Мирсәй Әмир Ашмасов I Конспектларыңны аңладыңмы, Яхшыбай? Укымаган нәрсәң турында сорау бирсәләр, ялгыш җавап кайтарып,оятка кала күрмә. — Ул яктан борчылмыйм ла мин, барын да яттан беләм диярлек. Ə нәрсә борчый соң? Секретарь миңа бер заявление бирмәкче иде. Яхшыбайның хатыны сагая калды. — Нинди заявление? — Шул, әлеге дә баягы — Ашмасов бәласе.. Инде килеп, өченче ел үлгән бер инженер өстеннән заявление язган. Шуның белән танышып, үз фикеремне әйтүемне сорыйлар. Ул Ашмасов дигәнегезнең заявление язудан башка бер эше дә юкмыни соң? Яхшыбай, авыр сулап, тирән көрсенеп куйды. — Сөйләмә дә... Ярый. Вакытны уздырмыйк... Кара клеенка белән тышланган ишекне тыныч кына ачып, өйалдына чыгуга, ишек алдында ярсып-ярсып эт өргән тавыш ишетелде. Тагын Бобик котыра, — дип куйды Яхшыбай, күңелендә кузгалган ачулы ярсуын тыярга тырышып. Ире артыннан ишек бикләп калырга дип чыккан хатыны аңа теләктәшлек белдерергә ашыкты. Куй инде, — диде, — шул бер эт аламасына баш була алмадылар. Үзеңә ташланмасын тагы, кышкы пальтоңны быел беренче киюең бит. Берәр кисәк ипи аласыңмы әллә, чыгарыйммы? Ипи тагы аңа! Ашасын!.. Күп ачуымны китерсә, тотып атармын үзен, шул булыр... — Сөйлисең тагы... — Ник? Управдом үзе берни дә эшләтә алмагач, ни милиция чарасын күрмәгәч!.. Милициягә әйткәнең бармы соң? Эт белән эт булып йөрисем генә калган иде; мине тешләгәне юк ич әле... Бобик чыннан да бу ишек алдында яшәүчеләрнең барының да диярлек һаман ачуын китереп торучы әшәке холыклы, усал, бәйләнчек бер ала эт иде. Гомер эчендә бер килеп чыккан ят кешегә бәйләнә торган булса, бер хәл иде әле, — ишек алдына көн саен икешәр-өчәр кат килеп йөри торган почтальонга көн күрсәтми бит! Укытучылардан берәрсе күренсә дә, чәчрәп каршы чыга. Берәрсенә врач-фәлән килсә дә, өзгәләргә генә тора. Әле алай гынамы? Хәтта шушы ишек алдында торучылардан берәр кеше киемен алыштырып чыктымы, бетте — Бобик аны да танымый, хәзер ырылдап өстенә килә башлый. Шундый аңгыра. Эт тә түгел. Этнең юньлесе үз кешеләрен исеннән танырга тиеш. Иясенә әйтеп берәр хәл эшләтер идең, иясе кемдер? Бу йортта торучы унбиш-егермеләп хуҗадан берәү дә Бобикны үзенеке дими. Дөрес, аны һәрвакыт сыйлап, туендырып торучы берәү бар. Аллабиргәнев дип йөртәләр. Бик оста дөнья көтә белүче кеше. Аена алты йөзме—сигез йөзме хезмәт хакы ала дип сөйлиләр. Ə алтышар-сигезәр мең ала торган галимнәрдән баерак яши. Күрше-күлән арасында сөйлиләр, — квартирасы төрле затлы әйберләр белән тулы булу өстенә, беренче катта да булгач, талап чыкмасыннар дип курка, — диләр.— Шуңа күрә Бобикны үз ишек төбенә ияләштерә дә, ул әшәке этне шулар гына симертеп тора, — диләр. Ə Аллабиргәнев үзе алай дими: Юк, юк, нишләп минем эт булсын ул! — ди.— Чыгарып түккән артык-портыкны ашый икән — эт бит ул, нигә ашамасын!.. Яхшыбай өйалды баскычыннан төшеп җитүгә, Бобик, кемнедер талый язып озатып, ачык капка үтәли ишек алдына кереп килә иде инде. — "У-у-у, кабахәт җан! Үләт бетергере нәрсә!" Бобик, яңа пальто кигән Яхшыбайны күрүгә, тешләрен ыржайтып, ырылдый да башлады. Яхшыбай аңа тизрәк якты чырай күрсәтергә ашыкты. Бобик җаным, акыллым син минем!