АТИЛЛА (Тарихи роман) Мөсәгыйт Хәбибуллин Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм. Автор. "Безнең эраның беренче гасырларында төрек каганлыгы эчке сугышлар аркасында ике зур төркемгә бүленә. Төрекләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155-158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып, биредәге сармат һәм фин-угор кабиләләре белән кушылып, көнбатыш төрекләрнең ил-дәү- ләтен төзи. Язма тарихка кереп калган бу күчештән соң 200 еллар үткәч кенә көнчыгыш дала-җәйләүләреннән кузгалганда кибетолауларын һәм хатын-кызларын югалткан төркиләр куәтле көчкә әверелеп биредә көн күрә башлыйлар". Л. Н. Гумилев. Ләкин монда инде аларны Кытай тарихчылары кебек "хуннар" яисә "хунуклар" дип түгел, ә "гуннар" дип, ары таба болгарлар, кыпчаклар, бүген исә татарлар дип атыйлар. (Ассызык авторныкы.) "Атаклы Атилла 395 елда туа. Мәңгүк атлы хөкемдар улы. Ул утыз өч буынга кадәр үзенең бабаларын белгән". Весс Робертс. Гуннар ханы Атилла кул астында корал йөртә алырлык 700 мең кеше була. Атилла сәясәтен тормышка ашыра башлаган гуннар бер-бер артлы җиңү яулыйлар. Гуннар якынаюын ишетеп, халык кала-авылларын ташлап китә, күп очракта гуннарга сугышып торырга да туры килми... Ауропа озак вакытлар Атилладан куркып яши һәм аны күралмый. Данте Алигьери үзенең "Илаһи комедия"сендә болай дип яза: "Аллаһы Тәгаләнең Атиллага кулы җитте һәм ул аңа җәзасын бирде". Ауропалылардан бигрәк тә венгрлар Атилланы горурланып искә алалар: "Без, көнбатыш кешеләре, Атилланың тулы һәм тирән мәгънәгә ия булган фикерләрен әле булса аңлап бетерә алмыйбыз". Цезарь да - никадәр данлыклы булса да. Бөек Александр да Атиллага хас сыйфатларга тулысынча ирешә алмаганнар... Весс Роберте. АКШның хәрби һава көчләре киңәшчесе, фәлсәфә фәннәре докторы. "Гуннар императоры Атилланың лидерлык серләре" китабыннан. 440 елларда Атилла утрак тормышка күчә. Ул Дунай елгасы буена "Илембул" дигән кала күтәртә. Халыклар бу каланы "Гунстан" дип йөриләр. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Автор. Беренче китап Орыш кырында каты яраланган Шимбай ханны угланы Мәңгүк алып чыкты. Ул үзенең елгыр алае белән дошманнарны ера-ера, кылычы белән уңгасулга селтәнә-селтәнә күкрәгенә ук кадалган атасы кырына үтте, ат ялына капланган ханны ияреннән суырып алды да, алае яклавына сыенып, орыш кырыннан чыгып чапты. Гаҗәбе шул булды, ике яктан да югалтулар күп булгангамы, "унуклар" дип аталган ак төрекләрнең олау-кибетләрен һәм хатынкызларын кулга төшергәнгәме, дошман аларны куа килмәде. Дошман тырнагыннан котылган Мәңгүк угланга икенче көнне орыш кырында шактый югалтуларга дучар ителгән Сакмар меңбаш белән Көнбаш атакай килеп кушылдылар. Шимбай ханның хәле авыр иде. Юлны кисеп аккан елганы кичүгә, унуклар ашыгыч рәвештә киез йорт кордылар, каты яраланган хан гәүдәсен ат өстеннән алып, сак кына ак киезгә кертеп салдылар. Нидер өмет итеп, үлем белән тартышып яткан Шимбай ханның ярасын кара төрекләр аксакалы Көнбаш атакай карады. Хан ярасына ул ниндидер төнәтмәләр сөртте, бөркет каурые белән ханның канланып кипкән иреннәренә шифалы су тигезеп торды, ахыр килеп, ук тигән яраны өшкерә-өшкерә ялкын белән көйдерде. Әмма унуклар санында йөргән ак төрекләр тарафына Тәңре әҗәле юл ярган булган икән иңде - сихәтләнмәде хан, хәле бер дә җиңеләймәде. Алай да Көнбаш атакайның тырышлыгы бушка китмәгән икән, өшкергән ялкынның ярдәме тидеме - бермәлгә аңын югалтып торган Шимбай хан күзләрен ачты, үзе тирәли тезләнеп утырган угланнарына, туганнарына, ахыр килеп Көнбаш атакайга бакты. Атакайга нидер әйтергә дип кипшергән иреннәрен ачарга итте, ымсынып куйды, иллә авызыннан сүз чыкмады, тик күз төпләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты һәм күз төбендә бертын тынып торды да, бит-сакалы буйлап аска тәгәрәде, соңгы мәлдә бер яшь бөртеге җирән сакал эченә кереп сеңде, икенчесе бермәл сакалына эленеп торды да, ак киезгә төшеп, тәгәрәп югалган терекөмештәй юкка чыкты. Бу инде Шимбай ханның соңгы сулышына Тәңре җибәргән ишарә иде. Әмма алай булмаган икән әле, Тәңресе кодрәте белән һәм үз куәте илә Шимбай хан янә күзләрен ачты һәм барысын да гаҗәпкә калдырып, туганнарына, угланнарына бакты һәм күз карашын Көнбаш атакайда туктатып, ап-ачык итеп: - Көнбаш атакай, Тәңре кылычын Мәңгүк угланга тапшыр. Дулу ыруы ханы Шимбай әйтә сиңа моны. Яз килү белән бабабыз Угыз хан җәйләгән Җаек-Идел елгалары арасындагы далага таба кузгалыгыз. Ата-бабаларыбызның ил-даласына. Идел аръягындагы күрше сарматлар белән бәхәскә кермәгез, тату яшәргә тырышыгыз. Мәнем хыялым Мәңгүк угылымны Сармат хан кызына өйләндереп, ике зур кавемне бергә кушу иде - Тәңрем язмаган булып чыкты. Инде сез кавышырга тырышыгыз. Угорлар илтотары Куриш минем киявем, хатын-кызлар алырга аңа барыгыз. Килешер, ярдәм итәр, ипле кеше, ил сөючән адәм. Сармат хан үлгәч, миңа ирештерделәр, ил белән шаһиншаһ угылы шаһзадә Бәһрам идарә итә икән, Мәңгүк угылыма ярәшкән хан кызы Сафурага өйләнгән диделәр. Күрше хакы - Тәңре хакы, аның белән дә тату яшәргә тырышыгыз. Кызларга кытлык туса, сарматлардан да сорарсыз. Ил-җәйләүләребезгә кермәсәк тә Сармат хан белән дуслыкта булдык, кызлар алыштык, кызлар бирештек - бер-беребез белән дустанә-тату яшәдек. Кылган игелек кырда ятмый, ят булса да Бәһрам бәк тә юл өстенә аркылы ятмас. Мин, унукларның ак төрекләре ханы Шимбай, ил-халкым туган туфрагыма алып кайта алмадым. Анагай туганыемны якларга барып, ыру-кавемемне зур югалтуларга дучар иттем. Моның өчен Тәңрем мине кичермәде, иң яман җәзасын бирде... - Синең монда гаебең юк, юк, Шимбай хан, рәнҗеп китмә, юкка үртәлмә. Соңгы мәлдә Анагай илә Мөртәт ханнар хыянәт юлына бастылар, унукларны кыен хәлгә калдырып, Кытай гаскәриләре ягына чыктылар. Каһәр аларга, каһәр!.. Ләкин Шимбай хан Көнбаш атакайга җавап бирер хәлдә түгел иде инде, аның башы кисәк берьякка авышты һәм гәүдәсе тартышып алды һәм сузылып тынып калды. Угланнар, туганайлары бер-берсенә карашып алдылар да башларын түбән иделәр. Ә кич якта корылган йорт яныңа яшь тай китерделәр һәм йорт тирәли тугыз тапкыр әйләндерделәр дә иреккә җибәрделәр. Яшь тай, койрыгың чәнчеп, утлап йөргән анасы янына чапканда күрделәр: тайның анасы аны кешни-кешни каршы алды. Шулчак Көнбаш атакай Сакмар меңбашка таба борылды да: - Бүген үк кабер казый башлагыз, ә иртәгә тайның анасын тотыгыз да кабер кырына китерегез, - диде. Көнбаш атакайның әйтүенә ышансак, Шимбай ханның куәткә һәм гайрәткә ия җаны яшь тайга күчәргә тиеш, ә тай анасы исә Шимбай каберенә ятарга хокук ала - ханга теге дөньяда хезмәт итәчәк. Икенче көнне кояш чыгуга, унуклар кавеме тезләнеп туып килгән якты көнне каршы алды һәм Тәңреләреннән туып килгән көннәрен игелекле итүләренә дога кылды. Ахыр, буралап казылган кабер янына юнәлделәр. Ак киезгә салган Шимбай хан мәетен сак кына буралап куелган кабергә төшерделәр. Җеназаны борынгы Угыз бабалары кылган йола буенча җирли алмадылар. Үз теләкләре белән хан кырына яткырыр өчен яннарында хатын-кыз заты юк иде. Шимбай хан каберенә Тәңре кылычыннан башка барлык киемсалымнарын, коралларын һәм ат дирбияләрен салдылар да тәүге тай анасын чалып ташладылар. Тәңре илчесе - Әҗәл Шимбай хан җаны артыннан килгәнче дип, кабергә өч көнлек ризык һәм кымыз куйдылар, аннары мәет өстенә догалар укый-укый алтын кебек арпа бөртекләре сиптеләр. Бары тик шуннан соң гына мәетне күмәргә керештеләр, һәр кеше очлымына тутырып, кабер өстенә туфрак ташыды, бу эш кич кояш баеганчыга кадәр дәвам итте, яңа көн тууга бу гамәл янә кабатланды. Әнә шулай өч көн буена кабер өстенә туфрак өйделәр. Җиденче көндә кабер өстенә өелгән балчыкны әйбәтләп очладылар да, тугызынчы көн дигәндә очланган кабер өстенә ак киез менгереп җәйделәр һәм орыштан исән калган барлык унуклар кабер тирәли бастылар һәм Көнбаш атакай кулын күтәрүгә, барысы да тезләнделәр дә, чыгып килгән кояшны каршы алдылар. Әнә шулай унуклар Тәңреләреннән Шимбай ханга тыныч йокларга фатиха алдылар. Бары тик шуннан соң гына Көнбаш атакай Тәңре кылычын тотып, кабер өстенә менде һәм үз янына Атилланың атасы Мәңгүк угланны һәм егетлек язларына яңа гына аяк баскан, билләренә кылыч тагарга хокук алган Рухил, Рамул һәм Биләү угланнарны дәшеп алды. Шуннан соң гына Көнбаш атакай Шимбай хан васыятен үтәргә кереште. Иң әүвәл ул тантаналы төстә Тәңре кылычын Атилланың атасы Мәңгүккә тапшырды һәм аны Ил ханы итеп игълан итте. Шул хәлдән соң гына кабер тирәли баскан халык өч тапкыр "Урра, урра, урра!" кычкырды. Атилла олан боларның берсен дә рәтләп күрмәде дә, ишетмәде дә, аның күз алдында кояш нурларында ялт-йолт итеп торган, тураннар күңелендә сихри вә могҗизам көчкә ия булган Тәңре кылычы кисәк илаһиланды, гүя телгә килде, әле йөз-нуры күккә барып тоташты, әле далага сузылып ятты, әле ялкынланып, дөрләп яна башлады. Олан янында басып торган тимерчеләр башы Тугран Атилла оланның кылычка карап сихерләнүен күреп, олан иңенә кулын салды һәм тыныч кына, гүя аңа әйтмәгәндәй: - Ундүртенче языңа аяк баскач та, андый кылыч синдә дә булыр, олан, - диде. Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бермәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. Әмма тимерчеләр башы тәүге сүзен әйтмәгән дә кебек кабер өстендә барган тантанага карап тора бирде. Атилла олан, сабыры төкәнеп, останың чикмән чабуыннан тартты: - Тәңре кылычын син ясадыңмы? Бу сорауны оланнан көтмәгән тимерчеләр башы олан янына чүгәләде һәм бала ишетелерлек кенә итеп: - Ундүртенче языңа аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә, бер сүз дә әйтмисең, - диде. - Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы. Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты. Һәм күлмәге аша тойды, оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, оланның күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды. - Олан, Атилла олан, - диде тимерчеләр остасы нәүмизләнә төшеп. - Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса. - Тәңре язар, язар, - диде Атилла олан торган саен кыюлана төшеп. Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән алды, янә күзләренә карады. - Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атаманам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген. Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп: - Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! - диде. Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды. - Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! - диде оста, баладан битәр үзе булган хәлгә таң калып. - Итте, итте, оста, итте! - дип баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан. - Олан, - диде оста янә як-ягына каранып алды. - Мин ул кылычны сиңа табармын. Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына: - Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең... Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, баш бирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең... Син римлыларны мәңге-мәңге коллар тотудан, коллар хезмәтеннән файдаланудан туктатырсың. Моның өчен сиңа, тик, башта готларны җиңәргә туры килер. Готлар сатып яталар колларны римлыларга. - Готлар нинди халык соң, кай тарафларда яшиләр алар? - Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны теге бичаралар үлгәнче тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны ике аяклы хайваннар дип җәберлиләр. - Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы? - Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр. - Халкым да, баш тимерче Тугран! - Әйе, халкын да, халкың да, олан. Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп торган унуклар сурәтендә йөргән ак төрекләр кавемендәге Шимбай хан оныгы баш тимерче сүзләренә ихлас күңелдән ышана иде. Ул үсмерләргә хас самимилек белән могҗизаи көчкә ия кылычны ясаучы баш тимерчегә карап торды-торды да: - Мин сиңа ышанам, оста, атам ышанган кебек ышанам, - диде һәм тимерченең кытыршы, каты кулын кысты. Ул арада Тәңре кылычын кулына тоткан Мәңгүк ханны азамат егетләр ак киезгә утырткан килеш түбән таба алып төштеләр һәм Угыз бабаларыннан соң килгән һәр ханның исемнәрен телгә ала-ала тугыз тапкыр янә кабер тирәли әйләнеп чыктылар. Атилла оланның атасы кулындагы Тәңре кылычы һаман ялт-йолт килде һәм шуның белән Атилла оланны гына түгел, тантанага җыелган һәммәсен дә сихерләде. Ак төрекләр сурәтеңдә йөргән унуклар ошбу кылычны Угыз ханга Тәңре үзе күктән төшергән дип сөйлиләр иде. Моны Туран дөньясындагы барча төрекләр дә беләләр һәм моның шулай булуына ихлас күңелдән ышаналар иде. Ул гынамы, бу кылыч иясен Тәңре генә түгел, төрки халыкларының гаилә иминлеген саклаучы Инәй алла да үз фатихасында тота, дип ышаналар иде... Боларның барысы турында да Атилла оланга тимерчеләр башы Тугран гына түгел, азамат егетләрнең дә сөйләгәннәре бар. Күп ишетте, күп тапкырлар тыңлады бу гыйбарәне Атилла олан һәм һәрчак игътибарын тимерчеләргә юнәлтте, бигрәк тә баш тимерчегә, ә ул азамат егетләр бу кылыч турында сөйләгәндә мыек астыннан гына көлемсерәп, сакалын барлап утырыр иде һәм эшкә керешсә, сандалга салган кызган тимергә олы чүкеччедән көйли-көйли суктырыр иде. Кайчан, нинди юллар белән килеп кергән соң Тәңре кылычы Угыз хан кулына? Бу хикәят турында Туран дөньясында ниләр генә сөйләмиләр иде. Имеш, ул болай булган. Көннәрдән бер көнне Угыз ханның көтүчесе сазлыклы урында утлаган таналары арасында аягы яраланган хайванны күрә. Күрә дә кан эзе буйлап китә һәм шунда сазлыктан очлы башы чыгып торган кылычка тап була. Бичара көтүченең үткен йөзле кылычка килеп кагылуы була, күктән яшен чыбыркысы кылыч кырына килеп кадала. Көтүченең котлары алына. Ул чатыр чабып ыстанга кайта һәм сихерле кылыч турында Угыз ханга әйтә. Угыз хан кылычны алып кайтырга меңбашын җибәрә. Әмма кылычны алырга килгән меңбаш кылыч йөзенә кагылуга янә күктән яшен чыбыркысы төшә, ул гынамы, аның артыннан ук дөбердәп күк күкри. Бу хәлгә курка калган меңбаш хан янына әйләнеп кайта һәм тотлыга-курка ханга булган хәл турында сөйли. Угыз хан әле йөзе агарынып калган көтүчесенә, әле куллары әле булса калтыранып торган меңбашына карый да сазлыкка үзе юнәлә, ханга халык иярә, могҗиза буласы ич. Йөзе күккә карап торган кылычка кем генә кагылмасын, күктән яшен чаткысы төшә һәм һәр кешене өнсез итә. Килеп җитә Угыз хан кылыч күккә карап торган төбәккә һәм таң кала. Кылыч чынлап та бар һәм ялт-йолт итеп тора. Ни батыр булса да, Угыз хан үзенә ияреп килгән халыкка күз ташлый һәм шунда бер батыры әйтә: "Мин алып чыгам кылычны, хан", - ди. Хан аңа ияк кага. Имеш, риза. Батыр егет сазга керә, кылыч йөзенә килеп тотынуы була, яшең чаткысы аның кулын көйдереп ала. Халык шау-гөр килә башлый, хан кыен хәлгә кала. Хан ич ул, батырларның батыры, илбашы, халык ышанычы. Шулчак янә бер батыры кылычны алып чыгарга теләген белдерә. Әмма Угыз хан кырт кисә: - Үзем! Хан сак кына Тәңре кылычына якыная, кылыч йөзенә кагыла, Күк дәшми, хан кылычка ике куллап тотына һәм тартып та чыгара. Кылычны кулына алуга, күктән бер тавыш килә. - Бу сиңа дигән кылыч, Угыз хан. Бу кылыч сине җиңүләрдән-җиңүләргә илтер, син аны нәселдән-нәселгә тапшырып калдырырга тиеш булырсың. Тапшырмаган хәлдә, Тәңрең синнән ваз кичәр... Бу тавыш халыкны тәмам куркуга сала, халык ни кылырга белми ханның аягына төшә. Чөнки Тәңре аңа үзе, үз кылычын тапшырды һәм бөтен төрки халкы алдында. Ошбу кылычка ия кеше генә ил-халыкка баш булып китә ала. Әнә шулай нәселдән-нәселгә килә-килә, ниһаять, Тәңре кылычы Мәңгүк хан кулына күчте, Атилла оланның атасына. Күктән ишетелгән тавышка өннәре китеп торган адәмнәрне куркытып, Тәңре кылычы төрки халыкларның рухи көченә әверелә. Угыз хан Тәңре кылычын һәрчак үзе белән йөртә, кай тарафларга гына яу чапмасын, дошманнарны җиңә. Әнә шулай Туран дөньясында Тәңре кылычы тәгаен сихер тубалына әверелә. Ә инде еллар үтеп, үлем түшәгенә калгач, Угыз хан Тәңре кылычын угылына биреп калдыра, һәр олуг хан вафатыннан соң, унуклар, буласы ханны Тәңре кылычы белән ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр. Әнә шул кылычка сихерләнеп һәм әсәрләнеп карап торды Атилла олан. Һәр яз килгән саен шул кылычның иясе булу турында хыялланды. Тантанада булган хәлләрне күзәтеп торды-торды да, Атилла олан үзалдына сөйләнгәндәй: "Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тотып яу чыгармын һәм Рим легионерлары кулындагы канкардәшләремне мәңгегә азат итәрмен", - дип балаларга хас нәүмизләнү белән кинәнде. * * * Ниһаять, ак төрекләр ыстан туктаган төбәккә дә яз килде. Беренче үләннәр шытып чыгуга, Шимбай хан кабере янына кире әйләнеп килделәр һәм кабер тирәли әйләнәәйләнә үлгәннәргә оҗмах, исәннәргә игелек теләделәр. Шул йолаларны үтәгәч кенә, туган Җаек-Идел якларына таба җәйли башладылар. Күчеп җәйләү җир-ана җиде тапкыр туңып, җиде тапкыр хәтфәдәй яшел үлән белән капланырга өлгерде. Җай Җаек елгасын кичкәч, янә туктадылар һәм өч көн, өч төн туй иттеләр. Ләкин туйлары бик сыек булды, чөнки ыру-кавемдә йөз егеткә бер хатын-кыз да туры килми иде. Шуның өчен болын-тугайларны яшел үлән каплагач, һәммә тереклек кышкы йокыдан уянып үзенә иш эзли башлагач, стандагы егет-җилбәзәк кенә түгел, тауга каршы тана күтәреп менәрдәй азамат ирләр дә Мәңгүк йортына җыелдылар. Хатын-кыздан мәхрүм калган ак төрекләрнең баш очларында яз хәбәрчесе тургай сайрый, зәңгәр күктә ашыкмый гына тилгән йөзә. Нигәдер җәйләү юлында бер ыруга да тап булмадылар. Бары тик Чүл кырыннан узганда гына зур булмаган кангылылар ыруына тап булдылар һәм йорт башы белән сөйләштеләр дә алармы да үзләре белән алдылар. Юк дигәндә дә Каңгылы ыруында егермеутыз кыз-кыркын табылды, аларны туйлап асыл егетләргә өйләндерделәр. Йортына җыелган канкардәшләре каршында Мәңгүк хан озын-озак сөйләп тормады, чөнки азамат егетләрнең генә түгел, үзенең дә хәле хәл иде. - Безгә кичекмәстән сарматларга таба җәйләргә булыр, - диде алгарак чыгып Сакмар меңбаш. Аның сүзенә куәт биреп, башкалар шаулаша башладылар. Үзе дә чарасызлана башлаган Мәңгүк хан кулын күтәрде һәм кулындагы куй маенда кайнатылган камчысы белән җиргә орды. - Имин, имин, канкардәшләрем, имин, - диде Мәңгүк хан кинәт кенә тынычлана төшеп. - Яхшы, Тәңре игелеге белән иртәгә үк Кара Идел ярлары тарафына таба кузгалырбыз, ә анда Кара Идел аръягында Сармат хан җәйләүләре башлана. Хан сарматлар сүзен телгә алуга, азамат егетләр күзгәкүз карашып алдылар да Мәңгүк ханның да каны кыза башлавын күреп, сүзсез генә юлга җыенырга дип, таралыша башладылар. Мәңгүк хан таза, асыл егетләрне моңсу күз карашы белән озата калды. Ул үзе дә чарасыз иде, әле булса хәтерендә - аның да бит сарматларда үсмер чакта ук колакларын тешләткән сөйгәне вә насыйбы бар иде. Әйе, бар иде. Сафура атлы Сармат хан кызы иде ул. Иллә бабалары Шимбай хан көнчыгыштагы агаларына ярдәмгә ашыгып, барча ыруы белән көнчыгышка таба - Гөбәй чүле тарафларына юнәлде. Шимбай хан уе буенча, унуклар җидесигез елдан туган далаларына әйләнеп кайтырга тиешләр иде, әмма көтмәгәндә Кытай империясе гаскәриләре белән орыша башлап, бер чигенеп, бер һөҗүм итеп, биш елдан артык Гөбәй даласы тирәсендә тулгандылар. Ул елларда Мәңгүк хан ике тапкыр өйләнергә өлгерде. Әлбәттә инде, колакларын тешләшсәләр дә, Сафура да аны көтеп ятмаган - Сармат ханда хезмәт иткән баһадир Бәһрамга кияүгә чыккан, дип хәбәр ирештерделәр. Нәкъ менә шуңа күрә Мәңгүк ханның Кара Идел буйларына аягы тартмый иде, гәрчә әнә шул сары чәчле Сармат хан кызын әле булса оныта алмаса да һәм үлепләр күрәсе килсә дә. Әйткән сүз - аткан ук, икенче көнне үк унуклар ыруы җәйли-җәйли Кара Идел елгасына таба кузгалды. Сармат ханның җәйләү-биләмәләре Кара Иделнең уңъяк ярыннан башлана иде. Җәйләгән халык әкрен йөри, унуклар бары тик җәй урталарында гына Кара Иделгә җиттеләр. Әмма Мәңгүк хан елганы кичәргә кыймады. Чөнки Кара Иделнең аръягында Сармат хан биләмәләре, анда күчмәләр арасындагы канунны бозу булыр иде. Килә-килүгә, Идел ярына ыстан коруга ук гайрәтле егетләрнең кайберләре сармат кызларын урларга кузгаласы иткәннәр икән, бу хәбәр Мәңгүк ханга ирешүгә, егетләрне тыярга ышанычлы меңбашын җибәрде. Кайнар канлы егетләрне йортына тотып китергәч һәм тегеләр зарлана башлагач, Мәңгүк хан кырт кисте - кем дә кем аръякка чыга, ат койрыгына тагылачак. Шуңа карамастан, атна үтүгә Мәңгүк ханга ирештерделәр, хатын-кызга тансыклаган җилле егетләре унбишләп сармат кызын урлап алып кайтканнар һәм яшереп тоталар икән. Мәңгүк хан хәбәр ирештерүчегә бер сүз дә әйтмәде, кырына Көнбаш атакайны чакырырга кушты. Ун-унбиш кыз белән генә унуклар кавемең хатынкызлы итеп булмас, бер-бер хәл кылырга кирәк иде. Шуның өчен ул әүвәл сарматларга яучы һәм илче йөзендә Көнбаш атакайны җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйе, бер җайдан хәйләкәр Көнбаш атакай Сармат ханның сылу кызын да күреп кайтыр. Ниләр кылып ята икән сары чәчле Мәңгүк хан үсмер чакта ук колагын тешләгән сылу кыз?.. Ыстан туктап, шул хакта сөйләшкән-киңәшкән арада күк йөзен кара болыт каплады, яшеннәр яшьнәтеп, күкләрне дер селкетеп, күкри-күкри коеп яңгырлар явып узды. Шушы куәтле яңгыргамы, елга ярларыннан чыкты, болыннарга җәелде. Атна дигәндә елга үз эзенә төште һәм, сөелгән хатын кебек, тынычланып ага башлады. Мул итеп яуган яңгырдан соң болын-тугайлар, хәтта калку җирләргә кадәр хәтфәдәй яшел үләнгә күмелде. Шул үләндә көрәеп киткән мал-туар, бигрәк тә атлар, яше-карты, колыны-кыркыны коерык чәнчеп куыша башладылар. Атлардагы дәрт-дәрман ир-егетләргә күчте. Кара Иделнең аръягындагы ат көтүен күреп, елгыр айгырлар башларын югары күтәреп кешниләр, кемнедер чакыралар, кемнедер үз тарафларына йөрәк кайнарлыклары белән дәшәләр иде. Ә инде ун елдан артык хатын-кыз затыннан мәхрүм ителгән ир-егетләр елга буена кер чайкарга төшкән сармат кызларын күреп, ни кылырга белми тегеләргә талымсызланып карап торалар һәм эчке бер дәрт белән: "Эһ!" дип куялар иде. Кош булсалар очып кына чыгарлар иде дә, юк шул, кош түгелләр, тик күңелләр генә ярсына, күңелләр генә аръяктагы сармат кызларына тартыла. Алай да Мәңгүк хан тыюга карамастан, берничә батыр егет елганы ат белән йөзеп чыгып, кер юучы кызларны алып кайтканнар булып чыкты, иң гаҗәбе, имеш, кызлар үзләре үк ияреп чыккан икән. Бу хәбәр ирешсә дә, Мәңгүк хан дәшмәс булды. Ул һаман Сармат хан ыстанына җибәргән Көнбаш атакайны көтте. Атнага якын гомер узды ич инде, ә атакай һаман юк та юк. Мәңгүк хан тәмам йокыдан калды. Көнбаш атакай киткәнгә җиде көн дигәндә хан түзмәде, ат менеп Идел ярына таба кузгалды. Ишләре иярәсе иткәннәр иде, аларга кул селтәп кенә калырга кушты. Аның ни сәбәпледер ялгыз гына Идел ярына чыгасы килә иде. Күк йөзе чалт аяз, баш очында тилгән тирбәлә, колак түренә төшеп диярлек тургай сайрый, әллә талгын гына күктә тибрәлгән тилгән, әллә тургай моңы йөрәкне парә-парә телә. Әнә шунда ул елганы кичүче Көнбаш атакайны күрде, күрде дә тыелгысыз дәрт белән аны көтә башлады. Көнбаш атакайны сармат егетләре каекта чыгардылар. Мәңгүк хан шактый текә ярдан аты белән аның янына төште, картның елмайган күзләренә карады. - Йә-йә, ни йөк алып кайттың ханына, атакай?! - диде сабыры төкәнеп Мәңгүк хан. - Әүвәл йортыңа алып кайт, бер чокыр булса да кымызың эчер, - диде Көнбаш атакай һаман исә мыек астыннан елмая төшеп. Кайтыр юлда ук, ат йөгәненнән тотып янәшә атлаганда ук, Көнбаш атакай Мәңгүк хан зарыгып көткән хәбәрне ирештерде. Көнбаш атакайны Сафура бикә үзе каршы алган икән. Атасы Сармат хан вафатыннан соң бәк титулын алып тәхеткә Бәһрам баһадир утыра, әнә шул кеше Сармат хан фатихасы белән Сармат хан кызы Сафурага да өйләнгән. Үзләре болай тату гына торалар икән, тик менә дәвамнары гына юк икән. Еллар үтеп, көнчыгыш тарафында көн күргән кардәшләрен яклап йөргән арада туган якларында калган колак тешләшкән насыйбы кияүгә дә чыгып өлгергән икән шул. Көтмәгән булып чыга инде. Хәер, Мәңгүк хан үзе дә әүлия була алмады, ул арада ике хатынга өйләнергә өлгерде. - Ярый, бихуш, атакай. Йомышым йомышлаган өчен мең рәхмәт сиңа. Иртәгә көн-кояшны каршы алгач, табын җыярбыз һәм барысын да уртага салып сөйләшербез. Ләкин Көнбаш атакай Мәңгүк ханнан тиз генә чыгып китмәде. Сарматлар ыстанында Дәян атакайны күрүе, тегенең авыр хәлдә урында ятуы турында әйтте. Ләкин Мәңгүк хан аны тыңлады да, тыңламады да, аның бөтен уйзиһенен Сармат хан кызы Сафура биләп алган иде. Җитмәсә кымыз янында Көнбаш атакай Сафура бикәнең гүзәллеге хакында авыз суын корытып, Мәңгүк ханның болай да сагышлы йөрәгенә үкенү вә үртәлү хисләре коя-коя көйләп сөйләп утырды. Көнбаш атакайны озаткач та Мәңгүк хан тынычлана алмады, ахыр янә ат менеп, Идел ярына таба чапты. Ярсу йөрәген тыяр әмәл тапмагач, ыстаннан ерагаюга һәм Иделелгага якынлашуга, атын тыя төште дә сагышлы-озын көйгә җырлап җибәрде. Көр тавышлы, моңга бай аһәңле җырчы иде Мәңгүк хан. Аны еш кына табыннарда да җырлатырлар иде. Тик атасын күмгәч, җырларга кыймый йөрде. Ә менә бүген күңеле тулы хистән ни кылырга белми җырлап җибәрде. Җыр моңы ыстанга җитте, унуклар халкы йортларыннан йөгерешеп чыктылар, хәтта сарматлылар ягында да бу җырны тыңлыйлардыр кебек тоелды Мәңгүк ханга, һәрхәлдә, бу җырын ул үсмер чактагы мәхәббәте Сармат хан кызы Сафурага багышлаган иде. Җырлап туктагач, бертын Идел буйлап атын атлатып барды да, малкайны җан-фәрманга чаптырып, берара уратып килде. Ыстанга кайтып төшсә, карты-яше аны каршыларга чыгуларын күреп, үзе дә аңлап җиткермәгән уңайсызлану тойды. - Тагын, тагын җырла әле, хан, җырла әле! - дип кычкырдылар ханга, әмма ул аларга кул гына селтәде, атын җилле генә юырттырып йорты янына җитте, тезгенен багучысына ташлады да, йортына кереп, баш астына күн мендәр ташлап, ике кулын баш астына куеп, төнлек аша күк йөзенә карап уйга калды. Берәү дә хан янына керергә кыймады, барысы да ишеткәннәр иде инде, колак тешләшкән Сармат хан кызы Сафура Мәңгүк хан сугышып йөргән вакытта шаһзадә Бәһрамга кияүгә чыккан - ханның шуңа кәефе юк, моңсулана, сагышлана... Ә унуклар ханы Мәңгүк башына бер Сафура бикә кайгысы гына төшмәгән иде. Ул хан һәм ул бер үзе өчен генә кайгыртырга тиеш түгел иде. Унукларның азамат егетләренә хатын-кызлар кирәк, бүген, хәзер, юкса ыруың белән юкка чыгуың бар. Әйе, куәтле иде унуклар, далада данлы кавем иде, хәзер исә таралу алдында тора. Ни кылырга тиеш ул? Хан ич ул, хан! Халык аннан нидер көтә, нидер өмет итә. Күзне йомып, йөз оятын садагына яшереп, Сафура бикә каршына баш иеп барыргамы, әллә барысына да кул селтәп, җизнәсе угорлар илтотары Куришка юнәлергәме? Куриш җизнәсендә дә хатын-кыз бар, бәхәссез, җизнәсе аның үтенечен кире какмас, ипле кеше булып хәтерендә калган. Шул ук вакытта күңел төпкелегендә Сармат хан кызы Сафураны күрү теләге дә бертуктаусыз көйри. Бер уйлаганда, аның моңа хокукы да бар - үсмер чактан ук ярәшкән кыз. Аталары Шимбай хан канкардәшләре Ашин ыруына ярдәмгә кузгалмаган булса, бик ихтимал, ул Сафура белән кавышкан да булыр иде һәм даладагы ике зур кавем кушылып, Рим кадәр Римга янарлык кавемгә әверелгән булырлар иде. Ахыр чиктә, Ашин ыруына Шимбай хан барыбер ярдәм итә алмады. Алар җиңелделәр. Җиңелеп кенә калмадылар, хатын-кызларын һәм олауларын да югалттылар. Бу - кичерерлек хәл түгел иде. Моны атасы Шимбай хан орыш кырында ук аңлады һәм чарасыз калып дошманга ташланган иде. Тәңре үзе тартып кертте бугай аны, чарасыз итте. Әллә соң барысына да кул селтәп, үткән эшкә салават дип, Куриш җизнәсе ыруына барып кушылыргамы? Күңеле үк сизеп тора, Куриш җизнәсе аны колач җәеп каршы алачак... Тик анда син үзең дә, халкың кем була инде?.. Унуклармы, угорлармы? Кардәш булсалар да, угорларның тел-лөгатьләре генә түгел, йолалары да төркиләргә ятрак. Ә менә сарматларга барып кушылсалар, унуклар бер халык, бер кавем булып китәчәкләр - телләре дә бер, йолалары да. Димәк, башта бәхетне сарматлар белән сынап карарга кирәк булыр, ахыр килеп, кияүдә булса да Сафура да анда, аны күрәсе килә. Хәер, Мәңгүкне бер дә көнчыгышка аягы тартмаган иде. Хәтерендә сау калган тешләштеләр. Аталары алдында кызарындылар һәм өлкәннәр яныннан кулга-кул тотынышып йөгереп чыгып киткәннәр. Идел ярына хәтле йөгергәннәр иде. Шуларның барысын да искә алып, юлга чыгарга берничә көн калгач, Мәңгүк углан атасына: - Атам, әллә соң мин илдә калыйммы, бериш халкым белән? - дип әйтте. Шимбай хан баш угланыннан бу сүзләрне ишетүгә, бермәлгә Идел аръягындагы Сармат хан ыстанына карап торган иде, соңыннан кырт кискәндәй: - Бал искерми, кыз картаймый, углан, өлгерерсең, пешкән чия татлырак була, - диде. Хак әйткән атасы, бал искерми, кыз картаймый, әмма ярәшкәннәре ташлагач, кыз кияүгә чыга икән ич, киткәннәрне көтми. Каты куллы иде атасы Шимбай хан, яугирләре өчен генә түгел, угланнары өчен дә аның әйткән сүзе, гүя аткан ук иде. Мәңгүк угланга башка чара калмады, ул аңа бары тик: - Имин, атам, - дия генә алды. Мәңгүк угылының кәефе кырылуын күрде, сизде. Шимбай хан. Ата кеше угланның хәленә керергә теләп: - Кайгырма, углан, күп дигәндә өч елдан далабызда булырбыз, - дигән иде. Һәм шул җитте Мәңгүк ханга, ул карусыз атасына иярде. Көнчыгышта орышлар җиңел булмады. Кытай императоры мең хәйлә корып, Гөбәй даласын кулына төшерергә теләде. Ә дала-җәйләүләрен якларга оешкан төркиләр еллар буена сугыштылар. Ләкин соңгы орышта унуклар атын йөрткән Дулу ыруы төрекләре ике ут арасында калдылар. Бу хәл кардәшләре арасында хыянәт итүчеләр аркасында булды. Ике яктан да бик күп халык кырылды. Унуклар көнбатышка таба мәҗбүр булдылар. Оят та, гарьлек тә иде Мәңгүк ханга. Бу хәлдә ул әле атасын орышты, әле үзен, атасын үз вакытында туктата алмады. Ә бит туктатасы иткән иде, Сафурага сылтап булса да. Тик атасы Шимбай хан аның сүзләренә колак салмады. Хәзер инде барысын да яңабаштан башларга кирәк. Төрки-Туран дөньясында куәтлекләре белән дан тоткан унуклар канаты каерылган коштай чарасыз калдылар. Әйе, бер-бер хәл кылырга кирәк, күрә ич Мәңгүк хан: яшь айгырлар белән яшь бияләр ялларын чәйнәшә-чәйнәшә сөешкәндә, унукларның асыл егетләре тамакларына килеп терәлгән төерне йотып җибәрә алмый интегәләр, кытайлылар кулына күчкән хатыннарын, сөйгәннәрен искә төшереп, сагышланалар иде. Шул хәлдә йокыга китүен Мәңгүк хан сизми дә калган. Иртән уянуга һәм көн-кояшны Тәңресенә дога укый-укый каршы алгач, Мәңгүк хан йөзбашларын үз йортына дәштерде. Дәрәҗәләренә карап, уң һәм сул кулына меңбашлары һәм йөзбашлары утырышкач, ул аларның һәммәсенә дә күз төшереп чыкты. Уң кулында өлкән угланнары арасында утырган Атилла оланны күреп, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Мәңгүк хан башта сүзне сарматлар ыстанында булып кайткан Көнбаш атакайга бирде. Сарматларга барганда Көнбаш атакай үзенең угланнары Вәсих белән Курсихны да алып барган икән, гәрчә бу хакта Мәңгүк ханга бер сүз әйтмәсә дә, хан атакайны бүлдермәде. Ул гынамы, Көнбаш атакай угланнарын Бәһрам баһадирга әманәт итеп биреп калдырган, ә теге батыр егетләрне татасы шаһиншаһ тарафына җибәргән. Мәңгүк хан бу хәлгә аптырабрак калса да, ялт кына Көнбаш атакайга карап алды. Шуны сизепме, акланырга теләпме, Көнбаш атакай: - Аның каравы, унуклар ханы Мәңгүк. Бәһрам бәк безне кабул итәргә булды. Хак, ул үзе яуга җыена иде, аланнарга ясак җыярга кузгаласы икән, тик аннан бик тиз әйләнәчәкмен дип әйтеп әйтте, - дип дәвам итте Көнбаш атакай: - Мин моны, ике зур кавемнең бер булып кушылуы хакына кылдым, хан, - диде. Мәңгүк хан, Көнбаш атакай сөйләүдән туктаса да, шактый вакыт дәшми утырды. Бәхәссез, Көнбаш атакай изге эш кылган. Заманында Сармат хан белән Шимбай хан да кушылу һәм бер зур кавем булу турында хыялланып алганнар иде. Шуны истә тотып, Мәңгүк угылы белән Сармат хан кызы Сафураның колакларын да тешләткәннәр иде. Төркиләр йоласы буенча, колакларын тешләшкән балалар буй җитүгә өйләнешергә тиешләр иде. Әмма көнчыгыштагы орыш барысын да астын өскә китерде. Җитмәсә, Сармат хан кызы шаһиншаһ угылына кияүгә чыккан. Имеш, Сармат хан моны тәмам чарасыз калгач кылган. Угланнары готлар белән яуда ятып калганнар, ә бердәнбер кызы Сафура буй алса да һаман кияүдә түгел. Бәһрам исә даны еракларга таралган шаһиншаһ угылы, әллә шаһиншаһның хәйләсеме - Мәңгүк хан тәгаен генә белми иде, әмма кылынасы кылынган инде - Сафура кияүдә. Сармат хан кызы Сафурага өйләнгәч, Бәһрам шаһзадә сарматларда бәк титулы ала. Көнләшмәслек тә түгел иде шул. - Йә-йә, Көнбаш атакай, мин сине тыңлыйм, тагын нинди сөенчеләр алып кайттың сарматлардан? Көнбаш атакай табындагыларның барысына да күз йөртеп чыкты, ахыр, карашын Мәңгүк ханда туктатып, кыю рәвештә: - Син - хан, калганын син хәл дә ит, - дип кенә котылды. Мәңгүк хан муены авырткан берәүдәй башын боргалап куйды, угланнарына күз төшереп алды. Уң кул кырында ук Рухил утыра, аның белән янәшә Рамул, Биләү... кая югалды Атилла олан, абалары белән утыра иде ич? - Төпчек олан тимерче Тугран янына китте, - диде ханның күз карашыннан ук кемне эзләвен аңлап. - Хуш, - диде хан. - Хуш. Ни әйтергә тиеш ул меңбашларына вә йөзбашларына? Бу халык аның белән соңгы елларда ут һәм сулар кичте. Атасы Шимбай тәкәбберлеге аркасында ыруын югалта язды. Ярый, Шимбай хан үзе сугыш кырында шәһит китте. Әйе, шәһит китте дә котылды. Инде хәзер Тәңре кылычы кулына күчкән Мәңгүк хан нишләргә тиеш? Баш иеп, йөз ертып Бәһрам бәк каршына барсынмы, йә булмаса борынгы бабалары кебек тирә-юнь ыру-кавемнәрдән хатын-кызлар урларга керешсенме?.. Юк, мин башка юлны сайларга тиеш, күршеләр белән килешеп яшәргә, кызлар бирешергә, кызлар алышырга. - Меңбашларым, баһадирларым, осталарым, угланнар, - дип башлады Мәңгүк хан табындагыларны күздән кичергәннән соң. - Дошман безне соңгы орышта күп нәрсәдән мәхрүм итте. Бүген без ялгыз калган байгыш хәлендә. Без, Тәңребез язган булгангамы, борынгы бабабыз Угыз хан язмышын кабатладык. Кайчандыр Угыз бабабыз да ил-кавемнәрен югалтып, көнбатыш тарафларына җәйләргә мәҗбүр булган, һәм ил-дөньяны гизә-гизә Җаек һәм Идел елгалары арасында төпләнеп калган. Әйтергә телим, бире төбәкләрдә көн күргән угор һәм сармат кавемнәре белән Угыз хан бабабыз килешә белгән. Көнбаш атакай, Сакмар меңбаш, шулай булганмы, куәтләгез әйткәннәремне? - Булган, булган, хан, - диделәр беравыздан диярлек Көнбаш атакай белән Сакмар меңбаш. - Шулай булгач, бүген унуклар нишләргә тиеш соң? - Без куәтле ыру, хан, - диде Көнбаш атакай. - Мин әйтергә теләгәнем шулдыр, хан, баш иеп бару, баш иеп килү түгел. Ахыр килеп, сары чәчле сармат кызлары гомер-гомерләренә унукларның асыл егетләренә теләп кияүгә чыктылар. Миңа калса, хан, бүген сарматлар тәхетендә утыручы Бәһрам бәк тә унукларның егетләренә кызларын кызганмас. Күрше хакы, Тәңре хакы, дигәннәр борынгы бабаларыбыз, без дә үз чиратыбызда аларга ярдәм кулы сузарбыз. Сармат бәге Бәһрам белә, иң яхшы укчыларын, иң үткен кылычларны, ат-кара дирбияләрен унук тимерчеләре ясый. Арба-тәгәрмәч турында әйтеп тә торасы юк. Шул ук вакытта бериш егетләребез угорлар тарафына юнәлер. - Хак әйтәсең, Көнбаш атакай, хак сөйлисең. Угорлар белән безнең бабаларыбыз борын-борын заманнардан ук кызлар биреп, кызлар алышып яшәгәннәр. Унуклар башында атам Шимбай хан торганда да шулай булды, ары таба да шулай булыр. Куриш җизнәй дә, Айгөл апам да егетләребезне бик теләп каршы алырлар. - Угор илтотары Куриш кырына кызлар сорарга мин барырмын, минем анда күз төшкән затым калган иде, - диде Сакмар меңбаш. - Ашыкмый тор, Сакмар меңбаш. Сарматлар угорларга караганда күп тапкыр куәтлерәк халык, кавемнәре дә ишле, биләгән җирләре дә дала өстенә дала ялгана. Аннары сарматлар безнең тел ырудашларыбыз, ә угорлар телен белгәнебез белә, белмәгәнебез белми. Хак, син анда Куриш җизнәй үтенече белән ике ел гомерең уздырган идең, угор егетләрен атта орышырга өйрәттең. Хак, сиңа анда бару кулайрак. Хак сөйлимме, Сакмар меңбаш? - Хак, хак, Мәңгүк хан. Атаң чорында мин Куриш илтотар егетләрен атта орышырга гына өйрәтмәдем, уктан алырга да өйрәттем, аркан ташларга да. - Ә миңа, атам, сармат кызлары ошый төшә, сары чәчле сармат кызлары, - дип сүзгә кушылды Рухил углан. - Миңа да, - диде абасы артыннан Биләү углан. Мәңгүк хан Рамул угланына күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Рухил углан белән Рамул угланнарының яшь аралары ерак түгел иде. Шуңа күрәме, алар бертигез булып үстеләр, бер елда диярлек билләренә кылыч тактылар. Хәер, Биләү углан да алардан бик аз калыша, ул да быел кылыч такты. Димәк, яуда катнашырга хакы бар. Бары тик Атилла олан гына абаларыннан нык калыша, яңа тугызынчы язына аяк басты. Бу бала һәрчак тимерче Тугран янында урала, әле дә табынны ташлап, тимерче алачыгына тайган. Әйдә, өйрәнсен, тимер эше тилмертмәс, диләр. Ә менә уң кулында утырган угылларына өйләнергә бик вакыт. Алар яшендә Мәңгүк ханның ике угылы бар иде инде. Мәңгүк хан үзе биленә кылыч таккан елында өйләнгән иде... Тик угланнарның өчесен дә сарматларга ияртеп бару килешмәс. Типсә тимер өзәрлек угланнарны күреп, Бәһрам бәкнең көнләшеп куюы бар иде. Җитмәсә, Көнбаш атакай Бәһрам белән Сафура бикәнең дәвамнары юк диде. Ни гаҗәп хәл, Көнбаш сарматлар ыстанына барып кайтканнан соң Мәңгүк ханның төшләренә төн аралаш диярлек сары чәчле Сармат хан кызы керә башлады. Күрмәс борын әсир итеп ята түгелме унуклар ханын сары чәчле сармат кызы! Угланнарын өйләндерәсенә шикләнми иде Мәңгүк хан. Ә менә үзе ни кылыр, яше яшь булса да күңел дигәнен хатын-кызга тарта. Әллә нишләп хатыннары да вакытсыз китеп бардылар. Рухил белән Рамул беренче хатыннан булсалар, Биләү белән Атилланы икенче хатыны бүләк итте ана. Рухил белән Рамулны алай да угорлардан өйләндерергә булыр, ә Биләү угланны үзе белән сарматларга алыр. Хак, Айгөл апасының: "Нигә Биләү угланың да бездән өйләндермәдең?" - дип үпкәләве бар. Күрше-күлән халыкларының кызлары унуклар егетләренә кияүгә чыгарга һәрчак атлыгып тордылар. Дан-шөһрәткә күмелгән кавем иде ич... Хәер, язганын Тәңрегә тапшырыйк, бүген дә борып җибәрмәсләр дигән өметтә калыйк. - Кардәшләрем, инде хан әмерен тыңлагыз, - диде Мәңгүк хан башын чөя төшеп. - Көнбаш атакай һәм үзем Биләү углан белән сарматларга барырбыз. Үзем белән ике йөз егет алырмын. Сакмар меңбаш һәм тимерчеләр башы Тугран, Рухил һәм Рамул угланнар, яраннары белән Куриш җизнәй тарафына юнәлерсез. Буш кул белән бармассыз. Куриш җизнәйгә һәрчак камил корал, җилле арбалар, ат дирбияләре җитмәде - ала барырсыз, атлар да алырсыз. Оста Тугран үзе белән өйләнергә буй алган егетләрен дә алыр. Куриш җизнәй ипле кеше, буш кул белән җибәрмәс... Шулчак табынга тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла олан килеп керделәр. Атилла олан туп-туры Биләү туганые янына килеп утырды, тимерчеләр остасы су л кулдан йөзбашлар кырына туктады. - Атам, атам, - диде Атилла аягүрә басып, - мин ишеттем, Айгөл апаларыма барабыз икән, мин дә барам Куриш җизкәйләргә. Барысы да елмаешып алдылар, сакал-мыекларын сыпырып куйдылар. - Атилла оланның да өйләнергә нияте юктыр бит, хан? - диде Сакмар меңбаш. - Мин Атилла оланны оста Тугранга тапшырам, - диде уенын-чынын бергә кушып Мәңгүк хан. - Бер җайдан дәү апасын да күреп кайтыр, бездән имин-сәлам җиткерер. Әйе, кһм, күңеленә ошаган кыз тапса, колагын да тешләр... "Сарматларга баргач мин Сармат хан кызы Сафураның колагын тешләгән кебек", дип өстәргә иткән иде, Мәңгүк хан тыелып калды. Һәммәсе дә көлештеләр, ә Атилла олан үрсәләнеп: - Кирәк тапсам колагын да тешләрмен, илгә дә алып кайтырмын, - диде. Бу юлы Мәңгүк хан башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлде. Көлә-көлә тынычлана төшкәч кенә, яшьле күзләрен сөртә-сөртә: - Оста Тугран, син бу баланы тәмам тимерче иттең бит. Бик теләсә, алып бар үзен Куриш җизнәйгә, апасын да күреп кайтыр. Тик кара аны, ул минем төпчегем, күздән яздырма, күз-колак бул. - Яхшы, хан, сез дигәнчә итәрмен, - диде оста Тугран һәм якын итеп Атилла оланга күз төшереп алды. II Бу чорда империяләрдәге хәлләр хакында: Гунстан. Гуннар һәм сарматлар бертуган халыклар. Алар тарих аренасына б.э.к III гасырларда ук чыгалар. Димәк, алар 700 еллар инде күрше-кардәш рәвешендә тереклек итәләр. Безнең эраның III-IV гасырларында гуннар өстен чыга. IV гасырның 370 елларында гуннар аланнар белән сугыша башлыйлар. Гаять дәрәҗәдә хәрәкәтчән гун яугирлары Төньяк Кавказ, Каспий диңгезеннән Азов диңгезенә кадәр даланы үз кулларында тоталар. Шул ук елларда Германрих король кул астындагы Атакыр җитәкчелегендәге герулларны буйсындыралар. Көннәрдән бер көнне 371 елда аучы гун алайлары Таман ярымутравына килеп чыгалар. Аларның юл өстендә ана болан сыеры пәйда була. Аучылар болан сыерын куа китәләр һәм аны яр кырыена кысрыклап китерәләр. Ләкин көтмәгәндә болан сыеры суга кереп китә һәм туктап тормастан Кырым җиренә чыга. Аучылар аның артыннан ташланалар һәм шул елда Кырым җирләренә чыгарга кичү табалар. Соңыннан гуннар "өермә кебек" кичү аша Кырымга үтәләр һәм көтмәгәндә Төньяк Кырымда яшәгән кавемнәрнең беришен тар-мар итәләр, беришен үзләренә буйсындыралар. Ары таба барысы да билгеле. Күп тә үтми гуннар Перекопка җитәләр, ул вакытта валлар белән ныгытылмаган ярымутрау аша готларның тылына чыгалар. Ә готлар аланнар белән аркадашлар, бу вакытта туннардан Дон (Тын) елгасының уңъяк ярын саклыйлар. Азов диңгезе буенда җәйләгән гуннарга берәү дә комачауламый. Әнә шунда башлана да инде туннарга яла ягу. V гасырда яшәгән тарихчы Евгений бу хакта болай дип язып калдыра: "Җиңелгән готларны туннар тәмам туздырып ташлыйлар, готларның күбесе һәлак була". Тарихчы, әлбәттә, монда шактый күпертә, чөнки күп кенә остготлар (гуннар аларны аскы готлар дип атаганнар) туннарга кушылалар һәм хәтта чорына күрә тиңе булмаган Каталон орышында да гуннар ягында сугышалар. Монда исә гуннар Германрих король кул астында интеккән кавемнәрне азат итәләр, аларга ирекле рәвештә көн күрергә мөмкинлек бирәләр. Гуннарның гаскәр саны арту да бары тик шуннан гына. Ә бериш остготлар исә канкардәшләре вестготларга (гуннар боларын өске готлар дип атаганнар) барып кушылалар. Ошбу булган хәлдән соң да гуннар көнбатышка таба хәрәкәт итүдән туктамыйлар. Ниһаять, алар Днепр елгасына җитәләр, ә өске готлар аларны елганың ун ягында көтәләр. Әмма гуннар монда да тукталып калмыйлар, айлы төннең берсендә елганың өске ягындагы кичүдән чыгып, готларга ташланалар. Көтелмәгән бу һөҗүмнән паника куба, готлар тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Берише кача-кача Дунайга кадәр барып җитә һәм Көнчыгыш Рим императоры Валенттан канат астына алуын сорыйлар. Император Валент рөхсәт итә, әмма шарт куя - чукынырга. Готлар ария юнәлешендәге христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Бу хәл 376 елда була. Һәм бу готларның тарихы шунда тәмамлана да. Ә зур булмаган кавемнән торган Атанарих җитәкчелегендәге готлар гуннардан карурманга качып котылалар. Монда алар ыстан туктыйлар Өрәк аллаларын куялар һәм кул астындагы әсирләрне шул аллаларына корбан итәләр. Днепрның уң ягына чыккан гуннар белән бу вакытта Баламир хан идарә итә. Днепрның уң ягында берара ял иткәч, гуннар V гасыр башында янә көнбатышка таба кузгалалар һәм, иң гаҗәбе, орыш-сугышсыз Паннония даласына килеп чыгалар. Бу дала аларга Җаек-Идел-Дон буйларындагы далаларны хәтерләтә, шунда тукталалар. Аркадаш йөзендә туннарга ияреп килгән аскы готлар короле Ардарихка Баламир хан Дакия җирләрен биләргә куша. Соңрак бу король Атилла ханның иң якын дустына әверелә... Әнә шулай гуннар тыныч кына Паннониягә килеп урнашалар. Ауропа тарихчылары язганча, "гун урдаларының коточкыч явы" әнә шулай тәмамлана. Бит гуннар турындагы тарихны Авель турында Каин оныклары яза. Алардан башканы көтәргә дә мөмкин булмый! Чынында исә, Византия илчеләре гуннарның башкаласы Паннониядәге калага түгел, ә Кара диңгез буендагы Далада була. Менә ни өчен 412 елда Византия империясе илчеләре Паннониягә юнәлмиләр, ә Кара диңгез буендагы гуннар каласына, төп калага киләләр. Л. Н. Гумилев. "Тысячелетие вокруг Каспия" китабыннан. Бу кала бүгенге Азов каласы (Азак) булган булса кирәк, император илчеләрен руннарның олуг ханы Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә кабул иткән булырга тиеш. * * * Яңа көнне каршы алгач, бар өметләрен Тәңрегә тапшырып, унуклар ике төркем булып, ике якка сәфәр чыктылар. Угорлар тарафына юл алган Сакмар меңбаш һәм Тугран төркеме белән аерылышкач, Көнбаш атакай Кара Иделгә җитеп килгән Мәңгүк хан төркемен куып җитте, һәм аты хан аты башы белән тигезләшүгә: - Хан, табында әйтеп тормаган идем, кичә кич белән сарматларда калдырган чапкыным кайтты, Бәһрам бәк ясак җыярга аланнарга таба кузгалган икән. Кһм, ыстанда гүзәл Сафура бикә үзе генә калган. Әйе, минем хыянәткә барасым килми, Иделне кичәбезме, әллә соң Бәһрам бәк кайтканны көтәбезме? Хәер, син хан, син хәл дә ит. - Кичер, атакай, мине, Сармат хан кызы Сафураны мин таш яуса да барып күрермен. Бишектәге бала бишкә үзгәрә дисәләр дә, минем аңа булган мәхәббәтем әле булса сүрелгәне юктыр. - Йа, Тәңрем, - диде Көнбаш атакай. - Юраганым юш килде. Бәһрам бәк бер дә бикәсе сүзеннән чыкмый икән. Чапкыным сүзләренә ышансак, Сафура бикә күз алмастай чибәр, горур, татлы телле икән. Килгән кунакларны Бәһрам бәк белән тигез бүкәндә утырып кабул итә, ди. Шыттырмаса, чапкыным әйтә; "Мин тәгаен аңламадым, кем идарә итә ил белән - Бәһрам бәкме, сылу бикәме?" - ди. Вәсих белән Курсих угланнарым калдыруым да шул Сафура бикә аркасында булды, хан. Иң әүвәл угланнарым калдырырга бикә үтенде, бикә сорады, Бәһрам бәк аны куәтләп кенә торды. Мин моны сарматлар белән кушылу теләге белән кылдым, хан. Унукларга угорлар белән генә түгел, сарматлар белән кушылу да куәт өстенә куәт бирер. Ә син, Мәңгүк хан, атакаең киңәшен тот - тап бикә күңеленә ачкыч. Минем өмет синдә, хан. Йә Сафура бикә күңелен яулыйсың, йә без буш кул белән борылып кайтып китәбез. Бикәгә тәмле телең кызганма, хатын-кыз ирләрне колагы белән яратыр, диләр. Кирәк икән, сандугач булып сайра. Син аңа апачык итеп әйт, аталарыбыз теләге турында ни уйлыйсыз, бикәм, диген. Без әле Иделне кичмәгән, кем йөзендә барабыз Сармат хан кызы Сафура кырына? - Мин хан йөзендә барам, атакай, унуклар ханы йөзендә. Мин аңа әле булса гашыйк, гәрчә булган хәлләргә күп еллар узса да, яшьлектәге түрдә, картлыктагы чөйдә, диләр. Ул бикә туган якларыма кайта-кайтуга ук инде йөрәк түрем биләде. Яшьлек хатам үз теләгем белән кылмадым, бикә мине аңлар, аңларга тиеш. Кинәт кенә туган туфрагымда балачактагы мәхәббәтем дөрләп кабынып китте, атакай. Ятсам ул, торсам ул күз алдымда. - Димәк, Иделне кичәбез. Кичәрбез дә ыстан туктарбыз. Яңа көн тугач кына Тәңребездән игелекле көн теләп, ары таба китәрбез. Тик, Мәңгүк ханиям, үзем сине котыртам, үзем куркам. Без анда чакта көтмәгәндә Бәһрам бәк кайтып төшсә... - Төшсен, мин аңа хан йөзендә барам, илче генә түгел. Ахыр килеп, мин аңа хан йөзендә яучы булып барам. Минем төп максатым - улларымны, асыл егетләремне өйләндерү. - Сылу бикә, сылу бикә кызларын бирерме соң? Бик ихтимал, ул сине онытмагандыр. Бала хыялы күктә, балигъ хыялы җирдә булыр, ди. - Сылу бикә минем белән килешер, атакай, теләгемә аркылы төшеп ятмас. Мин аның каршына үсмер чактагы насыйбы йөзендә генә түгел, онытылмас хатирәсе булып та барам. Туран дөньясында даннары еракларга таралган төрекләр ич без. Кирәк икән, мин аның алдына төшәрмен, атакай, әмма үз дигәнемә ирешермен. - Менә-менә, шундый ханны күрәсем килгән иде дә минем юлга чыкканда. Сылу бикә, үзе баладан мәхрүм булса да, сараен тутырып кызлар тота икән диделәр. Угылларыңны да, егетләреңне дә мәхрүм итмәс, шулай дип юрыйк, Мәңгүк хан. - Бикәне баладан мәхрүм дисең, атакай. Бу хакта мин болай уйлыйм, димәк, сылу бикә Бәһрам бәкнең мәхәббәтен йөрәк аша уздырмаган. Мәхәббәте йөрәк аша узганда гына хатын-кыз ир-аттан бала табар, диләр. Димәк, сылу бикә мине көткән. Инәй аллабыз тиңгә - тиң, ишкә - иш килгәндә генә мин аларга бала бүләк итәрмен, дигән ич. Көнбаш атакай кайнарланып сөйләгән ханны тыңлады, әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Ак төрекләр ханы Мәңгүк Сармат ханы кызы Сафура янына канатланып бара, димәк, ул аңа әле булса гашыйк. Хан тәмам үз төркеменнән адашып калган очар каз, кыйгаклап кычкыра башлады. Күк алласы Тәңре булса, Җир алласы - Мәхәббәт, дияр иде мөгаллиме Дәян. Шулай сөйләшә-сөйләшә Кара Иделгә җиттеләр. Багучылар алдан тапкан кичүдән сарматлар ягына чыктылар да, Иделгә коеп яткан инеш тугайлыгына ыстан туктадылар. Атларын утларга җибәреп, кунарга булдылар. Курыкмадылар, шуңа карамастан, гәрчә сарматларга изге ният белән килсәләр дә, каравыл куйдылар. Төн тыныч үтте. Иртән күзләрен ачсалар, янәшәләрендә атлары пошкыра, әрәмәлектә берсеннән-берсе уздыра-уздыра сандугачлар сайрый. Әнә шулай каршылады Мәңгүк хан туар көнне. Тәңресенә дога кылды, изге көн бирүен теләде. Көн ачылып, елга буендагы томан таралуга, унуклар таң калдылар, аларны тыгыз рәтләр белән сармат сугышчылары уратып алган иде. Ашап-эчеп кузгалып кына киләләр иде, барысы да сикерешеп аякларына бастылар, ат тезгеннәренә ябыштылар. Унукларны боҗрага алучылар җәяләренә уклар элмәсәләр дә, йөзләренә багуга унуклар күрделәр - сарматлар йөзендә бер дә дустанәлек күренми. Мәңгүк хан ат башыннан алды да, очлымына ике кош каурые кадаган (йөзбаш булса кирәк иде) йөзбашка таба кузгалмакчы итте. Әмма аны Көнбаш атакай туктатты. - Хан, синең алда дошман. Аларның безне әсир итүләре бар. Мәңгүк хан туктады һәм сармат яугирләрен янә бер тапкыр күздән кичерде. Хан буларак ул барысын да сүзсез аңлады. Алар - әсирләр, һәрхәлдә әсир ителү алдында торалар. Сарматларга каршы тору һәм алар белән орышу зур ахмаклык булыр иде. Ахыр килеп, аларның максатлары сугышу түгел, алар кызлар сорарга килделәр. Шуңа күрә Мәңгүк хан кыю төстә очлымына ике каурый кадаган меңбашка таба кузгалды. Шул чак сарматлар җәяләренә ук элделәр. - Хан, коралларың калдыр, - диде Мәңгүк ханга атакай Көнбаш. Мәңгүк хан хәнҗәренә кадәр багучысына салып бирде һәм туп-туры сармат меңбашына таба китте. Меңбаш һәммәсеннән дә аерылып тора һәм ул аты белән дә калкурак урынга туктаган иде. Ни тәкәббер кыланса да, Мәңгүк хан үзенә җитәрәк, хөрмәт йөзеннән булса кирәк, меңбаш атыннан төште, ат башыннан тотып, унуклар ханын көтеп алды. - Баһадир, мин ак төрекләр ханы Мәңгүк хан, - диде килеп җитәрәк күкрәгенә кулын куеп илбашы. - Мине сылу бикә Сармат кызы Сафура тарафына алып барсагыз иде. Йөк-йомышым бикәдә минем, меңбаш. - Хан, - диде баһадир, Мәңгүк ханның баш иеп сәламен алгач. - Бикәнең әмере шундый. Яугирләрегезне ыстан туктаган җирдә калдырасыз, Көнбаш атакай белән үзең миңа иярәсез. Мәңгүк хан артына каерылып карады һәм кул ишарәсе белән Көнбаш атакайны дәшеп алды. Көнбаш атакай һәм ике сакчысы килеп җиткәч, атына атланды да сармат баһадирына иярде. Шактый юл узгач кына елга ярына сыенып утырган авыл күрделәр. Авыл зур, хәтта артыгы белән зур иде, Мәңгүк хан хәтта аның очын-кырыен күрмәде. Ишәйгән сармат кавеме, меңнәрчә йорт күтәрелгән төбәккә туктаган сарматлар чираттагы ыстаннарында җәйлиләр иде. Кибетарбалары да шунда ук. Йортларны үзәккә таба боҗрабоҗра итеп куйганнар, боҗра араларында тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән арбалар, арбалар тирәсендә бала-чага мәж килә. Арбаларның күбесендә сәрпи уклар урнаштырылган. Боҗраның иң уртасында бер дә фарсы шаһиншаһдарыныкыннан ким булмаган төсле тукымадан зур чатыр. Чатырга җитәрәк сармат баһадиры ак төрекләргә атларыннан төшәргә кушты һәм Мәңгүк хан белән Көнбаш атакайны ияртеп, мәһабәт чатырга таба китте. Хәер, чатырны күрүгә үк Мәңгүк хан: "Сафура бикә чатыры", - дип уйлаган иде, шулай булып чыкты да. Чатыр матур, тоташ ак ефәктән - алты почмаклап куелган. Һәр почмагында җәйран сурәте төшерелгән түбәсендә куе зәңгәр аләм җилферди. Чатырга җитәр-җитмәс сармат меңбашы Мәңгүк ханны алга чыгарды, ә Көнбаш атакайга сабыр итәргә кушып, үзе белән алып калды. - Сезне Дәян атакай көтә, - диде меңбаш һәм чак кына арырак утыртылган зәңгәр киез белән капланган йортка күрсәтте. Мәңгүк хан артына әйләнеп карамады, аның кисәк кенә йөрәге леперди башлады, аяк астындагы җирне тоймас булды. Мәңгүк хан базынкы буйлы, зәңгәр күзле, йомры җирән сакаллы ир уртасы булырга җыенган кеше иде. Аңа һәрчак хатын-кызлар күзе төште. Шуңа карамастан, атасы Шимбай кебек дүртәр-бишәр хатынга өйләнә алмады, ике хатын белән генә торып калды. Тик соңгы орышта икесеннән дә мәхрүм ителде. Хак, тәүгесе ир-канатына ике малай калдырып, үз үлеме белән Тәңре янына китсә, икенчесе ике малай тапкан булса да, Мәңгүк ханга ияреп орыш артыннан орышка керде, ирләргә хас батырлык белән дошманга каршы сугышты һәм орышларның берсендә ятып та калды. Атилла улы анасы уктан алынганда бүреге белән яңа уйный башлаган иде, бүген исә, кайчандыр Сафураның колагын тешләгән кебек, колак тешләргә дип, Айгөл апасына китте. Мәңгүк хан батыр хатынны үз кулы белән җирләде. Соңгы мәлдә ул аны күз яше аша күкрәгенә кысты, гүя ишетер кебек бәгырь канына назлы сүзләр тезде. Яраткан иде ул батыр хатынны. Тик барыбер, тәүге хатынын өзелепләр яратканда да, әллә нигә, юк-юк та үсмер Сафура күз алдына килер иде. Яшьлектәге - йөрәктә, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул. Менә ни өчен чатыр кырына җитүгә, аягы атламас хәлгә җитеп, кинәт тукталып калган иде Мәңгүк хан. Үреләсе дә, чатыр япмасын ачасы гына югыйсә, юк, гасабилану да түгел иде бу, курку да түгел иде хәтта, ә еллар буена хыялында йөрткән чынбарлыкка аяк басу иде. Чынбарлык исә кешене һәрчак шикләндерә, икеләнергә мәҗбүр итә. Ахыр тәвәккәлләде, япманы ачты. Керде. Күзләре тышта калган иде, бермәлгә һични абайламый ишекъяры басып торды. Ниһаять, күзләре өйрәнә төшкәч, түр яктагы түмәрдә утыручы хатынны абайлады. Шулмы Сармат хан кызы Сафура! Шушы күз камашырлык гүзәллеккә күмелгән сылу беләнме ул үсмер чакта колак тешләште?.. Башта ул гүзәл затка туры карарга кыймады, төркиләргә хас гадәт буенча бер тезенә төште. - Гүзәл бикәгә, Сармат хан кызы Сафурага саулыктазалык телим! Баһадирың күндергәндер, шәт, сылу бикә, сәнең алда ак төрекләр дип аталган унуклар ханы Мәңгүк. Атам Шимбай орыш кырында ятып калды. Синең алга хан йөзендә үзем килдем. Кабул итсәң, кабул ит, кабул итмәсәң, куып чыгар... Сафура бикә аңа бер сүз дә әйтмәде, каршындагы түмәрдән урын күрсәтте, имеш, әүвәл утыр. Мәңгүк хан Сафура бикә күрсәткән түмәргә утырды, кулларын тезләренә куйды һәм янә гүзәл бикәгә исәнлек-саулык теләде. Әйтер сүзем әйтә алмый калырмын дигәндәй кабаланыбрак: - Атамны җирләгәч, сылу бикә, җәйли-җәйли Җаекка җиттек, менә ниһаять, борынгы Угыз бабабыз көн күргән далага килеп егылдык. Ыру-кавемем чарасыз калудан килдем мин сәнең кырыңа, сылу бикә. Соңгы орышта олауларыбызны гына түгел, кибет вә хатын-кызларыбызны да югалттык. Яугирләремнең асыллары орыш кырында ятып калды. Унуклар кавеме тәмам саташкан байгыш хәлендә хәзер. Мин, Шимбай хан угылы Мәңгүк, инде хан йөзендә күп еллар элек күрше булган сырматларга килеп егылырга мәҗбүр булдым. Бабаларыбыз гына түгел, аталарыбыз кызлар алышып, сарматлар белән дустанә-тату күрше яшәүләрне дә искә алып, сылу бикәнең мәрхәмәтенә өмет итеп, гүзәл бикә, синең аягыңа төшәм... Шул сүзләрне әйтте дә, Мәңгүк хан күзләрен күтәреп Сармат хат кызына карады. Карады да исе-акылы китте. Ярым караңгылыкка тәмам күнеккән күзләре каршында гелән күктән төшкән алиһәдәй Сармат хан кызы Сафура утыра. Бикәнең йөзендә нурлар биешә, бит-йөзендәге сипкелләр һавадагы йолдызларны хәтерләтеп, үзе тулган ай кебек утыра сыман тоелды. Шулчак гүзәл бикә тыенкы гына елмайды һәм дугаланып торган иреннәрен ачып, бәхетсезлеккә дучар ителгән унуклар ханына иминлек теләде. - Мин барысыннан да хәбәрдар, Мәңгүк хан. Ике хатынга өйләнеп, мәрхүмәләрне җирләвең турында да, угланнарың хакында да алхәбәрдә торам. Орыш кырында калканын калдырган яугир югалган бер угы өчен уфтанмый. Канкардәшегез Анагай илә Мөртәт ханнарның Кытай императоры ягына чыгулары хакында да ишеттем мин, җиткерделәр. Ике туган ханның дошман ягына чыгуын, туганнары унукларны кыен хәлгә калдыруын Бәһрам бәк тә ошатмады. Иллә җаны теләгән - җылан ите ашаган, ди, үзләре теләп муеннарына элмәк элгәннәр икән - үзләренә үпкәләсеннәр. Бәйдәге адәм генә түгел, бәйдәге эт тә иреккә омтыла. Кытай императоры йөзендә мин яман сәясәт күрәм, ак төрекләр ханы Мәңгүк. Империяләр ирекле дала халыкларын кысып, ил-дәүләт чикләрен бер-берсенә китереп кушмакчылар һәм дала халыкларын мәңгелек коллары итмәкчеләр. Көнчыгышта дала халкына Кытай империясе теш кайраса, көнбатыштан Рим империясе теш кайрый. Моңа кадәр бу ике зур империя гасырлар буена дала халыклары исәбенә коллар тотты, яшәде, үсте, узынды, көн күрде. Ары таба да шулай булырмы, унуклар ханы Мәңгүк? Әллә булмаса, кем дә булса арыслан һәм юлбарыс сурәтенә кергән империяләргә чик куярмы? Күрәм-сизәм ич мин, коллар исәбенә яшәгән Рим империя чикләрен сакларга һәм империяне коллар белән тәэмин итеп торырга алынган Германрих король көч-куәтләре чамалы булган кавемнәрне кул астына җыя башлады. Ирештерделәр, даладагы вак ыруларны туздырып, халкын әсир итеп, Ольия каласына илтеп сата башлаган. Моңа кадәр аны дала халыкларына кул сузганы юк иде әле. Узынды, узынды, Германрих король дә узынды. Кем тыяр аны, кем туктатыр?.. Кан-кардәшебез Дауыт ханның бөтен халкын туздырып, Ольвия каласына илтеп, римлыларның сәүдәгәрләренә сатып җибәргән. Яман кәсеп тапкан Германрих король бик яман. Бәһрам бәк аны акылга утыртырга йөри һәм мин аны хупладым, Мәңгүк хан. Әле булса хәтеремдә, атам белән синең атау да Германрих корольне кисәтә торганнар иде, әмма икесенең берсе империя чикләрен үтеп керергә кыймадылар. Берләшә алмадылар дала ханнары, һәркайсы үз мәнфәгатен кайгыртты, үз җәйләүләрен, үз биләмәләрен саклады. Ул арада Германрих король кебек Рим империясе ялчылары дала халыкларын әсир итеп, Ольвия каласы аша колбиләүчеләргә озата тордылар. Ак төрек, сармат, роксолан, алан, венед халыкларын әсир итеп Римга озата торалар. Татулык җитми далалыларга, дустанәлек, бер-берсенә ярдәм кулы сузу, Мәңгүк хан, бер-берсен күрмәс булдылар... - Кһм, - дип уч төбенә тамак кырды Мәңгүк хан. - Кһм, гүзәл бикә. Син минем күя күзем ачтың. Хак сөйләдең. Бу чынлап та шулай ич. Атам энесе Дауыт ханның ыруын Германрих король туздыра. Атам Шимбай шунда ук әйткән иде: "Көнчыгыштан кайтуга, Германрих корольгә ябырылырбыз", - дигән иде. Теләгенә ирешә алмады. - Минем атам Сармат хан да Германрих корольдән үч алырга теләде, шул исәп белән атаң белән кушылырга дигән ниятне дә башлап җибәргәннәр иде... Сафура бикә нәрсәдер әйтергә теләсә дә, әйтмәде, тыелып калды. Мәңгүк хан аңлады, бикә аның белән киңәшә, киңәшә генә түгел, унуклар ханын Германрих корольгә каршы берләшергә чакыра, һәрхәлдә бикәнең тел төбен шулайрак аңлады Мәңгүк хан, шул ук вакытта башлап сүз әйтергә кыймады. - Минем чарасыз калган мәлем сылу бикә. - Чарасыз калмадың син, унуклар ханы, мине чарасыз иттең. "Ни өчен, ни өчен?" - дип сорыйсы итте Мәңгүк хан, иллә янә үзенең үсмер чактагы мәхәббәтенә сүз катарга батырчылыгы җитмәде. - Минем синең угланнарың Рим империясе каласында күрәсем килә, унуклар ханы. Ләкин әүвәл Германрих корольне туздырырга кирәк булыр, Мәңгүк хан. Коралларны Римга ул сатып ята. Өске готлар Римга йөз тота башлаганнар дигән хәбәр дә иреште миңа. Әнә шул халык далалыларны җәнлекләр урынына аулап, римлыларга кол итеп сатып яталар. Йөз яшен тутырып килгән Германрих корольнең сансыз күп хатыннарыннан туган угланнарын, оныкларын аталарының бу оятсыз кәсебеннән кем туктатыр?! Кем йөгән кигерер коллар исәбенә яшәгән римлыларга?! Менә шундый ирләрне эзлим мин, унуклар ханы. Ә алар далада азаеп бара. Берәүләре кытайлыларга барып елышалар, бәгъзеләре хатын-кызларын ташлап качалар, беришләре илләреннән качып китәләр. Мин, унуклар ханы, чарасыздан Бәһрам шаһзадәгә кулым суздым, таяныр кешем калмаганнан бардым мин моңа, унуклар ханы. Ә ул минем өметем аклап ята, бүген аланнарны буйсындырса, иртәгә өске готларга каршы кузгалачакмын, ди. Мин ышанам, баһадирыма, кузгалыр да... - Мин бөтенләй башка йөк белән килгән идем сиңа, сылу бикә. - Кызлар сораргамы?.. - Әйе, сылу бикә, мөмкин булса... Сафура бикә урыныннан торды, берара йөреп килде һәм Мәңгүк хан каршына туктады. - Бу сәясәттә, Мәңгүк хан, минем яклаучым булсаң гына угылларына, егетләреңә кызлар булыр. Тәңре безгә кавышырга язмады... Килешик, яшьлек ике тапкыр чәчкә атмый, яшьлек ул болын чәчкәсе кебек бер ата да орлыгын коя. Син көнчыгышка китеп югалдың, ә мин туган туфрагымда язмышым Тәңрегә тапшырдым... Мәңгүк хан урыныннан торып, бикә аягына төшкәнен сизми дә калды, бу хәрәкәтне кылганда аның битенә сылу бикә йөзеннән хуш исләр дулкыны сирпелеп узды. - Мин, сылу бикә... - Йә-йә, әйт, әйтер сүзең, унуклар ханы. Даныгыз далага таралган кавем идегез ич сез. Кайтар ата-бабаларыгызның данын, өйләндер буйдак егетләрең, җый гаскәр. Мин ышанам, Бәһрам бәк тә сиңа кулын сузар, ерактагы атасы шаһиншаһ та ярдәменнән ташламас. - Минем дә бер шартым бар, сылу бикә. - Мин хакыйкатьтән курыкмыйм, унуклар ханы, әйт шартың. Сафура бикәнең артык кыю сөйләшүеннәнме, башка бер-бер сәбәп беләнме, Мәңгүк хан кипшереп киткән иреннәрен ялап алды, моны күреп, сылу бикә артына каерылып, бавырчысына кымыз китерергә кушты. Кечкенә өстәлчек кебек җиргә тезләнеп утырдылар, ни сәбәпледер, күзгә-күз карашып алдылар һәм, күз карашлары очрашкач, икесе дә уңайсызлану тоеп, касәләрдәге кымызга үрелделәр. Мәңгүк хан бер ортлауда диярлек касәне бушатып куйды, кымызчы шундук аңа яңадан салды. Ике касә кымызны бушатып куйгач кына Мәңгүк хан бераз кыюлана төште. - Ә бит, сылу бикәм, мин сиңа колак тешләшкәндә үк гашыйк булган кеше, - диде һәм үрелеп, бикәнең өстәлдә яткан кулына кулын куйды, күзләренә карады. - Син, гүзәл бикәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, ә тагын да сылулана төшкәнсең. Кичерә күр, сылу бикәм, мин үземне синең алда югалып калган яшь егеттәй сизәм. Оят булса да әйтим инде, мин үземне синең алда гаепле кеше итеп күрәм, һәм мин гаепле дә, гаепле, гаепле... Сафура бикә бер сүз әйтми үз кулы белән Мәңгүк ханның касәсенә кымыз койды, һәм ирен чите белән генә елмаеп алды. Мәңгүк хан коры далада йөреп сусаган кеше сыман касәне янә күтәреп эчеп җибәрде. - Эч, унуклар ханы. Кымызны сарматлар каты ясыйлар. - Мин бүген дуадак каз хәлендә, сылу бикәм, үзем генә түгел, барлык халкым да. Үзем үзем инде, типсә тимер өзәрдәй улларымны өйләндерә алмый интегәм. Чарасыз итте безне соңгы орыш. Далада дан-шөһрәткә күмелгән кавем идек ич. Ак төрекләр кавеме синең кебек кыю хатынкызларга мохтаҗ бүген. - Шуңа сарматларга башкода булып килдеңме, унуклар ханы? - диде Сафура бикә һәм йомшак вә хуш исле кулы белән ханның яңагына кагылып алды. Мәңгүк хан аның кулын эләктереп алды һәм уч төпләренә кадәр үбә башлады. Иллә икенче мәлдә инде Сафура бикә кулын тартып алды һәм торып ук китте. - Сылу бикәм, - дип аның артыннан ук күтәрелде Мәңгүк хан. - Бәһрам сөйләгән иде аны аръяктагы унукларның егетләре безнең кызларны урлаштыралар дип, димәк, хак бу хәл. - Хак, хак, сылу бикәм, хак. Шул дуадак казларның берсе синең алда. Әйтәм бит, кабул итсәң, кабул ит, кабул итмәсәң, куып җибәр. Адәм баласы ике туып бер үлми, рәнҗемәм. Илдә чыпчык үлмәгән кебек, без дә үлмәбез. Гәрчә каһәрләнгән халык булсак та... - Йә-йә, гайрәтле ак төрекләр ханы, зарланма. Күрше булсаң, күрше бул. Күршегә гел ут сорап кына кермиләр, кызлар сорарга да киләләр. Бу дала халыкларында элек тә шулай булган, мин дә бу йоланы бозарга җыенмыйм. - Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, диннән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде. - Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай. - Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да апам Айгөлне күрәсем килә дип шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй кызлар эзли хәзер унуклар. - Уң кулыңда кем утыра? - Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм. Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән бала итәкле күлмәген шаулатып йөрүе, Мәңгүк ханга аккош хәрәкәтләрен хәтерләтте. Кисәк ул унуклар ханы каршына килеп басты һәм: - Сөйгән ярларны ят телле кавемнәрдән эзләмиләр, Мәңгүк хан. Сөйгән ярларны канкардәш күршеләрдән сорыйлар. Шимбай хан кызы Айгөл чибәрләрнең чибәре иде, илтотар Куришка биреп дөрес эшләдеме икән атаң, белмим. Иллә үз телендә сөйләшүнең үз тәме бар, Мәңгүк хан. Мин моны Бәһрам белән яши башлагач нык тойдым. Минем җанга якын сүзләр таба-алмый интегә бичара, ә минем аннан җаным эретердәй сүзләр ишетәсем килә... - Ир бәхете бер хатында гына булса икән ул, сылу бикә. Ир бәхете күршеләр белән тыныч-тату яшәүдә дә. Угорлар безнең җан күршебез, ут күршебез, Сафура бикә. Бикәнең тел төбен күптән аңласа да, хәлнең асылына төшенергә теләп, үсмер мәхәббәтенең күзләренә карады. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. Сылу бикәнең сөйләшү гадәтен аңлый башлаган Мәңгүк хан да кыюлана төште. - Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. Хәтта ике кавемне кушарга да теләделәр. Әмма нә чара кылмак кирәк, хыяллары тормышка ашмады. Минем, сылу бикәм, егетләрем генә кызлардан мәхрүм ителмәделәр, ат күтәрердәй ир-атларым да шактый. Бәлки, сылу бикә, шушындый ирләрнең куеннарына керергә әзер торган тол калган хатыннар да бардыр сездә. Мин бахырыгыз да шул хәлдә ич, гәрчә ике хатынның куенын татыган булсам да, мин дә ир янында ир әле, хатын тансыкламаган ирнең кулы кылыч тотмас, ди. Ә минем кулымда, Тәңрем шаһит, кылычым, билемдә хәнҗәрем, дигәндәй... - Сиңа да Сакмар меңбашыңа ияреп китәсе булган, Мәңгүк хан. Тол калган хатыннар аңарда да бардыр, табылыр иде шунда берсе. Иләгенә күрә чиләге дим. - Иләгенә күрә чиләге монда минем, сылу бикәм. Әйтмә алай, сылу бикәм, рәнҗетмә яшьлек мәхәббәтең. Ялкын җилдә дулаучан. Кеше күңеле - күк йөзе, диләр, әле кара болыт белән каплана, әле чалт аяза. Сине күргән мәлдән бирле мәнем күңелем тәмам аязып китте. Мул кояш нурларына тансыклаган берәүдәй синнән күзләрем ала алмый иза чигәм. Гәрчә бу хакта әйтергә гөнаһ-язык булса да, кичерә күр, сылу бикәм, әйтми кала алмыйм, юкса күңелем тулышыр, әйтер сүзләрем йөрәгемә авыр йөк булып ятар дип курыктым. - Их, Мәңгүк хан, Мәңгүк хан, мин дә бит сине һәрчак үз ханым итеп күрергә теләдем. Атаң Шимбай ханның да, атам Сармат ханның да безне кавыштырып, ике кардәш халыкны бер итү иде хыяллары. Иллә Тәңре язмаган булып чыкты. Без уйладык, Тәңре үзенчә хәл итте. Мин әле дә синең атан белән атам мәрхүмнәрнең васыятен үтәргә телим. Мин сиңа кызлар бирергә булдым. Мин ышанам, Мәңгүк хан, син дә минем сәясәтем якларсың, минем һәр эшемдә юлдашым булырсың. Шушындый изге ният белән мин сиңа, Мәңгүк хан, беренче булып кулым сузам - Сармат хан кызы Сафура. Шулай диде дә Сафура бикә, чынлап та Мәңгүк ханга кулын сузды. Мәңгүк хан аның сары сандугач йоннарыдай йомшак кулын уч төбенә алды да, һәм ни әйтергә белми телсез калды. Ә бит ул аңа әллә нинди матур-матур сүзләр тезәргә дип килгән иде. Каушавы бик урынлы иде, чөнки ул Сафура бикәне болай ук кыю булыр дип күз алдына да китермәгән иде. Дустанә-тату әңгәмә ярдәм иттеме Мәңгүк ханга, хәзер инде уңайсызлану тоймады, кыюлана төште. Аннары Сафура бикәнең дә хак булуына инанган иде - алар бер-берсенә ят түгелләр, аларны үсмер чактагы самими мәхәббәт кайтаваздай йөрәкләре аша дәшә. Мәңгүк хан кыюланып китеп, бикәнең уң кулын алды, йөрәк турына куйды һәм самими чактагы мәхәббәтенең күзләренә карады. Шулчак чаршау артында берәү тамак кырды. Мәңгүк хан сискәнеп китте һәм ялт итеп шул якка карады. Чаршау артыннан кара йөзле карчык чыкты. Олы күренде аңа карчык. Карчыкның маңгаен гына түгел, битләрен дә кантар-кантар җыерчыклар ермачлаган иде. Алтын чылбырлы муенсасында ак сөяктән уелган җәйран сыны. Өстендә бала итәксез чем-кара күлмәк, күлмәк башлыклы, башлыгы сул иңенә төшеп тора. Аякларында сары төстәге күн итекләр, итек башларында энҗе булса кирәк - асылташлар җемелди. Сарматларга кызлар эзләп килдеңмени, унуклар ханы Мәңгүк? - диде карчык һәм тагын да Мәңгүк ханга якыная төште. - Нинди йөз белән килгән унуклар ханы, килен?! Бөтен булган хатын-кызларын дошман кулына калдырып, илтуфрагына кайткан. Далада данлы кавем түгел идеме соң унуклар? Сармат хан кызының колагын тешләдең дә качтың, хәзер шул бикә кирәк булдымы?! Дала даны тоткан унуклар кызлар аулый. Хәрам сезгә ак төрекләр исеме, хәрам! Ил башы Бәһрам яуда, унуклар ауда. Килешми, килешми, Мәңгүк хан. Илнең иясе өйдә юк, ә син яшьлек истәлекләрен белән киленнең күңелен аздырасың. - Анам! - диде аңа үртәлеп Сафура бикә һәм Мәңгүк ханны түмәргә утыртты да, карчыкка: - Күршебез ак төрекләр ханы Шимбай хан яу кырында ятып кала. Унуклар ханнары итеп Шимбай ханның баш угылы Мәңгүкне ак киезгә салып, хан итеп күтәргәннәр. Әнә шул хан, анам, безгә кызлар сорарга килгән. Яучы йөзендә. Соңгы орышта хатынкызларың югалтканнар... - Хатын-кыз аткан ук түгел, килен, камыш арасына төшеп югалмый. Төрекләрдә ир-атка хатын-кызны Инәй алласы тәгаенләп бирә. Күзеңне ач, килен, саклый белмәгәннәр унуклар хатын-кызларын, орыш кырыннан койрык чәнчеп качканнар. Шушы хәлдән соң йөз ертып сармат кадәр сарматларга кыз сорарга кил, имеш. Атан мәрхүм: "Хан бәхете - хатында, ил бәхете - малында", - дип әйтер иде. Кызлар бик кирәк булгач, баш иеп илбашына киләләр аны, унуклар ханы, бикә каршына түгел. Теләсә кемгә кызлар биреп җибәрер вакытмы, килен?! Җитмәсә, хатын-кызларын ташлап качкан качкыннарга! - Анам дим, инәки, инәй, ярамас иде алай. Унуклар ханы Мәңгүк безгә изге ният белән килгән. Күршегә кыз бирү гаепме?! Аннары аның Биләү атлы улын сарматлардан өйләндермәкче, яугирләрен дә. Күрше күршегә кыз бирү язык түгел кебек, бабаларыбыз да моны кылган, безгә дә ят йола түгел, анакай. - Язык, язык, килен, язык! Хан кадәр хан орыш кырын ташлап качкан өчен Инәй каһәрен алган кавем өчен язык, килен! - Хак, анакай, хак, мин дә хатыннарымнан мәхрүм калдым, мин дә буйдак, хан башым белән буйдак. Хәтерем ялгышмаса, анакай, Шимбай атам абаларына ярдәмгә Сармат ханны да дәшкән иде кебек. - Мин җибәрмәдем анда Сармат ханны, мин! Мин кушмадым Шимбай ханга иярергә. Куәте китеп тора иде Сармат ханның. Аннары аланнарның да узынып киткән чаклары иде, готлар да Кырымга кереп баралар иде. Кеше илен якларга китеп, үз илен югалткан булыр иде, унуклар кебек. - Анам, Мәңгүк хан бары тик башкода йөзендә килгән безгә! - Башкодамы, Мәңгүк хан, сине исенә төшереп нидер өмет итеп килгәнме унуклар ханы, сиңа киңәшем шул булыр килен: үзбаш хәл итмә, барысын да Бәһрам бәк кайткач хәл итәрсез. Мин орыш кырында хатын-кызларын дошманга ташлап киткән унукларга ышанып җитмим. Тәңре каһәре төшкән аларга, Тәңре каһәре. Соң инде безгә алар белән килешергә, килен, Бәһрам бәк атасы шаһиншаһ белән сөйләшүләр алып бара... - Сарматларга кызлар алырга баш иеп килергә атам мәрхүм васыять итеп калдырды миңа, анакай... Мин атам васыятен генә үтәп йөрим. Аннары күрше хакы бар бит әле. Бу хәлнең барысына да исе китеп, Сафура бикә бермәлгә дәшми торды. Күрәсең, баштарак карчык белән тәмсезләнәсе килмәгәндер, ләкин карчык күрәләтә хан кадәр ханны мыскыл итүгә күчкәч, сабыры төкәнде бугай, колакларына кадәр кызарынып торып басты. Ул сабыр булырга теләп, әмма катгый төстә: - Анакай, тыел! - диде, һәм бала итәкле озын күлмәген бармак очы белән генә тотып, икенче кулы белән: - Чыгып тор әле, анакай, чыгып тор, чыгып тор! - дип боерды. Бу мәлдә Сафура бикә тагын да сылуланып киткән иде, бит очларындагы сипкелләр каядыр китеп югалды, йөзе кырысланды. - Мин, булмаса, иртәгә керермен, Сафура бикә, - дип Мәңгүк хан утырган җиреннән торып, ишеккә таба ымсынгандай итте. - Юк, Мәңгүк хан, син бүген үк минем җавабым аласын, хәзер үк. Анам алдында әйтәм, иртәгә син Биләү угланыңны да, килгән яугирләреңне дә өйләндерерсең. Мин аларга үз кызларымны биреп җибәрермен, туйлап, барысын да җиренә җиткереп. Моңа Бәһрам да каршы булмас. Ишетәсеңме, анакай! - Әйе, - диде зәһәрләнә төшеп карчык. - Синең, килен, асрауга җыйган кызларың биреп җибәрергә хакың бар, кырында үскән Сусылуыңны да хәтта. Бәһрам ул кызларны сиңа тапшырган иде. Әллә мәйтәм, киленкәем, үзең дә үсмер чакта колак тешләшкән ханга ияреп китәргә җыенасыңмы?.. - Оял, оял бераз, анакай. Тәңредән оял, Тәңре каһәреннән курык, - диде Сафура бикә тәмам чыгырыннан чыгарга җитешеп. - Оят миндә түгел, оят сездә, килен. Анаң сукыр түгел, барысын да күреп тора. Ирдән иргә узган бикә сыман кыланасың. Борынгылар ирдән иргә узган бикәне, түш-итәге тузган бикә дигәннәр... Шулай диде дә зәһәр карчык, авыз эченнән сукыранасукырана чыгып китте. Сафура бикә карчык чыгып китүгә, Мәңгүк ханның беләгенә килеп сарылды. - Кичер аны, кичер, Мәңгүк хан. Акылдан язган ул. Берәүне дә яратмый. Бер сүз белән, албасты карчык. Оныт аны, син минем кунагым, вәгъдә иманым шул булыр сиңа, Мәңгүк хан, иртәгә иртүк, көн-кояшны каршы алуга, син туктаган ыстанда булырмын. - Кызларыңны да алып килерсеңме, сылу бикә? - Кызларымны да алып килермен. Мәңгүк хан. Биләү угылына дигән Сусылуымны да. Миң аларның һәммәсен дә чәчләрен чәчкә бәйләп кияүгә бирермен, унуклар ханы. - Мин сиңа ышанам, сылу бикә, ышанам. Тәңребез сиңа ошбу изге юлыңа чәчәкләр сипсен. Яхшы сүз - җан азыгы, диләр, хак икән. Тәмам җаным эреп китте. Хәнҗәремә ябыша язган идем бит, сылу бикә! - Сакчым! - дип кул чапты Сафура бикә. Ишектә сөңге тоткан сакчы күренде. - Унуклар ханын кунак йортына урнаштыр. - Көнбаш атакай белән Биләү угланныдамы, бикә? - Аларны Дәян атакай йортына илт. Ул кунак итәр. Булган һәм булып алган хәлләргә әле генә Сафура бикә уңайсызлану тойган иде, моны Мәңгүк хан да күрде, тәүге халәттән тизрәк чыгарга теләпме, Сафура бикә унуклар ханы янына килде, күзләренә карады. Мәңгүк хан аның алдына бер тезенә төште. "Кичер мине", - диде ул пышылдап кына. Рәхмәтле иде унуклар ханы Сармат хан кызы Сафурага. Торып баскач, дөресрәге, бикә аны үзе аягына бастырды, Сафура бикә аны ишеккә кадәр озата килде һәм бер сүз әйтми кул изәде. Мәңгүк хан Сафура бикә чатырыннан елмая-көлә килеп чыкты. Ул чынлап та шат иде. Ул үз дигәненә иреште. Сарматлардан ул буш кул белән кайтмаячак. Тәңре боерган итсә, ил-даласына кайту белән һәр өйләнгән егеткә арба бирер, йорт куйдыртыр. Яшьләр авылы булыр ул. Сафура бикә үсмер язмышы Мәңгүк ханны озатты да, үзе генә аңлаган бер көрсенү белән көрсенеп куйды. Мәңгүк ханны күргәч, кинәт кенә аңа җиңел-җиңел булып китте, гүя күңел күгендәге күк капусы ачылган иде. Ул кара йөзле карчык янына кереп тормады, гәрчә һәр кич саен аңа тыныч йокы теләргә кергәләгән булса да, бүген әллә нигә карчык йортына аягы тартмады. Сафура бикә башында мең төрле уй бөтерелде. Ул әле кылган эшләре өчен икеләнде, әле тәвәккәлләп унуклар ханына үз сүзен әйтә алганы өчен горурланды. "Моны мин кылырга тиеш идем, моны кылмаган булсам, мәңге-мәңге үкенеп яшәргә дучар ителгән булыр идем", - дип үз-үзен юатты. Чөнки кисәк кенә, нәкъ менә Мәңгүк ханны күргәч, күңел төпкелендәге үсмер чактагы самими мәхәббәте бөтен калебен биләп, җанын актарып ташлаган иде. Менә кем җитмәгән икән ич аңа. Ак төрекләр ханы Мәңгүк. Ләкин шунда ук үлем түшәгендә яткан атасы Сармат хан күз алдына килде. Ул чарасыз калган берәүдәй атасы кырына тезләнгән, аның кырында Бәһрам баһадир. Сарматлар ыруына атасы бер углан да калдырмады, ике улы да готлар белән орышта ятып калдылар. Бүген угланнарсыз калган Сармат хан үлем түшәгендә ята. Бердәнбере - Сафура кызы Тәңре янына китәргә торган атасы өстендә яшь коя. Ул Сафура кызының ни теләгәнен белми, белергә дә теләми, ул хан, ул әле илбашы, аның сүзе һәр сармат өчен канун. Ни генә булмасын, Сарматлар ханы соңгы сүзен әйтеп дөньядан китәргә тиеш. Һәм кайчан да түгел, бүген. Соңгы көннәренә кадәр Сармат ханның уң кулында Бәһрам баһадир утырды. Ул бүген дә аның кырында, ул да ханның соңгы сүзен көтә. Бәһрамны Сармат ханга фарсылар шаһиншаһы җибәрде һәм шуннан бирле шаһзадә аңа тугры хезмәт итә. Теге дөньяга китәргә вакыты җитүен сизепме, Сармат хан әүвәл кызының, ахыр Бәһрам баһадирның кулларын кулына алды һәм ишетелер-ишетелмәс тавышы белән: "Кызым Сафура, Тәңрем мине улларымнан мәхрүм итте, мәгәр мәрхәмәтеннән ташламады - миңа Бәһрам баланы җибәрде. Мин Дәян атакайга әйттем инде, ошбу шаһзадәне минем вафатымнан соң бәк итеп игълан ит дип. Син, балам, аңа кияүгә чыгарсың, туйлап". Атасының сүзләренә Сафураның исе китмәде, ул моны көткән иде инде. Атасына җавабы шул булды, ул кисәк кенә атасының күкрәгенә капланды да үксеп елап җибәрде. Бу елауның күз яшендә атасын югалту гына түгел иде, яратып бетермәгән Бәһрамга язылган язмыш ачысы да иде. Шул мәлдә, атасы җан тәслим кылгач та, хәтта Сафура Бәһрам баһадирга күтәрелеп карамады. Сафура бу сүзләрне атасыннан көткән иде, ләкин болай ук түгел, бераз башкачарак булыр дип уйлаган иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бу чынбарлык иде. Сарматлар ханы буларак атасы соңгы сүзен әйтте - ул Бәһрам баһадирга кияүгә чыгарга тиеш. Бәһрамның тел-дине башка, шуңа карамастан, атасы аны канат астына алган иде. Ни сәбәпледер, шаһиншаһ йорты сарматларга йөз тотты, шушы сәясәткә йөк итеп сарматларга үз улын җибәргән иде. Сафура атасы васыяте белән килеште, һични кыла алмады. Атасының сүзләрен Дәян атакай да куәтләде, васыятьнең хаклыгын раслап: "Туйны сузмабыз", - дип ханны тынычландырды. Атасы үлемен Сафура эчке бер киеренкелек белән кичерде. Аның язмышы хәл ителгән иде инде. Алай да Сафура Бәһрамга тиз генә кияүгә чыкмады. Бары тик атасының кырыгын уздыргач кына шаһзадә Бәһрам сарматларның олуг табынында бәк титулын алды һәм Сармат хан кызына өйләнеп, зурлап туй итте. Ләкин хан була алмады, чөнки ул хан нәселеннән түгел иде. Сарматлар кануны буенча бары тик Сафура тапкан углан гына хан була ала иде. Иң үкенечлесе шул булды: Сафура Бәһрам бәктән балага узмады. Башта моңа сарматлар шаккаттылар, чөнки сарматларда булган хәл түгел иде бу. Ахыр торабара күнектеләр, килештеләр, чөнки Бәһрам бәк алан һәм гот тарафларына яу йөреп, шактый табышлы булып кайтты. Бәкнең яу йөреп тә, югалтуларсыз дияргә була, буш кул белән кайтмавын күргән сармат аксакаллары тора-бара Сафура бикәнең балага узмавына да игътибар итми башладылар. Моның өстенә Бәһрам бәк тәрбиягә алан һәм гот кызларын алып кайтты һәм бикәсе кулына тапшырды. Әнә шулай шактый гомер узды. Әйе, балага узмады Сафура бикә, әмма Бәһрам бәк алып кайткан кызлардан куаныч һәм юаныч тапты ул. Ул аларны тәрбияләде һәм аналары сурәтендә һәммәсен дә үз вакытында кияүгә бирде. Ләкин соңгы елларда аны бу куаныч та туйдыра башлады, күңел нидер көтте, каядыр ашкынды, нидер өмет итте. Ахыр аны ялгызлык сагышы баса башлады. Ир буларак Бәһрам аңа Сафура көткән гаилә бәхете китермәде. Иллә шайтан өметсез, ди, күреме аз гына соңга калса да могҗиза көтте, ә могҗиза килмәде дә килмәде. Шуларның барысын да күреп булса кирәк, Бәһрам бәк киңәше беләнме, чарасызданмы, Бәһрам бәк ияреп килгән карчык угылы астына шаһиншаһ җибәргән кызны салды. Ә теге бичара аңа тугыз айдан таштай-тукмактай ир бала тапты. Гелән Бәһрамгә тагылып йөргән шаһиншаһ җибәргән каһин Шахрай ир бала тапкан кызны көне белән каядыр озаттырды. Шул көнне үк ак кытай ефәгенә төргән баланы күтәреп, парчан Сафура янына керде. - Килен, теге җүнсез баласын ташлап качты, ил өстенә килгән афәт түгел, ал баланы тәрбиягә. Тапкан түгел, баккан үз итәр ди баланы. Сафура тәмам каушый калды, ул ни әйтергә дә, ни кылырга да белмәде. Әмма үзеннән-үзе куллары балага тартылуын сизми дә калды. Кинәт аның күзләре яшь белән мөлдерәп тулды, бите буйлап яшьләре акты. Ул бу көнне үзе дә аңламыйча нидер көткән иде, җитмәсә, төшендә кеше сурәтендә ап-актан киенгән Тәңренең үзен күргән иде. Тәңре ана ак ефәккә төрелгән бала кигергән иде. Тәңренең кулыннан баланы алуга, Сафура сискәнеп уянып киткән иде. Әллә соң юраган юш киләме? Уянгач, Сафура бик озак уйланып яткан иде. Төшен ул ни дип юрарга да белмәде, күргән төше аны тәмам тетрәндергән иде. Тик менә Тәңре генә, ни сәбәпледер, Дәян атакай сурәтендә кергән иде. Төшендә Тәңресе ана әйтте: "Бу бала сиңа куаныч кына булыр, үз бәхетеңне син икенче иреңнән табарсың..." Шулай диде дә Тәңре юкка чыкты, уянып китсә. Тәңресе генә түгел, кулында баласы да юк. Ә менә хәзер ул бала аның кулында. Тәгаен үрсәләнүе, ни кылырга белми нәүмизләнүе бары тик шуннан гына иде. Әнә шулай угланлы булып китте Сафура бикә. Бала хакында Бәһрам да, ул да ир-канатына бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Баланы ана вакыт-вакыт кына кертәләр, ләкин шул мәлдә дә ул үзе дә аңламаган тынычлану тоя һәм аңа рәхәт булып китә иде. Ләкин үсә-исәя башлаган бала гына аның теләген канәгатьләндерә алмый башлады. Күңел янә ярсыну тойды, кемнедер көтте. Баланың Бәһрамнан килүен белгәч, ул аңардан да читләшә төште, гәрчә җен карчыгына моны күрсәтергә теләмәсә дә. Тик менә Мәңгүк ханны күргәч, җаны актарылып киткәндәй булды. Тәмам үсмер кыз чагына кайткандай хис итте үзен. Чатырда ялгызы ята, ә ул инде тәүгемә ялгыз түгел, аның янында Мәңгүк хан басып тора. Аннары хатирә юлдашы - күк йөзендә мөлдерәп тулган айны да абайларга була. Сафура янә уйлар өермәсенә кереп чума. Караңгылык - хатын-кызның хыялы, диләр, хакмы әллә? Чөнки ул да караңгыда, йокы алдыннан гына әнә шуңа охшаш уйларга кереп чумар иде. Сафура таң алдыннан гына йокыга китте. Ул таң атканны да, туган көнне дә каршы ала алмады. Уянды һәм кичә булган хәлләрне янә бер хәтерләп, катгый бер фикергә килде: "Кызларың ул, ышандырганча. Мәңгүк ханга биреп җибәрер". Калганын Тәңресенә тапшырды. Ни кылса Тәңресе, шул булыр. Чатырдан чыгып барганда янә Мәңгүк хан күз алдына килде. Ни гаҗәп, ул аны күреп-күзәтеп тора сыман тоелды, гәрчә аның бу тарафларда булмавын белсә дә. Бер тапкыр ул, әле яшьрәк чагыңда Дәян атакайдан: "Мәхәббәт нәрсә ул?" - дип сораган иде. Дәян атакай аңа уйлап тормый бер сүз белән: "Мәхәббәт ул - яраткан ир һәм аннан тапкан бала", - диде. Күптән булган хәл, әмма Дәян атакайның шул сүзе әле булса колак очында. Сафура Иделгә таба барыр җайда асравына кызларын уятырга кушты, елгага юынырга төшсеннәр, диде. Үзе сөлгесен иңенә салган килеш, елмая-көлемсери елгага таба атлады. Ни гаҗәп, янә ана Мәңгүк хан карап тора сыман тоелды. Бу инде тиккә генә түгел иде, бу аның ошбу кешегә гашыйк була башлавы иде һәм самими үсмер чактагы кебек түгел, ә тулы канлы хатын-кыз буларак кызыксындырды ул ир аны. Барыр юлда аны кызлары куып җиттеләр, "аналарына" хәерле иртә тели-тели чинаша-чинаша елгага таба йөгерделәр. Каядыр болын яклап, ихахайлап ат кешнәп җибәрде. Сафураның йөрәге мерт итеп китте. Гүя аңа кемдер дәште һәм ул артына әйләнеп карады. Берәү дә юк иде. Шул мәлдә бер җайдакның аңа таба килүен күрде. "Мәңгүк хан!" дигән уй зиһенен телеп узгандай итте. Ләкин җайдак якыная башлагач күрде, атта Мәңгүк хан түгел иде. Кызлар инде елга буенда чыр-чу киләләр, чыелдашалар, көлешәләр. Сафура бикә үз кырында йөздән артык кыз тотты, үзе тәрбияләде, үзе укытты һәм җиткән кызларын үзе кияүгә дә бирде, һәр ул укыткан һәм тәрбияләгән кыз аны анасы урынына күрде, якын һәм үз итте, Сафура бикә дә үз ягыннан кызларның берсен дә хәтта кемгәдер көчләп кияүгә бирмәде, үзләре теләгәннәргә һәм берәм-берәм генә кәләшкә бирде. Хәзер исә барысын да унукларның егетләренә биреп җибәрергә тиеш булачак, һәм Бәһрам бәк өйдә юк чакта. Бик ихтимал, Бәһрам бәкнең моңа ачуы чыгар, әмма бикәсенең битенә бәреп әйтергә кыюлыгы җитмәс. Сафура бикә Сармат атасыдай әйткән сүзендә калыр. - Кызларым-йолдызларым, - диде Сафура битләрен юып, елга ярына менеп, түгәрәкләп утырышкач. - Мин сезне бүген... Әйе, сезгә бер сөенче әйтим әле. - Әйт, әйт, анакай, тизрәк әйт! - дип чинаштылар кызлар. - Мин сезне бүген барыгызны берьюлы унук егетләренә кияүгә биреп җибәрәм. Барыгызны да! Бермәлгә генә, бары тик бермәлгә генә кызлар аналары әйткән сүзгә ышанмыйча тордылар, әмма Сафура бикәнең күзләреннән үк күрделәр - "аналары" алдамый. Ахыр дәррәү кычкырып җибәрделәр. - Урра, урра, чынмы, анакай, чынмы? - диешә-диешә Сафура бикәне сырып алдылар. Кайсы кочты, битләреннән үпте, кайсылары итәгенә капланып күз яше белән елап ук җибәрделәр. - Мин сезне бүген барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу сине дә, - диде һәм яраткан кызының үрелеп кулыннан тотты. - Минем кияүгә барасым килми, - диде Сусылу чәч төпләренә кадәр кызарынып. - Җүләр, исәр, шатланасы ит, - диештеләр калганнары. - Йә, - диде Сафура бикә Сусылуны җавапсыз калдырып. - Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең сазаган кыз булып сарай түшәгендә ауныйсы килә? - Мин юри генә әйттем, анакай, - диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды. - Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы угылы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит! Ул да түгел, кызлар Шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да: - Хәзер кайтып ашыйбыз да, кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр. Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше - иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә, йә кызларын кияүгә биргәндә һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, ә язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет атның ялыннан тотып кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыңнан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар һәм шунда атна буена икәүдәникәү генә калалар. Ашау-эчүне кыз кайгырта, алдан ук барысын да хәстәрләгән була. Шуларның барысын да истә тотып. Сафура бикә кызларына кат-кат әйтте. - Чатырны, ризыкны алдан ук хәстәрләгез. Йөгән тезгенен егетнең уң улына бирәсез. Каушамагыз, бертуктаусыз елмаегыз, кыю кыланыгыз, кыю кызны йөгәнсез ат та тыңлый, кияү егет кенә түгел. Ашап-эчкәч, кызлары җыенгач, атлары белән кызлар Кызлар тавына юнәлделәр. Кызлар арасында Сафура кебек сары чәчлеләр дә, кара чәчлеләр дә, ак чәчлеләр дә бар иде. Сафура бикә алдан үзе кузгалды, кызлары аңа иярделәр. Уң кулында Сусылуы бара. Сафура бикә аңа әйләнә дә карый, әйләнә дә карый. Яратты ул аны, үз кызыдай күрде һәм үз кызыдай карап үстерде. Ә язган булып чыкты Мәңгүк ханның угылына. Ул Сусылуга әйтеп тә куйды инде, Биләү угланны сайлар, Биләү углан исә атасы кырында булыр. Үзе алар кырында булыр, яшь чагында Мәңгүк ханның кочагын тоймаса да, ичмасам, үзе нарасый чактан ук тәрбияләп үстергән кыз "мәхәббәтенең" угылы кочагында эресен. Яраткан хатын, яраткан ирнең кочагында балавызга әверелер, дигән иде бер тапкыр аңа теге җен карчык. Ниһаять, Кызлар тавы күренде. Анда төркем-төркем халык җыелган иде инде. Килеп җиткәч, күрделәр кызлар, җитмештән артык егет бер тезмәгә баскан, алар каршына Сафура бикә кушуы буенча кызлар килеп бастылар. Китте яшьләр арасында бер-берсенә күз кысышу, каш сикертешү, һәр егет, һәр кыз үзенә тиңен сайлады. - Син сораган йөз кызым булмаса да, җитмешне җыйдым, - диде атыннан төшеп баскан Мәңгүк ханга Сафура бикә. - Мин сабырым төкәнеп көтәм, сылу бикә, кайчан туйлый башлыйлар? Хәлемә керче, сылу бикәм, минем тагын утызлап егетем ятим кала. - Мин аларга тол хатыннар китерергә боердым, унуклар ханы. - Тол хатын кыл өстеннән йөрер, ди. Мин риза. Килсеннәр, - диде кинәнә-кинәнә Мәңгүк хан. Һәм елмая төшеп, бикә ишетелерлек кенә итеп өстәде: - Тол хатыннар тол ирләргә дә ярап торырлар иде ул, сылу бикә. - Хан кадәр ханга тол хатын йөз түгел, Мәңгүк хан. Шаккатмалы хәл, Сафура бикә кыю кылана иде. Бит ул бары тик бикә генә, гәрчә хан кызы булса да, бар эшгамәл Бәһрам бәк кулындадыр. Әллә соң бу бикә бөтенләй Бәһрамга буйсынмыймы?.. Ул арада кызлар егетләрне сайладылар һәм елга буена төшеп, бит-кулларын Идел суы белән юып, кулгакул тотынышып менделәр. Менә шунда атларга йөгән салу башланды, һәр кыз үзе сайлаган егет кулына ат тезгенен бирде. Ул да түгел, алдан хәстәрләп куйганча, кызларның туганыйлары, йә кардәшләре кызларга йөгәнләгән ат китереп тоттырдылар, һәм яшьләр берәм-берәм иш ат, иш ат далага чыгып чаптылар. Ә тол хатыннар калган егетләрне үз йортларына алып киттеләр. Чөнки һәр йортка кергән егет, тол хатынның бала-чагасын гына түгел, булган байлыгын да алып китәргә тиеш иде. Сафура бикә һәр кавышкан яшьләргә үз фатихасын бирде һәм Инәй алласыннан туып килгән гаиләләргә игелек һәм иминлек теләде. Далага чыгып чапкан яшьләр кая куналар, ни ашыйлар - бу берәүне дә борчымады. Монда һәр гаилә әгъзасы үз сәләтен күрсәтә иде. Кыскасы, егет кызны сыный, кыз егетне. Бер атнадан алар илгә кайталар һәм Сафура бикә янә тантаналы төстә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйли, тиешле бирнәсен бирә. Хак, яшьләр арасында далада чакта ук бер-берсе белән килешмичә аерылышканнары да була. Ләкин бу хәл бик сирәк булгангамы, бу хакта бүген хәтта искә дә алмадылар. Әгәр дә мәгәр шулай була кала икән, егет тә, кыз да икенче туйны көтәргә тиеш булалар иде. Яшьләрнең кавышканнары барысы да далага чыгып киткәч, Кызлар тавына җыелган халык таралыша башлады. Шулай булды ки, бермәлне Кызлар тавында Сафура бикә белән Мәңгүк хан икәүдән-икәү генә калдылар. Сафура бикә һаман исә күздән язып җитмәгән яшьләргә карап тора, ә ике күзе тулы мөлдерәмә яшь. Бермәлне сылу бикә борылды да, күз яшен Мәңгүк ханнан яшерергә теләпме, әле булса берара ераклыкта ат менеп торган җансакчысына: "Бар кит!" - дип кул изәде. Моны күреп, Мәңгүк хан да үз багучысына китәргә ишарә ясады. Ниһаять, алар икәүдән-икәү генә калдылар, һәм кая?! Кызлар тавында. Шушы тауда менә ничәмә-ничә гасырлар инде ак төрекләр белән сарматлар яшьләрне кавыштыралар. Алар инде күптән бер тән, бер җан булып беткәннәр, әмма һаман исә илләре вә җирләре икесе ике төбәктә, һәр кавем үз ханы, үз йоласы белән көн күрә, дөнья көтә. Аталары аларны гына түгел, кавемнәрен дә кушарга теләгәннәр иде - Тәңре язмаган булып чыкты. Шулчак Мәңгүк хан атыннан төште, бикәне кулыннан алып, Җиргә бастырды һәм алдына төште. - Сылу бикәм, бәгырь каным... Сафура бикә аны иңеннән тотып, аягына бастырды һәм яшьле күзләре аша күзләренә карады. - Килешми алай хан кадәр ханга, Мәңгүк. Әйт әле, унуклар ханы, улың Биләүгә Сусылу ошадымы? - Сылу бикәм, күрде дә кызны углан, түбәсе күккә тигәндәй кинәнде. Ничекләр ошатмасын, син сайладың ич ул кызны. - Бәһрам бәк мине кичермәс, Мәңгүк хан, - диде Сафура бикә күз яшьләрен сөртә-сөртә. - Үртәлмә, бикәм, син хәзер ялгыз түгел... Кулымда йөгәнсез атым булса, мин аны ялыннан тотып синең янына килер идем. Килер идем дә: "Сал йөгән тулпарыма, сылу бикәм!" дияр идем. Сафура бикә ни кылырга белми җансакчысы калдырып киткән атка карады - ат һичнигә игътибар итми утлап йөри, аның аты янында ук Мәңгүк ханның аты утлый. Атлар тыныч, ә аның йөрәге күкрәк челтәрен ярып чыгардай итеп тибә. Кисәк ул зәңгәр күккә карады һәм гүя Тәңресе авазың ишетте, ә Тәңресе аңа: "Ашыкма, бикә, сабыр ит, бер атка ике йөгән салмыйлар", - дип аваз сала иде. Син хаклы, хаклы, Тәңрем, Бәһрам бәк күптән минем атыма йөгән салды инде. Соң инде, унуклр ханы, соң! - Мин сине әле булса өзелеп яратам, сылу бикәм! - Чарасыз итмә мине, Мәңгүк хан. Чарасыз хатын суга ташланыр, ди. Хуш исле кулы белән Мәңгүк ханның яңагына кагылып алды. - Сылу бикәм, - дип Мәңгүк хан аның кулын тотып алды. - Насыйп булмадың шул, насыйп булмадың, Мәңгүк хан. Үртәлмә, мине дә чарасыз итмә. Сөйкемле ир-ат син. Бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай ир-ат. Ә сөйкемле иратка һәр хатынның сөеп карыйсы килә. Тик безгә, Мәңгүк хан, син уйлаганны да, мин уйлаганны да кылырга соң инде, ярамас хәлдер. Моны сиңа да, миңа да иң әүвәл үз халкыбыз кичермәс. Чишмә башында су чиста булганда гына ул чишмәгә суга йөри халык. Болганчык суны иманлы халык эчми. - Ят кеше ич сиңа Бәһрам бәк, ят кеше! - Ашкынулы, йөгәнсез мәхәббәт һәр чорда да адәм баласын чарасыз иткән, Мәңгүк хан. Мин бүген синең егетләренә кызларым гына бирмәдем, гүя үзем дә алар белән бергә туй иттем, атына йөгән салдым. Әйе, хыялымда булса да. Миң шул арада Дәян атакайдан фатиха алып синең белән далага чыгып чаптым. Син мине бүген хыялымда булса да бәхетле иттең, ә ир-атны чын йөрәгеңнән сөйгән хатын гына ике гомерле булыр, диләр. - Бәгыремне парә-парә телмәсәнә, сылу бикәм, мине дә үзең кебек чарасыз итмәсәнә! Инде нишләргә тиеш мин?! Миңа каладыр бер чара - сине урлап китү... - Урлап китсәң генә инде, - дип елмайды Сафура бикә. - Урла соң. Бүген, менә хәзер! - Мөмкин хәлме бу, бәгырь? - Мөмкин итсәң, мөмкин хәл, Мәңгүк хан. Минем соңгарып булса да, ичмасам бер тапкыр, яшьлегемә кайтасым килә, бүген кызларым кичергән бәхетне татыйсым килә. Татлы мәхәббәтне татып үлгән хатын гына оҗмахка керер, ди. Мәңгүк хан тәмам каушый калды, ул бикәдән моны көтмәгән иде, гәрчә бу хакта төннәр буена уйлаган булса да. Шул ук вакытта күрде, тойды, сылу бикәсе инде аның белән кинәнеп сөйләшә, тел төбендә киная ята. Әйе, сиңа да уйланырга вакыт. Моның ахыры ни белән бетәр? Бәһрам бәк аны моның өчен кичермәс, ике бертугандай яшәгән халык арасында канлы сугыш китәр, һич булмас димә. Уенын-чынын бергә кушып, уеныннан бигрәк чынга әверелүен күрергә теләп үзара киная сөйләшү икебезне дә утлы давыл эченә алып кереп китмәсме? Ил башы ич син, ул да, каршыңда ярым елмаеп басып торган сылу бикә дә... Ни җитми сиңа тагын Мәңгүк хан?.. Үз дигәнеңә ирештең түгелме, инде һавадагы йолдызга үрелмәкчесең! Оял, оял бераз. Бу адымың ясап, кадерләнә башлаган тормышың кадерсез итмә. Төрки-Туран халкының ил данын иңнәрендә тоткан ак төрекләр кавеменнән ич син! Угыз бабабыз кылычы кем кулында?! Синең кулында түгелме?! Ахыр чиктә, син монда Сафура бикәне күрергә дип кенә килмәдең, егетләреңне өйләндерергә дип килдең. Әнә теге инеш буендагы таллар арасыннан сиңа һәм сылу бикәләренә йөзләрчә күз карап тора. Җитмәсә, ак төрекләргә сарматлар канкардәш халык. Әнә шул ике бертуган халыкны орышка өндәүче булып калуың бар ич! Син, Мәңгүк хан! Әйе, син Сармат ханы кызы кырында. Аңа баш иеп кызлар сорарга килдең. Ә ул сиңа аларны бирде. Хак, син хан буларак ана өйләнә аласың, моңа хәтта тулы хокукың бар. Ул чакта каршыңдагы бикә дә көне белән ханбикә булачак. Ханбикә!.. Мәңгүк хан тагын бер тапкыр Сафура бикәнең күзләренә карап алды. Юк, яшьле түгел иде инде сылу бикәнең күзләре. Ул еракка, кызлары кереп югалган офыкка караган да уйга чумган. Күр инде, кая булды тәүге бикә?.. Кая китте сагышлы булып тоелган мәхәббәте?.. Барысы да хатын-кыз хәйләсе булган, барысы да. Ә син, син, Мәңгүк хан, аңа ихлас күңелдән ышандың. Сармат хан кызы ла ич ул, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган Сармат хан дәвамы. Ак төрекләр Дип йөртелгән "унуклар" Сармат хан кызы кул астына керүгә, тәкәббер кавем буларак ак төрекләргә шундук үз исемнәрен тагарлар. Шуңа карамастан, сылу бикә борчулы, гасабилана, сабырсызлана. Кыйгачланып килгән кашлары әле җыерыла, әле бөтен бит йөзендәге сипкелләрне күмеп, бит алмаларына кызыллык йөгерә. Хәтфә яшел-зәңгәр күзләре дә, күз карасы да киңәеп киткәндәй кебек. Әллә соң зәп-зәңгәр күк йөзе шулай тәэсир итәме бикәнең күңеленә, әллә соң аяк очына төшәргә торган унуклар ханымы уйга калдырды сылу бикәне?.. - Бикә җаным, - дияргә мәҗбүр булды, сабыры төкәнүдән ни кылырга белми тавышын тыя төшебрәк Мәңгүк хан. - Әллә соң икебез дә акылдан шаштыкмы, әллә соң Тәңребез биргән мәхәббәт шулай иттеме мине?.. Белеп калсак иде, мин сиңа гашыйк, гашыйк, сылу бикәм, гашыйк! Инде Тәңребез безне үсмер чакта кавыштырган икән. Оялма, курыкма, сылу бикәм. Баксыннар, күрсеннәр кардәшләрең, унуклар ханы чынлап та акылдан шашкан дип уйласыннар. Алып китим үзеңне хуш исле далабызга, үкенечкә калмасын... Сылу бикәнең күзләре тулы сагыш иде. "Карале, никадәр сагыш бикәнең күзләрендә!" - дип уйлады янә бикә ягына күз ташлау белән Мәңгүк хан. Шулай дип уйлавы булды, Мәңгүк хан тәвәккәлләде, Сафура бикәне кулына күтәрде һәм атларга таба алып китте. Ул җиңел, бик җиңел булып тоелды, шул ук вакытта сизде-тойды бикә аның муеныннан торган саен ныграк коча баруын, ул да түгел, сылу бикәнең кайнар сулышы аның битен пешереп алган кебек булды. Ул тәмам күккә ашты, бикәне җиргә бастырмады, гәрчә атларына җитсә дә, килер җайдан ук көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ияренә утыртты һәм үзе дә күз ачып йомганчы үз атының ияренә очып менде һәм алар күзгә-күз карашып алдылар да далага чыгып чаптылар. Аларны таллар арасыннан чынлап та йөзләрчә күзләр карап калды, алар арасында Бәһрам бәкне улым дип йөрткән караңгы йөзле, тоташ карадан киенгән карчык та бар иде. Бу тамашаның барысын да инеш аръягыннан күзәтеп торган Көнбаш атакай янәшәсендә басып торган сакчысына: - Карчык Бәһрам бәккә чапкынын җибәрергә тели булса кирәк, алданрак кит тә юлына аркылы төш. Баш бирмәсә, орыш. Чапкын Бәһрам бәккә үтәргә тиеш түгел. Кузгал, җитез йөр! - диде. - Мин аны туктатырмын, - диде сакчы һәм атына сикереп менде. - Сак бул, чапкын да төшеп калганнардан түгелдер. - Ә сез, атакай, кайда булырсыз? - Мин дә Бәһрам бәккә каршы чыгам. Калганы минем эш. Бар юлыңда бул. Җансакчысы китеп күздән югалгач, Көнбаш атакай туп-туры Дәян атакай йортына юнәлде. Дәян атакай, хак, сылу бикәнең кызларын ак төрекләргә биреп җибәрүен килештермәде, ләкин тәкәббер бикәгә каршы әйтергә дә кыймады, чөнки Сафура бикә Сармат хан кызы иде. Аннары Дәян атакай Сармат хан заманында ук унуклар белән кушылу теләген белдергән иде. Сармат хан кызы белән Шимбай хан угланының колакларын тешләтү дә шул максат белән кылыйган иде. Кушыла алмадылар ике кавем. Тегесе дә, монысы да баш бирмәүдән түгел, угыл белән кызның исәюләрен көткәннәр иде. Ә язмыш дигәнең үсмерләрнең тормышларын әнә нинди юлдан алып китте. * * * Тавыш-тынсыз гына килеп кергән Көнбаш атакайны диндәше Дәян атакай елмаеп каршы алды. Бер уйлаганда, ул аның шәкерте иде, нәкъ менә Дәян атакай Көнбаш атакайны Шимбай ханга ияртеп җибәргән иде. Һәм алар әнә шул хәлләрне искә төшереп, төне буена диярлек табын янында утырып чыктылар. Көнбаш атакай өчен сәере шул булды: Мәңгүк хан белән Сафура бикәнең далага чыгып китүләре хакында Дәян атакай да аның кебек үк уйлый иде. Шуның өчен икесе дә бер сүздә калып, бикә белән ханның очрашуларына комачауламаска булдылар. Ул гынамы, Дәян атакай, үзе йөрер хәле булмау сәбәпле, Бәһрам бәк кырына Көнбаш атакайны җибәрергә булды. III Әйтергә кирәк, батыр сугышчы иде Бәһрам бәк. Сармат хан чорында ук гот һәм аланнарга яу артыннан яу йөрде. Шул хәл Сармат ханны тәмам тынычландырды һәм шаһиншаһ улы Бәһрамга ышанычын арттырды. Аннары Бәһрам бәк ичмасам бер тапкыр да яудан буш кул белән кайтмады. Ул инде Рим империясе чикләрен саклаучы Германрих король белән күзгә-күз орыша башлаган иде, Бәһрам бәк та даны еракларга таралган король белән күзгә-күз очрашты. Чөнки бу чорда кавем кавемне әсир итү, әсир төшкәннәрне Рим империясенә сатып җибәрү табигый һәм гадәти хәл иде. Бәһрам бәк алып кайткан бүләкләрне Сафура бикә теләп алды, моны күреп, Бәһрам бәк исә күзгә күренеп үсте. Ә инде Сармат хан вафа-тыннан соң, алар икесе ике атка атланып далага чыгып киттеләр. Атна буена елга-күлләрдән балык тотып, кошлар аулап, тамак туйдырып, татлы айларына эз салып кайттылар. Аннары, гадәттәгечә, Бәһрам бәк аланнардан ясак җыярга чыгып китте. Аның ясак җыю белән бергә үзеннән көчсез кавемнәрне туздырып, ил-мөлкәтләрен талап Йөрүен Сафура бикә белсә дә, белмәмешкә салышты, дәшмәде. Ә көннәрдән бер көнне ул аңа сары чәчле бер бала алып кайтты. Баланы күрде дә, Сафура бикә таң калды. Аның каршында ул күптән теләгән ир бала басып тора иде. Сарматларның сылу бикәсе тирә-юнендәгеләргә ни әйтергә белми, аяклары җиргә ябышкандай катып торды. Чөнки шул хәтле үз тоелды ки бала аңа, акылына килә алмый торды. Күптәннән бирле хыялында йөргән бала ич бу?! - Сиңа бу угыл, сиңа. Сафура бикә. - диде җитмәсә Бәһрам бәк. Ә үзе, хәрби ир-зат, тыенкы гына елмая һәм бүләгеннән канәгать калуы күзләренә үк чыккан иде. Ниһаять, Сафура бикә балага таба ымсынды, кулыннан аласы итте, әмма бала аз гына читтәрәк торган шундый ук сары чәчле үсмер кызга таба кузгалды. Иллә Сафура бикә аңа китәргә бирмәде, карчыга чыпчыкны эләктергән кебек, беләгеннән тотып алды. Һәм угыл баланың чырылдавына да игътибар итми, йортына алып кереп китте. Икенче көнне, инде барысы да тынычлана төшкәч, Сафура бикә Бәһрам бәктән сорап куйды: - Баланың аты ничек? - Бала бир, - диде. - Германрих король угланымы? - Германрих король баласы, бикәм. Венедлардан алган хатыннан туган бала. Анасы һәлак була. Германрих корольне угланы белән кызы хакына җибәрдем. Әсир итәсе иткән идем. Соңгысын Сафура бикә әллә ишетте, әллә юк, бәгенең сүзләрен җөпләп тормады. Чөнки ир бала кебек үк сары чәчле кыз баланы да әсир иткән иде Бәһрам бәк. Һәм ул аны ни сәбәпледер үз йортында кундырды. Дөресен әйтергә кирәк, Сафура бикә Бәһрам бәктән беркайчан да көнләмәде, кыз баланы үзендә тота икән - үзендә тотсын. Ахыр килеп, җен карчыгы шаһиншаһ җибәргән кыз баланы Бәһрам астына салганда да шаккатмады ул, аңа бу кеше гүяки барыбер иде, ә менә бүген, күзе сары чәчле үсмер кыз балага төшүгә, әллә нишләп киткәндәй булды, әйтерсең лә аның кулыннан кирәкмәгән бер әйберен тартып алганнар иде. Кирәкмәсә дә, аның кулындагы әйбер иде ич әле ул! - Баланың исеме Балаңбир түгел, Баламбир булыр, - диде ул Бәһрам бәкнең күзләренә карамый гына. - Ярый, бикәм, син дигәнчә булсын, - диде Бәһрам һәм Йортына кереп китте. ...Баламбир угланны тәгаен үзе үстерде Сафура бикә. Ә менә шаһиншаһ сараеннан китерелгән баланы, гәрчә ул да углан булса да, әллә нигә үз итә алмады. Ә менә бу балага җаны-тәне белән тартылды. Тәүге бала нигездә карчык кулында үсте, ә менә монысын - король угылын, Сафура бикә карчык кулына бер тапкыр да бирмәде. Бала гүя аның колына әверелде - кая барса, үзе белән алды, үзеннән бер дә калдырмады. Тора-бара бала да аңа ияләште, хәтта "анам" дип дәшә башлады. Аннары ни сәбәпледер, тәүге балага теге җен карчыгы Бәһрам исеме куштырган иде. Бу хакта ул хәтта ир-канатына үпкә белдерде: "Нигә дип балага үз исемеңне куштың инде!" - диде. Бәһрам бәкнең моңа бер дә исе китмәде. - Бала минеке, бикәм, - дип кенә котылды. - Бала синеке, хак. Ләкин үги булсам да аналары миндер бит? - Синең хәзер ике угылың булды, кинәнәсе ит, бикәм. Балага исем-ат атам үтенече буенча кушылды. Ике угыллы булдың дим... - Ике түгел, минем, Бәһрам бәк, бер генә угылым - Баламбир, - диде һични булмаган кебек Сафура бикә. Иллә моңа да Бәһрам бәкнең бер дә исе китмәде, кул гына селтәде, вакыты җиткәч, барыбер ул дигәнчә булачак, чөнки фарсыларда шаһтан туган бала гына шаһиншаһ була ала. Ә Баламбир исә гүя урамнан тапкан бала иде. Шулай дип уйлады да Бәһрам бәк Баламбир углан янында бөтерелгән Сафура бикәгә карап һәм үзалдына елмаеп куйды. Аның елмаюын Сафура бикә күреп алды. Баламбир угланны кулыннан алды да ачуы чыгуын сиздереп: - Мәхәббәтсез син, Бәһрам, мәхәббәтсез! - дип иреннәрен кысты. Тик белмәде Сафура бикә, нәкъ менә шул сүзе Бәһрам бәкнең йөрәгенә ук булып кадалганын. Бәһрам бәкнең яңак итләре уйнаша башлады, әмма сабыр итте, ир-ат буларак чыгымсыз хатынга бер сүз әйтми борылды да, чатырына кереп китте. Керде һәм король кызы алдына тезләнде дә башын иеп, күз яше белән елап җибәрде. Кычкырып түгел, ул ирләргә хас тын гына елады. Әнә шуны күреп, сары чәчле кыз бала аның башыннан алды һәм тезләренә салды. Сәер хәл, үсмер кызның бу хәрәкәте аны кинәт үзгәртте, тынычландырды. Кыз бала әкрен генә аның чәчләреннән сыйпый башлады, гүя ул сабый бала, ә ул аны юатырга тели иде. Кыя-таулар ишелгәнне күрде ул, күкрәкләренә ук кадалып, кинәт туктап калган, йә булмаса аттан егылып калган ир-атларны да күп күрде ул. Бәгыре әнә шулай каткан иде, ә монда үсмер баланың кагылуы булды, гүя күңел буасы ташты. Башына килгән беренче уе: "Мин ялгыз түгел, ялгыз түгел!" булды, һәм шул уй аңа тиңе булмаган куәт бирде. IV Бәһрам бәк еш кына кызның кулына ничек төшүен күзаллады. Башбирмәс алан кавемнәрен акылга утыртып, тиешле ясакны җыеп кайтып барган чагында ул уңуклар нәселеннән булган Дауыт ханны туздырган Германик консулның ерак түгел хәрәкәт итүе турында ишетә. Германик әсир иткән Дауыт хан кешеләрен Ольвия каласына илтеп, сатып кайтып килә икән. Коллар белән сәүдә итүче Германрих король белән гомер-гомерләренә дошман булган сармат яугирләренең колаклары тора. Меңбашлар белән йөзбашлар Бәһрам бәкнең аягына төшәләр. Үч алыйк кардәшләребез өчен яман готтан. Бәһрам бәк риза булды, чөнки белә иде, моны Сафура бикә дә хуплаячак. Моның өстенә, ул җиңеп чыкканда Ольвия каласыннан төяп кайткан товарлар да аның кулына күчәчәк. Уйлаган уй, баккан эш, тапкан мал, диләр. Бәһрам бәк тәвәккәлләде. Башта ул Германрих король үтәсе юлга багучыларын җибәрде, көтмәгәндә өсләренә ташлану өчен уңай урын табарга кушты. Багучылары тиз арада әйләнеп тә кайттылар. Багучылары чынлап та дошманны кулга төшерү өчен кулай урын тапканнар иде: тау кырыннан килгән юл, тар тарлавыкка килеп керә. Тарлавык уртасыннан чишмә ага, ике якта да куе урман. Бәһрам бәк инешкә әверелеп киткән төбәккә оста сөңгечеләрен урнаштырды, ә ике яклап укчыларын яшерде, ә үзе иң елгыр егетләре белән тарлавык борылмасында үскән куе таллык артына басты. Ике көн көтте ул Германрих корольне. Сабыры төкәнә башлады. Ахыр багучыларын алга җибәрде, дүрт күзләп күзәтергә кушты. Ниһаять, өченче көн дигәндә багучылары ирештерделәр: Германрих король зур олау белән илкаласына кайта, олауларында Дауыт хан байлыгы белән, ул кавемнең кешеләрен римлыларга саткан алтын-көмеш тә булырга тиеш. Буга елгасына барып койган инеш-чишмә буенда көткәндә Бәһрам хан икеләнеп тә куйгалады. Чөнки аның Германрих корольнең көченә каршы тора алмавы да бар иде. Ләкин сармат яугирләрендә тәвәккәллек күреп тынычланды. Сармат сугышчылары ак төрекләр кебек үк батыр халыклар иде. Ничәмә-ничә тапкыр теге йә бу якка яу йөрде - буш кул белән кайтмады, бүген дә ул горур корольне җиңәр, күпме булсалар да, чөнки орыш өчен иң уңайлы урынны сайладылар. Хак, аның кул астында бары тик ат менгән сугышчылар, сарматлар унуклар кебек бары тик атта гына орышалар, ләкин кирәк чакта алар атларын теге йә бу аланда калдырып, агач артларыннан, таш артларыннан торып та бик оста укка алалар иде. Германрих корольдә исә нигездә җәяүле гаскәриләр генә, готлар гомумән атта орыша белмиләр, ләкин готлар кулында атны күтәрә алырлык озын сөңгеләр бар. Башта шул сөңгечеләрне укка алырга кирәк булыр. Һәм укчы яугирләренә ул шундый әмер бирде дә. Янә бер отышлы ягы бар иде Бәһрам бәк өчен - Германрих король аларны көтми. Һәм әнә шул көтмәгәндә һөҗүм итүгә исәп тотты Бәһрам бәк. Готлар яман сугышалар, сөңгесен йә калканын орыш кырында югалткан гот ишләре күз алдында коры кул белән булса да дошманга ташланырга тиеш һәм моны ул ишләре күз алдында кыла, имеш, барысы да күрсеннәр. Сарматларда андый кыргый гадәт юк, шуңа карамастан, сарматлар да орыш кырын ташлап качмыйлар, һәрхәлдә, мондый хәлне Бәһрам бәк күрмәде. Ул Германрих корольдән үч алыр, Дауыт хан өчен дә, шул ук вакытта Сафурасын да кинәндерер, чөнки Җиңү әсирләрсез булмый. Ахыр килеп, Бәһрам бәк яхшы белә иде, бу гамәле белән ул бабасының васыятен дә үтәргә керешәчәк. Хак, Сармат хан берничә тапкыр Германрих король белән солых төзи, әмма "готлар һәрчак солыхны боза торалар", диде аңа мәрхүм Сармат хан. Готларны боҗрага алу шулай куелды ки, аларга качарга бердәнбер юл - урман тарафы калды. Ә урман яклап Бәһрам бәкнең мәргән укчылары көтеп тора. Юк инде, бу юлы бер генә гот сугышчысы да исән китә алмаячак, шул исәптән Германрих король үзе дә. Ул аны әсир итәр, әсир итәр дә Сафура бикәсе каршына алып кайтыр, читлеккә ябып, готларның үзләренчә. Һәм орыш нәкъ Бәһрам бәк уйлаганча булды да. Көн туып, кояш чыгып кына килә иде, борылмада Германрих корольнең сөңгечеләре күренделәр. Юлның ике ягындагы агачлар артына поскан укчылар сөңгечеләрне уздырып җибәрделәр. Готлар һичнидән шикләнми акырын гына киләләр. Сөңгечеләре артыннан олаулары күренде, олауга ияреп диярлек укчылар һәм җәяүле сугышчылар. Уртадагы сиртмәле арбада Германрих король үзе утыра һәм хатыны, ике баласы. Готлардан берәү дә шикләнмәде, чөнки Рим империясе җирләрендә ич алар. Кемнең хакы бар империя кадәр империя чиген бозарга! Корольнең бизәкле арбасы узуга, укчылар дәррәү ук яудыра башладылар. Күз ачып йомганчы сөңгечеләр кырылдылар. Олау артыннан килгән готлар да ни кылырга белми кайсы-кая кача башлады. Әмма мәргән укчылар аларны берәм-берәм чүпли тордылар. Укка алу, көтелмәгән һөҗүм готларны тәмам котсыз итте. Алдан килгән сөңгечеләр кырылуга, үгезләр җиккән олау да туктады, һични аңламаган Германрих король кылычын тотып арбадан төште, якягына каранды, әмма һичкемне күрмәде. Корольне шундук сакчылары уратып алдылар. Арбадан корольнең кызы, улы һәм хатыны төштеләр, король янына килеп сарылдылар. Олаучылар арасында да ыгы-зыгы купты. Бик курыккан, шаулашкан олаучыларны да укка алырга туры килде. Ап-ак башлы, чак кына бөкресе чыга төшкән Германрих корольнең йөзләрчә гаскәриләре җирдә ауный, күзгә күренгән дошман юк. Ул арада куаклар артыннан ак айгырга атланган Бәһрам бәк килеп чыкты, аның артыннан җәяләренә ук элгән йөзләрчә мәргән кузгалды. Сугыш-кырыш шул чаклы тиз булды ки, ак атка атланган Бәһрам бәк Германрих корольнең күзенә күктән төшкән Тәңре булып күренде. Олы иде инде ул, юньләп күрми дә иде. Шуңа карамастан, үзе тирәли түшәлгән сугышчыларының мәетләренә күз йөртеп чыкты. Бик күп яуларда булган йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган, исәпсез-хисапсыз кешеләрне Рим колбиләүчеләренә сатып яткан король чарасыз калган иде. Йөзьяшәр король бүген үзе әсир иде, моны ул ак атка атланган Бәһрам бәкнең үзенә таба килүен күрүгә үк аңлады, чөнки Бәһрам бәк белән очрашмаса да Сармат ханның нинди атта йөрүен бик яхшы белә иде. Димәк, йөзьяшәр король Сармат хан баһадиры кулында. Ә Сармат ханның киявенең дә кем икәнен яхшы белә иде ул: шаһиншаһ улы - шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә Сармат хан исән чакта ук тәхеткә утыру турында хыяллана иде, димәк, үз дигәненә ирешкән - аты ук Сармат ханныкы. Хәлнең асылына төшенгән Германрих король бик тиз исенә килде - кылычын җиргә кадады. Бу аның бирелүе иде, ягъни әсир төшүе. Ләкин кинәттән корольнең арттан килгән сугышчылары күтәрелеп киттеләр, алар тиз арада корольне уратып алдылар. Янә укка алу башланды. Корольне һәм аның гаиләсен уратып алган сугышчылар күзгә күренеп "эределәр", шулчак Бәһрам бәк кылычын күтәрде. - Сарматлар, туктагыз! Сугышчылары корольне боҗра эчендә тоталар. Шулчак сугышчыларны ерып, корольнең хатыны атылып чыкты һәм урманга таба йөгерә башлады. Хатынның башына бәйләнгән зәңгәр тасмасы җилферди, тоташ актан булган күлмәге астыннан юантык чәркәләре елт-елт килә. Бәһрам бәк мәргәненә башы белән ишарә ясады. Җәядән атылган ук сызгырып икенче мәлдә хатынның аркасына кадалды һәм ул йөгергән җайдан туктап, әкрен генә җиргә ауды. Мәргән җәясенә икенче угын элде, Германрих корольне уратып алган сугышчыларга төбәде. - Торып тор, мәргәнем, - диде аңа Бәһрам бәк. - Мин корольне укка алмыйм, сугышчыларын гына, - диде мәргәне. - Король белән балалары исән калырга тиеш, укчылар! - дип кычкырды Бәһрам бәк. Сугышчылар корольне һәм аның балаларын калканнары белән капладылар, ә үзләре сармат мәргәннәренә ташландылар. Ләкин бу гадел вә тигез орыш булмады, аларның барысы да корольдән ерак китми ятып калдылар. - Король, - диде аңа Бәһрам бәк якын ук килеп. - Күтәрел, син тычкан түгел, тычкан гына яфрак астына кача. Чаларган чәчләрен туздырып, күзләрен кыса төшеп, ике баласын ике ягына алган Германрих король торып басты. - Якын килмә, яубаш, - диде ул саф фарсы телендә, Бәһрам бәкне гаҗәпкә калдырып. - Мин синең атаңда ике ел әсир булган кеше. Мин ышанам сиңа, король канын коймассың. - Ләкин бер шарт белән, король Германрих, - диде Бәһрам бәк аттан төшми генә. - Нинди шарт, яубаш? - Балаларың исән-сау миңа тапшырасың. Германрих король кисәк көтелмәгән хәрәкәт ясады, итек кунычыннан хәнҗәрен тартып чыгарды. - Алар минем белән үләчәк, яубаш. Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде. - Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король. - Тагын бер адым, Сармат хан яубашы Бәһрам, тагын бер адым, мин аларны юк итәм. - Балаларны миңа тапшырган хәлдә генә мин сине исәнимин илеңә җибәрә алам, Германрих король. - Вәгъдә - иманмы, яубаш! - Вәгъдә - иман, король. Германрих король өчен тиңсез югалту иде бу. Хатыннары бихисап булса да, беркайчан да бер генә хатынын да яуясак җыярга чыкканда алганы булмады. Бу юлы ул венедлар җирендә Бож кенәздән ясак җыйды һәм бер җайдан туган якларымны да күреп кайтырмын дип балалары белән Боҗ кенәзнең кызы да тагылган иде. Король буларак ул каты бәгырьле кеше иде. Күптән түгел баш бирмәгән өчен үз улын кыйный-кыйный каладан кудырды. Баш алып кай тарафларга киткәндер, Германрих король кызыксынмады, чөнки уллары һәм оныклары сансыз иде. Йөзьяшәр карт корольдә, гомумән, адәм баласын кызгану хисе юк иде. Хатыннарының ачык кына санын белмәгән, кадерле яшь хатыннарны кадерсез иткән Германрих король, Бәһрам бәктән "ирек" сүзен ишетүгә, балаларны аңа таба этебрәк җибәрде. Янәсе, ал, миңа гына тимә. - Без әле очрашырбыз, яубаш Бәһрам, - диде Германрих король җиңелчә яраланган ике яугире белән арбасына таба кузгалды. Ни гаҗәп, балаларның икесенең берсе аталары артыннан ташланмадылар, Бәһрам бәк янында басып, китеп барган аталарына карап калдылар. Германрих король атлары белән кузгала башлагач, Бәһрам бәкнең мәргәне янә җәясенә ук элде һәм яубашыңа карады, янәсе, укка алыйммы үзен. Ни өчен икәне дә билгеле иде - очрашырбыз, дигәне өчен. Ә бит әсир ителгән кеше иде үзе, ә дорфалык үзендә тулып ята. Ләкин Бәһрам бәк янә мәргәненә "калдыр" дигәндәй тыелырга кушты. - Атма, китә бирсен, - диде аңа Бәһрам бәк һәм янәшәсендә басып торган балаларны Шахрай кырына илтеп куярга кушты. Тик соңрак беленде, әсир төшкән готлар да булган икән. Аларны Бәһрам бәк янына алып килделәр. Бәһрам бәк, атын башыннан тоткан килеш, әсирләрне күздән кичерде һәм сармат яугирләрен гаҗәпкә калдырып, барлык әсирләрне корольләре артыннан иреккә җибәрде. Күп яуларда булган, һәрдаим диярлек җиңү тантанасы кичергән, йөзләрчә, меңнәрчә әсирләрне Ольвия каласына илтеп саткан Германрих король хурлыклы рәвештә орыш кырын ташлап качты, хәтта яугирләренең мәетләрен дә күмүдән баш тартты, ул гынамы, хатыны ягына әйләнеп тә карамалы. Готларның мәетләрен, шул исәптән хатын мәетен дә сарматлар җирләделәр һәм олауда булган бар байлыкны алып, оч көннән соң гына ил-ыстаннарына таба кузгалдылар. - Бәгем, куып җитеп җанын җәһәннәмгә олактырыйм үзенең, - диде янә бер тапкыр кул астындагы мәргәне. - Әйе, мәргәнем, күп явызлыклар кылган Германрих корольнең җанын җәһәннәмгә олактырсаң да ярар иде. Тик мин аны иреккә җибәрдем һәм вәгъдә иттем, мәргән. Мин, Сармат хан кияве һәм яубаш йөзендә. Бу исә бабам исеменә тап төшерү булыр иде. Ә сиңа әмерем шул булыр, мәргән, корольнең хатынын кадерләп күмүдә булыш. Үзен укка алдың, үзен кадерләп җирлә дә. - Мин аны укка аласы итмәгән идем, кереш тартканымны сизми дә калдым, бәгем... - Ләкин бит хатынны укка алдын, - диде Бәһрам бәк һәм атына атланды да Шахрай атакай янына таба кузгалды. "Сарматлар скифлар телендә сөйләшәләр, әмма бераз бозыбрак сөйләшәләр кебек, чөнки скифларга килеп кушылган амазонкалар йөзендәге хатыннар скиф телен әйбәтләп өйрәнә алмаганнар. Сарматларның өйләнешүләре турында мондый йола бар: кыз кеше бер дошманны үтермичә кияүгә чыга алмый. Шул сәбәпле кайбер кызлар кияүгә чыга алмый картаеп үләләр, чөнки йолаларын үти алмыйлар. Ә сарматларның нинди халык булулары турында болай сөйлиләр: греклар амазонкаларга яу йөриләр (скифлар үзләре амазоңкаларны "ирдәүкәләр" дип атыйлар, грекча әйткәндә "ирләрне үтерүче хатын-кызлар"). Фермодент төбәгендәге каты сугыштан соң амазонкаларны җиңүгә һәм бик күпләрен әсир Итүгә ирешкән греклар өч кораб һәм бик күп әсир амазонкалар белән кайтыр юлга чыгалар. Грекларның батыр хатын-кызларны һәм вино яратуларын белеп, амазонкалар грекларны бик каты сыйлыйлар, ә тегеләр исерешеп тәгәрәгәч, барысын да диңгезгә ташлыйлар. Ләкин соңыннан ачыклана: амазонкалар ни паруслар белән, ни кораблар белән идарә итә белмиләр икән. Әнә шулай алар берничә көн җил җаена диңгездә тулганалар, Әмма көннәрдән бер көнне диңгездә көчле давыл чыга һәм корабларны Кремнам (Кырым) диңгезе буендагы Меотида (Азов) ярына чыгарып ташлый. Амазонкалар исән калуларына шатланып, тирә-юньне айкарга керешәләр. Диңгез буендагы киң болында ат көтүе күреп, аларны тоталар да якын-тирәдәге авылларны таларга керешәләр. Скифлар бу хәлгә аптырап калалар, чөнки талаучыларның киемнәре дә, телләре дә бер дә аларныкына охшамаган була. Башта скифлар амазонкаларны ир-атлар дип кабул итәләр һәм аларны куа чыгалар. Орыш була һәм бу орышта ике амазонка үтерелә. Ләкин скифлар мәетләрнең хатынкызларныкы булуын күреп, тәмам аптырашта калалар. Шуннан скифларның аксакаллары табын җыялар һәм бу сугышчан хатын-кызлар белән нишләргә дигән мәсьәләдә фикер алышалар, һәм шундый нәтиҗәгә киләләр: бу батыр хатын-кызлар белән сугышмаска, ә алар кырына иң яшь елгыр егетләрне җибәрергә. Егетләр амазонкалар белән орышмаска, алар орыша башласалар качарга, әмма ерак китми алар тирәсендә ыстан туктарга һәм амазонкалар белән якынлашырга. Скифлар моны батыр кызлардан батыр балалар таптыру өчен шулай хәл итәләр. Әлбәттә инде скифларның егетләре аталары кушкан Вазифаны җиренә җиткереп эшлиләр, амазонкалар белән сугышмыйлар да, әмма алардан ерак йөрмиләр дә. Амазонкаларның шундый гадәтләре бар икән, алар елга буена берәм-берәм төшәләр. Әнә шуны белеп, скиф егетләре дә берәм-берәм алар янына төшәләр һәм шунда кавышып та китәләр. Ниһаять, барысы да кавышып беткәч, һәммәсе дә ачылгач, егетләр дә, кызлар да бер төбәккә җыелып, киңәшәләр. Скиф егетләре аларга әйтәләр: "Безнең ата-аналарыбыз бар, ил-туфрагыбыз. Инде без алар янына кайтыйк, фатихаларын алыйк та, бергәләп яшәп китик". Әмма амазонкалар егетләрнең бу тәкъдимнәрен кабул итмиләр. "Сезнең хатын-кызларыгыз ир-атларга буйсынып яшиләр, ә без алай яшәргә теләмибез. Безнең белән яшәргә телисез икән, йә безнең белән монда каласыз, йә җыенасыз да ата-аналарыгыз янына кайтып китәсез". Егетләр үзара киңәшәләр дә амазонкалар янында калалар, һәм һәркайсы үзе беренче кавышкан кызга өйләнә, һәм алар Танаис елгасы аръягына күчеп утыралар, ягъни бүгенге Дон елгасы аръягына." Геродот. Тарих. 