Аяз Гыйләҗев Безнең тыкрык Хикәянең тексты 2012 елда басылган Аяз Гыйләҗевның 2 җилд "Сайланма әсәрләр" китабыннан алынды. Сканлау, таныту, тикшереп укып чыгу һәм китап калыбына күчерү "Армут" берләшмәсе тарафыннан башкарылды. Tаныш-белешләрем, очрап: "Син кайсы тирәдәрәк торасың?" - дип сораганда, үз үземнән читенсенеп калам, оялам, нинди юллар белән генә булса да торган җиремне әйтми калырга тырышам. Ә үземнең күз алдыма әллә нәрсәләр килә... Шәһәрнең иң аргы урамнарының берсеннән басуга чыга торган үзебезнең тыкрык кешеләрен аяк киемнәреннән үк таныйм мин. Яз-көз түгел, эссе җәй айларында да чибәррәк бер яңгыр яуса, безнең тыкрык аша аяк киемеңне үзле кызыл балчыкка буямыйча гына үтү үзе бер каһарманлык санала. Гадәттә исә бер башыннан икенче башына үттеңме, песәй тыкрыгында эшләнгән кып-кызыл галошны киясең дә куясың. Шәһәр урамнарындагы төзекләндерү эшенә кызыгып, без эчтән генә үз тыкрыгыбызны сүгәбез. Шулай да күнегелгән урынны берәү дә ташлап китми. Аталар-бабалар шулай бата-чума яшәгән, без дә яшибез. Без күнеккән инде. Тик менә чисталыкка, асфальт урамнарга ияләнгән дусларыңны ничек монда китерәсең дә авылдан килгән агай-энегә мин — кала кешесе, менә шунда-шунда торам дип ничек мактана аласың?! Тыкрык алай зур түгел. Сул яклап унике йорт, уң яклап бирге башка дүрт йорт, аннары бушлык. Кайчандыр бу урыннан балчык алганнар, зур-зур чокырлар калитекче Ситдыйкның яшел калай түбәле ялгыз йорты тора. Бушлыкка кышын кар, җәен, Ситдыйкның ачуын китереп, үзәк урамнардан чүп-чар, балчык ташыйлар. Озак еллар бергә яшәсәк тә, бер-беребезнең көнкүрешен, тормышын белеп, күреп яшәмибез без. Каланың төрле почмакларында эшләп, үзебезнең тыкрыкка кайтабыз да, ямь һәм ял таба алмыйча, бүлмәләребезгә кереп бикләнәбез. Кечкенә генә вакыйга да безгә мәзәк, нәни генә үзгәреш тә кызык ясый. Итекче Ситдыйкны бөтен тыкрык халкы белә иде дисәң дә ялгыш булмас. Аның чүп ташучы шоферлар белән ызгышканын карарга барыбыз да җыела идек. Чөнки ул үзе бер кәмит. Менә бушлыкка бер машина кирпеч кисәкләре, вак йомычкалар китереп аудардылар. Ситдыйк, мыекларын тырпайтып, тамагын еш-еш кырып, ишегалдында йөренә башлый. Аяк астына туры килгән күркә-тавыкны тибеп очыра, көл чиләген аудара, утын агачы белән куып, этне оясына кертә. Икенче машина килә. Аңа ияреп берәм-берәм малайлар, аннан самайлар , вак-вак атлап, агайлар бушлыкка юнәләләр. Ситдыйк, бала башы дәүлеге комташ төсле йодрыкларын йомарлап, урамга атылып чыга. Чыршы әкәләсе төсле кытыршы бармагын шофёрга янап: "Мин сиңа! Кая борыласың тагын?" - дип кычкыра, туктарга куша. Шофёр туктамагач (чөнки Ситдыйкның гадәтен алар да белә), ул, гөбе кебек юан, авыр аяклары белән җәһәт-җәһәт элдереп; ишегалдына кереп китә. Хәзер аңа бая куып керткән этен чакырып