ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕ ТАРИХЫ (XIII гасыр - XX йөз башы) КЕРЕШ СҮЗ Әдәби тел үзенең табигате һәм вазыйфасы белән катлаулы күренеш тәшкил итә. Аның лингвистик нигезе язма истәлекләрдә чагылыш тапкан традицияләр, нормалар һәм билгеле бер төбәккә хас булган җанлы сөйләмә формалар белән бәйләнеш-мөнәсәбәттә формалаша. Шул ук вакытта әдәби телнең табигатендә иҗтимагый тормышта бара торган төрле сәяси вакыйгалар, ягъни экстралингвистик факторлар да чагылыш таба. Шуңа бәйле рәвештә ул фәнни яктан төрле аспектлардан чыгып өйрәнелергә тиеш. Мәсәлән, гасырлар дәвамында кулланылышта булган иске татар әдәби телен: а) аерым бер чорга караган язма истәлекләрнең тел үзенчәлекләре; ә) әдәби телнең аерым бер жанр-стиленең теле; б) язма истәлекләрдә гомумтөрки традицияләрнең дәвам ителеше; в) аларда җанлы-сөйләмә формаларның кулланылыш үзенчәлекләре һ.б. юнәлешләрдә тикшерергә мөмкин. Нинди генә аспекттан чыгып каралса да, әдәби тел, аның табигате һәм тарихы иң беренче чиратта лингвистикада кабул ителгән тәртиптә, ягъни телнең фонетика, морфология һәм лексика тармакларына нигезләнеп өйрәнелергә тиеш. Моңа кадәр күп санлы иске татар язма чыганаклары нәкъ менә шул планда тикшерелде. Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тормышка ашырыла торган "Татар әдәби теле тарихы" проекты белән бәйле фәнни-тикшеренү эше дә әлеге тәртиптә алып барыла. Төп максатларның берсе булып әдәби тел үсешендә тарихи эзлеклелекне күрсәтү тора, һәм әлеге эзлеклелек әдәби телгә хас булган норма, норма вариантлылыгына нигезләнеп аңлатыла. Мәгълүм булганча, норма һәм норма вариантлылыгы, әдәби телнең табигатен һәм вазыйфасын барлыкка китерә торган традициядәвамчанлык, эшкәртелгәнлек, диалектлардан өстенлек кебек төп билге-шартларның берсе булып тора, шул ук вакытта ул аларның барысын бергә оештырып тоту көченә ия. Гасырлар дәвамында эзлекле рәвештә яшәештә-хәрәкәттә булган иске татар әдәби теленең фонетика, морфология, лексика тармакларына хас булган язма традицияләрне, норма һәм норма вариантлылыгын, аларның төрле чорлардагы үсеш-үзгәрешен күзәтү хәзерге татар әдәби теле нормаларының да нинди шартларда, ничек итеп барлыкка килүен билгеләргә ярдәм итә. Укучы игътибарына тәкъдим ителгән бу коллектив монография - өч томлык "Татар әдәби теле тарихы" хезмәтенең беренче томы. Биредә ХIII гасырдан ХХ гасыр башына кадәр эзлекле хәрәкәттә булган иске татар язма әдәби теленең иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бәйле хәлдә үсеш-үзгәреше күзәтелә, татар язма әдәби теле тарихын өйрәнүнең метод-ысуллары билгеләнелә. Шул нигездә ХIII гасырдан ХХ гасыр башына кадәр язылган / басылган текстларда чагылыш тапкан иске татар әдәби теленең фонетика, графика, орфография тармакларына караган үзенчәлекләре барлана һәм анализлана. Иске татар язма чыганакларында гарәп һәм фарсы алынмаларының катгый рәвештә үз чыганак теленең таләбенә туры китереп файдаланылуы сәбәпле, төп игътибар төрки-татар сүзләрендәге авазларның тараюы, киңәюе, фонема һәм аллофон булу һ.б. мәсьәләләрне ачыклауга, аларның гарәп графемалары белән язылыш үзенчәлекләрен анализлауга бирелде. Шул ук вакытта тарихи планда язма норма, норма вариантлылыгы һәм функциональ-стилистик вариантлылыкның үзара мөнәсәбәте, ягъни иске татар әдәби теленең төрле гасырлардагы табигате һәм вазыйфасы билгеләнде, аларның хәзерге татар әдәби теленә булган тәэсире тәгаенләнде. Фәнни-тикшеренү эше татар тел белемендә кабул ителгән чорлар бүленешенә нигезләнеп алып барылды. Татар язма әдәби теле тарихына караган гомумтеоретик күзәтү И.Б. Бәширова ("Кереш. Фән буларак татар язма әдәби теле тарихы: теоретик мәсьәләләр", "Иске татар язма әдәби теле"), аерым чорларга караган язма чыганакларда чагылыш тапкан фонетик үзенчәлекләр, аларның гарәп графикасында чагылышы һәм орфографик тәртибе Ф.Ш. Нуриева ("Болгар дәүләте чоры Идел буе төрки язма әдәби теленең фонетик һәм график-орфографик үзенчәлекләре", "Алтын Урда чоры Урта Идел буе төрки-татар язма әдәби теленең фонетик һәм график-орфографик үзенчәлекләре"), Э.Х. Кадыйрова ("Казан ханлыгы чоры иске татар язма әдәби теленең фонетик һәм график-орфографик үзенчәлекләре", "ХVII-ХVIII гасырларда иске татар язма әдәби теленең фонетик һәм график-орфографик үзенчәлекләре") һәм И.Б. Бәширова (ХIХ гасыр - ХХ гасыр башында иске татар язма әдәби теленең фонетик һәм графикорфографик үзенчәлекләре) тарафыннан тикшерелде. Хезмәт түбәндәге чыганакларга нигезләнеп язылды: 1. Болгар дәүләте чоры чыганаклары: "Кыйссаи Йосыф" (Кол Гали), "Ана вә угыл" дастаны. 2. Алтын Урда чоры чыганаклары: "Кыйссасел-әнбия" (Насреддин Рабгузи), "Нәһҗел-фәрадис" (Мәхмүд Болгари әсСараи), "Мәхәббәтнамә" (Харәзми), "Хөсрәү вә Ширин" (Котб) һ.б. 3. Казан ханлыгы чоры чыганаклары: Мөхәммәдьяр, Өмми Камал әсәрләре, "Мәҗмәгыль-кавагыйд" хезмәте һ.б. 4. ХVII-ХVIII гасыр чыганаклары: Мәүлә Колый, Габдессәлам, Габдерәхим Утыз-Имәни әсәрләре һ.б. 5. ХIХ гасыр - ХХ гасыр башы чыганаклары: Г. Кандалый, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки, Ә. Уразаев-Кормаши, М. Акъегет, З. Бигиев, Р. Фәхретдин, Ф. Кәрими, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Тукай әсәрләре һ.б. Алга таба "Татар әдәби теле тарихы" проекты кысаларында иске татар язма чыганакларында чагылыш тапкан морфологик һәм лексик-семантик категорияләргә караган нормаларның формалашу һәм үсеш-үзгәрешен өйрәнү күздә тотыла. Нәтиҗәләре икенче һәм өченче томнарда яктыртылачак. КЕРЕШ. ФӘН БУЛАРАК ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕ ТАРИХЫ: ТЕОРЕТИК МӘСЬӘЛӘЛӘР Һәр халыкның үз ана теле була. Адәм баласының ана сөте белән, үз туган телендә әйтелә торган сүзләре белән аңы ачыла, хискичерешләре уяна, ул гаилә дигән мәхәббәт-җылылыкта кеше буларак формалаша башлый. Тормышның бөтенлеге, табигать кануннарының таләбенә туры килеп, берсе икенчесен яшәтә һәм берсе икенчесенең көч-куәтен тәшкил итә алганга күрә, пар дип атала торган ике өлештән хасил була. Чынбарлыкның берсе икенчесенә бәйләнгән хәлдә, әмма автоном - реаль булган Табигать, Җәмгыять, Тел һәм Сөйләм системалары булып яшәве мәгълүм. Берсе икенчесен яшәтә торган Тел һәм Сөйләм системаларының бөтенлеге җанлы-сөйләмә һәм язма-китаби дигән ике өлештән хасил бер парга нигезләнә. Бөтенлекне хасил итә торган пар өлешләр бер генә системада да, шул исәптән тел-сөйләмдә дә, берсе икенчесенә тәңгәл күренеш була алмый: җанлы-сөйләмә тел бар, язма-китаби тел (сөйләм) бар, алар милли тел дип атала торган, системаны яшәтә, хәрәкәткә китерә торган үзләренә генә хас булган вазыйфаларны үтиләр. Шул вазыйфаларны үтәү барышында тел берәмлекләре ничек итеп һәм ни өчен кулланылуы, нинди типларда реальләшүе, башка системалар белән нинди бәйләнеш-мөнәсәбәттә булулары һ.б. яклары белән берсе икенчесеннән аерыла һәм, шул ук вакытта, алар бөтенлекне дә хасил итә. Сөйләмә телдән аермалы буларак, язма тел иҗтимагый үсешнең билгеле бер чорында яшәеш ала, ул барлык халыкта да булмаска, яисә халыкның сөйләмә теленә нигезләнмәскә дә мөмкин. Язма-китаби тел гомумхалыкның үз теленә нигезләнсә дә, нигезләнмәсә дә, аның җанлы сөйләмә теленә тәңгәл күренеш була алмый, чөнки аларның кулланылышында үзләренә хас аерымланган хосусый вазыйфалары була [Березин, 1979, с. 53]. Җанлы сөйләмә тел белән кешеләр үзара аралаша, фикер алыша, сөйләмә тел гаилә, төбәк даирәсендә тормыш-көнкүрешне алып бару элементы вазыйфасын үти. Ул әйтмә-диалогик сөйләм буларак файдаланыла. Телнең аралашу чарасы булуы - аның төп функциясен тәшкил итә. Тел танып белү, аң-фикернең аерым фазаларын формалаштырып тәгъбир итү, кешеләрнең хис-кичерешләренә көчле тәэсир ясау чарасы булып хезмәттә. Телнең бу мөмкинлекләренең чын мәгънәсендә реальләшүе, асылда, аның язма-китаби формасы белән тормышка ашырыла: тирә-юньне танып белүдән туган аң - күзаллау - фикер язмада теркәлеп калса гына башка укучыга, башка буыннарга җиткерелә, танып белүдән барлыкка килгән төшенчәләр формалаша, алар ярдәмендә фәнни әдәбият, уку-укыту әсбаплары языла. Адәм баласы үзенең хис-кичерешләрен тыңлаучының күзенә карап әйтә ала, әмма аларның көч-куәте, сөйләмдәге авазларның югары аһәңле булып яңгыравы сүзләрнең төп мәгънәсен төрлечә катлауландыра алган талантлы шагыйрьнең шигъри тезмә юлларында, әдәбиләшкән сәнгатьле сөйләм булып, күпчелеккә барып җитә. Матур әдәбиятның чәчмә формадагы жанрларында тормышта булырга мөмкин булган, яисә мөмкин булмаган вакыйга-хәлләр, авторның чынбарлыкны ничек итеп күрә белүенә туры китерелеп, укучыга эстетик тәэсир итәрлек сәнгать чаралары белән тасвир ителә. Үз кул астындагы халыкны, үзе теләгәнчә билгеле бер тәртиптә тоту өчен кирәк булган дәүләт-хөкүмәт карар-указлары да язуга төшерелеп игълан ителә. Әлеге эшчәнлекне яклый-хуплый торган сәяси оешмалар, аларның матбугаты да фикерләрен укучыга язма рәвештә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, язма тел җәмгыять даирәсендәге иҗтимагый тормышны алып бару юнәлешендә киң кырлы вазыйфа үти торган күп функцияле көчкә әверелә. Әлеге вазыйфаларның озын-озак гасырларга сузылган традициясе дәвамчан булган очракта, тел-сөйләм системасының җанлы-сөйләмә һәм язма-китаби формалардагы яшәешендә сөйләүче/язучы белән тыңлаучы/укучы арасындагы аралашуның нигезе булган фикерне хәбәр итүнең низам-тәртибен, ягъни сөйләмнең композицион төзелешен, сөйләүче/язучының мөнәсәбәтен белдерүдә тел берәмлекләрен дөрес сайлап файдалану үзенчәлеген тәшкил итә. Бу хасиятләр бигрәк тә язма сөйләмдә ныклы әдәби тәртип буларак ныгый: үзләренә хас булган табигате һәм вазыйфасы белән сәнгати матур әдәбият, фәнни әдәбият, иҗтимагый публицистика, рухани дидактика, эпистоляр-хат, көндәлек-гамәли сөйләм типлары - функциональ стильләр аерымлана һәм алар жанр төрләре буларак яшәеш ала. Тел берәмлекләрен куллануда үрнәк булырга тиеш дип санала торган әлеге жанр-стильләрдә, тел берәмлекләрен файдалануда билгеле бер графикага нигезләнеп, билгеле бер дәрәҗәдәге орфографик тәртип - язма норма формалаша, грамматик һәм лексиксемантик форма һәм мәгънәләр ныгый. Махсус калыплашкан сөйләм типларын - стильләрнең ныклыгын барлыкка китерүе нәтиҗәсендә, язма норма, бер үк вакытта, әдәби телнең бөтенлеген хасил итә һәм әлеге телдә сөйләшүчеләрнең кайда яшәүләренә, һөнәрләренә, яшь аермалыкларына һ.б.га карамастан, халыкның (милләтнең) укый-яза белә торган белемле катлавы өчен аңлаешлы була. Әдәби телнең нормасы, ул фәнни яктан эшкәртелә, ягъни сүзлекләр төзелә, грамматикалар, кулланмалар языла. Шулай итеп, фәнни әдәбиятта тотрыклы кулланыла торган сүзләр барлыкка килә; әлеге эшчәнлекне дәүләт саклый (мәсәлән, мәктәпләрдә укыту процессында); кирәк вакытта орфографиягә караган нормаларның кулланылышын кануни актлар белән билгели һәм аларның сакланышын таләп итә. Әлеге нигездә, шушы телдә сөйләшүчеләрнең җанлы сөйләменә хас булган төрле вариатив мөмкинлекләренең берсе, язма әдәбиятта кулланылуыннан чыгып, сайланып алына һәм әдәби тел (сөйләм) күренеше - норма буларак кабул ителә, төрле диалектларда сөйләшүче халыкны берләштерүче көчле факторга, уртак хәзинәгә әверелә [Татар грамматикасы, 1998, Т. I, б. 42-43]. Гомуми тел гыйлемендә өйрәтелгәнчә, норма - әдәби язма телгә хас булган тарихи күренеш, ягъни тел берәмлекләренең язма әдәби текстларда кулланылуына нигезләнеп барлыкка килгән билгеле бер ныклыгы, телнең структур төзелеше белән бергә, төрле үзгәрешләргә дучар була, үз-үзен инкяр итәргә дә мөмкин [Березин, 1979, с. 54-56]. Билгеле булганча, әдәби әсәрләр дә, фәнни хезмәтләр, рәсми эш кәгазьләре, вакытлы матбугат, ягъни әдәби тел белән язу, уку-укыту мәсьәләләре дә, җәмгыятьтә аңа ихтыяҗ тудырылган вакытта гына кулланылышта яши, хәрәкәт итә һәм гомумхалык теленең структур төзелешенә дә тәэсир итеп, аны камилләштерә ала. Бу мөмкинлек, асылда, халыкның үз дәүләтендә, үз дәүләт теленең, ягъни махсус декрет-карар белән кабул ителгән һәм фактик статуска - дәүләттә тулаем ихтыяҗны канәгатьләндерүгә ия булырлык дәрәҗәдә гамәлгә куелган теле белән генә тулысынча тормышка ашырыла ала. ХVI гасырның уртасыннан, үз дәүләтчелегендә яшәмәүче халык буларак, язма телебезнең барлык стильләре дә эзлекле рәвештә иркен файдаланыла, дип әйтә алмыйбыз. Татар теле, дәүләт теле буларак, ике мәртәбә (1921, июнь; 1992, ноябрь) махсус декрет-карар белән кабул ителсә дә, аерым кыска вакытларны исәпкә алмаганда, тулысынча гамәлгә куела алды дип әйтә алмыйбыз. ХХ гасырның 20 нче елларында динидидактика, 40-50 нче елларда эш кәгазьләре стиле, аннан соң фәнни әдәбият стиле юкка чыгарыла барды. Язма тел, әдәби тел, әдәби норма мәсьәләләре хәзерге гомуми тел белемендә "Тел һәм Җәмгыять" дигән зур проблеманың бер өлеше буларак карала. Бу юнәлештә әлеге проблема телнең барлыкка килүенең, аның үсеш-үзгәрешенең һәм сөйләм әдәбенең социальиҗтимагый күренеш булуы; тел структурасының социаль-иҗтимагый яктан, ягъни сөйләүченең кем булуына карап, билгеле бер дәрәҗәдә аерымланып кулланылуы; тел стильләре һәм сөйләм стильләренең яшәеш алуы; җәмгыятьнең аңлы рәвештә телгә тәэсир итәргә тырышуы, әмма үзенең телдән башка яши алмавы кебек мәсьәләләр Җәмгыять белән Тел системаларының үзара бәйләнеш-мөнәсәбәте ягыннан каралып өйрәнелә [Березин, 1979, с. 53]. Язма телне, Җәмгыять системасына бәйләмичә, аны Телсөйләмнең үз даирәсендә генә, ягъни аерым жанр-стильләрендә ничек итеп файдаланылуы, аларның тарихи үзгәреше нинди булуы ягыннан карап тикшергән вакытта да катлаулы мәсьәләләр кузгала. Мәсәлән, матур әдәбият стилендә тел берәмлекләрен әдәби әсәрнең эчтәлеген укучыга илтеп җиткерү чарасы буларак тикшергәндә, тема-максатның нинди булуына карап түбәндәге аспектлар ачыклана: поэзия, проза һәм драма әсәрләрендә тел берәмлекләренең кулланылышы; әлеге мәсьәләнең аерым чорга хас булган тарихи үзенчәлеге; әдәби әсәр теленең башка жанр-стильләрдәге кулланылышыннан аермасы, яисә охшашлыгы; язма телнең төрле этапларында иҗат ителгән әсәрләрдә әдәби тел белән сөйләмә телнең үзара мөнәсәбәте; әдәби телнең үсеш-үзгәрешендә аерым әдипләрнең роле һ.б. Билгеле бер телнең гасырлар буена эзлекле рәвештә язылып килә торган берәмлекләре булган очракта гына, аларның аерым дәверләрдә ничек файдаланылуларына игътибар итеп, ягъни язма әдәби телне тарихи-традицион үсеш-үзгәреше яссылыгыннан карап, тел берәмлекләрен кулланудагы әдәби норманың дәвамлылыгын күзалларга мөмкин. Бу очракта әдәби тел тарихын гомуммилли тел тарихының үзенчәлекле бер тармагы булурак өйрәнергә кирәк була. Билгеле булганча, милли телнең, әдәби тел тармагын тәшкил итүе белән бергә, структур төзелеше барлана торган фонетика, лексикология, сүзьясалышы, морфология һәм синтаксис дигән автоном тармакларга бүленеп яшәве мәгълүм. Төрки гаиләнең бер вәкиле буларак, озын-озак гасырлар буена хәрәкәттә, кулланышта яшәвен дәвам итә торган татар телендә әлеге тармакларының үз тарихы бар. Галимнәр билгеләгәнчә, бу тарихның ничек итеп формалашуын, ягъни аерым авазларның, грамматик формаларның, сүз һәм аның мәгънәсенең һ.б.ларның үсеш-үзгәреш тарихын, халыкның сөйләмә теленә, аерым диалекталь үзенчәлекләренә нигезләнеп, башка төрки халыкларның сөйләмә теле белән дә чагыштырап тикшерергә кирәк була. Нәтиҗәдә, кардәш телләрнең иң борынгы чорларыннан ук уртак булган төп формалары күзаллана, шул нигезгә таянып, аерым төрки телләрнең үзләренә хас булган үзенчәлекләре билгеләнә, синхроник һәм диахроник планда, тарихи-чагыштырма методка нигезләнеп, реконструкция ясала. Текстларда файдаланыла торган тел күренешләре ярдәмче фон вазыйфасын үти. Язма истәлеге булмаган халыкның да сөйләмә теленең тарихын күзалларга мөмкин була. Иҗтимагый-сәяси хәлләрне истә тотарга кирәк була [Серебренников, 1981, с. 4]. Әдәби тел тарихы аерым бер чорда яшәгән дәүләттәге, билгеле бер графика белән язылган конкрет әсәрнең теленә нигезләнеп өйрәнелә башлый. Татар теленең төрки гаиләдә язма традициясе VI-VIII гасырлардан килә, язма истәлегенең язылу датасы ХI (Болгар кабер ташларында штамт-текстлар) - ХIII (Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы) гасырларга барып тоташа [Языки мира, 1997, с. 358]. Димәк, алдагы чорлардагы традицияне истә тоткан хәлдә, татар язма әдәби тел тарихын өйрәнүне шушы чордан башларга кирәк була. Төрле жанр-стильдә язылган әдәби әсәрләр чыганак итеп алына. Аерым бер төбәктә, билгеле бер вакытта язылган истәлекнең телендә үз дәвере әдәби теленең үзенчәлекләре теркәлә. Шуның белән бергә, әлеге истәлекнең телендә, гасырлар буена килә торган традиция-дәвамчанлыкның чагылышын да күзәтергә мөмкин, чөнки ул язмачылык тарихының билгеле бер этабын тәшкил итә. Димәк, аерым истәлекнең теле тикшерелгәндә, аның үзенә генә хас булган хосусый үзенчәлекләре барлану белән бергә, гасырлар буена килә торган тарихи юнәлешнең ничек итеп дәвам ителешенә игътибар итәргә кирәк була. Әдәби телнең кайсы диалектка нигезләнүе билгеләнә, диалектларны махсус өйрәнү күздә тотылмый, әмма җанлы-сөйләмә формаларның язма телнең теге яки бу стилендә ничек итеп файдаланылуы күзәтелә. Иҗтимагый-сәяси хәлләрне истә тотарга кирәк була [Тенишев, 1997, с. 35-38]. Галимнәр фикеренчә, хәзерге татар филологиясендә телнең структур төзелеше барлана торган тармакларның тарихы да, язма әдәби тел тарихы да тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән [Зәкиев, 1998, б. 525-527; Фасиев, 2000, б. 4]. Шуның белән бергә, фәнни хезмәтләрдән күренгәнчә, татар теленең һәм структур төзелеше, һәм язма истәлекләре өйрәнелә торган тармакларының озак еллар буена күз уңыннан төшмичә, эзлекле рәвештә өйрәнелүе мәгълүм. Бу уңайдан аларның тарихи үсеш-үзгәреше турында фикер әйтелмичә калмый. Татар теленең барлык диалектлары, төрле яклап тикшерелеп, фәнни хезмәтләрдә чагылыш тапкан. ХХ гасырның 40 нчы елларыннан башлап, Л. Җәләй тарафыннан тарихи фонетика, тарихи морфология, татар әдәби теле тарихы буенча студентларга лекция курслары укытыла башлый, аның аерым хезмәтләре басылып, озак еллар буена дәреслек-кулланмалар буларак файдаланылып килә (1947, 1953, 1954). Бу хезмәтләрдә авторның нәзари (теоретик) фикерләре ассызыклана, тарихи морфологиянең максат-бурычлары билгеләнә, бихисап тарихи фактик материалга нигезләнеп, сүз төркемнәренең һәм аларның аерым категорияләренә хас булган грамматик формаларының барлыкка килү тарихы күзаллана (2000). Әлеге өйрәтүләргә нигезләнеп, "Татар теленең тарихи грамматикасы" буенча махсус программа һәм күнегүләр төзелеп, эзлекле рәвештә укыту дәвам итә. Хәзерге татар филологиясендә, татар язма әдәби теленең төрле чорларга бүленеше, һәр чорындагы иҗтимагый-сәяси хәлләр, әдәби мохит, язмачылыкка караган мәсьәләләр яктыртылып, фәнни хезмәтләр язылган (Фасеев, 1966; Курбатов, 1971, 1978; Зәкиев, 1991 һ.б.), "Татар әдәби теле тарихы" курсының программасы төзелеп (Хаков, 1988), дәреслек-кулланмалар язылган (Хаков, 1972, 1993, 2003) һәм ул югары уку йортларында берөзлексез укытылып килә. Бу юнәлештә матур әдәбиятның төрле жанр-стиле, эш кәгазьләре, тарихи-фәнни, дини-фәнни язмалар, эпиграфик-кабер ташлары, татар шәҗәрәләре, сәяхәтнамәләр, васытьнамә һәм елъязмалар, барлык төрдәге сүзлекләр, тел белеменә багышланган хезмәтләр, вакытлы матбугатка караган аерым басмаларның һәрберсе тел белгечләре тарафыннан өйрәнелгән, алар хакында аерым әдәбиятчы, яисә тарихчы галим тарафыннан фикер әйтелгән. Әлеге тикшеренүләр докторлык, кандидатлык диссертацияләре буларак якланган, күпсанлы мәкаләләрдә яктыртылган, боларның иң яхшылары дип сайлап алынган бүлекләре академик пландагы хезмәт буларак дөнья күргән (История татарского..., 2003). Шулай да алар әле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, дигәндә, асылда, тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихының үзләренә генә хас табигатьләре һәм вазыйфаларының, аларны тикшерүдәге метод-ысулның һәм чыганакларның тәгаенләнмәве истә тотыла. Югарыда искә алынган хезмәтләрдән аңлашылганча, тарихи морфологияне өйрәнүче дә, әдәби тел тарихын тикшерүче дә бер үк чыганакларга нигезләнә. "Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар)" дигән хезмәттә, исем сүз төркеменең төп тарихи чыгышын һәм үсешен, төрле гасырлардан алынган мисаллар белән дәлилләп күрсәтү өчен, түбәндәге чыганакларга мөрәҗәгать ителә: иң борынгы гомумтөрки язма истәлекләр, татар теле тарихына турыдан-туры караган, язма, әдәби, тарихи һ.б. истәлекләр, К. Насыйри, М. Гафури, Г. Тукай һ.б. яңа татар әдәби теле классикларының текстлары, аларны бүгенге төрки телләрнең материаллары белән чагыштыру, татар теленең төрле диалект һәм сөйләшләренә караган бай материаллар белән янәшә куеп өйрәнү. "Тикшерелә торган теге йә бу тел күренешен менә шул тарихи баскычлар буенча чагыштырып-күзәтеп чыгу, аның тарихи үсеш-үзгәрешен мәгълүм бер дәрәҗәдә аныкларга ярдәм итә", - дип белдерелә [Җәләй, 2000, б. 5-6]. Яисә "Тарихи грамматика" курсы буенча төзелгән күнегүләр җыентыгы болай дип башлана: "Тел тарихын өйрәнү өчен күп төрле чыганаклар - борынгы төрки язма истәлекләр, борынгы һәм иске татар теле материаллары, фольклор әсәрләре һәм татар теленең диалектларын чагылдырган текстлар алына. Бу чыганакларда телнең үсеш-үзгәрешендә булган тарихи күренешләр теркәлгән була" [Нуриева, 1977, б. 5]. Әлеге хезмәтләрдән күренгәнчә, татар теленең структур төзелеше өйрәнелә торган грамматикада, морфологик категорияләр һәм аларның грамматик формаларының тарихи формалашуын күзәтү өчен, төп чыганак итеп, иң борынгы гомумтөрки язма истәлекләрдә, төрки-татар әдәби теленең ерак гасырлардан килә торган язмаларында, татар әдипләрененең төрле жанр-стилендәге әсәрләрендә кулланыла торган тел төп чыганак итеп алына. Димәк, аерым автор тарафыннан барлыкк а китерелгән язма текстта файдаланыла торган тел берәмлекләре гомумхалык (милли) теленең структур төзелешенә хас булган морфологик категорияләр формалашуны билгели торган нигез буларак күтәрелә, диалекталь һәм, билгеле бер дәрәҗәдә, кардәш телләрдән китерелгән мисалларга да игътибар ителә. Галимнәр белдергәнчә, бу хәл, бер татар телендә генә күзәтелми, казакъ, төрекмән, үзбәк, уйгыр, азәрбайҗан һәм башка төрки телләрнең тарихы да шушы ук ысул белән өйрәнелгәнлеге мәгълүм [Серебренников, 1981, с. 3-13]. Мәгълүм булганча, татар әдәби тел тарихының билгеле бер чорына карый торган язма истәлеге морфологик яктан тикшерелгәндә дә текстта кулланыла торган тел берәмлекләре сан, тартым, килеш дип, бүленеп барлана, ягъни әдәби телне тикшерү эше, асылда, телнең структур төзелеше өйрәнелә торган тармагы белән бер үк яссылыкка куела. Әмма, хәзерге әдәби телнең шул ук категорияләре белән чагыштырып караганда, истәлек теленең хәзерге әдәби тел нормаларына тәңгәл килеп бетмәгән очраклары булуына игътибар ителә, хәзерге язма тел белән чагыштырганда, шактый чуар, катнаш булуы ачыклана. Шулай итеп, бер үк язма чыганаклардан алынган мисалларның, морфология тарихы күзлегеннән караганда түбәндәге үзенчәлекләре барлана: хәзерге тел берәмлекләрен формалаштыру ягыннан мөһимлеге, әдәби тел тарихыннан чыгып бәяләгәндә, бик хаклы рәвештә (моннан фәлән йөз еллар элек язылган текстның теле, хәзерге әдәби тел белән бәрабәр була алмый), хәзерге әдәби телдән шактый аерылып торуы, ягъни ныклы нормага нигезләнмәгәнлеге билгеләнелә. Димәк, язма истәлекләрдә файдаланылган тел берәмлекләренә, һәр ике планда да, хәзерге әдәби телгә мөнәсәбәтле рәвештә, ләкин төрлечә бәя бирелә: телнең морфологик төзелешен хасил итүе ягыннан тарихи күрсәткеч буларак хуплана; язма әдәбият белән чагыштырганда, хәзерге әдәби нормага туры килмәве ассызыклана. Шуның белән бергә, тагын шуңа игътибар итәргә тиешбез: тарихи грамматиканы өйрәнүчедән аермалы буларак, язма истәлекне тикшерүче галимгә, текстта кулланылган телне аңлап-барлап, телнең төрле тармаклары буенча бүлеп өйрәнүенә кадәр, күп энергия сарыф ителә торган гомумфилологик эшләр башкарырга, ягъни кулъязмаларны, басмаларны табарга, аларның төрле вариантын чагыштырырга, эчтәлегенең һәм теленең охшаш яисә аермалыкларын билгеләргә, аларның сәбәбен аңлатырга кирәк була. Аңлату дигәннән, иске татар теленең текстлары, төрле чорда төрле дәрәҗәдә, әмма ХХ гасыр башына кадәр диярлек, алтмыш-җитмеш процентларга җитә торган гарәп һәм фарсы алынмалары белән баетылып язылганлыктан, гарәп графикалы текст белән эш итүче телче, гомумтөркине, иске татар телен генә түгел, табигате ягыннан үзгә булган гарәп вә фарсы телләренең үзенчәлеген, ягъни һәр сүзе берничә мәгънәгә ия булган гарәп вә фарсы тел берәмлекләренең контекстка туры килә торганын аңлый белергә тиеш була. Кыскасы, язма мирасны барлап, халыкка кайтару юнәлешендә эшләүче текстолог, әдәбиятчы, тарихчы галимнәрнең бу өлкәдә тирән әзерлекле булуы зарур. Язма текстта файдаланылган тел берәмлекләре, нигездә, телнең фонетика, морфология, лексика тармакларына бүленеп анализлана. "Әдәби тел тарихын өйрәнү гомумтел элементларын билгеләү һәм тикшерүгә, шулай ук тел системасының гомуми грамматик һәм лексик-семантик категорияләрен аңлауга нигезләнә" [Виноградов, 1987, с. 278]. Тикшерү эше аерым текстта кулланыла торган телне анализлау юнәлешендә бара: аваз-хәреф мәсьәләсе - фонетикада, грамматик мәгънә һәм аның форма күрсәткечләренең үзенчәлеге - морфологиядә, сүз-мәгънәгә караган үзенчәлекләр - лексика дигән бүлектә карала. Шулай итеп, һәр авторның хезмәтендә тикшерү өчен тема итеп алынган аерым бер язма истәлектә чагылыш тапкан тел үзенчәлекләре барлана һәм теркәлә. Әмма махсус кабул ителгән ныклы план булмау сәбәпле, бу эшне һәр автор үзенә уңай булган, үзе дөрес дип тапкан юнәлештәрәк башкара. Орфография тармагында, мәсәлән, күпчелек авторлар анализны гарәп графемаларын аңлатудан, башкалар хәзерге татар телендә файдаланылганча, кирилл хәрефләре белән белдерелә торган авазларны алгы планга куеп башлыйлар. Шулай да гомуми нигез саклана: фонетикада авазлар кабул ителгән тәртиптә сузык һәм тартыкларга бүленеп карала, аларның гарәп графемалары белән бирелеше истә тотыла. Морфология һәм лексика тармаклары тикшерелгәндә, аерым истәлектәге үзенчәлекләр аңлатыла, хәзерге татар теле яисә аның диалектлары белән чагыштырылып, өйрәнелә торган язма истәлек телендәге аерым уртаклыклар яисә аермалыклар күрсәтелә бара. Берьюлы берничә халыкка нисбәтләнә торган аерым истәлекнең (мәсәлән, "Кыйссаи Йосыф"ның) татар халкына да мөнәсәбәте барлыгын күрсәтү ягыннан караганда, бу алым үз вакыты өчен бик мөһим иде. Аның безнең көннәрдә дә әһәмиятен югалтканы юк. Әмма бу ысул әдәби телнең тарихын күзаллау өчен нигез була алмавын раслады. Язма истәлекне тикшергәндә, әдәби тел тарихының үзенә хас булган табигате (традициясе, нормасы булу) һәм вазыйфасы, төрле чорда, төрле жанр-стильдә язылу традициясе дәвам ителгәне хәлдә, норманың вариантларын ачыкларлык метод-ысулның файдаланылмавы, ягъни төрле дәверләрдә язма тел берәмлекләренең кулланылышында (язылышында) алдагы чорлардан килә торган традициянең (норманың) ничек итеп дәвам ителеше, төрлелекнең (вариантлылыкның) ни өчен барлыкка килүенең сәбәбе эзлекле рәвештә күрсәтелә бармагач, аерым истәлектә язма әдәби телнең ничек дәвам итүе, язма нормасы тарихының булу-булмавы, аның эзлеклелеге ачыкланмыйча кала. Фәнни югарылыкта тикшерелгән мөһим хезмәтләрдән алынган өзекләр тупланып, академик планда басылган хезмәтнең аннотациясендә болай дип нәтиҗә ясала: "Эта коллективная монография (авторами которой являются московские и казанские ученые-тюркологи) посвящена исследованию особенностей татарского письменного литературного языка. В работе тщательному анализу подвергнуты наиболее важные письменные памятники прошлых столетий (эпические и лирические произведения, деловые памятники, дидактика и т.д.). В результате выяснились, что единого письменно-литературного языка, начиная с ХIII до первой четверти ХХ вв., не было. Оказалось, что язык у каждого автора был своеобразен, в зависимости от того, в каких странах и тюркоязычных краях он получил образование, к какому диалекту (или говору) татарского языка принадлежал. Единый татарский стандартный литературный язык установился лишь в 20-30-х годах ХХ века. Исследование же татарского разговорного литературного языка ждет особого исследования" [История татарского..., 2003, с. 4]. ХIII гасырдан алып, ХХ йөзнең беренче чирегенә кадәр, татар халкының бердәм язма әдәби теле булмаган, аның әдәби теле ХХ гасырның 20-30 нчы елларында гына ныгыган дип карасак, татар теле язмачылык тарихы VI-VIII гасырлардан, язма истәлегенең язылу датасы ХII-ХIII гасырлардан билгеле булган иске язулы башка төрки телләр белән рәттән күрсәтелә алмаска, киресенчә, язмачылыгы инкыйлабтан соң гына тергезелгән халыкларның телләре рәтенә куелырга тиеш була. Әдәби теле булмагач, үзеннән-үзе аңлашылганча, аның тарихы да булмаган, дигән нәтиҗә көтелә. Мең еллар дәвамында язмачылыгы булган татар әдәби теле турында мондый нәтиҗә ясау мантыйкка туры килми иде. Башкорт галиме Ә. Харисовның, 1905 елга кадәр татар халкының әдәби теле булмаган, ул гомуми төрки телдән генә файдаланган, дигән фикеренә, үз вакытында М. Госманов каршы чыга [Усманов, 1972, с. 66-68]. Классик иске татар әдәби теленең тарихы булуына игътибар итеп, фәнни өйрәнү эше "2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы"нда расланган "...татар халкының рухи мирасы буларак, татар телен төрле яклап һәм тирәнтен, шул исәптән яңа лингвистик караш һәм дөньякүләм телләр үсеше тәҗрибәсе күзлегеннән чыгып, фәнни тикшерү" максатын [Закон Республики..., 2005, с. 26] тормышка ашыру юнәлешендә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2007 елда төзелгән гомуми лингвистика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан индивидуаль план буенча алып барыла башлады. Бу вакытларда Европа-рус һәм тюркология фәнендә әдәби тел тарихы белән телнең структур төзелеше тармаклары тарихының бер үк күренеш түгеллеге, аларның һәркайсының үзләренә хас булган табигате һәм вазыйфалары булуы, аларны бер үк метод-ысул белән тикшерергә ярамавы теоретик фикерләр инде ныгытыла. Сөйләмә тел, язма тел, әдәби тел, әдәби норма дигән төшенчә-күренешләрне аңларга тырышу, Фердинанд де Соссюрның (1857-1913): "...язык одновременно и орудие, и продукт речи. Но все это не мешает языку и речи быть двумя совершенно различными вещами... Речевая деятельность, взятая в целом, непознаваема, так как она не однородна", ягъни тел белән сөйләм икесе ике төрле күренеш, чөнки сөйләмне өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, дигән фикерен [Соссюр, 1977, с. 56-58] тикшерү дөньядагы төрле (Мәскәү, Казан, Прага, Копенгаген, Амстердам, Американың фәнни үзәкләрендәге һ.б.) лингвистик мәктәпләрдә кызу бәхәсләр, төрле фикер алышуларда чагылыш таба. Телнең җанлы сөйләмдә һәм язма сөйләмдә (текстта) кулланылышы мөнәсәбәтен аерып карауда, телнең функциясе дигән төшенчәне аңлау мөһим ачыш булып санала. Функциональ лингвистиканың Прага мәктәбе галимнәре, әдәби телнең структурасын тикшерү барышында, әдәби телнең социаль-иҗтимагый һәм функциональ-стилистик табигате булган төрле системалардан торуын билгелиләр. Телнең функциясе дигәндә, тел берәмлекләренең төрле типтагы сөйләм максатына яраша алуы күздә тотыла. Төрле функция үти торган сөйләм булгач, шул функцияне яшәтүче тел берәмлекләре дә бар булып чыга. Шушы җирлектә, ягъни билгеле бер максат белән оеша, барлыкка килә торган функциональ сөйләм күренешен, терминлаштырып, функциональ стиль дип әйтергә дә мөмкин. Әлеге нигездә гомумхалык теле һәм язма әдәби тел дигән бүленеш яшәеш ала [Березин, 1979, с. 314-315]. Тюркологик хезмәтләрдә әлеге мәсьәләләр тагын да тәгаенләнә. Әдәби тел тарихын һәм телнең төзелеше өйрәнелә торган тармаклары тарихын берсен икенчесеннән аерып карау мөһим. Чөнки бер үк чыганакларга нигезләнеп өйрәнгәндә, аларның асыл табигате ачыла алмый. Татар язма әдәби тел тарихын өйрәнгәндә генә традицион төрки, иске татар телендә язылган текстларга нигезләнергә була, ә хәзерге татар теле тарихын турыдан-туры төркигә бәйләп билгеләү мөмкин түгел конкрет мисалларга килгәндә, мәсәлән, -мыш кушымчасына, тукталырга була һ.б.га [Серебренников, 1981, № 4, б. 4]. Бу яктан караганда, әдәби телнең тарихын тикшерү барышында, аның 1) эшкәртелүен-шомартылуын, 2) функциональ-стилистик вариантлыклыкка туры килүен, 3) норма вариантлылыгына ия булуын, 4) диалектлардан өстенлеген, 5) дәвамчылыгы-традициясе булуын аңлап эш итү зарурлыгы ассызыклана. Шулай итеп, әдәби тел тарихы, милли телнең үзенчәлекле бер тармагы буларак, үзенә хас булган метод-ысул белән өйрәнелергә тиеш, әмма бер генә төрки телнең дә бу нигездә тикшерелмәве мәгълүм [Тенишев, 1988, 2006, с. 44]. Әлеге теоретик нигезләмәдән чыгып, татар әдәби тел тарихын өйрәнеп тикшерә башлаганда, аны телнең структур төзелеше тарихыннан аерып карарга, ягъни әдәби телнең табигатен һәм вазыйфасын барлыкка китерә торган төп билге-шартларның үзенчәлеген аңларга һәм әлеге билге-шартларның татар филологиясендә ничек итеп өйрәнелүен күзәтеп чыгарга кирәк булды. Икенчедән, язма истәлекләрне тикшереп язылган хезмәтләрдә, телнең һәр тармагына караган анализны гомумиләштерергә, әлеге нигездә, һәр аерым истәлекне, гасырлар буена килә торган язма тел тарихының билгеле бер этабы дип карарга, ягъни эзлекле рәвештә килә торган традицион язма норманың һәр истәлек текстында билгеле бер вариантлары белән кабатлана баруына басым ясарга туры килде. Шулай итеп, әдәби тел тарихын тикшерүнең максат-бурычларын, ысул-методларын тәгаенләү, ягъни язма әдәби тел тарихын, гомуммилли телнең тарихы белән тәңгәл күренеш булмыйча, аның үзенчәлекле бер тармагы булуын билгеләү зарурлыгы ачыкланды. Әлеге гомумтеоретик мәсьәләләр, кыскача яктыртылып, басылып чыкты (Бәширова, 2012). Татар әдәби теле тарихының I томында ХIII гасыр - ХХ йөз башына караган язма истәлекләрдә фонетика, графика һәм орфография мәсьәләләренең эзлекле үсеш тарихын өйрәнеп тикшерү максат итеп алынды. Әлеге максатка ирешү юнәлешендә, һәр дәвернең үзенә хас булган иҗтимагый-сәяси шартларына, әдәби-мәдәни таләпләренең әдәби телгә ничек тәэсир итүенә, авторларның әсәрләрен кайсы укучыны (адресатны) күздә тотып язуларына карап, телдән төрлечә файдалануга игътибар итәргә кирәк булды. Язма тексттагы фонетик үзенчәлекләрнең, график-орфографик тәртип, норма, норма вариантлылыгы, функциональ-социаль һәм функциональ-стилистик вариантлылыкның тарихи үсеш-үзгәрешләрен билгеләргә, әмма әлеге үзгәрешләрнең гасырлар дәвамында килә торган язма традициягә нигезләнгән хәлдә дәвам итүен ачыкларга туры килде. 1. ИСКЕ ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕ 1.1. Иске татар язма әдәби теле - борынгы (иске) язулы төрки әдәби телләрнең берсе Әдәби тел тарихын тикшергән вакытта, хосусый терминнарны, аларның ничек итеп кулланылуын аңлап, фәнни дөрес итеп файдалана белү күз уңында тотыла. Хосусый термин дигәндә, төрки төшенчә-атамасына игътибар итү мөһим. Төрки гаиләдәге язмачылыгы булган халыкның әдәби телен һәм әдәби тел тарихының эзлекле дәвамчанлыгын билгеләүдә, түрк-түрки-төрек дигән төшенчә-атаманың, гасырлар буена нинди мәгънәләр белдереп һәм ничек кулланылуын төгәл итеп күзалларга тиеш булабыз. Бу мәсьәләгә үз вакытында И.А. Абдуллин игътибар итә: "Гомумән алганда, "төрки" һәм "иске татар әдәби теле" - әдәби тел тарихын өйрәнүдә үзенә бер мөстәкыйль юнәлеш. Төрки һәм иске татар әдәби телен лексик-семантик, фонетик һәм морфологик яссылыкларда дәлилле һәм билгеле бер методика буенча өйрәнү төзелеп ята торган татар әдәби теле тарихында чорлар дәвамлылыгында тиешле урын алыр, дип уйларга кала" [Абдуллин, 1992, с. 13]. Бу юнәлештә сүзне М.З. Зәкиевнең "Төрки-татар этногенезы" хезмәтеннән башлый алабыз, чөнки автор әлеге монографиясендә болгар-татарга барып тоташа торган бик күп төрки этнонимнарга этимологик, семантик һәм функциональ күзәтү ясый. Түрк атамасы да шушы тәртиптә, ягъни килеп чыгышы, мәгънәсе һәм кулланыла башлавы ягыннан карап анализлана [Зәкиев, 1998, б. 262-267]. Авторның фикерләрен нигез итеп алып, түрк төшенчә-терминының төрле чорларда иҗат ителгән, тәрҗемә кылынган, шәрехләнгән язма истәлекләрдә, тарихи дөреслекне саклау максатыннан, шул әсәрләрнең авторлары тарафыннан ничек итеп, нинди мәгънәдә файдаланылуына игътибар итү зарур. Әлеге нигездә, язма телнең традиция булып яшәгән дәверендә, борынгы төрки, иске төрки, гомумтөрки, уртак төрки, болгар төркисе, кыпчак төркисе, Казан төркисе, иске татар теле һ.б. хосусый терминнарның кулланылышын да дөресрәк аңларга мөмкин, дип уйларга кирәк. Галимнәр белдерүенчә, М. Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрек" хезмәтендә, төрле кабилә телләренә бүленмичә бирелә торган, һәм мәгъ нәсе, һәм формасы белән бердәй сүзләрне гомумтөрки дип, ике яки өч кабилә телендә кулланыла торган сүзләрне кабиләара уртак, бер кабилә телендә генә очрый торган сүзләрне шул кабиләнеке генә дип санарга кирәк була [Демирчизаде, 1972, с. 31-42]. Тарихтан билгеле булганча, борынгы төркиләр төзегән Бөек төрки каганат (VI-VII) яшәүдән туктагач, түрк-тюрк атамасы юкка чыкмый, киресенчә, киң территориядә яши торган барлык халыкны гарәпләр шул исем белән атый, соңга таба бу термин бер гаиләгә берләшкән төрле халыкның исем-атамасы рәвешендә файдаланыла башлый, борынгы төркиләрнең тарихта мөһим урын тотуын раслый [Гумилев,1993, с. 4-6]. Рун язма истәлекләрендә (VIII-IX г.) түрк атамасы түрк будун, түрк тәңрисе, түрк ыдук йири субы (түрк изге җир суы), түрк-огуз бәг ләре сүз тезмәләрендә түрк халкы, түрк тәңресе, түркләрнең изге җире-суы мәгънәләрендә кулланыла [Мәхмүтов, 2002, б. 21]. Йосыф Баласагуниның "төрки халыклар әдәбияты тарихында бер бөтен итеп, шигырь белән язылган "Котадгу Белек" (462/1069-1070XI г.) әсәрендә А.Н. Кононов белдергәнчә: ""Благодатное знание" является первым, старейшим и пока единственным сочинением на одном из тюркских языков, основанным на мусульманской идеологии и пропагандирующим эту идеологию" [Кононов, 1983, с. 506] түрк буйрукы тезмәсе белән түрк халкының сөйләме дигән мәгънә дәвам ителә:... Йәмә йакшы аймыш бу түрк буйрукы / Күрер күз ярукы - угыл кыз укы [Борынгы төрки..., 1981, б. 27], сөйләү-әйтү мәгънәсе түркчә сүзформасы белән дә белдерелә: ...Мәсәл кәлди түркчә муңар мәңзәтүр / Аны сүзләдим мән муну йаңзатур / Укуш көрки сөз ол, бу тил көрки - сөз, Киши көрке йүз ол, бу йүз көрки - көз [Борынгы төрки..., 1981, б. 29]. Автор үзенең әсәрен нинди тел белән язуын махсус аңлатып үтә, С.Н. Ивановның тәрҗемәсендә ул болай яңгырый: "Ученые и мудрые мужи Мачина согласны в том, что в восточных владениях, в государствах Туркестана никто не составил свода лучше этой книги, сочиненной на языке бограхановском и тюркской речью" [Юсуф Баласагунский, 1983, с. 5]. Академик А.Н. Кононов аңлатуынча, Бограхан теле ул - Караханилар империясендә (840-1212) ханнар ханы булган Тавгач (Тафгач) - Кара Бограхан хөкем сөргән вакыттагы язма әдәби тел... мөселман идеологиясен пропагандалучы төрки телдә иң беренче язылган борынгы әсәр теле [Кононов 1983, с. 502-506]. Г.Ф. Благова, "бограхан теле" дигәндә, "аристократ тибы"ндагы язма-китаби, "түрк лөгатенчә" дигәндә, XI гасырдагы "көндәлек-аралашу теле" истә тотыла, дип белдерә [Благова, 1977, с. 99-100; Нуриева, 2004, с. 35]. Димәк, "Котадгу белек" әсәре Караханилар дәүләтендә Орхон-Енисей язмаларыннан килә торган традицион әдәби телне дәвам итү нигезендә, көндәлек аралашуда кулланыла торган түрки лөгатенчәдәге сүз, сүзформа, сүзтезмәләрне дә файдаланып иҗат ителгән бограхан-китаби түркидә язылган була. Әлеге түркинең "аристократлыгын" мөселман идеологиясенең коралы-күрсәткече булган гарәп-фарсы алынмалары белән туендырылуы истә тотыла. Көндәлек аралашудагы сөйләмә телнең нигезен, асылда, уйгур-карлук кабилә телләре тәшкил итә [Зәкиев, 1998, б. 546]. Мәхмүд Кашгарыйның төрки телләрендәге сүз, мәкаль, шигырь, нәсер кебек әдәби парчалар белән бизәлгән мәшһүр "Диване лөгатет-төрек" сүзлеге, "Котадгу белек" әсәре язылган Караханилар дәүләтенең Кашгар шәһәрендә (466/1072-1074-XI г.) тәмамлана. Автор, түрк (كروت) этнонимын Яфит улы, Ной оныгы Түрк дигән ялгызлык исеменнән килеп чыккан, дип аңлата, рус теленә тәрҗемәдә болай бирелә: "Турк كروت - имя сына Ноя, да благословит его Аллах! ...Турк - имя сына Ноя в единственном числе, но когда речь идет о его потомках, это имя собирательное...". Бу сүз шул ук язылышта төркиләр яшәгән җирләрдә шәһәр исемнәре дип тә бирелә [Кашгарый, 2005, б. 336]. Гарәп теле кагыйдәләренә туры китерелеп төзелгән "Диван"да түрекләрнең егерме кабиләсе санала, башкаларга караганда угыз кабиләсе турында күбрәк мәгълүмат бирелә [Кашгарый, 2005, б. 92-94]. Татар راتات - одно из тюркских племен [Кашгарый, 2005, б. 387], дип аңлатыла. 732 елда язылган "Бәңгү таш"ындагы отуз татар, токуз татар атамалары искә алынмый. "Баҗанак, Кифҗак, Угуз, Йамак, Башгирт, Йасмил (Басмил), Кай, Йабаку, Татар, Киркиз. Последние ближе всех к Син",дип, башка кабиләләр белән рәттән бирелә [Кашгарый, 2005, б. 69], әмма татарга караган аерым сүз күрсәтелми. Кат (плоды кустарников) дигән сүзнең Йәмәк, Кыпчак, Кай, Татар, Җумул кабиләләрендә кулланылуы белдерелә [Кашгарый, 2005, б. 849]. "Булгар - راغلب название известного тюркского города" [Кашгарый, 2005, б. 426]. Болгар сөйләшендә авус سؤآ - воск сүзе кулланыла [94], канак قنق сливки, в наречиях Аргу и Булгар, с заменой й на н (ср. с кайак) дип аңлатыла [Кашгарый, 2005, б. 363]. Кашгарый, максатына туры китереп, түрк дип атала торган күпсанлы кабиләләрнең үзара аралашуын барлыкка китерә торган җанлы сөйләмә телләренә караган сүз, сүзтезмәләрен, грамматик формаларын, авыз иҗаты үрнәкләрен туплап бирә, аларның күркәм сыйфатлары, телләренең матурлыгы, түрк теленең мәгънә һәм формалары ягыннан гарәп теле кебек үк бөеклеге аңлатыла: "...эти два языка уподобляются двум скакунам на скачках", - дип белдерелә. Төрки телле кабиләләрне дөрес сөйләшә торган һәм бик үк дөрес дип санап булмый торган төрләргә бүлә. Дөрес сөйләшә торган телләр дигәндә, Карахани дәүләтендәге хакания сөйләме, дөрес сөйләшмәүчеләр (фарсылар белән аралашучылар) Угыз һәм Кыпчакларның теле истә тотыла. "Что касается Булгар, Сувар, Баҗанак и далее, до предмест ий Рума - это тюркский с усеченными окончаниями, одного вида". Телне ничек файдаланулары тәгаенләнә: "Кочевниками являются Җумул,... Кай, Йабаку, Татар, Йасмил. Все эти группы имеют собственый, но вместе с тем хорошо владеют тюркским" [Кашгарый, 2005, б. 70]. Авторның әлеге фикерен Ф.С. Фасеев болай дип тәфсилли: "...надо понимать в том смысле, что они, имея свой разговорный племенный диалект, пользовались единственным в то время общетюркским литературным языком тюрки (что продолжалось и в позднейшие времена) [Фасеев, 1966, с. 812]. Шулай итеп, әлеге хезмәттә түрк төшенчә-атамасы: ялгызлык исеме, барлык төрки кабиләләрне берләштерә торган гаилә теле, аерым кабиләнең берсе икенчесеннән үзгәрәк булган сөйләмә теле, аерым кабиләләрнең барысы өчен дә уртак булган әдәби язма теле, шәһәрләренең атамалары дигән мәгънәләре белән кулланыла. Шушы ук вакытлардан аз гына соңрак иҗат иткән Әхмәд Ясәви (1091-1166/ XII г.) - "Диване хикмәт"ләре белән "...үз иҗатында төрки шигъриятен үстерүгә зур көч куйган шагыйрь... төрки шигърияттә суфичылыкны яңа баскычка күтәрә һәм фәлсәфи карашлары ярдәмендә нигездән үзгәртеп кора. Шуңа күрә дә Әхмәд Ясәви тарихка иң олуг суфи шагыйрь буларак кереп калган. Аның укучылары төрки халыклар яшәгән бик күп төбәкләргә таралган, шагыйрьнең данын үстергән, үзләре дә аңа ияреп язган..." [Татар әдәбияты..., 2014, б. 122]. Ә. Ясәви иҗатының күп төбәкләргә таралуының сәбәбен М. Гайнетдинов болай дип аңлата: "...әдәби телдә гомумтөрки элементларның җанлы сөйләм теленә якын позициядә саклануына аерым, принципиаль әһәмият бирелә. Әдәбият өчен зур яңалык булган бу принцип Ясәвиләр төрки әдәби телен шунда ук гомумтөрки әдәби сөйләмгә әйләндерә башлый", ягъни "Диване хикмәт"ләр телендә язма традиция булып килә торган нигез, киң территориядә яшәүче төркиләрнең сөйләмә формаларын әдәбиләштерү белән яңартыла. Әйтеп үтелгәнчә, "Котадгу белек"нең авторы үз төбәгендәге, ягъни уйгур-карлук кабилә телләренә нигезләнгән сөйләмә формаларын файдалана. "Күренекле төрек галиме Ф. Көпрүлүзадә Әхмәд Ясәвине "төрек даһие" дип атый [Татар әдәбияты..., 2014, б. 131]. Менә шушы төрек даһие аять белән хәдиснең мәгънәсен аңлау өчен түрк теле яраклы дип белдерә: Хушламайдур галимләр сезне - айган төркине / Гарифләрдин ишетсәң ачар күңел милкене / Айәт, хәдис мәгънәсе төрки булса муафикъ / Мәгънәсенә йиткәнләр йиргә куйар бүркине... / Мескин зәгъиф хуҗа Әхмәд, йите пөштеңгә рәхмәт / Фарси телне белүбән хуб итәдүр түркине [Татар поэзиясе..., 1992, б. 52; Татар әдәбияты... , 2014, б. 139]. "Җиргә куяр бүркене" гыйбарәсе монда "башын сәҗдәгә куяр"дигән асмәгънәне белдерә булса кирәк", - дип яза М. Гайнетдинов [Татар әдәбияты..., 2014, б. 139]. "Фарси телне белүбән хуб итәдүр түркине", - дигән юлларда әйтелә торган мәгънә яхшы аңлашыла: фарсы телен белү төрки теленең дә гүзәл, яхшы икәнлеген аңлата. Бу мәгънә М. Кашгарый "Диваны"нда теркәлгән "Татсиз түрк булмас, башсиз бүрк булмас" "Татсыз, ягъни перс-фарсыдан башка түрк булмас", - дигән мәкальдә дә чагылыш таба [Кашгарый, 2005, б. 676]. Шулай итеп, төрки телнең фарси теле белән ныклы мөнәсәбәте булуы аңлатыла. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында түрк сүзе кулланылмый. Автор "Әл-хәйр вә билляһи вә әт-тәүфикъ тәмам" дигән соңгы фасылында, әсәренең ничек иҗат ителүен болай дип белдерә: Йосыф сәүчи кыйссасын кыйлдук гәйан / Гарәб, гәҗәм деленчә кыйлдук бәйән / Укумага, дыңламага улди асан / укыйанлар дога илә үксүн имди... [Кол Гали, 1983, б. 292]. Төп текстны (транскрипцияне) әзерләгән, кереш мәкаләне, искәрмә һәм аңлатмаларны, кулъязмаларның тасвирламасын ясаучы Ф.С. Фасеев әлеге өзеккә мондый аңлатма бирә: "Автор бу өзекне язганда, гарәп-фарсы чыганакларыннан файдалануын төгәл теркәп калдырган... Үзеннән алда төрки чыганаклар, төркичә язылган әсәрләр булу-булмавына автор турыдан-туры кагылмый, әмма аның: Әй, дәрига, дикмә кемсә дөзүмәде / Фәһме иксүк кемсәләр язумады... (Әй, аяныч, теләсә кем (бу шигырьне) төзә алмады, Аңа сәләте ким кешеләр яза алмады), - дигән юллары, күрәсең, аңа кадәр булган кайбер омтылышларның уңышсыз чыгуын чамаларга нигез бирә кебек. Авторның гарәп-фарсы телендәге чыганаклардан файдалануын искәртүе һәм шуларга Кыйссаны каршы куюы белән үзеннән-үзе Кыйссаның теленә караган төп сорауга дә мәгълүм дәрәҗәдә җавап биргән. Эш шунда ки, безнең ареалда ул дәвер өчен фән, әдәбият язу чарасы булып я гарәп яки фарсы, яисә төрки тел генә хезмәт иткән (дүртенче тел гомумән юк). Кыйссада исә без, әлбәттә, соңгысын - классик үрнәк дәрәҗәсендә эшкәртелгән төрки телне күрәбез. Автор нәкъ менә үзе төрки тел мохите эчендә яшәгән һәм иҗат иткәнгә күрә, аңа "мин кыйссамны төркичә яздым" дип аерып әйтүнең кирәге-хаҗәте сизелмәгән (әгәр башка этник тирәлектә булса, андый махсус атап әйтү зарури булган булыр иде). Әмма бу гомумтөрки әдәби тел дигән сүз түгел, бәлки җирлерегиональ төрки, Идел буе төркисе, хәзерге атама-төшенчә белән әйткәндә, - иске татар әдәби теле. Ул XII-ХIII гасырлардан башлап, Болгар-Казан-татар әдәбияты һәм язма культурасында ХХ гасыргача диярлек традицион кулланылып килгән" [Фасеев, 1976, б. 170-172]. Ф.Ш. Нуриева, әлеге җыентыкта урын алган язмасында: "Китерелгән юллардан күренгәнчә, шагыйрь бу поэмасында ике тел, гарәп һәм гаҗәм телләре сүзләреннән файдалануына ишарә ясый. Гаҗәм телләре, гарәп теленнән башка халыкларның телләре, дигәнне аңлата. Әйтелгәннәрдән шул аңлашыла, гаҗәм теле дип шагыйрь шул чорда барлык төрки халыклар өчен уртак булган традицион төрки әдәби телне атаган булырга тиеш. Поэманың төп сүзлек составын тәшкил иткән төрки сүзләр "укымага, дыңламага асан", рухына якын булганга, ничә йөз еллар татар халкының җан азыгы вазифасын үтәп киләләр". Гаҗәм сүзе Аңлатмалар сүзлегендә ике мәгънәдә бирелә: 1) гарәптән башка халык, 2) иранлылар, фарсылар [Гарәпчә-татарча..., 1965, б. 91]. ХIII-XIV гасырларда төзелгән күп телле тәрҗемә сүзлекләрдә, башка телләр белән рәттән, түрк атамасы кулланыла. Мәсәлән: 1245 елда Мисырда төзелгән, авторы билгесез, М. Хоутсма тарафыннан немец телендә басылган "Китабы мәҗмуг әт-тәрҗемани түрки вә гаҗәми вә магули вә фарси" сүзлеге [Хаков, 2003, б. 49-52]; 1312 елда Асиретдин Әбү Хәйан әл-Әндәлүси тарафыннан Мисырда төзелгән "Китаб әл-идрак ли-лисанел-әтрак" ("Түрки телләргә аңлатма китабы") [Мәхмүтов, 1984, б. 518; Хаков, 2003, б. 66-70]; авторы билгесез "XIII-XIV гасырдагы кыпчак теленең лексик составын, фонетик системасын һәм морфологик төзелешен чагылдыра торган "Китаб -әт-тухват әз-закийа фил-лугат ат-туркий" сүзлеге [Нуриева, 1982, б. 62-72]; XIV гасырда Алтын Урдадагы әдәби һәм сөйләмә тел үзенчәлекләрен чагылдыра торган Җамалетдин Әбү-Мөхәммәд Әбү Аллах әт-Түркинең "Китабы булгат әл-моштак фил-лугат әт-түрк вә-л-кифчак" сүзлеге ("Түрк һәм кыпчак телләрен белергә теләүчеләрне теләген канәгатьләндерә торган китап" [Салахов, 1999, с. 71; Гайнутдинова, 2004, с. 3-27]; 1303 елда "Кодекс куманикус" сүзлегендә латин, фарси, немец, кыпчак телләре белән рәттән, татар теле дә искә алына: "Исус Христос битик тилинцә, татарца куткардацы [Махмутова, 1982, с. 132; Мәхмүтов, 1984, б. 520]. Котбның XIV гасыр Алтын Урда язма истәлеге булган "Хөсрәү вә Ширин хикәяте"нең, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"поэмасындагы кебек үк, фарсы теле тәэсирендә иҗат ителүе искәртелә: Казан дик кайнаб уш сәүдә бешүрдем / Низами балыдан хәлвә бешүрдем / Ханым атыйнга ушбу парсы теленди / Чыкардым төзедүм уш нәзыйм үзрә кыйлынды [Котб, 1969, б. 29]. "Алтын Урда дәверендә җанланып киткән төрки телле әдәбият әүвәлрәк фарсы әдәбияты традицияләрен дәвам иттергән" [Таһирҗанов, 1979, б. 99]. Кол Гали кебек үк бу автор да әсәренең теле турында түрки дип аерып күрсәтми, әмма төрки халыкларның тарихы белән бәйле булган, аларның мәдәниятендә урын алган аерым персонажларны искә ала. Мәсәлән, поэманың "Аллаһы Тәгаләнең берлеге турында" дигән бүлегендә Аллаһы Тәгаләнең охшаш ише юклыгы, аны аңлар кешенең булмавы, аның теләсә кемнең аңыннан бөегрәк булган үзгә җисемнән икәнлеге, бер генә галимнең дә аны ахыргача белеп җиткерә алмавы хакында языла да, болай диелә: Бу хәлдә хәтта Үздән кул күтәрде / Ахырда үз-үзен җирдән китәрде [Котб, 1969, б. 9]. Үздән исеменә Р. Әхмәтҗанов мондый аңлатма бирә: "Үздән - төркиләрнең борынгы мәҗүси пәйгамбәре, Коръәнне укыгач, үз-үзен үтергән имеш" [Әхмәтҗанов, 1992, б. 50]. Ширинның дус кызларыннан берсенең исеме Сәмән-Түрки дип бирелә: Фәрәнгис һәм Гаҗәб нуш вә Пәри зад / Сәмән-Түрки вә Һәмилә берлә Дилшад [Котб, 1969, б. 148; Әхмәтҗанов, 1992, б. 17]. Төркиләрдә дан алган кешеләрнең исемнәрен Котб, әйтәсе килгән фикеренең куәтен арттыру максатыннан, чагыштыру чарасы итеп тә файдалана: Әгәр ай ирсә ул, без әфтаб без / Әгәр Кәй Хөсрәү ирсә, без Әфрасаиб без [Котб, 1969, б. 132]. Бу юлдагы атамаларны Р. Әхмәтҗанов болай дип аңлата: "Кәй Хөсрәү - Иран дәүләтен нигезләгән кәянидләр затыннан Хөсрәү дигән сүз. Әфрасаиб - Иранга каршы көрәш алыб барган Туран патшасы, кәянидләргә тиң булган зат" [Әхмәтҗанов, 1992, б. 23]. Автор үз халкының каһарманнары белән горурлана. Алга таба, әдәби тел тарихының өйрәнелә баруы юнәлешендә, язма истәлекләрдә төрки атамасының ничек итеп кулланылуы күзәтеләчәк. "Языки мира. Тюркские языки" дигән энциклопедик басмада, төрки гаиләдә 15 борынгы һәм хәзерге вакытта яши торган 39 телнең, язма тарихы V-VI, VIII-IX, Х-XII йөзләрдә башланып, XII-XIII гасырдан язма истәлегенең язылу датасы билгеле булган иске язулы (старописьменные) телләр дигәндә, азәрбайҗан, төрек, төрекмән, уйгур, үзбәк телләре белән рәттән, татар теле дә истә тотыла [Языки мира..., 1997, с. 160, 395, 413, 427, 438, 358]. Димәк, тикшерү барышында, этносның барлыкка килүен билгеле бер датага бәйләп караган кебек [Гумилев, 1993, с. 26], әдәби телнең языла башлавын белдерә торган чыганакны да конкрет бер датага бәйләп карау зарурлыгы игътибар үзәгенә куела. Датага бәйле рәвештә истәлекнең язылу урыны, ягъни кайсы дәүләттә иҗат ителүе дә төгәл күрсәтелә. Махсус әдәбиятта ассызыкланганча, иске язулы телләр әдәби язма нормасына нигезләнә, норманың традициясе дәвам титерелә. Язма норма дигәндә, әлеге максат өчен файдаланыла торган график билгеләр системасы һәм аларның график-орфографик тәртибе истә тотыла [Ахманова, 1969, с. 533]. Хәзерге тюркологиядә төрки телле кабиләләрнең иске язулы әдәби телләре барлыкка килүнең эзлеклелеген күзәтеп язылган хезмәтләрдән аңлашылганча, (борынгы) иске язулы әдәби телнең асылы-табигате дигәндә, истәлекнең язылу датасы, дәүләте-төбәге, графикасы билгеле булуы белән бергә, аның тагын кайсы кабилә теленә нигезләнүе, авыз иҗатына мөнәсәбәте, стиль вариантлылыгы, жанр үзенчәлеге истә тотыла һәм аларның таралыш ареалына игътибар ителә. Менә шул билгеләргә ия булган (борынгы) иске язулы әдәби телләрнең һәрберсе үзенең дәверенә туры китерелеп санала [Тенишев, 1977, с. 35-46]. Шуның белән бергә, язылу датасы һәм табылу урыны конкрет рәвештә истә тотылганы хәлдә, истәлекләрне, тюркологиядә кабул ителгән түбәндәге хронологик ңәверләргә нисбәтән карарга мөмкин: V-Х гасырларда борынгы төрки, Х-XV гасырларда урта төрки, XVХХ гасырларда яңа төрки. Борынгы әдәби телләр аерым мәкалә итеп тикшерелгәндә дә, яңа әдәби телләр буларак өйрәнелгәндә дә, анализ әлеге гасырлар нигезендә бара: рун язуындагы орхон-енисей истәлекләре (VII-VIII, IX-XI г.), согыд-уйгыр язулы борынгы уйгыр әдәби теле (VI-VIII-IX-XIII г.), гарәп язуындагы Карахани-уйгыр әдәби теле (XI-XIII г.), гарәп язуындагы Алтын Урдада харәзм-төрки (XIIIXV г.), гарәп язуындагы Болгар кабер ташларындагы текст-штамплар (VIII-XII-XIV г.), гарәп язуындагы мәмлүк-кыпчак (XIII-XV г.), чыгтай әдәби теле (XIV-XV-ХVI г.), төрле җирле вариантлардагы (Урта Азия, Алтын Урда, Идел буе төрки телләр (XI-XIII-XIV-ХVII-ХVIIIХIX-ХХ гг. башы) [Языки мира... , 1997, с. 35-159]. Әлеге бүленештән чыгып, аерым дата һәм төбәккә бәйле конкрет әдәби телләрне берничә гасыр дәвамына үзара мөнәсәбәтле итеп карау һәм шул нигездә әдәби телне синоним атамалары белән исемләү мөмкинлеге туа. Хәзерге милли әдәби телләрне тикшергәндә, ачык чагыла алмый торган бу үзенчәлекне, ягъни бер үк әдәби телне һәм конкрет, һәм гомуми яссылыкта, ягъни төбәге, графикасының һәм язма истәлегенең атамасы белән төрлечә исемләп, тикшерергә мөмкинлекне, иске язулы әдәби телнең табигате һәм вазыйфасы билгели. Истәлекнең графикасы һәм таралыш төбәге төрле булуга карамастан, әдәби тел дигән күренешнең эзлекле язма традициясе булуы һәм аның дәвамлылыгы күзаллана: 1) угыз кабилә теле нигезендә, уйгыр һәм кыпчак телләре элементлары белән, югары һәм түбән стиль үзенчәлекләрен чагылдыра торган рун язуындагы әдәби тел; 2) руник койнедә угыз-уйгыр нигезендә, руника, согыд-уйгыр язуында, жанр-стиль ягыннан дини, әдәби, фәнни, эш кәгазьләрендә чагылыш тапкан борынгы уйгыр әдәби теле; 3) шул ук угыз-уйгыр теле йогынтысында формалашкан борынгы уйгыр әдәби теленә җирле төбәк сөйләмә үзенчәлекләре дә өстәлгән һәм XI йөздә Йосыф Баласагуниның "Котадгу белек", Мәхмүд Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрк", XII йөздә Әхмәд Йүгнәкинең "Һибәтел хакаикъ" әсәрләре язылган Карахани-уйгыр әдәби теле; 4) шул ук угыз-уйгыр нигезендәге традиция дәвам ителсә дә, кыпчак теле формалары өстенлек ала барган, поэзия һәм төрле жанр-стильдәге проза әсәрләре языла торган Харәзм (Алтын Урда) төрки әдәби теле; 5) Карахани-уйгыр һәм Алтын Урда харәзм-төрки әдәби телләре традициясе дәвамы булып, карлук-уйгыр диалектына нигезләнеп, кыпчак-угыз теле чыгышлы да сакланган, күп сандагы гарәп-фарсы алынмалары файдаланылган, төрле этапларга бүлеп карала торган, поэзия һәм проза жанрындагы дөнья әдәбиятында таралыш тапкан Бабур, Нәваи һ.б. иҗат иткән чыгтай әдәби теле; 6) алдагы чор әдәби телләренең традициясе дәвам иткәне хәлдә, төрле регионнардагы җирле сөйләм телләренең үзенчәлеге белән төрле дәрәҗәдә баетылып, хәзерге төрки телләрнең нигез вариантлары булган аерым әдәби телләр формалаша. Шулай итеп, әдәби истәлекләр язылган төбәгне (дәүләтне, төп шәһәренең исемен) төгәл күрсәтү нигезендә, аның графикасын, төрле жанр-стильдәге текстларда язма тел белән шул региондагы сөйләмә тел һәм авыз иҗаты үзенчәлегенең үзара мөнәсәбәтен билгеләргә; гасырларга бүлеп караганда, шул ук истәлекләр языла торган әдәби телнең эзлекле булып килә торган язма традициясе булуын күзалларга мөмкинлек туа. Димәк, әдәби тел дигәндә, билгеле бер төбәктә (дәүләттә), махсус графикада, иҗтимагый эшчәнлекне чагылдыра торган, төрле жанр-стильгә караган текстлар язылу процессында гасырлар буе эзлекле сакланышын югалтмаган угыз-уйгыр-кыпчак кабилә телләрен күздә тотыла. Һәм шуның нигезләнеп язма традициянең, аерым төбәктә яшәүчеләрнең кабилә/диалекталь сөйләмә формалары билгеле бер дәрәҗәдә яңартыла (баетыла) бара. Димәк язма норманың төрле вариантларда кулланылу, эшкәртелү шартлары да үзгәрешләр кичерә. Теләсә кайсы төрки телнең, шул исәптән татар теленең, язма әдәби теле һәм аның тарихы тикшерелгәндә, бу фикер гомумнәзари нигез буларак кабул ителә. Шуның белән бергә, татар язма әдәби теле һәм аның тарихын аерым чорларга бүлеп караганда, соңгы елларда дөнья күргән объектив фәнни яңалыкларга таянып, кайбер үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәклек аңлашыла. Мәсәлән, XI гасырда Карахани дәүләтендә (үзәге Кашгар), нигездә уйгыр, өлешчә гарәб язуындагы истәлекләре булган Карахани-уйгыр әдәби теле мәйданга килә. XIV-ХIX гасырларда бу тел иске үзбәк, иске казакъ, иске уйгыр һ.б. телләрнең, ХIX гасыр уртасыннан яңа үзбәк (һ.б. Урта Азия телләренең) башлангычы дип санала [Абдурахманов, 1977, с. 64]. Шуның белән бергә, татар филологларының соңгы еллардагы җентекле тикшеренүләреннән аңлашылганча, "XI-XII гасырларда әдәби тел ике юнәлештә формалаша: XI гасырда - Караханилар төрки әдәбияты һәм XII йөздә - Төркестан (Яса) әдәби үзәге (Әхмәд Ясәвиләр) әдәбияты юнәлеше. Бу ике тармакның беренчесе - Караханилар дәүләте халкы (борынгы) уйгырлар диалектында, икенчесе Караханиларга чиктәш - кимак-кыпчак-иске татар (безнеңчә искил) диалектында булган, диләр. "...Караханилар...күбесенчә Орхон язмалары телен хәтерләтүче элекке сүзләр, архаизмнарга нигезләнгән "яңа төрки әдәби тел"не мәйданга китерәләр. Ясәвиләр дә яңа гомумтөрки әдәби тел тудыру юлыннан бара, тик алар капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итә: Караханилар әдәбиятта да һәм үз телләрендә дә актив яшәештә булган уртак төрки сүзләрдән гомумтөрки әдәби тел формалаштыру юлын сайлый. Бу чорда әдәби телдә гомумтөрки элементларны җанлы сөйләм теленә якын позициядә саклануга аерым, принципиаль әһәмият бирелә. Әдәбият өчен зур яңалык булган бу принцип Ясәвиләр төрки әдәби телен шунда ук гомумтөрки әдәби сөйләмгә әйләндерә башлый... аларның төрки әдәби теле шунда ук ерак төрки төбәкләргә тарала. Идел буенда "Кыйссаи Йосыф" теле шул ук принципка нигезләнгән... Үткәндәге төрки язма тел, андагы архаизмнар тарихи традиция рәвешендәрәк файдаланыла" [Гайнетдинов, 2014, б. 274-275]. М. Гайнетдиновның әлеге күзәтүләре "Кыйссаи Йосыф", "Кыйссасел-әнбия" һ.б. әсәрләрләрне тикшергәндә тагын да тәфсилләнеп бирелә. Димәк, Карахани-уйгыр әдәби теле белән рәттән, шул ук вакытларда диярлек, кыпчак-татар язулы әдәби телнең булуын истә тотарга тиеш булабыз. Әлеге өйрәтүләргә нигезләнеп, XI-XIII гасырдагы төрки телдә язылган әдәби әсәрләрне, язмада борынгылык сакланып һәм гарәп-фарсы алынмалары мул кулланыла торган югары стиль һәм төрки халыкларының сөйләмә телләрендәге уртак берәмлекләре белән язылган халыкчан әдәбият дип, бүлеп карарга да мөмкин. Бу стильләрнең иске татар әдәби телендә, аның аерым чорларында иҗат итүче авторларның максатына туры китерелеп, гасырлар буена берсе икенчесен алмаштырып дәвам ителүе мәгълүм. Алга таба әлеге мәсьәләне әдәби телнең морфология һәм лексикология тармакларына нигезләп, җентекләбрәк өйрәнергә кирәк булачак. Бу юнәлештә бигрәк тә хәзерге төрки телле халык яши торган регионнарда, аларның барысының да язма әдәби телләре, чыгтай әдәби теле нигезендә, шул төбәкләрдә яшәүчеләрнең сөйләмә тел үзенчәлекләре белән баетыла бару нәтиҗәсендә барлыкка килгән, Урта Азия (үзбәк, уйгыр), Идел буе (татар, башкорт), Арал-Каспий (казакъ, каракалпак, кыргыз), Төньяк Кавказ (карачай-балкар, ногай, кумык), Кече Азия (төрек), Мисыр һәм Сүриядә (мәмлүк-кыпчак), Урта Идел, Түбән Кама төбәгендә (болгар кабер ташларындагы язулар) чыгтай теленең төрле вариантлардагы язма телләре буларак яшәеш ала дигән фикер туа [Тенишев, 1997, с. 35-46]. Әлеге гомумнәзари фикерләргә нигезләнеп, борынгы (иске) язулы телләрнең берсе булган татар теленә гомумтөрки пландагы хезмәтләргә мөнәсәбәтле рәвештә игътибар ителә барды. Бу юнәлешне дәвам итеп, хәзерге татар әдәби теленең аерым чорларындагы язма истәлекләрендә чагылыш тапкан исем-атамаларына, төрле жанрстильләрдә күзәтелә торган язма традициясенең, үз төбәге сөйләмә теле белән нинди бәйләнеш-мөнәсәбәттә булуына, ничек итеп дәвам ителүен һәм ничек итеп өйрәнелүенә кыскача тукталып үтү урынлы булыр. Әдәби телнең исем-атамалары, объективлыкны саклау максатыннан, шул чорда иҗат ителгән (шәрехләнгән), күчерелеп язылган истәлекләрнең авторлары кулланганча һәм язма әдәбиятны тикшерүчеләр тарафыннан әйтелгәнчә китерелә. Идел буе төрки-болгар язма әдәби теле. Идел буе Болгар дәүләтендә, Идел-Чулман буйларында көнкүреш әйберләрендә сакланып калган рун язулы истәлекләр табылу дәвам итә [Истоки татарского..., 1988, с. 12-19; Курбатов, 1999, б. 13-32; Нуриева, 2007, б. 6]. 922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү белән бергә, гарәп алфавиты гамәлгә куела, шуннан башлап ХХ гасырның беренче чирегенә кадәр болгар-татарлар әлеге графикадан файдалана. Гарәп-фарсы алынмаларының язылышы катгый рәвештә үз чыганак теленең кагыйдәсенә нигезләнеп бара. Төрки-татар сүзләре иске имля дип аталган билгеле бер тәртипкә буйсындырылып языла [Курбатов, 1999, б. 33-73]. Х-ХII гасырларда Идел буе Болгар дәүләте үсеш ала. Бу контекстта Болгар атамасы, аерым этносның атамасы дигән тар мәгънәсендә һәм Болгар дәүләтендәге "...барлык халыкның (болгарларның үзен, суарларны, казаннарны, биар-бигерләрне, бардыларны, суасларны, бортасларны) гомумиләштереп атый" торган киң мәгънәсендә кулланыла [Зәкиев, 2008, б. 13]. Димәк, әлеге дәүләттә "төрки-болгар сөйләмә койне формалаша" дигәндә [Фасеев, 1966, с. 809], болгар төшенчәсе киң мәгънәдә кулланыла, шулай ук аннан да киңрәк булган төрки атамасы да нигез итеп алына. Шуның белән бергә, гарәп сәяхәтчеләре Идел елгасын да, шул төбәктә яшәүчеләрне дә сакалибә дип атаганнар [Гайнетдинов, 2014, б. 178]. "Сакалиба этнонимы - түрк этнонимы урнашканчы ук төркиләрне гомумиләштереп атаган сүз", - була [Зәкиев, 2008, б. 351]. Болгар дәүләтендә "...электән килә торган халык авыз иҗаты әсәрләре Идел-Урал төркисе үзенчәлекләренә ия булган бигер-болгар сөйләмә телендә үстерелгән" [Зәкиев, 2008, б. 434-435]. "Болгар чоры халык иҗаты" дигән хезмәтендә И. Закирова: " Болгар чоры фольклорын өйрәнү өчен төп чыганак итеп, шул заманда язылган сәяхәтнамәләр, елъязмалар, сүзлекләр, язма әдәбият, археологик материаллар, халык хәтерендә сакланган авыз иҗаты әсәрләре алынды", - дип белдерә [Закирова, 2003, б. 7]. Аңлашылганча, халык авыз иҗаты тематик яктан киң планда яктыртыла һәм аларның күбесе язма чыганакларга нигезләнә, димәк, тел үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге дә, кинәя. Язма чыганаклардан алынган риваять һәм легендалар, дастаннар һәм бәетләрнең эчтәлеген халык авыз иҗаты әсәрләре дип саныйбыз икән, аларның халык авыз иҗаты дип әйтерлек тел үзенчәлеген нинди нигездә билгеләргә тиешбез соң? "Нардуган", "Нәүруз" кебек йолаларның һәм "Карга боткасы" кебек җыеннарның, "Алпамыш" һәм "Түләк" дастаны, "Сак-сок бәете", "Нәүруз, яхуд ике былбыл бәете", "Шәһри Болгар газыйлары бәете"нең телен [Мәрҗәни, 1885, б. 13-15] һ.б.ларны Болгар чорындагы бигер-болгар сөйләмә теле белән язмага төшерелгән дип әйтеп буламы?. Соңрак табылган "Ана вә угыл дастаны"ы [Максудова, Бакиров, 1979, б. 95-97; 2001, б. 263-267; Әхмәтҗанов, 1999, б. 36] бу юнәлештә аерымланамы? Махсус тикшеренүләрдә, Болгар дәүләте әдәби теле турында фикер әйтелә башлаганда, гадәттә, гомумтөркигә караган истәлекләрнең атамалары һәм аларның теле искә алына. Рун язуларындагы текстларда, ХI йөздән "Котадгу белек" поэмасында, "Диване лөгатет-төрек" җыентыгындагы мисалларда [Җәләй, 1957; Фасеев, 1966, с. 809], ХII йөздән Әхмәд Йүгнәкинең "Һибәтел-хәкаикъ" ("Хәкыйкать бүләге") әсәрләрендә, Коръән тәфсирендә [Тенишев, 1977, с. 36] чагыла торган язма тел истә тотыла, ягъни гомумтөрки нигездәге язма телнең дәвам ителүе аңлашыла [Фасеев, 1966, с. 809]. Шуның белән бергә, әйтеп үтелгәнчә, ХI гасырда караханилар төрки әдәбияты һәм ХII йөздә Төркестан (Яса) әдәби үзәге (Әхмәд Ясәви) язма әдәбиятының үсеш алуы күзәтелә, әлеге төбәкләрдәге төрки телнең берсе икенчесеннән билгеле бер дәрәҗә да күзәтелә. "Котадгу белек", "Диване лөгатет-төрк", "Һибател-хәкаикъ" кебек әсәрләрнең "артык региональ булган телләреннән", кимак-кыпчак-искел-татарларның сөйләмә телендәге (диалектындагы) уртак сүз, сүзформаларга нигезләнеп әдәбиләштерелгән Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани һ.б. иҗаты белән киң катлам төрки кавеменә аңлаешлы телдә язу башлана. "Шуңа күрә аларның иҗаты киләчәк төрки әдәбиятының нәтиҗәле хәбәрчесе һәм таянычы булып кала алган. Киң Кыпчак даласының капма-каршы тарафтагы почмагында Кол Галинең 1233 елның маенда язып тәмамланган "Кыйссаи Йосыф" әсәрен дә Ясәвиләр хәрәкәтен дәвам итә торган бер күренекле факт дип санарга кирәк", - дип белдерә әдәбиятчы галим [Гайнетдинов, 2014, б. 252-253]. Шулай итеп, Идел буе Болгар дәүләтенең әдәби теле турында сөйләгәндә, гадәт буенча, караханилар чорыннан килә торган язма традициягә игътибар итү белән бергә, "...әдәби телләренә нигез итеп ерак Урта Идел (Болгар) төбәге төркиләре теле системасын һәм лексик байлыгын" [Гайнетдинов, 2014, б. 144], "...үз иҗатында төрки шигъриятен үстерүгә зур көч куйган" [Яхин, 2014, б. 121] Әхмәд Ясәвинең (1166 елда вафат) "Диване хикмәт"ендә чагылыш тапкан иҗатын һәм аның шәкерте Сөләйман Бакырганиның (1111-1186) "Мәрьям ана китабы", "Ахырзаман, яки Тәкый гаҗәб", "Бакырган китабы" кебек әсәрләренең телен истә тотарга тиеш булабыз, чөнки "...Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганилар, нигездә, болгарлар сөйләмен, болгар-татар лексик берәмлекләрен һәм фонетик, грамматик формаларын, иҗатлары белән, әдәби тел итеп формалаштыралар" [Гайнетдинов, 1992, б. 94]. Бу мәсьәләгә үз вакытында Г. Таһирҗанов игътибар итә: "... мөстәкыйль традициягә ия болгарлар үзләре дә сәләтле шагыйрьләр үстерәләр. Мисал өчен бер Кол Гали исемен атау да җитәчәк. Һәрхәлдә, мондый камил әсәрнең әдәби традициясе булмаган җирдә туа алуы ихтималдан бик ерак тора. Өстәвенә авторның Ясәви, Бакырганилар иҗаты белән якыннан таныш булуы да һичнинди шик тудырмый", - дип, бу әсәрләрнең "Кыйссаи Йосыф" поэма-дастанының нигез ташлары булуын раслый [Таһирҗанов, 1979, б. 47-48]. Димәк, болгар чоры әдәби теле дигәндә, әлеге дәүләттән читтәрәк, әмма шул чор рухындагы, әхлак кануннарына нигезләнгән тезмә әсәрләр иҗат ителгән дигән фикерләрне дә истә тотарга тиеш булабыз. ХIII гасырның 10-30 нчы елларында (1233 елның 12 маенда тәмамлана) шул ук гарәп язуында угыз-кыпчак нигезле Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы иҗат ителә [Хисамов, 2008, б. 10], ХIIIХIV гасырларда Болгар дәүләтенең Казан төбәгендә гарәп графикасы белән каберташларга штамп-текстлар языла [Усманов, 1972, с. 9; Тенишев, 1977, с. 37; Хакимзянов, 1977: с. 47-48; Закиев, 1997, с. 358]. Шулай итеп, бу чордагы әдәби телдә, үзләре Болгар төбәгендә яшәмәсәләр дә, шундагы халык яратып укый, башка төркиләр өчен дә гасырлар буена саклана торган "Диване хикмәт"ләр, дөньякүләм мәшһүр поэма-дастан иҗат ителә, эпитафик рәсми текстлар языла. Ш. Мәрҗәни фикеренә нигезләнеп, үгет-нәсыйхәт стилендәге "Бәдәвам китабы", "Нәсыйхәтес-салихин" кебек дини-дидактик әсәрләр языла [Хаков, 2003, б. 52], әмма соңгы тикшеренүләрдә, бу әсәрләр ХVIII йөзгә каратыла [ХVIII йөз..., 2012, б. 407; Әхмәтҗанов, 2014, б. 362]. Борынгы төрки язмачылык тарихын өйрәнүче галим Х.Г. Күроглы белдергәнчә: "Төрки телле язма әдәбият тарихында Х-ХII гасырлар олы юлның башлангычы булып тора. Бу чорда нәфис әдәбиятның юллары билгеләнде... Аерым төрки халыкларның башлангыч әдәбият, тел үрнәкләрен өйрәнүдә гомумтөрки язма ядкәрләрнең әһәмияте бик зур. Ул төрки язмаларда татар әдәби теленең һәм әдәбиятының да иң борынгы катламнары ята" [Татар әдәбияты..., 1984, б. 82-83]. Болгар дәүләтендәге язма әдәби телнең атамасы, асылда, эпитафик язмаларны, бигрәк тә,"Кыйссаи Йосыф"ның кайсы төбәктә һәм нинди телдә язылуы тикшерелә бару уңаенда исемләнә торган төшенчә-терминнар белән атала: болгар теле [Мәрҗәни, 1989, б. 13-15], "...кыйссада - классик үрнәк дәрәҗәсендә эшкәртелгән төрки телне күрәбез. Әмма бу гомумтөрки әдәби тел дигән сүз түгел, бәлки җирле - региональ төрки, Идел буе төркисе, хәзерге атама-төшенчә белән әйткәндә - иске татар әдәби теле. Ул ХII-ХIII гасырлардан башлап, Болгар-Казан-татар әдәбияты һәм язма культурасында ХХ гасыргача диярлек традицион кулланылып килгән" [Фасеев, 1976, с. 170-172]. "Булгарский литературный язык [Тенишев, 1977, с. 37], болгар кабилә теле, гомумтөрки типтагы койне барлыкка килгәч, кабер ташларын яза торган функциональ тел, Болгар дәүләтендә функциональ-стиль стратификацияле формалар белән катлаулана торган тел ситуациясе барлыкка килә [Хакимзянов, 1977, с. 47-48]; угыз нигезендәге әдәби тел болгар-татар авыз иҗаты әсәрләренә барып тоташа [Хисамов, 1979, б. 228-229]; болгар-борынгы татар теле [Алмаз, 1987, с. 245]; болгар-татар язма әдәби теле [Усманов, 1987, с. 42]; караханиларда, Харәзм дәүләтләрендә, сәлҗүкләрдә, Болгар дәүләтендә кулланыла торган гомуми иске төрки тел [Закиев, 1987, с. 121-122, 133]; Урта гасыр Идел буендагы "төрки"тел, "Кыйссаи Йосыф теле "...на старую Караханидско-уйгурскую (точнее харезмско-тюркскую) основу наслоились южно-огузские и северо-кыпчакские (поволжско-татарские) элементы [Тенишев, 1987, с. 135-137]; иске төрки тел традицияләренең Идел буендагы кулланылышы [Хаков, 1987, б. 221], "Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасының... авторы да - болгар, теле дә - борынгы төрки әдәби тел стиленә якынайтылган болгар теле" [Зәкиев, 2008, б. 363-364], "Ясәвиләр... тенденциясенең үстерелү күренеше" [Гайнетдинов, 2014] һ.б. Әлеге фикерләргә нигезләнеп, "Кыйссаи Йосыф"поэмасында, бер яктан, Караханилар дәүләтендә, Орхон язмаларыннан килә торган борынгы формалар һәм гарәп-фарсы алынмалары мул кулланылып, югары стильдә язылган "Котадгу белек" тәэсире, икенче яктан, төрки халыкларның сөйләмә телләрендәге уртак сүз һәм сүзформаларының кулланылышы белән иҗат ителгән Ә. Ясәви, С. Бакырганиларның "Хикмәтләр"ендәге үзенчәлекләр чагылыш тапкан, дип әйтә алабыз. Шулай итеп, "Кыйссаи Йосыф"ның эстетик тәэсирен югалтмыйча, татар халкы тарафыннан сигез гасыр дәвамында укылып килә торган әсәр икәнлеген, ягъни гадәти язма тел генә булмыйча, югары стильдәге сәнгати тел булуын аңлаган хәлдә, поэма теленә мөнәсәбәттә әйтелә торган фикерләрдәге термин-төшенчәләрне берләштереп, шул чор һәм төбәктәге әдәби телне гомуми атама буларак файдаланырга мөмкин. Ягъни Кол Галинең ЮНЕСКО тарафыннан танылып, халыкара күләмдә яңгыраш алган "Кыйссаи Йосыф"ы иҗат ителгән төбәктәге әдәби телне, угыз-кыпчак телле гомумтөркидән килүен истә тотып, Идел буе төрки-болгар әдәби теле (болгар төркисе) дип атарга тулы нигез бар. Шуның белән бергә, Болгар дәүләтендәге төркиләрнең этногенетик һәм рухани-мәдәни яктан хәзерге Казан татарларына якынлыгын [Усманов, 1972, с. 25], "Кыйссаи Йосыф"ның текстында "төньяк-к ыпчак, ягъни Идел буе татар" формаларының кулланылуын" (Тенишев, 1977), "...угыз нигезендәге әдәби телнең болгар-татар авыз иҗаты әсәләренә барып тоташуын" [Хисамов, 1979; Таһирҗанов, 1979, б. 47], "...болгар-татар атамасының хәзерге татар халкын атау өчен иң уңышлы исем булып саналуын" [Зәкиев, 2008, б. 16], яисә "...безнең халыкның бабаларында болгар-татар теле нәкъ менә Болгар дәүләте чорында формалашуын" [Зәкиев, 2008, б. 91], "...Болгар чоры болгар-татар әдәбиятының Яңарыш сәхифәләрен ачып җибәргән мәшһүр шагыйрьләрнең берсе - Кол Гали" [Ганиева, 2014, б. 214] булуын һәм, шулай ук, "...Ә. Ясәви, С. Бакыргани әсәрләренең теле серле бер тарихи феномен булып, ...синтаксик конструкцияләр, бүгенге татар теленә хас лексик-семантик, фразеологик берәмлекләрдән оешкан"лыгына игътибар итеп [Гайнетдинев, 2014, б. 144], яисә "... Әхмәд Ясәвиләр иҗат иткән тел - революциягә кадәрле татар әдәби теленең иң радикаль халыкчан формасы" [Гайнетдинов, 2014, б. 253], дигән фикерләрне, ягъни Идел буе төрки-болгар әдәби телендә, хәзерге татар халкының сөйләмә формаларының кулланылуын истә тотып, Идел буе төрки-болгар әдәби теле (болгар төркисе) дигән атаманы, борынгы татар әдәби теленең барлыкка килү җирлеге дип тәгаенләргә мөмкин булуы аңлашыла [Хаков, 1993, б. 17; Нуриева, 2004, с. 41]. Болгар дәүләте чорында иҗат ителгән әдәби чыганаклар, аларның өйрәнелү тарихы, әсәрләрдәге фонетик үзенчәлекләр, графикорфографик тәртип, әлеге хезмәтнең Ф.Ш. Нуриева тарафыннан язылган икенче бүлегендә яктыртыла. Урта Идел буе болгар-кыпчак-татар язма әдәби теле. ХIII гасырның урталарында, монгол яуларыннан соң, киң территориядәге Дәште Кыпчак җирләрендә, башкаласы Сарай шәһәре булган, Жучи Олысы - Алтын Урда дәүләте оеша. Идел Болгары һәм Харәзм дәүләтләренең уңай традицияләре нигезендә көчле икътисади, сәяси һәм мәдәни үзәк буларак яшәеш ала: "...гомуми болгар исемен алган Болгар дәүләте халкы, Алтын Урда төзелгәч юкка чыкмаган, шул ук Алтын Урда эчендә яшәвен дәвам иткән. Шуңа күрә тарихчылар Идел Болгары дәүләтен ике чорга бүлеп карыйлар: 1) монгол яуларына кадәрге чор (Х-ХIII йөзнең беренче яртысы); 2) Алтын Урда чоры (ХIII йөзнең икенче яртысы - ХV йөзнең беренче яртысы) [Халиков 1994, с. 53-103, 152-158; Фахрутдинов 1975, с. 5]. ...Болгар дәүләте чорындагы Идел-Урал төрки теле Алтын Урдада да үзгәрмәгән... Монгол-татарлар килгәч, бу тел үзгәрмәгән, нигездә, шул ук Идел - Урал төрки теле булып калган" [Зәкиев, 2008, б. 73, 91]. Димәк, үзенең Болгар дәүләте вакытындагы болгар-бигер сөйләмә телен дә саклаган һәм файдаланган була. Телче галим бу сөйләмә телне татар-кыпчак сөйләмә койне дип атый [Фасеев, 1966, с. 809]. Кыпчак төшенчәсенең этнос атамасы буларак кулланылу мәсьәләсе М.З. Зәкиев хезмәтендә җентекләп аңлатыла: "Кыпчак этнонимы ул бер этносны түгел, аксыл йөзле күп этносларны атаган. Шуңа күрә галимнәр төрле кабиләләрдән - болгар-татардан, башкорттан, болгардан, казакътан кыпчакны аерып алырга тырышалар, бу дөрес түгел, әле генә саналган төрки этнослар - барысы да кыпчакка карый" [Зәкиев, 2008, б. 107, 441-442]. Дәште Кыпчак җирләрендә барлыкка килгән Алтын Урда дәүләтенең рәсми теле, җирле төбәктәге кыпчак теленә нигезләнгән булганга, Болгар дәүләте вакытында, асылда, "Кыйссаи Йосыф" теленә мөнәсәбәтле рәвештә игътибар ителә торган [Тенишев, 1987, с. 135137] кыпчак теле дигән төшенчә-термин, әлеге дәүләтнең язма әдәби теле вазыйфасын үтәве ягыннан каралып тикшерелә башлый. Бу хакта берсе икенчесен кабатлап та, капма-каршы да булган күп төрле фикерләр әйтелә. Бер үк фикерләр кабатлана дигәндә, А.Н. Самойловичның Җучи Олысындагы әдәби телнең, чыгтай теленә түгел, бәлки Казан һәм Кырым татарларының әдәби телләренә якын булуының сәбәбе, аның Караханилар дәвере Кашгардагы әдәби телнең, ХIII-ХIV гасырлардагы җирле кыпчак теле белән эшкәртелгәнлеге турындагы фикеренең Э.М. Фазылов, А.К. Боровков тарафыннан дәвам ителүе, М. Гос мановның хезмәтендә хуплануы [Усманов, 1979, с. 101-106], хәзерге әдәбиятче галимнәрнең дә шул ук фикердә булуы [Миңнегулов, 2014, б. 244] истә тотыла. Шулай итеп, киң территориядәге Дәште Кыпчак җирләрендә оешып, ХIII йөзнең икенче яртысы-ХV йөзнең беренче яртысына кадәр яшәүдә булган Алтын Урда дәүләтенең язма теле, асылда, Х-ХIII йөзнең беренче яртысына кадәрге Идел Болгары дәүләтендәге төрки-болгар, ягъни карахани-уйгыр (дөресрәге, харәзм-төрки) нигезгә көньяк-угыз һәм төньяк-кыпчак (Идел буе-татар) элементлары кушылган әдәби телнең дәвамы була [Тенишев, 1987, с. 135-137], дигән фикер истә тотылганы хәлдә, тагын Ә. Ясәви һәм С. Бакыргани әсәрләре тел үзенчәлегенең дә тәэсире булуына игътибар итәргә тиеш булабыз. Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә, türk, türkçe, türk tili төшенчәләренә нигезләнеп барлыкка килгән türki дигән терминның, бу телдә сөйләшүчеләрнең барысы да, чыгтай теле традицияләрен дәвам итү нигезендә, үзләренең язма-китаби телләренең атамасы итеп алдылар, дигән фикерне [Наджип, Благова, 1997, с. 126] объективрак нигезгә утырту сорала. Югарыда әйтелә башлаганча, үз вакытында А.Н. Самойлович, Әхмәт Ясәви "Хикмәтләр"е, Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия", Харәзминең "Мәхәббәтнамә" әсәрләренең, чыгтай теленнән аермалы буларак, Алтын Урда дәүләтендәге диалектлар чагыла торган телдә язылуы турында белдерә [Усманов, 1979, с. 101-102]. Шушы ук фикернең А.Н. Кононов [Кононов, 1963, с. 65], Г. Таһирҗанов [Таһирҗанов 1979, б 54-55], Ә. Нәҗип [Наджип, 1989, с. 118] тарафыннан куәтләнүе мәгълүм. Соңгы елдагы тикшеренүләр белән әлеге фикерләрнең хаклыгы раслана: "Кыйссасел-әнбия" әсәрендә Идел буе төрки-татар теле, хәтта катлаулы форматында да үз тәэсирен шулай ачыктан-ачык сиздереп торганда, әсәрнең телен үзбәк галимнәре кебек "чыгтай-үзбәк" теле итеп кенә бәяләү объектив дөреслеккә туры килми... Алтын Урда әдәбияты телен - "Алтын Урда төркисе" дип түгел, "чыгтай (Урта Азия, үзбәк) теле", "чыгтай төркисе" дип йөртелү очраклары белән килешүе кыен" [Гайнетдинов, 2014, б. 276]. Димәк, әлегә кадәр татар филологиясендә бу әсәрнең Карахани-уйгыр теленә нисбәтән өйрәнелүе мәсъәләсенә башкача карарга, язма традициянең әсәр теленең аерым тармакларында, яисә орфрграфиясендә төрлечә чагылыш табуы күзлегеннән аңлатырга мөмкин булу-булмавына игътибар итү мөһим. Сүз уңаеннан, иске татар телендә язылган текстлар турында фикер әйтелгәндә, ХХ гасырның урталарына кадәр, чыгтай теленә кире мөнәсәбәт чагылуы аңлашыла (Насыйри, Ибраһимов, Рамазанов һ.б). Шуның белән бергә, махсус тикшерүләрдән аңлашылганча, "роль чагатайского языка состоит в том, что он отделяет общетюркский фон старых литературных языков от формирующихся литературных национальных языков. Поэтому употребление термина "чагатайский литературный язык" и правильно, и целесообразно", - дигән фикергә игътибар итәргә тиеш булабыз [Тенишев, 2006, с. 45]. Киң территориядә урын алган Җучи Олысында - Алтын Урда дәүләтендә берничә мәдәни төбәкнең яшәеш алуы мәгълүм [Наджип, 1975, с.16]. Шуларның берсе - элекке Болгар дәүләте, угыз-кыпчак нигезендәге әдәби тел традицияләренең җирле кыпчак сөйләмә формалары белән тагын да баетыла барып [Усманов, 1972, с. 25; Хаков, 2003, б. 54], төрле жанр-стильдә әдәбият язылу дәвам ителә торган төбәк. Галимнәр тарафыннан бер үк әсәрләрнең Болгар дәүләтенә дә, Алтын Урда дәүләтенә дә каратылуы, әлеге дәвамлылыкның ачык мисалы булып тора. Мәсәлән, Ш. Мәрҗәни "Кисекбаш китабы"н, Мәхмүд Болгари әс-Сараиның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрен, "Кыйссаи Йосыф" поэмасы белән бергә, Болгар дәүләтендәге язма истәлекләр дип саный [Мәрҗәни, 1885, б. 13-15]. Хәзерге татар филологиясендә, Алтын Урданың Болгар дәүләтендә (төбәгендә) язылган әдәбият, дип, түбәндәге әсәрләр истә тотыла (хронологик тәртиптә): "Кодекс Куманикус" ("Коман мәҗмугасы") (1303), ягъни теле ягыннан хәзерге татар теленә якын булган кыпчак-латин-фарсы сүзлеге [Мәхмутова, 1982, б. 68]; Борһанетдин углы Рабгузинең "Кыйсасел-әнбия" (1310), Котбның "Хөсрәү вә Ширин" (1342), Харәзминең "Мәхәббәтнамә" (1353), Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" (1358), Х. Кәтибнең "Җөмҗөмә солтан" (1369), шәригать кануннары турында тезмә рәвештә язылган "Иршад әлмөлек вәс-салатин" (1387), С. Сараиның "Гөлстан бит-төрки" (1391) һәм авторы билгесез "Кисекбаш китабы" (ХIV г.). Һәр ун ел саен, эчтәлегенең нинди булуына карап, дини-дидактик һәм дөньяви-мәхәббәт темаларына бүленә торган күләмле поэзия һәм проза әсәрләренең һәм сүзлекләрнең барлыкка килүе мәгълүм [Нуриева, 2004, с. 3]. Төрки телнең, ХI-ХIII гасырлардан башлап, гомумтөрки архаик сүз һәм сүзформалар, гарәп вә фарсы алынмалары мул кулланыла торган абруйлы-классик төрки тел белән халыкчан сөйләмә юнәлешнең үзара мөнәсәбәте бу чорда да дәвам ителә, әсәрләрнең төрлесендә төрле дәрәҗәдә чагылыш таба, сөйләмә тел дигәндә, кыпчаклашу истә тотыла. Башка әсәрләрдән шактый аермаланып, "Кодекс-Куманикус" сүзлеге сөйләмә кыпчак койнесына нигезләнә [Нуриева, 2004, с. 311, 343]. Идел буе Болгар дәүләтендә мәктәп-мәдрәсәләр кору, уку-укыту нәтиҗәсендә, синкретик типтагы, төрле жанр-стильгә караган әдәбият язылу дәвам итә. Шулардан берсе - "...үз чорына хас булган суфичылык фәлсәфәсе аша дөньяга караш чагыла" торган, 1329 елда язылган "Гариб намә" дастаны. Автор әсәрен төрки телдә язуын махсус искәртеп үтә: Бу "Гариб намә" андин кәлде делә / Кем бу дел әһле дәһи мәгънә белә / Түрк делендә дәһи мәгънә беләләр / Түрк, таҗик җөмлә юлдаш улалар. Бу дастан: "...дөньяны танып-белүдә материалистик карашка якын тора, ...галәм, табигать, тереклекнең барысы да дүрт элементтан тора..." дип бәяләнә [Шәйхисламов, 1990, б. 42-47]. Алтын Урда дәүләтенең икенче мәдәни төбәге булган мәмлүк-кыпчак Мисыр дәүләтенә "...төркиләр үзләре белән телләрен һәм үзенчәлекле мәдәниятләрен, әдәби традицияләрен алып киләләр. "... Мәмлүкләр җирлегендә барлыкка килгән төрки язма истәлекләр, тикшеренүләр күрсәткәнчә, үзләренең тематик киңлеге белән аерыла", - дип, төрле жанр-стильдәге әдәбиятны, бигрәк тә "Төрки Шаһнамә"не җентекләп өйрәнү нигезендә, Алтын Урда һәм Мәмлүкләр Мисырындагы язма мирас һәм әдәби багланышлар тәфсилләп аңлатыла [Исламов, 1998; 2014, с. 379-392]. Бу төбәктә ХIII-ХIV гасырларда күп телле сүзлекләр төзелә. Аларның күпчелегендә традицион төрки белән бергә, кыпчак атамасы да теркәлә [Усманов, 1979, с. 94-106, Салахов, 1999, с. 69-71], "Кодекс Куманикус"та (1303) латин, фарсы, немец, кыпчак телләре белән рәттән, татар теле дә искә алына [Махмутова, 1982; Мәхмүтов, 1984, б. 518-520; Хаков, 2003, б. 66-70]. Әлеге истәлекләр һәм филологик, һәм лингвистик яктан фәнни югарылыкта, шулай ук төрки телләр тарихы яссылыгында анализланган. Карахани чорыннан дәвам итеп килә торган угыз-уйгыр нигезендәге традицион төркинең, төрле әсәрдә төрле дәрәҗәдә, кыпчак тел үзенчәлекләре белән баетылып, Алтын Урда дәүләтендә яшәеш алган төрки әдәби тел "...Мәмлүкләр мәмләкәтендә, Алтын Урда белән тыгыз бәйләнештә, төрки-татар теле киң таралыш таба, әдәбият, сәнгать зур үсеш ала" - дип, гомуми нәтиҗә ясалган [Наджип, 1975, с. 16; Тенишев, 1977, с. 36; Фазылов, 1977, с. 140; Гайнетдинов, 1999, б. 107-113; Нуриева, 2004; Исхакова, 2005, с. 163; Миңнегулов, 2014, б. 251; Исламов, 2014, с. 379]. Әдәби әсәрләрнең тел үзенчәлекләрен тикшерү уңаенда кулланыла торган термин-төшенчәләр Алтын Урдадагы әдәби телнең атамалары буларак та файдаланыла, әдәби телнең харәзм-төрки, кыпчак-угыз, угыз-кыпчак язма тел, төрки язма тел дип төрлечә аталуы мәгълүм [Наджип, Благова, 1997, с. 126]. Әмма югарыда файдаланыла торган төшенчә-терминнарны берләштереп, Алтын Урда язма телен, Идел буендагы болгар-кыпчак-татар әдәби теле, дип әйтә алабыз. Болгар термины язма әдәби телнең төрки нигездәге традициясе булуына, кыпчак-татар термины дигәндә, җирле сөйләмә телнең тәэсире һәм хәзерге татар теленә мөнәсәбәте барлыгы истә тотыла. Алтын Урда дәүләте чорында иҗат ителгән әдәби чыганаклар, аларның өйрәнелү тарихы, әсәрләрдәге фонетик үзенчәлекләр, графикорфографик тәртип, әлеге хезмәтнең Ф.Ш. Нуриева тарафыннан язылган өченче бүлегендә яктыртыла. Казан ханлыгы чорындагы (ХV-ХVI г.) язма әдәби тел. ХV гасырның урталарында Казан ханлыгы яшәеш ала. Сөйләмә теле - болғар-татар халкының өч төрле этник төркеменең сөйләше (урта - биләр-казан сөйләше, көнбатыш - болгар-мишәр сөйләше, көнчыгыш - иртыш-тобол, бараба, том сөйләше) чагылыш таба торган диалектлар теле [Зәкиев, 2008, б. 240-241]. Әлеге телне әдәбиләштереп (сүзләр махсус сайлана, төрлечә кабатлана, сәнгатьчә сурәтләү чаралары ярдәмендә эстетик тәэсир итү хасил була, композиция корыла, мөнәсәбәт белдерелә һ.б.), "Идегәй", "Чура батыр", "Алпамыш", "Түләк" һ.б. дастаннар барлыкка килә [Татар әдәбияты..., 2014, б. 9]. Казан ханлыгы Алтын Урданың таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килсә дә, аның яшәп китүе, шул империянең бер Олысы булган Болгарның мәдәни-икътисади тормышының, язма традициянең дәвамын тәшкил итә. М. Әхмәтҗанов белдергәнчә: "...ХV-ХVI йөз әдәбияты истәлекләренең турыдан-туры ХIII-ХIV гасыр әдәби процессының дәвамы, логик үстерелеше икәнлеге күзгә ташлана" [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, 6]. Матур әдәбият стиле, гасырлар буена килә торган традиция дәвам ителеп, тезмә жанрларда үстерелә. ХII-ХIII гасыр язма әдәби телендә чагылыш тапкан традицион-абруйлы классик югары стильдә ("Котадгу белек", "Кыйссаи-Йосыф") һәм сөйләмә-диалекталь формалар әдәбиләштерелгән халыкчан стильдә иҗат итү (Ясәви, Бакыргани "Хикмәтләр"е) тагын да көчәеп китә. Халыкчан дигәндә, татар һәм казакъ халкының сөйләмә теленә һәм авыз иҗаты әсәрләре теленә нигезләнгән Хәсән Кайгы, Чалгиз җырау, Казтуган, Дүсмәмбәт кебек җырауларның иҗаты истә тотыла. "Нугай Урдасы татар әдәбиятының төп хәзинәләрен тәшкил итә. Аларның әсәрләре Алтын Урда җирләрендә генә түгел, хәтта казакъ халкы арасында да нык таралган була" [Әхмәтҗанов, 2014, б. 2; 20]. Әлеге җыраулар иҗат ителгән вакытларда, М. Гали билгеләгәнчә: "... күбрәк фарсы һәм беркадәр гарәп сүзләре белән чуарланган борынгы төрки-татар телендә", Мәҗлисинең "Кыйссаи Сәйфелмөлек", Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" теленә якын итеп, "борынгы чор шагыйрьләре тезмәсенең беренче төймәсе итеп куела" алган Өмми Камал үзенең әсәрләрен яза [Гали, 2014, Т. 2, б. 42-44]. Максудинең (Мөхәммәд Әминнең) "Могҗизнамә" (1515), Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан" (1539) һәм "Нуры содур" (1542) поэмалары, "Мансур хәлләҗ кыйссасы", "Кыз хикәяте" дигән шигъри кыйсса иҗат ителә [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 123]. Мөхәммәдъяр "Төхфәи мәрдан" әсәрен Газан (Казан) шәһәрендә [Мөхәммәдъяр, 1997, б. 89] "Нуры содур" әсәрен Болгар шәһәре Казан дәруазәсендә [Мөхәммәдъяр, 1997, б. 175] төрки телдә язылуын тәгаенләп әйтә. "Нуры содур"поэмасында аерым хикәятләрдә тасвирлана торган хәлләрнең төрки теленчә булуы ун мәртәбә кабатланып белдерелә: Төрки теленчә мәгънә сүзләрен йасаб / Шаһ атыга бетедем ошбу китап [173], Бер тәки (мән) хикмәт сүзен әйтәйем / Мәгънәсен төрки уш нәзым итәйем [178], Мәгънәсен төрки теленчә, и йегет / Шәрех итәм, җан вә дил берлә ишет [188], Мәгънәсе бу ирүр, аңла, и йегет / Төрки теленчә әйтәйен, йахшы ишет [193], Нәкъел итәйем бер хәдис үзеңдин уш / Төрек теленчә мәгънәсен аңла хуш [203], Сидыкъ, йәгъни күни сүзләмәк булур / Күни сүзләмәк кеше дәүләт булур [205], Төрки нәзым итеб бетидем китаб / "Нуры содур" аның атыны атаб [216], Атыңызга нәзым кылганым китаб / Хәтем кылдым, аны мән төрки йасаб [223], Уш көчүм йетерчә төрки китаб / Нәзым кылдым падишаһ атын атаб [227], Төрки рәсме берлә би тәкәллеф көязләнмичә / Зарурәт мончәлек кылдым тәсаррыф [228]. Китерелгән бәетләрдән күренгәнчә, "мәгънәсе төрки теленчә булыр" дигән төшенчә төрле сүз тезмәләре белән яңа яңгыраш алып кабатлана. Төрки сүзе тагын түбәндәге ике юллыкта куланыла: Төрки таңсук күп тегиш килтүрдиләр / Тигмәси үз кадерен кылдырдилар [226], әмма татарчада төрле дип бирелә: Төрле тансык күп бүләк китерделәр / Һәрбересе үз кадерен белдерделәр [Мөхәммәдъяр, 1997, б.298]. Мөхәммәдъяр поэмаларыннан ун еллар соңрак Әднаш Хафизның 40 фасылга бүленгән "Сираҗел-колуб" чәчмә әсәре языла [Татар, 2014, Т. 2, б. 151]. Бу яктан караганда, әлеге әсәр төрки-татар чәчмә әсәрләрендә "Нәһҗел-фәрадис"тан башланган төзелешне К. Насыйриның "Кырык вәзир кыйссасы, "Кырык бакча" әсәрләре һәм 40 өлешкә бүлеп язылган башка әсәрләр белән бәйли торган вазыйфа да үти була. Шуның белән бергә, Әднаш Хафиз, гасырлар буена гарәп һәм фарсы теленә нисбәтән кулланылып килә торган төрки тел дигән төшенчәне, татар халкының вазгыятенә бәйләп аңлата: "Бу китап - гарәб теленчә ирде, бәгъзысы - гаҗәм теленчә ирде. Замана ахыр булды. Гыйлемгә рәгъбәт кыйлучы калмады ирсә, түрки теленчә кыйлдык" [Гайнетдинов, 1999, б. 146]. "Замана ахыр булу" - Мәскәү дәүләтенең Казан ханлыгын басып алып, юкка чыгаруы, халыкны асып-кисеп канга батыруы. Төрки төшенчәсе бу урында Казан ханлыгында яшәүче халыкларның теле дигән мәгънәдә тәгәенләнә: ...гарәп һәм фарсыча язылган гыйлемне белергә, рухланырга мөмкинлек беткәнгә күрә, төрки теленчә, ягъни замана ахырыннан соң да исән калган укый белүченең сөйләшә торган телендә яздык, дип бирелә. Димәк, алга таба түрки төшенчә-терминын, гарәби вә фарсига нисбәтән бирелгән очракта да, шушы мәгънәсе белән кулланыла дип аңларга тиеш булабыз. Филологик планда тикшерелә бару уңаенда, әсәрләрнең теле галимнәр тарафыннан төрлечә атала. Мәсәлән, М. Әхмәтҗанов: "ХVХVI гасыр татар әдәбияты тарихында күзгә ташланган төп үзгәреш - әдәби телнең халык сөйләм теленә бик якын булуы", - дип, тулаем гомумиләштерә [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 20]. Әмма бу фикерне, асылда, шагыйрьләр иҗатына, аларның тезмә әсәрләре теленә карата әйтү генә чынбарлыкка туры килә. Тумышлары һәм иҗатлары белән Нугай Урдасы, Казан, Кырым, Әстерхан ханлыгы, Олы Урда татарлары белән бәйле булган бу шагыйрьләрнең әсәрләре татар телендә язылган дип тәгаенләнә: "Хәсән Кайгы, Дусмәмбәт, Казтуган, Чалгиз, ...аларның иҗатлары татар телендә. Бүгенге Кавказ нугайлары телендә сакланып калган әсәрләр дә татар теленә бик якын, ә менә казакъ теленә күчерелгәннәре уку өчен авыррак" [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 59]. Максудиның "Могҗизнамә" әсәрнең теле дә, татар теле, дип бәяләнә. М. Гайнетдинов болай дип яза: "Могҗизнамә"нең пафосын тудырган ситуация бу вакытта Казан ханлыгына гына карый. Әсәрнең тел-стиль һәм шигырь тукымасы - шул төбәк әдәбияты үзенчәлекләре чикләрендә. ...Сүз составы, кушымчалар, бәйләгечләр, фикер, җөмлә төзелеше, образлы гыйбарәләр, троплар - барысы да татарныкы. Кыскасы, ул - типик татар шигыре [Гайнетдинов, 2014, Т. 2, б. 74]. ХVI гасырның уртасында язылган Үтәмеш Хаҗиның "Чыңгызнамә" әсәре "татар телендә язылган, ...дини терминнардан башка бүгенге укучыларга аңлашылмаган сүзләр юк диярлек", - дип бирелә [Татар әдәбияты..., 2014, б. 159]. "Чура батыр" дастаны вариантларының теле татар әдәби теленә туры килә, аларда бүгенге көндә кулланылмаган архаик лексик берәмлекләр дә булу дастанның татар арасында күптән үк әдәби әсәр булып йөргәнен дәлилли", - дип аңлатыла [Әхмәтҗанов, 2014, б. 178]. Югарыда искә алынганча, күрсәтелгән чорда иҗат итүче "Өмми Камал әсәрләренең теле - күбрәк фарсы һәм беркадәр гарәп сүзләре белән чуарланган борынгы төрки татар теле", - дип белдерелә. М. Гали бу авторның әсәреннән ике йөз юл өзек алып, яз, көз, көн, төн, ил, баш, күз, кул кебек сүзләрне саф татар сүзе, аларның саны йөзгә якын, илледән артыграгы борынгы кыпчак, болгар, ун-унбишләп чыгтай һәм кырыклап госманлы төрек сүзләрен табарга туры килде, дип белдерә, әмма аерып алып санап күрсәтми. Хәзерге вакытта баш, күз, кул һ.б. сүзләр, М. Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрк" хезмәтендә, аерым кабиләләргә бүленмичә бирелгәнгә күрә, гомумтөрки катлам дип атала. Татар халкы төрки гаиләнең бер вәкиле буларак, сөйләмә телендә дә, язма телендә бу катлам сүзләре белән иркен файдалана алган. Казан ханлыгында, Алтын Урда чорындагы кебек үк, рәсми хатлар-битекләр алышу, дәүләт башындагы монархлар тарафыннан түбән дәрәҗәдәге шәхесләргә бирелә торган әмер-фәрман - ярлыклар язышу да дәвам итә [Усманов, 1979, с. 28-58], ягъни рәсми-канцелярия һәм дипломатия стиле үсеш ала, төрле фәннәргә караган хезмәтләр языла. "...Казан ханнары тарафыннан язылган ярлыкларны, хатларны, прокламация характерындагы язмаларны татар әдәбиятындагы публицистик әдәбиятның чишмә башы итеп саный алабыз". Хәтта ХVI гасыр башларында эшләнгән Коръән тәфсире дә, тел-стиль ноктасыннан караганда, публицистиканы формалаштыруда зур роль уйнаган, дип карарга кирәк... Тик Казан ханлыгы дәвере язмаларын публицистикабызның тәүге яралгылары буларак тикшерү әлегә юк дәрәҗәсендә" [Татар әдәбияты..., 2014, б. 25-26]. 1581 елда Хаҗи Бәйрәм Хаҗи Булат углы тарафыннан гарәп теленнән төрки телгә күчерелгән "Гарәпчә-төркичә сүзлек" төзелә [Хаков, 2003, б.71-80; Авхадиев,1965, с. 343-356, Илдар Әүхәдиев..., 2006, б. 93-106]. Аңлашылганча, Казан ханлыгында иҗат ителгән әсәрләрнең телен, авторлар үзләре эзлекле рәвештә, төрки, дип, әсәрләрне тикшерүчеләр, татар телендә язылган, дип белдерә. Татар телендә язылган дип әйтелгәндә, хәзерге татар теле истә тотылганга күрә, әдәби телне исемләүнең кабул ителгән тәртибе, ягъни язма әдәби телнең традициясе булуы юкка чыгарыла, ниһаять, әсәрне иҗат иткән авторның фикере инкяр ителә. "Казан ханлыгы чорында татар әдәби теле" дигән махсус тема буенча программалар төзеп, дәреслекләр язган, озак еллар әлеге курсны укыткан В.Х. Хаков әлеге чорда төрле жанр-стильгә караган истәлекләрнең тел үзенчәлеген болай дип билгели: "ХV-ХVI гасырлардагы татар әдәби теле үзенә берничә катламны берләштерә (борынгы төрки, Идел буе төркисе, татар халык сөйләме). Борынгы төрки тел угыз, уйгыр, кыпчак традицияләре рәвешендә бу чорда билгеле күләмдә һәр әсәрдә, һәр жанрда чагылыш таба. Идел буе төркисенең үсешенә Урта Азия төрки язма телләре дә (Караханилар дәвереннән үк килгән үзенчәлекләр, уйгыр, соңрак чыгтай формалары) зур йогынты ясыйлар. Бу үзенчәлекләр тора-бара, халыкның җанлы сөйләме белән бергә кушылып, татар милли әдәби теленең төп нигезен тәшкил итә" [Хаков, 2003, б. 80]. Әлеге фикер шушы рәвештә, ягъни истәлек языла торган дәүләтнең (төбәкнең) һәм гаилә теленең атамасы белән бергә, "болгар төркисе, Алтын Урда төркисе, Казан төркисе, Идел буе төркисе", - дип, Ф.С. Фасиев та әйткән [Фасеев, 1966, с. 812]. Шуңа күрә, үз вакытында иҗат иткән авторлар тарафыннан әсәрләренең телен түрки дип исемләүләре дә игътибарсыз калдырылмый. Шуның белән бергә, махсус әдәбиятта, Идел буе төрки телнең күп төрле башка мәгънәдәш-синонимнары булуы, мәсәлән, иске төрки, язма әдәби төрки телнең Урал-Идел варианты, Идел буе һәм Урал төркисе, Урал һәм Идел буе төркисе, Урал-Идел төркисе, иске татар Идел буе төркисе, иске татар төркисе, иске татар әдәби теле, иске язулы татар теле, Башкортстан һәм Казакъстандагы иске татар язма теле дип файдаланылуы мәгълүм [Языки мира..., 1997, с. 126]. Идел буе, яисә Урал төркисе дип, билгеле бер урынчылыкка бәйле рәвештә әйтелгәндә, язма телнең региональ варианты билгеләнә, иске татар теле дигәндә, традицион төркинең, шул төбәктә (дәүләттә) яшәүче халыкның сөйләмә һәм авыз иҗаты формалары белән баетылып, дәвам ителеше күзаллана. Әлеге үзенчәлек чынбарлыкка туры килгәнгә күрә, шушы вакыттан башлап, Идел буе һәм Урал төбәгендәге язма телне, шул төбәктә яшәүчеләрнең гомумиләштерелгән атамалары белән бергә кушылып һәм хәзерге татар теленә мөнәсәбәте барлыгы истә тотылып, иске татар теле дип куллану гамәлгә кертелә. Димәк, әлеге төбәктә, ХV гасыр һәм аннан соң гарәп графикасы белән язылган әсәрләрне, төгәл терминлаштырып, иске татар телендә языла дип әйтергә кирәк була. Дөрес, Болгар һәм Алтын Урда дәверендәге язма телне иске татар теленең аерым чорлары дип карарга тулы нигез булуы алда искәртелде инде. Иске татар теле дигән төшенчәнең, төрки төшенчәсе кебек үк, асылда, язма телнең атамасы буларак файдаланылуы аңлашыла. ("Иске татар теле" дигән атама беренче мәртәбә "Нур" газетасында, "Әдәби телебез нә делдер?" дип бара торган бәхәстә, Г. Баязитов тарафыннан кулланыла). Иске язмалы телләрдәге истәлекләр филологик юнәлештә фәнни тикшерелсә һәм укытылса, алар классик телләр дип атала [Ахманова, 1969, с. 196]. Иске татар телендә язылган истәлекләр татар филологиясендә махсус тикшерелгәнгә һәм укытылганга күрә, иске татар телен, классик иске татар теле дип атарга мөмкин булуы аңлашыла. Шул ук вакытта, классик иске татар телен, ХVI-ХVII-ХVIII-ХIХ гасырлардагы катлаулы иҗтимагый-сәяси хәлләрне төрле жанр-стильләрдәге язмада теркәп калдыра торган төп чара буларак, татар (милли) әдәби теленең барлык тармакларына хас булган нормаларының формалашу нигезе дип санарга мөмкин [Татар грамматикасы, 1998, Т. I, б. 49]. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әдәби чыганаклар, аларның өйрәнелү тарихы, әсәрләрдәге фонетик үзенчәлекләр, графикорфографик тәртип, әлеге хезмәтнең Э.Х. Кадыйрова тарафыннан язылган дүртенче бүлегендә яктыртыла. ХVI гасыр ахыры-ХVII йөздә иске татар язма әдәби теле. Казан ханлыгы басып алынгач, ХVI гасыр урталарыннан, татар халкы Мәскәү (Росия) дәүләте составында көн күрүгә мәҗбүр ителә. Шагыйрь язганча: "Чабатасын киеп / Юкә биштәр асып / Безнең бабай киткән / Чукынудан качып / Урал якларына / Себер даласына / Иркен җирләр эзләп / Бала-чагасына / Озак айлар барган / Озын юлдан атлап / Озын уйлар уйлап / Татарлыгын саклап" (Г. Афзал, 1990). Галим белдергәнчә: "Казан ханлыгын руслар алгач, татарлар яшәү өчен җайлы урыннардан куылалар, яисә христианлаштырудан куркып качалар, нәтиҗәдә күп кенә җирләрдә татарның төрле диалект вәкилләре бер авыл төзеп яши башлыйлар. Мондый авыллар бигрәк тә Җаек елгасы буйларында күп төзелә. Шул авылларда болгар-татар халкының урта (биләр-казан сөйләше), көнбатыш (болгар-мишәр сөйләше) һәм җирле төбәктәге башка төрки телләре чагылыш таба торган гомумхалык теле, ягъни авыл койнесе оеша. Хәзерге вакытта бу сөйләшләрнең үзенчәлеге диалектологлар тарафыннан тикшерелә. Төрле сөйләшләрдән уртак гомумхалык телендә фольклор теле барлыкка килә [Зәкиев, 1998, б. 538-541]. Димәк, асылда, әлеге тел белән "...халыкның тарихи хәтере һәм сәнгати уйланмага төрелгән иҗтимагый-эстетик бәяләмәсе буларак сакланган" эпослар иҗат ителә. М. Бакиров белдергәнчә: "Чура батыр" дип аталган төрки героик эпос-дастаны Казан ханлыгы чоры әдәбиятына карый һәм татар дәүләтенең Явыз Иванга каршы героик көрәше, аның җиңелү фаҗигасе эпос теле, эпик образлар ярдәмендә бәян ителә" [Татар әдәбияты..., 2014, б. 163, 176]. 1552-1557 елгы вакыйгадан ике ел элек кенә булган хәлләр Кол Шәрифнең "Зафәрнамәи вилаяте Казан" язмасында чагылыш таба: "Бу Болгар вилаятенең пайтәхәте булган Казан, заманының елъязмаларыннан күренгәнчә, искедән бер мөселман шәһәре булган. Казан мөселман өлкәләреннән еракта һәм кяфер өлкәсенә чиктәш урнашкан", - дип белдерә [Кол Шәриф, 1997, б. 77]. "Димәк, Казан өстенә "тәре сугышы" белән килгән, тагын да килүе ихтимал дошманга каршы конкрет чаралар күрергә - ил-олыс, тел һәм иман азатлыгы өчен халкын изге көрәшкә, газаватка чакыра" [Госманов, 1997, б. 333]. Әлеге фикерне истә тотып, алга таба татарларның үз мөстәкыйльлеге өчен, динен югалтмау өчен, кяфергә, чукындыруга каршы гасырлар буена дәвам итәчәк көрәше башлана. Шуның белән бергә, гасырлар буена язу-уку, китаби язмачылык тарихы булган белемле татарлар яңа дәүләт таләп иткән вазыйфаларны үтәүгә, шул дәүләтнең мәнфәгатьләрен тормышка ашыру юнәлешендә эшләргә тартыла. Россия хакимиятенә төрки телле халыклар белән аралашу өчен тылмачлар, писерьләр, илчеләр кирәк була. Татар язма теле (иске татар теле), Көнчыгыш илләре белән аралашуда, ХVI-ХIХ гасыр башына кадәр, ягъни өч йөз еллар буена, икенче функциональ дәүләт теле булып файдаланыла. Рәсми эш кәгазьләре языла торган тел, лексик составы, грамматик формалары белән татар халкының сөйләмә теленә якын булганга күрә, документларның теле "татар язуы" дип атала [Хисамова, 1999, с. 7, 14]. Әлеге мәсьәләне махсус тикшерүче Ф.М. Хисамова белдерүенчә, ХVI гасыр ахыры-ХVII йөздә, Кырым дипломатик актлары, төрле грамоталар, көнкүрешкә караган эш кәгазьләре, Касыйм татары Галикәй-аталыкның Касыйм падишаһы Фатыйманың атасы Акмөхәммәд-сәедкә һәм Достмөхәммәд морзага бирелгән (1639) һәм башка васыятьнамәләр Идел буе төбәгендәге иске татар телендә языла [Хисамова, 1999, с. 54-174]. ХVII гасырга караган кулъязма эш кәгазьләре һәм аерым грамоталарның теле Ә.Х. Маннапова тарафыннан тикшерелеп, кандидатлык диссертациясе яклана. Документларны автор өч төргә бүлеп карый: 1) патша грамоталары, 2) рус-кырым мөнәсәбәтен һәм 3) дәүләт эчендәге мөнәсәбәтләрне белдерә торган эш кәгазьләре (1982). Иске татар телендә язылган күп төрдәге рәсми эш кәгазьләре, татар филологиясендә яхшы өйрәнелгән, күпсанлы мәкаләләр һәм монографияләр булып басылган жанрстильләрдән санала (Хисамова, 1981, 1990, 1999; Маннапова, 1982; Фасеев, 1982; Тимерханов, 2005, 2006) һ.б. Иҗат итү эше дә бөтенләй туктамый. Бу урында, әлегә кадәр язылган әсәрләрнең башламында, аның язылу төбәге-дәүләте һәм нинди тел белән язылышы күрсәтелә торган үзенчәлекнең, ничек итеп бирелешенә игътибар итәргә тиешбез. Менә Мөслими Хисаметдин бине Шәрәфетдиннең "Тәварихе Болгарийә" әсәренең кайчан язылуын М. Гайнетдинов әсәрдә күрсәтелгән 1584 ел дип белдерә [Гайнетдинов, 1999, б. 151]. М. Әхмәтҗанов: "Автор ...татарның ХVIII-ХIХ гасырдагы сәяси хәленә бәя бирә. Беренчедән, ул 1552 елдан башланып, ХVIII гасырда төгәлләнгән яңа татар җәмгыяте оешу процессына нокта куя, аның тарихи географиясен күрсәтә, икенчедән, ул, чукындыруларга карамастан, бабаларыбызның Мөхәммәт пәйгамбәр заманыннан ук мөселманлык кабул итүләренә дәгъва белдерә. Татар әдәбият белемендә бу чыганакка бәя биргәндә, фикерләр төрлелеге бар, ләкин бүгенге көндә "Тәварихе Болгарийә" әсәренең ХVIII гасыр ахырыннан да иртә язылмавы хакындагы фикер ныгып бара", - дип аңлата [ХVIII йөз..., 2012, б. 413]. Әмма язылу датасын билгеләүдә ике йөз еллар аерма булса да, һәр ике галим дә әсәр эчтәлегендә татар җәмгыятенең тарихи географиясе күрсәтелүе, чукындыруга карамастан, бабаларыбызның Мөхәммәт пәйгамбәр заманыннан ук мөселманлык кабул итүләренә дәгъвә белдерелүе ХIХ гасырда да актуаль булуын ассызыклыйлар. Һәрхәлдә, татар тарихы, әдәбияты белемендә авторы да, язылу вакыты да төгәл билгеле булмаган, шартлы рәвештә Мөслими дип атала торган кешенең "Рисаләи тәварихы Болгария вә зикре Мәүләнә хәзрәте Аксак Тимер вә харабе Шәһре Болгар" китабының керешендә болай диелә: "...Бу китаб тәмам улынды Ташбилге карьясында Шәһри Болгарның чурәсендә, тарих һиҗрәтнең тугыз йөз илле сигездә галлямәи Тафтазани заманында ирде. Аның мәдрәсәсеннән укыб кайтдыгым заманында тәвабигы Болгариянең мәшәехләре, түрки теле берлә мәкамәте табигыйндән вә гараибе галәминдән бер рисалә язмага боердылар. Анларның илтимасларына имтисалән бу нөсхәнең тәсвиденә шоруг әйләдем" [Мөслими, 1902, 1999, б. 7-8]. Билгеле булганча, озак еллар буена төрки-татар телендә язылган әсәрләрнең теле, авторның үзе тарафыннан, төрки тел дип, искәртелгәндә, аның гарәп һәм фарсы телләрендә язылмаганлыгына басым ясала иде. Бу Рисаләдә төрки тел дигән төшенчә-термин, Әднаш Хафиз әсәрендәге кебек, татар халкының үз язма теле дигән мәгънәдә кулланыла: "Табигыйннарның (сәхабәләрне күргән кешеләрнең) урыннары һәм дөньяда күрелмәгән, ишетелмәгән хәлләр, Болгария мәшәехләре иярченнәренең боерыгын үтәү йөзеннән төрки тел белән языла. Димәк, бу эштә урыс дәүләтенең дә, Мәскәү шәһәренең дә бернинди дә катнашы юк булып чыга. Безнең төп төбәгебез Шәһри Болгар, аның янындагы Ташбилге карьясы, бөек галим Тафтазани заманындагы мәдрәсәбез, сәхабәләрдән ислам динен кабул итеп, белем алган, Болгар шәехләренә иярүчеләребез булган, ягъни үзебезнең тарихыбыз бар, үзебезнең укымышлыларыбыз бар, алар боеруы буенча, теләкләрен үтәү йөзеннән, үзебезнең төрки телебездә язамын", - дип әйтелә. Әсәр ХVI гасырда, яисә ХVIII йөздә иҗат ителсә дә, әлеге юлларда, теләсә кайсы чорда үз дәүләтенең мөстәкыйльлеге өчен кулына корал тотып сугышучыларның төп идеологиясе, ягъни үзебезнең тарихыбыз, дәүләтебез, динебез булган, без үзебез теләгәнчә яшәргә тиеш, дигән фикер яңгыраш ала. Әсәрнең эчтәлегендә әлеге фикер тагын да киңәйтелә. Әдәбиятчы М. Гайнетдинов билгеләгәнчә, урыслар ханлыкны басып алып, татар халкын җир йөзеннән бетерү өчен барлык ысуллар белән (асу-кисү-үтерү, чукындыру, алдау, талау, укытмау, куып-тарату һ.б.) каты сугыш алып барганда, авторның максаты - халыкның аңын уяту, кешеләргә яшәешнең дәвам итүен, ягъни аның айлары, еллары, көннәре, авыллары, елгалары, чишмәләре, каберләре булуын искә төшерү. Халкыбызның кайчандыр данлы тарихы булуын, Шәһри Болгары булуын, аларның Аллаһы Тәгаләдән иңгән дине, Мөхәммәд галәйһиәссәлам сәхабәләреннән белем алган иярченнәре, аларның тарафдарлары булуын, Болгар шәһәрендә изге шәхесләр һәм бөек әүлияләр яшәвен, кайсы елга тамагындагы каберләрдә ятуларын искә төшерү. Бу мәгълүматларны халыкның хәтерендә онытылмаслык булып саклана торган Болгар шәһәре һәм аның юкка чыгарылуы, Аксак Тимер кебек шәхес һәм алар белән бәйле вакыйга-хәлләргә төреп бирү уңай дип табыла. Димәк, әсәр гавамга багышлап языла, төрки телендә укый белә торган һәр кеше укып-аңласын, үзенең кемлеген онытмасын дигән изге максат күздә тотыла. Әлеге максатына ирешү өчен, автор билгеле бер төшенчәне берничә төрле сүз белән исемләп бирергә кирәк дип саный. Мәсәлән, кешеләр яши торган урын дигән төшенчә ил, мәмләкәт, дийар, дәүләт, ватан, йорт, шәһәр, авыл, карья, өй, вилайәт, кальга сүзләре белән атала. Болар, сүз җаена туры китерелеп, берсе икенчесе белән дә һәм тагын йир, зәмин, тараф һ.б. сүзләр белән дә алмаштырылып кулланыла. Йорт сүзенең еш кабатлануы күзәтелә. Бу хезмәттә кешеләр яши торган төшенчә кебек үк, башка, мәсәлән, кешеләрнең төркеме дигән мәгънә дә төрле сүзләр белән исемләнә: халык-халаек сүзе ун мәртәбә, җәмәгать - җиде, кабилә һәм ыруг - дүртәр мәртәбә, таифә һәм әһле - өчәр, нәсел сүзе һәм бәни адәм сүз тезмәсе берәр мәртәбә файдаланыла. Бу әсәрдә абстракт мәгънәне белдерә торган төшенчәләр генә түгел, конкрет мәгънәле предметларның атамалары да, мәсәлән, елга сүзе - нәһр, дәрья, идел, су дип, берничә вариантында файдалана. Күп кенә су атамалары буе, тамагы дигән сүзләр белән дә бирелә: Зәй буйы, Шушма буйы, Зөя тамагында һ.б. Әлеге үзенчәлек, ягъни бер үк төшенчәнең күп төрле сүзләр белән аталуы, әлеге "Рисалә"гә кадәр язылган бер генә әсәрдә дә, әйтик, мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" та да, гаҗәеп "Хөсрәү вә Ширин хикәяте" дигән поэмада да, данлыклы "Гөлстан бит-төрки" әсәрендә дә чагылыш тапмый. Бу яктан караганда, "Тәварихе Болгарийә" Батыршаның "Гарызнамә"сенә якыная, әмма Мөслими, аерым төбәкнең генә түгел, бәлки тулаем Болгар иле колачының киңлеген күрсәтергә, аның һичбер вакытта юкка чыкмаячагына ышандырырга омтыла. Автор, инде җимерелгән Болгар дәүләтенең (Казан ханлыгының) барлык төбәкләрендә көн күрә торган, белеме төрле дәрәҗәдәге халыкның һәр барчасына да аңлаешлы итеп хикәяли - бәян итә алган, төрле чорда сокланып укырлык әсәр яза алган, үзеннән соң иҗат ителәчәк хезмәтләргә юл ачкан. "Мөслименең "Тәварихы Болгария" исемле китабы үзенең исеме буенча тарихчылыкны дәгъвә итсә дә, без аны беренче чиратта, фольклор чыганагы буларак карарга тиешбез", - дип белдерә С. Гыйләҗетдинов [Гыйләҗетдинов 1999, б. 100]. Ихтимал, бәлки шулайдыр. Әмма бу "Рисалә"не үз чоры әдәби теленең үзенчәлекле публицистик жанры дип әйтү дөресрәк булыр кебек. "Бабаларыбызның басып алучыларга, колониаль һәм милли изүне үткәрүчеләргә протестын көчле итеп фәкать публицистик жанрда гына үткәрү мөмкин булган" [XVIII йөз..., 2012, б. 4]. Бу уңайдан аның эчтәлеге "...Төрки каганлыкның давыллы тарихи елъязмасы", - дип таныла торган Орхон таш язмаларындагы: "Түрек халкының бөтенесе болай диде: Илле халык идем, Илем инде кайда, Кем иле өчен хәзер казганам?" - дигән фикергә аваздаш булып яңгырый. ХVII гасырның беренче елларында, автор үзе искәрткәнчә, "Чингизнамә" китабендин бу нөсхә фарсы телендин түрки телгә үгүрде" дип [Усманов, 1972, с. 52; Абилов, 1984, с. 337; Гайнетдинов, 2014, б. 201], ягъни Иранның мәшһүр галиме Рәшид-әд-диннең "Җәмигыт-тәварих"ыннан Алтын Урда тарихына караган аерым бүлекләрен тәрҗемә итеп, Кадыйргали бәк "Җәмигыт-тәварих" (1602) әсәрен яза. Әлеге хезмәтнең стиле һәм теленә М. Госманов махсус бүлек багышлый. Автор бу хакта үзенә кадәр әйтелгән фикерләрне туплый. И.Н. Березин болай дигән: "...джалаирец составил свое сочинение на татарском наречии, но, по обыкновению восточных писателей, старался писать его языком книжным, а не общеупотребительным" [Усманов, 1972, с. 55]. Ч. Валиханов, асылда, шул ук фикерне кабатлый: "...Слово Борису написано почти на чисто татарском языке". Г. Рәхим бу әсәрнең көньяк-төрек һәм Идел-татар диалектлары катнашындагы гадәти иске татар телендә язылуын ассызыклый [Усманов, 1972, с. 56]. М. Госманов, әлеге һәм башка төрле фикерләргә нәтиҗә ясап, аерым өзекләрне транскрипцияләп, "Җәмигыт-тәварих" җирле шартларга яраша башлаган Алтын Урда-Харәзм әдәби телендә язылган, дип белдерә: "...говорить о каком-то абстрактном "тюрки" нет основания. Есть конкретный пестрый старотатарский литературный язык, который мог возникнуть и развиваться лишь в условиях Поволжья в ХVII-ХVIII вв." [Усманов, 1972, с. 68]. "Җәмигыт-тәварих"ның тел үзенчәлекләрен лингвистик планда (графика һәм фонетика, морфология, лексика) өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклаган З.Ә. Хисамиева (Уфа, 1980) да шушы ук нәтиҗәгә килә: автор әсәрдә кыпчак формаларының, язма традициянең дәвамы булган архаик элементларның, татар теленә хас булган үзенчәлекләрнең, гарәп-фарсы һәм рус теле алынмаларының кулланылышын күпсанлы мисаллар белән аңлата, урта гасыр язма әдәби тел традициясенең татар сөйләмә теле белән кушыла баруын күрсәтә [Хисамиева, 1980, с. 17-20]. "Семантическая классификация лексики Кадыр-Гали Бека" дигән мәкаләдә, авторның 412 шәхси исем, күп төрле иҗтимагый-сәяси, хәрби, дини, кардәшлек терминнары, этнонимнарның, админстратив бүленеш һәм топонимнарның (илләрнең, мәмләкәтләрнең, шәһәрләрнең, елга һәм күлләрнең, тау һәм авылларның) атамалары кулланылуы күрсәтелә [Хисамиева, 1990, с. 62-69]. Бу юлларны укыганда, Мөслиминең "Тәварихы Болгария..." рисаләсендәге тирәлекне санап бару рәвешендәге хикәяләү үзенчәлеге искә төшә. Әлеге үзенчәлеккә, ягъни "Хаҗигәрәй хан дастаны" бүлегендә авыл исемнәренең тезелеп кулланылышына, М. Гайнетдинов та игътибар итә һәм әлеге нигездә, башка тикшерүчеләрдән аермалы буларак, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы татар әдәбиятының иң матур казанышлары рәтенә куярлык "Җәмигыт-тәварих" кебек әсәрне, "... башы швед, Кырым походларыннан чыкмаган..." Кадергали бәк кебек кеше тарафыннан языла алмый дигән нәтиҗәгә килә: "...Касыйм татар җәмәгатьчелеге арасында язылганлыгына шик-шөбһә белдерерлек урын калдырмый... "Анда Кәче, Сәрдә, Чыпчык, Карил, Шәбшә, Нурма, Түртөйле, Иске Йорт, Кара Дәүләт, Хәерби, Кара Гайшә, Тимерче илләренең (авылларының) кем ирсәләре (кешеләре) Хаҗи Гәрәй ханны падишаһлыкка алып килеп, хан ясаулары турында язылган... Дастанны Казан тирәсе авылларын яхшы белгән, билгеле бер вакытта шәһәрдән качып киткән Казан укымышлысы гына яза ала" [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 203-205], ди ул. ХVII гасырда язылган әсәрләрнең теле авторлар/тәрҗемәчеләр тарафыннан төрки дип белдерелү дәвам итә. Гарәп галименең "Мөннәббиһат" китабын 1039/1630елда тәрҗемә итүче болай дип яза: "Бу китапны гарәп телендин төрки теленә әвердек, мөселманнарга ядкәр булсын тип. Бу китапка "Мөннәббиһат" ат бирделәр. "Мөннәббиһат" уяткучы тимәк булыр, һәркем ирсә бу китапны укыса уяныр, тиде" [Татар..., 2014, Т. 2, б. 196]. ХVII гасырның 80 нче елларында алты дастанны берләштергән, авторы билгесез "Дәфтәре Чынгызнамә" әсәре языла [Усманов, 1972, с. 124]. Бу дастаннар җыентыгы ХVII йөз матур әдәбияты һәм тел ядкәре итеп өйрәнелә [Татар әдәбияты..., 1984, б. 349]. Әсәрнең теле турында, төрле автор, асылда, бер үк фикерне әйтә. Г. Рәхим: "Китапның бөтен буена чын татарча гыйбарә вә тәгъбирләр күзгә бәрелеп тора", - дип бәяли [Рәхим, 1925, б 93]. М. Госманов: "Язык же нашего "Дафтар" - это выдержанный кыпчакско-татарский письменный язык, причем очень близкий к разговорной речи и истоком его является литературный кыпчакский язык времен Золотой Орды", - дип характерлый [Усманов, 1972, с. 125]. Ш. Абилов исә: "...халык авыз иҗатының эпос үзенчәлекләрен саклый торган... дастаннар җыентыгының теле саф, гади, татарча, анда гарәп һәм фарсы алынмалары аз", - дип яза [Татар әдәбияты..., 1984, б. 356]. Аңлашылганча, бу хезмәтнең теле дә, татар халкының сөйләмә тел формалары белән баетылган, Казан төркисе - традицион иске татар теле икәнлеге күренә. "Дастаннар мәҗмугасы"ның теле монографик планда тикшерелмәгән, әмма Я.С. Әхмәтгалиеваның "Коллекция исторических дастанов - памятник татарского литературного языка" дигән күләмле мәкаләсендә, югарыда әйтелгән фикерләр раслана [Ахметгалиева, 1989, с. 65-82]. "Җәмигыт-тәварих" һәм "Дәфтәре Чыңгызнамә" тарихи чыганакларын махсус өйрәнеп язылган галимнәр фикеренчә, бу хезмәтләрдә Казан ханлыгы тормышының рухы дәвам ителә [Усманов, 1972, с. 27]. "Җәмигыт-тәварих"ның фикерләү, хикәяләү, осталык, тел-стиль үзенчәлекләре дә язманың Идел буе татарларының уй-фикерләре белән сугарылганлыгын раслый" [Гайнетдинов, 2014, б. 206]. "Җәмигыт-тәварих" һәм аеруча "Дәфтәре Чынгызнамә" татар проза жанрының традицияләрен саклый, үстерә, ныгыта. Ул татар әдәбиятының универсаль тәҗрибә мәктәбе, иҗади күнекмәләр лабораториясе санала ала" [Гайнетдинов, 2014, б. 211]. Шулай итеп, әлеге тарихи чыганаклар, авторлар үзләре билгеләгәнчә, Казан төркисендә, ягъни классик-абруйлы язма традиция дәвам ителгән хәлдә, халыкның сөйләмә теленә якын итеп, аңлы рәвештә фольклорлаштырып языла. Казан ханлыгы җимерелгәч, килеп туган төп проблеманы хәл итүгә, ягъни ХVII гасырның буеннан-буена, халыкның үз дәүләте булган заманнардагы хәтерен саклау вазыйфасын үтәү юнәлешендә языла. (Бу мәсьәлә җентекләп өйрәнүне таләп итә.) Шушы ук рухны дәвам итү юнәлешендәге кыйсса һәм дастаннар иҗат ителә. "Бу дәфтәрне төрки телгә төзәт!" - дип, фарсы телендәге нәсерне төрки телгә күчереп язган Мәҗлисинең "Кыйссаи Сәйфелмөлек" әсәрен М. Гайнетдинов: "Дастаннар китабы"ндагы, "Дәфтәре Чыңгызнамә"дәге әдәби дастаннар традициясен яңартып дәвам иткән әсәр, дип карап булыр иде. Ул Чыңгыз, Аксак Тимер, Әмәт турындагы дастаннарны әкияти-тарихи эпик хикәят материалын халык әкиятләре сюжетлары ягына киңәйтә, ...әсәр теленең татар теле булуы бәхәс уятмый", - дип аңлата [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 219-221]. ХVII йөзнең 40 нчы елларында "...бу төрки тел белә дөррләрне сачгыл" дигән максатны күздә тотып, Сайядинең "Бабахан дастаны" языла. Әлеге дастанда ил, шәһәрнең исеме биш мәртәбә Татар дип бирелә. "Димәк, ХVII йөзнең беренче яртысында татар халкының бер милләт булып формалашу процессының беренче билгеләре күренә башлый" [Гайнетдинов, 2014, б. 221-224]. ХVII гасырның соңгы чирегендә, М. Гайнетдинов ассызыклаганча: "...Мәскәү дәүләте тарафыннан көчләп чукындыруга дучар мөселманнарга иманнарын саклап яшәү стратегиясен эшләп бирә торган... Рабгузи ("Кыйссасел-әнбия"), Максудилар ("Могҗизнамә") алымында мөрәҗәгать итеп", Суфи Аллаһиярның (1620-1713) "Сөбател гаҗизин" ("Гаҗизләр ныклыгы") дигән хезмәте языла. Автор үзенең китабын "Төрки тел белән гакыйдә (иман кагыйдәләре) китабы" дип атый. "Китап, дөрестән дә, дәреслекне, кулланма, функциональ әсәрне хәтерләтә. Шулай ук урта гасырның шигъри трактатларын төсмерләтә... Әхлакый пакьлегеңне саклап яшәү мөмкинлекләренең чикләрен билгели. Моны автор күзе томаланырлык михнәт, җәфалардан, интегүләрдән аңсызлык, белемсезлекнең соң чикләренә җиткән кешедә ишетә, күрә, аңлый, кабул итә алырлык итеп әйтә белгән. Әлбәттә, арадашчы җирле муллалар кабатлавы, аңлатуы күрсәтүе аша... ХVII йөз Идел буе татар әдәбиятының олы казанышы Мәүла Колый иҗаты да "Сөбәтел гаҗизин"әсәре тәэсире булырга мөмкин", - дип белдерә М. Гайнетдинов [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 230, 233]. М. Әхмәтҗанов исә Мәүла Колый иҗатының татар укымышлысы Һәмдәминең (Мамай мелланың) "... җиңел аңлаешлы, халыкчан әдәби телдә язылган, андагы һәр икеюллык укучының хәтеренә мәкаль-әйтемнәр кебек онытылмаслык булып кереп кала" торган "Нәсыйхәтнамә" әсәренә якын булуын белдерә [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 237-241]. Аңлашылганча, бу чорда язылган истәлекләрнең телен, авторлар үзләре төрки дип, тикшерүчеләр исә татар халкының сөйләмә формалары мул файдаланылган Алтын Урда чорыннан килә торган кыпчак-татар язма теле, дип белдерәләр, ягъни, хаклы рәвештә, язма әдәби телнең дәвам ителешенә игътибар итәләр. Язма әдәби тел дәвам ителә дигәндә, Суфи Аллаһиярның "Сөбател гаҗизин" әсәре классик-абруйлы төркидә, Мәүла Колый "Хикмәтләр"енең сөйләмә теле формалары әдәбиләшкән халыкчан төркидә булуы аңлашыла, "Җәмигыт тәварих", "Дәфтәре Чыңгызнамә" кебек тарихи истәлекләрнең телендә язма традициянең аңлы рәвештә фольклорлаштырылган, билгеле бер дәрәҗәдә халык әкиятләре кысаларында баруы, димәк авыз иҗаты әсәрләре теленә якынаюы чагылыш таба, бу юнәлеш дастаннарда дәвам итә. Дәүләт эшләрен алып бару чарасы буларак эш кәгазьләрендә файдаланганда татар теле, әдәби әсәрләрдәге кебек, төрки дип түгел, татарский язык дип кулланыла. Бу чорда иҗат ителгән әдәби чыганаклар, аларның өйрәнелү тарихы, әсәрләрдәге фонетик үзенчәлекләр, график-орфографик тәртип, әлеге хезмәтнең Э.Х. Кадыйрова тарафыннан язылган бишенче бүлегендә яктыртыла. ХVII гасыр ахыры-ХVIII йөздә иске татар язма әдәби теле. 1708 елда "Казан патшалыгы" төшенчәсе юкка чыгарыла һәм күп төрле халыкларны үз эченә алган Казан губернасы игълан ителә [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 267]. Әлеге губернаның Идел-Урал төбәгендәге шәһәрләрендә, төрле юнәлештәге сәнәгать үсеш ала башлый. Казан, Уфа, Екатеринбург, Пермь, Оренбург, Җаек, Троицк, Чиләбе һ.б. шәһәрләрендә татар һәм башкортларның төрле диалект вәкилләренең үзара аралашуы нәтиҗәсендә, диалектара сөйләмә тел - шәһәр койнесы барлыкка килә. Андагы эшчеләрнең күбесе авыллардан килгән кешеләр булганга, авыл койнесы белән шәһәр койнесы, берсе икенчесенең дәвамы булып, бергә кушыла. Бу сөйләшләргә фольклор теле үзенчә тәэсир итә [Закиев, 1988, с. 3-9]. Менә 1792 елда язылган дип санала торган "Салават бәете"ннән бер өзек: "Салават сугыш итәдер. Алладин өмет итәдер / Салават сугыш иткәндә, алты йөз солдат бетәдер / Җаек дигән җап йир-су, сай йирендә сөңге буйлайдыр / Ырынбуркайның ягасында алтынлы тулпар уйнайдыр /...Әдернә тарттым, ук тартым, беләккәемә ышанып / Яшь башларымдин яу яуладым, Бүгәчәү картка ышанып" [Татар эпосы. Бәетләр, 2001, б. 82-83]. Кызганычка каршы, бер үк вакытларда иҗат ителгән язма әдәбият һәм язмага төшерелгән фольклор әсәрләренең тел үзенчәлегендәге охшашлыкны яки аерманы чагыштырып өйрәнү эше мөстәкыйль бер тармак буларак тикшерелә, дип әйтә алмыйбыз әле. Сәнәгать, икътисад өлкәсендәге, базар бәйләнешләрендәге хәрәкәт, Идел буе һәм Урал төбәгендәге халыкларның иҗтимагый аңы, мәдәнияте, мәгарифе үсешенә үзенчә тәэсир итә. М. Әхмәтҗанов белдерүенчә, Мортаза хафиз Симети 1699 елга кадәр үк мәдрәсә ачып, укыта. "ХVIII гасырның урталарына кадәр татар иҗтимагый тормышында күренекле урын тоткан шәхесләр Симетинең мәдрәсәсендә белем алган" [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 284-287]. 1680 еллардан татар халкының зыялы шәхесләре белем алачак Эстәрлебаш мәдрәсәсе (1720) [Тукаев, 1899; Зәйнуллин, 2011, б. 161], 1730 еллардан Иж-Бубый мәдрәсәсе [Бертуган..., 1999, б. 15], 1750 еллардан Оренбург төбәгендәге Каргалы, 1769 елдан Түбән Бәрәскә таш мәчете, 1770 елдан Мәрҗәни таш мәчете, 1777 елдан Кышкар һ.б. мәдрәсәләргә нигез салына. Төрле төбәкләрдән килеп, бергә яши-эшли башлаган халык үзенең уртак теле, бер үк дине нигезендә туплана, милли мәнфәгатьләре булуына төшенә башлый, башка халыклар белән бергә азатлык өчен көрәшкә күтәрелә. Үзенең риваять һәм легендаларын [Татар халык..., 1987, б. 64-98], дастан һәм кыйссаларын иҗат итә [Татар халык..., 1984; Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 288-307]. Болгар чоры (Болгар төркисе), Алтын Урда чорыннан килә торган кыпчак-татар язма теле (Алтын Урда төркисе), Казан ханлыгында иске татар теле (Казан төркисе) төбәктәге сөйләмә формалар белән кушыла барып, ХVII-ХVIII гасырларда, авторлар үзләре белдергәнчә, Болгар-Казан төркисе дип дәвам ителә. 1678-1699 елларда яшәгән шагыйрь һәм философ Мәүла Колый ХVII гасыр буена дәвам иткән халык кузгалышлары вакытында: "Рухи кыерсытылган, җирсез, хокуксыз, дәүләтчелеген югалткан, дине һәм теле тыелган халыкның өмет-инануларын, кайгы-сагышларын, киләчәкнең билгесезлегеннән гаҗиз булган әрнү-газапларын үз йөрәге аша үткәреп..." иҗат итә [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 244]. Әлеге иҗатны монографик планда өйрәнүче К. Дәүләтшин белдерүенчә: "...М. Колый әсәрләренең лексикасы, асылда, хәзерге укучыга якын, җиңел аңлашыла. Бу мирасның төп байлыгын төрки сүзләр (дөресрәге, саф татар сүзләре) тәшкил итә. Гарәп һәм фарсы теленнән алынмалар лексик байлыкның бик аз өлешен тәшкил итә... барысы 600 сүз" [Дәүләтшин, 1976, б. 210]. Төрки сүзләр дигәнне, саф татар сүзләре, дип тәгаенләгәндә, бу чорда күзәтелә алмый торган хәл, ягъни язма төрки белән сөйләмә татар теле төшенчәсе тәңгәлләшә. Бу очракта традицион төрки нигезнең татар сөйләмә тел берәмлекләре белән баетылуы истә тотыла, шагыйрь иҗатында аларның үзара якынлыгы, әдәбиләштерелүе ассызыклана. Шулай итеп, Мәүла Колый иҗатының да, асылда, татар халкының сөйләмә теленә якынайтылган формада, аның хәтерен саклау вазыйфасын үтәү юнәлешендә баруы аңлашыла. ХVII гасыр ахырында иҗат итә башлаган Габди (1679 елда туган) һәм ХVIII гасырда язылган "Илаһи бәйет"ләр, нәсыйхәт, мөнәҗәт, касыйдә, васыйәтнамә, мәдхияләрнең авторлары нәкъ менә шушы ысулда язуны дәвам итәләр. Шулай итеп, ХV гасырның беренче яртысында, традицион язма әдәби телне, аңлы рәвештә, халыкның сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләре теленә якынлаштыру юнәлеше, ХVII гасырдагы кебек үк, ХVIII йөздә тагын да көчлерәк хәрәкәт ала. Бу эшчәнлек "Илаһи бәет"ләрдә чагылыш таба. Әлеге мирас, М. Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге кулъязмалар бүлегендә эшләүче галимнәр тарафыннан табылып, укылып, хәзерге графикада басылып чыккач (ХVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия. - Казан, 2006, 363 б.), аны һәрьяклап тикшерергә мөмкин булды. Бу уңайдан М. Әхмәтҗанов болай дип белдерә: "Тупланган әдәбият ядкәрләребезне тикшереп карасак, ХVIII гасырда да татар халкының бай һәм күпкырлы язма әдәбияты булганын, аның коточкыч милли, дини, колониаль изү шартларында да халыкның рухын, әхлагын, иманын саклауга хезмәт иткәнен күрәбез" [ХVIII гасыр..., 2006, б. 7]. Габди исеме белән шигырьләрен язган авторның иҗаты да халыкның әхлагын, иманын саклауга юнәлдерелгән булуы аңлашыла. Бисмилляһи дия күңүл / Һәр эшени башласаң; / Хәраб булыр җөмлә эшең / Бисмиллаһны ташласаң..., дип, башлана торган тезмә әсәре, мөселман ирәнләренә сабыр булырга, намаз уку, ният илә рузә тоту, дөнья малына комсызлык күрсәтмичә, ахирәткә әзерләнү һ.б. ислам кануннарын төгәл үтәргә кирәклек хакында, дини-дидактик үгетнәсыйхәт бирүне күздә тотып языла. "Мескин Габди йаранларга, Дога өчен йалынадыр", - дип, автор үзенең әсәрен фикердәш дусларына юллый, "Мескин Габди нәсыйхәте Барчагызга - ир вә теши", - дип, кул астында көл булу, кашык берлә башка бәрү, борыны томалану, күзләрене аларту кебек, аларның үз сүзләрен, үз тәгъбирләрен файдалана; намазкезәр, мәсҗид, җәмәгать, вәли, зикер, хакъ кебек дини төшенчәләрнең атамалары гына гарәп һәм фарсы алынмалары белән бирелә. Габди үзенең яшәгән урынын Шәһри Казан дип, әсәренең телен төрки дип, төгәл күрсәтә: Араешкә кийем кимә / Башка кимә яхшы бүрки; / Мескен Габди барчадин кәм / Шәһре - Казан, теле - төрки [ХVIII гасыр..., 2006, б. 13-30]. Габдессәламнең (1700-1776) "Илаһи бәет"ләре дә "Һәр эшнең хәередер - Бисмилладыр - исме - Алла", - дип башлана да, әткәй-әнкәй, дус-карендәшләр, сүвекле җефтем, йөзе тулган ай кебек, кара күзле гөл кебек, агъзы шикәр, деле бал нигяремә... "Әһле Казан, әһле талиб Калды бездин бу заман", - дип, үкенеч белдерә. Аннан "Хәмде Алла кавыштырсын Икълим Казан шивәсен, ...Виләяйәте Болгар ирер, Мәгъсум улсын бәндәсе", - дигән теләк белдереп, "Казан йулы илеңез, һай, Сәйран икән йиреңез", - дип, куанып дәвам итә [ХVIII гасыр..., 2006, б. 41-73]. Бу авторда, Габдидән аермалы буларак, дөньяви мәхәббәткә дә дан җырлана, төрки телнең, Болгар-Казан сөйләме-шивәсе булуына шик калдырылмый, шул халыкның авыз иҗаты әсәрләрендә файдаланыла торган тәгъбирләре мул кулланыла, үзенең "Илаһи бәет"ләрен шундый ук төркидә иҗат итә: Әткәй-әнкәй, карендәшләр, Бәндин бәхел улыңыз, Гариблекдән җан бирүбән, Изге дога кыйлыңыз [ХVIII гасыр..., 2006, б. 41]. Аңлашылганча, бу авторларның шигырьләре татар халкының җанлы-сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләренең теленә якын булган төркидә языла, аерым формалар (бән, улыңыз, -үбән, -ңыз) иске татар әдәби теленең традиционязма рухын саклый торган күрсәткечләр булып тора. "ХVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия" дигән җыентыкта урын алган шагыйрьләрнең иҗатында да, асылда, шушы ук үзенчәлек дәвам итә. Аларның күбесе үзләренең туып-үскән төбәкләренең исематамасы белән сүзен башлый. Мәсәлән, Хәлиулла "Илаһи бәет"ендә: "Ырынбур кальгасында кем Тугыб бер нәзәнин мәхбүб, ...Хәлиулла, укы диләр, Мөбарәк исменә аның", - дип [ХVIII гасыр..., 2006, б. 82], Мостафа Нәзир углы да "Илаһи бәет"ендә укучысына "Шәһре Болгар вәлиләре-әүлияләре Даим килер хуш исләре", - дип, "Мал милеге җандин килсә, Сәйер идеңләр Болгар йулы..."на барырга киңәш итә [ХVIII гасыр..., 2006, б. 121-124]. Күрсәтелгән вакытта 20гә якын шагыйрь үзләренең "Илаһи бәет"ләрен, үзләре яши торган төбәктәге Болгар-Казан шивәсендә яза, алар кулъязма хәлендә татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә тарала, укыла, халыкның рухын, акылын саклау га ярдәм итә. Галим белдергәнчә: "...ХVIII гасыр татар әдәби теле, иҗтимагый күренеш буларак, үз вакытында бара торган төрле сәяси хәлләрнең, вакыйга-күренешләрнең тәэсирен тоеп, алар белән тыгыз бәйләнеш-мөнәсәбәттә яши, татар халкының авыр тормышы, хис-кичерешләре, уй-фикерләре, теләк-омтылышлары чагылыш таба" [Әхмәтҗанов, 2000, б. 8]. Мәсәлән, Габдессәлам болай дип белдерә: "Улдым сәфәр, кылдым җиһад, Бу урыс Пулшә йиридә" [ХVIII гасыр..., 2006, б. 42]. Шулай итеп, 1757-1765 елларда Россия империясенең Пруссиягә каршы сугышында татар солдатларының да катнашуы хакында мәгълүмат бирелә. Хөсәен бине Локманның "Илаһи мөнәҗәт"ендә: "Бәнем илем йырак калды, / Балаларым йыгълаб калды, / Йөрәкемне сагыш алды, / Рәхим кыл, йә, рәсүлулла! / ...Бу йиремез кяфер бостан, / ...Йөрер ирдем туган илдә, / Тәвәккәлне буып билгә, сәйәсәт йук безим илдә, / Рәхим кыл, йа рәсулулла!", - дип туган илдән аерылып китүнең хәсрәтен сурәтли [ХVIII гасыр..., 2006, б. 105-108]. Аңлашылганча, ХVIII гасырда язылган "Илаһи бәет"ләрдә, җәмгыятьтәге халык өчен зыянлы, куркынычлы, сәяси хәлләр дә, асылда, сәвекле нигяри-ярга багышланган, сагыну-мәхәббәт җырларындагы кебек үк, традицион гомумтөрки язма формалар (бәнем, безим, йыгълаб һ.б.) һәм гарәп-фарсы алынмалары белән бергә, Болгар-Казан төбәгендәге халыкның сөйләмә теленә хас булган сүзләрне күбрәк кулланып язылу дәвам итә, чөнки адресат үзгәрми, шул ук туганнарга мөрәҗәгать ителә. Р. Харрасова белдергәнчә: "Ислам кануниятен аңлаткан күп кенә әсәрләр, пәйгамбәр тарихлары, Алланың сыйфатламаларын җиткерә торган шигырьләр һәм башка суфичылык тарикаты белән янәшәдә киң таралыш алган формалар, билгели ки, нигездә, алынмалардан тора, яисә алар текстның лексик оясында зур урынны били" [Татар әдәбияты..., 2014, б. 312]. "Илаһи бәет"ләр белән бер үк вакытларда, 1766-67 елларда, халыкны христианлашу-чукындырылу куркынычыннан саклануны сурәтләп, "аңлаб ал бу сүзне синдә булса гакыл", - дип, укучысына эндәшеп, "Китабы мөстәтаб фәүзел-нәҗат" ("Иң яхшы котылу юлы") дигән шигъри әсәр языла. Автор китабының теле турында: "Биләфыз фарсы ирде ул язылган, ...Дидем булса иде биләфыз төрки / Бу йирдә төркидер телләрнең күрке / Илем төрки, аны төрки тел илә / Дидем берничә сүз җан вә дел илә..." [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 333]. Әлеге әсәрне тикшереп, кандидатлык диссертациясе яклаган һәм мәкаләләр бастырган М.Т. Инсафетдинова: "...Иске татар телендә язылган әсәр. Тематикасы белән әхлакый-дидактик, фәлсәфи-дини яссылыкка юнәлдерелгән. Шуңа да ул уку әсбабы, дәреслек булып йөргән...", - дип белдерә [Инсафутдинова, 2007, с. 89]. М. Әхмәтҗанов ассызыклаганча,"Фәүзен-нәҗат" әсәре - татар халкынын иманын, мәдәниятен һәм үзен кавем буларак саклап калу юлында "Сираҗел-колуб", "Сөбател-гаҗизин", "Рисаләи Газизә" әсәрләре кебек рухи таянычларның берсе була [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 337]. Шулай итеп, ХVI гасырның урталарыннан башлап, ике йөз еллар буена, шигъри-тезмә форма өстенлек алган әдәби әсәрләрдә, дәүләтчелеген югалткан халыкның хәтерен, динен-иманын, кешелеген саклау фикере сәнгатьчә чаралар белән тасвирланып бирелә. Илаһи бәет (лирика, гражданлык поэзиясе), мөнәҗәт (рухани-фәлсәфи, әхлакый поэзия), баллада (әхлак, сатира), ырым поэзиясе, касыйдәләр, үгет-нәсыйхәт поэмалары, берсе икенчесен куәтләп бара торган тезмә һәм чәчмә өлешләрдән гыйбарәт дастаннарның авторлары, традицион язма төркине, аңлы рәвештә халыкның сөйләмә сүз һәм сүз формалары белән баетып куллана, чөнки алар, шул халык укысын, дигән максатны күздә тотып язалар. "Әсәрләрдә кешелекнең алдынгы идеяләре - гуманизм, әхлакый матурлык, мәхәббәт, гаделлек, халыклар дуслыгы идеяләре төп урынны били" [Әхмәтҗанов, 2006, б. 11]. "Хыялый, легендалаштырылган, мифлаштырылган тарихи фактларны ниндидер фикерне раслау яисә кире кагу" [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 209] ысулы белән язылган тарихи-публицистик чәчмә әсәрләрнең теле дә, шул ук кыпчак-татарлык юнәлешендә бара. Әлеге юнәлеш, жанрның үзенчәлегенә туры китерелеп, ХVII гасырлардан языла килгән "Сәяхәтнамәләр"дә дәвам иттерелә. ХVIII гасырның урталарында Исмәгыйль бине Бикмөхәммәднең "Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе" (1751) һәм Мөхәммәд Әминнең "Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәсе" языла (1780), болар икесе бергә 1862 елда басылып чыга. Әлеге сәяхәтнамәләрнең тел үзенчәлеге тексто логик һәм лингвистик планда Ә.Х. Алеева тарафыннан җентекләп тикшерелә. Монографиянең йомгак өлешендә автор сәяхәтнамәнең телендә, традицион язма формалар белән бергә, татар халкының җанлы сөйләмә теленә хас булган сүз һәм сүз формаларының күпләп кулланылуын, җөмлә төзелешендә инверсияләрнең урын алуын күрсәтә, шул нигездә, ХVIII гасыр иске татар телендә язылган сәяхәтнамә жанрының тел үзенчәлеге билгеләнә. Бу сәяхәтнамәләрдә авыл, шәһәр, диңгез, елга, кое, тау-таш һ.б. күп сандагы географик атамаларның исемнәре, әүлияләр, укымышлы затлар, имамнар, аларның яшәгән төбәкләре, язган хезмәтләре телгә алына, укучыга тәкъдим ителә [Алиева, 1993, с. 166; Татар әдәбияты..., 2014, с. 417-442]. Күрсәтелгән чордагы чәчмә әсәрләрнең тел үзенчәлегенә жанрларга карап аерымлану көчлерәк тәэсир итә башлавы аңлашыла. Шуның белән бергә, XVIII гасырның урталарында, татарларның тормыш-көнкүреше тагын да авырая, халыкны һәрьяклап көчләү, чукындыру дәвам итә, хәерчелек, авыр тормышка чыдый алмый, туганүскән җирләрне ташлап китүчеләр саны арта, шул ук вакытта, кеше чыдамаслык хәлләргә карата каты көрәшнең - протестның көчәюе һ.б. белән бәйле хәлләр мәйданга куела һәм язма әдәбиятта үзенчә чагылыш таба. Мөслиминең "Тәварихе Болгарийә" рисаләсенеңдә шушы вакытта язылу ихтитмалы бар. Әмма хронологияне саклап, бу урында Батыршаның (Габдулла Алиевның) "Гарызнамә" трактаты турында фикер әйтү дөрес булыр. Әсәрнең тел үзенчәлеге М. Гайнетдинов [1985, б. 92-108] һәм Ф. Хисамова тарафыннан өйрәнелә [1999, с. 287-301]. Галимнәр белдергәнчә, әсәр жанры буенча, халыкның җанлы сөйләмә теленә якын итеп, бер үк социаль-сәяси шартларда язылган, ул рәсми актларга, халыкка мөрәҗәгать ителгән манифестларга якын, шуның белән бергә, аны XVIII гасыр уртасындагы иске татар телендә язылган мемуар-тарихи очерк рәвешендәге әдәби әсәр дип санарга мөмкин. Шул ук вакытта, "Гарызнамә" ... халык кузгалышын царизм, хөкүмәт, чиновниклар аңлаткан, күзаллаган карашларга принципиаль каршы чыгу күренеше, ягъни заманасының иң актуаль һәм принципиаль публицистик әсәре булып тора... Автор үзәгендә үзе кайнаган тарихи хәлләрне - 1755 ел күтәрелеше ни рәвештә булганын бер тәртипкә салып сөйләп бирә. Бу ноктадан караганда, язма 1755 ел кузгалышының җитәкчесе / Батырша тарафыннан язылган тарихи сызмалар" [XVIII йөз..., 2012, б. 388-389]. Шулай итеп, әлеге әсәрнең хәзерге филологиядә төрле стильләргә бүлеп карарга мөмкин булган синкретик характеры билгеләнә. "Гарызнамә" теленең, бер яктан, үз чорында язылган әдәби әсәрләр, тарихи-публицистик һәм сәяхәтнәмәләр теленә якын торуы күренә, чөнки боларның барысы да иске татар әдәби теленең фонетика, морфология, лексика тармакларында, төрле төбәкләрдә сибелеп яши торган татарларның барысы өчен дә яхшы аңлашыла торган хәлдә була [Гайнетдинов, 1985, б. 96]. Димәк, XVIII гасырда иҗат ителгән бу жанр-стильләр дә, язма традициягә нигезләнеп, Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар, башкорт, казакъ халкының сөйләмә формалары белән баетылып дәвам итә, әмма аларның берсен дә, шул исәптән, "Гарызнамә" не дә, Р. Харрасова белдергәнчә, "саф татарча чәчмә әсәр" дип әйтеп булмый [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 373], чөнки алар үзләренә кадәрге язма традицияне дәвам итеп языла, халык авыз иҗаты әсәрләрендәге кебек, яисә сөйләмдәгечә тулысынча татар теленә күчә алмый, төрле диалектларга нигезләнгән сөйләмә телнең дә саф була алмавы мәгълүм. Шуның белән бергә, "Гарызнамә"нең башка стильдәге әдәбияттан аерылып торган хосусый үзенчәлеге булуына игътибар итәргә тиешбез. Мәскәүгә Сенат судына озатылган Батырша Алиев, махсус куелган сорауларга бирелә торган патшабикәгә җавабында, ...гыйззәтле, дәүләтле падишаһымыз газыйми хәзрәтләре, дип мөрәҗәгать итә, ул укып аңласын өчен аның шәхесенә юллап яза. Бу хәл, әсәрнең телендә үзенчә чагылыш таба. Ф.М. Хисамова "Гарызнамә" трактатының менә шушы үзенчәлекләренә игътибар итә. Патшабикә сорауларына җавап итеп язылган бу хезмәттә, башка рәсми актларда очрамый торган, тормышчан чагыштырулар, үтемле тотрыклы тезмәләр язма текстның югары стильдәге яңгырашын барлыкка китерә, әсәр авторының югары дәрәҗәдә гыйлемле булуын, гарәп һәм фарсы телләрен дә, үз ана теленең язма формаларын да яхшы белүен, алар ярдәмендә әйтергә теләгән фикерен камил итеп формалаштыра алуын күрсәтә, "...язык гарзнаме отличается от довольно сухих по языку официальных актов, в первую очередь, своей изысканностью, красочностью, претендующей на некоторую художественность, и в то же время простотой", - дип белдерә галимә [Хисамова, 1999, с. 289-291]. Әсәр теленең бер үк вакытта нәзакәтле һәм гади булуы аның метафора, чагыштыру һ.б. сурәтләү чараларын куллануда гына түгел, тормыш-көнкүрештәге гадәти сүзләрне файдалана белүендә дә ачык чагыла. Әлеге фикерне куәтләп, И.Б. Бәширова болай дип яза: "Батыршаның "Гарызнамә"сендә Идел-Урал буендагы мишәр, татар, башкорт, казакъ халкының тупланып яшәвен белдерә торган сүзләрнең ничек итеп файдаланылуыннан күренгәнчә, автор телгә-сүзгә оста булып, падишаһка әйтеләчәк фикерен үз чоры әдәби теленең гүзәл үрнәгенә төреп бирә алган. Һәр төшенчә диярлек берничә сүз белән исемләнеп, һәр сүз берничә мәгънәсе һәм мәгънәдәш сүзләре белән алмаштырылып кулланыла. Ил дигән төшенчә мәмләкәт һәм дәүләт сүзләре белән бирелә. Мәмләкәт сүзе мәмләкәтпәнаһымыз, ягъни илебезне яклаучыбыз дип тәгаенләнеп, дәүләт сүзе дин вә дөнья дәүләтемез дип, рухи һәм көндәлек тормышка якынайтыла, дин вә дөнья көтешләре дип чиратлаштырыла. Мәмләкәт-дәүләт дигән төшенчәнең аерым өлешләрен хасил итә торган сүз-атамалар мул кулланыла: губерна, монгол теленең алынмасы даруганың тәрҗемәсе булган йул, йуллар, шул йуллардагы өйәз, илү, правинча, түбә, аймак, өлкә, кальга һәм ауыллар, йорт, өйләр тезелеп бирелә. Әлеге атамалардан йул сүзе билгеле бер юнәлештә бару, сәфәргә чыгу мәгънәсе белән; илү - волость һәм туган ил, ватан мәгънәсе белән; йорт-ил һәм торак, өй мәгънәсе белән; ауыл - халык яши торган торак пункт һәм җәйләү ауылы дигәндә, киртәләп алынган урын дигән мәгънәсендә дә, кальга, шәһәр дигән төшенчәне белдерү өчен дә кулланыла" [Бәширова, 2010, б. 525]. Бер үк төшенчәне белдерә торган сүзләрнең күплеге, аларның мәгънә төсмерләренең аерымлануы, авторның патшабикәгә әйтергә теләгән фикеренең тирәнлеген раслый. Санап үтелән проза әсәрләренең кайберләрен, хәзерге вакытта аерым сөйләм тибы булып формалашкан төрле стильләрнең берьюлы берничәсенә (әдәби, фәнни, публицистика) каратырга мөмкин булу күренә. Димәк, бу юнәлештә синкретизм саклануы дәвам ителә. Әмма, шул ук вакытта, җәмгыятьтә бара торган катлаулы вакыйгахәлләр, аларның язма текстларда теркәлә баруы жанр-стильләрнең аерым төрләрен хасил итә: композицион төзелеше, махсус истыйляхтермин буларак кулланыла торган сүзләрнең сайланышы, язучының мөнәсәбәте белдерелү ягыннан караганда, үзенчә аерымлануны барлыкка китерә. Бу хәл бигрәк тә Пугачев хәрәкәте белән бәйле булган рәсми эш кәгазьләрендә ачык чагылыш таба. Е. Пугачев җитәкчелегендәге 1773-1775 еллардагы крестьяннар хәрәкәте белән, иске татар телендә "Пугачев циклы" дигән хосусый тема, эш башкару процессын чагылдыра торган эш кәгазьләре барлыкка килә. Бу юнәлештә, төрле тематик төркемнәргә бүлеп карарга мөмкин булган, әлегә кадәрге иске татар телендәге текстларда күзәтелмәгән өндәмә, манифест, указ, устав, пичат, дапурус, крипч, приказ, рапорт, расписка, билет, ведомости, списки, реестрлар һ.б. рус теле сүзләре белән атала торган төшенчә-терминнар һәм камандир, капитан, пулкаүник, кабрал, йанарал, майур, писр, ыстаршина, сутник һ.б. күпсанлы агъләинамәләрнең атамаларында алынма терминнар файдаланыла, алар башка стильләрдән аерылып торган рәсми-эш кәгазьләре дигән сөйләм тибын формалаштыра, алга таба аларның кайберләре татар сөйләмә һәм язма телендә кулланыла башлый [Фасеев, 1982, с. 62]. Бу төрдәге документларның барысында да диярлек, төрле кешеләр тарафыннан язылуга карамастан, иске татар теленә хас булган норманың чагылышы күзәтелә [Хисамова, 1999, с. 302]. XVIII йөздәге проза әсәрләре дигәндә, тагын 1775 елда ике бүлектән гыйбарәт булган 305 битле "Мәҗмугыл-хикәят" җыентыгы күздә тотыла. Әдәбиятчы Н. Исмәгыйлов белдерүенчә, беренче бүлекне тәшкил иткән 24 хикәятне фарсычадан Мөхәммәдрәхим исемле кеше, икенче бүлектәге 9 хикәятне Нурмөхәммәд бине Галим тәрҗемә итә [Татар әдәбияты, 1985, б. 419-420]. Традиция сакланганы хәлдә, тәрҗемә ителә торган әсәрләрнең теле хакында да шул ук төрки дигән төшенчә кулланыла. Мәсәлән, "...Ходайга ялварып, рухани җитәкчемнән ярдәм теләп, төнне көнгә ялгап, берничә фарсы хикәятләрен җыеп, төркичәгә тәрҗемә кылып, "Мәҗмугыл-хикәят" дигән исем бирелде". Төрки теленә тәрҗемә кылынса, әсәрнең күңелгә якты нур бирүенә игътибар ителә: "...күңелләр раушаны вә мәҗлесләр гөлшаны булыр иде", - дип ышана "Мәҗмугул-хикәят" авторы (1775) [Мәҗмугыл-хикәят..., 1994, б. 11]. Күләмле бу җыентыктагы хикәяләрнең теле фәнни яктан өйрәнеп тикшерүне көтә. Бер үк вакытта, ХVII-XVIII гасырларда төзелә торган сүзлекләрдә төрки атамасының "татарча" дип алмаштырыла баруы күренә. Баштарак традицияне саклап, "Наука языку турскому" дип язылган русча-татарча сүзекләр төзелә башлап, тәрҗемәдә "турский", "персидский", "по татарской речи" дип бирелсә дә [Ногман, 1969, б. 27], соңга таба русча-татарча дип китә, кайберләрендә башка телләр дә өстәлеп бирелә: "Тоболда төзелгән русча-татарча сүзлек", "Русча-татарча-чыгтайча-фарсыча-төрекчә сүзлек" [Ногман, 1969, б. 29]. П.И. Рычков, М. Габдрахманов сүзлегендә (1740) 1520 рус сүзе һәм тәгъбирләренең татарча һәм калмыкча тәрҗемәләре бирелгән. С. Хәлфиннең 25000 сүз теркәлгән "Татарский словарь и краткая татарская грамматика..." дигән сүзлегендә [Хәлфин, кулъязма, 1785], башка сүзлекләр белән чагыштырганда, "... гарәп, фарсы телләреннән алынган сүзләр күбәя. Рус теленнән кергән алынмалар да шактый арта. Элекке сүзлекләрдә очраган борынгы төрки сүзләр чагыштырмача кими бара. Бу сүзлектә татарчага тәрҗемә ителгән сүз һәм аерым тәгъбирләр рус хәрефләре белән транскрипцияләнеп тә бирелә. Нәтиҗәдә, сүзнең шул замандагы әйтелешен якынча күзалларга мөмкинлек туа " [Ногман, 1969, б. 30, 59]. XVIII гасырның соңгы чиреге-ХIХ йөзнең беренче уньеллыгында русларга татар телен укыту өчен дәреслекләр языла башлый. С. Хәлфиннең "Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов..." дигән беренче кулланмасыннан [Имп. Москов. унт, 1778] башлап, бу типтагы дәреслекләрнең теле "татарский язык" дип атала. Мәсәлән: "Грамматика татарского языка..." (Гиганов, 1801) һ.б. Әсәрләрнең исемендә татар теленең гарәп язуы нигезендә өйрәтелүенә басым ясала: "Букварь татарского и арабского письма, с приложением слов со знаками, показывающими их выговор..." (Атнометов, 1802), Казан гимназиясендә һәм университетында татар телен укытучы И. Хәлфиннең беренче хезмәте дә: "Азбука и грамматика татарского языка, с правилами арабского чтения" дип исемләнеп басыла (Хәлфин, 1809). Әлеге дәреcлекләрнең исемнәреннән татарча әйтелеш (выговор) һәм укылышның (чтение) гарәп теле кагыйдәләре буенча бирелгән язылышка нигезләнүе аңлашыла. Шуның белән бергә, татар телендә сөйләшергә өйрәтү мәсьәләсендә, табигый ки, рус теленең үзенчәлеген дә истә тотарга кирәк була. Бу хәл кулланманың төзелешенә тәэсир итә: гарәп графикасы белән языла торган татар теле авазы, телне өйрәнүчеләрнең ана теле булган, рус теленең кириллга нигезләнгән аваз-хәрефләре белән аңлатыла. Казан, Урал, Уфа төбәкләрендә яши торган мишәр һәм типтәрләрнең сөйләмә телләре чагылыш таба торган иске татар телендә язылган эш кәгазьләре, рус теленә тәрҗемә ителгәндә, эзлекле рәвештә, "переводы татарских песем", "в переводе с татарского", "в подлинном татарском письме", "подано столько-то татарских писем" дип атала. Пугачев циклына караган (1773-1775) документларда да бу дәвам итә [Фасеев, 1982, с. 16]. Әлеге мәсәләгә Ф.Х. Хисамова да игътибар итә [Хисамова, 1999, с. 301-325]. Аңлашылганча, рус теленә мәнәсәбәтле рәвештә кулланылганда, ягъни русларга дәреслек-кулланмалар буларак язылган "Азбука" яисә "Сүзлекләр"дә һәм татар теленнән рус теленә күчерелгән эш кәгазьләрендә файдаланыла торган иске татар теле, эзлекле рәвештә, "татарский" дип атала. Шулай итеп, бу вакытта, әдәби телне куллануда, адресатның кем булуына карап һәм иҗтимагыйтормыштагы төрле эшчәнлекне чагылдыру максатыннан, формалаша башлаган функциональ стильләрнең таләбенә җавап бирү юнәлешендә барлыкка килә торган аерымлану, әдәби телнең исеме үзгәрешендә дә чагылыш таба. Иске татар телендә языла торган матур әдәбият әсәрләрендә, традицион рәвештә, гарәби һәм фарси телгә каршы куелып, төрки дип аталу дәвам ителә. XVIII гасыр ахырларында Т. Ялчыгол төрки телне "кәндү - үз телемез" дип белдерә. Шулай итеп, Әднаш Хафизның: "Бу китап - гарәб теленчә ирде, бәгъзысы - гаҗәм теленчә ирде. Замана ахыр булды. Гыйлемгә рәгъбәт кыйлучы калмады ирсә, түрки теленчә кыйлдык" [Гайнетдинов, 1999, б. 146], ягъни "гарәп һәм фарсыча язылган гыйлемне белергә, рухланырга мөмкинлек беткәнгә күрә, төрки теленчә, ягъни замана ахырыннан соң да исән калган элекке Казан ханлыгындагы укый-яза белүчеләрнең үз телләрендә яздык" дигән фикер тагын да тәгаенләнә. Т. Ялчыгол (1768-1838) үзенең "Рисаләи Газизә: шәрхе "Сөбател-гаҗизин" әсәренең (1796) ни өчен һәм ничек язылуы хакында аңлатып үтә: "...Таҗеддин Ялчыгол углыдин илтимас кыйлдылар ки, бу "Сөбател-гаҗизин" китабыны төрки теленә тәрҗемә кылсаң нә ула иде, - диделәр. - Зирә ки ул "Сөбател-гаҗизин" әнвагъ лөгать илән мөдәүвәндер, - диделәр. Аның гыйзли лөгатьләрене кәндү телемез илә аңлатсаң ирде, - диделәр..." [Ялчыгол, 1797, 1847, 1850, 2001, б. 4142]. Билгеле булганча, Суфи Аллаһияр (1616-1713) "Сөбател-гаҗизин" ("Гаҗизләргә терәк") әсәрен, башта фарсы телендә яза, аннан соң кыскартыбрак төркигә күчерә. Т. Ялчыгол, бу әсәрне авторның дүрт китабы арасында "...гүзәлрәге вә мөшкелрәге, зирә ки әнвагъ лөгать илә мөдәүвәндер", - дип белдерә [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 349], ягъни монда аның төрки чыганакны истә тотуы аңлашыла, чөнки фарсы телендә язылганны төрки телдән аермалы буларак, әнвагъ- нәүгъ лөгать илә, ягъни төрле телләрне файдаланып, язылган дип әйтеп булмый. Димәк, Т. Ялчыгол, төрле телләр катнаштырып язылган төркидәге "Сөбател-гаҗизин"нең гыйзли (хөрмәтле) сүзләрен, кәндү телемез - төркидә (ягъни татар халкының сөйләмә телендә), аңлатуын сорадылар дип белдерә. "Рисалә"нең тел үзенчәлеге объектив фәнни дәрәҗәдә тикшерелмәгән. Дөрес, башкорт әдәби теле белгече И.Г. Галәүетдинов "ХIХ быуат һәм ХХ быуат башындагы башкорт әдәби теле тарихы"н язганда, "суфыйсылык әдәбиәте теле" дигән бүлекчәдә Т. Ялчыголның "Рисаләи Газизә" әсәренең теле (лексика һәм морфологик үзенчәлекләре) турында да мәгълүмат биреп уза: "Урал-Волга буйы суфыйсылык поэзияһының танылган вәкилләре булып Мәнди Котош-Кыпсаки (17631849), Тажетдин Ялсыголов (1767-1838), Әбелмәних Каргалы (17821833), Һибәтулла Салихов (1794-1867), Шәмсетдин Зәки (1821-1865) һәм Гали Сокорый (1826-1889) ", - дип, аларның теле хакында болай ди: "...Улар үззәренең әсәрзәрен Урта Азия төркийенән айырылып торган Урал-Волга буйы төркийе вариантында язган. Был йәһәттән Т. Ялсыголов тарафыннан үзбәк суфый шагиры Аллаярзың "Сөбәт әл-гажизин" әсәрен аңлатыу нигезендә язылган "Рисалә-йи Газизә" зур кызыкһыныу тыузыра... Т. Ялсыголовтың "Рисалә-йи Газизә"һе Урта Азия регионы теленән Урал-Волга буйы төрки теленә күсерелгән. Ике тексты ла сагыштырып анализ яһау был региональ язма әзәби телдәрзе айыру өсен материал бирә", - дип аерым мисалларга тукталып үтә [Галәүетдинов, 1993, б. 93-99]. Махсус төшенчә-терминнарны, хәзерге тюркологик хезмәтләрдә аңлатылганча, тәгаенләп куллану зарурлыгы килеп туа. И.Г. Галәүетдинов җитәкчелегендә шушы ук темага Г.Р. Ильясова тарафыннан язылган кандидатлык диссертациясендә дә (2009) махсус терминнар хәзерге тюркологик әдәбиятта кабул ителгән тәртиптә кулланылмый. Классик иске татар телендә иҗат ителгән "Рисаләи Газизә"нең телен автор эзлекле рәвештә "урало-поволжский литературный язык" дип кабатлый. Билгеле булганча, "Урал-Идел буе төрки тел" дигән термин Урта Азия төрки тел, Алтын Урда төрки тел, Төньяк Кавказ төрки тел дип атала торган төрки телнең урынчалыгын - регионын белдерә. Галимнәр, әдәби телне тикшерүнең методологик нигезен саклаган хәлдә, әлеге төбәкләрдәге язма телнең исемшәрифен, шунда яшәүче халыкның этник-диалекталь сөйләмә теленә мөнәсәбәтле булган атамасы белән бергә кулланылырга тиешлегенә игътибар итәләр: Урта Азия, ягъни чыгтай төркисе, Алтын Урда, ягъни кыпчак-татар төркисе, Урал-Идел буе төркисе, Идел буе - иске татар теле, иске татар төркисе, иске татар әдәби теле, иске татар язма теленең Башкортстан һәм Казакъстандагы кулланылышы [Наджип, Благова, 1997, с. 126]. Шуның белән бергә, Идел буе төркисе (XIIIXIV гасыр) иске татар теле дигән чорның (XV-ХIХ гасырлар) баштагы дәвере дип тә аңлатыла [Фасеев, 1982, с. 30]. Ф.С. Хәкимҗанов болай дип яза: "На нынешнем этапе исследования поволжского варианта тюркского литературного языка (т.е. до периода, когда формируется старотатарский язык) пока невозможно выявить специфику и емкость разных типов варьирования" [Хакимзянов, 1991, с. 29-30]. Димәк, Урал-Идел төрки тел дигән вакыттта, иске татар теленең регионы һәм аның башлангыч чоры истә тотыла. Т. Ялчыгол исә үзенең татар, башкорт, казакъ һ.б. төрки телне белгән укучылары өчен киң таралыш тапкан "Рисаләи Газизә" әсәрен ХIХ гасыр ахыры-ХХ йөз башындагы классик иске татар телендә яза, ягъни Аллаһияр Суфиның мәгълүм тезмә әсәрен чәчмә рәвештә шәрехләп бирә. Х. Миңнегулов искәрткәнчә: "...Т. Ялчыгол өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итә. Болар арасында гарәп, фарсы, төрки телләрдәге китаплар да, турыдантуры тормыштан алынган факт-мәгълүматлар да бар. Автор аеруча, "Кыйссасел-әнбия", "Мөхәммәдия", "Гаҗаибел-мәхлукат", "Җәмигымишкәт" кебек ядкәрләрне, Җами ("Йосыф-Зөләйха"), Ясәви, Нәкышбәнди әсәрләрен өстен күрә" [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 352]. "Рисалә"нең телен фәнни-объектив югарылыкта өйрәнеп тикшергән вакытта, Т. Ялчыголның менә шушы чыганакларның тел үзенчәлегеннән ничек итеп файдалануына да игътибар итәргә кирәк булачак. Бу эшләрнең дә киләчәктә тормышка ашыруына өмет бар. Р.Н. Дәүләтшина "Т. Ялчыголның "Рисаләи Газизә: шәрхе "Сөбәтел гаҗизин" әсәрендә "әдәп-әхлак тематик төркеменә берләшә торган сүзләр һәм сүзтезмәләр" дигән мәкалә язып бастырды, эш алга таба да дәвам итәр дип уйлыйбыз (2007). XVIII гасырның соңгы чирегендә иҗат эшен башлаган татар халкының энциклопедик галиме Г. Утыз Имәни (1754-1834), үзеннән алда иҗат иткән авторлар кебек үк, сүзен "түрки" дип башлый. Урта гасыр Шәрекъ галиме Шәмси Әхмәд Казыйзадә әсәренең дүрт күчермәсен чагыштырып, дөресләп төзегән хезмәтенең ахырында, китапны укучыларга тәкъдим итү рәвешендә язылган шигыренең беренче юлларында болай ди: "Күреб, түрки имеш диб санма йиңгел / Чалыш, сәгъди ит, җәмиғ сүзләрен бел / Әгәр чәндикә түрки булса, и йар / Гъәҗаиб мөшкил улан йирләре бар" [Утыз Имәни, 1986, б. 37]. Ә. Шәрипов бу юлларны сүзгә-сүз тәрҗемә итә: "Казыйзадәнең "Хокук" китабы турында Габдерәхим Болгари шигыре" ...Күреп, төрки икән дип җиңелгә санама / Тырыш, көч куй, барлык сүзләренә төшен / Никадәр төрки булмасын ул, и иптәш / Гаҗәеп авыр урыннары бар" [Утыз Имәни, 1986, б. 151]. "Утыз Имәни бу шигырендә, ана телендә дә катлаулы фәнни мәсьәләләр хакында язып, аңлашып була, дигән фикерне уздыра", - дип өстәмә рәвештә аңлатып үтә [Утыз Имәни, 1986, б. 280-281]. Күренгәнчә, төрки төшенчәсе "ана теле" дип бирелә. Әмма Утыз Имәнинең ана теле - түркидә дип язылган шигъри әсәрләреннән "Нәчә дөрлү китабның мәнкъулидер / Җәмигы әһле диннең мәкъбулидер / Дәрес алан китабе әрбәгъиндән / Йәнә тәхсил өчен күб сәгъди идән", дигән юлларындагы кебек, рәттән гарәп һәм фарсы теле алынмалары файдаланыла торган түрки булуы аңлашыла. Г. Утыз Имәни әсәрләре иске татар теленең гарәп-фарсы алынмалары һәм гомумтөрки традицион (архаик) сүз һәм сүзформалар белән баетылган төркидә языла: "...кайбер әсәрләрен мөләммәгъ алымы белән, ягъни ике телдә язган,... барлыгы 586 юллы "Тәнзиһел-әфкяр" әсәренең 400 юлы - төрки-татарча, 186 юлы фарсыча язылган..." [Шәрипов, 1986, б. 19]. Аерым әсәрләрен, мәсәлән, Аллаһиярның "Сөбател-гаҗизин" һәм "Морадел-гарифин" исемле китапларына гарәпчә шәрех яза, гарәпчә-фарсыча-татарча терминологик сүзлек төзи [Татар әдәбияты..., 1985, б. 37]. Бу яктан караганда, Утыз Имәни әсәрләрендәге төрки телнең XVIII гасыр башында "Шәһре-Казан теле - төрки" дип белдергән Габди, Габдессәлам һәм "Илаһи бәет"ләр язучы башка шагыйрьләрнең төрки теленнән дә, сәнгатьчә публицистик рухтагы "Гарызнамә" теленнән дә, сәяхәтнамәләр һәм эш кәгазьләре теленнән дә билгеле бер дәрәҗәдә аерымлануы күренә. Бу хәлнең сәбәбе М. Госмановның "Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: чор, иҗат һәм мирас" дигән мәкаләсендә үтемле итеп аңлатыла [Утыз Имәни, 1986, б. 38-386]. Автор, хаклы рәвештә: "Габдерәхим - ун ел гомерен Урта Азия шәһәрләрендә уздырган, шул якларда мөстәкыйль фикер йөртерлек галим, оригинал әсәрләр язарлык әдип булып формалашкан кеше. Әдәби мәктәпне дә ул бай фарсы шигърияте һәм аның тәэсирендәге иске үзбәк поэзиясе мохитенда узган. Шуңа күрә Утыз Имәни шигырьләре тукымасында, гарәп-фарсы сүзләренең төгәл гыйбарәләре күпләп кергән кебек, иске үзбәк әдәби теленнән дә шактый элементлар алына. Өстәвенә, Урта гасыр төркичә әдәби телләрне яхшы белгән, шул телләрдәге әсәрләрнең мәгънәләреннән тәм-ләззәт тапкан әдип үз әсәрләрендә иске төрки әдәбиятка хас архаизмнардан, китаби шаблоннардан да актив файдалана...", - дип яза. Һәм тагын: "...Зур күләмле тезмә әсәрләре дә, кагыйдә буларак, фәлсәфә, дидактика, теология кебек берәр конкрет иҗтимагый мәсьәләгә, яки аларның комплексына багышланган махсус тикшеренү-фәнни-публицистик трактатны... хәтерләтәләр" [Утыз Имәни, 1986, б. 377]. Бу уңайдан тагын бер фикерне өстәрү урынлы булыр: Г. Утыз Имәни фәлсәфи трактатларын, "Илаһи бәет"ләрдәге кебек, әткәй-әнкәй, карендәшләр, яисә сәвекле җефетем, йарым, җәмалым укысын, дип түгел, бәлки, авторның фикер агышын аңлый ала торган укымышлы-гыйлемле кешегә багышлап яза. Адресатның үзгәрүе иске татар теленең үзенчәлекле вариантын барлыкка китерә. Шулай итеп, XVIII гасыр иске татар әдәби телендә иҗат ителгән поэзия әсәрләрендә күтәрелгән темаларның кайсы укучыга юнәлдерелүен билгеләүне максат итеп алганда, иске татар теленең ә) гарәп-фарсы алынмалары белән туендырылган классик формасын; а) җанлы сөйләмә тел һәм авыз иҗаты әсәрләренә хас булган сүз һәм сүзформаларны күбрәк кулланылу күзәтелә. Традициянең дәвамлылыгы төрки телдә языла торган әдәбиятның барлык чорларында да саклана. Мәсәлән: ХI-ХII-XIII гасырлардагы "Котадгу белек", "Кыйссаи Йосыф" поэмалары - классик-аристрокат төркидә, Хуҗа Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани Хикмәтләре - халыкчан төркидә; XIV гасыр Алтын Урда чоры әдәбиятында, Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәре һәм "Кодекс-Куманикус" сүзлегендә чагылган язма телне шундый ук полюсларга бүлеп карарга мөмкин [Нуриева, 2004, с. 343]: XV-ХVI гасыр Казан ханлыгында, Өмми Камал иҗаты, Максудиның "Могҗизнамә", Мөхәммәдъяр поэмалары - классик иске татар телендә, Хәсән Кайгы, Казтуган һ.б. җырау-шагыйрьләр иҗаты - халыкчан юнәлештәге иске татар телендә; ХVI гасыр ахыры-ХVII йөздә Суфи Аллаһиярның "Сөбател гаҗизин" әсәре классик иске татар телендә, Мәүлә Колыйның "Хикмәтләр"е - халыкчан юнәлештәге иске татар телендә. "Җәмигыт-тәварих", "Дәфтәре Чыңгызнамә" кебек тарихи истәлекләр, аңлы рәвештә фольклорлаштырып язылганга күрә, традицион рәвештә төрки халыкның үз сөйләмә теленә якынайтыла; ХVII гасыр ахыры-XVIII йөздә Батыршаның "Гарызнамә"се, "Мәҗмугыл хикәят", "Рисаләи Газизә", Г. Утыз Имәнинең башлангыч чор иҗаты - гарәп вә фарсы алынмалары мул кулланыла торган классик иске татар телендә; "Илаһи бәетләр" халыкчан юнәлештәге иске татар телендә иҗат ителә. Авторлар үзләре, алдагы чорлардан килә торган традицияне дәвам итеп, Казан төркисендә дип искәртә баралар, ханлыгы җимерелгәч, килеп туган төп проблеманы хәл итүгә, ягъни ХVII һәм XVIII гасырларның буеннан-буена халыкның үз дәүләте булган заманнардагы хәтерен саклау вазыйфасын үтәү юнәлешендә язалар. Классик иске татар теленең мөмкинлеге, төрле әсәрдә төрле дәрәҗәдә, сөйләмә телнең һәм авыз иҗатының халыкчан формалары белән бергә кушыла. Дипломатик эш кәгазьләренең теле татарский дип дәвам ителә. Әлеге мәсьәләләрне махсус өйрәнү таләп ителә. Йомгаклап әйткәндә, сәнгатьчә тезмә әсәрләр белән бер үк вакытларда, синкретик характердагы, ягъни хәзерге күзлектән төрле жанр-стильгә бүлеп карарга мөмкин булган, гарызнамә, публицистика, сәяхәтнамәләр һ.б. күп төрдәге-жанрдагы әсәрләр дә иҗат ителә, әмма дипломатик актлар-грамоталарда инде хосусый стиль формасы ныгыган була; Мәскәү дәүләте, рус теле белән бәйләнеш-мөнәсәбәт чагыла башлый, аңлы рәвештә төрки атамасы кулланылмый. Әлеге жанр-стильләренең күпсанлы төрләре булу игътибарны җәлеп итә һәм аларда, җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси төзелеше, тормышкөнкүрештәге төрле катлаулы вакыйга-хәлләр белән бәйлелек, поэзия жанрына караганда да көчлерәк, ныграк тасвирлана, алар язма телдә ачыграк чагылыш таба. Күрсәтелгән чордагы чәчмә әсәрләрнең тел үзенчәлеге барлыкка килүгә, адресат-укучының кем булуы күздә отылуы һәм язучының максаты нинди булу белән бергә, әсәрнең жанры төренә хас булган хосусый таләпнең дә сизелерлек булып тәэсир итүе аңлашыла, ягъни язма телдә, тема һәм адресатка бәйле рәвештәге таләпләр генә түгел, бәлки иҗтимагый тормышта бара торган социальсәяси хәлләрнең тәэсире дә социаль-функциональ кулланылыш буларак чагылыш таба. Идел-Урал төбәгендә яшәүче болгар-татар, башкорт һ.б. мөселманнарның сөйләменә хас булган сүз һәм сүзформаларның, шул ук вакытта, рәсми документ таләбенә яраша торган сүзләрнең актив файдаланылуы, бер яктан, төрле жанр- стильдәге әдәбият языла торган төрки телнең, шул халык теленә якынаюы, икенчедән, аерым стильләрнең функциональ аерымлануы нәтиҗәсендә, гомуммилли телнең функциональ-стилистик кулланылышы һәм структур-төзелеше ягыннан катлаулана баруы күзәтелә. Әлеге мәсьәләләр ХIХ гасырда тагын да куәтләнебрәк дәвам итә. Бу чорда иҗат ителгән әдәби чыганаклар, аларның өйрәнелү тарихы, әсәрләрдәге фонетик үзенчәлекләр, график-орфографик тәртип әлеге хезмәтнең Э.Х. Кадыйрова тарафыннан язылган бишенче бүлегендә яктыртыла. ХVIII гасыр ахыры-ХIХ йөзнең беренче яртысында Иске татар язма әдәби теле. Бу вакытларда инде җимереләсе мәчетләр җимерелеп беткән, мәктәпләр, китапханә, архив, китаплар туздырылган, яндырылган, чукынырга теләмәгән татарлар, якты дөньядан юк булмас өчен, төрле җирләргә качып-күченеп, матди һәм мәдәни тормышларын үзенчә корырга тырышып эшкә тотынган була. Һәр этник төркемнең сөйләмә үзенчәлекләре берсе икенчесенә тагын да ныграк керешә бара. Әлеге телдә, халыкның җанын, моңын саклап, төрле жанрдагы авыз иҗаты әсәрләре барлыкка килә. Шагыйрь язганча: "Аның белән бергә / Алпамышлар киткән / Батыр егет данын / Үзе иҗат иткән /... Әкиятчеләр булган / Учаклары янган / Күз нурлары булып / Дастаннары калган... Җырын саклап калган / Халык җаны бөек / ...Моңын саклап килгән / Халык җаны изге" (Г. Афзал, 1990). Батырша "Гарызнамә"сендә сурәтләнгән хәлләр, бигрәк тә, Пугачев яуларыннан соң, Идел буе һәм Урал төбәгендәге мөселманнарның, үз хокукларын таләп итәр дәрәҗәдә, башка халыклар белән бергә оешып, каршылык күрсәтергә сәләтле реаль көч икәнлегенә ышандыра. Ниндидер ташламалар ясарга кирәклек аңлашыла. "ХVIII гасырның соңгы чирегендә татарларга карата Россия империясе уздырып килгән милли-дини изү сәясәте йомшара. Татарлар, үз мәгариф системаларын үстерүдә мөстәкыйльлек алалар" [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 338]. Мөселманнарның хөкүмәткә каршы күтәрелүен булдырмау өчен, алар өстеннән һәрдаим күзәтүне максат иткән, җитәкләү үзәге буларак төзелгән Мәхкәмәи шәргыя Оренбургия, ягъни Диния нәзарәтенең (1788 / 1789) уңай ягы да була. Ислам дине рәсми рәвештә таныла, көчләп чукындырулар кими. XVI гасырның уртасынан-XVIII йөз ахырына кадәр, ике йөз елларга сузылган яңа дәүләтчелектә татар җәмгыяте оешу процессында, халыкның хәтерен саклау максатын күздә тотып иҗат ителгән әдәби әсәрләргә нигезләнеп, иманны саклау, гыйлемле булу, файдалы гамәлләр кылу, ягъни яңача эш алып бару зарурлыгы калкып чыга. Бу юнәлештә, бер яктан, ислам дине кануннарын төгәл үтәп, югары әхлак-инсафка ирешергә мөмкин, дигән ышаныч уята торган "Сөбател-гаҗизин"гә таянып, шәригать хөкемнәрен искә төшерә торган "Фәүзен нәҗат" (1767) языла [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 333-337], шул ук вакытта, икенче яктан, Яхъя Сәфәргалинең "Васыятьнамә"сендә шәригать гыйлемендә торгынлык, наданлык булмаска тиеш, аның өчен мөдәррисләрнең үзләрен дә укытырга кирәклек, гомумән, мәгарифне алга җибәрү максаты мәйданга куела (1798) [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 338-339]. Әлеге мәсьәләләр, Г. Утыз Имәнинең, әхлак сыйфатлары, гыйлем-мәгърифәт нигезендә иҗат ителгән "...Гыйльмилә хасил улыр ике җиһан", "...Бу гыйлемдер бәлки саклар үзени / Дере дотар дин вә һәм дөньясыни", "Би-фәна бакый деләрсәң, әүля зат / Гыйльмә җәһд ит, ул дорыр абе хәят" дигән тәгълиматында сәнгатьчә яктыртыла. Бу юнәлештә аның "...үз чорының әхлакый-публицистик һәм әдәби-фәнни трактаты дип бәяләргә мөмкин булган, егерме җиде бүлектән торган "Мөһиммәт-ез-заман" ("Заманның мөһим билгеләре") дигән поэмасы языла [Утыз Имәни, 1986, б. 14]. Алга таба авторның гыйлем белән генә гамәл кылу дөрес була дигән фикере үстерелә. Г. Курсави тарафыннан мәгърифәтчелекнең теоретик нигезе билгеләнелә [Абдуллин, 1976, с. 24]. Ул билгеле бер дәрәҗәдә үзенчәлекле булып, Т. Ялчыголның "Тәварихы Болгария" (1806), "Рисаләи Газизә: шәрхе "Сөбател-гаҗизин" (1806) әсәрләрендә, аерым шигырьләрендә чагылыш таба. XVIII гасыр ахыры-ХIХ йөз башындагы мондый фикер агышлары язма телне куллануга үзенчә тәэсир итә. Асылда, ХI-ХII гасырдан килә торган язма традиция дәвам ителә. Кыскача искә төшерик. Гыйлемле-мәгърифәтле, ислам дине таләп иткәнчә, инсафлы-бәхетле булу темасының "Котадгу Белек" (1069) поэмасында, үз чоры әдәби теленең, региональ чикләнгән дәрәҗәдәге, классик-аристократ-бограхан төркисендә иҗат ителүен беләбез. Бу әдәби телнең Орхон-Енисей язмаларыннан килә торган китаби сүз һәм сүзформалар, шулай ук гарәп вә фарсы алынмалары белән тулыландырылуы мәгълүм. Шул ук гыйлемле-мәгърифәтле-динле-гакыллы булу темасының "Кыйссаи Йосыф" дастан-поэмасында (1233) дәвам ителүе, димәк, классикабруйлы төркигә хас булган традицион региональ язма формалар һәм гарәп вә фарсы алынмаларының күпләп кулланылуы аңлашыла. Шуның белән бергә, бу мәшһүр поэмада, галимнәр белдергәнчә, Ясәви-Бакырганилар иҗаты белән (ХII г.) килә торган "киң катлам төрки кавеменә аңлаешлы", шул кавемнең халыкчан сөйләмә теле әдәбиләштерелеп, билгеле бер дәрәҗәдә "алынма сүзләрдән арындырылып, җирле сөйләм закончалыкларына таянып барлыкка килгән" гомумтөрки әдәбиятның тәэсире дә [Гайнетдинов, 2014, б. 187, 131-132, 144, 253] көчле була. Менә шушы, ягъни бер яктан классик-абруйлы, икенче яктан, җирле-сөйләмә кануннарга нигезләнеп, параллель килә торган төрки телнең үзара мөнәсәбәте, иҗтимагый-сәяси хәлләргә, авторларның кайсы укучыны күздә тотып, нинди максат белән язуларына карап, гасырлар буена төрле дәверләрдә төрлечәрәк булып дәвам итә, җирле-сөйләмә телләр конкретлаша һәм төрки тел дигән төшенчәнең мәгънәсе дә тәгаенләнә бара. ХIV гасыр Алтын Урда чоры әдәбиятында, Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәре һәм "Кодекс-Куманикус" сүзлегендә чагылган язма телне шундый ук полюсларга бүлеп карарга мөмкин [Нуриева, 2004, с. 343]; ХV-XVI гасыр Казан ханлыгында, Өмми Камал иҗаты, Максудиның "Могҗизнамә", Мөхәммәдъярның поэмалары - классик-абруйлы иске татар телендә, Хәсән Кайгы, Казтуган һ.б. җырау-шагыйрьләр иҗаты - халыкчан юнәлештәге иске татар телендә; XVI гасыр ахыры-ХVII йөздә, Суфи Аллаһиярның "Сөбател гаҗизин" әсәре - классик-абруйлы иске татар телендә, Мәүла Колыйның "Хикмәтләр"е - халыкчан юнәлештәге иске татар телендә. "Җәмигыт-тәварих", "Дәфтәре Чыңгызнамә" кебек тарихи истәлекләр, аңлы рәвештә фольклорлаштырып язылганга күрә, традицион төрки халыкның үз сөйләмә теленә якынайтыла, урта телдә языла, дәүләте юкка чыгарылгач, кырылып бетүгә йөз тотылган татар халкының хәтерен саклау вазыйфасын үтәү төп максат итеп күтәрелә; ХVII гасыр ахыры-XVIII йөздә Батыршаның "Гарызнамә"се, "Мәҗмугыл хикәят", "Рисаләи Газизә", Г. Утыз Имәнинең башлангыч чор иҗаты - гарәп вә фарсы алынмалары кулланыла торган классик-абруйлы иске татар телендә языла. Шул ук юнәлешнең ХVIII гасыр ахыры-ХIХ йөзнең беренче яртысында Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки, алга таба Г. Чокрый иҗатында дәвам ителүе күренә, "Илаһи бәетләр"дән килә торган халыкчан-сөйләмә юнәлештәге иске татар телендә Баһави һәм Кандалый иҗат итә. Шулай итеп, ХIХ йөздә дә язмачылыгыбыз тарихының буеннанбуена традиция булып килә торган мөһим үзенчәлеге дәвам итә, гарәпфарсы алынмалары белән туендырылган классик-абруйлы төркидә языла торган әсәрләр янәшәсендә әдәбиләштерелгән сөйләмә сүз һәм сүз формалары мул кулланыла торган халыкчан иске татар телендәге әсәрләрнең дә эзлекле рәвештә параллель баруы күзәтелә. Шуның белән бергә, әлеге ике параллель юнәлештәге төрки телне файдалануда, үз чорындагы хәл-әхвәлләргә яраклашу максатыннан, билгеле бер үзгәрешләр барлыкка килү дә күренә. Үзгәрешләр барлыкка килә дигәндә, XVIII гасыр ахыры-ХIХ йөзнең уртасына кадәр язылган поэзия әсәрләрендә, Болгар-Казан шивәсе дип атала торган төрки телне кулланудагы иҗтимагый-социаль аерымлануга игътибар итәргә тиеш булабыз. Чит илләрдә, гарәп һәм фарсы әдәбиятен укып, аларның төрле нөсхәләрен күчереп, тикшереп, бергә туплап, дин кануннарын яхшы үзләштереп, туган илләренә кайткан Г. Утыз Имәни, Бохарадан Госманлы империясенә - Төркиягә җибәреләчәк илчелекнең имамы, сәркатибе һәм илчелекнең төп киңәшчеләренең берсе буларак, халыкара масштабта танылу алган Ә. Каргалый кебек шәхесләр, туган якларына кайткач, авылыннан бер кая да чыкмаган, әмма указы булганга, гыйлемле булып санала торган муллалардан үзләренең аерылып торуын, ягъни гыйлем-белем ягыннан өстен булуларын аңлыйлар. Бу яктан алар, авылның укымышлы-абызлары белән фикердәш булып, "Абызгайлар хәрәкәте"нә кушылып китәләр. Авылның абызлары Диния нәзарәтенең мөселманнарның эшчәнлеген күз уңында тота торган хөкүмәт органы буларак оештырылуын аңлап, указлы муллаларга, мөфтигә, Диния нәзарәтенә кискен каршылык күрсәтәләр. Бу хәл, бигрәк тә, хәзерге әдәбиятта Утыз Имәни иҗат иткән дип санала торган "Бәдәвам китабы"нда ачык чагылыш таба. Указлы имамнарның фигыльләрен күреп, аларга каты хөкем чыгара: "Галимнәрнең яманы / Шәйтандыр аның җаны / Җәһәннәмдер мәкани / Аллаһ! - диген бәдәвам" [Татар әдәбияты..., 2014, б. 360-365]. Әлеге чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү, беренче чиратта, алар тарафыннан иҗат ителә торган әсәрләрнең теле-сөйләмендә чагылыш таба. Болгар-Казан шивәсе дип атала торган төрки телне кулланганда, адресатның кем булуына иҗтимагый-сәяси мотив дәрәҗәсендә игътибар ителә. Язма телдә иҗтимагый-социаль аерымлану хасил була. Указ алган муллаларны "гами" - наданнар дип санаган Г. Утыз Имәни дә, Ә. Каргалый да үзләренең "...галимлек сыйфатларын исбатлап, элекке традицияләрне көчәйтеп, әсәрләрен гарәп, фарсы сүзләре белән чуарлый, аерым урыннарда бөтенләй фарсыча сөйләмгә күчә. Мондый стиль башка язучылар иҗатында да активлашып китә. Нәтиҗәдә, ХIХ йөзнең беренче яртысында, әдәби тел гадәттән тыш авыр аңлаешлы, чуар бер төскә керә" [Татар әдәбияты, 1985, б. 64]. Г. Утыз Имәни һәм Ә. Каргалый әсәрләренең гарәп һәм фарсы алынмалары белән чуарланып, иҗтимагый яктан аерымлануының, абызгайларга мөнәсәбәте белән генә түгел, тулаем иҗатларыннан аңлашылганча, башка сәбәпләре булуы да күренә. Әйтеп үтелгәнчә, Г. Утыз Имәни Урта гасыр Шәрекъ галименең, күп китаплардан файдаланып язган "Хокук" китабының дүрт нөсхәсен чагыштырып, гарәп теленә күчереп язып тәмамлагач, бу эшне ни өчен эшләвен төрки тел белән аңлатып үтә: "Рафикъ, безни нәүбидән итмәгәйсез / Догадин һәм оныдыб куймагайсыз / Теләкемдер - дога, үзгә сүзем йук / Бу дөньяда сүзем қалғай, үзем йук" [Утыз Имәни-әл-Болгари, 1986, б. 37-39]. Бу хезмәтеннән алда Г. Утыз Имәни Суфи Аллаһиярның фарсыча "Морад-ел-гарифин" ("Укымышлы кешеләрнең максаты") исемле әсәренә гарәпчә язган шәрех-аңлатмадан соң, "Бәйте Аллаһйар бәкдин сурдилар мәндин хисаб / Бәйте Аллаһйар бәк дип мән аңа вирдем җәүаб... / дип, төрки телдә шигъри-аңлатма бирә, болай дип тәмамлый: "Зәгъре михнәт чикде җисмем, тулды күзем зәгъре аб / Зәгъре гокъби шәрхем улсын зәгъре тарихдин җәүаб" [Утыз Имәни, 1792, 1986, б. 30], ягъни "Тәнем ачы михнәт чикте, күзем ачы яшь белән тулды / Бу шәрхем ачы ахирәткә ачы тарихтан җавабым булсын" [148]. Г. Утыз Имәнинең "Әбйате төрки фи фазыйләте гыйлем" ("Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр") дигән шигъри әсәрен дә татар әдәби теленә юлга-юл күчермәсендә генә төгәл итеп аңлый алабыз [Утыз Имәни, 1986, б. 45-48, 156-159]. Болардан башка тагын, Г. Утыз Имәни Көнчыгыш әдипләренең әсәрләрендә кулланылган, татар укучысына авыр аңлаешлы гарәп, фарсы сүзләрен аңлатып, сүзлекләр төзи, аерым әсәрләрен тәрҗемә итә, димәк, бу галимнең эшчәнлеге тулысынча диярлек гарәп һәм фарсы теле белән бәйле була. Үзенең шигырь, поэмаларын язганда, автор, традицияне дәвам итеп, әсәренең төрки телдә язылуын искәртсә дә, бу төркинең халыкчан була алмавы, гарәп һәм фарсы алынмалары белән баетылган классик төрки булуы аңлашыла. Шундый ук телдә иҗат ителгән Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасының кулъязмаларын чагыштырып, үзе билгеләгәнчә, "...көч җиткән дәрәҗәдә дөрес язып чыга" [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б. 445]. Шулай итеп, Г. Утыз Имәни эшчәнлегенең төрле жанр-стильдә иҗат ителүе, әдәби хезмәтләрнең күбесе гарәп яисә фарсы телендә, төрки телдәгеләре классик-абруйлы иске татар телендә язылуы күренә. Әлеге юнәлеш, ХIХ гасырның беренче яртысында иҗат итүче башка авторларда да дәвам итә. Менә Бохарада, Истанбулда, Каһирәдә, Гарәбстанда олы хөрмәт казанган, гадәтидән күпкә өстен традицион белем алып, "...зира имандин ирер хөббе ватан" ("ватан сөю - иман ул"), - дип, үзенең Каргалысына кайткан Әбелмәних Каргалый (17821833), Диния нәзарәтен танымый, указ алырга бармый. Әмма указсыз укымышлылыр - абызагайлар җәмгыятьтә интеллектуаль эшчәнлеккә, руханилык, мөддәрислек кебек хезмәтләргә якын да җибәрелми... "указы" юк икән, игенчелек белән көн күрергә мәҗбүр була. Ә. Каргалыйның чит илләрдә туплаган белемнәре, гарәп, фарсы, төрки телләрен яхшы белүе, "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" сәяхәтнамәсен иҗат иткәндә ныклы нигез була (1817-1818). Ул, китап булып, Казанда беренче мәртәбә 1845 елда, икенче мәртәбә 1889 елда басылып чыга. "икәят әүвәл, хикәят сани..." дип, ун хикәят итеп язылган "Сәяхәтнамә"сендә автор, "...борынгы ислам аскетлары һәм күренекле суфилар турындагы легендалардан, "Тәфсире Кәбир"("Коръән тәфсире") һәм имам Газалинең "Мишкәт-ел-әнвар"("Нурлар чыганагы") китапларыннан алынган" сюжетларны файдалана [Гайнетдинов, 1978, б. 12]. Бу хакта автор: "Газали хәзрәте "Мишкәте әнвар" / Китабыдин моны түркийә, бичар / Итебдер тәрҗемә, ба нәзымы әбьят / Өмиде: бу сәбәбле идәләр йәд [Каргалый, 1845, 1889, б. 7], ягъни, истә тотсыннар, онытмасыннар дигән өмет белән, чәчмә әсәрне нәзым-тезмә шигырь рәвешендә төрки телгә тәрҗемә иттем, - дип белдерә. Алга таба да шул ук максатның күздә тотылуы искәртелә, ягъни Руми Җәләл, Суфи Аллаһияр әсәрләрен: "Рәхмәтенә тотмышым кямил өмид / Бу хикәятне вә "Тәфсире Кәбир" / Кем лисане төркия ошбу фәкыйрь / Тәрҗемә кылмыш бә раи ядкәр / Дәгый улсынлар дәю хиш-ү тәбар / Кем, хосусән, нәзм илә дидем моны / Зирә кылмышде гата Хак бу фәне", ягъни ... уйлы-фикерле-акыллы (ба рәи) ядкәрне, авторларның якын туганы, фикердәше (хиш-ү тәбар) булуын өмет итеп, тәрҗемә кылды, дип белдерелә [Каргалый, 1889, б.11]. Шулай итеп, Ә. Каргалый үзенең "Сәяхәтнамә"сен иҗат иткәндә, имам Газалинең (1058/9-1111) "Мишкәтел әнвар" дигән хезмәтенә, "Тәфсире Кәбир" кебек проза белән язылган әсәрләрдәге бәяннарга нигезләп, һәм тагын Җамалетдин Руми, Суфи Аллаһияр әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, тезмә-шигьри хикәят итеп язуын аңлата. Бу уңайдан авторның Аллаһы Тәгалә һәм аның күркәм сыйфатларын белдерә торган исме-әгъзамнары, әүлияләр, пәйгамбәрләр һәм аларның исемшәрифләре (Йосыф, Якуб, Мөхәммәд (с.г.в.), Гайса ), Урта гасырларда яшәгән реаль суфи шәехләр-изгеләр (Хәсән Басрый, Рабига Годавия, Зөннун, Габделкадир Гиляни), ил, шәһәр, диңгез атамалары (Кыпчак, Саба, Мәккә, Мәдинә, Мисыр, Истамбул, Дәрбәнд, Бохара, Мәскәви), дөньякүләм әдәбиятынннан мәгълүм шәхесләр (Шамсун-Самсон) һ.б. игътибар үзәгенә күтәрелә. Алар белән "...янәшәдә тормыш кешесен хәтерләткән күпләп персонажлар-гаҗизләр, мескеннәр, ачлар хәрәкәтләнәләр. Әүлияләр образлары ул проблемаларның чишелү мөмкинлеген искәртәләр (шуңа ышандыралар) һәм шуның шартларын өйрәтәләр. Моның өчен активлык, максатлылык, намус, югары әхлаклылык, бердәмлек һәм үзара ярдәмчеллек кирәк... Менә шушы мәсьәләләрне тасвирлау барышында, үз вакытында Г. Курсави, Г. Утыз Имәни башлаган казанышлар, ягъни, гыйлем белән генә әхлаклы булырга мөмкин, дигән фикер, яңа заман иҗтимагый тормышына туры китерелеп, һәм гыйлем белән, һәм иман белән, һәм намус белән, һәм тырышлык белән чын кеше булырга мөмкин, дигән яңгыраш ала. Әлеге тема авторның авылдашларына язылган хатларында киңәйтелә... Авторны "ХIХ гасыр татар шигъриятенең Тукае" дип белдерергә мөмкинлек бирә [Гайнетдин, 2002, б. 14-28]. Аңлашылганча, бу югарылыкка гарәп һәм фарсы алынмалары мул кулланыла торган классик иске татар теле белән генә ирешергә мөмкин була. Сүз җаенда автор үзенең кем булуы хакында да мәгълүмат биреп уза: "Шәһре Каргалый - фәкыйрең мәүлиде / Өммәте Әхмәд, рәгъяте - Мәскәви / Атасы - Әбелфәез, җәдде-бәнам / Дәүредә остазы көлл Габдессәлам" [Каргалый, 1889, б. 12]. Игътибар итик, автор әсәрендә, туган ватаны белән бергә, Мәскәви дип, дәүләт исемен дә телгә ала. Димәк, әдәби әсәрләрне башлаганда, Болгар-Казан дигән дәүләт атамасы, өч йөз еллардан соң үзгәртелә, ягъни яңа дәүләт атамасына өч йөз еллардан соң гына игътибар ителә башлый. Ә. Каргалый иҗатын әдәбиятчы М. Гайнетдинов җентекләп өйрәнә. Аның Ш. Садретдинов белән берлектә эшләгән "ХIХ гасырның беренче яртысында татар поэзиясе: Әбелмәних Каргалый. Студентлар өчен ярдәмлек" кулланмасы дөнья күрә [Садретдинов, Гайнетдинов, 1978, б. 35]. Әлеге кулланмада шагыйрьнең беренчел чыганакларга нигезләнгән иҗат мирасы хакында мәгълүмат бирелә [7-8], аның тормышы [8-11] һәм "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." китабының ун хикәяте тәфсилләп аңлатыла [12-31], лирик шигырьләре аерып алып карала һәм "әлегәчә бер автор тарафыннан да телгә алынмаган өч әсәре табылуы" хакында белдерелә, шагыйрьнең туганы Әбелләес вафатына карата язылган мәрсиясеннән һәм Җиһангир ханга язган шигъри хатыннан үрнәк китерелә [31-35]. Бу текст "Татар әдәбияты тарихы"ның икенче томында бераз кыскартылып бирелә [Татар әдәбияты..., 1985: 125-138]. Шул ук автор Әбелмәних Каргалый һәм Шәмсетдин Зәки шигырьләрен транскрипцияләп, "Мөнәҗәтләр. Хикәятләр" дип бастырып чыгара. Шулай итеп, М. Гайнетдинов тарафыннан Ә. Каргалыйның "...әлегә ачыкланган 1100 бәет, ягъни 2200 юл әсәре бергә тупланып бирелә" [Гайнетдин, 2002, б. 152], аларның идея-эстетик эчтәлеге ачыклана, ХIХ гасырның беренче яртысында иҗат иткән шагыйрьнең сәнгатьле сөйләмен һәрьяклап тикшерү өчен фактик җирлек тудырыла. Ә. Каргалыйдан берничә ел элегрәк иҗат иткән Кол Мөхәммәд (1775-1845) үзенең поэмаларының кайчан, кайда, нинди тел белән язылуын, авторының кем булуын төгәл әйтә. Бу авторның кулъязмалары Г. Зәйниева тарафыннан тикшерелеп, кандидатлык диссертациясе яклана һәм монография буларак дөнья күрә (2006). Мисаллар әлеге хезмәттән китерелә. Менә фәлсәфи-дидактик планда, "иман һәм гамәл" проблемасы күтәрелгән "Мөһиммәс-сыйбьян" ("Сабыйларның бурычлары") поэмасы: "Тарих мең дә сигез йөздә ун эчендә / Ки тәэлиф иделебдер Мирзаларда" /... "Дәхи төркичә улсын аның бәйаны / Белүбән забит итде һәр кемсә аны / Аның илә гамәл кыйлсын һәр инсан / Бәнем кеби габиләр күбдер хаван" [Зәйниева, 2006, б. 190]. Яисә "Тәгърифел-вилдан" ("Балаларга аңлатма") поэмасы турында: "Төрки үзрә булсын аның бәйанлары / Төрки теле безгә күркәм, исән бары / Бу рисаләгә исем куйдым "Тәгърифел-вилдан" / Тарих мең дә сигез йөз дә унбиш йылда / Бу рисалә чыкарылды Газан йирендә / Олугы Йаз исемле карйәсендә / Ул фәкыйрә Кол Мөхәммәд дирләр имди" [Зәйниева, 2006, б. 25]. Әсәрләренең исемнәреннән үк аңлашылганча, автор үзенең рисаләләрендә, сабый балаларга ислам дине нигезләрен аңлату юнәлешендә, гыйлем-мәгърифәткә, әдәп-әхлакка мөнәсәбәтле мәсьәләләрне тасвирлап бирә. Аңлашылганча, бәян итү Аллаһы Тәгалә һәм аның исме-әгъзам атамалары, фәрештәләр, пәйгамбәрләр турында, аларның күркәм сыйфатлары һәм Коръән Кәрим сүзләренә нигезләнеп, дини-дидактик планда алып барыла. Г. Утыз Имәни һәм Ә. Каргалый поэмалары белән чагыштырганда, бу авторның әсәрләре балаларга атап язылганга күрә, төрки телендә гарәп-фарсы алынмаларының сан ягыннан азрак кулланылуы күренә [Зәйниева, 2006, б. 55, 78-79]. Һибәтулла Салиховның (1794-1867) "Төхфәтел-әүлад" ("Балаларга бүләк") дигән шигырендә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләрен - Тәҗвиднең, гарәп һәм фарсы телләрендәге басмалары күп булса да, төрки телендәгесе булмавы сәбәпле - китап итеп язу уе белән йөрүен белдерә: "Гәрчә Тәҗвид күп ирер фарсы, гарәб / Фәһем иделмәй, улыныр иде мозтарәб / Күңлә дөшәр иде бәнем дәм-бә-дәм / Төрки телендә рисалә сәбт идәм" [Татар әдәбияты..., 1985, б. 149-150]. ХIХ гасырның 10 нчы елларында язылган бу юлларда, ХII гасырда иҗат итүче Әхмәд Ясәвинең (1166 елда вафат) төрки тел белән Аять (Коръән сүрәләрендәге аерым җөмләләр) һәм Хәдисләрне (Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән сүзләрне) язарга мөмкин булуына инануын белдергән фикеренә аваздаш булып яңгырый: "Хушламайдур галимләр сезне - айган төркине / Гарифләрдин ишетсәң, ачар күңел мөлкине / Айәт, хәдис мәгънәсе төрки булса муафикъ / Мәгънәсинә йиткәнләр йиргә куйар бүркине... / Мискин зәгъиф Хуҗа Әхмәд, йите пөштенгә рәхмәт / Фарси телне белүбән, хуб итәдүр төркине, ...ягъни галимнәр төркичә сөйләшүчегә шатланмаса да, гыйлемле кешеләрдән төрки телне ишетсәң, күңел байлыгы ачылыр, аять белән хәдиснең мәгънәсе төркидә аңлатылса, шул мәгънәне аңлаганлар башларын иярләр (баш киемнәрен җиргә куячак) дип, Хуҗа Әхмәд җиде бабасына рәхмәтен белдерә, чөнки ул фарсы телен белүе сәбәбле, төрки телне дә хуб-гүзәл итә. Авторның "Китабе мәҗмәгыл адәб" хезмәтендә, укымышлы кеше гади халыкны яхшылыкка өйрәтергә тиеш, кешенең шәхси хис-кичерешләрен ихтирам итәргә кирәк, дигән фикерләре тасвирлана (1900). Шулай итеп, әсәрнең исеменнән үк аңлашылганча, "Әдәбле булу кагыйдәләренең җыентыгы"нда, дини-дидактик юнәлештә, әдәпле, мәгърифәтле, әйбәт холыклы булуның юллары өйрәтелә. Алар Суфи Аллаһиярның сүзләренә нигезләнә: "...Боның хакында Аллаяр Суфи / Димешдер бер нәчә әмсале хуби / Җәмагатьдин җөдә булмак хакында / Нәзар кыйлгыл Сөбател гаҗизендә / Җәмәгатьдин үзеңне кыйлма мөмтаз / Чапар күб төбдин айырылган коша баз / Йөрсәң якә дию башыңны йанчар / Каракча төбдин айырылганны санчар...", - дип, җәмәгатьтән аерылырга ярамый, аерылган кошны карчыга (баз) чукыган кебек, башың яньчелер, сәнчелер дип тасвир итә [Салихов, 1900, б. 40]. Яисә: "...Бу сүз садыйкына пир пөр һидаять / Димеш ул Суфи Аллаяр хикәят / Хәсән Басри кеби камил мөкәммәл / Аның тәрбияте дә мәр җаһил / Ирүшмешкән мокаффат кәшүфәт / Җәһәләтдин ирүшмеш монча афәт / Пиренең заллыннан улмак берлә заил / Булынмыш анда шайтанга хәмәил" [Салихов, 1900, б. 62]. Әдәбиятчы галим: "Һ. Салихов әсәрләренең теле чуар. Анда да урыны-урыны белән бөтенләй гарәпчә яки фарсыча булган шигырь юллары очрый. Шуның белән бергә, вакыйгаларны аңлату өчен, чагыштырулар куллану, сурәтләп-тасвирлап бирүдә гадилек һәм күп урында, бәетләрдәге шикелле, җиңел, татарча тәгъбирләр куллану да аның шигырьләрендә күп", - дип яза [Гайнуллин, 1957, б. 52]. М. Гайнетдинов бу шагыйрь иҗатының каршылыклы булуына игътибар итә: "...Яңа дәвернең үзенчәлекле сыйфаты: шәхескә игътибар, кешене шәхес буларак тәрбияләү, шәхси әхлак, шәхси халәт, шәхси хис-кичереш кебек мәсьәләләр алга куела... Дөрес, бу яңа идеяләр әле иске әдәбиятның иң традицион калыпларында бирелә. Бу сыйфат Һ. Салихов иҗатын ХIХ йөз әдәбиятының беренче этабы (Г. Утыз Имәни агымы) чикләрендә калдыра" [Татар әдәбияты..., 1985, б. 150-153]. Шушы ук агымда Шәмсетдин Зәки (1825-1865) кебек талантлы шагыйрь иҗат итә. "Гарәп һәм фарсы телләрен ана теле кебек үк яхшы белә. Көнчыгыш поэзиясенең даһиларының... иҗатлары белән якыннан таныш була. Үзе дә гарәп, фарсы телләрендә китаплар, шигырьләр яза, Көнчыгыш әдәбиятының уңай традицияләрен татар әдәбиятында тагын бер җанландырып җибәрә" [Татар әдәбияты..., 1985, б. 174]. Шагыйрьнең мирасы кульязма хәлендә сакланып, Р. Фәхретдин тырышлыгы белән ("Асар", 1907, б. 413-422) безнең көннәргә килеп җитә. Ш. Зәкинең "Асар"да басылган шигырьләренең теле үзенчәлегенә Җ. Вәлиди игътибар итә: "... Шәмсетдин суфый гарәб вә фарсы телләрендә һәм шигырьләр сөйләмешдер. Аның бу шигырьләрен әдәбият фарсийә вә түркийә илә йакын ашнә улдығы аңлашыладыр. Бу шигырьләр шаяд аның заманында йаралган түрки шигырьләрнең иң садәләрендәндер. Безем татар шагыйрьләре (Кандалый вә Акменлага башкалары) бар көчләре илә госманлы шигъриясенә тәкълид итәргә тырышсалар да ләфыз пөрдәзлектә (тулылыкта) ул гаҗәм мөкаллидләре (иярүчеләре) дәрәҗәсенә ирешә алмаганлар. Аларда түркилек күб йирдә исән калган, хәтта ара-сыйра татар аһәңе дә яңгырап китә..." [Вәлиди, 1912, б. 114-122]. Алга таба шагыйрьнең кулъязмалары әдәбиятчы галимнәр Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов тарафыннан тикшерелә (1982), М. Гайнетдиновның "Мөнәҗәтләр. Хикәятләр" дигән басмасында. Ш. Зәкинең иҗаты турында мәгълүмат бирелү белән бергә, аның шигырьләре дә тупланып укучыга тәкъдим ителә [Гайнетдин, 2002, б. 3-13, 29-61]. Суфый шагыйрьләренең телен өйрәнүче А.Ф. Йосыпов Шәмсетдин Зәки әсәрләренең морфологик үзенчәлеген тикшереп, монографиясен бастырды (2006). Ф.С. Фасеев бу телне, суфыйчылык поэзиясе белән бәйләп, чуар тел дип атый [Фассеев, 1982, б. 32]. Әмма әлеге мәсьәләне махсус тикшерүче галимнәр, хаклы рәвештә, суфый шагыйрьләрнең дә бер төрле генә язмыйча, әсәрнең жанр-стиленә, һәр авторның белеменә һ.б. мөмкинлегенә бәйле рәвештә, иске татар теленең төрле варианты белән файдалануларын белдерәләр [Галяутдинов, 1989, с. 18; Юсупов, 2006, с. 12]. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә алынмалар, асылда, Аллаһы атамасы белән килә торган тотрыклы шәкелләрдә файдаланыла: Бисмилляһи вә билляһи, җитте корбан гаете... Кәрим Алла, мөшкел хәл, төреккә каршы баруы... [Татар эпосы. Бәетләр, 2001, б. 251] ...Тарих мең дә сигез йөздә ки илле тугызынчы елда / Чиркас йирендә Кавказда каты сугыш булып, Валлаһ [260]... Җылашуда юктыр файда, тапшыраек Аллага [268], ...Безнең башлар китәдер Хак язмышы буенча... [Татар эпосы. Бәетләр, 2001, б. 270] һ.б. Шулай итеп, ХVIII гасыр ахыры-ХIХ йөзнең беренче яртысында иҗат иткән Г. Утыз Имәни, Кол Мөхәммәд, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки кебек татар халкының танылган акыл ияләре - шагыйрьләренең поэзия әсәрләре текстында гарәп-фарсы алынмалары һәм гомумтөрки традицион язма формаларның мул кулланылуы, нигездә, түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла: а) шигъри-тезмә шәкелдә үз чоры өчен актуаль булган катлаулы фәлсәфәи-гыйльми публицистик трактатлар иҗат ителә; ә) әлеге әсәрләрнең күбесе урта гасырларда яшәгән дин һәм хокук буенча күренекле белгечләрнең дөньякүләм танылган хезмәтләренә нигезләнеп языла, димәк, аларда кулланылган сүз һәм сүзформалар файдаланыла; б) авторлар үзләренең иҗатында, Аллаһы Тәгалә сүзләре белән куәтләп, гыйлем-мәгърифәтле, иманәхлаклы булуның зарурлыгын тасвир итәләр, бу уңайдан күп төрле төшенчә-терминнарны гарәп һәм фарсы теле алынмалары белән атау зарур була; в) үзләренең югары дин әһелләре булган остазларын зурлау, мактау юнәлешендә, һәр шәхеснең дә, алар кебек үк, әдәпәхлаклы, ихтирамга лаек булырга мөмкинлеге барлыгын күтәрәләр; г) абызлар хәрәкәтенә кушылып китеп, указ алган муллаларның гыйлемнәре булмавын күреп, алар аңламаган тел белән иҗат итәләр, шул рәвешле иҗтимагый-социаль аерымлану барлыкка килә. Аңлашылганча, бу мәсьәләләрне тасвир иткәндә, авторлар, әлбәттә, фәкать гарәп һәм фарсы теле белән баетылган классик иске татар телен генә файдалана һәм әлеге телләрне яхшы белгән укымышлы кешеләр генә аңларлык итеп язарга кирәк, дип саныйлар. Әмма ләкин ХХ гасырның 20 нче елларыннан соңгы "укымышлы кешеләр", иҗтимагый-сәяси вазгыятькә туры китереп, бу телне, чуаркорама, феодаль төрки, панисламизм, пантюркизм идеясен алып килә, дигән төшенчәләр белән атыйлар, иске татар телендәге барлык әдәбият та шулай итеп язылган, дип белдерәләр. Әдәби әсәрнең әһәмияте аның сөйләмә тел белән язылу-язылмавына карап билгеләнә. Бу мәсьәләгә безнең олуг галимнәребез үзенчә мөнәсәбәт белдерә, мәсәлән, Ә. Кәримуллин: "...Разумеется, при этих условиях (авторның кайда белем алуы, мәктәп-мәдрәсәләрнең бер генә программа белән укытылмавы, җәдиди һәм кадими мәктәпләрдә төрлечә укыту һ.б.) трудно говорить об оканчательном формировании единого татарского литературного языка на народной основе", - ди һәм әлеге әсәрләрнең һичшиксез өйрәнелергә тиешлеген ассызыклый [Каримуллин, 1971, с. 30-31]. Шуның белән бергә, ХIХ йөзнең урталарында да язмачылыгыбыз тарихының буеннан-буена традиция булып килә торган мөһим үзенчәлек дәвам итә, гарәп-фарсы алынмалары белән баетылган классик-абруйлы төркидә языла торган әсәрләр белән бер үк вакытта, "Илаһи бәет"ләрдәгечә халыкның авыз иҗатына хас булган һәм сөйләмә сүз һәм сүз формаларын әдәбиләштерү мул кулланыла. Баһави "Бүз егет китабы"ның телен, традицион рәвештә фарсыга каршы куеп, "...фарсы теле берлә язылмыш иде, йыры күп йук иде, сүзе моңлы ирде... Үземезнең күңелемез кайгылы көндә Бүс йегет китабына кайгымыз түкеб 1842 нче йылында йазып ирдек", - дип, фарсы телендәге әсәрдән тәрҗемә икәнлеген искәртеп үтү белән бергә, "... моңлык адәмләрнең күңеле ачылсын" өчен язылуына махсус басым ясый [Гайнетдинов, 1977, б. 127-128]. Әсәрне уку барышында, бу әсәр теленең, XVIII гасырдагы "Илаһи бәет"ләр язылган Болгар-Казан төрки-шивәсенә якынлыгы күренә. Димәк, Баһави, үзенең кайгысын түгеп, моңлы адәмләрнең күңеле ачылсын, дигән изге теләк белән, фарсы телендәге чәчмә әсәрне, тезмә хәлгә китереп тәрҗемә иткәндә, шул моңлы адәмләрнең үз сөйләмә телләрендә язарга кирәк булуын аңлап эш итә. Шулай итеп, XVIII гасырда язылган "Илаһи бәет"ләрнең халыкчан теле, ХIХ гасырның урталарында яңадан кабатлана һәм авторның үзе яшәгән төбәктәге сүзләрне куллануы нәтиҗәсендә, билгеле бер дәрәҗәдә яңартыла да. Әдәбиятче галим М. Гайнетдинов белдергәнчә, "Бүз егет китабы"н "...