272 бит. * * * Атлар алыштыра-алыштыра өч көн чапкач кына далада җәйләүче ырудашлары аша Көнбаш атакай Бәһрам бәкнең кайда ыстан туктавы турында белә алды. Көнбаш атакай ике кырына ике җансакчысын алган иде, гәрчә далада берәүдән дә курыкмаса да, сакланасы итте. Аннары ул Өрәк елгасына якынаеп килә иде. Ә Өрәк елгасы буенда кыргый венедлар көн күрәләр. Ә алар әсир төшкән кешене караңгы урманга илтеп, агачтан ясалган Өрәк аллаларына корбан итәләр. Хак, венедларны Германрих король каты кулда тота, әмма тегеләр һичкемгә буйсынмауларын расларга тырышып, һаман шул бер Өрәк аллаларына табыналар. Күп аулады, күп сатты кыргый венедларны Германрих король колбиләүчеләргә, ләкин бу халык барыбер кимемәде, киресенчә, үрчи бара иде сыман. Атна дигәндә Өрәк елгасының өске ягында ыстан туктаган ыру күрделәр. Көнбаш атакай шунда ашыкты. Зур булмаган инешне кичтеләр һәм таллар арасындагы аланга ыстан туктаган Бәһрам бәк ыстанына килеп чыктылар. Шатлыклары эчләренә сыймады. Ләкин аланга якынаюлары булды, аларны сакчылар туктаттылар. - Туктагыз, туктагыз, сез кемгә, кемнәр сез? - дип аркылы төште унбаш булса кирәк. - Унуклар атакае Көнбаш мин, унбаш. Мине бирегә Дәян атакай җибәрде, Бәһрам бәк кырына. Дәян атакай исемен ишеткәч, яугирләр күзгә-күз карашып алдылар да, кунакларга юл бирделәр. - Атакай нинди сөенче китерде сылу бикәдән? - дип калды унбаш алар артыннан. - Әллә соң бикәбез бала таптымы? - Бала тапты, унбаш, бала тапты, ир бала, - диде аңа таба каерылып. - Уфтанырлык нәрсә юк, Бәһрам бәк аңа тагын бер углан бала тапты, атакай, - диде алар артыннан унбаш. - Ай, тукта әле, тукта, атакай. Мин каравыл торам һәм сөенчене мин Җиткерергә тиеш бәккә. Нинди сөенче китерәсең бәгебезгә? Яман хәбәр китерсәң - башың кисәр, шатлыклы хәбәр китерсәң күтәреп алыр. Бәгебез череп баеды, атакай. Германрих корольнең бар булган байлыгын кулына төшерде. Тик сезне кисәтеп куям, атакай, унуклар турында бәгебезгә сүз катма - яратмый бәгебез унукларны, шул исәптән Мәңгүк ханны да. - Яхшы, унбаш, син дигәнчә итәрмен. - Һаваланма әле алай, атакай. Без дә монда төшеп калганнардан түгел, сарматлар диләр безне. - Мин дә чыгышым белән сармат, унбаш, мин дә сармат. - Сармат булсаң, юлында бул, атакай. Сөенчеңне дә үзең җиткер. Тик белеп торсаң иде, сарматлар. Безнең әбиләребез дә, бабаларыбыз да шулай булганнар. Күрәм ич, атакай, ике кырыңда ике унук. Мин ишеттем, атакай, унуклар бөтен хатын-кызларын чиннарга калдырганнар икән дә... Хакмы шул сүз?.. - Хак, унбаш, хак. Тик син мине җибәр инде. - Ә болар сарматларга кызлар сорарга килделәрме, җансакчыларың дим? - Нәкъ эзенә бастың, унбаш. Кызлар сорарга килүем, тик синең каршына түгел, бәк каршына. - Аның каравы Шимбай ханыгыз шанлы иде. Без аның белән берләшеп Германрих корольне кыйнаган идек, хәзер тагын арт сабагын укыттык. Тик ул яман корольне әсир итмәде, бәгебез, иленә җибәрде, киң күңеллелек күрсәтте. - Инде син дә киң күңеллелек күрсәт, унбаш, җибәр безне. - Мин сине баштан ук тоткарламадым, атакай, баштан ук. Китә бир, ак юл сиңа. Бәкнең бәхетле чагы, ике кырында ике бала утыра. - Кем балалары? - Германрих корольнең кулыннан алды. Король Бәһрам бәк кулыннан ирек алды, шул балалар исәбенә инде. - Кайгырма, унбаш, Германрих корольнең хатыннары бихисап, диләр. Әллә ни уфтанмагандыр. - Кичер мине, атакай, тоткарлавым өчен, кичерә күр! "Бу ни тагын инде, - дип үзалдына сөйләнде ике яктагы юлдашларына Көнбаш атакай. - Акылдан шашканмы бу унбаш, әллә соң чынлап та батыр егетме?" - Борчылма, атакай, күл сусыз, ил гарипсез булмый, диләр, - диде юлдашларының берсе һәм атын куалый төшеп, алан уртасына утыртылган Бәһрам бәк чатырына таба кузгалды. Бәһрам бәк чатырын челтерәп аккан инеш буена утырттырган иде. Чатыры зәңгәр төстә, әллә кайдан күзгә ташлана. Чатырга җитәрәк Көнбаш атакай атыннан төште, ә җансакчылары аның атын алып калдылар, ә атакай йомшак үләнгә аягы тию белән тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. "Көнен игелекле ит, Тәңрем!" һәм туп-туры чатырга таба китте. Шулчак чатырдан сары ефәк күлмәктән Бәһрам бәк чыкты һәм үзенә таба килүче Көнбаш атакайны күрде дә аңа каршы китте. Бәккә җитәрәк Көнбаш атакай бер тезенә төште. - Саумы, ил бәге, саумы Бәһрам олан! - Йә-йә, атакай, килешмәгәнне. Тор. Чатырдан уз. Мин сине көткән идем. Шулай дия-дия кунакны Бәһрам бәк чатырга алып керде, түр яктагы мендәрдән атакайга урын күрсәтте. - Мәрхүм бабам Сармат хан исән булса да, атакай, сине шулай каршы алыр иде. Без фарсыларда яратуны чылбыр белән бәйләп куеп булмый, аны ихтирам вә хөрмәт белән генә яшәтеп була, диләр, атакай. - Мәргән аткан ук канга сусап дошман тарафына оча икән, дошман угы кире иясенә борылсын, диләр бездә, батырбәк Бәһрам. Атаң шаһиншаһ Ядигәр Сармат хан белән солых төзеп, сине бире җибәреп уңды булса кирәк, батырбәк. - Атам да, мин дә уңдым, атакай. Мин бәхетле, мин Сармат хан кызы Сафурага өйләндем. Ул арада Көнбаш атакайга кымызчы чәркә белән кымыз бирде, атакай тулы чәркәне күтәрелә төшеп алды да, сусавын сиздереп, күтәреп эчеп куйды. - Тик бит, батырбәк, бикәбез кысыр булып чыкты. - Мин аңа, атакай, бер угыл табып биргән идем инде, менә тагын берсен алып кайтам. Кайгырма, атакай, барысы да әйбәт булыр. Чатырга арт ишектән каһин Шахрай килеп керде, кара чикмәненең башлыгын артка ташлап, бер читтәрәк торган түмәргә утырды. Көнбаш атакай Шахрай күренүгә аягүрә басты, күкрәгенә кулын куеп, аңа саулык тели-тели баш иде. - Утыр, утыр, атакай, - диде мөбәт Шахрайга бөтенләй игътибар итмәстән Бәһрам бәк. - Мин утка табынучыларны да хөрмәт итәм, сезнең Тәңрегездән дә баш тартырга җыенмыйм. Каһин Шахрай минем рухи атам, атакай. Күк астында һәммә халыкка да, барча халыкның аллаларына да урын җитәрлек, адәми затларга гына җир кысан була башлады. Мине әнә шул рәнҗетә, атакай, һәр халык уз алласын күккә чөеп мактый, шуннан гына мәгънә эзли. Кайберләре исә барысыннан да ваз кичеп, читләргә барып ялланалар. Әйтик, мин яулаган аланнар илбашы яугирләре белән Византия императорына барып ялланган. Ул миннән койрык чәнчеп качты, тота алмадым үзен. Тоткан булсам, утка ташлаячак идем. - Батырбәк, хөрмәткә ия шаһзадә, сылу бикәңнең күңелен башкачарак күрәсе иде сиңа. - Ул миңа үпкәләмәс, атакай, мин аңа үпкәләмим. Бикә миннән кимсетү көтмәсен. Минем тарафтан ул хәл кылынмас. Миңа җиткерделәр инде, атакай, Сафура бикә унуклар ханы Мәңгүк белән далага чыгып чапкан икән. Димәк, бикә яшьлеген исенә төшергән. Сарматлар өчен бу язык гамәл түгел, атакай, без фарсыларда аны моның өчен җәзага тарткан булырлар иде. Аннары хатын-кызның канатларын илдәшләре каермый, диләр. Бүген-иртәгә булмаса да, тора-бара безне римлылар кыса башлар, кытайлылар ак төрекләрнең кайбер кавемнәрен үз канатлары астына алуга ирештеләр. Ул чират сарматларга гына түгел, куәтле кавем саналган унукларга да җитәр. - Мин синең тел төбең аңладым, без сарматлар белән кушылып, атаң Ядигәргә баш иеп барырга мәҗбүр булачакбыз. Шулаймы, шаһзадә батырбәк Бәһрам? - Атам бүген илдә мөбәтләр белән ызгыша. Мөбәтләр халыкка таяна. Аның бездә кайгысы юктыр кебек, атакай. Шулчак әлегә кадәр дәшми утырган Шахрай тамак кырды. Иллә хәтта шунда да Бәһрам бәк аңа игътибар итмәде. - Ил өстенә афәт килгәндә хатын-кызны гына түгел, уккылычны да бүлешмиләр, батырбәк Бәһрам, - диде Көнбаш атакай. - Хак, атакай, безгә хәзер хатын-кызларны гына түгел, уккылыч бүлешергә дә ярамый, без бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга тиешбез. - Мин шул йөк-йомыш белән йөрим дә инде, батырбәк Бәһрам. Мәңгүк хан да бер кызлар сорарга гына килмәде сарматларга, ягъни синең алга, батырбәк. - Тик бит, Мәңгүк хан - хан, мин бары тик бәк кенә, атакай. - Ят хатыннардан туган булсалар да, Сафура бикәдә ике углан булачак. Менә аңа биленә кылыч тагу белән хан дип дип кычкырырлар. Һәм бер сарматлар түгел, кулы да. - Мин баштан ук хан тәхетенә өмет итмәгән идем, атакай. Ләкин гаскәр башында үзем торырмын. Бу минем Мәңгүк хан алдына куела торган алшартымдыр, атакай. Корал мәсьәләсе өчен дә кайгырмагыз, атам барысын да җибәреп торыр. - Моңа кадәр ук-коралны без тимерче булгарард татарлардан сатып ала идек, шаһзадә... Бәһрам бәккә, күрәсен, Көнбаш атакайның сүз сөреше күңеленә хуш килде, ул каһины Шахрай ягына күз төшереп, елмаеп алды. Ул арада чатырга кулга-кул тотынышып, король балалары килеп керделәр. Каһин Шахрай аларны икесен ике ягына утыртты. Шуннан соң гына Шахрайга сүз кат дип, Бәһрам бәк ияк какты. Әмма каһин авыз ачарга да өлгермәде, чатырга Шахрай каһин кебек үк тоташ карадан киенгән янә бер каһин килеп керде. Керде дә, ишек янына да туктап тормый шаһзадә Бәһрам янына үтте һәм бәкнең аягына төште. Шаһзадә аңа бер сүз әйтми, итек башы белән генә читкәрәк китеп торырга дигән ишарә ясады. Каһин күчеп, бөкләнеп утырырга өлгермәде, чатырга Сафура бикәнең чапкыны килеп керде һәм Бәһрам бәк алдына килеп, бер тезенә төште. - Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны мина?- диде Бәһрам бәк кинаяләп. - Бәһрам бәк, әйтергә кыям, Сармат хан кызы сылу бикәң... - Ни булды Сармат хан кызы сылу бикәгә? - дип торып басты Бәһрам бәк. - Берни дә булмады, бәгем, берни дә булмады, сылу бикәң исән-сау. Тик... - Нәрсә тик, суга батып үлмәгәндер бит сылу бикә?! - Юк, батып үлмәде, бәгем. Сылу бикә Сармат хан кызы сылу бикә унуклар ханы Мәңгүк ханга ияреп Кара Иделне кичеп... Бәһрам бәк кинәт кенә урынына утырды, терсәге белән тезләренә таянып, башын кулларына куйды. Бермәлгә тыптын утырдылар. Ахыр Бәһрам бәк торып басты, чатырдагы барчасына да күз йөртеп чыкты һәм карашын король кызында туктатты. Кыз исә үз итеп елмайды. Шул елмаюмы аны тынычландырды, ул кире урынына утырды һәм кырында бөкләнеп утырган мөбәткә мөрәҗәгать итте. - Син нинди йөк китердең инде атамнан? - диде. - Йөк-йомышың куанычлы, Бәһрам шаһзадә, атаң сине илгә дәшә. - Илгә, кайчан?! - Тиз арада, тиз арада, шаһзадә. Атаң чарасыз, - диде мөбәт һәм күз кыры белән генә Шахрайга карап алды. - Мин башта Сафура бикә кырына кайтырмын, - диде үзалдына сөйләнгәндәй Бәһрам бәк. - Менә бу угылны аның кулына тапшырырмын, Баланбирне. Аннары утырып уйлашырбыз. Ишетәсеңме, каһиным?.. - Ишетәм, ишетәм, шаһзадә, - диде әлегә кадәр бер сүз әйтми утырган каһин Шахрай. - Борчылма, шаһзадә, сылу бикәң сине үз йортында каршы алыр. - Ходай шулай итәргә ниятләгән булса, итәр, каһиным. Ә хәзер таралыгыз, тарал. Минем берүзем каласым килә. Иртәгә иртән-иртүк юлга!.. VI Кытай. 317-589 еллар. Төньяк Кытайда анархия дәвам итә. Төньяк Кытай җирләре тулысы белән диярлек варварлар кулына күчә. Варварларның дулкын-дулкын Кытай җирләренә агылып торулары 300 елларга кадәр сузыла. Кытай императорларын варварлар династиясе алыштыра. Башта Кытай халыклары белән Сөннәр династиясе идарә итсә, соңрак Кытай тәхетен Тибеттән чыккан Цянь кавемнәре алыштыралар. Кытай тарихыннан. Иран. 349-358 еллар. Бу елларда төньяк-көнчыгыш тарафларыннан Иранга һуннар үтеп керә башлыйлар. Шаһиншаһ Шапур гаскәре белән шул тарафка ашыга. Ниһаять, ул һуннар илтабары Керәмбат белән очраша (353-358). Каты орышлардан соң һуннарны җиңә һәм илтабар Керәмбатны әсир итә. Тик ул аны үтерми, калган яугирләре белән үзенә гаскәрбаш итеп ала. Шул мәлдән һуннар илтабары шаһиншаһ кул астына күчә. Шул ук елда шаһиншаһ Шапур һуннар илтабары Керәмбатның атлы гаскәрен ияртеп, Әмид каласына таба юнәлә һәм римлылар кулындагы каланы ала. Иран тарихыннан. Рим. 372-374 еллар. Ил чигендә гуннар (шул елдан рим тарихчылары һуннарны - гуннар дип яза башлыйлар) пәйда була. Моннан ике дәвер элек кытайлар тарафыннан куылган гуннар үтә көчәеп, Рим империясенә яу йөри башлыйлар. Гуннар шулкадәр күп санлы булалар ки, тиз арада Иделне һәм Дон буйларын билиләр һәм 373 елда Танаис (Дон) буендагы аланнарның башкаласын яулыйлар, ул гынамы, аланнар патшалыгын канат астына алалар. Әмма бериш алан кавеме Рим империясе җирләренә качып китәләр һәм империянең атлы гаскәриләре булып хезмәт итә башлыйлар. Рим тарихыннан. Станга кайтуга Бәһрам бәк атасы янына кайтып китмәде, кайтып китмәде генә түгел, ике туган халыкны - сарматларны һәм унукларны кушарга өндәп йөри башлады. Дәян атакай үлгәч, Бәһрам бәк үз кырына Көнбаш атакайны алды. Һәм Мәңгүк ханга чапкыны артыннан чапкынын җибәрә башлады. Имеш, унуклар йөзендә йөргән ак төрекләр сарматларга килеп кушылырга һәм куәтле халыкка әверелеп, римлыларга яу йөри башларга тиешләр. Мәңгүк ханга Бәһрам бәкнең киңәш-теләге ошады, тик ул аңа барыбер ышанып җитмәде. Сарматлар белән унуклар кушылган хәлдә Мәңгүк хан кем була да, Бәһрам бәк кем булып кала? Ул гынамы, Сафура бикә кем белән калачак? Ир-ат буларак ул һаман Сафура бикәгә тартыла һәм ансыз торуны күз алдына да китерә алмый иде. Ләкин илгә кайтуына айлар үтте, ә сылу бикәнең кырына кергәне юк - күңеле тартса да аягы бармый иде. Мәңгүк ханның егетләре сармат кызларына өйләнделәр һәм таштай-тукмактай балалар үстереп яталар икән инде. Иң күңелен кайтарганы, сылу бикәсе киңәшминитми, сорамый-эзләми шул кызлары янына баргалап тора һәм унуклар ыстанында югалгалый, ә бәлки Мәңгүк хан кочагына кереп чумгалыйдыр. Бәһрам бәк ни кылырга да белмәде, аның төп максаты - унунлир белән кардәшләшеп, аларны колбиләүче римлыларга каршы котырту иде. Һәм ул моңа ирешеп тә килә, тик менә шәхси тормышының җае китеп тора. Бәһрам бәк төрлечә уйлап карады, әле Мәңгүк хан алдына барып сөйләшәсе килде, әле сылу бикәсен алып, иленә качасы итте. Ләкин айлар үтә, елдан артып китте инде, тегесен дә, монысын да кылмады - ике арада тик тулганды. Ни гаҗәп, Мәңгүк хан да аның кырына килергә ашкынып тормый иде, сылу бикәнең кунакка йөрүе аңа килешеп китте, күрәсең. Шушындый сагышлы вә җанны кая куярга белми интеккән вә изаланган мәлләрдә ул атакае Шаһрай янына кермәде, ә анасы урынына күргән карчык кулында тәрбияләнгән король кызы янына юнәлде. Менә кем янында җанына тынычлану тапты ул. Юк, ул аңа кагылмады, ләкин күз карашы ук Бәһрам бәкне тынычландырыр иде. Ул белмәде инде исәеп, җитеп килгән кыз баладагы бу көчне, ләкин нәкъ менә әнә шул яшьлек гүзәллеге вә самимилеге аны юатыр, тынычландырыр иде. Ләкин бернәрсәне ачык белмәде Бәһрам бәк, бу мәлдә Мәңгүк хан да тәгаен ни кылырга белми аптырап калган иде. Бәһрам бәк алдында ул үзен гаепле тойды. Ләкин барып алдына төшәргә кыймады - горурлыгы бирмәде, хан ич ул! Шул ук вакытта йөрәкне нидер телә, йортына Сармат кызы Сафура килеп кергән саен яман гаептә тотылган берәүдәй тынычлыгын югалтыр иде. Ә башы-аягы белән Мәңгүк ханга гашыйк булган Сафура бикә аның күңелендә ни кайнавын күрмәде дә, белмәде дә. "Мәхәббәтне сукыр, диләр, әллә соң бу хәл чынлап та шулаймы?" - дип уйлар иде ул Сафура бикәнең кочагында калган һәм аның кайнар сулышын вә тәнен тойган саен, ул аны үзе дә ярата, үлепләр ярата, тик вөҗдан газабы кичерә иде. Ә ул газапны Сафура бикә белми дә, күрми дә иде, күрәсең. Яңа көн тугандай йортына килеп керә. Хан өендә тәмам чәчәк ата, язгы сандугач кебек сайрый башлый. Ә бит уенын-чынын бергә кушып кына башлаганнар иде кебек, киная-ирәешүләр аша ялкынлы мәхәббәт утына керделәр. Бу хак иде. Инде хәзер әнә шул ялкынлы шашкан мәхәббәттән чыга алмый интегәләр. Сафура бикә түгел, иң әүвәл Мәңгүк хан үзе интегә һәм иза чигә. Кайчан ул үзалдына кызарып куя, ниндидер яман гөнаһта тотылган баладай нәүмизләнә, хафага кала иде. Тик ни кылсын, Сафура бикәсенең китеп, атна-ун көнгә югалып торуы була, үзе үк аны тансыклый, Идел аша кычкырып чакырып китерәсе килә башлый. Илле язын уздырган кешегә табигый хәл идеме бу? Мәңгүк хан белмәде. Әнә шул халәт аны Бәһрам бәк каршына барудан тыеп торды. Мәңгүк хан ни кылырга белми җизнәсе Куриштан хәбәр көтте. Угланнары кайту, алар белән күрешү, башына ишелеп төшкән кысыр кайгыны оныттырып торыр кебек иде. Аннары уллары кайткач, ниһаять, сарматлар белән кушылуны да күтәрергә булыр иде, ягъни Бәһрам бәк кырына барып, шул хакта сөйләшүләр алып барырга. Ә Куриш җизнәсе бериш егетләрне җибәрсә дә, төпчеге Атилла олан белән мәргән меңбаш Сакмарны егетләре белән үзендә калдырган иде. Хак, Куриш җизнәсе аларны җибәрер һәм алар исән-имин ил-далага кайтырлар. Шуңа карамастан, Бәһрам бәк белән сөйләшүләр кыен булыр. Чөнки Сафура бикә кызларының бәбиләрен карарга килү сылтавы белән атна-ун көн саен унуклар ыстанына китә һәм Мәңгүк хан өендә югала иде. Әнә шул Сафура бикәнең һәм үзенең әлбәттә тиле мәхәббәтенә ышанып, күңел киңәшчесе Көнбаш атакайны хәтта Бәһрам бәк ыстанына җибәрде. VII Бәһрам бәк ыстанында Көнбаш атакай үз сәясәтен алып барды. Ул Бәһрам бәкне Тәңре диненә табынырга димләде, әмма Бәһрам бәк һәрчак төрле сәбәпләр табып, бу хәлне кичектерә килде. Әмма Көнбаш атакай аны һәрдаим бу мәсьәләдә борчып, бимазалап торды. Көннәрдән бер көнне алар чатырда икәүдән-икәү генә калдылар. - Яшермим, атакай, мин сезнең Тәңрегезне яратам, ихтирам итәм, тик бит мин утка табынам. Атам да, анам да утка табынганнар. Ахыр килеп, Ут алласы үз эченә күккояшны да, утны да, йолдызларны да ала. Димәк, сезнең Тәңре дә Ут диненә керәдер. Миңа билгеле булганы шул, атакай, моның өстенә безнең диннең "Авеста" дигән китабы бар. Ә Тәңре диненең безнең кулда юктыр. Борынгылар исә: китаплы халык - өметле халык, дигәннәр. - Аллалар турында бәхәс алып бару безне чарасыз гына итәр, Бәһрам бәк. Чөнки мин сезнең ни өчен, ни сәбәпләр аркасында сарматлар кырына килүегезне бераз чамалыйм. Бәхәссез, теләгегез изгедә... - Минем хәлемә керергә теләвегез өчен рәхмәт сезгә, атакай. - Батырбәк Бәһрам, шаһзадә, кичә генә Сафура кулындагы адаш угланың илегезгә алып киттеләр. Сафура бикә бер сүз дә әйтмәде, чөнки аның кулында үз улыдай күргән Баламбир углан бар иде. Миңа мәгълүм булганы шулдыр: атаң Рим императорына теш кайрап ята. Атаңның нияте ак төрекләр белән сарматларны кушып, сине аларга гаскәрбаш итү. Һәм шул гаскәр белән Рим тарафларына таба яу кузгалу. Моны, ни гаҗәп, ак төрекләр белән сарматлылар үзләре дә телиләр. Чөнки гомер-гомерләренә римлылар Германрих король кулыннан дала халыкларын сатып алдылар. Алар арасыннан елгыр вә мәргән егетләрне легионерлары иттеләр һәм аларны тел-иманнарыннан яздырып, үз атабабалары, ягъни канкардәшләре өстенә яу җибәрделәр. Атаң шаһиншаһ Ядигәр бик дөрес уйлый, колбиләүчелек исәбенә сорыкорттай яшәгән Рим империясенә ике яклап һөҗүм итәргә кирәк. Бары тик шул чакта гына гасырлар буена римлылар белән орышып яткан фарсылар уңышка ирешәчәк. Ләкин моның өчен сезгә, батырбәк Бәһрам, Тәңре диненә күчәргә туры килер, юкса сезне нә сарматлар, нә ак төрекләр кабул итмәсләр. - Мин сезгә таң калып утырам, атакай, күрәзәме әллә сез? Күрәзә түгелсез, күрәм. Беләсегез килсә, атакай, мине акыллы грек мөгаллимнәре укыттылар. Сезне кем укытты? Күрәсез, атакай, хөрмәт йөзеннән мин синең белән сез дип сөйләшә башладым. Чөнки әңгәмә барышында шуңа төшендем, без икебез дә бер үк нәрсә турында уйлыйбыз икән. Мин, атакай, сезнең йөздә үземә фикердәш таптым, менә бүген, хәзер. Минем беренче чарам, беренче кылган чарам, атакай, ике зур кардәш кавемне кушу булыр, һәм мин, сезнең ярдәм белән, бу ике халыкны тиз арада кушармын. Кушармын да, без бөтен көчебез белән Германрих корольгә ябырылырбыз һәм сез, атакай, бу эштә минем киңәшчем булырсыз. Көнбаш атакай, Бәһрам бәкнең бу сүзләрен гаҗәпләнә калып тыңлап утырды, ахыр торып, ишекле-түрле йөреп килде. Аннары шаһзадә Бәһрам каршына туктады да: - Минем бер шартым бар сезгә, батырбәк Бәһрам: кушылган халыкларга Мәңгүк хан - Хан булыр. Сез исә яубаш. Шулай булганда гына без барысына да ирешербез. - Мин сезнең белән ризамын, атакай! - диде шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә авызыннан шундый сүзләрне ишетүгә, Көнбаш атакай кояшчыгыш ягындагы ишек каршына тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. Моны күреп, Бәһрам бәк тә аның кырына тезләнде һәм үз алласыннан кыласы гамәлләре уң булсын дип, дога кылды. Ут алласыннан фатиха сорады. Сорады, әмма үзе уйланды: даланың ике зур кавеме кушылып, яубаш булып алгач, Бәһрам бәк үсәр, ә Сафура бикә тәгаен күләгәдә калыр. Ә менә аның халык алдында дәрәҗәсе төшмәс, чөнки ул яубаш булачак. Яудан кайткач, ә бәлки киткәнче үк, кулына төшергән Германрих кызына өйләнер. Әнә шулай барысы да үз эзенә төшәр. Әмма үз-үзен шулай дип юатса да, Бәһрам бәк күңелендә йөрәген көйдереп торган гарьләнү хисе кайнады. Сармат хан кызы кияве иде ич ул! Ярты дала халкын кулында тоткан дәһшәтле Сармат хан кызына өйләнгән кеше иде. Хәзер исә әнә шул сылу бикә аңардан бөтенләй йөз чөерде, унуклар ыстаныннан кайтып та кергәне юк. Ахыр килеп, шаһзадә ич ул, киләчәктә Римны да кулга төшереп, ил-дөньяны биләгән империянең тәхетенә утырасы кеше. Хак, теге яктан да, бу яктан да аның турында халык авыз чайкар. Чайкасын. Аның каравы, ул кулында дөнья халкын тотасы император булачак, ягъни шаһиншаһ. Аннары, нигә әле ул хәтле уфтана: Мәңгүк ханга арысланнан калган җәйран гына ич Сафура бикә. Ни борын чөерсә дә, унуклар ханы Мәңгүк аның калдыгына өйләнде. Хак, халык: "Бал искерми, кыз картаймый", - ди. Дисә соң! Бал искермидер, хак, ә менә кыз картая, моны гына яхшы белә иде Бәһрам бәк. Ул еш кына король кызы белән Сафура бикәнең йөз-кыяфәтен чагыштыра һәм һәрчак хәйран калып кинәнә иде. Ул отты, отты, оттырмады! Мәңгүк хан ни борын чөерсә дә, Сафура бикә Бәһрам бәкнең беренче хатыны булып калачак, ә аның өченче хатыны. Алар бик озак, һәркайсы үз дөньясына уйга чумып утырдылар, ахыр Көнбаш атакай аягүрә басты, Бәһрам бәккә кулын сузды. - Тәңре безне үзе кавыштырды, - диде. Икебезгә дә фатихасын бирде, атакай, икебезгә дә. Бәһрам бәк Көнбаш атакайны чатырыннан озата чыкты, күкрәгенә кулын куеп саубуллашты, һәм чатырына әйләнеп Керүгә, ул чатырына хәрам атакай Шахрайны чакыртып алды. Хәрам атакай бик тиз килеп керде. Бәһрам бәк аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. Дөресен әйтергә кирәк, Бәһрам бәк хорам атакайны яратып бетерми иде. Һәм бер хатын-кызлардан баш тартуы өчен генә түгел, ит ашамаганы өчен дә. Ул белә иде, Шахрай каһинны егет чакта ук хатынкызны яратудан мәхрүм иткәннәр һәм иң гаҗәбе, моңа ул үзе ризалык биргән, шул ук вакытта ошбу кеше авызына бер кисәк ит тә капмый иде, бары тик яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап тора. Шуңамы, күзләре тонык, йөзе саргылт. Иманы да сәер, хәрам ата Шахрай караңгылык белән яктылыкны, игелек белән яманлыкны таный, кылган гамәле дә, имеш, караңгылыктан яктылыкка омтылу һәм яманлыктан качу, игелеккә йөз тоту. Шаһиншаһ Шапур бабалары ике елга арасындагы җирләрне үз канаты астына җыярга теләп, Рим империясенә сугыш игълан итә. Каты бәрелешләрдән соң римлыларны җиңә Һәм император Валерианны бөтен гаскәре белән дияргә була әсир итә. Бәһрам бәккә соңгысы да мәгълүм, шаһиншаһ Шапур римлыларның бөтенесен, хәтта императорны да кол итә һәм алардан Иранда тиңе булмаган Бәнд-Кәйсәр дигән буа күтәрттерә, моның белән генә тынычланмый бабасы Шапур, Урта Азия җирләренә яу йөри һәм тураннарның Чәч (Ташкент) каласына кадәр барып җитә. Әнә шул чорда Иран империясенең ил чикләре ак төрекләрнең җәйләүбиләмәләренә кадәр барып терәлә. Ләкин мең еллар элек Иран шаһиншаһы Кир, Туран ханбикәсе Таңана тарафыннан җиңелгән кебек, Шапур гаскәре дә бәхетсезлеккә очрый - тураннардан җиңелә һәм куәтле санында йөргән шаһиншаһ үз җирләренә кадәр чигенергә мәҗбүр була. Ул гынамы, тураннарның атлы гаскәриләре куәтен татыган шаһиншаһ Шапур Туран илтабары белән солых төзи. Һәм шушы елдан Иран шаһиншаһлары әнә шул көчле вә куәтле халыкны үз ягына аудару сәясәте алып бара башлыйлар. Ары таба шаһиншаһ Ядигәрнең улы шаһзадә Бәһрамны сарматларга җибәрүе дә шушы сәясәтнең дәвамы итеп кабул иттеләр. Моны гына Бәһрам бәк яхшы аңлый иде һәм атасының сәясәтен хуплаган иде. Шул максат белән ул сарматларга килде, шул максат белән Сармат хан кызы Сафурага өйләнде. Ул гынамы, Сафура бикәдән нинди генә кимсетү тоймасын, ул сарматлар белән ак төрекләрне кушуга ирешәчәк. Моңа аның иманы камил иде. Сафура бикәне югалтуы шәхсән аны хафага салса да, сәяси яктан зур оту иде. "Әйе, оту!" - диде үзалдына Бәһрам бәк. Кушылган төрек кавемнәре белән иранлылар кушылып алгач, бу бердәм халык фарсылар империясен тиңе булмаган биеклеккә күтәрәчәкләр. ...Уйланырлык иде Бәһрам шаһзадәгә, уйланырлык иде. Ил-империяне исән-имин тоту өчен Рим тарихыннан гыйбрәт алырга кирәк иде атасына. Мөгаллиме грек аңа Рим империясенең төрле сәбәпләр аркасында икегә бүленүе хакында озаклап сөйләгән иде. Мөгаллиме сөйләве буенча Рим эра башында бөтен дөнья халкына үрнәк булырдай ил-дәүләт була. Рим башкаласына тиң бер илдә дә шәһәр булмый. Андагы мәһабә! сарайлар, зиннәтле храмнар, бинаөйләрне күргән кеше булган хозурлыкка сокланып туя алмаган. Эра азагында һәм хәтта эра башында әле "Бөтен юллар Римга илтә", дигән гыйбарә-әйтем халык теленнән төшмәгән. Ә ул чынлап та шулай булган. Рим империясенә ялланып, коллар җыйган Германрих король кебек куштаннар дөнья башкаласына колларны ташын кына торганнар һәм, әлбәттә инде, бөтен юллар бары тик шул шәһәргә барып тоташкан була, шул исәптән дөнья халыкларының байлыгы да. Ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында җимерелә башлый соң Рим империясе?.. Шул хакта сорагач, мөгаллиме Бәһрам шаһзадәгә болай дигән иде: "IV гасырда Рим императоры Константин үзенең башкаласын Византиягә күчерә һәм үзенә терәк итеп христиан динен ала. Хәер, Римны да ташлап бетерми император - тәүге традиция - коллар сатып алу Римда дәвам итә. Әмма 333 елдан соң, бу ел император Константинның Византиягә күчеп киткән елы, Рим дөнья халыклары башкаласы булудан туктый. Кем моңа сәбәпче була соң?.. Тәмам йөгәнсезләнгән император Гай Калигула, яманаты дөнья халыкларына таралган Нерон Клавдий. Бу кешеләрнең, ягъни императорларның кылган әшәкелекләренә көч-куәт биреп торган гүзәл затлар Мессалина, Поппея кебек азгын "бикә"ләр дә үз өлешләрен кертәләр. Әнә шул императорлар тәхеттә утырганда куәтле Рим үзенең мәшһүрлеген югалта башлый. Тубыгыннан алып, башына кадәр гөнаһка кереп баткан Рим империясе үзе казыган базга үзе төшә. Хак, дөнья куәтенә ия Рим тиз генә җимерелми, тиз генә куәте җуелмый. Кешелек Дөньясына үзенең үсеш үрнәген дә, җимерелә башлау гыйбрәтен дә биреп бетергән була инде Рим. Әлбәттә инде, империянең Төньяк һәм Көнчыгыш империяләренә аерылуы да моңа сәбәпче була. Константин Византиягә күчеп киткәч, тәүге башкала бушап калган кебек була. Көнчыгыштагы Римга башта Рим дип йөрсәләр дә, Византия төбәгенә урнашкан Рим күп тә Үтми тәүге Римны күләгәдә калдыра. Иң хәтәре, элек Рим империясе канаты астына көчләп җыелган халыклар мөстәкыйльлеккә йөз тота башлыйлар, күпләре империядән аерылып чыгалар, үз гаскәрләрен булдыралар, Римга буйсынмый башлыйлар. Нигездән чери башлаган Рим империясе - коллар исәбенә яшәгән дәүләт буларак, җылы сулы диңгезгә чыккан айсберг кебек эри, югала, таркала башлый". Шуңа карамастан, илдә коллар һәм пләбәйләр баш күтәрсәләр дә, Рим империясе суга бата башлаган кешедәй саламга тотынып булса да яшәргә тели. Ахыр, килеп, IV гасыр башында империянең якын-тирәсендәге халыкларны богауда тотарлык кына көче була әле. Менә нәкъ шул елларда империянең көнчыгыш тарафындагы илләрдә, төбәп әйткәндә, яһүдләр яшәгән Иерусалим каласында христиан дине аякланып китә. Ахыр явыз император Диаклетиан чарасыз кала һәм 305 елда империя тәхетен ике цезарена калдырып (Константин белән Лицәйгә), ялга китә, ягъни отставкага. Борынгы төркиләр ике тәкә башы бер казанга сыймый, дигәннәр, хак булалар, күп тә үтми ике цезарь арасыннан кара мәче уза. Алар икесе дә Милан каласына җыенга баралар һәм 313 елда христиан динен тыймаска дигән җыен чыгарган эдиктка кул куялар. Бу эдиктны, Римга кайткач, бар халыкка игълан итәләр. Моңа кадәр җәберләнгән, рәнҗетелгән христианнар тантана итәләр. Башкалага христиан диненә табынган руханилар агыла. Рим түрәләре, бигрәк тә Константин белән Лицәй, пошаманга калалар. Рим һәм римлылар, бигрәк тә куштан түрәләр элеккечә яшәргә һәм күңел ачарга теләсәләр дә, барып чыкмый, аларга христианнар комачаулыйлар, шул хәлдән соң патрицийлар, легионерлар кала капкаларын ябалар, христианнарны башкалага кертми башлыйлар. Менә шунда катгый рәвештә әмер бирмәсә дә, Константин христианнарны яклап чыга, ә аның ише цезарь Лицәй куштаннарны яклый. Империя башында утырган ике түрә арасында җитди каршылык туа. Ул арада Римга Иерусалимга барып, христиан динен кабул итеп кайткан Константинның анасы Елена кайта һәм ике түрәгә дә мөрәҗәгать белән чыга - калада христиан храмы күтәрергә һәм моңа мул итеп акча бирә. Шул хәбәр христианнарга ирешүгә, христианнар Константинга мәдхия, ә аның ише Лицәйгә каһәр укый башлыйлар. Бу хәл шул чиккә барып җитә ки, цезарь Лицәй үзенең яраннары белән Балкан тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр була. Ә Константин христианнар белән аны куа чыга, ул качкын цезарьны, ягъни ишен империягә хыянәт итүдә гаепли. Ике бертугандай ахири Византия җирендә канга-кан килеп сугышалар. Лицәй ягында орышларда чыныккан атаклы легионерлар, ә Константин ягында җаннарын аллага корбан бирергә әзер торган христианнар. Константин байрагында - зур тәре символы, Лицәй байрагында - Рим империясенең каракош сурәте. Орышка каршы төндә Константин төш күрә. Төшендә христианнар кулында зур тәре сурәте абайлый һәм шул төшендә күргән тәрене байракка төшертеп, орышка кузгала, ягъни улларының кулларына тоттыра. Әнә шулай римлыларның төшенә дә кермәгән һәм моңа кадәр Рим империясе җирендә булмаган канлы сугыш була. Ике яктан да чиксез-чамасыз кеше кырыла. Әмма христианнар өстен чыгалар. Константин Лицәйне әсир итә һәм тимер читлеккә утыртып, Римга озаттыра. Ә үзе Лицәйне җиңгән җирдә - борынгы греклар заманыннан ук Визант дип аталган төбәккә башкала күтәртә башлый, һәм бу каланы моңа кадәр эзәрлекләнгән, тау куышларында, идән асларында аллага гыйбадәт кылган христианнар күтәрә. Шул елдан Ауропадагы христианнарга, тулы ук булмаса да, ирек бирелә. Башкала салган Константин кала чиген үзе сызып бирә. Кала бик уңайлы урынга салына. Булачак каланың уңай ягын бик тиз күреп алган сәүдәгәрләр яңа калага олау-олау товар китерә "ашлыйлар. Моны күреп, күп тә үтми, Константин үзе дә Византиягә күчеп килә һәм Босфор бугазындагы көне белән үсеп тән шәһәрне башкаласы итеп игълан итә. Һәм бу кала, гәрчә Константин соңгы минутларына кадәр мәҗүси калса да, үләр алдыннан гына христиан динен кабул иткән булса да, бик тиз шкалага әверелә. Ә борынгы Рим һаман исә мәҗүсилеккә йөз кан, коллыкның соңгы терәге йөзендә дөнья тарихына кереп калган. Визант җире үзенең йомшак табигате, олы су юлы өстендә булуы белән тәмам дөнья сәүдә үзәгенә әверелә һәм күп тә үтми Көнчыгыш Рим - Византия империясенә нигез ташы салына. Бу чорларда Византия көне-төне белән үсә, ә РИМ көне-төне белән түбән тәгәри. Мөгаллиме әйтүе хак булса Лицәйне җиңгәннән соң Константин сугышта шәһит киткән христианнар каны белән битен юа һәм шунда христианнарга үлгәнче тугры калырга ант итә. Шаһзадә Бәһрамны да туган илендә шундыйрак язмыш көтмиме? Шаһзадә Бәһрам бу хакта атакае Шахрайга әйтергә курыкса да, уйларга кыйды. Заманында явыз император Диакдетиан христианнарны эзәрлекләп зур хата кыла - ялгыша. Бүген аның атасы шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрне эзәрлекли. Ул да Диоклетиан император көненә калмасмы? Менә бүген аның каршында атасы эзәрлекләгән мөбәтләрнең берсе утыра - Шахрай каһин. Әйе, ил тәхетенә утырыр өчен ул бүген ике юлның берсен сайларга тиеш. - Атакай, - диде, ниһаять, шаһзадә Бәһрам. - Атакай, әйт, әйтер сүзең. Атам сине бирегә нинди йөк белән юллады? - Дөресен әйтим, шаһзадә, мине атаң юлламады. Илдә тынычлык китеп тора, ә атаң шаһиншаһ Ядигәр барысына да күзен йомып, мөбәтләрне эзәрлекли. Ил каһиннары моңа риза түгел, шуңа күрә мине синең тарафка җибәрделәр. Шаһзадә Бәһрам янә бер тапкыр каһин Шахрайны күздән кичерде. Каһин борынгы ак төрекләрчә чем-карадан киенгән, сакалы юк. Хәрам атакайларның сакал-мыегы үсми дигәннәр иде, хак икән. Төс-йөзе саргылт, бер колагында зур гына дугасыман алка. Алтын алкада энҗеләр җемелди. Бар куанычы шулмы бу каһинның? Кем бу кеше аңа? Дусмы, дошманмы? Дошман һәрчак, һәр чорда да дошман инде ул. Әгәр дә мәгәр синең аны җиңәр әмәлең юк икән, сәяси хәйләгә кереш. Борынгы кытайлылар ак төрекләрне шулай җиңгәннәр, диләр, дипломатик юллар белән, алдый-йолдый, әйләндерә-тулгандыра. Заманында Иран шаһиншаһы Шапур бабасы да кыпчаклар атындагы ак төрекләрне шул юл белән алдый. Ярым утрак, ярым күчмә олуг далада гомер иткән туран-төрки халыклары белән Бөек Искәндәр дә дә күзгә-күз очраша. Тегеләрне җиңә алмаудан чарасыз калгач, Туран Илтабары кызына өйләнеп, төркиләр белән килешү төзи. Ахыр килеп, сасанидлар династиясе Иран тәхетен биләгәч, төрек-туран кавемнәренең илбашы Кошнаваз Иран шаһиншаһыннан ниндидер күләмдә ясак түләтә башлый. Ни чара кылмак кирәк, шаһзадә Бәһрам үзе шаһит, аталары бүген дә кыпчак төркиләренә ниндидер күләмдә ясак түләп ята. Кошнаваз илтабар Кытай сугышчылары белән орышта ятып кала, аның артыннан күп тә үтми, Шимбай хан да Тәңресе янына китә. Ниһаять, таралды, сибелде кебек иде кыпчаклар йөзендәге ак төрекләр, юк, тагын сарматлар белән кушылып янә куәткә ия була башладылар. Җитмәсә, шаһзадә Бәһрам үзе ук аларга ярдәмгә килде... Шаһзадә Бәһрам башын ике учына куеп, янә уйга калды. Мөбәтләр хәрәкәтен җитәкләүче ил каһиннары ниндидер сихри саннар уйлап тапканнар һәм шул саннарга сихри бер мәгънә салып, кешенең башын катыралар. Шаһзадә Бәһрам ул саннарны яттан белә. Җиде аша дүрт һәм унике. Дүрт санына дүрт мәгънә салынган. Беренчесе - капма-каршылык, икенчесе - вакыт өстеннән хакимлек иткән хәтер, өченчесе - тигезлеккә һәм камиллеккә йөз тоткан акыл, дүртенчесе - хушлашу бәхетен тою. Җидегә исә гадәти хәлләрдәге хәлләр керә: хакимият, идарә, саклау, үтәү, уйлану, фикерләү, хезмәт итү. Мөбәтләр фикереңчә, яктылык һәм караңгылык мәңгелек сугышта торалар, туктаусыз хәрәкәт итәләр. Шушы фәлсәфи караш аша каһиннар халык акылына үтеп керәләр, кешеләрне юлларыннан яздыралар. Ни тырышса да, Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең бу фәлсәфәсенә төшенеп җитә алмады... - Мин сиңа, атакай, уз фикеремне атамнан чираттагы чапкыным килгәч әйтермен, - диде ул шаһзадәдән җавап көтеп, сөрәеп утырган хәрам атага. Теге исә бер сүз әйтми, урыныннан купты һәм башын игән килеш чатырдан чыгып китте. VIII Гадәти көн түгел иде бу шаһиншаһ Ядигәр өчен. Дәүләтчелеккә береккән халык тормышы гадәттә бер теләккә, бер максатка юнәлтелгән була, шушы теләкмаксатның юнәлеше аз гына үзгәрә икән - бу инде дәүләт җимерелүгә таба йөз тота дигән сүз. Рим империясе җимерелү алдында тора, куәтле дәүләт хәзер диңгезгә бата барган корабның җилкәннәренә генә тотынып торуын хәтерләтә. Шушы фаҗига Иран империясенә дә килеп ятмыймы? Иртән иртүк тәхет ягына кереп утырган шаһиншаһ Ядигәр шул турыда уйлап куйды. Шуның өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк дигән нияткә килде. Әйе, ул Рим императоры Диоклетиан көненә калмас, тикторганда христианнар алдында көчсезлеген күрсәтеп, тәхетен генә түгел, дәүләтен сукбайларга калдырмас. Аның тәхетен биләргә менә дигән ике улы бар. Хак, аның иң ышанычлысы сарматларда, ләкин вакыты җиткәч, ул аны бик тиз илгә кайтартыр. Шаһиншаһ Ядигәр тәхет ягына вәзире Михрабны дәштереп алды. Өстенә кызыл төстәге чапан кигән, муенына кара шарф ураган, баш түбәсенә яһүдләр кебек чәйләшкә каплаган вәзире тәхет ягына керүгә, күкрәгенә кулын куеп, шаһиншаһка баш иде һәм Ядигәр күрсәткән урынга утырды. Бу вәзирнең гадәти урыны иде, ләкин шаһиншаһ утыр, дип ишарә ясамыйча вәзир беркайчан да утырмады, шаһиншаһын баскан килеш, аягүрә тыңлады. - Ил чикләрендә иминлекме, вәзир? - дип сорады шаһиншаһ Ядигәр вәзире йомшак кәнәфигә чумуга. - Кыпчаклар дип аталган ак төрекләр Кавказ якларын яулап йөриләр, алар токымындагы сабирлар Ибер, Әрмән чикләренә җитеп җәйли башлаганнар. Империябез чикләрендә дә тынычлык китеп тора, галиҗәнаплары. Шаһиншаһ Ядигәр бертын дәшми торды. Нәрсә әйтә ала ул, вәзире хаклы иде, чөнки сарматлардагы улы да шул хакта хәбәр итеп тора. Әллә нигә илдә тынычлык китеп тора. Моның өстенә сарай аксөякләре белән каһиннар берләшеп алганнар дигән хәбәр йөри. Бөтен азатларын кузгатып, кырып саласы иде дә үзләрен, әллә ни чабудан тоткан. Ни икәнен шаһиншаһ үзе дә ачыклап җитә алмый. Әмма шиге бар, каһиннарның дехканнарны кузгатулары бар иде. Дехканнар баш күтәрсәләр, эшләр харап. Ни кылырга тиеш ул?.. Хәтта вәзиренә дә ышанмый башлады, ул да шаһиншаһыннан нидер яшерә кебек. Тик башка чара бармы сиңа, Ядигәр? Бар ул, бар! Угылы Бәһрамны сарматлардан чакыртып алырга да, тәхетне ана васыять итеп, баш күтәрергә җыенганнарны кылычтан уздырырга... Кемгә дә түгел, үзенә. Тик бу хакта илдәүләт серен саклый алмаган вәзиренә әйтергә тиешме ул? Юк! Ләкин бит мөбәтләр кузгалсалар соң булып куюы бар. Юк, вәзиренә әйтмичә булдыра алмый, белсен. Мөбәтләргә бу хәбәр ирешкән икән, димәк, вәзире тараткан булачак. - Вәзирем, кайчандыр каһин Мани оештырып җибәргән мөбәтләр илне кулларына җыярга тырышалар. Заманында атам куенына сыенган христиан Абрам да үзен акламады. - Шаһиншаһ, христиан дине кешене дөньялыкта ук җәфа чигәргә өнди, дөньялыкта ук аны газапка түзәргә куша, христиан диненең төп максаты - адәм баласындагы кешелек сыйфатын кимсетү, түрәләргә сүз катмау, карусыз буйсыну, чарасыз калганда монастырьларга китеп котылу чарасы барбарын, ләкин бездә аларның берсе дә юк әле. Һәм булмый да калды, сез аларны илдән куып дөрес эшләдегез. - Син шулай дисең, вәзирем, ә бит Византиядә тау куышларында яшеренеп, нә алла булып җитмәгән, нә адәми затлардан аерылган яһүдкә гыйбадәт кылып яткан христианнар бүген ил башында утыралар. Ул гынамы, император Константинны баш каһин дәрәҗәсенә күтәрделәр. Бүген христианнар Византиядә тиңе булмаган храм өстенә храм салып яталар. - Мөбәтләрнең сасанидлар династиясе тәхетен какшатырга керешмәкчеләрме әллә, булмас ул?! - Шуның өчен безгә алданрак чарасын күрергә кирәк булыр, шаһиншаһ. - Мин мөбәтләр өндәгән тигезләүне беркайчан да кабул итмәячәкмен. Ишетәсеңме, вәзирем, беркайчан да! Илдәге адәмнәр генә түгел, адәм баласындагы кул бармакларын да тигез яратмаган Аллаһу. - Хак әйтәсез, шаһиншаһ, хак әйтәсез. Тик бит Фәрүздә мөбәтләр баш күтәрә башлаганнар инде. Аларны тиз арада тыю кирәк иде. - Иртәгә үк араларына ышанычлы шымчыларыңны җибәр, - диде Ядигәр шаһиншаһ вәзиреңә һәм утырган урыныннан кубып, йөреп килде. - Мин барысын да сез дигәнчә башкарырмын, галиҗәнаплары. - Бар, юлында бул, - диде дә шаһиншаһ ишек кырындагы сакчыга әйтте: - Миңа гаскәрбашны дәш! Вәзир Михраб баш ия-ия чыгып китте. Ядигәр шаһиншаһ барысын да яза барамы дип, бетекчесенә күз төшереп алды. Бетекче барысын да яза бара иде. Һәм шулай эшләргә тиеш тә. Иран шаһиншаһлары барысы да елъязмалар алып барганнар, шаһиншаһ авызыннан чыккан һәр сүз, һәм әмер, һәм боерык-фәрман бетекче кулыннан үткән. Ата-бабалары бетекчеләрне генә түгел, һәр сарай хезмәтчесен табибларга кат-кат күрсәтеп, карап-тикшереп хезмәткә алганнар, һәр сарай куштанын шаһиншаһ үзе сайлап алган. Гарипгорабаны сарай тирәсенә якын да җибәрмәгәннәр. Аз гына бөкресе чыгып торган әрмәннәр шаһы Валаршаны бабасы үзе җәзаларга боера. Фарсылар шаһиншаһы үзе дә тәнгә чиста, таза һәм сау-сәламәт була һәм балаларыннан да шуны таләп иткән. "Тән гариплеге акыл зәгыйфьлегенә китерә", - дип язганнар борынгы бабалары. Шаһиншаһ Ядигәр сарай тәрәзәсеннән бакчага күз ташлады. Матур сынлы, бакыр-кара тәнле эфиоп бакча гөлләрен карый. Бакчачының беләкләреңдәге сеңерләр уйнап тора. Шулчак бакчачы эфиоп янына пешекче кыз килде. Туран кешесе иде пешекче кыз, чынаяктай ап-ак тәнле, күзләре ачык һавадай зәп-зәңгәр. Пешекче кызны очраткан саен шаһиншаһ Ядигәр аның әнә шул куе зәңгәр күзләренә карый. Ул күзләр аңа мөлдерәп торган күлләрне хәтерләтә иде. Кызны сарайга гаиләсе белән туран сәүдәгәрләре китергәннәр иде. Кызны күргәч тә ошаткан иде шаһиншаһ Ядигәр. Пешекче кыз гаиләсендә барчасы да кыз кебек үк тулы йөзлеләр, зәңгәр күзлеләр һәм Кытай чынаягыдай ак тәнлеләр иде. Бер тапкыр пешекче кызны шаһиншаһ үз кырына дәштерде һәм бетекчегә ярдәм итәргә кушты. Пешекче кыз аның белән килешмәвен сиздереп, башын чайкады. Сарайда шаһиншаһка каршы килү ярый торган нәрсә түгел иде, әмма Ядигәр шаһиншаһ кызга бер сүз дә әйтмәде. Әнә шуннан соң шаһиншаһ кызга һәрчак игътибар итә башлады. Туран кызы тора-бара кай ягы беләндер аның күңелен биләде. Бер тапкыр ул аны бакчада очратты һәм аңардан: "Атаң кайсы төрки кавеменнән?" - дип сорады. "Унуклар нәселеннән", - диде кыз. Бу кавемне яхшы белә иде инде Ядигәр шаһиншаһ, чөнки ак төрекләр турында улы Бәһрам хәбәр итеп тора иде. Әнә шул куәтле кавемне илгә кушарга йөри иде дә инде угылы Бәһрам. Бу - шаһиншаһ Ядигәр теләге дә иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам бу эшне башкарып чыкса, шаһиншаһ Ядигәр ике дә уйламый тәхетен аңа васыять итәчәк... Тәрәзәгә баеп барган кояш нурлары төшә, ул арада бакчачы да, чибәр һәм сылу туран кызы да күренмәс булды. Шаһиншаһ Ядигәр тәхетенә таба узды, терәк итеп арысланнар сыны ясалган, йомшак Кытай ефәге белән тышланган урынга утырды. Ул арада тәхет ягына гаскәрбаш керде. Гадәт буенча гаскәрбаш аның әмерен басып тынлап торырга тиеш иде һәм ул шулай итте дә, тәхеткә җитәрҗитмәс туктады, шаһиншаһка баш иеп сәлам юллады, әмма бу юлы Ядигәр аңа утырырга урын күрсәтте, гадәттә бу урында вәзире утырыр иде. - Минем әмерем шул булыр сиңа, гаскәрбаш. Атна-ун көн дигәндә кимендә ун мең атлы гаскәр җый. Аларга биш мең җәяүле һәм кирәк кадәр азык-төлек белән олау иярсен. - Атлы гаскәр, фил куучылар, дөядә сугышучылар, олау һәм җәяүле яугирләр атна дигәндә сарай каршында булыр, галиҗәнаплары. - Кыл боерганны, гаскәрбаш. Мин сиңа ышанам. - Баш өсте, галиҗәнаплары, баш өсте. Гаскәрбаш урыныннан купты, кабалана төшеп чыгып китте. Гаскәрбашның кабалана-кабалана чыгып китүен шаһиншаһ ошатмады, әмма аны туктатмады. Кузгалды һәм янә бакча ягына караган тәрәзә янына килде. Бакчада берәү дә юк иде инде. Вак таш сипкән сукмакта алгөл чәчкә ята. "Туран кызының йөрер юлына бакчачы эфиоп ташлаган", - дип уйлады шаһиншаһ һәм үзалдына көлемсерәп куйды. Гүзәл, чибәр иде туран кызы, шаһиншаһ булса да, гүзәллеккә сокланудан ул да мәхрүм түгел иде. Кисәк ул борылды һәм кыю адымнар белән кораллар бүлмәсенә үтте. Монда ни генә юк иде: борынгы бабалары кулланган кораллардан башлап, сакал кырырдай үткен һәм җиңел кылычлар, төркиләрдән алган сызгыра торган уклар, тоташ тимердән эшләнгән калканнар, төркиләрнең еракка ата торган озын керешле җәяләре, саплары зиннәтле ташлар белән бизәлгән хәнҗәрләре, һәр гасыр саен кеше үтерү өчен эшләнгән кораллар камилләшә барган. Киң грек ятаганнарын татар тимерчеләре ясаган җиңел кылычлар алыштырган. Күр әле, заманалар үтә барган саен корычның катысын, коралның җиңелен һәм камилен төркиләр ясаганнар. Болгар тимерчеләре ясаган коралларны кытайлыларга гына түгел, иранлыларга да китереп сата башладылар. Тик бер нәрсә турында уйламыйлар кебек шаһиншаһ Ядигәргә төркиләр, тора-бара бу коралларның очлары төркиләрнең үзләренә таба борылуы бар ич. Һәм заманалар үткән саен шулай булыр да. Әйе, татар тимерчеләре аша булса да, сугыш кораллары камилләшә, ә менә халыклар белән идарә итү нигәдер кыенлаша бара. Әйтик, халыклар белән идарә итү аның бабаларына бер дә кыен булмаган, һәрхәлдә тарихчылар шулайрак язалар, ә менә шаһиншаһ Ядигәргә ил белән идарә итү елдан-ел кыенлаша бара. Ил белән идарә итүдә шаһиншаһ Ядигәр реформалар да уздырды, сарай куштаннарын да алыштыра торды, һәр өлкәгә үз кешеләрен куйды һәм аларны үз кырына дәштереп, ике-өч айга бер хисап алды, аларга яңадан-яңа бурычлар йөкләде, киңәшләр бирде, зарларын тыңлады, ярдәм кирәгеңә ярдәм итте, ярдәм итеп тә аякланып китә алмаганнарын алып атты. Өлкә түрәләре аңа башкалада тураннар базарын ачарга үтенделәр. Имеш, чыдам вә гаскәри атларны тураннар гына саталар, корал турында әйтеп торасы да юк, дирбияләре дә иң югары камиллектә. Ләкин әрсез туран-төркиләр корал һәм атлар белән бергә базарларына коллар китереп тә сата башладылар. Алар сәүдәгәрләрендә кызыл йөзле аланнар, сипкелле готлар, сары тәнле җүҗаннар да, хәтта үз халыклары да булыр иде, бигрәк тә күпләп кызлар китерерләр иде. Кызлары чибәрләр, күз алмалы гүзәлләр булыр, фарсы байлары һәм куштаннары туран кызларын бик теләп алырлар иде, ә Туран иле сәүдәгәрләре үзләре исә кара чәчле, тутсыл йөзле фарсы кызларын сатып алып китәрләр иде. Әнә шушындый уйлар белән шаһиншаһ Ядигәр баскычлардан түбән төште һәм тар сукмаклар аша ял бакчага чыкты. Кояш яңа гына баеган, җир өстенә эңгер иңеп килә. Һава җылы, ләкин күрер күзгә якты иде әле. Храм ягына таба рухани мөбәт атлый, озын киеме аягына урала. Мөбәт атакай, нидер сизенеп, әйләнеп шаһиншаһка карады, бермәл ни кылырга белми торды, ахыр юлын дәвам итте, туктамады, башкалар кебек шаһиншаһка баш имәде. Яратмады шаһиншаһ Ядигәр руханиларны. Аның уенча, нәкъ менә алар котырталар иде халыкны. Храм ягыннан утка ташланган чүпрәк исе килә. Каһиннар надан халыкларны әнә шулай чүпрәкне утта яндырып дәвалыйлар. Теге бичара чүпрәк төтене исенә түзә алмый йөткеренә, тончыга башлый. Ахыр, бичаракай бу хәлдән котылу өчен, мин сәламәтләндем инде дип, чыгып китү җаен карый. Берише исә шул чүпрәкне исни-исни храмда ук җан тәслим кыла. Кая илтәләр ул бичараларның мәетләрен, шаһиншаһ Ядигәр кызыксынмады. Соңыннан бу хакта сорагач, вәзире җиткерде: мәетләрне идән астындагы арысланнарга ташлыйлар икән. Бу хәлне белсә дә, шаһиншаһ Ядигәр вәзиренә бер сүз дә әйтмәде. Аның мөбәтләрне бер селтәнүдә юк итәсе килә иде. Шуның өчен ул руханилар күләгәсендә секта группы оештырып йөрүче мөбәтләрнең әкәмәтләренә күз йома килде, вакытын көтте һәм менә ул көн килеп җитеп ята. Шаһиншаһ Ядигәр кинәт борылды да, храмга таба атлады. Шул чакта аның каршына туран кызы килеп чыкты. Шаһиншаһ булса да, кинәт булгангамы, Ядигәр каушап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды. - Чәчкә мин, Чәчкә атлы мин, галиҗәнаплары. - диде кыз чак кына чүгә төшеп. - Анам янына барам, ул сезгә моңа кадәр күрмәгән аш хәстәрли. Ул аны туктатасы һәм иңнәреннән алып, күзләренә карыйсы итте, тәүгечә. Аның моңа хакы да бар иде, шаһиншаһ ич ул! Сарайдагы җарияләр аның белән булыр өчен җаннарын кыярга әзерләр, ә бу кыяр-кыймас тора, җитмәсә тулынкы, күперебрәк һәм дымланыбрак торган авызын каплады. Дәрес, яулык очы белән генә, әмма зәңгәр күзләре бу хәлдән тагын да төсләебрәк китте сыман. - Ач йөзен, Чәчкә, сиңа шаһиншаһың бага. Ач, минем синең гүзәл йөзең күрәсем килә. Кызның битләре тагын да алсуланып китте һәм ул әкрен генә йөзен ачты, керфекләрен түбән төшерде, ахыр хәтта керфекләрен каккалап, шаһиншаһка багарга кыйды. Ул арада храм яклап берәү тамак кырды, ул да түгел, куаклар арасыннан бакчачы эфиоп килеп чыкты. - Чәчкә, - диде бакчачы шаһиншаһны күрмичә булса кирәк. - Чәчкә, сине әниең дәшә. Шаһиншаһ Ядигәр бакчачыга әйләнеп карады, ә теге шаһиншаһны күрде дә кулы-йөзе белән җиргә капланды. - Йә, тор, бар юлыңда бул, - диде аңа шаһиншаһ Ядигәр, аның бүген кәефе әйбәт иде, киң күңеллелек күрсәтте. Аны барысы да күзәтәләр иде. Ул моңа шаккатмады, аны барысы да яшеренеп саклыйлар иде һәм ул шулай булырга тиеш иде дә. Чөнки ул шаһиншаһ. Тик бит шаһиншаһка күз-колак булырга вәзир азатларына кушкан булса, бакчачының моңа хакы юк иде. Кинәт кенә кызык булып китте шаһиншаһ Ядигәргә. Үз сараенда, үз бакчасында, әмма аны күз карасыдай саклыйлар. Шул вакыт урам яклап азатлар җырлап җибәрделәр. Шаһиншаһ Ядигәр тураебрак басты, бөтен тәнен вә калебен, барлык әгъзаларын чемердәтеп, күңелен горурлык хисе биләде. Җыр тантаналы төстә бер ерагайды, бер янә көчәеп китте, шаһиншаһ Ядигәрнең бала йоннары кузгалып киткәндәй итте. Ләкин шул мәлдә икенче бер тавыш колагына килеп орылды. Азатлары кинәт сорнай кычкырта башладылар. Бу азатларны йокыга дәшү быргысы иде. Азатларның торак урыннары шаһиншаһ сарае белән янәшә генә һәм азатларның торагы урам яклап кеше менмәстәй дувал белән уратып алынган иде. Сарай алына менгән һәр кеше сакчылар угына тап булачак иде. Моны бабасы шаһиншаһ Шапур шулай эшләткән һәм шул тәртип әле булса дәвам итә. Кыз китеп барды, шаһиншаһ Ядигәр храм баскычлары буйлап күтәрелә башлады, ахыр, эчкәре үтте. Храм эченә ярым караңгылык иңгән. Мәңгелек ут янына каһин атакай баскан һәм каршында утырган иптәшкә нидер сөйли. Утка җитәр-җитмәс шаһиншаһ туктады, ул каһин атакайның баштагы сүзләрен ишетмәсә дә, соңгыларына колак салды. "Дөнья галәмендәге утка, суга, җир-туфракка бер генә адәми заты да ия була алмый. Шулаймы?.. Берәүләр бай, берәүләр ярлы - гаделлекме бу?! Ә бит кешелек бар тапкан малны да тигез итеп бүлгәндә генә адәм балалары барысы да җитешле яшәрләр иде!" Ут сандалы тирәли утырган дәрвишләр каһин атакайның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар һәм сихерче зәрдәшкә ышаналар иде бугай. Әйе, ихластан ышаналар. Моны шаһиншаһ Ядигәр тезләнеп утырган һәм кымшанырга да курыккан бәндәләрнең йөзләреннән үк күрде. Ләкин кирәкмәс, сабыр итәргә кирәк. Тиздән, бәлки бер атнадан ук, барысы да бетәр. Шаһиншаһ белә иде, бер хакыйкать бар: Ходай Тәгалә һәр кешене үз язмышы белән яраткан. Кабул итсәң, кабул ит язмышын, кабул итмәсәң, хет башың ташка ор, яисә мәңге ашмас хыял белән яшә, йә бу якты дөньяны ташлап кит. Телисен - утка ташлан, телисең - суга. Ашыкканнарга ук-кылыч кебек җиңелрәк үлем дә бар. "Ук дигәннән, - дип уйлады шаһиншаһ Ядигәр. - Шаһзадә Бәһрамга атчабар җибәрергә кирәк. Кайтсын. Ә үзем азатларым белән баш күтәрергә җыенган Фәрүз каласына юнәлермен. Мин андагы бер генә мөбәтне дә, аңа каршы чыккан бер генә каһинны да исән калдырмам. Берсен дә!" Шаһиншаһ Ядигәр храмнан чыгып китте. Баскычлардан төшкәч, ул үзалдына сөйләнгәндәй: "Тагын ни дип әйтте соң әле бичара бәндәләргә бу каһин? Әйе, шаһ булса да, кол булса да адәм баласын бер үк кабер көтә, диде бугай. Менә монысында син хаклы, каһин, хаклы. Безнең барыбызга да җиде ар-Шин җир җитә, һәммә кешегә дә, бай булса да ул, ярлы булса да, эт сурәтеңдә кол булып йөрсә дә. Иртәгә булмаса, Фәрүздән Кайткач, сине, шаһиншаһка каршы чыккан каһинны, Җәһәннәмгә озатырлар. Ходай барысын да тигез яратып та, һәр кешегә үз язмышын бирүгә карамастан, син аларны тигезләр дип тәкърарлаган өчен, надан вә гыйбат адәмнәр күңеленә коткы салган өчен. Бәлки әле мин сине, зәрдәш каһинын, идән астындагы арысланнарга ташлатырмын, адәм рәтендә җирли дә алмаслар үзеңне. Йокларга юнәлергә тиеш булса да, сарайга кайтуга, багучысыннан вәзирен дәштерде һәм чапкынын чакыртты, ә бетекчесенә барысын да язып барырга кушты. Әмерен бетекчесе язгач, дөрес язганмы дип, Ядигәр төргәкне сүтеп, укып чыкты. Бетекче бер хәрефне дә төшереп калдырмаган иде. Улы Бәһрам бәкне чакырткан кәгазьгә кулын салды, мөһерен сукты һәм төреп, чапкынына тапшырды. Чапкынына юлдаш итеп, унуклардан килгән азатын бирде. Унук азаты саргылт чәчле, зәңгәр күзле, кирәкмәгән озын буйлы иде. - Аякларың җиргә тимиме? - дип сорады шаһиншаһ әзмәвердәй гәүдәгә игътибар итеп. - Өзәңгеләрем озын минем, шаһиншаһ, - диде унук азаты. Шаһиншаһ Ядигәр үзалдына елмаеп алды, чапкынына төргәкне бирде. - Шаһзадәсез илгә кайтмыйсың. Ак юл сиңа! Исән-имин йөр! Сакчылары чапкын һәм унук азаты артыннан ишекләрне яптылар, ә шаһиншаһ бермәл чапкыны чыгып киткән ишеккә карап торды. Ике-өч ай дигәндә шаһзадә илдә булыр һәм шунда барысы да хәл ителер, ә ул арада шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрдән арыныр. Башбирмәсләрен дар агачларына астырыр, зинданнарга ташлатыр, арысланнардан ботарлаттырыр. Күңеле белән ул моңа әзер иде инде - Иран шаһиншаһы Ядигәр. IX Варварлар империягә хезмәткә күчә башлыйлар Беренче гасыр башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш империяләре гаскәрләренә "федерат" йөзендә гот һәм гун кавемнәреннән чыккан халыкларны яллый башлыйлар. Аларның барысын да бары тик сугышчылар итеп кенә алалар. Империя полководецлары өстенлекне атлылардан торган туннарга бирәләр, шул исәптән атлар белән генә сугышкан аланнарга, аварларга, болгарларга ташлама ясыйлар. Кара Диңгез һәм Дунай буйларында көн күргән герман кавемнәре исә - готлар, геруллар, вандаллар, гепидлар һәм лангобардлар сөңгеле атлы гаскәрдә хезмәт иткәннәр. Бу чорда әле Византия империясендә җәяүле гаскәриләр күп була, алар нигездә готлардан, славяннардан, франклардан һәм бургундлардан торганнар. Шуңа карамастан, күп тә үтми Рим империясе егыла. Империянең егылуына, Ауропа тарихчылары язганча, бер дә варварлар сәбәпче булмый, ә империя бөтен сәләтен биреп, эчтән чери башлаган була. Византия императоры Лев I һәм аның дәвамчысы император Зинон варвар-федератларның гаскәриләренә ышанмыйча, империянең эчке төбәкләреннән гаскәриләр җыя башлый. Нигездә - исаврийлардан. Әнә шулай империянең үзеннән оештырылган гаскәриләр ялланып хезмәт иткән гаскәриләрне әкрен генә кысрыклап чыгара башлыйлар. Бу хәл ялланып хезмәт иткән варварларга бер дә ошамый. Император Юстиниан чорында инде ялланган гаскәриләр белән җирле халыктан җыйган гаскәриләр саны тигезләшә. Фарсылар һәм юлбасар вандаллар белән сугышканда император Велизарий төп өч типтагы гаскәриләргә генә таяна һәм ышаныч белдерә: федератлыкка кергән җиңел укчы атлы гуннарга һәм авыр сөңгеле атлы готларга һәм җирле җәяүлеләргә. Гуннар дошман белән маңгайга-маңгай килеп бик сирәк сугышалар, башта алар дошманны уктан алалар, уклары беткәч, арканга күчәләр һәм шул ысуллар белән еш кына үзләреннән көчле дошманны да җиңүгә ирешәләр. "Двесте лет прожили они в соседстве. И когда наступили пора дальных походов на Европу, двинулись не хунны и угры, а потомки и тех, и других - гунны. Хунны стали ядром его угры - скорлупой гуннов." Маршал: "Правда, сказанная злобно, лжи отъявленной подобна". История воин. стр. 240. "Сугышлар тарихы" китабыннан. Меңбаш Сакмар угорларның агач сынга, ә кайбер ыруларның аюларга табынуларын белә иде инде. Ул ике ел Куриш илтотар кырында угор яугирләрен атта йөрергә һәм атта сугышырга өйрәтте. Ә үзе Сакмар меңбаш Тәңре диненә тугры калды. Шуңа карамастан, угорларга бик яхшы таныш булса да, аны да янган учак аша сикерергә мәҗбүр иттеләр. Бу - үзенә күрә бер йола иде, кешеләрне гөнаһларыннан арындыру. Имеш, угорларга килгән һәр кеше ут аша сикереп, чистарынып, алар арасына керергә тиеш. Учак аша сикерү белән Куриш илтотар аны колач җәеп каршы алды һәм, әлбәттә, кайнешләре Рухил белән Рамулны да. Аннары илтотар тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла оланны көтеп алды. Илтотар Куришның кырында ук Айгөл апасы. Барысы белән дә күрешкәч, ул учак аша иң соңыннан сикергән һәм бераз чәчләрен көйдергән Атилла энесен кочагына алды һәм шатлыгыннан елап ук җибәрде. - Канатлы энем килгән минем, канатлы энем... Аннары аларның барысын да илтотар Куриш агачтан салган сараена таба алып китте. Угорларның гадәте буенча кунактан алда аның ризыгы йөрергә тиеш икән, сарай капкасына җитүгә, алар каршына зур-зур агач табакларга салып, кыздырылган казлар тотып, бер көтү кызлар чыкты. Алар башта казны Рухил белән Рамул угланнарга, аннары башкаларга бирделәр. Килгән кунаклар казның теләсә кайсы кисәген алды һәм ризыкны ашагач кына каерып ачылган капкадан керә алды Килгән кунаклар барысы да сарай капкасыннан үткәч кенә Куриш илтотар янәшәсендә торган хатынына әйтте: - Рухил белән Рамул казларның канатларын ашадылар, алар тиздән илләренә кайтып китәрләр, ә Сакмар меңбаш белән тимерче һәм Атилла олан казларның күкрәк итен ашадылар вакытлыча булса да алар бездә калырлар... - Бик яхшы, мин энемне сагынган идем, - диде хатыны Айгөл. Килгән кунакларны кыздырган казлар белән каршы алу - угорларның үзенә күрә гореф-гадәтләре иде, бу нәрсәгә унуклардан килен булып килгән Айгөл баштан ук җитди нәрсә итеп карамаган иде, хәзер дә ир-канаты белән шундук килеште. Тәхет ягына үтүгә, Айгөл апасы Атилланы кочагына алды һәм ир-канаты Куриш җизнәсенә карап: - Күр әле моны, күр әле, җизнәсе, ничекләр үскән, бүген үк өйләндерер егет булган бит, - дия-дия Атилланың аркасыннан сөеп алды. Куриш илтотар гәрәбәдәй нараттан яңа сарай күтәрткән иде. Сарайның дивар бүрәнәләре тигез итеп шомартылган, тәрәзә тирәләре нәкышләнгән. Куриш илтотарның тәхете дә сырланып, матурлап ясалган иде - терәкләрендә аю сыннары. Агачтан уелып ясалган булсалар да, аюлар тере кыяфәтенә кертеп эшкәртелгәннәр һәм буялганнар иде. Атилла олан түзмәде, барып, аюларны тотып-тотып карады. Куриш илтотар тәхеткә утыруга, килгән кунаклар уң һәм сул якларындагы түмәрләргә утырдылар. Атилланың апасы Айгөл илтотарның уң кулындагы чак кына калыша төшкән кечерәк тәхеткә чумды һәм Атилла оланны үз кырына алды. Шулчак алар кырына сары чәчле бер кыз килеп басты. Кыз чәчен зәңгәр тасма белән маңгае аша бәйләгән, күзләре зәңгәр, өстендә Кытай ефәгеннән тегелгән зәңгәрсу төстәге күлмәк, күлмәгенең якалары җофар тиресе белән каелган. - Син кем? - дип сорады Атилла кыздан. - Мин - илтотар кызы. Ә сине атам бездә калдырыр, чөнки син каз түшен ашадың, Сакмар меңбаш та калыр, - диде сары чәчле кыз җитди рәвештә аңа таба карамый гына. Гаҗәпкә калудан Атилла олан бермәлгә ачкан авызын яба алмый торды, әйтер сүзен әйтер иде, кинәт кенә җавап бирмәде түгел, аннары ни хакы бар ниндидер бер кызның аны - Мәңгүк хан угылын угорларда калдырырга. - Мин - унуклар ханы Мәңгүк угылы Атилла, - диде ул, ниһаять. - Минем исемем Күркәм, әтием илтотар Куриш миңа син Кырына басарга кушты. Әтием сезнең егетләргә кызларыбызны бирәчәк. Хәзер без аш ягына узабыз, мин синең белән янәшә утырачакмын. Синең апаң Айгөл минем әнием. - Димәк, без кардәшләр. - Кардәшләр, - диде кыз бер дә исе китмичә. - Анам да шулай диде. Ниһаять, ике үсмернең сөйләшүләренә Айгөл дә колак салды. Балалар зурларны бөтенләй тыңламыйлар, үз дөньяларына кереп чумганнар иде. Айгөл хатын балалар сөйләшүендә ниндидер олылар сөйләшүендәге мәгънә күрде. Кызы Күркәм артыгы белән кыю сөйләшә кебек тоелды аңа, бу исә үсмер кызга килешми кебек тоелды анага. Шуңа күрә Айгөл апасы Атилла энесенең колагына иелә төште һәм: - Күркәм минем кызым түгел, асрауга алдым мин аны, - диде. Атилла олан аптырабрак кызның йөзенә бакты һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды. - Кем кызы соң ул? Нигә шулай кыю кылана? - дип сорады апасы Айгөлдән. - Готлардан килгән хатыннан ул, анасы үлде, минем янда үсә. Матур кыз, кыю. Яратам мин аны, Атилла. Син дә ярат, ятим ул. Телисеңме мин аны сиңа кияүгә бирәм. - диде Айгөл апасы уенын-чынын бергә кушып, елмая-көлә. Атилла олан янә бер тапкыр кызга күз төшереп алды. Чибәр иде кыз, хәтта ул ана артыгы белән ошый иде. Атилла апасы колагына сузылды. - Миңа өйләнергә иртәрәк шул әле, апам, - диде. Апасы аны кочагына алды һәм аркасыннан сөеп куйды. - Егет инде син, җиткән егет, энем. Телисеңме, мин аны сиңа биреп җибәрәм?.. - Телим, - диде Атилла барган әңгәмәне ихлас чынга алып. Ул арада үзенең гөлдер тавышы белән Куриш илтотар сөйли башлады. Барысы да тын калдылар. - Кардәшләрем, унуклар ханы Мәңгүк минем кайнешем, ул үзенең асыл егетләрен безнең тарафка кызлар алырга җибәргән. Безнең бабаларыбыз борын заманнардан ук кызлар алышып яшәгәннәр, бу хәл ары таба да шулай булыр. Хәзер аш табына узыйк, унукларның асыл егетләрен аш ягында кызлар көтә. Аш ягына рәхим итегез, кардәшләр. Кунаклар күрше аш табыны ягына кузгалган арада Атилла янәшәсендә басып торган кызның кулыннан эләктереп алды һәм Куриш җизнәсе янына үтте. - Куриш җизнәй, Куриш җизнәй, мин дә өйләнәм, - диде барысын да сагаерга мәҗбүр итеп. - Син дә өйләнәсеңмени?! - дип гаҗәпкә калгандай сорады шаярта төшебрәк Куриш җизнәсе. - Айгөл апасы, әллә соң унукларның бу егетен дә бер җайдан өйләндерәбезме?.. - Мин аларга фатихам бирдем инде, Куриш. Тәхетеннән торып, аягүрә баскан илтотар Куриш чарасыз калуын аңлатып, кулларын җәйде һәм хатынны үз янына дәшеп: - Бу балаларны аерым табынга утырт, - диде. Табын янында илтотар Куриш Рухил белән Рамул кайнешләрен үз кырына утыртты. Ләкин егетләрнең күрше яктагы табында утыручы кызлар чырылдавына артык игътибар итүләрен күреп, кайнешләренә яшьләр табынына күчеп утырырга кушты. Рухил белән Рамул кайнешләре көләелмая яшьләр табынына күчеп утырдылар. Кайнешләре киткәч, Куриш илтотар хатыны Айгөлгә карап, елмаеп куйды һәм бер сүз белән: - Яшьлек бәласе, - диде. Шунда Куриш илтотарга Сакмар меңбаш якыная төште һәм кыяр-кыймас кына: - Хөрмәтле илтотар, элек килгәндә минем сезнең бер чибәрегезгә күзем төшкән иде, кияүгә бирдегезме аны, әле булса... - Әле булса сине көтә ул кыз, меңбаш, әле булса сине көтә, - диде илтотар урынына аларның сүзләрен ишетеп торган Айгөл кардәше. - Әйе, ул чибәр кыз кияүгә чыкмады. Булмады түгел, булды андый хәл, үгетләп тә карадык, - диде илтотар Куриш һәм җөпләп: - Ул чибәр сине көтте, сине көтте, меңбаш Сакмар. Бар, әнә ул яшьләр арасында утыра, әнә-әнә үзе дә синнән күзен дә алмый. Анасы дим, дәш әле Сакмар меңбаш тансыклаган кызны. Дәш-дәш, мин аларны үзем кавыштырасым килә. Тик бер шарт белән, - дип янә Сакмар менбашка таба борылды илтотар Куриш, - син ана бүген үк өйләнәсең. Бүген өйләнмисең икән, мин аны башкага кияүгә бирәм. - Мин сезгә шул чибәрне сагынып килдем, Куриш илтотар. - Тукта, меңбаш, мин шартымны әйтеп бетермәдем. Өйләнәсен һәм бер-ике елга булса да бездә каласың. - Мин кеше кешесе, илтотар, минем буйсынган ханым бар. - Ханың белән мин үзем сөйләшермен. Иртәгә үк чапкыным җибәрермен, һәм ханын минем белән килешер. Сез мина бер көтү ат куып