "Нә кешесез, wә нә вилайәтнең сез?" - дәйү сурдықларында әйтде: "Безләрнең шаһымыз Искәндәрдер, җәмиғы робғы мәскүннең хөкеме аның әлендәдер" [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 79]. Урыс қулында дигән сүзтезмә дә русларга буйсынып, алар басымы астында яшәүне күзаллый: Борһан солтан урыс қулында хибес булыб мөртәд булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Қулындин хәлас қылу сүзтезмәсе дә күчерелмә мәгънәдә килеп, ʻтоткынлыктан, әсирлектән, кемнеңдер карамагыннан азат итү, коткаруʼны аңлата: ...wә әгәр мәни танымасаң, мән ул ақ йылан торырмын кем, қара йыланның қулындин хәлас қылдың wә сәбәбе хәйәтем сән булдың wә ул қара йылан атамның бәндәсе ирде wә даим мәңа ғадәwәт қылыб форсат сақлар ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. ʻКыз балага кагылу, сафлыгына кул сузуʼ төшенчәләре қул озайту сүзтезмәсе аша җиткерелә: И қыз, белгел, мән сәни үз шәһәремезгә алыб бармағунча, wә атам-анамның йөзләрен күрмәгүнчә, сәңа қул озатмазмын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 516]. Муйныйға қулларын салу сүзтезмәсе исә текстта ʻкочаклау, муенга сарылуʼ мәгънәсендә аңлашыла: Үз хәлләригә килделәр, бер-беринең муйныйға қулларын салыб, зар-зар йығлар ирделәр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 520]. Бармақ (قامرب) сүзе дә исә язма истәлектә үзенең конкрет мәгънәсендә кулланыла: ...wә һәркем шимбә көндә тырнақ киссә, бармағы мәҗрех ула [Мөслими, 1999, б. 8]. Әлеге лексик берәмлек бармақ күрсәтү сүзтезмәсе составында да килә һәм фәрештәләрнең кешегә нинди дә булса мәгълүмат бирүен аңлата: Барчалары ултырдылар wә әйтде, йа падишаһ, ул МәләкелМәүтнең бармақ күрсәтмәгәйе синең ғомерең күблегендән wә азлығындан хәбәр бирмәк дәгелдер, бәлки будыр, биш нәрсәне Аллаһы Тәғаләдән ғайреләр белмәс димәкдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Тырнак (قانرت) соматизмы да язма истәлекләрдә төп мәгънәсендә кулланыла: ...wә һәркем җомға көн тырнақ киссә, малы чуқ ула wә ғомере зийадә ула [Мөслими, 1999, б. 8]. Югарыдан күренгәнчә, соматизмнарның байтагы хәзерге татар әдәби телендә дә үзгәрешсез кулланыла. Дөрес, Мәүлә Колый әсәрләрендә айақ соматизмы азақ (قازا) рәвешендә теркәлеп калган: Хақ зекрен онытдым, азақым бағ эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]. Текстларда кул-аяк мәгънәсендәге әл-азақ парлы сүзен дә очратырга мөмкин: Игенченең әл-азақы булыр туфрақ [Мәүлә Колый, 1963, б. 497]. Текстларда айақ (قايﺁ) соматизмы, беренче чиратта, үзенең төп мәгъ нәсендә очрый: Ул уғланны алыб бақдылар ирсә, бер айағы ақсақ ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]; Ул көн хәребдә бик қаты эссе ирде, ибтидаэ ғоррәи шәһре Рамазан ирде, хәтта ки, айақларының диресе эсселекдән пешеб қабарыб қаты зәғыйфь улдылар [Мөслими, 1999, б. 14]. Дөрес, арада берничә вариантта кулланылган соматик берәмлекләрне дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, айақ сүзенә синоним буларак диалекталь йәнчүк лексемаларын атарга мөмкин: Кил, бәнем йәнчүгеме чабқыл, див айағыны сузды [Мөслими, 1999, б. 16]. Кайбер очракта айақ сүзе җиһазларга бәйле дә урын ала: Ул дивана падишаһға илтифат итмәйенчә тәхетенең айағыны балта илә чабарға керешде [Мөслими, 1999, б. 16]. Сүзтезмә составында килгәндә, айақ сүзенең конкрет мәгънәсе образлылыкка байый: Бу зарилық һич файда қылмас диб, мең алтын хақын бирде, айағын бәнддин бушатды, ата-анасының өйегә җибәрде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]. Әлеге җөмләдәге айағын бәнддин бушатды сүзтезмәсе тулысынча абстрактланып, ʻүзен гаилә мөнәсәбәтләреннән, никах җебеннән азат итүʼне аңлатып килә. ʻКеше организмының эчке органнар урнашкан өлешеʼ төшенчәсе текстларда эч (ﭺيا) лексик берәмлеге белән белдерелә: Андин соң киңәшделәр, бу хатынны үлтерәлик дийеб, эчен йаралыйқ, тиделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Эч (ﭺيا) сүзенең синонимы буларак кулланылган қорсақ (قاسروق) соматизмы "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә қорсағыма бала булды сүзтезмәсендә кулланыла һәм ʻбалага узуʼ төшенчәсен белдереп килә: Байағы күргән көндин қорсағыма бала булды, имде атама нә дийеб әйтерсез - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Мәүлә Колый шигъриятендә эч сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган, ягъни биредә ул абстрактлаша, аның сигнификат өлеше көчәя. Мәсәлән, эче қара сүзтезмәсендә ул кешенең күңелен, холкын, уен аңлата: Нәфес мәңа йар дәгел, эче қара, тышы гөл [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]. Шулай ук эчем-тышым парлы сүзе дә кешенең күңел халәтен күрсәтә: Эчем-тышым қабыну йанған хәсрәт уты [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. Қан (ﻥاق) лексемасы да сирәк кулланыла торган сүзләрдән санала, без аны қан көне дигән сүзтезмә составында да очратабыз. Әсәрдән аңлашылганча, әлеге сүзтезмә кан кою, кан алу рөхсәт ителә торган көнне атау өчен кулланылган: Ул көн қан көнедер, хаҗәмәт wә фәсыд ул көндә мөбарәкдер [Мөслими, 1999, б. 9] ʻКуркып төшү, агарып китүʼ төшенчәләре битдә қан қалмау сүзтезмәсе белән җиткерелә: Урыс ғаскәренең теле, ағызы тотылды, қурқудан битләрендә қан қалмады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Қан эчү фразеологик берәмлеге исә ʻкешене җәфалау, интектерү, аптырату, җәзалауʼ кебек мәгънә төсмерләрен бирә. Кешенең холкын, мал өчен иң начар адымга да бара алуын Мәүлә Колый шушы фразеологик берәмлек ярдәмендә оста итеп җиткерә алган: Мал өчен қанын суча эчәр ирде [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында бил (ليب) соматизмы сирәк очрый һәм ул, нигездә, үзенең туры мәгънәсен дә кулланылган, ягъни кеше гәүдәсенең күкрәк куышлыгы белән янбаш арасындагы сыгылмалы нечкә өлешен атый: Гөнаһ төхемен игәрләр, билен бағлап, йасаныб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Билләрендә алтын футаларын салыб бақдылар, өчәwесенең футасы әйләнмәде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]; Хуш барайын тийеб, кеш тунын билегәй йабыныб, тәқый бер башмағы бар ирде, аны киде [шунда ук, б. 77]. Язма истәлекләрдә ʻҗилкәʼ төшенчәсе төрки-татар йағырын (ﻥيرعاي) / җаwырын сүзләре белән белдерелә: Аның йағырында мөһер, wә мөһерендә Җәбраил фәрештәнең аты бар иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]; Әмма ул Торғайның нишаны-билгесе улдыр кем, җаwырында миңе бар, сул күзендә ағы бар [шунда ук, б. 81]. Әлеге лексик берәмлекләр бүгенге көндә себер татарлары диалектында кулланылышта йөри һәм ʻиңбашы, кулбашыʼ мәгънәләрен аңлата [Татар теленең зур диалектологик сүзлеге, 2009, б. 224]. ʻКешенең кан әйләнешен тәэмин итә торган органʼ төшенчәсенә ия йөрәк (ك هروي) сүзе монгол һәм тунгус-маньчжур телләрендә дә бер үк тамырдан һәм ул баба алтай чорына карый [Дыбо, 1996, с. 5]. Әмма язма истәлекләрдә йөрәк сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланыла. Мәгълүм булганча, аның нигезендә, төрле мәгънәдәге йөзгә якын фразеологик берәмлек ясалган [Рамазанова, 2013, б. 96]. Язма истәлекләрдә ул фра зео логизмнар составында очрый: Йөрәгендә хәсрәт уты йанар иркән [Мәүл ә Колый, 1963, б. 494]; Ай-вай йанды безнең йөрәкләремез сусамақ илән wә айақларымыз қом wә таш эсселеге берлән [Мөслими, 1999, б. 15]. Мисалларда урын алган йөрәкдә йану, йөрәк йану фразеологизмы ʻборчылу, тынычлык югалу, көчле тәэсир итә торган вакыйгага юлыгуʼ кебек хисләрне аңлата һәм хәзерге татар әдәби телендә дә иркен кулланыла. Бу хис-тойгылар йөрәк қан эчендә фразеологик берәмлегендә тагын тагын да көчлерәк чагыла. Монда инде мәхәббәт яисә башка вакыйгаларга бәйле гадәти борчу-сагыш кына түгел, ә күтәрә алмаслык көчле хәсрәт-кайгы сизелә: Қыйамәт эшләрен таңлар, йөрәге қан эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]. Йөрәк бәғрем қайнау фразеологизмы лирик геройның сөю хисендә януына, бар тынычлыгы югалуга, күңелен яндырып торуга ишарәли: Йөрәк бәғрем кайнаб пешде [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. Язма истәлекләрдә сын (ﻥيس) лексемасы ʻкешенең гәүдәсе, буеʼ төшенчәләрен белдереп килә: Әмма минем уғлым Чыңғызның төсе-нишаны улдыр кем, ақ тунлы, күк атлығ, алтын йөзекле, йөзе ғайәт күрекле, алтын садақлы, ир чырайлы Җәбраил дик сынлы торыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Тән (ﻥﻪت) сүзе безгә борынгы төрки язма истәлекләрдә үк билгеле [Малов, 1951, с. 426]. Мәүлә Колый иҗатында, "Тәварихы Болгария" әсәрендә ул үзенең төп мәгънәсендә бирелә, гәүдәне белдерә: Ул баш кире тәненә әүwәлге кеби улашды, илля буғазында башны кисдеге җәрәхәте қалды [Мөслими, 1999, б. 11]; Тәнләрене симерткәнче хәрам йыйар [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]. Тән-җан парлы сүзендә исә абстрактлык көчәя, биредә кешенең күңеле, уй-фикере дә күздә тотыла: Дөнйа милкен төзерләр, тән-җан берлә теләнеб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. Азык-төлек атамалары. Азык-төлек атамалары этномәдәни лек сиканың үзенчәлекле төркеме булып тора. Бу төр лексик берәмлекләрдә халкыбызның милли аңы, күзаллавы, ерак гасырлардан килгән гореф-гадәтләре чагылыш таба. Азык атамалары милләтнең көнкүреше-яшәеше, башка халыклар белән тарихи багланышлары, иҗтимагый-и кътисади шартлар хакында да мәгълүмат бирергә сәләтле. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ʻазык, ризык, азык-төлек, ашамлыкʼ төшенчәләре төрки-татар һәм гарәп-ф арсы алынмалары белән бирелә. Алар арасында азық (قزﺁ), аш (ﺶﺁ), тәғам (ماعت), ниғмәт (ﺕامعين) кебек сүзләр очрый. Мәсәлән, төрки-татар чыгышлы азық (قزﺁ) лексемасы үзенең төп мәгънәсендә кулланылган: Азығымыз төкәнде, ачмыз, - диделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]; Шийлә зикер улынды: бәхре Мохит даирәсен күрмәк өчен Мисыр шаһы Хуҗа Бәйрәм бер көймә төзетде, алты йыллық азықлары берлә биш йөз кемсәне җибәрде, анларға бер хас рәис қушды [Мөслими, 1999, б. 21]. Мәсәлән, түбәндәге җөмләләрдә, аеруча Мәүлә Колый иҗатында төрки-татар сүзе аш (ﺶﺁ) шулай ук ʻризыкʼ төшенчәсендә килә: Дошман улдыр: ийүгә керер, ашың йыйар [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Аш йыйарса, ләззәт бармаз һәргиз җанға [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]; Аш қылмагай, ғарип өчен, тикмә кеше [шунда ук, б. 495]. Әлеге лексик берәмлекнең ʻшулпалы ризыкʼ төшенчәсе дә очрый: Пешкән ит, аш ашалды, киңәш булды, халық уғлы таралды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. ʻРизык, ашамлыкʼ төшенчәсен белдерү өчен язма истәлекләрдә барыннан да бигрәк гарәби чыгышлы тәғам (ماعت) лексемасы актив кулланылган: Wәзирең илле мең динар дошманыңдин ришwәт алыб ирде аның өчен кем, зәһәр һәлаһил тәғамға, шәрабкә қушыб ирде, та сәни ләшкәрең берлән һәлақ қылғай [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509]; Бән һәзым улырлық, ағыр йөк улырлық тәғам йимәдем, диде [Мөслими, 1999, б. 38]. Әлеге лексик берәмлекнең татар диалектларында хәзер дә иркен кулланылуын искәртергә кирәк [Хайрутдинова, 1993, с. 6] Төкәнмәс тәғам сүзтезмәсе составында килгән очракта, әлеге берәм лек ʻбик күп ризык, һич бетми торган азык-төлекʼ төшенчәләрен аңлата: Сарайға бардылар, анда йатыб, төрле шәраблар эчделәр, сүнмәс чырағ, төкәнмәс тәғам йиделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]. Түбәндәге җөмләдә урын алган бәғдәт-тәғам сүзтезмәсе, беренче чиратта, ʻашаганнан соң, ризык ашау процессы төгәлләнгәнннән соңʼ кебек төшенчәләрне чагылдыра: Падишаһ әйде, зинһар, әй фәлән, ул тасға бәүл қылмағыл, зира ки, аталарымыздан калған мирасдыр, бәғдәт-тәғам анда қулларымызны йуармыз [Мөслими, 1999, б. 17]. Гарәби чыгышлы ниғмәт (ﺕامعين) сүзе дә денотитив эчтәлеккә ия. Ул язма истәлекләрдә ʻашамлык, ризыкʼ төшенчәләрен җиткерү өчен кулланылган: Ниғмәт йыйар мөэмин-кяфер қани [Мәүлә Колый, 1963, б. 497]. Мәсәлән, әнвағ ниғмәтләр сүзтезмәсе ʻкүп төрле, төрледән-төрле ризыкʼ мәгънәсен аңлата: Әнвағ ниғмәтләр йиделәр, бәғдәл-тәғам Дауд әфәнде каһвә аләтләренең истиғдадында улды [Мөслими, 1999, б. 38]. Лоқма ниғмәт дигән очракта ʻбер кабым, бер йотым ризыкʼ күздә тотыла: Халянки дөшем имеш, wә дәхи анам әйтде, өч көндин соң миңа өләшерсең диде, бер лоқма ниғмәт бирде [Мөслими, 1999, б. 40]. Лоқма лексемасы Мәүлә Колыйда үзе генә дә телгә алына: Һәр лоқмаға бер қол азат қылыр булсаң [Мәүлә Колый, 1963, б. 497]. Ниғмәт (ﺕامعين) сүзенең иген ниғмәте сүзтезмәсендә кулланылуын да искәртми мөмкин түгел. Бу очракта ул, бер яктан, ʻризык, азыкʼ төшенчәләренә ия булса, икенчедән, аның денотатив эчтәлеге тагын да киңәя төшә, образлылык та өстәлә кебек. Бу сүзтезмәдә муллык, байлык, иркенлек, халыкның Аллаһка хөрмәте, Аллаһ кодрәтенең чиксезлеге һ.б. чагылыш таба: ...wә иген ниғмәтене Аллаһы Тәғалә йағмур суы илән суғарыр [Мөслими, 1999, б. 19]. Мисаллардан күренгәнчә, азық (قزﺁ), аш (ﺶﺁ), тәғам (ماعت), ниғмәт (ﺕامعين) сүзләре синонимик рәт тәшкил итәләр. ʻИпи, икмәкʼ төшенчәсе язма чыганакларда икмәк (كمﮐيا) сүзе ярдәмендә җиткерелә: Күргән күргәнен әйтер, күгәргән икмәген сатыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]; Зира бәнем илә күб заман тоз wә икмәк йийеб йөрдек [Мөслими, 1999, б. 37]. Мәүлә Колый ризык атамаларыннан бал-шикәрне чагыштыру өчен кулланган: Қарендәш мәхәббәте бал-шикәрдин ләззәтледер [Мәү лә Колый, 1963, б. 493]. Ризыклар арасыннан сөт (دوس) тә язма истәлекләрдә затлы ризык буларак, ниндидер бер өстенлек белән тасвирланган: Бер бүлеге бик суықдыр, бер бүлеге эсседер, қайу бүлегендә сөд ләззәте бардыр... [Мөслими, 1999, б. 14]. Түбәндәге мисалда сөт (دوس) һәм хәмер (رمخ) лексемалары контекстуаль антоним буларак кулланылганнар: ...wә чишмәләре сөддән wә хәмердән ақмышдыр [Мөслими, 1999, б. 23]. Эчемлекләрдән язма чыганакларда тагын қаһwә лексемасы урын ала: Ғали әйде, бән зийадә туқ булыб ирдем, бәңа қаһwә кирәкмәз диде [Мөслими, 1999, б. 38]. Конкрет мәгънәгә ия шәраб (بارش) лексемасы берничә урында очрый: Сарайға бардылар, анда йатыб, төрле шәраблар эчделәр, сүнмәс чырағ, төкәнмәс тәғам йиделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]. Гарәби чыгышлы сәкәрҗә (ﻪجرﮐس) сүзе исерткеч эчемлекләрне атау өчен файдаланылган: Икенче шәйхемез суфи Деһканийә бу сәкәрҗәләр белән истиғмалел - тәғам wәл шәраб бидғатьдер, диде [Мөслими, 1999, б. 39]. ʻТәмәкеʼ төшенчәсе тәмәке (ﯽكﻪمت) сүзе һәм гарәб алынмасы дөхан (باحد) белән белдерелә: Ләғыйнь шайтан хезмәтедер, бел, тәмәке [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]; Қазыйзадә хәзрәтләре дохан wә қаһwә хәрам див фәтwа бирде wә рисалә дөзеде [Мөслими, 1999, б. 39]. Савыт-саба атамалары. Көнкүреш кирәк-ярагын атый торган берәмлекләрдән язма истәлекләрдә конкрет мәгънәгә ия савыт-саба атамалары очрый. Мәсәлән, ʻкул-аяк, кирәк-яракны юу өчен тотыла торган түгәрәк савытʼ төшенчәсендәге тас (ساط), табақ (قاباط) сүзләрен үзара синоним дип була: Дивана андан иғраз идеб арлыбирле карады, йөрде, күрде, падишаһның кул йуа торған алтын тасы вар иде, аңа барыб бәүл әйләде [Мөслими, 1999, б. 16]; Андағ сылу кешене ул заманда һич күрмеш йуқ ирде, артындан ике дайасы алтын табаққа сачын салыб йөртер ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Мисаллардан күренгәнчә, алтын тас, алтын табақ сүзтезмәләре бу савыт ияләренең бай, дәрәҗәле кешеләр булуы турында сөйли. Азык-төлек пешерү өчен хезмәт итә торган конкрет атамалардан исә язма чыганакларда таш саwыт (تواس ﺶات), қазан (باﺿق) сүзләре телгә алына: Әзәрбайҗан халқының таш саwытлары wә қазанлары анлардандыр [Мөслими, 1999, б. 25]. Кием-салым атамалары. Язма истәлекләрдә кулланылган кием атамаларында халкыбызның тарихы, көнкүреше, яшәү рәвеше, хәтта күрше милләтләр белән ни дәрәҗәдә аралашып яшәве дә ачык чагыла. Дөрес, без тикшергән язма истәлекләрдә кием-салым белән бәйле лексик берәмлекләр чагыштырмача аз очрый. Баш киеме атамалары. Баш киеме атамаларыннан берничә берәмлекне генә мисалга китерергә мөмкин. Шундыйларның берсе - патшалык итүнең төп атрибуты таҗ (ﺝات): Кил бәнем таҗыма бәүл әйләгел, диб, башындан таҗыны алыб хәзрәте Хызырның үгендә қуды [Мөслими, 1999, б. 17]. Баш киемнәреннән язма истәлектә ʻкышкы җылы баш киемеʼ төшенчәсенә ия бүрек (كروب) сүзе очрый: Андин бер уғлан йөгереб узыб, ул қуйған нәрсәне алайын, мин элек хан булайын тигүнчә, андин борынрақ ул нәрсәне Ақсақ Тимер бүреген ташлаб орды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Әлеге җөмләдә Ақсақ Тимер бүреге сүзтезмәсендә бүрекнең иясе чагылыш тапса, алдагы мисалда бүрекненң нәрсә тиресеннән тегелгәнлеге ассызыклана: Тәқый бер қара төлке бүреге бар ирде, аны башыға киде, тәқый ул йәшереб алыб қалған дүрт уғлыны үзе берлә алды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Аяк киеме атамалары. Аяк киеме атамаларыннан күн итекләр телгә алына. Төрки-татарларның борын-борыннан затлы күн итек кию ләре билгеле. Димәк күн итек (كتيا ﻥوﮐ) сүзтезмәсе гадәти аяк киемен генә түгел, ә муллык-байлыкны, җитеш тормышны да чагылдырган. Хәтта ул бар яклап югары үсешкә ирешкән төрки-татар дәүләтләрен, риваятьләргә, тарихи язмаларга кереп калган күн итекле болгар сугышчыларын, бөтен дөньяга танылган атаклы болгар күннәрен күз алдына китерә. Бу XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында да чагылыш таба: Күн күрмәгән күн күрсә, күн итекне кийәмен, дийер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Башмақ лексемасы төп мәгънәсендә килә, аяк киеменең бер төрен белдерә: Қол әйде, кийем текмәк wә башмақ текмәк ғыйлемлеген белермен, диде [Мөслими, 1999, б. 40]. Өс киеме атамалары. Өс киемнәре атамалары ешрак кулланыла. Кием-салымны конкретлаштырмый, җыйнап кына атарга теләгән очракта авторлар кийем (مييﮐ) лексемасын кулланганнар. Бу берәмлек башлыча кийем текәр сүзтезмәсе составында күзәтелә: Әз ин җаниб, чунки Ғали хәзрәтләре ул алты йегет берлә кийем текәрләр ирде [Мөслими, 1999, б. 40]. Кием-салым атамалары, нигездә, төп мәгънәләрендә килә. Һәр чорның үзенә хас кием-салымы булган. Мәсәлән, Мәүлә Колый иҗатында суфилар киеме тасвирын очпратабыз. Шундыйлардан мисалга суфилар ябынып йөри торган риданы (ادير) атарга мөмкин: Суфи мән тир, буйны үзрә рида тотар [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]; Ул риданың очын тотыб, Иблис китәр [шунда ук, б. 492]. Шулай ук суфилар киеменнән иңбашка салып йөри торган җиңсез кием ғаба (اباﻏ) телгә алына: Ғаба кийәр, үз-үзене суфи белер [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]. Мәгълүм булганча, ханнар, ханбикәләр парча, ефәк кебек кыйммәтле тукымалар белән эш иткәннәр һәм бу язма чыганакларда да чагылыш таба: Пәри қызы қызны бер парчаға бөркәб эткә бирде [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 508]. ʻОзын чабулы өс киемеʻ төшенчәсендәге кафтан (ﻥاتفاق) лексемасы бары бер урында телгә алына: Ғаурәтләр аны алыб иңерләб җеб әйләйеб туқырлар, кафтанлары улдыр [Мөслими, 1999, б. 23]. Ир-ат киеменең аерылгысыз бер атрибуты булган ʻбилбауʼ төшенчәсе язма чыганакларда фута (اتوف) һәм йефәк фута рәвешендә очрый: Имде сезләр сүз тотар булсаңыз, тәрәзәдин төшкән көнгә футаңызны салыңыз [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]; Мәгәр Чыңғызның йефәк футасы бар ирде, ул һәм салды, аның футасы әйләнеб туқтады [шунда ук, б. 74]. Кием-салым атамаларыннан әдәби әсәрләрдә урын алган тун (بوت) сүзе дә, лексик берәмлек буларак, конкрет мәгънәгә ия. Тун борынборыннан халкыбызда үз бәяңне белеп кенә кия торган кадерле өс киемнәреннән саналган, тун кигән, тун бүләк итә алган кешеләр аерым дәрәҗәгә ия булган. Язма истәлектә дә без тун лексемасын нәкъ менә шул мәгънәдә очратабыз: Қашында ултырғанлар май тик эрер иделәр, wә тәқый атым, туным сиңа булсын дийер иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]; Әмма минем уғлым Чыңғызның төсе-нишаны улдыр кем, ақ тунлы, күк атлығ, алтын йөзекле, йөзе ғайәт күрекле, алтын садақлы, ир чырайлы Җәбраил дик сынлы торыр [шунда ук, б. 75]. Мисалдан күренгәнчә, тун (بوت) лексемасы биредә әсәр героеның көндәлек тормыштагы вазифалары, социаль хәле турында да күзаллау тудырырга ярдәм итә. Аеруча ақ тунлы сүзтезмәсе әсәр героеның ихтирамга лаек затлы нәселдән булуына ишарә итә. Алдагы мисалда исә кеш туны сүзтезмәсендә тунның нәрсә тиресеннән тегелгән булуы гына түгел, ә аны киюче затның вәкарьлеге, өстенлеге дә күзгә ташлана: Хуш барайын тийеб, кеш тунын билегәй йабыныб, тәқый бер башмағы бар ирде, аны киде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Хәзерге татар әдәби телендә бары тик тарихи сүз буларак кына сакланып калган көбә (ﻪبوﮐ) лексемасы ʻвак металл боҗралардан эшләнгән сугыш киемеʼ төшенчәсен аңлата һәм ул "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә генә очрый: Байларның айры үркәчле қанар дәwәсен, айағы чалыш йурғасын, муйыны озын арғамағын, батыр йегетләр кийәр көбәсен, йахшы бикләрнең қызларын алдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Мисалларда телгә алынган һәрбер кием геройларны җәмгыятьтә тоткан урыны, холкы-фикере ягыннан бәяли, шәхес буларак ача. Чөнки нәкъ менә кием-салым, киенү рәвеше кеше, әсәр герое хакында күп мәгъл үмат бирә. 4.4.2. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Кан-кардәшлек атамалары. Галимнәр фикеренчә, тарихи яктан караганда, туганлык белән бәйле атамалар иң элек формалаша башлаган һәм байтак кына төрки телләр өчен уртак булып тора. Алар арасыннан ир, хатын, ата, ана, баба, апа, абый, эне һ.б. кебек атамаларны мисалга китерергә мөмкин. Никах туганлыгы атамалары. Ир (ريا) - денотатив эчтәлекле, төрки-татар сүзе. Текстларда туганлык-никах төшенчәләре, нигездә, иргә бару, үз ире, ир уғлан кебек сүзтезмәләрдә чагыла. Кыз баланы кияүгә бирү, башлы-күзле итү мәгънәсен язма истәлекләрдә иргә бирү сүзтезмәсе аша бирелгән: Имде моны бу йирдә иргә биреб булмас, аның өчен адәм уғлы шайтан берлән бәрабәрдер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Хәзерге татар телендә дә (аеруча диалектларда) шул төшенчәне белдерү өчен иргә бирү, иргә бару, иргә чығу сүзтезмәләре киң кулланыла. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә телгә алынган ир йөзе сүзтезмәсе исә җөмләдә ир-атларны, аларга хас сыйфатларны гомумиләштереп, җыйнап атап кына калмый, ә хатын-кызның каршы җенес вәкиленә мөнәсәбәтен, күпмедер дәрәҗәдә хис-кичерешләрен дә чагылдырып килә: Ғомеремдә ир йөзен күргәнем йуқ торыр, бу көн кич сине күрдем, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Ир уғлан сүзтезмәсе язма истәлекләрдә ʻир бала, малай кешеʼ төшенчәсен чагылдыра: Андин йәнә бер анча көнләрдән соң мескин тезләб игән ул хатын күзе йарылды, бер ир уғлан туғырды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Ир (ريا) лексемасының үз ире сүзтезмәсе составында килүе хәзерге татар әдәби телендә дә, шулай ук язма чыганакларда да ʻхатынның бергә тормыш итә торган иптәше, хәләл җефетеʼ төшенчәсен аңлата: Қызның башын күтәрде, бақды, үз хатынын таныды wә хатыны белде: үз ире торыр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 520]. Хатын (بيطاخ) - конкрет мәгънәле төрки-татар сүзе. XVIIXVIII гасырлар иске татар язма чыганакларыннан тупланган фактик материалда әлеге лексик берәмлекнең сүзлекләрдә теркәлгән ʻир җенесенә капма-каршы җенестәге кешеʼ мәгънәсе очрамый диярлек. Чыганакларда бу берәмлек барыннан да бигрәк ʻир хатыныʼ төшенчәләрен белдереп килә: Бикчура ханның унике wәзире илән башларын кистерде, қызларын wә хатынларын қол итеб, ғаскәрләренең рәисләренә бирде [Мөслими, 1999, б. 45]; Бу пәри қызының хөсен wә җәмалының ләтафәтидин тәмам хатынларын wә кәнизәкләрен онытды, чөн бу нәүғы зиба йуқ ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Кагыйдә буларак, хатын (بيطاخ) лексемасының да семантикасы сүзтезмәләр составында тагын да киңәя. ʻГаилә корган ир хатыныʼ төшенчәсенең зат алмашлыгы һәм тартым кушымчасы белән дә белдерелгән очраклары да бар: Минем алған хатыным Аланғуым берлә бергә үләрем дигән ирдем... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. ʻИргә мөнәсәбәтле никахлы тормыш иптәшеʼ мәгънәсе әсәрдә үз хатыны сүзтезмәсе ярдәмендә дә җиткерелә: Қызның башын күтәрде, бақды, үз хатынын таныды wә хатыны белде: үз ире торыр [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 520]. Хәзерге татар әдәби телендә дә иркен кулланыла торган тол қалған хатын сүзтезмәсе исә язма истәлекләрдә дә ʻире үлеп ялгыз калган хатынʼ төшенчәсен аңлатып килә: Анда ул кичәнең эчендә бер олы бикнең ғақыллы тол қалған хатыны бар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә хатын (بيطاخ) берәмлеге гарәби чыгышлы хәмилә сүзе белән янәшә килеп, ʻбала көткән көмәнле хатынʼ төшенчәсен белдерә: Өченче бармағы ишарәтдер, хамилә хатынлар wә хайwанатлар хәмелендә уланлар иркәкме йа тешиме, қарамы- қызылмы булмақларыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләр [Мөслими, 1999, б. 17]. ʻКияүдәге хатынʼ, ʻирнең никахлы никахлыʼ төшенчәләре әсәрдә фарсы чыгышлы җефет, хәләл җефет лексемалары ярдәмендә дә бирелә: Хәләл җефет булғалы мондайын ойат эш килгәне йуқ ирде, қызымызға бер бәла булыбдыр, нә қылсайық булыр? - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Хатын лексемасына синоним буларак кулланыла торган җефет берәмлеге җефет булу, хәләл җефет булу сүзтезмәләре составында килеп, кияүгә чыгу мәгънәсен чагылдыра: Бәлқыйс, падишаһлыққа ултырыб, ғақыйбәт Сөләйман пәйғамбәрнең җефете булды [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 512]. Ә менә түбәндәге мисалда хәләл җефет булу дигәндә хатын-кыз гына күз алдында тотылмый, бу сүзтезмә гомумән ʻөйләнешү, парлашуʼ төшенчәләрен белдерә: Андин соң Чыңғыз ханның күңеле эреде, икүесе бер беринә қабул булыб хәләл җефет булдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]. Әлеге сүзтезмә хәзерге татар әдәби телендә хатын-кызга мөнәсәбәттә генә кулланыла, ʻаның кияүгә чыгуы, никахлы ир хатыны булуʼ мәгънәсендә очратырга мөмкин. Ир хатыны яратып, якын күреп, сөекле кеше итеп тасвирланган җөмләләрдә гарәп теленнән кергән мәхбүбә (ﻪبوبحم) (ʻярата торган хатын, сөеклесеʼ) сүзен күрергә мөмкин: Шаһзадә сабыр қылды wә ул мәхбүбәне бисийар дус тотар ирде; Ходай ғазун биргәй диб, ғыш-ғышрәткә мәшғуль булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башларында әлеге лексик берәмлекнең татар телендә ялгызлык исем буларак киң кулланылуы мәгълүм [Вәлиева, 2011, б. 139-141]. ʻХатын-кызʼ, ʻир хатыныʼ мәгънәләрен белдерә торган төркитатар чыгышлы бичә (ﻪﭼيب) лексемасы ʻхан, би, бәкләрнең хатыныʼ төшенчәсендә генә килә, күпмедер дәрәҗәдә ʻхөрмәткә лаек, олпат хатынʼ кебек мәгънәви төсмерләр белән баетыла: Җанибәк ханның бичәсе Тайдулы ханшаның ай-көне иңгән ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 88]. Бу сүз әдәби текстларда гына түгел, XVII-XVIII йөзләргә караган эш кәгазьләрендә дә чагылыш тапкан [Зайнуллина-Маннапова, 1988, с. 30; Фасеев, 1982, с. 153-155]. Җиңгә (ﻪﮔﯔيج) - конкрет мәгънәле төрки-татар сүзе. Хәзерге татар әдәби телендә никах туганлыгы атамасы буларак кулланыла торган җиңгә сүзе ʻүзеннән олы ир туганның хатыныʼ мәгънәсенә ия. Без тикшергән язма чыганакларда да без әлеге лексеманың шушы мәгънәсен очратабыз: ...Ағамыз Дуйын Бәйан үлде, җиңгәмез Аланғу тол қалды тибүдәргә, утыз өч мең нәүкәрләре берлә үдәрин үдәрләделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Килен (نليﮐ) сүзе Мәүлә Колый иҗатында теркәлгән. Ул үзенең төп мәгънәсендә килә, әмма шагыйрь бу лексик берәмлекне образлы чагыштыру чарасы буларак кулланган һәм аның ярдәмендә киленнәргә хас чаялык, чибәрлек һ.б. сыйфатларны да җиткерә алган: Килен кебек бизәнеб алдағучы бу дөнйа [Мәүлә Колый, 1963, б. 483]. Кан туганлык атамалары. Ата (اتﺁ) - конкрет мәгънәле гомумтөрки сүз. ʻАтаʼ төшенчәсе күп кенә төрки телләрдә [Покровская, 1961, с. 25] һәм борынгы язма истәлекләрдә [Малов, 1951, с. 361; Древнетюркский словарь, 1969, с. 65, 97], шул исәптән XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында да ата лексемасы белән бирелгән. Гомумән, галимнәр фикеренчә, ата сүзе "Кодекс Куманикус"та [Махмутова, 1982, с. 83] һәм борынгы төрки язма әсәрләрнең барысында да диярлек очрый [Хисамова, 1982, б. 84; Алеева 1989; Зайнуллина-Маннапова, 1988, с. 30; Фасеев 1982, с. 149]. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә бу лексик берәмлекнең сигез мәгънәсе теркәлгән. Язма истәлекләрдә шуларның берничәсен генә очратабыз. Мәсәлән, түбәндәге мисалларда ата сүзе ʻбалалары булган, бала тәрбияләп үстергән ир кеше; әти кешеʼ мәгънәсендә кулланылган: Башында ултырмаға атасы йуқ [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Байағы күргән көндин қорсағыма бала булды, имде атама нә дийеб әйтерсез - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Йәнә бер анча көнләрдин соң Тумаwыл Мәргәннең атасы Турымтай Чәчән үлде [шунда ук, б. 71]. Алдагы мисалда ата (اتﺁ) лексемасы ʻбаланың үз әтисен атау, аңа мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзеʼ буларак урын алган: Нийаз Хуҗаға әйтде, йа атам, бер қол алдым Дауд әфәндедән, диде [Мөслими, 1999, б. 40]. Язма истәлекләрдә ата (اتﺁ) лексемасының ʻөлкән буын кешеләр, ата-бабалар, нәсел-ыругʼ мәгънәсендә кулланылышын да очратырга мөмкин: Падишаһ хәзрәте бик сабыр әһлендән ирде, қараwылчыларға чағырмайыб, ақрын әдәб берлә, йа фәлән, сән бәнем тәхетемнең айақларыны кисмәгел, зира ки аталарымыздан қалған мирасдыр, зиннәте китмәсен, диде [Мөслими, 1999, б. 16]. Ата сүзенең мәгънә спектры аның нигезендә барлыкка килгән сүзтезмәләрдә, парлы сүзләрдә тагын да киңәя. Мәсәлән, Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә ата лексемасы Адәм ғаләйһиссәлам сүзтезмәсе белән мәгънәви бәйләнешкә кереп, ʻкешелекнең нәсел башы, кешелекнең башлангычыʼ төшенчәсен белдереп килә: Атамыз Адәм ғаләйһиссәлам ул көндә тәүбә әйләде [Мөслими, 1999, б. 10]. Язма истәлекләрдә ата, ана лексемалары катнашында формалашкан ата-ана парлы сүзенең еш кулланылуын да искәртергә кирәк. Аеруча Мәүлә Колый иҗатында ата-ана (انﺁ-اتﺁ) парлы сүзе еш телгә алына: Ата-ана туғырды безне, мөхиб дуслар [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Һәр уғыл-кыз ата-ананы белер булса [шунда ук, б. 491]; Андин соң йәнә Ақсақ Тимернең атасы-анасы үлде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Әлеге мисалларда ата-ана (انﺁ-اتﺁ) парлы сүзе ʻбалалалары булган, бала тәрбияләп үстергән кешеләр, гаиләʼ төшенчәсен белдерсә, алдагы җөмләдә ул күпмедер дәрәҗәдә нәсел-нәсәпне дә күз алдында тотып, җыйма мәгънәдә кулланылган. Биредә ата-ана парлы сүзенең күплек санда килүе дә аңа җыймалык мәгънәсен өсти: Ата-аналары, қарендәш-ыруғлары тәфәккердә булдылар [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]. Түбәндәге җөмләдә ата-ана лексемасында ʻәби-бабай, нәселнәсәпʼ төшенчәсе дә күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба: Ғазраил ғаләйһиссәлам әйде: "Мән сәнең кебек қол мән, илля Мәләкел-мәүт див бәне әйтерләр, йәғни барча мәхлуқатлар җаныны wә һәм атаң- анаң җаныны бән алдым", див әйтде [Мөслими, 1999, б. 16]. Шулай итеп, денотатив эчтәлекле ата сүзенең семантикасы язма истәлекләрдә шактый киң ачыла: ул ʻбала тәрбияләп үстергән ир кешеʼ төшенчәсен генә түгел, ә ʻкешелекнең нәсел башыʼ, ʻнәселнәсәп, ыругʼ мәгънәләрен дә аңлата. Ана (انﺁ) конкрет мәгънәле гомумтөрки сүз, ʻбала тапкан, бала тәрбияләп үстергән хатынʼ мәгънәсен белдерә [Татар теленең аңлатмалы..., II т., 2015, б. 168]. Ул борынгы төрки язма истәлекләрдән үк билгеле [Малов, 1951, с. 358; Древнетюркский словарь, 1969, с. 43]. "Кодекс Куманикус" әсәрендә [Махмутова, 1982, с. 81], XVII-XIX йөз язма эш кәгазьләрендә [Хисамова, 1982, б. 84; Зайнуллина-М аннапова, 1988, с. 30; Фасеев, 1982, с. 150 - 151] һ.б. язма истәлекләрдә дә ана лексемасы әлеге мәгънәдә очрый. Төп мәгънәсеннән тыш, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә әлеге лексеманың тагын сигез мәгънәсе күрсәтелә. Хәзерге татар телендә бу семаның мәгънә төрләре шактый киңәйсә дә, без тикшергән язма истәлекләрдә ана (انﺁ) сүзе үзенең борынгы (ʻбала тудыручы, бала тәрбияләп үстерүчеʼ) мәгънәсендә генә кулланыла: Өстендә хәсрәт йыйар анасы йуқ [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Бән анамдан айырыласым килмәде, өнем див белдем [Мөслими, 1999, б. 40]; Ағаларының үгет-wасыйәт сүзен тотмадылар, анасын санға санамадылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Мисаллардан күренгәнчә, ана сүзе гаилә учагын сүндерми саклауч ы, үзендә җылылык, изгелек, илаһилык кебек сыйфатларны туплаучы образны чагылдыра. Борынгы һәм Урта гасырлар язма истәлекләрендә теркәлеп калган уғыл (لعوا) лексик берәмлегенең хәзерге татар телендә ʻир балаʼ мәгънәсендә ул варианты кулланылышта йөри. Әмма шунысын да искәртергә кирәк, язма истәлекләрдә уғыл берәмлегенең лексик һәм коннотатив мәгънәләре шактый табыла. Фактик материалдан күренгәнчә, күп очракта бу сүз үзенең туры мәгънәсендә очрый, ягъни ʻата-ананың ир баласыʼ төшенчәсен белдереп килә һәм күп очракта бу мәгънәгә ʻсабый, кечкенә ир балаʼ мәгънәви төсмерләре дә өстәлә: Уғлан икән төн-көн ғыйлем тәхсил қылыр [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Аңа Ходаwәндәи ғаләм бер уғыл биреб ирде, ғаҗәйеб зирәк wә ғақыйл wә камил [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Өлкән яшьтәге ир кешенең атасын ягъни кем баласы булуын ачыклаган җөмләләрдә уғыл (لعوا) сүзенең уғлы, уғлыдыр формалары кулланыла: Ул дөнйа wә ахирәт падишаһы улыр, исеме Мөхәммәд улыр, Ғаб дуллаһ уғлыдыр [Мөслими, 1999, б. 17]; Берсе Бүдән Чар уғлы ирде, икенчесе Қағыйн Чар уғлы ирде, өченчесе Салчут уғлы ирде, дүртенче Қунғ рат би уғлы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Уғлыны қулыйға алыб үбеб, йәнә пәри қызыйға бирде [Мәҗмугыл-х икәят, 1963, б. 507]. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, мондый очракларда уғыл (لعوا) сүзе гадәттә ир-ат исеме белән янәшә йөри: Ғабдуллаһ уғлы, Ғаднан уғлы, Һашим уғлы һ.б. Әлеге җөмләләрдә уғыл дигәндә, кечкенә бала, сабый түгел, ә буй җиткән, өлкән, нинди дә булса дәрәҗәгә ия яисә кабилә, гаскәр башлыгы булган ир кеше күз алдында тотыла. Хәтта биредә уғыл берәмлеге нәсел-нәсәп җепләрен, шәҗәрәне, ягъни буыннар чылбырын ачыклау вазифасын үти дисәк тә дөрес булыр. Уғлан (نﻻعوا) дериваты исә алдагы җөмләдә ʻир бала, балигъ булмаган малайʼ мәгънәсен җыйнап бирә: Җомға көн Хуҗа Нийаз җомға намазына китдеге wақытда бонларның тегү тегә торган өйенә ун йәшәр уғлан йығлаб керде [Мөслими, 1999, б. 40]. Сүзтезмә составында килгәндә, уғыл (لعوا) лексемасының семантикасы тагын да киңәя. Мәсәлән, уғыл бала (ﻻاب لعوا) дигән очракта ул ʻата-ананың балигъ булмаган ир баласыʼ мәгънәсенә ия: Йаранлар, йуқ ирсә безнең бер уғыл баламызны алыңыз, безгә бу кийекне биреңез, без ач үлмәйек [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]; Тәфтазан аwылында уқыб тордықы бәне бер Төркстани хаҗи ағу биреб алдаб сине уғыл бала идәрмен диб алыб китде [Мөслими, 1999, б. 38]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә ир уғлан, қыз уғлан сүзтезмәләре киң кулланыла. Димәк уғлан лексемасы ʻир балаʼ төшенчәсен генә белдереп калмый, гомумән ʻбәби, нарасый, сабыйʼ, ʻба лигъ булмаган ир яисә кыз балаʼ мәгънәләрен тулаем атый булып чыга: Андин йәнә бер анча көнләрдән соң мескин тезләб игән ул хатын күзе йарылды, бер ир уғлан туғырды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]; Әй, ханша, мин аудан кайтыб килгәнчә уғлан туғса, қыз уғлан туғса үлтергел, әгәр ир уғлан булса төшлек йирдән үзең сүгән кешене сөйенче йибәргел, - тиде [шунда ук, б. 88]. Шулай ук "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә еш очрый торган сүзтезмәләрнең берсе - халық уғлы (ىلعوا قلاح). Язма истәлекнең эчтәлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, бу сүзтезмә ʻхалыкның хөрмәтле биләре, ихтирамлы сугышчылары, дөнья-ил алып барырдай иратларыʼ төшенчәсен аңлата. Шунысы кызыклы, бу сүзтезмә берлек санда кулланылса да, аңа ияреп килгән хәбәр гадәттә күплектә килә: Анда халық уғлы әйделәр, һай, Чыңғыз, сез өчәwегездин йортка лайық - рәва охшайдыр, халыққа файдалығдыр, бу Чыңғызны сезгә үлтерергә бирмәсбез, диделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]; Иртәгәсен халқы уғлы күренешкә килделәр ирсә Чыңғызны күрмәделәр, тәқый сорадылар [шунда ук, б. 74]. Мәүлә Колый кешеләрне, аларга хас сыйфатларны гомумиләштереп әйтергә теләгәндә, адәм уғлы (ىلعوا مدﺁ) сүзтезмәсен кулланган: Адәм уғлы бизәнер, дөнйаны бақый санаб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. Биредә сүз гомумән кеше, адәм баласы хакында бара. Уғыл-қыз парлы сүзе дә җыйма төшенчәгә ия: Ул уғыл-қыз хақ дустыдыр, белмәк, кәрәк [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]. Төрки-татар сүзләреннән тыш, язма истәлекләрдә ʻир балаʼ мәгънәләрен аңлаткан гарәп-фарсы сүзләре дә очрый. Мәсәлән, ʻсабый, ир балаʼ төшенчәсен бирү өчен фарсы чыгышлы фәрзәнд (دنزرف) алынмасы кулланылган: Шаһзадәнең фәрзәндегә бисийар мәхәббәте wә шәфқате барындин мозтарабел-халь wә рәнҗү пәр хатыр булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Гарәп теленнән кергән ғолям (ملاﻏ) лексемасы исә ʻир бала, үсмер егетʼ төшенчәсен белдереп килә: Пәри җәванмәрд падишаһзадәнең қулын тотыб, алтын тәхетнең өстигә чықарыб ултырғызды wә ғолям wә кәнизәк саф-саф хезмәт тордылар [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Тупланган материалдан күренгәнчә, язма истәлекләрдә уғыл (لعوا) лексемасының семантик һәм коннотатив мәгънә үзенчәлекләре сүзтезмәләр составында аеруча киңәя һәм төрлеләнә. Алар арасыннан ир уғлан, қыз уғлан кебек сүзтезмәләр диалектларда кулланылса да, халық уғлы сүзтезмәсе, фәрзәнд, ғолям кебек алынмалар хәзерге әдәби телдә очрамый. Кыз (زق) - конкрет мәгънәле төрки-татар сүзе, туганлык атамасы. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә бу лексик берәмлекнең дүрт мәгънәсе теркәлгән. Шулар арасыннан язма истәлекләрдә барыннан да бигрәк ʻата-ананың шул җенестәге баласыʼ мәгънәсендә кулланылышы киң таралган: Әл-қыйсса, бер көн Айдар ханның қызы Туйбикәгә фалиҗ зәхмәте пәйда булды [Мөслими, 1999, б. 26]; Хәзрәте Нух пәйғамбәр ғаләйһиссәламнең дүрт уғлы, тәқый дүрт қызы вар иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Мисаллардан күренгәнчә, күпчелек очракта ʻкемнең дә булса кыз баласыʼ төшенчәсе кыз баланың әтисенең исеме (Айдар ханның қызы, Алтын хан қызы һ.б.), яисә үз алмашлыгы белән янәшә килгән қыз сүзе белән белдерелә: Бер көн Алтын хан үз қызын күрмәгә килде ирсә, күрер кем хамилә улыбдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Әгәр вакыйга беренче заттан сөйләнә икән, бу очракта сүзгә шушы затка караган тартым кушымчалары өстәлеп, ʻсөйләүченең кыз баласыʼ төшенчәсе белдерелә: Нәсры ғаййәргә кеше җибәрделәр кем, қызымызның гөнаһе нә торыр, безләргә мәғлүм булғай, аның җәзасын бирәлең диб, ант эчделәр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]. ʻКемнең дә булса кыз баласыʼ төшенчәсе қыз бала (ﻻاب زق) сүзтезмәсе белән дә белдерелергә мөмкин. Мондый очракларда кыз образы ниндидер бер җылылык, якынлык, самимилек белән тасвирлана: Хан әйде, бәнем дөнйада күрдегем ошбу қыз балам ирде, ғайре балам йуқдыр, аңа шифа қылсаңыз wә йаңа чаwыл йафрағы илә дүркә бағласаңыз, бән сезнең динегезне қабул идәрмен, диде [Мөслими, 1999, б. 26]. Башка төр туганлык терминнары кебек үк, қыз (زق) атамасының да сүзтезмәләр эчендә семантик мөмкинлекләре тагын да ачылып китә. Мәсәлән, қыз лексемасы гомуми туганлыкны белдерә торган қардәш, қарендәш сүзләре белән бәйләнешкә кергән очракта туган тиешле кыз кеше, ягъни апа яисә сеңел турында сүз барганлыгы аңлашыла: Мәнең бер қыз қарендәшем бар, аны сәңа бирермен [Мәҗмугыл-х икәят, 1963, б. 519]; Әмма ул wакытда Қунғрат бинең бер қыз қарендә ше бар ирде, Бүртә Күчин атлығ ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Гомумән, без тикшергән язма истәлекләрдә апа яисә сеңел атамалары очрамады. Димәк бертуганлылыкны аңлату өчен дә қардәш, қарендәш терминнары кулланылган булып чыга. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә без ʻкыз туганʼ, ʻкыз кардәшʼ мәгъ нәләрен җиткерү өчен фарсы теленнән кергән хаһәре берәмлегенең кулланылышы белән дә очрашабыз: Имди белгел wә агяһ бул, мәннең бер хаһәрем бар, тәмам ғаләмдә андыйн җәмилә йуқ торыр, аны кәнизәклеккә қабул қылсаң [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Қыз лексемасы белән ясалган қыз алу (ولﺁ زق) сүзтезмәсе бүгенге көндә дә татар әдәби телендә, диалектларда иркен кулланыла һәм ул ʻир-атны өйләндерү, башлы-күзле итү, килен төшерүʼ төшенчәсенә ия: Йәнә ул икәүдин киткәндин соң бу Дуйын Бәйанга қыз алдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Югарыда китерелгән фактик материалдан күренгәнчә, ʻкыз кешеʼ төшенчәсен белдерүдә, ул образны төрле яклап ачуда төрки-татар сүзләре генә түгел, ә алынмалар да иркен файдаланылган. Шунысы кызыклы, әлеге лексемалар белән белдерелгән төшенчәләрнең байтагы хәзерге татар әдәби телендә дә киң кулланыла. Эне (ىنيا) - конкрет мәгънәле төрки-татар сүзе, борынгы төрки телдә ini формасында теркәлгән. Әлеге атама татар әдәби телендә бертуганга карата гына түгел, сөйләүчедән кечкенә булган башка ир туганнарны атау өчен дә кулланыла. Язма истәлекләрдә бу лексема сирәк очрый. Түбәндәге мисалда ул кантуганлык мөнәсәбәтләрен белдерү өчен файдаланылган: Әмма Дуйын Бәйан дөнйадин үткәнен қалмақдағы ике энесе Бүдәнә Тай, Билге Тай ишетде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Қайын (نياق) сүзе белән семантик бәйләнешкә кереп, бу сүз хәзерге татар телендә, диалектларда һәм язма истәлекләрдә дә никах туганлыгы белән бәйле ʻиренең энесеʼ төшенчәсен белдерә: Аһ, әй қайын энеләрем, Бүдәнә Тай, Билге Тай, бер анча көнгә сабыр итсәгез булыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Югарыдан күренгәнчә, эне (ىنيا) лексемасы XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ике төшенчәне белдерү өчен файдаланылган һәм хәзерге татар әдәби телендә, шул исәптән диалектларда әлеге мәгънәләрнең икесе дә сакланып калган һәм киң кулланыла. Аға (اﻏﺁ) - конкрет мәгънәле төрки-татар сүзе. Хәзерге татар телендә сүзлекләрдә әлеге лексик берәмлекнең дүрт мәгънәсе теркәлгән. Тупланган материаллар ага сүзенең XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ике төшенчә белдерүен күрсәтә. Түбәндәге җөмләдә ул ʻсөйләүчедән олы булган ир туган, абый, кан кардәшʼ төшенчәсен аңлатуда катнаша: Ағамыз Дуйын Бәйан үлде, җиңгәмез Аланғу тол қалды тибүдәргә, утыз өч мең нәүкәрләре берлә үдәрин үдәрләделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Гомумән, аға (اﻏﺁ) берәмлегенең туганлык атамасы буларак кулланылышы "Кодекс Куманикус"тан ук билгеле [Махмутова, 1982, с. 72], язма истәлекләрдә [Зайнуллина-Маннапова, 1988, с. 30; Фасеев 1982, б. 148-150 һ.б.], каберташ язмаларында да ул ʻөлкән ир туганʼ төшенчәсен белдереп килә [Ахметзянов 1983, б. 79]. Болардан тыш, аға (اﻏﺁ) сүзенең язма истәлекләрдә ʻөлкән яшьтәге хөрмәтле ир кешеʼ, хәтта ʻаксакалʼ мәгънәсендә килүе дә күзәтелә. Мәсәлән: Әйтди ки, йа ағалар, вармыдыр ки араңызда хат танғучы, диде [Мөслими, 1999, б. 40]. Аға лексемасының әлеге мәгънәсе Ибраһим хан ярлыкларында [Фасеев, 1982, с. 148 -150], әрмән язулы кыпчак телле документларда [Абдуллин 1985, с. 40 - 41], төрки-татар язма истәлекләрендә [Алеева 1989, б. 76] теркәлеп калган һәм хәзерге әдәби телдә дә киң кулланыла. Баба (اباب) - конкрет мәгънәле, төрки атама. Татар телендә ул кан туганлыкны да, никах туганлыгын белдерү өчен дә кулланыла. Баба лексемасының килеп чыгышы борынгы төрки чорга барып тоташа дип фаразлана, аның иске татар язма истәлекләрдә [ЗайнуллинаМаннапова, 1988, с. 30; Фасеев, 1982, с. 151; Ахметзянов, 1987, с. 126 һ.б.], каберташ язмаларында теркәлеп калуы шуның бер дәлиле булып тора [Ахметзянов 1983, с.79]. Әмма XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында әлеге лексема татар теленең аңлатмалы сүзлегендә теркәлгән беренче төп, ягъни ʻбабай, дәү әтиʼ мәгънәсендә бик сирәк кулланыла. Мәсәлән, түбәндәге мисалда ʻдәү әти, бабайʼ мәгънәсе киңәеп, ʻнәселнең хөрмәтле вәкиле, аксакалыʼ төшенчәсен аңлатып килә: Бабаң Ибраһим ғаләйһиссәлам китабы "Зәндә" исемледер, андағ бондағ моуқутдыр, диде [Мөслими, 1999, б. 18]. Баба (اباب) атамасы сүзтезмәләр составында килгәндә, тагын да киңрәк мәгънә белдерә башлый. Чыганакларда ул бөйек баба, бабаларым йорты кебек сүзтезмәләр составында очрый. Без тикшергән язма истәлекләрдә бөйек баба (اباب كويب) сүзтезмәсе ʻхалык-милләтнең баш кешесе, башлыгы, аксакалыʼ төшенчәсендә кулланыла: Вәҗһе тәсмийә бил-ғарәбийә улдыр кем, пәйғамбәрләремезнең Кәнанә исемле бөйек бабасы вар иде, ғарәбләр шаһы ирде [Мөслими, 1999, б. 11]; Вәҗһе тәсмийә бил-ғарәбийә улдыр кем, Пәйғамбәремез ғаләйһиссәламнең җаһилийәт заманында Һашим дидеге бөйек бабасы вар иде, ғарәб қабиләләренең ғазый шаһы ирде [шунда ук, б. 13]. Дөрес, ʻкабилә-ыруг башлыгыʼ мәгънәсендә, ягъни баба (اباب) сүзенең югарыда китерелгән мәгънәсенә синоним буларак, қарт (تراق) лексемасының кулланылуын да очратырга мөмкин: Тәтеш қарты ыруғы берлә Ақ идел йарына төшде, Тәтеш аwылы булды [Мөслими, 1999, б. 45]; Анда ул қарт ыруғына әйде: "Әй, йегетләр, бу Ақсақ уғылның сезнең қулыңыздин борын башы йитебдер, моны хан қылайың", - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Бабаларым йорты (ىتروي مرﻻاباب) дигән очракта ʻтулы бер нәселыруг, кабилә һәм шул нәсел яшәгән ил-җирʼ төшенчәсе күз алдында тотыла: Иске бабаларым йортыға барырмын, мәқам-йорт тотармын, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Язма чыганаклардан күренгәнчә, баба (اباب) лексемасы XVIIXVIII гасырларда, нигездә, ʻкабилә-ыругның баш кешесеʼ, ʻаксакалʼ төшенчәләрендә, хәтта кайбер очракта тулы бер нәселне чагылдырган җыйма исем буларак та кулланылган. Қарендәш (ﺶدنرق), қардәш (ﺶدرق) лексемалары туганлыкны, яисә бер буын туганлыгын, уртак ата-ана яки әби-баба буенча туган кешеләрне аңлата. Язма чыганаклардан күренгәнчә, карендәшләрне туганлык хисе, күңел җылысы, ике арадагы ихтирам-хөрмәт тагын да якынайта: Қарендәш мәхәббәте бал-шикәрдин ләззәтледер қыйммәтене белер булсаң [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Йуқ аның гүргә қуйар қарендәше [шунда ук, б. 495]; Қарендәшсез кешеләргә йуқдыр сәбат [шунда ук, б. 493]. Кайбер очракта тугандаш кешенең кайсы җенестән булуы атап күрсәтелә: Мәнең бер қыз қарендәшем бар, аны сәңа бирермен [Мәҗмугыл- хикәят, 1963, б. 519]. Түбәндәге мисалда исә қардәш (ﺶدرق) лексемасының мәгънәсе киңәя. Тексттан күренгәнчә, биредә ʻтуганлык, нәселдәшлекʼ төшенчәләренә ʻиптәш, дус, уртак мәнфәгатьләр буенча якын кешеләрʼ мәгъ нәләре дә өстәлә: Имде, бу көндин соң сине тәмам уғлың-қызың, қардәшләрең берлә йарлықадым, һәр қанда сөйсәң, шул тарафқа киткәйсез [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]; Олуғ қардәш қыла алмаз сәне ғани [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. Қортқа (اقتروق) сүзе әби кешене аңлатса да, әсәрдә бу сүздә тискәре мөнәсәбәт чагыла: Бу қортқаның бүреген алыб бирәйен тигәнче, ийәре ауды, тай дулады, йылқы өркеде, бер утиға таба чапды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Шул рәвешчә, туганлык атамалары, бер яктан, конкрет мәгънәгә ия булсалар, икенче яктан, гаилә җылысы, буыннар чылбыры, нәсел дәвамчанлыгы, хәтта Аллаһ, Тәңре кебек илаһи затлар белән бәйләнеш, илаһилык, изгелек һ.б. символы булып та торалар. Йорт-торак төзелешенә караган корылмалар һәм аларның аерым өлешләренең атамалары. Торак, яшәү урыны - матди мәдәниятне тәшкил итә торган төп элементлардан санала. ʻЯшәү урыны, йорт, торакʼ төшенчәсе язма чыганакларда өй (ىوا), йорт (تروي), қуыш (ﺶيوق), сарай (ىاراس) һ.б. лексик берәмлекләр белән җиткерелә. Түбәндәге мисалда урын алган өй лексемасы гади кешеләрнең яшәү урыны, торак бина буларак күзаллана: Дошман улдыр: өйгә керер, ашың йыйар [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]; Болғара сәхабәләре килдеге заманында өйләре биш йөз йегерме иде димешләр, үзләре атәшпәрәст ирделәр [Мөслими, 1999, б. 26]; Йәнә үзе қызы берлә өйгә килде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]; ...wә шаһзадә мөтәхәййәр wә мөтәғаҗҗәб булыб, өйгә килде... [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Мәүлә Колый өйне, яшәү урынын еш кына йорт-мәкян (ﻥاكم تروي) сүзтезмәсе белән бирә: Йорт-мәкян, мал-ниғмәт қулдин китәр [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]; Ғарипләргә тормаға йорт-мәкян қани [шунда ук, б. 495]. ʻЯшәү урыныʼ мәгънәсендә қуыш (ﺶيوق) сүзенең дә кулланылуын искәртик: Килеңез, имде барчамыз минем қуышқа қайталыйқ, анда барыб ултыралыйқ, диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]. ʻҖәен яшәү урыныʼ мәгънәсе язма истәлектә фарсы сүзе күшек (كشوك) белән аталган: ...wә йырақдан пәриләрнең бағ wә дирәхет wә күшек wә мәғамлары чөн йақын җитде... [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. ʻЗур, затлы бина, яшәү урыныʼ мәгънәсендә сарай (ىاراس) сүзен очратабыз. Күплек санда килгән сарайларым лексемасы хуҗаның ис кит кеч бай булуына да ишарә итә: Әйтде, бу сарай бәнемдер, боның кеби дәхи қырық йирдә сарайларым бардыр, диде [Мөслими, 1999, б. 41]. Олуғ сарай сүзтезмәсе дә сарайның гади генә булмавын, ә затлы, бай, зур бина икәнлеген ассызыклый: Ул тағның башына бер олуғ сарай дөзделәр, диварлары тәмам ғызыл алтындан wә йақутдан wә зөбәрҗәтдән [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Шунысын да искәртергә кирәк, язма истәлекләрдә сарай (ىاراس) лексемасы еш кына ʻхан сараеʼн аңлата: Әй, Урда хан, син сарайдин чығарсың тышкары, нә күрерсең? - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Андыйн соң падишаһзадә хәдәм wә хәшәмләре берлән сарайға килде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Шул ук төшенчәдә гарәп алынмасы мәнбәрай (ىارابنم) сүзе дә килә: Хан қызын қырық қолачлы таш мәнбәрайға қуйдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Шунысы да игътибарга лаек, хан сарае да барлык очракта да сарай дип аталмый. Мәсәлән, "Тәварихы Болгария" әсәрендә ʻхан сараеʼ төшенчәсен йорт сүзе белдерә. Дөрес, бу очракта йорт лексемасының мәгънәсе тагын да киңәя төшә кебек, ул ʻяшәү урынын, торакныʼ гына түгел, ә хан сарае урнашкан биләмәләрне дә атый: Ул ғарәбләр ханның йортына килделәр, қызны күрделәр [Мөслими, 1999, б. 26]. Шулай ук ʻяшәү урыныʼ төшенчәсе язма чыганакларда чадыр (رداج) сүзе аша да белдерелгән. Дөрес, бу лексема ялгызы гына очрамый, ул башлыча чадыр қору сүзтезмәсе составында урын ала һәм ʻтукыманы, тирене казыкларга тарттырып корылган вакытлы торакʼны аңлата: Андин соң Тумаwыл Мәргән ул кичә чадыр қорыб қызны алыб йатыр булдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. ʻӨй, тору урыныʼ төшенчәсендә фарсы алынмасы кәшанә (ﻪناشﮐ) сүзен дә очратабыз. Әмма, тексттан күренгәнчә, ул ʻоя, кош-корт, җәнлек оясыʼ мәгънәсендә килә: Андин соң Ақсақ Тимер көнләрдә бер көн кәшанә төбендә тайаныб торыр ирде, бер айақы ақсақ, бер күзе суқыр қырмысқа килде, тәқый ул кәшанәгә тырмашыб менәргә йапышды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Язма истәлекләрдә хәзерге татар әдәби телендә ʻйорт, корылмаʼ мәгънәсендә кулланыла торган гарәп алынмасы бина (انيب) лексемасы да телгә алына. Әмма нигездә бина әйләү сүзтезмәсендә килеп, ʻбина төзү, гомумән төзүʼ төшенчәләрен җиткерә: Ниқах қылмақ wә бина әйләмәк мәмнуғдыр, димешләр [Мөслими, 1999, б. 11]; Бишенче көне Ибраһим ғаләйһиссәлам Кәғбәне бина әйләмәгә башлады [шунда ук, б. 18]. Шулай ук ʻбинаʼ төшенчәсенең бер варианты буларак, диванханә (ﻪنخناويد) сүзен китерергә мөмкин. Бу лексема үзенең конкрет мәгънәсендә кулланылып, патшаларның, җитәкчеләрнең киңәшләшү урынын атый: Түнә көн диванханәдә күренде кәғәзләре [Мөслими, 1999, б. 39]. Белем бирү белән бәйле бина терминнарыннан мәдрәсә (ﻪسردم) телгә алына. Гомумән, татар халкы өчен белем алу дәрәҗә саналган, шуңа күрә алар мәдрәсә ачу һәм төзү эшләрендә күп очракта башлап йөргәннәр. Түбәндәге мисалда да мәдрәсә лексемасы мәдрәсәләр бина әйләү сүзтезмәсе составында килеп, ʻмәдрәсә төзүʼ төшенчәсен белдерә: Пәйғамбәребез ғаләйһиссәлам вирдеге тайақ илән хотбә уқыдылар wә мәдрәсәләр бина әйләделәр [Мөслими, 1999, б. 27]. Гыйбадәт кылына, кайбер дини йолалар башкарыла торган бина атамалары да язма истәлекләрдә телгә алына. Шундыйлардан мәсҗед (دجسم) лексемасы мөселманнарның намаз укый, гыйбадәт кыла торган изге йортын атый: Мәсҗед эчрә минбәр үзрә имам ирде [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]; Мәсҗеддән қайтыб, Дауд әфәнденең өйенә керделәр [Мөслими, 1999, б. 38 б.]. Чиркәү, манастырь исә христиан динендәгеләрнең гыйбадәт кылу, дини йолалар башкару урынын атый: Мир Тимер хәзрәтләре боларның чиркәүләре йанына килде [Мөслими, 1999, б. 45]; Шул урысның абзарындан кара байталны алыб, ике арт ботындин тотыб атды, чиркәүнең манарасы йығылды [шунда ук, б. 45]; Хақ Сөбханә wә Тәғаләнең қодрәте берлән ул ташлаған тай барыб кяфернең таш манастырны урталай өзеб, бер чақрым йиргә барыб төшде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Димәк, югарыда саналган мисаллардан күренгәнчә, ʻяшәү урыныʼн инвариант итеп алган очракта йорт, өй, сарай, күшек, чадыр, бина лексемалары аның вариантлары була. Ә ʻтеләсә нинди бина, корылмаʼ төшенчәсенә вариант булып, йорт, өй, сарай, күшек, чадыр, диванханә, мәдрәсә, мәсҗед, чиркәү, манастырь кебек сүзләр тора. Текстларда йорт, бинаның аерым өлешләрен атый торган лексик берәмлекләрдән ишек (قشيا), тәрәзә (هزرت), тәрәзә-түбә (ﻪبوت هزرت) сүзләрен очратабыз. Ишек берәмлеге ʻаерым йортка, бинага керү урыныʼ төшенчәсендә килә: Чөн падишахһзадә ул манзарәға бақды, мәқаме күрде, чөн Қандәһар пор нигяр wә чөн пәләң бәдигәи рәң wә түрт сөффәи рубру қылығлық wә руми зәр бәғыт пәрдәләр ишекләрдә салиғлық [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]; Чөн бер сәғәт үтеб ирде, ишекдән бер эт кереб килде [шунда ук, б. 508]. Йорт, бинаның аерым өлешләреннән язма истәлекләрдә тәрәзә (هزرت), тәрәзә-түбә (ﻪبوت هزرت) лексемалары очрый. Алар үзләренең төп мәгънәләрендә кулланылып, шул конкрет предметны атыйлар: Үлсәм үләрмен, күргәзгел, - тиде ирсә, тәрәзәне ачыб йибәрде ирсә, көн йаруғы сарайға керде, Ғыйләмалик Күрекле аны күрде, үлә қалды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Имде белеңләр, уңар йортның нишаны-билгесе бу торыр: җавидан илен күб итәр, қала төбен үр итәр, тәрәзәсен-түбәсен киң итәр [шунда ук, б. 72]; Ахыры тырмаша торғач, кәшанәнең түбәсенә чыгыб йитде [шунда ук, б. 82]. Белгәнебезчә, борынгы чорда ханлыкларның, калаларның диварлары һәм капка-капуглары булган, ул шәһәрне ят күзләрдән, чит кешеләрдән, дошман явыннан саклау ролен дә үтәгән. Бу язма истәлекләрдә дә урын ала: Шаһ Солтан аның сүзенә ышаныб, шәһәрнең тәмам қапуғларын ачдырды, үзе һәм ләшкәре берлә чықды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]; Тәңре Тәғаләнең тәғдирегә муйын сынмақ кирәкдер, қапуғны ачдырғыл [шунда ук, б. 86]. Кайбер очракта қапуғ (ﻉوﭘاق) кыскартылып, қапу формасында гына да очрый. Шунысы кызыклы, бу очракта ул қапу ишеге сүзтезмәсе составында килгән. Бу сүзтезмә үзе бер төшенчәне белдерәме, яисә ул қапуғның тагын бер аерым кечкенә ишеге булганмы - болары әсәрдән аңлашылып бетми: Әлқыйсса, Ғали Қошчы хәзрәтләре бер төндә фәқыйранә кийемләрне кийеб, Мин Тимернең ғаскәрендән Истанбулның қальғасының туры қапу ишегенә килде [Мөслими, 1999, б. 38]. Көнкүрештә зарури хәрәкәтләнү чаралары, инвентарь һәм корал исемнәре һәм аларның кулланылышы. Йорт җиһазлары рәтеннән, беренче чиратта, хан сараеның затлы атрибутын - тәхетен дә әйтеп узарга кирәктер. Язма чыганакларда да тәхет (ﺕخت) сүзе, беренче чиратта, ʻпатшаның затлы урындыгыʼ төшенчәсендә телгә алына: Пәри җәванмәрд падишаһзадәнең қулын тотыб алтын тәхетнең өстигә чықарыб ултырғызды wә ғолям wә кәнизәк саф-саф хезмәт тордылар [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Тәхет биләү (ىلايب ﺕخت) сүзформасында тәхет сүзенең семантикасы тагын да киңәя, ул метафорик күчеш кичереп, ʻхан булып утыру, ил белән идарә итүʼ төшенчәләрен белдерә: Икесе бер дәwердә, бер заманда тәхет биләб ултырдылар, эт йылы ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 92]. Төрки-татар йортында иң мөһим атрибутларның берсе булган мичне атый торган пич (ﭻيﭘ) атамасы "Тәварихы Болгария" әсәрендә конкрет мәгънәдә телгә алына. Әмма пич лексемасында йорт иминлеге, тук-җитеш тормышның чагылуын да искәртергә кирәк: Йиденче көнендә хәзрәте Нухның пиче төбендән су чықды [Мөслими, 1999, б. 13]. Хуҗалык кирәк-ярагын атый торган лексик берәмлекләрдән үзләренең төп мәгънәләрендә кулланылган арқан (ناقرﺁ), арба (ابرﺁ) сүзләре очрый: Қальға башындан арқан ташлаб, қальға эченә кергезделәр [Мөслими, 1999, б. 38]; Бу барған бикләр үзләре арбаны сөйрәде, тартды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]; Әй, ханым, сездән соң арба тарткан үгез иңәрме, йәки аны йиккән ийәсе иңәрме, тиде... [шунда ук, б. 77]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә шул чор транспорт чараларыннан көймә (ﻪميوك), кораб (باروق) лексемалары еш телгә алына. Бер яктан караганда, алар үзләренең туры мәгънәләрендә килеп, денотатив өлеш өстенлек итә: Йай көне ирде, Амәт бийек тауның башында ултырыб торыр ирде, қыз алсыдан кораб күрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 89]; Шийлә зикер улынды: бәхре Мохит даирәсен күрмәк өчен Мисыр шаһы Хуҗа Бәйрәм бер кимә төзетде, алты йыллық азықлары берлә биш йөз кемсәне җибәрде, анларга бер хас рәис кушды [Мөслими, 1999, б. 21]. Мәүлә Колый исә, шагыйрь буларак, көймәне образ итеп бирә: Сабырлық көймәсенә беник, иқра [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]. Әмма кораб, көймә лексемалары, безнең фикеребезчә, конкрет төшенчәне генә атап калмый, үзендә кеше тормышында, җәмгыятьтә булачак үзгәреш-яңалык кебек символик мәгънәләрне дә чагылдыра: Нух ғаләйһиссәлам сиксән кеше илә Җуди тағына кимәдән чыгыб, ул көн қарар әйләде [Мөслими, 1999, б. 10 б.]; Имде илә улса гүзәлне көймә берлән Төн диңгезенә салыб йибәрәйек, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Эш һәм сугыш кораллары атамалары. Татар тел белемендә эш кораллары һөнәрчелек лексикасы эчендә шактый җентекле тикшерелгән [Рәхимова, 1983]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә байтак кына эш коралының сугыш коралы буларак та кулланылуын күрәбез. Шуңа күрә аларны бер исем астында туплап бирүне өстен күрдек. Шундый коралларның берсе - төрки-татар сүзе белән аталган балта (اتلاب). Иң элек эш коралы буларак күзалланса да, балта берәмлеге язма истәлектә кешеләргә зыян китерүче корал буларак телгә алына, үзендә курку, шомлылык, кара көч кебек хистойгыларны берләштерә: Шаһ йоқысындан уйғанды, күрде ки, бер дивана йөрер, қулында бер кечерәк балтасы вардыр. Дивана падишаһға илтифат итмәйенчә тәхетенең айағыны балта илә чабарға керешде [Мөслими, 1999, б. 16]. Язма истәлекләрдә пычақ (قاﭽﭘ) сүзе дә көнкүреш кирәк-ярагы булудан бигрәк, сугыш коралы буларак күзаллана: Қупды, пычақ берлән тәмам мәшекләрне йарды wә җәмиғ он wә күрүнҗийе түгеб, туфраққа аралаштырды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509]; Ул ташлара үтмәс балталары, пычақлары салсалар, өч кичә wә көндез анда тотсалар, үткен улыр, қорычлы улыр [Мөслими, 1999, б. 24]. Турыдан-туры сугыш кирәк-ярагы буларак эшләнгән кораллардан фарсы сүзе тиғ (ﻎيت), төрки-татар сүзләре садақ (قدص), қылыч (ﭺلق), уқ (قوا) һ.б. телгә алына. Мәүлә Колыйда ʻкылыч, хәнҗәрʼ төшенчәсендә тиғ кулланыла: Мәҗал тапса, тиғ алыб, күзең уйар [Мәүлә Колый, 1963, б. 493]. Барыннан да бигрәк язма истәлекләрдә қылыч (ﭺلق) сүзе еш очрый: ...ул бәңа Аллаһы Тәғаләнең wәхданийәтен үгрәтде, див сикереб қылыч алыб тордығында хәзрәте Хызыр ғаләйһиссәлам бер фәқыйрь сурәтендә торыб, йа падишаһе ғарәб, ачығланмағыл, зира ки анлар да бәндәләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Мисалдан күренгәнчә, қылыч лексемасы язма чыганакларда, беренче чиратта, ʻсалкын коралʼ төшенчәсендә килә. Ә икенче яктан караганда, теләсә кайсы сугыш коралы атамасында яклау, саклау, басып алу, юк итү, һ.б. шундый мәгънә төсмерләрен табарга мөмкин. Мәсәлән, башыңызны қылычдин имин қылыңыз сүзтезмәсе ʻүзегезне саклагыз, исән-имин булыгызʼ кебек өстәмә мәгънә төсмерләрен дә җиткерә: Әй Амәт, Самат, имде үзеңне тәмуғ утындин қотқарыб, башыңызны қылычдин имин қылыңыз, мөселман булың, - дийеб үгет бирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Қылыч (ﭺلق) лексемасына синоним буларак кулланылган гарәп алынмасы шәмшир (ريشمش) сүзе дә укучыга кемнедер, нәрсәнедер юк итү-үтерү исәбенә башка берәүне саклап калу идеясен җиткерә: Шәмширен чықарыб, қара йыланның башын кисде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. ʻУк-җәя савытыʼ төшенчәсендәге садақ (قدص) атамасы исә гәүһәрле садақ сүзтезмәсе составында килеп, конкрет предметны атап кына калмый, ә аның иясенең искиткеч бай, шөһрәтле кеше булуына да ишарә итә: Әмма Дуйын Бәйанның бер алтынлы, гәүһәрле садағы бар ирде, бәһасен тапмадылар, өләшмәй қуйдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Уқ-садақлы қылыч сүзтезмәсе исә берничә төр коралны җыйнап атый: Қайсысы көбә кийеб, мылтық алыб, қайсысы уқ-садақлы қылыч алыб, ул Шамақай шәһәрендән чыгыб китделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Сугыш коралларын җыйнап-гомумиләштереп әйтергә теләгәндә, авторлар йау қоралы сүзтезмәсен дә файдаланалар: Сезгә сүзем улдыр кем, имде бу кичә һәр кайусың һич үзгә нәрсә алмаңыз мәгәр йау қоралын қуймаңыз, алыңыз, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Гарәби чыгышлы алят wә әсбабе хәреб (برح بابسا او تلﺁ) сүзтезмәсе дә ʻкорал һәм сугыш кирәк-яракларыʼ төшенчәсендә килеп, җыйма мәгънәдә кулланылган: ...wә шаһзадә бик ғайәт дилгир булыб, дошманның дәфғына алят wә әсбабе хәреб раст қылды... [Мәҗмугылхикәят, 1963, б. 508]. Бары бер генә урында телгә алынган корал атамасыннан туплар сүзен атарга мөмкин: Хәзрәте Ақсақ Тимер ачығланыб, иртәгәсен ғаскәренә әмер әйләде, уқларыңызны wә тупларыңызны қальғайа атыңыз [Мөслими, 1999, б. 43]. Югарыда телгә алынган корал атамаларының байтагы хәзерге әдәби телдә кулланылмый, арада тарихи сүз буларак кына теркәлеп калганнары да бар. Һөнәр-кәсеп, титул атамалары. Һөнәр һәм һөнәрчелек атамалары халыкның тел үсешен, рухи мәдәниятен, иҗтимагый һәм тарихи тормышын-тарихын яктыртырга ярдәм итә [Рәхимова, 1983, б. 9]. Алар кеше шәхесе, аның иҗтимагый тормышы белән бәйле. Һөнәр атамасын әйткәндә, безнең күз алдына конкрет кеше, әсәр герое, аның башкара торган эше-һөнәре килә, шуңа күрә тел белемендә бу төр лексика конкрет лексиканың бер өлешен тәшкил итә дип санала. Язма истәлекләрдә ʻһөнәрʼ төшенчәсе гарәп теленнән алынган һөнәр (رﻪنه) һәм төрки-татар чыгышлы кәсеб (بسﮐ) лексемалары белән аталган: Игенчелек хуш һөнәр Хақ қолларына [Мәүлә Колый, 1963, б. 497]; Нийаз Хуҗа әйтде, әй қол, нә һөнәрең wә нә кәсебең бар [Мөслими, 1999, б. 40]; Мин бер һөнәр чыгарайын, тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]. Кәсеп сүзе кәсеп қылу сүзтезмәсе составында килеп, ʻниндидер һөнәр иясе булу, берәр эш-шөгыль башкаруʼ мәгънәсен аңлата: Дүртенче бармағы ишарәтдер, һич нәфес белмәс иртәгә ни кәсеб қыласын, Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләр [Мөслими, 1999, б. 17]. Һөнәр (رﻪنه) сүзенең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә теркәлгән беренче мәгънәсе ʻнәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә, махсус белем таләп итә торган эш, шөгыльʼ булуын искә алып, язма истәлекләрдә аның күпмедер дәрәҗәдә ғыйлемлек лексемасы белән дә контекстуаль синоним булуын искәртергә кирәк. Алдагы мисалда бу ачык чагылыш таба: Қол әйде, кием текмәк wә башмақ текмәк ғыйлемлеген белермен, диде [Мөслими, 1999, б. 40]. Һөнәр (رﻪنه) сүзенең контекстуаль синонимнары рәтенә эш (ﺶيا) сүзен дә кертергә мөмкин, чөнки икесе дә ʻшөгыль, башкарыла торган гамәлʼ мәгънәләренә ия һәм бу алдагы мисалда бик ачык күренә: Йуқ ирсә эшем хәтәр йарин анда [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Ғалине тегү эшенә үгрәтде [Мөслими, 1999, б. 40]. Һөнәр, кәсеп, эш синонимик рәтен хезмәт (ﺕﻪمزخ) лексемасы баета, чөнки хезмәт сүзенең дә төп мәгънәсе ʻбашкарыла торган эш, гамәлʼне аңлатуга кайтып кала. Әмма язма истәлекләрдә хезмәт сүзе, башлыча, хезмәт қылу, хезмәт тору, хезмәткә тору сүзтезмәләре ясауда катнаша һәм ʻкемгә дә булса хезмәт күрсәтү, хезмәт итү, яисә кемнең дә булса кул астында билгеле бер һөнәр иясе булып эшләүʼ төшенчәләрен белдерә: Хезмәт қыл дип әйтеб торыр сәңа, мәңа [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Мин күб йылдан бирле хезмәткә тормадым диде, һәм миңа бераз хәраҗ кирәк ула, диде [Мөслими, 1999, б. 40]; Пәри җәванмәрд падишаһзадәнең қулын тотыб алтын тәхетнең өстигә чықарыб ултырғызды wә ғолям wә кәнизәк саф-саф хезмәт тордылар [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Шулай итеп, һөнәр (رﻪنه), кәсеб (بسك), эш (ﺶيا), хезмәт (ﺕﻪمزخ), ғыйлем (مليع) сүзләре ʻһөнәрʼ төшенчәсенең вариантларын тәшкил итә. Алга таба текстларда һөнәр атамаларыннан түбәндәгеләр телгә алына: Игенче (ىجنﮔيا). Игенчелек, игенче һөнәре Мәүлә Колый иҗатында телгә алына. Шагыйрь бу һөнәрне зурлый, мактый, ул Хак рәхмәтенә лаек һөнәр дип данлый: Игенчегә Хақ рәхмәте байық булыр. / Игенчелек хуш һөнәр Хақ қолларына [Мәүлә Колый, 1963, б. 497]. Табиб (بيبات). XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында конкрет һөнәр атамалары шактый күп очрый. Аларының байтагы гарәп-фарсы алынмалары. Шулар арасыннан табиб атамасы хәзерге татар әдәби телендә дә актив кулланыла. Язма истәлекләрдә дә табиб ʻдәвалаучыʼ мәгънәсендә килә, дериват буларак сүзтезмә составында да очрый: Чунки ул сәхабәләр