—диде ул, үтә ягымлы, мөлаем тавыш белән һәм, "хорошенький ты мой" дип, аны башыннан сыйпап узды. Урамга чыгып, өч-дүрт адым җир киткәч исә, тагын тешләрен кысып,күңеленнән карганып куйды: "Башың беткере хайван, эт җыючылар җәтмәсенә эләккере!.." Ләкин, бәйләнчек эттән исән-сау котылып, инде иркенләп суладым дигәндә генә... — Яхшыбай!.. Яхшыбайның тәннәре чымырдап китте. —"Ашмасов, — дип уйлады ул, дәшүчене тавышыннан танып. — Сине генә тансыклап бара идем... Каян туры килеп тора диген... Аяклы бәла..." Ашмасов аңа озак уйланырга ирек бирмәде; бер үк вакытта ачулы да, янаулы да, мыскыллы да тавыш белән: — Ник дәшмисең? — дпп кычкырды. — Әллә танымады дип беләсеңме? Яхшыбай тукталып, Ашмасовны көтеп алды, аңа гадәттән тыш якты чырай күрсәтеп, исәнләште. — Нихәл, Ашмасов, исәнме? Ләкин Ашмасов йомшармады. Яхшыбайның исәнләшүенә каршы җавап бирмичә, баягыча ук янаулы да, мыскыллы да тавыш белән, шактый тупас итеп: — Мин бит сине мичкә керсәң артыңнан таныйм,— дип куйды. — Я, күрмәгәнмен икән, гаҗәпмени соң, артымда күзем булмагач? Бигрәк тә кич белән... — Күрмисең түгел, күрмәмешкә салынасың. Ашмасовның бер дә урынсызга болай тупас сөйләшүе Яхшыбайның күңеленә бик каты барып тиде. Шулай да ул аңа каршы ризасызлык белдерергә ашыкмады, тешен кысып булса да, күркәм сабырлык күрсәтте. — Хотя, синең күрмәмешкә салынуыңнан минем бер кылым да селкенми, — диде Ашмасов. Яхшыбай аңа тагы җавап бирмәде. Ашмасовка каршы сүз көрәштереп, аны җиңеп буламыни соң?.. Җиңәр идең җиңүен, әгәр аңлатып булса... Аңлатып кара син аңа! Иң тәкәббер кәҗә тәкәсенә тизрәк аңлатырсың, ə Ашмасовка — юк. Аның үз сүзе генә сүз. Ə бит өметсез кеше түгел иде... Ашмасов чыннан да андый ук өметсез кеше түгел иде. Бервакытны ул, әле бик яшь чагында, шау агачтан гына велосипед ясап, бөтен кеше алдында үзе шуңа ат ланып йөреп күрсәтте. Шаккатмаган малай калмагандыр. — Менә, ичмасам, бу мастер тек мастер! — диештеләр. Ə соң аның "Кызыл көпчәк" артелендә эшләгән чагында токарный станокка керткән җайланмасы? Заманында бөтен артельне шаулатты бит! Артельне генәме? Бөтен шәһәрне! Газетага язып чыгардылар. Язмаслык та түгел иде. Станокның эшләп чыгару көчен ике тапкыр арттырырлык җайланма уйлап табу уенмыни? Күккә чөйделәр егетне. Сүз белән генә түгел, кул белән үк тә чөйделәр, һәм бу чөю аңа шул чагында ук бик кыйбатка төшә язып калган иде. Болай булды. Ашмасовның уңышка ирешүе нәкъ май бәйрәменә туры килгән иде. Шул. Демонстрация вакытында урам уртасында эләктереп алдылар да моны тотындылар чөяргә. Унлап-унбишләп яшь-җилкенчәк, чөеп җибәрделәр трамвайдан биегрәк итеп, егетнең авызы колагына җитте, тулган ай кебек елмая теге күк йөзендә. Кире төшеп килгәндә, җайлы гына эләктереп алып, тагы бер чөйделәр, аннары тагы бер.., Тик соңгы чөюдә ничектер егетне һавада килеш тотып алып, җиргә бастыручы булмады. Өч тапкыр чөйгәч, шуның белән эш бетте дип тынычландылармы, әллә төркемдәге һәркем "миннән башка да тотучылар күп", дип уйладымы — ничек булса булды, һавага чөелгән егетне берәү дә тотмады, Ашмасов бөтен буе белән лап итеп урам ташына килеп төште. "Тотмады" дип кемне гаеплисең? Урам тулы кеше, берсе дә тотмаган! Шулай да яшьлек