В.В. Радлов казакъ халык әдәбияты үрнәге итеп язып ала һәм 1870 елда бастыра... "Бүз егет" китабының теле, нигездә, татарча... Әсәрнең теле Баһавиның мишәрләр арасыннан чыгуын, күп еллар казакълар арасында яшәгәнен сиздерә ...анда казакъ теле, казакъ фольклоры, казакъ иҗтимагый гаилә мөнәсәбәтләре тәэсире шактый көчле. Бу хәл әсәрне казакъ халкы "дастаны" булып яңгырарлык иткән. Кулъязма да, В.В. Радлов варианты да бу әсәрнең казакъчалаштырылган нөсхәләре булып тора" [Татар әдәбияты..., 1985, б. 164-169]. Шулай итеп, Баһави, укучының кайгысы таралсын, күңеле ачылсын, дип ниятләгәндә, аның сөйләшә торган теле белән язарга кирәклекне аңлый һәм сөйләшә торган теле дигәндә, үзе яшәгән төбәктәге сүз һәм сүзформаларны иркен рәвештә кулланып, Болгар-Казан шивәсен тагын да киңәйтүгә юл ача. Авторның туган, яшәгән, белем алган төбәгендәге сүзләрне әдәби әсәрдә файдалануы нәтиҗәсендә, әдәби әсәрнең киңрәк даирәдә яратып укылуын тәэмин итә, язма телнең колачы киңәюен күрсәтә. Билгеле булганча, ХIХ гасырның урталарында киң колач белән халыкчан телдә иҗат итүчене Җ. Вәлиди: "...Без тарихы әдәбиятымызда чын татарча нәзымләр язучыны эзләгәндә, иң элек Габделҗаббар әл-Кандалыйга очрыймыз. Буның заманында вә буннан элек, белмим, буның өслүбе илә нәзым язучылар булдымы икән?... Кандалыйның нәзымләре мәүзүгъ (тема) җәһәтендән бик тар вә бер төрле рәвешдәдер, ул аларны үзенең мәгъшукаләренә яза... Габделҗәббар әфәнденең бу нәзымләре бездә, язсаң җилдләр (томнар) тәшкил итәчәк "Чыкдым басу капкасын, Җәйдем киндер басмасын" һәм дә "Озындай озын бүрәнә, Чанага салсаң сүрәлә" рәвешендәге сарыф гавами җырлардан әллә кая өстен тора вә шуның белән бергә ул халыкныкы булудан да чыкмый, күз күрмәгән вә колак ишетмәгән вә һичбер аңлашылмый торган вә аңлашылуы матлуб тотылмаган нәрсәләр илә чуалмый. Ул һичбер урында диб әйтүрлек татар телен бозмый, гавами фәкать һәр кемгә аңлашылурдай ачык вә урынлы тәгъбирләрдән качмый, чит сүзләргә вә тәкәлефле тәгъбирләргә бик аз урын бирә; татарча сүзләрне бик осталык вә табкырлык илән кулланадыр. Без анда яхшы гына кувәи шигърия булганын сизәмез...", - дип [Вәлиди, 1912, б. 93], Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәтле рәвештә анализын дәвам итә: "...Әгәр дә Габделҗаббар әфәнде бу нәзымларыны мәгъшукасы Сәхибҗәмал абызтайга хитабән йазмаса иде, без аны хәкыйкатән хатунлар хокукын хәммаль итүче вә аларның хөрриятен теләүче диеб карар вә аның бу нәзымларына Тукаевның: Кич булгачдин үзе тагын эчеб кайта / Ауызы борыны сасыб, өст башын тынчыб кайта / Йаткызмакчы булсаң кулыңдан ычкына / Тәмсез сүзләр сөйли, сүгенә, кычкыралары илә бер рәтгә куйар идек. Фәкать Кандалый хәзрәтендән хәзерге шагыйрьләремездәге (гумманность) вә (феминизм) ны бер кем дә сорамас. Ул, теләсә ниндәй максад белән булса булсын татар мужигының хатыны илә мөгалләмәсен бик дөрест сурәтдә тасвир кыйладыр. Андан шундин артыгыны дәгъва кыйлыб булмый. Күб шагыйрьләрнең ауызлары гашыйк җырлары илә ачыладыр. Нечкә билләр, аху күзләр, ай йөзләр, кыйгач каш вә шикәрле иренләр - шагыйрьләрнең иң элекке илһамчыларыдыр. Соңра ул торган саен даирәи бәсарен (күрү даирәсен) киңәйтә..." [Вәлиди, 1912, б. 95-96]. Аннан соң автор "Габделҗәббар әфәнденең бунда тагын берничә гүзәл нәзымларен язмыйча китеб булмый", - дип, "Парау илендә төш күрдем" һәм "Бере сукда, бере сакда" булып башлана торган шигъри өзекләрдән соң, аның иҗатына чын күңелдән соклануын белдерә: "...Габделҗәббар әфәнде үзенең шигырьләрендә халык мәкальләрене вә халыкның фантазиясендә мәүҗүд булган нәрсәләрне кертеб әсәренә никадәр гүзәллек бирә вә үзенең чын-чын халык рухлы бер татар идекене күрсәтәдер" [Вәлиди, 1912, б. 97]. Җ. Вәлиди әлеге шигырьләрне К. Насыйриның "Фәвакиһел-җөләса-фи-л-әдәбият" җыентыгыннан алып бастыруын әйтеп уза [Вәлиди, 1912, б. 93-102). К. Насыйри да, Җ. Вәлиди дә Г. Кандалый иҗатының халыкчан-татарча булуына игътибар итәләр. Шуның белән бергә, М. Госманов белдергәнчә, "...шагыйрь чын-чыннан әдәби әсәр язу эшенә традицион иске әдәбият - суфичылык әдәбияты позициясеннән чыгып тотына. Г. Кандалыйның беренче җитди әдәби тәҗрибәләре сыйфатында ике поэмасын - " Рисаләи-иршад" ("Тугры юлга күндерүче китап") һәм "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" әсәрләрен исәпкә алабыз... Беренче әсәрләрен ясалма телдә язудан башлаган шагыйрь әдәби эшчәнлегенең соңгы чорында халык теленнән аерылмаслык дәрәҗәдә гади итеп язу югарылыгына күтәрелде" [Госманов, 1988, б.18, 51]. Аңлашылганча, "ясалма тел" дигән вакытта, гомумтөрки традицион язма әдәби телгә нигезләнгән Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки кебек авторларның ХVIII гасыр ахырыХIХ йөзнең беренче яртысында иҗат ителгән әсәрләренең теле истә тотыла. Дөрес, Г. Кандалыйның поэмасы, Г. Утыз Имәни трактатлары шикелле, сүзгә-сүз тәрҗемә ителмичә дә аңлашыла, әмма һәр битнең яртысында диярлек хәзерге татар теленә аңлату урын ала [Кандалый, 1988, б. 245-316, 317-340]. Бу автор да, төрки телдә язуымны үтенделәр, дип белдерә: Бәгъзе яран фәкыйри, бәгъзе әннас / Әйләделәр бу гарибдин илтимас / Бер китабәт кыйссалардан әйләгел / Һәр нә гаҗәибдин улса - сөйләгел / Төрки улсын ул китабәте шәриф... [Татар әдәбияты..., 1985, б. 83-84]. Х.Р. Курбатов "Г. Кандалый шигырьләрендә тел, стиль, метрика һәм строфика" дигән мәкаләсендә шагыйрь әсәрләре теленең үзенчәлеген болай дип билгели: "Татар поэзиясендә Г. Кандалый - традицион төрки әдәби тел чикләрен кыю атлар чыгып (ләкин аерым очракларда аннан да бөтенләй үк баш тартмыйча), халыкның җанлы сөйләм телен бик иркенләп шигъриятләштерүче олы шагыйрьләрнең берсе... ХХ йөз башы шагыйре Г. Тукайга һәм аның замандашларына халыкның сөйләшү телен шигырь теле итеп куллануга беренче булып юлны Кандалый ача. Әмма моннан бу шагыйрьнең барлык әсәрләре дә халык теле белән язылган икән дип уйламаска кирәк. Урыны белән ул йә традициядән аерыла алмыйча, яисә югары уй-тойгылар турында тасвир итәргә кирәк булганда, борынгы төрки әдәби телгә әйләнеп кайта..." [Курбатов, 1984, б.113-114]. Димәк, XVIII гасыр ахыры-ХIХ йөзнең уртасына кадәр язылган поэзия әсәрләрендә, Болгар-Казан шивәсе дип атала торган төрки тел, авторларның үз әсәрләрен кайсы укучыга багышлап, нинди максатны күздә тотып иҗат итүләренә карап, ике төрле вариантта хәрәкәт итә: 1) йырак илләрдә ислам тәгълиматын, Көнчыгыш әдәбиятен-мәдәниятен тирән үзләштереп, зур укымышлы булып кайткан татар халкының талантлы шәхесләре, үзләренең эпик характерындагы тирән эчтәлекле тезмә әсәрләрен гарәп-фарсы алынмаларын мул кулланып иҗат итәләр; 2) шагыйрьнең хис-кичерешләре, кайгы-хәсрәте, шатлык-куанычы чагыла торган һәм турыдан-туры әти-әнисе, туганнары, сөйгән ярлары, сәвекле җефете укысын дип язылган "Илаһи бәет"ләр, Баһави һәм Г. Кандалыйның әсәрләре, авторлар үзләре кабат-кабат ассызыклаганча, шул кешеләр сөйләшә торган Болгар-Казан төбәгендә яшәүче телгә якын итеп бирелә. ХIХ йөзнең урталарында да, язмачылыгыбыз тарихының буеннан-буена, традиция булып килә торган мөһим үзенчәлек дәвам ителә, гарәп-фарсы алынмалары белән туендырылган классик-абруйлы төркидә языла торган әсәрләр белән бер үк вакытта, сөйләмә сүз һәм сүз формаларын әдәбиләштереп мул кулланыла торган халыкчан иске татар телендә язылган әсәрләрнең эзлекле рәвештә параллель баруы күзәтелә. Шуның белән бергә, Г. Кандалыйның, башлангыч чорында язган поэмаларын классик абруйлы төркидә, Сәхибҗәмал абыстайларга багышлап язган поэма һәм шигырьләрен шул авылдашлары сөйләшә торган телне әдәбиләштереп язуы билгеле. Димәк, төрле авторның әсәрләрендә параллель килә торган ике төрле төрки телне бер үк автор үзенең төрле әсәрләрендә файдалана һәм гасырлар буена килә торган традицияне үзенчәлекле рәвештә яңартып җибәрә. Г. Кандалый иҗаты турында фәнни хезмәт язучы авторлар бу мәсьәләгә игътибар итәләр. "Бу күренеш исә Г. Кандалый иҗатының бер гомер дәвамында төгәл ике чорны иңләп алуын барлыкка китерде", - дип яза бу хакта М. Госманов [Госманов 1988, б. 63]. Г. Утыз Имәни әсәрләрендә фонетик үзенчәлекләр, графикорфографик тәртип, норма һәм вариантлылык, Э.Х. Кадыйрова ХIХ гасырның беренче яртысында язылган/басылган поэзия әсәрләрендәге фонетик үзенчәлекләр, графика-орфографик тәртип, норма һәм вариантлылык И.Б. Бәширова тикшерүендә бирелә. ХIХ гасырның икенче яртысы-ХХ йөз башында язма әдәби тел мәсьәләләре. Поэзия телендә традиция һәм яңарыш. ХIХ гасыр ахыры-ХХ йөз башы - татар әдәбияты һәм әдәби теленең алтын дәвере, дип билгеләнә. ХIХ йөзнең икенче яртысыннан язма әдәбият тема һәм жанр ягыннан байый һәм тагын да катлаулана. Бу чорда татар әдәби теле үзенең барлык стильләре белән дә яшәештә була. Димәк, язма әдәби тел төрле жанр-стильләрнең таләбен канәгатьләндерә торган халәтендә, ягъни классик-абруйлы һәм халыкчан төрдәге вариантларында кулланыла, норма, норма вариантлылыгы, функциональ-социаль һәм функциональ-стилистик вариантларында яши, хәрәкәттә була, ягъни татар милли әдәби теле камил дәрәҗәсендә формалашып җиткән була. 1800 елда Казанда гарәп шрифтында китап басу юлга салына [Каримуллин, 1971, с. 117], 1804 елдан Казан университеты эшли башлый, аның каршындагы типография ХIХ гасырның урталарында Россиядәге дөньяның төрле телләрендә иң күп китап бастыра торган типография булып таныла, шәхси типографияләр ачылгач та, эшләвен дәвам иттерә, дини китаплар белән бергә, татар халкының дөньяви әсәрләре дә басыла, һәр өч китапның берсе татар китабы була [Каримуллин, 1971, с. 161, 179-181]. Күрсәтелгән вакытта, матур әдәбият стилендә проза жанрының өстенлек алуы билгеле, әмма алдагы чорларны тикшерүдәге фикерне дәвам итү максатыннан, бу очракта да сүзне поэзия жанрыннан башлыйбыз. ХIХ гасырның икенче яртысында Гали Чокрый (1826-1889), Ә. Уразаев-Кормаши (1855-1883), Мифтахетдин Акмулла (1831-1895) һ.б. шагыйрьләр иҗат итә. Әдәбиятчы галимнәр белдергәнчә "... ХIХ йөз поэзиясенең бу этабын Тукайлар чорына әзерлек дип билгеләргә мөмкин" [Гайнетдинов, 1985, б. 377]. ХХ гасыр башында Дәрдемәнд (1859-1921), Г. Тукай (1886-1913), С. Рәмиев (1880-1926), М. Гафури (1880-1934) һ.б. классикларыбызның башлангыч чор иҗаты күздә тотылуы мәгълүм. Гали Чокрыйга мөнәсәбәтле рәвештә, әдәби әсәрнең поэзия жанрына караган традицияләр дигәндә, аның да, Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки һ.б. философ-шагыйрьләр кебек үк, "... чорн ың, татар җәмгыятенең актуаль мәсьәләләрен кайгырткан һәм үз иҗатында чагылдыра алган" шагыйрь булуы истә тотыла [Гомәров, 2006, б. 31]. Г. Чокрый да, аң-белем, мәгърифәт тарату юнәлешендә тырышып эшләгән фикер иясе буларак, төрле жанрларда дөньяви һәм дини эчтәлекле оригиналь әсәрләр язган, Көнчыгыш әсәрләренә шәрехләр ясаган. Автор аларның күбесен, абызгайлар традициясен дәвам итү юнәлешендә, укымышлы кешеләргә багышлап, гарәп һәм фарсы телендә иҗат иткән. Шуның белән бергә, Г. Чокрыйның күп сандагы мәдхиямәрсияләре заманының мәшһүр кешеләренә, ишан-муллаларына, байларына, туганнарына багышлана һәм боларга карата, авторның мөнәсәбәте нинди булуга мөнәсәбәтле рәвештә, сүз һәм сүзформалар сайлап алынып файдаланыла. Мәсәлән, авторның "Шәмгыз-зыя" ("Шәм нуры") китабында автор үзе белдергәнчә, егермеләп галимнең исемнәре һәм алар яшәгән изге урыннары хакында тасвир ителеп, мәгълүмат бирелә. Әлеге китабының максатын ул болай дип билгели: "... вафат булынмыш адәмләрнең соңында калгучы әхбабләре мәрсияләр языб мәетләрене хатергә алырга вә хәер-догалар кыйлырга сәбәбләр ясаганлардыр вә һәм дарелсөллямдагы (үткәндәге) галимнәрнең исемләре китаблара язылыб мәнкабәләре (мактаулы эшләре) ядкәр булыб калгандыр. Бәс, безем шәһәремез дә йәгъни шәһре әл-Болгар да руи зәмингә (җир йөзенә) бик мәшһүр вә бик мәгъруф (билгеле) шәһәрдер. Монда мәгаш идеб мәрхүм булган газизләргә дә мәнкабә вә мәрсия язгучылар була килгәндер. Бәс, безнең гасырымызда да күб газизләр бар иде. Анларның да исемләре соңгыларга мәгълүм булуб, йәдгә алыныб, хәер-догалар кыйлышырга сәбәбләр булса иде, чөнки олуғ газизләр үзләренең нәфесләрене вә газиз җанларыны айамай, рийәзәтләр чигеб һөнәр вә гыйлем үгрәткәнләрдер вә белгән гыйлемләрене могасыйрларына (замандашларына) тәгълим итәр өчен күб михнәтләр чиккәнләрдер вә һәр кайулары ун ике фәндән мөмкин кадәре дәрес әйтеб ничә өйәздән җыелыб килгән талибләрне галим булганчы вә имам вә мөәззин булырлык булганча назыйр вә тәрбия кыйлганлардыр, анларны соңгыларымыз онытыб бетмәсен өчен фәлән йирдә фәлән галим булган икән дийүрлек тәзкирәләр калган булса йахшы булыр иде..." [Чокрый, 1883, б. 2]. Әдәбиятчы галим И. Гомәров белдергәнчә, Г. Чокрыйның "Шуйу хы Болгар" ("Болгар шәехләре") дигән әсәре булуы билгеле: "Шагыйрь өчен Болгар нәкъ менә укымышлы, зыялы затлар күплеге белән, гыйлем-мәгърифәт учагы булуы белән данлыклы, җыеп әйткәндә, татар мәдәниятенең бишеге булганга кадерле... Болгар темасы белән бәйле тарихи мотивлар Гали Чокрыйның "Мәдхе Казан" ("Казанга мәдхия"), "Тәварихе Болгария йәки тәкърибе Гари" ("Болгар тарихы яки Гариның якынча аңлатмалары") һәм башка әсәрләрендә дә дәвам ителә, иҗатының лейтмотивына әверелә" [Гомәров, 2006, б. 81]. Әлеге темага мөнәсәбәтле булган галим-остазлар һәм аларның башкарган эшләре хакындагы, мәрсияләр, башка жанрга караган тезмә һәм чәчмә әсәрләр, әлбәттә инде, гарәп-фарсы алынмаларын мул кулланып языла. Мәсәлән: Чөнача сахибе шөһрәт Шиһабеддин гали фикрәт, Укыбдыр чук фөнүн, хикмәт, һадилар кем безем саздыр... Укыбдыр күб рисаилне, ачыб төрлүк мәсаилне, Хафиздыр күб дәлаилне, һадилар кем безем саздыр... ("Китабы шәмгыз-зыя...", 1883, б. 8). Шуның белән бергә, автор, Суфи Аллаһиярның (1616-1713) "Сөбәтел-гаҗизин" әсәренә язылган шәрехендә, хаталар китәргә мөмкинлегенә ишарәләп, гадәти укучыга мөрәҗәгать итә, тырышлыгын танырга өнди: "Әй гъәзиз къәрдәш, әгәр булсаң кәрим / Кыл тәмй из: буш куйма имгәкләрем /...Чөнки һәркем белсә сүзнең кыйммәтен / Арттырыр ул үзенә чук һиммәтен..." дип, сүзнең дәрәҗәсен белгән кеше генә, ялкынлы дәрт белән теләгенә ирешү өчен омтыла, кеше үзе китсә дә, аның сүзе калса, аның догачылары булачак, дип белдерә [Татар поэзиясе..., 1992, Т. I, б. 337]. Газиз кардәш, бөрадәрләргә мөрәҗәгать итеп язылган шигырьләре теле аларның халык сөйләменә якын була: "Һауада каз китеб барса, караб күр / Берен алда тотар. Син дә сабак күр: / Ийәрсәләр аңа - туғъры барырлар / Чобалсалар - дулаб, чашыб калырлар..." Әдәбиятчы галимнәр белдергәнчә, Г. Чокрый, авылдашлары үтенеченә җавап рәвешендә язган "Хаҗнамә"сен дә, шундый ук телдә иҗат итә [Татар әдәбияты..., 1985, б. 425]. Аңлашылганча, язмачылыкның башлангыч чорыннан ук классик-абруйлы төрки һәм халыкчан - сөйләмә төркинең параллель килә торган традицион ике юнәлеше, Г. Кандалыйның шигырь һәм поэмаларындагы кебек, Г. Чокрыйның тезмә һәм чәчмә әсәрләрендә дә чагылыш таба. Шуның белән бергә, ХIХ гасырның ахырларына таба яңадан дастан әдәбиятының традициясе дәвам итә ягъни халык авыз иҗатында кулланыла торган сүзләрне мул файдаланылып иҗат итү зарурлыгы килеп туа. Болай итеп язу үзенчәлегенең ХII гасырда Ә. Ясәвиләр иҗатыннан башланып, гасырлар буена абруйлы төрки белән параллель баруы дәвам ителгәне хәлдә, XVIII гасырның башында иҗат итүче Габди, Габдессәлам һәм шул ук гасырның буеннан-буена килә торган "Илаһи бәет"ләр телендә, аннан соң, ХIХ гасыр урталарына таба, моңлы адәмләрнең үз сөйләмә телләрендә язарга кирәк булуын аңлап, үзе яшәгән төбәгендәге казакъ сүзләрен дә кушып җибәреп иҗат итүче Баһавиның "Бүз егет"ендә Болгар-Казан төрки-шивәсенең үзенчә баетылып, даирәсе киңәйтелеп кулланылуы мәгълүм. Инде килеп, ХIХ гасырның ахырларына таба менә шушы халыкчан телне әдәбиләштереп, ХIХ гасырның урталарындагы Баһавиның "Бүз йегет"е, Г. Кандалыйның нәзымнәрен файдаланып, Ә. Уразаев-Кормаши (1855-1883) үзенең "Кыйссаи Бүз егет" (1874) һәм "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрләрен иҗат итә. Автор аларның ничек итеп язылуы хакында "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәренең ахырында аңлата: "...Бу хикәяте гаҗибияне госманлы тәварихларындан күреб, җиңелерәк телемез нугай вә казакъ лөгатенчә чыгарыб, "Бүз йегет" нам нөсхәмез кеби, мин әүвәлиһи ила ахирихи, тасхих вә мокабәлә кыйлыб, иҗаз тарикынча, бу ике телгә тасниф кылдым" [Уразаев-Кормаши, 1879, б. 50]. Аңлашылганча, Ә. Ясәви "Хикмәтләр"еннән башланган җанлы халык сөйләмен әдәбиләштереп иҗат итү, ХVI гасырда Хәсән Кайгы, Казтуган, Дусмәмбәт, Чалгиз җырау, ХVII йөздә "Бабахан дастаны", ХVIII гасырдагы Габди, Габдессәлам һәм башка авторларның "Илаһи бәетләр" теле, ХIХ гасырның беренче яртысындагы Баһави һәм Г. Кандалый әсәрләрендә, аерым төбәктәге җанлы-сөйләмә сүзләр белән баетыла килеп, ХIХ гасырның икенче яртысында Ә. УразаевКормаши иҗатында дәвам ителә. Автор кыйссалары телен, болгартатар атамасын, үзе яшәгән төбәктәгечә, нугай вә казакъ лөгатенчә дип белдерә, әсәрләрендә казакъ теленә хас булган сүз һәм сүзформаларны яратып куллана, димәк, иске татар теленең аерым урынчылыкта файдаланыла торган тел берәмлекләре белән баетыла баруы тагын да киңәйтелә. Алга таба әлеге юнәлеш М. Акмулла, Я. Емельянов һ.б. шагыйръләрнең әсәрләрендә үзенчәлекле рәвештә дәвам ителә, ягъни бу шагыйрьләр, гомумсөйләмә формаларны мул куллану белән бергә, үзләренең туган ыруы - кабиләсе (Акмулла үзе белдергәнчә - мужикмишәр, Емельянов - керәшен), яисә яши торган урынчалыгына хас булган башкорт, казакъ теле берәмлекләрен дә табигый бер җиңеллек белән файдалана, тасвир чарасы итеп күтәрә. Акмулла иҗатында сөйләмә тел берәмлекләренең сәнгатьчә кулланылышы күп урыннарда гарәп-фарсы алынмалары белән аралаштырыла, димәк, абруйлы төрки белән халыкчан төрки юнәлеше әлеге авторның бер үк шигырьләрендә бергә үрелә, шәхси таланты-осталыгы белән камилләшә, нәтиҗәдә, язма телнең традициясе - нигезе сакланганы хәлдә, колачы киңәйтелә бара, укучыларның даирәсе арта бара [Бәширова, 2007, б. 181]. ХХ гасырның беренче бишьеллыгында татар халкының даһи шагыйре Г. Тукай иҗат итә башлый: Ник йоклыйсың, мужик? Яз җитде һәм үсте / Чирәмнәр йортыңда, Тор, уян, күтәрел! / Үз-үзеңә кара: Кем идең, кем булдың? / Нәрсә бар милкеңдә? / Ындырда юк орлык, Иген юк урырлык, / Атың бар бик начар, Өч тәңкә торырлык... [Мужик йокысы, Тукай, 1955, б. 3]. Кайда китде цензуралык / Коллык, тарлык, ким-хурлык? / Артка карасак борлып, / Йырак анлар калдыя... [Тукай, 1955, б. 6]. Күренгәнчә, беренче шигырьләрен Г. Тукай, XVIII гасырлардагы "Илаһи бәетләр"дән, Баһави, Г. Кандалый, Ә. Уразаев-Кормаши, М. Акмулла, Я. Емельянов әсәрләре белән килә торган традицияне дәвам итеп, "мужик"ка мөрәҗәгать итеп, халыкның сөйләмә теленә якын булган юнәлештә иҗат итә башлый [Курбатов, 1988, б. 54-58]. Шуның белән бергә, 1905 елда, Уральск шәһәрендә Камил Мотыйгый тарафыннан "Әлгасрел-җәдид" дигән журнал чыгарырга хәзерлек уңае белән тәкъдим ителгән программада "Голүмең бакчасында..." дигән шигыре басыла: Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран, Сәгадәт бәхтемезгә калсын инсе, җинниләр хәйран. Татарлар рифгате, шаны сикез кат күкләрә китсен, Әбәд-сәрмәт бу милләтне Ходаем бәхтияр итсен. Борынгы уйкуларны дөшенүбән улалым надим, Тәрәкъкый вә Тәгали йулларына улалим кадим... (Гыйлемле, белемле булыйк, Ходаем татарларны мәңге бәхетле итсен, дөньяда болгарларның барлыгына ышандырыйк, төрле журналлар күбәйсен, милләтнең яшь каһарманнары кулында каләм булсын, йоклап ятмыйк, мәгариф мәйданында ат уйнатыйк...) Шушы ук тема авторның 1906 елда "Шәкерт, яхуд Бер Тәсадеф", "И каләм", "Фикер" газетасына гына махсус түгел", "Пушкинә", "Гәзитә мөрәттибләренә" һ.б., 1907 елда "Хөрриятә", "Тәрбиятел-әтфаль"гә һ.б. шигырьләре языла. Гыйлемгә-белемгә омтылу фикеренең бөеклеге, "Котадгу белек"тән башланып, болгар төркисе - иске татар телендә язылган "Кыйссаи Йосыф"тан соң гасырлар буена тасвир ителә килеп, XVIII гасыр ахырыХIХ йөзнең беренче яртысында Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки һ.б. иҗатында, иҗтимагый шартлар таләбенә җавап бирү юнәлешендә, тагын да югары күтәрелә. Әлеге авторлар үзләренең әсәрләрен укымышлы кешеләргә багышлап, традицион гомумтөрки нигезне саклаган хәлдә, гарәп вә фарсы алынмаларын мул кулланып иҗат итәләр. Яшь Тукай да, Аллаһы Тәгалә, Коръәне Кәрим сүзләре белән куәтләнеп, гыйлем-мәгърифәтле, затлы-зыялы булып, халыкка хезмәт итүнең зарурлыгы тасвирлана торган шигырьләр нәкъ шул әсәрләрнең теле кебек язылырга тиеш, дип аңлый һәм шулай яза. Димәк, бу юнәлештә Г. Тукай ниндидер яңалык ача дип әйтә алмыйбыз, ул гамәлгә куелган язма ысулны дәвам итә. Шуның белән бергә, Г. Тукай әлеге ысулның эчтәлеген киңәйтә: "...бу милләтне Ходаем бәхтияр итсен..." дип, Аллаһыга инану белән башланган фикер, милләтне гыйлемле итүнең тагын башка чаралары булуы да һәр шигырьдә тасвирлана. Болар: "тишек пима, тишек бишмәтле", "җир йөзендәге фәрештә" шәкертнең "тәрәкъкый күкләрнең баскычы", "милләтнең һәр эштәге өмете" булуы, "Каләм"нең "наданлыкның начарлыгын, агу икәнлеген аңлатырга" мөмкинлегенә күрә, "милләткә мәрхәмәт ит, зинһар хурлыкка калдырма" дип мөрәҗәгать итәргә кирәклек; язма әдәбиятның көчле корал булуына инану, "Фикер" газетасы басыла башлагач, аның халыкны таркатучы җилләрне истермәс, милләтнең берләшү юлларын кистермәслегенә ышану, шагыйрьләрнең дә "күңелгә хушлык, җанга яктылык" китерә торган "тиңдәшсез Пушкин Александр кебек якты кояш төсле шигырьләр язып" милләтне ничек итеп аңлы, укымышлы, белемле итәргә мөмкин булу шигъри юлларда сурәтләнеп бирелә. Шулай итеп, милләтне гыйлемле, мәгърифәтле итүнең шул чордагы күп төрле мөмкинлеге сурәтләп күрсәтелә. Димәк, Г. Тукай, иҗат итә башлаганда, гомумтөрки нигездәге Болгар-Казан иске татар теленең: а) халыкчан сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләренә якын булган, ә) гарәпфарсы алынмалары һәм традицион язма формалары мул кулланыла торган мөмкинлеген истә тота. Параллель булып килә торган ике төрле төркинең, Г.Кандалый иҗатындагы кебек, бер үк авторның төрле әсәрендә файдаланылуы тагын да ачыграк чагылыш таба. Г. Тукайның беренче тәнкыйтьчеләре тарафыннан әлеге мәсьәләгә игътибар ителә. Ф. Әмирхан "Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 нче дәфтәр" җыентыгы басылып чыгу уңае белән язылган мәкаләсендә, Г. Тукайның саф сөйләмә телдә язылган шигырьләрен югары күтәреп мактый: "Һәр милләтнең шөгарасы - шул милләтнең теленең сакчысы вә төзәтүчесе, шул халыкның кайгы вә шатлыкларын үзләренә вә башкаларга дөрест сурәттә аңлатучы вә халыкның коры сүзләрдә вә нәсерләрдә изһар ителә алмаган халәте рухияләрен изһар итүчеседер. Шуңар күрә дә шигырь вә шөгарә халык әдәбиятында иң мөхтәрәм урынга куеладыр..."; "Мәҗмугада "Шүрәле", "Пар ат", "Теләнче", "Кемне сөяргә", "Дөньяда торыйммы? дип киңәшләшкән дустыма", "Туган җиремә" дигән шикелле шигырьләр һәр җәһәтеннән тәкъдир ителергә шаяндыр (лаектыр, хаклыдыр)". "Иске төрек телендә" язылган дип уйланыла торган шигырьләрне автор өчен гөнаһ эш дип белдерә: "Бу мәҗмугада Габдулла әфәнденең халис татарча - һәр татар рәхәтләнеп укырлык язылган бик гүзәл шигырьләре вә халис татар мәгыйшәтеннән алынган тасвирлары янында, иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азәрбайҗанча, тагы әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре дә күптер... Габдулла әфәнде кеби табигате шигъриятле кешеләрнең иске вә яңа төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеп тә, татар шагыйре урынына - үзләрендән мөтәкәллиф төрекләшкән шагыйрьләр ясаб чыгарулары татар теле вә әдәбияты ноктаи нәзарындан гөнаһдыр... гарәп сүзләреннән татарча төзелеп ясалган бәетләрнең татар шигырь мәҗмугасында торулары - бөтенләй урынсыздыр". Дөрес, бу төрдәге шигырьләрнең дә "гүзәл чыгуы" искәртелеп үтелә: "Болардан башка төрек әдәбияты тәхте тәэсирендә язылган шигырьләрендә дә Габдулла әфәнде мөстәкыйль вә гүзәл тасвирлар дәреҗ итәдер", - дип, "Хур кызына" һ.б. берничә шигырьдән өзекләр китерелә, кайбер тәрҗемәләренең дә "телләрен истисна белән", ягъни телен искә алмаганда, бәхак (чыннан да) гүзәл чыкканнар, - дип бәяли [Даменла, Әл-Ислах, 1907, № 9; Әмирхан, 1986, б. 11-14]. Ф. Әмирханның икенче мәкаләсендә дә әлеге язмада чагылыш тапкан фикерләр дәвам ителә: "Моннан соң Габдулла әфәндедән халис татар телендә язылган озын-озын поэмалар көтәмез. Татар теленең (дикъкать итеңез - төрек түгел!) аз булса да алга атлавы өчен, мотлак куәи шигърияле затларымызның тәсанныгсыз (табигый) татар булып калулары ляземдер" [Даменла, Әл-Ислах, 1907, 2 февраль; Әмирхан, 1986, б. 22-23]. Шулай итеп, Г. Тукайның шигырьләре татар халкының саф сөйләмә телендә һәм иске төрек телендә язылган дип белдерелә. "Иске төрек теле" дигән төшенчә, гарәп, фарсы, азәрбайҗан телләре белән бергә бәйләп әйтелгәнгә, әлеге тәгъбирне гомумтөрки дигән мәгънәдә аңларга да була. Г. Тукай үзе дә җыентыкларының берсендә "...Ул мәнзумат вак-вак диваннарга тәдвин ителеп, төректатар галәменең һәр ягына таралган...", - дип язган. Моны, төрек сүзенең тулаем гаилә исеме булган төрки мәгънәсендә кулланылуы, дип аңарга кирәк [Тукай, 1956, Т. 4, б. 185]. Берничә еллар үткәч, Җ. Вәлиди М. Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрек" хезмәтенә нигезләнеп ("Безнең юл", 1927, № 3) һәм "Йолдыз" белән "Вакыт" газеталарының телен тикшерү уңаенда ("Безнең юл", 1928, № 1) төрки-төрек-татар төшенчәләренең үзләренә хас булган мәгънәләре булуына игътибар итә һәм болай дип белдерә: "...Төрекчә бар, төрки бар, болар - бер-берсенә башка нәрсәләр. Төрекчә дигәне - госманлыча дигән сүз. Төрки дигәне, гомумән, төрек теленчә дигән сүз. Димәк ки, татарча язылган китап төрекчә булмый, бәлки төрки була. "Төрки" ул - гарәпчә һәм фарсычага каршы куелып йөртелә торган классик бер тәгъбир..." [Вәлиди, 1928, № 1]. Әмма Г. Тукай иҗатына карата язылган мәкаләләреннән аңлашылганча, Җ. Вәлидинең әле төрки-төрек төшенчәләрен аерымламыйча куллануы күренә. Мәсәлән, "Габдулла Тукаев" дигән мәкаләсендә, асылда, Ф. Әмирханның "... халыкның кайгы вә шатлыкларын үзләренә вә башкаларга дөрест сурәттә аңлатучы вә халыкның коры сүзләрдә вә нәсерләрдә изһар ителә алмаган халәте рухияләрен изһар итүчеседер..." дигән фикерен кабатлап, шагыйрьнең сүзе гади генә сүз булмыйча, "...андагы хис вә мәгънә татар халкының мәңгелек җан азыгы булачакдыр...", - дип, инануын белдерә [Вәлиди, 1913, 6 апрель]. Ләкин алга таба "шагыйрь сүзенең җан азыгы" булу дигән фикер куәтләнми, "Мөхәммәдгариф углы Тукаев" дигән хезмәтендә: "...Тукаевның беренче (шәкердлек) дәверендә госманлычарак язган шигырьләре эчендә, тәрҗемәләре юк диярлек дәрәҗәдә аз иде", "...ул хәзер мөстәкыйльрәк хис итә, аның телендә, өслүбендә дә госманлылыктан татарлыкка таба бер сафлану вә истикълял күренә", "...Фатих әфәнде Тукаевның госманлыча язылган шигырьләренең тел җәһәтен яратмый һәм "Шүрәле", "Алтынга каршы" кеби татарча шигырьләренә бик зур кыйммәт бирә иде", - дип белдерә (Вәлиди, 1914), ягъни Ф. Әмирхан мәкаләсендә "иске төрек теле" дигән төшенчә-атама, госманлы дәүләтендәге халыкның теле дигән мәгънәсендә тәгаенләнеп кулланыла. Г. Ибраһимов та шушы ук фикерне кабатлый: "...Тукай кебек шагыйрьләр (башлангыч "Мөхәммәдия" дәвере) байтак вакытлар ярым "Тәрҗеман", ярым госманлы тәэсирендә бардылар. Ләкин тормышның төбендән табигый рәвештә күтәрелеп килгән халык хәрәкәте әдәбиятны, матбугатны үзенә корал иттерергә тели иде. Боның өчен җанлы халык теле лязем иде" [Ибраһимов, 2007, б. 38]. Аңлашылганча, Г. Тукайның беренче тәнкыйтьчеләре тарафыннан, шагыйрьнең башлангыч чор иҗатына, үзенчәлекле рәвештә мөнәсәбәт белдерелә, халыкчан телдә язылган шигырьләре санап күрсәтелеп мактала да, гарәп-фарсы алынмалары белән язылган шигырьләре "төрек телендә язылган" дип ассызыклана. Бу төрдәге әсәрләренең кыйммәте, аның теле кимәлендә, татар халыкның сөйләмә теле яктылыгына куеп тискәре бәяләнә һәм озак еллар буена кабатланачак, Г. Тукайның беренче шигырьләре госманлы-төрек телендә язылган, дигән фикер ныгытыла. Иске татар әдәби теленең үз тарихы булуына игътибар ителми. Шуның белән бергә, татар әдәби теле тарихын өйрәнеп, беренче мәкаләләрен яза башлаган Л. Җәләй "Тукай телендә фигыльләр" дигән хезмәтендә: "...Тукай телен өйрәнү - татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү дигән сүз. Кешелек дөньясы барлыкка китергән культура байлыгын тәнкыйть үтәзеннән сөзеп алмый торып, яңаны төзеп булмый", - дип, шигъри әсәрләрнең телен яңача тикшерергә кирәк булуны күтәрә [Җәләй, 1938, № 3, б. 59-60]. Әмма бу вакытларда әлеге фикер үстерелә алмый. Татар әдәбияты, берсе икенчесен инкяр итә торган, кадим, җәдит, сыйнфый көрәшне чагылдырган революцион дәверләргә бүленеп өйрәнелергә тиеш, дигән фикер [Ибраһимов, 2007, б. 127-131], "...Татар буржуасы өчен төрек-татарчылык бербөтен хәрәкәт икән, аның теле дә шундый ук бербөтен -төрек-татар теле... Октябрьгә кадәрге әдәби тел - пантюркист татар буржуасының теле иде...", - дип дәвам ителә [Толымбай, 1931, б. 26, 76]. Димәк, әдәби телнең эзлекле тарихы булырга тиешлек мәсьәләсен өйрәнеп тикшерү юнәлеше көн тәртибенә куела алмый торган, алай гына да түгел, татар халкының тарихы бар, аның әдәбиятының, әдәби теленең тарихы бар, дип әйтүчеләр кулга алынып, юкка чыгарыла торган дәвер була. Г. Тукайның башлангыч чор иҗатын госманлы-төрек теле һәм әдәбиятына бәйләп карау дәвам итә. Ш. Рамазановның "Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле" дигән мәкаләсендә: "...Тукай иҗатына кадәр татар поэзиясе һәм татарча художестволы сүз культурасы турында шартлы рәвештә генә сөйләргә мөмкин", Тукайга кадәр булган татар әдәбияты "...поэтик идея, поэтик фикер ягыннан ярлы, сәнгатьчә эшләнеш ягыннан, күбесенчә, примитив, ...һәм тел ягы бөтенләй корама иде", - дип, үрнәк рәвешендә Г. Утыз Имәни, Ш. Зәки, Г. Чокрый әсәрләреннән мисаллар китерелә. Г. Кандалыйның "саф татар телендә язган берничә шигыре генә өстенлек итеп килгән гомуми хәлне, әлбәттә, үзгәртә алмавын" "К. Насыйри: "Яңа татар әдәби теле төзү юлында искиткеч зур эшчәнлек күрсәтте", - дип искәртә. "Лексик һәм грамматик нормалар карарлашмады, чуарлыклар артканнан-арта барды. Бер яктан, әле "төрки тел" дип аталган борынгы феодализм чорының корама "китап теле"дәвам итсә, икенче яктан, "пантюркистлар Идел буе татарларына да, әдәби тел итеп, төрек телен көчләп тагарга маташтылар", - дип, үз чорының әдәби тел өлкәсендәге теориясе аңлатыла [Рамазанов, 1946, 1954, б. 58-61]. Г. Тукай шигырьләренең теле дә әлеге нигезгә куеп тәгаенләнә: "...Бу чорда Тукай ике телдә - татар һәм төрек телләрендә язды. 1905 елда басылган 7 шигыренең 4 се татарча, 3 се төрекчә, 1906 елда 39 шигырьдән 18 татарча, 14 төрекчә, 7 катнаш, 1907 елда 34 шигырьдән 29 татарча, 3 төрекчә, 2 катнаш телдә язылганнар... Тукайның ул чакта әле татар әдәби теле мәсьәләсендә аерым концепциясе дә, нык позициясе дә булмаганлыкны күрсәтә...", - диелә [Рамазанов, 1946, 1954, б. 63]. Г. Тукай иҗатына, татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү күзлегеннән караганда, бу фикерләрнең чынбарлыкка туры килмәгәнлеге аңлашыла. Әлеге юнәлештә, төрек, төрки, татар, катнаш төшенчә-терминнарының мәгънәсен тәфсилләп, һәр шигырьдә кулланылган сүз һәм сүзформаларны аңлату сорала. "Голүмең бакчасында..." дип башлана торган шигырьдә, мәсәлән, төрек теленең дулашу, парлак һәм чук дигән өч сүзе файдаланылган. Димәк, сүзләрне лексема (сүзлектә теркәлгәнчә) халәтендә куллану ягыннан карап, бу шигырьне төрек телендә язылган дип әйтеп булмавы аңлашыла. Ләкин бу шигырьдә ит(ид) тамыры 5 мәртәбә идәлем һәм итмәлиез, уйнат сүзе уйнаталем; бул тамырының ул формасында 2 мәртәбә улалем; бар сүзенең вар, вармы; төрле сүзенең дөрлү; төшенү сүзенең дөшенүбән рәвешендә; болгар сүзенең иялек килешендә болгарың дип, ягъни төрки гаиләнең угыз төркеменә караган төрек теленә [Кононов, 1977, б. 394] хас булган орфографик һәм морфологик күрсәткечләре белән файдаланылуы күренә. Шуның белән бергә, бу формаларның барысы да һәм тагын йокы сүзенең уйку, күрсәтү сүзенең күстәрү, без алмашлыгының безем һәм безез дип белдерелүе, таш язмаларыннан ук килә торган угыз-уйгыр-кыпчак кабилә телләренең катнашмасы булган гомумтөркидән килә торган язмачылыкның традициясе-дәвамчанлыгы буларак [Тенишев, 1977, с. 35-40], иске татар теленең төрле чорында, теләсә кайсы жанр-стильдә язылган текстларда, төрле дәрәҗәдәге эзлеклелектә кулланылышта була. Ләкин аларның берсе дә, мәсәлән, Ш. Рамазанов мисал итеп китергән Г. Утыз Имәни дә, Ш. Зәки, Г. Чокрый һ.б. да, гәрчә аларда угызчылык күбрәк булса да, төрек телендә язылган дип саналмый. Бу әсәрләрнең иске татар телендә язылуы мәгълүм. Татар теле белемендә, әлеге мәсьәлә иске татар теленең төрле чорын тикшереп язылган хезмәтләрдә яктыртыла, угыз формаларының кыпчак төркеме телләренә караган чаралар белән чиратлаштырылып файдаланылуына игътибар ителә (Хисамова, 1999, Бәширова, 1999, Нуриева, 2004). Бу шигырьдә дә теләк модальлеге 2 мәртәбә улалем (угызчылык), 2 мәртәбә улсын, улсынлар (кыпчак-татар телендә боерык фигыль формасында кирәклек-теләк мәгънәсе һәм тагын шундый ук китсен, итсен) һ.б. "Голүмең бакчасында..." файдаланылган 145 сүзнең, татар теле, төрек теленең 3 сүзен һәм гомумтөркидән килә торган башка сүз һәм сүзформаларны бергә караганда, 57 се төрки берәмлек булуы күренә. Шигырьдә тагын адәм (2 мәртәбә), япун, немсә, француз, журнал, гәзитә сүзләре белән бергә, 64 сүз була, димәк, 81 сүзнең гарәп һәм фарсы алынмасы икәнлеге аңлашыла. Бу алынмаларның 20 гә якыны (сәгадәт, бәхет, җен, хәйран, милләт, дәфтәр, каләм һ.б.) халкыбызның язма һәм сөйләмә телендә актив кулланылышта яшәгәнгә, хәзерге вакытта аларның 60 ы гына аңлашылмый (үз вакыты татар әдәбиятында алар гадәти сүзләр була), боларның күбесе "Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге"ндә тәрҗемә ителә (1965). Г. Тукайның башка шигырьләрен дә әлеге юнәлештә тикшерергә мөмкин. Мәсәлән, "И Каләм!"шигырендә 149 сүз кулланылган. Шуларның 62 сенең, төрки гаиләдәге башка телләрдә дә, шул исәптән, төрек һәм татар әдәби язма телендә дә кулланылуы мәгълүм булганга, төрки-татар сүзе дип, шуларның һер (һәр) сүзен төрек теленеке дип аерып әйтергә мөмкин. Димәк, 87 се гарәп-фарсы алынмасы икәнлеге күренә. Билгеле булганча, классик иске татар телендә, гарәп-фарсы алынмалары катгый рәвештә үз чыганак теле кагыйдәсенә буйсынып языла. Төрки-татар сүзләренең язылышында билгеле бер тотрыкланган нигез булса да, төрлечә бирелеш тә күзәтелә. Г. Тукай шигырьләрендәге төрки-татар сүзләрен хәзерге әйтелешкә туры китереп һәм иске татар телендәге традицион язылыш дип бүлеп карарага мөмкин, әмма һәм сузык, һәм тартык авазларның бирелешендә транслитерация дәрәҗәсендәге төгәллек саклана алмый. "И Каләм!" шигырендә түбәндәге сүзләр, хәзерге татар телендәгечә язылышта бирелә дип әйтергә мөмкин: китсен, безне, без дә, тугры, йул, без, ит, калдырма, итеп, бу, йаз, ит, йаз, караны, йаз, кара, дип, ит, акны, ак, бакма, бак, явыз, асма, колак, дүрт, күз, кичмәсен, караңгылыкта, без, бер-бер итәрләр, ни, безгә, бер, безгә, бер (кабатлануны санап, барысы - 38 сүз). Иске татар телендәгечә, ягъни угыз төркеме телләренә хас булган үзенчәлекләр дә файдаланылган язылышта: бези, сән, әйлә, улалым (булыйк), кыйл, сән, нә, бән, ичүн, дөшердең, әйлә, сән, ушандак, кәс (кеше), сәндән, кәлер, бәкләнер, кәлде, бөйлә (бу илә), әйлә, кыйл,улынсын (булсын) (кабатлануны санап, барысы - 23 сүз). Бу сүзләрнең кайберләренең, мәсәлән, ben - бән [Төрекчә-татарча..., 1998, б. 74], düşür - төшер [158], ol - бул [318], хәзерге төрек теленең әдәби нормасы булып саклануы гына аларны фәкать аерым төрек теленең генә сүзе дип санарга нигез була алмый, чөнки болар, төрки гаиләнең язма телендәге уртак байлыгы булып санала. Мәхмүт Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрек" хезмәтендә, әлеге сүзләрнең күбесе, аерым кабилә телләренә бүленмичә теркәлеп бирелгәнгә, гомумтөрки дип атала. Һep - һәп сүзен төрек теленеке дип әйтә алабыз [Төрекчә-татарча..., 1998, б. 209], татар теленең сүзлекләрендә теркәлмәгән. Шулай итеп, 149 сүзнең 62 се төрки-татар сүзе икәнлеге күренә. Димәк, 87 се гарәп-фарсы алынмасы була, шуларның каләм, милләт, китап, гомер, хәл, заман, бәхет, җаһил кебек 41 е татар телендә актив кулланылуы мәгълүм, 46 сын тәрҗемә итәргә кирәк була. Бу шигырьдә рус теле алынмасы булган Аурупа сүзе дә файдаланыла. Г. Тукайның "Ифтирак соңында" шигырендә 122 сүз кулланыла: 52 се - төрки-татар, шуларның 3 сен төрек теленеке дип әйтә алабыз, 70 сүз - гарәп-фарсы алынмасы була. Хәзерге татар телендәгечә язылышта дип әйтергә мөмкин сүзләр: соң, ит, итдем, сөйләмәк, йаздым, күздән, каным, китдең, бер, акланыр, көн, итәр, йаздым, йаздым, улып, көлдердең, йандым, бетде, йыкдым, итәм (кабатлаулар белән - 20 сүз). Иске татар телендәгечә, ягъни угыз төркеме телләренә хас булган үзенчәлекләр дә файдаланылган язылыштагы сүзләр: чук, илә, бән (10 мәртәбә кабатлана), у (ул), кәндемә, улды, улды (булды), иштә (менә), акан (аккан), аглатыб (йылатыб), бези, бәңа, улыб (булыб), сән, бези, улдым (булдым), улды (булды), шимди, йакан (йаккан), идәрсәм, улыр (булыр), вирдем (кабатлаулар белән - 32 сүз). Димәк, бу шигырьдә автор 52 төрки-татар сүз файдалана. Шуларның чук, иштә һәм шимди сүзләрен бик икеләнеп кенә төрек теленеке дип әйтә алабыз, чөнки чук сүзе иске татар телендә актив кулланылышта була (мәсәлән, халык авыз иҗатында күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр җибәрелә); işte - менә бу [Төрекчә-татарча..., 1998, б. 231], иштә "Татарча-русча сүзлек"тә (1966) устн. книж. искәрмәсе белән теркәлгән [182]; şimdi - хәзер [Төрекчә-татарча..., 1998, б. 411] шулай ук иске татар телендә файдаланыла. 122 дән 52 сүзне алгач, калган 70 сүз гарәп-фарсы алынмасы була, шуларның 34 сүзе хәзерге татар телендә дә актив кулланыла, димәк, 36 алынманы тәрҗемә итәргә кирәк була. Димәк, Г. Тукайның башлангыч чор иҗатының халыкка аңлашылу-аңлашылмау мәсьәләсе турында фикер әйткәндә, аны, татар белән төрек теле мөнәсәбәтеннән бигрәк, иске татар телендә язылган барлык әдәбиятны өйрәнгәндәге кебек, төрки тел һәм гарәп-фарсы телләре яссылыгына куеп өйрәнергә тиеш булабыз [Бәширова, 2015, № 4, б. 110-120]. Билгеле бер эзлеклелектә караганда, төрки һәм төрек атамалары татар филологиясендә, төрле чорда бер төсле үк язылып, бер үк мәгънәдә, яисә төрлечәрәк мәгънәләрдә файдаланылсалар да (Бәширова, 2012), хәзерге вакытта әлеге төшенчәләрнең мәгънәләре инде тәгаенләнеп кулланыла дип уйларга нигез бар кебек. Төрки халыклар һәм аларның телләре дигәндә, әлеге атама исеме белән берләшә торган гаиләдә яшәүчеләрнең теле истә тотыла. Әмма төрек, татар, азәрбайҗан, казакъ, үзбәк, кыргыз һ.б. дигәндә, аерым дәүләттә яшәүчеләрнең ана телләрен күздә тотабыз. Шуңа күрә дә безнең көннәрдә Г. Тукайның беренче шигырьләре төрек телендә язылган дип әйткәндә, Төркия дәүләтендә яши торган халыкның теле дип кабул ителә. Мәсәлән, әдәбиятчы галим Ф.Г. Галимуллин болай дип белдерә: "... Егерменче гасыр башында төрек телен белмәүче татар зыялылары, галимнәре, язучылар һәм шагыйрьләр булмаган диярлек. Мәктәп-мәдрәсәләрдә гарәп, фарсы телләре белән бергә, төрек теле дә укытылган. Кардәш төрек халкының теле барлык төрки милләтләр өчен әдәби теле буларак та хезмәт иткән. Г. Тукайның да иҗатын башлаган вакытта кайбер шигырьләре сиксән-туксан процентка төрек телендә язылган..." [Галимуллин, 2014, б. 142]. Бу юлларда инде, ХХ гасырның урталарындагы кебек, Г. Тукай иҗатына бәйләп, "...пантюркистлар Идел буе татарларына да, әдәби тел итеп, төрек телен көчләп тагарга маташтылар", - дигән куркыныч-ялган фикер аңлашылмый, шагыйрь теленең буталчык-корамалыгы дигән фикер белән дә килешеп булмый, киресенчә, бик хаклы рәвештә, бер үк гаиләдәге халыкларның кардәшлеге, дуслыгы, бердәмлеге истә тотыла. Әмма, төрек теле барлык төрки халык өчен әдәби тел булган, мәдрәсәләрдә укытылган, Г. Тукай төрек халкы сөйләшә торган телдә иҗат иткән, дип белдерүне хакыйкатькә каршы бару дип танырга тиеш булабыз. Бер үк сүзләр белән, бер үк күренеш турында, сәясәткә, вазгыятькә бәйле рәвештә, абсолют капма-каршы фикер әйтергә мөмкин булуы күренә. Иң аянычы, әлеге фикер: "...Габдулла Тукай, классик шагыйрьләребезнең күбесе кебек үк, иҗатының башлангыч чорында госманлы телендә язган. Татарның барлык мәдрәсәләрендә дә иске төрек теле фән буларак укытылган, ә аңарда әсәрләр иҗат итү югары өслүб үрнәге саналган, үзенә күрә бер мода булган. Тора-бара шагыйрьләр татар әдәби теленә-чын халык теленә әйләнеп кайткан әлбәттә", - дип дәвам ителә [Сафиуллина, 2015, б. 46]. Монда шуны искә төшерерү урынлы булыр: төрек һәм татар телләре төрки гаиләгә берләшә торган ике төркем вәкилләре булып тора. Татар теле - болгар-кыпчак, төрек теле угыз төркеменә карый, димәк, сөйләмә телләре ягыннан берсе икенчесеннән билгеле бер дәрәҗәдә аерымлана. Шуның белән бергә, махсус әдәбияттан аңлашылганча, бу телләрнең икесенең дә язмачылык тарихы, угыз кабилә телләре нигезендә уйгыр һәм кыпчак элементлары булган рун язуы белән башлана (VII-VIII г.) һәм шул ук нигез сакланганы хәлдә гасырлар буена дәвам ителә. Әмма, угыз-уйгыр үзәгендә бара торган язма-тел традициясенең көче һәм куәте, бер үк гаиләдәге төрле телләрдә төрлечә дәвам ителә һәм төрле дәрәҗәдә саклана [Тенишев, 1997, с. 35-38]. Сөйләмә теле кыпчак нигезендә санала торган татарларга караганда, сөйләмә теле угыз нигезендәге госманлы төрекләрендә шул ук нигездәге язма телнең колачы, әлбәттә, киңрәк яшәеш ала. Шуның белән бергә, татар әдәбиятында да, угыз-уйгыр нигезендә бара торган язма тел традициясенең көчле чагы, аерым әдипләр иҗатында, ХХ гасыр башына кадәр дәвам итә. Г. Тукайның башлангыч чор иҗаты моның ачык мисалы булып тора. Димәк, Г. Тукайның 19051907 елларда Җаек чорында язылган шигырьләрендәге, ягъни классик иске татар теленә хас угызчылыкка караган сүз һәм сүзформаларын, хәзерге төрек теленең берәмлекләре дип аңлату - тарихилыкны аңламау, яисә махсус рәвештә юкка чыгару була. Гомумән алганда, иске телләрдә язылган текстларның тел үзенчәлеген, хәзерге телнең мөмкинлеге белән чагыштырып бәяләү ысулы методологик яктан нигезсез булып санала, чөнки алар арасындагы аерма телнең табигатенә генә карамый, иҗтимагый тормышта бара торган үзгәрешләр белән барлыкка китерелә. Төрек һәм татар кебек кардәш халыкның үткәндәге һәм хәзерге телләре белән бәйләнештәге аермалыкны да иҗтимагый тормышта бара торган үзгәрешләр барлыкка китерүе мәгълүм. Төрекләр үз дәүләтендә яши, татарлар дәүләтчелеген югалткан халык булып яшәргә мәҗбүр ителә. 1928 елга кадәр һәр ике тел дә гарәп графикасын файдалана, аннан соң латин язуына күчелә. Бу вакытта язма әдәбиятны уку һәм аңлауда һичнинди киртә куелмый. Г. Тукайның башлангыч чор иҗатын гына түгел, башка әдипләрнеке кебек, барлык әсәрләрен дә, төрки дөнья, шул исәптән госманлы төрекләре дә, үз сөйләмә телләренә якынайтып тәрҗемәсез укый һәм аңлый ала. Г. Тукайның рус телендәге тәрҗемәләренең кардәш телләргә караганда күбрәк булуы шушы сәбәп белән аңлатыла. 1939 елдан татар язма теле кирилл-рус хәрефенә күчерелә, латинда калган төрекләр белән язма телдә аралашу туктала. Хәзерге вакытта Г. Тукайның иҗаты кирилл - рус хәрефләренә күчерелеп укыла, иске татар теленең гарәп графикасындагы язуы белән бәйле булган үзенчәлекләрдән ераклашу барлыкка килә. Шагыйрьнең "Голүмең бакчасында..." һ.б. шигырьләренең телен тикшерүдән аңлашылганча, аның госманлы-төрек телендә түгел, бәлки угыз белән кыпчак катнашмасындагы, ХI-ХV гасырлардан ук килә торган гомумтөрки нигезгә, күп сандагы гарәп-фарсы алынмалары кушылган классик-абруйлы иске татар телендә язылуы ачыкланды. Инде әйтеп үтелгәнчә, Г. Тукайның беренче шигырьләре языла башлаган ХХ йөзнең башларына кадәр татар халкының, авторлар үзләре атаганча, Болгар-Казан төркисе дигән телдә иҗат ителгән язма әдәбиятының 700 елга якын тарихы була. "...Тукайлар чорына әзерлек" дигәндә, тулаем шушы тарихны истә тотарга һәм үз вакытында Л. Җәләй ассызыклаганча, Г. Тукай әсәрләренең телен татар әдәби тел тарихының мәгълүм бер баскычы дип өйрәнергә тиеш булабыз. Ни куаныч, үз вакытында игътибар ителмәгән әлеге фикер безнең көннәрдә актуаль яңгыраш ала. "...В наличии огромной массы огузизмов в языке Тукая иные также могут найти лазейку для объявления их "турецкими", поскольку многие стихотворения народного поэта публикуются параллельно с переводом на современный татарский" [Хисамов, 1987, с. 87]; "...Тукай әсәрләренең тел-стиле, нигездә, борынгы төрки истәлекләреннән, "Кыйссаи Йосыф"тан, ХIV йөз ядкәрләре, Мөхәммәдъяр поэмалары аша кулланылып, эшкәртелеп килүче тел-стильнең яңа тарихи шартларда дәвам ителеше ул..." [Миңнегулов, 1997, б. 54-63], дигән юлларда ул фикер объектив нигезгә утыртыла һәм башка авторларның мәкаләләрендә дә шушы юнәлеш дәвам ителә, аның иҗатының төрле сәнгать өлкәләренә (музыка, мифология, рәсем сәнгате һ.б.) көчле тәэсире турында фикер әйтелә. Г. Тукайның даһилыгы аның җиде йөз еллар буена дәвам итеп килә торган иске татар теленең табигатен аңлауда һәм аның тулаем мөмкинлеген файдалана белүдә чагыла. Иске татар теленең табигате һәм вазыйфасы дигәндә, авторларның кайсы укучыны күздә тотып, нәрсә турында язуларына карап, угыз-кыпчак нигездәге гомумтөрки дәвам ителә торган Болгар-Казан теленең, ягъни иске татар теленең, берсе икенчесен алмаштырып, а) гарәп-фарсы алынмалары белән туендырылган гомумтөрки нигездә һәм ә) халык авыз иҗаты тәэсирендә халыкчан сөйләмә җирлектәге төркидә иҗат итү мөмкинлеге булуын истә тотабыз. Г. Тукай яза башлаганда менә шушы мөмкинлекнең һәр икесен дә файдалана. Бу ысулда языла торган шигырьләр чиратлашып та бирелә. Шул ук 1906 елда "Яз галәмәтләре", "Кечкенә генә бер көйле хикәя", "Хатирәи "Бакырган", "Сорыкортларга", "Кемне сөяргә кирәк?", "Татар кызларына", "Көз" һ.б. кебек, хәзерге татар теленә тәрҗемә ителү соралмый торган шигырьләре дә иҗат ителә. Тукайчы галим И. Нуруллин белдергәнчә: "...Ничек язуы мәсьәләсенә килгәндә, Г. Ибраһимов фикеренә кушылып, Тукай "буталчык вә корама тел" белән яза башлады дип әйтергә туры килә... Тукайның бу чорда ара-тирә татарча язуын хупласак та, бу төркемгә кергән шигырьләрен сәнгатьлелек ягыннан бик үк мактый алмыйбыз. Шагыйрь үзе дә аларга... "агитка" итеп караган", - дип, автор шагыйрьнең гомумтөрки дә язылган мәхәббәт шигырьләрен һәм "Пушкинә" дигән оданың "...чын мәгънәсендә лирик шигырьләр булып, сәнгать ягыннан югары торалар. Әмма аларны аңлар өчен... татарчага тәрҗемә итәргә кирәк", - дип өсти [Нуруллин, 1977, б. 82-83; 1979, б. 312-313]. Алга таба Г. Тукай халкыбызның сөйләмә теле байлыгын сәнгатьчә тасвирлау теле югарылыгына күтәрергә кирәк булуын аңлый: "... әдәбиятымызның асылы, җәүһәре булган безнең Казан теле..." икәнлегенә инануын белдерә ("Ялт-йолт", 1911, № 29), традицион язма телне үзенчә яңартып һәм үстереп камилләштерә. Чыннан да, Г. Тукайның даһилыгы, аның Илаһи шигърияте, күп тапкырлар ассызыкланганча, нәкъ менә халкыбызның үз-милли сүзләре белән тасвир итү юнәлешендә ачыла, әлеге нигездә ул, поэзия жанрының, һәм тулаем төрки дөньяда, һәм башка халыкларның телләрендә яңгыраш ала торган гүзәл-нәфис үрнәкләрен иҗат итә, дип белдерә һәм кабатлый алабыз [Бәширова, 2011, 2014]. Шулай итеп, ХIХ йөзнең урталары-ХХ йөз башларында иҗат ителгән поэзия әсәрләрендә дә, язмачылыгыбыз тарихының буеннанбуена, традиция булып килгән мөһим үзенчәлек дәвам ителә, гарәпфарсы алынмалары белән туендырылган классик-абруйлы төркидә язылган әсәрләр белән бер үк вакытта, сөйләмә сүз һәм сүз формалары әдәбиләштереп мул кулланылган халыкчан төркидә язылган әсәрләрнең эзлекле рәвештә параллель баруы күзәтелә. Әмма бу вакытта аларны куллануда яңалык барлыкка килә, әлеге ике параллель юнәлеш, төрле авторларның иҗатында гына түгел, Г. Кандалый, Г. Чокрый, Г. Тукай әсәрләрендәге кебек, бер үк авторның үз иҗатында да чагылыш таба. Әлеге үзенчәлек, бер яктан, язма традициянең көчле булуын, икенче яктан, көндәлек сөйләмә телнең дә, шагыйрь талантына туры килеп, әдәби тел вазыйфасын үтәрлек дәрәҗәдәге мөмкинлеге ачылуын, әзер булып "җитешүен" аңлата. Башкаларга караганда, Г. Тукай иҗатында куәтлерәк булып яңгыраш алган бу үзенчәлек, алга таба, сәясәткә бәйләнеп китеп, "...бер яктан, әле "төрки тел" дип аталган борынгы феодализм чорының корама "китап теле" дәвам итсә, икенче яктан, пантюркистлар Идел буе татарларына да, әдәби тел итеп, төрек телен көчләп тагарга маташтылар", - дигән ялган фикерләр күтәрелеп, төрки һәм төрек терминнарының мәгънәсен аңламаган кыяфәт ясап, методологик яктан нигезсез рәвештә, иске татар телен хәзерге төрек теле белән чагыштырып, татар халкының мәшһүр шагыйре төрек телендә иҗат итә башлаган, дип аңлатыла, кызганыч ки, әлеге нигезсез фикер безнең көннәргә кадәр кабатлаа килә. Галимнәр белдергәнчә, җанлы-сөйләмә тел белән язма төркинең классик иске татар теленең ике формасы булып саналуы ХIII-ХIV гасырлардан ук билгеле булса да [Фасеев, 1982, с. 29], аларның үзара бәйләнеш-мөнәсәбәте һәм гамәли кулланылышы төрле чорда төрле дәрәҗәдә икәнлеге күренә. ХIХ гасыр-ХХ йөз башында язма әдәби тел мәсьәләләре. Проза телендә традиция һәм яңарыш. ХIХ гасырның икенче яртысыннан башлап, иске татар телендә шигъри-тезмә әсәрләр белән бер үк вакытта, төрле жанр-стильгә караган чәчмә әсәрләрнең иҗат ителүе, тәрҗемә кылыну һәм шәрехләнүе дәвам итә. Алдагы дәверләргә караганда, әлеге чыганак хезмәтләрнең сан ягыннан күбрәк булуы, жанр-стиль ягыннан ныграк тәгаенләнүе күренә. Шуның белән бергә,әлеге әсәрләр белән һәм тематик, һәм тел үзенчәлекләренә нисбәтән, алдагы дәверләрдән килә торган традицияләр дәвам ителә. Әдәбиятчы галим М. Гайнетдинов белдергәнчә: "Кыйссасел-әнбия" төрки-татар әдәбиятының әлегә билгеле булган беренче проза әсәре... Ул "Алтын Урдада ислам динен дәүләт идеологиясенә әйләндерүнең терәге, коралы, символы булсын, дип язылган... Халык тормышында әхлак кодексы буларак, болгавыр заманнарда "Нәһҗел-фәрадис" (1358), "Могҗизнамә" (1515), "Сираҗел колүб" ("Калебләр яктырткычы", 1554) кебек яңа әсәрләр тууга да үрнәк һәм этәргеч булган. Әдәбиятыбыз тарихында үзенә менә шундый функцияне йөкләгән башка бер әсәр дә юк. Шул үзенчәлеге белән ул әдәбиятыбыз түрендә иң хөрмәтле урынга, аерым бер игътибарга лаеклы" [Татар әдәбияты..., 2014, б. 266-267, 272]. "Халык тормышында әхлак кодексы" традициясендә башка әсәрләр дә иҗат ителә. Т. Ялчыгол, Суфи Аллаһиярның "Сөбателгаҗизин"("Гаҗизләр ныклыгы", ХVII гасырның соңгы чиреге) шигъри әсәрен, прозада шәрехләп "Рисаләи Газизә" әсәрен яза (1795). Бу әсәрләрдән килә торган халыкка дини-әхлакый рухтагы аң-белем бирү фикере ХIХ гасырда мәгърифәтчелек, ягъни якты дөньяда да, гыйлемле булып гамәл кылу юнәлешендә үстерелә, поэзия әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар прозада да дәвам итә. ХIХ гасырның урталарына таба мәгърифәтчелек хәрәкәте көч ала, киңәеп китә: аерым авторлар, көндәлек тормышта кирәк булган төрле юнәлешләр хакында әсәр/хезмәт язарга кирәк, дип аңлый һәм әдәби телнең барлык дип әйтерлек жанр-стильләрендә дә иҗат итә. Әлеге күренеш, ягъни бер үк авторның төрле жанр-стильдә иҗат итүе, язма тел белән төрлечә файдаланырга мөмкин булуын ачып бирә һәм язма телнең табигатенә дә көчле тәэсир итә. Төрки телнең кулланылышында "төрлелек"нең мондый дәрәҗәдә чагылыш тапканы билгеле булмаганга күрә, әлеге мөмкинлекне язма телдән файдаланудагы ныклы традициянең көчле яңарыш белән бергә үрелүен күрсәтә торган яңалык дип саный алабыз. Дөрес, Г. Утыз Имәнинең төрле жанр-стильдә иҗат итүе мәгълүм, мәгърифәтле, гыйлемле булу хакындагы, публицистик рухтагы поэмалар, дини-фәлсәфи эчтәлекле трактатлар, гыйльми хезмәтләр, сүзлекләр, гарәп һәм фарсы телендә язылган тезмә һәм чәчмә әсәрләрнең күчермәләре, төрки-татар теленә тәрҗемәләре, Кол Галинең кулъязмаларын чагыштырып, тулы текстын төзү һ.б. [Татар әдәбияты..., 2014, Т. 2, б 435-458]. Төрле стильдә иҗат ителгән әдәби хезмәтләрнең күбесе гарәп яисә фарсы телендә, төрки телдәгеләре классик-абруйлы иске татар телендә языла. Әлеге юнәлешнең ХIХ гасыр урталарында Шиһабетдин Мәрҗәни (1818-1889) тарафыннан чәчмә әсәрләрдә дәвам иттерелүе мәгълүм. Ш. Мәрҗәнинең Көнчыгыштагы йөзләгән атаклы галимнәр, язучылар һәм дәүләт эшлеклеләре биографияләренә караган гаять күп фактик материал тупланган "био-библиографик җиде томлык "Мөкадимәте китабә "Вафиятел-әсляф вә тәхийятел-әхляф" ("Элгәрлеләрнең некроглары һәм аларның киләчәк буыннарга бүләге") дигән хезмәте 1883 елда гарәп телендә басыла [Мәрҗәни, 1989, б. 9]. "Мәгърифәтче галимнең җирле край тарихы буенча иң тулы һәм бай материалны туплаган" ике томлы "Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" ("Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр") хезмәте 1885, 1897, 1900 елларда басыла [Мәрҗәни, 1989, б. 15]. Галимнең бу әсәрен гамәлдәге графикага күчерүчеләр белдергәнчә, "Мөстафадел-әхбар..." әсәре шул телдәге татар теленең язма-әдәби вариантында, бик күп гарәп һәм фарсы сүзләре һәм гыйбарәләр кулланылып язылган... Болардан тыш, китапта гарәп һәм фарсы авторларының әсәрләреннән оригиналдагыча алынган зур-зур өзекләр дә очрый. Шул сәбәпләр аркасында әсәр бүгенге көнгә кадәр киң катлау укучыларга гына түгел, хәтта бик күп белгечләр өчен дә вата алмаслык каты төш булып кала бирде һәм тиешенчә фәнни әйләнешкә керә алмады" [Мәрҗәни, 1989, б. 34]. Гарәп вә фарсы алынмалары белән бергә, традицион (архаик) гомумтөрки сүзләрен мул кулланылуы да күренә, ягъни классик-абруйлы иске татар теле файдаланыла. Бу хакта Р.Т. Йөзмөхәмәтов искәртә: "Ш. Марджани придавал большое значение научности своего произведения. Во-первых, потому, что произведение является результатом многолетних кропотливых исследований по истории булгар и казанских тюрков. Во-вторых, Марджани стремился донести свой труд до читателей прежде всего своего региона и, кроме того, до ученых всего мира, ибо объективных и всеобъемлющих сведений по истории казанских тюрков в то время просто не существовало...", - дип, Ш. Мәрҗәнинең фәнни хезмәтләренең, аңлы рәвештә, Изге Коръән, Изге Хәдисләргә нигезләнеп, Аллаһы каршындагы изге бурычны үтәү максаты белән язылуын ассызыклый [Йөзмөхәмәтов, 2002, б. 8]. Аңлашылганча, Г. Утыз Имәни дә, Ш. Мәрҗәни дә төрле жанрга караган әсәрләрен иске татар теленең классик-абруйлы булган бер генә төре белән язалар. Татар язма әдәби тел тарихының гасырлар буена эзлекле рәвештә дәвам итә торган үсеш-үзгәрешен күзәтә бару уңаенда, авторларның барысы да үз әсәрләрен махсуслап төрки телдә языла дип искәртүләре, әмма бу төрки телнең, берсе икенчесеннән билгеле бер дәрәҗәдә аерымлана торган параллель ике юнәлештә баруы мәгълүм була. Әлеге үзенчәлекнең поэзия әсәрләрендәге кебек үк, проза әсәрләрендә чагылыш табуы күзәтелә. Әдәби телгә нисбәтән төрлечә дәвам ителә. "Кыйссаларны халыкка якынлаштыру юлын сайлаган" "Кыйссасел-әнбия" авторыннан аермалы буларак, Ш. Мәрҗәни, гарәп телендә язарга кирәк, дип саный. Шушы ук вакытларда К. Насыйриның (1825-1902) киң кырлы эшчәнлеге дәвам итә. Хезмәтләренең исемлеге, Ә.Г. Кәримуллин тарафыннан төзелеп, галимнең ике том булып басылып чыккан "Сайланма әсәрләр"енең 2 нче томында урын ала [Насыйри, 1975, б. 289307]. Әлеге эшчәнлекне, максатыбызга туры китереп, әсәрләренең теленә мөнәсәбәтле рәвештә, тематик төркемләп карарга мөмкин. Әмма башта К. Насыйриның татар теле белемендә беренче мәртәбә сөйләмә тел дигәндә, халыкның сөйләшү телен истә тотуы турындагы фикеренә игътибар итү сорала. 1859 нчы елның мартында Н.И. Ильминскийга язган хатында болай ди: "...Авылга кайтканда, мин ул китапны үзем белән алып кайткан идем. Бәгъзе мужикларга укып күрсәттем. Мин укыганда үзара сөйләшәләр: "Кара әле сөйләшкән кебек укый", - диләр. Хасил, һәркем аңларлык, иншалла. Ул китапны "Мәҗмугыл әхбар" дип тәсмия кыйлдым". "К. Насыйриның ата-аналары һәм туганнары белән язышкан хатлары, - дип яза М. Гали, - ул чордагы крестьян һәм солдат хатларына карганда да гадиерәк тел белән язылганнар" [Гали, 1948, б. 127]. Халкыбызның бөек мәгърифәтчесе К. Насыйри, халыкка хезмәткә бил баглаган галим буларак, киң тармаклы нәзари (теоретик) һәм гамәли (практик) эшчәнлегендә сөйләү теле белән язу теленең хосусый үзенчәлеге булуын аңлап эш итә. Исемлектән күренгәнчә, К. Насыйри, гасырлар буена килгән традицияне дәвам иткәне хәлдә, рухани-дин гыйлеменә караган һәм гарәп галимнәренең кайберләре турындагы әсәрләрен гарәп телендә яза: галимнең әтисе тарафыннан "...сахих хәдисләрдәге вәгазь вә нәсыйхәтләрдән алып тупланган, ...рамазан аенда вәгазь сөйләүчеләр өчен төзелгән "Утыз вәгазь" дигән хезмәте (1888), Җ. Зәйнуллин белдергәнчә, "...исеме татарча язылган булса да, эчтәлеге башыннан ахырына кадәр гарәп телендә" [Зәйнуллин, 1998, б. 47-49]. Шулай ук "Кавагыйде лисаны гарәп" (1896); "Әд-Дәмаски Гомәр ибн Мөхәммәд ибн Әваз" (Гарәп дөньясында киң таралган, төрле өлкәләргә караган мәсьәләләр турында энциклопедик әсәр) гарәп телендә языла (1901). Шуның белән бергә, галим, үз вакытындагы тормыш таләбенә җавап итеп, фәнни-педагогик эшчәнлеген "...татарча һәм урысча үгрәнүчеләргә файдалы гыйлем булсын өчен", - дип, татар һәм рус телләре мөнәсәбәтендәге дәреслекләр яза һәм сүзлекләр төзи: "Кыскача татар нәхүе" (1860), "Кавагыйде кыйраәт русия мәҗмугасы" (1889), "Зөбәдәт мин тәварихи әр-Руси" (1890), "Нәмунә яки әнмүзәҗ" (1891), "Татарча-урысча лөгать китабы" ("Татарско-русский словарь") (1878), "Рус хөрүф һиҗасе вазәрә мөрәттип лөгать китабы" ("Полный русско-татарский словарь...") (1892, 1904, 1911). Халык авыз иҗаты үрнәкләре дә рус телендә языла: "Поверья и обряды Казанских татар" [Записки имп. руского географического общества..., т. VI, СПб. 1880, с. 247-270], "Образцы народной литературы Казанских татар" (загадки, пословицы, песни) (текстлар татарча һәм русча бирелгән) " [Известия общества археологии, истории и этнографии", т. ХIII, 1895-1896). "Сказки Казанских татар...", т. ХIV, 1900, вып. 4-6]. Болар белән бергә, татар теленә өйрәтә, аның кагыйдәләре фәнни аңлатыла торган хезмәтләр языла: "Кавагиде китабәте" (1892), "Иҗек" (1895), "Әнмүзәҗ" (1895), "Ләһҗәи татар" (1895 әүвәл җилд, 1896 җилд сани), "Иршадел әхба әли тәгълим әлифба"(1901). К. Насыйриның махсус рәвештә балаларга багышланган хезмәтләрендә, белем, тәрбия һәм үгет-нәсыйхәт бирелә: 1906-1909 елларда, табигать күренешләрен аңлату рәвешендә, биш җөзьә булып, балаларга укыр өчен "Буш вакыт" дигән хезмәте басыла. 1867 елгы басмасы рус телендә аңлатыла: "Сборник статей о предметах видимой природы, изложенных на чисто татарском разговорном языке" [Насыйри, 1975, б. 290]. Авторның: "...балаларга явыз холыктан сакланып, изге холык белән холыкланмак өчен, ата-ана нәсыйхәте мәнзилендә нәсыйхәтдер", - дип, тугыз мәртәбә басылган "Әхлак рисаләсе"дә (1881-1913), "Кабуснамә тәрҗемәсе" (1882, 1898),"Тәрбия китабы" (1891, 1898), асылда, шундый ук тел белән языла. Балаларга багышланган тарихи-рухани әдәбият гарәп телендә түгел, татар телендә языла: "Мохтәсар тәварих әнбия..." хезмәтенең исеме болай дип аңлатыла: "Тәварих фәнендин гаять кирәкле вә әһле исламдан һәркемгә белмәкле лазим булган тәварих әҗмалыдыр. Ибтидат тәварих фәнендин балаларга укытыр өчен тасниф кыйлынды могтәбәр тәварихи китаплардан..." (1884, 1889). "Гакаид рисаләсе" хезмәтенә, балаларга дигән искәрмә ясалмаса да, һәркем укып аңларлык телдә язылганлыгы аңлашыла: "...Мәгълүм булсын, галимләр вә имамлар әйтмешләрдер һәр мөэмин вә мөселманга өч төрле гыйлемлекне үзенең халенә кирәк кадәр үгрәнмәк фарыз гыйнадыр (байлык), кирәк йазу танымаса да, галимләрдән тел белән сорашыб үгрәнмәк фарыздыр димешләр. (Ул өч төрле гыйлемлекдән Аллаһы Тәгалә йәрдәм бирсә, бу китабында берничәсен йазармыз. Калганын дәхи һәр кем үзе халенә хаҗәт булганда галимләрдән үгрәнмәк хаҗәт булыр). Әүвәл, Гакаид гыйлемедер, ягъни иманны вә икътикатны төзек кыйлмак гыйлемдер. Икенче, фарызларны, иҗабларны, хәрамны вә хәләлне айыра белмәк гыйлемдер. Өченче, калеб гыйлемедер, ягъни ниятне йахшы кылмак, йауыз холыклардан вә йауыз сагышлардан сакланмак, изге холыкларны тотмак бәянында булган гыйлемлекдер..." [Насыйри, 1882, 1896, б. 2-3]. К. Насыйри әдәби әсәрләрен дә халык аңласын дигән максатны күздә тотып яза. "Кырык вәзир кыйссасы", госманлы теленнән тәрҗемә ителеп, сигез мәртәбә басыла (1868-1910). "Әбүгалисина кыйссасы"ның керешендә: "...гарәп фарсы аз белгән адәмләрдән кыйсса вә хикәят укырга ихласы бар кешеләр өчен, ошбу Әбүгалисина кыйссасын, халык аңларлык итеп, рус мәмләкәтендәге мөселман теленә тәрҗемәсенә шөруғ кыйлдым", - дип белдерә. Бу кыйсса 1881-1908 елларда сигез мәртәбә басыла. Әсәрнең теле турында искәрмә ясалганда, гасырлар буена әйтелеп килә торган төрки атамасы файдаланылмый, рус мәмләкәте дип, дәүләт исеме ассызыклана. К. Насыйри: "Гыйлме мөхазара" гарәпчә, гыйлемнәр һәм әдәбият фәне җөмләсеннән бер фәндер ки, мәҗлесләрдә вә сохбәтләрдә җөмлә арасында сүзнең җаена туры китереп, хикәяләү рәвешендә икенче бер кешенең фикерләрен дә кертеп сөйләүдән гыйбарәттер", - дип, "Фәвакиһелҗөләса фил әдәбият" китабын яза [Насыйри, 1975, б. 250-280]. "Җәваһирел хикәят..." 7 мәртәбә басыла (1884-1905), "Чин падишаһының кызы Гөлрөх белән Харәзм шаһ углы Камәрҗанның маҗарасы турында "Әфсанаи Гөлрөх вә Камәрҗан" романы басыла (1896). Димәк, К. Насыйриның балалар һәм киң даирә укучы укып, яисә тыңлап аңласын дигән максат белән язылган әсәрләре, ХIХ гасырның соңгы елларындагы иске татар теленең, мөмкин булган дәрәҗәдәге халыкчан варианты белән, адәм баласының "анасыннан сөт имгән мөддәтдә үгрәнгән теле" белән иҗат ителә. К. Насыйри, үзе искәрткәнчә, "...өч йылны тәрк кыйлынып", 26 ел буена календарь чыгара. Ике мәртәбә "Казан календаре" дигәч, аннан "Календарь" дип кенә китә, соңгы икесе "Мокаддимәдә календарь" һәм "Горрәнамә мокаддимәдә календарь" дип атала (1871-1879, 18801889, 1890-1897). Әлеге календарьларның барысында да диярлек татар халкының көндәлек тормышында чагылыш таба торган хәбәрләр бирелә, эш-гамәлләренә, төрле һөнәрләргә өйрәтә торган язмалар басыла, болар нигезендә алга таба татар теленең вакытлы матбугат һәм гамәли-һөнәрчелек дигән стильләре формалаша. Әлеге мәсьәләләрдә махсус өйрәнеп тикшерүне көтә. Шуның белән бергә, К. Насыйриның төрле фәннәргә караган хезмәтләр язуы мәгълум: "Хисаблык" (1873, 1899); "Истыйляхате җәгърәфия" (1890), "Зирагәт гыйлеме" (1892), "Иршадел әтбихәт..." ("Тәгамны ләззәтле итеп әзерләү") (1892), "Мәнаффигъ әгъза вә кануны сыйххәт" (1893), "Әнмүзәҗ" (1895), "Гөлзар вә чәмәнзар" (1894, 1913), "Ысулы җәгърәфия кәбир" (1894, 1898, 1899), "Истыйляхате гыйльми һәндәсә" (1895), "Санаигъ голфания" ("...көмешләмәк вә кургашламак...") (1900). Аңлашылганча, тел, әдәбият, тарих, хисаплык, география, геометрия, ботаника, медицина һ.б. фәннәрне өйрәнеп, китап язган галим буларак, һәрбер фәннең үз теле - үз терминнары булырга тиешлегенә инана: "...Һәрбер фәннең үзенә махсус истыйляхы бардыр вә үзенә махсус теле бардыр. Безнең телемездә кадимнән бу фәнләр языла килмәгәнлек сәбәбле, урынына муафикъ вә килешә торган сүзләрне табуы читен, ...лөгать белән истыйлях арасында, әлбәттә, бер галәкә кирәкдер, һичбер мөнәсәбәтсез бер сүзне истыйлях ясап булмыйдыр...", - дип белдерә ("Ысулы җәгърәфияи кәбир", 1898). Һәр фәнгә багышланган фәнни хезмәтендә, "...үз телебезгә килешә торган кәлимәләрне" табарга тырышса да, "кадимнән" файдаланыла торган, ягъни гарәп-фарсы телендәге истыйляхларны да кулланырга туры килә. Әлеге эшнең ничек баруы, авторның "Хисаблык", ягъни гыйльме хисап кагыйдәләрен аңлатуында ачык бирелә: "...вә янә сан дидек, гарәп телендәге "исме гадәд" дигән дигән сүз урынына булсын, вә янә гыйльме хисапның бер кагыйдәсен җыю дип әйттек, гарәпчә "җәмгы" дип әйтәләр, вә янә гыйльме хисапның икенче кагыйдәсен аеру дип атадык, гарәпчә "тәфрикъ" дирләр...", - дип, гарәп телендәге терминнар татар теленең сүзе белән аңлатыла бара, "русча арифметика дип әйтәләр", - дип тә искәртә [Насыйри, 1975, б. 87]. Әмма башка фән тармакларына караган терминнар болай итеп аңлатылмый, гарәпчәсе генә кулланыла: "Мәгълүм ула ки, хәвас бишдер, мәсәлән, басира,самига, шәм, зәүкъ, ләмес - болар һәммәсе мидән вә җелектән килгән әгъсабтан тәкәвинә кылыр..." [Насыйри, 1975, б. 69]. Тел белеменә багышланган "Әнмүзәҗ" хезмәтендә дә, асылда, тел, сүз дигән төшенчәләр генә татар телендәгечә, калган терминнар гарәп теленнән алына. Бу типтагы текстларны укучы аңласын өчен, хәзерге әдәби телгә күчерергә кирәк була. Шулай итеп, К. Насыйриның төрле жанр-стильдә иҗат ителгән аерым хезмәтләре гарәп яисә рус телендә язылу белән бергә, әдәби әсәрләре, автор үзе ассызыклаганча, кыйсса укучыларның сөйләмә сүз, сүзформалары белән баетылган халыкчан тел белән иҗат ителә. Аерым фән тармаклары тикшерелгәндә төрле истыйлях-терминнар файдаланылып, галимнәр генә аңларлык классик иске татар теле белән языла. Димәк, бер үк авторның төрле жанрдагы хезмәтләрендә, язма традицион нигез (норма) сакланганы хәлдә, әдәби телнең төрле варианты белән файдалануы аңлашыла. Дөрес, К. Насыйри иҗат итә башлаган вакытта инде С. Күкләшев "Татарская хрестоматия" хезмәтенең керешендә: "Язма татар теле өч төргә - гади (простой), эш (деловой), гыйльми (ученый) телгә бүленә. Гади тел сөйләшү теленә якын, болай язылган язуларны һәр грамотный татарга да аңлау өчен уңай (удобопонятен). Эш теле гади һәм гыйльми телләрнең уртасында тора, болай итеп язар өчен, грамотный булу гына җитми, бәлки таркау фикерләрне тәртибе белән аңлатып бирердәй җөмләләр тәртип итәргә гадәтләнгән һәм өйрәнгән булырга кирәк. Бу телдә татар сүзләре җитешмәү сәбәпле, теге яки бу төшенчәләрне аңлату өчен, гарәп һәм фарсы сүзләрен кулланырга туры киләчәк. Гыйльми тел гарәп телен яхшы белүчеләргә генә аңлашыла, чөнки монда гарәп сүзләре, тәгъбирләре, тезмәләре өстенлек итә. Кайбер китапларның татар телендә икәнлеген алардагы җөмләләрнең татарча фигыльләргә тәмамлануыннан чыгып кына белергә мөмкин", - дип, татарча язылган әдәбиятның телен өч төрле "тел"гә бүлеп карарга кирәклекне теоретик нигезләгән була [Кукляшев, 1859, с. 3]. К. Насыйриның иҗаты яктылыгында, менә шушы теориянең раслануы күренә. Ул үзе дә, киң тармаклы нәзари (теоретик) һәм гамәли (практик) эшчәнлегеннән чыгып, китаби язма телнең җанлы-сөйләмә телдән аермасы булуын: "Мәдәниятле һәрбер адәмнең ике төрле теле булып, берсе анасындан сөт имгән мөдәддә үгрәнгән теледер. Икенчесе, дәхи бер остазга тәгълимгә бирелгәч, гыйлем вә фән лөгатьләре белән ачылган теледер", - дип, бик гади итеп ассызыклап үтә. Татар язма әдәби телен, халыкның сөйләмә теленнән аерып карарга кирәк, дигән фикер мәйданга куела. Галимнең әдәби телнең табигатен билгеләүдәге бу ачышы, яңалыгы, бүгенге көннәргә кадәр, дөрес бәяләнә, объектив фән югарылыгында үстерелә алганы юк. К. Насыйриның катлаулы иҗаты татар халкының сөйләмә теленә мөнәсәбәтле рәвештә генә күтәрелеп мактала башлый. Бу юнәлештә, Ф. Әмирханның "...иң әүвәл татарларга үзләренең бер телләре бар икәнен белдертер өчен, "Ләһҗәи татари" вә "Фәвакиһел-җөләса" тәэлиф итүче вә ул ук, иң әүвәл, әсәрләрен татарча яза башап, һәр язу таныган кеше истифадә итәрлек тарызда ясаучы..." [Әмирхан, "Әдәбиятка гаед", 1908, 1986, б. 67-73], Җ. Вәлидинең: "...Каюм әфәндегә кадәр татар теле дигән бер тел йук иде. Телемезне иң әүвәл бер телгә хисаблаб аның да кагыйдәсе барлыгын, башка телләрдә ким булмавын вә хәттә артыклылары булуын дәгъва вә исбат итүче улдыр", - дигән [Вәлиди, 1912, б. 61] фикерләре кабатланып дәвам ителә. К. Насыйрига кадәр дә татар халкы аңлый торган күп әсәрләр язылуы, аның язу таныган балалар өчен генә түгел, галимнәр өчен дә хезмәтләр иҗат итүе истә тотылмый. Татар теленең ничек итеп кагыйдәгә салынуы мәсьәләсе җентекләп тикшерелмәде. Аннан соң инде, сәясәткә бәяләнеп китеп, "...борынгы дәвернең әдәби төрки телендән җырып чыгып, яңа әдәби татар телендә башлап юл ачучы" буларак [Ибраһимов, 1922, 2007, б. 36], "корама төркигә" каршы куелып күтәрелде, гәрчә галимнең аерым хезмәтләре, мәсәлән, "Әнмүзәҗ"е шул ук "корама тел" белән язылган булса да, авторның төрле стильдә төрле "тел" белән иҗат итүе исәпкә алынмады. Әлеге фикерләр белән бергә, Җ. Вәлидинең: "Каюм Насыйри иң элек безнең татарлыгымызны аңлады вә аны үзенең әсәрләре илә башкаларга да аңлатмакчы булды..." дип белдергәндә [Вәлиди, 1912, б. 57], ихтимал, К. Насыйриның, башка әдипләрдә мең еллар буена традиция булып кабатлана торган, төрки дигән атаманы бер генә әсәрендә дә кулланмавы игътибарга алынгандыр. Рус теленә мөнәсәбәтле языла торган хезмәтләре "...татарча һәм урысча үгрәнүчеләргә файдалы гыйлем булсын", - дип, әдәби әсәрләреннән "Әбүгалисина кыйссасы" "халык аңларлык итеп, рус мәмләкәтендәге мөселман теленә тәрҗемә ителә", - дип белдерелә. Алга таба, рус теле белән бәйләнеше булмаган, татар теле фән буларак тикшерелеп языла торган хезмәтләре дә традицион төрки дип түгел, татар дип исемләнә: "Ләһҗәи татари" (1895-1896). Хезмәтнең сүзлекчәсендә "түрк" төшенчәсе "кадим-иске тел" мәгънәсендә бирелә: "Бетмәк (түрки кадим) йазмак [88]; бер (түрки бир) әхәд-вәхәд..." [89]; түрк атамасы, Яфис нәселеннән килеп чыккан мәгълүм бер халык (төркемнең) атамасы дип аңлатыла: "Трк-түрүк - инсан сыйныфларыннан мәгърүф сыйныфдыр..." [127]. "Тел" төшенчәсе билгеләнгәндә, төрек-төрки мәсьәләсе истә тотылмый: "Тел - лисан, тел - ауыз эчендә бер кыйтга итдер вә тел дәхи нотык аләтедер ки гяһан гайн нотык вә мөкялямә ирадә кыйлынур, мисал: гарәб теле, фарсы теле, татар теле, франк теле, гыйбрани теле, йунан теле" [Насыйри, 1895, б. 131]. "Әнмүзәҗ" китабында (1895) лисанымыз, үз телемез, телемездә дигән сүзләр кулланыла. Ихтимал, бу үзенчәлекләргә, Г. Ибраһимов белдергәнчә, "...бу тел бабындагы хезмәтнең зур төп нигез бурычы - бигрәк тә беренче адымнарда - тик Насыйрига йөкләнде. Ләкин ул иттифакый (очраклы) килеп чыккан хезмәт түгел иде, тарихи-мәҗбүри бер хәрәкәт иде..." дип карарга тиешбездер [Ибраһимов, 1922, 2007, б. 37]. Алга таба мәгърифәтчеләрнең барысы да, К. Насыйри үрнәгендә, әдәби телнең барлык жанр-стильләрендә дә иҗат итә дип әйтеп булмый. Әмма бер үк авторның, нәрсә турында һәм әсәренең кемгә багышлануына карап, әдәби телнең сөйләмә-халыкчан һәм классиккитаби варианты белән файдалануы дәвам ителә. Шуның белән бергә, мәдәни тормышта бара торган яңарышлар тәэсирендә, бу юнәлештә дә яңалык барлыкка килә. 1883 елда Кырымда "Тәрҗеман" газетасы чыга башлый. Аның нашире И. Гаспринский газетаны "...барча төрки халыклар укый, файдалана алсыннар өчен, бу халыкларның барысына дә аңлаешлырак бер шивәдә чыгарырга тырыша. Шул рәвешчә, әдәби тел мәсьәләсендә яңа бер программа һәм яңа бер тел - язма аралашу теле мәйданга килә. Г. Ибраһимов раславынча, "Тәрҗеман" бик тиз арада Идел буе мәдрәсәләрендә дә һәр саны зарыгып көтеп алынган үз газеталарына әйләнеп китә. Аны финанс ягыннан тәэмин итүгә Идел буе татарлары да шактый өлеш кертәләр. Газетаны редакцияләү һәм чыгару эшендә татар укымышлылары (Зөһрә Акчурина, Муса Акъегетзадә һ.б.) актив катнашалар" [Гайнетдинов, 1996, б. 27]. И. Гаспринский газетаның телен, барлык төркиләр аңларлык, урта лисан дип атый (Лисан мәсьәләсе, 1905, № 91). Төрки кавемнең күпчелеген угыз теллеләр тәшкил иткәнгә күрә, "урта лисан" дигәндә, традицион язма төрки телнең угызчылык белән баетылган варианты күздә тотыла. М. Акъегетзадәнең татар әдәбиятында беренче реалистик проза дип санала торган "Хисаметдин менла" әсәре (1886) "Тәрҗеман" газетасы теленә якын булган төрки-татар телендә иҗат ителә. Автор үзенең милли романында "Тәрҗеман"ны "Русия исламларының сәламәтене вә хөсне мәгыйшәтене мөхафәзә идән (саклый торган) җәридә", - дип белдерә [4]. М. Акъегетзадә "урта лисан"ны файдалана, әмма татар халкының гомумсөйләмә сүз һәм сүзформалары белән бергә, үз төбәгендәге мишәр диалектына хас булган сүзләрне дә (кырмалау, бакты, ашагы һ.б.) куллана. Язма телдәге әлеге яңалыкка төрлечә мөнәсәбәт белдерелә. А. Баттал Таймас, мәсәлән, "melez dil" барлыкка килә дип саный. Бу билгеләмәне, Адила Айда "Садри Максуди Арсал" дигән хезмәтендә, М. Акъегет әсәре Казан телендә язылмаган, әдәбият тарихында кыйммәте юк, С. Максудиның "Мәгыйшәт" әсәре генә саф Казан телендә язылган, дигән фикерен раслау өчен китерә: "...Садри Максудиның бу элек әсәре Казан төрекләренең әдәбияты бакымындан тарихи бер дәгер ташымактадыр, чөнки "Мәгыйшәт" саф Казан ләһҗәсендә йазылмыш элекке әдәби әсәрдер... Акъегетзадә хикәясене Истанбул төрекчәсе илә йазмага йелтенмеш, фәкать йөзене-гүзене булаштырмышдыр. Әсәрдәге дил нә Истанбул төрекчәседер, нә дә Казан төрекчәсе... Казан төрекчәсе илә йазылмыш бер әсәр улмадыкында, Казан төрекләренең әдәбияты тарихында йер алаҗак нителекле дәгелдер" [Айда Адила, 1991, б. 23-25]. Әлеге мәсьәләгә Г. Ибраһимов "Яңа әдәби татар теленең беренче баскычларында" дигән мәкаләсендә игътибар итә. Ул "Хисаметдин менла", "Гүзәл кыз Хәдичә", Галимәтел-Бәнатның "Мәгашәрәте әдәбия", С. Максудиның "Мәгыйшәт", Г. Исхакыйның "Тәгълимдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер" дигән хикәяләрне бер юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр дип саный: "Боларда гарәпчә байтак, "улыр", "дил" кебек бик аз "Тәрҗеман" тәэсире күренә. Ләкин төпләре шул кырык еллар буенча туктаусыз эшләнеп килгән яңа әдәби татарча юлындадыр. (С. Максудов, ни өчендер, үзенең "Мәгыйшәт"ен татар шивәсендә чыккан беренче роман дип атый)", - дип белдерә [Ибраһимов, 1922, 2007, б. 38]. Шушы ук вакытларда, Истанбул төрекчәсенә генә түгел, киресенчә, үз татар телебезгә йөз тотыла торган хезмәтләр язылуы да дәвам ителә. Танылган мәгърифәтче Габделгалләм Фәизхан (1850-1910) "Тутыйнамә китабы"ның керешендә: "...Мән фәкыйрь сирүпөр тәкъсыйр (тулы кимчелекле) Габделгалләм Фәизхан углы Казан виләятемездәге кулланыла торган "Тутыйнамә китабы"н госманлы төрекләре телендә күрүб вә ул телне безнең халкымызга аңлауы мөшкел булганлыкдан һәммә дәрд әһеле укуб файдалансунлар ичүн мәзкүр госманлы төрекләре телендән үз татар телемезгә тәрҗемә кыйлдым...", - дип белдерә [Фәизхан, 1887, б. 2]. Китап биш мәртәбә басыла. Шул ук елда "Татар телигә кыскача гыйльме сарыф" дигән хезмәте дөнья күрә. Автор максатын болай билгели: "...безнең ошбу заманымыздагы Бохара өслүбенчә дәрес укыла торган зур мәдрәсәләребездә унар унбишәр йыл гыйлем тәхсыйл кыйлыб үзләренчә йахшы булуб чыкган мелла шәкердләремезнең күбрәге үз телемезнең сарыф вә нәхүендән бибәһрә калганлыклары сәбәбле, йазган йазуларында күб хаталар табыла. Бәс, белгән телне кәмә йанбагый дөрест сөйләшим вә дөрест йазыйм дигән кешегә ошбу телнең сарфын вә нәхүен белмәк лязем... Безнең Казан татарларымызның телендә бу вакытгача сарыф, нәхү булмаганлыкдан, хөрмәтлү борадәрләремездән олуг кечек файда алсунлар ичүн, ошбу телдә кыскача гыйльме сарыф вә нәхү тәэлүфенә сәгый иделде..." дип, хезмәтендә үз телебезнең грамматик төзелеше өйрәнелүенә басыйм ясый (1887). Бу юнәлештә әкият, бәет, табышмаклар тупланган "Хикәят вә мәкаләт" җыентыгы дөнья күрә (1887). Китапта урын алган "Кәҗә бәете", асылда, Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улының (1834 елда вафат) шигыре була [Татар әдәбияты..., 1985, б. 82], алга таба авыз иҗаты әсәре дип, "Бәетләр" тупланмасына күчерелеп бирелә башлый [Татар эпосы, 2001, б. 226-227]. Г. Фәизхан "Йаурупа, Асия, Африка, Америка һәм Аустралия иклимләрен бәян идәр Габделгалләм Фәизхан улының әсәредер", - дип, "Гомуми җәгърәфия рисаләсе"н бастыра. Максаты болай билгеләнә: "...бәгъдә мәгълүм улынадыр ки, безнең Русия мәмләкәтендәге әһле исламларның үз телләрендә һәр икълимләрнең әхүәлен бәян кыйлган бер җәгърәфия рисаләсе булмагандан, ошбу фәнә кямил вә рәгъбәтләре (кызыксынулары) булган әхибба (дус) вә бөрадәремезнең олугы вә кечеге истифадә кыйлсунлар өчен, әрбабе фөнүн (фән әһелләре) каршында могтабәр вә мәкъбул булган җәгърәфия рисаләләрендән нәкыйль вә тәрҗемә идаләрәк вә беразы дәхи үз тарафымдән кушарак рәви җиһанның биш икълименең һәр каюсы үз алдына берәм-берәм бәхәс иделеб хосусы әһле исламларның утырган йирләре вә үзләренең дәхи әхүәлләре тәфсилә бәян кыйлынса кирәк..." [1888, б. 2]. Башка әсәрләрендәге кебек үк, "Кәлилә вә Димнә китабы"н ни өчен тәрҗемә итүе хакында да мәгълүмат бирә: "...Мин ки хадиме-л-милләт Казанлык Габделгалләм Фәизхан углы кәнде татар таифәмезнең тел тәхрик итмәк вә төзәтмәк касды илә вә балаларга дәхи төрки теленә төшенергә йитәкче кылмак өчен гарәб лисанындан үземезнең Казан мөселманларның теленә тәрҗемә итәргә һиҗрәтнең 1305 нче йылында шөруг кылыб, ошбу әүвәлге җилден 1306 нчы йылда тәмам итдем" [1889, б. 2]. Әбелгази Баһадирханның "Тарих шәҗәрәи төрек" хезмәтен: "...төрки лисанының Казан мөселманнар лөгате үзрә Г. Фәизхан угылының иҗтиһады илә ... йазылмышдыр. Без бу китабнны ибтида кыйлдык, дәхи Шәҗәрәи төрек дип исем кыйлдык, тукыз баба үзәренә бүлдек", - дип белдерә [1891, б. 16]. Шул ук телдә 1893 елның календаре төзелә: "Беренчесе муш ягъни сычкан йылы. Бу йылның әүвәле айларында иминчелек вә хәләф (үсү, үрчү) вә рәгыйятьдә (ил халкында) хуш халь вә фәраванчылык(муллык) улыр. Әмма йылның ахырларында халыклар вә падишаһлар арасында фетнә баш күтәрер. Кояш озын вә салкын улур вә йәйе могтәдил (уртача) вә йагъмурлы улур. Дәхи сычканлар бик күб улуб иген-ашлыкны ашамайа һөҗүм әйләрләр...". һ.б. Г. Фәизханның "Китабы Мөхәррикел-әфкяр"е ("Фикерләр уятучы китаб"), М. Госманов белдергәнчә, абыйсы Хөсәин Фәизхановның кулъязма хәлендә калган уку-укытуны үзгәртү турындагы "Ислахи мәдәрис" хезмәтенә нигезләнеп языла [Усманов, 1980, c. 120-121]. "Русия мәмләкәтендә улан татар исламларының гыйлем мәгърифәтләре нә дәрәҗәдә улдығындан бәхәс әйләйүр", - дип, китабының исемен автор үзе дә аңлата һәм болай дип дәвам итә: "Ошбу китабымызда зикер улынмыш җөмлә төрек әүләдләренең әхвәлендән бәхәс кыйлмуйуб, бәлки фәкать Идел буйы әтрафында улан ун өч виләятләрдәге илә Сибирия виләятләрендәге татар-төрек исламларының хәзерге заманда гыйлем мәгърифәтләре нә дәрәҗәдә вә мәгыйшәт вә кәсебләре нә раддә дә (чамада) улдыкларыны ун фасыл үзрә бәян кылмайа шөруғ идәлем" [Фәизхан, 1893, б. 2]. Әлеге ун фасылның кыскача эчтәлеге М. Госманов хезмәтендә яктыртыла [Усманов, 1980, с. 202-214]. Югарыда китерелгән өзекләрдән аңлашылганча, Г. Фәизхан "үз татар телемез", Казан татарларымызның теле", "Казан мөселманларының теле", "Русия мәмләкәтендәге әһле исламларның үз телләре", "төрки лисанының Казан мөселманлар лөгате үзрә", "Русия мәмләкәтендә улан татар исламларының, татар-төрек исламларының..." дип, һәр хезмәтенең нинди телдә язылуын, билгеле бер дәрәҗәдә, төрлечәрәк атаса да, асылда, әдәби тәрҗемәләре дә, фәнни хезмәтләре дә "үз Казан татарларымыз телемез" булган, халыкчан җанлы сөйләмә телгә якын ысулда иҗат ителә, фәнни хезмәтләрдә хосусый истыйлях-терминнар гарәп телендәгечә кулланыла, ягъни угыз-төрекчелеккә йөз тотылмый. Һәрхәлдә, әлеге мәсьәләләрне җентекләп өйрәнүне көтә. Шушы ук юнәлештә мәгърифәтче Фатих Халиди (1850-1923) иҗат итә. Аның әдәби эшчәнлеге З. Мөхәммәтшин тарафыннан җентекләп тикшерелә. Сүз җаена туры китерелеп әйтеләчәк фикерләр әлеге хезмәткә нигезләнә (2001). Ф. Халиди язмачылык эшен "Рәдде бичара кыз" (Гакыллы прикашчик мәслихәтсез югалтадыр үзенең гомерен) дигән драмасы белән башлый (1888). Татар әдәбиятында, Г. Ильясиның (1856-1895) бу жанрда беренче булган "Бичара кыз" пьесасына каршы (рәдде) итеп язылган, икенче драма әсәре була. М. Гайнуллин болай дип белдерә: "Рәдде бичара кыз" татар драматургиясе тарихының башлангыч чорына карый. Аның драма әсәре буларак эшләнеше зәгыйфь булса да, теленең гади сөйләү теленә бик якын булуы, диалогларның да шактый җыйнак, күбесе драма әсәрләре өчен кирәк булган тыгыз эчтәлекле үткен репликалар характерында бирелүе, бу әсәрнең художество эшләнешендәге уңышлы яклары булды" [Гайнуллин, 1957, б. 507]. Автор алга таба драма әсәрләре язуын дәвам итә: "Морат Сәлимов" (1905), "Мәхрүсә ханым" (1906) һ.б. "Ф. Халидидә, Г. Ильяси әсәрләреннән аермалы буларак, Көнбатыш Европа һәм рус сүзләре шактый күп кулланыла", дип белдерә В.Х. Хаков [Татар әдәбияты..., 1985, б. 525]. Ул татар телендә стена календарен чыгара башлый (1893). "Календарьларында халыкны укуга кызыксындырырлык, әдәбиятка тартырлык фантастик әкиятләр, кечкенә хикәяләр урнаштыра. 1899 нчы елны "25 еллык адресный календарь" дигән өстәл календаре чыгара. 130 битле, журнал форматындагы бу календарьда, гади календарь материалларыннан тыш, Казан һәм Болгар тарихына караган, төрле китапларда язылган мәгълүматларны күчереп урнаштыра. "Казан шәһәренең әхвәле" дигән бүлегендә татар мәдрәсәләре тарихы, гимназияләр һәм университет ачылу, рус телендә спектакльләр куелу, типографияләр, культура йортлары ачылу турында мәгълүматлар бирә һ.б." [Татар әдәбияты..., 1985, б. 493]. Аңлашылганча, К. Насыйри эшчәнлеге белән башланган, алга таба вакытлы матбугат булып үсеп китәчәк юнәлеш дәвам ителә, әмма ул әле билгеле бер эзлеклелекне күзалларлык дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Әлеге эшчәнлеге белән бер үк вакытларда, Ф. Халиди тәрҗемә эшенә керешә: "Русия империясендә булган мөселманларның төрки лисане үзәренә таснифына шөруғ әйләдем", - дип, Урта гасыр шәрекъ әдәбиятының классик фольклор әсәрләреннән булган "1001 кичә"не "Әлфе Ләйлә вә Ләйлә" дип (6 җилд) тәрҗемә итә (1898-1899). Бу тәрҗемәнең теле һәм стиле Ф.Ф. Гыйлемшин тарафыннан тикшерелеп, кандидатлык диссертациясе яклана (1998) һәм аның монографиясе басыла (2001). Ф. Халиди "Мең дә бер кичә" рухында "Әлфе сәхәр вә сәхәр" (3 җилд) әсәрен яза (1903-1904). "Театрга махсус "Надан, саран Теллә бай" дигән (1906) һ.б. хикәяләр яза, тәрҗемә дә итә. М. Гайнетдинов белдергәнчә, "...фәндә "дастан әдәбияты" дип йөртелә торган Көнчыгыш халык романнарына мөрәҗәгать итү татар әдәбиятының реализм юлына күчүе чорында киң урын алып тора. Әдәбият көнкүреш хәлләрен мавыктыргыч сурәтләү алымнарын үзләштерә бара. Иң гадәти тормыш күренешләрен эстетик бәяләү, шигъри сурәт буларак кабул итү процессы көчәя... Шул юнәлештә актив эшләгән Ф. Халиди, Г. Фәизхан, Ш. Рәхмәтуллин кебек язучылар мәйданга чыга" [Татар әдәбияты..., 1985, б. 96, 106]. Бу авторларның әсәрләрендәге тел үзенчәлекләрен чагыштырып, татар әдәби тел тарихының билгеле бер этабы буларак тикшерү таләп ителә. Шуның белән бергә, ХIХ йөз ахырына таба татар мәгърифәтчеләре, күпчелек төрки халык укысын дигән максатны күздә тотып язган аерым әсәрләрен, "урта лисан" белән иҗат итәргә кирәк дип аңлыйлар. Мәсәлән, З. Бигиевнең (1870-1902), тулаем төрки дөнья укып аңласын дигән максат белән язылган "Мәвәраэннаһергә сәяхәт" ("Транс-Осканияйә сәфәр") юлъязмасы (1902), татар укучысына тәкъдим ителә торган "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) һәм "Гөнаһе кәбаир" (1890) әсәрләренең теленнән шактый аерылып, угыз-төрки сүз һәм сүзформалары белән баетылып бирелә. Язма телдә барлыкка килгән әлеге яңалык нигезендә, аерым әдипләрнең иҗатын: а) җанлы-сөйләмә халыкчан юнәлештә, ә) гарәп вә фарсы алынмалары белән туендырылган һәм б) угыз-төрек теленең сүз һәм сүзформалары белән баетылган халәттә, дип, өч тармакка бүлеп карарга мөмкинлек барлыкка килә, ягъни автор кайсы укучыга нәрсә турында язуына карап, классик иске татар теленең өч вариантында иҗат иткән була. Күренекле әдип һәм мәгърифәтче-педагог, танылган тәрҗемәче һәм журналист, җәмәгать эшлеклесе һәм мөхәррир Ф. Кәриминең (1870-1937) "Мин яшь вакытта, безнең кыяр каравылчысы бер картыбыз бар иде. Бу картны мин бик сөядер идем, чөнки, төрле-төрле хикәятләр сөйләп, минем күңелемне бик хуш итә торган иде", - дип башлана торган "Салих бабайның өйләнүе" (1897, 1901), шулай ук "Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы" ("Торналы авылы мәктәбендә") (1890, 1900), "Бер шәкерт илә бер студент" (1899), "Нуретдин хәлфә" (1900) кебек, сәнгатьчә гомумиләштерүгә һәм төгәллек белән табигый бер халәткә китерелеп бирелә торган [Гайнетдинов, 1996, б. 19] чәчмә әсәрләре язма телнең җанлы-сөйләмә халыкчан ысулы белән иҗат ителә. "Вакыт" газетасын рәттән укып барганда, күпчелек мәкаләләрнең дә, асылда, әлеге юнәлештә баруы игътибарны җәлеп итә: "Рус милләтчелеге" мәкаләсендә: "...Русларда соң вакытларда сонгый сурәтдә артдырырга тырышыла торган "миллият хисе" хисенең хөласасе: Русияне йалңыз православный русларга махсус идеб һәммә инородецларга кырын карау, анларга мөсбәт (уңай) хокук бирмәү, анларны үгәй бала итеп караудан гыйбарәтдер..." (1910.4.02). Ш. Рәмиевнең вафатыннан соң язылган "Кем иде Шакир әфәнде?" мәкаләсендә: "...Әмма һичбер вакыт мин андан үзенең алтынчы икәнлеген белдергән, байлыгын аңлата вә шунларга бер әһәмият бирә торган бер сүз булсын ишетмәдем. Толстой, Кант, Ницшеләрнең фәлсәфәләрендән, аларның хәяткә карашларындан бәхәс итә, чагыштырып карый. Диниягә даир бик кирәк бәхәсләргә керешә..." (1912.25.03) һ.б. Аңлашылганча, чорның рухы яктыртыла торган публицистик жанр үсеш ала. Ф. Кәриминең "Мөгаллим вә мөрәббияләр. Раһнамә", 1-2 җөзьзә (1902), әтисе хакындагы "Мәрхүм Гыйльман ахунд" рисаләсе (1903), "Мохтәсар җәгърәфия" (1904), "Йапунлар" (1904), "Гарәбләр" (1905), "Төрекләр" (1907), берничә мәртәбә басылган "Мохтәсәр тарихы ислам", "Мохтәсар тарих гомуми", "Тарихы әнбия" кебек төрле фәннәргә караган тарихи һәм дини әсәрләрендә истыйлях-терминнар һәм башка сүзләр гарәп вә фарсы алынмалары белән бирелгәнгә күрә, иске татар теленең классик-абруйлы варианты барлыкка килә. Мәсәлән, "Мәрхүм Гыйльман ахунд" рисаләсенең Ф. Кәрими тарафыннан язылган керешендә мондый юллар бар: "...1902 сәнә 6 нчы июньдә мөхтәрәм пәдәремез Гыйльман бине Ибраһим дарелбәкайа (ахирәткә) иртикаэ (күтәрелү) идарәк гаиләсе вә без әүляде (балалары) өчен фәүкылгадә бөек хәсрәт вә кәдәр (кайгы) мәүҗүд улды. Безем күзләремезең йашле, күңелләремезең гамьле (Хәсрәтле) улдығы шөйлә кәдәрле (кайгылы) бер көнләремездә берничә дуст йакынларымыз безә тәгъ зия намәләр (некролог) күндерәрәк гамь вә кәдәремезә иштиракълә (уртаклашу илә) тәслия (юату) вирделәр тәшәккер (рәхмәт) идәрез. Һәрберендән җәнабе Хакъ разый улсын... Мәрхүмнең углы Мөхәммәд Фатих әл-Кәрими. Оренбург, 1903 сәнә" [Кәрими, 1904]. "Мохтәсар җәгърәфия" китабында: "...Бер йирең кайсы йакында улдығыны белдермәк өчен, шәркъ, гарб, шималь, җәнүб исемләре илә башлыча дүрт җәһәт йәгъни тараф вардыр ки, бунлара (җәһәт аслия) дияләр. Шәркъ - қойашың туғдыкы тараф, гарб - батдыкы тарафдыр. Койашың туғдыкы тарафа бакылдыкда, сағ тараф - җәнүб, сул тараф - шималь улыр..." [Кәрими, 1904] һ.б. Өзекләрдән аңлашылганча, алынмалар белән барлыкка китерелә торган абруйлылык, угыз телләре төркеменә хас булган кушымчалар белән дә көчәйтелә: иялек һәм юнәлеше килеше кушымчалары кыпчак теленә хас булганча, -ның, -га/-гә дип түгел, -ң, -а/-ә кушымчасы белән генә күрсәтелә. Ф. Кәриминең барлык төркиләр укысын дип язылган "Аурупа сәяхәтнамәсе" (1902), һәм "Багчасарайда нәшер ителмәктә булган "Тәрҗеман" газетасының интишара башладыгына 1903, 10 апрельдә тәмам йегерме сәнә тулачак вә 4 майда, шул газетаның идарәханәсендә дога мәҗлесе булачак иде", - дип, тәбрикләүгә багышланган "Кырымга сәяхәте" (1904), аңлашылганча, "Тәрҗеман" газетасы теленең "урта лисаны" белән языла. Ф. Кәриминең сәяхәтнамәләре теленә Г. Ибраһимов игътибар итә: "...Насыйриның ахыргы елларыннан башлап, бездә ике агым көрәште. Ф. Кәрими кебек кайбер мөхәррирләр ("Аурупая сәяхәт", "Кырыма сәяхәт"), Тукай кебек шагыйрьләр (башлангыч "Мөхәммәдия" дәвере) байтак вакытлар ярым "Тәрҗеман", ярым госманлы тәэсирендә бардылар" [Ибраһимов, 1922, 2007, б. 38]. Әлеге фикернең дөрес, әмма берьяклы булуы күренә. Ни гаҗәп, әлеге мәсьәләгә М. Гайнетдинов та ачыклык кертә алмый: "...Игътибар ителергә тиешле икенче момент - Ф. Кәрими әсәрләренең теле. Ул да бу чор әдәбиятында үзенчәлекле һәм каршылыклы бер күренеш: халык сөйләм теленә якынайтылган яңа әдәби телебез дә, гарәп, фарсы алынмалары белән бизәкләнгән борынгы әдәби "төрки"дә түгел. Икенчесеннән беренчесенә күченүнең кайсыдыр этабы дип тә булмый...", - дип, гомумиләштерелә, дөрес бәя бирелә алмый [Гайнетдинов, 1996, б. 26-27]. Хәлбуки, Ф. Кәрими кебек күп кырлы эшчәнлек алып бара торган шәхес, кемгә нәрсә турында язуына карап, әдәби телнең төрле варианты белән иҗат итәргә мөмкинлек булуын оста файдалана: хикәяләрен халыкчан-сөйләмә вариантта, фәнни хезмәтләрен, гарәп вә фарсы алынмаларын истыйлях итеп кулланып, классик-абруйлы төркидә, госманлы-төрек дөньясына багышланган әсәрләрен "Тәрҗеман теле" белән яза. Әлеге телнең ничек барлыкка килүен аңлар өчен, "Аурупа сәяхатнамәсе"нең берничә җөмләсенә игътибар итик: "Шакир әфәнде кәнде гаиләсе илә күрешәйүр - видаг идәйүр. Бән дәхи кәнде рафикъларым улган назыйр вә мөгаллимләр илә күрешәйүрем. Безем ки гәнҗлек галәме, уйын-көлке! Бере: Парижа вардыкда, Эйфель кәлисенeң башындән мәктүб йазмага онытма дийүр. Бере: Сорбон дарелфөнүнең асыл тәдрис вә тәгълимене үгрәнүб кәл вә программаларыны кәтер дийүр. Вә бере дә Эмиль Золяйа сәлам сөйлә дийүр. Ләкин әһел вә гыял сахибе улан бер адәм иҗүн кәндинң җаны кеби газиз гаиләсендән вә күз карасы кеби сәүгиле әүлядындән айырылыб китмәк пәк кулай бер шәй улмаса кәрәк. Калебләр тулайур, күзләр йашләнәйүр. Бер дәкыйка эҗендә калебә бең дөрлү фикерләр кәлейүр..." һ.б. Күренгәнчә, гаилә, видаг, рафикъ, назыйр, мөгаллим, гәнҗ, галәм, кәлисе, мәктүб һ.б.гарәп вә фарсы алынмалары тезелеп бара; гомумтөркигә хас булып, әмма угыз телләре төркемендә ныгыган бән, улу, иҗүн, вар, үгрәнү, кәл, дөрлү, эҗендә һ.б формада языла торган сүзләр; шулай ук язма традициянең дәвамы буларак [Сравнительно-историческая..., 1988, с. 371], угыз төркеме телләре өчен ныгыган һәм сөйләү моментында актуаль булган эш-хәлләрне белдерә торган -йур кушымчалы хәзерге-киләчәк заман хикәя фигыле III зат берлек формасының, кабатлана торган хәрәкәтләрне белдереп, эзлекле рәвештә кулланылуы күренә, шушы ук тәртиптә иялек килеше кушымчасының кыпчак (татар) төрләнешендәгечә -ның булып түгел, угыз төрләнешендә, сузыктан соң -ның, юнәлеш килешенең -га булып түгел, -а формасында файдаланылуы күзәтелә. Шуның белән бергә, хикәяләү, барлык төркиләргә хас булган баш, күз, без, сөйлә, күз карасы, сәүгиле (гомумтөрки: сав - любить: ул мани савды "он полюбил меня" [Кашгарый, 2005, с. 495] һ.б. сүзләргә нигезләнеп бара. Шулай итеп, "Тәрҗеман" газетасына хас булган, барлык төрки халкы укып аңласын дигән "урта лисан"ны, асылда, шул ук гарәп-фарсы алынмаларының күплеге М. Кашгарый "Диван"ында аерым кабиләгә нисбәтләнми торган, гомумтөркиләр өчен уртак лексика һәм угыз төркеме телләренә хас булган сүз һәм сүзформаларның эзлекле булып кулланылуын барлыкка китерә. Бу да аны иске татар язма әдәби теленең өченче тармагы итеп карарга мөмкинлек бирә. Вакыйгасы Бакчасарайда бара торган "Морза кызы Фатыйма" әсәренең (1907) теле дә әлеге сәяхәтнамәләргә якынлаша дип әйтергә була. Әдипнең биографиясе, язган хезмәтләре, аның турында басылган мәкаләләр, Раиф Мәрданов, Рамил Миңнуллин, Сөләйман Рәхимов тарафыннан системага салынып, "Фатих Кәрими: фәнни-биографик җыентык" дигән хезмәттә тупланып бирелә (2000). Мөселман дөньясында мәшһүр дин белгече, философ, мәгърифәтче-педагог, тарихчы-галим, җәмәгать эшлеклесе, әдип вә публицист Р. Фәхретдиннең (1858-1936) иҗаты да, әдәби телне куллануда, өч тармаклы булып дәвам ителә. Дөрес, бу әдип үзенең "Сәлимә йәки гыйффәт" (1898) һәм "Әсма йәки гамәл вә җәза" (1903) кебек әдәби әсәрләренең телен, Ф. Кәрими кебек үк сөйләмә телгә якынайтып бетерми, чөнки һәр ике повесть та тарихи фактка нигезләнеп башлана: "Сәлимә"дә Казан шәһәре, аның тарихы, "Әсма"да Идел буена Ибне Фадлан илчелеге килүе тарихы турында сүз бара. Билгеле бер дәрәҗәдәге фәннилеккә тартым башламның аһаңе, әсәрдә бара торган тасвирлауга да тәэсир итә. Коръән Кәримнең Муса Бигиев тарафыннан тәрҗемә ителә башлавына карата үзенең мөнәсәбәтен белдерүе уңаенда, Г. Тукай әлеге әсәрләргә игътибар итә: "...Муса Коръәнен (тәрҗемәсен) бик ул кадәр яклап язмаска вә айныграк, равнодушныерак карарга кирәк иде, чөнки аның теле юк... Әгәр Русиядә Коръән тәрҗемә ителергә кирәк булса, мөтәрҗимлеккә иң муафикъ кеше - Риза казый. Чөнки ул "Әсма","Сәлимә" кеби китаплары белән куәи тәхририя (язу көче) вә хәтта шигъриясен күрсәткән вә гомумән ифадәсе (хикәяләве) ачык, язу тарызы (ысулы) да садә вә гүзәл бер язучыдыр. Әллә аның гарәбияте Мусадан кимме?..." [Тукай, 1986, б. 116]. Шушы ук вакытларда, татар халкының "ак өстендә кара таныган" күпчелек укучылары өчен, "ачык ана телемездә" дигән искәрмә белән, "Тәрбияле ана" (1898), "Тәрбияле бала" (1898), "Тәрбияле хатын" (1899) һ.б. гыйльме әхлак һәм көндәлек тормышны алып баруда кирәкле тәртип-низам турындагы дөньяви-дидактик әсәрләре, иске татар теленең татар халык җанлы сөйләменә хас булган сүз һәм сүз формалары белән баетылган халыкчан вариантында языла: "...Тәрбияле аналар бетмәз вә төкәнмәз хәзинәләрдер, тәрбияле аналар бу дөньяда олуг бәхет вә сәгадәтләрдер. Тәрбияле аналар үз балаларына гына ана улмай, бәлки мөселманларның барчасына ана улмакдалардыр. Аналарның хезмәтләре иң ауыр вә иң мәшәкатьле хезмәтдер..." [Тукай 1898, б. 3]. "Тәрбияле бала" да шундый ук тел белән языла: "Алтындан бәһале, оҗмах нигъмәтләрендән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмаз. Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәз вә бер мәмләкәт падишаһлыгы илә алмашдырылмаз, аны һәркем йаратыр вә мактаб сүзләрләр... [Тукай 1898, б. 3]. Көндәлек әхлак турында языла торган әсәрләрне "Иң гади гавәмләр авыл кешеләре укыб аңларлык... рәвешдә ачык язмак, җиңел язмакдыр", - дигән юнәлеш тотылырга тиешлекне, Р. Фәхретдин, Галимәтел-Бәнатның "Мәгашәрәте әдәбия" ("Аралашу әдәбе") дигән рисаләсенең ахырында ассызыклаган була (1897). Галимнең биографиясе, язган хезмәтләре, аның турында басылган мәкаләләр, Раиф Мәрданов, Рамил Миңнуллин, Сөләйман Рәхимов тарафыннан системага салынып, "Ризаэддин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык" дигән хезмәттә тупланып бирелә (1999). Алга таба бу юнәлештә мәгърифәтчеләребез күп хезмәт күрсәтә. Җөмләдән берсе, Ш. Мәрҗәнидән соң, Казандагы Учительская школада рухани гыйлем мөгаллиме, галим, тәрҗемәче, мөгаллим Мөхәммәттаиб Гыйльман улы Яхин (1844-1910) үзенең "Тәгълимел-әдәб-иләл вәлад" ("Балалар өчен әдәб гыйлеме") (1898) һәм "... безнең дин кардәшләремез арасында сабый вә сабыяларга фи әл-җөмлә төрки белә башлагач та укыр өчен... укырга зәвыкъландыру өчен... кызыклы хикәяләр укый-укый төрки китабларын таза белә башласынлар", - дип, "Сабый вә сабыялар өчен мәргүб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗәеб булган гыйбрәтләр" дигән җыентык төзи (1897, 1902) һ.б. Башка авторларның да, балалар өчен махсусланган рухани-дидактик әхлак китапларының теле, алар укып аңларлык җанлы-сөйләмә телгә якынайтып язылуы дәвам ителә [Татар әдәбияты..., 1985, б. 502-512]. Р. Фәхретдиннең рухани әдәбиятка караган "Коръән вә тәбәгать" (1900), "Мөхәммәд галәйһиәссәлам" (1908), "Җәвамигуль-Кәлим шәрхе" (1911) һ.б. хезмәтләре нәшер ителә. Автор болай дип искәртә: "... гарәбчә укырга башлаган шәкертләргә дәрес китабы һәм дә әхлакны тәрбия кылырга ярдәмче булсын өчен, "Җәвамигуль кәлим" исеме белән бер рисалә тәртиб иткән идек. "...Җәвамигуль кәлим", Аллаһы Тәгаләнең ихсаны сәбәбеннән мәктәпләрдә дәрес китабы булу вазыйфасын үтәгән һәм үтидер иде, инде бу шәрех дә мөгаллимнәр, мөгаллимәләр вә гомуми язу таный торган кешеләр хозурында моталәгә китабы булу хезмәтен үтәсә, үзебезне бәхтияр санар идек" [Фәхретдинов, 1995, б. 13-14]. Җ. Зәйнуллин болай дип яза: "Р. Фәхретдинов иҗат иткән "Җәвамигуль-Кәлим шәрхе" башка хәдис китапларыннан иң әүвәл үзенең тел байлыгы һәм уңышлы тәрҗемә ителгән булуы белән аерылып тора. Анда тупланган энциклопедик мәгълүмат һәр укучы өчен бик файдалы һәм кирәкле... Китаптагы һәр хәдистә тирән мәгънә бар... Күпкырлы гыйлем иясе талантлы әдип һәм галим ул хәдисләрне, күп чыганакларга нигезләп, тәфсилле рәвештә аңлатып бирә, сүз уңаеннан гарәп шагыйрьләре иҗатыннан үрнәкләр китерә. Ләкин ул шигырьләр (өзекләр) тәрҗемә ителмәгән. Галимнең моны артык эш дип санаган булуы да ихтимал, чөнки бу китап, нигездә, татар халкының укымышлы катламы, беренче чиратта, мәдрәсәәге шәкертләр өчен төзелгән. Мүәллиф бу хакта үзенең кереш сүзендә искәртеп уза"[Зәйнуллин, 1998, б. 97]. Р. Фәхретдинов, рухани эчтәлектәге хезмәтләре белән бер үк вакытта, Ш. Мәрҗәниның гарәп телендә язылган био-библиграфик хезмәтен дәвам итеп, ике җилд, 14 җөзьә дә "Асар"ын төзи (19001908). Бу хезмәтнең фәннилеге һәм тел үзенчәлеге дә Ш. Мәрҗәни башлаган традицион юнәлештә бара. Ул әлеге хезмәтен Диния нәзарәтенә казый итеп сайлангач яза башлый: архивтагы күпсанлы кулъязмалларны тәртипкә китерә, архивта булмаганнарын үзе туплый [Ахметгалиева, 1986, с. 132-146]. Бу язмаларның күбесе имам вә мөдәррисләрнең эшләренә һәм тормышларына караган чыганаклар, ягъни эшчәнлекләре турыдан-туры гарәп-фарсы-төрек теле белән бәйле шәхесләр хакында була. Мәгълүм булганча, био-библиография традицион ныклы схема-калып нигезендә языла: галимнең тулы исеме, туган вә вафат еллары, кабер ташындагы язуы; остазлары, шәкертләре, хатыннары, балалары, туганнары; әлеге шәхеснең эшләгән эшләре, язган китаплары, аның хакында могтәбәр кешеләр тарафыннан әйтелгән мактау сүзләре; сәяхәтләре, хаҗ сәфәре вакытында язган мәктүб-хатлары һ.б. Аңлашылганча, Р. Фәхретдин "Асар"ын язганда, күп кенә әзер текстны, әзер "тел"не үзгәртмичә теркәргә тиеш була. Димәк, әлеге хезмәтнең жанры, аның үзенчәлекле материалы татар халкының җанлы сөйләмә телендә бирелә алмый, бәлки традицион китаби классик иске татар теленең гарәп-фарсы алынмалары мул кулланыла торган вариантында гына язылырга тиешлеген күрсәтә. Менә бер өзек: "Нигъматулла бине Биктимер бине Тукай бине Үтәкән әс-Салавыч. Эстәрлетамак мозафате Эстәрлебаш карьясында имам мөдәррис улыб, йитмеш ике йашендә вакытында ике йөз алтмыш (1260) сәнәсе мөхәррәмендә вафат улды... Нигъмәтулла хәзрәтнең дөньясы иркен, шагерде күб, йараны хисабсыз, игътибары бәләнд, кәндүсе мөтәвазигъ диндар, заһид вә тәкъвәлек илә газыйм, әлиштиһа улмагы илә боның заманында Эстәрлебаш карьясы хакыйкать бер "дарелголум" улмышдыр. Әксәре дәрес Тәфсир, Хәдис, Әхлак улыр". Хаҗ сәфәрендәге олы улы Мөхәммәт Харис мәхдүмгә язган хаты болай тәмамлана: "...Остазың догасын алырга җәһед кыйласыз вә һәр җәһеддән остаз догасы улмаса, гыйлемдән файда булмаз... Гыйлем күб, гомер кыска, һәрничүк фәкыйрь генә гомерне заигъ үткәрмәкез, бибәхет рисвайлыкымыздан меллалар арасында йөреб белем хасил итә алмадык, суфилар арасында йөреб холык хасил кылалмадык. Би бәхрә шәрмәндә булыб калдык..." [Асар, икенче җилд, тукызынчы җөзьә, 1904, б. 77-81]. Аңлашылганча, бу төрдәге әсәр классик иске татар теленең гарәп вә фарсы алынмалары мул кулланыла торган төре белән генә языла ала. Р. Фәхретдиннең барлык төрки телле халык укып аңласын дип язылган фәнни хезмәтләре һәм "Шура"да (1909-1918) эзлекле рәвештә басылып килә торган мәкаләләренең күбесендә угызчылык (госманлы) тәэсире көчәя. Профессор В. Бартольд "Шура" журналының телен "госманлыча катышкан Казан татарлары әдәби телендә" чыга дип билгели [Мәрданов, 2001, б. 31-32]. Р. Фәхретдин әсәрләренең тел үзенчәлеге безнең көннәргә кадәр объектив яктыртыла алмады. М. Гос манов, Ризаэддин бине Фәхретдиннең тарихчы, археограф, журналист, педагог, әдип, ориенталист, теолог, дини философ буларак киң кырлы эшчәнлеген, бай мирасын яктырткан хезмәтендә, аның әсәрләренең теле турында: "...Р. Фәхретдинов исә, киң масса укучылар ихтыярын игътибарга алып, башта үзе идеал иткән корамачылыктан да, бер ара мавыккан төрекчелектән дә баш тартты...", - дип, дөреслеккә туры килә торган бәя бирә алмый. Р. Фәхретдин һич нәрсәдән дә баш тартмый галим, асылда, кемгә нәрсә турында язуына карап, үз чоры әдәби теленең төрле варианты белән иҗат итә. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, язмачылыкның буеннан-буена классикабруйлы санала торган төрки телен, күрсәтелгән вакытта, берсе икенчесенә нык бәйле булган, өч юнәлештә карарга мөмкин була: а) гарәп вә фарсы алынмалары һәм гомумтөрки (архаик) формалар кулланылып, язма традиция дәвам ителә торган классик иске татар теле, ә) шул ук нигез угыз-госманлы төрек теленең берәмлекләре белән баетылып, "Тәрҗеман"газетасы теленә якынайтылган, төрки халыкларның күпчелеге укып аңласын дигән максатны күздә тотып, "урта лисан" дигән тармак, б) әдәби әсәр телен сөйләмә-халыкчан сүз һәм сүзформалар белән баетып язу юнәлеше. Шулай итеп, язмачылык тарихыннан билгеле булган классик иске татар һәм халыкчан иске татар теле белән параллель бара торган иҗат эше дәвам ителгәне хәлдә, иҗтимагый тормышта бара торган үзгәрешләр, әдәби телне куллануда яңарышлар да барлыкка китерә: ныклы традиция белән көчле яңарыш, берсе икенчесен инкяр итмичә, бергә үрелә. Әдәби телдә барлыкка килгән әлеге мөмкинлекне алга таба һәр әдип, үзенең максатына һәм мөмкинлегенә туры китереп, төрлечә файдалана. "Татар әдәбияты тарихы"нда Мөхәммәдсадыйк Иманколый дигән шагыйрь булуы искә алына. М. Гайнетдинов мондый мәгълүмат бирә: "Тарихта Ф. Әмирханның әтисе белән бер мәчеттә мулла булган шагыйрь Мөхәммәдсадыйк Иманколый (1870-1932) бар. Аның иҗаты әлегә өйрәнелмәгән. 1901 елда Мөхәммәдсадыйк исемле шагыйрьнең "Фөрьяд, яки нияз" ("Ярдәм сорап кычкыру") дигән (36 битле) шигырьләр җыентыгы чыга. Автор, таркалып йөргән шигырьләрне Р. Фәхретдинов киңәше буенча чыгаруын, җыентыкның исемен дә ул табып бирүен керештә яза, шигырьләрен моңача күрелмәгән яңача әсәрләр дип таныта. 1902 елда Мөхәммәдсадыйкның шундый ук кереш белән "Фәган"("Иңрәү") (24 битле) җыентыгы чыга. Бу җыентыклар поэзиядә лирик дулкын сизелерлек куәт ала баруын искәртәләр. Чор поэзиясенә алып килгән яңалыкларын кереш сүзендә автор болай билгели: "Русия исламлары арасында бу тарз илә бу шивәдә бер әсәре мәнзум мәйдана кунылмамыш улдығындан, шәбан нәү һәвәсанә, буйлә бер әсәрнең дә лөзүме хис улынмышдыр". Шигыреннән китерелгән өзекләрне сүзгә-сүз тәрҗемәдә генә аңлап була: "Сафәләт мәркәбилә бәхре би паяна салмышдыр / Фиракы яр илә әүрадыны "ай-у-аһ-ваһ" итмеш... / Түбәнлеккә төшереп, чиксез диңгезгә салган / Ярдан аерып, туктаусыз аһ-ваһ иттергән...". Күренгәнчә, шигырь иске татар теленең гарәп вә фарсы сүзләре белән туендырылган классик төрендә язылган. М. Гайнетдинов исә: "Шивә" сүзен биредә җирле сөйләм, диалект мәгънәсендә аңларга мөмкин. Дөрестән дә, Идел буе татар поэзиясендә болар "Тәрҗеман" шивәсендә язылган беренче (һәм соңгы дип әйтерлек) шигырь җыентыклары", - дип, объектив булмаган фикер әйтә [Татар әдәбияты..., 1985, б. 405-407]. Шивә сүзе ни өчендер ассоциатив рәвештә "Тәрҗеман" теле белән бәйләнә. Хәлбуки, XVIII гасырда ук Габдессәламнең "Илаһи бәет"ләрендә "Хәмде Аллаһ кавыштырсын Икълим Казан шивәсен", - дип язуы мәгълүм, ягъни шивә сүзенең Казан төбәгендәге төрки, Казан теле дигән мәгънәдә кулланылуы аңлашыла. М. Иманколыйның "Касаиде лятифә"дигән мәрсиясе (1910) Александр III кә багышлана диелә [Татар әдәбияты..., 1985, б. 387]. Җ. Зәйнуллинның "XVIII йөз-ХХ йөз башында татар рухани әдәбияты" дигән хезмәтендә, Мөхәммәдсадыйк бин Шаһиәхмәд Иманколый әл-Казаный тарафыннан Коръәнның фарсы теленнән "Тәсһийлүл-Бәян фи тәфсирил-Коръән" дип, 1910, 1911 елларда ике китап булып басылган тәрҗемәсе турында мәгълүмат бирелә. Тәрҗемәченең кереш сүзендә максатын ничек билгеләве белдерелә: "...ошбу Казан мәмләкәтенең әһле исламы лисанына әнваге голум вә әнхаэ фөнүнендән һәртөрле көтүбе мөфидә вә рәсаиле нәфигъә әрбабы фазыл вә әсхабе кәмал тарафынларындан тәрҗемә вә нәшер иделгән булса да, ләкин әхбаре диниямезнең мәҗмәгъе вә әхкәме шәргыямезнең мәнбәгъе булган Кәляме Аллаһ әл-кәдимнең мәшһүре вә мәкъбуләсендән бу вакытка кадәр һичбере тәрҗемә иделмәмеш булдыкындан, бу фәкыйрь... фарсы телендәге тәфсирләрене тәкатем микъдаре сәгъдә иһтимам илә Казан диярендә мөстәгъмәл булган төрки шивәсенә тәрҗемә идүб бигауне Аллаһе Тәгалә итмаме мияссәр булғай иде...". Димәк, бу очракта да автор Тәфсирен Казан җирлегендәге төрки шивәдә язуын раслый, әмма моңа карап, әсәрне "Тәрҗеман" телендә язылган дип әйтеп булмый. Керешнең ахырында, гарәпчә башланып, төркичә дәвам ителә торган шигъри өзекләрне, Җ. Зәйнуллин "...шул чорга хас татар әдәби телендә язылган", - дип белдерә: "...Илаһи әйлә тәфсиремне мәкъбуль хәрадмәндән / Хатасын сәтәр әйлә гайбемне итсүнләр иде китмән / Илаһи бу китабымны мөфид ит фәйзене гамь ит / Ки андин мөстәфид улсун укуб ихлас ийлә инсан...". Күренгәнчә, "Казан мәмләкәтендәге төрки шивәнең" гарәп вә фарсы алынмалары мул кулланыла торган варианты белән язылганлыгы аңлашыла. Астөшермәдә М. Иманколыйның тагын "Русча, фарсыча, төркичә үзөйрәткеч дәреслек" ("Тәрҗеману русийү, фарсийү, түркийү") һәм "Касаиду латыйфә" - император Николай II гә багышлап язылган мәрсия язуы да искәртелә. Казанның ахун һәм имамнары әлеге тәфсирне "...дөрест һәм ышанычлы" дип бәялиләр, Зариф Әмирхани "...әсхабе рөшди вә истигъдад улан таләбәи голүм вә мөгаллим әфәнделәре тәфсире мәзкүрдән берәр нөсхәсене булдырмак шөбһәсез лязымдыр", дип белдерә [Зәйнуллин, 1998, с. 35-37]. Автор әлеге тәрҗемәнең теленә игътибар итә: "...Фарсы теленнән тәрҗемә ителгән бу әсәр татар телендәге Коръән тәфсирләренең иң уңышлысы дип саналырга хаклы. Аның теле хәзерге татар әдәби теленә дә бик якын тора... сүз байлыгына чын мәгънәсендә сокланырга була... татар теленә турыдан-туры тәрҗемә итү мөмкинлеге булмаган очракта, төп тексттан читтәрәк урында үтемле итеп аңлатма бирелә. Шул ук вакытта, мөфәссир төрле чыганакларга - гарәп тәфсирләренә һәм хәдис китапларына мөрәҗәгать итә, ышанычлырак дип саналган тәфсир, хәдисләрдән мисаллар китерә" [Зәйнуллин, 1998, с. 81-92]. Җ. Зәйнуллинның китабына рецензия язучы академик М.И. Мәхмүтов та М. Иманколый тәфсиренең әһәмиятле булуын ассызыклап үтә: "Әгәр моңарчы без күбрәк Ногмани һәм Иткань тәфсирләре турында гына ишеткән булсак, бу хезмәттә фарсы теленнән тәрҗемә ителгән Коръән тәфсире белән дә танышу мөмкинлеге бирелде. Күренекле татар галиме, мәгърифәтче Иманколыйның "Тәсһийлүл- бәйан фи тәфсирил-Коръән" тәфсире гаҗәеб матур әдәби телдә иҗат ителүен белү дә күңелле яңалык булды" ("Мәгърифәт", 1998.12.12). М. Иманколыйның тагын "...Ошбу "Салатыйн ислям нам китабыны йазарга мөбадәрәт әйләдем..." - дип башлана торган "Салатыйн исламдан беренче җөзьә" хезмәтенең басылуы мәгълүм [Иманколый, 1909, б. 65]. Аңлашылганча, бу мәгърифәтче галим дә төрле жанр-стильдә иҗат итә, әмма һәм шигырьләрен, һәм Тәфсирен, берсе икенчесеннән бик үк аерылмый торган, "Казан диярендә мөстәгъмәл булган төрки шивәсендә" язарга кирәк дип таба. ХIХ гасырның иң соңгы көннәрендә татар халкының классик әдибе Мөхәммәдгаяз Исхакый (1878-1954) иҗат итә башлый. Ел саен диярлек бер-бер артлы язылган хикәя, повесть, драмаларын укучыларына тәкъдим итә: "Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер" (1899), "Кәләпүшче кыз" (1900), "Өч хатын берлә тормыш" (1900), "Капитан кызы" (1902), "Бай углы" (1903), "Очрашу яки Гөлгыйзар" (1903), "Ике гашыйк" (1903), "Ике йөз йылдан соң инкыйраз" (1904), "Мөгаллим" (1907), "Алдым-бирдем" (1907) һ.б. Автор, "Кәләпүшче кыз" хикәясен, укучыларга мөрәҗәгать итеп, кереш сүзендә, "әдиплек, мөхәррирлек нәдән гыйбарәт вә әдипләр нә тарызда яздыкларыны", ягъни әдәбиятның "нәдән гыйбарәт идекене" аңлатып үтә: "Хөрмәтле укучым! Үземнең күңлемнең йимешен сезгә тәкъдим итәм. Бу хикәядә язылган сүзләр, тасвир кылынган хәлләр димагымның тәфкирәте (уйланылган аңым-фикерем-хәтерем) улдыгы өчен, кыямәтә кадәр калдырачак ядкәрләремнең бередер. Бәлки сез мине юк нәрсәләр язып вакытын әрәм иткән, гомерен заигъ кылган дип кызганырсыз да; ләкин ул вакыта айаначак кеше мин улмаенча, сез улырсыз, әфәндем. Чөнки сезнең ул халәтеңез әдәбият нәдән гыйбарәт идекене белмәдекеңезне белдерәдер... Һәр язылган сүз үз вакыйгаларын тасвир, үз хәлләрен бәян улмаз! Хосусән, мөхәррирләр, шагыйрь ләр ни язсалар, кемне тасвир кылмакчы булсалар, шул кеше булып күп сүзләр сөйләрләр һәм сөйләтерләр. Бу сүзләрнең бәгъзеләре әшәке улсалар да, мөхәррирнең үзенең фикеренең шулай булуын белгертмәйдер..." [Исхакый, 1998, б. 50]. Димәк, хикәяне язучы, үз башыннан үткән хәлне генә түгел, тасвир кылына торган кешенең хәле турында да сөйли һәм аны да үзенчә сөйләтә була. Әлегә кадәр К. Насыйриның "Кырык вәзир кыйссасы" (1868), "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881), Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887) бара торган хәлләрнең "вәзир әйтде", "хатын әйтде", "Локман хәким әйтде" дип, яки "...равияне әхбар вә накыйляне асар ошбу тарикъ үзрә риваять кыйлыр ки...", яисә "Тутый әйтде" дип, тарихтан мәгълүм булган бер хакыйкатьне, авторның үзе түгел, башка кеше тарафыннан сөйләнеп бирелүе; аннан соң М. Акъегетнең "Н" карьясына кайтамыз хөрмәтлү укуҗыларым", "Белешемез Хәнифә туташ тегеш тегеб китаб укуб имрары вакыт итмәктә иде" дип, авторның үзе белгән, күргән хәлләрене үзе сөйләп хикәяли торган "Хисаметдин менла" (1886); яисә "Хикәямез бер гаҗәеб гүзәл хикәядер", "Сезләрә дә, хөрмәтлү укучыларым, Мусаның ниндәләен адәм идекене белдерәем" дип, үзе белгәннәрне укучысына сөйли торган; З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) һәм "Бу көндә яздыгымыз яшьләрнең никах мәҗлеседер" дип "Гөнаһе кәбаир" (1890) романнарын, шул ук тәртиптә бара торган Ф. Кәриминең хикәяләрен, Р. Фәхретдиннең повестьларын укып гадәтләнгән укучы, димәк, "әдәбият нәдән гыйбарәт икәнене белмәгән" булып чыга. Г. Исхакыйның: "...һәр язылган сүз үз вакыйгаларын тасвир, үз хәлләрен бәян улмаз, ...мөхәррирләр, шагыйрьләр ни язсалар, кемне тасвир кылмакчы булсалар, шул кеше булып күп сүзләр сөйләрләр һәм сөйләтерләр" дигән, әдәби әсәрнең сәнгатьлелеге (образлылыгы) истә тотылып әйтелә торган фикере, беренче чиратта, шигырьне, хикәяне язма әдәбиятның башка барлык жанрларыннан аерып карарга кирәклекне аңлата. Кереш болай тәмамлана: "Укучым! Минем бу хикәяне язудан максудым - Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтемнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булуда нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер тәнбиһдер". Аңлашылганча, әдәбият дигәндә, сөйләп кенә түгел, күрсәтеп-тасвир итеп белдерү максат итеп куела, димәк, әсәрнең теле дә шушы вазыйфаны үтәү өчен файдаланыла. Г. Исхакый "Бай угылы" әсәренең керешендә әлеге фикерен тагын кабатлый: "...Хөрмәтле укучым! Яздыгым романымда бай угылларымызның тәрбияләре нинди идекене вә бу тәрбияләрнең ни дәрәҗәдә зарарлы идекене укучыларымның күз алларына куймак эстәдем. Шуның өчен сездән назыйре гыйбрәт берлән карап, Кәримнең һәммә эшенең, һәр хәрәкәтенең сәбәбене тикшереп укуыңызны үтенәм... гаебене күрсәтеп, шуннан котылыр өчен юл күрсәтү хәер хаһлыктыр. Милләтемездә шул мәсьәләне ислах фикере уянмасмы дип, мин шул эшләремезне булдыра алдыгым кадәр күрсәтмәк эстәдем" [Исхакый, 1998, б. 113]. Автор, аңлы рәвештә, укучыларның күз алларына кую, "күрсәтмәк эстәдем" дип кабатлый, ягъни максат, булган хәлне сөйләп бару гына түгел, аны гомумиләштереп, күз алдына кую, юл күрсәтеп бирү. Алга таба Г. Исхакыйның "Һәр язылган сүз үз вакыйгаларын тасвир, үз хәлләрен бәян улмаз!" дигән җөмләсе, Ф. Әмирхан тарафыннан: "Монда очрый торган "мин" кәлимәсен мөхәррирнең үзеннән тәгъбир дип уйлау хата булачактыр. Хикәя язганда бу тәгъбир, гомум тарафыннан кабул ителгән бер тәгъбир булып, мөхәррирнең үз фикерен күбрәк кертер өчен истигъмаль ителәдер", - дип, тагын да тәфсилләбрәк аңлатыла [Әмирхан, 1909, 1984, б. 57]. Димәк, автор мин дип язганда, сүз аның үзе турында гына бармый, бәлки күбрәк фикер белдерү өчен куллана. Аерым бер сүзнең хикәя эчтәлегендә күбрәк мәгънә белдерергә тиешлегенә, үз вакытында Җ. Вәлиди игътибар итә: "...Гаяз әфәнденең яңа чыккан бер әсәрене укый идек... Авылның куштанларыннан булган фатир Хуҗамыз боны тыңлап тора икән, мин аның ишене көненә бишне язарга могу, диде... Гаяз әфәнденең әсәре ачык татарча язылган, безнең Хуҗага да, Хуҗа хатынынына да тәмамла аңлашыла, фәкать безгә аңлашылган бик күп мәгънә аларга аңлашылмый иде. Бу көндә инсанның фазыйләте (өстенлеге, холкы), аның гәүдәсе, кара көче илә үлчәнмәгән кебек, әдәбиятның да кыйммәте тышкы ягы, ягъни ләфызыга (сүз, сүзнең яңгырашы белән белдерелә торган мәгънәсенә) карап билгеләнмидер...", - дип аңлата [Вәлиди, 1912, б. 13]. Шулай итеп, ХIХ гасыр ахыры-ХХ йөз башы татар прозасының теле мәсьәләсе шактый катлаулы булуы аңлашыла: традиция булып килә торган гомумтөрки нигездәге классик-абруйлы һәм халыкчан-сөйләмә иске татар телендә язу дәвам иткәне хәлдә, аерым жанр-стильләргә хас булган истиляхлар кулланып, төрлечә файдалану, һәм кайсы укучыга багышлануына карап, аның төрки-татар һәм госманлы-төркисенә якын телләрдә язылуы белән бергә, тагын матур әдәбият стилендә, әдипнең эстетик фикерен укучысының күз алдына кую максатыннан, сәнгатьчә вазыйфа үтәү өчен буйсындырылуы барлыкка килә. Әлеге "буйсыну" матур әдәбият стиленең һәр жанрында үзенчә чагылыш таба. Г. Тукайның башлангыч чор иҗатыннан күренгәнчә, поэзия жанрында классик-абруйлы һәм халыкчан-сөйләмә вариант һәр икесе дә тигез дәрәҗәдә файдаланыла, халыкчан юнәлеш алгарыш ала. Чәчмә әсәрләрдә, авторның темасына, адресатының кем булуына, әсәрнең нинди жанр-стильдә иҗат ителүенә карап, әдәби телнең өч варианты да хәрәкәттә була. Әлеге нигездә матур әдәбият әсәренең эчтәлгендә кулланыла торган сүзнең, җанлы сөйләмә аралашу чарасы булган сүздән, вазыйфасы ягыннан аерымлануы аңлашыла. Хикәядә кулланыла торган гадәти сүз, билгеле бер әсәр эчтәлеге өчен генә зарур булган мәгънә белән баетылырга тиеш, дигән фикер - теория формалаша һәм үстерелә башлый. Гамәли яктан исә шул ук Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камалның беренче әсәрләрендә билгеле бер хәлне сөйләү дәвам ителәгәне хәлдә, "мөхәррирнең үз фикерен", күбәйтү ысулы да яшәеш ала бара. Менә Ш. Камалның "Уяну" (1909) хикәясе. "Муса ачуланган иде", - дигән гади генә башламнан, билгеле бер эзлеклелектә, укучы күрә алырдай, аңа көчле эмоциональ тәэсир итә торган тасвир ясала: "...тәне чымырдап китте, чәчләре үрә торды, агач кебек катты... Ишек төбендә... бер күз! Яшьле күз... туп-туры Мусаның күзенә карый... Гафифәнең күзе...". Бу юлларда автор "юк". Бу - Мусаның уянуы, ақылдан шашуы. Сөйләү туктала, сөйләү логикасына туры килә торган җөмлә төзелеше юк. Укучы хәзер тыңлап утыручы гына түгел, персонажның катлаулы рухи хәле аңа да күчә. Сүзләр белән сурәт - образ барлыкка китерелә. Уяну дигән гадәти бер сүзнең төп мәгънәсе, әлеге әсәр эчтәлеге өчен генә кирәк булган, акылдан шашу дигән өстәмә мәгънә белән катлауландырыла. Ш. Камалның "Буран" хикәясенең исемендә котырган табигать күренеше һәм адәм баласының шундый ук хис-кичерешләре (1910), Ф. Әмирханның "Хәят"е - бер кызның исеме, шул кызның мәгънәсез тормышы (1912), Г. Исхакыйның "Остазбикә"сендә мулла кызы, мулла хатыны баласыз Сәгыйдә һәм буыннарның дәвам итәргә тиешлеген аңлаучы Ана - Остазбикә (1915), Г. Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр"е, "Тирән тамырлар"ы һ.б әсәрләр шушы юнәлештә иҗат ителә. Өстәмә мәгънә дигән төшенчәнең төрле авторда төрлечә барлыкка килүе аңлашыла, бу мәсьәләдә җентекләп өйрәнүгә мохтаҗ илә. Шулай итеп, ХIХ гасыр ахыры-ХХ йөз башында, проза әсәрендә сурәтләнә торган хәлләр өч төрле ысулда укучыга җиткерелә: а) К. Насыйри прозасы белән тәмамлана торган әсәрләрдә "хикәя сөйләүчеләр" сөйләп хикәяли, ә) мәгърифәтчеләрнең күбесендә автор "үз сүзен сөйләп" хикәяли, б) классик авторлар, сөйләп хикәяләүне дәвам иткәннәре хәлдә, образлап-сурәтләп хикәяләүгә күчә баралар. Хикәяләүнең әлеге ысуллары нигезендә, тел байлыгын төрлечә файдаланырга кирәк була. Әдәби телнең бу вазыйфасы белән кулланышы аның структур төзелешенә үзенчә тәэсир итә, аерым сүзләрнең мәгънәсе катлаулана. Кыскасы, хикәяләүдәге аермалык, әсәрнең композицион төзелешенә, сүзләрнең сайланып кулланылуына, җөмлә төзелешенә, сөйләнә торган хәлләргә карата авторның мөнәсәбәте белдерелүенә, гомумән, Гегель сүзләре белән әйткәндә, әсәрдәге эстетик эчтәлекнең сәнгатьле чаралар белән тасвирланып бирелүенә үзенчә тәэсир итә. ХIХ гасырның ахырларына таба Г. Ильясиның "Бичара кыз" (1887), Ф. Халидинең "Рәдде бичара кыз" (1890), Г. Камалның "Бәхетсез егет", "Өч бәдбәхет" (1900), Г. Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш"(1900), "Ике гыйшык"(1903) һ.б. фаҗига-драмалары белән әдәби стильнең өченче жанры яшәеш ала, персонажларның сөйләме халыкның җанлы сөйләменә якынайтыла. Беренче драма-комедияләренең теле турында Г. Камал мәгълүм аңлатмасын бирә: "...Дәхи дә шундый бар кеше дә аңларлык урам телендә булган китаплар булучылыгы насыйб булсын. Ярый ла, бар кеше дә галим булып бетсә, ул чагында фарсыча һәм гарәпчә чыгарсак та зыян юк" (Камал, 1898). Гасырлар буена фарсы вә гарәп теленә каршы куела торган төрки төшенчәсе бу очракта "урам теле" дип алмаштырыла. Балалар өчен дип язылган әдәбият, үз вакытында В.В. Радловның: "...ошбу Казан халкының сабый балалары өчен, бу халыкның үз араларында сөйләшенә торган телләре белән бу китапны тәртиб кыйлдык" - дип белдерүенчә дәвам ителә ("Белек", 1872). Шәҗәрә текстларында гарәп вә фарсы алынмалары, гомумсөйләмә сүзләр белән бергә, драма әсәрләрендәге кебек үк, язылышларында әйтелешләре сакланырлык дәрәҗәдә аерым төбәк сүзләре дә файдаланыла. Бу юнәлештә М. Әхмәтҗанов фикере игътибарны җәлеп итә: "...В некоторых памятниках шеджере, в отличие от традиционного написания, в анлаутном положении встречаются лишь начертания алифа, а в интерлаутной позиции вообще отсутствуют какие-либо знаки. В подобных случаях алиф не отражает губных фонем, а показывает замену их негубными звуками: كييسقا Аксийәк, лит. Аксөяк, كييسكوك Күксийәк, лит. Күксөяк, هسنا Әнсә, лит. Өнсә, ىجوت هرا ирәтүче, лит. өйрәтүче, هش هرك кэрәшә, лит. көрәшә, هش هليس силәшә, лит. сөйләшә һ.б." [Ахметзянов, 1991, с. 59]. Аерым сүзләрдә сөйләмә телгә хас булган орфоэпик үзенчәлекләрнең язма телгә ничек тәэсир итүе җентекләп аңлатыла. Хатлар стилендә, киресенчә, гарәп-фарсы алынмаларына өстенлек бирелә. Хат язарга өйрәтә торган махсус кулланмалардан күренгәнчә, хат күндерүченең һәм аны алучының кем булуына карап, хөрмәтләп эндәшүләрне үзенчә файдалана белү кирәклеге акссызыклана. Мәсәлән, М. Урманчиев үзенең "Мөншәат татарийә" ("Татарча язу үрнәге") (1900) дигән хат язу үрнәкләрендә голямгә, ягъни яшь егетләргә хат язганда, түбәндәге әлкаблар-хөрмәтләү сүзләре белән эндәшергә кирәк булуын искәртә: фазыйләтле, сәләхиятле, мөкәрәмәтле, рәшадәтле әфәндем хәзрәтләре, ягъни хат күндерелүче кеше яхшы холыклы, сәләтле, хөрмәтле-кадерле, туры юлга күндерүче. Ә инде риҗале могътәбәрән, ягъни игътибарга лаек дип санала торган ир-егетләргә түбәндәге әлкаблар муафикъ дип санала: дәүләтле, сәгадәтле, гыйззәтле, олуғ химмәтле һ.б. Хатын-кыз туганнарга исә түбәндәгечә эндәшергә мөмкин дип аңлатыла: шәфкатьле, мәрхәмәтле, гыйффәтле, гыйсмәтле, мәхәббәтле, сөекле һ.б. Якын туганнарга язылган хатларда, күпчелек хөрмәтләү сүзләре сөйләмә телдәге туганлык атамалары белән белдерелә: әткәйем, әнкәйем, анам, агам, абзый, уғлым, алынмалар да файдаланыла: һәмширәм, бөрадәрем, хәләлем, рәфикам-дустым, мөхлисем һ.б. Хатларда алынмаларның күпләп куланылуына карата, Ф. Әмирханның, "...заказ хатлар язарга өйрәтә торган, төрек тәкәллефатындан оештырылган инша дигән китаплар...", - дип, кискен каршы чыгуы мәгълүм [Әмирхан, 1908, 1989, б. 85], әмма, мисаллардан күренгәнчә, иншаның төрек теле ясалмалылыгыннан бигрәк, гарәп вә фарсы алынмалары белән оештырылуы аңлашыла. Дини-дидактик эчтәлекле хезмәтләр, авторның максатына карап, төрлечә языла. Мирза Габдулла мәхдүм әл-Казаниның "Кыйссасы әл-әнбийә галәйһи-әссәлям"ындагы кебек "...вәлиди ватанга йиңел булсын өчен, җавидан тарихындан Казан төркисенә күчерелде", - дип белдерелгәндә, һәфтияк тәфсирләре һәм "Кыйссасы әл-әнбия"ләрдә кыпчак-татар юнәлеше дәвам ителә. Мәсәлән, "Тәфсире һәфтияк мин тәфсире тибъян"ның 48 нче Әл-Фатих сүрәсендә: "Рәсүл әкрам салаллаһу галәйһи әс-сәлям һиҗрәтнең алтынчы йылында зөлкагдә айының әүвәл көнендә дүшәнбә көн кәгъбатулланы зиярәт касды илә әсхаб кәрәмдән мең дә дүрт йөз кеше илә Мәдинәдән Мәккәгә йулландылар. Мәккә мөшрикләре мең дә дүрт йөз кеше илә Мәдинәдән Мәккәгә йулландылар. Мәккә мөшрикләре Рәсүлалланың кәлүр хәбәрен ишетеб, бары җыелыб, Мәккәгә керергә йул бирмәделәр..." [Казан, 1895, б. 41-42]. "Тәфсире һәфтияккә яңа тәфсире бәян" хезмәтендә дә шул ук язылыш күзәтелә (1897)." "Кыйссасы әл-әнбийә галәйһи-әссәлям"да: "...Алла Тәгалә хәзрәтләре заты вә сыйфатындан башка барча нәрсәне юкдан бар әйләде вә адәм бәдәнене туфракдан яратды вә Адәм галәйһи әс-сәлям бәдәненә җан вирде вә барча фәрештәләргә Адәмгә саҗдә итеңез диеп боерды. Фәрештәләр барчасы Адәм галәйһи әс-сәлямгә саҗдә кыйлдылар. Мәгәр Иблис кибер вә хөседендән саңдә кыйлмады... [Казан, 1900, б. 2]. М.-С. Имәнколыйның "Салятин ислам" әсәре дә шушы тәртиптә языла (Казан, 1909). "Казан төркичәсенә күчерелә" дип искәрмә бирелмәгән очракта, традицион угызчылык дәвам ителә [Бәширова, 1999, б. 132-134]. Шулай итеп, ХIХ гасырның икенче яртысы - ХХ йөз башында, өч жанры белән дә матур әдәбият, дин тәгълиматы, рухани-дөньяви дидактика, фәннең барлык тармакларына да караган фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият, иҗтимагый публицистика, рәсми-эш, эпистоляр-хат, көндәлек-һөнәри дигән функциональ стильләре һәм әлеге стильләрнең үз эчләрендәге жанр-төрләре хәрәкәттә булып, иҗтимагый эшчәнлекнең төрле ягын чагылдыра торган әдәбият дөнья күрә. Бу төрләрдәге әдәби текстларда әдәби телдән файдалануда, аерым әйткәндә, сүз һәм сүзформаларны куллануда, билгеле бер дәрәҗәдә аерымлану барлыкка килә. Бу хәл, язмачылыкның алдагы дәверләреннән үзгәрәк, күрсәтелгән чорда барлыкка килгән яңалыкны да алып килә: бер үк автор, һәр жанр-стиль таләбенә туры китереп, шул таләпне истә тотып, әдәби телнең мөмкинлегеннән төрлечә файдаланырга тиеш була. Әдәби телнең табигате һәм вазыйфасы берсе икенчесенә бик нык бәйләнгән хәлдә, катлаулы үсештәге кулланылышта - хәрәкәттә була. Иң мөһиме, әлеге эшчәнлекне чагылдыра торган әдәби телнең вазыйфасын канәгатьләндерерлек тел байлыгы да җитәрлек була, ягъни бер яктан традиция булып килә торган барлык мөмкинлек дәвам ителә, икенче яктан, җанлы сөйләмә тел, адресат һәм стильләр таләбенә туры китерелеп, әдәби тел вазыйфасын үтәрлек дәрәҗәдә файдаланыла. Димәк, татар милли әдәби теленә, барлык куәтендә вазыйфасын үтәр өчен, җәмгыять тарафыннан мөмкинлек тәэмин ителгән була, ягъни гасырлар буена дәвам итеп килә торган ныклы традиция дәвам иткәне хәлдә, көчле яңарыш белән бергә үрелә, нәтиҗәдә, татар әдәбияты һәм теленең алтын чоры дип атала торган күренеш барлыкка килә. ХIX гасыр һәм ХХ йөзнең беренче уньеллыгында язылган/басылган әдәби әсәрләренең фонетик үзенчәлекләре, график-орфографик традиция, норма, норма вариантлылыгы һәм функциональ-стилистик вариантлылык мәсьәләләре хезмәтнең алтынчы бүлегендә И.Б. Бәширова тикшерүендә тәкъдим ителә. 1.2. Иске татар язма әдәби телен өйрәнү тарихы 1899 елда Уфада язма телне төзәтүгә багышланган беренче Гыйльми мәҗлес җыела һәм "Русия төркиләре" дигән төшенчә-атама рәсмиләштерелә: "Русия төркиләре өчен Казан шивәсе лисанын гомуми ителеп кабул итәргә. Төрки тел өчен сарыф вә нәхү хаҗәт, үз телемез төрки вә Казан шивәсе илә йазылыр", - дигән махсус карар кабул ителә. Җыелышның сәркәтибе Ф. Кәрими була [Курбатов, 1999, б. 43]. Бу мәҗлестән соң язылган дәреслекләр татар дип исемләнсә дә, мәсәлән, "Татар нәхүенең мохтәсаре" (Өметбаев, 1901$ Терегулов, 1901), эзлекле булып төрки термины кулланыла: "Кавагыйде төркийә" (Мөхәммәтфәйзи, 1898), "Сарфе төрки" (Г. Тәүфикъ, 1900), "Сарфе төрки" (Т. Габдрахман, 1900),"Төрки теле" (Сираҗи, 1902; Ш. Таһири, 1904), "Төрки сарфы" (Ә. Мостафа, 1905, 1909), А. Мөхәммәдрәхим (1905), "Мохтәсар яңа сарфе төрки" (М. Мәккәи, 1907, 1912) һ.б. Аңлашылганча, Г. Фәизхан (1887), К. Насыйри (1895) эшчәнлеге юнәлешендә, татар теленең төзелешен (сарыф вә нәхү ягын) фән буларак өйрәнү дәвам итә. Шушы вакытта татар телендә газета бастырырга рөхсәт алына. Газетага дип языла торган мәкаләне нинди тел белән язарга кирәк дигән сорау куела. Әлегә кадәр гамәлдә булган барлык жанр-стильләрдә, аларның таләпләренә туры китерелеп кулланыла, ягъни киң мөмкинлеге булган язма телне, җәмәгатьчелекнең теләген тормышка ашыру максатыннан, аваз салырга әзерләнгән яңа стильнең вазыйфасын үтәү өчен, ничек итеп җайлаштырырга, аның кайсы төрен сайлап алырга дигән җавап көтелә. Моның өчен татар язма теленең әлегә кадәрге кулланылышына игътибар итәргә, аңа күзәтү ясарга ихтыяҗ туа. Татар язма әдәби теленең аерым бер стилендәге кулланылышына игътибар ителү күп төрле фикерләр кузгалуга сәбәп була. 1905 елның 2 (27) сентябрендә "Нур" газетасының беренче саны басыла. Газетаның нашире һәм мөхәррире тулаем мөселман дөньясына мәгълүм дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербургта гаскәри ахун, Пажский, Инженерный, Кадетский (Хәрби) корпусларда укучы мөселман балаларына дин дәресләре укытучы, Азия чит илләр департаментында тәрҗемәче һәм төрки телләр укытучысы, төрки телдә укучыларга "кыйраәт вә тәүсигъ әфкяр өчен, исламча..." "Дөнья йәки мәгыйшәт" дәреслек-уку кулланмасы (1883), рус телендә "Возражение на речь Эрнста Ренана" (1883), "Отношение ислама к науке и иноверцам" (1887) һәм "Ислам и прогресс" дигән (1898) хезмәтләрнең авторы - Ф. Кәрими белдергәнчә,"... безем Русия голямасы эчендә, хәкыйкатән, иң ачык фикерле тәрәкъкыйпәрвәр вә зыялы бер имамдыр, муллаларның әксәре русча белмәдекләре җәһәтле...кайсы бер татар муллаларының төркине дә камил аңламауларына борчыла торган олуғ зат..." [Кәрими, 1902, 1996, б. 181-182] Гатаулла Баязитов (1846-1911) була. "Татарча мөхәррирдән берничә сүз"дигән язмасында ул: "...Адәм угланнары өчен гәзитә бер мәйдане әфкярдер, бер хуш, мөләем, мәхәббәтле юлдашдыр", - дип басманың фикер мәйданы булырга тиешлеген билгели. Һәм шул мәйданда сөйләнәчәк сүзләренең нур өстенә нур уйнатачак мөхәррирләре - язучылары булуын тели: "Гәзитә язучы мөхәррир үзе сөйләдеге нотык вә сүзләрендә сабит кадим улыб, гайреләргә биргән нәсыйхәт сүзләренчә гамәл кылыб, үзен дә яхшы тоткан кеше булса, шул вакыт, шөбһә юкдыр ки, аның сүзе дәхи дә әсәрлерәк булыб, икенчеләренең колагына керә. Сөйләгән сүзләре, биргән вәгазь вә нәсыйхәтләре нур галийан нур булуб барчага мәкъбүл улыр", - дип белдерә ("Нур", 1905, № 4). Һәр язган сүз нур өстенә нур булып укучыга барып җитешсен өчен, газетага дигән мәкаләне нинди тел белән, ничек итеп язарга кирәклекне тәгаенләргә кирәк була. "Мәкәрҗәдә ике кич" дигән мәкаләдән аңлашылганча, мөхәррир Гатаулла хәзрәт Баязитов "Казан теле" дигән язма телнең бер генә төрле булмавына игътибар итәргә өнди: "Нә делдә йазармыз?" сөәленә, "Әлбәттә, Казан делендә!" диделәр. Бик яхшы, ләкин ул Казан деле диб сөйләндеке дел бер төрле түгелдер. Мәсәлән, Каюм Насыров әфәндемез иске татар әдибләрендән, аның язган әсәрләре зийәдә гарәп, фарси сүзләре илән тутырылган, гомумән, барча халыкга аңларга агыр, мөшкел күренә түгелме? - дидегемдә, әдибләр: "Дөрест,...хәзер безнең Казан шивәсендә диелгән делдә язылган китаблардан мөмкин күрсәтергә: Каюм әфәнде, Ризаэддин әфәнде, Фатих Кәрими әфәнде вә башка гайреләр. Һәр кайусының сүз вә гыйбарә йөреше бер-беренә башкаракдыр. Бәгъзесе госманлы деленә мәйәл идеб, бәгъзесе гарәп вә фарсыны күб катнаштырыб язалар. Димәк ки, бер төсле йиңел, асат аңлаешлы бер куелган дел йукдыр. Инде ни кыйламыз?" ("Нур", 1905, № 4). Дамелла Галимҗан хәзрәт Баруди, аның мәдрәсәсенең пишкадәм хәлфәләре һәм татар әдипләребездән Һади Максуди белән берлектә әлеге мәҗлестә булган әдип хәзрәтләребездән тарихчы-галим, ахун, казый, җәмәгать эшлеклесе Хәсән-Гата Габәши (1863-1936) беренчеләрдән булып бу сорауга болай дип җавап бирә: "Әгәр дә без гавам аңламый, ничек языйк икән диб торсак, ул вакыт асыл язуга ирешү мөшкил булыр түгелме? Әдәби телне аңламасалар, ул вакыт мәдрәсәләрдә гаеп калыр. Гәзитә мәдрәсә түгелгә, тел үгрәтәсене аны мәдрәсәләрдән сорау кирәк булыр... Гәзитәдә мәүзүгъ мәсьәләгә, сүзгә карап йазмак кирәк булыр. Бәгъзе гавам өчен булган вакыйгъ әхбәрләрне, хөкүмәт әмерләрене мөмкин кадәр йиңел, асатлатырга кирәк. Әмма гыйльми мәсьәләләр булганда чара юк, әдәби телдә язмак лязем калыр" ("Нур", 1905, № 4). Язма әдәби телнең вазыйфасын аңлап бирелгән бу җавапта, әлегә кадәр гарәп-фарсыга каршы куелып, Болгар-Казан төркисе дигән атамасыннан башланып, "үз телемез төрки" булган төшенчә, "рус мәмләкәтендәге мөселманлар теле", "Казан халкының үзара сөйләшенә торган телләре", "җиңелерәк телемез нугай вә казак лөгатенчә", "безнең Казан татарларымызның теле", "төрки лисанының Казан мөселманлар лөгате", "үз татар телемез", "ачык ана телемез", "Казан төркисе", "Казан мәмләкәтендәге төрки шивә", "үз телемез төрки", - дип, һ.б. күп төрле исемнәрдә кулланылуын дәвам иткәне хәлдә, беренче мәртәбә әдәби дигән төшенчә белән белдерелә. Әдәби дигәндә, гасырлар буена классик-абруйлы һәм халыкчан-сөйләмә вариантларда кулланыла торган язма телнең, гыйльми мәсьәләләр языла торган классик-абруйлы төре истә тотыла, "йиңел-асат" төре гавамга каратыла. Әмма әдәби тел һәм гавам теле дигән төшенчәләрне башка авторлар үзләренчә шәрехли. Гатаулла хәзрәтләре Баязитов: "...безем татар голямасы арасында әдәби телемез нә делдер вә нә улачак бәхәсләре иделгән сөхбәт бу әүвәл мәртәбәдәге сөхбәт иде... Яшь әдибләр, туктамаңыз, әдәбият мәйданына күренеңез, иң мәкъбүл, иң газиз вә мактаулы бер хезмәт вар исә, ул да гыйльме әдәбиятка хезмәтдер", - дип язганда, әдәби тел төшенчәсе барлык төр язма әдәбиятны белдерә дип аңлашыла. Әлеге фикерен автор түбәндәгечә киңәйтә: "...Татар телендә язылган дип әйтелә торган китабларны барчасын халык аңлаб йитмәй торгандыр... Хәзер бу соңгы йылларда янә бигрәк төрек-госманлы телендә язарлар. Аның хәзер инде иске татар теле бөтенләй ташлану дәрәҗәсенә килеп барадыр. Тик иске картларымыз гына язсалар язалар. Яңа яшьләр йарым-йорты төрек-госманлы язалар. Имде кайсына тотыныйк? Шушы соңгы төрек-госманлы теленәме яки борынгы иске татар телемезнеме алайык? Бу бер зур педагогический һәм тарихи мәсьәләдер. Монда күб киңәш лязем улыр... Фикерләрен картлар да, яшьләр дә язсынлар, тик яшеренеп ятмасынлар, вакыт килде әфәнделәр" ("Нур", 1905, № 4). Хәзерге татар тел белемендә актив кулланыла торган "әдәби тел", "иске татар теле", "борынгы татар теле" дигән төшенчәләр беренче мәртәбә шушы мәкаләдә кулланыла. Ни гаҗәп, карт әдипләрнең дә (К. Насыйри), яшьләрнең дә (Ф. Кәрими) язма телнең бер генә төре белән түгел, төрле варианты белән иҗат итүләре искә алынмый. Әмма бәхәс барышында "әдәби тел" дигән төшенчәнең тагын башкачарак мәгънәдә кулланыла алуы да билгеле була. "...Шушы башымны авырттырган мәсьәләдә бән ялгыз калам, берәү дә сүз чыгармасмы икән, бер дә буның иң кирәкле, милләтнең алдагы төп хезмәте икәнене белүчеләр дә булмасмы икән дип әвәрә торганда...", мөхәррирне куандырып, "яшь язучылардан мөхтәрәм Гаяз әфәнде Исхаков бу тел хосусында менә ни яза" дип, "Нур" газетасының 8 санында әдипнең "Җаваб"ы урнаштырыла. Әдип иң әүвәл "...әдәбиятның ничек булуын вә ни кебек язылуын вә халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын апачык күрсәтү, язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында язу бүгенге көннәрнең беренче дәрәҗә кирәкле эшләреннәндер", - дип басым ясаганнан соң, " тел мәсьәләсе хакында бераз язмакчы булам. Гәзитәнең нинди телдә язылуы, бер әдәби китапның яки рисаләнең нинди шивәдә язылуы һәрвакыт биреләчәк сөаль булдығы кебек, халыкның, бигрәк тә укучы халыкның, башын вата торган мәсьәләләр", - дип, түбәндәгечә дәвам итә: "...Мәкаләдә күрелгән кебек "әдәби тел", "гавам теле" кебек ике ялган аерма ясаучылар, безнең карендәшләремез госманлы төрекләре арасындагы кебек бездә дә күренә башлады". Г. Исхакый мондый бүленешнең үз вакытында төрекләрдә дә, русларда да булуын, аларның әлеге "тарихи хатадан үткән" булуларын искәртә һәм "әдәби тел" дигән төшенчәне үзенчә аңлата: "... "борычны" "форыч" дип, "пәрдә"не "фәрдә" дип, "булыр" ны "улыр" дип язу әдәби язу түгел. Әдәби дип, мәгънәсен ап-ачык иттереп аңлата торган һәр гыйбарәгә әйтелә. Бер мәкалә әдәби булыр өчен ни хакында язылганлыгы һәр укый белә торган кешегә тәмам аңлашырдай булырга тиеш. Шуның өчен мин "әдәби тел"не үз телемез димен. Үземез сөйли торган телдә язарга тиеш, димен. Һәм язамын. Минем мәсләгемдә язылган китаплар һәрвакыт халык арасында күп таралып, күп укылачак вә халыкка күп файда китерәчәкдер", - дип ассызыклый ("Нур", 1905, № 8). Шулай итеп, бу әдипнең язма әдәби тел дигәндә, "үземез сөйли торган гавам теле"н истә тотуы аңлашыла. Г. Исхакый хикәяләрендә дә, драмаларында да үз төбәгендә кулланыла торган келәү, чикле, дөбрән, кагау, өргәү, искәү, тиресләнү, койты кебек сүзләрне, бигрәк тә беренче әсәрләрендә, табигый бер җиңеллек белән файдалана. Әдипнең әсәрләрендә гомумхалык җанлы сөйләмә сүзләр һәм сүзформалар кулланыла, димәк, ул "үзем сөйләшә торган телдә генә язамын" дигән концепциясенә, нигездә, туғрылык саклый, ләкин, үз чоры әдәби теленә хас булган язма китаби традицияләрдән дә баш тарта алмый. Г. Исхакыйны атаклы әдип, көчле драматург һәм ялкынлы публицист итеп таныткан әсәрләре, ХIX гасыр ахыры-ХХ йөз башы татар әдәби теле белән языла, ягъни аның үз чоры әдәби теленә хас булган барлык мөмкинлектән дә файдаланып иҗат итүе аңлашыла [Бәширова, 2000, б. 256-267]. Г. Баязитов исә Г. Исхакыйның кискенлек белән белдергән фикеренә, билгеле бер дәрәҗәдә, кушылганлыгын белдерә: "Без татармыз, гарәб яки төрек түгелмез. Шулай ук телемез үземезчә аерым бер телдер, һәр нәрсәне сөйләргә хәлемездән киләдер. Хәрефләремездә дә кимчелек юкдыр. Фәкать безнең телемез кагыйдәгә салынмагандыр. Шулай булса да, телемезнең сарыфы вә нәхүе юкдыр дип, читкә кагып, башка ят телләр кушмак безгә мөнасыйб булмаска кирәк". Әмма ул үзенең шикләнүен дә белдерә: "...имде гәзитәне ничек вә кайсы телемездә языйк? Иске телемездә язсак, бу соңгылар хәзер үк яңа ысул мәктәпләрендәге яңа телне алып чыксалар, бер - беремезгә каршы бару булыр..." ("Нур", 1905, № 11). Хөрмәтле мөхәррирнең шөбһәләнүен таратырга теләп, "яшь фикерле галимнәремез"дән Һади Максуди "Казан теле" дигән мәкаләсен язып җибәрә: "Мин үзем Казанлы булганым өчен, Казан лисаныны да беләмен. Әдәбияты госманияне күп моталага кылганымдан шивәи госманиядән дә хәбәрсез түгелмен... Һәрникадәр госманлы шивәсене сөйсәм дә вә һәрникадәр төрекләрнең эшләнмеш вә фәсыйхләнмеш шивәләренә охшатып язуны йиңелерәк күрсәм дә, Казан төрекләренең лисаны әдәбиләре өчен аны кабул итмәк фикерендә түгелмен. Без Казан төрекләремез. Безнең өчен Казан шивәсенең әдәби хальгә килмәгәнлеге дә мәгълүмдер... Русия мәмләкәте эчендә төрле кабиләләрдән мөрәккәб ун миллион кадәр улан төрек бардыр ки, анларның һәрберсе Казан шивәсенә якын төрекчә бер тел илә сөйләшмәктәдерләр. ...Һичбер вакытда максудларыны бер-беренә аңлатышмак өчен тәрҗеман вә тылмачка мохтаҗ булганлары юкдыр. ...Безләргә дә шул тугыз миллион кадәр төркиянең һәрберсе аңларлык бер тел тапмак, китапларымызны да, гәзитәләремезне дә шул тел илә генә язарга тырышмак лязем. Юкса, әдәбият вә матбугатымыздан көтелгән файдалар тәмамән хасил булмаслар. ...Шөбһә юкдыр ки, шаять яза-яза телемез дә шомарыр, бара торгач, һәртөрле фәнни вә гыйльми фикерләрне язарлык гамәли вә әдәби бер тел булып китәр" ("Нур", 1905, № 13). Бу әдип язма телне "гамәли" вә "әдәби" дип бүлә, лисаны әдәби тел дигәндә, Казан шивәсен Русиядә яшәүче төрле кабиләдәге төркиләр аңларлык әдәби хальгә китерү дип белдерә. Китап һәм гәзитәләребезне һәр укыган кеше аңларлык итеп язарга кирәк дигән теләге белән Һ. Максуди да, гәрчә йөзен гомумтөркигә юнәлтсә дә, Г. Исхакыйның "үземез сөйли торган телдә язарга тиеш" дигән фикерен куәтли кебек. "Нур"ның 14 санында Г. Баязитов, И. Гаспралының "Тәрҗеман" газетасының 1905 нче ел 90-91 нче саннарында басылган "Лисан мәсьәләсе" язмасына, мөнәсәбәтен белдерә. Үзенең күләмле мәкаләсендә И. Гаспралы Г. Баязитовның әдәби тел хакында фикер әйтергә чакырып язуына каршы: "...без дә йегерме ел җөдәдек, чалышдык, муаффәкъ улдык... Җаным, хәзрәт, сез сөаләйенә җаваб көтәсез, әмма сөаләйә җаваб калмамыш", - дип язган була. Гатаулла хәзрәт болай ди: "...Йегерме сәнә мөкатдәм заман башка иде. Сез бер генә идеңез. Шимди гасыр башка һәм халык та башкадыр... һәм дә башкача караучылар да табылыр" ("Нур", 1905, № 14). "Башкача караучылар"ның күплеге мөхәррирне куандыра, һәр мәкалә газета битләрендә урын ала, аның хакындагы фикерләр басыла. Мәсәлән, газетаның 15 нче санында түбәндәге хат урнаштырыла: "...Мөхәррир хәзрәт! Зинһар, мөмкин кадәр гарәб, фарсы, госманлы-төрек сүзләрене катыштырмай яза күреңез. Гәзитә мәдрәсә түгел... Без ничек аңлыймыз, шул телдә языңыз: "дил", "уларак", "әсас" кеби сүзләр илә язсаңыз, голямәи мәдрәсәләр кеби хәбардар арасында гына аңланып, ничә еллар гәзитә укымакдан мәхрүм улган кебек, хәзер дә шул хальгә төшәчәкмез. Казан телендә яңа гәзитә чыгуына куанып торган идек. Имди сездән үтенәмез, безләрне мәхрүм кылмаңыз...". Г. Баязитов мондый аңлатма бирә: "...шушындый хатларны алгач, безем тел хакында зиһен салыб мөляхәзә қыйлмақны лязем күреп, бу хакда фикерләрене ишетмәк матлуб улды... Голяма әдибләремездән башка, укый-яза белгән, "ак өстендә кара таныган" халкымыз күбдер. Шулар өчен нә эшләймез? Менә бәхәс шунда иде. Иске аркадашымыз "Тәрҗеман" шивәсендә язуны мәгъкул күрәдер. Без исә үземезнең "Нур" яза торган тел, татар-төрек шивәсендә язмакны хуш күрәмез. "Казан мөхбире" дәһа ачыграк-кулайрак дип, Казан халкы сөйләшә торган телдә булуны артыграк күрүе аңланадыр" ("Нур", 1905, № 15). Г. Баязитов хәзрәтләренең татар-төрек шивәсе дигәндә, татар-төрки ди, ягъни язма традицияне дә дәвам итәсе килүе аңлашыла. Газетаның 16 нчы санында Алабуга өязеннән ахун Мәсгудов Г. Исхакыйның мәкаләсенә мөнәсәбәт белдереп, халык аңламый торган күп сүзләрне куллануын искәртә һәм болай ди: "...Мин Казанда Василий попның Мамадыш өязе керәшеннәренә язган бер вәгазен күргән идем. Менә ул саф татар телендә иде, чөнки анда татар кавеме белмәс-аңламас бер сүз дә юк иде... Мин Хәсән Гата хәзрәтләренең фикере кабул иделсен диям" ("Нур", 1905, № 16). Монда сүз сөрешеннән Х.-Г. Габәшинең "...гавам өчен булган вакыйг-әхбәрләр, хөкүмәт әмерләрене мөмкин кадәр йиңел, асатлатырга кирәк" дигән фикеренең күз уңында тотылуы аңлашыла. "Тел бәхәсе" уңаенда басылган мәкаләләрдә халык, милләт һәм аның атамасы мәсьәләләренә дә игътибар ителә. Мәсәлән, "Татар углы" кушаматы белән басылган "Төрек теле мәсьәләсе" дигән мәкаләнең авторы, Г. Баязитовның "... без татармыз, гарәб яки төрек түгелмез, шулай ук телемез үземезгә аерым бер телдер" дигән фикеренә карата мондый искәрмә ясый: "...мөхәррирнең "төрек түгелмез" димәкдән максуды, төрек кавеменең "госманлы" намына улан груһындан дәгелмез димәкдер. ...Шимди Русия төрекләренең кирәк галим һәм кирәк җаһил "Син кемсең" дирсәң, "татарым" дияр ки пәк ачык җавабдыр... "Тәрҗеман" әфәнде дийүр: Гатаулла әфәнде үзене бер татар зан идийүр. Бу чук бийүк бер хатадыр" ("Нур", 1906, № 19). Гатаулла хәзрәт үзе дә әлеге фикерне куәтли һәм "татар" атамасының мәгънәсен болай аңлата: "Миллионнарча татарлар үзләренең тарихи ләкәбләремез татар димәкдән качмаслар һәм, "Тәрҗеман" хушына килмәдеге өчен, тәүбә роҗуг итмәсләр, татар углы димәкдән гайебоят эш тапмаслар. Без, татарлар, төрекмән, кыргызлар шәҗәрәчә төрки һәм була белермез, - дип яза ("Нур", 1906, № 21). Шулай итеп, язма әдәби тел турында фикер алышканда, татарның шәҗәрәчә, ягъни яши башлавы ягыннан төрки булуы билгеләнә. Әлеге мәсьәлә кат-кат искә алына, әмма шул ук вакытта мөхәррир газетаның теле турындагы фикерен дә эзлекле рәвештә дәвам итә: "... Хәтта без ярым татари, ярым госмани төрекләре лисанында ибтида итә башладыгымызда, бик күп татарлардан хатлар алып, һәммәсе бер агыздан халык сөйләшә торган телдә язуны үтенделәр, хәтта урам теле булса да, шуны сорадылар, без шөйлә исә дә, ул кадәр гавам телендә язмай, урта лисанда яздык" ("Нур", 1906, № 67). Шулай итеп, газетага языла торган мәкаләнең телен "урта тел" дип аңларга кирәклек күтәрелә. "...Соңгы чыккан Казан гәзитәләре, теләсә нә улса да, Казан шивәсендә, хәтта урам теле улсын диярәк, шул махсус Казан шивәсендә язмага карар вирделәр һәм шул илә язалар. Әмма икенче тарафдан, мәсәлән, Кавказ, Кырым трафындагы гәзитәләр, Әзербайҗан яки төрек-госманлы шивәсендә язалар. Без исә, ... хәзергәчә шушы китаби әдәбият лисанында язсак, һәр ике тараф да акрын-акрын бер урта телне аңларлык булсынлар иде" ("Нур", 1906, № 71). Билгеле булганча, "урта лисан" терминын башлап И. Гаспралы куллана ("Тәрҗеман", 1905, № 90-91), тел мәсьәләсенә багышланган мәкаләләрендә ул әледән-әле төрки халыкларда үзара "телдә, гәйәдә һәм эштә бердәмлек" булырга кирәклегенә, "татар, нугай, кумык, башкорт, фәлән исемләре белән билгеле төрек халыклары өчен әдәби тел гомум тиешдер"легенә кат-кат басым ясый. "Гаспралы фикеренчә, бу тел - "Тәрҗеман" газетасы кулланган тел, шулай ук соңгы егерме ел эчендә мәйданга чыкган Мәрҗәни, Фәизханов, Максуди, Таһири, Фатих Кәримиләр теле "(Тел - тел - тел, "Тәрҗеман", 1905, № 103) дип уйланыла [Гыймадиева, 1999, б. 98]. Г. Баязитов исә, әлеге "урта лисан, урта тел" дигән терминны, югарыда китерелгән өзекләрдән аңлашылганча, ике төрле мәгънәдәрәк куллана булса кирәк: а) нәкъ Гаспралы тәкъдим иткәнчә, ягъни барлык төрки телле халыклар аңларлык урта лисанны ("Тәрҗеман теле"нең) булуын таныганы хәлдә, б) Казан төбәгендәге төрки-татарлар аңларлык, ягъни Казан теленә хас булган борынгылык (гарәп-фарсы алынмалары), госманлы-төрек теле сүзләре, халыкның җанлы сөйләмә телендә кулланыла торган сүз һәм сүзтезмәләрнең катнашмасыннан барлыкка килгән уртак, ягъни угызчылык кимегән, кыпчак-татарлык күбәйтелгән язма телне истә тота. Шулай итеп, "Нур" газетасы битләрендә, газетага дип язылган мәкаләнең теле нинди булырга тиеш? дигән сорауга җавап бирелү уңаенда, танылган рухани-дин әһелләре, әдипләр, галимнәр, шәкертләр һ.б. укый-яза белүче зыялылар тарафыннан гомумән әдәби телнең вазыйфасы турында фикерләр күп күтәрелә. Бу юнәлештә язма тел, Казан шивәсе, "Тәрҗеман" шивәсе, урам теле, гавам теле, урта лисан, урта тел, китаби әдәбият лисаны, лисаны әдәби, госмани төрекләре лисаны, татар-төрки шивәсе, яңа ысулы мәктәпләрендәге яңа тел, гамәли тел, Казан халкы сөйләшә торган тел, саф татар теле һ.б. дип, төрлечә исемләнә, алдагы чорлардагы кебек, төрки атамасы еш кабатланмый, әмма хәзерге әдәби телдә файдаланыла торган, әдәби тел, иске татар теле, борынгы иске татар теле дигән, хосусый термин булып ныгыячак төшенчәләр гамәлгә куела, киләчәктә тәфсиллерәк тикшереләчәк фикерләр күтәрелә. Әлеге атамаларны файдаланып язылган төрле мәкаләләрдә әйтелгән фикерләрне гомумиләштеребрәк биргәндә, шул вакыттагы "Казан, ягъни татар-төрек шивәсе" дигән телнең, асылда, өч төрле ысул-вариантта хәрәкәттә булуы аңлашыла: беренчесе - гарәп-фарсы алынмалары һәм традицион гомумтөрки сүз, сүзформа, сүзтезмәләре белән язылган классик төркинең дәвамы булган һәм иске татар теле, борынгы татар теле, әдәби тел (лисаны әдәби ); икенчесе - шул ук Казан, ягъни татар-төрек шивәсенең, госманлы төрекләре теленә (госмани-төрек лисанына) якынайтыбрак языла торган "Тәрҗеман", яки "җәдиди госманлы" төре; өченчесе - язма телнең татар халык гомумсөйләмә һәм аерым төбәк сөйләшләренә хас булган сүз, сүзформа, сүзтезмәләр белән баетылган һәм гавами, үз телемез, саф татар теле, урам теле дип атала торган төре. Г. Исхакый менә шушы соңгы төрне "әдәби тел" дип атый. Һ. Максуди да бу төрдәге язма тел киләчәктә әдәби булачак ди: "... шаять яза-яза телемез дә шомарыр, һәртөрле фәнни вә гыйльми фикерләрне язарлык гамәли вә әдәби бер тел булып китәр" дип ышана. Г. Баязитов "Татарлыкдан роҗуг" ("Татарлыкка кайту") дигән мәкаләсендә, язма телнең халыкчан вариантына карата түбәндәгечә мөнәсәбәт белдерә: "... "Урам теле, арбачы извушчик" кеби ләфызларны истигъмальгә инсафча батырчылыгымыз йитешмәгән иде, әмма аркадашымыз "Фикер" гәзитәсе мөхәррире К. Мотыйгый әфәнде безем моназарәйә мәгънәви фикерчә хәл кыйларак, безә дә җәсарәт вирде, "Фикер"енең игъланында укыймыз: "Фикер" гәзитәсе "урам вә гавам телендә язылачакдыр", - дийү. Урам-гавам теле буларак, ташчы, мужик, извушчиклар телене эченә аладыр. Хәкыйкать хассәтән идәрлек, нә гүзәл бер фикердер. "Нур" гәзитәсен дә гавам, извушчиклар аңласа икән дәйү иштибаһда идем, хәмед улсын!. "Тәрҗеман" сезнең тел, арба-извушчик теледер дийәрәк, иштибаһдан чыгарып, безне бик мәмнүн итде. Димәк ки, "Нур" ны түбәндәге гавам, урам халкы да аңларлык имеш" ("Нур", 1906, № 21). "Нур" да башланган тел бәхәсенең, аңардан ике айдан соң (1905, 26.11) чыга башлаган "Фикер" газетасына да күчеп дәвам ителүе һәм фикердәш булулары аңлашыла. Шулай итеп, 1905 елдан башлап "Нур" газетасы битләрендә "Әдәби телебез нә делдер?" дип башланган фикер алышуда, төрек-татар Казан деле (теле) дип таралган иске татар теленең берничә вариантта кулланылырга тиешлегенә беренче мәртәбә киң җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар ителә (Бәширова, 2001; Мухаметшин, 2007). Бу мәгълүмат, асылда, ХIX гасыр урталарында иҗат ителгән әдәбиятта төрле вариантлы булып кулланыла торган язма телне, билгеле бер дәрәҗәдә, гомумиләштерү булып тора. Дөрес, язма әдәби телнең бер генә төрле була алмавы турында үз вакытында С. Күкләшев: "Язма татар теле: гади (простой), эш (деловой), гыйльми (ученый) төрләргә бүленә", - дип, һәрбер "тел"нең берсе икенчесенән ничек аерымлануын, ягъни гади телнең сөйләшү теленә якын булуы, гыйльми телнең гарәп телен яхшы белүчеләргә генә аңлашылуы, эш теленең гади һәм гыйльми телләр уртасында торуын язып чыккан була (Кукляшев, 1859). "Нур" газетасында язма тел нинди булырга тиеш дигән сорау куелып, бәхәс башланудан берничә ел элек кенә, "төрле тел" дигән төшенчәне "стиль" термины белән исемләп, Н.Ф. Катанов махсус монография язып бастыра (1898). "Әдәби телемез нә делдер" дип бара торган фикер алышуда, әлеге фикерләр истә тотылмый, төрле жанр-стильдәге әдәбиятның (язма текстларның) телнең төрле варианты белән язылырга кирәклеге мәсьәләсенә игътибар ителми, бу юнәлеш үстерелми. Язма телнең вазыйфасын (нә дел булуын!) газетага ничек итеп язарга кирәк булу максатыннан чыгып аңларга тырышыла. Газетага дигән мәкаләне ничек итеп языйк? дигән сорауга гына җавап көтелә. Күпчелек укучыларның таләбе белән, "үзебез сөйләшә торган гавам теле" белән язарга кирәк, дип нәтиҗә ясала. Мөхәррир: "...хәзергәчә шушы китаби әдәбият лисанында язсак, һәр ике тараф да акрын-акрын бер урта телне аңларлык булсынлар иде", - дип ("Нур", 1906, № 71), теләген белдерсә дә, соңга таба: "Нур" гәзитәсен дә гавам, извушчиклар аңласа икән дәйү иштибаһда идем, хәмед улсын! "Тәрҗеман" сезнең тел арба-извушчик теледер дийәрәк, иштибаһдан чыгарып, безне бик мәмнүн итде", - дип, газета теле гавам теле белән язылырга тиешлегенә инануын белдерә. "Әдәби телемез нә делдер?" дип, татар язма әдәби теленә мөнәсәбәтле рәвештә "Нур"да (1905-1914) күтәрелгән әлеге мәсьәлә "Фикер" (1905-1907), "Казан мөхбире" (1905-1911), "Бәянелхак" (1906-1914), "Вакыт" (1906-1917), "Йолдыз" (1906-1918), "Дин вә мәгыйшәт" (1906-1918), "Әхбәр" (1907-1908) һ.б. газеталарда, шулай ук "Әлгасрелҗәдит" (1906-1907), "Әлислах" (1907-1908) һ.б. журналларда дәвам ителә. Әлеге матбугатта басылган мәкаләләрдән аңлашылганча, аерым стильнең тел үзенчәлеге турында, ягъни газета мәкаләсенең теле нинди булырга тиеш дип башланган бәхәс, гомуми язма телгә хакында фикер туа башлый, ягъни барлык төрдәге язмалар да халыкка аңлаешлы булырга тиеш, дигән юнәлеш ала, татар язма әдәби теле халыкның җанлы сөйләменә якынайтылган, гавамлашкан саф татар телендә булырга тиеш дигән караш, фикер алга сөрелә. Мәсәлән, Г. Исхакый мәкаләсенә Г. Әхмәров болай дип мөнәсәбәт белдерә: "...Исхаков Гаяз әфәнденең тел хакында язган мәкаләсен укып, гаять сөендек. Афәрин! Без бу фикерне күп еллардан бирле башыбызда йөртә идек. Хәзер дә мәдрәсәләрдә телемезнең сарыф вә нәхүен дәрес итеп укылмавына да бик эчебез поша, чөнки һәр әдәбияты булган милләт мәктәп вә мәдрәсәләрендә, башка фәннәр белән бәрабәр, бәлки артыграк та, үзенең телен укыйлар, әмма мондан бик гафилмез. Телемезне сакламасак, гыйлеме дә, телемез дә бетәр, динемезгә дә зарар килер. Польша татарлары мисалында калырмыз... Унбиш-егерме ел гыйлем тәхсил иткән шәкерт вә имамнарыбыз үзләрен гыйлем вә мәгърифәтле күрсәтер өчен хатларын күп гарәп, фарсы һәм төрек (госманлы) гыйбарәләре белән тутыралар... Телемезгә һич зарурсыз гарәп вә фарсы, тарих (иске) вә урыс сүзләре кереп, үземезнең шулар бәрабәрендәге сүзләребез һаман югала вә онытыла бара... Телемезне сакларга вә төзәтергә һәм бу көннән балаларыбызга үз телемезнең нәхү вә сарыфын укыта башларга!" ["Казан мөхбире", 1905, № 5, 14 ноябрь; Әхмәров, 2000, б. 170-172]. Г. Тукайның газета теленә генә мөнәсәбәтле бирелгән бәясе, үз вакытында да, аннан соң да, гомумән язма тел турында әйтелгән фикер буларак кабул ителә. "Тәрҗеман"ның татарларга галәкасы" дигән мәкаләсендә: "Минем уемча, "Тәрҗеман"ның без, татарларга, галәкасы бөтенләй юкдыр, чөнки, әүвәлән, аның теле безнең телебезгә кире бер Кырым теледер..." дигән җөмләсе ("Фикер", 1906, № 44), асылда, газетаның теле турында гына әйтелсә дә, алга таба, тулаем әдәби тел турында дигән мәгънә белән аңлатыла: "Әдәби тел мәсьәләсендә ул иҗатының башыннан ук пантюркистик политикага капма-каршы позициягә басты, И. Гаспринскийның Россиядәге төрки халыкларга "уртак әдәби тел" дип тәкъдим иткән, әмма нигезе белән төрекләштерелгән телен шагыйрь безнең өчен кирәксез санады һәм шуны тормышка ашырырга маташкан "Тәрҗеман" газетасын заман агымына каршы барган, "ялгыз чапканда үз койрыгыннан алда килә торган ат" белән чагыштырды" [Халит, 1962, б. 112]. Г. Тукайның мәкаләсендә фикер болай дәвам ителә: "...Без моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда, ипи ашаган һәм, кыйбатлы тәмәке булмаганда, махорка чорнап тарткан төсле генә, "Тәрҗеман"ны укыдык һәм ихлас багладык. Инде бөтенләй үзгәрдек! "Тәрҗеман" газетасы, ялгыз чапканда үз койрыгыннан алда килә торган ат шикелле, безнең күзебезгә һаман алда төсле күренә иде. Инде хәмедләр улсын, хәзер мәйданга "Таң йолдызы", "Вакыт", "Фикер" шикелле тагы да йөгерек атлар төште. Без "Тәрҗеман"ны шулар скачкасына кушып карадык. Шунда кем алда, кем артта икәнен күрдек" [Тукай, 1906, 1956, Т. 3, б. 117]. Сүзнең сәясәт турында да, тулаем тел турында да түгел, бәлки газеталар теле турында гына баруы аңлашыла. "Һәр милләтнең шөгарасы, - дип яза Ф.Әмирхан, - шул милләтнең теленең сакчысы вә төзәтүчесе,...Габдулла әфәнде кеби табигате шигърияле кешеләрнең иске вә яңа төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеп тә, татар шагыйре урынына - үзләрендән мөтәкәллиф төрекләшкән шагыйрьләр ясап чыгарулары татар теле вә татар әдәбияты ноктаи нәзарындан гөнаһдыр" (Әль-ислах, 1907, № 9). Шушы ук фикерен Ф. Әмирхан үзенең "Тел мәсьәләсенә бер караш" исемле мәкаләсендә дә ассызыклый: "...Әдәбият телемез ничек булырга кирәк? Һәрбер татар мәшәкатьсез аңларлык, фәкать телемездә йитешмәгән сүзләрне башка телләрдән алып, татар калыбына куелган булыр гамы?...", - дип, соравында ук җавабы аңлашыла торган итеп белдерә (Әль-ислах, 1908. 14. 01). Шулай итеп, "Нур" газетасы битләрендә "Әдәби телемез нә делдер?" дип башланган фикер алышуда һәм шул вакытларда языла торган мәкаләләрдә, татар язма теле, һәр укучы мәшәкатьсез аңларлык, "татар калыбына куелган", "Василий поп сөйли торган" рәвештә язарга тиешбез, дип нәтиҗә ясала. Язма әдәби тел халыкның җанлы сөйләменә якынайтылган, гавамлашкан саф татар теле булырга тиеш, дигән фикерне тәфсилләү максатыннан, "...милләтне гыйлемле, мәгърифәтле итмәк хакында мөшавәрәт мәҗлесе улачакдыр", - дип "мәсләк вә максаты" билгеләнгән һәм басыла башлавына (1908.10.01) ел ярым гына узган "Шура" журналында "Кәлям мөсабәкасы" ачыла. Игъланны мөхәррир Р. Фәхретдинев яза: "Ана телемезнең рәваҗ вә тәрәкъкыйына укучы вә язучыларның гайрәт вә һәвәсләре артуына сәбәб улсын өчен, "Шура" идарәсе кәлям мөсабәкасы ачарга карар вирде. Ошбу мөсабәка, идарәгә махсус буларак, 40 юлдан аз вә 60 юлдан күп улмас шарты илә, нә тугрыда улса да улсын, һич бер чит сүз катыштырмай халис вә саф төркичә бер мәкалә язмакдан гыйбарәтдер. Килмеш мәкаләләр идарәдә тәдкыйк иделенер вә беренчелекне алмыш мәкалә сахибенә идарә беренче санә "Шура"дан гүзәл сурәтдә җилдләнмеш бер нөсхә мөкяфәт уларак вирер, мәкалә дә "Шура" да гайн дәреҗ улыныр..." [Шура, 1909, август, № 15, б. 467]. Игъланнан аңлашылганча, тел ярышының максаты шактый киң итеп билгеләнә: ана телебезнең таралуы һәм үсеш алып алга китүендә укучы һәм язучыларның көч-тырышлыклары һәм дәрт-омтылышлары артуын теләп, Кәлям мөсабәкасы, ягъни сүз-сөйләм ярышы ачыла. Алдан әйтелеп үтелгәнчә, "Нур" газетасында башланган "Әдәби телемез нә делдер" бәхәсендә, газетага дигән мәкаләне кайсы әдипчә языйк, ягъни К. Насыйри кебек гарәп-фарсы алынмалары беләнме, Ф. Кәрими яки Р. Фәхретдин әсәрләрендәге кебек госманлы төрек сүзләрен дә кулланыйкмы? дип, фәкать бер генә сорауга җавап бирергә кирәк була. Сүз фәкать аерым әдипләрнең кайбер әсәрләрендәге язма теле турында гына бара. Әмма бәхәстә катнашучыларның күбесе газетага языла торган мәкаләнең теле без укып аңлый торган, ягъни халык сөйли торган телгә якын булырга тиеш, дип җавап бирә. Шулай итеп, язма әдәби тел белән сөйләмә тел мөнәсәбәтен, дөресрәге, сөйләмә телне язма тел итеп күрергә теләүне хәл итәргә кирәклек күтәрелә. "Шура" журналының игъланында нәкъ менә шушы юнәлеш билгеләнә. Игъланның беренче сүзе "ана телемез" дип башлана: ана телебезнең таралуын һәм алга китүен үстерү өчен, укучы һәм язучыларның тырышлыклары һәм теләкләре артсын дип, "Тел ярышы" ачыла. Ана телебез дигәндә, тулаем гомумхалык сөйләмә теле, "саф төрки" дигәндә, телебезнең язмада чагылышы истә тотылуы аңлашыла. Димәк, "Нур"да башланып, башка газеталарда дәвам иткән бәхәснең нәтиҗәсе, "Шура" журналында ачылачак "Тел ярышы"ның төп таләбе итеп тәкъдим ителә: "нә тугрыда улса да улсын", һич бер чит сүз катыштырмай халис вә саф төркичә, диелә, ягъни теләсә нәрсә турысында бернинди чит сүз катыштырмыйча чиста саф төркидә (татарча) кыска бер мәкалә язарга кирәк, ягъни татар халкының барлык зыялылары һәм укучылары омтылган максатны тормышка ашыру өчен, дәрәҗәле матбугатта рәсми рәвештә мөмкинлек бирелә. Мөхәррир тарафыннан ярышның максаты, мөһимлеге, тәртибе аңлатыла. Һәр мәкалә "Тел ярышы" баш астында, кабул ителүе буенча, имзасыз, тәртип саны белән басыла, җентекләп тикшерү укучыларның үзләренә тапшырыла, арадан бер мәкалә өстенлек алганнан соң, "авторларның исемләре игълан ителәчәк", җиңүчегә журналның еллык төпләмәсе бүләк ителәчәк, дип белдерелә. "Шура" журналында "Тел ярышы" кысаларында кабул ителә торган мәкаләләргә тема сайлауда бернинди дә чикләү күрсәтелмәгәнгә күрә, һәр автор үзе белгән, күргән, ана телебезнең сөйләмә һәм язма формаларының үсеше, киңәюе өчен мөһим дип санаган теләсә нәрсә турында язып җибәрә башлый. Беренче язма алдыннан "мәкаләләрдә улан чит сүзләргә Идарә тарафыннан ишарәт иделәнәҗәкдер"дигән кереш куела, шул ук мәкаләнең ахырында: "...Чит сүз дийә куймыш галәмәтләремездә хаталык улыб улмадыгына дикъкать кыйлсалар иде", - дигән искәрмә бирелә. Мөхәррир, игъланның шартында куелган мәсьәләгә, ягъни мәкаләнең саф төркидә булуына игътибар итәргә кирәклекне, чит сүзләрне дәфтәрнең алдында ук (кыйдва) күрсәтүне катгый искәртә (1909, № 18). Әмма өченче мәкаләнең ахырында, мәкаләләрдәге чит сүзләрне күрсәтү билгесен куллануны "мөхтәрәм затлардан бер качлары мөнәсиб күрмәделәр вә буны мөхакәмә кыйлучылар үзләре тәфтиш кыйлсунлар" дигән теләк кабул ителә, чит сүзләрне барлау авторларның үзләренә тапшырыла (1909, № 20). Әлеге тәртип сакланганы хәлдә, 1909 елда "Тел ярышы"на тәгаенләнгән 8 мәкалә, 1910 елда 4 мәкалә басылгач, 1910 елның 5 санында, Идарә тарафыннан: ""Тел ярышы" мәкаләләрен "Шура"да басып барылдыгында бик озакка китәчәк булдығындан, рисалә рәвешендә берюлы басып чыгарырга карар бирелде. Тиз көндән табигъ итәргә башланачакдыр", - дигән игълан басыла (1910, № 5). "Шура"ның 11 санында мөхәррир тарафыннан: "Саф төрки теле белән йазмак турысында 70тән артык адәм үзләренең каләмнәрен күтәреб, матбугат мәйданына чыкмаклары вә хисабсыз халыклар күзләре уңында ярышдыклары, төрек кавеме арасында бүгенгә кадәр ишетелгәне юк иде. Бу эш беренче мәртәбә Русия төрекләре арасында булды. ...Язылмыш мәкаләләр арасында хыялый вә фаразый, хәкыйкый вә җитди мәкаләләр улдығы кеби, һәҗүви вә ләтаиф, нәшер вә нәзымнар да мәүҗүддер. Ошбуның өчүн бу асарны укучыларда төрле хиссият кузгалдыгында, гыйлем вә һөнәргә рәгъбәт, үз кавемебызга мәхәббәт уяначагында шөбһә юк", - дип, "Тел ярышы"на йомгак ясый (1910, № 11). Автор әлеге мәкаләсен "Саф татарча" дигән баш астында яңадан бастыра: "Төркичә безгә йат телләрдән катышыб язганга, шикаять итүчеләр бик күб. Татарча гына язу кирәк иде диләр. "Шура" идарәсе татарча гына язуны тәҗрибә кыйлуб карар өчүн, "Тел ярышы" ачкан вә татарча гына язучыга мөкяфәт тәгаин иткән иде. Иштә каләм әһелләремездән моңа иштирәк итеб, татарча гына язуда үзләренең хәбәрләрен мәйданга куйдылар. Телемез өчүн мәкаләләр бергә җыйыб бастырылды" [Шура, 1910, № 14, б. 4]. Игътибар итик: Р. Фәхретдин әлегә кадәр эзлекле рәвештә "саф төрки" дип кенә яза торган тәгъбирне, бу мәкаләдә "саф татарча" дип алмаштыра. Мәкаләләрнең "Шура" журналында дөнья күргәннәре дә, анда басыла алмыйча калганнары да, кабул ителү тәртибе сакланганы хәлдә, бергә тупланып, аларга карата язылган тәнкыйть фикерләре белән бергә, "Тел ярышы" дигән аерым җыентыкта урын ала (1910). "Кәлям мөсабәкасы" кысаларында язылган 73 мәкаләнең 56 сы, тематик яктан караганда, чуар һәм төрле. Алар арасында "Ата-бабалардан сөйләнә килгән", "Берлекдә төрлек" кебек халкыбызның үткән тарихына мөрәҗәгать итү, яисә авыл тормышының төрле ягы яктыртыла торган "Мин ауылны йаратам", "Таук һәм йомырка", "Иштирәк ауылы", "Кала укучысының ауылга кайтуы", "Уку-язу йортын күбәйтү", "Минем беренче тапкыр белем йортына килүем", "Кыз балаларны укыту кирәкме?" "Белем ни?", "Татар укытучыларына ачык сүз", "Ятагым шушыдыр", "Тормыш вә кыланышлар", "Бер атаның, бер агачны күрсәтеп, баласына әйткән сүзе" һ.б. кебек уку-укыту кирәклегенә багышланган, яисә "Караул тауы", "Безнең җыйынлар" кебек гореф-гадәт, җыеннар турында, шулай ук халык авыз иҗатына тартым булган "Болгар кызы Айсылу", "Сакай баба тормышы", "Кызганыч Илкәй", "Тиешсез курку" һ.б. кебек хыялый-әкияти, маҗаралы хикәятләр, "Агыйделдә көймәдә", "Агыйдел" елгасының гүзәллеге белән хозурлану кебек күп темаларга караган язмалар урын алган. Әлеге мәкаләләрдә үз чорының тормыш-көнкүреше, авторларның хис-кичереше, теләк-омтылышлары, иң мөһиме, язма телнең үзенчәлеге чагылыш таба. Бу төрдәге мәкаләләрнең теле халыкның җанлы сөйләмә теленә якын булуы ягыннан аларның текстларыннан аңлашылганча, ике үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк була: а) төрки-татар әдәби теле һәм аның кулланылышы турында языла торган мәкаләләр һәм мөхәррирнең искәрмә-аңлатмалары белән чагыштырганда, гарәп һәм фарсы алынмаларының юк дәрәҗәсендә аз файдаланылуы; б) теге яки бу язма авторының үз төбәгендәге һәм, гомумән, сөйләмә телгә хас булган сүз, сүзформа һәм тәгъбирләрне иркен куллана алуы. Шулай итеп, татар халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәте тасвирлана һәм аның мифологиясенә нигезләнеп сөйләнә торган хикәятләрне "саф төркичә", ягъни "саф татарча" - җанлы сөйләмә телгә якын итеп язу өчен авторларга махсус тырышырга кирәкми. Бу мәкаләләрдә гасырлар буена килә торган халыкчан, сөйләмә телгә якын итеп язу юнәлеше дәвам итә. "Тел ярышы" кысаларында басылган 17 мәкаләдә, төрки-татар теле, аның сөйләмә һәм язма формаларының үзенчәлеге һәм аларны ничек итеп кулланырга кирәклек турында, һәр авторга хас булган ысулда фикер әйтелә. Әлеге мәкаләләр "төрек", "төрекчә", яисә "тел" дип башлана: "Бер төрекнең Тәңредән теләге", "Төркичә язу тугрысында", "Тел йөгертешү", "Тел чабыштыру", "Тел тугрысында", "Тел киңәше", "Миңлебайның тел тугрысында уйы", "Төркичә сөйләргә абдырадым", "Телсез төрек", "Тел ярышына" һ.б. Әлеге язмаларны рәттән укып барганда, төрек-татар һәм төркичә-татарча төшенчә-атамаларның абсолют синоним-мәгънәдәш булып кулланылуы, чит сүзләр дигәндә, рус, гарәп һәм фарсы алынмаларын файдалану истә тотылуы аңлашыла. Мәсәлән, Мөхәммәтрәхим Кари Таҗеддин тарафыннан язылган "Бер төрекнең Тәңредән сорауы"дигән телгә мөнәсәбәтле беренче мәкаләдә: "...Без төрек һәм үз телемез илә мактанырлык урынга үтеб милләт күзенә күренерме икән? Русча укыган белгечләремез, төрек теле арасына катышдырган рус сүзләрене, без төрекләр, ...төрек теленә рус телене катыштырмак, шу илә килешмәс дисәк тә, үз белгечләребез бездән көләләр... Әй йахшы вә йаманларны исергәүче! Без - төрекләрне үзең исергә! Багланмыш телемезне, сукраймыш күземезне ач!" - дип, автор төрки телгә рус алынмалары кушылмасын иде, үзең жәллә, үзең якла (исергә) дип Тәңрегә ялвара (Шура, № 19). Гыйздулла Җамәлетдин да "Тел ярышына" язмасында гарәп вә фарсы һәм рус теле алынмаларын чит-ят сүзләр дип белдерә: "...Тик ничек язсам да, күңелдән уйласам да, бер йат сүзгә барып бәреләмен, йә гарәб, йә фарсы теле булыб чыгадыр. Безнең бу йортның белемсез кара кешеләре арасында гарәб сүзе бик күб икән, русча сүз дәһа чиксез. Йазачак сүзне үз телебез белән генә матур итеб, кеше йаратыб таңланыб тыңларлык йазу бер дә булачак эш кебек күренмидер, безнең телебез сүзебез әллә йугалыб беткән, әллә башта ук та булмаган инде. Бер сүзне үз телебез белән аңлату өчен, ике, өч, дүрт сүз әйтеб белдерергә кирәк була... "Шура"да ачылмыш сорауга иркен чакта керешкән булсам, бу чикле тозсыз йазмаган булыр идем" [Тел ярышы, 1910, б. 170-171]. Рәхмәтулла бай углы Хөсәен дә үзенең мәкаләсендә, рус теле сүзләренең гарәп-фарсы алынмаларына караганда да читрәк-йатрак булуына басым ясый: "...Тел ярышы мәкаләләрен укымактамыз. Фәкать хас төрки теле белән генә язылса, фиһрист (эчтәлек) хатасыз була имеш. Госманлы шивәсенә якын вә гарәп-фарсы сүзләре катышыб язылмакда булган "Шура"ның үз телен, безләр рус теле катыштырыб язмакда булган гәзитәләрдән яхшы күрәбез", - дип белдерә (1910, № 5). Әмма, авторларның берсе дә "Кәлям мөсабәкасы" дигән тәгъбирне файдаланмый. Менә Гарифулла Чокрый-Киеков үзенең "Тел чабыштыру"дигән мәкаләсендә: "...Ходай Тәгалә һәр илгә бер тел биргән. Безгә башка тел белән остарыб сөйләшергә ник көчәнергә? Чибәр сөйләшәм диб, берәүләр үзенең якыны белән аңламаган телләр белән маташса, ул чагында ярым кысылган кебек була ич...", - дип, үз халкың белән ана телендә генә сөйләшергә кирәк дигән фикер үткәрә [Тел ярышы, 1910, б. 47-48]. Аерым авторлар мәчетләрдә сөйләнә торган хөтбәнең дә ана телендә булырга тиешлегенә басым ясый: "... Әгәр без үз ана телебезнең үзебезгә ничаклы бәһале, ничаклы кирәкле нәрсә икәнен яхшы белсәк,...җыенларда бөтен илебезгә аның белән сүз (Хөтбә) сөйләсәк, "җомга", "гает"ләрдә аның белән үгет итсәк, бердән, телебез эштән чыкмаган, икенчедән, әлекге сүз (Хөтбә) сөйләү бурыч булган,...Тәңренең ни өчен колларына җыйналырга, бергә коллык итәргә, ни өчен илдә бер-бер шәһәрләргә җыелып, "хаҗ" кылырга боерган итүе ачык беленер иде... Килегез, бөтен илне төзәтергә сүз биргән, аларны туғры йул үзәрендә алып барырга күңел куйган җәйкәрле (иҗтиһатлы) язучыларыбыз!" [Тел ярышы, 1910, б. 111-112]. Игътибар итик, автор куштырнаклар эченә куелган җомга белән гаетне генә татарча бирә алмый, хөтбәне сүз дип, иҗтиһатны җәйкәрле дип аңлата. "Татар теленең зур диалектологик сүзлеге"ннән күренгәнчә, җәйкәр сүзенең мәләкәс сөйләшендә егәрле, ягъни уңган, булган мәгънәсендә кулланылуы теркәлгән [Татар теленең..., 2009, б. 182]. Менә шул рәвешчә, сөйләшкәндә һәм язганда мөмкин дәрәҗәдә чит тел сүзләрен кушмаска тырышырга кирәк дигән, бүгенге көннәрдә дә мөһим, бер туктамый кабатланып торырга тиешле фикерләр кузгатыла торган "Тел ярышы" һәм анда күтәрелгән мәсьәләләр безнең көннәргә кадәр объектив -дөрес бәя алганы юк. Бу хәлнең берничә сәбәбен күрсәтергә мөмкин. Беренчедән, "Шура"да башланган "Тел ярышы"ның, "Нур" газетасында "Әдәби телебез нә делдер?" дип барган бәхәснең дәвамы булуына, димәк, "Тел ярышы"ның нинди максатны күздә тотып башлануына, Р. Фәхретдин язган игъланның асылына игътибар ителми, "Нур" - "монархик эчтәлекле газета" дип белдерелә [Тукай, 1956, Т. 4, б. 248]. Икенчедән, "Тел ярышы" аерым китап булып чыккан басмасының үз вакытында Г. Тукай тарафыннан "Тиле ярыш" кеби чүпләр" дип бәяләнүе [Тукай, 1910, 1956, Т. 4, б. 59] һәм кире тәэсиренең әлегә кадәр үзен сиздерүе, әмма шагыйрьнең "...һәр эшләребез үз арабызда "шура" белән эшләнергә тиештер" дигән фикеренең бер вакытта да искә алынмавы мәгълүм [Тукай, 1910; 1956, Т. 4, б. 63]. Өченчедән, Р. Мәрданов белдергәнчә, "Татар вакытлы матбугаты җәүһәрләренең иң затлыларыннан берсе булса да, совет хакимияте дәверендә "Шура" журналына да, 1917 елга кадәр чыккан башка бик күп татар газета һәм журналлары кебек үк, "милләтче, буржуа органы" дигән кара мөһерләр сугылуы" [Мәрданов, 2003, б. 239], "Шура" журналының эшчәнлеген күзаллауда бу мөһер шәүләсенең озак еллар буена сузылып килүе мәгълүм. Менә шушы объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, "Шура" журналында төрки-татар теленә мөнәсәбәтле рәвештә басыла торган язмалар безнең көннәргә кадәр фәкать кире яктан гына искә алына. Мәсәлән, танылган телче-галимә Ф. Сафиуллина "Тукай әсәрләрендә җанлы сөйләм теле" дигән мәкаләсендә: "...Г. Тукайның әдәби тел мәсьәләләренә карашы аерым искәрмәләрдә, кайбер өзек-өзек җөмләләрдә сакланып калган... "Шура" журналы ачып җибәргән мәгънәсез пуристик тенденцияле тел ярышын "чүп тарату" һәм тиле ярыш" дип атый",- дип белдерелә [Сафиуллина, 1997, б. 259]. Танылган телче И. Абдуллин "Турецко-татарские литературные и языковые связи" дигән мәкаләсендә, гарәп теле белән төрек телен куллануны И. Гаспринский һәм Ю. Акчура җитәкчелегендәге реакцион пантюркистлар хуплаганнар, дигәч, үзенең фикерен Кәрәм һәм Җ. Вәлиди әйткән сүзләргә нигезләп, болай дип дәвам итә: "...Эта бредовая идея была подхвачена органами татарской буржуазии, такими как газеты "Вакыт", "Баянелхак", "Улфят", "Казан мухбире", журнал "Шура", страницы которых заполнялись статьями на смешанном языке с преобладанием турецких слов и грамматических форм" [Абдуллин, 2006, с. 24]. Татар халкының танылган галимнәре әйтә торган бу фикерләр, асылда, 1950-1970 еллардагы аерым хезмәтләрнең авторлары тарафыннан, инкыйлабка кадәр басылган барлык газета һәм журналлар белән рәттән, "Шура" журналын да "буржуаз", "милләтче", "панисламистик", "пантюркистик" дип белдерүләрен кабатлау булып яңгырый. Бу хәл Г. Тукайның 4 томлыгында урын алган искәрмәләрдә ачык күренә. Мәсәлән, "Баязитов Гатаулла - Петербург (Ленинград) мулласы, "Нур" исемле реакцион газета чыгара. Газета тәртипсез чыга һәм күп өлеше патша хөкүмәте карарлары белән тутырыла" [Тукай, 1955, Т. 1, б. 271]. "Шура" - 1908-1917 елларда Оренбургта чыккан гыйльми-әдәби журнал. Ярым татарча, ярым төрекчә бу журнал эчтәлеге белән панисламистик, пантюркистик әсәрләргә урын бирде" [Тукай, 1956, Т. 3, б. 349] һ.б. Р. Мәрдановның тикшерүләренә күрә, "Шура" журналы үзе чыккан вакытында алдынгы фикерле замандашлары тарафыннан уңай бәяләнә һәм хуплана. Петербургта Фәннәр Академиясе тарафыннан нәшер ителгән "Мир ислама" басмасында, даими рәвештә "Шура" журналына да күзәтү ясалган, кайбер мәкаләләре анализланган һәм русчага тәрҗемә итеп басылган. Истанбулда чыккан "Төрек йорды" журналы да "Шура"ны татарлар арасында чыккан журналларның иң яхшысы, мөхәррире Р. Фәхретдинне заманыбызның иң мокътәдир дин галиме дип атый. Нәшер ителә башлавына биш ел тулгач, Җ. Вәлиди "Шура"ның татар халкын һәм журналны укучы башка халыкларны гыйльми дәрәҗәдә шәрекъ тарихы, әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштыруга зур өлеш кертүен билгели ("Вакыт", 1913.6.02.). "Вакытлы татар матбугаты" альбомын төзүче И. Рәмиев бу журналны "...озак дәвамлы, тәртипле чыгып торуы белән абруй казанып, күп таралды, күп укылды, милли басмалар арасында материалга иң байы, энциклопедик характердагы журнал шушы иде", - дип белдерә [Рәмиев, 1926; 1965; 2001, б. 312]. Әмма әлеге хезмәткә кереш сүз язучы С. Атнагулов "Шура"ны "Аң", "Мәктәп", "Сөембикә" һ.б. журналларның барысын да "...үзләренә тормышның берәр тармакларын аларак, укучыларын буржуа идеологиясе белән сугарыштылар" дип бәяли. Аннан соң әлеге фикер, зур галимнәр булып танылган К. Фасиев (1955) һәм Р. Нафигов хезмәтләрендә (1964) һ.б. галимнәрдә дә кабатлана. "Вакыт", "Шура", "Йолдыз" һ.б. газета-журналлар "...татар буржуазиясе татар халкы арасында үтә реакцион, панисламизм һәм пантюркизм идеяләрен пропагандыйлар", - дип тарих китапларында урын ала [Татарстан АССР тарихы, Казан, 1970, б. 289] һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитә (Мәрданов, 2001). Димәк, "Шура" журналында күтәрелгән "Тел ярышы"ының нинди максатны күздә тотып, ни өчен башлануы да, нинди нәтиҗәләргә килүе, гомумән, татар язма әдәби теле өчен аның әһәмияте дә булу-булмау да һәм журналның теле мәсьәләләре дә татар филологиясендә, төрле сәбәпләр аркасында, бүгенге көнгә кадәр объектив бәя алганы юк дип әйтергә җирлек бирә. Хәлбуки, журналда әдәби телгә мөнәсәбәтле булып басыла торган мәкаләләрне укып бару уңаенда, нәкъ менә әлеге басмада татар филологиясендә беренче мәртәбә язма әдәби телнең күп функцияле, аның тарихы-дәвамчанлыгы булуы, шуңа күрә "теләсә нәрсә турында" фәкать бер генә төрле итеп язып булмавы; язма әдәби телдә "ишетелгәнчә язу" дигәндә, аерым бер сөйләшне нигез итеп алып, катгый кагыйдәләштерү, эшкәртү күздә тотылуы, ягъни бүгенге көндәге термин белән әйткәндә, аның диалектлардан өстенлеге, теләсә кайсы аерым сөйләштән бай булуы, барлык сөйләшләргә дә аңлаешлы эшкәртелгән уртак "тел" булуы кебек мәсьәләләрнең күтәрелүе һәм хәл ителергә тырышылуы аңлашыла. "Нур" һәм "Шура"да бара торган тел бәхәсе-ярышларында күтәрелгән мәсьәләләргә нигезләнеп, яшь әдипләр татарның сөйләшү телен әдәби калыпка сала башлыйлар [Бәширова, 2012, б. 75-78]. Шуның белән бергә, "Шура" журналы ябылганнан соң (1918), ярты гасыр буена "...буржуаз милләтчелек агуын тараткан, үтә реакцион панисламизм һәм пантюркизм идеяләрен пропагандалаган, әдәбияттагы реакцион идеяләрне яклаучы, расачыл, чуар журнал" дип бәяләнеп килә торган басманың, "...милләткүләм гомуми мәсьәләләр яктыртуына" игътибар итеп, 1959-1962 елларда Казан дәүләт университеты студенты Миркасыйм Госманов аның тулы библиографик күрсәткечен төзи, әмма бу хезмәт аның авторы академик булганнан соң гына дөнья күрә (2000). Тарихчы галим Р. Әмирханов белдергәнчә: "Р. Фәхретдиннең тууына 125 ел тулу уңае белән (1984) аның хакында бөтен бер тикшеренүләр "ташкыны" барлыкка килде. ...Хәер, әле бу чорда да галимнең эшчәнлеген тулаем уңай бәяләү мөмкинлекләре ярыйсы ук чикләнгән иде. "Катлаулы чорның каршылыклы вәкиле" дигән мәкаләнең (авторы М. Госманов) исеме генә дә (Казан утлары, 1984, № 1) бу хасиятне шактый ачык чагылдыра..." [Әмирхан, 2003, б. 6]. Күренгәнчә, хаклы рәвештә, галимнең катлаулы мирасын өйрәнү эшенең М. Госманов хезмәтләре белән башлануы аңлатыла. Академик М. Госманов әлеге мәкаләсендә Ризаэддин бине Фәхретдиннең тарихчы, археограф, журналист, педагог, әдип, ориенталист, теолог, дини философ буларак күп кырлы эшчәнлеген үз чорындагы әдәби тел мәсьәләләренә мөнәсәбәттә аңлата. Автор: "...ХХ гасыр башында татарларның игътибарын аерата җәлеп иткән, бигрәк тә күпчелек вак буржуаз һәм интеллигенция катламнарының зиһеннәрен чуалткан мәсьәләләрнең берсе милли аң, үз-үзеңне танып белү, шуннан чыгып милли әдәби тел мәсьәләләрен хәл кылу булды", - дип, әлеге юнәлештә болгарчылык, төрекчелек һәм татарчылык кебек тармаклар барлыкка килде, дип белдерә. Бу мәсьәләнең "Шура"да башланган "Тел ярышына" да ничек итеп чагылыш табуына игътибар ителә: "...Р. Фәхретдинев исә, "мөшәвәрәт мәҗлесе" хакындагы вәгъдәсенә турылыклы булып, һәр өч юнәлеш вәкилләренә дә урын бирде, үзе өчен дә тиешле һәм объектив нәтиҗәләр ясады. Моның шулай икәнлеген әдәби тел хакындагы дискуссия йомгагыннан да күрергә мөмкин... Әдәби тел проблемаларына караган материаллар да өч төркемгә, ягъни юнәлешкә бүленә", - дип, әлеге өч юнәлешне саный: а) госманлы төрек теле нигезендәге гомуми әдәби тел; б) берничә төрки халыкның телләре кушылып ясалган корама әдәби тел; в) территориаль милли тел (Идел һәм Урал буе татарлары өчен традицион, ләкин лексик яктан халыклаштырылган татар теле). Шушы мәсьәләдә дә бер фикергә килер өчен, Р. Фәхретдин үзенең журналы битләрендә мәгълүм "Тел ярышы"н оештыра", - дип яза [Госманов, 1984, б. 150-151]. Р. Фәхретдинов урнаштырган игъланда М. Госманов кулланган бер термин-төшенчә дә файдаланылмый: "Төркичәбезгә йат телләрдән катышыб язганга, шикаять итүчеләр бик күб. Татарча гына язу кирәк иде диләр. "Шура" идарәсе татарча гына язуны тәҗрибә кыйлуб карар өчүн, "Тел ярышы" ачкан вә татарча гына язучыга мөкяфәт тәгаин иткән иде. Иштә каләм әһелләремездән моңа иштирәк итеб, татарча гына язуда үзләренең хәбәрләрен мәйданга куйдылар", - дип, гадәтигади итеп, чит сүзләр катнаштырмыйча, саф төркидә, ягъни татар телендә теләсә нәрсә турында бер мәкалә язырга өндәү бирелә. "Әдәби тел проблемаларына караган материаллар", югарыда әйтеп үтелгәнчә, билгеле бер дәрәҗәдә "Нур" газетасында "Әдәби телебез нә делдер?" дип башланган бәхәс-фикер алышу уңае белән, күтәрелә һәм, әдәби телебез - сөйләшә торган телебез кебек булырга тиеш, дип нәтиҗә ясала. "Шура"да башланган "Тел ярышы" шушы нәтиҗәне нигез итеп ала: "Төркичәбезгә йат телләрдән катышыб язганга, шикаять итүчеләр бик күб. Татарча гына язу кирәк иде, диләр". Бу ярышта "Әдәби тел проблемаларына караган материаллар" турында авыз тутырып әйтерлек фикерләрнең кузгала алмавына Р. Фәхретдин үкенеч белдерә: "Тел ярышы" игълан кылынганнан соң, бөек язу чыларыбызның һәммәсе дә иштиракъ кылырлар дип уйланган иде. Ләкин бездә язучылар бармак белән генә санарлык булып, алар бу сәфәрдә кушылмый калдылар. Бу калулары, бердән, мөкяфәтнең аз күрсәтелүе, икенчедән, халыкның ни дәрәҗәдә икәнен сынау өчен булса кирәк. Әгәр мөкяфәт йөз сумлык тирәсендә булса, булган язучыларымызның бары да бер-ике сәгать утырып багарлар иде һәм ул вакытта йарыш да өлкәнрәк төргә кергән булыр иде. Ләкин бу простой йарышда эш түбәндәрәк булды" ("Шура"да "Тел ярышы", 1910). Димәк, "Тел ярышы"нда әдәби тел проблемаларына караган бернинди дә юнәлеш-тармаклар мәйданга куела алмыйча кала. Сүз уңаеннан тагын шуны кистереп әйтергә кирәк, озак гасырлар буена язма традиция дәвам ителеп килә торган гомумтөрки-татар әдәби теле тарихының һичбер дәверендә дә "госманлы төрек теле нигезендәге гомуми әдәби теле" дигән күренеш булмаган, югарыда тикшерелеп үтелгәнчә, гарәп вә фарсы алынмалары мул кулланылып язылган вакытлар булган, З. Бигиев, М. Бигиев, Ф. Кәрими, Р. Фәхретдин һ.б. авторлар, адресатның кем булуына карап, аерым әсәрләрен госманлы-төрек теленә якын булган, ягъни угызчылыкка хас тел берәмлекләрен күбрәк кулланып иҗат иткәннәр, әмма болар, асылда, угыз, кыпчак һ.б. төрки телләренең сөйләмә формалары әдәбиләштерелеп барлыкка килгән һәм язма традициягә нигезләнгән иске татар телендә дәвам ителгән. Татар язма әдәби теле тарихыннан аңлашылганча, ташъязмалардан башланган гомумтөрки дәвердән алып, Болгар дәүләтендә Болгар төркисендә (борынгы татар), Алтын Урта чорында кыпчак-татар (иске татар телендә), Казан ханлыгында һәм аннан соңгы гасырларда классик иске татар телендә язылган әсәрләрнең барысы да "берничә төрки халыкның телләре кушылып ясалган корама әдәби теле" белән иҗат ителгән. Бу "корамалык", төрки гаиләгә берләшкән угыз, уйгыр, кыпчак һ.б. төркемнәргә караган телләрнең сөйләмә үзенчәлеге әдәбиләштерелеп язма телдә чагылыш тапкан. Аерым текстларда угыз кабилә телләренә хас булган сөйләмә формалар күбрәк кулланылып, башкалары кыпчак-татарга якынайтып язылган, "Тел ярышы" барган вакытта бу үзенчәлек "корама тел" дип аталмаган әле, ана теле, саф төрки, саф татарча дигән төшенчәләр, берсе икенчесен алмаштырып, абсолют бер үк мәгънәдә кулланылган. "Тел ярышы"на дип язылган мәкаләләрнең кайбер авторлары, мөхәррирнең язмаларында госманлы-төрекчелекнең күбрәк урын алуына игътибар итә, әмма Р. Фәхретдин аларга карата мөнәсәбәтен белдерми. "Шура" журналы битләрендә, асылда, "территориаль милли тел, ягъни Идел һәм Урал буе татарлары өчен традицион (гасырлар буена килә торган язма тел дип аңларга кирәк), ләкин лексик яктан халыклаштырылган татар теле" турында фикер алышу бара. Игъланның таләбенә туры китереп, ике үзенчәкне истә тотарга, ягъни, аерым бер язмадагы: а) чит сүзләрнең "йат"лыгын билгеләргә һәм ә) татар халкының үз сүзләре белән генә теләсә нәрсә турында кыска бер мәкалә язарга мөмкин булуына ышандырырга кирәк була. Мәкаләләрен игъланның "нә туғрыда улса да улсын" дигән таләбенә туры китереп язган 56 авторның язмасында бу мәсьәләгә турыдан-туры мөнәсәбәт белдерелми, "тел" дип башланып язылган 17 мәкаләнең авторы гына, төрлесе төрле дәрәҗәдә, үз фикерен җиткерә. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, берничә язмада рус теле сүзләре һәм гарәп белән фарсы алынмалары чит-ят сүзләр дип белдерелә. Бу юнәлештә тагын, Гомәр Караш дигән авторның "Йогым" дигән мәкаләсе үзенчәлекле, автор мөхәррирнең язмаларын саф төркичә дип әйтеп булмавына игътибар юнәлтә: "..."Шура"да "Кәлям мөсабәкасы" башлый кыска гына бер сүзе арасында мөсабәка, риваҗ вә тәрәкъкыйсына, халис вә саф төркичә бер мәкалә йазмакдан гыйбарәтдер, тәдкыйк ителенер, мәкалә сахибенә, мөкяфәт, гайнә дәрҗ улыныр кебек, һич абдырамыйча, төрки язылынырлык сүзләрне гарәбчә язылуына бер дә йул таба алмыймын... Безчә: "Ана телебез алга бассын өчен" иң ачык һәм йогымлы йул: атаклы башчы - Риза, Фатих, Муса әфәнделәр кебек язучыларыбыз чит тел сүзләрен бер дә катыштырмаенча языб гадәтләнү чичәнлекне (фәсыйхәт вә бәлягать) дә, чит сүзләр белән чуарлауда дип белмичә, "җиңел аңлату", татлы төшендерүдә дип иман китерәдер" [Тел ярышы", 1910, б. 75-77]. Мәкаләнең исеме итеп кулланыла торган "Йогым" сүзенең "ачык һәм йогымлы йул" дигән тезмәдән - сүз сөрешеннән яхшы-әйбәт дигән мәгънә белән файдаланылуы аңлашыла. "Татарча-русча сүзлек"тә (1966) бу сүз, диалекталь искәрмәсе белән, "след", "следствие" мәгънәсен белдерә, дип теркәлгән, димәк, йогымлы - эзле, нәтиҗәле була. Шулай итеп, "Тел ярышы" игъланында "һич бер чит сүз катыштырмай халис вә саф төркичә" дигән таләпкә җавап итеп, чит сүз дигәндә, катгый рәвештә рус теле һәм гарәп-фарсы алынмаларының истә тотылуы аңлашыла. Ф.Ш. Мортазин, Г. Гафуров-Чыгтай, Хәсән Гали кебек татар мәдәниятендә билгеле шәхесләрнең мәкаләләрендә теләсә нәрсә турында саф татар телендә язарга мөмкин булу-булмау мәсьәләсенә җавап бирергә омтылу сизелә. Һәр өч автор да, тырышканда татар теленең үз сүзләре белән генә дә мәкалә язарга мөмкин, әмма ул телебезне тарайта торган, көчәнеп язылган тозсыз эш булып чыга, дигән бер үк нәтиҗәгә килә. "Шура"да барган "Тел ярышы"нда күтәрелгән сөйләмә һәм язма тел мәсьәләсенең безнең көннәргә кадәр объектив аңлатылганы булмаганга, авторларның язмаларыннан өзекләр китерү урынлы булыр. Менә, Ф.Ш. Мортазинның "Түркичә йазу тугрысында" дигән күләмле мәкаләсендә: "...Йахшылаб тикшергән кешеләрнең дидекләренә күрә, телемездә йахшы гына иркенлүк вардыр. Шулай булса да бу көнгә чикле аны эшкә кертмәк өчен тырышкан бер кеше дә йук иде. Бу көндә исә бу туғрыда беренчелекне "Шура" алды... Буның илә түрки кардәшләрне йарышка үндәде. Ансыз да телемезне түзәтмәк өчен омтылыб торган йәшләрнең бер дә калмайынча йарышка чыгачаклары билгеледүр. Чит сүзләр катыштырмайынча илле-алтмыш йул йазу йазмак күб агыр эш дәгелдер. Аның өчүн йазучыларымыз йазачак сүзләрене алдан уйлаб, чит сүзләр катнашдырмайынча йазарлыгы улганнарыны гына сайлаб йазарга тырышачаклардыр, бу илә телемезнең киңлегене, төрле нәрсә йазарлык улдығыны күрсәтә алмайачакдыр... Йукса безем белдекемезчә түрекчәдән чит сүзләрне басыбдан чыгарырга көчәнмәк урынсыздыр. Аның өчен түрекчәдә күб сүзләр вардыр, чит телләрдән алынмыш исәләр дә түрекчә кеби йазылыб сөйләнмәкдәдер. Йазуда без бунлардан сакланур исәк, күңлемездә улган күб нәрсәләрне үземез теләгән рәүшдә туғры аңлата алмайачаклармыз. Бу исә иркен телемезне үз иркемез илә кысанландырмак димәкдер. Буның безгә бер чакда да кирәге йукдыр..." (1909, № 23). Бу юлларны язучы Фатих Шиһабетдин улы Мортазин (1875-1937) Казанда Мәрҗәни мәдрәсәсендә укып, Самарада мулла була, балалар укыта, 1908-1913 елларда "Икътисад" исемле сәүдә, игенчелек, көнкүреш журналы чыгара, ягъни нашир, педагог, журналист буларак таныла. Шуңа күрә дә ул теләсә нәрсә турысында саф татарча гына язарга тырышу, үз ирегебез белән телне кысарга, теләгән фикеребезне әйтә алмауга китерүен яхшы аңлый. Мәкалә болай дәвам ителә: "Безем өчүн кирәк булган нәрсә, түрекчәдән түрекләр аңламаз сүзләрне арчымакдыр, соңра түрекчә дийә сөйләнгән төрле телләрне берләшдереб, беребез йазганны икенчемез укырлык рәвешкә китермәкдер. Артындан тырышуб йөргүчеләр улса, бу да тиз булачак эшләрдәндер. Телләрне берләшдермәк артык агыр эш дәгелдер. Беземчә, бу тугрыда кыска йул шулдыр ки, казанлы, кырымлы, кафказлы, төркестанлы да госманлылының барчасының уртак сөйләгән сүзләрене бер йиргә, айырым-айырым сөйләгән сүзләрене икенче йиргә йазуб, шунларның җыйынысыны укытмакдыр. Билгеле, буны эшләмәк өчүн дә түрле ыругдан берәр кеше сайламак тийүш уладыр" [Шура, 1909, № 23, б. 735-736]. Аңлашылганча, бу фикер И. Гаспринскийның "урта лисан" төшенчәсенә якынлаша. Әлеге теләкләрнең тормышка ашырылмавы аркасында, барлык төрки кавеме, бер-беребездән аерылып китеп, рус теле аркылы гына аралашырга мәҗбүр ителүен яхшы беләбез. Ф. Мортазинның репрессияләр чоры корбаны булуы мәгълүм [Әдәби сүзлек, 2001, б. 179]. Гомумтөрки тел мәсьәләсе Габделгани Ниязиның "Тел тугрысында" язмасында да чагылыш таба: "Кайда безнең төб телебез, кайда безнең төреклек? Бу яктагы "татар" диб йөртелгән ыру белән бу көндәге "төрек" дип аталган ыруны, берсен "татар", берсен "төрек" әйтергә урын күренми, тикшерелеб каралса, икесенең дә бер тирә булуы аб-ачык күренеп тора... борындагы бабайлар чакларындагы иске битекләрне азлаб табыб, шуларны басыб таратдырыб, менә шул нәрсәләр аркасында, уган теләсә, тел берләшеб, бөтен бер телдә җитешлек барлыкка чыгар. Менә шул чакта чын "төрек" дип аталырбыз да саналырбыз", - дип белдерә [Тел ярышы, 1910, б. 73-75]. Танылган дин галиме, язучы, имам вә мөдәррис Г. Гафуров-Чыгтай (1867-1942) "Киңәш" өндәве буенча" дип, "Тел йөгертешү" исемле мәкаләсендә: "...Төбендә бу эш җиңгел түгел, ауыр эшдер... Өндәүчеләрнең чикләгән чикләре билгеле түгеллекдән, бу эшкә катнашкан кешеләрнең йазганнарын чагыштырыб тикшүргәндә, сүз көрәшүләр булыр әле диб уйлыйм. Йазылган нәрсәдә бер дә чит сүз булмасын, өлге түркичә сүзләрдән генә булсун дигән сүздән, йазучыларның йазулары да, өндәүчеләрнең йазулары да чит телчә булмаска кирәк диб сүзем әйтәм. Шулай булганда, йазганым тозсызрак булса да, татарчадан түгел. Сүзләрдән качуда минем тиңем булмас, бу йак белән мин бар йазучыдан да уздырам дип кисә алам. Минемчә, бу зур эш түгел, көчәнеб-җитенеб эшләнгән эшнең нисе зур булсын. ...Инде тел йөгүртешкән кешеләрнең эшләрен тикшерүчеләргә үтенечем шулдыр: татарча гына йазам диб йазыб йибәргән кешеләрнең йазуларын тикшергәндә, берәм-берәм сүзләрне караганнан ары, сүз теземенең теземенең татарча булуын да карасынлар", - дигән теләген белдерә ("Шура", 1910, № 31). Чит, дип белдерелгән гарәп вә фарсы алынмаларын, шулай ук рус теле сүзләрен файдаланмыйча гына язып булмавы, көчәнеп язуның тозсыз булуы турында башка авторларның мәкаләләрендә дә ассызыклана. Мәсәлән, Тыйба Камал: "...Үз телемездә йазу хәтле кыен эш юк икән. Ни чаклы аяныч татар була торыб, татарча бер хат яза алмау. Кеше йөзенә карарга да оялта!", - дип белдерә [Тел ярышы, 1910, б. 49]. Хикмәт Мифтахның "Телсез төрек" мәкаләсендә: "Тел ярышы" ачмакы кызык сыман булып китте. Минем аңлавымча, "сезнең эчегездә ана телен белүче бармы икән? Шуны беләсем килә" димәк буладыр. Шул чакта мин үз-үземә: "Бак! Үз телеңдә кырык-илле йул сүз йазмага кулындан килмәгән кеше булырмы?" - диярәк бер нәрсә турысында йазмага уйлаб, йазгычымны алыб утырдым. Бераз йазганның соңында, сүзләремне бер-бер күздән кичерәсәк сайлаб чыксам, күбесе чит сүз булуын күреб, уйга калдым:ул сүзләрнең төрекчәсе ни җирдәдер? Булганы йукмы, йукса, булыб да беттеме? Иштә көйнеҗ! Иштә телсезлек!... Телебезнең йарлылыгына түгел, йарлы иткән дәһа чит сүзләр чыгарылса, тозсызлык белән генә калмыйча, бөтенләй ашлыктан чыктыган аңладым... Укучларым! Бер кешегә идәннең бер генә тактасында биергә кушыб, шуннан бер дә чыкма дисәләр, шуның бийүе кызыклы булырмы? Менә мин дә шулай бийүчемен, шуның өчен бийүем кызыксыз булса да, көлешмәгез!" [Тел ярышы, 1910, б. 152-153]. "Тел ярышы"на килгән мәкаләләрне тәнкыйть күзеннән үткәргән мөгаллим, телче-фольклорчы галим Хәсән Гали (1878-1940) "Тел киңәше" дигән мәкаләсендә сөйләмә һәм язма телдә кулланыла торган кайбер гарәп-фарсы алынмаларын, төрки-татар сүзләре белән алмаштырырг а тырыша: "Киңәш"нең 15 санында таза төрек теленчә, йат телдән кергән бер ауыз сүз дә катыштырмый, бер бетү йазарга тилмәрләрне өндиләр. Белмимен: мондый өндәүгә бер чакда кулына бетәү тотучы булырмы икән! Тагы белмимен кулына бер йазу тотыб бу кизүдә чыгучы булырмы икән?...