Болғара килделәр, үзләрене табиб шәкелендә қылыб, табибчылық қылыб йөрделәр [Мөслими, 1999, б. 26]. Табибе хазикъ (قذاح ىبيبات) сүзтезмәсе ʻоста, бик белемле табибʼ төшенчәсен аңлата: Падишаһзадә әйде: мәнең фазыйль wә кямил табибе хазиқларым күб торыр [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Мисаллардан күренгәчә, табиблык һөнәре патшалар заманында бик югары дәрәҗәгә ия булган, түбәндәге җөмләдә бу тагын да ачыграк чагыла. Биредә табиб лексемасы ʻтабиблык фәненең остасыʼ мәгън әсендәге ғыйльме табибқа надир wә маһир сүзтемәсен ясауда да катнаша: Пәри әйдер: мән ғаҗәйеб ғыйльме табибқа надир wә маһир торырмын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Рәис (سيهر). Язма истәлекләрдә шулай ук хөрмәт белән телгә алына торган вазифаларның тагын берсе - башлык, җитәкче кеше. Бу төшенчә әсәрләрдә гарәп алынмасы рәис (سيهر) сүзе белән җиткерелә: Шийлә зикер улынды: бәхре Мохит даирәсен күрмәк өчен Мисыр шаһы Хуҗа Бәйрәм бер көймә төзетде, алты йыллық азықлары берлә биш йөз кемсәне җибәрде, анларға бер хас рәис кушды [Мөслими, 1999, б. 21]. Рәис сүзенең синонимик варианты буларак, фарсы теленнән кергән рәһбәр (ربهر) һәм рәһнәмүн (ﻥومنهر) лексемаларын атарга мөмкин. Алар да шулай ук ʻбашлык, хуҗа, юл күрсәтүчеʼ мәгънәләренә ия: Әгәр гәнеҗ ғаләм арзуың булса, аңа рәһбәр wә рәһнәмүн булайын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Язма истәлекләрдә ʻҗитәкче, баш кешеʼ мәгънәсендә кулланыла торган рәис, рәһбәр, рәһнәмүн синонимик рәтен тагын төрки-татар сүзе башлық (قلشاب) лексемасы баета: Бәс қараwылчы башлықларына барыб әйтделәр, башлықлары килеб, болардан күб мал алды [Мөслими, 1999, б. 42]. Мисалдан күренгәнчә, башлық сүзе қараwылчы башлығы сүзтезмәсе ясауда катнаша һәм биредә геройның кемнәргә баш булуы төгәл ачыкланып килә. Төрки-татар сүзе қараwылчы (ىجلوارق) текстларда мөстәкыйль генә дә кулланыла: Падишаһ хәзрәте бик сабыр әһлендән ирде, қараwылчыларны чагырмайыб... [Мөслими, 1999, б.16]; Қашында қырық кешесе бар ирде, әмма эчендә бер қараwылчысы бар ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә без бу һөнәр иясенең атамасын кыскартып, каравыл дип кенә атау белән дә очрашабыз: Хан Шаһ Солтан аwыр чирүк хәзер қылыб, йарақландырыб, Ақсақ Тимергә қаршы қундылар, араларында күб караwыллар қуйдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 84]. Қараwылчы һәм қараwыл сүзләре икесе дә ʻкаравылда, сакта торучы, даими сакчы, кораллы сакчыʼ мәгънәләрен ачыклап килә, шунлыктан бер үк төшенчәнең лексик вариантлары булып торалар: Қараwылчылар әйделәр, син кемсең, нә кешесең [Мөслими, 1999, б. 38]. Қаравылчы берәмлегенең синонимик варианты буларак, гарәп асыллы хәшәм сүзен мисалга китерергә мөмкин. Түбәндәге мисалда ул ʻсакчы, югары дәрәҗәдәге кешене саклап озатып йөрүчеʼ төшенчәсен белдереп килә: Андыйн соң падишаһзадә хәдәм wә хәшәмләре берлән сарайға килде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Әлеге җөмләдә гарәп алынмасы хәдәм сүзе исә патша сараендагы күп санлы хезмәтчеләрне атау өчен кулланылган. Язма чыганакта ʻхезмәтчеʼ төшенчәсе хәдәм берәмлегеннән тыш, гарәп алынмасы нүкәр сүзе белән белдерелә һәм ул күбрәк нәүкәр қушды ягъни хезмәтче бирде сүзтезмәсе составында очрый: Тәқый икесенә йитешәр нәүкәр қушды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Сәүдәгәр (رﮔادوس). Мәгълүм булганча, төрки-татар халкы элекэлектән сәүдә белән шөгыльләнгән, шул кәсеп ярдәмендә үзенә ризык тапкан, байлык туплаган. Бу XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә чагылыш таба. Сату кәсебе белән шөгыльләнүчеләр язма текстта фарсы сүзе белән сәүдәгәр дип атала: Сәүдәгәр разый булыб, қызын падишаһзадәгә бирер булды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]. Белгәнебезчә, әдәби телдә сәүдәгәр сүзе хосусый сәүдә белән шөгыльләнүче кешегә карата кулланыла. Әмма текстта бер үк герой сәүдәгәр дип тә, сатиғчы дип тә атала: Ата-анасы сатиғчы мәшһүр, мәғрүф кешеләр ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 515]. Базарда сату иткән кешеләрне фарсы чыгышлы базарған (ناﮐرازاب) сүзе белән дә атаганнар: Әй йегетләр, килеңләр, безләр қарақчы булыйқ, базарғанларны, сатучыларны тоталыйқ, малын алыйқ, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә вак-төяк белән сату итеп көн күрүчеләр дә телгә алына. Аларны асламчылар (ىجمﻻسﺁ) дип йөрткәннәр: Узған-барған сатучыларны, асламчыларны басдылар, малларын алыр ирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Шул рәвешчә, алу-сату, сәүдә эше белән шөгыльләнүче һөнәр ияләре язма текстларда сәүдәгәр, сатучы / сатығчы, асламчы, базарған сүзләре белән аталган. Димәк әлеге лексемалар контекстта уртак төшенчәнең инвариантлары булып торалар. Гомумән, XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә төрле һөнәр-кәсепне белдергән атамалар шактый күп очрый. Мәсәлән, төрки-татар тегү сүзе нигезенәд тегүче (ىخوﮕت), тегү эше атамалары ясалган: Буның берлә йите тегүче қол булды [Мөслими, 1999, б. 40 б.]; Ғалине тегү эшенә қушды [Мөслими, 1999, б. 40]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә актив кулланыла торган һөнәр атамаларының тагын берсе - аучылық (قلخوﺁ), ягъни ау аулау: Ләкин бу көндә ау ауламақ мөбарәкдер [Мөслими, 1999, б. 8]. Текстларда шулай ук ʻауʼ, ʻауга чыгуʼ төшенчәләрен белдерә торган шикяр (راكش), шикяр қылу фарсы берәмлекләрен очратырга мөмкин: Җөрҗан шаһы аны сәйре сахра идеб шикяра чықдылар [Мөслими, 1999, б. 13]; Шикяр қылдықлары хинендә қаршыда күзләренә бер йөкчәк тағ күренде [шунда ук, б. 13]. Итмәкче (ىجﮐﻪمتي), қассабчы (ىجباسق), тимерче (ىجرميت). "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә ʻикмәкче, икмәк пешерүчеʼне аңлата торган итмәкче, хәзер дә шул мәгънәсендә кулланыла торган тимерче, ʻитче, сугымчыʼны атый торган гарәби чыгышлы қассабчы сүзләре белән очрашабыз: Итмәкчедән киңәш сорамағыл, тимерчедән киңәш сорамағыл, қассабчыдан киңәш сорамағыл [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Дайа (ﻪياد). Түбәндәге мисалда ʻбала тәрбияләүчеʼ төшенчәсендә килгән дайа лексемасы урын ала: Әмма дөнйада бер артық туғмыш хан ирде, қашында дайалары бар ирде, үзенә йақын дайасының аты Урда хан ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Дәүләт-ханлык белән бәйле вазифа атамалары. Урта гасырлар дәүләт системасында ил белән идарә итү монархлар кулында була. ʻИлдә чикләнмәгән хакимлеккә ия булган зат, монархʼ төшенчәсе язма истәлекләрдә берничә лексик берәмлек белән белдерелә: падишаһ, шаһ, солтан, хан. Алар арасыннан чагыштырмача еш очрый торганы - хан (ناح) сүзе. Бу аңлашыла да, төрки халыклар, шул исәптән татар тарихында ханлыклар мөһим роль уйный. Язма истәлекләрдә хан сүзе гадәттә ханның исеме белән янәшә кулланыла, ягъни кайсы хан турында сүз барганлыгы конкретлаштырылып бирелә: Болғарда ул заманда хан аталмыш кемсәнә Айдар хан ирде [Мөслими, 1999, б. 25]; Зира ки ул Солтан морад хан нәселендән ирде [шунда ук, б. 36]; Йәфәсне Әбүлҗа хан тиб һәм әйтүрләр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Ул шәһәрнең ханының аты Алтын хан дигән ирде, ханшаның аты Қурлавыч дигән [шунда ук, б. 69]. Соңгы җөмләдә урын алган дериват ханша лексемасы ханбикәне атау өчен кулланылган. Ханлыкның ханын билгеләү зур тарихи вакыйга булып саналган. Ханлыкка утыру хөкемдарның үзе тарафыннан башкарылуны җөмләдә хан булу (ولوب ناح), ханлықға ултыру (ورتلوا اغقلناح) кебек сүзтезмәләр аңлата: Тумавыл Мәргән атасы йортына қайтыб ултырды, хан булды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Унөч йәшендә ханлықға ултырды, хан булды [шунда ук, б. 81]; Ханлықға ултырғандан соң, Ғыйләмалик Күрекледән ике уғыл туғды [шунда ук, б. 71]. Әгәр инде хан халык яисә башка кешеләр тарафыннан билгеләп куела икән, бу очракта авторлар хан әйләү (وﻪليا ناح), хан қылу (وليق ناح), хан күтәрү (ورتوك ناح) кебек сүзтезмәләргә мөрәҗәгать итә: Солтан Морад дидеге талибел ғыйлемне Бохарайа хан әйләде [Мөслими, 1999, б. 36]; Анда ул қарт әйде: "Әй, йегетләр, бу Ақсақ уғылның сезнең кулыңыздин борын башы йитебдер, моны хан қыласың", - тиде. Әй, йегетләр, һәркем ошбу көтә торған бозаулардан бозау суйыб барча мызға йидерсә, туйдырса, аны арамызда хан күтәрлик, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Ханлық дериваты белән ясалган ханлықға кую сүзтезмәсе дә ʻхан итеп куюʼ мәгънәсен белдереп килә: Андин соң Чыңғыз хан олуғ Йучиға асыл мал анда йитәр дийеб, алтыны-көмеше күбдер дийеб, йорты киңдер дийеб, Тәрмиз урдасында ханлықға қуйды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. ʻХанлык итү, хан булып утыруʼ төшенчәсен аңлату өчен ханлық сөрү (ورس قلناح) сүзтезмәсе кулланылган. Бу очракта гадәттә идарә иткән еллар конкрет күрсәтелә: Имде Тумаwыл Мәргән йегерме йыл ханлық сөрде, андин соң Дуйын Бәйан унтуғыз йыл ханлық сөрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Илле туғыз йыл ханлық сөрде [шунда ук, б. 81]. ʻДәүләтнең төп хакимеʼ төшенчәсе фарсы алынмасы падишаһ (حاشيداﭙ) сүзе белән дә белдерелә. Ул түбәндәге мисалларда ил белән хакимлек итүче, хөкемдар булып торучы шәхесне атап килә: Равиане әхбар wә нәқылане асярлар мондағ кәлтереб торырлар: шәһәре Кирманда бер падишаһ вар ирде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 504]; Йосыф ғаләйһиссәлам ул көн Мисырда падишаһ улды [Мөслими, 1999, б. 9]; Ул ике падишаһдин бер қыз туғды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Патшаны олылап, зурлап әйтергә теләгән очракта авторлар падишаһ хәзрәте сүзтезмәсен кулланганнар. Биредә патшага хөрмәт тә һәм патшаның югары әхлакый сыйфатларга ия булуы да чагылыш таба: Падишаһ хәзрәте бик сабыр әһлендән ирде, қараwылчыларға чағырмайыб, ағрын әдәб берлә, йа фәлән, сән бәнем тәхетемнең айақларыны кисмәгел, зира ки аталарымыздан қалған мирасдыр, зиннәте китмәсен, диде [Мөслими, 1999, б. 16]. Дөнйа һәм ахирәт падишаһы дигән сүзтезмә исә патшаның хакимлек итү чикләрен генә киңәйтеп калмый, ә аңа бөеклек, илаһилык төсмерләре дә өсти: Ул дөнйа wә ахирәт падишаһы улыр, исеме Мөхәммәд улыр [Мөслими, 1999, б. 17]. Түбәндәге җөмләдә исә патшаның нинди халык, кайсы ил хөкемдары булуы да төгәл күрсәтелә: Йа падишаһе ғарәб, ачығланмағыл, зира ки анлар да бәндәләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Падишаһ (حاشيداﭙ) лексемасы падишаһзадә, падишаһлық кебек сүзформалар составында да очрый: Бер көн падишаһзадә мәйел сахра қылды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]; Бу дөнйасыға қуаныб, падишаһлығына мәғрур мәшғульлек белән һәрдаим тамаша қылыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Бу җөмләләрдәге падишаһзадә сүзе ʻпатша улыʼн атаса, падишаһлық лексемасы ʻпатшалык вазифасын башкару, кул астындагы биләмәләрʼ кебек төшенчәләрне җыйма мәгънәдә җиткерә. ʻДәүләтнең төп һәм бердәнбер хөкемдарыʼ төшенчәсен фарсы алынмасы шаһ сүзе дә белдерә: Мөхәррәм улдығы ки, ғарәбдә ике шаһ җәнк әйләделәр ки, бере Ғамир атлы ирде wә берсе Сафуан атлы ирде [Мөслими, 1999, б. 10]; Бәғдә Хызыр ғаләйһиссәлам тәбәссем идеб шаһға сәлам вирде [Мөслими, 1999, б. 17]. Шаһзадә (ادزحاش) сүзформасы исә шулай ук ʻпатша ул, шаһ улыʼ төшенчәсенә ия: Ул җәванмәрд әйде: и шаһзадә, и намдар, қурықма wә мозтараб булма, мән пәри торырмын [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]; Ул бикләр эчендә дүрт бик олуғлары бар иде, асыл шаһзадәләр ирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Хан (ناح), падишаһ (حاشيداﭙ) кебек лексемаларның абсолют синонимы буларак солтан (ناتلس) сүзен атарга мөмкин: Алтын хан нәселендән йите солтан бар ирде, аның кечесе Төрлекле дигән ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Мәһдинең улы мәсғудне солтан итде [Мөслими, 1999, б. 42]. Патша яки ханның дәүләт эшләрен башкара торган хезмәткәре тарихи термин белән wәзир (ريزو) дип атала һәм язма истәлекләрдә дә бу лексема үзенең төп мәгънәсендә кулланылган: Wәзирең илле мең динар дошманыңдин ришwәт алыб ирде аның өчен кем, зәһәр һәлаһил тәғам, шәрабкә қушыб ирде, та сәни ләшкәрең берлән һәлақ қылғай [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509]; Әлқыйсса, Бараҗ wәзир барыб өндәде [Мөслими, 1999, б. 26]. ʻДәрәҗәле, олы wәзирләреʼ төшенчәсен белдерү өчен "Тәварихы Болгария" әсәрендә wәзараи әкябирләр (رلرباكا ىارزو) сүзтезмәсе кулланылган: Ул шаһқа бу ай эчендә қальғаларының хәраб әйләде һәм ғалиб улыб, ғаwамларының әсир идеб wәзараи әкябирләрене зиндана салды [Мөслими, 1999, б. 10]. Идарәче титул атамаларыннан язма истәлекләрдә тагын би (ىب), бик (ﮎيب) лексемалары телгә алына. Мәгълүм булганча, бу атамалар болгар-татар каберташ язмаларында ук теркәлеп калган [Хакимзянов 1978, с. 91; 1987, с. 68] һәм аларның Урта Азиядәге төрки телләрдә дә кулланылуы билгеле [Севортян 1978, с. 97 - 101]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында алар, нигездә, төп мәгънәләрендә очрый: Андин өч көн борын халқыдин бикләрен йийиыб әйде... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]; Қунғрат би анларның ышанычлы киңәшчесе ирде [шунда ук, б. 75]. ʻҖитәкче, идарәчеʼ төшенчәсе түрә (اروت) сүзе ярдәмендә дә җиткерелә: Имде қалмақ түрәләренең асылы-төбе Бүдәнә Тай, Билге Тайдиндыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Ханлыкта илче вазифасы иң мөһим, дәрәҗәле һөнәрләрдән саналган. Илче белем ягыннан да, акыл-зирәклек ягыннан да өстен саналган: Таңғудан илче килебдер йаман хәбәр бар ирмеш [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]; Андин соң Җәдай хан илче йибәрде өч йөз кеше берлән [шунда ук, б. 83]; Ақсақ Тимер килдегене ишетеб, қальға қапуларыны бағлатды wә илче йибәрде [Мөслими, 1999, б. 37]. Ханлыкта башка илләрнең, яу белән килә торган гаскәрнең максат- планнарын белү эше гадәттә шымчыларга йөкләнгән. Түбәндәге җөмләдә шымчы (ﯽﭽمش) лексемасы ʻкүзәтеп, мәгълүмат туплап, тиешле җиргә яки кешегә җиткереп торучы кешеʼ төшенчәсендә кулланылган: Анда Ақсақ Тимер боларға қаршы шымчы йибәрде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Хәзерге татар телендә дә актив булган шымчы берәмлеге "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә, беренчедән, тикшерү, хәбәр туплау белән шөгыльләнүчене аңлатса, икенчедән, бу атамада астыртынлык, икейөзлелек, хөсетлек кебек сыйфатлар да чагылыш таба: Әлқыйсса, кичләрдин бер кичә хәзрәте Ақсақ Тимер үзе шымчы булыб Бараҗ халқының арасына иңде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. ʻМәҗбүрилек, тоткынлык шартларында мәҗбүри яши торган хокуксыз хезмәтчеʼ төшенчәсе язма истәлекләрдә қол (لق) сүзе белән аңлатыла: Нә айғаймын мән ғасый қол җаwаб анда [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]; Қоллар кеби хезмәтенә икелү кәлсәм [шунда ук, б. 495]; Олы қарақчылық қылдылар, азған-тузған, ата-анадан бизгән уғланлар, байдан чыққан қоллар аңа җыйылдылар, қушылдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Ә менә түбәндәге җөмләдә хуҗаның бар эшен, аңа рәхмәт йөзеннән, үз ихтыяры белән башкарырга риза булган кешеләр турында сүз бара: Безләр сезнең қолың, тиделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 76]. ʻЯрлы, мохтаҗ кешеʼ төшенчәсе текстларда фәқыйрь (ريقف) лексемасы белән белдерелә. Тубәндәге мисалда кулланылган фәқыйрь сурәте сүзтезмәсе, беренче чиратта, кешенең матди мохтаҗлыгын тышкы кыяфәте аша чагылдыра: ... хәзрәте Хызыр ғаләйһиссәлам бер фә қыйрь сурәтендә торыб, йа падишаһе ғарәб, ачығланмағыл, зира ки анлар да бәндәләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]. Тик шунысын да искәртергә кирәк, Алтын Урдада фәқыйрь сүзе күпмедер дәрәҗәдә суфи лексемасының синонимы буларак та кулланылышта йөргән. Суфичылык үсеш алган чорда суфыйилар, дәрвишләр үзләрен фәкыйрь, тыйнак, ягъни дингә бирелгән ярлы итеп күрсәтергә тырышалар [Дәүләтшин, 1999, 251]. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дәүләтчелеккә бәйле рәвештә сугыш-яу вакыйгалары шактый еш сурәтләнгән. Бу сугышларның кайберләре илләр, ханлыкларны басып алу өчен булса, икенчеләре - изгелек юлындагы яулар. Сугыш вакытында тоткынлыкка алу, әсир төшү, зинданга салу - гадәти хәл. Язма текстларда ʻсугышта дошман кулына төшкән кешеʼ төшенчәсе укучыга төрки-татар сүзе тотқын (نقتوت), гарәп-фарсы алынмалары әсир (رسا), мәхбүс (سوبحم) ярдәмендә җиткерелә. Әсир сүзе әсир қылу (ولق رسا) тезмәсе буларак кулланылып, Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә сугыш-яу вакытында аерым бер кешене, кайбер очракта хәтта халыкны тоткынлыкка алуны аңлатып килә: Сафуан ғалиб улыб аны қәтел әйләде wә қаwемене әсир әйләде [Мөслими, 1999, б. 10]; Үзләрене әсир әйләде, қалғанларыны пәракәндә идеб әтрафе ғаләмә таратды [шөунда ук, б. 46]. Түбәндәге мисалда әсир әйләү тезмәсе қол итеб (بتيا لق) белән янәшә килеп, кешене кол итеп әсирлеккә төшерүне аңлата: Қабул итмәгәнләрене қол итеб әсир қылды [Мөслими, 1999, б. 47]. Бу аңлашыла да, чөнки борынгы заманда һәм уУрта гасырларда әсирлеккә төшкән кешеләрнең күбесе кол ителгән, ягъни мәҗбүри бушка эшләүче хокуксыз затка әйләндерелгән: Ул Харҗәм ғаскәрене тар-мар әйләделәр, бәғзеләрене үлдереб, қалдықларыны қол идеб [Мөслими, 1999, б. 14]. Түбәндәге мисалда тотқын (نقتوت) лексик берәмлеге тотқын булу (ولوب نقتوت) тезмәсе рәвешендә килеп, дошман кулына төшүне, ябып куелуны ирештерә: Анасын йаманлаған йат дошманға тотқын булыр, үз кешесен йаманлаған йат дошманға хур булыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Кемгәдер бәйлелектә, тоткынлыкта булуны гарәп алынмасын мәхбүс сүзе дә аңлатып килә. Түбәндәге мисалда мәхбүс улу (ولوا ﺲوبحم) ʻзинданга-төрмәгә ябылуʼны белдерә: Йуныс ғаләйһиссәлам бу көндә балық қарынында мәхбүс улды [Мөслими, 1999, б. 9]. Биредә мәхбүс улуга синонимик вариант итеп зиндана салу (ولاس ﻪنادنيز) тезмәсен мисалга китерергә мөмкин: Ул шаһқа бу ай эчендә қальғаларыны хәраб әйләде вә ғалиб улыб, ғаwамларының әсир идеб wөзараи әкябирләрене зиндана салды [Мөслими, 1999, б. 10]. Зиндана дәхел улу (ولوا لحد ﻪنادنيز) тезмәсе дә шулай ук Йосыф пәйгамбәрнең төрмәгә ябылып, тоткын булуы хакында мәгълүмат бирә: Йосыф ғаләйһиссәлам бу көн зиндана дәхел улды [Мөслими, 1999, б. 9]. Әсир қылу, әсир әйләү, тотқын булу, мәхбүс улу, зинданға салу, зиндана дәхел улу, қол улу кебек сүзтезмәләр белдергән ʻдошман кулына эләгү, дошман кулына төшүʼ, ʻзинданга ябылуʼ кебек төшенчәләр контекстуаль яктан күпмедер дәрәҗәдә бер төшенчәнең семантик вариантлары булып килсә дә, аларның үзләренә генә хас мәгънә төсмерләре булуын да онытырга ярамый. Мәгариф-дин галимнәре. ʻБик белүче, укымышлы, белемле, теге яки бу фәнни өлкәдә зур нәтиҗәләргә ирешүчеʼ төшенчәләрен белдерү өчен язма чыганакларда башлыча гарәби чыгышлы ғалим (ملع) лексемасы киң кулланыла: Кемне ғалим қылса изем, ғазиз торыр [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Бу ғалимне қайу уғры үлтерде див, хәсрәтдә улды... [Мөслими, 1999, б. 40]. ʻКүп фәннән белеме булган кеше, бик галим, бик белгеч, зур укымышлыʼ төшенчәләрен, галим сүзеннән тыш, фарсы чыгышлы данишмәнд (دنمشند), гарәп алынмалары ғалләмә (ﻪملاع), ғоләмә (املع) сүзләре дә кулланыла. Данишмәнд берәмлеге бары бер урында очрады: Дауд әфәнде мәсҗеде Айа Суфийаның имамыдыр, шәһәремездә андин олуғ данишмәнд йуқдыр, диделәр [Мөслими, 1999, б. 38]. Әлеге мисалда галим кешене тагын да олылап, ʻтиңе булмаган белгечʼ мәгънәсендә олуғ данишмәнд дип атыйлар. Ғаллямә (ﻪملاع) лексемасы да югарыда китерелгән ғалим, данишмәнд сүзләренә синоним буларак кулланылган: Хан тәүбә әйләде, шәһәрне кире үзенә бирде, ғаллямәи Тәфтазанины үзе берлә алыб китде [Мөслими, 1999, б. 43]. Шулай ук югары саналган синонимик рәтнең бер берәмлеге итеп ʻбелгеч, галимʼ мәгънәсендәге фарсы алынмасы дана (اند) сүзен дә китерергә мөмкин: Даналар әйтеб торырлар: "мәнсабәрә зафарә" ягъни : "Һәркем сабыр қылды, зафәр тапды", - диб [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]. Укымышлы кешеләрне җыйнап әйтергә теләгән очракта авторлар күплек санда ғоләмәләр (رلملاع) дип атый: Ғоләмәләре әйделәр, китаблар илә җаваб бирермез, диделәр [Мөслими, 1999, б. 43]. Түбәндәге мисалда кулланылган ғалим-ғоләмә (املاع-ملع), ғолә мәдән улғучылар кебек сүзтезмәләрдә галим кешеләр турында җыйнап хәбәр итә: Иртә берлә торыб ғалим-ғоләмәсене җәмиғ әйләде [Мөслими, 1999, б. 37]; Әһле сөннәтнең күб шәһәрләренең алды wә ғоләмәдән улғучыларны қәтел әйләде [шунда ук, б. 35]; Шаһзадә бой ыр ды: ғоләмә wә фозала һәммәне хазыйр қылды, ул хатынны Нәсры ғаййарға никях қылдылар [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 519]. Кәттә ғоләмә сүзтезмәсе исә бу галимнең белемле генә түгел, ә дәрәҗәле, бик тә абруйлы булуына да басым ясый: Син қол дәгелсең, бу җиһанның кәттә ғоләмәсендәнсең... [Мөслими, 1999, б. 41]. Соңгы җөмләдә ʻхөрмәтле кешеләрʼ төшенчәсендәге гарәби чыгышлы фозала термины да күпмедер дәрәҗәдә ғалим-ғоләмә, ғоләмә, ғоләмәләр синонимик рәтен баетып, контекстуаль синоним булып килә, чөнки борынгы чорда галимнәр халык тарафыннан аеруча тирән хөрмәткә, ихтирамга лаек булган, зурланган. Мисаллардан күренгәнчә, ғалим, ғоләмә, данишмәнд һ.б. кебек лексемалар, бер яктан, конкрет шәхес турында мәгълүмат бирсә, икенче яктан, әлеге берәмлекләрдә халыкның фәнгә, укымышлы кешеләргә карата булган чиксез хөрмәт-ихтирамы да чагылыш таба. Конкрет бер фәнни тармак галимнәренә килгәндә, язма истәлекләрдә фәлсәфәчеләр телгә алына. Бу очракта ғалим лексемасы фәлсәфә белдеге ғалимләре (ىرلملع ىﮔداب ﻪفسلف) сүзтезмәсендә урын ала: Нә қадәр ғолуме фәлсәфә белдеге ғалимләреңне өндәгел, wә дәхи нә кадәр мөнәҗҗим wә әсхабе кяһинәләреңне wә мәшаихләреңне өндәгел, анлар алдында тәэwил қылайым, диде [Мөслими, 1999, б. 17]. Ғоләма'э фәлсәфи сүзтезмәсе дә ʻфәлсәфә галимнәреʼ төшенчәсен белдерүдә катнаша: Бәғдә падишаһ ғоләма'э фәлсәфине, wә мөнәҗҗимләрне wә кяһинләрне җәмғ әйләде wә әйтде, бәнем мәғһүд дөшеме ничек тэwил идәрсезләр [Мөслими, 1999, б. 17]. Ә инде бары тик ʻфәлсәфәчеʼ төшенчәсе генә әсәрдә фәлсәфийун (ﻥويفسلف) берәмлеге ярдәмендә аңлатыла: Падишаһ нә кадәр фәлсәфийун wә мөнәҗҗимләр wә фалғуйләрене йағындырды [Мөслими, 1999, б. 16]. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, галимлек белән бәйле атамалар шактый зур синонимик рәтне тәшкил итә: остаз, ғалим, ғалләмә / ғоллямә / ғоләмә / ғоләмма, ғалим-ғоләмә, ғоләмәдән улғучылар, әғләм, дана, фозала, данишмәд һ.б. Болар үзләре үк төркитатар халкының борын-борыннан белемле, гыйлемле, укымышлы халык булуын тагын бер кат дәлилли. Язма истәлекләрдә гомумән галимнәрдән тыш, дин галимнәрен атый торган байтак кына лексик берәмлекләр дә телгә алына. Мәсәлән, дин башлыгы, дингә өндәүче кешеләр шәйех (حيﻪش), мәшаих (ﺢياشم) сүзләре белән аталган: Андин соң шәйехкә эстанә тәмам итде [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]; Йәнә Җанбақты аwылында шәйех Хосровийәнең қабередер [Мөслими, 1999, б. 33]; Нә қадәр ғолуме фәлсәфә белдеге ғалимләреңне өндәгел, wә дәхи нә қадәр мөнәҗҗим wә әсхабе кяһинәләреңне wә мәшаихләреңне өндәгел... [Мөслими, 1999, б. 17]. Мисаллардан аңлашылганча, әлеге затлар тирән белемгә ия дин әһеле, дин башлыгы буларак күзаллана. Ә менә имам (ماميا) лексемасы исә дини мәзһәпнең башында торучыны да, зур галимне дә атый: Дауд әфәнде мәсҗеде Айа Суфияның имамыдыр, шәһәремездә андин олуғ данишмәнд йуқдыр, диделәр [Мөслими, 1999, б. 38]. Дин әһелләрен атый торган сүзләргә мисал итеп семантик яктан күпмедер дәрәҗәдә синонимик мөнәсәбәттә торган хәзрәт (ترزح) һәм мулла (ﻻوم) берәмлекләрен китерергә мөмкин: Қазыйзадә хәзрәтләре дохан wә қаһwә хәрам див фәтwа бирде wә рисалә дөзеде [Мөслими, 1999, б. 39]; Әйтде, вар, сән ғосманлы мулласы, йиреңдә тор, синнән фәтwа кем сорыйдыр див, йөзләренә қара йағыб йибәрде [шунда ук, б. 39]. Хәзрәт (ﺕرزح) лексемасының дин әһелен генә белдереп калмыйча, ә олылау, хөрмәтләү сүзе дә булуын искәртергә кирәк. Түбәндәге мисалда аның нәкъ шул мәгънәсе чагылыш таба, ул диннән ерак торган кешене зурлап-хөрмәтләп атау максатыннан файдаланылган: Хәзрәте Ақсақ Тимер бу қырмысқаның бу эшигә хәйран қалыб қараб торыр ирде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Гарәп сүзе мөәзин (ﻥذوٴم) үзенең төп мәгънәсендә килә. Ул мәчеттә азан әйтүчене атый: Әлқыйсса, мөәзинләр иртә намазына азан уқыды [Мөслими, 1999, б. 38]. Хәзерге әдәби телдә қари һәм коръәне хафиз дип аталучылар, ягъни Коръәнне яттан укып чыга белгән кешеләр "Тәварихы Болгария" әсәрендә қораэ (ٴارق) һәм хафизе Қаләме Раббани (ىنبر ىملق ظفاح) дип аталган: Ул хафизе Қаләме Раббани wә қораэ иде [Мөслими, 1999, б. 34]. Төрки халыкларда борын-борыннан белемле, укымышлы кешеләр югары абруйга, тирән хөрмәткә ия булган. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә дә галим, укымышлы кешеләр югары бәяләнә, алар күпләр тарафыннан остаз-укытучы буларак кабул ителә. Мәсәлән, Мәүлә Колый һәм "Тәварихы Болгария" авторы остаз (زتسوا) лексемасына ʻукытучы, фәнгә, һөнәргә өйрәтүчеʼ төшенчәсе белән бергә үзендә остазга карата булган олы хөрмәт, ихтирам, остаз каршында баш ию кебек хис-тойгыларны да туплап бирә: Рахман изем остаз қапуғын ачмыш иркән [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]; Остазымдин җөда булыб қалдым, дуслар [шунда ук, б. 489]; Остазымыз ғалләмәи Тәфтазани тарих Һиҗрәтнең сигез йөз йегерме йыл иде дөнйайа килде [Мөслими, 1999, б. 48]. Белемле, укымышлы кешеләр турында мәгълүмат биргәндә, конкрет мәгънәле талиб (بلاط), дәресдәш (ﺶتسرد) сүзләренә дә тукталу урынлы булыр. Талиб сүзе ʻукучы, шәкерт, мәдрәсәдә белем алучыʼ төшенчәләрен белдерә: Бонлар барчалары Болғара варыб хәзрәте Зөбәйер бине Җәғдәнең талибларыдыр, разыйаллаһу ғанһүм әҗмәғыйн [Мөслими, 1999, б. 34]. Бу җәһәттән, аңа шәкерд (دركش) сүзе синоним булып тора: Шәкердләр тулыб торган айга йаңлыйғ [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]. Ә дәрестәш (ﺶتسرد) дигәндә, исә бер сыйныфта, бер уку йортында бергә укучы, белем алучы күз алдында тотылган: Сәғдеддин Тәфтазани хәзрәтләрендә бергә дәрестәш улыб, алты йыл бергә тордық, диде [Мөслими, 1999, б. 37]. Белемлелек зурланса, аның капма-каршысы наданлык, киресенчә, хурлана, тәнкыйтьләнә. Бу аеруча Мәүлә Колый иҗатында яхшы чагылыш таба. Шагыйрь ялган суфилар, тәкәбберләр белән беррәттән, наданнарны да тәнкыйть утына тота: Надан белмәз, хәләл, хәрәм бердер аңа [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Наданлар қоңгыз-қортқа охшар булғай [шунда ук, б. 496]. Белем - кешене шәхес буларак үстерә, рухи биеклеккә күтәрә торган сыйфатларның берсе. Бу сыйфатлар татар язма әдәбиятында да чагылыш таба. Күргәнебезчә, белемле, укымышлы булу төрки-татар халкында борын-борыннан югары бәяләнгән. Төрки-татар дәүләтләренең, халкының һәрчак тарихи югарылыкта булуының бер сәбәбе - мәгърифәтлелек, белемгә зур омтылыш. Һәм иң мөһиме - әлеге омтылыш бүген дә дәвам итә. Багучылар, фалчылар. Мәгълүм булганча, патшалар тормышында багучылар, фал ачучылар зур урын алып торган, ханлыкта аларның үз вазифалары булган. Язма истәлекләрдә алар еш телгә алына: фалғуй (ىوعلاف), кяһинә (ﻪنيهﮐ), мөнәҗҗим (مخنم). "Тәварихы Болгария" әсәрендә ʻкүрәзәче, багучы, киләчәктән хәбәр бирүче, фал ачучыʼ төшенчәләрен гарәп-фарсы алынмалары кяһи нә, фалғуй кебек сүзләр аңлатып килә: Падишаһ нә кадәр фәлсә фийун wә мөнәҗҗимләр wә фалғуйларыны йағындырды, дөшене йуратмақ өчен, хәтта ки бер ай боның дөшене тәэwил идәргә гаҗиз улдылар [Мөслими, 1999, б. 16]; Нә қадәр ғолуме фәлсәфә белдеге ғалимләреңне өндәгел, wә дәхи нә кадәр мөнәҗҗим wә әсхабе кяһинәләреңне wә мәшаихләреңне өндәгел, анлар алдында тәэwил кылайым, диде [шунда ук, б. 17]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә бу төшенчә фалгир, фал ачучылар сүзләре белән белдерелә: Дер-дер калтыраб торды, фалгирләрне, фал бағучыларны җыйдырды, талиғын каратды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Әлеге мисаллар күрәзәчелекнең дәүләт дәрәҗәсендә булуын искәртә. Хан сарайларында астролог һәм багучылар яшәгән, алар планеталар һәм йолдызлыкларга карап, һава торышы, теге яки бу елда булачак җир тетрәүләр, афәтләр, сугышлар хакында алдан әйткәннәр, хәтта таблицалар төзүләре дә мәгълүм [Путешествие..., 1993, с. 156]. Әнә шулай йолдызларга карап күрәзәлек итүче һәм галим астроном Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә мөнәҗҗим дип атала: Бу ай ғақраб бруҗында икән, мөнәҗҗимләр қатында шоум һәм нәхесдер [Мөслими, 1999, б. 10]. Халык фал ачучыларга, күрәзәчеләргә күпмедер дәрәҗәдә хөрмәт белән караса, сихерчеләрдән, киресенчә, курыккан. Язма истәлекләрдә ʻсихерчеʼ төшенчәсе фарсы алынмасы җаду сүзе белән белдерелгән: Тәқый ачуландылар, әйделәр, бу анамыз Аланғу ғайәт җаду ирмеш, күземезне бағлады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Гомумән, төрки-татар халкы борын-борыннан укымышлы, һөнәрле милләт булган, шуның белән хөрмәт ителгән, ихтирам казанган. Мисаллардан күренгәнчә, бу язма истәлекләрдә дә ачык чагылыш таба. Мәгарифкә, сәнгатькә бәйле атамалар. Төрки-татар халкында белем алу, укымышлы булу бик югары бәяләнгән. Белемле, галим кешеләр зур ихтирамга лаек саналган. Ә китап, гомумән, белемлелекнең төп күрсәткече булган. Беренче карашка, китаб лексемасы денотатив эчтәлеккә ия. Әмма борынгылар китапка, "китап сүзенә" зур ышаныч белән караганнар. Төркиләр өчен китап - укымышлылык, зыялылык, хәтта нинидер бер илаһилык, башкалардан өстенлек билгесе. Түбәндәге мисалда ул Аллаһ, пәйгамбәрләр сүзе буларак та күзаллана, ягъни китап лексемасының семантик кыры шактый киңәя: Бабаң Ибраһим ғаләйһиссәлам китабы "Зәндә" исемледер, андағ бондағ моуқутдыр, диде [Мөслими, 1999, б. 18]; Ғоләмәләре әйделәр, китаблар илә җаваб бирермез диделәр [шунда ук, б. 43]. Язма истәлекләрдә гарәп алынмасы рисалә сүзе еш кына китаб лексемасына синоним буларак та йөри. Дөрес, әлеге лексик берәмлек ʻмәкалә, мәкаләләр җыентыгыʼ кебек өстәмә мәгънәләргә ия: Қазыйзадә хәзрәтләре дохан wә қаһwә хәрам див фәтwә бирде wә рисалә дөзеде [Мөслими, 1999, б. 39]. Мәгариф һәм әдәбият белән бәйле лексик берәмлекләрдән язма истәлекләрдә тагын гарәп сүзе дәфтәр, ʻкара савытыʼ төшенчәсендәге гарәп алынмасы дәwат лексемалары үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылганнар: Чун бонлар ул дәwатны қуйыб, дәwатә тайақны қадаб қуйдылар [Мөслими, 1999, б. 27]; Имде Чыңгыз ханның дәфтәре [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Төрки халыкларда сәнгать югары бәяләнгән, музыка уен коралларында уйный белүчеләр ихтирам казанган. Язма истәлекләрдә қубыз, думбра телгә алына: Йәнә көнләрдә бер көн Салчы чирүгә барды, анда Өчкийекле йирдә уйынлар үгрәнде: қубыз, думбра, төрле уйынлар үгрәнде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 90]. Дин белән бәйле атамалардан Мәүлә Колый иҗатында тәсбих еш телгә алына: Көн-төн тәсбихен әйтер [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]; Байғыш қош төн-көн йығлар, тәсбихкә телен бағлар [шунда ук, б. 502]. 