китердегез. Аларны өйрәтергә, минем егетләрне атта орышырга өйрәтерсең. Сине генә түгел, тимерчегезне калдырам әле мин. Мәңгүк ханга гына түгел, миңа да ат дирбияләре, камил кораллар кирәк. - Мәңгүк хан тимерчегә Атилла оланны да тапшырган иде, күз-колак булырсың дигән иде, илтотар. - Атилла олан да калыр, меңбаш, апасы янында калыр. Без аңа тамгалы уклар ясатырбыз, ул да егетләр арасында булыр. Угорларның илтотары беренче карашка йомшак табигатьле кеше кебегрәк күренсә дә, каты куллы кеше иде. Аның унуклар ханы Шимбай хан кырына кызының кулын сорап килә. - Менә, балакай, шул булыр синең киявең, - диде Куриш штотар. - Без угорларда егетләрне өйләндерү, кызларны кияүгә бирү өчен артык мәшәкатьләнеп тормыйлар. Айгөл апагыз чәчләрегезне чәчкә бәйләр, ә мин үз фатихамны бирермен. Бер сүз белән, сез бүген кияү егет һәм кәләш. Барыгыз, үзегез теләгән урынга утырыгыз, ял итегез, соңыннан сезне Айгөл апагызның кызлары мәхәббәт өенә озаттырыр. Сакмар меңбаш сөйгәне Айсылуның кулыннан алды һәм Айгөл якташы янына килде, ә теге исә яшьләрнең чәчләренчәчкә әйләгәндәй итте. Шуннан соң яшьләр күзгә-күз карашып алдылар да, ишләре табынына таба кузгалдылар. - Менә туй дигәнебез башланды да, - диде Куриш илтотар. - Синең белән миңа, Айгөлем, эш күп булыр бүгениртәгә. - Куанасы ит, Куриш, куанасы ит, көннән-көн унуклар белән угорлар татулаша, берләшә бара. - Адәм балалары гына түгел, йолдызлар да берләшәләр, дигәннәр безнең бабаларыбыз, анасы, йолдызлар да. Син монда, анасы, табынны кара, минем тимерче белән сөйләтәсем бар Тимерчеләр җитми миңа бүген, тимерчеләргә мохтаҗ мин. Ә бүген Ходай аны үзе миңа җибәргән. Куриш илтотар ике чокырга мөлдерәмә әче бал тутырттырды да туп-туры тимерчеләр башы Тугран янына китте. Килде аңа урын бирделәр, кружкаларны тирмәнче куйды да, тимерче янәшәсенә утырды. - Синең яныңа килдем, тимерчеләр башы. Тимерчеләр башы урыныннан купты, күкрәгенә кулын куеп баш иде. - Илбашына баш иям, Куриш илтотар. - Утыр әле син, утыр. Тот менә бу Куриш илтотар биргән әче бал тулы кружканы, әүвәл берәрне эчеп куйыйк. Соңыннан сөйләшербез. Икесе дә бергә кружкаларын чәкәштереп, күтәрен эчеп куйдылар, авызларын кул аркалары белән сөртеп, кыздырган аю итенә үрелделәр. - Мин сине, оста, үземдә алып калырга булдым. Мин бу хакта Айгөлгә дә әйттем инде, Сакмар меңбашка да, - диде Куриш илтотар, әмма тимерченең нидер әйтергә ымсынуын күреп, кулын күтәрде: - Әүвәл мине тыңла. Каласың. Ә хан белән, ханын белән мин үзем сөйләшермен. Борчылма, ханың минем белән килешер. - Бик озакка түгелдер бит, илтотар? - Озак тотмам. Көне килгәч китәрсең. Ә хәзер тагын берәр кружка эчәбез, - дип Куриш илтотар әче бал салучыларына кружкасын сузды. - Мин Мәңгүк ханның исәнлегенә эчәм. - Мин сезнең исәнлеккә, илтотар. Эчтеләр, угорлар гадәте буенча яңакларын яңакка куйдылар. Бу инде туганлашу билгесе иде. - Телисең, тимерче, мин сиңа да хатын табам? Менә дигәнен... Ни әйтә ала иде тимерче Тугран илтотар Куришка, бер уйлаганда, ул да хатынсыз иде, ул да буйдак, ул да орышта хатынын югалткан иде. - Килешерме соң, илтотар? - Килешер, килешер, оста. Сиңа хатынны Айгөл якташын табып бирер. Килештекме?.. Тимерче Тугран иңбашын сикертеп куйды һәм килешеп, ияк какты. Туй итүләр, яшьләрне кавыштырулар тугыз көнгә сузылды. Тугыз саны угорлар өчен изге сан икән. Унынчы көн туганда Рухил белән Рамул угланнар кырларындагы угорлардан өйләнгән егетләре белән кайтыр юлга чыктылар. Куриш илтотар Кыгай. Иран һәм Германрих король халыкларын куркытып бөтен бер далага ия булып торган унуклар дип йөртелгән төрекләр исемен йөрткән төрекләрне ярата иде һәм аларга катыны аша да хөрмәте зур иде. Шимбай хан кызына өйләнүе дә шуннан булды, бу ыруны яратуыннан. Ул әле дә, унукларны озатырга килгәч тә биленә җиткән ак сакалын сыйпый-сыйпый күзе-йөзе белән елмаеп карап тора һәм иленнән китеп барган ат менгән унук егетләре иярендә үз кулы белән биреп җибәргән аксыл чәчле кызларны күреп, атлы унукларга соклануын яшерми кинәнә иде. Куриш илтотарның яше бар иде инде, ул илтотар буларак белә иде, аңа озак яшәргә калмаган, ә ыруын ышанып тапшырырдай угылы да, кардәше дә юк иде, бүген исә ул үз кырында кече кайнеше Атилланы калдырды. Ул арада аның янына угланнарны йортларына озатып, Сафура килде һәм булган күренешкә аптырабрак калган ирканатын тынычландырырга теләп: - Тынычлан, Мәңгүк хан, шаһзадә Бәһрам юлда инде, ул атасы чакыруы буенча ил-җиренә юлга чыкты. Көнбаш атакай аңа моңа фатиха бирде һәм хәтта озата барды. Ә угланнарың мин, Мәңгүк хан, илханнар дип атармын. Аларның моңа хаклары бар. Аларны берләшкән Ил-Дала көтә. XI Ак төрекләр белән сарматларның кушылу хәбәре шаһиншаһ Ядигәргә угылы Бәһрам илгә кайтып җиткәнче үк ирешкән иде инде. Ошбу хәбәр ирешкәч, шаһиншаһ Ядигәр ике тойгы кичерде: берсе - углан шаһзадәнең юлга чыгуы булса, икенчесе - дала куәте булган ак төрекләрнең сарматлар белән кушылулары иде. Хәер, соңгысын да, тәүгесен дә ул үзе теләгән иде. Тик менә шаһзадәнең Сармат хан кызы Сафураны ташлап китүен генә ошатып җиткермәде. Шул ук вакытта, уйлана торгач, бу хәл белән дә килеште; нишләмәк кирәк, язганы шул булгандыр, дип үз-үзен юатты һәм ашыгыч төстә күпсанлы азатлары белән баш күтәрүчеләрне бастырырга Фәрүз каласына таба юнәлде. Улы кайтканчы шаһиншаһ Ядигәрнең үзенә каршы чыккан мөбәтләрдән котыласы килә иде, ил башы булган илбашының. Ә Бәһрам шаһзадә бу вакытта ни кылырга белми дала уртасында ыстан туктап тора иде. Җәйләми дә, төп ыстанга таба да кузгалырга кыймый тора. Соңгы җәйге айларда ул, гомумән, төп ыстанга кайтмас булды, сәбәбе билгеле иде - яраткан бикәсе Мәңгүк ханны сайлады. Хак, Бәһрам бәк бу хәлгә аһ-уһ килеп уфтанмады, бер сүз белән, нәфесенең бер кылы да хәтта селкенмәде, чөнки аның кырында яшьләрнең яше, гүзәлләрнең гүзәле Германрих король кызы бар иде. Гәрчә ул аңа атасы фатихасыннан башка өйләнергә хакы булмаса да, кызыкайны үз кырыннан беркая да җибәрмәде. Баламбир оланны исә бөтенләй кызганмады, баш-аягы белән Сафура бикәгә калдырды. Тик менә аерылышулары гына әллә ничек сәеррәк килеп чыкты. Аерылышу турында алар гомумән сөйләшмәделәр, яуга киткәндә дә, Бәһрам бәк чираттагы юлына җыенгандай кыланды, әйтерсең лә, бөтенләйгә аерылышмыйлар да иде. Бәһрам бәк белми, аның бөтенләйгә, кайтмаска китүен сизгәнмедер, яубашы буларак аңлый иде - алар аерылышалар, озаккамы, ләкин аерылышулары хак, моны күңеле белән сизә иде Бәһрам бәк. Сафура бикә дә аңа бер кәлимә сүз дә катмады, барысын да гадәти хәл итеп кабул итте. Чөнки Бәһрам бәкнең беренче тапкыр гына ясак явына чыгып китүе түгел иде. Бу мәлдә алар ике арада туган бу халәттән тизрәк котылырга телиләр иде кебек, Бәһрам бәк үтә ачык күзаллый иде - Сафурасын ак төрекләр ханы Мәңгүк кулына калдыра. Бу калдыру - Бәһрам бәк белми иде. Һәлхәлдә бу хәбәр аны чарасыз итмәде. Әмма соңгы мәлдә тойды, аркасы белән сизде, Сафура бикә аны ыстан читенә кадәр озата бармады, чатырыннан чыгуга, аягы җиргә ябышкандай туктап калды. Бу хәлне күрмәс өчен Бәһрам бәк тә артына әйләнеп карамады. Ә бит гадәт буенча хатын-кыз ишләре булган сарматларны һәрчак кала читенә кадәр озата килерләр иде. Ул хәл бу юлы да кабатланды, бик күп хатын-кыз ир-канатларын озата килделәр, ә менә алар арасында сары чәчле Сармат хан кызы күренмәде. Ә бит икесе дә аңлыйлар, һәрхәлдә, беләләр иде - болай аерылышу ярый торган хәл түгел. Аларга әүвәл кануни төстә аерылышу кирәк иде. Бәлки моны кылган да булырлар иде, көтмәгәндә Дәян атакай үлеп китте, аның урынына калган Көнбаш атакай исә, нигездә, "унукларга" йөз тота иде. Ни сәбәпледер, Мәңгүк хан да Иделнең уң ягына чыгарга кыймый тора, дөресрәге, торды. Бәлки ул Бәһрам бәкнең яуга чыгып китүен көткәндер. "Хак, яуга чыгып китүемне көткән", - дип уйлады Бәһрам бәк илдән кузгалгач, авыр йөктән бушап калгандай. Сафура бикә дә әнә шулай тәмам билгесезлек дөньясында калды. Әмма, үзе дә тәгаен генә белми, ни өчендер Мәңгүк хан кырына чапкынын җибәрергә дә кыенсынды. Хан кызы ләбаса. Хак, Бәһрам үтенече белән бәләкәй Бәһрамны шаһиншаһ Ядигәр сараена укырга җибәрүгә каршы килә алмады, ә менә короле Германрихның угылы Баламбирны чатырыннан да чыгармады. Дөрес, баланы Бәһрамнан калган карчык карауга эче пошуын, әмма соңрак кул селтәде, карчык белемле, өч-дүрт телдә сөйләшә, баланы да шуңа өйрәтә, моның өстенә фарсы төркиләрнең руни язмаларына да өйрәтә иде. Аннары, бәк далага чыгып китсә дә, яңадан ыстанга әйләнеп кайтмыйм дип кисеп кенә әйтмәде. Шуңа күрә булса кирәк, бикә дә ике якның берсен сайларга икеләнеп калган иде. Бәхәссез, ул Мәңгүк ханны яратты, аның белән Каф таулары артыңа күчеп китәргә дә әзер, тик бит Бәһрам бәк тә ир янында ир иде әле, һәрхәлдә, ичмасам бер тапкыр да, аңа яман сүз әйтмәде һәм яу-барымталардан да коры кул белән кайтмады. Шул ук вакытта Сафура бикә белә иде - Бәһрам бәк кулында Германрих корольнең кызы. Хак, кызга яңа ундүрт яшь тулып килә, шуңа карамастан, Бәһрам бәк кызны беркемгә дә бирмәс, бәлки әле үзе белән иленә дә алып китәр. Менә бу хакта Сафура бикә уйлау түгел, фикер сөрергә дә курка иде. Сармат хан кызы буларак, аның Ядигәр шаһиншаһ белән араны бозасы килми иде. Чөнки шаһиншаһ төп дошманы итеп дала халыкларын түгел, Рим империясен күрә иде. Елга буена җәйләү туктадылар. Чатырга шаулап торган су тавышы ишетелә. Бәһрамның артында кымызчысы басып тора, ул аны Сафура бикәдән алган иде. Кымызчыларны, Бәһрам бәк кая юл тотса да, үзе белән йөртте. Чатырына кем керсә дә, Бәһрам бәк кунагына кымыз салып бирергә кушты. Бүген аның каршында хәрам атакай Шахрай утыра иде. Бәһрам бәк кымызчысына ым кагып кына атакайга кымыз салып бирергә кушты. Әмма хәрам атакай кымыздан баш тартты, бары тик чишмә суы гына сорап алды һәм әкрен генә эчте. Бәһрам хәрам атакайның кул бармакларыңдагы төрле ташлар куелган балдакларга, кулындагы алтын касәгә, буынланып каткан бармакларына игътибар итте. Һәм уйлады: "Ни җитми бу кешегә, хатын-кыздан мәхрүм, яшисен яшәгән, ә һаман дөнья кайгыртып йөри..." Ул арада хәрам атакай кымызны сорап алды, кымызны аңа көмеш касәгә салып бирделәр. Кымызны эчте дә хәрам атакай, касәне уч төбенә куеп, түрдә утырган бәккә карады. - Кыен хәлгә калдым мин, шаһзадә, - диде атакай Шахрай үзалдына сөйләнгән кебек, касәгә чирткәләп алды. - Бердәнбер ил-халкымның ышанычы син калдың, шаһзадә. Синнән яшерә алмыйм, яшерергә дә җыенмыйм: атаң сине ашыгыч рәвештә илгә дәште. - Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар, атакай. Хәрам атакайның кырыс йөзендә елмаю кебек нәрсә хасил булды һәм ул касәсен кымызчыга сузды. - Шаһзадә аз-маз хәбәрдар?! - диде ул утырган җирендә як-якка авыша төшеп. - Шаһзадә хәбәрдар?! - Хәбәрдар, атакай, хәбәрдар, - дип кабатлады Бәһрам бәк. - Ю-юк, юк, шаһзадә син әле илдә булган күп нәрсәдән хәбәрдар түгел. Бу көннәрдә атаң Фәрүздә мөбәтләр белән сугышып ята, Фәрүз халкы мөбәтләр яклы, аксөякләре дә... Атаңның беренче генә кылган ялгышы түгел инде бу, шаһзадә. Ә син илгә кайткач, мөбәтләргә һәм аксөякләргә таянырсың. Шул булыр минем сиңа киңәшем, шаһзадә... Ышан, ил тәхетенә сине утыртсалар мөбәтләр утыртырлар, мөбәтләр... Бәһрам бәк артында басып торган кымызчысына кулын сузды кымыз тулы касә кулына керүгә, бер йотуда диярлек эчеп куйды һәм бертын хәрам атакайга карап торды. Ни әйтә ала иде ул бу кешегә? Һични. Ләкин ошбу Аллаһы каргаган кеше чынын сөйли иде. Элек чатырына керергә дә кыймый йөргән атакай ил-дәүләт хакында курыкмый-шикләнми үз фикерен әйтә. Һәм кемне - киләчәктә атасы урынына каласы кешене тәмам ышандырмакчы. Әгәр дә мәгәр ул миңа тәхет синеке булачак дип әйтергә кыйган икән, димәк, бу кеше мөбәтләргә ышана, ышана гына түгел, Ядигәр шаһиншаһның ил-дәүләтенә кире әйләнеп кайтмасына тәмам инанган булып чыга. Димәк, аңа чынлап та илгә юл тотарга кирәк. Сасанидлар биләгән тәхеткә башка берәүнең менеп утыруы бар. Һичкем көтмәгән чит-ят кешенең... - Бик ышанып сөйлисең, атама бер-бер нәрсә булмагандыр бит, атакай? - Атаң изге юлдан язды, шаһзадә. Ул яңадан Иран тәхетенә әйләнеп кайтмаячак. Ә мөбәтләрнең өмете синдә, сарайда үскән туганың да түгел. Мин сине исән-имин илгә алып кайтырга дип килдем, шаһзадә. Мине синең кырга шул максат белән җибәрделәр. - Моңа ышануы мөмкинме, атакай? - Мобәтләр ил-империя язмышын кайгырталар, булмастай сүзне мөбәтләр сөйләмәс, булмастай гамәлгә мөбәтләр керешмәс, шаһзадә. Мин алдан китәрмен, син кайткалаганчы халыкны әзерләп куярмын. Иран тәхете сине көтә, шаһзадә Бәһрам. - Тәхеткә утырырдай, тәхетне биләрдәй минем энем бар ич, атакай. - Мөбәтләр җыены сине сайлады, шаһзадә. Шул йөк белән мин монда, шул йөк мине монда алып килде, шаһзадә. Энеңә кемнәр өмет итәдер, мин белмим, әмма мөбәтләр сиңа өмет тота, шаһзадә, һәм шуларның берсе синең каршында. Аты - Шахрай. Бәһрам бәк ни әйтергә белми, урыныннан купты, кулларын җәйде. Чынында исә ул чарасыз иде, ләкин күңеленә тәхет өмете кереп оялаган иде инде. Ул өметне исә хәрам атакай Шахрай тагын да ныгыта төште. Менә шунда Бәһрам бәк беренче тапкыр атакайга баш иде, рәхмәтен белдерде. Хәрам атакайның әллә ике чокыр кымыз эчкәнгә, әллә шаһзадә аның тәкъдимнәре белән килешкәнгә, күзейөзе елмаюга җәелде һәм ул кымызчыга янә касәсен сузды. XII Тарих битләреннән: "Рим императоры Юлиан 363 елда Иран җирләренә басып керә, әмма беренче бәрелештә үк иранлылардан җиңелеп, чигенергә мәҗбүр була". "371 елда Рим империясе белән Иран арасында янә сугыш башланып китә. Бу сугыш биш елга сузыла". "Иран империясендә кискен үзгәрешләр IV гасыр башларында башланып китә. Үтә кискен үзгәреш Иран тәхетендә сасанидлар династиясе утырганда була. Мәгълүм ки, 399 елдан алып, 420 елга кадәр Иран империясе тәхетендә Бәһрам бәкнең атасы шаһиншаһ Ядигәр утыра. Сарматларга әманәт йөзендә җибәрелгән Бәһрам шаһзадәгә өмет тотып, мөбәтләр хәрәкәтендәге төркем Фәрүз каласына йөргән шаһиншаһ Ядигәрне үтерәләр. Шаһиншаһ Ядигәр үтерелгәннән соң мөбәтләр хәрәкәте тарафдарлары арасында бәхәс туа. Кемне ил тәхетенә утыртырга?.. Мөбәтләр хәрәкәтендәге фирка адәмнәре, бик озак бәхәсләшкәннән соң, сарматларда көн күргән Ядигәр улы шаһзадә Бәһрамда тукталалар, һәм шул сәбәпле мөбәтләр ашыгыч рәвештә үзләренең ышанычлы кешегә кергән хәрам атакай Шахрайны сарматларга җибәрәләр. Ләкин мөбәтләрнең икенче тарафдарлары Иран тәхетенә Ядигәр шаһиншаһның икенче улын тәкъдим итәләр. Ахыр чиктә мөбәтләр Иран тәхетен арысланнарга хәл итәргә калдыралар. 421 елның язында шаһзадә Бәһрам туган иленә таба кузгала. Ә V гасыр башында унуклар дип аталган ыру Кара Иделне кичеп, төрки халыкларның үзләре кебек үк куәтле сарматлар белән кушыла һәм бердәм гуннар дәүләтен төзиләр. Ләкин Хуннар-Гуннар дәүләте Ауропа һәм Русия тарихчылары язган кебек тоташ күчмә халыклардан гына тормый, аларның күбесе инде, бигрәк тә болгарлар, утрак тормыш итә башлаган булалар, ягъни җәйләрен җәйләсәләр дә, кышкы айларда кала корып, авыл туктап көн күрә башлаган булалар. Гуннар арасындагы бериш халыкларның утрак тормыш белән көн күргәннәрен шул чорның күп кенә тарихчылары Биармия дип атыйлар. Нәкъ менә шул халыкны - күчмәләр белән гуннар әзендә булган төркиләрне һәм угор-фин халыклары белән тәүге унуклар җитәкчелегендә Ауропага үтеп керәләр һәм Рим империясе өчен куркыныч көчкә әвереләләр. Иран-аланлы халыклар яшәгән төбәкләрдә угорлар күчмә халыкларга агачтан өйләр салырга, савытсаба ясарга, кабык белән өй түбәләрен ябарга өйрәтсәләр, күчмә төркиләр, ягъни унуклар йөзендәге гуннар, аларны атта сугышырга, җир-туфрак эшкәртүдә аттан файдаланырга, иң мөһиме, арбаларга тәгәрмәч ясарга өйрәтәләр. Мәгълүм булганы шулдыр: угорлар гуннар килгәнче йөк-әйберләрен һәм товарларын кышын вә җәен үзләре җигелеп чанада тартырга мәҗбүр булганнар. Чанага ат җигүне исә угорларга янә күчмә төркиләр өйрәтәләр. Әнә шул агач эшкәртү эшенә гаять дәрәҗәдә оста булган угорлар, бу чорда тимерчелектә һәм ат дирбияләрен ясауда, гомумән, тимер җитештерүгә һәвәс булган төркиләргә килеп кушылгач, ярты гасыр эчендә куәтле Хунстан-Гунстан дәүләтен, дөресрәге Союзын төзүгә ирешәләр. Нәкъ менә Атилла углан белән кайткан угорлар һәм унуклар берләшкән халыкны Ауропа тарихчылары соңрак "болгарлар" дип яза башлыйлар да инде, гәрчә моңа кадәр дә угорлар белән төркиләр арасында шуңа охшаш кушылулар булгалаган булса да. XIII Ил чигенә җитәрәк Бәһрам шаһзадә яугирләре янә бер кәрванны уздырып җибәрделәр. Йөзбаш Артак бер генә азатын да күздән яздырмады, шул ук вакытта кәрванны да күзеннән ычкындырмады. Кәрван Иранга он алып кайта. Менә өч ел инде фарсыларда корылык, корылык артыннан ачлык килде. Ә фарсылар нигездә он-икмәкнеутрак көнтуннардан алалар иде. Бәһрам шаһзадә кешеләренең азыктөлек ягыннан кайгылары олауда юлга җитәрлек ризык - казылык, эремчек, әрмән чикләвеге, кипкән өрек-җимеш. Туктаган бер җирдә яугирләре коралларын барлыйлар, авызларына чак кына тозлаган эремчек кабып суыралар. Бәһрам шаһзадә Германрих король кызын җансакчыларына тапшырды. Юлчылар, ниһаять, тау кырыннан үткән юлга җиттеләр, сарматлар җаена барганда ул шуннан узган иде. Таныш җир. Шушы җирдән соң аның иле башлана. Чынында исә ул сарматларга бер дә ашкынып бармады, гәрчә бару максатын бераз чамаласа да. Чөнки барысы да илчеләр тарафыннан Сармат хан белән сөйләшеп куелган иде инде. Шаһзадә Бәһрам Сармат ханның гүзәл кызы Сафура турында да хәбәрдар иде. Барды, күрде, гашыйк булды һәм күп тә үтми Сармат хан вафатыннан соң гүзәл кызны үзенеке итте. Сармат хан кызына өйләнүгә үк ул атасы шаһиншаһ Ядигәргә чапкынын җибәрде. Имеш, сарматлар безнеке. Әмма сорамый атасыннан хөкемдарлыкка тәрбия алган хатын аңа бер дә баш бирергә теләмәде, ул гынамы, гелән буйсынмады, Бәһрам ир-канатын тәмам санга сукмады, гүя кемнедер көтте, тагын нидер теләде. Соңрак барысы да ачыкланды - ул әнә кемне көткән икән - унуклар ханы Мәңгүкне. Ә бит Бәһрам шаһзадә дә аны ярата иде... Юлчыларның ике дөясендә уннарча кызлар, фарсылар сарматлардан беркайчан да буш кул белән кайтмадылар, кәрваннарда һәрчак сары чәчле сармат кызлары белән бергә угор кызлары да булырлар иде, хәтта гот кызлары да. Бәһрам кулында гот кызларының иң гүзәле. Сәүдәгәрләр ул кызларны Туран базарына чыгарып саталар. Сылу, зифа, яшел яисә зәңгәр күзле туран кызларын фарсылар бик теләп алалар. Бәһрам шаһзадә дөягә утырган кызлар арасындагы Германрих король кызына күз төшереп ала һәм үзалдына елмаеп куя. Тиздән ул аның хатыны булыр һәм төп сарайда яшәр. Тау кырыннан сузылган тар юлны узуга янә зур юлга төштеләр. Кәрван юлы бормаланып әле тау читенә сыена, әле тау елгасы буйлап үзәнлеккә таба сузыла, әле иңкүлеккә төшеп ята, әле кырт борылып чылтырап аккан чишмәне кичә, әле һич өтмәстән нинди дә булса авылга барып төртелә. Алдан хәбәр йөртүчеләрнең сүзләре хак булса, аларны шушы юл өстендәге калаларның берсендә көтеп алырга тиешләр. Бәһрам шаһзадә үз туфрагына аяк басуга шөбһәләнә калды. Ул башта һәр күренгән калага юлдашы вә йөзбашы Артыкны җибәрде, теге әйләнеп килеп, шикләнергә урын юк дигәч кенә юлын дәвам итте. Йөзбаш та шаһзадәнең хәлен белә иде, әмма үз хәле дә хәл иде, ул шаһзадә өчен хәрам атакай Шахрай алдында башы белән җавап бирәчәк, ә шаһзадә алдында Германрих король кызы өчен. Шуның өчен булса кирәк, йөзбаш бик сак хәрәкәт итте, алга таба багучыларын гына җибәрмәде, үзе дә барып карады һәм улбу юклыгына тәмам инангач кына юлын дәвам итте. Алда күренгән каланы багып кайткач һәм ошбу калада аны хәрам атакай Шахрай көтүен белгәч, Бәһрам шаһзадә шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Чөнки ул да кеше янында кеше иде. - Димәк, кайтып җиттек, йөзбаш, кайтып җиттек! - диде ул шатлыгын яшерергә теләп, тыела төшебрәк. Әмма башкалага ерак иде әле. Шунысы куанычлы булды, шаһзадә Бәһрамны әнә шул кече калада да хәрам атакай колач җәеп каршы алды. Һәм үз чатырына дәшеп, илдә булган бар хәлләрне дә тәфсилләп сөйләп бирде. Атасы тарафдарлары Фәрүз каласында әле булса сугышып яталар икән. Атасы тарафдарлары дехканнарга таяналар, ә халыкның күбесе мөбәтләр яклы икән. Хәрам атакай Шахрай авызыннан бу хакта ишетүгә, бермәлгә ни куанырга, ни юанырга белми утырды. Беренчедән, авызларына ит азыгы кабарга, хатын-кыз янына якын килергә курыккан, бары тик җиләк-җимеш яшелчә-үлән ашап торган мөбәтләргә ышанып җитми иде ул; икенчедән, бу халыктан бераз курка да иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам алар белән берләшүдән, алар кушканны эшләүдән баш тартса, бәхәссез, алар аның теләге белән исәпләшеп тормаслар. Моның янына башкалада Бәһрам шаһзадәнең бер анадан туган энесе Хәсрәү бар. Ул да тәхеткә өмет итәдер, сарайда да аны тәхеткә утыртырга теләүчеләр табылыр. Һәм әлбәттә инде аны бер йөзбашы гына коткара алмас, гәрчә йөзбаш кул астында шактый кыю һәм батыр яугирләр булсалар да. Шушы уйлардан соң икенче көнне башкалага таба юл чыккач, берара китүгә, шаһзадә Бәһрам йөзбаш Артакны үз кырына дәшеп алды. - Мин сезне тыңлыйм, шаһзадәм, - дип атын тыя төшеп, бер җайдан атын атлатып китте йөзбаш. - Әнә күрәсеңме, йөзбашым, Иран дөньясының башкаласын. Күрәсеңме?! Гүя ил ханбикәсе җәйрәп ята. - Хәйран зур кала, - диде йөзбаш. - Син шунда чап, йөзбаш Артак, мөбәтләр каһиненә сөенче җиткер. Бәһрам шаһзадә тиздән сезнең хозурыгызда булачак, диген. - Баш өсте, шаһзадәм, - диде йөзбаш һәм атын җилле генә юырттырып, калага таба китеп барды. Шул мәлдә шаһзадә Бәһрам күрде: каланың басу капкасыннан бер төркем җайдаклар чыкты һәм аларга таба килә башлады. Бу хәлне күрүгә, шаһзадә Бәһрамнын аркасы өшеп куйгандай итте. Кемнәр? Аны каршы алалармы, әллә булмаса бер-бер яманлык кылыргамы исәпләре?.. Ләкин җайдаклар үзләре кырыннан аның йөзбашы Артакны тыныч кына уздырып җибәрделәр. Бәһрам шаһзадә тынычлана төште. Җайдаклар килеп җиткәч исә барысы да ачыкланды - җайдакларны мөбәтләр каһины шаһзадә Бәһрамны каршы алырга җибәргән икән. Алдан килгән җайдак кулында байрак, ул: - Юл бирегез, юл бирегез! - дип кычкыра-кычкыра шаһзадә Бәһрам янына узды, атыннан төште һәм шаһзадәгә өч тапкыр баш иде һәм байракны аның кулына сузды. - Шаһзадә Бәһрам, атаң шаһиншаһ Ядигәр үтерелде. Бу яман хәбәрне сиңа баш каһин җиткерергә боерды. Әйт, шаһзадә, туры сарайга кайтасыңмы, кире сарматларга борыласыңмы? Көтелмәгән бу сораудан шаһзадә Бәһрам ни кылырга белми як-ягына каранды, ул күзләре белән хәрам атакайны эзләде. Ниһаять, тапты, ә мөбәт ана ияк какты, Бәһрам шаһзадә борылды да баш мөбәт илчесенә: - Сарайга кайтам! - диде. Байрак тотып килгән азат атына менде һәм алар ничек җилле генә килгән булсалар, шулай ук җилле генә атларын юыртып китеп бардылар. Хәрам атакай Шахрай аты белән шаһзадә янына килде, кулыннан байракны алды һәм сарайга таба кузгалды. Бәһрам шаһзадә ана иярде. Шунда, нәкъ менә шунда атын хәрам атакай аты артыннан атлатып кузгалуга, атасының соңгы язган хатындагы сүзләр исенә төште: "Син, углан, башкалага кайта тор, ә мин Фәрүзгә мөбәтләрне бастырырга юнәләм". Бүген Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең үзен каршы алуларыннан ук аңлады - ил тәхете буш. Каланың басу капкасын әкрен генә уздылар. Ике яклап шаһзадә Бәһрамга кул сузып дехканнар басканнар. Бәһрам шаһзадә билендәге янчыкны суырып алды һәм ике яклап баскан дехканнарга көмеш дирһәмнәрне сипте. Халык ана дан укый иде, сибелгән көмеш дирһәмнәрне күрүгә, җыярга ташландылар, ә ул арада юлчылар тар тыкрыкларны җилле генә узып киттеләр. Күп тә үтми алар сарай капкасына җиттеләр. Бәһрам шаһзадә күрде: аның йөзбашы Артак капка янында тора. Шул чак аның кырына чаптырып хәрам атакай Шахрай юнәлде, капкада торучы азатлар сөңгеләрен чалыштырдылар. Капкада олуг мөбәт пәйда булды, ул шаһзадә кешеләрен сарайга уздырырга боерды. Сарайга керүгә, атлардан төштеләр һәм Ут храмына таба киттеләр. Храм болдырында аларны олуг каһиң Тахамтан көтеп тора иде. Барыр җайда хәрам атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамга карамый гына әйтте: - Олуг каһинның аягына төш. Шаһзадә Бәһрам нәкъ атакай Шахрай кушканча, олуг каһинга җитәрәк аягына төште. Олуг каһин аның иңбашына кагылып алды һәм аягына басарга кушты. - Төкле аягың белән, шаһзадә! Без сине көткән идек, шаһзадә Бәһрам, - диде олуг каһин һәм Бәһрамның күзләренә карап алды. - Атаң шаһиншаһ Ядигәр Фәрүздә һәлак булды. Ил тәхете буш. Мөбәтләр өмете синдә, аксөякләрнең дә беришләре синең яклы. Ләкин мөбәтләрнең берише энең Хәсрәүне тартмакчылар. Без исә барысын да гадел рәвештә хәл итәргә булдык... Шулай диде дә олуг каһин, борылып, храмга кереп китте. Мөбәт Шахрай белән шаһзадә аңа иярделәр. Храм уртасындагы сандалда ут яна, ут тирәли, боҗра хасил итеп, ак һәм кара төстәге чүпрәккә төренгән мөбәтләр утыра. Алар хәтта Бәһрам шаһзадәгә күтәрелеп тә карамадылар. Олуг каһин Тахамтан, аның артыннан атакай Шахрай, ахыр килеп шаһзадә Бәһрам да ут каршына тезләнделәр. Алар бермәл дәшми-тынмый гына утка карап утырдылар. Бераздан олуг каһин әйтте: - Фарсыларда бары тик Ут храмнары гына булырга тиеш! - Хак, хак, хак! - диештеләр аңа җавап итеп мөбәтләр. - Кылыч белән хакыйкать эзләмиләр, хакыйкать утта табыла. Кылыч белән хакыйкать эзләргә чыккан шаһиншаһ Ядигәр кылычтан башын салды. Без җиңдек! Хакыйкать җиңле! Без хәзер барыбыз да бертигез! - Кылыч күтәргән кылычтан китте. Без җиңдек! Хакыйкать җиңде! - дип кабатладылар беравыздан ут тирәли утырган мөбәтләр. Хәзер генә игътибар итте шаһзадә Бәһрам: мөбәтләрнең бер өлеше карадан, икенче өлеше актан киенгәннәр икән. - Инде ихлас сүзне кара як әйтсен, - диде олуг каһин. Кара киемдәгеләр төркеменнән берәү торып басты. - Мөхтәрәм олуг каһин, адәм баласын дөньялыкта өч хакыйкать саклый: яхшы Фикер, хан Сүз, кылган Гамәл. Яктылыкның асылы - Фикер! Нигә безгә храмда ут тотарга ил тәхете буш булгач?! Олуг каһин сорау бирүчегә сабыр гына җавап бирде. - Без яктылыкка омтылабыз, безгә бүген ут кебек якты вә хакыйки фикер җитми. Хакыйки фикер йөрәгебезгә ут булып кунсын өчен җыелдык без храмга. Без бүген гадел шаһиншаһка - яктылыкка мохтаҗ, - дип тавышын күтәрә төште олуг каһин. - Адәм балаларын гөнаһларыннан арындыру өчем изге якты ут кирәк. Ә хакыйкать безнең алда инде. Ул - шаһзадә Бәһрамдыр. Утка дан, дан, дан! - Утка дан, утка дан, дан дан! - кабатладылар мөбәтләр олуг каһинга ияреп. Олуг каһин яртысы алсу, яртысы көрән төстәге тукымадан тегелгән гәүдә япмасын ача төште. - Безнең максат бер - шаһзадә Бәһрамны тәхеткә утырту. Һәм без моны кылырбыз. Олуг каһин кара киемлеләрдән карашын алып, ак киемдәге мөбәтләргә таба борылды. - Сез ни әйтәсез, аклар? - Табигать һәр адәм баласын да тигез яраткан. - диде торып баскан актан киенгән мөбәтләрнең берсе. - Ләкин адәмнәр арасында бае да, ярлысы да бар. Минем әйтер сүзем шул, олуг каһин, шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы да исән һәм аларның икесе дә тәхеткә утыра алалар. - Ләкин, мөбәт, табигать бар балага да тигез итеп акылны бирмәгән, - диде олуг каһин. - Адәм баласының фикер сөреше камил булса һәм ул Хак Тәгаләгә йөз тотса, акылны табарга ана утыбыз ярдәм итәр. Фикер белән җир сөреп булмый, олуг каһин. - Ләкин фикер кешене әдәплелеккә өйрәтә, адәм баласы алдына килгән каршылыкларны гадел рәвештә хәл итәргә ярдәмгә килә. - Баладагы әдәплелек кемнән, мөбәт? - Ата-анадан, олуг каһин, ата-анадан һәм нәселдән. - Мин әйтәм, адәм баласына әдәплелек хатын-кыздан килә. Хатын-кыз мөбәтләр өчен хәрам заттыр. Шуңа карамастан, без аларны якларга тиешбез. Кешелек Дәвамы хатын-кызда, ил-дәүләтләр дәвамы да. - Кешелеккә тормыш бирүче - ут. Ут булмаса барыбыз да бик тиз катып үләр идек, - диде олуг каһин һәм җавабыннан канәгать калып кемгәдер ишарә ясады. - Безнең кулда шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы, олуг каһин. Олуг каһин ялт итеп, әле булса аягүрә басып торган мөбәткә карады, янә кемгәдер кулы белән ишарә ясады. Ул арада ут тирәли тезләнеп утырган мөбәтләр - ак киемлеләре дә, кара киемдәгеләр дә аягүрә торып бастылар һәм барысы да олугта карап тынып калдылар. Атакай Шахрайның һәр хәрәкәтен кабатлап торган шаһзадә Бәһрам өчен үзе бер сихри дөнья иде бу. Бәһрам грек-гарәпләр арасында үсте. Балачакта аны атасы Ядигәр әманәт йөзендә гарәпләргә бирә, гарәпләр кара ташка табыналар иде, ләкин һәммә ыру үзенчә. Иллә анда бердәм утка табынган кавемнәрне күрмәде. Менә мондагыдай йөрәк кысылырдай итеп тантаналар да уздырмадылар, бәхәсләр дә алып бармадылар, һәр кавемнең үз поты, үз алласы бар, берәү дә теге йә бу аллага көчләп тартып кертми. Мөбәтләр исә бердәм булырга тырышалар, нәкъ сармат һәм унуклар утка. Кисәк кенә кыллы коралда уйный башладылар. Сихри моң бик тиз барысын да әсир итте, әмма моң вә музыка ничек башланган булса, йөрәк өзгеч аваз салып, тынып калды. Шаһзадә храмда бернәрсәне аңлады - мөбәтләр аны ил тәхетенә утыртмакчылар. Ләкин барысы да бердәм бер фикергә килә алмадылар. Шаһиншаһ Ядигәрдән ике углан кала, икесе дә тәхеткә утырырга хокуклылар. Шаһзадә Бәһрам карашы белән мөбәтләр арасыннан энесе Хәсрәүне эзләде, ләкин күпме генә эзләсә дә, караса да таба алмады. Хәер, ул аны танып та бетермидер, чөнки аларны үсмер чакта ук аердылар. Тик бүгенге тантана нигә? Ике угланның берсен тәхеткә утырту өчен кем соңгы сүзне әйтергә тиеш? Олуг каһинмы? Юк, бер ул гына түгел, ул да әнә икеләнә, шикләнә. Һәрхәлдә ул бүген бернәрсәгә төшенде - аларның язмышларын менә шул ак һәм кара киемдәге мөбәтләр хәл итәчәк. - Олуг каһин, - дип янә күтәрелде ак киемдәге мөбәт. - Шаһиншаһ Ядигәрнен икенче улы безнең кулда. Ул да тәхеткә лаек бала. Ул да сасанидлар нәселеннән... Димәк... - Сабыр, сабыр ит, мөбәт. Иртәгә барысын да хәл итәрбез. Храмга иртәгә аксөякләр дә киләчәк, барысы да күрсен, баксын - мөбәтләр бар нәрсәне дә гадел хәл итәләр. Храмда шау-шу, ыгы-зыгы купмады, барысы да әкрен генә кузгалдылар. Урыныннан кубуга, атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамның терсәгеннән алды һәм үзе белән ишеккә таба әйдәде. Аңлап җиткермәде шаһзадә Бәһрам мөбәтләрнең сәясәтен, төшенеп җитмәде - шул сәбәпле булса кирәк, храм баскычларыннан төшкәндә аның йөрәге калтырана башлады. Шунда янә келт итеп хәтеренә Германрих король кызы төште һәм ул, сукмак юлга төшүгә, атакай Шахрайның кулына ябышты. - Кыз бала кая, атакай, король кызы? - Алар барысы да шаһиншаһ сараендагы җарияләр арасында инде, шаһзадә, бер дә борчылма, ул кыз тәхеткә утыру көнендә үк синең хозурында булыр. Бераз тынычлана төште Бәһрам, ләкин Шахрай атакайга ышанып җитмәде, дәүләт иминлеген үз кулларына төшергән һәм атасын үтерүгә барган мөбәтләргә һәм алар уздырган илдәге сәясәткә тыштан риза булса да, күңеле белән аларның сәясәтен кабул итмәде. Шул ук вакытта аңлый иде, ул әлегә һични кыла алмаячак. Аңа әлегә бер чара кала - көтү, сабыр итү. Ул бераз чамалый иде, иртәгә храмда аның белән бергә энесе Хәсрәү дә булачак. Кемне тәхеткә тәкъдим итәрләр мөбәтләр, кемне ил белән идарә итәргә сайларлар? Бәһрам шаһзадә белми иде. Шуңа күрә атакайга ияреп бару җаенда: "Сарматлар әйтмешли, тапшырыйк Тәңрем сиңа", - дип күк йөзенә карап алды. Яшь һәм үтә чибәр туран кызы атасына берсе артыннан берсе ике малай таба. Шаһиншаһ Ядигәр үсеп-исәя башлагач баш малаен гарәп аксөякләренә тәрбиягә бирә, ә икенче улы Хәсрәүне, ни сәбәпледер, сараенда калдыра. Үсеп-исәя башлауга, аны илгә алып кайттылар, шул ук елны атасы аны сарматларга озатты. Менә аны яңадан илгә алып кайттылар, энесе Хәсрәү дә монда. Кем тәхеткә узар, мөбәтләр Иран тәхетенә кемне лаек дип табарлар?.. Шаһзадә Бәһрам белми иде. Йоклый алмаудан интегеп, шушы уйлар белән ул табын ягына чыкты. Хәрам атакай сандал янына утырган да оеп киткән. Әллә йоклый, әллә уйга чумган. Әмма йокламый икән, шаһзадә сандал кырына килеп утыруга, ул башын күтәрде һәм чит-ят берәүгә әйткән кебек: - Йокла, борчылма, шаһзадә, без җиңәрбез. Әйе, әйе, курыкма. Сарай, нигездә, сине тәрбияләп үстергән аксөяк гарәпләр кулында. - Мин нишләргә тиеш соң, атакай? - Әлегә йокларга һәм мин ни кушсам, шуны эшләргә. - Тәхеткә шаһзадә Хәсрәү узса? - Безгә алар беләр орышырга туры килер, шаһзадә. Сарайдагы аксөякләр безне якларлар. - Хәсрәү энемне нишләтерләр? - Берәүнең дә бу дөньяда ике гомер яшәгәне юктыр, шаһзадә. Энеңне син үзең үтерерсең. - Юк, атакай, мин аңа кул салмам. - Син салмасаң, ул сиңа кул салыр, шаһзадә Бәһрам, ул! - Бу бит явызлык кылу, син мине һәрчак явызлык кылмаска чакырдың. - Шаһзадә, бардыр дөньяда изге явызлык, бардыр яман явызлык. Син кылган яманлыкны без изге явызлык дип кабул итәрбез. Тәхеткә ике варис тартылганда халык һәрчак икегә бүленде. Бүленгән халык үзара сугышыр, ди. Шуны булдырмас өчен мин сине, шаһзадәм, сарматлардан илтуфрагыңа алып кайттым да инде. Күрдем бит мин, сукыр түгел идем, син сарматларда Сафура бикәнең җаен тапмадың. Бикә сине яратмады, үз итмәде, гәрчә син аңа даими рәвештә игелек кылып торсаң да. Тик бер дә кайгырасы итмә, син ир кеше, сине бүген Иран тәхете көтә. Безгә, шаһзадә, ял итәргә кирәк, ял ит. Иртәгә безне җитди хәлләр көтә, гаять дәрәҗәдә җитди. Нык бул!.. Кереп ятса да, шаһзадә Бәһрамның йокысы йокы булмады, аны бик иртә уяттылар. Юынып, кич яктагыча тамак ялгауга, сарайга таба кузгалдылар. Берара дуваллар кырыннан бардылар, ниһаять, тар тыкрыклар аша узып, сарай юлына төштеләр. Сарай юлы киң, бу юлдан шаһиншаһ азатлары гына түгел, Туран иленнән килгән кәрваннар да узалар. Сарайга җитәрәк сул кулда тураннарның кәрвансарае кала. Кәрвансарайдан уң кулга китсәң, бераз баруга яһүдләр базарына, тагын да арырак атласаң, һиндлар базарына юлыгасың. Ә инде сул кулга, берара баруга чиннар базарыңа, тагын да арырак китсәң, гарәпләр базарына барып чыгасын. Шаһзадә Бәһрам бала чакта ук иң яраткан базары Туран базары булды. Анда саталар иде колларның асылларын. Коллар арасында Сафура бикәнеке кебек сары чәчле сылулар да булыр иде. Бәһрам шаһзадә аларның күргән берсенә гашыйк булды, ләкин аның кол кызларны сатып алырга хакы юк иде. Кол кызлар ярым шәрә булырлар, чәчләре ике толымга үргән булыр, арада саламны хәтерләткән ак чәчлеләр дә булыр иде, күзләре исә нәкъ күк йөзе кебек зәп-зәңгәр булыр иде. Атасы Ядигәргә сарай куштаннары иң сылу кызларны гына алып кайтырлар иде. Җария кызларга ничек булгандыр, хезмәтчеләренә кырыс булды атасы, кайчак тәмам ярсып китәр иде, хезмәтчесенә сугып җибәрергә дә күп сорамас иде. Тик сугуы сәер булыр, сугар иде дә кылган гамәленә үкенү тоеп, теге бичарага көмеш дирһәм ташлап китәр иде. Шуның өчен сарай хезмәтчеләре шаһиншаһларыннан кыйналуны бәхеткә саныйлар иде. Ул арада тар тыкрык яклап бер төркем мөбәт килеп чыкты һәм аларга каршы төште. - Шаһзадә Бәһрамга дан, шаһзадә Бәһрамга дан! - дип кычкыра да башладылар. Алар арасында җир астыннан калыккандай олуг каһин Тахамтан пәйда булды. - Туран атакайдан килгән хатын безгә ике олан калдырды. Иран ил-дәүләтенең тәхетенә ике угланның берсе утырырга тиеш. Без угланнар арасына кермәбез. Гадел итеп хәл итәргә тырышырбыз. Әйдәгез, мөбәтләр, сарайга, ил-халыкка шаһиншаһны ут фатихасы белән арысланнар сайласыннар. Олуг каһин Тахамтанның авызыннан мондый сүзләр чыгуга, шаһзадә Бәһрам ни кылырга белми як-ягына каранды, ләкин аңа берәү дә игътибар итмәде, һәммәсе дә олуг каһинга ияреп, сарай баскычларыннан югары менә башладылар. Шаһзадә Бәһрамның каушап калуын күреп, хәрам атакай Шахрай янә аның терсәгенә кагылды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә: - Тыныч бул, шаһзадә, тыныч бул, әлегә барысы да без дигәнчә бара, - диде. Шуңа карамастан, тәхет ягына узуга һәм ике яклап утырган арысланнарны күрүгә, Бәһрам шаһзадәнең йөрәге генә түгел, куллары да калтырый башлады. Ерткычларны ярым шәрә тәнле эфиоплар чылбырлар белән тотып торалар. Чылбырланган булсалар да, арысланнар куркынычлар иде. Шунда Бәһрам кара кием кигән мөбәтләр арасында басып торган энесе Хәсрәүне күрде. Ни сәбәпледер, башта аның йөгереп барып энесен кочагына аласы килде, ахыр килеп бу уеннан кире кайтты. Ул шундук төшенде - алар язмышы арысланнар кулында. Хәйләкәр олуг каһин җиңел юл тапкан: тәхет язмышын алар түгел, арысланнар хәл итәчәк. Соңыннан каһин халыкка әйтәчәк, без барысын да гадел хәл иттек. Бәһрам шаһзадә бераз күзаллый иде инде, энесе белән аның язмышын әнә шул әлегә чылбырда торган арысланнар хәл итәчәк. Шарт шундый: арысланнар кырыннан кем тәхеткә кадәр уза һәм тәхеткә утыра, шул тәхет иясе булачак. Ә инде тәхеткә барыр юлында аңа арысланнарның берсе ташлана икән - димәк, аңа тәхет язмаган була. Әнә шулай хәл иткән олуг каһин угланнарның язмышын. Моны юлда барганда шаһзадә Бәһрамга хәрам атакай аңлатты. Аңлатуын аңлатты, ләкин бу фаҗигада катнашасы шаһзадә генә күз алдына китерә алмый интегә иде. Бәһрам ни кылырга да белмәде. Ул инде күңеле белән далада иде. Анда барысы да бик гади хәл ителә иде. Халык ханны ярата, яратмый. Ә монда ил язмышын ниндидер ерткыч арысланнар хәл итәргә тиеш. Мөмкин хәлме бу?! Ике туган инде ерткычлар каршында. Димәк, мөмкин хәл. Сарматлар һәм унуклар моны кыргыйлыкка санарлар иде. Монда исә барысы да киресенчә, фарсылар дала халыкларын кыргыйлыкта гаеплиләр. Дала халыклары арасында яшәп кайткан шаһзадә Бәһрам алай дип уйламый, дала халыклары кылган гамәлләре һәм гореф-гадәтләре белән фарсылардан күп өстен халык икән. Алар мондый кыргыйлыкка беркайчан да бармаячаклар. Бәһрам шаһзадә янә-янә энесе Хәсрәүгә күз төшереп алды. Алар икесе дә бер ана карыныннан чыкканнар. Әмма ил сәясәтчеләре аларның гомерләрен бөтенләй башкача хәл итәргә телиләр. Бу ни бу?! Вәхшилек түгелме?! Хәсрәү энесенең өстендә кызыл төстәге кытай ефәгеннән тегелгән күлмәк, ә Бәһрамга яшел күлмәк кидерде атакай Шахрай. Моның да берәр хикмәте бармы әллә?.. Юктыр, чөнки хәтерендә аны тәрбияләгән гарәпләр аңа һәрчак яшел төстәге күлмәк кигерерләр иде. Яшеллеккә мохтаҗ гарәп халкы кеше өстендә булса да яшеллекне күрәсе килүдән иде булса кирәк гарәпләрдә бу гадәт. Энесенең аягында да кызыл төстәге Туран итекләре. Билен яшел ефәктән ишкән бау белән буган. Билбау башлары чуклы. Энесе бертуктаусыз бер урында таптана, юк-юк та абыйсы Бәһрам ягына карап ала. Ул да белә булса кирәк, сарай арысланнары кеше ашарга өйрәтелгәннәр, тәхеткә таба узганда күзләре төшкән кешене ботарлап ташлаулары да бар иде. Шуңамы, гасабилана энесе Хәсрәү, ни кылырга белми як-ягына карана, гүя кемнәндер ярдәм көтә иде. Хәер, энесе гасабилангангамы, бу чарасызлык Бәһрамга да күчте. Ир уртасына якынлашып килгән кеше иде инде Бәһрам шаһзадә, арысланнар аның күңеленә дә курку шомы салдылар. Өскә ташланган хәлдә дә, явыз ерткычны чылбырдан тоткан эфиоп кына тотып кала алмас, әлбәттә. Корбан сайлаган ерткыч уз дигәненә ирешер. Дөрес, арысланнарны караучы эфиоплар артында сарай сөңгечеләре басканнар. Ике якта да җидешәр сөңгече. Җиде саны фарсыларда изге сан. Узынып киткән ерткычны сөңгечеләр сөңгегә алачаклар иде. Ләкин моңа ышану кыен иде... Бәһрам шаһзадә очсыз-кырыйсыз далада йөгерешкән кылганнарны күз алдына китерергә тырыша, бу мәхшәрдән качу юлын эзли. Һәм кинәт зиһене ачылып киткәндәй була. Тәхетне энесе Хәсрәүгә тәкъдим итәргә. Итәргә һәм иртәгә үк үзенә сарматларга китәргә!.. Ләкин бу хакта ул тантана башланганчы ук әйтергә тиеш иде. Тик моңа аның хакы бармы? Күрә ич, мөбәтләр беркем белән дә исәпләшмәячәкләр. Туганнарның язмышларын инде алар күптән хәл иткәннәр, аталарыныкын хәл иткән кебек. Кинәт кенә Бәһрамнын сарматларның рухи атакайлары Дәян белән булган әңгәмәсе исенә төште. Ни әйтте әле ул аңа? "Сармат вә унуклар бабаларының "белег"ле дигән китапка таянып яшиләр вә көн күрәләр, ә менә фарсылар шаһиншаһларның кануннарын бер дә яратмыйлар, һәрчак бозарга торалар. Шуның өчен фарсы шаһы каты куллы булырга тырыша, ә каты куллылык аны халык мәнфәгатен кайгыртудан читләштерә. Аннары фарсыларда шаһиншаһ үзенә-үзе ия түгел, хөкем чыгару фарсыларда руханилар кулында", - дигән иде. Һәм шулай да түгелме соң!.. Күр инде бу руханиларны, әйтерсең лә ниндидер тамаша карарга җыелганнар. Хак әйткән Дәян атакай, Иранда шаһиншаһ үзенә үзе ия түгел, Иран шаһиншаһы язмышы руханилар кулында. Атасы Ядигәр гомерен ахыр чиктә руханилар хәл итте ләбаса! Юк, ул һич тә үзенең дә, Хәсрәү энесенең лә үлемен теләми. Ул хәзер үк тәхеттәй баш тартырга тиеш. Утырсын тәхеткә энесе һәм ил белән идарә итсен. Көтмәгәндә шаһзадә Бәһрам ике адым алга чыкты һәм уң кулын күтәрде. - Олуг каһин Тахамтан, олуг каһин Тахамтан! - Аңа шундук игътибар иттеләр: - Олуг каһин Тахамтан, мин тәхетне энем Хәсрәүгә калдырам. Ул утырсын тәхеткә. Ә бу тамашаны туктатыгыз! Бермәлгә, бары тик бермәлгә генә тәхет ягында тынлык урнашты, олуг каһин Тахамтан да башын иеп, бертын уйланып алды. Ахыр ул уртагарак чыкты һәм корыч тавышы белән: - Шаһзадәләр диңгез ярларына әверелсәләр дә, елгаларның кирегә акканнары юк әле. Без хәл итәбез шаһзадәләр, сез язмышыгызны, гадел рәвештә үтәгез, - диде. - Мин энем шаһзадә Хәсрәү исәбенә тәхеттән баш тартам, олуг каһин! Халык шаулаша башлады, тәхетнең як-ягына утырган арысланнар да нәрсәдер аңлаган кебек борсаланып, чылбырларын зеңләтеп алдылар. Ерткычларны караучы эфиоплар да сагая калдылар. Шулчак янә бер көтелмәгән хәл булды, шаһзадә Хәсрәү ике адым алга чыкты. Чыкты да, баш иеп, олуг каһинга мөрәҗәгать итте. - Хөрмәт һәм ихтирамга ия олуг каһин атакай, мин исә абыем шаһзадә Бәһрам исәбенә тәхеттән баш тартам, - диде һәм йөрәк турына кулын куеп, баш ия-ия, кире чигенеп үз урынына басты. Каһин Тахамтанның гүя алдан уйлаган уе, пыялага әверелеп таш идәнгә төште һәм тәгәрәп китте, уң кулда утырган арысланның ике ал аягы янына барып туктады. Хәрам атакай Шахрай да Бәһрамны тиешле урынга бастырды һәм үрелеп колагына нидер әйтте. Усал итеп әйтте. Әмма Бәһрам аны барыбер ишетмәде әмма бөтен җаны-тәне белән тойды, хәрам атакай аңа: "Кыю бул, кыю бул, шаһзадә!" - диде. Шулчак шаһзадә Бәһрам беркемгә дә карамый туптуры арысланнар калдырган арадан тәхеткә таба кузгалды. Ул чынлап та кыюланып китте. Әмма аяк астындагы идәнне тоймады, йөрәге туктаган, зиһене ни кыласын аялаудан узган бер халәттә иде. Аның күзләре арыслан сыны ясалган, саф алтынга буялган тәхет терәкләрендә. Арысланнар арасыннан үткәндә ерткычның берсе тешләрен ыржайтып, ырылдап алгандай итте. Бәһрам шаһзадә ни кылганын арысланнарга якынайгач кына тоеп алды һәм күрде, эфиоплар ерткычларның чылбырларын җибәргәннәр һәм арткарак китеп басканнар. Бер адым, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде... Бәһрам шаһзадә тәхеткә җитте һәм кынасыннан хәнҗәрен тартып чыгарды да тәхеткә ташлады. Ул җиңде, ул шаһиншаһ. Шулчак энесе Хәсрәү дә тәхеткә таба кузгалды. Көтелмәгән бу хәлдән тәхет ягында үле тынлык урнашты. Менә ул арысланнарга җитте, ерткычлар арасында калуга, ни сәбәпледер билендәге хәнҗәргә үрелде. Шул мизгелдә үк арысланнарның икесе дә шаһзадә өстенә ташландылар һәм күз ачып йомганчы шаһзадәне ботарлап та ташладылар. Ләкин үзләре дә сөңгечеләр тарафыннан корбан булдылар. Тәннәренә дистәләрчә сөңге кадалган арысланнар тынып калгач кына өннәре аяк очларына киткән мөбәтләр арысланнар каны эчендә яткан Хәсрәү шаһзадәне тартып алдылар. Ул арада кем әмере беләндер музыка яңгырады. Икенче мәлдә инде олуг каһин тантаналы музыка астында шаһзадә Бәһрамнын башына энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән таҗны кидерде. Мөбәтләр яңа туган Иран шаһиншаһын кат-кат котладылар, ә коллар үлгән арысланнарның мәетләрен һәм корбан булган шаһзадәнең гәүдәсен алып, бер читкә бастылар. Тәхет каршындагы каннар юылды, матур-матур келәмнәр җәелде, мөбәтләр корбан булган шаһзадәне келәмгә салдылар Шаһиншаһ Бәһрам башындагы авыр таҗны сизсә дә, берәүне дә күрмәде, аның өчен бу тамаша тоташ бер төш сыман манзарага әверелде. Шулчак шаһиншаһ Бәһрам тәхетеннән күтәрелде дә, бер читтә келәмдә яткан энесенең мәете янына килде, иелеп, кулына күтәреп алды да, ишеккә таба китте. Ана беркем дә иярмәде, беркем бер сүз әйтмәде. Шаһиншаһ ишек бусагасын атлап чыккач кына мөбәтләрнен берсе янәшәсендәге икенчесенә: - Кызыл күлмәк, кызыл итек кенә харап итте шаһзадәне. Арысланнар кызыл төсне яратмыйлар, - диде. Икенчесе аңа җавап итеп: - Моны кылган эфиопның үзен ике дә уйламый арысланга ботарларга ташлаячаклар иде. - Анысы хак, күз кысып кына кагыйдәне бозып булмый. - Кем күз кысты соң? - Олуг каһин Тахамтанга хәрам атакай Шахрай күз кысты, беләсең килсә... - Һәм арысланнар аның күз кысуын аңладылар? - Аңладылар булып чыга. - Ничек? - Беләсең килсә, арысланнар шуңа өйрәтелгән ерткычлар. Каһин атакай белән хәрам атакай бер сүздә булганнар. Шуны да сизмәдеңмени?! - Сизмәдем дә, күрмәдем дә. Чөнки угланнарның икесе дә туран хатыңнан туганнар иде. Димәк, безнең белән хәзер тураннар идарә итәчәк. Угланнар тамырында төркиләр каны ага. Шаһзадә Бәһрам ничә ел далада торып кайтты? - Төркиләрдәме, сарматлардамы? - Бу халык икесе дә бер телдә сөйләшә. Атакай Шахрай ялганламаса, алар кушылып яталар икән, бер кавем булып Римга юнәләчәкләр, имеш. - Ул халыктан барысын да көтәргә була. Ефәк юлы күптән алар кулында инде. - Унуклар дигән ул халыкны чиннар туздырганнар дип сөйлиләр иде бит. - Ул дала халкын Бөек Кир да җиңә алмаган. - Юкка, юкка алып кайтмаган шаһзадә Бәһрам Сафура бикәсен. - Мәңгүк атлы дала ханына кияүгә чыккан икән бит ул Сармат хан кызы Сафура диде бугай үзен хәрам атакай. - Кайгырма, шаһзадә буш кул белән кайтмагандыр. Эт койрыгына тигәнәк ябышмый буламы. Үзе белән ниндидер Германрих король кызын алып кайткан, диделәр. Сылу икән үзе. - Димәк, табадан яна төшкән шаһиншаһыбыз шул гүзәлгә өйләнәчәк, - дип әңгәмәгә нокта куйды мөбәтләрнең берсе. Ләкин икенчесе берни булмагандай дәвам итте: - Күр әле, күр, ничек өтәләнеп йөри яңа шаһиншаһ янында хәрам агакай, әйтерсең үзе тәхеткә утырасы: - Шаһиншаһның рухи атакае булмакчыдыр. Ә бит атасына кул салучылар да шулар булдылар, хатын-кызны сөю бәхетеннән мәхрүм ителгәннәр. - Күп сөйләмә, телеңә тилчә чыгар. Башың икеме әллә? - Ике түгел-түгелен дә. Ни кылаем, хак тәгалә уктыр, аннан үткен нәрсә юктыр, диләр укчылар. Кызганыч, яңа гына энесе мәетен күтәреп, алар яныннан узган шаһиншаһ мөбәтләр әңгәмәсен ишетмәде, ишеткән булса, хәрам атакай Шахрайны сараена да керттермәс иде. Бу вакытта шаһиншаһ Бәһрам тәхет ягыннан чыгып китеп бара иде инде. Аның артыннан шаһиншаһны күз карасы кебек сакларга бурычлы сөңге тоткан азатлар атлый. Ә бу мәлдә мөбәтләргә һәм Фәрүз каласы аксөякләренә каршы чыкканы өчен шаһиншаһ Ядигәрне үтертеп, аның улы шаһзадә Бәһрамны ил тәхетенә утырткан олуг каһим Тахамтан тантана итә иде. Шул хәлдән соң бер ай үтәр-үтмәс шаһиншаһ Бәһрам бөтен халык алдында мәйданга чыгып, мәрхүм булган атасының сәясәтен яманлады, аксөякләргә һәм сарай куштаннарына ташлама ясавын белдереп, дехканнарга да ясак салымнарын киметәчәге турында әйтте. Яшь шаһиншаһның бу игъланы бик тиз ил халкына таралды һәм Иран империясенең яңа шаһиншаһы да тарихка яхшы яктан кереп калды. Хәер, Сафура ханбикә дә шат иде, аның кулында хәзер угланнар Баламбир белән Бәһрам. Угланнарны якын итте ханбикәсе. Әллә инде беренче ире Бәһрам исемен йөрткәнгә, әллә үзе бала тапмаганга, икесен дә үз итте, ярата. Моңа Мәңгүк хан бер дә шаккатмады. Сафура ханбикә яшьлеген шаһзадә Бәһрам белән уздырган иде. Мәхәббәт кабатланса да, яшьлек ике килми, диләр. Ә яшьлектәге булган хәлләр хәтер сандыгында бик озак саклана икән ул. Әнә Мәңгүк хан үзе дә Сафура ханбикәсен өзелепләр яратса да, әле булса Атилла угланның әнисен оныта алганы юк. Яшьлек истәлеге итепме, Сафура ханбикә шаһзадә Бәһрам калдырган азатларны үз кырында тота. Хак, Сафура ханбикә кулында үскән угланнарны, нигездә, әнә шул убырлы карчык тәрбияли. Шулай да, шулай да Мәңгүк хан өчен: бу хәл бераз гаҗәбрәк иде. Ләкин ул бу хакта ичмасам бер тапкыр да бер сүз дә әйтмәде, күрсә дә, карчыкны күрмәмешкә сабышты. Алай да түзмәде, бер тапкыр җансакчысыннан карчыкны далага чакыртты. Чөнки чапкыннар һәм сәүдәгәрләр аша карчык шаһиншаһ Бәһрам белән элемтәдә тора иде. Мәңгүк хан хан янында - хан, ир янында - хан иде. Сафура ханбикәнең ниндидер сихерче карчык аша Бәһрам шаһиншаһ белән элемтәдә торуы аның эчен пошыра башлады. Ә Ираннан сәүдәгәрләр өзелми, ак төрекләргә корал, келәм-җәймәләр, җимешләр, савыт-сабалар китерәләр, ә биредән ашлык алып китәләр, ә җай килгәндә кызлар төяп алып китәргә дә күп сорамыйлар иде. Бу хәлне күрсә дә, күрмәмешкә салышты Мәңгүк хан, чөнки ханбикәсе белән телгә киләсе килми иде, чөнки Кара Иделне кичүгә үк илдә коллар сатуны тыйган иде. Фәрүз сәүдәгәрләренең яшереп-качырып кызлар алып китүләрен ишеткәч чакыртты да инде карчыкны далага Мәңгүк хан. Әле булса хәтерендә, Мәңгүк хан гадәттәгечә даладагы калкулыкка туктады, гадәттәгечә атыннан төшми генә карчыкны каршыларга булды. Ул җансакчысына әйткән иде: "Килмим, бармыйм, дисә, бәйләп, атка салып булса да алып кил", - дигән иде. Әйтүен әйтте җансакчысына шулай дип, соңыннан үкенү тойды. Чөнки бер тапкыр карчык турында сүз чыккач, Сафура ханбикә аңа төксе итеп: "Тимә син ул карчыкка, ханиям, ул минем яшьлек истәлегем", - дигән иде. Мәңгүк ханның моңа әллә ни исе китмәде китүен, әмма ханбикәсенең бу сүзләренә йөрәге кысылып куйгандай иткән иде. Икенче бер тапкыр ул Сафура ханбикә кырындагы Бәһрам шаһзадә калдырган азатларны Кырым тарафларында хәрәкәт итүче Рухил угланга озатмакчы булган иде. Әмма бу хәл-гамәл ирешүгә, Сафура ханбикәсе янә чәчрәп чыкты: "Әйттем бит инде мин сиңа, ханиям, тимә ул карчыкка дип, азатларга да, алар минекеләр, минекеләр!" - дип, Мәңгүк ханның тәмам җанын кыйды. Мәңгүк хан ике арада булган бу тәмсезләнешүне булмагандай кабул итеп, онытырга теләде, әмма карчык күз алдына килгән саен ярсуы янә кабарды. Булган яман әйтешүне оныту өчен Мәңгүк хан көн аралаш яугирләре арасында бәйгеләр уздырды, көннәр буена мәйданда югалды, мәгәр мәхәббәте көчле идеме, аннан әйләнеп кайтуга, Сафурасын эзләп тапты, кочагына иңде, булган хәлләрне зинһар оныт, дигәндәй күзләренә карады. Ул чынлап та аңа гашыйк иде, ул аны ярата, ансыз яшәүне күз алдына да китерми иде. Шуңа карамастан, алар арасында каршылыклар да булгалады, әмма барыбер мәхәббәтләре өстен чыкты, тагын килештеләр, тагын сөештеләр, шуннан бермәлгә тынычланып, юанып калдылар. Мәңгүк хан ханбикәсенә кала белән идарә итүне таптырган иде, хәтта заманында бу хакта бөтен халык алдында игълан итте. Шул көннән Сафура ханбикә кала күтәртергә кереште. Карчык аша Ираннан ташчылар, төзүчеләр китертте, далада тиңе булмаган кәрвансарай салдырды. Көче-сәләте җитмәгән халыкка кала читенә сәмәннән өй күтәртергә рөхсәт итте. Бер сүз белән, элек тә утрак тормышка омтылган сармат һәм угорлар кала салырга керештеләр. Бу чара исә төрле яктан сәүдәгәрләрне тартты, сату-алу илгә вә халыкка муллык китерде. Әнә шулай Мәңгүк ханның җиңел кулы белән Сафура ханбикә сәүдәгәрләр Азак дип атаган каланың түрәсе булып китте. Бер уйлаганда, Мәңгүк хан моңа кинәнергә тиеш иде кебек, ә ул исә еш кына ханбикәсенең бу эшенә көнләшеп карады. Ул арада Сафура ханбикә Бәһрам шаһзадә калдырган азатларны унукларның кызларына өйләндерде һәм аларга фарсылар кебек йортлар салып бирде. Иң яманы - азатлар Мәңгүк хан оештырган бәйгеләрдән баш тарттылар, ә Мәңгүк хан азатларга зарлана алмады. Хәер, кемгә зарланырга тиеш иде ул? Сафура ханбикәсенәме? Ул аны барыбер аңламас иде. Чөнки фарсы азатлары калада туган халык буларак фарсы сәүдәгәрләренә бик тиз арадаш булып киттеләр. Бер тапкыр табында матур итеп ашап утырганда шул хакта сүз кузгаткач, Сафура ханбикә тәмам төскә үзгәрде һәм: "Син, ханиям, кагылма инде минем азатларыма. Алар миңа кала салуда ярдәм итәләр. Син үзең мине кала түрәсе иттең түгелме соң, ханиям?! Әгәр дә син, ханиям, ары таба да бу сүзең кабатлыйсың икән..." Күрде ич Мәңгүк хан, Сафура ханбикәсенең сипкелләре юкка чыкты, бит-йөзенә гүя ут капты, күзләрендә чаткылар уйнаша башлады. "Булды, булды, әйттем - кайттым, ханбикәм, әйттем - кайттым, ханбикәм", - дип әйткәнен сизми дә калды. Ләкин инде ханбикә Сафура кайнарланган иде. Ул тагы да зәһәррәк итеп: "Хан булсаң, хан бул инде!" - диде дә, ашаган көмеш кашыгын ташлап, чатырыннан ук чыгып китте. Әле булса күз алдында, җансакчысы каршына китергән карчыкны ул эретерәк кенә каршы алды. Карчык килергә теләмәгән, ә җансакчысы аны чүпрәккә төреп, ат сыртына салып китергән. Калкулыкка җитүгә, җансакчысы карчыкны ат өстеннән алып, аягына бастырды, чүпрәген сүтеп җибәрде. Әнә шулай Мәңгүк хан каршында халык убырлы карчык дип йөргән кортка пәйда булды. Әмма карчык аякка басуга, гуннар ханы Мәңгүккә түгел, лач итеп җансакчының битенә төкерде. - Әббау мәхәббәтсез! Карчыкны урламасаң, беткәндер сиңа кызлар! - Кичер, кичерә күр, анакай, - дип карчыкның аягына төште җансакчы. Ләкин убырлы карчык карашын ат менгән Мәңгүк ханга юнәлткән иде инде. - Һай, менә кемгә кирәк булганмын икән мин, - диде карчык һәм ирен чите белән генә елмая-елмая Мәңгүк ханның атына таба кузгалды. - Алай түгел, алай түгел, анакай, - дия-дия Мәңгүк хан аттан төште, ни кылырга белми ат йөгәнен кысып тотты. - Алай булмаса, болай булыр, Мәңгүк хан. Мин синең кырыңда озын-озак торырга дип килмәдем, әйтер сүзең әйт тә, мин китәм. Әйт, гуннар ханы, шул хәлләрдән соң мин сине кем дип атыйм? Кияү дипме? Кияү дисәм, киявем була алмадың. Ил башы дисәм, ил башы моны кылмас иде... Карчыкның фәлсәфи фикере һәм аңа кияү дип әйтергә җыенуы Мәңгүк ханның күңелен шактый йомшартты. Ул ат тезгенен җансакчысына ташлады да, карчыкка таба кузгалды. Шулчак җансакчысы карчыкның күлмәк итәгенә ябышты. Карчык аңа әйләнеп тибеп җибәрде һәм бала итәкле күлмәгенең чабуын күтәрә төшеп, Мәңгүк ханга текәлде. - Унбаш, унбаш дим, читкәрәк китеп тор әле, - диде янә карчыкны туктатырга җыенган җансакчысына Мәңгүк хан. Карчык чем-кара күзле, албасты дип йөрсәләр дә, күреркүзгә чибәр иде. Төз борынлы, эчкә батканрак яңаклы, кара кашлы иде. Заманында карчык чибәрләрнең чибәре булгандыр, хак. Ләкин карчыкның кара күзләренә карауга Мәңгүк ханның бөтен тәне аша ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән тетрәнү узды. Сәер хәл, карчык гүя аны сихерли башлаган иде. Ул тик торганда гасабиланды, ни әйтергә белми торды. Ул да түгел, карчык күлмәк итәкләрен җыя төште дә, кылганнар өстенә утырды. - Әйе, утырып сөйләшик әле, анакай, - диде тынычлана төшеп Мәңгүк хан һәм янына чүкте. Ул бер нәрсәгә шаккатты, каян килә көч вә гайрәт бу карчыкка? Нинди изге фәрештәләр аны кулыннан тотып йөртә? Бит кешене бар нәрсәдән дә мәхрүм итеп була: иленнән, туганнарыннан, мәхәббәттән. Ә менә аны гайрәтеннән, яшәү көченнән аерып булмый. Бу карчык заманында барысын да берьюлы югалткан: илен дә, туганнарын да, шаһиншаһка булган мәхәббәтен дә. Ә менә гайрәте әле булса ташып тора. Бу гайрәт унукларда да булды, яшәү көче. Олау һәм гаилә вә хатын-кызларын югалттылар, әмма гайрәтләре, яшәү көчләре калды. Бүген унуклар тагын аякланып киттеләр. Әнә шул гайрәтне һәм яшәү көчен угланнарына биреп калдырырга тиеш ул. Каршында утырган карчыкта әнә шул яшәү гайрәтен күрде Мәңгүк хан, шуңа карчыкны тыңларга булды. - Чиннардан кыйналган унуклар сарматларга килеп кушылмаган булсалар, Мәңгүк хан, гүзәл Сармат хан кызы Сафураның мәхәббәте кабынып китмәгән булса, Кара Иделне кичү түгел, Җаек тирәсеннән дә уза алмаган булыр идегез. Иң әүвәл Сафура ханбикәңә рәхмәт әйт, ул бер сиңа гына түгел, синең кебек ирләр аның кырында тулып яталар иде, синең халкыңа да кулын сузды, берсеннән-берсе сылу кызларын егетләреңә бирде. Хәзер ил түрәсе булып алсаң да, элек бер дә болай гаярь хан булып күренмәгән идең миңа. Миннән үч алырга йөрмә, хан, мин инде ашыйсын ашаган, эчәсен эчкән, сөясен сөйгән хатын-кыз затындагы кеше. Күзеңә бәреп әйтәм, мин сине, дала ханы, яратмыйм. Сармат хан кызы гүзәл Сафурага өйләнгәнен өчен генә түгел, минем угылым аның куеныннан, җылы куеныннан аерган өчен яратмыйм. Мине калкулыкка дәшүең дә миңа ошамады. Мине кан дошманың йөзендә күрә башладыңмы әллә, ил ханы?! - Юк, һич юк, анакай. Бәһрам шаһиншаһ бүген минем баҗаем. Баҗай туган түгел, шулай да якын кеше. Аннары аның угылы бездә, сез дә, - диде ни әйтергә белми аптыраганнан Мәңгүк хан. Сизде, тойды, ят ана бу карчык, беренче күрүдә үк ят булып тоелган иде, әле дә ят кеше булып кала бирә. - Шаһзадә Бәһрам сарматларны ташлап китмәде, дала ханы, мин аны үзем Фәрүзгә озаттым. Туар-тумас шаһиншаһ буласы кеше иде углан һәм булды да. Соңгы вакытта фарсылар белән Кушан төркиләре тату гына яшәп киттеләр. Бәһрам бәк йөзендә сарматларны фарсылар белән кушарга дип килгән иде, дала ханы Мәңгүк. Ике арага сез килеп кердегез, унуклар. Бәһрам шаһиншаһ сезнең дошманыгыз түгел, Мәңгүк хан, Бәһрам шаһиншаһ унуклар ханы белән тату яшәргә тели. Сезнең дә, фарсыларның да кан дошманнары римлылар белән чиннар. Бәһрам шаһиншаһ сезгә аркадаш булырга тели, дала ханы Мәңгүк. Ул сине римлыларга яу йөрергә өнди һәм үзе дә бар көче белән шул тарафларга таба кузгалмакчы. Шул хакта сездән хәбәр алу белән. - Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар булсам да, баҗай Бәһрамның изге теләген ирештергән өчен рәхмәт сезгә, анакай. - Килен хак булса, унуклар ханы түгел син, ә гуннар ханы, римлылар сезне гуннар дип яза башладылар, димәк, кыргыйлар. - Мин римлыларга кадәр готлар белән күзгә-күз очрашырга тиеш, анакай. Минем өчен готлар бүген әрәмтамаклар, коллар сату исәбенә баеп яталар, җитмәсә үзләре комсызлар, түрәләре йөзләрчә хатын тоталар. - Хатын-кыз тоту гаепме, дала халкына хатын-кыз тоту гаепме?! Ил түрәсе канаты астында йөзләрчә хатын-кыз булырга тиеш. - Ләкин мин бер Сафура ханбикәне генә яратам, анакай. Минем уй башым ул түгел, анакай, минем сезгә булган уй башым - нигә сез мине күрә алмыйсыз? Нигә сез миңа ачулы?.. - Мин сезгә ачулы түгел, дала ханы. Хак, гөнаһлымын, кызларыгыз Фәрүзгә озаткаладым. - Ә мин коллар сатуны тыйган идем бит инде. - Ул кызларын Фәрүздә балда-майда гына йөзәләр, дала ханы. Мин аларны бәхетсез түгел, бәхетле итәм - шаһиншаһ сараена җибәрәм. Ә бит шаһиншаһ Бәһрам да сезгә олауолау корал һәм кирәк-ярак җибәреп тора. Мин җибәргән кызлар исә бары тик әнә шул корал бәһасе генә, дала ханы. - Инде мин нишләргә тиеш, анакай, сезнең белән? Бит сез минем әмер-фәрманым бозасыз. - Мин сезгә кирәк, хәтта бик кирәк кеше, дала ханы. Мин адашчы, Бәһрам улым белән сезнең арадагы арадашчы мин, дала ханы. - Бәһрам шаһзадә сезнең улыгыз иде? - Улым иде, дала ханы, улым иде. - Алай, алай, - диде Мәңгүк хан, беравык зәңгәр күккә карап торды. Карчык исә кылган башын өзеп алды, җыерчыклар белән ермачланган йөз тирәсендә йөртте. Тагын ни әйтә ала иде ул карчыкка? Һични. Һәм әйтмәде дә. Мәңгүк хан чарасыз калган берәүдәй беравык карчыкка карап торды. Җыерчыклар белән кантарланган йөзеннән тәүге гүзәллекне эзләде. Кара-күксел чырайлы иде карчык. Яшь чагында янып торган күзле, тутсылрак йөзле, зифа һәм сылу кыз булгандыр. - Ут тояклы атлар, үткен күзле мәргәннәр, батыр йөрәкле сугышчылар синең үзеңдә. Аннары Бәһрам углан китеп тә сезнең арада калуыма янә шаккатма. Аерыла алмадым. Ул алтынчы Бәһрам булып илгә кайтырга тиеш, дала ханы. Бу хакта әле мин берәүгә дә әйтмәдем. Әмма бу минем хыялым. Кече Бәһрам Фәрүз тәхетендә утырасы бала, дала ханы Мәңгүк, - диде җен карчыгы. - Сафура ханбикә килешсә, - диде ирен чите белән елмая төшеп Мәңгүк хан. Аңа бу карчык белән әңгәмә тоту янә кызык була башлады. Ул арада җайдак ат белән җансакчысы килеп җитте. Мәңгүк хан сикереп атына атланды да далага чапты. Колак янында дала җиле сызгыра, ат тоягына төшеп йөрәк тибә, Берара чапканнан соң, атын тыя төшеп, үз артыннан җилле генә элдергән җансакчысын көтеп алды, ә теге иясен куып җитүгә, атын хан белән янәшә атлатып китте. - Әйт әле, унбаш, синең яныңнан узганда нәрсә дип әйтте теге җен карчык? - Хатын-кыз ат түгел, йөгән салып булмый аңа, - диде һәм зәһәр итеп көлде. - Һа-һа-һа! Чынлап та җен карчык икән, - диде Мәңгүк хан янә карчыкның тапкырлыгына соклануын яшермичә: - Әйт әле, унбаш, син шул карчыктан сабак алыр идеңме? - дип сорады. - Сабакны мин Көнбаш атакайдан алдым, - диде унбаш. - Ләкин риза булса, бу җен карчыгыннан да сабак алыр