борынгыдан безнең төрек телебез, үзгә телләр кебек сүзгә бик бай булса да, индегә чаклы түбәнәйгән, җасугандыр. Безнең Анадули, Кырым, Кафказлы, боларга ияреб эчке Русиядәге үренләренә гарәбчә вә фарсыча телләрдән үз сүзләре алмашылырдыр. Эчке Русиядәге белемсез табымыз исә, әсәрсә мишәр җурты (Халык) төп төрек сүзләренә берегеб, урынларына чәркин русчадан сүзләр катыштырмыштыр... Эшләренә дәл булырсың! Үз телебездә аңа кирәкле сүзләр була торыб, әллә нәрсәсенә йат телдән сүзләр катыштырыб сөйли, йазадыр... Үз телебез белән генә бөтен бер бетү йазуның кыенлыгын төшендерә-төшендерә бер йак читкә дә чыгып киткәнмен бугай. Шулай инде, укучым! Күңелеңә ауыр алма. Телебез алчык, телебез җасыйк, төзәтүгә, сибләүгә бик чак җитде! [Тел ярышы, 1910, б. 94-97]. Күренгәнчә, шура - киңәш, саф төрек теле - таза төрек теле, мәкалә - бетү, әдип (язучы) - телмәр, каләм - бетәү, вакыт - чак, халык - җорт, аваз - тавыш, нигеземез - табымыз, милләт - төрки иле, лөгать - сүз, кагыйдә - телемезнең җүне һ.б. алынмалар төрки телгә тәрҗемә ителеп кулланыла. Шуның белән бергә, бу автор, тагын җасуган, чәркин, дәл, дагдуган, җасыйк, чәнисе һ.б. сүзләр дә файдалана. Телгә караган мәкаләләрдә чагылыш тапкан бу төрдәге фикерләрне анализлауны тагын да дәвам итәргә мөмкин (Хөснетдинов, "Шура"да әдәби тел мәсьәләсе", 2010), әмма әлеге мәсьәләгә Р. Фәхретдин үзе йомгак ясап болай дигән: "...Гомерендә мәктүбдән башка нәрсә күрмәгән кешеләр дә монда кушылганлар. Бу соңгыларның кушылуына сәбәб менә бу булса кирәк: Русия өлкәсендәге төркиләр халыкларның үзара мөхәррәратларында чит телдән кергән сүзләр бик аз кулланыладыр. Йазу йазганда гына әллә ничә төрле йат сүзләр кыстырурга мәҗбүрият күреләдер. Шау төркичә дигән сүзне ишеткән соң, уңайга саналыб, шул сәбәбдән йазу-сызудан хәбәрсез бәндәләр дә монда килеб кушылганлар. Йарышка тугыз төрле сыйныф кушылмышдыр... Шул хәлдә тел тирәсендә йөрүчеләрнең күбрәге имамлар белән мөгаллимнәр буладыр. Шуңа дикъкать итәргә тиешдер. Мәктәб вә мәдрәсәләремездә тел дәресләре укытылмадыгы хәлдә эш болай; әмма тел дәресләре укытылса, эш тагы башка төрле булачак икән..." [Шура, 1911, № 17, б. 529]. Шулай итеп, Р. Фәхретдин, Россиядәге төркиләрнең үзара язышкан хатларында, ягъни сөйләмә телләрендә, чит сүзләр аз кулланыла, әмма башка язу язганда гына әллә ничә төрле йат сүзләр кыстырурга мәҗбүрият күреләдер, мәктәп һәм мәдрәсәләребездә тел дәресләре укытылмаганга без моны белмибез, дип нәтиҗә ясый. Киң кырлы эшчәнлегендә, кайсы укучыга нәрсә турында язуына карап, үз чоры әдәби теленең: а) татар халкының җанлы-сөйләмә байлыгын кулланып, ә) гарәп-фарсы алынмалары белән туендырылган, б) госманлы төрки сүз һәм сүзформаларын мул файдаланып иҗат итүче Р. Фәхретдин "Кәлям мөсабәкасы", ягъни сүз, сөйләм, тел ярышы башлануын белдерә торган игъланын язганда ук, ярышның ничек булып тәмамланырга тиешлеген, ягъни аның нәтиҗәсен күз алдына китергәндер, дип уйларга мөмкинлек бар, чөнки ул үзенең соңгы сүзендә, ярышның "татарча гына язуны тәҗрибә кыйлыб карау ичүн" генә башлануын искәртеп үтә. Шуңа күрә дә, М. Госманов: "Гәрчә Г. Тукай әлеге дискуссияне "тиле ярыш" дип мыскыллаган булса да, аның тарихи әһәмияте, Р. Фәхретдиневнең садә өметләренә каршы киләрәк, тарихи прогрессив нәтиҗәләр бирде: әдәби телне күпләгән гарәп-фарсы сүзләреннән арындыру мөмкинлеген ачу белән бергә, бу ярыш тормышка яраклы телнең бары территориаль халык теленә генә нигезләнергә тиешлеген раслады", - дип белдергәндә, Р. Фәхретдин фикеренең нәкъ киресе чагылыш таба. Автор болай дип дәвам итә: "Махсус референдум нәтиҗәсендә беренчелекнең саф татарча язган Мәҗит Гафурига бирелүе шушы объектив казанышның бәхәссез дәлиле иде. Р. Фәхретдинев исә, киң масса укучылар ихтыярын игътибарга алып, башта үзе идеал иткән корамачылыктан да, бер ара мавыккан төрекчелектән дә баш тартты. Вакыйгаларның замандашы булган Г. Сәгъди бу хакта болай ди: "...татарчылыкның төрекчелеккә каршы гамәли яктан соңгы кискен өстенлеге (катгый галәбәсе) дә 1912 елларда булды. Моннан соң инде без шушы өстенлекнең тәэсире белән хәтта Риза шикелле төрекчеләрнең (өстик: һәм корамачыларның - М.Г.) тел-өслүбендә дә татарчылык процентының күп артканын күрәбез". Р. Фәхретдиневнең журналист һәм редактор-оештыручы буларак, яңа дәвер әдәби телебез формалашуга, үсүгә керткән объектив өлешенең берсе менә шуннан гыйбарәт" [Госманов, 1984, б. 151] дип язганда, Р. Фәхретдиннең бу өлкәдәге эшчәнлегенә объектив бәя белдерелми. Үз вакытында сәяси-тормыш таләбенә җавап бирү рәвешендә әйтелгән фикерне, хәзерге филология үсеше яктылыганда, билгеле бер дәрәҗәдә, тәгаенләргә кирәк булу күренә. "Тел ярышы"нда катнашкан бердәнбер әдип булган М. Гафуриның ярым әкияти, ярым хыялый "Болгар кызы Айсылу" хикәяте, матур әдәбиятның бер төре буларак, саф татарча язуы бер дә гаҗәп түгел. Халык яратып укысын дип иҗат ителгән Габди, Габдессәлам һ.б. "Илаһи бәет"ләре (ХVIII г.), Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә", К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы", Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы" һ.б. әсәрләрнең (ХIX г.), авторлар үзләре ассызыклап белдергәнчә, эзлекле рәвештә халыкның җанлы-сөйләмә теленә якынайтып язылуы хакында югарыда мәгълүмат бирелә килде. "Шура" журналында барган "Тел ярышы"нда М. Гафури хикәятенә беренче урынның бирелүе менә шушы юнәлешнең тормышчан булуын һәм дәвам ителүен раслау булып кына карала ала. Әмма, билгеле булганча, төрки-татар телендә кыйсса-хикәятләр генә түгел, бәлки, күп төрле фән тармаклары тикшерелеп, фәнни хезмәтләр (К. Насыйри һ.б.), Коръән тәфсирләре, хәдисләр, тормышның төрле якларына караган катлаулы мәсьәләләрне яктырта торган иҗтимагый публицистика (Батыршаның "Гарызнамә"се һ.б.) языла. Утыз Имәни кебек галимнәр тарафыннан әхлакый-рухани трактатлар иҗат ителә, рәсми-эш кәгазьләре, төрле документлар төзелә. Бу язмаларның теле, әлбәттә инде, бер төрле - саф татарча гына була алмаган. Язма телнең төрле стильдә кулланылуы, әйтелеп үтелгәнчә, С. Күкләшев тарафыннан "төрле тел"дип (1859), Н. Катанов тарафыннан "төрле стиль" дип (1898) аерылып күрсәтелә. (Бу төшенчә-атама ХХ гасырның 20-30 нчы елларына кадәр кулланылмый, өслүб дип бара). Газета мәкаләсе нинди "тел" белән язылырга тиешлек "Нур" битләрендә "Әдәби телемез нә делдер?" дигән сорауга җавап эзләгәндә хәл ителергә тиеш була. "Шура"да барган "Тел ярышы"нда, киресенчә, теләсә нәрсә турында, ягъни теләсә кайсы стильдә, фәкать саф татар телендә генә язып буламы? дигән сорауга җавап сорала. Р. Фәхретдиннең "төрекчелектән баш тартмавы" аның "Кәлям мөсабәкасы"ы башлануын белдереп язган игъланыннан, һәр мәкаләгә диярлек бирелә торган искәрмәләреннән үк күренеп тора. Мөхәррирнең төрекчелегенә каршы махсус мәкалә языла, Хәсән Гали язмасында да игътибар ителә. Р. Фәхретдиннең "корамачылыгы" аның "Асар"ында, фәнни хезмәтләрендә чагыла. Әдәп-әхляк турында язылган дидактик әсәрләре, автор үзе искәрткәнчә, "саф ана телебездә" языла. Димәк, Р. Фәхретдиннең "нә тугрыда улса улсын, һич бер чит сүз катыштырмай, халис вә саф төркичә бер мәкалә язмак"ка садә беркатлылык белән өметләнгәндер дигән ышануны ныгыту өчен, һичнинди дә нигез табып булмый. Ул үзе бу турыда "хаттан башка йазу йазганда гына әллә ничә төрле йат сүзләр кыстырурга мәҗбүрият күреләдер, мәктәп һәм мәдрәсәләребездә тел дәресләре укытылмаганга без моны белмибез", дип, ачык итеп әйтә. Димәк ки, тел турында язылган мәкаләләрдән һәм мөхәррирнең йомгаклау сүзеннән аңлашылганча, "...нә тугрыда улса да улсын һич бер чит сүз катыштырмай, халис вә саф төрки телдә", ягъни теләсә нәрсә турында татар халкының җанлы сөйләмә телендә генә язарга мөмкин булмавы, "татарча гына язуны тәҗрибә кыйлыб карау"ның тормышчан түгеллеге күренә, әмма моның ни өчен шулай булуының сәбәпләре, ягъни әдәби телнең катлаулы вазыйфасы турында фикер әйтелми. "Тел ярышы" узганнан соң да әдәби телгә караган мәкаләләр басылу дәвам ителә, ләкин боларда да телдән файдаланганда, аерым стильләрнең телгә карата үз таләбе булуы нәзари-теоретик планда формалаша алмый. (Бу мәсьәлә ХХ гасырның 70-80 нче елларында гына фәнни-объектив дәрәҗәдә нигезләнә һәм тикшерелә башлый). Шуның белән бергә, "Тел ярышы"нда, күтәрелгән мәсьәләләргә мөнәсәбәт белдерелү юнәлешендә, язма телебездәге чит-ят сүзләрнең урыны хакында объектив карашлар барлыкка килә. Мәсәлән, Г. Ибраһимов: "...Татарча язу вә садә телдә язуның мәгънәсен һичбер чит лөгать кертмәү дип аңлау билкөлли хата идеке мәгълүм булса кирәк... Хосусән гыйльми вә фәнни нәрсәләр язганда, чит лөгатьсез бер эш тә чыгарып булмый... Садә язу, татарча язу дип, бөтенләй татарлашып беткән чит сүзләрне алыштырырга омтылу да урынсыздыр...", - дип яза [Ибраһимов, 1987, б. 12]. Шушы ук фикерне М. Гафури да кабатлый: "Төрек-татар кавеменең иске лөгатьләренең әксәре онытылып беткән. Аларның күбесе истигъмальдән чыгып, алар урынына гарәби, фарси кәлимәләр кереп урынлашканлар... Мәсәлән, дөнья, гакыл, гыйлем, илтифат, игътибар, тәгам...вә башка кәлимәләрне һәркем кирәк кайда гына булса да истигъмаль итә, боларның нинди мәгънәдә икәнене дә һәркем үз теле кеби беләдер. Мондый сүзләрне татар теле арасындан чыгарып ташлау гаять читен. Бу сүзләр үз сүземез кеби булган, әдәби телемездә урын алган. Бу лөгатьләр асыл төрек телене вә шивәсене бозарга сәбәб булсалар да, бу көндә төрек-татар теле шулар катнашкан көенчә төрек-татар булып киткәнгә, мондан соң тагы андый лөгатьләр кермәсә, безнең телемез мондан да артык бозылмый бер әдәби тел тәшкил итә алыр..." [Гафури, 1983, б. 357-361]. Әлеге әдипләрнең һәр икесе дә шул ук мәкаләләрендә татар теленә һәм аның язма формасына рус теле алынмаларының куркыныч янавын ассызыклап үтәләр: "...Рус теле үз алдына торганда да бик әдәби, безнең өчен белүе гаять матлуб булса да, телемезгә катышып китеп, телемезнең чуарлануы, шивә вә өслүб җәһәтендән үзгәрүе, лөгатемезнең югалуы игътибарга алынса, телемезгә катышуы матлуб түгелдер. ...Ике телне бергә катыштырып сөйләшүдән бара торгач, бер бозык, эшкә яраксыз тел генә туар. ...Фән аркылы яисә берәр нәрсә белән бергә кергән кәлимәләрдә сүз юк, алар ихтыярсыз керәләр...", - дип яза М. Гафури үзенең "Чуар тел" дигән мәкаләсендә ("Шура", 1911, № 13, 1 июль). Димәк, чит сүзләрне файдалану мәсьәләсе объектив-табигый рәвештә хәл ителүгә йөз тота дип әйтә алабыз. Күрсәтелгән вакытларда, төрки-татар әдәби теле, Җ. Вәлиди белдергәнчә, киң территориядә хәрәкәттә була: "...Бу көндә Волга, Ука, Кама вә Урал буйларында, Сибириядә вә хәтта Төркестанның күп җирендә бу шивә галибдер. Сез Петербургдан Казанга, Казандан Томскийга, Томскийдан Ташкентка, Ташкетдан Оренбургка, Оренбургдан Әстерханга, Әстраханнан Петербурга, Петербурдан йәнә Казанга бер хатты (сызык) сызыгыз. Шушы сынык сызыклар эчендә булган җирнең зурлыгы зур бер мәмләкәт кадәрдер һәм "Нур", "Йолдыз", "Сибирия", "Шөһрәт", "Вакыт", "Идел" гәзитәләренең телләре тәмам илә бер булуы, бу сызыклар эчендә мәхсур булган (чикләнгән) төрекләрнең әдәби телләре хыялда гына түгел, хакыйкатьдә бар икәнлеген вә бу телнең дә Казан теле булуын исбат итәдер" [Вәлиди, 1912, б. 105]. Аңлашылганча, традицион рәвештә, татар халкы "төрек" (төрки) дип, язма теленең Казан теле дип аталуын күздә тота. Шуның белән бергә, төрек - төрки - татар атамаларының мәгънәләрен, бу төшенчәләрнең үзара мөнәсәбәтен аңларга тырышу мәсьәләсе көн тәртибеннән төшми. Г. Ибраһимов, "Без - татармыз" дигән мәкаләсендә: "Безне татар димәгез, төрек диегез" рәвешле хәрәкәт - ул үзе бер мантыйксызлыкдыр. Безнең төреклегебезне берәү дә инкяр кыйла алмый. Ләкин шул як бар: төрек - олуг бер кавем, ул берничә бүлекләргә аерылган, бу бүлекләрнең һәрберсе төрле исемләр белән йөри. Без дә шул бүлекләрдән бересе - төрек намендән, хасрак исеме татар булган бер кавембез. Без - татар аталган төрек кабиләсе", - дигән, үз вакытында С. Күкләшев (1859) һәм Г. Баязитов (Нур, 1906, № 21) тарафыннан әйтелә башлаган, объектив дөрес фикерне кабатлый, һәм ул аны халык (милләт) исеме белән тәгаенләп, ныгытып куя: "... Үзебез - татар, телебез - татар теле, әдәбиятыбыз - татар әдәбияты, эшләгән һәммә эшебез - татар эшләре, туачак мәдәниятебез - татар мәдәнияте булачак" [Ибраһимов, 2007, б. 14]. Әмма икенче яктан, "Шура" журналында тел - имля мәсьәләләренә мөнәсәбәтле мәкаләләре белән күренә башланган (1910) яшь галим Җ. Вәлиди "Татар әдәбиятының барышы" дигән җыентыгында урын алган "Бездә әдәбият" дигән мәкаләсендә, төркичәне безнең татар дип атала торган халыкка (милләткә) бәйләп булмый торган "хыялый түреклек" дип белдерә: "...Соң без гарәп вә рус теле, фән һәм дин укып кына татар була алабызмы? Кайсы милләт үзенең әдәбиятыннан башка бер милләт булу дәгъвасына калкышканы бар да, кайсы милләт үзенең әдәбиятындан башка бер милләт булып яшәгәне бар?...Дөресе генә бездә бу мәсьәлә аңланмый. Безнең халыкның һаман татар буласы килми. Җитмәсә тагы "без татар түгелмез" дип матбугатка чыгып кычкыралар, әллә нинди бер хыялый түреклек эзлиләр" [Вәлиди, 1912, б. 31; 2007, б. 199]. Димәк, татар дип аталган милләтнең үз татар сөйләмә телендәге әдәбияты (язма теле) булмаса, ул милләт дип санала алмый. "Без татар түгелмез" дип, "хыялый түреклек эзлиләр" дигән җөмлә белән, "Шура"да барган бәхәстә ана телемез, саф төрки, саф татар теле дип кулланыла торган төшенчәләрнең мөнәсәбәте, ягъни татар әдәби теленең гасырлар буена дәвам итеп килгән гомумтөрки нигездәге дәвере - традициясе инкяр ителә башлый. "Төрки"гә каршы юнәлеш алга таба да дәвам итә. Г. Ибраһимов "Татар телен тикшерү юлында (Татар сарыфлары)" дигән мәкаләсендә Һ. Максудиның сарфе төрки дип аталып языла торган "Сарфе төрки", "Нәхүе төрки" (1910), Х.Б. Кәбутаринең "Тәртибе җәдидә мохтәсар сарфе төрки" (1910), Г. Нугайбәкнең "Төрлек" (1911), З. Хәбиринең "Мохтәсар яңа сарфы төрки" (1912) һ.б. "Сарфе төрки" дигән хезмәтләренә карата мөнәсәбәтен белдереп, болай ди: "...Безнең халык үзен татар дип атарга курка. Бу хәл мондан берничә еллар элек бигрәк көчле иде. Сарыф ияләре дә "без татармы-түгелме" мәсьәләсендә аптырап калулары сәбәбендән, әсәрләрен ниндидер томанлы, ике мәгънәле бер исем белән атыйлар". Г. Ибраһимовның "Татар" дип башланып киткән "Татар сарфы" (1911), Ф. Сәйфинең "Мәктәптә татар теле дәресләре", Г. Сәгъдинең "Яңы һәм йеңел тәртиптә телемезнең сарфы" (1913) һәм "Үз телемезгә мөкәммәл сарыф һәм нәхү" (1915), Җ. Вәлидинең "Татар теленең имля һәм сарыф вә нәхү кагыйдәләре" (1915) һ.б. хезмәтләрдә "...татар сарыфы фәненең бөтен һәм эшләнгән бер рәвешкә кергәнлеге безгә ачык күренүедер... "татармы, түгелме" дигән бер мәсьәлә бар. Бу әсәрләр һәммәсе шул мәсьәләгә иҗаби (уңай) яктан җавап бирәләр. Үзебезне "татар"дип танып, телебезне "татар теле" дип атыйлар. ...Аларда төрек халыкларының госманлы, әзәрбайҗан, казакъ, "төркстан" һәм татар дип берничә кабилә сурәтендә аерым оешуларын күрдек, бәс ул бишнең күңелдәге уйларын сөйләячәге (әдәби) теле дә шулай аерылачагын аңладык. ..."татар теле" дигән телне үзен аерып алып, шуны эшләтергә кирәклеге, эчендәге мөнәсәбәтләрен тикшереп, бу татар теленең үзенә караган бер имлясы, сарыф вә нәхүе булу тиешлеген нәзари һәм гамәли рәвештә тәсдикъ иткән (ныгыткан) булдылар. ...Бу әсәрләр һәммәсе төп итеп татар телен, татар әдәбиятын алалар; һәр сүзен, һәр кагыйдәсен татар телендән, әдәбиятындан алынган мисаллар белән ныгыта баралар", - дип белдерә [Вәлиди 1915, 2007, б. 15-31]. Аңлашылганча, татар халкы һәм аның әдәби телен төрки гаиләдәге башка халыклар һәм аларның теленнән үзгә, "үзенә караган имлясы, сарыф вә нәхүе" кирәклеккә, ягъни гаилә телләреннән кискен аерылырга тиешлегенә басым ясала. Язма традициясе инкяр ителеп, гаилә телләреннән аерылып каралганда, милләтнең исеме татар булгач, аның язма теле дә татар халкы сөйләшә торган телгә тәңгәл булырга, хыялый, томанлы түрки булмаска тиеш дип аңлатыла. Монда сөйләмә тел генә күздә тотылса, көферлек булмас иде, чөнки һәр этник төркемнең ана теле, гадәттә, үз кавеменең исеменә тәңгәл булырга мөмкин. Әмма язма әдәби тел, бер телгә генә түгел, берничә телгә (диалектка) нигезләнеп, билгеле бер вакытта барлыкка килгән иҗтимагый-тарихи күренеш буларак, аерым халыкның төрле чорда төрлечә исемләнә торган, ягъни милләт булып формалашканчы һәм аннан соңгы атамасына тәңгәл булырга да, тәңгәл булмаска да мөмкин, дигән аксиома истә тотылмый. Җ. Вәлиди һәм Г. Ибраһимовның әлеге хезмәтләрендә, бу шәхесләр яшәгән чорда татар дип исемләнеп оеша башлаган милләтнең, кайчандыр болгар халкы дип аталуы һәм аның әдәбиятының, күпсанлы авторлар, үзләренең әсәрләрен башлаганда ук искәртә барганча, Болгар төркисендә, соңрак Болгар-Казан төркисендә язылуы, ягъни төрки-татар язма теленең тарихы-традицияс е булуы аңлы рәвештә инкяр ителә. Төп игътибар, әдәби язма телнең бер компонентына, ягъни җирле сөйләмә (диалекталь) үзенчәлегенә юнәлтелә. Алга таба сөйләмә телне "... фәнни вә фәсыйх (әдәби) мәгън әне вә фикерне бәян вә ифадә мөмкин" булырлык итеп әдәби язма тел дәрәҗәсенә күтәрү өчен, имля-орфография, сарыф-нәхү ягыннан ныклап эшкәртергә, кагыйдәгә салырга кирәклеге хакында күпсанлы мәкаләләр басыла (Максуди, "Йолдыз", 1906, 1910; Вәлиди, "Шура", 1910, № 1, № 4; 1912, 1915, 1918; Алпаров, 1912; Ибраһимов, 1912, 1914, 1915 һ.б.). (Бу хакта орфография мәсьәләләренә багышланган бүлектә тулырак мәгълүмат бирелә). Шуның белән бергә, Казан, Оренбург, Уфа һ.б. шәһәрләрдә ачылган төрле басмаханәләрдә матур әдәбият әсәрләре, дини китаплар, көндәлек матбугат басылып таратыла, әлеге газета һәм журнал битләрендә тарих, фәлсәфә, мәгариф, әдәбият, тел белеме, сәнгать һәм көнкүрешнең башка төрле өлкәләренә караган мәкаләләр дөнья күрә. "1907-1917 еллар эчендә генә Г. Тукай әсәрләре 40 ка якын китап булып басылып чыга. Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ф. Әмирхан һ.б. әдипләрнең инкыйлабка хәтле дистәләгән китаплары басыла. Әсәрләре аерым китап булып чыккан язучыларның саны йөздән артып китә. Ә инде үзләренең әсәрләре төрле җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылганнарын да исәпләсәк, ХХ йөз башында 500 гә якын кешенең каләм тибрәтеп караганын күрәбез" [Кәримуллин, 1979, б. 202]. Күрсәтелгән чорда Г. Камал, Г. Исхакый, Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, М. Фәйзи һ.б. үзләренең классик драмаларын иҗат тәләр. Бу елларда рус язучыларының әсәрләре күпләп тәрҗемә ителә: "1907-1908 елларда Л.Н. Толстойның әсәрләре татар телендә 17 тапкыр аерым басма булып чыга. "...Пушкин әсәрләре бары Толстой әсәрләреннән генә калыша... Барлык күренекле рус язучыларының әсәрләре татар телендә басылып чыкты дияргә мөмкин" [Кәримуллин, 1979, б. 166]. (Әлеге әсәрләрдәге тел үзенчәлеге махсуслап тикшерелмәгән). Бу чорда хатын-кыз шагыйрә һәм әдипләрнең иҗаты активлаша [Гайнуллин, 1978, б. 188-216]. Әлеге басма әдәби әсәрләрдә, татар язма теленең "Нур" газетасында билгеләнгән өч вариантының тәэсире сиземләнсә дә, ягъни, билгеле бер дәрәҗәдә гарәп белән фарсычылык, яисә җәдиди госманлы-төрекчелеккә омтылу дәвам ителсә дә, барлык стильләрдә дә, бигрәк тә, матур әдәбиятның һәр өч жанрында да, татар халкының җанлы сөйләмә нормалары да активлаша. Бу юнәлештәге эшчәнлек классик әдипләребезнең иҗатында ачык күренә: Г. Тукай һәм Дәрдемәнд, Г. Ибраһимов һәм Ф. Әмирхан, Ш. Камал һәм М. Гафури һ.б. әдипләрнең беренче әсәрләренең халыкчан-сөйләмә телгә якынайтылган яңа басмасын әзерлиләр. Г. Ибраһимов искәрткәнчә, яңа басманың яки "имлясы гына бераз төзәтелә" [Ибраһимов, 1974, б. 504], яисә Ш. Камалның "Уяну" хикәясендәге кебек, беренчесенә караганда (Шура, 1909, № 8, 12), икенчесендә (1914) аерым гарәп алынмалары татар сүзләре белән алмаштырыла. Бераз соңрак Ф. Әмирханның "Татар кызы" (1909) хикәясе нәкъ шундый ук үзгәреш кичерә [Әмирхан, 1984, б. 426-427]. Әмма бу вакытларда күпмилләтле Россия дигән илнең иҗтимагый тормышында гасырлар буена килгән тәртипләрне җимерә торган үзгәрешләр кузгала. Әлеге үзгәрешләр беренче көннәрендә үк татар әдәбиятының, әдәби телнең традициясен юкка чыгару юнәлешен ала: 1917 елдан соң татар халкының дини һәм әдәби мирасы (Коръән һәм Хәдисләр, "Кыйссаи Йосыф", Мөхәммәдъяр поэмалары һ.б. күпсанлы әдәбият) аерым китап булып дөнья күрә алмый. Бакчасарайда "Тәрҗеман" (1883-1918), Оренбургта "Вакыт" (1906-1917) һәм "Шура" (1908-1918), Казанда "Йолдыз" (1906 - 1918), "Ялт-йолт" (1910-1918), "Кояш" (1912-1917), "Аң" (1912-1918) "Сөембикә" (1913-1918), Уфада "Тормыш" (1913-1918), Мәскәүдә "Ил" (1913-1918) һ.б. газета вә журналлар яшәүдән туктатыла. Шул ук вакытта яңа басмалар дөнья күрә, яңа газета-журналлар басыла башлый. Уфада "Ирек" (1917), "Солдат теләге" (1917), "Безнең юл" (1917-1918); Казанда "Аваз" (1917-1918), "Корылтай" (1917-1918), "Кызыл байрак" (1917-1918), "Эш" (1918-1920), "Кызыл юл" (1919-1920), "Кызыл Армия" (1919-1921) һ.б. газеталар берике ел яшәп ала. "Мәркәз мөселман хәрби һәйәте"нең органы булып, 1918 елның 20 апреленнән оештырылган "Кызыл Армия" газетасы 1919 елда 4 миллионнан артыграк тираж белән басыла. "Шушы чорда ук Казанда чыга башлаган "Эш" (12 март, 1918) һәм "Эшче" (27 сентябрь, 1918) газеталары да массаларны инкыйлаби патриотизм рухында тәрбияләүдә һәм әдәби көчләрнең активлыгын үстерүдә зур эш башкардылар", - дип белдерелә [Татар совет..., 1960, б. 28]. Шагыйрьләр Кызыл Армияне мактап шигырьләр яза. Г. Камал 1921 елда бастырган җыентыгын "Декламацияләр" дип атый. "...Г. Камал декламацияләре дә шул дәвернең көндәлек мәнфәгатьләре белән генә түгел, ә ул көннәрнең публицистикасында, миллионнар сөйләшендә урын алган күптөрле җанлы тел һәм стиль элементлары белән үтә сугарылганнар", - дип бәяләнә [Татар совет..., 1960, б. 43]. "Кызыл Шәрекъ (1920-1923), "Кызыл яшьләр" (1920-1937), "Мәгариф" (1921-1936) һ.б. журналларның гомере озынрак дәвам итә, барлык басмалар да "массаларны революцион патриотизмы рухында тәрбияләргә" тиеш булалар. 1918 еллардан башлап татар сөйләмә телен гамәлгә кую эшләренә игътибар арта. Бу эшчәнлеккә, күрсәтелгән вакытта нык кискенләшкән милли-сәяси мәсьәләләр анализлануы уңаеннан, тарихи хезмәтләргә мөнәсәбәт белдерелә, һәр автор, темасына бәйле рәвештә, төрле яклап яктыртыла (Рорлих, 1986; Султанбеков, 2014). Безне, әлбәттә, мәсьәләнең филологик ягы кызыксындыра. Әлеге юнәлештә дә күп хезмәтләр языла. В. Хаковның "Татар әдәби теленең совет чорында үсеше" китабында татар теленең 20-30 нчы елларда гамәлгә куелышы, күп сандагы мәкаләләрдә чагылыш тапкан мәгълүматка нигезләнеп, җентекләп өйрәнелә (Хаков, 1985). М.З. Зәкиевнең "Формирование татарского литературного языка" дигән җыентыкка гомуми кереш буларак язылган "Перспектива развития и история национального литературного языка" дигән мәкаләсендә, милли телләрнең кулланылышын киңәйтергә, моның өчен аларның кулланылышы тарихын җентекләп өйрәнергә кирәклек, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих Институтында татар әдәби теле тарихын тикшерүгә игътибар ителүе, серия рәвешендә җыентыклар басылуы, зур монографик планда хезмәт язуга хәзерлек баруы ассызыклана (Закиев, 1989). Шул ук авторның "Основные периоды функционального развития татарского национального языка" дигән мәкаләсендә, әдәби тел тарихын шартлы рәвештә биш чорга бүлеп карарга мөмкин булуы белдерелә. Татар теле кулланылышының иң актив чоры дип санала торган 1917-1920 еллар өченче чорга каратыла (Закиев, 1991). М.З. Зәкиевнең күпсанлы монографияләрендә, шулай ук башка авторларның хезмәтләрендә дә әдәби язма тел һәм аның кулланылыш тарихына игътибар көчәя. Әдәби телнең вазыйфасы өйрәнелгәндә, әлеге хезмәтләрдәге фикерләргә нигезләнгән яңа фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен дә истә тотарга тиеш булабыз. Октябрь инкыйлабыннан соң татар әдәби теле гамәлгә куела дигәндә, беренче чиратта, төрки-татар сүзләрен гарәп графикасында "ишетелгәнчә язу" тиешлеген хәл итү мәсьәләсе кузгала, гарәп һәм фарсы алынмалары катгый рәвештә үз чыганак теле кагыйдәсенә туры китерелеп файдаланыла. 1918 елда Бөтенроссия мөселман укытучыларының өченче съездында (10-28 май) күптөрле бүлекләрне эченә алган Гыйльми һәйәт оеша. Тел-әдәбият бүлегендә, К. Насыйри хезмәтендә башланып, 1906 елларда Һ. Максуди мәкаләләрендә көчәя башлаган язу системасы - имляны камилләштерү көнүзәк мәсьәлә булып күтәрелә, гарәп теленең өч сузыгыннан (иске имля) алты (урта имля) яисә ун аваз ясау (яңа имля) турындагы фикерләр кызу бәхәсләр уята. 1919 елда Гыйльми һәйәт конференциясендә дә шул ук мәсьәләләр турында фикер алышу бара, алар алга таба, ел саен диярлек, уздырыла торган төрле киңәшмәләрдә латинга күчкәнче дәвам ителә [Курбатов, 1999, б. 69]. Бу елда традиция булып килә торган сарыф-нәхү терминнарын "грамматика" дип атап, Җ. Вәлиди "Татар теленең грамматикасы"н бастыра. 1920 елның маенда Татарстан АССРны төзү турында декретка кул куела. Бу уңайдан Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе Борһан Мансуров (1889-1942) "Татар телен гамәлгә кую" дигән мәкаләсендә: "...Инде татар җөмһүриятендә татар телен рәсми тел итү заманы килеп җитте, ... хәзер күпчелек татар булган урыннарда бөтенләй татар телен гамәлгә кую мәсьәләсе күтәрелә", - дип яза (Татарстан хәбәрләре, 1921.13.06). "Татар телен гамәлгә кую" турындагы мәкаләләрнең барысында да татар сөйләмә телен рәсми итү өчен тырышырга кирәклек, аның мөһимлеге турында фикерләр әйтелә. Фәтхи дигән автор "Тагын татар теле хакында" дигән мәкаләсендә: "...Без инде һәр кайсыбыз татар ярлысын тәрбияләү, аны чын-чыннан дәүләт идарәчесе итү, аны пролетариат белән бертигез аңлы иттерүдә татар телен чын-чыннан дәүләт теле итеп гамәлгә куюның никадәр әһәмиятле булуын төшенәбез...", - дип белдерә, әлеге эшчәнлекнең максатын билгели (Татарстан хәбәрләре, 1921.13.07). 1921 елның 25 июнендә Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының декреты белән татар телен гамәлгә кую турында рәсми декрет кабул ителә. Бөтен хөкүмәт оешмалары алып бара торган эшләр мәҗбүри рәвештә татар телендә булырга тиеш, дип куела, татар телен гамәлгә ашыру буенча махсус комиссия төзелә. Шул ук вакытта, татар телен Татарстан территориясендә, рус теле белән берәттән, бертигез хокукта йөртү, ягъни дәүләт теле дип санау турында декретка да кул куела. Шулай итеп, бу вакытларда, татар телен гамәлгә кую дигәндә, "...дәүләт һәм җәмәгать оешмаларында ... канцелярия документларын татар телендә алып бару, ягъни авыл советларында волбашкарма, фабрика-завод комитетларында, кооперация оешмаларында, суд, милиция органнарында татар телендә эш итү" мәсьәләләре күздә тотыла. "Татар телендә эш итү мәсьәләләре"н юлга салу шактый катлаулы булып чыга. 1921 елда Казанда төзелгән Истыйлях комиссиясендә, "идарәи, рибазият, табигият, тел вә әдәбият, тарих вә җәгърәфия, тәгълим-тәрбия, сәяси-икътисади, иҗтимагый фәннәр, фәлсәфә һәм хәрби эшләр" дигән, тугыз төрле юнәлештә әдәби телгә ярашлы терминнар эшләргә кирәк була. Карарның беренче җөмләсендә: "Истыйлях билгеләүдә әсас татарча булачак. Татарча булмаганда телебезгә якынрак шивәләргә вә ул да булмаганда шәрекъ вә гареб телләренә мөрәҗәгать ителәчәк, татар теленең аһәңенә, табигатенә һәм язуына якынрак булган сүзләр алыначак", - дип белдерелә. Әмма һәр юнәлеш һәм аның эчендәге төрләренең, асылда, гарәп сүзләре белән аталуы күренә: рибазият - хисаб, һәндәсә, әлҗәбер; табигият - җанварлар, үсемлекләр, мәгъдәннәр, химия, физика һ.б. (Мәгариф, 1921, № 1-2). 1921 елда Уфада татар әдәби теленең лексик нормаларын хәл итү өчен төзелгән комиссия ике юнәлештә эш алып бара: 1) телнең сүзлек байлыгын җанлы сөйләмә нигезендә әдәбиләштерү, нормалаштыру, эшкәртү (аңлатмалы, ике телле сүзлекләр төзү һ.б.); 2) фәннең һәр тармагы өчен истыйлях-терминнарны кулланышка кертү (терминологик сүзлекләр төзү, канцелярия эшен алып бару өчен документ формаларын бастыру һ.б.). Бу төрдәге эшчәнлек нигезендә "әдәби телне һәм гыйльми телне булдыру" дигән төшенчә-атама еш кабатлана. "Әдәби телне гамәлгә кую рәвешенә кертеп, аны инде "татарча сөйләшсен" шикелле кыска декретлар белән генә чишеп булмый иде. Татар телен хөкүмәт мөнәсәбәте өчен ярарлык итеп эшләү, язу эшен йөртүдә куллану өчен гыйбарәләр табу шикелле академический хезмәткә килеп терәлә", - дип яза Ш. Госманов "Татар телен гамәлгә кую тирәсендә" дигән мәкаләсендә ("Татарстан хәбәрләре", 1922, № 197), ягъни сөйләмә телне язма телнең вазыйфасын үтәрлек итеп файдаланырга кирәк дигән фикер куәтләнә. 1922 елда барлык урта, югары һәм профессиональ-техник уку йортларында татар телен махсус укыту турында карар кабул ителә. 1920 елда төзелгән дәреслекләр язу комиссиясенең эше тагын да куәт ала [Хаков, 1985, б. 15]. Г. Ибраһимов җитәкчелегендә татар теленең тулы грамматикасын чыгару эше башлана. "Гамәли тел сабаклары" дип исемләнгән хезмәт, 1 нче, 2 нче, 3 нче китап булып 1922, 1923, 1924, 1925 елларда басыла [Зәкиев, 2008, б. 10-11]. Шулай итеп, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле буларак кулланылыш ала, ягъни ул махсус декрет-указ белән кабул ителә һәм фактик статуска да ия була. Фактик статуска ия булу - ул Татарстан рес публикасында татар һәм рус телләрен хокукый һәм гамәли яктан бертигез итү, канцелярия документларын татар телендә алып бару [Хаков, 1985, б. 11; Тимерханов, 2002, б. 35], татар халкы яшәгән барлык төбәкләрдә дә татар телендә вакытлы матбугат басылу (Нуруллина, 1989), татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә ана телендә укытуның гамәлгә куелуы [Зәкиев, 1991, б. 7], Татарстан җөмһүриятендә татар булмаганнарга да татар телен укытуның гамәлгә куелуы [Исламов, 1991, б. 24-28], телне укыту, аның методикасы турында киң планда бәхәс-фикер алышу, дәреслекләр, кулланмалар язылу, сүзлекләр төзелү һ.б. күп төрле гамәли эшләр алып бару дигән сүз. Кулланылыш даирәсенең киңәюе һәм активлашуы телнең структур төзелешенең камилләшүенә дә юл ача [Закиев, 1991, с. 7]. Татар әдәби теле, нигездә, урта имля һәм яңа имля белән язылып, үзенең гомумхалык сөйләмә вариантына якынайтылган хәлдә яши - хәрәкәт итә. 1923 елдан Гыйльми һәйәтне (үзәкне) җитәкләгән Г. Ибраһимов Татарстан Мәгариф Халык Комиссариатының 1925 елгы 7 гыйнвар утырышында Гыйльми үзәкнең рәисе итеп билгеләнә. Әдип әлеге җаваплы вазыйфаны кулына алу белән бу Үзәккә танылган галимнәрне туплау бурычын куя. Аның белән бергә Җамал Вәлиди, Галимҗан Шәрәф, Хуҗа Бәдигый, Гыйбадулла Алпаров, Мөхетдин Корбангалиев, Гыймад Нугайбәк, Нигъмәт Хәким кебек телчеләр, Г. Сәгъди, Г. Рәхим, Ф. Сәйфи, Г. Толымбай кебек әдәбиятчылыр, соңрак Л. Җәләй, В. Хангилдин һ.б. галимнәр татар телен гамәли һәм нәзари яктан эшкәртү һәм гамәлгә кую юнәлешендә, гомуми тюркологик планда әһәмияте булган фәнни эш башкаралар [Хаков, 1985, б. 13]. Билгеле булганча, 1920-1927 елларда "татар теленең гамәлгә куелышы" мәсьәләсенең үз вакытында да, безнең көннәрдә дә һәм тарихи, һәм филологик хезмәтләрдә мөһимлеге ассызыклана: "...наконец-то татары возвращаются из затворок истории" [Султанбеков, 2014, с. 56-58, 292], "...Татар телен гамәлгә кую" турында бер-бер артлы чыккан карарларда тел мәсьәләсе һаман хәл ителә барды һәм бу юнәлештә кызу эш башланып китте" [Хаков, 1985, б. 9], "...в 1920 году была образована Татарская автономная республика, которая включала в свой состав примерно одну четвертую часть всех татар, но тогда это не помешало распросторанению татарского языка и вне Татарии... Расширение функций татарского языка как по регионам, так и по сферам привело к тому, что татарский литературный язык был поднят до уровня структурного совершенства: устанавливаются его твердые орфоэпические, фонетические, лексические, морфологические, синтаксические и стилистические литературные нормы", - дип, бик хаклы рәвештә фәкать хуплап, мактап телгә алына [Закиев, 1991, с. 6-7]. Дөрес, архив материаллары белән эш итүче тарихчылар, 1923 елда, М. Солтангалиевне "партия дошманы"дип белдереп, колачлы рәвештә бара торган "татарлашуның тамырлануы"н, Сталин тарафыннан каты контрольгә алынуын билгелиләр, әмма мәдәният, әдәбият, мәгариф һәм тел мәсьәләсендәге уңышлы эшчәнлек 30 нчы елларга кадәр дәвам итә. 1924-1926 елларда беренче мәртәбә "рус ягы" дип санала торган Кабан артында, шул исемдәге мәчет салына. 1925 елгы 11 февраль утырышында татар әдәбиятының искесен, яңасын бер җепкә тезеп, "Татар әдәбияты көтепханәсе" сериясе чыгару мәсьәләсе күтәрелә... 1925-1927 елларда шушы серия белән М. Акъегет, З. Бигиев, З. Бәшири, М. Гали, Ш. Камал, Ф. Кәрими, М. Максуд, Һ. Такташ, К. Әмири әсәрләре басыла. (Әсәрләрнең теле ни дәрәҗәдә үзгәртелү-үзгәртелмәвен беренче басмалары белән чагыштырү һич тә зарарга булмас иде) Җ. Вәлиди тарафыннан татар теленең аңлатмалы сүзлеге төзелә. Ул "Татар теленең тулы сүзлеге" дип, ике кисәккә бүленеп, 1927-1929 елларда басылып чыга, кызганычка каршы, гарәп алфавиты буенча "т" дан соңгы хәрефләргә төзелгән өлеше дөнья күрә алмый кала [Асылгәрәев, 2007, б. 19]. Г. Ибраһимов "...әдәби көчләргә мораль һәм материаль яктан ярдәм итү, тел берлеген исәпкә алып, Татарстаннан читтә яшәүче язучыларны да оештыру булырга тиеш", - дип, Өлкә комитетында чыгыш ясый (1927. 9. 02). Бу вакытларда инде латинга күчү мәсьәләсе хәл ителә башлый. 1926 елның 26 февраленнән 5 мартына кадәр Бакуда Беренче Бөтенсоюз тюркология съезды уза, көн тәртибенең берсе яңа төрки алфавит (латиница) турында була. 1927 елның 20 мартында "Яңалиф" җәмгыятенең беренче конференциясе ачыла, шул ук елның 3 июлендә "латин алфавиты - татар теленең рәсми алфавиты" дип игълан ителә. 1927-28 елларда укыту латин алфавитына күчеп бетәргә тиеш була. Шушы урында, билгеле бер нәтиҗә ясау рәвешендә, татар теленең 1918-1927 елларда дәүләт теле буларак кулланылышын, ХIX гасыр ахырыннан 1917 елга кадәр татар әдәби теленең алтын чоры дип атала торган дәвере белән чагыштыру теләге туа. Әлеге ике чорда да татар әдәби теле үзенең барлык жанр-стильләрендә дә хәрәкәттә була. Әмма әдәби тел белән файдалануда аермалар булуы да аңлашыла. 1918 елдан соң татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә, татар телен укыту, мөмкин булган дәрәҗәдә, халыкның җанлы сөйләменә нигезләнә, шушы тәртиптә дәреслекләр язу, укытучылар әзерләү көн тәртибе буларак күтәрелә, эш кәгазьләрен дә ана телендә башкаруга зур игътибар ителә, нәтиҗәдә, төп игътибар сөйләмә телнең кулланылышын киңәйтүгә юнәлдерелә, язма тел һәм аның нормалары да шушы нигездә камилләшергә тиеш дип санала, дини тәрбия бирү юнәлешендәге укыту туктатыла, мәктәп һәм мәдрәсәләр ябыла. Татар мөселманнары 1917 елга кадәр ислам дине тәгълиматы, кануннарына нигезләнгән мәктәп-мәдрәсәләрдә белем ала, программалардан күренгәнчә, дөньяви белем бирү дә игътибар үзәгендә була. Бу типтагы мәдрәсәләрдә югары белемле, тормышның теләсә кайсы тармагында эш алып барырлык кадрлар әзерләнә. Немец галиме Отто Гетчнең 1913 елда чыккан китабында Идел татарларының ничек итеп белем алулары турында языла: "...1910 елда аларның меңнән артык басма китабы, йөздән артык язучысы, 6 югары, 5 мең түбән мәктәбе була. Казан татарларында 150 кешегә бер мәчет, бер мулла булса, шундагы ук русларда һәм башка христиан халыкларда 1500 кешегә бер священник туры килә. Татарларда 100 ир һәм кыз балага бер мәктәп, христианнарда исә 1500-3000 кешегә бер мәктәп туры килә. Китап һәм газеталар тарату буенча татар мөселманнар христианнардан тагын да алга киткәннәр. В.И. Ленин бу саннарга игътибар итә, татарның панисламизм таратуыннан сак булырга кирәк, дип искәртә" [Татар грамматикасы, 1998, Т. I, б. 50-51]. Р. Әмирхановның "Мөхәммәдия мәдрәсәсе" дигән мәкаләсендә мондый мәгълумәт бирелә: "Хәзер ибтидаи сыйныфына кергән предметларны күздән кичерик. Биредә Коръән һәм дингә кагылышлы 3 кенә фән укытыла... Калган 14 фән тулысынча дөньяви сферага карый: рус теле, фарсы теле, гарәп теле, хисаб, җәгърафия, тарих, гыйльме әшья (табигать белеме, физика), күркәм язу, әшкаль (сызым, рәсем), кавагыйде төркия (төрки тел кагыйдәләре), кыйраәте төркия (төркичә уку), имля (диктант), инша (изложение,сочинение). "Төркия" дигәне татар телен аңлаткан... Революциягә кадәр бер генә халыкта да дин укытылмаган, яисә дини тәгълимат белән сугарылмаган уку йортлары булмый..." [Әмирханов, 1992, б. 74-83]. Иж-Бубый мәдрәсәсенең программасы да шушы тәртиптә төзелүе мәгълүм [Бертуган Бубыйлар, 1999, б. 35-60]. Аңлашылганча, мәдрәсәләрдә, аерып алып татар сөйләмә телен өйрәтүдән бигрәк, рус, гарәп һәм фарсы телләре белән рәттән, төрки-татар теленә, ягъни язма әдәби телгә игътибар ителә. Р. Әмирхан белдергәнчә: "Мәдрәсәи Мөхәммәдия"дә Г. Баруди, Ибраһим Терегулов, Каюм Насыйри кебек галимнәрнең хезмәтләренә киң урын бирелә. Җамал Вәлиди, Габдрахман Сәгъди, Риза Фәхретдинов, Галимҗан Ибраһимовларның татар теле һәм әдәбиятына караган дәреслекләре еш кулланыла. Г. Тукайның "Милли әдәбият дәресләре" популярлык казана..." [Әмирханов, 1992, б. 81]. Аңлашылганча, төрки тел кагыйдәләре, төркичә уку, асылда, язма текстларга нигезләнеп өйрәтелә. Язма әдәбият исә гасырлар буена килә торган традициясе нигезендә, аерым стильләренең таләбе белән кирәк дәрәҗәдә сөйләмә тел үзенчәлекләре белән баетылып, табигый бер юнәлештә, традиция һәм яңарыш бергә үрелгән хәлдә, үсүен дәвам итә. 1918 елдан соң исә, әдәби тел вазыйфасын тулаем рәвештә татар халкының җанлы сөйләме үтәргә тиеш була. Әлеге аермалыкларга, 1920-1927 елларда "татар телен гамәлгә кую юнәлеше" буенча, уку-укыту, эш кәгазьләрен татар телендә алып бару, барлык төбәкләрдә газета-журналлар чыгару, терминология мәсьәләләрен хәл итү кебек гамәли эшләргә "нәзари нигез бирүгә тирән хаҗәт бар" дип язылган фәнни хезмәтләргә игътибар көчәя. Мөнәсәбәт белдерү күрсәтелгән вакытта киң таралыш алган пролетариат һәм буржуазия әдәбияты эчтәлеге белән пролетариат, формасы белән милли мәдәният дигән ясалма, табигыйлектән ерак (әдәби әсәрдә форма белән эчтәлек бөтенлеге таләп ителә) теорияләргә нигезләнергә тиеш була. Әлеге теориягә нигезләнгәндә: "Безнең төрек-татар телләренең әдәби тел булып эшләнүләре, аларның истикъляль (бәйсезлеге) һәм гавамлашуы өчен уңайсыз булган әхваль эчендә, гарәп һәм фарсы һөҗүме астында барлыкка килде. ...Татар теленең гарәп һәм фарсы баткаклыгыннан котылып, мөстәкыйль бер әдәби тел рәвешендә эшләнүе фәкать 1905 елдан соң гына барлыкка килде. Шулай итеп, әле ул - һәнүз 17 яшьлек кыздыр", - дип язарга туры килә. Татар язма теле 1905 елгы инкыйлабтан соң гына башлана дип белдерелгәч, аның гасырлар буена килгән төрки-татар нигезендәге тарихы юкка чыгарыла. Тормышның барлык тармакларында кулланыла торган күп функцияле әдәби язма тел татар дип аталучы халыкның җанлы-сөйләмә формасына тәңгәл булырга тиеш дигән аң-акыл-нәзарият үсеш ала: "...Татар теле бар. Ул - факт һәм бик зур факт. Шуның өчен мәсьәлә тик аны эшләтү, яхшырту, баетуда гына булырга тиеш", - дип, әлеге яшь татар теленең алга таба ничек итеп үсәргә тиешлеге билгеләнә [Вәлиди, 2007, б. 153-158]. Әлеге таләп нигезендә җанлы сөйләмә телне мәгариф өлкәсендә, мәктәп һәм югары уку йортлары өчен языла торган дәреслекләрдә, "идарәи истыйляхлар" дип йөртелгән рәсми эш кәгазьләрендә, "гакыл теле" буларак фәнни хезмәтләрдә, иҗтимагый-публицистика һәм әдәби әсәрләрдә "күңел теле" буларак эшкәртеп, яхшыртып, баетып файдаланырга кирәклеккә басым ясала. Мондый катлаулы эшкәртү мәсьәләсендә, язма телнең табигате һәм вазыйфасына игътибар итүдән бигрәк, "...без татар теле аркылы миллионнарча эшче һәм игенче халыкка бәйләнгәнбез. Без ул халыкны гыйлем һәм яктылык дөньясына шул ана теле аркылы гына тартып чыгара алачакбыз", - дип, татар ярлысын пролетариат белән бертигез дәрәҗәдә аңлы итеп тәрбияләргә һәм дәүләт идарәчесе итү максатына ирешергә мөмкин, дигән пафослы иҗтимагый-сәяси таләпләргә туры китерергә омтылыш туа. Татар теле дәүләт теле буларак яши башлагач, әлеге юнәлештәге фикерләр тагы да мөһимләшә, аны тагын да югарырак күтәрергә кирәк була. Әлеге фонда, әдәби телнең төрки нигезен оныттыру дәвам ителә. Г. Ибраһимов "Яңа әдәби татар теленең беренче баскычларында" дигән мәкаләсендә, "Насыйриларгача әдәби төрки теле ярым чыгтай, чирек госманлы калыбына сугылган, чобар төрки теле иде", - дип белдерә. Чыгтай терминын К. Насыйри имлядагы төрлелекне аңлату өчен кулланса [Насыйри 1895, б. 4], бу очракта, угыз, уйгыр, кыпчак, карлук кабилә телләренең үзенчәлекләреннән хасил булган гомумтөрки язма традициянең "чобар"лыгы, аның эшкә яраксызлыгы дип, кимсетү төсмере белән әйтелә. Автор "ХVI йөз ахырында язылган "Тәварихы Болгария" китабындан, Һибатулла Ишанның "Мәҗмәгъ-эл-адәб"ендән, ... борынгы дәвернең иң соңгы һәм талантлы шагыйре Шәмсетдин Суфидан" мисаллар китерә дә, нәтиҗә ясый: "Монда дикъкатькә алынсын: 1) һәммәсендә чыгтай, госманлы сүзләре белән бергә, аларның тәркиб, өслүб хасиятләре бик ачык күренә; 2) бу икегә башка гарәпчә, фарсыча сүзләргә зур ирек бирелгән; 3) имля мәсьәләсендә мәшһүр дәреслек "Карабаш" кагыйдәсенчә тик өч мәд: уау, әлиф, йа". Борынгы әдәби әсәрләрнең дә татар халкының сөйләмә теленә якын итеп язылганнары булуына игътибар ителми, чөнки төп максат, К. Насыйри "гамәли яктан, борынгы әдәби телне ташлап яңаны башлады, ... халыкны - татар дип, телне - татар теле дип, шуның өчен саф татарча язарга кирәк дип, төп кыйбланы утырткан Насыйри баба нәзари яктан да гомер буенча эшләде... Кыскасы, мисаллары башта күрсәтелгән борынгы дәвернең әдәби төрки телендән җырып чыгып, яңа әдәби татар теленә юл ачты", - дип белдерү. Бу хәлнең нәтиҗәсе нинди булуы ассызыклана: "...1910-11 еллардан алып, димәк, Насыйриның вафатыннан ун еллар үткәч, "татар теле" нәзарияттә һәм мәктәптә төрекчәләрне дә, төркичәләрне дә камил җиңде... Тормышның тамыр тибүен дөрес сизү аркасында баба яңа әдәби татар теленә юл ачкан иде... "Тәрҗеман"ның гомуми әдәби төрек теле үзе белән бергә кабергә китте. Насыйриларның әдәби татар теле барган саен көчәеп, яңадан-яңа көчләрне үзенә тартты, эшләтте, зур агымга - елгага әйләнеп, баеп, матурланып, хәзер инде нәзарияте, тарихы белән бергә Татар Җөмһүриятенең дарелфөнүн мөнбәрләрендә өйрәтелү дәрәҗәсенә килеп иреште", - дип, яңа әдәби татар теленең гомуми әдәби төрек (төрки) теленә нигезләнмәгәнлеге, аның яңа әдәби татар теле булуы горурлык белән җентекләп аңлатыла. "Яңа әдәби татар теле" дигән төшенчә-атама бу мәкаләдә сигез мәртәбә кабатлана [Ибраһимов, 1922; 1924; 1987, б. 217, 226; 2007, б. 32-39]. Шуның белән бергә, Г. Ибраһимов, "яңа татар әдәби теле"нә чыгтай-госманлы чобар төрки дәвернең мөнәсәбәте юк, дип ышандырырга тырышса да, интуитив рәвештә, әдәби тел дигән күренешнең билгеле бер нигезе - җирлеге булырга тиешлеген аңлый һәм фикерен нәзарый яктан формалаштырырга омтыла: "...Мәркәзе урта Волга буенда булган бу хәрәкәт эченә казан татары, касим татары, мишәр, башкорт, алатыр, типтәр, төмән, нугай кабиләләреннән" чыккан шагыйрь, әдипләр барлык әсәрләрен "шул заманның уртак әдәби теле - татар, чыгтай, госманлыдан укмашкан чобар борынгы төрек өслүбе белән яздылар, ягъни укуда гына түгел, әдәби иҗатта да бу сигез кабилә бергә барды", - дип, объектив дөреслек белдерелә, һәм әлеге нигез инкяр ителә: "ХIX йөзнең соңгы яртысыннан соң татар буржуазиясе көчәя башлый, искене җимереп, яңага юл ача. Моның тәэсирендә яңа идеология, яңа әдәби тел башлангач - алтмышынчы еллардан, Каюм Насыйрилардан алып 1917 елгача - ул сигез кабилә һаман әдәби-мәдәни хәрәкәттә бер коллектив, бер җәмәгать уларак бардылар. Борынгы дәвердәге кебек, мәктәбе, театры, матбугатында шул уртак әдәби телне гәмәлгә куйдылар. Шулай ук төрле кабиләдән чыккан әдипләр, шагыйрьләр үзләренең иҗатларын шул өслүб белән мәйданга чыгардылар", - дип аңлата [Ибраһимов, 1923, 1987, б. 229]. Димәк, "искене җимереп, яңага юл ачкан яңа идеология" яңа татар әдәби теленең нигезе була, сигез кабиләнең сөйләмә теле шушы идеологиягә буйсындырылып, яңа уртак әдәби телебезне гамәлгә куярга тиеш булалар. Гамәлгә куела торган өслүбнең ничек булуы аңлатыла: "...К. Насыйри, Г. Камал, Г Тукай һәм башка казанлылар гәрчә монда тик казан-татар теленең маддәләре белән генә канәгатьләнсәләр дә, әдәбият моңа сыймады, сыя алмады, кабиләчелек (провинциализм) дигән мәгълүм нәзариянең мөндәриҗәсе киңәйтелде. Шул уртак әдәби коллектив эченә кергән сигез кабиләнең тел байлыгы, сарыф-нәхү формалары безнең әдәбиятның уртак малы булып керделәр. Безнең Насыйри белән башланган яңа әдәби телебездә дә сигез кабилә уртак хезмәт иттеләр", - дип белдерә Г.Ибраһимов [Ибраһимов, 1923, 1987, б. 229230]. Авторның әлеге фикеренә Ф.С. Фасеев түбәндәгечә аңлатма бирә: "Бу раслаудан беркадәр аңлашылмаучылык яки ялгыш нәтиҗә чыгарга мөмкин: К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Камал һич тә казанлы-татар шивәсендә генә түгел һәм, гомумән, бернинди шивәдә дә иҗат иткән әдипләрдән түгел. Алар - заманының әдәби телендә иҗат иткәннәр, ягъни иске төрки әдәби телне халыклаштыру, сөйләү теле (койне) элементлары белән баету һәм сипләү юлы белән һаман яңара барган гомуммилли татар әдәби телендә язганнар. Боларда саф шивәчелек элементлары (әйтик, Насыйрида - мишәр, Камалда - Казан, Тукайда - Казан, типтәр, мишәр, казакъ) бик, бик аз һәм булганнары да һич тә аларның әдәби тел нигезен хасил итми, аерым төсмер яки стилизация функциясен генә үти. Сигез кабилә уртак хәзмәт иттеләр... Әлбәттә, төгәл-фәнни тикшерә башласаң, әдәби телнең боларга хезмәт итүе һәм боларның әдәби тел үсешенә өлешләре бертигез дәрәҗәдә түгел. Бу аларның никадәр уртаклыгына, шәһәр мәдәниятенә, мәктәп-мәгариф, матбугат эшләренә тартылу дәрәҗәсе белән бәйле иде. Гади грамоталык һәм статистика җәһәтеннән генә хөкем йөрткәндә дә, бу регионнарның әдәбият-матбугат белән файдалана алу һәм катнашу, эшләшү дәрәҗәләре бик төрлечәрәк булуы ачыклана" [Фасеев, 1987, б. 391]. Китерелгән өзектән күренгәнчә, Г. Ибраһимов тарафыннан иске татар теленең традицион төрки нигезе инкяр ителеп, Россия эчендә яши торган төрки кабиләләрнең җанлы сөйләмә теленнән берләшә торган уртаклыкта гына яңа әдәби тел барлыкка килә, дигән фикеренең дөрес булмавы аңлашыла. "Кабиләчелек (провинциализм)га игътибар итү", ягъни авторның үзе туып үскән, яки белем алган төбәгендәге җанлы сөйләмә сүзләрне әсәренең тукымасында куллану, ХIX гасыр урталарында Баһавиның "Бүз йегет"ендә, шул ук гасырның ахырларында Ә. Уразаев-Кормашиның кыйссаларында казакъ теленең, М. Акмулла иҗатында казакъ һәм башкорт теле сүзләренең кулланылуы, әсәр укучыларның даирәсе киңәя баруны раслый. "Тел ярышы"на язылган мәкалә авторлары, чит сүзләрдән качу, төрки телнең үз мөмкинлегеннән киңрәк файдаланырга тырышу максатыннан, шул ук алымга мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Г. Киеков: "...безнең башкорд токымы токон гына халык. Шулай булсалар да укуга бик чиркәмләр, борынгы бабаларыбыз көрәшергә, ат чабыштырырга, мөрәйгә атыб тидерергә бик мәргәнләр икән...", - дип яза [Тел ярышы, 1910, б. 47-48]. "Токон" сүзе "Татар теленең зур диалектологик сүзлеге"ндә теркәлгәнчә, златоуст, минзәлә, эстәрлетамак сөйләшләрендә тупас мәгънәсен белдерә [Татар теленең..., 2009, б. 638]; "чиркәм" сүзе бәрәңге сөйләшендә нык, таза мәгънәсендә кулланыла [Татар теленең..., 2009, б. 753]. Г. Ниязи: "... Кайда безнең төб телебез, кайда безнең төреклек? Йулсыз, йусыксыз да катыш булырмы?" ди. "Йусык" сүзе эстәрлетамак сөйләшендә юл мәгънәсен белдерә [Татар теленең..., 2009, б. 256], димәк, бу очракта ул мәгънәдәш сүз буларак файдаланыла. Шул ук авторда: "...Торганы йат телләрдә кулланылган сүзләр, аннан-моннан карышкан бер карышма булсын да, бу да назиклык, телдә җитешлек диелсен", - диелә [Тел ярышы, 1910, б. 73-75]. "Аннан-моннан карышкан" дигәндәге карышкан сүзе себер сөйләшләрендә нык итеп ябышу мәгънәсен белдерә [Татар теленең..., 2009, б. 395]. Шул ук автор: "Актык йуллыклары белмәгән икән, без йуллыкларга тырышу кирәк иде", дип яза. "Йуллык" сүзе темников сөйләшендә, юллама (направление) мәгънәсендә кулланыла [Татар теленең..., 2009, б. 258]. Х. Гали мәкаләсендә болай ди: "...кулына бер йазу тотыб, бу кизүдә чыгучы булырмы икән" [Тел ярышы 1910, б. 94-97]. "Кизү" хвалын сөйләшендә чират мәгънәсен белдерә [Татар теленең..., 2009, б. 305]. Шул ук авторның тагын шундый юллары бар: "Эчке Русиядәге белемсез табымыз исә, әсәрсә мишәр җурты (Халык), төп төрек сүзләренә берегеб, урынларына черкен русчадан сүзләр катыштырмышлардыр [Тел ярышы 1910, б. 94-97]. "Черкен" сүзе себер сөйләшләрендә шапшак, пычрак мәгънәсендә кулланыла [Татар теленең..., 2009, б. 746]. М. Таҗеддин мәкаләсендә: "...без укымаган йә уртача укыган төрекләрне белмәз вә ишетмәз тилбә вә тинтәк идеб куярсыңмы?", - дигән җөмләдәге [Тел ярышы 1910, б. 191] тилбә сүзе "Татар теленең зур диалектологик сүзлеге"ндә теркәлгәнчә, төмән сөйләшендә җүләр, тиле мәгънәсендә кулланыла [Татар теленең..., 2009, б. 632], әдәби тинтәк сүзенең абсолют синонимы буларак файдаланыла. Шул ук мәкаләдә: "Әй йахшы вә йаманларны исергәүче! Без төрекләрне үзең исергә! Багланмыш телемезне, сукраймыш күземезне ач!", - дигән җөмләдәге исергәү сүзен Р. Әхмәтьянов исергәү борынгы төркидә "кызгану", "жәлләү", "истә тоту" мәгънәләрен белдерүен ассызыклый [Әхмәтьянов, 2005, б. 222]. Мисалларны күпләп китерергә мөмкин (кызганыч ки, бу юнәлештә бернинди дә тикшерүләр күренми), әмма шунысы ачык, төрле төбәктә кулланыла торган җанлы сөйләмә сүзләрен бергә туплап, ниндидер идеология нигезенә утыртып кына, әдәби тел дигән күренешне гамәлгә куеп булмавы аңлашыла. Шуңа карамастан, 1920-1927 елларда "татарның сөйләшү телен әдәби калыпка салып", "татар телен эшләү мәсьәләсе", ягъни яңа идео логия нигезендә төрле сөйләмә (диалекталь) үзенчәлекләрне берләштереп-эшкәртеп әдәби тел барлыкка килә, дигән нәзари (теоретик) ышаныч, телнең төрле тармаклары буенча, гамәли - куллану юнәлешендә өйрәнергә нигез була. Әлеге мәсьәләләр Г. Ибраһимовның "Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?" дигән тезис-докладында да чагылыш таба [Ибраһимов, 1927, 2007, б. 207-238]. Бу мәкалә, асылда, 1918-1927 елларда тел һәм әдәбият өлкәсендә эшләнгән эшләргә йомгак ясау һәм алдагы бурычларны билгеләү рәвешендә, "гамәли эшләргә нәзари нигез бирүгә тирән бер хаҗәт булуны" күздә тотып языла. Төп нәзари нигез итеп, И.В. Сталинның "Социализм - эчтәлеге белән пролетариат, формасы белән милли булган гомумкешелек культурада бара", - дигән фикере алына һәм: "Мәдәниятне аерып билгеләүче нәрсә һәм мәдәният алуда иң баш, иң кирәкле корал - телдер. Бу тел коралыннан башка мәдәният һичбер төрле була алмый" дигән тезис татар теленә мөнәсәбәтле рәвештә җентекләп аңлатыла. "...Октябрь революциясе соңында татар теленең рәсми хокуклы дәүләт теле булганын күрдек. Гамәлгә керүен дә тикшердек. Әгәр без бу телнең, бу мәдәни коралның үзенең эшләнүенә килсәк, бу бездә тик Насыйри бабайдан гына башлана. Әмма революциядән соң бу эшләнү бик зур адымнар белән алга атлап, татар мәдәниятенең баш коралы камилләшү юлына төште", - дип Г.Ибраһимов [Ибраһимов, 2007, б. 233], әлеге камилләшүнең нәрсәдә чагылуын тәфсилли: "...Менә монда да татар теле үзенең урыслашу ягында бармавын, иске гарәпчәлек нигезендә калырга да теләмәвен күрсәтте. Менә ничә ел инде шул югарыгы нигезләрдә тел үсеп, эшләнеп, баеп килә. Урыслашу тенденциясе бөтенләй җиңелде. Шул татарлашу нигезендә хәзер безнең әлифбаларыбыз, уку китапларыбыз, тел сабаклары, имлялар, сарыф-нәхү - татар грамматикалары, әдәбият кануннары һәм әдәбият тарихлары тәмам эшләнеп чыгып юлга салынды. Хәзер инде татар теленең тулы сүзлеге эшләнмәктәдер. Хәзер әнә шул нигез буенча атамалар эшләнә, шуның буенча халык өчен гыйльми, сәяси әсәрләр таратыла. ...Мәйдандагы биология, физика, химия, математика, һәндәсә, җәбер, өчпочмаклылар, гигиена, Русия тарихы, революция тарихы, татар әдәбияты тарихы, ботаника, зоология һәм башка күп китапларыбыз да хәзер татар мәдәниятенең бу тармагында да үсү, күтәрелү, тирәнәя барганын күрсәтәләр. Без югарыда, форма буенча милли, мөндәриҗәсе белән пролетариатча булачак дигән идек. Әлбәттә, матбугат дөньясында без менә моның ачык мисалын очратабыз, һәммә китаплар татар өчен татар телендә, татар аңына каратып басылалар. Ләкин мөндәриҗәләре һәм методлары буенча һәммәсе материализм нигезендә баралар, һич булмаса шуңа омтылалар... Әмма хәзер әдәби телнең, әдәби әсәрләрнең тенденцияләрен - барышларын караганда, без гарәпчәдән дә, урысчадан да мөмкин кадәрле котылуга таба юнәлгәнлеген күрәбез. Матур әдәбият бу юлда беренче булып бара. Тарихи-иҗтимагый әсәрләрдә дә шул ук юнәлеш хөкем сөрә...", - дип белдерә ул [Ибраһимов, 1927, 2007, б. 235]. Сөйләмә телне эшкәртеп татар әдәби теле ясау мәсьәләсе, лексика-сүз кулланылышына бәйләп аңлатылу белән бергә, графика алмашыну, орфография тармагы юнәлешендә дә төрле фикерләр уята, күпсанлы мәкаләләр матбугат битләрендә дөнья күрә, безнең көннәргә кадәр яшәешен дәвам итә [Якупова, 1988, б. 22-32]. В.Х. Хаков болай дип белдерә: "Әдәби телләрнең үсешендә төп ике чорны билгеләү әһәмиятле. Аларның берсе - теге яки бу халыкта язма әдәби телнең барлыкка килү һәм башлангыч үсеш чоры. Икенчесе - әдәби телнең тулысы белән халык сөйләү теленә нигезләнгән, икенче төрле әйткәндә, халык теленең әдәби тел функциясендә йөри башлаган чоры. Аларның һәр икесе халыклар тарихында зарури иҗтимагый шартлар туганда гына өлгереп җитә" [Хаков, 1985, б. 5, 31-33]. Димәк, иҗтимагый шартларның нинди булуына кармастан, язма әдәби тел аерым бер халыкның сөйләмә теле нигезендә, аны төрле яклап эшкәртеп кенә барлыкка килә алмый, күп функцияле әдәби телнең вазыйфасы сөйләмә тел берәмлекләре белән генә тормышка ашырыла алмый. Бүгенге көндә татар телендәге абстракт мәгънәле сүзләрнең барысы да диярлек гарәп һәм фарсы алынмалары белән, фәнни терминология интернациональ сүзләр белән белдерелә. Төрле төбәктә кулланыла торган диалектизмнар, традицион язма телнең сөйләмә (диалект) нигезен генә киңәйтә ала, димәк, күбрәк укучыны җәлеп итә, нәтиҗәдә, хәзерге вакытта борынгы төрки яисә диалекталь дип билгеләнә торган сүзләрнең кайчандыр язма әдәбиятта, яшәештә булуын күзәтергә мөмкинлек бирә. ХХ гасырның 20-30 нчы елларында әдәби телнең нигез ташы булган традиция-дәвамчылыгын танымау, аңа кире мөнәсәбәт белдерелү, милләтнең атамасы татар булгач, аның язма теле дә татар халкының сөйләмә теленә тәңгәл булырга тиеш дигән теория, һәм лингвистик, һәм иҗтимагый-сәяси планда, мәсьәләне бик нык катлауландыра, алдагы елларда зур фаҗигаләргә этәргеч бер сәбәп буларак күтәрелә. Бу хәл, ни кызганыч, татар әдәби теленең фонетика, графика, орфография, лексика, грамматика тармакларында кулланылышын җайга салу өчен күп көч, энергия сарыф итеп, бүгенге көннәргә кадәр әһәмиятен югалтмаган хезмәтләр барлыкка китерүче, энциклопедик галимнәр дип танылучы Җ. Вәлиди һәм Г. Ибраһимов тарафыннан язылган мәкаләләрдән башлана, еш кына берсен икенчесе инкяр итә торган фикерләр әйтелә. Бу турыда әдәбият тарихына мөнәсәбәтле рәвештә М. Хәсәнов мәкаләсендә дә искә алына [Хәсәнов, 1978, б. 540-541]. Алдагы елларда да төрек-төрки-татар төшенчәләренең мәгънәсен аңларга тырышу дәвам итә. Җ. Вәлиди "Телемезнең үсү тарихыннан" дигән мәкаләсендә, төрекчелек-татарчылык мәсьәләсен "Вакыт" һәм "Йолдыз" газеталарының үзләренә хас булган тел үзенчәлегенә бәйләп күзаллый: "Вакыт"ның башына "төрекчә газета"дыр дип, "Йолдыз" ныкына исә "җәридәи төркия"дер дип куелган... "Йолдыз" үзенең телен һич яшермичә "Казан төркисе" булганлыгын һәм шулай булырга тиешлеген әйтә, шул турыда "Тәрҗеман" мөхәррире белән сүз көрәштерә иде. ...Инде тел ягыннан төреклек-татарлык мәсьәләсен теориячә хәл кылуга килсәк, "Вакыт" төрекчелекне, "Йолдыз" татарчылыкны куәтли иде дияргә туры килә. ...Төрекчә бар, төрки бар; болар бер-берсенә башка нәрсәләр. Төрекчә дигәне - госманлыча дигән сүз. Әмма төркийә дигәне, гомумән төрек теленчә дигән сүз. Димәк, моңа караганда татарча язылган китап, төрекчә булмый, бәлки төрки була. "Төрки" ул - гарәпчә һәм фарсычага каршы куелып йөртелә торган классик бер тәгъбир", - дип, төрки - төрекчә - татар төшенчәләрен аңлау дөрес юлга чыгарыла. Әмма автор болай дип дәвам итә: "1905 елдан соң бездә төрекчелек-татарчылык агымы булган. Ләкин, шуның белән бергә,төркичелеккә каршы агым булган татарчылыкны да үзенең үсешенең соңгы дәрәҗәсендә генә күз алдына китермәскә кирәк. Татарчылыкның консерваторлыкта төрекчелектән бер дә ким булмаган бер дәрәҗәсе дә бар, төрекчелек белән татарчылык арасындарак торган төркичелек бар..." [Вәлиди, 1928, 2007, б. 162]. Күренгәнчә, автор төрки, төрек, татар дигән төшенчә-атамаларны берсен икенчесеннән объектив аера, әмма төрекчелек белән татарчылыкның түркигә нигезләнүе аркасында, икесе дә консервативлыктан котыла алмадылар дип, төркине (язма телнең традициясен) кире, тискәре төсмер белән куллана. "Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов кебек яшь әдипләр татарның сөйләшү телен әдәби калыпка салалар, ...яңа татар теле нигезендә эшлиләр", - дип, чын татарча әдәби тел татарның сөйләшү теленә, яңа татар теленә нигезләнеп барлыкка килә, "...бу яңа телнең кайбер хосусияте итеп анда булган "руслашу" яки европалашуны, бигрәк тә дөресе, "русча аркылы европалашуны" алырга кирәк" икәнлеге белдерелә [Вәлиди, 1928, 2007, б. 159-163]. Әмма бу вакытларда, әйтелгәнчә, традицион язма телнең гасырлар буена кулланыла торган графикасы алмаштырыла. 1928 елның 25 гыйнварында Бөтенсоюз татар яңалифчеләренең беренче съездында Яңалиф орфографиясен гамәлгә куярга дигән карар кабул итә. Шулай итеп, иҗтимагый тормышта барган вакыйга-хәлләргә бәйле рәвештә, әдәби язма телнең табигатен барлыкка китерә торган традициясе-төрки нигезе инкяр ителү белән бергә, хәзер аның, төрки халыкларын берләштерә торган, уртак графикасы да юкка чыгарыла. 82 татар зыялысы белән берлектә, "латин түгел, гарәб", - дип, бу үзгәртүгә Г. Ибраһимов, Г. Алпаров, Г. Шәрәф, Н. Хәким, Г. Сәгъди һ.б. кискен каршы чыгалар, шуның белән бергә, "тизрәк яңа имля кирәк!" дигән теләк белдерүче С. Атнагулов һ.б. да була [Курбатов, 1999, б. 81]. Әлеге шартларда "яңа татар теле нигезендә эшләү", ягъни сөйләмә телне язу өчен кагыйдәләштерү мәсьәләләре тагын да катлауланыбрак китсә дә, татар теленең яңа әлифбасы нигезендә дәүләт теле буларак кулланылышы һәм өйрәнелеше дә дәвам итә. 1930 елда Хуҗа Бәдигыйның "Татар әдәби теленең барышы"дигән мәкаләсендә: "...татар әдәби теле Октябрь революциясеннән соң буржуа кулыннан пролетариат кулына күчү белән, ...гигант адымнар белән һаман алга бара, үсә, киңәя", - ди. Шунда ук "Әдәби тел бер яктан караганда бер тел коллективы эченә кергән бөтен халыкның уртак теле - үз теле; икенче яктан - аерым җирле халыкка караганда бер дәрәҗәдә, чит тел, ят тел, чөнки әдәби телгә бер тел коллективы эченә кергән бөтен халыкның иҗат көче кергән, катнашкан, аның өстенә аңа башка тел коллективларыннан байтак ук сүзләр кереп урнашкан була. Шуңа күрә әдәби тел белән халык теле арасында яхшы ук зур аерма туа", - дип, әлеге ике "тел"нең берсе икенчесенә тәңгәл күренеш булмавын аңлата. Халыкның сөйләмә теле эшкәртелеп әдәби теле барлыкка килә, дигән ышаныч какшатыла, шуның белән бергә, "Әдәби тел - сыйнфый бер тел ул. ...Татар әдәби теле дә, әлбәттә, сыйнфый. Ул сыйнфый булып туган, сыйнфый булып яши һәм сыйнфый булып үсә", - дип нәтиҗә ясала [Бәдигый, 1930, 2008, б. 162-167]. 1920 елларда Җ. Вәлидинең "...Татар теленең гарәп һәм фарсы баткаклыгыннан котылып, мөстәкыйль бер әдәби тел рәвешендә эшләнүе фәкать 1905 нче елдан соң гына барлыкка килде..." дип гомумирәк әйтелгән фикерләре: "3 нче чорда исә власть пролетариат кулына күчү белән, татар әдәби телендә дә чын мәгънәсе белән революция ясала. Халыкка аңлашылмый һәм татар хезмәт массасының хәзерге культура үсеше өчен һичбер әһәмияте булмаган гарәп һәм фарсы сүзләре татар әдәби теленнән сөрелә, алар урынына мөмкин булганда татарның үз сүзләреннән файдаланылып яңа сүзләр, терминнар иҗат ителәләр, мөмкин булмаганда, халыкара сүзләргә, терминнарга киң урын бирелә", - дигән юлларда кискен рәвештә тәгаенләнә. Г. Ибраһимовның "Татар әдәбиятында өченче дәвер" (1922) һәм "Иҗтимагый-әдәби хәрәкәтләр" (1922) дигән мәкаләләрендә әдәби телнең кадим, җәдит, пролетариат әдәбияты дигән чорларын [Ибраһимов, 1978, б. 277, 330] Х. Бәдигый, җәмгыятьтәге иҗтимагый-икътисади баскычларга туры китереп, феодолизм чорындагы, буржуаз-милләтчелек һәм Октябрь инкыйлабыннан соңгы әдәби телнең, өч дәвергә бүлеп карарга мөмкин, дип саный һәм аларны үзенчә тәфсилләп аңлата [Бәдигый, 1930, 2008, б. 167-172]. Алга таба әлеге дәверләр чорында яшәп иҗат иткән авторларның берсен икенчесенә каршы кую тагын да кискенләшә. Бу хәл Г. Толымбайскийның "Татар буржуа теле безнең тел түгел" дигән хезмәтендә ачык күренә: "Һәрбер социаль хәл кебек, тел дә сыйнфый гына була ала... Татар буржуасы өчен төрек-татарчылык бер бөтен хәрәкәт икән, аның теле дә шундый ук бер бөтен төрек-татар теле. Шуңа күрә без К. Насыйрины гына түгел, З. Бигиевләрне, Акъегет Задәләр телен дә буржуаз хәрәкәте җимеше итеп алабыз. К. Насыйрилар татар буржуазын ың татар халкы эчендә ипләшәләр, тегеләр (Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиевләр) инде киң күләмдәге төрек-татар масштабындагы хәрәкәткә юнәлебрәк эз алып баралар. Монда шуңа күрә бер-берсенә каршылык юк, бары бер-берсен тутыру гына бар... Г. Ибраһимов татар буржуазының сыйнфый йөзен, шуның телдә, әдәбиятта гәүдәләнүен аңламый... Октябрьгә кадәрге әдәби тел - пантюркист татар буржуасының теле иде. Октябрь телдә дә революция ясады", - дип белдерелә [Толымбай, 1931, б. 6, 26, 30, 76]. Г. Тукай да буржуаз шагыйрь булып чыга. Танылган прозаик Г. Толымбайның үз әсәрләре теле: "Антогонистик сыйныфларның үзара бәрелеш һәм көрәшләрен язганда, Толымбай усал, каһәрле, ачы телле; тормыштагы гади һәм көндәлек күренешләргә бәйләнешле әсәрләрендә җиңелчә юмор, геройларның эчке кичерешләрен, портретларын детальрәк күрсәтүгә, төрле сурәтләү алымнарын күбрәк куллануга омтылыш ачыграк сизелә", - дип бәяләнә [Татар совет..., 1960, б. 226]. Г. Толымбай менә шулай язган вакытта үзенең ерак гасырлардан килә торган төрки-татар сүзләрен кулланып иҗат итүен уйламый калмагандыр, фәкать чор идеологиясенә җавап бирү рәвешендә генә ул аларны буржуаз хәрәкәтнең җимеше, дип атагандыр дип әйтәсе килә. Әдәбият галиме Равил Рахмани "Әнкәйнең абыйсы - татар классик язучысы Гомәр Толымбайга һәм миллионлаган 1937 ел корбаннарына" багышлаган "Нигә?" дигән шигырендә: "...Төптән чапкач, тамырлардан үсеп чыгар Тал-тирәкләр нигә булмадыгыз!?", - дип ачынып яза [Рахмани, 2006, б. 79]. Кызганычка каршы, тамырны аларның үзләреннән чаптыралар шул. 1931 елның 6 маенда Җ. Вәлиди, Гали Рәхим, Садрый Җәләл "солтангалиевчеләрнең Казандагы яшерен, конторреволюцион милли үзәген" төзүдә гаепләнеп кулга алына. Бу вакытларда барлык өлкәләрдә бөтен нәрсә сыйнфый көрәш наменә эшләнә, мәктәптә уку-укыту да шул юнәлештә алып барыла. Г. Алпаров болай дип яза: "...Мәктәпләрдә тел өйрәнүдән, тел белүдән төп максат булган нәрсә - аның тышкы әйтелеш якларын, формаль ягын, фонетикасын өйрәнү генә түгел, бәлки барыннан да элгәре телнең соцаль мөнәсәбәт өчен, сыйнфый көрәш өчен, үзара аңлашу өчен, әһәмиятле булган якларын (сүз сайлау, җөмлә төзи белү, кирәкле фикерне дөрес, үткен итеп сөйләп, язып бирә белү юлларын өйрәнү, кыскасы, телне, сыйнфый көрәшнең үткен коралы итеп файдалана белергә хәзерләнү булырга тиеш", - дип, аерым басым ясала [Алпаров, 1933, 1945, б. 325]. 1934-35 елларда Л. Җәләйнең "Стилистика һәм әсәрнең композициясе" (1934), "Стилистика һәм гомуми тел белеме" (1935), "Практик стилистика алдында торган төп бурычлар" (Мәгариф, № 11) дигән мәкаләләре белән, татар әдәби теленең стильләре өйрәнелә торган фән тармагына нигез салына. Үз чорының идеологиясенә туры китерелеп, стиль терминының буржуазия һәм марксизм карашыннан ничек аңлатылуы әйтеп үтелә: "Буржуазия стильне индивидуальләштерә, димәк, стильнең сыйнфыйлыгын, аның экономик сәбәпләр, сыйныфлар көрәше белән нык бәйләнештә һәм шушы нигездә үсүен карамый... Марксизм карашында, стиль-сыйнфый..." [Мәгариф, 1935, № 11, б. 3-8]. Телнең һәм стильнең сыйнфыйлыгы дигән караш нигезендә, ерак гасырлардан килә торган гомумтөрки язма традицион сүз, сүзформа һәм сүз тезмәләре, шулай ук гарәп вә фарсы алынмаларына каршы каты көрәш ачыла: алар корама, халыкка аңлашылмый, алардан котылырга кирәк, дигән эш башлана. Бу хакта күп мәкаләләр языла, андый өндәмәләр мәктәп дәреслекләрендә урын ала. Г. Сәгъди урта мәктәпләр өчен дәреслек буларак төзелгән "Әдәбият теориясе" хезмәтендә болай дип яза: "Тел сыйнфый. Хезмәт иясе массаларына аңлашылмый торган гарәп, фарсы, төрек сүзләре хезмәт ияләренең үзара аралашу чаралары булуы ягыннан кирәге булмаган һәм иске гадәт-җолаларга, дингә бәйләнешле булган сүзләр төшеп калдылар, алар урынына бик күп яңа сүзләр туды һәм бик күп сүзләр үзләренең электәге эчтәлек, төшенчәләрен югалтып иң яңа төшенчәләрне алдылар... Бер сыйныфның тормышын чагылдырган язучы чынбарлыкны үз карашыннан чыгып сурәтләндерә икән,билгеле инде, ул тел ягыннан да шул сыйныф интересы таләпләреннән чыгып сүзләрне, әйләнмәләрне сайлый, үз сыйныфы өчен һәм эчтәлек, һәм тел ягыннан аңлаешлы, кирәкле һәм файдалы итеп эшләргә омтыла" [Сәгъди, 1939, б. 108]. Бу юлларны укыганда, берсе икенчесеннән башка яши алмый торган Җәмгыять һәм Тел системаларын, үзләренә хас булган үзенчәлекләре булган автоном тармаклар итеп, Тел системасын исә тел һәм сөйләм итеп аерып карарага кирәк, дигән тәгълиматның ни дәрәҗә әһәмиятле булуы аңлашыла: телнең асылы-табигате сыйнфый була алмый, ул сөйләмдә кулланылышында гына төрлечә дифференциацияләнә [Березин, 1979, с. 58]. 1938 елның мартыннан СССР дагы барлык милли мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә рус теле укытыла башлый. Рус графикасы нигезендәге яңа алфавитның беренче проекты 1938 елның август аенда игълан ителә. Үз вакытында Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов һәм башка зыялылар кебек, аңа каршы торучылар булмый. М.З. Зәкиев белдергәнчә, "...илнең ул вакыттагы җитәкчеләре өчен ислам дине белән бәйләнгән гарәп язуыннан СССР халыкларын тизрәк арындыру төп бурыч итеп куелганга", латинга күчерүнең вакытлыча чара булуы аңлашыла [Зәкиев, 2007, б. 22]. Проектта татар теленең үзенчәлекле авазлары өчен бернинди дә өстәмә хәрефләр алынмый. М. Фазлуллин моны болай аңлата: "... без хәрефләр өстәүгә бара алмыйбыз, чөнки яңадан хәреф өстәү ул хәзерге русча хәрефләргә нигезләнгән язу машиналары системасын боза, татарча язу өчен яңа система машина хәзерләргә куша; икенчедән, типографиядә дә яңа хәрефләр коярга, набор кассаларына ящиклар өстәргә мәҗбүр итә; өченчедән, татарча язу белән русча язу арасында аерма калдыра, бер үк сүзләрне ике төрле язып йөрергә юл калдыра", - дип, автор тярязя, кюрю, уся, усю дип язарга тәкъдим итә [Курбатов, 1999, б. 109]. Татарстан АССР Югары Советы Президиумының 1939 ел, 5 май указы яңа алфавит һәм орфографиягә күчүнең вакытын 1939-1940 еллар дип билгели. Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында кириллица белән укыту башлана. Зурларны яңа алфавитка өйрәтү курслары 1939 елның 1 сентябрендә ачыла. Рәсми эш кәгазьләрен рус телендә алып баруга йөз тотыла. Шушы ук 1937-1939 елларда, "контрреволюцион милли үзәк" төзүдә катнаша дип, "халык дошманнарын" кулга алып, җәзалап үтерү эше бер дә туктамыйча алып барыла. ТАССР ның Совнарком карары буенча 1939 елның 7 октябрендә татар теле һәм әдәбиятын фәнни тикшерү Институты оештырыла. Татар әдәби теленең фәнни стиле киңәюгә дәүләти нигез барлыкка килә. Әмма 1941-1945 елларда хатлар язышу активлаша, әдәби телнең, һәм халыкчан сөйләмә, һәм рәсми рәвештәге үзенчәлекләре белән эпистоляр стиле үсеш ала. (Кызганыч ки, аларның әлегә махсус тикшерелгәне юк). 1944 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырыла. Татар теле һәм әдәбияты буенча югары белемле кадрлар әзерләргә мөмкинлек арта. Шушы ук вакытларда, татар әдәби теле мәсьәләләре дә күз уңында тотыла. Ш. Рамазановның: "Совет чорында татар әдәби теленең үсеше" дигән мәкаләсендә, алдагы еллардагы эшчәнлеккә, билгеле бер нәтиҗә ясала: "...Сүзлек составындагы үзгәрешләр һәм үсеш процессы түбәндәге юллар белән барды: а) әдәби телебезне гарәп, фарсы, госманлы төрек теле элементларыннан тазарту; б) татар теленең үз лексик фондын һәм үзенең грамматик чараларын активлаштыру; в) сүзләрнең мәгънәләрен үзгәртү, элекке сүзләргә яңа мәгънәләр салу; г) сүзлек составын советизм һәм интернационализм белән баету. Дөрес, әдәби тел - тарихи оешкан һәм чыныккан чара. Шулай да аны киң массаларга хезмәт күрсәтерлек итеп, революцион уйлау һәм социалистик төзелеше таләпләренә җайлаштырырга кирәк иде. Бу тиз генә, көрәшсез генә булмады", ди ул [Рамазанов, 1945, б. 88]. Әлеге эшчәнлек һәм тагы уртак әлифбаның юкка чыгарылуы, озын-озак гасырлар дәвамында хәрәкәттә-яшәештә булган гомумтөрки традицион уртак хәзинә, уртак маяның таркалуына, бер гаиләдәге халыкның әдәби язма телләрен сугарып торган уртак бер тамырның (структур вариантның) коруын тизләтә. Шуның белән бергә, әдәби телнең вазыйфасын башкача аңларга кирәклек мәсьәләсе кузгатыла.1951 елда И.В. Сталинның "Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре" дигән хезмәте басылып чыккач, телләрнең сыйнфый - буржуаз түгеллеге "мәгълүм була". Әлегә кадәр "шәһәр теле", "матбугат теле", "идарә теле", "укымышлылар теле", "культуралы кешеләр теле", "буржуазия теле", "гавамны изүче сыйныф теле", "чобар-корама тел" һ.б. шуның кебек атамалар белән исемләнеп йөртелә торган "әдәби тел" дигән төшенчәгә: "Әдәби тел - әдәбиятта беркетелгән һәм шушы телдә сөйләүчеләрнең барысы өчен дә уртак норма итеп эшкәртелгән, шомартылган тел ул. Әдәби телнең нигезендә гомумхалык теле ята. Бу гомуми закон. Әдәби телнең хуҗасы - халык, теге яки бу сыйныфлар түгел", - дип яңача аңлатма бирелә [Җәләй, 1953, б. 3]. 1950 елларда, сугыш вакытында тукталып торган, кирилл нигезендәге орфографияне камилләштерү турындагы фикерләр куера башлый, шуңа тагын әдәби телнең табигатен аңлату мәсьәләләре бәйләнеп китә. Орфографиядә татар телендәге калын [қ], [ғ] һәм [w] авазын белдерә торган хәреф булырга тиеш дигән һ.б.ш. таләпләргә җавап көтелә, 1955 елларга кадәр өзлексез һәм аннан соң да туктамый дәвам итә [Курбатов, 1999, б. 113-131]. Әдәби телнең табигате һәм вазыйфасы турында фикер алышулар да ХХ гасырның соңгы чирегенә кадәр бара, дип әйтергә мөмкин. Әдәби телне билгели торган төшенчәнең беренче җөмләсенә игътибар итик: "Әдәби тел - әдәбиятта беркетелгән һәм шушы телдә сөйләүчеләрнең барысы өчен дә уртак норма итеп эшкәртелгән, шомартылган тел ул". "Әдәбиятта беркетелгән" дигәндә, аерым текстларда чагылыш тапкан язма тел истә тотыла һәм ул сөйләүчеләрнең барысы өчен дә уртак нормага салынган, шомартылган була. "Уртак норма"дигән сүзтезмә нәрсәне аңлата? Норма дигән термин татар филологиясендә 30 нчы елларда кулланыла башлый. Х. Бәдигыйның "Татар әдәби теленең барышы" дигән мәкаләсендә: "...Әдәби телдә чит элементлар белән файдалануда һәр тел коллективында закон урынына йөри торган "норма" бар. Бу норманы һәр тел коллективының махсус гыйльми йортлары һәрвакытта күзәтеп торалар", - дип, чит телдән кергән алынмалардан телнең нормасын бозмаслык итеп файдаланылырга тиешлек белдерелә [Бәдигый, 1930, 2008, б. 180-185]. Л. Җәләйнең "Практик стилистика алдында торган төп бурычлар" дигән мәкаләсендә: "Грамматика тел-сөйләм практикасындагы фактларны билгеле нормаларга салып, аерым төрләргә бүлә (фонетикада - авазларны төрләргә бүлү, морфологиядә сүзләрне төрләргә, синтаксиста - җөмләләрне төрләргә бүлү). Практик стилистикадә шул ук объектларның кайчан һәм ничек кулланылулары һәм стиль - сайлау культурасы ягыннан караганда, ятымлырак, төшенчә, уй-фикерләр бирүдә баерак булулары мәсьәләсе күзәтелә", - дип, әлеге ике тармакның аермасын билгели. Норма дигән төшенчә эшкәртелгән, ныгыган дигән мәгънәне аңлата [Җәләй, 1935, б. 3-8]. Шул ук авторның "Г. Тукай телендә фигыльләр" дигән күләмле мәкаләсендә: "Әгәр дә без Тукай телендәге теге яки бу нормативларның саннарыннан гына чыгып эш күрсәк, файда урынына зарар гына булыр", - дигән җөмлә бар, норматив дигән сүз бу очракта, Тукай шигырьләрендә нормага салынып кулланыла торган аерым сүз-фигыльләр дигән мәгънәне белдерә [Җәләй, 1938, № 3, б. 58-66]. Ш. Рамазанов "Каюм Насыйри - татар әдәби теленә нигез салучы"дигән мәкаләсендә: "Татар әдәби теле Насыйридан гына башланмый... Шулай да ХIX йөзнең соңгы яртысына чаклы татар әдәби теленең тео ретик нигезләре, сөйләм һәм язу нормалары, стилистик алымнары билгеләнмичә килде... "Төрки тел" дип аталган әдәби телнең сүзлек составында 60% лап гарәп-фарсы, 30% лап чыгтай һәм төрек, бик аз гына җирле татар сүзләре булып, фонетик яңгырашы, грамматик төзелеше дә татар теленә ят иде... Татар милли әдәби телен нигезләү, аның потенциаль мөмкинлекләрен һәм бик нечкә хасиятләрен ачып бирү, грамматик, орфографик, орфоэпик нормаларын кагыйдәләштерү бурычларын тарих Насыйрига йөкләгән... читләтелеп килгән татар телен әдәби тел һәм фән теле итеп кагыйдәләштерергә, чуалчык урыннарын чишеп, сөйләм һәм язу нормаларын, стилистик алымнарын билгеләргә тырыша", - дигәндә [Рамазанов, 1945, 1946, 1954, б. 33-35], нормалашу, асылда, сөйләмә телне эшкәртеп әдәби тел ясарга мөмкин булуы турындагы фикергә аваздаш булып яңгырый. Бу фикернең, "сөйләмә телне әдәби калыпка салу" дигән максатны күздә тотып, үз вакытында Җ. Вәлиди һәм Г. Ибраһимовлар тарафыннан күтәрелүе, әлеге юнәлештә, сөйләмә телне күңел теле һәм фән теле итеп эшкәртү, шомарту, ипләү, кагыйдәләштерү дип, телнең имлясына да, сүзлек составына карата да кабатлануы турында югарыда әйтелгән иде инде. Димәк, Ш. Рамазанов, К. Насыйри телнең сөйләм һәм язу нормаларын билгели дигәндә, алар, асылда, менә шул эшкәртү дигән мәгънәне белдерү өчен, чит телдән алынган "норма" терминын файдаланганнар булса кирәк. Шулай итеп, мәгърифәтче галимнең "...татар халкының җанлы сөйләү теленнән ераклаштырылган, аягы җиргә тимәгән һәм киң катлау хезмәт ияләренә бөтенләй аңлаешсыз корама бер тел булган "төрки"не, халык массаларының барысына да аңлаешлы итү өчен" тырышуы күрсәтелә [Рамазанов, 1945, 1948, 1954, б. 33-37]. Ш. Рамазановның "Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле" дигән мәкаләсендә К. Насыйриның әдәби тел өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы фикере дәвам ителә, бу өлкәдә "төрки"гә бәйле каршылыкларның чишелеп бетмәве белдерелә: "...ХIX йөзнең чирегенә чаклы татар поэзиясе, поэзия теле генә түгел, гомумән язма әдәбияты һәм язма әдәби теле корама һәм хаотик хәлдә иде... Лексик һәм грамматик нормалар карарлашмады. Чуарлыклар артканнан арта барды. Бер яктан, "төрки тел" дип аталган борынгы феодализм чорының корама "китап теле" дәвам итсә, икенче яктан, пантюркистлар Волга буе татарларына да әдәби тел итеп төрек телен көчләп тагарга маташтылар... Хәзерге әдәби тел нормалары күзлегеннән караганда, Тукай лексикасында архаизмнар, фонетик һәм морфологик чуарлыклар, яки архаик формалар байтак очрый", - дип, нормаларның тотрыкланмавы төрки телнең чуарлыгына белән бәйләп аңлата ул [Рамазанов, 1946, 1954, б. 61-83]. Шулай итеп, "Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре" дигән фәнни хезмәттә, "әдәби тел - әдәбиятта беркетелгән һәм шушы телдә сөйләүчеләрнең барысы өчен дә уртак норма итеп эшкәртелгән, шомартылган тел ул", - дигәндә, менә шушы, ягъни татар филологиясендә 40-50 еллар элек булып узган фикер алышуларда күтәрелгән һәм "норма" дигән термин кулланылмыйча гына, хәл ителгән мәсьәләләр нигез итеп алына була. Дөрес, Ш. Рамазанов, әзерлекле галим буларак, әлеге чуарлыкларның, Тукай иҗатында "стилистик катлау буларак, тигез хокуклы вариантлар рәвешендә кулланылуы"на да игътибар итә [Рамазанов, 1954, б. 70-83], ләкин бу мәсьәлә алга таба киңәйтелми. "Даһи юлбашчы" өйрәтүенә нигезләнеп, әдәби язма телнең, ягъни аның барлык стильләрендә кулланыла торган телне, халык массаларының барысы да бер тигез дәрәҗәдә аңларга тиеш дигән фикерне үстерергә кирәк була. Әлеге мәсьәләнең, ягъни теләсә нәрсә турында (әдәби телнең төрле стильләрендә) язганда, барлык кешеләр дә бер тигез дәрәҗәдә аңларлык (уртак нормага китерелгән) сөйләмә тел берәмлекләре белән генә нәтиҗәгә ирешеп булмавы турында "Нур" газетасы, "Шура" журналы һ.б. вакытлы матбугат битләрендә инде күптән күтәрелгән булуы, әлбәттә, искә алынмый. Әдәби телне билгели торган төшенчәнең икенче җөмләсенә игътибар итик: әдәби тел дигәндә, гомуми канун буенча, әдәби телнең хуҗасы аерым сыйныфлар түгел, бәлки халык булуы, шуңа күрә аның гомумхалык теленә нигезләнүе истә тотыла. Л. Җәләй: "...диалектлар һәм жаргоннар - алар гомумхалык милли теленең тармаклары, аларның тел булу ягыннан нинди дә булса мөстәкыйльлеге юк һәм алар катып калуга дучар ителгәннәр... Гомумхалык теле, гомуммилли тел дигән билгеләмәне И.В. Сталин өйрәткәнчә аңларга, ягъни бер диалектны үзәкләштерүче, калганнарын исә аңа буйсынган, аның тирәсендә укмашкан килеш, бердәм тел эчендә эрүчеләр итеп карарга тиешбез", - дип, гомумхалык теле дигән төшенчәне тарайтырга кирәк булуын ассызыклый. Әлеге фикерен ул болай дип тәгаенли: "Татар орфоэпиясенең төп нормалары урта диалектның Казан арты сөйләшенә нигезләнгән... Урта диалект нигез итеп алына дигән сүзне андагы барлык төр әйтелешләр әдәби булалар икән, дип аңларга ярамый. Без әдәби сөйләмгә керми торган диалекталь формаларны күз алдында тотмыйбыз" [Җәләй, 1953, б. 12]. 1920-28 елларда Җ. Вәлиди белән Г. Ибраһимовның, халыкның сөйләмә телен эшкәртеп әдәби тел итәргә мөмкин, дигән фикерне төрле яклап нигезләргә тырышуларының чынбарлыкка туры килмәве хакында әйтелгән иде инде. Бу очракта, әдәби тел гомумхалык теленең "үзәкләштерүче" дип санала торган бер диалектына нигезләнергә тиешлек, аның да әдәби булырга ярамый торган формалары булуы һәм алардан котылырга кирәклек күздә тотыла. Нәтиҗәдә, гомумхалык теленең бер диалекты, аның да әдәби сөйләм дип санала торган өлеше генә әдәби телнең нигезен тәшкил итә була. Нәзари һәм гамәли яктан мөһим дип күтәрелгән, әмма берсе икенчесен инкяр итә торган әлеге нигезсез проблеманы тормышка ашыру юнәлешендә эш башлана. 1951 елгы "Совет әдәбияты" журналының һәр санында басылып килгән мәкаләләрдән күренгәнчә, гомуммилли тел, Сталин өйрәткәнчә, аның бер диалектына нигезләнә, дип түгел, иҗатта халыкчанлык дигән караштан чыгып хәл ителә башлый, сүз осталарының халык теленең байлыкларыннан ничек итеп файдаланулары турында языла. Х. Госман "Һади Такташ - халык шагыйре" дигән мәкаләсендә, халык иҗатындагы "нечкә бил", "тәңкә карлар", "йөрәк яну" тәгъбирләренең Такташ шигырьләрендә ничек итеп яңартылуы турында болай дип яза: "...Сурәтләү чараларын иҗат итүгә дә Такташ халыкның гүзәллек тойгылары аркылы килә һәм аның эстетик арсеналындагы әле ачылып җитмәгән яңа орлыкларны ачып, үстереп җибәрү юлы белән бара [Совет әдәбияты, № 1, б. 70]. Ш. Маннур исә Такташның "...фольклорда да сирәк очрый торган, гомумән матур агач булып саналмаган усак агычын беренче урында әйтеп китә... бу юллар һич онытылгысыз булып калалар...", - дип, гади сүзләр белән дә "...китаптан тормышка күчеп яши" алырлык тасвир тудыра алуына игътибар итә [Совет әдәбияты, № 2, б. 133]. Үз вакытында Такташ иҗатының халыкчанлыгы турында Ф.Хөсни болай дип белдергән була: "Зәңгәр күзле уйчан Такташ - янар таулар, ач юлбарыслар, "тук аллалар" арасыннан аларга карата бунт күтәреп чыкты да, каз бәбкәләре, Сыркыды авылы, кыска күлмәкләр һәм кәкре аяклы Мокамай турында җырлап, Казан урамнарыннан шаулап үтте" (Совет әдәбияты, 1938, № 10-11). "Халык телендәге тапкыр сүзләр, үткен мәкальләр, әйтемнәр аның әсәрләрендә байтак урын алалар һәм әйтеләсе фикерләренең мәгънәсен тирәнәйтүгә, көчәйтүгә хезмәт итәләр", - дип яза Г. Иделле Г. Бәширов турында "Талантлы язучыбыз" дигән мәкаләсендә [Совет әдәбияты, № 2, б. 100]. Г. Әпсәләмовның журналның 3 нче санында басылган "Яшь язучылар иҗатында тел", Г. Гобәйнең 4 нче санда урын алган "Татар әдәби теленең кайбер мәсьәләләре", Ф. Хөснинең 8 нче санда басылган "Яшь язучылар белән әңгәмә", Л. Җәләйнең 10 нче санда урын алган "Совет чоры татар матур әдәбияты теленә бер күзәтү"дигән мәкаләләрдә дә, сүзләрнең сайланышы, "бөтен вакыйгаларны идея пафосы белән сугарып", әсәрнең эчтәлеген ачуга, сурәтләнә торган персонажларның рухи халәтен тасвирлауга юнәлтелгән булырга тиеш, дигән фикер кабатлана. Шуның белән бергә, өстән төшерелгән фәрманны кабатлап аңлатырга тырышу да дәвам итә: "Тел-сыйнфый булмаган. Әдәби тел исә - милләт булып оешкан халыкның гомуммилләт теле. Әдәби тел - ул тарихи категория, аны да шулай ук кинәт туган итеп уйларга ярамый. Әдәби тел - эшкәртелгән тел. Ләкин аны бары матур әдәбият теле генә дип уйларга кирәкми... Татар телендәге язма әдәбиятның тарихына килгәндә, анда ХIX йөзнең икенче яртысына чаклы, әдәби тел вазыйфасын үтәп, "төрки теле" яшәп килде... безнең милли әдәби телебез "төрки теле"нә һәм төрекчелек жаргонына каршы көрәштә туды..." дип яза А. Шамов [Шамов, 1953, б. 112]. "Буржуазия теле - безнең тел түгел - дип, тел культурасы мирасын инкяр итүгә чаклы барып җитүләр" каты тәнкыйть утына тотыла. Күпсанлы мәкалә-хезмәтләрдә әлеге фикер еш кабатлана, көрәш уты тагын әдәби телнең сафлыгын саклауга борыла. "Телебезнең сафлыгы, аныклыгы өчен көрәш - матур әдәбиятта социалистик реализм методы өчен көрәшнең бер кисәге булып тора", - дип белдерә Г. Гобәй [Гобәй, 1951, б. 97]. Бу вакытта инде, әдәби тел, халыкка аңлашылмый дип санала торган гарәп, фарсы, төрек телләренең "чобарлыгы-корамалыгы"ннан шактый нык чистартылган булганга, "...гомумхалык теле, гомуммилли тел дигән билгеләмәне И.В. Сталин өйрәткәнчә аңларга, ягъни бер диалектны үзәкләштерүче, калганнарын исә аңа буйсынган, аның тирәсенә укмашкан килеш, бердәм тел эчендә эрүчеләр итеп карарга тиешбез", - дигән тәгълимат нигезендә, аны "әдәбиятта беркетелмәгән" жаргоннардан арындыру, диалекталь формалардан котылу өчен, каты көрәш игълан ителә, мәкаләләр языла, китаплар басыла. Бу уңайдан әдәби әсәрләрнең теле тикшерелә торган хезмәтләрдә, бер үк авторның бер үк мәкаләсендә капма-каршы фикерләр дә әйтелә. Мәсәлән, Я. Халитов "Язгы җилләр" романының тел һәм стиль үзенчәлекләре" дигән мәкаләсендә, бер урында: "...К. Нәҗминең кирәкле тел чараларын сайлау принцибын җанлы сөйләм теле белән генә чикләп китү дөрес булмас иде. Теге яки бу моментны төгәл, калку, образлы бирер өчен, язучы гомумән халык теле байлыгын оста һәм урынлы файдалана", - дип, әдипне мактап яза, ә икенче урында, әмма "...парлы синонимнары булганлыктан, әдәби телгә кереп урнашырга хокукы юк һәм стилистик яктан үзләрен акламый торган кайбер диалект сүзләре һәм архаизмнар да романың телендә урын алганнар. Болар: сәленү, чәер, кайшалу, ошанкырый, элдерү, катрә, мөеш һ.б.", - дип, аларны роман теленең кимчелеге итеп күрсәтә. Бу уңайдан тагын кайбер рус теле алынмаларының (мәсәлән: корзина, штан, свай) татарча әйтелештә бирелмәве дә әйтеп үтелә: "Авторның бу сүзләрне кулланганда, әдәби нормадан тайпылуы мишәр йогынтысыннан булса кирәк", - дип нәтиҗә ясала [Халитов, 1953, б. 119-120]. Шундый ук фикер каршылыгы К. Нәҗминең үз мәкаләсендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, ул "Тел осталыгына өйрәнү (яшь язучылар белән әңгәмәдән)" дигән мәкаләсендә тел осталыгына өйрәнүдә халыктан үрнәк алырга кирәклекне ассызыклый, әмма шунда ук аерым төбәккә генә хас булган марсык, чәпәли сүзләрен кулланып булмый, дигән фикер әйтә дә, алга таба бик тә хаклы рәвештә, болай дип дәвам итә: "...Әгәр мондый сүзләр шул урындагы киңрәк катлау арасында таралган булса, кулланырга мөмкин, әлбәттә. Югыйсә, барлык татар халкының яше, карты бертигез белгән сүзләрне генә әдәбиятка кертү принцибы белән эш итсәк, телебезне ярлылатудан башка нәтиҗә чыкмаячак" [Нәҗми, 1960, б. 235]. Матур әдәбият әсәрләренең тел үзенчәлеге турында, мәктәп укучыларының тел культурасын үстерү хакында эзлекле рәвештә языла. Боларның барысы да "Укучылар телендә диалектизмнар һәм аларга каршы көрәш" дигән девиз нигезендә бара [Җәләй, 1953, б. 71-82]. Әдәби тел халыкның гомумсөйләмә теленә якын булырга тиеш, әдәби телне барлык халык та бертигез дәрәҗәдә аңласын, дигән изге ният белән эшләнә, укытыла, өйрәтелә. Бу эшчәнлек "Диалекталь үзенчәлекләрдән арынуга карата" дигән баш астында [Сабиров, 1978, б. 32-33] безнең көннәргә кадәр дәвам итә дип әйтергә мөмкин. Әдәби тел диалектлардан өстен булырга тиеш, дигән фикер, шул диалектларны инкяр итү, аларны юкка чыгару дигән фикер белән тәңгәлләшә. Л. Җәләй 1938 елларда татар диалектларын тасвирлауга багышланган мәкаләләрен яза, югары уку йортларында аерым предмет буларак укыту мәсьәләсен күтәреп чыга, 1943-1945 елларда дәреслек төзеп, 1946 елда бастыра. Аның хезмәтләре нигезендә, ХХ гасырның урталарында, татар теленең диалектлары тырышып өйрәнелә, бу хакта күпсанлы мәкаләләр языла, җыентыклар туплана, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана, алдагы елларда эшләнәсе гамәли мәсьәләләрнең теоретик нигезе ныгытыла [Якупова, 1988, б. 75-84; Рамазанова, 2005, б. 50]. 1958 елда Н.С. Хрущевның мәктәп реформасыннан соң, милли мәктәпләрдә ана теле аерым предмет булып кына калдырыла, укыту тулысынча рус телендә алып баруга күчерелә. Милли телләрдә "тазарту", "чистарту"ларның алдан уйланып эшләнгәнлеге аңлашыла. "Тазарту", "чистарту"лардан соң, әдәби тел, бер яктан, үзенең озын гасырлык язма традициясеннән һәм, икенче яктан, гомумхалык теленә һәм сөйләменә хас булган табигый иҗтимагый катламы - структур һәм функциональ вариантларыннан аерыла, милли язма әдәби телнең үсеш - эволюция тарихы тулаем юкка чыгарыла. Аннан соң инде татар язма теле дип әйткән вакытта, гомумхалык телендәге алты-җиде вариантын "оныткан", әдәби норма булып күтәрелгән бер форма гына күз алдында тотыла башлый, ягъни әдәби тел дигән күренеш, өченче мәртәбә графикасын алмаштырган, үзенең традициясеннән дә, гомумхалык телендәге алты-җиде диалекталь вариантыннан ваз кичкән, әдәби норма дип күтәрелгән бер формасына гына тәңгәлләштерелә. Шулай итеп, телнең барлык тармакларында да аңа фәкать берлек (единичность) хас булырга тиеш дигән караш ныгытыла. Әмма нәкъ шушы 50 нче еллар ахыры 60 нчы еллар башында татар әдәби теленең тарихын төзәтү - кайтару эше башлана. СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты Тел секторы мөдире Л. Җәләй тарафыннан Казан дәүләт университеты татар филологиясе студентларына "Татар әдәби теле тарихы", "Әдәби телнең стильләре" дигән курслар буенча лекцияләр укыла башлый. Үз вакытында Җ. Вәлиди (1912), Г. Ибраһимов (1922), Г. Газиз, Г. Рәхим (1923), Г. Сәгъди (1926), Н. Хәким (1928), А. Самойлович (1928), Х. Бәдигый (1930) һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә, әдәби телнең тарихын чорларга бүлеп карарга мөмкин, дигән гөман итүләр билгеле бер дәрәҗәдә гомумиләштерелә: "1) әлеге тарихны туа башлавы чорыннан ук алып өйрәнергә кирәк, гадәттә ул ХVIIIХIX йөзләрдән башлап кына тикшерелә; 2) халыкның икътисадына бәйле өйрәнелергә тиеш, телне тормыштан аерырга ярамый; 3) әдәби телнең күрсәткече - язу, шуңа күрә ул язу тарихы белән бергә алып барылырга тиеш; 4) халыкларның гомуми әдәби телләре формалашуында диалектларның үсеше зур урын алып тора, шул үсешнең тарихы исәпкә алынырга тиеш; 5) әдәби телнең гомумхалык теленнән аермасы - аның стильләре булуда, әдәби телнең тарихы ул - стильләр тарихы" һ.б. фикерләр, ягъни "әдәби телнең иҗтимагый-тарихи" урынын билгеләүдә карашлар төрлелеге күпсанлы мисаллар белән үтемле итеп аңлатыла. "Функциональ тел" хакында искәрмә ясала: "...кайбер халыклар, сөйләштә үз телләре булса да, әдәби тел вазыйфасында икенче халык телен йөрткәннәр. Кайбер Европа халыкларында шундый тел борынгы латин теле була. Татар теле тарихында гарәп теле әдәби тел функциясен үтәми, мәчет әдәби теле булып кына килә: намаз гарәпчә укыла, аерым галимнәр китапларын гарәпчә язганнар; дини китаплар күбрәк татар телендә язылган, динне халыкка тизрәк җиткерү өчен". "Татар әдәби теленең стильләре" дигән лекциясендә Л. Җәләй: " ...формалашып җиткән әдәби тел: сәнгатьчә әдәбият стиле, фәнни һәм фәнни-популяр стиль (гыйльми әсәрләр теле стиле), публицистик (иҗтимагый-сәяси) стиль, эш кәгазьләре стиле, хатлар язу стиле дигән биш стильгә бүленә, аларның һәрберсенең үз тарихы бар", - дип, әлеге стильләрне санап күрсәтә. Әдәби телгә хас булган өч стиль һәм биш стиль мәсьәләләренең үзенчәлеге билгеләнә (Җәләй, Кулъязма, 1957-1959). Л. Җәләй тарафыннан татар әдәби теленең стильләренә бәйләп күтәрелгән катлаулы мәсьәләләр, алга таба Ф.С. Фасеев, М.З. Зәкиев, В.Х. Хаков, Х.Р. Курбатов кебек талантлы шәкертләре тарафыннан дәвам ителә, һәрьяклап җентекләп тикшерелә, әлеге теманы өйрәнүне объектив фәнни юнәлештә алып бару өчен ныклы нигез салына. Татар әдәби теленең үсеш баскычлары, төрки кабиләләренең үзара мөнәсәбәте яктылыгында, татар халкын, татар милләтен барлыкка китерә торган тарихи шартлар белән берлектә өйрәнелә [Зәкиев, 1965; 1993, б. 23-43; Фасеев, 1966, с. 809-810; 1982, б. 57-62]. Әлеге тикшеренүләр барышында, гомумтөрки тарих тәфсилләнә: М.З. Зәкиевнең "Төрки-татар этногенезы" хезмәтендә егерме өч төрки этнонимга этимологик, семантик һәм функциональ күзәтү ясала. Үзенең әдәби тел тарихын язуга керешкәндә, теләсә кайсы төрки халык менә шушы күзәтүгә нигезләнә. Татар әдәби теленең традициясе-дәвамчанлыгы турында сүз башлаганда, түрк этнонимына карата бирелгән этимологик, семантик һәм функциональ аңлатуга нигезләнәбез [Зәкиев, 1995, 1998, б. 235-321]. Татар әдәби теленең функциональ стильләре ныклы бер системага салына һәм тарихи планда өйрәнелә (Курбатов, 1971, 1978; Хаков, 1972, 1993, 1999). В.Х. Хаков озак еллар буена Казан дәүләт университетында татар әдәби теле тарихын укыта, аның программасын төзи, кулланма һәм монографияләр яза, аспирантлар белән эшли һәм болай дип белдерә: "...Татар тел гыйлеменең бер тармагы буларак, татар әдәби теле тарихы фәне ХХ гасырның 60-70 нче елларында формалаша" [Хаков, 2003, б. 5]. "Татар әдәби теле тарихы"ның фән буларак формалашуында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәренең өлеше зур. Институтның тел белеме бүлеге мөдире танылган диалектолог Л. Мәхмүтова, Л. Җәләйнең фикерен куәтләп, әдәби телнең формалашуында диалектларның роле зур булуын, аларның үзара мөнәсәбәтен төрле яклап, шул исәптән, тарихи планда өйрәнергә кирәклегенә басым ясый (1969), әлеге мәсьәләгә һәрдаим игътибар итә. Аның хәер-фатихасы белән Ф.С. Фасиев Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасын, Я.С. Әхмәтгалиева "Кисекбаш китабы"н, И.А. Абдуллин Г. Камал драмаларының, М.Г. Мөхәммәдиев Ш. Камал прозасының телен тикшерә башлый. Бу юнәлештә эшләү өчен аспирантурага Ф.Х. Хәкимҗанов, И.Б. Бәширова, М.И. Әхмәтҗанов, М.М. Нигъмәтуллов, Ә.Х. Исхакова (Алиева), З.А. Хисамиева (Казыйханова), Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Вафина (Кадыйрова) һ.б. кабул ителә. Яшь галимнәрнең күпчелеге үзләренең тикшеренүләрен академик Ә.Р. Тенишев җитәкчелегендә алып бара, мәкаләләре тупланган җыентыклар дөнья күрә башлый (Историко-лингвистический..., 1983, һ.б.) Төрки-татар язма истәлекләренең моңа кадәр өйрәнелгәннәрен бер системага салу, әлегә кадәр кул тимәгән чыганакларны барлау, тикшерүнең ысулын замана таләпләренә туры китереп төгәлрәк күзаллау максатында, Х.Р. Курбатов белән И.А. Абдуллинга татар әдәби теле тарихын өйрәнү буенча бердәм программа төзү бурычы йөкләнә. Х.Р. Курбатов тарафыннан "Татар әдәби теле тарихы"н чорларга бүлеп төзелгән Программа, Мәскәү тюркологлары белән берлектә, 1987 елның 5 маенда Институтта тикшерелә. Каршылыклы фикерләр әйтелә. Мәсәлән, К.М. Мусаев "Кыйссаи Йосыф"ны үзбәкләр дә үзләренеке диләр, татарныкы дип белдерү "...будет вне истории. Все памятники мы считаем общими, Караханидскими, чагатайскими и др., поволжско-татарским считать нельзя, ...до ХVI века все общие, не ваши, ...не должны способствовать межнациональной розни, не надо присвоение культурное наследие других и одревление истории. Что такой литературный язык? Общенародный, нормированный, но не только письменный!..". А. Чеченов Ә. Кәримуллин фикерен инкяр итә: "Я прочитал внимательно, неверное положение. Существовал тюрки. Татарского народа не было", - дип белдерә. Тикшерүчеләр тарафыннан "Татар әдәби теле тарихы"н чорларга бүлеп язарга кирәкми дигән уртак фикер дә әйтелә. М.З. Зәкиев тә, К.М. Мусаев та: "1, 2, 3 главы надо показать как обзор, как возможные источники и как они исследованы", - дигән фикергә киләләр. Программада аерым бүлекләргә бүленеп, түбәндәгечә формалаштырылган була: "Глава первая. 1. Этническая история татар среднего Поволжья и Приуралья (А.Х. Халиков). 2. Образование языка татарского народа (М.З. Закиев); Глава вторая. Литературно-письменный язык IX-первой половины XIII в. (Х.Р. Курбатов); Глава третья. Литературный язык второй половины XIII-XV в. (Х.Р. Курбатов)" (Протокол, Кулъязма, 1987). Программа рәсми рәвештә кабул ителә алмыйча кала. Әмма татар әдәби телен тикшерү эшенә карата игътибар кимеми. Язма текстларны өйрәнеп язылган мәкаләләр тупланган җыентыклар Х.Р. Курбатов редакциясендә ел саен дөнья күрә: "Анализы текстов по истории татарского литературного языка" (1987); "Истоки татарского литературного языка" (1988); "Формирование татарского литературного языка" (1989); "Язык утилитарның и поэтических жанров памятников татарской письменности" (1990); "Старотатарский литературный язык: исследования и тексты" (Ф.С. Хакимҗанов редакциясендә) (1991); "Некоторые итоги и задачи изучения татарского литературного языка" (1992) һ.б. Әлеге мәкаләләрдән күренгәнчә, әдәби тел тарихын тикшерү, асылда, телнең фонетика һәм морфология тармакларына нигезләнеп бара. Шул ук вакытта, авторларның күбесе, үзләре тикшерә торган текстлардагы фонетик, морфологик үзенчәлекләренең татар халкының аерым сөйләшләре яисә хәзерге әдәби теле белән уртак булган якларына игътибар итәләр; әсәр язылган яисә басылган чордагы язма телгә кыскача характеристика ясала, тел берәмлекләренең аерым жанр таләпләренә туры килеп кулланылышы турында да кайбер мәгъ лүматлар бирелә. "Некоторые итоги и задачи изучения татарского литературного языка" дигән җыентыкта Х.Р. Курбатов белән И.А. Абдуллинның программа буларак төзелеп тә, кабул ителмичә калган фикерләре урын ала, иң мөһиме әлеге мәкаләләрдә татар әдәби теленең тарихын өйрәнүдә алдагы бурычлар күзаллана. И.А. Абдуллинның "Әдәби тел тарихын һәм чыганаклар өйрәнүнең төп концепцияләре" дигән күләмле мәкаләсендә, "төрки" һәм "иске татар әдәби теле" мәсьәләләре - әдәби тел тарихын өйрәнүдә үзенә бер мөстәкыйль юнәлеш" - ассызыклана. Түбәндәгечә нәтиҗә ясала: "Татар әдәби телен шундый җитди, ышанычлы өйрәнү өчен аерым язма чыганаклар, әдипләр, жанр-стильләр, чорлар буенча монографияләр, диссертацияләр язуның, кадрлар әзерләүнең максатчан һәм анык бер программасы зарур. Мондый программа әлегә юк" [Абдуллин, 1992, б. 8-20]. Җыентыкларның барысы да, Институтның директоры һәм тел гыйлеме бүлеге мөдире, М.З. Зәкиевнең кереш мәкаләсе белән ачыла: "Койне, традиционные нормы, старотатарский и современный татарские литературные языки" (1988), "Перспективы развития и история национального литературного языка" (1989), "Основные периоды функционального развития татарского национального языка" (1991). "Татарская лингвистика в системе тюркологии" дигән кереш мәкаләдә әдәби тел тарихы турында болай дип белдерелә: "...50-60 годах ХХ века начала формироваться как самостоятельная научная дисциплина история татарского литературного языка на уровнях лексики, фонетики, грамматики и стилистики, но, к сожалению, она не получила интенсивного развития. Пока мы имеем лишь книги по истории формирования литературных стилей на уровне вузовских учебников" [Закиев, 1992, с. 6]. Әлеге җыентыкларда басылган мәкаләләрнең авторлары тарафыннан алга таба язма истәлекләрнең телен өйрәнеп язылган кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана, аларның монографияләре дөнья күрә; бу өлкәгә яшь галимнәр килүе, димәк, әдәби тел тарихына караган язма текстларның барлануы һәм тикшерелүе дәвам итә. Күп кенә авторлар татар әдәби теле тарихын объектив-фәнни нигездә яңача өйрәнергә кирәклеге мәсьәләсен күтәрәләр (Фасеев, 1982; Курбатов, 1987; Закиев, 1989; Хакимзянов, 1991; Хаков, 1992; Абдуллин, 1992; Хисамова, 1999; Бәширова, 1999; Нуриева, 2004) һ.б. Бу юнәлештәге эшчәнлекнең мөһимлеген ассызыклап, Тел, әдәбият, сәнгать институты җитәкчелеге "Татар әдәби тел тарихы"ның рус телендә берничә томлы басмасын әзерләп бастыру мөмкинлеген күздә тота. Хезмәт җаваплы мөхәррир Х.Р. Курбатов тарафыннан язылган "Сүз башы" һәм "Йомгак урынына", В.Х. Хаков тарафыннан язылган күләмле кереш белән бер томлы булып дөнья күрә (2003). Китап төрки-татар әдәби теленең XIII, XIV, XV-ХVII, ХVIIХХ гасырның беренче чиреге дип исемләнгән чорларны нигез итеп алган дүрт бүлектән гыйбарәт. Бу бүлекләрдә күрсәтелгән чорларда иҗат ителгән язма текстларны тикшереп язган аерым авторларның (Х. Кузьмина, Ф. Нуриева, Х. Курбатов, Э. Наджип, Ф. Хисамова, Э. Кадыйрова, А. Алиева, Л. Гыймадиева һ. б.) басылып чыккан хезмәтләреннән сайлап алынган өзекләр урын ала. Тикшеренүләрнең нәтиҗәсе гомумиләштерелеп, китапның аннотация өлешендә бирелә: "Эта коллективная монография (авторами которой являются московские и казанские ученые-тюркологи) посвящена исследованию особенностей татарского письменного литературного языка. В работе тщательному анализу подвергнуты наиболее важные письменные памятники прошлых столетий (эпические и лирические произведения, деловые памятники, дидактика ит.д.). В результате выяснилось, что единого письменно-литературного языка, начиная с XIII до первой четверти ХХ вв., не было. Оказалось, что язык у каждого автора был своеобразен, в зависимости от того, в каких странах и тюркоязычных краях он получил образование, к какому диалекту (или говору) татарского языка принадлежал. Единый татарский стандартный литературный язык установился лишь в 20-30-х годах ХХ века. Исследование же татарского разговорного литературного языка ждет особого исследования" [История татарского..., 2003, с. 4]. Әлеге аннотациядән аңлашылганча, язма әдәби телдә гасырлар буена бара торган эволюцион үсеш-үзгәрешне һәм әдипләрнең иҗади үзенчәлеген аңларлык дәрәҗә билгеле бер тотрыклы җирлек (норма) булмаган дип белдерелә. Бу фикер белән, әлбәттә, килешеп булмый, чөнки XIII гасырга кадәр дә, ХХ гасырның беренче чирегенә кадәр һәм аннан соң да, үзенең төрле вариантлылыклары белән, төрле чорларда төрлечә үзгәрешләр кичерә-кичерә, төрле исемнәр белән исемләнеп, гомум төрки телнең бер тумасы булган иске татар теле (Идел буе төркисе, Казан төркисе) эзлекле рәвештә кулланышта яшәгән. Бу хакта үз вакытында Ә.Р. Тенишев та искәртә: "...В учебнике-хрестоматии "Борынгы татар әдәбияты" ("Древняя татарская литература") речь идет о том, что литературный язык Поволжья в те давние времена еще не был нормирован, он еще не сформировался [Тенишев, 1963, с. 26]. "Думаю, что это совершенно не так. Разумеется, литературный язык (лучше: языки) реально существовали и они были сформированы. Надо исходить из представления не о бедности, а о богатстве. Следует говорить не об одном литературном языке, а об одновременно функционирующих трех литературных языках, активно взаимодействующих, по всей вероятности, соперничающих. На этих языках создавались произведения, которые и теперь, спустя семьсот, восемьсот лет пленяют наше воображение. С какой силой, можно представить себе, они пленяли воображение тюркского населения Поволжья в те времена" [Тенишев, 1987, с. 137]. Язма әдәбиятта ныклы нигез (норма) булмаган дип белдерүнең чынбарлыкка туры килмәве мәгълүм, фәкать сайланып алынган текстлар язылган вакытта бу мәсьәлә көн тәртибенә куелмаган була, аларның һәркайсы үзбаш хәлендә, берсе икенчесенә бәйләнмичә, аерым авторның әсәрендә файдаланылган тел күренешләрен барлау ысулы белән тикшерелә, һәр автор үзе теләгәнчә һәм белгәнчә язган булып чыга. Билгеле булганча, XIII - ХХ гасыр башларына кадәр язылган текстларда, гадәттә, 60-70 процентка җиткән гарәп-фарсы алынмалары кулланыла һәм алар катгый рәвештә үз чыганак теле кагыйдәләренә туры китерелеп файдаланыла, димәк, орфографик яктан гына караганда да, шул дәрәҗәдә ныклы норма урнашкан була. Төрки-татар сүзләре дә билгеле бер дәрәҗәдә канунлашкан нигездә язылган. Стандарт әдәби тел дигәндә, язма әдәбиятның җанлы сөйләмә формаларга нигезләнгән нормада язылырга тиешлеге истә тотыла. Югарыда карап үтелгәнчә, стандартлык мәсьәләсе, XX гасыр 2030 нчы елларында әдәби телне эшкәртү дип, аны гарәп-фарсы корамалыгыннан азат итү юнәлешендә башлана, махсус рәвештә 50 нче елларда гына ныклап гамәлгә куела, ягъни әдәби телне, сыйнфый дип аңлатудан туктап, гомумхалык теленә нигезләнә дип белдергәч, әдәбиятның барлык төре дә фәкать сөйләмә телдә генә язылырга, шуңа күрә халыкның барысына да бертигез дәрәҗәдә аңлашылырга тиеш, дип уйланыла. Сөйләмә телнең дә бер генә төрле булмавы хакында фикерләр кузгалса да, эзлекле булып үстерелә алмый, әдәбиятта беркетелмәгән дип санала торган диалекталь формалар кире кагыла. Әдәби тел, бер яктан, үзенең озын гасырлык язма традициясеннән һәм, икенче яктан, гомумхалык сөйләменә хас булган табигый иҗтимагый катламы - структур-функциональ вариантларыннан аерып куелеп тикшерелә-өйрәтелә торган күренешкә әверелә. Боларның барысы да язма әдәби тел халыкның гомумсөйләмә теленә якын булырга, әдәби телне тулаем рәвештә барлык халык та бертигез дәрәҗәдә аңларга тиеш, дигән изге ният белән эшләнә, укытыла килде. Әдәби телнең табигатенә һәм вазыйфасына туры килми торган, ясалма рәвештә уйлап чыгарылган бу тәгълимат нигезендәге эшчәнлек ярты гасыр буена, берөзлексез диярлек, алып барыла, безнең көннәргә кадәр үзенең көчен саклап килә. Нәтиҗәдә, ХХ гасырның ахырларында, язма телнең табигатен һәм вазыйфасын аңламаудан туган каршылыкларның барлыкка килүе, язма әдәби телебезгә нисбәтән берсе икенчесен инкяр итәрдәй фикерләрнең әйтелүе-язылуы күренә. Әдип Р.Батулла болай ди: "... Татар әдәби телебез елдан-ел фәкыйрьләнә. Әдәби телебез базар теленә якыная" (Батулла, 1990). Укучы башкача уйлый: "Мин үзем татар хатыны, тик газетагызны бик авырлык белән укыйм. Аңлашылмый торган сүзләр күп. Мин җиде сыйныфны татар мәктәбендә тәмамладым. Ә сез тел осталары, галимнәргә генә аңлашылырлык итеп язасыз" ("Шәһри Казан", 1991, 2 март). Татар әдәби теле, төрки телләр гаиләсенең бер вәкиле буларак, XIII гасырдан ук яши башлый, ХVIII гасырдан укытыла, дәреслекләре языла, фәнни яктан эшкәртелә, дип өйрәтәбез, ә менә Бөтентатар "Мәгариф" берлегенең 2 нче корылтаенда (1995, 7 гыйнвар) "...күп кенә дәреслекләр белән Татарстанда яши торган кешеләрне генә укытып була, читтә яшәүче татар балаларын укыту өчен алар бик үк кулай түгелләр", дигән фикерләр дә күтәрелде. Мондый каршылыклы фикерләр, әдәби татар теленең, тамыры (традициясе) корытылуга, үзәге (вариантлылыгы) какшатылүгә йөз тотуны аңлата. Сүз дә юк, әдәби норма конкрет-төгәл һәм ныклы-тотрыклы булыр га тиеш, чөнки аңардан шулай булуны иҗтимагый тышкы шартлар, ягъни җәмгыять таләп итә. Әдәби норманы дөрес итеп яза (орфография) һәм дөрес итеп әйтә (орфоэпия) белү адәм баласының грамоталы булуының күрсәткече дип санала, аны һәртөрле гыйлемнәргә өйрәтү процессы берөзлексез әдәби нормага күнектерү белән бергә үрелеп бара. Чит телне үзләштергәндә дә, нигездә, шул телнең әдәби норма булып күтәрелгән формалары, берәмлекләре игътибар үзәгендә тотыла. Бу хакыйкать дәреслекләрдә чагылыш таба, укыту барышында күп тапкырлар кабатлана. "... Хәзерге татар әдәби теле - практик аралашу коралы буларак, ныклы норма-кагыйдәләргә салынган, мәгънә һәм аһәң ягыннан эшкәртелгән, киң катлау халык массалырының, дәүләт учреждениеләренең эш һәм культура ихтыяҗларын үти торган тел, матбугат, уку йортлары, театр, радио, фән һәм матур әдәбият теле ул. Әдәби тел гомумхалык тел байлыгындагы иң төгәл сүз һәм уңышлы тәгъбирләрне, киң таралган морфологик формаларны һәм синтаксик конструкцияләрне генә норма итеп ала. Кулланма әнә шул тел нормаларын тикшерүне максат итеп куя. ...Җирле диалектларда бер үк сүзнең төрле фонетик вариантлары кулланылышта йөрергә мөмкин, яки морфологик формаларның да күп кенә диалекталь параллельләре була һ.б. болай дип сөйләү - әдәби тел нормаларыннан читкә китү күренеше. Әдәби телнең диалекталь лексикадан файдалануы чикле булырга тиеш", - дип яза К.С. Сабиров "Хәзерге татар әдәби теле" җыентыгының керешендә [Сабиров, 1965, б. 7]. Әмма, югарыда искә алынган капма-каршы фикерләрдән аңлашылганча, татар әдәби теленең бу юнәлештә хәл итәсе проблемалары булуы күренә. Әйтеп үтелгәнчә, ХХ гасырның 40 нчы еллары ахырына таба татар әдәби язма теле, җәмгыятьтә бара торган гайре табигый-сәяси хәлләргә җавап бирү йөзеннән, стандартлаша, көчләп кыса эченә кертелә, әдәби тел үзенең табигатен һәм вазыйфасын барлыкка китерә торган, нормативлык дип атала торган бердән-бер шартына тәңгәлләштерелә; аның тагын традиция-дәвамчанлык, эшкәртелгән-шомартылган, диалектларыннан өстен, нормага һәм шул норманың вариантлылыгы белән функциональ-стилистик вариантлылыкка ия була дигән билгеләре истә тотылмыйча, фәкать нормага ия дигән бер билгесенә тәңгәлләштерергә тырышу һәм шуны гына ассызыклап өйрәтү, әдәби тел белән файдаланучылар өчен өстәмә проблемалар китереп чыгара. Әдәби тел үзенең барлык тармакларында да билгеле бер нормага ия булганы хәлдә, аның җирле төбәкләрдәге берничә вариантының берсе икәнлеге турында фикер әйтелмәү нәтиҗәсендә, әдип күзлегеннән караганда, фәкыйрьләнгән, җиде сыйныф белеме булган укучы өчен катлауланган, үзен зур галим дип исәпләүче күзлегеннән караганда, сөйләмә тел белән язма тел бер үк күренеш булырга тиеш дип санала. Сөйләмә телләрдәге күп кенә берәмлекләре әдәби норма булып күтәрелмәгән төбәкләрдә билгеле бер норманың гына дөрес булуын исбатлау, укучыда канәгатьсезлек тудыра. Һәр кешенең ана теле дигәндә, асылда, аның туган төбәгендәге сөйләшү теле, шул үз төбәгенең нормасы истә тотыла. Ә дәреслектә аның норма булмавы күренә, әлеге норманың вариантлары булуы исәпкә алынмый. Шуңа күрә дә тел укытучылары, татар телен һәм әдәбиятын укытканда, еллар буена җирле төбәк сүзләрен, әдәби сүзләр белән алмаштырып бетерүне төп максат дип куйдылар. Безнең көннәрдә татарларга латин графикасына күчәргә мөмкинлек бирелмәве, Россиядәге төрки телле халыкларның үзара мөнәсәбәтенең дәүләт җитәкчеләре тарафыннан ныклы контроль астында тотуларын күрсәтте. Шуның белән бергә, авыллардагы татар мәктәбендә укучыларны районга илтеп, рус мәктәбенә кушу, Бердәм дәүләт имтиханын гамәлгә куеп, күпмилләтле Россиядә, дәүләт күләмендә, милли компонентны, димәк, милли телне укытуны кирәксезгә чыгару, ягъни ана телен оныттыруга юл ачу булып яңгырады. Әлеге шартларда төрле төбәкләрдә таралып яшәгән татарларга, милли аңны, милли телне, аеруча язма әдәби телне саклап калу зарурияте тагын да кискенләште, иң мөһим булган көн тәртибе буларак күтәрелде. Бу вазгыятьтә Татарстан җөмһүрияте, татар телчеләренә татар халкын саклап калу юнәлешендә иң кирәк булган вазыйфа йөкләргә тиеш. Ул да булса татарлар яши торган барлык төбәкләрдә дә яратып укыла торган, ягъни гомумхалык теленең тулаем байлыгы күрсәтелә алган дәреслек-кулланма төзү. Татар теле белемендә әлеге эшчәнлекнең теоретик нигезләре салынган. Тел берәмлегенең сөйләмдә реальләшүе мәсьәләсе ХХ гасырның ахырларында языла торган аерым хезмәтләрдә, билгеле бер грамматик форманың төрле мәгънәдә кулланыла алуын аңлату юнәлешендә, табигый халәттә тикшерелә башлый. Мәсәлән, академик Д.Г. Тумашева татар фигылен функциональ-семантик яссылыкта өйрәнә (1986) һәм бу юнәлешнең төп принципларын билгели: "...функциональ-семантик категория, грамматик категорияләрнең мәгънә төзелешен һәм формаларын өйрәнүне тел дәрәҗәсендә (парадигматикада) генә түгел, бәлки аларны сөйләм вакытында, тел күренешләрен сөйләм белән мөнәсәбәттә (синтагматикада) өйрәнүне дә күздә тота" [Татар грамматикасы, 2002, Т. II, б. 116-121]. Рус телендә академик басма булып дөнья күргән "Татар грамматикасы"нда академик М.З. Зәкиев тарафыннан беренче мәртәбә "Грамматиканың төп төшенчәләре" дигән баш астында морфемика, морфонология, сүзьясалышы, морфология һәм синтаксиска башлангыч кереш языла [Татарская грамматика, 1993, Т. II, с. 130-141]. Бу бүлек шул ук хезмәтнең татар телендә басылган вариантында да саклана [Татар грамматикасы, 1998, Т. I, б. 152-161]. Әлеге керештә болай диелә: "Лингвистиканың башка бүлекләре кебек үк, грамматика да телнең грамматик төзелешен тел яссылыгында да, сөйләм яссылыгында да тикшерә. Тел яссылыгында грамматика фәне грамматик төзелешне, сөйләп тору процессын күз алдына китермичә, статик хәлендә алып өйрәнә... Өйрәнү объектының табигый хәлен белү өчен, грамматик төзелешне хәрәкәттә итеп күз алдына китереп тә өйрәнергә туры килә. Бу очракта грамматик төзелешне сөйләм яссылыгында өйрәнү диләр, чөнки сөйләм - ул телнең хәрәкәттәге чагы" [Татар грамматикасы, 1998, Т. I, б. 152]. Шулай итеп, телнең грамматик төзелешен барлыкка китерә торган морфемика, морфонология, сүзьясалышы, морфология һәм синтаксис тармакларын тикшереп фәнни хезмәт язган вакытта, "өйрәнү объектының табигый хәлен белү өчен", аларны һәм тел факты буларак, һәм сөйләм күренеше буларак өйрәнергә кирәк, дигән тәгълимат яшәеш ала. Әлеге өйрәтүләр нигезендә, хәзерге татар телендә әдәби норма дигәндә, аның вариантлылыгы мәсьәләсе дә күзаллана. Милли татар теленең лексика тармагындагы тулаем байлыгын күз алдына китерү өчен, аның әдәби нормалары белән бергә, диалект һәм сөйләшләрендәге үзенчәлекләренә дә игътибар итәргә кирәклек диалектолог галимнәр тарафыннан да күтәрелә. Мәсәлән, танылган диалектолог Ф.Й. Йосыпов үзенең "Морфология татарского диалектного языка: категории глагола" дигән хезмәтендә болай дип яза: "...Изучение диалектного языка как элемента единой системы является весьма существен ным при характеристике национального языка, так как каждый национальный язык, кроме литературного языка и других промежуточных форм, представлен также рядом народных говоров, которые являются его территориальной разновидностью. Таким образом, представление об общем устройстве национального языка достигается не только изучением литературного языка, а также на основе структурной классификации его говоров и диалектов. Поэтому при характеристике структурных свойств национальных языков диалектные варианты должны быть интерпретированы как вариативные звенья единой системы. Именно собрание диалектов вместе с литературным языком определяют общую специфику национального языка" [Юсупов, 2004, с. 8]. Аңлашылганча, хәзерге татар филологиясендә, әдәби телне өйрәнүче галим, грамматика тармакларының төзелешен табигый халәттә күрү максатыннан, сөйләмә формаларына игътибар итәргә кирәклекне, халыкның җанлы сөйләшләрен тикшерүче галим, милли телнең байлыгын күз алдына китерү өчен, аның әдәби нормалары белән бергә, аерым сөйләш үзенчәлекләрен дә тулы бер системаның берәмлеге итеп карарга кирәклекне күтәреп чыгалар. Димәк, фәнни-теоретик яктан караганда, бу мәсьәләнең нигезе салынган дигән сүз. Гамәли яктан караганда да нигез бик нык: белгәнебезчә, татар теленең барлык тармаклары буенча да әдәби норма күренешләре җентекләп тикшерелгән, нәтиҗәләре күпсанлы мәкалә, монография, иң мөһиме, академик басма булып басылган хезмәтләрдә дә укучыларга җиткерелгән. Шул ук вакытта, диалектолог галимнәребез татар халкы сибелеп яши торган барлык төбәкләрне дә тикшереп-тасвирлап, шул урынчылыкларга хас булган диалект-сөйләш үзенчәлекләрен барлап, туплап, фәнни яктан классификацияләп, атлас һәм сүзлекләр төзеделәр, монография һәм җыентыклар бастырып чыгардылар. Әмма милли телнең ике канаты булган әдәби норма һәм диалекталь форма берсе икенчесе белән кушылып бирелгән, ягъни гомумхалык теленең байлыгы күренә торган хезмәтләр язылганы юк. Шуңа күрә аерым академиклар, диалектологлар татар телен, татар халкын бүлгәли торган эш эшлиләр, дип, абсолют нигезсез фикерләр күтәрәләр. Диалектоглар татар милли теленең нинди зур байлыкка ия булуын күрсәтә торган материал туплыйлар. Мәсәлән, әлеге яссылыкта фигыль заманнарына игътибар итик. Билгеле булганча, чынбарлыктагы реаль - объектив өч заман хәзерге татар әдәби телендә тугыз, сөйләшләрдә егерме тугыз заман формасы белән белдерелә; хәзерге заман әдәби телдә - бер, сөйләшләрдә - сигез формада, үткән заман әдәби телдә - биш, сөйләшләрдә - уналты, киләчәк заман әдәби телдә - өч, сөйләшләрдә - биш формада чагылыш таба [Татар грамматикасы, 2002, Т. II, б. 121-145; Юсупов, 2004, с. 290458]. Фигыльдәге модальлек категорияләрендә дә шундый ук нисбәт саклана дияргә мөмкин: теләк фигыле әдәби телдә -ый, -и кушымчалары белән ясала [Татар грамматикасы, 2002, Т. II, б. 154], сөйләшләрдә аның унбер күрсәткече бар [Юсупов, 2004, с. 475-500]. Ният модальлеге әдәби телдә -макчы формасы белән белдерелә, сөйләшләрдә аның ундүрт күрсәткече теркәлгән [Юсупов, 2004, с. 501-517] һ.б. Татар әдәби теленең табигатен барлыкка китерә торган билге-шартларның берсе булган норма һәм халкының сөйләшләрендәге вариантларның үзара мөнәсәбәте ни дәрәҗәдә булуы китерелгән мисаллардан ачык күренә. Билгеле булганча, сөйләм - телнең табигый халәте, сөйләм барышында тел берәмлекләре аралашу коралы буларак, үзләренең төп вазыйфаларын үти, димәк, вариантлылык - ул телдәге табигый эчке мөмкинлекләрнең чагылышы, нормативлык исә - телнең тышкы шартларга ярашып, җәмгыять тарафыннан куелган таләпкә җавап бирүе, бер форманың кулланылыштагы ныгуы. Бүгенге көндә татар телчеләре алдына татар милли теленең тулаем барлык көч-куәтен, колачын күрсәтердәй дәреслек-кулланмалар язу, татар теленең һәр берәмлегенә милли хәзинә, дәүләти мирас итеп карап, аларны тулаем - бөтен килеш күрердәй уку әсбаплары төзү кебек изге бурычны үтәү вазифасы куела. Әлеге нигездә әдәби норманың нинди байлыкка нигезләнүе, һәр этник төркемнең әлеге хәзинәне барлыкка китерүдәге өлеше күзалланачак. Мондый дәреслек-кулланма татарлар яши торган барлык регионнарда да укыту әсбабы була алыр иде. Татар язма әдәби теленең, себер татарларында гына түгел, башка төбәктәге кешеләр өчен дә саф сөйләмә тел була алмавы, бәлки барысына да аңлашылырлык хәлгә китерелгән язма телнең үзенә хас вазыйфаларны үтәү өчен 1.3. Иске татар язма истәлекләрендә график-орфографик традиция, норма һәм вариантлылыкны өйрәнүнең методологик нигезе, принциплары, максат-бурычлары һәм аларның бүгенге торышы Югарыда әйтеп үтелгәнчә, әдәби әсәрнең телен төрле максаттан чыгып, мәсәлән, аерым әдипнең индивидуаль осталыгы, яисә аерым чордагы әдәби тел үзенчәлеге, әдәби телнең җанлы сөйләмә тел белән уртаклыгы яисә аермасы дип, төрле аспекттан карап өйрәнергә мөмкин. Нинди генә максат күздә тотылуга карамастан, тикшерү эшен телнең табигый мөмкинлеген барлаудан башларга кирәк була. Тел берәмлекләренең табигый мөмкинлеген, ягъни табигый форма һәм мәгънәсен өйрәнү фонетика, морфология, лексика тармаклары буенча алып барыла һәм аларның һәрберсендә шул тармакка караган хосусый мәсьәләләр хәл ителә: фонетика тармагында авазларның табигате, фонология тармагында аваз-фонеманың лингвистик вазыйфасы билгеләнә; морфологиядә грамматик мәгънә һәм шул мәгънәне белдерә торган грамматик формаларның мөнәсәбәте аңлатыла; лексиканың бер тармагы булган семасиологиядә лексик-семантик категорияләрнең табигате һәм вазыйфалары билгеләнә. Әлеге мәсьәләләр яктыртылганда, язма әдәби телнең хосусый үзенчәлеген саклау максат итеп алынган очракта, гадәти телнең табигатен күзаллау белән бергә, әдәби телнең хосусый вазыйфаларына, ягъни әсәрнең языла / басыла торган чорның үзенчәлеге, язучының максаты, укучысына карата мөнәсәбәте нинди булуына һәм әсәрнең кайсы жанр-стильдә язылуына игътибар итәргә кирәк була. Әдәби телнең тарихы тикшерелгәндә, әлеге мәсьәләләрнең тарихи үсеш-үзгәреше, язма телнең сөйләм теле һәм диалектлар белән булган мөнәсәбәте күзаллана. Тикшерүнең методологик базасы дигәндә, диалектик материализмда конкрет методларның берлеген тәшкил итә торган танып-белү теориясенең аерым принципларын: а) телнең табигать һәм җәмгыять системалары кебек үк, объектив-реаль диалектик үсеш-үзгәрештә, яшәештә булуы, әмма әлеге системаларның катлаулы берлек тәшкил итүен, ә) телнең структур төзелеше кулланылышта булганда, ягъни төрле типтагы сөйләм барлыкка китергәндә, аның төрле яссылыкта (гомумхалык теле, аерым төбәк сөйләшләре, әдәби сөйләмә тел, әдәби язма тел, аерым функциональ стильләрнең таләбе, яисә әдипнең индивидуаль стиленә бәйле рәвештә тел берәмлекләренең сайланышы һ.б.) аерымлана-дифференцияләнә алуын, б) тел берәмлекләренең бер үк вакытта үзләренең ныклыгын саклавы һәм шул ук вакытта хәрәкәттә була алуын, ягъни синхроник һәм диахроник-тарихи халәтенең һәр вакытта да үзара ныклы бәйләнештә булуын аңлап эш итү күздә тотыла. "XIII-ХХ гасырның беренче уньеллыгында иҗат ителгән әдәби әсәрләрдә графика һәм орфография: норма һәм вариантлылык" дигән бу темада төрки-татар әдәби теленең XIII-XV, XIV-XVIII, ХIX гасырларда һәм ХХ йөз башында иҗат ителгән әдәби әсәрләрен тикшерү, аерым чорлардагы әдәби телнең хосусый үзенчәлекләре истә тотылганы хәлдә, асылда, бер үк метод һәм алымнарга нигезләнеп дәвам ителә, чыганак итеп алынган язма текстларда үз чоры әдәби теленең чагылышын күзәтү эше, аерым фактларны табу, теркәү һәм классификацияләү кебек алымнарны үз эченә ала торган, тел өйрәнү өчен төп метод булып санала торган гомумлингвистик барлау һәм тасвирлау ысулына нигезләнде. Төрки-татар һәм гарәп-фарсы телләренең бер-берсеннән аерымлана торган үзенчәлекләрен билгеләү чагыштырма-типологик методка нигезләнеп башкарылды. Өйрәнелә торган чордагы аерым тел фактларын хәзерге этаптагы гомумхалык татар теле һәм аның әдәби язма нормасы белән чагыштырылып, тарихи-чагыштырма метод белән эш ителде. Теге яки бу тел берәмлегенең кулланылу ешлыгын билгеләргә кирәк булганда, статистик метод файдаланылды. Телне тел системасының берәмлеге буларак өйрәнә торган әлеге методлар, язма әдәби телне, аерым сөйләм тибының берәмлеге буларак карарга кирәк булу сәбәпле, хәзерге лингвистикада методологик таләп нигезендә, сөйләм системасын тикшерү ысулы булган функциональ-структур һәм функциональ-стилистик анализ белән бергә алып барылды. Телнең фонетика, графика, орфография яссылыгындагы үзенчәлеген, ягъни бер үк сузык, яисә тартык авазларның бер үк тексттагы бер үк сүзләрдә, яисә төрле тексттагы бер үк сүзләрдә ни өчен төрлечә кулланылуын билгеләгәндә, тел берәмлекләренең лингвистик функциясен-вазыйфасын күзаллау белән бәйле булган анализ файдаланылды. Бу юнәлештә, аерым чорларда язылган/басылган әсәрләрнең текстында кулланылган тел берәмлекләренең, хәзерге татар теленең фонетикасындагы кебек, сузык һәм тартык авазлар дигән бүленешендә, тел күренеше буларак, табигатенә игътибар итәргә, авазлар табигатенең, гарәп графемалары белән белдерелгәндә, аларга ни дәрәҗәдә бәйле булуын билгеләргә, ягъни төрле жанрдагы әдәби әсәрләрдә язма традициянең (норманың) ничек итеп дәвам итүен һәм шул ук вакытта аның яңартыла баруын күзәтергә кирәк булды. Үзеннән-үзе аңлашылганча, чыганак итеп күрсәтелгән барлык текстлардагы аваз-хәреф язылышын тулаем карап чыгу мөмкин эш булмаганга, мисаллар, өйрәнелә торган чордагы авазларның табигатен һәм аларның язуда чагылышындагы орфографик тәртип-традицияне билгеләү, норманың төрле вариантларының кайчан һәм ни өчен барлыкка килүенең, аларның нинди вазыйфа үтәгәндә һәм ни рәвешле файдаланылуы системасын күз алдына китерерлек дәрәҗәдә, сайлап алына һәм анализлана. Бу юнәлештә, фәнни хезмәтләргә куела торган тәртип нигезендә, татар филологиясендә, язма текстларның фонетика, графика, орфографиясенә караган мәсьәләләренең ничек итеп тикшерелүенә, бигрәк тә, язма телнең үзенчәлеге ни дәрәҗәдә истә тотылуына, игътибар итәргә һәм мөнәсәбәт белдерергә кирәк булды. Татар телен тикшереп язылган беренче фәнни хезмәтләрдә фонетика һәм графика мәсьәләсе. Адәм баласына үз теленең кагыйдәләрен аңлату, чит телне өйрәтү, укырга һәм язарга күнектерү гадәттә, шул телгә хас булган сүзләрне һәм шул сүзләрдәге авазхәреф мәсьәләсен аңлатудан башлана. ХVIII гасыр урталарыннан русларга татар телен укыту өчен язылган "Азбука..." һәм "Кыскача грамматика" кулланмаларында әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелүе ачык күренә. Гарәп графикасында язылган татар теле авазын кирилл хәрефләрендәге әйтелешендә өйрәтергә кирәк була. Авторларның кем булуына карап, татар теле авазының әйтелешен белдерү төрлечәрәк алып барыла. Татар авторлары тарафыннан язылган кулланмаларның күбесендә аерым авазларның әйтелешендә халыкчан сөйләм үзенчәлеге тулырак бирергә тырышыла. Мәсәлән, С Хәлфин "Азбука..."сында: "Буква آ въ начале речения выговаривается какъ а, естьли проведена будетъ надъ ней кривая палочка, называемая мядь, на пр. Акъ белый, а без оной выговаривается въ половину буквы а, и половину е, какъ алифъ", - дип белдерә [Хальфин, 1778, 1996, с. 12]. М.-Г. Мәхмүтов "Практическое руководство к изучению татарского языка" хезмәтендә сүз башындагы [а] авазының язылышын тагын да җентекләп аңлата: "...элифъ въ начале слова, съ проведенной сверху чертой (медде) آ произносится как русское а, или о, безъ этого же знака выговаривается как э: напр. لآ аль - возьми, لا элъ - рука" [Махмудов, 1857, с. 5]. Авторның болай нечкәләвен үз вакытында И.Н. Березин, фәнни ачыш, дип бәяли: "...Те, которые будут иметь надобность познакомиться с этим специальным сочинением, будут приятно изумлены, найдя в нем не только практическое руководство, но и превосходное изложение теории татарского языка или, точнее, наречия, употребляемого в Казанской и в смежных с нею губерниях. Автор, при глубоком и оснавательном знании своего родного наречия, не чужд знакомства с успехами новейшей филологии, положения которой он по возможности прилагает к предмету своих исследований" [Кононов, 1982, с. 264]. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтү максатыннан язылган хезмәтләрдә, аерым авазларның нинди хәрефләр белән өйрәтелә башлавы да авторның кем булуына бәйле рәвештәрәк бара. Мәсәлән, С. Хәлфин, И. Гиганов, И. Хәлфин хезмәтләрендә [а] авазының әйтелеше аңлатылганда, гарәп графемасы - әлиф кулланыла, Н. Остроумов исә үзенең "Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещенных татар Казанской губернии" (1876) һәм "Татарско-русский словарь" (1892) дигән хезмәтләрендә [а] авазы традицион рәвештәге әлиф белән түгел, бәлки кирилл хәрефе [а] белән язылып күрсәтелә. А. Архангельский да "Грамматика народно-татарского языка" (1894) дигән хезмәтендә шундый ук язылышны файдалана. Рус телле укучыларга татар теле өйрәтелгәндә, димәк, татар теленә хас булган авазны аңлату өчен, гарәп графемалары һәм кирилл хәрефләре файдаланыла. Бу төр кулланмаларда татар теленең авазларын әйтергә өйрәтү төп максат булып алына. Әлеге юнәлештә авторлар татар телендәге [а] авазының әйтелешен, гарәп теленең мәдле (آ) һәм мәдсез (ا) әлифен аңлатудан башлап, кирилл язуындагы [а] га килеп чыгалар (С. Хәлфин, 1778; Гиганов, 1801; И. Хәлфин, 1809, Махмудов, 1857; Троянский, 1860). Алга таба татар телендәге [а] авазының әйтелешен турыдан-туры кирилл хәрефләреннән башлап аңлатуга күчелә (Остроумов, 1876; Архангельский, 1894). Татар теле фәнни яктан тикшерелә башлагач, үзеннән-үзе аңлашылганча, рус теленә мөрәҗәгать итәргә кирәк булмый, бәлки татар халкының сөйләм-әйтелеш үзенчәлеген белдерә торган авазларны гарәп графемалары белән ничек итеп язуда чагылдырырга кирәклек алгы планга куела. Бу мәсьәлә "...татарларның үзләренә татар телен укытыр өчен, фәнни-тикшеренү планында язылган..." Габделгалләм Фәизханның "Татар телигә кыскача гыйльме сарыф" китабында яктыртыла башлый [Хангилдин, 1965, б. 282]. Әлеге хезмәттә, беренче мәртәбә, хәзерге тел гыйлемендә аңлатыла торган тәртиптә сүз, аваз, хәреф төшенчәләре турында мәгълүмат бирелә: "...Кәлимә диб берничә ауазлардан кушылуб, бер мәгънәгә дәляләт кыйлган ләфызны әйтәләр. Сөйләшкәндә агыздан чыкган ауазларны хатта, йәгъни йазуда аңлатмак ичүн куйылган галямәтләрне хәреф диб әйтәләр. Сузык авазларның язмада күрсәтелүенә нигезләнеп, төрки-татар һәм гарәп-фарсы сүзләренең язылышындагы аермалык билгеләнергә тырышыла. Автор сузык авазларның ясалу урынын һәм яңгырашын белдерә торган хәрәкәтләрнең рәсми һәм хәрфи дип бүленүен, фәтхә - өст, кәсрә - аст һәм даммә - өтер дигән "рәсми"ләрнең һәм гарәпфарсы, һәм төрки-татар сүзләрен язганда куелуын, "...әмма хәрфи хәрәкәт диб фәкать татар вә төрек лөгатьләрен рәсми хәрәкәт урнында йөртелгән бу дүрт хәрефләрне әйтәләр ки..", - дип, әлиф, уау, йай, һая (ى ه و ا) дигән "хәрфи"ләрнең төрки-татар сүзләрендә аерым хәреф булып язылуын ассызыклый һәм тагын "...йалгуз гарәб теленә генә махсус булган ике өст, ике аст, ике өтер хәрәкәтләре" булуын, "... әмма татар вә төрек кәлимәләрендә ике бертөрле хәрефләр йәнәшә килгәндә, тәшдидле бер хәреф сурәтендә йазылмый, бәлки һәр ике хәреф алынлы-артлы бергә языладыр", - дип искәртә [Фәизхан, 1887, 2005, б. 10-11]. Шулай итеп, татар телен фән буларак тикшерә торган беренче кулланмада ук, төрки-татар сүзләрендә ишетелә торган сузык авазларның язылышын гарәп-фарсы сүзләренең язылышыннан аерып карарга кирәк, дигән фикер әйтелә, ягъни иске татар теленә хас булган орфографик норманың фәнни нигезе формалаштырыла. Билгеле булганча, К. Насыйриның "Әнмүзәҗ" дигән "... фәнни-тикшеренү планында язылган татар теле грамматикасында" [Хангилдин, 1965, б. 282], гарәп- фарсы алынмалары һәм төрки-татар сүзләренең язылышын махсус рәвештә аерып карарга кирәк, дип әйтелми, әмма, язылыш кагыйдәләре аңлатылганда, "телемездә" дип, мисал итеп фәкать татар сүзләре генә китерелә [Насыйри, 1895, 1975, б. 3-5]. Бу хезмәттә татар сөйләмә телендәге сузык авазларның ун икәнлеге мисаллар белән исбат ителә: "Истикъраэ (өйрәнү) вә тәтәббыг (туры китерү) кыйлыб карасак, телемездә ун төрле тавыш хәрефләре бардыр ки, алар ошбулардыр", - дип, гарәп графикасындагы әлиф, уау, йа хәрефләрен татар теленең әйтелешендәге ун сузык авазны язарга җайлаштырып күрсәтә: әлифнең өстенә куелган билгеләре аның а (ага), ә (әтәч), э (эт) дигән сүзләрнең әйтелешен, әлифнең йай белән кушылмасы сүз башында и (ит) һәм ы (ыңгырашмак) сүзләрендә язылуын, әмма "мондайын әлифне кәлимә уртасында йазмак рәсме хатда йукдыр" дип, сүз уртасында бирелмәвен белдерә. Уау хәрефенең өстенә һәм астына куелган билгеләре аның озын уау дигән у, ү һәм тупа уау дигәне о, ө авазларын чагылдыра, дип, әлеге хәрефләрнең "кәлимәнең әүвәлендә, уртасында һәм ахырында" ничек итеп язылырга тиешлеге мисаллар белән аңлатыла [Насыйри, 1895, 1975, б. 3]. Шулай итеп, К. Насыйри татар теле әйтелешендәге ун сузык авазны язуда белдерү өчен, гарәп әлифбасындагы өч билгедән тугыз хәреф ясап күрсәтә, әмма болай итеп язу гамәлгә куела алмый. Дөрес, мондый фикерләрне үзвакытында рус миссионерлары Н. Островский, А. Архангельский, Н. Ильминский, аннан соң Г. Баруди (1892), И. Сафиуллин (1892), Ш. Таһири (1893) кебек татар теле укытучы-галимнәре К. Насыйрига кадәр дә әйткән, дәреслекләрендә мисаллар белән күрсәткән була, әмма К. Насыйри язылышны системага салып, теория итеп күтәрә. "Әнмүзәҗ"дән соң басылган хезмәтләрдә дә сузык авазларны язуда күрсәтү мәсьәләсе көн тәртибеннән төшми. Бу юнәлештә, бигрәк тә, Һ. Максуди актив эшчәнлек алып бара [Курбатов, 1999, б. 43-46]. Татар теленең сүзләре ишетелгәнчә язылырга тиеш булганда, әйтелештәге сузык авазларны күрсәтү зарурлыгы. Ә.-Һ. Максуди тарафыннан: "Һәр сүзне әдәби аваздан ни рәвешле ишетелсә, шул шул рәвешчә йазмалы, вә һәр сүзне кагыйдәгә ни рәвешчә йазылмыш исә, шул рәвешчә укымалы", - әйтелгән, "имляда ишетелгәнчә йазу тиешле" дигән кагыйдә-фикернең күтәрелүе (Максуди, 1906; Йолдыз, 15.02), беренче чиратта, төрки-татар сүзләрендәге сузык авазларның язылышын хәл итүгә юнәлдерелә, һаи рәсмия сүз ахырында гына түгел, сүзләрнең уртасында да файдаланыла, К. Насыйри тарафыннан, интуитив рәвештә теория булып күтәрелгән "... әтәч сүзе ج هتا йазылса мөмкин иде" дигән фикер тормышка ашырыла башлый. Мәгълүм булганча, гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәләренә буйсындырылып языла. Кыскасы, татар халкы яши торган барлык төбәкләрдә дә, бер-бер артлы газета-журналлар басылып чыга башлагач, әлеге Казан телендә ничек итеп язарга тиешлек хакындагы фикер алышулар тагын да көчәя. Бу юнәлеш "Нур" газетасында башланган "Тел бәхәсе"нең "Кәлям мөсабәкасы" ("Тел ярышы") буларак "Шура" журналында дәвам ителүе уңае белән басылган мәкаләләрдә ачык чагыла. Дөрес, бу бәхәсләр, гарәп-фарсы алынмаларын кулланыйкмы, әллә үзебезнең саф төркитатар сүзләре белән генә языйкмы, дигән икеләнүле фикерләр уята! "Икътисад" журналының мөхәррире М. Мортазин "Төркичә язу тугрысында" дигән язмасында ["Шура"да "Тел ярышы", 1910, б. 35-37] һәм дин галиме, әдип Г. Гафуров-Чыгтай үзенең "Тел йөгертешү" дигән мәкаләсендә ["Шура"да "Тел ярышы", 1910, б. 39-40] чит сүзләр файдаланмыйча язганда, "...күңлебездә булган күп нәрсәләрне үзебез теләгән рәвештә тулы аңлата алмаякчабыз", болай итеп язуның "...көчәнеп языла торган, тозсыз булуын", "...чөнки иркен телемезне үз иркемез белән кысанландырмак димәкдер, моның безгә бер чакта да кирәге йукдыр", - дип искәртәләр. Менә шундый рәвештәге бәхәс-фикер алышу барганда, башка темалардан аерылып, имля мәсьәләсе күтәрелеп, алгы планга чыга. Һ. Максуди тарафыннан "имляда ишетелгәнчә язу тиеш" (Йолдыз, 1906, 15.02) дип башланган мәсьәлә "Шура" битләренә күчеп, Җ. Вәлидинең "Тел вә имля" исемендәге мәкаләсе белән яңача дәвам иттерелә: "...әгәр дә..." ишетелгәнчә язу "асылын кабул итәр булсак, бер Казан губернасы өчен йөзләрчә вә ихтимал ки, меңләрчә имля кулланмак иҗаб иделәчәкдер... кемләрнең шивәләре асыл тотылынур?...", - дип яшь автор Һ. Максудиның сузыкларны язуда күрсәтергә кирәк дигән фикерен гомумиләштереп җибәрә, аерым бер диалектны нигез итеп алырга кирәклеген ассызыклап, яңа фикергә күчеп китә (Шура, 1910, № 1). Г. Кәчмири хәзрәтләре сузык авазларны язуда күрсәтүгә каршы чыга: "Мисал без جا сүзен бер дә галәмәт куймай, әллә ничә йирдә йөртәбез. Урыны белә мәкъсудны бик нык үти: чәй эч, пычак очы, карга оча, бүген эчем ауырта, безнең сарык өч баш", бу автор татар теленә кирәге булмаган тартыклардан котылырга чакыра (Шура, 1910, № 9). Б. Дәүләтшаев исә: "...нә кебек тауыш ишетелсә, шуның белән язарга тиешле. ...язмак ысулы түрек милләтенең бер-берендән аерылмаклары сәбәб булыр", - дип, киләчәктә дөрескә чыгачак фикерен әйтә (Шура, 1910, № 14). "Шура"ның алдагы еллардагы һәр санында да диярлек, имля мәсьәләсенә багышланган мәкаләләр басыла килә, имляга бәйле булып, барлык төрки халкы аңларлык тел, ана телебезнең бүгенге көндәге дәрәҗәсе, уку китапларының төрлелеге, иң мөһиме - балаларга әлеге төрлелекне аңлатуның кыенлыгы кебек мәсьәләләр кузгатыла, аларны хәл итәргә омтылыш көчәя. "Шура"ның шушы ук саннарында Г. Алпаров белән В. Солтанов тарафыннан язылган "Матбага һәм хәрефләребез" мәкаләсе белән хәреф төзәтү, хәрефләрне арттыру-киметүгә багышланган мәсьәләгә мөнәсәбәт белдерү башлана. Язуда бер хәрефнең дүрт төрле итеп язылуын икегә калдырырга, дигән теләк белдерелә, Җ. Виргазов һәм башка авторлар әлеге фикерне яклап чыга (Шура, 1911, № 16). 1912 елда Г. Алпаровның "Хәреф вә имлямыз" исемле китабы дөнья күрә. Авторның бу хезмәтенә карата Г. Ибраһимов болай ди: "...мәдләрне унга җиткерә, ләкин аның бу әсәренең асыл кыйммәте мәдләрдә түгел, бәлки хәрефләрнең дүрт шәкелдән бергә калдырылу мәсьәләсендәдер" [Ибраһимов, 1915; 2007, б. 65]. Шушы ук хезмәтендә Г. Алпаров "бер телдә ике имля булмаска тиеш" дип, катгый таләп күтәрә, үз имлямыз төзәтелгәннән соң, телебездә йөртелә торган гарәби, фарси сүзләрне дә "татар имлясы" белән язарга тиешле", - дип, китаб, сәгать, каләм, һәфтә, һәр, һәм, кәгазь һ.б. гарәп-фарсы алынмаларын, татарча әйтелешләрен саклап, ягъни ишетелгән һәр иҗектәге сузык авазлары белән язарга кирәк, дип белдерә [Алпаров, 1912, 2008, б. 39]. Аңлашылганча, сүзләрдә ишетелгән сузыкларны язу тиешле, дигән фикергә күп төрле башка мәсьәләләрнең бәйләнеп китүе күренә. Шуларның тагын чираттагысы - татар орфографиясендә имляның иске, урта һәм яңа дип бүленеп өйрәтелүе. Әлеге күренеш тә, асылда, татар телендәге сузык авазларны язуда күрсәтү өчен ничә хәрефнең кулланылуына нигезләнә. Бу хакта Г. Ибраһимовның "Татар имлясында яңа агымлар" дигән мәкаләсендә ачык әйтелә: "...Имля мәсьәләсенең хәзерге көндә иң үткен хис кыйлынган һәм хәл кыйлынуы ашыглык тели торган ягы - хәрфе мәдләрнең сүздәге аваз санынча булуы мәсьәләседер... имлядагы фикерләрне берничә агымга аеруда, шул мәд мәсьәләсен нигез итеп алам. 1) Имляда беренче агым - шул иске имлядыр. Анда хәреф мәд өч - уау, әлиф, йа... Кеше бик чак кына имля хакында уйласа, иске имля белән язарга аның кулы бармый башлый. 2) Имляда икенче агым шул югаргы өч мәд өстенә тагы икене арттыра да, хәрфе мәдне бишкә җиткерә. Бу имляны "урта имля" димәк - иң табигый исем, иң мәгънәле истыйлях булыр. Мәд тугрысында иске имлядагы уау, әлиф, йа өстенә һаи рәсмия белән кыска уауны арттырып, къәтгый кагыйдә астына алалар. 3) Имляда өченче агым - мәдне унга җиткерүдән гыйбарәт. Башлап - Каюм Насыйри, соңра - Гыймад Нугайбәк, Алпаров, Корбангалиев вә башкалар татар телендә ун мәд бар, диләр. Моңа ун хәреф арттыралар. Без боларны "яңа имля" дип атайачакмыз... Сүзләрнең калынлыгы яки нечкәлеге мәд хәрефенә иярә: бер сүздә калын мәд хәрефе булса, башкалар шуңа ияреп калын укыла, диләр. Шулай диләр дә, урта имля тарафдарлары кабул кылган биш мәднең һәр каюсын ике хәрефкә әйләндерәләр" - дигәч, "...Мин үзем урта имля ягындамын", - дип, авазның калынлыгын-нечкәлеген белдерү өчен хәрефләр ике төрле язылырга тиеш түгеллеген исбатлый. Шуның белән бергә, гарәп теле имлясының безнең телгә туры килмәвен ассызыклап: "...Безнең имлямыз - бөтенләй башка. Бездә имляның төп нигезе итеп "аваз" алына. Имляда идеал итеп һәр авазга бер хәреф табуны куйганбыз", - дип, татар теленең үз табигатенә хас булган, ягъни сүзләрнең әйтелеше язудагы чагылышына тәңгәл булырга тиеш, дигән фикерен дә белдерә [Ибраһимов, 1915; 1987, б. 67-70, 127-128]. Әлеге фикерләргә Җ.Вәлиди болай дип йомгак ясый: "...Бу яңа имлялар Һади һәм Галимҗанлар имляларындагы кимчелекләрне тутырырга тырышалар. Иң элек, алар татарчада булган сузынкы авазларның һәркайсына махсус галәмәтләр куеп, һәрбер сүзне, һичбер истиснасыз, ишетелгәнчә язу әсасын кабул итәләр, бары тик татарчага кергән гарәби һәм фарси сүзләрне генә әүвәлге хәлендә калдыралар... Мөһитдин әфәнде белән Гыймад әфәнденең имлясыннан ачык күренәдер ки, имля бик ислах кылынган саен, язуыбызның чуалчыклыгы арта, хәрефләрнең күрке дә югала гына бара. Анда әллә нинди вак төрткеләр, бер-берсеннән аерып бетерү кыен булган вактөяк ишарәләр күбәеп, ансыз да чуалчык һәм күрексез булган гарәп хәрефләре әллә нинди адәм укый алмаслык бер җен язуына әйләнә. Имляны ислах кылудан бер максат - язу һәм уку эшен җиңеләйтү. Имляны төзәтәм дип, хәрефләрнең шәкелләрен язуны авырлаштыру исә, бу бер кыенлыктан котылу юлында икенче кыенлыкка төшүдер" [Вәлиди, 1919, 2007, б. 59]. Шулай булуга карамастан, ишетелгәнчә язылырга тиешлек мәҗбүри куела башлый. Шәрекъ журналистларының киңәш мәҗлесендә Г. Ибраһимовның хәреф-имля мәсьәләсенә караган чыгышын тыңлаганнан соң, берничә карар кабул ителә, шуларның язуга караганнары түбәндәгечә бирелә: "...Гарәпчәдән кергән сүзләрне ишетелгәнчә (мәд белән) язу хакындагы кагыйдә һичбер истиснасыз гамәлгә куелырга тиешле: а) моңарчы булган кебек кеше һәм әйбер исемнәрендә дә гарәп имлясы сакланмас, бәлки ишетелгәнчә язылыр; б) гарәп сүзләрен язуда төп нигез итеп гарәптән түгел, бәлки татар авызыннан ишетелү алыныр, гарәби сүзләр шуңа карап, татарчада әйтелүләренчә язылырлар (заман, каһарман, галәмәт, сәләмәт, сәяси, сәләм һ. кеби); в) хәрефләрнең шәкелләрен билгеләү өчен сайланган комиссиягә калынлык-нечкәлек галәмәтен эшләп чыгару да тапшырыла. Бу галәмәт гамәлгә ашу белән съ, тъ кебек хәрефләр бөтенләй ташланырга тиешле; г) югарыда хәреф-имля хакында чыгарылган карарлар, теләсә сәяси, икътисади әсәрләрдә, теләсә әдәбияте нәфисәдә, теләсә дәреслекләрдә булсын, һичбер истиснасыз гамәлгә куелуы мәҗбүридер" [Ибраһимов, 2007, б. 123-124]. Мәҗбүри дип куелуга карамастан, иске имля белән язу да дәвам ителә. Әмма, бу таләп-карарлар гасырлар буена эзлекле булып килгән язма норманың тотрыклылыгына карата шик уята, ягъни традицион имляны үзгәртергә дә мөмкин дигән фикер уянуга сәбәп була. Традицион язма норманың какшавына, гарәп хәрефләрен төркитатар әйтелешенә яраклаштырып язарга кирәклекне ассызыклап белдерү белән бергә, гарәп-фарсы сүзләрен дә татар теле әйтелешенә туры китеребрәк язу тиешлегенә игътибарның артуы да тәэсир итә. Шуның белән бергә, гарәп-фарсы сүзләренең үз чыганак телендәгечә язылышы дәвам ителә. Җ. Вәлиди ассызыклаганча, "...бездә укымышлы кешеләр арасында фәкать гарәби сүзләрне дөрес итеп язуга гына игътинаэ кылына (игътибар ителә). Татарча сүзләрне гүя ничек язсаң, шулай ярый һәм анда ялгышлык эзләнми дип әйтерлек иде... иске имля тәмам төзелеп җиткән, кагыйдәләре әсаслы вә көлли булган бер имля түгел, анда төркичә сүзләрне төрлечә язарга киң юл калдырыладыр..." [Вәлиди, 1919, 2007, б. 57]. Җ. Вәлиди "Татар теленең тулы сүзлеге"нә сүз башы итеп язылган "Телебезнең эшләнеше, иске һәм яңа әдәби, гыйльми тел" дигән мәкаләсендә "...төркичә сүзләрне төрлечә язарга киң юл калдырыладыр..." дигән фикерен мисаллар белән аңлата: "...Мин, татар теленең шивәчекләрен, сөйләшләрен фонетика һәм морфология ягыннан өйрәнү белән шөгельләнсәм дә, бу сүзлеккә мондый аермаларны, ягъни фонетика һәм морфологиягә кереп бетә торган аермаларны кертмим. Мәсәлән, мишәрдә (к) ның калын (къ) шикеллерәк булып әйтелүгә яки Касыймда (к) һәм (к) нең "э" гә, "ә"нең "и" гә авышуына карап, мондый үзгәрешләргә аерым урын бирелми, тик һәрбер хәрефне башлап сөйләгәндә, аның кай җирдәге сөйләштә нәрсәгә авышканлыгы гына әйтеп кителә. Әмма, мәсәлән, абзар-азбар, җизни-җизнәй, мәче-мачы, апара-апр кебек аерым сүзләргә генә караган (көлли, кыясы булмаган) үзгәрешләрне, әлбәттә, сүзлеккә кертергә кирәк. Мондыйларның әдәбиятта берсе генә йөрсә дә (әле бик күпләре хакында бу да билгеләнеп җиткәне юк), югарыда әйтелгән фикерләргә таянып, мин боларның һәммәсен күрсәтергә кирәк табам", ди [Вәлиди, 1927, 2007, б. 217]. Җ. Вәлиди шушы ук хезмәтендә гарәп-фарсы һәм рус теле алынмаларының да ничек итеп теркәлергә тиешлегенә аерым игътибар итеп болай яза: "Гарәп-фарсы сүзләренең халык тарафыннан үзләштерелгәннәре, төп сурәтләрен сакламыйча, халыкта йөретелгәнчә китерелә (акыл, сәгать, тастымал кебекләре); әмма мондыйларның кайберләре һәр ике рәвештә күрсәтеләләр: һөнәр - үнәр, мескен - мискин, азап - газап һ.б. Шулай ук Европа һәм рус сүзләренең дә халыклашканлары үзгәртелгән рәвештә алына (аптик, әтрәт кебекләр). Әмма халык тарафыннан үзләштерелмәгәнләре үзгәртелмичәрәк алырга тырышыла (актив, организм кебекләр). Һәрхәлдә, татар телендә сингармонизм бар дип, һәрбер чит сүзне шул калыпка сугу кебек ялгыш юлдан нык сакланыла", ди [Вәлиди, 1927, 2007, б. 215]. Китерелгән өзекләрдән аңлашылганча, иске татар теленең имлясы хакында фикер әйтелгәндә, һәм гарәп-фарсы, һәм рус теле алынмаларының язылышы, төрки-татар сүзләренең язылышыннан аерымланып карала, аларның сөйләм телендәге әйтелешенә һәм шул әйтелешнең язудагы чагылышына хас булган үзенчәлеге ассызыклана. Татар сүзләренең язылышындагы төрлелекнең билгеле бер ныгыган тәртип нигезендә баруы. Иске татар телендә сүзләренең ничек итеп язылырга тиешлеге хакында, югарыда искә алынганча, барлык газета-журнал битләрендә еллар буена кызу бәхәсләр бара, төрки-татар сүзләренең язылышындагы төрлелеккә игътибар ителә, һәрь яклап аңлатылырга тырышыла, алар дәреслекләрдә урын ала. Җ. Вәлиди "Татар теленең грамматикасы" дигән хезмәтендә, чыгтай, госманлы шивәләре һәм төрки-татар телендәге имля вә хәреф мәсьәләсен: "...боларда язу вә әдәбият теле булганлыктан, сүзләрне бер рәвештә язу мәйдан алган, ягъни нәзариясе да, гамәлдә үзенә күрә бер имля кагыйдәсе вөҗүдкә килгән", - дип, татар галимнәре тарафыннан ничек итеп эшләнүен махсус аңлатып үтә [Вәлиди, 1919, 2007, б. 55-61]. Әлеге бәхәсләрдә әйтелгән фикерләргә нигезләнеп, Ф.С. Фасеев үзенең "Старотатарская деловая письменность XVIII века" хезмәтендә, Идел буенда формалашкан төркидә (иске татар телендә) билгеле бер дәрәҗәдә тотрыклы, ягъни регуляр кабатлана торган, кайбер язылыш үзенчәлекләрен һәм аларга караган искәрмәләрне туплап күрсәтә. Тотрыклы язылыш принцибы дигәндә, беренче итеп, гарәп, фарсы, чыгтай, госманлы теле алынмаларының үзләренең язма телләренә хас булган орфография белән язылуы хакында Җ. Вәлиди әйткән фикер кабатлана. Икенче принципны автор болай билгели: "В тюркских словах имелась определенная тенденция обозначать гласные, хотя бы тремя гласными буквами - آ алиф мәд, وا вауе-мәд, ىا йы-йе мәд -" [Фасеев, 1982, с. 50]. "Тюркские слова" дигәндә, билгеле бер дәрәҗәдә, гомумтөркигә, шул исәптән, чыгтай белән госманлыга да караган сүзләрнең истә тотылуы аңлашыла. Шуңа күрә дә беренче принципта гарәп һәм фарсы алынмаларын чыгтай белән госманлыдан аерып карау дөресрәк булыр иде, дигән фикер туа. Төрки сүзләрдәге сузык авазлар, асылда, әлиф мәд (أ), вауе-мәд (وا), йы-йе мәд (ىا) хәрефләре белән белдерелә дигәч, автор, өченче язу принцибы дип, татар сүзләренең язылышына хас булган үзенчәлекләрне күрсәтә: "В первых слогах обычно предполагалось наличие краткого [а] или фатхи, что по-татарски могло звучать [ә] или [а] в зависимости от гармонии слова...", ягъни төрки-татар сүзнең беренче иҗегендә, сүз гармониясенә бәйле хәлдә, татарча [ә] яки [а] булып ишетелә торган аваз, гәдәттә, кыска а яки фәтхә дип саналганга күрә, язуда чагылдырылмаган. Мәсәлән. К [а]зан, Б [ә] ләб [ә]й һ.б. Дүртенче язу принцибы, шулай ук "тюркские" дип башлана: "Если в первых слогах тюркского слова имелись гласные огубленные (даммовые) или типа (узкие неогубленные - кясровые), то их старались писать", - дип мисаллар китерелә: نوروب - бурун, غولوا - улуғ, وروب - бүре, شوموك - күмүш һ.б., ليزيق - къизыл, قريق - къиркъ, ىشيك - киши, كلريب - бирлик һ.б. Әлеге гомумтөрки нигездә, иске татар теленә хас булган язылыш үзенчәлекләре искәрмәләр буларак күрсәтелә: а) беренче иҗекнең әйтелеше тараю белән, язуда сузык күрсәтелми башлагач, түбәндәге вариантлар хасил булган: نورب - б[о]рун, غولا - олуг, ىروب - бури, شومك - к[ө]мүш, ليزق - к[ы]зыл, قرق - к[ы]ркъ, ىشك - к[е]ши, كلرب - б[е]рлик һ.б. "Последние однако вначале не подпадали под общие правила, являясь (по существу) ошибкой писцов, но потом настолько утвердились в старотатарском тюрки, что стали основными вариантами орфографии, а древние написанния встречались уже как исключения (как традиционно-архаические)". ә) иске татар телендә графика-язылышта кыскалык, экономия, унификациягә омтылыш истә то тыл ганга, кушымчаларда да сузыклар язылмаган: -ләр -н[ы]ң һ.б. б) шулай да, башка региондагы төркидән аермалы буларак, иске татар телендә сузык авазлар язуда күрсәтелергә тырышылганга, хәрефнең укылышын (мәгънәсен) аныклау яки үзгәртү максатын күздә тотып файдаланыла торган диакретик билгеләр кулланылмаган диярлек, яисә сирәк кенә файдаланылган һ.б. [Фасеев, 1982, с. 49-51]. Сүз җаенда, әлеге мәсьәләгә беренче мәртәбә Г. Фәизханның игътибар итүен искә төшерә алабыз [Фәизхан, 1887, б. 10-12]. Гарәп теленең үзенә хас булган тартыкларының, төрки-татар сүзләрен язганда, билгеле бер вазыйфа үтәүләренә игътибар ителә: гарәп теленең эмфатик тартыклары татар теленә хас булган сингармонизмны белдерү, ягъни калынлык-нечкәлекне аерымлау өчен файдаланыла. Мәсәлән, сүт "молоко", сал "плот", тел "язык" тал "ива", таң "заря" һ.б. Әмма бу язылыш һәрвакытта да саклана алмый: سو غوط, ,وص غوت, - тугъ "флаг", су "вода һ.б. Ф.С. Фасеев түбәндәгечә нәтиҗә ясый: "...многие из вышеуказанных правил являются более или менее регулярно повторяющимися тенденциями, ибо в старотатарском тюрки так и не были достигнуты орфографическая устойчивость и нормированность... Часто в одном и том же тексте сосуществовали более архаичные формы с обычными и новейшими разговорно-просторечными" [Фасеев, 1982, с. 48-51]. Авторның бу фикере, фәкать, төрки-татар сүзләренең язылышына карата әйтелә дип кабул ителә, чөнки гарәп-фарсы алынмаларының катгый рәвештә үз имля-орфографиясе белән язылуы ассызыклана. Димәк, имлядагы норманың һәм төрле сәбәпләр белән барлыкка килгән вариантлылыкларның ничек баруын күзәтү эше, асылда, төрки-татар сүзләренең язылышын аерым тикшерүгә нигезләнергә тиешлеге аңлашыла. Бу юнәлештә, үз чыганак теле өчен ныгыган кагыйдә белән язылган гарәп-фарсы алынмаларының, бер яктан, гомумтөркидән килгән тел берәмлекләре белән, икенчедән, татар халкының төрле төбәктәге җанлы сөйләмә сүзләре белән мөнәсәбәттә файдаланылуына игътибар итәргә тиеш булабыз. Димәк, төрки-татар сүзләрендәге вариантлылык мәсьәләсенә бу яктан да карарга тиеш булабыз. Галимнәр белдергәнчә, гарәп һәм фарсы сүзләрен язганда, аларны төрки-татар теленең әйтелешенә туры китерергә кирәклек мәсьәләсе кузгатылуга карамастан, ХХ гасырның беренче чирегенә кадәр, гарәп һәм фарсы сүзләренең үз чыганак телендәгечә язылышы дәвам итә. Иске татар телендә, алтмыш-җитмеш процентны тәшкил иткән бу алынмаларның катгый рәвештә кабул ителгәнчә язылышы, асылда, орфографик норманың ныклы нигезгә утыртылуын һәм аның гасырлар буена эзлекле дәвам итүен, раслый торган факт буларак аңлашыла. Шулай итеп, Идел буенда формалашкан төркинең хосусый үзенчәлекләре булып санала торган бу орфографик тәртип, әлеге региондагы әдәби "түрки"нең, башка халыкларның язма теленнән аерылыбрак торган, Казан телен - классик иске татар телен, аның статусын - йөзен һәм язу мәктәбен барлыкка китерә. Кызганычка каршы, иске татар телендәге истәлекләрне тикшереп язылган хезмәтләрнең күбесендә, бу өйрәтү истә тотылмый, гарәп-фарсы алынмалары төрки-татар сүзләреннән аерылып каралмый. Аерым авторлар гына бу мәсьәләгә игътибар итә, мәсәлән, "...в заимствованиях сохраняется исконное написание в основном без обозначения гласных", - дип яза Ф.М. Хисамова [Хисамова, 1995, б. 30]. Ш. Мәрҗәни хезмәтен тикшерүче Р. Йөзмөхәмәтов, хаклы рәвештә, болай ди: "...при написании арабских и персидских слов используется графический принцип, то есть как слова пишутся в арабском или персидском языке, то они и сохраняются в этом тексте, вне зависимости от правил татарской орфоэпии" [Юзмухаметов, 2002, б. 9]. Гасырлар үтү белән, иске татар телендә язылган хезмәтләрнең, анда кулланылган гарәп вә фарсы алынмаларының, гомумтөркидән килә торган сүз һәм сүзформаларның иҗтимагый-мәдәни-сәяси хәлләргә һәм, шулай ук, төрле галимнең максатына, белеменә бәйле рәвештә, төрлечә, нигездә, кире мөнәсәбәт белдереп, яктыртылуы мәгълүм. Язма истәлекләрнең тел үзенчәлеген тикшергәндә, фонетика, графика орфография мәсьәләсе. Татар филологиясендә ХХ гасырның урталарыннан, төрле жанр-стильләрдәге язма истәлекләрнең тел үзенчәлеген өйрәнү эше фронталь рәвештә алып барыла, мәкаләләр, кандидатлык, докторлык диссертацияләре языла, монографияләр бастырыла. Шуның белән бергә, текстолог, әдәбиятчы һәм кайбер тарихчы галимнәрнең аерым тикшеренүләрендә тел мәсьәләләренә, аеруча текстның графика һәм орфографиясенә игътибар ителә. Күпчелек авторларда өйрәнә торган истәлекнең теле аның фонетикасын тикшерүдән башлана. Әлеге хезмәтләрне рәттән укып барганда, бер үк дип әйтерлек күренеш-төшенчәнең төрлечә аталуы игътибарны җәлеп итә. Мәсәлән, аерым тексттагы авазлар күчеше, өстәлү яки төшеп калуы, кушылма рәвешендә файдаланылуы һ.б.лар аерым авторларда "Фонетика, фонетик үзенчәлекләр" дигән баш астында бирелә [Фасеев, 1982, с. 80; Курбатов, 1984, б. 72-73, 81-82, 140-145, 159-160; Ахметзянов, 1991, с. 58; Исламова, 1998, с. 61]. Башка авторлар шул ук күренешне "Графо-фонетика" дип атый [Ахметгалеева, 1979, с. 58; Шамарова, 1991, с. 7; Хисамова, 1990, с. 59-65, 73-78, 8892; Нуриева, 1999, с. 37-60; Гимадиева, 2000, с. 72-73; Исхакова, 2005, с. 29-68]. "Графо-фонетика и традиции орфографии" дип бүлеп тә карала [Хисамова, 1995, с. 30; 1999, с. 237, 240, 256-259, 274]. Аерым авторлар чыганакны тикшергәндә, график һәм фонетик үзенчәлекләр дип, графо-фонетика дигән кушма терминны бүлеп карыйлар [Маннапова, 1982, с. 5; Мухамметрахимова, 1990, с. 7], яисә графо-фонетика һәм фонетик үзенчәлекләрне икесен ике бүлек итеп тикшерергә мөмкин дип саныйлар [Абдулхаков, 2007, с. 9-13]. Кайбер авторлар графофонетика, фонетика, яисә фонология дип бирелә торган бүлектә, яки гомуми йомгакта, аерым тексттагы фонемаларны һәм аларның язылышын тикшерәбез дип, "фонологическая интерпретация графики списков", "отражение системы фонем татарского языка в арабоязычной графике", "состав фонем и графическая их передача" дип белдерәләр [Хисамиева, 1980, с. 5; Алеева, 1993, с. 2344; Хисамова, 1990, с. 127; 1995, с. 13, 42]. Китерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, язма текстларда авазларның табигатен һәм аларның язудагы чагылышын төрле авторның төрлечә исемләве аңлашыла. Билгеле булганча, бу хезмәтләрнең барысы да үз өлкәләрендә озак еллар тикшерү алып барган, танылган белгеч-галимнәр тарафыннан, яисә аларның җитәкчелегендә языла, шуңа күрә ниндидер искәрмә ясау бик үк урынлы яңгырамаска мөмкин. Бу урында, фонетика, фонология, графика, орфография дигән төшенчәләрнең "Татар грамматикасы"нда [Татар грамматикасы, 1998, Т. I, б. 61-112] ничек итеп аңлатылуына нигезләнеп, алдагы тикшерүләр өчен, максатны түбәндәгечә билгели алабыз: телдәге авазларның табигый төзелешен, үзгәрешләрен, тезмәләрен өйрәнә торган фонетика һәм авазларның функцияләре (мәгънә аерымлау үзенчәлекләре) ягыннан фонема дип исемләп, фонология тармакларында өйрәнүләргә нигезләнгәнебез хәлдә, язма текстны тикшерү барышында, әлеге авазларның нинди хәрефләр белән бирелүенә (графикага) һәм аларның ничек итеп язылуына (орфографиягә) аңлы рәвештә игътибар итәргә тиеш булабыз. Алга таба әдәби тел тарихының фонетика тармагын язганда, фонетиканы һәм "график-орфографик тәртип"не (Тенишев, 1973), аерып алып тикшерергә һәм норма белән вариантлылыкның мөнәсәбәтен ассызыкларга тиеш булабыз. Әлеге максатка ирешүдә, орфографик тәртипнең, асылда, ике юнәлештә, ягъни гарәп вә фарсы алынмаларының катгый рәвештә үз чыганак телендәгечә файдаланылуына, төрки-татар сүзләренең исә билгеле бер дәрәҗәдә тотрыкланган нигездә баруына игътибар итү зарурлыгы күренә. ХХ гасырның соңгы чирегендә, язма истәлекләрнең телен өйрәнүче кайбер галимнәр тарафыннан сүз һәм сүзформаларның язылу үзенчәлеген, гарәпчә вә төркичә дип бүлеп карарга кирәклек искәртелеп үтелсә дә, аңлы рәвештә гамәлгә куелып җитә алмый, барлык хезмәтләрдә дә диярлек төрки-татар сүзләренең язылышы гарәп-фарсы алынмаларының язылышыннан аерымланмыйча карала. Нәтиҗәдә, иске татар телендә гарәп графикасы белән язылган текстның фонетик үзенчәлеге объектив халәтендә яктыртыла алмыйча кала. Фонетик үзенчәлекләрнең гарәп графемасына нигезләнеп тикшерелә башлавы. Иске татар телендә гарәп графикасы белән язылган текстның фонетик, график-орфографик үзенчәлеген өйрәнгәндә, тикшерүне, объектив - фәнни нигездә алып бару өчен, кайсы телнең хәрефеннән башлауның да мөһим булуы аңлашыла. Иске татар теле тикшерелә торган барлык хезмәтләрдә дә, авазлар, тел белемендә кабул ителгәнчә, сузык һәм тартык авазларга бүленеп, аларның язудагы чагылышы анализлана. Сузык һәм тартык авазларның язылышын аңлату, асылда, ике төрле ысул белән алып барыла: 1) гарәп телендәге графемалар нигез итеп алына һәм аларның төрки-татар телендәге авазларны (фонемаларны) язуда ничек итеп белдерә алулары тикшерелә; 2) төрки-татар авазларының (фонемаларының) латин яисә кирилл хәрефләре белән бирелеше нигез итеп алына да, аларның ничек итеп гарәп телендәге графемалары белән язылуы аңлатыла. Гарәп теленең графемалары нигез итеп алына торган хезмәтләрнең барысы да (мисаллар диссертацияләренең авторефераты һәм монографияләр буенча китерелә): "Гласные фонемы изображаются посредством четырех букв: و, ا ,(ى, ة (ة (изредка диакритическими знаками), которые передают 9 гласных фонем: а, ә, у, ү, о, ө, ы, и, э, е" дигән типтагы, бер үк җөмлә белән башлана һәм әлеге дүрт гарәп графемасы ярдәмендә татар теленең кайсы авазларының язуда ничек итеп чагылуы аңлатыла [Хисамиева, 1980, с. 8; Маннапова, 1982, с. 6-7; Хисамова, 1990, с. 48-51; Мухаметрахимова, 1990, с. 8-9; Шамарова, 1991, с. 9-10; Абдуллин, 1991, с. 8-22; Алеева, 1993, с. 26-31; Нуриева, 1999, с. 39-40; Гилемшин, 2001, с. 29-31; Исхакова, 2005, с. 31-45; Абдулхаков, 2007, с. 9-10; Бахтиев, 2013, с. 11 һ.б.]. Анализ, асылда, бер үк юнәлештә бара дияргә мөмкин: иң башта, барлык хезмәтләрдә дә гарәп теленең мәдле әлифе белән сүз башындагы [а] авазын белдерүе һ.б. ассызыклана, аннан соң мәдсез әлиф ярдәмендә [а], [ә], [о], [ө], [э], [ы], [и] авазларының, уау, йай, һаи рәсмиянең функцияләре аңлатыла. Мәсәлән, "... ا (алиф без мадды) передает звуки [а] и [ә] во всех позициях, а также звуки [о], [ө], [е], [и] в начале слова. نادان nadan "неграмотный", ىرجا "его благодеяние", رلاشا "дела", ديما omed "надежда", ماما imam "приходский мулла", غولا olug "большой". Буква ه передает звуки [а], [ә] в середине и в конце слова: هروك күрә, رود هدنمكح хөкемендәдер "в его велении" [Мухаметрахимова, 1990, с. 8], яисә ا (алиф без мадды) передает также звуки [а], [ә] во всех позициях, [о], [ө], [ы], [е, э], [и] в начале слова: كارك кирәк, رلانا анлар, رليديا әйдиләр, اغرلاهاورا әрвахларга, غولوا олуг, هدنجا رهش шәһәр эчендә, ماما имам, ميهاربا Ибраһим [Алеева, 1993, с. 27], яки "...Буква (ا алиф без мадды) в начале слова передает фонемы [а], [ә], [и], [е], [ы], во всех позициях [а], [ә]: ماشخا ахшам, اما әмма, رايتخا ихтияр, ىنناتشا ыштаныны и др." [Гилемшин, 2001, с. 29]. Аңлашылганча, гарәп-фарсы алынмаларының һәм төрки-татар теле сүзләренең язылышы аерылмыйча карала, аерым чыганакларда күзәтелә торган кайбер үзенчәлекләргә, мәсәлән, аерым сүзләрдә мәдле әлифнең сүз уртасында да языла алу очраклары булуына игътибар ителә (Маннапова, Хисамова), әмма аз сандагы мисаллар белән бер үк фикерләр кабатлана. Шуның белән бергә, аерым авторларда анализ катлауландырыла, ягъни гарәп графемалары белән татар теле авазларының язылышта чагылышы күрсәтелгәч, шул ук авазлар тагын латин яисә кирилл хәрефләре белән бирелеп, аларның табигате аңлатыла һәм гарәп графемасы белән язылышы кабатлана (Хисамова, 1990; Абдуллин, 1991; Нуриева, 1999; Исхакова, 2005; Абдулхаков, 2007). Әлеге мәсьәләне төрле автор төрлечә яктыртырга тырыша. Ф. Хисамова чыганакларны тикшергәндә, эзлекле рәвештә, гарәп графемаларының вазыйфасын аңлатудан башлый, алар ярдәмендә татар авазларының язылышы күрсәтелә, гомуми йомгакта, татар авазларының һәрберсенең хәзерге хәлендәге табигате аңлатыла, язылыш үзенчәлеге, татар теленең үз фонемаларына нигезләнеп гомумиләштерелә, гарәп графемасы белән язылыш кабатланып бирелә (1990, 1995, 1999). И. Абдуллинның, төрки текстларда сузык авазларны белдерә торган графемалар системасын тикшереп язган күләмле мәкаләсендә, гарәп теленең графемалары алга куела, әмма анализ әлеге билге белдерә торган татар фонемаларын характерлап дәвам ителә. Сүз башта мәдсез әлиф белән башлана һәм аның ярдәме белән языла торган [а], [ә], [и], [э], [ы], [о], [ө] авазларына тулы характеристика бирелә, рус алынмаларындагы үзенчәлекле әйтелеше искә алына [Абдуллин, 1991, с. 10-13]. Алга таба мәддәле әлиф, хәмзәле әлиф, даммалы әлиф аерылып, алгы планга куела һәм әлеге әлифләр белән татар теленең кайсы фонемалары бирелеше күрсәтелә: ا و (әлиф + уау) диграфы белән белдерелә торган [о], [ө], [у], [ү] фонемалары, وا(әлиф + даммалы уау) белән белдерелә торган [о], [ө] фонемалары, ىا (әлиф + йай диграфы) диграфы белән белдерелә торган [и], [э] фонемалары, аннан соң و "уау" белән белдерелә торган [о], [ө], [у] фонемалары, ى "йай" белән белдерелә торган [е-э], [и], [ы] фонемалары һәм [йе], [йи], [йы] дифтоногларының татарның үз сүзләрендә һәм рус теле алынмаларында ничек итеп язылышы һәм әлеге күренешнең кайсы телченең хезмәтендә телгә алынуы эзлекле итеп (ныклы хронология сакланганы хәлдә) аңлатылып барыла, шул үк вакытта, фәнни хезмәтне ничек язарга кирәклекне күрсәтә торган үрнәк булып күтәрелә. Камиллекнең чиге юк, мисал итеп китерелә торган сүзләр гарәп графикасында бирелгән очракта, язылышны төгәлрәк итеп күрергә мөмкинлек булыр иде, дигән фикер туа [Абдуллин, 1991, с. 4-27]. Ф. Нуриева хезмәтендә башта кыскача итеп, гарәп графемалары белән татар авазларының бирелеше әйтелә, аннан соң тикшерелә торган истәлектә файдаланыла торган сузык авазлар, башка галимнәрнең хезмәтләренә нигезләнеп, борынгы түркидәге халәте белән чагыштырыла: иренләшкән киң сузыкларның XIV гасырларда Идел-Урал буенда тараеп бетмәгәнлеге ассызыклана, аларның укылыш-әйтелештәге үзенчәлеге билгеләнә (отун, огул, он, ойку, огру һ.б.), ягъни махсус рәвештә телнең фонетика тармагына караган проблема җентекләп өйрәнелә һәм гарәп графемалары белән язылышта әлеге үзенчәлекне чагылдырырга мөмкин булмау искә төшерелә [Нуриева, 1999, с. 39-46]. Ф. Нуриева җитәкчелегендә язылган А. Исхакова хезмәте дә шушы юнәлештә тикшерелә [Исхакова, 2005, с. 31-46]. Р. Абдулхаков хезмәте [а] авазының табигатен аңлатудан башлана, аның язылышта мәдле әлиф белән бирелүе әйтелә, әлеге тәртип эзлекле дәвам ителә алмый: "алиф без мадды в начале слова передает звуки [а], [ә], [и], [э]" дип, гарәп графемасына күчелә һәм "...звук [а], при помощи которого передается (алиф без мадды), "...в середине слова звук [а], который используется для написания (алиф без мадды)..." дигән, хата фикердән соң (аваз хәрефне белдерү өчен файдаланыла алмый, киресенчә генә була), "кроме графемы (алиф без мадды)... для обозначения звука [а] в конце слова используется графема (хай расмия)" дип, дөрес юлга килеп чыгып, сүзен татар авазларының гарәп графемалары белән ничек итеп бирелешен әйтеп бетерә ала [Абдулхаков, 2010, с. 52-60]. Шулай итеп, аерым текстларда татар телендәге сузык авазларның язылышы билгеләнгәндә, гарәп телендәге өч-дүрт хәреф нигез итеп алына һәм, хәзерге әдәби норма яктылыгында, аларның ничек итеп төрки-татар телендәге тугыз-ун авазны язуда чагылдырулары хакында кыскача мәгълумат бирелә. Дүртенче сузык аваз дигәндә, һаи рәсмия истә тотыла. Бу билгене кайбер авторлар сузык авазны белдерә торган аерым хәреф дип саный [Хисамиева, 1980, с. 8; Маннапова, 1982, с. 6; Мухаметрахимова, 1990, с. 8; Абдуллин, 1991, с. 17-18; Алеева, 1993, с. 26; Исхакова, 2005, с. 31; Абдулхаков, 2007, с. 9], аерым авторлар әлеге билгенең функциясен күрсәтә [Ахметгалеева, 1979, с. 59; Хисамова, 1995, с. 14; Нуриева, 1999, с. 40]. Аңлашылганча, тикшерүне дүрт гарәп графемасыннан башлап, алар ярдәмендә тугыз-ун татар авазының ничек итеп язылышта чагыла алуы анализланганда, чыганаклар төрле булуга һәм аерым үзенчәлекләр күрсәтелүгә карамастан, асылда, бер үк фикер кабатланып, еш кына, бер үк мисалларлар ярдәмендә гарәп графемаларының функциясе билгеләнә. Әмма кайбер авторлар интуитив рәвештә, татар теленең үз үзенчәлеген дә билгеләргә кирәклеген аңлыйлар һәм татар авазларының табигатенә игътибар итәләр, әлеге нигездә төрле системадагы анализ барлыкка килә. Фонетик үзенчәлекнең татар авазын язуда чагылдыра торган кирилл хәрефләренә нигезләнеп тикшерелә башлавы. Аерым авторлар, язма истәлекнең телен өйрәнгәндә, турыдан-туры төрки-татар авазларының табигатен аңлатудан башлыйлар, анализны латин яисә кирил хәрефләренә нигезләп, аларны алга чыгаралар (Ахметгалиева, 1979; Исламова, 1998; Гимадиева, 2000; Гайнутдинова, 2004; Миннуллин, 2012; Яруллина, 2014). Бу очракта да өйрәнүнең төрле авторда төрлечә баруы күренә. Я.С. Әхмәтгалиеваның монографиясендә, хәзерге татар әдәби телендәге һәм "Кисекбаш китабы"ндагы вокализм системасы, ягъни сузык авазларның саны һәм составы турында мәгълүмат бирелгәч, чыганакның беренче иҗегендәге сузыкларның гына анализлануы искәртелә һәм татар әдәби телендәге тугыз сузык аваз, латин нигезендәге транскрипциядә, алгы позициягә чыгарылып, артикуляцион билгеләре (рәт, күтәрелеш, иренләшү) буенча характерлана, мисал итеп алынган сүзнең башында һәм беренче иҗегендә гарәп телендәге графемасы белән язудагы чагылышы билгеләнә һәм өйрәнелә торган текстның кайсы битләрендә кулланылуы күрсәтелә, транскрипциясе бирелә, сүз рус теленә тәрҗемә ителә, тикшерелә торган авазның хәзерге татар телендә ничек итеп язылышы күрсәтелә: "[а] - широкий, негубной, нижнего подъема, заднего ряда. Обозначается в тексте буквами ا и شاب :آ баш bas (90, 110 и др.) 'голова', طآ ат (53) at 'конь'. В неударном слоге он, видимо, подвергался редукции (см. Наджип, 1963, с. 22): راقب baqar irdi (21) 'он смотрел', ىلاقس saqalу (29) 'его борода'. В современном татарском языке ему соответствует [а]. [о] - гласный заднего ряда, широкий, губной. В тексте обозначается буквой و и сочетанием وا : لوا ол (10, 11, 40) 'он, тот'; لوب бол (44, 45) 'стать'. Соответствует татарскому [u] (в современной орфографии у). [u] - гласный заднего ряда, верхнего подъема, губной. Обозначен в тексте буквой و и сочетанием وا : (113, 118), 'конец' 1) وا (67, 168) 'ударить, бить', غولوا ulug (129 и др.) 'большой'. В современном татарском литературном языке соответствующий ему гласный (орф. о) относительно краткий, подвержен редукции. [ä] - гласный переднего ряда, широкий, негубной. Изображается через алиф или на конце слова через ه, иногда не обозначается, - возможно, предполагается фатха: ىركنت tänri (19) ' небо, божество'; تيا äjt- (40) 'говорить'. В современном татарском языке звуку [ä] соответствует специфический гласный, передаваемый на письме буквой [ә]. [i] - гласный переднего ряда, широкий, негубной. Изображается в тексте посредством ی или یا, иногда кесрой: ىدريا irdi вспом. глагол; ليا il 'рука', رب bir (23, 80) 'один'. В современном татарском языке соответствующий звук (орф. е) подвержен редукции. Указанной звук есть и в других языках кыпчакского типа - казахском, ногайском", - дип, әлеге тәртиптә татар телендәге тугыз сузык авазның гарәп графикасында язу чагылышы күзәтелә [Ахметгалеева, 1979, с. 58-62]. А.И. Исламованың диссертациясендә дә татар теленең авазлары латин хәрефләре белән алга куелып, гарәп графемалары белән язылышын күзәтү максат итеп алына. Әмма автор биш авазның артикуляцион билгеләрен күрсәтә, кайсы иҗектә кулланылуы эзлекле рәвештә әйтелми һәм хәзерге язылышны искә алмый, гәрчә максатны билгеләгәндә: "рассматриваются соответствия и несоответствия с современным татарским языком", - дип бирелгән булса да, тикшерелә торган истәлекнең текстында тугыз сузык аваз кулланылуын белдергәч, болай дип дәвам итә: "гласный [а] обозначается в тексте буквами ا и آ: مدآ adam - человек, شاب bas - голова; в неударном слоге подвергался, видимо, редукции: نامي jaman - плохой, дурной; в ауслауте встречается графема ه: هدنآ anda - там. Широкий, негубный гласный переднего ряда [ә] изображается через ا, на конце слова через ه; иногда не обозначается вообще: ىديا äjdi - сказал, هن nä - что, نت tän - тело. Узкий, негубной гласный заднего ряда, среднего подъема [у] в тексте обозначается буквой ی; в многосложных словах в первом слоге не имеет буквенного выражения یتقج çyqty - вышел, قل تفص sıfatlyq - качество, ليق qyl - делать. Негубной, промежуточный гласный смешанного ряда [е] графически передается посредством знака ی, в анлауте یا, первом слоге не обозначается: لب bel - узнай, كنوتش ا eşetün - услышь. Негубной, узкий гласный переднего ряда [i] обозначаются буквой ى или сочетанием ىا: رلايدروجيا içürdıler - напоили; в тексте наблюдается чередование с [ә] и [е]: ليا لا تشيا كنوتشا - рука дип аңлатылгач, [у], [ү], [о], [ө] авазларының язылышы бергә күрсәтелә: "Для передачи огубленных гласных [u] [ü] [o] [ö], как и в других арабографических памятниках, употребляется графема (в анлауте). Арабографичность текста и редукция гласных не позволяют установить переход гласных, мы можем лишь предполагать о его существовании: بوروت turub встав, شوق quş птица, ه دنوك künda каждый день, هن وتسوا üstüna на поверхность чего-либо" [Исламова, 1998, с. 6-7]. Аңлатмада "видимо" һәм "иногда" сүзләре белән белдерелә торган төшенчәне тәгаенләргә кирәклек күренә. Шуның белән бергә, бу автор гарәп һәм фарсы сүзләрендә [о], [ө] авазларының язуда күрсәтелмәвенә игътибар итә [Исламова, 1998, с 8]. Г.Р. Гайнетдинованың кандидатлык диссертациясендә дә (2004) сузык авазларның язылышы шушы тәртиптә бара, ягъни татар теле авазларының гарәп графемалары белән ничек итеп бирелеше күзәтелә. Әмма бу автор, алдагылардан аермалы буларак, сузык авазларга характеристика бирми, латин хәрефе белән белдерелгән татар авазының кайсы сүздә, тикшерелә торган чыганакның кайсы битендә нинди графема белән белдерелүен әйтә, сүз гарәп графемасында күрсәтелми: "[а] - в тексте обозначается буквами ا и آ алтун - золото (4, 8), бал (8, 4) - мед. [ә] изображается через "алиф" на конце слова через ه; иногда не обозначается вообще - вероятно, предпологается "фатха"", дип, фарсы алынмасы ره һәр сүзе мисал итеп китерелә, әлеге сүз үз чыганак теле кагыйдәсе белән язылганга, фәтха турында сөйләргә нигез юк. Л.И. Гыймадиеваның "Историко-лингвистический анализ языка "Терджиман" (1883-1918) И. Гаспринского" дигән кандидатлык диссертациясендә сузык авазлар, асылда, шушы тәртиптә тикшерелә, 1913 нче елдан соң кабул ителгән язу үзенчәлекләренә дә игътибар ителә [Гимадеева, 2000, 2005, с. 72-73]. Л.И. Яруллинаның "Татар телендә сузык һәм тартык авазларның (вокализм, консонантизм) язуда бирелеше: ХIX гасыр һәм ХХ гасырның I чиреге" дигән монографиясендә, темада күрсәтелгән вакыт эчендә язылган азбука, грамматика, үзөйрәткеч һ.б.ларда, татар теле фонемаларының һәрберсе тулысынча характерланып, сүз башы, сүз уртасы, сүз ахырында гарәп графемалары белән язуда ничек итеп бирелеше җентекле анализлана, аерым авторларда кирилл хәрефләре белән дә күрсәтелүенә игътибар ителә (Яруллина, 2014). Б.К. Миңнуллинның "Язык газеты "Борхане таракки" (1906-1911) дигән кандидатлык диссертациясендә болай диелә: "...рассматриваются все звуки, функционирующие в языке газеты, и указываются знаки, при помощи которых происходило их графическое обозначение" [Миннуллин, 2010, с. 11]. Аңлашылганча, башта төрки-татар фонемалары характерлана, аннан соң аларны язуда чагылдыра торган гарәп графемалары күрсәтелә. Әлеге тәртип авторның монографиясендә дә саклана [Миннуллин, 2012, с. 57-112]. Шулай итеп, татар авазын белдерә торган кирилл хәрефе алга куелып языла торган хезмәтләрдә дә әлеге үзенчәлекнең төрле авторда төрлечә тикшерелүе күзәтелә: авазлар төрле дәрәҗәдә характерлана, гарәп һәм фарсы алынмалары төрки-татар сүзләреннән аерылып каралмый, сүзләр эзлекле рәвештә гарәп графикасында һәм кирилл хәрефләре белән күрсәтелми һ.б. Шуның белән бергә, әлеге ысул, язма истәлекнең телен анализлаганда, гарәп графемасын алга куеп тикшерүгә караганда, кулайрак булып санала, чөнки татар теле авазларының гарәп графикасы белән бирелешендәге билгеле бер эволюцияне ачыграк күрергә һәм имля-орфографиядәге норма һәм вариантлылыкның эзлеклелеген төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә. Язма истәлекләрнең фонетика, графика һәм орфографиясе өйрәнелгәндә игътибар ителергә тиешле зарури мәсьәләләр. Югарыда язма истәлекләрнең тел үзенчәлеген тикшерү барышында, аларның фонетика, графика, орфография мәсьәләләрен анализлау төрле автор хезмәтендә төрле ысул белән алып барылу күзәтелә. Тикшерүне алга таба дәвам иткәндә, язма телнең табигате һәм вазыйфасының таләбен аңлап, түбәндәге мәсьәләләргә игътибарны юнәлтү зарур. Язма истәлек теленең фонетикасын тикшергәндә, төрки-татарга караган сузык һәм тартык авазлар системасын күзалларга, кирилл хәрефләрен алга куеп, хәзерге әдәби тел нигезендә, аларның һәрберсенең артикуляцион табигатен (тараюын яки киңәюен) һәм лингвистик вазыйфасын (фонема яки аллофон булуын, ягъни мәгънәне аеру-аермавын) билгеләргә, шулай ук хәзерге әдәби тел белән чагыштырганда, нинди үзенчәлекләре булуын күрә белү таләп ителә. Аерма дигәндә, хәзерге тюркологиядә татар һәм башкортларның сөйләмә телләрендәге тар сузык авазларның киңәюен һәм, киресенчә, киңнәрнең тараюуын [Юлдашев, 1984, с. 107], татар теле тарихындагы о > у // у > о; ö > ү // ү > ө һәм э > и // и > е һәм аерым очракларда (беренче иҗектә) э > ә авазларның күчеше булуын [Нуриева, 1999; Әхмәтҗанов, 2005, б. 13-15, 20-22] истә тотарга кирәк була. Сөйләмә (әйтмә) телдә генә әйтелә-ишетелә торган әлеге үзгәрешне, гарәп графикасы белән язганда чагылдырып булмавын барлык авторлар да ассызыклый. Шуның белән бергә, Ф.Ш. Нуриева, 1357 елда төзелгән "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә кулланылган һәм хәзерге әдәби телдә [у] авазы белән әйтелә һәм языла торган барлык сүзләрне дә [о] авазы белән укырга кирәк, чөнки бу вакытта, [о] авазының [у] га күчмәгән булуы язмада да чагылыш таба, әлеге әсәрдә راعلاوب болгар, ناعاوس суган, ليعاوس согыл һ.б. сүзләрнең беренче иҗегендәге сузык, او диграммасы белән языла, бу үзенчәлек киң [о] сузыгының тар [у] га күчеп бетмәгәнлеген күрсәтә, дип белдерә [Нуриева, 1999, с. 41-42]. Я. Әхмәтгалиева "Кисекбаш китабы"нда сүз башында һәм беренче иҗектә хәзерге язма телдә [у] булып әйтелә һәм языла торган لوا ул, زوتوا утыз, لوب бул, قارفوت тофрак, بلوب болуб сүзләрен ол, бол, отуз, тофрак, болуб дип транскрипцияли, ягъни сузыкның киң халәтендәге сакланышын күрсәтә [Ахметгалиева, 1979, с. 59-61]. Ф.М. Хисамова ХVI-XVIII гасырдагы эш кәгазьләрендә (актларда) уйгыр юридик документларыннан чыгып, болай ди: "...tört joly boş свободен на все чытыре стороны, jawuz jaman qylynmyşy joq нет дурных дел кебек штамп булып килә торган тезмәләрнең файдаланылуын искәртә [Хисамова, 1999, с. 55], әмма штамп булмаган сүзләрнең язылышы хәзерге әдәби телдәге әйтелеше нормасында бирелә: غولوا олуг, كينسوروا урусның, اسلوب булса, ىغنوروب боронгы, نوتب бөтүн, زمناغروت بولوب булып торганымыз [Хисамова, 1999, с.61]. Димәк, бу вакытларда инде штамп булмаган гадәти сүзләрдә о > у күчеше хәл ителгән дип санарга нигез бар. Язма истәлекләрне тикшерүче галимнәр белдергәнчә, ә > и, и > ә күчеше мәсьәләсе язылышка карап хәл ителә: кул дигән сүзнең рун язмаларыннан алып, ХХ гасыр иске татар теленә кадәр لا әл һәм ليا ил дип, ягъни борынгы төрки киң [ә] һәм тар [и] сузыкларының иркен рәвештә алмаштырылып файдаланылуы күренә. Әлеге мәсьәләне Ф.Ш. Нуриева күпсанлы мисаллар белән җентекләп күзәтә, үзе өйрәнә торган әсәрдә сүз башында һәм беренче иҗектә әлиф һәм аның йай белән чиратлашуын өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин дип саный: а) бер үк сүзләр дублет буларак языла дип саный: ليا لا кул, هتريا هترا иртә, ريا را ир, اجك кәчә, هجيك кичә һ.б., ә) сүз башындагы әлиф борынгы төрки [ә]не белдерә: ناسا исән, كامكا икмәк, كاكما имгәк һ.б., б) сүз башындагы йы-йе мәд белән [и] һәм [ы] авазы белдерелә: كانيا инәк (сыер), تيا ит (эт), قوفيا ывук (газель) һ.б. [Нуриева, 1999, с. 43-45]. Ф.М. Хисамова хәзерге татар телендә [и] авазы белән әйтелә торган сүзләрнең [ә] белән күрсәтелүе киң [ә]нең булуын күрсәтә дип белдерә [Хисамова, 1999, с. 78]. Шулай итеп, язма текстны өйрәнү барышында, фонетика тармагында тикшерелә торган авазларның табигатен һәм вазыйфасын иске татар телендә, асылда, сүзнең язылышы - орфографиясе белән бергә бәйләп аңлату сорала. Әлеге үзенчәлекнең рәт һәм ирен гармониясендә дә чагылышы күзәтелә. Рәт гармониясе, ягъни сузыкны калын яки нечкә итеп уку гарәп теленең эмфатик хәрефләренә нигезләнә. Татар сөйләмендә ирен гармониясе сакланмый торган сүзләрнең традицион язылышта кулланылуы мәгълүм. Ирен гармониясе күрсәтелми торган очракны, язуда сөйләм үзенчәлегенең чагылышы дип карыйбыз. Бу юнәлештә М. Әхмәтҗанов фикере игътибарны җәлеп итә: "...В некоторых памятниках шеджере, в отличие от традиционного написания, وا анлаутном положении встречаются лишь начертания алифа, а в интерлаутной позиции вообще отсутствуют какие-либо знаки. В подобных случаях алиф не отражает губных фонем, а показывает замену их негубными звуками: كييسقا Аксийәк, лит. Аксөяк, كييسكوك Күксийәк, лит. Күксөяк, هسنا Әнсә, лит. Өнсә, ىج وت ه را ирәтүче, лит. өйрәтүче, هش هرك кэрәшә, лит. көрәшә, هش هليس силәшә, лит. сөйләшә һ.б." [Ахметзянов, 1991, с. 59]. Әлеге мәсьәләләрнең төрки-татар сүзләре өчен генә актуальлеге аңлашыла, шуңа күрә югарыда берничә мәртәбә әйтеп үтелгән фикерне тагын бер мәртәбә кабатларга кирәк: гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теленең кагыйдәсе белән язылганга күрә, төрки-татар сүзләренең язылышын аерып алып тикшерү зарур булачак. Кыскача нәтиҗәләр. Карап үтелгән диссертация һәм монографияләрнең күпчелегендә, төрки-татар сүзләренең язылышын аңлы рәвештә гарәп-фарсы алынмаларыннан аерып карамау һәм өйрәнүне эзлекле рәвештә кирилл хәрефләреннән башламау нәтиҗәсендә, аерым текстта файдаланылган хәрефләрнең кулланылышын аңлатканда, объективлык саклана алмый. Бу хәл түбәндәге хата фикерләрдә чагылыш таба: 1. Аерым авторның әсәрен анализлаганда, билгеле бер сүзләрнең ничек итеп язылышын күрсәтү максатыннан китерелгән гарәп-фарсы алынмалары, авторның үзенчәлеге буларак, әлеге әсәрдә генә шулай кулланылган кебек, аңлашылмый торган тәэсир калдыра. Югарыда, гарәп графемасын алга куеп тикшерелә торган хезмәтләрдән китерелгән мисаллардан бу хәл ачык күренде. Менә тагын бер мисалга игътибар итик: " ا(алиф без мадды) в начале слова передает звуки [а], [ә], [е], [и], [о], [ө], [ы]", - дип, Ә. Уразаев-Кормашиның кыйссаларын тикшерүче автор мондый мисаллар китерә: "الله алла, زسبدا әдәбсез, هدنجا эчендә, بلازا эзләб, جايتحا ихтияҗ, ىلمسيا исемле, نميذاتسا остазымын, بولوتماомтылыб, ديما өмид, رلايدردناشا ышандырдылар" [Шамарова, 1990, с. 9]. Китерелгән ун мисалның алтысы - алынма, ягъни бу сүзләрне Ә. Уразаев-Кормаши гына түгел, теләсә кайсы автор да шулай куллана, чөнки алар үз чыганак тел кагыйдәсе белән языла. Алла сүзе бу язылышында, үзеннән алда фәтхале сүз тормаганда, Илаһ дип укыла [Алынмалар, 1965, б. 156], исем һәм ихтыяҗ сүзе кебек үк [Алынмалар, 1965, б. 190], мәдсез әлиф белән түгел, кәсрәле әлиф (ا) белән язылган була. Гарәп алынмасы مسا исем сүзе, йай дан (ى) башка язылырга тиеш, бу очракта ул вариант булырга мөмкин. Димәк, эчендә, эзләб, омтылыб, ышандырдылар дигән татар сүзләре генә мәдсез әлиф белән башлана, ягъни тезис итеп бирелгән кагыйдәгә мисалларның күбесе дөрес сайланмаган, хата фикергә китергән була. 2. Барлык авторларның хезмәтләрендә дә: "Буква و (в начале слова в сочетании او ) выражает губные гласные [у], [ү], [о], [ө]; буква ى (в начале слова в сочетании ىا) передает гласные [э е], [и], [ы]" - тибындагы җөмләләрдә, алынмаларда һәм татар сүзләрендә, дип, бүленеп каралмагач, уау (و) һәм йай (ى) хәрефләренең вазыйфасы төгәл билгеләнә алмый. Гарәп алынмаларында уау хәрефе (و) сүз башында тартык [в], [w], сүз уртасында озын [у] авазларын белдерә, әмма вауе-мәд (وا) һәм йы-йы-йе мәд (ىا) фәкать төрки-татар сүзләренең башында гына языла. Димәк, алга таба әлеге мәсьәләләр махсус игътибар итүне сорый. Моның өчен аңлы рәвештә, анализны ныклы бер системага салу, ягъни кирилл хәрефләрен алга куеп, төрки-татар сүзләрен аерып карарга, аларның хәзерге телдәге табигатен искә төшерергә, һәр авазның, сүздәге урынына карап, язылышының ничек булуы күренеп торсын өчен, сүзнең башында, уртасында, ахырында, дип, аерып күрсәтергә, мисалларны гарәп графикасында һәм гамәли язуда да бирергә кирәк булачак. Чагыштыру максатыннан, гарәп-фарсы алынмаларына да игътибар итү мөһим, бу ике телгә хас булган язылышның аермасын, яисә кайбер авазларның бирелешендәге очраклы туры килүне ачыграк күрергә ярдәм итәчәк. Шулай итеп, язма истәлекләрнең текстын тикшерү барышында, гарәп һәм фарсы алынмаларының язылышын төрки-татар сүзләренең язылышыннан аерып алып анализлау, объектив дөреслекне, ягъни иске татар телендә параллель бара торган ике орфографик норма булуын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу нормаларның берсен икенчесе белән чагыштырганда күзәтелә торган туры килмәүләрне, язылыштагы вариантлылык, дип түгел, бәлки, бер норманың икенчесенә тәңгәл килмәгәнлеге, дип ассызыкларга туры киләчәк. Әлеге мәсьәләгә тюркологик хезмәтләрдә дә игътибар ителә, мәсәлән, төрек-госманлы теленә мөнәсәбәтле рәвештә, мондый күренешне Ю. Немет "икеләтелгән тел системасы" дип, иске анатолий-төрки телгә мөнәсәбәтле рәвештә, В.Г. Гузев "чит телне файдалану" дип атый [Гузев, 1997, с. 117]. Тартык авазларда, сузык авазларны тикшергәндәге кебек, ике телне аерып карау нигезе сакланганы хәлдә, бу хәрефләрнең үзләренә хас булган вазыйфаларына бәйле рәвештә, анализ башкачарак юнәлеш ала. Татар телендәге [т], [х] авазларының гарәп теленең ике, [г], [с] ның - өч, [з]ның - дүрт төрле графема белән белдерелә алуы, татар теленең үзенә хас булган [к], [қ], [г], [ғ] авазларына аерым хәрефләре булуы һәм сүзләрне язганда аларның төрлечә файдаланылуы мәгълүм. Димәк, норма һәм вариантлылык мәсьәләсендә, объектив дөреслекне саклау максатыннан, әлеге мәсьәләгә дә игътибар итәргә кирәк булачак. Сузык авазлардагы кебек, тартык авазларның язылышында да төрки-татар авазларын гарәп графемалары белән билгеләгәндә, норма һәм норма вариантлылыгының, төрки-татар авазы белән гарәп графемасы мөнәсәбәтендә генә түгел, төрки телләрне угыз һәм кыпчак төркеменә бүлеп карау нигезендә дә баруы ачык күренә. Бу юнәлештә сүз башы позициясендә [б-] ~ [м-], [б-] ~ [нуль], [б-] ~ [в-], [т-] ~ [д-], сүз ахырында [г], [ғ] тартыкларының саклану-сакланмавы игътибар үзәгендә тотыла. Шуның белән бергә, тартык авазларның язылышында, сузыклардан аермалы буларак, норма һәм вариантлылык мәсьәләсенең татар халкының төрле төбәндәге сөйләмә формаларының кулланылуына бәйле рәвештә барлыкка килүе мәгълүм булды. Бу хәл [й-] ~ [җ-], [с-] ~ [ч-], [җ-] ~ [ч-] һ.б. тартык авазларның чиратлашуы белән барлыкка килә торган төрлечә язылышта чагылыш таба. Димәк, гомумтюркологик хезмәтләрдән аңлашылганча, әлеге тартыкларның табигате һәм вазыйфасының үзенчәлеге, аерым кабилә телләренә бүлеп карала алмый. Бу тартыкларның рун, борынгы уйгыр, карахани-уйгыр, харәзм, чыгтай язма истәлекләрендә, төрле дәрәҗәдә чиратлашуын, аларның бер кабиләдән икенчесенә күчеше дип түгел, бәлки барлык төркиләргә хас булган гомумтөркидән килә торган традицион туры килү үзенчәлеге дип санарга кирәк булачак. Иске татар телендә исә татар халкының төрле төбәгендәге җанлы сөйләмә формаларның үзара чиратлашуы нәтиҗәсендә барлыкка килә торган вариантлылык дип карарга кирәк булуы күренә. "Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика" кебек махсус хезмәтләрдә әлеге мәсьәләнең җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән булуы искәртелә [Сравнительно-историческая..., 1984, с. 221-279]. Татар теле белемендә әлеге мәсьәләнең, Ш. Асылгәрәев тарафыннан Җ. Вәлиди, Г. Алпаров, Г. Ибраһимов, Г. Шараф, Г. Нугайбәк, Ш. Иманаев, Л. Җәләй һ.б. телчеләрнең фонетика һәм имля мәсьәләсе яктыртыла торган хезмәтләрендә ничек итеп аңлатылуы турында язылып, төрле җыентыкларда һәм "Фән һәм Тел" журналында эзлекле рәвештә басылып килә (2006, № 4, 2010; № 2, 2011; № 1, 2012; № 1-2) һ.б. 2. БОЛГАР ДӘүЛӘТЕ чОРЫ ИДЕЛ БУЕ ТөРКИ ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕң ФОНЕТИК һӘМ ГРАФИК-ОРФОГРАФИК үЗЕНчӘЛЕКЛӘРЕ 2.1. Язма чыганаклар Татар теле төрки телләр күләмендә алганда, төрек, азәрбайҗан, үзбәк, уйгыр, төрекмән телләре белән беррәттән, язма мәдәнияте борынгыдан килгән телләрдән санала. ХIХ йөз ахыры, ХХ йөз башларында формалашкан татар милли әдәби теленең элгәресе булган һәм тамырлары белән иң борынгы төрки язма әдәби телләргә барып тоташкан иске татар язма әдәби теле, шулай ук, безнең милли-мәдәни мирасыбыз. Әгәр милли әдәби телебезнең гамәлгә керүен һәм үсешен без йөз елдан артык дип билгеләсәк, борынгы әдәби телнең, тагын да борынгырак гомумтөрки язма әдәби телләрнең тарихы мең еллар белән исәпләнә [Тенишев, 2006, с. 281-288; Зәкиев, 1987, б. 42-49; Хисамова 2013, с. 29-33]. Тел белемендә телләр тарихын өйрәнү халык тарихы белән бәйләнгән шактый катлаулы фән тармагы булып санала. Әдәби тел тарихы билгеле бер телдә, шулай ук якын кардәшлектә булган телләр төркемендә, язма традициянең барлыкка килүен, гасырлар дәвамында аның үсеш-үзгәрешләрен өйрәнә. Төп чыганаклар ролен бу очракта һәртөрле язма истәлекләр уйный. Әйтергә кирәк, тюркология фәнендә бу юнәлеш соңгы берничә гасыр дәвамында Россия галимнәренең генә түгел, чит ил алтаист галимнәренең дә игътибарын җәлеп иткән мөһим фәнни проблема булып торды. Әдәби телләр тарихын өйрәнү тюркология фәнендә, билгеле булганча, узган гасырларда ук В.В. Радлов, Ф.Е. Корш, П.М. Мелиоранский, А.Н. Самойлович, А.К. Боровков, А.Н. Кононов, С.Н. Иванов кебек галимнәрнең хезмәтләрендә яктыртылды. Икенче, соңгырак этапта әлеге өлкәгә, хосусан татар теленә кагылышлы рәвештә, зур өлеш керткән галимнәрдән Ә.Н. Нәҗип, Ә.Р. Тенишев, В.Х. Хаков, Ф.М. Хисамова, Ф.С. Хәкимҗанов, Ф.С. Фасеев, Р.Г. Әхмәтьянов, И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева һ.б.ларның исемнәрен атап китәргә мөмкин [Хисамова, 2013, с. 29]. Иске, ягъни классик әдәби телләрнең башлангычы бик борынгыдан килү сәбәпле, борынгыга киткән саен, элеккеге мирас үзара кардәш халыкларның уртак милке, уртак мәдәни казанышы санала. Безнең чорга килеп җиткән беренче төрки язма әдәби тел VI-VIII йөздәге рун язуларында сакланган, менә шушы язмалардан борынгы уртак төрки язма әдәби телнең үсеш чоры башлана һәм ул X йөзгә кадәр дәвам итә. Рун язулы истәлекләр төркиләр яшәгән киң территориядә: Үзәк Азиядә, Алтайда, Якутиядә, Көнчыгыш Төркестанда, Урта Азиядә, Көнчыгыш Европада, шул исәптән Идел болгарлары яшәгән җирләрдә табылган. Бу язмаларда борынгы төркиләрләрнең яшәгән урыннары, беренче төрки дәүләтләр, ул вакытлардагы кабиләләр, халыклар турында мәгълүмат бирелә. Рун язулы төрки истәлекләр Үзәк һәм Урта Азия, Көнчыгыш Европа, күренгәнчә, бик киң территорияләрдә табылган. Борынгы төрки чордан калган ташъязмаларның табылу географиясе төрки бабаларыбызның Үзәк Азиядән көнбатышка, көньякка, төньякка кылган тарихи сәяхәтләренең шаһите булып тора. Шул ук вакытта әлеге рун язулы истәлекләр төрки берләшмәләрнең сәяси һәм мәдәни үзәкләренә нисбәттә җиде территориаль төркемчә хасыйл итә. 1. Төньяк Монголия, хәзерге Урта һәм Көнбатыш Монголиянең Хангай калкулыгы (борынгы төрки атамасы - Өтүкән ешлыгы) территориясендә, Орхон, Селенга, Тола елгалары буйларында Төрки каганлык ставкалары урнашкан була. Әлеге территориядә табылган мәдәни һәйкәлләр төркиләрнең атаклы каганнары, батырлары: зирәк Төньюкук (710 ел), Кули Чура (720 ел), Күлтәгин (732 ел), Билге каган (734 ел) һәм башкалар хөрмәтенә куелган. Хәзерге вакытта шундый ун зур һәм утызлап кече күләмле саклану дәрәҗәсе төрлечә булган истәлек булуы билгеле. 2. Енисей елгасы бассейны, Урта һәм Югары Енисей буйларында хәзерге Хакасия, Тува дәүләтләре территориясендә 150 ләп рун язулы истәлекләр табылган. 3. Көнчыгыш Төркестанда. Кыргызлардан җиңелгән уйгырлар Төркестан территориясенә күчкәндә, үзләре белән монгол далаларыннан шактый еракка - Җидесу, Көнбатыш Тяньшань якларына (хәзерге Кыргызстан, Үзбәкстан, Казакъстан территорияләренә) рун язуларын да алып киләләр. Башка төбәкләрдән аермалы бу рун язулары ташларда түгел, ә кәгазьдә сакланган. 4. Алтай территориясендә уку өчен шактый авыр булган 50 гә якын кече күләмле рун язулы истәлекләр табылган. 5. Байкал яны, Якутия территориясендә 15 ләп төрки рун хәрефләре белән кыя ташларына уелган язмалар сакланган. Кызганычка каршы, әлеге текстларны уку шактый катлаулы. Галимнәр фикеренчә, бу территорияләрдә табылган рун язмалары, орхон текстларында телгә алынган "курыканнар", хәзерге якутларның борынгы бабаларыннан күчкән булырга тиеш. 6. Көнбатыш Төркестанда. Урта Азиянең Талас һәм Фирганә өлкәләрендә түгәрәк формасындагы 12 ташка, шулай ук уннан артык кыяга уеп язылган руник истәлекләр табылган. Рун язуының Көнбатыш Төркестанга үтеп керүе турында фәндә төрле фикерләр яши, чөнки Көнчыгыш Төркестандагы рун хәрефләре күрше генә урнашкан Көнбатыш Төркестанда табылган руникадан шактый аерыла. 7. Көнчыгыш Европада 40 ка якын рун язулы истәлекләр табылган. Әлеге табышлар - хәзәр, болгар бабаларыбыз белән бергә, рун графикасының Көнчыгыш Европага сәяхәтен күрсәтә торган билге. Рун язуы Хәзәр каганлыгында, Азов буе Бөек Болгар илендә гарәп язуы урнашканчы ук кулланылышта булган, Дунай буйларында да гамәлдә йөргән. Әлбәттә, Көнчыгыш Европада, Күлтәгин, Төньюкукка багышланган ташъязмалар кебек, мәһабәт язма һәйкәлләр юк, алар, нигездә, кешеләрнең көндәлек тормышында кулланыла торган көнкүреш әйберләрендә: балчык чүлмәк, таш дивар, алтын яки көмеш савыт-сабада сакланган. Маяк шәһәрчегендә табылган әлеге истәлекләр А.М. Щербак, С.Т. Кляшторный, И.Л. Кызласов тарафыннан өйрәнелгән. Галимнәр хәзәр-болгар руннарын төрки язуларның бер варианты итеп карыйлар. Новочеркасск савытларындагы һәм Маяк шәһәре диварындагы язуларны җентекле тикшергән А.М. Щербак аларның тел ягыннан да, язылыш ягыннан да моңа кадәр билгеле булган рун язуларыннан үзенә башка булуларын күрсәтә. Идел-Чулман буйларында табылган рун язуларын өйрәнгән галим Х. Курбатов әлеге үрнәкләр арасында азмы-күпме график, орфографик аермалыклар булуын күрсәтсә дә, аларның нигезләре бер үк дип саный. "Күрәсең, төрки халыкларның һәркайсында - төрле территорияләрдә, төрле кабиләләрдә һәм кабилә берләшмәләрендә - рун язуы төрлечәрәк рәвеш алган, төрлечәрәк камилләшкән яки ул ядкәрләрне башкарган кешеләрнең грамоталылык дәрәҗәсе дә бер үк югарылыкта булмаган" [Курбатов, 1999, б. 22]. Иҗтимагый һәм сәяси сәбәпләр аркасында, аерым алганда, безнең бабаларыбыз 922 елда ислам динен кабул иткәннән соң, рун язуын тора-бара ташларга мәҗбүр булганнар. Борынгы төрки әлифба үзенең урынын дәүләтнең үсеш ихтыяҗларына ныграк туры килгән гарәп әлифбасына бирә, төрки руннар тамга-билге буларак кулланылышын дәвам иткән. Хәзерге көндә андый язулар Идел-Чулман буйларында әледән-әле табылып тора һәм фән дөньясында төрле көнкүреш әйберләренә, савытларга, ташларга язылган унбер рун язулы истәлек булуы билгеле. Безнең төбәкләрдә, ягъни Идел буенда табылган истәлекләр рун язуының аерым бер евроазиат тибындагы төре булып санала. Тюркология фәнендә исә алар хәзергәчә күп сораулар уяткан, ахыргача дешифровкага бирелмәгән язу булып исәпләнә [Тенишев, 2006, с. 157]. Бу табышлар барысы да хәзерге фәндә билгеле [Курбатов 1999, б. 1432; Тенишев 2006, с. 157-169; Нуриева, 2009, с. 96-102 һ.