4.4.3. "Табигать" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр Күк җисемнәрен һәм һава хәле белән бәйле күренешләрне белдерә торган сүзләр. Күк җисемнәрен атый торган лексиканың да төп өлешен конкрет мәгънәле берәмлекләр тәшкил итә. Биредә, беренче чиратта, ʻкояшʼ төшенчәсен белдерә торган қойаш, борынгы төрки-татар сүзе көнәш (ﺲنوﮐ), гарәп алынмасы шәмс (ﺲمش) лексемаларын мисалга китерергә мөмкин. Алар арасыннан қойаш (ﺶايوق) сүзе хәзерге әдәби телдә дә үзгәрешсез кулланыла: Ғабдешәмс әйтде: "Бу қойаш Тәңре дәгелме", - диде [Мөслими, 1999, б. 16]. Кояш чыгу, кояш баю күренешләре әсәрдә образлы итеп қо йаш туу, қойаш иңү сүзтезмәләре белән бирелгән: Қачан қойаш туғса, ул йылға мәшриқдән мәғрибә агар, қачан қойаш иңсә, мәғрибдән мәшриқа ағар [Мөслими, 1999, б. 25]. ʻКояшʼ төшенчәсендәге борынгы төрки-татар сүзе көнәш (ﺶنوﮐ) бары тик язма истәлекләрдә генә сакланып калган һәм түбәндәге мисалда ул үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Тик шулай да кояш образының җылылык, тормыш-яшәеш символы булуын да искәртергә кирәк: Ғалимләр күк йөзендә көнәш йаңлыйғ [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Мәүлә Қолый, көнәш йаңлыйғ ғалим улсаң [шунда ук, б. 496]; Ул арада рәҗәб айы туғмыш ирде, көнәш тәмам батмыш ирде [Мөслими, 1999, б. 13]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә кояшны атау өчен көн (ﻥوﮐ), қойаш (ﺶايوق), көнәш (ﺶنوﮐ) лексемалары өчесе дә кулланыла: Қорсағымда бер бала вардыр, wә ләкин қорсағымдағы бала адәмдән булған дәгелдер, нурдан, қойашдин булғандыр, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]; Йәнә билгем ул булыр кем, мин үлгәндин соң көн булыб инәрмен, бүре булыб чығармын, мине андин белең, - тиде [шунда ук, б. 71]; Көнәш тарафиға китәр ирде [шунда ук, б. 91]. Текстларда үзара антонимик мөнәсәбәттә торучы көн - ай лексемалары образлылыкны көчәйтү өчен еш кына янәшә дә кулланыла: Тәқый айға, көнгә күргәзмәделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Әмма Көн wә Ай дигән ике нәстә бардыр, дөнйаның раушаны аның берләдер, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Көн (ﻥوﮐ) лексемасы еш кына "ДәфтәреЧыңгызнамә"дә ʻяктылык, нурʼ мәгънәсендәге борынгы төрки-татар сүзе йаруғ (ﻍوراي) белән ʻкойаш яктысы, койаш нурыʼ төшенчәләрендәге көн йаругы, йаруг көн сүзтезмәләрен ясауда катнаша: Үлсәм үләрмен, күргәзгел, - тиде ирсә, тәрәзәне ачыб йибәрде ирсә көн йаруғы сарайға керде, Ғыйләмалик Күрекле аны күрде, үлә қалды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Һаwадин бер йаруқ көн иңде [шунда ук, б. 73]. Мисаллардан күренгәнчә, көн йаруғы, йаруғ көн дигәндә, кояш нуры сихри-илаһи көч буларак күзаллана, ягъни биредә образлылык өстенлек итә. Гарәп алынмасы шәмс (ﺲمش) "Тәварихы Болгария" әсәрендә ʻкояш чыгышы, кояш чыккан урынʼ мәгънәсендәге матләғыш шәмс (ﺲمش ﺶعلطم) сүзтемәсе составында очрый: Йәғни бу иқлимдә, йәғни йитенче уралда матләғыш шәмс wә кичә wә көндезнең сәғәтләре мөхтәлифдер [Мөслими, 1999, б. 19]. Түбәндәге мисалда шәмс (ﺲمش) лексемасы тәрбийәсе лексемасы белән семантик бәйләнешкә керә. Безнең фикеребезчә, бу очракта конкрет мәгънәле шәмс лексемасының семантикасы киңәя, әсәрдә образлылык көчәя, ул абстракт эчтәлек белән байый: Бу диңгез Шәмес тәрбийәсендәдер, мөбарәк диңгездер [Мөслими, 1999, б. 22]. Шәмс сүзе хәзерге татар әдәби телендә очрамый, ул бары тик антропонимнар составында гына сакланып калган. Ай (ﯼﺁ) лексемасы хәзерге татар әдәби телендә үзгәрешсез кулланыла. Түбәндәге мисалда ай шифа-дәва бирүче күк җисеме буларак күз аллана, ягъни ул күпмедер дәрәҗәдә сигнификатив эчтәлек белән дә баетылып, образлы итеп тасвирланган: Безнең шифа тапмағымыз бу чишмәдәнме, йуқса бу йаңа туған айданмы, диде [Мөслими, 1999, б. 13]; Шәкердләр тулыб торған айға йаңлыйғ [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]. Ай (ﯼﺁ) сүзенә синоним буларак гарәп алынмасы қамәр (رمق) берәмлеген очратырга мөмкин. "Тәварихы Болгария" әсәрендә ул Қамәр йолдызы сүзтезмәсе буларак кулланыла: Бу иқлим Қамәр йолдызының тәрбийәсендә улыр, алты Уралның күркәмрәгедер [Мөслими, 1999, б. 19]. Җөмләдән күренгәнчә, сүзтезмә составында килеп, қамәр сүзенең семантикасы шулай ук киңәя, ул объектны атап кына калмый, ә географик бүленешкә, тауларга күркәмлек өсти, тәэсир итә ала торган сихри көчкә ия күк җисеме буларак тасвирлана. Язма истәлектә күк җисемнәрен белдерүдә гарәп алынмалары шактый киң файдаланылган. Мәсәлән, ʻкүк йөзеʼ төшенчәсе сәмаwат (ﺕاومس), ʻйолдызʼ мәгънәсе нөҗүм (موحن), ʻйолдызлыкʼ исә бруҗ (ﺥورب) алынмалары белән аталган: Ул көн йире, wә нөҗүме wә арызы wә сәмаwаты wә мәнзил wә бруҗлары ул көн йаратылды [Мөслими, 1999, б. 8]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендәге ʻкүк йөзе, һаваʼ төшенчәсе хәзерге татар әдәби телендә дә кулланыла торган күк лексемасы белән белдерелә: Һай, син Мәргән, һәр йәнә күкдә йөргән ақ шоңкар идем, имде сезнең қарағай тик буйыныңа қунайын сез ир кеше, сезгә күб қару итеб булмас, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Язма истәлекләрдә күк җисемнәрен атаучы лексемалардан тагын төрки-татар асыллы йолдыз (زدلوي) сүзен китерергә мөмкин: Мөэминләр күк йөзендә йолдыз йаңлыйғ [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Андин соң тарих мең дә сиксән туғызда ирде, асманда - һаwада бер йақты ләгән йолдыз пәйда булды, көндин йақтылығы артды, тәмам қырық көнгәчә торды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 1]; Төрле төслү йолдыз ирде, күкле-йәшелле-кызыллы ирде [шунда ук, б. 91]. Мисаллардан күренгәнчә, йолдыз лексемасы күк җисемен атап кына калмый, ә аңа ниндидер серлелек, әкиятилек төсмерләрен дә өсти, халык игътибарын җәлеп итә торган бер могҗиза буларак тасвирлана, ягъни сигнификатив эчтәлек белән баетыла. Борынгы төрки халыкларның дөньяга карашларын искә алсак, анда йолдыз сихри көчкә - саклау-яклау көченә ия булып санала. Алар биш почмаклы йолдыз ны ут символы буларак кабул иткәннәр, аның явыз көчләрдән, яман рухлардан, төрле куркынычлардан саклау көченә ия булуына ышанганннар. Археологлар тарафыннан биш почмаклы йолдыз-тамгалар табылу моны тагын бер кат дәлилли [Флерова, 1997, с. 82]. Йолдызлыкларга карап багу, киләчәкне билгеләү шулай ук борынгы чорларга барып тоташа. Планеталар һәм йолдызлыкларның торышына карап, астрологлар киләчәкне юраганнар. Бу күренеш XVII-XVIII гасырлар иске татар язма ядкярләрендә дә урын ала. Биредә күк җисемнәрен атауда гарәп-фарсы алынмалары актив кулланылган. Күбрәк аерым йолдызлыклар турында сүз бара. Мәсәлән, бруҗ (ﺥورب) һәм йолдызлық (قلزدلوي) сүзләре язма истәлекләрдә үзара абсолют синонимнар буларак кулланылышта йөри. Табигать күренешләренә килгәндә, XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә қар (راق), йағмур (رومعاي), болыт (تلوب) кебек табигать күренешләре атамалары, беренче чиратта, үзләренең төп мәгънәләрендә, ягъни ʻявым-төшемʼ төшенчәсен белдереп киләләр: Икенче бармағы ишарәтдер, йағмур йағмағыны қайу айда wә қайу көндә, wә қайу сәғәтдә ягмагыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләрдер [Мөслими, 1999, б. 17]; Йаз көнендә қар йағар, ғайәт суық улыр [шунда ук, б. 24]; Ул тағда болыт килеб, йағмур йағса, йағмур булыб иңәр, қара таш булыб туңар [шунда ук, б. 24]. Табигать, тормыш-яшәеш белән бәйле ут (ﺕوا) лексемасы хәзерге әдәби телдә дә үзгәрешсез кулланыла. Әмма ул язма чыганакта гадәттә тыш күренеш, илаһи бер көч буларак күзаллана. Мәгълүм булганча, төркиләр өчен ут чистарыну, явыз рухлардан арыну, үзеңне ят көчләрдән саклап калу чарасы булып хезмәт иткән [Татар мифлары, 1996, б. 76]. Түбәндәге җөмләдә дә ут сүзенең әнә шул төшенчәсе чагылыш таба кебек: Қызның алдыйда ут бар ирде, уғлыны алды, утқа ташлады [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Шулай итеп, күк җисемнәре белән бәйле лексик берәмлекләр арасында төрки-татар, гарәп-фарсы алынмалары икесе дә иркен кулланылышта йөри. Әмма күпчелек очракта бу лексик берәмлекләр күк җисемен конкрет атап кына калмый, ә шул җисем белән бәйле күзаллауларны да үзендә туплап бирә, ягъни биредә сигнификатлылык өлешенең дә зур булуын искәртергә кирәк. Җир өсте объектлары атамалары һәм аларның кулланылышы. Тау-туфрак, урман, кыр атамалары. Язма истәлекләрдә кулланылган конкрет лексиканың байтагы җанлы булмаган табигать күренешләре, географик объектлар белән бәйле. Аларның байтагы хәзерге татар әдәби телендә семантик яктан үзгәрешсез кулланыла. Мәсәлән, тау / тағ, урман, сахра һ.б. кебек лексемалар шундыйлардан. ʻТауʼ төшенчәсен белдерә торган тағ (ﻉات) сүзе үзенең туры мәгънәсендә кулланылып, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә чагылыш тапкан ʻҗир өстенең һәр яктан биегәеп, күтәрелеп торган өлешеʼ мәгънәсен белдереп килә: Ул қальғаның сахраларында гәшт идеб йөрдекләрендә бер тағға бенделәр [Мөслими, 1999, б. 13]. Таулар күп булган урынны аңлату өчен тау йири (ىري وات) сүзтезмәсе кулланылган: Тау йиригә барырмын, анда мәқам-йорт тотармын [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 86]. Мисаллардан күренгәнчә, тау гади географик объект кына түгел, ул - әсәр геройларын үзенә җәлеп итә торган серле биеклек. Бу лексема ярдәмендә авторлар күпмедер дәрәҗәдә кешенең рухи үсешен, тормышындагы күтәрелешен дә чагылдыра алган. Тауга күтәрелгән геройлар каршында яңа юллар, яңа үрләр ачыла. Кайбер очракта тау атамасы тагын да конкретлаштырылып, исеме белән атала: Нух ғаләйһиссәлам сиксән кеше илә Җуди тағына кимәдән чығыб, ул көн қарар әйләде [Мөслими, 1999, б. 10]; Тура тағындин Төн диңгезенә алтын көймәгә салыб йибәрделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Текә тауларны атаганда қыйа (ايق) сүзе урын ала: Бер йулбарыс дигән кийекне күрделәр ирсә, уқларын йаға кизләүгә йараштырыб қудылар, қыйаларны ашдылар, һичберсе җитә алмады, бары өч кеше қуыб йитделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Урман (ﻥامروا) һәм сахра (ارحس) лексик берәмлекләре дә табигать күренешләрен тасвирлау барышында үзләренең туры мәгънәләрендә кулланылган һәм конкрет төшенчәне атый: Һәрбер хайwанат wә хәшәрәте арызның кәйфийәте җомағларыны қарар өчен һәрбер сахрада wә урманда йөреб дившердегендә йулда килер өчен бер доррә җәмәғәтләрне күрде... [Мөслими, 1999, б. 15]; Анлар қайтыб килә торған урмандин бер қаwем кеше чықдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Язма истәлекләрдә ʻачык җир, матур күренешле иркен табигать, далаʼ кебек төшенчәләр йалан (ﻥﻻاي), йапан (ﻥاﭙاي), сахра берәмлекләре белән аталган. Төп төшенчәдән тыш, бу лексик берәмлекләр иркенлек, хозурлык, күңел тынычлыгын да символлаштыра: Андин соң йәнә бер көнне Чыңғыз хан көнләрдә бер көн уғланлары, бикләре берлән ау аулаб чығыб, йаланда йөрер ирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]; Та бер җиргә җитделәр, падишаһзадә ғомере эчендә андағ хуб wә яхшы сахра wә йапан күремеше йуқ иде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]; Бер көн падишаһзадә мәйел сахра қылды [шунда ук, б. 505]. Мисалларда урын алган йаланда йөрү, сахра қылу сүзтезмәләре ʻял итү, күңел ачу, табигатькә хозурлануʼ кебек өстәмә мәгънә төсмерләре белән дә баетылган. Мәүлә Колый ʻачык сахра, далаʼ төшенчәләрен аңлату өчен йази йапан сүзтезмәсен куллана: Балаларым асраған йази йапан эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]; Мөэминләр ғафил йатар йази йапан эчендә [шунда ук, б. 502]. Шагыйрь сахра, йапан сүзләренең синонимы буларак гарәп алынмасы мәрғыйзар сүзен дә куллана: Һиндстанда қышлармын мәрғыйзарлар эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]. Ә менә борынгы төрки-татар чыгышлы дәште (ىتشد) сүзе дә шул ук төшенчәне белдерсә дә, ул семантик яктан киңрәк, төрки-татар халкының тарихи-мәдәни күзаллауларын да чагылдыра. Биредә бу географик объектның ялгызлык исем белән конкретлаштырылып аталуы да тәэсир итми калмыйдыр: Дәште Кәрбәладә дәфен әйләделәр [Мөслими, 1999, б. 11]. Географик объектларны атый торган берәмлекләрдән язма истәлекләрдә үзенең туры мәгънәсендә кулланылган конкрет мәгънәле төрки-татар асыллы чоқыр сүзен очратырга мөмкин: Бүләрдә бер қайынлық арасы чоқырның йуғарысында менгәндә, сул қабырғасында өч әүлийәи ғыйзамның қабере вардыр [Мөслими, 1999, б. 33]. ʻТау тишеге, өн, җир астында казып ясалган урынʼ төшенчәсенең мәғарә (اراعم) сүзе белән аңлатылуын искәртергә кирәк: Бу айның дүртенче көне әсхабе Кәһеф мәғарәйә керде [Мөслими, 1999, б. 18]. Мәгълүм булганча, әлеге берәмлекне хәзерге татар әдәби телендә дә шул ук мәгънәсендә очратабыз. Әмма мәғарә образының мифологияг ә, Тәүрат, Изге Коръән китапларына барып тоташуын, ике дөньяны бәйләп торучы серле урын икәнлеген дә онытмыйк. Бу урында мәғарә лексемасы сигнификатив, коннотатив төшенчә буларак ачыла башлый. Димәк әлеге лексема ʻсакраль урынʼ дигән мәгънәгә ия б улып чыга. Җансыз табигать белән бәйле туфрақ (قرفوت) лексемасы бары берничә урында гына телгә алынган: Игенченең әл-азақы булыр туфрақ [Мәүлә Колый, 1963, б. 497]; Игенчеләр туфрақ үзрә иген иксә... [шунда ук, б. 497]; Пычақ берлән тәмам мәшекләрне йарды wә җәмиғ он wә күрүнҗийе түгеб, туфраққа аралаштырды [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 509]. Әлеге мисалда туфрақ сүзе ʻҗирнең өске катламыʼ төшенчәсендә килә. Аның текстларда ʻязмышʼ, ʻкиләчәк гомерʼ кебек мәгънәдә очравын да искәртергә кирәк: Ғали әйде, сән қайғырмағыл wә ғамь йимәгел, керткән Хода гына чығарыр, туфрақ монда йазылмаса, диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Конкрет мәгънәгә ия балчық (قﭽلب) лексемасы да түбәндәге мисалда, беренче карашка, ʻурамдагы, юлдагы юеш пычракʼ төшенчәсендә кулланыла кебек. Әмма мәкаль тирән мәгънәгә ия, ул кешегә сабак бирә, өйрәтә. Шуңа күрә балчықда аунар дигәч, кешенең тормышта түбән тәгәрәве, аякка басып, күтәрелеп китә алмавы, уңыш- дәрәҗәләргә ирешмәве, юкка чыгуы күзаллана: Боланға ийәргән чәчәктә аунар, дуңғызға ийәргән балчықда аунар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Су объектлары атамалары. XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә су объектларын атый торган лексик берәмлекләрнең дә актив булуы күренә. Мәсәлән, хәзерге әдәби телдәге су (وس) лексик берәмлеге язма истәлекләрдә дә үзгәрешсез кулланыла: ...wә шаһзадә бик ғайәт дилгир булыб, дошманның дәфғына алят wә әсбабе хәреб раст қылды wә мәшекләргә сулар тултырыб, дошманиға рүбрү йөреде [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]. Әлеге мисалда су (وس) сүзе ʻэчәргә яраклы сыеклыкʼ төшенчәсендә килсә, түбәндәге җөмләдә аның мәгънәсе шактый киңәя, ул барлык сыеклык һәм сулыкларны җыйнап атый: Су сарый чайқалмақы ул көймәнең [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Ул кичә ғайәт суық улды, сулар туңды [Мөслими, 1999, б. 12]. Мәүлә Колыйда су - янган йөрәкне басу, хәсрәт утын сүндерү чарасы: Эчем-тышым қабыну йанған хәсрәт уты, / Сүндермәгә су теләсәм, бирмәс мәңа [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]. Әмма күп очракта әлеге лексеманы ʻелгаʼ мәгънәсендә очратабыз: Аулаб алған қош йонын йолқырмын, аны суға йибәрермен [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Күп очракта су берәмлеге мәшһүр сулар (رلوس روهشم) кебек сүзтезмә яисә елга атамаларын белдерә торган тезмә сүзләр составында очрый: Имде йитенче уралдағы әнһар ғыйзамларны wә мәшһүр суларны зикер идәлем [Мөслими, 1999, б. 19]. Бу җөмләдә гарәби чыгышлы әнһар ғыйзамлар (مظع راهنا), мәшһүр сулар сүзтезмәләре ʻолы, бөек, атаклы елгаларʼ мәгънәсенә ия һәм үзара синоним булып торалар. Биредә суны зурлау, зекер әйтү борынгы су культына, суга табыну йоласына барып тоташа кебек. Борынгы мифологиядә су, бер яктан, дөньяны барлыкка китүче, үлемсезлек атрибуты булып саналса, икенче яктан - үлем, фаҗига, һәлакәт символы. Суга изге мөнәсәбәт һуннардан, борынгы төркиләрдән үк килә. Болгарлар суга барлык нәрсәнең - Җир һәм андагы тормышның, күк җисемнәренең беренчел чыганагы итеп караган [Дәүләтшин, 1999, б. 85]. Су шулай ук гөнаһлардан арыну, явыз рухлардан саклану чарасын да үтәгән. Елга-чишмә буйларында корбан чалу, теләк теләү күренешләренең бүген дә дәвам итүен искәртергә кирәк [Баязитова,1995, б. 11 - 38]. Бу ышану-йолалар, әлбәттә, язма истәлекләрдә дә чагылыш тапкан. Түбәндәге мисалда исә су (وس) лексемасы елга атамалары белән янәшә килеп, теге яки бу елганы конкрет атый: Хәтта Йахут халқына чыққанча андан Уралның шәрқый тарафында Тубыл суы килгәнче, Ангар дәрйалары wә Әртеш суы wә Тубыл суы, wә Уй суы, wә Миач суы бу иқлиме сабиғдан сайламаздыр, зира ки анлар Уралның шәрқый тарафында улмышлардыр [Мөслими, 1999, б. 19]; Әй, анам, мин имде бу йирдән, бу йортдан китәрмен, ошбу Тикәлик суының башында Қурлан дигән қара тау бардыр, ул тағда мәқам-йорт тотармын [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә су (وس) лексемасы ʻташкын, көчле су агымыʼ төшенчәсендә дә кулланыла. Биредә без аны дини мифологиядә кешеләрнең гөнаһлары өчен барлык җан иясен һәлак иткән көчле су ташкынын аңлата торган туфан (ﻥافوت) сүзе һәм туфан суы (ىوس ﻥافوت) сүзтезмәсендә очратабыз. Димәк биредә ʻкөчле ташкынʼга ʻһәлакәт, фаҗига, үлемʼ төшенчәләре дә өстәлә: Нух ғаләйһиссәлам заманында Ходай Тәбарәк wә Тәғалә кяферләргә қаһәр қылыб туфан суын йибәрде, кяферләрне туфан суыға батырды, йуқ қылды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Кәнған туфанда һәлақ булды, нәселе киселде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Болардан тыш, су (وس) лексемасы су йақасы (ىساقاي وس) сүзтезмәсендә дә очрый: Болар шул суның йақасына барыб қараб тордылар... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Хәзерге вакытта йақа (اقاي) сүзе себер татарлары диалектында сакланып калган һәм ʻелга буе, елга яры" төшенчәсенәʼ ия [Тумашева, 1961, б. 187]. Аның шулай ук гидронимик термин буларак кулланылышы да мәгълүм [Гарипова, 1988, б. 92]. Әлеге төшенчә текстларда қабық (قباق) сүзе белән дә белдерелә: Әмма Тикәлик суының қары йоласы улдыр кем көндез ташыб қабығындин ишәйер, кичәсе йулына төшәр, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. Әлеге атама да гидронимнар составында очрый [Гарипова, 1988, б. 93]. Язма истәлекләрдә ʻелгаʼ төшенчәсе хәзерге татар әдәби телендә үзгәрешсез кулланыла торган йылға берәмлеге белән белдерелә: Мәшһүр йылғалардан Ақ идел Чушмиси дийерләр wә һәм Кичү дидеге йылға Ақ иделгә қойарлар [Мөслими, 1999, б. 20]. Гарәп теленнән кергән нәһер (رهن) лексик берәмлеге су, йылға сүзләренә синоним булып килә: Ақсақ Тимер ғаскәре ул күлдән су алыб тәһарәт қылсынлар өчен, зира ки ул Ульдамир қальғасының нәһере йуқ ирде, урыслар қойу берлә тереклек әйләделәр [Мөслими, 1999, б. 46]. Елгаларны күплек санда бирергә теләгән очракта автор гарәби чыгышлы әнһарләр (رلرهنا) берәмлеген кулланган: Аның өчен чишмәләре wә әнһарләре wә ағачлары чуқдыр, wә сулары зийадә ләзиз wә сәһлел-мосагыйддыр [Мөслими, 1999, б. 19]. ʻЯрларына тулып ага торган зур, киң, елгаʼ төшенчәсен дәрйа (ايرد) сүзе белдереп килә: Қубан дәрйасының башындан Хаҗи тархана уғрар [Мөслими, 1999, б. 19]. Дәрйа (ايرد) лексемасына синоним буларак идел (لديا) сүзенең кулланылуын искәртергә кирәк, бу сүз зур елгаларны атый: Чулман иделе һәм Ноқрат иделе Ақ иделгә қойарлар [Мөслими, 1999, б. 20]; Ул заманда Вулгы иделе Болғарның астындан ағар ирде [шунда ук, б. 26]. Шунысын да искәртергә кирәк: дәрйа (ايرد) сүзе бары бер урында ʻдиңгезʼ мәгънәсендә кулланыла: Диңгезләрнең олуғы Мохит дәрйасыдыр [Мөслими, 1999, б. 20]. Язма истәлекләрдә диңгез (زگكد) сүзе үзе дә очрый: Лачын әйтер: очармын, һаман диңгез кичәрмен [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]; Килеб йуллары Тарабстан диңгезендә душ улды [Мөслими, 1999, б. 13]. Түбәндәге мисалда исә автор геройның күңел киңлеген диңгез белән чагыштыра. Бу чагыштыруда геройның рухи сыйфатларына сок лану да, аларны зурлау да чагылыш таба, ягъни биредә диңгез лексемасы күңел киңлеген-хөрлеген, изгелек-яхшылыкны чагылдыра: Һай, имде синең шул йахшы дәлилле сүзең өчен тәқый синең диңгез күк күңелең өчен йөз мең үлемдин азад булсын, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]. Диңгез сүзенә синоним буларак бәхер (رحب) лексемасының кулланылуын да әйтергә кирәк: Мәwеҗ қылса бу күңелнең бәхре кайнаб [Мәүлә Колый, 1963, б. 490]. Кайбер җөмләләрдә төрки-татар сүзе диңгез белән гарәби чыгышлы бәхре берәмлеге икесе дә кулланыла: Бу бәхре Чин бәхре Мохитә олашмышдыр [Мөслими, 1999, б. 21]. Диңгездә урнашкан объектлар арасыннан ʻутрауʼ төшенчәсе хәзерге әдәби телдә дә кулланыла торган, әмма семантик яктан шактый тулыланган атау (واتﺁ) сүзе белән белдерелә: Бер йылғача бунлары зыйафәт итеб, бәхре Мохитнең атауларыны wә шәһәрләрене күргезделәр: Ничә атаулар wә ничә қарйәләр wә ничә шәһәрләр вардыр мисрый ғаскәренә күргезеб қайтардылар [Мөслими, 1999, б. 21]. ʻУпкын, чоңгылʼ мәгънәсен белдерүдә гарәби чыгышлы гәрдаб (بدرﮔ) сүзен очратырга мөмкин: ...wә дәхи ул диңгездә ике гәрдаб вардыр [Мөслими, 1999, б. 22]. XVII-XVIII гасырлар әдәби ядкярләрендә очраган күл (لوﮐ), чишмә (ﻪمشيج) лексемалары хәзерге татар әдәби телендә дә һәм семантик, һәм фонетик-морфологик яктан үзгәрешсез кулланыла: Ул тағның башында бер чишмә чықмыш ирде, бик мөбарәк судыр [Мөслими, 1999, б. 13]; Ул байтал төшкән йирдән Аллаһы Тәғалә бер күл пәйда қылды [шунда ук, б. 46]. Биредә шулай ук төрки халыкларның чишмәләргә табынып, шифалы чишмә суларын дәва буларак файдаланулары искәртелә. Татар халкы чишмәләрне хәзер дә изге саный, аларның дәвалау көченә ышана. Ә менә ʻкоеʼ төшенчәсендәге кое лексемасын язма истәлекләрдә қазуғ (ﻉوزاق), қойу (ويوق) формасында очратабыз: Йосыф ғаләйһиссәлам қазуғдин ул көн чықды [Мөслими, 1999, б. 10]; Ульдамир қальғасының нәһере йуқ ирде, урыслар қойу берлә тереклек әйләделәр [шунда ук, б. 46]. ʻЭчәргә яраклы су, сыеклык, сулыкʼ төшенчәләре язма истәлекләрдә алынма сүзләр белән дә җиткерелә. Мәсәлән, "Мәҗмугылхикәят" әсәрендә ʻэчәргә ярклы суʼ төшенчәсе фарсы чыгышлы аб (بﺁ) сүзе белән белдерелгән: ...wә шаһзадәнең берек wә ғолүф wә аб wә ашы әда булыб, һич нәрсәсе қалмады [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 508]. Йомгак ясап шуны әйтергә мөмкин, су белән бәйле атамалар еш кына үзара синоним булып торалар. Мәсәлән, су, йылға, нәһер, дәрйа, идел сүзләре ʻелгаʼ төшенчәсендә синоним булып килсәләр, туфан, туфан суы, дәрйа, идел - ʻярларына ташып ага торган зур, киң, елгаʼ, дәрйа, диңгез, бәхре лексемалары ʻдиңгезʼ төшенчәсендә синонимик рәт тәшкил итәләр. Ә бу лексик берәмлекләр белән ясалган гидронимнар хакында тулырак мәгълүмат ялгызлык исемнәр бүлегендә бирелде. Тау тоқымнары, таш атамалары. Язма истәлекләрдә конкрет мәгънәле лексика эчендә төрле тау токымнарын, минераллар, кыйммәтле ташларны атый торган берәмлекләр дә тикшерелә. Аларның байтагы хәзерге татар әдәби телендә дә үзгәрешсез кулланыла. Мәсәлән, таш (ﺶات), қом (موق), қорыч (ﺝروق) кебек лексемалар шундыйлардан: Қайу бүлеге су булыб ағар, қара таш булыб туңар [Мөслими, 1999, б. 14]; Ай-вай йанды безнең йөрәкләремез сусамақ илән wә айақларымыз қом wә таш эсселеге берлән [шунда ук, б. 15]; Ул ташлара үтмәс балталары, пычақлары салсалар, өч кичә wә көндез анда тотсалар, үткен улыр, қорычлы улыр [шунда ук, б. 24]. Мисалларда таш гади тау токымы гына түгел, ул балтапычакларны үткен итәрдәй тылсымлы көчкә дә ия. Мәүлә Колый иҗатында исә таш сүзе сабыр ташы (ىشات ربﺻ) сүзтезмәсендә килә, биредә сигнификатив компонент көчәя: Сабыр ташын иңрәтеб салса, булмас [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Шагыйрь гәүһәр, энҗе кебек таш атамаларын сабырлыкка бәйле телгә ала: Сабыр берлә гәүһәр булыр энҗе ташлар... [шунда ук, б. 491]. Йақут (ﺕوقاي), терекөмеш (ﺶمﮐيرت) лексемаларын язма истәлектә туры мәгънәләрендә очратабыз: Ғанбәр wә йақут ул атауда күбдер [Мөслими, 1999, б. 22]; ...wә һәм ул тағның башында бер хоуз вардыр, терекөмеш андан чығар [шунда ук, б. 24]. Болардан тыш, "Тәварихы Болгария" әсәрендә таш төрләрен атау да гарәп алынмаларыннан җәмад (دامج), ғақыйқ (قيقع) сүзләрен мисалга китерергә мөмкин: Төбендән йаз әййамендә ғақыйқлар чығар [Мөслими, 1999, б. 22]. Әлеге мисалда урын алган ғақыйқ лексемасы ʻахак ташʼны аңлатса, түбәндәге җөмләдә ʻорганик минералʼ төшенчәсендә гарәби чыгышлы җәмад сүзен күрәбез: Ул йығачның түбәсене уйсалар, су чығар, кяфур улур, wә төбен уйсалар, су чығар, туңар, җәмад улур [Мөслими, 1999, б. 22]. Үсемлек атамалары һәм аларның кулланылышы. Агач атамалары. Үсемлек атамалары татар теле лексикасының грамматик һәм семантик үзгәрешләрләр кичереп, озак гасырлар дәвамында формалашкан тотрыклы катламын тәшкил итә [Саберова, 1996, с. 113]. Татар язма чыганакларында телгә алынган атамаларның да байтагы хәзерге әдәби телдә үзгәрешсез кулланыла диярлек. Барыннан да бигрәк агач атамалары еш очрый. Мәсәлән, конкрет эчтәлекле ағач (ﭺاعﺁ) сүзе әдәби ядкярләрдә үзенең туры мәгънәсендә - барлык төр агачларны җыеп атау өчен кулланылган һәм хәзерге татар әдәби телендә дә шул формада очрый: Ул көн ғыймарәт башламаʻбағлар һәм ағачлар димәк көнедер [Мөслими, 1999, б. 8]; Қурлан дигән қара тау башында биш-алты ағач булыр... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 75]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә ағач сүзе ʻкорыган агачʼ мәгънәсендәге қоруғ ағач (ﭺاعﺁ ﻉورق) сүзтезмәсен ясый: Әмма күрке андағ ирде, көлсә қоруғ ағачға йафрақ бетәр иде... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]. Дөрес, язма истәлектә агач сүзенең йығач фонетик формасы да бар: Ул йығачның түбәсене уйсалар, су чығар, кяфур улур, wә төбен уйсалар, су чығар, туңар, җәмад улур [Мөслими, 1999, б. 22]. Агачның аерым төрләренә килгәндә, без язма истәлектә қайын, кяфур, хөрмә кебек атамаларны очратабыз. Белгәнебезчә, каен агачы татар халкында зират агачы буларак күзаллана. Бу изге агачка корыган очракта да тияргә ярамаган. Хәтта борынгы төркиләрдә каен агачы культы булырга мөмкин дип фаразлый галимнәр [Дәүләтшин, 1999, б. 77]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә қайынлық (قلبياق) сүзе, беренчедән, барыбызга да мәгълүм булган каен агачлары күпләп үсә торган урынны атаса, икенчедән, каберлек-зиратны хәтерләтә: Бүләрдә бер қайынлық арасы чоқырның йуғарысында менгәндә, сул қабырғасында өч әүлийәи ғыйзамның қабере вардыр [Мөслими, 1999, б. 33]. Ә менә ʻкаен яфрагыʼ төшенчәсен биргәндә, без қайын йапрағы һәм аның синонимик варианты чаwыл йафрағы кебек сүзтезмәләрне очратабыз: Сәхабәләр әйтделәр, безгә йаңа ағачдан алған қайын йапрағы кирәкдер, диделәр [Мөслими, 1999, б. 26]; Хан әйде, бәнем дөнйада күрдегем ошбу қыз балам ирде, ғайре балам йуқдыр, аңа шифа қылсаңыз wә йаңа чаwыл йафрағы илә дүркә бағласаңыз, бән сезнең динегезне қабул идәрмен, диде [шунда ук, б. 26]. Чаwыл сүзе төрки-татар теленә монгол теленнән алынган [Бурганова, 1976: 141] һәм бүгенге көндә минзәлә, пермь, стәрлетамак сөйләшләрендә сакланып калган [Рамазанова, 1982, б. 11]. Хәзерге әдәби телдә дә үзгәрешсез йөри торган агач атамаларыннан язма истәлектә қарағач (ﭺاعراق) телгә алына: Әй, Уйшын Майқы би, синең ағачың карагач булсын, тамғаң себерке булсын, тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]. Қарағачның фонетик варианты - қарағай (ﯼاعراق) атамасы "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә чагыштыру өчен кулланылган. Йегетнең зифа буе, нык гәүдәсе карагай белән чагыштырыла: Һай, син Мәргән, һәр йәнә күкдә йөргән ақ шоңқар идем, имде сезнең қарағай тик буйыныңа қунайын сез ир кеше, сезгә күб қару итеп булмас, - диде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Күп кенә төрки телләрдә урын алган қарағач / қарағай лексемасы төрки телләр лексикасының иң борынгы катламына кертеп карала [Дмитриева, 1978, с. 101]. Түбәндәге мисалда XVII-XVIII гасырларда кулланылышта йөргән күп кенә агач атамалары телгә алына. Аларның байтагы бүген дә үзгәрешсез кулланыла. Дүкә (юкә), җирүк (зирек) атамалары исә фонетик үзгәреш кичергән: Чыңғыз ханның үзенең ағачы чинар ирде, үзгә бикләрнең һәм ағачларының барчасын җәмиғ қылыб әйтәйен: қарағай, алма ағачы, қарағач, қайын, тирәк, қарама, өйәңке, дүкә, миләш, имән, чаған, артыш, сандал, җирүк [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 80]. Кяфур йығачы, хөрмә ботағы (ىعاتوب ﻪمروح) сүзтезмәләре исә безнең төбәктә үсми торган агачларны белдерү өчен файдаланылган: Шаһ ғазаб идеб барчаларыңызны хөрмә ботағына асармын, диде [Мөс ли ми, 1999, б. 17]; ...wә дәхи кяфур йығачы андадыр [Мөслими, 1999, б. 22]. Язма истәлекләрдә агачларны илаһилаштыру күренеше дә чагылыш таба. Гомумән, агачларны изгеләштерү, символ итеп алу - борынгы кабиләләргә хас күренеш. Мәсәлән, һуннарның дөньяга карашларын тасвирлаганда, галимнәр аларның биек агачларга табынуларына да игътибар итә. Һун, сувар кабиләләре фикерләвенчә, биек агачлар Җир белән Күкне, күктәге Тәңре белән аңа табынучы кешеләрне тоташтырган. Шуңа күрә алар яшел урманнарны, биек агачларны бик хөрмәт иткәннәр, алар янында Тәңрегә корбан чалганнар. "Дөнья агачы"ның схематик рәсемнәрен салты-маяк культурасы ядкярләрендә дә табарга мөмкин [Нахапетян, 1990, с. 11; Флерова, 1997, с. 45 -57]. "Дөнья агачы", "Тормыш агачы" сурәтен болгарларның, таш калыплар итеп ясап, бөти-амулет рәвешендә киемгә тагып йөрүләре дә мәгъ лүм [Дәүләтшин, 1999, 76]. Теге яки бу агачны кабилә символы итеп алу "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә дә чагылыш таба: Әй, Сиңклә, синең ағачың алма ағачы булсын... Әй, Мутйан би, синең ағачың миләш булсын. Әй, Бурқыт би, синең ағачың чаған булсын... Әй, Тимер Қотлу би, синең ағачың җирүк булсын... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]; Әй, Кирайәт би, синең ағачың йүкә булсын... Әй, Қалдар би, синең ағачың сандал булсын... [шунда ук, б. 97]. Мисаллардан аңлашылганча, һәрбер кабиләнең үз агачы - изге агачы билгеләнә. Изге агач - ил иминлеге, бәхет символы. Шушы изге агач аларны дөнья афәтләреннән, кайгы-хәсрәттән, авыру-чирдән саклый дип ышанганнар. Димәк биредә ʻагачʼ төшенчәсенең эчтәлеге бик нык киңәя, ул изгелек, бәхет символын, табыну атрибутын да аңлата башлый. Үлән, гөл-чәчәк атамалары. "Тәварихы Болгария"дә автор, табигать күренешләре турында язганда, еш кына чәчәкләрнең матурлыгын да тасвирлый. Чәчәкләрнең камил булуын, чәчәк ату күренешләрен күзәтү, бер яктан, әсәр героен матурлыкны күрә белүче, нечкә күңелле кеше буларак танытса, икенче яктан, сюжетның да шундый матур булачагы фаразлана кебек: Мәзкүр ғарәбләрнең шаһы Кәнанә сәфәрдән роҗуғ итдекләрендә чәчәкләр қамил улмышларыны күрде, йаз айының ахыры иде [Мөслими, 1999, б. 11]. Язма истәлектә ʻчәчәкʼ төшенчәсен бирүдә бу сүзнең архаик формасы - сачәк берәмлеге дә очрый: Бер көн ул Кәнанә wәзирләре илә, йазның әүwәлге айы ирде, сәфәрә чықдылар илә күрделәр ки, сачәкләр ачылмыш [Мөслими, 1999, б. 11]. Түбәндәге мисалда сачәккә аунар сүзтезмәсе коннотатив төсмерләр белән баеган. Безнең фикеребезчә, әлеге җөмләдә ул ʻэше-юлы уңар, уңышка ирешер, яхшы яшәрʼ кебек мәгънә төсмерләрен җиткерә: Боланға ийәргән сачәккә аунар, дуңғызға ийәргән балчыққа аунар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. XVII гасыр шигъриятендә без еш кына гөл сүзен очратабыз. Мәүлә Колый да бу лексеманы еш куллана. Бу аңлашыла да, чөнки суфичылык шигъриятендә гөл күңелнең илаһи мәхәббәт белән ачылу, пакьләнү символы булып тора: Сабыр берлә гөлләр ачылыр, китәр қыш лар [Мәүлә Колый, 1963, б. 491]; Җомға төзмеш ғаләмне гөл мәкян эчендә [шунда ук, б. 498]. Шул ук вакытта гөл (لوﮔ) лексемасы тыштан ялтыраган матурлыкны бирү өчен кулланылган. Мәсәлән, түбәндәге мисалда шагыйрь нәфес тыштан гөл кебек матур булса да, аның эче кара икәнлеген искәртә: Нәфес мәңа йар дәгел, эче қара, тышы гөл [Мәүлә Колый, 1963, б. 489]. Мәүлә Колый иҗатында ʻасыл гөл, чәчәкʼ мәгънәсендәге фарсы сүзе чәмкән (نكمﭼ) лексемасы белән дә очрашабыз: Йир йөзене бизәде Төрлүк чәмкән эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]. Алдагы тормыш итү, көн күрү мәсьәләләрен чагылдырган мәкальдә үлән (ﻥﻪلوا) лексемасының да мәгънә спектры чагыштырмача киңәйгән, денотатив мәгънә сигнификатив эчтәлек белән керешкән. Биредә үлән (ﻥﻪلوا) сүзе мәкаль белән бербөтен булып китә, укучыга тормыш-көнкүреш, яшәеш белән бәйле вакыйгалар, һәм шулар белән бәйле уңай яисә тискәре сыйфатлар, эш һәм аның нәтиҗәсе турында күзаллаулар булдыра: Мал көтмәгән мал көтсә, қуйы үлән утлатыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Текстларда гөлләр үсә торган бакча исә гөлстан (ناتسلوﮔ) сүзе белән бирелә: Былбылларны сайратқан хуш гөлстан эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]. Үсемлекләр, агачлар күпләп үсә торган ʻбакчаʼ төшенчәсе төркитатар сүзе бағ ярдәмендә белдерелгән: Ул көн ғыймарәт башламақ бағлар һәм ағачлар димәк көнедер [Мөслими, 1999, б. 8]. Гарәп алынмасы дирәхет (تحارد) тә ʻбакча, агачларʼ төшенчәсенә ия, ягъни бағ (ﻍاب) лексемасының синонимик варианты булып тора: ...wә йырақдан пәриләрнең бағ wә дирәхет wә күшек wә мәқамлары чөн йақын җитде, күрде: күшекнең диварлары тәмам қызыл алтындан wә йақутдан wә зөбәрҗәтдән [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 506]. Мәүлә Колый иҗатында ʻҗимеш яисә яшелчә бакчасыʼ мәгънәсенә ия фарсы сүзе бостан (ناتسب) белән дә очрашабыз. Тик шагыйрь өчен ул гадәти генә түгел, ә искиткеч матурлыкка, ниндидер бер илаһилыкка ия бакча, чөнки ул - җәннәт: Йар төзмеш бостан бардыр, аты - җәннәт [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]. Болардан тыш, без язма истәлектә фарсы теленнән алынган чәмән (نمﭼ) лексик берәмлеген дә очратабыз. Сүзлектән күренгәнчә, бу сүз ʻүсемлек, үлән; чирәмлек, болын; чәчәк бакчасы, түтәлʼ төшенчәләрен аңлата. Тик фактик материалда бу сүзнең кайсы төшенчәне белдереп килүе төгәл генә аңлашылмый: ...wә чәмәнләрне күрделәр илә, күрделәр ирсә бәс айның адыны "Рабиғыль-әүwәл" қуйдылар [Мөслими, 1999, б. 11]. Суфичылык әдәбиятында ʻҗиләк-җимешʼне аңлаткан фарсы алынмасы мивә (هويم) белән очрашабыз: Суфилық мивәләре пешеб йитмеш [Мәүлә Колый, 1963, б. 492]. Мисалдан күренгәнчә, суфилық мивәләре (ىرلهويم قليفوس) сүзтезмәсе белән шагыйрь үзенең иҗаты, иҗат җимешләре хакында искәртә. Суфичылыкка бирелгән шагыйрь үзенең иҗатын да шул суфилык җимеше дип саный. Фактик материалдан күренгәнчә, язма истәлекләрдә агач һәм үсемлекләр белән бәйле атамалар әлләни мул кулланылмаган. Шуңа карамастан, телгә алынган һәрбер лексик берәмлек табигать дөньясы, әсәр геройларының дөньяны кабул итүе, күзаллавы хакында шактый кызыклы мәгълүмат бирә. Хайван, кош, бөҗәк атамалары һәм аларның кулланылышы. Язма истәлекләрдә киң кулланылган хайван, кош-корт, җәнлек атамалары да конкрет мәгънәле лексиканың бер өлешен тәшкил итә. Барлык төр хайваннар, кош-кортны җыеп атау өчен "Тәварихы Болгария" әсәрендә хайwанат (تناوياح) сүзе кулланылган: Хайwанатларны сишәмбе көн йаратды [Мөслими, 1999, б. 9]. Әлеге берәмлек ʻкөмәнʼ төшенчәсен белдерә торган гарәп сүзе хәмел (لمح) белән семантик бәйләнешкә кереп, әсәрдә ʻбуаз хайван, хайван көмәнеʼ төшенчәләрен аңлатып килә: Өченче бармағы ишарәтдер, хамилә хатынлар wә хайwанатлар хәмелендә уланлар иркәкме йа тешиме, қарамы-қызылмы булмақларыны Аллаһы Тәғаләдән ғайре белмәсләр [Мөслими, 1999, б. 17]. "Тәварихы Болгария" әсәрендә йорт хайваннары атамалары шактый очрый: ат (تﺁ), сығыр (رعس), қуй (ىوق) һ.