чыгарырга кирәк. Тик эт, койрыгын кысып, оя почмагына ук сеңнән. Ситдыйкның иркә, ялыну һәм башка тәмле сүзләрен хәйлә дип кенә белеп, һич чыгарга теләми. Менә ачык капкадан карап торучы ачык авызларның рәхәтен китереп, Ситдыйк эт оясына мүкәли. Эчтән көрмәкләнгән тавыш ишетелә, һәм бераздан корсагы тары боткасына буялган Ситдыйк тантаналы кыяфәт белән оядан чыга. Арт ботыннан эләктереп этен дә сөйри. Эт чиный, зәп-зәңгәр күзләрен кызганыч мөлдерәтеп хуҗасына карый. Урамдагылар Ситдыйкның: "Мин сиңа ипи ашатам бит, әрәмтамак!" - дигән тавышын ишетәләр. Ситдыйкның кыяфәтенә карап әле Былбыл, әле Карачкы исемнәре белән йөртелгән ябагалы эт хуҗасы белән, ниһаять, урамга чыга. Машина әрҗәсенең артын ачып, йөген бушатырга маташкан шоферны күрсәтеп, Ситдыйк нәсел үгезе кебек үкереп җибәрә: — Өс-с, Былбыл, чалбар төбен өз шул явызның! Эт койрыгын чәнчеп чабып киткән була, аунап ала, чыр-чыр көлеп, бер кырыйда җыелып торган юеш борыннар арасына кереп китән Ситдыйк, кечкенә түгәрәк күзләрен чылт-чылт йомып, аптырап, эт артыннан карап кала. — Китте, китте! Былбыл, әй, тфү, Карачкы! - дип артка чигенә башлый. Йөзеңдәге аптырау ачулану белән алыша. Ул шоферга борыла: — Арырак илтеп түксәң, кулың корыр, машинаң карлыгыр идеме әллә? Шофёр эшлекле кыяфәт белән кырга күз салып ала: — Арырак ярамый. Анда тигез җир, монда чокыр, барыбер күмеләсе бит, - дип аңлата. Халык тыгыз түгәрәк булып машинаны урап ала. Хәзер иң кызыгы башланачак. Ситдыйкка шоферның салкын канлылыгы бөтенләй ошамый. Ул мыекларын тагын да тырпайтыбрак куя һәм — Чокыр булса ни! Тимә син аңа. Ашарга сорамый ич ул! Ә минем танау астына китереп чүбеңне өймә. Хакың юк! — Миңа маршрут бирелгән, райбашкармада хәл ителгән, - диде шофёр һаман да тыныч кына. — Ә-ә! Райбашкарма да безне искә алдымыни? Чүп түгәргә кирәк булгач искә ала! Рәтләргә дигәндә — юк. Беләбез без аларны! Ситдыйкның җиргә тибенә-тибенә сүгенүеннән җыелганнар көлеп җибәрәләр. Ул һөҗүмне икенче якка бора: — Ә сез нигә авыз җырасыз? Үзегездән үзегез көләсез ич! Нигә җыелганнардыр Ситдыйклар турына? Аю биетәләрме әллә? Шофёр ул арада йөген бушата һәм, машинаның кызыл балчык буялган төшенә карап: — Сезгә ул да күп әле. Райбашкарма күрми, имеш. Ә үзегез ни карыйсыз? Юынтык суларыгызга кадәр урамга түгәсез ич. Сезнең урамнан да әшәке урамны күргәнем юк. Сыңар агач үсми, саз, чокырлы-чакырлы,- дип, җыелганнарны орышып ташлый. Төркем шофёрны камап ала: — Урам түгел шул, тыкрык! — Песәй тыкрыгы! Безнең балчыкта агач үсми. — Шул Песәй тыкрыгында дуңгыз кебек шакшы яшисез. - Шофёр соңгы сүзләрен әйтә дә машинасын төчкертеп китеп бара. — Кем ул дуңгыз? Безме? — Урамны дворник карасын, агачын да утыртсын. — Горсовет төзәтсен! — Тапкан сүз! Мин еш кына безнең тыкрыкка җыелган инде иң усал