б.]. Төрки халыкларның әдәби-язма мирасының чишмә башы, билгеле булганча, рун язмаларында һәм IX-X йөзләрдәге уйгыр язуында безгә килеп җиткән. Бу истәлекләрдә төгәл кагыйдәләргә нигезләнгән, системага китерелгән, нормалашкан беренче төрки әдәби тел үрнәге сакланган. Урта Азия регионында формалашкан төрки язма әдәби телнең икенче үрнәге - караханилар дәвере әдәби теле, караханиуйгыр әдәби теле була (Х-ХII гасырлар). Х йөздә төркиләрдә ислам дине шактый нык таралыш ала. Ислам һәм гарәп мәдәнияте тәэсирендэ төрки язма телнең кулланыш даирәләре бик нык киңәя. Х йөздә бик зур территориядә - Көнчыгыш Төркестаннан алып, Көнъяк Тяньшань буйларына кадәр булган җирләрдә - Караханилар дәүләте төзелә. Аның сәяси һәм мәдәни үзәге Кашгар һәм Баласагун шәһәрләре була. Ул ХI-XIV йөзләрдә әлеге территориядә кулланылган телне гомуми иске төрки әдәби тел дип атау кабул ителгән һәм әлеге әдәби тел үзенең төрле регионнардагы - Караханилар, Сәлҗүк, Идел-Болгар, Дәште Кыпчак, Алтын Урда, Харәзм һәм башка территорияләрдәге төркиләр, хәтта Мисырдагы мәмлүк-төркиләр өчен дә уртак, гомуми булуы белән характерлана [Зәкиев, 1998, б. 45]. Бу чордагы әдәби телдән, билгеле булганча, Мәхмүд Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрк" (ХI г.), Йосыф Баласагуниның "Котадгу белек" дидактик поэмасы (ХI г.), Әхмәд Югнәкинең "Һибәтел хәкаик" әсәрләре (ХII йөз ахыры), Әхмәд Ясәви хикмәтләре (ХII йөз башы), Сөләйман Бакыргани әсәрләре (ХII г.) һ.б. сакланып калган. Иске татар әдәби теленең хронологик чикләрен билгеләдә, әле соңгы вакытларга кадәр диярлек, тел белемендә ике төрлерәк караш яшәп килде: региональ әдәби телнең югары чиген безгә этнос буларак татар халкы формалашкан чордан (XV-XVI гг.), ягъни Казан ханлыгы чорыннан алыргамы, яки ул татар язма әдәби теленең чишмә башы XIII-XIV йөзләрдән үк киләме? Әлеге мәсьәләгә төгәл җавапны галимә Ф.М. Хисамованың татар әдәби тел үсешенең тарихи этапларына бәйле соңгы хезмәтләрендә табабыз: "ХIII гасыр башларында ук Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы белән нигезе салынган һәм XIII-XIV йөзләрдә Харәзминең "Мәхәббәтнамә", Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмалары, Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" дастаны, Сәйф Сараиның "Гөлестан бит-төрки" әсәре һ.б. кебек классик төркитатар поэзиясенең кабатланмас гүзәл үрнәкләрен, шулай ук һәртөрле проза әсәрләрен һәм тарихи язмаларны мулдан биргән Алтын Урда чоры төрки-татар язма әдәби телен турыдан-туры татар язма әдәби теленең элгәресе, аның чишмә башы дип саный алабыз. Шул ук вакытта әлеге язма әдәби мирас гомумән төрки халыклар мәдәнияте үсешенең дә әһәмиятле этабын тәшкил иткәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк" [Хисамова, 2013, с. 29-33]. Бу уңайдан галимәнең күренекле тюрколог, урта гасыр төрки язма истәлекләребезне өйрәнүгә зур өлеш керткән Әмир Нәҗип фикерләрен үстерүен күрәбез. Әлеге галимнең гомумтөрки әдәби телләр тарихының үсеш этаплары хакындагы хезмәтләрендә татар әдәби теленең характерын билгеләгән төп моментлар чагылыш тапкан: "...территория Джучеева улуса была довольно обширной, и Золотоя Орда имела несколько культурных центров. Одним из культурных очагов был Северный Харәзм - низовье Сыр-Дарьи, сохраняющий еще былые традиции тюркской (караханидско-уйгурской) письменной культуры Средней Азии; другим таким же центром уже в ХII-ХIII вв. было низовье Волги - Сарай... А с ХIV в. появляется новый очаг - Египет... На территории современного Египта нашел свое дальнейшее развитие золотоордынский смешанный кыпчако-огузский письменный язык" [Наджип, 1975, с. 16]. Биредә, безнеңчә, ике момент аеруча игътибарга лаек. Беренчедән, аның раславынча, Идел буенда төрки язма әдәби телнең ХII-ХIII йөзләргә нисбәтләнүе, ягъни әле монгол яулап алуларына кадәр үк Түбән Идел регионында үзенчәлекле классик төрки-татар язма әдәби телнең гамәлдә йөрүе, ә икенчесе - әлеге язма әдәби телнең диалекталь нигезе, Урта Азия әдәби теленнән аермалы буларак, катнаш кыпчак-угыз (угыз-кыпчак) теле булуы. Бу очракта без, гомумән тел тарихы фәнендә билгеле булганча, милләткәчә чордагы гомуми әдәби телләрнең, төрле тарихи-иҗтимагый шартларга бәйле рәвештә, бер географик төбәктән икенче төбәккә күчеше белән очрашабыз. Әлеге күчешнең асылы борынгы традицион тел үзенчәлекләрен күпмедер дәрәҗәдә саклаган хәлдә, әдәби телнең диалекталь нигезе үзгәрү юлы белән бара [Хисамова, 2013, с. 29-33]. Болгар дәүләте чоры язма әдәби телен тасвирлап, галим Ф. Хәкимҗанов, мәсәлән, түбәндәгеләрне билгеләп уза: "По своему лексическому составу, грамматическому строю, стилистическим традициям в произведении Кул Гали отражается письменный литературный язык Поволжья, характеризующийся своими специфическими чертами и сформировавшийся в этом крае до монгольского завоевания. Начало становления локальных лексических, грамматических особенностей татарского письменно-литературного языка происходит в период существования Булгарского государства в X-XIII века и формирования булгарской этнополитической общности" [Хакимзянов, 2006, с. 628]. Идел буе төрки теленең үсеп китү чоры шул ук вакытта IXXI гасырларда Көнчыгыш Европада Урта Идел буенда төзелгән Болгар дәүләте, анда яшәгән кабилә, халык телләре белән бәйләнештә карала. Кызганычка каршы, безгә болгарларның йолалары, горефгадәтләре, теле турында бик аз мәгълүматлар килеп җиткән. Булганнарын да, бөртекләп, каберташлардан, чит ил сәяхәтчеләре язмаларыннан, археологик казылма мәгълүматларыннан җыябыз. Идел Болгары - Көнчыгыш Европаның зур дәүләтләреннән була һәм ул Идел буе халыклары, аеруча Урта Идел һәм Урал буе татарлары тарихында тирән эз калдырган дәүләтләрнең берсе. Болгар иле үзенең иҗтимагый-икътисади вазгыяте һәм мәдәнияте ягыннан ул чордагы башка Көнбатыш Европаның феодаль дәүләтләре белән бер баскычта торган һәм урта гасырлар цивилизациясенең аерылгысыз бер буынын тәшкил иткән [История татар, 2006, с. 621-628]. Бүгенге көндә Идел Болгарстаны тарихы Г.М. Дәүләтшин, И.Л. Измайлов, М.З. Зәкиев, Д.Г. Мухаметшин, А.Х Халиков, Ф.С. Хәкимҗанов, Ф.Ш. Хуҗин, Р.Г. Фәхретдинов һ.б. хезмәтләрендә яктыртылган. Галимнәрнең бердәм фикеренчә, IX-XIII гасырларда Идел һәм Кама елгалары ярларында урта гасыр Көнчыгыш Европа тарихында әһәмиятле роль уйнаган Идел Болгары дәүләте формалаша һәм үсеш ала. Утраклык, шәһәр тормышының алга китүе, шәрекъ дөньясы белән тыгыз бәйләнеш Болгарда мәгариф, фән һәм мәдәниятнең үсешенә уңай йогынты ясый. Күпсанлы уку йортларында дөньяви гыйлемнәр, дин, гарәп-фарсы һәм төрки телләр, шәрекъ авторларының хезмәтләре ныклап өйрәнелә. IX гасыр һәм Х гасыр башында Идел буенда ислам дине тарала башлый. 922 елда Болгар дәүләтенә Багдад хәлифәсенең зур вәкиллеге килә. Аның сәркатибе Ибне-Фадлан юлда булган вакыйгаларны үзенең язмасында тасвирлап барган. Аның сәяхәтнамәсе - болгарларның тормышын, мәдәниятен, мифологиясен һәм фольклорын өйрәнүдә бәһаләп бетергесез чыганак. Бу чорда болгарлар турындагы мәгълүматлар борынгы рус чыганакларында да сакланган, елъязмаларда Болгар дәүләте шәһәрләр иле буларак тасвирланган. 1185-1186 елларда Идел Болгарстанында Гранада сәүдәгәре Әбү-Хәмид әл-Гарнати була, ул үзенең язма истәлекләрендә бу ил турында язып калдыра. 1286 елларда, монгол басып алулары алдыннан маҗар (венгр) монахы Юлиан Болгарда була һәм дәүләтне, шәһәрләргә бай булган бөек дәүләт, дип атый [Халиков, 1994, с. 10]. Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителгәч, гарәп язуы гамәлгә кергән, фәнни хезмәтләр гарәп телендә языла башлаган. Гарәп язуын кабул итү Шәрекъ белән тыгыз элемтә урнаштырырга, болгарларда әдәбиятны, мәгърифәтне һәм төрле фәннәрне үстерергә ярдәм иткән. Х-ХII йөзләрдәге гарәп-фарсы дөньясының язма чыганакларында болгар тарихчылары, табиблары, философлары һәм хөкемдарлары турында төрле хәбәрләр очратырга мөмкин. Мәсәлән, әл-Гарнатый Болгар шәһәрендә казый Йакуб бине Ногман язган "Болгар тарихы" китабын укыган. Галим Борһанетдин бине Йосыф дарулар ясау турында китап язган, Урта Азия философларының әхлакэтика турындагы, риторика хакындагы хезмәтләренә аңлатмалар эшләгән [Фәхретдинов, 1996, б. 87]. Дөрес, монголларга кадәрге чор иҗаты турында мәгълүматлар күп түгел. Әмма ХI йөздә болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу хакында хәбәрләр сакланган. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияты белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы Баласагун шәһәрендә Йосыф бине Хаҗип язган, урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән берсе булган "Котадгу белек" әсәренең Болгар дәүләтендә киң таралуын әйтәләр [Фәхретдинов, 1996, б. 87]. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" мәшһүр поэмасында югары дәрәҗәгә ирешкән язма мәдәнияткә ия булган җәмгыять сурәтләнгән. Андагы шәхси хат алышулар, китап уку, укуязу әсбаплары, сату-алу һ.б. эш кәгазьләре хакындагы мәгълүматлар әһәмиятле. Тарихчы Г. Дәүләтшин ислам диненең Болгар дәүләтенең камилләшүендә һәм ныгуында, болгар кабиләләренең бер халык булып туплануында, Болгар дәүләтен шәһәрләр иле итүдә, болгар халкының һәм аларның варисларының үзенчәлекле культурасын булдыруда һәм саклап калуда зур әһәмиятен билгели [Татар әдәбияты, 2014, б. 205]. Идел буе Болгарстанында, галимә Р. Ганиева билгеләвенчә, төркиболгар-татар Яңарышының мәйданга чыгуы өчен зарури дип саналган алшартлар: дәүләтчелек, күпсанлы шәһәрләр, алга киткән һөнәрчелек һәм авыл хуҗалыгы, эчке һәм тышкы сәүдә, төрле диалектларда сөйләшүче төрки кавемнәр өчен уртак әдәби тел, халыкны бербөтен итеп берләштереп торган монотеистик дин, бихисап мәктәпмәдрәсәләр, аларга хезмәт итүче күпсанлы галим-голяма һ.б. барысы да була [Татар әдәбияты, 2014, б. 214]. Болгар дәүләтендә язма мәдәният традицион төрки әдәби тел җирлегендә һәм гарәп-фарсы йогынтысында киң үсеш ала [История татар, 2006, с. 621-629.]. Тарихи шартларга бәйле рәвештә, милли әдәби тел оешканчыга кадәр әдәби тел вазифаларын тулаем чит тел дә башкарырга мөмкин. Моңа дәлил итеп рус һәм башка славян телләре тарихында иске славян теленең тоткан урынын, яки немец әдәби теле үсешендәге латин теленең ролен күрсәтеп үтәргә мөмкин [Тенишев, 1994, с. 31]. Урта гасыр Европа әдәби телләрен өйрәнгән галимнәр аларның тар даирәгә, өстен катлам вәкилләренә хезмәт итүен билгелиләр. Идел буенда кулланылган әдәби тел шундый ук типик сыйфатка ия, ягъни аның да кулланылыш сферасының тар булуын фаразлый алабыз. Әдәби тел ул - ярымдиалект һәм җирле диалектларга каршы куела торган тел формасы. Аның төп үзенчәлекләре - телнең төрле катламындагы материалларның сайланып эшкәртелүе, диалект яки телләр үзенчәлекләрен үз эченә алуы, диалектлардан өстен торуы, телнең традицияләрен саклавы. Танылган тюрколог, төрки әдәби телләр теориясен нигезләгән галим Ә.Р. Тенишев болгар чоры әдәби истәлекләрнең теле хакында түбәдәгечә фикер йөртә: "Болгар чоры язма истәлекләре XIII гасырның беренче яртысында - Караханиуйгыр язма әдәби теле традициясе нигезендә яңа әдәби тел - төркихәрәзм әдәби теле формалашу чорында язылган. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында Хуҗа Әхмәд Ясәви иҗаты белән уртаклык булуның да асылында аларны берләштерә торган шушы төрки-хәрәзм әдәби теле ята. Мәдәни агым белән төрки-хәрәзм әдәби теле Идел буена үтеп керә һәм монда татар дөньясында яңача яшәеш ала. "Татар теле" дигәндә, мин Идел буе татарлары элементларын (киңрәк алганда, кыпчак элементларын) күздә тотыла һәм биредә катнаш әдәби телдә поэма да языла. Кол Галинең бу поэмасы бердәнбер әсәр булса, ниндидер очраклылык турында сүз йөртергә мөмкин булыр иде. Әмма бу алай түгел. Шундый угыз теле белән катнаш телдә башка әсәрләр дә язылган" [Тенишев, 1994, с. 30]. Гомумтөрки әдәби тел традицияләре һәм җирле тел үзенчәлекләре нигезендә бу чорда Идел буе төрки әдәби теле оеша. Тел чараларын билгеле бер максатта файдалану нәтиҗәсендә, аның аерым стильләре формалаша башлый. Болгар чорында бер-берсеннән шактый аерылып торган түбәндәге стильләрне билгеләргә мөмкин: 1) матур әдәбият стиле (Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы); 2) үгет-нәсыйхәт стиле ("Бәдәвам", "Тәкый гаҗәп", "Нәсыйхәтес салихин", "Ана вә угыл дастаны"); 3) фольклор әсәрләренең теле ("Кыйссаи ике былбыл", "Туйбикә кыйссасы", "Нәүруз бәете", "Сак-Сок бәете" һ.б.); 4) эпитафик язмалар стиле [Татар әдәбияты тарихы, 2011, б. 100]. Идел буе Болгар дәүләте чорына караган истәлекләр тарихииҗтимагый шартларга бәйле шактый катлаулы һәм үзенчәлекле үсеш юлы үткән. Монгол яулары аркасында, болгарлар төзегән алдынгы мәдәният фаҗигагә дучар була, ул дәвернең күпчелек ядкәрләре юкка чыккан. Безнең көннәргә килеп җиткән истәлекләрдән мәшһүр шагыйрь Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы, эпитафик язмалар тарихи һәм филологик яктан яхшы өйрәнелгән. Галимнәр фикеренчә, истәлекләрдә, сүзлек хәзинәсе, фонетик-грамматик үзенчәлекләре, стиль алымнарының бирелеше ягыннан караганда, Идел буенда формалашкан, җирле халык сөйләм теле үзенчәлекләре белән кушылган төрки язма тел чагыла. Болгар дәүләте чоры, Идел буе төрки әдәби телен өйрәнгән күпчелек галимнәр фикеренчә, ХII-ХIII йөзләргә нисбәтләнә, ягъни әле монгол яулап алуларына кадәр үк Түбән Идел регионында үзенчәлекле классик төрки-болгар язма әдәби тел яшәве мәгълүм. Идел Болгарстанында язылган әдәби истәлекләр тамырлары белән күп гасырлык борынгы төрки, карахани-уйгыр әдәби телләргә барып тоташа, шул рәвешле традицион уртаклыклар саклана, шулай ук әлеге дәвердә традицион әдәби телнең үзгәреше белән очрашабыз. Әлеге язма әдәби телнең диалекталь нигезе, күпчелек галимнәр билгеләвенчә, Урта Азия әдәби теленнән аермалы буларак, Идел буенда формалашкан. Бу уңайдан, үзенең чыганаклары белән турыдан-туры болгар чорына барып тоташкан истәлекләрнең, аерым алганда, ХIII гасыр башларында язылган "Кыйссаи Йосыф" поэмасының, табылган кулъязма нөсхәләренең соңгырак чорга - XVIII гасыр ахырына каравы, текстның оригиналы сакланмавы, әлбәттә, укуда, шәрехләүдә сораулар тудыра. Шуңа да карамастан, Болгар чоры мәдәниятенең бер өлешен тәшкил иткән каберташ язмаларының булуы истәлекләрнең тел үзенчәлекләрен чагыштырып өйрәнүгә, Идел буе болгар чоры өчен хас әдәби нормаларны билгеләргә мөмкинлек бирә. Каберташ язмаларында шул чор койнесе - гомумхалык теле чагылыш тапкан. Мәгълүм булганча, күмү һәм кабер ташлары кую йоласы дин әһелләре кулында була. Болгар кабер ташлары ислам дине шартларында куелганлыктан, аларда гарәп сүзләре, җөмләләре өстенлек ала, шулай ук гомумхалык теле үзенчәлекләре дә сакланган. Гарәп графикасында бирелгән авазларны интерпретацияләгәндә, әлеге чор истәлекләрен өйрәнгән галимнәр Ф.С. Фасеев, Ф.С. Хәкимҗанов, Х.Х. Кузьмина хезмәтләренә таянабыз. Бик аяныч, гарәп язуында сакланган болгар чоры әдәби истәлекләренең графо-фонетик үзенчәлекләренә, барлык кулъязмаларны чагыштырып, хәзергәчә бәя бирелмәгән. Бу хезмәттә дә берничә кулъязма гына файдаланылды. Хезмәттә иллюстратив материал хәзерге орфографиягә нигезләнгән транскрипция белән бирелде. Гарәп алфавитына нигезләнгән орфографиядә сузыкларны бирү өчен өч хәреф кулланылган, гарәп теленең үзенчәлекле тартык авазлары да текстны транскрипцияләүдә билгеле дәрәҗәдә кыенлыклар тудыра. Бигрәк тә, гарәп графикасына нигезләнгән төрки-татар язуында сузык авазларның сыйфатын төгәл чагылдыру шактый четерекле эш. Шулай да, гасыр дәвамында гарәп алфавитына нигезләнгән язуда төрки тел үзенчәлекләре исәпкә алынган орфографик кагыйдәләр барлыкка килүен һәм орфографик нормаларны саклау омтылышы барлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Гарәп графикасында бирелгән авазларны интерпретацияләгәндә, әсәрләрнең нигезендә Карахани-уйгыр традицияләре ятуын күз уңында тотабыз. Шулай ук әсәр теленә үтеп кергән региональ үзенчәлекләр, авазлар күчеше, тәңгәллекләр исәпкә алына. Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф" (XIII г. I чиреге). XIII гасыр башларында язылган бу әсәр татар халкының язма әдәби һәм авыз иҗаты мирасында ныклы урын алып, менә ничә йөз еллар инде халкыбызның рухи-эстетик дөньясына даими тәэсир итеп килә. Әсәрнең идеясәнгатьчә дәрәҗәсе, тарихи әһәмияте дөньякүләм танылды, Кол Гали әсәре ЮНЕСКО аша халыкара күләмдә яңгыраш алды. Кол Гали әсәрен фәнни өйрәнү тарихына да 175 елдан артык вакыт узган. Поэманың тел һәм стиль үзенчәлекләре төрле чорларда Утыз Имәни, Ш. Мәрҗани, Г. Газиз һәм Г. Рәхим, А. Самойлович, Б. Яфаров, Җ. Алмаз, А. Боровков, Ә. Нәҗип, Ә. Тенишев, В. Хаков, М. Зәкиев, Н. Хисамов, Ф. Хисамова, Р. Ганиева, Ф. Хакимҗанов, Ф. Фасеев, Ш. Абилов, Х. Кузьмина һ.б. тел һәм әдәбият белгечләре тарафыннан өйрәнелгән һәм тикшеренүләр әле дә дәвам итә. Әсәрнең өйрәнелү тарихы Н.Ш. Хисамов (1979, 1984, 1996, 2006), Х.Х. Кузьмина (1998, 2001) хезмәтләрендә бик җентекле яктыртылган һәм тулы бәяләмә бирелгән, әлеге күзәтүләре хезмәтләргә шул нигезләнде. "Кыйссаи Йосыф"ның татар халкында популярлыгы турында табылган кулъязмалар бик ачык сөйли. Хәзерге көндә әсәрнең йөз алтмыштан артык кулъязма нөсхәсе дөнья мирасханәләрендә саклана, алар бар да татар укымышлылары кулы белән күчерелгән. Хезмәтләрнең иң күп тупланган урыны, әлбәттә, Казан (130 нөсхә). Моннан тыш С.-Петербургта 10, Уфада бер нөсхә сакалана, әсәрнең Бакуда саклана торган нөсхәсе дә Казаннан киткән, Дрезден һәм Берлин күчермәләре дә Татарстаннан чыккан [Фасеев, 1983, с. 426-506]. Кулъязмаларны туплап, поэманың тәнкыйди текстын төзү XIX гасыр башында галим-филолог һәм шагыйрь Утыз Имәни тарафыннан башлана. Ул поэманың тәнкыйди текстын әзерләп, 1839 елда Казан университеты типографиясендә бастырып чыгара. Әлеге басма фән өчен бөтенләйгә югалган күп кулъязма нөсхәләргә нигезләнеп төзелгән. 1960 елларда Җәвад Алмаз "Кыйссаи Йосыф" поэмасын тикшерүгә комплекслы якын килә, күпсанлы кулъязмалары нигезендә аның тәнкыйди текстын эшли. Шуның өстенә ул, автор вариантын торгызуны күздә тотып, поэманың текстын реконструкцияли. Аның хезмәтләре кулъязма хәлендә Татарстан дәүләт музееның әдәби бүлегендә саклана [Хисамов, 1984, с. 7]. 1983 елда Фазыл ага Фасеев шул вакытка фәнгә билгеле 161 кулъязма нөсхәнең, 96 басма китапның тасвирламасын төзеп, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәренең җыелма текстын, хәзерге телгә күчермәсен һәм русчага тәрҗемәсен әзерләп бастырып чыгарды. Алга таба яңа буын укучысын күздә тотып, әсәрнең хәзерге әдәби телгә күчермәсе һәм рус теленә шигъри тәрҗемәсе нәшер ителде. Шигъри күчермәне урта гасыр төрки-татар поэзиясендә Йосыф һәм Зөләйха сюжетын киңкырлы өйрәнүче Н. Хисамов, русчага тәрҗемәне Ленинград (хәзер С.-Петербург) университеты профессоры С. Иванов эшләде. Поэманы фәнни өйрәнү XIX гасыр башларында җанланып китә, 1831 елда Х. Флейшер аны үз каталогына теркәсә, 1839 елда Казан университеты типографиясендә поэманың беренче басмасы дөнья күрә, шуннан башлап татар халкының бу яраткан китабы сиксән тапкыр диярлек басылып чыга [Хисамов, 1984, с. 3]. Шул чорда әсәргә бәйле филологик тикшерүләр М. Хоутсма, Ш. Мәрҗәни, К. Броккельман, М.Ф. Көпрүлүзадә хезмәтләрендә башлана. Ш. Мәрҗәни хезмәтендә "Кыйссаи Йосыф" татар халкының рухани кыйммәте дип билгеләнсә, К. Броккельман аның язылу ватанын башкача билгели."...Поэманың теле угыз-кыпчак тел үзенчәлекләрен эченә алуга карамастан, немец галиме аны артык тәвәккәл рәвештә угыз телләрнең берсенә - төрекчәгә нисбәт итә" [Хисамов, 1984, с. 4]. Г. Газиз һәм Г. Рәхим әсәрне татар әдәбияты яссылыгында тикшерәләр, поэманың язылу урыны дип Урта Азияне саныйлар [Газиз, Рәхим, 1922, б. 168]. А.Н. Самойлович нинди дә булса өлкәне атамаса да, "Кыйссаи Йосыф" телендәге кыпчак үзенчәлекләрен күрсәтә, әсәрнең сүзлек составы ягыннан Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Харәзминең "Мәхаббәтнамә" әсәренә якын булуын билгели [Самойлович, 1928, с. 28]. Б. Яфаров поэманы Болгар җирлегенә бәйли [Яфаров, 1949, с. 3256]. Әсәрнең телен Идел болгарларының эпиграфик ядкәрләре теле белән чагыштырма планда өйрәнү Җ. Алмаз хезмәтләреннән башлана. Ул поэма теле белән эпитафик язма арасында уртак лексик берәмлекләр булуын аерып күрсәтә, Кол Галинең болгар кешесе булуын бәхәссез саный. Галим язмаларының кулъязма хәлендә Татарстан дәүләт музее фондларында саклануы, киң укучыга тәкъдим ителмәве бик аяныч. Урта гасыр төрки язма истәлекләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим Ә. Нәҗип әсәрнең сүзлеген тикшереп, поэманың ватанын Харәзм төбәге белән бәйли. "Язык памятника занимает особое место среди языков средневековых тюркоязычных памятников огузо-кыпчакских и кыпчакских. Независимо от этнической принадлежности автора в основе языка этой поэмы лежит огузский язык, вернее один из его диалектов, или же это язык, подвергшийся сильному огузскому влиянию в результате долговременного проживания автора поэмы среди огузских племен" [Наджип, 1989, с. 79]. Х.Х. Кузьмина галим кулланган мисалларны статистик тикшереп карый: угыз элементлары - 84 берәмлек, кыпчак сүзләре 119 булып чыга. Шул рәвешле кыпчак үзенчәлекләренең күпчелекне тәшкил итүе ачыклана [Кузьмина, 2001, с. 7]. Ә.Р. Тенишев традицион әдәби телнең җирле тел нормаларына яраклаша баруына бәйле, "Кыйссаи Йосыф"ны тикшерү барышында җирле тел үзенчәлекләрен истә тотып эш итәргә кирәклеген ассызыклый [Тенишев, 1994, с. 31]. Әдәбият галиме Н.Ш. Хисамов хезмәтләрендә ядкәрне өйрәнү тарихына җентекле тарихи-әдәби анализ ясалган, төрки әдәбиятлардагы төрдәшләре белән чагыштырулар үткәрелгән [Хисамов, 1984, 2006]. Галим фикеренчә, ХIII гасыр башларында язылган "Кыйссаи Йосыф" поэмасының катнаш кыпчак-угыз әдәби телендә Иделнең түбән агымындагы регионында язылуын тюркология фәне күләмендә расланган хакыйкать дип санарга мөмкин [Хисамов, 2012, б. 7-26]. 1992 елда Х.Р. Курбатовның поэманы фонетик һәм морфологик яктан тикшергән хезмәте дөнья күрә. Автор фикеренчә, "Кыйссаи Йосыф" поэмасының фонетик, морфологик, синтаксик үзенчәлекләре болгар-татар язма истәлекләре белән тәңгәл [Курбатов, 1992, с. 139]. Х.Х. Кузьминаның монографик хезмәтендә поэма телен өйрәнү тарихына тулы күзәтү, галимнәр арасындагы әсәр теленә бәйле фикер-бәхәсләр урын ала. Галимә әсәрнең лексик үзенчәлекләрен чагыштырма-тарихи планда тикшереп, түбәндәге нәтиҗәгә килә: "Анализ показывает, что в целом поэма написана на одном из вариантов литературного языка Поволжского тюрки - на огузо-кыпчакском языке, выполняющего функцию литературного языка в Волжской Булгарии в период написания поэмы и наиболее близком к общенародному койне булгарского государства [Кузьмина, 1998, с. 19-20]. Ә.Р. Тенишевнең "Кыйссаи Йосыф" поэмасының теле" дигән күләмле хезмәтендә әсәрдә угыз теле үзенчәлекләре чагылуына игътибар ителә. Галим фикеренчә, "Идел буенда кулланылган әдәби тел берничә вариантта торган, шуларның берсе - угыз тел үзенчәлекләре өстенлек алган "Кыйссаи Йосыф" әсәре... Кол Гали поэмасы Идел буенда көньяк (угыз) төсмерен алган әдәби телдә язылган бердәнбер әсәр түгел. Шул ук телдә "Бәдавам" һәм "Кисекбаш китабы" әсәрләре язылган" [Тенишев, 1987, с. 104]. Галимнең фикерен соңгырак чорда табылган "Ана вә угыл" дастаны да куәтли. Күргәнебезчә, "Кыйссаи Йосыф" әсәренең теле тюркологлар һәм татар теле белгечләре тарафыннан шактый тулы һәм эзлекле өйрәнелгән. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең графо-фонетик үзенчәлекләрен тикшергәндә, Утыз Имәни редакциясендәге Кол Гали "Кыйссаи Йосыф" әсәренең 1839 елгы басмасы, Казан федераль университетының сирәк китаплар бүлегендә 546 шифр астында саклана торган нөсхәгә (А нөсхәсе дип билгеләнгән, бит һәм юл саны күрсәтелгән), 1825 елда күчерелгән Сара Биккол кулъязмасы (64 бит) КФУ китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә 546 шифрлы нөсхәгә нигезләнгән (Б нөсхәсе). Фазыл Фасиев әзерләгән тулы критик текстка нигезләнеп [Фасеев, 1983, с. 544], компьютер фонды нигезендә Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәренең сүзлег эшләнде, (Ф нөсхә). Сүзлекнең төп өлешен ешлык күрсәткечләре һәм конкорданс, ягъни шигырь юллары рәвешендә китерелгән сүзләр күрсәткече тәшкил итә. Бу эшләр болгар чоры язма истәлекләренең телен өйрәнгән галимнәрнең теоретик хезмәтләренә дә таянып башкарылды. "Ана вә угыл" дастаны. Болгар чорында иҗат ителгән әсәрләрнең берсе булган "Ана вә угыл" дастаны да халкыбызның рухи мирасында әһәмиятле урын алып тора. "Ана вә угыл" дастаны галим, фольклор өлкәсендә җитди хезмәтләре белән танылган М.Х. Бакиров тикшеренүләре аша билгеле була. Аның фикеренчә, дастан Болгар дәүләте дәверендә иҗат ителгән. Галим дастан телен Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы теленә якын дип саный. [Яхин, Бакиров, 1979, с. 95-97, 110-111, 189; Бакиров 2001, с. 263-267]. "Ана вә угыл" дастаны кулъязмасының нөсхәсен Марсель Бакировка борынгы әдәбият белгече Зәйнәп Максудова, өйрәнү өчен, тәкъдим иткән. Әлеге нөсхә (123 бәет) кирилл графикасында сакланган. Тикшереп өйрәнү вакытында бу вариант А күчерелмәсе буларак билгеләнде. Дастанның кулъязма өч нөсхәсен 1980 елларда М.И. Әхмәтҗанов Әлмәт һәм Лениногорск районнарыннан табып фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә. М.И. Әхмәтҗанов ядкәрне XVII-XVIII йөзләргә нисбәтли һәм барлыкка килү урыны итеп Касыйм ханлыгын саный [Әхмәтҗәнов, 1999, б. 36]. "Ана белән угыл" дастаны татар халкы арасында шактый таралган булган. Аның күләме зур түгел, кулъязмаларның күчерелү вакытлары XIX-XX йөзләргә карый. Бу кулъязмалар бер-берсен беркадәр тулыландыралар. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгендә дастанның ике күчерелмәсе саклана. Алар 39 тупламда 2831 һәм 3254 саннары астында теркәлгән. 39 кол., 2831 нче кулъязма сакланышы уртача булган җыентыкта теркәлгән. Җыентык тышсыз, күләме - 72 бит тәшкил итә, кәгазь форматы - 10,5х14,5 см. 1-6 нчы битләрдә "Ана вә угыл дастаны"ның тексты тулы түгел, ә 7-72 нче битләрдә гарәп телендә үгет-нәсыйхәт эчтәлекле башка әсәрләр [поэзия һәм проза] теркәлгән. Җыентыкта күчереп язу вакыты һәм урыны, шулай ук күчереп язучының исеме дә күрсәтелгән: 1905 нче елда Зәй-Каратай авылындагы дамелла Җамаледдин бине дамелла Нигъмәтулла мәдрәсәсендә Мөхәммәдсадыйк әл-Ормышый тарафыннан күчерелгән. Кулъязма 1982 нче елда Татарстан Республикасының Лениногорск районы Сарабиккол авылында археографик экспедиция вакытында пенсионер Камалетдинова Оркыяда табыла. Күләме 158 юл, баш өлеше һәм тагын берничә бите юк. "Ана вә угыл дастаны" һәр биттә ике баганада җидешәр юллы итеп урнаштырылган. Барлыгы 77 юл, текст тулы түгел. 53 нче юлдан башлана. Тикшеренүләрдә әлеге текст В шифры астында билгеләнде. 39 кол., 3254 нче кулъязма, 37 биттән тора, кәгазь форматы 11х18 см. 1830 елларда Әлмәт төбәге авылларының берсендә күчерелгән, күчерү елы, урыны, күчерүченең исеме сакланмаган, чөнки кулъязма тулы түгел. Дастанның бу күчермәсе матур почерк, яхшы кара белән эшләнгән. Ул Әлмәт шәһәрендә 1983 елда табыла. Җыентыкның эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Г. Болгариның укымышсыз муллалар турында шигырьләре, "Ана вә угыл дастаны" һәм татар телендә комментарийлар белән гарәп телендә язылган шигырьләр. "Ана вә угыл дастаны" 8-14 битләрдә урнашкан (ягъни 12 бит). Һәр биттә 14 шәр юл, барлыгы 268 шигъри юлдан тора. Дастан "Хикәйәт мөнәҗәт" дип атала. Әлеге күчерелмә тикшеренүләрдә Б шифры астында билгеләнде. 39 кол., 2863 нче кулъязма, 1а-7а битләр, кәгазь форматы 10х16 см. 1857 елда Әхмәт бине Габделҗаббар әл-Болгари тарафыннан күчерелгән, 1982 елгы археографик экспедиция барышында Татарстанның Лениногорск районы Кирлегәч авылындагы зират йортында М. Әхмәтҗанов тарафыннан табыла. Күләме 157 юл, баш өлеше һәм тагын берничә бите югалган. Табылган күчерелмәләр дастан текстындагы бәетләр санын 240 бәеткә кадәр тулыландырырга ярдәм итте. Бүгенге көндә дастанның кулъязма өч нөсхәсе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. Борынгы әдәбият белгече Н. Исмәгыйлов раславынча, әлеге әсәрнең тулы булмаган тагын бер тексты (№ 4060 берәмлек) Көнчыгышны өйрәнү институтының кулъязмалар бүлегендә саклана. "Ана вә угыл" дастаны Идел буенда популяр булган әсәр - қол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы үрнәгендә язылган. Ике истәлектә дә кеше тормышына тәэсир иткән язмыш сынаулары чагылыш тапкан. "Ана вә угыл дастаны" тексты, Кол Гали әсәре белән чагыштырганда, бик гади, күп кенә кирәк булмаган кабатлаулар урын алган, автор шигырь төзелешен дә камил дәрәҗәдә бирә алмаган. Әсәр Идел Болгарстаны җирләрендә мөселман динен пропагандалау һәм ныгыту өчен язылган булса кирәк. Чөнки әсәрдә төп мотив булып ана ризалыгының бөеклеген һәм Аллаһы Тәгалә кодрәтенең чиксез булуын күрсәтү тора. Дастанда ана белән бала арасында көтелмәгәндә килеп туган фаҗигале вакыйгалар тасвирлана. Бала бервакыт төшендә, ялгыш, әнисенең күзен чыгаруын һәм шуның өчен утта яндырылырга хөкем ителүен күрә. Төшкә кергән бу вакыйга егетнең "тәкъдиренә язылган булып чыга". Өнендә дә ул, ут атып, ялгыш әнисенең күзен яндыра. Анасының ризалыгын алгач, тәкъдиренә язылган барлык гөнаһларын кичереп, Аллаһы Тәгалә егетне элеккеге хәленә кайтара. Галим М.И. Әхмәтҗанов, дастанда Идел буе мөселманнары өчен проблема булып килгән казага калган намаз (җәйнең озын көннәрендә ясигъ намазын үтәп булмау) темасы килеп керә, дип саный. "Әсәрнең идеясендә, Аллаһ мөселманнарны төрле авырлыклар белән сыный, авырлыклар - бар да тәкъдир язмышы, алар белән килешергә кирәк, гаделлек кем ягында булуын Аллаһ хәл итә, дигән буйсынып яшәү фәлсәфәсе уздырыла. Мондый идеяләр татарлар арасында XVII-XVIII гасырларда ныгый, чөнки күпсанлы баш күтәрүләрдә җиңелүләр халыкта пессимизм тойгылары уяткан" [Әхмәтҗәнов, 1999, б. 36]. Галим дастан телен һәм сюжетын тарихка бәйләп карый: "Тел ягыннан караганда "Ана белән угыл " теле чагыштырмача яңа, һәм ул саф татар җирлегендә язылган, татар тормышындагы тарихи вакыйгаларга аваздаш. Вакытлар, тарихлар фонында караганда, әсәр XVII-XVIII гасырлар вәзгыяте белән өртелгән: дастанның төп каһарманнары ятим малай һәм тол хатын, вакыйгасы - аларның тормышы. Мондый хәл XVII-XVIII гасырларда Русиядә "пушка ите" итеп файдаланылган татар гаиләләрендә генә булырга мөмкин. Гомер буе казаклык хезмәтендә йөргән татарның гаиләсенә төрле бәлаказалар күп килгән. Андый тол-ятимнәрнең бердәнбер яклаучысы итеп ислам дине, Аллаһ һәм аның рәсүле Мөхәммәд-Мостафа галәйһиссәләм күрсәтелә" [Әхмәтҗәнов, 1999, б 37-38]. Дастанны беренче булып фәнни кулланышка керткән галим М. Бакиров исә, "Ана вә угыл дастаны"ның теле һәм стиле турында үзгә фикердә. "Ана һәм угыл" баллада-дастаны аерым жанрларның эволюциясен тикшерү өчен генә түгел, ә Идел-Кама буендагы борынгы әдәбиятны һәм әдәби телне өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора, дип саный [Яхин, Бакиров, 1979, с. 95]. Галим, истәлек "Кыйссаи Йосыф" поэмасы белән бер үк чор әсәре булырга тиеш, дип саный. Аерым алганда, аның телендә "Котадгу белек" һәм "Кыйссаи Йосыф" әсәрләре өчен хас булган архаик лексика бар дип белдерә [Бакиров, 2001, с. 263-267]. 2.2. Болгар дәүләте чоры язма истәлекләрендә авазларның бирелеше 2.2.1. Сузык авазлар Киң, иренләшмәгән арткы рәт [а] сузыгының язуда бирелеше. Гарәп телендә әлиф (ا) графемасы мөстәкыйль үзе генә кулланылмый, аваз белдерү өчен өс яки ас хәрәкәләр куела. Мәсәлән, хәмзәле әлиф (أ) калын һәм нечкә тартыкларга бәйле киң, иренләшмәгән, түбән күтәрелешле, арткы рәт авазы [а] һәм киң, иренләшмәгән, алгы рәт [ә] сузыгын белдерә. Мәдле әлиф (آ) гарәп телле текстларда сүзнең торле позицияләрендә килә ала, озын сузык [ā] яки [ә] авазларына тамга булып тора. Болгар чорында язылып, соңгырак дәвер күчермәләрендә сакланган арткы рәт сузыгы [а] нөсхәләрдә мәдле әлиф (آ), әлиф (ا) графемалары белән белдерелгән. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында [а] авазыннан башланган сүзләр еш очрый. Мәсәлән, غآ - ағ- нигезле 35, ىآ - ай нигезле 10, لآ - ал нигезле 43, نوتلآ - алтун сүзе 26, انآ - ана сүзе 10, اتآ - ата сүзе 47, نا- антамырлы 240 сүзформа һ.б. теркәлгән. Мисаллардан күренгәнчә, төрки чыгышлы сүзләрдә анлаутта [а] авазы тотрыклы рәвештә мәдле әлиф (آ) хәрефе белән күрсәтелгән: وﭼآ - ачу [Б.2а], رلانآ - анлар [Б.1б], اكنآ - аңа [Б.1а], ندنآ - андин [Б.1а], قترآ - артуқ [Б.1а], كننآ - аның [Б.1а],شآ - аш [А.9], ىساتآ - атасы [А.4; Б.2а], راقآ - ақар [Б.4б] һ.б. Вариатив язылыш күзәтелә: ندنآ ~ ندن ا андин, ماتآ - атам [Б.18а] ~ اماتآ - атама [Б.18б], رلاغآ - ағлар [Б.18б], ويلاغآ - ағлайу [Б.18а] һ.б. "Ана вә угыл" дастанында сүз башында [а] авазын мәдле әлиф (آ) хәрефе белән бирү шулай ук орфографик норма булып тора: ىدلآ - алды [Б.8], تآ - ат [Б.8], كنيسانآ - анасының [Б.9], бик сирәк очракта әлиф (ا) белән күрсәтелә: ىعايا - айағы [Б.9]. Сүз уртасында [а] авазы язуда әлиф (ا) белән белдерелә, яки күрсәтелми. "Кыйссаи Йосыф"та төрки сүзләрдә [а] авазының әлиф (ا) графемасы белән белдерелүе норма булып тора: راو - вар [Б.1а], رلانا - анлар [1б], مولاشلاغا - ағлашалум [Б.9], لعنلاقاس - сақланғыл [Б.5] һ.б., язуда күрсәтелмәгән очраклары да бар: ندنآ - андин [Б.2а], نيسوﺒق - қапусын [Б.2а], ىتق - қаты [Б.3б] һ.б., вариатив язылыш күзәтелә: ليعردناي [А.3] ~ لعردني - йандурғыл [Б.1б] һ.б. ىلري - йарлы [Б.5а] сүзендә [а] авазы фәтхә хәрәкәсе белән бирелгән. Гарәп-фарсы чыгышлы сүзләр чыганак телдәге орфографияне саклый: ﺲاﭙيس - сипас [Б.1б], باﻄﺤ - хаттаб [Б.1а], ملاع - ғаләм [Б.1а], رابج - җәббар, ماهلإ - илһам [Б.2а], ميلقع - ғақлым [Б.2а], كنللﻈف - фазлың [Б.2а], ىلع - ғали [Б.1а], اﻄع - ғата [Б.1а], نيفﺼو - wасфын [Б.1а] һ.б. "Ана вә угыл" дастанында [а] авазының инлаутта язуда әлиф (ا) белән белдерелүе күрсәтелә: نوتاخ - хатун [Б.8], نوتاي - йатун [Б.8], رلااقاب - бақалар [Б.10], انتاق - қатына [Б.8] һ.б. [а] авазы сүз ахырында әлиф (ا) белән яки һаи рәсмия (ه) хәрефләре белән белдерелә. "Кыйссаи Йосыф"тан үрнәкләр: төрки чыгышлы сүзләрдә: اكنآ - аңа [Б.1а], اكنﺒ - бәңа [Б.2а], اتا - ата [Б.4а] һ.б.; " Ана вә угыл" дастаныннан: ادنغليوا - уйылғанда [Б.2а], ادنشراق - қаршында [Б.4б], ابوا اجوق - қуча-үбә [Б.5б], انتاق - қатына [Б.8] һ.б. Алынмаларда чыганак телдәге орфографик норма саклана: اﻄع - ғата [Б.1а], انﺒ - бина [Б.1а], ايلوا - әүлия [Б.1б], ايقتا - әтқыйә [Б.1б], اكنذاتسوا - остазыңа [Б.10; В.1] һ.б. Чыганакларда гарәп телендәге җенес кушымчасы тә мәрбутаның (ة) үзенең төп функциясен югалтып, сүз ахырында [а] авазын белдерү өчен кулланылуын күрәбез: هركنﺼ - соңра [Б.1а], هدنآ - анда [Б.39б, А.5], هزماتآ - атамыза, هرلانآ - анлара [Б.4а], هدنتق - қатында [Б.4б], هلوي - йола [Б.6а] һ.б. "Кыйссаи Йосыф"ның тикшерелә торган кулъязма нөсхәсендә ауслаутта һаи рәсмия (ه) хәрефенең еш кулланылуын ассызыкларга кирәк. "Ана вә угыл" дастанында да сүз ахырында һаи рәсмия (ه) [а] авазын белдерә: هيازاق - қазайа [Б.3], هنسوقيوا - уйқусына [Б.3], هغذاتسوا - остазға [Б.9], هنشاب - башына [Б.3], هقتوا - утқа [Б.10б], هركنﺼ - соңра [В.24б], هدنآ - анда [В.29б] һ.б. [ә], [ė], [и] сузыкларының язуда бирелеше. Тюркологлар фикеренчә, тамырда сузык авазларның үзгәрүе борынгы чордан башлап, барлык төрки телләр үсешендә чагылыш тапкан [Щербак, 1970, с. 5-6 һ.б.]. Орхон текстларында [ä] сузыгы белән башланган сүзләрнең вариатив язылышына, яки сүз башында [ä] сузыгының язуда күрсәтелмәвенә беренчеләрдән булып В. Томсен игътибар итә, төрлечә язылышны әлеге сузыкларның үзенчәлекле әйтелеше белән бәйли. Борынгы төрки рун язма истәлекләрендә [ė] сузыгының тар әйтелешле [i] сузыгына алышуын И.А. Батманов күрсәтә: el ~ il (ил, дәүләт); eki ~ iki (ике) [Батманов, 1959, 31-32]. Күпчелек тюркологлар [ė] сузыгының төрки телләр үсеш тарихында шактый соң барлыкка килүен билгели. Мәсәлән, В.В. Радлов фикере: " [ä] сузыгының [i] сузыгына күчеше, минем фикеремчә, төрки шивәләрдә XIV гасырдан соң түбәндәге тәртиптә барган: башта төрки телләрдә сүз башындагы [ä] (ул хәзерге алтай, кырым һәм азәрбайҗан телләрендә саклана) көнбатыштагы төрки телләрдә [ė] сузыгына күчә, без аны хәзерге кыргыз һәм абакан сөйләшләрендә ишетә алабыз. Соңрак чорларда аваз тагын да тараеп, идел-урал сөйләшләрендә аңкауның көчле хәрәкәте нәтиҗәсендә [i] кебек әйтелә" [Радлов, 1884, с. 25] В.В. Радлов фикеренчә, [ä] сузыгының [i] сузыгына күчеше Идел буенда яшәүче төрки халыклар телендә XIV гасырдан соң барлыкка килгән. Димәк, [ä] ~ [ė] ~ [i] сузыклар күчеше тар, локаль күренеш кенә булып тормый: киң сузыкларның тар әйтелешле сузыкларга күчеше борынгы төрки текстларда ук теркәлгән. Тюркологларның әлеге фикере белән килешкән хәлдә, бары татар һәм башкорт телләрендә генә сузыклар системасының тулысынча үзгәрүен ассызыкларга кирәк. Чагыштыр: борынгы төрки [ä] телнең тарихи үсеше дәвамында хәзерге төрки телләрдән, мәсәлән, уйгыр, азәрбайҗан телләрендә [ä] тотрыклы сакланса, татар, башкорт, хакас телләрендә [i], калган төрки телләрдә [чыгарма чуваш һәм якут телләрендә] [ė] авазына күчкән [Исхаков, 1955, с. 77-78]. Галимнәр әлеге үзгәрешнең телнең үсешенә йогынты ясаган интра- һәм экстралингвистик факторларга бәйле булуын таный. Идел буе болгарларының эпитафик язмаларын өйрәнүче галим Ф.С. Хәкимҗанов фикеренчә, сузыклар бу чорда өчбаскычлы оппозициядә торганнар. Галим урта гасыр төрки язма истәлекләре телендә ярымтар иренләшмәгән алгы рәт [ė] сузыгының кулланылуын күрсәтә һәм бу чор өчен әлеге 9 нчы авазның булуын бәхәссез дип саный. Авазларның сыйфатын график чагылдырып булмау транскрипияләүдә авырлыклар тудыруын билгели: "Если в раннетюркских памятниках начальную графему можно читать как ä-, то в среднетюркских как е-, в языке надписей еще нет перехода древнего [ä] в [i] и этот процесс находился в стадии ä > ė. Вся трудность состоит в графическом неразличии его со звуками [ä] и [i]... Такое явление могло найти отражение в письменной форме наддиалектного койне волжских булгар" [Хакимзянов,1987, с. 40-41]. Урта гасыр язма истәлекләрен өйрәнүче күпчелек тюрколог галимнәр әдәби телдә [ė] - ярымкиң иренләшмәгән алгы рәт сузыгының булуын таныйлар. Әмир Нәҗип йай хәрефенең (ى) [ė], [и] авазларын белдерү мөмкинлеген күз алдында тотып, шулай ук транскрипцияләүнең катлаулылыгын ассызыклый: "... гарәп алфавиты белән иренләшмәгән тар [i] сузыгын сүз башында белдерү җиңел, әмма иренләшмәгән ярымкиң [ė] сузыгын күрсәтү шактый авыр, дип күрсәтә [Наджип, 1975, с. 81]. Сүз башындагы гомумтөрки [ä] авазының [ė] һәм [i] сузыкларына күчеше хакында Я. Экманның фикере әһәмиятле: "ХV гасыр уртасына кадәр беренче иҗектә традицион Карахани әдәби теленең [ä] варианты саклана, соңрак чорда [ė] белән алышына. Мәсәлән, را - är, کيشا - äşik, کاملک - kälmäk һ.б. Карахани сүзләре чыгтай әдәби телендә хәзерге Казан татарлары сөйләмендәгечә ir, işik, min дип языла, яки Урта Азия дә яшәүче хәзерге төрки телләрендәгечә [ė] сузыгы белән әйтелә: er, eşik, kel" [Eckmann, 1964, 37]. Димәк, урта гасыр язма истәлекләрнең графо-фонетик үзенчәлекләрен өйрәнгән галимнәр Идел буенда борынгы төрки [ä] нең [ė] яки [i] сузыгына күчешен таныйлар. Тел ситуациясен искә алганда, бу чорда [ė] > [i] гә авышкан, шактый якынлашкан булырга тиеш. Графикада [ä], [ė], [i] сузыкларын чагылдыруның бик катлаулы һәм бәхәсле булуын төшенгән хәлдә, әлеге тикшерүдә анлаутта нигездә, әлиф язылышы һәм ябык иҗектә язуда күрсәтелмәгән сузык [ә] дип, әлиф + йай диграфы (ىا) һәм йай (ى) графемалары белән бирелгән аваз [и] белән, аерым очракларда [е] белән билгеләнде. Шуны да искә алырга кирәк, кулъязма нөсхәләрдә бердәм орфографик нормалар сакланышы күзәтелә, сүзләрнең төрле язылыш вариантлары сирәк очрый. Киң, иренләшмәгән, алгы рәт [ә] сузыгы сүз башы позициясендә язуда әлиф (ا) белән белдерелә. "Кыйссаи Йосыф" әсәренең әлеге тикшерүдә кулланылган нөсхәләрендә төрки сүзләрдә ауслаутта әлиф (ا) графемасы белән бирелгән. Сүз башында төрки сүзләрдә кабатлаулар белән бер генә төрле язылыш варианты теркәлгән: لا - әл [С.Б.12а, 25а, 24а һ.б., барлыгы 33 сүзформа], ركا - әгәр [С.Б.3б; 1б һ.б, барлыгы 12 сүз], روديا - әйдүр [С.Б.8б һ.б., барлыгы 412 сүзформа], ىدروﭼا - әчүрде [5б], اسﭼا - әчсә [С.Б. 10а], اوا - әвә [С.Б. 9б], هرﭼا - әчрә [С.Б. 24а], ىدشلاناسا - әсәнләшде [25а], مكوداتسا - әстәдүкем [28б] һ.б. сүзләрдә очрады. Гарәп-фарсы чыгышлы сүзләрдә анлаутта әлиф (ا) белән күрсәтелгән очраклар еш теркәлгән: لها - әһел [С.Б.1б], ايقتا - әтқыйә [С.Б.1а], ايلوا - әүлийә [С.Б.1б], دمﺤلا - әлхәмд [С.Б.1б], دﺤا - әхәд [С.Б.1б], لو حا - әхвәл [С.Б. 30а], رما - әмер [С.Б.21б] һ.б. "Ана вә угыл" дастанында сүз башында [ә] авазын әлиф (ا) графемасы белән белдерү норма булып тора: اسرا - әрсә [3], را - әр [1], کولوکزا - әзгүлүк [6], لا - әл [9], کامتا - әтмәк [3] һ.б. Әлиф хәрефенең киң [ә] һәм ярымкиң [ė] сузык авазларын белдерү мөмкинлеген күз алдында тотып, аерым сүзләр ярымкиң [ė] белән бирелә ала, мәсәлән, ىدروﭼا - ėчүрде [С.Б.5б], اسﭼا - ėчсә [С.Б.10а], اڤا - ėвә [С.Б.9б],هرﭼا - ėчрә [С.Б.24а], ىدشلاناسا - ėсәнләшде [С.Б.25а], مكوداتسا - ėстәдүкем [С.Б.28б] һ.б. Инлаутта [ә] авазы язуда әлиф (ا) белән белдерелә, яки язуда күрсәтелми. Әлиф (ا) хәрефе белән күрсәтелгән очраклар сирәк: ىسلايكيا - икиләсе [С.Б.1а], رلاتليا - илтәр [А.10, Б.6а], زاملب - бәлмәз [С.Б.78], بيراتوك - күтәреп [С.Б.6а], كتن - нәтәк [Б.2а]. Гадәттә, төрки чыгышлы сүзләрнең беренче иҗегендә сузык язуда күрсәтелмәгән: نﺒ - бән [С.Б.10б], مودلك - кәлдүм [С.Б.10б], ىدلب - бәлде [С.Б.10б], رب - бәр [С.Б.1б, А.3], زامكارك - кәрәкмәз [С.Б.39б] һ.б. Сүзләрне бән яки бėн, кәлдүм яки кėлдүм, бәлде яки бėлде дип ике төрле шәрехләү мөмкинлеге саклана. Гарәп-фарсы чыгышлы сүзләр чыганак телдәге язылышны саклый: ادمرﻄاﺨ - хәтеремдә [С.Б.2а], ءهمه - һәммә [С.Б.1б], دمﺤلا - әлхәмд [С.Б.1б], ﺢيﺼف - фәсыйх [С.Б.2а], قيفوت - тәүфиқ [С.Б.2а], تمكﺤ - хикмәт [С.Б.2а], مهف - фәһем [С.Б.2б], تنج - җәннәт [С.Б.1], ديهش - шәһид [С.Б.1], نسﺤ - Хәсән [С.Б.1б], ركسع - ғаскәр [С.Б.1а], ىكلروهشم - мәшһүрлеге [С.Б.1а], ىرلا هلمج - җөмләләре [С.Б.6а] һ.б. [ә] авазының төрки сүзләрдә сүз уртасында язуда хәреф белән белдерелмәве норма булып тора. Ауслаутта [ә] авазы язуда әлиф (ا) һәм һаи рәсмия (ه) хәрефләре белән бирелә, яки күрсәтелми: هرزوا - үзрә [С.Б.1а], هرﭽيا - ичрә [1а],هتين - нитә [А], هدﺤا - әхәдә [1б.], هرلنيد - динләрә [С.Б.1б б.], هرلنيعﺒات - тәбиғинләрә [С.Б.1б б.], هرلنيديشار - рәшидинләрә [С.Б.1б б.] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, барлык өч позициядә киң, иренләшмәгән, алгы рәт [ә] сузыгы авазын язуда әлиф (ا) хәрефе белән белдерү орфографик норма булып тора, инлаутта [ә] график күрсәтелмәгән очраклар норма буларак карала. Тә мәрбута (ة) җенес кушымчасы өйрәнелә торган дәвердә үзенең төп функциясен югалтып, сүз ахырында [ә] авазын белдерә. Бу чордагы тел ситуациясенә бәйле, [е] ~ [i] күчеше [i] гә шактый якынлашкан булырга тиеш, дигән фикер туа, чөнки кулъязма нөсхәләрдә орфографик нормаларда эзлеклелек саклана, график вариантлылык сирәк күзәтелә: ىكيا [С.Б.1а] ~ ىكا [С.Б.4а]; ىدريك, [С.Б.6а] ~ ىدرك [А.10а] һ.б. Болгар чоры эпитафик язмаларда галим Ф.С. Хәкимҗанов ярымтар иренләшмәгән алгы рәт [ė] сузыгының әлиф, әлиф + йай диграфы белән яки язуда күрсәтелмичә кулланылуын билгели. Галим мисал итеп илле санының каберташ язмаларында теркәлгән вариантларын китерә: كيليا [164, 181], كيلا [62], كيلآ [214], كيلا [211], كلا [213], كيلآ [212]. Шулай ук йай (ی) хәрефе белән белдерелгән очракларны да галим сузык [е] буларак тәкъдим итә: ريب [211], رب [181], ىدرا [112, 312], ىدرا [172, 164], ىدرآ [80]. Шул ук вакыттта, язылыштагы вариантлылыкны фонеманың график синонимы булуын билгели: "Можно говорить лишь о вариантных написаниях определенных фонетических реальностей, то есть, графических синонимах" [Хакимзянов, 1987, с. 42]. Ярымкиң иренләшмәгән алгы рәт [ė] сузыгының бу чорда булуын күпчелек галимнәр кебек үк танысак та, график аерып күрсәтеп булмау авазны билгеләүдә шактый бәхәсләр тудырганлыктан, хәреф кулланылышыннан чыгып транскрипцияләүгә өстенлек бирелде. [и] сузыгы гомумтөрки сүзләрдә анлаутта алиф + йай (يا) диграфы белән белдерелгән. Мисаллар: ىسلايكيا - икиләсе [С.Б.1а, А.2], ىكيا - ике [С.Б.1а, 21а, 25а, А.2], ىدميا - имди [С.Б.1а], ندريا - ирдән [С.Б.1а], ىدريا - ирде [С.Б.1а], كيليا - илик [С.Б.25б], وكيا - икәү [С.Б.5б], هنينكيا - икәненә [Б.5б], راتليا - илтәр [А.10, Б.6а], ريا - ир [С.Б.3б, 4а, С.Б.1б, А.3], وكزيا - изгү [СБ.3б, 4а, А,3, Б.1б], شمتشيا - ишетмеш [А.5], شيا - иш [С.Б.39б, 7а, 8а, 21б, А.3б], شمريا - ирмеш [С.Б.39], زلملسكيا - иксәлмәз [С.Б.39б], ا ىساي - ийәсе [25а], رلاتليا - илтәләр [А.10, С.Б.6а] һ.б. Сүз уртасында кулланылышына мисаллар: ليك - кил [С.Б.4а], روليك - килер [С.Б.3б], ىديك - киде [С.Б9а], ليكروكيت - тигүргил [С.Б.9б] һ.б. [ә] һәм [и] сузыкларын бирүдә "Ана вә угыл" дастанында, "Кыйссаи Йосыф" әсәрендәге кебек, орфографик нормаларның эзлекле саклануы чагылыш таба: ىديا - иде [Б.8, Б.9], وكزيا - изге [Б.84], ىكيا - ике [Б.8], ىدميا - имди [Б.10], انب - бәна [Б.11], رب - бәр [Б.8, 9], رولك - кәлүр [Б.8], ىللاح - хәләле [Б.9], روديا - әйдүр [Б.10], رودكارك - кәрәкдүр [Б.10], رلاىدروتاك - кәтүрдиләр [Б.10, 11], نلاريب - бирлән [Б.8], شمريو - вирмеш [Б.9], ىريب - бири [Б.11], ىدلسيك - киселде [Б.11] һ.б. [o], [ө], [у], [ү] ирен сузыкларының язуда бирелеше. Гарәп алфавиты төрки вокализмына хас барлык үзенчәлекләрне бирә алмаган, алгы рәт һәм арткы рәт сузыклары бары бер графема аша гына белдерелгән. Иренләшкән сузыклар сүз башында әлиф + уау диграфы (وا), калган очракларда уау (و) хәрефе белән белдерелгән, графикадан чыгып, авазларның күтәрелеш сыйфатын билгеләү мөмкин түгел. Урта гасыр төрки язма истәлекләрен өйрәнгән танылган галим Ә. Нәҗип арткы рәт [o], [у] һәм алгы рәт [ө], [ү] сузыкларын бер графема аша гына чагылдыруның уку, транскрипцияләү өчен шактый авырлыклар тудыруын билгели [Нәҗип, 1975, с. 34-62]. Әлеге хезмәттә күпчелек галимнәрнең, өйрәнелә торган чорда иренләшкән сузыкларның [o] > [у] тараю күренеше булмаган, дигән тәгълимәтенә кушылырга туры килә [Наджип, 1975, с. 34; Хакимзянов, 1987, с. 42; Абдуллин, 1974, с. 175; Кузьмина, 2003, с. 73]. Мәгълүм булганча, ирен сузыкларында тараю күренеше бу чорда эзлекле төс алмаган. Истәлекләр телендә тотрыклы сакланган иренләшү күренеше традицион орфографик нормаларның эзлекле саклануы турында сөйли. Истәлекләр текстларында уау (و) графемасы позицион чикләүләрсез кулланыла, сүз башында [o], [ө], [у], [ү] сузыкларын биргәндә әлиф (ا) белән кушылып китә. "Кыйссаи Йосыф" телендә чагыштырмача киң әйтелешле лабиаль арткы рәт [o] сузыгы һәм чагыштырмача киң әйтелешле лабиаль алгы рәт [ө] сузыгы абсолют сүз башында һәм сүзнең беренче иҗегендә очрый. Анлаутта [o], [ө] әлиф + уау диграфы (وا) белән бирелә: ىلغو ا - оғлы [С.Б.1а], ىدوا - оды [С.Б 13а], بوقوا - оқуб [С.Б.29б], زوتوا - отуз [С.Б1б], ماروا - орам [С.Б12б], رودلوا - өлдүр [С.Б.7а], ديموا - өмид [С.Б.7а], شوكوا - өкүш [С.Б 3а], تروت - төрт [С.Б.1а], ىلوي - йолы [С.Б.29а], ويق - қойу [С.Б.9а] һ.б. [ү] чагыштырмача озын алгы рәт ирен сузыгы һәм [у] чагыштырмача озын арткы рәт ирен сузыгы барлык истәлекләрдә дә сүзнең теләсә кайсы позициясендә очрый. Графикадагы шартлылык [у] һәм [ү] авазларының аерымлылыгын төгәл чагылдыра алмый. Бердәнбер билге булып "каты" һәм "нечкә" тартыклар янында язылу принцибы тора [Кононов, 1958, с. 119]. Сүз башында [y] һәм [ү] авазлары әлиф + уау диграфы (وا), сүз уртасы һәм ахырында уау (و) хәрефе белән белдерелә: زوﭼوا - учуз [С.Б.11б], ىلتيوا - уйатлы [С.Б.10б], هزوا - үзә [С.Б.18б, С.Б.7а], نوا - үн [С.Б.25а], هرزو ا - үзрә [С.Б.1а], ىدكو ا - үкде [С.Б.1а] һ.б. Сүз уртасында кулланышына мисаллар: برود - дуруп [С.Б.26б], روروتلوا - олтурур [С.Б.26б], نيسوﺒق - қапусын [С.Б.2а], ولرون - нурлу [С.Б.13б], ولزوي - йүзлү [С.Б.13б], نوك - күн [С.Б.23б], ليكروك - күргил [С.Б.23б], شود - дүш [С.Б.7а] һ.б. Гарәпфарсы чыгышлы сүзләрдә: قيفوت - тәүфиқ [С.Б.1б], رون - нур [С.Б.12а], روهشم - мәшһүр [С.Б.1а] һ.б. Сүз ахырында [y] һәм [ү] авазлары уау (و) графемасы белән белдерелә: وب - бу [С.Б.78], ولنروا - урынлу [С.Б.7б], ولرد - дүрлү [С.Б.5а], ولزوس - сөзлү [С.Б.31б] һ.б. "Ана вә угыл" дастанында [y], [ү], [о] һәм [ө] авазларын бирүдә бердәм орфографик нормалар сакланышы билгеләнә: شمڌود - дутмыш [1], نوتوا - отун [6], وقيوا - ойқу [2], نوزوا - узун [2], ذاڌسوا - устаз [1], توا - ут [6], نلاغوا - оғлан [2], نوتاخ - хатун [1], تردق - қодрәт [3] һ.б. Иренләшү күренешенең әдәби истәлекләр телендә сакланышы. Болгар чоры язма истәлекләре телендә караханиуйгыр әдәби теленең төп күрсәткечләреннән берсе булган иренләшү күренешенең сүзләр нигезендә һәм кушымчалар ялганганда тотрыклы саклануы күзәтелә. Мисаллар Ф.С. Фасеев тарафыннан төзелгән "Кол Гали "Кысса-и-Йосыф" (1983) хезмәтенә таянып, компьютер фонды нигезендә эшләнгән сүз формаларының ешлык күрсәткечләренә нигезләнеп бирелә: 1) сүзләр нигезендә: буйун [2] - 98:6; 156:18; булут [1] - 106:22, өгүт [2] - 70:22; 78:1; өкүш [7] - 52:18; 88:26; 96:11; 124:29; 136:3; 162:38; утуз [1] - 48:11 һ.б. 2) кушымчаларда: а) тартым күрсәткечендә: үнүм [1] - 92:44 дөшүмдә [1] - 136:5 күркүм [1] - 92:10; в) -лүг, -лү, -лу кушымчалы сыйфатларда: дөрлү [20] - 56:19; 58:24; 60:26; 72:8; 94:42,46,48; 98:3; 112:45; 120:3,42,44; 122:32; 130:35; 138:43; 140:27; 146:31; 154:24,38; 156:28; дөрлү дөрлү [2] - 116:6; 154:25; қотлу [1] - 120:21; күрүклүг [1] - 58:43; түрлү [1] - 154:42 ~ түрлүк [1] - 100:23; үзлү [1] - 140:1; г) -уп, -үп кушымчалы хәл фигыльләрдә: бошуп [1] - 168:2; доруп [1] - 122:41 уруп [4] - 60:48; 134:16; 166:4,11; қойуп [2] - 144:6; 170:31; дүшүп [1] - 108:36 һ.б. "Ана вә угыл"дастанында сүзнең беренче һәм аннан соңгы иҗекләрендә, кушымчада да дәвам итүе күзәтелә: نوزوا - узун [2], نوکوب - бүкүн [9], نوتوا - утун [6], مونوتاخ - хатунум [4] һ.б. Әсәр тукымасына җанлы сөйләм тел үзенчәлекләренең үтеп керә башлавын ирен гармониясенең бозылу очракларыннан чыгып фикер йөртә алабыз. Мәсәлән: учуз [2] - 98:31; ~ учыз [1] - 144:3; күреп [16] - 82:5; 90:34, 36; 92:23; 108:13; 112:38; 114:23, 29; 116:3, 8; 124:19; 134:27, 36, 43; 144:22; 166: 7 ~ күрүп [11] - 66:36; 82:11, 44; 92:6, 10; 100:37; 106:32; 110:45; 130:3; 146:10; 158:34; дутуп [1] - 128:1; 80:2 ~ дутып [1] - 168:8 йүгреп [1] - 62:19 ~ йүгрүп [1] - 92:35; күркүң [1] - 146:10 ~ күркең [1] - 92:6 күндерер [2] - 60:40; 134: 12 ~ күндүрүр [1] - 114:12 һ.б. Сара-Биккол кулъязмасы текстында иренләшү гармониясенең тотрыклы сакланышы теркәлгән. Мәсәлән: زوﭼوا - учуз [С.Б.11б, С.Б.33а], بوروك - күрүб [С.Б.12а, С.Б.7а, С.Б.23б, С.Б.23б], بوتود - дутуб [С.Б.27б], بوركوي - йүгрүб [С.Б.6а, С.Б.12б], رورودنوك - күндүрүр [С.Б.5б, С.Б.23а] һ.б. Вариатив язылыш сирәк теркәлгән: بوروك - күрүп [С.Б.12а, С.Б.7а, С.Б.23б, С.Б.23б] ~ بروك - күреп [С.Б. 33б], كوروك - күрүк [С.Б. 12а] ~ كنكروك - күркең [С.Б.33б]. 2.2.2. Тартык авазлар Истәлекләр телендә тартык авазлар түбәндәге гарәп хәрефләре белән белдерелгән: [б], [п] - ب, [т] - ت, [җ], [ч] - ج, [х] - خ ح, [д] - د, [с] - س, ص,ث; ض, [з] - ز; [ҙ] - ذ; [п] - پ; [ғ] - ع, غ; [в, w] - و; [ш] - ش; [ф] - ف; [қ] - ق; [k], [г] - ک; [л] - ل; [м] - م; [н] - ن; [ң] - کن; [й] - ی, [h] - ـه. Орфографиядә фарсы әлифбасындагы пи (پ) һәм чим (چ) хәрефләрен куллану бик сирәк очрый, би (ب), җим (ج), кәф (ک) графемалары дифференцияләшмәгән, яңгырау тартыкларны да, саңгырау тартыкларны да белдереп килә ала. Тый (ط) һәм дад (ض) графемалары төрки сүзләрдә сирәк кулланыла, са (ث), сад (ص), ha (ح) графемалары алынма сүзләрнең язылышында гына күзәтелә. Идел буе Болгар дәүләте чорында язылган истәлекләр телендә ирен-ирен йомык яңгырау [б] һәм ирен-ирен йомык саңгырау [п] авазы би (ب) графемасы белән белдерелгән: [б] - ирен-ирен, йомык, яңгырау, шаулы тартык. Язуда барлык позициядә кулланылган, графикада би (ب) хәрефе белән белдерелгән: اقاب - бақа [6а], قلاب - балық [24б], رقلاب - балқыр [С.Б.25а], رلاكيب - бикләр [С.Б.29б], ىدرويب - бойурды [С.Б.9б], ىﭼدلوب - болдачы [С.Б.11б], نابونلاي - йалынубан [С.Б.10б], هبوقعي - Йағқуба [12б], ىﭽيرﺒع - ғибричә [13а], ىﺒيع - ғәйебе [13б] һ.б. Эпитафик язмаларда ирен-ирен яңгырау [б] авазының эзлекле саклануы теркәлгән [Хакимзянов 1987, с. 28-30]. [п] - ирен-ирен, йомык, саңгырау, шаулы тартык истәлекләр телендә сүз башында фарсы сүзләрендә теркәлгән: رﺒمغپ - пәйғамбәр [С.Б.10б, С.Б.21б], نامشپ - пишман [С.Б.18б], یرپ - пәри [С.Б.23б] һ.б. راباف - қапар [С.Б.6а, С.Б.7б, С.Б.7б], زيواريدباق - қапдырауыз [С.Б.4б] сүзләрендә сүз уртасында [п] авазы кулланылышы аерымлана, әмма ул графикада чагылыш тапмаган. Шул чор Идел буе халык сөйләме өчен хас булган сүз ахырындагы тартыкларның саңгыраулашуына бәйле әдәби истәлекләр телендә [п] авазының булуы шик тудырмый: بيت - тип [С.Б.5б], بلآ - алып [С.Б.9а], بتشيا - ишетеп [4б], بوا - үп [21а], بوك - күп [37б] һ.б. Аваз үзгәрешләре. [б] тартык авазының бу чор әдәби әсәрләр телендә үзенчәлекле кулланылышын күрәбез. Гомумтөрки ирен-ирен [б] тартыгының ауслаутта ирен-ирен [w] тартыгына алмаштырылуы яки төшеп калуы угыз һәм кыпчак төркемендәге телләргә аера торган билге [Грунина, 1977, с. 84]. "Кыссаи Йосыф" телендә, гомумтөрки язма традициянең угыз һәм кыпчак төркеменә караган күрсәткече буларак, барлыкка килгән түбәндәге орфографик норма һәм вариантлылык теркәлгән: 1. Поэмада гомумтөрки бол- нигезле фигыльләрдә ауслаутта би (ب) хәрефенең эзлекле төшеп калуын, угыз теленә якын ол- рәвешендә теркәлүен ачык күрергә мөмкин: بولوا - олуп [С.Б.4а], نوسملوا - олмасун [С.Б.13б], مودلوا - олдум [С.Б.18б] һ.б. Статистик исәпләүләр компьютер фонды нигезендә эшләнгән сүз формаларының ешлык күрсәткечләренә нигезләнеп бирелә (Фасеев Ф.С. Кол Гали "Кысса-и-Йусуф" / Ф.С.Фасеев. Казань: Татар кит. нәшр., 1983. 542 б.). Ол- фигыле поэмада төрле сүзформада кабатлаулар белән 313 тапкыр кулланылган, синонимы бул- фигыле исә ике тапкыр теркәлгән [60: 17, 82: 17]. Чагыштыр: ола [20] - 156:17, 162:22, 156:19, 52:21, 132:40, 168:44, 170:3, 54:12, 54:9, 58:48, 132:44, 138:39, 146:33, 152:20, 156:20, 142:32, 92:20, 156:18, 100:43, 146:35; олғыл [13] - 48:32, 96:29, 126:11, 166:6, 168:36, 164:41, 112:18, 94:4, 112:20, 160:28, 104:15, 156:8, 170:4; олды [77] - 140:29, 108:33, 122:25, 66:9, 94:7, 122:5, 114:23, 82:5, 166:5, 102:10 һ.б.; олалум [2] - 56:24, 56:22; олдачы [4] - 78:10, 52:26, 78:18, 78:19; олмыш [13] - 124:11, 10:34, 110:35, 152:6, 124:33, 90:26 һ.б. Поэмада бол- нигезле фигыль формасы актив кулланыла, әмма аның угыз телләренә хас "табу, очрату" мәгънәсен белдерүен күрәбез. Мисаллар: уйандым ул сурәти болумадым [Фасеев, 1983, б. 130]; аны сатыб үкүш ниғмәт болдачы сән [Фасеев, 1983, б. 88]; әғзасендән һич нәснә болумадык [Фасеев, 1983, б. 82] һ.б. 2. Гомумтөрки ирен-ирен [б] тартыгы белән башланып әйтелә торган راب - бар-, ريب - бир- сүзләренең барысы да диярлек "Кыссаи Йосыф" һәм "Ана вә угыл"да төрки-угыз әйтелешендәге ирен-ирен [в] авазына башлана. "Ана вә угыл" дастаны: راو - вар [1], شمريو - вирмеш [Б.9], مڍدرو - вардым [Б.2] һ.б. "Кыссаи Йосыф" әсәрендә эзлекле рәвештә ирен-ирен [в] тартыгы кулланыла. Вар- нигезле сүзформалар әсәр теленең нормасын тәшкил итә. Чагыштыр, راو - вар- нигезле 51 фигыль теркәлгән һәм бары ике бар- сүзформа әсәр телендә чагылыш тапкан: варды [8] - 62:13; 84:26; 92:30, 35; 100:2; 108:9; 110:25; 120:5; варсун [5] - 56:32, 33; 58:52; 60:21; 96:40; варалум [3] - 56:17; 60:9; 112:29; варып [5] - 54:16; 72:22; 84:22; 88:6; 144:19; варды [2] - 156:32; варайын [2] - 86:1; 98:21; вармаз [2] - 58:18; 132:33 һ.б. Мисаллар: Ләшкәрең берлә қаршу варғыл дирләр [Фасеев, 1983, б. 110]; Андан дүнеб атамыза һәм варалум [Фасеев, 1983, б. 60]; тәғҗил берлә катарлашу йүгрүп варды 92:35; җөмләләри вармаға дирнешделәр [Фасеев, 1983, б. 120]; варубән ул қойуйә һәр күн бақар [Фасеев, 1983, б. 86] һ.б. бар (راب) - очрагына бары бер мисал теркәлгән: бар Йусыфын айақын өп ғөзер диләр [Фасеев, 1983, б. 108]. Бар ~ вар модаль сүзләрнең кулланылышында ирен-ирен [в] тартыгының анлаутта норма булуы мисаллар белән дәлилләнә. Чагыштыр, راو вар модаль сүз 28 тапкыр теркәлгән: 46:17; 48:40; 54:13; 76:17; 84:8; 86:10; 92:20; 96:7, 17, 18;102:17; 110:31; 124:31; 132:28; 138:43; 144:40; 152:2, 6; 156:16; 158:18; 160:14; 162:1, 2, 3, 5, 6, 7; 166:15. Мисаллар: һиләлә бәңзәр сәнең қашларың вар [Фасеев, 1983, б 162 1], йенҗүйә бәңзәр сәниң дишләрең вар [162:2], ғәҗәб зиба мишек йопар сачләрең вар [Фасеев, 1983, б. 162] һ.б. راب - бар варианты бер мисалда гына күзәтелде: бардур безим арамызда бер мәзлум җан [Фасеев, 1983, б. 106]. ريو [С.Б.3а] вир- фигыле нигезендә ясалган барлыгы 100 сүзформа теркәлгән: вирә [4] - 52:17; 84:18; 112:32; 156:18; вирәм [6] - 78:16; 92:28; 132:37, 41; 134:23; 142:4; вирәсез [1] - 94:31; виргил [21] - 48:28; 96:16, 44; 98:21; 116:32; 126:10; 140: 26; 148:15; 158:16, 48:37, 38, 39; 50:1, 2, 3, 5; 52:9, 10, 11; 124:32; 146:7; виргүче [1] - 116:12; вирде [1] - 166:35; вирдигинә [1] - 62:36; вирди [26] - 78:1, 24; 82:21; 86:19, 21; 92:46; 94:22; 98:6, 29, 41; 100:1; 108:34; 110:27; 112:35; 114:5; 116:18; 120:9; 124:41; 132:7; 134:3; 144:3, 23; 148:27; 156:34; 160:2; 162:31; вирип [4] - 62:40; 68:43; 100:6; 156:44; вирип йиде [1] - 166:14; вирең [1] - 138:36; виреңез [1] - 92:41; вирер [2] - 48:31; 170:44; вирмәгә [2] - 98:6, 8; вирмәз [5] - 54:37; 58:4, 29; 132:34; 160:34; вирмәйен [1] - 122:12; вирмәк [2] - 66:20; 102:44; вирмәсәйди [1] - 96:11; вирмеш [2] - 46:19; 100:31; вирсә [2] - 56:27; 144:20; вирсәң [3] - 58:25; 96:16; 98:204 вирсүн [2] - 56:39; 64:32; вирүб [4] - 72:21; 112:2; 114:38; 130:42; вирүр [4] - 56:27; 86:20; 136:11; 170:40. Ирен-ирен [б] тартыгы сакланган мисаллар сирәк, ике сүздә теркәлгән: илһам бирди Йусыфа қадир дәййан [Фасеев, 1983, б. 168]; ачықтым тәмам сусадум сув бирүң тиди [Фасеев, 1983, б. 64]. Истәлекләр телендә бердәм орфографик нормаларны саклау ачык сизелә, барлык кулъязмаларда мәгълүм дәрәҗәдә угыз телләре төркеме өчен хас ирен-ирен [в] тартыгы саклана. 3. Йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] тартык авазы язылышына мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөрки телне угыз һәм кыпчак төркемендәге телләргә аера торган икенче билге - ирен-ирен [б] тартыгының язуда [м] - ирен-ирен, йомык, яңгырау, борын тартыгы белән күрсәтелүе. [м] - ирен-ирен, йомык, яңгырау тартыгы. Барлык позициядә теркәлгән. Сүз башы [м] кыпчак телләренә хас, угыз телләрендә ул анлаут [б] тартыгы белән алыштырыла [Сравнительно-историческая..., 1984, с. 42] Авазларның тарихи чиратлашуы татар диалектларында бүген дә яшәвен дәвам итә [Махмутова 1978, с. 71; Садыкова 1985, с. 34; Борһанова 1967, с. 19-56]. [м] авазының сүз башында кулланылуы, мисаллардан күренгәнчә, төрки сүзләрдә чикле, нигездә гарәп алынмаларына хас: هتنﺤم - михнәт [С.Б.18б], رﺼم - Мисыр [С.Б.2а], قاتشم - мөштақ [1], ىفﻄﺼم - Мостафа [4], دارم - морад [С.Б.9б], كلم - мәлик [С.Б.23а] һ.б. Инлаутта һәм ауслаутта [м] авазы кулланылышында чикләүләр юк. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында [б] ~ [м] тәнгәллегенә бәйле күпчелек очракта угыз телләре төркеменә хас [б] авазыннан башланган сүзләрнең норма булуы күренә. Чагыштыр: نب - бән [С.Б.11а] варианты текстта 196 тапкыр, نم - мән [С.Б.1б] варианты исә 11 тапкыр теркәлгән. Мисаллар: Бәндән (12 тапкыр теркәлгән): ахыр бәндән җөрмү хәта нә булдыңыз [Фасеев, 1983, б. 68]; әйдүр белдем бәндән бизәр улдыңыз сез [Фасеев, 1983, б. 100]; бәндән үзгә һич кемсәгә бақмаң имди [Фасеев, 1983, б. 130] һ.б. Бәнем (20 тапкыр теркәлгән): аһ дәриғә қани бәнем ул дәүләтем [Фасеев, 1983, б. 142]; аһ нидән ғәләт дүшди бәнем хәлем [Фасеев, 1983, б. 136]; бәнем әгәр йүз бен җаным улур исә [Фасеев, 1983, б. 68]; бәнем бәһам кем йэткүрер дидең имди [Фасеев, 1983, б. 92]; бәнем бәһам кем тикүрүр дидүң имди [Фасеев, 1983, б. 46]; бәнем датлу җаныма туйдыңызму [Фасеев, 1983, б. 66]; бәнем үчүн бер доға қылғыл имди [Фасеев, 1983, б. 118]; бәнем хәлем нитәлеген күзең күргил [Фасеев, 1983, б. 102]; сезләр аны бәнем үчүн сатун алың [Фасеев, 1983, б. 138] һ.б. Бәни (28 тапкыр теркәлгән): аның ғыйшқы бөйлә қылди бәни имди [Фасеев, 1983, б. 152]; бәни сатмаң кәфир қолы улмайалум [Фасеев, 1983, б. 94]; бәни ул уғыллықға қабул қылды [Фасеев, 1983, б. 160]; Зөләйхә әйдүр ирақ қалды бәнүм илем [Фасеев, 1983, б. 136]; бу күн үлсәм қани бәңа кәфен кэрәк [Фасеев, 1983, б. 74] һ.б. Бән (62 тапкыр теркәлгән): бәйан белгел сән бәнең бән сәнең [Фасеев, 1983, б. 130]; бән аңа тәлим қыйлам шөкрү миннәт [Фасеев, 1983, б. 144]; бән кылурмен имди бонда сабыр җәмил [Фасеев, 1983, б. 86]; бән сатылур кол улсам дидеңмиди [Фасеев, 1983, б. 92]; үдә икән бән бер сақынч қылдым иди [Фасеев, 1983, б. 68] һ.б. Бәна (5 тапкыр теркәлгән): бонлар сәни қол дәйүбән бәна сатды [Фасеев, 1983, б. 96] һ.б. Бон нигезле 30 алмашлык теркәлгән: сәнең хөкмен кэлтүрди бәни бонда [Фасеев, 1983, б. 158]; илем шәһрем ирақ бондан қалды имди [Фасеев, 1983, б. 136]; анлар боны эшләмәгә рәуа күрди [Фасеев, 1983, б. 98]; кем идүгүм сән боны белгел байық [Фасеев, 1983, б. 142]; Малик боны ишедүбән үзи күйәр [Фасеев, 1983, б. 98]; дөнья эчрә бонча дәүләт улур ирмеш [Фасеев, 1983, б. 128] һ.б. Бойун (2 тапкыр теркәлгән): бети йазуб вирмәгә бойун вирди [Фасеев, 1983, б. 98]; өмиддер кем мотиғ ула буйун вирә [Фасеев, 1983, б. 156]. [м] тартыгыннан башланган төрки сүзләр әдәби ядкәрләрдә өлешчә генә чагылыш таба. Мисаллар: Мән (11 тапкыр теркәлгән): қаланы мән сәңа бәхшиш қылдым [Фасеев, 1983, б. 142]; мән аны кәфен сарыб гүр қылсаммән [Фасеев, 1983, б. 82]; мәүлем сәңа сыгынурмын мән бер зәғиф [Фасеев, 1983, б. 48]; эүдә икән мән бер сақынч қыйас қыйлдым [Фасеев, 1983, б. 66]; Мунда- нигезле 17 алмашлык теркәлгән: бу йыл мунда бу арада нә хикмәт вар [Фасеев, 1983, б. 110]; мөғәббир әйдүр мундағ дүш күрдең исә [Фасеев, 1983, б. 88]; бу әхуале мундан уңдан белүмәдүм [Фасеев, 1983, б. 142]; мундан соңра қол тәдбире рәуа улмаз [Фасеев, 1983, б. 102]; мундин соңра хикмәт таба кэчисәрмен [Фасеев, 1983, б. 50]; қәрдәшләри муны күрүб ағлашдылар [Фасеев, 1983, б. 100]; муны ишдеб Шәмғун йаулақ ачығланды [Фасеев, 1983, б. 66]; муны қол диб мунларә сатам имди [Фасеев, 1983, б. 92]; мунча сәфәр рәнҗем қаму заиғ улды [Фасеев, 1983, б.136]; Зөләйхә муны ишедүб үрә дурды [Фасеев, 1983, б. 132]; он дүрлү һөнәре вар муның дирләр [Фасеев, 1983, б. 138] һ.б. Тел алды [д] һәм [т] тартыкларының язуда бирелеше. Тел алды, шаулы саңгырау [т] авазы язуда ти (ت) графемасы белән күрсәтелә. Гарәп теленең үзенчәлекле авазларыннан булган эмфатик саңгырау [т] авазы (тый (ط) хәрефе белән белдерелә) өйрәнелә торган чор ядкәрләрендә чыганак телдәгечә гарәп сүзләре язылышында сакланган, төрки сүзләрдә дә калын укылышны тый (ط) графемасы белән бирү очраклары урын алган. Әсәрләрдән үрнәкләр: هدغات - тағда [С.Б.12б], وروت - туру [С.Б.6а], رلاكنط - таңлар [С.Б.25а], ىننوط - тунны [С.Б.25а], راط - тар [С.Б.27а], شاط - таш [С.Б.8а], راط - тар [С.Б.27а], رارات - тамырына [С.Б.34а], نلاوط - толан [С.Б.2б], راغوط - тоғар [С.Б.2б] һ.б. Сүз уртасында һәм ахырында [т] авазы язуда ти хәрефе (ت) белән күрсәтелә: ولتاد - датлу [С.Б.30а], رولوتاص - сатулур [С.Б.30б], ىتكوا - үгүти [С.Б.30б], تروت - төрт [С.Б.1а] һ.б. Гарәп алынмаларының сүз ахырында [т] авазын бирүдә вариатив язылышы күзәтелә: تمكح - хикмәт [С.Б.2а], تحر - рәхәт [С.Б.3а], تناﻄلس - солтанат [С.Б.3а]; ةلود - дәүләт [С.Б.3а],ةراشب - бәшәрәт [С.Б.3а] һ.б. [д] - яңгырау, шаулы, тел-теш тартыгы. Борынгы төрки язма чыганакларда яңгырау [д] авазыннан башланган сүзләр теркәлмәгән. Борынгы [т] авазының анлаутта [д] белән чиратлашуы угыз телләренә хас тел күренеше буларак бәяләнә. Тикшерелә торган әдәби әсәрләр текстында [д] сүз башында гарәп-фарсы алынмаларында гына түгел, төрки сүзләрдә дә еш теркәлгән. Мисаллар: شمشود - дөшмеш [С.Б.1а], رلايداشود رلاكاشود - дөшәкләр дөшәделәр [С.Б.31а], ىﭽنترود - дөртенче [С.Б.31б], ولتد - датлу [С.Б.7а; С.Б.30а], نود - дүн [С.Б.5б], رلايدشلاند - динләшдиләр [С.Б.21б], مدد - дәдәм [С.Б.13а],رلايدلايد - диләдиләр [С.Б.4б], هلايد - дилә [С.Б.12а], بشود - дүшеп [С.Б.2б], راتود - дутар [С.Б.21б], ىدرود - дурды [С.Б.4а] һ.б. Ауслаутта [д] авазы гарәп-фарсы алынмаларында гына күзәтелә: دارم - морад [С.Б.1б], ددم - мәдәд [С.Б.1б], دسح - хөсед [С.Б.3б] һ.б. "Ана вә угыл" [д] / [т] билгесе буенча истәлекнең теле төрки телләрнең угыз төркеменә карый. Сүз башындагы [д] кулланыла: شمتود - дутмыш [Б.8], نوشود - дүшүн [Б.3], ترود - дөрт [Б.6], ماراشود - дүшәрәм [Б.10а] һ.б. "Кыйссаи Йосыф" теленә хас сүз башында яңгырау [д] авазы килү әсәр теле өчен норма булып тора. Чагыштыр: датлу (11 тапкыр): әйдүр әйа йусеф сәниң сөзиң датлу [Фасеев, 1983, б. 160]; бәним датлу җанымә туйдыңызму [Фасеев, 1983, б. 66]; ғақле тәмам сүзе йаулақ датлу дорыр [Фасеев, 1983, б. 120]; дәгүл (20 тапкыр): ансыз бәңа бу җиһан хуш дәгүл имди [Фасеев, 1983, б. 136]; дүш (17 тапкыр): әгәр ул дүш йэринэ кэлүр улса [Фасеев, 1983, б. 54]; әйдүр аңа бу кичә бер дүш күрдем [Фасеев, 1983, б. 88] һ.б. Сүз башында [т] ~ [д] вариатив язылышы ачык чагыла: رلايدلايد - диләдиләр [С.Б.4б] ~ رويلايت- тиләйур [С.Б.29б,]; نود - дүн [С.Б.5б] ~ نوت түн [С.Б.19а] һ.б. Дил нигезендә ясалган 16 сүз теркәлсә, тел нигезендә ясалган 17 сүз булуы ачыкланды. Үрнәкләр: 1) яңгырау, шаулы, тел-теш тартыгы [д] авазыннан башланган сүзләргә мисаллар: дилә: йусефең ағыри алтун дилә диди [Фасеев, 1983, б. 140]; деләдиләр: исраилдән йусефи диләдиләр [Фасеев, 1983, б. 56]; диләдиңез: йусефи сезләр бәйдән диләдиңез [Фасеев, 1983, б. 84]; диләйәлүм (2 тапкыр теркәлгән): йазуқымны анлардан бән диләйәлүм [Фасеев, 1983, б. 98]; Йусефи атамыздан диләйәлүм [Фасеев, 1983, б. 56]; диләкләри (2 тапкыр теркәлгән): диләкләри - байык сәндән айрылмақгә [Фасеев, 1983, б. 98]; диләкләри морадлари шөйлә улды [Фасеев, 1983, б. 98]; диләмәде: бу ишни диләмәде сәндән имди [Фасеев, 1983, б. 148]; диләр (3 тапкыр теркәлгән): ағлар икән һәм кирү дәстүр диләр [Фасеев, 1983, б. 98]; йусефдән балық хаҗәт диләр имди [Фасеев, 1983, б. 118]; шөйлә икән йусеф диләр ғисмәт йулын [Фасеев, 1983, б. 158]; диләрләр: игү сүзлә йусефи диләрләр имди [Фасеев, 1983, б. 60]; дилдән: дилдән күздән сақларлар имди [Фасеев, 1983, б. 110]; дилин: фәсих дилин йағқубә корд сөзләди [Фасеев, 1983, б. 84]; дилэр: дилэр сән бойурғыл бән варайын [Фасеев, 1983, б. 86] һ.б. 2) тел алды, шаулы саңгырау [т] авазыннан башланган сүзләргә мисаллар: теләйүрмән: һәркем бәни теләйүрсә теләйүрмән [Фасеев, 1983, б. 134]; теләйүрсән: күңелендә на кэчәр нә теләйүрсән [Фасеев, 1983, б. 130]; теләр (2 тапкыр теркәлгән): бер қызым вар мөдам сәни теләр имди [Фасеев, 1983, б. 132]; халикдан узун гомер теләр имди [Фасеев, 1983, б. 72]; теләрләр (2 тапкыр теркәлгән): җөмләләри зөләйханы теләрләр имди [Фасеев, 1983, б. 132]; солтанлардин чуқ теләрләр һэргиз вармаз [Фасеев, 1983, б. 132]; теле (3 тапкыр теркәлгән): үчүнчи теле фәсих сәхих сүзлү [Фасеев, 1983, б. 140]; йэтмиш ики тели тәмам белүр имди [Фасеев, 1983, б. 140]; телем (2 тапкыр теркәлгән): ғақлем сәхих телем фәсих қылғыл имди [Фасеев, 1983, б. 50]; ғилмем кямил телем фәсих қылғыл имди [Фасеев, 1983, б. 50]; телең: телең берлә сән дәхи иқрар қылғыл [Фасеев, 1983, б. 96]; телин (2 тапкыр теркәлгән): фәсих телин сәхих иман кэтүрер имди [Фасеев, 1983, б. 126]; фәсих телин сәхих сүзин сөйләр имди [Фасеев, 1983, б. 124]; тел тамакдан: ағыз бурун тел тамақдан гизәр имди [Фасеев, 1983, б. 164] һ.б. Сөйләм теле тәэсирендә бу нормалар бозылырга мөмкин. Чагыштыр: тел-теш тартыгы [д] тартыгына башланган дүн бер тапкыр: ул дүн кэчди йәрендәсе иртә булды [Фасеев, 1983, б. 60], ә тел алды, шаулы саңгырау [т] тартыгындан башланган түн сүзе 4 тапкыр теркәлгән: ул түн кэчди йарендәси иртә булды [Фасеев, 1983, б. 82]; ул ун түн үч йүз алтмыш йулы биһуш улды [Фасеев, 1983, б. 82]; түни күни: түни күни йусефи үгәр имди [Фасеев, 1983, б. 130]; түн күн: без түн күн мал суңындин йүрийүрмиз [Фасеев, 1983, б. 56]. Истәлекләр телендә ауслаутта төрки сүзләрдә яңгырау, шаулы, тел-теш тартыгы [д]дән башланган угыз тел үзенчәлегенең норма булуын күрәбез. Поэмада кыпчак телләренә хас тел алды, шаулы саңгырау [т] авазының сүз башында килүе ачык аерымлана. Мәсәлән, бер төркем сүзләр бары саңгырау [т] аша гына язылган. Үрнәк: тагда (2 тапкыр теркәлгән): йусефең қәрдәшләри тағда иди [Фасеев, 1983, б. 92] тақда варыб бер гөнаһсыз қорд тутдилар [Фасеев, 1983, б. 84]; тағның: бераз тағның башигә чықыб бақды [Фасеев, 1983, б. 62]; таш (4 тапкыр теркәлгән): йусеф кэлеб ул таш үзрә утурыр имди [Фасеев, 1983, б. 76]; қойуның түбендә [бер] таш вар иди [Фасеев, 1983, б. 76]; су үзрә мөғәлләк таш мәхкәм дурды [Фасеев, 1983, б. 76]; таш йусефә хәрирдән йумшақ улды [Фасеев, 1983, б. 76]; тәнем: халем дишвар тәнем мәҗрух күңлүм мәғмүм [Фасеев, 1983, б. 66]; тән (3 тапкыр теркәлгән): бәғдазан тәнендән қан алдырса [Фасеев, 1983, б. 148]; бәнем тәним ғөрйан қылыб тунум суймағ - [Фасеев, 1983, б. 74]; тәнләринә: тәнләринә дукынса мәғйуб әйләр [Фасеев, 1983, б. 1066]; тун (23 тапкыр теркәлгән): җөмләсинә берәр зиба тун кэйүрди [Фасеев, 1983, б. 124]; игненә дөрлү әлуан тун кидерди [Фасеев, 1983, б. 60]; мөләүүән тун тунанды хәрир зиба [Фасеев, 1983, б. 156]; паласларин чықарып тун кийүрди [Фасеев, 1983, б. 108]; сандықдан йэтмиш дөрлү тун чықарды [Фасеев, 1983, б. 120]; тун багы йиде йэрдән мәхкәм тутды [Фасеев, 1983, б. 158]; үч йүз алтмыш әлуан дөрлү тун әйләди [Фасеев, 1983, б. 146]; сурар сәңа бу тунны кем кидерди [Фасеев, 1983, б. 120]; бәнем тәним гөрйан қылып тунум суймақ [Фасеев, 1983, б. 74]; туны илә санәми үртүб қуйди [Фасеев, 1983, б. 166]; туныны йопар берлә йэзләндерди [Фасеев, 1983, б. 60] һ.б. тут- (16 тапкыр теркәлгән) фигыле нигезендә ясалған фигыльләр бары бер вариантта теркәлгән: биңзе нуры күн йахтусын тутар имди [Фасеев, 1983, б. 138]; йусефи суа йэтмәздән тутар имди [Фасеев, 1983, б. 76]; имди сән хатереңни рази тутғыл [Фасеев, 1983, б. 144]; бәс зөләйхә йусефең әлин тутды [Фасеев, 1983, б. 164]; тәүә үзрә мәхкәм тутуп барлар имди [Фасеев, 1983, б. 106] һ.б. [з] ~ [й] тәңгәллеге. Төрки халыклар гаиләсенә кергән телләрне төркемләүдә [д] ~ [з] ~ [й] тәңгәллеген, беренчеләрдән булып, Мәхмүд Кашгарый үзенең хезмәтендә төп күрсәткеч итеп алган. Әлеге үзенчәлек шул чордан алып хәзерге көнгәчә төрки әдәби телләрне дифференцияләүдә классификацион күрсәткеч булып хезмәт итә. А.М. Щербак δ > j аваз күчешен төрки телләрнең фонетик системасының үзгәрүенә бәйли һәм бу процесс XII гасырлардан иртә булмаган дип саный. Аның фикеренчә, башка төрки кабиләләр белән чагыштырганда, кыпчакларда j авазы күпкә иртәрәк барлыкка килгән [Щербак, 1961, с. 57]. Тикшерүләрдән күренгәнчә, " Кыйссаи Йосыф" әсәрендә тел алды, ярык, спирант [з] тартыгының, "Ана вә угыл" дастанындагы кебек, сүз уртасы позициясендә кулланылуы очрый, [з] ~ [й] тәңгәллеге чагыла: ىدشرغذاق - қазғырышды [А.19] ~ ىدروغيق - қайғурды [С.Б.4б-11]; یذيا - изи [С.Б.27б] ~ ايا - ийә [С.Б.11б] һ.б. "Ана вә угыл" дастаны текстыннан мисаллар:قزآ - аҙақ [7.163] ~ قايآ - aйақ [6.146] һ.б. [з] ~ [й] билгеле сүзләрнең вариатив язылышына игътибар итсәк, з- билгеле сүзләр сирәк очрый. "Ана вә угыл" дастанында مزوق - қузым [Б.9] язылышы теркәлгән. Кагыйдә буларак, ядкәрләр телендә й- билгеле сүзләрнең эзлекле саклануы күзәтелә. Мәсәлән, ويوق - қойу (20 тапкыр), یغيق - қайғы (8 тапкыр), یديوق - қойды (18 тапкыр), "Ана вә угыл" дастанында ىسوغياق - қайғусы [В.1] сүзе бары -й- варианты белән кулланылган. Интервокаль позициядә [қ] авазының саклануы. Борынгы төрки әдәби телдә интервокаль позициядә йомык увуляр [қ] авазының саклануы норма булып тора. Хәзерге төрки телләр төркемендә авазлар чиратлашуы төрле юнәлешләрдә барган, интервокаль [қ] авазының яңгыраулашуы кыпчак телләренә хас мөһим күрсәткеч булып тора. Интервокаль [қ] авазының яңгыраулашуы М. Кашгарый сүзлегендә үк урын алган: yarmaqan ~ armaγan, basqun ~ basγun, tutqun ~ tutγun, югыйсә daqу бары тик бер вариантта гына теркәлгән [Грунина, 1991, с. 27]. Истәлекләр орфографиясендә интервокаль [қ] авазының кулланылуына бәйле бердәм традицион әдәби тел нормалары саклануы ачык билгеләнә: راقاب - бақар (7 тапкыр), راقيج - чықар (11 тапкыр), چنيقاس - сақынч (7 тапкыр), زوقوت - туқуз (2 тапкыр), مقامراي - йармақым (1 тапкыр), ىقوتساي - йастуқы (1 тапкыр). Мисаллар: сақынч (6 тапкыр): бу дүш ичрә изгү сакынч санғыл имди [Фасеев, 1983, б. 52]; йағкуб аны ишедебп сақынч санды [Фасеев, 1983, б. 58]; үдә икән бән бер сақынч қылдым иди [Фасеев, 1983, б. 68]; йа йусеф сән бу сақыныч қуйғыл имди [Фасеев, 1983, б. 94]; сақынчдан: йәнә дүнеб ул сақынчдан қалдым иди [Фасеев, 1983, б. 68]; чықа: қойудан чықа кэлди [Фасеев, 1983, б. 92]; чықар (5 тапкыр): бақды ирсә нур чықар ул қойудан [Фасеев, 1983, б. 90]; йағқуб бақды ул мәқамдән аwаз чықар [Фасеев, 1983, б. 80]; йәһүдә ул йазыйә һәр күн чықар [Фасеев, 1983, б. 86]; қатарлашу тыш қапуйә чықар имди [Фасеев, 1983, б. 170]; ташқары һәм нуры балқыб чықар имди [Фасеев, 1983, б. 76]; чықарды (2 тапкыр): җәбраил ул ташны тиз чықарды [Фасеев, 1983, б. 76]; сандықдан йэтмиш дөрлү тун чықарды [Фасеев, 1983, б. 120]; чықардылар: қанлу күңләк қуйынундан чықардылар [Фасеев, 1983, б. 82]; чықарса: бу сурәтдин җан чықарса боны аңла [Фасеев, 1983, б. 162]; чықарубән: қойудан чықарубән сатылдачи [Фасеев, 1983, б. 78] һ.б.; чықарыб: паласларин чықарыб тун кийүрди [Фасеев, 1983, б. 108]; туқыз: туқыз қәрдәш йусефә эл тикүрди [Фасеев, 1983, б. 68]; туқызынчи: туқызынчи холқы лятиф ляфзе датлу [Фасеев, 1983, б. 140]; йармақым (2 тапкыр): йармақым вар бер нэчә қыйммәти йуқ [Фасеев, 1983, б. 96]; малик әйдүр ун сәкез йармақым вар [Фасеев, 1983, б. 96]; йастуқы: йастуқы атасының дези ирмеш [Фасеев, 1983, б. 128] һ.б. "Ана вә угыл дастаны" телендә шулай ук эзлекле традицион әдәби тел күрсәткече интервокаль [қ] сакланган: رقب - бақар [6], نڍقاذآ - аҙақын [6], راقي - йақар [2], راقيي - йықар [3], ىﭼوعراقﭼ - чықарғучы [Б. 10а], راقج - чықар [В.5] һ.б. Сирәк очракларда поэмада интервокаль [қ] > -ғ- күчеше, сүзформаларның вариатив язылышы теркәлгән. Бу очракны региональ сөйләм үзенчәлекләренең әдәби телгә тәэсире дип бәяләргә мөмкин: Мәсәлән: اغاي - йаға [С.Б.21а] ~ زملقي - йақылмаз [С.Б.39а]. Ауслаутта традицион әдәби тел күрсәткече [ғ] һәм [г] авазларының кулланылышы. [ғ] - увуляр, йомык, яңгырау тартык язуда айн (ع), гайн (غ) хәрефләре белән белдерелә. сүз башы позициясендә гарәп-фарсы сүзләрендә чагылыш таба, инлаут һәм ауслаутта чикләүләрсез очрый: بجاع - ғаҗиб [С.Б.2а], زيزع - ғазиз [С.Б.25а], ىﺒيع - ғайбе [С.Б.13б], لسغ - ғосел [С.Б.2а] һ.б. Текстта сүз уртасында увуляр [ғ] саклана: رلاترفغم - мәғфирәтләр [С.Б.48б], رﺒمغب - пәйғамбәр [С.Б.110б], وغياق - қайғу [5], نلاغوا - уғлан [2], لاغات - тағыла [1], زڍغا - агыз [8], ىدلاغا - ағлады, ىدلاغاب - бағлады һ.б.. Ауслаутта традицион архаик [ғ] һәр очракта да сакланган: غڍلتا - атлығ [1], غاس - сағ [9], غاب - бағ [С.Б.34а] һ.б. Идел Болгарстаны чоры язма истәлекләре телендә ауслаутта [ғ] авазының кулланылышы традицион әдәби тел нормаларына нигезләнә, ягъни ауслаутта увуляр [ғ] авазының традицион язылышы теркәлгән: غيرا - арығ [С.Б.24а], غاب - бағ - [С.Б.34а], غيتاق - қатығ [С.Б.5а], غات - тағ [С.Б.5а], غيراس - сарығ [С.Б.24а] һ.б. Әмма истәлекләр телендә әлеге күренеш өлешчә генә чагылыш таба, поэмада Идел буе ареалына хас сүз ахырында архаик [ғ] ның төшеп калуын ачык күрергә мөмкин. Исәпләүләр буенча улуғ (غولوا) формасы 9 тапкыр очрады - 54:26; 64:34; 78:18; 88:1; 90:1, 108:34; 144:38, 108:30, 108:27. Ә улу (ولوا) шәкле исә 20 мисалда теркәлгән - 50:11; 52:22,70:5; 104:14; 106:5; 118:11; 128:8; 136:17; 138:41; 142:23; 146:26, 120:27; 122:27; 58:26, 36; 66:41; 100:27, 98:22, 124:2; 138:19. Шул ук вакытта поэмада 19 тапкыр улуқ язылышы сакланган - 66:1; 78:21; 90:37; 102:21, 40; 106:38; 108:17; 112:1; 114:37; 118:7; 120:2; 130:32; 134:25; 138:13, 18; 140:30; 150:9; 164:47; 166:1. [ғ] авазының сүз ахырында закончалыклы төшеп калуы күп мисаллар белән раслана. Мәсәлән, дөрлү сүзее 20 тапкыр теркәлде - 56:19, 130:35 94:48, 120:42, 120:44, 140:27, 60:26, 154:24, 112:45, 94:46, 94:42, 58:24, 120:3, 72:8, 154:38, 138:43, 146:31, 98:3, 122:32, 156:28; йарлы сүзенең бары бер варианты 15 тапкыр теркәлгән - 62:29, 62:42, 68:29, 62:23, 104:38, 74:19, 80:15, 58:49, 84:25, 64:9, 70:32, 74:12, 100:33, 100:2, 96:12; қапу варианты 2 тапкыр язылган - 170:10, 170:14 һ.б. Болгар чоры язма истәлекләре телендә [ғ] һәм [г], карахани-уйгыр әдәби тел традициясе буларак язуда сакланса да, Идел буе төбәгенә хас ауслаутта [ғ] авазының төшеп калуы норма булып тора. Кыскача нәтиҗәләр. Идел Болгарстаны чорында иҗат ителгән әсәрләрнең теле күп гасырлык борынгы төрки, карахани-уйгыр әдәби телләренә барып тоташа, шул рәвешле аларда традицион уртаклыклар саклана. Бу шул чор зыялылары һәм шагыйрьләренең ислам дине белән бергә килеп кергән язу культурасына ия булуын, гомумтөрки әдәби традицияләрдән иркен файдалануын күрсәтеп тора. Тикшерелгән кулъязма нөсхәләрдә киң, иренләшмәгән арткы рәт сузыгы [а] авазы мәдле әлиф (آ), әлиф (ا), һаи рәсмия (ه) графемалары белән белдерелгән, я сузык язуда бөтенләй күрсәтелмәгән. мәдле әлиф (آ) хәрефенең төрки сүзләрдә гарәп теле өчен хас озын сузыкны белдерү функциясе күзәтелми, сүз башында килгән киң иренләшмәгән арткы рәт сузыгы [а] һәрвакыт диярлек шул өстәмә билге белән белдерелә. [а] авазын сүз башында мәдле әлиф (آ) белән белдерү орфографик норма булып тора. Сузык авазларның язуда күрсәтелүендә уйгыр традициясенең закончалыклы сакланышы сизелә. Гарәп телендәге тә мәрбута (ة) җенес кушымчасының аны өйрәнә торган дәвердә үзенең төп функциясен югалтып, сүз ахырында [а] авазын белдергән графема булуы билгеләнде. Бу күренеш гарәп алфавитының төрки тел системасына җайлашуы турында сөйли. Болгар чоры язма истәлекләре текстларының язылыш үзенчәлекләрен өйрәнү, тикшерелә торган әдәби әсәрләрдәге, эпитафик язмалар үрнәкләрендәге кебек үк, бердәм орфографик нормаларны саклау омтылышы барлыгын күрсәтә. Әдәби истәлекләр телендә Идел буе төрки әдәби тел өчен хас борынгы төрки [ә] > [и] авазына күчеше ачык чагыла. Язма истәлекләр телендә традицион әдәби телгә хас иренләшү күренешенең тотрыклы саклануы, норма булып торуы ачыкланды, аерым мисалларда халык сөйләм теле тәэсирендә аның бозылу очраклары теркәлде. Тартыкларның язуда бирелешендә дә бердәм орфографик нормаларны саклау ачык сизелә. Әдәби әсәрләр телендә гомумтөрки ирен-ирен [б] тартыгының ауслаутта системалы угыз телләре төркеме өчен хас булган ирен-ирен [в] тартыгына алмаштырылуы яки төшеп калуы теркәлде. "Кыйссаи Йосыф" һәм "Ана вә угыл" текстларының теле анлаутта тел алды тартыклары [д] һәм [т], кулланылышы ягыннан, угыз телләре төркеменә якын тора, ягъни яңгырау [д] авазының сүз башында кулланылуы норма булуы ачык аерымлана. Аерым очракларда кыпчак телләре өчен хас саңгырау [т] авазының да кулланылуы күзәтелә. Истәлекләр телендә з- һәм й- билгеле сүзләр язылыш үзенчәлекләрен өйрәнү тикшерелә торган чор истәлекләрендә традицион орфографик нормаларны саклау омтылышын күрсәтсә дә, кыпчак телләренә хас й- билгенең норма булып торуы күпсанлы мисаллар белән дәлилләнә. Әдәби истәлекләр телендә интервокаль [қ] кулланылышында бердәм традицион әдәби тел нормалары саклана. Текстларда сирәк булса да шул чорның сөйләм теленә, кыпчак телләр төркеменә хас яңгырау интервокаль [ғ] варианты күренә башлавы билгеләнгән иде инде. [б] һәм [п] авазлары графикада бер билге - би хәрефе (ب) белән белдерелә, фарсы теленнән кергән сүзләрдә [п] авазын бирү өчен пи (پ) хәрефе кулланыла. Гарәп-фарсы алынмаларының үз чыганак телендәгечә язуда бирелүе катгый норма буларак саклана. Төркитатар сүзләре һәм сүз формаларында Идел буенда формалашкан һәм аның хосусый үзенчәлекләре булып санала торган имля - орфография белән языла. Әдәби истәлекләрдә сингармонизм законы саклана, иренләшү гармониясенең сүзләр нигезендә һәм кушымчаларда саклануы буенча текстлар орфографиясе традицион төрки әдәби телгә якын. Интервокаль [қ] кулланылышында бердәм Карахани-уйгыр әдәби тел нормалары чагылыш таба, шул чорның сөйләм теле тәэсирендә кыпчак телләре төркеменә хас яңгырау интервокаль [ғ] варианты аерым сүзләрдә урын алган. Идел Болгарстаны чоры язма истәлекләре телендә ауслаутта увуляр [ғ] авазының традицион язылышы теркәлде. Әмма истәлекләр телендә әлеге күренеш өлешчә генә чагылыш таба, Идел буе ареалы халык сөйләменә хас сүзләрдә ауслаутта архаик [ғ] тартыгының төшеп калуы ачык аерымлана. Күпчелек төрки язма истәлекләрдәге кебек бу язмаларда да фонетик күренешләр катнаш хәлдә кулланыла. Традицион әдәби телгә хас үзенчәлекләр белән бергә " Кыйссаи Йосыф" поэмасы һәм "Ана вә угыл" дастаны телендә угыз телләр төркеменә һәм шул чор сөйләм теленә хас фонетик үзенчәлекләр күзәтелә. Мәсәлән, бол- нигезле фигыльләрдә анлаутта би (ب) хәрефенең эзлекле төшеп калуын, угыз теленә якын ол- рәвешендә теркәлүен ачык күрергә мөмкин. Гомумтөрки ирен-ирен [б] тартыгы белән башланып әйтелә торган راب - бар-, ريب - бир- сүзләренең, барысының да диярлек, "Кыссаи Йосыф" һәм "Ана вә угыл"да ирен-ирен [в] фонемасы белән кулланылышы ачык аерымлана. Моннан тыш сүз башы [м] авазы угыз телләренә хас анлаут [б] тартыгы белән алыштырылган. Борынгы төрки язма чыганакларда яңгырау [д] авазыннан башланган сүзләр теркәлмәгән. Тикшерелә торган әдәби әсәрләр текстында [д] тартыгының сүз башында кулланылуы, гарәп-фарсы алынмаларында гына түгел, төрки сүзләрдә дә еш күзәтелә. Шул ук вакытта анлаутта кыпчак телләре өчен хас саңгырау [т] авазы да кулланылган. Шулай итеп өйрәнелә торган дәвердә барлык төрки телләр өчен уртак булган традицион карахани-уйгыр әдәби теленең диалекталь нигезе үзгәрә башлый, аңа шул чор халык сөйләменә хас региональ үзенчәлекләр үтеп керә. 3. АЛТЫН УРДА ЧОРЫ УРТА ИДЕЛ БУЕ ТӨРКИ-ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ФОНЕТИК ҺӘМ ГРАФИК-ОРФОГРАФИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ 3.1. Язма чыганаклар Җүчи Олысы бөтен Евразиядә урта гасырларның иң зур дәүләте, элеккеге күчмә һәм яңа шәһәр культурасының классик симбиоз кушылмасын тәшкил иткән цивилизация үзәге булган. Тарихчы Г. Дәүләтшин сүзләре белән әйткәндә, Җүчи Олысы - татар халкының урта гасырдагы гомуми дәүләте, соңыннан шул җирлектә барлыкка килгән татар халкының уртак нигезе [Дәүләтшин, 1999; История татар, T. 3, 2009]. Җүчи Олысы зур территория биләгән: ул Көнчыгыш Европаның 3/4, Көнбатыш Азиянең 1/2 өлешен эченә алган гаять зур дәүләт була [Егоров, 1985, с. 88]. Аның составына төркиләр яшәгән Идел, Урал буйлары, Урта Азия, Казакъстан, Себер, Кырым, Дәште Кыпчак җирләре кергән, элек аерым дәүләтләргә караган төрки халыклар бер дәүләт эченә берләшкәннәр. Бер дәүләт эченә керү элек шактый аерылып торган төрки халыкларның һәм, беренче чиратта, аларның телләренең әкренләп бик нык охшашлануына китерә [Бартольд, 1965, с. 133-135; Фахрутдинов, 1995, с. 108-110; История татар, Т. 3, с. 310-365]. Бәркә хан (1209-1266) идарә иткән чорда ислам дине Җүчи Олысының рәсми дине дип игълан ителә. Җүчи Олысында диннәрнең, аерым алганда, ислам диненең таралышы М.Г. Госманов, Н.М. Малов хезмәтләрендә шактый тирән яктыртылган [Усманов, 1985, с. 180; Малов, 1998, с. 127; История татар,Т. 3, с. 552-682]. XIV гасырның беренче яртысында Үзбәк хан (1312-1340) һәм аның улы Җанибәк (1340-1359) идарә иткән чорда Җүчи Олысының баш шәһәре Сарай урта гасырның бөтен дөньяга мәшһүр мәдәни үзәгенә әверелә. XIV йөз гарәп сәяхәтчесе Ибне Батута: "Сарай шәһәре Җир йөзендә булган шәһәрләрнең иң гүзәлләреннән вә иң олугларыннан. Урамнары киң, базарлары бик күңелле, бай. Биналар тоташ, һичбер буш урын вә җимерек йорт юк, Сарайда унөч җәмигь мәчете бар. Моның бере шәфигыйләрнеке. Әмма җәмигь мәчет булмаган мәчетләр бик күп" [Егоров, 1985, с. 75-141; Федоров-Давыдов, 1998, с. 10-11, 38-59]. Җүчи Олысында күпсанлы шәһәрләр барлыкка килә, мәктәпмәдрәсәләр системасы булдырыла, ислам мәдәнияте үсеш ала, дөньякүләм казаныш буларак матур әдәбият әсәрләре тудырыла. Сарайның дәүләт теле булып кыпчак теле санала. Идел буенда барлыкка килгән Җучи Олысы, ягъни Алтын Урда дәүләте һәм аның башкаласы Сарай шәһәре тарихта тирән эз калдырган мәдәни, сәяси үзәккә әверелә [Наджип, 1975, с. 16]. XIII йөз уртасы-XVI гасырда Алтын Урда һәм мәмлүк-кыпчак Мисыры дәүләтләрендә язылган төрки язма ядкәрләрне филологик планда, ягъни татар теле һәм әдәбияты яссылыгында өйрәнү кабул ителгән. Р.Ф. Исламовның "Алтын Урда һәм Мәмлүкләр Мисыры: язма мирас, мәдәни багланышлар" хезмәтендә болай өйрәнүнең дәлилле җирлеге булуы ассызыклана: "...беренчедән, төрки мәмлүкләр үзләренең чыгышлары буенча, нигездә, Алтын Урда дәүләтенең төрле төбәкләреннән. Икенчедән, XIII йөзнең икенче яртысында ике мәмләкәт арасында тыгыз дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Өченчедән, XIV йөз азакларына-XV йөз башларында мәгълүм сәбәпләр аркасында Алтын Урдадан фикер ияләре, галимголәма һәм әдипләрнең күпләп Мисырга күчеп килүләре нәтиҗәсендә әлеге җирлектә яңа мәдәни учаклар оеша" [Исламов, 1998, б. 4]. Р.Ф. Исламовның шул җирлектә иҗат ителгән язма истәлекләрне барлап, аларның ориенталистикада һәм тюркологиядә, татар филологиясендә өйрәнелү торышын яктырткан энциклопедик характердагы хезмәте урта гасыр гомумтөрки язма мәдәниятне өйрәнү тарихына бәйле кыйммәтле чыганак ролен үти. Урта гасыр әдәбияты белгече Х. Миңнегуловның хаклы рәвештә язуынча, Җүчи Олысында язма мәдәниятнең тууы һәм үсүе өчен тиешле җирлек, уңайлы шартлар булган, һәм, чыннан да, бу дәвер әдәбияты шактый тәрәккыятькә ирешкән дә. Кызганыч ки, төрле сәбәпләр аркасында Алтын Урданың шәһәрләре генә түгел, күпчелек язма истәлекләре дә юкка чыккан. Исәннәренең дә тик бер өлеше генә ватаннарында сакланып калган [Миңнегулов, 1999, б. 25-52]. Безнең көнгә килеп җиткәннәре төрле характерда булып: ярлыклар, каберташ язмалары, гыйльми хезмәтләр, сәяхәтнамәләр, сүзлекләр, Җүчи Олысында язма әдәбиятның зур үсешкә ия булуын дәлиллиләр. Шулай да язма истәлекләр арасында төп урынны матур әдәбият әсәрләре алып тора. Алар арасында Борһанетдин углы Рабгузинең "Кыйссаселәнбия" (1310), Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" (1358), Харәзминең "Мәхәббәтнамә" (1353), Котбның "Хөсрәү вә Ширин" (1342), Х. Кәтибнең "Җөмҗөмә солтан" (1369), С. Сараиның "Гөлестан бит-төрки" (1391) һәм авторы билгесез "Кисекбаш" (XIV) әсәрләре бар. Казан мирасханәләрендә кулъязма китап коллекцияләреннән урта гасырда Идел буе, Алтын Урда мәдәни үзәкләрендә күчерелгән нөсхәләр очрамый, әмма тарихчы галим Ш. Мәрҗәни, Р. Фәхретдинов, С. Вахидиләрнең XIV-XVI гасыр документлары белән эш итүләре мәгълүм. Башка илләрдә, мәсәлән, Төркиядә, Европа китапханәләрендә урта гасырда күчерелгән кулъязмалар булуы мәгълүм. Әлбәттә, татарның үз дәүләтчелеге сакланып, рухи-дини мәдәнияте шулкадәр эзәрлекләүләргә дучар ителмәгән булса, андый ядкәрләр бездә дә сакланган булыр иде. Әмма йөз меңнәрчә татар кулъязмасы юкка чыгарылган. Әлеге ядкәрләр өчен поэтик камиллек, идея-тематик байлык, жанр төрлелеге хас. Алтын Урда әдипләре, бер яктан, борынгы төрки истәлекләрдән "Котадгу белек" (1069), "Диване лөгатет-төрк" (1074) кебек ядкәрләрдән, Ясәви, Бакыргани, Кол Гали иҗатларыннан килә торган традицияләрне дәвам итсәләр, икенче яктан, гарәп-фарсы классикасы, аеруча әл-Мәгарри, Фирдәүси, Хәйям, Низами, Гаттар, Сәгъди әсәрләре белән актив мөнәсәбәттә торалар: аларны иҗади өйрәнәләр, тәрҗемә итәләр, нәзыйрәләр язалар. Алтын Урда чоры әдәби теленең характерын билгеләүдә тюркологиядә бердәм караш юк. Шактый киң таралган карашларның берсе - XIV йөзнең урталарына Алтын Урданың мәркәзе булган Идел буенда, Караханилар дәверендәге уйгыр әдәби традициясенең көчле йогынтысында булган, шул ук вакытта кыпчак элементларын күбрәк, угызныкын азрак алган, үзенә бер аерым әдәби телнең формалашуы [Нәҗип, 1957, б. 95]. Бу әдәби тел нинди дә булса бер халыкның гына тел байлыгын чагылдырмаган. Алтын Урда үзе төрле халык һәм кабиләләрнең берләшүеннән гыйбарәт булганлыктан, андагы әдәби телне барлыкка китерүдә аларның вәкилләре катнашкан. Анда күпчелек болгарлар һәм кыпчаклар була. Узган гасырда ук Ш. Мәрҗәни, "Нәһҗел-фәрадис" кебек әсәрләрнең теле шунда яшәгән җирле халыкның теле булырга тиеш дип язды [Мәрҗәни, 1989, б. 1, 13]. XX гасырның 20 нче еллар башында Г. Рәхим белән Г. Газиз дә шул яссылыкта фикер йөрткәннәр. Алар: "Күренә ки, XIV гасырда Идел буенда инде эшләнгән бер канцелярия теле булганы шикелле, тәмам утырган бер китап теле дә булган... Гомумән бу тел безнең борынгы татар теле, тагы да дөресрәге, XIV йөздәге Идел буе төркиләренең әдәби теле", - дип билгели [Газиз, Рәхим, 1925, б. 68]. Бу әдәби, китап теле Идел һәм Урал буенда соңгы гасырларда да әллә ни үзгәрми. "Нәһҗел-фәрадис" кебек әсәрләрнең кулъязмаларын эзләп табуда күп көч сарыф иткән С. Вахиди үзенең тикшеренүләрендә шул ук тел хакында фикер йөртеп: "Нәһҗел-фәрадис"нең Казан нөсхәләре Идел буенда XIV йөздә шактый эшкәртелгән һәм үзенчәлекләре белән уйгыр, чыгтай шивәләреннән аерылып торган бер әдәби тел формалашкан булуны күрсәтә. Язу, китап теле буларак, Идел һәм Урал буе татарларында ул бишенче елгы революциягә кадәр дәвам итә", - дип яза [Архив..., ф. 53-1, д. 26]. Танылган галим, татар әдәби тел нормаларының үсеш юлларын тарихи эзлеклелектә өйрәнгән В.Х. Хаков Идел буе Болгар дәүләтенең Алтын Урда составында автономия рәвешендә яшәвен билгели. Күп шәһәрләр, шулай ук мәдәният һәм мәгърифәт үзәкләре җимерелүгә карамастан, җирле сөйләм һәм язма традиияләр сакланып кала. Яңа шартларда болгар, кыпчак телләренә нигезләнгән, угыз тел үзенчәлекләрен үзенә берләштергән Идел буе төрки әдәби теле үсеп чыга. Бу - безнең борынгы бабаларыбызның язма китап теле, яки, башкачарак әйткәндә, билгеле күләмдә халыкның җанлы сөйләм тел үзенчәлекләрен эченә алган элгәреге (иске) татар әдәби теле [Хаков, 2003, б. 54]. Ул чорларда иҗат ителгән язма әдәбият татар әдәбиятының һәм әдәби теленең үсешенә зур йогынты ясый. XIII-XIV йөзләрдәге төрки әдәбият татар халкының гына казанышы түгел, ул төрки халыкларның уртак казанышы. Бу турыда Әмир Нәҗип болай ди: "Күп кенә төрки халыкларның (мәсәлән үзбәк, татар, казакъ, төрекмән һ.б.) әдәбияты һәм әдәби тел тарихы Алтын Урда әдәби теле, шул чорда иҗат ителгән әдәби мирас белән тыгыз бәйләнгән" [Наджип, 1961, с. 20]. Алтын Урда чорында әдәбиятта зур казанышларга ирешү, әлбәттә, авторларның үзләрен "Рабгузи", "Хәрәзми" дип атавы яисә Сырдәрья буенда яшәве белән билгеләнми. Исемнәре кайсы географик пунктка гына теркәлмәсен, әдәби мираста Алтын Урда составындагы Идел буе татарларының да катнашлыгы һәм иҗади өлеше булганлыгы бәхәссез [Гайнетдинов, 2014, б. 266]. Насреддин Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәре. Рабгузи Насреддин бине Борһанеддин "Кыйссасел-әнбия" әсәрен 1310-1311 елларда Харәземдә язган, ул - Алтын Урда дәүләте территориясендә иҗат ителгән беренче әсәрләрдән. Рабгузинең биографиясе, тормышы һәм иҗат юлы турында белешмәләр сакланмаган. Авторның керештәге үз язмасыннан чыгып, аның Харәземдәге Рабати авылында хөкемдар булуы, Рабгузи тәхәллүсе алуы турында фикер урнашкан. Галим М. Гайнетдинов әле генә нәшер ителгән "Татар әдәбияты тарихы"нда [Гайнетдинов, 2014, б. 252-280] Рабгузи шәхесенә, иҗатына бәйле шактый кызыклы, уйландырырлык яңа мәгълүматлар китерә. "...әлеге исемнең эчке, тамырларга салынган мәгьнәсен эзләргә дә нигез бар. Раб(б)е Алла, хуҗа, тәрбияче дигән мәгьнәләргә ия. Шул яктан чыгып караганда, Рабгузи исемен "гузлар" хуҗасы - хакиме, казые дип аңлагар да була. Шулай ук гузларның тәрбиячесе дип карау да урынлы булыр кебек. "Рабг" төшенчәсен аерып карасак, аның "дүртенче", "туктап тору", "көтү" мәгьнәләре дә бар... Кыскасы, Рабгузинең үзенә әнә шулай күп мәгьнәле исем сайлавы бик мөмкин" [Гайнетдинов, 2014, б. 267]. Пәйгамбәрләр тормышына багышланган "кыйссасел-әнбия" дини-дидактик характерда язылган проза әсәрләреннән берсе булып тора. Коръән һәм Тәураттагы сюжет нигезендә язылып, 72 хикәяне берләштергән бу китап кулъязма күчермәләр рәвешендә татарлар арасында киң таралган була. "Кыйссасел-әнбия" исемле башка әсәрләр дә булуын искә алып, Рабгузи үз әсәрен "Кыйссаи Рабгузи" дип әйтә, һәм авторның фикеренә нигезләнеп хәзерге көндә дә китап кайвакыт бу исем белән йөртелә. "Кыйссасел-әнбия" - зур күләмле чәчмә әсәр. Арада шигъри юллар, газәл, робагый, мәдхия үрнәкләре дә бар. Китап төрле зурлыктагы кыйссалар тупланмасыннан гыйбарәт. Аларның үзәгендә - Адәм, Нух, Ибраһим, Муса, Дауд, Сөләйман, Мөхәммәд с.г.в., Кабил, Һабил һ.б турында риваятьләр тупланган. Күпчелек кыйссалар төзелешләре ягыннан үзара охшаш: әүвәл пәйгамбәр һәм аның төп сыйфатлары хакында гомуми белешмә бирелә, алга таба бу образга мөнәсәбәтле гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар бәян ителә. Еш кына сорау-җавап формасы, иллюстратив сюжетлар китерү алымы кулланыла. М. Гайнетдинов билгеләвенчә, китап татар тормышына аның динен-иманын, күңел дөньясын һәм рухи йөзен, карашларын һәм ышануларын, гореф-гадәтләрен һәм холкын формалаштыруда гаять зур роль уйнаган идеологик һәм әхлакый-педагогик чара ролен үти [Гайнетдинов, 2014, б. 272]. Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" кулъязма нөсхәләренең саклану урыннары. "Кыйссасел-әнбия" истәлеге бәхетле язмышлы, үз укучысын тапкан әсәр. Әби-бабаларыбызның китап киштәләрендә, күңел түрләрендә сакланган Насреддин Рабгузинең "Кыйссаселәнбия" әсәре буыннар чылбыры аша гасырларны кичеп дөньяга чәчелгән. Бүгенге көндә әлеге ядкәрне әбиләрнең сандыгында да, хәтта күп кенә илләрнең архивларында, дөньяның төрле китапханәләрендә табарга мөмкин [Исхакова, 2005, с. 25-29]. Британия музеенда аның иң борынгы кулъязмасы саклана, 1489 елда күчерелгән, 249 биттән тора. Күчереп язучысы күрсәтелгән: Кәтиб Хаҗи Мөхәммәд бине Дуст. Әсәрнең берничә кулъязмасы Ташкент шәһәрендә урнашкан Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Көнчыгыш институтында саклана. Шулай ук Үзбәкстан Фәннәр академиясе фондында 11 истәлек: № 10252, № 1834, № 6685, № 6127, № 1624, № 2061/VII, № 6346, № 7397, № 6227, № 5687, № 7022/1 номерлары астында сакланалар. Палеографик билгеләргә караганда, № 10252 номерлы истәлек XIV гасыр ахырында күчерелгән, калганнарының күчерелү вакыты XIX гасыр уртасына - XX гасыр башына туры килә. Азәрбайҗан Фәннәр академиясе китапханәсендә Б1460/3085 номерлы бик борынгы (Лондон истәлеге белән бер чорга туры килергә дә мөмкин) - 1552 елда күчерелгән 185 битлек нөсхә саклана. Санкт-Петербургта урнашкан Көнчыгыш институты бүлегендә - өч кулъязма (№ D45 һәм № D43б, № С-145) саклана. D45 кулъязмасы шактый борынгы - XVI гасыр ахыры-XVII гасыр башына карый. Кулъязманы аның беренче басмасын әзерләгәндә Н.И. Ильминский файдаланган. Әсәрнең татар халкы тарафыннан яратып укылуы хакында Татарстан мирасханәләрендә сакланган күпсанлы кулъязма һәм басма нөсхәләр сөйли. Рабгузи әсәренең күпсанлы кулъязмалары шул ук вакытта Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә саклана. Казан дәүләт университетының сирәк китаплар бүлегендә 15 истәлек: № 618, № 619, № 2130, № 4183, № 9т, № 2408т, № 2091, № 2675, № 447, № 3738, № 3787, № 1468, № 4568, № 3179, № 3779. Шуларның бары өчесе генә тулы вариантта (№ 619, № 4183, № 9т), калган уникесе тулы түгел. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать иститутының язма һәм музыкаль мирас үзәгендә № 3571, № 672, № 5686 номерлы өч нөсхә теркәлгән, шулар арасында № 672 номерлы кулъязма тулы. Милли китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә № 571 номерлы истәлек саклана. "Кыйссасел-әнбия" әсәренең төрле елларда нәшер ителгән 20 нөсхәсе Казан дәүләт университетының китапханәсендә саклана: № № т7503, т0120338, т68716, т45463, т2290, т44604, т5283, т5284, т89118, т89117, т76134, т67375, т72999, т76140, т0101461, т0101462, т88084, т67388, т87653, т85151. Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәренең телен өйрәнү тарихына кыскача күзәтү. Әсәрне узган гасырның уртасыннан алып, безнең көннәргә кадәр дөньякүләм танылган тюркологлар П.М. Мелиоранский (1897), А.Н. Самойлович (1928), С.Е. Малов (1930), Н.И. Ильминский (1861) өйрәнә, соңрак чорларда әлеге истәлеккә А.М. Щербак (1961), Ә.Р. Тенишев (1980), А.Н. Баскаков (1960), В.М. Насилов (1963) һ.б. тюркологлар мөрәҗәгать итәләр, алар "Кыйссаселәнбия" истәлеге теленә бәйле төрле фикер-карашларын белдерәләр. Рабгузи әсәрен татар галимнәре дә өйрәнгән, алар арасында Г. Газиз һәм Г. Рәхим (1992), Ә. Хәлиуллина (2003), Ә. Исхакова (2005), М. Гайнетдинов (2014) һ.б. бар. 1859 елда татар мәгърифәтчесе Р. Әмирханов редакциясендә "Кыйссасел-әнбия"нең тәнкыйди тексты басылып чыга. Рабгузинең әлеге әсәре Н. Ильминский тарафыннан шул ук елны нәшер ителә. Ул 1861 елда Казан Император университетының "Фәнни язмалар"ында басылган мәкаләсендә "Кыйссасел-әнбия" теленең "Котадгу белек" теленә якын булуын ассызыклый: "Рабгузи һәм "Котадгу белек" әсәрләрендә, -mїš кушымчалы үткән заман сыйфат фигыльләрнең еш кулланылуы күзәтелә. Әгәр дә бу фараз дөрес булып чыкса, ул вакытта без уйгыр сүзләре өчен ике зур документка ия булачакбыз. Алар аның грамматик һәм лексикографик составын шактый зур дәрәҗәдә билгеләргә мөмкинлек бирә, дип белдерә галим [Щербак, 1970, c. 20-23]. "Кыйссасел-әнбия" тексты төрле сүзлекләрне төзегәндә дә файдаланылган. Мәсәлән, В.В. Радловның дүрт томлы "Опыт словаря тюркских наречий" (1893), Л.З. Будаговның "Сравнительный словарь турецко-татарских наречий" (1868-1871) сүзлекләрендә. Рухани Академия укытучысы, миссионер Н.П. Остроумов Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы тәгълимәтләрне христиан дин кагыйдәләре белән чагыштыра. Аның фикеренчә, Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәрендә мөселманнарның ышанулары тулы чагылыш тапкан. П.М. Мелиоранский, шулай ук, Рабгузи әсәренә җитди игътибар бирә. Ул Лондон кулъязмасындагы текстларны һәм Н.И. Ильминскийның басма китабын чагыштыра. Кызганычка каршы, П.М. Мелиоранскийның истәлек телен өйрәнүгә кагылышлы барлык хезмәтләре сакланмаган. Галим Лондон кулъязмасының бик борынгы һәм тулы нөсхә буларак, киләчәктәге тәнкыйди текстлар өчен нигез булып алынырга тиешлеген белдерә [Мелиоранский, 1897,с. 278-308]. А.Н. Самойлович, С.Е. Малов истәлек телен бердәм Урта Азия төрки әдәби теле формалашуының беренче чорына кертеп карыйлар, шул ук вакытта, истәлек телендә кыпчак элементларының булуын да таныйлар [Самойлович, 1928, c. 22; Малов, 1930, c. 521-525]. А.М. Щербак хезмәтендә исә Рабгузи әсәре, "Котадгу белек", "Һибәтелхәкаик" истәлекләре белән беррәттән, карлук диалектына нигезләнгән әдәби әсәрләр итеп каралган [Щербак, 1962, c. 26]. Н.А. Баскаков тарихи һәм тел шартларынының үсешен өйрәнеп, Рабгузи әсәрләрен шулай ук карлук-уйгыр нигезле дип саный [Баскаков, 1960, c. 173], соңрак исә хронологик классификациясендә караханилар чорыннан соң килгән уйгыр телле әдәби әсәр буларак билгели [Баскаков, 1962, c. 352]. Тюрколог В.М. Насилов хезмәтендә Рабгузи әсәре фарсы теленнән тәрҗемә булып, карахани әдәби тел традициясен саклап, Алтын Урда ханлыгы чорында Харәземдә угыз-кыпчак этник даирәсендә иҗат ителгән чыганак буларак каралган [Насилов, 1974, c. 11]. Алга таба фәнни хезмәтләрдә Урта гасыр әсәрләрен аерым тел күренешләре итеп кенә түгел, ә төрки телләр тарихына бәйле өйрәнү башлана. А.М. Щербакның "Грамматический очерк языка тюркских текстов X-XII вв. Из Восточного Туркестана" хезмәтендә (1961), "Котадгу белек", "Һибәтел-хәкаик" әсәре белән бергә, Рабгузинең әсәре дә карлук диалекты истәлегенә карый, дип әйтелә. Үзенең эшчәнлеген урта гасыр төрки әдәби әсәрләрен тикшерүгә багышлаган олуг галим, тюрколог Ә.Н. Нәҗип, "Кыйссасел-әнбия" әсәрен карахани чоры әдәби тел традициясен тулысынча саклаган беренче әсәрләрдән дип бәяли [Наджип, 1965, c. 17]. Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәрен башка төрки халыклар да өйрәнгән. Үзбәк теленә иң беренче мәртәбә Рабгузинең әсәре 1895 елны Ташкентта бертуган Каменскийлар тарафыннан бастырыла. "Үзбәк әдәбияты нәмунәләре" нең I томында (1928) Рабгузи китабыннан "Кыйссаи Йосыф" хикәясе урын алган. Биш томлы "Үзбәк әдәбияты тарихы"ның I томында Рабгузинең әсәренә шактый зур урын бирелгән. 1963 елда С. Чыгтай редакциясендә хезмәтнең икенче кисәге чыга. А.К. Боровков үзбәк теленең тарихи очеркын язганда, Рабгузинең әсәренә мөрәҗәгать итә. "Кыйссаселәнбия" әсәренең аерым тел аспектлары Э. Фазылов (1961), Ш. Шукуров (1966), К. Мәхмүтов (1968), У. Мирзакәримова (1969) М. Джолдосбеков (1969) хезмәтләрендә урын алган. Татар галимнәреннән "Кыйссасел-әнбия" әсәрен өйрәнү Г. Газиз һәм Г. Рәхим хезмәтләреннән башлана. Рабгузи китабының заманның укучылары өчен һәм кызыклы, һәм гыйбрәтле материалны эченә алган булып, үз вакытының нәфис әдәбиятын, роман вә хикәяләрен алыштырган булуын билгелиләр [Газиз, Рәхим, 1922, б. 80]. С. Вахиди "Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәрен чыгтай телен өйрәнүдә кыйммәтле әдәби истәлек дип карый, шулай ук теленең "Котадгу белек" әсәренә якынлыгын күрсәтә. Советлар дәверендә Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәре онытылып тора диярлек. Алты томлык "Татар әдәбияты тарихы" (1984) китабында "Кыйссасел-әнбия" әсәре, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре һәм башка дини-дидактик әсәрләр белән бергә, саналып кына киткән. Бары тик XX гасырның соңгы чирегендә милли чыганакларны өйрәнү яңа күтәрелеш алгач, истәлек гамәлдәге язуга күчерелеп нәшер ителә. Мәсәлән, 1992 елда Ф. Яхин редакциясендә китап сөючеләр өчен аңлаешлы, хәзерге татар теленә күчерелгән "Пәйгамбәрләр тарихы", 1999 елда "Пәйгамбәрләр. Фәрештәләр. Ахирәт" исемле китаплары дөнья күрде [Яхин, 1992, б. 368]. Соңрак "Кыйссасел-әнбия" әсәре монографик планда өйрәнелеп, Ә.Р. Хәлиуллина тарафыннан кандидатлык диссертациясе якланды, фәнни хезмәт китап булып басылып чыкты [Халиуллина, 2002; Исхакова, 2005]. Мәхмүд Болгари әс-Сараиның "Нәһҗел-фәрадис" әсәре. Гасыр сынавын узып, буыннан-буынга тапшырылып килгән бәхетле язмышлы әдәби истәлекнең берсе - "Нәһҗел-фәрадис" әсәре. XIV йөзнең икенче яртысында, ягъни 1358 елда Җүчи Олысының башкаласы Сарай шәһәрендә Мәхмүд бине әл-Болгари әс-Сараи тарафыннан иҗат ителгән әсәрне бүген дә укыйлар, өйрәнәләр. Ул безнең әдәбиятта хикәячелек жанрының борынгы үрнәкләреннән санла. Әсәрнең төп нөсхәсе сакланмаган. Безнең чорга ул тулы килеш тә, аерым кисәкләр рәвешендә дә унбер күчермәдә килеп җитә. Татарстанда - җиде, Уфада, Ульянда һәм Хаҗитарханда әсәрнең берәр нөсхәсе табылган. 1360 елда күчерелгән иң борынгы кулъязмасы Төркиядә саклана. Аңа галимнәр Истанбулдагы "Яңа Җамиг" мәчете китапханәсендә тап булалар. Ул милади белән 1360 елның 28 мартында Мөхәммәд бине Хөсрәү әл-Хәрәзми тарафыннан күчерелгән. "Нәһҗел-фәрадис"нең борынгы кулъязмаларыннан икенчесе 1390 елда Касыйм бине Мөхәммәд кулы белән күчерелгән нөсхә - 1928 елны Кырымда табыла. Ялта музее хезмәткәре Я. Кемал аны өйрәнеп, махсус хезмәт яза, кулъязмадан өзекләр бастыра, кызганыч, нөсхә кырым татарларын репрессияләү вакытында югала. Язмышы хәзергә кадәр билгеле түгел. "Нәһҗел-фәрадис" соңрак чорларда татар укымышлылары тарафыннан күчерелгән. Урта гасыр болгар-татар әдәбиятының башка әсәрләре белән бергә Идел һәм Урал буе туфрагында табылган нөсхәләр шул хакта сөйли. Заманында әсәргә Сәед Вахиди игътибар итә. "Идел һәм Чулман буйларында яшәгән татарлар арасында "Нәһҗел-фәрадис" кулъязмалары киң таралган. Авылларда гыйльми тикшерү һәм җыйнау эшләре алып барганда, китаптагы хикәя, кыйсса һәм тарихи мәгълүматларны белүләре ачыкланды. Халык, "язу өмәләре" ясап, мондый әсәрләрне күчереп язган. Элек заманнарда, җәй көннәрендә, урманнарга яшеренеп, китап язу очраклары да билгеле. Татарларны чукындыру сәясәте көчле алып барылган караңгылык дәверендә, гасырлар буена тупланган аң-белемне шулай саклап калырга тырышканнар күрәсең", дип яза галим [Архив..., ф. 53-1]. Сәед Вахиди 1924-1928 елларда Татарстанның Мамадыш, Спас районнарында "Нәһҗел-фәрадис"нең өч кулъязмасын таба һәм аларны җентекләп өйрәнә. Шуларның икесен Санкт-Петербургның Көнчыгышны өйрәнү институтына бүләк итә, ә өченчесен Казан университетының фәнни китапханәсенә тапшыра. 1930 елда ул әсәрнең тагын бер нөсхәсенә тап була һәм бу кулъязманың кайчандыр Шиһабетдин Мәрҗәни файдаланган нөсхә икәнлеген раслый. "Нәһҗел-фәрадис" истәлеген фәнни яссылыкта башлап өйрәнүче - XIX йөзнең атаклы татар галиме Шиһабетдин Мәрҗәни. Ул әсәрнең тулы кулъязмасы белән эш иткән, башлам һәм ахыргы өлешләреннән хезмәтнең иҗат ителү урыны, вакыты һәм авторы турындагы өзекне дә язып алган: "...бу китапка "Нәһҗел-фәрадис" дийү исем кылынды, мәгънәсе оҗмахларның ачык йулы тимәк олур... икенче күнидә йылка йите йүз әллик токузда Сарай шәһәрендә ир-ди... кылгучы әл-галим әр-рәббани вәл-галим әс-сәмадани әл-устад әл-мутлак... Мәхмүд бине Гали бине әс-Сараи мәншән вәл-Болгари мүвәлләдән вәлКәрдәри". Ш. Мәрҗәни "Нәһҗел-фәрадис"не болгар-татар әдәбияты әсәре дип саный һәм фикерен төрле яклап дәлилли: "Йосыф китабы", "Кисекбаш", "Нәсихәтес-салихин", "Шәһри Болгар газилары" әсәрләре кебек, "Нәһҗел-фәрадис" теленең дә казакъ, төрекмән, чыгтай һәм госманлы телләреннән аерылуын, шул замандагы болгар-татар каберташ язулары белән якынлыгын әйтә, әсәрнең бары Идел буенда бик борынгы кулъязмалар рәвешендә яшәп килүен ассызыклый. Соңрак "Нәһҗел-фәрадис"нең яңа нөсхәләре Хаҗитархан шәһәрендә, Татарстанның Буа районы Әхмәт авылында, Баулыда, Ульян өлкәсендә дә табыла. Кулъязмалар үзләре генә дә әсәрнең язылу һәм таралу җирлеге - Идел буе, аны саклап, бер буыннан икенчесенә тапшырып килгән халык татарлар икәнен раслый. XVIII һәм XIX йөз араларында яшәгән шагыйрь Әбелмәних Каргалыйның һәм язучы Таҗетдин Ялчыголның "Нәһҗел-фәрадис" хикәяләреннән иҗади файдаланулары билгеле. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзегәндә, галим Каюм Насыйри өстәлендә дә шушы әсәр булган. Ул "Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият" исемле әсәренә "Нәһҗел-фәрадис"тән үрнәкләр алган: аерым хикәяләрен, үзенчә эшкәртеп, җыентыгына керткән. Мәхмүд Болгари тормышы турында мәгълүматлар аз сакланган. Табылган кулъязмаларның дүртесендә генә язучы шәхесенә кагылышлы урыннар, берсен-берсе ачыклый торган өстәмәләр бар. Әдипнең Болгардагы руханилар нәселеннән булуы (әтисе Гали имамнар башлыгы, бабасы Гомәр зур дәрәҗәле рухани), гомеренең төп өлешен Алтын Урда башкаласы Сарайда уздыруы, тәхәллүсенең Мәхмүд бине Гали бине Гомәр әс-Сараи әл-Болгари әл-Кәрдәри икәнлеге билгеле. Кәрдәри атамасына нисбәтле бәхәсләр күзәтелә. Төрек галиме Ә. Тоган аны Харәземдәге Кәрдәр шәһәренә бәйләп аңлата. Ә. Нәҗип исә авторның Кәрдәрдә белем алырга яисә казакъ халкына караган Кәрдәр кабиләсеннән булырга мөмкинлеген әйтә. С. Вахиди язмаларында Кәрд сүзенең күп урында Болгар сүзенә бәйле кулланылуы искәртелә. Ш. Мәрҗәниның "Мостәфаделәхбар..." китабында да Кәрд Болгар искә алына. Санкт-Петербургның Көнчыгышны өйрәнү институтында саклана торган бер кулъязмада да Кәрд Болгарны мактаган фарсыча шигырь бар. Бу мәгълүматлар, Болгар илендә берәр авыл йә шәһәр, йә Болгар тирәсендәге нинди дә булса район шулай аталмадымы икән, дигән фикергә китерә. Чаллы төбәгендә сакланган Иске Гәрдәле, Яңа Гәрдәле авылларының исеме шуны раслаучы бер дәлил булып тора [Нуриева, 1999, с. 28-30]. Истанбул күчермәсендәге мәгълүматка караганда, Мәхмүд Болгари 1360 елның 22 мартында Сарай шәһәрендә вафат була. Борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятын өйрәнүдә зур өлеш керткән күренекле галим Х. Миңнегулов әсәрнең Хельсинкидәге "Ислам җәмгыятендә" сакланган яңа нөсхәсе белән таныша һәм текстның ахыргы өлешендә әдипнең туган елына да ачыклык керткән мәгълуматка "мосанныйфның (язучының) Мөхәммәд пәйгамбәр яшендә дарелфәнадин дарелбакага рихләт кылуы (вакытлы йорттан мәңгелек йортка күчеп китүе)" турындагы юлларга тап була. Галим фикеренчә, бу фактка таянып, Мәхмүд Болгариның туу вакытын якынча 1297 елга нисбәт итәргә мөмкин. "Нәһҗел-фәрадис" әсәренең теле хакында. Мәхмүд Болгари әсәренең теле тюркология фәнендә тулы яктыртылган һәм бүгенге көндә дә эзләнүләр дәвам итә. Истәлек телен өйрәнгән галимнәрнең Ш. Мәрҗәни (1885), А. Самойлович (1930), С. Вахиди (Архив... ф. 53-1, д. 26-43), Я. Кемаль (1930), Б. Яфаров (1949), Я. Экман (Eckmann, 1956), Кеваметдин (Kivametdin, 1934), Ә. Нәҗип (1971, 1969), Ш. Абилов (1977), Э. Фазылов (1966, 1971), Айсу Ата (1998), Ф. Нуриева (1993, 1999, 2002) һ.б. хезмәтләрендә истәлекнең аерым бер моментлары теге яисә бу дәрәҗәдә чагылыш таба. Мәхмүд бине Галинең исемен беренче мәртәбә фән дөньясына тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәни таныта [Мәрҗәни, 1897, б. 13]. Талантлы галим, тарихчы С. Вахидинең татар халкының мәдәни ядкәрләрен туплау юлында алып барган эшчәнлеге шулай ук зур нәтиҗәләр бирә, ул, алдарак искәртелгәнчә, "Нәһҗел-Фәрадис" кулъязмасының өч нөсхәсен таба. Архив материалларында [Архив..., ф. 53-1, д. 28] истәлекнең татар әдәби теле тарихын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак булуы хакындагы фикерләре теркәлеп калган:. "Нәһҗел-Фәрадис" нең Казан нөсхәләре Идел буенда XIV йөздә шактый эшкәртелгән һәм үзенчәлекләре белән уйгыр, чыгтай шивәләреннән аерылып торган бер әдәби тел формалашкан булуны күрсәтә. Истәлекнең Алтын Урда чоры әдәби телен һәм орфографиясен өйрәнү өчен ышанычлы чыганак булып торуын ассызыклый [Архив..., ф. 53-1, д. 23]. Төрки әдәби тел тарихын теоретик нигезләүче А.Н. Самойлович кыпчак элементларының зур урын алып торуына басым ясап, әсәр телен казан-татар әдәби теленә нисбәттә карый [Самойлович, 1926, c. 20]. Әлеге нәтиҗәләре Ш. Мәрҗәнинең "Нәһҗел-Фәрадис" теле башка, төрки телләр белән чагыштырганда, татар теленә якын тора дигән фикерен куәтли. Узган гасырның уртасында Бәкер Яфаров Мәхмүд әл-Болгариның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый, әлеге хезмәттә бу язма Болгар чорына нисбәттә карала [Яфаров, 1949, c. 207]. 1963 елда нәшер ителгән "Борынгы татар әдәбияты"нда Мәхмүд Болгариның "Нәһҗелфәрадис"ы турында шул вакытка билгеле өйрәнү нәтиҗәләре яктыртыла, аерым хикәяләре нәшер ителә [Борынгы татар..., 1963, б. 218-249]. Әдәбият галиме Шакир Абиловның "Нәһҗел-фәрадис"ның кулъязмаларын барлау, әсәрнең өйрәнелү тарихын, язылу вакытын, авторын, әсәрнең оригиналлык дәрәҗәсен, хикәятләрнең жанр үзенчәлекләрен яктыртуга багышланган зур мәкаләсе "Татар әдәбияты тарихы"нда урын алган [Татар әдәбияты..., 1984, б. 208231]. Мәскәүдә гомер кичергән танылган галим, тюрколог Ә.Нәҗип Мәхмүд Болгари әсәренең телен өйрәнүдә зур эш башкарды [Нәҗип, 1957, б. 82; Наджип, 1971, с. 56-89]. Галим әсәрнең килеп чыгышы мәсьәләсен өйрәнгәндә, "Нәһҗел-Фәрадис"ның Идел буе татарлары арасында киң таралуына басым ясый [Наджип, 1971, c. 59]. Татарлар яшәгән төбәкләрдә әсәрнең яңадан-яңа кулъязма нөсхәләре табылу да галим фикерен куәтли. Мәхмүд Болгари шәхесенә һәм иҗатына бәйле филологик эзләнүләр соңгы унбиш ел аралыгында татар галимнәре Х. Миңнегулов, Р. Әмирханов, Р. Исламов, Н. Исмәгыйль, М. Әхмәтҗанов, М. Гайнетдин, Э. Сайфетдинова, Г. Закирова, И. Галиуллина хезмәтләрендә чагылыш тапты, "Нәһҗел-фәрадис" мәктәп дәреслекләренә кертелде [Миннегулов, Садретдинов, 1994, c. 98-102]. "Нәһҗел-фәрадис" әсәрен әйрәнүдә чит ил тюркологларының хезмәтләре зур ихтирамга лаек. Борынгы мирасыбызны өйрәнүдә маҗар галиме Янош Экман, төрек галимнәре С. Тезҗан, Х. Зөлфикар тарафыннан әзерләнгән "Нәһҗел-фәрадис" әсәренең оригинал һәм транскрипция текстының 1956 елдан бирле дөнья күрә килгән басмалары зур ярдәм һәм таяныч булды. Үзбәк галимнәре Э. Фазылов, Ш. Шукуров, төрек галимнәре Б. Киваметдин, А. Караманлыоглу, Айсу Ата хезмәтләре төрки халыкларга мәдәни-әхлакый кыйммәтләребезне үзләштерергә ярдәм иткән зур хәзинә булып тора. Харәзминең "Мәхәббәтнамә" әсәре. "Мәхәббәтнамә" әсәре 754/1353 елда Харәзми тарафыннан Сырдәрья буенда Мөхәммәд Хуҗа Бәкнең Сыгнактагы Сараенда язылган. Шагыйрьнең төгәл исеме билгесез, үзен Харәзми тәхаллүсе белән атый. Авторның туу һәм үлү еллары билгеле түгел, ә "Мәхәббәтнамә" не язу елларын ул түбәндәге юлларда теркәп калдырган: Bu däftär kim boluptur Mysr kandy, Jäti jüz ille türt icrä tükündi [440]. Поэманың ахыргы юлларында шагыйрьнең Алтын Урдага килүе, Сырдәрья төбәге белән идарә иткән Мөхәммәдхуҗа Бәкнең (Җанибәк ханның туганы) үтенече буенча кышын аның сараенда калуы, әлеге әсәрне язуы аңлашыла: Tilärmin kim biznin til birlä päjda. Kitabi äjlädn bu qyş qatymda [36]. Ф. Көпрүлүзадә хезмәтендә ханзадә Мөхәммәдхуҗа Бәкнең Бирде Бәк хан идарәсе елларында (1356-1361) Мәскәүгә качып китүе күрсәтелгән [Köprülü, 1945, s. 281]. Харәзми әсәре башка мәхәббәт темасына багышланган әсәрләрдән беркадәр аермалы, анда трагик сюжет та, романтик образлар да юк. Шагыйрь мәхәббәт темасын кешенең күңел кичерешләре, тирән психологик уйланулары аша дөньяви җирлектә ачарга омтыла. М. Гайнетдинов белдергәнчә, әлеге үтә нечкә өлкәне яки тематиканы сәнгатьчә гәүдәләндергәндә, авторның төрки-татар телле әдәбиятта яңа бурычны үтәргә алынуы, гарәп-фарсы стиленнән гамәлдә аерымлана торган алымнарга, тасвирламаларга күчәргә омтылуы игътибарны җәлеп итә [Гайнетдинов, 2014, б. 327]. Әсәр, тулысы белән диярлек, эпистоляр стильдә язылган. Телче галимнәр билгеләгәнчә, шуннан соңгы һәм хәзерге татар әдәбиятының төрле жанрларында хатлар стиленнән файдалану дәвам итә. Әлеге стиль исә сәнгатьчә сурәтләү алымнарының бай мөмкинлекләреннән оста файдаланып, лирик геройны көчле эмоциональ чаралар, поэтик образлар аша бирүгә хезмәт итә [Хаков, 2003, б. 59]. Хәзерге вакытка әсәрнең дүрт кулъязма нөсхәсе билгеле. Англиядә Лондон шәһәренең Британия музеенда саклана торган уйгыр язулы нөсхәне (ОК.8193) фән дөньясына таныткан галим В.В. Бартольд. 1959 елда әлеге нөсхәнең тел үзенчәлекләре хакында А.М. Щербак аңлатма бирә, текстның транскрипциясен һәм рус теленә тәрҗемәсен бастырып чыгара [Щербак, 1959, с. 110-170]. Шушы ук музейда поэманың гарәп хәрефләре белән язылган күчермәсе (А.7914) дә табылган. 1957 елда шәрекъ белгече Т. Ганҗинең уйгыр һәм гарәп нөсхәләренә нигезләнеп, тәнкыйди текст төзүе, уйгыр язулы нөсхәне итальянчага тәрҗемә итүе хакында мәгълүм [Исламов, 1998, б. 53-54]. 1961 елда гарәп язулы нөсхәне исә фәнни эшкәртеп, тел үзенчәлекләренә күзәтү ясап, тулы сүзлеген төзеп, Ә. Нәҗип аерым китап итеп бастырып чыгара. Гарәп графикасында язылган "Мәхәббәтнамә" - шактый тулы вариант. Ул 47 биттән тора, барлыгы 948 шигъри юлны эченә ала. Гарәп хәрефләре белән язылган нөсхәдә 4, 8, 11 бүлекләр фарсы телендә язылган. Бу - шагыйрьнең Көнчыгыш Иран культурасы, әдәбияты белән мәгълүматлы, якыннан таныш булуы һәм фарсы телен яхшы белүе турында сөйли [Хаков, 2003, б. 57]. XX гасырның соңгы чирегендә Төркиянең Милләт китапханәсендә төрек галиме О.Ф. Серткая әсәрнең ике кулъязмасын таба, аларны өйрәнеп, тәнкыйди текстын төзи [Sertkaya 1972, s. 206-207]. Әлеге тикшеренүләрдә исә истәлекнең Ә. Нәҗип тарафыннан нәшер ителгән нөсхәсе файдаланылды (1961). Истәлекнең телен өйрәнү турында. Әсәр инглиз тюркологы Ч. Рье [Riej, 1888, 290] каталогы буенча моннан ике гасыр элек билгеле булса да, нәкъ моннан ике йөз элек өйрәнелә башлый. 1914 елда В.В. Бартольд Британия музеенда саклана торган нөсхәләр хакында зур мәкалә бастыра [Бартольд 1925, c. 57-58]. "Мәхәббәтнамә" әсәрен өйрәнүгә бәйле барлык эзләнүләрнең тулы исемлеге Р.Ф. Исламов хезмәтендә китерелгән [Исламов, 1998, б. 48-60]. А.Н. Самойлович "Мәхәббәтнамә"не Алтын Урда һәм аның бер төбәге булган Харәземдәге җирле халыкларга хас әдәби телдә иҗат ителгән ядкәр итеп карый [Самойлович, 1928, c. 5]. Төрек галиме Ф. Көпрүлүзадә хезмәтләрендә исә әсәр чыгтай әдәби тел истәлеге буларак билгеләнә [Köprülü, 1945, s. 281]. Ә. Нәҗип "Мәхәббәтнамә"нең телен өйрәнеп, аны кыпчак-угыз әдәби теле истәлекләренә кертә: "XIII гасыр ахыры - XIV гасыр башында ике төрки язма әдәби тел формалаша: Урта Азия төрки теле һәм Идел-Урал буе төрки теле. Беренчесе Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" һәм "Тәфсир" кебек әсәрләр теле белән билгеләнеп, уйгыр-карлук әдәби теленең дәвамы булып тора. Икенчесе исә Харәзминең "Мәхәббәтнамә"се, Котбның "Хөсрәү вә Ширин"е Сәгъдинең "Гөлстан"ының тәрҗемәсе һ.б. әсәрләрендә угыз-кыпчак үзенчәлекләре өстенлек алган әдәби тел. Бу истәлекләр Сырдәрья елгасыннан алып Кече Азия һәм Мисырга кадәрге киң территориядә язылган булсалар да, тел җәһәтеннән алар бер-берсенә бик якын торалар, күзәтелгән кайбер аермаларны диалектлар белән бәйләп аңлатырга була. Галимнәр тарфыннан Идел-Урал буе төрки язма әдәби теленең формалашуы XIII гасырның икенче яртысы - XIV гасырның беренче яртысына нисбәтләнә. Әмир Нәҗип бу чорны, Алтын Урда дәүләтенең һәм аның мәдәни үзәкләренең (Сарай, Сыгнак, Үргәнеч) чәчәк ату дәвере, дип билгели һәм Алтын Урда дәүләтендә формалашкан үзенчәлекле (яңа) әдәби тел, чыгтай әдәби теленнән аерылып тора дип саный [Нәҗип, 1989, б. 118]. Галим фикереннән "Мәхәббәтнамә" әсәренең Алтын Урда чорында Идел буе әдәби телен өйрәнү өчен ни кадәр әһәмиятле чыганак булуы аңлашыла. Харәзминең әсәре әдәби ядкәр буларак та, төрки әдәби тел тарихын өйрәнү чыганакларының берсе буларак та Урта Азия филологлары, аерым алганда төрекмән, үзбәк һәм казакъ галимнәре: М. Хыдыров, С. Касыймов. И. Фазылов, Н. Маллаев, Х. Сөеншәлиев, А. Кыраубаева, М. Юлдашбәков, Б. Сагындыков һ.б. тарафыннан билгеле дәрәҗәдә тикшерелгән [Исламов, 1998, б. 57-58]. Татар галимнәреннән "Мәхәббәтнамә"не өйрәнү Г. Рәхим һәм Г. Газиз хезмәтләреннән башлана [Рәхим, Газиз, 1922]. "Борынгы татар әдәбияты"нда әсәр турында белешмә бирелгән, аның кыскартылган тексты урнаштырылган [Борынгы татар..., 1963, б. 188-191, 197-208]. Ш. Абилов [Татар әдәбияты..., 1986, б. 196-207] Харәзми иҗатына күләмле мәкалә багышлый. "Татар поэзиясе антологиясе"ндә әсәрнең үрнәкләре китерелгән [Татар поэзиясе..., 1992, б. 79-83]. Казан университеты галиме В. Хаков хезмәтләрендә әлеге истәлек телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә, галим, поэманың нигезендә кыпчак сөйләме ята, дип саный [Хаков, 2003, б. 60]. Ф. Нуриева әсәрдә кыпчак теле элементларының кулланылыш ешлыгын исәпләп, аларның региональ әдәби телдә норма дәрәҗәсенә күтәрелүен дәлилли [Нуриева, 2004, с. 228-260]. "Кисекбаш китабы". Татарлар арасында киң таралыш алган һәм яратып укылган якынча өч йөз юллык "Кисекбаш китабы" татар әдәби теле тарихында билгеле урын тоткан әсәрләрдән. Ш. Мәрҗәни үзенең хезмәтендә аның төрки халыклар яшәгән башка төбәкләрдә очрамавын билгели, болгар әдәбияты ядкәрләренә кертеп карый [Мәрҗәни, 1897, б. 15]. Әмма соңгырак тикшеренүләрдә әсәр XIV гасыр Алтын Урда чоры язма истәлеге буларак өйрәнелә [Абилов, 1968, с. 165-171; Таһирҗанов, 1979, б. 51; Миннегулов, 2014, б. 339-345 һ.б.]. 1917 елгы инкыйлабка кадәр "Кисекбаш китабы" татарлар арасында кулъязма һәм басма рәвештә бик киң таралган була. Мәдрәсәләрдә китапны дәреслек итеп тә файдаланганнар, дастан Г.Тукайның атаклы "Печән базары, яхут яңа Кисекбаш" исемле сатирик пародиясенә нигез була. "Кисекбаш китабы"ның кулъязма нөсхәләренең саклану урыннары. Археографик экспедицияләрдә "Кисекбаш" поэмасының күпсанлы кулъязма нөсхәләре табылган. Хәзерге вакытта алар нигездә Татарстанда Казан шәһәренең мирасханәләрендә саклана (36 нөсхә): а) Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк һәм кулъязма китаплар бүлегендә: № т403, № 4834, № т695, № т2314, № т2591, № т3759, № 3760, № 3761, № 3762, № 3763, № 3764, № 3765, № т4043, № 4100, № 4374, № 4384, № 4386, № 3609. Аларның бары дүртесе тулы сакланышта (№ т695, № 3764, № 3765, № 4374), калганнары өлешчә сакланган; б) Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгендә (коллекция № 39, № 1): № 55, № 791, № 299, № 2274, № 2444, № 2445, № 2466, № 2479, № 2490, № 2674, № 2785, № 3528, № 3609. Бишесе тулы нөсхәләр: № 791, № 299, № 2274, № 2445, № 2490. Көнчыгышны өйрәнү Институтының Санкт-Петербург бүлеге фондында - 10 нөсхә, Мәскәүдәге Үзәк дәүләт архивында - бер нөсхә, Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең кулъязмалар бүлегендә бер нөсхә саклана [Ахметгалеева, 1979, с. 12-26]. Кулъязмаларның, барысы да диярлек, татарлар яшәгән төбәкләрдә табылган, унтугызынчы гасырдан иртәрәк күчермәләр очрамый. Поэманың теле, стиле, шигырь төзелеше мәсьәләләре Ә. Нәҗип, Ә. Тенишев, Х. Курбатов, Н. Исмәгыйль, Ф. Яхин, Ә. Шәрипов тарафыннан тикшерелгән [Исламов, 1998, б. 76; Яхин, 2000, б. 266; Шарипов, 2001, б. 255; Шарипов, 2001, с. 255] "Татар әдәбияты тарихы"ның урта гасырлар турындагы беренче томына кертелгән [Татар әдәбияты..., 1986, б. 273282]. Фәндә әсәрнең язучысын һәм язылу вакытын ачыклау дәвам итә [Татар әдәбияты..., 2014, 339-345]. Хәзерге фәнни мәгълүматлар шуны күрсәтә: "Кисекбаш китабы" XIII-XIV йөзләрдә Идел-йортта билгесез автор тарафыннан гарәп, фарсы, төрки чыганакларын һәм фольклорын файдаланып иҗат ителә. XV гасырның икенче яртысында ул Кирдәчи Гали тарафыннан госманлы теленә күчерелә. "Кисекбаш китабы", татарлардан тыш, башка төрки төбәкләрдә дә теге яки бу дәрәҗәдә таралыш ала [Татар әдәбияты..., 2014, б. 342]. Тюркологиядә "Кисекбаш китабы" гомумфилологик аспектта Я.С. Әхмәтгалиева тарафыннан өйрәнелде. Авторның Мәскәүдә нәшер ителгән монографиясендә поэманың тел үзенчәлекләре җентекле тикшерелгән, әсәр теленең иске татар әдәби теле, угыз-кыпчак тибына якын булуы билгеләнгән, поэманың гарәп хәрефләрендә 19 күчермәсенә һәм басма нөсхәләренә нигезләнеп төзелгән тәнкыйди тексты, транскрипциясе, сүзгә-сүз тәрҗемәсе урнаштырылган [Ахметгалиева, 1979, с. 190]. Галимә фикеренчә, әсәрнең теле хәзерге укучыга да җиңел аңлашыла, әсәр лексикасының төп өлешен хәзерге татар телендә һәм аның диалектларында актив кулланыла торган яки сакланып калган гомумтөрки сүзләр тәшкил итә. Әлеге хезмәттә Я.С. Әхмәтгәлиева кулланган № 39, № 1, № 55 номерлы кулъязма нөсхәләр нигез итеп алынды. Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" дастаны. Көнчыгышта киң таралган җан белән тән бәхәсен, кисекбаш турындагы риваятьләрнең сюжетын файдаланып, шигырь юлларына салучы булып фарсы шагыйре Гаттар санала. 1369 елда Идел буе шагыйре Хисам Кятиб мәгълүм сюжетка нигезләнеп, "Җөмҗөмә солтан" дип аталган дини-лирик эчтәлекле әсәр иҗат итә. В.Д. Жуковский һәм Е.Э. Бертельс әйтүенчә, үзенең әсәрен ул турыдан-туры фарсы чыганагыннан тәрҗемә итмәгән, мөселманлык рухын арттыру йөзеннән, яңа темалар өстәгән (мәсәлән: җәннәт, җәһәннәм һ.б.). Язылу датасы әсәрдә күрсәтелгән: Кем тарих йите йөз йитмеш иде, Хисам Кятиб моны битмеш иде" [Татар әдәбияты..., 1986, б. 232]. Иҗат итү урыны әсәрнең үзендә ачык әйтелмәгән. Археографик экспедицияләр вакытында "Җөмҗөмә солтан" әсәре кулъязмаларының даими табылып торуы татарлар арасында электән таралган булуына ачык дәлил. Хисам Кятибнең Идел-йортта яшәве, Алтын Урда белән бәйләнеше галимнәр арасында бәхәс уятмый [Миннегулов, 2014, c. 292]. Урта төрки чор әдәби телләрен өйрәнүче төрек галиме Айсу Ата Алтын Урдадагы мөселман төркиләре тарафыннан яратып укылган бу әсәрнең 995/1548 елда Кырым ханы Сахипгәрәй бине Хаҗи Гәрәйнең әмере буенча Алтын Урда төрки теленнән Анадолу төркисенә тәрҗемә ителүен күрсәтә [Aysu Ata, 2014, s. 57]. Хәзерге вакытта мирасханәләрдә поэманың 26 нөсхәсе булуы билгеле. Шуларның 18е Казан шәһәре мирасханәләрендә: а) Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк һәм кулъязма китаплар бүлегендә: № 1971т, № 2050, № 2529, № 2528т, № 2538т, № 2539т, № 2540т, 3705т, № 3706т, № 4374т, № 4460т, № 4461т, № 4063 нөсхәләр. Шулардан тулы сакланышлылар: № 1971, № 2539, № 3705, № 4460; ә) Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының язма һәм музыкалҗ мирас үзәгендә дүрт нөсхә (коллекция № 39. 1 тасв.): № 1, № 375, № 552, № 4156 теркәлгән. № 1 нөсхәсе. Бу хезмәттә иң тулы күчермәләрдән берсе буларак, файдаланылды. Милли китапханәдә дә шактый тулы күчермә (№ 568) саклана. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих, тел, һәм әдәбият институты архивында өч кулъязма [Исламова, 1998, с. 5], Көнчыгышны өйрәнү Институтының Санкт-Петербург бүлеге фондында өч нөсхә [Дмитриева, 1980, c. 73], Париж милли китапханәсендә әсәрнең бер күчермәсе [Blochet, 1933, p. 114] саклана. Кулъязма күчермәләрнең күпчелеге XIX гасыр башына карый. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланган № 1 (коллекция № 39, 1 тасв.) нөсхәсе 1797 елда күчерелгән. "Җөмҗөмә солтан" поэмасының тел үзенчәлекләрен тикшерүнең торышы. Хисам Кятиб поэмасының телен беренчеләрдән булып өйрәнгән тюркологлар И.Н. Березин, Т. Флейшер, С.Н. Эргун, М.Ф. Көпрүлүзадә, Е.Э. Бертельс була. Күренекле галимнәр әсәрне Алтын Урда мохите әдәби җимеше дип саныйлар [Köprülü, 1945, s. 282]. Е.Э. Бертельс "Җөмҗөмә солтан" поэмасының телен "шактый саф кыпчак телле" дип ассызыклый [Бертельс, 1939, с. 272]. ХХ гасырның 60 нчы елларыннан башлап, истәлекне татар әдәбияты ядкәре, Шәрекъ классикасы арасындагы багланышлар, урта гасыр татар фәлсәфә фикере юнәлешендә Ш. Абилов (1968), Х. Миңнегулов (1992, 1993), М. Әхмәтҗәнов (1996), Р. Әмирханов (1993), А. Шәрипов (2001) кебек күренекле татар галимнәре өйрәнә. "Татар әдәбияты тарихы"ның беренче томында язма истәлек һәрьяклап тулы яктыртылган [Татар әдәбияты..., 1984, б. 231-246]. Татар телчеләре поэмада үз чоры өчен гаять кыю һәм гуманистик фикерләр үткәрелүен, әсәр теленең гадилеге һәм хәзерге татар теленә бик якын торуын күрсәтәләр. Мәсәлән, Х. Курбатов, төрки халыкларның гомуми әдәби ядкәрләре арасында Хисам Кятиб әсәре бүгенге татар теленә иң якыны дияргә була, дип билгели [Курбатов 1984, б. 66]. Татар әдәбиятының кыйммәтле истәлеге "Җөмҗөмә cолтан" тел җәһәтеннән А.И. Исламованың кандидатлык диссертациясендә графо-фонетик, морфологик, лексик планда шактый тулы анализланды. Әлеге тикшеренүдә поэма теленең угыз һәм кыпчак үзенчәлекләрен берләштерүе хакында нәтиҗә ясалып, әсәрнең XIV гасырда язылган иске татар әдәби теленең бер үрнәге булуы күрсәтелә [Исламова, 1998, c. 18]. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәре (1342). Әсәр Алтын Урда чорында иҗат ителгән дөньяви эчтәлекле әсәрләрнең берсе, әдәбиятчы Н. Хисамов билгеләгәнчә, Котб урта гасыр төрки поэтикасын аңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәргән шагыйрь [Хисамов, 1987, с. 177]. Әсәр хәзерге фәндә 1342 елда Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәрендә төгәлләнгән дип карала. Мәгълүм ки, Котб үз дастанын Тәнибәк ханга багышлаган. Бу зат исә белән, әтисе Үзбәк хан үлгәч (ул 1342 елның мартында вафат була), бер елга якын Алтын Урда идарә итә [Миннегулов, 2003, c. 7]. "Хөсрәү вә Ширин"нең хәзерге көндә бер кулъязмасы гына билгеле, ул 1383 елда кыпчаклардан булган Бәркә Фәкыйһ тарафыннан Мисырда күчерелгән, 283 биттән гыйбарәт, Париж Милли китапханәсендә (Ancient Fond № 312) саклана, әсәрнең төп нөсхәсе билгесез. Котб төп чыганак итеп Низами әсәрен ала. Үз әсәрендә Котб фарсыча ядкәрдәге сюжетны, персонажларны, шигъри үлчәмне һәм гомуми идея эчтәлеген саклаган. Низами әсәре Котб дәверендәге чор һәм җирлек ихтыяҗларына шактый яраклаштырылган, төрки-татар шагыйренең иҗади эшкәртүенә дучар булган [Миннегулов, 2003, c. 9]. 1913 елда фәнни матбугатта Париж Милли китапханәсендә "Хөсрәү вә Ширин" әсәре табылу хакында хәбәр ителгәч, 20-30 нчы елларда телче галимнәр Ф. Көпрүлүзадә, А.Н. Самойлович һ.б. галимнәр әсәрнең тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә керешәләр һәм аның угыз-кыпчак үзенчәлекләре үрелеп барган Алтын Урда әдәби телендә язылганлыгын белдерәләр [Köprülü, 1926, s. 358; Самойлович, 1928, с. 6]. Әсәргә гомумфилологик бәя А.Т. Таһирҗановның "Хөсрәү вә Ширин"не өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясендә (Тагирджанов, 1946) һәм "Тарихтан - әдәбиятка" (1979) хезмәтендә бирелгән. Галим "Кол Гали "Кыйссаи Йосыф" Болгарда язылган шикелле, "Хөсрәү вә Ширин" поэмасының да Идел буенда язылганлыгын күп сандагы мисаллар белән дәлилли [Тагирджанов, 1979, с. 107-109; Татар әдәбияты..., 1984, б. 173]. 40-50 нче елларда "Хөсрәү вә Ширин" кулъязмасын текстологик һәм лингвистик яктан поляк галиме А. Зайончковский өйрәнә. Ул тюркологиядә беренче булып "Хөсрәү вә Ширин" кулъязмасының тулы фотокүчермәсен, латин графикасында транскрипциясен һәм сүзлеген бастырып чыгара. Бу хезмәт хәзер дә тюркологик эзләнүләр өчен төп чыганак булып хезмәт итә. Татар галимнәре дә әсәрне өйрәнүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Бигрәк тә, 60 нчы еллардан соң Котб иҗаты белән кызыксыну тагын да көчәеп китә. Ә. Нәҗип, Х. Госман, Җ. Шәрипов һ.б. галимнәр тарафыннан махсус мәкаләхезмәтләр языла. Ә. Нәҗип тарафыннан 1979 елда Котб әсәре материаллары нигезендә тарихи-чагыштырма сүзлекнең беренче томы нәшер ителә, хезмәтләр языла (1957, 1966, 1979, 1989). 1976 елда Х. Миңнегуловның "Котб иҗаты" исемле китабы университетта укыту ихтыяҗын күздә тотып языла, башка хезмәтләрендә дә әлеге әсәр урын алган (1993, 2003). Х. Миңнегулов хаклы рәвештә "Хөсрәү вә Ширин" авторын төрки-татар вәкиле дип таный һәм поэманың төрки-татар әдәбиятындагы магистраль юлда, халыкның образлы фикерләве белән тыгыз бәйләнештә тууын ачык күрсәтә. Шулай ук галим Котб әсәренең телен Болгар дәвереннән үк килә торган иске татар, ягъни төрки-татар әдәби теле үсешендә бер баскыч итеп карый. Х. Госман һәм З. Максудова тарафыннан әзерләнеп, 1969 елда Х. Госман редакциясендә гарәп шрифтында Казан университеты нәшриятында басылган текст буенча Рифкать Әхмәтҗанов поэманы хәзерге татар теленә тәрҗемә итте [Әхмәтҗанов, 2003, б. 23364]. Филология фәннәре докторы В. Хаков Котбның "Хөсрәү вә Ширин" әсәрен Алтын Урда хакимияте чорына кертеп, аның телстиль үзенчәлекләрен тикшерә. Галим фикеренчә, поэмада болгаркыпчак сөйләме угыз һ.б. тел үзенчәлекләре белән кушылып бара. Морфологик планда, текстта сүз төркемнәре һәм аларга хас грамматик категорияләрнең кулланылышы Г. Гарипованың кандидатлык диссертациясендә тулы яктыртылды, монография буларак та нәшер ителде, әсәр теленең нигезен угыз-кыпчак формалары тәшкил итүе, кыпчак үзенчәлекләренең өстенлек алуы билгеләнде (2003, 2010). Үзбәк теле тарихына караган хезмәтләрдә "Хөсрәү вә Ширин" әсәре Э. Фазылов (1966, 1971), Б. Валихужаев (1964), Ш. Шукуров (1971) хезмәтләрендә киң файдаланылган. Котб иҗаты материаллары казакъ филологларының хезмәтләрендә Алтын Урда истәлекләрен чагыштырма-тарихи өйрәнүдә Ә. Кәримов (2009), Б. Сагындыков (1977) монографияләрендә чагылыш таба. Төрек галиме Н. Хаҗиминоглуның "Kutb'un Husrev ü Şirin'i ve dil hususiyetleri" хезмәтендә әсәр Алтын Урдада кыпчакча язылган дигән фикер әйтелгән [Hacieminoglu, 2000, s. 477]. Бу әсәр филологик планда бик җентекле тикшерелгән. 3.2. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә авазларның бирелеше 3.2.1. Сузык авазлар Ислам һәм гарәп мәдәнияте, гарәп язуы тәэсирендә төрки язма телнең кулланылыш һәм таралылыш даирәләре бик нык киңәя, төрки дәүләтләр арасында тыгыз мөнәсәбәтләр яшәп килә. Фонетик һәм грамматик төзелеше буенча бөтенләй башка аглютинатив телгә - төрки телгә килеп кергән гарәп язуы һичнинди үзгәртүләрсез озак гасырлар дәвамында кулланылышта булган. Гарәп алфавитына нигезләнгән орфографиядә сузыкларны бирү өчен өч хәреф кулланылган, гарәп теленең үзенчәлекле тартык авазлары да текстны транскрипцияләүдә билгеле дәрәҗәдә кыенлыклар тудыра. Бигрәк тә, гарәп графикасына нигезләнгән төрки-татар язуында сузык авазларның сыйфатын төгәл чагылдыру шактый четерекле эш. Гасыр дәвамында гарәп алфавитына нигезләнгән язуда төрки тел үзенчәлекләре исәпкә алынган орфографик кагыйдәләр булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Болгар дәүләте чорындагы Идел буе төрки әдәби телен графофонетик яссылыкта тикшерү күрсәткәнчә, ХII-ХIII йөзләрдә, монгол яулап алуларына кадәр үк, Түбән Идел регионында үзенчәлекле классик төрки-татар язма әдәби тел яшәве мәгълүм була. Идел Болгарстанында язылган әдәби истәлекләр чыганаклары белән күп гасырлык борынгы төрки, карахани-уйгыр әдәби телләргә барып тоташа, шул рәвешле традицион уртаклыклар саклана, шулай ук әлеге дәвердә әдәби телләрнең тарихи күчеше факты белән очрашабыз. Әлеге язма әдәби телнең диалекталь нигезе, Урта Азия әдәби теленнән аермалы буларак, Идел буенда формалашкан, халык сөйләм теле үзенчәлекләре белән кушылган катнаш угыз-кыпчак теле була. Гарәп графикасында бирелгән авазларны интерпретацияләгәндә, әсәрләрнең нигезендә карахани-уйгыр традицияләре ятуын күз уңында тотабыз. Шулай ук әсәр теленә үтеп кергән җанлы сөйләм теле үзенчәлекләре, авазлар күчеше, тәңгәллекләр исәпкә алына. Киң иренләшмәгән арткы рәт [а]сузыгы. Алтын Урда чоры әдәби истәлекләр текстында мәдле әлиф (آ), әлиф (ا), һаи рәсмия (هـ) графемалары белән белдерелгән, йә сузык язуда бөтенләй күрсәтелмәскә дә мөмкин. Гарәп телендә әлиф (ا) графемасы мөстәкыйль үзе генә кулланылмый, аваз белдерү өчен өс яки ас хәрәкәләр куела. Мәсәлән, хәмзәле әлиф (أ) калын һәм нечкә тартыкларга бәйле киң, иренләшмәгән, түбән күтәрелешле, арткы рәт авазы [а] һәм киң, иренләшмәгән, алгы рәт [ә] сузыгын белдерә. Mәдле әлиф (آ) гарәп телле текстларда сүзнең торле позицияләрендә килә ала, озын сузык [ā] или [ә] авазларына тамга булып тора. Тикшерелә торган чор төрки-татар язма текстларда гарәп графемаларының үзенчәлекле кулланылышы күзәтелә. Анлаутта, ягъни сүз башында [а] авазы мәдле әлиф (آ), әлиф (ا) хәрефләре белән белән белдерелә. Насретдин Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" текстында анлаутта [а] бирелеше: شآ - аш [А.15.1], شيمرآ - армыш [А.8.17], یمادا - адәми [А.10.18], ادنيدلآ - алдында [А.13.7], نيدنيتسآ - астындыйн [А.19.2], اعقامارسآ - асрамақға [А.10.7] һ.б. Бер үк сүзне язуда график тибрәнүләр бер үк сүздә һәм бер үк истәлектә очрый. Мәсәлән: غيلتآ [А.16.14] ~ غيلتا [А.6.20, 17.5] - атлығ, زيميرلات آ [А.12.15] ~زيميرلاتا [А.6.11] - атларымыз, طآ [А.10.18] ~ طا [А.7.5] - ат һ.б. Дүрт нөсхәне чагыштыру күрсәткәнчә, лондон (А) истәлегендә мәдле әлиф сирәк кулланылган, ә Б басмасында, киресенчә, бер үк сүзнең төрлечә язуы белән характерлана [Исхакова, 2005, с. 32]. Киң, иренләшмәгән, арткы рәт авазы [а] "Нәһҗел-фәрадис" тә язуда абсолют сүз башында а) мәдле әлиф (آ):یآ - ай [241], زاوآ - аwаз [104, 241], زآ - аз [124, 266] һ.б. һәм б) әлиф (ا): نوتلا - алтун [62], ادارا - арада [19], شمراب - бармыш [133] һ.б. хәрефләре белән күрсәтелгән. Кулъязмада бер үк сүзнең вариатив язылышы теркәлгән: غيلتآ [11, 52, 118, 130] ~ غيلتأ [3, 23, 26, 228] - атлығ, ميدا [34] ~ميدآ [75] - адым; لارازا [8, 143] ~لارازآ [8] - азарла һ.б. Текстта теркәлгән гарәп сүзләренең үзгәрешсез, чыганак телдәгечә язылышы теркәлгән: ىدليق رثأ - әсәр қылды [438], لو أ - әүвәл [125], ابر قأ - ақрибā [443] һ.б.; مد آ - āдәм [280]; ت يآ - āйәт [4]; ن يمآ - āмӣн [3]; انم آ - амәннә [2]; ت رخآ - āхирәт [124] һ.б. Алынма сүзләрдә орфографиянең сакланылышы кулъязманы күчерүчеләрнең грамоталылыгының югары дәрәҗәдә булуы, гарәп телен камил белүләре белән аңлатыла. Әсәр телендә ауслаутта төрки сүзләрне бирүдә әлиф (ا) белән язу норма булып тора. Харәзми "Мәхәббәтнамә" әсәрендә [а] авазыннан башланган төрки сүзләрне актив кулланган һәм алар язылышта мәдле (آ) һәм мәдсез әлиф (ا) хәрефләре белән күрсәтеләләр. Текстта теркәлгән 52 очракның 19 мәдле (آ), 33 сүз мәдсез әлиф (ا) белән язылган. Үрнәкләр: а) әлиф (ا) белән бирелгән: ىدلج ا - ачылды [294], كينا - аның [294], قايا - айақ [296], قوترا - артуқ [301а], راقا - ақар [304а], نالسرا - арслан [303б] һ.б. [а] авазын мәдле әлиф (آ) белән бирү очраклары сирәк сүзләрдә күзәтелә: اسيآ - айса [297а], ىآ - ай [291б], لآ - ал [295б], اشآ - аша [308а], زاغآ - ағаз [291б] һ.б. Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Сәйф Сараиның "Гөлестан биттөрки" әсәрләре телендә анлаутта [а] авазы шулай ук мәдле әлиф (آ) һәм әлиф (ا) хәрефләре белән күрсәтелгән, әлиф (ا) графемасын куллану норма буларак тәгаенләнә. Мисаллар: а) عآ - ағ [ХШ. 41, 86; Гб. 94], زآ - аз [Гб.22, ХШ. 33, 107], قوزآ - азуқ [Гб.89, ХШ 83] һ.б.; б) قيزا - азық [ХШ.49], قازا - азақ [ХШ.78,52,115,44], بقونا - ануқып [ХШ.43, 73; Гб.177]; ابرا - арба [Гб.17, ХШ.55], قوترا - артуқ [Гб.20,79, ХШ.9, 21], اقرا - арқа [Гб.103, ХШ.112]. Бер үк сүзнең вариатив язылышы теркәлгән: نلاسرآ [ХШ.23,9] ~ نلاسرا - арслан [Гб.87] ~ قيلنلاسر ا [ХШ. 77] - арысланлық, تا [Гб.93] ~ تآ [ХШ. 22, 46] - ат, جا [Гб.79, ХШ.52] ~جآ [Гб.22, ХШ.113] - ач һ.б. "Җөмҗөмә солтан" әсәрендә киң, иренләшмәгән, түбән күтәрелешле, арткы рәт [а] авазы язуда мәдле әлиф (آ) һәм әлиф (ا) хәрефләре белән белдерелә: ىذآ - аны [А.14, 16], كنوتشا - аштуң [Б.23] һ.б. "Кисекбаш китабы"нда шулай ук [а] авазының сүз башында мәдле әлиф белән белдерелүе норма булып тора. Чагыштыр: кулъязмада анлаутта 23 сүз мәдле әлиф (آ) белән язылган, бары 9 сүз әлиф (ا) хәрефләре белән белдерелгән. Анлаутта килгән [а] сузыгы төрки-татар сүзләренең күбесендә мәдсез әлиф белән күрсәтелә, әлеге язылыш эзлекле булып барганга күрә, язылыштагы орфографик норма булып санала. Гарәп теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла. Язма истәлекләр текстында [а] сүз уртасында мәдсез әлиф белән белдерелергә яки язуда күрсәтелмәскә дә мөмкин. Барлык истәлекләрдә ن آر ق Ⱪор'ан изге китап атамасы үзгәртүсез мәдле әлиф (آ) белән чыганак телдәгечә язылган. Кыйссаи Рабгузи кулъязмасында [а] сузыгының әлеге позицияләрдә язылышы, А. Исхакова хезмәтендә махсус өйрәнелде [Исхакова, 2005, c. 31-35]. Төрки сүзләр нигезендә [a] авазы язуда һәр очракта язуда күрсәтелми: نيشاب - башын [А.5.7, Б 61.17, В.18а.21, п. Г.25.15], ادغت - тағда [А.6.3, Б 62.16, Г.21.4, В.18а.24], رلايدينات - таныдылар п. [А.5.11, Б 62.1, Г.18а.25] һ.б. Гарәп теленнән кергән сүзләрдә оригинал п. язылыш саклана: هليﺒق - қабилә [А.18.15, Б 63.5, В.19.11, Г.25.19], قح п. - Хақ [А.5.3, Б 61.18, В.18а.6, Г.19а.3], باذع - ғаҙаб [А.16.9, Б 68.19, п. п. В.22.9, Г.20.3] һ.б. Алынма сүзләрдә орфографиянең сакланылышы кулъязманы күчерүчеләрнең грамоталылыгының югары дәрәҗәдә булуы белән аңлатыла. Хәттатлар язу традициясен һәм орфографиясен яхшы белгәннәр. Беренче иҗектән кала барлык иҗекләрдә [a] һәм [ä] авазлары язуда әлиф (ا) графемасы белән күрсәтелә: 1) күплек санда -лар/-ләр (رلا-), 2) сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсендә -рақ/-рәк (قار-/كار-); 3) ناغ-/ناك - -ған/-кән тәмамланган үткән заман сыйфат фигыль: 1) - лар/-ләр:رلاتشوروا - уруштылар [А.17.3, Б 63.18, В.21.14, п. Г.23 а.11], ىرلازوك - көзләри [А.5.12, Б 70.3, Г.20.15], رلاىدلىت - тиләдиләр п. [А.7.13, Б 69.17, Г.25.23] һ.б. п. 2) -рақ/-рәк (قار-/كار-): قارزيسغيرا - арығсызрақ [А.9.13, Б 17.11, п. В.19.7], كارشوكا - өкүшрәк [А.5.19, Б 22.12, Г.19.3] һ.б.; п. 3) -қан/-ған/-гән/-кән (ناك-/ناغ-): نغراقيﭼ - чықарған [А.5.4, Б 61.14, п. В.18а.20, Г.16а.15], ناغوقوا - оқуған [А.5.5, Б.61.14, В.19.1, Г.16а7], ناكريب توكوا - өгүт биргән [А.5.3, Б.61.12, В.18а.19, Г.16а.4] һ.б. "Мәхаббәтнамә" әсәрендә [а] авазы сүз уртасы позициясендә 60 сүздә теркәлгән, шуларның 58 ендә язуда әлиф (ا) белән күрсәтелгән: شامسالوا - үләшмәс [301а], كناقاب - бақалың [296а], رالرازوا - узарлар [295а], ناعلاي - йалған [297а], رلاﭟولۥﺒ - булутлар [291а], نيدشات - ташдин [290б], شايوق - қуйаш [291а], كنات - таң [294б], ناغوق - қуған [290б], زاي - йаз [294б], روﻄس - сатур [291а] һ.б.; [а] авазының язуда күрсәтелмәгән очраклары: ندنآ - анадин [2а], نيسوﺒق - қапусындин [2а] һ.б. Гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләрдә чыганак телдәгечә язылыш сакланган: نادنز - зиндан [294б], ىشارف - фирашы [291а], ىطاشن - нәшаты [29а], مدوﺼقم - мақсудым [287а], ىفﻄﺼم - мостафа [291], هىاشداپ - падишаһ [295б], ناديم - мәйдан [295а], ناج - җан [296а], یقارﺒ - бурақы [291а] һ.б. "Кисекбаш китабы"нда инлаутта [а] авазының язуда әлиф (ا) белән күрсәтелүе норма булып тора: бар- (-راب) [177] тамыры белән ясалган 10 сүз теркәлгән, һәрберсендә [а] язуда күрсәтелгән, قامراب - бармақ [153, 203 һ.б.], غات - тағ [94, 170 һ.б.]. [а] авазы язуда күрсәтелмәгән очраклар сирәк күзәтелә: ئلقس - сақлый [29], وغذق - қазғу [68, 206, 208], ناقلق - қалқан [190] һ.б. Вариатив язылыш та күзәтелә: تانق [242] ~ تناق ~ [91] ~ هناق [233] - қанат һ.б. Алтын Урда чорында язылган башка истәлекләрдә дә инлаутта [а] авазын бирүдә шундый ук эзлеклелек күзәтелә. Мисаллар: а) язуда [а] авазы күрсәтелә: ادارا - арада [НФ.19], شمراب - бармыш [НФ.133] һ.б; شاﺒ - баш [Җ.15,13], نيدتوقاي - йақутдин [Гб.19-20]; б) [а] язуда күрсәтелмәскә дә мөмкин: وغذق - қаҙғу [НФ.233], قنج - чанақ [НФ.160] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, төркитатар сүзләренең сүз уртасында язылышында [а] авазын мәдсез әлиф белән бирү Алтын Урда чоры истәлекләре теле өчен норма буларак билгеләнә. Традицион орфографик нормаларның шактый эзлекле саклануы турында сузык авазның график чагылышы дәлилли. Ауслаутта [а] авазы язуда мәдсез әлиф (ا) һәм тә мәрбутә (ة), һаи рәсмия (ه) хәрефләре белән белдерелә. Төрки чыгышлы сүзләрнең язуда мәдсез әлиф (ا) белән белдерелүе норма булып тора: اكنآ - аңа [Мн.1а], [Мн.46]; اكنب - бәңа [Мн.2а], [Мн.48]; ارق - қара [Мн.290] һ.б. Гарәп-фарсы чыгышлы сүзләрдә мәдсез әлиф (ا) белән язу саклана: اﻄع [Мн.1а], اكنب [Мн.1а] ايلوا [Мн.1б], ايقتا [Мн.1б] һ.б. Тә мәрбутә (ة) гарәп телендә мөәннәс, җенес кушымчасы булып тора. Төрки-татар текстларында әлеге кушымча төп функциясен югалтып, сузык яки тартык авазларны бирүгә яраклаша. Мәсәлән, "Нәһҗел-Фәрадис" текстында мөәннәс буларак кулланылыш сирәк сүздә сакланган: ةاجانم - мөнәҗәт [НФ.340], ةع م ج - җомға [НФ.5], ةد اهش - шәһәдәт [НФ.118] һ.б. Истәлек телендә тә мәрбутәнең төрки телләр тәэсирендә: а) сузык [а] яки [ә] һаи рәсмиягә (ه) күчә: هز انج - җәназа [НФ.5], هبو ت - тәүбә [НФ.322], هفيلخ - хәлифә [НФ.155], هغربمغيﭜ - пәйғамбәргә [КР.17.12], ادنافوﻃ - туфанда [КР.6.14], هغغات - тағға [КР.15.12], هغناميا - иманға [КР.11.17] һ.б.; б) тә мәрбутә урынына ти (ت)графемасы языла: تع اس - сәғәт [НФ.233], تﺒغر - рәғбәт [НФ.232], تيآ - айат [НФ.4], تم ايق - қыйәмәт [НФ.173] һ.б. Моның шулай икәнен вариатив язылыш очраклары белән дәлилләп була: ةد اﺒع [НФ.316] ~ تد اﺒع [НФ.232] - ғибадәт, هيده [НФ.24] ~ تيده [НФ.32] - һәдийәт һ.б. Истәлекләр телендә өйрәнелә торган чорда төрки җирлектә тә мәрбутә (ة) җенес кушымчасы күрсәткеченең сузык һәм сирәк очракларда тартык авазларны белдерү очрагы күзәтелә: هجغاب - бағча [НФ.246], балта сүзенең берничә язылыш варианты очрый: هﻄلاب [НФ.28] ~ هتلاب [НФ.30] ~ هتلب [НФ.410] ~ هتلاب [НФ.303] - балта. "Мәхәббәтнамә" текстында бер мисалда [а] авазын ه графемасы белән язу теркәлгән: هركنﺼ [1а] соңра. "Җөмҗөмә солтан" дастанында сүз ахырында [а] авазын белдерү өчен ه графемасы кулланыла: هدايند - дөньяда [С.8, 18], هدميدآ ره - һәр адымда [В.24а, 5], هركذﺼ - соңра [В.24б, 10], هدنآ - анда [В.29б, 16] һ.б. Алтын Урда чоры әдәби истәлекләре текстында [а] мәдле әлиф (آ), әлиф (ا), һаи рәсмия (هـ) графемалары белән белдерелгән, я сузык язуда бөтенләй күрсәтелмәгән. Тикшерелә торган чорның язма текстларын өйрәнү гарәп графемаларының төрки телле текстларда үзенчәлекле кулланылышын күрсәтә. Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә мәдле әлиф (آ) графемасының төрки телгә ярашып, киң иренләшмәгән арткы рәт сузыгы [а] авазын белдерү өчен кулланылып, гарәп телендәге кебек озын сузыкны белдерү функциясе югалуы, тә мәрбутә (ة) җенес кушымчасының сүз ахырында [а] авазын белдерү өчен кулланыла башлавы ачыкланды. Язма истәлекләр орфографиясендә нигездә барлык өч позициядә киң, иренләшмәгән, түбән күтәрелешле, арткы рәт [а] авазын язуда әлиф (ا) хәрефе белән белдерү норма булып тора, язуда [а] график күрсәтелмәгән очраклар вариант буларак карала, алар чагыштырмача сирәк күзәтелә. Сузык авазның язуда сакланышы буенча текстлар орфографиясе традицион әдәби телгә якын. Шул ук вакытта Болгар чоры Идел буе төрки әдәби теле орфографик нормалары чагылыш таба. [ә] һәм [и] сузыклары. Язуда әлиф (ا), һаи рәсмия (ه) графемалары белән белдерелә, кайбер очракларда аваз язуда күрсәтелми. Мисаллар: Кыйссаи Рабгузи әсәренең кулъязмаларыннан мисаллар: ىدمانوا - үнәмәди [А.13.7, Б 103.16, В.20.20], كارك - кәрәк [А.7.19, Б 65.7, п. п. В.19.8], ىساهب - бәһәси [А.5.17, Б.70.20] һ.б. Гарәп алынмалары язылышында чыганак телдәге орфографик нормалар саклана: هليﺒق - қабилә [А.8.15, Б 63.5, В.19.11, Г.25.19], قح - Хақ [А.5.3, Б 61.18, п. п. В.18а.6, Г.19а.3],باذع - ғаҙаб [А.16.9, Б 68.19, В.22.9, Г.20.3], رفك - п. кәфер [А.17.18, Б 68.23, В.20.17, Г.19а.9], هتشرف - фәрештә [А.7.13, п. Б 70.3, В.19а.14], نفك - кәфен [А.13.5, Б 61.14, В.21а.1], لوغشم - мәшғүл п. п. [А.15.4, Б 69.14, В.18.3], تبون - нәүбәт [А.19.17, Б 61.23, В.25.7] һ.б. п. п. "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә киң, иренләшмәгән, алгы рәт сузыгы [ә] язуда әлиф (ا) белән белдерелә, хәреф кайбер очракларда язуда күрсәтелми: راکا - әгәр [138.7], کولوکزا - әзгүлүк [50.5], کاکما - әмгәк [28.10], لااترا - әртәлә [147.16] һ.б. "Мәхәббәтнамә"дә, [ә] авазы мәдсез әлиф (ا) хәрефе белән бирелә. Мисаллар: а) төрки сүзләрдә ﺲامكاريك - кирәкмәс [296а], رلاروناركوا - өгрәнүрләр [308а], باركوك - күкрәп [291а] һ.б.; б) гарәп алынмаларында: ىناسفا - әфсани [308б], نوﻄالفا - әфләтун [304а], لجا - әҗәл [296б], رﺒكا - әкбәр [298а] һ.б. Төрки чыгышлы сүзләрдә сүз уртасы позициясендә аваз күрсәтелмәскә мөмкин: ىركنت - тәңри [290б] (27 б.), نادنس - сәндән [295а] һ.б. Гарәп-фарсы чыгышлы сүзләрдә чыганак телдәге язылыш нормасы саклана: دورمن - Нәмруд [291а], ميﺤر - рәхим [297 а], هرذ - ҙәррә [290 б], كلف - фәләк [290б], فدﺼ - сәдәф [290б] һ.б. Ауслаутта [ә] авазын һаи рәсмия (ە) хәрефе белән күрсәтү гарәп-фарсы чыгышлы сүзләр өчен хас: هسروق - қурса [296а], هلمج - җөмлә [296а] һ.б, төрки чыгышлы сүзләрдә чагыштырмача сирәк очрый: هرزو - үзрә [290б], هدنيکنيا иңиндә [290б], هرجيا - ичрә [295б], هتكوك - көктә [296б] һ.б. Алтын Урда чоры әдәби истәлекләре текстында киң, иренләшмәгән, алгы рәт сузыгы [ә] әлиф (ا), һаи рәсмия (هـ) графемалары белән белдерелгән, яки күрсәтелмәскә мөмкин. Мисаллардан күренгәнчә, барлык өч позициядә киң, иренләшмәгән, алгы рәт [ә] сузыгы авазын язуда әлиф (ا) хәрефе белән белдерү орфогрфик норма булып тора, язуда [ә] график күрсәтелмәгән очраклар вариант буларак карала. Tә-мәрбутә (ة) җенес кушымчасының өйрәнелә торган дәвердә үзенең төп функциясен югалтып, сүз ахырында [ә] авазын белдерү өчен дә кулланылуы ачыкланды. Традицион әдәби тел нормаларының Алтын Урда чорында торышы: истәлекләр телендә [ә] ~ [и] сузыклары тәңгәллеге. Алтын Урда чорында язылган әдәби текстларда [ә] һәм [и] сузыкларын бирүдә, еш кына, вариатив язылыш күзәтелә. Болгар чоры Идел буе төрки әдәби телендә [ә] ~ [и] сузыклары тәңгәллеге урын алган. Бу тел күренеше Идел буе регионында язылган истәлекләр телендә эзлекле күзәтелсә дә, галимнәр әлеге күренешнең барлык төрки телләр үсешендә дә чагылыш табуын билгели [Щербак, 1970, c. 5, 6 һ.б.]. Орхон текстларында [ä] сузыгы белән башланган сүзләрнең вариатив язылышына, яки сүз башында [ä] сузыгының язуда күрсәтелмәвенә беренчеләрдән булып В. Томсен игътибар итә, төрлечә язылышны әлеге сузыкларның үзенчәлекле әйтелеше белән бәйли. Рун язуында [е] сузыгының тар әйтелешле [i] сузыгына алышынуын И.А. Батманов күрсәтә: el ~ il "ил, дәүләт"; eki ~ iki "ике" [Батманов, 1959, c. 31-32]. Күпчелек тюркологлар [е] сузыгының төрки телләр үсеш тарихында шактый соң барлыкка килүен билгели. Мәсәлән, В.В. Радлов фикере: "[ä] сузыгының [i] сузыгына күчеше, минем фикеремчә, төрки шивәләрдә XIV гасырдан соң түбәндәге тәртиптә барган: башта төрки телләрдә сүз башындагы ä (ул хәзерге алтай, кырым һәм азәрбайҗан телләрендә саклана) көнбатыш һәм кыргыз сөйләшләрендә [е] сузыгына күчә, без аны хәзерге кыргыз һәм абакан сөйләшләрендә ишетә алабыз (алман телендәге sehen сүзендә [е] авазы кебек). Соңрак чорларда аваз тагын да тараеп, идел-урал сөйләшләрендә аңкауның көчле хәрәкәте нәтиҗәсендә [i] кебек әйтелә" [Радлов, 1884, c. 25] В.В. Радлов фикеренчә, [ä] сузыгының [i] сузыгына күчеше Идел буенда яшәүче төрки халыклар телендә XIV гасырдан соң барлыкка килгән. Димәк, [ә] ~ [е] ~ [и] сузыклар күчеше тар, локаль күренеш кенә булып тормый, киң сузыкларның тар әйтелешле сузыкларга күчеше борынгы төрки текстларда ук теркәлгән. Тюркологларның әлеге фикере белән килешкән хәлдә, бары татар һәм башкорт телләрендә генә сузыклар системасының тулысынча үзгәрүен ассызыкларга кирәк. Галимнәр әлеге үзгәрешнең телнең үсешенә йогынты ясаган интраһәм экстралингвистик факторларга бәйле булуын таный. Идел буе болгарларының эпитафик язмаларын өйрәнүче галим Ф.С. Хәкимҗанов фикеренчә, сузыклар өч баскычлы оппозициядә торганнар. Борынгы төрки ядкәрләрдә сүз башындагы әлиф графемасын [ä] дип укысак, урта гасырлар текстларында [е] итеп укыла [Хакимзянов, 1987, c. 40-41]. Урта гасыр әдәби истәлекләр телен өйрәнгән мәшһүр галим Әмир Нәҗип йай (ی) хәрефенең [е], [i] авазларын белдерү мөмкинлеген күз алдында тотып, транскрипцияләүнең катлаулыгын ассызыклый. "...гарәп алфавиты белән иренләшмәгән тар [i] сузыгын сүз башында белдерү җиңел, әмма иренләшмәгән ярымкиң [е] сузыгын күрсәтү шактый авыр" [Наджип, 1975, c. 81]. Сүз башындагы гомумтөрки [ә] нең [e] һәм [и] сузыкларына күчеше хакында Я. Экманның фикере әһәмиятле: "ХV гасыр уртасына кадәр беренче иҗектә традицион карахани әдәби теленең [ä] варианты саклана, соңрак чорда [е] белән алышына. Мәсәлән, را (är), کيشا (äşik), کاملک (kälmäk) һ.б. Карахани сүзләре чыгтай әдәби телендә хәзерге Казан татарлары сөйләмендәгечә ir, işik, min языла, яки Урта Азия дә яшәүче хәзерге төрки телләрендәгечә [e] сузыгы белән әйтелә: er, eşik, kel" [Eckmann, 1964, 37]. Графикада [ә] - [e] - [и] сузыкларын чагылдыруның бик катлаулы һәм бәхәсле булуын төшенгән хәлдә, әлеге хезмәттә анлаутта әлиф язылышын һәм ябык иҗектә язуда күрсәтелмәгән сузык [ә] дип, әлиф + йай диграфы (ـيا) белән бирелгән аваз [и] белән билгеләнде. Ф.М. Хисамова иске татар әдәби теленең рәсми эш кәгазьләре стилен тикшергәндә: "Гомумтөрки [ä] сузыгы ХVI-ХVII гасырларда язылган текстларда тар иренләшмәгән алгы рәт [i] гә күчкән, сүз башында йай (ی) һәм әлиф + йай диграфы (ـيا) хәрефләре белән белдерелә" дип күрсәтә [Хисамова, 1999, б. 156]. Галимнең әлеге карашы авазларның сыйфатын билгеләүдә нигез булды, шулай ук тексттагы сүзләрне транскрипцияләгәндә, Алтын Урда дәүләтенең рәсми теле кыпчак теле булуы да күз уңында тотылды. "Кыйссасел-әнбия" текстында [ә] авазы анлаутта эзлекле әлиф (ا) хәрефе белән белдерелгән: رلايدجا - әчдиләр [13.7], یدتشا - әшитди [17.3], وکذا - әҙгү [17.8] һ.б. Шул ук сүзләр ядкәрнең басма нөсхәсендә әлиф + йай диграфы аша бирелгән: رلايتجيا - ичтиләр [И.61.23], رلاشيا - ишләр [И.67.3] һ.б. ر ا - رآ - ريا сүзләре язылышында төрлелек семантик дифференциация белән аңлатыла: رآ [18.16, 14.18], را [7.2] "ир" мәгънәсен, ريا [7.17] - "сугышчы" мәгънәсен бирә: йәнә ики әр ирди йавуз бири Масдағ атлығ бири Фағар бән Салиф [7.2]. "Сугышчы" мәгънәсе - ريا ир язылышы белән бирелә: یدلوا ريا کنيم شيمتي رلا یتشيﭽنس [7.17] санчыштылар йәтмиш миң ир өлди һ.б. Беренче ябык иҗектә сузыклар язылышта күрсәтелми: هدزيکنت - тәңиздә [17.5], زکس - сәкиз [19.10], یتشاکنک - кәңәшти [7.1], یتسک - кәсти [16.21]. Соңгырак чорга караган күчермәләрдәләрдә йай (ى) графемасы китерелә:ادزيکنيت - тиңиздә [И.72.1], یتشانکيک - киңәште [И.63.7], یتسيک - кисте [И.62.3] һ.б. Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" текстында борынгы төрки [ә] нең үзгәрешсез саклануы, вариативлык борынгы нөсхәдә очрамавы орфографиядә бердәм әдәби тел нормаларының тотрыклы саклануы белән аңлатыла, را - әр ~ ريا - ир язылышы семантик дифференциация белән бәйле. Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендәге язылыштан чыгып, өч үзенчәлекне күрсәтергә мөмкин: 1) бер төркем сүзләрдә [ә] авазы анлаутта әлиф (ا) графемы белән белдерелә, ягъни традицион әдәби телгә хас [ә] авазы әсәр телендә шактый эзлекле саклана: ناسا - әсән [28.1], کامتا - әтмәк (332.17), کاکرا - әркәк [178.11], کيلا - әлик [250.17], کاتا - әмгәк [28.10] һ.б. Әмма андый очракларның чагыштырмача аз булуы билгеләнде; 2) сүз башында әлиф (ا) [ә] ~ әлиф + йай диграфы (ـيا) [и] вариатив язылышы ачык аерымлана: لا - әл [229.9] ~ ليا - ил (34.14), اترا - әртә [254.1] ~ اتريا - иртә [322.3], را - әр [366.14] ~ ريا - ир [367.1], اجک - кәчә [287.3] ~ اجيک - кичә [232.3], کيريت - тирик [262.1] ~ کرت - тәрек [262.11], روميت - тимүр [237.16] ~رومت - тәмүр [11.8],یکيب - биге [36.6] ~ یکب - бәге [49.8], کازب - бәзәк [36.6] ~ کازيب - бизәк [380.9], هسکا - әксә [218.11] ~ هسکيا - иксә [234.8], نيکا - әгин [43.11] ~ نيکيا - игин [234.9] һ.б. Күргәнебезчә, сузыклар бирелешендә традицион әдәби тел һәм региональ (җанлы сөйләм) тел үзенчәлекләре текстта параллель кулланылганнар. Текста теркәлгән тарихи-традицион [ә] нең [и] гә күчеше региональ әдәби тел нормалары формалашу процессын күрсәтә. "Нәһҗел фәрадис" әсәрендә чагылган вариатив язылыш бу күренешне ачык дәлилли; 3) сүз башы [и] тотрыклы әлиф + йай диграфы (ىا) белән белдерелгән очраклар шактый сирәк теркәлгән, мәсәлән, کنيا - иңәк [346.8]. М. Кашгарый, Абу-Хаййан сүзекләрендә کاکنا - әңәк варианты кулланылган. Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел фәрадис" әсәрендә [ә] ~ [и] авазларының вариатив кулланылышы ачык аерымлана, сөйләм тел үзенчәлеге [и] әдәби текстта борынгы төрки әдәби тел күрсәткече [ә] белән тигез дәрәҗәдә йөри. "Кисекбаш", "Җөмҗөмә солтан" кулъязмаларында сүзләрне [ә] ~ [и] тәңгәллегенә бәйле ике төркемгә аерырга мөмкин: а) [ә] ~ [и] авазларының тәңгәллеге график билгеләнгән: شا - әш [К.156] ~ شيا - иш [К.18], تيشا - әшит [К.209] ~ تيشيا - ишит [К.17], لا - әл [К.113] ~ ليا ил [К.139], تيشا - әшит [Җ.14б.16] ~ تشيا - ишит [Җ.20б6, 24a2], لا - әл [Җ.23а.14] ~ ليا [Җ.18а.3] ил, لب - бәл [Җ.14б.16, 16а.10, 18а.10] ~ ليب - бил [Җ.18а.15, 19а.15]; б) әлиф + йай диграфы (ـيا) белән язылган вариант: وکذيا - иңү [К.2, 260], ريا - ир [К.78, 149], کيشيا - ишик [К.215], یکيا - ике [Җ.26], یليا - илле [К.51] һ.б. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" текстында бер төркем сүзләр 1) анлаутта әлиф + йaй (ـيا) диграфы белән бирелә: چيا - ич [1v.5, 62v.5,43r.20], شيا - иш [20r.14], ليا - ил [114v.4, 33v.4, 67v.13],تليا - илт [30v.4], ميا - им [65r.4], ريا - ир [113v.17], یکيا - ике [37v] һ.б. Ябык иҗектә йай график күрсәтелә: йай (ی): کنيم - миң [100r],کيب - бик [9r] һ.б. 2) әлиф (ا) һәм әлиф + йай диграфы (ـيا) тәңгәллеге ачык чагыла. Вариатив язылган очракларның кабатлану ешлыгы таблицада бирелә: әлиф + йай ешлык әлиф (ا) ешлык диграфы (يا) ирин 6 тапкыр әрән 6 тапкыр ирдим 4 тапкыр әрдим 4 тапкыр ишек 6 тапкыр әшәк 3 тапкыр имгел 10 тапкыр әмгән 21 тапкыр кил 287 тапкыр кәл 26 тапкыр китүр 13 тапкыр кәтүр 25 тапкыр тимүр 12 тапкыр тәмүр 4 тапкыр "Хөсрәү вә Ширин" текстында вариатив язылыш теркәлгән, әмма моңа кадәр тикшерелгән әсәрләрнең теленнән аермалы анлаутта әлиф + йай диграфы (ـيا) диграфы анлаутта күпкә ешрак кулланылган. Әсәр текстында кыпчак телләр төркеменә хас үзенчәлекнең әдәби норма тәшкил итүен билгелибез. Сәйф Сараиның "Гөлстан бит төрки" текстында [ә] ~ [и] аваз күчешләре язуда чагылыш таба. Анлаутта - әлиф + йай диграфы (ىا) яисә ябык иҗектә йай (ی) язылышы норма булып тора: ليا - ил [136r.11, 30v.9, 164v.1; 23v.2], ايا - ийә [100.2], کيشيا - ишик [119.11, 125.9], شيا - иш [294.4, 99.2], رايا - ийәр [44.13], تسيا - ишит [140v.6, 36r.7], کنيا - иң [46v.12] һ.б. Вариатив язылыш түбәндәге сүзләрдә теркәлгән: ريا - ир [177v.8, 38r.9, 43r.2] ~ را - әр [38r.7, 45r.8, 36v.9], کيلريا - ирлик [78r.1, 146v.11] ~ کيلرا - әрлик [77v.12, 149r.13], کامجيا - ичмәк [257.1, 60.7] ~ کامجا - әчмәк [257.1, 286.7, 290.9], ويا - ив [218.7, 99.13] ~ وا - әү [243.2, 119.10, 60.11], تيشيا - ишит [307.8, 352.9] ~ تشا - әшит [262.7], کاتيا - итәк [57.6] ~ کاتا - әтәк [41.5] һ.б. Сирәк очракта сүзләрдә әлиф (ا) белән язылыш күзәтелә: اترا - әртә [143.3, 119v.6], کامسا - әсән [313.10]. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Алтын Урда чоры язма истәлекләре телендә борынгы төрки [ә] традицион әдәби тел күрсәткече буларак саклана. Әмма традицион әдәби тел нормасының халык сөйләм тел тәэсирендә бозылу очраклары бар. Чагыштыр: Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәре текстында борынгы төрки [ә] авазының бары әлиф (ا) гарафемасы белән белдерелгән язылыш күзәтелсә, "Нәһҗел-фәрадис", "Кисекбаш" текстларында [ә] ~ [и] авазларының вариативлыгы активлаша, тик борынгы төрки [ә] нең саклануы норма булып тора. "Хөсрәү вә Ширин", "Мәхәббәтнамә", "Гөлстан биттөрки" текстларында әлиф (ا) һәм әлиф + йай диграфы (ـيا) орфографик вариантлыкта әлеге әсәрләрдә анлаутта әлиф + йай диграфы (ـيا) язылышы эзлекле саклана. Идел Болгарстаны чорында язылган ядкәрләрдә үк урын алган тел күренеше Идел буе әдәби тел нормасы буларак бәяләнә. Бу күренеш исә Алтын Урда чорында традицион төрки әдәби телнең яңа мохиттә үзгәреш кичерүе турында сөйли. Алтын Урда чоры язма истәлекләре телендә [o], [ө], [у], [ү] ирен сузыкларының кулланылышы. Төрки язуда кулланылган гарәп алфавиты төрки вокализмына хас барлык үзенчәлекләрне бирә алмаган, алгы рәт һәм арткы рәт сузыклары бары бер графема аша гына белдерелгән. Сузык авазлар сүз башында وا, калган очракларда уау (و) хәрефләре белән белдерелгән, графикадан чыгып, авазларның күтәрелеш сыйфатын билгеләү мөмкин түгел. Алтын Урда чорында язылган истәлекләр телендә графема аша сузыкның күтәрелеш сыйфатын төгәл билгеләү мөмкинлеге булмау текстны транскрипцияләүдә бәхәсләр уята. Иренләшү гармониясенең саклануы буенча истәлекләрдәге сүзләрнең язылышы традицион әдәби тел нормаларына якын булуы киң әйтелешле иренләшкән сузыкларның [o] > [у] тараюы бу чорда тәмамланмаган дигән карашта торучы галимнәр фикерен яклау өчен дәлил булып тора [Наджип, 1975, c. 34; Хакимзянов, 1987, c. 42; Абдуллин, 1974, c. 175]. Урта гасыр истәлекләрен өйрәнгән танылган галим Ә. Нәҗип С. Сараиның "Гөлстан" әсәрен транскрипцияләгәндә арткы рәт [o], [u] һәм алгы рәт [ö], [ü] сузыкларынның бер графема аша гына чагылдырылуын билгели [Наджип, 1975, c. 34-62]. Барлык истәлекләрдә уау (و) графемасы позицион чикләүләрсез кулланыла, сүз башында [o], [ө], [у], [ү] сузыкларын бирүдә әлиф (ا) белән кушылып китә: وا. "Кыйссасел-әнбия" телендә чагыштырмача киң әйтелешле лабиаль арткы рәт [o] сузыгы һәм чагыштырмача киң әйтелешле лабиаль алгы рәт [ө] сузыгы абсолют сүз башында һәм сүзнең беренче иҗегендә очрый. Анлаутта [o], [ө] әлиф + уау (وا) кушылмасы белән бирелә: توا - от [А.9.18], نساملاتوا - отламас [А.14.3], اكزوا - өзгә [А.16.13], هﭽنىكلوا - өлкинчә [А.11.7, Б 72.3, В.20.11] һ.б. п. [o] һәм [ө] сүз уртасында бер графема аша биреләләр һәм сүзнең беренче иҗегендә генә очрарга мөмкин: اغلوي - йолға [А.6.8, Б 62.20, п. В.19а.13, Г.25а.9], نيسروتوقروق - қорқутурсын [Г.25а.5, Б 73.11, В.20а.13], п. ليكزوكروك - көркүзгил [А.16.15, Г.25а.6], روىهلزوس - сөзләйүр [А.18.2, В.19.13, Г.25а.6, Б 62.2], كولكروك - көрклүк [В.20.12, Г.21а.20, Б 64.1] һ.б. п. п. [ү] чагыштырмача озын лабиаль алгы рәт сузыгы һәм [у] чагыштырмача озын лабиаль арткы рәт сузыгы барлык истәлекләрдә дә сүзнең теләсә кайсы позициясендә очрый. Графикадагы шартлылык [у] һәм [ү] авазларының аерымлылыгын төгәл чагылдыра алмый. Бердәнбер критерий итеп "каты" һәм "нечкә" тартыклар янында язылу принцибын санарга була [Кононов, 1958, c. 119]. Анлаутта [у] һәм [ү] әлиф + уау (وا) аша белдереләләр: قارعولوا - улуғрақ [А.6.8], نامروا - урман [А.12.18], چنوﭼوا - үчүнч [А.16.19], ىدسلاوا - үләшди [А.15.9, Б 61.23, В.18а.24, Г.21а.10], وسرويادنوا п. үндәйүрсүн [А.11.17, Г.25.14, Б 72.11]. Анлаутта [ү] авазын п. бары тик бер генә графема әлиф (ا) аша бирелү сирәк күренеш: А, Г истәлекләрендә: ديما - үмид [А.6.10], ذسما - имүҙ [Г.25.12, 25.21]; Б , В истәлекләрендә: ركنا - үңүр [Б 65.20, В.20.5] һ.б. п п. Инлаутта [у], [ү] төрки сүзләр нигезендә еш очрый: ميرلاكنوم - муңларым [А.17.8], [А.18.18], ناعتوت - тутған [А.16.20], نوك - күн [А.19.3]; алынмаларда: عومت - тәмуғ [А.17.4], غيلتروص - суратлығ [А.7.5], هدنافوت - туфанда [А.13.5], هنرلروک - гөрләринә [А.18.3], تبون - нәүбәт [А.6.7] һ.б [у] һәм [ү] сузыклары ауслаутта сирәк күзәтелә: وكذا - әҙгү [А.17.7], وكا - әкү [А.18.2, В.21а.17, Б 70.22]. п. Лондон нөсхәсендә сүз ахырында уау (و) дан соң плеонистик әлиф + уау (و ا) язылышы теркәлгән: نيداوكاكي اوب - бу икәкүдин [5.17], اوﮦ نيذا - анын му [6.11], ىدلاشب اويلاتوا - утлайу башлады [13.10], رب اوياق اساوا - қайу бири улса [12.2] һ.б. Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" истәлегендә, ирен сузыкларында тараю күренеше эзлекле төс алмаган, язуда -او диграммасы саклану моңа ачык мисал булып тора: ناغاوس - соған [224], ليغاوس - соғыл [224], نوتوا - отун [213], وقيوا - ойқу [279], نوزوا - узун [102], قولکوتروا - өртүклүк [57], زوسکوا - үксүз [88], وکنازوا - үзәнгү [50]. Вариатив язылган очраклар күзәтелә: قونوق [253] ~ قونق [153] - қонуқ, زودنوک [233] ~زودنک [310] - күндүз. [о]: نوتوا - отун [213.12], ادزوموکنوا - оңумызда [254.6], لوعوا - оғул [342.3], ناعلاتوا - отлаған [340.16], نوا - он [135.2], قاراﺒوا - обарақ [192.13], وقيوا - ойқу [279.11], عوا - оғ [382.3], نامروا - орман [341.6], قلاعوا - оғлақ [28.11], ىرعوا - оғры [325.3], ماروا - орам [100.9], قاجوا - очақ [364.10] һ.б. "Җөмҗөмә солтан" истәлегендә иренләшкән [у], [ү], [o], [ө] авазлары шулай ук و (анлаутта -وا) графемасы белән белдерелгән. Текстның графо-фонетик үзенчәлекләре гарәп язуы мөмкинлек биргән дәрәҗәдән чыгып билгеләнә: بوروت - туруп (А.16б.2), شوق - қуш (А.17б.1), بوتوت - тутуп (В.28а, 2), لوق - қул (В.24а.1), بيناغلوج - чулғанып (В.24а.2), هدنوك - күндә (А.17а.20), هنوتسوا - үстүнә (В.25б.4), كنم زوي - йүз мәң (В.26а.3), ىن كولروت - түрлүкни (В.26б.9) һ.б. "Мәхәббәтнамә" текстында сүз башында [у], [ү], [о] һәм [ө] авазыннан башланган сүзләр сирәк очрый, язуда وا хәрефләре белән күрсәтелә: ﺲامشلاوا улашмас [301б], كنوتونوا - унутуң [299а], روروا - урур [297а], هرزوا - үзрә [290б], ندنيزوا - өзиндин [298б], رودمولوا - өлүмдүр [297б], كنوزوا - өзүң [304а] һ.б. Инлаутта [у], [ү], [o], [ө] авазы уау (و) хәрефе белән күрсәтелә, яки язуда чагылыш тапмый. Төрки сүзләрдә ирен авазларның сүз уртасы позициясендә уау (و) хәрефе белән белдерелүе норма булып тора: روراقﭼ - чықарур [291а], ىنشايوق - қуйашны [291а], روليق - қылур [291а], روروت - турур [313б], رلاتولﺒ - булутлар [291а], قورو ق - қуруқ [290б], نولوت - тулун [290б], روتﭙوثوت - түшүптүр [294б], بوزوت - түзүб [291б], لوكنوك - көңүл [291а, 28б], رلاروناركوا - өгрәнүрләр [308а, 56б], زوك - көз [295б] һ.б.; язуда махсус хәреф белән күрсәтелмәгән очрагы сирәк күзәтелә: هغراقن ش - шунқарға [290б] һ.б. Гарәп-фарсы чыгышлы сүзләрдә уау (و) хәрефе язылышында гарәп теленә хас язылыш нормасы саклана: سوم - муса [291а], كنندورمن - нәмруднуң [291а], هغي سودج - җәдусыға [295б, 36б], ندروﺒﺼ - сабурдин [295б], دمﺤم - мәхмүд [291а], هغكني نارم - мурадынға [311б] һ.б. Ауслаутта [у] авазы сирәк очрый: وياق - қайу [291а] һ.б. Иренләшү гармониясенең сакланышы буенча әдәби истәлекләр орфографиясе традицион әдәби телгә якын. Алтын Урда чоры язма истәлекләре телендә традицион әдәби телнең төп күрсәткечләренең берсе булган ирен гармониясенең сүзләр нигезендә һәм кушымчалар ялганганда кулланылышын өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә китерде. "Кыйссасел-әнбия" истәлегендә ирен гармониясе тотрыклы саклана: 1) сүзләрнең тамырларында: توکوا - өгүт [5.12], لوکنوک - көңүл [16.9], نوزوا - узун [7.9], نوروب - бурун [7.9], شوکوا - үкүш [15.14], نوتوت - түтүн [23.3], نوذوب - буҙун [18.9], عوروا - оруғ [6.8], زوتوا - отуз (13.12), عولوا - улуғ [6-8] һ.б.; 2) кушымчаларда; а) иялек килешендә: کنون کولوغذا - әҙғүлүкнүң [11.9], کنون کوک - көкнүң [7.23], کنونتوا - отнуң [8.1] һ.б.; б) тартым күрсәткечендә: هد موسکوک - күксүмдә [17.8], کنوزوس - сөзүң [16.12] һ.б.; в) -луқ, -лүк кушымчалы сыйфатларда: قول جاس - сачлуқ [11.7], قول قوراي - йаруқлуқ [13.7], قولنوزوا - узунлуқ [8.1], زوس لوي - йолсуз [17.15] һ.б.; г) категорик үткән заман хикәя фигыльнең I зат кушымчаларында: -дум, -дуқ кушымчасы алган сүзләрдә: مود لوب - булдум [18.7], مودلوتروق - қуртулдум [9.5], کودرا روليب - билүр әрдүк [13.7], کودزوکروک - көркүздүк [13.7] һ.б.; д) -уб/-үб кушымчалы хәл фигыльләрдә: بوشوت - түшүб [7.6], بورودک - кәдүрүб [6.4], иренләшү гармониясенең бозылу очрагы сирәк: بتاشخوا - охшатыб [19.6] һ.б. "Кыйссасел-әнбия" текстында сүз нигезендә һәм кушымчалар ялганганда борынгы төрки язма тел традициясенең эзлекле саклануы чагылыш таба. Иренләшү гармониясенә бәйле традицион орфографик нормаларның тотрыклы саклануы Мәхмүд Болгариның "Нәһҗелфәрадис" әсәре өчен дә хас: 1) сүзләр нигезендә: نوغوب - боғун [326.9], کوجموروا - үрүмчүк [20.12], قولروا - урлуқ [230.14], لوکنوي - йүңүл [374.12], غويوق - қуйуғ [385.7], قوروي - йоруқ [7.5], نويوب - бойун [345.17], نوروب - бурун [68.6], غونوي - йунуғ [68.4], کوزوي - йүзүк [76.16], نوروا - орун [14.7], نوتوا - отун [217.6] һ.б.; 2) кушымчаларда; а) иялек килешендә: کنونغويوق - қуйуғнуң [385.7], کنون نوت - түннүң [313.5] һ.б.; б) тартым күрсәткечендә: موزوس - сөзүм [319.2], زوملوق - қулмуз [254.6], әмма кыпчак төркеме телләре өчен хас زيملق - қулмыз [52.5] сүзендә иренсезләшкән варианты очрады; в) -луқ, -лүк, -суз, -сүз кушымчалы сыйфатларда: کولکروک - көрклүк [207],کول زوس ميلات - тәлим сүзлүг [160], غويوق غولوس غولوت - тулуғ сулуғ қуйуғ [385], زوسزوک - көзсүз [273.13], زوس نوتاخ - хатунсуз [347.11], کولروت - түрлүк [234] һ.б.; г) - уб кушымчалы хәл фигыльләрдә: بوروغذاق - қаҙғуруб [280], بونوشباي - йәбшүнүб [112], بولوب - болуб [82], بوروج - чүрүб [376.11], بويوق - қойуб [376-11] һ.б. Бу күренеш Алтын Урда чоры әдәби телендә традицион орфографик нормаларның шактый эзлекле саклануы турында сөйли, ләкин аерым очракларда халык сөйләм теле тәэсирендә иренләшү гармониясенең бозылу очраклары да бар. Мәсәлән: ینکنوزوي - йүзүңни [439.9] ~ ینکنيزوي - йүзиңни [439.9], کامروتوک - күтүрмәк [415.3] ~ کامراتوک - күтәрмәк [415.4], یديقوا - оқыды [418.6], یديروي - йүриди [355.3] һ.б. Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" телендә иренләшү гармониясенең саклануы әдәби норма булып тора: а) нигезләрдә غولوا - улуғ [15], غولوت - тулуғ [15], عوروق - қуруғ [25]; б) хәл фигыль күрсәткечләрендә: بوروت - туруп [16б], بولوب - болуп [18a], بوزوت - төзүп [21а] иренләшү гармониясенең бозылу очраклары да урын алган:بروت - торып [178], بروک - күреп [20б]; в) тартым кушымчаларында: موزوس - сүзүм [17] ~ ميزوس - сүзем [20], موزوک - күзүм [19] ~ ميزوک - күзем [21] һ.б. Иренләшү гармониясе "Кисекбаш китабы"нда да эзлекле саклана: а) сүзләр нигезендә: غولوا - улуғ [152], غوروق - қуруғ [264], ولتوق - қутлу [255],لوکنوک - көңүл [6], غويوق - қуйуғ [235], زوتوا - отуз [86]; б) тартым аффиксларында: انوتسود - достуна [231], نوزوا - өзүн [217], انوتسوا - үстүнә [219] һ.б. Идел буе халык сөйләм тел үзенчәлекләренең, ягъни иренсезләшү гармониясенең бозылу очраклары теркәлгән: نيزوس - сөзин [22], نيزوک - көзин [125], نيزوي - йүзин [21, 126, 30, 220] ~ نوزوي - йөзүн [31] һ.б.; в) хәл фигыль кушымчаларында: بوروک - көрүп [33], ләкин بتوت - тутып [22], بلوب - болып [44] һ.б.; г) каузатив кушымчаларында: نسرورودلوک - көлдүрүрсен [125], رودنوک - көндүр [146], ләкин نسرروتلوا - өлтүрерсен [165]. Әдәби ядкәр текстында сүз нигезенә иялек килеше, категорик билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары ялганганда, иренләшү гармониясе сакланмаган. Харәзминең "Мәхәббәтнамә" поэмасы өчен дә иренләшү күренеше норма булып тора: زوكنويب - бойуңуз [370], كنوزوي - йүзүң [278], موزوك - көзүм [362], كنوزوك - көзүң [165], زوكنوزوي - йүзүңүз [23], زيكنوزوي - йүзүңиз [52], гарәп алынмаларында да эзлекле саклана: كنونسح - хүснүң [123], كنولﺒلب - булбулуң [263]. I һәм II зат үткән заман фигыль формаларында һәм -п кушымчасына тәмамланган хәл фигыльләрдә иренләшү күренеше сакланган: كنوتتوا - уттуң [135], مودوكوا - оқудум [50], موتتوت - туттум [433], كنوتتوت - туттуң [135], بوزوت - түзүп [22] һ.б. Вариатив язылыш очраклары теркәлгән: غيلوا - улығ [1] ~ غولوا - улуғ [14], ىلكروك - күркли [220] ~ كولكروك - көрклүк [228], زوكنوزوي - йүзүңүз [23] ~ زيكنوزوي - йүзүңиз [52], نمزيكنولوق - қулуңызмын [369] ~ نمزوكنولوق - қулуңузмын [286] һ.б Иренләшү гармониясенең саклануы буенча "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендәге сүзләрнең язылышы традицион әдәби тел нормаларына якын: а) иялек килеш кушымчаларында: كنونشوك - қушнуң [798]; б) в тартым кушымчаларында: موقوذآ - азуқум [33,46], موزوك - көзүм [2501], كنويوب - бойуң [16,66], كنوزوي - йүзүң [16,60], زوكنولوق - қолуңуз [25,01], زوموزوك - көзүмүз [77, 22], زومورمع - ғумрумуз [58, 13] һ.б.; в) -луғ, -лүг, -луқ, -лүк, -суз, -сүз кушымчалы нисби сыйфатларда: غولكوي - йүклүг [5,29], قولقوي - йоқлуқ [31,67], كولزوت - түзлүк [38,72], زوسزوت - тузсуз [41,19], زوسﭼوك - күчсүз [42,64] һ.б. Ләкин аерым очракларда ирен гармониясенең бозылу очраклары бар. Статистик мәгълүматларга караганда, ирен гармониясенең даими рәвештә саклануы - 71 сүздә (кабатлаулар белән), ирен гармониясенең сакланмавы 136 сүздә теркәлгән. Димәк, "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә җирле сөйләм тел үзенчәлекләре әсәр тукымасында тотрыклы урын ала башлаган. Чагыштыр: تولوب булут - (17 тапкыр) ~ تيلوب - булыт (8 тапкыр), وقوا - оқу (2 тапкыр) ~ يقوا - оқы (23 тапкыр), توروي - йүрүт (3 тапкыр) ~ تيروي - йүрит (28 тапкыр) һ.б. "Гөлестан бит-төрки" истәлеге теленә, шулай ук, ирен гармониясенең шактый тотрыклы саклануы хас: а) сүзләр нигезендә تولوب - булут [13к.7], چوموﭼ - чүмүч [160r], وکنوس - сүнгү [11r.6] ~ یکنوس - сөнги [121v.7], شوروا - уруш [857], نوتوت - түтүн [40r.7] һ.б. Әсәр телендә кайбер искәрмәләр белән иренләшү күренеше категорик үткән заман хикәя фигыльнең I һәм II зат кушымчаларында: مودروك - көрдүм [15r.11], كنودروك - көрдүң [138r.9], مودروس - сордум [145v.8], كنودروتلوا - өлтүрдүң [165v.2]; б) -п кушымчалы хәл фигыль: بوزوب - бузуп [121r.7], بوﭼوك - көчүп [103r], بوشوبوا - өбүшүп [421-12], بوقروق - қорқуп [x32r.10]; в) I һәм II зат тартым күрсәткечләрендә:موتسود - дустум [115v.2], كنوتسود - дустуң [260.13], مولكنوك - көңүлүм [181v.4], كنولكنوك - көңүлүң [05r.1], وزوك - көзү [127r.6], موزوس - сөзүм [42v.12] һ.б. саклананган. -лы, -луқ, -лық кушымчалары ялганганда вариатив язылыш теркәлгән: قولتسود- дустлуқ [162v.2] ~ قيلتسود - дустлық [120v], يلﭼوك - күчли [156r.11] ~ ولﭼوك - күчлү [100v.7], قولغولوا - улуғлуқ [30r.11] ~ قيلغولوا - улуғлуқ [71b.13], يلروت - түрли [321] ~ كيلروت - түрлик [182v] ~ ولروت- түрлү [3r], يلقوزاي - йазуқлы [34v.7] ~ يلقوزاي - йазуқлу [169v.13] һ.б. Алтын Урда чоры әдәби истәлекләрендә иренләшү гармониясенең сүзләр нигезендә һәм кушымчаларда саклануы, иренсезләшү күренешенең өлешчә генә чагылуы буенча текстлар орфографиясе традицион әдәби телгә якыная. 3.2.2. Тартык авазлар Гарәп графикасына нигезләнгән төрки-татар язуында тартык авазларның сыйфатын төгәл чагылдыру, шулай ук, бик катлаулы. Төрки халыклар өчен чит булган гарәп теленең үзенчәлекле тартык авазлары һәм аларны белдергән графемалар булуы, кайбер хәрефләрнең Алтын Урда чорында дифференцияләшмәве, ике авазга билге булып йөрүе гарәп хәрефләре белән язылган төрки-татар текстларны транскрипцияләүдә билгеле дәрәҗәдә авырлык тудыра, якынча шәрехләүләргә юл калдыра. Истәлекләр телендә тартык авазлар түбәндәге гарәп хәрефләре белән белдерелгән: [б], [п] - ب, [т] - ت, [җ], [ч] - ج, [х] - خ, ح, [д] - د, [с] - ص, ث, س; [з] - ض ز; [ҙ] - ذ; [п] - پ; [ғ] - ع ,غ; [в, w] - و; [ш] - ش; - [ф] - ف; [қ] - ق; [k], [г] - ک; [л] -ل ; [м] - م; [н] - ن; [ң] - کن; [й] - ی, [h] - ـه. Орфографиядә фарсы әлифбасындагы پ [п] и چ [ч] хәрефләрен куллану бик сирәк очрый. Җим (ج), би (ب), кәф (ک) графемалары дифференцияләшмәгән, яңгырау тартыкларны да, саңгырау тартыкларны да белдереп килә ала. тый (ط) һәм дад (ض) графемалары төрки сүзләрдә сирәк кулланыла, са (ث), сад (ص), ha (ح) графемалары алынма сүзләрнең язылышында гына күзәтелә. Алтын Урда чорында язылган истәлекләр телендә ирен-ирен йомык яңгырау [б] һәм ирен-ирен йомык саңгырау [п] авазы ب графемасы белән белдерелгән: "Кыйссасел-әнбия" истәлегендә: وب - бу [15.6], ىدراب - барды [15.14], ىدلوب - булды [9.5], اکليﺌاربج - җәбраилгә [17.3], نسرونيبت - табынурсән [17.11], ربﺨ - хәбәр [10.17], بليغي - йығылып [10.8], بوتوت - тутуп [10.14], بتاک - кәтип [10.15], بوشوت - түшүп [17.6] һ.б. Пи (پ) графемасы бары фарсы алынмаларында гына сакланган: رﺒماغيپ - пәйғамбәр [6.7, А.13.8], قيلهاشداپ - падишаһлық [9.8], یراپ - пәри [7.12], هدراپ - пәрдә [15.8] сүзләре язылышында очрады, би (ب) ~ пи (ﭗ) чиратлашуы ике сүздә теркәлде: توب - пут [7.3] ~ توپ - пут [19.9], ادعوباق- қапуғда [7.7, 16.4], ادعوپاق - қапуғда [18.16]. "Нәһҗел-фәрадис"тән үрнәкләр: قيلاﺒ - балық [220.16], رلاقادوﺒ - будақлар [244.18], یعيجلاﺒ - балчығы [62.5], قاملاوﺒ - буламақ [107.14], اقشوﺒا - абушқа [19.1], اﺒاﺒ - баба [11.15] һ.б. Идел буенда яшәүче төркиләр өчен сүз ахырында саңгырау тартыклар кулланылу закончалыгын истә тотып, ауслаутта би (ب) хәрефе белән язылган сүзләрне саңгырау тартыкның график чагылышы дип карасак, төрки чыгышлы сүзләрне ауслаутта [п] белән транскрипцияләргә мөмкин: بيرينسا - әскирип [376.11], بيي - йип [213.9], باي - йап [28.12], بوک - күп [11.3] һ.б. Ауслаутта гарәп теленнән кергән сүзләрдә [б] саклана: بادا - әдәб [225.7], بازك - кәззәб [414.15], باتك - китаб [1.17] һ.б. Гарәп телендә яңгырау тартык [б], башка яңгырау тартыклар кебек саңгыраулашмый, чыганак телдәгечә саклана: باب - баб [НФ.2], كنينتنب - бинтнең [НФ.4], انب - бина [НФ.217], هﺒع ك - кәғбә [НФ. 274], ت د اﺒع - ғибāдәт [НФ.129], ت ﺒغ ر - рағбәт [НФ.232], باو ج - җаwаб [НФ.129], ب يﺒط - табиб [НФ.118], ب ﺒس - сәбәб [НФ.17] һ.б. [п] - ирен-ирен, йомык, шаулы саңгырау тартык, язуда би (ب) һәм пи (پ) хәрефләре белән күрсәтелгән. Сирәк очракларда, бигрәк тә, фарсы сүзләре язылышында пи (پ) графемасы языла: هدراپ - пәрдә [НФ159.12], زيهرپ - пәрһиз [НФ.219.13], ناولهپ - пәһләwән [НФ.47.2], هاشداپ - падишаһ [НФ 41.3], نلاپ - палан [НФ.120.5] һ.б. Нөсхәдә сүзләр язылышындагы төрлелек би (ب) хәрефенең бу чорда дифференцияләшмәвен, ике авазга билге булып йөри алуын искәртә: ناﭙﭼ [379.9] ~ ناﺒج [63.10] - чапан; اپرا [141.17] ~ ابرا [83.14] - арпа; كيلكاپ [55.4] ~ كيلكاﺒ [272.16] - пақлек һ.б. [м] - ирен-ирен, йомык, яңгырау тартык, барлык позициядә теркәлгән. [м] авазының сүз башында кулланылуы мисаллардан күренгәнчә, гарәп алынмаларына хас. Чагыштыр: [м] авазына башланган 277 сүзнең ундүрте төрки, калган күпчелеге гарәп сүзләре: دجسم - мәсҗид [17.11], لام - мал [230.17], ىتﺒحمن - мәхәббәте [247.7], مرحم - мухаррам [122.8], نموم - муэмин [63.17] һ.б. Төрки сүзләрдә: وعنم - мәнгү [301.4], نم - мән [281.3], شوكنوم - мүңүш [135.12], قوجنوم - мунчуқ [414.11] һ.б. Сүз уртасы һәм ахырында позицион үзгәрешсез кулланыла: نامز - заман [149.4], قامراي - йармаk [23.10] һ.б. [б] ~ [м] авазларының чиратлашу очраклары сирәк теркәлгән: نم - мән [НФ.15.4] ~ نﺒ - бән [НФ.5.3], رلاقييب - байықлар [НФ.81.3] ~ رلاقييم - мыйықлар [НФ.54.6] һ.б. Сүз башы [м] кыпчак телләренә хас, угыз телләрендә ул анлаут [б] тартыгы белән алыштырыла [Исследования по сравнительной..., 1955, с. 42]. I зат алмашлыкларында [м] ~ [б] чиратлашуы иске татар теленә хас күренеш булуы билгеле [Нуриева, 1975, с. 70-71]. Авазларның тарихи чиратлашуы татар диалектларында яшәвен дәвам итә: әсәр телендә кулланылган бойын [216.16] формасы күпчелек татар сөйләшләрендә сакланган [Махмутова 1978, c. 71; Садыкова 1985, c. 34]. "Җөмҗөмә солтан" әсәрендә [б] барлык позицияләрдә дә очрый, сүз ахырында гарәп алынмаларында гына кулланыла: وﺒ - бу [А.15а.12, 15б.9, 17а.8], شاﺒ - баш [А.15б.13], توﺒاﻂ - табут [А.22б.1], بارعم - мәғриб [А.18б. 1] һ.б. Идел буенда яшәүче төркиләр өчен сүз ахырында саңгырау тартыклар кулланылу закончалыгын истә тотып, ауслаутта би (ب) хәрефе белән язылган сүзләрне саңгырау тартыкның график чагылышы дип билгелибез. Алтын Урда чорында язылган әдәби истәлекләр текстында ирен-ирен йомык яңгырау [б] авазын һәм иренирен йомык саңгырау [p] авазын белдерү өчен би (ب) хәрефен куллану график норма булып тора. Гарәп телендә яңгырау [б] авазы язуда би (ب) графемасы белән белдерелә һәм өч позициядә дә (анлаут, инлаут, ауслаут) саңгыраулашмый, Гарәп графикалы төрки текстларны транскрипцияләгәндә бу үзенчәлек искә алынды. Тел алды, өрелмәле, шаулы, яңгырау тартык [җ] авазы төрки сүзләрдә бу чорда сүз башында кулланылмаган. Гарәп-фарсы алынмаларында позицион чикләүләрсез күзәтелә. Мисаллар, "Нәһҗелфәрадис": باوج - җаwаб [37.12], وداج - җаду [35.2], وجنيي - йинҗү [62.5], جات - таҗ [228.3] һ.б; "Кисекбаш китабы": ناج - җан [132], تمعامج - җәмәғәт [4] һ.б; "Хөсрәү вә Ширин": ودج - җаду [12а.1, 4б.11], روج - җәвер [56б.9], يناهاج - җәһани [36б.11], غنج - җәнг [6б.7], تفخ- җүфт [102б.11] һ.б; "Гөлстан бит-төрки": باوج - җаваб [102а.10], ازج- җәза [43б.1], لامج - җамал [185б.13, 35а.13] һ.б, "Мәхәббәтнамә": افج - җафа [303а.4], يرهوج - җәүһәри [89а.1], نلاوج - җәүлән [295а.2] һ.б. Бу чор ядкәрләр телендә төрки сүзләр бик сирәк теркәлсә дә, Идел буена хас "җеләштерү"нең әдәби телгә үтеп керә башлавын билгели алабыз. Бу күренеш "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә өч мисалда теркәлгән: دوهي - йәһүд [34.4] ~ دوهج - җәһүд [33], اراج - җара [115], درموج - җомард [94.17]. [ч] - тел алды, өрелмәле, шаулы, саңгырау тартык аваз, сүзнең өч позициясендә килә. [ч] авазы язуда җим (ج) графемасы белән белдерелгән. Мисаллар:رداج - чадыр [НФ.163.7, ХШ.21.13], ناياج ~ نايج - чайан [НФ. 21.10, ХШ.47а.6], ويانيج - чәйнәйү [НФ.33.15, Г.78б.4, ХШ.45а.1], قاناج ~ قانج ~ قنج - чанақ [НФ.26.17, ХШ.152б.17, Г.92а.6], رقج - чақыр [НФ.399.5], قيج - чық [ХШ.101а.1], كيجيك - кичик [НФ.260.1], جاعولرق - қарлугач [НФ.42.17], قاجروﺒ - бурчақ [НФ.417], قوجﺒيج - чыбчуқ [НФ.185.5] һ.б. [ч] авазын махсус белдерү өчен язуда چхәрефе аз санлы мисалларда теркәлгән. "Нәһҗел-фәрадис": اكروكﭼ - чәкүркә [334.11], كارﺒوﭼ - чөбрәк [104.1], ناﺒﭽ - чапан [379.9] һ.б. Төрки сүзләрдә тел алды, өрелмәле, шаулы тартыклардан яңгырау [җ] һәм саңгырау [ч] авазларын белдерү өчен бер билге - җим (ج) кулланыла, бик сирәк очракларда гына [ч] авазы чим (چ) аша белдерелергә мөмкин. Тел алды [д] һәм [т] тартыклары. Тел алды, шаулы саңгырау [т] авазы ти (ت) графемасы белән күрсәтелә, язуда позицион чикләүләр юк. Гарәп теленең специфик авазларыннан булган эмфатик саңгырау [т] язуда тый (ط) хәрефе белән белдерелә, өйрәнелә торган чор ядкәрләрендә чыганак телдәгечә гарәп сүзләрендә кулланылган. Шулай да кайбер текстларда төрки сүзләрдә тый (ط) графемасы белән язылыш урын алган. "Кыйссасел-әнбия" кулъязма нөсхәләреннән үрнәкләр: Анлаутта: نيﻺيت - тиләйин [17.8], هغغوهت - тәмуғға [17.4] һ.б.; инлаутта: راتيي - йитәр [14.2], رلاىتشاکنک - кәңәштиләр [7.1], نوتاا - алтун [7.3] һ.б.; ауслаутта: تروت - түрт [7.6], تﺨت - тәхт [7.9], تهﻺع - ғаләмәт [15.14] һ.б. Төрки сүзләрдә тый графемасы (ط) ат (ﻃا) һәм шул сүздән ясалган атланып (بينلاﻃا) сүзләрендә генә очрый. Ти (ت) һәм тый (ﻄ) графемаларын аерып куллану бары бер очракта гына семантик мәгънәгә ия: ىتا كنينساتا - атасының аты (исеме) [14.13] һәм ﻃآ - ат [10.18]. Башка мисалларда тый (ﻃ) бары тик алынмаларда гына кулланылган: ادنافوﻃ - туфанда [6.14], ماعﻃ - тәғәм [14.20] һ.б. Борынгы А истәлегендә сүз башында саңгырау [т] авазы кулланылу норма булып тора, яңгырау [д] бары тик алынмаларда гына очрый: доға, дин, давыл, дунийа. Фигыль формаларынан титамырында бары саңгырау [т] кулланылса: رويت - тейүр [А.6.7], بيت - тип [А.508.8, 7.13], يدست - теди [А.10.23], ىجوكت - тәкүчи [А.11.13] һ.б.; Б истәлегендә саңгырау һәм яңгырау формалары да теркәлгән: رلاهسيت - тисәлар [Б 65.8], بيت - тип [Б 71.14], ناكيت - тикән [Б 67.22], ләкин п. п. п. ىديد - диди [Б 69.12], يد - ди [Б 63.15], كاميد - димәк [Б 74.1] һ.б. п. п. п. Борынгы А һәм Г нөсхәләрендә чагыштыру кисәкчәсенең саңгырау [т], басма Б һәм В нөсхәләрендә исә әлеге кисәкчәнең яңгырау [д] варианты теркәлгән: كيت - тик [А.13.10, А.17.15, Г.20.17, Б.10.13, Б.136.2] ~ كيد - дик [Б 75.12, Б.439.21, В.19.5]. Билгеле үткән п. заман фигыль кушымчаларында [т] һәм [д] авазларының чиратлашуы графикада ти (ت) һәм (د) хәрефләре бирелешендә ачык чагыла: رلايدشلاوا - үләшдиләр [А.5.10, Г.25.70] ~ رلاىتشلاوا - үләштиләр [Б 61.23, п. В.18а.24], ىدتلاقاس - сақлатды [А.8.18] ~ ىتتلاقﺒس - сақлатты [Б 69.15], п. ىدتيشيا - ишитди [А.8.7, В.19а.6, Г.25.12] ~ ىتتيشيا - ишитти [Б 64.5] һ.б.; п. чыгыш килеш кушымчаларында: نيدشاب - башдин [А.5.6., В.18а.24, Г.25а.13] ~ نيتشاب - баштин [Б 61.17] һ.б. Күзәтүләр күрсәтүенчә, п. А истәлеге текстында кушымчалар эзлекле яңгырау [д] авазыннан башланса, Б истәлегендә исә саңгыраулыкта-яңгыраулыкта ярашу күзәтелә. Вариатив язылыш, бер яктан, әдәби традиция белән бәйле булса, икенче яктан, шул чорның җанлы сөйләм телен чагылдырган тел фактлары белән аңлатыла ала, монда күчерүчеләрнең зур роль уйнавын да танырга кирәк. "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә [д] - яңгырау, шаулы, тел-теш тартыгы сүз башында гарәп-фарсы алынмаларында (72 сүз) очрый: ضاض - дад [185.7], تحرد - дарахт [35.14], وراد - дару [424.3],هجرد - дәрәҗә [270.1], نيد - дин [15.1], تسود - дост [104.11], نامشود - душман [20.10] һ.б.; төрки сүзләрдә кулланылышы чикле, бары ике очрак теркәлгән: ولاد - дәлү [400.5], كولولاد - дәлүлүк [348.5]. Сүз уртасында, ахырында позицион чикләүсез кулланылган: ميدا - адым [68.1], هنيدم - мәдинә [134.2] ادارا - арада [301.13], نيدلوكنك - көңүлдин [111.17], رلاىدروديك - кидүрделәр [358.14] һ.б. Текстта [т] ~ [д] тартыкларының төрле позициядә чиратлашуы графикада ачык күзәтелә: تسورود - дүрүст [284.10] ~ زوروت - түрүз [309.3]; دايع - гайад [235.6] ~ تايع - гайат [252.5], دنا - анд [134.6] ~ تنا - ант [134.6]. [т] - тел алды, шаулы, саңгырау аваз, язуда ти (ت), тый (ط) хәрефләре белән белдерелә, сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында һичбер чикләүләрсез килгән: تروت - төрт [5.1], ﻊيرات - тарығ [362.17], زوكنوت - тоңуз [364.16], لوت - тул [88.5], كاشوت - түшәк [47.15], قوتساي - йастуқ [159.10], قلاﻄ - талақ [180.8], بلﻄ - таләп [294.8], توﺒات - табут [68.5], قﺒﻄ - табақ [88.17], ﻄرش - шарт [175.1] һ.б. Гарәп сүзләре язылышында гарәп орфографиясе саклана: а) сүз башында: ةر اج ت - тиҗарат [НФ.230], ج ات - таҗ [НФ.162], ﺢ يﺒس ت - тәсбих [НФ.83] һ.б.; сүз уртасында: رلاذاتس أ - остаҙлар [НФ.443], ن اتس ب - бостан [НФ.64], تافتلإ - илтифат [НФ.15] һ.б., сүз ахырында: ت م ايق - қыйәмәт [НФ.279], ت ع اس - сәғәт [НФ. 233], ت قو - wақыт [НФ.3] һ.б. Тый графемасы (ط) гарәп алынмаларында эзлекле чыганак телдәге орфографик нормага буйсынып язылган, шулай ук аны калын әйтелешле төрки сүзләрдә [т] авазын бедерү өчен кулланганнар. Чагыштыр: ق و ط - тауқ [НФ.278], ق لاط - талақ [НФ.112]; ماع ط - тәғәм [НФ.146], ل ط اب - батыйл [HФ.43], ىناﻄيش - шайтани [НФ.213], اﻄع - ғата [НФ.204], ط ايتح ا - ихтийат [НФ, 225] һ.б. ﻊيتق - қатығ [НФ.292.4] ~ ﻊﻄق - қатығ [НФ.246.4], семантик мәгънә аеру очрагы бар: ат "исем" (تا) [НФ.235.5], ат "хайван" (ﻄا) [НФ.20.14]. "Җөмҗөмә солтан" дастаны телендә [д] тартыгы анлаут, инлаут һәм ауслаутта бары гарәп һәм фарсы алынмаларында күзәтелә: ولناد - данлу [А.17а.12, 24а.3), ايند һәм اينود - дунйа [А.16а.11, 23б.14, 24а.3], مدآ - адәм [А.15б.13, 17а.15], دارم - морад [А.23б.14] һ.б. Төрки сүзләр язылышында сүз башында саңгырау [т] авазы эзлекле саклана: ترت - төрт [А.22б.8, 23а.5], ىديت - тиде [А.16б.2, 23б.5], بويت - тийүп [А.20б.10] һ.б; сүз уртасында: ىتي - йити [А.19б.4, 19б.13] һ.б. Шундый ук күренеш башка әсәрләр теле өчен дә хас. Мәсәлән, "Кисекбаш китабы"ннан үрнәкләр: ىركنت - тәңри [9.34], تروت - түрт [19], كنﻄ - таң [17], زوتوا - утуз [20], ىتقروق - қорқты [33] һ.б. "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә сүз башында [д] авазы шулай ук алынмаларда теркәлгән: تلود - дәүләт [106б.16], نامرد - дәрман [21а.12], هاكرد - дәркәһ [51а.12], رﺒلد - дилбәр [86б.10], دود - дуд [66а.2] һ.б; төрки сүзләрдә сирәк күзәтелә: غيلغاد - дағлығ [33б.9], لوكد - дәгүл [24б.3] һ.б. Төрки сүзләрдә анлаутта эзлекле рәвештә тел алды саңгырау [т] сакланган: قﺒط ~ قاﺒط - табак [НФ.90.17; ХШ.52б.15; Г.6б.13], رولوﺒت - табылыр [Мн.297б.9; Г.65б.3], رونوﺒت - табунур [НФ.403.11, 85б.8], غﺒت ~ قبات ~ غوﺒت - табуғ [НФ.98.7, ХШ.8а.12, Мн.312а.1], رافت - тауар [НФ.72.7, ХШ.9а.7], لات - тал [Г.157б.10, ХШ.24б.17], قونات - тануқ [НФ.197.4, ХШ.89б.16], يركنت - тәңри [НФ150.4, Г90а.4, Мн.290б.1, ХШ.49б.9], غيرات - тарығ [НФ.364.14] һ.б. Тел алды тартыклары [т] һәм [д] авазларының Алтын Урда чоры әдәби әсәрләр телендә кулланылышын гарәп язуы мөмкинлек биргән дәрәҗәдә күзәтүдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин. Текстлар орфографиясендә сүз башында, нигездә, бердәм кыпчак телләр төркеменә хас саңгырау [т] авазы килү норма булып тора. [з] - тел алды, өрелмәле, яңгырау тартык, анлаут позициясе гарәпфарсы сүзләре өчен хас, сүз уртасы һәм сүз ахыры позицияләрендә төрки сүзләрдә теркәлгән: لﺒنز - занбил [НФ.210.15, ХШ.72б.17], ريجنز - зинҗир [НФ.358.14, ХШ.26а.8, Г.27б.3], ملﻆ - залим [НФ.307.I, 31б.8, ХШ.46а.8], هنامز - замана [НФ.149.4, ХШ.13а.8, Мн.195а.11, Г.183а.7], ىررز - зарары [НФ. 303.8], درمز - зөммәрәд [НФ.37.16, ХШ.14а.10, Г.3а.7] һ.б. Сүз уртасында һәм ахырында чикләүләрсез кулланыла: زيس - сиз [НФ.5.2, ХШ.72б.8, Мн.292б.9], زوس - сөз [НФ.28.16, ХШ.53а.1, Г.86б.7, Мн.290б.3]; اكزوا - өзгә [НФ.23.2], زيﺒرتوت - тутарбыз [НФ.257.4], زيسميحر - рәхимсез [ХШ.83а.11], زودنوق - қундуз [Мн.304а.5, ХШ.35б.21] һ.б. Сүз азагында Идел буе сөйләменә хас саңгыраулашу, ягъни [з] ~ [с] чиратлашуы күзәтелә: زورود - дүрүз [НФ. 10-8] ~ تسورود - дүрүст [НФ.10.8], نمزاملق - қылмазмән [НФ.152.6] ~ نمساملق - қылмасмән [НФ.152.7] һ.