б. Әлеге лексик берәмлекләр чагыштыру-охшату максатыннан кулланылган очраклар да бар. Мәсәлән, утрауда яшәүче сәер җан ияләрен автор түбәндәгечә сурәтли: Ул атауда ат башлы, сығыр айақлы адәмләр вардыр, адәм сурәтендә, әмма башлары йуқдыр [Мөслими, 1999, б. 22]. Борынгы чорлардан ук хайваннар кешенең матди һәм рухи тормышында һәрчак аерым урын алып торган. Шуңадырмы язма истәлекләрдә хайван образларын һәм алар белән бәйле лексик берәмлекләрне еш очратырга мөмкин. Аеруча төрки-татар халкы тормыш-көнкүрешендә зур роль уйнаган, эш сөючәнлек, тугрылык символы булып торган ʻатʼ төшенчәсен белдерә торган сүзләрнең актив булуын ассызыклау сорала. Ул, беренче чиратта, төрки-татар сүзләре ат (تﺁ), арғамақ (قماعرﺁ), йылқы (ىقلي), байтал (لتياب) белән белдерелә: Җиңгәбезнең йылқысыны бақыб, қымызыны тотарға бу йахшыдыр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]; Ту бийә суйыб, халқын йи йеб, қайу тарафқа күчәлик, дийеб киңәш қылдылар [шунда ук, б. 87]; Анда ул халқы уңмаслық қылыб, берәү атын мақтады... [шунда ук, б. 87]; Алачин Алау бер бүз аргамаққа менеб килеб йитде [шунда ук, б. 89]; Чиркәү күршесе урысның қара байталы вар иде [Мөслими, 1999, б. 45]. "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә очраган йылқы лексемасы хәзерге әдәби телдә бик сирәк кулланылса да, галимнәр аның таралу территориясенең шактый зур булуын, диалектларда бүген дә актив икәнлеген искәртә [Махмутова, 1979, с. 152; Садыкова 1994, с. 16]. Төрки-татар халкында аеруча чабыш атлары, аргамак, юргалар югары бәяләнгән. Бу халык авыз иҗатында, әдәби әсәрләрдә, тарихи язмаларда чагылыш тапкан. Түбәндәге җөмләләрдә аргамак, юрга гади йорт хайваны гына түгел, ә кеше күзе кызыгырлык байлык, яхшы товар буларак та күзаллана: Байларның айры үркәчле қанар дәwәсен, айағ ы чалыш йурғасын, муйыны озын арғамағын, батыр йегетләр кийәр көбәсен, йахшы бикләрнең қызларын алдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]; Тайдулының ике арғамағы вар ирде [шунда ук, б. 88]. Бу хайваннар шулай ук затлы булып саналганнар, кыйммәтле бәядән йөргәннәр: Дәрхаль йөз тун, ун бидрә алтын, илик баш ат, илик баш төйә wә йегерме баш тай wә ун кәнизәк Нәсры ғайярға җибәр де [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 519]; Қашында ултырғанлар май тик эрер иделәр, wә тәқый атым, туным сиңа булсын дийер иде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Соңгы мисалларда ат, төйә кебек хайван атамаларының тун, алтын кебек затлы әйберләр белән беррәттән саналып кителүен күрәбез. Димәк ʻйөк ташучы йорт хайваныʼ төшенчәсенә биредә ʻзатлы бүләкʼ мәгънәсе дә өстәлә. Ә менә алдагы җөмләдә урын алган тай (ىاي) лексемасы үзендә дуамаллык, кызулык, кыргыйлык кебек сыйфатларны да берләштерә: Бу қортқаның бүреген алыб бирәйен тигәнче, ийәре ауды, тай дулады, йылқы өркеде, бер утиға таба чапды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Шул ук вакытта җирән атлар, җирән атка атланган малайлар нигәдер түбән бәяләнгән, алардан киңәш сорау да мыскыллануга тиңләштерелгән: Мысқылчы булыр, җирән атка менгән, қызыл йөзле уғландин киңәш сораған [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Мәүлә Колый иҗатында ат (تﺁ) ниндидер бер илаһи образ буларак урын ала. Аеруча гөнаһ аты сүзтезмәсендә ат сүзе абстрактлаша, кешенең гөнаһлы эш-гамәлләренең чагылышы булып тора: Ахирәткә күчәрләр гөнаһ атына атланыб [Мәүлә Колый, 1963, б. 488]. Шул рәвешчә, XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә ат, йылқы, байтал, арғамақ, йурға, тай сүзләре телгә алына һәм алар бүген дә татар телендә актив кулланыла. Йорт хайваннары атамаларыннан язма ядкярләрдә ʻсарыкʼ төшенчәсендә қуй (ىوق), қузы (ىزوق) сүзләре файдаланылган. Аеруча қуй сүзе (ىوق), беренче чиратта, корбан, корбанга чалына хайван буларак күзаллана: Қуйлар кеби ғазиз җаным қорбан салсам [Мәүлә Колый, 1963, б. 495]; Бонлар аларга қуйның бер ботын биреб уғыл баласын алдылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]; Андин соң көймә төзеделәр, қырық қыз - қызықай берлә, күк күгәрчен берлә, алтын қузый берлә, тутый қош берлә, сүнмәс чырағы берлә, Тура тағындин Төн диңгезенә алтын көймәгә салыб йибәрделәр [шунда ук, б. 70]. Әлеге җөмләләрдә ʻйорт хайваныʼ төшенчәсенә ʻнәрсәгә дә булса алмашка биреп була торган әйбер, товарʼ, ʻавыр чакларда саклап калырг а кирәк булган затлы хайван, затлы әйберʼ кебек мәгънә төсмерләре дә өстәлә. Тик ʻсарык бәрәнеʼ төшенчәсенә ия қузы лексик берәмлеге хәзерге әдәби телдә кулланылмый инде, ул бары тик диалектларда гына сакланып калган [Садыкова, 1994, с. 30]. Бозау (وازب) сүзе "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә очрый: Бер анча йөрде, андин Шамақыйда бозау көтмәгә җалға иңде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Эт (ﺕيا) лексик берәмлеге дә үзенең төп мәгънәсендә килә. Беренче чиратта, ʻбүре нәселеннән булган һәм кулга ияләндерелгән йорт хайваныʼ дигән конкрет төшенчәне атау максатыннан кулланылган. Шулай да борынгы төркиләрдә этнең изгеләштерелгән хайван булуын да искәртә галимнәр. Эт күп кенә кыпчак ыруларының тотемы булган, ул яңа туган баланы явыз рухлардан саклый дип ышанганнар [Дәүләтшин, 1999, б. 67]. Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә дә эт улавының яхшыга, иркенлек-бәрәкәт һәм саулыкка юралуы искәртелә [Мәрҗани, 1989, б. 127]. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендә баланы саклау өчен эткә бирү күренеше, бәлки, шул борынгы күзаллауларга барып тоташадыр да: Чөн бер сәғәт үтеб ирде, ишекдән бер эт кереб килде [Мәҗмугыл-х икәят, 1963, б. 508]. Эт еш кына әдәби әсәрдә тискәре образ буларак та тасвирлана: Мәккәдә Әбу Қобәес тағына бенеб қуй башыны йисәләр, ул кемсәгә һәргиз җиһанда эт өрмәйә, дешләмәйә [Мөслими, 1999, б. 24 б.]; Берәү этен мақтады, берәү алған хатынын мақтады [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 87]. Йорт хайваннарыннан мәче (ىﭼﻪم), үгез, ишәк, ʻэт баласыʼ төшенчәсенә ия көчек (قﭽوﮐ) атамаларын да төп мәгънәләрендә очратабыз: Зәхәб, Рәүхәт, Рәхәт - өчәүгесе Нух пәйғамбәр ғаләйһиссәлам доғасы илән көчекдин, ишәкдин, мәчедин улыр ирделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 69]; Әй, ханым, сездән соң арба тартқан үгез иңәрме, йәки аны йиккән ийәсе иңәрме? [шунда ук, б. 77]. Ә менә дуңғыз (زعكود) лексик берәмлеге түбәндәге мисалда йорт хайванын конкрет атау белән бергә күпмедер дәрәҗәдә үзендә тискәре мөнәсәбәт, кимсетеп әйтү, рухи түбәнлек кебек тискәре хисмөнәсәбәтләрне дә чагылдыра кебек: Боланға ийәргән чәчәккә аунар, дуңғызға ийәргән балчыққа аунар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Әйтергә кирәк, биредә дуңғыз (زعكود) лексемасы болан (نلب) сүзенә каршы куела, ягъни алар үзара контекстуаль антонимнар булып килә. Болан, поши кебек хайваннарның борынгы төркиләрдә тотем булуын да әйтергә кирәк. Болан рәсеме археологик ядкярләрдә шактый күп сакланып калган [Татары... 1967, с. 349 - 351]. Димәк болан лексик берәмлеге төрки-татар халкының борынгы космогоник күзаллауларын да чагылдырырга мөмкин. Болан (نلب) сүзе түбәндәге мисалда эмоциональ төсмерләрдән азат, ул конкрет төшенчәне генә атый: Бөрҗан би йитеб, боланны атыб йықды, хан алдыға китерде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Мәүлә Колыйда су дуңгызын аңлаткан фарсы сүзе хуқ очрый. Мисалдан күренгәнчә, ул тискәре, әшәке образ буларак күзаллана: Сыйфаты охшар аның нәҗес хуқи [Мәүлә Колый, 1963, б. 494]. Кыргый җәнлек-кошларны җыелма мәгънәдә җиткерү вазифасын әдәби ядкярдә кийек (كيك) сүзе башкара: Байыр тағына вардылар, кийек ауладылар [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 72]. Урман җәнлекләреннән язма чыганакларда бүре (ىروب) лексемасы еш телгә алына. Бу аңлашыла да, чөнки татар әдәбияты бөтен дөнья әдәбиятының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Бу әдәби әсәрләрдә, шул исәптән XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә кулланылган бүре лексемасы аша да күренә. Белгәнебезчә, бүре образы, тотем буларак, борынгы чорга барып тоташа һәм монгол, Урта Азия, Көнчыгыш Европа, төрки мифологиядә еш кулланыла: "Золотая волчья голова красовалось на тюркских знаменах" [Гумилев, 1993, с. 23]. Хәтта кытай авторларында ʻбүреʼ һәм ʻханʼ төшенчәләре үзара синоним буларак та каралган [Набиуллина, 2015, с. 398]. Борынгы төрки дөньяда бүре алдан юл күрсәтеп баручы нәсел башы, тотембаба итеп кабул ителгән. Бүре, тәкә, елан һ.б. кебек тотем исемнәрнең этноним буларак кулланылуын да искәртә галимнәр [Зәкиев, 2007, с. 8]. Мәсәлән, X-XII гасырларда угыз-кыпчакларның тотемы бүз бүре булуы мәгълүм [Дәүләтшин, 1999, б. 65]. М. Бакиров фикеренчә, бүре тотемы тагын да борынгырак чорга карый. Бүре культы борынгы төрки һун кабиләләренә саклардан күчкән дип фаразлана [Бакиров, 2019, с. 395]. "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендә дә бүре образы кешеләштерелә: Йәнә билгем ул булыр кем, мин үлгәндин соң көн булыб инәрмен, бүре булыб чығармын, мине андин белең, - тиде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 71]. Түбәндәге мисалда исә бүре атамасы йылқы йаллы бүре сүзтезмәсендә килә һәм гадәти булмаган, ниндидер сәер, әкияти җанварны сурәтли. Атныкы кебек ялы булган бу җанварда кешегә хас сыйфатлар да бар: ул аңлый, сөйләшә. Биредә әсәргә мифик элементлар керүен искәртергә кирәк, ʻбүреʼ төшенчәсе, безнең фикеребезчә, бу очракта төрки халыкларның борынгы күзаллауларын чагылдыра: Күрделәр кем, йылқы йаллы күк бүре чыға килде, артына караб: "Чыңғыз, Чыңғыз", - дийеб аwаз бирде, барыб урман эченә иңде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]. Ә менә төлке (ىكلت), кеш (ﺶك) сүзләрен без бары тик кеш тун, төлке бүрек кебек сүзтезмәләр составында гына очратабыз, ягъни алар беренчел мәгънәләре булган ʻерткыч җәнлекʼ төшенчәләрен түгел, ә шул җәнлек тиресеннән тегелгән-эшләнгән кием-салым атамаларын белдереп киләләр: Хуш барайын тийеб, кеш тунын билгәй йабыныб, тәқый бер башмағы бар ирде, аны киде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Тәқый бер қара төлке бүреге бар ирде, аны башықа киде, тәқый ул йәшереб алыб қалқан дүрт уғлыны үзе берлә алды [шунда ук, б. 77]. Кыргый җанвар атамаларыннан арыслан (نلسرﺁ), йулбарыс (ﺲربلوي) сүзләренең очравын искәртергә кирәк. Аларның икесе дә ʻерткыч хайванʼ төшенчәсен белдереп, конкрет мәгънәдә килсәләр дә, үзләрендә коч-кодрәт, ныклык кебек сыйфатларны туплаган образ буларак та күзалланалар: Арыслан кийек тотқач, кире сикереб, артындағын қайтыб алмас, азад қылыр, йибәрер [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 77]; Бер йулбарыс дигән кийекне күрделәр ирсә, уқларын йаға кизләүгә йараштырыб қудылар, қыйаларны ашдылар, һич берсе җитә алмады, бары өч кеше қуыб йитделәр [шунда ук, б. 81]. Фарсы чыгышлы пәләң (كنلﭙ) сүзе дә кыргый җәнлекне атый - ʻкаплан, барсʼ төшенчәсен аңлата, конкрет мәгънәгә ия. Шулай ук әсәрдә тиңдәшсез, горур хайван образы буларак тасвирланган: Чөн падишаһзадә ул манзараға бақды, мәқаме күрде, чөн Қандәһар пор нигяр wә чөн пәләң бәдигәи рәң wә түрт сөффәи рубру қылығлық wә руми зәр бәғыт пәрдәләр ишекләрдә салиғлық [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 507]. Язма чыганакларда актив кулланыла торган хайван атамаларының берсе - дәwә (اود) сүзе. Бу хайван төрки халыкларның тормышкөнкүрешендә зур урын алып торган. Түбәндәге җөмләдә ул төркиләр көнкүрешендә төп йөк ташу чарасы буларак урын ала: Шул уқ заман утыз дәwәгә йөк йөкләделәр [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 83]. Түбәндәге җөмләдә қызыл дәwә сүзтезмәсе исә конкрет төшенчәне түгел, ә ниндидер илаһи җан иясен атау өчен кулланылган. Ул намазлы, гыйбадәтле затларга ярдәм итә торган мифик образ буларак күзаллана: Чәһаршәмбе көннең кичәсендә тәмам ғосел идеб wә намаз қылыб беткәнләрендән соң ғаләме ғайбдән бер қызыл дәwә зоһур улыныб, хәзрәте Ғалине ул дәwәйә атдылар, күтәреб алыб Бәқыйғ гүрстанының бер почмағында фәрештәләр дәфен итделәр [Мөслими, 1999, б. 12]. Хайван атамаларыннан тычқан (ناقﭽت) / сычқан (ناقﭽس), йарқанат (تنقراي) сүзләрен бары тик бер урында гына очраттык. Тычқан сүзе мифик образны хәтерләтә, канатлы итеп бирелгән: ...wә дәхи ул атауда сычқанлар вардыр. Қанатлары йарқанат кеби йонсыздыр [Мөслими, 1999, б. 21]. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрендә хайван атамаларыннан ʻпесиʼ төшенчәсен аңлата торган кәди (ﯼدﮐ) лексемасы белән очрашабыз. Мисалдан күренгәнчә, әсәрдә тасвирлана торган утрауның серлелеген, шомлылыгын тасвирлау максатыннан, кәди сүзе очар кәди сүзтезмәсе составында килә һәм әкияти образ күзаллана, ягъни абстракт мәгънә төсмерләре дә өстәлә: Ул атауда очар кәдиләр вардыр [Мөслими, 1999, б. 21]. Әлеге лексик берәмлекнең XVI гасырга караган "Арабскотюркский словарь" язма истәлегендә дә кулланылганлыгы мәгълүм [Кадирова, 2014, с. 94]. Җир-су хайваннары атамаларыннан язма истәлекләрдә хәзерге әдәби телдә дә киң кулланыла торган балық (قلاب), бақа (اقاب) лексик берәмлекләре урын ала: ...wә дәхи ул диңгездә бақалар вардыр, йегерме қарыш бийеклеге [Мөслими, 1999, б. 22]. Балық сүзе исә "Тәварихы Болгария" әсәрендә балық қарыны кебек сүзтезмә һәм айу балығы тезмә сүзе составында очрый: Йуныс ғаләйһиссәлам бу көндә балық қарынында мәхбүс улды [Мөслими, 1999, б. 9]; Анда бер олуғ балық вардыр, аны айу балығы дийерләр [Мөслими, 1999, б. 23]. "Мәҗмугыл-хикәят" әсәрендәге йылан (نلي) лексемасы бүген дә үзгәрешсез кулланыла. Әсәрдә ул олуғ йылан сүзтезмәсе буларак телгә алына, берсенең ак, икенчесенең кара булуы искәртелә. Димәк биредә йылан лексемасы ʻсөйрәлүче хайванʼ төшенчәсен генә белдереп калмый, ул ниндидер символик мәгънәгә дә ия. Халык авыз иҗатында кара елан мәкерле явыз кешене чагылдырса, ак елан ярдәмчел игелекле образны сурәтли. Әлеге язма чыганакта да шул образлар күз алдына килә: ул сөйрәлүче хайванны гына түгел, ә кешегә хас сыйфатларны да чагылдырып, әкияти образларга ишарәли: Нагяһ нәзары ике олуғ йыланға төшде, бер-беригә чормашыбдыр, бере ақ wә бере қара [Мәҗмугыл-хикәят, 1963, б. 505]. Елан образы халык әкиятләрендә, риваять-легендаларда еш очрый. Галимнәр елан һәм аждаһа белән бәйле сюжетларның күп халыкларда таралуын, хәзерге әдәбиятта да урын алуын искәртә [Урманче, 2008, б. 46 - 48]. Гомумән, төрки-татар мифологиясендә елан һәм аждаһа - бер-берсенә якын торган образлар. Кайвакыт алар кушылып та китә: Бер Бараҗ дигән аждаһа елан килде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 85]. Ак еланнан аермалы буларак, аждаһа йылан сүзтезмәсе явыз затны чагылдыра, чөнки бу образ, беренче чиратта, халыкның милли хәтерендә сакланган мифик күзаллауларга барып тоташа. Халык авыз иҗатында, әдәби әсәрләрдә кошлар төрки-татар халкының рухи һәм мәдәни күзаллаулары хакында мәгълүмат бирә торган образлар буларак тасвирлана. Шул исәптән XVII-XVIII гасырлар әдәби ядкярләрендә телгә алынган кош атамалары да бай семантикага ия. Қош (ﺶوق) атамасы, беренче чиратта, үзенең туры мәгънәсендә килә, геройга мәгълүм булмаган, билгесез кошларны атау өчен хезмәт итә. Әмма кош образының борын-борыннан ирек, көч-хакимлек, дәүләт символы булуын да онытырга ярамый. Мәсәлән, төркиләр башлыгы Күлтәгиннең таҗында кош рәсеме булу шуңа ишарә итә [Гумилев 1993, с. 329]. Кошның очып килүе, оя коруы - хакимлекнең, дәүләт белән идарә итүнең дәвамчанлыгын аңлатырга мөмкин: Ул қошлар даим йомырқа салырлар wә балалар очырырлар; ул диңгездән чыға белмәзләр [Мөслими, 1999, б. 21]. Қош-қорт парлы сүзе исә кошларны гомумиләштереп атау вазифасын башкара: ...қош-қорт аулармын, ул аулаб алған қош җонын йолқырмын... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 74]. Қош (ﺶوق) лексик берәмлеге ақ, сығырчық кебек сүзләр белән семантик бәйләнешкә кереп, кошларның аерым төрләрен дә атый. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә урын алган ақ қошлар сүзтезмәсе хәзерге әдәби телдә кулланыла торган аккош яисә акчарлак атамасын аңлатмыймы икән: Аллаһы Тәғалә ул диңгездә ақ қошлар йаратмыш [Мөслими, 1999, б. 21]. Сығырчық қошлар сүзтезмәсе исә хәзерге татар әдәби телендә сыерчык буларак сакланып калган: Ул чишмәдән бер саwыт илә су алсалар, ул суны бер йирә куйсалар, сығырчық қошлар җәмиғ улырлар һәртөрле әлхан илә аwаз вирерләр, ул суны алған кеше илтеб қуйғанчы [Мөслими, 1999, б. 25]. Қош сүзе җегәр қошым сүзтезмәсе составында килеп, кешегә яратып эндәшү сүзе буларак кулланылган. Җегәр лексик берәмлеге себер диалектында "уңган, булган, матур" төшенчәләрен белдерә торган җегәрле, хәзерге татар әдәби телендә ʻкөчле, куәтлеʼ мәгънәләрендә кулланыла торган егәрле лексемалары белән бәйләнешле булырга тиеш. Язма истәлектә җегәр қошым дигәндә қош лексемасының семантикасы киңәя, ул иркәләү-ярату, соклану төсмерләре белән баетыла, чөнки атау объекты үзгәрә: Әйде: "Әй, җегәр қошым, уғлан, тиз рәванә улғыл, Истанбула вар", - диде [Мөслими, 1999, б. 36]. Конкрет кош атамаларыннан "Борынгы төрки сүзлек"тә [Древнетюркский словарь, 1969, с. 446], Сайядиның "Бабахан дастаны", Мөхәммәдьярның "Нуры Содур" әсәрләрендә теркәлеп калган [Кадирова, 2001, б. 38, б. 168] қарчыға атамасы Мәүлә Колый хикмәтләрендә һәм "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә телгә алына: Қарчыға әйтер: үшкәлдем [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]; Синең ағачың қайын булсын, қошың қарчыға булсын [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]; Урдаҗ қарчыға илән бүдәнә тибдерде [шунда ук, б. 81]. Шоңкар (رقكوش) атамасы ялгызы гына да телгә алына, сүзтезмәләр ясауда да катнаша: Қыйат шоңкар илә аққош тибдерде [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 81]. Ак шоңкар сүзтезмәсендә исә герой үзен күктә очкан ирекле кош белән чагыштыра. Әлеге сүзтезмә геройның хыялларын да, үткәннәрен сагынуны да, күпмедер дәрәҗәдә үзе белән горурлану хисләрен дә чагылдыра: Һәр йәнә күкдә йөргән ақ шоңкар идем... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Бөркет (تقروب), күгәрчен (نﭽرﮒوﮐ) атамасы да, "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә телгә алынган башка кош атамалары кебек үк, кабилә-ыру кошын билгеләү вакыйгасында телгә алына: Әй, Қыбчақ би, сәнең ағачың қарама булсын, қошың бөркет булсын... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]; Әй, Қалдар би, синең ағачың сандал булсын, қошың күгәрчен булсын... [шунда ук, б. 79]. Шулай ук күк күгәрчен сүзтезмәсе составында да күзәтелә: Йәнә ул көймәне бозғандин соң Ғыйләмалик Күрекле чықды, қырық қыз қыйы берлән, күк күгәрчен, бер алтын қузый берлән, тутый қош берлән [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 70]. Мәүлә Колыйда күгәрчен лексемасы Ходай сүзен җиткерүче кошны атый: Күгәрчен әйтер аңа: Сөбханә Рәббиәль-әғлә [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]. Лачын (نﭽﻻ), сайысқан (نقسياس), торна (انرت), қарға (اعراق) кебек кош атамалары да хәзерге әдәби телдә семантик һәм фонетик яктан үзгәрешсез диярлек саклана: Қарға әйтер: илла Алла [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]; Торна әйтер: очармын, сансыз төшләр гизәрмен [шунда ук, б. 502]; Лачын әйтер: очармын [шунда ук, б. 502]; Әй, Сиңклә, синең ағачың алма ағачы булсын, қошың лачын булсын... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 78]; Әй, Тамйан би, сәнең ағачың тирәк, қошың қарға булсын... [шунда ук, б. 78]; Әй, Мутйан би, синең ағачың миләш булсын, қошың торна булсын... [шунда ук, б. 79]; Әй, Тимер Қотлу би, синең ағачың җирүк булсын, қошың сайысқан булсын... [шунда ук, б. 80]. Сайрар кошлардан Мәүлә Колый былбылны телгә ала: Былбылларны сайратқан хуш гөлстан эчендә [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]. Башка кош атамаларыннан Мәүлә Колый иҗатында турғай (ىاعروت), ләкләк (كلكل), байғыш (ﺶعياب), таwис (ﺲيوات) теркәлгән. Алар барысы да Аллаһ сүзен җиткерүчеләр, Аллаһка зекер әйтүчеләр: Турғай уқыр мең бер ат [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]; Ләк-ләк әйтер... [шунда ук, б. 500]. "Әлхәмде лиллаһ" уқырға қарлығач [шунда ук, б. 500]; Байғыш қош төн-көн йығлар [шунда ук, б. 502]; Таwис - оҗмах қошы, җөмлә қошларның башы [шунда ук, б. 502]. Йорт кошлары атамаларыннан М. Кашгарый сүзлегендә үк теркәлеп калган таwық (قوات) атамасы очрый, ул чагыштыру чарасы буларак килә: Таwықмы син, көлгә аунаб йомырқа салмаға... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 73]; Таwық тәңресен белер [Мәүлә Колый, 1963, б. 502]. Текстларда қаз (زاق), үрдәк (ﮎدروا) атамалары да телгә алына: Әй, Кирайәт би, синең ағачың йүкә булсын, қошың қаз булсын... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 79]; Үрдәк әйтер: йә Рахман [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]. Қазлар әйтер: йә Сөбхан [шунда ук, б. 500]; Тудақ әйтер: өнем йуқ, сүзләмәгә телем йуқ [шунда ук, б. 502]. Язма истәлекләрдә урын алган кайбер кош атамалары хәзерге әдәби телдә сакланып калмаган, ә диалектларда гына күзәтелә. Мәсәлән, итәлгү (وﮔلتيا) атамасы: Әй, Җурматый би, синең ағачың өйәнке булсын, қошың итәлгү булсын... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 79]. Бу атама себер диалектының тобол сөйләшендә лачынның бер төрен атый [Диалектологик сүзлек, 2009, б. 220]. Шулай ук себер диалектында сакланып калган (ʻкүкеʼ төшенчәсендәге) қауд лексемасын мисалга китерергә мөмкин: Әй, Қағыйн Чар уғлы Қытай би, синең ағачың артыш булсын, қошың қауд булсын... [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 79]. Язма истәлектә тагын күйелдү (ودليوﮐ) дигән кош атамасы телгә алына: Әй, Салчут, синең ағачың көйрү булсын, қошың күйелдү булсын... [ Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 79]. Күйелдү сүзе себер татарларының бараба диалектында күгәл / күгел / күгелдү вариантларында кулланыла һәм кыргый үрдәкләрнең бер төрен атый [Диалектологик сүзлек 2009, б. 343]. Текстларда тагын безнең төбәкләрдә очрамый торган кош атамаларыннан тутый һәм һөд-һөд телгә алына: Тутый булыр аңа шат [Мәүлә Колый, 1963, б. 500]; Һөд-һөд әйтер разым бар [шунда ук, б. 502]; ...wә дәхи анда өч төрле тутый вардыр: берсе - ақ, wә бере - қызыл, wә бере - йәшел [Мөслими, 1999, б. 22]; Әй, Бурқыт би, синең ағачың чаған булсын, қошың һөд-һөд булсын [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 79]. Һөд-һөд атамасы матурлык, гүзәллек символы буларак, элекке чорларда хатын-кыз исеме итеп тә кулланылган [Саттар-Мулилле, 1998, б. 458]. Фарсы теленнән кергән тутый атамасы исә фамилия һәм топонимнар составында сакланып калган [Саттаров, 1990, б. 36]. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, "Дәфтәре Чыңгызн амә" әсәрендә кош атамалары киң кулланылган: анда агачлар һәм кошлар һәрбер ыру-кабиләнең яклаучысы-саклаучысы - тотемы итеп билгеләнгән. Шул кош кабиләгә муллык, уңыш китерә, җиңүләр яуларга ярдәм итә дип ышанганнар төркиләр. Бу күренеш-вакыйга кошл арны борынгы мифология белән бәйли, алар биредә Югары Күк, Күк рухы, кояш, болыт, җил, ирек, үсеш, тормыш-тереклек, уңдырышлылык, байлык, күрәзәчелек, космик зоналар арасындагы мөнәсәбәтләр символы буларак урын алган. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә теркәлгән хәшәрәт (تارشح) сүзе хәзерге татар телендә ʻһәртөрле сөйрәлүче җир-су хайваннарыʼ төшенчәсендә кулланылса, язма истәлекләрдә ул таррак мәгънәдә очрый. Мәсәлән, "Тәварихы Болгария" әсәрендә бу сүз бөҗәкләрне җыйнап атау өчен файдаланылган: Һәрбер хайwанат wә хәшәрәте арызның кәйфийәте җомағларыны қарар өчен һәрбер тағ сахрада wә урманда йөреб дившердегендә йулда килер өчен бер дөрлә җәмәғәтләрне күрде, йәғни чебен җәмәғәтләрене, дөрлә әнвағындан бер чебендер, диңгез кенарында чуқ улыр, рәнге йәшелдер [Мөслими, 1999, б. 15]. Югарыда китерелгән мисалда без хәзерге әдәби телдә һәм семантик, һәм фонетик яктан үзгәрешсез кулланылган конкрет мәгънәле чебен лексик берәмлеге белән дә очрашабыз. Фактик материалдан күренгәнчә, чебеннәрне күплек санда бирү өчен автор чебен җәмәғәтләрене (ىنرلتاعمخ نبﭼ) сүзтезмәсен файдаланган. Бөҗәк атамаларыннан язма чыганакларда туры мәгънәсендә кулланылган қырмысқа (اقسمرق) сүзен дә мисалга китерергә мөмкин: Аның йулында қырмысқалар вардыр [Мөслими, 1999, б. 25]. Кайбер очракта кырмыска шактый тәфсилле тасвирлана: Андин соң Ақсақ Тимер көнләрдә бер көн кәшанә төбендә тайаныб торыр ирде, бер айағы Ақсақ, бер күзе суқыр қырмысқа килде, тәқый ул кәшанәгә тырмашыб менәргә йапышды [Дәфтәре Чыңгызнамә, 2011, б. 82]. Биредә қырмысқа лексемасы тырышлык, эшчәнлек, үҗәтлек символы булып тора. Мәүлә Колый шигъриятендә бөҗәкләрдән қоңгыз қорт (ترق زعكنوق) лексемасы телгә алына. Шагыйрь наданнарны, аларның кылган эш-гамәлләрен коңгыз корт белән чагыштыра: Қоңғыз қорт тик дөнйа өчен һәп қазғана [Мәүлә Колый, 1963, б. 496]; Наданлар қоңғыз-қортқа охшар булғай [шунда ук, б. 496]. Фактик материалдан күренгәнчә, XVII-XVIII гасырларга караган иске татар язма истәлекләрендә хайван, кош-корт атамалары шактый еш телгә алына. Хайван һәм кош атамалары, беренче чиратта, кабилә-ыругның тотемы буларак күзаллана. Ә чебен-коңгыз кебек бөҗәкләрне исә авторлар табигатьнең җанлы өлешен тасвирлаганда, яисә чагыштыру-сурәтләү чарасы буларак куллана. Кыскача нәтиҗәләр. Әлеге бүлектә XVII-XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр кулланылышында язма традициянең дәвам итүе, норма буларак ныгуы күренә. Норма вариантлылыгы күзәтелү дә исәпкә алынды. Кешенең җенесе белән бәйле атамалардан төрки-татар сүзләре ир, йегет, хатын, қыз, тиши, иркәк, гарәп-фарсы алынмалары җәван, җәванмәрд, җәмилә кебек лексик берәмлекләрнең кулланылышын узган гасырлардан килгән норманың ныгуы итеп кабул итәргә мөмкин. Ә менә ʻхатын-кызʼ төшенчәсен аңлата торган гәүрәт сүзе безгә бары бер урында гына очрады һәм аны норма вариантлылыгы дип карау дөрес булыр кебек. Кешенең тән төзелеше, әгъза атамаларына килгәндә, күпмәгънәле баш сүзенең кулланылышы кызыклы. Үзенең төп мәгънәсеннән тыш, бу лексема язма текстларда күпсанлы канатлы гыйбарәләр ясауда катнаша. Баш кисү, баш ийү, баш салу, башдан үтү, башдан кичү, баш өстендә һ.б. кебек фразеологизмнарның бүген дә телдә йөрүен исәпкә алсак, аларның язма традициядә норма буларак ныгуын искәртми мөмкин түгел. Мәүлә Колый иҗатында урын алган башында ултырмаға кешесе йуқ гыйбарәсен исә күпмедер дәрәҗәдә нормадан тайпылыш дип тә кабул итәргә мөмкин. Бу очракта шагыйрь шушы гыйбарә белән үлгәч елап калыр туганы, якын кешесе булмаган ятимне тасвирлый. Қул соматизмы да күпсанлы канатлы гыйбарәләр составында очрый: қул озайту, қулға бирү, қулда бары һ.б. Йөрәк лексемасы да, башлыча, фразеологизмнар составында гына килә: йөрәк йану, йөрәк пешү, йөрәк қан эчендә һ.б. Азык-төлек, савыт-саба атамаларының кулланылышында да язма традицияләрнең үстерелүе, норманың ныгуы күренә. Мәсәлән, ʻазыкʼ төшенчәсенең азық, аш, ниғмәт, тәғам дип бирелүе моны тагын бер кат раслый. Кием-салым атамаларыннан ʻтунʼ төшенчәсенең киңәюен искәртергә кирәк. Тун язма истәлектә гади өс киемен генә белдереп калмый, ә аны кигән кешенең дәрәҗәсенә, өстенлегенә, җәмгыятьтәге урынына да ишарә итә. Гомумән, әсәрдә кием-салым әсәр герое хакында күп мәгълүмат бирә, аны шәхес буларак ача. "Җәмгыять" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр бүлекчәсендә кан-кардәшлек, йорт-торак, һөнәр белән бәйле төшенчәләргә тукталдык. Биредә ʻирʼ, ʻхатынʼ төшенчәләре никах мөнәсәбәтләренә бәйле карала. Мәсәлән, ʻкияүдәге хатынʼ төшенчәсе язма истәлекләрдә хатын, җефет, мәхбүбә, бичә лексемалары белән җиткерелә, ягъни язма традиция буларак, төрки-татар сүзләре дә, гарәп-фарсы алынмалары да кулланыла. ʻЯшәү урыныʼ төшенчәсенең бирелешендә йорт, қуыш, сарай кебек төрки-татар сүзләрен дә, бина, кәшанә, күшек, мәнбарай кебек гарәп-фарсы алынмаларын да очратабыз. Сугыш кораллары атамаларыннан төрки-татар сүзләре балта, пычақ, садақ, қылыч, гарәби чыгышлы шәмшир, алят wә әсбабе хәреб кебек сүз һәм сүзтезмәләр телгә алына. Язма истәлекләрдә һөнәр-кәсеп атамалары шактый күп телгә алына. ʻҺөнәрʼ төшенчәсе үзе, язма традицияне саклап, һөнәр, кәсеп, эш, хезмәт кебек лексемалар белән аңлатыла. Шул ук төшенчәнең ғыйлемлек сүзе белән дә җиткерелүен норма вариантлылыгы дип аңлатырга мөмкин. Конкрет һөнәр атамаларына килгәндә, арада сатучы, игенче, башлық, қараwылчы, итмәкче, аучы кебек төрки-татар сүзләре, рәис, рәһбәр, сәүдәгәр, базаркян кебек гарәп-фарсы алынмалары белән белдерелгәннәре дә бар. "Табигать" тематик төркеменә берләшә торган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр арасыннан ʻкояшʼ төшенчәсенең қойаш, көнәш, көн, шәмс кебек синонимик вариантлар белән аталуын искәртергә кирәк. ʻКояш нурыʼ мәгънәсендәге көн йаруғы (көн йаруғы керде, йаруғ көн иңде һ.б.) сүзтезмәсенең кулланылышы үзенчәлекле. Биредә образлылык, абстрактлылык көчле, ул сихри-илаһи көч буларак күзаллана. Гомумән, күк җисемнәренең бирелешендә образлылык, абстрактлык көчле. Бер яктан, алар конкрет күк җисемнәрен белдерә кебек, икенче яктан, аларның семантикасында сигнифактлылыкның да киң булуы күренә. Тау-туфрак, урман-кыр белән бәйле тау / тағ, қыйа, йалан, йапан, мәғарә, туфрақ, балчық кебек конкрет атамаларның кулланылышында язма традициянең саклануы күренә. Ә менә су лексик берәмлегенең бирелеше шактый кызыклы. Бу сүз үзенең төп мәгънәсеннән тыш, күп очракта ʻелгаʼ төшенчәсен белдереп килә. Гомумән, сулыклар белән бәйле лексик берәмлекләрнең кулланылышы шактый кызыклы, алар арасында синонимик парлар күп. Мәсәлән, ʻелгаʼ төшенчәсендә су - йылға, нәһер, идел, ʻярларына ташып торган зур елгаʼ төшенчәсендә - дәрйа, идел, туфан, ʻдиңгезʼ төшенчәсендә диңгез, бәхре, идел сүзләре синонимик рәт тәшкил итә. Үсемлекләр дөньясы белән бәйле атамаларның кулланылышында да, нигездә, язма традицияләрнең дәвам итүе, әдәби норманың ныгуы күренә. Хайван, кош-корт атамалары башлыча төрки-татар лексемалары белән бирелә: ат, қуй, йылқы, тай, эт, қош һ.б. Аларның барысы да диярлек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры язма чыганакларында телгә алына һәм хәзерге татар әдәби телендә дә кулланылышта йөри. Әмма норма вариантларын да әйтми мөмкин түгел. Мәсәлән, агач атамалары беренче карашка конкрет төшенчә булсалар да, аларның байтагы кабилә-ыруның символы, тотемы буларак телгә алына. Мәсәлән, сандал, йәкә, миләш, чаған, алмағач шундыйлардан. Бу агач атамалары кабиләгә уңыш, бәхет, байлык-муллык алып килә, афәтләрдән саклый торган символ ролен үти, табыну атрибутын аңлата. Шушы ук үзенчәлекләр кайбер хайван атамаларына да кагыла. Мәсәлән, бүре атамасы төрки халыкларның тотемына барып тоташа: йылқы йаллы бүре. Ақ йылан, қара йылан сүзтезмәләре дә яхшылык-начарлык, яктылык-караңгылык, изгелек-яманлык һ.