җиңде, ахрысы, Ашмасов бер тын сыны катып ятты да сикереп торды. Сер бирмәскә теләп, көләсе килмәсә дә, көлеп куйды. Бу чөюнең бәласе шуның белән беткән иде. Ə менә, яшь талант дип, аның исемен күккә чөюнеке — озакка сузылды. Күтәрәбез дип, үзен тиз генә уйлап табучылар бюросына секретарь ясап куйдылар. Егетнең дәрте почмакланды. Тегеннән-моннан тәрҗемә ителгән генә булса да, техника турында бер китап та язып чыгарды. Күп мактала торгач, башкаларны тәнкыйть итәргә дә остарып китте бу.(Өй тормышына кагылмыйбыз. Ничә тапкыр өйләнгән булса да, кешенең шәхси эшенә тыгылыр хәлебез юк.) Кыскасы, дан китте егетнең. Ләкин, әллә теге вакытта урам ташына егылуының шаукымы калды инде, ни булгандыр, — тормыш тәҗрибәсе үсә һәм яше олыгая барган саен, аның уйлап табучылык эше кечерәя, фәнни хезмәтләр язу сәләте бөрешә барды. Дөрес, ул, үз теле белән әйтсәк, иҗат ясау эшеннән бервакытта да тукталып тормады. Нинди юллар беләндер, бер фәнни-тикшеренү институты аппаратына да кереп алды. Тик... тик... әйе, "тиге" бар шул... Мәсәлән, ул бервакыт яңа төр тычкан тәбесе уйлап тапты. Аның бу хезмәтен, моңарчы булган тәбеләргә караганда эффектлырак түгел дип, кабул итмәделәр. Ашмасов башта үз тәбесенең әһәмиятен аңламыйлар дип йөрде. — Минем машинам моңарчы булган гади тәбеләргә караганда матуррак һәм гуманныйрак. — дип карады. Алай гына бер нәтиҗәгә дә ирешә алмагач, "Яшь талантны буарга телиләр", ди башлады. (Дөрес, бу вакытта аның яше утызның өс ягына чыккан иде инде.) "Яшь талантның үсеп китүеннән куркалар" дип, өлкән белгечләргә каршы көрәш ачты. Төп формасы төрле заявлениеләр язудан торган бу көрәш бик озакка сузылды. Ләкин нәтиҗәдә "яшь талант" бары тик картая гына төште. Өстәвенә, мәсьәлә югарырак органнарга барып җиткәч, аның үзен нахак сөйләүдә гаепли башлаганнар иде дә, "яшь талант" — "мине ялгыш аңладылар", дип котылды. Тагын бераз олыгая һәм яшәү практикасы арта төшкәч, ул арка, кашый торган корал уйлап чыгарып, таныш-белешләрен хәйран калдырды. Аның үз тарафыннан "Татлы тырнак" дип исемләнгән бу әкәмәтен әһәмиятсез дип таптылар, хәтта алай гына да түгел, инде кырыкка җиткән "яшь талантны" совет техникасын вакландыруда, шапшакландыруда гаепләделәр. — Аңларга теләмисез! — дип каршы чыкты Ашмасов үзенең тәнкыйтьчеләренә. — Арка кашу проблемасы — ул бик зур проблема. Күпме әбиләр, күпме бабайлар җәфалана, аркалары кычытып?! Ярый ла, без бәләкәй чакта, үзебез надан булгач, әби кушса да, әни кушса да берни әйтмичә, тырышып-тырышып аларның аркаларын кашый торган идек. Ə хәзерге культуралы балаларга әйтеп кара син! Пионердан арка кашытып кара! — Туктагыз әле, иптәш Ашмасов, ләкин бит... — Нәрсәсе ләкин? Бәлки, сез безнең совет әбиләренең, совет бабайларының аркасы кычытырга тиеш түгел, диярсез? Культуралы чиста тормышта арка кычыту күренешләре юк, диярсез? Бу мәсьәләнең тормыш белән, чынбарлык белән бәйләнеше юк, диярсез? Чепуха! Зарарлы оптимизм! Андый картларны эзләп, авылга барып тору да кирәкми. Хәтта мин арка кычыту күренешләрен картлар арасыннан гына да эзләмим. Менә үзем мисал. Ике елдан бирле шушы машинамның рәхәтен күрәм... Нигә? Нәрсәсе көлке? Мин тормыштан тышта