идем. - Миңа җиткерделәр, алар икесе дә бер җептән сөрелгәннәр дип. Улына каршы чабасы иткән иде ич, әмма хан ханлыгын итте, Атилла угланны калкулыкта көтеп алырга булды. Шулчак бер ат арасы артта басып торган унбашы дәште. - Угланны ат өстендә каршы алыгыз, бабаларыбыз гел шулай иткән. Углан атадан өстә була алмый. Шул турыда уйлады Мәңгүк хан олаулар җиткән арада. Аннары ул атыннан төште дә тимерче Тугран белән Айгөл апасы утырган арба янына туктап, алар белән кочаклашты, үбеште, хәтта күзләренә йөгергән яшьләрен сөртә-сөртә куаныштылар. Аннары килене утырган арбага таба атлады Мәңгүк хан, аның кырыннан атасы буена җитәргә тырышып, күкрәген киерә төшеп, Атилла угланы атлады. Сизелерлек авырлы Күркәм килене арбадан төшкәч, Мәңгүк хан үз күзләренә үзе ышанмый торды. Гүзәл иде килене, әйтерсең җиргә грекларның алиһәсе төшеп, аңа таба килә иде. - Саумы, килен! - диде һәм килене кулыннан баланы алды да, икенче кулы белән киленнең иңеннән кочты. - Төкле аягың белән унуклар җиренә, балакай. Олуг ханның күзләрендә мөлдерәп тулган яшь иде. Шатлык яше. - Мине бүген чиннар түгел, римлылар борчый, ханбикәм. Шуның өчен без дә әзер олуг Римга таба яу кузгалырга. Ләкин мин баҗай вәгъдә иткән коралны көтәм, ханбикәм. - Баҗаң җибәргән корал күптән юлда инде, ханиям, бүген-иртәгә ыстанда булыр, - диде ханбикә Сафура һәм ни сәбәпледер угланнарга йорттан чыгып торырга кушты, ә үзе ир-канаты янәшәсенә килеп утырды. - Димәк син, ханбикәм, баҗай белән анакай аша аралашасын? - Бу гөнаһны, ханиям. Юк. Аннары иң хаҗәт хәбәрне миңа өнбаш атакай җиткереп тора. Ун кулым ул минем, ханиям, уң кулым. XVI Алар бу җәйдә Өрәк елгасына таба җәйләделәр. Ниндидер инеш буена туктагач, Атилла атыннан төште дә түбәле арба эченә үрләде. - Саулармы сез, - дия-дия түргә таба үтте һәм үчтеки уйнаткан Дингизидны әнисе кулыннан алды. - Иллак кая? - Баламир абыйсы алып чыкты аны. Уктан алырга өйрәтә. - Улым Диңгизид, атаңны да бераз бимазала әле. Сикерә дә сикерә, эчемне авырттырып бетерде инде, - диде хатын чин ефәгеннән теккән зәңгәр күлмәген рәтли-рәтли. Атилла сыңар кулы белән баланы кулына күтәрде һәм әйләндерә башлады. - Төшереп җибәрә күрмә тагын, атасы дим... Атилла баланы бөтерүдән туктатып, корсагына бастырды, аннары аягыннан эләктереп, түшкә кебек асылындырды. Бала кычкырып елап җибәрде. - Имгәтә күрмә тагын баланы. Кит инде, Атилла, бигрәк каты куллысың, - диде хатын баланы кулга ала-ала. - Еласын, кычкырып еласын. Җырчы булыр, - диде Атилла һәм баланы кулына алды да янә үчтеки итә башлады. Ни сәбәпледер бала елаудан туктады һәм шырык-шырык көләргә тотынды. - Җитеп торыр, - диде Атилла, баланы бер читкә җибәрде һәм торып утырды һәм Күркәм хатынга елмаеп карап тора башлады. - Мин синең янга ни өчен кердем дип уйлыйсың инде, - диде ир-ат һәм үрелеп, хатынның йомшак җиренә шап итеп сугып алды. - Хилхәл атакай кайда? - Син, анасы, башта Айгөл апаны дәш. - Нигә ул сиңа? - Баланы аңа бир, минем сиңа гына әйтер сүзем бар. - Бәй, бала янында әйт, ни аңлый ул. - Мин әйтергә теләгән сүзне бала ишетергә тиеш түгел, Күркәм хатын. Мине атам Германрих король өстенә яу җибәрә. Ә минем башта Ольвия каласына йөрисем килә. Атам белән бәхәскә керәсем килми, башта бу хакта атама Айгөл апа җиткерсен иде. - Син төмәнбаш ич, бу хакта минем белән киңәшергә тиешсеңме? - Юк, әлбәттә, Күркәм хатың, юк. Ләкин мин башта синең белән киңәшергә булдым. Киңәшле эш уңар, диләр бит. - Ярар, ярар, аңладым. Башта мин баланы Айгөл апага илтеп бирергә тиешмен. Шулаймы?! - Һәй, зирәк хатын булдың да соң, Күркәм... Тик кара аны, тиз әйлән, мине яугирләрем көтә. - Карале, Атилла, әллә синең миннән тагын бер малай таптырырга исәбең инде. - Икене, өчне хәтта. Күркәм хатын, өчне. Бар инде, тиз йөре. - Малайларга туймадың инде. - Син аларны миңа икешәрне тап, игезәк-игезәк итеп. - Җүләрем, - диде Күркәм хатын, ир-канатының яңагына кагылып алды да, арбадан төшеп китте... Хатын баланы Айгөл апасында калдырып, бик тиз әйләнеп кайтты. Һәм ягымлы итеп зарлана-зарлана эчкәре үтте. - Көпә-көндез, оят түгелме үзеңә, Атилла дим. - Оят түгел, Күркәм җаным, оят түгел. Тансыкладым үзеңне. Шул гына... Наздан соң тынып калган хатын тик торганда әйтеп куйды: - Карале, Атилла, син миңа яратып өйләндеңме? - Яратмаган кешегә хан угланнары өйләнмиләр. Булмады синдәйләр нә ак чәчле удмуртларда, нә сары чәчле сарматларда. - Ярый, - диде уенын-чынын бергә кушып Күркәм хатын. - Сары чәчле Сармат кызлары арасында да синең күзең төшәрдәйләр булмагач, ак чәчле удмуртлар арасыннан да тапмагач, мин кем булам соң инде? - Тәңрем юллаган хатын, Күркәм, Тәңрем юллаган хатын. - Күр әле моны, һәр унукны Тәңре өйләндерә икән. Үзең ни карадың соң? - Тәңрем миңа сине хатыным итеп алырга кушты, һәм мин сиңа өйләндем. Шул җитмәгәнме сиңа?! Син миңа ике елга бер малай табып тор. Башкасын мин синнән таләп итмим. - Анысы иңде Тәңре кодрәтеннән генә тора. - Һәм минем кодрәттән, Күркәм җаным, минем кодрәттән дә, - дия-дия Атилла янә хатынның куенына сеңде. Ярсу нәфесен баскач, чалкай төшкән Атилла татлы наздан исәнгерәп калган хатынга әйтте: - Яуга сине дә алырмын, Хилхәл атакайны да. Хилхәл атакай мине укырга, язарга өйрәтте. Ул, миңа калса, олуг акыл иясе. Ул мине син - күк, хатын-кыз - җир-су дип бара. Имеш, мин сиңа яңгыр яудырам, орлыгым салам, ә син кешелеккә дәвам бирәсең. - Саташкан карт ул. Ничек инде син - күк, мин - җир, ди? - Рух күктән килә, Тәңредән ди ул, рух - мәңгелек куәт. - Күк икәнсең, яудыр алайса тагын бер шифалы яңгырың. Ә мин сиңа тагын бер малай табармын... Күркәм хатын һәрчак әнә шулай кузгатты аны, әнә шулай яратырга чакырды һәм сөя-назлый башласа, Атилланы тәмам чарасыз итте, ә инде дәрте кузгалган Атилла өлгереп җиткән татлы җимеш тәмен татыган берәүдәй назлы итеп ыңгырашып куйды. XVIII Сабыр төбе сары алтын, диләр. Мәңгүк хан табын уздырганнан соң Сафура ханбикә аңа Ольвия каласына таба илче йөзендә шымчылар җибәрергә киңәш итте. - Ханиям, син угланнарың Ольвия каласына яу җибәрдең. Минем атам, Сармат хан, теге йә бу халыкка яу йөрер алдыннан әүвәл ул илгә шымчыларын җибәрер иде. Кемне җибәрдең син ул җантауар сатарга көйләнгән базар-калага? Беркемне дә җибәрмәдең. Шулай бит? - Анысы хак, беркемне дә җибәрмәдем, ләкин бит, ханбикәм, нигә көчлегә хәйлә. Без ул каланы болай да алырбыз. - Көч үз урынында, куәт үз урынында, ә хәйлә, дошманыңның бөтен уй-теләген белеп тору бөтенләй икенче нәрсә ич, ханиям. Ялгышмасам, әтәчләнүең генә булмаса, син угланнарың Рим империясендәге колларны азат итәргә кузгаттың. Рухил белән Рамул углан киттеләр ич инде. Алардан һәр ай булмаса да, атнага бер хәбәр алып торасын. Син беләсең булса кирәк, ханиям, кем соң ул кол? Рим империясендә нинди шартларда көн күрә ул? Телиме ул синең империя кулыннан азат итүен?.. - Богаудагы адәм баласы түгел, эт тә чылбырдан азат итүне көн-төн көтеп ята, ханбикәм. Димәк, тели кол минем азат итүем, тели! - Менә шуны тәгаен белү өчен син башта дошман иленә ышанычлы кешеләрең җибәрергә тиешсең, ханиям. Ул кеше дошман телен белсен, хәтта гореф-гадәтләрен дә. Кесәсендә мул итеп акча йөртсен. - Син хаклы, ханбикәм, хаклы. Мәңгүк хан ханбикәсенә кайтарып сүз әйтмәде. Сарматларда борын-борын заманнардан бирле грек телен дә, римлылар телен дә яхшы белгән кешеләр бар. Аларны сәүдәгәрләр сурәтендәме, һөнәрчеләр йөзендәме Ольвия каласына җибәрсәң һәм алар аша каладагы хәлләрне белеп торсаң - хәйран булыр иде. Әнә шул ягы белән ханбикәсе торган саен ачыла бара иде аның өчен. - Уйлап карарга кирәк булыр, ханбикәм. Ушлы киңәш бу. - Ахыр килеп, ханиям, һәр төмәндә ким куйганда бер рухи атакай булырга тиеш. - Хак, хак, ханбикәм, булырга тиеш. - Яугирләр арасында йөргән рухи атакай җирдәге Тәңре илчесе ул, ханиям. - Бездә барысы да бар, шымчылар да, сәүдәгәрләр дә, сәяхәтчеләр дә. Римлыларда ничәмә еллар әсир йөзендә яшәгән Исла берүзе бер төмәнең торырлык, ханиям. Телләрен дә әйбәт белә, тактага язган язуларын да су кебек эчә. Мин аны сараемда тота идем, иртәгә үк синең карамакка бирәм, ханиям. Калганын үзең сөйләшерсең. - Тугран останы иртәгә үк Ольвия каласына озатырга була. Әйе, һөнәрче йөзендә. Мәңгүк хан бүген үк бу эшкә керешәм дигәндәй кузгалып куйды һәм торып баскач, елмаеп ханбикәсенә карады һәм: - Ярый әле син бар, ханбикәм, - диде. Ханбикә Сафура ирен озата чыкты, чатыр каршында балалар белән уйнаган Атилланы һәм Күркәмне күреп, чатырына дәште. - Килен дим, кил әле бире, Кил-кил, Атилла, син дә. Угланнар үстерәсез. Күр әле, туп кебекләр. Сафура ханбикә Күркәм янына килде, ике баланы җитәкләп алды һәм чатырына таба китте. - Анакай, мин кереп тормыйм инде, - диде Атилла. - Эшем бар иде. - Эшең булса, китә тор, ә мин киленне җибәрмим, улларыңны да. Әбиләре ич мин алар өчен, әбиләре. Әйдәәйдә, килен, ирләр шулай инде алар, бер дә борчылма, китә бирсен. Ә без матур итеп кунак булырбыз, фарсылардан килгән тәмле-томлыларны ашарбыз. Шулаймы, батыр егетләр? - дия-дия Сафура ханбикә балаларны чытырга алып кереп китте, аңа килене иярде. Чатырга кергәч, Сафура ханбикә Күркәм киленгә күз төшереп алды. Һәм тулынкы йөз белән елмаеп алды. Күркәм хатынның йөзенә гүя ут капты - кызарынып чыкты. - Атилла бит ашыктыра, - диде ул аклангандай, көмәнен яшерергә теләгәндәй эчең җыя төшне. - Бала табу бәхет ул, киленкәем, бәхет. Булса иде әле минем кырымда шуларның берсе. - Нигә соң Бәһрам баланы фарсыларга биреп җибәрдегез? - Шулай вәгъдәләшкән идек, килен. Ил башы биргән вәгъдәсен үтәргә тиеш. Юкса аның дәрәҗәсе көне белән төшәчәк, көне белән. Чатырда табын хәзерләнгән икән инде, Сафура ханбикә табынга башта балаларны утыртты, аннары киленен кунаклатты, шуннан соң гына чатыр ишеген ачып карады. Карады да шаккатты, ишек кырында ук Атилла углан басып тора иде. - Әллә керергә кыймый тора инде. Кер әйдә, яубашмы син?! Ханбикә Сафура Атилланың кулыннан алды, эчкәре алып керде һәм табынга утыртты. - Болай ук булыр дип уйламаган идем мин, анакай. - Җитешегез, ашагыз. Ә мин менә бу бәләкәйне сөям әле. Бир әле, килен, кечесен. Бир, бир, курыкма. Еламас ул. Минем кулда балалар еламый. - Сафура ханбикә баланы кулына алды, табын тирәли йөреп китте. - Күр әле моны, күр. Суеп каплаганнармы, тач атасы, күзләре дә, катлары да хәтта. Авызын кара әле, авызына чаклы. Һәй, турсайма әле син алай, ятсынма дим. Әбиен ич мин синең, әбиең... Атилла табындагы татлы ризыкларга үрелде. Казылыктан да, тутлаган иттән дә, кымыздан да авыз итте. Анакайның табынында фарсылардан китерелгән тансык булган хәлвә, ширбәт кебек төчеләр һәм кипкән йөзем, өрек, чикләвек кебек ризыклар да бар иде. - Фарсыларның ашы тәмле, ә үзебезнең ризык тансыграк, - диде Атилла янәшәсендә утырган Күркәм хатынга. - Куриш җизкәйдә өч-дүрт ел буена балык, аю ите ашый-ашый дала ризыгын тансыклый башлаган идем инде. Әнисе, син дә җитеш. Балага сөтең мулдан төшәр. Сафура ханбикә ир белән хатын арасындагы сөйләшүне ишетте дә, ишетмәде дә. Ул әле баланы үчтеки итте - сикертте, әле бит алмаларыннан үбә-үбә сөйде, әле елар чиккә җиткән баланы юатырга керешче. Килененең бала яратуын ишетеп, түр якта карчык пәйда булды. Ул гадәттәгечә тамак кырды, янәсе, ул да бар бу чатырда. - Анакай, әйдә, табынга уз. Менә килен белән Атилла углан кунакка килделәр әле. Балалары, балалары, анакай, күз алмалы түгел. - Күз тигерә күрмә тагын, килен дим. Сабый балага сокланып карарга ярамый, диләр. - Бәһрам шаһиншаһтан хат алдым дигән идең, ни яза, анакай? Әйткән идем бит, беркөнне. Әйе, менә шул углан инде яу кузгалачак. Бәһрам шаһиншаһка хәбәр итә аласың, гуннар да яуга кузгала. Менә монысын Атилла һич тә көтмәгән иде. Чөнки яу кузгалу хәрбиләр өчен үзенә күрә сәяси сер иде, ә монда Сафура ханбикә атасы җен карчык дип сөйләгән карчыкка барысын да сөйләп бирде. Ә бит яу кузгалуны бары тик меңбашлар да, атасы гына белә иде. Димәк, яу кузгалу турында атасы Мәңгүк хан башта ханбикәсе белән уртаклашкан. Шуңа карамастан. Атилла: - Барысы да олуг хан кулында, анакай, - диюдән ары уза алмады. Алай да өстәде: - Юкса мин бүген үк чыгып китәр идем. - Атаң кулдан тотып торамы, Атилла углан? - диде карчык киная катыш. - Без башта базаркала Ольвия каласына юнәлербез дип уйлыйм мин, анакай. Ольвия каласын кем саклый, без әле белмибез. Готлармы. Рим легионерларымы? - Готлар Ольвия каласында тормыйлар, углан. Каланы Рим легионерлары саклый, - диде карчык бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуын сиздереп. - Анакай, борчылма, Мәңгүк хан барысын да алдан уйлап куйды инде, иртәгә илче-сәүдәгәрләр йөзендә Исла белән осталар остасы Тугран Ольвия каласына таба кузгалачаклар, Тугран анда калыр, ә Исла Римга таба юл алыр диде Мәңгүк хан, - дип карчыкның авызын томалады Сафура ханбикә, һәм өстәде: - Күп тә үтмәс, Атилла углан Өрәк елгасына таба җәйли башлар... Аннан Ольвияга. Атилла ни әйтергә белми, әле булса баланы кулында тоткан Сафура ханбикәгә, карчыкка карап алды һәм күңеленә беренче килгән уй: "Кем туннарга баш бүген, Сафура ханбикәме, атасы Мәңгүк ханмы?" - дигән уй килде. - Рухил белән Рамул туганнар яудалар инде, тиздән без дә кузгалырбыз, анакай, - диде Атилла һәм ниндидер бу сөйләшүдән уңайсызлану тоеп, торып басты. - Рухил белән Рамул угланнар Византиягә йөз тоткан аланнарга таба кузгалдылар, Баламбир да. Ә син бүгениртәгә кузгалырсың, Атилла углан. Кара аны, киленне ыстанда калдыра күрмә. Борынгы төркиләр яуга гаиләләре белән чыкканнар. - Мин бу хакта хәбәрдар, анакай, - диде Атилла һәм ишеккә таба кузгалды. - Аш-ризыгыгыз өчен рәхмәт, анакай. Сау булыгыз, - дип баш игәндәй итте почмакта басып торган карчыкка Атилла углан һәм ишек яры җиткәч, кинәт туктады да: - Ә сез, карт анакай, ни уйлыйсыз бу хакта? - дип сорады. Карчык башта килененә күз төшереп алды, ахыр карашын Атиллага һәм тыңкышрак тавыш белән: - Ил анасы мин, Атилла углан, ил анасы. Мин төш күрдем, Атилла углан һәм Тәңрем миңа әйтте: "Ил куәте киләчәктә Атилла углан кулына күчәр. Ул күтәрер гуннар данын". Мин төшемне сиңа атап юрадым, Атилла углан, юраганым юш килер. Син узарсың дөнья илләре өстеннән давыл булып, син котларын алырсың готларның да, римлыларның да, Атилла углан. Хәйран калмады иде карчыкка, инде чатырдан чыгып китәргә торган Атилла карчыкка таба борыла төште, хәтта бер тезенә төште, бу инде аның карчыкка хөрмәте иде. Хак, карчыкның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да була иде. Ләкин Атилла углан үзе дә белми, ни өчендер карчыкның сүзләренә ышанасы итте. Әллә соң карчык чынлап та белеп сөйлиме, Тәңре кылычы аның кулында ич инде - унуклар данын күтәргән Тәңре кылычы. Карчык тагын нидер әйтергә ымсынган кебек итте, ләкин Атилла углан торып баскан һәм чатыр япмасын ачкан иде инде. - Кайтыр юлда атаң янына кереп чык, Атилла углан, - диде Сафура ханбикә. - Ул сине эзләгән иде. Ә киленне мин үзем озатырмын. - Яхшы, анакай, - диде Атилла углан һәм чатырдан чыгып китте. Чынлап та, атасы Мәңгүк хан аны көткәндәй Атилланы чатыр авызына ук килеп каршы алды һәм түргә әйдәде. - Уз-уз, углан, түрдән уз. Утыр әле каршымдагы түмәргә. Шулай. Әйе. Кһм. Ни, анаңда булдыңмы? - Сез алдан сөйләшкән идегез, атам? - Син кермә инде, углан, хан белән ханбикә арасына. Алдан сөйләшкән булсак ни дә, сөйләшмәгән булсак ни. Сиңа барыбер түгелмени? - Барыбер дә, барыбер түгел дә, атам. Бер атка ике йөгән кигермиләр. - Ә менә сиңа без ике йөгән кигерергә җыенабыз. Рухил белән Рамул угланнар хакында сүз бармый. Теге йә бу хәл булса, мин аларга хәбәр итәрмен һәм алар минем белән килешерләр. Мин сине корал белән тәэмин иттем, шаһиншаһ җибәргән хәбәр җиткерүче күгәрченнәрем бирергә булдым. - Атакаем кем булыр, атам? - Хилхәл атакай һәм аның янында Айгөл апаң. Сафура ханбикә дә килеште, һәм мин дә шулай хәл иттем. - Биләү абам белән без кавышырбызмы? - Бергә, углан. Ул да килеште синең яубаш булуың белән. - Атам, мин синең ышанычың акларга тырышырмын. - Атилла торды, атасы Мәңгүк хан каршына килеп бер тезенә төште. - Мин синнән әмер көтәм, атам. Мине Тугран оста да борчый, атам... Мәнтүк хан угланның башына кулың куйды, бертын бер ноктага карап, уйлап торды. Ул угланның Римга кадәр орышсугышлар аша юлын күзаллады бугай, чөнки бу хәлнең угланга җиңел булмаячагын белә иде, көрсенеп куйды. - Ләкин мине Исладан бигрәк Тугран оста борчый, атам. - Алар үз юлларында инде, углан. Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Империянең төп көче Ольвиядә түгел, Римда, Римга каршы Кече Азиядә Бәһрам шаһиншаһ сугыша. Әлбәттә инде император төп көчне аңа каршы җибәргәндер. Бер сүз белән, син бик вакытлы яу кузгаласын. Рухил белән Рамул Балкан яклары аша узсалар, син Ольвия аша, Германрих король җирләре аша Римга юнәлерсең. - Атам, син чынлаптамы коллар сатуга чик куярга җыенасың? - Әйтсәм әйтим инде, углан, коллар сатуны тыю, җантауар сатучыларга каршы чыгу минем күптәнге хыялым иде. Рим кебек империядә безнең канкардәшләребез гасырлар буена иза чиктеләр. Моңа чик куючы минем угланнарым булыр. Сафура анаң белән без шулай хәл иттек. Иң мөһиме, безне һәр халык коллыктан азат итүчеләр итеп кабул итәчәкләр. Без әнә шуңа таянырга тиешбез. Мин белмим, Бәһрам шаһиншаһның явы ни белән бетәр, чөнки Иран үзе дә коллар белән сәүдә итә. Ләкин мин бернәрсәгә ышанам, аны сезне кабул иткән кебек кабул итмәсләр. Әйе, сез яулаган бер генә халык та сезгә каршы чыкмас, чөнки сез, углан, аларны коллыктан азат итүчеләр йөзендә сугышачаксыз. Хак, коллыктан азат итү, теге йә бу халыкка ирек бирү әлегә бары тик алдан уйланган хәйлә генә булыр. Әмма төп чакыруыгыз, төп сөрәнегез халыкларны коллыктан азат итү булыр. Империя кулында йөзләрчә, халыклардан җыелган яугирләр хезмәт итә, Сафура анаң уенча, Ольвия каласына керүгә, алар сезнең якка чыгарлар. Бик ихтимал, без уйлаган хәйлә барып чыкса. Синең гөп максатың исә, углан, римлылар кулындагы Дауыт, Тургай ханнарның яугирләрен һәм халкын коллыктан азат итү - югалтулар бәрабәренә булса да коткар син аларны. Илгә кайтасыларын илгә кайтарып җибәр, орышка ярардайларын үзенә ала. Үзең коллар тотма. Әсирләр тот, әмма озак түгел. Син аларның күбесен илләренә кайтарып җибәр. Җиткерсеннәр халыкларына туннарның кем икәнлекләрен. Ләкин яуланган халыкларның барысына да уннан бер табышына ясак сал. Юкса, сугышчыларың сине аңламас. - Бу уй Куриш җизнәйдә яшәгән чакта минем башка да килгән иде, атам. Ул да әсирләр тотмады, әсир бер егетне үз кызларының берсенә өйләндерде һәм хәтта йорт салып кына калмады, җир дә бирде. - Куриш җизнәңнең ил чиге бар иде, ә даланың чиге юк, дала чиксез. Ә безнең күп кенә төрки кавемнәребез җәйләп гомер иттеләр, әйтик, Дауыт белән Тургай кавемнәре, һәм халкы аз булу сәбәпле Германрих король кулына төштеләр. Ә ул аларны Римга сатып җибәргән дигән хәбәр иреште. Хак, һәр гаиләдә хыянәтче булган кебек ил халкы арасында да хыянәтчеләр булгалый. - Хыянәт иткән кешеләрен Куриш җизнәй аюларга ботарларга ташлар иде. Мин нишләргә тиеш булачакмын алар белән? - Ольвия каласын алу белән сиңа минем ярлыгым ирешер. Ярлыкта барысы да язылган булыр, углан, барысы да. Унукларда хыянәт иткән кеше җәзаны хыянәтенең авырлыгына карап үзе сайлый торган иде, углан. Тик шулай да аң бул, заманалар үзгәрә, без сарматлар канаты астына кердек, син үзен белән угорлар кавеменең бер өлешен ияртеп алып кайттың. Хыянәтчеләргә җәзаны үзең сайларсың. Әлегә синең төп дошманың римлылар белән готлар. Ә дала халкын әсир итеп ятучы Германрих король булды. Син башта аңардан үч ал. Ольвия каласын туздырганнан соң Германрих корольнең җирләренә юнәлерсең. - Яхшы, атам. Димәк, мин иртәгә үк Өрәк елгасына таба кузгалам. - Мин сиңа әмерем җиткердем инде, углан. Кыл - кыласың. Мин әйттем. Иртәгә кояшны каршы алуга, Тәңрегә догабыз укуга, сез юлга кузгаласыз. * * * Яу турында сүз кузгалгач та, атасыннан әмер-фатиха алып чатырдан чыгып барганда да Атилла атасыннан: "Атам, нигә син, олуг хан буларак, яубаш булырга теләмисең?" - дип сорарга ымсынып куйгаласа да, сорамады, тыелып калды. Атасы төп өйдә кала, гуннар белән эш иткәндә византиялеләр дә, фарсылар да, хәтта сирәк-мирәк греклар аша римлылар да Тын елгасы буендагы Гунстан, ә халык телендә Азак дип йөртелгән калага килерләр иде. Әйе, илдә торып алар белән идарә итәргә тиеш. Моны атасы белән булган соңгы әңгәмәдә генә аңлады Атилла. Атасы илдә калып дөрес эшли, дигән фикер белән чыкты ул Мәңгүк хан чатырыннан. Күрде-сизде ич, атасы сарматлар ягын каера, ләкин инде илгә килгән сәүдәгәрләр сарматларны сарматлар дип түгел, гуннар дип атыйлар, калаларын да Гунстан, гәрчә туннарны уратып алган җирле халыклар бу каланы Азак дип атасалар да. Хәзер инде унуклар да тәүге унуклар түгел, сарматлар да тәгаен йөзләрен алыштырдылар, кыяфәтләре генә түгел, телләре дә ниндидер күләмдә үзгәрде, кием-салым турында әйтеп тә торасы юк. Сугыш кораллары да нык кына үзгәрде, һәр як тагы да камилрәк коралны кабул итте, шул сәбәпле сәүдәгәрләр "гуннар" дип йөри башлаган унук, сармат, угор кавемнәреннән торган халык бер казанда кайнатылгандай төс алды. XIX Атакай Шахрай илче йөзендә Мәңгүк хан башкаласына кич якта гына килеп җитте. Зур кәрван белән килгән каһин чираттагы олауны кәрвансарайда калдыруга, башта Мәңгүк хан сараена түгел, ни сәбәпледер Сафура ханбикә йорты каршына туктады. Ханбикә яшәгән йортның бусагасын атлап керүгә, ана шаһиншаһ Бәһрам сәламен җиткерде, бары тик шуннан соң гына ханбикәдән фатиха алып, Мәңгүк хан сараена юнәлде. Шымчылары бу хакта олуг ханга җиткерсәләр дә, Мәңгүк ханның моңа бер дә исе китмәде, үзалдына елмаеп кына куйды. Һәм һәр әмерен үтәргә әзер торган шымчыларына: - Юлыгызда булыгыз, мин сезгә шуның өчен көмештән дирһәм түлим, - диде. Яман яктан булса да сөенчене алдан җиткергән шымчылар хан сараеннан буш кул белән чыгып киттеләр, ә бит зур өметләр белән кергәннәр иде. Ахыр килеп, каһин Шахрайның зур кәрван белән Гунстанга юнәлүе турында Мәңгүк ханга Көнбаш атакай җиткергән иде инде. Мәңгүк кан барча хәбәрне дә тыныч кабул итте. Ул инде үз дигәненә ирешкән иде - угланнарын яуга озаткан, атна-ун көнгә бер булмаса да, ай саен алардан хәбәр алып тора иде. Сармат ханның кышлау каласы - Гунстан аңа ошый. Ниләр генә кыланмасын ханбикәсе, ул аны ярата, бар кылган гамәлләрен дә кичерә килә иде. Күп очракта аның киңәшен тота, теге йә бу тәкъдиме белән килешмәгән чакта гына бик озаклап, тәфсилләп аңлата иде. Һәм, сәер хәл, Сафура ханбикәсе кинәт кенә килешер иде. Шуның өчен ул шаһиншаһ илчесе вә сәүдәгәре атакай Шаһрайның әүвәл башта ханбикә йортына туктавын олуг хан буларак бигүк ошатып җиткермәсә дә, бер дә күтәрелеп бәрелмәде. Ахыр чиктә, Сафура ханбикәнең моңа хокукы да бар иде, сарматлар җиренә йортка кергәндәй кем баш иеп килде - Мәңгүк хан, син түгелме?! Сармат хан һәм аның кызы борын-борын заманнардан ук фарсылар белән аралашканнар, сәүдә иткәннәр, кызлар алышканнар, бу хәл исә шуның дәвамы гына иде. Шымчылары моны аңламый да аңламый, шул ук вакытта кайбер сәясәттән ерак йөргән тупас унуклар да. Әлбәттә, ир - канат, хатын - аяк, дигән гыйбарә дә бар. Шуңа карамастан, олуг хан буларак ул Сафура ханбикәсен барлык киңәшчеләреннән дә өстен күрә иде. Ахыр килеп, Мәңгүк ханның яраткан хатыны Сафура ханбикәсе белән бер дә тәмсезләнәсе килеп тормый иде. Унуклар аның ханбикәсе турында күпме генә авыз чайкасалар да - ул түзәр. Ә хәзер фарсылар белән гуннар дип аталган унуклар арасында яңа төр багланышлар бөреләнеп килә. Ә бу инде дөнья халыклары белән килешеп яшәүнең имин бер төр чарысыдыр. Алай да Мәңгүк хан түзмәде, чатырыннан чыкты һәм атына атланып боҗра-боҗра утырган урамнардан китте. Берара йөргәч, җансакчыларына да игътибар итми, Сафура ханбикә йортына юнәлде, әмма йортка кермәде, капка кырыннан узып китте. Шул чакта күп санлы олаулар кәрвансарайга кереп баралар иде инде. Шушы күренеш Мәңгүк ханны тәмам тынычландырды һәм ул атын үз сараена таба борды. Ләкин сарай капкасына җитәрәк атын далага чыга торган урамга юнәлтте һәм шунда үзен озата килүче җансакчысыннан башын бора төшеп сорады. - Илчеләрне кем каршылады? - Сафура ханбикә, хан. - Тагын кем? - Теге җен карчыгы да бар иде. - Нинди йөк китергәннәр фарсы сәүдәгәрләре? - Корал һәм төче-мөче диделәр. Кем, ни, кызлар да. - Кызларны кем җибәргән? - Гадәтенчә шаһиншаһ Бәһрам бәк Сафура ханбикәгә юллаган, диделәр. Унуклар кызларга туймыйлар икән, рәхим итсен унуклар ханы, дип әйтеп әйткән, имеш, Бәһрам шаһиншаһ. - Мин түгел, минем егетләрем кызларга туймый. Шаһиншаһ хаклы, ләкин Мәңгүк хан түгел. Мәңгүк хан үз гомеренә эзләгән кешесен тапты, җансакчы. Шулай дип әйтергә иде ул әрсез сәүдәгәргә. - Әйттем мин аңа, ханиям, шулай дип әйттем. - Бер уйласаң, сәүдәгәр хаклы, унбаш, хаклы. Без әтием заманында төрки халыкларының башына да килмәгән фаҗигага тарган идек, Куриш җизнәй белән Сафура ханбикә коткардылар. Унуклар мәңге-мәңге бурычлы аларга. Тәңребезгә шөкер кылабыз, без тиз арада хатын-кызлы халык булдык. Җитмәсә әнә фарсы шаһиншаһы кызлар җибәреп тора. Рәхмәт аңа, онытмый баҗаен. - Сафура ханбикә кызларга бик тиз кияү табар, хан, бик тиз. - Шаһиншаһ Бәһрам ул кызларны бер дә юкка гына җибәрмәгәндер әле. Кызларны кем алып килә? Хәрам атакай Шахрай. Ә ул адәмгә мин ышанып җитмим, унбашым, нигәдер күңелем кабул итми ул адәмне. - Каһин ул, каһин булып калыр да. Тимик без аңа, унбаш. Йөри бирсен. Ул безне римлыларга яу йөрергә кодаларга килгән. Ә безнең угланнар инде яудалар. Ә шаһиншаһ илчеләрен мин иртәгә кабул итәрмен. Хәзер син борыл да ханбикә йортына элдерт һәм шулай дип әйт - олуг хан Мәңгүк шаһиншаһ илчеләрен иртәгә кабул итәргә булды, диген. - Баш өсте, хан. Унбашы китеп баргач, Мәңгүк хан үзе яраткан калкулыкка күтәрелде. Калкулыкка күтәрелүгә тылсымлы дала гүя уч төбедәй җәйрәп ятыр иде. Дала Мәңгүк ханны һәрчак каядыр дәште, каядыр әйдәде. Ләкин ул соңгы елларда сабырланды кебек, тәүге ашкыну юк, гүя дала буйлап чапканчапкан да теләгән кешесен табып, тынычланып калган иде. Кайнар йөрәген кем шулай су сибеп сүрелдерде соң?.. Кем булсын, Сафура ханбикәсе. Ә бит Мәңгүк хан, сарматлар белән кушылуга, көнбатышка таба яу кузгаласы иткән иде. Һәм яубаш йөзендә. Сафура ханбикә белән кушылуга, гүя кемдер аның канатлы хыялына җәтмә ташлады - җибәрми дә, тыймый да. Канаты да сынмады кебек, канатлары да исән, тик тәгаен очалмас булды. Аның каравы, бөркетләрдәй угланнарына канат үстерде. Аларда өмет хәзер, аларга тапшырды ата-бабадан килгән уй-теләген. Угланнар тормышка ашырырлар аның хыялын... Иртән бик иртә уянды Мәңгүк хан һәм Тәңре бүләк иткән көнне бер тезенә төшеп каршы алды да, сараена таба китте. Йөгән тезгене ялына ташланган һәм иясенә сабый баладай өйрәнгән чем кара айгыры аның артыннан китте. Сарае мәһабәт килеп чыкты, сарайны аңа фарсы осталары салдылар, һаман да шул шаһиншаһ Бәһрам җибәргән осталар. Онытмый баҗаен шаһиншаһ Бәһрам. Сарай Мәңгүк ханга ошый иде - иркен, якты, талгын һава. Иң түрдә тәхет. Күчмә халык өчен гадәти хәл түгел иде бу. Тик нишләмәк кирәк, кеше барысына да бик тиз күнегә икән. Хәзер инде Мәңгүк хан үзен шушы сарайдан, түр яктагы бук агачыннан ясалган тәхеттән, сарай сакчы вә хезмәтчеләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Әлбәттә инде иң беренче нәүбәттә һәрчак янәшәсендә утырган Сафура ханбикәсеннән башка. Ә бит борынгы төрки бабалары күп очракта чит ил илчеләрен ат өстендә кабул иткәннәр. Иллә күчмә унуклар өчен дә заманалар үзгәрде, Мәңгүк хан нәкышләп ясалган, терәкләре генә түгел арка терәкләре дә алтынга буялган тәхет урындыгында утыра. Аңа янә бу сарайда шунысы ошый иде - түр якта ике тәхет, хак, бераз гына кайтышыңда ханбикәсе утыра. Әйдә, утыра бирсен, Мәңгүк хан үз язмышыннан канәгать иде. Мәңгүк хан түргә үтте, тәхеткә утырды, әмма тәхет ягында Сафура ханбикәсе күренүгә аягүрә басты, аңа баш иде, янәшәсеннән урын тәкъдим итте. Утырыштылар. Күп тә үтми шаһиншаһ илчеләр башы атакай Шахрай тәхет ягында пәйда булды һәм баш ия-ия түргә таба узды да, Сафура ханбикә каршына туктап, бер тезенә төште, шуннан соң гына илче Мәңгүк хан каршына күчеп басты, күкрәгенә кулын куеп, ханга фарсылар шаһиншаһы Бәһрамнан сәлам юллады. Аннары тагын Сафура ханбикә каршына узды һәм: - Гүзәл ханбикә, тәүге ир-канатыгыз шаһиншаһ Бәһрам сезгә бик тә рәхмәтле. Шуңа җавап итеп, шаһиншаһ сезгә гүзәл кызлар җибәрде. Сасанидлар белән тату яшәгән ләм сәүдә итеп яткан ханнарына һәм гүзәл ханбикәләренә мөһерле балдак, камәрле пута, энҗеле башлык бүләк тапшырырга кушты. Каһин атакай шулай диде дә артында басып торган ярдәмчесенә кул изәде. - Рәхмәт, атакай, рәхмәт, - диде Сафура ханбикә. - Шушындый ук бүләкләрне һәм асылташлар белән бизәлгән менә бу хәнҗәрне шаһиншаһ Бәһрам гуннар ханы Мәңгүк илбашка тапшырырга кушты. Бәһрам шаһиншаһ сезне янә бер сандык хатын-кыз киемнәре белән котларга әмер бирде, гүзәл ханбикә. Ә аркадашы Мәңгүк ханга фарсы осталары ясаган кылыч... Каһин атакай әйтә торды, ә ишләре бүләкләрне Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә каршына китерә тордылар. Мәңгүк хан алдына өелгән бүләкләрне күздән кичерде, ә менә кылычны каһин атакай кулыннан аягүрә басып алды. Кылыч кыналы иде, кынасы асылташлар белән бизәлгән, сабы кара сөяктән, сап терәгендә барс сыны. Кылычны кулына алды да, Мәңгүк хан Сафура ханбикәсенә карап алды, ханбикәсе аңа бөтен йөзен тутырып елмайды һәм әйт, ханиям, әйтер сүзең дигәндәй ишарә ясады. - Падишаһ җиткергән йөкне исән-имин китереп җиткерүең өчен рәхмәт сиңа, атакай. Гуннар фарсыларның бу игелеген онытмас. Шаһиншаһ Бәһрамга җиткер, атакай буларак мин угланнарым көнбатышка таба җибәрдем инде. Алар бүген Кара диңгез буена оялаган готларны куып яталар, Атилла угланым Ольвия каласы өчен сугыша. Мин ышанам, атакай, һәм шулай дип шаһиншаһына да җиткер - минем угланнарым, Тәңре язган булса, Римга кадәр барып җитәрләр. Илче каһинга Мәңгүк ханның нотыгы ошады, ул әле ханга, әле ханбикәгә баш ия-ия берничә адым артка чикте һәм ишләрен ияртеп, тәхет ягыннан чыгып ук китте. Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә күзгә-күз карашып алдылар һәм икесе дә елмайдылар. Елмаюлары бер булса да, шаһиншаһның атакаена карата икесе ике фикердә калдылар. XVII Җәйге җылы вә ямьле көндә булды бу. Өйлә вакытына таба шифалы яңгыр сибәләп алды. Тимерче остасы йөзендә Ольвия каласына килеп урнашкан Тугран кечкенә инеш аркылы салынган күперне үтте дә алачыклар, балта осталары каралтылары, таш кисүчеләр остаханәсе, тире иләүчеләр, аяк киемнәре тегүчеләр, бау ишүчеләр, ук-сөңге ясаучылар каралты-лапаслары ике яклап урнашкан урамга килеп чыкты. Мәһабәт йортлы, хауслы өйләргә ия булган бай кол сатучылар урамы артта калды. Нәкъ шул бай йортлар тезелгән урамда ул ясак җыючы магистр Гаурәнцәйне очратты. Магистр гадәттәгечә бер үзе генә түгел иде - янында бериш легионерлары һәм янәшәсендә яңа унбиш язына аяк баскан улы Аэцәй атлый иде. Магистр Гаурәнцәй улын һәрчак үзе белән йөртә, римлылар гадәте буенча картаеп олыгайгач үз урынына калдырырга ниятедер, күрәсең. Магистр белән Тугран элек тә очраштыргалаштыргаладылар. Магистр аңа һәрчак шикләнеп карап калды. Кирәкмәгән зур гәүдәле, йомры кара сакаллы булгангамы, магистр аңа һәрчак игътибар итте һәм останы күздән яздырмаска тырышты. Ул аның кемдә эшләвен белә иде инде, хәтта бер көнне оста кулыннан корал да сатып алды. Нәрсә-нәрсә, коралны тимерче тоҗрата белә иде, күңелне генә түгел, кулны да тартып тора иде ул ясаган корал. Шуңамы, останы күргәч тә: "Нишләп йөри бу байлар урамында?" - дип остага аркылы төшмәкче иткән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, аннары оста да бөкре күперне чыгып бара иде инде, ә анда һөнәрчеләр урамы башлана. Гәрчә соңрак анда барасы булса да, магистр останың аркасына карап калу белән генә чикләнде. Магистр бүген гадәти эшкә чыккан иде - ясак җыярга. Магистр кансыз гына түгел, явыз да. Ул берәүгә дә ташлама ясамый. Әгәр дә мәгәр кем дә булса тиешле ясагын түли алмаса, ул аның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамый, шулай ук камчы белән суктыруны да гадәти хәл итеп күрә иде. Аның шундый чиккә барып җиткәне бар, ясакны түли алмаган кешенең колларын базарга чыгарып сатарга да күптән күнегеп киткән иде инде, ул гынамы, хәтта ясакчыларның балаларын да тартып алгалады. Башына Рим легионерлары кебек кикрикле очлым кигән, кулына тире бауга корыч чыбык аралаштырып үргән камчы тотып йөргән магистр Гаурәнцәйне күрүгә бае-ярлысы ясакчылар буларак тизрәк капкаларын ябарга, аның күзенә чалынмаска тырышалар иде. Шуның өчен оста Тугран аның кырыннан тизрәк таярга тырышты, бөкре күперне чыгуга, адымын тизләтә төште. Магистр Гаурәнцәй артта калса да, оста Тугракның эченә яман шом кереп оялаган иде инде. Чөнки аңа бүген иртән хуҗасы ясак җыючы киләчәк безгә, дип сөйләнеп, кемгәдер зарланып йөргән иде. Тугран белә иде: чыгымнары күп булгангамы, аңа оста буларак мулданрак түләгәнгәме, хуҗасы магистр Гаурәнцәйдән куркыбрак яшәде, чөнки үткән айда түлисе ясагын түли алмады. Хак, Гаурәнцәй хуҗаны кисәтеп кенә китте, имеш, киләсе килүенә акчаны җыеп тор. Бу инде җитди кисәтү иде. Ә магистр Гаурәнцәйнең кисәтүен ясакчылар яхшы беләләр иде - балаларына кадәр алып китә башлый. Ә аның алачык хуҗасының җиткән алма кебек кызы бар иде. Хәер, осталарның остасы хуҗасы өчен әллә ни кайгырмады - табар дип уйлады. Ул бүген кеше күзенә чалынмый гына Исла янына барып килгән иде. Исла аңа хәбәр итте - яубаш Атилла калага якынлашып килә икән иңде. Тугран шатлыгыннан ни кылырга белмәде, магистр, хуҗасы аның өчен гүя кысыр кайгы иде. Тугран башыңда бер уй бөтерелде: ничек калага керер яубаш Атилла? Кала нык иде, кальгасы таштан, капкалары тимер тасмалар белән ныгытылган каты имәннән. Ә кальга эчендә ике зур легионерлар лагеры. Башкисәр магистр кул астында да каты куллы легионерлар бар - йөздән артык хәрби. Ничек, нинди юллар белән керер Атилла калага? Ә калага кермичә римлыларны җиңеп булмаячак. Диварлар биек, ике адымга бер легионер тора, моның өстенә дүрт саклау баганасы, дүрт капка. Ни генә булмасын Атилла яубаш кала эченә керергә тырышыр. Китәр суеш-кырыш. Ни белән бетәр орыш? Тимерчеләр башы Тугран белми иде. Әллә соң алачык хуҗасы белән киңәшергәме? Хуҗа кулында йөздән артык оста һәм дистәләрчә коллар, ут янында корыч коючылар. Төрле-төрле яклардан җыелган төрле телдә сөйләшүче халык... Юк, ярамас хуҗага бу хакта сиздерергә, ярамас. Эшне бозып куюы бар. Алачыкка җитүгә, Тугран борынына эче төтен исе, гөрләвекләрдән елгага таба аккан шакшы су исе килеп бәрелде. Ул бу алачык хуҗасына Исла тәкъдиме белән ялланган иде. Хуҗага менә дигән кораллар ясады, ә теге аларны базарга чыгарып шактый югары бәягә сатты һәм табышлы булды. Шуннан тагын-тагын осталар яллады, хәзер инде янә ике яна алачык ачты, кешеләр яллады, коллар сатып алды. Бер сүз белән, Юстин атлы хуҗасы кинәт кенә баеп китте. Ә бай кешенең нәфесе арта бара, диләр, Юстин хуҗа ниндидер юллар белән ясак түләүдән котылып калмакчы. Ләкин җәнлек исен ерактан ук тойган магистр Гаурәнцәй дә Юстин хуҗаның кем икәнен сизеп алган, күрәсең. Шул тирәләрдә урала башлады. Алачык яклап кычкырулар ишетүгә, оста Тугран адымын тизләтә төште. Тимерчеләрнең күбесе ерак көнчыгыштан килгән гуннар һәм Өрәк елгасы буенда көн күргән венедлар иде. Ике халык ике телдә сөйләшсәләр дә, шактый тату хезмәт итәләр иде. Алачыкка килеп керүгә, авызы-борыны канаган тимерче Сакалбайны күреп, Тугран аңа таба ашыкты. Чөнки тимерчеләрнең барысы да аңа буйсыналар иде. - Ни булды. Сакалбай? Сакалбай дигән тимерче көрәк хәтле сакалы буйлап аккан канын киндер алъяпкычына сөртеп алды да, аты-башы белән сүгенеп куйды. - Гаурәнцәйнең эте килгән иде, бәйләнепме бәйләнә. Тел каткан идем үзенә, авызыма ук менеп төште. Хуҗа да дәшми тора. - Ни өчен сукты? - Хуҗабыз ясагын түләмәгән икән, хәзер Гаурәнцәй магистр үзе килә. Без синең кызыңны алып китәбез дип янады да, мин тегеңә: бирсәк алырсың дидем. Кызны император сараена тарттырабыз, ди. - Ясак җыючы хак әйткән, Гаурәнцәй үзе дә килә, мин аны юлда күрдем, - диде Тугран. - Ул эттән туган нәмәстә мине дә кол итеп сатам дип янаган иде инде. - Хуҗа ни диде? - Сатсам алырсың, башта борын астындагы маңкаңны сөрт диде. - Шәп әйткән. - Әйтте дә, борылды да китте шул. Ә теге һаман ду куба, чуанына басканнар диярсең. Мин синең башта, сасы венед, сакалыңа ут салам дип бакыра башлады. Венедның исеме Славин иде, ләкин аңа беркем дә исеме белән дәшмәде, тимерчеләр өчен ул Сакалбай иде. - Хуҗаның ясак түлисе килмимени? - Бераз көтеп тор, менә өч-дүрт көннән кораллар сатам да, барысын да түләрмен дип ялварды ялваруын, ләкин тегенең хуҗаны ишетәсе дә килмәде. - Чынлап та шулаймы икән. Сакалбай? - Кесәмдә бер солидым да юк дип аклана. Атна-ун көнгә көт инде, ди. Мин сиңа магистрны өстерәм дип китеп барды. Ул арада хуҗа ишегалдына легионерлары белән Гаурәнцәй килеп керде. Шуннан ишегалдында шау-шу тагын да артты. Гаурәнцәй туп-туры болдырда басып торган хуҗа янына үтте. Легионерлар артыннан тимерчеләр дә болдыр янына килеп туктадылар. Магистр йөзен чыта төшеп, тимерчеләргә таба борылды һәм теш арасыннан: - Сезгә ни калган монда? - дип сорады һәм Тугран остага текәлеп: - Бу синең эшенме? - Мин баш тимерче, магистр, алар миңа буйсыналар, мин хуҗага буйсынам, - диде шактый кыю рәвештә оста Тугран. - Син миңа баштан ук шикле күренгән идең, димәк... - Мин хуҗамны якларга килдем, магистр. - Кемнән?.. Тугран оста җилкәсен сикертеп куйды. - Ә мин синең малаеннан шикләнәм, йөзендә өмет юк, - диде болдырда басып торган Хуҗа Юстин. - Малаемнан?! Ха-ха-ха, малай минеке, тиздән ул җыя башлар ясакны сездән, Юстин, ишетәсеңме - ул! - дип кулындагы камчысы белән итек кунычына суккалап алды. - Син миңа кырык бер солид ясак түләргә тиешсең. Мина түгел, империягә, императорга. Ишетәсеңме, кырык бер солид. Юкса кызыңны алып китәм. - Малаеңның исеме-аты ничек? - Нигә сиңа минем малайның исеме? - Кызымны алып китсәң, малаең миңа калдырырсың. - Мин сиңа малай калдырам, Юстин?! - Башка баш, Гаурәнцәй, - диде хуҗа. - Ышан, мин синең малаен бер ел дигәндә менә дигән кеше итәчәкмен, менә дигән. Әйе, тимер эшенә өйрәтәчәкмен. Беләсеңме ни диләр бездә һөнәрле кешегә, Гаурәнцәй: "һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс". - Җитте, җитте, Юстин, күп телеңә салышма. Кем дә сиңа малай калдырырга җыенмый. Бу малай, беләсең килсә, Юстин, минем урыныма Ольвиядә ясак җыючы булып калачак. Хәрби ул, уктан ала, ятаганда орыша. - Атта йөри беләме? - Нигә ясак җыючыга атта йөрү? - Минем тимерчеләр башы гун, ә ул хәтта атны биетә ала, ул синең угланың атта йөрергә өйрәтер иде. - Усал телле кеше син, Юстин. Мине син читкә алып китмә, мин синнән ясак таләп итәргә килдем. - Ассаң да, киссәң дә, Гаурәнцәй, сиңа бүген түләр акчам юк. Хәтта бер солидым да. Осталар башы Тугран янәшәсендә басып торган Сакалбайга иелә төште. - Хуҗаның чынлап та акчасы юкмы, Сакалбай? - Яңа алачык салдырды ич, юк дигән була. - Синдә ничә солид бар? - Кичә җиде иде. Әйе, бүген дә җиде. - Җиде. - Миндә егермеләп җыелыр. Мә, ал да җый ишләреңнән калганнарын. Җый, җый, аптырап карап торма. Мин сиңа иртәгә солидыңа кадәр табып бирермен. Ышан. - Кырык берне үк җыеп булыр микән? - Булыр-булыр, җый. Авызы тыгылсын Гаурәнцәйнең. Тиздән без ул солидларны өчләтә кайтарырбыз. Әйтте диярсең, Сакалбай. - Булды алайса, мин киттем. Әмма бүген Юстин хуҗа тиешле ясакны түләргә җыенмый кебек. Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага һәм ни сәбәпледер атасы янына чыгып баскан яңа унҗиде язы тулып узган кызга карап торды. Ахыр башын чөя төшеп, легионерларына карап торган тимерчеләр башына күз ташлады. Яшерми, ошамый иде аңа бу гуннар остасы. Кулы алтын, ә менә йөрәге тулы дошманлык кебек иде. Ахыр Гаурәнцәй теш арасыннан гына черт итеп төкерде дә тимерчеләр башы Тугран янын килде. Ул арада Сакалбай килеп җитте һәм тимерчегә итәген күтәрергә кушты. Күрде дә тан калды Гаурәнцәй, Сакалбай тимерче итәгенә алтын солидлар койды. Бу ни бу?! - дигәндәй Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага, атасы янәшәсендә бераз елмаебрак кылтайган кызга карады һәм: - Миңа ким куйганда илле солид кирәк, Юстин, - диде. Шунда кыз аһ итте, ләкин егылмады, атасының җиңенә ябышты. Кыз тәмам өлгереп җиткән иде, тәҗрибәле колбиләүче буларак Гаурәнцәй кызның тулынкы күкрәкләренә төшкән кара чәчләреннән, шомырт кара күзеннән, өстендәге зәңгәр күлмәгеннән, алтынга буялган сандалыннан ук күрде - кыз өлгергән. Кызның балтырлары тулынкы, сандали бавын тезенә кадәр уратып бәйләгән. Җитмәсә үзенә карап торуын сизепме, кыз юри мыскыл иткән кебек атасы тирәли тулынкы янбашларын уйнатып, йөреп чыкты. Тимерчеләр башы болдырда басып торган хуҗага таба бер адым ясады һәм кулын күтәрде. Ул арада Гаурәнцәйнең ике легионеры йөгереп болдырга менделәр һәм кызны эләктереп алдылар. Гаурәнцәй ым кагып кына болдырга таба кузгалган осталар иясенә күрсәтеп алды. Һәм Юстин хуҗадан: "Ни тели ул" - дип сорагандай итте. - Минем алтын куллы остам ул, Гаурәнцәй, ал тиешле акчаны да, чыгып кит йортымнан. - Тиешле акчаны биргәч тә, Юстин, тиешле акчаны биргәч тә. Ә монда бары тик кырык бер солид. Мин синнән илле солид таләп итәм. Остаңа таянмакчысың, Юстин, әллә соң кызыңны ана кияүгә бирергә исәбеңме?.. - Юк, Гаурәнцәй, остамнан андый сүзне ишетмәдем. Ишеткән булсам, бәлки уйлап та караган булыр идем. Чөнки Ольвиядә бер оста ул. - Һэ, - диде Гаурәнцәй һәм янә итек кунычына камчысы белән суккалап алды. - Син миңа илле солид бирергә тиешсен. Яңа алачык салдың? Салдың! Анда яңа корал ясатасың? Ясатасың... - Нишләп бик тиз үзгәрттең, кырык бер солид дигән идең бит? - Беренчедән, син үзеңдә гун остасы тотасың. Ә аларны кол итеп тотарга гына рөхсәт ителә. Алай да мин аның коралны оста ясаганы өчен гафу итә килдем, ташламалар ясадым. Бүген ясамыйм. Түлә! - Минем ул хәтле акчам юк, Гаурәнцәй. Кичә генә Рим легионерлары илле солид алып киттеләр. Имеш, калагызны, базарыгызны саклыйбыз. - Димәк, син, Юстин, император Феодосийга ясак салудан баш тартасын? - Юк, магистр, баш тартмыйм. Мин сине гадел булырга чакырам, һәм ясакны кичектереп торуың үтенәм. - Кичектерә алмыйм, Юстин. Мөмкин түгел. - Димәк, кызын биреп җибәрәсен, шулаймы? Осталар башы бу юлы Гаурәнцәй каршына ук килеп басты. - Кичер безнең хуҗаны, магистр. Риза булсаң, без сиңа корал белән түләрбез. - Варвар грекча сөйләшә, - дип гаҗәпләнде Гаурәнцәй. - Күрче, варвар грекча сөйләшә, Аллаһ телендә. - Мин римлыларча да сөйләшәм, магистр. - Сугышларда да катнаштыңмы? - Сугышларда да катнаштым, әсир дә булдым, магистр. - Гун бит син, гун булгач, уктан да аласыңдыр, хәнҗәр дә ташлыйсыңдыр. - Мин сугышчы түгел, магистр, гәрчә әсирлектә аз-маз торсам да, мин камил корал ясаучы оста. Син минем хуҗама ясак җыярга килдеңме? - Шулай булса ни, гун? - Тагын күпме солид тиеш сиңа, минем хуҗам? - Һа-һа-һа, гун кадәр гун минем белән аяк терәп сөйләшә. Син минем өчен варвар, - диде Гаурәнцәй. - Ишетәсеңме, варвар? Мин сине изге Аллаһ телендә сөйләшкән өчен генә кичерәм, гун. - Аллаһ һәммә халыкны тигез яраткан, гун. - Аркаң камчы телиме әллә синең, гун? Гаурәнцәй шулай диде дә муен тамырлары чыбыркы сабыдай калкып торган тимерчегә карады, ут кебек ачу катыш яна башлаган яшькелт күзләренә, ахыр, легионерларны уратып алган тимерчеләрне, колларны күздән кичерде. - Таяк ике башлы була, магистр. Хуҗам сиңа тиешле солидлар тәкъдим итә. Тәмсезләнмә. Ал да кит. Тик хуҗама акча биргән өчен тамгалы кәгазен биреп калдыр. - Куасың, - диде Гаурәнцәй башын чөя төшеп. - Гун гына димәссең үзен. Карале, Юстин, син шушы гунга чынлап та кызыңны кияүгә бирергә җыенмыйсыңдыр бит? - Кыз үзе риза булса, мин аңа чынлап та кызымны бирер идем, магистр. Чөнки аның куллары гына түгел, йөрәге дә алтын. - Димәк, гун алтын йөрәкле, ә мин таш йөрәкле булып чыгам, Юстин? - Мин сиңа алай дип әйтмәдем, Гаурәнцәй. Әмма үзең дә шулай дигәч, йөрәк синдә чынлап та таштыр, күрәсең. - Менә нәрсә, Юстин. Син миңа тиешле солидны бирәсен һәм хәзер үк. Бу булырдыр - бер. Икенче шартым, койма кырында колларың торамы? Торалар. Синең остаң шуларның берсен сөңгедән алсын. Мин сиңа ташлама ясыйм. Юстин, эштән чыккан колыңны алдыртам. Мин дә тамаша кылам, син дә артык авыздан котыласың. Хуҗа Юстин тәмам каушый калды, әле койма буенда торган колларына, әле аягында нык басып торган остасына карады. Ахыр килеп, аның бер колын да югалтасы килми иде, хәтта эштән чыкканын да. Аңа эшләп эштән чыкты ләбаса ул. Аннары шул коллары өчен ул калада яшәгән легионерларга ай саен илле солид акча түләп тора. - Минем бер колымны да югалтасым килми, магистр. Син бу кыланышың белән законны бозасың. - Ничә колың бар? - Син сатып алмадың ич аларны, магистр. Булганнары барысы да минеке. Утыз язы тулыр-тулмас үлгәннәре дә булды, аларның җаннары җәннәттәдер, тырышып эшләделәр. - Куй, Юстин, куй. Кол кешемени ул, кол ул ике аяклы хайван, шулай дип язган олуг галимебез Аристотель. Ал сөңгең, оста! Юк, бирегез ук-җәя остага! - дип легионерларына боерды каны кызган магистр. Баштан-аяк коралланган легионерлар ике колны дивар кырына бастырдылар һәм остага ук-җәя бирделәр. - Ни кылырга исәбең синең, Гаурәнцәй? Алладан курык, Хода сиңа моны кичермәс. - Аларның җаны җәннәттә булыр, Юстин. - Коллар да безнең кебек үк халык, Гаурәнцәй. - Безнең кебек булсалар богауда булмаслар иде, аларга алла каргышы төшкән, Юстин. - Венедлар алар, алла бәндәләре. Кылма моны, Гаурәнцәй. - Ә син миннән түгел, оеганнан үтен. Син боерырсың, ә ул кыласын кылыр, Юстин. - Гаурәнцәй, христианмы син? - Христиан, христиан, Юстин. Ләкин мин яһүд христианы түгел, грек христианы. Кансыз Константиннан алдым мин ул христианлыкны. Ә ул колларны, әсир төшкән готларны арысланнарга ашарга ташлаткан, сабыйлар канында коенган. Ә руханилар аны барыбер изгеләр санына керттеләр. - Сине дә кертерләр дип уйлыйсыңмы? - Мин аларга җиңел үлем китерәм, Юстин. Синме, минме күбрәк гөнаһлы булырбыз, анысын Аллаһ үзе бизмәнгә салып үлчәр. Һични аңламаган, үзләрен белә-белгәннән гомерләрен җир идәндә йоклап, төтенле алачыкта уздырган, күпләре күрек тартудан узмаган коллар бер-берсенә аркаларын терәп, дивар буенда басып торалар. Аяклары богауда, куллары күкрәкләреңдә, бөкреләре чыккан, кабыргалары беленеп тора. - Юстин, Юстин, шушы ике кол үлгәндә генә кызың үзеңдә кала. Ә колларны остаң уктан кылыр. - Кылма моны, магистр. - Грекмы син, Юстин? Йә сез, тимерчеләр, кайсыгыз венед, кайсыгыз гот, кайсыгыз гун?.. Мин беләм, канун буенча хуҗа колны үтерә алмый, ә менә тимерчеләр остасы гун моны кылыр. Чөнки алар кансыз халык. - Моның каһәре сиңа төшәр, Гаурәнцәй. Ул арада Тугран кырына Сакалбай килеп басты һәм аның кулына зур гына күн капчык тоттырды. Оста Тугран үлчәп карагандай янчыкны уч төбендә сикертеп алды да янчыкны болдырда басып торган хуҗага ташлады. Ә теге исә янчыкны тотып алды. - Хуҗа, сиңа тагын тугыз солид. Түлә шуңа. Ачуы кабарган магистр әле остага, әле хуҗага күз төшереп алды. Ул арада хуҗа Юстин болдырдан төште, янчыкны Гаурәнцәйгә түгел, аның улы Аэцәйгә бирде. Әмма Гаурәнцәй үз тугызын тукыды. - Юстин, тиешле солидларың түләсәң дә, колларың остаң уктан алыр. Бу минем шартым! Акчаны бирүгә, кызны сакчылар җибәрделәр һәм ул янәдән атасы кырына менеп басты. Кылган гамәленнән соң Юстин хуҗа да батыраеп китте, башын чөя төшеп: - Бир боерыгын, магистр! - диде. - Кһм, - дип тамак кырды Гаурәнцәй. - Кһм, Юстин. Ясагың түләдең. Мә, түләгәнгә кәгазең ал. Үзең төшеп ал. Хуҗа Юстин салмак кына болдырдан төште, шулчак аны Гаурәнцәй кушуы буенча ике легионер эләктереп алды. - Бу нишләвең, Гаурәнцәй? - диде хуҗа Юстин. - Без хәзер синен белән тамаша кылабыз, Юстин. Курыкма, бары тик тамаша кылабыз, һәй, бирегез остага хәнҗәр! Оста Тугран легионер китергән хәнҗәрне алмады, итек кунычыннан үз хәнҗәрен тартып чыгарды. - Мин бу хәнҗәрне синең улыңа бүләк итәм, магистр. Мә, ал, углан. Бу хәнҗәрдә хуҗаларның Тәңре кодрәте бар. Гаурәнцәй үтә кызыксынып, йөзе ялт-йолт иткән улы кулындагы хәнҗәргә карап торды һәм ирен чите белән елмаеп: - Бирегез ук-җәя остага. Оста колларны уктан алсын! — дип боерды. Тимерче Тугран кулына ук-җәя китереп тоттырдылар. Тугран акрын гына хәрәкәтләр белән укны җәя керешенә элде һәм күз ачып йомганчы, баш очыннан очып барган карганы атып төшерде. Карга лап итеп, нәкъ магистр аяк астына килеп төште. Иллә магистр бермәлгә каушый калса да, сер бирмәде, карга тәнен үтәли тишеп чыккан укны алды да, янә тимерчегә бирде. - Мәргән икәнеңне күрдем, әмма шарт көчендә кала, оста. Йә син колларны, йә мин сине дивар буена куям. - Яхшы, магистр, - диде тимерчеләр остасы һәм янә укны керешкә элде. Элде дә бер тезенә төште, укны колларга төбәде. Бу хәлне күреп, хуҗа Юстин остага таба ымсынды, әмма аны легионерлар нык тоталар иде. Шул мәлдә оста укны магистр малаена таба борды. - Ярамый, алма аны укка, остам, алма! - дип кычкырды хуҗа. Ләкин ук малайга төбәлгән, җәя кереше тартылган иде инде. Керешне җибәрәсе дә... Магистр гына түгел, бу хәлне күреп, легионерлар да шым булдылар - берәү дә кымшанмады, сүз катырга да кыймады. Беләләр иде, кем дә булса билендәге коралына үрелә икән, аның күкрәген шундук останың угы тишеп чыгачак. Шулчак магистр Гаурәнцәй ике кулын күтәрде. - Булды, булды, оста. Әмерем кире алам. Җибәрегез хуҗаны, - дип боерды легионерларына магистр. - Җибәрегез! Сау бул. Юстин... XVIII Соңгы гасырда тоташ коллар базарына әйләнгән Ольвия каласы Атилла яубаш өчен Ауропага капка иде. Атасы Мәңгүк хан аңа: "Римга юл ачкычы - Ольвия каласы". - дигән иде. Һәм атасы хак булган булса кирәк. Кала үтә хәтәр ныгытылган. Моның өстенә, бу калада иң камил кораллар ясала, калканнар чүкелә, ук-сөңгеләр суктырыла иде. Тәгаен үк булмаса Да, нигездә коллар сату исәбенә яшәгән бу каланы Рим империясе үз кулында тота. Каланы Рим орыш тактикасын яхшы белгән, өйрәтелгән, үзара корыч тәртип саклаган ике гарнизон легионер саклый. Императорлар бу каланы ни сораса вә Үтенсә до, коллар белән сату итүче Германрих король кулына бирмәделәр. Чөнки Ольвия каласы стратегик яктан уңайлы Урында тора иде. Ике яклап каланы камый башлаган угланнар моны яхшы белсәләр дә, орышның ни белән бетәсен белмиләр иде. Сәүдәгәр йөзендә кала диварларын күреп кайткач, Атилла кадәр Атилла яубаш буларак курка калды. Курку табигый иде - кала гадәттән тыш нык ныгытылган. Бөек диварларга ничек менәргә, ничекләр калын имән такталардан ясалган, тимер тасмалар белән ныгытылган капкалар аша кала эченә үтәргә?.. Уйланырлык иде яубашка. Яубаш буларак атасы Мәңкүк карары белән үзенә килеп кушылган Биләү абасы яугирларын сул кулына куйды, ә үзе уң кулга басты. Каланы алырга хәзерлек көн-төн барды. Баламир углан һәрдаим яубаш кырында булды. Атилла яубаш һәр көн диярлек бәйгеләр уздырды, диварларга менәргә баскычлар ясатты. Төп һөҗүм көне җитәргә ике көн калгач, Атилла яубаш табын җыйды. Биегрәк түмәрдә Атилла үзе утырды. Аның кырында кич якта гына кача-поса каладан чыккан һәм гуннар туктаган ыстанга иртәнге якта гына килеп җиткән Исла кешесе утыра. Хәбәре яхшыдан түгел. Каланы ике гарнизон легионер саклый икән. Бу зур көч иде. Җитмәсә алар кала эчендә. Моның өстенә капка сакчылары һәм магистр Гаурәнцәйнең башкисәрләре. Соңгылары аеруча куркыныч, дип әйткән Исла, чөнки бик тә яман орышалар икән. Атилла яубаш ягында бер өстенлек бар иде - римлылар атта сугышмыйлар, легионерлар җәяүлеләрдән генә тора. Далада гуннар өстен булсалар, калада җәяүлеләр өстен иде. Ахыр килеп, Атилланың империя сугышчылары белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашуы иде. Шул сәбәпле Атилла меңбашлары белән кат-кат киңәште, һәрберсенең фикерен тыңлады, хәтта багучы йөзбаштан да киңәш сорады. Багучы йөзбаш аңа әйтте: каладагы легионерлар әле булса борынгы каһарман Искәндәрнең ташбака ысулын кулланалар икән. Калага үтә алган хәлдә туннарны әнә шул ташбакалар каршы алачак, алар янына якын килмәле түгел - озын сөңгеләре белән дошманны чүплиләр генә, имеш. Атилла яубаш табындагы һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Гуннар зур сынау алдында тора. Йә алар калага үтеп кереп, дошманны җиңәләр, йә гасырлар буена бабалары хыялланган һәм Атилла яубашка кадәр килеп җиткән теләкне үти алмый һәлак булалар, йә булмаса әсир ителәләр. Римлыларга әсир төшкән хәлдә, колбиләүчеләр гуннар белән нәрсә эшләргә беләләр иде - Римга кадәр олы юл баганаларына кадаклаячаклар һәм тимер кадаклар белән. Бу римлыларның сыналган җәзалары. Бер тапкыр әңгәмә барышында атасы аңа римлылар белән озын арбаларда орышулары турында сөйләгән иде. Әгәр дә мәгәр әнә шул озын арбаларга озын сөңгеләр бәйләп, атларны арткы күчәрдән тарттырып, ташбакага һөҗүм итсәк?.. Ләкин бит арбаларны калага кертәсе бар, ә ташбакалар каладан чыкмаячаклар, римлыларның көче яхшы ныгытылган калада. - Яубаш Атилла, калага керү мәсьәләсендә минем сиңа бер киңәшем бар, - диде Баламир углан. Табындагылар барысы да угланга төбәлделәр. - Ничек, ничек, Баламир меңбаш? - диде Атилла яубаш. - Каланың капкаларын ачтыру өчен коллар белән әсир төшкән гот сәүдәгәрләрен җибәрергә кирәк. - Сугышчыларыбызны коллар киеменә киендерергә? Шулаймы, Баламир углан? - Шулай, яубаш Атилла. Алар артыннан калага һөҗүм итәргә. - Юк инде, сәүдәгәрләр башта базарга кадәр үтәргә тиешләр, Баламир углан. Берише капкаларны ачарга, сакчыларны алырга тиеш булачаклар. Яубаш Атилла түмәреннән торды, Баламир углан янына килеп, кулын кысты, һәм яңадан урынына барып утырды. - Килештекме, Биләү абам, Баламир меңбаш киңәше белән? - Акыллы киңәш, яубаш. Бу эшкә хәзер үк керешергә кирәк, хәзер үк. Атилла яубаш Исла җибәргән кешегә карады. - Сәүдәгәр йөзендә сез дә барырсыз. - Яхшы, яубаш Атилла. Сакчылар мине беләләр, Исла мине һәрчак үзе белән йөртте. Атилла яубаш уң кулын сабы энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән кылычка куйды, авыз эченнән генә дога укыды. Шуннан ук кылыч абасы Биләү кулында бар иде, әмма Атилла белә иде инде, ул кылычны да тимерчеләр остасы Тугран ясаган. Ә алтын куллы Туграк да Ольвия каласында, ниндидер хуҗада тимерчеләр остасы булып эшли. Атилланың бу хәрәкәтен күреп, табындагы меңбашлар барысы да шул хәрәкәтне кабатладылар, һәммәсе дә авыз эченнән генә Тәңредән фатиха алдылар һәм кулларын кылычларына куеп. - Сәүдәгәрләр калага таба иртәгә үк кузгалырлар, без алардан кала төшеп кузгалырбыз, - диде Атилла яубаш тора башлап. - Мин сезнең, меңбашларым, барыгызга да иминлек телим. Бу - яубашның һөҗүмгә хәзерләнер алдыннан әйткән соңгы сүзе иде. Иртәгә кузгалабыз дисәләр дә, коллар сайлау, аларга кием табу, арбалар хәзерләү атнага якын вакытны алды. Ниһаять, көннәрдән-бер көнне гуннар иртән кояш чыгуга, тезләренә төшеп, Тәңреләреннән фатиха алдылар һәм Ольвия каласына таба кузгалдылар. Яубаш Атилла ыстан туктап торганда бер генә сәүдәгәрне дә калага таба уздыртмады. Ә легионерлар гадәттә каладан чыкмыйлар иде. Алар күчмә гуңнарны беләләр, аларга артык игътибар итмәскә тырышалар иде, гәрчә алардан мал-туар сатып алгаласалар да. Ахыр килеп, моңа кадәр күчмә туннарның Ольвия каласына беркайчан да һөҗүм иткәннәре булмады. Нигездә римлылар җирләренә туннарны җибәрмәү Германрих король өстендә иде. Ә Германрих король бу өлкәдә үз вазифасын җиренә җиткереп үтәп килде - колларны китереп сатты һәм үз иленә кайтып китте. Аннары Германрих король күп кенә күчмә туннар белән солыхта иде, ә солыхта булганнарын хәтта үз җирләрендә җәйләргә рөхсәт иткәли иде. Шуның өчен булса кирәк, кала сакчылары каладан ерак җәйләгән туннарга әллә ни игътибар итмәделәр. Хәйлә килеп чыгар төсле иде. Сәүдәгәрләр артыннан төп гаскәре белән Атилла яубаш үзе дә калага таба кузгалды. Калага сәүдәгәрләр үтеп керә алган хәлдә алар ерак йөрмәскә тиешләр иде. Атилла яубаш көтүчеләр сайлады, зур булмаган көтү оештырды һәм калага таба алдан җибәрде. Үзе исә көтүгә ышыкланып, алар артыннан кузгалды. Биләү абасына Рим капкасына таба хәрәкәт итәргә боерды. Бу хәлгә Биләү абасы зарлана төшебрәк килеште, имеш, аның да готлар капкасыннан керәсе килә. Бер уйлаганда, аерма юк иде кебек. Кич якта Атилла яубаш Хилхәл атакай киңәше белән Рухил абасына чапкынын җибәрде. Ләкин Рухил абасы да аңа үз чапкынын җибәргән булып чыкты. Чапкын Атилланы хәрәкәт иткәндә эзләп тапты. - Әйт сөенчең, чапкын, - диде аңа атлары тигезләшүгә Атилла. - Абаң Рухил хәбәр итә, яубаш Атилла: аскы готлар короле Ардарих безнең аркадаш булды һәм аны гаскәре белән Рухил абаң синең карамакка җибәрде. - Король Ардарихның гаскәре зурмы? - Король үз көчендә әле, яубаш. - Ул хәзер кая? - Ул сиңа бер көнлек юлда, яубаш Атилла. Моңа ышануы кыен иде. - Король Ардарих мина буйсынырмы? - Ул сиңа буйсынырга дип килә, яубаш Атилла. - Хилхәл атакай, Хилхәл атакай! - дип кала төшеп барган атакайны дәшеп алды Атилла. - Аскы готлар короле Ардарих безгә килеп кушылмакчы, Хилхәл атакай. Ни кылыйм? - Килә-килүгә үк антын ал, Атилла. - Ишеттеңме, чапкын? Ардарих король минем кырыма килә-килүгә ант итәр. Бары тик шул шарт белән генә мин аны кул астыма алырмын. - Мин ана, яубаш Атилла, сезнең һәр сүзегезне түкмичәчми җиткерермен. - Имин юл сиңа, чапкын. Чапкын атын җилле генә юырттырып китеп барды, Атилла аны карашы белән озата калды, һөҗүм башларга сакаулы көннәр калгач кына Ардарих король килә?.. Рухил абасы җибәргән. Ярдәмгәме?.. Уйланырлык иде монда. Ләкин начарга юрарга теләмәде. Вакыты ул түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, Атилла Ардарих корольгә ышана төшә иде. Ә менә Биләү абасына ышанып җитми. Ниндидер кимсенү тоя кебек абасы. Аталары аны яубаш итмәгән өченме?.. Бик ихтимал ич. Моны Биләү абасы ничек кабул итәр?.. Киңәшмәде дә, ә инде хәл дә итеп куйды. Ардарих король иртәгә аның кырында булыр. Калага һөҗүм иткәндә Ардарих король Атилла яубашның яугирләренә арттан сөңге ташламасмы?.. Гомер буйларына римлыларга ялланып хезмәт иткән готларга ышанып буламы?.. Атилла яубаш атын камчылый төшеп, алгарак үтте һәм бер ялгызы гына атын атлатып китте. "Ардарих король, Ардарих король, - диде ул авыз эченнән генә. - Нинди максат белән юнәлдең син минем кырыма? Ихластанмы минем канат астыма керәсең, әллә булмаса кемгә булса да янә ялландыңмы? Әллә булмаса чынлап та Атилланың аркадашы булырга телисеңме?" Атилланы җансакчысы куып җитте һәм Атиллага: - Ардарих король безнең тарафта, яубаш Атилла. - Минем кырга килсен, - диде Атилла атын тыя төшеп. Ул арада биленә грекларның ятаганын таккан, калканын артка тагып куйган Ардарих король Атилла яубаш янына җитте һәм атыннан төшеп, бер тезенә чүкте һәм гуннар телендә вата-җимерә яубашка сәлам юллады, иминлек теләде. Ат өстеннән генә Атилла аның сәламен алды, атына атланып, янәшә кузгалырга кушты. - Хөрмәткә ия король, башта мин минем кул астына керергә теләвеңнең сәбәбен белергә теләр идем. Ни сәбәпле римлылардан йөз чөердең дә, ни өчен нәкъ менә минем төмәнгә килеп кушылырга булдың? - Мин-минлекләре тәмам башларыннан ашкан, үтә тәкәббер һәм үзләрен бар халыклардан да өстен күреп, югарыдан караган римлылардан тәмам гарык булдым мин, яубаш Атилла. Мин император кызының кулын сораган идем, ә ул миңа: "Мин теләсә кемгә ялланырга торган готка бирергә кыз үстермәдем", - диде. Мине мыскыл итте, рәнҗетте. Шулай диде дә король барыр җайда хәнҗәре белән уч төбенә кадады һәм канлы кулын Атиллага сузды. Бу аның анты иде. Атилланың бу хакта ишеткәне бар иде. Атилла аңа уң кулын сузды. - Король Ардарих, без иртәгә калага һөҗүм итәбез, - диде Атилла. - Капкалар ачылуга, җәяүле яугирләрең белән беренчеләрдән булып син бәреп керерсең. Шул булыр минем сиңа тәүге әмерем, король Ардарих. - Мин синең әмерең кабул иттем, яубаш Атилла. Без, готлар, орышларда сынатмый торган идек. - Калганын каланы алганнан соң, король Ардарих, каланы алганнан соң. Атилла атына камчы белән сукты һәм алга чыгып, җилле генә юырттырып китте. Алар кала янына кояш баегач, хәтта караңгы төшә башлагач кына килеп туктарга тиешләр һәм шау-шусыз. Сәүдәгәрләр инде калага кергән булсалар кирәк, Атилла керәсе капка янында күренмиләр. Атилла кире борылды, яугирләренә