б. шундый каршылыкларга ишарә итә торган образларны чагылдыра. Кош атамалары да язма чыганакларда, кабилә-ыру тотемы буларак телгә алына. Бу очракта аларның семантикасы аеруча киңәя. Шул рәвешчә, конкрет мәгънәле уртаклык сүзләрнең кулланылышында, нигездә, язма традициянең дәвам итүе күренә. Әмма фактик материал норма вариантлылыгының да киң чагылыш табуын раслый. ЙОМГАК Иске татар телендә язылган әсәрләрдә кулланыла торган лексик байлыкны барлау һәм аның ничек итеп файдаланылуын билгеләү максатын күздә тотып язылган әлеге хезмәттә лексик-семантик категорияләрне тикшерүнең әдәби тел тарихын анализлау өчен кулай дип табылган методологиясе, метод-ысуллары, төп принциплары сакланып, барлык әсәрләрне дә бердәм ныклы системада, кабул ителгән тәртипкә нигезләнеп өйрәнү күздә тотылды. Лексик-семантик категорияләр, беренчедән, хәзерге лексикология һәм семасиология тармакларында тел күренеше буларак өйрәнелгәнчә, төшенчәнең сүзмәгънә (лексема) белән белдерелүе ягыннан зиһенгә алынды, икенчедән, аерым текст эчтәлегендә ничек файдаланылуы - язма сөйләм берәмлеге булуы ягыннан ачыкланды. Бу юнәлештә төшенчәнең сүзмәгънә шәкеле белән бергә, аерым контекстта сүзформа, тезмә сүз, парлы сүз, фразеологик бөтен, сүзтезмә белән дә белдерелә алуына игътибар итү зарурлыгы күренде. Алга таба лексик-семантик анализның колачы киңәйтелде: төшенчәнең белдерелүен синонимик микросистемадан гомумтел системасы буларак күзаллана торган инвариант-парадигма нигезенә күчерергә кирәк булды. Нәтиҗәдә, уртак мәгънә тирәсендә туплана торган лексик-семантик вариантлар, аерым текстта ничек кулланылуына бәйле хәлдә, контекстуаль-синтагматик мөмкинлеге белән бергә күзаллана башлый. Анализ барышында, әлеге катлаулы процессны җентекләп аңлату һәр аерым авторның иҗат осталыгы яссылыгына куелды, бер уңайдан сүзнең язма текстта кулланылу үзенчәлеген тикшерү принцип ларын тәгаенләү мөмкинлеге ачылды. Бу юнәлештә, фәнни тикшерүгә куела торган төп таләпкә тугры булып, темада күтәрелгән мәсьәләләрнең төрле яклап, ягъни гомум тюркологик планда, сүз мәгънәсе махсуслап тикшерелә торган Европа, рус телләрендәге хезмәтләрдә, хәзерге гомуми тел гыйлемендә, татар лексикологиясе һәм семасиологиясе буенча дәреслеккулланмаларда, шулай ук гомумтелнең лексика тармагы һәм, әлбәттә, төрки-татар язма истәлекләре өйрәнелеп язылган күпсанлы хезмәтләрдә ничек итеп тикшерелүе тәфсилләп зиһенгә алынды һәм аларга мөнәсәбәт белдерелә барды. Әлеге нигездә, лексик-семантик категорияләрнең, ягъни: а) һәр аерым сүзнең индивидуаль лексик мәгънәсе, әлеге мәгънәнең ничек кулланылуына карап, мөстәкыйль һәм ярдәмче-бәйле дип бүлеп карау мөмкинлеге; ә) мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең зат, предметларны атау үзенчәлеге нигезендә ялгызлык һәм уртаклык исемнәр дигән семиологик класслары булу; б) уртаклык сүзләр белдерә торган информациянең нигезе чынбарлыктагы предметларга бәйле булса, лексик мәгънәнең объектив-конкрет; уртаклык сүзләр белдерә торган информациянең нигезе аң-фикерләү (төшенчәләү) нигезендә булган очракта, лексик мәгънәнең субъектив-абстракт дип, ике типтагы семантик төрләргә бүленүе; в) сүзмәгънәләрнең үзара һәм башка сүзләр белән, сүз һәм аның мәгънәсе (инвариант-парадигма) бәйләнеш-мөнәсәбәтендә барлыкка килә торган, полисемия-күпмәгънәлелек (лексик-семантик вариантлылык), синонимия, омонимия, антонимия, энантосемия кебек микросистемалар һәм аларның синтагматик сайланып ярашуы кыскача билгеләнә барды. Зиһенгә алынган гыйлемне әдәби тел тарихын өйрәнүнең максат-бурычларына яраштырып, анализның метод-ысулларын тәгаенләргә туры килде. Беренчедән, әлеге лексик-семантик категорияләрнең һәрберсенең структур-субстанциональ хәләтендәге асыл табигатен, ягъни аерым сүзгә хас индивидуаль мәгънәсен, әлеге мәгънә эчтәлегенең төзелешен (денотат / сигнификат), мәгънә типларын (конкрет / абстракт) һәм кайсы семиологик класска (ялгызлык / уртаклык) яисә структур-микросистемага каравын күзалларга, хәзерге лексикология һәм семасиология фәннәрендә ничек аңлатылуына мөнәсәбәт белдереп тәгаенләү таләп ителде. Икенчедән, а) һәр истәлектә файдаланыла торган лексик берәмлекләрнең тел күренеше буларак табигатен аң лау га нигезләнеп, ә) аерым әсәр эчтәлегендә (грамматик чолганышында) язма текст, сәнгатьле сөйләм берәмлеге буларак вазифа үтәгәндә, ни рәвешле кулланылуына җентекләп игътибар итәргә кирәк булды. Лексик-семантик категорияләрнең, мәгънә һәм форма ягыннан үзгәрү/үзгәрмәве билгеләнә торган катлаулы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр, әдәби телнең һәр чорында иҗат иткән авторның үзенә хас булган үзенчәлеге белән ачыклана барды. Бу уңайдан, төрле дәрәҗәдәге ешлык белән кабатланган гарәп-фарсы алынмалары һәм төрки-татар теленең үз сүзләре мөнәсәбәте яктылыгында, язма традициянең дәвам иттерелүенә, кайсы вариант-шәкелләрнең норма булып ныгый баруына игътибар бирелде. Әлеге мәсьәләләр хезмәтнең "Кереш"ендә яктыртылды. Методологик контекстта нәзарият-теориягә нигезләнү, һәр гасырда иҗат ителгән истәлекләрдә кулланылган лексик байлыкны барлау, анализ өчен мисалларны туплау хезмәтнең гамәли ягына да үзенчә тәэсир итте. Бу юнәлештә, әсәрләрдә файдаланылган сүз, сүзформа, тезмә сүз, парлы сүз, фразеологик бөтен, сүз тезмәсе шәкелендәге мисаллар, лексикология фәнендә кабул ителгән ысул һәм таләпкә туры китереп, "Кеше", "Җәмгыять", "Табигать", "Аң-Акыл" (соңгы хезмәтләрдә "Кеше һәм Гамәл") тематик төркемнәренә бүленеп барланды. Һәр истәлектә файдаланылган лексиканы барлаганда һәм язма традициянең дәвам иттерелүен күздә тотып тикшергәндә дә, гомумтел байлыган күзаллау өчен уңай дип кабул ителгән кысаны саклау, системаның ныклыгы өчен кирәкле чара булып калды. Шуның белән бергә, гомумсөйләмә телдән аермалы буларак, язма истәлекләрдә илаһи зат булган Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләргә мөнәсәбәтле кулланылган лексиканың эзлекле рәвештә дәвам итүе сәбәпле, әлеге мәсьәләгә ныклы мөнәсәбәт белдерелде һәм башка төркемнәр белән рәттән үзбаш итеп тикшерү кирәк. Нәтиҗәдә, традиция булып килә торган тематик төркемнәргә "Илаһи зат" дигән яңа тематик төркем өстәлде. Тематик төркемнәрнең санын арттыру яңалык булса да, алар нигезендә тупланаган мисалларны анализлау эше, классик лексикологиянең максат-бурычына туры китерелеп, лексика тармагының үз термин-атамалары, үз лексик-семантик категорияләре нигезендә башкарылды. Һәр әсәрдәге "Илаһи зат", "Кеше", "Җәмгыять", "Табигать", "Кеше һәм Галәм" дигән төрле тематик төркемнәргә берләшә торган лексик байлык, ялгызлык исемнәр, абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр, конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр дип, өч бүлеккә бүлеп тикшерелде. Бу бүлекләрдә инвариант-нигез булып берләшә торган төшенчә-атамалар аерым төркемчәләргә бүленеп анализланды. ХIII гасыр - ХХ гасыр башы истәлекләрендә язма традициянең ни рәвешле дәвам иттерелүе, кайсы вариантларның норма буларак ныгуы, гомумән, язма текстлар тикшерелгәндә, лексика тармагында чагылыш тапкан традиция һәм вариантлылык мәсәләләре күзәтелү билгеләнде. Һәр бүлекнең ахырында "Кыскача нәтиҗәләр" дип йомгак ясалды. Бу урында әлеге мәгълүмат гомуми йомгак буларак берләштерелә. Болгар дәүләте чоры Идел буе төрки-татар язма әдәби теле хронологик яктан X-XIII гасырларны үз эченә алган, Идел буе Болгар дәүләтенең югары икъдисади-сәяси һәм мәдәни үсешенә җавап бирә ала торган, борынгы төрки телнең язма традицияләрен дәвам иткән һәм иске төрки, угыз, кыпчак, уйгыр-карлук телләре үзенчәлекләрен үзендә чагылдырган катлаулы әдәби тел булып тора. Идел буе иске төрки телендә VII-IX гасырларга караган борынгы төрки әдәби телнең - рун язмаларының, X-XI гасырларда иҗат ителгән "Алтын йарук", "Котадгу белек", Мәхмүд Кашгариның "Дивану лөгат әттөрк", Әхмәт Йүгнәкинең "Һибәтел-хакаикъ", Әхмәт Ясәви, Сөләйман Ба кыр гани әсәрләренең тел традицияләре дәвам итә. Кол Галинең XIII гасырның беренче чирегендә (1212 -1233 елларда) язылган, өч йөздән артык кулъязмасының күпчелеге Идел буенда табылган "Кыйссаи Йосыф" поэмасы тора. Әсәрне өйрәнү 200 елга якын дәвам итүгә карамастан, ул бүгенге көндә дә галимнәрнең игътибарын җәлеп итә, чөнки "Кыйссаи Йосыф" әсәренең теле һәр яклап уникаль, Идел буенда соңрак чорларда язылган әсәрләр теленнән аерылып бу чорның әдәби тел үрнәге булып тора. Фонетик яктан әсәрдә сүз башында саңгырау тартыклар белән беррәттән, күбрәк яңгырау тартыклар кулланылу, ягъни угыз элементлары күзәтелсә, морфологик яктан исә еш кына кыпчак элементлары өстенлек итүе күренә, ике катламның да нигезендә борынгы төрки, карахани-уйгур әдәби теле ятканлыгы күренә. Лексик яктан әсәрнең телен, кайбер галимнәр кебек, угыз лексик элементлары белән чикләп кую дөрес булмас иде. Әсәрдә искиткеч бай сүз материалы тупланган, бу байлыкны бер хезмәт кысаларында гына өйрәнеп һәм барлап бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә әлеге хезмәттә күрсәтелгән тематик төркемнәрнең тулы һәм төгәлләнгән булуына дәгъ ва белдермибез. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләренә караган сүз берәмлекләрен өйрәнеп чыкканнан соң, әсәр теленең лексик яктан шактый борынгы булуы күзгә чалына. Бу үзенчәлек гомуми борынгы лексик нигез саклануда, борынгылыгы белән аерылып торган сүзләрнең кулланылышында (йазы, қараwаш, йалаwач, өтмәк, сәүчи һ.б), сүз мәгънәләренең беренчел нигезләрендә (күн, отағ, қот һ.б.) чагыла. Шушы нигезгә региональ лексик фонд өстәлә (сүнбел, йылдырым, уҗмах, туқыш һ.б.). Әсәрдәге лексик катлам өч өлешкә бүлеп тикшерелде: 1) "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар; 2) "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар; 3) "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган вариантлар. Һәр өч катламга караган тематик төркемнәргә шактый мисаллар тупланды, бу исә әсәрнең сюжеты күпкатлы, вакыйгаларның тулылыгы нигезендә сүзлек материалының да бай булуын билгели. Әсәрдә кулланылган ялгызлык исемнәр тематик төркеме, Урта гасырлар әдәби әсәрләренә хас булганча, гарәп-фарсы чыгышлы исемнәр белән генә чикләнеп калмый, ә төрки асыллы ялгызлык исемнәрне дә үз эченә ала. Бу өлештә уникаль шәхес-зат булган пәйгамбәр-әнбияләр (Мөхәммәд, Ибраһим, Исхақ, Йосыф һ.б.), аларның хәлифәләре һәм сәхабәләре (Ғомәр Хәттаб оғлы, Сабит оғлы Ноғман, Ғосман һ.б.); тарихи-риваятьләрдән мәгълүм легендар шәхесләр (Ғали Кәррар, Зөлфиқәр, Хәсән, Хөсәйен һ.б.); авторның үзе һәм замандашларының исемнәре (Қол Ғали); әсәр өчен кирәк булганга, автор тарафыннан тудырылган "әдәби" персонажларның исем-атамалары һәм аларның кулланылышы (Қылыч, Диңиз, Қурд, Қайғу, Қан, Қол һ.б.) өйрәнелде. Шунысы кызыклы: XIII гасыр төрки әдәби телендә Аллаһка мөрәҗәгать сүзе буларак иң еш кулланылган сүз - Халиқ сүзе. Хәзерге төрки һәм татар телләрендә кулланылган Аллаһ лексемасы исә иң аз кулланылган сүзләрнең берсе булып тора. Аллаһка мөрәҗәгать сүзе буларак, төрки чыгышлы Тәңри, Изи һәм Уған сүзләренең кулланышы игътибарны җәлеп итә. Шулай ук ʻпәйгамбәрʼ мәгънәсендә кулланылган сүзләрне өйрәнү дә кызыклы. Әсәрдә әлеге мәгънәдә иң еш кулланылган сүз - сәwчи. Безнең фикеребезчә, аның беренчел мәгънәсе рун истәлекләрендә теркәлеп калган борынгы төрки sab - сүз дигәннән килеп чыккан, sabčï ʻсүзче, сүз сөйләүчеʼ мәгънәсен белдерә. Соңрак, сүзнең палатальләшүе нигезендә, Идел буе регионында сәwчи формасын алган. Пәйгамбәргә һәм Аллаһка мөрәҗәгать иткәндә төрки сүзләр куллану әлеге чорда бу регионда яшәүче халыкларның ислам терминнарын төркиләштереп кулланылуга омтылышы турында сөйли. "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар арасында гарәп-фарсы алынмалары өстенлек итә. Абстракт лексика кешелек цивилизациясенең абстракт фикерләүгә күчүе, фән һәм мәдәниятнең алга китүе белән бәйле. Билгеле булганча, Болгар дәүләте чорында ислам мәдәнияте белән Идел буена үтеп кергән гарәп һәм фарсы телләре активлаша, алар фән һәм дин теле, шигърият теле буларак кулланыла башлый. Әсәрдәге абстракт төшенчәләр арасында алынма сүзләрнең өстенлек итүе дә үз заманы өчен алдынгы Көнчыгыш мәдәнияте йогынтысы белән аңлатыла. Шул ук вакытта төрки җирлектә озак гасырлар дәвамында кулланылып килгән һәм кешенең эчке дөньясы белән бәйле көңүл, бәғырь, йүрәк, қайғу / қазғу, сәwдек кебек абстракт мәгънәле сүзләр дә кулланыла. "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигма нигезендә берләшә торган вариантлар арасында, киресенчә, төрки лексиканың өстенлек итүе күзәтелә. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге өлешкә караган тематик төркемнәр халыкның тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары белән бәйле. Шул рәвешле, биредә кешенең җенесе, тән-әгъза атамалары, бизәнү-ясану әйберләренең исемнәре һәм аларның кулланылышы, гаилә хәленә бәйле кан-кардәшлек атамалары һ.б. (ата, ана, баба, уғыл, йылан-чайан, қурт-қымырсқа, йүз, әл, қул, қаш, диш, сач, көз, керпек, бой, баш-әл, ғыйбри, әғраби, ғарәб, падишаһ, шаһ, солтан, фирғаwен, мәлик / малик, җәмал һ.б.) өйрәнелде. Өч өлештә дә сүзләрнең әдәби-ситуатив яссылыкта чагылган структур-субстанциональ һәм контекстуаль-синтагматик мәгънә үзгәрешләренә игътибар бирелде. Бу нисбәттә сүзләрдәге мәгънә киңәю, күпмәгънәлелек, сигнификатив һәм денотатив күчерелмә мәгънәләр барлыкка килү очраклары теркәлде. Гомуми лексик үзенчәлекләрдән бер үк мәгънәне яки төшенчәне аңлату өчен синонимик оялар кулланылуын әйтергә кирәк. Хәзерге телләрдән аермалы буларак, синонимик ояга тупланган тел материалы генетик яктан төрле, ягъни бер үк төшенчә төрки һәм алынма сүзләр белән бирелә (ағла-, чуғла-, иңрә-, зари қыйл-; азық~тәғам~ниғмәт һ.б.). Төрки чыгышлы синонимик ояларның үзендә исә угыз һәм кыпчак этник төркемнәренә караган сүз берәмлекләренең параллель кулланылуы күзәтелә (әл ~ кул, бак ~ күр, йағры ~ арка һ.б.). Әсәр үзенчәлекле сурәтләү алымына - каршылыкка (антиномиягә) корылган. Бу - вакыйгаларның барышында, сюжет корылышында, геройлар язмышындагы күтәрелү-төшүләргә генә түгел, әсәрнең теленә дә тотрыклы үтеп кергән. Контраст каршылык һәр эпизодта диярлек чагыла. Лексикада исә ул адәм - шайтан, азад - қол, бай - йухсыл, қарый - йекет, бай - фәқыйрь, ару - сөчлү һ.б. шундый антиномияләрдә күренә. Шул рәвешле, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә Болгар дәүләте чоры Идел буе төрки-татар язма әдәби теленең элитар формасы чагылыш таба. XIII - XIV гасырларны колачлаган Алтын Урда чоры һәм иҗтимагый-тарихи, һәм тел вазгыяте ягыннан катлаулы дәвер буларак билгеләнә. Күп кенә чит илләр һәм халыклар белән тыгыз бәйләнештә яшәү, мәдәни һәм дини багланышлар, сәүдә юлларына ия булу, табигый байлыкларны биләү, мөселман илләреннән генә түгел, Кытай, Һиндстан, Византия, Италия һәм башка илләрдән укымышлылар килү Алтын Урданың мәдәни үсеше өчен, һичшиксез, ныклы җирлек булып тора. Шул дәвер дөнья казанышларын үзенә туплаган фән һәм мәдәният үзәге булган Алтын Урдада тел вазгыяте дә үзгәреш кичерә. Әлеге үзгәрешләр бу чорда иҗат ителгән дини-дидактик һәм дөньяви эчтәлек ле матур әдәбият әсәрләрендә, юридик һәм дини текстларда, гыйль-л ми хезмәт һәм каберташ язмаларында, сүзлекләрдә, сәяхәтнамәләрдә, аларның тел тукымасында, бигрәк тә лексик составында чагылыш таба. Гаять зур территорияне иңләгән дәүләтнең әдәби мирасы бүгенге көндә күп төрки халыклар өчен уртак булып санала. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Урта гасырлар чорында иҗат ителгән бай әдәби мирасны барлау, ядкярләрне гыйльми нигездә төрле яклап өйрәнү буенча ориенталистикада һәм төрки тел белемендә казанышлар күп. Фәнни-тикшеренү өчен чыганак буларак алынган текстларның лексикасы А. Зайончковский, N. Hacıemınoglu, К.М. Мусаев, Ә.Н. Нәҗип, Э. Фазылов, В.Х. Хаков, Х.Р. Курбатов, А. Ибатов, И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Б. Сагындыков, Ә.Р. Хәлиуллина, Г.К. Закирова, Г.Р. Гайнетдинова хезмәтләрендә тикшерелә. Галимнәр өйрәнелә торган чор истәлекләрендә фонетик, грамматик, шул исәптән лексик яссылыкта кыпчак, угыз, уйгур, карлук элементларының төрле дәрәҗәдә чагылыш табуын, ягъни әдәби телнең катнаш характерда булуын ассызыклыйлар. Алтын Урда чоры истәлекләренең һәркайсы күләмле, һәм, әйтергә кирәк, аларда искиткеч зур лексик байлык тупланган. "Илаһи зат" тематик төркеме нигезендә берләшә торган парадигматик вариантлар һәм аларның контекстуаль-синтагматик мөмкинлеген тикшерү барышында бу чорга караган текстларның барысында да Аллаһы Тәгалә исемнәре (Алла, Изи, Илаһ, Раббе, Тәңре, Хақ / Хақ Тәғалә, Уған, Хода, Аллаһе Әғләм, Баари һ.б.); фәрештә атамалары (Җәбраил, Исрафил, Һәрут, Мәрут һ.б.) кулланылуы ачыкланды. Әлеге исемнәр сүзмәгънә, сүзформа, кушма сүз, парлы сүз, төрле илаһи шәкел- формулалар, калыплашкан синтагмалар рәвешендәге сүзтезмә буларак яисә абстракт мәгън әле гадәти уртаклык сүз булып та кулланылалар. Алтын Урда әдәбиятының үзәгендә - кеше; ул, гадәттә, мөселман, Аллага ышанучы зат. Шуңа бәйле рәвештә чыганакларда Аллаһ, аның күркәм исемнәре, пәйгамбәр һәм сәхабәләрнең исем-атамалары төрле дәрәҗәдә чагылыш таба. Пәйгамбәргә һәм Аллаһка мөрәҗәгать иткәндә төрки сүзләр файдалану Болгар чоры истәлекләрендә дә күзәтелә. Теонимик лексиканың актив кулланылышы Урта гасырлар төрки-т атар әдәбиятының Шәрык әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә булуы белән аңлатыла. "Кеше" төшенчәсенә берләшә торган ягызлык исемнәр парадигмаларын тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авторлар, асылда, пәйгамбәрләр (Адәм, Әйуб, Ғайсә, Дауд, Ибраһим, Исмәғыйл, Исхақ һ.б.), уникаль шәхесләр белән беррәттән, эшчәнлеге мәгълүм рухи остазлар (Низами, Саади һ.б.), авторның үзе һәм замандашларының исемнәре (Қотб, Харәзми, Сараи һ.б.); тарихи шәхесләрнең (Тенибәк, Хәтәм Тай һ.б.) исемнәрен кулланалар. Алтын Урда әдипләре реаль тормыш, чынбарлык материалы белән эш итәргә омтылганнар. Котб, мәсәлән, Алтын Урда ханы Тенибәккә багышлап мәдхия яза, Харәзмидә Мөхәммәд хуҗа исемле хөкемдар мактала, Әхмәд Үргәнҗинең бер шигырендә Аксак Тимернең явызлыклары фаш ителә, Бәркә Фәкыйһ әсәре автобиографик белешмәләргә бай булуы белән сыйфатлана. Боларга нисбәттә әсәрләр телендә "Кеше" тематик төркеме ялгызлык исемнәре нигезендә берләшә торган парадигматик вариантның "Авторның үзе һәм замандашлары" дигән тематик төркем формалаша. "Җәмгыять" тематик төркеме ялгызлык исемнәр нигезендә берләшә торган парадигматик вариантлар кан-кардәшлек һәм нисбәти бәйләнеш-мөнәсәбәтнең үз исеме белән саклануын белдергән сүзләрне (Нуд қаwми, Мөхәммәд дине); көндәлек-иҗтимагый тормышны алып бару өчен кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчә- атамаларны үз эченә ала. Аларның кулланылышында Болгар чорыннан килгән язма норма һәм традицияләренең дәвам иттерелүе күзәтелә. Алтын Урда чоры төрки-татар язма истәлекләрендә "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантларның контекстуаль-синтагматик кулланылышы үзенчәлекле: Аллаһы Тәгаләнең күркәм атамалары, тормыш-көнкүрешкә бәйле булган предмет, билге атамасы вазифасын үтәп, абстракт мәгънәле уртаклык сүз буларак та эзлекле рәвештә файдаланылалар (waғиз; waқиф; wарис; wәли; калим / кәлим һ.б.). Бу төр вариантлар арасында гарәп һәм фарсы лексик берәмлекләре өстенлек итә. Алтын Урда чорында иҗат иткән авторлар геройның эчке дөньясын тасвирлауга зур урын бирәләр. Бу, әлбәттә, әсәрләрнең тел тукымасында, аерым алганда, лексикасында чагылыш таба. "Абстракт мәгъ нәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар арасында Болгар чорыннан ук традиция буларак килгән кешенең эчке дөньясы белән бәйле көңүл, җан, рух лексемаларының кулланылышы теркәлде. Әлеге сүзләрнең контекстуальсинтагматик мөмкинлекләре шактый киң (ʻтәннән башка яши ала торган субстанцияʼ; ʻкешенең эчке дөньясы; аның табигате, кичерешләре, хисләреʼ һ.б.). Рабгузи, Мәхмүд әл-Болгари, Хисам Кятиб кебек әдипләр, тәрбия ви максатны күздә тотып, үзләренең әсәрләрендә теге дөнья күренеш ләрен тасвирлауга да игътибар юнәлтәләр. Димәк ки, әлеге әсәрләр телендә ду ғаләм, ду җиһан, теге дөнйа, бу дөнйа сүзтезмәләренең кулланылуы табигый. Авторлар фикеренчә, җәннәткә, тәмугка эләгү синең дөньядагы тормышыңа, яшәү рәвешеңә, эш гамәлләреңә бәйле. Яхшы лыгың да, яманлыгың да иртәме-соңмы үзеңә кайтачак, шуңа күрә авторлар үз укучыларын игелекле булырга, ярдәмчеллеккә чакыралар. Урта гасырлар чоры татар әдипләре, мәгълүм булганча, бай традицияле гарәп-фарсы классикасын иҗади үзләштерү яки киң билгеле булган уртак сюжетларга яңа әсәрләр язу ысулы белән үсә. Бу урында Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасының Низами Ганҗәвидән тәрҗемә ителүен, Хисам Кятибнең авторы ачыкланмаган "Кисекбаш" әсәрен тәрҗемә итүен әйтергә кирәк. Алтын Урда язма истәлекләрендә Шәрык әдәбияты традицияләрендә очрый торган чагыштыру төзелмәләре кулланылуын нәкъ шушы фактор белән аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, кызның матурлыгы тулган ай белән яисә гөл белән чагыштырыла. "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасы нигезендә берләшә торган вариантларга ʻКешеʼ төшенчәсен белдереп килә торган төрле генетик катламга караган конкрет мәгънәле уртак лык сүзләр (адәм, инсан, бәндә, киши); җенес атамалары (абуш қа, әркәк, ер / әр, йегет, қари, қыз, дөхтәр, бинт, хатун); канкардәшлек атамалары (уғыл / уғлан, баба, ата, ана, бала, зәүҗә, зәүҗ, wәлидә һ.б.) кертеп каралды. Алтын Урда чоры истәлекләрендә кешенең тән әгъзаларын белдергән соматик терминнар арасында гомумтөрки сүзләр белән беррәттән, алынма сүзләр дә урын алган. Алар үзара синонимик рәтләр хасил итәләр (ирен / ләб / дудак; базу / биләк; йөз / бит / чәһрә / чырай / дидар / мәңиз һ.б.). Тикшеренү барышында норма һәм вариантларны ачыклау өчен, әсәрнең идея-эчтәлегенә бәйле рәвештә сүзләрнең структурсубстанциональ һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре ачыкланды. Аерым алганда, деонимизация / апеллятивация (кәмал; камил; карим), полисемия (уғлан, көн һ.б.), синонимия (йөз / бит / чәһрә / чырай / дидар / мәңиз); антонимия (бай - фәқыйрь һ.б.) күренешләре күзәтелде. Әсәрләрнең тел тукымасында фразеологизмнар (көңүл берү, җан берү һ.б.), чагыштыру конструкцияләре (йүзи тулун ай һ.б.) уңышлы файдаланыла. XIII-XIV гасырларда иҗат ителгән язма истәлекләр лексикасын өйрәнү, шул дәвердәге халыкның көнкүрешен, яшәешен, хуҗалык эшчәнлеген, башка халыклар белән багланышларын ачыкларга ярдәм итә. Әсәрләрдә кулланылган лексик берәмлекләрнең күпчелеге хәзерге татар әдәби телендә, аның диалект һәм сөйләшләрендә сакланган, кайбер сүзләр исә мәгънә үзгәрешенә дучар булганнар. Гомумән алганда, Алтын Урда чорында иҗат ителгән төрки-татар язма истәлекләре телендә инвариант-парадигмалар нигезендә берләшә торган парадигматик вариантларга караган һәм төрле тематик төркемнәргә берләшә торган сүзләрнең кулланылышында Болгар чорыннан ук килә торган язма традицияләр, норма һәм норма вариантлылыгы дәвам иттерелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең төрки-татар чыгышлы сүзләрнең төрле вариантлары, гарәп-фарсы асыллы лексик берәмлекләр белән белдерелүендә дә чагылыш таба. Шул ук вакытта Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә җирле болгар, кыпчак һәм угыз үзенчәлекләреннән тыш, автор Караханилар чорыннан килгән традицион китап теленнән, архаик формалардан да файдалана. Шушы ук фикерне М. Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәре турында да әйтә алабыз. С. Сараиның "Гөлстан" әсәрендә исә кыпчак сөйләме өстенлек ала, бу күренеш аның барлыкка килү җирлеге белән аңлатыла. Әсәрдә кулланылган канатлы гыйбарәләр, фразеологик әйтелмәләр "Гөлстан" әсәренең телен халык сөйләменә якынайта. XV-XVI гасырларны үз эченә алган Казан ханлыгы чоры татар әдәби теле тарихында әһәмиятле урын алып тора. Идел буе территориясендә җәмгыять, дәүләт төзелешендә, мәдәният һәм тел өлкәсендә элеккеге традицияләр дәвам итә. Шул ук вакытта җәмгыятьтә җитештерү көчләренең үсүе, хезмәт җитештерүчәнлегенең күтәрелүе әдәби тел нормаларының үсеш-үзгәрешенә дә йогынты ясамый калмый. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләре Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" (1539) һәм "Нуры содур" (1549) поэмалары, Өмми Камал (Исмәгыйль), Колшәриф әсәрләре һ.б. бик күп чыганаклар татар лексикасының диахроник планда үсешен һәм үзгәрешен билгеләргә ярдәм итә торган чыганаклар булып саналалар. Казан ханлыгы чоры төрки-татар язма чыганакларында теркәлгән лексик фонд "Ялгызлык исемнәр", "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр", "Конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариант-парадигмасына берләшә торган вариантлар кысаларында тикшерелде. Тикшерелә торган текстларда, алдагы чорлардан килгән традиция буларак, авторлар еш кына бар һәм бер Аллаһка мөрәҗәгать итәләр. Аллаһ атамасы бу очракларда түбәндәге вариантларда кулланылыш таба: Алла, Изи, Илаһ, Раббе, Тәңре, Хақ, Халикъ, Хода / Ходай. Алтын Урда чоры язма истәлекләре авторларыннан аермалы буларак, Казан ханлыгы әдипләрендә Хәбиб атамасының кулланылышы да теркәлде. Мөхәммәдьярның "Төхфәи мәрдан" әсәрендә Аллаһка Қодрәт Изисе дип эндәшү алдагы чор язма истәлекләрдән аерып торган бер үзенчәлек буларак карала. Фактик материалдан күренгәнчә, Казан ханлыгы чоры язма истәлекләре телен әдәби персонажларга бай дип әйтеп булмый. Бу күренеш әсәрләрнең үгет-нәсыйхәт, дини-суфичыл характерда булуы белән аңлатыла. Шулай да Мөхәммәдьяр геройга исемнәрне җисемнәренә туры китереп сайлаган (Хушнаwә, Тойғысун, Безбаз, Гөлруй). "Җәмгыять" тематик төркеме ялгызлык исемнәре нигезендә берләшә торган парадигматик вариантлар кешеләрнең бергәләп яшәвен белдерә торган төшенчәләр төркемендә (Ғазан, шәһри Казан, Хорасан), дини-дөньяви китап атамалары (Коръән китабы, Нуры содур, Төхфә / Төхфә-намә) төркемнәрендә чагылыш таба. Тикшеренү объекты буларак алынган әсәрләрдә "Табигать" тематик группасы ялгызлык исемнәренә берләшә торган лексик берәмлекләр күп түгел. Алтын Урда чоры әсәрләрендә дә урын алган Саба йиле, Бағ Ирам, Сәлсәбил атамалары әлеге төркемгә керә. Казан ханлыгы чоры авторлары, аерым алганда, Мөхәммәдьяр үзенең поэмаларында әдәп-әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирә, җәмгыятьтә инде билгеле бер нормага әверелгән, борынгы бабаларыбыздан килә торган әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклап, алар үрнәгендә яшәү зарурлыгын әйтә. Бу нисбәттән автор, әсәрнең идея- эчтәлегенә бәйле рәвештә, кешенең акыллы зат булып яшәвен белдерә һәм "Кеше" тематик төркеменә берләшә торган сабыр, рәхим, сәхаwәт, хәйа, ғаза, wафа, сидық һ.б. абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрне куллана. Әлеге атамалар, гомумән, Урта гасырлар төрки-татар әдәбияты өчен хас. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә ислам тәгълиматы нигезләре, дини күзаллаулар белән бәйле абстракт мәгънәле сүзләр алдагы чорлардагыча кулланыла. Дини тематикага караган сүзләр, дини символлар һәм сурәтләр әдәби әсәрне фикри һәм сәнгати сурәтләр белән баету вазифасын да үти. "Кеше һәм Галәм" тематик төркеменә иске татар телендә традицион рәвештә элек-электән кулланылып килгән дәм, wақыт, заман, сәғәт, wақыт, иртә, көн, кич, кичә, төн, ай, йыл сүзләре теркәлде. Күргәнебезчә, бу рәттә төрле генетик катламнарга караган сүзләр урын алган. Кешенең тән-әгъза атамалары һәм аларның кулланылышына килгәндә, анализланган чыганакларда алар, алдагы чор истәлекләре телендәге кебек үк, синонимик рәт барлыкка китерәләр (эл / ил, йөз / чәһрә / мәңез / дидар). Шунысы игътибарга лаек: Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдә соматик терминнарның фразеологизмнар составында кулланылышы, алдагы чорлардан аермалы буларак, тагын да ачыграк чагыла (ағыз ачу, күз төшү, қолақ сал һ.б.). Алтын Урда чоры текстларында фразеологизмнар составында, нигездә, кешенең эчке дөньясына бәйле абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр файдаланылса, Казан ханлыгында исә кешенең тән әгъзалары атамалары ешрак очрый. Мөхәммәдьяр, Өмми Камал әсәрләрендә ризык-тәгам, кием-салым атамалары хәзерге татар әдәби теле нормалары нигезендә кулланыла. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Мөхәммәдьяр поэмаларындагы хайван, кош-корт атамасы кулланылган җөмләләр еш кына канатлы гыйбарә буларак яңгырыйлар (Ийәсен сыйласаң этенә сөйәк сал һ.б.). Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләр алдагы чор, аерым алганда, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф", Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Харәзминең "Мәхәббәтнамә", С. Сараиның "Гөлстан" һ.б. әсәрләрендә кулланылган лексик берәмлекләрне үзендә саклый. Төрле лексик-семантик төркемнәргә караган сүз берәмлекләрен өйрәнеп чыкканнан соң, Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә төп лексик фондны төрки сүзләр тәшкил итә. Шул ук вакытта гарәп-фарсы алынмаларының да шактый күләмдә кулланылуы күзәтелә. Норма вариантлылыгы әлеге лексик-семантик парадигмага караган төшенчәләрнең төрле генетик катламга нисбәтле лексик берәмлекләр белән белдерелүендә чагылыш таба. Казан ханлыгы чоры региональ төрки телләр формалашу чоры буларак билгеләнә. Шунысын әйтергә кирәк: әлеге дәвердә иҗат ителгән әсәрләр телендә, бер яктан, Караханиләр һәм Идел буенда ХIII-ХIV гасырларда булган әдәби традицияләрнең дәвам итүе күзәтелә. Икенче яктан, язма әдәби телгә җирле гомумхалык сөйләм теле килеп керә. Казан ханлыгы чорындагы әсәрләрнең тел үзенчәлекләре формалашуга әсәрнең дини-дидактик яисә дөньяви характерда булубулмавы, укучының кем булуы күздә тотылу һәм әсәрнең идея эчтәлеге нинди булу белән бергә, аның жанры төренә хас булган хосусый таләпнең дә сизелерлек тәэсир итүе аңлашыла, ягъни язма телдә, тема һәм адресатка бәйле рәвештәге таләпләр генә түгел, бәлки иҗтимагый тормышта бара торган иҗтимагый-сәяси хәлләрнең тәэсире дә социаль- функциональ кулланылыш буларак чагылыш таба. XVII-XVIII гасырлар әдәби теле лексикасы Мәүлә Колый, "Дәфтәре Чыңгызнамә", "Мәҗмугыл-хикәят", Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәрләре нигезендә өйрәнелде. Шушы язма истәлекләрдә кулланылган сүз байлыгын барлап, аларның автор тарафыннан ничек файдаланылуы, язма традициянең ни рәвешле дәвам иттерелүе яктыртылды. Тупланган фактик материал инвариант-парадигмалар нигезендә тикшерелде. Шул ук вакытта һәр сүзнең язма текстта кулланылу үзенчәлегенә игътибар ителде. Беренче бүлектә "Ялгызлык исемнәр" инвариант-парадигмасына караган лексик материал тикшерелде. Биредә илаһи зат, кеше һәм географик объектларга бәйле ялгызлык исемнәрнең XVII-XVIII гасырлар язма истәлекләрендә кулланылышына күзәтү ясалды. Беренче чиратта, Аллаһ һәм аның күркәм исемнәре барланды, гасырлар дәвамында килгән традицияләрнең дәвам итүе-ныгуы һәм бу атамаларның сүз, сүзформа, сүзтезмә рәвешендә кулланылышы ачыкланды. Дөрес, арада Саниғы Ғаләм, Ваһибел-гатыйат кебек норма вариантлары да чагылыш таба. Кеше исемнәренең кулланылышында еллар дәвамында килгән традицияләрнең дәвам итүе күренә. Төп үзенчәлекләрдән түбәндәгеләрне игътибарга алырга мөмкин: - хан исемнәре Күчем хан, Үзбәк хан рәвешендә бирелә; - сәхабә-әүлияләрнең исемнәре әбү, бине лексик берәмлекләре белән бергә килә (Әбү Бәкер, Зөбәер бине Җәғдә); - шәех, мулла кебек шәхесләрне атаганда, хәзрәт, уғлы лексемалары (Муллағол Әләмғол уғлы, хәзрәт Иманқол) кулланыла; - кушамат, титул, эпитет рәвешендәге тәхәллүс-ләкәбләр телгә алына (Ақсақ Тимер, Сөләйман Бақырғани, Ғали Қошчы) һ.б. Шунысын да искәртергә кирәк, XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында бик күп тарихи шәхесләр телгә алына. Алар төрки-татар ханлыклары белән бәйләп, чорларга бүлеп, туплап бирелде. "Җәмгыять" тематик төркеменә караган ялгызлык исемнәр арасында кала, елга атамалары шактый күп теркәлеп калган. Традиция, әдәби норма буларак ныгыган төп үзенчәлекләрдән түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин: - ил атамалары дийаре лексемасы белән бергә (дийаре Әфрәнҗ), яисә -стан кушымчасы алып (Гөрҗестан, Румстан һ.б.) кулланыла; - шәһәр атамалары күпчелек очракта мөстәкыйль генә (Қазан, Өфе, Алатыр һ.б.), яки шәһри / шәһәре, қала, йорт, қальға кебек лексик берәмлекләр белән янәшә килә (Бүләр шәһәре, Уладимир қаласы, Пекин қальғасы һ.б.); - авыл атамалары гадәттә я мөстәкыйль генә (Яңа Қурса), я авылы сүзе белән сүзтезмә буларак (Қазақлар авылы, Уҗым авылы һ.б.) урын ала. Бу чорга караган язма текстларда кайбер кала атамаларының урда (Мускау / Мәскәү урдасы һ.б.), ил атамаларының қала, шәһәр (Һиндстан каласы, Һиндстан шәһәри һ.б.), авыл атамаларының ил кебек лексик берәмлекләр белән (Тәтеш авылы, Йаңа Кәче иле һ.б) кулланылышын норма вариантлылыгы дип карарга мөмкин. "Табигать" тематик төркеменә берләштерелгән ялгызлык исемнәрдән XVII-XVIII гасырлар иске татар язма чыганакларында күк җисемнәре, елга-су, тау атамалары куллана. Йолдызлык-планета исемнәрен бирүе белән Ш. Мөслиминең "Тәварихы Болгария" әсәре зур әһәмияткә ия. Биредә автор Хут йолдызлыгы, Ғақраб бруҗы кебек йолдызлыкларны, Мөштәри, Готарда, Зөхәл дигән планета атамаларын телгә ала. Елга-диңгез атамаларына килгәндә, традиция буларак ныгыган түбәндәге үзенчәлекләрне искәртү мөһим: - чагыштырмача кечерәк елга атмалары гадәттә төрки-татар сүзе су, елга, гарәп алынмасы нәһре (Бүләр суы,Чирмешән йылғасы, нәһре Кинәле һ.б.) белән бергә килә; - зуррак елгалар, нигездә, идел, дәрья (Әһ дәрйасы, Өфе иделе, Ақ идел һ.б.) сүзләре белән янәшә кулланыла; - диңгез атамалары исә диңгезе, бәхре (Зәнҗе диңгезе, бәхре Чин һ.б.) сүзләре белән атала. Норма вариантлылыгы буларак, диңгезләрне дәрйа (Мохит дәрйасы) дип атау да очрый, зур елга һәм диңгезләр хакында мәгълүмат биргәндә, еш кына мәшһүре, олуғы кебек эпитетлар өстәлә (йылғаның мәшһүре Илләт, мәшһүр нәһре Зөйә, диңгезләрнең олуғы Мохит һ.б.). Икенче бүлектә "Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр" инвариантпарадигмасына карый торган лексик-семантик вариантлар тикшерелде. Бу дөнья, теге дөнья төшенчәләренең, ислам дине белән бәйле төшенчә-атамаларның кулланылышында әдәби традицияләрнең саклануы-ныгуы күренә. Аеруча ʻбу дөньяга килүʼ, ʻтеге дөньяга китүʼ, дини кануннар белән бәйле төшенчәләрнең күп кулланылуын искәртергә кирәк. Кешенең акыллы зат булып яшәвен белдерә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр шулай ук аерым төркемчә буларак тикшерелде. Биредә, беренче чиратта, кешенең тән һәм җан саулыгы хакындагы төшенчәләр каралды. Тән саулыгы дигәндә, сәламәтлек, шифа, сихәт, дару, сырхау, зәғыйфь, рәнеҗ, мәраз кебек гарәп-фарсы алынмаларының актив булуын искәртергә кирәк. Аң-акыл, белем-гыйлем кебек төшенчәләр дә, асылда, гарәпфарсы алынмалары белән белдерелә. Бәхет-бәхетсезлек, шатлыкборчу, кадер-хөрмәт, мәхәббәт һ.