б. Әмма әлеге тел күренеше эзлекле сакланмаган. Алтын Урда чоры әдәби әсәрләре телендә [д] ~ [ҙ] ~ [й] тәңгәллеге. Төрки халыклар гаиләсенә кергән телләрне төркемләүдә [д] ~ [ҙ] ~ [й] тәңгәллеген, беренчеләрдән булып, Мәхмүд Кашгарый үзенең хезмәтендә төп күрсәткеч итеп алган. Шул чордан алып хәзерге көнгәчә ул төрки әдәби телләрне дифференцияләүдә классификацион күрсәткеч булып хезмәт итә. Мәхмүд Кашгарый әлеге [д], [ҙ], [й] тел элементларының кулланылышын җанлы сөйләмдә күзәтеп, нәтиҗәләр чыгарса, Караханилар дәверендә [д] ~ [ҙ] тәңгәллекләре урта гасыр әдәби тел традициясе буларак бәяләнә. Н.А. Баскаковның генеологик классификациясендә борынгы төрки дәвердә төрки телләр д/m-телле, с/з-телле һәм й-телле төркемнәргә бүленгән. Галим фикеренчә, әлеге чордагы иң борынгы р-тел башка д/m-телле һәм с/з-телле төркемнәр белән параллель рәвештә яшәгәннәр. й-телле төрки телләргә килгәндә, аның барлыкка килүен Н.А. Баскаков Х гасыр белән бәйли. "По классификации Н.А. Баскакова, еще в древнетюркскую эпоху тюркские языки подразделялись на группы д/m -языков, группу с/з-языков и группу й-языков. В этот период наиболее древние языки, входившие в состав группы р-языков, сосуществовали параллельно с группами д/m-языков и с/з-языков. Что касается группы й-языков, то ее возникновение Н.А. Баскаков относит к Х в. [Наджип, 1979, c. 94]. Галим классификациясендә болгар, угыз, кыпчак һәм карлук төркемнәре көнбатыш-хун тармагына кертелгән, төп характерлы билге итеп d авазының j га алышынуы алынган [Баскаков, 1960, c. 103]. А.М. Щербак [ҙ] > [й] аваз күчешен төрки телләрнең фонетик системасының үзгәрүенә бәйли һәм бу процесс 12 гасырлардан иртә булмаган дип саный. Аның фикеренчә, башка төрки кабиләләр белән чагыштырганда, кыпчакларда [й] авазы күпкә иртәрәк барлыкка килгән. "Наличие δ - основ в некоторых памятниках, относящихся к сравнительно позднему времени, например, в "Кысас ал-анбия" и "Хибат ал-хакаик", по всей видимости, не отражает норм живого произношения и является данью литературной традиции" [Щербак, 1961, c. 57]. Тикшерүләрдән күренгәнчә, борынгы төрки ядәби ядкәрләрдә норма булып сакланган д-билге Алтын Урда чоры истәлекләре ХШ, НФ, МН текстларында аз күләмдә урын алган. Әлеге чорда универсаль ҙ-формасы д-билгесен кысрыклап чыгарган. Шулай ук ҙ-форма белән беррәттән, й элементының үтеп керә башлавын билгеләргә кирәк. Әдәби ядкәрләр [д] > [ҙ] > [й] авазлар күчешенең хронологик чикләрен ачыклау өчен мөһим чыганак булып тора. Әйтик, Рабгузинең 1489 елда күчерелгән "Кыйссасел-әнбия"сенең иң борынгы нөсхәсендә ҙ-формалы сүзләр генә теркәлгән: یدذق - қаҙды [11.7] یدذاک - кәҙди [11.7], کيذاک - кәҙик [13.15], یدذوق - қоҙды [8.1], عولذوب- боҙлуғ [6.2], ناکذاک - кәҙкән [5.2], ادوقذوا - уҙқуда [18.6] һ.б. И. Ильминский төзегән басма вариантта вариатив язылыш күзәтелә: وکذا - әҙгү [И.17] ~وکيا - иҙгү [И.173.23], یغاذا - аҙағы [И.403, 11] ~ یغايا - айағы [И.67.10] һ.б. [Халиуллина, 2002, c. 73]. Рабгузинең кулъязма нөсхәләрен өйрәнгән К. Брокельман да ҙ-формаларның һәм й-билгелеләр белән вариатив кулланылуына игътибар иткән: aҙaғы ~ айағы, әдгү ~ әйгү, боҙлуғ ~ бойлуғ [Brokelmann, 1954, s. 29-30]. й - формаларының текстта урын алуын күчерүчеләр керткән дип карарга була. "Кыйссасел-әнбия" текстында ҙ-билге, һичшиксез, норма булып тора. "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә [ҙ] - тел алды, ярык, спирант тартыкның башка әсәрләрдәге кебек сүз уртасы позициясендә куллануы очрый. [ҙ] авазы белән бәйле үзенчәлекләр шактый, әсәр телендә [д] ~ [ҙ] ~ [й] күчеше чагыла: а) [ҙ] авазы тотрыклы саклана: بلرذا - аҙрулуп [256.10], یقاذا - аҙақы [10.11], غوذوق - қуҙуғ [44.4], قورذوق - қуҙруқ [53-3], یذيا - иҙи [212.6] һ.б.; б) [ҙ] / [й] тәңгәллеге өстенлек итә: قامذوا - уҙмақ [314.2] ~قاميوا - уймақ [82.9], شيمذک - кәҙмиш [334.1] ~ ساميک - кимәс [189.15], کوذيب - биҙүк [217.4] ~ کوييب - бийүк [378.11], کيذک - кәҙик [338.4] ~ کيک - кәйик [209.3], یتذوق - қоҙты [410.5] ~ یديوق - қойды [410.5], وغذق - қаҙғу [102.8] ~ یغيق - қайғы [395-6], راذا - әҙәр [53.12] ~ رايا - әйәр [53.12]; в) борынгы [д] авазы сүз уртасы позициясендә сирәк сүзләрдә сакланган, мәсәлән, адақ, қадаш, қод кебек сүзләрдә. Мисаллар: قادا - адақ: әки әл тәқый еки адақыны ол қазуқларқа бағладылар [165.10], олуғ таш атуп адақымны сындурмаңыз [401.8]; شادق - қадаш: Мәккәдә уруғым қадашым бар [48.15], دوق - қод: өзүңни сақлағыл халаиқны қодғыл [304.9]. "Нәһҗел-фәрадис" текстында с з-билге белән берничә сүз очрый: бозлуғ [22.15, 65.11] һ.б. [ҙ] ~ [й] тәңгәллеге шул чорның үзенчәлекле билгесе булып тора, сөйләм нормасының әдәби телгә үтеп керүенә бер дәлил. Шулай да, "Нәһҗел-фәрадис" әсәре теле өчен норма [ҙ] авазын куллану икәнлеге ачыкланды. "Хөсрәү вә Ширин" әсәре мисалында статистик, ягъни саннар ярдәмендә ҙ- ~ й-элементларының әсәр тукымасында кулланылышын күрсәтергә мөмкин. ҙ- билгесе белән 241 сүз теркәлгән (кабатлаулар белән): نيذآ - аҙын (66 тапкыр), ذيا - ыҙ (38 тапкыр), غيذيا - ыҙығ (23 тапкыр), وغذآ - әҙгү (80 тапкыр), كيذيك - кеҙик (19 тапкыр), ذيك - кеҙ (15 тапкыр) һ.б. ҙ- ~ й-билгеле сүзләрнең вариатив язылышына игътибар итсәк, ҙ-билгеле сүзләрнең күпкә ешрак очравын күзәтә алабыз (кабатлаулар белән 325 сүз һәм й- билгеле сүзләр кабатлаулар белән барлыгы 161 сүз). Язучы телендә [ҙ] авазы норма булып тора. Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" әсәрендә шулай ук [ҙ] ~ [й] тәңгәллеге күзәтелә: قاذا - аҙақ [А.20б.9, 21а.2, 21б.6] (3 тапкыр) ~ قايا - айақ [21а.4] (1тапкыр), ىذيا - иҙи [24а.1] ~ ايا - ийә [2а.6], بوروغذق - қаҙғуруп [22a.11] һ.б. Вариативлык еш очраса да, әсәр телендә ҙ-билге кулланылу норма булып тора. "Кисекбаш китабы"нда [д] ~ [з] ~ [й] чиратлашуы аерым сүзләрдә күзәтелә: а) ҙ-билгеле: قاذآ - адақ [27, 120, 123, 139, 258], وکذيا - иҙгү [5, 260], وغذق - қаҙғу [68, 206, 208]; б) й-билгеле: ويوا - уйу [160, 163, 165, 232], یوق - қуй [117, 182, 185, 186, 68], غويوق - қуйуғ [101, 102, 106, 230, 244, 115, 67, 232, 235]. Әсәр телендә норма булып ҙ-билге тора. Харәзминең, Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы белән бер территориядә, бер үк чорда язылган, "Мәхәббәтнамә" әсәрендә ҙ-билгеле сүзләр гомумән теркәлмәгән. д-формалы сүзләрнең кулланылышы шулай ук чикле, бары өч сүз очрады: قادا - адақ [106], قودوق - қудуқ [275], وکدا - әдгү [325]. Барлык сүзләр й-билге белән язылган: قايا - айақ: айақы топрағын өпсәм нә йетмәс [277]; قامليريا - айрылмақ: йарыдин айрылса болмас [371]; یوب - бой: бойы берлә сачыны тиң йаратты [6]; قاميوق - қоймақ: җиһан бинйадыны мөз үзрә қойғаң [4]; کامروييک - кийүрмәк: миңа хилат кийүрүб қош тутты [48] һ.б. Җанлы сөйләм тел үзенчәлеге саналган й-билге "Мәхәббәтнамә" поэмасында әдәби нормага әверелгән. Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки" текстында шулай ук барлык сүзләр й-формасында гына кулланылган: قايا - айақ 23 сүздә теркәлгән: йалун айақ идим [90v.2]; айақуң болмады [54v.11], әлин айақун бағлап [48r.4] һ.б. قامريا - айурмақ формалы биш сүз билгеләнде: айурмақ күч билән [19v.11], султан оғлу шәрикдән айрулуп иди [103v.10]; یوب - бой [70v.12, 180v.10, 15v.13, 77v.5, 179r.4, 181r.1]: ол бой сәрв җамалу толун ай [15v.13]; ايا - ийә [50v.2, 56v.11, 70r.2, 11v.7, 152r.13, 60r.10, 81v.5, 7v.3, 161v.2]: мал ийәси [51v.12], билиг ийәләри [161r.9], ев ийәси билди [50v.2]; کييک - кейик: кейикләр аулар wақтун [105r.6]; راييک - кийәр: қәғбә тонун кийәр аңурлап [144v.10]; وغياق - қайғу [159r.1, 29v.6, 116r.13, 118r.1, 21r.1, 107r.12, 26r.10, 160r.4, 66r.5, 158v.3] текстта очраган 20 сүз дә й-күрсәткеч белән язылган: не қайғурсун бу өммәт ахиратда [4r-7]; ويوق - қуйу: қуйу ағзу [46v.6], залимны йазуқлап қуйуғға салды [32v.12]. غوذ وق - қуҙуғ [179v.6] шәкеле бер сүздә очрады. یوق - қой: [143v.5, 156r.2, 6v.9, 37v.6, 156r.8, 116r.5, 163v.4, 117r.12, 129v.5, 37r.6, 20r.4, 159v.2, 69r.10, 116r.5, 156r.7, 5r.3, 29r.2] нигезе 46 сүз берәмлектә табылды: он әрниң қувватуну қойғыл бер ерниң ақчасун келтүр [100r.9]; یوت - той: көз йүзүни көрүп андин тоймас [70v.2] һ.б. Алтын Урда чоры әдәби әсәрләр телендә [д] ~ [ҙ] ~ [й] тәңгәллекләрен тикшерү барышында түбәндәге нәтиҗә ясала, ҙ-билге карахани-уйгыр әдәби тел күрсәткече буларак "Кыйссаселәнбия", "Хөсрәү вә Ширин", "Нәһҗел-фәрадис", "Җөмҗөмә солтан" әсәрләрендә закончалыклы саклана, әдәби норма тәшкил итә, әмма әсәр канвасына кыпчак сөйләм тел үзенчәлеге булган й- форманың актив үтеп керүе күзәтелә, текстларда вариатив язылыш урын ала. Чагыштыр: Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәре текстында ҙ билге белән язылыш кына күзәтелсә, 40-50 еллар соңрак язылган "Нәһҗелфәрадис", "Хөсрәү вә Ширин" әсәрләрендә [д] ~ [ҙ] тәңгәллегенең активлашуын, ягъни диалекталь форманың традицион әдәби тел парадигмасында урын ала башлавын күрәбез, әмма борынгы төрки [ҙ] авазының саклануы барыбер норма булып кала. "Гөлстан бит-төрки", "Мәхәббәтнамә", "Кисекбаш китабы" истәлекләрендә [й] бернинди чикләүләрсез әдәби тел нормасы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Шулай итеп, Алтын Урда чорында ҙ-билге норма күрсәткече булып тора, нәкъ шушы ук дәвердә й-билгенең җанлы сөйләм формасының дөньяви әсәрләр телендә норма дәрәҗәсенә әверелүе процессын күзәтәбез. Болгар чорында язылган әдәби истәлекләр телендә з- һәм й-билгеле сүзләр язылышында традицион орфографик нормаларны саклау омтылышы барлыгы күренсә дә, кыпчак телләренә хас й-билгенең норма булып торуы билгеләнде. Кыпчак сүзлеге "Codex cumanicus" сүзлегендә теркәлгән барлык сүзләр дә й-формада язылган, ягъни тулысынча җанлы сөйләм теле үзенчәлекләрен чагылдыра: айақ [96, 18, 163], бийик [130, 25], қайғу [126, 11, 37], қайун [97, 11], кий [12, 25, 151], қой [43, 12, 126, 6] һ.б. Традицион әдәби телгә хас -aғy, -aғы, -уғу, -ығы аваз тезмәләренең Алтын Урда истәлекләре телендә сакланышы. Традицион әдәби телләрнең классификацион билгеләреннән булган -aғy, -aғы, -уғу, -ығы аваз тезмәләре Алтын Урда истәлекләре телендә эзлекле күзәтелә. Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" телендә -aғy, -aғы, -уғу, -ығы традицион күрсәткече даими саклана, язылыш нормасы булып тора: زيغا - ағыз [7.12], بيعاس - сағып [17.3], زاعوب - буғаз [19.8] һ.б. Сүз уртасында -aғy, -aғы, -уғу, -ығы тезмәләренең "Нәһҗелфәрадис" истәлегендә тотрыклы саклануы буенча текст орфографиясе традицион әдәби телгә якын: ريغا - ағыр [97.1], نوغوب - буғун [326.9], زيغا - ағыз [234.4], قوغوس - соғуқ [341.12], ريغيس - сығыр [41.8], ريغاس - шағыйр [138.12] һ.б. "Җөмҗөмә солтан" текстында традицион әдәби тел күрсәткече -aғy, -aғы, -уғу, -ығы тезмәләре эзлекле саклана: زيعا - ағыз [29.14], ريعيس - сығыр [176.1], یرغوت - туғры [30.6] һ.б. "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә -aғy, -aғы, -уғу, -ығы тезмәләренең кулланылышында шулай ук чагыштырмача тотрыклылык күренә: ريعيس - сығыр: йырақрақ йердин тауары сағыр йылқы қара қой бар чалару [117v.19], ميغاس - сағым: сағымны сувганып [83v.13], زيغآ - ағыз [100r.17] һ.б. Шул ук вакытта бердәм нормалардан читләшү, кыпчак телләренә хас -ау, -әү дифтонгының истәлек телендә урын ала башлавы күзәтелә. -aғы > -ау күчешенә мисаллар: قووس - соуқ: соуқ йил [105v], قوواي - йауқ, йаууқ келди йырақдин [106]. -aғy, -aғы, -уғу, -ығы тезмәләренең "Гөлестан бит-төрки" әсәрендә эзлекле саклануы ачыкланды: ريغا - ағыр [105r.9, 105r.13, 10.13], شات ريغا - ағыр таш [75r.10], شيا ريغا - ағыр иш [129v.10] ىلاهب ريغا - ағыр бәһалы [105r.9]; زيغا - ағыз [121r.12, 78r.2, 113v.8, 23.2] ағызға бал вә қаймақ қой [77.2] ағру: көңлүм ағрыды [143v.4], сығынған йир [151r.12]. "Codeх cumanicus" сүзлегендә дифтонглар тезмәсе хәзерге татар теленә якын тора: -ау дифтонгының кулланылышы ачык аерымлана, традицион -aғы тезмәсе теркәлмәгән: авыз [141, 8], баула [163], бузау [107, 139, 14]. Бу чор сөйләм телендә -ау, -әү дифтонгының инде кулланылган булуы мисаллар белән дәлилләнә. Шулай итеп, ядкәрләр телендә традицион әдәби телгә хас -aғy, -aғы, -уғу, -ығы тезмәләре, нигездә, эзлекле саклана, шул ук вакытта бердәм нормалардан читләшү, кыпчак телләренә хас -ау, -әү дифтонгының истәлек телендә урын ала башлавы күзәтелә. Ләкин бу күренеш әдәби текстларда системалы төс алмый. Шул ук вакытта "Codeх cumanicus" сүзлегендә бары -ау вариантының теркәлүе бу чорда сөйләм телендә аның кулланылган булуын дәлилли, ләкин әдәби тел орфографиясендә бердәм традицион әдәби тел нормалары саклана. Интервокаль позициядә традицион әдәби телгә хас [қ] авазының чагылышы. Борынгы төрки һәм карахани-уйгыр әдәби телләрендә интервокаль позициядә йомык увуляр [қ] авазының саклануы норма булып тора. М. Рясянен фикеренчә, уйгыр телендә тартык авазларның саны борынгы төрки телдәге авазлар саны белән тәңгәл [Рясянен, 1955, c. 125]. Ләкин соңгырак чорга караган уйгыр язмаларында авазлар үзгәрешләр кичергән, хәзерге төрки телләр төркемендә авазлар чиратлашуы төрле юнәлешләрдә барган, интервокаль [қ] авазының яңгыраулашуы кыпчак телләренә хас мөһим күрсәткеч булып тора. [қ] авазының яңгыраулашуы М. Кашгарый сүзлегендә катлаулы нигезләрендә очрый: йармақан ~ армаған, басғун, тутқун ~ тутғун [Грунина, 1991, c. 27]. Алтын Урда чоры истәлекләре телендә традицион орфографик норманы саклау омтылышы барлыгы сизелә. Барлык истәлекләрдә диярлек, мәгълүм дәрәҗәдә борынгы төрки язма истәлекләр өчен хас традицион интервокаль [қ] саклана. Дөрес, аерым очракларда сөйләм теле тәэсирендә бу традицион нормалар бозылырга да мөмкин. Мәсәлән, Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" текстында ике сузык уртасында саңгырау [қ] язылышы эзлекле чагылыш таба: زوقوت - тоқуз [9.19], یدنيقاس - сақынды [11.14], راقيج - чықар (5.7), اقيلراي - йарлықа [8] һ.б. "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә архаик [қ] интервокаль позициядә шулай ук тотрыклы саклана: راقا - ақар [274.17], راقاب - бақар [27.8], یدليقي - [147.1] йықылды, نيقايا - айақын [312.10], ینيقاتوب - бутақыны [257.17], یقيليق - қылықы [383.16] һ.б. Сирәк мисалларда, интервокаль позициядә [қ] > [ғ] аваз күчеше теркәлгән. Бу очракны региональ сөйләм үзенчәлекләренең әдәби телгә тәэсире дип бәяләргә мөмкин: یقوراي - йаруқы [48.5, 262.2] ~ یغوراي - йаруғы [246.2]. "Җөмҗөмә солтан" дастаны текстында саңгырау [қ] авазы эзлекле саклана: راقا - ақар [22.3], راقاب - бақар [22а.3], بيقيﭼ - чуқур [22.3]. Сирәк мисалларда яңгырау пары теркәлгән: یغل ناﻄلس - солтанлығы [22.7], یغولنوزوا - узунлуғы [16.7]. "Кисекбаш китабы"нда интервокаль позициядә саңгырау [қ] язылышы шулай ук эзлекле күзәтелә. Мисаллар: راقا - ақар [29], یقاذا - аҙақы [27, 258] ~ یقايا - айақы [120, 123, 139], یقات - тақы [8, 78, 96, 190, 207, 224], راقيﭼ - чықар [54, 53, 135, 157, 174] һ.б. Интервокаль позициядә традицион орфографик норма "Хөсрәү вә Ширин" истәлегендә үзгәрешсез кулланылган. Чагыштыр: یقايا - айақы [162], راقا - ақар: сув ақар әрди [111], ақып болду әрәнләр қаны җәйһүн [125], یدراقﭼ - чықар: чықарды әлни [293], чықарды ауаз [161],یقاتوب [41] бутақы, ىدليقي - йықылды [116, 74, 121]. Вариатив язылыш чикле мисалларда теркәлгән: نيقلاوق - қулақын [247] ~ یغلاوق - қулағы [286], دليقيي - ортақы йоқ [296] ~ یغاترا - ортағы [46], قولشوح - һошлуқ [41r.12] ~ ىغولشوح - һошлығы [41r.12]. Борынгы төрки әдәби тел күрсәткече булган интервокаль позициядә саңгырау [қ] саклану "Гөлстан бит-төрки" текстында норма тәшкил итә: راقا - ақар [22r.11, 136r.3, 142r.10]: белүр сән ким йәнә қайтмас ақар су [142r.10] ақып йүрәк қаны [87r.4]; ليقيي - йықыл [147r.9, 37v.12, 182r.9, 38r.12 һ.б.]: киши көңлүн йықарға ғәдәтүм йоқ [82r.12]; راقاب - бақар [95v.3, 183r.12, 49r.13, 168r.8, 169r.11 һ.б]: киши бирни бақып икки көрәр. Текстта сүзформаларның вариатив язылыш очраклары теркәлгән: یقايا - айақы [34r.1, 90r.3, 149v.1], айақың [129r.10], айақын [47r.4, 100v.12, 18v.6] һ.б. айағуң [129r.1], یغايا - айағы [83v.1, 65v.11, 104v.12 һ.б.], موقورويوب - буйуруқум [17v.3, 107r.3] ~ ميغرويوب - буйуруғым [34v.1], буйуруқуң [34v.1] ~ буйуруқуң [17v.5, 106r.8], قلاوق - қулақ: қулағыма [59r.10], қулағына [148v.12] һ.б. [қ] авазы белән барлыгы - 21 сүзформа, [ғ] авазы белән - 11 сүзформа табылды. "Мәхәббәтнамә" поэмасында интервокаль [қ] авазының әдәби тел нормасы булуын таныган хәлдә, аерым очракларда халык сөйләм теле тәэсирендә [қ] авазының яңгырау [ғ] варианты белән очрашабыз. Мисаллар: ақар: ناق راقا نيدميرغب - бағрымдин ақар қан [29], йуқалды [237]; کنيقايا - айақың [277] ~ کنيغايا - айағың [121]. "Codex cumanicus" сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, әдәби тел традицияләренең җанлы сөйләм тел үзенчәлекләре белән катлаулы бәйләнеше күзәтелә, традицион язылыш теркәлгән, архаик [қ] яңгырау [ғ] парына күчеше дә урын алган: чығар [124, 36, 142], сағыш [151, 11], тағы [62, 14, 117, 5], қақы [9] ~ қағы [9], йоқары бақып [83], болушмақы [83] һ.б. Әдәби ядкәрләрдә традицион әдәби тел күрсәткече - интервокаль [қ] эзлекле чагылыш тапкан. Бу күренеш исә Алтын Урда чоры әдәби телендә традицион орфографик нормаларның саклануы турында сөйли, ләкин аерым очракларда сөйләм теле тәэсирендә бу күренешнең бозылу очраклары бар. "Нәһҗел-фәрадис", "Хөсрәү вә Ширин", "Гөлстан бит-төрки", "Җөмҗөмә солтан", "Мәхәббәтнамә" текстларында, сирәк булса да, кыпчак телләренә хас архаик [қ] яңгырау [ғ] аша белдерелергә мөмкин. Ауслаутта традицион әдәби тел күрсәткече [ғ] һәм [г] сакланышы. Алтын Урда язма истәлекләре телендә ауслаутта [ғ] һәм [г] кулланылышы традицион әдәби тел нормаларына нигезләнгән, ягъни ауслаутта увуляр [ғ] авазының традицион язылышы саклана. Эзлекле рәвештә сүз ахырында [ғ] авазының кулланылышы Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәре теленең үзенчәлеге булып тора: غولوا - улуғ [6.8], عوماق - қамуғ [6.4], ﻊيتاق - қатығ [18.4], ﻊيراس - сарығ [15.12], عوپاق - қапуғ [7.7] һ.б. Ауслаутта традицион архаик [ғ] эзлекле "Нәһҗел-Фәрадис" текстында сакланган: غيرغا - ағрығ [167.2], غيرا - арығ [59.1, 101.2, 8.9], غيجا - ачығ [135.5, 340.7, 135.5], غوپاق - қапуғ [263.14], غيتاق - қатығ [9.16, 385.1], غاب - бағ [214.11], غاي - йағ [114.12], غيزي - ызығ [396.8], غيلوي - йулығ [84.13], غيراس - сарығ [267.13, 319.10], غيساس - сасығ [25.11], غوروق - қуруғ [133.14], غودوق - қудуғ [44.4] ~ غويوق - қуйуғ [385.7], غوقروق - қорқуғ [117.8, 192.1], غولوا - улуғ [50.1, 438.2, 9.1, 132.3], غاماي - йамағ [400.10, 105.15], غيريت - тириғ [396.9, 358.11] һ.б. Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" поэмасының теленә ауслаутта [ғ] авазының традицион язылышы хас: عولتوا - отлуғ [21.6], عولوا - улуғ [22б, 13, 14], عولوت - тулуғ [15а, 16], عوروق - қуруғ [16а, 11] һ.б. "Хөсрәү вә Ширин" әсәрендә - [ғ] кулланылышын норма дип таныган хәлдә, сүз ахырында кыпчак телләре төркеме өчен хас [ғ] авазының төшеп калу очраклары теркәлгән: غوباق - қапуғ: мурадыны табар ошбу қапуғда [31], йығылдылар қапуғда [66], йети иқлим бегләри йығлып қапуғда [127], ыза қапуғда [217]; غات - тағ: тағдин тағқа [294]; غوبات - табуғ: кәмәр бағлап туруқтылар тапуғда [127]; غيرات - тарығ [300], غلاتوا - отлағ [80] тауарға сулағ отлағ; غانيص - сынағ: бәли сынағлық әрмиш көп нишанлар [152], غاراي - йарағ [64, 97], йарағсыз чақда [69] һ.б. Язма традициядән аермалы буларак, сүз ахырында [ғ] авазы төшереп калдырылган язылыш варианты урын ала башлавы күзәтелә. Чагыштыр: қуруғ ~ қуру: қуруғ сүз тыңлайу [47], қойғай қуруғ сәүданы башдин [173], қуруғ тән қалдуқ [292] һ.б. Қуруғ сүзе текстта 14 тапкыр кулланыла, шуның белән бергә [ғ] авазның язуда урын алмаган дүрт очрак теркәлде: қой қуру гәүдә [171], қудуқ ~ қузу: Йусуф тег қадғу қудуғунға атылмыш [87], алында қудуғ бар [136], бу қадғу қузуғундин қутғар мени [200], қудуғ сүзендә - [ғ] белән барлыгы 8 мисал, қуду сүзформасы исә текста бары бер генә тапкыр очрады. "Хөсрәү вә Ширин" текстында ауслаут [ғ] авазының саклануы буенча сүзләрнең язылышы традицион әдәби тел нормасына якын. Чагыштыр: [ғ] язылышы ешлык төшеп калу ешлык қуруғ 14 сүз қуру 4 сүз қуҙуғ 8 сүз қуҙу 1 сүз қақығ 28 сүз қақы 3 сүз чырағ 28 сүз чыра 1 сүз aчығ 25 сүз ачы 1 сүз арығ 10 сүз ары 1 сүз толуғ 12 сүз толу 1 сүз улуғ 9 сүз улу 1 сүз исиг 13 сүз иси 1 сүз күпрүг 1 сүз күпрү 1 сүз тириг 32 сүз тири 3 сүз барлыгы 190 сүз 18 сүз Борынгы төрки телдән килгән әлеге үзенчәлек күпчелек истәлекләр телендә сакланган. Аерым әсәрләр телендә, мәсәлән Сәйф Сараиның "Гөлстан бит-төрки" истәлегендә традицион нормалар бозылырга да мөмкин. Җанлы сөйләм тәэсирендә бердәм нормадан читләшү очраклары бар, ауслаутта [ғ] һәм [г] язуда күрсәтелмәгән, татар теленә хас үзенчәлек ачык аерымлана: یجا - ачы [29v.2, 35v.4, 141r.4], یلراي - йарлы [179r.6], ولوا - улу [9r.13, 81v.8, 127v.12], وپاق - қапу [184v.6], وتاق - қату [86v.12, 16r.13, 86v.3], ويوق - қуйу [32r.12] ~ یيوق - қойы [312v.9], یراس - сары [3v.1], کنولتوق ولتوق يزوي - қутлунуң йүзи қутлу [44v.1], کنوزوي ولتوق - қутлу йүзүң [6r.7], وقروق - қорқу [140r.9], یجيک - кичи [34r.8, 162v.4] һ.б. Харәзминең "Мәхәббәтнамә" поэмасында борынгы әдәби телдән килә торган үзенчәлекнең сакланышы үзенчәлекле. Башка әсәрләрдән аермалы буларак ауслаутта саңгырау [қ] кулланыла: قوباق - қабуқ [304а.4], قيتاق - қатық [296а.8, 290б.8], قوذق - қудуқ [304а.4], قادنوم - мундақ [307б.6], قيجا - ачық [307а.8], قوماق - қамуқ [298а.10, 312а.3] һ.б. Бары улуғ сүзендә генә [ғ] кулланылышы теркәлде: غولا [14] ~غولوا [1]. Шулай ук "Мәхәббәтнамә" поэмасының икенче үзенчәлеге итеп традицион -луғ кушымчасы урынына Идел буе регионы сөйләм теле өчен хас -лы аффиксының актив кулланылышын билгеләп үтәргә кирәк: یلتلود - дәүләтли [292в], ولکروک - күрклү [296в], یلتات - татлы сүзли [298в], یلزوا یا - ай йүзле [302а], یلروت -түрли [303а] һ.б. "Codex cumanicus" сүзлегендә [ғ] авазының сүз ахырында очрамавын искәртсәк, Алтын Урда чорында сөйләм телендә кыпчак телләренә хас сүзформа кулланылуы табигый. Чагыштыр: битти [119, 21, 148], йамау [163, 3], тау [35, 31, 78]. Алтын Урда чоры язма истәлекләре телендә [ғ] борынгы төрки әдәби тел традициясе буларак тотрыклы саклана. "Хөсрәү вә Ширин", "Мәхәббәтнамә" әсәрләрендә сүз ахырында [ғ] төшкән очраклар сөйләм теле тәэсире буларак карала алалар. Шул чорның Идел буе гомумхалык сөйләм теленә хас сүз ахырында -ау дифтонгының эзлекле сакланышы "Гөлестан бит-төрки" әсәрендә региональ әдәби норма тәшкил итә. Кыскача нәтиҗәләр. Алтын Урда чоры язма истәлекләрен графофонетик яссылыкта өйрәнү борынгы язма традицияләрнең сакланышын һәм Идел буе төрки телләре өчен хас аерым тел үзенчәлекләренең чагылышын күрсәтә. Әдәби әсәрләр орфографиясендә, нигездә, бердәм традицион әдәби тел нормалары саклана. Әлеге традицияләр, бигрәк тә, графикада, сүзләрдә сузык авазларның тулы язылышында, кушымчаларның тамырга ялганмыйча, аерым язылуында чагыла. Нәтиҗәләрне таблицада бирү, фонетик үзенчәлекләрне гомум күзаллау мөмкинлеген ача. O - норма, - вариативлык. Истәлекләрдә чагылган әдәби телнең авазлар составы традицион карахани-уйгыр әдәби телененең авазлар составына якын тора. Классик төрки әдәби тел традицияләре, норма буларак, анлаутта борынгы төрки [ә] авазы кулланылуда, иренләшү гармониясенең сүзләр нигезендә һәм кушымчаларда чагылышында, интерденталь [ҙ], интервокаль [қ], ауслаут [ғ] һәм -ағу, -ығы- аваз тезмәләренең эзлекле саклануында күренә. Алтын Урда чорында Идел буе төбәгендә язылган әсәрләр телендә кыпчак тел күренешләренең карахани-уйгыр әдәби тел күрсәткечләре белән бер текстта янәшә шактый иркен кулланылулары күзәтелә. Традицион әдәби тел нормасының халык сөйләм тел тәэсирендә бердәм нормалардан читләшү очраклары активлашуы теркәлгән. Чагыштыр: Рабгузинең "Кыйссасел-әнбия" әсәре текстында борынгы төрки [ә] авазының бары әлиф (ا) гарафемасы белән белдерелгән язылышы күзәтелсә, "Нәһҗел-фәрадис", "Кисекбаш" текстларында [ә] ~ [и] авазларының вариативлыгы активлаша, тик борынгы төрки [ә] нең саклануы гына норма булып тора. "Хөсрәү вә Ширин", "Мәхәббәтнамә", "Гөлистан бит-төрки" текстларында әлиф (ا) һәм әлиф + йай диграфы (ـيا) орфографик вариантлылыкта әлеге әсәрләрдә анлаутта әлиф + йай диграфы (ـيا) язылышы эзлекле саклана, дөньяви әсәрләр телендә сүз башында [и] авазы Идел буе әдәби тел нормасы буларак бәяләнә. Карахани-уйгыр әдәби теленең төп күрсәткечләреннән булган [ҙ] авазын ың Алтын Урда чорында Идел буе төбәгендә язылган әсәрләр телендә үзгәреш кичерүе күренә. [ҙ] ~ [й] тәңгәллеге яки вариатив язылыш бу чор язма әдәби әсәрләр телендә бик киң таралган күренеш, хәтта әсәрләрдә йай графемасының әдәби тел нормасына әверелүе теркәлгән. Алтын Урда чоры төрки-татар язма әдәби телен турыдан-туры татар язма әдәби теленең элгәресе, аның чишмә башы дип саный алабыз. Шул ук вакытта әлеге язма әдәби мирас, гомумән, төрки халыклар мәдәнияте. Яңа шартларда Идел буенда формалашкан, халык сөйләм теле үзенчәлекләре белән кушылган, ягъни болгар, кыпчак телләренә нигезләнгән, угыз тел үзенчәлекләрен үзенә берләштергән Идел буе төрки әдәби теле үсеп чыга. 4. КАЗАН ХАНЛЫГЫ чОРЫ ИСКЕ ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕң ФОНЕТИК һӘМ ГРАФИК-ОРФОГРАФИК үЗЕНчӘЛЕКЛӘРЕ 4.1. Язма чыганаклар Татар әдәби теле тарихында XV-XVI гасырлар әһәмиятле урын алып тора, чөнки, белгәнебезчә, бу чор галимнәр тарафыннан региональ төрки телләрнең формалашу вакыты дип билгеләнә [Татарская грамматика, 1993, с. 34; Хаков, 2003, б. 71]. Фәндә XV-XVI гасыр истәлекләреннән Мөхәммәдъяр, Өмми Камал, Колшәриф әсәрләре, "Җәмигыт-тәварих" хезмәте, Сәхибгәрәй хан, Ибраһим хан ярлыклары, гарәпчә-төрки-татарча сүзлек, "Мәҗмәгыль-кавагыйд" дигән математикадан кагыйдәләр җыелмасы, Коръән тәфсире кебек ядкәрләр искә алына. Казан ханлыгы чоры әдипләреннән Мөхәммәдъярның безнең көннәргә ике поэмасы һәм "Нәсыйхәт" исемле бер шигыре килеп җиткән. Аның иҗатын тирәнтен өйрәнгән Ш.М. Абилов фикеренчә, шагыйрь әсәрләрен Казан татарлары формалашкан чорда, татар әдәби теленә нигезләнеп язган [Абилов, 1963, с. 176]. Мөхәммәдъяр әсәрләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнүдә, шулай ук, Н.Б. Борһанова (1980), Я.С. Әхмәтгалиева (1980), Ф.С. Сафиуллина (1977), Э.И. Фазылов (1982), Э.Х. Кадыйрова (1999) һ.б. зур көч куйганнар. Казан университеты профессоры И.Н. Березин (1846) СанктПетербург музееның кулъязмалар бүлегендә "Төхфәи мәрдан" поэмасын табып, аның берничә бүлеген бастырып чыгарганнан соң, XIX гасырның беренче яртысында Мөхәммәдъяр бөтен дөньяга таныла. И. Березин "поэманың теле грамматик яктан, татар теленә, ә кайбер сүзләр төрек сүзләренә якын" дигән нәтиҗәгә килә. [Березин, 1846, с. 36]. "Нуры содур" поэмасына исә татар язучысы - Н. Исәнбәт тап була һәм кайбер өлешләрен бастырып та чыгара, әсәрнең телендә гарәпфарсы алынмаларының күп булуын әйтә. Шул ук вакытта, телче галим Л. Җәләй дә Мөхәммәдъяр поэмаларының телен өйрәнеп, аның Казан арты сөйләшенә якын, гади, аңлаешлы тел белән язылуын һәм анда иске татар формаларының, китап теленә якын булган сүзләрнең күп булуын ачыклый. Н. Борһанова "Төхфәи мәрдан" поэмасындагы фигыль формаларын хәзерге татар теле һәм диалектлары белән чагыштырып өйрәнгәннән соң, поэманың телендә урта төрки һәм тагын да борынгы чор язма истәлекләренә хас фигыльләрнең гадәти китапча төрләрен, халык сөйләм теле элементларының күп кулланылуын, поэманың теле урта диалект сөйләшенә якын булуын билгели [Борһанова, 1980, с. 95]. Ә.И. Фазылов исә, Башкортстанның кулъязма фондында сакланган тулы булмаган "Нуры содур" поэмасының бер өлешен анализлап, башка төрле фикергә килә: аныңча, "поэма чыгтай шигъриятенә, фонетик һәм морфологик билгеләре буенча XIV-XVI гасыр әсәрләренә ("Нәһҗел-фәрадис", "Хөсрәү вә Ширин" һ.б.) якын тора" [Фазылов, 1982, с. 164]. Дөрестән дә, Мөхәммәдъяр поэмаларының алда әйтелгән әсәрләр белән уртаклыгы зур. Әмма, шулай ук, аерым үзенчәлекләр турында да онытмаска кирәк. Бу очракта Ф.С. Фасеев, Ә.И. Фазыловның фикерләрен кире кагып, "Идел буе төркиләренең текстларына чыгтай һәм башка телләрнең сыйфатларын кертү, аның статусын киметә һәм Казан (XVI г.), Урал буе Башкортстанының (XIX г.) реаль чынбарлыгы белән бәйләнешендә бернинди уртаклык калдырмый", - ди [Фасеев, 1982, с. 54]. Казан ханлыгы чоры истәлекләре телен өйрәнүдә күпчелек галимнәр катнаша, мәсәлән, В.Х. Хаков та үзенең мәкаләләрендә һәм докторлык диссертациясендә Мөхәммәдъярның поэмаларына бик еш мөрәҗәгать итеп, аларны тирәнтен өйрәнүчеләрдән санала [Хаков, 1982, б. 164]. Моннан тыш, А.Х. Нуриева бу поэмаларның лексикасын хәзерге татар әдәби теле белән чагыштырып өйрәнә һәм үзенең мәкаләсен дә "Мөхәммәдъяр әсәрләрен шул чорның әдәби теле белән язган, аның күпчелек өлешен уйгыр, угыз, кыпчак элементлары, гарәп-фарсы алынмалары алып тора" дигән нәтиҗәгә килә [Нуриева, 1997, с. 99]. "Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" поэмалары безнең көнгә кулъязмаларда килеп җиткән. Хәзерге вакытта бу истәлекләр төрле шәһәрләрнең кулъязма фондларында саклана. Кулъязмаларның зур күпчелеге ("Нуры содур"ның өч һәм "Төхфәи мәрдан"ның бер кулъязмасы) Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институтында саклана. Әмма бу кулъязмаларның берсе дә тулы түгел. Алда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, поэмаларны күчереп алучылар үзләре дә кайбер төзәтмәләр керткәннәр һәм бу үзгәрешләр төрле характерда. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә "Нуры содур" поэмасының (Татарстан районнарыннан табып алып кайткан ике нөсхәсе 39 кол.-5995, 39 кол.-5996 номерлары белән) саклана. 39 кол.-5995 номерлы кулъязма Әгерҗе районы Яңа Акхуҗа авылы кешесе Вәлиев Мөхәмәттә сакланган. 1978 елда институт хезмәткәре М. Әхмәтҗанов бүлеккә алып кайтып тапшырган нөсхә 5 биттән тора, битләрнең размеры 15,8*21 шигъри 282 юлдан гыйбарәт. Битләрдә юллар саны төрлечә: 1 - 16 юл, 2 - 15, 3 - 16, 4 - 16, 5 - 13, 6 - 14, 7 - 13, 8 - 13, 9 - 16, 10 - 15 юл. Икенче кулъязма (39 кол - 5996) 1994 елның җәендә Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан табыла. Ул XVIIXVIII гасырларда күчерелгән булырга тиеш [Әхмәтҗанов 1998, б. 12]. Бу нөсхәдә 750 бәет бар. Соңгы битләре югалса да, иң зур күләмле күчерелмә санала. Мөхәммәдъярның М. Иванов хрестоматиясендә басылган "Нәсыйхәт" шигыре теле һәм стиле ягыннан шактый үзенчәлекле. Ул күләме ягыннан зур түгел, барлыгы 24 бәеттән, 48 юлдан тора. Шигырьдә барлыгы 128 сүз кулланылган, 67 сүз - төрки сүз, ә 61 е - алынма сүз, тагын 17 се гарәп яки фарсы теленнән кергән алынма сүз + ярдәмче фигыль белән төзелгән кушма фигыльләр. Төркитатар сүзләре: күз, күб, колак сал, сүз, сән, гиз-, тикән, тулу, тайагы, айагы, агармыш, ачуб, белән, күрүб һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларының да күбесе хәзер дә телебездә актив: ахир, былбыл, бәлки, мәгънә, газизем, дәрден, даимән, шәйтан, хыйәнәт, әгәр, хәшәрәт һ.б. Иң еш кулланылган сүз: бу күрсәтү алмашлыгы (9 тапкыр). Урта гасыр төрки суфый поэзиясе үрнәкләрен туплаган "Бакырган китабы" шигъри җыентыгында Кол Шәрифнең әсәрләре дә урын алган. Аның әсәрләрен Ә. Шәрипов җентекләп тикшерде һәм бастырып та чыгарды (Кол Шәриф, 1997). "Татар әдәбияты тарихы" хезмәтенең беренче томы авторлары XVI гасырда Казанда яшәгән татар язучысы Мөхәммәдшәриф турында мәгълүмат бирәләр [Татар әдәбияты..., 1984, б. 294]. Галимнәр М. Әхмәтҗанов (1995), Ә. Шәрипов (1997), Д. Исхаков (1998) "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәренең авторы югарыда искә алган Мөхәммәдшәриф һәм Кол Шәриф бер үк кеше дип саныйлар. 1965 елда З. Вәлиди Төркиянең Тавшанлы шәһәре "Зьетин огуллары" китапханәсе фондында, 60а-64б битләрендә "Зафәрнамәи вилаяте Казан" документы урын алган кулъязмага юлыга. Ул әлеге истәлекне нәшер итә. Аннан соң төрек галиме Мәләк Өзйәтгин текстны, төрек теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгара һәм сүзлек, грамматик очерк урнаштыра (Melek Ӧzyetgin, 1993). Соңгы елларда татар галимнәре дә бу истәлеккә мөрәҗәгать иттеләр. Ф. Хәкимҗанов "Гасырлар авазы" журналында текстның рус теленә тәрҗемәсен бастырды (Хакимзянов, 1995), ә М. Әхмәтҗанов "Идел" журналында хәзерге татар теленә күчермәсен бирде [Әхмәтҗанов 1995, б. 12-16]. М. Әхмәтҗанов истәлекнең шул чор татар әдәби телендә язылуын искәртә һәм анда аңлашылмаган сүзләр аз булуын, шул ук вакытта гарәп һәм фарсы телләрендә язылган урыннар барлыгын әйтеп үтә. [Әхмәтҗанов 1995, б. 12]. Татар теленең билгеле бер үсеш этабын күзаллау өчен, эш кәгазьләрен өйрәнү дә мөһим. Иске татар әдәби теленең эш кәгазьләре стиле традицияләре борынгы чорларга барып тоташа. Күп кенә галимнәрнең әлеге проблеманы тикшерүгә багышланган хезмәтләрендә эш кәгазьләре документларын өйрәнүнең әһәмияте ассызыклана (М. Госманов, Ф. Хисамова, А. Маннапова һ.б.). М. Госманов, Ш. Мөхәммәдьяров, Ф. Фасеев, И. Мөстәкыймов һ.б. хезмәтләрендә Ибраһим хан ярлыгы хакында мәгълүматлар урын ала. 1965 елда М. Госманов, Ш. Мөхәммәдьяров, Р. Степанов "Казан утлары" журналында "Яңа ярлык" (1965) мәкаләсен бастыралар. Журналда ярлыкның теле һәм терминнар, аерым алганда "чура" сүзе турында бәхәс тә була (Булатов, 1966; Госманов 1966). Ф.С. Фасеев ярлыкның транскрипциясен һәм русчага тәрҗемәсен эшли (Старотатарская 1982), соңрак И.А. Мөстәкыймов истәлек турында берничә мәкалә бастыра (Мустакимов, 2013). 1521-1524 елларда Казан, ә 1532-1551 елларда Кырым ханы булып торган Сәхиб-Гәрәй ханның ярлыгы шулай ук күп галимнәрнең өйрәнү объекты була. М. Худяков, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, А. Баттал-Таймас, Ш. Мөхәммәдьяров, М. Госманов һ.б. бу истәлекне Казан ханлыгы чорын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак дип бәялиләр. Бу ярлыкны тапкан С. Вахиди аның теле турында беренче булып язып чыга. Галим аны Тимер-Котлуг ярлыгы белән чагыштырып, "язык ТимурКутлуга походит на язык Сахиб-Герея, т.е. написан на кыпчакском языке. Конечно, в стиле заметно влияние османско-арабское" дип яза (Опись, 42). "Вестник научного общества татароведения" журналында автор истәлекнең теле турындагы фикерләренә төгәллек кертә: "кроме названий должностей, еще некоторые названия податей и налогов в ярлыке выражены также по-арабски и по-персидски. Остальные слова общетюркские" [Вестник научного ..., 1925, с. 36]. Ярлыкны өйрәнүнең аерым мәсьәләләре М. Госманов (1965), Ф. Хисамова (1999), И. Мөстәкыймов (2003, 2013) хезмәтләрендә яктыртыла. И. Мөстәкыймов, Казан ханы Сәхиб-Гәрәй ярлыгын Алтын Урда, Кырым ханлыгы, шулай ук Илханнар һәм Тимуридлар дәүләтләре рәсми актлары контекстында карап, "ярлык Сахиб-Гирей хана написан на литературном языке Золотой Орды - на языке "поволжской тюрки" и привлекает внимание то, что в нем больше арабско-персидских слов по сравнению с другими ярлыками ханов Золотой Орды и Крыма" [Мустакимов, 2003, с. 19] дип яза. Казан ханлыгы чоры иске татар әдәби телен өйрәнүдә Кырым, Касыйм, Әстерхан һәм Себер ханлыклары, шулай ук Госманлы империясендә язылган тарихи документлар һәм эпиграфик истәлекләр дә кыйммәтле материал булып тора. Татар әдәби теле тарихында XV-XVI гасырлар әһәмиятле урын алып тора, чөнки, белгәнебезчә, бу чор галимнәр тарафыннан региональ төрки телләрнең формалашу вакыты дип билгеләнә [Татарская грамматика, 1993, с. 34; Хаков, 2003, б. 71]. Бәхәссез, бу дәвернең тел ситуациясен, тел процессларын билгеләү өчен, төрле жанрдагы язма истәлекләрне өйрәнү кирәк. Бу чорда төрле территорияләрдә, мәсәлән, Казан, Кырым, Касыйм һәм Себер ханлыкларында язылган әсәрләрне, яки иске госманлы теле ядкәрләрен, аларның тел үзенчәлекләрен тикшерү шулай ук нәтиҗәләрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бу чорда төзелгән сүзлекләрне өйрәнү дә зур әһәмияткә ия, чөнки алар иске татар әдәби теле һәм башка язма чыганакларның лексик, фонетик һәм грамматик үзенчәлекләрен тулырак күзалларга ярдәм итә. Мәсәлән, "Гарәпчә - төрки-татарча сүзлек". Аны татар археографы С. Вахиди 1928 елда Спас кантоны Көек авылыннан табып алып кайта. 10 меңнән артык сүзне үз эченә алган, 294 битлек бу сүзлектә һәр битнең 7 шәр юлында сүзләр урнаштырыла. Кулъязма чагыштырмача яхшы сакланган, әмма 1-20 битләр, су белән чылану нәтиҗәсендә тапланганнар, ә уртада берничә бит юкка чыккан. Башы, ахыры булса да, авторы турында мәгълүмат юк. С. Вахиди тарафыннан 1925 елда Татарстан Үзәк дәүләт музеена бүләк ителгән һәм хәзерге көндә Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар бүлегендә саклана. "Гарәпчә-төркитатарча сүзлек"тә сүзләр горизонталь урнаша, сүзләр өстенә, авыш итеп, төрки-татар теленә тәрҗемәсе китерелә. Сүзләр алфавит тәртибендә бирелгән. С. Вахиди, бу сүзлекне тасвирлап, "гарәп сүзләренә аңлатмалар көньяк-төрек (госманлы) телендә бирелгән", ди (Опись, 200). 1965 елда И. Әүхәдиев "Арабско-тюркский словарь XVI века" мәкаләсен (1965) бастыра, шулай ук истәлек теленең аерым аспектлары Э.Х. Кадыйрова хезмәтләрендә карала (2003, 2004, 2015). XVI гасырның фәнни стиль үрнәге - "Мәҗмәгыль-кавагыйд" ("Кагыйдәләр җыелмасы") (Мк: кулъязма) хезмәте - Казан ханлыгында математикадан белем бирүнең югарылыгын күрсәтә. Хезмәт озак еллар дәвамында Казан мәдрәсәләрендә дәреслек булып хезмәт итә. Ул 1542 елда язылган [Дмитриева, 2002, с.115]. Бу элек кулланылган барлык арифметик кагыйдәләрне дә эченә алган кыйммәтле хезмәт. Китап өч өлештән, ә һәр өлеш бүлекләрдән тора. В. Беркутов үзенең "Борынгы кулъязма" мәкаләсендә (1968) хезмәтнең авторы Идел буенда яшәгән, ә соңыннан, ниндидер сәбәпләр аркасында, Дунайга күчкән кыпчаклардан, дип билгели [Беркутов, 1968, с. 28]. В. Беркутов фикеренчә, "кулъязма борынгы төрки-кыпчак телендә язылган" [Беркутов 1968, c. 28]. Математик терминнарның формалашу һәм үсеш тарихын өйрәнгән әлеге истәлекне искә ала, "Әхмәдша Хаҗи Мөхетдин Мөхәммәт арифметик трактатын борынгы төрки телдә язган, әмма төп арифметик төшенчәләр гарәп һәм фарсы сүзләре белән белдерелгән", - ди [Хайруллина 1996, c. 8]. 1958 елда Казанда Коръән тәфсире табыла Ул хәзерге вакытта Казан дәүләт музее фондында саклана. Тәфсир һиҗри белән 913, ә милади белән 1507 елда язылган. Кулъязма яхшы сакланган, барлыгы 856 бит тәшкил итә. Истәлек турында фәндә бик аз искә алына. "Борынгы татар әдәбияты" китабының авторлары аны "икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләр нигезендә Көнчыгыштан һәм Урта Азия халыкларыннан кергән, укымышлылар арасында кулдан-кулга күчерелеп таралган төрле эчтәлектәге әсәрләр" исемлегенә кертәләр һәм "татарның борынгы төрки телендә язылган булуы белән әһәмиятле" дип ассызыклыйлар [Борынгы татар ..., 1963, б. 340-341]. Галим Җ. Зәйнуллинның аерым хезмәтләрендә дә бу кулъязма искә алына, аның докторлык диссертациясе докладында да ул турыда мәгълүмат китерелә [Зайнуллин, 1999, с. 30]. Коръән тәфсиренең авторы хезмәтенең язылу сәбәбен күрсәтүне кирәк дип таба. "Белгел, әй ғәзиз қәрдәш. Бу китаб шәриф вә дөррилатиф җәмғ идүб тәрҗемә қылма нә сәбәб" дип сорау бирә һәм моңа кадәр булган галимнәр Хак Тәгалә сүзләре диңгезен һәм андагы энҗе бөртекләрен гарәп телендә нәшер иткәнлектән, барлык теләгәннәр дә аннан файдалана алмый, ә Аллаһның бу колы гомум файда булсынга, аны төрки телгә тәрҗемә итә, дип җавабын да ача, барлык якын кешеләр, олысы-кечесе, бу энҗе бөртекләре белән таныша алачаклар дип сөенә [Коръән тәфсире (Кт): кулъязма, б. 8]. Бу турыда автор истәлекнең сигезенче битендә аңлатма бирә. Кулъязманың эчтәлегенә килсәк, әлеге юллардан соң ук Коръәннең Йәсин сүрәсеннән аятьләр китерелә һәм аларга аңлатма бирелә. Мәсәлән, кулъзманың 20-21 битләрендә مو ق اي ل اق ىع س ي ل ج ر ة نيد م لا ىص قأ ن م ءاج و ن ود ته م مه و ار ج أ مك لأس ي لا نم اوع بتا ن يلس ر م لا اوع بتا аяте китерелә һәм аңа аңлатма бирелә: йәғни шәһәрүң уртасындан бер кеше тиз-тиз кәлүб дидекем йә қәwүм мөтәбәғәт идүң, ошбу рәсүлләрә кем боларуң дегүлләре хақдур, дүнүбул кеше бу рәсүлләрә сурдыкем һич ишбу динә диғwәт қылдығуңуз ичүн болардан хақ эстәрмесез. Анлар диделәр кем безүм аллаһ қатындадур. Болардан әҗер эстәмәwүз. Бәс дүнүб ул кеше ул қәwүмә кирү чағырдыкем йә қәwүм мөтәбәғәт қылуб шул кемсәләрә кем сездән ахыр хақ эстәмәзләр, болар һидәйәт булмыш қәwүмләрдүр бу кәлүб чағыран кеше димешләр кем ул рәсүлләр доғасилә кирү дерелде. Ул ислама кәлде. Бәғзеләр диделәр кем сайрады диде Анларуң доғасилә шифа булды, чөн ул хәбиб ишетде кем ул қәwүм ул рәсулләре улдур. Мәңа қәсд итделәр, сәғый идүб кәлде кем, анлары мәнғ идә үлдүрмәгә қумайа, чөн ул қәwүм ул хәбибүң ул сүзләрүн ишетделәр, белделәр кем. Кем ул дәхи анларуң диненә мөтәбәсәт қылмыш диделәр. Аңа кем йә хәбиб йәғни сәндә безүм динүмүз варуб анларуң диненәме кердүң Хәбиб дәхи җаwаб вирде шөйлә хақ тәғәлә бойурды [Коръән тәфсире (Кт): кулъязма, б. 20-21]. Аятьләрнең гарәпчәсе кызыл кара белән язылган, кайбер очракларда хәрәкәләр кара кара белән куелган. Яңа сүрә башланганда "Бисмиллаһ" дигән сүздә һәр очракта син хәрефе (س) бер юл озынлыгында сузылып бирелә, ә бу - сүрәләрне табуны җиңеләйтә. Кулъязмада төзәтмәләр юк диярлек, текст бик пөхтә язылган һәм бер генә кеше почеркы икәнлеге сизелә. Шулай да берничә бозылган урын бар. Мәсәлән, 41 нче бит яртылаш язылгач, сызып ташлану сәбәпле, текст яңа биттән башлана, әмма бозылган битне ташламаганнар. Кайбер битләрдә башка почерклар белән язылган язмалар күзәтелә. 3 нче биттә "Ибраһим углы бине Гыйльметдин торыр" дип ике урынга язылган. Андый язмаларны төрле вакытларда әлеге кулъязманың хуҗалары булганнардыр, дигән фикер бар. Бит кырыйларында башка эчтәлекле юллар да бар. Мәсәлән, 48 нче биттә "Шиһаб дийү лөғатьдә һәд ақ нәснәйә дирләр ки нурлу ла", ягъни "шиһаб - нуры ак нәрсә һәм ялтыраучы", - дип язылған. Тәфсирдә Йәсин сүрәсеннән Нәс сүрәсенә кадәр аңлатма бирелә. Шул рәвешле, кулъязманы ике кисәктән торган хезмәтнең икенче кисәге дип уйларга мөмкинлек туа. Аятьләргә аңлатмалар бик җентекле, төгәл, аерым вакыйгалар белән тулыландырылган. Мәсәлән, тәфсирдә Йәсин сүрәсенә аңлатма 6-44 битләрдә бирелә, ә аннан соң килгәне ("Әссафат" сүрәсе) 44-86 битләрне били. Шактый калын саналган Фәрит Сәлмән тәфсирендә Йәсин сүрәсе - 6, алдагысы 7 бит күләмендә [Коръән Китабы, 2003, б. 410-416]. Кәүсәр сүрәсен автор түбәндәгечә аңлата: йәғни Хақ тәғалә бойурды кем йә Мөхәммәд без сәңа хәйр кәүсәр вирдүк, Қоръән кеби вә ғыйлм кеби муқатил айрур морад бондан бер ырмақдур, җәннәт эчендә, балчығы мискдүр вә қомы қабуры инҗүдүр, ақлығы қардан ақдур, ләззәте балдан татлудур, ике кәнәре алтундандур, йумшақлығы сүд күбүгендән йумшақдур, кәдәхләре кәнәрендә көмешдән күкдәге йылдызлар сағышынча Бер эчем андан айруқ сусамаз әүwәл андан эчәнләр, мөһәҗирләрүң фәқыйрьләре ула ки, тунлары керлү, сачлары тузғуқ. Бағлы қапулары анлара ачмазлар вә көрклү, ниғмәтлү ғаүрәтләре анларә..., дөньяда бер хәҗәтләре йиренә кәлмәз ул арзу узәренә улурлар, әмма мәртәбәләре Аллаһ қатында айлардур кем әгәр бере анд эчүб дисә ки ишбу нәснә фәлән wақытда улысардур дийү, Хақ тәғалә аны йалан қылмамышичүн кәрәк ки ул дидеген йиренә кәтүрә вә дәхи бойурды ки... йәғни биш wақыт намаз Аллаһ ризасы ичүн йә Мөхәммәд дәхи иҗтиһад қыл тәғать эчендә күксеге қыйблайа тәвәҗҗүһ итдүр вә дәхи бәйрәм көн бәйрәм намазы қылуб қорбануңы нахранилә вә әлүге доға wақытында күксүңә бәрәбәр күтүр вә дәхи бойурды ки... йәғни ул... сәне дошман тотуб тәғын идәрдер ки, бу Мөхәммәд абтардур, соңында қалачақ кемсәсе йуқдур ки аны андурасән, аңа мәлүл улмағыл ки абтар улдур, улдундан соңра аңылысар дәгүлсән ход қыйәмәтә дәкен бәнүмилә аңылысарсын һәр мәкәндә оныдылысар дәгүлсен, ул көлле әһлилә малилә вә әүләдилә қатығ улысар кересәр ки асла нәселе қалачақ дәгүл [Коръән Китабы, 2003, б. 843]. Күренә ки, истәлек эчтәлеге яғыннан да, теле юнәлешендә дә галимнәрнең күз уңында булырга лаек. 4.2. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә авазларның бирелеше 4.2.1. Сузык авазлар XV-XVI гасырларда иске татар әдәби телендә язылышта, традицияләрнең саклануы белән бергә, халыкның сөйләмә формалары да чагылыш тапканын күрергә була. Алдагы мисалларда бу фикерне исбатлый торган фактларны күрәбез. Үзенчәлекләрне аерым фонемаларның кулланылышында күзәтә алабыз. [а] авазы. XV-XVI гасыр чыганакларында сүз башында [а] авазына билге булып мәдле әлиф графемасы (آ) йөри: Заһид бу фикере күңелә алыб (بيلآ) [М.119а], Андағ (غادنآ) иргә ихлас кәрәк пақ ады [М.119а], Телләренә йад итеб тәңре атын (نيﻂآ) [М.119а]. Бу үзенчәлек XV-XVI гасыр язма истәлекләренең барысында да күзәтелә һәм төрки-татар сүзләрендә дә, гарәп-фарсы алынмаларында да чагылыш таба: ىمدآ - адәми [ТМ.66б], هﭽقآ - ақча [ТМ.63б], بيريآ - айрыб [ТМ.63б], ىتلآ - алты [ЗвК.64б], شمتلآ - алтмыш [НС.43б], نوتلآ - алтун [НС.44б], رخآ - ахыр [Нәсыйхәт, 375],هيم لاكنآ - аңламыйа [Нәсыйхәт, 375], رخآ - ахыр [ӨК.39б], چآ - ач [ӨК.34б], قوريآ - айруқ [ӨК.37б], هآ аһ [ӨК.86б], متآ - атым [ӨК.86б], ݣنآ ݣتآ - атаң-анаң [ӨК.36б], ﻊيلتآ - атлиғ [Ибраһим хан ярлыгы (Ибр.х.я.)], ىلتآ - атлы [Ибр.х.я.], كنيآ - айның [Ибр.х.я.], دازآ - азад [Ибр.х.я.], دنآ - анд [ӨК.11б], ترخآ - ахирәт [ӨК.28б], ىرلاوزرآ - арзулары [ӨК.33б], تيآ - айәт [ӨК.61б]. Ата-ана мисалының Өмми Камал шигырьләрендә башкача, ягъни мәдсез әлиф белән язылышы да күзәтелә: اي انا اي اتا - атайа-анайа [ӨК.32б]. Бу очракны кулъязманы күчерүчеләрнең берничә булуы белән аңлату урынлыдыр. Коръән тәфсирендә ул алмашлыгы Коръән сүзен алыштырып килсә, аны, ануң, аңа формалары мәдле әлиф (آ) аша бирелә: كونآ اكآ ىنآ [Коръән тәфсире (Кт): кулъязма 642]. "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәрендә мәдле әлиф (آ) сүз башында гына кулланыла һәм һәр очракта да диярлек [а] фонемасын белдерә: ىنغايآ - айағыны [ЗвК.61а], دازآ - азад [ЗвК.60б], ادارآ - арада [ЗвК.60а], طآ - ат [ЗвК.62б], قامليري آ - аерылмақ [ЗвК.61б], هآ - аһ [ЗвК.61а], رلاآ - алар [ЗвК.61б], بيلآ - алыб [ЗвК.61а; ЗвК.61а], قآ - ақ [ЗвК.62а], ىنآ - аны [ЗвК.62а], كنينآ - аның [ЗвК.62б, С. 64б], رلاروداﭽيا شآ نيدنازق - қазандин аш эчәдүрләр [ЗвК.61б], ىدرياروليتآ - атылур ирде [ЗвК.63б]. Бу очракта мәдсез әлиф (ا) кулланылуга да мисаллар шактый: كين ىساتا - атасының [ЗвК.61б], رلا ىدرياراتا - атар ирделәр [ЗвК.62б], غادنا - андағ [ЗвК.64а, С.64а, С.64а], رلاا - алар [ЗвК.63а]. Сүз башында [а] авазын мәдсез әлиф (ا) аша бирү бу чор язма истәлекләренең кулъязмаларында күбрәк тә урын ала: ىس اتا - атасы [ТМ.66 б], رلانا - анлар [ТМ.64 б], امارﺼا - асрама [ТМ.66 б], ىشد ىضا - азы деше [Гс.40], نلاسرا - арслан [Гс.84], مدا - адәм [Гс.85], رودقرا - арықдур [ӨК.86б], قوترا - артуқ [ӨК.40б], قﭼنا - анчақ [Коръән тәфсире (Кт): кулъязма 545]. Сүз уртасында [а] авазына билге булып XV-XVI гасыр язма истәлекләренең барысында да мәдсез әлиф (ا) кулланыла: قامتاي - йатмақ [ТМ.54б], قلاوق - қолак [ТМ.63б], شاﺒ - баш [ТМ.59б], تسار - раст [ТМ.59б], نلاﺼرا - арслан [Гс.84], ىزاوا تروق - қорт аwазы [Гс.81], نازق - Қазан [ЗвК.61б], هسلاقاس - сақласа [ЗвК.64б], شايوق - қойаш [НС.40б]. Сүз уртасында мәдле әлиф (آ) аерым сүзләрдә килә. Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан", "Нуры содур" поэмаларында, Өмми Камал шигырьләрендә, Коръән тәфсирендә Қоръән (نآرق) сүзе [ТМ.43б., ӨК.10б.; [Кт.535, 641], Өмми Камал шигырьләрендә, Коръән тәфсирендә соаль (لآوس) сүзе [ӨК.42б.; [Кт.642] мәдле әлиф (آ) белән языла. Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан", "Нуры Содур" поэмаларында даим (ميآد) лексемасы [ТМ.45б], Өмми Камал кулъязмасында, Коръән тәфсирендә мәдсез әлиф (ا) белән языла: مياد [ӨК.101б], مياد [Кт.642]. Өмми Камал шигырьләрендә, "Гарәпчә-татарча сүзлек"тә, Коръән тәфсирендә [а] авазын белдерү өчен сүз уртасында һәм сүз ахырында фәтха хәрәкәсе билгесе килә. Ул тартык авазны белдерә торган хәреф өстенә куела: هد يا ن ايب [Мк.22]. Сүз ахырында [а] авазына билге булып XV-XVI гасыр язма истәлекләренең барысында да мәдсез әлиф (ا) кулланыла: اغﭼراق - қарчыға [НС.41б], اغمت - тамға [Ибр.х.я.]. Сүз ахырында [а] авазын белдерү өчен һаи рәсмия (ه) хәрефе дә кулланыла: هدنسارا - арасында [ӨК.101б]. Акча сүзе "Төхфәи мәрдан" поэмасында кушымчасыз очракта һаи рәсмия (ه) аша языла: هﭽقآ - ақча [ТМ.63б], ә юнәлеш килеш кушымчасы ялгангач, һаи рәсмия (ه) урынына мәдсез әлиф (ا) куела: اعاﭽقآ - ақчаға [ТМ.63б]. XV-XVI гасыр язма истәлекләрендә сүз башында [а] авазын белдерү өчен мәдсез әлиф (ا) һәм мәдле әлиф (آ) файдаланыла, әмма кулъязмаларда бер сүзне бер төрле - мәдле әлиф (آ) белән язу өстенлек итә. Мәсәлән, قوترا - артуқ [ТМ.45б., 60б., 65б]. Нәтиҗә итеп, төрки-татар сүзләрдә язылышта [а] авазын белдерү өчен, сүз башында мәдсез әлиф (ا) норма булып торса, гарәп-фарсы алынмаларында мәдле әлиф (آ) өстенлек итә. Мәсәлән, Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан" поэмасында [а] авазыннан башланган 16 сүз һәм 274 сүзкулланылыш булса, мәдсез әлиф (ا) белән бары тик تسدبا - абдәст, هللا - Аллаһ сүзләре генә языла. Бу барлыгы 124 сүзкулланылышны тәшкил итә. [ә] авазы. [ә] авазына билге булып мәдсез әлиф графемасы (ا) йөри. Аңа сүз башы, уртасы һәм сүз ахырында килү хас: رودكارك - кәрәкдүр [ТМ.59б], لارﺒ - берлә [ТМ.60б], کاكريا - иркәк [ТМ.60б], كناستازوت - төзәтсәң [НС.57а], رويارتت - тетрәйүр [ЗвК.61б], کناسروتلوا - үлтүрсәң [ТМ.12б]. Ул XV-XVI гасыр язма истәлекләренең барысында да файдаланыла. Бу очракта әлеге хәреф Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан", "Нуры Содур" поэмаларында әйт- фигылендә еш очрый һәм һәр урында, һәр ике әсәр кулъязмаларында үзгәрешсез бирелә:روتيا - әйтүр [ТМ.46б], نسرويا - әйүрсән [ТМ.46б], ىتيا - әйтте [ТМ.47б]. Сүз ахырында [ә] авазын мәдсез әлиф (ا) һәм һаи рәсмия (ه) графемалары бирүе ачыкланды. Мисаллар: هلرب - берлә [ЗвК.63a], هليا - илә [ЗвК.62a], هرﭽا - эчрә [ЗвК.62а], هنكﭽيك - кичкенә [ЗвК.62б], اتريا - иртә (ТМ 43а), هﭼك - кәчә [ТМ.43а], هرﺒ رﺒ ند هﭼك - кәчәдән бер парә [Гс.140б], هود - дәвә [Гс.57a], [Гс.62a], هسمك کن - кемсәнең [ЗвК.62a]. Һаи рәсмия (ه) хәрефе сүзлектә сүз уртасында сүз ясагыч кушымча алдыннан да килә: کلهجوي - йүҗәлек [Гс.57a]. "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәрендә берлә сүзе 13 тапкыр кулланыла һәм бары тик бер очракта гына ул әлиф белән языла: لارﺒ [ЗвК.60а]; калган 12 урында һаи рәсмия (ه) хәрефе килә: هلرب [ЗвК.60б, 61б, 62а, 62б, 62б, 63а, 63а, 63б, 63б, 63б, 63б, 64а]. Мәдсез әлиф (ا) һәм һаи рәсмия (ه) хәрефләренең кушымчаларда кулланылышы игътибарга лаек. "Төхфәи мәрдан" поэмасында юнәлеш килешнең -га/-гә кушымчаларын биргәндә айн (ع) хәрефеннән соң һаи рәсмия хәрефе (ه) , ә кәф хәрефеннән (ك) соң мәдсез әлиф (ا) куела: اكزب - безгә [ТМ.44], هغرلالوق - қолларға [ТМ.С.44], هغ مدا - адәмгә [ТМ.55], هغيركنت - тәңрегә [ТМ.С.44], هعىلﺼاىﺒ - би аслыға [ТМ.66а], هغميناج - җанымға [ТМ.66а], هغىارس - сарайға [НС.51а], هغاﭼراب - барчаға [ТМ.44], هغيدارم - морадыға [ЗвК.64б], اغيلامش - шималиға [ЗвК.60а], هغرمق - камәргә [ЗвК.60а], هغرلرداهب - баһадирларға [Ибр.х.я.; Мустакимов 2013, с. 109], اغتوا - утға [ЗвК.63б], اغوس - суга [ЗвК.63б], اكري - йиргә [ЗвК.62б], اكىشك - кешегә [ЗвК.63б], بيلك هكتكرﺤ - хәрәкәткә килеб [ЗвК.63а], اكيرﺒ ىرب - бере берегә [ЗвК.62б]. Барча сүзе кушымчасыз булганда һаи рәсмия (ه) хәрефенә бетә: هﭼراب - барча [НС.52а]. Нәчә сүзендә бу үзгәреш күзәтелми: رلا هجن һәм هجن. Инфинитивның -маға кушымчасы составында -ға өлеше Мөхәммәдъярда айн хәрефе (ع) һәм мәдсез әлиф (ا) аша языла: اغامتس - сатмаға [ТМ.63а], ә "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәрендә айн (ع) һәм һаи рәсмия (ه) хәрефләре белән: айак басарга هغراساﺒ قايا - аяқ басарга [ЗвК.64б]. Тартым белән төрләнгән исемнәр юнәлеш килештә калын кушымча алганда да нечкә сүзләрдәге кебек, шулай ук һаи рәсмия (ه) хәрефенә тәмамлана: هنيزوس - сүзенә [НС.49 б], هنيلوي - йулына [ТМ.67б]. Юнәлеш килешенең угыз формасы -а/-ә кушымчасында да калын кушымча өстәлергә тиеш булгарда да һаи рәсмия (ه) ялгана: هرلنآ - анлара [10; 3, С.110 а], هرلدسقم - мақсадлара [Мустакимов 2013, с. 110а]. Урын-вакыт килешендә киресенчә: ادكنولكنوك - күңлүңдә [ТМ.67б], ادلوي - йулда [ТМ.66а], اداوه - һаwада [ЗвК.62б]. Юклык кушымчасының нечкә варианты мәдсез әлиф (ا) аша бирелә: سامتيا لﺼاح - хасил итмәс [ТМ.66а], امكيج - чикмә [ТМ.56а], نوسامليك - килмәсүн [НС.49б]. Шарт фигыль кушымчасында да чыганакларда бары тик мәдсез әлиф (ا) куела: اسلوب - булса [ЗвК.62а, 63б, 64а], اسرودنوس - сүндүрсә [ЗвК.63б], اسلاقاس - сақласа [ЗвК.64б], رلا اسروق - қорсалар [ТМ.45а], اسلوا - улса [ЗвК.60б], اسشوت - төшсә [ЗвК.63б], ماستاس - сатсам [НС.46б], اسلاشيا - эшләсә [НС.51а]. Сүз ахырында исә [ә] авазы һаи рәсмия хәрефе (ه) белән дә белдерелә: هريزج - җәзирә [НС.51а], هليزلز - зилзилә [ЗвК.61б], ناغروت اتيا - әйтә торган [НС.54а], هﭼراتي موﭼوك - көчүм йитәрчә [НС.55а], هﭽن - нәчә [НС.55б]. [ә] ~ [и] күчеше В.В. Радлов фикеренчә, [ә] сузыгының [и] сузыгына күчеше Идел буенда яшәүче төрки халыклар телендә XIV гасырдан соң барлыкка килгән. Аерым чорларның тел үзенчәлекләрен биргәндә, галимнәр "анлаутта әлиф язылышын һәм ябык иҗектә язуда күрсәтелмәгән сузыкны [ә] дип, әлиф + йай диграфы (ىا) белән бирелгән авазны [и], әлиф (ا), ябык иҗектә сузык күрсәтелмәгән очракны Карахани-уйгыр әдәби тел традициясен саклаган [ә] авазы дип, يا, ـي хәрефләре язылган очракта [и] авазы" дип билгелиләр [Нуриева, 2015, с. 120; Хисамова, 1999, с. 156]. Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә сүз башында [и] авазын белдерү өчен әлиф + йай диграфын (ىا) куллану норма булып тора. Мөхәммәдъяр поэмаларында نيسايا - ийәсен [ТМ.53б], كولوكذيا - изгүлүк [ТМ.54б], اكليا - илгә [ТМ.63б], ىﭼنكيا - икенче [НС.42б], ليا - ил [НС.40б., 43а., 43б., 44б], هدنس ىكيا نوا - ун икесендә [НС.42б], ىتتاكميا - имгәтте [НС.36а], اتريا - иртә [НС.43а], شملزيا - изелмеш [НС.], اسكيا - иксә [НС.36а], بسيا - исеб [НС.40б], كوتيا - итүк [НС.54а], اككيشيا - ишеккә [ТМ.47а], هجناكليك نيديكليا - илкедин килгәнчә [ТМ.55а], نوسامكيريا - ирикмәсүн [ТМ.53а]. ناميا - иман [ТМ.63б] сүзе гарәп алынмасы һәм ул гарәп телендә дә әлиф + йай диграфы (ىا) белән языла:ناميا - иман [ТМ.63б]. Ишет- фигыле поэмаларда еш очрый һәм аның язылышында сүз башында төрлелек күзәтелә: تشيا - ишет [НС.47а], ليكتش ا - ишеткел [НС.50б]. Беренче вариант өстенлек итә. Ир (ريا) сүзе поэмаларда шулай ук еш очрый һәм һәр урында норма варианты килә: Хатун бу сүз берлә ир (ريا) күңлен алды, Ир (ريا) күңлегә йәнә һиммәт салды [ТМ.63а]; Ир (ريا) вә хатун дәнкә табмады соруб [ТМ.63а]. Өмми Камалда: هرودتشيا - ишетдүрә [ӨК.56], ناهج ىكيا - ике җиһан [ӨК.60] кебек мисаллар күренсә дә, сүз башында ялгыз әлиф (ا) өстенлек итә. Әлеге авторда сүз уртасында ничә лексемасында вариантлылык күзәтелә, ә башка мисалларда сузык күрсәтелми: نوا ڭب زكس - ун сәкез бең [ӨК.65], هسكرك - кәрәксә [ӨК.64], نس - сән [ӨК.70], بﭼك - кәчеб [ӨК.66]. "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәрендә: ىنكيشيا - ишикне [ЗвК.60б], نيدواكيا - икәүдин [ЗвК.64б], ىكيا - ике [ЗвК.62б], شيا - эш [ЗвК.63б], ريا - ир [ЗвК.63б], ىدريا رنيا ناﺒوت - түбән инәр ирде [ЗвК.63б], یﭼليا - илче [ЗвК.60а], ягъни әлиф + йай диграфы (ىا) белән язылыш норма булып тора. Сәхибгәрәй хан һәм Ибраһим хан ярлыкларында бу очракка ىكيا - ике [Ибр.х.я.], ىسايا - иясе [Ибр.х.я.], یﭼليا - илче [Мустакимов 2013, с. 60а], ىرلااغا ليا - ил агалары [Ибр.х.я.] сүзләре бар һәм алар әлиф + йай диграфы (ىا) белән язылалар. Сүз уртасында да [и] гә күчеш инде язуда чагылыш таба, ягъни шактый очракта ябык иҗектә язуда йай (ى) хәрефе белән бирелә: رل ىدريا روروتليك - килтүрүр ирделәр [ЗвК.62б], ىهكليك - килгәй [ЗвК.61б], بليك - килеб [ЗвК.61б], هﭼيك - кичә [ЗвК.12б], بيﭽيك - кичеб [ЗвК.61а], بسيك - кисеб [ЗвК.61а], ميك - кем [ЗвК.62б], هنكﭽيك - кечкенә [ЗвК.62б], ليكراتيك - китәргел [ТМ.50а] Борынгы [ә] авазының [и] авазына күчеше язуда чагылыш тапкан очраклар Мөхәммәдъяр поэмаларында да бар. Әсәрләрдә кил- фигыленең сузык аваз чагылган варианты өстенлек итә: رلا ىدليك - килделәр [НС.56а], ىدريا روليك - килүр ирде [НС.44б], كنيدليك - килдең [НС.44б], بوروتليك - килтүрүб [НС.44б], م ودروتليك - килтүрдүм [НС.38б], هسليك - килсә [ТМ.47а]. Башка сүзләрдә дә, мәсәлән, ميك - кем [НС.44а], ىرلناكيت - тикәнләре [Нәсыйхәт, 375] лексемаларында [и] авазы язылышта бирелә. Ярлыкларда да берничә мисал урын ала: رلانوسامروكيت - тикүрмәсүнләр [Мустакимов, 2013, с. 46], ىدليكشوﺨ - хуш килде [Ибр.х.я.]. Мин һәм син алмашлыкларында әлеге чорның бер генә истәлегендә дә [и] авазы язуда бирелми. Өмми Камал әсәрләрендә дә шулай, әмма шагыйрьнең кулъязмаларында, еш кына, язуда чагылыш та таба: ميك - кем [ӨК.40], هﭽيك - кичә [ӨК.42б]. [и] авазы. XV-XVI гасыр язма истәлекләренең күпчелегендә татар сүзләрендә сүз башында [и] авазына билге булып әлиф + йай диграфы (ىا) еш файдаланыла: نيسايا - ийәсен [ТМ.53б], كولوكذيا - изгүлүк [ТМ.54б], ليا - ил [ТМ.63б], بوغرم ىديا رولوا كننغاب ىساكيا - игәсе багының улур иде мәргуб [Нәсыйхәт, 375], ىا نزاس همعن تشيا لماع درم - ишет нәгъмә сазын и мәрд ғамил [Нәсыйхәт, 375]. Димәк, Мөхәммәдъяр поэмаларында бу язылыш норма булып тора. Башка истәлекләрдән ярлыкларда, "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәрендә, шулай ук, һәр очракта әлеге билге кулланыла: رودناكيا رلاىشك ناغلوب ناخرت نادزميرلااغا ناخ لوا - Әwwәл хан ағаларымыздан тархан булған кешеләр икәндүр [Сәхибгәрәй хан ярлыгы]; رلاىدريا روليق شراﺒ شليك روشوروي لايوﺒ ىﭽليا - Илче бойлә йөрөшөр, барыш-килеш қылур ирделәр [ЗвК.60а]. Өмми Камалның кулъязма нөсхәсендә бу очракка мисаллар күп: شريا - иреш [ӨК. кулъязма 8а]. Шагыйрь Мөхәммәдъяр әсәрләрендә шул исәптән ناميا - иман [ТМ.63б] сүзендә дә әлеге ике аваз тезмәсе языла. "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәрендә иманайен сүзе (ике иман) әлиф (ا) белән генә языла: نيناما [ЗвК.60 а]. XVI йөз шагыйре Мөхәммәдъяр кулъязмаларында [и] авазы изгү, изгүлүк, изгүлек сүзләрендә әлиф + йай диграфы (ىا) белән белдерелә: Изгүләр (رلاوكذيا) берлә булса йахшы булғай тиү [ТМ.66 а) Сүз башында һәмзәле әлиф (إ) әлеге чорның кайбер истәлекләрдә гарәп-фарсы алынмаларында гына [и] фонемасын бирү өчен файдаланылса, кайбер истәлекләрдә татар сүзләрендә дә, алынмаларда да килә: ىدامشرإ - ирешмәде [ӨК.8а], ىدشرإ - ирешде [ӨК.17а], تعاﻄإ - итағать [Кт.710]. Хәзерге татар әдәби телендә [и] авазы кулланыла торган түбәндәге сүзләрдә сүз башында мәдсез әлиф (ا) хәрефе килгән очраклар шактый: هترا - иртә [ӨК.42), کمسا لي - йил исмәк [Гс.139б], Борынгы [ә] авазының [и] авазына күчеше язуда чагылыш тапкан очраклар бу әсәрләрдә еш очрый ([ә] фонемасы турындагы материалдан кара). XV-XVI гасыр язма истәлекләрендә сүз уртасында, сүз ахырында [и] авазы өчен йай хәрефен (ى) кулланалар: کيلهكريب - биркәлек [ТМ.65а], ىﭽنتيي - йитенче [ЗвК.60а], ادروذكزيت - тизгенүрдә [ТМ.57а], ىكروت - төрки [НС.56б], ىنوك - күни [НС.56б]. Сүз ахырында йай хәрефенең (ى) астында ике нокта булган очраклар да бар: ىكوا - үги [Гс.139а], ىنغي - яғни [Гс.139а], يزاوا تروق - қорт аwазы [Гс.81б]. Әлеге вариант Гарәпчә - төрки-татарча сүзлектә [й]не дә бирә: شيا ىلك - қулай эш [Гс.139а]. Өмми Камал шигырьләрендә, "Гарәпчә-татарча сүзлек"тә, "Мәҗмәгыль-кавагыйд" хезмәтендә, Коръән тәфсирендә [и] авазын белдерү өчен сүз уртасында һәм сүз ахырында кясра хәрәкәсе килә: رلز اي ه يور ك [Мәҗмәгыль-кавагыйд (Мк): кулъязма. 22]. [ы] авазы. Бу чор текстларында [ы] сузыгын бирү өчен, сүз уртасында "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәрендә язылышта шактый еш йай (ى) хәрефе кулланыла. Ул кушымчаларда да языла. بيقيي ىنرلرفاك بيردنس نيرلاوكنوس - кяферләрне йықыб, сөңгеләрен сындырыб [ЗвК.62б]; بيلاس رلا هرداي نيدنيشاغغروق شيب تروت - "түрт-биш қурғашындин йәдрәләр алыб" [ЗвК.63а]. Сүз уртасында һәм сүз ахырында йай хәрефе (ى) [ы] авазын күрсәтә: ىرغت - туғры [ТМ.62а.14], قيلاب - балық [ТМ.:63а], ىتلآ نوا - ун алты [ЗвК.64б]. [е] авазы. Бу чор язма истәлекләрендә (мәсәлән, Мөхәммәдъяр поэмаларында) сүз башында мәдсез әлиф (ا) берничә сүздә [э] авазын белдерә. Шул игътибарга лаек: сүз башында [и] авазын бирү өчен әлиф + йай диграфы (ىا) кулланылса, эчрә, эш, эчендә кебек сүзләрдә, сүз башында мәдсез әлиф (ا) кенә килгәнлектән, аларны ике төрле, ягъни беренче очракны [и] дип, икенчесен [э] дип уку мөмкинлеге туа. Мәсәлән, Эчеб (بﭼا) аның ләззәтене аңлағыл [НС.49б], Эссе (ىسا) көнләр иде аңла, и йегет [НС.49б], Зарб эчендә (ادنﭼا) диү тик ирде ирләре [ТМ.65а]. Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан" поэмасында сүз башында эш һәм иш сүзләре бер төрле язылышка ия: Йул кесеб мал алмақ иде эшләре (ىرلشيا) Қайда йаман булса булуб ишләре (ىرلشيا) [ТМ.65а]. Сүз башында һәм сүз ахырында йай (ى) хәрефе [е] авазы өчен кулланыла: ىروب - бүре [ТМ.53а], ىشيك ريا - ир кеше [ЗвК.63б], ىننوكزيت - тезгүнне [ЗвК.61а], هسميك - кемсә [ТМ.:63а], ىكسيا - иске [ТМ.63а], әмма аерым очракларда сүз уртасында әлеге аваз язуда чагылыш тапмый: رويارتت - тетрәйүр [ЗвК.61б], كنيم زوي زكس - сәкез йөз мең [ЗвК.60б]. [у], [ү], [о], [ө] авазлары. Сүз башында [у], [ү], [о], [ө] авазлары бу чор язма истәлекләрендә әлиф + уау диграфы (وا) аша бирелә: Йимәз, эчмәз, ойумаз (زامويوا) пақ аллаһ [ӨК.35]; Ил-улусны (ىنسولوا) уе (ىوا) берлә тотты үзе [НС.41]; Үрдәк (كهدروا) берлә қарчыға бергә очар (راﭼوا) [НС.41]. Сүз уртасында [у], [ү], [о], [ө] авазларына билге булып, XV-XVI гасыр язма истәлекләренең барысында да уау (و) хәрефе кулланыла: Караңу дөндә (ادنود) қара қаранчының [ӨК.35] Кем бу йула (لاوي) тәркилә дотарса йөз (زوي) [ӨК.8] Бүре (ىروب) берлә қуй (ىوق) бергә су эчәр, Мәшриқ вә мәғрибдә йөрүр (روروي) уш сүзе. [НС.39], Лик аңа дүрт (ترود) дөрлү (ولرود) эш кем хуш кәлүр [ӨК.84б]. Гарәпчә - төрки-татарча сүзлектә: ىزاوا تروق - қорт аwазы [Гс.81б]. Өмми Камал шигырьләрендә, Гарәпчә-татарча сүзлектә, "Мәҗмәгыль-кавагыйд" хезмәтендә, Коръән тәфсирендә [у], [ү], [ө], [о] авазларын белдерү өчен күп урында замма хәрәкәсе билгесе килә. Ул тартык аваз өстенә куела: ل وا ر و لوا [Мәҗмәгыль-кавагыйд: кулъязма. 22] Cүз ахырында [у], [ү] авазларына билге булып, XV-XVI гасыр язма истәлекләренең барысында да уау (و) хәрефе кулланыла: Бу wәйран сынықлу (ولقنيص) күңлем аның [ӨК.35] Тунатды дөрлү (ولرود) ләбәсилә йаз вә бағ [ӨК.8]. Шу (وش) дәклү мәдех санәләр қылур кә усы кидәр [ӨК.8] Нәчә бақсам чықмады андин кирү [ТМ.119а], Йулуму тотуб киттүм сәңа сару [ТМ.65б], Бу қараңғу (وغكنراق) йирдә булған қулдашым [ТМ.53б]; Қайғу (وغياق) хәсрәт булды сәндин азықум [ТМ.54а]. Шулай ук Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан", "Нуры Содур" поэмаларында сүз ахырында [у], [ү] авазлары дифтонг составында булганда, (мәсәлән, икәү сүзендә) вау (ﯞ) хәрефе белән белдерелә: Ул көн вә кичәсен икәү (ﯞاكيا) ач торуб [ТМ.63а]; Эw (ﯞيا) мүңүшүндә иске мамуқны алыб [ТМ.63а]; Эwеңә (اكنيﯞيا) барыб ашағыл аны бөтүн [НС.46б]. Эчте ул балчықлы судин (نيدﯟس) нагяһан [НС.48б]. Үзләре эчкүгә су (ﯟس) табылмады [НС.48б] Зарб эчендә диү (ﯟيد) тик ирде ирләре [ТМ.65а]. Әмма алдагы мисалда хәреф өстендә өч нокта куелмаган: Изгүләр берлә булса йахшы булғай тиү (ويت) [ТМ.66а]. Әлеге хәреф севен- фигылендә дә кулланыла: Ул балықчы севенүб (بونﯟس) барды рәван [НС.46б]. Севенүр (رونﯞس) иркән сүзен әйде тәмам [НС.49а]. Поэмаларда тәвә сүзендә уау хәрефе (و) хәрефе килә: Тәвәгә (اكاوت) менде үзе ул заман [НС.49а] Вау хәрефе (ﯞ) "Нуры содур" поэмасында гарәп алынмаларында да урын ала: Йатмыш иде, қубты хәммал дәүләте (ىتلﯞد) [НС.46б] Ф.С. Хәкимҗанов, борынгы төрки телендә иренләшү күренеше шактый киң таралган булган, хәзерге татар телендә исә ул өлешчә генә сакланган, дип саный [Хәкимҗанов, 2001, б. 61]. Мәсәлән, хәзерге татар телендә тар әйтелешле [у], [ү] ирен сузыкларыннан соң иренләшү күренеше күзәтелми. XV-XVI гасыр язма истәлекләреннән мисаллар: زودنوك - көндүз [ТМ.47а], نوﭽوا - өчүн [ТМ.47а], غولوا - олуғ [ТМ.47а], كنينزوسكوا - үксүзнең [ТМ.50а], لوكنوك - көңүл [ТМ.44а], كولكوروك - күрүклүк [ТМ.48а]. Мөхәммәдъяр поэмаларында кушымчаларда вариантлылык күзәтелә: نيدكنوزوا - үзүңдин [ТМ.44а], مولكنوك - күңлүм [ТМ.44а], بوروت - торуб [ТМ.44а], رودلوا - улдур [ТМ.47а], كنونوم - монуң [ТМ.48а], اكنوزوك - күзүңә [ТМ.52а], ولروت ولروت - төрлү-төрлү [ТМ.54а, 59а], كنين ىلكنوم - моңлының [ТМ.55а], قوللوق - қоллуқ [ТМ.58а], كنينزوسكوا - үксүзнең [ТМ.50а]. Мисаллардан күренгәнчә, бу очракта иренләшкән формалар өстенлек итә. Поэмаларда йөз сүзе еш кулланыла, һәм без ике поэмада да аңа кушымчалар ялгануны тулысынча карадык: اكنيزوي - йөзенә [ТМ.48а], كنوزوي - йөзүң [ТМ.48а], نزوي - йөзен [ТМ.59а], نوزوي - йөзүн [ТМ.48а], اكنوزوي - йөзүңгә [ТМ.58а], نوزوي - йөзүн [ТМ.49], هكنوزوي - йөзүнгә [ТМ.58а], هكنوزوي - йөзүнгә [НС.58а]. Ирен гармониясенең Мөхәмәдъяр поэмаларында язуда чагылыш табуын башка мисаллар белән дә исбатларга мөмкин: болут + дин, боронгу, бот + ун; бөтүн; моның (1) / монуң (2); буйун + ыңны (1) буйын + ыдин (1), йөкүн +дe (2), йөкүр+дүң (1); +үб (1) йөреш (1) йөрүш (1), қоруг (1), қотлыг (1), қотул + мас (1). "Нәсыйхәт" шигырендә ирен гармониясе кайбер сүзләрдә күзәтелми: لكنوك - күңел [Нәсыйхәт, 375]. "Зафәрнамәи вилаяте Казан" әсәрендә шулай ук ирен гармониясе сакланган мисалларны күпләп табарга була: қулуна [ЗвК., С.61а., 61а], қулундин [ЗвК., С.61а], шулай ук қундылар [ЗвК., С.61а], қуйуп [ЗвК., С.63а], қуйупан [ЗвК., С.62а], күңүлүне [ЗвК., С.61б], күтүруп [ЗвК., С.61а], күкүрт [ЗвК., С.63а], болур [ЗвК., С.60а], болсун [ЗвК., С.62а], болуб [ЗвК., С.60б., 60 б., 61 а, 61 б, 61 б., 62 б, 63б, 63 б, 64 а, 64 а], болур ирдүк [ЗвК., С.64а], болунды [ЗвК., С.64а], борун [ЗвК., С.61б], борунрақ [ЗвК., С.60а], бозуп [ЗвК., С.63б], көндүз [ЗвК., С.60б], отлуғ [ЗвК., С.63а., 63 а], өлүп [ЗвК., С.64а], өлүмдүр [ЗвК., С.61б], өтрү [ЗвК., С.61б], суқур [ЗвК., С.61а], сүндүрүр [ЗвК., С.63б], сүндүрүр ирделәр [ЗвК., С.63б], сонуп [ЗвК., С.61а], сөнгүләрин [ЗвК., С.62б], тотуш [ЗвК., С.60б], торур ирде [ЗвК., С.62а., 62 а, 62 а, 62 б], төшүп [ЗвК., С.60а], орурлар [ЗвК., С.62а], орушлар [ЗвК., С.64а., 64 б], олуглык [ЗвК., С.63а], өчүн [ЗвК., С.61а], өзәнгүсене [ЗвК., С.61а], өзүп [ЗвК., С.60б], йөрөшүп [ЗвК., С.60а], йолдузлар [ЗвК., С.61б], әмма қулыда [ЗвК., С.62а], буйныны [ЗвК., С.61а], үтер ирде [ЗвК., С.63б], түкенгән [ЗвК., С.63б], төшер ирде [ЗвК., С.61а], йөзен [ЗвК., С.61б], йөзегә [ЗвК., С.60б, 62а], Нәтиҗә итеп, Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры содур" поэмаларында аерым сүзләрдә сузыклар язылышында күзәтелгән вариантларны карап үтик: азуқ (1) ~ азық (1); ашуқ(ашуқ+ты) (1) ~ ашық- (ашық+ыб) (3); бойруқ (бойруқ + ын) (1) ~ бойур- (бойур +ған (1), бойур + ды (4), бойур + са (2), бойур + саңыз (1), бойур + ур (1); бойуруғ (бойуруқ + ы (1), бойуруқ + ын (1) ); борунғу (1) борунғу + дан (1) ~ борунғы (3), борунғы + дин (1), борунғы + лардин (1); буйун + ыңны (1) ~ буйын + ыдин (1); дустлуқ (1) ~ дустлық (1); йазуқ (1), йазуқ + ындин (1) йазуқлық (2) ~ йазық +ум (1); күнилек (2) ~ күнүлүк (1); қоллық (3), қоллық + уң (1), қоллығ + ын (1) ~ қоллық (1), қоллық + ың (1); сеweн + гәндин (3) ~ сеwүн + үб (2), сеwүн + үр иркән (1) ~ сөйүн + үб (1); татлу (1) ~ татлы (2) ~ татлығ + рақ (1); туғру (5) ~ туғрылық + дин (1); уқу+б (3), уқу+дум (1), уқу + р(1), уқуған(1), уқуған + лар (1) ~ уқы (1), уқы+са (1), уқы+ған, уқыған + ға (1); унунчы (1) ~ унынчы (1); урун (1) ~ урын+ы (1). Саналган мисалларда вариантлылык язуда төрле хәрефләрне куллану аша чагылыш таба. Тагын еш очрый торган вариантлылык беренче очракта - сузыкларны белдерү өчен, хәреф язылу, ә икенчесендә хәреф язылмау белән билгеләнә [сүз инде әйтеп үткән [ә] һәм [и] авазлары хакында). Бу урында вариантлылык иң еш күзәтелгән очрак кил- ~ кел- фигыле. Бу вариантлылыкның төп сәбәбе язуда традицияләрнең озак вакытлар дәвамында саклануында чагыла. 4.2.2. Тартык авазлар [б] авазы XV-XVIII гасыр язма истәлекләрендә төрки-татар сүзләрендә һәм алынмаларда сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында килә: لارب - берлә [ТМ.62б], رﺒص - сабыр [ТМ.62б], وبشوا - ошбу [ТМ.62б], بضع - ғазаб [ҖТ 33б], باتك ننا ندكوك - күкдән инән китаб [Гс.62б], هﭼك زست ولب - болутсыз кәчә [Гс.62а]. Ике фонеманы белдерү өчен бер хәреф файдаланылган очраклар да бар. Би хәрефе (ب) язуда, [б] авазыннан тыш, [п] авазын да чагылдыра. XVXVIII гасыр язма истәлекләрендә пи хәрефе (پ) күп очракта алынмаларда гына теркәлгән: هديپ ىاغلوب - пәйдә булғай [Җ.62а], هاشداپ - падишаһ [НС.1б],هاپ تولب ىس - болут парәсе [Гс.101а]. Эш кәгазьләрендә дә күпчелек очракта, (мәсәлән, XV-XVII гасыр Кырым дипломатик актларында), башка язма истәлекләрдәге кебек, төрки-татар сүзләренең уртасында һәм ахырында да пи хәрефе (پ) кулланыла: پولوب - булуп [Хисамова, 1999, с. 50], چاق ىتپوا - қач үпте [Хисамова, 1999, с. 63]. Аны Ф.М. Хисамова XVII йөз эш кәгазьләренең үзенчәлекле билгесе дип атый һәм сөйләм нормасының чагылышы дип күрсәтә [Хисамова, 1999, с. 62]. Тарихи фонетикага кагылышлы [б] авазы белән бәйле үзенчәлекләр шактый. [б] авазы ның кыскарып юкка чыгуы яки [w] авазына күчүе, яисә [п] авазына алмашынуы XV-XVIII гасыр язма истәлекләрендә төрлечә чагылыш таба. Хәзерге татар әдәби теле белән чагыштырганда, язма истәлекләрдә аерым сүзләрдә [б] урынына [w] йөри. Ул бар, бир-, бар- лексемаларына карый. Әлеге күренеш күзәтелгән истәлекләр өчен дә ят түгел. Бу сүзләрнең үзенчәлекле язылышы Мөхәммәдъяр поэмаларына һәм "Нәсыйхәт" шигыренә кагылмый. Алда саналган мисаллар бу әсәрләрдә бар сүзе - 14, бар- - 27, бир- - 110 тапкыр очрый. Кайбер истәлекләрдә [б] һәм [w] авазларының кулланылыш ешлыгы нык аерыла. Өмми Камал шигырьләрендә әлеге сүзләрдә аеруча [w] авазы өстенлек итә, Мәүла Колый хикмәтләрендә исә, киресенчә: бар- - 63, wар- - 1; бир- - 216, вир- - 22; бар- - 51, wар- - 0. "Могҗизнамә" әсәрендә бу сүзләрнең [б] формалары бөтенләй юк. [б] авазының бул- фигылендә төшеп калуы әлеге чор язма истәлекләренең һәрберсендә дә теге яки бу дәрәҗәдә күзәтелә. Мөхәммәдъяр поэмаларында бул- һәм ул- формалары кулланыла, әмма ешлык буенча күзәтсәк, бул- вариантының сан ягыннан бик күпкә өстен булуын күрәбез: бул- - 168 мәртәбә, ә ул- - 21. Әсәрләрне аерым-аерым карасак, ул- формасының бары тик "Төхфәи мәрдан" поэмасында гына очраганлыгы күренә: Аһ киләсе худ килмәс димә Кем буласы һәм булур, булмас димә [ТМ.51б]; Мәңа дуст булған һәмишә бар булғай, Сәнең тәк дошман урыны дар булғай [ТМ.48б]; Уш мөсәлләм булды сезгә бу җиһан Хуш мөсәххәр булды барча өнсе җан [ТМ.61б]; Кичәнең бер өлеше булмыш иде, Йуқ димә, қазаға анларға улмыш иде [ТМ.65б]. Әгәр қамил булсаң ақыл яғына, Надан булма, гөлләр утырт бағыңа [Нәсыйхәт, 312). Колшәриф әсәрләрендә бу сүзнең бул варианты гына күзәтелә: Мөнәҗәттә моңлуғ кәрәк, иҗабәти булса андин, Күзи йашлиғ, бәғри башлиғ булмағунча булур қандин [Колшәриф, 34]. Мөхәммәдъярның "Нәсыйхәт" шигырендә бул- ярдәмче фигыле иш тапкыр кулланыла: Әгәр сәндә булурсә фәһме қамил, Гөли сач ул бағыңа, булма җаһил. Багы эче улурди гөле мәхбүб, Игәсе бағының улур иде мәрғуб. Күни бул, туғры йула сал үзеңне. Өмми Камал шигырьләрендә әлеге фигыль бик еш кулланыла һәм һәрвакыт ул- формасын ала: Һәр морады тизрәк хасил ула Һәр нәдин кем қурқар исә қортула [ӨК.46]; Бере ул кем деле гәр чәкдүр сүзе Сөйләйә кем ақ ула анда йөзе, Һәр ки сүзә қаседилә йалан қара Бунда wә анда улур йөзе қара [ӨК.48]. "Гарәпчә - төрки-татарча сүзлек"тә бул- фигыле угыз формасында кулланыла: قملواليلد - дәлил улмақ [Гс.37б], مامڌ شملوا شا - тәмам улмыш эш [Гс.19а]. [м] авазы. Мөхәммәдъяр поэмаларында да мим (م) хәрефе аша бирелә һәм төрки-татар сүзләрендә дә, гарәп-фарсы алынмаларында да барлык позицияләрдә дә актив кулланыла: ىنوم - моны [ТМ.61], نيتميق - қыйммәтен [ТМ.57а], ماعﻄ - тәғам [ТМ.61а]., قاشموي - йомшақ [ТМ.62а], نامي - йаман [ТМ.63а], نم - мән [ТМ.9а], ميك - кем [ТМ.9а], رلانوساملا - алмасунлар [ТМ.62а]. Кулъязмаларда [б] ~ [м] тәңгәллеге очрый, әмма ул истәлекләрдә төрле ешлыкта кулланыла. Мөхәммәдъяр поэмаларында ул бөтенләй очрамый, бары тик "Нәсыйхәт" шигырендә генә боны сүзе бар. Поэмаларда бу алмашлыгы килеш белән төрләнгәндә, моның, моңа, мондин, монда вариантларында килә. "Зафәрнамәи вилаяте Казан" истәлегендә, ярлыкларда да бу тарихи тәңгәллектә [м] варианты гына килә. Өмми Камал кулъязмаларында, Гарәпчә - төрки-татарча сүзлектә, Коръән тәфсирендә, "Мәҗмәгыль-кавагыйд" хезмәтендә моңа мисаллар шактый. [т] авазы хәзерге татар телендә актив кулланылышта. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә [т] хәрефеннән башланган сүзләрнең барлыгы 285 биттә урын алуы ук моның ачык мисалы [ТТАС, б. 7-292]. Иске татар телендә дә әлеге аваз кергән сүзләр күп очрый. Казан ханлыгы чоры истәлекләренә игътибар итсәк, [т] авазының язылышы һәм кулланылышында аерым үзенчәлекләр күрәбез. Гомумән, бу аваз кулъязмаларда ти (ت) һәм тый (ط) хәрефләре аша белдерелә. Гарәп һәм фарсы алынмаларында калын әйтелешле һәм нечкә әйтелешле авазлар, мәсәлән, بيﺒط - табиб [ТМ.54], تعﺒط - табиғәт [ТМ.54], رويط - тайур [ТМ.54], ﻊيلاط - талиғ [ТМ.54] кебек сүзләрдә, Мөхәммәдъяр поэмаларында чыганак телдәге язылыш бирелә, күчерүчеләр бу таләпне төгәл үтиләр. Бу кагыйдә Өмми Камал кулъязмаларында, XVI йөз истәлеге булган "Гарәпчә - төрки-татарча сүзлек"тә, Коръән тәфсирендә, "Мәҗмәгыль-кавагыйд" хезмәтендә дә саклана. Шул рәвешле, ти (ت) һәм тый (ط) хәрефләре алынмаларда сүз башында, сүз уртасында һәм сүз ахырында очрый. Кулъязмаларда тый хәрефе (ط) кайбер очракларда шулай ук татар теленең үз сүзләрендә дә кулланыла: يدنلاطا - атланды [НС.57], نسراتروا - үртәрсән [НС.44]; قوط نرق - қарын туқ [Гс.56], نوط يكسا - иске тунлар [Кт], ﻂمق - қамыт [Гс.54]. Беренче карашка, ти (ت) һәм тый (ط) хәрефләренең язылышы сүзләрнең калын, яки нечкә әйтелешенә карап билгеләнә кебек. Әмма аерым мисалларда бу кагыйдә сакланмый. Мөхәммәдъяр поэмаларында тый хәрефе (ط), нигездә, алынма сүзләрдә генә кулланыла, ләкин нәфсең атыны сүзтезмәсендә ат лексемасы тый хәрефе (ط) белән бирелә. Шул ук сүзтезмәләрдә икенче урынд ти хәрефе (ت) килә: Айағы дезенә дәкен сәкил ат мисалында ат сүзе [Гс.110] تا формасында языла. Гомумән, бу сүзнең язылышы шактый төрле. Мәсәлән, Алтын Урда чоры язма истәлекләрендә ат хайван мәгънәсендә "Хөсрәү вә Ширин", "Нәһҗел-фәрадис" әсәрләрендә тый хәрефе (ط) белән, "Мәхәббәтнамә"дә ти (ت) аша бирелсә, "Гөлстан бит-төрки"дә ике төрле язылыш та очрый. Бу тамырдан ясалган атлы, атқа менү, атлан-, атландур, атлы, атлығ сүзләрендә дә тый хәрефе (ط) языла. Шул рәвешле, төрки-татар сүзләрдә әлеге хәрефләрнең язылышында вариантлылык күзәтелә. XVI йөз гарәпчә-төрки-татарча сүзлектә ат (تا) хайван мәгънәсендә килә. Икенче бер урында ат җаны тезмәсендә طا рәвешле языла [Гс.100] Өмми Камал әсәрләрендә басма китапта да [ӨК.21], кулъязмада да [ӨК.25] ат сүзе تا формасында языла. Төрки-татар сүзләрендә тый хәрефенең (ط) кулланылуын без Өмми Камалның Милли китапханә фондында 607т номеры белән сакланучы нөсхәсендә очратабыз. Мисаллар: ئنغوط - туғаны [ӨК.21], هغرﺒط - табарға [ӨК.21], ورغط - туғъры [ӨК.21] һ.б. Сүзлектә ти (ت) һәм тый (ط) хәрефләренең язылышына килсәк, төгәл система сакланмый. XVI йөз гарәпчә-төрки-татарча сүзлектә дә тый (ط) хәрефе төрки-татар сүзләрдә калын [т] нечкә [т] авазларын белдерү өчен дә бирелә: بوت - туб [Гс.100], زوكوط - туңуз [Гс.100], تولب - болут [Гс.100], يغبوط قايا - аяқ тубығы [Гс.100], نيت - тийен [Гс.45]. Сүзләрнең калын һәм нечкә вариантта булуы аларның язылышында чагылмый. Истәлекләрдә тот- фигыленең язылышы үзенчәлекле. Мәсәлән, Коръән тәфсирендә: اتوط - тота [Кт.012], ايمتوط - тотмайа [Кт.012], رليدتوط - тотдылар [Кт 012], اتوط - тота [Кт.012]; Мөхәммәдъяр поэмаларында: ىاعتوت - тотғай [НС.44], ىاعامتوت - тотмағай [НС.58], ىدلوتوت - тотулды [НС.58]. Коръән тәфсирендә бу хәреф төрки-татар сүзләрендә кулланыла: ﻊﻄق - қатығ [Кт.012], نوط - тун [Кт 181]. Хәзерге татар телендә гарәп-фарсы алынмалары яңгырау тартыкларга беткәндә саңгырау парлары белән алмашыну күзәтелә: мәктәп, китап, сәбәп, максат, өмет һ.б [ГТРС, с. 810]. Бу чор язма истәлекләрендә сүзнең азагында яңгырау тартыкны белдерүче хәрефләр языла языла: ديما - өмид [ТМ.32], باتك - китаб [ТМ.: 7], درد - дәрд [Гс.36]; نلاوا دازا لوق - қол азад улан [Гс.73]; دمﺤم - Мөхәммәд [Кт.037]. Язма истәлекләрдә [т] фонемасын тикшергәндә, [т] һәм [д] авазлары тәңгәллеген искә алу кирәктер. Ул бу чор ядкәрләрендә төрлечә чагыла. Мөхәммәдъяр поэмаларында [д] һәм [т] тартыкларының кулланылуына килсәк, хәзерге татар телендә [д] авазы белән килгән дүрт, диңгез, дөя сүзләре түртүсе [ТМ.45], тиңез [НС.51], тәвә [ТМ.49] вариантларында очрыйлар. Интервокаль позициядә дә саңгырау тартык кулланыла: йитенче [НС.55], унтүрт [ТМ.53]. XVI йөз гарәпчә-төрки татарча сүзлектә сүз башында [д] авазын куллану гаять еш очрый: يجرمد - дәмерче [Гс.136]; وغازوﺒ يشد - деше бозағу [Гс.74]; نتود - дүтен [Гс.33]; کشد - дүшәк [Гс.46]; رمد - дәмер [Гс.109]; ناشوط يشد - деше таушан [ГТС.79]. Сүз уртасы һәм сүз ахырында [д] авазы килүгә дә мисаллар бар: جعا ولقدب - бодақлу агач ботаклы [Гс.34]; ىدا مدا - адәм ады [Гс.40]. Коръән тәфсире [т] ~ [д] тәңгәллеге ягыннан, шулай ук д-төркеменә карый: لك د - дәгел [Кт.179], رلدد - диделәр [Кт.20], دو س - сүд [Кт.181]. Өмми Камал әсәрләре дә бу тәңгәллек күзлегеннән д- төркемгә карый [д] авазы һәр позициядә актив. Мисаллар: ڭوتود - дотуң [ӨК.68], ىدلرد - дерелде [ӨК.7], نود - дөн [ӨК.6], دوا - уд [ӨК.4], ولتاد - датлу [ӨК.60]. Шул рәвешле, XV-XVII гасыр язма истәлекләрендә ти (ت) һәм тый (ط) хәрефләренең төрки-татар сүзләрендә язылышында аерым кагыйдәләр сакланмый, әмма, нигездә, калын сүзләрдә анлаутта тый (ط) графемасы кулланыла. Борынгы төрки телдә [д] авазы кулланылган күпчелек сүзләр Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан" поэмасында урын ала, әмма аларда [д] фонемасы урынына [т], яки [й] авазы күзәтелә Сүзлектә ти (ت) һәм тый (ط) хәрефләренең язылышына килсәк, төгәл система сакланмый: بوت - туб [ГТС.101], هنروﻄ - торна [ГТС.101], قملتوﻄ نوك - көн тотылмақ [ГТС.101], زوكوﻄ - туңуз [ГТС.101], يغبوﻄ قايا - айақ тубығы [ГТС.101б]. [с] авазы. Гарәп язулы төрки татар текстларда [с] авазын белдерү өчен син (ﺲ), сад (ﺺ) һәм са (ث) хәрефләре кулланыла. XV-XVII гасыр язма истәлекләрендә төрки-татар сүзләрендә гадәттә син (ﺲ) һәм сад (ﺺ) хәрефләре кулланыла: نس - сән [ТМ.50б], ىساتآ - атасы [ТМ.61б], ىسانآ - анасы [ТМ.61б], ىنوس - суны [НС.48б], اكزس - сезгә [НС.49б], رلايدروس - сордылар [НС.49б], کيﭽﯞس - сүчек [НС.48б], ىجتاﺼ دوس - сүд сатуҗы [Гс.103], نلاترﺼ - сыртлан [Гс.101], نلاسرا ىشد - деше арслан [Гс.103], قمنﺼ - сынмақ [Гс.103], قميوﺼ - суймақ [Гс.101]. Гарәп-фарсы алынмаларында син (ﺲ), сад (ﺺ) һәм са (ث) хәрефләре өчесе дә очрый: داتسوا - остад [НС:45б; Гс.103], ﺚيدﺤ - хәдис [НС.40б], کنينىس هفﺼ افس - сафа сөффәсенең [НС.55б]. Кулъязмаларда син хәрефе (ﺲ), тешле булмыйча, тоташ сызык кына да язылырга мөмкин. Кайбер текстларда яки кайбер очракларда бу хәреф астына өч нокта да куела. Текстологлар өч нокталы син (ﺲ) хәрефен, нигездә, XVII гасырга кадәр күчерелгән урта гасыр нөсхәләрендә очрый, дип саныйлар [Бәширов, 2006, с. 35; Хисамова 1990, с. 59]. XVII гасыр урталары грамоталарында аерым мисалларда шулай ук өч нокталы син хәрефе (ڛ) очрый: ﯟکڛم - Мәскәү [Хисамова 2012, с. 76]. Син (ﺲ) хәрефенең астына 3 нокта куелган очраклар (ڛ) XVXVI гасыр язма истәлекләре кулъязмалары өчен дә хас. Мәсәлән, Мөхәммәдъярның "Нуры Содур" поэмасының В343 номерлы нөсхәсендә сәбәбдин [НС.112]; эстәйү [НС.112б]; сәвәрләр [НС.121]; барчасы [НС.112] кебек мисалларны күрәбез. Нөсхәнең 155нче битендә һиҗри буенча 1168 ел (милади буенча 1756 еллар) күрсәтелсә дә, А.К. Боровков аны XVI-XVII йөз язу традицияләре сакланган күчермә дип карарга киңәш итә [Абилов 1966, с. 127]. [ш] авазы. [ш] авазы язма истәлекләрдә шулай ук урын ала. Ул төрки сүзләрдә сирәк очраганлыктан, кайбер тюркологлар баба телдә сүз башында бу авазның кулланылуын кире дә кагалар [Серебрянников, Гаджиева, 1986, с. 59]. Язуда [ш] авазы шин (ش) хәрефе аша чагылдырыла, өйрәнелгән күп кулъязмаларда бу хәрефнең "теш"ләре куелмый: ىشك - кеше [ТМ.60а], شاي - йәш [ТМ.60а], وﺒشوا - ошбу [ТМ.55а], شايوق - қойаш [ТМ.52б]. [ң] авазы. [ң] авазының XVI-XVII йөз язма истәлекләре кулъязмаларында төрлечә язылуы күзәтелә. Кайбер нөсхәләрдә ул кәф (ك) хәрефе белән генә бирелә. XVI йөз гарәпчә-төрки татарча сүзлектә барлык мисаллар да бары тик әлеге билге белән генә языла: زكود - дуңыз [Гс.83б], قلوكرق - қараңулық [Гс.33а], زكد - диңез [Гс.72а], ركس - сеңер [Гс.75 а], ىرخا كنشا - эшнең ахыры [Гс.33а]. Соңгы мисалда иялек килеш кушымчасын -ың/-ең дип уку мөмкинлеге булса да, башка мисалларга нигезләнеп, -ның/-нең дип бирәбез. Күпчелек кулъязмаларда [ң] авазы нун + кәф диграфы (كن) ярдәмендә бирелә. Бу язылыш ике төрле укылышны чагылдыра. Мәсәлән, Өмми Камал әсәрләренең басма нөсхәсендә هكنوج - чөнкә 'чөнки' [ӨК.12] мисалында [нк] дип укыла, كنآ аң [ӨК.4] сүзендә [ң] авазын белдерә. Әлеге кушылма Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан" поэмасының ике нөсхәсендә дә, "Нуры Содур" поэмасының В 3690, өлешчә В 343 номерлы кулъязмаларында кулланыла: زكنلاكنت - тыңлаңыз [Нс.88б], رلالوكنوك - күңүлләр [Нс.94б]. Өмми Камал әсәрләренең Милли китапханә нөсхәсендә [ң] авазы өч нокталы кәф хәрефе (ݣ) аша бирелә: لﯕوك - күңел [ӨК.8б], هلﯕد - дыңла [ӨК.23а], اﯕاي - йаңа [ӨК.23б]; ىﯕزوك - күзеңе [ӨК.24б]; ﯕآ - аң [ӨК.24б]. Басма китапта [ң] авазы нун һәм кәф кушылмасы كن итеп языла: ىكناي - йаңа [ӨК.8 а]; ىدكنآ - аңды [ӨК.5], ىركنت - тәңре [ӨК.21]; ىكنوص - соңы [ӨК.20 а]; ىرب هدكنب - биңдә бере [ӨК.23]. Китапта өч нокталы кәф (ﯕ) [г] авазын белдерә: ىسوﯕوس - сүгүсе [ӨК.23]. Кол Шәриф шигырьләренең графикасын Бакырган китабыннан гына күзәтә алабыз. Ул җыентыктагы барлык авторларның әсәрләре өчен дә уртак: [ң] авазы كن формасында килә: غولكنوم - моңлуғ [КШ.68] Кадыйргали бәкнең "Җәмигыт-тәварих" истәлегендә һәм "Зафәрнамәи вилаяте Казан" кулъязмасында [ң] авазы нун кәф (كن) кушылмасы белән бирелә: اكنا - аңа [ҖТ.13б], ادرلا هجيك وغكنارك - кичәләрдә қараңғу [ЗвК.63а]. [г] авазы кулъязмаларда кәф хәрефе (ك) аша чагылыш таба: ناكلازوس - сүзләгән [ҖТ.13б], ىكادرلاكوك- күкләрдәге [ЗвК.63а]. [х] авазы хи (ح), хы (خ) хәрефләре аша бирелә, бу чор язма истәлекләрендәге алынмаларда сүз башында, сүз уртасында һәм сирәк кенә сүз ахырында очрый: ناخ - хан [ТМ.43а], ميحر - рәхим [ТМ.43а], تياكح - хикәят [ТМ.53а], ﺢبص - сабах [ТМ.52б], رحس - сәхәр [ТМ.52б], ىغاربي همرخ - хөрмә ябрағы [Гс.78], ماشخا - ахшам [Гс.76],هذعا ىساولﺤ - әғдә хәлвәсе [Гс.77], شيشخﺒ - бәхшиш [Гс.77], ناويح - хайwан [Гс.103], تجاح - хаҗәт [Гс.103], اصوصخ - хосусан [Гс.103]. Күпчелек истәлекләрдә [х] авазы бары тик алынмаларда гына урын ала һәм әлеге сүзләрнең дөрес язылышын кулъязмаларны күчерүчеләр саклыйлар, ягъни сүзләр нигез телдә ничек язылсалар, шул рәвешле язылыш кулъязмаларда да урын ала: төрки-татар сүзләрдә [х] фонемасы "Могҗизнамә" әсәрендә генә күзәтелә. Бу истәлектә [к] ~ [х] тәңгәллеге актив. Күп очракта [к] авазын [х] авазы алыштыра: бахды [Могҗизнамә, 53], уйху [Могҗизнамә, 52] һ.б. Урта гасыр язма истәлекләрендә күзәтелгән [з] ~ [й] ~ [д] ~ [т] Мөхәммәдъярның "Төхфәи Мәрдан" поэмасында да еш очрый. Мөхәммәдъяр азақ 2 айақ 4 изә 2 ийә 3 қазғу 4 қайғу 7 қазғур- 1 - - қозуғ 1 қойуг 5 қойу 1 сүзлә- 30 - - сүзләш- 1 - - азрыл- 1 - - - - - - - - қойруқ 1 Таблицадан күренгәнчә, [з] ~ [й] ~ [д] ~ [т] тарихи чиратлашуы Мөхәммәдъяр әсәрләрендә [з] ~ [й] формасында очрый. Мисалларның изә һәм ийә лексемаларыннан башкалары семантик яктан бер-берсе белән тәңгәл киләләр. Мөхәммәдъяр поэмаларында аяқ, қое, қайғы сүзләре ике вариантта да биреләләр, й-вариантлылары бермә-бер артык. Сүзлә-, сүзләш-, азрыл-, қазғур- сүзләренең й-вариантлылары бөтенләй кулланылмый. "Төхфәи мәрдән" һәм "Нуры содур" әсәрләрендә хуҗа мәгьнәсендә ийә, изә формалары кулланыла [Кадирова 1999, c. 47-48]. "Иясен сыйласаң, этенә сөйәк сал" мисалында һәм изә варианты кодрәт изәсе сүзтезмәсендә аллаһ мәгьнәсендә килә. Шигырьдә игә варианты урын ала: Бу багың игәсенә кыл иганәт. А.Н. Боровков аларның чыгтай истәлекләрендә кулланылу үзенчәлекләренә карата "егә хуҗа, биләүче мәгьнәсендә киң кулланыла, ә ийә гади сөйләмгә хас" дип билгели [Боровков, 1963, с. 128]. Чыннан да, игә Мөхәммәдъярда чыгтай теле тәэсире булырга мөмкин. XV-XVII гасырның башка язма истәлекләрендә бу чиратлашу, шулай ук, игътибарга лаек. Мәсәлән, Өмми Камал иҗатында югарыда караган сүзләрне без бары тик й-формасында гына күрәбез: Айурма бән қолы қалаwызымдан [ӨК.73]; И йалан сөйләмәзем диб йалан дәғwәи қылан [ӨК.90]; Бағлар күзне, айагны Өмми Қамал [ӨК.70]; Һәм бере улдур кә аз сүз сөйләйә [ӨК.50]. Без шундый ук күренешне XVI гасыр истәлеге "Могҗизнамә" әсәрендә дә күзәтәбез: Фикрә йаныб, қайғыдан улды бәттәр [Могҗизнамә, 111], Анча ул дөхтәр бу сүзе сөйләде [Могҗизнамә, 134], Вар иде Ғотбә дарында бер қойы [Могҗизнамә, 115], Айағына дөшде, диде: Йә һомам [Могҗизнамә, 118]. Бары тик бер урында гына сүзләш- фигыле кулланыла: Ир, ғаүрәт һәр нә сүз сүзләштеләр [Могҗизнамә, 133]. XVI гасыр сүзлегендә [з] ~ [й] чиратлашуы юк, бары тик йвариантлы мисаллар гына очрый: қойу дөбе [Гс.96], қойу [Гс.24], айақ тубығы [Гс.101], дүрт айақлу мал: қойун, сығыр кеби [Гс.106], сүз сөйләмәк [Гс.98]. Шулай итеп, Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә җанлы сөйләм формасы [й] белән язылыш норма булып тора. [й] авазы текстларда һәр позициядә урын ала: قيل ىشخي - йахшылық [ТМ.55а], ادناغلقي - йықылғанда [ТМ.55а], йите - [ТМ.58а], قيلنامي - йаманлық [ТМ.58б], بيرابلي - йалбарыб [ТМ.57а] "Төхфәи мәрдан" поэмасында, гомумән, XV-XVI гасыр язма текстларының күпчелегендәге кебек үк, сүз башында [й] ләштерү күзәтелә һәм [җ] авазы сүз башында бары тик гарәп фарсы алынмаларында гына килә һәм җим хәрефе (ج) белән бирелә. [й] авазы татар әдәби телендә күбрәк сүз башында [йи-] кушылмасы булган очракта [җ] авазына күчкән. Бу позициядә XVXVI гасыр язма истәлекләренең барысында да [й] авазы күзәтелә: شمي - йимеш [ТМ.56а], کني - йиң [ТМ.56а]; لي - йил [НС.40б]; йиңел [ТМ.57а]; ىتي - йите [КШ.57.]. [з] авазы XV-XVI гасыр кулъязмаларында һәр өч позициядә килә. Төрки-татар сүзләрдә сүз башында [з] авазы очрамый, сүз уртасында һәм сүз ахырында еш кулланыла: زا - аз [НС.47б], زﺒ - биз [12], زغا - ағыз [ТМ.48б], زوك - күз [НС.57а], زوس - сүз [НС.57б], زكنيت - тингез [НС.41а], ناغزا - азған [НС.43а]. Төрки-татар сүзләрдә һәр очракта зә (ز) хәрефе генә килә: زوت - төз [НС.51б]; زوقوت - туқуз [ТМ.64б]; لازوس - сүзлә [ТМ.9а]. Гарәп-фарсы алынмаларында з фонемасы зә (ز), зый (ﻅ), зәл (ذ), зад (ض) хәрефләре аша бирелә: ناضمر - рамазан [НС.67б], قزر - ризық [ТМ.55а], هﻆخل - ләхзә [ТМ.54а] "мизгел, момент". [ғ] авазы. Мөхәммәдъяр поэмаларында төрки-татар сүзләрдә һәм кушымчаларда, нигездә гайн хәрефе (ﻍ) кулланыла. Мәсәлән, аларда 7 мәртәбә очраган тағ (غات) сүзе һәр урында гайн (ﻍ) белән языла: Чықар ирде ул тағдин (نيدغات) бер болақ [Н.С.63а]; Бичин әйде фәлән атлығ (غيلتآ) тағда (هدغات) мән [ТМ.56а]. Поэмаларда сирәк кенә айн (ﻉ) хәрефе дә төрки-татар сүзләрдә килә: Аның дик уғлан (نلاغوا) булмагай (ىاغملوب) руи зәмин [ТМ.66б]; Диде үз лотфындин ағзын (نيزغآ) ачыб [ТМ.66б]; Вәзирнең уғлын (نيلعوا) үлтерделәр [ТМ.66б]. Ибраһим хан ярлыгында: لاغرويس - суйурғал [И.х.я.], ىلغوا - углы [И.х.я.], اغمت - тамға [И.х.я.], ىرلااغآ ليا - ил ағалары [И.х.я.], ناغروت اتوت - тота торған [И.х.я.], غيلتآ - атлыйғ [И.х.я.]. Сүз уртасындагы тарихи [г] ~ [w] чиратлашуы XV-XVI гасыр истәлекләрендә шулай ук чагылыш таба: Бүре ағыны (ىنيغآ) таушқан ауламас (ﺲاملاﯟآ) [ТМ.51б]. Мөхәммәдъяр поэмаларында, Өмми Камал әсәрләрендә, "Могҗизнамә" дә [ғ] варианты белән язылыш өстенлек итә: زغآ - ағыз (8 тапкыр) [ТМ.66б], ريغآ - ағыр (1мәртәбә) [ТМ.66б], قامتروا - аwуртқан (1 тапкыр) [ТМ.54а]. Сыйфатларның ахырында [ғ] һәм [г] тартыкларының саклануы - системалы күренеш. Мөхәммәдъяр әсәрләрендә غولوا - олуғ [ТМ.52а], غولوت - тулуғ [ТМ.52а], غوروق - қоруғ [ТМ.52а], غيلتآ - атлығ [ТМ.56а], غيرآ - ариг [ТМ.63а] мисалларын китереп була. Балчыклы, төрле (төрлү), татлы, күрүкле формалары да очрый. Ибраһим хан ярлыгында ىلتآ - атлы [Ибр.х.я.] һәм غيلتآ - атлыйғ [Ибр.х.я.] формалары янәшә килә. "Могҗизнамә" әсәрендә агыз, ағыр, ағыр-, буғын, игел-, игүл- кебек мисалларны еш очратабыз. "Төхфәи мәрдән" һәм "Нуры содур" әсәрләрендә сүз уртасында саңгырау [қ] тартыгы саклануга да мисаллар бар: Чықар (راقﭽ) ирде ул тағдан бер болақ, Ақар (راقآ) ирде суы балдин татлығрақ [НС.63а], Тартыб чықарды (ىدراقﭽ) қабланны ан заман [ТМ.55б], Болар әйде Заһид, чықарма (امراقﭽ) аны [ТМ.55б]. "Төхфәи мәрдан" поэмасында сақын- һәм сығын- вариантлары кулланыла: Кем үзүнгә нә теләсәң, үзгәгә аны сақын, Йығлатыб йимә үксүзнең хақын [ТМ.50а]; Өчәгүсе болар худ мәғзүл китте Аңа тиб сығынды, үзүнгә йитте [ТМ.49б]. Алдагы чор язма истәлекләрендә дә [Боровков, 1963, с. 259; Курышжанов, 1970, с. 182] вариантлылыкка ия фигыльнең бу поэмада ике төрле язылышта кулланылуын рифма таләбе белән аңлатырга мөмкин [Кадирова 2001, с. 61]. Кыскача нәтиҗәләр. XV-XVI гасыр язма истәлекләре кулъязмаларының фонетика, графика, орфография юнәлешендәге үзенчәлекләрен барлау төрки-татар һәм гарәп-фарсы традицияләренең саклануын һәм дәвам ителүен күрсәтә. Бер үк истәлектә, яки төрле текстларда бер татар авазының гарәп әлифбасындагы берничә хәреф белән күрсәтелүе вариантлылык тудыра. Кулъязмаларда, [а] фонемасын белдерү максатында, сүз башында мәдле әлиф (آ) һәм мәдсез әлиф (ا) файдаланылган. Сүз башында [и] авазын бирү өчен өчен әлиф + йай диграфын (ىا) куллану норма булып торса да, мәдсез әлифне (ا) дә очратабыз. Бу чор истәлекләре текстларында әлиф (ا), уау (و), йай (ى) хәрефләренең хәрәкәле вариантлары күренми. XV-XVI гасыр язма истәлекләрендә тартык аваз тәңгәллекләре еш күзәтелә, Аларның бер истәлек эчендә вариант буларак кулланылышы кызыклы. Мөхәммәдъяр поэмаларында тартык авазлар вариантлылыгына мисаллар шактый: aндaг (2 тапкыр) ~ aндaк (1 тапкыр), ундүрт (2 тапкыр) ~ унтүрт (1 тапкыр), севен (6 тапкыр) ~ сөйүн (1тапкыр) һ.б. Соңгы мисалның Казан ханлыгы чоры язма истәлегендә урын алуы да игътибарга лаек, чөнки бу сүзнең севенформасы XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы әсәрләрендә дә күзәтелә. Тартык аваз тәңгәллекләре башка истәлекләр телендә дә күзәтелә. Димәк, Казан ханлыгы чорында язылган истәлекләрдә авазларны язуда чагылдыруда вариативлык киң чагыла. Аларда алдагы чор язма истәлекләрендәге традицияләрнең дәвам итүе күзәтелә. Шул ук вакытта, Идел буе төрки теленә характерлы булган формалар, үзенчәлекләр алгы планга чыга. Би (ب), җим (ج), кәф (ک) графемалары язуда яңгырау тартыкларны да, саңгырау тартыкларны да бирү өчен кулланылалар. Текстларда пи (پ) һәм чим (چ) хәрефләрен куллану сирәк очрый. Тый (ط) һәм сад (ﺺ) графемалары төрки сүзләрдә сирәк кулланыла, си (ث), хы (خ), дад (ص), зый (ﻆ) хәрефләре алынма сүзләрнең язылышында гына күзәтелә. 5. ХVII-ХVIII ГАСЫРЛАРДА ИСКЕ ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕң ФОНЕТИК һӘМ ГРАФИК-ОРФОГРАФИК үЗЕНчӘЛЕКЛӘРЕ 5.1. Язма чыганаклар XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән күренекле фикер иясе, шагыйрь М. Колый турында шигърияте "...моңарчы тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, дөресрәге барланмаган, укучыларга канәгатьләнерлек күләмдә ирештерелмәгән, бәяләмәсе гел "суфый шагыйрь" дигән тамгалаудан әллә ни ерак китмәгән", - дип яза академик Миркасыйм Госманов [Госманов 1996, б. 160]. М. Колый шигырьләре теркәлгән кулъязма җыентыгы табылу турында беренче булып, Ф. Туйкәнең 1926 елда хәбәре басылып чыга. Академик үзәкнең кушуы буенча ул күчермәләрне Казанга җибәрә. Кулъязманы өйрәнү Г. Ибраһимов тәкъдиме белән Г. Сәгъдигә тапшырыла һәм, озакламый, М. Колыйның хикмәтләре турында тикшеренүләр нәтиҗәләре басылып чыга. XX гасырның 30 нчы елларының башыннан алып, М. Колый әсәрләреннән үрнәкләр урта мәктәп һәм югары уку йорты программаларына, дәреслекләргә, хрестоматияләргә кертелә. 1956-1957 елларда татарча һәм русча басылган "Татар поэзиясе һәм антологиясе"ндә, "Борынгы татар әдәбияты" (1963) исемле китапта М. Колый әсәрләренә шактый киң урын бирелә. Шагыйрьнең хикмәтләреннән үрнәкләр дөнья әдәбияты классикасының ике йөз томлыгында да басыла. М. Колыйның аерым шигырьләре Санкт-Петербургта, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, хикмәтләрнең яңа күчермәләре Татарстанда һәм Башкортстанда табыла. М. Колый әсәрләрен тикшерүгә Г. Сәгъди зур көч куя. Аннан соң да М. Колый турында төрле елларда мәкаләләр басыла килде (Җәләй, 1940; Абилов, 1958; Хисматуллин, 1963). 1970 еллар башында шагыйрь иҗатын киң планда алып тикшерүчеләрдән К. Дәүләтшин булды. Ул шагыйрь хикмәтләрен тема һәм идея эчтәлекләре ягыннан төркемләде, аларның сәнгати үзенчәлекләрен ачты, бер хикмәтнең инкыйлабка кадәр үк басылганлыгын ачыклады, Мәүла Колый иҗаты турында кандидатлык диссертациясе язды һәм мәкаләләр бастырды (1971, 1976). Шул ук автор соңгы елларда "Мирас" журналында хикмәтләрнең текстларын бастырды. Шул рәвешле Мәүла Колый мирасын халыкка җиткерү буенча эш башланды, һәм бу әсәрләрнең тел үзенчәлекләрен өйрәнүнең кирәклеге ачылды. Мәүла Колый хикмәтләренең Мәүла Колый хикмәтләре (МК: хикмәтләр) күпсанлы кулъязмалары арасында саклану дәрәҗәләре төрле булганнары бар: Зәй-Каратай кулъязмасы. 1925 елда хәзерге Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында Фазыл Туйкә Гаишә Мөхәммәдиевада Әлмәт районы Сәләй авылыннан әтисе йортыннан алып килгән кулъязмага игътибар итә. 1855 елда күчерелгән бу кулъязманы Ф. Туйкә Казанга Гыйльми үзәккә җибәрә. Бу кереш, шигырь, 97 хикмәт, бер газәлдән торган табыш турында "Кызыл Татарстан"да, (1926, № 94) һәм "Безнең юл" журналларында (1928, № 9) мәкаләләр язып бастыра. Гыйльми үзәк кушуы буенча, күренекле галим Г. Сәгъди шигырьләрне тикшереп, "Вестник научного общества татароведения" (1927, № 7) журналында "Новый материал по истории татарской литературы древней эпохи" дигән мәкалә бастыра, кушымтасында шагыйрь шигырьләреннән үрнәкләр дә бирә. Галим шагыйрь иҗаты турында "Мәгариф" журналында татарча мәкалә бастыра (1927, № 4). М.Колый хикмәтләренең Фазыл Туйкә күчермәсе 1958 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтының кулъязмалар бүлегенә кайта. 1934 елгы археографик экспедиция Урта Азиядән бер кулъязма алып кайтып, Көнчыгыш телләре институтына тапшыра. 2472 номерлы бу җыентыкта Мәүла Колый хикмәтләре 6б - 7а - 8б битләрендә урнашкан. Кулъязма шагыйрь иҗатыннан алынган өзекләрне үз эченә ала. Алар барлыгы 135 юл. Истәлеккә шулай ук Гомәр Хәйәм һәм Мөхәммәдъяр поэмалары кертелгән. 1-80 битләр бер кул белән язылган. 2а һәм 69б битләрендә күчереп язучының исеме һәм дата куелган: 1800-1801 еллар (Һиҗри ел буенча 1215 ел) Йосыф улы Нигъмәтулла Биби Хәбибнең кызы өчен [Абилов, 1958, б. 107-110]. Кизләү кулъязмасы. 1969 елның җәендә пенсионер Мөгаззәмә ханым Гатауллина әтисеннән калган борынгы кулъязма китапларны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына бүләк итә. Ул тапшырган китаплар арасында, башка кыйммәтле әсәрләр белән бергә М. Колый хикмәтләре теркәлгән бер мәҗмуга да була. М. Гатауллинаның сөйләвенә караганда, әлеге мәҗмуга аның әтисе Кизләү мәдрәсәсендә укыган вакытлардан ук сакланып калган икән. Шуңа күрә, уңайлык өчен, аны "Кизләү кулъязмасы" дип йөртәләр. Кулъязма китап 42 кәгазьдән, ягъни 84 биттән тора. Кайбер битләре аксыл көрән, кайберләре куе көрән төстәге кара белән язылган. Ул, нигездә, дүрт кеше тарафыннан күчерелгән. Аерым-аерым дүрт китапны билгесез автор бергә тегеп куйган. Моның шулай икәнлеген кәгазьнең төрле сыйфатлы булуы да, төрле урыннардан тегелүе дә күрсәтеп тора. Битләрнең форматы - 12х19,5 см. Җыентыкта шулай ук Шәмси Гасый, Кол Сөләйман (Бакыргани), Шәмсетдин Узганди, Кол Гобайди әсәрләре бар. Бу җыентыкта күбесе М. Колый хикмәтләре. Барысы 13 хикмәт, 364 шигъри юл. Бер хикмәтендә М. Колый дип язылган, калган өч хикмәттә авторы күрсәтелмәсә дә, аларның да Мәүла Колый шигырьләре булуы җиңел билгеләнә. Камай кулъязмасы. Әлеге кулъязманы 1974 елда Башкортстан Республикасы Бакалы районының Камай авылында яшәүче Галләмова Зөһрә Габделгаяз кызы Тарих, тел һәм әдәбият институтына тапшыра. Бу кулъязма аңа, мөгаен, бабасыннан калгандыр. Кулъязманың тышы булмау сәбәпле, битләре бик нык таушалган. Тышы белән бергә, баштагы һәм ахыргы битләре төшеп, югалган. Әлеге калган кисәкләреннән чыгып, якынча 8-10 битле булуы турында әйтеп була. Хикмәтләр ике баганага язылган. Кулъязманың сакланган өлеше 30 биттән тора, форматы - 16х22 см. Бу китапта шагыйрьнең барлыгы 75 хикмәте бар. Хикмәтләрнең күбесе, поэтик яктан искиткеч матур язылган әсәрләр. Аларның теле гади һәм аңлаешлы. Әлеге кулъязма моннан 100-150 еллар элек язылган булырга тиеш [Хусаинов 1982, с. 152]. Кулъязманың Башкортстанда табылуы аның башкорт халкы арасында киң таралуы хакында сөйли. Шулай итеп, Мәүла Колыйның Камай авылында табылган, үз эченә 75 хикмәтне алган кулъязмасы - иң зур табыш. Башкаларына караганда әлеге кулъязма тулырак, шул ук вакытта иртәрәк язылган. Шулай ук башка кулъязмаларга кермәгән 7 хикмәтнең табылуы моңа дәлил булып тора. Әдип әсәрләренең яңа күчермәләре хәзерге вакытта да очрап тора. 1990 елның гыйнварында Әгерҗе районының Акхуҗа авылыннан Фазлый Габдрахманов (1908-1995) Мәүла Колыйның поэмалары теркәлгән кулъязма җыентыкны галим Раиф Мәрдановка тапшыра. Истәлек Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә 606т шифры белән саклана. Мәүла Колыйның поэмалары урын алган бу кулъязма турында Р. Мәрданов "Казан утлары" журналында җентекле мәкалә бастыра (1996). Россия һәм Европа кәгазьләренә язылган бу җыентыкта М. Колый әсәрләре ахырда, барлыгы 11 кәгазьдә (62-72 б.) өлешчә сакланып калган. Истәлекнең һәр бите 10х16 см форматында. Ул XX йөз башында Казанда басылган "Һәфтияк шәриф" китабы тышлыгы эченә урнаштырылган. Нигездә, һәр бит саен 13әр шигъри юл язылып, бер биттәге зурлыгы мәйданы 7,5х13,5 см. Мәүла Колый әсәрләре ике поэмадан гыйбарәт. Җыентыкның аерым битләре булмаганлыктан, поэма текстлары да тулы түгел. "Береккәннәр сыйфаты" поэмасы барлыгы 238 шигъри юлдан гыйбарәт (62а-70 б.). Башы һәм ахыргы өлешләре тулы, әсәрнең уртасындарак кулъязмадагы берничә бит юк. Әсәрнең ахырында (223 юл) "Береккәннәр сыйфатын әйдем сезгә..." (ягъни, берләшкәннәр, бердәмнәр сыйфаты) дип поэманың исеменә дә ишарә ителә. Аннан соң: Әй, Ходайа, гасый җафи Мәүла Колый, Рәхмәтеңлә сән биргел коллык йули..." - дип авторның исеме дә конкрет күрсәтелгән. [70 б.] Икенче әсәрнең башлангыч өлеше генә (70-72 битләр, барлыгы 67 шигъри юл) сакланган, төп һәм бетем өлешләре юк. Бу поэма "Хәлаль нәфкъә эстәгәнләр сыйфаты" ("Хәлаль ризык теләүчеләр сыйфаты") дип атала. Әсәрләр шигъри төзелешләре һәм теле ягыннан Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, шулай ук Мөхәммәдъяр әсәрләренә бик якын торалар. Аларда гарәп-фарсы алынмалары аз, борынгы төрки-татар теле формалары, үзенчәлекләре өстенлек итә [Мәрданов 1996, б. 166]. Кулъязманың 44а кәгазендә кулъязманың күчерү елы күрсәтелгән: Бәдшәл авылында Мортаза атлы кеше кулы белән 1754 елда язылган. Җыентыктагы барлык текстлар да коңгырт сары төстәге кара белән бер үк кеше тарафыннан язылганнар. Кулъязма җыентыкның саклану дәрәҗәсе уртача. Күп урыннарында карасы уңган, кәгазе зарарланган [Мәрданов 1996, б. 166]. "XVIII йөз - халык сөйләү теленә нигезләнгән яңартылган татар әдәби теленең җирлеге салына башлаган чор", - дип билгели В.Х. Хаков [Хаков, 2003, б. 153]. Кайбер галимнәр бу чорда ике әдәби тел традициясе нык сакланганлыгын ассызыклыйлар [Татар әдәбияты..., 1984, б. 498]. Шулай да, халык хәрәкәте активлашкан чорларда эш кәгазьләре телендә булсын, язма поэзия әсәрләрендә булсын, халыкның сөйләмә теленә бик нык якынаю сизелә. Бу сыйфат бигрәк тә Батырша, Габделмәннан, Габди, Габдессәлам әсәрләрендә күзгә ташлана. Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" китабы кулъязмаларда XIX гасыр урталарыннан басма рәвештә киң тарала. Беренче мәртәбә бу әсәр 1847 елда Санкт-Петербургта дөнья күрә, ә Казанда 1850 елда басылып чыга. Аннан соң бу китап Казанда күп мәртәбәләр нәшер ителә. Октябрь инкыйлабына кадәрге соңгы басмасы 1916 елга карый. Бу әсәрне басып тарату белән, нигездә, Хөсәеновлар, Кәримовлар кебек күренекле матбагачылар шөгыльләнә [Заһидуллина, 2013, б. 56]. Әлеге әсәрнең төрле китапханә һәм институтларда кульязма нөсхәләре саклануы да билгеле. "Тарихнамәи Болгар" хезмәте дә безнең көннәргә төп нөсхәсендә килеп ирешмәгән [Галяутдинов, 1998, с. 41]. Аның күпсанлы күчермә нөсхәләрен чагыштырып өйрәнгән галим И.Г. Галәветдинов күчерүчеләрнең текстка үз үзгәрешләрен керткәнлекләрен ассызыклый [Галяутдинов, 1998, с. 41]. Габди - Казан ягы шагыйре. Аның турында беренче мәртәбә филология фәннәре кандидаты Шакир Абилов язды [Абилов, 1977, б. 86-88]. Әсәрләрнең 1975 елда археологик экспедиция вакытында табылган кулъязмалары Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана (39 кол. 2766 сак. бер.). Тагын бер кулъязма Санкт-Петербург шәһәрендәге фәнни үзәкләрнең берсендә саклана дигән хәбәр бар. Габдессәлам (1700-1776) (мисалларда - Гс). Габдессәлам Уразмөхәммәд улы Ураев - хәзерге Татарстан Республикасының Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында туган. Белем алгач, Олы Мәңгәрдән ерак түгел Ташкичү авылында мәдрәсәдә укыткан. 1746 елда ул Оренбург янындагы Сәгыйть бистәсенә күчеп килә һәм ахун була. Габдессәлам - XIX гасырның беренче чирегендә иҗат иткән атаклы татар шагыйре Әбелмәних Каргалыйның бабасы. Габдессәламнең тормышы хакында мәгълүматлар Ш. Мәрҗанинең "Мөстәфаделәхбар фи әхвали Казан вә Болгар" һәм Р. Фәхретдиновның "Асар" хезмәтләрендә бар, шулай ук "Татар әдәбияты тарихының I томында бирелә [Татар әдәбияты..., 1984, б. 404-411]. 1979 елгы археографик экспедиция вакытында Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылында табылган кулъязма шигырьләр җыентыгында Габдессәламгә нисбәт ителгән "Илаһи бәет"ләр урын ала. Аларның язылу вакытлары, елы күрсәтелмәгән, берничә шигырьдә Габдессәлам исеме "Габдеш", "Габди" кебек кыскартмалар рәвешендә дә искә алына [XVIII гасыр..., 2006, б. 323]. Габдессәламнең кайбер шигырьләре Ә. Харисовның "Башкорт халкының әдәби мирасы" [б. 243, 244, 246, 247] һәм Зәйнәп Максудова белән Хатип Госман төзегән "Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен уку материалы" дигән хезмәтләргә дә кертелгән. Шагыйрьнең иҗатын әдәбият галимнәре югары бәяли: Габдессәлам - зур шагыйрь, ул - татар лирик шигъриятенең борынгыдан килгән традицияләрен XIX гасыр татар шигърияте классигы Габделҗәббар Кандалыйга бәйләүче күпер. Аларның иҗатында һәм әсәрләренең язмышларында бик зур уртаклык бар [XVIII гасыр..., 2006, б. 323]. Габдерахман бине Тунмөхәммәд Тайсугани (1102/16901176/1762 елдан соң вафат). Шагыйрь, шәригать белгече, мөдәррис, күп кулъязма китаплар авторы. Ул Татарстан Республикасының Сарман районына керә торган Мортыш-Тамак авылында туган. Соңыннан хәзерге Әлмәт шәһәре янындагы Тайсуган авылында имам һәм мөдәррис булып торуы билгеле. Әдәбият тарихы өчен аның исемен һәм бер "Касыйдә"сен күренекле татар галиме Ризаэддин Фәхретдинов саклап калдырган. Габдрәхим Утыз Имәнине (мисалларда - УИ) аның иҗатын өйрәнүчеләр татар әдәбияты тарихында үз әсәрләре белән мәгърифәтчелек өчен җирлек хәзерләгән шагыйрь буларак карыйлар. Утыз Имәни үз чорының бик укымышлы кешесе булган: гарәп-фарсы телләрен яхшы белгән, аларның мөмкинлекләреннән киң файдаланган. Шагыйрь кайбер әсәрләрен ике телдә язган. Мәсәлән, "Тәнзиһеләфкяр" һәм "Әл-карзы микъразел-мәхәббәт" әсәрләренең аерым өлешләре фарсы телендә иҗат ителгән, кайбер әсәрләре тулысынча гарәп телендә язылган. XVIII гасыр язма истәлекләрен тикшерүнең үзенчәлекле ягы бар. Бу чорда язылган хезмәтләрне шул чорда ук күчерелгән нөсхәләрдән яки әсәрнең оригиналыннан өйрәнү һәм бернинди шикләнүләрсез шул чор орфография кагыйдәләре, традицияләр турында фикерлщъ мөмкинлеге бар. Бу чорның күренекле вәкиле Габдерәхим Утыз Имәнинең төрле стильдә язылган хезмәтләре бүгенге көнгә килеп җиткән. Алар арасында авторның үз кулы белән язылган нөсхәләрдән башлап, төрле чорларда күчерелгән кулъязмалар да бар. "Инказел-һаликин" ("Һәлакәткә очраучыларны коткару") - гарәп телендә фәлсәфи характерда язылган әсәр. Автор аны Әбү Хәмид Мөхәммәд бине Мөхәммәд әл-Газалинең (1058-1111) "Ихъя гулум ад-дин" хезмәтендәге фикерләренә таянып иҗат иткән. Әсәрнең ике күчермәсе булуы мщгълъм: берсе - КДУда саклана (2387 г.1-96 бб.). 1805 ел тирәләрендә Утыз Имәни бу әсәрне татар теленә дә тәрҗемә иткән һәм кулъязмасын дусты, мәдрәсә хуҗасы Котлыгъмөхәммәд Дусмәтигә бүләк итеп биргән. Бу кулъязма хәзер Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Музыкаль һәм язма мирас үзәгендә саклана (колл. 39, тасв. 1, с, б. 182, 1036-1206). Утыз Имәнинең әлеге хезмәте хакында мәгълүмат артык күп түгел. Югарыда китерелгән фикерләр Ә. Шәрипов тарафыннан 1986 елда төзелгән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгында бирелә. "Инказелһаликин" хезмәтендә хәнәфи мәзһәбен алга куючы булганлыктан, хәнәфиләр мәзһәбенә нигез салучы Әбу-Хәнифә тәгълиматын аерып күрсәтә. Ул белем алуның ике төрен, ягъни "фарз гайн" (беренче чираттагы шәхси бурычлар) һәм "фарз кифая" (иҗтимагый бурычлар) төрләрен аңлатып бирә, дип яза Рамил Адыгамов үзенең Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган монографиясендә (2005). Әлеге автор галимнең бу хезмәтен шактый тулы күзалларга мөмкинлек тудыра. Хезмәттә язылган "фарз гайн" һәм "фарз кифая" төрләренең эчтәлеген Утыз Имәничә ачып бирә. Ул бу чыганакның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Музыкаль һәм язма мирас үзәгендә сакланган гарәп телендәге нөсхәсе белән эшли. Алда күрсәтелгәнчә, аның татар теленә тәрҗемәсе дә шул үзәктә саклана. Элеге истәлек зур кыйммәткә ия чыганак, чөнки ул оригинал, ягъни Габдерәхим Утыз Имәнинең үз кулы белән язылган нөсхә буларак бәяләнә. Ә без төп нөсхәнең нинди әһәмияткә ия икәнен яхшы аңлыйбыз. Тел тарихы өлкәсендә хезмәт куючыларга ул бигрәк тә кадерле. Һәр чорның язма әдәби телен өйрәнергә алынган саен бу мәсьәлә алга килеп баса, чорның үзенчәлеген шул чордагы нөсхәгә нигезләп аңлатып язган хезмәтең кыйммәте дә югары. Утыз Имәнинең дә күп әсәрләре һәм хезмәтләре безнең көннәргә төрле күчермәләрдә килеп җиткән. Берничә шигыре, поэмаларының төп нөсхәләре Санкт-Петербургта саклана. Бу хезмәтләр Казан тикшеренүчеләренең кул астында булуы белән дә кыйммәтле. Алар Габдерәхим Утыз Имәнинең әсәрләренең графофонетикасын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Күчермәләрне татар әдәби телен өйрәнүдә чыганак буларак файдалануга галимнәрнең карашы төрле булганлыктан, Г. Утыз Имәнинең төрле елларда төрле кешеләр тарафыннан күчерелгән кулъязмаларын да чагыштыру өчен материал буларак, тикшерү объекты итеп алу мөмкинлеге туры. Кулъязмаларның төрле стильләргә караган булуы шул чорның төрле стильләренә күзәтү ясау мөмкнлеге бирә. Бу чор шагыйрьләреннән үз заманында укымышлылыгы белән танылган Габделмәннан Мөслимовның 900 ләп шигырь юллары теркәлгән кулъязма Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә (39 кол.; 28 нче сакл. бер.) саклана. Әсәрләренең орфографиясе моңа кадәр каралган кулъязмалардан аерылмый диярлек. XVII гасырязма әдәби теле турында фикерләр күп кенә фәнни хезмәтләрдә урын ала. Әдәбият галимнәре XVIII гасыр әдәбиятын өйрәнү барышында аларның тел үзенчәлекләренә дә игътибар итәләр, тел галимнәре бу ядкәрләрнең телен тикшерүне турыдан-туры максат итеп куялар. 5.2. ХVII-ХVIII гасыр язма истәлекләрендә авазларның бирелеше 5.2.1. Сузык авазлар Гарәп графикасында татар теленең вокализмын язуда тулысынча чагылдырырлык һәм фонеманың табигатенә туры килерлек графемалар булмау хәрефләрнең полифункциональлегенә китерә. Билгеле бер чорның орфографиясен күзаллау өчен, сузык авазлар өлкәсендә, аларны язуда бирү өчен, гасырлар дәвамында бара торган традицияләрне һәм кулъязмалар арасындагы үзгәрешләрне өйрәнү барышында түбәндәге очракларга аерым игътибар итү кирәклеге ачыкланды: 1) сүз башында мәдле әлиф (آ) кулланыла һәм һәр очракта да диярлек [а] авазын белдерә; 2) [а] авазына билге булып, сүз уртасында һәм сүз ахырында мәдсез әлиф (ا) һәм һаи рәсмия (ه) хәрефе дә кулланалар; 3) язма истәлекләрендә сүз башында [а] авазын белдерү өчен мәдсез әлиф (ا) һәм мәдле әлиф (آ) файдаланыла; 4) сүз уртасында һәм ахырында [ә] авазын мәдсез әлиф (ا) һәм һаи рәсмия (ه) графемалары бирүе ачыкланды; 5) [и] авазын белдерү өчен сүз башында әлиф + йай диграфы (ـيا) диграфын куллану норма булып тора; 6) сүз уртасында да [ә] авазының [и] авазына күчеше инде язуда чагылыш таба, ягъни шактый очракта ябык иҗектә язуда йай хәрефе (ى) белән бирелә; 7) ирен гармониясе истәлекләрдә язуда еш чагылыш таба. Киң иренләшмәгән арткы рәт сузыгы [а]. Сүз башында XVII йөз шагыйре Мәүла Колый кулъязмаларында [а] авазын мәдле әлиф (آ) графемасы белдергән очраклар шактый. Ул сүз башында төрки-татар сүзләрендә килә. Мәсәлән, نم ىﭼماسلآ شعلآ مياد نيدانآ اتآ - Атаанадин даим алғыш алсамчы мән [МК.4б]. Тагын мисаллар: چاغآ - ағач [МК.19б], نتلآ - алтын [МК.22б], وغآ - агу [МК.22б], بوريآ - айруб [МК.22б]. Сүз башында мәдле әлиф (آ), [а] авазын бирү өчен, гарәпфарсы алынмаларында да очрый: ترحآ - ахирәт [МК.18б], رخآ - ахыр [МК.18б], دازآ - азад [МК.13б], تيآ - айәт [МК.11б], هآ - аһ [МК], قلشآ - ашлык [МК.37б], ناسآ - асан [МК.11б], مدآ - адәм [МК.39б]. Сүз башында мәдсез әлиф (ا), [а] авазын бирү өчен, Мәүла Колый хикмәтләрендә төрки-татар сүзләрендә дә һәм шулай ук алынмаларда да кулланыла, поэмаларында [а] авазын төрки-татар сүзләрендә анлаутта бары тик мәдсез әлиф (ا) аша гына язганнар, ә мәдле әлиф (آ) берничә сүздә генә, шул исәптән, гарәп алынмаларында файдаланылган: رلانا - анлар [МК.70б] بيلا - алыб [МК.69б], شمتلا - алтмыш [МК.13б], هغقايا - айақға [МК.64б], قيليا - айлық [МК.71а]; مدآ - адәм [МК.62б], ىنآ - аны [МК.69б]. Бу чор шәхси юридик һәм көнкүреш характерындагы документларның телен өйрәнгән Ф.М. Хисамова әлеге графемаларның язылу үзенчәлекләрен, татар халкының сөйләм теленә якын телдә язылган, дип билгели [Хисамова 2012, с. 73]. XVII йөз грамоталарында мәдле әлиф (آ) сүз башында [а] авазын белдереп килә: تﯗابلآ - албаут, ﻂنآ - ант, ىزوس لآ - ал сүзе, ارآ وا- үз ара, لاق چاغآ - ағач қала. Мәдле әлиф (آ) һәр истәлектә сүз башында килә: قيلاتآ - аталық, نامآ - аман, ادنيرلاارآ - араларында, ىرلاان آ - аналары, ә نآرق - Қоръән сүзендә ул сүз уртасында да кулланыла [Хисамова 2012, б. 130]. 1659-1675 еллардагы грамоталардан, 1963 елгы Дувар Тайши грамотасында мәдле әлиф (آ) сүз уртасында һәм сирәк кенә сүз ахырында да килә: نﺂﺨ - хан, هنيفآرﻃ - тарафына [Хисамова 2012, с. 105]. Мәдле әлиф XVII гасыр документларындагы кебек үк, XVIII гасыр дипломатик актларында да, 1723 елгы трактат протоколында һәм Хөсәен шаһка грамотада (1722) сүз башында килә һәм шаһка грамотада сүз уртасында да актив кулланыла: لوك ق آ- ақ күл, كنينآ - аның, ىساطآ - атасы, هدنسارآ - арасында; ىرﺂﭽ - чары (патша), یهﺂنﭙ - пәнаһы (саклаучы), نﺂمرف - фәрман, لﺂم - мал, زميروتﺂن ريبوه - һубирнатрымыз [Хисамова, 2012, б. 197]. Ф.М. Хисамова билгеләвенчә XVII гасыр шәхси юридик документларда сүз башында киң әйтелешле [ә] авазын мәдсез әлиф (ا) белдерә: ركا - әгәр, زمايا - әйәмез (хуҗабыз). Кайбер очракларда [е] сузыгы урынына килә: ىدتيارارقا - экрар итде. Бу хәреф сүз уртасында һәм кушымчаларда [а] авазын (ناح - хан, لاياﺨيم - Михайла, ناقتاراي - йараткан (Алла), ناغرويب - биурған, ى اغلوب - булғай, ماروج - чурам, ىلاغرودزاي - йаздурғалы), шул ук позициядә [ә] авазын да белдерә (بلايت - теләб, نلارب - берлән, ناكرب - биргән, ناكتي - йиткән, ماسلوﺒ ىادراتوا نيداينود - дөнйадин үтәрдәй булсам [Хисамова, 2012, с. 130]. Бу текстларның төп үзенчәлеге булып, мәдсез әлифнең арткы рәт [а] һәм алгы рәт [ә] сузыклары урынына килүе тора, дип билгели Ф.М. Хисамова: ازريم - мирза, اينود - дөнья, ادنيرلاروضح - хозурларында, ادنشاقلراي - йарлықашында, اركنوس - соңра, ادلي - йылда, ازوا - үзә, اكرب - бергә, ادنا - анда. Сирәк кенә сүз ахыры позициясендә, [а] һәм [ә] авазларын белдереп, һаи рәсмия (ه) хәрефе дә кулланыла: هغيرلالوق - қолларыйға, هﭼزمتايﺼاو - wасыйатымызча, هنيرلاترضﺤ - хәзрәтләренә, هغرلاا - аларға [Хисамова, 2012, с. 130]. Нәтиҗә: XVII-XVIII йөз язма истәлекләре текстларында [а] авазы мәдле әлиф (آ), мәдсез әлиф (ا) һәм һаи рәсмия (ه) белән бирелә. Төрки-татар сүзләрдә һәм гарәп-фарсы алынмаларында язылышта [а] авазын белдерү өчен, сүз башында мәдле әлиф (آ) норма булып тора. Хикмәтләрдә [а] авазыннан башланган 16 сүз һәм 274 сүзкулланылыш булса, мәдсез әлиф (ا) белән бары тик абдәст (تسدبا), Аллаһ (هللا) сүзләре генә языла. Бу барлыгы 124 сүз кулланылышны тәшкил итә. Аwыртмақ (قامتروا) сүзендә әлиф+уау тезмәсе [а] һәм [w] авазларын белдерә. XVIII йөз шагыйре Утыз Имәнинең "Инказел-һаликин" кулъязмасында [а] авазын сүз башында төрки-татар сүзләрендә мәдле әлиф графемасы (آ) белдерә һәм мәдле әлиф бары сүз башында килгән [а] авазын бирү өчен генә кулланыла: هلكننآ - аныңлә [УИ:Инказелһаликин.117а], قمادلآ - алдамақ [УИ:Инказел-һаликин.119а], رلىدتآ - атдылар [УИ:Инказел-һаликин.119а], انيتآ - атына [УИ:Инказелһаликин.119б], نيدنيزغآ - ағзындин [УИ:Инказел-һаликин.113а], هدنسارآ - арасында [УИ:Инказел-һаликин.118а], ادارآ - арада [УИ:Инказелһаликин.118б], ىسهﭽقآ - ақчасы [УИ:Инказел-һаликин.114б], ىساﭼقآ - ақчасы [УИ:Инказел-һаликин.114б], ىسهﭼقآ - ақчасы [УИ:Инказелһаликин.114б]. Соңгы мисалдан күренгәнчә, сүз ахырында булмаса да, тамыр ахырында [а] авазын һаи рәсмия (ه) дә белдерә. Сүз башында [а] авазын бирү өчен мәдле әлифне (آ) куллану Г. Утыз Имәни әсәрләренең башка нөсхәләрендә дә [УИ.182т] очрый: قايآ - айақ [УИ.182т], اكنآ - аңа [УИ.182т], قوترآ - артуқ [УИ.182т], كنقايآ - айақың [УИ.182т], اسرولآ - алурсә [УИ.182т], هﭽنآ - анча [УИ.182т]. XVIII йөзнең башка шагыйрьләре кулъязмаларында шулай ук сүз башында мәдле әлиф (آ) кулланыла. Г. Мөслимов (мисалларда - ГМ) кулъязмасында [а] авазын сүз башында төрки-татар сүзләрендә бары тик мәдле әлиф (آ) графемасы гына белдерә: Мәндән ата (اﻃآ) баласы, вафат ата ағасы (اﻃآ ىساغآ), Һәм үтүбдүр анасы (ىسانآ), ғыйбрәт қайдин аласы (ىسلاآ) (ГМ.37б). Тагын мисаллар: زمانآ - анамыз [ГМ.59б], هنيرﺨآ - ахрына [ГМ.68б], قامقآ - ақмақ - [ГМ.68б], قملاكنآ - аңламақ [ГМ.68а]. Mәдсез әлиф (ا) сүз башында [а] авазын биргән бер генә мисал очрады: ميلاا - алайым [ГМ.59б]. Таҗетдин Ялчыголның "Тарих намә-и болгар" [Галяветдинов:ТЯ] әсәрендә [а] авазын бирү өчен, сүз башында бары тик мәдле әлиф (آ) кенә килә: ىدلآ - алды [Галяветдинов:ТЯ.63], نادنآ - андан [Галяветдинов:ТЯ.63], قآ - ақ [Галяветдинов:ТЯ.63], شمتلآ - алтмыш [Галяветдинов:ТЯ.64], ىآ - ай [Галяветдинов:ТЯ.64], ﻄآ - ат [Галяветдинов:ТЯ.64]. Сүз уртасында [а] авазының язуда бирелеше. Мәүла Колый хикмәтләрендә сүз уртасында мәддсез әлиф (ا) аша бирелә: دازآ - азад [МК.13б], قيلاﺒ - балық [МК.25], ناسآ - асан [МК.11б], مشاﺒ - башым [МК.24б], مسلاس - салсам [МК.24б], کنوداقلراي - йарлықадуң [МК.24б]. XVIII йөзнең башка шагыйрьләре кулъязмаларында сүз уртасында мәдсез әлифңен [а] авазын белдерү норма булып тора: رلىداتآ - атадылар [УИ:Инказел-һаликин.119а], ركنآ - аңар [УИ:Инказел-һаликин.113а], ميلاا - алайым [ГМ.59б], زمانآ - анамыз [ГМ.59б], رلاراي - йарлар [ГМ.59б], قامقآ - ақмақ [ГМ.68б], قملاكنآ - аңламақ [ГМ.68а]. Е.И. Пугачев восстаниесе (1773-1774 еллар) документларында мәдле әлиф (آ) сүз уртасында да кулланыла: ىوليانآروا - Уран илүе (Уран өязе), ىداملوب بآرﺤ - хәраб булмады, ىلغوازآروا - Ураз уғлы, نطر ﺂﺼ - сартын, ديب زب رلاىﺂن - без биднайлар, ادنغلڌﺂﭽ کننلوي ىدي - йиде йулның чатлыгында. Сүз ахырында [а] авазының язуда бирелеше. Сүз ахырында мәдсез әлиф (ا) аша бирелә: هدارآ ىكيا - ике арада [УИ:Инказелһаликин.118], هفيﻈو - вазифа [УИ:Инказел-һаликин.118], Сүз ахырында түбәндәге очракларда [а] авазының язуда бирүдә мәдсез әлиф (ا) һәм һаи рәсмия (ه) кулланыла: юнәлеш килешенең угыз формасы -а/-ә кушымчасында да калын кушымча тиеш урында -ә (-ه) ялгана; урын-вакыт килешендә дә шулай: هدنامز - заманда [УИ.182т], هدنتمذخ - хезмәтендә [УИ.182т], هدتقيقﺤ - хақыйқатдә [УИ.182т]; юнәлеш килеш кушымчасының нечкә варианты мәдсез әлиф (ا) аша бирелә: اكشيا - эшкә [УИ.182т]; шарт фигыль кушымчасының язылышында вариантлылык чагыла: اسيوق - қуйса [УИ.182т], هسلوا - улса [УИ.182т], هسليق - қылса [УИ.182т]. Мондый мисалларны бу чорның башка истәлекләрендә дә күрәбез. Шагыйрь Габдессәлам әсәрләренең Сарлы кулъязмасында (14а - 14б битләр) 31 юллыкта [а] авазы сүз башында 6 төрки чыгышлы сүздә килә. Шуларның өчесендә мәдле әлиф (آ), ә калганнарында мәдсез әлиф (ا) графемасы куелган: كنورلاشاق روديآ - айдур қашларың [Гс.14б], ىدلآ ىنمناج - җанымны алды [Гс.14а, 14а], ىسارا - арасы [Гс.14а], ها - аһ [Гс.14б], نياملاكا - аңламайын [Гс.14а]. [ә] сузыгы. Әлеге авазга башланган татар сүзләре Мәүла Колый әсәрләрендә күп түгел. Ул مزوس شميا - әймеш сүзем (әйткән сүзем) [МК.40], ىدتيا - әйтде [МК.40б], نساملسكا - әкселмәсен (кимемәсен) [МК.9б], لا - әл (кул) [МК.34], باكرسا - әсиргәб (кызганып) [МК.40б] сүзләрендә мәдсез әлиф (ا) белән языла. Соңгы өч сүздә язылышта борынгы [ä] авазы сакланган. Г. Утыз Имәнинең "Тәнзиһел-әфкяр" әсәренең 182т номерлы нөсхәсендә әл сүзендә сүз башында [ә] авазы бер очракта мәдле әлиф (آ) белән дә бирелә: هدكنلآ - әлеңдә [УИ. 182т]. Башка очракларда ул сүздә мәдсез әлиф (ا) килә: هدنلا - әлендә [УИ. 182т]. Габдессәлам шагыйрь хатынына багышлап язылган мөрәҗәгатендә әй ымлыгын өч урында да мәдсез әлиф (ا) белән яза (бу урында [и] дип тә уку мөмкинлеге бар - Э.К.). مراكين ىا әй нигярем (әй сылуым) [Гс.14а, 14б, 14б], ماكنا ماكتا - әткәм-әнкәм [Гс.14а, 14а], مدلايا ملاس - сәлам әйләдем [Гс.14а, 14, 14б, 14б, 14б]. Mәдсез әлиф (ا) [е] авазын да бирә дигән фикерне алга куеп, ىلشا [Гс.14б] сүзен [е] белән эшле дип укыйбыз. Бу үрнәкләрдә сүз башында [и] авазын бирүдә әлиф + йай диграфы (ـيا) диграфы норма булып тора: ىدميا - имди [Гс.14б], نسايا - ийәсен [Гс.14а], ىلليا - илле [Гс.14а], هليا - илә [Гс.14б], زس كولوكزيا - изгүлүксүз [Гс.14а], ارﭽيا - ичрә [Гс.14а]. Сүз уртасында [ә] сузыгы М. Колый хикмәтләрендә һәм поэмаларында мәдсез әлиф (ا) аша языла: مشاي - йәшем [МК.24б], واكيا - икәү [МК.24б], نﭽراكوك - күгәрчен [МК.19б], هدكاركوك - күкрәкдә [МК.24], بنلاكﭽس - сәчкәләнеб [МК.21], نيامترميس - симертмәйен [МК.40б]. [ә] авазы Г. Утыз Имәни кулъязмаларында сүз уртасында мәдсез әлиф (ا) белән бирелә راشود - дөшәр [УИ.113а], كولاديك - кидәлүк [УИ.113а], كارك - кәрәк [УИ.14б], اككمتك - кәтмәккә [УИ.14а] бирелеше күзәтелә. Бу тәртип "Тәнзиһел-әфкяр" кулъязмасына да карый: وكارﺒ - берәгү [УИ.114б], نلارﺒ - берлән [УИ.113а]. [ә] авазының Габдессәлам әсәрләрендә сүз уртасында мәдсез әлиф (ا) белән: زساروك - күрәсез [Гс.14б], هناي - йәнә [Гс.14б]. Габделмәннан Мөслимов кулъязмаларында сүз уртасында мәдсез әлиф (ا) белән язу норма санала: ىساديك - кидәсе [ГМ.37б], بلاشا - эшләб [ГМ.37б], اكملازوس - сүзләмәгә [ГМ.59б], شاي - йәш [ГМ.68б], هدمكلشاي - йәшлегемдә [ГМ.68б]. Барлык кулъязмаларда да беренче иҗектә [ә] авазы язуда чагылмый торган мисалларны шактый күрергә була. Мәсәлән, Мәүла Колый кулъязмаларында: زكس ناسكس - сәксән сәкез [МК.3б], اكنس - сәңа [МК.40], هﭽك - кәчә [Гс.14а], کننس - сәнең [Гс.14а]. XVII-XVIII йөз шагыйрләренең текстларында күплек сан кушымчасының -лар һәм -ләр вариантларын язуда үзгәреш юк, ягъни бер төрле языла: كنورلاشاق - қашларың [Гс.14а], كنورلاشد - дешләрең [Гс.14а], رلامك - кемләр [ГМ.37б], رلانآ - анлар [ГМ.38а], ىنرلاهﭽن - нәчәләрне [ГМ.42б]. Утыз Имәнинең "Инказел-һаликин" кулъязмасында ул бары тик رل- формасында гына очрый, ә шигырьләрендә вариантлылык күренә: کننرلاوﺒ - боларның [УИ.Т113], رلنامشود - дошманлар [УИ.Т114], шулай ук -лар/-ләр кушымчасы еш кына رلا- формасында языла: رلانا - анлар, رلامدآ - адәмләр [Мухаметрахимова, 1990, с. 15]. [ә] авазы сүз ахырында мәдсез әлиф (ا) белән һаи рәсмия (ه) аша языла: هنسن - нәснә [УИ:Инказел-һаликин.105], هرزوا - үзрә [УИ:Инказелһаликин.108б], هرﭼا - эчрә [УИ.Т114], هلي - илә Гс.14б], ارﭽيا - ичрә [Гс.14а]. Урын-вакыт килеше кушымчасында да калын кушымча тиеш урында -да (هد-) ялгана: هدونراق انآ - ана карнунда [Мухаметрахимова, 1990, с. 15], هدلي - елда [Гс.14а], هديري - йеридә [Гс.14а], هديلوق - қулыда [Гс.14а], ىكهدكنسكوك - күксендәге [Гс.14а]. [э] авазы. Мәүла Колый хикмәтләрендә сүз башында бу фонема мәдсез әлиф (ا) белән бирелә: کلسا - эсселек [МК.43], راﭼا - эчәр [МК.43б], کدلاشا - эшләдек [МК.44], رلاتا - этләр [МК.23], ә поэмаларда ул мәдсез әлиф (ا) һәм йай (ى) аша күрсәтелә: Г. Утыз Имәни әсәрләрендә шулай ук мәдсез әлиф (ا) кулланыла: هرﭽا - эчрә [УИ:Инказел-һаликин.116], اساتسا - эстәсә [УИ:Инказел-һаликин.118], ندﭽا - эчдән [Мухаметрахимова, 1990, с. 15]. Габделмәннан Мөслимовның кулъязмаларында берничә графеманы, шул исәптән [э] авазын бирү өчен, үзенчәлекле хәреф заммалы әлиф (ا) кулланыла: Бозоқ эшне (ىنشا) куйасы, изгү эшне (ىنشا) йулласы, Бозық эшдин (نيدشا) тәүбә қылдым, Хақ йулында буласы [ГМ.37б]; эшендә (هدنش ا) һич улмаған уңы, сулы [ГМ.42а]. Бу аваз мәдсез әлиф (ا) белән дә белдерелә: Бозық эшләб (بلاشا) изгү көткән бу дөньяның диванасы [ГМ.37б], Гөнаһлар эшләмәкдин (نيدكملشا) арала [ГМ.42б]. Мәүла Колый әсәрләрендә сүз уртасында [е] авазы йай (ى) хәрефе белән бирелә, яки бөтенләй язуда чагылмый: زوكريك - кергүз [МК.66б], لت - тел [МК.17], کنم - мең [МК.8б], کلروت - төрлек [МК. 9]. Г. Утыз Имәни кулъязмаларында беренче иҗектә [е] авазын бирүдә шулай ук төрлелек күзәтелә: ميك - кем [УИ:Инказел-һаликин.105], ىشك - кеше [УИ.Т182], نلارﺒ - берлән [УИ.Т182]. [йе], [йи], [йы] дифтонгларын язганда сузык аваз язуда чагылмый: هكري - йиргә, ىﭽناغلقي - йықылғанчы, کلتكي - йегетлек, بلاغي - йығлап [Мухаметрахимова, 1990, c. 15] XVII гасыр ахыры эш кәгазьләрендә [е] авазы йай хәрефе (ى) аша бирелә: كيلريت - терлек, هكميكره - һәркемгә, کنيم - мең, بلايت - теләб, رلاسلايت - теләсәләр. Сүз уртасында борынгы [ә] авазы урынына [и] авазын язуда күрсәтү алдагы гасыр истәлекләренә караганда бу чор шагыйрьләре кулъязмаларында күпкә артык: نيامتيك - китмәйен [ГМ.37б], نلايك - килән [ГМ.37б], بليك - килеб [ГМ.37б), ىساتين - нитәсе [ГМ.37б]. XVII гасырның икенче яртысында һәм ахырында истәлекләрдә язылышта вариантлылык күренә ىجلا: - элчи - ىجليا - илче, شب - беш - شيب - биш, رودياتسا - эстәйдүр (телидер), بودشا - эшдуб һ.б. Бу күренешне Ф.М. Хисамова гомумтөрки яңгырашны бирүдә көньяк төрек теле йогынтысы дип аңлата [Хисамова, 2012, с. 133]. [и] сузыгы XVII-XVIII гасыр шагыйрьләренең кулъязмаларында [и] авазының сүз башында язылышында билгеле бер система саклана дияргә була. Аларда татар сүзләрен язганда сүз башында мәдсез әлиф (ا) һәм йай (ي) тезмәсе килә: игенчеләр (رلا ىﭼنكيا) туфрақ үзә иген (نكيا) игә (هكيا) [МК.34]. Тагын мисаллар: ىكيا - ике [МК.16б, 16б, 16б, 16б, 16б], روتشيا - ишетүр [МК.11, 17], وﯖزيا - изгү [МК.17], نيدنكليا - илкендин (кулыннан) [МК.33]. Гарәп-фарсы алынмаларында сүз башында мәдсез әлиф (ا) белән белдерелә: ميهارﺒا - Ибраһим [МК.24б], ليعامسا - Исмәгыйль [МК.24б], صلاﺤا - ихлас [МК.9]. XVII гасыр ахыры эш кәгазьләрендә сүз башында әлиф + йай диграфы (ـيا) [и] авазын белдерә: ىلكريا - ирекле, ناويا - Иуан, هنيريا - Ирина, ә кайвакытта [е] авазы өчен килә: زيمينيا - энемез, ناكﭼيا - эчкән. XVIII гасыр шагыйрьләре текстларында сүз башында [и] авазы татар сүзләрендә әлиф + йай диграфы (ـيا) диграфы аша бирелә: کمتشيا - ишетмәк [УИ:Инказел-һаликин.108б], هليا - илә [УИ:Инказелһаликин.108б], ريا - ир [Гс. 26], مد هلشﭐ ىدمتوا هدنب وكزيا - изгү эшлә үтмәде бәндә дәм [ГМ.60б], نلايا - илән [ГМ.68б], زسزمتشا - ишетмәзсез [ГМ.69а]. М. Колый әсәрләре кулъязмаларында [и] авазы сүз уртасында, еш кына, язуда чагылыш таба: ىدريب - бирде [МК.17], ليب - бил [МК.17], شيب - биш [МК.8б], زيت - тиз [МК.4], زكنيد - диңез [МК.4], رلاىتتيك - киттеләр [МК.69б], لايك لايك - килә-килә [МК.68а], رازيك - гизәр [МК.33], بورودزيك - гиздүрүб [МК.18], نيامترميس - симертмәйен [МК.40б]. Беренче иҗектә [и] сузыгының язылышта чагылыш тапмавы бу чор кулъязмаларда кими бара, әмма син, мин алмашлыкларында ул күп очракта язылмый. Алар актив лексемалар булганлыктан, сүзкулланылыш ягыннан караганда, әлеге вариант өскә чыга. Мәсәлән, М. Колый хикмәтләрендә сäн - 231 тапкыр, мäн 152 тапкыр кулланыла. Бу вариантлылык угыз һәм татар график традицияләренең янәшә кулланылуыннан килә. XVII гасыр ахыры эш кәгазьләрендә йай хәрефе (ى) [и] авазын сүз уртасында белдерә: ازريﺤم - мирза, زيكيس - сигез, بيت - тиб, هنيسيكيا - икесенә. Аерым очракларда гына ул сүзнең беренче иҗегендә [и] авазларын белдергәндә төшеп кала: ولانوسرب - бирсүнләр, ناكرب - биргән [Хисамова, 2012, с. 73]. Г. Утыз Имәнинең "Инказел-һаликин" хезмәтендә традицияләрнең дәвам итүе күренә, ягъни сүз уртасында [и] авазы язуда чагылыш тапмый: کمروتلك - кәлтүрмәк (китерү) [УИ:Инказел-һаликин.105], کارك - кәрәк [УИ:Инказел-һаликин.105], ә поэмалары кулъязмаларында берничә мисал очрый: کين - ник [УИ.Т132], نيس - син [УИ.Т132]. Ул чорның башка шагыйрьләре иҗатында вариантлылыкка мисаллар күпләп китерергә була: نوسلوريو - вирүлсүн [ГМ.59б],اكراتيك - китәргә [ГМ.67б], لكريو - виргел [ГМ.68а], هرب - бирә [ГМ.68а]. XVII-XVIII гасыр текстларында [йи] дифтонгы язуда, нигездә, бер йай (ى) хәрефе аша гына бирелә: کنينرلاري - йирләрнең, زسياکتي - йиткәйсез [Хисамова, 1999, с. 78], راتي - йитәр [ГМ.68а], کلري - йирлек [ГМ.68б]. [йы], [йе] дифтонгларында да шул ук күренеш күзәтелә: ادلي - йылда, رلاتياق - кайынлар (хатыны ягыннан туганнары) [Хисамова, 2012, с. 78]. [йи], [ый], [йы], [йе] аваз тезмәләрен ике йай хәрефе (ىي) белән бирү грамоталар орфографиясенең үзенчәлеге булып тора: هنيريي - йиренә; رلاقاييد - дийаклар [Хисамова, 1999, с. 78]. [ы] сузыгы Мәүла Колый хикмәтләре кулъязмасында сүзнең беренче иҗегендә, тартыктан соң, [и] авазы килсә, нигездә, йай хәрефе (ى) куела, ә [е], [ы] авазлары булса, хәреф куелмый, ә поэмаларда [ы] фонемасын йай хәрефе (ى) аша бирү күзәтелә: ليي - йыл [МК.69б], رلايدليق - қылдылар [МК.69б], هنيزيق - қызына [МК.69а], قيرق - қырық [МК.71а], نيدنيشاﺒ - башындин [МК.71а], هنيغامﻄ - тамағына [МК.68а]. Мисаллардан күренгәнчә, текстларда [ы] сузыгы кушымчаларда да языла. XVIII гасыр шагыйрьләре кулъязмаларында да бу шулай: بونغﺼ - сығынуб [ГМ.67б], قارﭼ - чырақ [ГМ.68а] һ.б. XVII гасыр башы грамоталарында: قيلشا - ашлық, بلاكنيت - тыңлап, ىغروتليب - былтырғы, ميرلازيق - қызларым [Хисамова, 1999, с.78]. [йы] дифтонгы составында кулланылган очракта хәреф язылмый. Мәсәлән, ادلي - йылда, رلاتياق - қайынлар. XVII гасыр башы грамоталарында йай хәрефе (ى) сүз уртасындагы [ы] авазын да бирә: زيكنيرلاقلنيﭽ - чынлықларыңыз, ىقلخ ينزيم - халқымызны [Хисамова, 1999, с.78]. Йай хәрефе (ى) хәтта кушымчаларда, мәсәлән, -лык, -лек, -ымыз -емез, -ыб, -еб кебек кушымчаларда да языла: كيلتسورود - дөрүстлек, كيلديهش - шаһидлек, ادزيميلقع - ғақлымызда, زيميرلاشيا - эшләремез, زيميتاح - хатымыз, بيليتي - йителеп. Аерым очракларда гына ул сүзнең беренче иҗегендә [и], [е] авазларын белдергәндә төшеп кала: رلانوسرب - бирсүнләр, کننزب - безнең, ناكرب - биргән. Ф.М. Хисамова [и], [е], [ә] авазлары арасындагы мөнәсәбәтне [ә] авазының саклануы дип билгели: كب - бәк, كيب - бик, ىت هﭽ - чәти (чит), لاق تيﭽ - чит қала, هن - нә "нәрсә", کيﭽ هن - нәчик һ.б. [Хисамова 1999, 78]. [у], [ү], [о], [ө] авазлары. М. Колый хикмәтләренең һәм поэмаларының кулъязмаларында [у], [ү], [о], [ө] авазларын язуда бирүдә түбәндәге очраклар бар: Үкенеч (چنكوا) берлә үтде (ىدتوا) дағы йаз вә қышым [МК.47б]; ﯟزرﯖ - гөрзү (кисәү) [МК.33], هنيترﯟع - ғаурәтенә [МК.63а], نيدزكنلكنوك - күңлеңездин [МК.63а], کننرلانوم - монларның [МК.63а], ﯟريك - кирү [МК.63б], هنيزوي - йөзенә [МК.64а], رلايداﻄقوﻄ - туқтадылар [МК.64а], ﯟوس - сув [МК.63б], غولوا - олуғ [МК.72а], چوا - өч [МК.71а], ﯟراس - сару (таба) [МК.65б], ﯟقوي - йоқу [МК.68а], لااﻃروا - уртала [МК.64б]. М. Колый поэмалары кулъязмаларында сүз ахырында килгән [у], [ү] авазларын бирүдә өстендә өч нокталы уау хәрефе (ﯞ) кулланыла. Г. Утыз Имәнинең "Мөһиммәтел-бәйан" әсәре кулъязмасында сүз башындагы [у] авазы кайбер очракларда заммалы уау (ﯗ) белән бирелә: لﯗا - ул, رولﯗا - улур, املﯗا - улма [Мухаметрахимова, 1990, с. 15]. Эш кәгазьләрендә уау (و) хәрефе бөтен позицияләрдә дә килә һәм [у], [ү]; [о], [ө] авазларын бирә, күпчелек очракларда ирен гармониясе язуда күзәтелә: قوللوق - қоллок, مكرودلوا - улдур кем, كودرواشاب - баш ордук, بوشوروا - орушуб (сугышып), قولورغوت - туғрулуқ [Хисамова, 1999, с.78]. XVI-XVII гасыр документларында икенче иҗектә [о], [ө] графемаларын куллану актив: ولوا - оло, غولوا - олуг, نوزوا - озон, قلشيموي - йомышлық, کنينوﻃروي - йортуның, نيتوب - бөтен, بيتوت - тотыб [Хисамова, 2012, с.152]. XVIII гасыр шагыйрьләренең кулъязмаларында [у], [ү], [о], [ө] авазларының язуда чагылышын түбәндәге мисалларда күзәтә алабыз: زوقوﻄ - туқуз [ГМ.59б], بوروا - оруб (сугып) [ГМ.61а], نيدرثﯟك - кәүсәрдин [ГМ.68б], ويد - дийү [ГМ.67б], تيمﭐ - өмит [ГМ.67б], قلاﯟآ - аулақ [ГМ.68а], نوﭼوا - өчүн [ГМ.68б], ىنمنوا - өнемне (тавышымны) [ГМ.69а], ىلقيفﯟت - тәүфиқлы [ГМ.68а], راتوك - күтәр [ГМ.68б], قوزوﺒ - бозуқ [ГМ.68а], ناشوت - төшән [УИ:Инказелһаликин. 120], راشﺤوا - охшар [УИ:Инказел-һаликин.120], کنوﺼ - соң [УИ:Инказел-һаликин.120], قوﭽ - чуқ (күп) [УИ:Инказелһаликин.118], نوﭽوا - өчөн [УИ:Инказел-һаликин.118], ىﭽنوﭽوا ىمركي - йегерме өчөнче [УИ:Инказел-һаликин.116], رودﺒولوﻄ - тулубдур [УИ.Т182], تسود - дуст [УИ.Т182]. Г. Утыз Имәнинең "Мөһиммәтелбәйан" әсәре кулъязмасында сүз башындагы [у] авазы кайбер очракларда заммалы уау (ﯗ) белән бирелә: لﯗا - ул, رولﯗا - улур, املﯗا - улма [Мухаметрахимова, 1990, c. 15]. Ирен гармониясенең язуда чагылышына, алдагы чор язма истәлекләрендәге кебек үк, вариантлылык хас. Өчен сүзе Мәүла Колый хикмәтләрендә өчүн (نوﭼوا) варианты белән 67 тапкыр кулланылса, бары тик өч урында гына өчен (نﭼوا) формасы килә. Өзел- фигыле хикмәтләрдә -ер кушымчалы хәзерге-киләчәк заман формасында өч урында очрый һәм һәрберсендә төрле язылышка ия: өзелер [МК.36б], өзелүр [МК.36б], өзөлөр [МК.37]. Өр- фигыле дә кушымчаларның төрле вариантларын ала: өрөрләр [МК.19б], өрер [МК.15б], өрешеб [МК.22б, 23]. Өлеш сүзендә ирен гармониясе язуда чагылыш тапса [МК.36, 43], өченчесе [МК.5б], орыш [МК.8], озын [МК.47] кебек мисалларда ирен гармониясе язуда күренми. Мөхәммәдьяр поэмаларында вариантлылык күзәтелгән -лы -ле кушымчасының кулланылышында Мәүла Колый иҗатында да үзенчәлекләр бар. Шул ук моңлы сүзенең моңлы һәм моңлуғ формалары хикмәтләрдә 2 шәр тапкыр очрый. Матур мәгънәсендә күрек + лү [МК.6б], күрек + лек [МК.14б], күрек + лүк [МК.10] вариантлары әсәрләрдә урын ала. Икенче, өченче иҗекләрдә уау (و) язылган һәм язылмаган очракларга мисаллар бик күп: رلاشمردنوك - күндермешләр [МК.5б, 21б] ~ ررودنوك - күндүрүр [МК.10б, 14, 32б, 44]; زدنوك - көндез [МК.21б, 28б, 29] ~ زودنوك - көндүз [МК.5, 42, 45]; بلورس - сөрүлеб [МК.8б] ~ بولورس - сөрүлүб [МК.18, 26]; مولوا - үлүм [МК.57 тапкыр] ~ ملوا - үлем [14 тапкыр]; كلوا - үлек [МК.5 тапкыр] ~ كولوا - үлүк [МК.2 тапкыр]; نوروا - урун [МК.2 тапкыр] ~ نروا - урын [МК.18 тапкыр] [Кадирова, 2003] . Хикмәтләрдә 121 тапкыр кулланылган күңел (لكنوك) сүзенең икенче иҗектә уау хәрефе (و) белән язылган очрагы теркәлмәде. Эш кәгазьләре текстларында, еш кына, ирен гармониясенең язуда чагылмый, ул кушымчаларда гына бирелә: نوساملوكوت - түгүлмәсүн, نيساملوكوت - түгүлмәсен; بوزوب - бозуб, بيزوب - бозыб, قيدلا - алдық, بيليقشاكيك - киңәш қылыб. Мисаллардан күренгәнчә, язылышта вариантлылык сакланса да традицион язылыштан тайпылу арта төшә. Аерым мисалларда ул төп формага әйләнә. [а] фонемасы XVII-XVIII гасыр язма истәлекләрендә сүз башында мәдле әлиф (آ) аша бирелә. Бу чор орфографиясендә аерым алынмаларда һәм бу чор эш кәгазьләрендә татар сүзләрендә дә, төрле телләрдән кергән алынмаларда да мәдле әлиф сүз уртасында килү очраклары да бар. Әмма сүз уртасында [а] сузыгын бирү өчен мәдсез (ا) әлиф куллану норма булып тора. Инлаутта шулай ук һаи рәсмия (ﻩ) [а] фонемасын белдерә. [а] фонемасын бирү өчен фәтхә, ягъни хәрәкә кулланылмый диярлек. Беренче иҗек ябык иҗек булганда, кайбер очракларда, әлиф куелмаска да мөмкин. Кушымчаларда [а] фонемасы, нигездә, куела, мәсәлән, чыгыш килеше кушымчасында, -дай, кебек кушымчаларда урын ала, -лар кушымчасында сирәгрәк. Сүзнең тамыры һәм нигезе ахырында, кушымчалар ахырында мәдсез әлиф (ا) һәм һаи рәсмия [а] фонемасын белдерә. Мәсәлән, юнәлеш килеше кушымчасы -га, шарт фигыль кушымчасы -са, урынвакыт килеше кушымчасы -да һаи рәсмия (ه) белән языла. [ә] фонемасы төрки-татар сүзләрдә һәм алынмаларда анлаутта һәрвакыт мәдсез әлиф (ا) белән бирелә, ә сүз уртасында һәм сүз ахырында [ә] сузыгын бирү өчен әлиф (ا) һәм һаи рәсмия (ه) кулланыла. Борынгы [ä] авазы сүз уртасында язуда чагылыш тапмый. Бу очракка мисалларны кулъязмалардан шактый табарга була, әмма [и] авазына күчеп, язуда йай (ى) аша бирелгән очраклар бу чор истәлекләрендә, алдагы чор белән чагыштырганда, күпкә артык. Шигъри текстларда язу традициясе саклана, نم - мән, نس - сән, کارك - кәрәк, هن - нә кебек мисалларны күпләп китерергә була. XVII-XVIII гасыр текстларында [и] фонемасын язуда чагылдыруда, шулай ук, система саклана. Әлеге аваз сүз башында төрки-татар сүзләрендә әлиф + йай диграфы аша бирелә; сүз уртасында һәм сүз ахырында йай хәрефе ى языла. Эш кәгазьләрендә йай хәрефе, нигездә, аска ике нокта куелып языла: يكيا - ике, يدليك - килде һ.б. [ы] и [е] фонемалары тикшерелгән текстларда бер иҗекле сүзләрдә күрсәтелми, әмма эш кәгазьләрендә ул бер иҗеклеләрдә басым астында бирелә, берничә иҗекле сүзләрдә беренче иҗектә куелмый. Бу чор истәлекләрендә сүз башында [э], [ы] авазлары язуда мәдсез әлиф (ا) аша языла. Аларның -лык, -лек, -ның, -нең, -ымыз, -емез, -ып, -еп, -дыр, -дер кебек кушымчаларда язуда чагылышы арта. 5.2.2. Тартык авазлар Мәүла Колый хикмәтләрендә тартык авазларны язуда чагылдыруда һәм куллануда түбәндәге үзенчәлекләр чагыла: [б], [п], [w], [ф], [м] тартыклары ([б] ~ [п], [б] ~ [в], [п] ~ [ф], [б] ~ [м] тәңгәллекләре). Мәүла Колый хикмәтләре текстларында [б] фонемасы татар сүзләрендә һәм алынмаларда һәр позициядә актив кулланыла: هنيعاتوب - ботағына [МК.23б], ىتساب - басты [МК:хикмәтләр.23б], اعرلابيرع - ғарибләргә [МК:хикмәтләр.23б], رب - бер [МК:хикмәтләр.43б], رهلزب - безләр [МК:хикмәтләр.44]. Аерым сүзләрдә [п] авазын бирү өчен би хәрефе (ب) килә. Мәсәлән, күпер сүзендә: کنسيد موكجك تملاس عاس نيربوك ﻃارص - Сират күперен сағ сәламәт кәчкүм дисәң [МК:хикмәтләр.29б]. Шулай ук хикмәтләрдә актив лексика составында булган беш- (пеш-) (-شب) (14 тапкыр очрый) һәм беч- (кис-) (-ﭽب) (7 тапкыр) фигыльләре һәрвакыт (ب) хәрефе белән языла [МК.2б, 4, 7б, 25, 26б, 32, 34б]. Хәл фигыль кушымчасын бирүдә дә би хәрефе (ب) файдаланыла: بنوزوا نامز بنزوت اكکنر بنازيب کبك نليك ايند وب Қадим заман узуныб, төрлүк рәнгә төзәнеб, килен кебек бизәнеб алдағучы бу дөнйа [МК.29б]. Документларда яңгырау [б] һәм саңгырау [п] авазлары график яктан аерылалар. [б] авазы аларда һәр позициядә һәм татар сүзләрендә, һәм алынмаларда актив кулланыла: هﭼراﺒ - барча, ىب - би, هسلوﺒ - булса, بوزوب - бозуб, قيلشاب - башлық, رلايدليق كيب - бик қылдылар, نوجرا كملايب - биләмәк өчүн, ىدمريب - бирмәде, كمرو دلوب - бүлдүрмәк. Сүз ахырында һәм ябык иҗек ахырында бу хәреф саңгырау [п] авазын белдерү өчен дә кулланыла: بيد - дип, بوزوب - бозуп, بوشوررا - орушуп, بوكنيدبوك - күптин-күп һ.б. Әлеге үзенчәлек әлеге чор башка язма истәлекләрдә дә нәкъ шулай, әмма документларда, алардан аермалы буларак, сүз һәм ябык иҗек ахырында [п] авазы пи (پ) графемасы белән дә белдерелә: پليك - килеп, پليق شاكنيك - киңәш кылып, پيلي ىج - жыйылып, اقپيل - Липка (Литва), يتپوا چاق - қач үпте һ.б. Бу очракларны Ф.М. Хисамова, сөйләм нормасының чагылышы, дип билгели [Хисамова, 2012, c. 77]. Пи хәрефе (پ) фарсы һәм рус теленнән кергән هاشداپ - падишаһ, هانپ - пәнаһ (яклаучы), يكسلوپ - пулский (польшалы), يافوقورپ - Прукуфай (Прокофий), رلايهاپيس - сипаһилар кебек алынмаларда да очрый [Хисамова 2012, c. 77]. Сирәк кенә мондый мисалларда саңгырау [п] авазы би хәрефе (ب) белән белдерелә: هاشداﺒ - падишаһ, ىلغوا تﯗاﺒلا - албаwыт уғлы. XVIII йөз шагыйрьләре әсәрләрендә [б] авазының кулланылыш үзечәлекләре: Г. Утыз Имәнинең үз кулы белән язылган кулъязмасында لوبق - қабул [УИ:Инказел-һаликин.113], ربﺨىب - бихәбәр [УИ:Инказелһаликин.113], رلزب - безләр [УИ:Инказел-һаликин.113], ببس - сәбәб [УИ:Инказел-һаликин.104], کملب - белмәк [УИ:Инказел-һаликин.105], لامع بولق - ғамәл кылуб [УИ:Инказел-һаликин:105], سب - бәс [УИ:Инказел-һаликин. 105], بولب - белүб [УИ:Инказел-һаликин.110], رليدليق نايب - бәян қылдылар [УИ:Инказел-һаликин.110], اكيرلباتك - китаблариңа [УИ:Инказел-һаликин.110], اكيرب نيرب - берин беригә [УИ:Инказел-һаликин.113], ذغاك شملتب - бетелмеш кәғазь [УИ:Инказелһаликин.113], زاملابت - табалмаз [УИ.Т113], نلارز - берлән [УИ.Т113], ىنب - бәне [УИ.Т113], کننرلاوب - боларның [УИ.Т113]. XVIII йөз шагыйрьләре әсәрләрендә, мәсәлән, Г. Утыз Имәни поэмаларында, Габдессәламнең илаһи бәетләрендә [п] тартыгы фарсы алынмаларында бирелә: ناشيرﭙ - пәришан [Гс.68б], لوﭙ - пул [УИ.Т182, 68б], هشيﭙ - пишә (шөғыль) [УИ.Т182, 68б]. Шул рәвешле би хәрефенең (ب) язылышында үзенчәлекләр, нигездә, саңгырау [п] тартыгын би хәрефе (ب) аша бирүгә һәм аерым тәңгәллекләргә кайтып кала. Пи хәрефен (ﭗ) үзен куллану шигъри текстларда аз булса да, эш кәгазьләрендә очрый. Яфрақ, туфрақ, керфек сүзләренең хәзерге төрки телләрдә кулланылыш формалары төрле. Яфрақ сүзе төрле фонетик вариантларда күпчелек төрки телләрдә очрый: азер. ярпаг, алт. йалбырак, башк. ярпак, каз жапрак, ккалп. жапырак, кум. япракъ, кырг. жалбырак, ног. япрак, тат. яфрак, төр. yaprak, төркм. япрак, үзб. епрок, уйг. йопурмак [Исхаков, 1962, б. 47]. Керфек лексемасы да шундый ук вариантлыкка ия: азер. кирпик, алт. кирбик, башк. керпек, каз. кирпик, ккалп. кирпик, кум. кирпик, кырг. кирпик, ног. кирпик, тат. керфек, тув. кирбик, төр. kirpik, төркм. кирпик, үзб. киприк, уйг. кирпик, хак. кербек, чув. харпак [Исхаков, 1962, б. 33]. Димәк, бу сүзләр хәзерге төрки телләрдән бары тик татар телендә генә [ф] авазы белән әйтелә. Аларның XVII-XVIII йөз поэзиясендә кулланылышы шулай ук төрле: Кызларның ақ йефәкдин (نيدكافي) төймәсе бар Аршынланған йефәкдин (نيدكفي) көймәсе бар [Гс.45]; Тутый ғошны бағламаға Йепек (كاپي) кирәк, йарым, һай. [Гс.48]; [б] фонемасының бу чор язма истәлекләрендә кулланылыш үзенчәлекләре игътибарга лаек, ягъни чорның тел ситуациясе әлеге аваз кулланылышында да чагылыш таба. XVII йөз шагыйре Мәүла Колый иҗатында бул- варианты актив (295 тапкыр) кабатлана. Ул- варианты 19 мәртәбә килә, шуның унбере 21-21б битләрендә урнашкан 39нчы хикмәттә очрый. Мәүлә Қолый, ихласлық бул, тотма гөман, Кичә-көндез тәғәт булсын эшең тәмам, Тереклекдә адәмләрә қылма зыйан, Қийәмәт көн җаwаб бирмәк кәрәк булур [МК.21б]. XVIII йөз шагыйрьләре иҗатында булмақ фигыле бик еш кулланыла һәм ике вариантта да килә. Шагыйрь Габди әсәрләрендә булформасы өстенлек итсә, Габдерахман Тайсугани иҗатында, киресенчә, ул- варианты күбрәк. XVIII йөз уртасында иҗат иткән Габдессәләм әсәрләрендә ике форма да очрый, әмма аларны куллануда төрлелек күренә. Авторның кайбер шигырьләрендә әлеге вариантларның әле берсе, әле икенчесе күбрәк булганнары күзәтелә. Шагыйрь яки бул-, яки ул- вариантын гына файдаланган әсәрләр дә бар. Мәсәлән, "Каты хәсрәт орды безә" шигырендә 7 мәртәбә улмақ фигыле генә очрый: Сад-һәзаран азүр идәрәм Ғыйлем, талибләр сезә. Бу ғарибдин бәхил улың, Ни қадәр хата улса [Гс.52]. Шагыйрьнең мәхәббәт темасына багышланган шигырьләренең күпчелегендә бул- формасы кулланыла. Утыз Имәни иҗатында шулай ук ике форма да урын ала, әмма улварианты зур өстенлек итә. Бары тик "Мөһиммәт эз-заман" поэмасында гына шагыйрь аларның икесен дә мул куллана, ул- - 127, бул- 112 җирдә очрый. Димәк, И.Б. Бәшированың XIX-XX йөз башында хәрәкәттә булган татар әдәби теле берәмлекләре турындагы "төрле жанр-стильдә язылган текстларда файдаланыла торган тел берәмлекләре, аерым сөйләм тибын барлыкка китерү өчен, аның таләбе белән махсус рәвештә сайланып алынган һәм төзелгән чара" [Бәширова, 2008, б. 46] дигән фикере XVIII гасыр шагыйрьләренең иҗатына да кагыла. Бар, бар- һәм бир- сүзләренең XVIII гасыр поэзиясендә кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау өчен, Утыз Имәни иҗатына күз салыйк. Автор әсәрләрендә вар, вар-, вир- формалары актив, б-варианты очрамый дияргә мөмкин. "Мөһиммәт эз-заман" поэмасында гына эш башкачарак. Таблицага игътибар итик. Сүз Кулланылу Сүз Кулланылу Сүз Кулланылу ешлыгы ешлыгы ешлыгы вар- 4 вар 31 вир- 27 бар- 4 бар 9 бир- 15 XV-XVIII гасырда иҗат иткән башка шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә төрлелек күзәтелә. Тагын бер үзенчәлек: хәзерге татар әдәби теле белән чагыштырганда, язма истәлекләрдә дә аерым сүзләрдә [б] урынына [в] йөри. Ул бар-, бир- лексемаларына карый. Әлеге күренеш күзәтелгән XVIII гасырда язылган әсәрләргә дә ят түгел. Һәм, әлбәттә инде, бу үзенчәлек ешлык күренешендә дә чагыла. Аны түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин: бар бир бул вар вир Габди 12 13 34 - 1 Габдрахман бине 3 1 26 2 1 Туймөхәммәд Тайсугани Габдессәлам 16 8 27 3 4 Исмәгыйль - - 1 - - Максуд - - - - - Рәхимкол бине 1 - 3 3 - Исламкол Хәлилулла 1 - 1 - 1 Нигъмәтулла 1 1 3 - - бине Бәшир Сәгъдетдин бине 2 - - - - Габделмәҗит Габделгафур бине - 2 4 2 - Габделмәннан Нәтиҗәдә, Габдрахман бине Тайсугани һәм Габдессәлам бар-, бир-, бул, вар, вир сүзләренең барлык вариантларын кулланганнар дигән фикер туа. Бар- формасының (төрле формалары белән) иң күп очраганы: Габдессәламдә - 16, Габдидә - 12 булып чыкты. Бир- сүзенең: Габдидә - 13, Габдессәламдә - 8 төрле варианты кулланылган. Вар, вир формалары бик чикле генә күләмдә генә очрый. Әйтергә кирәк, мәсәлән, вар формасында килгән сүзләр: Габдессәлам белән Рәхимкол бине Исламколда - 3, Габдрахман бине Тайсугани белән Габделгафур бине Габделмәннанда - 2, ә вир сүзе ярдәмендә ясалган фигыльләр: Габдессәламда - 4, ә Габди, Габдрахман бине Тайсугани һәм Хәлилуллада - 1 тапкыр гына килгән. Ә калган язучылар бу сүзләрдән бик аз файдаланганнар, Максуд, мәсәлән, бөтенләй дә кулланмаган. XVIII йөз шагыйрьләренең кулъязмаларында төрки чыгышлы сүзләрнең сүз башы позициясендә [б] авазын куллану норма булса, сүз башында [б] авазы урынына [в] авазын язу норма варианты булып тора: راو - вар [А63а.4]. Бул- сүзенең формалары: Габдидә - 34, Габдессәламдә - 27, Габдрахман бине Туймөхәммәд Тайсуганида - 26 урын алган. Ешлык сүзлегендә тагын бер үзенчәлек яши. Ул- формасы күпчелек авторларда һәм шактый гына күләмдә күзәтелә. Габдессәламнең "Илаһи бәйет", "Шигырь", "Бәйет", "Шигырь-хикмәт" әсәрләрендә - 66, Габдрахман бине Тайсуганиның "Касыйдә"сендә - 23, Габдинең "Башлам" - 7, Габделгафур бине Габделмәннан белән Исмәгыйльнең "Илаһи бәйет"ләрендә һәм Рәхимкол бине Исламколның "Хикмәте Мәҗнүн" әсәрендә - 4әр, ә инде Максудның "Илаһи бәйет"ендә - 3 һәм Хәлилулланың "Илаһи бәйет"ендә бары тик 1 җирдә генә кулланылган. Ә Нигъмәтулла бине Бәшир, Сәгъдетдин бине Габделмәҗит кебек язучыларда бу форма бөтенләй очрамый. Бу, үз чиратында, авторларның, әсәрләрен нинди укучыга (төрки укучымы, татармы?) багышлап язуына карап билгеләнә. Димәк, Габди иҗатында бар, бар-, бир- формалары, ә Габдерахман Тайсугани касыйдәсендә, Габделваһаб бине Мостафа, Мостафа Нәзир улы шигырьләрендә вар, вар-, вир- формалары гына язылган. [б] һәм [м] авазлары тәңгәллегенә килсәк, бу чор авторларында, алдагы чор белән чагыштырганда, б-вариантлы мисаллар күбрәк, әмма норма буларак, [м] авазы кала. Мәүла Колый хикмәтләрендә [м] белән кулланылган мисаллар: نم - мән (152 урында) [Кадирова, 2003, с.68], نيم - мин [МК:хикмәтләр. 25б, 31, 47б]; [б] белән язылган очраклар: نب - бән [МК:хикмәтләр. 9, 21, 22б, 24б, 39б, 39б, 39б, 39б, 40, 40]; نويوب - буйын [МК хикмәтләр. 4, 7б, 16б, 21, 21б, 22, 24б]. XVIII гасыр поэзиясендә [б] белән язылуга мисаллар тагын да арта. Мәсәлән, Габделмәннан Мөслимов үзенең "Нәзым"ында бән һәм мән, мин вариантларын 176 һәм 30 нисбәтендә куллана. [т] һәм [д] тартыклары. Кулъязмаларда د ~ ت һәм د ~ ت ~ ﻂ тәңгәллекләре күзәтелә. М. Колыйда язылыш шулай ук үзенчәлекле. Мәсәлән, атка атланыб сүзтезмәсендә ат һәм атлан- сүзләре ике төрле хәреф белән бирелә: بنلاتا اقطا - атқа атлан [МК.35]. Икенче бер урында ат, хайван мәгънәсендә килгәндә, тый (ط) хәрефе белән килә [МК.21], атлан- фигыле хикмәтләрдә ике җирдә [МК.35, 40б] - ти (ت), ә бер урында [МК.2б] тый хәрефе (ط) белән языла. Мәүла Колый хикмәтләрендә дә бу тәртип саклана. Тый хәрефе (ط) төрки-татар сүзләрдә һәр позициядә очрый: ننوط ايند - дөнья тунын [МК.15], طروي - йорт [МК.6], راطوط - тотар [МК.7]. Мәсәлән, тун һәм аннан ясалган сүзләр хикмәтләрдә 20 урында килә һәм һәр очракта гарәп графемасының калын тый хәрефе (ط) белән языла: نوط. Төн сүзе нечкә ти хәрефе (ت) аша бирелә: نوت. Калын сузыклы сүзләрдә дә нечкә ти хәрефе (ت) килгән сүзләр дә күп: زوتوا - утуз [МК.31], ىامبات - табмай [МК.7]. М. Колый поэмалары кулъязмаларында ти (ت), тый (ط) хәрефләренең язылышы хикмәтләрдәге язылыштан шактый аерыла: ىﻃتوت - тотты [МК.66б], ىنقابﻃ - табақны [МК.67а], هنيغامﻃ - тамағына [МК.71а], نسزملاتوت - тоталмазсән [МК.62а], ميلاكنت - тыңлайым [МК.66б], شمتلا - алтмыш [МК.69б], ىﻃشوق - қушты [МК.64б]. Мисаллардан күренгәнчә, тый (ط) графемасы, нигездә, Мәүла Колыйда анлаутта калын сүзләрдә кулланыла, әмма аларның ти хәрефе (ت) белән язылышына да мисаллар җитәрлек. Поэмаларда -ты кушымчасының тый хәрефе (ط) белән язылуы кызыклы: ىتقاﺒ - бақты [65а.13], ىﻃقاب - бақты [64а.13]. XVIII гасыр шагыйрьләре иҗатында да шушы күренеш күзәтелә. Габделманнан Мөслимов иҗатында: ناسقوﻄ زوقوﻄ - туқсан туқуз [ГМ.59б], بولاﺼ - салуб [ГМ.59б]. Сүз уртасында саклана: ماسقولوي - йулуқсам [ГМ.59б], ىادشاﻃ - ташдай [ГМ.68б], ىاماتوﻄ - туқтамай [ГМ.46а], لاقﺼ - сақал [ГМ.68б], هرشﻄ - тышра [УИ:Инказелһаликин.114], نسراﺒاﻄ - табарсән [УИ.Т182], نسزملاﺒاﻄ - табалмазсән [УИ.Т182]. Әмма: کناسبات - табсаң [УИ.Т182], ﻊيلتات - татлиғ [Гс.68б], نونوت - тунын [Гс.68б], ناعلوت - тулған [Гс.31а], روديادلات - талдайдур [Гс.31а], روديامروت - тормайдур [Гс.31а], کولروت - төрлүк [Гс.32б]. Е.И. Пугачев баш күтәрүенә (1773-1774 еллар) караган документлары, нигездә, уйгыр язу традициясенә, ягъни сузыкларны язуда чагылдыруга нигезләнә, сүз башында саңгырау тартыклар язу, [җ] тартыгының язуда кулланылуы күзәтелә. Шул ук вакытта, аларда төрки сүзләрне язуда гарәп теленең үзенчәлекле авазларны белдерә торган тый (ط), зый (ﻅ), сад (ص), зад (ﺾ), зәл (ذ) хәрефләрен куллану активлаша. Ф.М. Хисамова билгеләвенчә, бу күренеш XVI-XVII гасыр документларында берничә очракта гына күзәтелгән булса, фарсы һәм угыз язуы традицияләре йогынтысында XVII гасыр ахырыXVIII гасырның беренче чирегенә караган, аннан соң XVIII гасыр документларында ул тагын да арта: ىزكنوطوا - утуңызый, ىط آ - аты, بوتاقراط - таркатуб, هﭼنيامتاﻄقوط - туқтатмайынча, ناغلاص شاب - баш салған, طاﻄلاص - салтат, هغرلاتواض - завытларға, رلاقاضاق - қазақлар, ىرلاقاملاياص - сайламақлары, هغروشوغوص - суғушурға, هقتوﺼ - сутқа, نماروت باروﻄﺒآ - абтураб торамын, زسىاغروت قاص - сақ торғайсыз [Хисамова, 2012, с. 301]. Галимә бу күренешне махсус уку йортларында татар теле укытыла башлау белән аңлата. Төрки сүзләрдә [т], [с], [з] тартыкларын калын һәм нечкә вариантларда язуда күрсәтергә тырышу XVII-XVIII гасыр кулъязмаларының барысында да күзәтелә. Гарәпчә тә мәрбута (ة) гарәп телендә муаннас (женский род) исемнәренең азагында языла. Бу чор истәлекләрендә ул еш кына ти графемасы (ت) белән языла: رلتملاع - ғаләмәтләр [К.т.27]. Ғыйбрәт сүзе М. Колыйда шулай ук ти графемасы (ت) аша бирелә: ترﺒع [МК.35]. Төрки чыгышлы сүзләрнең сүз ахыры позициясендә ти (ت) графемасын куллану норма булса (ترود - дүрт [МК.3], توا - ут [МК.3], تكي - йегет [МК.3]), сүз ахырындагы дәл графемасын (د) язу норма варианты булып тора. Гарәп алынмаларында сүз ахырында саңгырау тартык эш кәгазьләрендә генә берничә урында килә: دحج - җәхәд [МК.66б], ﻃنآ - ант, تريش - ширт, әмма داي - йад, داش - шад [Хисамова, 2012, c. 158-159]. XVII йөз шагыйре Мәүла Колый иҗатында [д] ~ [т] тәңгәллеге сүз башында очрый, әмма алай ук актив түгел. Таб-, түн-, ту-, түгел, ди- сүзләре ике вариантта да кулланылалар, әмма ешлык буенча твариантлар күпкә артык. Мәсәлән, тыңла- - 5 тапкыр, дыңла- бер генә мәртәбә очрый. Уд сүзендә дә шулай: Зөләйха тик йөрәгендә дә уд (دوا) йанса кәрәк [МК.3], Уд (دوا) қабар дип хәwуфлемен [МК.12]. XVII-XIX йөз сүзлекләрендә [д] ~ [т] тәңгәллеге шулай ук чагылыш таба. Мәсәлән, дөя сүзе тәвә, тәвәнеге [Хәлфин, 1785, б. 80], дәвә, дия [Троянский 1833, с. 541], тәвә, төйә [Гиганов, 1804, с. 45], төя, дөя [Кукляшев, 1859, с. 37, 50]. XVIII йөз шагыйрьләренең кулъязмаларында [д] ~ [т] тәңгәллеге алдагы чор истәлекләре теле белән чагыштырганда, нык активлаша. "Рисаләи Газизә" әсәрендә" [т] авазының нечкә ти хәрефе (ت) белән бирелеше түбәндәге төрки-татар сүзләрендә кулланыла: كنسليق هنيت همجرت ىكرت - түрки телинә тәрҗемә қыйлсаң, كاشوت - түшәк, هتتﺒلا - әлбәттә һ.б. Калын сузык аваз белән язылган сүздә дә нечкә ти хәрефе кулланылу очрагы күзәтелә, мәсәлән: قارفوت - туфрақ, قانرت - тырнақ, زوت - тоз. Димәк, әлеге хәрефнең активрак кулланылуы аңлашыла. Әсәрдә тун дигән сүз ике төрле хәреф белән языла: نوﻄ - тун, نوت - тун. Бу очракта сүзләрне язуда, вариантлылык күзәтелә. Гарәп-фарсы алынмалары булган نافوت - туфан, جات - таҗ, تقيرت - тәриқать, تعيبﻄ - табиғать, ناﻄيش - шәйтан һ.б. сүзләрдәге [т] авазы, гарәп теленең үз чыганак кагыйдәләренә буйсынып языла [Заһидуллина 2013, б.57-58]. Тый (ط) һәм ти (ت) хәрефләренең татар сүзләрендә язылышында үзенчәлек шунда, сүз уртасында, нигездә, XVIII йөзнең барлык тикшерелгән кулъязмаларында да калын сүзләрдә дә, нечкә сүзләрдә дә ти (ت) языла: نوتلآ - алтун [УИ.Т113], قوترآ - артуқ [УИ.Т113], قمتوقوا - уқутмақ [УИ:Инказел-һаликин.110], مودامتود - дотмадум [ГМ.41б], ىاماتقوﻂ - туқтамай [ГМ.46а], Сүз уртасында тый (ﻃ) хәрефенең язылышына мисаллар Габделманнан Мөслимов кулъязмаларында очрый: ىنوروﻂاي - ятуруны [ГМ.47а], ىساناياﻂ - таянасы [ГМ.37б], بلات - теләб [ГМ.37б], ىسلاوت - туласы [ГМ.37б], مودامتود - дотмадум [ГМ.41б], رابﻂ - табар [ГМ.45б], ىاماتقوﻂ - туқтамай [ГМ.46а], شﻂ - тыш [ГМ.37б], شاﻂ - таш [ГМ.37б], ىنوروﻂاي - ятуруны [ГМ.47а], رودهروﻂ - торадур [ГМ.47а], مدلوروشباﻂ - табшурулдым [ГМ.37б], ﻒيﻂل - латыйф [ГМ.49б], هرﻂق - қатрә [ГМ.50а], ماسلوﻂوق - қотолсам [ГМ.62б]. Мисаллардан күренгәнчә, калын сүзләрдә сүз башында тый (ﻃ) хәрефен язу активлашса да сүз уртасында төрлелек, ягъни ﻂ һәм ت тәңгәллеге күзәтелә. [д] ~ [т] тәңгәллегенә килсәк, бу авторда ул аерым сүзләргә хас: колак дотыб [ГМ.44а], дыңласаңыз [ГМ.44а], дере [ГМ.37б, 44б], дот [ГМ.444б], дешем [ГМ.45а], дөшмәдем [ГМ.45б], дуймдым [ГМ.46б], туқтамай [ГМ: 46б], теләр [ГМ: 37б]. [т] ~ [д] тәңгәллегендә бөтен позицияләрдә дә [д] куллану китапәдәби традицияләр, ә [т] варианты халыкның сөйләмә теле йогынтысы белән бәйле. [с] тартыгы. Сад (ص) һәм син (س) графемаларының бер фонема белдерүләре турында фәндә фикерләр бар [Гузев, 1966, с. 8]. XVIII- XVIII йөз истәлекләрендә си хәрефе (ث) бары тик гарәп алынмаларында гына килә, төрки-татар сүзләрдә сад хәрефе (ص) белән язылыш сирәк кулланыла. Сад хәрефе (ص) уйгыр традицияләре буенча сүздә арткы рәт сузыклары белән янәшә бирелә, ә син хәрефе (س) төрле очракларда кулланыла. М. Колый текстларында калын сүзләрдә сад (ص) һәм (س) хәрефләрен дә файдалану очрый: دشماسوس - сусамышда [МК.37б], قوﺼ - суық [МК.14б], عوروس - соруғ [МК.47б]. XVII гасыр ахыры эш кәгазьләрендә [с] авазын бирүдә сад (ص) хәрефен куллану арта, шул ук вакытта Галикәй аталык, Киш бики бикәч васыятьнамәләрендә син (ﺲ) актив: نيرلاوس - суларын, زيميﭽاس - сачымыз, ناغلا بيتاس - сатып алған, اركنوس - соңра, ىغادلاص - салада, ىلااخوص - сухалай [Хисамова, 2012, с. 133]. XVII-XVIII гасыр текстларында төрки-татар сүзләрендә [с] авазының язуда чагылышы, гарәп теленең син (س), һәм сад (ص) графемалары белән бирелүе күзәтелә. Мәсәлән, "Рисаләи Газизә"дә бер үк җөмләдә су сүзе ике төрле хәреф белән язылышка ия: وﺼ, وس [Заһидуллина, 2013, с. 58]. Гарәп алынмалары, нигездә, чыганак телдәге язылышны саклый, шунлыктан аларда бу хәрефләрне язуда вариантлылык бик сирәк күзәтелә. Мәсәлән, Т. Ялчыголның "Тарихнамәи-болгар" әсәренең төрле кулъязмаларында сабак (дәрес) сүзе قبس һәм قبﺼ вариантларында, силах (корал) حلاس һәм حلاﺼ формаларында очрый [Галяветдинов:ТЯ.73]. [к] һәм [г] тартыклары. [к] һәм [г] авазларын язуда бирүдә бу чор текстларында төп үзенчәлек шунда: күпчелек кулъязмаларда аларның икесен дә кәф графемасы (ک) белдереп килергә мөмкин. М. Колый әсәрләрендә бу шулай: а) саңгырау [к]: ىزوک - күзе [МК.64а], هيركف - фикеренә [МК.63а], كولروت - төрлүк [МК.9]; б) яңгырау [г]: زوكوا - өгүз [МК.72а], هنكيا - игнә [МК.646]. Күпчелек кулъязмаларда яңгырау тел арты тартыгы [г] өчен махсус хәреф кулланылмый, нигездә, аны саңгырау тел арты тартыгы [к]ны белдергән кәф хәрефе (ک) үти: ىﭼنكيا - игенче [МК.34], نكيا - иген [МК.34], رازيك - гизәр [МК.33], بورودزيك - гиздүрүб [МК.18], زوكريك - кергүз [МК.66б]. Е.И. Пугачев баш күтәрүе (1773-1774 еллар) белән бәйле документларда моның өчен гәф (ﮒ) хәрефе файдаланыла: رﮔا - әгәр, بلاتﮔوا - үгетләб, ىﮔلﯞا - әүвәлге, ىﭼوﮔوروي - йөрүгүче, وﮔنوﮔوﺒ - бүгүнгү, روﮔنوك - Кунгур, ىروﮔرﮔ - Григури, نمرﮔت - тегермән. Документларда бу хәреф увуляр [ң] тартыгын бирү өчен дә кулланыла: ارﮔنوص - соңра, قودلاﮔنآ - аңладуқ [Хисамова, 2012, c. 302]. XVIII йөз шагыйрьләреннән Г. Утыз Имәнидә алар икесе дә кәф (ک) белән языла: ركا - әгәр [УИ.Т132], هاكن - нагяһ [УИ.Т132]. Габдессәлам, Г. Мөслимов шигырьләрендә кәф (ك) хәрефе [г] авазын белдерә: لوكاد وكنم کندلﺒ ايند - белдең, дөнья мәнгү дәгүл [ГМ.37б], اكزوا - үзгә [ГМ.37б], اكمك - кемгә [ГМ.37б], وكزيا - изгү [ГМ.38б]. [ғ] авазы. Бу чор язма истәлекләрендә [ғ] авазын белдерү өчен айн (ع) һәм гайн (غ) хәрефләре кулланыла. М. Колый хикмәтләрендә татар сүзләрендә алар төрлечә кулланыла: ىرغوﻃ - туғры [МК.36б], ورغوت - туғры [МК.42а], هعلوق - қулға [МК.33], رلاياغروغروت - турғурғайлар [МК.42б], بلاعي - йығлаб [МК.36б, 42б], رعﺼ - сығыр [МК.37а], ناعوت - туған [МК.33]. Сүз ахырында [ғ] авазының Мәүла Колый хикмәтләрендә саклануы күзәтелә. Мисаллар: ﻊيلناق - қанлиг [МК.42а], عادن وم - мондаг [МК.36], [МК.69а], عادنا - андағ [МК.42, 42а, 42а, 42а, 42а], [МК.65б], عات - тағ [МК.62б], غولوا - олуғ [МК.72а]. XVI-XVII йөз эш кәгазьләрендә увуляр [ғ] авазы сүз ахырында традицион архаик язылышлы сүзләрдә урын ала: غولوا - олуғ, غوررا - уруғ, غادروا - урдағ, غادنا - андағ һ.б., әмма текстларда еш кына [ғ]ның төшеп калуы да күзәтелә: ولوا - олу, ولتردق - қөдрәтлу һ.б. [Хисамова, 2012, c. 158]. XVIII йөз шигъри текстларда сүз ахырында [ғ] актив, әмма -лы/-ле кушымчасы гына килә, -лығ/-лег формасы очрамый диярлек: غورق - қоруғ [Гс.115], ﻊيتق - қатығ [Гс.115], ىلتوق - қуәтле [ГМ.45а], ىلعاراي - йарағлы [ГМ.45а], ﻊيلتات - татлиғ [Гс.115]. Г. Мөслимовның бер әсәрендә янәшә юлларда бер үк олы ағач сүзтезмәсе ике төрле кулланыла: Фәһеме вар ғыйбрәт өчен қарый, Олуғ йығач (عولوا چاغي) әүвәле баштан қорый Әгәр чықса Инқазел-һаликинанә қуәтле бада, Йәш қалып, олы ағачны (ىنﭼعآ ولوا) аудара [ГМ.44б-45а]. Алдагы мисал тотрыклы сүзтезмә сыйфатында традиция белән килә күрәсең. [ң] авазы. Мәүла Колый кулъязмаларында нун + кәф диграфы (كن) белән генә бирелә: غولكنوم - моңлуғ [МК.12б.]. Шундый ук язылыш Г. Утыз Имәнинең үз кулы белән язылган хезмәтендә, шигъри текстларында, Габделмәннан Мөслимов, Габдессәлам шигырьләрендә күзәтелә: کنننآرق - Қоръәннең [УИ:Инказел-һаликин.115], ىكنزوك - күзеңе [УИ:Инказел-һаликин.115], اكنآ - аңа [УИ.Т132], اكنوش - шуңа [УИ.Т132], اكنﺒ - бәңа [ГМ.60б], کننس - сәнең [ГМ.68б], راتوك کنلوق - қулың күтәр [ГМ.68б], زكنلاكنآ - аңлаңыз [Гс.115]. Ә бу чор эш кәгазьләре текстларында башка төрле язылыш, ягъни кәф хәрефе (ک) белән язылу да урын ала: رلايدلاكيت - тыңладылар [Хисамова, 2012, c. 155], زوي ىتي هد کم هد - мең дә йите йөз дә [Хисамова, 2012, c. 274]. Хәтта XVIII гасыр башы документларында тулысынча кәф хәрефе (ک) белән язылыш күзәтелә. Кайбер аерым сүзләрнең язылышында үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, караңгы сүзе һәр истәлектә диярлек очрый. Мәүла Колый хикмәтләрендә ул 7 урында килә. Язылышы: وعنارق - қаранғу [МК.29]. Габдессәламдә: وغنارق - қаранғу [Гс.51]. [з] авазы. Гарәп-фарсы алынмаларында [з] авазы зый (ﻅ), зә (ز), зад (ﺾ) хәрефләре аша бирелә: زامن - намаз [МК.14б], ضرف - фарз [МК.17], اضعا - әғза [МК.17б]. Күп очракта алынма чыганак телдә ничек язылса, кулъязмада да шул бирелеш саклана. Остаз сүзе Мәүла Колый хикмәтләренә 15 мәртәбә кулланыла һәм ул داتسا формасында языла, бары тик бер урында гына ذاتسا варианты килә: Қоръән укыт, уғлың-қызың остазә бер [МК.11б]. Төрки-татар сүзләрдә сүз башында [з] авазы очрамый, сүз уртасында һәм сүз ахырында еш килә: وﯖزيا - изгү [МК.42б, 44], بلزيا - изелеб [МК.13б], ىزيا - изи [МК.14, 14] кебек сүзләрдә күпчелек очракта зә (ز) хәрефе генә килә. Изгү сүзе хикмәтләрдә 22 тапкыр кулланыла [Кадирова, 2003, с. 41]. Т. Ялчыголның "Рисаләи Газизә" әсәрендә [з] авазының зә (ز) хәрефе белән бирелеше, эзлекле булып төрки-татар сүзләрендә күзәтелә:زمزوك كننرلزب - безләрнең күземез, كزوي - йөзек, ىدلوب قازوا زمقلﭽآ - ачлықымыз озақ булды, نوروبنيدامقﭽ نيدنزغآ - ағызындин чықмаздин бурун, ليزق قللاقس كلزوك كوك - күк күзлек қызыл сақаллық, اوه ىكدنزوي - һаwа йөзендәге, هدنتسوا زوكوا رﺒ - бер үгез өстендә. Гарәпфарсы алынмаларында [з] авазының язуда бирелеше үз чыганак теле кагыйдәсе буенча бирелә: نامز - заман, قزر - ризық, رهز - зәһәр, تمﺤز - зәхмәт. [з] авазының сакау зәл хәрефе (ذ) белән әйтелеше غوذق ىكدنﺒوت - қозуғ төбендәге, ىديا ىاقشوق هنيلها رلوكذيا - изгүләр әһленә қушқай иде кебек төрки сүзләрдә кулланылышка ия [Заһидуллина, 2013, с. 57]. [з] һәм [й] тәңгәллегенә мисаллар бу чор кулъязмаларында очрый, мәсәлән, Мәүла Колый хикмәтләрендә. Мәүла Колый азақ 5 айақ 15 изә 41 ийә 12 - - қайғу 3 - - қойу 4 қойуғ 1 сүзлә- 8 сөйлә- 1 сүлә- 2 сүзләш- 2 сөйләш- 1 - - айрыл- 6 айрул- 3 - - айыр- 3 - - - - Димәк, XVI гасыр истәлекләре белән чагыштырганда, бу шагыйрь иҗатында з-вариантының кулланылышы чагыштырмача азрак. Аларның кайберләренең кулланылу үзенчәлеген семантик яки стилистик яктан аңлатып була. Мәсәлән, изә сүзе Алла мәгънәсендә, ә ийә хуҗа мәгънәсендә килә, азак варианты, еш кына, әл сүзе белән янәшә килгәндә файдаланыла. XVIII йөз шигъриятендә дә бу тәңгәллекнең й-вариантына мисаллар күбрәк очрый: Ғамәлемнән сорсаң нә айурам (مارويا) [ГМ.48а]; Сәне қуйуб (بويوق), бән кемә йалварайум [ГМ.48а]; Сөйләнүб (بونلايوس) бәнем бетмәс wасыфым [ГМ.60а]; Телем йуқ сүзләмәгә (اكملازوس) йарар сүз [ГМ.59б]. [й] авазы текстларда һәр позициядә урын ала: زاي - йаз [МК.14б], رتاي - йатар [МК.10], لعاقلراي - йарлықағыл [МК.12], وقيوا - уйқу [МК.24б], بانيوا - уйнаб [МК.10], غايوا - уйағ [МК.13], هني - йәнә [ГМ.59б], ىاديك - гидай [ГМ.54б]. М. Колый хикмәтләрендә й-ләштерү күзәтелә: ىتي - йите [МК.19], لي - йил [МК.27б]. Соңгы мисал хикмәтләрдә 13 мәртәбә кулланыла. Норма варианты буларак, җим хәрефе (ج) кулланылган очрагы да күзәтелә: Нәфес һәwәс җиле (ىليج) берлә йарышмыш мән [МК.47б]. Аның хикмәтләрендә җуй- фигыле урын ала [МК.47б], шулай ук хәзерге вакытта юмарт, юмартлық вариантындагы лексемалар تراموج - җумарт һәм قلتراموج - җумартлық формасында кулланылган [МК.66]. Ф.М. Хисамова бу күренешнең XVI-XVII гасыр эш кәгазьләре телендә очраганлыгын күрсәтә: بلاواج - җаулаб, بيلىيج - җыйылыб, ىرلاشادلوج - җулдашлары, ىدرابيج - җибәрде, ىدريا قوج - җуқ ирде [Хисамова, 2012, c. 155]. XVI-XVII гасыр Кырым дипломатик актларында җим (ج) һәм чим (چ) хәрефләре график яктан аерылалар: نوقﺒاﭽ - чабқун, هﭽراب - барча, بيﭽيك - кичеб, لاجلوب - булҗал (вакыт аралыгы). Шул кызыклы, бу истәлекләрдә җим хәрефе (ج) син хәрефе (ﺲ) белән бергә [щ] авазын белдереп килгән очрак та бар: ناجسم - месҗан "мещан" [Хисамова, 2012, c. 64]. XVII-XVIII гасыр эш кәгазьләрендә, халыкның сөйләү элементларының чагылышы буларак, графикада җим (ج) хәрефенең активлаша баруы күренә. XVIII гасырга караган Мәкъсуд Йонысовның эш хатларында әлеге үзенчәлек чагылыш таба: واج - җау, قياج - Җайық. Е. Пугачев баш күтәрүе белән бәйле документларында да бу күренеш актив: رلانامشود ىﭽوغلويج - җиулғучы дошманлар, ﯞاج ىرلالاروق - җау қораллары, نوﭽوارايج ادنماك - каманда җиар өчөн, ادنماك بويج - каманда җиуб, زمياكرﺒيج هنسلاص شدامم - Мамадыш саласына җибәргәйсез, ىسغلق قوياج - Җайық қәлғасы, رلايدتيج بوليك - килеб җитделәр, ناقتاي هغقاي كنوا ىلاج ناريج ىسوت كننمطآ - атымның төсе җирән, җалы уң йаққа йатқан [Хисамова, 2012, c. 303]. XVII-XVIII гасыр язма текстларының күпчелегендә, сүз башында й-ләштерү күзәтелә һәм [җ] авазы сүз башында бары тик гарәп фарсы алынмаларында гына килә һәм җим хәрефе (ج) белән бирелә. XVIII гасырларда җим хәрефе (ج) сүз башында берничә авторда очрый. Габдессәләм, Г. Мөслимов иҗатында й-ләштерү норма булса да, берничә урында җ- ләштерүгә мисаллар бар: Йөридер җийалмай (ىامليج) күңел тузыб [ГМ.47а]. Тал чыбық тик буйларың Ғыйшықыда җандырыр (ريردناج) [Гс.62]. XVIII йөз шагыйрьләренең кайберләрендә дә җ-ләштерү күзәтелә. Димәк, диалекталь үзенчәлекләр дә урын ала. Җим хәрефе (ج) [ч] тартыгын бирү өчен бу чор кулъязмаларында кулланыла. جوك - көч, جونويس - сөйенеч, جاق - қач (тәре), لاق جا - эч қала .б. [Хисамова, 2012, с. 133]. Әмма бу чор истәлекләрендә чим (چ) хәрефен куллану норма вариантына әйләнә: Күрдем байның күчене (ىنﭽوك) күч (چوك) эчендә (ادنﭽيا) йүчене (ىنﭽوي) [Гс.31б], هناعلوﭽ - чолғана [ГМ.42а], ىنرلاهﭽن - ничәләрне [ГМ.42б], ناﭽق - қачан [УИ.Т182], هرﭽا - эчрә [УИ.Т182], نسراقﭽ - чықарсән [УИ.Т182], قوﭽ - чуқ [УИ:Инказелһаликин.120]. [w] авазы. [w] авазын язуда бирүдә XVIII йөз шагыйрьләре текстларында түбәндәге үзенчәлекләр чагыла: ىساناويد - диwанасы [ГМ.38а], ىسافاو - wафасы [ГМ.37б], زوﯟاي - йаwуз [ГМ.68а], مودراﯞلاي - йалwардум [ГМ.42а]. Габдессәләм шигырьләре кергән кулъязмада ул өстендә өч нокталы уау (ﯞ) аша билгеләнә: Алығың сүвекле (ىلكﯞس) булса, йығлай қалыр йарым һай [Гс.37а]; Түш өстендә пешеп торган қаwыныңыз (زكننﯞاق) [Гс.27б]; Тау (ﯞات) өстөндә сезнең эwеңез (زكنﯞيا) [Гc.27б]; Әлеге аваз сүз яки иҗек башында килгәндә заммалы уау (ﯘ) аша бирелә: مﯘاق - қаwем [Хисамова, 2012, с. 91]. [ж] авазы. [ж] авазы бу чор истәлекләрендә бары тик эш кәгазьләрендә генә очрый. Е. Пугачев документларында алынмаларда жэ (ﮋ) хәрефенең активлашуы күренә: تناﮋراس - саржант, رسيسا ىوكسﮋلك - калижскуй асисыр, ىﮋنوراخ - харунжи [Хисамова, 2012, с. 303]. XVII-XVIII йөз иске татар язма әдәби телендә төрки сүзләрнең һәм алынмаларның язылышында барлык сузыкларны да язуда чагылдыру юнәлеше - карахани-уйгыр язу традициясе алга чыга. Борынгы [ä] авазының и авазына күчешен шулай ук язуда күзәтәбез. Сүз башында [и] авазын бирү өчен әлиф + йай диграфы (ـيا) диграфы, сүз уртасында йай хәрефе (ى) кулланыла. [ы] һәм [е] сузыклары бер иҗекле сүзләрдә йай хәрефе (ى) аша бирелә, ә берничә иҗекле сүзләрдә беренче иҗектә хәреф куелмый. Сүз башында бу авазлар өчен мәдсез әлиф (ا) куела. Шулай ук берничә истәлектә бу функциядә заммалы әлиф (ا) кулланыла. Күпчелек сүзләрдә ирен гармониясе язуда чагыла, шулай да кушымчаларда кулланылышы кими төшә. Тартык авазлар өлкәсендә угыз вариантларын куллану алдагы чор белән чагыштырганда, арта, ул бигрәк тә [т] ~ [д], [б] ~ [в] тәңгәллекләрендә күренә. [җ] һәм [ч] авазларын җим (ج) һәм чим (چ) хәрефләре белән язу нормага әйләнә. Би хәрефе (ب) һаман [б], [п] авазлары өчен кулланылуын дәвам итә. Кыскача нәтиҗәләр. ХVII-ХVIII гасырларда сузык һәм тартык авазларның язуда бирелү үзенчәлекләрен өйрәнү барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды. Тикшерелгән чыганакларда сүз башы позициясендә [а] авазы төрки-татар сүзләрендә, нигездә, мәдле әлиф (آ) белән языла һәм ул норма булып тора, әмма, мәдсез әлиф (ا) варианты булуы да күзәтелә. [а] авазы татар сүзләренең тамыры яки нигезе ахырында килгәндә һаи рәсмия белән бирелә, сүзләргә кушылган кушымчалар ахырында шулай ук әлеге билге куела, тик мәдсез әлифкә (ا) дә мисаллар табарга була. Мәдсез әлиф (ا) сүз башында [ә], [э], [ы] авазларын белдерә. Шулай ук берничә истәлектә [э] авазы өчен заммалы әлиф (ا) кулланыла. Сүзнең беренче иҗегендәге [ә] сузыгы яисә язуда күрсәтелми, яисә мәдсез әлиф (ا) куела. Борынгы [ä] авазының [и] авазына күчешен шулай ук язуда күзәтәбез. Сүзләрнең беренче иҗегендәге [е] авазының язуда күрсәтелмәве орфографик норма булып санала. Икенче һәм өченче иҗекләрдә дә сүз уртасында [ы] һәм [е] сузыклары өчен йай хәрефе (ى) куелышы сирәк күренеш: ىمركي - йегерме, قرق - қырық, ىنسرب - берсене һ.б. Сүз ахырында [е], [ы] авазлары йай (ى) графемасы ярдәмендә бирелә. Сүз башындагы [йы], [йе] дифтонгларында бер йай хәрефе (ى) генә языла: لي - йил, لي - йыл. Эш кәгазьләрендә ريي - йир, ليي - йыл кебек язылыш та очрый. [и] авазын сүз башында бирү өчен әлиф + йай (ـيا) диграфы, сүз уртасында йай хәрефе (ى) кулланыла. [у], [ү], [о], [ө] авазларын анлаутта әлиф + уау диграфы (وا) һәм сүз уртасында уау (و) хәрефләре аша язу ХVII-ХVIII гасыр язма истәлекләренең барысында да норма булып тора. Сүз уртасында норма булган уау графемасы (و) белән янәшә аерым шагыйрьләрнең кулъязмаларында ﯘ билгесе дә кулланыла. Ирен гармониясе язуда чагыла, шулай ук кушымчаларда да урын ала, әмма соңгыларында кими төшә. Мөхәммәдъяр поэмаларында күңел сүзе لوكنوك язылышына ия булса, ХVII-ХVIII гасыр язма истәлекләрендә икенче иҗектә уау хәрефе (و) очрамый. XVII-XVIII йөз язма истәлекләрендә тартык фонемаларны язуда гарәп алфавитының түбәндәге хәрефләре кулланылган: [б] - ب, [п] - پ, [т] - ت, ﻄ, [с] - ث, س, ﺺ, [җ] - ج, [ж] - ﮋ, [ч] - چ, [х] - خ,ح, [д] - د, ز ,ذ, [з] - ﺾ, ﻅ, [р] - ر, [ш] - ش, [ғ] - غ, ع, [ф] - ف, [қ] - ق, [к] - ك, [г] - ك, ﮒ, [л] - ل, [м] - م, [н] - ن, [һ] - ه, [w] - و, [в] - ﯞ, [ң] - ڭ, کن. [җ] һәм [ч] авазларын җим (ج) һәм чим (چ) хәрефләре белән язу нормага әйләнә. Пи хәрефе (پ) тупрақ, йапрақ, йепәк, керпек, үпкәлә-, күпер кебек сүзләрдә, алынмаларда куелса да, кушымчаларда һаман [б], [п] авазларын язуда бирү өчен би хәрефенең (ب) кулланылуы дәвам итә. Жэ (ﮋ) һәм вау (ﯞ) хәрефләре, башлыча, рус һәм рус теле аша Көнбатыш Европадан кергән алынмаларда килә. Си (ث), зәл (ذ), зад (ض), зый (ﻆ) хәрефләре гарәп-фарсы алынмаларында гына языла. Төрки-татар сүзләрендә рәт гармониясе саклана, ирен гармониясе кушымчаларда чагылу, алдагы чор белән чагыштырганда, кими төшә. Тартык авазлар системасында аваз тәңгәллекләре шулай ук, Казан ханлыгы чоры язма теле белән чагыштырганда, үзенчәлекле. Тартык авазлар өлкәсендә угыз вариантларын куллану аеруча [т] ~ [д], [б] ~ [в], [м] ~ [б] тәңгәллекләрендә күренә. Поэзиядә, бигрәк тә XVIII йөз шигъриятендә, Г. Утыз Имәни, Габди, Габдессәлам, Г. Мөслимов иҗатларында угыз вариантлары нормага әйләнә. 6. ХIХ ГАСЫР-ХХ ГАСЫР БАШЫНДА ИСКЕ ТАТАР ЯЗМА ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕң ФОНЕТИК һӘМ ГРАФИК-ОРФОГРАФИК үЗЕНчӘЛЕКЛӘРЕ Әдәби әсәрнең табигате һәм вазыйфасын күзаллау нигезендә, XIX гасырда һәм ХХ йөзнең беренче унъеллыгында дөнья күргән төрле жанр-стильдәге әсәрләр теленең фонетика, графика, орфография мәсьәләләренең өйрәнелеше, XIII гасыр язма истәлекләрен тикшерү ысулында бара: фонетика тармагына мөнәсәбәтле рәвештә, хәзерге татар әдәби телендә кабул ителгән тәртип нигезендә, сузык һәм тартык авазларның табигате һәм вазыйфасы билгеләнә, татар авазларын хәзерге язуда белдерә торган кирилл хәрефләре алгы планга куелып, аерым текстларда гарәп графемалары белән, сүз башы, сүз уртасы һәм сүз ахырында ничек итеп күрсәтелүе өйрәнелә. Бу уңайдан, язма текстларны тикшерүдә, аеруча мөһим булган имля-орфография тармагына караган язма традициянең ничек итеп дәвам ителүенә игътибар бирелә. Гарәп вә фарсы алынмалары катгый рәвештә үз чыганак теленең кагыйдәсенә туры китереп файдаланылганга күрә, төркитатар авазларының язылышын анализлау максат итеп алына. Шуның белән бергә, гасырлар буена килгән әдәби язма традициянең өйрәнелә торган чордагы иҗтимагый-сәяси хәлләргә, әдәби-мәдәни таләпләргә бәйле булган үз дәверендәге вазыйфасын төгәлрәк билгеләргә, ягъни язма норманың аерым авторлар әсәрләрендә ничек дәвам ителүен ачыкларга кирәк була. Бу юнәлештә язма норманың ни өчен функциональ-структур, функциональ-социаль, функциональ-стилистик вариантлылыгына ия булуын, ягъни язма әдәби телне хәрәкәттә яшәтә торган парадигмалары булуын басым ясап аңлату зарурлыгы күренә. Өйрәнелә торган вакытта иҗат ителгән, яисә алдарак язылып та, тикшерелә торган чорда басылган, матур әдәбият стиленең поэзия һәм проза жанрына караган язма текстлар төп чыганак итеп алына, чагыштыру өчен, кирәге булган очракта, башка стильдәге текстларга да мөрәҗәгать ителә. Фәнни хезмәтләрне язганда, кабул ителә торган таләпкә туры китереп, чыганак итеп алына торган әдәбиятның өйрәнелешен күзалларга тиеш булабыз. Әлеге мәсьәлә, татар әдәби теле һәм аның тарихының эзлекле рәвештә дәвам итүен билгеләү максатыннан, гомумтеоретик мәсьәләләр нигезендә яктыртыла барганга, яңадан кабатланмый. Истәлек-текстлар тикшерелеп язылган хезмәтләрдә язма традициянең эзлеклелеге ни дәрәҗәдә күрсәтелүенә игътибар итеп, мөнәсәбәт белдерергә туры килә. 6.1. Сузык авазлар Татар теленең арткы рәт, түбән күтәрелешле калын сузык [а] авазының, төрки-татар сүзләренең сүз башында, гарәп теленең мәдле әлиф (آ) графемасы белән бирелеше. Татар теленең арткы рәт, түбән күтәрелешле, калын сузык [а] авазы, төрки-татар сүзләренең сүз башы позициясендә, гарәп графикасының мәдле әлиф (آ) хәрефе белән белдерелүе, язма традицион норма буларак, ХIХ гасырда һәм ХХ йөз башында иҗат ителгән барлык поэзия әсәрләренең текстында да дәвам итә, шуның белән бергә, аерым норма вариантлылыгы да күзәтелә. Ә. Каргалыйның XIX гасырның беренче чирегендә язылган "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" әсәре беренче мәртәбә 1845, икенче мәртәбә 1889, өченче мәртәбә, авторның шигырьләре белән бергә, гамәлдәге графикада 2002 елда басылып чыга [Гайнетдин, 2002, б. 62-150]. Мисаллар 1889 елгы басмадан китерелә. Шулай ук "Өмми Камал китабы"нда урын алган аерым шигырьләргә [1884, б. 104-118] мөрәҗәгать ителә. Әлеге әсәрдә төрки-татар сүзләренең сүз башында [а] авазының мәдле әлиф (آ) белән белдерелүе эзлекле рәвештә саклана:اكنآ - аңа, ندنآ - андән, ىنآ - аны, كدنآ - андәк, هديآ - айда, چآ - ач [Каргалый, 1889, б. 3], چآ - ач, اكنآ - аңа, زمشآ - ашымыз, زمﭼآ - ачмыз, ردﭼآ - ачдыр, هنيدلآ - алдына, چآ - ач, كننآ - аның, ىنآ - аны, هآ - аһ [Каргалый, 1889, б. 4], ىدآ - ады, اكنآ - аңа, ندنآ - андән, ىنآ - аны, هنيلآ - алинә, رولآ - алур, ركنآ - аңар, ىنآ - аны, نيدنآ - андин, ىنآ - аны [Каргалый, 1889, б. 5], هدارآ - арада, ىدلآ بوجآ - ачыб алды, ىآ - ай, ىدردلآ - алдырды, هدارآ - арада, ىدندلآ - алданды, هي امنادلآ - алданмайа, كنآ - аң, اكنآ - аңа, هيارآ - арайа, هدنآ - анда, ىنآ - аны [Каргалый, 1889, б. 6], كنرلانآ - анларның, مروردﻅرآ - артдырурым [Каргалый, б. 9], هرلانآ - анлара, نوشرآ شمﻄلآ - алтмыш аршын [Каргалый, 1889, б. 10] һ.б. Авторның "Өмми Камал китабы"нда басылган "Изанәмәи хаҗи мәрхүм, Мөхәммәд бай мәрхүмгә" дигән шигырендә نبونادلآ - алданубән һ.б.сүзләрдә [а] авазының мәдле әлиф белән эзлекле рәвештә белдерелүе күзәтелә [Өмми Камал, 1884, б. 118]. Вариант дигәндә, [а] авазына башланып әйтелә торган сүзләрнең мәдсез әлиф (ا) белән язылуы истә тотыла: المشم - алмышым [Каргалый, 1889, б. 2], مغايا - айағым [Каргалый, 1889, б. 4], وم هنادلا - алданамы, ندنا - андән [Каргалый, 1889, б. 5], ايامتلاغا - ағлатмайа [Каргалый, б. 6] сүзләре мәдсез әлиф белән языла, әмма боларның сан ягыннан аз булуы күренә. Гарәп теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла: رخآ - ахыр, نيديتفآ - афәтидин [Каргалый, б. 2, 4], لآ - аль (гаилә), تيآ - аять, ترخآ - ахирәт, ىمدآ - адәми [Каргалый, б.4], تفآ - афәт, تلآ - аләт (корал) [Каргалый, б. 5], هدرخآ - ахырда, دابآ - абад (мәңгелек) [Каргалый, б. 6], نآ - ан (вакыт) [Каргалый, б. 7] һ.б. Сирәк очракта аерым сүзләрдәге сүз башы [а] авазының төрлечә язылуы күзәтелә: асылы нәдер дигәндә асылы сүзе әсәрнең 1845 елгы басмасында мәдле әлиф белән (لاصآ), 1889 елгы басмасында мәдсез әлиф белән языла (لاصا) [Каргалый, б. 4, 10]; ул типографиядә киткән төгәлсезлек булырга да мөмкин. Фарсы теле алынмаларында вариантлылык күзәтелми булса кирәк: دازآ - азад [Каргалый, б.3], هاكآ - агяһ, ىنسوزرآ - арзусыны [Каргалый, б. 4], بآ - аб (сусау) [Каргалый, б. 5, 10], نينهآ - аһәнен, ىرلاركنهآ - аһәңкярләре (аваз) [Каргалый, б. 10] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, төрки-татар сүзләрендә дә, гарәп-фарсы алынмаларында да сүз башы позициясендә [а] авазы бер үк графема белән белдерелгәнгә күрә, имляда ике норма бара дип әйтә алмыйбыз. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856, 1900), сүз башындагы [а] авазы язылышта мәдле әлиф белән күрсәтелә: زآ - аз, قﭽنآ - анчақ [Салихов, 1856, б. 2], ردزآ - аздыр, ناغزآ - азған [Салихов, 1856, б. 3], اكنآ - аңа, نيدنآ - андин, بولآ - алуб, هنيزغآ - ағызына, هغرتآ - атарға, مودتآ - атдым, هدنآ - анда, ىنآ - аны, بوﭼآ - ачуб, مدتآ بولآ - алуб атдым [Салихов, 1856, б. 4], هدنآ - анда, ىنآ - аны [Салихов, 1856, б. 5], رلاآ - алар [Салихов, 1856, б. 7], هدلآ - алда, هدتر آ - артда [Салихов, 1856, б. 8], زآ - аз [Салихов, 1856, б. 9], كننآ - аның, هرآ - ара [Салихов, 1856, б. 10], هرلانآ - анлара [Салихов, 1856, б. 11] һ.б. شآ - аш, نيدنآ - андин, نيدنغيجآ - ачығындин, ىدلآ - алды, كننآ - аның [Салихов, 1900, б. 17], هدنآ - анда, ناغلوريآ - айрулған, اكنآ - аңа, هدنآ - анда, بويامنادلآ- алданмайыб, كنسملاكنآ - аңламасаң [Салихов, 1900, б. 40], كننآ - аның, هدنسارآ - арасында, زآ - аз, اكنآ - аңа, ىنآ - аны [Салихов, 1900, б. 62] һ.б. Вариант: اكنا - аңа, بينادلا - алданыб [Салихов, 1856, б. 8], сүзләре мәдсез әлиф белән дә языла, رلاا - алар сүзе мәдле һәм мәдсез булып чиратлаша [Салихов, 1856, б. 13]. Гарәп теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла: هدترخآ ахирәтдә [Салихов, 1856, б. 2], ابآ - аба (ата) һ.б. Әмма гарәп телендә الله - Илаһ дип языла торган Алла сүзе һәм аның белән бәйле төшенчәләр [Алынмалар, 1965, б. 156], Илаһның күплеген белдереп [Алынмалар, 1965, б. 17] мәдле әлиф белән башлана һәм сүз тезмәсе рәвешендә языла: اعيمسا و اميركآ و ىهلآ - Алаһи вә Акримә вәс-сәмиға [Салихов, 1856, б. 3], Аллаһым (ميهلآ) дип тә языла: җәһәннәм удына йакма Аллаһым, бер үк юлда өч мәртәбә кабатланып бирелә: يهلأ اي يهلآ اي يهللآ - Аллаһи йа Аллаһи йа Аллаһи [Салихов, 1856, б. 5], مهللا لﺒقت - Иллаһым тәқбил [Салихов, 1856, б. 7], парланып язылганда, кәсрәле әлиф белән бирелә: ىلاعت ىدريو رﺒخ الله - хәбәр вирде Тәғалә Илләһ [Салихов, 1856, б. 10], لوسر اي تيا مرك الله - кәрәм ит йа Рәсүл Илләһ, الله لوسر اي توت مولا - әлем тот йа Рәсүл Илләһ [Салихов, 1856, б. 12], لمآ - амаль (өметләрем) [Салихов, 1856, б. 13] һ.б. Фарсы теле алынмаларында: هبآ - аба (суга) [Салихов, 1856, б. 5], تايﺤلابآ - абелхәят (тереклек суы) һ.б. Ш. Зәки шигырьләренең графо-орфографик тәртибе Р. Фәхретдиннең "Асар" хезмәтендә [1907, б. 410-418], Җ. Вәлиди җыентыгында [1912, б. 114-122] урын алган өзекләр буенча анализлана. А. Йосыпов китабы [2006, б. 186-194] һәм М. Гайнетдин басмасы [2002, б. 3-61] файдаланыла. "И дәрига!" шигырендә: قﭽنآ - анчақ, دآ - ад, ندقاىآ - айақдан, قوريآ - айыруқ, ىميشاي زوك بوزقآ - ақызыб күз йәшеми... [Фәхретдин, б. 186; Вәлиди, б. 116-117; Юсупов, с. 188]. "...Булғай, булмагай" шигырендә: تآ - ат, لآ - ал, تآ - ат, هدكوتسآ - астыңда, لاوآ - аwыла, هآ - аһ [Вәлиди, б. 118; Юсупов, с. 188]. "Гафил улма..." дип башланган шигырендә: ىنهآ - аһны, ىهآ - аһы, ك هسلاكآ - аңласаң [Вәлиди, б. 118]. "Бән Ходайның..." дип башланган шигырендә اكآ - аңа, هغلوق لآ - ал қулға, آلوب - алыб, آنادن - анадин [Юсупов, с. 190-192] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында:رثآ - асар, لاصآ - асла, كنتفشآ قشاع - ғашыйқ ашөфтәнең (сөю борчуының), ىهآ - аһе, ىنهآ - аһене, ندنتفآ - афәтендән, هاكآ - агяһ, ىشتآ - аташе (уты) һ.б. Г. Кандалый әсәрләренең графо-орфографик тәртибе К. Насыйринең "Фәвакиһел җөләса фил әдәбият" [1884, б. 559-583] һәм Җ. Вәлидинең җыентыгында урын алган [1912, б. 93-98] өзекләр буенча анализлана, Г. Кандалыйның 1988 елда басылып чыккан китабы файдаланыла. Бу авторның әсәрләрендә дә сүз башында мәдле әлиф эзлекле рәвештә кулланыла. "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, б. 559-579]: قآ - ақ, اكندلآ - алдыңа, ىدلآ - алды, ناغاردبآ - абдыраган, ىاداملآ نوتلآ - алтын алмадай, ىدادلآ - алдады, اديلاآ - алай да, هدنآ - анда, هققلﭼآ - ачлыққа, مدورآ - арудым, ىآ هدناغلوط - ай тулғанда, ىنآ- аны, هققلاوآ - аулаққа, هغياتزبآ - абызтайға, كنرلاآ - аларның, كنآ - аның, رليشآ - ашыйлар, لاكآ - аңлар, ىاﻄﺼبآ - абыстай, رولآ - алур, مدتآ قوا - уқ атдым, شآ - аш, غيلتآ - атлыйғ һ.б. [Вәлиди, б. 93-98]. Авторның "Фәрхи" поэмасында [Насыйри, б. 581-583]: قآ كيب ىنت كوا ىﺒك راق - қар кеби үк тәне бик ақ, قآ - ақ, алдыңа (اكندلآ) сәҗдә итәр, ғақлым, بولآ - алыб, ىدلآ - алды. Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки әсәрләре белән чагыштырганда, гарәп-фарсы алынмаларын файдалану азая, дини тәгъбирләрдә саклана: رﺒكا الله - Аллаһ әкбәр, ماسروا شاب هم الله - Аллама баш орсам [Насыйри, б. 583] һ.б. Әдәбиятчы галим И. Гомәрев белдергәнчә, Г. Чокрыйның "Шәмгъ-әз-зыя..." ("Шәм яктысы") (1883) һәм "Мәдхе Казан" ("Казанга мәдхия") (1889) кебек әсәрләрендә ХIХ йөзнең мәшһүр мәгариф эшлеклеләре, галим-голяма, туганнары, Болгар, Казан, Уфа кебек шәһәрләр мактала [Гомәров, 2006, б. 64-65]. С. Бакырганиның "Ахыр заман" китабына нәзыйрә рәвешендә язылган "Замме назыйр" ("Охшаш өстәмәләр") китабында (1888) надан руханилар, әхлакый бозыклыклар фаш ителә [Гомәров, 2006, б. 71]. Әсәрләрнең эчтәлегеннән аңлашылганча, темага бәйле булган үзенчәлекләр, асылда, сүз-лексик чараларның төрлечә кулланылышында чагыла, орфографик тәртип үзгәртелми: ىنيآ - айны, نيدنآ - андин, قترآ - артық, اتآ - ата, انآ - ана, رلانآ - анлар, قترآ - артық, ىاقﭼآ - ачқай һ.б. [Чокрый, 1888, б. 2-4] һ.б. Вариант: бу әсәрнең ике битендә андин артық (قترآ نيدنآ) сүз тезмәсе егерме өч мәртәбә мәдле әлиф белән, бер-ике мәртәбә артық (قترا) дип, мәдсез әлиф белән дә күрсәтелә, әмма бу хәл типография хатасы булырга да мөмкин [Чокрый, 1888, б. 2-3]. Гарәп-фарсы алынмалары чыганак тел кагыйдәсе буенча языла: ترخآ - ахирәт, قمحآ - ахмақ, ىرخآ - ахыры һ.б. Вариантлылык күзәтелә: асыл, асла сүзләре мәдсез әлиф белән языла: رلااياملاق نادنميلعت نآرق باتك رلا هياملوى لاجد لاصا رلاملعم - мөғалимләр асла дәҗҗәл булмайалар Китаб Қоръән тәғлимендән қалмайалар [Чокрый, 1888, б. 3]. "Шәмгъ эз-зыйя..." әсәрендә, әсәр сүзенең күплеген белделә торган асар атамасы, К. Насыйридан аермалы буларак, мәдсез әлиф белән күрсәтелә: ...ردزاس رثا بوك ىرل ىناغ - ғаниләре күб асар саздыр [1883, б.6]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә [1874]: عادنآ - андағ, ىنمانآ اتآ - ата анамны, كننآ - анқың, ىداملآ - алмады, ساملرىآ - аерылмас, ىدلآ - алды, شآ - аш, قﭼآ - ачық, هغامتي آ - айтмаға, زآ - аз, نادنترآ - артындан, ارصآ - асра, شملآ - алмыш, نطآ - атын, ىتآ - аты [б. 2-3] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сүз башындагы [а] авазы барлык сүзләрдә дә мәдле әлиф белән бирелә. Шул ук авторның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрендә (1879, 1882, 1894): زآ - аз, راشآ - ашар, بلانرقآ - ақрынлаб, رلانوتلآ - алтунлар, رونشاملآ - алмашынур, بوﭼآ - ачуб, زآرب - бераз, نوتلآ - алтун, طآ - ат, چاغآ - ағач һ.б. Күренгәнчә, сүз башындагы [а] авазы барлык сүзләрдә дә мәдле әлиф белән языла [1894, б. 2-7] һ.б. Әлеге әсәрләрдә, Г. Кандалый иҗатындагы кебек үк, гарәпфарсы алынмаларының кулланылышы азая, асылда, кеше исемнәрендә, дини тәгъбирләрдә генә саклана: الله دﺒع - Ғабдулла [1874. б. 3], رملاا رخآ - ахирел әмер (соңгы чиктә), ىلاعت الله - Алла Тәғалә [1894, б. 2], ىلاعت و كراﺒت للهآ - Алла Тәбарәк вә Тәгалә [1894, б. 3] һ.б., кайбер башка алынмалар файдаланыла: راثآ - асар, مدآ - адәм [1894, б. 2], زاوآ - аwаз [1894, б. 3]. لاصا - асла [1894, б. 6] һ.б. М. Акмулланың "Даменла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә [1892]: ساملآ - алмас, ناغزغآ - ағызған, وانآ - анау, ىادناغلآ - алғандай [1892, б. 2], ىغلآ - алғы, قورآ - аруқ, اكنآ - аңа, ىامايآ - айамай, هﭽقوترآ - артуқча, قوترآ - артуқ, ىاملآ لاا - ала алмай, ناغاملوﭼآ - ачылмаған [1892, б. 3], كننآ - аның, قداملآ - алмадық, زآ هنغ - аз ғына, زميلاكنآ - аңлайымыз, اكنآ - аңа, آلونكز - алуңыз, نورقآ - ақрын, قآ - ақ, اسطآ - атса, هقطرآ - артқа [1892, б. 4], كنرلاآ - аларның, هﭽنآ - анча [1892, б. 5] һ.б. Орфографик вариантлылык сирәк күзәтелә: атқан сүзе мәдсез әлиф белән дә бирелә: қыйсық уқ атқан (ناقطا) менән туры китмәс [1892, б. 12] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында:دنوخآ - ахунд, ناذآ - азан, لصآ - асыл һ.б. Асыл сүзе мәдле әлиф белән: كرك لصآ ريا لوا راغزوق زوس ندري - сүз қузғар ул ир асыл кәрәк йердән [1892, б. 2], шул ук сүзнең мәдсез әлиф белән язылышы да бирелә: ىنقياقحاصول - асыл хақайықны [1892, б. 9]. Шулай итеп, күрсәтелгән чорда язылган/басылган әсәрләрдәге, төрки-татар сүзләренең сүз башында ишетелә торган [а] авазының, иске татар телендә билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган һәм кабул ителгән традицион язма нормада, ягъни мәдле әлиф белән бирелеше дәвам итә. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсенә буйсынган хәлдә языла. Сирәк кенә күзәтелә торган кайбер тайпылышларны норма һәм норма вариантлылыгы дип тә, техник-типографик пландагы чиратлашулар дип тә әйтергә мөмкин. Алар, поэзия әсәрләрендәге кебек үк, проза һәм драма әсәрләренең текстында да дәвам итә. Мәсәлән, М. Акъегетзадәнең "Хисамеддин менла" әсәрендә адәм сүзе мәдле (مدآ) һәм мәдсез әлиф (مدا) белән языла [1886, б. 6-9]. Шул ук әсәрдә атасы сүзе (ىساتا) [б. 2, 6, 7], Ф. Халидинең "Рәдде бичара кыз" драмасында [1888, б. 2] ана сүзе (انا) мәдсез әлиф белән языла. Шуның белән бергә, Идел буе төрки-татар (иске татар) теленең йөзен билгели торган язылыш дәвам итә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881, 1898): كننمدآ - адәмнең, زآ - аз, اتآ - ата, انآ - ана, ردروآ - аwырдыр [1898, б. 3], هدنرلاارآ - араларында, ىلاآ - алай, هغرلاآ - аларға, قمردترآ - артдырмақ, ىنا اغا - аға эне [1898, б. 4], كننآ - аның, ىقاملوﭼآ - ачулмақы [1898, б. 5], رولآ هسلب لاآ هدنآ - анда ала белсә алур [1898, б. 6], راقآ - ақар, رلانوس املآ - алмасунлар [1898, б. 7] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: راثآ - асар [3], ىنزاوآ - аwазны [Насыйри, 1898, б. 5] һ.б. К. Насыйриның "Әхляк рисаләсе"ндә [1881]: اتآ - ата, انآ - ана, ىنمدآ - адәмне, ارويآ - айура, راشآ - ашар, ىنقآ - ақны, هغامتلاكنآ - аңлатмаға, چاغآ - ағач, ناغاشآ - ашаған, نادنآ - андан һ.б. [Насыйри, 1881, б. 2-3] һ.б. М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" романында (1886): قآ - ақ, كنتآ - атың, ىلووآ - аwулы, قمتلاكآ - аңлатмақ, ىنيدآ - адыны, هجنآ ق - анҗақ, ندﭼاعآ - ағачдан, هنلووآ - аwулына, رلمدآ ولدآ - адлы адәмләр [б. 3], ىساتآ - атасы, هغامﭼآزغآ - ағыз ачмаға [б. 7], قملاكنآ - аңламақ [б. 12], هدنسارآ - арасында [б. 27], نوتلآ - алтун [б. 29], ىسانآ - анасы [б. 36] اجقآ - ақҗа [б. 44] һ.б. Гарәп-фарсы алынмалары чыганак тел кагыйдәсе белән языла: الله - Алла [б. 7, 20, 23], ماشحا - ахшам [б. 12], لصآ - асыл [б. 19], ىرثا - әсәре [б. 6]. Г. Фәизхан тәрҗемәсендәге "Тутыйнамә китабы"нда (1887, 1896), сүз башындагы [а] авазы эзлекле булып мәдле әлиф белән белдерелә: كننآ - аның, ردرلشملآ - алмышлардыр, كنرلاآ - аларның, هدنسارآ - арасында, ىولاكنآ - аңлаwы [1896, б 2], هسلآ - алса, هدنآ - анда, هﭽقآ - ақча, كننآ - аның, بولآ - алыб, بوترآ - артыб, بيراتقآ - ақтарыб, قماشآ - ашамақ, ىاملآ - алмай, آتا - ата, ىسانآ - анасы [1896, б. 3] һ.б. Бу авторда да, Ә. Уразаев-Кормаши кыйссаларындагы кебек, әйтде дип укыла торган сүз мәдле әлиф белән башлана: ىدتيآ [Фәизхан, 1896, б. 3, 4 һ.б.], мәдсез әлиф белән дә чиратлаша: ىدتيا ىطوط - Тутый әйтде [Фәизхан, 1896, б. 10]. Гарәп-фарсы алынмаларында: راثا - асар [Фәизхан, 1896, б. 2], رلمدآ - адәмләр, نس ىاغمليق قلانشآ - ашнәлеқ қыйлмағайсән [Фәизхан, 1896, б. 6] һ.б. З. Бигиевнең "Өлүф, йәки гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә (1889): رلاطآ - атлар [б. 7], ندلووآ - аwылдан [б. 10] һ.б. Вариант дип, ақ (قا) (б.7) һәм алмаенча (هﭽنياملا) сүзләренең (б.13) мәдсез әлиф белән башлануын күрсәтә алабыз. Авторның "Гөнаһе кәбаир" романында [1890]: شمنلآ - алынмыш, آدم - адәм, قايآ - айақ, ىندآ - адыны, ىسآتا - атасы, ق هﭽنآ - анчақ, رداتآ - атадыр, كننيساتآ - атасының, هدنسارآ - арасында, هدنقايآ - айақында, زآ - аз, ىل هﭽقآ - ақчалы, زمرلشادلووآ - аwылдашларымыз [б. 2-3] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: ردق هنيرخآ - ахырына қадәр, كنن الله ميحرلا روفغ - Гафурелрәхим Алланың, مدآ - адәм [1890, б.2] һ.б. Р. Фәхретдиннең "ачык ана телемездә йазылмышдыр" дип белдерелгән "Тәрбияле ана" әсәрендә (1898): ردرلانآ - аналардыр, ڭنرلانآ - аналарның, رلاانآ - аналар, قﭼآ - ачық [б. 2], روآ - аwыр, كنرلانآ - аналарның, ىنرلﭼاغآ املآ - алма ағачларыны, رلانآ - аналар [б. 3] һ.б. "Тәрбияле бала" әсәрендә (1898): ندنوتلآ - алтундан, نوﭽيا انآ و اتآ - ата вә ана ичүн, قلقآ - ақлық, ىنآ - аны, زاملردشاملآ - алмашдырылмаз, مانآ و ماتآ - атам вә анам, زسرلاﯕآ - аңларсыз, ندرلنآ - анлардан, ڭنآ - аның, رولآ - алур [б. 2-4] һ.б. Шул ук авторның "хөрмәтле галимләр әсәрендән җыелды, ...һәрбер өйдә вә һәрбер хатын кулында бу китабдан бер данәсе булырга тиешледер", - дип язылган "Тәрбияле хатын" (1809) әсәрендә هدنسارآ - арасында, موريآ - айырым, هنغ زآ - аз ғына һ.б. Вариант: арасында сүзе өч мәртәбә мәдле әлиф белән, бер мәртәбә мәдсез әлиф (هدنسارا) белән языла [б. 2-3]. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсенә буйсына: هدترخآ - ахирәтдә, ىسلااب آدم - адәм баласы, ىرخآ - ахыры [1898, б. 2-4], ىلاعت الله - Аллаһы Тәгалә, هدنرلترخآ و ايند - дөнья вә ахирәтләрендә, ىسلااب آدم - адәм баласы, ىرخآ - ахыры [1809, б. 2-3] һ.б. Ф. Кәриминең "Җиһангир мәһдүмнең авыл мәктәбендә укуы. Торналы ауылының мәктәбендә" хикәясендә (1898, 1900): ڭنيلوآ - аwылының, هدنس هرآ - арасында, قيﭼآ مريآ - айрым ачық һ.