кала янындагы урман артында туктарга боерды, һәм әйтте: - Ут алмаска, шауламаска, атларны елга буенда калдырырга! Атилла янына Айгөл апасы килде, атыннан төште. - Готлар королен кабул иттең түгелме, энем? - Иттем, апам, мин аңа ышанам. - Ышануың әйбәт. Тик араларына ышанычлы шымчыларың җибәр. Сакланганны саклармын дигән Тәңре. - Яхшы, апам. Шулай итәрмен. Хәзер миңа меңбашларым белән сөйләшергә кирәк. - Күркәм арбасы янына да туктап кит. Ул сине көтә, малае бар, малаең диюем. - Мин Күркәмне каланы алгач малай белән котлармын, апам. Сөйләштекме?! - Малаең синең дәвамың, Атилла. XIX Магистр Гаурәнцәй күпне күргән тәҗрибәле ясак җыючы иде. Ул заманында бик күп орышларда катнашты, готларны да кыйнады, аланнарны да, венедларны да рәнҗетте, хәтта сарматларга да кул сузгалады. Ләкин бүген каланы боҗрага алган гуннар хакында ишетеп белсә дә, алар белән император магистрына орышырга туры килмәгән иде. Ни батырлар дип әйтсәләр дә, ул аларны барыбер варварлар рәтенә кертте, шуның өчен каланы гуннар боҗрага алганнар дигән хәбәргә бик үк исе китмәде. Чөнки каланы империянең ике көчле легионерлар гарнизоны саклый иде. Заманында зур вә исемле полководецлар санында йөргәнгә, ул гарнизон полководецлары белән дә киңәшеп тормыйча үзе биләгән бинада калды. Ни өчендер легионерларның полководецлары да Гаурәнцәй белән киңәшеп торуны артык санадылар бугай, килүчеләр булмады. Димәк, полководецлар үз көчләренә ышаналар, тәҗрибәле Гаурәнцәй киңәшенә мохтаҗ түгелләр. Магистр Гаурәнцәй бернәрсәне ачык белә иде: кала кирмәненең капкаларын ачмаган хәлдә варварлар эчкәре үтеп керә алмаячаклар. Ә оста укчыларга дивардан торып варварларны чүпләве кыен булмаячак. Ләкин легионерлар, нәкъ Гаурәнцәй кебек уйлап, орышка хәзерләнгән арада кемдер гот сәүдәгәрләре коллар сатарга алып кергән Төньяк капканы ачкан һәм гуннар өерөер калага тула башлаганнар, дигән хәбәр ирешүгә, магистр Гаурәнцәй бу хәлгә ышанмыйча, үз кешеләре белән шул тарафка ашыкты. Ул туннарның калага үтеп керә алуларына ышанмады, әмма ачык капка янына җитәрәк аннан агылып кергән атлы туннарны һәм җәяүле готларны күреп, ни кылырга белми туктап калды. Магистр чарасыз калып, артына әйләнеп карады. Аның кул астында утны-суны кичкән йөздән артык кеше булса да, атлы туннарга һәм озын сөңгеле готларга каршы тору мөмкин түгел иде һәм ул кулын күтәрде. Имеш, туктагыз, киңәшик. Ул арада елгыр сугышчысы алгарак чыкты һәм магистрга: - Магистр, ышан, без варварларны куып чыгарып, капканы ябарбыз, ул арада легионерлар килеп җитәр. Күпне күргән батыр сугышчы хаклы иде һәм Гаурәнцәй аңа җавап бирми кылычын кынасыннан суырып чыгарды һәм кешеләрен алга таба әйдәде. Ләкин капка янына үтү мөмкин түгел иде инде - гуннар озын арбалары белән капкадан кереп баралар иде инде. Ул арада гуннар һәм җәяүле готлар Гаурәнпәйнең кешеләрен күреп алдылар һәм аларга каршы киттеләр. Аттагы гуннар магистр кешеләрен бик тиз тулганага алдылар һәм укка ала башладылар. Күз ачып йомганчы, магистрның күпне күргән батыр сугышчылары аркаларына, күкрәкләренә кадалган уклардан әле анда, әле монда тәгәрәп китә башладылар. Гаурәнцәй улын артына яшерә төшеп, диварга таба чигенде, үзенә аткан уклардан калканы белән саклана-саклана диварга барып төртелде. Ана гуннар шундук аркан ташладылар. Гаурәнцәй хәтта чажлап килгән аркан тавышын ишетте, икенче мәлдә инде аркаң аның гәүдәсен кысып алды һәм аны аяктан егып, сөйрәп алып киттеләр. Атасын аркан белән сөйрәтеп алып китүләрен күреп, Аэцәй атлы улы кулындагы кылычын ташлап, кулларын күгәрде. Ул арада аның янына төп кебек юан гәүдәле ат менгән берәү килеп туктады һәм тәкатьсез калган магистр улы аны шундук таныды - Юстин тимерчесе идее ул. - Һо-һо, магистр улы Аэцәй безнең кулда, - диде тимерчеләр башы артына килеп туктаган чем-кара атка атланган кешегә. - Атасын да, улын да сак астына ыстанга! - дип боерды кара айгырга атланган кеше һәм ары таба китеп барды. Бу мәлдә зур кала мәйданында ташбакалар ясап, легионерлар гуннарны көтәләр иде инде. Империянең тынычлыгын саклаучы легионерлар, гасырлар буена варварларны империя җирләренә кертмичә торган батырлар. Калын калканнар астына качкан легионерлар кирәкмәгән озын сөңгеләр белән коралланганнар. Кемдә булса ташбакага якыная икән, бер калкан чак кына читкә тайпыла һәм елан угы кебек очлы сөңге корбаны булганын сизми дә кала. Бөек Искәндәр сугыш алымын Рим легионерлары әле булса кулланалар иде һәм, әлбәттә, тагын да камилләштерә төшеп. Кара айгырга атланган Атилла яугирләренә ике канатка аерылырга боерды, һәм алда арбаның артыңа атлар җигелгән һәм алгы күчәргә беркеткән озын сөңгеләр пәйда булды. Мәйданда ташбакалар берничә иде, ләкин сынау йөзеннән башта беренчесен юк итү кирәк иде. Яугирләре икегә аерылуга, Атилла озын арбаны ташбакага юнәлтергә дип ишарә ясады. Ат менгән туннардан һәм җәяүле готлардан саклану өчен ташбака чынлап та әйбәт чара икән. Ташбакага һичкем якын килә алмый, килә икән, шундук аны гүя елан чага. Ләкин озын арбага бәйләнгән сөңгеләр арттан җиккән атлар көче белән ташбаканы икегә аерды, ташбака астындагы легионерлар сибелергә мәҗбүр булдылар. Ә гун укчыларына шул гына кирәк, алар шундук легионерларны утка ала башладылар. Ташбака күзгә күренеп эреде, юкка чыкты. Моны күрде дә, яубаш Атилла өзәңгесенә басып: - Урра! - кычкырды. Урра тавышы белән калган озын арбалар да мәйдандагы ташбакаларга һөҗүм иттеләр. Менә кайчан империянең җиңелмәс легионерлары күзгә күреп эри башладылар, сибелделәр, таралдылар, кайсы-кая кача башладылар. Укчылар аларны укка алдылар, җәяүле готлар исә, аларны куып җитеп, аркаларына сөңгеләрен батырдылар. Ташбака астындагы легионерлар калканнары сибелүгә, һични кыла алмый күпләре әсир төштеләр, кулларын күтәрделәр. Мәйдандагы ташбакалар сүтелүгә, Атилла батыр егетләре белән көньяк капкадан кергән Биләү абасына ярдәмгә ташланды. Ләкин монда да сугыш гуннар исәбенә тәмамланып килә икән инде. Биләү абасы күп кенә легионерларны әсир иткән, күпләрен кырган, әлбәттә инде абасы ягыннан да югалтуларсыз булмаган. Атилла энесен кара айгырда күрүгә, Биләү абасы алмачуар атын куалый-куалый аңа каршы китте һәм: - Урра, Урра! - дип кычкыра-кычкыра. - Җиңү, Җиңү. Атилла, Җиңү! Урра! Ләкин әле тегендә, әле монда орыш, кан кою бара иде. Әмма кояш баюга таба тәгәрәгәндә Ольвия каласында каланы саклаучы бер генә легионер да калмаган иде инде, күбесе ятып калсалар, беришми әсир ителгән иде. Яубаш Атилла яугирләренә каланы өч көнгә таларга калдырып, туктаган ыстанына юнәлде. Аның күңеле җиңү тантанасы белән тулы иде. Шушы куанычтан әле аның Тәңресе ишетерлек итеп кычкырып җибәрәсе, әле тизрәк капкадан чыгып, Күркәме туктаган ыстанга очасы килде. Ләкин ул тегесен дә, монысын да эшләмәде - кире калага борылды. Күрде ич ул, абасына ярдәмгә килгәч, ул аның йөзендә, йөзендә генә түгел, күзләрендә дә ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән ачу катыш ярсу күргән иде. Ләкин ул моңа игътибар итеп тормаган иде, хәзер исә кире калага таба борылгач, янә икеләнә калды. Кала аның кулында, яугирләре кала Халкын талый. Бу, әлбәттә, бер дә килешә торган нәрсә түгел, тик нишләмәк кирәк, җиңелгән халыкны талау борынборыннан килә-калган гадәти хәлгә әверелеп киткән. Ул гына бу яман гадәтне туктата алмас. Моны башлап җибәрүчеләр борын заманнарда кытайлылар булсалар, аларның бу яман гадәтен римлылар дәвам итәләр, ахыр килеп, бу яман гадәт варварларга да күчә. Юк, ул аларны туктата алмас, аңламаслар аны яугирләре... Атилла атын янә капкага таба борды, җансакчыларына исә калырга кушты. Капканы чыгуга, ул кара айгырын үз иркенә җибәрде, ат сөлек кебек сузылып чаба башлагач, кулларын җәеп Тәңресенә: - Имин бул, имин бул, Тәңрем, имин бул! - дип кычкырды. Күркәм хатынның чатыры күренде, ул атын тыя төште, кара айгыр юртуга күчкәч, янә Биләү абасын күз алдына китерде. Ә бит борынгы төрки бабаларының гадәте буенча яугир әсир иткән, йә булмаса теге йә бу илне яулаган байлыкка тарган сугышчы җыйган байлыгының өчтән бер өлешен тылдагы халыкка, ярты өлешен угланнарга, ә дүрттән бер өлешен үзенә алып калырга хаклы була. Бу гадәт, язылмаган канун ерак Угыз бабалардан ук килә. Син, Атилла, яубаш буларак Ольвия каласын кан коймый диярлек кулыңа төшердең һәм син бу гадәтне бозарга җыенасыңмы?.. Хатыны Күркәм тапкан өченче улын кулына алып, аңа Тәңредән иминлек-саулык, игелек теләп, күккә карап кергәч, Атилла баланы анасына бирде һәм хатынның битеннән сөеп алды. Хатын янында имчәк имгән балага бераз карап утыргач, Атилла үз чатырына кайтты һәм түр яктагы аю тиресе җәйгән урынга сузылып ятты. Һәм башына килгән беренче уе: "Иртәгә үк атама чапкыным җибәрәм, җиткерсен сөенчене, көллерсетү оясы Ольвия каласы безнең кулда". Икенче көнне Биләү абасы чатырыңа килгәч аңа болай диде: - Абам, мин атабызга чапкыным җибәрдем инде. Әйттем, атна-ун көннән Германрих король җирләренә таба кузгалачакбыз. Хак, әйткәнменме, абам? - Мин дә атама сөенче белән чапкыным җибәргән идем, - диде Биләү абасы тезләрендә яткан Тәңре кылычын сыйпый-сыйпый. - Яхшы, ике сөенчене бергә алыр, - дип сүзне икенчегә борды Атилла: - Германрих король Немоград каласында утыра икән, без шунда таба кузгалырбыз, абам. Мин әйттем. Атилла атасы кебек "Мин әйттем" диюгә, Биләү абасы ирен чите белән генә елмаеп куйды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Биләү углан да белә иде, Рим императорына даладан, урман халыкларыннан коллар җыеп, сатып ятучы Германрих корольдән үч алырга тиешләр алар. Аталары шундый әмер бирде аларга, аталары васыяте. Ике көннән кала талану вакыты үткәч, Атилла чатырына табын җыйды һәм меңбашларына шул ук сүзләрне кабатлады - алар Германрих король җирләренә таба кузгалырга тиешләр. Яубаш Атилла хаклы иде, берәү дә сүз катмады, барысы да яубашның әмерен карусыз үтәргә ант иткәндәй, күктәге Тәңрегә кул күтәреп дога кылдылар. Яубаш Атиллага шул гына кирәк иде дә. XX Кала таланып, мәетләр җыелып күмелгәч, Атилла яубаш янә табын җыйды. Бүген исә ул таланган һәм һәр яугир кулына кергән малны вә әсирләрне борынгы бабам бүләргә тиеш иде. Гадел рәвештә. Табында Атилла юк-юк та абасы Биләүгә күз төшереп алды, абасы исә бу хәлгә уңайсызлана башлады. Ахыр тамак кырды. Нидер әйтергә җыенды, әмма аңа әйтергә бирмәделәр. Япма ачылды һәм яубашның җансакчысы: - Яубаш Атилла, әсир ителгән легионерларны китерделәр, - диде. Барысы да дәррәү кубып, чатырдан чыктылар. Атилла яубаш чатыр кырына тезелеп баскан әсирләрне күздән кичерде. Ул белә иде, Хилхәл атакайның сөйләгәне бар иде, Рим легионерлары варварларга карата шәфкатьсез булалар һәм, күрәсең, үзләре дә варварлардан шәфкать көтмиләр иде. Чөнки римлылар әсир ителгән готларны һәм тюрковны астылар, кистеләр, хәтта кылычтан уздырдылар, ул гынамы, арыслан кебек җанварларга ботарларга ташлаудан да баш тартмадылар. Бигрәк тә баш күтәргән хуҗаларыннан качкан колларга рәхимсез булдылар легионерлар, калганнарга гыйбрәт булсын өчен әллә ниткән яман җәзалар уйлап таптылар, һәм легионерлар үзләре дә бүген варварлардан рәхим-шәфкать көтмиләр иде. Магистр Гаурәнцәй белән угылын алга чыгарып ук бастырганнар. Шул мәлдә Атилла яныңа тимерче Тугран килеп басты. - Әсирләр белән нишлибез, яубаш Атилла? Атилла бертын дәшми торды, аның кулында йөзләрчә әсир ителгән легионер, һәммәсе дә орышта катнашкан. Үзләре кебек башкаларга гыйбрәт булсын өчен ат койрыгына тактырасы да иде үзләрен, кичтән үк Хилхәл атакай Атилланы кисәтеп куйды - явыз булма, явызлык белән җиңелгән халыкның шәфкать мәхәббәтен яулап булмый. Хилхәл атакай хаклы иде. Бу әле яу башы гына. Әнә шул яу башында ук явызлык кылса, ул кылган явызлык бик тиз императорга гына түгел, бөтен империя халкына ирешәчәк, һәм аларны ары таба коллыктан азат итүчеләр сурәтендә түгел, иң яман җимерүчеләр итеп кабул итәчәкләр. Күпме генә әсир төшкән легионерларга тешен кысып карап тормасын, күпме генә кичә дошманнары булган әсирләрне кызганмасын, аңа Хилхәл атакай тәкъдимен кабул итәргә туры киләчәк. Кичә ул Хилхәл агакайны аңларга теләп: "Нишлим соң мин алар белән?" - дип сорады. "Син аларны иреккә җибәр", - диде Хилхәл атакай. Хәтта тәкъдимен дәлилләп тә тормады. Хак. Хилхәл атакайның бу киңәше яубаш Атиллага ошамады, хәтта эченнән генә: "Булмас ул, атакай", - дип куйган иде. Ләкин бүген, әсирләрне каршына кигереп тезгәч, хаталануын аңлады. Җитмәсә, кичә балага исем куштырганда Хилхәл атакай кисәткәндәй: "Адәм баласы дөньяга явызлык кылу өчен килми, олан", - дип әйтеп ташламасынмы. Әнә шул сүзләр Атилла яубашның тәмам йөрәгенә уелып төшкәндәй булды. Хәзер инде ул әсирләрне иреккә җибәрү ягында иде. Тик соңгы мәлдә янә уйга калды: ышанырлармы варварлардан рәхимсез үлем көткән легионерлар. Чөнки римлылар үзләре коллар белән рәхимсез кыланалар иде. - Яубаш Атилла, - диде тимерчеләр башы. - Легионерларның күбесе империя мәнфәгатьләрен яклап, орыш кырында ятып калдылар, алар инде җир куенындалар, ә менә боларның язмышын син, яубаш, хәл итәсең. Ә менә болары аталы-уллы Ольвия халкыннан ясак җыючылар - магистр Гаурәнцәй һәм аның улы Аэцәй. Магистр Гаурәнцәйнең сиңа сүзе бар, яубаш Атилла. - Әйтсен, - диде Атилла. Магистр Гаурәнцәй ярты адым гына алгарак чыгып басты, бик озак тимерче Тугранга нидер аңлатты. Ниһаять, алар бер-берсен аңладылар бугай, тимерчеләр башы Атиллага таба борылып: - Магистр Гаурәнцәй үзе хакында император Феодосийга мөрәҗәгать итәргә куша. Юк, үтенәм, ди әнә. Әйе, үтенә. Император сараенда аның баҗасы Вигиләй эшли икән. Имеш, иң әүвәл ул аны сатып алачак. - Син аңа әйт, тимерчеләр башы Тугран, гуннар коллар сатмыйлар, аларның максатлары - колларны азат итү. Гуннар телен аңламаса да, сүз сөрешендә Гаурәнцәй бераз чамалады - сүз аның турында бара. Шул мәлдә Гаурәнцәй улы Аэцәйнең кулыннан алды, угланны алгарак чыгарды, нидер әйтергә теләде, әмма әйтмәде, тыелып калды. - Кем вазифасын үти бу әсир сарайда? - Сенатор ярдәмчесе, хөрмәткә ия кеше, - диде ашыга төшебрәк Гаурәнцәй. - Анык җиткән кызы да бар, ул да калада. - Кая ул кыз? - дип сорады Атилла. - Кыз алачык тотучы Юстин хуҗада, мин аны шунда качырган идем, тимерче белә, - диде Гаурәнцәй. - Минем алачык тотучы хуҗамда чынлап та бер кыз бар, яубаш Атилла, - диде тимерчеләр башы Тугран. - Алачыкта мин хезмәт иткән идем, мин аның бернәрсәсенә дә тидермәдем. Хуҗаның кызы бар, мин аңарга өйләнергә җыенам, яубаш Атилла. - Бу чынлап та шулаймы, Тугран? - Бу чынлап та хак, яубаш Атилла. Без анда синең яугирләрең өчен менә дигән корал җитештереп торырбыз. Кала безнеке, димәк, хуҗалар да безгә ясак түләргә тиеш булачаклар. Атилла чак кына арттарак басып торган Хилхәл атакайга карады. Янәсе, атакай бу эшкә ипчек карый. - Тимерчеләр башы акыллы фикер әйтте, яубаш Атилла. Гаскәр атсыз булмаган кебек, гаскәриләр коралсыз да булмый. Ольвия каласы безгә корал җитештереп торыр, ә Тугран калага баш булыр. - Ишеттегезме, меңбашларым? Хилхәл атакай ни ди. Ольвия каласы тимерчеләре безгә корал җитештереп торачаклар. Биләү абам, син дә ишеттеңме? - Ишеттем, яубаш Атилла, ишеттем. - Ишетсәгез, инде хәзер минем карарым тыңлагыз. Магистр Гаурәнцәй баҗасы Вигиләй кызы белән улы Аэцәйне миндә әманәт итеп калдыра. Ә үзе, - диде Атилла бераз тыела төшеп. - Ә үзе азат. Дүрт ягың кыйбла, магистр Гаурәнцәй, дүрт ягың кыйбла. Кая телисен - шунда кит. Шулай ук һәр әсир ителгән легионерга ирек игълан иләм, ирек. Телиләр илләренә кайтып китәләр, телиләр, бездә калалар, минем дәрәҗәле яугирләрем булалар. Телиләр шушы җирдә авыл утыралар, өйләнәләр, безгә ашлык җитештерәләр. Ашлыкның уннан бер өлеше безгә, калганын базарда сата алалар. Терлек үстерүчеләргә җир-биләмә биреләчәк. Бу йөкне мин янә Тугран кардәшемә тапшырам. Мин әйттем! Ләкин яубаш Атилланың бу сүзләрен бар әсирләр дә аңламадылар, Тугран аларга кат-кат тәрҗемә итте, кат-кат аңлатты. Ниһаять, әсирләргә Туграңның сүзләре барып җитте бугай, әсирләр бер-берсе белән кочаклаша, хәтта елаша башладылар. Иллә магистр Гаурәнцәй булган хәлгә һаман ышанмый тора иде әле. Ышанырлык хәл идеме, варварларда гына түгел, империядә булган хәл түгел бу. - Чишегез әсирләрнең богауларын! - дип боерды Атилла. - Ирек аларга, ирек! Барысы да кайсы-кая таралышкач, Атилла янына Айгөл апасы килде. - Өченчеңә матур исем куштыргансың, Атилла энем - Ирнак. Матур исем. Килен дә канәгать калды. - Син сарайга кызыкма, син үзең император сарае кебек сарай күтәр, Атилла энем, үзең. Император сараенда син кеше кешесе булачаксың, ә син үзбаш яшәргә тиешсең, императорларны көнләштерерлек итеп. - Мөмкин хәлме бу, апам?! - Мөмкин итсәң, бик мөмкин, Атилла энем, бик мөмкин. Әнә шулай көтмәгәндә яубаш Атилла күңеленә әллә ниткән кеше әйтсәң кеше ышанмастай оеткы салып китте апасы. Бу сүзләрне ул бик еш исенә төшерде һәм апасын кат-кат тыңлагандай сәер бер халәттә калгалады. Шул вакыт аның янына тимерче Тугран килде. - Без иртәгә алачык хуҗасы Юстин йортына барырбыз, яубаш Атилла. Тимерче тугранның яшь хатынын күрергә. - Яңа коралларын да күрергә дип өстәде тимерче Тугран һәм калын иреннәрен киң җәеп елмайды. Чөнки тәүге көндә, хуҗаның бер нәрсәсенә дә кагылдырмагач, корал алачыклары тоткан хуҗа Юстин үз кызын ана кияүгә бирергә ышандырган иде инде. Ни гаҗәп, ата кеше кызым үзе дә риза, дигән иде. XXI Өрәк елгасы буйлап җәйләгәндә көтмәгәндә Атилла яубаш ыстанына сенатор ярдәмчесе Вигиләй килеп төште. Атилла аның артыннан Константинопольгә илчесе Исланы җибәргән иде, тегесе исә Атилланың үтенечен җиренә җиткереп үтәгән һәм менә сарай корты Вигиләй аның каршысында. Моңа ышануы кыен иде, ләкин ышанмаслык та түгел иде - Вигиләй аның каршында. Вигиләй артыгы белән бай киенгән, өстенә алтын җепләр белән тукылган сырма кигән, үзен шактый эретерәк тота. Килмәс иде Атилла каршына, аның унҗиде яшен тутырган кызы, бер шайтан белә ниндидер юллар белән варварлар яубашы Атиллага кияүгә чыгарга ризалык биргән. Ләкин кызның үтенечен искә алып, варвар булса да, Атилла яубаш аның атасын көтте. Гәрчә мөмкин булса да, Юстин хуҗа йортында торган кыз янына керми йөрде. Инде кызның көткән атасы да килде. Сенатор ярдәмчесе Вигиләй Атилла чатырына баш ими генә керде. Атилла аңа каршы атлады, күрешергә кулын сузды. Сенатор ярдәмчесе варварлар яубашына теләртеләмәс кенә кулын бирде. Вигиләй чатырга керә-керүгә үк булачак киявен күздән кичергән иде. Калкурак яңаклы, җәенкерәк борынлы, киң маңгайлы, зәңгәр-яшькелт күзле бу адәм аңа шактый кырыс күренде. Җилкәләре киң генә түгел, бик киң, Хода бер кешегә ике кешенең җилкәсен биргән кебек, муены башы белән тоташып киткән диярлек. Өстендәге киеме гади, әмма булачак кияүнең аякларында үтә кызыл итекләр, күз камашырлык, хәтта чигүле бугай. Билендәге билбавы да кул киңлек һәм асылташлар белән бизәлгән. Сул кулында шактый озын кылыч, путасының уң ягында сабы асылташлар белән бизәлгән хәнҗәр. Сырмасы тезенә җитәр-җитмәс, ләкин чабу астыннан ниндидер балаклы кием күренә. Мондый киемне күрмәгән Вигиләй яубаш Атилланың әнә шул киеменә шигәеп карап торды, иллә бу хакта сорарга кыймады. Исән-имин килеп җиттегезме? - диде Атилла. "Бабай" дип әйтәсе иткән иде, тыелып калды. Вигиләй яубаш Атилла күрсәткән түмәргә барып утырды, кулларын тезләренә куйды һәм бертын башын иеп торды да, Атиллага туры карап: - Әйтегез әле, яубаш Атилла, минем кызым сездә колмы, әллә булмаса чынлап та хатыныгыз буласымы? Яубаш Атилла бер читтәрәк утырган Туграм тимерчегә карады. - Әйт, Тугран, кызга мин туйлап өйләнәчәкмен, туйлап, зурдан кубып. Әйт, гун яубашлары җарияләр тотмый. Кызны ошаткан гун йә аны хатыны итә, йә кемгә булса якын кешесенә кияүгә бирә. - Атилла яубаш минем кызыма өйләнмәдемени әле? - дип сорады Вигиләй. - Яубаш Атилла кызга вәгъдә бирде, атасы рөхсәтеннән, ягъни ризалыгыннан башка өйләнмәячәк, ягъни үзенеке итмәячәк. - Варвар, ә итагатьле булырга тели, - диде Вигиләй һәм Тугранга бу сүзләрне аудармаска кушты. - Нәрсә-нәрсә? - диде дип сорады яубаш Атилла Тутраннан. - Яубашның вәгъдәле булуың хуплый. Әйт ана. Мин кызымны алып китә аламмы? - ди. - Юк, - диде Тугран Атилла өчен. - Юк, Вигиләй. Кызга сез риза булсагыз да, булмасагыз да яубаш барыбер өйләнер, чөнки кыз ризалыгын бирде инде. - Мин риза булмый кая барыйм. - диде Вигиләй. - Кая бара алам мин? Әйт аңа шулай дип. - Атилла киявегез кырында кала аласыз. Вигиләй. - Атилла кырында?! Мин?! - Аның ун кулы була аласыз. Яубаш моңа риза булачак. Вигиләй әле яубаш Атиллага, әле Тугранга карап алды һәм: - Мин риза булсам, ул миңа ни вәгъдә итә ала? - Сез теләгән барысын да. Ул сезне үзенең беренче илчесе итәчәк. - Миңа бу хакта уйларга вакыт бирелерме? - Күпме телисез. Вигиләй, күпме телисез, Яубаш тиздән Дунайны, сезнеңчә Истрны кичәчәк. Моның өчен аңа башта Германрих корольне, аннары Рим императоры белән килешергә, ахыр Византия белән күзгәкүз орышырга туры киләчәк. - Ул тиздән Германрих корольгә таба кузгалачак, кызыңа өйләнгәч тә, аны туздыргач, Истрны кичәчәк, бәлки башта Византиягә ташланыр, аннары Римга. Вигиләй һичнигә игътибар итми, чукынып алды, япма ягына карап: - Хода сакласын, һич булмас димә, һич булмас димә. - дия-дия урыныннан кузгалды. - Мине кызым янына илтегез, минем башта кызым күрәсем килә. - Мин сезне кызыгыз янына үзем алып барырмын, - диде тимерче Тугран һәм яубаш Атиллага нидер әйтте дә, Вигиләйне ияртеп чатырдан чыгып китте. - Әйт әле, чемет әле мине, хөрмәткә ия кеше, чынмы бу хәл, мин гуннар яубашы Атилла кырында булдыммы?.. Бит безнең халык аны гомумән кешегә охшамаган ниндидер әкәмәт бер зат дип сөйли. Ә ул кеше янында кеше икән. - Яубаш Атилла әйбәт кеше, сезгә һәйбәт кеше булачак, Вигиләй. Ышан. Вигиләй белән тимерче Тугран чатырдан чыгып китүгә, Атилла янына җансакчысы керде. - Яубаш, легионерлар башы Идекәй бездә калырга булды. - Керсен, - диде Атилла. - Идекәйнең янында улы да бар. - Керсеннәр, - диде Атилла һәм торып, ишекле-түрле йөреп килде. Чатырга ике кеше - аталы-уллы килеп керделәр. Атилла аларга ишек яныннан урын күрсәтте, үзе түргә узды. - Йә-йә, - диде Атилла. - Идекәй гунча яхшы белә, - диде җансакчысы. - Хуш, канкардәш, хуш, сөйләп җибәр. - Мин йөз легионер белән эш иткән кеше, яубаш Атилла. Улым Орест гарнизонда бетекче иде. Уйлаштык-уйлаштык та без сездә калырга булдык. Мәңгегә. - Мәңгегә үк, - диде Атилла көлемсерәп. - Ихластанмы бу сүзләрең? - Хыянәткә барсам уң кулым кисәрсең, яубаш Атилла. - Хуш. Инде тыңла. Сиңа өйләнергә туры килер, угылың миңем кырда калдырырсың. Мин аны бетекчем итәрмен. Тугры хезмәт итсә, мин аңа мулдан түләрмен, шул исәптән сиңа да. Хилхәл атакайны дәш! Һәй, җансакчы, Хилхәл агакайны дәш! - дип кычкырды Атилла. Ал арада Хилхәл атакай килеп керде. - Ни бар, Атилла? - Менә бу егеткә, Орест дидеңме әле аты? Әйе. Орестка, бар булган язмаларыңны да тапшыр. Бүгеннән ул синең кул астымда. Ә атасы Идекәйне дә кырыңа ал. Мин аны илчем итәрмен. * * * Икенче көнне бәби туе булды. Туйда тукмак та биер, диләр. Гуннар гаҗәеп матур итеп туй итә беләләр икән, варварлар гына димәссең. Вигиләй туйда булды. Күрер-күзгә ябыгыбрак киткән кызыннан күзен дә ала алмый тордыторды да күз яшен сөртә-сөртә: - Кызым, балакаем, син бу варварларга үзе теләп ышанасыңмы? - Ышанам, - диде бер дә исе китмичә кызы. XXII Рим. Азия халыкларын бирәннәр дип үртәгән һәм һәрчак ашау чамасын белгән, шуның белән горурланган, Италия җирендәге күршеләре "юан этрусклардан" көлеп яшәгән чорлар да үтеп китә. Шалкан белән боламык ашаудан ерак китмәгән римлылар безнең эраның беренче гасыр башында тәмлетамак бирәннәргә әвереләләр. Митридат сугышыннан соң (Кече Азиядә булган сугыш) Рим колонистларының өстәлләре Меотида (Азов диңгезе), Әрмәнстан, Африка якларыннан китерелгән ризык-байлык белән тула. Әлбәттә инде яуланган колонияләрдән китерелгән нигъмәтләр бары тик колбиләүчеләр өстәленә генә хәстәрләнә. Колбиләүчеләр үрдәкнең муен итен, түшен генә ашыйлар, калганнарын хезмәтчеләренә, аякларын исә пешерминитми колларына ташлаганнар. Тавис кошларын да, сайрар сандугачларны да кызганмаганнар алар (табынны бизәү өчен һәр ризыкка сандугач телләре тезеп куя торган булганнар). Бирәннәр башында элеккеге яубаш Лукулл торган. Аны заманында яубаш Помпей алыштыра. Шушы гарьлеккә түзә алмыйча, Лукулл, дәүләт эшләрен ташлап, диңгез буена үзенә бер вилла-утар салдыра һәм Римдагы байларның баена әверелә. Колачлы яшәү рәвеше белән Лукулл фарсылар шаһиншаһын да уздырып җибәрә. Чөнки бу чорда римлылар сүз әйләнешенә: "Лукулл кебек яшисең", - дигән гыйбарә керә. Әгәр дә мәгәр берәүнең миләш чыпчыгы ашыйсы килә икән, УЛ ике дә уйламый Лукуллга юнәлгән, чөнки Римда тәмле итле миләш чыпчыкларын ул гына үрчетә торган була. Диңгез балыклары да Лукулл табыныннан өзелми. Моның өчен ул үзенең вилла ишегалдыңда зур чокыр казытып, диңгез суын керттерә һәм шул күлгә диңгез балыклары җибәрә. Аларны бик яхшы ашата. Лукуллдан күреп, Римның башка колбиләүчеләре дә вилла ишегалларына диңгез суын ерып кертеп, балык үрчетә башлыйлар. Лукулл бигрәк тә кыргый диңгез балыкларын ярага торган була. Чөнки кыргый балыклар кеше итен яраталар. Ә Лукулл үзенә хыянәт иткән, хыянәт итмәсә дә сәбәбен табып, йә булмаса йомышын төгәл үтәмәгән өчен колларын үтереп күлдәге кыргый балыкларга ашата торган булган. Ул моны балыкларның ите тагы да тәмлерәк булсын өчен эшләгән. "Борынгы Рим тарихы" китабыннан. История Греции и Рима тарихыннан - том I. 503-504 стр. Бу хәл 428 елда була. Дөньяны колачларга омтылган Рим империясе башкаласы гасырлар буена җыйган дәрманын югалтып, көнчыгыш тарафта икенче Рим - Византия көчәеп киткән чор. Византиядә христиан дине шактый нык җирлек табып, аякланып киткән дәвер, көнчыгыш империя тәхетендә император Феодосий утырган елда була бу хәл. Әнә шул елларда шаһиншаһ Бәһрам котыртуына инанып, гуннар йөзендәге ак төрекләр беренче тапкыр империя терәге булган өске готларга каршы яуга җыеналар. Яу кузгалырга бер төн калгач, ак төрекләр ыстанында коточкыч бер фаҗига була. Җен карчыгы Тутакай гуннар ханы Мәңгүкне хәнҗәр белән кадап үтерә. Бу хәбәр ирешүгә, угланнар төмәнбашларын җәйләүләрдә калдырып, үз кырларына сакчыларын гына алып, төп ыстанга ашыктылар. Угланнар Рухил, Рамул, Биләү һәм Атилла күп тә үтми төп ыстанга кайтып төштеләр. Аталары ян-яклары күтәртелгән зәңгәр чатырда ята - җиләс җирдә ап-ак киез өстендә ята иде. Угланнар гуннар ханы Мәңгүккә кул күтәргән карчыкны эзләп тормадылар, чөнки аны ат койрыгына тагып җәзалаганнар икән инде. Аның артыңнан Хилхәл атакай әмере белән Көнбаш атакайны да фарсыларга куганнар. Мәңгүк ханны ике атна буена җирләделәр. Ак төркиләр йоласына тугры калганда хан кырына Сафура ханбикә дә ятарга тиеш иде, әмма берәү дә аңа бу хакта әйтергә кыймады, хәтта Хилхәл атакай белән угланнар да. Бары тик Айгөл апалары гына: "Сафура килен урынына берәр бала тапмадыгызмени", - дигән иде дә, аңа берәүсе дә күтәрелеп тә хәтта карамады. Каберне буралап казыдылар, мәетне салгач, аның кырына йөргән атын, коралларын салдылар, һәм кабер өстенә тау итеп балчык өйделәр. Сафура ханбикә угланнарны басу капкасына кадәр ат өстендә озата барды, аларга игелекләр, иминлекләр теләде. Арбалары кузгалып киткәч, Сафура ханбикә Атилланы алып калды һәм әйтте: - Германрих король белән орышма, ул сиңа болай да бирелер. Син аңа башта кискен таләп куй - үз теләге белән бирелсен. - Ярый, анам, шулай итәрмен, - диде Атилла углан һәм атын камчылап, кузгалып китте. Илбашы булып, төп ыстанда (тарихи мәгълүматларга таянганда Азов каласы булырга тиеш) Сармат хан кызы Сафура калды. XXIII Германрих король җирләренә яубаш Атилла атасы Мәңгүк ханны ирләп кайткач аяк басты, һәм кыска гына вакыт эчендә корольнең күп кенә калаларын яулады һәм андагы халыкларны ясакчылары итте. Аңа бу эштә Идекәй белән Орест ярдәм иттеләр. Гуннар каһарманы Атилланың явы турында, калаларын яулавы, яулаган халыкларны ясакчылары итүе хакында Германрих король хәбәрдар иде инде. Ләкин йөз дә унынчы язына аяк баскан карт һични кыла алмады һәм кылырга да теләмәде. Бигрәк тә Атилла яубашка тугры калырга ант иткән Бож кенәзгә ачуы килде аның. Тагын да сәере шул иде, аның якын дуслары булган роксаланнар, венедлар аңа бөтенләй ясак түләми башладылар. Тагын да яманрагы, Гунитар угылы атасы Бож кенәз биргән гаскәре белән Атиллага килеп кушылган һәм Германрих корольнең башкаласына таба юнәлгән икән, дигән хәбәр иреште. Менә кайчан ихтыяр көче сынды корольнең. Ул Винитар угылына ышанып җитми иде, бөтен өмете Гунитар угылында иде, ә ул әнә нинди юлга баскан. Дәһшәтле король буларак башбирмәс Бож кенәзне бөтен халык алдында дар агачына астырырга тиеш иде ул, ләкин кулы җитми калды. Ә хәзер соң инде, соң. Гунитар угылының анасы Виница үз вакытында аңа хыянәт итте. Готлар йола вә гадәте буенча ир-корольгә хыянәт иткән өчен анадан тума шәрә көйгә урамнар буенча куып йөрттеләр, мыскыл иттеләр, рәнҗеттеләр. Шуларның барысын да Германрих король тәрәзәдән күреп торды. Моның белән генә чикләнмәде, әтисе иленә Германрих король хатынны ике баласы белән яу-ясак җыярга алды. Хатынны кайтыр юлда шаһзадә укчылары укка алдылар, ике баласын әсир итеп алып киттеләр, хатынның кече кызы илдә калган иде - илгә әйләнеп кайткач, Германрих король аңа анасының исемен куштырды - Виница һәм үз янында сарайда калдырды. Кыз аңа кай ягы беләндер Виница хатынын хәтерләтә иде. Йөзләрчә хатыны булган Германрих король нигә нәкъ менә Бож кенәз кызын сараенда тотты да, нигә үзе белән ясак җыярга йөртте - берәү дә, хәтта аксакаллары да кызыксынмадылар. Хәер, моның серен Германрих король үзе дә белмәде. Әмма анасы югалса да, сарайда баласы калды - шул иде юанычы корольнең. Кызны кияүгә сорадылар, мәгәр ул аны берәүгә дә бирмәде. Бож кенәз Германрих король күңеленә таш булып ятты. Кызы Виница хыянәткә батса, кенәзнең угылы Атиллага ияреп китте. Анасының исемен йөрткән кыз да ачылып җитмәгән чәчкә кебек йөрде. Кыз тәмам алма кебек җитешкән, ә атасы аны кияүгә бирми дә бирми. Озын колаклардан ишетепмедер, кыз моның сәбәбен дә белә булса кирәк, чөнки болай кара коелып йөрмәс иде. Ләкин Германрих корольнең кайгысы кызда түгел иде - гуннар яубашы Атиллада. Бу каһарман яубаш аның кала-җирләрен генә яулап тынычланмады, башкалага ук якынаеп килә икән инде. Моңа кадәр ул үзен үз көчендә дип йөри иде, ләкин яубаш Атилла аның соңгы җегәрен дә юкка чыгарды. Анасы күкрәгеннән алган тешләре коелып беткәч, Германрих корольгә яңа тешләр чыкты, иллә бик сыек булдылар, хәтта рәтләп ит тә ашый алмады. Король сөт эчеп һәм йомырка ашап кына яшәде. Соңгы елларда ул бернәрсәгә төшенде - аны инде уллары санламыйлар, ил белән үзбаш идарә итәләр. Әмма халык корольне яратты. Гүя ул ил байрагы иде. Бигрәк тә Германрих корольнең дәрәҗәсен аксакаллары күтәрделәр, гәрчә кам таягына таянып кына болдырга халык алдына чыга алса да, аның бер күренүе тәмам тантанага әверелер иде. Хак, корольләре алар өчен урмандагы Өрәк аллалары кебек кенә, ләкин әнә шул Өрәк алла илне саклап тора кебек иде. Ап-ак сакаллы, күзләре эчкә баткан, яңаклары чокыр хасил итеп батып калган, күз карашы тонык, куе томанлы көнне хәтерләтә иде инде. Ләкин Өрәк сурәтендәге король готларга кирәк иде, бигрәк тә күчмә гуннар башкалага якынаеп килгәндә. Угланнарда көч булса, Германрих корольдә һичкем аңлата алмаган рухи гайрәт бар иде. Шуңа аны сакладылар, шуңа корольгә авыр сүз катарга да бирмәделәр. Әмма угланнары, оныклары түгел. Бигрәк тә сарайга якынлаштырган Винитар углан атасы белән исәпләшми башлаган иде. Гуннарның Тургай ыруын туздыручы да ул булды. Шушы яудан кайткач, угланны әй орышты, әй орышты һәм әйтте: "Атаңның чын каһәрен соңрак күрерсең әле, балакай", - диде. Чөнки тәҗрибәле хәрби буларак туннарның кем икәнлекләрен белә иде карт король. Хәзер әнә даннары вә батырлыклары белән далага таралган унуклар сарматлар белән кушылып алганнар һәм гуннар исемен йөртәләр. Бу инде тиңе булмаган, хәтта империягә янарлык көч иде. Винитар углан туннарның куәтен белеп бетерми булса кирәк, ә Германрих король белә иде. Бу көчне ул Дауыт хан ыруын таратканда күрде. Кечкенә унуклар аның өч мең гаскәриен тураклап ташлаганнар иде. Шунда ук үкенү тойган иде Германрих король. Хаталанды. Күрше халкына кул сузды. Тик кылынасы кылынган иде инде, иртәме, соңракмы җавап тотасы гына калган иде. Ә менә хәзер ул көн дә килеп җитте. Үч " илтер, ди бит. Үч алырга килде була гуннар баһадиры Атилла яубаш. Ә римлылар аны еш кына аркадашлары сурәтендә күрәләр иде, гәрчә байлыкларның яртысын алып ятсалар да. Хәзер әнә гуннар Ольвия каласын туздырып ташладылар, чират Германрих корольнең башкаласы Готстанга җитте. Гасырлар буена көнчыгыштан китерелгән колларны римлыларга сатуга җайланган Ольвия каласы бүген инде императорныкы түгел, ә туннарныкы. Император легионерларын якларга Германрих король бармады, ә бит ишетте, белде. Ә менә хәзер аның үзенә чират җитте һәм әлбәттә инде Рим аның тарафына әйләнеп тә карамады, шул исәптән Византия дә. Амаллар нәселеннән килгән готлар илбашы Ардарих гуннарга баш игән, диделәр. Ул да килсә гуннар белән... Германрих король әкрен генә кузгалды, сакчылары ярдәмендә болдырга чыгып басты. Король күренүгә, мәйданга җыелган халык гөжләргә тотынды, Германрих король аларга тынычланырга кушып, кам таягын күтәрде. Германрих король, ни хәйран, күрде, ишетте, күзәтте, ул кам таягын күтәрүгә, халык тынып калды. Үз халкына ул нидер әйтергә тиеш иде. Король авызын ачты, нидер әйтергә теләде, әмма тавышы чыкмады. Чарасыз калып, король янәшәсендә басып торган кызына карады, имеш, ярдәм ит. Әмма кыз һични аңламады, иңбашын гына сикертеп куйды. Шулчак болдырга улы Винитар йөгереп менде һәм король исеменнән: "Готлар каланы саклап калачаклар, туннарга бирмәячәкләр" - дип кычкырды. Халык арасында ыгы-зыгы купты, тонык кына Винитарны куәтләүчеләр табылды. Имеш, гуннар кыргый халыклар, алар безнең барыбызны да кол итеп сатачаклар, яулаган калаларда гуннар моны кылганнар инде, дип нотык тота башлады. Германрих король таягын янә баш очына күтәрде һәм кинәт аңа тавышы кайтты. - Халаяк, халкым минем, мин сезне гуннар белән орышмаска чакырам. Готстанга ахырзаман килмәде, капкаларны ачсак, гуннар безгә тимәячәкләр. Халаяк, халкым минем... Шул мәлдә Вииитар углан атасының кулыннан кам таягын тартып алды һәм баш очына күтәрде. - Готлар, без туннарга капкаларны ачмабыз, без аларга калабызны бирмәбез. Каланы минем егетләрем саклап калыр. Дошманга каршы торырга хәзерләнегез, готлар, халкым минем!.. Углан авызыннан шул сүзләрне ишетүгә, Германрих король буш капчыктай ишелеп төшә башлады. Аны сакчылары ике яктан эләктереп алдылар һәм сарайга алып кереп киттеләр. Аларга ияреп кергән Виница корольне ятагына кертеп салырга кушты. Сакчылар корольне ятагына сузып салдылар һәм чыгып та киттеләр. Германрих король кул ишарәсе белән генә ятак аяк очындагы сандыкка күрсәтте. - Кызым, шул сандыкны ач та, яулыкка төргән... - Ярый, атам, - диде кыз һәм санлыкны ачып, яулыкка төргән алтын саплы хәнҗәрне алып атасына бирде. Германрих король хәнҗәр сабын ике кулы белән кысты һәм тынып калды. - Атам, әллә табибны дәшимме? - диде кызы Виница. Җавап урынына Германрих король башын гына чайкады. Сәер хәл, картлык галәмәтемедер, король күп тә үтми йокыга китте. Ул уянганда кояш чыккан, яңа көн туган иде инде. Корольгә кызык кына төш кергән иде. Имеш, буранлы кыш көне, ә ул урманда ауда һәм нигәдер берүзе. Шунда ул юан имән төбеннән бу чыгып торганны күрде. Күрде дә казый башлады. Менә бермәлне имән төбеннән зур соры аю күтәрелеп чыкты һәм: "Нигә минем кышкы йокымны боздың?" - дип, нәкъ менә кеше телендә шулай дип әйтеп, аның өстенә ташланды... Күргән төшен күзаллагач, Германрих король кызына төш юраучы картны чакырырга кушты. Сакалы биленә җиткән аксакал килеп кергәч, ул ятагы яныннан аңа урын күрсәтте. - Утыр, атакай. - Син үзең дә ике мәртәбә атакай, - диде төш юраучы карт. - Мин бүген төнлә төш күрдем, аюны өненнән кузгатып чыгардым. Ә ул урман иясе миңа ташланды. - Төшен яман булган, король. Әйтергә дә куркам. - Курыкма, әйт. Мин яшисен яшәгән инде, атакай. Сиңа тиздән әҗәл килер, король, һәм илеңә дә... - Мин аны шулай дип уйлаган идем дә, атакай. Сиңа йөгем бар, атакай. Син хәзер үк Айфәл аксакаллар башын эзләп тап һәм король исеменнән әйт: гуннар калага якынаюга, капкаларны ачып куйсын. - Яхшы, әйтермен, король. Миңа китәргә ярармы? - Ярый. - Карт кузгалып китте, әмма король аны туктатты: - Тукта, Винитар углан аксакал белән килешмәс, углан белән киңәшеп тормасын. Винитар углан миңа хыянәт итте, аксакал... - Винитар углан аксакал белән килешерме соң король? - Мин аңа тәхетем вәгъдә итмәдем, аксакал. Мин тәхетне Гунитар угланга вәгъдә итәргә җыена идем, ә ул миннән качып китте. Аксакал чыгып киткәч, Германрих король мендәр астына тыккан алтын саплы хәнҗәрне тагын кулына алды. Хәнҗәрне ул грек сәүдәгәреннән сатып алган иде. Сәер бер халәттә иде Германрих король. Аның әле күз алды караңгыланды, әле ап-ачык булып, койма аша менеп маташкан гуннар күренде. Менә алар агылып капкадан керәләр, мәйданда каты сугыш бара, ә ул, имеш, болдырга басып, орыш барганны карап тора, иң гаҗәбе, һични кыла алмый. Германрих корольнең зиһене чуала, күз алдына әле гуннар укка алган хатыны, әле кулыннан кам таягын тартып алган Винитар улы килә. Зиһене сафланып, ачылып киткән саен Германрих король бертуктаусыз озак яшәве турында уйланды. Нигә ул шулай озак яшәде икән. Хатыннарыннан туган угланнары да хәтта әллә кайчан картаеп үлделәр, ә ул өрәк сыман һаман исән калды, яшәде дә яшәде. Винитар угланны аның яшь хатыннарының берсе тапты. Углан анасы күкрәген имүдән туктауга, ул хатынны грек сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең күзе төшкән иде хатынга, мул итеп түләде. Ә Германрих корольдә хатыннар ерып йөрмәле түгел иде. Ул аларның һәрберсенә өй салдырды, һәрберсенә йөрде. Хак, кайсына кайчан барганы турында да оныткан чаклары булгалады, аларның кайберләрең кияүгә бирде, беришләрен сатты. Ләкин күп хатынлыктан баш тартмады, гәрчә грек монахлары аңа христиан динен кабул итеп, бер хатын белән генә яшәргә димләсәләр дә. Бож кенәзнең кызы белән дә койты кыланды Германрих король. Кинәт шунда аның күз алдына янә аркасына гун угы кадалган хатыны, янында калган ике баласы килде. Әнә шул балалар исәбенә шаһзадә Бәһрам аны исән калдырды, иленә кайтарып җибәрде. Менә кемнәрдән куркып яшәде ул - туннардан. Шулчак ятак ягына кызы йөгереп килеп керде. - Атам, атам, гуннар калада. Мәйданда канлы орыш бара... Германрих король торасы итте, әмма гәүдәсен күтәрә алмады, ул үзе дә аңламастан кулындагы хәнҗәр сабын кысты. - Сарайны кем саклый, кызым? - Сарай сакчылары, атам. - Сарай сакчылары гына сарайны саклый алмаслар, кызым. Болдырга гуннар менә башлауга, син базга качарсың, кызым. - Ә син, атам? - Мин үз язмышым сайладым инде, кызым. Виница, Виница, балакай, - диде кызы янына килүгә Германрих король. - Кичер мине, гафу ит атаңны. Исән чагымда сине теләгән кешеңә кияүгә бирә алмадым. Германрих король сөйләде, ләкин кызы аны ишетмәде, корольнең янә тавышы беткән иде, авызы ачыла, иреннәре кыймылдый, ә тавышы чыкмый. Кинәт янындагы кызы юкка чыкты. Менә шунда Германрих корольнең колагы ачылып киткәндәй булды, мәйдан яклап кылычлар чыңлаган, әрнешеп атлар кешнәгән тавышлар ишетелде. Димәк, гуннар мәйданда инде, тиздән алар сарайга ук җитәрләр, аның кырына ук кереп җитәрләр. Хак, кулына корал тоткан һәр гот корольне якларга ташланыр. Тик уктан төз атучы гуннар аларны бик тиз чүпләрләр һәм мәетләр өстеннән сарайга үтәрләр. Германрих король кулындагы хәнҗәр сабын тагын да ныграк кысты, нәкъ яшь чагында кылыч сабын кыскан кебек кысты. Бүген исә аның кулында үлем хәнҗәре иде, хәнҗәр бу юлы Дошманга түгел, аның үзенә юнәлтелгән иде. Нигә сатып алды соң әле ул бу үтә яман үткен, елан теле кебек зәһәр уклы хәнҗәрне? Әйе, хәтерли, бик яхшы хәтерли сәтта, ул бу хәнҗәрне Виница хатынын юк итү өчен сатып алган иде. Ахыр хатыныннан башкача котылгач, хәнҗәрне сандыкка ук яшереп куйган иде. Йөз ун язына аяк баскан булса да Германрих король үлемнең шулай киләсен белмәгән иде. Гуннар аңардан Дауыт хан өчен үч алырлар, гадәттәгечә аның карт сөякләрен ат койрыгына тагарлар. Ә бит гуннар белән элек тату яшәделәр, күрше хакы - Тәңре хакы дия-дия. Готлар урманга утыртылган Өрәккә табынсалар, гуннар Күк-Кояш йөзендәге Тәңреләренә табындылар. Үзара килешеп яшәделәр шикелле. Ә менә соңгы елларда үзе ясак җыя алмый башлагач һәм бу эшне улларына тапшыргач, ике арадан гүя кара мәче узды - гуннар белән готлар берберсенә дошман күзеннән карый башладылар. Германрих король кулындагы хәнҗәр сабын тагын да кыса төште. Ул ишетте, кызы чырайлап кычкырып җибәрде. Димәк, кызы базга төшмәгән, болдырга чыккан булган, йә тәхет ягына, димәк, гуннар тәхет ягындалар инде. Германрих корольнең шыр сөяккә калган бармаклары агарынып китте һәм хәнҗәр угын йөрәк турына куйды. Ул үләргә тиеш, менә хәзер, шул мәлдә. Ул туннарны күзе белән күрми үләргә тиеш. Гарьлек аңа, оят. Ул күршеләре белән тату яши алмады, көтмәгәндә яу йөрде, чарасыз калган халыкны әсир итте һәм куып кайтарып, римлыларга сатты. Ул гаепле, ул гөнаһлы, ул үләргә тиеш. Шул вакыт күлмәгенең бер җиңе өзелгән кызы ятак ягына килеп керде. Үзе елый, үзе чарасыз. - Атам-атам, алар мондалар, алар сарайдалар! - диде. Кызының куркынган, агарынган йөзеннән үк күрде Германрих король гун сугышчылары менә-менә ятак ягында булачаклар. Мәйдан яклап колагына "Урра" тавышлары ишетелеп китте. Германрих король колакка саграк булса да, сакчы егетләрнең ишек ягында аһ-ух килә-килә орышуларын ишетте һәм хәнҗәрнең елан угыдай очың күкрәгенә терәде. Ул башта нишләгәнен сизми калды, тәненә сабына кадәр хәнҗәр угы кергәч кенә үзе дә аңламаган авырту тойды һәм шундук аңын җуйды. Кызы Виница атасының кулындагы хәнҗәрне яңа гына күргәндәй бермәлгә генә катып карап торды, аннары яшь кыз булса да, ул бернәрсәгә төшенде - атасы үз-үзен үтерде. Җитмеш ел буена Готстан ил-дәүләте белән идарә иткән, илле елдан артык римлыларга коллар сатып яткан Германрих король 428 елның җылы көзге айларында үз теләге белән якты дөньядан китте. Гайрәте, көче-куәте белән күрше халыкларны куркытып, күбесең канат астына җыеп торган гайрәтле король 109 нчы язына аяк басканда үз-үзенә кул салды. Һәм бер нәрсәне белми китте - бу дөньяда бернәрсә дә мәңге түгел, хәтта Рим кебек империяләр дә. XXIV Орыш барышында готлар ягындагы сугышчылар күзгә күренеп эри башлагач, Винитар углан үз ишләрен ияртеп, каладан чыгып качмакчы итте. Әмма үзенең елгыр егетләре белән Баламир углан аны куа китте. Баламир углан арттан килгән унбашына качучыларны тулганага алырга дип кычкырды, ә үзе атын камчылый-камчылый Винитар углан артыннан чапты. Баламир углан бер йөзбашың уңга, икенче йөзбашың сулга җибәрде, ә үзе Винитарны бастыра башлады. Качып барган углан кинәт кенә инешкә таба борылды, әмма су буена җитәрәк кинәт атын туктатты да Баламир угланга каршы борылды. Башлыкларының туктаганын күреп, Винитарның егетләре дә туктадылар. - Чигенмибез, орышабыз! - дип кычкырды Винитар һәм озын сөңгесен күтәреп, Баламир угланга таба китте. Чөнки күренеп тора иде - аны меңбашларның берсе куа килә. Чигенмибез, сугышабыз, дисә дә Винитар угланның күп кенә егетләре инешкә таба кузгалдылар, инешне кичүгә, урман башлана иде - качып котылып калырга исәпләре иде булса кирәк. Ләкин икенче ярга җитүгә күрделәр, яр өстендә җәяләренә ук элгән гуннар торалар. Сугышчылар шундук сөңгеләрен ташладылар, судан чыгып, атларыннан төштеләр. Бу хәлне күреп, Винитар углан бөтенләй кире якка таба атын борды һәм кача башлады. Баламир углан аңа аркан ташлады. Винитар углан хәтта арканның елан кебек чажлап үзен чолгап алуын ишетте, икенче мәлдә ул ат өстеннән очып, гөрселдәп җиргә төште һәм Баламир углан аны бераз сөйрәтеп барды. Шуннан соң гына туктады да, аттан төшми генә кылычын чыгарды. - Тор, король улы Винитар, мин синең җанын алырга килдем! - диде. Винитар углан ертылган киемен рәтләргә дия үрелде, әмма кулларын аркан җибәрмәде. Баламир углан аның кулларың ураган арканны бушатты. Ул арада Баламир угланның егетләре килеп җиттеләр. - Бу минем әсир, Германрих король улы. Атилла яубаш каршына тартыгыз, - диде һәм атын куалый-куалый калага таба чапты. Билгеле хәл, орыш кырында ятып калган король өчен генә түгел, гади сугышчы өчен дә үлем - яман нәрсә. Бу сугыштан Винитар углан исән калган иде, дөресрәге, исән калды, ә бит готларны гуннаргага каршы ул өндәгән, ул чакырган иде, гәрчә аксакаллар һәм бериш готлар аны тыңламаган булсалар да, куллары богаулы килеш мәйдан аша сарайга китергәндә берәү дә аның битенә төкермәде, берәү дә яман сүз кычкырмады. Гот халкы алдында бу углан батырлык кылган иде, гәрчә дистәләрчә кешеләрне үлемгә дучар итсә дә. Сарайга җитүгә, атын җансакчысына калдырып, беренче булып диярлек атасының ятак ягына Баламбир углан килеп керде. Килеп керде дә, түр якта үксеп елап утырган кызны күреп, туктап калды, ахыр кызның исән калган җиңеннән эләктереп, урам якка әйдәде. Әмма кыз кинәт тартылды һәм аның җиңе Баламир углан кулында калды. Кыз исә түр як бүлмәгә ташланды һәм ишек эшергечен этәреп куйды. Әмма сарай кадәр сарайга үткән Баламир угланны бауга элгән агач ишек кенә туктата алмады, ул ишекне бәреп екты һәм кыз кереп киткән якка чыкты. Шунда Баламир углан хозуры алдында ике җиңе тиң өзелгән күлмәк кигән кыз пәйда булды. Икенче мәлдә угланның карашы түр ятакта яткан Германрих корольгә төште. Сәер хәл, ул атасын шундук таныды, гәрчә тегенең йөзе кара көйгәндәй зәңгәрләнеп калган булса да. - Мин корольнең улы идем, син кем? - дип сорады кыздан Баламир углан. - Мин Германрих король кызы Виница, - диде кыз. - Әниең кем иде? - Мин әниемнең кем булганын белмим. Мине асрау хатын үстерде. - Атабызны кем үтерде? - Ул үз-үзенә кул салды, - диде кыз. Шулчак ятак ягына Атилла яубаш килеп керде. - Король кая? - Король үз-үзенә кул салган, яубаш Атилла. Атилла бүлмәгә килеп керүгә, кыз Баламир артына качты. Атилла кызны күрсә дә игътибар итмәде, борылды да чыгып китте. Баламир углан кызның кулыннан алды һәм бүлмәсенә алып китте. - Сиңа башта арурак күлмәгең кияргә кирәк, сеңлем, - диде ул озын коридорга чыгуга. - Мин сине яубашка күрсәтергә тиеш булачакмын. - Мин куркам. - Курыкма, яубаш әйбәт кеше. Алар болдырга чыкканда болдырга баскан Атилла яубаш гот аксакаллары белән сөйләшү алып бара иде инде. Яубаш янәшәсендә куллары богаулаган Винитар углан. Ул муенын зәңгәр яулык белән бәйләгән. Кылдан ишкән аркан сыдырган муенын, дип уйлап куйды Баламир углан. - Сезнең алда кем тора, аксакаллар? - Германрих король угылы Винитар, яубаш Атилла. Атилла икенче ягында басып торган Гунитарга таба борылды. - Ә бу кем угылы дип беләсез, аксакаллар? - Бу да Германрих король угылы, яубаш Атилла. - Шул булыр сезгә король, аксакаллар. Германрих корольнең Бож кенәз кызыннан туган угылы Гунитар. Мин әйттем, аксакаллар. Аксакаллар көрәк кадәр ак сакалларын җиргә кадәр тидерә-тидерә гуннар яубашы Атиллага рәхмәт укыдылар. Атилла яубаш Гунитар корольне терсәгеннән тотып, алгарак чыгарды һәм угланның иңенә кулын салды. - Гунитар король минем аркадашым, ул минем белән тугры көн күрергә ант итте, шул исәптән атасы Бож кенәз дә. Мәйданга җыелган халык шаулаша башлады, яубаш Атилла кулын күтәрде. - Ләкин Гунитар король әлегә минем белән китәр, ә монда ясак җыючы булып, Германрих корольнең угылы Винитар калыр, аксакаллар. Мин әйттем. - Без бераз чарасыз, яубаш Атилла. Без аңарга бик ышанып җитмибез. Ул халыкны сезгә каршы котырткан иде, - диде аксакалларның берсе алгарак чыгып. - Ул сезнең алга барып гафу үтенер һәм миңа ант иткән кебек ант итәр, аксакаллар. Миңа ант итте инде ул. Минем аңа ышанасым килә, шуның өчен мин аны сезнең алда богаулардан азат итәм, аксакаллар. Күрде, күзәтте яубаш Атилла халыкның берише аның бу чарасын хуплый, берише дәшми тора. Ләкин Атилла бүген шул нияткә күңелен салган иде инде. Ул бүген бары тик игелек кылырга, гот халкының ихтирамын яуларга тиеш. Ул бар әсирләрне дә азат итте инде, хәзер туннарга каршы халыкны котырткан Винитарга чират җиткән иде, әмма халыкның барысы да Гунитар угланны яклаган кебек якламадылар. Шуңа карамастан. Атилла яубаш Винитарга карата киң күңеллелек күрсәтте. Коты алынып куркып торган Винитарның богауларын чиште дә халыкка таба төртеп җибәрде. - Сиңа гуннар яубашы Атилла үз-үзеңне акларга тагын бер мөмкинлек бирә, Германрих король угылы Винитар. Минем ышанычым акламыйсың икән, сиңа иң яман җәза биреләчәк. Мин әйттем. - Яубаш Атилла, - дип алгарак чыкты аксакаллар башы Айфәл. - Без аңа сезгә булган тугрылыкта юлдаш булырбыз, кылган игелегегезне беркайчан да онытмабыз. Шулай диде дә аксакал сакалын җиргә тигереп, баш иде, аңа ияреп, мәйдандагы бар халык та баш иделәр. Атилла артына каерылып, Баламир угланга карап алды. Углан үзе әсир иткән кызның кулыннан тотып тора. Яубаш белә иде, Баламир углан да Германрих король угылы. Ләкин әллә нигә аның бу хакта сүз кузгатасы килмәде. Чөнки Баламир углан готлар телендә рәтләп сөйләшә дә белми иде әле. Аннары аның бу егетне готларга бирәсе дә килми иде. Үзе бераз хәтерләсә дә, халык аның кем икәнен белми иде. Димәк, сүз кузгатып торасы да юк. Алайга китсә, монда һәр өченче кеше Германрих корольнең улы булып чыгуы бар, чөнки хатыннарга туймас корольнең йөздән артык хатыны булган диделәр. - Нишлибез, атакай? - дип карашын Хилхәл атакайга күчерде яубаш Атилла. - Син хаким, син хәл дә ит, - диде Хилхәл атакай. Хилхәл атакай баштан ук сизгән иде, яубашның дошманнары белән тәмсезләнеп аерылышасы килми. Ул империягә таба гаделлек эзләп кузгалды. Ахыр килеп, Германрих король Рим империясенә табак тотса да, туннарның ут күршесе иде. Шуның өчен гафу итте Винитарны, хәтта биредә ясак җыючы итеп калдырмакчы. Ни генә булмасын, король булыр Гунитар углан. Менә ни өчен яубашына ияк кага-кага килешүен белдерде Хилхәл атакай. Атилла яубаш янә кулын күтәрде, мәйдан шым булды. - Тыңлагыз, готлар, яубаш Атилла хөкемен! Тыңлагыз сез дә гуннар! Аксакаллар, сезгә әйтәм. Бу яубаш Атилла хөкеме. Кем дә кем бу хөкемне үтәми, ат койрыгына тагылачак! - Халык янә шым булды. Атилла мәйдан тирәли күз йөртеп чыкты һәм калын тавышы белән: - Готстан короле империяне җимергәч тә сезнең хозурга кайтыр. Ә Винитар углан җыйган малны һәр елны мин кая ыстан туктыйм, шуннан бер табышны китереп тапшырыр. Иминлек телик аңарга! Моңа кадәр һични аңламый торган Винитар болдырга күтәрелде һәм яубаш Атилланың аягына төште. Шуны гына көткән кебек Атилла: - Сиңа, Винитар углан, беренче бурыч-йөкләмә: мәетләрне күмәсен күмәргә, яндырасыларын яндырырга! Аксакаллар, сез ризамы минем хөкем белән?! Гот аксакаллары барысы да янә Атиллага баш иделәр. Өч көннән кушкан бар эшне дә башкарып чыккан Винитар угланны яубаш Атилла чатырына дәштерде. Углан кергәч, ул аңа ишек кырыннан урын күрсәтте, Винитар утырды һәм сорау көтте. - Кеше ни өчен туа да, ни өчен үлә, Винитар углан? - диде Атилла егеткә карап. Бу сорауны биргәч, уң кулында утырган Хилхәл атакай ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. - Кеше тамак өчен яши, яубаш Атилла. - Һы, - диде Атилла. - Бәлки готларда шулайдыр да ул, ләкин без туннарда алай түгел. Кеше үзе турында киләсе буыннарга кечкенә булса да истәлек калдыру өчен яши. Винитар. Ә истәлек ул - хәтер. Хәтер исә мәңгелек җим, акыл җиме. Синең атаң озын гомерле булган. Нинди истәлек калдырды ул гот халкына? - Ул безне ач тотмады, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды, яубаш Атилла. - Ни исәбенә өстегез бөтен, тамагыгыз тук булды, Винитар? - Коллар сату исәбенә, яубаш Атилла. - Менә шул-шул, Винитар, коллар сату исәбенә. Хәзер син кул астындагы готларга иген игәргә, мал асрарга өйрәтергә тиеш булачаксың. Моны эшләмәсәң. Гунитар үз иленә әйләнеп кайткач, сине урмандагы Өрәк аллагызга илтеп корбан итәр. Искәрдең, Винитар?! - Мин барысын да эшләрмен, яубаш Атилла. Синең белән сүзем бетте, дигәндәй кул селтәде, унбаш Винитарны шундук алып чыгып китте һәм күп тә үтми готлар аксакалы Айфәлне ияртеп керде. - Утыр, аксакал Айфәл, - диде аңа Атилла. - Әй, кем бар анда, аксакалга грек шәрабе бирегез. Картның кулына кружка белән грек шәрабы китереп бирделәр, аксакал әүвәл шәрабны иснәп карады, аннары бер сулыштан күтәреп эчеп куйды һәм озын мыекларын як-якка сыпырып алды. - Гунитар король белән аңлаштыгызмы, аксакал? - Аңлаштык, яубаш Атилла, аңлаштык. Углан миңа элек тә ошый иде, атасы мәрхүм белән уртак тел тапмады. Минем сиңа бер үтенечем бар, яубаш Атилла. Хан дияргә дә ярыйдыр инде? - Мин хан түгел, мин яубаш, аксакал. - Синдәйләр, яубаш та, хан да булыр, олуг хан да булыр. Сиңа гот аксакаллары игелек тели. - Атакай, Германрих король кызы кемдә? - Кызны, яубаш Атилла, Баламир углан әсир итә. Димәк кыз аның кулында. - Кызны без алырбыз. Миң ул кызны Актар төмәнбашка бирермен. - Баш өсте, яубаш Атилла. Сез хөкемдар, сез хан. Атилла яубаш ишек кырында торучы җансакчысына карады. - Баламир угланны дәш әле. Ерак йөрмәсә, хәзер үк килсен. - Яхшы, яубаш. Күп тә үтми чатырга Баламир углан килеп керде, Атилла аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. - Уң кулымнан утыр, углан. Утыр-утыр, тартынма. - Мин тыңлыйм сине, яубаш Атилла. - Тыңласаң шул, Баламир углан. Кыз өчен өлешне сиңа Актар төмәнбаш бирер. Аның хатыны үлде, әсир иткән кызны аңа бирерсең. Килештекме?.. Баламир углан башын түбән иде, бертын дәшми торды. - Әллә соң? - дип сорады гаҗәпләнә калып Атилла. Актар төмәнбаш синең туганыңа өйләнергә тели. Каршы түгелдерсен бит?.. - Мин аны яраткан идем, яубаш Атилла. Ләкин сеңлем икәнен... - Димәк, килештек, кызны Актар төмәнбашка бирәсен. Бүген үк. - Яхшы, яубаш. - Инде бар кит, Хилхәл атакай сиңа готлардан, антлардан бер төмәнгә якын гаскәри җыйган. Ал һәм төрнәкли башла. Арада роксаланнар да бар бугай. Син аларның телләрен беләсең. Димәк, син бүгеннән төмәнбаш, Баламир углан. - Мин риза, яубаш Атилла, риза. * * * Менә тагын Баламир туган илендә. Тик инде ул җиткән егет, җитмәсә төмәнбаш. Шатланасы, Елантауга менеп бөтен дөнья халкына кычкырасы иде: "Менә мин, менә мин, анам!" дип. Тик инде еллар сабырлыгы килгән, күңел шатлык белән тулса да, язгы ташудан кисәк кенә ерып чыкмый. Әгәр дә мәгәр яубаш Атилла Винитарга үлем җәзасы биргән булса, бик ихтимал, ул шатланган да булыр иде. Әмма соңыннан барыбер үкенү тояр иде. Ул Винитарны яратмады һәм бу яратмау аңа анасы аша килде. Хак, анасы атасына хыянәт итә, ләкин йөздән артык хатыны булган иргә хыянәт итүне кем генә чын хыянәткә кертергә кыяр икән?! Баламир углан сабый чакларын искәрә-искәрә ат менде һәм Елангауга таба чапты. Тау итәгенә җитүгә, ул атын тышаулады да, җәяүләп тауга күтәрелә башлады. Әйләнеп караса, капка аша ап-ак озын күлмәкләр кигән аксакалларны ияртеп. Винитар чыгып барганын күрде. Озын күлмәк кигән аксакаллар атта йөрмиләр, атны готлар изге хайванга кертәләр, хәтта ат итен дә ашамыйлар. Ат менмәгәч, руннар киеп йөргән ыштан-чалбарның да ни икәнен белмиләр иде. Аттан артлары төшмәгән гуннарга готлар шикләнеп карыйлар, алар өчен бу халык гүя күктән төшкән, гүя аларны аларга Өрәк аллалары чакырып китергән, дигән фикердәләр иде. Гуннар арасында үскәнгәме, Баламир алай санамый. Баламир йөгерә-атлый таудан төште һәм ат менеп, аксакаллар яныннан җилле генә үтеп китте. Иртәгә аңа Атилла яубаш җансакчылар тотарга кушар һәм аны төмәнбашларны озаткан кебек, җансакчылары озатып йөрерләр. Баламир углан калага килеп керде, таныш урамнардан атын атлатып кына үтте. Сәер дә соң. Днепр елгасын гуннар Өрәк елгасы, диләр. Борын заманнардан ук Германрих король бабалары кара урман эченә куелган Өрәккә табынганнар һәм шул Өрәккә улларын һәм кызларын корбан иткәннәр. Соңрак Германрих король яудан кайткан саен җиңү тантанасы алдыннан әнә шул Өрәккә әсирләрне корбан итә торган булган, имеш. Әмма римлылар аның бу хикмәтле йоласын күреп, аны яман гадәттән тыйганнар. Тагын да борынгырак заманнарда биредәге готлар һәр хуҗаның өй эргәсенә чүп-чар ташлаганнар һәм шул чүп-чарга ут салганнар. Эргәгә ташлаган чүп-чар янып киткән хәлдә, өй хуҗасы Өрәк алдында гаепле саналган, ягъни гөнаһлы һәм ул бу гөнаһтан сабый баласын биреп кенә котыла алган. Боларның барысын да Баламирга мәрхүм анасы сөйләр иде. Баламир углан яртысы җиргә сеңдерелеп салган өй кырына туктады, атыннан төште. Өй эргәсе тулы чүп-чар иде, ут салсаң дөрләп кабынып китәчәк, ә хәйләкәр волховшаманнар яратмаган һәм үзләренә баш имәгәннәр белән шул юлларны кулланганнар. Шул чак әргә өстендәге чүп-чар астыннан шуышып зур елан чыкты. Чыкты да ук урынына атка ташланды. Ат кинәт үкереп, артка чигенде, шул мәлдә Баламир углан кылычын тартып алды, еланны урталай чапты. Урталай киселгән елан бөтерелде-бөтерелде дә тынып калды. Баламир углан атына атланасы итте, әмма ат пошкырынапошкырына янә артка чигенде, атланырга бирмәде. Ниһаять, ат тынычланды, әмма аяклары калтырана, күзләре ут булып яна иде. Баламир атына сикереп атланды да мәйданга таба чапты һәм җилле генә юырттырып, сарай каршына килеп туктады. Биредә ниндидер туй-тамаша бара иде. Болдырда Атилла яубашның грек хатыны Элиана тора, аның кырында Виница, Виница кырында төмәнбаш Актар. Кирәкмәгән озын буйлы Актар янында Виница сабый бала кебек кенә күренде Баламир угланга. Яубаш Атилла Баламир килеп туктауга, аны болдырга чакырды. - Мен бире, туганый Баламир, мен-мен, бүген бәйрәм итәбез, - диде. Баламир белә иде, Атилла яубаш ана туганый түгел, ул аның белән хәтта уйнап та үсмәде, аны нигездә Атилла яубашның үги әнисе Сафура ханбикә карап үстерде. Ләкин Атилла яубашның туганый диюенә башта йөрәге кысылып куйса да, бу хәл шундук үтте, йөгерә-атлый болдырга менде, һәммәсенә дә баш иде. - Кыюрак кылан, син хәзер төмәнбаш, - диде аңа Актар төмәнбаш. - Иртәгә Германрих корольнең мәетен яндыралар, - диде ана Атилла яубаш. - Карарга килерсеңме? - Юк, яубаш Атилла, мин иртәгә төмәнем барлыйм. Готларның бу йолалары миңа ошамый. Адәм баласы җир куенында ятарга тиеш. - Виница безгә атасының сараен күрсәтеп йөрде. Осталарга мохтаҗлык кичергән икән Германрих король, - диде яубаш Атилла. - Аның каравы хатыннарга мохтаҗлык кичермәгән... - Атаңның хатыннары шулай күп идемени, Виница?.. - Артыгы белән күп. Һәр хатынына өй салды. - Мин китим инде, яубаш. Минем каланы күрәсем килә, - диде Баламбир углан. - Бар, йөр, кара һәм төмәнең барла. Тиздән Дунай буйларына таба кузгалабыз. Ул елганы безнең Иделгә охшаган, диләр. Әнә шунда без башкалабызны да салырбыз. Һәм ул каланы Илембул дип атарбыз. Тик ул кала Готстаннан күп тапкыр матур булыр. Рухил абамнан чапкын килде, ул инде Рейн буйларында җәйли икән. Баламир углан яубашны тыңлады да, тыңламады да, ул ни сәбәпледер Виницага күз ташлап алды. Һәм күңеленнән генә: "Син бәхетлеме, Виница?" - дип сорады күзләре белән, чөнки башкача әйтергә хакы юк иде. Әйе, алар бер атадан, ике анадан. Канкәршләр иде, әмма Баламир углан йөрәгенә йозак сала алмады, күрү белән, әсир итү белән яраткан иде ул аны, гәрчә ерак сеңлесе булса да. Баскычлардан сикерә-сикерә болдырдан төште, очып диярлек атына атланды һәм каланың тар урамнарының берсенә кереп юкка чыкты. Мәйданнан урамга кадәр Баламир углан артыннан тузан тасмасы сузылып калды. Тузан басылыр, ләкин егет күңелендәге сеңлесенә булган мәхәббәте кайчан да булса басылырмы?.. Шулай дип кем дә түгел, ни сәбәпледер Атилла уйлап куйды. Чөнки ул күргән иде, сарайдан алып чыкканда ук шәйләгән иде - Баламир угланның кызны кемгә дә бирәсе килми. Ләкин Атилла бөтенләй башкача уйлаган иде - бер атадан булган балаларга кавышырга ярамый. Бу хәл туннарда ерак бабалардан килә иде. Чөнки бер атадан туган балалар, аналары икесенеке ике булса да, күп очракта гарип тудылар, йә үсәр-үсмәс үлеп киттеләр. Баламир углан малай чакта күреп үскән урамнардан үтте. Каладагы мәетләрне җыеп, яндырырга дип җыенсалар да, әле һаман мәетләрне җыялар иде. Гуннар каланы югалтуларсыз диярлек алган булсалар да, готлар ягыннан югалтулар шактый булган иде. Һәм моңа гаепле буладыр - Винитар. Әнә шул