б. абстракт төшенчәләрнең бирелешендә бик күп лексик берәмлекләрнең язма текстта үзара синонимик, антонимик парлар төзүе күренә: қайғы, хәсрәт, борчу, дилгир, ғосса, ғам; қурқыныч, хәтәр, дөшвар, нәхси; мәхәббәт, ғыйшқы; қадер, хөрмәт, ғыйззәт; сәғадәт - шокавәт һ.б. Хис-кичерешләрне тасвирлауда фразеологик гыйбарәләр киң кулланыла: ғам йийү, хәсрәт йоту, ғазабдин имин булу һ.б. Хатыр булу, ачы ирде гыйбарәләре хәтер калу, ачулы булу кебек хис- кичерешләр хакында мәгълүмат бирә. Арада полисемия күренешләре дә бар. Мәсәлән, мөбарәк лексемасы: мөбарәк йөз ʻбәхетле, шат йөз', мөбарәк баш ʻхөрмәткә лаек акыллы башʼ, мөбарәк ай ʻтеге яки бу эш эшләрдә уңыш китерә торган айʼ һ.б. Кешенең матурлыгы белән бәйле лексик берәмлекләрдән күрекле / күркәм сүзләренең кулланылышы кызыклы. Бу лексик берәмлек хатын-кызның йөз-күңел матурлыгын (қызның күркен күреб, таң қалды һ.б.), ә ир-атның йөз матурлыгын гына түгел, ә көч-акыл, ныклык кебек сыйфатларын да тасвирлый (уғланнар ғайәт күрекле ирде) һ.б. "Җәмгыять" тематик төркеме нигезендә берләшә торган абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр аерым бүлекчә буларак каралды. Биредә кардәшлек, яшәү-көн итү урыны, халыкара һәм башка төрле мөнәсәбәтләр белән бәйле лексик берәмлекләр туплап бирелде. Кардәшлек төшенчәсе нәсел, ыруғ, қардәш, токым кебек лексик берәм лекләр белән белдерелә. Шулай да арада бары тик конкрет текстта гына нәсел, ыру төшенчәсен белдерә торган сүзләрнең дә булуын искәртергә мөмкин. Мәсәлән, "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрендәге җенес лексемасы шундыйлардан. Ул ханның җенесе сүзтезмәсе составында телгә алынган җенес берәмлеге ʻхан нәселе, хан ыругыʼ мәгънәсен белдереп килә. Халык төшенчәсен җиткерү өчен халық, қаум, ғаwам, әһле, җәмәғәт кебек сүзләр файдаланылган. Җәмәғәт лексик берәмлеге кешеләр төркемен генә түгел, кош-кортларны җыеп атау вазифасын да үти: чебен җәмәғәтләрене һ.б. Халық сүзенең халық уғлы сүзтезмәсе рәвешендә бирелүе кызыклы. Бу очракта халыкның булдыклы, хөрмәткә лаек ир-атлары күздә тотыла. Яшәү, көн итү урыны белән бәйле лексик берәмлекләрдән, "ил" төшенчәсендә, традиция буларак, урда, мәмләкәт, ил, йорт, дийар, дәүләт лексик берәмлекләре актив кулланыла. Норма вариантлылыгы буларак, милләт атамасы белән килгән қатында кебек ярдәмлек сүзе (ғаҗәмләр қатында нәүруз), милек сүзләренең (урыс милкендә фетнәләр) очравын әйтергә кирәк. "Байлык" төшенчәсе язма чыганакларда, беренче чиратта, мал, милек, байлық кебек сүзләр белән җиткерелә. Бу төшенчә аеруча Мәүлә Колый иҗатында киң яктыртыла: җиһан малы, дөнйа малы, мал-мөлек, мал-ниғмәт, күзе малға туймау һ.б. Суфи шагыйрь матди байлыкны рухи байлыкка каршы куеп, тискәре мөнәсәбәтен белдереп тасвирлый. Абстракт мәгънәле уртаклык сүзләр арасында урын, вакыт төшенчәләрен белдергәннәре шактый еш файдаланыла. Аеруча Ш. Мөслиминең "Тәварихы Болгария", билгесез автор тарафыннан язылган "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәрләрендә вакытны ачыклап килгән сүзләрнең актив булуы күренә. Бу аңлашыла да, авторлар әлеге әсәрләрдә тарихи вакыйгаларның вакытын мөмкин кадәр төгәл бирергә омтылып тасвирлый. Аеруча унике еллык хайван циклы, ай, көн исемнәре еш телгә алына. Гомумән, вакыт төшенчәсенә ия берәмлекләрнең Алтын Урда, Казан ханлыгы язма истәлекләрендә дә телгә алынуы мәгълүм, ягъни язма традициянең дәвам итүе чагылыш таба. Шул рәвешчә, тулаем алганда, абстракт мәгънәле уртаклык сүзләрнең кулланылышында гасырлар дәвамында килгән традиция саклана. Шунысын да онытырга ярамый: әсәр эчтәлегендә сүз авторның фикер сөрешенә, максатына буйсындырыла. Нәтиҗәдә, тексттагы вазифасына бәйле рәвештә, сүзнең мәгънә эчтәлегендәге денотат компонентның күләме киңәя, ягъни абстрактлык белән конкретлык үзара керешеп китә. Шуңа да сүзне сәнгатьле сөйләм берәмлеге буларак тикшерү юнәлешендә абстракт һәм конкрет мәгънәле сүзләр дигән бүленешнең күпмедер дәрәҗәдә шартлы булуы ачыклана. Өченче бүлектә конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр тикшерелде. Туганлык атамаларының бирелешендә, нигездә, язма традиция саклана. Кешенең җенесе белән бәйле атамалар арасында хатын-кыз төшенчәсендә гәүрәт сүзенең кулланылышын норма вариантлылыгы дип карага мөмкин. Кешенең тән төзелеше, әгъза атамаларының кулланылышында әдәби традиция-нормаларның саклануы-ныгуы күренә. Шулай да кайбер искәрмәләр бар. Мәсәлән, баш лексик берәмлегенең кулланылышы шактый үзенчәлекле. Күпмәгънәлелеккә ия баш сүзе төрле фразеологик гыйбарәләр ясауда катнаша: баш салу, баш ийү, башым-җаным кичү, башдин үтү, башны қылычдин имин қыйлу һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, биредә сүзнең мәгънә эчтәлегендә сигнификат өлеше киңәя, абстрактлык көчәя. Шушы ук үзенчәлек әгъза атамалары катнашында ясалган йөзе ақ, йөзгә қара йағу, йөзне йиргә ору, йөзгә салмау, биттә қан қалмау, қулдан китү һ.б. фразеологик гыйбарәләргә дә хас. Қулдағы ханымыз, урыс қулында, айағын бәндин бушатты кебек сүзтезмәләр белдергән төшенчәләр кызыклы. Қулдағы ханымыз дигәндә, бүгенге көндә идарә итә торган хан күздә тотылса, урыс қулында сүзтезмәсе русларга буйсынып, алар басымы астында яшәүне тасвирлый. Әсәрнең хатын-кыз герое иренең үзен аерып җибәрүне, ягъни никах җепләреннән, гаилә мөнәсәбәтләреннән азат итүен айағын бәндин бушатты дигән гыйбарә белән җиткерә. Азык-төлек, кием-салым белән бәйле төшенчәләрнең бирелешендә дә әдәби норма-традицияләрнең дәвам итүе-ныгуы күренә. Бу төр атамаларда татар халкының милли үзенчәлекләре чагылыш таба. Аеру ча, күн читек, тун атамалары тарихи күзаллауларга барып тоташа. "Җәмгыять" тематик төркеменшә кан-кардәшлек, гаилә, бинаторак, хуҗалык, һөнәр-кәсеп атамалары кертеп каралды. Кантуганлылык, никах мөнәсәбәтләренә караган төшенчәләрдән ата, ана, уғыл, бала һ.б. атарга мөмкин. Аеруча, ата сүзенең семантикасы киң ачыла: ул "бала тәрбияләп үстергән ир кеше" төшенчәсен генә түгел, ә "кешелекнең нәсел башы", ʻнәсел-нәсәп, ыругʼ мәгънәләрен дә (атамыз Адәм ғаләйһиссәлам, аталарымыздан қалған мирас һ.б.) аңлата. Шушы ук төшенчәләр баба сүзе белән дә җиткерелә (бөек баба, бабаларым йорты һ.б.). Уғыл лексемасының да кулланылышы кызыклы. Мәсәлән, Мәүлә Колый иҗатында, фанилык һәм ахирәт белән бәйләп, адәм уғлы сүзтезмәсе еш телгә алына. Бу шулай ук "ике дөнья" категориясенең бер чагылышы булып тора. Бина, торак төшенчәләре дә күп төрле синонимик парлар белән җиткерелә. Мәсәлән, яшәү урыны төшенчәсенә йорт, өй, сарай, күшек, чадыр сүзләрен; теләсә нинди бина, корылма төшенчәсе тирәсенә йорт, өй, сарай, күшек, чадыр, диванханә, мәсҗед, чиркәү, манастыр һ.б. сүзләрне тупларга мөмкин. Һөнәр-кәсеп белән бәйле төшенчәләр арасында багучы, фал ачучылар, астрономнар үзенчәлекле төркем хасил итә. Бу һөнәр иялә ре язма истәлекләрдә фалгуй, фалгир, фал бағучы, кяһинә, җаду, мө нәҗ җим дип телгә алына. Тексттан күренгәнчә, күрәзәчелек итү дәүләт дәрәҗәсендә булган, бу һөнәр ияләре хан сарайларында көн иткән. "Табигать" тематик төркеменә караган конкрет мәгънәле уртаклык сүзләр бүлекчәсендә күк җисемнәре, җир өсте ландшафты, үсемлек, хайван, кош-корт атамалары туплап бирелде. Биредә шулай ук төп төшенчәләрнең бирелешендә әдәби норма һәм традицияләрнең саклануы-ныгуы күренә. Мәсәлән, кояш төшенчәсе төрки-татар көн, көнеш, қойаш, гарәп алынмасы шәмс белән белдерелә. Әмма күк җисемнәре белән бәйле атамалар конкрет күк җисемен генә атап калмый, ә шул җисем белән бәйле ышану-күзаллауларны да чагылдыра (бу қойаш Тәңре түгелме һ.б.), ягъни биредә сигнификатлык өлешенең дә зур булуын искәртергә кирәк. Язма чыганакларда су объектлары белән бәйле атамаларның күп теркәлүен искәртергә кирәк. Мәсәлән, су, йылға, нәһер, дәрйа, идел сүзләре елга төшенчәсендә синоним булып килсәләр, туфан / туфан суы, дәрйа, идел ʻярларына ташып ага торган зур, киң, елгаʼ, дәрйа, диңгез, бәхре лексемалары ʻдиңгезʼ төшенчәсендә синонимик рәт тәшкил итәләр. Агач атамаларының байтагы теге яки бу кабиләнең тотемы, символы (синең ағачын чаған булсын... һ.б.) буларак телгә алына. Шушы ук үзенчәлек хайван, кош-корт атамаларына да кагыла. Хәтта очар кәдиләр ʻоча торган песиләрʼ кебек әкияти образлар да теркәлеп калган. Кабилә тотемы итеп билгеләнгән кош атамаларының семантикасы аеруча киңәя. Алар вакыйга-күренешләрне борынгы мифология белән бәйли, югары күк рухы, кош, болыт, җил, ирек, тормыш-тереклек, уңыш һ.б. символы булып гәүдәләнә. Шул рәвешчә, XVII-XVIII гасырлар язма истәлекләрендә теркәлеп калган сүз байлыгын барлап, уртак инвариантка туплап тикшерү барышында язма традициянең дәвам итүе, норма буларак ныгуы һәм шул ук вакытта лексиканың төрле тармакларында норма вариантлылыгы да күзәтелү ачыкланды. ӘДӘБИЯТ Әдәбият 497 Мәхмүд әл-Болгари. Нәһҗел-фәрадис / әсәрне басмага әзерләүче (кулъязмадагы текстны укып, гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерүче), кереш мәкалә авторы Ф.Ш. Нуриева. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - 384 б. Мөслими. Тәварихы Болгария / басмага әзерләүче С. Гыйләҗетдинов. - Казан: Иман, 1999. - 100 б. Мөхәммәдьяр. Нуры содур. Поэмалар, шигырь / Мөхәммәдьяр әсәрләренең тәнкыйди нөсхәсен, хәзерге телгә тәрҗемәсен, кереш сүзне, искәрмәләр һәм аңлатмаларны Ш. Абилов башкарды. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - 336 б. Рабгузи. Кыссас ал-анбия. т. 67375. - Казань: Тип. Казан. Имп. унта, редакция И. Ильминского, 1859. - 556 с. Eckmann J. Nehcü'l - Feradis. I, Tipki Basim. - Ankara, 1956. - 444 s. Fourteenth A. Century turkic translatijn of Sa'dis Culistan (Sayfi Saryis Culistan bit-turki). By. A. Bodrogligeti. - Budapest, 1969. - 450 p. Zajackovskı A. Najstarsra wersja turecka Husräv ı Şırın Qutba // Prase Orıentalıstyny. - Warsrawa: Panstwowe wyda wnıctwo naukowe, 1958. - I. - Tekst: 304 + XI s.; 1958. - II. - Faxsımıle - IX + 238 s.;1961. - III. - Slownık - 207 s. Фәнни-теоретик әдәбият Абдуллин И.А. Социально-политическая терминология языка армяно- кыпчакских памятников (тюркский пласт) / И.А. Абдуллин // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. - Казань, 1985. - С. 40 - 56. Абдуллин И.А. Әдәби тел тарихын һәм чыганаклар өйрәнүнең төп концепцияләре / И.А. Абдуллин // Некоторые итоги и задачи изучения татарского литературного языка. - Казань, 1992. - С. 8 - 25. Абдуллин И.А. Турецко-татарские литературные и языковые связи / И.А. Абдуллин // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. - Вып. 7. Казань, 2006. - С. 6 - 36. Абдуллин Я. Ислам безнең тарихыбызда һәм әдәбиятыбызда / Я. Абдуллин // Казан утлары. - 1993. - № 7. - Б. 169. Абдуллина Г.Р., Габидуллина А.Т. Лексические обозначения одежды и украшений в тюркологических исследованиях (из истории изучения вопроса) / Г.Р. Абдуллина, А.Т. Габидуллина // Вестник Оренбургского государственного университета. - 2016. - https://cyberleninka.ru/article/v/ leksicheskie-oboznacheniya-odezhdy-i-ukrasheniy-v-tyurkologicheskihissledovaniyah-iz-istorii-izucheniya 498 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Абилов Ш.Ш. "Төхфәи мәрдан" / Ш.Ш. Абилов // Совет әдәбияты. - 1959. - № 3. - Б. 124 - 125. Абилов Ш.Ш. Җамигыт-тәварих / Ш.Ш. Абилов // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. - 1 т/ - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - Б. 333 - 344. Абилов Ш.Ш., Дәүләтшин К.С. Мәүлә Колый иҗаты / Ш.Ш. Абилов, К.С. Дәүләтшин // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. - 1 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - Б. 366 - -386. Абилов Ш.Ш. Мухаммедьяр - певец гуманизма и справедливости / Ш.Ш. Абилов // Научный Татарстан. - 1996. - № 3. - С. 5 - 61. Актуальные вопросы татарского языкознания. - Казань: Фикер, 2002. - С/ 80 - 91. Алеева Ә.Х. Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе / Ә.Х. Алеева // Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. - Казан, 1989. - Б. 23 - 96. Алеева А.Х. О литературном памятнике "Насихат ас-салихин" / А.Х. Алеева // Әдәби мирасның яңа катламнары. - Казан, 1990. - С. 47 - 59. Алеева А.Х. Путешествие Исмагил ага в Индию: Исследование языка татарских путевых записок ХVIII в. "Исмагил ага сәяхәтнамәсе" / А.Х. Алеева, - Казань, 1993. - 166 бс. Алиева Ә. Сәяхәтнамәләр // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 398 - 414. Алмаз Җ. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" дастаны / Җ. Алмаз // Совет әдәбияты. -1960. - № 2. - Б. 92 - 114. Амиров Р.К., Мансуров И.С. Ислам в башкирской и татарской литературе: хрестоматия / Р.К. Амиров, И.С. Мансуров. - Уфа: Изд-во БГПУ им. М. Акмуллы, 2015. - 168 с. Арутюнова Н.Д. Номинация, референция, значение / Н.Д. Арутюнова // Языковая номинация: Общие вопросы. - М., 1977. - С. 188 - 206. Ахметгалеева Я.С. Исследование тюркоязычного памятника "Кисекбаш китабы" / Я.С. Ахметгалеева. - М.: Наука, 1979. - 191 с. Ахметгалеева Я.С. Глаголы речи в языке поэмы "Нуры содур" Мухаммадьяра / Я.С. Ахметгалеева // Исследование языка древнеписьменных памятников. - Казань, 1980. - С. 97 - 107. Ахметгалеева Я.С. Коллекция исторических дастанов - памятник татарского литературного языка / Я.С. Ахтетгалеева // Формирование татарского литературного языка. - Казань, 1989. - С. 65 - 82. Ахметзянов М.И. О лексике эпитафий ХVII-ХVIII вв. / М.И. Ахметзянов // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников: сб. ст. - Казань: ИЯЛИ, 1983. С. 75 - 84. Әдәбият 499 Ахметзянов М.И. О языке новонайденного текста "Тахир и Зухра" // Анализы текстов по истории татарского литературного языка / М.И. Ахметзянов. - Казань, 1987. - С. 120 - 129. Ахметзянов М.И. Татарские шеджере: исследование татарских шеджере в источниковедческом и лингвистическом аспектах по спискам ХIХ-ХХ вв. / М.И. Ахметзянов. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. - 158 с. Ахметзянов М.И. Новые археографические материалы и их значение в исследованиях по истории татарской литературы: автореф. дис. ... д-ра филол. наук / М.И. Ахметзянов. - Казань, 1998. - 67 с. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья / Р.Г. Ахметьянов. - М.: Наука, 1981. - 143 с. Ахметьянов Р.Г. Татарский язык в волго-камском языковом союзе: автореф. дис. ... д-ра филол. наук / Р.Г. Ахметьянов. - Казань, 1993. - 36 c. Әхмәтҗанов М.И. Мәүла Колый кем ул? / М.И. Әхмәтҗанов // Совет мәктәбе. - 1986. - № 10. - Б. 17 - 19. Әхмәтҗанов М.И. Татар кулъязма китабы / М.И. Әхмәтҗанов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. - 270 б. Әхмәтҗанов М.И. "Дәфтәре Чыңгызнамә" китабы кулъязмаларын өйрәнү юлында бер тәҗрибә / М.И. Әхмәтҗанов // Татар әдәбияты текстологиясе мәсьәләләре. - Казан, 2006. - Б. 16 - 24. Әхмәтҗанов М.И. Казан ханлыгы чоры (ХV-ХVI гасырлар) татар әдәбияты. Иҗтимагый-сәяси вәзгыять һәм әдәби мохит / М.И. Әхмәтҗанов // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 15 - 25. Әхмәтҗанов М.И. Хисаметдин Мөслими "Тәварихы Болгария" / М.И. Әхмәтҗанов // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 421 - 431. Әхмәтҗанов Р.Г. "Җәмигъ-әт-тәварих"ның оригинал өлешендәге этносоциаль терминнар турында / Р.Г. Әхмәтҗанов // Татар теле һәм әдәбият. - 6 китап. - Казан, 1977. - Б. 44 - 50. Бабаева Х.А. Общность образа Хызыр у тюркских народов / Х.А. Бабаева // Литература и художественная культура тюркских народов в контексте восток-запад. - Казань: Отечество, 2015. - С. 83 - 88. Бакиров М.Х. Феномен параллелизма древнейших мифологических теонимов / М.Х. Бакиров // Филология и культура. - 2012. - № 1 (27). - С. 13 - 17. 500 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Барабанова М.А. Хисам Кәтибнең "Җөмҗөмә солтан" дастанында "ышаныч" төшенчәсенең белдерелеше / М.А. Барабанова // Хаков укулары - 2013: cтудент һәм аспирантларның "Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү" Халыкара белем бирү форумы кысаларында уздырылган, Казан университетының атказанган профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаков истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция материаллары (18 октябрь, 2013 ел). - Казан, 2013. - Б. 10 - 14. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков / Н.А. Баскаков. М.: Высшая школа, 1962. 331 с. Баскаков Н.А. Тюркские языки. - 4-е изд. / Н.А. Баскаков. - М.: Изд-во "ЛКИ", 2010. - 248 с. Баязитов Г. Тел бәхәсе / Г. Баязитов // Нур. - СПб., 1905. - № 4; 1906. - № 67. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары / Ф.С. Баязитова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - 157 б. Баязитова Ф.С. Аш-су һәм халык традициясе лексикасы / Ф.С. Бая зитова. - Казан: Матбугат йорты, 2007. - 480 б. Баязитова Ф.С. Халык традицияләре һәм мифология. Им-томнар, ырымнар, тылсымлы сүзләр: җирле сөйләшләр һәм фольклор текстлары яссылыгында / Ф.С. Баязитова. - Казан, 2017. - 791 б. Бәширова И.Б. Сәнгатьле чәчмә әсәрләр теле: татар прозасында хикәяләү стильләренең үсеше һәм аның әсәр теленә тәэсире / И.Б. Бәширова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 96 б. Бәширова И.Б. Татар әдәби теле тарихы. ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар әдәби теле: исем категорияләре һәм фигыль наклонениеләрендә әдәби норма, норма вариантлылыгы һәм функциональ-с тилистик вариантлылык / И.Б. Бәширова. - Казан: КДТУ нәшр., 1999. - 576 б. Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз башы татар әдәби теле һәм Гаяз Исхакый иҗаты / И.Б.Бәширова // Гаяз Исхакый һәм татар дөнья сы. - Казан: Фикер, 2000. - Б. 256 - 267. Бәширова И.Б. Татар филологиясендә язма әдәби тел теориясе / И.Б. Бәширова // Языковые уровни и их анализ. - Казань: Изд-во ТГГИ, 2001. - С. 49 - 65. Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз татар әдәби теле һәм Г. Ибраһимов иҗаты / И.Б. Бәширова // Г. Ибраһимов һәм хәзерге заман. - Казан: Фикер, 2003. - Б. 193 - 204. Бәширова И.Б. Латыйф Җәләй һәм татар ститлистикасының өйрәнелә башлавы / И.Б. Бәширова // Актуальные вопросы татарско Әдәбият 501 го языкознания. - Вып. 4. К 110-летию Л. Заляя. - Казань, 2005. - С. 39 - 48. Бәширова И.Б. Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: татар лексикасында бәйләнеш-мөнәсәбәтләр / И.Б. Бәширова. - Казан, 2006. - 192 б. Бәширова И.Б. Әдәбият текстологиясендә лингвистик аспект / И.Б. Бәширова // Татар әдәбияты текстология мәсьәләләре: Урта гасырлар - ХХ йөз башы. - Казан, 2006. - Б. 111 - 120. Бәширова И.Б. ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар әдәби теле: жанр-стильләре, аерым грамматик категорияләрдә норма һәм вариантлылык / И.Б. Бәширова. - Казан, 2008. - 340 б. Бәширова И.Б. Татар әдәби теле. Семасиология / И.Б. Бәширова. - Казан, 2010. - 532 б. Бәширова И.Б. Татар әдәби теле тарихы. Гомумтеоретик мәсьәләләр: Татар әдәби теленең билге-шартлары һәм аларның өйрәнелеше / И.Б. Бәширова. - Казан, 2012. - 255 б. Бәширова И.Б. Иске татар теле - гомумтөркигә нигезләнгән региональ язма әдәби тел / И.Б. Бәширова // Төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате Шәрык һәм Гареб мәдәнияте контекстында. - Казан, 2014. - Б. 108 - 112. Бәширова И.Б. Төрки-татар әдәби теле нәзарияте / И.Б. Бәширова. - Казан: ТӘһСИ, 2018. - 316 б. Белецкий А.А. Лексикология и теория языкознания (ономастика) / А.А. Белецкий. - Киев: Наукова Думка, 1972. - 260 с. Березин Ф.М., Головин Б.И. Общее языкознание: учебное пособие для студентов пед. ин-тов / Ф.М. Березин, Б.И. Головин. - М.: Просвещение, 1979. - 415 с. Беркутов В.М. Народный календарь и метрология булгаро-татар / В.М. Беркутов. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. - 95 с. Благова Г.Ф. Бабур-наме. Язык, прагматика текста, стиль / Г.Ф. Благова. - М., 1994. - 404 с. Болотов В.И. К вопросу о значении имени собственных / В.И. Болотов // Восточнославянская ономастика. - М., 1971. - С. 6 - 10. Бондалетов В.Д. Русская ономастика / В.Д. Бондалетов. - М.: Наука, 1986. - 223 с. Бурганова Н.Б. Система глаголов поэмы Мухаммедьяра "Төхфәи мәрдан" (XVI в.) / Н.Б. Бурганова // Исследование древнеписьменных памятников. - Казань, 1980. - С. 66 - 96. 502 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Валитова Ю.А. О языке поэзии Г. Тукая / Ю.А. Валитова // Совет мәктәбе. - 1964. - № 11. - С. 35 - 38. Васильева Н.В., Никитина С.Е. Имя и персонаж: способы семантического описания / Н.В. Васильева, С.Е. Никитина // Ономастика Поволжья: сборник материалов XII международной научной конференции. - Казань: Отечество, 2010. - 444 с. Вафина Э.Х. Названия животных в поэмах Мухаммедьяра (XVI в.) / Э.Х. Вафина // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. - Казань, 1983. - С. 32 - 39. Вафина Э.Х. Поэтический язык Мухамедьяра и татарская диалектная лексика / Э.Х. Вафина // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. - Казань, 1985. - С. 90 - 98. Виноградов В.В. Основные типы лексических значений слов / В.В. Виноградов // Вопросы языкознания. - 1953. - № 5. Виноградов В.В. История русских лингвистических учений / В.В. Виноградов. - М.: Высшая школа, 1978. - 367 с. Виноградов В.В. Очерки по истории русского литературного языка XVII-XIX веков / В.В. Виноградов. - М.: Высш. шк., 1982. - 529 с. Влахов С., Флорин С. Непероводимое в переводе / С. Влахов, С. Флорин. - М.: Международные отношения, 1980. - 360 с. Гайнетдинов М.В. Төркидә без әсәрле, эзлебез... / М.В. Гайнетдинов // Некоторые итоги и задачи изучения татарского литературного языка. - Казань, 1992. - С. 90 - 95. Гайнетдинев М.В. Литература ХVIII века / М.В. Гайнетдинев // Средневековая татарская литература VIII-ХVIII вв. - Казань: Фэн, 1999. - С. 181 - 199. Гайнетдинов М.В. Кадыйргали бәк. "Җәмигыт-тәварих". "Дәфтәре Чыңгызнамә" / М.В. Гайнетдинов // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 201 - 211. Гайнетдинов М.В. Суфи Аллаһияр. "Сөбател-гаҗизин" / М.В. Гайнетдинов // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 227 - 233. Гайнетдинов М.В. Идел буенда гомумтөрки әдәбият һәм Насретдин Рабгузиның "Кыйссасыл-әнбия"әсәре / М.В. Гайнетдинов // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - 2 т. - Б 252 - 280. Гайнутдинова Г.Р. Историко-лингвистический анализ тюркотатарского письменного памятника XIV века Джамал ад-Дина ат-Турки Әдәбият 503 "Китабу булгат ал-муштак фи лугат ат-турк ва-л-кифчак": автореф. дис. ... канд. филол. наук / Г.Р. Гайнутдинова. - Казань, 2004. - 27 с. Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в ХХ веке / Г.Р. Галиуллина. - Казань: Матбугат йорты, 2000. - 112 с. Галиуллина Г.Р. Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций / Г.Р. Галиуллина. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2008. - 349 с. Галиуллина Г.Р. Мусульманские традиции имя наречения в современных татарских семьях / Г.Р. Галиуллина // Проблемы общей и региональной ономастики: Материалы международной научной конференции. - Майкоп: Изд-во АГУ, 2010. - С. 48 - 52. Галиуллина Г.Р. Татар антропонимиясендә милли традицияләр формалашуда Г. Тукайның роле / Г.Р. Галиуллина // Г. Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар. - Казан, 2011. - Б. 217 - 219. Галкина-Федорук Е.М. Слово и понятие / Е.М. Галкина-Федорук. - М.: Уч. пед. изд-во, 1956. - 189 с. Галлям Р. Абдаллах-хан и его сыновья / Р. Галлям. - Казань: Татар. кн. изд-во, 2017. - 15 с. Галяутдинов И.Г. "Тарих наме-и булгар" Таджетдина Ялсыгулова: дис. ... канд. филол. наук / И.Г. Галяутдинов. - М., 1977. - 229 с. Ганиева Р.К. Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали / Р.К. Ганиева. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1988. - 171 с. Ганиева Р.К. Татарская литература: традиции, взаимосвязи / Р.К. Ганиева. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2002. - 272 с. Ганиева Р.К. Шәрекъ яңарышы һәм Кол Гали иҗаты / Р.К. Гание - ва // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 1 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 212 - 226. Ганиханов М.А. Сравнительный анализ поэм "Хусрав и Ширин" Низами и Кутба: автореф. дис. ... канд. филол. наук / М.А. Ганиханов. - Ташкент, 1994. - 24 с. Гарипова Г.Ф. Морфологические особенности поэмы Кутба "Хосров и Ширин" (XIV в.): дис. ... канд. филол. наук / Г.Ф. Гарипова. - Казань, 2003. - 244 с. Гарипов Г.М. Кыпчакские языки Урало-Поволжья (Опыт синхронической и диахронической характеристики) / Г.М. Гарипов. - М.: Наука, 1979. - 303 с. Гарипова Ф.Г. О некоторых параллельных гидронимических терминах Татарской АССР / Ф.Г. Гарипова // Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте. - Казань, 1988. - С. 90 - 98. 504 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә - ил тарихы / Ф.Г. Гарипова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. - 140 б. Гарипова Ф.Г. Татарская гидронимия / Ф.Г. Гарипова. - Казань, 1998. - 571 с. Гаффарова Ф.Ф. Татар телендә җир эшкәртү лексикасы / Ф.Ф. Гаф фарова. - Казан: Матбугат йорты, 2000. - 176 б. Гилемшин Ф.Ф. Татарский перевод "Тысяча и одной ночи": Языковые и стилист. особенности: дис. ... канд. филол. наук / Ф.Ф. Гилемшин. - Казань, 1998. - 196 с. Гилемшин Ф.Ф. Особенности перевода "Тысяча и одной ночи" на татарский язык (язык и стиль) / Ф.Ф. Гилемшин. - Казань: Мастер Лайн, 2001. - 138 с. Госманов М. Яңа табылган әдәби, тарихи, истәлекләр / М. Госманов // Казан утлары. - 1966. - № 7. - Б. 81 - 86. Госманов М. Катлаулы чорның каршылыклы вәкиле/ М. Госманов // Казан утлары. - 1984. - № 1. - Б. 142 - 157. Госманов М.Г. Мөхәммәдьяр: бөеклек фаҗигасе: Мөхәммәдьяр. Нуры содур / М.Г. Госманов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - Б. 318 - 334. Губаева М.А. Языковой портрет внутреннего мира человека в произведении Кул Гали "Кысса-и Йусуф" (1233): дис. ... канд. филол. наук - Казань, 2017. - 284 с. Гумилев Л.Н. Древние тюрки / Л.Н. Гумилев, - М., 1993. - 526 с. Давлетшин К. Творчество татарского поэта XVII века Мавля Кулый: автореф. дис ... канд. филол. наук / К. Давлетшин. - Казань, 1971. - 23 с. Дәүләтшин Г.М. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы / Г.М. Дәүләтшин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. - 512 б. Дәүләтшин К. Мәүлә Колый хикмәтләренең поэтикасы һәм тел үзенчәлекләре / К. Дәүләтшин // Татар теле һәм әдәбияты. - Казан, 1976. - Б. 203-214. Дәүләтшин К. Мәүлә Колый / К. Дәүләтшин // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 241 - 266. Дәүләтшина Р.Н. Т. Ялчыголның "Рисаләи Газизә:шәрхе: "Сөбател-гаҗизин" әсәрендә "әдәп-әхлак" тематик төркеменә берләшә торган сүзләр һәм сүзтезмәзләр / Р.Н. Дәүләтшина // Яшь галимнәр һәм аспирантлар эшләре җыентыгы. - 4 нче чыг. - Казан, 2007. - Б. 129 - 131. Дәүләтшина Р.Н. Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" әсәрендә сузык фонемалар орфографиясе / Р.Н. Дәүләтшина // Тени Әдәбият 505 шевские чтения - 2009: Сборник научных статей. - Казань, 2009. - С. 198 - 190. Дыбо А.В. Семантическая реконструкция в алтайской этимологии: соматические термины / А.В. Дыбо. - М.: Языки русской культуры, 1996. - 389 с. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлекбелешмәлек / Р.Р. Җамалетдинов. - Казан: Алма-Лит, 2003. - 143 б. Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (Очерклар) / Л. Җәләй. - Казан: Фикер, 2000. - 288 б. Зайнуллин Г.Г. Татарская богословская литература VIII - начала XX веков и её стиле-языковые особенности / Г.Г. Зайнуллин. - Казань, 1999. - 280 с. Зайнуллина-Маннапова А.Х. О лексике деловых документов старотатарской письменности XVII в. / А.Х. Зайнуллина- Маннапова // Истоки татарского литературного языка. - Казань, 1988. - С. 27 - 34. Зайцев И.В. Крымская историографическая традиция XV - XIX веков. Пути развития. Рукописи, тексты и источники / И.В. Зайцев. - М.: Восточная литература, 2009. - 304 с. Закиев М.З. Некоторые вопросы развития татарского литературного языка / М.З. Закиев // Вопросы языкознания. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1965. - С. 5 - 37. Закиев М.З. Взаимоотношения татарского литературного языка и диалектов в различные периоды их развития / М.З. Закиев // Лингвистическая география, диалектология и история языка. - Ереван: Изд-во АН Армянской ССР, 1976. - С. 313 - 318. Закиев М.З. Введение: койне, традиционные нормы, старотатарский и современный татарский литературный язык / М.З. Закиев // Истоки татарского литературного языка: сб. ст. - Казань, 1988, - С. 3 - 10. Закиев М.З. Татары: проблемы истории и языка / М.З. Закиев. - Казань, 1995. - 464 с. Закирова Г.К. Синонимы в языке тюрко-татарских письменных памятников периода Золотой Орды: дис. ... канд. филол. наук / Г.К. Закирова. - Казань, 2007. - 222 с. Закирова Г.К. Синонимы в языке тюрко-татарских письменных памятников периода Золотой Орды / Г.К. Закирова. - Казань: Изд-во Казан. гос. техн. ун-та, 2009. - 216 с. Замалетдинов Р.Р. Внутренний и внешний мир носителей татарской культуры через призму языка / Р.Р. Замалетдинов. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2003. - 210 с. 506 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Замалетдинов Р.Р., Хуснуллина Г.Н. Лингвокультурологические особенности наименований посуды и кухонной утвари в татарском языке / Р.Р. Замалетдинов, Г.Н. Хуснуллина // Филология и культура. - 2014. - № 4 (38). - С. 95 - 100. Зәйниева Г.З. Кол Мөхәммәднең шигъри иҗаты: Текстология, проблема һәм тел үзенчәлекләре / Г.З. Зәйниева. - Казан, 2006. - 132 б. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы / М.З. Зәкиев. - Казан: Фикер; М.: Инсан, 1998. - 624 б. Зәйнуллин Җ.Г. XVIII йөз - XX йөз башында татар рухани әдәбияты / Җ.Г. Зәйнуллин. - Казан: Мәгариф, 1998. - 205 б. Илясова Г.Р. Лингвотекстологические особенности произведений "Сабат ал-гаджизин" Аллаяра Суфи и "Рисала-и Газиза Т. Ялсыгулова: автореф. дис. ... канд. филол. наук / Г.Р. Илясова. - Уфа, 2009. - 27 с. Исәнбәт Н. Казан ханлыгы чоры әдәбиятыннан Мөхәммәдьяр Мәхмүд Хаҗи углы әсәрләре / Н. Исәнбәт // Совет әдәбияты. - 1941. - № 4. - Б. 68 - 79. Исламов Р.Ф. Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисыры: язма мирас, мәдәни багланышлар. - Казан: Фикер, 1998. - 250 б. Исламов Р.Ф. К проблеме изучения копий рукописей поэмы Кисса-и Йусуф Кул Али / Р.Ф. Исламов. - Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. - 2014. - № 1. - С. 146 - 150. Исламова А.И. Исследование языка тюрко-татарского памятника ХIVвека. "Дастан-и-Джумджума Султан" Хисама Кятиба: автореф. дис... канд. филол. наук / А.И. Исламова. - Казань, 1998. - 18 с. Исмәгыйлев Н. Мәҗмугыл-хикәят / Н. Исмәгыйлев // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 414 - 421. Исмәгыйль Н. Мөхәммәдьяр иҗатында Коръән һәм хәдисләр / Н. Исмәгыйль // Мирас, 1997. - № 8. - Б. 38-46. Исследования по исторической диалектологии татарского языка: Сб. ст. - Казань, 1979. - 176 с. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков: в 4-х т. - М.: Изд-во АН СССР, 1955. - Т. 1. - 336 с. Исследования по татарскому языку: Сб. ст. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1977. - 158 с. Истоки татарского литературного языка. - Казань: ИЯЛИ, 1988. - 126 с. Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. - Казань: ИЯЛИ, 1983. - 162 с. Әдәбият 507 Историческое развитие лексики тюркских языков. - М.: Изд-во Акад. наук СССР, 1961. - 467 с. История мусульманской мысли в Волго-Уральском регионе. Учебное пособие. - Казань: Изд-во ДУМ РТ, 2009. - 374с. История татарского литературного языка (ХIII - первая четверть ХХ в.) / сост. и ответ. ред. Х. Курбатов. - Казань: Фикер, 2003. - 656 с. История татар с древнейших времен: в 7 томах. - Т. 2. Волжская Булгария и Великая степь. - Казань: РухИЛ, 2016. - 960 с. Исхакова А.Р. "Кысас ал-анбия" Насреддина Рабгузи / А.Р. Исхакова. - Казань: Gumanitarya, 2005. - 180 с. Кабакчи В.В. Основы англоязычной межкультурной коммуникации / В.В. Кабакчи. - СПб.: РГПУ им. Герцена, 1998. - 232 с. Кадирова Э.Х. Поэмы Мухаммедьяра "Тухфа-и мардан" и "Нур-и содур": лексика / Э.Х. Кадирова. - Казань: Дом печати, 2001. - 232 с. Кадирова Э.Х. Язык хикметов татарского поэта ХVII века М. Кулыя / Э.Х. Кадирова. - Казань: Гуманитария, 2003. - 112 с. Кадирова Э.Х. Казан ханлыгы чоры (XV - XVI г.) иске татар язма әдәби телендә график-орфографик норма / Э.Х. Кадирова // Актуальные вопросы переводоведения и сопоставительного языкознания: Межвузовский сборник научных трудов. - Астана, 2017. - 247 с. Кадирова Э.Х. Казан ханлыгы чоры татар язма әдәби телендә алмашлыкларның кулланылышы / Э.Х. Кадирова // Материалы V Международного симпозиума исследований Тюркского мира (11 - 13 октября, Казахстан, Алматы). - Алматы, 2018. - С. 176 - 182. Казыханова З.