яшиммени? Мин соң шул ук халыкның бер кисәге түгелмени? Халык, имеш! Халыкның үз заказы бу. Бик беләсегез килсә, әйтеп бирим: бу идеяне мин чын тормыштан алдым. Ышанмасагыз əнə барып сорагыз. Биргали Аллабиргәнев сезгә әйтеп бирер. Шуның анасы авызыннан чыккан сүз: колак казыгычым бар. ди, теш казыгычым бар, ди, ə менә арка кашый торган машина юк. Сәбит мачтырлары шуны ясый алмый, ди. Халык теләге түгелмени бу? "Халык" исеме дә ярдәм итмәде. — Ничек шушындый житди проблеманың әһәмиятен аңламыйлар?—диде Ашмасов, хәйран калып. — Әллә, мин уйлап тапкан булганга күрә, юри, аңлы рәвештә инкарь итәләрме?.. Билгеле, шулай: Ашмасов булганга! Әгәр дә шушыны Ашмасов түгел, Акбашов уйлап тапкан булса, валлаһи әгәр... күккә чөярләр иде. Теге вакыттагы заявлениемнең ачысын онытмыйлар... Тагын заявлениелор ходка китте. Бик озак вакытлар буенча бик күп кешеләрнең башын әйләндергәннән соң, дөрес нәтиҗә табыла башлагач, Ашмасов тагын: "Мин ул кешеләрне каралтырга теләмәгән идем, аерым кимчелекләрне генә тәнкыйть итәргә теләгән идем, мине ялгыш аңладылар, фикеремне боздылар", — дип котылды. Шунда да, күңеленнән: "Ə дөреслек барыбер минем якта",—дип уйлый иде ул. Ə... нигә соң аны, ичмасам, бер генә кеше дә яклап чыкмый? Димәк, бары да ана каршы? Димәк, берсе дә фән-техника интересы, халык интересы өчен тырыша торган кеше түгел? Димәк, бер ул гына чын иҗат кешесе?.. Бер дә гаҗәп түгел. Димәк, Ашмасовта принцип нык. Кандидат исеме булмаса ни? Доктор исеме булмаса ни? Саф иҗат кешесенә нигә ул андый формальность? Карьера яраткан кешегә генә кирәк алар. Яки таланты юк кешегә... Бары да карьерист, бары да уз шкуралары турында гына уйлыйлар. Аркалары кычытмый, имеш! Кычытмыймы соң, үзләре генә белә торгандыр. Ə Ашмасов яшереп тормый. Ку-рык-мый. Кашый. Шатырдатып кашый. II — Нигә дәшмисең, Яхшыбай? — Синең өчен барыбер түгелмени? — Барыбер, хотя. Ə син, сөйләшсәң, берәрсе күреп калыр да, Ашмасов белән бер сүздә дип гаепләнүдән куркасыңмы? Ниһаять, Яхшыбайның сабыры җитмәде. Мөмкин кадәр тавышын күтәрмәскә, тынычлык сакларга тырышып кына булса да, Ашмасовка аңлатырга тотынды. — Кара әле, Ашмасов,—диде. — Нигә син болай үзең турында бик югары фикердә? Нигә син бөтен кеше дә синнән куркырга тиеш, дип уйлыйсың? — Ха-ха-ха!.. Яхшыбай аның урамны яңгыратып көлүен ишетмәгәндәй, әүвәлге җитдилеге белән дәвам итте: — Син менә минем белән сөйләшкәндә дә үзеңә карата бик зур явызлык эшләгән кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшәсең. Минем бит сиңа карата беркайчан да, бернинди дә начарлык эшләгәнем юк. — Яклап чыкканың бармы? — Анысы мәҗбүри түгел. — Ə Акбашовка каршы чыкканың бармы? — Анысы да мәҗбүри түгел. — Димәк, син миңа дошман. — Әйт әле, Ашмасов, менә безнең арада, хәтта алай гына да түгел, бөтен Казан шәһәрендә, бер генә булса да, яраткан кешең бармы синең? — Бардыр, конешно, ник булмасын. — Ничек инде ул "дыр"? Бар булса, кем ул? — Бәлки, ул минем өчен тирән сердер. Бәлки, мин синең хатыныңны ярата торганмындыр? — Пошлость сөйлисең. — Ха-ха-ха! Мәхәббәт, синеңчә, пошлость? — Мәхәббәт турында сорамыйм. Бер генә булса да, ышанган кешең бармы? — Минем үземнән