гаепле кешене яубаш Атилла кичерде, кичерде генә түгел, хәтта биредә ясак җыючы итеп калдырды. Менә монысы белән һич тә килешә алмады Баламир углан. Баламир углан туган шәһәре урамнарыннан атын атлатып кына бара, әле бу йорттан, әле теге йорттан иясез калган этләр, мәчеләр килеп чыга. Әле анда, әле монда ватык кисмәкләр, чүлмәкләр, адәм иңендә торыр әмәле калмаган иске-москы кием-салым ауный. Орыш көчле булган урамнарда сынык сөңге саплары, сынык уклар күрергә була. Кабык-камыш белән ябылган ярым җиргә күмелгән, кеше башы сыярлык кына карынтык тартылган тәрәзәләрдән аңа шикләнеп карап калалар. Әмма Баламир углан бер генә каралты янына да туктамады. Күңеле тулынкы булса да, борылып, төмән оештырып яткан меңбашлары янына чапты. XXV - Яубаш Атиллага дан! Яубаш Атиллага дан! - дип кычкырдылар Дунай елгасының уң як ярына басуга гуннар. Яубаш Атилла калкурак җиргә күтәрелде һәм көр тавышы белән: - Илембул, җир-анам! - диде. Аның сүзләрен меңнәрчә кешеләр кабатлады, Дунай буе җирләре бермәлгә "Илем бул. Илем бул, җир-анам!" дигән тавышка күмелеп торды һәм кайтаваз булып, кат-кат яңгырады. Шул елда яубаш Атилла ыстан туктаган җирендә кала күтәртә башлады. Атилланың башкаласын күтәрергә Римнан һәм Константинопольдән осталар китертелде, алар артыннан яубаш Атилла башкаласына ике империядән дә илчеләр килә башладылар. Бишенче гасыр башында Яубаш Атилла римлылар белән килешү төзеп. Византия ягына күз ташлады. Күп тә үтми яубаш Атилла Баламир белән Улданың Төмәннәрен шул тарафларга җибәрде. Батыр төмәнбаш Улда тиз арада Фракиянең Кастар-Маркас каласын ала һәм шул тарафларда җәйли башлый. Баламир углан белән төмәнбаш Улда җиңүләренә таянып, яубаш Атилла Константинопольдән һәм Римнан ясак таләп итте. Рим империясе ясак белән килешсә дә һәм түләргә әзер булуын расласа да, Византия императоры Феодосий ясак түләүдән баш тарта, ул гынамы, Улда төмәнбашка каршы гаскәр җибәрә һәм гуннарны Дунайның сул ягына чигенергә мәҗбүр итә. Рейн елгасын үтеп ыстан туктаган Рухил хан гасырлар буена империяләр тарафыннан изелгән халыкларны азат итәргә омтыла, әмма гуннар ханы үз дигәненә ирешә алмый якты дөньядан китә. Бу буладыр 433 елда. Күп тә үтми Римга ялланган үтерүчеләр Рамулның да башына җитәләр. Бу хәбәрне бик тиз Атиллага җиткерәләр. Яубаш Атилла гун аксакалларын үз ыстанына җыя. Табын уздыралар, гун аксакаллары яубаш Атилланың да дәрәҗәсен саклап, аның абасы Биләүне дә кимсетмичә, икесенә дә хан дәрәҗәсе бирәләр. Бер атнадан туган угланнарны икесен дә олуг хан итәләр, ягъни икесенә дә хан титулы бирәләр. Шушы табында ук Атилла хан күчмә тормыштан ваз кичә, ә Биләү хан күчмә булып каласы турында игълан итә. Гун аксакаллары ханнарның икесе белән дә килешәләр. Әнә шунда гуннарда гомер булмаган ике хан барлыкка килә. Утрак тормыштан йөз чөергән Биләү хан үз халкы белән Дунай елгасы буйлап җәйли башлый. Атилла хан исә бөтен булган байлыгын кала салуга сарыф итә. Биләү хан күчмәлеккә китте, Атилла төзелеп яткан каласында калды. Ләкин ике-өч ай үтмәде, Атилла ханга Биләү абасының римлылар белән элемтәгә кереп, весталка Һөнәриянең кулын сорап ятуын җиткерделәр, ул гынамы, Сильван атлы монахка гун орышларда һәлак булган яугирләрнең каберләрен казырга рөхсәт итү һәм андагы байлыкларның яртысын Биләүгә бирү шарты белән хыянәткә барган, ягъни Рим империясе белән килешү төзегән. Шымчылары бу хакта җиткергәч, Атилла хан башта моңа ышанмады, әмма аңа әйттеләр - ышанмасаң үзең барып күр. Ә бит абасы Биләү хан катнашында да Атилла Рим империясе белән килешү төзегән иде инде. Империя Атиллага елына 700 кадак алтын түләп торырга дигән килешүгә ике яктан да кул куйдылар. Империя илчеләре Атилла куйган шарт белән карусыз килештеләр һәм уртак шартнамә төзеделәр. Иң гаҗәбе, бу килешүдә Биләү абасы да катнашкан иде һәм бар нәрсә белән дә килешеп утырды. Хәтта империя җибәргән алтынны да Биләү абасы үзенә генә алып кала, Атиллага бер кадагын да җибәрми. Юк, ары таба Биләү абасы белән болай яши алмаячак. Бер-бер хәл кылырга кирәк иде. Иллә Атилла хан орып-бәрелмәде, әүвәл табын җыярга булды. Чакырылган аксакаллар, төмәнбашлар урыннарына утырышкач, иң әүвәл Атилла хан карашы белән Аэцәйне эзләп тапты. Үз көчендә иде инде Аэцәй. Күптән түгел Атилла аны меңбаш итте һәм хәтта иң елгыр егетләрен аңа сайлап бирде. Нигәдер нәкъ менә шушы табында Атилла хан күңеленә: "Бу егеткә дә ышанырга вакыт җитте", - дигән уй килде. - Аэцәй, син миңа табарак күчеп утыр әле, - диде Атилла. Бу инде гуннар арасында үскән егеткә дәрәҗә иде. Хан кадәр хан егетне үз кырына дәшә. - Орест, - дип артына борылмый гына дәвам итте Атилла. - Дәфтәреңә язып куй, меңбаш Аэцәй бүгенге көннән минем уң кулымда утырыр. - Баш өсте, баш өсте, хан, - диде хан артында тез биеклек кенә өстәл янында утыручы сәркатип Орест. Сәркатип янында гадәттәгечә атасы Идекәй утыра, ул да Атилла ханның бу карарын хуплагандай ияк кагып куйды. Идекәй күптән инде Атилла ханның ышанычлы илчеләреннән берсе иде. Хан аңа һәрчак иң җитди һәм җаваплы эшләрне тапшырды һәм Идекәй барысын да әлегә җиренә җиткереп үтәп килде. - Гуннарым, ярдәмчеләрем һәм ышанычлы яраннарым, соңгы вакытта минем колагыма төрле яман хәбәрләр ирешә башлады. Хилхәл атакай да раслар, минем Биләү туганым киңәшми-нитми римлылар белән аралаша башлаган икән. Кылган языкларын әйтеп тормыйм. Әйе, бар языкларын да, бер-икесенә генә тукталам. Хак булса, Биләү абам Рим императорыннан весталка кыз Һөнәриянең кулын сораган. Икенчедән, Биләү абам янә киңәшми-нитми Марг каласы монахы Сильванга орышларда һәлак булган батыр яугирләрнең каберләрен казырга һәм кырына салынган хәзинә-байлыкларны алырга рөхсәт биргән. Имеш, байлыклар җир астында ятканчы, җир өстендә көн күргәннәргә хезмәт итсен. Табылган байлыкларның яртысын Марг каласы монахы абам Биләүгә бирә барган дигән хәбәр иреште. Моның өстенә император һәр елны миңа 700 кадак алтын җибәреп торырга вәгъдә иткән иде, шул 700 кадак алтынны да Биләү хан үзенә алып калган, миңа бер кадагын да җибәрмәде. Сез миңа үз сүзегез әйтегез, аксакаллар, төмәнбашларым һәм яраннарым, ни кылыйм мин Биләү хан белән?.. - Яу йөрергә кирәк аңа, хан, яу, - диештеләр беравыздан төмәнбашлар. - Сабыр, сабыр итик әле, төмәнбашларым. Кынасыннан чыгарылган кылыч йөзгә яра салмый кынасына кермәс, ди, ашыкмыйк әле, уйлашыйк. Туган-туган белән орышса, дошман кинәнер, диләр. Уйлап сөйләшик һәм киңәшик. Без монда гаять җитди мәсьәләне хәл итәргә җыелдык. Берәмләп, берәмләп һәр кеше уз фикерен әйтсен... - Яуга түгел, без Биләү хан ыстанына кунакка барырга кирәк, Атилла хан, - диде Баламир углан. - Ә бит Баламир углан хаклы, хаклы, - диде Хилхәл атакай. - Мин дә шулайрак уйлыйм, Хилхәл атакай. Тик мин анда гаскәр белән түгел, үзем генә барырмын. Әйтик, йөзбашым белән генә. Менә, әйтик, меңбаш Аэцәй белән. Ә Баламир угланга башка якка кузгалырга туры килер. Миңа җиткерделәр, Готстанда ясак җыярга калдырган Винитар, король титулын үзе алып, минем аркадашым Бож кенәзне җәберли икән. Мин Винитарны акылга утыртырга Гунитарны да җибәргән булыр идем, иллә Гунитар король миңа монда кирәк. Мин ышанам, бу кечкенә бурычны Баламир углан да башкарып кайтыр. Иң мөһиме, ул безгә хыянәт иткән Винитарны читлеккә утыртып, Гунстанга алып кайтыр. Без аңа җәзаны монда бирербез. - Винитар король түгел, король булырга аның хакы юк! - диде Хилхәл атакай. - Җәза каты булсын аңа. - Ул шулай булыр да, Хилхәл атакай. - Мин ышанам Баламир угланга, ул безгә хыянәтче Винитарны богаулап алып кайтыр һәм король буларак җәзаны мин аңа үзем сайлармын, Атилла хан, - диде Гунитар. - Шулай булыр, шулай булыр, король Гунитар, - диде Атилла хан. Тыныч табигатьле, һәр сүзен уйлап әйтергә өйрәнгән төмәнбаш Гунитардан моны ишетү сәеррәк иде, әмма аңардан соң бу хакта бер сүз дә әйтүче булмады. Аксакаллар да бу хакта бер сүз дә әйтмәделәр, чөнки беләләр иде: Атилла хан Готстанда ук инде Гунитар төмәнбашны король дип игълан иткән иде. Бу инде ташка язылу белән бер иде. Алай да ни сәбәпледер барысы да Хилхәл атакайга карадылар. - Гунитар углан хаклы, - диде, ниһаять, Хилхәл атакай. - Ләкин мин Марг каласы монахы Сильванга да җәзаны ким куймау ягында, Атилла. - Мин сине аңладым, Хилхәл атакай. Мин җәзаны Марг каласы монахына үзем бирермен, бабаларыбыз рухын кузгаткан кешегә җәза катырак булыр, - диде Атилла хан. - Әгәр дә мәгәр атаң Мәңгүк хан васыятен үтәүдә бу җәза коллык оясын туздыруга карата бер чара була икән, сиңа бездән фатиха, Атилла хан. - Кирәк дип тапсак, без Римга кадәр җитәрбез, коллык оясын үзен туздырырбыз, - диде көтмәгәндә Аэцәй меңбаш. - Анысына ашыкмый торыйк әле, Аэцәй меңбаш. Һәр нәрсәнең үз вакыты, - диде Атилла, яраны дип саный башлаган Аэцәйнең шапырынуын килештермичә. - Аларих король Римны ала. Вакытсыз ала. Һәм каберен дә шунда таба, - диде Хилхәл атакай да Аэцәйнең әтәчләнүен ошатмыйча. - Без башта Биләү абама кисәтү ясарбыз, аксакаллар. Мин күрәм ич, сез дәшмисез, минем Биләү абам кырына баруым хуплап җиткермисез... - Без риза, без риза, - диештеләр аксакаллар һәм янә Хилхәл атакайга карадылар. - Баламир углан хаклы, Атилла Биләү хан кырына кунакка гына бара... "Кунакка гынамы икән, атакаем, - дип уйлады Атилла хан. - Мин аңарга кунакка гына бармыйм, Хилхәл атакай мин аны үзем белән алырмын. Улларым монда калыр, Иллак та, Диңгизид та, Ирнак та. Аэцәй үз фикерен әйтә, ә улларым гүя авызларына су капканнар. Бит сүз алар хакында да бара, булачак Гунстан иле хакында. Бу ил кемгә дә түгел, алар кулына калачак ич!" - Гуннарым, төмәнбашларым, яраннарым. Мин түбәннәрдән күпне таләп итмим. Мин сезнең берегезне дә мактарга җыенмыйм. Кешене мактау, кирәксезгә мактау аны асыл юлдан яздырырга мөмкин. Ләкин без мактана алабыз. Без Дунайны кичтек, без римлылар көнләшерлек кала күтәрә башладык. Димәк гуннарын без Ил-дәүләтле халыкка әверелә барабыз... * * * Атилла хан Биләү абасы ыстанына таба бик сак хәрәкәт итте. Аның килүен сизеп, император ягына авыша башлаган Биләү абасының легионерлар белән кушылу куркынычы бар иде. Атилла исә моны теләми, чөнки Биләү хан кул астында туннарның көчле гаскәре, ул гынамы, күчмә гомер кичергәнгә көтү-көтү маллар, олаулар, димәк, хатын-кыз, бала-чага, ук ясаучылар, һөнәрчеләр, бер сүз белән, үзе бер күчмә дәүләт. Аның төп максаты - Биләү абасын кан коюсыз гына үз ягына аудару иде. Ләкин ирешкән хәбәр хак булса, Биләү абасы император ягына авышып бара икән инде. XXVI Ниһаять, елга буендагы болында Биләү хан ыстаны күренде. Атилла җансакчылары белән генә Биләү ханның чатырына таба китте. Үзенә ияргән Аэцәйгә ул калыбрак килергә кушкан иде. Атилла ханның ыстанга таба килүен күреп, Биләү ханның багучылары ияләренә ирештергәннәр иде инде, чатыр хуҗасы кунакны каршы чыгып алды. Абасы Биләү бераз шигәебрәк калса да, энесе Атилла аттан төшүгә, аңа колач җәеп каршы килде. - Гаскәрсез-нисез, ауда йөрүеңме? - диде Биләү хан Атилла энесенең күзләренә туры карап. - Гунитарны да синең белән чыкты дип җиткергәннәр иде багучыларым, - диде Биләү хан Атиллага иярә-иярә. - Ул бик еракта калды, җәйли, - диде Атилла әйләнеп карамый гына. Илтабар йөзендә дөнья гизәргә, аталары васыятен тормышка ашырырга чыккан ике туган ерак бер төбәктә очраштылар. Элек гел бергәләр иде, соңгы елларда алар бер-берсеннән шул чиккә җитеп читләштеләр ки, хәтта бер-берсенә ят күренделәр. Моны башта Биләү хан тоеп алды, чатырга кергәч исә Атилла абасы халәтендә калды. Чөнки түр якта тире өстендә Тәңре кылычы ята иде, абасы кабалана төшебрәк Атилланы узды һәм кылычны алып, биленә такты. Кылыч чынлап та сихри көчкә ия иде. Шушы кылыч белән гуннар готларны, аланнарны туздырдылар һәм хәтта Рим кадәр Рим җирләренә кереп җәйли башладылар. Һәм иң мөһиме, империя моның белән килеште. ИделҖаек буйларында калган туганнарына әйтсәң ышанмастай хәл иде бу. Рим империясе елгалары буйларында җәйләп йөриләр ич. Әнә шул Тәңре кылычы алып килмәдеме икән аларны бирегә? Бик ихтимал ич. Әнә ни өчен ике туган тиң шул кылычны күрүгә, икесе дә шым булдылар. Бер уйлаганда алар Ауропа халыкларын коллыктан азат итәргә генә килгәннәр иде, ә монда килгәч, һәр туган үзенә җәйләү даулый башлады, империя җирләренә ия булмакчылар. Һәм ни гаҗәп, тәүге максатлар үзгәрде, һәр углан үзенә бер юл сайлады. Рухил белән Рамул агалары арасында да ниндидер бәхәс туа, Рухил абасы римлыларны яклый, алар белән тыныч яшәргә тели, Рамул абалары икенче юл сайлый - мөстәкыйльлекне. Ләкин хәйләкәр Рим дипломатлары аларның икесен дә ниндидер юллар белән юк итәләр. Ни өчендер, Биләү абасы каршындагы түмәргә утыргач һәм кымызчылар китергән чокырны ортлап куйгач кына Атилла: "Менә хәзер чират безгә җитте" - дип уйлап куйды. - Хатыннарың ни хәлдә, туганый? Грек Вигиләйдән алган хатының малай тапкан икән, - диде... - Биләү абам, - диде Атилла һәм кинәт алдындагы бер чокыр кымызны эчеп куйды. - Син римлылар белән шикле элемтәгә кереп зур хата кылгансың. Рухил белән Рамул абаларыбыз белән нәрсә эшләделәр римлылар?.. Оныттыңмы әллә?! Белеп тор, абам, сине дә, мине дә шул язмыш көтә. Ахыр килеп, син тагын үтә яман эш кылгансың - Марг каласы монахына орыш кырында батырларча һәлак булган асыл гуннарның каберләрен казырга рөхсәт иткәнсең, батыр егетләрнең рухын кузгатырга кыйгансың. Тәңренең каһәре төшәр дип тә курыкмадыңмы?!.. - Тәңре каһәре минем кулда, туганый. Син кылыч артыннан килдеңме?! Ул кылычны мин беркемгә дә бирмәячәкмен. Ишетәсеңме, туганый, беркемгә дә!.. Минем ниятем изге. Весталка Һөнәрия күпме кәҗәләсә дә, барыбер миңа кияүгә чыгар... Миндә хәзер байлык җитәрлек. - Байлык - бер айлык, абам. Ә менә акыл адәм баласында йә бар, йә юк. - Мин бай, мин хан. Хак, яшь арабыз санаулы. Ләкин ирләр йөрәк белән, хатын-кыз йөз белән картая ди торган иде атакай Дәян. - Димәк, син, абам, йөрәккә таза кеше әле. - Шөкер итәм, - диде Биләү хан. - Әллә соң кылычларда алышып карыйбызмы? Тәңре кылычы кулыңда, безнең язмышны Тәңре хәл дә итәр. Тәңре кылычыңа ышанып булса кирәк, Биләү хан беренче булып кылычка ябышта һәм туганыен алышка чакырган кебек торып басты. - Мин әзер, Атилла хан. - Әзер булсаң, ни көтәсең, Биләү хан? Орыш. Синең кулыңда бабаларыбыздан килгән Тәңре кылычы. Юк, син куркасың, абам. Син һәрчак куркак булдың. Сиңа һәрчак ихтыяр көче җитмәде... - Менә мин сиңа хәзер ихтыяр көчем күрсәтәм, Атилла хан һәм кайда да түгел — үз йортымда. - Бу, абам, синең тарафтан кылынган иң акыллы гамәл булыр. - Ни өчен? - Син император Валентианга сатылдың. Син минем өчен сатлык җан. Син Валентиан эте хәзер. Син атамыз васыятенә хыянәт иттең! Мин сине атам исеменнән үлемгә хөкем итәм!.. - Юк, Атилла хан, юк! Мин сиңа Тәңре кылычын бирмәячәкмен! - Димәк, орыш?! Шундый ук кылычны миңа атам бүләк итте. Биләү хан кылычын күтәреп Атиллага ташланды, ләкин Атилла аны килер җайдан берьякка элеп җибәрде. Биләү хан чак кына мәтәлеп өстәлгә барып капланмады, әмма орылды, өстәл өстендәге касәләр идәнгә тәгәрәп китте. - Ташла кылычың, Биләү хан! Биләү хан аркасына терәлгән кылыч очын бөтен тәнеҗаны белән тойды, әмма ул һаман исә кулындагы Тәңре кылычында булган могҗизага ышана иде, күрәсең. Биләү хан кылычын күтәрде, борылып Атиллага сугасы итте, әмма шул мәлдә аның корсагына бытырт итеп кылыч керде. Биләү хан кулыннан кылычы төшеп китте. - Атилла, - диде ул көч-хәл белән. - Бу синең тарафтан кылынган иң з-уу-рр х-а-та-а... Биләү хан йөзтүбән касәләр өстенә капланды. Атилла хан Тәңре кылычын сул кулына алды да, ишеккә таба кузгалды. "Бәла бер аяклы гына булмый, бәла ике аяклы да була, диләр, хак икән". Ике кулына ике кылыч тотып чыккан Атилла ханга җансакчылары җиткерделәр: - Аэцәй яугирләре белән Римгә качып китте. Атилла хан йөрәк ярсуыннан кылычны кылычка орды, очкыннар очты. - Куарга, тотарга! Тотарга да минем каршыга китерергә!.. Атын китерделәр, сикереп атланды һәм күзе кая караса шул тарафка чапты. Бары тик Рим каласына таба сузылган таш җәйгән тасма юлга төшкәч кенә атын тыйды. Ул арада аны җансакчылары куып җиттеләр. XXVII Тәүге сугыш милади белән 439 елда Галлиядә була. Шушы елда Атилла хан абасы Биләү ханның халкын вә гаскәрен үзенә кушты. Һәм беренче гамәле итеп, Марг каласың туздырды. Гуннар каберләрен казытып, зиннәтле әйберләрне алган Сильван монахны җиде юл чатына чыгарып дар ачына астырды. Ә бит кала монахлары байракларын күтәреп, гуннар ханы кылган үз гамәлләрен кичерер дип кала капкаларын ачканнар иде. Кичерә алмады Атилла хан Марг каласы монахларын. Аннары юл буйлап дар агачларына асып куелган монахларның мәетләренә карап торды-торды да: "Мин бабаларым кебек каберемне җир өстенә казытмам. Мин король Аларих кебек елганы будырырмын да, елга астына үземне күмдереп, елганы яңадан эзенә төшерергә угланнарыма васыятьнамә язармын", - дип уйлап куйды. Нигә нәкъ менә хәзер шундый уй башына килде, Атилла хан аңламады. Әмма бу уй аның зиһен почмагына кереп оялаган иде инде. Гуннар Марг каласын җимерделәр, римлылар гуннарның каберләрен казып, аларның рухларын рәнҗеткән булсалар да, император Валентиан үз көченә ышанып, Атилла ханга каршы иң куәтле легионерларын җибәрә. Легионерларны Рим полководецы Литорий җитәкли. Ике дәһшәтле көч зур булмаган елга янында күзгә-күз очраша. Орыш башлана. Атилла хан бу сугышта да оста һәм хәйләкәр каһарман булып кала: ул бер төмәнен елганың өске ягыннан кичәргә һәм легионерларның артына төшәргә әмер бирә, ә үзе күрер-күзгә аз санлы гаскәр белән полководец Литорий белән күзгә-күз очраша. Рим полководецы күрә, көчләр тигез түгел, төп көч аның ягында һәм ул беренче булып һөҗүмгә күчә. Елга эчендә диярлек каты орыш башлана. Җәяүле легионерларның күбесе авыр киемнәрдән булганга елгага батып үлә. Атлы гуннар исә алар белән ат йөздереп сугышалар. Ул арада легионерларның артында Атилла ханның икенче гаскәре пәйда була. Менә кайчан римлыларда паника башлана. Елгага кереп тулган легионерларны уктан алалар, ярга чыгармыйлар. Шуңа карамастан, ике яктан да шактый югалтулар була. Рим империясенең данга күмелгән полководецы Литорий бу сугышта 40 мең легионерын югалта. Һәм бары тик бериш легионерлары белән генә көчхәл качып котыла. Шушы җиңелүдән соң чарасыз калган император Валентиан Атилла хан белән солыхны яңартырга мәҗбүр була. Ләкин инде бу юлы Атилла хан Рим императорына кискен рәвештә үзеннән качкан Аэцәйне кайтарып бирүне таләп итә. Һәм өстәмә рәвештә елына 700 кадак алтын янына тутасын Иллак улына кияүгә бирүне шарт итеп куя. Атилла ханга сугыш кырына ук императорның ризалык хатын тапшыралар, шуннан соң гына Атилла хан кайтыр юлга чыга. Әмма ни өчендер император Валентиан Атилла ханга сеңлесен җибәрергә ашыкмый. Шуңа карамастан, Атилла хан көтәргә була. XXVIII Атилла хан грек хатыны өчен күтәрелгән өйнең түр яктагы бүлмәсендә кулларын баш астына куеп, йокымсырап ята. Аның Гунстан иле, зур сынаулар аша ялгышу-саташулар ясый-ясый алга таба бара. Һәрхәлдә, дәүләтчелеге елданел ныгый, аның белән исәпләшәләр, ана илчеләр килә һәм каян да түгел, императорларның үзләреннән. Иртәгә ул Рим императорыннан да, Византия императорыннан да илчеләр көтә, аңа бу хакта хәбәр иттеләр инде. Нинди яңалыклар белән киләләр илчеләр? Бераз чамаласа да Атилла белеп бетерми иде. Әмма бераз шәйли - ясакларын түләү вакытын аз-маз булса да кичектереп торырга үтенерләр. Әмма Атилла хан куйган шартларыннан чигенмәс, таләпне каты куяр. Бу - бәхәссез. Аның тәкъдиме белән Хилхәл атакай да, киңәшчесе Идекәй дә килеште. Идекәй Византиягә киткән иде, ул илчеләр белән кайта. Император Феодосийдан нинди яңалыклар алып кайтыр илчесе? Атилла хан янә белми иде. Император Феодосийга ул шартларын кискен куйды. Ике арада тотрыклы сәүдә итү урнашсын һәм Феодосий империя ил чикләрен сугышчан готлардан саклаган өчен 700 кадак алтын белән салымын түләүне дәвам итсен. Бу аның Византия империясенә куйган катгый таләбе. Ә император Валентиан исә тиешле ясакны түләү белән бергә кызы Һөнәрияне улы Иллакка кияүгә бирсен. Мең рәхмәт Идекәйгә, ул аның үтенечен весталка кызга җиткергән һәм ул буй-сын алган гүзәл бала, ни гаҗәп, Атилла ханның улына кияүгә чыгарга ризалыгын биргән. Ризалыгын биреп кенә калмаган Атиллага озын итеп хат язган һәм рухание аша туй балдагын җибәргән. Бу инде зур җиңү иде. Хак, чибәр Һөнәрия башта Атилла хан аны үзенә сорый дип уйлаган, ләкин соңыннан аңлашканнар. Хәзер инде барысын да вакыт хәл итәчәк иде. Хак, Атилла ханның Римда илче йөзендә утыручы Исланы да чакыртып аласы килгән иде, ахыр бу уеннан кире кайтты. Утырсын, кирәге чыгуы бар. Император Валентианның, бер-бер хәбәр ишетеп, Һөнәрияне кая булса олактыруы бар иде. Ә моны Атилла хан теләми иде. Аның чынлап та Иллак улын весталка кызга өйләндерәсе килә иде. Хатыны керде, бер халаттан гына, яңа гына хаустан чыккан, саф су исе килеп тора. - Алпар кая? - Урамда. Урам малайлары белән шарлы уйный. - Уйнасын. Уйнап үссен, - диде Атилла һәм ишарә белән генә хатынын куенына чакырды. - Атилла, - диде хатын ирнең күкрәгенә борынын төртеп. - Атилла, иртәгә син Византия илчеләрен кабул итәсең, Алпар да кырыңда булсын әле. Илчеләр күреп торсыннар иде. - Булсын, алып кил, мин аны болай да һәрвакыт тәхет ягына ала барам. - Беләсеңме, илчеләр сафында кем дә булачак? - Кем? Адәм актыгы Хрисафәй атакай түгелдер бит? - Юк, император Феодосииның киңәшчесе Приск. Византиядә билгеле язучы һәм тарихчы. - Аны бик тә күрәсең киләме? - Килә. Атилла, килә, мин аның язмаларын укып үстем. - Күркәм хатынга әйт, ул аны кунакка дәшсен. Син озатып йөрерсең. Ә хәзер кил әле, сагындым үзеңне... - Атилла хан да сагына беләмени? - дия-дия хатын ирнең куенына ук кереп сеңде. Тоташ сер тубалы иде Атилла өчен бу хатын. Күркәм хатынның күптән кырына барганы юк, калганнарын да онытып тора. Бу хатын оныттыра иде. Дала кешесе иде Атилла, хатын-кызны артык сөя-назлый белмәде, ләкин кочканда берәгәйле итеп, хатынны илерткәнче кочар иде. Хатыннар аны яраттылар, чөнки ул кодрәткә ия ир-зат иде. Гуннар арасында да хәзер ул иң кодрәтле һәм мактауга лаек хан. Ике империядән тиң ясак түләтеп тора. Гун кавемнәре арасында моңа бер ханның да ирешкәне булмады әле. Шулайрак уйланды греклардан алган хатынны кочканда гуннар ханы Атилла. Хатын да ким куймады, өенә ир-канаты килдеме, шундаен итеп кабул итте һәм сыйлады, яратты ки, ир-канатын тәмам әсәрләндерер иде. Иртәнге якта сараена юнәлгән Атилла хан аучыларын алды да һичнигә карамый ауга чыгып китте. Сәркатибе Орест аңа: - Хан, озын-озак йөрмәгез, бүген булмаса, иртәгәдән калмый илчеләр килеп төшәчәк, - дип әйтте. Атилла хан ана иң аша гына: - Көтәрләр, кунак була торырлар, - диде. Сәркатибе Орест белә иде. Атилла ханның батыр яугирләре Мәрмәр диңгезенә якынлаша башлагач, император Феодосий тәмам пошаманга калып, Орестка хат язган иде. Элек гуннар императордан тынычлык сорасалар, хәзер империя гуннардан тынычлык сорый иде. Чөнки гуннар кузгатып җибәргән күп кенә кавемнәр азатлык таләп итеп, империягә тиешле ясакларын түләми башлыйлар, шул хәлдән Феодосий илчеләр артыннан илчеләр җибәреп торды. Туктатсын иде Атилла гуннарын. Атилла хан ана шарт куйды - колларың иреккә җибәр. Император Феодосий коллар тоту хакында император Валентиан белән киңәшеп карады, чөнки Римга Африкадан коллар китерү әле булса дәвам итә иде. Һәм кардәше Феодосийга хат юллады: "Коллардан ваз кичү, империяне тәмам таркатачак, колларны азат итү мөмкин хәл түгел", - дип язды. Шушы хатны алгач, император Феодосий үз кырына хәрам атакай Хрисафәйне чакыртып алды. Император Феодосий хәрам атакай белән дус түгел иде. Җитмәсә бу сакалсыз сабый Пульхария белән дин хакында бәхәстә тора. Тәмам диндарлыкка бирелгән Пульхария хәтта хәрам атакайны Кече Азиягә сөрергә кирәк дигән фикер әйткән иде. Сөрмәде император Феодосий, кирәге чыгар дип күз йома килде. Һәм менә вакыты җитте - картны гуннар ханы Атилла кырына җибәрергә, варварлар ханына христиан динен тәкъдим итсен. Һәм император Феодосий шулай эшләде дә. Ләкин Атилла хәрам атакайга кырт кискән: "Әгәр дә мәгәр, кешелектә илчеләргә кагылмаска дигән гомум канун булмаса, мин, Атилла хан, сине бу тәкъдимен өчен дар агачына астырган булыр идем. Ләкин гуннарда һәр халыктагы кебек: "Илчегә үлем юк", дигән табу-гыйбарә бар. Шуны исәпкә алып, мин сине, хәрам атакай, исән-имин үз патшагызга җибәрергә булдым. Диндарлыкка башыгыз салмагыз, яшәүнең кадерен белегез. Императорыгызның хыялый теләген миңа җиткереп, кабат Гунстанга килеп йөрмә, атакай", - дип озатырга кушкан. Юк, Атилла хан гына булмады бу, чынлап та Хода җибәргән Аллаһы камчысы булды. Тизрәк котылырга, котылырга кирәк бу ханнан, заманында абалары Рухил белән Рамулдан котылган кебек. Хәрам атакай император белән беренче очрашуда ук, Атилла ханга агу бирергә кирәк, дигән тәкъдим ясады. Хәтта нинди юл белән, кем аша моңа ирешеп булачагына да өйрәтте. Ахыр әйтте: "Монда ханның ышанычлы кешесе йөри - Идекәй. Без аны сарайга дәшеп алыйк", - диде. Ләкин Идекәйнең сарайга килүе шикле иде. Шуның өчен Хрисафәй атакай сарайга Атилла ханның бабасы Вигиләйне дәшәргә кушты. Кайчандыр сарай куштаны булып йөргән Вигиләй чакырган вакытка карусыз килде һәм император хозурында пәйда булуга: - Галиҗәнапләре, Атилла хан минем киявем, йомышыгыз булса әйтә аласыз, - диде. Император Феодосий бу хакта хәбәрдар булса да, ни өчендер Вигиләйгә ышанды һәм Вигиләйгә үз хозурына Атилла илчесе Идекәйне табып китерергә кушты. Вигиләй моны эшләргә алына һәм күп тә үтми Идекәйне сарайга алып килә. Икәүдән-икәү генә калгач, император Феодосий турыдан-туры: "Атилла ханны агуларга алынсаң, империя сиңа гомереңнең соңгы көненә кадәр пенсия түләргә һәм хәтта алтын түбәле йорт салып бирәм", дип тә вәгъдә итә. Хәтта "дөнья булгач, төрле хәлләр була, хәл-гамәлдәге килешүгә тамгам салып та раслыйм", ышандыра. Император Феодосий шундук сәркатибен чакырта һәм шартнамә яздырта. Шартнамә болайрак килеп чыга: "Илаһи көчкә ия булган Гайсә пәйгамбәргә таянып, император Цезарь Флавей Феодосий, бәхетле, мәрхәмәтле һәм зирәк акыллы галиҗәнап Август, беркайчан да, беркемнән дә җиңелмәгән, гасырлар мактанычы туннарны, готларны, антларны, склабеннарны, вандалларны, аланнарны, фарсыларны һәм хәтта парфәннәрне җиңгән цезарь - патша хәрам атакай Хрисафәй һәм элеккеге сарай куштаны Вигиләй тәкъдиме белән илче Идекәйгә әмер бирә - безнең иң куркыныч дошманны үтерергә. Моның өчен аңа алдан ук илле кадак алтын бирергә, калган иллесен һәм алтын түбәле өйне әмерне үтәгәч алачак. Император куйган йөкне үтәп илгә кайткач, илче Идекәй патриций титулы алачак һәм аңа елына 20.000 солид хезмәт хакы билгеләнәчәк. Имза: Византия императоры: Флавей Феодосий. Империя сәркатибе: Синкел. 448 ел." Идекәй дә кеше янында кеше иде, ул башта бу хәлгә ни кылырга да белмәде. Бик озак икеләнде. Гунстанда аның улы, хатыны, балалары. Җитмәсә улы Орест Атилла ханда сәркатип, гун кызына өйләнгән, бәләкәч малайлары да бар инде. Әмма уйланды-уйланды да, риза булмауның да яман бетүе бар иде. Шуңа күрә ул башын җүләргә салып, барысы белән дә килеште. Әмма шартнамәнең бер нөсхәсен үзенә алды. Шартнамәне куенына яшергәч кенә тәхеттә киңәеп утырган император Феодосийга әйтте: - Атилла ханның бер шарты бар, галиҗәнаплары, ул Гунстанга илчеләр йөзендә дәрәҗәле кешеләрне генә җибәрергә кушты, - диде. "Кушты" сүзе бераз колагын ярса да, Феодосий сиздермәде, Идекәй белән килеште. Кайчандыр сарайда эшләвен исәпкә алып, илчеләрнең берсе Вигиләй булыр, Атилла ханның кияве дә булгач, әйе, икенчесе дәрәҗәле сенатор Максимилиан һәм сарай язучысы Приск булыр, һәм император илче Идекәйгә шул кешеләрне санап та бирде. Идекәй император белән килеште. Атилла хан хозурына илче йөзендә баручылар чынлап та ил кырында дәрәҗәле кешеләр иде. Илчеләрне озатырга императорга киңәш биргән хәрам атакай Хрисафәй дә килде һәм 50 солидлы янчыкны Идекәйгә төртте, Идекәй исә янчыкны Вигиләйгә бирде. Вигиләй исә янчыкны бау белән муенына такты, чөнки чалбарсыз иде. Янчыкның бер кешедән икенче кешегә күчүен дүрт күзләп күзәткән хәрам атакай Хрисафәй Вигиләйгә әйтте: "Саташтырма, янчыкка минем ат-исемем чигелгән, кара аны, югалта күрмә. Янчык үз максатын үтәп кайткан хәлдә генә калган икенче 50.000 солидка ия булырсың". Илчеләрне озаткач, император Феодосий бик түбән катлам кешеләренә хас куаныч белән кулларын угалап: - Хәрам атакай, хәрам атакай дим, барысы да без уйлаганча барып чыкса, гуннар ханы Атилладан котылабыз. Мәңгегә, - диде. - Башта аюны атыйк, галиҗәнаплары, соңыннан тиресен тунарбыз, - диде аңа хәрам атакай тыныч кына. - Варвар булса да, Атилла хан хәйләгә бер дә греклардан калышмый. Шулай булмаган хәлдә, ярты Ауропаны кул астына җыя алмаган булыр иде. Император Феодосий дәшмәде, бар, китә бир дип кул гына селтәде, чөнки хәрам атакай хаклы иде. Бер уйлаганда чынлап та атмаган аюның тиресен бүлешеп утыралар икән ләбаса! Бу җүләр, моның янында мин җүләр. Феодосий үз мөмкинлеген бик яхшы белә иде, аның беркайчан да орыш кырында булганы булмады, әмма сугышның тоташ кан кою икәнен бераз чамалый иде. Атилла хан исә һәр орышта үзе катнаша. Бер уйлаганда, кулына кылыч тотмаган, тотса да бер тапкыр да орышларга катнашмаган император Феодосий өчен зур батырлык иде, әлбәттә. Хәрам атакай Хрисафәй тәхет ягыннан чыгып киткәч, император яшелгә буй-буй алтын тасма төшкән хөлләсенә төренә төште, тәхет ягында суык булмаса да ул нигәдер өшеп китте. Бер уйлаганда, бүгенге Рим империясе генә түгел, борынгы греклар да гасырлар буена дала скифләре белән сугышып яшәгәннәр. Император Феодосий торып, китап киштәсенә үтте һәм күн тышлы "Скифләр тарихы" дигән китапны алды. Китап ачкандай китапны ачты һәм укый башлады. Ачкан биттә тарих атасы Геродот болай язган иде: "Безгә билгеле булган халыклардан бары тик скифләр генә орышларда зур осталыкларга ияләрдер. Аларның көче шуннан гыйбарәттер: скифләр дошманнарына качарга ирек бирмиләр, ә менә үзләре шул хәлдә калганда качуны бер дә оятка санамыйлар, җиңел генә качып котылалар". Тарих агасы Геродот язган бүгенге гуннар шул ук скифләр бит инде. Тарих атасы безнең эрага кадәр 484-425 елларда яши. Димәк, борынгы греклар белән сугышкан скифләр бүгенге гуннар була. Чөнки алар хакында Геродот та: "Скифләр бары тик атта гына орышалар, аларның җәяүле сугышчылары юк", - дип яза. Тагын бер битне ачты император Феодосий. Монда исә Геродот: "Безнең эрага кадәр 514 елда шаһиншаһ Дарий 70.000 гаскәрие һәм 600 хәрби корабы белән сөннәр өстенә юнәлә, әмма сөннәрне җиңә дә, буйсындыра да алмый. Сөннәрне дала буйлап куып йөри торгач, далада бик күп гаскәриен югалта-югалта, ахыр чиктә, тәмам чарасыз калып, иленә кайтып китәргә мәҗбүр була"... Тарихта үз эзен калдырган сөннәр ил атасы Әти бар икән әле. Александр Македонскийның әтисе — Икенче Филипп, ниһаять, ниндидер күләмдә генә булса да скифләрне җиңүгә ирешә. Бу хәл безнең эрага кадәр 339 елда була. Патша Филипп моның өчен башта скифләрнең үзләреннән 30 мең ат сатып ала һәм шул атларга атландырып, скифләргә яу чыга. Шул сугышта скифләр ил башы Әти һәлак була. Иң мөһиме, ике якның берсе дә җиңми. Ике як та җиңүне үзенә алып, скифләр белән греклар аерылышалар. Минем илчеләрем гуннарны "күчмә халык" дип ышандырырга тырышалар. Ләкин шулай микән, нигә соң тарихчы Диодор: "Скифләр грекларга мал-туар һәм коллар гына түгел, ашлык та саталар", - дип язып калдыра икән. Ахыр килеп, без дә бүген Танаис тарафларыннан ашлык китермәбез, гуннар Ауропага килгәнче колларның күбесе шул тарафлардан ага иде. Сорау, сорау, сорау... Император Феодосий китапны киштәгә куйды һәм кулын артка куеп, ишекле-түрле уйланып йөри башлады. Бүгенге гуннар шушы ук борынгы сөннәр, тегеләр дә, болар да бары тик атта гына сугышалар, тегеләрдә дә, боларда да җәяүле сугышчылар булмаган. Җәяүләп сугышканнар борынгы греклар һәм юпка кигән римлылар. Гуннар Ауропага килгәч, барыбыз да айныдык, гуннардан атлар сатып ала башладык, атта орыша башладык. Әйе, гәрчә җәяүле гаскәриләребез булса да, төп көчне атлылар тәшкил итә хәзер. Хәер, империяләрнең атлы гаскәриләре дә теге йә бу сәбәпләр аркасында гуннардан качкан хәрбиләрдән тора. Атилла хан нәкъ шуларны кайтарып бирергә сорый да инде, хәтта таләп итә. Император Валентиан нишләгәндер, император Феодосий моңа бара алмады. Империянең атлы гаскәрсез калуы бар иде. Ләкин йөз юаныч янына бер куаныч та бар иде — Атилла хан кулына барып эләккән магистр Гаурәнцәй улы Аэцәй иң елгыр егетләре белән Атилладан качып китә. Һәм нигәдер Византиягә түгел, Римга... Император Феодосий йөрүдән туктады, ияген учлап тотып, уйга чумды, һәм аның кинәт зиһене ачылып киткәндәй булды. "Ашыгыч рәвештә Валентианга хәбәр итәргә - үзенә качып килгән Аэцәйне гаскәрбаш итсен һәм гаскәрен аңа тапшырсын. Һәм Атиллага каршы чыксын". Куанычлы фикер иде бу. Көтмәгәндә башка килгән фикер. Ләкин моның белән генә император Феодосийга тынычлану килмәде. Ул бераз күзаллый иде: император буларак ул яман уенга кереп бара. Ил башлыгын үтерергә кеше юллау, ул гынамы, үтерүчегә алтын түбәле өйләр вәгъдә итү бер дә императорларга хас сыйфат түгел иде, әлбәттә. Иллә нишләмәк кирәк, ничекләр булса да гасырлар буена дөнья халыклары өстеннән хаким һәм хөкемдар булган империяне саклап калырга кирәк иде. Аны бу хәл-гамәлне кылырга чарасыз иттеләр һәм Феодосий императорларга хас булмаган бик түбән әшәке эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителде. Ул арада тәхет ягына рөхсәт сорамый-нитми хәрам атакай Хрисафәй килеп керде. - Атакай, - диде аңа ишектә күренүгә император Феодосий. - Бар кит, күземә күренәсе булма. Һәй, кем бар анда?.. Ишектә сакчылар күренде, алар бик тиз хәрам атакайны ике яктан эләктереп алдылар да тәхет ягыннан алып чыгып киттеләр. Император Феодосий хәрам атаның нидер әйтергә авызын ачуын, әмма булган хәлгә шаккатудан һични әйтә алмавын күреп, аны карашы белән озата калды. Бөкерәеп, өшәнеп калган иде хәрам атакай. Карт "алашаның" гәүдәсынында гына түгел, йөрү рәвешендә дә ир-ат сыйфаты калмаган иде инде. Нидән шулай күз карашына кадәр усал һәм төссезләнә икән бу хәрам атакайлар?.. Әллә соң адәм бәхетенә Аллаһы тарафыннан бирелгән хатын-кызга булган мәхәббәттән мәхрүм ителгәнгәме? Ахыр килеп, кылган гамәлләре дә бер дә килешле түгел ләбаса! Шуңа карамастан, ул сине, император кадәр императорны, Атилла ханның кан дошманы итте. "Әгәр дә мәгәр ошбу комсыз сарай корты варварлар ханы Атилланың башына җитми минем каршымда пәйда була икән, мин бу карт алашаны үзем дар агачына астырачакмын", - дип кемгәдер әйткәндәй тәхетеннән кузгалды император Феодосий. Византия императорының үзалдына сөйләнә-сөйләнә тәхет ягының урта бер җирендә йомры ияген учлап тотып торган ел 448 иде, ае - май, көне - 7 се иде. Икенче мәлдә инде ул бераз кинәнде дә хәтта. Моңа ниндидер күләмдә сәбәбе дә бар иде. Рим империясе җимерелүгә йөз тота, ә менә Византия империя буларак дөнья халыкларына таныла бара. Император буларак ул тик ятмый, кан дошманы булган Атилла ханга үтерүчеләр җибәрде. Гаскәриләре дә Византиягә нигез салган Константин чорындагы кебек ялланган гарәпләрдән генә тормый, елдан-ел орышта алдынгы сафларда булган готгуннардан оешып килә. Гарәпләрнең илне ташлап китүләре аяныч иде, әлбәттә. Шуңа карамастан, гуннар якынаюга алар бик тиз табан ялтыраттылар. Гуннар да, гарәпләр атларда гына сугышалар. Бик ихтимал, атларда гына орышучы гуннар куркытканнардыр гарәпләрне... Ләкин император Феодосийның иманы камил, империя гаскәре ныгыган саен ил дәрәҗәсе дә үсәчәк. Кала халкында христиан дине аякланып китте, калада епископлар, поплар, дьяклар хәзерләнә. Бер сүз белән, Византия ныклы идеологиягә йөз тота башлады. Ә Рим исә һаман Марс, Юпитер аллаларына ябышып ятып бик нык оттырды. Һәм хәзер Византияне куып җитәргә теләп, идеологиясен христиан диненә борды, әмма исемне башкача атадылар безнең кебек "православный" түгел, "католицизм" юнәлешен сайладылар. Элек башлары һәм аяклары белән мәҗүси булган римлылар һәм греклар кинәттән яһүдләр Алласына бәйле хикәятләр уйлап таба башладылар, әлбәттә инде үзләренең җирлекләренә җайлый-җайлый. Борын-борын заманнан ук Рим каласының горурлыгы булган имчәкле бүре сынын да хәтта Византиягә күчерделәр. Римның идеологиясе генә түгел, истәлекле сыннары да Византия башкаласына күчерелә тора. Ә бит бүре сыны римлыларга сәгать хезмәтен дә үтәгән: мәһабәт Юнона сыны исә дөньяда булмаган Тарантодагы Беллерофонт аты сыны, биеклеге һәм зурлыгы белән барча кешеләрне дә таң калдырган Геркулес сыны, ахыр килеп, күз камашырлык нәфис һәм гүзәл итеп эшләнгән Августа-Елена сыны. Бу сын империянең башкаласына нигез ташын салган император Константинның әнисе изге Еленага багышлана. Гомумән, бөек атын алган Константин үзенең булачак башкаласын төрле ярым сыннар, могҗизаң бизәкләр белән нәкышләтә. Шул ук вакытта бу изгеләр исәбенә кергән император мәҗүсиләрне дар агачына астырырга да күп сорамаган. Иң гаҗәбе, ул моны гөнаһка санамый, изге гамәл кылам дип уйлый. Моңа кадәр ике Рим - көнбатыш Рим һәм көнчыгыш Рим үзара өстенлек өчен сугышып ятсалар, V гасырда аларның икесе өчен дә гомум бер дошман барлыкка килде - Атилла хан йөзеңдә — гуннар. Галимнәр һәм тарихчылар бу халыкның каян килеп чыгуын яхшы беләләр - борынгы скифләр алар. Бу халык белән борынгы греклар да сугышканнар, хәзер борынгы греклар йөзендә император Феодосийга орышырга туры килер — гуннар ханы Атилла белән. Булыр ул орыш, булмый калмас, тәхет бирмәк - кан бирмәк, ил бирмәк - җан бирмәк, диләр. Ахыр килеп, Феодосий беренче булып Атилла ханга ук атты. Император Феодосий сарайдан чыкты һәм ипподромга таба атлады. "Яңа Рим, яңа Рим, - дип үзалдына сөйләнде ул ипподромдагы мәһабәт сыннарга һәм төрле илләрдән китерелгән манзарага күз ташлый-ташлый. - Яңа кала, син дә бүген үзгәрдең. Кирмән коймаларын яңадан күтәрелде. Каланы 14 мәхәлләгә бүлдек, шуларның 12 се кремль эчендә. Кремльнең таш диварлары артындагы тораклар ялланып хезмәт иткән гот гаскәрләренә бирелде. Готлар урнашкан төбәк - мәхәлләнең унөченчесе, ундүртенче мәхәллә кала читендә калдырылды. Влахер сарае да шунда. 411 елда булган җир тетрәү вакытында кремльнең диварлары җимерелде". Император Феодосий диварларны яңадан күтәрттерде. Әмма ундүрт елдан соң тагын җир тетрәде. Тагын кремль диварлары җимерелде, диварларны тагын төзәтергә туры килде. Ләкин империяне бөек диварлар гына саклап кала алмас. Моны яхшы белә иде император Феодосий, империягә халык күңелен әсир итәрдәй дин кирәк иде һәм ул дин табылды - христиан дине. Император Феодосий ипподром һәм бакча арасына күтәрткән сарайны үтеп, бакчаның сөзәк баскычларыннан Босфор бугазына таба атлады. Үзенең матурлыгы вә мәһабәтлеге белән сарай бирегә килгән варварларның исен-акылын китерә, диләр, һәм шулайдыр да. Сарайга сокланмаслык та түгел иде шул. Баганалары фригий мәрмәреннән, аларны ярым түгәрәк түбә тоташтыра һәм бар баганалар да алтын төскә буялган. Төзү җисемнәре көмеш, төрле төстәге мәрмәр, тишекле тау токымы, сынлы сәнгать, төрле манзара белән бизәлгән. Бакчадагы табигый агачлар арасында ясалма сайрар кошлар, бронзадан коелган агачлар утыра. Тагын да гаҗәбрәге шул: вакыт-вакыт бу кошлар чиратлашып сайрый башлыйлар. Сарай ишегенең ике ягында алтынга буялган арысланнар утыра. Арысланнар вакыт-вакыт башларын боргалап, тешләрен ыржайтып куялар. Бакчаның һәр төбәгендә дә фонтаннар, коену урыннары - бассейннарның читләре көмеш тәлинкәләр белән уратып алынган. Әлбәттә, болар барысы да империя байлыгы, хәтта бик зур байлыгы. Ләкин соңгы елларда әнә шул җир-байлыклар әкрен генә гуннар кулына күчә башлады. Балкан ярымутравы, Кече Азия, Эгәй (борынгы гуннар аны Инәй диңгезе дип йөргәннәр) диңгезендәге утраулар, Сирия, Мисыр, Крит һәм Кипр утраулары, хәтта Кырымның бер өлеше империя кулында иде. Ә хәзер исә гуннар Византия империясенең алтыдан артык җирләрен үз кул астына алдылар. Җир-калаларын гына яулап калмадылар, империя кадәр империядән ясак түләтә башладылар. Ул гынамы, көнбатышта Римга кадәр барып җиттеләр. Юк, хаталанмады император Феодосий гуннар ханы Атилланы үтерергә кушып, хаталанмады. Империя яшәргә тиеш һәм ул яшәр, һәм аны 313 елда Милан эдиктында кабул ителгән христиан пине коткарыр. Шул дингә биш куллап ябышырга кирәк. Ул инанды инде, христиан дине империя халкы өчен гади фәлсәфә генә булып калмады, ә канунлаштырылды, әхлак тамгалары белән бергә фәлсәфи доктринага әверелде. Хак, бу диндә император бераз самимилек күрә. Әйтик, беренче рәссамнар Гайсәне сарык көтүчесе итеп ясыйлар. Киң күңелле, ачык йөзле самими кеше итеп күз алдына китерә аны император Феодосий. Сурәт гаять хиссияти тойгы белән ясалган - үзәктә Гайсә, уң ягында өч сарык, сул ягында өч сарык. Көтүче кулында таяк, көтүчеләрдә була торган чыбыркы түгел, ә таяк, таяк башында тәре. Менә шулайрак күрәләр дөнья халкына миссия белән килгән үлемсез Гайсәне дөнья рәссамнары. Империянең сәнгать үзәген ипподром тәшкил итә. Бирегә атна саен тамаша кылырга халык җыела. Монда җанварлар ызгышын, йөгерешләрне, кыргый җанварлар белән көрәшкән кешеләрне карарга бөтен шәһәр халкы җыела диярлек. Һиндстаннан китерелгән чегәннәр чыгышы да кызыклы. Ипподромның озынлыгы 170 метр, киңлеге 40 метр. Константин чорында тамашачыларга утырырга агач эскәмияләр куелган була, Феодосий аны ташка алыштыртты. Ипподромның ике ягында төрле илләрдән китерелгән хикмәтле әйберләр куелган. Әйтик, монда Дельфадан китерелгән Елан баганасын күрергә була, аннан ерак түгел 381 елда Мисырдан Тутмас фиргавен истәлегенә куелган обелискны һәм бронзадан коелган атларны күрергә була. Кыскасы, соңгы елларда Константинополь дип аталган кала борынгы көнчыгыш илләрендә булган барлык мәһабәт сыннарны, танга билгеләрен, гәрчә мәҗүси аллаларга карасалар да, Бабилдән, Ассириядән, Мисырдан үз каласына җыя. Шушы бәһасез байлыклар өстенә Константинополь бу ил халыкларына ясак сала һәм ясакны вакытында түләүне таләп итә иде. Боларның барысын да кем астынөскә китерде?! Атилла хан. Калага байлык килми башлады. Җыелган мал-акча да Атилла ханга ясак түләүгә китә. Кала халкы элек мул яшәгәч, мал-мөлкәтнең кай тарафлардан килүе белән кызыксынмый иде. Әйе, азды, узынды халык. Алар Уенча, барысы өчен дә император кайгыртырга тиеш. Шулай булган, шулай булырга тиеш дип уйлыйлар, дөресрәге уйлаганнар. Ләкин 406 елда Византия тәхетенә утырган Феодосий алай дип уйлаудан ерак тора иде. Ул бернәрсәне ачык белә - гуннар аның тәмам бугазына бастылар. Ул бүген капкынга эләккән бүре халәтендә калды, ычкына да алмый, бер-бер хәл кылырга да куллары бәйләнгән. Куллары чишеләчәк гуннар ханы Атилла башына җиткәч. Юк, ялгышмады ул гуннар ханына үлем җибәреп, ялгышмады, хак юлга басты. Каланы төзекләндерүгә киткән акча хакында император Феодосий үзе генә белә иде. Бер Капитолия бинасын күтәртүгә генә империянең ярты байлыгы китте. Ә бит моның өстенә император Феодосий башкалага ике театр, сигез җәмәгатьчелек мунчасы, кояш-яңгырдан ышыклану өчен илле ике түбә кыегы, сенат утырышларын уздыру өчен дүрт зур зал, ундүрт чиркәү, ундүрт мәхәлләгә дә сарай, ундүрт мең кешегә торак биналары кордыртты. Боларның барысын да империя байлары өчен эшләтте Феодосий, ярлы-ябага исә байларның өй-эргә буйларында, сарай мәйданнарында йокларга мәҗбүр булдылар. Илдә бер могҗиза калган икән әле - София храмы. Бу храмны күтәрү өчен төрле илләрнең калаларыннан меңләгән осталар, ташчылар китерттеләр. Зурлыгы һәм күләме белән генә түгел, нәкышләнү һәм матурлап бизәлү ягыннан да калада аңа тиң храм юк иде. Кыйммәтле сирәк табыла торган ташлар, фил сөяге, алтын, көмеш белән бизәлә изге София храмы. Ошбу могҗизаи храмны салу вә күтәртү өчен империянең бар төбәкләреннән дә сирәк табыла торган мәрмәр ташлар китерттеләр. Аларны биредә көн-төн эшкәрттеләр, шомарттылар, нәкышләделәр һәм һәр ташны бер-берсенә кыл сыймаслык итеп салдылар. Бу храм турында халыклар тузга язмаган риваятьләр сөйләделәр, җырлар чыгардылар. Ә христианнарның руханилары исә безгә бу храмны корырга вә күтәрергә Хода үзе булышты дип юандылар. София храмына Византия империясе күп кенә илләрдән һәм калалардан борынгы мәҗүсиләр төзегән сарайларны, храмнарны сүтеп китерттеләр. Храмның сигез баганасын Балбәк каласыннан мәҗүсиләр гыйбадәтханәсен сүттереп ташыттылар, сигезен борынгы Эфестагы Диана храмыннан. Бүгенге София храмындагы баганалар, төрле нәкышле ташлар, бизәлгән сурәтләр Мисырның Изида һәм Осирис, Кояш һәм Ай, Афин һәм Аполлон храмнарыннан сүтеп алдылар. Император Феодосий храм сызымнарын сызучылар белән үзе идарә итү сәбәпле, аның авторы да иде. Әмма храмның төзелешен күрү өчен әүвәл андагы гаҗәеп төгәл итеп корылган дүртпочмакка игътибар итәргә кирәк. Әнә шул дүртпочмакны янә кечерәк дүртпочмак тотып тора - бинаның эчке өлеше бу. Тагын да гаҗәбрәге шулдыр: почмаклар барысы да тәре формасында корылган һәм аларны тоту өчен зур почмакка колач җитмәстәй юан баганалар утыртылган. Әнә шул баганаларда утыра ярым түгәрәк түбә. Түбәнең иң биек ноктасы Гайсәгә багышланган сурәтләр белән чуарланган. Түбәнең аркылысы 35 метр. Түбәнең зурлыгына хәйран калмалы һәм ни гаҗәп - ерактан караганда түбә һавада эленеп тора кебек. Храмның идән белән түшәм арасындагы иң биек нокта - 61 метр, озынлыгы - 81 метр, киңлеге - 60 метр. Зур түшәмне ярымтүшәмнәр тотып тора. Түшәм кургаш калае белән ябылган. Храмның төньяк почмакларына дүрт мәрмәр багана утыртылган. Баганалар һәммәсе дә кыйммәтле вә затлы граниттан эшләнгән. Әнә шул баганаларны үтүгә, хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән залга килеп керәсең. Шуннан Мисырдан китертелгән граниттан ясалган болдырга килеп чыгасың. Болдырга чыгуга, сине аслы-өсле җиде тәрәзә каршы ала. Ә зур түбә исә 24 тәрәзә белән яктыртыла. Аскы катны 40 багана күтәреп тора, өске катны 60 багана, әмма өске каттагы баганалар кайтышраклар. Колонна-баганаларның саны 107 гә җитә. Храмдагы камиллеккә бирегә кергән кеше тыныч кына кала алмый. Үзен ниндидер бер могҗизаи сихри дөньяга эләккәндәй тоя башлый. Бигрәк тә түбәнең ныклыгына искитмәле. Түбәне яптыру өчен Родос утравыннан махсус үтә үзле балчык китерделәр. Шул балчыктан чүлмәкләр ясыйлар. Чүлмәкләрне кырык көн кояшта киптерәләр. Шуннан соң чүлмәк тәмам җиңеләеп кала - егерме чүлмәк бер кирпеч авырлыгы гына булып кала. Храмның дивары кирпечтән, матур итеп мәрмәр белән тышланган. Төп баганаларга терәк итеп, нәкышләнгән известь баганалар куелган. Алар шул чиккә җитеп шомартылганнар ки, мәрмәрдән һич тә аерып алмалы түгел. Храм эченә үтүгә кай тарафка гына күз ташлама - Гайсә пәйгамбәрнең әнисе сурәте, ахыр апостоллары, евангелистларныкында тоташ дияргә була грек тәреләре, һәр тәрегә мондый сүзләр язылган: "Синең байрагың белән җиңдек без!" Ә түр якта кылыч күтәргән архангел Михаил. Унике көмеш багана арасында Гайсә пәйгамбәр һәм аның анасы, алар янында ук апостоллар. Тагын да арырак атласаң, күз алдында Алтарь (төрки сүзе - Алтүр) пәйда була. Алтарьның өске тактасы зиннәтле ташлар белән бизәлгән, саф алтын, көмештән койдырылган такта. Ташларга тезгән зөбәрҗәт ташларга карасаң - күз камаша. Император Феодосий шушында килеп бастымы, йөрәге уйный башлый, әллә ниткән хиссияткә бирелә. Ә бит бу бәһасез байлыкның гуннар ханы Атилла ханның кулына күчү ихтималы да бар. Һәм император Феодосий гуннар ханы Атилланы Үтерергә кеше җибәрүенә янә бер тапкыр инанды. Храмның иң могҗизаи урыны, мөгаен, зур залның кыл уртасындагы урында затлы ташлардан тәре ясалган. Феодосий сызымнарны сызганда ук җир уртасы дип атады. Һәм шунда килеп баскан һәр кеше мин җир уртасында басып торам дип уйлый. Тәре христиннар өчен могҗизам сихри бер илаһка әвереләдер, һәрхәлдә шулайрак кабул итте сызымны сызганда Феодосий. Храм әле төзелеп бетмәгән, төзелеш бара, ләкин инде эшләр тәмамлануга таба китте. Храм аның күптәнге хыялы иде. Ә хыялы тормышка ашкан кеше бәхетле була, диләр. Феодосий бакча буйлап йөрергә чыкканда, биредәге могҗизаларны карап йөргәндә үзе янында кемнеңдер булуын теләде. Аңа чынлап та кемдер җитми иде. Ләкин бүген ул беркемне дә күрергә теләми, ул бүген йөрәге белән киңәште. Император янә сараена кайтты, тәхетенә чумып утырды. Кая гына йөрмәсен, ул үзен саклаган сакчыларны күрмәде, гүя алар аның өчен юклар иде, гәрчә күзенә чалынгаласалар да алар аның өчен юклар иде... Алтын терәкле, биек аркалы йомшак тәхеткә утыргач кына аның җаны тынычлана төште. Империядә барган хәлләргә дөрес юнәлеш бирү шушы тәхеттә генә хакыйки төс ала кебек иде. Ул илчеләрне дә, вәкилләрне дә шушы тәхет ягында кабул итте. Кайчак аның башына искитмәгән бер уй килеп, ул теге йә бу вәкилнең киемнәрен киеп, сакал-мыек ябыштырып, калага халык арасына чыга, караңгы урамнарда йөри иде. Хәтта гади халык була торган мунчаларга да кергәләде, трактирларда да. Ул гади халыкның сөйләмнәрен тыңлады, соңыннан барысын да йөреп чыккач, үз сәясәтенә бәһа бирде. Бүген аның кала читендәге 14 нче мәхәлләсендә буласы килә иде. Ул мәхәлләдәге Влахер сарае тирәсендәге трактирларда гына ишетергә була иде кала халкының гайбәтен һәм бер чираттан императорның үзе хакында да: сарай кротлары турында да. Мондагы сәүдәгәрләр төрле халык вәкилләреннән булгангамы, сөйләшкәндә бер дә тартынып тормыйлар, әшәке сүзләр белән кемне эләкте шуны сүгәләр, шул исәптән императорны да читләтеп үтмиләр иде. Бу мәхәлләдә Феодосий үзе дә аңламаган бар нәрсәдән дә азат халык яши кебек иде. Төп шәһәргә аларны кертмиләр, ә китергән товарны сатарга кирәк. Әйтик, Атилла хан басымы астында император Феодосий калада коллар сатуны тыйды. Ә менә бу мәхәлләдә яшертен генә коллар да саталар иде. Коллар исәбенә яшәүгә йөз тоткан империядән чыккан дәүләт булганга, император Феодосий биредә барган хәлләргә юри күз йома, гүя бу мәхәллә империягә кагылмый, аның өчен аерым бер дәүләт иде. Бүген исә Влахер сарае тирәсенә чыкканда үзе белән ике сакчысын да алды. Әмма аларга үз тирәсендә уралмаска, читтән генә күзәтергә кушты... Империянең югары варисларына гына түгел, императорның үзенә дә бил бөгәргә өйрәнмәгән оятсыз сәүдәгәрләр һәммәсе үзләре белән җансакчыларын йөртәләр, теге йә бу сәүдәгәр арасында җәнҗал чыга калса, үзара суешырга да күп сорамыйлар иде. Калага яшерен товарлар китергән сәүдәгәрләр арасында айлар буена айнымаганнары да очрый иде. Андыйларны биредә бик тиз чишендерәләр, каланың шома егетләре тегенеп астына үтә чибәр фәхишәләрне салалар да баерга килгән сәүдәгәрне акчадан гына мәхрүм итмичә, анадан тума шәрә дә калдыралар иде. Тыя алмады Феодосий Константинопольдәге фәхишәлекне. Чөнки белә иде - бу хәл гомумән тыя торган гамәл түгел, фәхишәлекне тәүге императорлар да тыя алмаган. Күптән түгел, әллә аны танып, әллә танымыйча аңа берәү бер бит кәгазь биреп китте Ә анда мондый юллар язылган иде: "Безнең кала - азгын хатыннар оясы, юлбасарлар йорты, кеше үтерүчеләр төбәге, рәнҗетелгәннәр, мәсхәрә ителгәннәр иле". Император Феодосий гот сәүдәгәре киемендә иде, кәгазь бите бирүчегә ул хәтта күтәрелеп тә карамады. Әмма курка калды. Димәк, монда аның кем икәнен белүчеләр бар. Әлбәттә инде язманы биреп китүче ярлы-ябагадан булмаган, ахыр килеп язуы да матур итеп сырланган иде. Ни тели бу кеше аңардан?.. Хезмәткә кереп, ару гына яши башлаган колмы әллә? Азат ителгәннән соң?.. Андый халыклар да бар иде Влахер тирәсендә. Алар әллә илләрен онытканнар, әллә телләрен, хәзер инде гомумән илләренә кайтасылары килми. Ерактан китерелгән коллар азат булсалар да илләренә китә алмый интегәләр иде. Бигрәк тә Кырым тарафларына хәзер кораблар сирәк йөри, кораб хуҗалары бәһане каерып алалар. Ә адәм баласының коллыктан азат ителгән булса да, иленә буш кул белән кайтасы килми. Фаҗига, эчүгә сабышу шунда башлана. Аннан инде Аллаһы кырына бер адым гына. "Танаис, Танаис", - дип кабатлады император Феодосий Влахер сарае урамына аяк басуга. Кайчандыр ул шаулы кала империя кулында иде. Күптәнме генә Танаистан кораб-кораб ашлык белән Византиягә, ары таба Римга коллар китерерләр иде. Кораб-кораб ашлык, татлы да, тансык та шарәпләр... Шуларның барысына да Атилла хан чик куйды. Коллар гына түгел, кораб-кораб ашлык, шәрапәләр дә аз килә империягә. Моңа кем чик куйды соң?" Җавап бер: гуннар ханы Атилла. Тагын Атилла... Тик гуннар ханын үтертеп кенә ошбу дөньядагы вәхшилекләр үзгәрерме?.. Юк, әлбәттә. Чөнки Кеше күңеленә салынган ирекне тиз генә җуеп булмый, ирек татлы хәмер үзе үк явызлык түгелме?! Гуннар ханы Атилланы салкын су гына эчә, диләр. Тик бит эчмәгән кеше белән ихластан сөйләшеп тә булмый хәтта. Ахыр килеп, император Феодосий Атилла ханның кем икәнен дә белми иде. Ул аның өчен - варвар. Варварлар белән элек гомумән, сөйләшмәгәннәр. Кем ул Атилла?! Бирән, эчкече, хатын-кызга мөкиббән китүчеме?.. Илчеләре дөрес җиткерсәләр, Атилла хан бирән дә, эчкече дә түгел, ә менә хатын-кыз ягына килгәндә үз кырыннан узганнарны тыныч кына уздырып җибәрми дигән гайбәт йөри. Уллары да аталарыннан бер дә калышмыйлар икән. Баш улы Иллак даны еракларга таралган весталка Һөнәриягә өйләнергә өмет итә икән. Һич булмас димә. Император Феодосий весталка Һөнәриягә үзе өйләнсә дә бер дә шаккатмаслар иде кебек. Ләкин ул моңа бармас. Бу инде көнбатыш Рим белән гуннарның берләшүе дигән сүз. Шуннан соң берләшеп алгач, римлылар көнчыгыш Римга ташланырлар, һич булмас димә. Шуңа карамастан, гүзәл весталка кыз Атилла ханның улы Иллак кулына эләкмәскә тиеш... Мәхәлләдән кайтыр юлга чыккач, Феодосий янә уйлап куйды. Әлбәттә, ул бу хәлгә игътибарсыз да кала алган булыр иде. Әмма ул моңа бара алмастыр, бара алмас... Сәер хәл, борынгы заманнарда да императорлар шушындый хәлләргә тап булгаладылар микән? Әйтик, кешелек бакыр чорын узганда? Ары таба көмеш чорын? Тагы да йөреп алтын чорын? Кешелек бүген тимер чорында яши. Тимер чоры исә тоташ сугышлар чорына әверелеп бара түгелме?.. Калага кайтып кергәч, император Феодосий үткәнсүткән хатын-кызга күз төшереп алгалады. Яше яшь булмаса да, яңа илледән узган булса да, хатын-кызга тыныч кына карый алмады ул. Игътибар итәрдәе күзенә чалынса, хәтта туктап калгалады. Һәм еш кына тегене үз сараена дәштерде. Килгәне - килде, килмәгәне - юк. Күңелен һәм нәфесен кузгатырдае булса, аңа икенче көнне шактый акча биреп, чыгарып җибәрде. Булгалады андый хәлләр дә. Сәере шулдыр: көнбатыш Римда хатын-кыз көнчыгыш Римдагы кебек хөрмәтләнми. Хатын-кызны көнбатыш Римда җеннең үзенә генә түгел, пәригә тиңлиләр, тагы да хәтәррәге, хатын-кызны ир-атка хезмәт күрсәтүче итеп кенә кабул итәләр, һәрхәлдә көнбатышта булганда бу хәлне император Феодосий шулайрак кабул иткән иде. Әмма көнбатыш Римга да үзгәрешләр килде һәм аны кем дә түгел, готлар белән гуннар китерделәр. Бернәрсә ачык иде: пәри затыннан булган иблис тудырган хатын-кыз күк астында үз урынын даулый башлады. Әйтик, шул ук весталка Һөнәрия варварга кияүгә чыгарга җыена, диделәр. Моны ничек кинәт кенә кабул итмәк кирәк! Җитмәсә, беренче хатыны чорында Феодосий үзе үк Византиядә хатын-кызларның хокукын канунлаштырды һәм сенатта раслатты. Канун кагыйдәләре моннан гыйбарәт иде: кыз кеше буй җиткәнче бары тик атасына гына буйсына, аны гына тыңлый, инде кияүгә чыккач, бары тик иренә генә. Византиядә ир затлары хатыннарын аерырга телиләр икән, аларга бары тик алты очракта гына аерылышырга рөхсәт ителә. Әйтик, әгәр дә хатыны императорга тел тидерсә, ирен үтерергә ниятләсә, иренә хыянәт итсә, ире рөхсәтеннән башка чит-ят ир-атлар белән эчеп утырса, ире рөхсәтеннән башка театрга барса, ире рөхсәтеннән башка кайда да булса кәеф-сафа корып, кунып калса (ата-аналарыннан башка җирдә), ир кеше, һичшиксез, хатынын аерып җибәрә ала... Шул ук вакытта Византия кануннарында да хатынга иреннән аерылырга рөхсәт бирелә: әгәр дә мәгәр ир-заты императорга каршы сүз йөртсә, әгәр дә ир-зат хатынын үтерергә ниятләсә, әгәр дә үз хатынын башка ир белән якынлык кылырга мәҗбүр итсә, ул гынамы, әгәр дә ире ирлек вазифасын үтәмәсә, әйтик, өч ел буена хатын белән якынлык кыймаса - хатын иреннән аерылырга хокук ала. Иллә аерылган иргә икенче көнне үк өйләнергә рөхсәт бирелсә, ирдән аерылган хатын бу хокуктан мәхрүм, аерылган хатын ким куйганда бер ел тол булып яшәргә тиеш. Византиядә кызларны көчләү көчләүчегә бик кыйммәткә төшә - ул кеше кызның гаиләсенә яисә үзенә 280 солид түләргә тиеш була. Янә шундый матдә-канун бар: ике гаилә ул һәм кыз балаларын үсмер чакта ук кавыштырып куя алалар, әйтик, колакларын тешләттереп. Ләкин никах укытмыйча гына моны эшли алалар. Хәер, бу канун камил түгел, бу канун империя кешеләренә фаҗигалар китергәләде. Бу канунны үзгәртергә кирәк. Император Феодосий бу хакта күптән уйланып йөри иде инде. Ишеткәне булды — император Феодосийның: гуннарның да хатын-кыз турында канун китаплары бар икән. Иң мөһиме, гуннарда ир-ат карый алса, җиде-сигез, хәтта күбрәк хатынга да өйләнә ала. Инде өйләнгән хатыннарың карар әмәлең юк икән - өйләнмә. Кем дә сине өйлән дип үгетләми, яшә буйдак булып. Ләкин күп хатынлыкны христиан дине якламый, якламый гына түгел, бу хәлгә каршы чыга. Император шул хакта уйлана-уйлана сараена кайтты, гадәттәгечә сакчыларына игътибар итми генә тәхет ягына узды. Килеп керде дә тәхет ягына, кинәт аңа моңсу булып китте. Яшәү мәгънәсен ул күп очракта диндә күрде, күңеленә төшкән сорауларга җавапны диннән эзләде, тапканына - тапты, тапмаганына - юк. Заманында София храмына сызымнар да шуннан туган иде. Храм төгәлләнеп килә, әмма Влахер сарае тирәсендә йөреп кайткач, император кинәт кенә уйга калды, күңеле сагыш белән тулды. Нигә аңа бу храмнар, бит алар барысы да халык акчасына салынды, димәк, кемнеңдер авызыннан... Юк, алай дип уйлыйсы килмәде. Кешелек камил гомер итсен өчен храмнар да кирәк. Храмнар салыныр һәм ары таба да салыначак. Храмнар дин куәтен билгеләячәк һәм билгеләүчесе буларак, храмнар пәйгамбәрләрне генә түгел, адәм баласын да күтәрәчәк, ягъни яшәү рәвешен генә түгел, дөньяга карашын да үзгәртәчәк. Хак, хәзер халык бозылды, императорларны күптән инде Алла сурәтендә күрмиләр, бигрәк тә ялланган гаскәриләр. Аны хәтта гап-гади адәм баласы итеп күрә башладылар. Ә бит Византия империясенә нигез салган Константин чынлап та үзен Алла сурәтендә күрә башлаган. Кем дә кем аны Алла сурәтендә күрергә теләмәгән, аларны христианнарның беренче изгесе рәхимсез рәвештә җәзалаган. Әйтик, Константин беренче хатыныннан туган улың тәгаен бинахакка җәзалый. Эшләр болай була. Даны халыкка таралган полководец дәрәҗәсенә ирешкән Константинның улы Криспка императорның яшь хатыны гашыйк була. Фауста атлы бу хатын угланны эзәрлекли башлый һәм бер җай китереп, аңа үзен тәкъдим итә. Фауста шул чиккә җитә ки, егет алдында чишенеп үк ташлый. Әмма егет хыянәткә бармый, атасының яшь хатыныннан баш тарта. Шуннан соң "якты" хисе рәнҗетелгән Фауста иренә улын мине көчләде, дип әйтә. Имеш, ул аны көчләргә иткән, әмма тугры җанлы хатың яшь егеттән баш тарткан. Шул хәлдән соң Константин улы белән сөйләшә, улы баш тарта. Булмаган хәлне, ничек булды дип әйтсен инде, хатын-кыз түгел лә ул. Әмма яшь хатынга булган чукрак мәхәббәткә мөкиббән Константин улына ышанмый һәм аны ханҗәре белән кадап үтерә. Христианнар тарафыннан изгеләр санына кертелгән Константинның бу вәхшилеген, дини сукырлыгын Константинның әнисе Елена ачыклый. Әнә шуннан соң Константинны халык яратмый башлый, тик христиан руханилары түгел, алар аңа мәдхия укыйлар, чөнки вакытында христианнарны яклап чыга ич! Шуннан соң Константин Римнан качып китәргә мәҗбүр була. Һәм кая дип беләсез? Христианнар кочагына, христианнар йөзендә яклаучылар таба һәм көнчыгышка юнәлә - борынгы заманнардан бирле Визант дип аталган кечкенә сәүдә каласына. Менә кем дәһшәтле империяне икегә аера, икегә бүлә, менә кем Ауропага килгән гуннарга юл яра - Константин. Каһәр аңа, каһәр! Сәркатибе керде, үткән көндәге яңалыкларны җиткерергә әзерләнде. - Йә-йә, сузма, - диде аңа Феодосий. - Гуннар ханы Атилла Византия илчеләрен кабул итә һәм бер җайдан римлылардан килгән илчеләрне дә. Атилла хан римлыларга шарт куйган - фетнәчеләрне кайтарып бирергә һәм Иллак улына бирнәсе һәм биләмә җирләре белән весталка Һөнәрияне бирергә. Киресе булганда яу чыгасы икән. - Тагын ни? - Әлегә яңалыклар шулдыр, галиҗәнаплары. Әйе, ниһаять, Танаистан ашлык төягән кораб кайтты. - Илчеләр турында миңа теләсә кай вакытта хәбәр итеп тор. Безнең илчеләр исәннәрдер бит? - Исән-саулар, хан әле аларны кабул итмәгән, ауда йөри икән. - Яхшы, мине хәбәрдә тотыгыз, - диде император Феодосий. - Галиҗәнаплары, кичерә күрегез, оныта язганмын, сезгә весталка Һөнәриядән хат бар. - Укы. Сәркатип бермәлгә уңайсызлана калды, шуңа булса кирәк, Феодосий аңа таба кузгала башлады. - Үзегез укысагыз иде, хат сезгә язылган, галиҗәнаплары. - Укы! - диде боерган рәвештә император Феодосий. Сәркатип калтыранган тавыш белән укый башлады. "Мин беркайчан да, ишетәсезме, хөрмәткә ия император Феодосий, беркайчан да Византия императоры хатыны булмаячакмын. Чөнки Византия ул хыянәтчеләр йорты, качкыннар оясы"... - Шул гынамы? - дип торып басты император Феодосий. Һәм уйлап куйды: "Ә мин син җүләр кызга беркайчан да өйләнмәчәкмен, ишетәсеңме, беркайчан да!" - Шул гына, - диде сәркатип баш ия-ия. Император Феодосий сәркатибенә кул селтәде, янәсе, китә бир, әмма шундук нидер исенә төшеп, тукта, дип ишарә ясады. - Нигә син миңа Вигиләй улы Антоний турында бер сүз дә әйтмәдең? - Антоний язучы Присктан бер адым калмый ияреп йөри дип җиткерделәр, галиҗәнаплары. - Яхшы, бар, кит, - диде император Феодосий. - Ләкин мине хәбәрдә тот. Антоний, Антоний. Ул бит аны илдә чакта ук юк итә ала иде. Тик әллә нигә кулы күтәрелмәде. Бер сүз белән, Константин гөнаһысын кабатларга теләмәде. Константин хәленә калуы бар иде. Улы булмаса да Феодосий аны улыдай якын күргән иде, ә ул аның гүзәл хатынына гашыйк була, дивана. Гашыйк булып кына калмый, хыянәткә бара. Ә мәрхүмә Феодора янар күбәләк кебек егетнең кочагына ташлана. Ә бит ул аңа император булса да яратып өйләнгән иде... XXIX Византия илчеләре Гунстан башкаласына ике көнлек юл калгач, ниндидер чишмә буенда Рим илчеләре белән очраштылар. Көтелмәгән бу хәлдән ике як та бик шатланды һәм, чишмә тирәли утырып, чәйләп алырга булдылар. Вәкилләр арасында сөйләшү барып чыкмады, чөнки табынга утырышкач кына, җир астыннан калкып чыккандай, алар янында Атилла хан җайдаклары пәйда булды. - Кемнәр, калардан? - дип сорады атыннан төшми генә, йөзбаш булса кирәк, алгарак чыгып. Йөзбашның аты алмачуар төстә, ат дирбияләре бәһале, өзәңгеләренә кадәр көмештән. Йөзбашның башлык очында ак һәм кара төстәге бөркет каурые. - Без Византия императоры Феодосий илчеләре, - диде аңа Максимин утырган җиреннән тора-тора. - Ә без Рим императоры илчеләре, - дип күтәрелде Рим илчеләре башы Ромул. - Без Атилла хан кырына императордан зур йөк белән киләбез. Йөзбаш чак кына арырак туктаган олаучыларга, олау тирәсендәге халыкка куз төшереп алды һәм атын бора башлады. - Хан ауда, ул калада ике-өч көннән генә булыр, - диде йөзбаш ике як илчеләргә дә. Шулчак йөзбаш янына Идекәй килеп басты. - Туктап тор, йөзбаш, туктап тор. - Ә-ә, Идекәй, хан киңәшчесе, - диде йөзбаш һәм атыннан төшеп, Идекәйгә кул бирде. - Атилла хан ауда, - дип, ул Идекәйне терсәгеннән алып, читкәрәк әйдәде. - Илчеләр ясак китерәләрме? - Ясак та, барысы да бар. - Бихуш, бихуш, Идекәй. Мин бу хакта ханга җиткерермен. Ә син аларны калага алып кайт. Кабул итәр аларны хан. Хан да кабул итәр. Шулай диде дә йөзбаш сикереп атына атланды һәм җайдаклары белән тузан туздырып, китеп тә барды. Идекәй янына килеп баскан Рим илчеләр башы, җайдаклар китеп баргач, авыр сулап: - Нинди көнгә калдык, Идекәй, нинди көнгә калдык, - диде. - Нинди көнгә, сарай корты? Син Идекәй белән ипләбрәк сөйләш. Күрдеңме йөзбашына кадәр ничек тота.