кешеләр дип уйлап куям. Беркөнне бер дә түгел, ике дә түгел, төгәл биш машинаның бушлык аръягына тукталуларын күргәч, Ситдыйк, тырык-тырык йөгереп, алар янына барып җитте. — Булды-булды! Чокыр тулды, башка түктермим дә, нитмим дә. Үлсәм үләм, шәһит китәм! - дип, ерактан ук кычкырып килсә дә, машиналарда чүп урынына бетон кәүсәләр ятканын күргәч, бармагын авызына капты. — Сез адашып кердегезме әллә? - диде ул машина тирәсендә кайнашучыларга. — Безме? Без адашмыйбыз, сезне дә адашмаслык итәбез әле. Менә маяк күтәреп куябыз, - диделәр тегеләр. Ул көнне Ситдыйк песәй галошы гына түгел, тезенә җиткән кунычлы күн итек кисә киде, әмма тыкрыкны ике кат урап чыгып, бушлык янында маяк салыначак икәнлеген хәбәр итеп йөрде. Мәгыйшә апай кебекләргә бик белдекле сурәттә генә: — Буранда очкычлар адашмас өчен була икән ул маяк, - дип тә җибәргәләде. Маяк дигәннең бөтен бушлыкны иңләгән зур бер йорт икәнлеген сары нарат койма артыннан беренче каты үсеп чыккач тәгаен белдек. Йорт янына шәбәеп кенә кулын кушырып торган күтәргеч кранны да бастырып куйгач, безнең тыкрыкка бөтенләй башка төс керде. Үз турында кеше җыелып торганын яратмаган Ситдыйк яхшы калын такталардан капка төбенә генә утыргычлар тергезеп куйды. Кичләрен капка янына җыелган кешеләргә төзелеш яңалыкларын иң беренче булып ул сөйли торган булды. Бушатканда күп кирпеч ваткан шофёрны үзенең ничек кыздырып алуы белән мактанып ала иде ул. Мыегы күккә карап торсын өчен, Ситдыйк аны сабын белән катыра. Йорт салына башлаганнан бирле сабынны кесәсеннән бер дә төшерми ул! Кәефе шәп, авыз ерылган. Машиналар күп йөри башлагач, тыкрык юлларына аз-маз вак ташлар салып төзәткәләгәннәр иде. Беркөн эштән соңгарак калып кайтсам, ни күрим, тыкрык тулы халык. Кем көрәк тоткан, кем тырма. Үзебезнең тыкрык кешеләре. Юл тигезлиләр, чит-читенә чокырлар казыйлар. — Үзем барып сөйләштем, кара туфрагын да, үсентеләрен дә бирергә булдылар. Бу якка каен, теге якка юкә утыртабыз. Ефәк эчендә генә яшик әле бер! - дип, Ситдыйк бер кешедән икенче кешегә йөри. Арыган булсам да, өмәгә чыктым. Күз бәйләнгәнгә кадәр эшләдек. Хәзер кичләрен күтәрү кранында прожектор яна. Тыкрык кешеләре төзелеш янында җыелалар да теге чокыр-чакырлар янында булачак бакча, юлларны төзәтеп бетерү хакында тәмләп сөйләшәләр. Ситдыйкның "һәр якшәмбебез файдалы эш белән үтсен" дигәне ишетелеп кала. Карыйм да, кара син, ә, безнең тыкрыкта нинди гүзәл кешеләр яши икән ләбаса дип уйлыйм. Уйлап кына калмыйм, якшәмбедә ике як күршемне дә чәйгә дәшәм. Берсе — фабрикта алдынгы слесарь, икенчесе артельдә балта остасы икән аларның. Озак итеп тәмләп чәй эчәбез... Хәзер читтәге таныш-белешләремә дә: — Мин Песәй тыкрыгында торам. Әнә, күрәсезме, күтәрү краны янында, - дип, кайда яшәвем белән мактанып алам. 1958