А. Семантическая классификация лексики дастанов Кадыр-Гали Бека / З.А. Казыханова // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. Казань, 1990. - С. 62 - 69. Каиржанов А.К. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков / А.К. Каиржанов. - Астана: ЕНУ имени Л.Н. Гумилева, 2016. - 112 с. Карпенко Ю.А. Специфика ономастики / Ю.А. Карпенко // Русская ономастика. - Одесса, 1984. - С. 3 - 16. Комлев Н.Г. Слово в речи: денотативные аспекты / Н.Г. Комлев. - М.: УРСС, 2003. - 216 с. Коръән китабы / Коръән Кәрим аятьләренең мәгънәләренә татарча сүзгә-сүз аңлатмалар һәм гарәпчә яңгырашын хәзерге татар хәрефләренә нигезләнеп бирүче Фәрид хәзрәт Хәйдәр Сәлман. - Казан: Раннур, 2003. - 1200 б. 508 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Коръән тәфсире / баш мөхәррир: К.И. Бикчәнтәев. - Казан: Дом печати, 2002. - 1152 б. Котвич В. Исследования по алтайским языкам / В. Котвич. — М., 1962. Кузьмина Х.Х. Лексика поэмы "Кысса-и Йусуф" Кул Гали / Х.Х. Кузь мина. - Казань: ДАС, 2001. - 103 с. Курышжанов А.К. Исследование по лексике старокыпчакского письменного памятника ХIII в. "Тюркско-арабского словаря" / А.К. Курышжанов. - Алма-Ата, 1970. - 233 с. К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. - Казань: ИЯЛИ, 1985. - 127 с. Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности / С.Е. Малов. - М.-Л.: Наука, 1951. - 452 с. Маннапова А.Х. Язык татарской деловой письменности ХVII века (истоки и традиции): автореф. дис. ... канд. филол наук / А.Х. Маннапова. - Казань, 1982. - 21 с. Махмутова Л.Т. Татарский язык в его отношении к древнеписьменному памятнику "Codex cumanicus" по данным лексики / Л.Т. Махмутова // Исследования по исторической диалектологии. - Казань, 1982. - Вып. 2. - С. 68 - 153. Мәрданов Р. Гасый җафи Мәүла Колый сүзли, дуслар... / Р. Мәрданов // Казан утлары. - 1996. - № 10. - Б. 160 - 171. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар [Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр] / Ш. Мәрҗани. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - 415 б. Мәхмүтов Х.Ш. Борынгылар әйткән сүзләр (XV - XVII йөз төрки-татар ядкәрләрендә афоризмнар) / Х.Ш. Мәхмүтов. - Казан: Фикер, 2002. - 256 б. Миннуллин Б.К. Язык газеты "Борхане таракки". Лингвистические исследования. - / Б.К. Миннуллин . - Казань, 2012. - 300 с. Миннуллин К.М. Шигърият һәм җыр. - Казан: Мәгариф, 1998. - 288 б. Миңнегулов Х.Й. Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты / Х.Й. Миңнегулов. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1976. - 188 б. Миңнегулов Х.Ю. Дөньяда сүземез бар... / Х.Й. Миңнегулов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. - 336 б. Миңнегулов Х.Й. Тукай һәм Урта гасыр татар әдәбияты / Х.Й. Миңнегулов // Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте. Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конф. материаллары. - Казан, 1977. - 323 б. Әдәбият 509 Миңнегулов Х.Й. Алтын Урда чоры язма мәдәнияте / Х.Й. Миңнегулов // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 1 т.: Борынгы чор һәм урта гасырлар. - Казан: Татар. кит нәшр., 2014. - Б. 240 - 252. Миңнегулов Х.Й. Таҗеддин Ялчогол / Х.Й. Миңнегулов // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т.: ХV - ХVIII гасырлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. -Б. 339 - 359. Мирхаев Р.Ф., Гумеров И.Г. Татарская религиозно-языковая картина мира. Эволюция культурных и духовно-ценностных ориентиров / Р.Ф. Мирхаев, И.Г. Гумеров. - Казань: ИЯЛИ, 2017. - 120 с. Мөхәммәтҗанов И. "Хөсрәү вә Ширин" поэмасының тарихын күзәтү һәм проблеманың куелышы / И. Мөхәммәтҗанов // Минбар. - № 1 (5) / 2010. - Б. 156 - 164. Мусаев К.М. Лексика тюркских языков в сравнительном освещении / К.М. Мусаев. - М.: Наука, 1975. - 356 с. Мусаев К.М. Лексикология тюркских языков / К.М. Мусаев. - М.: Наука, 1984. - 224 с. Мухаметзянов И.М. Фольклор в поэме Кутба "Хосров и Ширин": дис... канд. филол. наук / И.М. Мухаметзянов. - Казань, 2009. - 156 с. Мухаметрахимова Р.З. Язык поэтических произведений Г. УтызИмяни (к истории татарского литературного языка конца ХVIII - нач. ХIХ в.): автореф. дис. ... канд. филол. наук / Р.З. Мухаметрахимова. - Казань, 1990. - 22 с. Мухаметшин Ф.М. Лексико-грамматические особенности газеты "Нур": автореф. дис. ... канд. филол. наук / Ф.М. Мухаметшин. - Казань, 2007. - 22 с. Мыськов Е.П. О некоторых типах головных уборов населения Золотой Орды / Е.П. Мыськов // Российская археология. - 1995. - № 2. - С. 36 - 43. https://www.kitabhona.org.ua/costum_costum/myskogolovnoy ubor.html Набиуллина Г. Образ волка в прозе / Г. Набиуллина // Литература и художественная культура тюркских народов в контексте ВостокЗапад. - Казань: Отечество, 2015. - С. 397 - 400. Наджип Э.Н. "Хосрау и Ширин" Кутба и его язык / Э.Н. Наджип // Тюркологический сборник (к 60-летию А.Н.Кононова). - М.: Наука, 1966. - С. 80 - 91. Наджип Э.Н. О диалектном составе языка Кутба / Э.Н. Наджип // Вопросы диалектологии тюркских языков. - Баку: Изд-во АН АзССР, 1966. - IV т. - С. 86 - 89. 510 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Наджип Э.Н. О средневековых литературных памятниках и смешанных письменных тюркских языках / Э.Н. Наджип // Советская Тюркология. - 1970. - № 7. - С. 87 - 92. Наджип Э.Н. О языке памятника начала XIII века "Кысса-и Йусуф" Али / Э.Н. Наджип // Советская тюркология. - 1979. - № 2. - С. 75 - 88. Наджип Э.Н. Исследования по истории тюркских языков XI - XIV вв. / Э. Н. Наджип; АН СССР, Ин-т востоковедения. - М.: Наука, 1989. - 281 с. Наджип Э.Н. Тюрки язык / Э.Н. Наджип // Языки мира: Тюркские языки. - Бишкек: Кыргызстан, 1997. - С. 126 - 137. Нахапетян В.Г. Раннесредневековье граффити юго-восточной Европы [VIII - X вв.]: автореф. дис. ... канд. филол. наук / В.Г. Нахапетян - М., 1990 - 26 с. Насыйри К. Әнмүзәҗ / К. Насыйри. - Казан: Тип. ун-та, 1895. - 87 б. Насыров И.Р. Откровение в исламе / И.Р. Насыров // Философия религии: аналитические исследования. - 2018. - Т. 2. - № 2. - С. 99 - 109. Нәҗип Ә.Н. Татар әдәбиятының һәм әдәби теленең кайбер онытылган язма истәлекләре турында / Ә.Н. Нәҗип // Совет әдәбияты. - 1957. - № 12. - С. 79 - 80. Некоторые итоги и задачи изучения татарского литературного языка. - Казань: ИЯЛИ, 1992. - 136. Нигматуллов М.М. Огузские элементы в татарском языке / М.М. Нигматуллов // Формирование татарского литературного языка. - Казань, 1989. - С. 96 - 110. Ногман М. ХVII - ХVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр / М. Ногман. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1969. - 112 б. Нугманова Н.М. Художественное отражение философии ат-Таухид в "Киссаи Йусуф" Кул Гали: дис. ... канд. филол. наук / Н.М. Нугманова. - Казань, 2003. - 189 с. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар / А.Х. Нуриева. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. - 97 б. Нуриева А.Х. К вопросу определения огузских и кыпчакских элементов в лексике татарского языка / А.Х. Нуриева // Исследования по татарскому языку.- Казан: Изд-во Казан. ун-та, 1977. - Б. 115 - 127. Нуриева Ф.Ш. Лексические варианты "Нахдж ал-Фарадис" // Исследования по лексике и грамматике татарского языка / Ф.Ш. Нуриева. - Казань, 1986. - С. 127 - 132. Әдәбият 511 Нуриева Ф.Ш. "Нахдж-ал-Фарадис" Махмуда ал-Булгари / Ф.Ш. Нуриева. - Казань: Фән, 1999. - 208 с. Нуриева Ф.Ш. "Мухаббат-наме" Хорезми / Ф.Ш. Нуриева // История татарского литературного языка. - Казань: Фикер, 2003. - С. 220 - 239. Нуриева Ф.Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода / Ф.Ш. Нуриева. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2004. - 376 с. Нуриева Ф.Ш. Старотатарский литературный язык / Ф.Ш. Нуриева // Диалектология, история и грамматическая структура тюркских языков. Материалы международной тюркологической конференции, посвященной памяти профессора Казанского университета Д.Г. Тумашевой, 21 - 24 октября 2011 года. - Казань, 2011. - С. 327 - 329. Нуриева Ф.Ш. Предметно-бытовая лексика в золотоордынских литературных памятниках / Ф.Ш. Нуриева // Золотоордынская цивилизация. - 2016. - № 9. - С. 131 - 134. Нуриева Ф.Ш. Названия пищи в тюркоязычных письменных памятниках золотоордынского периода / Ф.Ш. Нуриева // Филологические науки. Вопросы теории и практики. - Тамбов: Грамота. - 2015. - № 7 (49): в 2-х ч. - Ч. I. - C. 143 - 146. Нуриева Ф.Ш., Сайфетдинова Э.Г. Историко-лингвистический анализ антропонимов в произведении "Нахдж ал-фарадис" Махмуда ал-Булгари / Ф.Ш. Нуриева, Э.Г. Сайфетдинова // Ономастика Поволжья: сборник материалов XII Международной научной конференции. - Казань: Отечество, 2010. - С. 417 - 422. Опыт словаря тюркских наречий В.В. Радлова. Том первый. [Часть 2]: Гласные. - М.-СПб.: Изд-во вост. лит., 1963. - 66 с. Павлов И.П. Полное собрание сочинений / И.П. Павлов. - Изд. 2-е. - М.-Л., 1951. - Т. III, кн. 2. - С. 335 - 336. Паустовский К.И. Далекие годы / К.И. Паустовский. - М.: Худож. лит-ра, 1953. - 231 с. Покровская Л.А. Термины родства в тюркских языках / Л.А. Покровская // Историческое развитие лексики тюркских языков. - М., 1961. - С. 11 - 81. Поэт-гуманист Кул Гали: Сб. ст. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. - 264 с. Путешествие в восточные страны Плано Карпини и Рубрука. - Алматы, 1993. - 321 с. 512 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Рамазанова Д.Б. Пермь татарлары сөйләшендә кайбер лексик үзенчәлекләр / Д.Б. Рамазанова // Вопросы тюркологии. - Казань, 1970. - С. 267-268. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке: в 2-х кн. / Д.Б. Рамазанова. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. - 190 с. Рамазанова Д.Б. Названия одежды и украшений втатарском языке в ареальном аспекте / Д.Б. Рамазанова. - Казань: Мастер-Лайн, 2002. - 352 с. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика / Д.Б. Рамазанова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. - 364 б. Рамазанова Д.Б. Атамаларда туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләре / Д.Б. Рамазанова. - Казан, 2014. - 287 б. Рамазанова Д.Б. Татар тарихи лексикологиясенә материаллар (борынгы чордан болгар чорына кадәр) / Д.Б. Рамазанова. - Казан: Школа, 2016. - 412 б. Рахимова А.Р. Историко-генетические особенности лексики, характеризующей человека, в поэме XIV века "Хосров и Ширин" Кутба / А.Р. Рахимова, А.Ю. Гиниятуллина // Филологические науки. Вопросы теории и практики. - Тамбов: Грамота, 2018. - С. 149 - 154. Рахимова Р.К. Лексика и словарь татарского ювелирного дела / Р.К. Рахимова. - Казань: Фикер, 2002. - 192 с. Реформатский А.А. Введение в языкознание / А.А. Реформатский. - М.: Аспект Пресс, 1996. - 536 с. Сабиров К.С. Лексикология / К.С. Сабиров // Хәзерге татар әдәби теле: югары уку йорты студентлары һәм урта мәктәп укытучылары өчен. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. - Б. 17 - 41. Сагдеева Ф.К. Концепт "Труд" в лексике и фразеологии / Ф.К. Сагдеева // Инсани фәннәр: Эзләнү һәм табышлар. - Казан: Фикер, 2004. - С. 126 - 130. Сагдеева Ф.К. Татарский концепт как объект лингвокультурологического анализа / Ф.К. Сагдеева, Д.Р. Гайнанова. - Казан: ИЯЛИ, 2017. - 248 с. Сагындыков Б. Сравнительный анализ лексики тюркоязычных памятников XIV века (по материалам "Мухаббат-наме" Хорезми, "Гулистан-бит турки" Сейфа Сараи, "Хосров и Ширин" Кутба): автореф. дис. ... канд. филол. наук / Б. Сагындыков. - Алма-ата, 1977. - 31 с. Садекова А.Х. Сәйф Сараи иҗатында традицион мотивлар / А.Х. Садекова // Материалы Международной научно-практической конференции, посвященной 110-летию со дня рождения Хамида Хус Әдәбият 513 нутдиновича Ярмухаметова (Хамида Ярми) / под ред. И.Г. Закировой. - Казань, 2014. - С. 151 - 156. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII - XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р. Хәйретдинова. - Казан: КФУ, 2016. - 384 б. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? / Г.Ф. Саттаров. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - 256 б. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы / Г.Ф. Саттаров. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 276 б. Сафаров Р.Т. Военная лексика татарского языка / Р.Т. Сафаров. - Казань, 2015. - 196 с. Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды / М.Г. Сафаргалиев // На стыке континентов цивилизаций. - М.: Инсан, 1996. - С. 280 - 531. Сафиуллина Ф.С. Тукай әсәрләрендә җанлы сөйләм теле / Ф.С. Сафиуллина // Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте. - Казан, 1997. - Б. 258 - 267. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология: югары уку йортлары студентлары өчен / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Хәтер, 1999. - 288 б. Серебренников Б.А. Об основных отличиях истории строевых элементов языка от истории литературного языка / Б.А. Серебренников // Советская тюркология. - Баку. - 1981. - № 4. Сибгатуллина А.Т. Религиозно-суфийские мотивы а татарской литературе / А.Т. Сибгатуллина // Ислам и мусульманская культура в Среднем Повольже: история и современность. Очерки. - Казань: Мастер- Лайн, 2002. - 423 с. Сибгатуллина Ә. Суфичылык серләре (төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар) / Ә.Т. Сибгатуллина. - Казан: Матбугат йорты, 1998. - 368 б. Сибгатуллина Э.Т. Татар дини-суфи әдәбияты: югары уку йортлары өчен дәреслек-кулланма / Ә.Т. Сибгатуллина. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 2013. - 184 б. Современный татарский литературный язык. Лексикология, фонетика, морфология. - М.: Наука, 1969. - 380 с. Соссюр Ф. Курс общей лингвистики / Ф. Соссюр // Труды по языкознанию / пер. с фр. А.М. Сухотина, переработанный А.А. Холодовичем. - М.: Прогресс, 1972. - 69 с. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика / отв. ред. Э.Р. Тенишев. - М.: Наука, 1984. - 484 с. 514 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Морфология / Э.Р. Тенишев, Б.Д. Аракин, Г.Ф. Благова и др. / отв. ред. Э.Р. Тенишев. Морфология. - М.: Наука, 1988. - 557 с. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика: 2-е изд., доп. М.: Наука, 2001. - 822 с. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции. - М.: Наука, 2002. - 767 с. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Пратюркский язык основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. — М.: Наука, 2006. - 908 с. Средневековая татарская литература (VIII - XVIII вв.). - Казань.: Фэн, 1999. - 240 с. Сталмане В.Э. Ономастическая лексикография / В.Э. Сталмане. - М.: Наука, 1989. - 260 с. Старотатарская деловая письменность ХVIII века / сост. Ф.С. Фасеев. - Казань, 1982. - 171 с. Старотатарский литературный язык. Исследования и тексты. - Казань: Наука, 1991. - С. 28 - 37. Степанов Ю.С. Константы. Словарь русской культуры. Опыт исследования / Ю.С. Степанов. - М.: Школа "Яз. рус. культуры", 1997. - 824 с. Структура и история татарского языка / редколлегия: Д.Г. Тумашева, А.Х. Нуриева. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1982. - 156 с. Суперанская А.В. Общая теория имени собственного / А.В. Суперанская. - М.: Наука. 1973. - 356 с. Суперанская А.В. Собственные и нарицательные имена в лексической системе русского языка / А.В. Суперанская // Имя нарицательное и собственное. - М.: Наука, 1978. - 193 с. Татар әдәби теле тарихы (1 кисәк): Югары уку йортларының татар филологиясе студентлары өчен уку-укыту әсбабы. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 2011. - 100 б. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. - 1 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. -567 б. Татар әдәбияты тарихы: алты томда. - 2 т. ХIХ йөз татар әдәбияты. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 564 б. Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 1 т.: Борынгы чор һәм Урта гасырлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - 415 б. Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 2 т.: ХV - ХVIII гасырлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - 471 б. Әдәбият 515 Татар әдәби теле тарихы (ХIII гасыр - ХХ гасыр башы) / И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Кадыйрова; фәнни ред. Ф.М. Хисамова. - Казан: ТӘһСИ, 2015. - I т.: Фонетика, Графика: язма традицияләр, нор-а ма һәм вариантлылык. - 696 б. Татар әдәби теле тарихы (ХIII гасыр - ХХ гасыр башы) / И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Кадыйрова, Р.Ф. Мирхәев; фәнни ред. Ф.М. Хисамова. - Казан: ТӘҺСИ, 2017. - II т.: Морфология. Грамматик категорияләрнең структур-субстанциональ үзенчәлеге һәм функциональ- стилистик мөмкинлекләре: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. - 888 б. Татар грамматикасы: 3 томда. - 1 т. - М.: Инсан; Казан: Фикер. - 1998. -512 б. Татар грамматикасы: 3 томда: тулыландырылган 2 нче басма. - Казан: ТӘһСИ. - 2016. - 2 т. Морфология. - 432 б. Татар лексикологиясе: 3 томда. - 1 т. I / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. - Казан: ТӘһСИ, 2015. - 352 б. Татар лексикологиясе: 3 томда. - 2 т. / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. - Казан: ТӘһСИ, 2016. - 392 б. Татар лексикологиясе: 3 томда. - 3 т. 1 кис. / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. - Казан: ТӘһСИ, 2017. - 536 б. Татар мифлары. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. - 388 б. Татар поэзиясе антологиясе / төз. Г. Рәхим. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. - 1 т. - 543 б. Татар фольклоры: югары уку йортлары өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2008. - 359 б. Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. - 456 б. Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1984. - 96 с. Татары Среднего Поволжья и Приуралья. -М.: Наука, 1967. - 389 с. Таһирҗанов Г. Фирдәүси һәм Кол Гали / Г. Таһирҗанов // Казан утлары. - 1968. - № 12. - Б. 120 - 127. Таһирҗанов Г.Т. Тарихтан - әдәбиятка / Г.Т. Таһирҗанов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 167 б. Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм Коръән: охшаш урыннар. - М.: ИПБ, 2018. - 268 б. Тенишев Э.Р. Языки древне- и среднетюркских письменных памятников в функциональном аспекте / Э.Р. Тенишев // Вопросы языкознания. - 1979. - № 2. - С. 85 - 93. 516 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Тенишев Э.Р. О языке поэмы Кул Гали "Кысса-и-Йусуф" / Э.Р. Тенишев // Поэт-гуманист Кул Гали. - Казань, 1987. - С. 133 - 143. Тенишев Э.Р. Тюркоязычных письменных памятников языки / Э.Р. Тенишев // Языки мира: Тюркские языки. - Бишкек: Кыргызстан, 1997. - С. 35 - 46. Тенишев Э.Р. Принципы составления исторических грамматик и истории литературных языков / Э.Р. Тенишев // Советская тюркология. - 1988. - № 3. - С. 67 - 78. Толстой Н.И. Избранные труды. Т. 1: Славянская лексикология и семасиология / Н.И. Толстой. - М.: Языки русской культуры, 1997 - 480 с. Топорова Т.В. Культура в зеркале языка: древнегерманские двучленные имена собственные / Т.В. Топорова. - М.: Языки русской культуры, 1996. - 254 с. Тумашева Д.Г. Көнбатыш Себер татарлары теле / Д.Г. Тумашева. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. - 240 б. Улаков М.З., Чеченов А.А. Письменные памятники тюркских языков как источник истории современного карачаево-балкарского языка (спецкурс) / М.З. Улаков, А.А. Чеченов. - Нальчик: Изд-во КБНЦ РАН, 2001. - 52 с. Усманов М.А. Татарские исторические источники ХVI - ХVIII вв. / М.А. Усманов. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1972. - 318 с. Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса ХVI - ХVIII вв. / М.А. Усманов. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1979. - 318 с. Усманов М.А. Кул Гали - основоположник булгаро-татарской письменной литературы / М.А. Усманов // Поэт-гуманист Кул Гали. - Казань, 1987. - С. 42 - 59. Уфимцева А.А. Слово в лексико-семантической системе языка / А.А. Уфимцева. - М.: Наука, 1968. - 172 с. Уфимцева А.А. Лексическое значение (Принцип семиологического описания лексики) / А.А. Уфимцева. - М.: Наука, 1986. - 240 с. Фазылов Э.И. Староузбекский язык. Хорезмские памятники XIV в.: в 2-х томах. - Т. 1 / Э.И. Фазылов.- Ташкент: Фан, 1966. - 649 с. Фазылов Э.И. Староузбекский язык. Хорезмские памятники XIV в.: в 2-х томах. Т. 2. / Э.И. Фазылов. - Ташкент: Фан, 1971 - 778 с. Фазылов Э.И. Дидактическая поэма Махмуда Мухамемедьяра "Нур-и содур" из рукописной коллекции Башкирии / Э.И. Фазылов // Письменные памятники Башкирии (Историко-филологические исследования). - Уфа, 1982. - С. 163 - 173. Әдәбият 517 Фасеев Ф.С. Старотатарская деловая письменность ХVIII века / Ф.С. Фасеев. - Казань, 1982. - 171 с. Фасеев Ф.С. Сүз башы / Ф.С. Фасеев // Л. Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе (Очерклар). - Казан: Фикер, 2000. - Б. 4. Фаттах Н. Язык богов и фараонов / Н. Фаттах. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. - 488 с. Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория / Р.Г. Фахрутдинов. - Казань: Таткнигоиздат, 1975. - 219 с. Фахрутдинов Р.Г. История татарского народа и Татарстана / Р.Г. Фахрутдинов. - Казань: Магариф, 1995. - 255 с. Фәизхан Г. Татар телигә кыскача гыйльме сарыф / Г. Фәизхан. - Казан: Ун-т тип., 1887. - 32 б. Формирование татарского литературного языка. - Казань: ИЯЛИ, 1989. - 120 с. Хабибов Л.Г. Структурно-семантические особенности антонимов в татарском языке / Л.Г. Хабибов. - Уфа, 1984. - 213 с. Хайруллин А.Н. О новом списке "Таварихе Булгария" Муслими // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. - Казань, 1983. - С. 132 - 139. Хайрутдинова Т.Х. Названия пищи в татарском языке / Т.Х. Хайрутдинова. - Казань, 1993. - 141 с. Хайрутдинова Т.Х. Бытовая лексика татарского языка (посуда, утварь, предметы домашнего обихода) / Т.Х. Хайрутдинова. - Казань: Фикер, 2000. - 128 с. Хакимзянов Ф.С. Язык эпитафий волжских булгар / Ф.С. Хакимзянов. - М.: Наука, 1978. - 208 с. Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык / Ф.С. Хакимзянов. - М.: Наука, 1987. - 192 с. Хакимзянов Ф.С., Мухаметшин Д.Г. Эпиграфические памятники г. Булгара / Ф.С. Хакимзянов, Д.Г. Мухаметшин. - Казань: Таткнигоиздат, 1987. - 128 с. Хакимзянов Ф.С. Варианты реализации поволжского литературного языка / Ф.С. Хакимзянов // Старотатарский литературный язык: Исследования и тексты. - Казань, 1991. - С. 28 - 37. Хакимзянов Ф.С. Булгарский язык / Ф.С. Хакимзянов // Языки мира: Тюркские языки. - Бишкек, 1997. - С. 47 - 52. Хаков В.Х. Тел һәм стиль мәсьәләләре / В.Х. Хаков. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1961. - 160 б. 518 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Хаков В.Х. Борынгы төрки әдәби теле һәм аның хәзерге татар әдәби телендә чагылышы / В.Х. Хаков // Татар әдәби теле буенча очерклар. - Казан, 1965. - Б. 47 - 60. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы буенча очерклар / В.Х. Хаков. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1965. - 120 б. Хаков В.Х. Татар әдәби теленең үсү һәм нормалашуына караган кайбер мәсьәләләр / В.Х. Хаков // Вопросы тюркологии. Казань, 1970. 168 б. Хаков В.Х. Развитие татарского литературного языка и его стилей: автореф. дис. ... д-ра филол. наук / В.Х. Хаков. - Алма-Ата, 1971. - 60 с. Хаков В.Х. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше / В.Х. Хаков. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1972. - 224 б. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. - Казан, 1973. - 57 б. Хаков В.Х. "Мәхәббәтнамә" әсәре һәм татар әдәбиятында аның традицияләре / В.Х. Хаков // Казан утлары, 1980. - № 3. - Б. 161 - 167. Хаков В.Х. Татар әдәби теленең совет чорында үсеше / В.Х. Хаков. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1985. - 150 б. Хаков В.Х. Некоторые особенности стиля поэмы "Кысса-и- Йусуф" Кул Гали / В.Х. Хаков // Поэт-гуманист Кул Гали. - Казань, 1987. - С. 212 - 225. Хаков В.Х. "Рисалэ-и Таварихе Булгария" Хисамт-дина бин Шарафут- дина эль-Булгари / В.Х. Хаков // Анализы текстов по истории татарского литературного языка. - Казань, 1987. - Б. 113 - 120. Хаков В.Х. Камень с рунической надписью из деревни Сарабиккулово Лениногроского района Татарии / В.Х. Хаков // Истоки Татарского литературного языка. - Казань, 1988. - С. 12 - 13. Хаков В.Х. Функционально-стилистическое обособление и развитие норм татарского литературного языка ХV - ХVI вв. / В.Х. Хаков // Формирование татарского литературного языка. - Казань, 1989. - С. 13 - 23. Хаков В.Х. Роль глоссарий в развитии лексических норм древне- и старотатарского литературного языка / В.Х. Хаков // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. - Казань, 1990. - Б. 4 - 13. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы һәм этнолингвистика / В.Х. Хаков // Некоторые итоги и задачи изучения татарского языка. - Казань, 1992. - С. 25 - 32. Хаков В.Х. XVI гасыр иске татар әдәби телен өйрәнү өчен язма чыганаклар / В.Х. Хаков // Языки, духовная культура и история тюрков: Әдәбият 519 традиции и современность (Труды международной конференции в 3-х томах. Июнь, 1992). - Т. 1. - Казань, 1992. - Б. 136 - 139. Хаков В.Х. Казан ханлыгы чорында әдәби тел / В.Х. Хаков // Мирас. - 1993. - № 8. - Б. 132 - 140. Хаков В.Х. Тарихи дөреслек өчен (Алтын Урда чоры әдәби теле һәм аның борынгы традицияләре) / В.Х. Хаков // Мирас. - 1993. - № 9. - Б. 68 - 76. Хаков В. Мөхәммәдьяр теле / В.Х. Хаков // Мирас. - 1997. - № 6. - Б. 17-25. Хаков В.Х. Тел - тарих көзгесе (Татар әдәби теленең үсеш тарихыннан) / В.Х. Хаков. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. - 295 б. Халиуллина А.Р. Графо-фонетические и морфологические особенности тюркоязычного памятника XIV в. "Кыссас ал-Анбия" Рабгузи: дис. ... канд. филол. наук / А.Р. Халиуллина. - Казань, 2002. - 229 с. Ханбикова Ш.С. Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр / Ш.С. Ханбикова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 208 б. Хәйретдинова Т.Х. Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы / Т.Х. Хәйретдинова. - Казан: ТӘһСИ, 2017. - 384 б. Хәкимҗан Ф. Омонимлык һәм омонимнарны төркемләү / Ф. Хәкимҗан // Гыйльми язмалар (ТДГИ). - Казан, 2004. - № 12. - Б. 16 - 22. Хәкимов Б.Э. Г. Ибраһимовның "Татар сарыфы" хезмәте / Б.Э. Хәкимов // Фәнни язмалар - 2003. - Казань: РИЦ "Школа", 2004. - Б. 287 - 290. Хисамиева З.А. Язык дастанов Кадыр Гали Бека: автореф. дис. ... канд. филол. наук / З.А. Хисамиева. - Уфа, 1980. - 20 с. Хисамиева З.А. Семантическая классификация лексики дастанов Кадыр-Гали бека / З.А. Хисамиева // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. - Казань, 1999. - С. 62 - 69. Хисамов Н.Ш. Поэма "Кысса-и Йусуф" Кул 'Али. Анализ источников сюжета и авторского творчества / Н.Ш. Хисамов. - М.: Наука, 1979. - 251 с. Хисамов Н.Ш. Бөек язмышлы әсәр / Н.Ш. Хисамов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - 336 б. Хисамов Н.Ш. Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф" дастаны / Н.Ш. Хисамов // Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. - 1 т.: Борынгы чор һәм урта гасырлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - Б. 226 - 240. 520 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Хисамова Ф.М. XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре / Ф.М. Хисамова. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981. - 162 б. Хисамова Ф.М. Функционирование и развитие старотатарской деловой письменности XVI - XVII вв. / Ф.М. Хисамова. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1990. - 154 с. Хисамова Ф.М. Язык деловой письменности и его место в функциональной парадигме татарского языка ХVII - ХVIII веков / Ф.М. Хисамова // Старотатарский литературный язык: исследование и тексты. - Казань, 1991. - С. 60 - 80. Хисамова Ф.М. Татарский язык в восточной дипломатии России (ХVI - нач. ХVIII в.) / Ф.М. Хисамова. - Казань, 1999. - 407 с. Шайхулов А.Г. Историческая и диалектная лексика тюркоязычных народов Волго-Камско-Уральского региона (аспекты системной характеристики): учебное пособие / А.Г. Шайхулов. - Уфа, 1988. - 88 с. Шарипов Ж. Кутб, Хоразмий ва Сайф Саройининг таржималари хокида / Ж. Шарипов // Ўзбек тили вә адабиёти. - 1965. - 2 сан. - Б. 47 - 53. Юсупов Г.В. Татарские эпиграфические памятники XV в. (К вопросу о происхождении казанских татар) / Г.В. Юсупов // Эпиграфика Востока. - М.; Л., 1951. - Т. 5. - С. 78 - 94. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику / Г.В. Юсупов. - М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1960. - 322 с. Языки мира: Тюркские языки. - Бишкек: Кыргызстан. 1977. - 543 с. Яхин Ф. Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология / Ф. Яхин. - Казан: ТДГИ нәшр., 2000. - 266 б. Яхин Ф.З. Урта гасырлар татар әдәбияты: Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология / Ф. Яхин. - Казан: Раннур, 2003. - 416 б. ХVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия / төзүче, искәрмәләр һәм аңлатмаларны әзерләүче М. Әхмәтҗанов. - Казан: Дом печати, 2006. - 363 б. ХVIII гасыр татар әдәбияты. Проза / М. Әхмәтҗанов. - Казан: ИЯЛИ, 2012. - 444 б. Hacieminoğlu N. Harezm-Kipčak Sahasinda Türk Edebiyati / N. Hacieminoğlu // Türk Dünyasi El Kitabi. - Ankara: Türk kültürünü Araştirma Enstitüsü, 1992. - 3 t. - S. 68 - 79. Hacieminoğlu N. Kutb'un Hüsrev ü Şirin'i ve Dil Hususiyetleri / N. Hacieminoğlu. - İstanbul: TDEA, 1968. - 477 s. Әдәбият 521 Сүзлекләр Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов / О.С. Ахманова. - М.: Советская энциклопедия, 1969. - 607 с. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. - I т. (А - Л) / Р.Г. Әхмәтьянов. - Казан: Мәгариф - Вакыт, 2015. - 543 б. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. - II т. (М - Я) / Р.Г. Әхмәтьянов. - Казан: Мәгариф - Вакыт, 2015. - 567 б. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (Татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре) / төз.: К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. 2 томда. - Казан: Иман, 1993; 1 т. - 448 б.; 2 т. - 789 б. Древнетюркский словарь. - Л.: Наука, 1969. - 676 с. Ислам. Белешмә-сүзлек. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. - 191 б. Ибатов А. Кутбның "Хусрау да Шiрiн" поэмасының сөздiгi / А. Ибатов. - Алматы, 1974. - 278 б. Ислам. Белешмә-сүзлек. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. - 191 б. Лингвистический энциклопедический словарь. - М.: Наука, 1990. - 540 с. Мәхмутов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарчарусча алынмалар сүзлеге: 2 томда. - I т. / М.И. Мәхмутов, К.З. Хәмзин, Г.Ш. Сәйфуллин. - Казан: Иман, 1993. - 448 б. Мәхмутов М.И., Хәмзин К З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарчарусча алынмалар сүзлеге: 2 томда. - II т. / М.И. Мәхмутов, К.З. Хәмзин, Г.Ш. Сәйфуллин. - Казан: Иман, 1993. - 854 б. Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек / төз. А. Тимергалин. - Казан: Мәгариф, 2007. - 575 б. Минһаҗев Р.Х. Сүзлек: иске татар телендә гарәп-фарсы алынмаларының һәм диалекталь сүзләренең татарча-русча сүзлеге / Р.Х. Минһаҗев, Л.Ф. Минһаҗева, Э.Ф. Рахматуллин. - Казан: ТДГИ нәшр., 2003. - 74 б. Наджип Э.Н. Историко-сравнительный словарь тюркских языков XIV века: в 4-х кн. / Э.Н. Наджип. - М.: Наука, 1979. - Кн. 1. На материа ле "Хосрау и Ширин" Кутба. - 479 с. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюкских языков: Общетюркские и межтюркские основы на букву "Б". - М., 1978. - 349 с. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков. Общетюркские и межтюркские основы на буквы "В", "Г", и "Д" / Э.В. Севортян. - М.: Наука, 1980. - 395 с. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. - 476 б. 522 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр - XX йөз башы) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, II том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. -726 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, III том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. - 832 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / ред. Ф.Ә. Ганиев. - Казан: Матбугат йорты, 2005. - 848 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I т.: А - В. - Казан: ТӘҺСИ, 2015. - 712 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: II т.: Г - Й. - Казан: ТӘҺСИ, 2016. - 748 б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III т.: К. - Казан: ТӘҺСИ, 2017. - 744 б. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. - 839 б. Урманчеев Ф.И. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: 3 томда. - 2 т. (Д - С). - Казан: Мәгариф, 2009. - 343 б. Философский словарь. - М.: Изд-во политической литературы, 1980. - 4 изд. - 444 с.