б. [1900, б. 2]. Бу әсәрдә дә, Ә. Уразаев-Кормаши, Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"ндагы кебек үк, әйтү сүзе мәдле әлиф белән күрсәтелә: لااب ناغروت هتيآ ىنوب - буны айтә торған бала, زآ - аз, ندنآ - андан, اترآ - арта, [1900, б. 2], ندنزغآ - ағызындан, ىاﻄﺼبآ - абыстай, هقشآ - ашқа, بولآ - алуб [1900, б. 3]. Авторның "Бер шәкерт илә бер студент" (1898, 1899): بوغشآ بوغشآ - ашығуб ашығуб, ندنترآ - артындан, ىزغآ - ағызы, كروب قآ - ақ бүрек, مريآ - айрым [1899, б. 2]. "Аурупа сәяхәтнамәсе"ндә (1902) татар сүзләре белән рәттән, рус теле аша кергән алынма сүзләрдә дә сүз башындагы [а] авазы мәдле әлиф белән бирелә: ىغيدنشاملآ - алмашындығы, اقيرفآ - Африқа, ايسآ - Асия, هﭽقآ - ақча [1902, б.2], قدلآ - алдык, ايرتسوآ - Аустрия, هك ىدليشلاكآ - аңлашылды ки ([ң] авазы кәфнең өстенә өч нокта куелып языла), هﭽقآ - ақча, رلالايدآ - адияллар, قدلآ - алдық, قترآ - артық, هجرليآ - айларҗа, هلآ كج - алаҗәк [1902, б. 3], زآ - аз, بولآ - алыб, بوليريآ - аерылыб [1902, б. 4], هدزم هقرآ - арқамызда, ايناملآ - Алмания [1902, б. 5] һ.б. Әлеге әсәрнең текстында, башка алынмалардан аермалы буларак, Аурупа сүзе мәдсез әлиф белән языла: ىﺒك ابوروا - Аурупа кеби [1902, б. 3], زروييديك هيابوروا - Аурупая кидийүрез, ىتياهن كننابوروا - Аурупаның ниһәяте (чиге) [1902, б. 5], تايقرت كنابوروا - Аурупаның тәрәққыяте [1902, б. 6] һ.б. Бу әсәрдә гарәп һәм фарсы алынмалы эзлекле файдаланыла: ماشقآ - ахшам (б. 4), تيآ - аять (1902, б. 5), راثآ - асар, وزرآ - арзу, ىرل هناﺨتسدبآ - абдәстханәләре (1902, б. 6) һ.б. Классик әдипләрнең беренче әсәрләрендә сүз башында [а] авазының мәдле әлиф белән язылуы эзлекле рәвештә дәвам ителә. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемә әсәрендә (1902): قﭼآ - ачық, كنآ - аның, لوآ - аwыл [б. 2], ناﺨلآ - алған, نادنآ - андан, ىتلآ - алты [б. 4] һ.б. Шул ук авторның "Бай углы" повестенда (1903, 1910): هنيآلدلر - алдыларына, هدنسارآ - арасында, هد هسروآ - аwырса да [1910, б. 165] һ.б. "Тормышмы бу?" әсәрендә (1911): كنآ - аның, هغرلنآ - анларға, هنغنيرقآ - ақрын ғына, بولآ - алуб, ناغقشآ - ашықған, ىللآ - аллы [1911, б. 15] һ.б. "Капитан кызы" әсәрендә күплекне белдерә торган асар (راثآ) сүзенең мәдсез әлиф белән язылуы гарәп алынмасының язылышындагы вариантлылык булып тора: رلرثا قوﭼ كيب هدنناسل سور شمرتيك هغناديم - рус лисанында бик чуқ әсәрләр мәйданға китермеш [1902, б. 3]. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: قايآ - айақ, مدآ - адәм, ندنزغآ - ағызындан, هدرابزآ - азбарда, بولآ - алуб, ولﭼآ - ачылу һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Әсәр аерым китап булып басылганда, автор тарафыннан: "Бер җирен үзгәртмим, бер хәреф арттырмыйм, киметмим, тик имлясын гына бераз төзәтәм", - дигән искәрмә бирелә [Ибраһимов, 1912, Т.1, 1974, б. 504]. Сүз башында [а] авазының язылышына караган төзәтү күзәтелми. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: تسيترآ - артист, هنغ رغآ - ағыр ғына, ناقتروآ - аwыртқан [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4] һ.б. Әдипнең "Гарәфә кич төшемдә. Хыялый хикәя" дип, аерым китап булып дөнья күргән шул ук хикәясендә: ميملآ آنى - аны алмыйм [1909, б. 3], ىرلاكتسيترآ - артисткалары, هدنسارآ - арасында [4], شيلرآ - ашыйлар [5], ىطآ - аты һ.б. Шуның белән бергә, аерым чиратлашулар да күзәтелә: ناقتروآ - аwыртқан сүзе мәдле әлиф белән башлана, چا - ач, ىيا - айы сүзләре мәдсез әлиф белән бирелә [Әмирхан, 1909, б. 3-16]. Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә ىوولﭼآ - ачылуы, ريآ - айыр [Шура, 1909, № 8, б. 254] һ.б. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, төрки-татар сүзләре өчен дә, гарәп-фарсы һәм рус алынмалары өчен дә сүз башындагы [а] авазының мәдле әлиф белән язылуы, эзлекле рәвештә, ныклы норма буларак саклана, димәк, бу очракта параллель ике орфографик тәртип бара, дип әйтә алмыйбыз. Гарәп-фарсы алынмаларыннан аермалы буларак, кайбер төрки-татар сүзләренең язылышында вариантлылык ешрак күзәтелә, ягъни эзлекле рәвештә мәдле әлиф белән язылып килә торган сүз берничә урында мәдсез әлиф белән генә дә бирелә һәм, киресенчә, [ә] булып укыла торган сузыкның мәдле әлиф белән бирелүе күренә, әмма бу хакта [ә] авазының язылышын тикшергәндә әйтү урынлырак булачак. Гарәп һәм фарсы алынмаларын куллану сан ягыннан азая бара. Татар теленең арткы рәт, түбән күтәрелешле калын сузык [а] авазының, төрки-татар сүзләренең беренче иҗегендә, гарәп теленең мәдсез әлиф ((ا графемасы белән бирелеше. Төрки-татар сүзләренең беренче иҗегендә [а] авазының мәдсез әлиф белән белдерелүе, алдагы дәверләрдән килә торган традицион норма буларак, тикшерелә торган чорда язылган әсәрләрдә дә дәвам итә Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви-әлСәгыйди" сәяхәтнамәсендә (1845, 1889): روراو - wарур (барыр) [1889, б. 2], قامطاص - сатмақ [б. 2; б. 62], نبويلاغاب - бағлайубән [1889, б 3; 2002, б. 63], ىدلاق ةدناق - қанда қалды [б. 3; б. 63], ناقاد - дақан (таккан), نوغودباط - табдуғун [б. 3; б. 63], مشاب - башым, هدنسوشراق - қаршусында, هليسغناق - қанғысилә [1889, б. 4] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, сүзнең беренче иҗегендә әйтелә торган [а] авазы язуда да күрсәтелә бара. Вариант дигәндә, аерым сүзләрнең беренче иҗегендә [а] авазының язуда чагылмыйча да: ندنسوﺒق - қ[а]пусындан [б. 3; б. 63], ندوباق - қ[а]пудан [б. 3; б. 63], шул ук сүзнең беренче иҗегендәге [а] авазының язуда күрсәтелеп тә бирелешенә игътибар итәбез: ىنوباق - қапуны, نيسوباق - қапусын [1889, б. 3; 2002, б. 63] һ.б. Гарәп теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе белән языла: لوﺒق - қ[а]бул, بلق - қ[а]льб (күңел), ىلاع - ғали, نورااق - қарун, قح - х[а]қ, فرط - т[а]раф, لام - мал, ﺲكع - ғ[а]кес (капмакаршылык), لاض - залл (бозык), لاح - халь (хәл), ﻒقاو - wақыйф һ.б. Бу урында искәрмә рәвешендә шуны искә төшерү мөһим: татар әйтелешендә беренче иҗектә [а] авазы ишетелә торган сүзләрнең гарәп теленең үз кагыйдәсенә буйсынуы сәбәпле, әлеге фонеманың язуда күрсәтелми. Бу күренеше, гарәп теленең үз язу нормасы булганга күрә, вариант дип санала алмый. Чыганак теленең кагыйдәсе үзгәртелеп язылган очрак кына вариант дип санала ала. Фарсы теле алынмалары: هرازاب - базарә, هراب - парә, ناج - җан, داش - шад, هناخ - ханә, [Каргалый, 1889, 2002] һ.б. Фарсы телендә х хәрефенә башлана торган сүзләрнең язылышына карата М.И. Мәхмүтов болай дип белдерә: "Гарәп-татар алфавиты белән язылган әдәбиятыбызда фарсы сүзләрендә х хәрефеннән соң килгән әлиф күбесенчә уау + әлиф белән языла (ләкин барыбер [а] дип кенә укыла), мәсәлән, хаһ-өстә, хар - хур, хаҗә (хуҗа-ия) һ.б. (хан-патша, ханә - йорт кебек сүзләр бүтән кагыйдә буенча язылалар) [Мәхмүтов, 1965, б. 849]. Димәк, х хәрефеннән соң килә торган әлифнең язылышы бер генә төрле, ягъни әлиф белән генә бирелгән очракларны норманың вариантлылыгы дип саный алабыз. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." әсәренең ике басмасында хуҗа сүзе ике төрле языла: 1845 елгы басмада хуҗа сүзе х хәрефеннән соң уау белән (هجوح), 1889 елгы басмада исә уау + әлиф диграфы белән языла: هجاؤخ - хуҗа. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856): هقلراي - йарлықа, ندكنوباق - қапуындан, هليىا - айала, ناغزى - йазған [б. 3], مبات - табам, قاﭼاﭼ - чачақ, ىمرولاق - қалурмы, بوترات -тартуб, رولاقياج - чайқалур, بوشباي - йапышуб, مدراص - сардым, ىشاب - башы, ىدﭼاق - қачды [1856, б. 4], ىاغلاق - қалгай, نلااق - қалан [1856, б. 5], مشاب - башым, روناص - санур [1856, б. 8], رلشاط - ташлар һ.б. Беренче иҗектә ишетелсә дә, язуда чагылыш тапмаган сүзләрне вариант дип күрсәтәбез: بولق - қ[а]луб, اكنوﺒق - қ[а]пуңа һ.б., мондый очракларның азчылыкны тәшкил итә. Гарәп теле алынмаларында да, фарсы теле алынмаларында да, беренче иҗектәге [а] авазының язылу-язылмавы үз чыганак теленең кагыйдәсе таләп иткән тәртиптә бара: ملاع - ғаләм, صاخ - хасс (бер нәрсәгә билгеләнгән), لام - мал, زمﺒلق - қ[а]лебемез, تباث - сабит (даими), مدق - қ[а]дәм (адым), رارق - қ[а]рар, متقاط - тақатем (көчкуәтем), تعاط - тағать, مﺒلق - қ[а]льбем, نامز - з[а]ман, بضغ - ғ[а]зыб (ачу), بيجع - ғ[а]җиб, ضرغ - ғ[а]рыз, ىضاق - қазый, ناﺒضغ - ғ[а]збан (ачулы), لتق - қ[а]тел (үтерү), ودع - ғ[а]дү (дошман), هدلوق - қ[а]велдә (сүздә), ادمع - ғ[а]мдә (белә торып юри эшләү), ﻊﻄق - қ[а]т ғый, ىنغ - ғ[а]ни, اﺼع - ғ[а]са һ.б. Фарсы теле алынмалары: نادان - надан (белемсез), تايﺤلا بآ - абхәят, هنادواج - җавиданә (мәңгегә), راﭼان - начар (чарасыз), راز - зар (елый-елый), ناج - җан, دياق - қаид (җитәкләүче), هدياف - фаида (файда), زجاع - ғаҗиз (көчсез), هار - раһи (юл) һ.б. Гарәп теленең сүзләре белән чагыштырганда, фарсы теле сүзләренең беренче иҗегендәге [а] авазының язылыштагы чагылышы, Ә. Каргалый әсәрендәге кебек үк, эзлеклерәк булып бара [Салихов, 1856, б. 2-11] һ. б. Ш. Зәкинең "И дәрига..." дип башлана торган шигырендә [Фәхретдин, Асар, 1907]: ىداملاق - қалмады, ميدتاب - батдыйм, همغلراو - варлығыма, ىداملاق - қалмады, هميناق - қаныма, قمراو - вармақ, ىميشاي - йашими, ىميشاب - башими [Вәлиди, 1912, б. 116-117; Юсупов, 2006, с. 186]. Авторның бу шигырендә унбиш мәртәбә кабатлана торган калмады сүзенең беренче иҗегендә чиратлашулар күренми, бер генә төрле языла. "Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырендә: ىراي - йари, هغﭼراق - қарчыға, لاب - бал, هديراو - варида, ميشاب - башыми, ىميشاي - йашеми [Вәлиди, 1912, б. 117-118; Юсупов, 2006, с. 188189]. "Бән Ходаның..." дип башлана торган шигырендә: ىدباي - йабды, م هسنولاي - йалунсам راو - вар, ىس هراي - йарасы, ىغياق - қайғы, ىس هراق - қарасы, ناقلاق - қалқан, ىس هراو - варасы [Юсупов, 2006, с. 190]. "Бән бу халкың..." дип башлана торган шигырендә: هك رلروناص - санурлар ки, ماسناي - йансам [Вәлиди, 1912, б. 118; Юсупов, 2006, с. 190] һ.б. Сүзләрнең беренче иҗегендәге [а] авазының язуда эзлекле рәвештә белдерелүе күренә. Гарәп теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла: مغ - ғ[а]мь (кайгы-хәсрәт), ميراغ - ғарем (гарьлек, оят), ميزجاع - ғаҗизем (көчсез, зәгыйфь), راسكمغ - ғ[а]мкөсәр (кайгы таратучы, күңел юатучы), هدملاع - ғаләмдә, راوﺨمغ - ғ[а]мхор (хәсрәт чигүче), بيرغ - ғ[а]риб (зәгыйфь), ىصاع - ғасый (гөнаһ эшләүче), قشاع - ғашыйқ, ىثوغ - ғ[а]усы (ярдәме), لفاغ - ғафил (белми калучы), لمع - ғ[а]мәл, مرﺒص - с[а]брым, مرارق - қ[а]рарым һ.б. Фарсы теле алынмалары: همناج - җаныма, ناس - сан (охшаш, төсле, кебек), ناج - җан, كاب - пакь (таза, ару) һ.б. [Юсупов, 2006, с. 186-193]. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" әсәрендә [Насыйри, 1884]: сүзнең беренче иҗегендә ишетелә торган [а] авазы күпчелек сүзләрдә язуда чагылыш таба: و اراب - Парау, روتام - матур, رراب - барыр, روراط - тарыр, مدتاب - батдым, هدقاي - йақда, هدقاﭼ - чақда, بوزاي - йазыб, راق - қар, ناق - қан, رلايداتقام - мақтадылар, هدناغاراق - қарағанда, كنواراق - қаравың, كنشاق - кашың, ىغاماط - тамағы, ناباص - сабан, بولاراق - қаралыб, نوسلقاص - сақласын [Насыйри; 1884, Вәлиди, 1912, б. 93-98]. Авторның "Фәрхи" поэмасында: رلايداتقام - мақтадылар, راق - қар, هدناغاراق - қарағанда, كنواراق زوك - күз қарауың, كنشاق - қашың, مشغاص - сағышым, ماسقاق - қақсам, بلاباق - қаблаб [Насыйри, 1884, б. 583] һ.б. Гарәп һәм фарсы теле алынмалары: فاص - саф, رلايوار - равиләр, قشاع - ғашыйқ, قاط - тақ (гөмбәз), مناج - җаным, ملاح - халем һ.б. Гали Чокрыйның "Шәмгъ эз-зыйа" әсәрендә: мөбәрәк Қазанда (هدنازاق) ғазизләре тулуб анда, ىهنشم كيد شنك ىتآ نازق ه دميلاقا ىتاق- иқалимдә Қ[а]зан аты көнеш дик мөштәһи қаты, ىاب كننوم ىلاع بجع تمه بجع ىلاح كنن ىرلا - моның байларының хале ғаҗәб һиммәт ғаҗәб ғали [1883, б.6] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, каты, байлары сүзләрендә беренче иҗектә ишетелә торган [а] авазы язуда күрсәтелә, Казан сүзе ике төрле языла. "Замме нәзыйр" китабында (1888): رلانوتاخ - хатунлар, هسيدتاراي - йаратдисә, راو ىرلاكات - таңлары вар, رلشا غيلكاي - йаңлыйғ эшләр, ناغلاي - йалған, ىاغلاق - қалғай, رغاﭼ - чағыр, رلانوتاخ - хатунлар, نيدرلالااب - балалардин, واقلاي - йалқау, راناي - анар, رابات - табар, ىاغملاق - қалмагай [б. 2, 3] һ.б. Гарәп теле алынмалары: رلملاع - ғалимләр, ىنرلافراع - ғарифларны, ملﻅ - залим, ﺢلاص - салих, هداز - задә [б. 2, 3] һ.б. Фарсы теле алынмалары: ىراز - зари, هاش - шаһ һ.б. [Чокрый, 1888]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" (1874) әсәрендә беренче иҗектәге [а] авазының мәдсез әлиф белән белдерелүе, ныгыган тәртиптә дәвам ителә: ىدريا راو - вар ирде, بوتاي - йатуб, ماسراب - барсам, ىسياق - қайсы, هنيشاي - йашинә, رلاشملاق - қалмышлар, هدنناي - йанында, ىقالماد - қалмады, ماسراب - барсам [1874, б. 2], اتآ ىسانآ - ата анасы, ىدريا راب - бар ирде, ىدلاق - қалды [1874, б. 3] һ.б. Язылышта вариант та күзәтелә: ناﭽق - қ[а]чан [1874, б. 2]. "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" [1879, 1882, 1894] әсәрендә дә сүзләрнең беренче иҗегендә ишетелә торган [а] авазы язуда күрсәтелә бара: ىسياق - қайсы, ناﭽق - қачан, باراق - қараб, بوتاصاي - йасатып, مدباط - табдым, ىدلاق - қалды, ىس هﭽقاب - бақчасы, ولوغياق - қайғулу, ىرلاوغياق - қайғулары, قلراط - тарлық [1894, б. 2], هغ هجقاب - бақчаға, لااب - бала, ىداملاق - қалмады, هنناي - йанына, باراق - қараб, هغ هجقاب - бақчаға, ىاماراق - карамай وزاي - йазу رازاي - йазар, هنناي - йанына, براب - баруб, رودراب - бардыр [1882, б. 3], قاصزاي - йазсақ, رطاي - йатар, مدباط - табдым, باراق - қараб, ىتاق ىتاق - қаты, қаты, زغلاي - йалғыз, براب - барыб, ىدلاشاب - башлады, ساماراق - қарамас [1882, б. 6], ىدلاشاب - башлады, ىتاق - қаты, نيدنقليتاق - қатылықындин, راب - бар ирде, هدنناي - йанында, ىس هجقاب - бақчасы, هغراراق - қарарға, هنيغلاراﭼ - чарлағына, هدنسيشراق - қаршысына [1894, б. 7] һ.б. сүзләрнең беренче иҗегендә әйтелә торган [а] авазы язуда гарәп теленең мәдсез әлиф графемасы белән эзлекле рәвештә бирелә, димәк, орфографиядә норма саклана. Сүзнең беренче иҗегендә әйтелә һәм ишетелә торган сузык авазның язуда күрсәтелмичә, мәсәлән, ىارس - с[а]рай дип язылышы вариант булып кабул ителә [Кормаши, 1894, б. 7]. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз теленең кагыйдәсе буенча языла: هاشداب - падишаһ, بيﺒط - табиб, هدياف - файда, نامز - аман, نامداش - шадмән һ.б. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе" әсәрендә (1892): ىغناراق - қараңғы, ناغزوباق - қабузған, رانياق - қайнар, ناغزماط ىنيام ىراص - сары майны тамызған, ىلتات - татлы, لاوب رلرطاب ىدلاق - батырлар була қалды [Акмулла, 1892, б. 3] һ.б. Шуның белән бергә, аерым сүзләрдә әйтелә торган [а] сузыгы күрсәтелмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, М. Акмулла әсәрендә: Қ[а]занда (هدنازق) бер фазыйл чықды алмас булуб [1892, б. 2], Ғатасына шарт имәс Қошкар, Қазан (نازاق) [б. 6], Исламбул, Мисыр, Шамда нәзыйры йуқ, Қошқар, Қ[а]зан, Дағыстан болай турсун [б. 8]. Күренгәнчә, Қазан сүзенең беренче иҗегендә ишетелә торган сузык аваз бер мәртәбә язуда күрсәтелә, ике мәртәбә сузыксыз языла. XIX гасыр ахыры-ХХ йөз башында язылган шигырьләрдәге кебек үк, проза әсәрләрендә дә сүзләрнең беренче иҗегендәге [а] сузык авазның мәдсез әлиф белән күрсәтелүе норма буларак дәвам итә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881, 1888, 1898): لااب - бала, كاباﭼ - чабақ, هدنرلاارآ - араларында, ردراي - бардыр, ىنا ىاغآ - ағай эне [1898, б. 3], بولوترات - тартулуб, رلايدلاشاب - башладылар [1898, б. 4], ىرلالاقاص و چاس - сач вә сақаллары [Насыйри, 1898, б.7] һ.б. Қазан сүзенең беренче иҗегендәге сузык язуда күрсәтелми: نادنسيلاها نازق - Қ[а]зан әһәлисендән [Насыйри, 1898, б.3] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: نادان - надан, لطاب - батыйл, قحان - нахақ, رلاوداج - җадулар [Насыйри, 1989, б. 8] һ.б. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында [1886]: ىﭼاس - саче [3], ىساتا - атасы [7], نيلاق - қалын [10], ن دملااص - саламдан, ندشات - ташдан [12], قاسراب - барсақ [22], رلشاق - қашлар [27], راتات - татар [10, 41] һ.б. Кайбер сүзләрнең беренче иҗегендә [а] авазы язуда чагылмый: نازق - Қ[а]зан [9], وﺒق - қ[а]пу, ند هتﺤت - т[а]хтадан [12], لاقص - с[а]қал [27], هرق - қ[а]ра [29] һ.б. Сирәк очракларда беренче иҗектә ишетелә торган [а] авазы язуда әлиф белән түгел, һаи рәсмия белән бирелә: هدنس هرآ - арасында [Акъегет, 1886, б. 27]. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла, әмма кайбер сүзләрдә сузык алмаштырыла, мәсәлән, фарсы алынмасы назик сүзе (كزان) [Алынмалар, 1965, б. 439] назук (كوزان) дип языла: كوزان ليب - назук бил [Акъегет, 1886, б.9]. Г. Фәизхановның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): ىدرشىاط - табшырды [1896, б. 2], نوﭽيا لااب - бала ичүн [3], هدنسارآ - арасында [4], һ.б. Қазан сүзенең беренче иҗегендә сузык күрсәтелми: ن ازق ىكادمتيلاو - Қазан вилаятендәге [Фәизхан, 1896, б.2]. Гарәп һәм фарсы алынмаларында: تاولص - салаwат, لضاف و لقاع - ғақыл вә фазыл, اناد و ملاع - ғалим вә дана, نامز - заман һ.б. З. Бигиевнең "Өлүф, йәки гүзәл кыз Хәдичә" романында яхшы (ىشﺤي), язамыз (زمازي) сүзләренең икенче иҗегендәге сузык язуда күрсәтелми [1887, б. 2]. "Гөнаһе кәбаир" әсәрендә: ىغﭼلاوا - улачағы, رديسلااب - баласыдыр, كنن ىساتآ - атасының, مغيدامزاي - язмадығым һ.б., әмма نازق - Қ[а]зан [1890, б. 3], димәк, бу язылыш норма рәвешен ала. Гарәп-фарсы алынмалары: مان - нам, همكﺤم - мәхкәмә, قولﺨم - мәхлуқ, ىلهانك - гөнаһлы һ.б. Р. Фәхретдиннең "ачык ана телемездә йазылмышдыр" дип белдерелгән "Тәрбияле ана" әсәрендә: هﭼراب - барча, ردرلانآ - аналардыр, ىسوياق - қайусы, ىشوتاق - қатушы, ىرللااب - балалары, ىلراي - йарлы, ندرلياب - байлардан, رد هلاناص - саналадыр, بوزاي - йазуб, ىنرلﭼاغآ - ағачларыны باراق - қараб, رليﭼ هﭽغاب - бақчачылар, ىﭽشاب ىرل - башчылары [Фәхретдин, 1898, б. 2-3] һ.б. Р. Фәхретдиннең " Һәрбер өйдә вә һәрбер хатын кулында бу китабның бер данәсе булынырга тиешледер" дип санала торган "Тәрбияле хатын" (1899) әсәрендә: رلنوتاخ - хатунлар, بوشانتاق - қатнашуб, ردشمنلغاب - бағланмышдыр, هنيسلااب - баласына, هدنسارآ - арасында [Фәхретдин, 1899, б. 2] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: نكل - ләкин, ىلبدا - әдәбле, تﺨب - бәхет һ.б. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә: ناغلاشاب - башлаған, لااب - бала, مرلشادناراق - қарандашларым (карындашларым), ىلاام - малай [Исхакый, 1902, б.3] һ.б. Г. Исхакыйның "Бай углы" әсәрендә [1903, 1910]: كنياب - байның, كننارق - Қ[а]занның, ىنيسلااب - баласыны, ىرلقﭼراق - қарчықлары, ىنوتاخ - хатуны, بوزاي - язуб [Исхакый, 1910, б. 164] һ.б. Гарәп һәм фарсы алынмаларында: هدلاح - хәлдә, بجع - ғаҗәб, نادان - надан һ.б. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: ىدلانيقاي - йақынлады, روطام - матур, ىدلاباق قلوغناراق - қаранғулык қаплады, هغراصاب - басарға, ىدلاشاب - башлады, ىرلقارفاي - йафрақлары, هشياغراص - сарғайыша, ىنرلوعياق - қайғуларыны, هتارات - тарата, جاعودناص - сандуғач, ىرلشواط - таушлары, هغرللاب - балаларға, بوواي - йаwуб, بوطاب - батуб, باراق - қараб һ.б. [Ибраһимов, ӘлИслах, 1907, № 2]. Әсәр аерым китап булып басылганда, автор тарафыннан: "Бер җирен үзгәртмим, бер хәреф арттырмыйм, киметмим, тик имлясын гына бераз төзәтәм", - дигән искәрмә бирелә [Ибраһимов, 1912, Т.1, 1974, б. 504]. Сүзнең беренче иҗегендә [а] авазының язылышына караган төзәтү күзәтелми, мәдсез әлиф язылуы дәвам итә. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: قليغناراق - қаранғылық, راتات - татар, ханымлары [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4]. "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә: راتات - татар [1909, б. 3], ناغلاداق - қадалған [5], ىلاغناراق - қаранғалый, مدلاشاب - башладым [1909, б. 6], "Татар кызы" хикәясендә راتات - татар, ناغلوصاب - басылған [1909, б. 3], هموناي - йанума [5], مراي - йарым [Татар кызы, 1909, б. 10] һ.б. Аерым сүзләрдә язылмый: نيقي - йақын [5], ىدتي - йатды [1909, б. 16] һ.б. Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә: شواط - таwыш, ادنسوشراق - қаршусында, ندنساقاي - йақасындан һ.б. Қапу сүзендә ишетелә торган сузык язуда күрсәтелми: هغوﭙق - қ[а]пуға бәрде, وﭙق - қ[а]пу [Камал, "Шура", 1909, № 8]. Классикларның беренче әсәрләрендә үк гарәп-фарсы алынмаларын куллану азая бара, асылда, халыклашкан вариантлар файдаланыла. Әлеге бүлекчәдән мондый нәтиҗә чыгарырга мөмки: сүзләрнең беренче иҗегендә әйтелештә ишетелә торган [а] сузыгы төрки-татар сүзләрендә мәдсез әлиф белән күрсәтелә, әлеге язылыш эзлекле барганга күрә, язылыштагы орфографик норма булып санала. Бер үк сүзләрнең әле сузыклы, әле сузыксыз булып, яисә әлифнең һаи рәсмия белән чиратлашып язылышын, шулай ук сузык ишетелеп тә язуда күрсәтелмичә бирелә торган очракларны норманың варинтлылыгы дип белдерә. Әмма хәзерге әдәби телдә сузык аваз белән әйтелә һәм языла торган бер үк сүзнең (мәсәлән, Казан), өйрәнелә торган чорда күпчелек авторларда да, эзлекле рәвештә, фәкать сузыксыз язылышы кулланылганга күрә, норма дип кабул итәргә тиеш булабыз. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла, димәк, язылыш ике орфографик тәртиптә бара. Татар теленең арткы рәт, түбән күтәрелешле калын сузык [а] авазының, төрки-татар сүзләренең сүз ахырында, гарәп теленең һаи рәсмия [ﻩ] графемасы белән бирелеше. Төркитатар сүзләренең тамырында нинди сузык ишетелүгә карамастан, аларның ахырында [а] авазы эзлекле рәвештә, норма буларак, һаи рәсмия белән күрсәтелә. "Гарәпчә, татарча, русча алынмалар сүзлеге"ндә белдерелгәнчә: һаи рәсмия (ه) сүз ахырындагы һ хәрефе [1965, б. 783]. Әлеге хәрефнең татар телендәге укылышы турында М.И. Мәхмутов мондый мәгълүмат бирә: "ة хәрефе (гарәпчә тә мәрбута, татарча түгәрәк т) гарәп телендә мөәннис (жен. род) исемнәренең азагында языла. Ялгыз сүзләрдә бу хәреф, кагыйдә буларак, укылмый, ул җөмлә эчендә булганда гына укыла. Татар теленә кергән сүзләрдә ул я [т] итеп укыла, ти хәрефе (ت) белән языла, я [ә] итеп укылып ноктасыз ه рәвешендә языла, мәсәлән: ةمجرت - тәрҗемәтүн, همجرت - тәрҗемә, ةعاس - сәғәтүн, تعاس - сәғәт һ.б. сүзләр" [Мәхмүтов, 1965, б. 810]. Гарәп телендәге һаи рәсмия (ه) хәрефенең, татар теленең сүзләрен язганда, бер үк шәкелдә күрсәтелүе һәм бер үк вазыйфа башкаруы аңлашыла. Әмма укылышта инде татар теленең сингармонизм дигән канунына буйсынырга туры килә, ягъни тамырында калын сузыклы сүзләрне әйткәндә, [ә] дип укылырга тиешле хәрефне татар авызы [а] ясап чыгара, тамырында нечкә сузык булырга тиеш сүзләрдә шул ук хәрефне [ә] дип укыйбыз була. Шуның белән бергә, хәзерге татар телендә кулланыла торган ки, гүйәки, чөнки сүзләренең ахыры иске татар телендә هك рәвешендә язылуы мәгълүм. Р. Әхмәтьянов "Служебные слова арабско-персидского происхождения в татарском языке" дигән мәкаләсендә ни өчен [кә]не [ки] итеп укырга мөмкин булуы турында искәрмә ясап үтә: "В фонетическом отношении в большинстве случаев арабско-персидские слова (служебные) не претерпевали существенных изменений. Однако в тюркских языках Поволжья звуки [у] и [ү] языка-источника почти всегда передаются через [о] и [ө], а арабско-персидский [ә] иногда отражается как [и]. Эти чрезвычайно информативные с точки зрения истории (прежде всего - татарского) языка разбираются нами ниже", - дип белдергәч, бәлки, бәлкем сүзләренең гарәп телендәге бал, бәл - однако сүзенә ки кисәкчәсенең кушылуы белән барлыкка килүен искәртә һәм болай дип дәвам итә: "Тюркифилологи зная об этом калькировали персидское слово (заменяя персидское ки тюркским его эквивалентом кем - ким - кто?) в виде бәлкем [Ахметьянов, 1986, с. 47-54 ]. Әйтеп үтелгәнчә, өйрәнелә торган чордагы язма истәлекләрдә сүз ахырында әйтелә торган [а] авазы язуда һаи рәсмия хәрефе белән күрсәтелә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." сәяхәтнамәсендә (1845) һаи рәсмия: هدناق - қанда [1889, б. 3; 2002, б. 63], هديآ - айда [б. 3; б. 64], هدنسوشراق - қаршусында, هنيدلآ - алдына [1889, б. 4; 2002, б. 64], هيوقيوا - уйқуйа (йокыга) [1889, б. 5; 2002, б. 65], هديرلاوقيوا - уйқуларыйда [1889, б. 6; 2002, б. 67], هليق - қыйла [1889, б. 6; 2002, б. 68], هيارآ - арайа, هدنآ - анда [б. 6; б. 69], هدنيساتوا - уртасында [б. 7; б. 70], هسلوا - улса [б. 8; б. 71], هرلانوب - бунлара [Каргалый, 1889, б.11; 2002, б. 75] һ.б. Сүз ахырында аңа дигән сүз мәдсез әлиф белән белдерелә: اكنآ - аңа [1889, б. 3; 2002, б. 63; 1889, б. 4; 2002, б. 64; 1889, б. 8; 2002, б. 70] һ.б. Гарәп һәм фарсы теле алынмаларына кушыла торган кушымчалар да шулай ук һаи рәсмия белән языла, әмма укылышта татар теле кагыйдәсе буенча, ягъни сүз тамырындагы сузыкка ярашылып, калын яки нечкә булып әйтелә: هدايند - дөнйада, هدنامز - заманда, هريهش - шәһирә (данлыклы) [Каргалый, 1889, б. 8; 2002, б. 70] һ.б., фарсы теле алынмаларында да: هرازاب - базарә [б. 2; 62], هدرزاب - базардә [б. 3; 62], هزبرخ - харбызә (карбызга), هريجنز - зәнҗирә [б. 6; б. 68], هيادح - Ходайа [Каргалый, 1889, б. 7], هنيدرد - дәрдинә [Каргалый, 1845, 1889, б. 8] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, төрки-татар сүзләренең сүз тамырында калын сузык булуга карамастан, эзлекле рәвештә, шарт фигыль, урын-вакыт һәм юнәлеш килеше кушымчаларында (угыз яки кыпчак төрләнеше булса да) һәм шул килештәге гарәп-фарсы алынмаларында да һаи рәсмия языла, укыганда инде сингармонизм сакланганы хәлдә әйтелә. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" җыентыгында (1856) сүз ахырында [а] авазының һаи рәсмия белән белдерелүе шушы ук тәртиптә бара: هزمنيلوي - йулынымыза [1856, б. 2], هغرلاوا - уларға [1856, б. 3], هغرلاوش - шуларға [3], هسمدلق - қылдымса [3], همليق - қыйлма [3], هنيشاب - башына [4], هدنا - анда [5], هغامليق - қыйлмаға [6], هديساتروا - уртасыда [7], هسرولا - улурсә [7], هدلآ - алда [8], هدترآ - артда [8], هسرروا - урурса [9], هسلوا - улса [11], هدنرراولاي - йалwарырында [11], هدكنوﺒق - қ[а]пуыңда [11], هرلانآ - анлара [11], هرلانوب - бунлара [11], هنيلوي - йулына [Салихов, 1856, б. 17] һ.б. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, сүз ахыры дигәндә, күпчелек очракта, сүзнең кушымча алган, ягъни сүзформаның ахыры күздә тотыла. Шуның белән бергә, бу авторда түбәндәге шигъри юлларда кара дигән сүз-тамырның ахырында һаи рәсмия билгесе куелу күренеше дә күзәтелә: Үзем мөфлис, күзем хәйрә, йөзем қара (هراق), сүзем тыйрә, Ничүк лаиқ әүлям йирә (هريي), һидаять вир бәңә йараб, ягъни Үзем ярлы, күзем аптыраулы, йөзем қара, сүзем ачулы, Ничек лаиқ булыйм яхшы җирә (هريخ), туры-дөрес юл бир миңа йа Раббем [1856, б. 8] дигән ике юллыкта, қара, җирә һәм йирә сүзләре, һаи рәсмия белән язылган. Мәдсез әлиф белән: اكنا - аңа [4], اكنب - бәңә [Салихов, 1856, б. 8] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларына кушылган кушымчаларда: هدترخآ - ахирәтдә [2], هنيرخآ - ахырына [5], هياعد - доғайа [7], هدﺒلط - талибдә [Салихов, 1856, б.10] һ.б. Ш. Зәкинең "...Гайре йарым калмады" шигырендә сүз тамырындагы сузыкның нинди булуына карамастан, сүзформа ахырында һаи рәсмия языла: هميناق - қаныма, همغلراو - варлығыма, هدقوريآ - айыруқда, هسقوي - йуқса [Фәхретдинев, Асар, 1907, б. 415; Юсупов, 2006, с.186]. "...Булғай, булмагай " шигырендә: هسلوب - булса, رد هدكوتسآ - астуңдадыр, رد هدكلوق هغيجراق - қарчыға қулыңдадыр [Асар, 416; Юсупов, 2006, с. 188]. Сүз тамыры дигәндә, карчыга сүзе генә истә тотыла, башка очракларда кушымчалардагы (сүзформа) язылышны күрәбез. Шагыйрьнең "...Бән Ходаның бер гарибе..." дип башланган шигырендә ىس هراق - қарасы, ىس هراﭽىب - бичарасы, ىس هراي - йарасы, ىس هراو - варасы, ىس هراق - қарасы сүзләренең ахыры һаи рәсмиягә тәмамлана, аннан соң III зат тартым кушымчасы кушыла, аны тезеп бирүе белән, автор шигъри яңгырашны барлыкка китерү максатына ирешә [Юсупов, 2006, с. 190]. Мәдсез әлиф белән: اكب - бәңа, اكس - сәңа, لاوآ - аwыла, اكنآ - аңа һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: امناج - җаныма, هنسايرد - дәрьясына, جهانده - җиһанда һ. б. [Юсупов, 2006, с. 186-193]. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884]: هدناغارق - қараганда, هققملاق - қалмыққа, هديلاآ - алай да, هققدصاي - йасдыққа, هققلروماط - тамурлыққа, هققسناط - тансыққа, هققوي - йуққа, هدنيارﭼ - чыраенда, هققلاوآ - аулаққа, هدقاي - йақда, هدقوص - суқда, هدقص - сақда һ.б. [Вәлиди, 1912, б. 93-98]. Мәдсез әлиф белән: اكندلآ - алдыңа. Гали Чокрыйның "Замме нәзыйр" китабында (1864): هسليق - қыйлса, هسلوب - булса һ.б. [1888]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Бүз йегет" (1874) һәм "Таһир илә Зөһрә" (1879, 1882) кыйссаларында да сүз هجقب - бақча һәм сүзформа ахырындагы [а] авазы һаи рәсмия белән языла: هدنشوت - тышында, هدنلوي - йулына, هنيوا - уйына, هرشط - тышра, هقﭽناوق - қуанычқа, هﭽقاب هغ - бақчаға, هسلوب - булса, هسليق - қыйлса, هغمرﻄلوا - ултырмаға һ.б. [Кормаши, 1894, б. 2-7]. Мәдле әлиф белән: اكنآ - аңа, اسطآ - атса, اسطاي - ятса, اك هسرن - нәрсәгә [Кормаши, 1894, б. 2] һ. б. М. Акмулланың "Даменла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892): сүз һәм сүзформа ахырында [а] авазы һаи рәсмия белән бирелә: هدنازق - Қ[а]занда, هغوشراق - қаршуға, هديغناراق - қараңғыда, هنغودق - қодуғына, هدنلوق - қулында, هدياق - қайда, هروت - тора, هنغزآ - аз ғына, هقترآ - артқа, هدزكناﺼشآ - ашсаңызда, هسلوب - булса һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: هدناديم - мәйданда, هدرامضم - мозмарда, هغقلقح - хақлықға, هغناملسم - мөселманға, هغاملع - ғолямаға [Акмулла, 1892, б. 2 һ.б.]. Аңлашылганча, сүз тамырының нинди булуына карамастан, барлык төрдәге кушымчалар да һаи рәсмиягә тәмамлана. Тикшерелә торган чорда, тезмә әсәрләрдәге кебек үк, сәнгатьле чәчмә әсәрләрдә дә сүз ахырында ишетелә торган [а] авазының һаи рәсмия белән язылышы норма буларак, мәдсез әлиф белән бирелеше вариант буларак дәвам ителә. Мәсәлән, К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881) түбәндәге сүз һәм сүзформалар да [а] авазы һаи рәсмия белән языла: هدلي - йылда, هدلوآ - аwылда, هنناغوت - туғанына, هققرق - қырықға, هد هسلوب - булса да, هدنرلاارآ - араларында, هدنغوي - йуғында, هنتسآ - астына, هغنويوا - уйынға һ.б. [Насыйри, 1889, б. 3-6]. К. Насыйриның "балаларға йауз холықдан сақланыб, изге холық белән холықланмақ өчен" дип язылган "Әхляк рисаләсе"ндә: هدنكنوص - суңында, هغرلالااب - балаларға, هقشاب - башқа, هغلوي - йулға [1881, б. 2] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: هغايند - дөнйаға, هدرلاتفص - сыйфатларда, هدنرلاتقو - wақытларында, هغرلاقلخ - халықларға, هغزملقع - ғақылымызға هنتافو - wафатына, هدنقح - хақында, هدنرخآ - ахырында [Насыйри, 1881, б. 2-3]. М. Акъегетзадәнең "Хисамеддин менла" әсәрендә: هعوص - суға, هﭽيلشاب - башлыча, هقشب - башқа, [Акъегет, 1986, б. 3], هزكنغلياب - байлығыңыза [60] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: ىك هدنفرط - тарафындағы [Акъегет, 1886, б. 3] һ.б. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): هكرونليق - қыйлынурға, هدنسويقا - қайусында, هغروليق - қыйлурға, هدنسارا - арасында, هدنآ - анда, هسلآ - алса, هﭽقا - ақча, هغروشاروص - сорашырға [Фәизхан, 1896, б. 2-3] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында һәм аларның кушымчаларында: هعلاﻄم - моталәға, هدباتك - китабда, هدنفارطا - әтрафында, هغايند - дөнйаға һ.б. [Фәизхан, 1896, б. 2-5]. З. Бигиевнең "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романында (1889): هدنازق - Қ[а]занда, هدنوا - унда [1889, б. 4], هدنطاق - қатында [1889, б. 5] һ.б. "Гөнаһе кәбаир" (1890) романында: هقشاب - башқа, هدنلوي - йулында, هدنناي - йанында, هدنيوا - уйында [Бигиев, 1890] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларына кушылган кушымчалар да һаи рәсмиягә тәмамлана: هدتقو - wақытда, هدلتاق - қатилдә, هقيقد - дәқыйқа [Бигиев, 1889, б. 4], هزكنزامن - намазыңыза [Бигиев, 1890] һ.б. Ф. Кәриминең "Җиһангир мәхдүмнең ауыл мәктәбендә укуы" хикәясендә (1898): لااب - бала, اتوقوا - уқута, هدنس هرآ - арасында, هنيلغوا - уғлына, لاوب - була, هغرولوب - булурға, هروط - тора, ابات هغزاي - йазға таба, هغميناط - танымаға, لاوقوا - уқула [Кәрими, 1898, б. 2] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, -та, -ла, -ба булып языла торган кушымчаларда сүз ахырындагы [а] мәдсез әлиф белән күрсәтелә. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле ана" әсәрендә (1898): هدقملوا - улмақда, هسلوب - булса, هنغ هنيرللااب زوا - үз балаларына ғына [1898, б. 2] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: هدايند - дөнйада, هدتقو - wақытда, هدترخآ - ахирәтдә [Фәхретдин, 1898] һ.б. Автор үзе "ачык ана дилемездә йазылмышдыр" дип белдергән "Тәрбияле бала" (1898) әсәрендә: هد هسلوا - улса да, هد هساروص - сораса да, هغرولوب - булурға, هنرللااب - балаларына هغلااب - балаға [Фәхретдин, 1898, б. 2-3] һ.б. Аерым авторларда бер үк әйтелешле сүзләрнең ахырында әлиф һәм һаи рәсмия язылышы параллель кулланыла. Мәсәлән, Ш. Тукаевның "Тарихы Эстәрлебаш" хезмәтендә: هدرللي - йылларда, هﭽقاب هدرل - бақчаларда, ادرلشق - қышларда һ.б. [Тукаев, 1899, б. 2-3] һ.б. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә: هدنكوص - соңында, هدنزيواөйәзендә, هدلوآ - аwылда, هروط - тора һ.б. [Исхакый, 1902, б. 4]. Г. Исхакыйның "Бай углы" әсәрендә [1903]: هد هسروآ - аwырса да, هرتيك - китерә, هدنوب - бунда, هﭽنيوب - буенча, هغايند - дөнйаға һ.б. [Исхаки, 1910, б. 163-165]. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: باصارغه - басарға, هشياغراص - сарғайыша, هتارات - тарата, هنيرلالااب - балаларына, هغماروا - урамға, هدنوش - шунда, طاشلاماغه - ташламаға һ.б. Чықсалар, чықмасалар дигән сүзләрдә күплек кушымчасыннан алда килә торган шарт фигыль кушымчасы һаи рәсмия (رل هسقيﭼ - чықсалар) һәм мәдсез әлиф белән (رااسامقيﭼ - чықмасалар) бирелә [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Сүз ахырында [а] авазының язылышына караган аерым төзәтүләр күзәтелә. Мәсәлән, беренче басмада чықсалар (رل هسقﭼ) һәм чықмасалар (رلاسامقﭼ) дигән сүзләрдәге шарт фигыль кушымчасында һаи рәсмия белән мәдсез әлиф чиратлаша, китап вариантында һәр ике сүздә (رل هسقﭼ, رل هس امقﭼ) һаи рәсмия генә языла [Ибраһимов, 1912, б. 3], димәк әйтелеш чагылдырыла. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: هتونوا - оныта, هنغ - ғына, هغرانيوا - уйнарға, هراق - қара, اكيم - миңа сүзе мәдсез әлиф белән белдерелә [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4]; "Гарәфә кич төшемдә. Хыялый хикәя"сендә: هدنبولك - клубында, هموناي - йанума, هدراتات - татарда, هنغ رغآ - ағыр ғына, هراق - қара, هغنازق - Қ [а]занға һ.б. Шуның белән бергә, бу басмада оныта (اتونوا) дигән сүзнең ахырында һаи рәсмия мәдсез әлиф белән алмаштырыла [Әмирхан, 1909, б. 2], "Танымаганлыкдан танышдык" хикәясендә тойа (ايوط) сүзе мәдсез әлифкә тәмамлана [Әмирхан, 1909, б. 5]. Бу сүзләрне автор ишетелгәнчә язарга тырышкан булса кирәк. Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә: هسليق - қыйлса, هغرلاغي - йығларға, هركوص - соңра һ.б. Қаршусында (ادنسوشراق) дигән сүзгә кушылган кушымча мәдсез әлифкә тәмамлана [Камал, "Шура" 1909, № 8, б. 254]. Мисаллардан күренгәнчә, калын яисә нечкә сузык белән әйтелә торган төрки-татар сүзләренең тамыр яисә нигезенә кушылган кушымчаларның ахырындагы, әйтелештә ишетелә торган [а] фонемасы эзлекле рәвештә һаи рәсмия белән белдерелә; бер-бер артлы килә торган ике кушымча да һаи рәсмиягә тәмамлана. Бу язылыш гарәп-фарсы алынмаларына кушылган кушымчаларда да чагыла, димәк, норма буларак кабул ителә. Калын сүзләрдә -та, -ба, -ла, -йа, -ңа кушчымасы булып языла торган һәм нечкә сузык булган اكنب - бәңа, اكنس - сәңа, اكنآ - аңа, اكرلزس - сезләргә, اكيم - миңа, اكمدآ - адәмгә һ.б. кебек сүзформалардагы сүз ахырындагы [а] авазының мәдсез әлиф белән язылышы, аның алдагы тартыктан соң кулланылуына, ягъни язылыштагы штампка да бәйле булса кирәк. Димәк, бу очракны да норма дип санарга тиеш булабыз. Ничек кенә булса да, сүз ахыры позициясендә һаи рәсмиянең язылуы да ныклы норма буларак дәвам итү күзәтелә. Шулай итеп, тикшерелә торган чорда язылган (басылган) тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә, төрки-татар сүзләрендә татар телендәге [а] авазы сүз башы, сүз уртасы һәм сүз ахыры позициясендә гарәп әлифбасының мәдле әлиф, мәдсез әлиф һәм һаи рәсмия дигән хәрефләре белән белдерелүе орфографик норма булып санала; әлеге хәрефләрнең урыннарын алмаштырып кулланылу нигезендә, билгеле бер дәрәҗәдә вариантлылык күзәтелүгә карамастан, классик иске татар телендә ныгыган норма эзлекле булып дәвам ителә. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз чыганак телендәге язылышны саклый, кайбер сүзләрдә генә типографик пландагы туры килмәү, төрлелек күзәтелә. Татар теленең алгы рәт, түбән күтәрелешле нечкә сузык [ә] авазының, төрки-татар сүзләренең сүз башында, гарәп теленең мәдсез әлиф [ا] графемасы белән белдерелүе. Татар теленең алгы рәт, түбән күтәрелешле, нечкә сузык [ә] авазы, төрки-татар сүзләренең сүз башы позициясендә, гарәп теленең мәдсез әлиф графемасы белән белдерелүе тикшерелә торган чорда язылган поэзия әсәрләрендә традицион норма буларак дәвам ителә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әсСәгыйди" сәяхәтнамәсендә (1845): هدكنلا - әлеңдә, هدملا - әлемдә [1889, б. 2; 2002, б. 62], كنسليا - әйләсәң [1889, б. 2; 2002, б. 62], كنوداملايا - әйләмәдең, بويليا - әйләйүб, ىدليا - әйләде [2; 62], كمليا - әйләмәк, كدنا - әндак [3; 63], كنسرليا - әйләрсәң [4; 64] һ.б. Вариант: әл сүзе мәдсез һәм мәдле әлиф белән языла: هدكنلا - әлеңдә [1889, б. 2], هدنيلآ - алиндә [1889, б. 5], әл сүзе ил рәвешендә дә бирелә: كناستود اكنكليا رب - бер илкеңә дотсаң [Каргалый, 1889, б. 2]. Гарәп теле алынмаларында: لها ىرورس اي - йа соруры әһел (куаныч иясе), لاوا - әүвәлән [1889, б. 2; 2002, б. 62], لها - әһле (кешеләр) [1889, б. 3; 2002, б. 63], رلاايﺒنا - әнбийәләр [3, 63], ردنا - әндәр (сирәк) [1889, б. 3; 2002, б. 63], رثا - әсәр (эз, билге) [1889, б. 3; 2002, б. 64], باﺤصا - әсхабы [1889, б. 3; 2002, б. 64; 1889, б. 4; 2002, б. 65], ريغص دلاوا - әүляде сәғыйрь (җәһәннәм токымы) [1889, б. 4; 2002, б. 64], لاغا رما - әмре әғла, [1889, б. 4; 2002, б. 64] һ.б. Фарсы теле алынмаларында: هديناويا ملعا - ғаләм әйванида (дөнья сарайында) һ.б. [Каргалый, 1889, 2002]. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" җыентыгында (1856): ندنلا - әлеңдән [1856, б. 2], هليا - әйлә, لك لايا - әйләгел [3], مدليا - әйләдем [4], هنيلا - әлинә [1856, б. 5] һ.б. Вариант: әл сүзе алинә (هنيلآ) дип мәдле әлиф белән [1856, б. 11] һәм әлүм (مولا) дип мәдсез әлиф белән языла: الله لوسر اي طوت مولا - әлем тот йа рәсүл Алла [1856, б. 12] һ.б. Гарәп теле алынмаларында: لها تعاط - тәғать әһле (дога кылучылар), تداعس لها - әһле сәғадәт (бәхетле кешеләр) [Салихов, 1856, б. 2 һ.б. ]. Ш. Зәкинең "...И дәрига!..." дип башлана торган шигырендә [Фәхретдин, Асар, 1907]: ىنملا - әлемне, هليا - әйлә [Вәлиди, 1912, б. 117, Юсупов, 2006, с. 186], Бу шигырь М. Гайнетдинов җыентыгында "...гайре йарым калмады" исеме белән "Мөнәҗәте дигәр, И дәрига! дип башлана [Гайнетдинов, 2002, б. 40]. "...бу ләгыйна Сам вә Рөстәм..." дип башлана торган шигырендә: هدكلا - әлеңдә, نرللا - әлләрен [Юсупов, 2006, с. 192]. Әлеге шигъри юллар М. Гайнетдинов җыентыгында "Үз-үзен битәрләү шигыре. Суфи хәзрәт р.г.нең "һазъме нәфс итәрәк мөнаҗәте ба дәргяһы казиел хәҗҗ иттеке назмы" дигән аңлатма белән "Игре юлларны қуюбән, туғры юла варасы" дип башланып, "бән Ходаның" дип дәвам ителә торган шигыренә кушылып бирелә [Гайнетдинов, 2002, б. 32-33]. "Татар поэзиясе антологиясе"ндә дә "Игре йулллары қуйубән..." дип башлана һәм "Бән Ходаның... " дип дәвам ителә [1992, б. 319320]. "...ғашыйқ ашөфтәнең..." дип башлана торган шигырендә: قشاع ىس همليا هآ هرك رب كن هديروش - ғашыйқ шуридәнең бер кәрә аһ әйләмәсе [Фәхретдинев, Асар, 1907, б. 417-418, Юсупов, 2006, с. 192]. Вариант: Ш. Зәкинең "...Бән Ходаның..." дип башлана торган шигырендә әл сүзе ил формасында языла: قملوا نوبز ردقلراغ هن هاو هنيكليا نمشد وب - wаһ нә ғәрлекдер зәбун улмақ бу дошман илкинә [Йосыпов, 2006, б. 190]. Гарәп-фарсы теле алынмаларында: دبا - әбәд (мәңгелек), هراوا - әwәрә (мавыгу), لاعا - әғла һ.б. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884] әйтдем (مدتيآ) сүзе, итдем (مدتيا) сүзенең язылышыннан аерылсын өчен, заммалы әлиф белән башлана [Вәлиди, 1912, б. 94]. Вариант: сүз башындагы [ә] авазы заммәле әлиф белән һаи рәсмия кушмасы белән белдерелә: هن هليآ - әйләнә [Вәлиди, 1912, б. 95]. Авторның "Фәрхи" поэмасында "Фәрхи, айгыл, ничек итеп түзәлем", дигән юлда, әйтче сүзе мәдле әлиф белән башлана [Кандалый, 1988, б. 356]. Г. Чокрыйның "Замме назыйр китабы"нда [1846]: رخ رلانوتاخ ريا ىاكﭼا رغاﭼ هدتابا - ир-хатунлар һәр әбәтдә чағыр эчкәй һ.б. Гарәп-фарсы теле алынмаларында: ادب - әдәб һ.б. [Чокрый, 1888, б. 2-3]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыссаи Бүз йегет" әсәрендә (1874): ناكتيا - әйткән [1874, б. 2], ىدتيا - әйтде, ىدريا رتيا - әйтүр ирде [1874, б. 3] һ.б. "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә"дә (1879, 1882): روتيا ىاور - Рави әйтүр [1894, б. 2], ىدتيا بوراب هنناي - йанына баруб әйтде, ىتاق ىتاق ىدتيا رلازوس - қаты қаты сүзләр әйтде [1894, б. 6] һ.б. Вариант: әйткән сүзе айған дип тә языла. "Бүз йегет" кыйссасында: ىناغيآ رعش رب باراق هكتكي زوب - Бүз йегетка қараб бер шиғыр айғаны [1874, б. 3]. "Таһир илә Зөһрә" кыйссасында: Хак Тәгаләгә зарилық қылыб айғаны (ىناغيآ), [6], ىناغيآ تيب رب اكرهاط - Таһиргә бер бәет айғаны [7] дип, мәдле әлиф белән языла димәк, вариант хасил итә [Уразаев-Кормаши, 1894, б. 6-7] һ.б. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892): روتيا - әйтүр, بوتيا ىرغوط - туғры әйтүб, رلناكتيا - әйткәнләр [5], تاقﭼوا هنلايا راقنش رب لوا هداوه - һаwада ул бер шоңқар әйләнә очқан [1892, б. 12], مستيا - әйтсәм [Акмулла, 1892, б. 15] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: ىرثكا - әксәре [5], تﺒلا - әлбәттә [Акмулла, 1892, б. 7] һ.б. М. Акъегетзадәнең "Хисамеддин менла" әсәрендә (1886): بونليا - әйләнүб [1886, б. 20] һ.б. Вариант: Хисаметдин менла Мөхәммәт Рәсүлнең сүзен аңлатканда, әйтде сүзе мәдле әлиф белән башлана: آيتدى - айтды [1886, б. 23]. Рус теле алынмалары төрки-татар сүзләрендәге кебек йы-йе мәд белән түгел, аерым бер мәдсез әлиф белән башлана: ناخرتسا - Әстерхан, ىراﺒنا - әнбары һ.б. Гарәп-фарсы теле алынмалары үз кагыйдәсе белән языла: ىسيلاها - әһалисе [2], اما - әмма [9], هكن لاوحا - әхвалеңә [11], نمزسقلاحا - әхляқсызмән [26], ىدبا - әбәди [Акъегет, 1886, б. 32] һ.б. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881) сүз башында ишетелә торган [ә] авазы мәдcез әлиф белән башлана: ىا ىدتيا اكروتيا - әйтергә [1898, б. 4], هﭽيملب نس هتيا ىن - ни әйтәсен белмичә [Насыйри, 1898, б. 9] һ.б. Гарәп һәм фарсы теле алынмаларында: راﺒحا - әхбәр, لاوحا - әхwәл, هلا دمﺤلا - әлхәмдилләһ, رلاايلوا - әүлиялар, هﺼقلا - әлқыйсса, اجل - әҗәл [Насыйри, 1898, б. 2-5 һ.б.]. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): ىدتيا ىطوط ىا - әй Тутый әйтде [Фәизхан, 1896, б. 10, 12, 20, 24, 25, 37, 44] һ.б. Вариант: ىدتيآ هنيزوا زوا - үз-үзенә айтды дип, мәдле әлиф белән дә языла [Фәизхан, 1896, б. 3], ىدتيآ ىطوط - Тутый айтды [Фәизхан, 1896, б. 14, 19]. Гарәп-фарсы алынмаларында: ىرما كنن ىلاعت قح - хақ Тәғаләнең әмре [1896, б. 6]. З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә: ىساكتا - әткәсе, مياكنا - әнкәйем, ىدنفا - әфәнде [Бигиев, 1889, б. 8, 67, 68] һ.б. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле бала" әсәрендә әйтеб сүзе мәдле әлиф белән языла: رلنوستاراي ىنب بوتيآ تمحر اكب - бәңә рәхмәт айтуб бәне йаратсунлар [Фәхретдин, 1898, б. 2]. Классик әдипләрнең беренче әсәрләрендә, сүз башындагы [ә] авазының язылышы үзгәртелә, әлеге үзенчәлек традицион язылыш белән нәүбәтләшеп бара. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә (1902): ىتا - әти, ىنا - әни һ.б. [Исхакый, 1902, б. 4]. Сүз башындагы [ә] традицион мәдсез әлиф белән бирелә, әмма авторның "Бай углы" әсәрендә сүз башындагы [ә] авазының язудагы тамгасы үзгәрә, ул сүз ахырында килә торган һаи рәсмияне сүз башында бирелергә җайлаштырылып, фәтхәи хәрфия дип исемләнгән билге белән күрсәтелә. Бу мәсьәлә "... هأ фәтхәи хәрфиясе кәлимәләрнең фәкать ахырында язылырга" тиеш дип (1899), имля төзәтүгә багышланган беренче Гыйльми мәҗлестә ассызыклана. Әмма алга таба Һади Максуди тарафыннан: "...фәтхәи хәрфия төрки сүзләрдә кәлимәнең ахырында истигъмал ителгән кеби, әүвәлендә вә уртасында да истигъмал ителмәле هن هلي هﺋ - әйләнә, هني هﺋ - әйтә, ةلل هﺋ - әллә, ك هلب - беләк, ك هلت - теләк, چ هموك - күмәч" [Курбатов, 1999, б. 45]. Фәтхәи хәрфия дигән билге һаи рәсмия алдыннан фәтхә куелган рәвештә языла. Мәсәлән, "Бай углы" әсәрендә (1903): ىب هﺋ - әби, رليب هﺋ - әбиләр, هتي هﺋ - әйтә, رل هستي هﺋ - әйтсәләр сүзләре әлеге фәтхәи хәрфия белән бирелә [Исхаки, 1910, б. 164-165] һ.б. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" хикәясенең беренче басмасында әллә сүзе фәтхәи хәрфия белән языла [Әл-Ислах, 1907, № 2]. Сүз башында [ә] авазының язылышына караган аерым төзәтүләр күзәтелә, дип әйтергә мөмкин, мәсәлән, беренче басмада мәдсез әлиф белән башлана торган әйдә (هديا) сүзе, икенчеләп басылганда, фәтхәи хәрфия (هﺋ) белән бирелә [Ибраһимов, 1912, б. 4] һ.б. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: ه للهﺋ - әллә [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4]. "Гарәфә кич төшемдә. Хыялый хикәя"сендә هكروتي هﺋ هن - нә әйтүргә [1909, б. 26]. "Танымаганлыкдан таныштык" әсәрендә ىلي هش ىلي هﺋ - әйле шәйле, ىل هﺋ - әле сүзләре [Әмирхан, 1909, б. 5], Ш. Камалның "Уяну" хикәясендәге ه لل هﺋ - әллә сүзе [Камал, "Шура", 1909, № 8] фәтхәи хәрфия дигән билге белән башлана. Мисаллардан аңлашылганча, татар телендәге [ә] авазының сүз башы позициясендә ХХ гасырның беренче унъеллыгына кадәр эзлекле рәвештә мәдсез әлиф белән язылуы норма буларак дәвам ителә, аннан соң фәтхәи хәрфия белән күрсәтелә башлавы норма варианты булып санала, әмма алга таба нәкъ әлеге вариант норма булып күтәрелә, шул ук авазның аерым әсәрләрдә мәдле әлиф белән чиратлаштырылуы норманың варианты булып санала башлый. Әлеге вариантлылык төрки-татар сүзләрендә дә һәм, шулай ук, кайбер гарәп-фарсы алынмаларының, (мәсәлән, ىلصآ - асла һ.б.) кулланылышында да чагылыш таба. Татар теленең алгы рәт, түбән күтәрелешле нечкә сузык [ә] авазының, төрки-татар сүзләренең беренче иҗегендә, күрсәтелү-күрсәтелмәве. XIX гасыр башында язылган поэзия әсәрләрендә татар теленең алгы рәт, түбән күтәрелешле, нечкә сузык [ә] авазының, төрки-татар сүзләренең беренче иҗегендә белдерелмәве, иске татар теленең традицион нормасы буларак, дәвам ителә, мәдсез әлиф графемасы белән белдерелүе норма вариантлылыгы буларак кабул ителә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." (1845) әсәрендәге төрки-татар сүзләрендә: رب - б[е]р, هيودنﺒك - к[ә]ндүйә [1889, б. 3; 2002, б. 63], هسرولك - к[ә]лүрсә [3, 63], ندنب - б[ә]ндин [3, 63], زروروس - сү[ә]рүрез [3, 64], هجن - н[ә]чә [1889, б. 4; 2002, б. 64], كلكمسك - к[ә]смәклек, هتن - н[ә]тә, مك - к[е]м һ.б. [Каргалый, 1889, б. 3; 2002, б. 64] һ.б. Гарәп теле алынмаларында: ترضح - хәзрәт, مكﺤم - мәхкәм, هﺨيش - ш[ә]йхә һ.б. Фарсы теле алынмаларында: ركم - м[ә]гәр (1889) һ.б. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" җыентыгында (1856): نس - с[ә]н, ىنس - с[ә]не, اكس - с[ә]ңа, نيدنس - с[ә]ндин [1856, б. 2], ﺲمليتك - к[ә]телмеш [1856, б. 4], رولك - к[ә]лүр, اكب - б[ә]ңә [Салихов, 1856, б. 6] һ.б. Ш. Зәки шигырьләрендә [Фәхретдин, Асар, 1907]: نيدنس - с[ә] ндин, ىنب - б[ә]не, اكنس - с[ә]ңа, كنس - с[ә]нең [Асар, 1907; Юсупов, 2006] һ.б. Гарәп теле алынмаларында: ندنلامج - җ[ә]малендән, ددم - м[ә]д[ә]д, رﻈن - н[ә]зар (караш), مسفن - н[ә]фсем һ.б. Фарсы теле алынмаларында: اغيرد - д[ә]рига (ни аяныч), هنبادرك - г[ә]рдабына (упкын), هنيسايرد - д[ә]рйасыға (диңгез), كنج - җ[ә]нк (сугыш, тартыш), هﮔرد - д[ә]ргяһә (капка төбе, дәрвишләр торагы), مدﺒمد - д[ә]мб[ә]д[ә]м (һәрвакыт) [Юсупов, 2006, с. 186-193] һ.б. Ә. Уразаев-Кормашиның "Бүз йегет" кыйссасында (1874) беренче иҗектәге [ә] авазы күпчелек очракта язуда чагылмый: هني - й [ә]нә, شملك - к [ә]лмеш, ىدتك - кәтде, تكي - й[е]кет һ.б. Аерым сүзләр, мәсәлән, йаш (شاي) сүзе мәдсез әлиф белән бирелә: شب نوا ىدشريا هنيشاي - ун биш йәшенә ирешде ["Бүз йегет", 1874, б. 2]. Кил тамыры эзлекле булып ليك шәкелендә, татар сөйләменә туры китерелеп бирелә, димәк, бу төр язылыш норма буларак ныгуга бара, дип әйтә алабыз: شمليك - килмеш, ناكليك - килгән, ىناكليك - килгәне, روروتليك - килтерүр [Кормаши, 1874, б. 2-3]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Таһир илә Зөһрә" кыйссасында [1879] да беренче иҗектәге [ә] авазының язуда күрсәтелүкүрсәтелмәве шушы тәртиптә бара, ягъни күпчелек очракта күрсәтелми: هﭽن - н[ә]чә, اك هسرن - н[ә]рсәгә, اكنم - м[ә]ңә, رليدلك - к[ә] лдиләр, نس - с[ә]н, اكنم - м[ә]ңә [1894, б. 2-3] رلكﭼﭼ - ч[ә]чәкләр һ.б. Аерым сүзләрдә әлиф белән бирелә:رلشاي - йәшләр [1894, б. 5]. Бер үк сүзләрдә сузык күрсәтелә яисә күрсәтелми: هﭽين رب - бер ничә [1894, б. 3], هﭽن - н[ә]чә [1894, б. 6] һ.б. Кил тамыры [и] белән языла: هسليك - килсә [2], هدنناكليك - килгәнендә, بوتيك - китеб [1894, б. 3], بوليك - килеб, ىدتيك - китде [1894, б. 6] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, кыйссаларның һәр икесендә дә кәлде, килде сүзләрендә [ә] ~ [и] авазларының чиратлашу һәм [и] авазының язуда белдерелүенең сан ягыннан күбрәк булуы күренә. Гарәп-фарсы алынмалары үз теле кагыйдәсе белән языла: ميكح - хәким, ندرهش - шәһәрдән, ريس - сәер (гизү), رلشيورد - дәрвишләр һ.б. М. Акмулланың "Даменла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892) күп очракта, беренче иҗектәге [ә] авазы язуда күрсәтелми: ميتي - й[ә]тим, منم - м[ә]н[е]м [4] һ.б. Тамырында [и] булып әйтелә торган сүздә, сузык күрсәтелмәсә, [ә] белән укырга мөмкинлек бирә: كتكانلر - к[и]ткәнләр [Акмулла, 1892, б. 5]. Йәш һәм чәй сүзләре мәдсез әлиф белән языла: هدشاي - йәшдә, رب - бер, معمجم - мәҗмәғым [1892, б. 3], مكره - һ[ә]ркем [Акмулла, 1892, б. 2]. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881) әйтелештә ишетелә торган [ә] авазы күпчелек очракта язуда чагылыш тапмый: اكنس - с[ә]ңә, كننس - с[ә]нең [1898, б. 4], رد هسرن - н[ә]рсәдер [5], ناكلايب رلاواب - б[ә]йләгән баулар [1898, б. 8], هسرن - н[ә]рсә [1898, б. 9] һ.б. Шуның белән бергә, бу әсәрдә бер үк сүзләрдә [ә]- [и] чиратлашуы (мәсәлән, ничә сүзенең нәчә дип язылышы) күзәтелми диярлек, беренче иҗегендә [и] сузыгы белән генә языла: كوﭽين - ничүк, هﭽين - ничә [1898, б. 4], هدري هﭽين - ничә й[е]рдә [1898, б. 8], نوك هﭽين - ничә көн [8] һ.б. Йәш сүзенең беренче иҗегендәге сузык аваз фәкать мәдсез әлиф белән генә бирелә: هدنشاي رب ناسكس - сәксән бер йәшендә [1898, б. 3], كننشاي - йәшнең [4] һ.б. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында йәш, чәй, йәнәшә сүзләре мәдсез әлиф белән күрсәтелә: бу йекерме биш йәшлек (كلشاي) җегет [1886, б. 4], بودروتك ىاﭼ - чәй кәтүрдүб, йәнәшә (هشاناي) бер кечек бүлмә вар иде [Акъегет, 1886, б. 9] Аерылып бирелә торган хәрефләр белән язылган сүзләрнең уртасында [ә] авазы һаи рәсмия белән дә белдерелә: هب هر هع - ғәрәбә [7], هز هريت - тирәзә [27], هج هم هرب - бәрәмәчә [1886, б. 35] һ.б. Бу төр язылышны да вариантлылык дип саныйбыз. З. Бигиевнең "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә: رليدتك - кәтдиләр [1889, б. 4], тәрәзә сүзенең беренче иҗегендә сузык күрсәтелмичә бирә: هز هرت - т[ә]рәзә [Бигиев, 1889, б. 7]. "Гөнаһе кәбаир" романында йәшенә (هنيشاي) сүзе мәдсез әлиф белән языла [1890, б. 3] һ.б. Шулай итеп, мисаллардан күренгәнчә, беренче иҗектә әйтелә торган [ә] авазы күпчелек очракта язылышта кулланылмый, аның урынына [и] хәрефе язылырга яисә язылмаска мөмкин, йәш (شاي), җәй (ىاج) кебек сүзләр мәдсез әлиф белән белдерелә. ХХ гасырның 9-10 нчы елларында классик әдипләребезнең беренче әсәрләре басыла башлый. Аларның иҗатында сузык авазларны язуда чагылдыру, асылда, иске татар теленә хас булган традицион рәвештә бара, ягъни аерым сүзләрнең беренче иҗегендә ишетелә торган [ә] авазы язуда күрсәтелмәскә мөмкин. Мәсәлән, Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә йәш сүзе мәдсез әлиф белән языла: биш йәшендән (ندنشاي), алты йәшенә (هنيشاي) қадәр, энҗе кебек йәшләре (رلاشاي) [Исхакый, 1902, б. 5]. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" әсәрендә: كنياج - җәйнең, شاي - йәш, لشاي - йәшел [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә: йәш (شاي) татар йегетләре, татар йәшләре (ىرلشاي), кешеләрнең йәшләре (ىرلشاي) тәгәрәп-тәгәрәб қоелырға кереште, күзендәге йәшләрен (نرلشاي) сөртә-сөртә [Әмирхан, 1909]. "Татар кызы" хикәясендә: биш йәшлек (كلشاي), алты йәшенә (هنيشاي), ун өч йәшкә (هكشاي) йитде [Әмирхан, 1909, б. 3]. Шуның белән бергә, бу авторларның беренче әсәрләрендә үк [ә] авазын ишетелә торган урынында һаи рәсмия белән язарга омтылу күзәтелә. Мәсәлән, Г. Исхакыйның "Бай углы" (1903) әсәрендә Мәкәрҗәгә сүзендә (هﮔ هجر هك هم) әйтелә торган [ә] авазының һәммәсе дә язуда да чагылыш таба, һаи рәсмия белән күрсәтелә [Исхакый, 1910, б. 164]. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә ن هلب - белән, رل هﮔ هلﺋ - эләгәләр, ب هر هﮔ هت - тәгәрәб сүзләрендә ишетелә торган сузыклар язуда күрсәтелә, әмма رلم هريب - б[ә]йрәмләр сүзен автор "Гарәфә кич төшемдә. Хыялый хикәя"сендә генә беренче иҗегендәге сузыкны яза. Бу әсәрдә әлегә кадәр беренче иҗегендә [ә] авазы күрсәтелмичә, яисә мәдсез әлиф белән языла торган чәчәк сүзенең, мәсәлән, Ә. Уразаев-Кормашиның "Таһир илә Зөһрә" кыйссасында чәчәкләр (رلاكﭼﭼ) өзмәгә [1979, 1894, б. 6], Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда: гөл бақчасының чачағына (هنغاﭼاﭼ) [1887, 1896, б. 3], беренче һәм икенче иҗегендә ишетелә торган [ә] авазы һаи рәсмия белән белдерелә: чәчләргә (هﮔرلﭼ هﭼ) қадалған чәчәкләр (رلكهﭼهﭼ) шикелле торалар иде [Әмирхан, 1909, б. 5]. Сүзнең икенче иҗегендәге мәдсез әлиф тә һаи рәсмия белән күрсәтелә. "Танымаганлыкдан танышдык" хикәясендә тәрәзәләрендән (ندنرل هزر هت) сүзе ишетелгәнчә язылырга тырышыла, сузык аваз икенче иҗектә генә куелмый [Әмирхан, 1909, б. 8]. Шулай итеп, имля төзәтүгә караган фикерләрнең тәэсире белән булса кирәк [Максуди, 1906, Фәхретдин, 1910 һ.б.], иске татар телендә традиция буларак, сүзләрнең икенче иҗегендә ишетелә торган [ә] авазының мәдсез әлиф белән белдерелүе һаи рәсмия белән алмаштырыла башлый. Дөрес, әлеге үзенчәлек кинәт кенә кулланылышка кереп китә дип булмый. Мәсәлән, Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясенең беренче битеннән күренгәнчә, дүрт сүзнең икенче иҗегендә ишетелә торган [ә] авазы язуда мәдсез әлиф белән бирелә: ناﮔراكتوا - үткәргән, كاريك - кирәк, ىنناﭼپ - печәнне, ىلاگلدشيا - ишетелгәли һәм аерым бер әллә сүзенең генә икенче иҗегендә [ә] авазы ишетелгәнчә һаи рәсмия белән бирелә [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Төзәтүләрнең иң күбесе сүз уртасындагы [ә] авазының язылышына карый, дип әйтергә мөмкин, мәсәлән, беренче басмада мәдсез әлиф белән языла торган كنرباتكوا - үктәбернең, كنياج - җәйнең, نلارب - берлән, لشاي - йәшел, ىل اكلدشيا - ишетелгәли, هن لايوس - сөйләнә, شاي - йәш сүзләре икенче басмада фәтхәи хәрфия белән күрсәтелә: رب هتكوا - үктәбер, كني هج - җәйнең, ن هلرب - берлән, لش هي - йәшел, ىل هكلتشيا - ишетелгәли, هن هليوس - сөйләнә, ش هي - йәш һ.б. Аерым сүзләрдә мәдсез әлифнең язылуы саклана [Ибраһимов, 1912, б. 3-4] һ.б. Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә белән (نلب) сүзендә бернинди дә сузык күрсәтелми, Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә өстәлнең дигән сүзнең икенче иҗегендәге сузык аваз мәдсез әлиф белән белдерелә: ڭنلاتسوا [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4, б. 12], шул ук хикәянең икенче басмасында, мәдсез әлиф һаи рәсмия белән алмаштырыла: ڭنل هتسوا - өстәленең [Әмирхан, 1909, б. 12]. Авторның беренче хикәяләренең барысында да, шул исәптән "Танымаганлыкдан танышдык" әсәрендә дә, белән (ن هلب) сүзенең икенче иҗегендә ишетелә торган [ә] авазы һаи рәсмия белән күрсәтелә. Димәк, гамәли яктан караганда, язылышны яңартырга тырышуны гасырлар дәвамында килә торган традициянең җимерелүе дип санарга мөмкин, әмма әлеге мәсьәлә бу вакытларда нәзари (теоретик) нигезгә куеп аңлатыла башлый, ягъни төркитатар сүзләрен әйткәндә ишетелә торган [ә] авазының язуда чагылу-чагылмавы, җанлы сөйләмдәге әйтелешне язуда чагылдыру максатын тормышка ашыру өчен кузгатылган имля төзәтү белән бәйле рәвештә карала. Бу хакта үз вакытында Г. Ибраһимов мондый искәрмә ясый: "...Имляда иске агымның фәнни бер нәзариясе юк. Алар фәкать иске имля белән язарга өйрәнгәнләр. ...Моның иң ачык мисалы "Дин вә мәгыйшәт" һәм аның нәшрияты. "Шура" да иске имля белән языла, ләкин шулай булса да, соңгы көнләрдә урта имляга таба бераз кузгалулары сизелә. Элгәреге Блбайны Бәл[ә]бәй дип, крк дигән сүзне кирак, хәтта кирәк дип язгалый башлаганлар. ...Кеше бик чак кына имля хакында уйласа, иске имля белән язарга аның кулы бармый башлый" [Ибраһимов, "Аң", 1915, 2007, б. 6768]. Шулай итеп, сүзләрнең беренче иҗегендә ишетелә торган [ә] авазының язуда күрсәтелү мәсьәләсенә имля төзәтүгә бәйле булып бара торган фикер алышуларда игътибар ителә, ишетелгәнчә язарга кирәклек фикере өстенлек ала. Аңлашылганча, әйтелештәге сузык авазның язуда күрсәтелүе яңа имляга, ягъни татар сөйләменә җайлашу булып санала. ХХ гасырның беренче унъеллыгыннан соңрак татар классик әдипләре иҗатында, әлеге җайлашуга уңай карау белән бергә, [ә] авазының беренче иҗектәге язылышында билгеле бер дәрәҗәдә үзенчәлекле вариантлылык күзәтелә. Мәсәлән, югарыда әйтеп үтелгәнчә, Ф. Әмирханның беренче хикәяләрендә йәш (شاي) дигән сүз кешенең йәше һәм күз йәшләре дигән мәгънәләрдә кулланылганда бер генә төрле мәдсез әлиф белән языла [Әмирхан, 1907, № 4, б. 13]. Авторның шул ук хикәясе "Гарәфә кич төшемдә. Хыялый хикәя" дип, китап булып басылганда, күз йәшләре (ىرلشاي) дигән тезмәдәге йәш сүзендәге мәдсез әлиф һаи рәсмия белән алмаштырыла, ягъни бер мәртәбә күз йәшләре (ىرلش هي) дигән язылыш чагылыш таба [Әмирхан, 1909, б. 11]. Автор алга таба شاي, ش هي дип язылышны сүзләрнең мәгънәләрен аерымлау өчен файдаланырга тырыша: йәш сүзе әлиф белән язылганда ел (лет) дигән мәгънәне, һаи рәсмия белән язылганда күз яшьләре һәм яшь (молодой, юный) дигән мәгънәне белдерергә мөмкин дип уйлый һәм әсәрләрендә шулай куллана. Мәсәлән, "Картайдым" хикәясендә: Миңа йекерме туқыз йәш (شاي) тулды [1909, 1910, б. 15]. "Танымаганлыктан таныштык" хикәясендә: ...16-17 йәшәрлек бер қызға йанындан үткән һәркемнең күзе төшә иде [1909, б. 3]. Бу җөмләләрдәге йәш сүзе мәдсез әлиф белән языла һәм ел дигән мәгънәне белдерә. Түбәндәге җөмләләрдә яшь сүзен автор һаи рәсмия белән яза һәм "Габделбасыйр гыйшкы" хикәясендә йәш сүзе күз яшен һәм яшь (молодой, юный) дигән мәгънәләрне аңлата: ...күз йәшләре (ىرلش هي) белән җылаб да алды, ...күз йәшләрен сөрте. ...Йаңа йафрақ йара башлаған ағачларның йәш (ش هي) ботақлары өстендән сайрый торған қошларның таwышлары, йәшәргән табиғатьнең дөньяға сахыйрәнә аңқытқан хуш исенә төренеб, йәш йөрәкләрдәге йәш мәхәббәтләргә хосусый бер шиғрият бирә иде [Әмирхан, Габделбасыйр..., "Аң", 1914, № 15, 9 август]. "Зәғыйфь қарчықның қорбаны" хикәясендә: Бу суықлар, бу йилләр күзләрдән йәшләр ағызалар иде ["Кояш", 1914, 17 октябрь] һ.б. Әсәрләр хәзерге графикага күчерелгәндә, бу үзенчәлекләр күрсәтелә алмый. Шулай итеп, сүзләрнең беренче иҗегендәге мәдсез әлиф белән һаи рәсмияне чиратлаштырып язу аерым бер әдипнең иҗатында хасил булган норма вариантлылыгын барлыкка китерә, әмма бу сүзләрнең мәгънәсе аерымлану башка әдипләрдә күзәтелми, Ф. Әмирханның үз иҗатында да эзлекле рәвештә дәвам итә алмый, гомумхалык телендә алар омоним сүзләр буларак яшәеш ала. Ф. Әмирхан һәм башка классикларыбызның әсәрләрендә кайбер алынма сүзләрнең дә беренче иҗегендәге [а] сузыгын [ә] белән алмаштырып язу нәтиҗәсендә, сүзләрнең мәгънәләрен аерымлау күзәтелә. Мәсәлән, мәгърифәтчеләр иҗатында, аерым алганда М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында, нәфис һәм нәзек дигән сүзләр бер төрле - كوزان дип кенә языла: назүк вә зифа буй [1886, б. 9], назлы вә назүк табиғатьле җегет иде [1886, б. 21], назлы вә назүк садә илә сорады Хәнифә туташ [1886, б. 28]. Фарсы теле алынмасы булган назик (كزان) сүзенең "Гарәпчә, татарча, русча алынмалар сүзлеге"ндә өч мәгънәсе бар дип белдерелә: 1) нәзек, нечкә, 2) гүзәл, 3) нәфис [Алынмалар, 1965, б. 439]. Китерелгән мисаллардан аңлашылганча, "Хисаметдин менла" романының авторы бу сүзнең әлеге мәгънәләрен файдалана: "назүк вә зифа буй һәм назүк садә (тавыш) " дигәндә татар телендәге нәзекнечкә дигән төшенчәне белдерә, "назлы вә назүк табигатьле җегет иде" дигәндә, шул ук сүз нәфис-гүзәл дигән төшенчәне белдерә. М. Акъегет бу сүзләрнең икесен дә назүк (كوزان) дип бер төрле генә яза, әмма автор сүзнең икенче иҗегендә сузыкны күрсәтә, аны әйтелешкә якынайта. Фарсы телендә бу сузык белдерелми, Ә. Уразаев-Кормашиның "Таһир илә Зөһрә кыйссасы"нда да сүз, нәкъ шулай, чыганак телдәгечә языла: назк (كزان) зифа һәр йирем, гонча зифа һәр йирем [1879, 1894, б. 51], назк (كزان) қулларын сыйпаб... [1879, 1894, б. 48]. М. Акъегет назк сүзенең икенче иҗегенә сузык аваз белән язып, аны татар теленең әйтелешенә якынайта. Шуның белән бергә, классик әдипләребез иҗатында беренче иҗектәге [а] авазын язуда һаи рәсмия белән чиратлаштыру алымы сүзләрнең мәгънәсен аерымлау өчен файдаланыла башлый. Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал исә бу назик сүзен төрлечә язып, мәгънәләрен аерымлап кулланалар, ягъни назик сүзе гүзәлнәфис дигән мәгънәсе белән кулланылганда үз чыганак телендәгечә, назик (كوزان) дип, беренче иҗегендә мәдсез әлиф белән, нечкәнәзек дигән мәгънәне белдергәндә, шул ук сүз беренче иҗектә һаи рәсмия белән كز هن дип языла. Дөрес, Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" дигән беренче хикәясендә нәзек сүзе беренче иҗегендә мәдсез әлиф белән язылып, нечкә мәгънәсендә кулланыла: كزان ىشواط رلنوطاخ - нәз[е]к хатунлар таwышы [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4, б. 10]. Шул ук хикәянең икенче басмасында нәзек сүзе нечкә сүзе белән алмаштырыла: моңлы нечкә (هكﭽن ىلكوم) һәм көмеш қыңғырау шикелле саф иде [Әмирхан, 1909, б. 12]. Алга таба бу сүзнең язылышы һәм мәгънәсе аерымлана: "Картайдым" хикәясендә: назүк (كوزان) хисләре [1909], "Кадерле минутлар" хикәясендә: нәз[е]к (كز هن) иренләре [1912, б. 6], нәзек (كز هن) кенә ачы таwыш [Әмирхан, 1912, б. 20]. Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә: Менә Гафифә унбер-унике йәшләрендә назик (كزان), гүзәл, сөемле бер қызчық [Камал, "Шура", 1909, № 8]. Г. Ибраһимовның "Яшь йөрәкләр" романында (1912): Ул ғомумән табиғате белән артық назик, артық ялқынлы хиссияткә таныш түгел [Ибраһимов, 1975, б. 55]; Ул, анасына тартымрақ булып, озынрақ буйлы, нечкәрәк гәүдәле, бөтен әғзаларында хатынларға махсус назиклык (قلكزان) сизелә, ...ул назик хәтерле [Ибраһимов, 1975, б. 61]; Аның бөтен тәнендә хатыннарға ләтафәт бирә торған назиклык бар [Ибраһимов, 1975, б. 115]. Әдип бу сүзне кешеләргә карата гына кулланмый: "... мин шул назик мәғнәле җырны чығарған халықның уғлымын" ди [Ибраһимов, 1975, б. 117] һ.б. Алынма сүзнең язылышын үзгәртеп, мәгънәсен аерымлау күренеше тагын Ф. Әмирхан иҗатында көч, куәтне белдерә торган халь (لاخ) сүзен һаи рәсмия белән язганда, хәл итү, хәл кылу тезмәләрендә мәсьәләне чишү мәгънәсендә файдаланыла. Шулай итеп, классик әдипләребез үзләренең иҗатларында гомумтел югарылыгындагы норма вариантлылыгын нигезлиләр, әмма алга таба фарсы алынмасы булган сүзнең үзе дә, ул белдерә торган төшенчәнең кулланылышы да юкка чыгарылганга, татар теленең нәзек-нечкә сүзе генә активлаша. Классикларыбызның башлангыч чор иҗатына караган әсәрләрен транскрипцияләгәндә әлеге мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк булачак. Шуның белән бергә, ХХ гасырның беренче унъеллыгыннан соң иҗат ителә торган әсәрләрдә, татар сөйләмендә сүз уртасында ишетелә торган [ә] авазы язуда эзлекле рәвештә һаи рәсмия белән белдерелә башлый. Мәсәлән, Г. Исхакыйның 1902 елда тәрҗемә ителгән "Капитан кызы" әсәрендә яшь һәм чәй сүзләре фәкать мәдсез әлиф белән белдерелә: Петрушаға ничә йаш (شاي) [1902, б.4], Күзләрендән инҗү кебек йашләре (ىرلاشاي) тәгәри башлады [1902, б. 5], ش وقتده اي - йаш wақытда [1902, б. 6], чай (ىاﭼ) қайнатар өчен [1902, б.9], мин чай (ىاﭼ) итдем, чай (ىاﭼ) безнең қазақ эчемлеге түгел [1902, б. 10] һ.б. Шул ук әдипнең 1915 елда язылган "Остазбикә" әсәрендә чәй сүзе егерме мәртәбә кабатлана, ун сигез мәртәбә һаи рәсмия белән күрсәтелә: чәй (ىهﭼ) эчәргә [1915, б. 8], هنيسلجم ى هﭼ - чәй мәҗлесенә [8], тутасының йасаған чәен (ني هﭼ) [10], чәй (ىهﭼ) эчик әле [Исхаки, 1915, б. 18] һ.б. Шуның фәкать ике очрагында гына чәй сүзе мәдсез әлиф белән бирелә: بﭼا ىاﭼ - чай эчеб [1915, б. 4], чай (ىاﭼ) эчәргә [1915, б. 7]. Бу әсәрдә йәш сүзе эзлекле рәвештә һаи рәсмия белән күрсәтелә: هي كنلام ش - йәш мелланың [1915, б. 3], ن هدرللام ش هي - йәш меллалардан [4], هد تكي ش هي - йәш йегет дә [6] һ.б. Һаи рәсмия дигән хәреф турында Җ. Вәлиди болай дип яза: "Һаи рәсмия, ягъни ه [ә] хәрефе иске имляда фәкать сүзнең ахырында гына язылып, уртада язылмый. Әгәр [ә] авазы уртада ишетелсә, анда бер хәреф тә куелмый, яисә ا әлиф языладыр. Мәсәлән, هزرت - т[ә]р[ә]зә, چتا - әт[ә]ч. Бу һаи рәсмия дип атала торган ه [ә] хәрефе - ғарәпчә сүзләрнең ахырында булган тае тәэнис (тешелек-женский род категориясе күрсәткече) ннән үзгәртелгән хәрефтер. Бара торгач, шул хәреф татарча сүзләргә дә күчкән һәм тәрәзә (هزرت), пәрдә (هدر هب) шикелле сүзләрнең ахырында языла башлаган: тәрәзә, пәрдә. Һаи рәсмия гарәпчәнең тае тәэнисеннән авышкан бер хәреф булганлыктан, күп кешеләрнең аны Һади Максуди чыгарган хәреф дип йөрүләре хата буладыр. Чыннан да, һаи рәсмияне Һади әфәнде чыгармаган, бары тик ул аны сүзләрнең уртасына куеп язуны гына башлап гамәлгә куйган. Иске имляда [ә] хәрефе бәгъзан калын ишетелгәндә дә, ягъни [а] урынына да куеладыр. Мәсәлән, هقشاب - башқа, هقﺼق - қысқа, هعرازاب - базарға, هدنا - анда" [Вәлиди, 1919, 2007, б.56]. Алда әйтелгән классик әдипләребезнең беренче әсәрләрендә менә шушы күчешне күзәтергә мөмкин булды. Шулай итеп, сөйләмә телдәге сүз уртасы [ә] авазын язуда чагылдыру мәсьәләсе шактый катлаулы була: күп кенә очракта язуда күрсәтелми, йәш һәм чәй сүзләрендә мәдсез әлиф белән белдерелә, соңга таба ул һаи рәсмия белән алмаштырыла, классикларның башлангыч чор иҗатында, мәдсез әлиф белән һаи рәсмиянең чиратлашуы күзәтелә, бу үзенчәлек аерым авторларда сүзләрнең мәгънәсен аерымлау өчен дә файдаланыла, алга таба инде [ә] авазы һаи рәсмия белән генә күрсәтелә һәм нормага әверелә, мәдсез әлиф белән язылыш норма вариантлылыгы булып санала башлый. Татар теленең алгы рәт, түбән күтәрелешле нечкә сузык [ә] авазының, төрки-татар сүзләренең сүз ахырында, гарәп теленең һаи рәсмия [ﻩ] графемасы белән күрсәтелүе. Татар теленең алгы рәт, түбән күтәрелешле, нечкә сузык [ә] авазы, төркитатар сүзләренең сүз ахырында язма традициянең дәвамы буларак, гарәп теленең һаи рәсмия графемасы белән белдерелә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..."(1845) әсәрендә: هدكنلا - әлендә, هدملا - әлемдә, هليب - билә [1889, б. 3; 2002, б. 63], هليك - килә [3, 63], هجن - нәчә, هيمريو - вирмәйә, هيودنك - кәндүйә, هليب - билә, هدكميي - йимәкдә, هليﭼوا - очилә, هياكزوا - үзгәйә, هليا - илә, [3, 63], هليا - илә, هليب - билә, هﭽن - нәчә, هروك - күрә [3, 64], هﭽن - нәчә [4, 64], هيشك - кешейә [4, 64], هدنوتسوا - өстендә [1889, б. 4; 2002, б. 65], هنيرلاوا - үләренә һ.б. Мәдсез әлиф белән: اكنكليا - илкеңә [1889, б. 2; 2002, б. 62]. Гарәп теле алынмаларының кушымчаларында һаи рәсмия языла: هيﺒلعث - сәғләбийә (төлкедәй) [3, 63], هدانعم - мәғнәдә [3, 63], Мәдсез әлиф белән: ايند - дөнйа [1889, б. 2; 2002, б. 62], لاتﺒم - мөбтәлә [1889, б. 3; 2002, б. 63]. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" җыентыгында (1856) сүз ахырындагы [ә] авазы һаи рәсмия белән белдерелә: هدملت - телемдә, هدلكنوك - күңелдә, هزب - безә [1856, б. 2], همتيا - итмә, هليا - әйлә, هدموتسوا - өстемдә, هلرب - берлә [3], همﭼ ا - эчмә, هدري - йердә, هرلشيا - эшләрә [1856, б. 4-5] һ.б. Гарәп теле алынмаларында: هاكنمسا - исемеңә, هدترخآ - ахирәтдә һ.б. Мәдсез әлиф белән бирелә: اكنس - с[ә]ңә, اكنب - б[ә]ңә һ.б. Ш. Зәки шигырьләрендә [Фәхретдин, Асар, 1907] сүз ахырындагы [ә] авазы һаи рәсмия белән языла: هكزوا - үзгә, هدملكوك - күңлемдә, هك هسميك - кемсәгә, هميلكوك - күңлемә, هي هسن - нәсәйә, هكزوا - үзгә, هدويوا - өйдә, هدويا - иүдә, هكرب رب - бер-береңә, هرﭼا - эчрә, هتين - нитә, هن - нә, هليوس هليوش هسلك هكوادنوا - өндәүгә кәлсә, шуйлә сөйлә [Юсупов, 2006, с. 186-193] һ.б. Гарәп теле алынмаларына кушылган төрки-татар теленең кушымчалары да һаи рәсмия белән языла: هرارﻄضا - изтыйрарә (чарасызга), هدملاع - ғаләмдә, هدترﺼح - хәсрәтдә, هدايند - дөнйада һ.б. Фарсы теле алынмаларындагы төрки-татар теленең кушымчаларында да һаи рәсмия кулланыла: هراوﺨمغ - ғамхорә (хәсрәт чигүчегә), هك هدنب - бәндәгә һ.б. [Юсупов, 2006, с. 186-193]. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884] сүз ахырындагы [ә] сузыгы һаи рәсмия белән языла: هليا - илә, هﭽين هﭽين - ничә ничә, هميزوا - үземә, هدنليا - илендә, هييد - дийә, هيوك - көйә, هيوس - сөйә, هكريي - йиргә, هتيك - китә, هزوا - үзә, هد رل هﭼا - эчәләр дә, هدنليا - илендә, هﭽيمتوا شآ - аш үтмичә һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сүз тамырындагы нечкә сузыклы барлык сүзләрнең ахырында да [ә] авазы һаи рәсмия белән белдерелә. Шуның белән бергә, югарыда [а] авазының язылышы турында әйтеп үтелгәнчә, сүз тамырында калын сузык булса да, сүз ахыры шулай ук һаи рәсмиягә тәмамлана. Түбәндәге сүзләрдә сүз ахырында мәдсез әлиф языла: اكنس - сәңә, اكنب - бәңә اكنم - мәңә һ.б. Аерым сүзләргә кушымча кушылудан алда да һаи рәсмия күрсәтелә: نيد هزرت - т[ә]р[ә]зәдин [Кандалый, "Фәрхи"; Насыйри, 1984, б. 583]. Г. Кандалый поэмаларында да дә гарәп һәм фарсы теле алынмаларындагы төрки-татар кушымчалары һаи рәсмиягә тәмамлана: هليقشع - ғыйшық илә, هنيرلمﻈن - нәзымләренә, هدرﻈن - нәзардә [Вәлиди 1912, б. 93-100 һ.б.]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" (1874) һәм "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" (1879, 1882) кыйссаларында да сүз ахырындагы [ә] авазы һаи рәсмия белән белдерелә: هنيشاي - йәшенә, هدنشوت - төшендә, هكرب - бергә, هدرللنوك - күңелләрдә, هدنلكنوك - күңелендә, هﭽين - ничә, هسرك - керсә, هلرب - берлә, هكرب - бергә, هجوك - күчә, هﭽن - нәчә [1894, б. 2-7] һ.б. Мәдсез әлиф белән языла: هسرن اك - нәрсәгә һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларындагы төрки-татар кушымчаларында сүзләрнең ахырындагы сузык аваз рәттән һаи рәсмия белән языла: شههركه - шәһәргә, هنيفرط - тарафына, هدنرهش - шәһәрендә, هدتيلاو - вилайатдә, هدايند - дөнйада, هدتقو - wақытда [Кормаши, 1894, б. 2-7]. М. Акмулланың "Даменла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892) сүз ахырындагы [ә] сузыгы һаи рәсмия белән языла: هسروك - күрсә, هدنزكنيد - диңгезендә, هتوا - үтә, هسيد - дисә, اكتوس - сөткә, هشوت - төшә, هسليك - килсә, هغياﭼ - чәйгә, هكيوك - көйгә, هدري - йердә, هليا - илә, هنيزوس - сүзенә, هككوك - күккә, هدنجيا - эчендә, هتيك - китә, هروك - күрә, هروس - сөрә, هدموتسوا - өстемдә һ.б. сүзләрнең ахырындагы [ә] сузыгы эзлекле рәвештә һаи рәсмия белән бирелә [1892, б. 2-15]. Бер үк сезләргә сүзендә мәдсез әлиф белән һаи рәсмия чиратлаша: اكرلزس - сезләргә, هكرلزس - сезләргә [1892, б. 6]. Гарәп-фарсы алынмаларындагы төрки-татар кушымчаларында да сүз ахырында [ә] авазы һаи рәсмия белән күрсәтелә: هدةشحو - wәхшәтдә, هد ناديم - мәйданда, هغاملع - ғаләмғә һ.б. Тезмә әсәрләрдәге кебек үк, чәчмә әсәрләрдә дә, сүз ахырындагы [ә] авазы һаи рәсмия белән күрсәтелә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881): هنسيﭽنكيا - икенчесенә, هدنشاي - йәшендә, هﭽيكراكليا - элгәргечә, هسيد - дисә, هنناديا - идәненә, هنماشوت - түшәменә, هدﺒتكم - мәктәбдә, هنشاي - йәшенә, هدشا - эшдә, هنيرﺒق - қаберенә һ.б. сүзләрнең ахырында әйтелә торган [ә] авазы эзлекле булып һаи рәсмия белән белдерелә [Насыйри, 1898, б. 2-10 һ.б.]. Шуның белән бергә, "Әбүгалисина кыйссасы"нда юнәлеш килеш кушымчасындагы [ә] авазы фәкать мәдсез әлиф белән языла: اكنم - мәңә, اكنس - сәңә, اكﺒتكم - мәктәбкә, اكرتيا - итәргә, اك هتريا - иртәгә, اكروروي - йөрергә اكرهش - шәһәргә, اكملع - ғыйлемгә, اكرولريب - бирелергә һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, кәф әлиф кушмасы кабатланып, язылышта аерым шәкел хасил итә, төрки-татар сүзләре белән рәттән алынмаларның кушымчаларында да шул ук форма саклана. Әлеге формага туры килмәгән очракларда, гарәп һәм фарсы алынмаларында, төрки-татар кушымчаларына хас булганча, сүзформа һаи рәсмиягә тәмамлана: هدنتيلاو - вилаятендә, هدرلسلجم - мәҗлесләрдә, هدلاح - халдә [Насыйри, 1898, б. 2-5] һ.б. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда да (1887): сүз ахырындагы [ә] авазы һаи рәсмия белән языла: هﭽن - н[ә]чә, هدنجيا - эч[е]ндә, هدنلت - телендә, هنيسيشك - кешесенә, هنيوا - өйенә, هدناكتي - йеткәндә, هدناكليك - килгәндә [Фәизхан, 1896, б. 2-3] һ.б. Сүз ахырында -гә/-кә кушымчаларына тәмамлана торган сүзләр мәдсез әлиф белән языла: اكرتيا - әйтергә, تامزكا - телемезгә, اكﺒسك - кәсебкә һ.б. Гарәп һәм фарсы алынмаларындагы төрки-татар кушымчалары да, шулай ук, һаи рәсмия белән языла: هدرهش - шәһәрдә; -гә/-кә кушымчасы бу очракта да мәдсез әлиф ала: اكدعاس - Сәғыйдкә [Фәизхан, 1896, б. 3]. З. Бигиевнең "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә сүз ахырындагы [ә] авазы һаи рәсмия белән бирелә: هدري هن - нә йердә [1889, б. 4], аерым очракта һаи рәсмия йай белән чиратлаша: ىن هسلوب - ни булса [1889, б. 5]. "Гөнаһе кәбаир" романында [1890] сүз ахырындагы [ә] авазы эзлекле рәвештә һаи рәсмия белән бирелә: هدنويا - өйендә, هنسمك - кемсәнә, هد هسيا - исә дә, هليوب - буйлә, هدنرب - берендә [1890, б. 2-3] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларындагы төрки-татар кушымчаларында да шушы ук тәртип саклана: هزم هياكيح - хикәямезә, هدجسم - мәсҗедә, هرفس - сәфәрә, هزامن - намаза, هدرلريقف - фәқыйрьләрә һ.б. [Бигиев, 1890, б. 2-3]. Р. Фәхретдиннең дини-дидактик "Тәрбияле ана" һәм "Тәрбияле бала" китабында (1898): هدرل ىوا - өйләрдә, هديوا - өйдә, رد هدكملروك - күрелмәкдәдер, هدنﭼا - эчендә, هسرن - нәрсә, هكزوي - йөзгә, هليا - илә, هديشك - кешедә, هتريا - иртә, هنيتسوا - өстенә, هلزوس رلنوس - сүзләсүнләр һ.б. сүз һәм сүзформаларның ахырында һаи рәсмия языла [Фәхретдин, 1898]. "Тәрбияле хатын" әсәрендә дә шушы ук хәл күзәтелә: هنيزوا - үзенә, هنيرب رب - бер беренә, هنيكلكزوت - төзеклегенә, هد هسرن - нәрсәдә, هكرليوس - сөйелергә һ.б. [Фәхретдин, 1899]. Игътибар итик, йөзгә һәм сөелергә дигән сүзләрдәге -кә кушымчасы традиция булып килә торган اك - шәкелендә мәдсез әлиф белән түгел, һаи рәсмия белән бирелә. Авторның әлеге әсәрләрендә гарәп-фарсы алынмаларына кушыла торган кушымчалар да һаи рәсмиягә тәмамлана: هدنس هجرد - дәрәҗәсендә, دنياده - дөнйада, جانغه - җанға, هدترخآ - ахирәтдә [1898, б. 2], هدرلتقو - wақытларда [1898, б. 3] һ.б. Классик әдипләрнең беренче әсәрләрендә дә сүз ахырындагы [ә] авазының язылышында традиция дәвам ителә. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә (1902): هدنزيوا - өязендә, هﭽناكتب - беткәнчә, هنكﭽك - кечкенә, هدننوك - көнендә, هدنيم - миндә, هزارت - т[ә]рәзә, هجين - ничә, هﭽيﭽن ديي - йиденчигә, هﮔروريب - бирергә, هلرب - берлә, هگينا - әнигә, هكاتيا - иртәгә, هدمرمع - ғомремдә, هغنيم - минға, هدرب - бердә, هدمنوك - көнемдә, هگينا - әнигә, هدنيم - миндә, هلرب - берлә, هدنوك - көндә, هنشاي - йәшенә, هكزبريج - җиребезгә, هگينا - әнигә сүзләренең ахырында һаи рәсмия языла [Исхакый, 1902, б. 2-3] һ.б. Аерым сүзләрнең тамырында, калын сузык булса да, нечкә сузык булса да, икенче иҗектә һаи рәсмия языла: هسلوب هدق - булсәқ дә, ىدر هقشاب - башқәрде, هت هنياق - қайнәтә, هغ هشورتپ - Питрушәғә [Исхакый, 1902, б. 4] Гарәп-фарсы алынмаларының кушымчалары да һаи рәсмиягә тәмамлана: هدتقو - wақытда, рус алынмаларында: هينيراو - вариниә [1902, б. 4]. Г. Исхакыйның "Бай углы" романында (1903): هكيب - бикә, هر هﺒي - йибәрә, هك هجر هك هم - Мәкәрҗәгә һ.б. [Исхакый, 1910, б. 163]. Р. Фәхретдин әсәрендәге кебек үк, бу авторда да, юнәлеш килеше кушымчасы, -кә (اك-) шәкеле мәдсез әлиф белән түгел, һаи рәсмия (هك-) белән языла. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә традицион язылыш саклана, әмма لايوق - қоела дигән сүз генә мәдсез әлифкә тәмамлана [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2], Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: هنم - м[е]н ә, للهأ - әллә, هسرن - нәрсә, هميﭽيا - эчемә, هدمناكرك - кергәнемдә, هلرب - берлә, هكل هتسوا - өстәлгә һ.б. [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4]. Сүз уртасында -кә (اك-) һәм ахырдагы -кә (هك) нәүбәтләштерелә. "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә дә сүз ахырындагы [ә] авазының һаи рәсмия язылу тәртибе дәвам ителә [Әмирхан, 1909]. Мисаллардан күренгәнчә, төрки-татар сүзләренең тамыры калын сузык белән әйтелергә тиеш булса да, нечкә сузык белән булса да, сүз яисә шул сүзгә кушылган кушымча ахырында [ә] авазының һаи рәсмия белән белдерелүе, гарәп-фарсы алынмаларындагы төрки-татар кушымчаларының шул ук билге белән күрсәтелүе эзлекле рәвештә кулланыла, димәк, норма буларак кабул ителә; әлеге нормага туры килми торган язылышны вариантлылык дип карарга тиеш булабыз (мәсәлән, ادايند - дөнйада). Әмма вариант дип танырга мөмкин булган билгеле бер үзенчәлекнең, мәсәлән, [ә] авазының сүз ахырында мәдсез әлиф белән белдерелүнең язмада اك- булып ныгыган шәкелен, язма традициянең дәвам ителүе дип кабул итәргә тиеш булабыз, классик әдипләр иҗатында هكрәвешендә, һаи рәсмия белән алмаштырыла, дөрес, болай итеп язылышның هكي زوس - сүзигә дип, һәм тагын берничә очракта, Һ. Салихов әсәрендә (1856) файдаланылуы да очрады: هكنوﭼ - чөнкә, هكلب - бәлки сүзләренең ахырында һаи рәсмия язылса да, ул чөнки, бәлки дип [и] авазы булып укыла. Шулай итеп, тикшерелә торган чорда язылган (басылган) тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә, татар телендәге [ә] авазы сүз башы, беренче иҗек, икенче иҗек һәм сүз ахыры позициясендә гарәп әлифбасының мәдсез әлиф һәм һаи рәсмия дигән хәрефләре белән белдерелә, гарәп һәм фарсы алынмаларына ялгана торган кушымчалар да әлеге тәртипкә буйсындырыла, язылышта билгеле бер дәрәҗәдә вариантлылык күзәтелүгә карамастан, классик иске татар теленең йөзен билгеләр дәрәҗәдә ныгыган графоорфографик норма эзлекле булып дәвам ителә. Сүз башы һәм сүз ахыры позициясендә мәдсез әлиф һаи рәсмия һәм, бик сирәк, фәтхәи хәрфия дигән билге белән белдерелә башлый, әмма алга таба бу язылыш норма буларак ныгый. Татар теленең арткы рәт, югары күтәрелеш иренләшкән [у] авазы һәм аның алгы рәт, нечкә пары булган [ү] авазының, төрки-татар сүзләренең сүз башында, гарәп теленең вауе-мәд (وا) кушма графемасы белән белдерелүе. Татар теленең арткы рәт, югары күтәрелеш иренләшкән [у] авазы һәм аның алгы рәт, нечкә пары булган [ү] авазының кыпчак-татар сүзләрендә дә, угыз-төрек сүзләренең дә сүз башы позициясендә Идел буе регионындагы иске татар теленең үзенчәлеге булып санала торган нормада, ягъни вауемәд (وا) белән языла; гарәп һәм фарсы сүзләренең сүз башында уау белән тартык ирен-ирен (теш) [в] авазы белдерелә; шушы ук аваз, угыз-төрек төркеме телләрендәге сүз башы позициясендә, кыпчактатарлардагы [б] тартыгы урынына кулланыла. Сүз башында [а], [ә] авазларының язылышын тикшергәндәге кебек, бу авазның да, язудагы чагылышын гомумән күзаллау максатыннан, текстның берничә битеннән мисаллар туплап бирелә. Шуның белән бергә, [у], [ү] авазының язылышы турында фикер әйтелгәндә, [а], [ә] авазларыннан аермалы булган түбәндәге мәсьәләргә игътибар итәргә кирәк була: а) сүз башында кулланыла торган [у], [ү] авазының, аерым сүзләрнең икенче иҗегендә дә дәвам ителеп, традиция булып килә торган ирен гармониянең сакланышын билгеләргә мөмкин булу; ә) сүз башында, мәсәлән, ул- тамыры һәм аның сүзформаларын, угыз формасы буларак, кыпчак төркеме телләрендәге, мәсәлән, бул- тамыры һәм аның сүзформаларына каршы куеп, аларның берсен икенчесенә вариант дип карарга мөмкин булу. Әмма угыз-кыпчак мәсьәләсе, теоретик күзаллаулар нигезендә, аерым бүлек итеп тикшерелгәнгә күрә, бу урында мисалларга анализ бирелми. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви-әс Сәгыйди" әсәрендә (1889): رولوا بوك - күб улур, بوكنم - мәнкүб улур, لوا - ул [1889, б. 2, 2002; б. 62], بوزوا - узуб [2, 62], رولوا - улур [2, 62], ىدلوا ىاب - бай улды [1889, б. 3; 2002, б. 63], ىنوزوا - үзүне [3, 63],روقوا - уқур [3, 63], هياكزوا - үзгәйә [3, 63], قجلاوا - улачақ [3, 63], زوزاميلوا - улимазуз [3, 64], ىدلوا - улды, ززاميلوا - улимаз[у]з, نبولوا - улубән [3, 64], هسلوا - улса, رولوا - улур [5, 67],هرزوا - үзрә [5, 67], уйқуйа, لوا - ул [5, 67], ندنسوقيوا بونايوا - уйануб уйқусындан [6, 68], زامنلوا - улынмаз [7, 69] زاملوا - улмаз [8, 70], ىدرولراكنوا - үнкәрлүрде [8, 70], نبوناغيوا - уйғанубән, هﭽكودسوا - үсдүкчә [1889, б. 8; 2002, б. 71], نبولوا - улубән [1889, б. 10] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, улур, узуб, үзүне, укур, улубән, улуб, үсдүкчә кебек сүзләрдә сүз башындагы [у], [ү] авазы, икенче иҗектә дә ишетелгәнчә язуда чагылыш таба, димәк, сүзнең язылышында традиция булып килә торган ирен гармониясе чагылыш таба, дип әйтә алабыз; бер үк улимазуз сүзенең, өченче иҗегендә ишетелә торган сузык, кабатланып бирелгәндә, язуда күрсәтелми [Каргалый, 1889, б. 3]. Ә. Каргалыйның тикшерелә торган әсәрендә сүз башында [у] языла торган сүзләрнең варианты дигәндә, ىدلوب - булды [1889, б. 3], لانوب هر - бунлара, ىدلوب - булды [10], هرلانوي - бунлара, كنرلانوب - бунларның [1889, б. 11] һәм авторның "Өмми Камал китабы"нда басылган "Мөнәҗәт әл-Хаҗи Әбү әл-Мәних Каргалый" әсәрендәге улмазга каршы куелып бирелә торган булмаз сүзен زاملوب - булмаз [Каргалый, 1884, б. 108] күрсәтә алабыз. Аңлашылганча, эзлекле рәвештә норма булып языла торган ул- формасына булкүрсәткеченең вариант буларак кулланылуы күренә. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856): ردلوا - улдыр, رولوا - улур, رلنلاوا - уланлар, رولوا - улур, ايملوا - улмайа, لوا - ул [1856, б. 2], هغرلاوا - уларға [1856, б. 3], توا - ут, بلوا - улдым, نبولوا - улубән, لوا - ул, ىدلوا - улды, نمبولوا - улубмән, ىدلوا - улды, لاشوا - ушал [1856, б. 4], ىدتوا - үтде [1856, б. 5], هديساتروا - уртасидә [1856, б. 7], هسرولوا - улурсә, وا - у (ул) [Салихов, 1856, б. 7] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, улур һәм улубән, улубмән, улурсә фигыльләре традициягә буйсына, ирен гармониясе сакланып языла. Сүз башында [у], [б] нәүбәтләшүенә нигезләнгән вариантлылык та күзәтелә: ىدامنلوب - булынмады [1856, б. 7], буларға (هغرلاوب) нидәим бән ғаса [8], булынмаз (زمنلوب) һич сезә шафи, Һидаять вир бәңә, Йарабб [1856, б. 9]. булур (رولوب) ирсә... [10], булур (رولوب) нәзил фәсади... [1856, б. 11], ىنروا رولوب - булур урны... [1856, б. 12] هسلوب - булса һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, угыз-төрки ул- шәкеленең вариантын хасил итә торган кыпчак-татар булформасы, Ә. Каргалый әсәренә караганда, ешрак кабатлана; улур формасы кебек үк булур да ирен гармониясен саклап языла. Ш. Зәкинең "...И дәрига!" дигән шигырендә [Фәхретдин, Асар, 1907]: ردلوا - улдыр, هﮔزوا - үзгә, لوا - ул, ردشملوا - улмышдыр, لغلوا - улғыл, رلنلاوا - уланлар, هﮔزوا - үзгә, م هسردلوا - үлдерсәм, ردشملوا - үлмешдер, هميلﯕوك شملوا - үлмеш күңлемә. "Эстәсәм галәмдә" дип башланган шигырендә: ملوا - үлем هﮔزوا - үзгә [Юсупов, 2006, с. 188]. "Бән Ходаның" дип башлана торган шигырендә: ىمرولوا راو - вар улурмы, ىدوا ترسح - хәсрәт уды, زاملوا - улмаз, رولوا - улур, ىدلوا - улды, قملوا - улмақ [Юсупов, 2006, с. 190]. "Гашикъ ашөфтәнең" дип башлана торган шигырьдә: Дәрде дил илә уланлар (رلنلاوا) булдылар (رليدلوب) ул шаһине һ.б. [Фәхретдин, Асар, 1907, б. 415419; Юсупов, 2006, с. 186-195]. Мисаллардан күренгәнчә, сүз башы язылышында традиция буларак, угыз формасы дәвам ителә. Ирен гармониясе улур сүзендә генә саклана. Вариант дигәндә, югарыдагы мисалда уланларбулдылар һәм булалидән (نديللاوب) сүзен [Юсупов, 2006, с. 186] һәм авторның "..Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырендә булғай-булмағай парының биш мәртәбә кабатлануына игътибар итәбез [Юсупов, 2006, с. 188]. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884]: بولوا - улуб, قوا - уқ, ىزوا - үзе, كنزوا - үзең, كنوا - уң, بوتاغيوا - уйғатыб, اووالدم - уалдым, اوبوب - үбүб һ.б. [Вәлиди, 1912, б. 93-99]. Авторның "Фәрхи" поэмасында: قوا - уқ, ىزوا - үзе, بولوا - улуб [Насыйри, 1884, б. 583]. Г. Чокрыйның "Замме назыйр" әсәрендә (1864): رردلوا - улдырур, لغلوا - улғыл, اوزكه - үзгә, اولمش - улмыш һ.б [Чокрый, 1888]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә (1874): هنيوا - уйына, لوا - ул, اولسام - улсам, ىلغوا - уғлы, ىاوز - үзе, بلايوا رلاتكي ماسروط - уйлаб торсам йекетләр һ.б. [Кормаши, 1874, б. 3]. "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә"дә [1879, 1882]: رل هسلوا - улсалар, رلااعد بقوا - доғалар уқыб [Кормаши, 1894, б. 2-3] һ.б. Традиция булып килә торган улуб сүзендә ирен гармониясе саклана, әмма уқыб сүзе әйтелештәгечә языла. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892): لوا - ул, صروا - урыс, ناغزوا - узған, هتوا - үтә, مزوا نم - мән үзем, زكاملايوا - уйламаңыз, اوز - үз, ندزكنزوا - үзеңездән, [Акмулла, 1892, б. 2] һ.б. Барлык төр сүзформаларында да бултамыры кулланыла: بولوب - булуб, ىدلاق لاوب - була қалды [Акмулла, 892, б.2], هدناغلوب - булғанда [Акмулла, 1892, б. 4], هسلوب - булса, ىاملوب - булмай [Акмулла, 1892, б. 4] һ.б. Чәчмә әсәрләрдә дә сүз башында [у], [ү] авазларының вауе-мәд (وا) белән язылышы норма буларак дәвам ителә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881): ناغروتوا - утурған, زوا - үз [1898, б. 2], رلايقوا - уқыйлар, هرزوا - үзрә [1898, б. 3], اكامناركوا - үгрәнмәгә, نوكتوا - үткүн, ىكلنوكتوا - үткүнлеге, ىزوا - үзе, اوتورا - утура, نوا - ун, هغنويوا - уйунға, بوتوا - үтүб [Насыйри, 1898, б. 4] һ.б. Сүз башындагы бу сузыкларның, утур, үткүн, уйун, үтүб сүзләрендә, икенче иҗектә дә язылышы күрсәтелгәнгә, әлеге сүзләрдә ирен гармониясе хасил була дип әйтәбез. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романы (1886) болай дип башлана: رددوجوم ىلووآ راتات رب لكد قازوا ندنورهن ليدا هدنس هتروا هيسور - Русийә уртасында Идел нәһерендән озақ дәгел бер татар аwулы мәүҗүддер. Шушы ук биттә тагын түбәндәге сүзләрдә [у] һәм [ү] авазлары гарәп графикасының вауе-мәд кушмасы белән бирелә: قوا - уқ, اولوب - улуб, ولماروا - урамлу, اورامى - урамы, هتراو - урта, ىزوا - үзе, ىاوكازن - уқазын, نارتوا لوا - ул утыран, اوقومش - уқумыш, نوا - ун һ.б. [Акъегет, 1886, б. 2-8]. Мисаллардан күренгәнчә, улуб, уқумыш сүзләре белән рәттән, урамлу сүзенең өченче иҗегенә кадәр ирен гармониясе күрсәтелә, әмма К. Насыйри әсәрендә утур дип языла торган сүз, бу авторда ут[ы]ран формасында, ягъни гармония сакланмыйча бирелә. Өй, үләнү, үләнмәк сүзләре, аерым бер [ү] белән, мишәр әйтелешендә языла: هدنوا كناغا ساﺒع - Ғаббас ағаның үендә [Акъегет, 1887, б.34] һ.б. бул тамыры вариант буларак кына файдаланыла: بولوب - булуб, د هسلوب ه - булса да [Акъегет, 1886, б. 2] һ.б. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): ناكتوا - үткән, بوقوا - уқуб, ىزوا - үзе һ.б. [1896, б. 2], كننيزوا - үзенең [1896, б. 3], هنيلغوا - уғылына, ىكيا نوا - ун ике, چاكتوا - үткәч [1896, б. 4], هسوقوا - уқуса [Фәизхан, 1896, б. 5], كنزوا - үзең [Фәизхан, 1896, б. 6] һ.б. Бу авторда да уқуб сүзенең гармония саклап язылышы дәвам ителә. З. Бигиевнең "Өлүф, йәки гүзәл кыз Хәдичә" романында (1887): بلوقوا - уқулыб, ىنغدلوا - улдығыны, شملوا - улмыш, هدنوا - унда, وسلوا هن - нә улсу, رولوا - улур, لوا - ул, رولوا - улур һ.б. Вариант: بولوب - булуб [1887, б.2] һ.б. Авторның "Гөнаһе кәбаир" романында [1890]: بولوا - улуб, نلاوا - улан, ىغﭼلاوا - улачағы, ىرلقدلوا - улдуқлары, ىنغيدلوا - улдығыны, هد هسلوا - улса да, بولوا - улуб һ.б. Вариант: ىرلقدنلوب - булындықлары [Бигиев, 1890, б. 2-3 һ.б.]. Р. Фәхретдиннең "ачык ана телемездә йазылмышдыр" дип белдерелгән "Тәрбияле ана"әсәрендә (1898): زكزوا - үзеңез, اوصال - усал, اولمقده لردر - улмақдалардыр. انآ ولتمرح هنيس هﭼراب ڭنرلناملسم هكلب ىاملوا انا هنغ هنيرل لااب زوا رلانآ ىل هيبرت .رد هديا حدم مك ره ىنرل انآ ناﮔردشتي ناﮔردسوا رلااب ىشﺨي قادناشوا ردرل هدقملوا Тәрбияле аналар үз балаларына ғына ана улмай, бәлки мөселманларның барчасына хөрмәтле ана улмағдалардыр. ...ушандақ йахшы бала үсдергән, й[е]тешдергән аналарны һәм һәркем мәдех идәдер [Фәхретдин, 1898, б. 2-3]. Авторның "Тәрбияле бала" әсәрендә: زاملوا - улмаз, هد هسلوا - улса да, هدقملوا - улмақда, رولوا - улур, هدنروا - урында, بوقوا - уқуб, رولوا - улур, هغنروا - урынға, قادنشوا - ушандақ һ.б. Вариант: هغرولوب - булурға [Фәхретдин, 1898, б. 2-3] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, улур, уқуб, булур сүзләрендә гармония саклана. Сүз башында [у] авазының кулланылышы, асылда, угыз формасына карый, ягъни ул- тамырында языла. Ф. Кәриминең "Җиһангир мәхдүмнең ауыл мәктәбендә укуы" хикәясендә: رد ىلغوا زوا - үз уғлыдыр, هد هنلغوا زوا - үз уғлына, ىجقامتوقوا - уқытмақчы, زﯕزوا - үзеңез, رديقوا - уқыйдыр, لاوقوا - уқула [Кәрими, 1898, б. 2], هد هسلوا - үлсә дә, هنينروا - урынына, كنيزوا - үзинең [Кәрими, 1898, б. 3] һ.б. Авторның "Бер шәкерт илә бер студент" хикәясендә: هغنروا - урынға, قمروطوا - утырмақ, ىرلزوا - үзләре [Кәрими, 1900, б. 2-3] һ.б. Авторның "Аурупа сәяхәтнамәсе" әсәрендә угыз язылышы өстенлек ала: ىغيدلوا - улдығы, ىغمنلوا - улынмағы, ىرل هتروا - урталары, نلاوا - улан, بولوا - улуб, هد هسلوا - улса да [Кәрими, 1902, б. 2] һ.б. Классик әдипләрнең беренче хикәяләрендә язма традиция дәвам ителгәне хәлдә, татар сөйләмә формаларының язылышта чагылыш табуы норма буларак ныгый башлый. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә (1902): ردشملوا - улмышдыр, هد هنيولوا - үлүенә дә [1902, б. 2-3], مدرطوا - ут[ы]рдым, بورطوا هنينروا زوا - үз урынына утруб [Исхакый, 1902, б. 6-7] һ.б. Г. Исхакыйның "Бай углы" әсәрендә: رلناقتروطوا - утуртканлар, ىوسوا - үсүе, هد اوقوسه - уқуса да [Исхакый, 1903]. Утыру сүзенең язылышы игътибарны җәлеп итә, бу сүз К. Насыйри әсәрендә утур дип гармония саклап языла, М. Акъегет романында утран рәвешендә, икенче иҗектәге сузык күрсәтелми, ягъни гармония сакланмыйча бирелә, Г. Исхакый әсәрендә бу сүз ике төрле языла: утуртканлар сүзендә икенче иҗектә [у] саклана, утруы дигәндә, [у] сузыгы өченче иҗеккә күчерелә, бу язылышта сөйләмә үзенчәлек чагылыш таба дип әйтергә мөмкин. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: رلنلوا - үләнләр, ناغرتوا - утырған, هدماروا - урамда, بانيوا - уйнаб, ناكراكتوا - үткәргән, ناكسوا - үскән, كنزوا - үзенең, ناغرتشانروا - урнаштырған, بلايوا - уйлаб, بلويوا - уйулыб, مولغوا - уғлум һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Әсәрнең китап булып басылган вариантында да [у], [ү] авазларының язылышы шушы тәртиптә бара. Күренгәнчә, утырган сүзе, сөйләмдә әйтелгәнчә, гармония югалып языла. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" (1907) һәм "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә [1909] [у] һәм [ү] авазларының сүз башы язылышында норма саклана: ىغ هد هتروا - уртадағы, هغرانيوا - уйнарға, بلوقوا - уқулыб, رلاارطوا - утыралар һ.б. Утралар сүзенең әйтелештәгечә язылуы белән, ирен гармониясе саклана алмый, сөйләмдәгечә әйтелешкә нигезләнгән яңа орфографик тәртипнорма ныгый бара. Әсәр икенче мәртәбә басылганда, автор үзе "...бу табгысында мин хикәяне бик аз төзәттем" дип белдерә. Сүз башындагы [у], [ү] язылышына караган төзәтүләр дә күзәтелә: беренче басмадагы هلوا قر - уларақ дигән угыз формасы [Әмирхан, 1907, б. 13], икенче басмада بولوب - булуб дип алмаштырыла [Әмирхан, 1909, б. 13]. Икенче басмада [ү] авазының имлясы аерымлана: ن هليا ىوتوا - үтүе илән дигән сүзтезмәдәге үтүе сүзе беренче басмада вауе-мәд белән, икенче басмада ن هلب وتوﺋ дип, фәтхәи уау белән башлана [Әмирхан, 1909, б. 10], كوﺋ - үк һәм ى دلوﺋ - үлде дигән сүзләр дә шул рәвешле языла [16], әмма бу язылышны эзлекле дәвам итә дип әйтеп булмый, мәсәлән, رل هبوا - үбәләр дигән сүз вауе-мәд белән башлана [Әмирхан, 1909, б. 5]. Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә [ү] авазы вауе-мәд белән языла: رلواولت - үлт[е]р[е]лү [Камал, "Шура", 1909, № 8] һ.б. Икенче һәм өченче иҗектә сузык күрсәтелми, сүз ахырына күчерелә. Мисаллардан күренгәнчә, К. Насыйри озын уау дип атаган [у] һәм [ү] авазлары сүз башында, эзлекле рәвештә, вауе-мәд белән белдерелә. Бу галим әлеге авазны әйтелештәгечә калын һәм нечкә булу халәтен язуда чагылдыру максатын күздә тотып, аларның өстенә мәд (ۉ), [ү] авазын белдергәндә астына тагын нокта куеп (ۉ.) язарга кирәклеген искәртеп үтә, әмма бу үзенчәлек ул вакытта гамәлгә куела алмый [Насыйри, 1895, б. 3-5]. ХХ гасырның беренче унъеллыгында иҗат итә башлаган классик әдипләребезнең беренче хикәяләрендә, шул вакытларда имля төзәтүләргә багышланган фикерләр тәэсире белән, [ә] авазының язылышы кебек үк, [ү] авазы да, сирәк булса да, фәтхәи уау булып языла башлый. Шулай итеп, әлегә кадәр сүзләрне калын яки нечкә итеп укырга кирәклек, гарәп теленең каты әйтелешле сүзләрдә сад (ص), тый (ط), гайн (غ), каф (ق) хәрефләре белән белдерелә торган каты тартыклар һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә, бу тартыкларның ти (ت), син (س), кәф (ك) хәрефләре белән белдерелә торган йомшак әйтелешле парлары куллануга, ягъни тартык авазларга нигезләнеп барган булса, мон нан соң, әлеге вазыйфа татар әйтелешенә буйсындырылып, алгы рәт һәм арткы рәт сузыкларга күчерелә башлый. Бу уңайдан ирен гармониясенең югала баруы, әмма рәт гармониясенең яшәеш алуы да күзәтелә. Тартыкларның язылышында да тотрыклануга йөз тотыла: фарсы кяфе нечкә [г] авазын да белдерә, алга таба бу авазны белдерү өчен, кәф өстенә ике сызык, яисә өч нокта куела башлый. Төрки-кыпчактатар телләрендә бул- тамырының, төрки-угыз төркеме телләрендә ул- дип язылышы вариантлылык хасил итә. Бу төркемдәге телләр мөнәсәбәтенә караган мәсьәләләр аерым бүлекчәдә яктыртыла. Татар теленең арткы рәт, югары күтәрелеш, иренләшкән [у] авазы һәм аның алгы рәт, нечкә пары булган [ү] авазының, төрки-татар сүзләренең беренче, икенче иҗегендә һәм ахырында, гарәп теленең уау графемасы [و] белән белдерелүе. Сүзләрнең беренче иҗегендә [у] һәм [ү] сузыклары төрки-татар сүзләрендә дә, гарәп-фарсы алынмаларында да бер үк хәреф - уау (و) белән белдерелә. Язма истәлекләрнең телен тикшерүче галимнәр ассызыклаганча, [у], [ү] сузыкларының сүз башында, сүз уртасында һәм сүз ахырында язылу-язылмау мәсьәләсе ирен гармониясе дигән күренешне билгеләргә мөмкинлек бирә: ирен гармониясенең саклануы язылыштагы традицияне саклау, сакланмау күренешенең язуда чагылуы дип карала [Ахметгалеева, 1979, б. 61-62]. Мисалларны транскрипцияләү барышында сүзләрдәге бу үзенчәлекне саклап бирү зарурлыгы күренә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әлСәгыйди" әсәрендә (1845): بوزوا - узуб, رولوا - улур, رولوا - улур, [Каргалый, 1889, б. 2], ىكنرلازوك - күзләреңе, روك - күр [1889, б. 3; 2002, б. 64], زمزوك هروك - күрә күземез [3, 64], نروك - күрән, لوش - шул ولود - дулу (тулы), نساردنوس - сүндерәсән [1889, б. 4; 2002, б. 64], براتسوك - күстәреб [1889, б. 5; 2002, б. 66] һ.б. Гарәп теле алынмаларында: رود - д[ә]үрә (әйләнеш), قيفوت - т[ә]үфикъ һ.б. Фарсы теле алынмаларында: زورون - н[ә]үрүз (яңа, яшь көн), ازج ىزور - рузи җәза (язмыш җәзасы) [1889, б. 4; 2002, б. 66], рузи кыйл (ризык кыл), ون - н[ә]ү (яшь) [1889, б. 5, 2002, б. 66], شوخ - хуш (гүзәл, күркәм) [1889, б. 5; 2002, б. 67], بويليا شوج - җүш иелүб (кайнап) [Каргалый, 1889, б. 7; 2002, б. 69] һ.б. Аңлашылганча, бу төрдәге сүзләр гарәп теленең үз кагыйдәсенә буйсынып языла. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856): هدلكنوك - күңелдә, روك - күр [1856, б. 2], هغرلاوش - шуларға [1856, б. 3], بوروك - күрүб [1856, б. 4], نبوروك - күрүбән, ىرلاوب - булары, بيراتوك - күтәреб, ميراروك - күрәрем [1856, б. 4], ردنوك - күндер [6], مسررتوك - күтәрерсәм [7], وب - бу, ى دامنلوب - булынмады, لكنوك - күңел, هغلاوب - буларға, زمنلوب - булынмаз һ.б. [Салихов, 1856, б. 9] һ.б. Гарәп теле алынмаларында: كنقيفوت - тәүфиқың [1856, б. 2], مودلوا ناور - рәван улдым (юнәлдем) [Салихов, 1856, б. 4], ىكنوتسود - дустуңы [Салихов, 1856, б. 4] һ.б. Ш. Зәки шигырьләрендә [Фәхретдин, Асар 1907]: هدملﯕوك - күңлемдә, مشماصوص - сусамышым, نديللاوب - булалидин, ندرلوقروق - қурқулардан, ىاغملوب ىاغلوب - булғай булмағай, هسقوي - йуқса, ملﯕوك - күңлем, ىني زوك ڭ ملﯕوك - күңлемең күзене, ىطولد - тулды, جوق - чуқ, ىسر هسوك - күстәрәсе, هغلوق - қулға, ىﻄوغماد - туғмады [Юсупов, 2006, с. 186-193] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: م رلسوج - җүсләрем (гөнаһларым), كن هديروش قشاع - ғашыйқ шуридәнең (мәхәббәт шаукымы) һ. б. [Юсупов, 2006]. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884]: ملﯖنوك - күңлем, بوك - күб, قوي - йуқ, مدروك - күрдем, زوك - күз, نزوس - сүзең, ه ملكوك - күңлемә, كسل هزوك - гүзәлсәң, توزه ر - түзәр, ىلايوب - буйлай, ىاميوط - туймай, نيدﯖلوق - қулыңдин, صوقا - сука, ىتوك شووي - күте йүеш, قارفوط نازوط - тузан туфрақ, هدناغلوط - тулғанда, هققوي - йуққа һ.б. [Вәлиди, 1912, б. 94-95]. Авторның "Фәрхи" поэмасында: قوي ىغلقوش - шуқлығы йуқ, مدروك - күрдем, ىنيكروك - күркине, زوك - күз, كنويوب - буйуң, ىسلاوب - буласы, ىسلاوت - туласы, نروك - күрән ىشك - кеше, هملكنوك - күңлемә, ردلاوت - туладыр, مرلانووب هد - буунларымда, قانوق - қунақ, وب - бу, ىملكنوك - күңлеми, هلرد اراي - йарадырлә رداراي - йарадыр [Насыйри, 1884, б. 583]. Г. Чокрыйның "Замме назыйр" шигырендә (1864): ىنكوك - күкне, هسلوب - булса, ىاغلوب - булғай, ىاغلوت - тулғай, بولوب - булуб, رلازوس - сүзләр ىاغلوط - тулғай һ.б. [Чокрый, 1888]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйсси Бүз йегет" әсәрендә: ىكورد - күрде, ىﺒولماد - булмады, كوردنك - күрдең, رولشوق - қушылыр, شونداع - шундағ, كورسام - күрсәм һ.б. [Кормаши, 1874, б. 2-3]. Авторның бу әсәрендә тау, җауга һ.б. сүзләрдәге [у] һәм [ү] авазлары өстенә куелган өч нокталы вау (ﯞ) белән языла. Авторның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрендә [1879]: لوش - шул, بردنوك - күндереб, ىلكنوك - күңле, نيادنوش - шундаин, هنيكنوك - күңленә, ىنرل هﭼوك چوك - күч күчәләрне, رليكورد - күрдиләр, بوك - күб һ.б. [Кормаши, 1894, б. 2-3]. М. Акмулланың "Даменла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892): بولوب - булуб, ىديبوك - күбәйде, هغلوق - қулга, رللوي - йуллар, زوس - сүз راغزوق - қузғар, رلنكلالوﭼ - чүлләгәннәр, ىادناغناوق - қуанғандай, ىنوص - суны, ناكروك - күргән, مدآ - адәм, ىادناغناوق - қуанғандай, قوي ناغوت - туған йуқ, ناوي - йуан, كملوك - күлмәк, هروك - күрә һ.б. [Акмулла, 1892, б. 2-3]. Авторның бу әсәрендә қауғамыз [3], қарау, җәйәүләтеп [4], сау [7], берәүне [Акмулла, 1892, б. 10], буйау сүзендәге [у] һәм [ү] авазлары өстенә куелган өч нокталы уау белән языла [Акмулла, 1892, б. 12]. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881): رلايديوق - қуйдылар, هنناغوت - туғанына, بولور - булур, شول - шул, هد بولسه - булса да, هدنغوي - йуғында, رلارايوق - қуйарлар, سابوط - тупас, رليدروك - күрделәр, بوتاتقوت - туқтатуб, صوغوشوب - сугышуб, كوب - күб, ىكوراتد - күрсәтде, رلايديوق - қуйдылар һ.б. [Насыйри, 1898, б. 3-5]. М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" әсәрендә (1886): يهروس - Русия, بولوا - улуб, بولوب - булуб, لوي - йул, جوق - чуқ, كوسترورلر - күстәрүрләр, هملوب - бүлмә һ.б. [Акъегет, 1886, б. 2-3]. Бу авторның әлеге әсәрендә қырмалау, қыңғырау, һ.б. сүзләрдәге [у] һәм [ү] авазлары өстендә өч нокта куелган уау белән языла: ﯟلامرق - қырмалау [1886, б. 16], ﯞارغكوق - қыңғырау [1886, б. 52]. З. Бигиевнең "Гөнаһе кәбаир" романында [1890]: روﻅ - зур, ىنقارفوت - туфрақны, رليجشوروك - күрүшчил[ә]р һ.б. [1890, б. 2-3]. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): نوسلوب - булсун, ىىﺒولغا - булғай, شول - шул, قوللانله - қулланыла, بوروك - күрүб, بوك - күб һ.б. [Фәизхан, 1896]. Аерым сүзләрдә ирен гармониясе саклана. Бу әсәрдә ауыл (رللﯞآ) сүзе уау өстенә өч нокта куеп языла, шулай итеп, ауыл сүзенең өч әдиптә өч төрле язылуын күрәбез: М. Акъегет әлеге сүзне куш уау белән (لووآ), К. Насыйри бер уау белән (لوآ), Г. Фәизхан исә өч нокталы уау белән белдерә, димәк, аерым бер ауыл сүзен язуда әлеге авазның вариантлылык хасил итүе күренә. Бу сүзнең бер үк авторның бер үк әсәрендә дә да ике төрле язылышы күзәтелә. Мәсәлән, Гарифулла Чокрый әтисе турында язылган "Гайн әр-риза китабы: Хәзрәт чишмәсе йәки Күрдем чишмәсе" дигән китабында бер-бер артлы килә торган ике җөмләдә бер үк ауыл сүзе ноктасыз һәм өч нокталы уау белән белдерелә: Бер көн мәзкүр шәехемез мәрхүм Гали Чокрый Рәхмәтулла гали үзенең мәзкүр урманга ун биш чакрым йергә күчүб ултурган Күрдем исемле ауылдагы каумләренә бер духавный хезмәт илә китмеш... Күрдем ауулының (كنيلﯞآ) басу артына җитәрдә..." [Чокрый, 1900]. З. Бигиевнең "Өлүф, йәки гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә (1889), шул ук авторның "Гөнаһе кәбәир" [1890] романыннан аермалы буларак, күп кенә сүзләрдәге [у], [ү] авазлары өстендәге өч ноктасы белән бирелә: راكدوس - сәүдәгәр [1889, б. 8], هدنﯟيا - иүвендә, هدﯟيا - иүведә, اكزمﯟيا - ийүмезгә, ىنﯞولوب - булуыны, اكﯞايك - кияүгә, ىنﯞولوب - булуыны [1889, б. 9]. Р. Фәхретдиннең аналарга, аталарга, балаларга, хатынларга багышлап язган дини-дидактик әсәрләрендә уау өстенә өч нокта куелып язу очрагы күзәтелми. "Тәрбияле ана" әсәрендә: رليجورتيك - китерүчеләр, ىسوياق - қайусы, ىجولب - б[е]лүче, رد هدكملروك - күрелмәкдәдер [Фәхретдин, 1898, б. 2-3] һ.б. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә: كنتواﺒلآ - алпауытның, بولوا - үлүб, لوش - шул, ناغروط - торған, هجسور - русча هغروقوا - уқурға, بولوب - булуб, بووق - қууб [Исхакый, 1902, б. 4] һ.б. Аерым сүзләрдә ирен гармониясе саклана. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: ىاغروت - турғай, ىرلشواط - таушлары, هدنوش - шунда, رلزوس - сүзләр, ناكمروك - күрмәгән, ىلاوش - шулай هد هسلوب - булса да, هدلوي - йулда һ.б. Аерым сүзләрдә иренләшү саклана: مولغوا - уғлум [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2] һ.б. Әсәрнең китап вариантында бу үзенчәлек сакланмый, язуда сөйләмә әйтелеш чагылыш таба: ملغوا - уғлым [Ибраһимов, 1912, б. 4]. Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә сүзләрнең беренче һәм икенче иҗекләрендә ишетелә торган [у] һәм [ү] авазларының язуда күрсәтелүе кабул ителгән тәртиптә бара: هدنبولك - клубында, تنيدوتسا - ыстудент, موورك - к[е]рүем, قوي - йуқ, روﻅ - зур, بولايوج - җуйалыб, هروك - күрә һ.б. ягъни сүзләрне әйткәндә ишетелә торган [у], [ү] сузыклары язуда чагылыш таба. Аерым сүзләрнең беренче һәм икенче иҗекләрендә ирен гармониясе саклана: ولوب - булу, بلوقوا - уқулыб, بولوب - булуб [Әмирхан, 1909, б. 13] һ.б. Хуҗа дигән сүзнең татарча әйтелешендә ишетелә торган [у] авазы, хикәянең һәр ике басмасында да, фарсыча хаҗә язылышындагыча [Мәхмүтов, 1965, б. 849], уау әлиф диграфы белән бирелә: хуҗасы да (هد ىس هجاوخ) йуқ булды [Әмирхан, 1907, № 4, б. 13, 1909, б. 13]. Йаурупа (ابورواي) сүзе хикәянең икенче басмасында вау (ﯞ) хәрефе белән күрсәтелә (ابورﯞاي) [Әмирхан, 1909, б. 3]. Китерелгән мисаллардан аңлашылганча, гарәп теленең уау дип атала торган хәрефе, мәдсез әлиф белән бергә кушылып, төркитатар сүзләренең сүз башы позициясендә сузык [у], [ү] авазларын белдерә. Шушы ук авазлар сүз уртасында һәм сүз ахырында әлифтән башка гына да бирелә һәм, сүз башы позициясеннән аермалы буларак, имляда вариантлылык хасил итә, ягъни аерым әдипләрнең кайбер әсәрләрендә өстенә өч нокта куелып та бирелә. Бер үк сүзнең (ауыл) төрлечә язылуыннан, бу хәреф белән белдерелә торган авазларның фонематик вазыйфалары булмавы аңлашыла. Уау (و) хәрефенең гарәп һәм фарсы сүзләрендә иренирен (теш) [w] хәзерге орфографиядә [в] тартык авазын язуда чагылдыруы мәгълүм. Тарихка күз салсак, М. Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрк" хезмәтендә сүзбашы позициясендә әлиф белән языла торган уау, эзлекле рәвештә диярлек, өстенә өч нокта куелып языла: ﯞآ - ав (охота), ﯞا - ав (дом) [Кашгарый, 2005, с. 113]. Сүз башында әлиф уау белән [ноктасыз] язылган сүзләрнең кайберләренә, мәсәлән, آوت - әвәт (то же что и ават, т.е. "да"), аерым искәрмә бирелә: "Дело в том, что любой [ва], произносимый между двумя артикуляционными позициями, может чередоваться с [вав]. Так, посланника называют и йалауаж и йалаваж (растение); турсус называют и йауа и йава, т.е. с [в] [Кашгарый, 2005, с. 115]. Автор үзенең "Кереш сүзе"ндә төрки сүзләрне гарәп хәрефләре белән ничек итеп язуына, шул исәптән [в] тартыгына карата, мондый аңлатма бирә: "Основным правилом этой орфографии является то, что каждый [а] на письме обозначается алифом, даже там, где произнесение его необоснованно (т.е. и там, где нет долгого звука); каждый [у] передается при помощи [в], даже там, где нет оснований для его произнесения; каждый [и] передается при помощи [й], даже там, где это представляется необоснованным [Кашгарый, 2005, с. 58]. Димәк, ноктасыз һәм өч нокта белән языла торган уауның аермасы шактый шартлы дип билгеләнелә. Я. Әхмәтгалиева "Кисекбаш китабы"ның бер кулъязмасында уауның өч нокталы булып язылышын, А.М. Щербак хезмәтенә [1961, с. 47] нигезләнеп, диалектлардагы фонетик төсмернең сакланышы булырга мөмкин дип белдерә [Ахметгалеева, 1979, с. 65]. Ф.Ш. Нуриева исә М. Болгариның "Нәһҗел фарадис" хезмәтендә, [w] авазының бер үк сүзләрдә нокталы һәм ноктасыз язылуы күзәтелгәнгә күрә, әлеге аерымлануның шартлы булуын искәртә [Нуриева, 1999, б. 49, 2004, б. 104]. Бу әсәрләрдә уауның ике төрле язылышы хакында әлеге графеманың тартык [в] авазын чагылдыруына мөнәсәбәте белдерелә. Шулай итеп, өйрәнелә торган чордагы әсәрләрдә дә, китерелгән мисаллардан аңлашылганча, уау билгесенең ике төрле язылышы катгый рәвештә билгеле бер вазыйфа үти, дип әйтү шактый читен, диалекталь әйтелешне чагылдыру максаты да күздә тотыла, дип тә әйтә алмыйбыз. Мишәр вәкиле булган З. Бигиевнең ике әсәрендә бер үк сүзләрдәге [w] авазының төрлечә язылышы болай дип уйларга урын калдырмый. Уауның тартык авазны белдергәндә генә түгел, сузык авазны белдергәндә дә төрлечә язылуы очраганга, әлеге язылыш хакында бу урында да искә алып үтү урынлы булыр. Сүз башы һәм сүз уртасында уау хәрефенең язылу-язылмавы сүзләрдәге ирен гармониясенең саклану-сакланмавын белдерә. Әлеге үзенчәлек, үз чиратында, язма традициянең сөйләмә телдәге әйтелеше белән алмаштырыла баруын күрергә мөмкинлек бирә. Татар теленең арткы рәт, урта күтәрелеш, иренләшкән [о] авазы һәм аның алгы рәт, нечкә пары булган [ө] сузыгының, төрки-татар сүзләренең сүз башында, гарәп теленең вауе-мәд (وا) кушма графемасы белән белдерелүе. Төрки-татар сүзләренең сүз башы позициясендә арткы рәт, урта күтәрелеш, иренләшкән [о] авазы һәм аның алгы рәт, нечкә пары булган [ө] сузыгының төркитатар сүзләренең сүз башында белдерелүе Идел буе регионындагы иске татар имлясының үзенчәлеге булып санала торган нормада, ягъни вауе-мәд формасында языла; гарәп һәм фарсы сүзләрендә [о], [ө] авазлары ялгыз әлиф белән белдерелә, ягъни әлеге авазларның сүз башындагы язылышында, параллель рәвештә ике язма норма дәвам ителә. Шуның белән бергә, төрки-татар сүзләрендәге [о], [ө] авазларының язылышы турында фикер әйтелгәндә, аларга гына хас булган, түбәндәге мәсьәләргә игътибар итәргә кирәк була: а) сүз башында кулланыла торган [о], [ө] авазларының, [у], [ү] авазлары кебек үк, аерым сүзләрнең икенче иҗегендә дә дәвам ителеп, традиция булып килә торган ирен гармониясенең сакланышын билгеләргә мөмкин булу; ә) сүз башындагы [ө] сузыгы, кыпчак төркеме телләренә хас булган вауе-мәд белән генә түгел, угыз төркеме телләренә хас булган йы-йе мәд рәвешендә дә язылганга күрә, аларның берсен икенчесенә вариант дип карарга мөмкин булу. Әмма угыз-кыпчак мәсьәләсе, теоретик күзаллаулар нигезендә, аерым бүлек итеп тикшерелгәнгә күрә, бу урында мисалларга анализ бирелми. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." әсәрендә (1889): وﺒشوا - ошбу [1889, б. 2; 2002, б. 62], نوﭼوا - өчүн [1889, б. 3; 2002, б. 63] (бу сүз еш кына чөн формасында да языла: ىنآ نوﭼ - аны чөн [1889, б. 3; 2002, б. 63]), هليﭼوا - очилә [3, 63], ىرتوا - отры [1889, б. 3; 2002, б. 64], هدنوتسوا - өстүндә [1889, б. 4; 2002, б. 64], نوﭼوا - өчен [1889, б. 4; 2002, б. 65], ىدلوزوا - өзүлде [1889, б. 6; 2002, б. 68], وﺒشوا - ошбу, ىﭽنوﭼوا - өчүнче [1889, б. 8; 2002, б. 70], ه زكنتسوا - өстеңезә [1889, б. 9; 2002, б. 73], ويشوا - ошбу [10], وﺒشوا - ошбу [11] һ.б. Мисалларның күбесендә ирен гармониясенең саклануы күзәтелә. Сүз башында [ө] авазының аерым бер мәдсез әлиф (ا) белән генә белдерелүе вариант булып санала: هزكنتسا - өстеңезә [1898, б. 9, 2002, б. 72]. Бу сүзнең ике төрле язылышында да ирен гармониясе сакланмый. Гарәп-фарсы алынмалары чыганак теленең кагыйдәсе буенча мәдсез әлиф белән башлана: ديما - өмид, تما - өммәт [Каргалый, 1889, б. 7; 2002, б. 69] һ.б. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856): هدموتسوا - өстүмдә [3], بوتوت هدلا نﭼوا رب - бер очын әлдә тотуб [5], توك نوت ىنتيا وﺒشوا رلروقوا - уқурлар ошбу аятьне төн-көн [11], ىخد ارلثىدح شاشخوا هكنوم ردقوﭼ - дәхи чуқдыр моңа охшаш хәдисләр [14], هنيوا - өйенә, هدنوا - үендә, رويوا - ойур, رروا - орыр, ىدايوا - ойыды, غولوا - олуг [1856, б. 17-18] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: داتسا - остаз [1856, б. 9] һ.б. Ш. Зәки шигырьләрендә [Фәхретдин, Асар, 1907; Вәлиди, 1912, б. 116-119]: اوشﺒو - ошбу, نوﭼ - [ө]чөн, اكاي رلكوك ىلاﭼوا - очәле күкләр йаңа, هكوادنوا - өндәүгә, هد ويوا - өйүдә, هدويا - иүдә дигән сүзләрнең ике төрле язылышын типографик ялгышу дип әйтергә мөмкин булса кирәк, башка сүзләрдә [о], [ө] сузыклары вауе-мәд белән бирелә [Юсупов, 2006, с. 186-192] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: مديما - өмидем, داتسا - остазың һ.б. Вариант дигәндә, авторның "Әй дәрига!..." шигырендә өчен сүзенең вауе-мәд белән түгел, бәлки йы-йе мәд белән бирелеше күздә тотыла: نوﭽيا قمراو هكس م هسردلوا ىمسفن بوليق كنج Җәнк кыйлуб (сугышып) нәфсемне үлдерсәм сәңә вармақ ичүн [Фәхретдин, Асар, 1907, б. 416; Юсупов, 2006, с. 188]. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884]: بوتاغيوا ساملوب اسويوا - ойуса булмас уйғатыб [Вәлиди, 1912, б. 94], مدتلاغوي ىنم وقيوا نوﭼوا روتام رب هدنليا واراب - Парау илендә бер матур өчен ойқуымны йуғалтдым [Вәлиди, 1912, б. 97]. هققملﺒق اراق باشخوا - охшаб қара қалмыққа [94], نشاب تسوا - өст башын [Вәлиди, 1912, б. 95]. Авторның "Фәрхи" поэмасында: رداق وب ىديا ماسروا شاب هم الله - Аллама баш орсам иде бу қадәр [Насыйри, 1884, б. 589] һ.б. Г. Чокрыйның "Замме назыйр" китабында (1864): نوﭼوا - өчен һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: هنيدتسا - остазинә, ىامتمن - өммәтемне һ.б. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә: هديارس غولوا كيب - бик олуғ сарайда [1874, б. 2], ليكامزوا ديما نيدايند - дөнйадин өмид өзмәгел [44]. ىدسيك ىجنعزوا - өзгәнче кисде [24] һ.б. Оста сүзе мәдсез әлиф белән башлана торган остаздан аермалы буларак, төрки-татарга хас булганча, вауе-мәд белән языла: عولوا رلااتسوا - олуғ осталар [42]. "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә"дә: غولوا رب - бер олуғ [1882, 1894, б. 2], ىدروا بقوا رلااعد - доғалар уқыб өрде, بتوت ىنملق وﺒشوا - ошбу қаләмене тотыб [1894, б. 4], اكامزوا رلكاﭽﭼ - чәчәкләр өзмәгә, تيوكلم يتنك اواشلار - эшләрең ойат түкелме [6], قمانص نوﭼوا - сынамақ өчен [1894, б. 7] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, татар сүзләрендәге [о], [ө] авазлары вауе-мәд белән, гарәп-фарсы алынмалары мәдсез әлиф белән күрсәтелә. М. Акмулланың "Даменла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә: نوﭼوا - өчен [1892, б. 3], باتسوا باتك نيلاق كيرش رب هسروت - бер шәрик қалын китаб остаб торса [1892, б. 4], اوستومده - өстүмдә [4], ىلملوب نيجلا بﭼوا شوق ره - һәр қош очыб лачын булмай [1892, б. 6], هسلوزوا كناقروموا - умурқаң өзүлсә [7], هنوﭼوا شاب - баш очуна [18926, б. 9], اوصتا - оста [1892, б. 10, 11], ناقﭼا - очқан, نانمناكروا - өргәнменән [12], لايوا ندقح - хақдан ойал [1892, б. 14] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сүз башындагы [о], [ө] икенче иҗектә дә дәвам ителеп языла торган өчүн, өстүмдә, өзүлсә сүзләрендә ирен гармониясе саклана. К. Насыйри тупа, ягъни кыска уау дип атаган [о] һәм [ө] авазларының язылышын [у] һәм [ү] авазларының язылышыннан аерымлау өчен, уау хәрефенең өстенә өтер, берсен икенченнән аерымлау өчен, [ү]не белдерә торган билгегә нокта куеп язып күрсәтсә дә [Насыйри, 1895, б. 3-5], әлеге язылыш ул вакытта гамәлгә куела алмый. Шуның белән бергә, татар теле сүзләренең сүз башында [о], [ө] авазларының бирелешендә, төрки-татар сүзләре белән гарәп-фарсы алынмаларының язылышындагы аерымлану белән бергә, тагын төрки-угыз традицион язылыш белән төрки-кыпчактатар сөйләм үзенчәлеге мөнәсәбәте нигезендә дә вариантлылык хасил итә: мәсәлән, өчен дигән сүзнең сүз башы позициясендә [ө] авазының традицион язма йы-йе мәд белән сөйләмә формасы булган вауе-мәд башлануында чиратлашу күзәтелә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881) өчен сүзе эзлекле рәвештә вауе-мәд белән башлана: نوﭼوا هبرجت - тәҗрибә өчен, نوﭼوا قمليق اشامت - тамаша қыйлмақ өчен... [Насыйри, 1898, б. 4], نوﭼوا رلانوساملآ - алмасынлар өчен... [7], ردنوﭼوا قمراقتوق - қотқармақ өчендер [Насыйри, 1898, б. 8] һ.б. Авторның "Фәвакиһел җөләса фил әдәбият" әсәрендә дә (1884) шундый ук язылыш күзәтелә: نوﭼوا رلنيةراق - қартинләр өчен, نوﭼوا ىلمع كننيزوا مكره - һәркем үзенең ғамәле өчен [Насыйри, 1884, б. 3-5]. М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" романында (1886) өчен сүзе рәттән йы-йе мәд белән башлана: نوﭽيا اكلاتمق - аңлатмақ ичүн, نوﭽيا تشيغم - мәғыйшәт ичүн, نوﭽيا تراجت و شيا - эш вә тиҗарәт ичүн [1886, б. 2] һ.б. Башка сүзләрнең сүз башында [о], [ө] авазларының язылышы кабул ителгән тәртиптә дәвам итә: نوزوا - озун, قازوا - озак, غولوا - олуғ, قويوا - ойук, هدنوتسوا - өстендә һ.б. [1886, б. 2-10]. Сүзләрнең күбесендә ирен гармониясе сакланып языла. ولو - олы сүзенең мәдсез уау белән башлануы вариант булып санала. Сүзнең тамыры [и] авазына тәмамланса, ярдәмлек сүз кушылып языла: ничүн (نوﭽين) бу диле җаһилә балаларыңызы вирәсез [1886, б. 3] һ.б. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887), шулай ук, эзлекле рәвештә өчен сүзе йы-йе мәд белән башлана: هدياف بوقوا نوﭽيا رلنوسنل - уқуб файдалансунлар ичүн [1896, б. 2], نوﭽيا لااب - бала ичүн [3], نوﭽيا ادوس - сәүдә ичүн [4], نوﭽيا هيامرس - сәрмәйә ичүн, نوﭽيا روطاوي - йуатур ичүн [Фәизхан, 1896, б. 6] һ.б. З. Бигиевнең "Өлүф, йәки гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә (1887) өчен сүзе вауе-мәд белән языла: аңлатмак өчен (نوﭼوا), тәфтиш өчен (نوﭼوا); олуғ сүзе мәдсез әлиф (غولا) һәм вауе-мәд (غولوا) белән башланып, ике төрле күрсәтелә; هدينويا - өйүинә, هدويا - өйүвдә сүзләрендә [ө] авазы йы-йе мәд булып языла; چوا - өч сүзе вауемәд белән бирелә [Бигиев, 1889]. Авторның "Гөнаһе кәбаир" романында [1890] өчен сүзе йы-йе мәд белән башланып, ичүн (نوﭽيا) дип языла: نوﭽيغيدلوا - улдығичүн, К кариясе әһалисенең мәғыйшәт ичүн (نوﭽيا) хезмәте игенчелек улса да әксәрисе башка шәһәрләрә... тиҗәрәт ичүн (نوﭽيا) кидәйүрләр [1890, б. 2] һ.б. Аңлашылганча, бу әдипнең әсәрләрендә бер үк сүзләрдәге сүз башы [о], [ө] авазларының төрлечә язылышы күренә. Р. Фәхретдиннең "ачык ана дилемездә йазылмышдыр" дип белдергән "Тәрбияле бала" һәм "Тәрбияле ана" әсәрләрендә (1898) өчен сүзе йы-йе мәд белән, олуғ сүзе мәдсез әлиф белән башлана: Ата вә ана ичүн (نوﭽيا) тәрбийәле бала дәрәҗәсендәге олуғ (غولا) байлық һич улмаз [1898, б. 2]. Әдипнең "һәрбер өйдә вә һәрбер хатын кулында бу китабдан бер данәсе булынурга тиешледер " дип белдергән "Тәрбияле хатын" китабында да өчен һәм олуғ сүзләренең язылышы шушы ук тәртиптә бара: Аллаһы Тәгалә хазрәте үзенең олуғлығыны белдермәк ичүн (نوﭽيا) ошбу ғаләмне йарадырыб... [1899, б. 2], ирләр илә хатынлар ичүн (نوﭽيا) шәригать вә ғакыл тарафындан билгеләнгән вазыйфалар вардыр ки... [1899, б. 3]. Ошбуның ичүн (نوﭽيا) ғақыллы вә тәрбияле ирләр вә хатунлар хәсән мәғашәрәтне олуғ бер ниғмәт белүрләр... [1899, б. 3] һ.б. Ф. Кәриминең "Бер шәкерт илә бер студент" хикәясендә өчен сүзе вауе-мәд белән نوﭼوا كمركلوا هقدوخاراب - пароходқа өлгермәк өчен [1899, б. 2] языла. Шул ук авторның "Җиһангир мәхдүмнең ауыл мәдрәсәсендә укуы" хикәясендә, Торналы авылы мәдрәсәсенең мулласы булган хәзрәт авызыннан әйтелгәндә, йыйе мәд белән языла: шуның ичүн дә (هدنوﭽيا) мулла булуб йетәр йетмәс ауылындағы мәктәбкә балалар җыеб уқытмаға башлады [1900, б.2]. "Йаурупа сәяхәтнамәсендә" (1902) шул ук сүз йы-йе мәд белән языла: озын сәфәрләр ичүн (نوﭽيا), كمروك راقارضح نوﭽيا لوي - йул ичүн хәзерлекләр күрмәк, [1902, б.2], نوﭽيا كمزك - гәзмәк ичүн, нәрсәләре багажа вирмәк ичүн (نوﭽيا) [Кәрими, 1902, б.3], نوﭽيا قمروطوا - утырмақ ичүн [Кәрими, 1902, б. 4] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, әлеге сүзләрнең төрлечә язылышы, адресатка бәйле булган иҗтимагый-стилистик-функциональ аерымлану буларак, язма телнең структур-вариантын барлыкка китерә: татар укучы укып аңласын дигән максат белән язылган хикәядә өчен сүзе халыкның җанлы сөйләмендәге яңгырашында бирелә, укымышлы кешенең сөйләмендә яисә төрки гаиләдәге күпчелек халык укып аңласын дигән максаттан чыгып язылган сәяхәтнамәдә шул ук ук сүз угыз-төрек телендә кулланылганча ичүн дип күрсәтелә. Ф.Кәримнең "Җиһангир мәһдүмнең..." хикәясендә олуг сүзе, Р. Фәхретдин иҗатындагы кебек үк, мәдсез әлиф белән башлана: ىسلااب غولا كا - иң олуғ баласы [Җиһангир мәһдүмнең...1890, б. 3]. "Йаурупа сәяхәтнамәсендә" озын сүзе вауе-мәд белән башлана: نوﭽيا رلرفس نوزوا - озун сәфәрләр ичүн, кидиләчәк йулның озунлығына (هنيغلنوزوا). Очсуз (زوسﭼوا) һәм орулуб (بولوروا) сүзләре дә шулай ук языла, бу сүзләрнең язылышында гармония саклана [Кәрими, 1902, б. 2] һ.б. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә өчен сүзе вауемәд белән языла: نوﭼوا تمدخ - хезмәт өчен [Исхакый, 1902, б. 5] һ.б. "Бай углы" әсәрендә (1903): چوا - өч, هديوا - өйдә, وتركشوا - өшкертү, نوزوا - озун, قازوا - озақ һ.б. сүзләр рәттән, نوجوا - өчен сүзе кебек вауе-мәд белән языла һ.б. [Исхакый, 1910]. Драма әсәрләрендә дә өчен формасы сөйләмдәгечә. Мәсәлән, Г. Ильясиның "Бичара кыз"ында: نوﭼوا ىشك - кеше өчен, نوﭼوا لارا - алар өчен [Ильяси, 1887, 1957, б.559]. Ф. Халидинең "Рәдде бичара кыз" ында: чәч тәңкәсе өчен (نوﭼوا) [1888, б. 3], نوجوا كننآ - аның өчен, نوﭼوا رولآ - алыр өчен [Халиди, 1888, б. 6] һ.б. Г. Камалның "Бәхетсез йекет" драмасында да минем өчен, атасы өчен, буның өчен һ.б. өчен вауе-мәд белән языла [Камал, 1890]. ХХ гасырның беренче унъеллыгында иҗат итә башлаган классикларның беренче хикәяләрендә, асылда, традицион язылыш дәвам ителә: төрки-татар сүзләренең сүз башында [о], [ө] авазлары вауе-мәд белән белдерелә. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: هنيلتسوا - өстләренә, قلرولايوا - оялурлық, قازوا - озақ, ناكلويوا - өйүлгән, هدنتسوا - өстендә һ.б. Г. Ибраһимов бу әсәрендә зур, зурлык мәгънәсен белдерү өчен, татар телендә беренче мәртәбә өлкән сүзен куллана, бу сүз еш кабатлана һәм фәкать бер генә төрле булып мәдсез әлиф белән башлана (ناكلا). Өй сүзе, өйләр, өйләргә һ.б. сүзформаларында [ө] авазы йы-йе мәдкә уау кушылып башлана: ويا - өйү, ويا رب - бер өйү, هكرلويا - өйүләргә, ىنرلويا - өйүләрне һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Китап булып басылган вариантта өй сүзе вауе-мәд белән генә башлана (ىنيوا), өй булып укыла, ягъни язуда әйтелеш чагыла [Ибраһимов, 1912, б. 3]. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: أوننده - өнендә, هتونوا - оныта, قازوا - озақ, هكلاتسوا - өстәлгә, كنلاتسوا - өстәлнең, همويوا - өйемә [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4]. Әлеге хикәя икенче мәртәбә басылганда, [о], [ө] авазларының сүз башында бирелешендә кайбер үзгәрешләр күзәтелә: беренче басмада олуг сүзе вауе-мәд белән (غولوا), икенче басмада фәтхәле әлиф белән башлана (غولأ) [Әмирхан, 1909, б. 9], өчен сүзе беренче басмада язма традиция сакланып, өч мәртәбә نوﭽيا - ичүн дип, икенче басмада, бу сүз ике мәртәбә نوجا дип ике мәртәбә мәдсез әлиф белән, бер мәртәбә نوﭼوا - өчен дип, вауе-мәд белән күрсәтелә, ягъни сөйләмә форманың язылышы төрлечә күзаллана [Әмирхан, 1909, б. 12]. Әмма өлгергән сүзе беренче басмада да [1907, б. 12], икенчесендә дә фәтхәле уау белән языла (ناكركلوأ) [1909, б. 8]. Авторның "Танымаганлыкдан танышдык" хикәясендә өй сүзе фәтхәле уау белән башлана (ىوأ) [Әмирхан, 1909, б. 21] һ.б. Шулай итеп, татар теленең [о], [ө] авазлары сүз башы позициясендә иске татар телендә норма булып санала торган ысулда, ягъни вауе-мәд рәвешендә бирелә; өчен сүзендә [ө] авазының йы-йе мәд булып язылышы, гомумтөрки-угыз телләре традициясенең сакланышы буларак, бу чор өчен функциональструктур вариант буларак кабул ителә, әлеге вариант адресатка карап, яисә персонаж сөйләмен күрсәтү өчен аерымлану вазыйфасын үти; өчен сүзенең -чөн/-чүн рәвешендә кушымча буларак язылышын да вариант дип саный алабыз: Ә. Каргалый да: نوﭼ ىنا - аны чөн [1845, 1889, б. 3]; Һ. Салиховта: نوﭼ بولك - кәлүб чөн [1856, б. 4]; Ш. Зәки шигырьләрендә: изтыйрарә дөшмешем чөн (نوﭼ) ихтиярым калмады (чарасыз хәлгә төшәр өчен теләгем-иркем калмады). Бу шагыйрьнең "И дәрига!" дип башланган шигырендә, "...баштагы сузыгын югалтып, кушымча булып файдаланыла торган төрки чыгышлы - [ө]чөн бәйлеге" [Әхмәтьянов, 1987, б. 75] гарәп графикасында чүн булып языла һәм фарсы теленең "чүн (ки) теркәгече белән" [Әхмәтьянов, 2001, б. 237] омоним булып чагылыш таба: Чөн диларем улдыр анчақ үзгә йары нидәрем? (...чөнки күңелем йуанычы улдыр, бу очракта башка ярлар нәрсәгә?) [Юсупов, 2006, с. 186]. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында тулы булып язылган өчен бәйлеге белән рәттән [1988, б. 396, 397, 405], аның кыска варианты да кулланыла: Сәнеңчөн сәнең артындин Парау иленә бардым мин [Кандалый, 1988, б. 390], Ходачөн җанны қыйнама [402], Сәнеңчөн кеше үкенмәс [1988, б. 403] һ.б. Аңлашылганча, -чүн (-чөн) күпчелек очракта бәйлек вазыйфасында ешрак кабатлана. Г. Чокрыйның поэмаларында өчен бәйлегенең тулы һәм кушымча булып язылышы һәм [ө]чөн, чөн [ки] сүзләреннән чүн формасының ике вазыйфасы да тар контекстта файдаланылуы түбәндәге дүртюллыкта ачык күренә: Ғали мискин бу әбйатың қачан кем әзкийә күрсә, Дийәрләр: "Чүб-саламдыр бу! Ничөн йазған ушал бәндә?!" Җаwабында дийәр дуслар: "Чөн андан сордылар - дуслар Халенчә әйләде иншад, йанында нә булур исә" [Чокрый, 1957, б.250]. Аңлашылганча, ничөн (نوﭽين) дигәндә, эшнең максатын белдерә торган бәйлек, чөн (نوﭼ) дигәндә, чөнки теркәгече булуы күренә. Авторның "Шәмгъ эз-зыя..." китабында шундый ук параллель кулланылыш күзәтелә: نوجراغلب - болғарчөн [1883: 3], مركا ىلع ﺢيش لوا نوﭼ - чөн ул Ғали шәех әкрам [1883, б. 5]. "Мәдхе Казан" китабында Болгар шәһәрен тупка тотуга караган юлларда да чүн шундый ук вазыйфа үти: Чөн ул шайтан эшен итмам итеп қыйлган сөрүрен тамь... (Чөн [ки] ул шайтан эшен тәмам итеп, тәмам шатланган) [1889, 1957, б. 249]. Шушы ук юлларда өчен ярдәмлеге дә урын ала: Сөреп қуйған йырақ йиргә мәқаме өчен харам саздыр [Чокрый, 1957, б. 249]. Чөнки, өчен, чүн, чүнки сүзләренең килеп чыгышы хакында Р.Г. Әхмәтьяновның "Служебные слова арабско-персидского происхождения в татарском языке" дигән мәкаләсендә аңлатыла [Ахметьянов, 1986, с. 47-54]. Сүз башындагы [ө]авазы кебек үк, [о] авазы язылышында да вариантлылык күзәтелә. Бу вариантлылык ирен гармониясенең саклану-сакланмавына, ягъни [о] авазының ишетелгән урында язылу-язылмавына нигезләнеп барлыкка килә. Әлеге үзенчәлек олуг сүзенең язылышында ачык чагылыш таба. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Һ. Салихов, Ә. УразаевКормаши, К. Насыйри әсәрләрендә олуғ сүзе غولوا рәвешендә, ягъни ирен гармониясе сакланган хәлдә, Г. Фәизхан, Р. Фәхретдин, Ф. Кәриминең аерым әсәрләрендә олуг сүзе غولا булып, әлеге гармония сакланмаган хәлдә языла, әмма "Тутыйнамә китабы" нда әлеге язылышның чиратлашуы да күзәтелә: غولا [1896, б. 2], غولوا [5].. Г. Чокрыйның "Шәмгъ эз-зыя..." әсәрендә бу сүзнең قولوا - олук дип язылышы типографик төгәлсезлек булса кирәк. Сирәк кенә булса да ошбу сүзенең дә اوشﺒو һәм اشﺒو булып язылышы күзәтелә. Өйрәнелә торган барлык әсәрләрдә дә эзлекле рәвештә اوشﺒو булып языла торган сүз, М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" әсәрендә, "Тәрҗеман" газетасының сүзе буларак бирелә һәм وﺒشا дип языла [1886, б. 5]. Шулай итеп, татар телендәге [о], [ө] авазларының сүз башы позициясендә вауе-мәд белән, мәсәлән, نوﭼوا формасында бирелеше, норма буларак эзлекле рәвештә дәвам ителә, ичүн (نوﭽيا) формасының традицион язма норманың структур варианты буларак, дәвам итүе булып аңлашыла. Классикларның беренче хикәяләрендә [ө] авазы фәтхәле уау белән белдерелә башлый, әмма аерым сүзләрнең мәдсез әлиф һәм йы-йе- мәд рәвешендә дә башлануы күзәтелә. Гомумән алганда, гарәп телендә [о] һәм [ө] сузыкларына башлана торган сүзләрнең шактый чикле булуы, тикшерелә торган текстларда да аларның сирәк кулланылуы күренә. Татар теленең арткы рәт, урта күтәрелеш, иренләшкән [о] авазы һәм аның алгы рәт, нечкә пары булган [ө] сузыгының, төрки-татар сүзләренең беренче иҗегендә, гарәп теленең уау графемасы белән белдерелүе. Төрки-татар сүзләренең беренче иҗегендә, [о], [ө] сузыкларының, [у], [ү] сузыклары кебек үк, уау билгесе белән күрсәтелүе норма булып, күрсәтелмәгән очрагы вариант булып санала, әлеге сузыкның икенче иҗектә дә язылышы сүздәге гармониянең саклануын белдерә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних" әсәрендә (1845): بوتود - дотуб, كنقامتود - дотмақ[ы]ң [1889, б. 2; 2002, б. 62], نبوزوي - бозубән [1889, б. 3; 2002, б. 63], رتازود - дөзәтер [1889, б. 3; 2002, б. 63], اكنوب - боңа [1889, б. 4; 2002, б. 64], رروي - йөрүр [4, 64], رلانوك - көнләр, رلاوب - болар [4, 64], بوزد - д[ө]зүб, رلايدرود - дордылар, كنرلانوب - бонларның [1889, б. 4, 65], ولرود - дөрлү, بونك - буның, ىدراتود - дотарде [5], بشود - д[ө]шеб [6], ىنوب - боны, هكنوﭼ - чөнки, بورط - т[о]руб, كنلاوب - боларның, رر د - д[о]рур, زمتروي - йөретәмез [6], ىنوم - моны, هيوكرت - т[ө]ркүйә [7], ولروت - төрлү, رلايدامتود - дотмадылар, قيللق - қ[о]ллык, ررود - дурыр [9], هنوشروق - қоршуына [Каргалый, 1889, б. 10] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, бер үк дор-/ тор- һәм дөз- тамырларының сүзнең беренче иҗегендәге [о], [ө] авазлары белән һәм аңардан башка, ягъни ирен гармониясенең сакланып һәм сакланмыйча язылышы күзәтелә. Аерым сүзләрнең беренче иҗегендә [о], [ө] күрсәтелми. Ә. Каргалыйның әлеге сәяхәтнамәсендә: "Хак өчен вирмәйә коруғ наныны", - дигән юлдагы қоруғ - қоры һәм қоллык сүзләренең беренче иҗегендә сузык аваз белдерелми; урыны белән шундый ук позициядә [ө] сузыгы да язылмый: бер к[ө]нне, әмма рифмага туры килергә кирәк булганда, языла: ...әйләде бер көнне... [3], ولروت - төрлү дигәндә [ө] языла, ولرد - д[ө]рлү формасында язылмый, بردشراق - қаршы д[о]рыб тезмәсе кушылып языла [10], қояш сүзе йы-йе мәд белән бирелә: ريبدت ىار كدشايق رولوا هايس - сияһ улур киашдик раи тәдбир [Каргалый, 1845, 1889; б. 6, 2002, б. 68] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында язылыш чыганак теленең имлясы буенча бара, катгый норма саклана: هرقن - н[о]қрә (эретелгән көмеш кисәге), رد - д[ө]ррә (энҗе), ىرورس - с[ө]руре (шатлык, куаныч), ايند - д[ө]нья, ىنمﺨت - т[о]хым (орлык), رپ - п[ө]р, رلاﺒﺤم - м[ө]хиб (яратучы), لاتﺒم - мөбтәля (бәхетсез булу), مرتﺤم لوسر - рәсүл мөхтәрәм, رجاهم - мөхаҗир, هنيه رفس - с[ө]фрәйә (табынга), كندوجو هنيتمرح - вөҗүдең хөрмәтенә, ه انك - гөнаһ, هلمج - җөмлә, زيشود ىرتخد ه - дөхтәри дүшизә (гыйффәтле кыз), ىنتنس - с[ө]ннәте, ﻊبر - р[о]бгъ (чирек) [Каргалый, 1889,б.2-5] һ.б. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856): ىدشاتوت - тоташды, شوت - төш, رروا - ор[а]р, ميدتوت - тотдым [1856, б. 4], ىوتوت - тотуб, ولتوق - қ[о]тлу [5], راتروق - қортар [6], مزوي - йөзем, زمروي - йөрмәз [7], كلروت - төрлек, ىدتود - дотди, ردبوشود - дөшүбдер, ىكاروي - йөрәке [8], ميدتوت - тотдим [10], مزوي - йөзем, ملاسود - дөшәлем [10], ىناتود - дотаны [12] غوروق - қоруғ [13], قلاوق - қолақ ﺲمتوت - тотмас, رروي - йөрер [14, 15], هغراتوت - тотарға, تورب - торыб [16], مدروص - сордым [17] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, беренче иҗектәге [о]- [ө]сузыгы сирәк очракларда гына (тотуб, дөшүбдер) икенче иҗектә дә бирелә, күпчелек очракта бу күчеш сакланмый. Аерым сүзләрнең беренче иҗегендә язылмаска мөмкин: қ[о]руғ, д[ө]рлү, әмма күпчелек очракта соңгы иҗектә шул ук сузык күрсәтелә: ولرد - д[ө]рлү [1865, б. 14], әмма күрсәтелмәскә дә мөмкин: طب - б[ө]т[е]н. Гарәп-фарсы алынмаларында әлеге сузык әйтелештә ишетелсә дә язуда чагылыш тапмый: هانك - г[ө]наһ, مورمع - ғ[о]м[е]р, نيملسم ىتملسم و - м[ө]сл[и]мин вә м[ө]слимәти, ғ[о]бар (тузан), з[ө]баба (чебен), м[о]рад (максат), ф[о]рсат, н[о]қсан, м[ө]бтәля (дучар булучы), х[о]сусән (аеруча), х[о]зурында (күз алдында), х[ө]кемен (карарын), м[ө]мкин (булуы тыелмаган) һ.б. [Салихов, 1856]. Ш. Зәкинең "И дәрига..." дигән шигырендә: مشمشود - дөшмешем, نوﭼ - чөн, ىدشود - дөшде, مدشود - дөшдем, توط - тот, نمشد - дошман, م هسروس - сөрсәм [Фәхретдин, 1907, б. 415; Вәлиди, 1912, б. 116117; Йосыпов, 2006, б. 186]. "Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырендә: ليكروي - йөргел, هليوس - сөйлә [Фәхретдин, 1907, б. 416; Вәлиди, 1912, б. 117-118; Йосыпов, 2006, б. 188]. "Бән Ходаның..." дип башлана торган шигырендә: مي ىيلق - қ[о]лыйым (колымын мәгънәсендә), هكنوﭼ - чөнки, ىدشود - дөшде, ولرد ولرد - д[ө]рлү д[ө]рлү, كنلق - қ[о]лның, زوي - йөз, نمشد - дошман, ىساراتروق - қортарасы نيكاروي - йөрәген, لق - қ[о]л [Фәхретдин, 1907, б. 417; Йосыпов, 2006, б. 190]. "Гашикъ ашөфтәнең..." дип башлана торган шигырендә: ر داشموي - йомшадыр, رروط - торыр [Фәхретдин, 1907, б. 418; Вәлиди, 1912, б. 118-119; Йосыпов, 2006, б. 192] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, аерым сүзләрнең беренче иҗегендә дә [ө], [о] авазлары язуда күрсәтелми, беренче иҗектә күрсәтелеп тә, икенче иҗектә бирелмәсә, сүздәге гармониянең сакланмавын белдерә. Мондый язылыш шигырьнең ритмына туры килү белән бәйле дип уйларга мөмкин. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884]: هلمر هيوس - сөйәремлә, هيوك - көйә, هيوس - сөя, كسروروي - йөрүрсәң, رليغنوروب - боронғылар, شوتوط - тотош, هد هسروي - йөрсә дә, بوروس - сөрөб, بوروي - йөрүб, بوتاغلوب - болғатуб, هكك هميوس - сөймәккә, ك هس هليوس - сөйләсәң, بوجوق - қочуб, ك هس هليوك - көйләсәң, هموروي - йөремә, ىلقوي - йоқлый, س هميوس - сөймәс, شوت - төш, شوق - қош, مدتوط - тотдым, نوك - көн, بويوس - сөеб بوﭼوق - қочоб, بويلاكوم - моңлайыб [Вәлиди, 1912, б. 93-97]. Авторның "Фәрхи" поэмасында: بوتوت - тотоб, نوك - көн زوك - көз, هدنينوك - көнендә نساروت - торасән بوتوت - тотоб, همتوت - тотма, بوﭼوق - қочоб, كمتوك - көтмәк, كننيزوي - йөзенең [Насыйри, 1884]. Мисаллардан аңлашылганча, авторның бу әсәрләрендә, беренче иҗектә [о], [ө] авазлары күрсәтелә торган сүзләрнең, әлеге авазларның сүз башында языла торган сүзләргә караганда, сан ягыннан күбрәк булуы, беренче иҗектәге сузыкның икенче иҗектә дә белдерелүе нәтиҗәсендә, эзлекле рәвештә ирен гармониясенең саклануы күзәтелә. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә (1874): ىطروي - йорты, نوك - көн, شوت - төш, هدنشوت - төшендә, ىرلازوي - йөзләре, هدنشوت - төшендә, هكنوك ناننوك - көннән көнгә [Кормаши, 1874, б. 2-3] һ.б. "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" (1879, 1882) әсәрендә: ولروت ولروت - төрлү-төрлү [1894, б. 2], نوك رب هد رلنوك - көнләрдә бер көн, بوروي - йөрөб, ىلروت - төрле [1894, б. 3], هنوك نادنوك - көндән көнә, شمروت - тормыш, زدنوك - көндез [1894, б. 6], اكنوك نيدنوك - көндин көнгә, ناكروي ناغروط و - йөргән вә торған, شميوط - тоймыш һ.б. Аерым сүзләрдә язылмый: نوتب - б[ө]түн [1894, б. 3] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, бер үк төрле сүзе, гармонияне саклаган хәлдә дә, сакламаган хәлдә дә белдерелә. Гарәп-фарсы алынмалары чыганак телендәгечә языла: مرلارنه - һ[ө]нәрләрем هر زه - З[ө]һрә [Кормаши, 1894, б. 2-7] һ.б. М. Акмулланың "Даменла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892): اكتوس - сөткә, كاروي - йөрәк, هكتوس - сөткә, ىادغلابوﭼ - чобалғадай, سامنتوت - тотынмас [1892, б. 2], بوروت - тороб, زوي شيب - биш йөз, نكاروي - йөрәген, ىادنوك - көндәй كنوص - соң, ناكروي - йөргән, ىكلوت - төлке, ىامشوت - төшмәй [1892, б. 3] һ.б. Кайбер сүзләрнең тамырында сузыкның язылмавы вариант булып санала: هنغودق - қ[о]дығына [Акмулла, 1892, б. 3]. Гарәп-фарсы алынмаларында: д[ө]ррәсендән, ғ[о]ляма (галимнәр), м[ө]бариз (пәһлеван), м[ө]селманға, м[ө]җаһид (тырышучы), м[о]ғанидләр (дошманлар) һ.б. [Акмулла, 1892]. Чәчмә әсәрләрдә дә [о], [ө] авазларының язылышында шушы ук тәртип-норма саклана, ягъни сүзнең беренче иҗегендә әйтелә торган әлеге авазлар язуда уау хәрефе белән күрсәтелә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881): هروك هنكلناكلايوس - сөйләгәнлегенә күрә [1898, б. 3], ندرلنف ولروت - төрле фәнләрдән, ىنايند بوت - бөтүн дөньяны [Насыйри, 1898, б. 4] һ.б. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә дә (1886) сүз уртасында [о] - [ө] авазлары, эзлекле рәвештә диярлек, язуда күрсәтелә: هيسور - Русия, صورماق - сурмақ, توروب - тороб, كون - көн, بيلسو - сөйләб һ.б. Әлеге авазларның язуда күрсәтелмәгән очраклары да бар: كنيسادق - қодасының, هركص - соңра, ىدشت - төшде сүзләре беренче иҗегендәге [о] - [ө] сузыгы язуда аерым хәрефе белән бирелмичә языла [Акъегет, 1886, б. 59-60]. З. Бигиевнең "Өлүф, йәки гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә (1887): كروي - йөрәк, هﭽيكرت - т[ө]ркичә [1889, б. 68]. Авторның "Гөнаһе кәбаир" романында: ىتاغموق - қомғаны, ناكروج هدتلوي ىادخ - Ходай йулында җөргән, بونلر - бонлар, لرنكزير جوركان - җөргән й[е]рләреңез һ.б. [Бигиев, 1890, б. 2-3]. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле ана" әсәрендә (1898) сүзләрнең беренче иҗегендәге [о], [ө] авазлары язуда чагыш таба: ىنوب - боны, قوزوب - бозуқ, زامنكوت- төкәнмәз һ.б. [Фәхретдин, 1898, б. 2-3]. "Тәрбияле бала" китабында: هﮔزوي - йөзгә, شموب - йомыш, زامنكوت و زامتب - бетмәз вә төкәнмәз, يكﭼوك - көчең, روروط - торур һ.б. "Тәрбияле хатын" әсәрендә: ىرلقدروط - тордықлары, يوزينه - йөзенә, قﭼازوب ىنوب - боны бозачақ һ.б. [Фәхретдин, 1899, б. 2-3]. Йоқысындан дигән сүзнең беренче иҗегендә ишетелә торган аваз язуда күрсәтелми: ندنسوقي [1898, б. 2-3]. Авторның "Асар" әсәрендә төбәгендә дигән сүзнең беренче иҗегендәге [ө] авазы сүз башындагы кебек вауе-мәд белән языла: هدنعباوت افوا - Уфа төбәгендә [Фәхретдин, 1909, б. 504]. Ф. Кәриминең "Җиһангир мәхдүм..." хикәясендә (1898) сүзнең беренче иҗегендә [о], [ө] авазлары язуда күрсәтелә: сабағыны тәкрар идеб тора (هروط), хәзрәтнең сөенече (ىجنيوس) арта бара, نوق وب - бу көн, Һәфтияк иҗегенә дә төшәр (راشوت), сүрәгә төшеб (بوشوت), ناغروت لاوقوا - уқула торган, андан соң сарыфқа төшәр (راشوت) [1898, б. 2], абыстай да мәхдүмне пәк сүәдер (رد هوس), берничә қоймақ (قاميوق), ناغروت اتياق - қайта торған, هكنوج - чүнки, رلنوب - бунлар, Торналы (ىلانروط) аwылына [Кәрими, 1898, б. 3] һ.б. Классик әдипләрнең беренче әсәрләрендә үк сүзнең беренче иҗегендәге [о], [ө] авазлары, кагыйдә буларак, язуда белдерелә. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә: ىرلوروي بوشووق - қуушуб йөрүләре [1902, б.4], تولوب وب - бу болут [6], ىسيا نوتوت - төтөн исе [Исхакый, 1902, б. 8] һ.б. Г. Исхакыйның "Бай углы" әсәрендә (1903): ىﺒك ىكد هليوس بوليك شوت ىلروت قﭼراق ولروت ىننوك ره - һәр көнне төрле қарчық төрле төш килеб сөйләдеге кеби [Исхакый, 1910] һ.б. Күренгәнчә, йөрү, болот, төтөн сүзләрендә гармония саклана, төрле сүзе төрлү һәм төрле дип, ике төрле языла. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә беренче иҗектә ишетелә торган [о], [ө] авазлары шулай ук уау хәрефе белән бирелә: ىغكوص - соңғы ىرلنوك - көнләре, ىلشايوق - қояшлы, لايوق - қойыла, ناغروط - торған, رلناكشوت - төшкәнләр, هنلايوس - сөйләнә, هﭼ راكوم - моңарча, قاشموي - йомшақ, رلطروي - йортлар, قﭼاروط - торачақ һ.б. Аерым сүзләрдә иренләшү саклана: بولوط - болот; кайбер сүзләрдә сакланмый ىلروت - төрле һ.б; бөтен сүзе نوتب дип беренче иҗегендә сузыксыз языла [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә әйтелештә ишетелә торган [ө] авазы язуда эзлекле булып бирелә дип әйтергә мөмкин: نوك - көн, ىس هتلوك - көлтәсе, ىلكوم - моңлы, ند همروت - төрмәдән, رلك هروي - йөрәкләр, تروي - йорт [Әмирхан, 1909] һ.б., әмма бу авторда да бөтен сүзенең беренче иҗегендәге сузык аваз күрсәтелми: نوتب [1909, б. 4-5]. Икенче иҗектә [о], [ө] авазлары язылган күп кенә сүзләрдә, ирен гармониясе саклана: اتونوا - онута, غولوا - олуғ, همويوا - өйүмә, بوتوط - тотуб, بوروط - торуб, ىنيسوقوي - йоқусыны, شوروا - орош, بولوت - толуб һ.б. Ф. Әмирханның "Танымаганлыкдан танышдык" хикәясендә көймә сүзе бер мәртәбә هدرل هميوك - көймәләрдә дип [1909, б. 8], ике мәртәбә هميك - кимә, هد هميك - кимәдә дип языла [Әмирхан, 1909, б. 9]. Һ. Салихов иҗатында бу сүзнең беренче иҗегендә сузык күрсәтелмәсә дә, сүзне кәмә дип укырга мөмкин дип искәрткән идек: ىن همك - кәмәне ул тишәргә... [Салихов, 1856, б. 16] Шул ук сүзнең Г. Исхакыйның тәрҗемә әсәрендә [и] авазы белән дә язылуы күренә: Пауска дулкынлы диңгездәге кимә (هميك) йөрүе шикелле... бара башлады [Исхакый, 1902, б. 8]. Шулай итеп, бүгенге көндә көймә сүзе үз вакытында к[ә]мә, кимә, көймә язылышларында күрсәтелеп килә. Классикларның башлангыч чор иҗатында да, билгеле булганча, гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсенә туры китерелеп языла. Шулай итеп, XIX гасырда һәм ХХ йөзнең беренче чирегендә басылган текстларда, башка сузык авазларның язылышындагы кебек үк, [о], [ө] авазларының бирелешендә дә ике орфографик норманың дәвам ителеше күзәтелә: гарәп һәм фарсы алынмалары үз чыганак теленең кагыйдәләре буенча, төрки-татар сүзләре иске татар телендә билгеле бер дәрәҗәдә калыплашкан нигездә бара. Төрки-татар сүзләренең сүз башында [о], [ө] авазлары кабул ителгән тәртиптә, ягъни вауе-мәд белән, сүзнең беренче, икенче иҗекләрендә уау белән языла, асылда, сүзнең беренче иҗегендә, эзлекле дип әйтерлек дәрәҗәдә, язуда чагылыш таба, әлеге нигездә, төрле авторның төрле әсәрендә төрле дәрәҗәдә ирен гармониясе саклана. Әмма аерым сүзләрдә, бу авазлар язуда күрсәтелмәскә мөмкин. Бу күренешне гарәп теле кагыйдәсенә буйсыну дип аңлата алабыз. Аерым очракларда беренче иҗектә күрсәтелмәгән сузык, сүзнең икенче яисә өченче иҗегендә урын алырга мөмкин. Әлеге юнәлештә тагын традицион язылыш һәм сөйләмә әйтелешнең язуда бирелеше нигезендә (төрлү-төрле) чиратлашуы да күзәтелә. Шуның белән бергә, сүз башындагы [у], [ү] сузыкларындагы кебек үк, [о], [ө] авазларының сүз башы позициясендәге язылышында да, К. Насыйри тарафыннан чыгтай әдәби теле язылышы дип белдерелгән, угыз-уйгыр нигезле традицион язылыш белән кыпчак-татар сөйләм үзенчәлегенең язудагы чагылышы мөнәсәбәте нигезендәге вариантлылык та хасил була: өчен, өй дигән сүзләрнең сүз башы позициясендә [ө] авазының вауе-мәд һәм йы-йе мәд белән чиратлашуы күзәтелә; кабатлану ешлыгы ягыннан караганда, вауе-мәд язылышы үз вакытының нормасы булып, йы-йе мәд белән язылыш традициянең дәвам ителеше нигезендәге варианты дип кабул ителгән булса кирәк. Әлеге мәсьәлә, ягъни XIX гасыр ахыры-ХХ йөз татар теле белемендә, [у], [ү], [о], [ө] сузыкларының төрки-татар сүзләрендә ничек итеп язылырга тиешлеге хакындагы фикер, К. Насыйриның "Әнмүзәҗ" хезмәтеннән башланып, Һ. Максуди, Җ. Вәлиди, Г. Нугайбәк, М. Корбангалиев, Г. Алпаров, Г. Ибраһимов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә, һәр галимнең үзенчә яктыртылуы мәгълүм. Хәзерге язма әдәби теленең нормасы кабул ителү дә шушы өйрәтүләргә нигезләнә. ХХ гасырның беренче унъеллыгында языла башлаган классикларның беренче хикәяләрендә сүзләрнең һәр позициясендә ишетелә торган [о], [ө] авазларын, кайбер чиратлашулар сакланганы хәлдә, язуда күрсәтергә омтылу күзәтелә. Татар теленең арткы рәт, урта күтәрелеш, иренләшмәгән [ы] авазы һәм аның алгы рәт, нечкә пары булган [э] сузыгының, төрки-татар сүзләренең сүз башында, гарәп теленең мәдсез әлиф, сүз ахырында йай графемасы (ى) белән белдерелүе. Бу төр язылышның Идел буе регионындагы иске татар имлясының билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган нормасы булып саналуы мәгълүм [Фасеев, 1982, с. 51]. Сүз башында языла торган [э] сузыгын К. Насыйри, заммалы хәмзә, дип атый [Әнмүзәҗ, 1895, б. 4], Ф. Фасеев әлиф дип бирә: "...В старотатарском тюрки редуцируемые краткие гласные ы-е или в транскрипции ы-е внутри слов никак не отмечались. Например, слова кырык сорок, кызыл красный, белем знание, кебек подобно, как, писались قرق крк, لزق кзл, ملب блм, كﺒك кбк и т.п. Примечание. В абсолютном начале они обозначались через алиф أ ا ا, أ, а в конце через йа ى [Фасеев, 1982, с. 51]. (Автор [ы], [е] авазларының кыскалыгын күрсәтү өчен, авазларны белдерә торган хәрефләрнең өстенә өтер куеп яза.) Бу очракта терминнар Ф. Фасеев хезмәтендәгечә файдаланыла, ягъни сүз башындагы [э] сузыгын заммалы хәмзә дип түгел, бәлки мәдсез әлиф дип кулланабыз. Сүз башындагы [э] сузыгы, кыпчак төркеме телләренә хас булган вауемәд белән генә түгел, угыз төркеме телләренә хас булган мәдсез әлиф һәм аерым сүзләрдә йай белән дә язылганга күрә, аларның берсен икенчесенә вариант дип карарга мөмкин дип санала. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди..." әсәрендә (1845) сүз башындагы [э] авазы рәттән диярлек мәдсез әлиф белән языла: ىشا - эше [1889, б. 3; 2002, б. 63], ةدنﭼا - эчендә [1889, б. 3; 2002, б. 63], ويتسا - эстәйү [1889, б. 3; 2002, б. 63], ندنكدتسا - эстәдикендин [1889, б. 3; 2002, б. 63], هدشا - эшдә [1889, б. 4; 2002, б. 64], ىشا - эше [1889, б. 5; 2002, б. 65; 1889, б. 9; 2002, б. 72], بﭼا - эчеб [1889, б. 9; 2002, б. 73] һ.б. Бу әсәрдә Хәлил Алла эше һәм Хақ эше дигән сүз тезмәләрендә эше сүзе йы-йе мәд белән белдерелә: ىشيا الله ليلخ - Хәлил Алла эше [3, 63] نامي شمريا رديا راكنا هشيا قح - хақ эшә инкяр идән ирмеш йаман, ىشك ركنم هشيا قح هسلوا هليوا - Уйла улса хақ эшә мөнкяр кеше, زامكنوا ىشيا هدملاع ىكيا شمريا - Уңмас ирмеш ике ғаләмдә эше [1889, б. 11; 2002, б. 75]. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856) сүз башындагы [э] авазы мәдсез әлиф белән белдерелә: مرتسا - эстәрем [1856, б. 2], همﭼا - эчемә, مشا - эшем, مﭼا - эчем [1856, б. 7], هسرتسا - эстәрсә [11], هرﭼا - эчрә [1856, б. 13] һ.б. Әмма бу авторда шул ук сүзләрнең күбесе йы-йе мәд белән дә башлана: زمروياتسيا - эстәйүрмез [1856, б. 3], هرﭽيا - эчрә [5], هدمﭽيا - эчемдә, شيا - эш [1856, б. 6], هدمﭼ ىا - эчемдә, [7], ى رلشيا - эшләре [1856, б. 12], هرﭽيا - эчрә [13], اك ىشيا - эшигә, اك ىشيا - эшигә [14], اك ىشيا - эшигә [Салихов, 1856, б. 15] һ.б. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәренең унбиш битеннән алынган мисалларда эш һәм эч сүзләренең мәдсез әлиф һәм йы-йе мәд белән башлануының бер үк санда икәнлеге күренә, димәк, һәр ике төрдәге язылышны традициянең дәвам ителүенә нигезләнгән норма дип саный алабыз. Сүз башында [э] авазы бер мәртәбә вауемәд белән языла: Күрәрим бер кәтелмеш дәвер эченә дигән җөмләдә эченә (هنﭼوا) сүзе вауе-мәд белән белдерелә [1856, б. 4]. Ш. Зәкинең төрле вакытта басылган бер үк "Бән бу халқың рәсеме илә и [э]ш қыйлмазам..." дип башлана торган шигырендәге эш сүзе Р. Фәхретдиннең "Асар" хезмәтендә йы-йе мәд белән: شيا дип языла [Фәхретдин, Асар, 2007; Юсупов, 2006, с. 190], Җ. Вәлидинең "Татар әдәбиятының барышы"нда ялгыз мәдсез әлиф белән бирелә: اش [Вәлиди, 1912, б. 118]. "...Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырендә, эстәсәм сүзенең һәр ике басмада да йы-йе мәд белән язылуы күзәтелә: ىاغملوب ىاغلوب ىراي كدنس هدملاع مس هتسيا - эстәсәм ғаләмдә сәндик йари булғай булмағай; бу шигырьдә эчәр сүзе йы-йе мәд белән языла: راجيا [Юсупов, 2006, с. 188; Вәлиди, 1912, б. 117]; шагыйрьнең "...Бән Ходаның" дип башлана торган шигырендә эчрә (هرﭽيا) һәм эчәле (ىلاﭽيا) сүзләре дә шул ук йы-йе мәд белән бирелә [Асар, 1907; Юсупов, 2006, с. 190]. Димәк, бу шагыйрьнең иҗатында да сүз башы позициясендәге [э] авазының белдерелүе традицион язма нигездә бара дип әйтә алабыз. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында: ىرلشا - эшләре, بوﭼا - эчүб, انقﭼا - ычқына, بادلرا - ырылдаб, هدرل هﭼا - эчәрләр дә сүзләре мәдсез әлиф белән языла [Насыйри, 1884; Вәлиди, 1912, б. 94, 95]; энҗе сүзе йенҗү (رلوجني) дип, йай (ى) хәрефе белән башлана. Авторның "Фәтхи" поэмасында: هقلزسجوناشا - ышанычсызлықа, ىمن نس اشا - ышанмыйсән [Насыйри, 1884, б. 583] һ.б. Аңлашылганча, Г. Кандалыйның К. Насыйри күчермәсендә бирелә торган һәр ике поэмасында да сүз башындагы [э] һәм [ы] авазлары мәдсез әлиф белән языла. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә (1874) эш сүзе мәдсез әлиф белән башлана: سامتب شا - эш бетмәс [1874, б. 2], Габдулла хан әйде: тәкъдир Алладан, сәбәб сездән булса, эш (شا) үткәндер. Эшеңезне таң илә мәшхәр көнендә Алла Тәгалә тиргәсен, - диде [1878, б. 60]. Бу әсәрдә эч сүзе дә мәдсез әлиф белән бирелә: بوزقآ رلاوص نيدنﭼا - эчендин сулар ақызыб,... هنيجاركا بورك - әгәр эченә кереб [1874, б. 42]. Бу сүзләр "Кыссаи Таһир илә Зөһрә" дә дә шулай ук языла [1879, 1882]: هدنﭼا هﭽقاب - бақча эчендә [1894, б. 3, 7], كنرلاشا ناغليقوب - бу кыйлган эшләрең, ىمﭼا آش - аш эчмәй [Кормаши, 1894, б. 6] һ.б. М. Акмулланының "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" (1892) әсәрендә сүз башы позициясендә [э] авазы төрле сүздә төрлечә языла. Мәсәлән, эт сүзендә рәттән мәдсез әлиф: نانم ناكروا باراق اوه تا ناغروتق - қотырған эт һаваға қарап өргән менән [Акмулла, 1892, б. 12], نامي ندتا - этдән яман [1892, б. 14], әмма бер мәртәбә йы-йе мәд: تيا زات رب نم - мин бер таз эт [1892, б. 6]. Эрбет, энем сүзләре мәдсез әлиф белән языла: اربت - эрбет [1892, б. 3], منا - энем [1892, б. 14]. Эт сүзеннән аермалы буларак, эш сүзенең язылышында [э] авазы мәдсез әлиф һәм йы-йе мәд белән чиратлашып кулланыла: رقاط مشا - эшем тақыр [б. 3.], قوﭼآ ش - эше ачық [1894, б. 5], زكنشا - эшеңез [1892, б. 6]. Эш сүзе шулай рәттән диярлек мәдсез әлиф белән язылып килә дә, йы-йе мәд язылышы белән алмашына: زكنلاشيا هد زس نشيا كنآ - аның эшен сез дә эшләңез [1892, б. 7]. Яисә: هتحوي ىشيا - эше йухта, كروب هكشا - эшкә керүб [1892, б. 12]. Аннан соң яңадан әлиф белән генә язылып китә: نشا روك - эшен күр, ىشا ىاق - қай эше, زمشا - эшемез, كنشا - эшең, مشا - эшем һ.б. [1892, б. 7 һ.б.]. Әлеге әсәрдә ناكيلاا - элгән [1892, б. 2], ندنزيا - эзендән, بوليا - элеб [1892, б. 3], كنوﭽيا - эчең [1892, б. 7], ىامنليا - эленмәй [1892, б. 9], هدمﭽيا - эчемдә [1892, б. 15] сүзләре йы-йе мәд рәвешендә языла. Элгән, эленмәй сүзләренең болай итеп язылышы әсәрне транскрипцияләгәндә [ә] дип укылган. Мәғани җәваһирен қулға элгән дигән сүз [1892, б. 2] қолға әйләнгән дип [Татар мәгърифәтчелек...1979, б. 389], Шифаи садыр андан хасил итдек эленмәй хаситләрнең қармағына дигәндәге [1892, б. 9] эленмәй сүзе әйләнмәй дип [Татар мәгърифәтчелек..., 1979, б. 395] транскрипцияләнә. Соңгы басмаларда бу хәл төзәтелә [М. Акмулла, Шигырьләр, 2001, б. 9, 23]. "Әбүгалисина кыйссасы"нда элгәре сүзе, шулай ук, йы-йе мәд белән бирелә: ىراكليا [Насыйри, 1881, 1898, б. 2, 4], әмма эш сүзе ялгыз мәд белән языла: هدشا [5 б.], эне сүзе дә ялгыз мәд белән бирелә: ىنا ىاغآ - ағай эне [1898, б. 4]. Бу авазның язудагы чагылышына карата К. Насыйри болай дип аңлатма бирә: "...Э, ы хәрфедер ки кәлимәнең ибтидасында заммалы һәмзә кебек ишетелер, мәсәлән, кәлб мәгънәсендә булгучы تا [эт] ләфзының әлифе кебек... Әмма мондайын кәлимәләр чыгтай телендә әлифдан соң [и] йазыладыр, мәсәлән, تا урнына تيا [ит], شا урнына شيا [иш] диб йазыладыр" [Насыйри, 1895, б. 4]. Димәк, сузык авазның йы-йе мәд булып язылышы, асылда, язма традицияне саклау булып аңлашыла. М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" әсәрендә дә бу традиция дәвам ителә: эш сүзе йы-йе мәд белән языла: نوﭽيا تراجت و شيا - эш вә тиҗарәт өчен... [1886, б. 2], ...йаз wақыты иген эшендә (هدنشيا) башқа хезмәтчеләр йалласа, әксәре үзе дә қара иген эшендә эшләйүр (روي هلشيا) иде [1886, б. 4], энҗе сүзе, эч- тамыры йы-йе мәд белән башлана: ىرلشيد وﭽنيا - инҗү дешләре, هكمﭽيا - эчемгә, هدنوﭽيا - эчендә [1886, б. 19]. Бу әсәрдә эстәр сүзе мәдсез әлиф белән языла: күрмәк эстәб (باتسا). Әлеге тәртип рус теле алынмаларын язганда да дәвам итә, ягъни тартык аваз белән башлана торган рус сүзләре татар әйтелешендә [ы], [э] өстәлеп, язмада мәдсез әлиф белән күрсәтелә: اﺒلشا - эшләпә, ريلاﺒشا - ышпалир [1886, б. 10], هلكسا ىد - ысклады [Акъегет, 1886, б. 19] һ.б. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): эчендә сүзендә [э] авазы йы-йе мәд рәвешендә бирелә: ده نﭽيا - эчендә [1896, б. 2], [ы] авазы вауе-мәд белән языла: كناسامناشوا هميزوس منم - мәнем сүземә ышанмасаң [Фәизхан, 1896, б. 5]. Сүз башында [э] авазының язылышындагы мәдсез әлиф һәм йы-йе мәд язылышына нигезләнгән вариантлылык дәвам ителә. Мәсәлән, З. Бигиевның "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә (1887) شا - эш, هدنﭼا - эчендә, ورﭼا - эчрү, روييﭼا - ичийур сүзләре мәдсез әлиф белән башлана һ.б. "Гөнаһе кәбаир" әсәрендә бер үк эш сүзе мәдсез әлиф белән дә, йы-йе мәд белән дә башлана: قوي زمشيا - эшемез йуқ [1890, б. 2], كنشا - эшнең [Бигиев, 1890, б. 28-29] һ.б. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле ана" һәм "Тәрбияле бала" дигән дидактик әсәрләрендә (1898) [э] авазы язылышта мәдсез әлиф белән күрсәтелә: كلا - элек, هدنﭼا - эчендә, ىرلشا ناكلشا - эшләгән эшләре [Фәхретдин, 1898, б. 2]. Авторның "олуглар вә бөекләр өчен "дип язылган "Нәсыйхәт" хезмәтендә, эчендә сүзе йы-йе мәд белән языла:هدنﭽيا هناخ اصوﺼخ - хосуса ханә эчендә [Фәхретдин, 1911, б. 5] һ.б. Авторның "Асар" хезмәтендә эш тамырының төрлечә язылуы күзәтелә: رليجو هلشا - эшләүчеләр, رلشا - эшләр дигәндә аерым әлиф, رل هدكملشيا - эшләмәкдәләр, ىﭽشيا - эшче дигәндә, йы-йе мәд белән күрсәтелә, эчмәк сүзе дә шулай ук йы-йе мәд белән башлана: كمﭽيا [Фәхретдин, 1909, б. 506]. Ф. Кәриминең "Җиһангир мәһдүм..." хикәясендә сүз башындагы [э] авазы эзлекле булып, йы-йе мәд белән башлана: эш (شيا) сарыфка төшәргә генә кала [Кәрими, 1900, б. 2]. "Аурупа сәяхәтнамәсе"ндә эче сүзе дә йы-йе мәд белән башлана: ىرلورﭽيا ايسآ - Асия эчрүләре [1902, б.2], هدنﭽيا كنوب - буның эчендә [1902, б.3], رب هدنﭽيا هقيقد - бер дәқыйқә эчендә [1902, б.4] һ.б. Драма әсәрләрендә эш сүзе вауе-мәд белән языла. Ф.Халидинең "Рәдде бичара кыз" драмасында: Туй итәргә байтақ эш кирәк (كاريك ش ا), бер матурлық белән эш бетми (ىمتب شا), ىلشد ىجنا - энҗе дешле [Халидов, 1888, б. 5]. Бу әсәрдә [ы] авазы да язуда мәдсез әлиф белән күрсәтелә: ميمتاشا - ышанмыйм [Халидов, 1888, б. 4] һ.б. Г. Камалның "Бәхетсез йегет" драмасында (1890): Үзе теләсә ни эшләсен иде, ...бер эшне дә эшли белмисез (زسيملب ىلشا) (1907) һ.б., [ы] авазы да мәдсез әлиф белән белдерелә: ناقتغرا ىﭼ هم - мәче ырғытқан [Камал, Бәхетсез, 1910, б.10]. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә (1902): ناكتيا نيشا - әйткән эшен, وجنا - энҗе [Исхакый, 1902, б. 5], بوﭼا - эчеб [10], نيسيلشا ىن - ни эшлисең [11], ىمنمراﭼا - эчәрменме [1902, б. 11], ىلشا ىلشا نيشا - эшен эшли-эшли [Исхакый, 1902, б. 14] һ.б. Рус теле алынмаларында тартык аваз алдыннан кушыла торган [э], [ы] авазлары да мәдсез әлиф белән бирелә: هنسنيتسا - эстинәсенә [9], ناقاتسا - ыстақан [1902, б.10]. ХХ гасырның беренче унъеллыгында яза башлаган классикларыбызның беренче хикәяләрендә дә сүз башындагы [э] авазының мәдсез әлиф һәм йы-йе мәд белән нәүбәтләшеп белдерелүе дәвам ителә. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: هﭼا - эчә, ولشا - эшләү, هنيﭽيا - эченә һ.б. Алынма сүзләр мәдсез әлиф белән башлана: هنيس هنيتسا - эстинасына, ىرلروطاقشا - ышқатурлары [Ибраһимов, Әл-Ислах, № 2]. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: هميﭽيا - ичемә, هدنيﭽيا - ичендә, وشوب چىا - ич пошу [Әл-Ислах, 1907, № 4]. Әлеге әсәр икенче тапкыр басылганда, هميﭼا - эчемә, هﭼا رل - эчәләр, هدنيﭼا - эчендә, بﭼا - эчеб, چا - эч сүзләре йы-йе мәд белән түгел, мәдсез әлиф белән башлана, هدنيﭼا - ичендә сүзе шул килеш калдырыла, ягъни сөйләмә норма язылышта киңрәк урын ала бара [Әмирхан, 1909, б. 16] һ.б. Авторның "Танымаганлыкдан таныштык" хикәясендә هﮔرردن هلريا - эреләндерергә сүзе йы-йе мәд белән башланып языла [Әмирхан, 1909, б. 21], ягъни язма традиция дәвам ителә. Рус теле алынмалары мәдсез әлиф белән башлана: اكﺒيركسا - эскрипка, تنيدوتسا - ыстудент, كوناوزا - ызванук һ.б Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә: ىدتسيا - эстәдике, همﭽيا - эчмә, ندﭽيا - эчдән йы-йе мәд белән, ندشا - эшдән, ندنشا - эшендән сүзе мәдсез әлиф белән, بورتك هلأ - эләктереб һәм ىﭽكلأ - элгече сүзләре фәтхия хәрфия белән башлана [Камал, Уяну, "Шура", 1909, № 8]. Мисаллардан күренгәнчә, төрки-татар сүзләренең сүз башы позициясендә [э] авазы мәдсез әлиф белән һәм йы-йе мәд хәрефләре белән белдерелә, ягъни төрки-татар сүзләренең язылышында, гарәп теленең кагыйдәсе белән бәйләнмәгән, бәлки угыз-уйгырдан килә торган әдәби традициянең, татар сөйләмә теленең язуда чагылышы буларак барлыкка килә торган кыпчак-татар төркеменә караган, ике параллель орфографик норма күзәтелә. Шуның белән бергә, әлеге норманың вариантлары да бар. Классик әдипләр беренче хикәяләрендә үк татар халкының сөйләмә тел үзенчәлеген чагылдырырга, ягъни сүз башындагы [э] авазын йы-йе мәд белән түгел, бәлки мәдсез әлиф белән күрсәтергә тырышалар. Сөйләү барышында төрки-татар сүзләрен әйткәндә, сүзнең беренче иҗегендә ишетелә торган [е], [ы] авазлары, укылышта күз алдында тотылса да, иске татар теле орфографиясенең бер үзенчәлеге буларак, язуда күрсәтелми, дип аңлатыла [Фасеев, 1982, б. 60]. XIX гасыр һәм ХХ йөзнең беренче чирегендә басыла торган текстларда да, әлеге авазлар күпчелек очракта язуда белдерелми, ягъни бер (رب), кем (مك), без (زب), тел / дел (لد), бел (لب), кеше (ىشك), кемсә (هسمك), тереклек (كلكرت), кеби (ىﺒك), йегет (تكي), йел (لي), йер (ري), бең (كنب), мең (كنم) һ.б. сүзләрнең тамырында әйтелә торган [е] авазының, өйрәнелә торган барлык әсәрләрдә дә диярлек, эзлекле булып язуда чагылмавы, әлеге чорда да орфографик норма буларак кабул ителә. Әмма чиратлашулар да күзәтелә. Мәсәлән, Ә. Каргалыйның "Тәрҗемани хаҗи Әбелмәних..." сәяхәтнамәсендә (1845): نس هليب - биләсән, لكلب - б[е]лгел, مك - к[е]м, لب - б[е]л نسرولب - белүрсән, [1889, б. 2], زمليت - тилемез, زمليد - дилемез [4], كنكنكلرب - б[е]рлекеңнең [4], هرلازب - б[е]зләрә, ندزب - б [е]здән, كنب - бең, ىشك رب - бер кеше, مك - кем [5], ىمك - кеми, كنب - бең, رب - бер, ىدردلب - белдерде, ىشك - кеше, رب - бер [6], رللد - д[е]лләре, هسمك - кемсә, هزب - безә, ندرلازب - безләрдән هنيرب - беринә [7], ىرلا لي - й[е]лләре, مك - кем, هس رليد - диләрсә, هسرلاد - д[е]ләрсә [8] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, бел-бил, тил-дил-дел, диләр-деләр сүзләренең беренче иҗегендә ишетелә торган [е] авазы язуда чиратлаштырыла, башка сүзләрдә бу аваз язуда белдерелми. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адаб" (1856) әсәрендә: هدملت - т[е]лемдә [1856, б. 2], رب - бер, هد ري - й[е]рдә [4], اكرورك - к[е]рүргә [5], ملد - д[е]лем [6], ملت - т[е]лем, ميدريا رلات - т[е]ләр ирдем, مشط - т[ы] шым [7], هلرب ركذ رارﺒت ملت - т[е]лем тибрәр зикер берлә [8], ندلد بينانا - д[е]лдән инаныб [11], ولغاد ىلد نب مريقف - фәқыйрем бән д[е]ле дағлы [Салихов, 1856, б. 12] һ.б. Г. Кандалыйның поэмаларында: مد هملب - б[е]лмәдем, ﺲملب - б[е]л мәс [Насыйри, 1884; Вәлиди, 1912, б. 93-97] һ б. Сүзнең беренче иҗегендә [е] сузыгының язуда күрсәтелмәве турында К. Насыйриның махсус искәрмәсе бар: "...Мондайын әлифне кәлимә уртасында йазмак рәсме хатда йукдыр, мәсәлән, رب (бер), رك (кер), نارك (керән), كمرك (кермәк), كمكت (текмәк), كملت (телмәк), ت (тел). Бу кәлимәләр кәзәлик чыгтай лөгатендә اي (йа) хәрфе белән: ليت كمريك ريب йазыладыр" [Насыйри, 1895, б. 4]. Тарихи нигездә караганда, К. Насыйриның "чыгтай лөгатенчә" дип белдергән язылышы борынгы төрки телдәге хезмәтләрнең барысында да чагылыш таба. Мәсәлән, "Борынгы төрки сүзлек" дигән хезмәттә bil - знать, ведать, bildur, bildurucusi вестник, bijig - знание кебек сүзләрдә бил тамырының "Кодадгу белек" (1069), "Диване лөгатет-төрек" (1074) дигән әсәрләрдә, Ә. Йүгнәки хезмәтендә һәм уйгыр язмаларында бил (бел) тамырының сузык белән язылышы күрсәтелә [Древнетюркский словарь, 1969, с. 98]. Димәк, сүз тамырында сузык авазның күрсәтелеп язылышын, аерым бер чыгтайга гына нисбәтләмичә, гомумтөрки дип әйтә алабыз була. Тикшерлә торган әсәрләрдә дә аерым сүзләрнең "чыгтай лөгатенчә йа хәрефе белән" белдерелү очраклары күренә. Мәсәлән, Ә. Каргалый сәяхәтнамәсендә: نس هليب - биләсән [1889, б. 2], زمليت - тилемез (телемез); ихтимал, бу сүз, фарсы телендә күңелебез زمليد - дилемез сүзенә рифмадаш булсын өчен әлеге шәкелдә языладыр [1889, б. 4]. Теләр сүзе диләр булып языла: هسرليد هن ره - һәр нә диләрсә [1845, б. 3, 4, 8]. Бел сүзе бил булып языла: هدنملاك ليب لج و زع ادخ رودشمرويب - Бел, каләмендә боермышдыр Хода гыйззе вә җәл [Өмми Камал, 1884, б. 108]. Ш. Зәкинең "И дәрига..." дип башлана торган Шигыренең беренче иҗегендә [е] авазы ишетелә торган сүзләрнең барысы да йай хәрефе белән белдерелә: ىداملاق ميراذك هد قوريآ ندﺒناج لوا مدليب - белдем ул җәнибдән айыруқ да гөзарем калмады, бел тамыры тагын ردليب - белдер, م هليب - беләм сүзформаларында да йай хәрефе белән языла. Ике мәртәбә кабатлана торган кем (ميك) сүзенең тамырындагы [е] сузыгы да هد هسميك - кемсәдә һәм هك هسميك - кемсәгә формаларында да йай хәрефе белән языла [Асар, 1907, Юсупов, 2006, с. 186]. Җ. Вәлидинең "Татар әдәбияты барышы" җыентыгында урын алган бу шигырьдә مك - кем, هد هسمك - кемсәдә, هك هسمك - кемсәгә сүзләренең беренче иҗегендәге [е] сузыгы язуда күрсәтелми, белтамыры булган өч сүзнең مدليب - белдем م هليب - беләм дигән икесендә йай хәрефе языла, هكبردلب - белдер бәңа дигәндә, сузык күрсәтелми [Вәлиди, 1912, б. 116-117]. Һәр ике басмада да [г] авазы кәфнең өстенә ике сызык сызылып, [ң] авазы кәфнең өстенә өч нокта куелып күрсәтелә. Ш. Зәкинең "Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырендә, һәм "Асар"дагы, һәм Җ. Вәлиди китабында тел сүзенең беренче иҗегендәге сузык йай хәрефе белән бирелә: كنكليت - тилеңнең, ليت - тил [Фәхретдин, Асар, 1907, б. 416; Юсупов, 2006, с. 188; Вәлиди, 1912, б. 118]. Һәр ике басмада да ىﺒك - кеби һәм كنري - йернең сүзләрендәге сузык аваз язуда күрсәтелми. Акмулланың "Даменла Шиһабетдин хәзрәт мәрсиясе"ндә (1892) тел сүзе ике төрле языла, беренче иҗектәге сузык күрсәтелмичә: قلاوﭼ ميلت - телем чулақ [1892, б. 8], беренче иҗектә [и] сузыгы белән: ناقتازوا ليت - тил озатқан [Акмулла 1892, б. 9]. К. Насыйриның "Әбугалисина кыйссасы"нда (1881): مناكلب - б[е] лгәнем, ندرليﭼولب - б[е]лүчеләрдән, ناكرك - к[е]ргән, رب - б[е]р, رليشك - к[е]шеләр, نلاب - б[е]лән, ناكلب - б[е]лгән, هنلت - т[е]л[е]нә [Насыйри, 1898, б. 3] һ.б. Аңлашылганча, бу галим үзенең нәзари (теоретик) карашын гамәлдә дә күз уңында тотып, сүзнең тамырында сузык авазны файдаланмый. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында: ليد - дил, ميك - ким (кем), كيب - биң (мең) булып, сүз тамырындагы сузык аваз йай хәрефе белән белдерелә [Акъегет, 1886] һ.б. Г. Фәизхановың "Тутыйнамә китабы"нда (1887): هدنلت - т[е] лендә, اكزملت - т[е]лемезгә [1896, б. 2], ندنس ىشك - к[е]шесендән, رب - б[е]р, س هملب - б[е]лмәс, كنسلات - т[е]ләсәң, كنم - м[е]ң, هلب - б[е] лә, رل ىﭼوعلب - б[е]лгүчеләр, هدناكتي - й[е]ткәндә; кертделәр (رليدتريك) сүзенең беренче иҗегендәге сузык йай хәрефе белән белдерелә [Фәизхан, 1896, б. 3] һ.б. Күренгәнчә, белү, белгүче сүзе бу әсәрдә сузыксыз языла. Р. Фәхретдиннең әсәрләрендә белү сүзенең беренче иҗектә сузык һәм сузыксыз язылуы функциональ вариантлылык хасил итә. "Тәрбияле ана" әсәрендә: قايوسى بلوجى قايوسى بلمسز - қайусы белүче, қайусы белемсез, زس هلب - б[е]ләсез [1898, б. 2] һ.б. сузыксыз языла торган сүз, гыйлемле кешеләргә дип языла торган "Тәрбияле хатын" әсәрендә сузыклы итеп языла: كمردليب - билдермәк, әмма монда كليجمك - кәмчелек, هكزامروتك - кәтүрмәзкә дип, беренче иҗектәге сузык белдерелми [Фәхретдин, 1899, б. 3]. "Нәсыйхәт" әсәрендә дә белү сүзенең беренче иҗегендәге сузык язуда чагылыш таба:.. ىنرليش وب م روليب هنك نب زكلاي - бу шәйләрне йалгыз бән генә билүрем [1911, б. 2]. Шундый ук язылыш авторның "Асар" хезмәтендә дә дәвам ителә: كمليب ىنليت تلود - дәүләт телене белмәк [Фәхретдин, 1909, б. 504] һ.б. Ф. Кәриминең "Аурупа сәяхәтнамәсе"ендә дә бел сүзе сузык белән языла: ممليب - билмәм [Кәрими, 1902, б. 4] һ.б. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә бел тамыры сузыксыз языла: Минем бик беләсем (مس هلب) килде [Исхакый, 1902, б. 5]; бу болот буран буласыны белгертә (هتركلب) [1902, б.7]; йул қайа белмимсин (نيس ميملب) [Исхакый, 1902, б. 7], ميملب - белмим [Исхакый, 1902, б. 8] һ.б. Авторның "Бай углы" әсәрендә: هﮔرولب لاح - халь белергә, ул қайдан белсен (نوسلب) ул [Исхакый, 1903, 1910, б. 164] һ.б. Класссик әдипләребез, беренче хикәяләрендә үк, сөйләмә телдә ишетелә торган сузык авазларны язуда чагылдырырга тырышалар, әмма сүзләрнең беренче иҗегендә ишетелә торган [е] авазы, еш кына, күрсәтелми. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясе беренче мәртәбә басылганда да [Әл-Ислах, 1907, № 4], икенче мәртәбә басылганда да түбәндәге сүзләрнең беренче иҗеге сузыксыз языла: ىلاتكي - йегетләр, ن هلب - белән, رليشك - кешеләр, هدمناكرك - кергәнемдә, هلرب - берлә, ىك هدلت - телдәге, رلشلب - б[е]лешләр һ.б. [Әмирхан, 1909]. Икенче басмада йир сүзе, беренче басмада й[е] р (هدري رب) дип бирелүдән аермалы буларак, сузык белән языла: هدريي رب. Китерелә торган мисаллардагы биләсән (беләсең), тел, дил (тел), диләр (теләр), бил (бел), ким (кем), биң (мең) кебек сүзләр, шул ук текстларда сүз тамырында ишетелә торган сузыкның язуда күрсәтелмичә бирелә торган норманың традиция булып килә торган вариантлары булып кабул ителә. Димәк, хәзерге әдәби телдә [е] авазы белән әйтелә һәм языла торган аерым сүзләрнең, өйрәнелә торган текстларда [и] сузыгы белән белдерелүен язма традициянең дәвам ителеше, ягъни норма вариантлылыгы дип саный алабыз. Шулай итеп, өйрәнелә торган чорда язылган (басылган) тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә татар теленең [ы], [э] авазлары сүз башында гарәп әлифбасының заммалы хәмзә-мәдсез әлиф белән дә, йы-йе мәд белән дә белдерелә. Әлеге үзенчәлек, [о], [ө] авазларының бирелешендәге кебек үк, угыз-уйгыр нигезендәге гомумтөрки (чыгтай) традицион язылыш белән кыпчак-татар сөйләмә формасының мөнәсәбәтенә нигезләнә һәм бу очракта алар параллель бара, димәк, ике төрле язылышыны да норма дип саный алабыз. Сүзнең беренче иҗегендәге [е] авазының язуда күрсәтелмәве орфографик норма булып, йы-йе мәд йай хәрефе белән белдерелүен язма традициянең дәвам ителеше дип тә, шул ук вакытта, кыпчак-татар әйтелешенең язуда чагылышына нигезләнгән норма варианты дип тә әйтә алабыз. ХХ гасыр башына кадәр диярлек килә торган әлеге вариантлылыкның алга таба татар язма әдәби теленең нормасы булып кабул ителүе мәгълүм. Татар теленең алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән [и] сузык авазының, төрки-татар сүзләренең сүз башында, гарәп теленең йы-йе мәд (ىا) кушмасы белән, сүз ахырында йай графемасы белән белдерелүе. Төрки-татар сүзләренең сүз башы позициясендә алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән [и] авазы Идел буе регионындагы иске татар имлясының үзенчәлеге булып санала торган нормада, ягъни йы - йы-йе мәд (ىا) формасында бирелә. Гарәп-фарсы алынмаларында сүз башындагы [и], күпчелек очракта кәсрә билгесе күрсәтелмичә, кәсрәле итеп укый торган әлиф белән генә языла, димәк, ике орфографик норма параллель бара. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." сәяхәтнамәсендә (1845) сүз башындагы [и] авазы эзлекле рәвештә йы-йе мәд белән күрсәтелә: ىكيا - ике [1889, б. 2, 2002, б. 62], رلاناريا - ирәнләр [1889, б. 2, 2002, б. 62], سامريا - ирмәс [1889, б. 2, 2002, б. 62], بوديا - идеб [1889, б. 2, 2002, б. 62], كلﺒيا - иблек [1889, б. 2, 2002, б. 62], اكنكليا - илкеңә (әлкеңә-кулыңа) [1889, б. 2, 202, б. 62, 1889, б. 6, 2002, б. 68], نيسيكيا - икесен [2, 62], مسريا - ирсәм [2, 62], بوديا - идеб [1889, б. 3, 62], ىدريا - ирде [3, 63], ىكيا - ике [3, 63], هليا - илә [3, 63], ىكيا - ике [3, 63] һ.б. Вариант дигәндә, түбәндәге үзенчәлекләр истә тотыла: илә сүзе үзеннән алдагы сүз белән кушылып язылганда, аларның бергә әйтелүе күздә тотылганга булса кирәк, әлифтән башка гына бирелә: هليرب - берилә [2, 62], هليجوا زوك - күз очилә [Каргалый, 1889, б. 3, 2002, б. 63], итмеш сүзе мәдсез әлиф белән күрсәтелә: شمتا [1889, б. 6, 2002, б. 68] һ.б. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча кәсрәсе күстәрелмәсә шулай дип укыла торган әлиф белән языла: ىطايتحا - ихтыяты (саклык), قافنا - инфақ (файда) [Каргалый, 1889, б. 3] һ.б., әмма иман, исар сүзләре төрки-татар сүзләре язылган кебек йы-йе мәд формасында бирелә: رثىا - исар (хөрмәтләү), نيدناميا - имандин [1889, б. 3], زمناميا - иманымыз [1889, б. 4, 2002, б. 65] һ.б. "Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге"ннән күренгәнчә, гарәп телендә иман, исар сүзләре кебек тагын исалә (агызу), исаэ (васыять әйтү) сүзләре дә йы-йе мәд белән башлана икән [Алынмалар, 1965, б. 171], ихтимал, бу сүзләрнең төрки-татарча язылышын вариант дип әйтергә ярамый кебек. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856): نسروريا - ирүрсән, زمرديا - идәрмез [1856, б. 2], بوديا - идеб, اكرديا - идәргә [3], نمساميا - имәсмән, نميرورا - ирүрмән [6], هسريل - ирсә [7], ميدريا - ирдем [8], مدتشيا - ишетдем [12], رلديا - идәрләр, اكرشيا - ишәргә [16], هسلديا - иделсә [17] һ.б. Вариантлык күзәтелә: итмеш сүзе, Ә. Каргалыйның сәяхәтнамәсендәге кебек, гарәп сүзләрендәгечә бер әлиф белән генә языла: شمتا - итмеш [1856, б. 3]; бу әсәрдә шулай ук тагын مدتا - итдем, هسيدتا - итдисә [12], اتمكه - итмәгә сүзләре дә мәдсез әлиф белән башлана. Гарәп теле алынмасы иман сүзе төрки сүзләре кебек тә формалаша: ناميا [4], шул ук вакытта бер әлиф белән язылган очрак та күзәтелә:ىناما [Салихов, 1856, б. 5], димәк, вариантлылык күзәтелә. Ш. Зәкинең "...И дәрига!" дип башлана торган шигырендә [Фәхретдин, Асар, 1907]: مرديا - идәрем, بكرسيا - исергәб (кызганып) [Әхмәтҗанов, 2005, б. 222], ك هستيا - итсәң; гарәпфарсы алынмаларында: مرايتخا - ихтиярым, تافتلا - илтифат, انتﻈارم - интизарым [Вәлиди, 1912, Юсупов, 2006, с. 186]. "...Эстәсәм галәмдә" дип башлана торган шигырендә: راجيا لاب هدويوا رب نلاواكيا ناميا هليا ناج - җан илә иман икәүлән бер өйдә бал эчәр. Мисаллардан күренгәнчә, төрки-татар икәүлән һәм алынма иман сүзләре бер үк йы-йе мәд белән языла [Вәлиди, 1912, б. 118; Юсупов, 2006, с. 188]. "...Гашыйкы ашөфтәнең..." дип башлана торган шигырьдә: روشريا - ирешер, زكريا - иргәз, ىدزكريا - иргәзде, هليا - илә [Вәлиди, 1912, б. 118, Юсупов, 2006, с. 192] һ.б. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884]: مدتيا - итдем, هليا - илә, ىا - и, مدتيا - итдем, شميا - имеш, بوزيا - изүб, ﯕريا - ирең, ىناكتيا - иткәне, هدنليا - илендә, هديسيكيا - икесе дә, ىسيﭽنكيا - икенчесе, بوتشيا - ишетеб, نوس همتيا - итмәсүн, هسيا - исә, ر هسيا - исәр һ.б.; ناميا - иман сүзе йы-йе мәд белән башлана [Вәлиди, 1912, б. 93-98] һ.б. Авторның "Фәрхи" поэмасында: ميتيا - итим, ناكيا - икән, ىكيا - ике, ناكيا - икән, راتيا - итәр [Насыйри, 1884, б. 583]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә (1874) сүз башында [и] авазының язылышында традицион нормалар саклана, ягъни төрки-татар сүзләре йы-йе мәд белән: ىدريا روتيا - итүр ирде, هسريا - ирсә, ىكيا - ике һ.б.; гарәп-фарсы алынмалары кәсрәле йай (ئ) белән языла: ىمسا - исме [1874, б. 2, 54]. Бу хәл "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрендә дә төрки-татар сүзләрендә дәвам ителә: نلايا - илән, هستشيا - ишетсә, ىجليا - илче, гарәп теле сүзе ىجايتحا - ихтыяҗы (гарәп алынмасы) [1882, 1894, б. 2] һ.б. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892): اير - ир, ﺲميا - имәс [2], ىادناغناتيا - инангандай [3], هليا - илә, زكنناكيا - икәнеңез [4], هدزمسيا - исемездә [4], اكزكنسيا - исеңезгә [4], كنوريا - ирүнең [4], اكرلريا - ирләргә [4], ىرلايا - ийәләре [5], ناكتشيا - ишеткән [5], ناكيا - икән [6], بوناكميا - имгәнеб [6], ىنرلناريا - ирәнләрне [6], هككاشيا - ишәккә [6] һ.б. Әсәрдә исемездә һәм исегезгә дигән сүзләр бу урында хәтеребездә дигән мәгънәдә татарның үз сүзе белән белдерелә: هدزمسيا زكنناكيا لاماد - Дамелла икәнеңез исемездә, اكزكنسيا زكنولآ هد ىنريقف - фәқыйрьне дә алыңыз исеңезгә (гарәп телендәге مسا - исем сүзеннән аерымланып языла). Гарәп-фарсы сүзләре кәсрәле итеп укылырга тиеш булган әлиф белән языла: ىلفاﺼنا - инсафлы [3], نادداهتجا - иҗтиһаддан [3], ىمسا - исме [6] һ.б. [Акмулла, 1892]. Сәнгатьле чәчмә әсәрләрдә дә сүз башы позициясендә [и] авазының язылышында ике норма дәвам ителә: гарәп-фарсы сүзләре үз чыганак телендәгечә, төрки-татар сүзләре иске татар телендә кабул ителгән шәкелдә языла. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881): ىلمسا - исемле, اكامتيا - итмәгә, ىسايا - иясе, بوتشيا - ишетүб, زﯖيا - игез, ىكيا - ике, مسا - исем, ىلليا - илле, هك هتريا - иртәгә һ.б. [Насыйри, 1898, б. 2-5]. М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" романында (1886): ىكيا - ике, ندكمتيا - итмәкдән, زم هديا - идәмез, هتشيا - иштә, ىنكديا - идекене, ىديا - иде һ.б. Идел һәм игенчелек сүзләренең гарәп-фарсы сүзләре языла торган рәвештә, кәсрәле итеп укыла торган әлиф белән бирелүе вариантлылык хасил итә: ليدا - Идел, ردكليجنيكا - игенчелекдер. Бу әсәрдә яңгырау өрелмәле, тел уртасы [й] тартыгының йы-йе мәд белән башлануын да вариант дип санарга мөмкин булса кирәк قاريا - ирақ (йырак) [Акъегет, 1886, б. 2]. Гарәп-фарсы алынмалары үз теленең кануннары буенча, билгесе күрсәтелмәсә дә, кәсрәле итеп укыла торган әлиф белән бирелә: ةراشا - ишарәт, ىلداهتجا - иҗтиһадлы, زسجايتحا - ихтияҗсыз һ.б. [Акъегет, 1886]. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): ىدميا - имде, رولتيا - ителүр, رتشيا - ишетер, نكشيا - ишекен, ىنسكيا - икесене, ناكسيا - искән, بوتيا - итүб һ.б. [Фәизхан, 1887, 1896, б. 2-6]. З. Бигиевның "Өлүф, йәки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) әсәрендә дә шушы ук тәртип саклана, ягъни төрки-татар сүзләрендәге [и] авазы йы-йе мәд белән башлана: مولديا - идәлүм, نديا - идән [1889, б. 7] һ.б. Ишеделүр (رولدشا) сүзе мәдсез әлиф белән башланып, вариантлылык хасил итә. Авторның "Гөнаһе кәбаир" (1890) романында: زمديا - идәмез, كيلﭽنكيا - игенчелек [1890, б. 2], هد هسياراب - бар исә дә, هنسمك ىكيا - ике кемсәнә, زمكﭼ هديا - идәчәкемез [Бигиев, 1890, б. 3] һ.б. Гарәп-фарсы алынмалары үз кагыйдәсе буенча языла ماما لام - мелла-имам, ىنمسا - исмене, ةراشا - ишарәт [Бигиев, 1890, б. 2-3] һ.б. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле хатын" әсәрендә: هليا - илә, ريا - ир, ردشمتيا - итмешдер, شميا - имеш, بوديا - идүб, ىدميا - имди һ.б., ىرلناسنا - инсанларны, احسان - ихсан һ.б. [1898, б. 2-3]. Ф. Кәриминең "Торналы ауылының мәктәбендә" хикәясендә: رد هلتشيا - ишетеләдер, زس هتشيا - ишетәсез, نسيا - исән, ىكجيا - иҗеге [1889, б. 2], ىديا - иде, هليا - илә, ىكيا - ике, ناكتيا - иткән [1889, б. 3] һ.б. Иң сүзе мәдсез әлиф белән генә башлана, димәк, вариантлык хасил итә [1889, б. 3]. Гарәп-фарсы алынмаларында: ىصلاحا - ихласы, مولع لامكا - икмале ғолум һ.б. ناميا - иман сүзе йы-йе мәд белән башлана [Кәрими, 1889, б. 2-3]. Авторның "Бер шәкерт илә бер студент" хикәясендә сүз башында [и] авазының килүе шушы тәртиптә бара, ягъни төрки-татар сүзләре йы-йе мәд белән: هتريا - иртә, هكرتيا - итәргә, كنسكيا - икесенең, مدلاباسيا - исәпләдем һ.б.; гарәп-фарсы алынмалары кәсрәле итеп укыла торган әлиф белән башлана: هدنمسا ىك - исемендәге [Кәрими, 1900, б. 2-3 һ.б.]. Ф. Кәриминең "Аурупа сәяхәтнамәсе"ндә: ردشملديا - иделмешдер, ىكسا - иске сүзе, авторның хикәяләрендәге кебек үк [1898, б. 3], гарәп-фарсы алынмалары языла торган тәртиптә, ягъни кәсрәле итеп укыла торган әлиф белән башлана [Кәрими, 1902, б. 2]. Классик әдипләребезнең беренче хикәяләрендә төрки-татар сүзләре сүз башындагы [и] авазы йы-йе мәд белән языла. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә: ىديا - иде, ىكيا - ике [1902, б.4], هنيسيا - исенә, بوردتيا - итдерүб, ىكسيا - иске, ىجنكيا - икенче, هتريا - иртә, كشيا - ишек, رلول هكريا - иркәлүләр, كدتيا - итдең [Исхакый, 1902, б. 5] һ.б. Авторның "Бай углы" әсәрендә (1903): ىديا - иде, هتريا - иртә, رليديا هدوتيا - итүдә иделәр [Исхакый, 1910, б. 164] һ.б. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: بوتليا - илтүб, كمكيا - икмәк, ىل اگلتشيا - ишетелгәли, ىدنيا - инде, ىننكيا - игенне, هليا - илә [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2] һ.б. Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә: ىكلﭽناكيا - икәнчелеге, هكرشوتيا - итешергә, كديا - идек, ن هتريا - иртән, كيا - иң [Әмирхан, 1909, б. 2-3] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сәнгатьле чәчмә әсәрләрдә дә сүз башы позициясендә [и] авазының язылышында, башка барлык сузык авазларның язылышындагы кебек үк, ике параллель норма дәвам ителә: гарәп-фарсы сүзләре үз чыганак телендәгечә, ягъни билгесе күрсәтелмәсә дә, кәсрәле итеп укый торган әлиф белән, төрки-татар сүзләре, иске татар телендә билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган шәкелдә, ягъни йы-йе мәд кушмасы белән языла. Сирәк дип әйтер дәрәҗәдә мәдсез әлиф белән бирелеп, вариантлылык хасил ителә. Бу тәртиптәге язылыш классикларның беренче әсәрләрендә дә дәвам ителә. Татар теленең алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән [и] сузык авазының, төрки-татар сүзләренең беренче иҗегендә һәм сүз ахырында, гарәп теленең йай (ى) графемасы белән белдерелүе. Сөйләү барышында татар сүзләрен әйткәндә, сүзнең беренче иҗегендә ишетелә торган [и] авазы, Идел буендагы төркидәиске татар телендә язылган истәлекләрдә, гадәттә, язуда да чагылыш таба, әмма язылмаска да мөмкин дип санала [Фасеев, 1982, б. 60]. XIX гасыр һәм ХХ йөзнең беренче чирегендә басыла торган текстларда да әлеге үзенчәлек саклана, ягъни сүзнең беренче иҗегендә ишетелә торган [и] авазы аерым сүзләрдә язылырга, башкаларда язуда күрсәтелмәскә мөмкин. Алда, [е] авазының сүзләрнең беренче иҗегендә язылуязылмавы хакында сүз барганда, күп кенә очракта хәзерге телдә [е] авазының ишетелә һәм языла торган сүзләрдә [и] авазы белән белдерелүе күздә тотыла. Бу урында тагын аерым сүзләрнең беренче иҗегендә [ы] ишетелгәндә дә, аның [и] белән бирелешен искәртеп үтә алабыз. Бу хәл бигрәк тә кыйл сүзенең язылышында чагыла. Әлеге сүз ليق булып язылганда кыйл дип укыла, ягъни сүз башындагы каф хәрефе сузыкның укылышын билгели, кәф белән язылганда, кил (ليك) дип укыйбыз, димәк, сүзләрнең мәгънәсен аерымлау тартык авазларны белдерүче хәрефләр белән башкарыла. Шулай итеп, К. Насыйри тарафыннан татар телендәге унынчы сузык дип санала торган [ый] авазы, язылышта сүз башындагы тартыкка бәйле булган йай [и] булып чагылыш таба. Өйрәнелә торган әсәрләрдә хәзерге әдәби телдә [и] авазы белән әйтелә һәм языла торган ничә, китү, килә һ.б. сүзләренең беренче иҗегендәге сузыктан башка гына язылуы да күзәтелә һәм аларны нәчә, кәтмәк, кәлүр дип укырга һәм траскрипцияләргә мөмкинлек бирә, йир, йил сүзләренең сузыктан башка язылышын йер һәм йел дип укырга мөмкинлек бирә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." сәяхәтнамәсендә (1845): كتماكننك - к[и]тмәкнең [1889, б. 2], هﭽن - н[и]чә, رولك - к[и]лүр [1889, б. 3], هسرولك - к[и]лүрсә [1889, б. 4], هدشا وب ملادين ردن كوريبدت - нидәлем бу эшдә тәдбирең н[и]дер [4], زملك - к[и]лмәз [Каргалый, 1889, б. 5] һ.б. Йир, йил сүзләре сузык белән языла: виреб халенчә шаб һәм йир (ريي) [1889, б. 5], җәннәтнең әрзындан итмешдер йирен (نيريي), исдерерде өстенә җәннәт йилин (نيليي) [1889, б. 7], улды дүзах һәр бересенең йире (ىريي) [Каргалый, 1889, б. 11] һ.б. Йил сүзе сузыктан башка да языла: зирә җәннәт й[и]лләре (ىرلالي) исәр иде [Каргалый, 1889, б. 8], йир сүзе дә сузыктан башка гына языла: й[и]р йөзендә (هدنزوي ري) күкләрдән сулары, кальганың йүксәк й[и]ренә (هنيري) ашдилар [Каргалый, 1889, б. 10]. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856) әлеге сүзләр шул ук тәртиптә бирелә: بولك - к[и]лүб [1856, б. 4], ميدلك - к[и]лдим [5], رلرولك - к[и]лүрләр [16] һ.б. Йир сүзе сузыксыз языла: هدري - й[и]рдә, هدري رب - бер й[и]рдә [Салихов, 1956, б. 4] һ.б. Ш. Зәкинең "...Эстәсәм галәмдә" дип башлана торган шигырендә бер үк килгәй (ىاكليك), килмәгәй (ىاكمليك) сүзләренең тамырындагы сузык аваз күрсәтелеп һәм күрсәтелмичә, к[и]лгәй (ىاكلك) к[и]лмәгәй (ىاكملك) дип языла [Асар, 1907; Юсупов, 2006, с. 188]. Йир сүзе сузыксыз языла: бу й[и]рнең (كنري) [Вәлиди, 1912, б. 118; Юсупов, 2006, с. 188]. Г. Чокрыйның "Замме назыйр" әсәрендә (1864): زملك - к[и]лмәз, ك هريك - кирәк [1888, б. 2-3] һ.б., димәк, аерым сүзләрнең беренче иҗегендә сузык аваз язуда белдерелә, башкаларында күрсәтелми. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында [Насыйри, 1884] килеб, йир, кил, ничә, кемсә сүзләре беренче иҗегендә [и] авазы белән языла: بورك بوليك - килеб кереб [Вәлиди, 1912, б. 94], ىتاق هكريي - қаты йиргә [95], هسميك هجين - ничә кимсә [Вәлиди, 1912, б. 97]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә (1874): كلمش - к[и]лмеш, شمليك - килмеш, ناكليك - килгән, ىنكليك - килгәне, ىتكارك - к[и]рәкте, قرق - қ[ы]р[ы]қ, هسليك - килсә, كاريك - кирәк һ.б. [1874, б. 2-3]. Мисаллардан күренгәнчә, бер үк сүзнең беренче иҗегендә ишетелә торган сузык аваз язуда күрсәтелергә дә, күрсәтелмәскә дә мөмкин. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсиясе" (1892) әсәрендә дә шушы ук тәртип дәвам ителә: ندري كرك - к[и] рәк й[и]рдән [1892, б. 2], كرك كين - ник к[и]рәк [12], ناكليك - килгән, هتيك - китә [3], ناكليك - килгән [4], ليك - кил [7], әмма китмәс сүзе, биш мәртәбә кабатланса да, бер генә төрле итеп, сузыксыз к[ә]тмәс шәкелендә языла: سامتك ىتاذ ندلكنوك كننزوس نامي سامتك ىطآ نلايا ناككوس ىن ىشجي Йахшыны сүккән илән аты к[и]тмәс йаман сүзнең күңелдән заты к[ә]тмәс ﺲمتك ىتاذ كنن نوتلآ راتك ﺲجن نلايا وايوب هكسجن ىن نوتلآ فاص Саф алтынны нәҗескә буйау илән н[ә]җес к[ә]тәр алтынның заты к[и]тмәс سامتك ىروق كنزوس نامي ندلكنوك سامتك ىروت نانم ناقطا قوا قوشيق Қыйшық уқ атқан менән туры к[и]тмәс күңелдән йаман сүзнең қуры к[и]тмәс [Акмулла, 1892, б. 12]. Бу әсәрдә кыл сүзенең дә сузык авазы күрсәтелеп һәм күрсәтелмичә языла: بولق رﺒص - сабыр қ[ы]луб [4], ندقح ليق فاﺼنا لايوا - инсаф қыйл Хакъдән ойал [12], بوليق فاﺼنا - инсаф қыйлуб [Акмулла, 1892, б. 15]. Мисаллардан күренгәнчә, М. Акмулланың мәрсиясендә, Казан университетының типо-литографиясендә басылган башка әсәрләрдәге кебек үк, бер үк сүзләрнең беренче иҗегендә ишетелә торган [и], [ы] авазлары язуда күрсәтелергә дә, күрсәтелмәскә дә мөмкин. Сәнгатьле чәчмә әсәрләрдә дә бер үк сүзләрнең төрлечә язылышы күзәтелә. Мәсәлән, М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында бер, без кебек сүзләр иске татар телендә кабул ителгәнчә, ягъни сузык авазы күрсәтелмичә генә язылса да, башка авторларда еш кына д[и] л, к[и]м, м[и]ң һ.б. дип, шулай ук сузык авазы белдерелмичә язылган сүзләр, асылда, сузык авазы язуда чагылдырылып бирелә: ليد, ميك, كيب һ.б. Шулай ук бу авторда тагын тәрәзә сүзенең дә беренче иҗегендә ишетелә торган [ә] сузыгы язуда йай хәрефе (ى) белән күрсәтелә: هريت هز - тирәзә [Акъегет, 1886, б. 20]. З. Бигиевнең "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романында исә шул ук сүзнең беренче иҗегендәге [ә] авазы язуда күрсәтелми: هز هرت - т[ә]рәзә [Бигиев, 1889, б. 5, 7]. Әдипнең әлеге әсәрендә кил, кит сүзләренең тамырында ишетелә торган [и] авазы язуда белдерелми, димәк, бу авазны [ә] дип укырга мөмкин: رل هلك - к[и] ләләр [1889, б. 4], رلرويلك - к[и]лийүрләр, رليجولك - к[и]лүҗиләр, رليدتك - к[и]тдиләр [1889, б. 4], هدنورلك - к[и]лүрендә [1889, б. 5] һ.б. Шулай итеп, К. Насыйри тарафыннан "...тасниф вә имля кагыйдәләрен бәйән қылғучы яңа бер фән" буларак тәкъдим ителә торган "Кавагыйде китабәт" кулланмасында (1892): "...кәлде диб йазма, килде диб йаз, кәтде диб йазма, китде диб йаз һ.б. ", дип, ягъни халык сөйләгәнчә язарга тырыш, язу язмак кагыйдәләренә төшенгән кешенең сөйләгәндә дә (ифадәи шифаһия дә) һәм язганда да (ифадәи тәхририядә) хата ясамаячагын ассызыклап белдерүе, язудагы төрлелекне бер эзгә төшерү өчен мөһим бер өндәү була, язуда сөйләмә телнең үзенчәлеген чагылдыру алга таба шушы юнәлештә дәвам ителә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда сүзләрнең беренче иҗегендә ишетелә торган [ы], [е] авазлары язуда белдерелми, әмма [и] авазы язуда эзлекле рәвештә күрсәтелә: هﭽين - ничә, روليك - килүр [Насыйри, 1881, 1898, б. 2], ناكيد - дигән, بوليك - килүб [Насыйри, 1898, б. 3], كاريز - зирәк, سامليك - килмәс, رازيس - сизәр, روريب - бирүр, كليﭼ ميك - кимчелек [Насыйри, 1898, б. 3] һ.б. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле ана" әсәрендә: رليﭼورتيك - китерүчеләр, كيب - бик [1898, б. 2]. "Тәрбияле бала" әсәрендә: رورتيك - китерүр, زاملريو - вирелмәз, ىادنين - ниндәй, رلرتوسميك - кимсүтерләр, روليك - килүр, رلروليب - билүрләр. "Тәрбияле хатын" әсәрендә: ىكودريو - вирдүке, هنيرلولييج - җыелуларына дигән сүздә беренче иҗектәге [ы] авазы йай белән күрсәтелә [Фәхретдин, 1911, б. 2-3] һ.б. Ф. Кәриминең "Торналы ауыл мәктәбендә" хикәясендә аерым сүзләрнең тамырындагы [и] авазы язуда күрсәтелә, мәсәлән, كسيك - кисәк, هجين - ничә, ىلريب - бирлә яисә күрсәтелми: كارك - к[и]рәк رتي زمتي - й[и]т[ә]р й[и]тм[ә]з [Кәрими, 1898, б. 2-3]. Авторның "Бер шәкерд илә бер студент" хикәяседә китү, килү сүзләре сузык белән языла: كمتيك - китмәк, هليك - килә, بوليك - килүб, هتيك - китә [Кәрими, 1900, б. 2-3] һ.б. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә дә сүзләрнең беренче иҗегендә [и] авазы, асылда, күрсәтелә: ردشمليك - килмешдер, شمرتيك - китермеш [1902, б.2], نيم - мин [3], ىساتيك - китәсе [4], ناكليك - килгән, مدتيك - китдем [1902, б.6-8] һ.б. "Бай углы" (1903) әсәрендә: هرتيك - китерә, ناكليك - килгән [Исхакый, 1910] һ.б. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясенең беренче басмасында да [Әл-Ислах, 1907, № 2], өченче басмасында да сүзләрнең беренче иҗегендә ишетелә торган [и] авазы язуда чагылыш таба: ىدنين - нинди, ىدتيك - китде, ك هريك - кирәк, كدرتيك - китердек ىنريج - җирне [Ибраһимов, 1912, б. 2] һ.б. [ы] авазының бирелешендә төрлелек күренә, мәсәлән, аерым сүзләрдә язылмый: رل هسقﭼ - ч[ы]ксалар, رل هسامقﭼ - ч[ы]қмасалар, йауыб сүзе беренче басмада ике уау (بوواي), икенче басмада бер уау (بواي) белән күрсәтелә, беренче басмада җыйылу сүзе, йай һәмуау хәрефләре белән бирелә: ولويج - җиулу; икенче басмада икеләтелгән йай белән языла ولييج - җиилу [Ибраһимов, 1912, б. 2] һ.б. Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә дә сүзләрнең беренче иҗегендә ишетелә торган [и] авазы язуда эзлекле булып күрсәтелә: منيم - минем, بوليك - килүб, هركيس - сикерә [Әмирхан, 1909, б. 2-14] һ.б., [ы] авазының язылышта йай белән бирелүе тотрыклылана: ناغلييج - җиилган, ناغلييج - җиилған, ناغلييج - җиилған, кайбер сүзләрдә язылмый: نط - т[ы]н هنغ - ғ[ы]на بوترغزص - с[ы]зғырыб [Әмирхан, 1909, б. 14] һ.б. Аңлашылганча, өйрәнелә торган чорда, сүзнең башында һәм беренче иҗегендә ишетелә торган [и] авазының язуда күрсәтелүе эзлекле рәвештә ныгый бара, иске татар телендә традиция булып килә торган юнәлеш дәвам ителә, ягъни Идел буе төркисенең йөзе билгеләнерлек тотрыклану - норма хасил була. Татар телендәге тугыз сузык авазның гарәп графемалары белән сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында язылышын күзәтүдән соң, сүз ахыры мәсьәләсе турында махсус рәвештә бер фикер әйтү сорала кебек. Танылган этимолог Р. Әхмәтҗанов сузык авазларның сүздәге иҗекләрдә ничек итеп кулланылуы хакында болай дип белдерә: "... беренче иҗектә барча сузыклар кулланылса, икенче иҗектә шуларның өч пары гына кала (е, ә, ө; ы, а, о), ә өченче һәм арытабандагы иҗекләрдә е, ә һәм ы, а авазлары гына кулланыла. Шуңа күрә дә татар теле кушымчаларында тик е, ә һәм ы, а авазлары гына гына кулланыла. Дөрес, язуда исем фигыль кушымчасы -у/-ү һәм хәзерге заман хикәя фигыль кушымчасы -и рәвешендә языла. Ләкин, асылда, кадимчә бу кушымчалар -ыw/еw һәм -ей, бу хәл бу кушымчаларга тартым кушымчалары ялганганда ачык күренә: баруы дип языла, бары-wы дип әйтелә, шулай ук киле-wе, эшле-йә-чәк һ.б. [Әхмәтҗанов, 2005, б. 20-21]. Язма текстларны тикшергәндә, сүз ахырында языла торган сузыкларны укылышта [а], [ә], [у], [ү], [е], [ы] дип әйтергә мөмкин булу һәм [а], [ә] авазларының язуда һаи рәсмия һәм мәдсез әлиф белән күрсәтелүе, [у], [ү], [е], [ы] авазларының гарәп теленең уау графемасы белән белдерелә алуы билгеләнде. 6.2.Тартык авазлар 6.2.1. Бер үк тартык авазның берничә хәреф белән күрсәтелүе Мәсьәләнең тарихи нигезе. Билгеле булганча, татар тел белемендә гарәп әлифбасындагы тартык авазларны белдерүче хәрефләрнең дә, төрки-татар телендәге тартык авазларның да төрле аспекттан чыгып өйрәнелүе мәгълүм. Хәзерге татар әдәби телендә кулланышта булган гарәп теле алынмаларында тартык авазларның язылышы академик М.И. Мәхмүтовның "Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары (грамматик белешмә) " дигән хезмәтендә җентекләп аңлатыла. Бу күләмле мәкалә "Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге"ндә урын ала [Мәхмүтов, 1965, б. 809-811]. Гомумтөрки һәм төрки-татар теленә хас булган тартык авазларның табигате турында гомумтөркигә караган татар теле тарихы, татар әдәби теле тарихы һәм аерым язма истәлекләрнең теле турында язылган хезмәтләрдә мәгълүмат бирелә. Әлеге мәгълүмат-өйрәтүләрне истә тотып, күрсәтелгән чорда язылган (басылган) текстларда татар әдәби теленең үзенчәлеген, тартык авазларның язылышындагы норма һәм аның вариантлылыгын билгеләү безнең максат булып тора. М.И. Мәхмүтов болай дип яза: "Татар теленә кергән гарәп сүзләрендә тартык авазлар түбәндәге татар авазлары (хәрефләре) белән алмаштырылалар: а) калын әйтелешле خ [х] һәм нечкә әйтелешле ح [х] бер үк калын тартык х белән белдерелә: رﺒخ (хабәр) - хәбәр, ﻆخ (хатт) - хат, ىبرح (харбий) - хәрби, ةليح (хилә) - хәйлә һ.