башка берәүгә дә ышанырга хакым юк. — Ə үзең "халык" дисең. "Җәмгыять" дисең? — Син минем фикерне бозма! Яхшыбай булсаң, син миңа шуны әйт: менә әле кая китеп барасың? — Бер дә сер түгел: парткабинетка барам, теоретик беседага. — Нинди беседага барганыңны бик яхшы беләм. Сорап та тормыйм. Яхшыбай инде ачуын баса алмас хәлгә килә башлады: — Ярый, — диде ул, кырт өзеп. — Бетсен, алай булса. Син сорама, мин әйтмим. — Ə-ə, шулаймы? Алар шуннан башка бер сүз дә сөйләшмәделәр. Тик Яхшыбай парткабинетка кереп киткәндә генә, Ашмасовның артыннан, гадәттәгечә, янаулы тавыш белән бер сүзне ике тапкыр кабатлап калды: — Күрербез, күрербез! III Бу көннәрдә Яхшыбай, үзлегеннән уку программасы буенча, партия эчендәге көрәш турында язылган әсәрләрне өйрәнә иде. Партком секретаре аның конспектларын карарга тотынды. Ике арада тыныч кына беседа башланды. Оппозициянең үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Аның партиягә каршы көрәшен "революцион фразалар" белән капларга тырышуы турында әйтелде; принципиаль рәвештә формалашмаган булуы, принципсызлыгы турында телгә алынды. — Шуңа күрә оппозиция кешесе һәрвакыт "мине аңламадылар", "минем фикеремне боздылар" дип зарланучан була,—диде Яхшыбай. Нәкъ шул минутта, рөхсәтсез-нисез, ишекне капыл гына ачып, Ашмасов килеп керде. — Әйттемме мин сиңа!—диде ул, Яхшыбай өстенә очынып. — Я, бу синең тарафтан икейөзлелек түгелме? Туп-туры күземә карап җавап бир! Яхшыбай, берни аңламыйча, иңбашларын җыерып, партком секретарена карады. Секретарь өчен Ашмасовның мондый кыланышлары яңалык түгел иде инде. — Нәрсә бар, Ашмасов? — диде ул, тыныч кына. Ашмасов аңа җавап бирмәде, һаман Яхшыбайга каныкты. — Нинди беседага барганыңны беләм дип әйттемме мин сина, Бикьяхшыбай. — Мин аны синнән яшерергә дә теләмәдем. — Миңа карата бернинди дә явызлык эшләмәвең шушымы? — Аңламыйм. — Ə соң, партком секретарена махсус килеп, минем турыда әләкләп утыруың бик яхшы эшме? — Юкны бутама, Ашмасов, — диде секретарь.— Синең турыда бернинди дә сүз булганы юк әле биредә. — Ишетмәгән дип беләсезме? Че-пу-ха! Ашмасовның колаклары җиде кат ябык ишек аша ишетә аның! — Нәрсә ишеттең? — Нәрсә сөйләсәгез — шуны. "Мине аңламадылар" дип, "Фикеремне боздылар" дип зарланучы кеше кем соң ул? "Принципсыз" дип миннән башка тагы кем турында әйтәсез? "Р-р-революцион" фразалар белән сөйләүче — мин булмый кем ул? Аны гына аңламаска, Ашмасовның башына ат типмәгән бит әле!.. Яхшыбай белән секретарь, аптырашкан хәлдә, берберсенә карашып алдылар. — Əhə!—диде Ашмасов, явыз шатланып. — Аңлашылдымы? Күзләрегез акайдымы? Барып чыкмас бу заговорыгыз!.. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч, Ашмасов тагын: "Мин алай әйтергә теләмәгән идем, мине ялгыш аңламагыз", ди башлаган иде дә, тегеләр кычкырып көлеп җибәргәч, хәзергә коры үпкәләү белән генә чикләнеп (гафу үтенү юк, әлбәттә), чыгып китәргә мәҗбүр булды... Кесәсенә Ашмасовның әлеге мәрхүм инженер турындагы заявлениесен тыгып, өенә җитеп килгәндә, Яхшыбайның колакларына тагын Бобик тавышы ишетелде. — Җитдирәк чарасын күрми булмас, ахрысы, — дип уйлады Яхшыбай. — Үземне килеп тешләгәнен көтеп торырга ярамас. 1954.