б. сүзләр; б) калын әйтелешле ط [т] һәм нечкә әйтелешле ت [т] бер үк т белән бирелә: رهاط (Таһир) - Таһир, خيرات (тәрих) - тарих, هحوتفم (Мәфтуха) - Мәфтүхә һ.б. сүзләр; в) калын әйтелешле ض [д], ﻅ [з], сакау ذ [з] һәм нечкә ز [з] - дүртесе дә бер з авазы (хәрефе) белән белдереләләр: ناضمار (рамадан) - рамазан, ررض (дарар) - зарар, بينز (Зәйнәб) - Зәйнәп, ذات (зат) - зат, ﻅلم (зулм) - золым, ركاذ (Закир) - Закир һ.б. сүзләр; г) калын әйтелешле ص [с], сакау ث [с] һәм нечкә س [с] бер үк с белән бирелә: صﺤنة (сахнә) - сәхнә, تعاس (сагат) - сәгәт, باسح (хисаб) - хисап, هيناث (Сәния) - Сания, نلاثم (мәсәлән) - мәсәлән һ.б. сүзләр; д) калын әйтелешле غ (гайн) белән нечкә әйтелешле ع (айн) татар телендә бер үк г авазы белән белдерәләр: ريغ (гайр) - гайре, ملاع (галим) - ғалим, فر اعم (мәгариф) - мәгариф һ.б.; е) калын тартык ق [қ] белән нечкә тартык ك [к] татар телендәге шундый ук тартыкларга туры киләләр. Мәсәлән: ملق (къәләм), باتك (китаб) һ.б. сүзләр [Мәхмүтов, 1965, б. 809]. Аңлашылганча, М.И. Мәхмүтов йә калын гына, йә нечкә генә булып әйтелә һәм язуда аерым хәрефләр белән белдерелә торган гарәп тартыкларының хәзерге татар әдәби телендә, шул ук гарәп сүзләрен язганда, ничек итеп кулланылуы турында мәгълүмат бирә, аваз һәм төшенчә-терминнары хәзерге тел белемендә кабул ителгән дәрәҗәдә тәгаенләнмичә файдаланыла. Өйрәнелә торган XIX гасырда һәм ХХ йөз башында иҗат ителгән (басылган) матур әдәбият әсәрләре текстларында гарәп, фарсы сүзләре, фәкать үз чыганак телендәге орфография белән генә язылып, ныклы нормасын саклап файдаланылганга күрә, гарәп-фарсы алынмаларының хәзерге татар әдәби телендәгечә язылышына хас булган үзгәртелеше тулысынча күзәтелә алмый, аларның вариант буларак кына чагылыш табуы мөмкин. Иске татар телендәге текстларда гарәп теленә хас булган барлык тартык авазларны белдерүче хәрефләр дә, гарәп-фарсы сүзләрен язганда гына түгел, төрки-татар теленең сүзләрен язганда да эзлекле рәвештә файдаланыла, ягъни [г], [ғ], [к], [қ], [х], [т] тартыкларын гарәп теленең ике, [с] авазының - өч, [з] авазының - дүрт төрле хәрефе белән белдерелергә мөмкин була. Тикшерүләр күрсәткәнчә, әлеге мөмкинлек - татар телендәге тартык авазлар әйтелешенең гарәп графемасы белән язуда чагылышы мөнәсәбәтенә нигезләнгән норма һәм норма вариантлылыгын барлыкка китерүдә төп үзенчәлек була. Билгеле булганча, "Гарәп телендә булмаган авазларны белдерер өчен, фарсыча яки татарча язар өчен, гарәп әлифбасына түбәндәге хәрефләр өстәлгән: پ [п], ﭼ [ч], ﮋ [ж], ﯞ [в], ﮔ [г], ﯕ [ң]" [Мәхмүтов, 1965, б. 803]. Язма норманы билгеләү максатыннан, татар авазларын белдерә торган бу хәрефләргә дә гарәп графемалары яссылыгында игътибар ителә. Шуның белән бергә, XIX гасыр һәм ХХ йөз башындагы текстларда тартык авазларның язылышындагы норма һәм норма вариантлылыгын, сузык авазларның язылышындагы кебек үк, "Борынгы төрки телләр сүзлеге"ндә (1969) теркәлгән мисалларда чагылыш тапкан гомумтөрки традицион нигездә һәм татар телендәге авазларның әйтелешен язуда күзәтергә була. Бу очракта, түбәндәге үзенчәлекләргә аерып алып игътибар итәргә тиеш булабыз: а) гомумтөрки язма традицияенең угыз һәм кыпчак төркеменә караган телләрнең язма күрсәткече буларак аерымлана алуы: ағлау - йығлау - йылау - җылау, ағыз - ауыз, ағыр - ауыр, анлар - алар, бән - мән, вар - бар, улса - булса, илә - белә, тағ - тау, тулқын - дулқын, тупрақ - туфрақ, чықар - чығар һ.б.; ә) гомумтөрки язма традициянең, бер үк төркемдәге телләренә хас сөйләм үзенчәлегенең язуда чагылуы буларак, аерымлана алуы: ағач - ағас, бозау - посау, белән - менән, чәй - сәй, су - һыу һ.б. Әлеге бүленешне бер үк телнең язма традициясе һәм аның төрле диалектларына хас булган үзенчәлекләрнең чагылышы буларак дип, тагын да ваклабрак та карарга мөмкин: йиләк - җиләк, сач - чәч - цәц, сачәк - чәчәк һ.б. Шулай итеп, сузык авазларның язылышындагы кебек үк, тартык авазларга хас булган норма һәм вариантлылык мәсьәләсенең катлаулы булуы күренә: тартык авазлар өлкәсендә норма һәм норма вариантлылыгы, сузык авазлардагы кебек, а) татар авазының әйтелешен язуда чагылдыра торган гарәп графемасы мөнәсәбәтенә нигезләнгән хәлдә (бер аваз - төрле хәреф белән); ә) гомумтөркидән килә торган, ягъни татар теленең үз гаиләсенә караган (угызкыпчак, кыпчак-татар-башкорт-казакъ һ.б.) телләрдәге аваз-хәреф аерымлануының шул ук графикада чагылышы буларак, белдерелә ала. Бу бүленештәге аерым сүзләрне бер үк телнең язма һәм сөйләмә формаларының нәүбәтләшүе дип тә карарга мөмкин. Әлеге нигездә, төрки-кыпчак-татар сүзләрендә тартык авазларның язуда чагылышы язма телдәге структур-функциональ, иҗтимагый-функциональ вариантлылык белән бергә, авторның максатына карап, теге яки бу үзенчәлекне сайлап файдалануына нигезләнә, функциональстилистик вариантлылык та хасил була [Бәширова, 1999, б. 530-532]. XIX-ХХ йөздә иҗат ителгән поэзия һәм проза әсәрләрендә тартык авазларның язылышын шушы үзенчәлекләргә, аларның кабатлану ешлыгына нигезләп аңлата бару әдәби норма һәм норма вариантлылыгының бу тармактагы тарихи үсеш-үзгәрешен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Димәк, беренчедән, татар телендәге кайбер тартык авазларның гарәп телендәге берничә графема белән ничек итеп белдерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә торган норма һәм норма вариантлылыклары күзәтеләчәк. Икенчедән, гомумтөрки язма традициянең угыз һәм кыпчак телләре төркеменә караган телләрнең күрсәткечен, аларның аерымлана алуының язмада чагылуы, нигездә, норма һәм норма вариантлылыкның хасил булуы тәшкил итә. Өченчедән, татар язма әдәби телнең гомумсөйләмә һәм аерым төбәк сөйләшләре белән булган мөнәсәбәтенә, ягъни төрле төбәктәге сөйләмә тел берәмлегенең язуда чагылуына нигезләнеп барлыкка килә торган норма вариантлылыгына аерым игътибар итү максатка ярашлы булачак. Әмма бу үзенчәлек, билгеле бер дәрәҗәдә, угыз-кыпчак бүленешен анализлаганда әйтелә барганга, әлеге аспектны тулаем алып тикшерүне киләчәкка калдырырга туры килә. Шунысы да бар: төрле төбәктәге сөйләмә тел берәмлекләренең язуда чагылышын күзәтү эше, сузык һәм тартык авазларның табигатен билгеләү белән генә чикләнмичә, аларның лексик-семантик мәгънәләре турындагы фикерләр тууга сәбәп була һәм графо-орфографик дигән теманы киңәйтеп җибәрә. Санап бирелә торган мәсьәләләрне тикшерү барышында аларның берсе икенчесенә керешеп китү очраклары булуын да истә тотарга тиеш булабыз. XIX гасыр һәм ХХ йөзнең беренче чирегендә язылган (басылган) текстларда, татар телендәге саф йомык тел арты яңгырау [г], саңгырау [к] кәф (ك) һәм өрелмәле кече тел (увуляр) [ғ],[қ] тартык авазларының төрки-татар сүзләрен язган вакытта, гарәп әлифбасындагы каты гайн (غ), йомшак айн (ع) һәм каф (ق) хәрефләре белән белдерелүе [Алынмалар, 1965, б. 62]. Язылышның гамәлдә ничек булуын белер өчен текстларга мөрәҗәгать итәбез. Максат: XIX гасырда һәм ХХ йөзнең беренче унъеллыгында иҗат ителгән тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә әлеге үзенчәлекнең ничек итеп чагылуын күзәтү. Әбелмәних Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әлБистәви әс-Сәгыйди" (1845) шигъри әсәрендә гарәп теленең каты гайн һәм кәф графемаларының актив кулланылуы күренә: نوﭼوا قح ىننات غورق هيمريو - хақ өчен вирмәйә қоруғ наныны, رديا كرب ىنكشيا نبويلاغاب - бағлайүбән ишекне бәрек идәр, لاتﺒم نوﭼ كغودليق ىنليم تﺒﺤم هياكزوا ندنب ىنس مديا - бәндин үзгәйә мәхәббәт мәйлене қыйлдуғың чөн мөбтәля идәм сәне, نمه ىد رلارديا رثى ا نوغودباط - табдуғын исар идәрләрде һәмин [1889, б. 3]; نم راوخ مغايا هدايند نيد - дин дөньядә айағым хур мән, نبوردنوس ىغارﭼ مه - һәм чырағы сүндерүбән, لاثم رخ زمرايي ىزمغودباط - табдығымызы йиәрмез хәр мисал [1889, б. 4], ىدروردغاي هرافك ىرس تفآ - сәри коффәрә йағдырырды афәт [5], لاﺤلا ىف ىنآ رلاادلاغاب نيدنآ مك - кем андин бағлаталар аны филхаль [1889, б. 5]; وب ىدامتلاغا ىمك - кеми ағлатмади бу, تيا غب مكﺤم ى د لاغاب آنكاه - аныңлә бағлады мәхкәм биғаять, ىنيرللا نبويلغاب هلكنآ - аныңлә бағлайубән әлләрене [1889, б. 6]; كﺒيرغ وب ىهانك هنلاشغاب - бағышлана гөнаһы бу ғарибең [7]; ىنزوك نبوناغيوا نامز ناقﭼآ - уйғанубән күзене ачқан заман [8] ىلاوباق رلايدلاغاب بدكرب - беркетеб бағладыйлар қапулари [1889, б. 10], لاثم رخ نبو رغاب نبورغاﭼ - чағырубән бағырубән хәр мисал [1889, б. 11] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." әсәренең Казан университеты табгыханәсендә басылган 1845 һәм 1889 елгы басмаларында, төрки-татар сүзләрен калын итеп укырга кирәклекне белдерү өчен, гарәп әлифбасының каты гайны (غ) кулланыла. Әлеге хәрефне куллану сүзләрнең кушымчаларында да дәвам ителә: ىنمزع ىدليق هغامقج ند رهش - шәһәрдән чықмаға қыйлды ғазмыны [1889, б. 9] һ.б. Сүзләрне нечкә итеп укырга кирәклек кәф графемасы (ك) белән белдерелә, бу хәреф әйтелештә нечкә [г] авазы ишетелә торган сүзләрне язганда да, тел арты нечкә [к] авазын белдерү өчен дә файдаланыла: هياكزوا - үзгәйә, لكلب - белгел һ.б. кәф графемасы (ك) нун хәрефе (ن) белән бергә кушылып [ң] авазын белдерә: كنسليا كناستود اكنكليا رب - әйләсәң бер илкеңә дотсаң, كنوداملايا م هف هتن - нәтә фәһем әйләмәдүң, ىتفآ رخآ كننكامتك ناميا ىب - би иман кәтмәкнең ахыр афәте [1889, б. 2] һ.б. Димәк, эзлекле бара торган әлеге язылышны ныклы орфографик норма дип саный алабыз. Сағ сүзендә йомшак гайн язылуы вариант буларак кабул ителә: ناسيا عاص ىدريا رولوا هدنامز لوش - шул заманда улур ирде сағ исән [1889, б. 8]. Шуның белән бергә, Ә. Каргалыйның "Өмми Камал китабы"нда басылган аерым шигырьләрендә, нечкә [г] авазы, фарсы алынмаларының язылышындагы кебек, кәф хәрефе өстенә өч нокта куелып белдерелә: لﯕ - гөл, ناقآ بويلروﯕ - гөрләйеб акан [1884, б. 112], әмма эзлекле рәвештә бара дип әйтеп булмый: لمع وكذيا لاكلىا - әйләгел изгү гамәл, ماريو بورودزيك - гиздереб вирәм [Өмми Камал, 1884, б. 108]. Күренгәнчә, гөл, гөрләйеб, изге сүзләре өч нокталы кәф белән, әйләгел, гиздерү сүзләре гадәти кәф белән языла. Төрки-татар сүзләрендәге сузыкны калын итеп укырга кирәк булса, гарәп әлифбасының каты гайн (غ), нечкә итеп укырга кирәклек, йомшак [г] авазын белдерә торган кәф (ك) белән язылуы Һибәтулла Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856) дәвам ителә: ىنكنولوق ناغزاي نيديلوي تعامج - җәмәғать йулидин йазған қолыңны [1856, б. 3], مودشريا بارغوا اكآ - аңа уғраб ирешдем, منيفس اكنا ى ااوغر - уғрады аңа сәфинә, هغرتآ بوديا ﻊمج هنيزغآ كنهن - нәһинең ағызына җәмиғ идеб атарға, مودتآ هنيزغآ - ағызына атдым [1856, б. 4], لاغاب - бағла [1856, б. 8], هدليت زاين غوروق منب - бәнем қоруғ нияз тилдә [Салихов, 1856, б. 13] һ.б. Әлеге тәртип сүзнең төрле кушымчаларында да саклана: هغرلوا - уларға [1856, б. 3], هغ رتآ - атарға, ليغتوت ىنآ - аны тотғыл, ىﺒولماغا - булмағай [5], هغامليق - қыйлмаға [6], بونادلا هغغوروق - қоруғға алданыб [7], هغرلاوب - буларға [8], هغراتوت بلاقاص - сақлаб тотарға [1856, б. 16] һ.б. Билгеле булганча, Һ. Салиховның бу китабында "...башта нинди дә булса дини яки әхлакый бер фикер әйтелә. Мәсәлән, Аллага буйсыну, кешеләргә яхшылык итү, сабыр булу һ.б. Шул фикерне раслау өчен, бер хикәя китерелә" [Гайнуллин, 1957, б. 52]. Әсәрнең төзелешендәге үзенчәлек аның телендә чагыла: дини мәсьәләгә караган өлешендә гарәп һәм фарсы алынмалары активлаша, хикәя итеп бирелгән өлешендә төрки-татар теленә якынаю сизелә. Бу хәл юнәлеш килеше кушымчаларын файдалануда ачык күренә. Ә. Каргалыйның юнәлеш килеше угыз төрленешендә генә бирелә торган "Сәяхатнамәсе"ннән аермалы буларак, Һ. Салиховның хикәяләрендә исә угыз төрләнеше дәвам иткәне хәлдә (هرلانآ, هرلانوب), кыпчак төрләнешенең дә эзлекле булып баруы күренә. Аңлашылганча, бу кушымча калын сузыклы сүзләргә гарәп теленең каты әйтелешле гайн (غ), нечкә әйтелешле сүзләргә кәф (ك) хәрефе белән башлана: هغرلاوش - шуларға [1856, б. 4], هغرلاوب - буларға [1856, б. 8], اكرلنابوت - түбәнләргә [1856, б. 13], هكي زوس - сүзигә, هك ىزو - үзигә [1856, б. 14, 17], اك ىشك - кешегә [14], اك ىشيا زوا - үз эшегә [14], اكزب - безгә [1856, б. 15], اك ىشا - эшигә, كشيكا - кешигә [1856, б. 17] һ.б. Юнәлеш килеше кушымчасы гарәп һәм фарсы алынмаларына кушылганда, бу тәртип саклана дип әйтеп булмый: هغ عاتم - мәтағға (сатыла торган кыйммәмле әйбергә) [1856, б. 4], هغقح - хақға [14], هغزامن - намазға [1856, б. 14], هعرق - қоргә (шобага) [16], اكرفس - сәфәргә [17], اكرﻄخ - хатәргә [1856, б. 17] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, нечкә әйтелешле [г] гә тәмамланган сүзгә калын әйтелешле [ғ] белән башлана торган кушымча, калын әйтелешле [қ] белән башлана торган сүзгә, нечкә әйтелешле [г] белән башлана торган кушымча да кушыла. Китерелгән мисаллардан аңлашылганча, һәр ике авторның әсәрләрендә дә йомшак [г] авазының кәф хәрефе белән белдерелүе күренә. Шул ук кәф тел арты нечкә [к] авазын белдерү өчен дә файдаланыла. Шул ук кәф хәрефе нун хәрефе белән берлектә [ң] авазын белдерә: كنمسا كننس - сәнең исмең, كنتمحر - рәхмәтең [1856, б. 2], اكنب - бәңә, اكنﺒضغ - ғазабыңа, تيا قيفر كنقيفوت هلرب تيانع - ғыйнаять берлә тәүфиқың рәфиқ ит [3], كنسلاس - салсаң [Салихов, 1856, б. 5] һ.б. Гарәп-фарсы сүзләре үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла: ﻊيمج - җәмиғ, عالمنك - ғаләмнең, عﻄانك - ғатаң, تداﺒع - ғыйбадәт, بضغ ىامليق - ғазаб қыйлмай [1856, б. 2-3]. Димәк, ике орфографик норма дәвам ителә. Р. Фәхретдин "Асар" дигән био-библиографик җыентыгында Ш. Зәки турында мәгълүмат бирә һәм аның биш шигырен бастыра [Фәхретдин, 1907, б. 413-422]. Шул ук шигырьләрне Җ. Вәлиди "Татар әдәби теленең барышы" дигән хезмәтендә анализлый [Вәлиди, 1912, б. 114-122]. Менә шушы шигырьләрдән күренгәнчә, төрки-татар сүзләрендә каты [ғ] авазының язудагы бирелеше Ә. Каргалый һәм Һ. Салиховның әсәрләрендәге кебек бара, ягъни тамырында калын сузык әйтелергә тиеш сүзләр каты әйтелешле гайн (غ) белән языла. Бу үзенчәлек кушымчаларда да саклана: "И дәрига" шигырендә: لغلوا - улғыл, هم غلراو - варлыгыма, لغليق - қыйлғыл һ.б. "Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырендә: ىاعملوب ىاغلوب ىراي كدنس هدملاع مس هتسيا - эстәсәм ғаләмдә сәндик йари булғай булмағай [Асар, 1907, б. 416; Юсупов, 2006, с. 188-192]. Нечкә сузык белән әйтелергә тиешле сүзләрдә кяфнең тамгасы үзгәрә: фарсы алынмалары да, төрки-татар сүзләре дәөстенә ике сузык сызылган кәф (ﮔ) белән языла: "...Бән ходайның" шигырендә: ىس هراو هلوي ىرغوط بولآ نرللا ڭرلوﮔزيا - изгеләрнең әлләрен алуб туғры йулә варасы, لق هراجيب ىﺒك نب ندانآ زيﮔ ره ىدامغوط - туғмады һәр гиз анадән бән кеби бичара қол, كليب هلغاب - бағла билең, مدتيا انﮔ قوﭼ - чуқ гөнаһ итдем [Юсупов, 2006, с. 190-192]. Ш. Зәкинең "Асар" да басылган шигырьләрендә йомшак [г] авазы фарсы сүзләрендә дә, төрки-татар сүзләрендә дә өстенә ике сызык сызылган кәф белән языла: "...И дәрига" шигырендә: هﮔزوا - үзгә, بﮔرسيا - исәргәб, هﮔزوا - үзгә, ميراذﮔ - гөзәрем (үтәчәк юлым), زيﮔ ره - һәрwақыт, هﮔهسميك - кемсәгә [Фәхретдинев, Асар, б. 1907; Юсупов, 2006, с. 186]. "...Булғай, булмагай" шигырендә: ناهﮔ ان - нагяһан (көтелмәгәндә), ليﮔروي - йөргел, ىاﮔ ملك ىاﮔ لك هﮔ وا دنوا - өндәүгә кәлгәй кәлмәгәй, ىاگمليك ىاگليك ههاكان مد هكزوا ملوا وب هآ - аһ бу үлем үзгә дәм накәһә килгәй килмәгәй, ىاگمليك ىاگليك هﮔزوس ليت هسلاك ناهاكان - нагяһан кәлсә тил сүзгә килгәй килмәгәй [Асар, 1907; Юсупов, 2006, с. 188]. Мисаллардан күренгәнчә, биш мәртәбә кабатлана торган нагяһан сүзенең дүртесендә [г] тартыгы өстенә ике сызык сызылып, нагяһә дип бирелгәндә кәф белән күрсәтелә. Шулай итеп, тел арты яңгырау [г] тартыгының язылышы, үзенең саңгырау пары булган [к] тартыгының язылышыннан аерымлана кебек. Әлеге аерымлану эзлекле булып дәвам ителмәгән очракларда, хәзерге татар телендә [г] авазы белән әйтелә торган сүзне, өстенә ике сызык куелмаган кәф язылса - [к] авазы дип укырга тиеш булабыз кебек: كنودع لوش نبورقيﭼ ىس هرابوق نيكاروي - чықарубән шул ғодванның йөрәкен қупарасы [Асар, 1907, б. 418; Юсупов, 2006, с. 192]. [ң] авазы бу авторның шигырьләрендә кяфнең өстенә өч нокта куелган билге белән белдерелә: هدملﯕوك - күңлемдә, ه ملﯕوك - күңлимә [Юсупов, 2006, с. 186], لآ نيدح كنري وب ليك روي رد هدكوتسآ كنس تآ - ат сәнең астыңдадыр йөргел бу йирнең хәддин ал, رد هد ڭلوق - қулыңдадыр [Юсупов, 2006, с. 188-192] һ.б. Димәк, Ш. Зәки шигырьләрендә [г] авазының ике сызык куелган кәф белән, [ң] авазының кәф өстенә өч нокта куелган хәрефләр белән язылышындагы үзенчәлекне санамаганда, бу шигырьләрдә калын [ғ] һәм нечкә [г] авазларының язуда чагылышы, Ә. Каргалый, Һ. Салихов әсәрләрендәге кебек үк, дәвам ителә, ягъни сүздәге сузыкларны калын итеп әйтергә кирәк булганны белдерү өчен, каты [ғ]ны белдерә торган гайн (غ), нечкә итеп әйтелешне белдерү өчен, нечкә [г] ны белдерә торган кәф (ك) кулланыла, иске татар телендә кабул ителгән орфографик норма саклана, төрки-татар сүзләрендә гарәп теленең гайн (ع) кулланылмый. Гарәп-фарсы сүзләре үз теленең кагыйдәсе буенча языла: اغيرد - дәриға (үкенеч), مغ - ғәм, مراﺒيتعا - иғтибарым һ.б., димәк, ике орфографик норма саклана. Язудагы әлеге тәртип Г. Кандалый иҗатында да дәвам ителә. Шагыйрьнең "Сахибҗәмал" поэмасында тамырында калын сузык белән әйтелергә тиеш сүзләрдә гарәп әлифбасының каты әйтелешле гайн (غ) хәрефе, нечкә сузык белән әйтелергә тиешле сүзләрдә, йомшак әйтелешле кәф (ك) хәрефе языла, кәф белән нун хәрефенең кушмасы [ң] авазын белдерә: اكنيس - сиңа, ىكنوص - соңы, ىنكنشغاص - сағышыңны, هﭽنوغروت - торғунча, نيدزغآ - ағыздин, لكنوك - күңел, نس لازوك - гүзәлсән, اكرللكنوك - күңелләргә [Насыйри, 1884, б. 559]. "Фәвакиһел җөләса фил әдәбият" җыентыгында (1884) урын алган "Фәрхи" поэмасында да шундый ук язылыш дәвам итә, ягъни тамырында калын сузык белән әйтелергә тиеш сүзләрдә гарәп әлифбасының каты әйтелешле гайн (غ) хәрефе, нечкә сузыклы сүзләрдә, йомшак әйтелешле кәф (ك) хәрефе языла: ىغلقوش - шуқлығы, غاند قارا - қарағанда, هغقاﭼوق - қочақға, شغاص هدنوك بوتوت كنشغاص هدنوت - көндә сағыш, төндә сағышың тотыб, بلاشغاص - сағышлаб, رورس ىحرف ىا هﭽنوكريب م لاس ان - та сәлам биргүнчә и Фәрхисөрур, ىنمكاروي - йөрәгемне. Йомшак [г] авазы кәф белән, [ң] авазы нун һәм кәф кушылмасы булып языла [Насыйри, 1884, б. 583] һ.б. Җ. Вәлиди үзенең "Татар әдәбиятының барышы" хезмәтендә (1912), К. Насыйриның "Фәвакиһел җөләса фил әдәбият" (1884) әсәреннән алдым, дип "Сахибҗәмал" поэмасының аерым өзекләрен бирә һәм анализ ясый. Бу басмада калын [ғ] авазының язылышы кабул ителгән тәртиптә, гарәп теленең каты әйтелешле гайн (غ) хәрефе белән языла. Нечкә [г] авазының рәсеме үзгәртелә, ул өстенә ике сызык сызылган кәф белән күрсәтелеп, саңгырау пары булган [к]дан аерымлана, [ң] авазы, өстенә өч нокта куелган кәф белән бирелә: لﯖيس - сиңа, ىﯕوص - соңы, ىنﯖشغاص - сағышыңны, هزوﮔ ىاداملآ نوتلآ كسل - гүзәлсәң алтын алмадай, ڭسوروي - йөрерсәң, ڭغاماط - тамағың, رولوب چا ىغاماط - тамағы ач булур, بوتاغلوب - болғатыб, بوتايغاو - уйғатуб [Вәлиди, 1912, б. 94], هﮔريي - йиргә, ڭريا - ирең, هد ناغلوط آى بر - бер ай тулғанда, هغروتاي - йатурға, ڭريا - ирең, هميوس هكك - сөймәккә ڭس هلت - теләсәң, ليك - кил [95], مدتلاغوي - йуғалтдым, ناغلاغي - йығлаған, ىﺒولغا - булғай [Вәлиди, 1912, б. 97]. Шулай итеп, бу текстта, [г], [ғ] һәм [к], [қ] тартыкларын ишетелгәнчә укырга һичнинди искәрмәсез мөмкинлек ачыла. Гали Чокрыйның "Замме назыйр" ("Заман ахры бәянында") дигән китабында (1846) да гарәп әлифбасының каты әйтелешле һәм йомшак әйтелешле [г] авазларының язылышы татар теленең сузык авазларын дөрес әйтергә бәйле рәвештә кулланыла: ىاغلوب - булғай, ىاغليق - қыйлғай, ىاﮔريك نسكوك - күксен киергәй, ىاكﭼا رغاﭼ - чағыр эчкәй, ىاگيد - дигәй, ىاغامليق - қыйлмағай. ىنرلافراع ىاغليق ﻆعو ىاكيد ناغلاي - вәғазь қыйлғай ғарифләрне йалған дигәй, ىتوا لجا هغيشاب ىاغناص زملك - башиға әҗәл уқы кәлмәз санғай, ىاغلاق غورق - қоруғ қалғай, ىاگمريب - бирмәгәй, ىاكﭼا نغاﭼا هد رلاناغلوب - булғанлар да ачығын эчкәй, ىاقﭼآ مامت نغوﺒق لاب - балә капуғын тәмам ачқай, لغانيا - йалған, ىاغليق ادا ىن رلاغولوا رلازق لغوا - уғыл қызлар олуғларны әдә қылғай, ىاغليق افج هكري روليق فاضنا بدا - әдәб инсаф қыйлур й[е]ргә җәфа қыйлғай, ىاغلوب ناريج ىﺒك نيكسم ىرلناكلب - белгәнләре мескин кеби хәйран булғай, ىاكيت نم نم - мән мән тигәй, ىاغلوط ملﻅ - золым тулғай һ.б. [Чокрый, 1888, б. 2]. Күренгәнчә, тамырында калын сузык булырга тиеш сүзләр гарәп әлифбасының каты әйтелешле гайн (غ) хәрефе белән, тамырында нечкә сузык булырга тиеш сүзләр гарәп әлифбасының йомшак әйтелешле кәф (ك) хәрефе белән языла. Бу тәртип кушымчаларда да саклана. Нечкә [г] авазы кяфнең өстенә ике сызык куелган билге белән языла. [ң] авазы өстенә өч нокта куеп языла: راو ىرلاكان - таңлары вар [Чокрый, 1888, б. 2-3] һ.б. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" (1874) әсәрендә дә калын һәм нечкә [г] авазы һәрберсе үзенең хәрефе белән языла, әмма кайбер сүзләрдә эзлеклелек саклана алмый. Мәсәлән, андағ (عادنآ) һәм олуғ (اولوغ) сүзләре икесе дә калын сузыклы булса да, беренчесе айнга (ع), икенчесе калын гайнга (غ) тәмамлана. Әмма бу язылыш башка сүзләрдә күзәтелмәгәнгә күрә, бу урында типография хатасы булырга да мөмкин дип уйланыла. Әлеге кыйссада һич кемгә күрсәтмәй асрар иде дигән җөмләдәге هﯖمك - кемгә сүзендәге [г] авазы өстенә өч нокта куела, هﯕروروك - күрүргә сүзе дә шулай ук языла, әмма هﭽنوكروك - күргүнчә сүзендәге [г] авазы кәф белән күрсәтелә һәм еш кабатлана торган تكي - йегет сүзе фәкать кәф белән генә бирелә, [ң] авазы нун + кәф диграфы белән күрсәтелә: كننآ - аның, كنن تروص - сурәтнең [Кормаши, 1874, б. 2-3] һ.б. Авторның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә"дә (1879) -гә кушымчасы фәкать кәф белән كا-, كه- формасында языла: هكروتيا - әйтүргә, اكمك - кемгә, اكزوس - сүзгә һ.б., هد نناكليك - килгәнендә; [ң] авазы нун + кәф диграфы белән күрсәтелә: هنيلكنوك - күңеленә, كنن هاشداب - падишаһның, كنم اكنم - мәңә мең, كنن هسمك - кемсәнең [Кормаши, 1894, б. 2-3] һ.б. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892) дә татар телендәге [г] авазының язылышы кабул ителгән тәртиптә бара, ягъни әйтелештә сүз тамырында калын сузык булырга тиеш сүзләргә гарәп теленең каты әйтелешле гайн (غ) хәрефе, тамырында нечкә сузык булырга тиеш сүзләргә йомшак әйтелешле кәф (ك) хәрефе белән языла: ناكليا هغلوق - қулға элгән, هدنزكنيد - диңгезендә, لوا ناغزماط ناغزوباق هد ىغناراق - қаранғыда қабузған, тамызған ул, ناغزغآ - ағызған, قوزغار زوس - сүз қузғар, ناكريب كروي ىلتسارف ميادخ - Ходайым фирасәтле йөрәк биргән һ.б. [Акмулла, 1892, б. 2]. Бу төрдәге мисалларны бер өзлексез дәвам итәргә мөмкин. Кайбер үзенчәлекләр дә күренә, мәсәлән, чәйгә дигән сүздә кушымча каты әйтелешле [ғ] белән язылган: ره هغي اﭼ فاص ىغلاوب ى ادناغلآ وص مك - булағы саф чайға һәркем су алғандай [1892, б. 2]. Йомшак әйтелешле [г] авазы эзлекле рәвештә кәф белән күрсәтелә, әмма аерым сүзләрдә кяфнең өстенә өч нокта куелган билге белән дә бирелә: انآ ىاﯕوا - үгәй ана, ىنرل نﯕرم - мәргәнләрне [1892, б. 4]. Нун + кәф диграфы (كن) [ң] авазын белдерә: زسوانكنآ - аңнаусыз, اكنآ - аңа [2], نوجوا كننآ - аның өчен [Акмулла, 1892, б. 3] һ.б. Сәнгатьле чәчмә әсәрләрдә дә калын гайн (غ) һәм нечкә кәф (ك) хәрефләренең кулланылышы, асылда, тезмә әсәрләрдәгечә дәвам итә. Мәсәлән, К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881) дә шундый ук орфографик норма дәвам ителә, ягъни калын сузыклы сүзләр белән укылырга тиешлек гарәп теленең каты әйтелешле гайн (غ) хәрефе белән, тамырында нечкә сузыклы сүзләр белән укылырга тиешлек гарәп телендәге фарсы кәф (ك) хәрефе белән языла: هغامزايو هكمتيا - итмәгә вә йазмаға [1898, б. 2], هنكلناكلايوس - сөйләгәнлегенә [1898, б. 3], اكمناركوا - үгрәнмәгә, ىرلالوي بوليك ىرغوت هغرازاب رب - йуллары бер базарға туғры килеб [4], بورك هغراراق - кереб карарға [Насыйри, 1898, б. 5] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, "Әбүгалисина кыйссасы"нда тел арты нечкә [к] авазы да, нечкә [г] авазы, асылда, кәф белән белдерелә: اوكرانماكا - үгрәнмәгә [1898, б. 4] һ.б., әмма кайбер сүзләрдә кяфнең өстенә өч нокта куелган билге белән дә белдерелә: لااب ىكيا زﯖيا - игез ике бала [3], اكامزيﯕ - гизмәгә дигән сүз өстенә өч нокта куелган кәф белән башлана, гади кәф белән тәмамлана [1898, б. 4], لازوك - гүзәл [1898, б. 9]; алынма сүзләр дә шушы билге белән языла: زس هانﯕ - гөнаһсыз, زيهاوﯕ - гүәһсез һ.б. Нун + кәф диграфы [ң] авазын белдерә: كنن باتك - китабның, كنن ىدنفا - әфәнденең [Насыйри, 1898, б. 8] һ.б. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында (1886) иске татар телендә кабул ителгән тәртип дәвам ителә, ягъни калын сүзләрдә каты [ғ], нечкә сүзләрдә, кәф белән белдерелә торган нечкә [г] языла, шул ук билге тел арты нечкә [к] авазын да күрсәтә: لكد - дәгел, كوﭼك - кечек, ىنكديا - идегене, شمغاي - йағмыш [1886, б. 7], آغر - ағыр, أغز - ағыз [1886, б. 8] һ.б. كوز ل - гүзәл [9], رللك - гөлләр [42], ىتلروك - гөрелте [34], تيكي - йегет һ.б. Нун + кәф диграфы [ң] авазын белдерә: كن هيرق - қарйәнең, لكني - йеңел, ىرق كنيس ه - қариясенең, رد كنيك - киңдер, كن ىسيلاها - әһалисенең, لانم كننيدلامانسح - менла Хисамеддиннең [Акъегет, 1886, б. 2-54] һ.б. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): ىاغلوب - булғай, ىاوغل - уғлы, ىكادزمتيلاو - вилайәтемездәге, ناغروت - торған, غولا - олуғ, هغروليق - қыйлурға [Фәизхан, 1896, б. 2], ىلوكليب - билгеле, ندكلناكامليك - килмәгәнлекдән, وكذيا - изгү, ىوتاركوا - үгрәтүе, هدناغلوب - булғанда, رل ىﭼوعلب - белгүчеләр, رل ىدردتارعوا - үгрәтдерделәр, لك - гөл [Фәизхан, 1896, б. 3] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, калын сүзләрдә каты [ғ], нечкә сүзләрдә, кәф белән белдерелә торган нечкә [г] языла, шул ук билге тел арты нечкә [к] авазын да күрсәтә: اكزملت - телемезгә, لكشم - мөшкел, ىرل كرت ىلنامثع - ғосманлы төрекләре һ.б. Нун + кәф диграфы [ң] авазын белдерә: كننرلاآ - аларның, كنوص - соң, كنن ىزوي - йөзенең, كننزب - безнең, كننرهش - шәһәрнең, كنم - мең һ.б. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз чыганак теле орфографиясе белән языла: ىنامثع - ғосмани, راملاع - ғалимләр, نيعلاط - талиғын, هغذاتسا - остазға [Фәизхан, 1896, б. 2-3] һ.б. Ф. Кәриминең "Җиһангир мәхдүмнең ауыл мәктәбендә укуы" хикәясендә: ناغروت - торған, رديلغوا - уғлыдыр, هغرولوب - булурға, هغزاي - язға, ىكجيا - иҗеге, هنﯕ هﯕراشوت - төшәргә генә, غولا - олуғ [Кәрими, 1898, б. 2-3] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, увуляр тартык [ғ] эзлекле рәвештә каты гайн графемасы белән белдерелә, тел арты [г] авазының белдерелүендә эзлеклелек күзәтелми, иҗеге дигән сүздә фарсы кяфы белән, генә сүзендә шул ук хәрефнең өстенә өч нокта куелып, түгел сүзендә (لﮔوت) өстенә ике сызык белән бирелә. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теленең кагыйдәсе буенча языла, әмма кушымчаларда, татар теле сүзләрендәге кебек, төрлелек күзәтелә: هگملع - ғыйлемгә, هك هسردم - мәдрәсәгә, ىنغاﺒس - сабағыны, هﯕهروس - сүрәгә [Кәрими, 1898, б. 2] һ.б. Ғыйлемгә дигән сүздәге кушымчада [г] авазы өстенә ике сызык сызылып языла, мәдрәсәгә дигән сүздә шул ук аваз фарсы кяфе белән күрсәтелә, сүрәгә сүзендә өстенә өч нокта куеп языла. Нун + кәф диграфы [ң] авазын белдерә: کنترضح - хәзрәтнең, ڭنترضح - хәзрәтнең, كننرضح - хәзрәтнең әмма бер үк әлеге сүзнең кушымчасындагы кяф, сүз уртасындагы һәм сүз ахырындагы кәф рәвешендә һәм шул ук билгенең өстенә өч нокта куелып, өч төрле языла, کوص - соң сүзендә, соңгы аваз аерым кәф белән бирелә [1889, б. 2] һ.б. Авторның "Бер шәкерт илә бер студент" хикәясендә увуляр тартык [ғ] каты гайн графемасы белән бирелә: ناغلاغاب - бағлаған, هل اغزوق - қузғала һ.б., тел арты [г] авазы, [к] авазы белән бер үк төрле, ягъни фарсы кяфы белән языла: کمنيك - китмәк, ىك هدنمسا - исемендәге, هكرتيا - итәргә, کمركلوا - өлгермәк, رليشك - кешеләр, هليك رل - киләләр, هدنك هركوك - күкрәгендә һ.б. Нун + кәф диграфы [ң] авазын белдерә, аерым очракта кәф графемасының өстенә өч нокта куеп языла: ڭنس هيناﺒموق - қомпаниясенең, ڭندوخاراب - пароходның, ڭنروتناك - қантурның, ڭنرلاا - аларның, كن نلايج - җиләннең [Кәрими, 1900, б. 2-3] һ.б. Ф. Кәрими, әлеге хикәяләреннән аермалы буларак, "Аурупа сәяхәтнамәсе"ндә угыз төркеме телләренә хас булган үзенчәлекләрне киң файдалана, бу хәл орфографиядә дә чагылыш таба. Шуларның берсе - тартык авазга тәмамлана торган -ның кушымчасының ялгыз кәф белән белдерелүе: ڭلوي - йулң, ڭنقو - wақытң, ڭتايح - хәятң, ڭحايس - сәяхң, ڭنوب - буның, ڭدنك - кәндң һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, кәф төрле рәвешле итеп белдерелә, сузык авазга тәмамлана торган сүзләрдә нун + кәф диграфы файдаланыла: کنيدنفا ركاش - Шакир әфәнденең һ.б.. Әсәрдә, билгеле бер дәрәҗәдә, [г] һәм [к] тартыкларының язылышы аерымлана: ىكسا - иске, ىكج هزﯕ - гизәчәк, بون هرﯕوا - үгрәнеб, لك - кәл, قلﯕارق - қарангылык, һәм алар аерымланмыйча да биреләләр: زكلاي - йалғыз, زوك - күз, كج هروك - күрәҗәк, بوجك - кәчүб, ردلكد - дәгелдер һ.б. Аңлашылганча, калын булып укылырга тиешле сүзләр каты әйтелешле гайн хәрефе белән күрсәтелә: هﮋاغاب - бағажа һ.б. [Кәрими, 1902, б. 2-5] һ.б. Классик әдипләрнең беренче әсәрләрендә үк аерым авазларны мөмкин булган дәрәҗәдә бер төрле итеп язарга тырышу күренә. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә: ناغلاشاب - башлаған, ناغلآ - алған, لﮔوت - түгел, ناغروط - торған, نيجراﮔوك - күгәрчен [Исхакый, 1902, б. 4] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, кече тел (увуляр) тартык [ғ] гарәп графикасының каты гайн хәрефе белән белән белдерелә, тел арты [г] авазы, саңгырау парыннан аермалы буларак, өстенә ике сызык сызылган фарсы кяфы белән күрсәтелә һәм бу язылыш эзлекле булып дәвам итә: هنكجك - кечкенә, ىكيا - ике, ىدتراﮔزوا - үзгәртде, ىراگت - тәгәри, ناگيد - дигән, ناگلگيج - җигелгән, هﮔرانيا - итәргә, ىدنلگليب - билгеләнде, هگكوك - күкгә, ىدتراﮔزوا - үзгәртде, ىراگت - тәгәри һ.б. Тамырында калын сузык булырга тиеш сүзләргә каты гайн белән башланган, нечкә сузык булырга тиеш сүзләргә өстенә ике сызык сызылган кәф белән башланган кушымча ялгана: هغغروﺒنيرا - Оренбурғға [5], ناﮔ هل هكتشيا - ишеткәләгән [6], هﮔ هناخ رفاسم - мосафирханәгә, هغروود - дворға, [Исхакый, 1902, б. 8] һ.б. Бу әсәрдә татар сүзләрендәге кебек үк, алынмаларның кушымчаларында да [г] авазы өстенә ике сызык сызылган кәф белән белдерелә: ناگنلريقف - фәқыйрләнгән, هﮔ تمدخ - хезмәткә, هﮔروريب - бирүргә [Исхакый, 1902, б. 4], هﮔ ىنا - әнигә, هﮔ تيكاپ - пакитка, نيگلزوك - күзлеген, [Исхакый, 1902, б. 5-6] һ.б. Нун + кәф диграфы (كن) [ң] авазын белдерә: كنزب - безнең, كنوش - шуның [4], كنيزوا - үзенең, كن ىتا - әтинең [5] һ.б., [ң] авазы аерым язылганда кәф белән күрсәтелә: هدنكوص - соңында, هلقاص ىنكمسا - исемеңне сақла [1902, б. 6] һ.б. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз чыганак теле буенча языла: هدمرمع - ғөмремдә [Исхакый, 1902, б. 4-10] һ.б. Г. Исхакыйның "Бай углы" әсәрендә (1903) дә шундый ук язылыш күзәтелә: ىنغوا - уғлы, مساتلاغوي - йуғалтасым, مغيدزاي - йаздығым, هﮔناﮔ همتب - бетмәгәнгә, ناكيد - дигән, هﮔرولب - белүргә, هگينا - әнигә [Исхакый, 1910, б.162-164] һ.б. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә әйтелештә калын сузык ишетелергә тиеш сүзләр каты гаен белән күрсәтелә, шундый ук язылыш кушымчаларда да саклана: هشياغراص - сарғаеша, هغراصاب - басарға, ىغكوص - соңғы, ىغ هدطروي - йортдағы, ىدراغوط - туғарды, ناغلزاي - йазылған һ.б. Сүз тамырында нечкә сузык булырга тиеш сүзләрдәге [г] авазы, эзлекле рәвештә, өстенә ике сызык сызылган кәф белән бирелә: ناﮔراكتوا - үткәргән, هﮔ هسردم - мәдрәсәгә, ىلاگلتشيا - ишетелгәли, ناگمروك - күрмәгән, هﮔرهش - шәһәргә, ناگلويوا - өелгән һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Әсәрнең беренче басмасыннан аермалы буларак, икенче басмасында шәкерт сүзе фарсы телендәгечә درﮔاش дип түгел, دركاش дип, кәф белән языла. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" дигән беренче хикәясендә йегетләре сүзе ىرلتكي дип фарсы кяфы белән языла [ӘлИслах, 1907, № 4, б. 10], икенче мәртәбә "Гарәфә кич төшемдә. Хыялый хикәя" дип, аерым китап булып басылганда, кяфнең өстенә ике сызык куелып, [к] һәм [г] авазларының язылышы аерымлана: رليشك - кешеләр, هدمنﮔرك - кергәнемдә, رل هﮔ هلﺋ - эләгәләр, ناﮔركلوﺋ - өлгергән, اﮔر هتيا - итәргә [Әмирхан, 1909, б. 10-13] һ.б. Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә дә тел арты [г] авазы өстенә ике сызык сызылган кәф белән бирелә: هﮔ كشيا - ишекгә, هنﮔاييا - ийәгенә, ىﭽگلﺋ وﭙق - қапу элгече һ.б. [Камал, "Шура", 1909, № 8]. Шулай итеп, мисаллардан күренгәнчә, калын сузык белән әйтелергә тиешле сүзләрдә ишетелә торган [ғ] авазы өйрәнелә торган чорда язылган текстларда, эзлекле рәвештә, гарәп теленең каты гайн хәрефе (غ) белән языла. Тамырында нечкә сузык булырга тиеш сүзләрдә ишетелә торган [г] авазы, сүзләрнең барлык позицияләрендә дә, XIX гасырның соңгы чирегенә кадәр (К. Насыйри прозасы, Акмулла иҗаты) фарсы кәф (ك) белән бирелә, аннан соң [к] һәм [г] авазларының язылышы аерымлана, [г] авазы белдерелә торган кяфнең өстенә ике сызык сызып, яисә өч нокта куеп күрсәтелә, өч нокта куелген билге [ң] авазын белдерү өчен ныгый, кабер авторларда ул аерым кәф белән дә белдерелә. Нечкә айн графемасы (ع) төрки-татар сүзләрендә файдаланылмый диярлек. Ә. Каргалыйның Сәяхәтнамәсендә сағ (عاص) сүзенең айн белән белдерелүе типография хатасы булу ихтималы бар. Башка авторларда бу сүз каты гайн белән бирелә: غاص [Бигиев, 1890, б. 3] һ.б. Язма текстларда [ғ], [г] авазлары аерымланган кебек үк, [қ], [к] авазлары да ике төрле хәреф белән күрсәтелә, сүзләрнең калын яки нечкә булып укылырга тиешлеген белдерә. Югарыда әйтелгәнчә, тел арты нечкә [к] авазы, фарсы кәф (ك) хәрефе белән, увуляр (кече тел) [қ] авазы каф (ق) графемасы белән белдерелә. Татар теленең үзендә дә әлеге авазларның тел арты (нечкә) [г], [к] һәм кече телувуляр (калын) [ғ], [қ] булып әйтелү һәм латинга күчкәнчегә кадәр икесе ике хәреф белән белдерелүе, бу төр орфографик тәртипнең эзлекле рәвештә дәвам ителүен дәлилли. [с] һәм [т] авазларының бирелешендәге кебек чиратлашулар күренми. Хәзерге татар телендә әлеге ике төрле әйтелә торган авазларның бер генә хәреф белән белдерелүе, гарәп графикасында язылган текстларны транскрипцияләгәндә дә, татар телен рус телле укучыларга өйрәткән вакытта да аңлашылмаучылык һәм читенлек тудыра. Бу хакта татар галимнәре һәр даим язып тора [Зәкиев, 1954, б. 2; Асылгәрәев, 2012, б. 40-41] һ.б. Мисаллар алынган барлык текстларда да гарәп-фарсы алынмалары катгый рәвештә ныгыган үз кагыйдәсенә буйсынып бара, димәк, татар сүзләренең язылышы белән чагыштырганда, ике орфографик нормадагы язу тәртибе саклана. Татар телендәге өрелмәле, тел алды, тел-теш [с] тартык авазы, төрки-татар сүзләрен язганда гарәп әлифбасының сакау әйтелешле си (ث), нечкә әйтелешле (س) һәм калын әйтелешле сад (ص) хәрефләре белән белдерелүе [Алынмалар, 1965, б. 492]. Язылышның гамәлдә ничек булуын белер өчен текстларга мөрәҗәгать итәбез. Максат: XIX гасырда һәм ХХ йөзнең беренче унъеллыгында иҗат ителгән тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә әлеге үзенчәлекнең ничек итеп чагылуын күзәтү. Әбелмәних Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әлБистәви әс-Сәгыйди" (1845) шигъри әсәрендә, әйтелештә калын сузык авазны белдергән сүзләр гарәп әлифбасының калын әйтелешле сад (ص) хәрефе белән башлана: ىديا قامطاص هزبرخ - харбызә сатмақ иде [1889, б. 2], ميلس و غاص - сағ у сәлим [1889, б. 3], ىكنترضح نوﭼقمانوص نم بليق بليق - қыйлыб мән сынамақчөн хәзрәтеңи, هموﺼخ ى دن دلآ ىنا تسود بوناص - саныб дуст аны алданды хосумә [1889, б. 6], ندنيناج غاص كنآ مه - һәм аның сағ җанындин..., ندنيلوص كنآ - аның сулындин [7], ركا قيلنيقلاص هسريا رولوا تجاح - хаҗәт улур ирсә салкынлык әгәр [1889, б. 8], ىرلاوص ندنرلاكوك هدنزوي ري - йир йөзендә күкләрендән сулары [1889, б. 10] һ.б. "Өмми Камал (китабы) "нда басылган сүзләр дә шушы тәртиптә башлана: "Мөнәҗәт..." ендә: نسروناص ىمملااق وكنم - мәңге каламмы санырсән [1884, б. 108]. "Изанамәи хаҗи мәрхүм, Мөхәммәд бай мәрхүмгә" шигырендә: مقامروص تﺼخر نذا نبوراو كننس اكنوباط - тапуңа сәнең варубән изне рөхсат сормақым, هدقدروص ىمامح - хаммамы сордықда [1884, б. 109] һ.б. Сач сүзенең гомумтөркидән килә торган саҗ (سج) рәвеше [Кашгарый, 2005, с. 316], ягъни нечкә әйтелешле [с] графемасы белән язылышы дәвам ителә: هلمﭼاس ودنك - кәндү сачымлә [1845, б. 6]. Калын әйтелешле сүзләрнең беренче иҗегендә дә калын әйтелешле [с] языла: باصوب - басыб [1845, б. 6], باصدونك - басдуң [Өмми Камал, 1884, б. 108] һ.б., ягъни [к], [г] авазларының язылышындагы кебек ныклы эзлеклелек сакланмый. Ә. Каргалыйның шушы ук әсәрләрендә тамырында нечкә сузык булган сүзләр эзлекле рәвештә гарәп әлифбасының нечкә әйтелешле син (س) хәрефе белән башлана: نمرليا ىنزوس وﺒشوا نيدنس بجع - сәндин ошбу сүзне әйләрмән ғаҗәб [1889, б. 2], مه نساردنوس هليا لآ ىجارس - сүндерәсән һәм сираҗи ал илә [4], هلييار نبوردنوس ىغارﭼ هم - һәм чырағы сүндерүбән рай илә [1889, б. 4], زوروس - сәүүрез [1889, б. 3] һ.б. Бу төрдәге сүзләрнең тамырындагы [с] авазы да нечкә әйтелешле син белән бирелә: كنسرليا هن هدتوتسوا مشاب - башым өстендә нә әйләрсәң [4], براتسوك - күстәреб, بسوا - үсеб [5], ودتسا - эстәдү, ندنكدتسا - эстәдекендән [3], ني هتسا - эстәйән [8], بوسوا - үсеб, هكﭼودسوا - үсдекчә [1889, б. 8] һ.б. Сүзнең тамырында нечкә сузык булса да, калын сузык булса да кушымчалар нечкә әйтелешле [с] хәрефе белән языла: سامريا - ирмәс, نس هليب - беләсән, كنسليا - әйләсәң, كناستود كنكايلا بر - бер илкеңә дотсаң, كتسرليا - әйләрсәң [1889, б. 2], نسرولب - белүрсән [2], هسخوي - йухсә, هليسقناق - қанқысилә [1889, б. 4], هسلوا - улсә, وارسه - варсә [5], ندنسوقيوا بونايوا - уйаныб уйкқсиндин [6], هديساتروا - уртасидә [7], هسلوا - улсә [8] هسرلت - теләрсә, هسرلاد - деләрсә [1889, б. 8] һ.б. Махсус хезмәтләрдә ассызыкланганча, гадәти хәзерге (хәзергекиләчәк) заман -р/-мас кушымчалы фигыль төрки телләрнең иң борынгы формаларыннан берсе булуы мәгълүм [Татар, 2002, б. 138]. Өйрәнелә торган әсәрдә -мас кушымчасы -м(а)з (زم-) формасында, уртада сузык күрсәтелмичә, [с] авазының яңгырау пары белән языла: җәмғ улмаз (زملوا) бәһәм, ززاميلوا - улымазыз [Каргалый, 1889, б. 3-18], хали ирмәз (زمريا) халемез [4], боның мәкер илә аленә ирүрмәз (زمروريا) фикре фазыйльләр, زملك - кәлмәз [Каргалый, 1889, б. 5] һ.б. Гарәп теленең үз сүзләрендә кулланыла торган си (ث) хәрефенең төрки-татар сүзләрендә файдалануы күзәтелми. Гарәпфарсы алынмалары үз чыганак телендәгечә языла: ىلصا - аслы, ىنمسر ﻊيﺒست - тәсбиг рәсмене, ىنمسا - исемене, نشب ىلاع - ғали нәсәб [1889, б. 2] һ.б. Татар телендәге [с] авазының гарәп әлифбасындагы калын (сад) һәм нечкә (син) әйтелешле хәрефе белән белдерүендәге әлеге тәртип, Һибәтулла Салиховның 1856 елда Казан университеты табгыханәсендә басылган "Китабе мәҗмәгыл адәб" әсәрендә дә дәвам итә, ягъни калын әйтелешле сүзләрдә сад (ص) белән, тамырында нечкә әйтелешле сузык булган сүзләр йомшак әйтелешле син (س) хәрефе белән башлана: هموليب ميدراص بوشباي - йабшуб сардым билемә [1856, б. 4], كننامشود رونيوس - сөенер дошманың [5], هكمتيا ركذ ىنس - сәне зикер итмәгә, بولاص مسفن - нәфсем салыб [6], ىزوس - сүзе, رلاصانور - санурлар, ىزوس - сүзи [8], بوتاص - сатыб, هزس - сезә, هراﭼ رد هن اكزس - сезгә нәдер чара, ىلاع بونغص ههاكرد - сығыныб ғали дәргяһә [10], جاتﺤم اكنس ملاع قلخ ﻊيمج - җәмиғ халқы ғалим сәңа мохтаҗ... [1856, б. 12], مزلا قملاقاص ىنزوا - үзене сақламақ лязем [1856, б. 15] һ.б. Сүз уртасында, гадәттә, йомшак әйтелешле син языла: هدموتسوا - өстемдә [1856, 3], هسرتسا هنسن رب ىخد هسمك - дәхи бер нәснә эстәрсә кемсә [1856, б. 11] һ.б. Сүзнең тамыры калын сузык белән әйтелсә дә, нечкә сузык белән әйтелсә дә, кушымчада син языла: نوسلوا - улсун, نساقيا - йансақ, نسروريا - ирүрсән, هسروروا - орурса [1856, б. 9] һ.б. Гарәпфарсы алынмалары үз теленең кагыйдәсенә буйсына: ليق مدق تﺒث - сәбат қадәм қыл (аяк атлауыбызда ныклык кыл), تيا بيﺼن - насыйб ит [3], بوترات ﺲفن - нәфес тартыб [Салихов, 1856, б. 4] һ.б. Хәзерге киләчәк заманны белдерә торган -мас кушымчасы -м(а)з (زم-) рәвешендә языла: ريد ىمزمقاﭼ هكاي ىمراقاﭼ - чақармы йәки чақмазмы дир, هسيا زمقاج - чақмаз исә [Салихов, 1856, б. 10-16] һ.б. Ш. Зәки иҗатында да каты сад (ص) һәм йомшак син (س) хәрефләренең язылышы алдагы авторларның әсәрләрендәге кебек үк, дәвам ителә, -мас кушымчасы -маз шәкелендә, сузык белән языла. "Бән ходаның..." дип башлана торган шигырендә: ...зәил улмаз (زاملوا) күңлемең бимарасы, һәргиз иксилмаз (زامليسكا) мөдәм артур бу күңлем йарасы [Фәхретдин, Асар, 1907; Юсупов, 2006, с. 190] һ.б. Г. Кандалыйның әсәрләрендә дә [с] авазының язуда чагылышы алдагы әсәрләрдә ныгыган тәртиптә бара. Мәсәлән, К. Насыйриның "Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият" (1884) китабында урын алган "Фәрхи" поэмасында: هغياﻄﺼبا ىحرف نس - сән Фәрхи абыстайға, كوص ملاس - сәлям соң, هسلوب كنرﺒص - сабрың булса, ышанычсызлықа (هقلزسﭼوناشا) қалған, نادنساوه - һаwасындан, نادنساود - дәwасындан, لغردنص - сындырғыл, كنسيد ميلب ىنرلزوس وب - бу сүзләрне белим дисәң, تابماسانك - табмасаң, ىراسيا - йарасы, ىرلاقاﭼ شاي ولص - сылу йәш чақлары [Насыйри, 1884, б. 581], ىنس - сәне, زميس - симез, ىسلاوب ىلمكيوس - сөйкемле буласы, بوتوت كنشغاص هدنون شغاص هدنوك - көн дә сағыш, төн дә сағышың тотыб [Насыйри, 1884, б. 583]. Мисаллардан күренгәнчә, тамырында калын сузык булган сүзләр гарәп теленең каты әйтелешле сад хәрефе (ص) белән, нечкә сузык булган сүзләр гарәп теленең йомшак әйтелешле син хәрефе (س) белән башлана, кушымчаларда фәкать йомшак әйтелешле син хәрефе генә языла. Г. Кандалыйның Җ. Вәлиди тарафыннан тикшерелгән "Сахибҗәмал" поэмасының аерым өзекләрендә дә [с] тартыгы сүзнең әйтелешенә карап языла: калын укылышлы сүзләрдә калын [с], нечкә әйтелешле сүзләрдә йомшак [с] күрсәтелә. Калын әйтелешле сүзләрдә: ىكوص - соңы, بوروس ناباص ن هلب اقوص - суқа белән сабан сөреб, ىنكشغاص - сағышыңны, مدلااقوص - суқаладым [Вәлиди, 1912, б. 94], قلتوراص - сарутлық [95], هدقاص ىرب هدقوص ىرب - бере суқда бере сақда, بوزص نبويد قاص - сақ дийүбән сызыб, بوزوص - сузуб, نوسلاقاص ميادخ - Ходайым сақласын [Вәлиди, 1912, б. 97]. Нечкә әйтелешле сүзләрдә: اكيس - сиңа, هلمر هيوس - сөяремлә, نزوس - сүзен, س هميوس - сөймәс һ.б. Сүз тамырында калын сузык булса да, нечкә сузык булса да, алынма сүзләрдә дә кушымча нечкә [с] белән башлана: كسل هزوك - гүзәлсең, س هملب - белмәс, كسرراب - барырсың, كسرروي - йөрерсең, هسيوق - қуйса [Вәлиди, 1912, б. 9 4-97] һ.б. Алдагы шагыйрьләрдән аермалы буларак, Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасында гадәти хәзерге заман -мас кушымчасы-мәс (س هم-) рәвешле, ягъни ахырында [с] белән, хәзерге әдәби телдәге кебек языла: Иман сүзен дийә белмәс (هملب س), Дине сартын көйә белмәс (س هملب), Бикәч диеб сөйә белмәс (هملب س) [Вәлиди, 1912, б. 94] һ.б. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" (1892) әсәрендә дә төрки-татар сүзләрендәге [с] тартыгының гарәп графемалары белән язылышы шушы ук тәртиптә дәвам ителә: لوا ناغزماط ىنيام ىراص اكتوس رانياق - қайнар сөткә сары майны тамызған ул, سوز - сүз, ن اكمزيس - сизмәгән, هك سوت - сөткә, ىادناغلآ وص - су алғандай [1892, б. 2], ارودنوس - сүндерә, هنيسوز - сүзенә, بوزيس - сизеб [3] һ.б. Нечкә әйтелешле сүзләрнең уртасында, гадәттә, нечкә әйтелешле [с] хәрефе языла: نسيا - исен [3], باتسوا - өстәб, ه اوستومد - өстемдә һ.б. Калын әйтелешле сүзләрнең башында кебек үк ندقاريص - сыйрақдан, لاص - сал [6] һ.б., уртасында һәм ахырында да калын [с] күрсәтелә: باصب - басыб, قاصراق - қарсақ, قاﺼقآ - ақсақ, آلﺺ - алыс [3], قراصاق - қарасақ [5], هد زكناﺼشآ - ашсаңыз да [Акмулла, 1892, б. 6] һ.б. Вариант күзәтелә: هقسرمق - қымрысқа [4], نلاسرآ - арыслан [7] һ.б. Сүз тамырында калын сузык булса да, нечкә сузык булса да, алынма сүзләрдә дә кушымча йомшак [с] хәрефе белән башлана: هسروت - торса, لسهوب - булса, هنساﻄع - ғатасына, ىمزسلاب - беләсезме [4] һ.б. Вариант күзәтелә: هﺼلاق - қалса [7] һ.б. Әсәрдә төрле сүзләр белән кабатлана торган -мас кушымчасы, сүз калын булып укылырга тиеш булса да, нечкә булып укылырга тиеш булса да -мас (-سام) булып языла: мотлақа мәнгы қылмақ уңай булмас (ساملوب ىاكنوا) [5], ندنروا سامقج رقاب - бақыр чықмас урындан [6], файда бирмәс (سامريب) тақылдық тил [7], سامرودلاق - қалдурмас [Акмулла, 1892, б. 8] һ.б.; имәс сүзе бу кагыйдәгә буйсына, тик сузык авазы күрсәтелми: ﺲميا ىشك - кеше имәс [1892, б. 2], ﺲميا قيلا - лаеқ имәс [1892, б. 3] К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881) да сүз тамырында калын сузык булган сүзләр гарәп теленең каты сад (ص) хәрефе белән башлана: كنوص - соң [1898, б. 4], رلايداروص - сорадылар [5], رلاراجيا وص - су эчәрләр, لاغوص هلورب - бәрелә суғыла [6], ناغوص ىوص - суган суы, ىرلالاقاص - сақаллары, بوزص - сызыб, [7], بوراص - сарыб [8], مداروص - сорадым [10], بولاص - салыб, صورامق ممكن - сорамақ мөмкин, صاقاو - сақау [1898, б. 11] һ.б. Бу төрдәге кайбер сүзләрнең уртасында да калын сад хәрефе саклана: رلايداصاي قاصرواب - баурсақ йасадылар [6], әмма күпчелек очракта сүз уртасында нечкә син хәрефе языла: هنتسآ - астына [4], رلانوساملا - алмасынлар [7], لامتسد - дәстемал [8], هدنتسوا - өстендә [9], نادنساتآ - атасындан [10], ماساراق - қарасам [12], Нечкә сузык белән әйтелә торган сүзләр йомшак син хәрефе (س) белән башлана: ىرلزوس - сүзләре [1898, б. 3], اكرلزس - сезләргә [5], بوكوس - сүгеб [8], هجيملايوس زوس - сүз сөйләмичә [9], ندزس - сездән [11] һ.б. Бу әсәрдә дә, Ә. Каргалыйның сәяхәтнамәсендәге кебек үк, сач сүзе йомшак әйтелешле син белән башлана: ىرلااقاص و چاس - сач вә сақаллары [1899, б. 7], بوراتيك نيﭼاس - сачен китәреб [1898, б. 17]. Сүз тамырында калын сузык булса да, нечкә сузык булса да, алынма сүзләрдә дә кушымча йомшак [с] белән башлана: ىسةﺒق - қапусы, بولسه - булса, بلسه - белсә [4], زسباوج - җаwабсыз [8], ىن نس هتيا - ни итәсен, ىوزراس يروز - вәзир вөзарасы, زسلت هد ىس هﭼراب - барчасы да телсез [Насыйри, 1898, б. 9]. Хәзерге-киләчәк заманмас кушымчасы سام- рәвешендә языла: тәкрар нида қылынмас (سامنليق), رلساملب - белмәсләр [1898, б. 5], رلانوسساملوب - булмасунлар, бу мәғарәгә бу йыл керүб булмас (ساملوب) [Насыйри, 1896, б. 6] һ.б. Гарәп-фарсы алынмалары үз кагыйдәсе буенча языла: ىقﺼه س - қыйссасы, ىلمسا - исемле, بﺒس - сәбәб, درس - дәрес, ناﻄلس - солтан [Насыйри, 1898, б. 2], ﻒىنﺼت - тасниф (язу), ﻊيرب فارس - ғарәб фарси, راثآ - асар [Насыйри, 1898, б. 3], هدرلتﺒﺤص و هدرلسلجم - мәҗлесләрдә вә сохбәтләрдә [Насыйри, 1898, б. 4]. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында (1886): ندملااص - саламдан, هعصو - суға, هد هسلوب - булса да, ىرلا ىارس - сарайлары, نوس - сүән, كوسترورلر - күстәрүрләр [1886, б. 2], ىلقص - сақалы [Акъегет, 1886, б. 4] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, тамырында калын сузык булган сүз гарәп графикасының каты әйтелешле сад белән, нечкә сузыклы сүзләр йомшак әйтелешле син белән башлана; -мас/-мәс кушымчасы [з] белән языла: رلزموس ىديا - сәүмәзләр иде, زمتركوا كوزيا - иҗек үгрәтмәз [Акъегет, 1886, б. 3], زمريو هد هغامﭼآ زغآ - ағыз ачмаға да вирмәз [7], موديا زامقﭼ هلوي چيه - һич йула чықмаз идем [8], زمشقاي ىزق لووآ هزس - сезә аwыл қызы йақышмаз [13], هدرهش شمتيا قلزاماري - йарамазлық итмеш шәһәрдә [14], زمرودتيا ﺲﺒح - хәбес итдермәз, نمزمتيا راكنا - инкяр итмәзмән [Акъегет, 1886, б. 16] һ.б. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): نوسلقاص - сақласун, كنوص - соң, هغروشاروص - сорашырға, ندنس - сәндән [Фәизхан, 1896, б. 3], نس - сән, ىدياغراص - сарғайды, اكنس - сәңә, ناسكس - сәксән ىنوص - суны, روتاص - сатур, [Фәизхан, 1896, б. 4], نوسلآ بوتاص - сатыб алсун [Фәизхан, 1896, б. 5] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, тамырында калын сузык булган сүз гарәп графикасының каты әйтелешле сад белән, нечкә сузыклы сүзләр йомшак әйтелешле син белән башлана. Калын сузык белән әйтелә торган сүзләрнең уртасында да каты әйтелешле сад (ص) языла: باصاي - йасаб, [Фәизхан, 1896, б. 3] һ.б. Кушымчаларда, сүзнең тамырында нинди сузык булуга карамастан, нечкә әйтелешле син (س) языла: ىساتآ - атасы, ماسلوب - булсам [Фәизхан, 1896, б. 3], هدنسارآ - арасында, رل هساراق - қарасалар [Фәизхан, 1896, б. 4] һ.б. Калын итеп укыла торган сүзләрдә дә, нечкә итеп укыла торган сүзләрдә дә -мас кушымчасы сузыксыз языла, син белән ﺲم рәвешендә бирелә: ...малының хисабыны үзе һәм белмәс (ﺲملب) иде, бармас (ﺲمراب) булды [1896, б. 3], җәмиғ ғөмерне хатынның йанында утырмақ лаеқ имәсдер (ردسميا) [Фәизхан, 1896, б. 4] һ.б. Гарәп-фарсы алынмалары үз теленең кагыйдәсе буенча языла: راثآ - асар, ناﻄلس - солтан, ىنامثع - ғосмани, ةيصوﺼخ - хосусият [Фәизхан, 1896, б. 2] һ.б. З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) әсәрендә калын сузык белән әйтелә торган сүзләр, каты әйтелешле сад (ص) белән башлана: وراص - сары ىللاقص - сақаллы [1889, б. 6], راﯟمص - сам[а]вар [1889, б. 10], әлеге язылыш рус теле алынмалары да саклана: ىنﺒيدوص - судебный [1889, б. 2] һ.б. Бу төрдәге сүзләрнең уртасында йомшак әйтелә торган син (س) языла: رل هسارق - қарасалар, هنيساتروا - уртасина [1889, б. 6-7] һ.б. Нечкә сузык белән әйтелә торган сүзләр йомшак син (س) белән башлана: زوس - сүз, رلزوس - сүзләр, ىنليتاوديلس - следуватилне [Бигиев, 1889, б. 2] һ.б. -мас кушымчасы ﺲم- рәвешендә языла: ومساملاغي - йығъламасму [1889, б. 14], бер нәрсә дә ﺲملوب - булмас, бер нәрсә дә улмас (ﺲملوا), улмас (ﺲملوا) дисә дә [1889, б. 15] һ.б. Авторның "Гөнаһе кәбәир" романында [с] авазының язуда чагылышы шушы тәртиптә бара: بورتلك وص هلتوواص رب - бер саwытла су кәлтереб, كمسه - кемсә, صاغموسز - сагмусез [1890, б. 2-3] һ.б. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле ана" әсәрендә: бик йарлы булған өйләр эчендә тәрбияле ана булса (هسلوب), ул өй олуғ байлардан саналынадыр (رد هنلاناص) [1898, б. 3]; аналарның хедмәтләрене йазыб бетерерлек, тел илә сүзләб (بلزوس) бәян қыйлурлық дәгелдер; тәрбияле аналар дөньяның иң кадерле, иң хөрмәтле кемсәнәләредер (رديرل هنسمك) [Фәхретдин, 1898, б. 2-3]. "Тәрбияле бала" әсәрендә: اروص هنغ شموي ى ادنين رلرلزوس باتقام رلروريو هد هس - мақтаб сүзләрләр, ниндәй йомыш гына сораса да вирерләр [1898, б. 2], زم هردليب هكزس بلزوس - сүзләб сезгә билдерәмез, زاملاق هغكوص - соңға қалмаз,راييك هنيتسوا هد رلتقو نوقلاص اوه - һаwа салқын wақытларда өстенә кииәр, رولوب ىلرررض قمصاب هغنروا نوقلاص - салқын урынға басмақ зарарлы булур, رولآ تراهط هليا وص قارنوقلاص - салқынрақ су илә тәһарәт алур [1898, б. 3]. "Тәрбияле хатын" әсәрендә: هكرليوس - сөйләргә, هنيرلتسوا كنيسكيا ره - һәр икесенең өстләренә, كنن هسمك - кемсәнәнең [1898, б. 2-3]. Мисаллардан күренгәнчә, Р. Фәхретдиннең аналарга, балаларга дип язылган дидактик чәчмә әсәрләрендә кулланыла торган төркитатар сүзләрендә [с] авазы гарәп әлифбасының ике төрле хәрефе белән белдерелә: калын әйтелешле сүзләр каты сад (ص) белән, нечкә әйтелешлеләр йомшак син (س) белән башлана. Бу кагыйдә, асылда, сүз уртасы язылышына да туры килә: لاصوا - усал [1898, б. 2], ناكردسوا - үсдергән, رديرل هسمك - кемсәләредер [1898, б. 3], نرسه - нәрсә, قمصاب - басмақ [1898, б. 3], نرسه لر - нәрсәләр [1898, б. 2] һ.б. Әлеге язылыш авторның "Асар" хезмәтендә дә саклана: ناسكس - сәксән, مد هليوس - сөйләдем, кайбер нәүбәтләшүләр күзәтелә, ягъни калын булып укылырга тиешле сүз, нечкә син (س) белән башлана: ناغناغزس - сызғанған [Фәхретдин, 1909, б. 504-506] һ.б. Кушымчаларда фәкать йомшак әйтелешле син файдаланыла: ىسوياق - қайусы, [1898, б. 2], هدنسورغوط - туғрысында [3], هدنس هجرد - дәрәҗәсендә [1898, б. 2], رلنوستاراي - йаратсунлар [1898, б. 2], زس هيبرت - тәрбиясез, ول س - булса, هد هسلوا - улса да, ونلرسوز له س - сүзләсүнләр [Тәрбияле хатын, 1899, б. 2], هدنسارآ - арасында [1899, б. 2], هينﺒالاس - баласына [1899, б. 2] һ.б. -мас кушымчасы, калын әйтелешле сүзләрдә дә, нечкә әйтелешле сүзләрдә дә, -маз булып языла: бетмәз (زامتب) вә төкәнмәз (زاكنكوت) [1898, б. 2], هﮔزامروتك - кәтүрмәзкә [1899, б. 3], монафиқларда диндә иқтибарлы улмақ һәм дә күркәм холықлы улмақ һич күрелмәз (زاملروك) [Фәхретдин, Нәсыйхат, 1911, б. 38] һ.б. Ф. Кәриминең әсәрләрендә дә [с] авазының язылышы шушы ук тәртиптә бара. "Торналы ауылының мәктәбендә" хикәясендә: بونكلس - селкенеб, كوص - соң, واص - сау, نسيا - исән, رلاوص - сулар, رد ه وس - сүәдер, ناغتلاص - сылатған [Кәрими, 1898, б. 2-3] һ.б. Сүз уртасында һәм ахырында алынма сүзләрдә дә эзлекле булып нечкә [с] языла: كسيك - кисәк һ.б. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз теленең кагыйдәсе буенча бирелә: قاﺒس - сабақ, هروس - сүрә, سرد - дәрс, فرص - сарыф [Кәрими, 1898, б. 2-3] һ.б. "Бер шәкерд илә бер студент" хикәясендә калын әйтелергә тиешле сүз каты сад белән башлана: اناص - сата, нечкә әйтелергә тиешле сүзләр йомшак әйтелә торган син белән башлана: توس - сөт, زمكدليوس - сөйләдегемез, нечкә әйтелә тоган сүзләрнең уртасында да син кулланыла: ىمي رل هسرن - нәрсәләреми, هنتسوا - өстенә, كنسكيا - икесенең, ىرل هسرن - нәрсәләре һ.б. Рус теле алынмаларының уртасындагы язылышта да калынлыкны һәм нечкәлекне сакларга омтылыш сизелә, әмма ешрак нечкә әйтелешле [с] файдаланыла: كنس هيناﺒموق سوكسنيماك - қаменский компаниясенең, هقصلاك - классқа, ناتسيرب - пристань, رلسور - руслар, هغرلسلااب - паласларға [Кәрими, 1900, б. 2-3] һ.б. Ф. Кәриминең "Аурупа сәяхәтнамәсе" әсәрендә төрле илләрнең исемнәрен язганда [с] авазы төрлечә бирелә: ايرتسوآ - Аустрия, هيبرص - Сербия дигән, асылда, яңгырашы бер үк булган сүзләрдәге төрле позициядә [с] авазы гарәп теленең ике төрле графемасы белән бирелә [Кәрими, 1902, б. 2-3] һ.б. -мас кушымчасы -маз булып языла: ندزامقﭼ هرفس - сәфәрә чықмаздан [1902, б.2] һ.б. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә (1902) калын әйтелешле сүзләрдә [с] авазы гарәп теленең калын сад (ص) хәрефе белән бирелә: كوص - соң, تادلاص - солдат [1902, б.4], قدنص - сандық [5], هلقاص - сақла, قامقوص - суқмақ, ناغنلاص - салынған [6], ىللاقص - сақаллы [9], شلوص - сулыш [10], رقوص - суқыр, جيصا - сачы [10, 12], ىوص - суы, ىﺼوراد - сорады, شغوص - суғыш, صالام - салам, صونك - соң, ناغنلاص - салынған, تواص - саут [1902, б. 13] һ.б. Сач сүзе, "Әбүгалисина кыйссасы"ннан аермалы буларак, сад (ص) белән языла: ىديا ناعقرق بلكراكوت ىجاص - сачы түгәрәкләб қырықған иде [10], اوزون ىصاجلر - озын сачләре [Исхакый, 1902, б. 12]. Нечкә әйтелешле сүзләрдә [с] авазы йомшак син (س) хәрефе белән күрсәтелә: هرﺒس - себерә [6], رلزوس - сүзләр [6], بوتركيس بوتركيس - сикертеб сикертеб [7], ىليوس - сөйли [7], هك ىكس - сәкегә [10], هردنس ند - сәндерәдән [1902, б. 9] һ.б. Вариант: бер үк соң сүзе сад белән дә (كوص) [4, 10, 13] һәм син (كوس) [1902, б. 7, 10] белән дә башлана. Калын әйтелешле сүзләрнең каты [с] белән, нечкә әйтелешле сүзләрнең йомшак [с] белән язылышы, асылда, сүз уртасында да урын ала: بوتاسروك - күрсәтеб [6] بباصو - басыб [11], هكلاتسوا - өстәлгә [13], ناغلصآ - асылған [13], әмма төрлечә язылыш та күзәтелә: هكريج - басқан [7], هدنتسآ - астында, ناغلصآ - асылған [5, 11, 12, 13] һ.б. Кушымчаларда фәкать нечкә әйтелешле [с] файдаланыла: نيس هتيك - китәсин [5], نيسروروت - торурсин [5], قالسه - қалса [6], نساروك - күрәсән, زارسنيا - йазарсан [8], هقساملوب - булмасқа [8], هد هسلصاب - басылса да [9], نيس ىملاص - салмыйсин [11] һ.б. -мас кушымчасы әйтелгәнчә языла: كاريك هقساملوب قاري لوآ - аwыл йырақ булмасқа кирәк [Исхакый, 1902, б. 8] һ.б. Рус теле алынмаларының күбесе нечкә [с] белән языла: هجسور - русча, هغ هسناتسا - ыстансаға [6], چيولواس - Савелич [7], ناقاتسا - ыстақан [10], رلسور - руслар [12], ىكسفونوميس - Семеновский, راستيفا - афитсар, ىقسروعلايب - Белогорский [Исхакый, 1902, б. 12] һ.б. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: ىغكوص - соңғы, نوياص - сайын, هشاروص - сораша, بونلاص - салыныб, ىلوص - сулы, بولاص - салуб, ىراص - сары һ.б. Сүз тамырында калын сузык булган сүзләрнең башында гына түгел, уртасында да каты әйтелешле [с] языла: قاصراق - қарсақ, ىش هقﺼق - қысқасы, قاﺼقا - ақсақ, قاﺼقوت - туқсақ һ.б. Нечкә сузык белән әйтелә торган сүзләрдә [с] авазы йомшак әйтелешле [с] белән күрсәтелә: رسماي - йәмсез, ناكسوا - үскән, هنيرلتسوا - өстләренә, هنيس هنيتسا - эстинәсе, هدنتسوا - өстендә һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: سوز - сүз, ىميص - сыймый, اﺼق - қыса, باصاي - йасаб, ولاياص - сайлау, لاقاص - сақал, هروس - сөрә, ىدلزوص - сузылды, بلااغزص - сызғалаб, باصاي - йасаб, هترمس - сөртә, تريسناك - кәнсирт һ.б. [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4]. "Гарәфә кич төшемдә. Хыялый хикәя." дип аерым китап булып басылган вариантында да [с] авазының язылышы шушы ук тәртиптә бара, ягъни, сүзнең каты әйтелешле икәнен белдерү өчен, гарәп теленең каты әйтелешле сад хәрефе (ص) белән, нечкә әйтелешне белдерергә кирәк булганда, йомшак әйтелешле син графемасы (س) белән башлана, сүзләрнең беренче иҗегендә дә әлеге аерымлану саклана, әмма кушымчаларда һәрдаим йомшак әйтелешле син хәрефе генә файдаланыла. Шулай итеп, татар телендәге өрелмәле, тел алды, тел-теш [с] тартык авазы иске татар телендә төрки-татар сүзләрен язганда, билгеле бер тәртипне саклап, гарәп әлифбасының нечкә әйтелешле син (س) һәм калын әйтелешле сад (ص) хәрефләре белән белдерелә алган. Норма буларак, калын әйтелешле сүзләрдә сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында да калын сад языла, әмма вариант буларак, сүз уртасында ул нечкә син белән чиратлаша башлый: هقسرمق - қымрысқа, نلاسرآ - арыслан, رل هسارق - қарасалар, ناقساب - басқан, сүз башында да чиратлашу күзәтелә башлый: ناغناغزس - сызғанған, ىجاص - сачы. Нечкә әйтелешле сүзләрдә сүз башында да, сүз уртасында да йомшак әйтелешле син язылган. Төрки-татар сүзләренең дә, гарәп-фарсы алынмаларының кушымчалары да йомшак әйтелешле син белән белдерелә, аерым очракта вариант күзәтелә: هﺼلاق - қалса һ.б. Аңлашылганча, [қ], [ғ], [к], [г] авазларының язылышындагы кебек ныклык сакланмый. Ныклы тәртипнең сакланмавы -мас кушымчасының язылышында да чагыла: гомумтөркигә каратып язылган әсәрләрдә әлеге кушымча -м[а]з, -маз рәвешендә, татар укучысына нисбәтән язылган әсәрләрдә -мас булып күрсәтелә һәм классикларның беренче хикәяләрендә ныгый. Саңгырау си (ث) хәрефенең төрки-татар сүзләрен язганда кулланылуы күзәтелми. Гарәп-фарсы алынмалары фәкать үз чыганак тел кагыйдәсенә буйсынып языла. Ике орфографик норма дәвам ителә. Татар телендәге саф йомык тел алды тел-теш саңгырау [т] тартык авазы төрки-татар сүзләрен язган вакытта гарәп әлифбасындагы йомшак әйтелешле ти (ت, ة) һәм калын әйтелешле тый (ط) хәрефе белән белдерергә мөмкин булу. Язылышның гамәлдә ничек булуын белер өчен текстларга мөрәҗәгать итәбез. Максат: XIX гасырда һәм ХХ йөзнең беренче унъеллыгында иҗат ителгән тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә әлеге үзенчәлекнең ничек итеп чагылуын күзәтү. Әбелмәних Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әлБистәви әс-Сәгыйди" (1845) шигъри әсәрендә, кыпчак-татар телләрендә [т] авазына башланып әйтелә торган сүзләрнең күбесе угыз төркеме телләренең күрсәткече булган [д] хәрефе белән башлана: بوتود - дотуб, كاستود - дотсаң, كنقامتو د - дотмақың, ناقاد - даккан [3], ولود - дулу, بوزد - д[ө]зеб [4], - дотарде [5] һ.б. Бу мәсьәлә махсус бүлектә тикшерелгәнгә, бу урында аерым мисаллар гына китерелә. Шуның белән бергә, таб- тамыры белән ясалган сүзформалар ишетелгәнчә языла, ягъни [т] авазы тый хәрефе белән белдерелә: ىزمغودباط - табдығымызы [4], بوباط - табыб [5], بويامباط - табмайыб [1889, б. 7], ىدريا راباط - табар ирде [Каргалый, 1889, б. 8] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, татар телендә калын сузык белән әйтелә торган таб- (тап-) тамыры, эзлекле рәвештә, гарәп графикасының калын әйтелешле тый (ط) хәрефе белән башлана, шул ук графема бу төрдәге сүзләрнең уртасында да языла: قامطاص - сатмақ, اطا - ата [4] һ.б., сүз ахырында каты тый хәрефенең файдаланылуы күзәтелми. Йомшак әйтелешле ти (ت) сүзләрнең барлык позициясендә дә кулланыла: нечкә сузык белән әйтелә һәм языла торган زمليت - тилемез [4], ولروت - түрлү, هيوك رت - т[ө]ркүиә [7], ركيت - тикер [9] сүзләренең сүз башында; هتن - нәтә رويتسا - эстәйер [2], ندنكدتسا - эстәдекендән [3], هدنوتسوا - өстендә, روروتلك - кәлтүрүр [4], براتسوك ىدتيا - күстәреб итде, زمتروي - йүртмәз [6], هزكنتسوا - өстеңезә [9] кебек сүзләрнең уртасында; калын сузык белән әйтелә торган كنقامتود - дотсаң, بوتود - дотыб, رلايدروتوا - утурдилар [4], әлеге сүзнең калын әйтелешле икәнлеген белдерә торган билге булмаганга, үтерделәр дип тә укырга мөмкин, әмма контекст ярдәмгә килә, ىدامتلاغآ - ағлатмады [6], هديساتروا - уртасида [7] һ.б. Ә. Каргалыйның "Өмми Камал китабы" җыентыгында урын алган "Мөнәҗәт"ендә (1884) тамырында калын сузык булган торыр сүзе гарәп теленең йомшак әйтелешле ти (ت) хәрефе белән күрсәтелә: لجا غيت روروت هدنوتسوا كنشاب هملوا لفاغ - ғафил улма башың өстендә торур тиғы әҗәл. Торур сүзе кабатланганда дәл хәрефе белән башлана: رورود قوي - йуқ дурур [108]. Калын сузыклы тулғайде сүзе дә йомшак әйтелешле [т] белән башлана: ىدياغلوت [109]. Шул ук әсәрдә табмады һәм эч-тышыңы дигәндәге тышыңы сүзләре каты әйтелешле тый (ط) белән башлана: ىدامباط - табмады, ىكنشاط چيا - эч тышыңы [Өмми Камал, 1884, б. 108-109]. Аңлашылганча, сүз башы позициясендә каты һәм йомшак [т] хәрефләренең кулланылышында билгеле бер эзлеклелек күзәтелсә дә, чиратлашу да күзәтелә, [қ], [ғ], [к], [г] авазларының язылышындагы кебек ныклык саклана алмый. Гарәп-фарсы алынмалары үз теленең кагыйдәсе белән языла: ﻊﻄق - қатыйғ (кисеб), ىجات - таҗы [3], كرت - тәрк (ташлау) [3], ندفرط - тарафдан [1889, б. 3] һ.б. Һибәтулла Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856) сүз башында ти хәрефе (ت) языла торган сүзләр эзлеклерәк булып бара: هدملت - телемдә [2] ىدشاتوت - тоташды, مابات - табам, ملايقات - тақыйлам, شو ت - төш, بوت رات - тартыб, ميدتوت - тотдым, رارتت - тетрәр, شوت - төш [4], بوتوت - тотыб, ليغتوت - тотғыл [5], مشط - тышым, هدلت مدتروي - телдә йөретдем, مدتوت - тотдым [7], رارﺒت ملت - телем тибрәр, شمشاط - ташмыш [8], بلاط - талыб [10], زكنسزامبات - табмазсыңыз [10], تابار - табар [11], توط قلاوق - қолақ тот [14], هغراتوت - тотарға, بروت - торыб رشيت - тишәр [16] һ.б. Cүз уртасында: كنودتا - итдүң, زمروي اتشيا - иштәйүрмез, кабул ит (تيا), итмә (همتيا) мәхрүм, ىدتلكوي - йуғалтды, ةدموتسا - өстемдә [3], اكرتيا - итәргә, اكرتيك - китәргә, هغرتآ - атарға, بيراتوك - күтәриб, نﻄب - б[ө]тен [4], هجكودتوا - үтдүкчә, هدترآ - артда, ةديساتروا - уртасида [7] һ.б. Калын әйтелешле һәм нечкә әйтелешле сүзләрнең уртасында бер үк тартыклар белән йомшак әйтелешле [т] язылганда, сүзләрнең мәгънәсен аерымлау кыенлаша: بورتلوا - ултруб, تيك همروتلوا - ултурма кит, رلايمدآ ناروتلوا - үлтүрән адәмиләр дигән сүзләрнең кайсы утыру, кайсы үтерү икәнлеге сүзләр бәйләнешеннән генә беленә [Салихов, 1856, б. 18] һ.б. Сүз ахырында: توا - ут [4], تيا - ит [7-8] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, مشط - тышым, شمشاط - ташмыш, بلاط - талыб, توط - тот кебек калын сузык белән әйтелергә тиеш сүзләр калын әйтелешле тый хәрефе белән башлана, әмма шундый ук яңгырашлы табам, тартуб, табыр, табмаз, тотар кебек кебек сүзләрнең барысы да, нечкә әйтелешле сүзләрдәге кебек үк, йомшак әйтелешле ти хәрефе башлана, сүзләрнең уртасында да, ахырында да нечкә ти язылуы күзәтелә. Бу әсәрдә, Ә. Каргалыйның сәяхатнамәсенә караганда азрак булып, [т] белән башлана торган сүзнең [д] белән чиратлашып кулланыла алуы күренә: ىدتود - дотды [8], دوشوبدر - дөшебдер [8], ىلد ولغاد - деле дағлы, مدتود اكنس مزوك مزوي - йөзем күзем сәңә дотдым [12], ولرد - дөрле [14] һ.б. Шулай итеп, бу авторда гарәп графемалары белән бәйле булган вариантлылык та, угыз-кыпчак белән бәйле булган норма вариантлылыгы да тотрыклылыгын югалта башлый, ягъни сөйләмә телгә якынайтыла, дип әйтергә мөмкин. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз теленең кагыйдәсе буенча языла: رلﺒيلاط - талиблар [10] һ.б. Шәмсетдин Зәки шигырьләрендә төрки-татар телендәге [т] тартыгының гарәп телендәге ике төрле әйтелә торган хәреф белән язылышында билгеле бер дәрәҗәдәге ныклык күзәтелә. Мисаллардан күренгәнчә, бу авторның шигырьләрендә татар телендә калын сузык белән әйтелә һәм языла торган ىدلوط - тулды, توط - тот, رروط - торыр, ىرغوط - туғры сүзләре калын әйтелешле тый белән башлана; татар телендә нечкә сузык белән әйтелә торган كنكليت - теләгең, ليت - тел, كنكليت - телеңнең сүзләре йомшак әйтелешле ти белән башлана, шулай ук калын сузыклар белән әйтелә торган تآ - ат, ميدتاب - батдым, ردةدكتسآ - астыңда, ىساراتروق ناج - җан қортарасы кебек сүзләр сүз уртасы һәм ахырында йомшак әйтелешле ти хәрефе белән языла, татар телендә нечкә сузыклар белән әйтелә һәм языла торган مستسا - эстәсәм, ةتين - нитә, مدتيا - итдем, وسةرتسوك - күстәрәсе сүзләре йомшак әйтелешле ти белән языла [Фәхретдин, 1907; Юсупов, 2006, с. 186-192]. Г. Кандалыйның шигырьләрендә татар телендәге [т] тартыгының гарәп теленең кайсы хәрефе белән белдерелүен билгеләү өчен, К. Насыйри һәм Җ. Вәлидинең хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез. К. Насыйриның "Фәвакиһел җөләса фил әдәбият" әсәрендә урын алган "Фәрхи" поэмасында, калын әйтелә торган сүзләрнең күбесе гарәп әлифбасының нечкә ти (ت) хәрефе белән башлана: هغيآ نلاوت ىتيب ىكيا - ике бите тулан айға, عشق توتوب - ғыйшық тотыб, نساروت هﭼاكين - нигәчә торасән, بوتات - татуб, همتوت - тотма, نسرابات - табарсән, تابماسانك - табмасаң һ.б. [1884, б. 581], ىكيا ايوك كنشاق ىكيا ناكيا قاط - ике қашың гүя ике тақ икән, ىسلاوت هغقاجوق رب - бер қочақа туласы, بوتوت كنشغاص - сағышың тотыб [Насыйри, 1884, б. 583]. Калын әйтелешле сүзнең каты әйтелешле тый (ط) хәрефе белән белдерелүе сирәк булганга күрә, ул вариант буларак кабул ителә: لغردنط ىنمناج - җанымны тындырғыл, ىنكناطوط - тутаңны [1884, б. 581]. "Фәрхи" поэмасында нечкә әйтелешле сүзләр дә, башка шагыйрьләрдәге кебек үк, гарәп графикасының йомшак әйтелешле ти хәрефе белән башлана: ىنت - тәне, نيد هزرت - тәрәзәдән, كون توشوب - көн төшеб, ىوتوت كنشغاص هدنوت شغاص هدنوك - көндә сағыш төн дә сағышың тотыб [Насыйри, 1884, б. 583]. Сүз уртасында һәм ахырында да йомшак әйтелешле ти хәрефе языла: رد هتيك كلتكي - йекетлек китәдер, كوتمك - көтмәк, ىدتيك ىدتوا - үтди китди [Насыйри, 1884, б. 581-583]. Җ. Вәлиди үзенең "Татар әдәбиятының барышы" хезмәтендә (1912) К. Насыйриның "Фәвакиһел җөләса фил әдәбият" (1884) әсәреннән алдым, дип, "Сахибҗәмал" поэмасының аерым өзекләренә анализ ясый. Бу басмада татар телендә калын сузык белән әйтелә торган күп кенә сүзләрнең каты тый хәрефе (ط) белән башлануы күренә: калын сузык белән әйтелә торган نازوط - тузан, قارفوط - туфрақ, ىغاماط - тамағы, ىاميوط - туймай, كغاماط - тамағың, مدوراط - тарыдым, ةققسناط - тансыққа, هد ناغلوط - тулмағанда, ةققلروماط - тамурлыққа, رراط - тарыр, مدتوط - тутдым, شوتوط - тутыш сүзләре калын тый хәрефе белән башлана. Шундый ук сүзләрнең уртасында: مروتام - матурым, نوتلآ - алтын, بوتاغلوب - булғатуб, مدتلاغوي - йуғалтдым, مدتا - атдым, ىتاق - қаты, مدتاي - йатдым һ.б., нечкә сузык белән әйтелә торган: ر هزوت - түзәр, بوزوت - түзүб, كوزيت - тиз үк, كةسةلت - теләсәң, كسياكركيت - тигергәйсәң сүзләрнең сүз башында һәм уртасында: مدتيا - әйтдем йомшак әйтелешле ти хәрефе кулланыла. Әсәрдә төрлечә әйтелешле [т] авазын язудагы камил эзлеклелек - әлеге шигырьләрнең башта К. Насыйри, аннан соң Җ. Вәлиди кебек галимнәрнең каләме белән күчерелүе нәтиҗәседер, дип уйларга нигез бар. Шуның белән бергә, академик М. Госманов: "Кулъязмадагы беренче хатт (почерк) белән ясалган өлешнең, Ш. Абилов фаразы буенча, Габделҗаббар Кандалыйның үзе тарафыннан төзелгән булуы ихтимал... Ш. Абилов күчермәсенең гомум грамоталык дәрәҗәсе югары, имля-орфографиясенең тотрыклы булуы да аны башкарган каләм иясенең белемле, зәвекъле кеше икәнлеген раслый. ...К. Насыйриның "Фәвакиһел җөләса фил әдәбият" тагы текстны икенче этап редакциясе, ихтимал, соңгы редакция дип исәпләү ягындамын", - дип, язудагы камиллекнең Г. Кандалыйның үз үзенчәлеге булуын аңлата [Госманов, 1988, б. 500, 526]. Әдәбиятчы галим М. Гайнетдинов белдергәнчә, "...Г. Чокрыйның "Замме нәзыйр" китабында ("Охшашын өстәү", 1864) Сөләйман Бакырганигә (1186 елда үлә) нисбәт ителә торган "Ахыр заман" ("Тәкый гаҗәб") китабы бәетләренә охшатып, үз заманы турындагы строфаларны өсти. Конкрет социаль гаделсезлекләрне ул халыкчан һәм традицион әдәби формада фаш итә" [Татар, 1985, б. 377]. Халыкчанлык әсәрнең телендә дә, бу очракта имляда да чагылыш таба, дип уйларга мөмкин. Мисаллардан күренгәнчә, كاتين - нитәк, ماس تيا - итсәм, كلروت - төрлек, ويت - тиү, بزوت - төзәб, ناكتيا - иткән, ىدتيا - итде кебек нечкә сузык белән әйтелә торган төрки-татар сүзләрендәге [т] авазы сүз башында да, сүз уртасында да, сүз ахырында да гарәп теленең йомшак әйтелешле ти хәрефе белән, шул ук хәреф тагын قترآ - артық, ورلاكت - таңлары, رلانوتاخ - хатынлар, اتآ - ата, رلاشات - ташлар, رابات - табар, ىﭽنتلآ - алтынчы кебек калын сузык белән әйтелә торган сүзләрнең уртасында һәм ахырында файдаланыла. Калын әйтелешле ىاغلط - тулғай, ىشط - тышы сүзләре калын тый (ط) хәрефе белән языла, әмма ىاغلوت - тулғай сүзе икенче урында нечкә ти хәрефе белән дә бирелә. Димәк, әлеге авторның бу әсәрендә татар теленең [т] авазы бер үк сүздә гарәпнең ике төрле хәрефе белән бирелүе дәвам итә, әмма әлеге язылыштагы билгеле бер тотрыклыкның зәгыйфьләнә баруы, ягъни сөйләмә форманың язуда өстенлек ала баруы күзәтелә. Шушы ук хәл Ә. Уразаев-Кормашиның кыйссаларында да күзәтелә. Мәсәлән, "Бүз йегет" кыйссасында (1874) бер үк ат сүзендәге [т] авазы طآ һәм تآ дип төрлечә языла: ىناقتونوا نطآ كننتكي زوب ىدريا قوي - Бүз йегетнең атын онытқаны йуқ ирде. ىدريا تكي زوب ىتآ - аты Бүз йегет ирде, ىدريا نمك ىتآ ىدريا ىباط ىت آ - аты Табил ирде, аты Кәмән ирде [Кормаши, 1874, б. 3]. Кыйссаның бер битендә ат дигән сүз дүрт мәртәбә кулланыла, шуларның берсе калын тый, өчесе нечкә ти белән языла. Ә. Уразаев-Кормашиның "Таһир илә Зөһрә" кыйссасында (1879, 1882) нечкә сузык белән әйтелә торган сүзләр гарәп әлифбасының нечкә ти хәрефе белән башлана: ولروت ولروت - төрлетөрле [1894, б. 2], لكوت - түгел [3], ىلروت - төрле [3], اكامزيت - тезмәгә, ىملكوت - түгелме [6], رلالت - телләре [7] һ.б. Бу төрдәге сүзләрнең уртасында да нечкә [т] языла: راتيك - китәр [3] һ.б. Калын сүзләрнең уртасында да йомшак ти языла: رلانوتلآ - алтынлар [2], ىدتيا رلازوس ىتاق ىتاق - қаты-қаты сүзләр әйтде [6], әмма кайбер сүзләрдә каты тый да саклана: ناكيا رطاي هدوقيوا رهاط - Таһир уйқуда йатыр. Күренгәнчә, رطاي - йатыр сүзендәге [т] авазы калын тый хәрефе белән белдерелә [6]. Калын сузык белән әйтелә торган сүзләр гарәп әлифбасының каты тый хәрефе белән башлана: قلراط - тарлық, هرشط - тышра, جاغمباط - тапмағач [1894, б. 2], هغامروط هدنيسيشراق - қаршысында тормаға [3], بوتركيس طآ - ат сикертеб [3], مدباط - табдым [6], ناغروط نري - торған йерен [7], شميوط - тоймыш [Кормаши, 1894, б. 7] һ.б. Кайбер вариантлылыклар да күзәтелә: ناغروت لاوب لوﺒق ىساعد - доғасы қабул була торған [1894, б. 3], شمروت بوليك - килүб тормыш [6], قلجونت - тынычлық [6] һ.б. Күренгәнчә, вариантлылык дигәндә, калын сузыклы сүзләрнең нечкә ти белән башлануы истә тотыла. Бу юнәлештә тагын бер үк сүзләрнең уртасында тый һәм ти хәрефләре язылуын да карый алабыз. Мәсәлән, "Таһир илә Зөһрә" кыйссасында: ىداملاق ىتقاط هغامروط و هغمرﻄلوا بوليك ىسادوس لااب هنيلكنوك - күңленә бала сәүдәсе килеб ултырмаға вә тормақа тақәте қалмады [Кормаши, 1894, б. 3], رروتوا شيورد رب - бер дәрвиш утурыр [3], ىدروتوا هنيسيشراق كنن هر هز - Зөһрәнең қаршысына утырды [1894, б. 7] һ.б. Бер үк утырыр сүзенең бер мәртәбә калын тый ике мәртәбә нечкә ти белән язылуы күренә. Мисаллардан аңлашылганча, бу әсәрдә татар телендәге [т] авазы, кабул ителгән тәртиптә, гарәп әлифбасының һәм каты тый (ط), һәм нечкә ти (ت) хәрефе белән белдерелә, шуның белән бергә, нечкә ти графемасы ешрак кабатлана. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе" әсәрендә дә, башка авторлардагы кебек үк, төрки-татар телендә калын сузык белән әйтелә торган ناغزماط - тамызған, وط - ту, بيوط - туйыб, ناغردلاط - талдырған, نادباط - табтан, كناط - таң, ىامباط - табмай, بشاط - ташыб, رقاط - тақыр, قلروناط - танырлық, قاﻄلقاط - тақылтақ һ.б. сүзләрнең сүз башында гарәп әлифбасының калын әйтелешле тый хәрефе (ط) языла. Әмма башка авторлардан аермалы буларак, калын әйтелешле тый хәрефе (ط) сүзләрнең уртасында да еш кабатлана. Мәсәлән, رلرطاب - батырлар, ةقطرآ - артқа, اقطآ - атқа, اسطاي - йатса, ناقطآ - атқан, ىادطولوب - болотдай һ.б. طا - ат сүзенең ахырында да кулланыла. Шуның белән бергә, калын сузык белән әйтелә торган аерым сүзләрнең йомшак әйтелешле ти белән башлануы да күзәтелә بوروت - торыб, ىلتات - татлы, سامنتوت - тотынмас, ةسروت - торса, ةروت - тора, ناغوت - туған, ولوت - тулу, ىاماتقوت - туқтамай, زكنامتوت - тотмаңыз, زات ناغروت - турған таз, ىاملوت - тулмай һ.б. Г. Чокрыйның "Замме нәзыйр" китабының беренче битендә ун мәртәбә кабатлана торган ىرلاﯕات - таңлары сүзе йомшак әйтелешле ти белән башлана [Чокрый, 1864, 1888, б. 2], М. Акмулла мәрсиясендә таң сүзе бер мәртәбә калын әйтелешле тый белән: نملااق كناط هكرلزس - сезләргә таң қаламын [1892, б. 6], икенче мәртәбә нечкә әйтелешле ти белән башлана: ىادساملاق كنات كنلضاف لوا ىشا ىاق - қай эше ул фазыйлның таң калмасдай [Акмулла, 1892, б. 10] һ.б. Нечкә булып әйтелә торган сүзләрнең барысы да йомшак ти хәрефе (ت) белән башлана: ناريت - тирән, رميت - тимер, زيت - тиз, ىكلوت - төлке һ.б., бу сүзләрнең уртасында да шушы ук хәреф языла: اكتوس - сөткә, ميتي - ятим, روتيا - әйтүр, بوتيك - китеб һ.б. Калын әйтелә торган аерым сүзләрнең уртасында да нечкә ти язылышы күзәтелә: قترآ - артуқ, نوتلآ - алтун, قوتري - йыртуқ [Акмулла, 1892, б. 2-15] һ.б. Шулай итеп, ХХ гасырның башларына кадәр иҗат ителгән оригинал һәм Көнчыгыш әсәрләренә шәрехләр яисә өстәмәләр итеп язылган шигъри әсәрләрдә, төрки-татар теленең тамырында калын сузык булырга тиешле сүзләрнең сүз башы позициясендә, күпчелек очракта, гарәп әлифбасының каты әйтелешле тый хәрефе (ط) белән язылуы, нечкә сузыклы авазларны белдерүдә гарәп әлифбасының йомшак ти хәрефе (ت) белән язылуы мәгълүм булганга, әлеге язылышны әдәби норма дип саный алабыз. Шуның белән бергә, кайбер әсәрләрдә калын сузыклы сүзләрнең дә йомшак ти белән башлануын һәм күпчелек әсәрләрдә сүз уртасында эзлекле рәвештә кулланыла торган нечкә ти хәрефенең калын тый белән чиратлашуын һәм, шулай ук, бер үк авторның бер үк әсәрендә бер үк сүзнең төрлечә язылышын вариантлылык дип билгеләргә тиеш булабыз. Әлеге аваз-хәрефләрнең язылышындагы билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган бу тәртипнең чәчмә әсәрләрдә дә дәвам ителүе күренә, әмма шигъри әсәрләрдә вариантлылык дип санала торган күренешнең төрле авторның әсәрендә төрле дәрәҗәдә күләме арту күзәтелә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда калын әйтелә торган сүзләр гарәп әлифбасының калын тый хәрефе (ط) белән башлана: ناغروتوا بلاكنط - тыңлаб утурған [1898, б. 2], زعاك قاباط رب - бер табақ кәғәз, بوشرط - тырышыб, ساپوط - тупас [4], بلامسلط - тылсымлаб [Насыйри, 1898, б. 6] һ.б. Кайбер вариантлылыклар да күзәтелә: هنناغوت - туғанына [3], روشوروت - торышыр, بوشنات - танышуб [4], بوتاتقوت - туқтатуб, بولوترات - тартулуб [5], روروت - турур [Насыйри, 1898, б. 6] һ.б. Бу төр сүзләрнең уртасында йомшак әйтелешле ти хәрефе (ت) языла: ناغروتوا - утурған [2], بوشوتاق - қатушуб, قمردترآ - артдырмақ [1898, б. 4] һ.б. Гарәб әлифбасының йомшак әйтелә торган ти графемасы белән нечкә әйтелә торган сүзләр башлана: هنلت - теленә [3], ولروت - төрле, شويت - тиүш [4], هجنلت - теленчә [1898, б. 5], اك كلوات - тәүлеккә [1898, б. 6] һ.б. Бу төр сүзләрнең уртасында да йомшак әйтелә торган ти файдаланыда: بوتيا - итүб, نوتوب - бүтүн, رليدتيك - китдиләр, بوتوا - үтүб [4], زكنتشيا - ишетеңез, هك هتريا - иртәгә [Насыри, 1898, б. 5] һ.б. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз теленең кагыйдәсе буенча языла: قيرط - тариқ, تين - ният, هدنفرط - тарафында [Насыйри, 1898, б. 4], نيجات كلرﺒمغيب - пиғамбәрлек таҗын, اشامت - тамаша [Насыйри, 1898, б. 5] һ.б. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романының (1886) беренче битендә үк [т] авазының бер үк яңгырашлы сүзләрдә төрлечә язылышын күрәбез: татар (تاتار) аууылы, ىشاب ند هتﺤت - тахтадан башы, ىديا رلروروت ايﺤلاوذ لوط ىني داق لانم - менла қадыны тол Зөлхия торырлар иде [1886, б. 2]. Мисаллардан аңлашылганча, татар, тахта, торырлар һәм тол дигән бер үк калын булып әйтелә торган сүзләрнең берсе генә гарәп теленең калын тый (ط), калган өчесенең йомшак әйтелешле ти (ت) хәрефе белән башлануы күренә. Алга таба тагын ىوت - туй, ىاتوت - тутай сүзләренең нечкә ти хәрефе белән язылуы күзәтелә. М. Акъегет үзе "милли роман яки хикәйә" дип атаган "Хисаметдин менла" әсәрен, аңлы рәвештә, "Русия исламнарының сәламәтлегене вә хөсне мәгыйшәтене мөхафәзә идән (күркәм тормышын саклаган) "Тәрҗеман" җәридәсе" [1886, б. 4] теле белән язганга күрә, сүз башындагы кыпчак-татар [т] авазы эзлекле рәвештә диярлек угыз-төрек [д] авазы белән алышына: дәгел, диләнче, диләнмәкдә, дыңлайыб, дыңлар, даг, дик, диле (тиле), дил (тел), детрәде (тетрәде) сүзләре әсәрнең буенннан-буена [д] тартыгы белән башланып языла: لكد - дәгел [б. 3, 4, 14, 22, 26, 38, 46, 48, 53, 54. 60, 63], ليد - дел [б. 5, 53, 61], رلاكود - дыңлар, дыңлайыб [б. 32, 42, 49], ىدرتد - детрәде (тетрәде) [б. 40] һ.б. Шуңа күрә бу очракта [т] авазы белән башлана торган хәрефләр турында киңәеп сөйләп булмый, әлеге мәсьәлә угыз-кыпчак мәсьәләсе аерып тикшерелә торган бүлекчәдә карала. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887) бу төрдәге сүзләр, авторның максатына туры китерелеп, тый хәрефе белән языла. Китап мондый искәрмә белән башлана: "...Казан вилятемездәге кулланыла торган (ناغروت) Тутыйнамә (همان ىطوط) китабыны госманлы төрекләре (ىرلكرت телендә (هدنلت) күрүб вә ул телне (ىنلت) безнең халкымызга аңлауы мөшкел булганлыкдан һәммә дәрд әһелләре укуб файдалансунлар өчен мәзкүр госманлы төрекләре (ىرلكرت) телендән (ندنلت) үз татар (راتت) телемезгә (اكزملت) тәрҗемә кыйлдым" [Фәизхан, 1896, б. 2]. Башка сүзләр дә шулай ук татар сөйләмендәгечә чагыла: ىلروت - төрле, ولوط - тулу [2], شملزوت - төзелмеш, كنسلات - теләсәң, رل ىدبات - табдылар, ىوط - туй, لكوت - түгел, مدلات - теләдем [Фәизхан, 1896, б. 3], نميميط - тыймыймән, بووط - тууыб, بوبات - табуб, ندشط - тышдан, نازوت - тузан, ناكميت - тимәгән, ىللت - телле [Фәизхан, 1896, б. 4] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, тамырында нечкә сузык булырга тиеш сүз гарәп теленең йомшак әйтелә торган ти хәрефе (ت) белән башлана, тамырында калын сузык булырга тиеш сүзләрдә исә каты әйтелә торган тый (ط) белән йомшак әйтелә торган ти (ت) чиратлашып файдаланыла. Калын булып әйтелергә тиеш сүзләрнең дә, нечкә булып әйтелергә тиеш сүзләрнең дә уртасында һәм ахырында нечкә ти хәрефе языла: بوتيا - итеб, رتيا - итәр, بوترآ - артуб, بيراتقآ - ақтарыб, رل ىدتونوا - онутдылар, اتآ - ата, مقلتراق - қартлыгым [1896, б. 3], әмма чиратлашулар да күзәтелә: هدنطروي - йортында [Фәизхан, 1896, б. 4]. Шулай итеп, бу авторның әсәрендә дә, асылда, татар теленең бер генә төрле булып языла торган [т] авазы ешрак файдаланыла. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле ана" әсәрендә: لت - т[е]л, هدنسورغوط - туғрусында زﺒمنكوت - төкәнмәз [Фәхретдин, 1898, б. 2], сүзләрнең уртасында: رليﭼورتيك - китерүчеләр, ىشوتاق - қатышы, زامتب - бетмәз, كلرروتب - бетерерлек. Түгел сүзе дәгел рәвешендә языла [Фәхретдин, 1898, б. 2-3] һ.б. Авторның "Тәрбияле бала" әсәрендә: زامنكوت - түкәнмәз, روروط - торур, هدجاغروط - торғач да, ىغارات شاب - баш тарағы һ.б. Сүзләрнең уртасында: ندوتلآ - алтундан, اتآ - ата, رورتيك - китерүр, باتقام و روتاراي - йаратур вә мақтаб, زامتب - бетмәз, بوتيآ - айтуб, ناقتاي - йатқан [Фәхретдин, 1898, б. 2-3] һ.б. "Тәрбияле хатын" әсәрендә: قمطوط - тотмақ, كيلكرت - т[е]реклек, قميط - тыймақ, ىكلكزوت - төзеклеге, رد هدقماتقوط - туқтамақдадыр, ناغاملوبات - табылмаған, ىلشويت - тиешле, قمروط بوشرط - тырышыб тормақ, ىرلقمروط - тордықлары بوشانتاق - қатнашуб [Фәхретдин, 1909, б. 2-3] һ.б. Сүз уртасында [д] ~ [т] чиратлашуы күзәтелә: برداراي - йарадырыб, بوديا - идеб, ناكلديا - иделгән [Фәхретдин, 1909, б. 2-3] һ.б. Аңлашылганча, Р. Фәхретдиннең аналар, балалар, хатынлар тәрбиясе турында язылган әсәрләрендә, калын әйтелергә тиеш сүзләр, асылда, гарәп теленең каты тый хәрефе (ط) белән башлана, аерым очракта вариантлылык күзәтелә: ىغارات شاب - баш тарағы, ناغاملوبات - табылмаған, нечкә әйтелергә тиеш сүзләр, эзлекле рәвештә, гарәп теленең йомшак ти хәрефе (ت) белән башлана, һәр ике төрле әйтелә торган сүзләрнең уртасында йомшак әйтелешле ти языла, әмма ул яңгырау пары [д] белән чиратлашырга мөмкин. Ф. Кәриминең "Торналы авылының мәктәбендә" хикәясендә тамырында калын сузык булырга тиеш татар сүзләре гарәп графикасының каты ишетелә торган тый хәрефе белән башлана: ىلانروط - торналы, شواط - таwышы, هروط - тора, هغميناط - танымаға, әмма чиратлашулар да күзәтелә: ناغروت - торған, زسواتقوت - туқтаусыз, ابات - таба, ناغ روت - торған һ.б. кебек сүзләр йомшак әйтелә торган ти белән башлана. Нечкә әйтелергә тиеш сүзләр дә шушы ук хәреф белән башлана: راشوت - төшәр, بوشوت - төшеб هكراشوت - төшәргә, لكوت - түгел [Кәрими, 1898, б. 2-3]. Шушы тәртип авторның "Бер шәкерт илә бер студент" хикәясендә дә дәвам ителә: زقوط - туқыз, هدنرل هريت - тирәләрендә, ىلروت ىلروت - төрле-төрле, رلراتات - татарлар, بوروت - төреб, ناغقاط - тақған, ىسوت - төсе, راط - тар, ىس هبوت - түбәсе, رلباط - таплар, رد هروط - торадыр, قلزغط - тығызлық, ناغروت - торған, كرزيت - тизрәк бу әсәрдә тамырында калын сузык булган сүзләрнең уртасында да каты тый хәрефе языла: بارﻄلاي - йалтыраб, مد رطوا - утырдым, قمروطوا - утырмақ, باﻄقوت - туқтаб һ.б., болай итеп язылыш рус алынмаларында да чагыла: ىوروﻄفا - ыфтуруй, әмма чиратлашулар да күзәтелә: ندترآ - артдан, ندنترآ - артындан, رلناغروتوا - утурғанлар [Кәрими, 1900, б. 2-3] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, калын әйтелергә тиешле сүзләр гарәп теленең каты тый хәрефе (ط) белән башлана, аерым вариантлылыклар күзәтелә: ناغروت - торған, زسواتقوت - туқтаусыз, ابات - таба, رلراتات - татарлар һ.б., мондый нәүбәтләшү сүзләрнең уртасында да хасил була. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендәге текстта, татар теленең [т] авазы, калын булып әйтелә торган сүзләрдә, гарәп әлифбасының каты тый (ط) хәрефе белән башлана: ناغناط - таныған [1902, б.2], هروط - тора, هروطوا - утыра [4], ىرغوط - туғры [5], ىبولوط - толыбы, طاولر - таулар, ناغلوط - тулған, راط - тар [6], اماتقوط - туқтама [8], هزاط - таза [9] һ.б. Татар сүзе нечкә ти белән языла: راتات - татар [10] һ.б. Вариантлылык-чиратлашу күзәтелә: ىنيرلاشوات - таwышларыны [5], هلرب شواط - таwыш берлә, هلرب شواط - таwыш берлә [11], نيش واط - таwышын [19], ىرغوط - туғры хезмәт ит [5], ىشك ىرغوت - туғры кеше [12], بليك هميرغوط منم - минем туғрыма килеб, هدطوغرسن بر سوز - бер сүз туғрысында [12], هدن هكليك ىرغوط - туғры килгәндә [1902, б.19] һ.б. Калын әйтелешле сүзләрнең уртасында да сирәк кенә булып каты әйтелешле тый хәрефе (ط) файдаланыла: هروطوا - утыра [4], مدرطوا - утырдым, ىطاق - қаты [6], ماطور - матур [10], әмма бу позициядә эзлеклерәк булып йомшак әйтелешле ти хәрефе (ت) кулланыла: ىجقامتياق - қайтмақчы, يالتاغان - йалтыраған, ىنتولوب قآ - ақ болотны, ناقتاب - батқан, هغرتياق - қайтырға, ندنترآ - артындан, نترقآ - ақыртын, [1902, б. 6], طوتكز - тотыңыз [12], ىنتراق - қартны [12]. Бер үк сүздә ике [т] авазы булса, әйтелештә берсе икенчесеннән аерылып торса да, янәшә кулланылса да, тартык хәрефнең берсе каты тый, икенчесе йомшак ти белән бирелә: مدرتوط - тутырдым [10], هديدتطاو - wатты да [12], رليدنتوط - тотындылар [10], زكتوط - тотыңыз [12]; икесе дә нечкә [т] белән язылу очрагы да күзәтелә: سامردلاق ىمروتوت نناكلات زوا - үз теләгәнен тутырмый қалдырмас [1902, б.11] Нечкә әйтелешле сүзләрдә [т] авазы гарәп әлифбасының йомшак әйтелешле ти хәрефе (ت) белән башлана: لﮔوت - түгел ([г] авазы өстенә ике сызык куелган кәф белән белдерелә), ىكلوت - төлке [1902, б.4], زگيت - тигез [5], ىلسوت - төсле, بلراﮔوت - түгәрләб [10], نوتوت - төтен [8] һ.б. Нечкә әйтелешле төрки-татар сүзләрендә, теләсә ничек әйтелешле алынмаларда, югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, каты әйтелешле сүзләрнең күпчелегендә, сүз уртасында [т] авазы гарәп әлифбасының йомшак әйтелешле ти хәрефе белән бирелә: ىتا - әти, ندنتسآ - астындән, ندنتسوا - өстендән, نيدتقو - wақытны, كستيا - әйтсәк, هتيك - китә, هغ هسناتسا - ыстансәгә [1902, б.6] ناقاتسا - ыстақан [10] һ.б. Бер үк сүздә каты тый һәм йомшак ти хәрефләренең язылышы, вариантлылык хасил итә: رلطآ - атлар, رليدتيك هنق بلاطآ بلاطآآتلر - атлар атлаб атлаб қына китделәр [1902, б.7], ىكنيشك رلاتآ - атлар кешенеке, رلاتآ - атлар [1902, б.8] һ.б. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә дә шундый ук язылыш күзәтелә: ىرلشواط - таушлары, ىداتقوط - туқтады, راتقوط - туқтар, قدنلاشاط - ташландык, زاط - таз, كنزاط - тазның, ىدراغوط - туғарды һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, калын сузыклы сүзләрдә ишетелә торган [т] авазы гарәп теленең каты тый хәрефе (ط) белән башлана. Бу төрдәге сүзләрнең икенче иҗегендә дә, аерым очракта сүз ахырында да, шушы ук хәреф языла: روطام - матур, ىغهدطروي - йортдагы, رلطروي - йортлар, طولوب - болот һ.б. Кайбер сүзләрдә чиратлашу да күзәтелә: راتقوط - туқтар, ىداتقوط - туқтады сүзләренең икенче иҗеге йомшак әйтелешле ти белән башлана һ.б. Шундый ук чиратлашу ىلنازوت - тузанлы, هروت - тора, ق هﭼ هروت - торачақ сүзләренең йомшак әйтелешле ти белән башлануында да күзәтелә. Нечкә сузыклы сүзләрдә ишетелә торган [т] авазы гарәп теленең йомшак әйтелешле ти хәрефе белән белдерелә: هدنبوت - түбәндә, ىلروت - төрле, هدنيسريت - тирәсендә, ىماشوت - түшәме, ىرلبوت - төпләре һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Әлеге хикәянең китап булып басылган вариантында калын әйтелә торган кайбер сүзләрнең башында язылган йомшак ти (ت) каты тый (ط) белән алмаштырыла: ىاغروت - турғай, ىاغروط, ناغروت - торған һәм уртасында ناغرتوا, ناغرطوا - утырған. Матур сүзе беренче басмада каты тый белән (روطام) язылса, икенчесендә йомшак пары белән бирелә (روتام). Татар сүзе һәр ике басмада да йомшак ти белән башлана: راتات [Ибраһимов, 1912]. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә калын әйтелешле сүзләр гарәп теленең каты тый графемасы (ط) белән башлана: اروط - тора, ناغروط - торған بلتاراط - таратылыб, مدنتوط - тотындым, ىشمروط - тормышы قلزسشواط - таwышсызлык һ.б. Бу графема аерым сүзләрнең уртасында да языла: رلارطوا - утыралар һ.б. Нечкә әйтелешле сүзләр гарәп теленең йомшак ти (ت) графемасы белән башлана: ىسيلروت - төрлесе, ىميد هلت - теләдеме, هدمشوت - төшемдә, كيرﺒت - тәбрик, بتروت - төртеб, هنيرللت - телләренә, بلزوت - төзелеб һ.б. Бу төрдәге сүзләрнең уртасында да йомшак әйтелә торган ти языла: ناكتوا - үткән, اكررتكﭼوا - үчектерергә, كينﺤيتارتكيليا - электратехник һ.б. Калын сузык белән әйтелергә тиеш кайбер сүзләр дә йомшак ти белән башлана: باتقوت - туқтаб, قلجنت - тынычлық һ.б. Әлеге сүзләрнең калын итеп укылышын кәф билгели, контекст ярдәм итә [Әмирхан, 1907, Әл-Ислах, № 4]. Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә. Хыялый хикәя" дип аерым китап булып басылган вариантында да бу авазның язылышы шушы тәртиптә бара, үзгәрешләр күренми [Әмирхан, 1909]. Шулай итеп, тикшерелә торган чорда иҗат ителгән, басылган язма текстларда татар телендәге саф йомык тел алды тел-теш саңгырау [т] тартык авазы, төрки-татар сүзләрен язган вакытта, гарәп әлифбасындагы йомшак әйтелешле ти (ت) һәм каты әйтелешле тый (ط) хәрефе белән белдерелергә мөмкин һәм алар үзләренә кирәк булган вазыйфаны үтәр өчен файдаланыла: сүзнең калын итеп укылырга тиешлеген белдерү өчен сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында каты әйтелешле тый (ط) языла, әмма эзлеклелек сакланмый, бу төрдәге сүзләрнең уртасында, асылда, нечкә әйтелешле ти күбрәк файдаланыла, классик әдипләрнең икенче басмасында бу мәсьәләгә игътибар ителә; сүз ахырында да нечкә әйтелешле ти активлык күрсәтә. Мәсәлән, Ә. УразаевКормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә, бер биттә ат дигән сүз дүрт мәртәбә кулланыла, шуларның берсе калын тый, өчесе - нечкә ти белән языла. Нечкә әйтелешле сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында йомшак әйтелешле ти (ت) языла. Шушы ук хәл Г. Исхакый әсәрендә дә күзәтелә. Димәк [т] авазының язылышында, [с] авазының язылышындагы кебек үк, билгеле бер тәртип сакланмый, бу очракта каты әйтелешле тый хәрефенең, нечкә әйтелешлесенә караганда, шактый пассив булуы күзәтелә. XIX гасырның беренче яртысында, икенче яртысыннан аермалы буларак, сүз башындагы [т] авазы төрле авторда төрле дәрәҗәдәге ешлыкта дәл хәрефе белән белдерелә, бу мәсьәлә угыз һәм кыпчак төркеме телләренең үзара мөнәсәбәтенә нигезләнә. Гарәп һәм фарсы теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла. Ике орфографик норма саклана. XIX гасырда һәм ХХ гасырның беренче чирегендә языла (басыла) торган текстларда татар телендәге өрелмәле тел алды тел-теш яңгырау [з] тартык авазы гарәп теле әлифбасындагы зә (ز), зә (ذ), зад (ض), зый (ظ) хәрефләре белән белдерелергә мөмкин. "Болардан фәкать зә (ز) генә бездәге [з] авазына туры килә, ә зәл (ذ) минзәлә, башкорт әйтелешендәге сакау [з] гә туры килә, зад (ض) һәм зый (ﻅ) исә [з]га тартым [д] авазын белдерәләр" [Алынмалар, 1965, б. 122]. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"еннән күренгәнчә, [з] авазына башлана торган сүзләрнең, берничә аваз ияртеменнән башкаларының, барысының да алынма сүзләр булуы аңлашыла [Казан, 1977, б. 339-355]. Шуңа күрә бу авазның сүз уртасында, яисә ахырындагы язылышына гына игътибар итәргә кирәк була. Әбелмәних Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әлБистәви әс-Сәгыйди" (1845) әсәрендә: بوزوا روراو - варур узуб, ىنزوس - сүзне, ه زبرخ - хәрбәзә, هد با زا ر - базарда [1845, б. 2], قار بو ز - қарбуз, نبوزوب - бозубән, دوزاتر - дөзәтер, ىاوزون - үзүне, هي اكزوا - үзгәйә, ىكنر لازوك - күзләреңе, زمزوك - күземез, زوروس - сәүүрез, زرلوا - улырыз, زوزميلوا - улимазуз, زمزوي - йөземез, زز اميلوا - улимазыз, هرزوا - үзрә [3], هدزب - бездә, زمشآ - ашымыз, زمﭼآ - ачмыз, زمليا - әйләмез, زمرايي ىزمغودباط - табдуғымызи йийәрмез, زمريا - ирмәз, زمليت - тилемез, زمليد - дилемез [4], هرلازب - безләрә, هلزمرلسادرق نيد - дин қардәшләремезлә, ىىنزوا - үзүне, زمروريا - ирүрмәз, زملك - кәлмәз һ.б. [Каргалый, 1889, б. 5]. Мисаллардан күренгәнчә, бу әсәрдә төркитатар телендә калын әйтелешле сүзләрдә дә, нечкә әйтелешле сүзләрдә дә һәм тамыр, һәм кушымчада, димәк, сүз ахырында да татар телендәге [з] тартыгы, эзлекле рәвештә, гарәп әлифбасының фәкать зә хәрефе белән генә белдерелә, вариантлылык күзәтелми, ныклы орфографик норма дәвам ителә. Кушымча дигәндә, хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыктагы (-маз) I зат күплеге, I зат тартым һәм хәбәрлек кушымчалары истә тотыла. Сүз җаенда шуны әйтергә кирәк, М. Кашгарыйның "Диван"ында I зат күплектәге зат алмашлыгы, аерым кабилә телләренә бүленмичә, түбәндәгечә аңлатыла: миз - частица, обозначающая "мы", м чередуется с б. Б появляется в начале слова, например, биз бардимиз "мы пошли", калдимиз "мы пришли". Это правило распространяется на все имена и глаголы: атимиз "наша лошадь" [Кашгарый, 2005, с. 320]. Мисаллардан күренгәнчә, миз дигәндә, зат алмашлыгы (биз), аның I зат тартым (атимиз) һәм хәзерге заман хикәя фигыльнең беренче төр зат кушымчасын (бардимиз, калдимиз) белдерә. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсендә кулланыла: ذخا - әхез (кулга тоту), نكقحذكر - зикре Хақдин, كنسليا مض - замм әйләсәң (тоташтырсаң) [1889, б. 2], نامز رب - бер заман, و ميس رز - сим вә зәр (көмеш вә алтын) [1889, б. 3] һ.б. Һибәтулла Салиховның "Китабы мәҗмәгыл әдәб" (1856) әсәрендә: هزب - безә, آز - аз [2], ىرلزب - безләре, ناعزآ - азған, ناغزاي - йазған [3], نيزغا - ағызын [4], هنيزغآ - ағызына [4], روز - зур [6], مزوي - йөзем [8], قوزاي - язық [8], بزده آز - бездә аз [9], هرزوا - үзрә [10] һ.б. Бу авторда зур сүзе кулланыла. Хәзерге телебездә актив файдаланыла торган әлеге сүзнең этимологиясен Р. Әхмәтҗанов болай дип аңлата: "Зур "большой", бу сүзнең татарча мәгънәсе финн, эстон телләрендәге суур id сүзенә охшаш. гом.көн б. тк. зор < зор, зур "көч, көчлек; көчәнү, кыен дигән мәгънәдә, ә менә бор. Һинд-иран sura, бор. грек cop [а] "көчле, зур". Димәк, тат. зур фарсы теленнән алынмаган, борынгы бер һинд-европа теленнән үк килә. Тик Себердә зур "көчлек" (зурла-у "көчләү, җәберләү") [Тумашева, 1992, б. 52]. Урта Азия телләреннән. Деривация: зурлык, зурлан-у" [Әхмәтҗанов, 2005, б. 203], ягъни әлеге сүзне билгеле бер дәрәҗәдә, үзебезнеке дип саный алабыз булса кирәк. Һ. Салихов әсәрендә бу сүз үзенең мөһим һәм көчле мәгънәсе белән файдаланыла: رورسم بولوا نايﺼع بوليق روز رب هشيا روز نم روريا - ирүр мән зур эшә, пөр зур қыйлыб ғыйсъян, улуб мәсрүр (ирүшермән зур эшкә, тулы көч белән тырышыб, бәхетле булыб) [Салихов, 1856, б. 6]. Кушымчаларда: زم هيليا - әйләйәмез, زمرديا - идәрмез [2], هدزمﺒلق - қалбемездә, زموماق - қамумыз [3], زمريو - вирмәз [4, 5], زملب - белмәз [8], زمنلوب - булынмаз [1856, б. 9] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, I зат тартым (калбемез), хәзерге заман хикәя фигыльнең беренче төр зат кушымчасы (идәрмез) һәм хәзерге-киләчәк заман хикәя фигыльнең юклыктагы (вирмәз) формасы истә тотыла, калын әйтелешле сүзләрдә дә, нечкә әйтелешле сүзләрдә дә һәм, шулай ук, кушымчаларда да, димәк, сүз ахырында да фәкать "бездәге [з] авазына туры килә торган" зә хәрефе генә языла, Ә. Каргалый әсәрендәге кебек үк, хәзерге татар телендәге киләчәк заманның -р/-мас кушымчасының ахырындагы саңгырау [с] да шушы ук хәреф белән бирелә, бу очракта әлеге кушымча хәзерге заманны да белдерә. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсендә кулланыла: باذع - ғазаб [1856, б. 3], ﻅالم - залим [4], راز - зар, لاض - залл (азгын, бозык) [1856, б. 7], ركذ - зикер [8], ىزات - тази (йөгерек), بازی - бази (карчыга) [1856, б. 9] һ.б. Шәмсетдин Зәки шигырьләрендә дә шундый ук язылыш дәвам ителә. "И дәрига..." дип башланган шигырендә [Фәхретдин, 1907, б. 415, Вәлиди, 1912, б. 116]: هﮔزوا - үзгә, ىميشاي زوك بوزقآ - ақызыб күз йәшеми [Юсупов, 2006, с. 186]. "Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырендә [Фәхретдин, 1907, б. 416, Вәлиди, 1912, б. 117]: هﮔزوا - үзгә, هﮔزوس - сүзгә [Юсупов, 2006, с. 188]. "Бән ходаның..."дип башланган шигырендә: ىنيزوك - күзене, زوي - йөз, ىىسوز - сүзе [Юсупов, 2006, с. 190] һ.б. Бу авторның күпчелек шигырьләре беренче заттан языла, хикәя фигыльнең берлек саны кабатлана, хәзерге-киләчәк заманның юклык формасы кушымчалары, традицион -маз булып бирелә: زاملوا - улмаз, زاميسكا - икселмәз [Юсупов, 2006, с. 190] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, калын әйтелешле сүзләрдә дә, нечкә әйтелешле сүзләрдә дә һәм, шулай ук, кушымчаларда да, димәк, сүз ахырында да фәкать "бездәге [з] авазына туры килә торган" зә хәрефе генә языла. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсендә языла: مزجاع - ғаҗизем [Юсупов, 2006, с. 186], زينهارم - зинһарым [188], لياز - заил (түбән) [190], برﻄضم - мозтариб (борчылулы) [Юсупов, 2006, с. 190] һ.б. Г. Кандалыйның "Фәвакиһел җөләса фил әдәбият" җыентыгында урын алган "Фәрхи" поэмасында, татар теленең [з] авазы, асылда, татар телендә кулланыла торган зә хәрефе белән белдерелә: مدزاي هلوا بوتوت قشع - ғыйшық тотыб үлә йаздым, زوك روليك كنديد هدينوك - килүр көз көнидә дидең, هلزا ىنرلزوس وب - бу сүзләрне эзлә, كنن ىزوي - йөзинең һ.б. Бу әсәрдә зур сүзе, Һ. Салихов китабыннан аермалы буларак, гарәп теленең [з]га тартым [д] авазын белдерә торган зад хәрефе (ض) белән башлана: لغردنص همتوت روض كناوه - һәуаң зур тотма, сындырғыл [Насыйри, 1884, б. 581]. Г. Кандалый җыентыгын башлап җибәрә торган беренче шигырендә зур тамырыннан ясалган сүз үзенең эреләнү, масаю һәм көчәю мәгънәсендә кулланыла: Һәүа сахибе зурланыр, Кәсеб итәргә хурланыр, Зәмимә берлә болганыр, Булыр нәфесе зурында. Булыр нәфесе зурында дигән юлны җыентыкны төзүче М. Госманов "нәфесе көчләвендә булыр" дип аңлата [Кандалый, 1988, б. 71]. Г. Кандалыйның "Сахибҗәмал" поэмасыннан алынган кайбер өзекләрне Җ. Вәлиди "Татар әдәбиятының барышы" дигән җыентыгында анализлый. Татар телендәге сүзләрнең барысында да [з] авазы татар телендә кулланыла торган зә хәрефе белән, гарәпфарсы алынмалары үз кагыйдәсенә туры китерелеп языла: بوزاي ردتيا ملااك رذع - йазыб ғозре кәлям итдем, كسل هزوك - гүзәлсең, ر هزوت ملاح - түзәр хәлем, نزوس ناميا - иман сүзен, بوروي ه زوا قارفوط نازوط - тузан туфрақ үзә йөрүб, بوزيا - изүб, كو زيت - тиз үк [Вәлиди, 1912, б. 94], ىزوآ - ауызы [95], ه زس - сезә, بوزق - қызыб, ميادخ ىزوس وب ى زوا نوسلاقاص - бу сүзи Ходаем сақласын үзи [Вәлиди, 1912, б. 97]. Г. Кандалыйның бу поэмасында, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки иҗатыннан аермалы буларак, -маз/-мәз кушымчасындагы [з] авазы син хәрефе белән белдерелә: Иман сүзен дийә белмәс (هملب س), Дине сартын көйә белмәс (س هملب), Бикәч диүб сөйә белмәс (هملب س) [Вәлиди, 1912, б. 94]. Шулай итеп, -маз/-мәз кушымчаларында "гомумтөркидән килә торган [з] авазы" кыпчак төркеме телләренә хас булган сүз ахырындагы саңгыралашу нигезендә [сравнительноисторическая..., 1984, б. 219, 221, 234], ягъни татарча сөйләшү үзенчәле буларак, Г. Кандалый иҗатында язуда чагылыш таба башлый дип уйлый алабыз. Әмма сүз җаенда шуны да әйтеп үтү урынлы булыр: М. Кашгарыйның Сүзлегендә мисал булып китерелә торган мәкаль-әйтемнәрдә -мас кушымчасы фәкать [с] хәрефенә тәмамлана: جاآ аҗ - голодный: аҗ на йимас, тук на тимас - Чего не съест голодный? Чего не скажет сытый [Кашгарый, 2005, с. 111], لاآ ал - хитрость, обман: алин арслан тутар куҗун айук тутмас - Хитростью можно поймать и льва, силой же не поймать и пугала [Кашгарый, 2005, с. 114]. -мас кушымчасы белән бирелә торган күп мисалларны тезеп бирергә була, әмма бу кушымча, миз/биздән аермалы буларак, төзелеше ягыннан да, вазыйфасы ягыннан да махсус аңлатылмый, мисал-өзекләр аерым кабилә телләренә нисбәтләнми. Автор үзе искәртеп үткәнчә, аерым грамматик кагыйдәләрне, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, үзенең "Китаб җавахир ан-нәхвә фи лугат ат-турк" дигән хезмәтендә тикшерә, әмма бу кулланма укучыларга килеп җитә алмаган [Кашгарый, 2005, с. 38]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Бүз йегет" кыйссасында: زق - қыз, ىزق - қызы, ىنزق - қызны [Кормаши, 1874, б. 2], ىلغوا زعلاي - йалғыз уғлы, تكي زوب ىتآ - аты Бүз йегет, ىزوا - үзе [Кормаши, 1874, б. 3] һ.б. Сүз ахырында традицион -маз /-мәз булып языла торган кушымчаларның ахыры син (س) хәрефе белән языла: Сабыр қылмай эш (سامتب) бетмәс, Морадига тиз йетмәс (سامتي) [Кормаши, 1874, б. 2]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Таһир илә Зөһрә" кыйссасында [1879, 1882]: نادزق - қыздан, زآرب - бер аз, زسناص - сансыз, ىلاعت الله - Аллаһы Тәгалә [1894, б. 2], رازاي وزاي - йазу йазар, ىدتيا بليك اكزوس - сүзгә килеб әйтде [1894, б. 3, 6], كللازوك - гүзәллек, اكامزوا - өзмәгә, زدنوك - көндез, هنيزوي - йөзенә, نيدنزوآ - аwызындин, كننسزق زسبدا - әдәбсез кызның [Кормаши, 1894, б. 6]. Ә. Уразаев-Кормашиның бу әсәрендә дә -маз/-мәз кушымчаларында син графемасы белән языла: Гыйшык чигеб күрмәсә Ул қадремне белмәсдер (ردسملب), Ғашыйқларның сүзене қолағына алмасдыр (رودساملآ). ...Таһир ғыйшқының қатыйлығындин йөргән вә утурған йерен белмәс (ساملب) [Кормаши, 1894, б. 7]. Гарәп-фарсы алынмаларында: نامز - заман, ىسهنيزخ - хәзинәсе, ىدنزرف - фәрзәнде (баласы) [1894, б. 2], نريزو - вәзирен, زاوآ شوخ - хуш аwаз, راز - зар [Кормаши, 1894, б. 6] һ.б. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе" әсәрендә (1892): هدنازق - Қазанда, هدنزكنيد - диңгезендә, ندزب - бездән, ناغزوباق - қабызған, ناغزماط - тамызған, ناغزغآ - ағызған, راغزوق - қузғар, ناكمزيس - сизмәгән, بوزاق - қазыб [2] һ. б. Мисаллардан күренгәнчә, калын әйтелешле сүзләрдә дә, нечкә әйтелешле сүзләрдә дә татар авазын белдерә торган зә хәрефе языла. Сүз ахырында -маз/-мәз кушымчалары син хәрефе белән языла: Аңынаусыз һич кем аңа тотынмасын (نسامنتوت), Анау-монау кеше имәс (ﺲميا) чубалғандай [Акмулла, 1892, б. 2], Мотлақа мәнгы қыйлмақ уңай булмас (ساملوب) [Акмулла, 1892, б. 5] һ.б. Шушы ук үзенчәлек К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1872, 1881) дәвам ителә. Нечкә әйтелешле сүзләрдә: هرزوا - үзрә [1898, б. 2], هنيدلآ زوا - үз алдына [2], ىرلزوس - сүзләре [3], زوي - йөз, زﯖيا - игез [3], اكامزيﯕ - гизмәгә [4] ([г] авазы өстенә өч нокта куелган кәф белән бирелә), كاريز - зирәк, اوز - үз, اكزب - безгә, اوزنهد - үзендә, سزلركا - сезләргә [5], اوزهر - үзрә [6] һ.б. Изге сүзенең сакау зәл (ذ) белән язылышы вариант хасил итә: ىرلوكذيا - изгүләре [1898, б. 4], Гарәб телендәге кягад دعاك - сүзенең كاعز - кәғәз дип, нечкә зә белән язылышы гарәп сүзләре язылышындагы вариантлылык булып санала [1898, б. 4, 6]. Калын әйтелешле сүзләрдә: هغامزاي - йазмаға [2], نازق - қазан [3], زآ - аз [3], قارزآ - азрақ [4]. ناغزوا - узған [6], رلايدزوﺒلق - қабуздылар [1898, б. 7] һ.б. Зур сүзе гарәп графикасының "з га тартымлы д авазын белдерә" торган зад (ض) хәрефе белән белдерелә: بوليق انب تﺒيك روض رب ىدريب - бер зур кибет бина қыйлыб бирде [Насыйри, 1898, б. 25]. Гарәп-фарсы алынмаларында: نيرلارازاب - базарларын, زاوآ - ауаз [4], ريزو - вәзир, عزت - ғыйззәт [6], نينومضم - мәзмунын (эчтәлеген) [1898, б. 3] һ.б. Кушымчаларда: زكنتشيا - ишетеңез, زكنلوا - улыңыз, زكن هميد - димәңез, هتيا زس - итәсез [5], надан адәмләр мөтталиғ булмасунлар (رﺒلتوساملوب), бу йыл кереб булмас (ساملوب) [Насыйри, 1898, б. 6], ز كنوتوت - тотыңыз [Насыйри, 1898, б. 7] һ.б. Мисалардан күренгәнчә, сүз ахырында [з] авазының язылышы татар җанлы сөйләмендәге әйтелешнең чагылышы буларак бирелә, [ң] авазы нун + кәф диграфы белән белдерелә. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында (1886) каты әйтелешле сүзләрдә дә, йомшак әйтелешле сүзләрдә дә, рус алынмаларында да, шулай ук, гарәп-фарсы алынмаларының кушымчаларында ишетелә торган [з] авазы, барлык позицияләрдә дә гарәп графикасының нечкә зә хәрефе белән языла: نوزوا - озын, اوزاق - озақ, يوز - йөз [2], ىاوكزن - указный [3], هيدوز ا - үзе дә [4], كوكلومز - күңлемез [5], آغز - ағыз [8], نازق - қазан, كوزان - нәзүк, كوزل - гүзәл [9], لوزقﺒق - қып-қызыл [10], زوجوا - очыз [12], زق - қыз, سوز - сүз [13], زستقد - диққатьсез [20], ندزيلكنا - иңглиздән [22], هزوس - сүзә [23], قازوق - қазуқ [24], آغز - ағыз [28], تسيزانميك - гимназист, نوﺒيز - зипун [29], زكنيد - диңез [30], ىغجشوزيا - извушчиғы [33], بزوم - безем [40], دزيوب - пуйызд [41], زس - сез [44], زيت - тиз [Акъегет, 1886, б. 68] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, [з] авазы ишетелә торган барлык төр сүзләрдә дә гарәп теленең нечкә зә графемасы языла. Гарәп-фарсы алынмалары үз кагыйдәсе буенча бирелә. М. Акъегет әлеге романын, үзе әйткәнчә, Русия исламларының сәламәтене вә хөсне мәгыйшәтене мөхафәзә идән "Тәрҗеман" җәридәсенең" теле белән яза, барлык очракта да, гомумтөрки традиция, шул исәптән, -маз/-мәз кушымчаларының ахырындагы яңгырау [з]ының бирелеше дә, әлбәттә, саклана: رلزموس - сәүмәзләр [1886, б. 4], زمريو هد هغامﭼآ زغآ - ағыз ачмаға да вирмәз (زمريو) [7], زامقﭼ هلوي چيه - һич йула чықмаз [8], زمشقاي ىزق لووآ هزس - сезә ауыл қызы йақышмаз [13], قلزاماري - йарамазлық [1886, б. 14], زمرودتيا ﺲﺒح - хәбес итдермәз [15], نمزمتيا راكنا - инкяр итмәзмән [16], نمزمتسا - эстәмәзмән [1886, б. 17], زمشوريا ىرلنهذ - зиһеннәре ирешмәз [Акъегет, 1886, б. 32] һ.б. Г. Фәизханның "Тутыйнамә" тәрҗемә әсәрендә (1887) дә татар теленең [з] авазы гарәп графекасының зә хәрефе белән бирелә. Нечкә әйтелешле сүзләрдә: زيت - тиз [1896, б. 2], كننيزوي ايند - дөнйа йөзенең, زوا - үз [2] һ.б. Изге сүзе бу авторда да К. Насыйри әсәрендәге кебек үк, сакау зәл хәрефе белән языла: وكديا [Фәизхан, 1896, б. 3], зур сүзе дә зад хәрефе (ض) белән белдерелә: قلقمحا روض - зур ахмақлық [Фәизхан, 1896, б. 5]. Калын әйтелешле сүзләрдә: نازق - Қ[а]зан [1896, б. 2]. Кушымчаларда: ىكادزمتيلاو - вилятемездәге [1896, б. 2], اكزملت - телемезгә [2], هغزكنلقع - ғақылыңызға [Фәизхан, 1896, б. 5] һ.б. Традицион гомумтөрки -маз/-мәз син хәрефе белән языла: үзе һәм белмәс (ساملب), бармас (ﺲمراب) булды [1896, б. 3] һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында: ىرلترضح - хәзрәтләре [1896, б. 2], لضاف - фазыйл, ىغادنامز - замандагы, ركذ - зикер, روكذم - мәзкүр [1896, б. 2], زيزع - ғазиз [1896, б. 3] һ.б. З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) һәм "Гөнаһе кәбаир" (1890) романында-маз/-мәз кушымчасындагы [з] авазы син хәрефе белән бирелә: бер нәрсә дә улмас (ﺲملوا), бер нәрсә дә булмас (ﺲملوب) (1887), йеде йәшдән зийадә булмас (ﺲملوب) [1890, б. 4], ﺲمﭽك هدايز ندنوك چوا ىكيا - ике-өч көндән зийадә кәчмәс [1890, б. 5], زمساملاغي - йығъламасмыз [1889, б. 14] һ.б. "Мавәраэннәһердә сәяхәт (Транс-Оксанияйә сәфәр)" хезмәтендә -маз/-мәз кушымчаларында традицион сакланышында языла: زاملوا ىلاخ - хали улмаз,زم هديا تدوع - ғәүдәт идәмәмәз [1908, 1991, б. 292] رلزمليب ىنيرل هفيﻅو تيناسنا - инсанийәт вазыйфаларыный белмәзләр [Бигиев, 1991, б. 296] һ.б. Бу авторда зур сүзе " [з] га тартымлы [д] авазын белдерә торган" [Мәхмүтов, 1965, б. 122, 809] зый хәрефе (ﻅ) белән башлана: روﻅ ىسلااب - зур баласы [Бигиев, 1890, б. 3]. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле ана", "Тәрбияле бала" әсәрләрендә (1898) дә татар теленең [з] авазы кабул ителгән тәртиптә бара, "Тәрбияле хатын" (1899) китабында изге сүзе, сакау зәл (ذ) белән бирелә торган К. Насыйри һәм Г. Фәизхан әсәрләреннән аермалы буларак, гарәп графикасының нечкә зә хәрефе белән бирелә: قملسق كيلكرت لزوك نوسلوا هد هسلوا مك ره و كمتيا كلوكزيا هكرلشادسنج - җенесдәшләргә изгелек итмәк вә һәр кем улса да улсын гүзәл тереклеке қыйлмақ кеби рахәт нәрсә дә йукдыр [Фәхретдин, 1899, б. 2-3]. Р. Фәхретдин әсәрләрендә -маз/-мәз кушымчалары зә хәрефенә тәмамлана: Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуғ байлық һич улмаз (زاملوا) [1898, б. 2], дөнья байлығына вирелмәз вә бер мәмләкәт падишаһлығы илә алмашдырылмаз (زاملردشاملآ), тәрбиясез баланы бер кеше дә йаратмаз (زامتاراي), ни йомыш улса да вирмәзләр (رلزامريو), тәрбияле бала бетмәз вә төкәнмәз (زامنكوت و زامتب) хәзинә... [Фәхретдинев, 1898, б. 2] һ.б. "Сәлимә яки гыйффәт" романында: زامنلوا راكنا - инкяр улынмаз [1979, б. 264], زاملوا زسروﺼق ناسنا - инсан қосурсыз улмаз [266], چيه زاملتنوا - һич онытылмаз [267], زاملوا بيﺼن - насыйб улмаз [267], - варис ула алмазсән [Фәхретдин, 1898, 1979, б. 267] һ.б. "Тәрбияле хатын "хезмәтендә: кимчелек кәтүрмәз (زامروتك) [1899, б. 3] һ.б. Аңлашылганча, хәзерге-киләчәк заманның юклыгы, Г. Кандалый, Ә. Уразаев-Кормаши, Г. Фәизхан әсәрләрендәге кебек, -мас булып түгел, традицион -маз формасында күрсәтелә. Ф. Кәриминең "Җиһангир мәхдүмнең ауыл мәктәбендә укуы" хикәясендә: زوا - үз, زآرب - бер аз, روز - зур, زكزوا - үзеңез, هغزاي - йазға, ندنزغآ - ағызындан, زوك - күз, اكملت هزوت - төзәтелмәгән, زقوط - туқыз, ىزق - қызы [Кәрими, 1898, б. 2-3]. "Бер шәкерт илә бер студент" әсәрендә: زقوط - туқыз, قج هلاغزوق - қузғалачақ, ىرلزوا - үзләре, روض - зур [Кәрими, 1900, б. 2-3] һ.б. Г. Исхакыйның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә зур сүзе озын мәгънәсендә кулланыла, зә хәрефе белән башлана: ىساقرآ ىليوب روز ناكي ركوب - зур буйлы арқасы бөкрәйгән [Исхакый, 1902, б. 12]. Шул ук авторның "Бай углы" әсәрендә (1903) зур сүзе дәрәҗәле дигән мәгънәсе белән файдаланыла, шулай ук нечкә әйтелешле зә хәрефе белән башлана: كيجشاكيرب روز ناغلاق هدنوب - бунда қалған зур прикашчик [Исхакый, 1910, б. 164]. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: ىغيزق - қызығы, زييك - кииз, زاط - таз, كنزاط - тазның, ىلنازوت - тузанлы, زوس - сүз, كنزوا - үзенең, هزرت - тәрәзә, ىرل هز هرتت - тәрәзәләре, قازوا - озақ һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Мисаллардан күренгәнчә, калын булып укыла торган сүзләрдә дә, нечкә булып укыла торган сүзләрдә дә сүзнең башында, уртасы һәм ахырында ишетелә торган [з] авазы гарәп графикасының татар әйтелешенә якын булган зә графемасы белән генә белдерелә. Әсәрдә зур дигән мәгънә өлкән сүзе белән бирелә: ...андагы йортлар бик өлкән вә матур имеш, әллә нинди өлкән вә яхшы өй булыр, өлкән вә матур йорт күренсә һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, б. 2-3] һ.б. Әлеге хикәянең китап булып басылган вариантында аерым сүзләрдәге [з] авазы, татар әйтелешенә туры китерелеп, [с] белән алмаштырыла: ачылмазмы (ىمزملﭼا) татарның ике күзе дигән юллардагы ачылмазмы сүзе ачылмасмы (ىمساملﭼآ) дип бирелә [Ибраһимов, 1912]. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә [з] авазының язылышы башка әдипләрнең әсәрләрендәге кебек дәвам ителә, ягъни сүзләрнең барлык позицияләрендә дә бер төрле генә графема белән белдерелә: هغروتقزق - қызықтырырға ىلزوي - йөзле قلزسشواط - таwышсызлық, اوز - зур, هدنيغلروز - зурлығында, زالهد - залда, әмма китап вариантында зур (روض) сүзе зад белән бирелә: هكل هتسوا روض [Әмирхан, 1909, б. 8] һ.б. Авторның "Танымаганлыкдан таныштык" хикәясендә зур сүзе зә һәм каты әйтелешле зад белән бирелә: зур (روض) бер катер [5], зур (روز) бер орыш [1909, б. 10], зур зур (روض روض) ағачларның, روض - зур [Әмирхан, 1909, б. 11] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, зур сүзенең зад белән язылышы ешрак кабатлана. Шулай итеп, XIX гасырда һәм ХХ гасырның беренче чирегендә языла (басыла) торган текстларда татар телендәге өрелмәле тел алды тел-теш яңгырау [з] тартык авазын гарәп теле әлифбасындагы дүрт төрле хәреф белдерергә мөмкин булса да (ﻅ, ذ, ض, ز), мисаллардан күренгәнчә, татар телендәге нечкә әйтелешле сүзләрдә дә, калын әйтелешле сүзләрдә дә барлык позициядә бу аваз, асылда, гарәп графикасының зә хәрефе белән күрсәтелә. Аерым авторларда Изге сүзенең борынгы төркидәге едгү тамыры истә тотылып [Әхмәтҗанов, 2005] булса кирәк, зәл (ذ) белән бирелә, сирәк очракларда гына зур сүзе каты зый (ﻅ) белән башланган. Гарәп-фарсы алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча язылган, димәк, ике орфографик норма параллель барган, дип әйтә алабыз. Югарыда төрки-татар сүзләрендә ишетелә торган [к], [қ], [г], [ғ], [с], [т], [з] тартык авазларын гарәп теленең графемалары белән язганда барлыкка килә торган норма һәм вариантлылык мәсьәләсе тикшерелде. Күрсәтелгән тартык авазларны иске татар телендә гарәп теленең берничә графемасы белән язарга мөмкин булган. Бу мөмкинлек билгеле бер вазыйфа үтәргә җайлаштырыла: татар теленең калын сузык белән әйтелә торган сүзләре - гарәп теленең каты тартыклары белән, нечкә сузык белән әйтелә торган сүзләре гарәп теленең йомшак әйтелешле тартыклары белән башланган, бу аерымлану, билгеле бер дәрәҗәдә, сүзләрнең уртасында да күзәтелә. Тикшерүләрдән күренгәнчә, әлеге таләп төрле авазны язган вакыта төрлечә файдаланылган: [қ], [к], [ғ], [г] тартык авазлары татар теленең үзендә дә каты һәм нечкә булып ике төрле әйтелгәнгә күрә, язылышларында да катгый эзлеклелек саклана һәм сүзнең барлык позициясендә дә языла алган. Башка тартыкларны, ягъни [с], [т] графемаларының файдаланылуында да, норма дип әйтер дәрәҗәдә, ныклык барлыкка килә. Татар телендәге өрелмәле, тел алды, тел-теш [с] тартык авазы иске татар телендә төрки-татар сүзләрен язганда, билгеле бер тәртипне саклап, гарәп әлифбасының нечкә әйтелешле син (س) һәм калын әйтелешле сад (ص) хәрефләре белән белдерелә алган. Норма буларак, калын әйтелешле сүзләрдә сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында да калын сад языла, әмма вариант буларак, сүз уртасында нечкә син белән чиратлаша башлый: هقس رمق - қымрысқа, نلاسرآ - арыслан, رل هسارق - қарасалар, ناقساب - басқан, Сүз башында да чиратлашу күзәтелә башлый: ناغناغزس - сызғанган, ىﭼاص - сачы. Нечкә әйтелешле сүзләрдә сүз башында да, сүз уртасында да йомшак әйтелешле син язылган. Төрки-татар сүзләренең дә, гарәп-фарсы алынмаларының кушымчаларында да йомшак әйтелешле син белән белдерелә, аерым очракта вариант күзәтелә: هﺼلاق - қалса һ.б. Си хәрефенең (ث) төрки-татар сүзләрен язганда кулланылуы күзәтелми. Тикшерә торган чорда иҗат ителгән (басылган) язма текстларда татар телендәге саф йомык тел алды тел-теш саңгырау [т] тартык авазы, төрки-татар сүзләрен язган вакытта, гарәп әлифбасындагы йомшак әйтелешле ти (ت, ة) һәм каты әйтелешле тый хәрефе (ط) белән белдерергә мөмкин булган һәм алар үзләренә кирәк булган вазыйфаны үтәр өчен файдаланылган: сүзнең калын итеп укылырга тиешлеген белдерү өчен сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында каты әйтелешле тый (ط) языла, әмма эзлеклелек сакланмый, бу төрдәге сүзләрнең уртасында, асылда, нечкә әйтелешле ти күбрәк файдаланыла, классик әдипләрнең икенче басмасында бу мәсьәләгә игътибар ителә, беренче мәртәбә каты тый белән языла торган сүз нечкә ти белән төзәтелә; сүз ахырында да нечкә әйтелешле ти активлык күрсәтә. Мәсәлән, Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә, бер биттә ат дигән сүз дүрт мәртәбә кулланыла, шуларның берсе калын тый, өчесе - нечкә [т] белән языла сүз. Шул ук хәл Г. Исхакый әсәрләрендә дә чагылыш таба. Нечкә әйтелешле сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында йомшак әйтелешле ти (ت) языла. Шулай итеп, [т] авазының язылышында, [с] авазының язылышындагы кебек үк, билгеле бер тәртип сакланмый, каты әйтелешле тый хәрефенең, нечкә әйтелешлесенә караганда, шактый пассив булуы күзәтелә. Сүзнең калынлыгы яки нечкәлеге ти һәм тый хәрефләре белән күрсәтелә алмаган очракта, [к], [қ], [г], [ғ] тартыкларының язылышы белән белдерелгән, мәсәлән, утырган дигән сүз йомшак ти белән язылганда, кушымчадагы каты гайн әлеге сүзне үтергән дип укымаска кирәклекне белдергән. Уку барышында контекст та ярдәмгә килгән. XIX гасырның беренче яртысында, икенче яртысыннан аермалы буларак, сүз башындагы [т] авазы, төрле авторда төрле дәрәҗәдәге ешлыкта дәл хәрефе белән белдерелә, бу мәсьәлә, угыз һәм кыпчак төркеме телләренең үзара мөнәсәбәтенә нигезләнә. Гарәп һәм фарсы теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла. Ике орфографик норма саклана. Әлеге мәсьәләгә тюркологик хезмәтләрдә игътибар ителә, мәсәлән, төрек-госманлы теленә мөнәсәбәтле рәвештә, әлеге күренешне Ю. Немет "икеләтелгән тел системасы" дип, В.Г. Гузев, иске анатолий-төрки телгә мөнәсәбәтле рәвештә, "чит телне файдалану" дип атый [Гузев, 1997, б.117]. 6.2.2. Тартык авазларның язылышында төрки телләрнең угыз һәм кыпчак төркемнәренә караган үзенчәлекләре чагылышы Мәсьәләнең тарихи нигезе. Гомумтөрки төшенчә-термины махсус әдәбиятта сүзләрнең сөйләмдә кулланылышына һәм язма истәлекләрдә файдаланылуына нигезләнеп аңлатыла. Галимнәр М. Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрек" энциклопедик хезмәтендә, аерым кабилә телләренә каратылмыйча, барлык төрки телләрдә дә бер үк форма һәм бер үк мәгънәдә кулланыла торган شاب - баш, ىاب - бай, لوي - йул һ.б кебек сүзләрне гомумтөрки дип белдерәләр [Демирчизаде, 1972, б. 31-42]. Гомумтөрки сүзләрнең борынгы язма истәлекләрдә кулланылышы "Борынгы төрки телләр сүзлеге"ндә (1969) чагылыш таба. Э.В. Севортянның "Этимологический словарь тюркских языков" дигән хезмәтенең беренче томы, икенче төрле, "Общетюркские и межтюркские основы на гласные" дип бирелә [Севортян, 1974]. Автор аерым сүзләрне аңлатканда, аларның гомумтөрки язылышының нинди булуына һәм аерым кабилә телләрендә ничек итеп аерымлануына игътибар итә [Севортян, 1974, с. 81] һ.б. Димәк, күпчелек төрки телләрдә кулланыла һәм аларның язма истәлекләрендә урын ала торган сүзләрне гомумтөрки дип атыйбыз. Шуның белән бергә, М. Кашгарый хезмәтендә күп сандагы сүзләр аерым кабилә телләренә каратылып та аңлатыла. Аерым сүзләр угызларда дигән искәрмә белән аерымланып куела, мәсәлән: كنآ аң - огузская частица, абозначающая "нет". В ответ на приказ отвечают: аң, аң, т.е. нет, нет! [79]; كلآ алик-рука. Правую руку называют уң алик, в огузском - саг алик. Левая рука - сул алик, это одинаково для всех [105]; نر آ уран-что-либо плохое, в огузском. Я считаю, что это заимствованно из фарси, на фарси виран обозначает "разрушение". Огузы, смешались с персами, забыли многие тюркские слова и заменили их персидскими, это одно из них [109]; قاآ ак - что-либо белое в огузском. Среди тюрок используется [для описания] масти лошади: ак ат "лошадь пепельной масти, ак сакал ар - белобородый мужчина, в огузском, ак сай - название местности, ак тарал - название переправы на реке Ила у Йагма [114]; ز ايأ уйаз - мелкие комары, в огузском [116]; قيأ айак - чаша. Огузам [это слово] не известно, они называют чашу җанак [116]; ابأ аба - мать, в огузском. У Туркмен - қарлуков (ат-туркман алкарлукиййя) с твердым б (т.е. апа), ابأ уба - племя, в огузском [118]; اكا ака - старшая сестра. Огузы называют ее аза [121]; آتر ك атрак - светловолосый человек, в огузском [132]; نكرأ уркан-подпруга, в огузском [137]; ككنإ иңак - самка черепахи, в огузском [140]; آيرك - пырей. Это трава, которую тюрки называют азрик. Огузы заменили здесь з на й [141]; ادنآ анда-частица, обозначающая "там". Огузы заменяют этот (последний) алиф на н (андан) в значении после; املآ алма - "яблоко" в огузском [158]; كنرأ уруң - "белый". Огузы говорят: ак [162]; نب бан - частица со значением "я", бан бардим "я пошел", в огузском. Тюрки говорят: ман [329]; ...Огузы же делают наоборот: старшим они говорят сан, с н, а младшим сиз, с з... и это верно, так как сиз - это имя собирательное [329]; ترق - "червяк", у всех тюрк. Но у Огузов курт это "волк" [331]; دنك канд -"селение", у Огузов и тех, кто с ними связан. Для большинства тюрок это "город" [333]; مكوب букум атук-обувь, которую носят женщины, у Огузов. Другие же говорят: муким или мукин, заменяя б на м и последний м на н. Я думаю, что это не исконно (тюркское) слово, однако его используют Кипчаки и другие кочевники [374]; قجلب балҗик - "грязь" в огузском [434] һ.б. М. Кашгарый угызларның гына түгел, башка халыкларның да, шул исәптән, кыпчакларның үзләренә хас булган сүзләрен аерып күрсәтә. Мәсәлән: ابآ абас насыщенным а"медведь", в наречии Кипчаков [118]; نذاق - қазин - "родственники со стороны жены". В кипчакском наречии - с з (т.е. казин) [380]; قلاوس - сулак - "селезенка", в наречии Кифҗак [388]; قلامق кумлак - "хмель" растение на земле Кипчаков, похожее на вьюнок, они (Кипчаки) делают из него напиток, добавляя в него мед... [441]; رغزق кузгир - "вьюжит". Кар кузгирди "снег валил кружась в воздухе..., в наречии Кипчаков [612], وتق кату "парализованный", в кипчакском наречии [Кашгарый, 2005, с. 906] һ.б. Менә шулай угыз һәм кыпчак дип бүлеп бирелә торган сүзләргә караганда, башкаларда дип, бүленмичә бергә карала торган сүзләрнең тагын да күбрәк булып, эзлекле рәвештә бирелүе күренә. Мәсәлән: قرأ арук (арик) - худой, в наречии Огузов и Кипчаков [100]; كمبآ абмак - хлеб, в наречиях Йагма и Тухси, а также среди некоторых Гуззийя и Кифҗак. (Чередование) подобное этому (абмак - атмак) существует и в арабском языке. Так, в может чередоваться с б изза близости артикуляционных позиций, т может чередоваться в, как в клятвах: би-ллахи, ва-ллахи, та-ллахи (клянусь Аллахом), однако эта аналогия далека от тюркского [131-132]. غيآ айиг -"медведь". В наречиях Огузов, Кипчаков и Йагма произносится как азиг [116]; قشب башак - башмак, в наречии Җикил, а Огузи и Кипчаки вставляют в это (слово) м, и говорят: башмак [358]; وجنيج жинжу - жемчуг, в огузском и кипчакском наречиях. Ж может чередоваться с й [392]; اغفج жувга - в кипчакском и огузском наречиях: вожак, поводырь [399]; نامروق курман - налучник, в огузском и кипчакском наречиях. Это слово происходит от выражения курман, т.е. застегни ремень [Кашгарый, 2005, с. 415] һ.б. Шулай итеп, "Диване лөгатет-төрек "хезмәтеннән аңлашылганча, монда теркәлгән сүзләрнең күбесе угыз белән кыпчак төркеме телләрендә уртак була, бүленмичә файдаланыла. Бу телләр икесе бергә, бик үк дөрес сөйләшми торган телләр дип, дөрес сөйләшә торган төркиләргә каршы куела. М. Кашгарый хезмәтен төрле аспекттан (телләрне классификацияләү, фонетик чиратлашулар, угыз-кыпчакларның үзара мөнәсәбәте һ.б.) тикшерүчеләр дә әлеге берлеккә игътибар итә [Кононов, 1972, c. 14-15; Ширалиев, 1972, c. 27; Демирчизаде, 1972, c. 36-37; Курышжанов, 1972, c. 54, 57]. М. Кашгарыйның Сүзлегендә бирелгәнчә, бер үк сүзләрнең һәм угыз, һәм кыпчак төркеме телләрендә уртак кулланылышы күзәтелүенә карамастан, хәзерге тюркологиядә кабул ителгән тәртип буенча, тартыкларның язылышындагы түбәндәге чиратлашулар угыз төркеменә һәм кыпчак төркеменә караган телләрнең берсен икенчесеннән аера торган классификацион билге дип тикшерелә: b- m-, b- (>w-) > v, b->o (нуль);-b- (>-w)>-v, -b>-v, t-d, k- / q->g-g, q-> х, j / җ, r /-о (нуль) һ.б. [Грунина, 1997, б. 84-85]. Шуның белән бергә, төрки телләрнең фонетикасына караган мәсьәләләрне чагыштырма-тарихи планда тикшереп язылган хезмәттә, бу төр бүленеш тәмам конкретлаштырылган дип әйтеп булмый. Мәсәлән, сүз башындагы [б] барлык төрки телләрдә дә [м] га күчә дип бирелә: b > m [Стравнительно-историческая..., 1984, с. 183]. Бер үк төрек, төрекмән, гагауз, тувин һ.б. телләрендә сүз башында [т] һәм [д] тартыкларының саклануы күзәтелә, дип белдерелә [Стравнительно-историческая..., 1984, с. 209]. Әлеге хезмәтнең максаты - XIX гасырда һәм ХХ йөзнең беренче чирегендә язылган (басылган) әдәби әсәрләрнең текстларында, тюркологиядә угыз һәм кыпчак бүленеше дип кабул ителгән нигездә, позицион чиратлашуларның ни өчен һәм ничек итеп файдаланылуын күзәтү. Татар язма әдәби телендә саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] тартык авазының, сүз башы позициясендә язуда күрсәтелүенә мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркине угыз һәм кыпчак төркемендәге телләргә аера торган үзенчәлекләре. Татар телендәге саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] тартык авазы язылышына мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркине угыз һәм кыпчак төркемендәге телләргә аера торган беренче билге. Тюркологиядә кабул ителгәнчә, төрки-татар телендәге саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] тартык авазы язылышына мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркине угыз һәм кыпчак төркемендәге телләргә аера торган беренче билге дигәндә, кыпчак-татар телендә ярым йомык, ирен-ирен, борын тартыгы [м] белән башланып әйтелә торган сүзләрнең, ирен-ирен [б] тартыгы белән язылуы күздә тотыла. М. Кашгарый Сүзлегендә [м] ның [б] белән алмаштырылуы, дөрес сөйләшә торган төркиләргә каршы куелып, угыз һәм кыпчакларга хас күренеш дип бирелә: "...Огузы, Кипчаки и Суварины заменяют каждый начальный м на б. Например, тюрки говорят: ман бардим "я пошел", а в этих племенах говорят: бан бардум. Тюрки называют суп мун, а они - бун" [Кашгарый, 2005, с. 71]. Шуның белән бергә, [б] тартыгына башлана торган күп кенә сүзләрне автор фәкать угызларга гына хас дип тә искәртә бара: نب бан - частица со значением "я", бән бардим "я пошел", в огузском, тюрки говорят: ман [Кашгарый, 2005, с. 329]; قومب бамук - "хлопок", в огузском наречии [Кашгарый, 2005, с. 359]; بتك битик - "амулет", в огузском [Кашгарый, 2005, с. 364]; مكب букум атук - "обувь, которую носят женщины", у Огузов. Другие же говорят: муким или мукин, заменяя б на м и последний м на н. Я думаю, что это не исконно (тюркское) слово, однако его используют Кипчаки и другие кочевники" [Кашгарый, 2005, с. 374]; ﺲمكب бакмас "фруктовый сироп", в огузском [Кашгарый, 2005, с. 428] һ.б. Димәк, [б] тартыгына башлана торган сүзләрнең күбесе угыз төркеме телләренә хас дип аңлашыла. Хәзерге тюркологиядә сүз башында [б] ~ [м] тартыгының язудагы күрсәтелеше турында болай диелә: "...В начале корневых слов исконно тюркского фонда употреблялись лишь некоторые из сонантов чаще m, реже n. ...В настоящее время нет достаточного критерия для определения первичности m или b" [Сравнительно-историческая..., 1984, б. 170]. Шулай булуга карамастан, сүз башында [м] - [б] чиратлашуы, төрки телләрне ике төркемгә аеруда хосусый билге дип карала: "...что данное явление представляет один из дифференциальных признаков, характеризующих особенности кыпчакской [m-] и огузской [b-] групп современных тюркских языков, хотя соответствие этих звуков в аффиксах [m ~ b ~ p] - қыпчакская черта [Сравнительноисторическая..., 1984, c. 312]. Максат: төркиләрне кыпчак һәм угыз төркеме телләре дип аера торган әлеге үзенчәлекнең XIX гасырда һәм ХХ йөзнең беренче унъеллыгында татар телендә иҗат ителгән тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә ничек файдаланылуын күзәтү. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әсСәгыйди" әсәрендә (1845) кыпчак-татар телендә ярым йомык, иренирен, борын тартыгы [м] белән башланып әйтелә торган сүзләрнең, күпчелек очракта диярлек, би хәрефе белән язылуы күзәтелә: ىنوب - боны [1889, б. 2], ندني - бәндин [3], اكنوب - боңа [4], كننوب - боның, كنوب - боның, كنوب - боның [5], ىنوب - боны, نب - бән, اكنب - бәңә, ىنوب - боны [6], منب - бәнем, هﭽنوب - бонча [7], كنوب - боның, اكنب - бәңа, كنب - бең, هرلانوب - бунлара [1889, б. 10], هرلانوب - бунлара, رلانوب - бунлар, كنرلانوب - бунларның, كنرلانوب - бунларның [1889, б. 11] һ.б. [м] тартыгының язуда чагылышы вариант буларак кабул ителә: نيدنوم - мондин: دايز نيدنوم ىملاوا ايندﺒح - хөббе дөнья уламы мондыйн зияд (артык), باتع هليب قﭼلاوا ورتوا نيدنوم - мондин отры улачак билә гыйтаб [1889, б. 3], ىنوم - моны: راجيب هيوكرت ىنوم نديباتك - китабыдин моны төркийә бичар итебдер тәрҗемә [1889, б. 7], мәндән (ندنم) мөдам (өзлексез) [9], هﭽنوم لام هﭽنوم تمعن - монча ниғмәт, монча мал [1889, б. 11] һ.б. Мән формасы авторның Сәяхәтнамәсендә зат алмашлыгы буларак кулланылмый, әмма аерым шигырьләрендә бән белән чиратлашып бирелә. Мәсәлән, "Афтабе вәззоха" ("Иртәнге кояш") шигырендә: ...Мән кидәрмән, сән қалурсән ядкәрең сал бәнгә [Татар поэзиясе..., 1992, б. 267]. Мән алмашлыгы бу очракта кидәрмән сүзендәге зат-сан кушымчасы белән бергә кабатлана. "Өмми Камал китабы"нда урын алган "Изанамәи хаҗи мәрхүм Мөхәммәд бай мәрхүмгә" әсәрендә бән белән чиратлашып, сән алмашлыгына рифма булып, бер мәртәбә әйтелеп үтелә: مع رب هدنب نم ناج ىا نم ىلسن ىلصا Бән дә бер ғам асыл нәселлемән, әй җан мән, Тотмагыл хур кәндеңә тиң күрмәенчә бәне сән [Өмми Камал, 1884, б. 109]. "Нәселле мән" дигәндә, мән формасы I зат хәбәрлек кушымчасы вазыйфасын үтәп кулланыла, әлеге үзенчәлек башка мисалларда да күзәтелә: نم راي اكنآ ىديد هي هرمح لوا - ул хөмрәйә диде аңа йар мән, نم راوخ مغايا هد ايند نيد - дин дөнйада аягым хар мән [4], لوا نم ريالا مرديا ىاذع هموق - идәрем ирсал мән җибәрермән ул каумә газаб [9], نم هيلع ديدح - ғаләйә мән хәдид [Каргалый, 1889, б. 10] һ.б. Аңлашылганча, бу авторда мән формасының, асылда, I зат хәбәрлек кушымчасы вазыйфасын үтәгәндә ешрак кулланылуы күренә. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856) сүз башындагы төрки-угыз [б] тартыгының әдәби норма буларак язылышы дәвам итә, шуның белән бергә, кыпчак-татар [м] тартыгының язуда бирелеше дә вариант булып кулланыла: منب - бәнем, ىنوب - буны, اكنب - бәңә, نب - бән, اكنب - бәңә, ىنب - бәне [1856, б. 3], اكنب - бәңә, اكنب - бәңә, ىنب - бәне [4], ىنب - бәне, اكنب - бәңә, منب - бәнем, ىنب - бәне, اكنب - бәңә [5], югарыда әйтелеп үтелгәнчә, "Һидаять вир бәңә, Йарабб" юллары кабатланып барганда, рәттән бәңә (اكنب) сүзформасы кулланыла [1856, б. 6-11]; аннан соң рәттән اكنب - бәңә, منب - бәнем язылып китә һәм бер-ике урында اكنم - мәңә [5], كيتمنم - мәнем тик [12], كيت منم - мәнем тик [1856, б. 13]. Шуның белән бергә, төрле кушымчалар буларак кулланылганда, эзлекле рәвештә [м] саклана. Мәсәлән, I зат тартым кушымчасы -мыз булып күрсәтелә: уларны йулларымыза (هزمورللوي ىنرلاوا) һидаять вир бәңә, Йарабб [1856, б. 10]. I зат хәбәрлек кушымчасы аерылып -мез булып языла: زمدحوم - мовәххидмез (Алланың берлегенә ышанучымыз) [1856, б. 2]; نم ىتيا رب كننكنورل تما كننس - сәнең өммәтләреңнең бер аяте мән. II зат хәбәрлек кушымчасы белән чиратлашып, үзенчәлекле тасвир чарасы барлыкка килә: نس نيملاعلا ةمحر نس ميرك - кәрим сән рәхмәтеәлгаләмин сән [1856, б. 12]. نم ىسيقش هرﭼ ارلاا هس ريا قوﭼ ىلها رياﺒك - кәбаир әһле чуқ ирсә алар эчрә шәқыйсы мән (бәхетсезе), هسررا زا نم ىسير - аз ирерсә рәисе мән, ليق تعافش نس معيفش - шәфиғым сән шәфәғәт қыйл; نم رب لاشوا هس روريا رب نم رديرب هسريا ىكيا - ике ирсә бередер мән бер ирүрсә ушал бер мән; نم ردقﺤتسم ولكد وش - шу дәклү мөстәхиқдыр (хаклыдыр) мән, ليق تعافش نس معيفش - шәфиғым сән шәфәғәт қыйл [Салихов, 1856, б. 13] һ.б. Фигыльләргә кушылып зат-сан кушымчасы булып килгәндә дә шул ук -мән формасы саклана: زمرديآ - әйдермез [1856, б. 2], نمرريا - ирер мән, نم بلوا - улыб мән [4, 6], نم ردبوشود - дүшүбдер мән [7], نم روروك - күрүрмән, نمروروتلوا - үлтүрүрмән [Салихов, 1956, б. 17] һ.б. Үзеннән-үзе аңлашылганча, сүз ахырында [б] тартыгының язылышы эзлекле булып дәвам ителә, аерым очракларда сүз уртасында саңгырау пары белән алмаштырыла: ...йапышуб (بوشپاي) сардым билүмә, ирешеб кабренә ул қапди (ىدپاق) йирә [1856, б. 4] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сүз башында [б] тартыгы, Ә. Каргалый Сәяхәтнамәсендәге кебек үк, асылда, төрле килештә кулланыла торган I зат алмашлыгында файдаланыла, бунлар дип күрсәтү алмашлыгын, бең дип санны белдерә, хәбәрлек һәм зат кушымчалары эзлекле рәвештә -мән формасында, ягъни сөйләмдәгечә кулланыла. Ш. Зәки шигырьләрендә дә сүз башы позициясендә [б] ~ [м] авазларының файдаланылуы шушы тәртиптә дәвам ителә: берлек сан I зат алмашлыгы рәттән [б] тартыгы белән башлана. "И дәрига..." дип башлана торган шигырендә: اﯖب لغلوا راسكمغ - ғәмкөсар (күңел юаткычы) улгыл бәңә, دبا ات لغلوا ىضار ندنب - бәндин разый улғыл та әбәд, кәрәм қыйл (ليق مرك) нәфсеми белдер бәңа (اﯖب) [Асар, 1907, б. 415; Вәлиди, 1912, б. 116-117; Юсупов, 2006, с. 186-188]. "Бән бу халкың..." дип башланган шигырьдә: كقلخ وب نب ماسامليق شيا هليمسر - бән бу халқың рәсме илә эш қыйлмасам; "Бән Ходаның..." дип башланган шигырьдә: ىفاج و ىصاع ىﺒيرغ رب كنادخ نب مي ىلق - бән Ходаның бер гарибе гасый вә җафи колыйым, هانﮔ قوﭼ نب مدتيا - чуқ гөнаһ итдем бән [Асар, 1907, б. 417; Вәлиди, 1912, б. 118; Юсупов, 2006, с. 190]. Хәбәрлек кушымчасы булып кулланылганда, -мән шәкелендә файдаланыла: نممنتﻈر - мөнтәзыйр мән (өмет итүчемен) ["И дәрига..."]. Беренче зат берлек сан кушымчасы булып кулланылганда да шушы ук формада бирелә: ىس هراو هنترضح ىباوج نمياﮔريو هتين - нитә виргәймән җаwабы хәзрәтенә варасы ["Бән Ходаның..."] һ.б.. Г. Кандалыйның "Шигырьләр һәм поэмалар" җыентыгын төзүче һәм фәнни аппаратны әзерләүче, кереш сүз авторы тарих фәннәре докторы М. Госманов шагыйрьнең төрле чыганакларын бергә туплаганда, аның орфографиясенең ничек сакланышы турында болай дип белдерә: "Күп кенә сүзләрнең язылышындагы фонетик параллелизмга нигезләнгән орфографик төрлелек, мәсәлән: бән-мән-мин; сән-син; вар-бар; түгел-дәгел; сачәк-чәчәк (хәтта: сачак...); килеп-кәлеп (килеб-кәлеб - И.Б.); дийәйемдийәен; дел-тел; итеп-идеп (итеб-идеб - И.Б.) һ.б. шуның ишеләр чыганакларда китерелгәнчә саклана. Чөнки мондый үзгәлекләрнең кайсылары авторныкы, кайсылары күчереп язучыларныкы булуын аныклау хәзер мөмкин түгел. Өстәвенә ул төрлелекнең, югарыда әйтелгәнчә, иске әдәби теле халыклашу, сөйләм теле нигезендә яңадан формалашу процессында барган тенденцияләр бәрелешенең - ике башлангыч арасындагы көрәшнең-чагылышы икәнлеген онытмыйк (димәк, бер яктан кимчелек булган әлеге төрлелек, икенче яктан караганда, тарихи документальлек кыйммәтенә дә ия икән) [Госманов, 1988, б. 448]. М. Госмановның әлеге фикере, Г. Кандалый иҗатын тикшергәндә генә түгел, бәлки иске татар әдәби телендә иҗат ителгән барлык әсәрләрне дә хәзерге графикага күчерү барышында нигез итеп алынырга хаклы. Г. Кандалый иҗатында "...ясалма телдә язудан башлаган" [Госманов, 1988, б. 51] беренче шигырьләрендә дә, шулай ук К. Насыйри билгеләгәнчә, "...халык сөйләшенә якын язма тел өчен үрнәк булып, мәкальләр теле белән бер дәрәҗәдә тора торган" [Госманов, 1988, б. 65] "Сахибҗәмал" поэмасында да эзлекле рәвештә традицион бән, бәнем, бәне сүзләре кулланыла. Мәсәлән, авторның аерым шигырьләрендә: ...Язарға бән қаләм алдым қамышдин [Кандалый, 1988, б. 77]. ...Бәнем эчемдәге нарым [78]. Бу йирдә йуқ бәнем қадрем, Бәнем ошбу аһым-зарым [79]. Әйа йығач, йәшең күпме? ...Бәнем дик сағышың күпме? [1988, б. 89]. Көләрмән мән, елый дошман бәнем бәхтем ачылғанда [1988, б. 94]. Алурмусән бәне бу ялқын-утдин [96]. Ки бән алдым қаләмемне, Язаем дип сәламемне [106]. Әйа җаным, қызыл алма, Ки бәндин ғайригә варма [108]. Хақ Тәғалә ғашыйқ қыйлды бәне сәңа, Фазле берлән үзе бирсен сәне бәңа... [108]. ...Сән дә бәне яманлама, хәтер сақлап, ...Бәне сәүми диеп әйтсәң, телең қорыр, Бәне ташлап ятқа китсәң, ходай орыр [1988, б. 111]. Мисаллардан күренгәнчә, зат алмашлыгы төрле килешләрдә эзлекле булып бән тамыры белән бара, әмма мән формасы да кулланыла: Көләрмән мән, йылый дошман бәнем бәхтем ачылғанда. Алга таба мән, бәнем формасы кебек үк, килешләр белән дә төрләнә: Миңа бердер: ғая булсам [76]. Ғыйшқилә вә илля хәйраным мәнем, Дәрдилә зару пәришанем мәнем [119]. Мәңа йуқдыр сәндин үзгә вәфадар, Мәнем бер сәндин үзгә сердәшем йук, Моны яздықда итдем берничә аһ, Дәйүб: Мәңа мәдәд бир, Раббым, Аллаһ [124]. Әйа дилбәр, мәнем халем әгяһи [125]. Беренче зат алмашлыгы тартым кушымчасы белән рәттән файдаланылу нәтиҗәсендә (хәйраным мәнем, пәришаным мәнем, мәнем халем) үзенчәлекле аһаң хасил була. Аннан соң яңадан бәнем формасы дәвам ителә: Бәнем күңлем сәңа моштақ [128], Бәнем ғарзы үзең күрмәк [119]. Бу хатымны йибәрдем бән пичәтләп, Уқығайсән, җаный, боны хисаблап [130], Кичә берлән бәңа көндез бәрабәр, Бән булсамчы бу хальдә яныңызда [131], Әгәр бирмәсә сәне Алла бәңа, Әҗәл бирсен мәңа вә йаки сәңа [132] һ.б. "Сахибҗәмал" поэмасында: ...Ышанмыйсың бәңа сән, шуқ,... Бәнемдик мелла ғашыйққа... [1988, б. 391], Ки бән шул көн-кичәләрдә [396], Сағышың берлә бер йылым Бәңа тоела ки бең йылдай, Сәнең өчен бәнем теңкәм қорыбтыр... [397], Ни файда сәңа, ни табыш итеп сән бәне болай ла [401], Сөйләдем бән сорамыйча [404], Бу қадәр қаргайсың бәни, Ки бән соң нишләдем сәни? [405], Нидән бәндин җаның қурыққан, Ясадыңмы бәне Мәҗнүн?, Бәнем қарғышымны алма [408], Бәнем қарғыш сәңа йитеб [412], Бәңа ул булды мәғқуль лә [413], Бәне бастырдылар тыеп [414], Бәне қарғады шул ғына [415], Бәне шул меллаға биреп, Бәңа хат яза, әнкәй лә [420], Ки бән дәхи сәнең кеби [421], Бәңа бик булдылар дошман [422], Қаушдырыр микән бәңа? Қаушдырып бәңа сәни, Дәхи һәм дә сәңа бәни Итәр микән хәлял Алла? [426]. Шулай итеп, "Сахибҗәмал" поэмасында егерме дүрт мәртәбә бән (-ем, -е, -а, -и), сигез мәртәбә мән (-и, -а, -ем) формасы кулланыла. Бән формасы бу очракта, билгеле бер информацияне алып килүдән бигрәк, язылыштагы традицияне саклау чарасы буларак кулланыла дип әйтәсе килә. Г. Кандалый иҗатында мән формасы, хәбәрлек һәм зат-сан кушымчасы булып файдаланылуы белән бергә, Ә. Каргалый һәм Һ. Салихов иҗатында сирәк кенә файдаланыла башлаган, беренче зат алмашлыгы буларак та кулланылышка кертелә. Ә. Уразаев-Кормашиның кыйссаларында сүз башында [б] ~ [м] тартыклары чиратлашуы дәвам ителә. Мәсәлән, "Кыйссаи Бүз йегет"тә: ىنب نس كندروك هدنشوت - төшеңдә күрдең сән бәне [Кормаши, 1874, б. 2], راﻈتنا هدكنولوي نم - мән йулыңда интизар [Кормаши, 1874, б. 3] һ.б. "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" дә мән формасы кабатлана:...ره كنم اكنم مك- һәркем мәңа мең... [Кормаши, 1882, 1894, б. 3], هكشيورد وب بوريب نوتلآ كنم - бу дәрвишкә мең алтун биреб,...منكا بر فزند - мәңа бер фәрзәнд... [3], منك آلتون - мең алтун [3], мәңа (اكنم) хәбәр биргел [3], نميذاتسا رلال امر نم - мән рәмәлләр остазымән [3], هدملكنوك منم - мәнем күңлемдә [Кормаши, 1894, б. 3]. Мисаллардан күренгәнчә, эзлекле рәвештә сүз башында [м] тартыгы файдаланыла. Бу авторда, Г. Кандалый шигырьләрендәге кебек үк, хәбәрлек кушымчасы белән рәттән, зат алмашлыгы да мән формасы белән бирелә һәм алар бер җөмләдә кабатланып кулланыла: نم ىذاتسا رلالامر نم - мән рәмәлләр остазымән, ىنلمر ملع نماريب رﺒخ نملاب ىشﺨي - ғыйльме рәмәлне йахшы беләмән хәбәр бирәмән,نم كنشادنرق كننس نم - мән сәнең қарендәшеңмән [1894, б. 6]. Икенче зат алмашлыгы да шулай кабатлана: اكنم نس مك نس لكريب رﺒخ - сән кемсән, мәңа хәбәр биргел [Кормаши, 1894, б. 3] һ.б. Мән дип языла торган зат алмашлыгы төрле килешләрдә кулланыла: رودراب متين رب هدملكنوك منم - мәнем күңлемдә бер ниятем бардур [Кормаши, 1894, б. 3] һ.б. Кыйссаның чәчмә өлешендә генә түгел, тезмә өлешендә дә беренче зат мән дип бирелә: قلنكا نم هراﭽيب - мән бичара қолыңа [Кормаши, 1894, б. 6], رهاط لآ نادنيم كنلوق نيس شادنرق اكنم نيس - қулың миндән ал Таһир син мәңә қарендәш син [Кормаши, 1894, б. 7] һ.б. Ә. Уразаев-Кормаши Казақъстандагы Кызылъяр (Петропавел) шәһәренең мәдрәсәсендә укый, үзе әйтеп үткәнчә, "Кыйссаи Бүз йегет" һәм "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрләрен "...җиңелрәк телемез - нугай вә казакъ лөгатенчә чыгарып тасниф кыла". Әдәбиятчы галим М. Гайнетдинов белдергәнчә: "Автор аны 1879 елда Күшәр авылында госманлы теленнән татар һәм казакъ теленә күчерү рәвешендә яза, ирекле тәрҗемә итә. Әсәр беренче мәртәбә 1882 елда басылып чыга" [Гайнетдинов, 1985, б. 435]. Аңлашылганча, Ә. Уразаев-Кормаши әсәрләрендә бер үк кыпчак төркеменә караган татар һәм казакъ телләренең үзенчәлекле кулланылышы чагылыш таба. Бу хәл аерым сүзләрнең сүз башындагы [б] ~ [м] чиратлашуында да күренә. Мәсәлән, "Бүз йегет" кыйссасында: Ләйли менән Мәҗнүндәй сабыр қыйлсаң кирәкте... ...Зөләйха берлән Йусуфдай сабыр қыйлсаң кирәкте... ...Таһир менән Зөһрәдәй сабыр қыйлсаң кирәкте [Кормаши, 1874, б. 2-3]. Шулай итеп, Ә. Уразаев-Кормаши кыйссаларында иске татар әдәби телендә, бер үк төшенчәне белдерә торган сүзләренең, бер үк кыпчак гаиләсенә караган төрки-татар-башкорт-казақ телләренең берәмлекләре белән берлән ~ менән дип алмаштырылып белдерелүенә нигезләнгән, яңа типтагы норма-вариантлылыкның барлыкка килүенә игътибар итәргә тиеш булабыз. Әмма Ә. Уразаев-Кормашиның "Таһир илә Зөһрә" кыйссасында бу төрдәге вариантлылык дәвам итә дип әйтеп булмый, монда әлеге мөнәсәбәт иске татар әдәби телендә иҗат ителгән әсәрләрдә еш кабатлана торган илә, илән, белә, берлә, берлән формаларының алмаштырылып файдаланылуына нигезләнә. Әлеге үзенчәлекне галимнәр, асылда, угыз һәм кыпчак бүленешенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлаталар [Абдуллин, 1963, б. 24]. Шуңа күрә бу мәсьәләне сүз башындагы [б] авазының угыз телләрендә нуль булып калуы (ул-бул) тикшерелә торган бүлекчәгә күчерү кулаерак күренде. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәт мәрсиясе" әсәрендә (1892) сүз башындагы [б] тартыгының язылышында угыз-кыпчак мөнәсәбенә караган, ягъни бән-мән чиратлашуы кебек мисаллар еш күзәтелми, кыпчак-татар телендә әйтелгәнчә языла: نم هناويد دنمدرد رب مزوا نم - мән үзем бер дәрдмәнд диwанәмен [1892, б. 3], ىادكنلاآ هزوك كنريقف نم بوغزق - қызығыб мән фәқыйрьнең күзә алаңдай [1892, б. 4], هد زكناﺼسآ ويد نم كوركوي ىادكلوت - төлкедәй йөгрек мән дийү ашсаңыз да, تيا زات رب نم ناغروت لاآ ندقاريص - сыйрақтан ала торған мән бер таз эт [1892, б. 6] һ.б. Шуның белән бергә, билгеле булганча, М. Акмулланың иҗатын өйрәнүчеләр аның "...йарты казак, йарты татар" булып язуына игътибар итәләр [Вәлиди, 1912, б. 103], "...Акмулла үзенең талант көчен тугандаш татар, башкорт һәм казакъ халыкларының киң катлау хезмәт массаларына күңелләрен табарга тырышкан", - дип белдерәләр [Абилов, 1983, б. 117]. "... Татар, казакъ һәм башкорт телләренең җанлы хәзинәсеннән виртоуз дәрәҗәдә җиңел файдалана алган шагыйрь классик язма татар әдәби теленең бөтен нечкәлекләрен, иңләнмәгән лексик байлыгын үз ихтыярына теләгәнчә буйсындырк көченә ия булган. Шул ук вакытта автор шигъри форма һәм лексик берәмлекләрне сайлаганда стихиягә бирелеп эш итмичә, аңлы рәвештә гамәл кылган: конкрет аудиториягә шул аудитория өчен күнегелгән тел-стильгә мөрәҗәгать иткән ул" [Госманов, 1983, б. 163]. Менә шуңа күрә, М. Акмулланың иҗатында, Ә. УразаевКормаши кыйссаларындагы кебек үк, бер үк гаилә-кыпчак төркеменә карый торган тел үзенчәлекләренә, ягъни бер үк сүзнең татарча, башкортча һәм казакъча язылышына нигезләнгән вариантлылык хасил булуы күзәтелә. Мәсәлән, "Даменла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә иске татар телендәге берлән бәйлеге [Әхмәтьянов, 2001, б. 43] бер-бер артлы сигез мәртәбә рефрен булып кабатлангач, бер мәртәбә менән дип алмаштырыла: Һәркемгә хаззы бирелгән қыйсмәт берлән, Ирләргә нисбәт бирмә хыйсәт берлән. Тәхқыйрьгә мөлләлекнең хаҗәте йуқ, Ғалим булса лаф орсын хикмәт берлән, Дәрдсезләрнең эше йуқ һиммәт берлән, Һиммәтленең қулы қысқа қыйлләт берлән. Халықның нәзарында хур күренеб, Гомере үтәр бичараның зилләд берлән... Сүз чығар шағыйрьләрдән хикмәт берлән, Анча күз алартмағыз хиддәт берлән. Һәр фәндә шиғырь менән китаб тулу, Қарасақ ийәләре қандай олу [Акмулла, 1902, б. 4-5]. Аннан соң менән үзе генә дә файдаланыла: ...Ишеткәй адәмләрне йылатқандай, Вәғазь менән ғыйбрәтне шамил булса... [5], ...Батыр менән көрәшсәң, сау қалмассән, Айайымән бил умырқаң өзелсә дус... [7]. Берлән һәм менән ярдәмлекләренең чиратлашуына караганда, илән варианты сирәгрәк күзәтелә, Ә. Уразаев-Кормаши кыйссаларындагы кебек, бергәлек төшенчәсен белдерми: ... Ашқан бер ғалим чықса йаманлаймыз, Мәҗлесне ғайбәт илән тәмамлаймыз... ... Йахшыны сүккән илән аты китмәс, Йаман сүзнең күңелдән заты китмәс. Саф алтынны нәҗескә буяу илән, Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс. Аннан соң тагын бер-ике мәртәбә менән бәйлеге файдаланыла: Қыйсық уқ атқан менән туры китмәс, Күңелдән йаман сүзнең қуры китмәс. Қотырган эт һауа қараб өргән менән, Асманда торған айның нуры китмәс... [1902, б.12]. Шуның белән бергә, этимолог галим Р.Г. Әхмәтьяанов белдергәнчә, "Белән бәйлеге төрки телләрдә генә түгел, татар теле сөйләшләрендә дә күп вариантлы: белә (урта диалект), билән, блә, бя, бә, былан, балан, бән, бан, ман, мән, пан, пән, мынан, менән һ.б. " [Әхмәтьяанов, 2005, б. 119], ягъни белән / менән формасын бер үк гаиләдәге бер үк төркемнең аерым телләре үзенчәлеге дип карап, аның татар теле сөйләшләрендәге бер варианты дип тә күрсәтә алабыз була. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Акмулла шигырьләрендә бер үк төшенчә берничә сүз белән, ә аерым сүзләр үзләренең берничә мәгънәләре белән кулланылып, шагыйрьнең кабатланмый торган җорлыгын күрсәтә, авторның татар, казакъ, башкорт сүзләренең бөтен нечкәлеген тоюын һәм аларны "үз ихтыярына теләгәнчә буйсындыру көченә ия булган" талант икәнлегенә ышандыра [Бәширова, 2007, б.189]. Шагыйрьнең бу үзенчәлеге аның ярдәмлекләрне файдалануда да чагылыш таба. Шулай итеп, XIX гасырда һәм ХХ йөзнең башларына кадәр языла торган тезмә текстларда сүз башында [б] ~ [м] чиратлашуын: а) угыз һәм кыпчак төркеме телләренең үзенчәлеге дип тә, ә) бер үк кыпчак төркеменә карый торган татар, башкорт, казакъ телләрендә аерымлануы дип тә, б) бер үк татар теленең аерым сөйләшләренә хас булган үзенчәлек дип тә карый алабыз. Ничек кенә карасак та алар, нигездә, билгеле бер дәрәҗәдә бер үк төрки гаилә теле турында сөйли. Билгеле булганча, XIX гасыр ахыры-ХХ йөз башы татар әдәбиятында, поэзия белән берлектә, проза жанры да үсеш ала. Бу вакытларда иҗат итүче татар мәгърифәтчеләре язма әсәрләрнең теле халыкка аңлаешлы булырга тиешлеген махсус рәвештә искәртеп торалар [Баһави, 1842; Ялчыгол, 1847, б. 3; Мәхмүдов, 1851, б. 3; Насыйри, 1860, 1871; Радлов, 1872; Уразаев-Кормаши, 1879, б. 50; Фәизхан, 1887, б. 3; Фәхретдин, 1898 һ.б.]. Язма текстларда, синкретизм дәвам иткән хәлдә, төрле стильләрнең хосусый үзенчәлекләре аерымлануы да сизелерлек ныгый. Әмма, иң мөһиме, адресатны күз уңында тотып иҗат итәргә кирәклек мәсьәләсе аңлы рәвештә алгы планга чыга: авторлар әсәрләрен кемгә, ни өчен һәм ничек итеп язуларын искәртеп үтәләр. Боларның барысы да язма текстта файдаланыла торган тел берәмлекләренең махсус рәвештә сайланып кулланылышына тәэсир итә. К. Насыйри бу фикерне эзлекле итеп үстерә, теоретик яктан нигезли, фәнни принцип итеп күтәрә: "...гарәп-фарсы аз белгән адәмләрдән кыйсса вә хикәят укырга ихласы бар кешеләр өчен, ошбу Әбүгалисина кыйссасын халык аңларлык итеп, рус мәмләкәтендәге мөселманлар теленә..." тәрҗемә итә [1871, 1881, б. 3]. Аңлашылганча, татар укучысына багышлап язылган әдәби әсәрен автор шул укучысы сөйләшә торган тел белән язарга тырыша, димәк, чиратлашулар күзәтелә алмый, сүз башында эзлекле булып [м] языла: минем йегетләрем [1896, б. 10], мең төрле ғөзер, минем сездән бер сөалем бардыр, минем аулақ хөҗрәмә керде, миңа ғаҗәп эш күренде, моңар хәйран булып торғанда [11], мең бәла белән, [12], мең җанымыз белән, мең дәрт вә мәхәббәт белән, минем кибетемә рәхим итәсез, мин кечкенә чағымда, мондан соң, мең җаны белән [18], мең михнәт белән, минем ни ғаебем бар, монда ни сер бардыр [Насыйри, 1896, б. 20] һ.б. М. Акъегет, үзе милли роман дип белдергән "Хисаметдин менла" романын, "Русия исламларының сәламәтене вә хөсне мәгыйшәтене мөхафәзә идән "Тәрҗеман" җәридәсенең" [Акъегет, 1886, б. 4] теле белән яза, димәк, шул газета теленең үзенчәлекләре саклана, шул ук вакытта төрки-угыз формалары кулланыла, сүз башында [б] языла: هم هسردم زوا منب زكنوروتك - китереңез бәнем үз мәдрәсәмә [1886, б. 3], لايا رلكيب - беңләр илә [1886, б. 5], مي هلوا نب - бән улайым [5], كيب هزس نب مودليوس بويد ملاع - бән сезә бәк ғалим диб сөйләдем, هليوب ندنوب - бундан бөйлә [7], مودتيا اﻄح نب - бән хата итдем, تقو وب نب - бән бу wақыт [8], مي هروك ىنآ نب - бән аны күрәем [14], هروك اكوب - буңа күрә [15], ﺲﺒح نب مودردتيا - бән хәбес итдердем [Акъегет, 1886, б. 16] һ.б. Г. Фәизхан "Тутыйнамә китабы" әсәренең ни өчен язылуын болай дип аңлата: "Мән фәкыйрь сәр вә пәр тәкъсыйр (баштан ахырга кадәр кимчелекле кеше) Габделгалим Фәизхан углы Казан виләятемездәге кулланыла торган Тутыйнамә китабын госманлы т(ө)рекләре телендә күрүб вә ул телне безнең халкымызга аңлауы мөшкел булганлыкдан һәммә дәрд әһеле укүб файдалансунлар өчүн мәзкүр госманлы т(ө)рекләре телендән үз татар телемезгә тәрҗемә кыйлдым" [Фәизхан, 1887, 1896, б. 2]. "Безнең халкымыз" өчен дип тәрҗемә кылынгач, "үз татар телемез" дә сөйләнгәнчә язарга тырышыла, димәк, сүз башында [м] тартыгы файдаланыла: мән [2], мән сәндин шундай теләдем, ...қартлык wақытында мән рахәтдә булсам иде [Фәизхан, 1896, б. 3], имде мәнем гөмрем (منم ميرمع), сәнең хәләлеңдән тыймый мән (نم ىميط) [4], كننوم - моның, كنم - мең, مﭽيا منم - мәнем эчем, رد هدنم - мәндәдер, ىنم - мәне, نم - мән, منم - мәнем, منوتلآ كنم منم - мәнем мең алтуным, بسك و شيا نمراتيا - эш вә кәсеб итәрмән, لآ ىنم - мәне ал [Фәизхан, 1896, б. 5] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, мән зат алмашлыгы буларак, барлык килешләрдә дә төрләнеп кулланыла, шуның белән бергә, зат-сан кушымчасы буларак та файдаланыла. З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) әсәрендә зат алмашлыгы бән мән белән чиратлаша: نلايا تمذخ هدحاﺒص نب هدمكودروي - бән сабахда хезмәт илән йөрдекемдә [5], نيلاادنوب نب نميمريو باوج هرللاءوس - бән бондалаен сөальләргә җаwаб вирмимен [12], ىندنفا رﺼنلادﺒع نم - мән Ғабденнәсыр әфәндене [14], اكنب رلانا - анлар бәңа [18], مودلك هليا تمذخ غولوا رب اكزس نم - мән сезгә бер олуғ хезмәт илә кәлдем [20], هغرورتلوا بوش هليوس هليا منب - бәнем илә сөйләшеб ултырурға [20], ميلايق هن ىدمش نم - мән шимди нә қылаем [20], ىﺒك ىغادنسارآ شتآ ىكيا ىدمش مشا منب - бәнем эшем шимди ике аташ арасындағы кеби [20], ليق مدراي اكنب نس - сән бәңа ярдәм қыл [20], منب بارخ مشا - бәнем эшем харап [20] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, бән формасы активрак файдаланыла. Авторның "Гөнаһе кәбаир" (1890) әсәрендә диалогларда мән кабатлана: مودتيا هعفد هﭽن اكنس نم - мән сәңа нәчә дәфғә әйтдем [16], همزاي ﻂح اكنم نس - сән мәңа хат язма [16], نم هدتقو قوي - мән йуқ wақытда [16], ىاﻄﺼبآ نم - мән абыстай [20], نملاوب ىضار كيب نم - мән бик разый буламән [20] һ.б. Күренгәнчә, мән формасы эзлекле рәвештә зат алмашлыгы һәм зат-сан кушымчасы буларак кулланыла. Шул ук вакытта бән формасы белән чиратлаша: بوديا ىلست اكنب بيد مياملوا هدترسح نم - мән хәсрәтдә улмаем дип, бәңа тәсәлла итеп [Бигиев, 1890, б. 17] һ.б. Ф. Кәрими татар укучысына багышлаган әсәрләрен халкыбызның сөйләмә формаларын файдаланып яза. Беренче заттан хикәяләнә һәм диалоглар урын ала торган "Салих бабайның өйләнүе" әсәрендә эзлекле булып мин алмашлыгы кулланыла: мин яшь wақытда, миңа күп хикәятләр сөйли торган иде, мин, миндән яшерми иде, миндән қача күрмәңез, минем атам, минем илә сөйләшкән қыз, мин сине көтәргә дә разыймән, мине көтеп, мин бәян итдем һ.б. [Кәрими, 1897]. Ф. Кәрими "Аурупа сәяхәтнамәс"ен тулаем төрки дөнья укысын дип язган, шуңа күрә, эзлекле булып, угыз-төрек формалары кулланыла, үзеннән-үзе аңлашылганча, зат алмашлыгы бән булып языла: مدلوا قج هلآ هد هوقسوم نب - бән Мусқуада алаҗақ улдым [Кәрими, 1902, б. 3], مرويشروك هليا ميرلقيفر ىدنك ىخد نب - бән дәхи кәнди рафиқларым илә күрешейүрем [1902, б.4], ردق اﯕوب - буңа қадәр [Кәрими, 1902, б. 5] һ.б. Р. Фәхретдиннең ата-аналарга, балаларга багышлаган динидидактик әсәрләрендә, үзе белдергәнчә, "ачык ана телемездә йазылмышдыр" дип ассызыкланса да, ягъни сөйләмә телгә якынайтылса да, традицион төрки формалар актив кулланыла. Бу тәртип авторның әдәби әсәрләрендә дә һәм "Шура" журналындагы басыла килгән мәкаләләрендә дә дәвам ителә. Фәнни хезмәтләрен автор белемле кешеләр өчен иҗат итә, гарәп-фарсы алынмалары һәм традицион төрки формалар мул кулланыла. Беренче заттан хикәяләнә торган "Сәлимә яки гыйффәт" (1898) романында рәттән төрле килештәге кушымчалары белән бән формасы кулланыла, бун- тамыры да еш кабатлана. Өченче заттан хикәяләнеп язылган "Әсма яки гамәл вә җәза" романында I зат алмашлыгы бән берике мәртәбә генә файдаланыла: ...қызым илә бәне, бун- тамыры актив кулланыла: бундан, бунлар, бунлары, буның, бунлардан һ.б. [Фәхретдин, 1903]. Билгеле булганча, классик әдипләребез үзләренең беренче әсәрләрен үк халкыбызның сөйләмә теле берәмлекләре белән язарга тырышканнар, әмма традицион язылыш бөтенләй юкка чыкмаган. Мәсәлән, Г. Исхакыйның "Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер" (1899) әсәрендә зат алмашлыгы мин һәм бән булып чиратлаша: гыйлемле булырга теләге зур булган Хәлим Раббыга бән, бәни, бәнем дип ялына, аның әти-әнисе гади кешеләр буларак, мин, минем кулымдан китә, миңа хезмәт итми дисәң, дип сөйләшәләр. Автор аңлы рәвештә мин һәм бән формаларының вазыйфасын аерымлый, дигән фикер туа. Әмма алга таба мондый аерымлану туктала, Хәлимнең сүзләре итеп бирелгән өзекләрдә дә берничә мәртәбә бән кабатлана: ...мин кечкенә бер малай идем, ...миңа қарап көлемсерәп торған қояштан, ...минем миемне (димагымны) тутырды, ...мин ничек килер идем, ...минем монда сездән башка, дип, рәттән мин формасы белән дәвам ителә. "Кәләпүшче кыз" (1900) хикәясенә язылган сүз башында: ...бәлки сез мине, ... минем бу хикәяне язудан мәқсудым, дип, автор фәкать мин формасын куллана, шушы ук тәртип хикәяләүдә дә дәвам ителә. Г. Ибраһимов һәм Ф. Әмирханның беренче хикәяләрендә дә бер-ике урында бән һәм мән язылышының вазыйфасы аерымлана кебек, ләкин хикәяләү мин формасы белән бара. Әлеге әсәрләрдә бун- / мун- язылышы чиратлаша. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкер..." хикәясе 1907 елда басылганда [Әл-Ислах, № 2] бундан (ندنوب) соң дигән язылыш 1912 елгы басмада мондан (ندنوم) соң дип төзәтелә. Авторның "Гыйшык корбанлары" дигән милли хикәясенең хат итеп бирелгән өзегендә, бер үк җөмләдә диярлек, тар контекстта мән һәм бән сүзләре нәүбәтләшә: Мин бу көн сезнең белән... бу көн фәләк бәни чиксез ачы ...мөбтәлә итде... һәм эзлекле булып, мин язылышы дәвам ителә [Ибраһимов, 1908, 1974, б. 457]. Ф. Әмирханның "Гарәфә көн төшемдә" дигән беренче хикәясе м[е]нә (هنم), миңа (اگيم) дип башлана һәм шулай дәвам итә [Әмирхан, Әл-Ислах, 1907, № 4]. Икенче мәртәбә аерым китап булып басылганда, менә (انوم) сүзе сузык белән языла [Әмирхан, 1909, б. 2]. Әлеге язылыш "Татар кызы"нда саклана: менә безнең... [Әмирхан, 1909, б. 8]. Ш. Камалның "Уяну" хикәясендә ڭنرلنوب - бунларның, ندننيوب - буйнындан дип язылып, угыз формалары дәвам ителә [Камал, "Шура", 1909, № 8, б. 255]. Шулай итеп, сүз башында [б] ~ [м] чиратлашуы белән белдерелә торган зат алмашлыгының кулланылышында билгеле бер эволюция чагылышы күзәтелә: XIX гасырда язылган шигъри әсәрләрдә бән формасы норма буларак, эзлекле булып файдаланыла, мән формасы вариант буларак күренә. XIX гасыр ахыры - ХХ йөз башында иҗат ителгән проза әсәрләрендә бу чиратлашу иҗтимагый-функциональ вариантлылыкның бер билгесен хасил итә: гомумтөркигә каратылган әсәрләрдә рәттән бән булып, татар кешесе укысын дип язылган хикәяләрдә мән булып кулланыла. Классик әдипләребезнең беренче әсәрләрендә бун- / мун- чиратлашуы дәвам ителсә дә, зат алмашлыгы норма буларак, мин формасында, сөйләмә шәкелендә ныгый. Хәбәрлек һәм зат-сан кушымчасы вазыйфасында фәкать мән (мен) рәвешле генә файдаланыла. Татар телендәге саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] тартык авазының язуда күрсәтелүенә мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркине угыз һәм кыпчак төркемендәге телләргә аера торган икенче билге. Төрки-татар телендәге саф йомык, иренирен, яңгырау [б] тартык авазы язылышына мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркине угыз һәм кыпчак төркемендәге телләргә аера торган икенче билге - ирен-ирен [б] тартыгы урынына язуда ирен-ирен [w] һәм ирен-теш [в] тартыкларының күрсәтелүе. Сүз башындагы [б] ~ [м] чиратлашуына караган тикшеренүләрдән аермалы буларак, [б] ~ [w] / [в] чиратлашуы хакында тюркологиядә тәгаенләп аңлатыла дип әйтеп булмый. М. Кашгарый сүзлегендә, аста сызыгы булган [в] авазы, өстенә өч нокта төртелгән фи (ڤ) хәрефе белән белдерелә, дип искәртелә [Кашгарый, 2005, с. 49] һәм мисал китерелә: "Каждый в, образующийся между позициями арабского ф и исконно тюркского б, у Огузов и тех кто им следует (Кипчаки и Суварины), заменяется на в. Так тюрки говорят ав (аскы сызык белән - И. Б.), имея в виду дом, а они - ав (сызыксыз). Тюрки охоту называют ав (сызыклы - И. Б.), а они -ав, с в" [Кашгарый, 2005, с. 71]. Әмма әлеге сүзләр лексема буларак аңлатылганда, аларның аермасы тартыкның язылышы белән түгел, сузыкның язылышы белән белдерелә: فاآ ав (сызыклы) - охота, فآ ав (сызыклы) - дом [Кашгарый, 2005, с. 113]. Димәк, язылыштан аңлашылганча, бүгенге әйтелешкә күчергәндә, Кашгарый тарафыннан дөрес сөйләшә торган төркиләр "дом"ны ә[ү]w, "охота"ны а[у]w дип атыйлар була. Шул ук вакытта, автор [w] һәм [у] авазларының үзара җиңел генә чиратлашып кулланыла алуын махсус аңлатып үтә: تڤآ ават [асты сызыклы в) -частица, обозначающая "да" [Кашгарый, 2005, с. 88] توآ ават - то же, что и ават, т.е. "да". Дело в том, что любой ва, произносимый между артикуляциоными позициями, может чередоваться с вав. Так, посланника называют и йалаваҗ, и йалаваҗ (в-сызыклы). Турсус называют и йава (в - сызыклы) и йава, с в" [Кашгарый, 2005, с. 115]. Кашгарый хезмәтендә ф хәрефенең өстенә өч нокта белән белдерелә торган дип астына сызык сызылган в күрсәтелә, ләкин [б] ~ [w[ хәрефләренең сүз башында чиратлашып кулланылуына мисаллар китерелми. Бары тик иҗек башында тәва, дәва, җәва, җиви, куви һ.б. сүзләрдә [Кашгарый, 2005, б. 911-912] иҗек ахыры һәм сүз ахырында файдаланылуына гына мисаллар бирелә: ﻒس сав - любить, ул мани савди, قﻒ кув - гнаться [495], فوس сув - вода [Кашгарый, 2005, с. 837] һ.б. "Борынгы төрки телләр сүзлеге"ндә "w" графически передаются с буквой v" дип искәрмә ясала [Древнетюркский словарь, 1969, c. 631]. Руник язма истәлекләрдә дә, уйгыр язулы истәлекләрдә дә, гарәп графикасындагы "Диване лөгатет-төрек "һәм "Котадгу Белек"тә дә бар-, бир- сүзләренең рәттән [б] белән башлануы чагыла торган мисаллар китерелә, фәкать Әхмәт Югнәкинең "Һибәтел-хәкаикъ" әсәрендә бер мәртәбә ver- давать [Югнаки, с, 230], ср. ber- дип, әйтеп үтелә [Древнетюркский словарь, 1969, с. 631]. Гомумтөрки пландагы тикшеренүләрдә сүз башында [w] тартыгының кулланылышына карата капма-каршы булган ике фикер әйтелә: а) әйтелештә (сөйләмдә) килеп чыга, өстәлә торган, ә) борынгыдан килә торган саңгырау авазның йомшаруы һәм p - b - f - v - w юнәлешендә бара торган үзенчәлек дип карала [Сравнительноисторическая..., 1984, c. 380-399 һ.б.]. "Большая частотность звонких анлаутных согласных в огузской группе, в меньшая - в кыпчакской группе" [177] дигән тезиска нигезләнеп кенә, сүз башындагы [w] тартыгын угыз төркеме телләренә карата алабыз. Төрки телләрне тикшереп язылган энциклопедик хезмәттә дә сүз башында [б] һәм [в] чиратлашуы хакында, [б] һәм [м] тәңгәллеге турында язылган кебек конкретлаштырылмый, аерым телләргә мөнәсәбәтле рәвештә, кайбер фикерләр әйтелә. Мәсәлән, В.Г. Гузевның "Староанатолийско-тюркский язык" дигән мәкаләсендә, сүз башында кайсы хәрефләрнең файдаланылмавы искәртелгәч, "...не является исконной и редко встречается v" дип белдерелә [Языки мира, 1997, с. 118]. Э.Н. Наджип һәм Г.Ф. Благова тарафыннан язылган "Тюрки язык" дигән мәкаләдә әлеге мәсьәлә киңрәк аңлатыла: "В анлауте слов со слабым губным согласным в С.-к.т.я налицо щелевой v, который по текстам может варьироввать со смычным b (var - имеется, vardy - шел, но bardym - я шел; verdi -дал, но bergen-давший; в С.-а.т.я и П.т.я. - смычный - b (bar, bardy, berdy)... В поэтической разновидности С.-к.т.я. более широка, реже - С.-а.т.я. И П.т.я. варьирует формы глагола "становиться", "стать" с начальным смычным и без него: bol--ol-|ul (последние - следы огузского влияния) [Языки мира, 1997, с. 130]. Аңлашылганча, С.-к.т.я., ягъни төньяк Кавказ, Кырым төркисендә бар ~ вар чиратлашуы күзәтелә, С.-а.т.я., ягъни урта Азия һәм П.т.я., ягъни Идел буе төркисендә фәкать [б]га башлана, әмма язма шигъри әсәрләрдә бул ~ ул чиратлашуы күзәтелә, соңгысы угыз телләре күрсәткече булып санала, дип аңлатыла. Әлеге чиратлашулар турында азәрбайҗан теле турында язылганда да, төрек теле турында язылганда да фикер әйтелми. "Турецкий язык (Т.я.) входит в состав огузской группы тюркской семьи языков" дип, бу телнең кайбер грамматик категорияләрне аңлатканда китерелә торган мисалларда var, vardi, verdi, bana yazmaz oldunuz - вы перестали мне писать һ.б. сүзләре кулланыла [Языки мира, 1997, с. 399, 403, 404]. Л.З. Будагов сүзлегендә "тур. راو варъ (тат. راب) существующий, имеющийся, находящийся" дип, төрек һәм татар телләренә караган үзенчәлек аерып күрсәтелә [Будагов, 1871, с. 300]. Әлеге хезмәтнең максаты - XIX гасырда һәм ХХ йөз башында иҗат ителә торган тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә сүз башында [б] ~ [в] авазлары чиратлашып языла торган сүзләрнең ничек итеп кулланылуын күзәтү. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" әсәрендә (1845) кыпчак-татар телендә ирен-ирен [б] тартыгы белән башланып әйтелә торган сүзләрнең барысы да диярлек, төрки-угыз әйтелешендәге сүзләрдә уау (و) булып языла торган ирен-ирен [w] авазына башлана, ирен-теш авазы булган [в] га якын булып укыла: روراو - варур, ىدرو - в[и]рде [1889, б. 2], و هيمري - вирмәйә [3], ديمراو - вармид[ы]р, راو - вар, بوريو - вирүб [4], رلااراو - варалар, رودناريو - вирәндер, رلايدريو - вирәләр, هسراو - варса, بوريو - виреб [1889, б. 5], ىدراو - варды, راو - вар [6], ىدريو - вирде, كمريو - вирмәк, ىدلريو - вирелде [7], ىدريو - вирде, رريو - вирер, شمريو - вирмеш [1889, б. 8], һ.б. Сөйләмә телгә хас булган әйтелешнең язуда чагылышы вариант буларак кабул ителә: نيراب رلايدريو - вирделәр барын [1889, б. 4]. Төрки-угыз сүзләренә хас булган әлеге үзенчәлек, ягъни иренирен [w] авазын белдереп, ирен-теш авазы булган [в] га якын булып укыла торган уау язылышы гарәп-фарсы алынмаларында да нәкъ шундый ук халәтендә кулланыла, ирен-ирен [w] авазын белдерә, уау (و) хәрефе белән языла [Алынмалар, 1965, б. 48]: تقاو - wақыт, ثراو - wарис, هﻄساو - wасита, دوجو - wөҗүд, نادجو - wөҗдан, هسوسو - wосусә, ىشحو - wәхши һ.б. Димәк, бу очракта бер үк орфографик норма бара дип әйтә алабыз. Ә. Каргалый әсәрендә дә гарәп-фарсы алынмалары эзлекле булып кулланыла: ﻒقاو - wақыйф (аңлаучы, бирүче), و - wә (һәм), ناريو - wәйран (җимерек), ﻊسو - wөсғы (куәт, сәләтлелек), ردمدوجو - w[ө]җүдемдер һ.б. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856) кыпчак-татар телендәге сүз башында ирен-ирен [б] тартыгы белән әйтелә торган аерым сүзләрнең, эзлекле рәвештә диярлек, гарәп әлифбасының уау хәрефе белән башланып, ирен-теш [в] авазы белән укылуы күзәтелә: همغلراو - варлығына, هديراو - варидә, مرريو - виререм, ىمراو - вармы, نمياكريو - виргәймән, قمراو - вармақ һ.б. Күрсәтелгән китапның "Мөнәҗәт..." дип башлана торган бүлегендә, "Һидаять вир бәңә, Йарабб" (براي اكنب ريو تيادح) юлы, бер, яки ике строфа аркылы, 53 мәртәбә кабатланып бирелә: [1856, б. 6-11]. Гарәп-фарсы алынмаларында: دوجو - вөҗүд (барлык, бар булу), هليسو - вәсилә (чара), دحاو - вахид (ялгыз), هناريو - вәйрана (җимереклек) һ.б. Ш. Зәки шигырьләрендә төрки-кыпчак-татар сүзләре, эзлекле рәвештә, төрки-угыз-уйгыр тибында, ягъни уау белән башлана. Мәсәлән, "...И дәрига!" дип башлана торган шигырендә: همغلراو ىداملاق مرايتعا تافتلا - варлығыма илтифат вә иғтибарым калмады, اﯖس نوﭽيا قمراو - сәңа вармақ өчен [Фәхретдин, 1907, б. 415; Юсупов, 2006, с. 186-187]; "...Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырьдә:..هديراو ڭنﯖليت هليوس - сөйлә телиңнең варида" [Фәхретдин, 1907, б. 416; Юсупов, 2006, с. 188], "...Бән бу халкың" шигырендә: مرريو لﯕوك هتين - нитә күңел виререм, "... Бән Ходаның..." дип башлана торган шигырендә: ىمرولوا راو - вар улырмы, Хақ Тәгалә хөкем қыйлғач варму (ىمراو) қолның чарасы, хәзрәтенә варасы (ىس هراو), туғры йула варасы (ىس هراو) [Фәхретдин, 1907, б. 416; Юсупов, 2006, с. 190-191] һ.б. Г. Кандалыйның матур кызларга багышлана торган шигырьләренең кайсылары җанлы сөйләмә телгә, кайсылары китаби-төркигә якын итеп языла. Боларның һәр икесендә дә бер үк сүз һәм традицион, һәм халыкчан вариантында кулланылырга мөмкин. Аерым очракта сүзнең традицион язылышы ешрак кабатлана, мәсәлән, бән ~ мән чиратлашуында, бән вариантының актив булуы күренде. Вар ~ бар, вир ~ бир язылышында халыкчан әйтелешнең ешрак файдалануы күзәтелә. Мәсәлән, вардыр [1988, б. 86], вирә [1988, б. 87], вирә [90], Ходай бирсен [90], иген икмәк бирер икмәк, белеп иксәң, бирер күпләп [5], ишан биргән [100], бар [103], серен бирмәс [104], барыр булсаң [105], бәндин ғайригә варма, җиһана киләне вармы [108], бар, сәни бәңа бирсен имди, сәни бәңә бирсен имди [109], биреп қуяр [111], ятқа биргәнне, үгет бирәм, бармыйм дигән сүзеңне, бар биргәне [113], бер барғачдин, баруың, әгәр барсаң, барған ирең [114], файда бирмәс имди, файда бирмәс имди [115], нәчек барыйм [117], кем вирә, Алла вирүр [119], вирә Хода, вирүб тәүфиқ [120], баруб юлықса [123], сәне бәңа бирер микән Ходаем, әгәр бирмәсә сәне Алла бәңа, әҗәл бирсен мәңа вә йаки сәңа [133], үсеп бара, чықып бара яңа үсеп бара [138], сөйләп бир [141], күрәсең бардыр [142], барып йиткәч [146], сәңа вар ирде дәрдем [149], бән вардым [150], мәқсудың бирсен Алла [153], дәхи барму, дәхи барму [176], наданға вирмәк, намазға вараем, мәсҗедә варса, [177], бирер Алла [178], варсаң, бармақ, бирүр Алла [179], вирсә, варсаң [180], бирә белмәс [183], вардым, дәхи вардым [185], ғомер вирсен, бәңа вирсен, бәңа бирсәләр [186], вар икән [187], вирмәде сәне [188], кире вирсәң [189], бер Ходаем бар [190], нә вар икән [195], байлығыны вирмәз, вирмәз мишәргә һәм татарға [196], бирер идең [201], ике асыл қош барадыр [202], очып барыр идем [204], бармы [205], җаным бирсәм иде, барып қайта [206], хәер бирдем [2027], Ходай бирәр микән, Ходай биргән сәңа [208], бәңа бирер, сәңа биргән, мәңа бирсен [209], нә шәмес вар [211], йәнә барсам [213], ғомер бирсен, миңа бирер микән [214], китүб барғач [219], ишедеб вармаясыз [220], бәндә күңлең бармы, ни киңәш вирсәм [230], биреп җибәр, бирмәсәң [239], янып барған йөрәккә [241]. Шулай итеп, язма традиция дәвам ителгәне хәлдә, халыкчан-сөйләмә әйтелешнең язма тел берәмлеге буларак ныгый баруы күзәтелә. Әхмәт Уразаев-Кормаши башлангыч белемне Курган өлкәсендә ала, аннан соң Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендәге мәдрәсәдә укый, димәк, казакълар белән аралашып яши. Шуңа күрә ул үзенең "Кыйссаи Бүз йегет" (1874) һәм "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" (1879) әсәрләренең ничек итеп язылуын болай аңлата: "Имде мин фәкыйрь пөртәкъсыйр бу хикәяте гаҗибияне госманлы таварихларындан күреб, җиңелерәк телемез нугай вә казак лөгатенчә чыгарыб, "Бүз йикет" нам нөсхәмез кеби, мин әүвәлиһи ила ахирихи тәсхыйх вә мокабәлә кыйлыб иҗаз тарыйкынча бер-ике телгә тәсныйф кыйлдым...", - дип, үз ана теле белән бергә, казакъ теленә дә мөрәҗәгать итүен белдерә [Кормаши, 1879, 1894, б. 50]. Димәк, автор үзенең әсәрләрен, аңлы рәвештә, бар, бар ирде, булды, барыб, бардыр, була торган, биреб булса һ.б. дип язып, кыпчак-татар әйтелешенә нигезләргә омтыла: ىدلوب - булды, ىدريا راب - бар ирде, براب - барыб, رودراب - бардыр, ناغروت لاوب - була торған, بوريب - биреб, هسلوب راب - бар булса [Кормаши, 1894, б. 2-3] һ.б. Шуның белән бергә, бу шагыйрьның иҗатында да, билгеле бер дәрәҗәдә, угыз төркеменә караган традицион язма берәмлекләрнең саклануы һәм аларның сөйләмә берәмлекләр белән нәүбәтләшүе күренә. Мәсәлән, "Кыйссаи Бүз йегет"тә: ...Әлқыйсса. Хикәятдә андағ кәлмешдер... шәһәрендә бер хан вар ирде. ...аның бер қызы вар ирде [1874, б. 2], ...қыз йәнә әйтүр ирде нә хәсрәтең вә нә сирхәтең бар диб табиблары килтүрүр ирде [Кормаши, 1874, б. 3]. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәт мәрсиясе" әсәрендә (1902) бар сүзенең вар дип язылышы күзәтелми, кыпчак-татар телендә әйтелгәнчә языла: نادداهتجا هجردراب ىﻈح - хаззы (өлеше) бар дәрәҗәи иҗтиһаддан, زماغواغ هنغ ىاراق هنسلجم راب - мәҗлесенә қарай ғына ғауғамыз бар, راب زماغواق ىاراق هنغودق هنغ - қодуғына қарай ғына қауғамыз бар, زمادوس هنغ ىاراق هنيرازاب راب - базарына қарай гына сәүдәмез бар, راب معمجم زاوب رب - бер буаз мәҗмәғым бар [Акмулла, 1892, б. 3]. Бу вакытларда иҗат ителә торган проза әсәрләрендә, алда әйтелгәнчә, адресатны күз уңында тотып язарга кирәклек мәсьәләсе алгы планга чыга. Боларның барысы да язма текстта файдаланыла торган тел берәмлекләренең махсус рәвештә сайланып кулланылышына тәэсир итә. К. Насыйри үзенең "Әбүгалисина кыйссасы"н махсус рәвештә татар телендә укучыга багышлап язганга күрә, халкыбызның җанлы сөйләмендә кулланыла торган сүз һәм сүз формаларын файдалана, сүз башында [б] тартыгы кулланыла: ...Шундаен кешеләр бар: кыйссаның мәзмунын вә мәгънәсен фәһемләү түгел, хәтта гыйбарәсен генә дә бик читенлек белән укыйлар. Бәс, гарәб фарсы аз белгән адәмләрдән кыйсса вә хикәят укырга ихласы бар кешеләр өчен, ошбу Әбүгалисина кыйссасын халык аңларлык итүб рус мәмләкәтендәге мөселманлар теленә тәрҗемә кыйлдым" [1896, б. 3], ...астында бер табақ кәғәз барын сизәр иде, ...дәрес бирер иде, шәкердләренә дәрес биреб, йәшнең һәр хәлдә бер хөкеме бардыр, җауаб бирер иде, барыб йитделәр [1896, б. 4], бу эшдә ни хикмәт бар, безгә хәбәр бир, заманда бер адәм бар иде [1896, б. 5] һ.б. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәре "Тәрҗеман "газетасы теленә якын итеп язылганга күрә, сүз башында рәттән вар-, вир- формасы кулланыла: راو دﺨسم ىكيا - ике мәсҗет вар, رب راو هناح كوﭽك - бер кечек ханә вар [1886, б. 2], ىديا روريو سرد - дәрес вирер иде [3], زس هريو ىرللااب - балалары вирәсез [3], ىري كنيسودنك ىديا راو - кәндүсенең йире вар иде [4], بوراو ىرغوط - туғры варыб [4], ىديا لكشم كپ قمراو - вармақ пәк мөшкил иде, راو هد رلقارپوت قيجآ - ачық тупрақлар да вар, زمريو هد هغامﭼآ زغآ - ағыз ачмаға да вирмәз [Акъегет, 1886, б. 7] һ.б. "...Казан виләятемездәге кулланыла торган Тутыйнамә китабын госманлы т[ө]рекләре телендә күрүб вә ул телне безнең халкымызга аңлауы мөшкел булганлыкдан һәммә дәрд әһеле укуб файдалансунлар өчүн мәзкүр госманлы т[ө]рекләре телендән үз татар телемезгә тәрҗемә кыйлдым" [Фәизхан, 1887, 1896, б. 2]. ىديا راب رهش غولا رب - бер олуғ шәһәр бар иде [Фәизхан, 1896, б. 2], ىديا راب ركادوس ىلمسا ديعس رب - бер Сәғыйд исемле сәүдәгәр бар иде [3], كنوص ندنوريب هقدص هجقآ كنم - мең ақча садәқа бирүеңнән соң [3], نوجيا لااب وكذيا بيراب هدنآ - анда барыб изгү бала өчен [1896, б. 3], ...бай булса да, булмаса [Фәизхан, 1896, б. 5], мең алтундан бер меңне Тутый бәһасен бирде (ىدريب) вә бер меңне атасындан алған сәрмәйә ичүн бирде (ىدريب) [Фәизхан, 1896, б. 6] һ.б. З. Бигиев, Р. Фәхретдин һәм Ф. Кәрими иҗатында бер үк сүзнең [б] яки [в] авазлары белән башлануы, төрле авторда, төрле максат күздә тотылганга күрә, төрле дәрәҗәдәге чиратлаша. З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) романында: راو - вар [Бигиев, 1991, б. 221], بوريو - виреп, راو - вар, ىدريو - вирде, مودريو - вирдем, بوريو - виреп [Бигиев, 1991, б. 222], ندنكودريو - вирдекендән [223], هﭽنيمريو - вирмәенчә, هدنكودريو - вирдекендә [224], رلشممريو - вирмәмешләр [226], رليدريو - вирделәр, ىدريو - вирде [227] һ.б. Вариант: هدمغودراب - бардуғымда [Бигиев, 1991, б. 222], راب ىديا - бар иде [223], لك بولب ىنمسا راب - бар, исмене белеп кәл, ىتمذخ ناكيا راب - хезмәте бар икән [224], ىديا راب - бар иде [226], بوراب زمرارق - барып қарармыз, زماملآ اراب - бара алмамыз, راب هد زمرلتمذخ - хезмәтләремез дә бар, زماملآ اراب - бара алмамыз, زكنارق بوراب - барып қараңыз [Бигиев, 1991, б. 227] һ.б. Әсәрнең берничә битеннән китерелгән мисаллардан күренгәнчә, бир сүзе барлык диярлек формалары белән бергә, рәттән угыз вир рәвешендә, бар сүзе, кайбер чиратлашулары белән, кыпчак-татар әйтелешендә дә языла. "Гөнаһе кәбаир" (1890) романында: بوريو - виреп [Бигиев, 1991, б. 254], هيمراو - вармайа, نوسريو - вирсен, بوريو - виреп, - варып [255], بوريو - виреп, - виреркән [256], ريو - вир, ردراو - вардыр, راو - вар [258], بوريو ملاس - сәлам виреп, كودريو - вирдек, نمروريو - вирермен, ىدريو - вирде [260], رليمريو - вирмиләр [261], هريو ن - вирән [262], بوريو - виреп, نسروريو - вирерсең, مدريو - вирдем, اكروريو - вирергә, زكن هسريو - вирсәңез, ناكيا ومروريو - вирүрме икән, ىمريو - вирми, [263], نمروريو - вирермен [Бигиев, 1991, б. 264] һ.б. Вариант: هسيا راب - бар исә, كنسيد راب - бар дисәң, ىدراب - барды, وميدراب - бардыму [1991, б. 255], راب رلرﺒح هن - нә хәбәрләр бар [259], نمروليب هدنغلراب - барлығын да белермен [263], راب متمذح - хезмәтем бар, نوسرب - бирсен [Бигиев, 1991, б. 264] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, авторның икенче романында да, беренчесе кебек үк, бир сүзе барлык сүзформалары белән дә угыз-уйгыр вир рәвешендә, бар сүзе кыпчак-татар теле яңгырашын саклап языла, ягъни аерым очракта нәүбәтләшүләр күзәтелә. Авторның "Мавәраэннәһердә сәяхәт (ТрансОксанияйә сәфәр) (1908) " публицистик хезмәтендә, романнарыннан берникадәр аерымланып, барлык төрки кавем дә укысын дигән максат күздә тотылып язылганга күрә, кыпчак төркеме телләренә хас булган үзенчәлекләр белән, бик аз санда гына чиратлашып, фәкать угыз язылышында бара: ىﺒك ىرلكدريو - вирдекләре кеби, بوريو هركذت رب - бер тәзкирә виреп [1991, б. 294], ىديا راو هدنركف تسايس لها - әһле сәйасәт фикерендә вар иде [1991, б. 295], زﯕريو ىاﭼ اﯖب - бәңа чәй виреңез, نازق ىمراو زﯖغيدنلوب هد - Қазанда булундығыңыз варму [296], هسيا رولوا ميك ڭناسنا ردراو ىتمرح هد - Инсаның кем улур исә дә хөрмәте вардыр, ىلريخ ىادخ نوسريو رمع نوزوا - Ходай хәерле озын ғомер вирсен, راو مكلم - милкем вар [Бигиев, 1908, б. 22, 1991, б. 297] һ.б. Ф. Кәрими әсәрләрене телендә социаль аерымлануга нигезләнгән вариантлылык тагын да ныграк сиземләнә. Авторның татар укучысы күздә тотып язылган әсәрләрендә, мәсәлән, "Салих бабайның өйләнүе" хикәясендә (1897), эзлекле рәвештә бар формасы языла: бар иде [Кәрими, 1979, б. 220], бара торған идек, без барғанда, бар иде ди, бар иде ди, мәктәпкә барадыр идек, барып [221], имтихан дигән нәрсә бар [Кәрими, 1979, б. 222] һ.б. "Торналы авылының мәктәбендә" (1898) хикәясендә әлеге язылыш дәвам итә: җитмеш бала бар [Кәрими, 1979, б. 231], бар микән, искесе кебек бара [Кәрими, 1979, б. 232] һ.б. "Бер шәкерт илә бер студент" (1900) әсәрендә дә язмада татар сөйләмә теле чагылыш таба: бар иде [1900, б. 2, 1797, б.246], туп-туры барып [Кәрими, 1979, б. 247] һ.б. Ф. Кәриминең "Аурупа сәяхәтнамәсе" (1902) төрки дөнья укучыларына тәкъдим ителеп язылганга күрә, төрки-угыз формалары файдаланыла, әсәр транскрипциядә басылганда күбесе татар әйтелешенә әйләндерелә [Кәрими, 1996]: قدراو هلازقاو - воқзала вардық [Кәрими, 1902, б. 4, 1996, б. 151], ىدلريو تراشا - ишарәт вирелде, هدقدراو هﮋيراپ - Парижа вардықда, ردراو هديلامتحا - ихтималы да вардыр, ىدلريو تراشا - ишарәт вирелде, ىدمراو - вармады [152], روليريو تامولعم - мәғлүмат вирелер [Кәрими, 1996, б. 154] һ.б. Шулай итеп Ф. Кәрими әсәрен кайсы укучыга багышлап язуына карап, тел берәмлекләрен сайлап кулланыла. Төрле жанр-стильдә иҗат иткән Р. Фәхретдин әсәрләрендә тел берәмлекләрен файдалануда бу тәртип эзлекле булып саклана дип әйтә алмыйбыз. Р. Фәхретдин ата-аналарга, балаларга багышлаган дини-дидактик әсәрләрен, үзе белдергәнчә, "ачык ана телемездә йазылмышдыр" дип ассызыклаганда, гарәп һәм фарсы сүзләренең сөйләмә тел берәмлекләре белән алмаштырылуын күздә тоткан булса кирәк, чөнки имляда традицион төрки формалар актив кулланыла. Мәсәлән, "Тәрбияле бала" дини-дидактик әсәрендә: Тәрбияле бала дөнья байлыгына вирелмәз вә бер мәмләкәт падишаһлыгы илә алмашдырылмаз. ...Нинди йомыш гына сораса да вирүрләр [Фәхретдин, 1898, б. 2]. Бу тәртип авторның әдәби әсәрләрендә дә дәвам ителә. Мәсәлән, "Сәлимә яки гыйффәт" әсәрендә: вирергә [Фәхретдин, 1979, б. 268], алып варачақ иде [269], көннәрем вар идекене, контораға вардығым [269], нә кеби урынлара варып [Фәхретдин, 1979, б. 270] һ.б. һәм "Шура" журналындагы басыла килгән мәкаләләрендә дә дәвам ителә. Фәнни хезмәтләрен автор белемле кешеләр өчен иҗат итә, шуңа күрә бу төр хезмәтләрендә, традицион төрки формалар белән бергә, башка жанрдагы әсәрләренә караганда сан ягыннан күбрәк булып, гарәп-фарсы алынмалары мул файдаланыла. Билгеле булганча, классик әдипләребез үзләренең беренче әсәрләрен үк халкыбызның сөйләмә теле берәмлекләре белән язарга тырышалар, әмма аерым сүзләрнең язылышында традиция дә дәвам ителә. Мәсәлән, Г. Исхакыйның "Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер"(1899) дигән беренче әсәрендә, сирәк кенә бән язылышы күзәтелә: Әй Раббем, ...синең миңа ярдәмеңә каршы шөкерләр бәнем кодрәтдән килмәдекене белерсең, ...бән колың [36], әмма эзлекле булып, бар- һәм бир- формасы кулланыла: Әсма абыстайга барыйм әле, Алла теләсә бирерләр, ...гарәпчә әллә никадәр китаплары бар [Исхаки, 1998, б. 33, 34] һ.б. Авторның "Бай углы" әсәрендә (1903) бунда (هدنوب) формасы саклана [1910, б. 164, 1998, б. 115], әмма эзлекле рәвештә бар-, бир- язылышы бара: راب زﯕلغوا - уғлыңыз бар [Исхаки, 1910, б. 165; 1998, б. 115], ...дәүләтләренең һәрвақыт алға ىوراب - баруы [1910, б. 166; 1990, б. 116], ...хатын кыз мәҗлесенә алыб бара (اراب) иде [1910, б.167; 1998, б. 117] һ.б. Г. Ибраһимов һәм Ф. Әмирханның беренче әсәрләрендә дә, бик сирәк вариант рәвешендә традицион язылыштагы бән файдаланылса да, сөйләмә мән формасының норма буларак ныгып кулланылуы мәгълүм, әмма бар-, бир- тамырларының традицион язылышы белән чиратлашуы күзәтелми булса кирәк. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә: هغروراب هكهسردم - мәдрәсәгә барурга кирәк, ناغراب هكرهش - шәһәргә барған, هدناغراب هدلوي - йулда барғанда, قجا روط بوراب - баруб торачак, ىديا اراب بلايوا - уйлаб бара иде, ىوراب اك رهش - шәһәргә барыб... һ.б. [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2]. Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә: йазыла бара, йактылык та бар, әсәре бар, концерт биреләчәк иде, трагический халәт бирә иде, зиаратқа барыб, бармый калсам, барырға мәҗбүрият күрми идем, бар иде, барырмын дип, [Әмирхан, 1909, 1984, б. 6-16]. Мисаллардан аңлашылганча, классик әдипләребезнең беренче әсәрләрендә үк бар- тамыры, асылда, эзлекле рәвештә халыкчан вариантында чагылыш таба. Татар телендәге саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] тартык авазының язуда күрсәтелүенә мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркине угыз һәм кыпчак төркемендәге телләргә аера торган өченче билге. Тюркологиядә кабул ителгәнчә, төрки гаиләдә кыпчак төркеменә караган (шул исәптән татар телендә дә) телләрдәге сүз башында [б] тартык авазының угыз төркеме телләрендә эзлекле рәвештә язуда күрсәтелмәве, әлеге ике төркемне берсен икенчесеннән аера торган өченче билге булып күрсәтелә [Грунина, 1977, с. 84]. Ә. Каргалыйның "...гарәп телендә проза белән язылган "Тәфсире кәбир" ("Олы тәфсир") һәм "Мишкәтел әнвәр" ("Нурлар чыганагы") дигән әсәрләрдән алынып" [Гайнетдинов, 1985, б. 127], шигъри шәкелдә язылган, автор үзе хикәят дип атаган "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" әсәрендә (1845), тартык авазларның язылышы, эзлекле рәвештә, асылда, борынгы төрки традициядә, ягъни төрки-угыз формалары нигезендә дәвам ителә. Төрки-кыпчак-татар телендә бул- тамыры белән башлана торган сүзләрдә языла торган [б] тартыгы сүз башында күрсәтелми: улды [3], улыр [3], улубән [3], уламы [3], улмак [3], улачақ [3], улимамыз [3], улубән [Каргалый, 1889, б. 3], улыб [4], улса. улубән, улыр [5], улубән, улды [6], улынмаз, улмады, улсын, ула [Каргалый, 1889, б. 7] һ.б. улма, улмаз, улды [Өмми Камал, 1884, б. 108]. Текстта [б] тартыгының язуда чагылышы сирәк очрый торган вариант буларак кабул ителә: نارك نددح ىقح ىدلوب اهب رب - бер бәһа булды хақы хәддин гиран [Каргалый, 1889, б. 3]; وب هسريا زاملوا ردقم لب بيﺼن زاملوب ىخد - бел мөкаддәр улмаз ирсә бу дәхи булмаз насыйб [Өмми Камал, 1884, б. 108], ر لاهرهز ى دلوب كاﭼ - чәк булды зәһрәләр [10]. Мисаллардан күренгәнчә, Ә. Каргалый әсәрендә, төркиугыз-уйгыр телләренә хас булганча, сүз башы позициясендә, [б] тартыгының язуда күрсәтелмәве орфографик норма буларак дәвам итә. Төрки-кыпчак-татар сөйләмә телгә хас әйтелешнең язуда сирәк кенә чагылышы норма варианты булып кабул ителә. Кыпчак телләрендә әйтелә һәм языла торган [б] тартыгының угызларда әйтелмәве һәм язылмавы мәсьәләсен тикшергән вакытта, шундый ук дип әйтерлек икенче үзенчәлеккә, ягъни белә, берлә, берлән ярдәмлекләренең илә, илән булып та кулланылуына игътибар итәргә, берлән, белә һәм илә, илән сүзләренең алмаштырылып файдаланылуын, угыз-кыпчак төркеменә караган телләрнең үзара мөнәсәбәте тәэсирендә барлыкка килә торган норма-вариантлылык дип карарга тиешбез. Илә ярдәмлегенең табигате һәм вазыйфасы хакында И. Абдуллинның "Лексикада кайбер үзгәрешләр тарихыннан" мәкаләсендә болай диелә: "...Төрек һәм азербәйҗан телләрендә төп форма булып йөрүче илә татар әдәбиятында да (берлә формасы белән бергә) актив кулланылган. Без аны Гали, Мөхәммәдъяр, У. Имәни, Курмаши әсәрләрендә таба алабыз. Н.А. Ашмарин бу күренешне борынгы уйгыр теле тәэсире белән аңлата. XIX йөзнең соңгы чирегендә көчәеп киткән төрекчелек агымы бу бәйлекне куллануга да йогынты ясый" [Абдуллин, 1963, б. 24]. Ә. Каргалый иҗатыннан күренгәнчә, илә бәйлегенең ХIХ гасырның беренче чирегендә дә эзлекле булып файдаланылуы мәгълүм. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әлБистәви әс-Сәгыйди" (1845) әсәрендә эзлекле рәвештә илә бәйлеге кулланыла: نبويليا ﻊمج هليا ناج - җан илә җәмғ әйләйүбән [1889, б. 3], هليا تقرش - Йосыф илә [3], هليا لآ ىجارس مه نساردنوس - сүндерәсең һәм сираҗе ал илә (гаилә шәме илә) [4], мәкер илә, җаһы илә, годуви дин илә [1889, б. 5], дәстүр илә, әл илә, гаҗәләт илә [1889, б. 6], хәйр илә [1889, б. 7], зикер илә, әсмар илә, күзләре илә [Каргалый, 1889, б. 9], кәһр илә, дешләре илә [Каргалый, 1889, б. 10] һ.б. Әлеге ярдәмлек, еш кына очракта, алдагы сүзгә кушылып та языла: هليب - бу илә, هليسكع - ғакесилә (каршылык илә), هليجوا زوك - күз очыйлә, هلتقفش - шәфқатьлә [3], هليلاونم - минвәл илә (ысул, тәртип илә) [4], هلييأر نبوردنوس ىغارج - чырағы сүндерүбән раэ илә (фикере илә), هليماربا برديي - йидереб ибрам илә (көчләү илә), هليحدم - мәдех илә (мактау илә) [4], сөннәтилә, қардәшләремезлә, көффәрлә, вафирлә [1889, б. 5], аныңла, сачымлә, [1889, б. 6], сәбәблә [1889, б. 7], күзеңезлә [Каргалый, 1889, б. 9] һ.б. Ә. Каргалый иҗатында илә бәйлегенең вазыйфасын берике очракта илән һәм берлән формалары башкара. Мәсәлән, "Мөнәҗәт..." шигырендә: Тәүбә вә тәһлил илән пакъ итеб эч ташыңы [Өмми Камал, 1884, б. 108-109]. "Ләтыйфә" шигырендә: Дилбәремнең дәрте берлән йаздым ошбу нәмәи [Каргалый, 2002, б. 116]. Шулай итеп, угыз төркеме телләренә хас булганча, сүз башында [б] тартыгының язуда күрсәтелмәү очрагын бул- / ул- тамырлы фигыльгә һәм белән / илән бәйлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлата алабыз. Татар телендәге саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] тартыгының язуда күрсәтелү-күрсәтелмәве белән бәйле булган әлеге үзенчәлекләр, үзеннән-үзе аңлашылганча, Ә. Каргалыйның Сәяхәтнамәсендәге (1845) кебек үк, аның замандаш һәм каләмдәшләре иҗатында да дәвам ителүе мәгълүм. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә дә (1856) төрки-кыпчак-татар бул- тамырындагы [б] тартыгы эзлекле рәвештә сүз башында күрсәтелми, ягъни угыз телләренә хас булганча файдаланыла: ردلوا - улдыр, نوسلوا - улсун, رلنلاوا - уланлар, ايملوا - улмайа [1856, б. 2], هغرلاوا - уларға, بولوا - улуб [3], نمبولوا - улубән, ىدلوا - улды [4], نم بولوا - улубмән, بولوا - улуб [6], هسرولوا - улурса, نلاوا - улан, زكناملوا - улмаңыз, قمنولوا - улынмақ [9, 10], اولسه - улса, مل ه لوا - улалем, ىنرلاوا - уларны [10], نبولوا - унмаз, ىدلوا - улды, هلوا - ула [11, 12], ىاغاملوا - улмағай [13], رولوا - улур, شملوا - улмыш [Салихов, 1856, б. 14] һ.б. Вариантлар да күзәтелә: бәнем йуқ һич гыйбәдәтем, булынмады (ىدامنلوب) итағатем, ىاغاملوب - булмағай [1856, б. 7]. буларға (هغرلاوب) нидәим бән ғаса [8]. булынмаз (زمنلوب) һич сезә шафи, һидаять вир бәңә, Йарабб [1856, б. 9], булур (رولوب) ирсә... [9, 10, 14], булур (رولوب) нәзил фәсади... [11, 15], ىاورن بولور - булур урны... [1856, б. 12, 16], булуб (بولوب) мәшғүл [1856, б. 14] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сүз башындагы [б] тартыгы, Ә. Каргалый әсәре белән чагыштырганда, Һ. Салихов китабында шактый еш кабатлана: ىاغلوب - булғай, ىغملوب - булмагай, هسلوب - булса, رليدلوب - булдиләр һ.б., ягъни кыпчак-татар формасы да активлаша. Бу авторда илә бәйлеге дә еш кабатлана: ғатаң илә (هليا) нәвал [Салихов, 1856, б. 2], өммәһат илә (هليا) мәрхүм, әғмам илә (هليا) ғәммат, әхвәл илә (هليا) халәт, доғаи хәер илә (هليا) дияне, мәкер илә (هليا) әл [1856, б. 3], هها هليا راز ملاشود - дөшәлем зар илә әһә [1856, б. 10] һ.б. Авторның "Тәэссеф" шигырендә "Гафләт илә үттде гөмерем, әй дәрига, нидәйем" дигән юл унтугыз мәртәбә кабатланып бирелә [Татар поэзиясе..., 1992, б. 273-274]. Илә бәйлеге кушылып языла: هلتعيدخ - хәдиғатлә [1856, б. 3], هلويات - таюлә [4] هليلعف - фиғлилә [10], رلبوياملوا هلشيا وب - бу эшлә улмайублар [Салихов, 1856, б. 17]. Автор шулай ук берлә формасын да куллана: هلرب ركف - фикер берлә, هلرب ركذ رارﺒت ملت - телем тибрәр зикер берлә, دليق نايب هلرب ملت مي - телем берлә бәйән кыйлдым [Салихов, 1856, б. 8], ىكيا بصاب ىنوزوي هلرب ىقايآ - басыб ике аяқы берлә йөзен [Салихов, 1856, б. 17], ғаеб эш берлә [Салихов, 1856, б. 18] һ.б. Илән формасы да файдаланыла: корга илән (نلايا) улмаз [Салихов, 1856, б. 16] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, Һ. Салихов иҗатында эзлекле рәвештә илә бәйлеге кулланыла. Ш. Зәки шигырьләрендә дә төрки-угызча әйтелә торган сүзләрдә сүз башында [у], төрки-кыпчак-татарча әйтелә торган сүзләрдә сүз башында [б] кулланылышы дәвам итә, бу төр язылышның үзенчәлеге күзәтелә. Мәсәлән, "Гашыйк хәлен гашыйк белә" шигырендә, фәкать угыз формасы файдаланыла: улан, улыр, улыр [Зәки, 2002, б. 39]; "...И дәрига!" һәм "..Бән ходаның бер гарибе..." дип башлана торган әсәрендә [у] һәм [б] белән башлана торган сүзләр чиратлаша, төгәлрәк әйткәндә, рәттән тезелеп бара торган угыз формасы бер-ике мәртәбә кыпчак формасы белән алмаштырылып куела: رردلوا مارآ لد نوج - чөн диларам улдыр, نديللاوب - булалидан, ردشملوا - улмышдыр, لغلوا - улғыл, لغلوا - улғыл [Фәхретдинов, 1907, б. 415; Юсупов, 2006, с. 186]; ىم رولوا راو - вар улурмы, زاملوا ليﺌاز - заил улмаз, رولوا لصاح - хасыйл улыр, قملوا نوبز - зәбун улмағ, غورد ىدلوب ىزوس به - һәп сүзе булды дөруғ, هلوا روهقم - мәқһүр ула [Юсупов, 2006, с. 190-192]. "Гашикы ашәфтәнең..."дип башлана торган шигырендә әлеге ике форма бер үк юлда бергә кулланыла:...ىنه اش لوا رليدل وب رلنلاوا هليا لد درد - дәрде дил берлә уланлар булдылар ул шаһыны. "...Эстәсәм галәмдә..." дип башлана торган шигырендә, ى اغلوب هسلوب - булса булғай, ىاغلوب - булғай, ىاغملوب - булмағай дип, сигез мәртәбә фәкать кыпчак формасы кабатлана: Эстәсәм ғаләмдә сәндик йарый булғай булмағай Булса булғай сән кеби ғамхорә булғай булмағай... Җан илә иман икәүлән өйүдә бал эчәр Нагяһан ул икесе бер өйүдә булғай булмағай... [Юсупов, 2006, с. 186-190]. Ш. Зәки иҗатында, Ә. Каргалый һәм Һ. Салихов әсәрләрендәге кебек үк, илә бәйлегенең эзлекле рәвештә кулланылуы күзәтелә, аерым очракларда берлә формасы да кулланыла. Мәсәлән, "Һай, нә ойурсән?" дип башлана торган шигырендә "...күңелеңне ғыйшқ илә", "... сонарсән әлеңе хирс илә", "...ғомрең илә харидар" дигән тезмәләрдә илә бәйлеге өч мәртәбәдән соң, батыйль берлә дип йомгаклана [Зәки, 2002, б. 29; Татар поэзиясе..., с. 323]. "Бән Ходаның" дип башлана торган шигырендә хәсрәт илә, нәфес илә дип кабатлангач, "Бакый гомрем әһле тәкъвалар илән кичсен бәнем"дип илән бәйлеге һәм "Бәс, риязәт берлә нәфсем калгәсен вәйран кылыб" дип, берлә формасы белән чиратлаштырыла. Г. Кандалыйның "Шигырьләр һәм поэмалар" җыентыгын төзүче һәм фәнни аппаратны әзерләүче, кереш сүз авторы тарих фәннәре докторы М. Госманов шагыйрьнең төрле чыганакларын бергә туплаганда, аның орфографиясенең ничек сакланышы турында болай дип белдерә: "Күп кенә сүзләрнең язылышындагы фонетик параллелизмга нигезләнгән орфографик төрлелек, мәсәлән: бән-мән-мин; сән-син; вар-бар; түгел-дәгел; сачәк-чәчәк (хәтта: сачак...); килеп-кәлеп (килеб-кәлеб - И.Б.); дийәйемдийәен; дел-тел; итеп-идеп (итеб-идеб - И.Б.) һ.б. шуның ишеләр чыганакларда китерелгәнчә саклана. Чөнки мондый үзгәлекләрнең кайсылары авторныкы, кайсылары күчереп язучыларныкы булуын аныклау хәзер мөмкин түгел. Өстәвенә ул төрлелекнең, югарыда әйтелгәнчә, иске әдәби теле халыклашу, сөйләм теле нигезендә яңадан формалашу процессында барган тенденцияләр бәрелешенең - ике башлангыч арасындагы көрәшнең-чагылышы икәнлеген онытмыйк (димәк, бер яктан кимчелек булган әлеге төрлелек, икенче яктан караганда, тарихи документальлек кыйммәтенә дә ия икән!) [Госманов, 1988, б. 448]. Сүз җаенда шуны әйтеп үтик, М. Госмановның әлеге фикере, Г. Кандалый иҗатын тикшергәндә генә түгел, бәлки иске татар әдәби телендә иҗат ителгән барлык әсәрләрне дә хәзерге графикага күчерү барышында нигез итеп алынырга хаклы. Г. Кандалый шигырь һәм поэмаларында исә, югарыда искә алынган төрлелекләр белән бергә, тагын сүз башында [б] авазының язуда күрсәтелү һәм күрсәтелмәү очрагын да искә алырга тиеш булабыз. М. Госманов тарафыннан "...теле гаять чуар, ясалма, "урта белемле" укучы өчен дә аңлаешсыз", - дип билгеләнгән [Госманов, 1988, б. 29] "Рисаләи-л-иршад" поэмасында, барлык төр кушымчалары белән дә ул- формасы кулланыла: уладыр, ласән, улып, улып, улғыл, улып, улыр, улыр, улсаң, улма, уламын, улсаң, уласән, ула, уладыр, улабән һ.б., сирәк кенә [б] тартыгы белән башлана торган сүзләр дә күзәтелә: Сәғадәт эчрәдә булғыл [246], Ки булғыл пақ, лотъф зәйли, Ки булма соңра дәр-вәйли [252] [Кандалый, 1988, б. 245-251]. Г. Кандалыйның чибәр кызларга багышланган поэмаларында да, әлеге традиция дәвам ителә. Мәсәлән, "Шәфгый"поэмасында: улыр, улып, вара, вар, улдым, улып, улып, вармаз, улмадым, варам, варам, улып, варасән, бәңа, улдым, варыйм, улсын, варан, боның, бәңа, бәнемдик, бәңа. Түбәндәге вариантлылык күзәтелә: ...Сағышдин улмадым мин буш, ... Сезгә варам имеш мән уш... [347], Йә оҗмах хуры идеңмү, Булып Хур йиргә иңдеңмү? Вә йаки монда килдеңмү, Ирәм бағындин, и җаный [Кандалый, 1988, б. 341-351]. "Фәрхи" поэмасында: бәңа, бән, бәнем, вардыр, варганыңда, улдым, улып, улып, уладыр, бән, улырды, бәне, бәңа, бәңа, вирмәз, вирер, улам, улам, бәне, вирер, бәне, бәнем, улубән, бәнем, бәңа. Тагын шундый вариантлылык та бар: мәне, мән [1988, б. 354], булып, барсаң [355], сәлам булсын, зар булып [356], сәне мәңа ул бирер иде мәгәр, бар әйләдең, бармам [358], бардым [359], йитәр инде, инәлмәм мондан ари, сәңа булсын сөйәрди чын җәнекә, безә улсын қадерле остабикә [360], булса да, булды ла [361] мәңа кил [362], минеке дип әйтеп булмас, бармамын, инәлмә [364], барған җирең, әгәр бәңа кәлер булсаң, ...бәнем кеби бере булмас, харап булды нәчә күзләр [365]. Мисаллардан күренгәнчә, вариант дип аталган күренешләр бу поэмада сан ягыннан традицион норма булып дәвам ителә торган берәмлекләр дәрәҗәсенә күтәрелә яза. "Сахибҗәмал" поэмасында инде, алдагы әсәрләрдә вариант булып бара торган җанлы сөйләмә сүз һәм сүзформалар сан ягыннан алга чыга, традицион норма күрсәткечләре исә вариант дәрәҗәсендә файдаланыла: Парай иленә бардым мин, Ғашыйқ мәғшуқа зар булыб, Моңаеп, интизар булыб, җанашым ди-ди, зар булыб; Иман сүзен дийә белмәс, Дине сартын көйә белмәс, Бикәч диеп сөя белмәс, Барырсың андый фасиққа [391], булмаған, баралмыйдыр [392], булыр, булмас [393], булдым [396], булмай, булғай, барсаң, булыр [398], булып, булма, булалар [399], булалар, булалар, булисәр [400], булыр, була [407], булып, бара-бара [408], булып, булып, булып [409], монча, барып [410], булып, булып [411], булмағач, булмас [412], Кече йәшдин матур булдым, Ғыйлем булдым да зур булдым, Надан ир берлә хур булдым, Булып ғомергә мәхсүрә [413] һ.б. Поэманың ахырына кадәр рәттән сүз башында [б] тартыгы үзе языла, бу юнәлештә вариант күзәтелми, вариант кулланылышы дигәндә, бәне, бәңа формасының дәвам ителешен һәм бер мәртәбә варан сүзенең файдаланылуын әйтеп үтәргә тиеш булабыз [Кандалый, 1988, б. 408]. Г. Кандалыйның иҗатында илә, илән, берлә бәйлекләре бер үк әсәрдә файдаланыла. Мәсәлән, "Чәй бәянында" дигән шигырендә: ...Ки чын кясәгә салубән, Көмеш қашық илән алың, ...Лимун илә чәй эчелсә, Эчәнләрә күб әүлядыр. ...Бу шартлар берлә эчсәләр, Ула мәсрур, ула хуш халь... [Кандалый, 1988, б. 87]. Бер үк шигырьдә бер үк бәйлек кабатлана. "Илаһи, барча галәмне" дип башланган шигырьдә: Яратдың қодрәтең берлән, Нәҗат қыйл рәхмәтең берлән" [88], "Ки әүвәл ибтида итдем" дип башланган шигырендә: ...Бу кадәр моңлы зар берлән, Бу қадәр иғтизар берлән, Бу қадәр интизар берлән... [1988, б. 91]. Йақутлар табыладыр wақыт берлән, Wақытлар табылмыйдыр йақут берлән [96], "Үзең анда тик торасән" дип башлана торган шигырендә илә бәйлеге ун мәртәбә кабатлана [1988, б. 133], "И белмисең, шөйлә булдым" дип башлана торган шигырендә: Йосыф берлә Зөләйхадик, ...Йуқ әсбаб берлә алңыма, ...Ки қайгы берлә бетәсең, белән чиратлаша: Бу қарышмақ белән [140], ...сәнең берлә [201], сәнең берлә, сәнең берлә, сәнең берлә, сәнең берлә [202], Алла илә, ...бу дәрд илә, ...дәрдең илә, ...сәнең илә, ...қайғысы илә [230], Сәнең дәрдең белә... [237], Ки бән шухлық белән улдым, Шаярмақлық белән улдым, Вәлий ғәфләт белән улдым... [251]. Әлеге кабатланулар белән бергә илә, илән, берлә, берлән, белә ярдәмлекләренең аерым-аерым кулланылуы дәвам итә: Ходаем қодрәте илә... [91], Кил, и талиб, ғыйбрәи илән күзең ач [95], Абыстай берлә икәүләп [98], Ки ултырсаң да йар илә, Бу уғланның сорауилә [101], Әтәч дәхи күркә берлә бер тиң ирмәс [104], Кәлеб ирдем сәбәб берлә ивеңгә [118], Доғагүйең илән ачып кәлями [120], Әһл бәйтең илән уқубән шадемән [122], Җәһед берлән җыйнарға бәрабәр [123], Тулидүбән йәш илә күзләремне [124], Ата берлә анаңдин йадекярым [126], Сәнең илә күрешмәккә [128], Кичә берлән бәңа көндез бәрабәр [131], Йар илән сохбәт ғаҗәбдер, тәғне әғйар улмаса [138], Ки қайғы берлә гөрселдәп [142], Ғамең берлән..., Фәрағәт берлә һич ғашыйқ ятармы [154], Мамық берлән нәчек утны утны янармын [156], Бәнем илә күрешсәнә ниһанда [169], Ихлас берлә дыңлағыл, Тутый берлә ки қарғаны [173], Аның илә [179], Мәхәббәтсез билә торсаң [180], Өмид илән... Сабыр берлән [189], Кәрам берлә, қаләм илә, тел илә [197], Ки күркәм берлә мәрҗан буйныңызда [205], сәнең берлә [207], Фазъле берлә [209], ...бу ғашыйқлық берлә [211], Хәмед берлән [220], Ки бисмилла илә, ...Сағынмалық илән, ...Сәнең илә сағышым [227], Җәмалең илә кәмалең [228], Ғыйшықлық илә [229], Сәнең қайғы белә ахры үләрмен [232], Бетәр қайғу илән күңлем таралыб [234], ...ни халь берлә чыдаем [238], Сәнең илән булсам иде һәрдаим [241], Йөремә чықубән илә... [259], Үзең кемлек белән пәс тор [260], Хәя берлән шәрм бисйар [261]. Г. Кандалый иҗатында берлә, берлән ярдәмлеге белән формасы белән чиратлаша башлый: Торам кайғым белән, җаный, қаралып [132, 140, 150, 168, 171, 187, 189, ], һәм берничә мәртәбә кабатлана. "Рисаләи - л-иршад" поэмасында: ...Күңел берлән қолағың сал, ...Кичермә юқ белән әзман [1988, б. 246-247], Түңелмәслек белән улсаң [251], Ләгъү-ләһү белән мәшғуль [253], Илә бәйлегенең сүзгә кушылып язылу очрагы сирәгәя: Күңелмәссең буйлә улсаң [249], Шаяру - шухилә йөрдем [252], Фәсадәт эстәйүб буйлә [250], сорауилә [239] һ.б. Аңлашылганча, илә формасы эзлекле булып бара дип әйтә алмыйбыз. Гали Чокрый (1826-1889) шигырьләрендә дә традицион язылыш белән халыкчан вариантларның үзенчәлекле чиратлашуы, аерым әсәрләрендә билгеле бер стилистик аерымлауга омтылыш күзәтелә. Мәсәлән, авторның "Шәмгъ эз-зыя..." китабы "...тулысынча диярлек заманның руханиларына, мәгариф эшлеклеләренә багышланган мәдхия һәм мәрсияләрдән тора" [Татар әдәбияты..., 1985, б. 419; Гомәров, 2006, б. 21]. Китабының керешендә автор җанлы сөйләмгә хас булган сүз һәм сүзформалар куллана: "Бәс, безнең ғасырымызда да күб ғазизләр бар иде. Анларның да исемләре соңғыларға мәғлүм булыб, йадға алыныб, хәер-доғалар қыйлышырға сәбәбләр булса иде, чөнки олуғ ғазизләр үзләренең нәфесләрене вә ғазиз җанларыны айамай рийәзәтләр чигеб һөнәр вә гыйлем үгрәткәннәрдер вә белгән ғыйлемләрене мөғассирләренә тәғлим итәр өчен, күб михнәтләр чиккәнләрдер вә һәр қайулары унике фәндән мөмкин қадәре дәрес әйтеб ничә өйәздән җыелыб килгән талибләрне ғалим булғанчы вә имам вә мөәззин булырлық булғанча назыйр вә тәрбия қыйлғанлардыр, анларны соңғыларымыз онытыб бетмәсен өчен фәлән йирдә фәлән ғалим булған икән дийүрлек тәзкирәләр қалған булса йахшы булыр иде..." [Чокрый, 1883, б. 2]. Китерелгән өзектән аңлашылганча, татар сөйләмә телендә [б] тартыгына башлана торган барлык сүзләрнең дә ишетелгәнчә үк язылуы күренә. Шуның белән бергә, "олуг газизләрнең" тормышы-эшчәнлеге хакында мәрсия-мәдхияләрне тасвир итә башлау белән автор традицион язма берәмлекләрне күбрәк файдалануга күчә: ...Ләбибләр күб Қазан тулған, ғалимләре имам улған Кәсебләре кирам улған, ғаниләре һөнәрсаздыр... [1883, б. 7]. ...Мисале шул кем мәсҗеде вар, мәктәбе вар бик гүзәл Мондайын мәктәб мәдрәсә хас ғадәтедер мөғаш... [11]. ...Дәреседән чуқ бохара алмыш ул зарифың күб кәрам: Нәхү, мантыйк һәм мотаувәл бу диарға мәншурәт... Ул зарифиң мәүтидән соң тәдрисе өчен, Наиб улмыш дамади кем ул Шәриф хазрәт дора, Ул шәрифиң фәүтидән соң уғылы Борхани қалыб, Дәрес улмыш мәхфилендә чуқ заманлар чуқ фират... [22]. Мондин ары җөмлә Болгар мөслименә баш улыб, Мөфтилегендә хезмәт итде Хаҗиморза Тәфкилеф, Дәүләте чуқ, хөрмәте чуқ илдә-көндә бер кеше, Йөз мең ирдән мәшһүр улды Хаҗиморза Тәфкилев... [1883, б. 25]. Мисаллардан аңлашылганча, улган, вар, улмыш, улыб, улды һ.б. сүзләр үзләренең традицион язылышын саклаган хәлдә кулланыла. Г. Чокрыйның "Замме нәзыйр" ("Охшаш өстәмәләр") китабы "...мәшһүр суфый шагыйрь Сөләйман Бакырганига (1186 елда үлгән) нисбәт ителүче "Ахыр заман" (икенче исеме "Тәкый гаҗәб") китабын шәрехләп аңлату, хаталы дип саналган урыннарын төзәтү һәм аңа өстәмәләр бирү максатыннан иҗат ителгән" [Гомәров, 2006, б. 21-22]. Әлеге әсәрнең язылу шәкеле дә авторның алдагы китапларыннан шактый аерыла: гадәттә, өч юл бер үк сүз-рефрен белән тәмамлана һәм дүртенче юл бер үк килеш үзгәрмичә кабатлана: Пәйғамбәрнең шәрғы даим заһир булғай, Хақ Тәғалә бу өммәткә насыйр булғай, Һәр ғасырда ғалимләре садыйр булғай, - Андыйн артық тәқый ғаҗәб таңлары вар. "Заман ахры" китабы мәшһүр улды, Җөмлә мөэмин қоллар ара мәншүр улды, Ләкин бәғзе мөэмин моңа мөнкәр улды, - Андыйн артық тәқый ғаҗәб таңлары бар. Мәсҗидләр, мәдрәсәләр төзек булғай, Заһир - төзек, батыйн, әмма бозық булғай, Уқыр кеше аз булғай-өзек булғай, - Андыйн артық тәқый ғаҗәб таңлары вар [Чокрый, 1888]. Менә шулай итеп, улгай - булғай, улды - булды, булмаң, булыр, бар, вар формаларының кабатланып кулланылуы белән әсәрнең үзенчәлекле ритмы һәм яңгырашы хасил була: норма һәм вариантлылык сан ягыннан икесе дә бер дәрәҗәдә. Гомумтөрки язма традиция берәмлекләрен автор "Тәгый гаҗәб" әсәренең асыл сулышы буларак саклап, шул ук сүзнең җанлы сөйләмә халыкчан формаларын үзенең укучысына багышлый. Авторның башка әсәрләрендә дә язма-китаби һәм җанлы-сөйләмә язылыш берсе икенчесе белән чиратлашып файдаланыла. Мәсәлән, "Һәнүз анлар булуб залим" дип башлана торган өзектә: Мөфасәттә йылан улды... Табар һәрберсе йөз дуслар, Йөзе йөз мең булыр бисьяр,... Гүя мәзлум қыйлан улды, Болар бу хәл илә торса, Җәфа артып тотыр булса... [Татар әдәбияты, 1957, б. 247]. Аерым шигырьләрендә бер генә форманың кулланылуы да күзәтелә. Мәсәлән, "Болгар турында язган кайбер бәетләре"ндә: Мөселман ханлары торған, мөселманә хисар булған, Татар, башқорт, мишәр тулған, ғали җайда бина саздыр, Дәхи анда китап, Қоръән, уқу-язу бары булған [Татар әдәбияты, 1957, б. 248]. Яисә "Мәгърифәт йулы"нда: Қачан шәмғ дилә нур алған булсаң, Тәүүәриғ қыл, әсәрләр салган улсаң [Татар поэзиясе ..., с. 336], "Хаҗнамә"дән алынган өзектә: Һич күңелдән чықмас улды һәм доғада булды дал [Татар поэзиясе ..., с. 337]. Шушы ук тәртип бәйлекнең илә, илән, берлә, белән булып язылышында да урын ала: Йәнә шонча нәфис әлқаблар илә, Атаб дагый булырларде Ә. Уразаев-Кормашиның "Бүз йегет"кыйссасында (1874): ...Қушылур көн булған йуқ сабыр иткел сән әле, Без хазермез барурға шәһәр илгә йөрүргә, Алла әмре бар булса, дидареңезне күрүргә. Без илүңә барғунча дидареңезне күргүнчә, ...Қыз шул сағәт уйғаныб китде ирсә ул килмеш сурәт йанында булмады, ...би тақать булды, ...ғашыйқ булды, ...би тақать булды, ...барсам икән, йулында қорбан улсам икән диде [Кормаши, 1874]. Мисаллардан күренгәнчә, сүз башында [б] тартыгы биш мәртәбә кабатлангач, бер мәртәбә традицион улсам языла, ягъни кыпчактатар төркеме үзенчәлеге әдәби норма буларак урнаша, традиционугыз формасы хәзер вариант буларак дәвам ителә. Әлеге үзенчәлек шушы ук дәрәҗәдә диярлек "Таһир илә Зөһрә" кыйссасында да урын ала: ...шул заман шадыман улыб, ...Зөһрәнең ғыйшқы көннән-көн зияда улыб, сабыр қыйла алмады. ...Зөһрәнең шулқадәр мәхәббәте артты кем, намус вә ихтыяр қулындан китде вә көндез Таһирға тынычлық бирмәс булды. Ниқадәр улса да Таһир аслан йөзенә карамас иде, бу минем қарендәшемдер диб белер иде... Таһирға ғашыйқ уты заһир булды. ...Йикетләргә мәғлүмдер, әгәр дә хатын-қыз җәмәғате йекетләр тарафындин зәррәчә мәхәббәт сизмеш улсалар, кәнделәрене назға чигеб дәрдмәнд йикетләрне хараб итәрләр... И падишаһым бер балаң улыр,... қыямәткәчә телләрдә хикәят улыб сөйләнер... [1882, 1894, б. 2-6-7 һ.б. б.]. Әлеге форма, сирәк кенә булса да, әсәрнең тезмә өлешендә дә күзәтелә: ...Исемем аһ-зар улсын да, Алла мәдәт қыйлсын да... [1957, б.309] һ.б. Шулай итеп, Ә. Уразаев-Кормашиның һәр ике кыйссасында да сүз башында, мән, бар сүзләрендәге кебек үк, бул- тамыры да кыпчак-татарга хас булган әйтелешен күбрәк саклап языла. Бу авторда илә бәйлеге кулланылу дәвам итә, әмма илән, берлә формалары да ешрак кабатлана башлый: Малы вә хәзинәсе вә ғаскәре бик күб иде, бунча солтанәтлек илә дөнъяда һич нәрсәгә ихтыяҗы йуқ иде,... Аллаһе Тәгалә үзе бирмәсә, мәхлүк ни қыйлсын, бер аз заман бу фикер илән калды,... бер дәрвиш хуш аwаз илән қычкырып әйтер ки,... доғалар уқыб өрде һәм тырнақ берлән алманың тап уртасындан бүлеб,... Аллаһе Тәғаләнең фәрманы берлә қызыңны Таһирға бирәсән... [Кормаши, 1894, б. 2]. Китерелгән мисаллардан аңлашылганча, солтаналык илә, фикер илән, аваз илән, тырнак берлән, фәрманы берлә дигәндә, аларның үзләренә хас булган мәгънә мөнәсәбәтендә кулланылуы күренә: солтанлык илә ихтыяҗы юк иде-сәбәп төсмере мәгънәсе, фикер илән калды - эш-хәрәкәтнең нәтиҗәсе, хуш аваз илән кычкырып - эш-хәрәкәтне башкару чарасы, тырнак белән бүлепкорал мәгънәсе, фәрманы берлә бирәсең-эш-хәрәкәтнең нигезен белдерә торган мәгънәләрне белдерә. Шуның белән бергә, этимолог галим Р. Әхмәтьянов әлеге бәйлек сүзләрнең килеп чыгышын ике тамырдан дип аңлата: "...Ст.-тат. илә считающееся вариантом послелога белә-белән (см., например: Абдуллин, 1963), скорее всего, является самостоятельным образованием от слова икки (см. тат. ике, чув. икке, еки т.д.) т.е. было слово иккилән > ийилән вдвоем, совместно, вместе с другим, вторым" [Әхмәтьянов, 1983, б. 123; 2001, б. 43; 2005, б. 209]. Мондый мәгълүматка нигезләнеп, берлә-илә алмаштырылуын бер үк төрки-татар теленең төрле чорына караган төрлечә язылышы дип карарга тиеш булабыз. Бу кыйссада илә, илән бәйлегенең Р. Әхмәтьянов аңлатканча, ягъни икеләнү, икелек мәгънәсен белдерүенә туры килә торган формада кулланылуына да ачык мисаллар бар: Әгәр дә берберендән аерсаңыз, башларына Фәрһад илә Ширин, Ләйлә илән Мәҗнүн, Арзу илән Қанбәр, Вамиқ илән Ғарәр, Вақа илән Гөлшаһ башларына килгән хәлләр шикелле ғаҗәб хәлләр килеб, қыямәткәчә теләрдә хикәят улыб сөйләнер" [1894, б. 5]. Әлеге мәгънә мөнәсәбәте әсәрнең тезмә өлешендә дә дәвам ителә: Сер илән сердәшем сән, йулым илән юлдаш сән... Шушы ук мәгънә тагын белән бәйлеге белән дә белдерелә: ... Зөһрә, минем җаным син, җисем эчендә җаным син, Башым белән җаннарым ғорбан булған ярым син... ... Сабырым белән қарарым син алыбсән, Зөһрәҗан... ...Таһир белән бақчада уйнаб қалды қызыңыз... [1957, б. 296]. Шушы ук мәгънә берлә формасы белән дә белдерелә: ...Зөһрә берлә Таһир, бер-берсенә сарылыб, қочақлашыб йығлаштылар, ...бонларны яхшылаб күзәтеб хан берлә ханымға ғарыз қыйламын... [1957, б. 296],... Таһир берлә Зөһрә арасында булған мәхәббәтләрен бер-бер сөйләде [1957, б. 300]. Әмма бу позициядә илә бәйлеге ешрак кабатлана: Таһир илә Зөһрәнең бер-беренә мәхәббәт итеб,... Таһир илә Зөһрә бақчаға китмәкче булдылар,... Таһир илә Зөһрә бағчаға кереб,... Таһир илә Зөһрә ул бақчаға сазларын вә сорнайларын алыб килделәр... [1957, б. 298], ...Таһир илә Зөһрә берен бере күрә алмый хәсрәт вә қайқуда қалдылар [1957, б. 300], ...Таһир илә Зөһрә бер-беренә сарылышып,... [1957, б. 314]. Шул ук бергәлек мәгънәсе илән формасы белән дә белдерелә: Йанында анасы илән бер туғма апасындан бүтән кеше йуқ иде, ...сезнең Таһир илән бер-береңезгә мәхәббәтләреңезне ғарәп қол сизеп,... [1957, б. 301], ...Таһир Зөһрә илән бәетләр вә шиғырьләр әйтешкәнен... [1957, б. 313], ...падишаһ қызы илән Таһир килеп утырып [Кормаши, 1957, б.321] һ.б. Шуның белән бергә, илә, илән бәйлегенең сүзләр арасында корал мәгънәсендә кулланылуы да күзәтелә: ...Таһирны йефәк кәмәнд илә җиргә иңдерделәр... [314], ...Таһир кәмәнд илән йуқары чығыб,... [315], ...ул қара тигәнәкне үткен балталар вә қылычлар илән чабып бетерәләр иде [Кормаши, 1957, б. 338]. Мисаллардан аңлашылганча, Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрендә, белән, берлә, илә, илән бәйлеге, берсе икенчесе белән алмаштырылып, төрле ешлыкта, билгеле бер дәрәҗәдә аерымлана торган мәгънә дә, шул ук вакытта, сүзләр арасындагы бер үк мәгънә мөнәсәбәте белдерү өчен дә кулланыла, ягъни автор тел берәмлекләренең барлык мөмкинлеген оста файдалана, дип әйтә алабыз. М. Акмулланың Ф. Әмирхан тарафыннан күчерелеп язылган беренче шигырендә рефрен булып улмайә сүзе кабатлана: ...Сағ қолақ улдыр ки, һәр сүздә ләтафәт кәсб идәр, Гуш(и)гәр улдыр ки, мәғнәдән сәмәрдар улмайә... Шулай итеп, 30 икеюллыкта һәр юл арадаш улмайә сүзе 16 мәртәбә кабатлана. Әлеге шигырьне беренче мәртәбә гамәлдәге графикага күчерүче М. Әхмәтҗанов "улмайә"не "булмый" дип аңлатып үтә [Әхмәтҗанов, 1983, б. 138-145]. Шагыйрьнең "Хатимә" шигырендә тасвирлана торган контраст фикер эзлекле рәвештә кабатлана торган "улса улсын - улмасын" дип, шарт фигыльнең барлык һәм юклык шәкеленә салып бирелә: ...Һәр таләпдар бәндәсенең Фәйзе Хақтан хаззы бар, Сән ғорап дип уйлаганың аслы шоңқар улмасын. ...Йорты Болғар улса улсын, йортны болғар улмасын, Иншат иткүче мөләққап дәрдемәнд Ақмуллаңыз Дөнйада хур улса улсын, мәрҗәғы нар улмасын... (Хатимә). М. Госманов билгеләгәнчә, "...Акмулланың мәшһүр "Хатимә"се кебек үк, XIX йөз поэзиябезнең классик үрнәкләреннән санала алырлык дәрәҗәдәге" шагыйрьнең "Укыдым кан йотып кайгы китабын" дип башланган һәр бәете (ике юллыгы) "булдым" рефрены белән тәмамлана: Әйа дустым, бу көн бикяна булдым, Бу хәсрәт утыйға пәрванә булдым Уқыдым қан йотып қайғы китабын, Мөдәррисләр кеби гүйанә булдым... ... Ходайә, бәхтеми хар әйләндеңме? Йөрәгем қан улып бөрьйанә булдым... [Госманов, 1983, б. 160-161]. Шулай итеп, М. Акмулланың иҗатында, сүз башында [б] тартыгының язылышында, бән, мән, вар, бар һ.б. кебек мисаллар күзәтелмәсә дә, аерым әсәрләрендә ул-, бул- тамырының кулланылышында, ягъни угыз-кыпчак төркеме телләре мөнәсәбәтендәге норма һәм вариантлылык аерым әсәрләрендә чагылыш тапкан дип әйтә алабыз. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәт мәрсиясе" әсәрендә (1892) бул- тамырына башлана торган сүзләр, асылда, [б] тартыгы белән языла һәм шул формада кабатлана: Қазанда бер фазыйл чықты алмас булуб (بولوب), Хасидләре күбәйде ғамь-хас булуб (بولوب), Мәғанә җәваһирен қулға элгән - Хакаиқ диңгезендә ғаувас булуб (بولوب)... Башқалар була қалды (ىدلاق لاوب) су алғандай... Батырлар була қалды (ىدلاق لاوب) җуғалғандай [1892, б. 2]. Әһле дәрд шағыйрь булса (هسلوب) - үзен малик Булмаса (هساملوب) шиғырь менән вирдән тарик Мотлақа мәнғы қылмақ уңай булмас (ساملوب) Һәр йәнә ләһү булса (هسلوب) ләм йөбәрик... Шиғырь дөрес-нәсыйхәтне хамил булса (هسلوب), Иясе қадәри хәл ғамил булса (هسلوب)... Вәғазь менән ғыйбрәтне шамил булса (هسلوب)... Җариядән тәганни вақыйғ булған (ناغلوب) [1892, б. 5]... Вәләкин һәр қош очыб лачын булмай (ىاملوب),... Тәғаенләб һәрбер сүзне әйтеб булмай (ىاملو) [1892, б. 6]. Авторның "Нәсыйхәтләреннән" дип аерылып бирелә торан шигырьләрендә дә бер үк форманың кабатланып бирелүе күзәтелә. Мәсәлән: Атқан уқтан файда аз - җонсыз булса, Юлдашыңдан файда аз - җүнсез булса; Мөнәҗәт - шиғырь илә эше булмас - Күңеле қатқан бер дәртсез, моңсыз булса! Яисә: Әһле - Ислам йоқлабырақ қалыр булды, Башқа милләт алға таба барыр булды, Әғдаға мәқавәмәт қылмақ өчен, Ғолуме җәдидләре зарур булды... Иң әүвәл үз динендә заһир булсын, Иғтикадта қодрәте таһир булсын... Исламға қаршыларны каһир булсын! [Акмулла, 2001, б. 82-83]. Акмулла иҗатында илә, илән, берлә ярдәмлегенең кулланылышы сүз башында [б] һәм [м] чиратлашуы мәсьәләсе тикшерелгәндә күзәтелде, фәкать берлән һәм менән формаларының илә һәм иләнгә караганда бер-бер артлы булып кабатлануын гына искәртеп үтү кирәк. Бу вакытларда иҗат ителә торган проза әсәрләрендә, алда әйтелгәнчә, адресатны күз уңында тотып язарга кирәклек мәсьәләсе алгы планга чыга. Боларның барысы да язма текстта файдаланыла торган тел берәмлекләренең махсус рәвештә сайланып кулланылышына тәэсир итә. К. Насыйри бу фикерне эзлекле итеп үстерә, теоретик яктан нигезли, фәнни принцип итеп күтәрә: "...гарәп-фарсы аз белгән адәмләрдән кыйсса вә хикәят укырга ихласы бар кешеләр өчен, ошбу Әбүгалисина кыйссасын халык аңларлык итеп, рус мәмләкәтендәге мөселманлар теленә..." - тәрҗемә итә [1871, 1881, б. 3], шигырь язучыларга да шундый ук киңәш бирелә: "...кирәкмәс йирдә гарәби вә мөшкел ләфызлар китереб, шигыреңне барид вә мөбһәм итмә", ягъни шигыреңне аңлаешсыз итмә, чәчмә әсәрләрдә дә кулланырга ярамаган тупас сүзләрне шигырьдә файдаланма" (кабуснамә), ...тиш диб йазарга кирәкмәс, тиеш вә тиешле йазылыр, ...ана телеңдә кеби диб йазма - бу кәлимә асыл төрек телендә дә кебек диб могтадмән булгандыр ләкин кебекнең ахыргы кяфын шул кадәр йомшатмышлардыр ки, бәлкыйа ишетелмәс... [1892, б. 25], ...кәлде дип язма, килде дип яз, кәтде дип язма, китте дип яз һ.б. ", халык сөйләгәнчә язарга кирәклеген аңлата [Кавагыйде китабәт, 1892, б. 3]. К. Насыйри үзенең катлаулы иҗатында, аңлы рәвештә, халыкчан әйтелешне норма буларак чагылдырырга тырыша, әмма ул һәрвакыт сакланмый: "...ошбу ун тауыш хәрефләре бәрабәренә өч галәмәтебез бардыр" [Әнмүзәҗ, 1895, б. 3]; күпсанлы фәннәрне өйрәнеп хезмәтләр язган бу киң кырлы галим "һәрбер фәннең үзенә махсус истыйляхы бардыр вә үзенә махсус теле бардыр" дигән нәтиҗәгә килә [Ысулы җәгърәфия кәбир, 1898, б. 3], әлеге нигездә җанлы сөйләмә тел белән әдәби-фәнни телнең аермасын гади генә итеп аңлата: "...Мәдәниятле һәрбер адәмнең ике төрле теле булып, берсе анасындан сөт имгән мөддәтдә үгрәнгән теледер, икенчесе, дәхи бер остазга тәгълимгә бирелгәч, гыйлем вә фән лөгатьләре белән ачылган теледер..." [Кавагыйде китабәт, 1892]. Димәк, язма әдәби телне халыкчан вариантка якынайтырга кирәк дигәндә, әлеге мәсьәләләрне, ягъни әдәби тел белән төрле фәннәрне билгеле бер дәрәҗәдә төрлечәрәк, һәр фәннең үз истыйләхы-терминнары белән язарга кирәклекне истә тоту зарурлыгы искәртелә. К. Насыйриның үз хезмәтләрендә аның бу мәсьәләләрне истә тотуы, шуның белән бергә, иске татар теленә хас булган үзенчәлекләрдән дә бөтенләй ваз кичмәгәнлеге күренә. Мәсәлән, галим барлык әсәрләрендә дә татар телендә [б] тартыгына башлана торган алмашлык һәм ярдәмлекләрне, асылда, сөйләмә телдәгечә яза, әмма үзенең аерым хезмәтләрен, яисә абзацларын "мәгълүм ула ки" дигән тезмә белән дә башлый. Мәсәлән, "Әхлак рисаләсе"ндә: ...Мәгълүм ула ки, адәмне башка хайвандан аера торган сыйфат нотыкдыр, йәгъни сөйләшүдер. ...Ошбу тел вә сөйләшү дигәнемез дәхи гыйлем белән, йәгъни мотлака белмәгән нәрсәләрне белгән кешеләрдән үгрәнеб белмәк вә китабдан укыб фәһемләмәк белән булыр... [1881, б. 2, 1975, б. 102]. "Кавагыйде китабәт"тә: ...Мәгълүм ула ки, һәрбер телдә китабәт вә йазу дигән нәрсә хәрефләрнең бер-бере белән кушылуындан хасил булган кәлимәләр вә гыйбарәләрдер... [1892, б. 2, 1974, б. 31]. "Макарья ярминкәсе"ендә: ...Мәгълүм ула ки, ошбу ярминкә кадим Казан ярминкәсе иде - мақарья календаренда мәзкүрдер ки, бу ярминкәнең ибтидасы мәгълүм булган кадәресе 1257 нче гасырлар әснасендәдер-әмма андан мөкаддәм Болгардан Казанга күчерелмеш ярминкә булмак һәм ихтимал... [Календарь, 1892]. "Мәнафигъ әгъза вә кануны сыйххәт"тә: ...Мәгълүм ула ки, тыйб дигәнемез адәмнең җисеменә гарыз булган ауруларны белмәкдән гыйбарәтдер... Мәгълүм ула ки, хәвас бишдер. Мәсәлән, басира, самига, шәм, зәүкъ, ләмес... [1893, 1975, б. 68-69]. ...Әмма бәгъдә мәгълүм ула ки, ошбу заманымызга кадәр үз телемездә тәсныйф кылынмыш вә таләбән лишшифа истигъмал кылыб,... [1894, 1975, б. 78]. ...Мәгълүм ула ки, ошбу заманымызга кадәр махсус лисанымыз өчен бер сарыф вә нәхү кагыйдәләрен бәян кылгучы бер китаб тәсныйф кылынганы күренмидер иде" [Әнмүзәҗ, 1895] һ.б. Аңлашылганча, К.Насыйриның татар язма теленә алып килгән яңалыгы традиция нигезендә баруы күренә. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәре "Тәрҗеман" газетасы теленә якын итеп язылганга күрә, бән-, вар-, вир- кебек үк, эзлекле рәвештә ул- тамыры кулланыла: ике йөз әв қадәр улыб [1886, б. 3], указный менла улмыш исә дә, уғылы атасының җәһәтенә муаффәқ уламады, кечек саче қоңғыр рәңдә улыб [4], мәсрүр улды, бән улаем, сез улыңыз, қайғы хасил улыр [5], қырда йул бәркарар улмайыб, бу кеби кеше илә таныш улмақ эстәйүр иде [7], қач чақрым улыр, унике, унбиш улыр [Акъегет, 1886, б. 8], бән улайым, сез улыңыз, гимназия төләбәсе улдығы аңлашылды [9], Хисамеддин менла да улынды [14], йәш улса да [15] һ.б. Сирәк кенә кыпчак формасы да файдаланыла: бер урамлы аwыл булыб [2], бу ханә үзе кечек булса да [3], милкең вә ғадәләтең улмайыб ике қадын алсаң хоқуқларыны вирмәйән гөнаһлы буласән [1886, б. 11]. Г. Фәизхан "Тутыйнамә китабын" ни өчен тәрҗемә итүен болай дип аңлата: "...Казан виләятемездәге қулланыла торған Тутыйнамә китабын Ғосманлы т[ө]рекләре телендә күрүб вә ул телне безнең халқымызға аңлауы мөшкел булғанлықдан һәммә дәрд әһеле уқуб файдалансунлар өчүн мәзкүр Ғосманлы т[ө] рекләре телендән үз татар телемезгә тәрҗемә қыйлдым" [Фәизхан, 1887, б. 2]. Аңлашылганча, бу әсәрдә эзлекле булып кыпчак-татар формасы кулланыла: كنوص ندناغلوب مامت باتك - китаб тәмам булғандан соң, جاغلوب قارولوب - булурақ булғач [Фәизхан, 1896, б. 2], هلماح ىنوتاخ بولوب - хатыны хамилә булуб, هدناغلوب نوك نوا ىآ زقوت - туқыз ай ун көн булғанда [Фәизхан, 1896, б. 3] һ.б. З. Бигиев үзенең романнырының ничек итеп язылуын аңлатмый, әмма традицион язма формаларны мул куллана. Мәсәлән, "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" әсәрендә (1887) бултамыры эзлекле рәвештә ул- рәвешендә языла: زمازي ىنغدلوا - улдығыны йазамыз, رودشا شملوا - улмыш эшдер, رلشملوا ﻊمج - җәмғы улмышлар, тәфтиш улыр, җәмғы улмыш җәмәғать, нә хәбәр улыр һ.б. бер мәртәбә булып дип кыпчак формасы кулланыла һәм яңадан угыз формасы дәвам ителсә дә, булгач, булыр иде, булыр иде, булуы дип чиратлаштырыла да яңадан угыз формасы кабатлана [Бигиев, 1887, б. 2-3]. Авторның "Гөнаһе кәбаир" романы да шул тәртиптә языла. Әсәр мондый җөмлә белән башлана: "Гөнаһе кәбаир" нам роман җинаять вә мәхкәмә мәғыйшәтендән алынмыш ғәриб вә ғәҗаиб бер хикәя улыб, романымызда мәхлут улан әшхасның әксәре гөнаһлы бәндәләр улыб, дөнйалары башдан ахырына қадәр хараб вә бишекдән қаберә кадәр фәләк ғаддарында булындықлары бу wақыйғадан мәғлүм улачағы кеби, йаүме мәхшәрдә Ғафуреррәхим Аллаһының рәхмәте вә фазлына мөляқат қыйлмасалар, әһле җәһәннәм улдықлары аңлашачақдыр [Бигиев, 1890, б. 2]. Автор сүзе итеп бирелгән җөмләдә, ул- тамыры биш мәртәбә, бул- тамыры бер мәртәбә кулланыла. Әмма персонажлар сөйләме итеп бирелә торган өзек бар һәм булды дип башлана: Барды, барды, Гыйззәтулла хәзрәт хаҗи булды, ...йәш кеше булырға кәрәк,... йегерме йеде йәшдән зиядә булмас [1890, б. 3], ләкин улыб, улсын дип дәвам ителә, шулай итеп угыз формасы ешрак кабатлана. З. Бигиевның тулаем төрки дөнья аңласын дигән максаттан, төрек теленә якын итеп язылган "Мавәраэннәһердә сәяхәт (Транс-Оксанияйә сәфәр)" әсәрендә дә (1908) рәттән угыз формасы файдаланылса да, персонажлар сөйләме: Қазанда булындығыңыз вармы? ...дүрт сәнә Қазанда булынмыш идем, - дип бер-ике мәртәбә җанлы-сөйләмә рәвешендә башлана, аннан соң язма-китаби традициядә дәвам ителә [Бигиев, 1991, б. 296-297]. Ф. Кәриминең татар укучысына багышлап язган әсәрләрендә җанлы-сөйләмә сүз һәм сүзформалар кулланыла. Мәсәлән, "Салих бабайның өйләнүе" (1897) хикәясендә бар, бир сүзләре кебек, нигездә, төрле кушымчалары белән бул- тамыры файдаланыла: булыб, булмый, буладыр, булыб, буладыр иде, булсақ һ.б., әмма ул- тамыры да тулаем югалмый: җавабы бу улды [Кәрими, 1979, б. 220-229]. Авторның "Җиһангир мәхдүмнең ауыл мәктәбендә укуы" (1898) һәм "Бер шәкерт илә бер студент" (1900) әсәрләре дә шушы тәртиптә иҗат ителә, ягъни язма әдәби телдә татар теленең әйтелеше чагылыш таба. Шуның белән бергә бу авторның "Аурупа сәяхәтнамәсе" (1902) һәм "Кырымая сәяхәт" (1904) дигән публицистик хезмәтләре, барлык төрки халыклары да укысын дигән максаттан төрки теленә якынайтылып языла, шуңа күрә бән-, вар- формалары белән рәттән сүз башында ул- тамырлы вариант актив кулланыла: ىغي دلوا مزلا - лязем улдығы, ﺲﺒك ىغيدلوا - улдығы кеби, نلاوا لامتحا - ихтимал улан, بواوا تيندم - мәдәният улуб, هد هسوا كج هايديا - идиләҗәк улса да [Кәрими, 1902, б. 2], بولوا دوجوم - мәүҗүд улуб, ىدلوا تراﺒع - ғыйбарәт улды, شملوا قوﭼ - чуқ да улмыш, ندنغيدلوا قوﭼ - чуқ улдығындан [Кәрими, 1902, б. 3] һ.б. Авторның барлык әсәрләрендә дә илә бәйлеген яратып куллануы күзәтелә. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Р. Фәхретдин, әсәрен кайсы укучыны күздә тотып язуына карап, үз чоры татар әдәби теленең барлык вариантлары белән дә иҗат итә. Бу вариантлар, асылда, сүз сайланышына нигезләнә: аналарга, балаларга багышлан динидидактик багышлауларда татар теленең җанлы-сөйләменә хас булган сүзләр, бу үзенчәлек әдәби әсәрләрендә дә дәвам ителә, әмма "Асар" кебек био-библиографик хезмәтендә, эзлекле рәвештә гарәп-фарсы алынмалары, "Шура"да басылган мәкаләләрендә төрек теле берәмлекле күбрәк кулланыла. Шуның белән бергә, бу төрдәге әсәрләрнең барысында да, сүз башында [б] файдалануына мөнәсәбәтле караганда, угыз-төрки язылышка өстенлек бирелүе күренә, ягъни бән-, бун-, вар-, вир-, ул- тамырлары нигезендә ясалган сүзформалар кабатлана. Бу хәл күпчелек очракта илә бәйлегенең язылышында да чагылыш таба. Шулай итеп, мәгърифәтчеләребезнең иҗатында, күтәрелгән теманың нинди булуына һәм кайсы укучыны күздә тотып язылуына мөнәсәбәтле рәвештә, угыз дип бүленеп карала торган язылышның, төрле әдиптә төрле дәрәҗәдә дәвам ителүе һәм шул ук вакытта кыпчак-татар сөйләмә формалары белән алмаштырыла баруы күренә. Классикларның беренче әсәрләрендә үк инде татар халыкының җанлы сөйләм үзенчәлекләренең өстенлек алуы, димәк, язылышта норма буларак ныгый баруы мәгълүм була. Мәсәлән, Г. Исхакыйның "Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер" әсәренең (1899) беренче битләрендә үк бул- тамырыннан ясалган сүзформалар еш кабатлана: қайғы булып, бәхетсез булуларын, күз йәшләре булып, насыйп булдым, шөкерләр булсын, ничек булса да, мулла булырға, бетереп булмый, мулла булмаған мулла булыр өчен, жулик булырға, шәкерт булған булалар, алар булмаса, булса иде, мөғаллим булыр [Исхакый, 1998, б. 31-32] һ.б. Авторның башка әсәрләрендә дә ул- белән чиратлашмыйча, бултамырының кулланылышы дәвам ителә. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә дә кыпчак-татар сөйләмә форма актив файдаланыла, әмма бу авторда, вар-, вир- язылышыннан аермалы буларак, традицион угыз күренеше дә тулысынча юкка чыкмый, эзлекле бара торган бул- тамыры ул- белән нәүбәтләшә: шулай булса да (هد هسلوب), өлкән вә матур була (لاوب), яхшы өй булыр, ару киемле булыр, ...мәдрәсә вә шәкердләр хақында улан (نلاوا) хыялы... [1907, 1912, 1974, б. 400], хасил булған, өйдә ничә кеше улса,... бик хилаф улдығыннан, сағсәламәт бул [1974, б. 401], өйдә булған, ...мәдрәсәнең шәкерте булдығыннан, ...мәдрәсәдә ятқанда булған, Русиядә булған [1974, б. 402], ...беренче мөдәррис булачағыны аңлатды, сағ бул, насыйб булмады [1974, б. 403] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, бултамыры татар сөйләмә формасында эзлекле кулланыла, әмма аерым сүзләрдә угыз-кыпчак мөнәсәбәте чагылыш таба. Берлән бәйлеге илә белән чиратлаша: аяк берлән басарға, ат берлән үткәндә, башқа-башқа эшләр илә мәшғуль иде, диққать илә, һәммә адәмләр илә, чәй эчмәк илә [Ибраһимов, 1907, 1912, 1974, б. 399-403] һ.б. Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә: кирәк булу, бер эш булғанлықдан, хикәям булганга, ни булса да, дини бәйрәмләре булу мөнәсәбәте белән һ.б. тезмәләрдә бул- тамыры эзлекле булып кулланыла һәм бер үк җөмләдә, бер үк форманы кабатламас өчен, ул- тамырыннан ясалган сүзформа белән чиратлаштырыла: ...баш киеме уларақ қабул ителгән булғанлықдан [1909, б. 5, 1984, б. 8], ...бөтен урынлары ишғаль ителмәкдә улғанлықдан, бер төрле тығызлық хасил булған [1909, б. 9, 1984, б. 12]. Шушы ук алымны автор "Танымаганлыкдан таныштык" хикәясендә дә файдалана: ...бар ақчаны оттырып бетерергә генә мөмкин улдықдан, бу белешлекләрдән миңа қызық булачақ түгеллеген җазмән белә идем [1909, б. 8, 1984, б. 59]. Бу төрдәге нәүбәтләшү әдипнең мәкаләләрендә дә күзәтелә: ...заиғ булуларына сәбәб булганлар. Хәмедләр улсун [Г. Тукаев шигырьләре, 1907], ...безнең милли кичәмез милләтемезнең йарымы улан бу хатынлар сыйныфындан гари диярлек дәрәҗәдә дә улуы мәҗлесне кабатландыра [Әдәбият кичәсе, 1907]. Әмма бул- тамыры өстенлек ала: ...башы ачык булганлыкдан, табиғый мин моны татар булыр дип хәтеремә дә китермәдем [1909, б. 8; 1984, б. 60] һ.б. Шулай итеп, классик әдипләребезнең беренче әсәрләрендә, бән-мән, вар-бар чиратлашуыннан аермалы буларак, ул-, бултамырына мөнәсәбәтле рәвештә нәүбәтләшүләр ешрак күзәтелә, әмма халыкчан вариант куәт ала һәм ныгый. Гомумән алганда, XIX гасырда һәм ХХ йөзнең беренче чирегенә кадәр иҗат ителгән татар язма әдәби текстларда төрки-угыз язылышына хас булган сүз башындагы һәм сүз ахырындагы [б] тартыгына бәйле булып бирелә торган үзенчәлекләр төрле авторда төрле дәрәҗәдә, традицион норма буларак дәвам ителә, әмма кыпчак-татар җанлы сөйләмә формаларының язуда чагылышы, эзлекле рәвештә кулланыла бару нәтиҗәсендә, яңа норма югарылыгына омтыла, ныгый барып, безнең көннәргә килеп җитә. Сүз уңаеннан татар телендәге саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] тартык авазының, язу мәктәбенә мөнәсәбәтле рәвештә, гасырлар буена үзенең саңгырау пары урынына язылышы турында әйтеп китәргә мөмкин. Кыпчак-татар телендә, сүз уртасында һәм сүз ахырында ишетелә торган саф йомык, ирен-ирен, саңгырау [п] тартыгы, уйгыр (бохара) язу мәктәбе таләп итә торган үзенчәлек буларак [Абдуллин, 1991, б. 5], ХХ гасырның беренче чирегенә кадәр, саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] авазы белән алыштырыла. Әлеге үзенчәлекнең сүз ахыры позициясендә кулланылышында вариантлылык күзәтелми, әмма сүз уртасында традицион [б], сирәк кенә [п] авазы белән чиратлаша, ягъни [б] хәрефенең аскы өлешенә өч нокта куела. Мәсәлән, Ә. Каргалыйның Сәяхәтнамәсендә (1845) капу сүзе ندنسوﺒق - қапусындан, ىنوﺒباق رب - бер қапуны, نيسوباق - қапусын, ندوﺒق لوا - ул қапудан дип дүрт мәртәбә кабатлана: ике очракта беренче иҗектә сузык языла, икесендә-язылмый, әмма барысы да пи (پ) хәрефе белән бирелә [1889, б. 3], тапса сүзе дә пи хәрефе белән языла تداهش هسباط - тапса шәһадәт [1889, б. 7]. Қапу сүзе Һ. Салихов әсәрендә дә бер-бер артлы өч мәртәбә кабатлана: қапуыңда (هدكنوﺒق) йалбарыр бәндә, қапуыңдин (ندكنوﺒق) итмә бәне рәд, қапуың (كنوﺒق) ач элмәгел сәд [1856, б. 11] һ.б. Ә. Уразаев Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрендә (1879) چاغامباط - тапмағач [1894, б. 2] һ.б. М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" әсәрендә, وﺒشا - ошбу сүзе "Тәрҗеман" газетасының текстыннан алынып, ошпу (وﭙشا) дип языла [1886, б. 5]. Мисалларны күзәткән вакытта, угыз төркеменә хас булган үзенчәлекләрнең, иске татар телендәге төрле стильдәге язма текстларда кыпчак-татар формалары белән алмаштырыла барышында норма һәм вариантлылык мөнәсәбәтләренең төрлечә саклануын, кыпчак-татар теленең үз сөйләмә формаларның ничек итеп һәм нинди максат белән язуга күчә баруын билгеләргә мөмкин. Бу хакта [у], [ү], авазларының вауе-мәд (وا) һәм уау (و) графемалары белән язылышына мөнәсәбәтле рәвештә (улса - булса, вар - бар), сузык авазларны тикшергән вакытта да әйтелә башлады, әмма әлеге мәсьәлә тартык авазларда, сузык авазларга караганда, зуррак, колачлырак булып чагылыш тапканга күрә, аерым бүлектә махсус тикшерелергә тиеш дип саналды. Шулай итеп, кыпчак төркеме телләренә хас билге дип санала торган сүз башында [б] тартыгының угыз төркеме телләренә хас булган [б] ~ [м], [б] ~ [в] / [w], [б] ~ [нуль] һәм сүз ахырындагы [б] ~ [п], [з] ~ [с] булып чиратлашуы, иске татар теленең өйрәнелә торган чорында да, төрле вазыйфалар үтәп, төрле авторда төрле дәрәҗәдә кабатлану ешлыгы белән аерылып тора. Татар телендәге саф йомык, тел алды, тел-теш саңгырау [т] һәм яңгырау [д] тартык авазларының, сүзнең башында, уртасында һәм ахырында язылуына мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркинең угыз һәм кыпчак төркемендәге телләр дип аерымлана алуы. М. Кашгарыйның "Диван"ында, сүзләрнең индексыннан күренгәнчә, [д] тартыгына башлана торган ундүрт сүз теркәлгән [2005, б. 1107], [т] тартыгына башлана торган сүзләр унбиш биттә урын алган [2005, б. 1164-1179]. Гомумтюркологик хезмәтләрдән аңлашылганча, хәзерге вакытта да төрки телләрнең күпчелегендә сүзнең башында, уртасында һәм ахырында [т] тартыгыгының саклануы ассызыклана [Сравнительно-историческая..., 1984, c. 208-211]. Борынгы төрки телдә сүзнең башында, уртасында, ахырында [д] тартыгы кулланылмаган, ул [т] тартыгының яңгырау пары буларак барлыкка килгән, дип белдерелә: "Звонкие согласные появились во всех тюркских языках без исключения, чему в немалой мере способствовало перемещения ударения. Звонкий анлаут возникал неравномерно в тюркских языках. Большая частотность звонких анлаутных согласных в огузской группе и меньшая - в кыпчакской группе" [Сравнительно-историческая..., 1984, c. 170-177, 211-212]. Менә шушы нигездә, иске татар телендә сүз башында саф йомык, ирен-ирен, яңгырау [б] авазының язылышында күзәтелә торган [б] - [м], [б] - [в], [б] - [нуль] кебек чиратлашулар дәрәҗәсендә катлаулылык булмаса да, сүз башында [д] тартыгына башлана торган сүзләрне традицион угыз дип, [т] тартыгына башлана торган сүзләрне традицион кыпчак-татар дип тикшерергә кирәклек күренә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" әсәрендә (1845) сүз башында эзлекле рәвештә [д] тартыгы файдаланыла: بوتود - дотыб, كنقامتود - дотмақың, كناستود - дотсаң [Каргалый, 1898, б.2], ناقاد - дақан (таккан), روي هليد - деләйүр, رتازود - дөзәтер [3], ولود - дулы, رلايدرود - дордылар [4], ولرد - дөрлү, نيدرلانتود - дотанлардин, ىدراتود - дотарде [5], ولكد - дәклү, بشود - дөшеб, ىدليد - деләде, هريجنز رومد - димер зәнҗирә, ند رومد - димердән, بليريد - дирелеб (җыелып) [6], بولود - дулыб, ولكد وب - бу дәклү, ىنيرللد - делләрене ىاكمرشود - дөшермәгәй [7], دكيد - дикәд, لكد - дәгел, معن ولرد - дөрлү нәғамь, رورد - дорыр, هسرلاد - деләрсә [8], كنتود - дотың, رلايدامتود - дотмадылар, قاراط رومد - димер тарақ, نبوكود - дүкүбән [9],هيمكيد - дикмәйә, هليرلاشد - дешләре илә, كشيد كشيد - дишек-дишек, ىدلود - дулды, ىدﺒشيد مك رلاكشيد لوا - ул дишекләр кем дишебде [10] һ.б. Сүз башындагы [т] тартыгы тилемез-дилемез, төрле, тирәсендә дигән сүзләрдә вариант буларак кына күренә: رديا رارقا زمليت - телемез иқрар идәр, هآ هدانعم رديا راكنا زمليد - дилемез инкяр идәр мәгънәдә, аһ, инкяр идәр [4], يرب ره ولود هل ورلو اثمار ت - төрлү әсмар илә дулу һәр бере [7], ندنساركيت كنور هش - шәһрүнең тирәсендән [1889, б. 10] һ.б. Сүз уртасында, ягъни тарихи планда караганда тамыры [л]га тәмамлана торган сүзләр. Мәсәлән: "... bolty стали, где выделяется корень bol - быть, стать" [Сравнительно-историческая..., 1984, c. 348], кушыла торган морфема [т] белән башлана торган позициядә, иске татар телендә, [лт] кушмасы дип йөртелә торган очракта, ти хәрефе языла: بوروتلاك - кәлтүрүб [1889, б. 4], هسلوروتلك - кәлтүрүлсә [1889, б. 8] һ.б., башка очракларда кушымчалар [д] белән башланырга мөмкин: ردبديا - идебдер [1889, б. 7], ردشم هليا - әйләмешдер [8] һ.б. Сүз ахыры позициясендә: Ит ярдәмче фигыле төрле кушымчалары белән кулланылганда ид- формасында языла: بوديا - идеб, بوديا ذخا - әхез идүб (кулга алуб), ىمﺒلق رلرديا رود ندقح ركذ - зикре Хақдин дур идәрләр қальбеме (Хакны искә төшерүдән күңлемне читләтерләр) [1889, б. 2], رديا كرب ىنكشيا - ишекне бәрк идәр, رلاايﺒنا رديا كرت ىنتنس - әнбияләр сөннәтене тәрк идәр (пәйгамбәрләр юлыны ташлар) [1889, б. 3] һ.б. Ит рәвешендә язылыш файдаланыла: хисаб итмәй сөаль итмәй [1889, б. 7]. Шундый чиратлашулар булуга карамастан, Ә. Каргалый әсәрендә, эзлекле норма булып, угыз формасы дәвам ителә, сүз башында (тел, төрлү, тирәсе һ.б.), сүз уртасында [т] язылышының вариант буларак кулланылуы аңлашыла. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856) [т] авазына башланып әйтелә торган сүзләр, Ә. Каргалыйның Сәяхатнамәсенә караганда, сан ягыннан күбрәк булып, ти хәрефе белән языла: هدملت - телемдә [2], مابات - табам [4], شوت - төш, ليغتوت - тотғыл, توتوب - тотыб [5], مشط - тышым, ميلت - телим [7], راريت ملت - телем тибрәр [1856, б. 8] һ.б. Әсәрдә [т] ~ [д] чиратлашуы да күзәтелә: ىدتود - дотды [1856, б. 8], دوشوبدر - дөшебдер [8], ولغاد ىلد - деле дағлы, مدتود اكنس مزوك مزوي - йөзем күзем сәңә дотдым [12], ولرد - дөрлү [Салихов, 1856, б. 14] һ.б. Бу авторда сүз уртасында һәм ахырында, шулай ук ит сүзендә даими рәвештә ти графемасы языла: مرتسا - эстәрем [2], همتيا - итмә, كنودتا - итдүң; [и] сузыгының бирелешендә вариантлылык күзәтелә: ул йы-йе мәд белән дә, аерым мәд белән генә дә языла: تيا - ит, اتمش - итмеш. Идәргә сүзендә [д] языла: اكرديا رفس - сәфәр идәргә [1856, б. 3] һ.б. [лт] кушмасының язылышы дәвам ителә: بورتلوا - ултыруб, همروتلوا - ултурма, ناروتلوا - үлтуран [1856, б. 18] һ.б. ند هطروا - уртадан, هديساتروا - уртасида дигән сүзләрдә бер үк позициядә каты әйтелешле тый һәм йомшак әйтелешле ти хәрефе чиратлаша [1856, б. 7]; әлеге мисалның сүз башындагы уау язылышында да вариантлылык күзәтелә: уауы-мәд һәм аерым мәд белән бирелә. Шулай итеп, бу авторда гарәп графемалары белән бәйле булган вариантлылык та, угыз һәм кыпчак белән бәйле булган вариантлылык та татар теленең үз әйтелеше нормасына туры килә торган язылышка якыная, дип әйтә алабыз. Ш. Зәки шигырьләрендә дә татар теленең сүз башы позициясендәге [т] авазының [д] булып язылуы дәвам итә: "И дәрига..." дип башлана торган шигырендә: مشمشود - дөшмешем, ى دشود - дөшде, دوشدم - дөшдем. Сүз ахырында исем дигән мәгънәдә кулланылганда, ат сүзе [д] белән языла: ىداملاق ميراغ و سومان مشمجك ندناص دآ - ад сандән кәчмешем намус вә ғарем қалмады [Юсупов, 2006, с. 186]. Г. Кандалыйның "Шигырьләр һәм поэмалар" җыентыгын төзүче, текст һәм фәнни аппаратны әзерләүче, кереш сүз авторы тарих фәннәре докторы М. Госманов: "Күп кенә сүзләрнең язылышындагы фонетик параллелизмга нигезләнгән орфографик төрлелек, мәсәлән: бән-мән-мин; сән-син; бар-вар; түгел-дәгел; сачәк-чәчәк (хәтта: сачак); килеп-кәлеп; дийәем-дийәен; делтел; итеп-идеп һ.б. шуның ишеләр чыганакларда китерелгәнчә саклана...", - дип аңлатма бирә. Бу очракта сүз башындагы [т] ~ [д] чиратлашуына игътибар итәбез. Г. Кандалый иҗатында да, кебек үк, традицион угыз төркеме күрсәткечләре дип санала торган бән, вар, ул- / бул- һ.б. белән рәттән, сүз башында [д] тартыгының кулланылуы дәвам ителә, әмма, бу авазның сөйләмә телгә хас булган саңгырау парының да, Ә. Каргалый, Һ. Салихов һәм Ш. Зәки шигырьләре белән чагыштырганда, сан ягыннан күбрәк булып файдаланылуы күренә: түрдә [1988, б. 71], мәдрәсәдә тордым [74], торып қалсам, сыйрақ талды, тарсындың, пешеп тулсам [75], ут төшәдер [77], қулларым талды, зиһенләрем таралғандыр [78], айлар тулғанда [80], табалсаң, тигәләп, тигәнәк, дүнәлмәсең [82]. Бу сүзне Р.Әхмәтҗанов гомумтөрки түн дип аңлата [Әхмәтҗанов, 2005, б. 174], төнлә, төшми, тәнең, түр, тотып [83], туқдыр [84], бәңа дөшкән җәфалардин [88], нәчә йафрақларың дөшде [89], инешләр ташды йәшемдин, бала хәсрәте түкте, торыр [92], төшкән чақда [93], тотынышыб, тутыр қорсақны [97], өстеңзә ташлар, тауқ төшдә тары күрә [98], тағын йаз [104], тышы күгән [104], сүзеңдер шикәрдин датлы, төшемдә [107] һ.б. Аерым шигырьләрдә, бән һәм башка традицион формалар белән бергә кулланылганда да рәттән [т] тартыгына башлана торган сүзләр генә файдаланыла: Кичә-көндез телләремдә сәндер сүзем, Бер Ходаем сәни бәңа бирсен имди! [1988, б. 109]. Йығлый, йығлый ған урнашды бәнем күзгә,... Күрмәймүсән: сары тулды нурлы йөзгә, Бәне сәүми диеп әйтсәң, телең қорыр, Бәне ташлап йатқа китсәң, Ходай орыр! [1988, б. 111]. Бармыйм дигән сүзеңне телдин салма, Бу үгетне яхшы аңлап торың имди... [Кандалый, 1988, б. 113] һ.б. Аерым шигырьләрдә бер үк сүзләрнең [т] һәм [д] тартыгына башланып кулланылуы күренә: сүзем тот [130], дешләре [134], дөшән сағәтдә күңлемә, сәне күрмәк деләр күңлем [145], қолак дотыб [173], колак тотыб [181], билең нечкә нәзек дорыр, буең зифа, төзек дорыр, җиһан эчрә аз ук дорыр [181], бал-шикәрдин датлы сүзең [182], дешең энҗү дезелмеш [184], сүзең датлу [186], нә дәкле [190], фәрекъ итдең дөнеми көндеземдән [191], көздә дөшкән қырау тик [195], дөшемдә [202], ут доташды [204], дота, дыңлаған [1988, б. 246], уда (утта) [247], дота күр, идәр, идәсән [248], дот [249] һ.б. Бу төр чиратлашуны билгеле бер дәрәҗәдә гомумиләштерергә мөмкинлек бар кебек: хис-кичерешләр ачыграк белдерелеп языла торган шигырьләрдә [д] тартыгы белән башлана торган сүзләр күбрәк файдаланыла дип әйтәсе килә. Мәсәлән, "Әйа йил, Әйа йыгач" дип эндәшеп языла торган шигырьдә дөшде дип бирелә, әмма төрле сүзе сөйләмә телдәгечә калдырыла [Кандалый, 1988, б. 89]. Шуның белән бергә, авторның "Тотынышып кулың кулга" дип башлана торган шигырендәге: "Чакыручы түгел икән, бу бары төш кенә икән" дигән өзеккә М. Госманов болай дип искәрмә ясый: "Оригиналда бу ике юлдагы сүзләрнең "дәгел икән" һәм "дөш кенә икән" формасында яңгыраган булуы ихтимал" [1988, б. 461]. Бу төрдәге искәрмәне башка шигырьләргә карата да әйтергә мөмкин. Ничек кенә булса да, Г. Кандалый халык тормышы белән бәйле хәлләрне тасвир итә, җанлы сөйләмә телдә актив кулланыла торган сүзләрнең яңгырашларын язуда да чагылдырып файдалана. Халык тормышы сурәтләнә торган шигырьләрдән аермалы буларак, авторның күләмле поэмаларының теле катлаулы булуы белән аерыла. Теле катлаулы дигәндә, "Поэмаларының (бигрәк тә "Рисалә"нең) теле гаять чуар, ясалма, "урта белемле кеше өчен дә аңлаешсыз, ...телендә бихисап гарәпчелек, иранчылык өстенә, угызчылык, чыгтайчылык күренешләренең" эзлекле файдаланылуы истә тотыла [Госманов, 1988, б. 29-30]. Г. Кандалыйның "Рисаләил-иршад" поэмасының телен басмага әзерләү турында М. Госманов болай аңлата: "Текст мөмкин кадәр документаль эзлекле китерелү белән бергә, искәрмәләрдә әсәрдәге аерым сүзләргә, гыйбарәләргә, күчермәнең бит кырыйларына Х. Фәизханов тарафыннан бирелгән хашияләр - махсус текстологик аңлатмалар да теркәлеп барылды. Бу хашияләр тел ягыннан катлаулы истәлекне дөрес аңларга ярдәм итә" [Госманов, 1988, б. 500]. "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" поэмасында да язма тел традицион агымда бара. Аерым сүзләрдә сүз ахырында да [д] саклануы күренә: ғыйшық удына йанмышым [Кандалый, 1988, б. 136] һ.б. Бу төр чиратлашу авторның "Фәрхи" поэмасында да күзәтелә: Дыңла, сәба йиле хале бу торур [1988, б. 352], дилидә (телендә) [356], дотыб [365]. "Сахибҗәмал" поэмасында бу төрдәге чиратлашулар юкка чыга дияргә мөмкин: дәгелдер [1988, б. 390], дүнмәс [403] сүзләрнең файдаланылуы гына күзәтелә. Шулай итеп, Г. Кандалыйның шигырь һәм поэмаларында, сүз башында [т], [д] авазларының кулланылуына мөнәсәбәтле рәвештә, угыз һәм кыпчак формаларын куллануда чиратлашу күзәтелә һәм, билгеле бер дәрәҗәдә, адресатка карап, жанрга бәйле булган аерымлану күренә дип әйтә алабыз булса кирәк. Ә. Уразаев-Кормашиның "Бүз йегет" кыйссасында (1874) мәнбән, бар-вар, булса-улса язылышы чиратлашканы хәлдә, сүз башы позициясендә даими рәвештә [т] авазы языла: شوت - төш күрде, هدنشوت - төшендә, ناغلوت - тулған; ит тамыры да [т] белән бирелә: ىدتيا - итде һ.б. Аңлашылганча, бу юнәлештә халыкчан әйтелешкә өстенлек бирелә, әмма традицион [лт] кушмасы файдалану дәвам ителә: ىدريا روروتليك - килтүрүр ирде [Кормаши, 1874, б. 3] һ.б. Авторның "Кыйссаи "Таһир илә Зөһрә" әсәрендә (1879): قلرام - тарлық, ولروت - төрлү, چاغامباط - тапмағач, هرشط - тышра, هغامروط - тормаға, مدامباط - тапмадым, ناغروت - торған لكوت - түгел һ.б. Бу кыйссада ултырмаға (هغمرﻄلوا) сүзендә [лт] кушмасы файдаланыла, [Кормаши, 1894, б. 3], әмма ىدرطوا - утырды һәм ىدرتوا - утырды дип язылып, сөйләмә рәвешендә нәүбәтләшә [Кормаши, 1894, б. 7] һ.б. Аерым сәнгатьле чәчмә әсәрләрдә [т], [д] чиратлашуының файдаланылуында адресатка карап, функциональ вариантлылык хасил булу тагын да сиземлерәк булып чагыла. Татар укучысына багышлап язылган әдәби әсәрләрдә эзлекле булып, халыкчан сөйләмә форма кулланыла. Мәсәлән, К.Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881) сөйләмә телдә [т] авазы ишетелгән сүзләрнең барысы да язуда [т] хәрефе белән күрсәтелә, сүз калын сузык әйтелергә тиеш булса да, нечкә сузык белән әйтелергә тиеш булса да, сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында гарәп теленең йомшак әйтелешле ти (ت) хәрефе белән языла: هنناغوت - туғанына [1898, б. 3], لكوت - түкел, ناغروت - торган, روشوروت - торышыр, هغامروت - тормаға, شوات - таwыш, ولروت - төрле ىرغوت - туғры [1898, б. 4], توقتاتوب - туқтатуб, تلنجه - теленчә, بولوترات - тартулуб [5], روروت - торыр رلايدنوتوت - тотондылар, رلايدروت - тордылар [6], توتونكز - тотыңыз [Насыйри, 1893, б. 7] һ.б. Сирәк кенә вариантлылык күзәтелә: قاباط - табақ, بوشرط - тырышыб [4], طوا - ут, ىرلقانرط - тырнақлары [Насыйри, 1898, б. 7] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, "Әбүгалисина кыйссасы"нда әйтелештә [т] авазына башлана торган барлык сүзләр дә шул ук аваз белән башлана, [д] белән чиратлашуы күзәтелми. К. Насыйриның фәнни хезмәтләрендә дә, асылда шундый ук тәртип саклана. Мәсәлән, "Әхлак рисаләсе"ндә ناغروت - торған, ىلت راب - теле бар, ناغروت - торған [Насыйри, 1881, б. 2-3]. "Мәнафигъ әгъза вә кануны сыйххәт" рисаләсендә: ىجوتازوت - төзәтүче, تيوشدر - тиүшдер, ولروت - төрле, ردلكوت - түгелдер, ردناقشاتوت - тоташқандыр, رولوتيا - әйтүлер رلاروماط - тамырлар, رلاقامرات - тармақлар, رولاقرات - тарқалур, شاتوت - тоташ, تارقالوب - тарқалыб, روروت بولوت - тулыб торур һ.б. [1893, б. 30-31]. Аңлашылганча, К. Насыйриның барлык стильдә язылган хезмәтләрендә дә [т] ~ [д] чиратлашуы күзәтелми, язуда фәкать сөйләмә форма гына бирелә. "...Қазан виләятемездәге қулланыла торған Тутыйнамә китабын ғосманлы т[ө]рекләре телендә күрүб вә ул телне безнең халқымызға аңлауы мөшкел булғанлықдан һәммә дәрд әһеле укүб файдалансунлар өчүн мәзкүр ғосманлы т[ө]рекләре телендән үз татар телемезгә тәрҗемә қыйлдым", - дип белдергән Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда [Фәизхан, 1887] эзлекле булып кыпчактатар формасы кулланыла, ягъни сүз башындагы [т] авазы эзлекле булып тый хәрефе белән бирелә, әмма монда "Әбүгалисина кыйссасы"ннан аермалы буларак, тамырында калын сузык булган сүзләр эзлекле рәвештә гарәп теленең каты тый (ط) хәрефе белән, тамырында нечкә сузык булган сүзләр, гарәп теленең йомшак әйтелешле ти (ت) хәрефе белән башлана: هدنلت - телендә, كرت ىلنامثع مدليق همجرت اك زملت راتات زوا ندنلت ى ر ل - ғосманлы төрекләре телендән үз татар телемезгә тәрҗемә қыйлдым [1896, б. 2], ولوط - тулы, ىطوط نباتك همان - Тутыйнамә китабын [2], لكوت ىنايند - дөнйаны түгел [3], ناكلكوت - түгелгән [1896, б. 11], ىلروت - төрли [1896, б. 13], هدقلجنط - тынычлықда [1896, б. 14] һ.б. Сүз уртасында бер үк әйтелешле сүзләрдә ти (ت) һәм тый (ط) хәрефләренең чиратлашуы күзәтелә: هغنوتلآ - алтунға [3], نوديا روطاوي - йуатур ичүн [4], هنطرآ - артына [1896, б. 11], بيرطوا - утырыб [1896, б. 14] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, Г. Фәизхан үз татар тебезгә тәрҗемә иткәндә, К. Насыйри кебек үк, җанлы сөйләмгә хас булган әйтелешне язуда чагылдыра. Гарәп һәм фарсы алынмаларының тамыры үз чыганак теле кагыйдәсе буенча, кушымчалар татар теле кагыйдәсе белән языла: رلخ توار - тәварихларны, رلتلايثميت - тимсилатлар, باتك - китаб, مامت - тәмам [Фәизхан, 1896, б. 2] һ.б. М. Акъегетнең төрки дөнья укып аңласын дигән максаттан чыгып, татар әдәби теленең госманлы-җәдиди ысулы белән язылган "Хисаметдин менла" романында угыз язылышы да бирелә, ягъни дәгел, диләнче, диләнмәкдә, дыңлайыб, дыңлар, даг, дик, диле (тиле), дил (тел), детрәде сүзләре әсәрнең буенннанбуена [д] тартыгы белән башланып языла: لكد - дәгел [3, 4, 14, 22, 26, 38, 46, 48, 53, 54. 60, 63], ليد - тел [5, 53, 61], رلاكود - дыңлар, дыңлайыб [32, 42, 49], ىد رتد - детрәде (тетрәде) [40] һ.б. Бу авторда сүз ахырында [т] ~ [д] нәүбәтләшүе мәгънә аерымлау вазыйфасын үти: زم هديا ةراشا هليف رح ن ىنيدآ - адыны Н хәрефе илә ишарәт идәмез, وب ى ديا رلروروت رل م دآ ولدآ لانم نيدلا ماسح ىلغوا و ايﺤلاوذ لوط ىنيداق لانم هد هن اح - бу ханәдә менла қадыны тол Зөлхәя вә уғлы Хисаметдин менла адлы адәмләр торырлар иде [1886, б. 2]. Аңлашылганча, авыл һәм кеше исемнәре - ады дип, [д] тартыгы белән күрсәтелә. "Лошадь" мәгънәсендә ат сүзе [т] тартыгы белән бирелә: автор үзенең тыныш билгеләре турында язылган керешендә, Сәнең атың (كنتآ) йөгерекдер дигән мисал китерә. Ат сүзе текст эчендә дә шулай ук языла: Хисаметдин менла атыны (ىنتآ) чанайа җигеб, ...шәһәрә йулланды [6], атлы (ىلتآ) бер йегет пәйда булды, ...атлы (ىلتآ) хәбәрче илә сөйләшеб [53]. Хәзерге графикага күчерелгәндә, ад һәм ат сүзләре бер төрле генә ат дип бирелә [Акъегет, 1979, б. 45, 49, 53]. Тарихи планда караганда, исем һәм ат (хайван) төшенчәләре, тартыкка карап түгел, сузыкка мөнәсәбәтле рәвештә аерымлана, ягъни бер әлиф белән язылганда: تآ - қонь [Кашгарый, 2005, с. 74]; ике әлиф белән язылганда: تاآ - исем һәм титул [111]; ике әлифле [д] тартыгы داآ М. Кашгарыйда "сделанная, изготовленная вещь, например, парча и т.п. Может произноситься кратко: ад - это лучше, адку ад - хорошо сделанная вещь" [Кашгарый, 2005, с. 112], - дип бирелә. Ад һәм ат сүзләренең мәгънәсе ягыннан аерымланып кулланылуы башка әдипләрдә күзәтелми булса кирәк. З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында (1887) традицион язылыш сөйләмә формалар белән нәүбәтләшеп дәвам итә: дөшереб қалдырғандыр, далыб (талыб), таралып китделәр, тордықыны, туғма [1991, б. 223], таwышыны [224], бер генә дәгел, лязем түгел [225], дөш күрмеш, дөшен сөйлидер, дөшемдә, дотыб [1991, б. 227], дөшең, 8 нумирына дөшдем [1991, б. 229], эшеңез йахшы дәгел, дөшеб, дүшәлмеш [1991, б. 230] һ.б. Шулай итеп, бу авторның әсәрендә, хәзерге татар телендә, [т] тартыгына башлана торган сүзләрнең [д], [т] белән башлануындагы чиратлашулар күзәтелүе, угызчылык күренешенең актив файдаланылуы күренә. Ит тамырындагы тартык яңгырау пары [д] белән күрсәтелә: тәғриф идәлем, қәтел идмеш [1991, б. 222], тәмам идмеш [Бигиев, 1991, б. 229] һ.б. Романда [лт] кушмасы кулланылу дәвам ителә: үлтерелдекене, үлтермешмү, үлтерәйем [191, б. 222], ултырмыш [224], ултырышыб, ултырдылар [1991, б. 225] һ.б. Авторның "Гөнаһе кәбаир" романында да (1890) шундый ук нәүбәтләшүләр күзәтелә: торыб [1991, б. 255], түгел [256], тәғзыйм идән [257], бер сәғать дормаенча [258], тел озайтыб ғайбәтләренә дөшде, түгел [258], туғры татарча сөйлә [259], ат диресе, сығыр диресе, диреләрнең [260], аз дәгелдер [Бигиев, 1890, б. 17, 1991, б. 261] һ.б. З. Бигиевнең "Мавәраэннәһердә сәяхәт (Транс-Оксанияйә сәфәр) әсәрендә дә мондый чиратлашулар дәвам ителә: кидеп, кидәйем, идәрләр, идмешләр [1991, б. 290], Тян-Шянь тагълары, "Чингиз" кәлимәсенең мәгънәсе къәтган мәгълүм дәгел, [291], тотды [292] ғаскәр туплап, дәвам идән [293], диләнҗелек, төштән соң, фикерләрә талып [294], тимер йул васитасы [295], идәйүрләр, аяк үзәрендә торыр [296], дәгел [297], дөшделәр, дөшермеш, тиресенә [298], күз йәшләре дүгеп, деләнчеләре, [1908, б. 24, 1991, б. 299], дәгел, дикде [300], төшермәк дәгел [301], күз уңында тотар иде, дәгелсез, таш түшәлмәмеш [Бигиев, 1908, 1991, б. 303] һ.б. Бу әсәрне укып барганда, угыз телләре язылышы дип санала торган бән-, вар-, вир-, ул- тамыры һәм аның нигезендә ясала торган сүзформаларның рәттән тезелеп баруы күзәтелә, болар белән чагыштырганда, сүз башында ишетелә торган [д] тартыгының язуда күрсәтелүенең бу дәрәҗәдә булмавы, татар телендә көндәлек кулланылышта булган сүзләрнең әйтелгәнчә бирелүе күренә. Ф. Кәриминең "Салих бабайның өйләнүе" (1897) һәм "Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы" (1898) хикәяләре татар укучына дип, димәк, сөйләмә тел берәмлекләре файдаланылып языла, сүз башында [т] авазы ишетелә торган сүзләр, ишетелгәнчә языла: شواط - таwыш, буны айтә торған (ناغروت هتيآ) бала, ناغروت اتوقوا - уқута торган, زسواتقوت - туқтаусыз, هروط - тора, راشوت هنيكجيا - иҗегенә төшәр, иҗек танымаға (هغمينات), هد ناكشوت - төшкәндә [2], ناكلات - теләгән, ىبوت شيلب - бәлеш төбе, ناغروت اتياق - қайта торған, زقوط - туқыз, هسردم بوتوط - мәдрәсә тотуб, نکملت هزوت - төзәтелмәгән [Кәрими, 1898, б. 3] һ.б. Авторның "Бер шәкерт илә бер студент" әсәре дә, нигездә, шушы тәртиптә бара, ягъни калын әйтелешле сүзләр каты [т] белән башлана: زقوط - туқыз, ناغقاط - тақған, راط - тар, رلباط - таблар һ.б., әмма татар (راتات) сүзенең башында йомшак ти языла. Калын әйтелешле сүзләрнең уртасында каты тый языла: لﻄراب - йалтыраб, مدرطوا - утырдым, әмма чиратлашу да күзәтелә ندترآ - артдан һ.б. Нечкә әйтелешле сүзләр, йомшак әйтелешле ти белән башлана: сәгать هدن رل هريت زقوط - туқыз тирәләрендә, ىلروت ىلروت - төрле төрле, بوروت - төрүб, ىشوت - түше һ.б. Нечкә әйтелешле сүзләрнең уртасында йомшак әйтелешле ти языла: كمتيك - китмәк, هتريا - иртә, بوترك - кертеб, هنتسوا - өстенә, ركهيتا - итәргә, رلناكراتوك - күтәрткәнләр, رليدتي - йетделәр [Кәрими, 1900, б. 2-3] һ.б. Ф. Кәриминең "Аурупа сәяхәтнамәсе"ндә (1902), хикәяләреннән аермалы буларак, татар телендә [т] тартыгы белән башланып әйтелә торган сүзләрнең кайберләре дәл (د) хәрефе белән языла: لكد - д[ә]г[е]л, ولرد - д[ө]рле, ردلكد - дәгелдер һ.б. Шуның белән бергә, [б] ~ [м], [б] ~ [в], [б] ~ [нуль] чиратлашуларында, угыз традициясенең язылышы белән чагыштырганда, З. Бигиевнең сәяхәтнамәсендәге кебек үк, сүз башындагы [т] - [д] нәүбәтләшүдә кыпчак-татар әйтелешенең активрак булуы күренә: رلرويروط - торыйурлар, بورو دلوط - тулдуруб [1902, б.3], ىدمروط - тормады, رويلوط - тулыйур, هدوراشيط - тыйшаруда, كلركت ندنشواط - текерлек таwышындин [Кәрими, 1902, б. 4] һ.б. Димәк, угызчылык мәсьәләсендә [д] белән башлана торган сүзләрнең мөһимлеге кимегән булуы аңлашыла. Сүз башына караганда, сүз уртасындагы [т] авазының [д] белән бирелүе, З. Бигиев сәяхәтнамәсендәге кебек, ешрак күзәтелә: ىكج هديك - кидәчәге, ردشملديا - иделмешдер, كج هليديك - киделәҗәк, كج هليديا - иделәчәк, زمكج هديك - кидәчәкмез, نديك - кидән һ.б. Ит тамырында [т] авазы ике тартык уртасында [т] белән языла: ردشمتيا - итмешдер, ىكيدمتيا - итмәдеке [1902, б.2], كمتيا - итмәк [3], كدتيا - итдек [4], ике сузык уртасында, [д] белән كر هديا - идәрәк [Кәрим, 1902, б. 4] һ.б. Р. Фәхретдиннең барлык жанрда язылган әсәрләрендә дә, имляда традицион язылыш, шул исәптән сүз башында [т] ~ [д] чиратлашуында да, асылда, угыз формасы саклана, әмма халыкның сөйләмә үзенчәлеге дә язуда чагылыш таба. Мәсәлән, "Тәрбияле ана", "Тәрбияле бала" әсәрләрендә: ردلﮔد - дәгелдер, روروط - торур, زامنكوت - төкәнмәз, هدنسورغوط - туғры, زامروط - тормаз [1898, б. 2-3]. "Сәлимә йәки Гыйффәт" әсәрендә: делләре һәм төрекчәдер, дәгел, тордығым, таwық дөшенә, бу делләрне белмәк, бер давыш илә, инә дөшмәз, ишеткән вә дыңлаған, дыңлап бақтықымда һ.б. [Фәхретдин, 1898]. "Тәрбияле хатын" китабында (1899): قمطوط هﭽنﺒيترت - тәртибенчә тотмақ, بوديا идүб, ناگلديا - иделгән, كمتيا - итмәк [1899, б. 2], ناگلديا - иделгән, ىرلقدروط - тордықлары [Фәхретдин, 1899, б. 3] һ.б. Р. Фәхретдиннең "Нәсыйхат" әсәрендә бән-, вар-, вир-, улнигезле сүзләр рәттән тезелеп бара, әмма сүз башында, асылда, [т] авазы күрсәтелә: كمرشوت - төшермәк, زمشوت - төшмәз, زامروط - тормаз [Фәхретдин, 1911, б. 2], изге хатун дөнья тереклегендә (هدنكلكرت) иң қуәтле бер таяныч (چنايات), йахшы күңеллеләрне табарға (هغرابات) тырышыңыз (زﯖشرط) [Фәхретдин, 1911, б. 3] һ.б. Классик әдипләрнең беренче хикәяләрендә, сүз башында [д] белән башлана торган сүзләрнең активлыгы тагын да кими, әмма аерым әсәрләрдә төрле дәрәҗәдәге традицион язылыш файдаланыла. Мәсәлән, Г. Исхакыйның "Тәгаллемдә сәгадәт..." хикәясендә (1899), сүз башында [т] ~ [д] чиратлашуы күзәтелми, ләкин [лт] кушмасының кулланылуы дәвам ителә: қая илтергә келисең, Қазанға илтергә келим [1998, б. 33], илтүе илтү, мәдрәсәгә илтергә тырыш [34] һ.б. Автор илтү белән итүнең мәгънәсен аерымлый: мөдәррис итәргә келәгәнләр, ничек хезмәт итәргә кирәклекне беләм [1998, б. 44] һ.б. Авторның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә сүзләрнең уртасында [т] белән [д] чиратлашып кулланылуы дәвам ителә: نديا ماود - дәвам идән [1902, б.2], بوديا مامت - тәмам идеб, هروط - тора, ىديا هتيا - итә иде [4], لﮔزت - түгел [1902, б.7-8] һ.б. "Бай углы"нда لﮔزت - түгел [Исхакый, 1903, 1910, б.163] һ.б. Г. Ибраһимов һәм Ф. Әмирханның беренче әсәрләрендә дә, сирәк кенә булып бән-, бун-, ул- тамыры белән традицион угыз язылышы дәвам иткәне хәлдә, [д]гә башланып бирелә торган сүзләр юк дәрәҗәсенә калдырыла, بوديا - идеб, بوتيا - итеб язылышының нәүбәтләшүе күзәтелә. Шулай итеп, иске татар телендә, угыз үзенчәлеге буларак, бән-, бун-, ул- тамыры белән традицион язылыш дәвам иткәне хәлдә, сүз башында угыз һәм кыпчак телләренең үзенчәлеге буларак, [д] ~ [т] чиратлашуы XIX гасырда норма буларак дәвам ителсә дә, ХХ гасыр башында язылган әсәрләрдә билгеле бер эзлеклелектә барып, тулысынча диярлек, кыпчак-татар әйтелешенең язудагы чагылышы белән алмаштырылып тәмамлана. Татар телендәге саф йомык, тел арты һәм кече тел (увуляр) саңгырау [к], [қ] тартык авазларының сүз башында, уртасында, ахырында яңгырау [г], [ғ] авазлары белән чиратлашып язуда күрсәтелүенә һәм [г], [ғ] тартыкларының төшеп калуына мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркинең угыз һәм кыпчак төркемендәге телләр дип аерымлана алуы. М. Кашгарыйның "Диван"ында, алфавит тәртибендә индексланып, кәф (ك) һәм каф (ق) хәрефләренә башлана торган сүзләрнең 22 биттә бирелүе күренә [Кашгари, 2005, с. 1128-1150]. Сүз башында [г] һәм [ғ] авазлары ишетелә торган сүзләрнең индексланып туплануы күренми, тәрҗемәче тарафыннан әлеге мәсьәлә болай дип аңлатыла: "...Для ал-Кашгарый язык тюрок неразрывно связан с арабским, священным языком мусульман: каждое тюркское слово автор представляент как реализацию той или иной модели, известной в арабской лексикографии [Кашгари, 2005, с. 38], ...в арабской транслитерации начальный гласный звук слова всегда вводится хамзой ('). Так тюркское /ат/, /ит/, / ут/ с начальным гласным с а, и или у в арабской транслитерации принимает вид 'ат, 'ит, 'ут и относится к разделу слов, содержащих хамзу" [Кашгари, 2005, с. 36]. Менә шушы нигездә [ғ] һәм [г] авазларының язылышы да болай дип аңлатыла: "...' айн с точкой (т.е. г)" [Кашгари, 2005, с. 57]. Бу очракта [г] астына бер нокта белән күрсәтелә, ягъни каты [ғ] ны белдерә. Димәк, сүзлектә каты [ғ] белән әйтелә торган сүзләр хәмзә' белән башлана торган сүзләр рәтендә бирелә була. Нечкә [г] кәф белән күрсәтелә һәм "...произносимый между позициями к (астына нокта куелган, ягъни къ) дип аңлатыла" [Кашгари, 2005, с. 57]. Шулай итеп, [ғ], [г] авазлары белән башлана торган сүзләр Сүзлектә теркәлә алмый, димәк, әлеге Сүзлеккә нигезләнеп, сүз башындагы [к], [қ] авазларыннан аермалы буларак, [г], [ғ] авазларының сүз башындагы кулланылышын күзәтә алмыйбыз. Әмма сүзнең уртасында һәм ахырында [ғ], [г] авазларының язудагы чагылышы эзлекле булып баруы күренә 'аригъ غرآ - "что-либо чистое", 'улуғ غلاا - "что-либо большое", 'илигъ غلاا 'илигъ сув - "теплая вода" [Кашгарый, 2005, б. 98], 'гъул لغوا - "сын", 'атил لتآ'атил - название реки на землях Кипчаков, впадающей в море Булгар, один из ее притоков протекает через Рус [106], غيآ айигъ "медведь" [116], غورتا 'утруғ "остров", غلتآ' атлиг ар "всадник", غلتا 'утлуғ тагъ "травянистая гора", غلتا 'итлигъ ав "дом в котором есть собака" [128], قلاغآ' аглак йир "уедененое место", قاغرا 'уграк "серп" [Кашгарый, 2005, с. 147] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сүзләрнең нинди сузык белән әйтелүенә карамастан, сүзнең уртасында да, ахырында да каты гайн (غ) хәрефе языла һәм бу сүзләрнең күбесе аерым кабилә телләренә каратылмый, ягъни гомумтөрки булып бирелә. Сүзлекнең максатына туры китерелеп, тартыклар нигез итеп алына, гарәп теленең кагыйдәсе буенча языла. Бу үзенчәлеккә үз вакытында Җ. Вәлиди игътибар итә: "Монда иң нык күзгә бәрелә торган нәрсә гъ, къ һәм г хәрефләренең күплеге. Борынгы төрекчәдә алар бик күп булып, соңыннан төрле шивәләрдә, төрле дәрәҗәдә ташланганлыгы мәгълүм. Бу үзгәрешнең эзләре безнең татар телендә дә саклана: әдәби телебездә әле революция алдындагына иң яңа тел белән язучыларыбыз да авызны агыз, авырны агыр дип язалар иде... [Вәлиди, 1927, 2007, б. 241]. М. Кашгарый аерым сүзләрдә [қ] ~ [х] чиратлашуына игътибар итә М. Кашгарый [қ]ның [х] белән алмаштырылуын угыз һәм кыпчакларның икесенә бергә карата: قيو кайу - вариант слова хайу, х заменяется на к, а Огузы и Кипчаки заменяют къ на хъ, изменяя место артикуляции. Они говорят: хизим "моя дочь". А тюрки говорят: кизим. Они говорят: ханда ардиң "где ты был?". А Тюрки говорят: канда ардиң?" [Кашгарый, 2005, с. 906] һ.б. Гомумтюркологик хезмәтләрдән аңлашылганча, хәзерге төрки телләрнең күбесендә сүз башындагы [к], [қ] саңгырау тартыкларының саклануы, шуның белән бергә, угыз телләре төркеменә кергән телләрдә аның [г], [ғ] яңгырау парларына күчеше, сүз башы һәм сүз уртасы [қ] тартыгының чуваш, монгол, тунгус-маньчжур, тофалар, якут телләрендә [х] тартыгына күчеше күзәтелүе, шулай итеп [к], [қ] тартыкларының йомшараяңгыраулаша баруы ассызыклана. Әлеге күренешнең сүз уртасы позициясенә дә хас булуы әйтелә [Сравнительно-историческая..., 1984, c. 185-199]. Бу мәсьәләгә багышланган махсус хезмәтләрдә, ике сузык аваз уртасында саңгырау [қ] авазының яңгырау [ғ] пары белән чиратлашуы мәсьәләсе [қ] тартыгының әйтелеше үзгәрүгә мөнәсәбәтле рәвештә аңлатыла. "Х-ХI гасырларда угыз теле" дигән мәкалә авторы Э.А. Грунина болай дип яза: "...Соноризация k-|q-происходила на фоне опереднения q-. В диалектах, контактированных с кипчаками, возможно под влиянием последних, процессы изменения q-могли идти в сторону спирантизации: q->x-, чаще-q->-x-или-q>-x...". Әлеге күренешнең кыпчакларга мөнәсәбәтле булуы искәртелүгә карамастан, ХIII-ХIV гасырларда угыз аның телләренең билгесе булып саналуын искәртә: "Спирантизация -q-в дальнейшем стала классификационным признаком в выделении западноогузского (ХШ-ХIVвв.) [Грунина, 1997, б.85]. Димәк ки, ике сузык уртасында [қ] тартыгының язуда саклануын гомумтөрки (һәм угызга, һәм кыпчакка караган) борынгы традициянең дәвам ителеше, аның [ғ], яисә [х] тартыгы белән алмаштырылып, әлеге үзенчәлекнең язуда чагылышын угыз телләре әйтелешенең язуда чагылышы дип саный алабыз. Максат: XIX гасырда һәм аннан соң иске татар телендә язылган әсәрләрдә, төрки-татар сүзләренең башында, уртасында, ахырында [қ], [к] һәм [ғ], [г] тартыкларының кулланылуын һәм аларның үзара чиратлашып, яки чиратлашмыйча файдаланылуын күзәтү. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әсСәгыйди" әсәрендә (1845) бер үк сүзнең [қ] һәм [х] тартыгы белән башлануы игътибарны җәлеп итә: ىديا قامطاص ىزبرخ - Харбызы сатмақ иде [1889, б. 2], نامز رب زوبراق مﺨت - тохмы қарбыз бер заман [1889, б. 3]. Әлеге әсәрдә сүз тамырындагы [қ] авазының үзе язылып та, кушымча алдыннан [х] тартыгы белән чиратлашуы күзәтелә: روريا قوي - йуқ ирүр, زب كدرولكهفاﺼنا هسخوي - йухсә инсафа кәлүрдек без [Каргалый, 1889, б. 4]. Аңлашылганча, монгол теленә хас булган үзенчәлекнең дәвам ителеше күзәтелә. Ике сузык уртасында [қ] тартыгы яңгырау пары белән чиратлашмый: هيودنك ىنمان رلاﺒﺤم ناقاد - кәндүйә дақан мөхибләр намыны (сөеклеләрнең данын үзенә таккан) [3], نيقاكني - йаңакъын, بقﭼ - чықыб [5], نبوكيج - чикүбән, نبوقﭼ - чықубән [1889, б. 6, 9] һ.б. Сүзләрнең уртасында һәм ахырында [ғ] тартыгының сакланышы эзлекле булып бара: катғ идеб [1889, б. 2], غورق - қоруғ наны, وكوس - сөйгү [3], تفآ ىد روردغاي - йағдырур ди афәт, رلاا دلاغاب ىنآ - бағладалар аны [5], ىدامتلاغا ىمك - кеми ағлатмады, نبويلغاب ىنيرللا - бағълады мәхкәм [6], عاص - сағ-исән, نبوناغيوا- уйғанубән [1889, б. 8] һ.б. Автор үзе аңлатканча, "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..." тә хикәят сюжетлары гарәп телендә проза белән язылган "Тәфсири кәбир" һәм "Мишкәтил әнвәр" дигән әсәрләрдән алына, димәк, тәрҗемә нигезенә салынган югары стильдәге борынгылык аның телендә дә чагылыш табарга тиеш була. Гарәп һәм фарсы теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча языла: بسن ىلاع - ғали нәсәб (нәсел-ыруның бөеге) [Каргалый, 1889, б. 2], تياغ - ғаять, ادك لها - әһле гәда (ярлылар) زيزع - ғазиз, هيلع بوقعي ترضح ملاسلا - хәзрәти Йағқуб ғаләйһис-сәлям, باتع - ғыйтаб (шелтә), نيع بارخ - ғайн хәраб (бөтенләй хараб) [Каргалый, 1889, б. 3] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, гарәп һәм фарсы алынмаларының сүз башында каты гайн (غ) да, йомшак гайн (ع) да, кәф фарсый (ﮜ) да язылуы күренә. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә (1856) дә сүзләрнең уртасында һәм ахырында [ғ] тартыгы саклана: بارغوا - уғраб, هني زغآ - ағызына [1856, б. 4], شﺒنج غورق - қуруғ җөнбеш [8], هغغوروق - қуруғга алданыб [8], бәңә сез улмаңыз қаниғ (ﻊناق), улуңлар һәр тараф сариғ (عراس) [9], бәнем қуруғ (غوروق منب) ниаз тилдә [13], уғлың (كنلغوا) қызыңны [15], бер олуғ (غولوا) таш, ىرغوت - туғры, نيدنغيجآ - ачығиндин [17] һ.б. Ике сузык уртасында [қ] тартыгы яңгырау пары белән чиратлашып та, чиратлашмыйча да языла, соңгы очрак ешрак кабатлана: هغراغاج - чағарға, чақармы (ىمراقاج) йәки чақмазмы (ىمزمقاج), чақам (ماقاج) диде, айақы (ىقايآ) берлә чықарды (ىدراقج) [Салихов, 1856, 17] һ.б. Гарәп һәм фарсы алынмаларының тамыры үз чыганак тел кагыйдәсе белән, кушымчалар татар теле кагыйдәсе буенча языла: كنملاع - ғаләмнең, ىصاع - ғасый (гөнаһлы), كناﻄع - ғатаң (бүләк), تداﺒع - ғыйбадәт, تيانع - ғыйнаять (ярдәм) [1856, с. 2] һ.б. Ш. Зәкинең "...И дәрига" дип башланган шигырендә йуқса (هسقوي) сүзе, Ә. Каргалый әсәреннән аермалы буларак, сүз ахырында, ягъни кушымча алдыннан [х] тартыгы белән бирелми. Гарәп һәм фарсы алынмаларының тамыры үз теле кагыйдәсе буенча, кушымчалар татар теле кагыйдәсе белән языла: هنب ادرك مغ ىدشود - дөшмешем ғамь гәрдабинә (кайгы-хәсрәт упкынына), ғамькөсарем (مراسكمغ) (күңелне юатучым) улқыл бәңа, чөн ғамькөсарем (مراسكمغ) қалмады [Фәхретдинев, 1907, б. 416; Юсупов, 2006, с. 186]. "Бән Ходаның..." дип башлана торган шигырендә, сүз уртасында [ғ] тартыгы саклана: изгеләрең әлен алыб, туғры (ىرغوط) йула варасы, игре йулларны қуйубән туғры (ىرغوط) йула варасы, ىدامغوط - туғмады һ.б. Ике сузык уртасындагы [қ] саңгырау тартыгы яңгыралашмый: نبورقيج - чықрубән [Фәхретдинов, 1907, б. 417; Юсупов, 2006, с. 190-192] һ.б. Г. Кандалый шигырьләрендә ике сузык уртасында [қ] тартыгы яңгырау пары белән чиратлашып та, чиратлашмыйча да языла: чығамын дәхи сахраға [Кандалый, 1988, б. 91], бу хәсрәтләр йөрәкемнән китәрме [93], йөрәгенә төшәр хәсрәт [94], чықып бара матур даный [138], ...қара йақар йөзеңә [162], ...йөрәкем парәсыйға [168], күңелдин чыққусы йуқдыр [169], йөрәгем парәсе сән [171], ...ақыздым күздә йәшем, бу хәсрәтдин чықар микән бу башым [171], чықа йазыб [185], чықыб китдем [187]. Сүз уртасындагы [ғ] тартыгы аерым сүзләрдә эзлекле булып саклана: уғлың, уғлыңа [Кандалый, 1988, б. 102], йығлый-йығлый қан урнашды бәнем күзгә [111], йығларсың..., йыгълау файда бирмәс имди [115], сулар ағызға китерде [117], йығламақдин күрмидер ике күзем [131], и гүзәлем, йығламағыл [136], йығылып йығлама аппақ [142], ағызларны қабышубән, үбеб ағызыны татырға [148], Шикәр ағызыңни ач - ширин сүзем сән [154], Сағынып йығласы булсам ғомергә, ...Йығларға қаламын йөрәк қанилә [155], Ничә йыл йығлайуб [163], Ағырдыр хәсрәтем [189] һ.б. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә (1874): غولوا - олуғ, қыз уйғаныб (بوناغيوا) кәтде [1874, б. 2], шундағ (دنوش عا) сыйфатлы күркәм, бер көн туғмыш (توغمش) ирде [1874, б. 3] һ.б. "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрендә (1879): шундағ (غادنوش) риваять вә мундағ (غادنوم) хикәят, бер олуғ (غولوا), ناد زق لغوا - уғылқыздан [1894, б. 2] һ.б. М. Акмулланың "Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә (1892), алда өйрәнелгән авторларның әсәрләрендә эзлекле рәвештә туғры дип язылып килә торган сүзнең туры дип кулланылуы күзәтелә: Мәргәнгә Ходай бирсә туры (ىروت) сәһем (ук), Аңа булса мөкарин (кушылган) туры фәһем (зиһен) [Акмулла, 1892, б. 4]. Шулай ук традицион язылышта йығла дип бирелгән сүз дә, уртасындагы [ғ] дан башка, сөйләмә телдәгечә бирелә: Ишеткән адәмләрне йылаткандай (ىادناقتلاي) [1892, б. 5]. Ә. Каргалыйның сәяхәтнамәсендә коруғ (غورق) наны [1889, б. 3] һәм Һ. Салихов әсәрендә куруғга (هغغوروق) алданыб [1856, б. 8] дигән тезмәләрдәге коры сүзе Акмуллада: Ала алмай ул җәүһәрдән қоры (ىروق) қалсаң, дип, сөйләмдәгечә языла [1892, б. 7], Һ. Салихов әсәрендә чақар дип язылган сүз [1856, б. 17] бу авторда чағар дип, ике сузык уртасында яңгырау пары белән күрсәтелә: Чаяндай чыдай алмай чағарсыз сез (زس زسراغاﭼ) [1892, б. 7], әмма мәйданда ул чықарды (ىدراقﭼ) артық ғайрәт... дигән юлда, ике сузык уртасындагы [қ]ның яңгырау пары [ғ] белән нәүбәтләшмичә кулланылуы күзәтелә [Акмулла, 1892, б. 2-3]. Шулай итеп, Акмулла иҗатында уртасында һәм ахырында традиция буенча [ғ] авазы язылып килә торган сүзләрнең кайберләре, сөйләмә телдәгечә, ягъни әлеге аваз төшереп калдырылып кулланыла. XIX гасыр урталарында иҗат ителгән проза әсәрләрендә, хәзерге татар телендә уртасында һәм ахырында [ғ] тартыгы ишетелә торган сүзләрнең эзлекле рәвештә, әлеге тартык белән язылуы күзәтелә. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда (1881): قارغولوا - олуғрақ [1898, б. 4], ىلغوا - уғлы [5], اغواغ غولوا - олуғ ғауға [7], رلاواب ناكلايب نيغايآ - айағын бәйләгән баулар [8], بلاغاﺒلوق - қул бағлаб, арқа уғучылар (رلايﭼوغوا), انب غولوا - олуғ бина [9], بوشلاغي - йығълашуб [12], олуғ (غولوا) падишаһ, مدآ غولوا - олуғ адәм [13-14], بلاغي - йығълаб [15], җәүһәр қадрен белгүче (ىﭼوكلب), туғры (ىرغوت) килде [17], هنارﯕوا - үгрәнә, барыб үгрәтәем (مي ه تاركوا) [18], بوغﭼ لاغي لاغي - йығъла йыгъла чығыб [20], бәйләргә (اكرلياب) тотындылар [20], мәхкәм бағлаб (بلاغاب), бәйләб (بلايب) алуб, хезмәткә бил бағлаб (بلاغاب) [Насыйри, 1898, б. 21] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, үгрәнә сүзендәге [г] ның хәзерге татар телендә [й] тартыгы белән алмаштырылуы, калган барлык очракларда да, сүз ахырындагы кебек үк, төшеп калуы, бағлау һәм бәйләү сүзләрендәге язылышта сүзнең мәгънәсен аерымлауга омтылыш сизелә, әмма ул эзлекле дәвам итми. Ике сузык уртасындагы [қ] яңгырау пары [ғ] белән бер үк сүздә чиратлашып та, чиратлашмыйча да бирелә: روك اراقﭼ - ч[ы]қара күр, ىدراغﭼ - ч[ы]ғарды [10], بوغﭼ - чығуб [15], مياراقﭼ - чықараем [19], بوغﭼ - чығыб [20], جاغراغﭼ - чығарғач, بوكيﭼ - чикеб [Насыйри, 1898, б. 23] һ.б. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз теленең кагыйдәсе буенча языла. М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" романында (1886): уғлы, үгрәтде, үгрәтмәз, туғрыдан туғры, 1886, б. 3], туғры варуб, җанымыз ағырыб, олуғ, ағламаеб, ағламаға [6], кар ягъмыш ирде, таға (тауга), ағыз, ағыр [8], йорты олуғ иде, уғлы, көмеш монетлар бағланмыш [9], туғры вә хақыйқать җаwаб вирер иде [11] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, сүз уртасында һәм сүз ахырында [ғ] тартыгының кулланылышы эзлекле рәвештә дәвам ителә. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда да (1887) әлеге сүзләрнең шундый ук язылышта бирелүе күзәтелә: ىلغوا - уғлы, олуғ (غولا) шәһәр [1896, б. 2], ىوتاركوا - үгрәтүе, ىجوكلب - белгүче, ىديا رلاغي - йығлар иде [3], ىلغوا - уғлы, ىدتاركوا - үгрәтде, هغنلاغوا - уғланға, غور شادنرق - қарендәш руғ, ىوتاركوا - үгрәтүе [1896, б. 4], رد غولوت - тулуғдыр, غولوا - олуғ файдалар [1896, б. 5], ىدلاشاب ىلاغي - йығлай башлады, ىدلاغي - йығлады [6], بلاغي - йығлаб, ىلغوا - уғлы, ىدتيك ىرغوت - туғры китде, آجب ينﺂغز - ағызын ачыб [1896, б. 7], همتلاغي - йығлатма, ىلغوا - уғлы, туғры (ىرغوت) сүз ачыдыр [8], بتاركوا - үгрәтеб [Фәизхан, 1896, б. 9] һ.б. Алдагы авторларның әсәрләренедәге кебек үк, туғры сүзенең мәгънәсе аерымланмый: туғры китде һәм туғры сүз дигән сүз тезмәләрендә бирелә торган мәгънә контекст ярдәмендә аерымлана. Ике сузык уртасындагы [қ] тартыгы яңгырау пары белән алмаштырылмый: مقلتراق - қартл[ы]қым, ىآ زقوت - туқ[ы]з ай [1896, б. 3], қартлық чоқурына (هنيروقﭼ) [4], براقج - ч[ы]қар[ы]б [Фәизхан, 1896, б. 8] һ.б. З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) романында йуқса сүзе, Ә. Каргалыйның Сәяхәтнамәсендәге кебек (1845), йухса формасында языла: йухса (هسخوي) бу хатын [1889, б. 6, 1991, б. 222, 233, 240], йухса бәнем эшем хараб [1889, б. 15]. Йук сүзе ялгыз бирелгәндә һәм йукму сүзформада калын [қ] күрсәтелә [1889, б. 3, 1991, б. 222 һ.б.]. Әлеге тартык ике сузык уртасында яңгырау пары белән алмаштырылып та, алмаштырылмыйча да кабатлана: чығуына [1991, б. 221], хәзер чығармын [225], чықарды [1991, б. 228], чықаралум [1991, б. 227], чықарды [228], чыгармын [234 һ.б., Әлеге әсәрнең исемендә үк чагылыш тапкан, сүз башында [г] күрсәтелә торган гүзәл (لزوك) сүзенең кулланылышы гамәлгә куела һәм хикәяләү барышында берничә мәртәбә кабатлана. Шуның белән бергә, гарәп телендәге ғарәбә сүзе, хәзерге татар телендә арба дип әйтелүенә карамастан, ғарәбә дип языла: هرع بشود ندنورل هب - ғарәбәләреннән дөшеб [1889, б. 2, 1991, б. 221], ғарәбәйә ултырдуғы wақытта, ғарәбәдән дөшдеке wақытта [1889, б. 12, 1991, б. 225, 228, 231, 239] һ.б. Ғарәбә сүзе каләскә сүзе белә чиратлаша: каләскәгә ултырыб [1991, б. 235], арақы сүзе ғарақы дип бирелә [1991, б. 240]. Язма традиция дәвам ителеп, сүз уртасында [ғ] тартыгының сакланып кулланылуы күзәтелә: әткәсе илә бер туғма [1991, б. 223], йығламақ, уғырланмамыш [224], йығлыйдыр, йығладуғыны күреб, йығламасму (ومساملاغي), йығлар [1889, б. 14, 1991, б. 226], ағызындан, уғлы [1991, б. 226], сез туғры барырсыз [228], күзләре ағрыйдыр [229], сағму сән, сағ-сәламәт [229], йығлады [230], сағлык сәламәтлек [231], туғры кәлгәне бар [1991, б. 232], туғры сөйләмәк өчен [238], ачиғланып [238], ат уғрусыны [1991, б. 234. 253] һ.б., туғры ташлый [238], туғры кәләдер иде [239], туғры, туғры (дөрес мәгънәсендә) [1991, б. 241] һ.б. Белүче сүзе белгүче дип бирелми [Бигиев, 1887, 1991, б. 235]. Сүз ахырында [ғ] тартыгының язылышы дәвам ителә: олуғ (غولا) вә могътәбәр мөсафирханә [1889, б. 2, 1991, б. 221], сағ қулдан [225], олуғ эш, олуғ қурқу, олуғ вә мәшһүр адвокат [227], олуғ хезмәт [228], сағлық-сәламәтлек [1991, б. 231], олуғ шәй [238], олуғ гөнаһ [240], олуғ әсрар һ.б. Авторның "Гөнаһе кәбаир" романында да (1890) һәм шулай ук "Мавәраэннәһердә сәяхәт (Транс-Оксаниияйә сәфәр)" сәяхәтнамәсендә дә (1908) бу төрдәге сүзләрнең язылышы шушы тәртиптә дәвам итә. Р. Фәхретдиннең "Тәрбияле ана" (1898) һәм "Тәрбияле бала" (1898) әсәрләрендә сүз уртасында һәм сүз ахырында традиция булып языла торган сүзләрне куллану дәвам ителә: олуғ (غولا) бәхет, аналар туғрысында (هدنسورغوط) [1898, б. 2-3], әмма кайбер сүзләрдә сүз уртасындагы [ғ] күрсәтелми: ىﭼولب - белүче, روآ - аwыр [1898, б. 2-3]. Бу автор олуғ кешеләр дигән тезмәдә, олуғ сүзен җәяләр эчендә зур дип өстәмә рәвештә аныклый. "Тәрбияле хатын" китабында: ردشمنلغاب - бағланмышдыр [1899, б. 2], غولا - олуғ تمغن - ниғмәт. Бу әсәрдә гүзәл сүзе ялгызлык исеме белән түгел, абстракт мәгънәле күмәклек исеменең сыйфатын белдереп кулланыла: رونلبات هليا قلخ لزوﮔ - гүзәл холық илә таблынур [1899, б. 3]. Авторның "Сәлимә яки Гыйффәт" әсәрендә (1899) дә гүзәл холық сүз тезмәсе тәгаенләнеп бирелә: Холқы гүзәл улмаған кешене адәмләр сәүмәзләр... Гүзәл холық: әдәп, ғыйффәт, сабыр, тәхәммелдән (чыдам) ғыйбарәтдер [1979, б. 267]. Гүзәл сүзе бу әсәрдә, үзе генә дә еш кабатлана: гүзәл кәсеп, гүзәл киенерләр, гүзәл үгрәнмеш, гүзәл кызлар, холқым гүзәл вә күркәмләнер [287] һ.б., аерым очракларда, шулай ук еш кабатлана торган олуғ сүзе белән, яисә башка сүзләр белән синоним пар буларак конкрет предметның сыйфатын белдерү өчен дә кулланыла: олуғ вә гүзәл фасад илә бина иделмеш мәсҗедләре [1979, б. 266], нурлы вә гүзәл идеп күстәрмәкдә иде [272], җәмал вә гүзәллеке илә мәдәх идәрләр [Фәхретдин, 1899, 1979, б. 285] һ.б. Сүз уртасында [ғ], [г] язылышы дәвам ителә: дел үгрәнмәкне [271], һөнәр вә санәгать үгрәнмәкдән [271], үгрәнгән улыр идем [275], әйтергә үгрәнер [276, 285], туғры кәлмәкдә иде, туғры қарап [275], ягъмур күрелгәндә, йығлаулары [272], туғрықларында, ағыр [283], йығлап [284], ағыздан [287] һ.б., әмма традиция булып килә торган белгүче сүзе белүче булып языла [1979, б. 271]. Ике сузык уртасындагы [қ] тартыгы яңгырау пары белән алмаштырылырга, яки алмаштырылмаска мөмкин: чәчкә мисаллы чағларымны [1979, б. 276], бағчада [287], суқышлар улып [277], чықып [Фәхретдин, 189 1979, б. 283] һ.б. Мисаллардан аңлашылганча, [қ], [к], [ғ], [г] тартыкларының сүз башында, уртасында һәм ахырында язылышында традициянең дәвам ителүе күренә. Классик әдипләрнең беренче хикәяләрендә аерым сүзләрнең традицион бирелеше тулаем саклана, кайбер сүзләрдә гомумтөрки язылыш ешрак кабатлана торган халыкчан әйтелеше белән чиратлаша, яисә аның белән алмаштырыла. Мәсәлән, Г. Исхакыйның "Тәгалләмдә сәгадәт... " (1899) әсәрендә, гасырлар буена үгрәнү дип языла торган сүз: балаңа фарыз булған ғыйлемне үгрәтергә келисең [1998, б. 33] дип, бер мәртәбә әйтелә дә, өйрәнү, өйрәтергә, өйрәткәннәр дип сөйләмә форма өч мәртәбә кабатлана: синнән күп өйрәнерләр [32], бала чақта өйрәтергә була, ...менә боларны шулай өйрәткәннәр [1998, б. 41]. Сағ сүзе дә файдаланыла, әмма сәламәт торасызмы, сәламәтме сез дигән тезмә ешрак кабатлана [39-40]. Туғры сүзе, бер үк бәйлек функциясендә, туры язылышы белән чиратлаша: шул туғрыдан сүз ачып... [45], ...ул турыдан бер дә сүз чыгарганы юк [1998, б. 47]. Уғыл дип язылыш эзлекле булып дәвам ителә: уғлымызны, уғлын [1998, б. 32, 34, 36, 40, 42] һ.б., йығлый сүзе фәқать йылый дип языла: Хәлим йылый-йылый [1998, б. 33], йыларға башлады, апақай йылама йуққа [Исхакый, 1899, 1998, б. 48]. "Кәләпүшче кыз" әсәрендә фәкать йығлый дип языла: йығлый йығлый әйткәч [Исхакый, 1900, 1998, б. 54] һ.б. Автор үзенең беренче әсәрендә мишәр сөйләшенә хас булган сүзләрне файдалана, шуларның берсе - әдәби теләү сүзенең келәү дип, сүз башындагы [т] авазын [к] белән чиратлаштырып кулланылуда күренә. Алла сүзе белән килгәндә, Алла теләсә, Аллаһ теләсә, Аллаһы Тәгалә теләсә дип, фәкать теләү формасы кулланыла, башка тезмәләрдә, теләү ~ келәү нәүбәтләшә: теләсәңез ни эшләңез [1998, б. 32], үгрәтергә келисең, кая илтергә келисез [33], мәктәпкә бирергә келим [34], бер дә қарарға теләми [Исхакый, 1899, 1998, б. 35] һ.б. "Капитан кызы" тәрҗемәсендә дә (1902) уғыл сүзе традицион язылышта бирелә: رديلغوا - уғлыдыр [1902, б. 2]. Аерым сүзләр уртасындагы [г] авазы белән языла: буран буласыны белгертә (هترگلب) [1902, б.6], ике сузык уртасындагы [қ] яңгырау пары белән алмаштырылып та, алмаштырылмыйча да кушымчада ярашмыйча кулланыла: هغقاي - йақға, زكنقﭼ - чыкыңыз, رلولتزغ - ғыйззәтлүләр [8], زكغﭼ كرزيت - тизрәк чығыңыз, رلولتمرخ - хөрмәтлүләр [1902, б.9]. Миңа дигән сүз هغنيم - минға дип языла [Исхакый, 1902, б. 8] һ.б. Авторның "Бай углы" (ىلغوا ىاب) әсәрендә (1903), традиция белән килә торган, ағыр, ағыз сүзләрендәге [ғ] төшереп калдырыла: бикә аwырса да (هد هسروآ) [Исхакый, 1910, б. 163], бикәнең озын аwырудан соң (ندوروآ), аwыру (وروآ) йанында [164], аwыз (زوآ) ача алмадылар [Исхакый, 1910, б. 165], хәзерге графикага күчерелгәндә, авыр, авыз дип бирелә [1998, б. 115] һ.б. Туғры һәм үгрәнү сүзләре дә, халыкчан сөйләмә вариантта, туры һәм өйрәнү дип языла: بوراب قوروط - туруқ баруб [1910, б. 165], һөнәр (هﮔرون هريوا) өйрәнергә [Исхакый, 1910, б. 175] һ.б. Г. Ибраһимовның беренче хикәяләрендә, Г. Исхакый әсәрләренә караганда, традицион язылышның эзлеклерәк саклануы күренә. Мәсәлән, "Зәки шәкерднең..." хикәясендә (1907): بوواي رلرومغي - яғмурлар йауб, ندنزغآ راتات - татар ағызындан, هديا مولغوا - әйдә уғлым [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2, б. 12] һ.б. "Гыйшык корбаннары" хикәясендә (1908): бердәнбер уғлы иде [Ибраһимов, 1974, б. 447], мәхәббәте бағланған [448], ағызыны [449, 451], бер уңғайдан [450], қан-йәш ағлый, үксеп-үксеп ағларға [454], уйларға туғры килә [456], йығлыйлар, үксиләр, йығлый-йығлый шешенеп беткәннәр иде, йығлау, үксү, ағлата иде, ағлатып, ағлый-ағлый гүргә керде [466], йығлый, агъларга керешә, сулығып йығлый, йығлады, йығлап файда булмас [467], туғрысыда (дөресендә), ағлый, ағлаған саен [468], ағыз да йуқ, тел дә йуқ [Ибраһимов, 1974, б. 471]. Ағлый һәм йығлый сүзләре бу хикәядә төсмер белән аерылмый. Г. Ибраһимовның "Яшь йөрәкләр" (1912) романында ағлый сүзе кулланыла торган контексттан, йылый сүзе белән белдерелә торган мәгънәнең, эмоциональ киеренкелеген чагылдыру өчен файдаланылуы аңлашыла: ...Мәрхүмның анасы, уғылының гәүдәсен күрү белән, ақырып йылап җибәреп, өстенә йықылған да һушыннан язған. Әй балам, әй, бәғрем, нинди генә гөнаһ шомлықларым булды икән дип, көн-төн ағлыйдыр, ди [Ибраһимов, 1975, б. 308]. Йөрәкләрне үтә кисәрлек бер аwаз белән ғычғырып йылап җибәрде дә эскәмиясенә йөзтүбән йығылды. Аның белән бергә бөтен зал да ағлый башлады [Ибраһимов, 1975, б. 309] һ.б. Г. Ибраһимовның бу әсәрендә дә туғры һәм туры сүзләре мәгънә ягыннан аерымланмыйча, искелек һәм яңалык мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсендә бара. Г. Ибраһимовның "Зәки шәкертнең..." хикәясендә (1907), мәгърифәтчеләр иҗатында еш кабатлана торган олуғ сүзе өлкән сүзе белән алмаштырыла: андағы йортлар бик өлкән вә матур, өлкән вә яхшы өй булыр, андағы өлкән өйләрне, өлкән вә матур йорт [Ибраһимов, 1974, б. 400], өлкән адәм [404], өлкән чикмән [405], өлкән чалма [408, 410], өлкәнерәк булғач [408], өлкән хәлфә [410], буе да өлкән түгел [413], сүз күбәйде, өлкәнгә китте [Ибраһимов, 1907, 1974, б. 424] һ.б. "Яшь йөрәкләр" романында, шундый ук мәгънә һәм ешлыкта зур сүзе кулланыла, мәсәлән, бер өзек: ...Шул зур аталарның баласы Җәләлгә исә табиғать андый зурлықны, зур ясарлық қуәтне бирмәгән. ... Җәләш хәзрәттә алай зур булырлык қуәт булмаса да, қанында зурлық нәтиҗәсе булған "данлылық" һавасы, рухында бабалар зурлығының күләгәсе бар [Ибраһимов, 1975, б. 29] һ.б. Зур сүзе үзенең барлык мәгънәләре белән дә менә шушы ешлыкта эзлекле булып кабатлана. Әдипнең "Казакъ кызы" романында [1924], әсәрнең беренче хикәясендә яратып файдаланыла торган өлкән сүзе яңадан гамәлгә куела. Ф. Әмирханның беренче хикәяләрендә дә аерым сүзләрнең традицион язылышы дәвам итә, әмма сөйләмә варианты белән чиратлаша башлый. Мәсәлән, "Гарәфә көн төшемдә" хикәясендә: رغآ هنغ - ағыр ғына сурәтдә, олуғ (غولوا) зал, аерылу ниқадәр ағыр булса да (هد هسلوب رغآ), әмма башым аwыртқан (ناقتروآ) хәлдә [Әмирхан, ӘлИслах, 1907, № 10, б.9]. Мисаллардан күренгәнчә, ағыр дип язылу авыр һәм авыруны мәгънә ягыннан аерымлый булып аңлашыла, ләкин әлеге хикәя китап булып басылганда, аерылу никадәр агыр булса да дигәндәге ағыру аур (روآ) булса да дип алмаштырыла [Әмирхан, 1909, б. 14]. Шуның белән бергә, мәгърифәтче әдипләрнең әсәрләрендәге кебек, олуғ сүзенең актив кулланылуы кими, олуғ сүзе зур сүзе белән чиратлаштырыла: ...зур өстәлгә, зур-зур концертлар биреләчәгене, олуғ зал (Гарәфә кич төшемдә), ...зур қорсақлы ата, ...зур сумадан преферанс уйнап, қулларында зур-зур қашлы ике алтын йөзек (танымаганлыктан таныштык) һ.б. Шулай итеп, кыпчак төркеме телләренә хас билге дип санала торган сүз башында [б] тартыгының угыз төркеме телләренә хас булган [б] ~ [м], [б] ~ [в], [б] ~ [нуль] һәм сүз ахырындагы [б] ~ [п], [з] ~ [с] белән чиратлашулары, иске татар теленең өйрәнелә торган чорында да, аның төрле вазыйфалар үтәп, төрле авторда төрле дәрәҗәдә кабатлануы ешая. Иске татар телендә, угыз үзенчәлеге буларак, бән-, бун-, ултамырлары белән традицион язылыш дәвам иткәне хәлдә, сүз башында угыз һәм кыпчак телләренең үзенчәлеге буларак, [д] ~ [т] чиратлашуы XIX гасырда норма буларак дәвам ителсә дә, ХХ гасыр башында язылган әсәрләрдә инде, билгеле бер эзлеклелектә барып, тулысынча диярлек, кыпчак-татар әйтелешенең язудагы чагылышы белән алмаштырылып тәмамлана. Шундый ук фикерне татар телендәге саф йомык, тел арты һәм кече тел (увуляр) саңгырау [к], [қ] тартык авазларының сүз башында, уртасында, ахырында яңгырау [г], [ғ] пары белән чиратлашып язылуына һәм [г], [ғ] тартыкларының төшеп калуына мөнәсәбәтле рәвештә, гомумтөркинең угыз һәм кыпчак төркемендәге телләр дип аерымлана алуына карата да әйтә алабыз. 6.2.3. Тартык авазларның язылышында гомумтөрки традицияләрнең чагылышы Мәсьәләнең тарихи нигезе. Тюркологик хезмәтләрдә гомумтөрки термины сөйләмә һәм язма телгә мөнәсәбәтле рәвештә аңлатыла. Мәсәлән, А.М. Демирчизаде "Сравнительный метод Махмуда Кашгарый" дигән мәкаләсендә, "Диван"дагы сүзләрне берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин дип, аларның берничәсен түбәндәгечә күрсәтә: " 1) Слова, имеющие одинаковую форму и значение во всех тюркских языках. Такие слова составляют большинство, и автор не указывает на племенную принадлежность. Назовем их условно общетюркскими словами... 2) Слова, одинаковые по форме и значению в языках лишь нескольких тюркских племен. Такие слова условно назовем межплеменными словами... 3) Слова, относящиеся только к определенному племенному языку, можно условно назвать племенными словами. В "Диване" таких слов много, причем большинство из них составляют кыпчакские, огузские и джигильские" [Демирчизаде, 1972, с. 31]. Аңлашылганча, М. Кашгарый тарафыннан аерым телгә нисбәтләнмәгән сүзләр күпчелекне тәшкил итә һәм болар гомумтөркигә карый, бер яки ике телдә кулланыла, дип бирелгән сүзләр кабиләара сүзләр була дип белдерә. Э.В. Севортянның "Этимологический словарь тюркских языков" дигән хезмәтенең беренче томы "общетюркские и межтюрксие основы на гласных" дип конкретлаштырыла (1974). Димәк, әлеге хезмәтләргә нигезләнеп, борынгы һәм иске дип атала торган дәвердә язылган истәлекләрдә, аерым кабилә телләренә бүленә дигән искәрмә ясалмыйча кулланыла торган сүзләрне, гомумтөрки дип атый алабыз. Бу төркемнең күпчелеген сүз башында һәм башка позицияләрдә дә [җ] ~ [й], [җ] ~ [ч], [ч] ~ [с], [c] ~ [ш] авазларының чиратлашуы белән кулланыла торган лексемаларның тәшкил итүе күренә. Тикшерелә торган чорда бу төр сүзләрнең ничек итеп файдаланылуына аерым алып игътибар ителә. Татар телендәге өрелмәле, тел уртасы [й] тартык авазының сүз башында өрелмәле, тел алды аңкау [җ] пары белән чиратлашып язылуы. М. Кашгарый Сүзлегендә бу мәсьәлә болай аңлатыла: "...Огузы и Кипчаки произносят все й в начале слова как җ: ул мани җатти "он меня догнал" вместо йатти с й. Турки (ат-турк) говорят: сувда йундым "я купался в воде", а они (т.е. Огузы и Кипчаки) говорят: җундым. Это правило регулярно для турок и Туркман [Кашгарый, 2005, с. 704-705]. Димәк, угыз белән кыпчаклар, башка төркиләрдән аермалы буларак, сүз башында [җ] авазын кулланганнар. Хәзерге тюркологиядә, аерым сүзләрдә [й], [җ] авазларының чиратлашуы турында сүз башлаганда, М. Кашгарыйның бу фикере җентекләп аңлатыла. Мәсәлән Э.А. Грунина болай дип белдерә: "Указание МК на то, что "огузы и кыпчаки j-в начале слова меняют на z, свидетельствует лишь о диалектном колебании, так как достаточно примеров с анлаутным j-, имеющих помету "огузский" [Грунина, 1997, с. 85]. Чыннан да, "Диван"дагы мисаллардан аңлашылганча, [җ] авзына башлана торган сүзләр белән рәттән, [й] авазына башлана торган күп кенә сүзләр дә угызлар белән кыпчакларга берьюлы каратыла: قلوي йавлак, йавлак киши - "человек с неровным характером". Йавлак "что-либо плохое", в огузском и кипчакском [Кашгарый, 2005, с. 774], ىكج җики, җики йи - "крепкий шов". Как упоминалось в начале книги, җ заменяют й в наречиях Кипчаков и прочих, как в слове җинҗу "жемчуг", в исходной форме содержавшем й (т.е. йинҗу) [914], لايﺒي йубила "обманывать", ул ани йубилади "он обманул его",... Это из наречия Огузов и Кипчаков. Остальные тюрки использует это слово редко... [984]; قكنلي йалңук - "рабыня, служанка", в наречиях Огузов, кипчаков, суварин [Кашгарый, 2005, с. 1028]. Сүз башындагы [й] кулланыла торган кайбер сүзләр кыпчакныкы гына дип тә күрсәтелә: جنكي йукунҗ - "молитва", в наречии Кифҗак, таңрика йукунҗ йукунди "он молился Аллаху Всевышному", ул бакка йукунҗ йукунди "он склонил голову перед правителем (или др.) [Кашгарый, 2005, с. 1020]. Сүз башында [җ] кулланыла торган аерым сүзләр угызныкы гына дип күрсәтелә: تاج җат - "колодец", в огузском [Кашгарый, 2005, с. 849]. Шулай итеп, угыз һәм кыпчак дип аерымлануга аерым мисаллар китерелсә дә, асылда, сүз башында [й], [җ] авазларының кулланылышы угыз һәм кыпчакларда бер үк нигездә булуы аңлашыла. Гомумтюркологик планда язылган хезмәтләрдә сүзнең башында, уртасында һәм ахырында тел уртасы [й] тартыгының кулланылышы һәм аның [җ], [з], [д] тартыклары белән чиратлашуы хакында махсус рәвештә аерып алып өйрәнелә, әлеге мәсьәләнең борынгы һәм хәзерге телләрдәге торышы хакында тулы мәгълүмат бирелә. Әлеге тикшеренүләрдән аңлашылганча, бу мәсьәлә VII-IХ гасырда язылган орхон-енисей язмаларында, Х-ХIII-ХIV гасырга караган борынгы уйгыр телендәге истәлекләрдә, ХI-ХII-ХIII гасырдагы карахани-уйгыр телендә язылган Йосыф Баласагуниның "Котадгу Белек" (1069-1070), М. Кашгарыйның "Диване лөгатеттөрк" (1072-1074) һ.б. хезмәтләрдә, ХV-ХVI гасырга караган чыгтай истәлекләрендә урын ала. Кыпчак-коман телләрендәге истәлекләргә аерып игътибар ителә: а) ХIII-ХIV гасырдагы мәмлүк-кыпчак телендәге, б) ХVIХVI гасырга караган әрмән-кыпчак истәлекләре һәм "Сodex Cumanicus" (ХIV) сүзлеге [Сравнительно-историческая..., 1984, c. 259-260]. Тикшерүдән күренгәнчә, сүз башындагы [й] авазының язудагы чагылышы, аерым кабилә телләренә бүленмичә, гомумтөрки юнәлешендә бара, искә алынган барлык хезмәтләрдә дә, сүз башы позициясендә [й] авазының беренчел булуы ассызыклана, фәкать ХIII-ХIV гасырдагы Идел буе Болгар кабер ташларында гына аерым сүзләрнең (мәсәлән: җыл ~ йыл, җирем ~ йегерме, җите ~ җиде сүзләренең) [җ] авазы белән бирелеше күрсәтелә [Сравнительно-историческая..., 1984, с. 260]. Аннан соң хәзерге төрки телләрдә сүзләрнең төрле позициясендә [й], [җ], [з] авазларының әдәби норма һәм төрле сөйләшләрендә ничек итеп кулланылуы мәсьәләсе җентекләп аңлатыла [Сравнительно-историческая..., 1984, c. 261-274]. Хәзерге татар телендә, Ү. Байчура хезмәтенә нигезләнеп, арткы рәт, киң яңгырашлы сузык алдыннан [й] авазының язылуы (йал, йаңгыр, йаз-, йегерме һ.б.), орфоэпик таләп нигезендә, алгы рәт тар сузыклар алдыннан [җ] тартыгының язылуы (җил, җир, җиләк, җилкән һ.б.) әдәби норма дип белдерелә [Байчура, 1959, 126-127]. Сузыкларның рәтенә карап, сүз башында [й] яисә [җ] авазларының язылышы гамәлдә тулысынча үтәлә, дип әйтеп булмый. Мәсәлән, йегерме дигәндә [е] авазы, йөри дигәндә [ө] авазы киң дип бирелми [Татар грамматикасы, 1998, б. 65]. Сөйләшләр буенча, Л. Җәләй хезмәтендә күрсәтелгәнчә, татар теленең [й] һәм [җ] төркеменә бүленүе, әмма [й] диалектының актив булуы күзәтелә [Җәләй, 1947, б.33]. Гомумән караганда, татар телендә [й] ~ [җ] ~ [ч] ~ [д] ~ [з] тәңгәллеге күзәтелә дип нәтиҗә ясала [1984, б. 267]. Аңлашылганча, бу нәүбәтләшүләр угыз һәм кыпчак төркемнәренә бүлеп каралмый, асылда, бер үк халык теленең төрле сөйләшләрендәге үзенчәлеге булуына игътибар ителә. Иске татар телендә язылган истәлекләрне тикшерүче галимнәрнең хезмәтләрендә дә бу мәсьәләгә басым ясала. Мәсәлән, "Кисекбаш китабы"н тикшерүче галим Я. Әхмәтгалиева болай дип белдерә: "По использованию j в начале слова язык исследуемого памятника сходен с татарским нормативным языком и его западным и восточными диалектами", әмма шул ук вакытта, бу үзенчәлекнең тарихилыгы да ассызыклана: "Начальный j характерен для языка старотатарской литературы, орхоно-енисейских памятников и тюркских памятников ХI-ХV веков..." [Ахметгалеева, 1979, с. 70]. Димәк, сүз башындагы [й] авазының кулланылышы тарихи үзенчәлек булып аңлашыла. Башка галимнәрнең хезмәтләрендә дә хәзерге татар телендә [җ] авазына башланып әйтелә торган сүзләрнең, [й] авазы белән белдерелүе "... традицион язма үзенчәлекнең дәвам ителеше дип санала" [Хисамова, 1999, c. 81]. Без өйрәнә торган XIX гасыр-ХХ йөзнең беренче чирегендә язылган истәлекләрнең телендә дә бу үзенчәлек төрле авторда төрле дәрәҗәдәге эзлеклелек белән дәвам ителә. Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" (1845) әсәрендә хәзерге татар телендә [й] авазына башлана торган сүзләр дә, [җ] авазына башлана торган сүзләр дә гарәп графикасының йай графемасы (ى) белән күрсәтелә, димәк, [й] авазының язуда белдерелүе язма традициянең норма буларак дәвам ителеше дип кабул ителә: اي - йа, داي - йәд, ناماي - йаман, هسيي - йисә [1889, б. 2], هدكميي - йимәкдә [3], رروي - йөрер, راي - йар, هتيي كج - йитәчәк, ملا رديي - йидерәлим, زمرايي - йиәрмез [4], ىدروردغاي - йағдырурды, ىدرايي - йийәрде [5], زواي - йаwыз, بيطاي - йатыб, زمتروي - йөртмәз [6], ىرلالي - йилләре [8], بيي - йийеб, رلاي ديي - йиделәр, بيي بجا - йийеб эчеб, ىدلالوي - йуллады, راقلراي - йарлықар [Каргалый, 1889, б. 9], كنبزوي - йөз бең, هغامباي - йапмаға, رلايدباي - йапдилар, ىدﺒتراي - йаратыбды, ىرلاوباي ومق - қаму йапулары, هدننزوي ري - й [е]р йөзендә, مودلالوي - йулладым, هتيري كسكوي - йүксәк й[е]ренә [1889, б. 10] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, төрки-татар сүзләренең барысы да [й] авазы белән башлана. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз кагыйдәсе нигезендә языла: ناهج خيش - шәйхе җиһан, نيدتهج - җәһәтдин [1889, б. 2], җәмғ (ﻊمج) әйләмәк, җан (ناج) илә, җәмғ (ﻊمج) әйләйүбән [Каргалый, 1889, б. 3], ханә дулу җөмләмез (زم هلمج) [4], كن دوجو - вөҗүдең, دوج - җүд (юмартлык), ناج - җан [1889, б. 5] һ.б. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл әдәб" әсәрендә дә (1856) [й] авазына башланып әйтелә торган төрки-татар сүзләре эзлекле булып кулланыла: كنقزر رايي - йиар ризықың [1856, б. 2], هقلراي زموماق ببار اي - қамумыз йарлықа йа Раббе [3], هدري وا - у й[е]рдә [1856, б. 4], زم مﺤجوليو - йөзем мәҗүл, مدتوت هي هلﺒق ىنمزوي - йөземне қыйблайа тотдым [7], هدروش لكنوك هد ري مشاب هدترآ لكنوك هدلآ مزوي - йөзем алда күңел артда башым й[и]рдә күңел шүрдә, ىدتود زوي اكنب - бәңә йөз дотды мескинләр [1856, б. 8], هزس قح رراﺒي - й[и]бәрер Хақ сезә [Салихов, 1856, б. 16], تاي نس - сән йат, مياتاي نب - бән йатайым, ىداي ىرب - бере йады, ىنلاي رب هدنقاي روروي هلك - к[и]лә йүрүр йақында бер йыланый, هدنري - й[и]рендә, نيقاي مد لوا نلاي ىدلك - йылан ул дәм йақын к[и]лде, ىشادلوي - йулдашы, هنيلوي - йулына, كنيشادلوي - йулдашның ىنوزوي - йөзене, ندنوري - й[и]рүндән, نيزوي - йөзен [Салихов, 1856, б. 17] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, хәзерге татар телендә [җ] авазына башланып әйтелә торган җир, җитеште сүзләрендә [й] хәрефеннән соң [и] авазы язуда күрсәтелмәгәнгә, әлеге сүзләрне хәзерге графикага күчергәндә, йир дип түгел, йер дип биргәндә дә хата дип әйтә алмыйбыз. Аңлашылганча, гарәп һәм фарсы алынмалары үз кагыйдәсе буенча языла: ﻊيمج - җәмиғ [1856, б. 3], هلمج - җөмлә, مننهج - җәһәннәм, كنناهج - җиһанның [1856, б. 5], تيعمج - җәмғыять [Салихов, 1856, б. 10] һ.б. Ш. Зәкинең "...И дәрига" дип башланган шигырендә: زوك ىميشاي - күз йәшеми, م هسنولاي اكس - сәңа йалынсам. Гарәп һәм фарсы алынмаларында: ندﺒناج - җәнибдән, رثا ندنلامج - җәмалендән әсәр [Фәхретдинев, 1907, б. 416; Юсупов, 2006, с. 186]. "...Эстәсәм галәмдә" дип башлана торган шигырендә وب ليﮔروي رد هدﯕوتسآ كنس تآ لآ نيدح كنري - ат сәнең астыңдадыр йөргел бу й[и]рнең хәдден ал. Гарәп һәм фарсы алынмаларында: ىاغملوب ىاغلوي ى راي.هدمهلاع مس هتسا كدنس- эстәсәм ғаләмдә сәндик йари булғай булмағай, ناميا هليا ناج - җан илә иман [Фәхретдинев, 1907, б. 416; Юсупов, 2006, с. 188] һ.б. "...Бән Ходаның..."дип башлана торган шигырендә: ىدباض ىنيزوك - күзене йабды, ىدقاي ىدوا - уты йақды, күңлем йарасы (ىس هراي), نيراي - йәрен, ىس هراي - йарасы, نيكاروي - йөрәген, اكاي رلكوك - күкләр йаға, игре йулларны (ىنرلالوي ىركيا) қуйуб туғры йулә варасы, هي ىركت لوا ىس هراولاي - ул Тәңрийә йалwарасы. Мисаллардан күренгәнчә, бу сүзләрнең барысы да хәзерге татар әдәби телендә дә нәкъ шулай булып языла һәм укыла. Гарәп һәм фарсы алынмаларында: هدناهج - җиһанда, ىباوج - җаwабы, ناج - җан, ناهج - җиһан [Фәхретдинов, 1907, б. 417, Юсупов, 2006, с. 189-190]. Алынма сүзләрнең барысы да үз теленең кагыйдәсенә туры китереп языла. Г. Кандалыйның "Шигырьләр һәм поэмалар" җыентыгын төзүче, текст һәм фәнни аппаратны әзерләүче, кереш сүз авторы тарих фәннәре докторы М. Госманов: "Күп кенә сүзләрнең язылышындагы фонетик параллелизмга нигезләнгән орфографик төрлелек, мәсәлән: бән ~ мән ~ мин; сән ~ син; бар ~ вар; түгел ~ дәгел; сачәк ~ чәчәк (хәтта: сачак); килеп ~ кәлеп; дийәем ~ дийәен; дел ~ тел; итеп ~ идеп һ.б. шуның ишеләр чыганакларда китерелгәнчә саклана...", - дип аңлатма бирә [Кандалый, 1988, б. 448]. Бу юнәлештә, сүз башындагы [й] ~ [җ] чиратлашуында да, чыганаклардагыча, ягъни гарәп графикасында басылган текстлардагыча язылыш саклана дип ышанабыз. Авторның җыентыгында урын алган шигырьләрен рәттән укып барганда, хәзерге татар телендә [җ] гә башлана торган сүзләрнең, эзлекле рәвештә, йай хәрефе белән бирелеше күзәтелә. Мәсәлән, җир сүзе: йиргә йатадыр [Кандалый, 1988, б. 72], бу йирдә [79], фәлән йиргә йитәр булсаң [88], йырақ йиргә [91], орып йиргә [92], йырақ йирдә [93], ай йирә батқанда [116], йиргә йықылырсың [394], йир тырнап, һәр йирдә [399] һ.б. Чиратлашу күзәтелә: чит илләргә, йырақ җиргә [75], фәлән җирдән кәләрмүсән [88] һ.б. Җил сүзе - йилләрдин, әйа йил, әйа йил, әйа йил дип, агач сүзе йығач дип языла: әйа йығач, йәшең күпме, йығачлардан нә чықмағай [88-89], саба йиле [390] һ.б. Түбендәге чиратлашу да күзәтелә: җилләр иссә, шул җилләрдин [113] һ.б. Г. Кандалыйның шигырьләрендә тагын җитде, җибәрде, җиңел, җуйдың һ.б. сүзләр дә [й] тартыгына башланып языла, ягъни язма традиция дәвам ителә, хәзерге әйтелешнең язуда бирелеше вариант булып санала. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә (1874) йегет сүзе җегет дип бирелә: تكج زوب هدنشوت - төшендә Бүз җегет [1874, б. 2], йуқ сүзе җуқ дип чиратлаша: барур wақыт булған җуқ (قوج), ...көн туған йуқ (قوي), әмма йегет һәм йук дип язылыш, авторның үз сүзе булып бирелгән урыннарда эзлекле булып бара, персонажның тезмә сөйләмендә, җегет сүзе кабатлана: تكج ناج - җан җегет, تكج - җегет, هم راتج بوتي - й[и]теб җатарма [1874, б. 3]. Башка сүзләр традицияне саклап, [й] белән башлана: тиз й[и]тмәс (سامتي) [1874, б. 2] һ.б. Авторның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" (1879) әсәрендә: сәйран кыйлыб йөрүр (روريو), бер ағачның йанына (هنن اي), رازاي وزاي - йазу йазар, йахшы (ىشﺨي) беләмән [Кормаши, 1894, б. 3], قاصزاي - йазсақ, Таһир йоқлар (رلاقوي) иде, мәхәббәтем йарасын (هراي نس) [1894, б. 6], اكرلتكي - йегетләргә, йөргән (ناكروي) вә торған й[и]рен (نري) [Кормаши, 1894, б. 7] һ.б. М. Акмулланың "Дамелла шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе" китабында (1892) җир сүзе барлык мәгънәләре белән дә [й] тартыгы белән башланып языла: ند ري كرك - кәрәк й[и]рдән, ندري بوزاق - й[и]рдән қазуб, ندري ناريت - тирән й[и]рдән [Акмулла, 1892, б. 2], هدري ره - һәр й[и]рдә, ىري ىضعب - бәғзе й[и]ре [3], هدنزوي ري - й[и] р йөзендә [5], هدري ره - һәр й[и]рдә [8], اكري رب - бер й[и]ргә, نيري ناقطا - аткан й[и]рен, نيري ناقناي بشون هك ري ىاق - қай й[и]ргә төшеб йатқан й[и]рен [10], هنيزوي ري - й[и]р йөзенә [Акмулла, 1892, б. 11] һ.б. Аерым сүзләр [җ] тартыгы белән башлана: ىاد ناغلاغوج - җуғалғандай, хақлыққа رلناكلالوج - җуллағанлар [2], җыйған (ناغيج) мәҗмәғым [3], بتلاوايج - җәйәүләтеб, ناغلارج رجج - җыр җырлаған [5], بوييج رخوج - җәүһәр җыйыб [7] һ.б. Хәзерге татар телендә [җ] белән башлана торган مي - җиме [3], بوتي - җитеп [4] дип языла торган сүзләр [й] тартыгына башланып бирелә. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз кагыйдәләре буенча языла: رورهاوج - җәваһирен, ىناجرم - Мәрҗәни [2], ناج - җан [3], ادوراج - Җарудә [4], ند هيراج - җария [5] د افم زاوج - җәваз мөфад [6] һ.б. Тикшерелә торган чорда, тезмә әсәрләрдәге кебек үк, сәнгатьле чәчмә әсәрләрдә дә сүз башында [й] тартыгынының эзлекле рәвештә кулланылуы күренә. Мәсәлән, К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда [1882] да шуный ук язылыш күзәтелә: شمتي - й[и]тмеш [1898, б. 3], چاكتي - й[и]ткәч, رايدتي - й[и] тделәр [4], ندري - й[и]рдән [5], اكريرب - б[е]р й[и]ргә, هداي - й[ы]лда [6], هدري - й[и]рдә, بوتي - й[и]теб [7], همراﺒي - й[и]бәрмә [7-8, 01], ىدي - й[и]де, ىدشوتي - й[и]түшде [1898, б. 18], ىن رلري - й[и]рләрне, күргән й[и]р (ري) түгел كنوص ن دناكتيك ري بوك - күб й[и]р киткәндән соң, بوشوتي - й[и]түшүб [20], رليدتي - й[и]тделәр [1898, б. 21], هدنري رسيا رل لي - й[и]рендә й[и]лләр исәр [1898, б. 23] һ.б. Йылау сүзе, эзлекле булып йыгълау язылышында бара. Хәзерге татар әдәби телендә йурганы сүзе ىناغروج - җурғаны дип [4], яндырырга сүзе هغرردناج - җандырырға [1898, б. 6], ятсыныбрак сүзе قاربونسطاج - җатсыныбрақ [19] дип, [җ] белән башлана; җиңел сүзе لكنيج - җиңел дип языла [1898, б. 10]. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз чыганак тел кагыйдәсе буенча бирелә: ﻊيمج - җәмиғ [5, 6], و داج - җаду (сихерче) [1898, б. 7], رليد لاج - җәлләдләр [8], باوج - җаwаб [9], لامج - җәмал ناج - җан, ناهج - җиһан [1898, б. 11] һ.б. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә (1886): йырак сүзе йы-йе мәд белән башлана: урта җәмиғдан йырақ (قاريا) дәгел бер кечек ханә вар [2]. Башка сүзләрдә [й] тартыгының бу рәвешле язылуы күренми: Ғосманлы й[и]рендән (ندنوري), й[и]ре (ىري) вар иде [3], لكني - й[и]ңел, بوكيي - йигеб [5], қарсыз й[и]рләрдән (ندرلري) [7], аш вә йимәк [9], Хәзерге татар телендәге йегет сүзе [җ] авазына башлана: җегеткә (اكتكيج) тәғаҗәбләнерсең [Акъегет, 1886, б. 4]. Гарәп һәм фарсы алынмалары үз кагыйдәсен саклап бирелә. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887) хәзерге татар телендә [җ] авазына башланып әйтелә торган сүзләр, эзлекле рәвештә, [й] тартыгы белән күрсәтелә: дүрт йәшенә й[и]ткәндә (هدناكتي), йегерме йәшенә й[и]ткәнчә (هجناكتي), туй әмерләрен й[и]ренә (هنيري) китергәндән соң, дустларыны й[ы]йуб (بويي) [Фәизхан, 1896, б. 3], арқа буйым буйым йайәгә (اك هياي) охшаб, ун ике йәшенә й[и]ткәндә (هدناكتي), й[е]гет (تكي) сүзе [й] белән башлана [4], ғайре йирдә (ه دريي) [6], йаңа (اكناي) искән саба йиле (ىليي), саба йилен (نيليي) тотыб, биүк йир (ريي) өстенә чығыб, саба йиле (ىليي) б[е]лә с[ә]лам күндерде, йирнең (كننريي) астын өстенә, تكي - й[е]гет [7] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, алдагы авторларның әсәрләрендәге язылыштан үзгә буларак, йир һәм йил сүзләренең сузыклы язылышы ешрак кабатлана, шул ук вакытта, йыгълау формасы эзлекле булып дәвам ителә. З. Бигиев романнарында [й] тартыгына башлана торган сүзләр актив кулланыла. "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" (1887) әсәрендә: هدري هن - нә й[и]рдә, ىدتي رلطآ - атлар й[и]тде [1889, б. 2], ултырмыш йире, күстәрелмеш йиргә [3], йығламақ мәртәбәсенә [1889, б. 12], ат йигәргә, йиткерделәр, намаз wақыты й[е]тде (ىدتي) [1889, б. 13], йығламасму (وم ساملاغي), әлбәттә йығлар (رلاغي) [1889, б. 14], й[и] рендән (ندنري) торыб [1889, б. 15], йимәк йиделәр [1991] һ.б. Авторның "Гөнаһе кәбаир" романында (1890) да традицион рәвештә сүз башында [й] күрсәтелү дәвам ителә: й[и]рләрә [1890, б. 2], wақыты й[и]дмеш (مشيد), қомғаны й[и]рендә (هدنري) [3] һ.б. Авторның бу әсәрендә, хәзерге әдәби телдә [й] белән башлана торган кайбер сүзләр [җ] белән башланып языла. Мәсәлән, йөргән сүзе, автор сөйләмендә дә, персонаж сөйләме буларак бирелә торган очракта да [җ] белән башланып бирелә: Ходай йулында җөргән (ناكروج), هدزكنرلري ناكروج - җөргән й[и]рләреңездә [Бигиев, 1890, б. 3]. Йатып сүзе дә [җ] белән башлана: йарым сәғать эчендә җатып йоқламайа башлады [Бигиев, 1991, б. 258] һ.б. Р. Фәхретдиннең барлык жанр-стильдә язылган әсәрләре дә, хәзерге татар телендә [җ] тартыгына башланып әйтелә һәм языла торган сүзләр [й] белән башлана. Классик әдипләребезнең беренче хикәяләрендә аерым сүзләрнең традицион язылышы төрле авторда төрле дәрәҗәдә дәвам ителә, шул ук вакытта, сөйләмә форманы куллану активлаша. Авторларның "Сайланма әсәрләр"ен басмага әзерләгәндә, сүз башында [й], [җ] кулланылу очрагына махсус игътибар ителә. Мәсәлән, Г. Исхакыйның 1899-1908 елларда язылган повесть һәм хикәяләре тупланган 1 томын төзүче, текст, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче Лена Гайнанова, бу әсәрләрдә [й], [җ] мәсьәләсенә карата махсус искәрмә ясап, болай дип белдерә: "Г. Исхакый әсәрләренең кулъязмалары юклыгын, әдипнең типографиягә биргән әсәрләрен кабат укып тора алмауларын, әсәрләрдә хәреф җыючы (наборщик) хаталары булу ихтималын да белгән хәлдә, автор текстларына мөмкин кадәр сак килергә тырышылды. "Җ"ләштерү, "й" ләштерү очраклары төрле текстта, шулай ук төрле сүзләрдә төрлечә очрый. Бер үк текстта йер, йетү, йебәрү сүзләре йай, җыр, җиләк, җиңел кебек сүзләр җим хәрефе белән языла. Алар бер төрлегә әйләндерелмәде, тексттагыча калдырылды. Әсәрләрнең кайберләре "й"ләштерүгә нигезләнгән (мәсәлән, "Ике йөз йылдан соң инкыйраз"), кайберләре "җ"ләштереп язылган (мәсәлән, "Зиндан"). Шуңа күрә язылышка барлык текстларга, бер тоташтан түгел, ә һәр текстның үз эчендә игътибар бирелде" [Исхакый, 1998, б. 356]. Бу урында [й] ~ [җ] чиратлашуын күзәтү өчен, әдипнең томнарында урын алмаган "Капитан кызы" тәрҗемәсенә игътибар итәбез. Әлеге әсәрдә дә бер үк сүзләрнең һәм [й], һәм [җ] белән башланып язылуы күренә: ун ике яшенә йиткәч (چاكتيي), уйнаб җөрдем (مدروج), җаланғалаб (بلااغنلااج), ун йиденчегә (ىجن ديي) китде, қуышуб йөрүләре (ىرلوروي), җитәрлек (كلراتيج) инде [Исхаки, 1902, б. 4], مدادوج - җөдәдем, қайа җибәрәләр (رل هراﺒيج) мине, җигелгән (ناگلگيج) пауска, همردنلاج - җалындырма [Исхаки, 1902, б.5], барасы җиребезгә (هكزبريج), һәммә җир (ريج), җ[и]ңил (لكنيج) күтәрелә, җил (ليج) қаты түгел иде, барыб җитәрбез (زبراتيج) [6], җил (ليج) қуәтләнә, بولياج - җәелеб, җаwа (اواج) башлады, җил (ليج) буранга әйләнде, җил (ليج) қурқынычлы, җиргә басқан [Исхаки, 1902, б.7], قوج - җуқ, йил (ليي) исде, ىوروي هميك - кимә йөрүе, مدتيك بارسمقوي - йоқымсыраб китдем, килеб җитдек (كدتيج), كدتيج - җитдек [Исхакый, 1902, б.8], زكنلج - җылыныңыз, ىقازق قياج - Җаеқ қазақы, قوي - йуқ, نتراغوج - җуғартын, زوك ناغارتلاج - җалтыраған күз, ىلنرواج - җәүренле, هنغق اباج - җабық ғына [Исхакый, 1902, б. 9], җалтыраған (ناغارتلاج) сәкегә йоқларға (هغرلاقوي) йатдым, һәммә кеше мер-мер җоқларға (هغرلاقوج) тотындылар, بلاقوج مدتيك - җоқлаб китдем, بارتلاي شايوق - қояш йалтыраб, күз җитмәслек (كلسامتيج) сәхрада, җатқан (ناقتاج) иде, قوج نيت - тиен җуқ [Исхакый, 1902, б. 10], ىمقوي - йуқмы, қарақ йәүреңә (هغكرواي) салмыйсың бит аны [Исхакый, 1902, б. 11] һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, барлык сүзләрдә дә диярлек [й] ~ [җ] чиратлашуы күзәтелә. Г. Ибраһимов әсәрләренең 8 томлыгының 1 нче томына, редакциядән дип мондый аңлатма ясала: "Текстлар хәзерге орфография һәм пунктуация белән бирелде. Ләкин Г. Ибраһимов әсәрләрендә ул иҗат иткән чор әдәби теленә һәм аның туган як сөйләшенә хас үзенчәлекләр сакланды. Бу эш Ф.С. Фасеев һәм Р.Р. Гайнанов тарафыннан әзерләнгән Институтның Гыйльми советы һәм редколлегия утырышларында тикшерелеп кабул ителгән принципларга таянып башкарылды", - дигән искәрмә бирелә [Ибраһимов, 1974, б. 5-6]. Әлеге принциплар, асылда, әдипнең беренче хикәяләрендә күбрәк чагылыш таба. Әмма авторның "Зәки шәкерднең мәдрәсәдән куылуы" хикәясендә, сүз башында [й] ~ [җ] чиратлашуы, нигездә, хәзерге әдәби телдәгечә баруы күренә: كنياج - җәйнең, رﺒليج رﺒليج - җилбер-җилбер, ىن ريج - җирне, ىلزسياج - җайсызлый, قديج هد ىننكا - игенне дә җыйдық, мәдрәсәгә җыелу (ولويج), ачылу заманлары җитде (ىدتيج), هجناغلويج - җыелғанчы [Ибраһимов, Әл-Ислах, 1907, № 2, 1912]. Әсәрнең 1 нче томда урын алган вариантында, аерым сүзләрнең 1912 елгы басмада ничек язылуына астөшермәдә аңлатма бирелә, мәсәлән, җитми сүзе йитми дип, җирдә сүзе йирдә дип язылганлыгы күрсәтелә [Ибраһимов, 1974, б. 406, 430]. Кызганычка каршы, мондый искәрмәләр башка әсәрләрдә дәвам ителми. Мәсәлән, авторның "Яшьләр хәятындан бер ләүхә" әсәренең беренче басмасында йир [1909, б. 4] һәм йитми [1909, б. 7] дип язылган сүзләр искәрмәсез генә җир [1974, б. 474] һәм җитми дип бирелә [1974, б. 476]. "Яз башы" хикәясендә [й] ~ [җ] чиратлашуының беренче басмадагыча (1912) калдырылмавы сурәтләнә торган тасвирның яңгырашын юкка чыгара. Автор болай дип язган була: "Бүген майның урталары булганға, қояш йырақ, ләкин туры һәм матур қарый. Бөтен йир йөзе йазның гүзәллеге белән чолғана. Һәр йирдә акрын ғына бер шатлық вә тәмлық вә йаңа хәят сизелә..." Игътибар итик: май аендагы бер көннең күзе ачыла башлагандагы гүзәллекне автор эзлекле рәвештә [ай], [ой], [йы], [ый], [йи], [йө], [йа], [йи], [йа] аваз тезмәләренең кабатланышы белән тасвир итә. Бу җөмләләрдәге аерым сүзләрне төшереп калдыру, йирне - җир дип алмаштыру әлеге көйне-ритмны җимерә. Автор алга таба [йа], [зе], [ыш], [еш], [җә], [зе], [җи], [җы], [зы], [чә], [җа] аваз тезмәләре ярдәмендә көннең инде тулышып җитүен тасвир итә: "Инешнең ике йағына тезелгән таллар, йәшел йафраққа күмелеб, ақрын ғына, сақ қына таwышлыйлар. Аның бөтен килешенә җәелеб йатқан киң йәшел туғай китә. Бу назлы қыз йөреше кеби борғаланыб-борғаланыб ақған йылға үзенең көмештәй йалтыраған төсе белән бөтен тирә йақ табиғатенең күркен әллә ничә қат артдырыб җибәрә. Әнә йырақ таулар, урманлар, әнә матур гына дулқынланыб күренә торған уҗым басуы, әнә безнең йүкәдән йасалған тубаллар белән җиләк җыйған уйсуларымыз - болар бар да бизәнгән, бар да хәтфәдәй үләннәр илә түшәлеб, сары, қызыл, ал чәчәкләр илә матурланғанлар. Көннең эсселегендән һәммәсенең өстендә әллә нәрсә җылтырый: болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар; бу чәчәкләр, бу таллар өстендә кечек һәм матур қошлар үзләренең диңгез артындан алыб килгән моңларын, шатлықлы көйләрен, сандугач үзенең иге-чиге булмаған мәхәббәтен сайрый. Қайда гына қарама, җан вә күңел күтәрелә торған моңлар матур күренешләр генә очрый..." [Ибраһимов, 1912, б. 6]. Бу өзектә җылтырый сүзен йылтырый дип алмаштыру да тасвирның аһәңен җуя [Ибраһимов, 1974, б. 54-55]. Менә шул рәвешле, классик әдипләрнең беренче хикәяләрендә сүз башында [й] белән [җ] чиратлашуы аерым бер әсәрнең эчтәлеге өчен генә кирәк булган тасвир чарасы буларак файдаланыла башлый. Әмма кызганычка каршы, әсәрләрне хәзерге графикада басмага әзерләгәндә бу мөһим мәсьәләгә игътибар ителми. Ф. Әмирхан әсәрләренең дүрт томлыгының I томына редколлегиядән дип, сүз башында [й], [җ] авазларының кулланылышы турында мондый мәгълүмат бирелә: "...Ф. Әмирханда йон, йомры, елтырый, елмаеп, яулык юан, юри кебек сүзләр "җ" белән, җибәрә, җиде, җил, җитте кебек сүзләр "й" белән язылганнар. Мондый сүзләр хәзергәчә алынды" [Әмирхан, 1984, б. 5]. Шундый ук аңлатма төзүчедән дип авторның 2 томында да бирелә: "Басма чыганакларда, шулай ук кулъязма текстларда да, "җ"лаштыру яисә "й"ләштерү күп очрый. Бер үк сүзнең ике төрле язылу очраклары да бар. Мәсәлән: җалынырга-ялынырга, җук-йук, җаулык-яулык. Йитү-җитү, йибәргән-җибәргән һ.б. Болар хәзерге әдәби нормага кертеп бирелделәр" [Әмирхан, 1985, б. 5]. Бу аңлатмаларда искәртелгәнчә, әсәрләрнең беренче басмаларыннан күренгәнчә, сүз башында [й], [җ] авазларының нәүбәтләшүе дәвам ителә, [җ] авазына башлана торган сүзләр күбрәк файдаланыла кебек. Мәсәлән, "Гарәфә кич төшемдә" хикәясендә: җыйылған идек, җыйылған кешеләр, берничә йирләрдә, күздән җуелды, җыйылған, җыйылғанлықдан, йиде ярым, бер й[и]рдә, й[и]түшә, төрмәдән йибәрелгән [Әмирхан, 1907, Әл-Ислах, 1907, № 4, 1909]. Авторның "Татар кызы" хикәясендә дә сүз башында [й] ~ [җ] чиратлашуы дәвам ителә: йиргә караудан, җылый ала, җәнәшә үк йирдә, җумард қояш, йеде йәшлек, җылаталар, йеде, йетде [Әмирхан, 1909]. "Танымаганлыкдан танышдык" әсәрендә дә бер үк сүзләрдә чиратлашу күзәтелә: җыела башладылар, җуялтдым, бер җиргә басыб, бер йиргә, хасил итеб җитдем, утырышыб җиткәнче, җиңелчә генә салқынлық, бер җирдә, җәйге һава, туғрыға җиткәч, қаранғыланыб йиткән, җырлый белми һ.б. [Әмирхан, 1909]. Аңлашылганча, бер үк сүзләрнең [й] белән дә, [җ] белән дә башлануы күренә. Шуның белән бергә, аерым әсәрләрдә бу төр чиратлашуның, Г. Ибраһимовның "Яз башы" хикәясендәге кебек үк, тасвир чарасына әверелү очрагы сиземләнә. Бу хәл бигрәк тә бер үк сүзнең әле [й], әле [җ] белән башлануында ачык күренә. Мәсәлән, автор үзе "Милли хикәя" дип билгеләгән "Хәят" повесте болай дип башлана: Майның бер йәкшәмбесе, кәндезге сәғәт өчләр иде. Бер сәғәт кенә бундан әүвәл йаwыб киткән йиңел йаңғыр шәһәр урамларының тузанларын басқан һәм һаwадағы қызулықны йиңелчә йазғы йылылық белән алмашдырыб көнне йәмлелекнең чигенә ирешдергән иде... [Хәят, 1911]. Әлеге юллардагы [й] авазына башлана торган йиңел, йиңелчә, йылылық сүзләренең эзлекле кабатлануы көннең ямьлелеген сурәтләп бирү чарасы булып кабул ителә. Соңыннан [й] авазы [җ] белән алмаштырылгач, автор тарафыннан аңлы рәвештә сайланган сүзләр белән барлыкка китерелгән көй-моң юкка чыга. Нәтиҗәдә, әдипнең сүзләрне сәнгать чарасы буларак кулланыла белү осталыгы укучыга күренмичә кала [Әмирхан, 1985, б. 119]. Татар телендәге өрелмәле, тел алды, тел-теш [җ] авазының, сүз башында, өрелмәле, тел алды аңкау [ч] пары белән чиратлашып язылуына мөнәсәбәтле рәвештә норма һәм вариантлылык хасил булу. М. Кашгарыйның "Диван"ында төрки телләрдә әйтелә һәм языла торган унсигез авазның гарәп телендәге графемалар белән язылырга мөмкин булуы белдерелгәч, гарәп телендәге графемалар белән чагылдырып булмый торган тагын җиде хәрефне санау уңаенда, аскы төртке белән язылган җим хәрефе (ج) турында "арабский җ (т.е. ч) " дигән мәгълүмат бирелә [Кашгарый, 2005, с. 57]. Әлеге хәрефнең сүз башы позициясендә, сүзләрнең уртасында һәм ахырында кулланылуы күзәтелә, бу сүзләрнең барысы да диярлек, аерым кабилә телләренә бүленмичә бирелә. Хезмәттә сүз башында [җ] / [ч] авазларына башлана торган күп кенә сүзләрнең хәзерге татар телендә, яисә диалектларында шул ук тәртиптә бирелүе мәгълүм. Мәсәлән, сүз башында: (чын) җин نج - правда. Җин сүзләр "он говорит правду", җин айдиң - "ты сказал правду" [329], (чабак) قﭙج - җапак - разновидность мелкой рыбы, обитающей в озерах тюрок. Ей уподоляют трусливых людей: җапак ар - трус [Кашгарый, 2005, с. 360], (чулак) قلج - җулук -однорукий, безрукий [361], (чәчәк) قجج җаҗак - цеток, цветы, (чүрәк) كرج - җурак - лепешка [368], (җигән) نقج - җикан - сын тети (по материнской линии) [379], (чатыр) رتاج җатир - шатер, палатка [382], (чаян) نذاج -җазан - скорпион [385], (чүмеч) җумҗа اجموج - черпак в огузском [392], җикан ناقيج - растение ююба [419], (чи) ىج йир - влажность, сырая земля [898] һ.б. Сүзнең уртасында: غجآ аҗигъ - что-либо горькое [97], قجوا уҗак - печь, очаг [99], قلجآ аҗлик - голод [142], قلغجآ аҗигълик - горечь [177], كجك киҗик - маленький [370], قجم куҗам - пачка, груда чего-либо [375], نجيب биҗин - обезьяна (год Обезьяны) [385], نجلا - лаҗин - кречет, хищная птица [385]. Сүзнең ахырында: جاآ аҗ - голодный: аҗ на йимас [111], جلجوا уҗлуҗ - стрела для охоты на кроликов, جغذوا узгуҗ - пламя [126], جنتوا үтүнҗ - долг [159], جنجوا уҗунуҗ - третий [159], جنكوا үкүнҗ - сожаление [160], جننا инанҗ - надежный [161], جآ аҗ - открывать, جوا уҗ - лететь, جا иҗ - пить [188], كمج кумаҗ - лепешка, испеченная в золе [343]. جبرك карбиҗ - кирпич, обоженный кирпич называют бишиг карбиҗ [425] һ.б. Хәзерге телебездә сүз ахырындагы [җ] / [ч] ~ [ш] булып әйтелеше дә күзәтелә: артыш آرتج артуҗ - можжевельник. В Кашгаре две деревни имеют название артуҗ [126]. Әмма М. Кашгарый Сүзлегендә [ч] белән башлана дип бирелгән аерым сүзләрнең хәзерге татар телендә [җ] белән әйтелеше һәм язылышы да күренә: җиб بج - тонкая веточка, хворостина, сокращенное - җибик [313], җебек قﺒج җибик - свежая ветка [360], җиз نذوج җузин - бронза [385]. Бу хәл сүз уртасы позициясендә дә күзәтелә: оҗмах قامجوا уҗмак - рай [147], әрҗә ىجرآ арҗи - сумка, мешок [152], (кочак) куҗак قجق бир куҗак бүз - сверток ткани или др. [362]. һ.б. Автор үзенең хезмәтендә [җ], [ч] авазларының башка авазлар белән чиратлашуына игътибар иттерә: аҗа اجا то же, что и ака "старшая сестра". Җ чередуется с к так же, как и в персидских словах җарм и гарм (теплый), җунбад и гундбад (арка) [119]; ака اكا - старшая сестра. Огузы называют ее аза [Кашгарый, 2005, б. 121], ака - титул умного, возмужалого, умудренного жизнью человека из народа [122]. Димәк, [җ], [ч] авазларының [җ], [ч], [з] авазлары белән чиратлашу мөмкинлеге булганлыгы да күренә. Әлеге күренеш аерым мисал белән дә аңлатыла: ىجابآ абаҗи - чудовище, ىقابآ абаки - пугало, которое ставят в огород для защиты от сглаза [Кашгарый, 2005, с. 164]. [җ], [ч] авазларының [җ] белән чиратлашуы да аерым мисал белән аңлатыла: шар шур - выражение, передающее звук шумного и сильного дождя, а так же любой жидкости, создающей (громкий) звук. Ш чередуется с җ: ул җар җур йиди "он съел все, что нашел, ничего не оставив" [318], Шунук كنش - платан. Ш может заменяться на җ [369]. Җаҗир رجاج - шатер. Огузы называют его җашир [382], [җ]ның [т] белән чиратлашуына да мисал күренә: җатир رتاج - шатер, палатка [382]. Әлеге Сүзлектә [с] авазының [җ], [ч] белән чиратлашуына да мисаллар китерелә: кусан نسك - название города, который еще называют Куҗа. Он находится на границе с Уйгыр [381]. Җигри ىرغج - небосвод. Говорят также: күк җигриси "небо", җигри "мельничный жернов, оросительное колесо и т.п., рулон шелка, катушка любого вида". Сагри ىرغس - шкура. Оболочку какого-либо предмета тоже называют сагри, йир сагриси "оболочка, верхний слой земли", киши сагриси - йуз "оболочка человека - его лицо, оно покрыто самой толстой и жесткой кожей из-за открытости жаре и холоду [Кашгарый, 2005, б. 396]. Җувга اغفج - перекладная лошадь, на которой скачет посыльный со срочным сообщеним. Салга ат اغلس - норовистая лошадь [399]. Җилку وكلج ат - буланый конь [403]. Җагла لاغج - название летнего пастбища в Уж [404]. Әлеге мисалларда, билгеле бер мәгънә белән бәйле булган төрле төшенчәләр, автор махсус искәрмә ясамаса да, [җ], [ч] һәм [с], [ч] авазларының чиратлашуы күзәтелә. Шулай итеп, М. Кашгарый Сүзлегендә [җ], [ч] авазларының [й], [к], [г], [з], [т], [с] авазлары белән чиратлашып кулланылуы мисаллар белән аңлатылып бирелә. Гомумтюркологик хезмәтләрдә, язма истәлекләрдән алынган мисаллар нигезендә, борынгы төрки телләрдә, [с] һәм [ч] авазларының сүз башында эзлекле булып кулланылуы аңлатыла. Мәсәлән, рун язмаларында: сач - волосы, сан - счет, саб - слово, речь, суб - вода, сәмиз - жирный; чүл - степь, чаб - слава, чолык - семья, дети; - борынгы уйгыр язмаларында: сув - вода, сүңүк - қость, сач - волосы, сан - счет, сәвинч - радость; чог - пламя, жар, чебен - муха, чал - бросать, низвергать, чак - высекать (искру, огонь), чак - время, пора, чолпан - утренняя звезда; - Карахани-уйгыр чорында язылган Йосыф Хаҗ Баласагуниның "Котадгу Белек" (1069-1070) әсәрендә: савчү - пророк, посланник, саруг - желтый, сал - опускать, бросать; чык - выходить, чал - серовато-белый; - М. Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрек" (1070-1072) хезмәтендә: сав - любить, сач - разбрасывать, рассеивать, саг - здоровый, сү - войско; чабак - мелкая рыба, чагыр - виноградный сок, молодое вино, чит - бумажная ткань; - Әхмәт Югнәкинең "Һибәтел хәкаикъ" поэмасында (ХII йөз): сан - думать, сүчиг - сладкий; чал - бросать, низвергать; - харәзм чорында язылган "Тефсир"дә: са - считать, сав - слово, сәвинч - радость; чыра - лучина, чәш - развязывать; - чыгтай чорында язылган Алишер Нәваи иҗатында: сач - волосы, сеңел - младшая сестра, сапак - стебель; чим - нырять, чичәк - любой весенний цветок һ.б.; - кыпчак язма истәлекләре нигезендә төзелгән cүзлекләрдә: су - вода, сугур - қорова; чатыр, чолпан - звезда Венера ("Әттөхфәтез-зәкия фил-лөгатет төркия"), саг - сав - здоровый, сав - сөв - сөй - любить; чык - роса ("Кодекс Куманикус") һ.б. Хәзерге вакытта да төрки телләрдә дә бу сүзләрнең шулай ук язылышы билгеләнелә. Шуның белән бергә, сүз башындагы [с] һәм [ч] авазларының үзара һәм тагын [т], [ш] авазлары белән чиратлашып кулланылуының күзәтелүе ассызыклана [Сравнительно-историческая..., 1984, c. 213-216]. Иске татар телендә язылган текстларда [с], [ч] авазларының язылышында борынгы төрки телдән килә торган традициянең дәвам ителүе күренә, [ч] авазы, барлык позициядә дә, чим (چ) хәрефе белән күрсәтелә. Мәсәлән, Ә. Каргалыйның "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди" сәяхәтнамәсендә (1845), хәзерге татар әдәби телендә чәч дип әйтелә һәм языла торган сүз, рун һәм борынгы уйгыр язмаларыннан, М. Кашгарый Сүзлегеннән, чыгтай әдәби теленнән килә торган сач язылышында кулланыла: هديرلاوقيوا هك همتا دنب ىنآ هدياب ىﭼاس لاشوا ىدتيا لوﺒق - қабул итде ушал сачы бөридә Аны бәнд итмәкә уйқуларида [1889, б. 6], кәндү сачемлә мөқаййад улурым (үземнең сачем илә бәйләнермен) [1889, б. 6], ...сачрады йөзенә қан, ...сачрайүбән йөземә дикде қаны... [Каргалый, 2002, б. 94]. Һ. Салиховның "Китабы мәҗмәгыл адәб" әсәрендә дә (1856), хәзерге татар әдәби телендә чәчрәп дип әйтелә һәм языла торган сүз сачрәйеб дип бирелә: ىدروت بويارﭼاس ندنوري - йерендән сачрайуб торды [1856, б. 17]. Г. Кандалый шигырьләрендә дә хәзерге татар телендә сүз башындагы [ч] белән әйтелә торган чәчәк, чәч, чәчелә, чәчрәде сүзләренең [с] авазы белән башлануы күренә: Сачәк бер wақыт атадыр, ...Сачәк wақтың үтеп китәр [1988, б. 72], Гөлстан чәчәк атқанда [1988, б. 116], Бу бала хәсрәте түкде Қара сачләрем башымдин [1988, б. 92], Башында сачағы уйный [138], Қулың - йастық, сачең йурғаным улсын, ...Сачақ wақытлары үткәч, Җөмлә гөлләр сачақ атқач [147], Сачең охшый Зөләйханың саченә, Сәнең керфекләреңдин нур сачелә [153], Мыеғы санысчайды михе әлимтик [162], тиз сачрады [409], сачып зәһрене, сач үрмәсен һ.б., сачақ һәм чәчәк формасының алмаштырылуы күренә [Кандалый, 1988, б. 410]. Ә. Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрендә (1879, 1882) чәчәк сүзе, чыгтай әдәби теленнән үк килеп, татар сөйләмә телендәгечә языла: اكامزوا رلاكاﭽﭼ - чәчәкләр өзмәгә [1894, б. 6], әмма чәчү сүзе, М. Кашгарыйның Сүзлегендә файдаланылганча, сачу булып бирелә: Күрсәм йөзең қан белән йәш аралаш сачебмән ["Таһир илә Зөһрә кыйссасы", 1957, б. 294], ...гарәп үз-үзене хәнҗәр илән санчыб һәлак қылды. Хан берлә ханым сачләрен вә сақалларын йолқып зар-зар йығладылар [337], ...ул ғарәп үз-үзене хәнҗәр илән санчыб һәлак қыйлмышдыр, диделәр [338]. Акмулланың "Даменла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"ндә: Киткәнләр қандай ирләр гәүһәр сачүб (بوﭼاس رهوك) [1892, б. 5]. К. Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда [1872, 1881] чәчәк сүзе, Ә. Уразаев-Кормашиның "Таһир илә Зөһрә кыйссасы"ндагы кебек, сөйләмә телдәгечә кулланыла: ولروت عاونا شمراغﭼ نيرلكﭼﭼ ىلسيا شوخ بوشامرﭼ هققاتوب نادقاتوب ىرلاجغآ ناﺤيرولﺒنس كﭼﭼ هك - әнвағ төрле чәчәк, сөнбел вә рәхан ағачлары, ботақдан ботаққа чормашыб, хуш исле чәчәкләрен чығармыш ки... [1889, б. 16], әмма чәч, чәчеп сүзләре традицион юнәлештә бара: ...сач вә сақаллары (ىرلالاقاص و چاس) йетеб бер беренә қатышы [1898, б. 6], ... бер йердә қарар итүб сачен (نيﭼاس) китәрүб... [1898, б. 17], ...берничә көн бер й[е]рдә қарар итеб сачен (نيﭼاس) китәреб... [1898, б. 17], نشاي ىرلزوك راﭼاس رلاطوا نادنزوآ كﺒك ىشاط - Күзләре йәшен йәшен ташы кебек аwызындан утлар сачәр [1889, б. 64], ...اكملاع و ىدجآ نيسوﺒق تﺒيغ و هنتف ىدجاس نيغولروا ناتهب - фитнә вә ғайбәт қапусын ачды вә ғаләмгә боһтан орлығын сачды [Насыйри 1898, б. 101]. М. Акъегетнең "Хисамеддин менла" романында (1886): ...вә кечек саче қоңғыр рәңдә [4], саче вә күзләре [9]. Күренгәнчә, сач сүзенең язылышы традицион юнәлештә бирелә. Г. Фәизханның "Тутыйнамә китабы"нда (1887): كننيس هﭽقاب لك هنيغاﭼاﭼ - гөл бакчасының чәчәгенә [1896, б. 3], сүзләрене чәчә (اﭼاﭼ) башлады [1896, б. 7],راتيك ىنكنﭼاﭼ - чәчеңне китәр [1896, б. 11], З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында (1887): озын қара сачле [1889, б., 1991, б. 228], аздан кәндү сачене йолықмыйур [1991, б. 239] һ.б. Р. Фәхретдиннең "Сәлимә яки Гыйффәт"әсәрендә (1899): алтын кеби сары сачләрне, күзләр илә йөзләрне күзләр өчен кәлмешләр иде [1979, б. 272], бағча рәwешенә чәчкәлек дәгел исә дә [273], чәчкә мисаллы чағларымны, сачләрене қаплаwы мөселманлығына дәлил иде [1979, б. 276], ғарәп, фарси шағыйрьләренең Болгар хубанлары (гүзәлләре), алтын сачле симез кыз, дия мәдех әйләмеш... [1979, б. 279], Г. Исхакыйның "Тәгаллемдә сәгадәт..." хикәясендә (1899): җәй фасылының үстердеге яшел үләнләр, төрле сачәкләр, хушхуш исләр һәр қаюсы... [1998, б. 36]. Авторның "Капитан кызы" тәрҗемәсендә: саче (ىجاص) түгәрәләб қырықған иде [Исхакый, 1902, б. 10], озын сачләре (ىرلﭼاص نوزوا) һәммәсе апақ иде [Исхакый, 1902, б. 12]. Г. Исхакыйның "Бай углы" әсәрендә: хәтфә палас төсле үләнләр үзгәрүдә үлән өстендә бизәкләб матур итәр өчен үскән чәчәкләр (رلك هﭼ هﭼ) сарғайыб [Исхакый, 1903, 1910, б.174], бақчаларда чәчәкләр (رلك هﭼ هﭼ) булмаса да [Исхакый, 1903, 1910, б.175] һ.б. Г. Ибраһимовның "Гыйшык корбаннары" хикәясендә: қара алтындай сачләреңезне қулым илә тарамақ [Ибраһимов, 1974, б. 458] һ.б. Шулай итеп, бу бүлектә гомумтөрки дигән төшенчә, аерым кабиләләргә бүленмичә, барлык төрки телле халыклар өчен дә бер дәрәҗәдә уртак булып килә торган язма традиция булып аңлашыла. Бер үк сүзнең төрле аваз белән әйтелеше һәм аның язудагы төрлечә чагылышы - шул бер үк телнең төрле сөйләшләрендә күзәтелә торган диалекталь үзенчәлекләре һәм аларның язуда чагылышы, дип санала. Димәк, норма һәм һәм вариантлылык, әлеге аерымлануга нигезләнә була. Бу юнәлештә, сүз башында [й] ~ [җ], [с] ~ [ч] авазларының чиратлашып язылышы истә тотыла. Тикшерелә торган чорда язылган/басылган әсәрләрдә әлеге авазларның кулланылышында билгеле бер тотрыклы норманың булуы күренә: сүз башында традициянең дәвам ителеше буларак, [й], [с] авазлары файдаланыла. Шуның белән бергә, аерым авторларда [й] һәм [с] авазларының, хәзерге татар әдәби телендәге әйтелешкә таба йөз тотылып, [җ] һәм [ч] белән алмаштырылуы күзәтелә башлый, ул классик әдипләрнең аерым әсәрләрендә тасвирлау чарасы буларак та файдаланыла һәм норма буларак ныгый. Югарыдан күренгәнчә, тартык авазларның язылышы да, сузыклардагы кебек үк, параллель рәвештә бара торган ике нормага буйсынып реальләшә: а) гарәп-фарсы алынмалары катгый таләп ителгән үз чыганак тел кагыйдәсе белән языла; ә) төркитатар сүзләрендәге тартык авазлар иске татар телендә билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган тәртип буенча бара. Язуда барлыкка килә торган норма һәм вариантлылык мәсьәләсенең тартыкларның ничек итеп күрсәтелү үзенчәлегенә бәйле булган өч нигездә баруы күренә: беренчедән, бер үк татар авазының гарәп теленең берничә графемасы белән языла алуы нигезендә; икенчедән, бер үк татар авазының гомумтөркидән килә тоган угыз һәм кыпчак төркеме телләренә хас булган үзенчәлектә чагыла алуы нигезендә; өченчедән, бер үк татар авазының, татар халык теленең төрле сөйләшләрендә күзәтелә торган үзенчәлекләренең язудагы чагылышы нигезендә. Боларның һәрберсе аерым бүлек буларак тикшерелде, нәтиҗә ясалды. Бу бүлектә гомумтөрки дигән төшенчә, аерым кабиләләргә бүленмичә, барлык төрки телле халыклар өчен дә бер дәрәҗәдә уртак булып килә торган язма традиция булып аңлашыла. Бер үк сүзнең төрле аваз белән әйтелеше һәм аның язудагы төрлечә чагылышы - шул бер үк телнең төрле сөйләшләрендә күзәтелә торган диалекталь үзенчәлекләре һәм аларның язуда чагылышы, дип санала. Димәк, норма һәм вариантлылык әлеге аерымлануга нигезләнә. Бу юнәлештә сүз башында [й] ~ [җ], [с] ~ [ч] авазларының чиратлашуып язылышы истә тотыла. Тикшерелә торган чорда язылган/басылган әсәрләрдә әлеге авазларның кулланылышында билгеле бер тотрыкланган ныклык-норманың булуы күренә: сүз башында традициянең дәвам ителеше буларак, [й], [с] авазлары файдаланыла. Шуның белән бергә, аерым авторларда [й] һәм [с] авазларының, хәзерге татар әдәби телендәге әйтелешкә таба йөз тотылып, [җ] һәм [ч] белән алмаштырылуы күзәтелә башлый, ул классик әдипләрнең аерым әсәрләрендә тасвирлау чарасы буларак та файдаланыла һәм норма буларак ныгый. Кыскача нәтиҗәләр. Тема белән бәйле рәвештә, бу хезмәтне язу барышында, иске татар телендә язылган текстларда сузык авазларның һәм тартык авазларның табигатен (фонемамы, аллофонмы) күзаллау һәм гарәп графемалары белән бирелешендә, ягъни вазыйфа үтәгәндә, аларның кулланылышында (сайланышында, үзгәрүендә, үзгәрмәвендә, чиратлашуында һ.б.) билгеле бер система булганмы? орфографик норма сакланганмы? дигән сорауга җавап бирү, төп максат булып, күз уңында тотылды. Тикшерелә торган чорда язылган/басылган текстларда орфографик норма булганмы дигән сорауга объектив җавап алу максатыннан, иске татар телендә язылган истәлекләрне тикшерүнең методын-ысулын үзгәртергә кирәк булды: анализ төрки-татар авазларын язганда гарәп графемасының мөмкинлеген аңлатудан түгел, бәлки хәзерге вакытта татар авазларын чагылдыра торган кирилл хәрефләренең ничек итеп гарәп графемалары белән язылышын күрсәтүдән башланды. XIX гасырда һәм ХХ гасырның беренче унъеллыгына кадәр языла/басыла килгән әдәбиятның, төрле жанр-стильләреннән сайлап алынган күпсанлы мисаллар җентекләп тикшерелде. Нәтиҗәдә, куелган сорауга татар филологиясендә беренче мәртәбә төгәл итеп җавап бирергә мөмкин булды. Иске татар телендә язылган текстларда, сузык һәм тартык авазлар системасының эзлекле рәвештә саклануы, һәм сузык, һәм тартык авазларның гарәп графемалары белән бирелешендәге үзенчәлекнең, асылда, параллель рәвештә бара торган ике нормага буйсынып реальләшүе ассызыкланды: а) гарәп-фарсы алынмалары катгый таләп ителгән үз чыганак тел кагыйдәсе белән языла; ә) төрки-татар сүзләрендәге һәм сузык, һәм тартык авазлар иске татар телендә билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган тәртип буенча бара. Әлеге мәсьәләгә тюркологик хезмәтләрдә игътибар ителә. Мәсәлән, төрек-госманлы теленә мөнәсәбәтле рәвештә, мондый күренешне Ю. Немет "икеләтелгән тел системасы" дип, иске анатолий-төрки телгә мөнәсәбәтле рәвештә, В.Г. Гузев "чит телне файдалану" дип атый [Гузев, 1997, с.117]. Гарәп-фарсы сүзләре белән чагыштырганда, төрки-татар сүзләрендәге сузыклар һәм тартыклар язылышындагы төрлелекнең сан ягыннан күбрәк булуы, әлеге төрлелекнең билгеле бер уртак нигездә баруы һәм, шул ук вакытта, авазларның үзенчәлегенә бәйле булган, хосусый аермалары булуы да күренә. Төрки-татар теле сүзләренең язылышы борынгы уртак (VIVIII), иске уртак (IХ-ХIV) язма әдәби телләр, ХV-ХVI гасырларда классик иске татар теле язма традицияләре нигезендә, Идел буендагы иске татар теленең йөзен билгеләрлек дәрәҗәдә ныгый. Татар телендәге ун сузыкның ([а],- [ә], [у], [ү], [о], [ө], [ы], [э, е], [и], [ый]) сүз башы, сүз уртасы, сүз ахыры позицияләрендә язуда чагылышы, графо-орфографик тәртип дип саналыр дәрәҗәдә, тотрыклана [Курбатов, 1999, б. 36-65]. Тотрыклануның ничек баруын күзәтү, асылда, хәзерге татар теле орфографиясендәге фонетик һәм морфологик принципларның нинди юллар үтеп калыплашуын билгеләргә мөмкинлек бирә. Төрки-татар сүзләренең язылышын гарәп һәм фарсы алынмаларының язылышы белән чагыштыра бару уңаенда әлеге мәсьәлә ачыграк күзаллана. XIX гасыр һәм ХХ йөзнең беренче унъеллыгында язылган/ басылган текстларда, гарәп теле сүзләренең язылышы фонына куеп караганда, тотрыклану түбәндәгечә бара: [а] авазы сүз башында, гарәп-фарсы алынмаларында да (راثآ - асар, رخآ - ахыр, مدآ - адәм һ.б.), төрки-татар сүзләрендә дә (راشآ - ашар, نوتلآ - алтын, بردشاملآ - алмашдырыб, هدنآ هسلآ - алса анда, قماشآ - ашамақ, ندنساتآ - атасындан һ.б.) мәдле әлиф (آ) белән бирелә һәм һәрвакытта да язуда чагылыш таба. Сүзләрнең уртасында әлеге аваз мәдсез әлиф (ا) белән белдерелә. Гарәп һәм фарсы алынмаларыннан аермалы буларак, (мәсәлән, لوﺒق - қ[а]бул, ىلاع - ғали, ىقح - х[а]қ, فرط - т[а]раф, نوراق - қарун һ.б.), татар теленең үз сүзләрендә ул язуда эзлекле рәвештә диярлек бирелә (قامطاص - сатмак, ىدلاق هدناق - қанда калды, مشاب - башым һ.б.), димәк фонетик принцип иске имляда ук гамәлгә куела башлый. Әмма аерым авторларның әсәрләрендә бер үк сүзләрнең сузыклы һәм сузыксыз булып (ندوﺒق - қ[а]пудан, ندوباق - қапудан), башкаларда бер генә төрле язылырга мөмкин булуы күренә. Мәсәлән, Қазан (نازق) сүзенең беренче иҗегендәге сузык аваз мәгърифәтчеләрдә дә, классик әдипләрдә дә күрсәтелми, димәк, әлеге язылышны, латинга күчкәнгә кадәрге норма, дип санарга мөмкин; гарәп-фарсы алынмаларында татарча әйтелештә ишетелә торган [а] авазы, чыганак теленең кагыйдәсе белән, ягъни язылышта күрсәтелергә дә, бирелмәскә дә мөмкин (مغ - ғ[а]мь, ميزجاع - ғаҗизем, بيرغ - ғ[а]риб, مرﺒص - с[а]брым, هدملاع - ғал[ә]мдә һ.б.). Сүз ахырында ишетелә торган [а] авазы, татар сүзләренең тамыры (нигезе) ахырында (هراق - қара, هغيجراق - қарчыга һ.б.), кушымчаларда (هدنآ - анда, هسلوا - улса һ.б.), шулай ук гарәп-фарсы алынмаларына кушылган кушымчалар ахырында (هدايند - дөнйада, هدنامز - заманда, هدرزاب - базарда һ.б.) эзлекле булып һаи рәсмия белән белдерелә, тик аңа (اكنآ) кебек сүзформаларында мәдсез әлиф саклануы дәвам ителә. [ә] авазы сүз башында гарәп-фарсы алынмаларында (بدا - әдәб, ىرثكا - әксәре, لاعا - әғлә һ.б.), төрки-татар сүзләрендә дә мәдсез әлиф (ا) белән белдерелә (هدملا - әлемдә, كنسليا - әйләсәң һ.б.), әмма татар сүзләрендә кайбер үзенчәлекләр күренә, мәсәлән, әл сүзе аерым авторларда мәдле әлиф (هنيلآ), яисә кәсрәле әлифтән башлана торган ил сүзе (ليا) белән нәүбәтләшә. Аерым авторларда әйткәне сүзе айганы (ىناغيآ) дип, әйтте сүзе айтды (ىدتيآ) дип чиратлаша. Сүзнең беренче иҗегендәге [ә] сузыгының язуда күрсәтелмәве, норма буларак кабул ителә (رولك - к[ә]лүр, ندنب - б[ә]ндин), яисә аерым сүзләрдә, эзлекле рәвештә мәдсез әлиф (ا) белән күрсәтелә (شاي - йәш, ىاﭼ - чәй, هشاناي - йәнәшә һ.б.). Бер үк сүзләрдә [ә] һәм [и] чиратлашуы күзәтелә (شملك - кәлмеш, شمليك - килмеш һ.б.); классик әдипләрнең беренче әсәрләрендә традицион язылыш (كنياج - җайның, نلارب - берлян, لشاي - йашел), икенче басмада сөйләмдәгечә төзәтелә (كني هج - җәйнең, ن هلرب - берлән, هي لش - яшел, ىرلشاي - йашләре, ىرلش هي - йәшләре, كنلاتسوا - өстәлнең, كنل هتسوا - өстәлнең һ.б.). Шулай итеп, үз вакытында К. Насыйри искәрткәнчә, мәдсез әлиф һаи рәсмия белән алмаштырыла: ىاﭼ - чай, ىاج - җай, شاي - йаш дип языла торган сүзләр هي, ى هﭼ, ى هج ش дип бирелә һәм Ф. Әмирхан әсәрләрендә бу үзенчәлек мәгънә аерымлау вазыйфасын да үти: ش هي - йәш (слезы), شاي - йаш (год), әмма ул гомумтел югарылыгына күтәрелә алмый. Бу әдипләрдә [ә] һәм [и] авазларының чиратлашуы тәмамлануга бара, сүзләрнең язылышында әйтелеш чагыла һәм ныгый; сүз ахырындагы мәдсез әлиф тә һаи рәсмия белән языла башлый (اكرلزس - сезләргә, هكرلزس - сезләргә). Алга таба бу язылыш ешрак кабатлана һәм норма булып тотрыклана. Аңлашылганча, бер төрле генә языла торган гарәп-фарсы алынмаларыннан аермалы буларак, төркитатар сүзләрендә [ә] авазының язылышында гомумтөркидән килә торган традиция дәвам иткәне хәлдә, сүзләрнең мәгънәле кисәкләре бирелешендә халыкчан сөйләмә вариант өстенлек ала бара һәм норма буларак ныгый. [у], [ү] авазлары татар сүзләренең сүз башы позициясендә, гарәп-фарсы сүзләренең язылышыннан табигате һәм билгесе белән аерыла: уау графемасы (و), гарәп сүзләрендә [w], [в] тартык авазларын бирү өчен кулланыла (تقو - wақыт, ثراو - варис, نطو - wатан, ليكو - wәкил һ.б.); татар сүзләрендә вауе-мәд (وا) дип атала торган кушма белән сузык аваз белдерелә (لوا - ул, ىدلوا - улды, ىنوزوا - үзүне, ىدتوا - үтде һ.б.). Сүз башындагы [у] авазы, угыз төркеме телләренә хас булган үзенчәлек буларак, сүз башындагы [б] авазы кулланыла торган кыпчак-татардан аерымлану билгесе булып тора (ىدلوا - улды, نبولوا - улубән, زاملوا - улмаз, قملوا - улмақ һ.б.), димәк, чиратлашу дигәндә, татар сүзенең гарәп графемасы белән бирелешендә, бу очракта, гомумтөркинең үз эчендәге бүленешенә нигезләнгән үзенчәлек тә күздә тотыла. Гасырлар дәвамында килә торган традицион язылыш нигезендә, татар теленең сөйләмә формасы башта вариант буларак файдаланыла (رولوب - булур, ىدلوب - булды һ.б.), алга таба әлеге вариант, ешрак кабатлануы нәтиҗәсендә, бигрәк тә классиклар иҗатында, норма буларак ныгый бара, традицион язылыш норманың варианты буларак кулланылуын дәвам итә, язылыштагы тарихитрадицион тәртип фонетик принципка күчә бара. Сүз уртасында уау (و) графемасы гарәп-фарсы алынмаларында озын сузык [у] ны (لوقعم - мәғкул, ثروغاثىف - фисагурис, تووق - қуәт), татар сүзләрендә [у] һәм [ү] авазларын белдерә (رولوب - булур, بوروك - күрүб, قارروآ - аурырык, ندكوك - күкдән, زوك - күз, روك - күр, ملكوك - күңлем һ.б.). Сүзләрнең уртасында да, ахырында да [у], [ү] язылган очракта, ирен гармониясенең сакланышы хасил була (ولود - дулу / тулы), язылмаса, гармония сакланмый, ягъни язуда сөйләмә үзенчәлек чагылыш таба (ىدلوط - тулды, ىرلاوب - булары һ.б.); аерым авторларның әсәрләрендә сүз уртасындагы һәм ахырындагы [у], [ү] авазы, М. Кашгарый "Диван"ында ук искәртелгәнчә, уау хәрефе өстенә өч нокта куелып языла (زماغﯞاق - қауғамыз, ﯞاراق - қарау, بتلاﯞايك - җәйәүләтеб, ﯟلص - сау қалмассың, رللﯞآ - аwыллар һ.б.), классик әдипләрнең беренче әсәрләрендә бу язылыш күзәтелми. [о], [ө] авазлары, гарәп-фарсы алынмаларында мәдсез әлиф (داتسا - остаз, مديما - өмид, تما - өммәт һ.б.), кайбер авторларда вауемәд (وا) белән күрсәтелеп вариант хасил итә (رلااتسوا غولوا - олуғ осталар). Татар сүзләренең сүз башында әлеге сузыклар [у], [ү] авазлары кебек үк, вауе-мәд белән белдерелә (غولوا - олуғ, وﺒشوا - ошбу, ىرتوا - отры, ىدلوزوا - өзилде, نوﭼوا - өчен, هكوادنوا - өндәүгә һ.б.). Төрки-татар сүзләре вауе-мәд белән башланмаган очраклар да күзәтелә (غولا - олуғ, ه زكنتسا - өстеңезә, وﺒشا - ошбу һ.б.). Сүз башындагы [ө] авазы, угыз төркеме телләренә хас булган үзенчәлек буларак, өчен сүзендә йы-йе мәд белән башланганда [и] дип укыла (نوﭽيا - ичүн), бу вакытта кыпчак-татардан аерымлану билгесе булган вариантлылык та хасил була. Чүн (نوﭼ) булып язылыш та эзлекле бара; угыз-кыпчак үзенчәлеге аерым авторларда, адресатка карап, төрлечә файдаланыла; төрки-татар сүзләре сүз уртасында аерым уау белән языла (بوتود - дотуб, ميدتوت - тотдым, رتازود - дөзәтер, رروي - йөрер һ.б.), ике иҗектә, мәсәлән, نوتوت - төтөн, تولوب - болот һәм сүзнең ахырында да ولروت - төрлө булып язылган очрак, гармониянең сакланышын күрсәтә, аерым очракларда күрсәтелми (ولرد - д[ө]рлү, نوتب - б[ө]түн һ.б.), гарәп-фарсы алынмалары чыганак теле кагыйдәсе буенча языла. Аңлашылганча, [у], [ү] авазларының язылышы кебек үк, [о], [ө] авазларының язылышында да гарәп-фарсы һәм төрки-татар сүзләренең ике норма-принципта баруы күренә. Латинга һәм кириллга күчә бару процессында, гарәп һәм фарсы алынмалары татар телендәгечә сузыклы итеп укыла һәм транскрипцияләнә (هرقن - н[о]қрә, رد - д[ө]ррә, ىرورس - с[ө]руре (шатлык), ايند - д[ө]нйа, مجت - т[о]хым (орлык), بﺤم - мөхиб һ.б.), ягъни алынмаларның язылышы да татар теленә хас булган фонетик принципка якынайтыла, әмма әлеге күчеш кызу бәхәсфикер алышуларга сәбәп була. [ы], [э, е] сузыклары төрки-татар сүзләрендә генә языла, [э] авазы гарәп-фарсы алынмаларының уртасында тавышсыз тартык һәмзәне белдерә (тәэмин, мөэмин һ.б.). Сүз башында мәдсез әлиф белән күрсәтелә, [э] гә башланган сүзләр еш кабатлана (ىشا - эше, هدنﭼا - эчендә, ويتسا - эстәйү, بﭼا - эчеб, هرﭼا - эчрә), шушы ук сүзләр (эстәйүдән башка) йы-йе мәд белән дә белдерелә (شيا - иш, هدمﭽيا - ичемдә, ناكليا - элгән һ.б.), бу үзенчәлекне К. Насыйри махсус искәртә [Насыйри, 1895, б. 4], бер үк сүз төрле басмада, яисә бер үк авторның әсәрендә төрлечә языла, бу очракта кабатлану ешлыгы күбрәк булган форма норма дип санала; классикларның беренче хикәяләрендә сүз башындагы [э] авазы мәдсез әлиф белән күрсәтелә; [ы] сүзнең язылышында мәдсез әлиф (نس ىمناشا - ышанмыйсән), вауе-мәд белән чиратлашырга мөмкин (كناسامناشوا - ышанмасаң); бер, без, кеше, кемсә, дел/тел, йер һ.б. сүзләрнең беренче иҗегендәге [е] авазының язуда күрсәтелмәве орфографик норма булып санала (رب, زق, لي, لد, زب, ىﺒك, هسمك, ىشك, كنم, ري һ.б.), шул ук сүзләр сузык белән дә язылырга мөмкин, К. Насыйри аларны "чыгтай лөгатенчә"дип белдерә, ягъни болай язылу тарихилыкны белдерә (ليب - бил, مدليب - билдем, هسميك - кимсә, كنكليت - тилеңнең, ليت - тил), күренгәнчә, бу очракта [е] авазы йай белән бирелә; сүзнең уртасындагы һәм ахырындагы [ый] авазы да йай белән күрсәтелә (مدليق - қыйлдым, رلايدليق - қыйлдылар, كغودليق - қыйлдуғың, ليق - қыйл, همليق - қыйлма, بجع ىقت - тәкый гаҗәб, ىاعليق - қыйлғай, بوييج - җыйыб һ.б.); сүз ахырындагы [е] авазы йай (ى) белән бирелә (ىتوك - көне, ىكيا - ике, ىديد - диде һ.б.). Аңлашылганча, бу авазның язудагы чагылышында да, норма һәм вариантлылык традицион язылыш белән сөйләмә әйтелешкә мөнәсәбәтле булып барлыкка килә. [и] авазы сүз башында гарәп-фарсы алынмаларында кәсрәле итеп укыла торган әлиф (ا) белән (ىطايتحا - ихтыяты, ىمسا - исме һ.б.); төрки-татар сүзләрендә йы-йе мәд кушмасы белән белдерелә (رلاناريا - ирәнләр, سامريا - ирмәс, بوديا - идүб), димәк, язылыш ике төрле тәртиптә бара, әмма гарәпнең исар (хөрмәтләү) һәм иман сүзләре дә йы-йе мәд белән башланырга (نيدناميا - имандин), төркитатар сүзләренең кайберләре кәсрәле укыла торган әлиф белән күрсәтелергә мөмкин (شمدا - идмеш, مدتا - итдем), ләкин йы-йе мәд белән башлану эзлеклерәк бара (مدتيا - итдем, شميا - имеш, روتيا - итүр), кайбер авторларда вариантлылык дәвам ителә (ليدا - Идел, ردكليجنيكا - игенчелекдер), хәтеребездә мәгънәсендәге исемездә сүзе (هد زمسيا), гарәп теленең исем (مسا) сүзеннән аерылып бирелә һ.б.; аерым әсәрләрдә сүз уртасында хәзерге әдәби телдә [и] белән языла торган сүзләрдә сузык күрсәтелми (كامتك - к[и]тмәк, هﭽن - н[и]чә, رولك - к[и]лүр, زملك - к[и]лмәз), бу төр сүзләрне [ә] белән укырга мөмкин булса кирәк; кайбер авторларда бер үк сүзләр сузык белән һәм сузыксыз языла (ىاكليك - килгәй, ىاكمليك - килмәгәй, ىاكلك - к[и]лгәй, ىاكملك - к[и]лмәгәй), әмма сузык белән язылыш ешрак кабатлана: بوليك - килеб, ريي - йир, ليك - кил, هﭽين - ничә, هسميك - кимсә), классик әдипләрнең беренче хикәяләрендә эзлекле булып кулланыла (ردشمليك - килмеш, شمرتيك - китермеш, ىساتيك - китәсе, رﺒليج - җилпер رﺒليج - җилпер, ىدنين - нинди, ىدتيك - китде, ىنريج - җирне, كريك - кирәк, منيم - минем, بوليك - килүб, رل هليك - киләләр, ناكيد - дигән, ريي - йир, هميك - кимә һ.б.). Җентекле тикшеренүләрдән аңлашылганча, XIX гасыр ахыры-ХХ йөз башында иҗат ителгән әдәби әсәрләрнең иске татар теленә хас булган ике нигезгә утыртылган графо-орфографик тәртиптә язылуының дәвам ителүе күренә: а) гарәп һәм фарсы алынмалары катгый рәвештә үз чыганак теленең кагыйдәсе буенча, ягъни график принципта бирелә, б) төрки-татар сүзләре Идел буе классик иске татар теленең йөзен билгеләрлек дәрәҗәдә ныгыган тәртипкә, ягъни фонетик һәм морфологик принцип дип санала торган язылышка күчә бара. Әлеге ике норманың берсен икенчесе белән чагыштырып, иске татар теле "смешанный" булган дип нәтиҗә ясала алмый. Алынмаларга караганда, татар теленең үз сүзләрен язганда чиратлашуларның күбрәк булуы, ягъни тарихи-традиционлык мәсьәләсенең катлаулылырак булуы күренә, чөнки, беренчедән, гарәп теленең өч графемасын татар телендәге ун сузык авазны язарга җайлаштырырга кирәк була, икенчедән, гомумтөрки нигез угыз һәм кыпчак төркеме телләренә караган сөйләм үзенчәлеге буларак, ике төргә бүленә һәм язуда чагылыш таба. Менә шушы графикага һәм үзенчәлекләргә нигезләнгән иске татар теле (иске имля) мөселман динендәге күпчелек халыкны (башкорт, казакъ, ногай, комык һ.б.) берләштереп тота торган әдәби тел була. Уртак графика белән язылышны һәр халык, билгеле бер дәрәҗәдә, үзенең сөйләмә теле әйтелешенә туры китереп укый ала, димәк, иске татар телендә язылган әдәбиятны аңлый ала. Әмма латинга һәм кирилга күчү барышында, һәр халыкның язма әдәби теле, халыкның җанлы сөйләмә теленә тәңгәл булырга тиеш, дигән тәгълимат үсеш алгач, тәрҗемә кирәк була. Гомумтөрки тарихитрадицион графо-орфографик тәртип кискен тәнкыйтьләнә, юкка чыгарыла, язуда һәр халыкның үз сөйләменә якынайтылган фонетик принцибы ныгый, нәтиҗәдә, төрки халыкларны берләштереп тота торган уртаклык-язмачылык югала, шуңа күрә, бу принцип, телнең һәм стильнең үсешенә мәдәни-тарихи планда караганда, җитешсезлек булып санала [Фасеев, 1982, б. 29-35]. Шулай итеп, язудагы вариантлылык, асылда, түбәндәге мәсьәләләргә бәйле рәвештә барлыкка килә: Беренчедән, татар сөйләмендәге сузык авазларны язуда чагылдыру өчен гарәп телендәге графемаларның аз булуы нәтиҗәсендә, төрки-татар телендәге ун сузык аваз гарәп телендәге өч графема, яисә аларның кушмасы белән белдерелергә тиеш була. Димәк, бу өлкәдә барлыкка килә торган норма һәм аның вариантлылыгы, асылда, татар сөйләмендә әйтелә-ишетелә торган сузык авазларның гарәп графемалары ярдәмендә язуда ничек итеп белдерелүенә карап гарәп теле кагыйдәсенә нигезләнә. Икенчедән, сузык авазларның язылышындагы норма вариантлылыгының төрки телләрнең үз кагыйдәсенә, ягъни гомумтөркидән килә торган язма традициянең угыз төркеме һәм кыпчак төркеме телләренә хас булган үзенчәлекләр дип аерылып каралуына нигезләнеп тә барлыкка килә. Бу очракта, чиратлашулар нәтиҗәсендә күзәтелә торган вариантлылыкларны төрки гаилә телләренең үзләренә хас булган язма традициясе нигезендә баруы аңлашыла. Аларның кайсы төрки төркемгә караганлыгы, мәсәлән, угыз-уйгыр, кыпчак-татар дип әйтелде һәм татар теленә китереп бәйләргә тырышылды. Нәтиҗәдә, төрле авторның әсәрендә, аның темасына, яисә адресатына карап, татар халкының җанлы сөйләмә формаларының сайланып алынуы, төрле дәрәҗәдәге ешлык белән кабатланып кулланылуы күренә барды. Өченчедән, сузык авазлар өлкәсендә, язма традициянең даими бер эзлеклелектә баруы күзәтелгәндә, традиция булып килә торган, димәк, билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган нормаларның төрки гаиләнең бер вәкиле булган татар халкының сөйләмә формалары белән ничек итеп баетылуы күзаллана барды. Бу юнәлештә, сөйләмдә ишетелә торган сузыкларны, мөмкин дәрәҗәдә, язуда да чагылдырырга тырышу, татар телендәге иренләшкән сузыкларны язганда ирен гармониясенең саклану-сакланмавына игътибар ителде. ХХ гасырның беренче унъеллыгында әдәби тел нинди булырга тиеш, газетага җибәрелә торган мәкаләләр ничек итеп язылган? дигән сорауларга җавап эзләү максатыннан, "Нур" (1905), "Йолдыз" (1906) һ.б. газеталарда, "Шура" (1909) һ.б. журналларда күтәрелгән Тел ярышларында нәкъ шушы мәсьәләнең үзәккә куелуы, классик әдипләребезнең беренче хикәяләрендә үк халыкның сөйләмендә ишетелә торган сузык авазларын мөмкин булган дәрәҗәдә тулырак итеп язмада чагылдырырга тырышулары аерып күрсәтелде. Тартык авазларның язылышы да, сузыклардагы кебек үк, параллель рәвештә бара торган ике нормага буйсынып реальләшә: а) гарәп-фарсы алынмалары катгый таләп ителгән үз чыганак тел кагыйдәсе белән языла; ә) төрки-татар сүзләрендәге тартык авазлар, иске татар телендә билгеле бер дәрәҗәдә ныгыган тәртип буенча бара. Язуда барлыкка килә торган норма һәм вариантлылык мәсьәләсенең, тартыкларның ничек итеп күрсәтелү үзенчәлегенә бәйле булган, өч нигездә баруы күренә: беренчедән, бер үк татар авазының гарәп теленең берничә графемасы белән языла алуы нигезендә; икенчедән, бер үк татар авазының гомумтөркидән килә торган угыз һәм кыпчак төркеме телләренә хас булган үзенчәлектә чагыла алуы нигезендә; өченчедән, бер үк татар авазының, татар халык теленең төрле сөйләшләрендә күзәтелә торган үзенчәлекләренең язудагы чагылышы нигезендә. Боларның һәрберсе аерым бүлек буларак тикшерелде, нәтиҗә ясалды. Алар түбәндәгеләргә нигезләнде. Беренчедән, сузык авазлардан аермалы буларак, иске татар телендә тартык авазларны гарәп теленең берничә графемасы белән белдерергә мөмкин булуы мәгълүм. Мәсәлән, [г] - кәф (ك), [ғ] - ғайн (غ), [к] - кәф (ك), [қ] - қаф (ق), [т] - ти (ت) һәм тый (ط), [с] сад (ص), син (س) һәм си (ث), [з] - зәл (ز), зә (ذ), зад (ض) һәм зый (ﻅ) хәрефләре белән языла алган. Гарәп теленең йомшак гайн (ع), сакау әйтелешле си (ث) һәм зәл (ذ) хәрефләренең татар сүзләрен язганда кулланылышы күзәтелми. Татар телендәге бер тартык авазны гарәп теленең берничә тартыгы белән язу мөмкинлеге билгеле бер вазыйфа үтәргә җайлаштырыла: татар теленең калын сузык белән әйтелә торган сүзләре гарәп теленең каты тартыклары белән, нечкә сузык белән әйтелә торган сүзләре гарәп теленең йомшак әйтелешле тартыклары белән башлана, бу аерымлану, билгеле бер дәрәҗәдә, сүзләрнең уртасында да файдаланыла. Тикшерүләрдән күренгәнчә, әлеге таләп төрле авазны язган вакыта төрлечә реальләшә: [қ], [к], [ғ], [г] тартык авазлары татар теленең үзендә дә каты һәм нечкә булып ике төрле әйтелгәнгә күрә, сүзнең барлык позициясендәге язылышында да катгый эзлеклелектә дәвам ителгән, тик [к], [г] авазларының рәсеме төрлечә күрсәтелгән. Мәсәлән, төрки-татар сүзләренең тамырын калын сузык белән укырга кирәк булганда гарәп әлифбасының каты гайны (غ) (لاغاب - бағла, لاغا - ағла), нечкә сузык белән укырга кирәк булганда кәф (ك) хәрефе кулланылган, ул кушымчаларда да сакланган. Шул ук хәреф әйтелештәге [г] авазын да белдергән (هياكزوا - үзгәйә, لكلب - белгел, كننكنكلرب - берлегеңнең һ.б.), әмма нечкә [г] авазы фарсы алынмаларының язылышындагы кебек, кәф өстенә өч нокта куелып та, куелмыйча да (وﯖنم - мәнгү, بورودزيك - гиздереб, لﯕ - гөл, بويلرﯕ - гөрләйеб), ике сызык сызылып та (هﮔزوا - үзгә, بگسيا - исергәб, هﮔ هسميك - кемсәгә) язылган. [ң] авазы да нун кәф кушмасы (نك) булып та, аерым кәф (ك) буларак та, кяфнең өстенә өч нокта куелып та (ڭ) күрсәтелгән (اﯖب - бәңа, هدملﯕوك - күңлемдә, ڭنيرازاب - базарың һ.б.). Г. Кандалый шигырьләре К. Насыйриның "Фәвакиһел-җөләса" әсәрендә бирелгәндә (1884) [г] авазы кәф хәрефе (ك) белән (نسلازوك - гүзәл), Җ. Вәлиди хезмәтендә (1912) шул ук аваз өстенә ике сызык белән күрсәтелә (ڭسل هزوﮔ - гүзәл). [ң] авазының рәсемендә дә үзгәлек күренә (اكنس - сәңә җаным, اﯖيس - сиңа җаным һ.б.). Язылыштагы әлеге төрлелекнең берсе, эзлекле чиратлаштырыла бару уңаенда, ныгый һәм классик әдипләрнең беренче әсәрләрендә үк, асылда, шул ныгыган рәвештә генә файдаланыла (لﮔوت - түгел, ناگليك - килгән, شاﯖيك - киңәш, هغﯕاط - таңға, ڭنياب - байның, ڭني وا - уйның, ناﮔراكتوا - үткәргән, هﮔ هسردم - мәдрәсәгә, ك هرگيب - бигрәк, ىغﯕوص - соңғы, ڭنياج - җәйнең, ڭنمدآ - адәмнең, ڭنايند - дөнйаның, ناﮔرگلوا - өлгергән, هتيا هﮔر - итәргә, ت هر هﮔ هت - тәгәрәт, ر هگﯕ هز - зәңгәр, ىلﯕوم - моңлы, اﯕوش - шуңа һ.б.). [с], [т] графемаларының кулланылышында да, норма дип әйтер дәрәҗәдә, ныклык барлыкка килә, ягъни калын сузык белән укылырга тиешле сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында гарәп теленең калын әйтелешле сад (ص) һәм тый (ط) хәрефләре языла (قامطا - сатмақ, نوجقمانوص - сынамақчөн, قيلنيقلاص - салқынлық, بوصاب - басыб һ.б. اكنوباط - тапуңа بوباط - табуб). Нечкә сузык белән укыла торган сүзләрнең башында, уртасында гарәп теленең йомшак әйтелешле син (س), ти (ت) хәрефләре языла (كننس - сәнең, نساردنوس - сүндерәсән, زوروس - сәүүрез, هدنوتس وا - өстендә һ.б.). Шуның белән бергә аерым чиратлашулар да күзәтелә. Сүз нечкә әйтелсә дә, калын әйтелсә дә, гарәп һәм фарсы алынмаларында да кушымчаларда фәкать син хәрефе языла (هنساﻄع - ғатасына, زسناوج - җаwабсыз һ.б.). Аңлашылганча, син хәрефенең активрак булуы күренә. Шушы ук хәл, әмма тагын да ешрак булып, нечкә [т] авазының язылышында да күзәтелә: сүзнең калын итеп укылырга тиешлеген белдерү өчен сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында каты әйтелешле тый (ط) языла, әмма эзлеклелек сакланмый, бу төрдәге сүзләрнең уртасында, асылда, барлык авторларда да диярлек, бигрәк тә Һ. Салихов, К. Насыйри әсәрләрендә, асылда, нечкә әйтелешле ти (ت) хәрефе күбрәк файдаланыла, классик әдипләрнең икенче басмасында бу мәсьәләгә игътибар ителә, беренче мәртәбә каты тый (ط) белән языла торган сүз нечкә ти (ت) белән төзәтелә; сүз ахырында да нечкә әйтелешле ти активлык күрсәтә. Мәсәлән, Ә. УразаевКормашиның "Кыйссаи Бүз йегет" әсәрендә, бер биттә ат дигән сүз дүрт мәртәбә кулланыла, шуларның берсе калын тый (ط), өчесе нечкә ти (ت) белән язылган. Шул ук хәл Г. Исхакый әсәрләрендә дә чагылыш таба. Нечкә әйтелешле сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында йомшак әйтелешле ти (ت) языла. Калын әйтелергә тиешле сүзләрнең башында да, уртасында да йомшак әйтелешле ти (ت) язылган очракта, сүзнең калынлыгы яки нечкәлеге [к], [қ], [г], [ғ], тартыкларының язылышы белән күрсәтелә, мәсәлән, утырган дигән сүз ти хәрефе (ت) белән язылганда, кушымчадагы каты [ғ] әлеге сүзне үтергән дип укымаска кирәклекне белдергән. Уку барышында контекст та ярдәмгә килгән. Аңлашылганча, [т] авазының язылышында, [с] авазының язылышындагы кебек үк, билгеле бер тәртип сакланырга тырышылса да, [т] авазының язылышында [с] авазының язылышына караганда чиратлашуларның күбрәк булуы күренә, ләкин каты әйтелешле тый хәрефенең, нечкә әйтелешле ти хәрефенә караганда, пассиврак булуы күзәтелә. Шуның белән бергә тагын, сүз башындагы [т] авазы төрле авторда төрле дәрәҗәдәге ешлыкта, угыз һәм кыпчак төркеме телләренең үзара мөнәсәбәте нигезендә, дәл хәрефе (د) белән белдерелә алган. Әлеге үзенчәлекләр классикларның әсәрләрендә дә дәвам ителгән. Шулай итеп, бер үк татар авазын гарәп теленең берничә хәрефе белән белдерелә алуы, төрле авазның язылышында төрлечә чагылыш тапкан. Ике орфографик норма сакланган, гарәп һәм фарсы теле алынмалары үз чыганак теле кагыйдәсе буенча язылган. Икенчедән, иске татар телендә, тартык авазларның язылышында барлыкка килә торган норма һәм вариантлылык бер үк төрки-татар авазының гомумтөркидән килә торган угыз һәм кыпчак төркеме телләренә хас булган үзенчәлекнең чагыла алуына да нигезләнгән. Бу мәсьәлә сүз башында [б] ~ [м], [б] ~ [в], [б] ~ [нуль], [т] ~ [д], сүз ахырында [б] ~ [п], [з] ~ [с] авазларының чиратлашуларында күренә. Татар теле тарихын тикшерүчеләр әлеге орфографик норманы, уйгыр язу традициясенең дәвам ителеше һәм угыз белән кыпчак төркеме телләрен аера торган күрсәткеч, дип бәялиләр [Ахметгалеева, 1979, с. 64; Абдуллин, 1991, б. 5; Хисамова, 1999, б. 151, 380; Нуриева, 1999, б. 47-48]. Әлеге язылыш ХХ гасырның беренче чирегенә кадәр дәвам ителә [Җәләй, 1953, б. 57]. Мисалларны күзәткән вакытта, угыз төркеменә хас булган үзенчәлекләрне иске татар телендәге төрле стильдәге язма текстларда кыпчак-татар формалары белән алмаштыру барышында, норма һәм вариантлылыклар мөнәсәбәтенең төрлечә саклануын, кыпчак-татар теленең үз сөйләмә формаларның ничек итеп һәм нинди максат белән язуга күчә баруын билгеләргә мөмкин була. Өченчедән, иске татар телендә, тартык авазларның язылышында барлыкка килә торган норма һәм вариантлылык, гомумтөркидән килә торган уртак байлыкның, аерым кабиләләргә бүленмичә, бер үк телнең төрле сөйләшләрендә күзәтелә торган үзенчәлекләре һәм аларның язудагы чагылышына нигезләнә. Әлеге юнәлештә, сүз башында [й] ~ [җ], һәм [с] ~ [ч] авазларының чиратлашып кулланылуы истә тотыла. Гомумтөрки дигән төшенчә, бу очракта, аерым кабиләләргә бүленмичә, барлык төрки телле халыклар өчен дә бер дәрәҗәдә уртак булып килә торган язма традиция дип аңлашыла. Бер үк сүзнең төрле аваз белән әйтелеше һәм аның язудагы төрлечә чагылышы - шул бер үк телнең төрле сөйләшләрендә күзәтелә торган диалекталь үзенчәлекләре һәм аларның язуда чагылышы дип санала. Димәк, норма һәм вариантлылык, әлеге аерымлануга нигезләнә. Тикшерелә торган чорда язылган/басылган әсәрләрдә сүз башында [й] ~ [җ], [с] ~ [ч] авазларның кулланылышында билгеле бер тотрыкланган ныклык-норманың булуы күренә: сүз башында традициянең дәвам ителеше буларак, [й], [с] авазлары файдаланыла. Шуның белән бергә, аерым авторларда [й] һәм [с] авазларының, хәзерге татар әдәби телендәге әйтелешка таба йөз тотылып, [җ] һәм [ч] белән алмаштырылуы күзәтелә башлый, классик әдипләрнең аерым әсәрләрендә тасвирлау чарасы буларак та файдаланыла һәм норма буларак ныгый. Менә шушы графикага һәм үзенчәлекләргә нигезләнгән иске татар теле (иске имля) мөселман динендәге күпчелек халыкны (башкорт, казакъ, ногай, комык һ.б.) берләштереп тота торган әдәби тел була. Уртак графика белән язылышны һәр халык, билгеле бер дәрәҗәдә, үзенең сөйләмә теле әйтелешенә туры китереп укый ала, димәк, иске татар телендә язылган әдәбиятны аңлый ала. Әмма латиница һәм кириллицага күчү барышында, һәр халыкның язма әдәби теле, халыкның җанлы сөйләмә теленә тәңгәл булырга тиеш, дигән тәгълимат үсеш алгач, тәрҗемә кирәк була. Гомумтөрки тарихи-традицион графо-орфографик тәртип кискен тәнкыйтьләнә, юкка чыгарыла, язуда һәр халыкның үз сөйләменә якынайтылган фонетик принцибы ныгый, нәтиҗәдә, төрки халыкларны берләштереп тота торган уртаклык-язмачылык югала, шуңа күрә, бу принцип, телнең һәм стильнең үсешенә мәдәни-тарихи планда караганда, җитешсезлек булып санала. ЙОМГАК Төрки гаиләнең бер вәкиле буларак, татар халкы, V-VIII, VIII-IХ, ХI-ХII гасырдан гомумтөрки язмачылыгы нигезендә, ХII-ХIII йөзләрдән язма истәлегенең графикасы, датасы, дәүләте, үз төбәгендәге сөйләмә диалекты белән мөнәсәбәттә төрле жанрстильләрдә языла торган әдәби әсәрләре яшәеш алганга, 39 төрки телле халыкның алтысыннан берсе буларак, борынгы (иске) язулы (старописьменный) әдәби телгә ия халык дип санала. Идел буе Болгар дәүләтендә, рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәннән соң, төрле кабилә сөйләмә диалектлары нигезендә формалашкан Идел буе болгар койнесе, гарәп графикасында ХI-ХII гасырларда кабер ташъязмаларына куела торган текст-штамплар языла. Шул ук төбәктә, шул ук графикада, "Котадгу Белек" һәм Ясәви, Бакыргани "Хикмәтләр"еннән килә торган гомумтөрки язма традиция дәвам ителгәне хәлдә, үз төбәгендә кулланыла торган болгар-кыпчактатар сүз һәм сүзформаларын да файдаланып, Кол Гали 1233 елда мәшһүр "Кыйссаи Йосыф"дастан-поэмасын тәмамлый. Шуның белән бергә күп санда халык авыз иҗаты әсәрләре дә язуда чагылыш таба. Татар язма әдәби теле тарихы менә шушы дәвердән башлана. Иске татар телендә язылган һәр әсәрне өйрәнгәндә, әлеге тарих яктылыгына куеп карарга тиеш булабыз. Билгеле булганча, гасырлар дәвамында халкыбызның үзенең дә, сөйләмә һәм язма теленең, дәүләте һәм графикасының да исем - шәрифләре берничә мәртәбә төрлечә үзгәртелә, аны юкка чыгарырга йөз тотылган иҗтимагый-сәяси шартлары булган чорларны узарга да туры килә. Әмма төрки-татар әдәби телендә китап язу беркайчан да туктамыйча, гасырлар, дәверләр, чорлар, мең еллар узып, безнең көннәргә килеп җитә һәм һаман да яшәешен дәвам итә. Моны әдәби телнең бер дә туктамыйча хәрәкәттә булуы дип кабул итәргә кирәк. Язма әдәбиятта тормышның катлаулы хәл-әхвәлләре яктыртыла, шуңа күрә бу текстлар әдәбиятчылар, телчеләр, тарихчылар, сәнгать әһелләре тарафыннан, һәр фәннең үз таләбенә туры китерелеп, асылда, җәмгыятьтә алмашынып тора торган иҗтимагый-сәяси вазгыятькә җавап бирү юнәлешендә, өйрәнелә, мөнәсәбәт белдерелә. Фәнни хезмәтләрдә белдерелгәнчә, ХХ гасырның урталарыннан иске татар телендә язылган әсәрләрнең телен тикшерү эше фронталь рәвештә алып барыла. Шуның белән бергә, теге яки бу язма истәлекне төрки халыкларының кайсысына карату, кайсысының мирасы дип санау мәсьәләсен хәл итү, аларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау юнәлешендә катлаулы бер эшчәнлек дәвам ителә. Иске язма телле төрки халыкларның филологиясендә берничә йөз еллар элек язылган әдәби әсәрнең теле, шул әсәрдә чагылыш тапкан тел үзенчәлеге исән-сау яшәп ятучы халыкның җанлы сөйләмә теленә бәрабәр ителеп тикшерелә, аңа якынлыгы булу-булмавына карап, язма мирасның язмышы хәл ителә, ләкин язма әдәби телнең эзлекле рәвештә килә торган тарихы булуына җитәрлек дәрәҗәдә игътибар ителми. Бу проблеманың асылы иске татар телендәге әсәрләрнең теле тикшерелеп язылган хезмәтләрдә ачык чагыла. "Татар әдәби теле тарихы" дип языла башлаганга кадәр үк, төрки-татар телендә күчерелгән, шәрехләнгән, әдәби телнең төрле стильләрендә иҗат ителгән истәлекләрнең, көч җиткән дәрәҗәдә, кулъязма һәм басмалары барланып, тел үзенчәлегенең өйрәнелгәнлеген танырга тиеш булабыз. Әмма аларда махсус рәвештә әдәби әсәрнең үзенчәлеген билгеләү һәм шул нигездә язма телнең тарихын күзәтү эше максат итеп куелмый, теге яки бу истәлекне мөмкин кадәр татар милләтенә якынайту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була. Шуңа күрә язма тексттагы аерым сүз, сүзформаның әдәби әсәр тукымасында махсус сайланып алынып файдалануы һәм автор максатына туры китерелеп язылышы түгел, бәлки хәзерге татар әдәби телендә, яисә сөйләмә телнең төрле диалектларында кулланылу очраклары җентекләп барлана, аларның охшашлыгы яисә аермалыгы ассызыкланып килде, ягъни берничә гасыр элек аерым автор тарафыннан барлыкка китерелгән язма телне (сөйләмне) анализлау хәзерге гомумтелне өйрәнү кануннарына нигезләнеп барылды. Бу ысул белән эш иткәндә, әдәби әсәрнең табигый үзенчәлеге дә, әдәби телнең тарихы да билгеләнә алмавы мәгълүм булды. Әлеге хезмәтләрнең кайбер үрнәкләрен бергә туплап, басмага әзерләгәндә, язма текстларда, татар язма теленең хәзерге торышы белән чагыштырганда, стандартлашкан әдәби норма булмаган, дигән нәтиҗә ясалды, ягъни татар язма теле иске язмалы телләр рәтеннән сызып ташланды. Шуның белән бергә, әдәби әсәрнең текстын махсус барлыкка китерелгән сөйләм тибы итеп карап тикшерергә кирәклеген аңлау процессы күптән башлана. Үз вакытында Фердинанд де Соссюрның, тел белән сөйләм икесе ике төрле күренеш, телне өйрәнеп була, сөйләмне өйрәнеп булмый, дип әйткән фикеренә таянып, сөйләмә тел, язма тел (сөйләм), әдәби тел, әдәби норма дигән күренешләрне аңлап өйрәнү дөньядагы төрле (Мәскәү, Казан, Копенгаген, Америка, Амстердам һ.б.) лингвистик мәктәпүзәкләрдә алып барыла, кызу бәхәсләр, төрле фикер алышуларда, телнең функциясе дигән төшенчәне аңлау мөһим ачыш булып санала. Телнең функциясе (вазыйфасы) дигәндә, телнең структур берәмлекләренең сөйләм максатына ярашып кулланыла алуы күздә тотыла. Әлеге мәсьәләләр ХХ гасырның соңгы чирегенә таба тюркологик хезмәтләрдә тагы да тирәнрәк күтәрелә. Милли телнең бер тармагы буларак, әдәби телнең, сөйләмә тел белән чагыштырганда, хосусый вазыйфасы булуы, телнең структур берәмлекләрен тикшерә торган ысул белән өйрәнгәндә әлеге вазыйфаның аңлатыла алмавы, язма текстны, әдәби тел тарихының бер дәверендә, аерым автор тарафыннан махсус рәвештә барлыкка китерелгән язма сөйләм дип, ягъни авторның кайсы адресатны күздә тотуы, нинди жанр-стильдә иҗат итүе, укучысына нинди мөнәсәбәттә булуына карап өйрәнелде. Шулай итеп, язма истәлекне тикшергәндә, әдәби тел тарихының үзенә хас булган табигатенә (традициясе, нормасы булуына) һәм вазыйфасына (төрле чорда, төрле жанр-стильдә язылганда, традиция дәвам ителгәне хәлдә, норманың вариант лары булуына) игътибар итү зарурлыгы килеп туды. Бу юнәлештә язма телнең төрле дәверләрендә тел берәмлекләренең кулланылышында (язылышында) алдагы чорлардан килә торган традициянең (норманың) ни дәрәҗәдә дәвам ителеше, төрлелекнең (вариантлылыкның) ни өчен барлыкка килүенең сәбәбе күрсәтелерлек теоретик нигез һәм метод-ысул белән файдаланырга кирәклек аңлашылды. Традиция дигәндә, төрки гаиләнең, шул гаиләдәге халыкның сөйләмә һәм язма теле атамасы булган төрки төшенчәтерминының гасырлар буена нинди мәгънәләрдә кулланылуын күзәтү зарурлыгы күренде. Татар әдәби теле тарихын күзәтергә мөмкинлек бирә торган истәлекләрнең авторлары барысы да әсәрләренең төрки телдә язылуын махсус рәвештә искәртә баралар. Бу тел белән язылган әсәрне укыр, аңлар өчен җиңел булуы ассызыклана. Шуның белән бергә, гасырлар буена дәвам ителә торган төркинең бер генә төрле булмавы, асылда, берсе икенчесеннән аерымлана торган ике параллель юнәлештә баруы ачык чагылыш таба. Аерымлану дигәндә, язма традициянең, әсәр языла торган төбәктәге диалектлар һәм сөйләмә тел үзенчәлекләре белән ни дәрәҗәдә баетылуы истә тотыла. Бу юнәлештәге аерымлану, ХI-ХII гасырлардан, Орхон-Енисей язмаларыннан килә торган китаби архаик нигездәге аристократ-бограхан телен үз төбәгендәге түрекчә лөгатьләр белән баетып язылган "Котадгу Белек" теленең, төрки халык таралып яши торган киң төбәктә кулланыла торган сөйләмә телне әдәбиләштереп язылган Ә. Ясәви, С. Бакыргани "Диване хикмәт"ләре теленә каршы куюдан башлана. Традицион язма архаик сүз, сүзформалар һәм гарәп вә фарсы алынмалары мул кулланыла торган абруйлы-классик төрки тел белән халыкчан сөйләмә төрки юнәлешнең үзара мөнәсәбәте әсәрләрнең төрлесендә төрле дәрәҗәдә чагылыш табып, гасырлар буена дәвам ителә. Аристократ-төрки телендәге "Котадгу Белек" һәм халыкчан төркидәге Ә. Ясәви "Хикмәтләре"нең традициясе дәвам ителеп, ХШ гасырда Болгар дәүләтендә абруйлы төркидә "Кыйссаи Йосыф" поэмасы иҗат ителә, авыз иҗаты әсәрләре халыкчан төркидә язмага төшерелә. ХIV гасыр Алтын Урда дәүләтендә иҗат ителгән әдәби-сәнгати әсәрләрдә, алдагы дәвердәге абруйлы төрки, ягъни традицион-китаби язма формалар һәм гарәп вә фарсы алынмаларының күплеге дәвам ителгәне хәлдә, төрле әсәрдә төрле дәрәҗәдә, кыпчак сөйләмә үзенчәлекләре белән баетылса да, әмма алар сөйләмә кыпчак койнесына нигезләнеп төзелгән "Кодекс-Куманикус" һәм башка сүзлекләрнең теленә, шулай ук кыпчак телле халыкларның авыз иҗатына хас булган тел бизәкләре файдаланылып язылган "Идегәй" дастан-поэмасының төркисеннән шактый аерыла. ХV-ХVI гасыр Казан ханлыгы чорында Өмми Камал, Максуди, Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф, Әднаш Хафиз кебек авторлар барысы да әсәрләренең төркидә иҗат ителүен искәртәләр. Аларның поэмаларында, төрлесендә төрле дәрәҗәдә җирле сөйләмә телдәге сүз, сүз формалары файдаланылып абруйлы төрки тел дәвам ителә, әмма бу төрки Хәсән Кайгы, Казтуган, Дусмәмбәт, Чалгиз Җырау кебек нугай-татар шагыйрьләренең Нугай Урдасында бергә катнашып яшәүче үзбәк, төрек, каракалпак, кыргыз, казакъ халкының сөйләмә формаларын файдаланып язылган теленнән сизелерлек аерылуы күренә. Әднаш Хафиз, гасырлар буена гарәп һәм фарсы теленә нисбәтән кулланылып килә торган "төрки тел" дигән төшенчәне, гарәп һәм фарсыча язылган гыйлемне белергә, рухланырга мөмкинлек беткәнгә күрә, төрки теленчә, ягъни замана ахырыннан соң да исән калган, укый белүченең сөйләшә торган телендә яздык, дип, Казан ханлыгында яшәүче татар халкының вазгыятенә бәйләп тәгәенли. Димәк, алга таба түрки төшенчә-терминын, гарәби вә фарсига нисбәтән бирелгән очракта да, шушы мәгънәсе белән кулланыла дип аңларга тиеш булабыз. Әлеге мәгънәнең ныгуы һәм үстерелүе ХVII гасырда иҗат ителгән "Җәмигыт-тәварих" һәм аеруча "Дәфтәре Чынгызнамә" әсәрләрендә ачык күренә. Татар әдәбиятының универсаль тәҗрибә мәктәбе, иҗади күнекмәләр лабораториясе буларак санала торган әлеге әсәрләрдә, файдаланыла торган тарихи чыганакларда, авторлар үзләре билгеләгәнчә, Казан төркисе, ягъни классикабруйлы язма традиция дәвам ителгән хәлдә, халыкның сөйләмә теленә якын итеп, аңлы рәвештә фольклорлаштырып языла. Казан ханлыгы җимерелгәч, килеп туган төп проблеманы хәл итүгә, ягъни ХVII гасырның буеннан-буена халыкның үз дәүләте булган заманнардагы хәтерен саклау вазыйфасын үтәү юнәлешендә языла. Сәядинең "Бабахан дастаны"нда дәүләтнең исеме Татар иле дип атала. Шушы ук максатны, ягъни хәтер саклауны, күздә тотып, классик-абруйлы төркидә Суфи Аллаһиярның "Сөбател-гаҗизин" әсәре, сөйләмә формалар әдәбиләшкән халыкчан төркидә Мәүла Колый "Хикмәтләр"е языла. Болгар чоры (Болгар төркисе), Алтын Урда чорыннан килә торган болгар- кыпчак-татар язма теле (Алтын Урда төркисе), Казан ханлыгында төрки-татар-иске татар (Казан төркисе) төбәктәге сөйләмә формалар белән кушыла барып, ХVII-ХVIII гасырларда, авторлар үзләре белдергәнчә, Болгар-Казан төркисе дип дәвам ителә. Рәсми документ, эш кәгазьләрендә рус теленә мөнәсәбәтле рәвештә татарский дип бирелә. ХVIII гасыр татар әдәбиятында да төрки телнең параллель ике юнәлештә баруы ачык күренә. "Илаһи бәет"ләрнең авторлары мөнәҗәтләрен, ата-ана, туганнары, сөекле ярларына багышлап, аларның үз телендә һәм авыз иҗаты үзенчәлекләрен файдаланып язалар, шул ук вакытта "Сираҗел-колүб", "Сирател-гаҗизин" кебек, мөселман шәригатенең тәртипләре белән халыкның иманын саклау максатында, җанлы сөйләмә юнәлештә, әмма гарәп телендәге дини төшенчәләрнең атамалары мул кулланылып, "Китабы Фәүзен-нәҗат", Т. Ялчыголның "Рисаләи Газизә" шәрехләре дөнья күрә. Батыршаның "Гарызнамә" трактатында, әсәрнең жанр-стиленә туры китерелеп, язма традиция, ИделУрал төбәгендә яшәүче татар, башкорт, казакъ халкының сөйләмә формалары белән баетылып дәвам ителә. Гасыр ахырында иҗатын башлаган Г. Утыз Имәни дә, асылда, гарәп вә фарсы чыганаклары белән эш итүенә карамастан, төрки телдә дә мөһим фикерләр әйтергә мөмкин булуын ассызыклый. Әмма бу төркине татар укучысы аңласын өчен юлга-юл тәрҗемә итәргә кирәк була. Г. Утыз Имәни кебек үк, язма текстында 60-70 процентка җиткән гарәп һәм фарсы алынмаларын һәм абруйлы традицияне барлыкка китерә торган төрки архаик формаларны файдаланып, ХIХ гасырның беренче яртысында, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки кебек талантлы шәхесләр иҗат итә. Шул ук вакытларда Баһавиның сөйләмә халыкчан юнәлештә "Бүз йегет" әсәре языла. Г. Кандалый иҗатында әлеге ике юнәлештәге төркине бергә берләштерергә мөмкин булуы күренә. Гасырлар буена аерым әдипләрнең аерым әсәрләре нигезендә дәвам ителә торган абруйлы һәм халыкчан төрки бер авторның төрле әсәрен язганда иркен файдаланыла. ХХ гасыр башында әлеге ысулның Г. Тукай иҗатында тагын да куәтлерәк булып дәвам ителүен беләбез. ХIХ гасырның икенче яртысында, татар әдәбиятында проза жанры үсеш ала, беренче драма әсәрләре языла, традиция булып килә торган иҗтимагый-публицистика, фәнни әдәбият, динидидактика, эпистоляр хатлар стиле яңача үсеш-үзгәрештә дәвам ителә, һәр стильнең үзенә хас булган төзелеше, терминологиясе, укучыга мөнәсәбәт белдерүе тәгаенләнә. Аерым авторлар К. Насыйри сәнгатьле әсәрләрен, мәсәлән, төрки телдә языла дип күрсәтми, Россия дәүләтендәге мөселманнар телендә дип белдерә, әмма һәр аерым фән тармагына караган текстта, шул фәннең үз терминнары булырга тиешлек ассызыклана. З. Бигиев, Р. Фәхретдин, Ф. Кәрими кебек әдипләрнең иҗатында традиция булып килә торган абруйлы төрки тел а) гарәп-фарсы алынмалары һәм ә) угызтөрек сүз, сүзформалары өстенлек ала торган ике тармакка аерыла, халыкчан төрки тел исә сөйләмә телгә тагын ныграк якынайтыла: Ә. Уразаев-Кормаши, М. Акмулла, Я. Емельянов кебек авторлар, Казан ханлыгы чоры (ХV гасыр) традицияләрен дәвам итеп, үзләре яшәгән төбәктәге көнкүреш сүзләрен тасвир чарасы буларак иркен кулланалар. Матур әдәбиятта аерым сүзләр, "автор фикерен күбрәк кертү максатыннан", әсәр эчтәлеге өчен кирәк булган дәрәҗәдә мәгънәсен катлауландырып файдаланыла, димәк, сурәт ясалу ягыннан бу стиль башка жанрлардан аерымлана. ХХ гасыр башында татар телендә газета басыла башлагач, әдәби язма телдә бара торган әлеге процессларга мөнәсәбәт белдерергә кирәклек аңлашыла. "Нур" газетасының мөхәррире тарафыннан "Мәкаләне нинди телдә языйк?" дип куелган сорауга, татар халкының күпчелек зыялылары, үзебез сөйләшә торган телдә язарга кирәк, дип белдерә. Алга таба бу теләк аерым бер жанр теленә генә түгел, тулаем әдәбиятка каратыла, ягъни барлык жанрстильдә языла торган текстны сөйләшә торган тел белән язарга кирәк дип аңлашыла. "Шура" журналы битләрендә күтәрелгән "Тел ярышы"нда әлеге мәсьәләне өйрәнү башлана һәм бер генә төрле итеп язып булмавы аңлашыла. Төрки тел дигән төшенчә ана телебез дигән мәгънәдә кулланыла. Әмма бу вакытларда татар халкының классик әдипләре иҗат итә башлый һәм, традиция дәвам ителгәне хәлдә, аңлы рәвештә татар халкының сөйләмә теленә йөз тотыла. Шулай итеп, ХIХ гасырның икенче яртысы - ХХ йөз башында, өч жанры белән дә матур әдәбият, дин тәгълиматы, рухани-дөньяви дидактика, фәннең барлык тармакларына да караган фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият, иҗтимагыйпублицистика, рәсми-эш, эпистоляр-хат, көндәлек-һөнәри дигән функциональ стильләре һәм әлеге стильләрнең үз эчләрендәге жанр-төрләре хәрәкәттә булып, иҗтимагый эшчәнлекнең төрле ягын чагылдыра торган әдәбият дөнья күрә. Бу төрләрдәге әдәби текстларда әдәби телдән файдалануда, аерым әйткәндә, сүз һәм сүзформаларны куллануда, билгеле бер дәрәҗәдә аерымлану барлыкка килә. Бу хәл, язмачылыкның алдагы дәверләреннән үзгәрәк, күрсәтелгән чорда барлыкка килгән яңалыкны да алып килә: бер үк автор, һәр жанр-стиль таләбенә туры китереп, шул таләпне истә тотып, әдәби телнең мөмкинлегеннән төрлечә файдаланырга тиеш була. Әдәби телнең табигате һәм вазыйфасы, берсе икенчесенә бик нык бәйләнгән хәлдә, катлаулы үсештәге кулланылышта-хәрәкәттә була. Иң мөһиме, әлеге эшчәнлекне чагылдыра торган әдәби телнең вазыйфасын канәгатьләндерерлек тел байлыгы да җитәрлек була, ягъни, бер яктан, традиция булып килә торган барлык мөмкинлек дәвам ителә, икенче яктан, җанлы сөйләмә тел, адресат һәм стильләр таләбенә туры китерелеп, әдәби тел вазыйфасын үтәрлек дәрәҗәдә файдаланыла. Димәк, татар милли әдәби теленә барлык куәтендә вазыйфасын үтәр өчен, җәмгыять тарафыннан мөмкинлек тәэмин ителгән була, ягъни гасырлар буена дәвам итеп килә торган ныклы традиция дәвам иткәне хәлдә, көчле яңарыш белән бергә үрелә, нәтиҗәдә, татар әдәбияты һәм теленең алтын чоры дип атала торган дәвер барлыкка килә. Әмма ХХ гасырның 20 нче елларында төрки дигән төшенчәгә каршы каты көрәш башлана. Җанлы сөйләмә телне эшкәртеп, әдәби тел ясарга мөмкин, язма әдәби тел сөйләмә телнең бер диалектына нигезләнергә, тиеш дигән фикерләр, асылда, әдәби телнең гасырлар буена килә торган традициясен-тамырын корытып, рус теле кабып йотарлык бер хәлгә китерелә. ХVI гасырдан соң татар әдәбиятына, ягъни язма әдәби теленә, һәр дәвердә халыкның яшәешен туктатмау максатыннан, ХVII йөздә аның хәтерен саклауны, ХVIII йөздә иманын-кешелеген югалттырмауны, ХIХ гасырда гыйлемле-мәгърифәтле итүне күз уңында тотып, үтә мөһим булып күтәрелгән иҗтимагый вазыйфа үтәргә кирәк була. Бүгенге көннәрдә дә халыкның киләчәге өчен, аның сөйләмә теле белән бергә, язма әдәбиятының, әдәби теленең үзен сакларга кирәклек мөһим таләпләрнең берсе булып санала. Татар әдәбиятының, әдәби язма теленең тарихын өйрәнү мәсьәләләре дә әлеге максатны күз алдына тотып башкарыла. Әдәби тел тарихы өйрәнелә башлаганда, гомумтеоретик фикерләрне гомумиләштерергә һәм татар әдәби теленең тарихы булуы күренерлек дәрәҗәдәге метод-ысулны формалаштырырга кирәк булды. Галимнәр белдергәнчә күрә, әдәби тел тарихын өйрәнү телнең фонетика, морфология, лексика өлкәләре буенча алып барылырга тиеш. Ул һәр тармакның үзенә хас булган табигате һәм вазыйфасы истә тотылганы хәлдә, язма телнең тарихын тикшерү юнәлешендә алып барыла. Монда фонетика тармагында сузык һәм тартык авазлар системасы, аларның билгеле бер графикада күрсәтелеп, билгеле бер дәвердә язылган текстта кулланылышы, шул чорда аерым авазларның берсе икенчесенә күчеше, тараю-киңәюе, гармониянең саклануы-сакланмавы кебек күренешләрнең язуда чагылышы, әлеге үзенчәлекләрнең язма телнең имля-орфографиясендә традиция-норма булып дәвам ителүе, норма вариантларының ни өчен барлыкка килүе мәсьәләләренең өйрәнелеше күздә тотыла. Морфология тармагында грамматик мәгънә, грамматик форманың табигате һәм вазыйфасын аңлап, әлеге күренешләрнең функциональ мөмкинлеген аерым әсәр язылган чорның әдәби теле үзенчәлеге буларак, ягъни гасырлар узып килә торган традиция-норма булып дәвам ителүе, норма вариантларының ни өчен барлыкка килүе яссылыгында өйрәнелеше күз алдында тотыла. Төрле дәвердә иҗат ителгән язма текстлардагы сүз-лексик байлыкны барлау һәм тикшерү эше, әлеге тармакның хосусый табигатен билгеләү юнәлешендә барырга тиеш. Сүзнең номинатив мөмкинлегенә нигезләнә торган тематик төркемнәрне барлау белән бергә, иң мөһиме, аларның функциональ колачының дәрәҗәсен билгеләргә, лексик-семантик категорияләрнең бәйләнеш-мөнәсәбәтенең тарихи үсеш-үзгәрешен объектив яктырта белергә кирәк булачак. Үзеннән-үзе аңлашылганча, һәр тармакта әлеге мәсьәләләрнең әлегә кадәр ничек итеп өйрәнелешен күзалларга, әдәби язма телнең тарихын өйрәнү өчен кулай булган теоретик нигез һәм методысулны тәгаенләргә кирәк була. "Татар әдәби теле тарихы" ның I томы фонетика, графика, орфография мәсьәләләрендә тарихи үсеш-үзгәрешне, ягъни бу тармакта гасырлар буена килә торган язма традициянең ничек итеп дәвам ителүен һәм ничек итеп яңартыла баруын өйрәнүгә багышланды. Тема белән бәйле рәвештә, бу хезмәтне язу барышында, төрки-болгар, төрки-болгар-кыпчак, төрки-кыпчактатар, иске татар теле дип исемләнүче әдәби телдә язылган текстларда сузык һәм тартык авазларның табигатен күзаллау белән бергә, аларның гарәп графемалары белән кулланылышында: Билгеле бер система булганмы? График-орфографик традиция ни дәрәҗәдә дәвам ителгән? Тәртип-норма ничек ныгыган? Ни өчен һәм нинди нигездә вариантлылыклар хасил булган? дигән сорауларга җавап бирү, төп максат итеп куелды. Татар телендәге язма истәлекләрне өйрәнгәндә, әлегә кадәр бу юнәлеш махсус рәвештә истә тотылмаганга күрә, тикшерелә торган чорда язылган, басылган текстларда орфографик норма булганмы дигән сорауга объектив җавап алу максатыннан, төрки-татар (иске татар) телендә язылган истәлекләрне тикшерүнең метод-ысулын үзгәртү зарурлыгы күренде. Беренчедән, әлегә кадәр тикшерелә торган хезмәтләрдә, теге яки бу кагыйдәгә мисал итеп китерелгәндә, гарәп-фарсы алынмалары һәм төрки-татар сүзләре аерымланмыйча бирелә иде, аларны аерып карарга кирәк булды. Гарәп вә фарсы алынмаларының үз чыганак теле кагыйдәләре буенча язылуы, ягъни әлеге юнәлештә язма норманың катгый рәвештә саклануы мәгълүм булганга, норманың традиция буларак дәвам ителүен өйрәнү барышында, төп игътибар төрки-татар сүз, сүзформаларны анализлауга юнәлтелде, алынмаларга чагыштырма планда гына игътибар ителде. Икенчедән, әлегә кадәр язма истәлекләрне тикшергәндә, күпчелек хезмәтләрдә бирелгәнчә, гарәп графемасының мөмкинлеген барлаудан түгел, төрки-татар авазларын язганда хәзерге вакытта татар авазларын чагылдыра торган кирилл хәрефләрен алга куеп, гарәп графемалары белән ничек итеп белдерелүен күрсәтүдән, димәк, татар теле авазларының язуда бирелешендәге традициясенең ничек баруын күрсәтерлек ысулга өстенлек бирелде. Әлеге ысул белән тикшерү барышында, гарәпфарсы алынмаларының чыганак телдәгечә бирелешен аның үз теле нормасында баруы дип, төрки-татар сүзләренең язылышын төрки телләрнең үз канунында бара торган норма дип, ягъни берсен икенчесеннән аерып, параллель рәвештә бара торган ике норма дип карарга мөмкин булды. Әлеге мәсьәләнең, төрек-госманлы теленә мөнәсәбәтле рәвештә, мондый күренешнең "икеләтелгән тел системасы" дип, иске анатолий-төрки телгә мөнәсәбәтле рәвештә, "чит телне файдалану" дип ассызыклануы да мәгълүм булды. Норманы билгеләүдә әлеге аксиомага нигезләнү вариантлылык күренешенең асылын дөрес аңларга да мөмкинлек бирде. Ике орфографик нормага хас булган язылышның берсе икенчесенә туры килмәвен "смешанность", ягъни вариантлылык хасил итә дип әйтә алмыйбыз була. Мәсәлән, مسا - исем һәм ىكيا - ике сүзләрендәге [и] авазының кәсрәле әлиф (ا) һәм йы-йе мәд (ىا) булып төрлечә язылышы вариант дип санала алмый, чөнки аларның үзенчәлекле язылышы ике төрле норманың күрсәткече булып тора. Әлеге әдәби нормаларның үз эчләрендәге төрлечә язылышны гына шул норманың вариантлылыгы дип әйтергә мөмкин, мәсәлән, төрки-татар сүзләрендә: ошбу (وﺒشا - وﺒشوا), өчүн (نوﭼا - نوﭽيا), эш (شا - شيا), олуг (غولا - غولوا), ошбу (وﺒشا - وﺒشوا) һ.б.; гарәп телендәге Алла сүзенең ه للا һәм ىهلآ булып, хуҗа сүзенең هجوح һәм هجاوخ, яисә иман сүзенең امان һәм ايمان булып язылышы гарәп теле нормасының норма вариантлылыгын хасил итә. Үзеннән-үзе аңлашылганча, гарәп-фарсы сүзләре белән чагыш тырганда, төрки-татар сүзләрендәге сузыклар һәм тартыклар язылышындагы төрлелекнең сан ягыннан күбрәк булуы күренә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, әлеге төрлелекнең билгеле бер уртак нигездә баруы да, шул ук вакытта, авазларның үзенчәлегенә бәйле булган хосусый аермалары булуы да күренә. Хезмәттә әлеге мәсьәләләр, ХIII гасыр Болгар дәүләте, ХIV гасыр Алтын Урда дәүләте, ХV-ХVI гасыр Казан ханлыгы, аннан соң Россия дәүләтендәге ХVII-ХVIII-ХIХ гасырлар һәм ХХ йөз башы дип, татар филологиясендә кабул ителгән тәртиптә, әлегә кадәр тикшерелмәгән истәлекләрне өйрәнү нигезендә алып барылды, авторларның хезмәтләренә мөнәсәбәт белдерелде, һәр чордагы иҗтимагый-сәяси һәм әдәби тел мохитен, чыганакларны барлау һәм аларның өйрәнелешен күзәтү эшенә игътибар ителде.