Кешечә тота үзен, кешечә, гап-гади... - Күрдем анысы күрергә. Шуннан ни? - Шуннан шул, илче Ромул, качкыннарны китерәсеңме? Аннары син Атилла ханга император Валентиан сеңлесен китерергә тиеш идең түгелме?.. - Тиеш идем дә, Идекәй, императорның ишетәсе дә килмәде. - Шәп түгел, - диде Идекәй. - Атилла хан ялганчыларны яратмый. Префект Ромул як-ягына карап алды, олаучыларына күз ташлады һәм Идекәйне бер читкәрәк алып китте. Бераз китүгә ул: - Византия илчеләре арасында Атилла ханны... Әйе, кһм... Хакмы шул, Идекәй?.. - Син булмасаң, синдәге кешеләр арасында Атилла ханга кул күтәрергә кыймаслар, безнең арада андый кеше юк, префект Ромул. Атилла ханга кул күтәрергә кем генә кыяр икән, префект Ромул, ә?.. - Димәк, юк сүз. Болай гына соравым иде, - диде префект Ромул. - Син бу хакта кемнән ишеттең? Кем әйтте сиңа бу хакта?.. - Кем дә әйтмәде, Идекәй, кем дә әйтмәде. Мин дә шулай уйлаган идем аны. Әйе, кем генә кыяр икән Атилла ханга кул күтәрергә дип. Мин ханга фәкать тиешле ясагым һәм аннан качкан берничә фетнәчене китерәм. - Бетлеләрен, - диде Идекәй һәм илчеләр утырган табынга таба кузгалды. - Атилла хан синең императорыннан хыянәтче Аэцәй алып киткән атлы яугирләрен кайтарып бирүне таләп иткән иде һәм Иллак улына теге весталка кызны. Шулаймы?! - Шулаен-шулай, Идекәй, тик бит император Аэцәйнең ул атлы егетләрен үз кырына сарайга алды, үзен сакларга. Идекәй туктады, префект Ромулның күзләренә карады. - Башы икеме әллә Валентиан императорның, Ромул? - Әлегә кадәр бер иде. - Мин сиңа хансыз да җавап бирә алам. Яу көтсен Валентиан император, яу, - диде Идекәй һәм янә табынга таба кузгалды. - Син мине куркытма, Идекәй. - Син хәбәрдармы соң әле, император сарай корты хәрам ата Гинациат Һөнәриядән Атиллага хат китерде, хат кына түгел, туй балдагын да җибәргән кыз. Ике бит хат язган ул весталка кыз ханга, ике бит хат. Коткар, Атилла хан, мине Валентиан кулыннан дип... - Йа Хода, Идекәй, йа Хода... Бу чынлап та шулаймы, хак сүз булса, мин нишләп йөрим монда? - Ышанмасаң ипи тотып ант итәм. Император Валентиан вестельканы Гунстанга җибәрмәсә, яу көтсен. Кызны да коткарачак хан, бер җайдан коллар оясын да туздырачак. - Нигә ипи тотып дисең Идекәй, нигә тәре тотып түгел? Син христиан түгел идеңме? - Синең тәреңә мин күптән ышанмыйм инде, префект Ромул. Мин күптән Атилла хан кешесе инде. - Туктап тор, туктап тор әле, Идекәй, - диде илче Идекәй китә башлагач, җиңенә ябышты. - Безне хан кабул итәрме икән соң? - Атилла хан сезнең императорыгыз кебек эт кояшы түгел, берне вәгъдә итеп, икенчене эшләми. Ул сезне кабул итәр, Ромул, кабул итәр. Әйе, сугыш игълан итәр өчен. - Идекәй, Идекәй дим. Дустым, куркытма әле алай. - Императорың Аэцәй яугирләрен кайтарып бирмәсә, ----. Һөнәрияне улы Иллак кулына китереп тапшырмаса, Атилла хан әйткән сүзендә торыр, кузгалыр ул Римга таба, кузгалыр һәм Аларих король кебек кенә кыланмас. - Йа Хода, йа Хода, - дия-дия префект Ромул Идекәйгә ияреп илчеләренә таба кузгалды. Ашарга утырдылар, әмма префект Ромулның тамагына ризык үтмәде, чөнки хәзер генә төшенде: император Валентиан аңа һичкем күтәрә алмастай йөк салган. Ләкин кире борылырга да соң инде, ул Атилла хан җирендә. Каладыр бер Ходага иман итү. "Күр әле бу варварны, үзе генә түгел, уллары да хатынга туймый икән. Үзенең канунлаштырган ике хатыны, шуның янына йөзләрчә диләр. Әйе, хак булса. Бер готларга гына "Алла камчысы" булмады бу хан, римлыларны тезләндермәкче, варвар", - дип уйланды ашап-эчеп, ат менеп юлга төшкәч префект Ромул. Болай ярамый иде, префект Ромулның кем белән дә булса сөйләшәсе, эчен бушатасы килә иде. Шунда аның күзенә берьялгызы гына алданрак баручы язучы Приск чалынды. Куып җитте, атын янәшә атлатып китте. - Варварларның ханы торган саен узына, Приск, - дип сүзен башлады ул, һич югы бу кеше йөзендә яклаучы табарга теләп. - Аннары мин шуны аңламыйм, Приск. Сиңа ни калган варварлар каласында, сиңа ни кирәк алардан?.. - Варварлар ханы Атилла миңа үзендә калырга кушса, мин ике дә уйламый калыр идем, префект Ромул, ике дә уйламыйча... Илченең күзләре түгәрәкләнде, бермәл ни әйтергә белми торды. - Әллә соң халык акылдан шаша башладымы?.. - Әнә күрәсеңме Идекәйне. Укымышлы кеше. Ә Атилла ханны мактый, гадилеге, гаделлеге, туры сүзле булганы өчен. Ә синең императорың, префект Ромул, алдамый көн яши алмый, көн! - Идекәй турында әйтәсеңме син, Приск, ул сөйләгән сүзләрне кабатлыйсыңмы? - Хөрмәтле Ромул, - диде Приск. - Византиядә мине җиде-сигез шымчы күзәтә. Иң гаҗәбе, һәммәсе дә Приск миңа бурычлы дип уйлый. Тагын да гаҗәбрәге, мин аларның күбесен беләм. Миңа дус булып йөриләр. Ә минем хакта императорга һәркөн дияргә була ни кылганым җиткереп торалар. Идекәй исә монда берәүгә дә буйсынмыйм, ди, беркем дә аның артыннан күзәтми дә, беркем алдында ялагайланмый да. Үзенә үзе хуҗа. Эшен башкара, ашын ашый... - Ләкин бу бәхетме, Приск? - Бәхет, префект, бәхет. Әлбәттә, аңлаган кешегә. Гомер бакыена кемгәдер табак тотып яшәгән кеше гуннарны аңламый, аларны кыргыйларга саный. Ә без әле булса коллыкка батканбыз, аны мәңгеләштерергә тырышабыз. Ләкин кешелек кояшы үзгәрде инде һәм аны, ни гаҗәп, әнә шул варвар дигән Атилла хан үзгәртергә тырыша. Сиңа җавабым шул булыр: мине бирегә сенатор Максимин алып килә. Үзем теләп түгел, мине үзе белән алырга император Феодосий киңәш биргән. Чөнки Атилла хан император Феодосийга дәрәҗәле илчеләр җибәргәндә генә "мин синең илчеләрең кабул итәрмен" дигән шарт куйган. - Килешәм, Приск. Мин синең императорыңны да, үземнең императорны да мактый алмыйм. Сәясәт сазлыгына кереп батканнар алар. Ә сәясәт беркайчан да халыкка бәхет китермәде. Әйе, үзмаксатлы сәясәт. Синең императорың Феодосий беренче хатынын мунчада пешереп үтерде дигән хәбәр иреште миңа. Хак булса кирәктер. - Хак, хак, префект, хак. Булды андый хәл, булды. Ул хатын гүзәлләрнең гүзәле иде, иң мөһиме акыллы иде. Күп кенә хатынга акыллылык, укымышлылык җитми. Ә ул аңа гел киңәшләр биреп торыр иде. Һәм төпле киңәшләр. - Аның өчен генә хатын-кызны мунча парында пешермиләр, Приск. Көнләшкәндер әле. - Булды андый хәл. - Кемнән көнләште инде? - Сарай корты, тылмач Вигиләй улы Антонийдан. Әнә ул егет. Атасы белән янәшә бара. Күз сал. Бер дә хатынкызның күзе төшмәслек түгел шул. Яшь, таза, зәңгәр күзле, буйчан, бер сүз белән, күрү белән гашыйк булырлык егет. Тик андыйларга Хода акылны чамалап бирә бит. Бит Хода хисне бар кешегә дә тигез итеп бүлеп бирсә, ә менә акылны бизмәнгә салып кына өләшкән, диләр. - Әйт әле, Приск, Феодорага син дә өмет тоткансың дип ишеттем, хакмы шул? Күрәм ич, Феодора турында сөйли башлагач, тавышың ук үзгәрде. - Син хаклы, префект, мин дә ул гүзәл затка битараф түгел идем. Булды андый гөнаһым. Ләкин ул Антонийны сайлады. Син император Феодосийны ни өчен атасы белән җибәрде дип уйлыйсың инде?.. - Атасы тылмач ич, гун телен өйрәнергә дип җибәргәндер. Ул монда да тик ятмас әле, кемне булса да гашыйк итәр. - Мин алай дип уйламыйм, префект. - Йә, башыңны җүләргә салма инде, император Феодосий аны юри җибәргән. Императорның аны ни өчен бирегә җибәргәнен бик яхшы беләсен. Башына җитәрләр аның биредә, аннары башын капчыкка салып, Константинопольгә озатырлар. - Бу мөмкин хәлме, префект? - Мин императорларны артыгы белән яхшы беләм, Приск. Алар беркемгә дә хыянәтне гафу итмиләр. Менә әйтте диярсең, Антоний иленә әйләнеп кайтмас. - Тылмач Вигиләй Атилла ханның бабасы. Атиллага Антоний кайнеш була. Ханның аны илдә калдыруы да бар. - Барыбер аны үтерерләр, Приск. Йә куйыйк әле шуны. Минем Атилла хан турында күбрәк беләсем килә. Бабасы булгач, Вигиләй аны яхшы беләдер. - Вигиләй беләмедер, юкмыдыр, белмим, ә менә Идекәй ханның иң якын киңәшчесе, дип әйттеләр. - Хыянәтне бер генә түрә дә кичерми, Приск. Гадел Атилла хан Биләү абасы белән нишли, Приск? - Бабалары каберләрен казытсалар, туздырсалар императорлар да кичермәсләр иде, гәрчә туганые булса да. Бик яман эш кылган Биләү хан. Мин бу очракта Атилла ханны да, Биләү ханны да мактамыйм. Чөнки яхшы беләм, бу хәлгә бераз император Валентиан сәясәте дә килеп кысылды. Император Валентиан бу гамәле белән ике хан арасына чөй какты һәм үз дигәненә иреште. Тик оттымы икән? Шуңа Атилла хан каласына аягым тартмый. Атым бара, ә күңелем Римга таба кайта. - Борыл, префект, борыл да кайтып кит. - Анда кайтсам да миңа көн булмас, Приск. Ике явызлыкның берсен сайларга калды миңа хәзер, Приск. - Әйе, эшләрең шәптән түгел икән шул, - диде Приск һәм атын куалый төшеп, алга таба китте. Ләкин аны тагын префект Ромул куып җитте. - Күр әле, күр көн ниндәен матур, Приск. Һавада тургай сайрый, ә күңел тулы сагыш. - Ә син, префект, әнә теге җимерек каланы күрәсеңме? Марг каласы ул, Ромул, синең императорың сәясәте аркасында җимерделәр ул каланы. Римның каты кулы аркасында. Ә безнең максат башка, префект, без Атилла ханга солых төзергә барабыз. Бер-беребезгә яу йөрмәскә, тыныч рәвештә сәүдә итәргә. - Атилла хан моңа барырмы соң? - Идекәйнең сөйләве хак булса, Атилла хан күршеләре белән тыныч яшәргә тели. Гуннар вандаллар белән солыхта икәннәр инде. Вестготлар короле дә Атиллага тынычлык мәсьәләсендә кул сузган, диделәр. Хәтта аларның Римга каршы берләшеп алулары да бар, ди. Бу ике варварлар оясы берләшеп алсалар баштан ук кай тарафка яу кузгалырлар дип беләсең, префект Ромул? - Дөнья башкаласы Римга, әлбәттә, Приск. Аллам сакласын, һич булмас димә, варварлардан барысын да көтәргә була. - Шуның өчен сиңа, префект Ромул, император Валентианның Һөнәриясен үзен белән алып киләсе булган. Бүре дә тук, сарык та исән буласы иде. - Юк-юк, алай түгел, Приск. Мин беләм, син язучы, тәҗрибәле кеше. Без сугыш теләмибез. Әйе, без дә сезнең кебек гуннар белән солых төзергә телибез. - Ләкин сез сугышны башлагансыз инде, префект, башлагансыз. - Весталка Һөнәрияме моңа сәбәпче? - Тарих моны акламас, префект. Хак, һәр чорның үз катлаулыклары булган. Римлыларга коллар чоры үтү белән күптән килешергә кирәк иде инде. Юк, килешәселәре килми, кан кою кулайрак. Миңа калса, префект, һәм мин ялгышмыйм дип уйлыйм, Александр Македонский белән Юлий Цезарь коллар империясен төзүчеләр булсалар, гуннар ханы Атилла коллыкны җимерүче булып тарихка кереп калыр. - Көн матур, сөйләшә-сөйләшә шактый юл уздык. Кояш кыздырса да сусау булмады. Чакрым саен чишмәгә юлыгабыз. Варварлар-варварлар, чишмәләрне карый беләләр, - диде префект Ромул. - Белгәнемчә, гуннар бик күп мал асрыйлар, чишмәләр су чыганагы ич. —Ялгышма, Приск, византиялеләр борынгы греклар заманында ук төп ризыклар, ашлыкны бүгенге гун халыкларының бабаларыннан сатып алганнар. Ләкин әнә шул халык бия сөте эчә икән. —Эчсеннәр, аның дәвасы бар, ди. Беләсең килсә, префект, энә шул бия сөтеңнән әчетеп ясаган эчемлек ирләр дәртен арттыра икән. —Шәраб та дәртне арттыра анысы, Приск. Ләкин сиңа ул турыда сөйләргә иртәрәк әле, Приск. - Арпадан пешереп ясаган эчемлекләре дә күңелне күтәрә, диделәр, бер җайдан сусауны да баса икән. - Бер сүз белән, кыргый халык, Ауропага кыргый гадәтләр дә алып килделәр. Беләсеңме ничек өйләнәләр алар: һәр өйләнергә теләгән егет башта кызны куып тотарга тиеш икән. - Адәм баласы һәрчак кыргыйлыкны сагынды, юксынды, префект. - Һа-һа, син әллә ниләр беләсен. Приск, - диде префект Ромул һәм атын куалап, уз илчеләре янына чапты. Ни өчендер, префект киткәч, Приск императрица Феодора турында уйлады. Юк, ул бу гүзәл хатынга якыная алмады. Әллә нәрсә тыеп калды шунда. Бит аерым бер бүлмәдә дә, бакчада да икәүдән-икәү генә калгаладылар. Булды андый хәлләр дә. Феодора, мәрхүмә, бәйләү бәйләргә яратыр иде, ә Приск аңа борынгы грек азучыларының новеллаларын укыр иде. Феодора йөзендәге гүзәллекне ни белән дә аңлата алмады Приск. Әле ул аны алиһәгә тиңләде, әле әкиятләрдәге су кызына. Бу хатынга Ходай Тәгалә барысын да мул итеп биргән иде - гүзәллекне дә, сылулыкны да, зифалыкны да, акылны да. Приск иң әүвәл язучы иде һәм ул, оят булса да, Феодораны нинди генә матур күлмәк кимәсен, күңеленнән чишендереп карады. Бу аның тарафыннан кылган оятсызлык иде, әмма ул үзе белән һични кыла алмады. Тыелгысыз рәвештә йөрәге һәм бөтен булганы белән бу гүзәлгә тартылып, аны төшләрендә күреп, чарасыздан уянып китәр иде. Хак, ул аңа тормышка ашмас мәхәббәте турында хат та язып тапшыра алган булыр иде, әмма күрде-сизде, сукыр түгел иде, гүзәл хатын Феодора сарай тылмачы Вигиләй улы Антоний килеп керүгә тәмам йөзе алышына - кызарына, бәйләм челтәрләренә кадәр ялгыша, ул гынамы, булмый бүген бәйләү бәйләп дип, эшен бер читкә куяр һәм уз кырына Антонийны дәшеп алып, имеш, Приск укыган китапны бергәләп тыңлыйк әле, дияр иде. Үзе Приск укыган китапны тыңлар, үзе исә тегеңәрдән күзләрен дә алмый интегер иде. Һәм тора-тора тегеңәрдән сорап куяр иде: "Антоний, әнә китапта мәхәббәт турында ничек матур итеп язалар, синең дә сөйгән кызың бармы?" - дип сорар иде. Ә теге, мут җан, ык-мык килә башлар, кызарыныр һәм: "Гүзәлләрнең гүзәле, императрицам, бирелә - кырымда утырганда нинди кыз турында сүз барырга мөмкин... Яңалык әйтим әле, сезне сурәтче күргән икән һәм тәмам исе-акылы киткән, беләсезме, ул сурәтче сезнең сурәтне ясарга керешкән. Бер күрү белән үк. Һәм шул хәтле ошаткан, күрдем дә таң калдым. Тормалы якаларыгызны, кулыгыздагы йөзекләрне дә искитмәле итеп ясаган. Тик бернәрсә әйтте. Имеш, балдагыгызның берсен ясарга гына керешә, кулыннан пумаласы төшеп китә, янә алыр, янә ясарга керешер, янә пумаласы төшеп китәр икән. Билләһи менә, хак сөйлим". Приск сыңар күзе белән генә күзәтте, Феодора Антонийны йотлыгып тыңлый, юк, тыңламый, ул аңа гашыйк күзләре белән йотлыгып карап тора, хатынның матур йөзендә нурлар биешә, бит очындагы мәхәббәт миңе таң йолдызы кебек яна, күзләре мөлдерәп тулган мәхәббәт сүленә манчылган. Бу ике кеше арасында күзләр вә йөрәкләр белән генә сөйләшү һәм аңлашу бара иде. Алар бер-берсенә сокланып кына калмыйлар, бер-берсенә тузга язмаган сүзләр әйтәләр. Шатлыклары шул чиккә җиткән иде ки, әле алар кош булып мәхәббәт оҗмахында очалар, әле пар күгәрченнәрдәй гөрләшә башлыйлар иде. Шаккатмалы хәл: Приск боларның барысын да күрә, ә алар хәтта аның биредә булуын да онытып җибәргәннәр иде инде. Әнә шуны сизгәч, ул укыган китабын әкрен генә япты да, сиздерми генә бүлмәдән чыгып китте. Хәер, сызгыра-сызгыра чыгып китсә дә алар аңа игътибар итмәгән булырлар иде. Бу бүлмәдә генә түгел, бу мәлдә бөтен бер дөньяда алар бары тик икәүләр генә иде. Бу ике кеше арасында туган ялкынлы вә кайнар, шул ук вакытта сукыр мәхәббәтнең ни белән бетәсен бераз чамалый иде ул. Көннәрдән бер көнне император Феодосий гүзәл Феодорасын кайнар мунчада пешереп үтерергә әмер бирә. Һәм аның әмерен дәҗҗаллары карусыз үтиләр. Шушы хәлдән соң айлар үткәч, император Феодосий Присктан кисәк кенә сорап куйды: "Сарай тылмачы улы Антоний императрица янына еш килә идеме?" Приск аңа: "Булгалады, әмма бик еш килгәләде дип әйтергә кыймас идем, галиҗәнаплары", - дип кенә котылды. Шуннан соң Приск гүзәл хатын Феодораның башына кем җитүенә тәгаен төшенде. Бүген император Феодосий тылмач Вигиләй белән аның улы Антонийны варварлар каласына илчеләр сафында җибәрде. Ахыры ни белән бетәсен бер Хода үзе белсә беләдер. Монда, биредә язучы Прискның да язмышы хәл ителеп куюы бар иде. Идекәй белән сөйләшкәннән соң Приск моны җаны-тәне белән генә түгел, эче белән дә тоя башлады. XXX Хилхәл атакайны Атилла дәшмәгән иде, Хилхәл атакай тәхет ягына үзе килеп керде. Сарай сакчылары аңа баш иеп калдылар һәм чалыштырган айбалталарын читкә алдылар. Атилла хан башын игән килеш тәхеттә утыра, аның янында төш юраучы Сусылу анакай. Хилхәл атакай иминлек теләде һәм тезләре белән йомшак аю тиресенә төште. - Анакай миңа төш юрарга килде, - диде Атилла хан башын күтәрми генә. - Илчеләр безгә җүнле хәбәр алып килмәгәннәр, дип юрады. - Бу хактыр, күрәсең, Атилла. Римдагы алхәбәрче Улда углан да шундыйрак хәбәр юллаган. Атилла хан башын күтәрде, күзләрен тутырып атакайга карады. - Тагын ни хәбәр итә Улда углан? - Улда углан Римда сарайның ышанычлы кешесенә әверелеп бара. Император Валентиан безнең яугирләр белән качкан Аэцәйгә ышаныч белдергән, гаскәр тупларга кушкан. - Кемгә каршы? - Ә син кемгә дип уйлыйсын, Атилла? - Вандаллар короле Гейзерихка каршы чыксалар, мин аңа ярдәмгә бармаячакмын, - диде Атилла һәм тактадан түшәлгән тәхет ягына куелган өстәлләргә күз төшереп алды. - Император Валентиан кемгә йөз тота дип уйлыйсың инде, атакай? Теодорид корольгәме? Өске готлар короле Теодорид качкын һәм хыянәтче Аэцәй ягына авыша калганда үкенеп куюы бар. - Бу Хак Тәгаләдер, Атилла, Теодорид король император Валентиан белән кушыла калганда безгә авыргарак туры килүе бар. - Моның белән Теодорид король зур хата кылыр, атакай. - Хата кылыр, ләкин үкенү тоймас. Чөнки ул безне яратмый. Теодорид король җил кая иссә шул якка авышучан булды. - Император Валентиан илчеләре ни китергәннәр? - Алтын һәм бериш бездән качкан өтек фетнәчене. - Алтын бәһасе генә торамы миңа Аэцәй ияртеп алып киткән яугирләрем? Шуңа карамастан, мин римлыларны кабул итәрмен, атакай. Әмма шарт куярмын. Иң әүвәл алар миңа Аэцәй котыртып алып киткән меңбаш Чарутанны богаулап җибәрсеннәр. Моның өстенә Иллак улыма весталалка Һөнәрияне һәм аңа тиешле бирнә белән! Инде император Валентиан тиешле җирләре белән Һөнәрияне минем улыма бирми икән, мин аның мәңгелек каласын җир белән тигезләрмен! - Римны король Аларих та алып карады, Атилла. - Беләм, күп тапкырлар ишеттем бу хакта. Мәңгелек кала дигәнне алганнан соң Аларих король өянәге тотып үлә. - Хак Тәгалә шулай була, Атилла. - Йә, әйт әле, Сусылу анакай, тагын бер кабатла әле бая юраган минем төшемне. Мин бүген төш күрдем, анакай. Сөт кебек ап-ак атлар җиккән арбада Иллак углан белән Һөнәрия килә. Шунда кинәт ике ат өстенә ике кара бөркет төште һәм атларны чукый башладылар. Мин бер бөркетне уктан алдым, икенчесе очып китте. - Сугыш бу, Атилла, сугышка хәзерлән. - Кем белән? - Рим белән, Атилла хан, Рим белән. - Ярый, анысы белән килештек. Император Феодосий илчеләре нинди йөк белән килгәннәр? - Алар кырында Идекәй кайта, Атилла. Ул барысын да белә булса кирәктер. Мин белгәне шул: илчеләрне дәрәҗәле сенатор Максимин җитәкли, аның кырында бездә сирәк була торган кунак - язучы Приск, синең бабаң, тылмач йөзендә булса кирәк һәм аның улы. - Яхшы, - диде Атилла хан. - Мин ике илчеләрне дә бергә кабул итәрмен. Тик табынны мул хәстәрләгез, император өстәленнән бер дә ким булмасын. Атилла хан шулай диюгә, Хилхәл атакай тәхет залындагы өстәлләргә күз төшереп алды. Тәхеттән ерак түгел өч озын өстәл куелган иде. Уртадагы өстәл биек, икесе - ашар өстәлләр гадәти биеклектә, урындыклар куелган. Ә урта өстәл янында берни дә юк. "Димәк, - дип уйлады Хилхәл атакай. - Атилла илчеләрне ак төрекләрчә ун һәм сул кулына утыртачак, ризык-нигъмәтләр исә урта биек өстәлдә булыр. Кем нәрсә ашарга тели, чыгып ала". - Миңа ошый, - диде Хилхәл атакай. - Бик әйбәт. - Илчеләрне кабул иткәндә җырчыларны һәм уенчыларны дәш. - Талчулпанны дамы? - Ә нигә, аны да дәш. - Яхшы, Атилла, шулай итәрбез. - Кымызчылар, ширбәтчеләр, шәрабчылар аерым булсын, һәр илче алдындагы чокыр буш булмасын. - Яхшы, Атилла, шулай итәрбез. Тик Идекәйнең илчеләрне кабул иткәнче сине күрәсе килгән иде. - Киңәшчем Идекәйгә минем ишек һәрвакыт ачык, атакай. - Амин, шулай була күрсен. - Анакай Сусылу, син Күркәм хатынга йөр әле. Мин бүген илчеләрне кабул итмим, иртәгә итәрмен. Ә ул яшь илчеләрне аулак өйгә кабул итсен. Ә илчеләрнең дәрәҗәлеләрен Хилхәл атакай кабул итәр. Килештекме шулай? - Килештек, Атилла. - Язучы илчене Элиана аулак өйгә илтергә сорады. Аның үтенече. - Алпар углан бүген биленә хәнҗәр такты, атта йөрде. Аксакаллар угланга Углан титулы бирделәр. - Алпарга Углан титулы бирергә иртәрәк әле, Хилхәл атакай. Ләкин аксакаллар шулай иткәннәр икән - була күрсен, - диде Атилла. Сусылу анакай белән Хилхәл атакай чыгып киткәч, Атилла хан ишекле-түрле йөри башлады. Хатыны Элиананы бик яратса да, ханның уй-күңеле весталка Һөнәриядә иде. Аның уе буенча, ни генә булмасын, Иллак угылы аңа өйләнергә тиеш. Атилла Һөнәрия язган хат эчтәлеген янә бер күз алдыннан кичерде. Җылы язган иде кыз хатны, Атилланы күккә чөеп мактаган. Имеш, мин әллә кайчан сезнең калада булыр идем, император Валентиан каршы. Үкенепләр куймагаең әле, Валентиан, үкенепләр куймагаең моның өчен. Йөрәк йөрәккә тартылганда ук атмыйлар. Весталка кыз Һөнәрия Иллак угланны түгел, аны Александр Македонский һәм Юлий Цезарьлар белән тиңли. Хәтта җиһангир Искәндәрне күпме генә мактамасыннар, аны Азиядә көн күрүче сезнең бабаларыгыз массагетлар туктаталар. Җиһангир полководец кире борылырга мәҗбүр була, дигән. Димәк, кызыкай укымышлы, тарихны белә. Бу чынлап та шулай түгелме соң? Юлий Цезарь хәтта Ауропаны да кул астына җыя алмый. Ә Атилла хан канаты астында бүген ярты Ауропа һәм тулысы белән диярлек - Кече Азия. Бүген-иртәгә ул угланнары Ирнакны Кара Идел һәм Җаек елгалары буйларына кайтарып җибәрер, ары таба Тын елга буйларына Диңгизид угылы кузгалыр. Баш улы Иллак та, Ауропанын бер өлешенә баш булыр. Ә менә улы урынына күргән, кул астында тәрбияләнгән Аэцәйне үз кулы белән ат койрыгына тактырыр, кулы белән җәзалый алмаганда, Атилла хан каһәре аны барыбер куып җитәр. Тик бер шиге бар иде Атилланың: гуннар сугыш тактикасын яхшы белгән Аэцәйнең аумакай король Теодорид белән берләшүе бар иде. Моны эшләргә бирмәскә кирәк, император сараена кереп оялаган Улда угланга да бу хакта хәбәр ирештерергә туры килер. Шул вакыт Хилхәл атакай әйләнеп керде. - Нигәдер, атакай, тәхет ягында угорлар шаманы күренми башлады. Үлә-нитә калса, карт шаманны кадерләп күмегез. Бу хакта Күркәм хатынга да әйт, картны күздән яздырмасын. - Яхшы, хан. Сиңа тагын бер яман хәбәр ирештерергә рөхсәт ит, хан. - Тагын ни? - Хәбәр иреште, анаң Сафура вафат. Арлы-бирле йөргән Атилла хан кулын күтәреп дога кылды. Үги булса да Сафура анасын яраткан иде ул. Башлы кеше иде. Тик Тәңре берәүгә дә ике гомер язмаган шул. Картая башлагач, бөкресе чыккан һәм таякка таянып кына йөри башлаган үги анасы да якты дөньяны ташлап Тәңре янына киткән. Шактый яшәде шул. Көнбатышка таба яу чыккан вакытта җилле генә күренә иде әле. Кайчан да булса Тәңре аның да җанын алырга килер. Ә сарайның кайбер ялагайлары аңа меңьяшәр адәм син, Атилла хан, диләр. Әйтерсең лә Атиллага Тәңре ике гомер язган. Куштан-ялагай сарай кортларының шулай тәкрарлавын яратмый иде Атилла, әмма каршы сүз әйтмәс иде, гәрчә бу сүзләрнең төбендә ялагайлану төсмере ятуын белсә дә. Хак Тәгаләне аңа бердәнбер кеше - Хилхәл атакай әйтер иде. Ул аңа рәнҗи дә, үпкәли дә алмады. Әмма уйлап куяр иде: аңа да бит кайчан да булса әҗәл киләчәк. Тик ни язган Тәңресе - Сафура анасы кебек түшәккә ятып үләргәме, әллә сугыш кырында ятып калыргамы? Болар барысы да Тәңре кулында иде. Атилла хан белә иде: римлылар борын заманнарда императорларын алла итеп күргәннәр, һәм тагын да гаҗәбе - император йөзеңдәге Алланы Тәңре үзе безгә җибәрде дигән уйку уйдырмага ышаналар. Хыялый халык дияр идең римлыларны, хыялый түгелләр. Императорлары дөнья кую белән тәхет өчен ызгыша башлыйлар. Һәм үзләре теләгән кеше тәхеткә утыруга, аңардан ташламалар көтәләр, һәр император аларга ташлама ясарга тиеш, киресе булганда аңа каһәр укый башлыйлар. Хыялый халык димичә ничек атамак кирәк бу римлыларны. Тәхетне биләүгә император иң әүвәл патрицийларга, түрә-куштаннарга ташлама ясый. Чөнки императорның язмышы алар кулында. Менә шунда бер-берсен мактау башлана да инде. Хәер, мактау кемгә ошамый, Атилла да ярата мактауны, гәрчә моңа азрак эче пошса да. - Хилхәл атакай. Баламир угланга бәк титулы бир, минем әмерем бу. Аннары Актар төмәнбаштан аерылган Виница хатынны биреп җибәр... Актар төмәнбаш ул хатын белән уртак тел таба алмаган, һәрхәлдә мина шулай дип зарланды. Миңа калса, ул хатын Баламир угланны ярата, диделәр. Тагын бер әмер, Хилхәл атакай. Баламир углан-бәк кире Гунстанга әйләнеп кайтмасын. Үз илендә калсын. Гунитар кайтканчы король вазифасын үтәр. Ләкин моңа лаек булыр ул Винитар хыянәтчене богаулап Гунстанга җибәргәч кенә. Мин әйттем, атакай. - Баламир бәк күптән синнән әмер көтеп ята иде инде. Бик әйбәт, мин синең әмереңне иртәгә үк аңа җиткерермен. XXXI Башкаласын күтәрүчеләргә Атилла хан барчасына да алтын белән түләде. Рим ташчылары, Византия төзүчеләре, Афин бизәүчеләре һәм меңнәрчә үзе белән килгән угор балта осталары ай-еллар буена кала күтәрделәр. Өй-йортларның кайсыларын таштан, кайсыларын агачтан салдылар. Атилла үз хатыннарын да онытмады, бигрәк тә грек хатыны Элиана өчен тырышты - вәгъдә иткәнчә тоташ мәрмәрдән диярлек, бассейннар белән өй салдырды. Илчеләр хозурында агач, таш, мәрмәр-граниттан салынган өйләр пәйда булгач, ялтыратып шомартылган агач коймаларга кызыксынып карадылар, ничек болай агачны шомартырга була икән дип, тотып карый-карый сокландылар. - Менә син, Приск, язучы, ярты дөньяны кичкән кеше, нигә кирәк булды сиңа сәясәт белән шөгыльләнү? Ни пычагыма кирәк сиңа сәясәт, император Феодосийның теләкләрен уздырып йөрү? Язар идең китабын, куандырыр идең укучыларын. Беләсең килсә, сәясәткә кереп киткән кешене соңрак өметсезлек били һәм аның тора-бара Аллаһы биргән илһамнан мәхрүм калуы бар. - Һәй, префект Ромул, Ромул, - диде өй-каралтыларга күз ташлый-ташлый Приск. - Мин сәясәткә төкереп карыйм, мин дөнья гизәм. Боерган итсә, мин бу бөек халык турында бербер нәрсә язармын. Киләсе буыннар өчен. Ә сәясәт мине шуның чаклы гына кызыксындыра, префект Ромул. - Син сарай корты Вигиләйгә ышанасыңмы? - Вигиләй, беләсең килсә, префект Ромул, император сараенда иң күп тел белүче тылмач. Ул хәтта мине дә азмаз гун теленә өйрәтте, улы Антоний да яхшы гына сукалый диделәр. - Антонийны нигә алды икән инде Вигиләй? - Ул аны тылмач һөнәренә өйрәтә, ул аны үзе кебек сарай корты итмәкче. - Миңа ирештерделәр, Вигиләй бирегә бер дә яхшы ният белән килмәгән. - Нигә алай дисең, Ромул? - Күзендә өмет юк. - Улы Антоний өчен курка ул, префект Ромул. - Нишләп курка? Бер-бер гөнаһ кылмагандыр бит? - Таякның бер башы күзне чыгарса, икенче башы тез капкачын ярыр, ди. Күр, сарай урамына җиттек. Ни тамаша халык монда. Бар да чуар киенгән. Приск кызыксынып күзәтә башлады. Чынлап та кала мәйданында берсеннән-берсе мәһабәт таш өйләр. Хан сарае исә барысыннан да калкурак иде. Сарай каршындагы мәйданга халык җыелган. —Әллә соң безне шулай каршы алалармы, Приск? - диде эчке бер кинәнү белән елмая-елмая. Ул арада алар Идекәй белән сарай ишек алдына керделәр, сакчылар илчеләрне карусыз уздырдылар. Һәм шунда Приск Атилла ханны күрде. Хан болдырда басып тора һәм ишегалдындагы халыкка баш ия-ия кул изи иде. Хан янында ни сәбәпледер аскы готлар - Визигаст король хан янәшәсендә үк. Идекәй бераз гына туктап торды да илчеләрне ары таба әйдәде. Хан яшь түгел иде инде. Приск ерактан ук моны абайлады. Ләкин гәүдәсен төз тота, аягында нык басып тора. Ул да түгел, Атилла хан эчкәре кереп китте. Идекәй аларны болдырга алып менде. Ике империянең дә илчеләре берсе артыннан берсе берничә ишекне узып, ниһаять, бик күп бүлмәләр тезелгән коридорга килеп керделәр. Идекәй аларны берәм-берәм бүлмәләргә урнаштырды һәм әйтте: - Бүген ял итәсез. Ашарга-эчәргә булыр. Ял итегез, - диде дә чыгып китте. XXXII Күркәм хатын янына Приск җыенды һәм Антонийны да ашыктырды. Аларны бер бүлмәгә урнаштырганнар иде. Бүрәнәләрдән хуш ис килеп тора, сулыш алырга ук җиңел. Киенеп алгач, ул Антонийны көтеп, арлы-бирле йөренергә кереште. Исән-имин әйләнеп кайтса, бакчаның бер почмагына шушындый өй салдырачак. Вакыт-вакыт барып ял итәргә, кала ыгы-зыгысыннан арынып торырга. Күр әле бүрәнәләрне, ничек тигез итеп шомартканнар, хатын-кыз тәне диярсең, сыйпаган саен сыйпыйсы килә. Түр якта зур сәке-ятак. Ятакта ике кат аю тиресе, аның өстенә җофар тиресеннән тегелгән юрган Җәйгәннәр, мендәрләр кызыл күннән. Идәндә йоннан басылган булса кирәк, йон келәм. Йомшак үзе, аякка рәхәт. Приск яланаяк киез өстеннән арлы-бирле йөреп килде. Китәргә вакыт иде, Антоний каядыр чыгып китте дә югалды. Шулай дип уйлавы булды, гомере озын булыр, Антоний кайтып керде. Керде до ишек янында аягын салып, түргә узды һәм үз ятагындагы җофар юрганга сузылып ятты. - Күр әле. Приск, Феодораның юрганы кебек, йомшак, сыйпаган саен сыйпыйсы килә. - Тиренеме, Феодоранамы, җүләр баш? - дип сорады ул ачуы чыгып. - Икесен дә, Приск, икесен дә. Тик минем оҗмах алиһәм әллә кайчан гүр иясе булды шул инде, Приск. Шулай диде дә Антоний кинәт кенә сәкегә капланып ятты һәм тынып калды. Прискка егет елый кебек тоелды. Бер уйлаганда, ул аны кызганмады. Гунстанга килгәч, ул тәгаен ышанды, гүзәл хатыны Феодораны император Феодосий тикмәгә генә мунчада пешерттермәгән икән. Бу егет белән мәрхүм Феодора арасында тулы канлы мәхәббәт булган. Тик барыбер явызлык кылуда император Феодосий Атилла ханны да уздырган иде. Илчеләр йөзендә Гунстан каласына килмәгән булса, ул боларның берсен дә белмәс иде, биредә исә аның бөтенләй башка яктан күзе ачылды. Хәзер инде ул бу хакта язган хәлдә дә гадел бәһа бирер. Чөнки бераз гына чамалый иде Приск, аның язмалары тарихчы Геродотныкы кебек гасырларга калачак. Тикмәгә генә балта чапкан бетә, ташка язган бетми дип әйтмәгәннәрдер. Аллаһы Тәгалә булган хәлдә, бик ихтимал, Ауропа халкын коллыктан азат итү өчен нәкъ менә шул варвар Атилла ханны җибәргәндер. - Нинди уйга баттың, Антоний? - диде Приск сәкегә утыра-утыра. - Менә шул җәнлекнең тиресен күргән саен Феодора күз алдыма килә, Приск. Ул бит адәми заттан түгел, алиһәләр затыннан иде. Аңа Хода акыл белән гүзәллекне шул кадәр мул итеп биргән иде ки, мин кайчак шикләнеп куяр идем - әллә соң бу җан фәрештәләр затыннанмы? Тик күзгә күренеп яши торган фәрештә. Хәтереңдәме, бер тапкыр бакчада утырган чакта бер сиңа, бер миңа карап алды да: "Мин сезнең икегезне дә яратам, дусларым", - диде? Сине олылап, ә мине йөрәге белән, җанын бирергә риза булып. Мәхәббәтнең никадәр саф һәм керсез икәнен мин Феодора кочагында белдем, Приск. Син әнә китаплар язасын, императорга, чиркәү попларына мәдхия укыйсың, ә менә хатын-кыздагы мәхәббәт нурын күрмисең. Нур чәчеп тора ич алар без ир-атларга, нур! Минем сине рәнҗетәсем килми, Приск, мин сиңа ышанам, син мине аңларсың - саф мәхәббәт корбаны булдым мин. Һәм мин мыскал да үкенү тоймыйм, чөнки мин саф алиһә кочагында булган кеше, Приск, саф алиһә. Мин моңа кадәр җәннәт турында ишетеп кенә белә идем, Феодора кочагында булгач, җәннәтнең ни икәнен беләм - яраткан хатын-кыз кочагы икән ул җәннәт, Приск. Менә син бер китабыңда: "Мәхәббәт булмаган җирдә бәхет тә булмый", - дип язгансың. Мин синең ул юлларың тәмам ятладым. Мин, Приск, дөньяда булган иң якын кешемне югалттым. Минем хәзер эчем тулы сагыш, Приск. Яшисем килми минем. Дивана хәлендә мин хәзер, кая барып бәрелергә белмим. Атама ияреп Гунстанга килүем дә шул хәсрәттән. - Торып-тор әле бераз. Антоний, беләсең килсә, миң дә феодорага гашыйк идем һәм бер дә синнән ким түгел. Ләкин ул гүзәл зат син җүләрне сайлады. Мәхәббәттә хатын-кыз ир-атлардан да самимирәк шул. Гуннар әйтмешли, мәхәббәт ат түгел, йөгән салып булмый. Мин барысын да күрдем, Антоний, күреп тордым - Феодора сине сайлады, син диванага гашыйк булды, син җүләргә тартылды, тәмам утка очкан күбәләк кебек. Иманым камил, ул зат соңгы сулышын алганда да синең исемен кабатлагандыр. Приск ятып торган Антонийның күзләренә карады һәм таң калды. Егетнең ике күзе тулы мөлдерәмә яшь иде. Ул әйләнеп ятты һәм керфек какмый түшәмгә карап тора башлады, ә ике күзеннән тиң яшь бөртекләре тәгәрәште. Бу мәлдә ул, мөгаен, гүзәл Феодораны күз алдында тоткандыр. Шаккатмалы хәл иде, яңа мыек шытып чыккан егет инде дөнья күргән, императорга кияүгә чыккан гүзәл атны үзенә гашыйк итә. - Атилла ханның кызлары да гүзәлләр диделәр. Апам әйтте. Алар бүген барысы да Күркәм хатын йортында булачаклар. Без шунда барачакбыз бүген. Ләкин минем берәүне дә күрәсем килми, Приск, берәүне дә. Тизрәк үләсе иде дә оҗмахтагы Феодора янына китәсе иде. Анда икенче тормыш дәвам итә диләр бит Хрисафәй кебек хәрам атакайлар. - Андагы тормыш минем өчен караңгыдыр, Антоний. Ә менә без бүген Атилла ханның кызлары янына барачагыбызны беләм. Син яшь әле, Антоний, мәхәббәтеңне дә табарсың, насыйбыңны да. Гашыйк та булырсың, өйләнерсең дә... - Әйтәм бит, миңа беркем дә кирәкми, беркем дә. Рәнҗетмә Феодора истәлеген, Приск. Ходайдан курык. - Шәп әйттең тагын үзе, хәтта артыгы белән шәп. Берәү булса ышанып та куяр иде, мин - юк, Антоний. Син мәрхүмә Феодорага тузга язмаган вәгъдәләр бирдең. Шулай бит, Антоний? Син аның алдында изге зат булып кыландың. Бу хәл исә бары тик синең хәйләң иде. Иң гаҗәбе, мондый хәлләр кылган кешеләрне җәмәгатьчелек тә күрми, гадәти хәл итеп кабул итә Әйт әле, ипи тотып ант ит, син Феодораны чынлап та үләр дәрәҗәгә җитеп яраттыңмы? Антоний торып утырды, идәнгә төшеп басты, егетнең күзләрендә яшь кипкән иде инде. - Баскан җиремдә җир йотсын менә, Приск. Мин аны, мәрхүмәкәйне, үлепләр яраттым, үлепләр... - Бәлки син ялгышасындыр, Феодорага булган мәхәббәтең шул чиккә җитеп саф булмагандыр? - Туктал, туктал, Приск! Зинһар өчен туктал! Күрәм ич, син мине аңлардай кеше түгел, мәхәббәткә исәп-хисап аша карыйсың. Ә минем Феодорага булган мәхәббәтем саф һәм эчкерсез иде. Сиңа, әдип, мәхәббәтнең сафлыгын белү өчен үзеңә гашыйк булу кирәк, мәхәббәтнең никадәр олы вә югары хис икәнен белү өчен генә булса да. - Алай булгач, мәхәббәтнең бик олы һәм югары хис ташкыны булуын аңлагач, нигә соң әнә шул олы мәхәббәтеңне җирләргә дә килмәдең? - Мин курыктым, Приск, курыктым. - Яратканда курыкмадыңмы?! Бит гүзәл Феодора бөтен җанын-тәнен һәм илаһи дөньясын ышанып тапшырган иде. Син әле үзеңә иш табарсың, Антоний, табарсың. Тик сиңа Константинопольгә әйләнеп кайту ярамас. Сине анда үтерерләр. Сиңа Атилла җизнәң кул астында калу хәерлерәк булыр. Ә ул сине Римга илче йөзендә җибәрер. Әйе, Һөнәрияне алып кайтырга. Нигә, һич булмас димә. Ә Константанопольдә синең башына бик тиз җитәрләр. - Чынлап та шулай бит, Приск. Атамның анда әйләнеп кайтуы да шикле. - Атаң кайтыр да, килер дә. Ә менә сиңа ярамас. - Карале, Приск. Син үзен Атилла хан кызларының берсенә гашыйк булсаң ни кылырсың? - Чарасыз итмә мине, Антоний. Мин бирегә кыз күзләргә дип килмәдем. Мин монда базилевс үтенече белән килдем. - Димәк, илче. Ә нигә, илченең өйләнергә хакы юкмыни? Сиңа ничә яшь инде?.. Кайчанга кадәр... Приск елмаеп куйды, торып йөреп килде һәм ни сәбәпледер Антонийга җавап бирергә ашыкмады. Чынлап та, нигә, әйтик, Гунстаннан кайтуга кемгә булса да өйләнмәскә?.. Яшең утыздан өстә ич инде, кайчанга кадәр... Тик мөмкин хәлме бу? Мөмкин түгел, әлегә кадәр күңеле тарткан хатынкызны очратканы булмады, ахыры хәерле булсын. Хак Антоний, хак әйтә, кайчанга кадәр буйдак булып яшәрсең?.. - Күр әле, нигә безнең арттан һаман килмиләр? - Килерләр, - диде Антоний һәм тагын сәкегә сузылып ятты. - Рәхәт биредә, Приск. Син әйтмешли, әллә каласы инде. - Туры сүз туганына ярамый, әйтимме үзеңә туры сүз? - Әйт, әйдә, мин барыбер юкка чыккан кеше инде, Приск. - Юк. Антоний, син юкка чыккан кеше түгел, син хатынкыз башына төшкән бәла. Килеш син минем белән, Антоний. Бит син Феодорага беренче тапкыр мәхәббәтең белдергәндә дә үзеңнең ни кылганына ышанмаган идең. Кыскасы, син Феодора белән гашыйклар трагедиясен уйнадың. Ә Феодора, мәрхүмә, сиңа ихлас күңелдән ышанды. Ә инде тора-бара аның ихлас һәм эчкерсез мәхәббәте сине дә әсәрләндерде, һәм син үзең дә сизмәстән елга агышына агып киттең. Башта син Феодораның үзеңә гашыйк булуын зур җиңүгә санадың, хәтта үз күз алдында үзең бер башка үстең. Ә инде теләгеңә ирешүгә, сиңа курку килде. Белсәләр, императорга җиткерсәләр?! Тик саф мәхәббәт барысын да җиңде, чөнки син үзең дә аңа чын-чынлап гашыйк булган идең инде. Ә бит синнән император шымчылары күзләрен дә алмадылар, син һәрдаим алар күзәтүендә булдың. Әмма син инде аларны күрмәдең. Саф мәхәббәт сукыр була ич. Ул арада сукырайган идең инде син, Антоний. Император үзенә хыянәт иткән хатыннан бик җиңел котылды, ә менә сиңа кагылырга теләмәде. Чөнки дәрәҗәсе төшәр дип курыкты. Ахыр килеп, син сарай корты Вигиләй улы идең. Ул синнән башкачарак котылырга уйлады - сине Гунстанга җибәрде. - Бу ни дигән сүз инде, Приск? - Илгә кайтырга уйласаң, Антоний, ниндидер бер могҗизага исәп тотма. Император дәҗҗаллары сине барыбер юк итәрләр. - Бу мөмкин хәлме, Приск? - Әле ничек мөмкин, Антоний, әле ничек мөмкин. Яраткан хатынын мунчада пешергән ир, синең башың чаптыра да чаптыра инде ул, бигрәк тә император йөзендәге ир-ат. Антоний ияген түшенә төртеп шыңшып алды. Приск аны кызганмады һәм уйлап куйды: "Кемне, кемне яраткансың, гүзәл Феодора!" - Шул вакыт бусагада Феодораныкы кебек яшел-зәңгәр эстәге күлмәк кигән, Феодора кебек үк зифа сынлы, мөлаем матур йөзле хатын-кыз пәйда булды. Ул гынамы, чынаяктай ак муенлы да, энҗеләре җемелдәп торган алкалары да, күк йөзедәй зәңгәр күзләре дә Феодораныкы кебек иде. - Саумысез, галиҗәнаплары хөрмәтле Приск! - диде хатын бусаганы атлап керүгә. Приск шундук аңа таба китте, хатынны түргә әйдәде. - Шөкер без, шөкер, түрдән узыгыз, кем дим?.. - Элиана, - диде Антоний яткан җиреннән тора-бара. - Минем апам шул инде, әдип Приск. - Мин сезне алырга килдем, буйдаклар, - диде хатын. - Башта түрдән узыгыз, ханбикә, - диде Приск төчеләнә төшеп. Ә үзе уйлады: "Йа Хода, бу нинди охшау тагын. Бөек грек халкы алиһәсе варвар кулында. Иң гаҗәбе, бу хәл төшендә түгел, өнендә". - Җыеныгыз, әйдәгез. Безне көтәләр, мин болай да азрак соңга калдым, - диде хатын һәм алдан ишеккә таба кузгалды. Алар ана ияреп һавага чыктылар, киң урамга таба юнәлделәр. Приск алданрак атлаган хатынны куып җитте, янәшә атлап китте. - Мин барысыннан да хәбәрдар, әдип Приск. Без сезне көткән идек. Миңа булган хәлләрне Идекәй җиткереп торды. - Мин сезгә җавап табалмыйм, ханбикә. - Кирәкми дә, әдип Приск. Күркәм хатын сезнең белән кызыксынды, сезне илчеләр сафында киләме дип кат-кат сорады. Мин бит монда мәктәп ачтым, барысын да укытам. Теләгәннәрне, әлбәттә. - Беренче укучыгыз Атилла хан булдымы? Хатын барышлый гына Прискка күз төшереп алды һәм үзалдына елмаеп куйды. Приск аның гәүһәр муенсасына, алтынга буялган бауларын чалыштырып бәйләгән аяк киеменә, асыл ташлар тезгән калфагына карап алды. - Атилла хан да укыды, әдип Приск. Ул мина әйтте: бер тел белү бер байлык, ике тел белү ике байлык, өч тел белү өч байлык дип. Мин дә гуннар телендә сөйләшергә өйрәндем. Атилла хан хәзер Рим илчеләре белән дә, грек илчеләре белән дә алар телендә сөйләшә. Атилла ханга тылмач кирәкми, әдип Приск. - Сезнең белән нинди телдә сөйләшә?.. - Минем белән, әдип Приск, Атилла хан мәхәббәт телендә сөйләшә. Инде канәгать калдыгызмы минем җаваптан? - Кичерә күрегез, ханбикә, мин сезне һич тә үпкәләтермен дип уйламаган идем. Беләсегез килсә, варварларның да язулары бар. Мин бу хакта элек-электән белә идем, ханбикә. - Атилла хан ниндирәк кеше? Юмартмы, усалмы?.. - Атилла ханның Гунстанга килгән һәр кешене бүләкли торган гадәте бар, әдип Приск. Ханга ошасагыз, сез дә буш кул белән китмәссез. - Миңа бүләк кирәкми, ханбикә. Мин гуннар тормышы белән кызыксынам. Мине гаҗәпләндергәне шул, ханбикә, бу халык империя кадәр империянең йөрәгенә кереп утырды. Гуннарны күргәч, мин шуңа инандым, алар да безнең кебек үк кешеләр икән. Ә император Феодосий миннән гуннар турында тулы мәгълүмат көтә. Һәм мин бары тик дөресен генә язармын. - Дөресен языгыз, әдип Приск. Ахыр чиктә язучы гадел булырга тиеш. - Вигиләй чынлап та сезнең атагызмы? - Минем атам, әдип Приск. - Мин ханның уң кулы, ярдәмчесе, әдип Приск. - Мин сезгә баш иям, ханбикә. Рим илчеләре үзләре белән весталка Һөнәрияне дә алып килергә тиешләр иде кебек. - Ләкин алып килә алмаганнар. Хан алар белән бу хакта үзе сөйләшер. Антоний әйтә, Феодорага сез дә битараф булмагансыз дип. - Яшермим, булды андый гөнаһым, ханбикә. Әмма гүзәл Феодора сезнең энегезне сайлады, ханбикә. - Һәм ялгышкан булып чыга. Хатын-кыз мәхәббәттә ихласрак шул. Аларны Идекәй куып җитте, бер аяктан атлап китте. - Ханбикә, озак йөрисез, анда барысы да әзер инде, - диде ул һәм каян килеп чыккан булса, шулай ук китеп тә барды. - Ашыга төшик, әдип Приск. Әйтеп калыйм, мин сезнең ни өчен Гунстанга килүегезне беләм. Сенатор Максимин ничеккенәләр булса да Атилла ханны Көнбатыш Римга юнәлтергә тиеш. Шулаймы, әдип Приск? —Сез күрәзәчеме әллә, ханбикә? - Күрәзәче, әдип Приск, - диде ханбикә Элиана һәм адымын тагын да тизләтте. Алардан калыбрак атлаган Антоний куып җитте. - Кая болай чабасыз? - Соңга калдык. Антоний, соңга калабыз... Әйе, Византия илчеләренең максатлары Атилла ханның явын көнбатыш Римга юнәлтү иде. Тик моңа ничек, нинди юллар белән ирешергә? Әдип Приск белми иде. Император Феодосий да әллә нинди дәрәҗәсенә хас булмаган этлекләр эшләп ята икән, бу хакта әдип Приск Константинопольдә үк аз-маз хәбәрдар булса да, моңа ук барып җитмәс, император кадәр император болай ук түбән тәгәрәмәс дип уйлаган иде. Әйе авырга килер сөйләшүләр сенатор Максиминга, Хак, Максимны ихтирамга лаек кеше, варварлар телендә сөйләшә, әмма нигәдер тылмач Вигиләйне дә үзеннән калдырмады. Әллә соң Прискка да шушы гүзәл хатын аша Атиллага йогынты ясатасымы?.. Тик булмас хәлдер. Сәясәттә Атиллага хатын-кыз берни түгелдер. Ир-ат ич ул, чын ират. Аннары бар хатыннардан туган балаларны да Күркәм хатын тәрбияли. Әмма Элиана үз улын үзе тәрбияли, диде Антоний. Бер уйлаганда грек хатыны тарафыннан бу да җиңү, әлбәттә. Димәк, гуннарда хатын-кыз да исәптә һәм Атилла хан хатыннары сүзенә дә колак сала икән. Идекәй кадәр Идекәй әнә, чит кеше, Атилла хан киңәшчесе. Ни әйтте әле аңа Идекәй: "Яратмыйм империядәге тәртипләрне, чиновниклары налог-налог дип теңкәгә тисәләр, епископлары акыл сатып тинтерәтәләр, гәрчә күп нәрсәгә үзләре үк ышанып җитмәсәләр дә", - дип әйткән иде. Аннары аңа шушындый хатын туры килсә, валлаһи, өйләнеп тә куяр иде. Күпме буйдак булып яшәргә була? Тик әллә нигә гаилә корасы килми Прискның. Чөнки әтисе белән әнисе еш кына эт белән мәче кебек юк кына нәрсә өчен дә талашып китәрләр иде. Хак, тора-бара барыбер татулашырлар иде, соңра пар күгәрченнәрдәй гөрләшә башларлар иде. Ләкин ата-ананың татулашыр мәлләре түгел, күбрәк ачуланышкан вакытлары күңелгә авыр таш булып ятып калган иде. Бер тапкыр ул әтисенә: "Нигә шулай тәмсезләндегез инде?" - дигәч, әтисе: "Хатын белән талашуның үз тәме бар, өйләнгәч үзең белерсең", - дип кенә котылган иде. Хәйләкәр иде әтисе, җәтмәсенә еш кына яшь кызларны да эләктергәләр иде, мөгаен, әнисе әтисенең әнә шул мутлыкларын яратып бетермәгәндер. Кыскасы, Прискның моңа кадәр өйләнмәве, башлы-күзле булмавы, атасы белән анасы тормышын күреп үсүдән килә иде. Хатын-кызга ул һәрчак шикләнеп карады, аның иреген урлар кебек иде алар аңарга. Аларны ясауда чынлап та аз-маз җен катнашкан дип уйлый иде, гәрчә моңа диндарлар фәлсәфәсе итеп кенә караса да... Барган җайдан Приск үз кырында титаклаган Антонийга күз ташлап алды. Егет елмая-көлә атлый, мут күзләре тирәякта. "Ә бит син, Антоний, һичкем кичермәстәй хыянәткә барган кеше, бәлки сине биредә янә бер корбан көтәдер", - дин уйлап куйды. Әйе, бик ихтимал, бәлки үлемдер дә. "Император Феодосийның җәза җәтмәсе чит илләрдә дә җитәрлек", диде аңа Максимин. Нигә алай диде микән? Әйе, Антоний турында сөйләшеп баралар иде бугай. Кем белә үзенең кайда, кем кулыннан үләсен. Мәрхүмә Феодора үзенең үлемен кайнар булы мунчада булыр дип күз алдына да китермәгәндер. Бу җәзаны ана Аллаһы Тәгалә җибәргәндер дип кем уйларга кыяр?! - Йә, кайчан җитәбез инде өлкән хатын йортына? - дип сорады тәмам хәлсезләнә башлаган Антоний. Приск аңа каерылып карап алды. Ыспай киенгән иде егет. Кызлар күзе төшмәслек тә түгел шул. Матур, акыллы булырга тырыша. Ә менә егетләргә чын бәһане ир-ат бирә, дөнья күргәнрәк ират, бер дә хатын-кыз түгел, хатын-кыз ир-атка бәһа бирүдә һәрчак, ким куйганда, бик нык ялгыша. Әйтик, Приск өчен бу егет бер тиен бакыр да тормый иде. Бер сүз белән, туып килгән сорыкорт. Ә андыйлар империядә буа буарлык. Приск исә аксөякләр нәселеннән иде. Җиде буын бабасы аксөяк булган. Аксөякләр исә сәясәттә генә түгел, тормышта да алданрак уйлап куючан булалар. Хак, алар да ялгышкалыйлар, чөнки алар да адәм балалары. Ләкин яман эшкә керешкәндә алар барысын да исәпкә алалар - ни белән бетәсен дә, киләчәк буыннарга кылган яманлыкның тәэсирен дә. Хак, Приск та ялгышкалады, әллә нинди яман эшләргә катнашып китә язды, әмма вакытында тыелып кала белде. Соңыннан үз-үзен аклагандай: "Мине бу яман эштән Аллаһы Тәгалә үзе саклады", - дияр иде. Илчеләр уздырырга тырышкан сәясәткә аның бернинди дә мөнәсәбәте юк иде. Әмма хәрам атакай Хрисафәй җибәргән алтын турында аз-маз хәбәрдар иде. Ни өчен нәкъ менә Вигиләйгә бирә Хрисафәй бер янчык алтынны. Аңа бу хакта сенатор Максимин әйтте, һәм бик зур сер итеп: "Безнең моңа бер катнашыбыз да юк", диде хәтта. Дөресен генә әйткәндә, әхлакый яктан килгәндә, гаделлек гуннар ягында иде. Империя сәясәтчеләре гуннарны нинди каһәрләр белән генә каһәрләмәсеннәр, гуннар дигән халык Ауропа халкын коллыктан азат итәргә килгәннәр. Сәясәттә сукыр булмаган кешегә моны гына аңларлык иде, әлбәттә. Ләкин империя теше тырнагы белән яшәргә тели, тик соң инде, моны әдип Приск эче белән генә түгел, мантыйки бер алтынчы сиземләү вә тоемлау җепселләре белән дә күзаллый иде. Коллар иле буларак Рим таркалу алдында тора. Әмма Византия яшәр әле кебек, чөнки коллыктан баш тартты, гәрчә идән астыннан булса да Римда коллар белән сәүдә итү барса да. Янә бер яңалык Приск өчен. Гуннарда хөкемдар юк икән. Һәр гөнаһ кылган гун үзе кылган гөнаһның зурлыгына карап үзенә-үзе җәза бирә икән. Әйтик, гөнаһы зур булмаганда битенә бер тапкыр пычак белән сыза, ике булса ике, өч булса өч. "Шуның өчен гуннар арасында тәмам битләре телгәләнгән кешеләрне дә очратырга була", диде Максимин. Ә бит ниндидер римлының кылган гөнаһы өчен үз битенә үзе яра ясауны күз алдына китерүе дә кыен хәтта. Алар ниндидер тар урамга килеп керделәр. Кая карама хатыны-кызы, баласы-чагасы капка төбенә чыгып утырган: балалар уйный, хатын-кызлар гәп тоталар, ә арырак малайшалай шар сугышлы уйный, берише казык ярышы уены белән мавыккан. Яшь-җилбәзәк исә урам башындагы чишмә буендагы чирәмдә әллә бииләр, әллә әйлән-бәйлән уйныйлар шунда, һәр йорт каршында ат бәйләргә аркылы юан булмаган агач сузылган, агач баганаларга ныгытылган. Күреп алды, дөресрәге күзенә чагылды, ниндидер ишегалдында гун хатыны бия сава. Әнә шул бия сөтеннән гуннар кымыз ясыйлар, имеш, шул эчемлек ир-атның күңелен күтәрә, имеш. Ул җыйган мәгълүматлар дөрес булса, бу халык Җаек, Идел елгалары буйларында көн күргәннәр, имеш. Шуннан ала килүләре икән. Бер сүз белән гуннарны баскынчылар дип тә атарга мөмкин. Ләкин гуннарның биредәге тормышлары белән таныша башлагач, алай дип язарга да, әйтергә дә кыймады Приск. Бер уйлаганда бу халык чынлап та Ауропаны колыктан азат итеп ята иде. Мәңгелек Римны тезләндерә-тезләндерә. Иң гаҗәбе, диңгез буйлап кораблар белән дә түгел, ә ике һәм дүртәр, алтышар тәгәрмәчле арбалар белән Ауропага кадәр килеп җитә бу халык; ниндәен таулар, елгалар аша кичә-кичә. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Биек-биек Сармат тауларын үткәннәр, Дунайны кичкәннәр, хәзер әнә Римның үзенә яныйлар. Кем моңа ышаныр?! Әйтик, Бөек Константин чорларында моны күз алдына китереп тә булмас иде. Хәзер исә әнә шул ярым утрак, ярым күчмә тереклек иткән халык Ауропа уртасында үзенә башкала күтәргән. Искитмәле хәл. Һәм мең еллык тарихы белән горурланган грек язучысы әнә шул халыкның башкаласына илче йөзендә килде. Ул гынамы, ил ханының өлкән хатынына кунакка бара. Күр инде, һәр йорт алдында ике-өч йөгәнле ат тора. Димәк, гуннар җәяү сугышмыйлар гына түгел, җәяү йөрмиләр дә, кирәк җиргә һәрчак ат менеп чабалар. Тагын да сәере, атта йөрүдә, хатын-кызлары да бер дә ир-атлардан калышмыйлар. Элиана әйтүе хак булса, шуңа күрә сөйләм телендә ир-атны хатын-кыздан аерып карау юк. Димәк, барысы да тигез хокукта. Кайчан, кайсы гасырларда ирешер Ауропа бу тигезлеккә?! Сорау урынына сорау туды грек язучысы Приск башында. Менә, ниһаять, Күркәм хатын йортына да килеп җиттеләр. Идекәй аларны капка төбенә үк каршы чыгып алды һәм кунакларны эчкәре әйдәде. Кунаклар эчкәре үтүгә, капкаларны яптылар һәм Приск Атилла ханның өлкән хатыны өенә карап хәйран булды. Күз алдында өй түгел иде, ниндидер әкиятләрдә генә була торган сырлап, франтунлап ясалган болдырлы, төрле төсләргә буялган сихри өйне хәтерләтә иде. Ханбикә аларны болдырга чыгып каршы алды. Аның артыннан ук көмеш табакка салып йөзем җимешен хәтерләткән, балда катырган моңа кадәр Приск күрмәгән ризык китерделәр. Гадәт буенча кунакларның һәммәсе дә әнә шул баллы һәм тел йотардай ризыктан авыз иттеләр. Идекәй кунакларга: - Гуннарда бу ризык чәкчәк дип атала, - дип әйтте. Чәкчәк дигән ризык чынлап та тел йотарлык тәмле иде. Приск авызында бу тәм өйгә кергәч тә бетмәде. Өй ике катлы иде, өлкән хатын табынны икенче катка хәстәрләгән. Икенче катка күтәрелүгә, ханбикә түр якка узды, утырды һәм кунакларга урын күрсәтте. Барысы да табын тирәли утырышкач, Идекәй өлкән хатын белән һәммәсен дә таныштырып чыкты. Приск исеме чыккач, ханбикә аңа текәлебрәк карап алды һәм шактый кырыс иреннәрендә елмаю кебек нәрсә хасил булды. Ханбикә янәшәсендә ике чибәр кыз утыра, алар хуҗабикәгә ни сораса шуны китереп торалар. Кызларның чәчләрендә зәңгәр тасма белән аралаштырып үргән көмеш тәңкәләр, түш хәситәләрендә дә, кайберләренең хәтта күлмәк итәкләрендә дә. Кызлар кузгалып киткәндә тәңкәләр матур итеп зеңләп куялар, әнә шул зең кисәк күңелне җилкендереп куя. Кызларның аякларында кызыл итекләр. Әнә шуларны күрде-күзәтте дә Приск ни өчендер: "Кыргыйрак күренсәләр дә кызлары чибәр икән", - дип уйлап куйды. Кызларны күздән кичергәч кенә, Приск өлкән хатынның йөзенә бакты. Чынлап та өлкән иде инде хатын - маңгайлары җыерчыклар белән ермачланган, әмма күзләре елтырый, матур иде. Язучының үзенә карап торуын күреп, ханша да аның күзләренә туры карады. Каравы булды, Прискның аркасы тирләп чыкты. Һәм: "Сихер бардыр бу хатында", - дип уйлап куйды. - Илче Приск, безнең халык та язмалы. Хәзер әнә грек китапларын укырга өйрәнеп киләбез. Улларым гына түгел, кызларым да грекча укый да, яза да беләләр. Элианага рәхмәт, ул укытты, ул өйрәтте. - Мин туннарның гореф-гадәтләрен белмим. Хөрмәткә ия ханбикә, миңа бу хәлдә ярдәм итсәгез иде, - диде Приск. - Гуннар да римлылар кебек кеше янында кеше, әдип Приск, - диде өлкән хатын өчен яшь ханбикә Элиана. - Ханбикә, өлкән хатын буларак, сезгә кызларын күрсәтәчәк, чәчкә кебекләрен. - Якындагылар аның үз кызлары түгелмени, ханбикә? - Болары каравыш кызлар гына, Приек, үзенекеләр җыеналар гына әле. - Мин чынлап та гуннарны аз беләм икән шул, ханбикә. Ә сез өйләнегез. Тотыгыз да Атилла кызларының берсенә өйләнегез. Әйтик, Таңчулпан атлысына. Җырлый ул, сандугач кебек сайрый, җитмәсә күз алмастай чибәр. Чынаяк кебек ап-ак тәнле, күк йөзедәй зәңгәр күзле. Акыллы, грекча миннән дә ким сөйләшми, китаплар укый, борынгы грек тарихы белән кызыксына. - Болар барысы да сезнең тарафтан кылынган гамәлләр булса кирәк, ханбикә. Күрәм ич, өлкән хатын да сезгә рәхмәтле. Мин сезгә ышанам, ханбикә. Без сездә кунакта, суга ташласагыз да, утка атсагыз да Антоний белән безнең язмышлар сезнең кулда, - диде Приск уенын-чынын бергә кушып. Гуннарны кайбер Рим язучылары кыргыйлар дип күрсәтергә тырышалар. Минем сезнең сәяхәтнамәләрегезне укыганым бар, әдип Приск, Хак Тәгаләне язарга омтыласыз. Ялганны - ялган дип ачасыз, хакны - хак булуын расларга тырышасыз. Мин бу хакта өлкән хатынга да әйтел куйдым, акыллы булырга тырышмагыз, Атилла ханның уллары да, кызлары да грек телен начар белмиләр. - Минем дә сездән сабак аласым килеп китте әле, Элиана. Тик, зинһар гафу итә күрегез, якташым, мин һич тә туннарны рәнҗетергә теләмим. Киресенчә, мин бу халык өчен горурланам. Бөтен Азияне үтеп, Ауропа үзәгенә башкала күтәргән халыкны мин каһарманнар дип атар идем. Гәрчә миңа алай язарга кушмасалар да. - Мин бераз чамалыйм, әдип Приск, сез укучыларыгызны Атилла ханның яшь хатыны Элиана турында язып шаккатырырга исәбегез кебек. Тик кисәтәм, язмагызга ялган керсә, сезгә миннән фатыйха юк. - Ышаныгыз, мин гуннар турында бу каланы күрмәгәндә йә начар фикердә түгел идем, ханбикә, һәм мин бары тик биредә күргәннәрне генә язачакмын һәм әлбәттә инде ишеткәннәрне. Шул ук вакытта беләм, биек-биек таш диварлар белән ныгытылган калаларны корбансыз гына алып булмый, ханбикә. Шушы төбәкләргә килеп җиткәнче гуннар шактый югалтуларга дучар ителгәннәрдер. - Сугыш кырында бер генә дошман була, әдип Приск. Бу Атилла хан сүзләре, сугыш кырында йә син дошманны, йә ул сине үтерә. Шуның өчен сугыш дип атала да инде ул. Ләкин Атилла хан атасы васыятен үтәргә килә монда - Ауропаны коллыктан азат итәргә, һәм ул аңа ирешер, әдип Приск, ирешер. Мин аңа ышанам. - Ләкин мин Атилла ханны яманламыйм, ханбикә, яманларга җыенмыйм да. Мин беләм, Атилла хан бирегә гаделлек китергән, аның кордашларын, туганнарын, канкардәшләрен Германрих король кебек кансызлар Римга коллар итеп сатып ятканнар. Атилла хан әнә шул җантауарлар сәүдә юлына аркылы төште. Бу җиһангирны гасырлар аша гына аңласалар аңларлар, гасырлар аша гына. Аңламый калулары да бар, чөнки кешелек тарихы исә әлегә көчлеләр кулында. Мина хәзер 33 яшь ханбикә, мин Гайсә яшендә, ачы хакыйкатьне шактый күрдем мин, энегез Антоний кебек баш алып гашыйк булырга да җыенмыйм. Соң инде миңа, баш китәрдәй мәхәббәт арбасына утырырга, соң, ханбикә. - Мәхәббәт, кемгә булса гашыйк булу бары тик Хода кулында, әдип Приск. Мисал өчен менә мин, мин - Вигиләй кызы, дәрәҗәле чиновник кызы, укымышлы, һич тә уйламаган идем варварларның илбашына гашыйк булырмын дип. Ә бит булдым, кияүгә чыктым, гәрчә хатыны булуын белсәм дә. Ашап утырыгыз әле, Приск, сөйләшә-сөйләшә ашап утырыйк. Антоний әнә барысына да җитешә. Менә монысы бозау ите, бусы ат ите, бусы кошныкы, күркә ите дә бар, балык та. Әйтсәм әйтим инде, әдип Приск, гуннар ит ашарга яраталар. Камыр ашын алар гомумән төнәтмәләр табынына гына куялар. Антоний, Антоний дим, бирәндәй күп ашама, тиздән төнәтмәләр килер, төче-мөче, чәкчәк... Чәкчәк гаҗәеп тәмле ризык, ханбикә, искитмәле, ошады ул ризык безгә. - Татлы ашлар килгәннән соң без аулак өй ягына чыгарбыз. Менә шунда кызлар үз һөнәрләрен күрсәтерләр, биергә чакырырлар. - Мин барысыннан да җитешеп утырам, апа җаным, - диде Антоний. - Ат итен күбрәк аша. Гуннар атланмаган яшь атны гына табынга суялар. Тешләрең нык булсын дисәң, ат ите аша, Антоний. Ату күрәм, бер тешең югалткансың кебек. - Сөйгән җанашым үлгәннән соң төште ул тешем, апам кайгыдан. Атна буена авызыма ризык капмадым. Тешем кысып яттым... - Нигәдер теге эчемлекләре юк, кымыз диләрме әле? - диде Приск сүзне икенчегә борырга теләп. - Гуннарда хатын-кыз табынына ни хәмер, ни кымыз куймыйлар, әдип Приск. Бу бик җитди шәкель, язмаларыгызга бу хакта язарга онытмагыз. - Кисәтеп куюыгыз өчен, рәхмәт, ханбикә. - Һәм онытмасагыз иде, сез бүген өлкән хатын кунаклары. Иртәгә, бик ихтимал, Атилла хан сезне үзе кабул итәр. Өлкән хатын турында сүз чыккач, Приск иң түрдә утыручы өлкән ханбикәгә күз төшереп алды. Өлкән ханбикә кыска җиңле камзул астыннан, озын җиңле сары атлас күлмәк кигән. Камзул якаларында асыл ташлар. Башындагы очлаеп килгән калфагында да зур гына энҗе ташы. Баш бармак башы хәтле, килешеп, күзне тартып тора. Гәүһәр таштан ясалган камзул төймәләре эре, бөтен түшен каплаган. - Базилевс илчесе Приск Гунстанда беренче тапкыр икән, Элиана, - диде өлкән хатын, чокырындагы төнәтмәне тәмләп куйгач. - Әйт син аңа, Элиана, татлы табыннан соң без татлы кызлар янына аулак өйгә төшәрбез. Ял итәрбез, тамаша карарбыз. Күп тә үтми алар беренче катка төштеләр, аулак өй дигән залга керделәр. Аулак өй зур иде, идәннәрдә тоташ келәм - йомшак киез келәм. Кунакларны һәм чакырылган егетләрне стена буена куелган эскәмияләргә утырттылар, ул да түгел, түр яктан аларга каршы шактый чуар киенгән кызлар чыгып утырдылар. Башта кызлар Прискка барысы да бер матурлыкта күренделәр. Әмма тора-бара бер-берсеннән аерыла башладылар. Чибәррәкләре алгарак чыктылар, һәм кинәт аның карашы бер кызда тукталды. Шулчак быргы кычкырды, көйчеләр кыл тарттылар, кыл тартучы үзәк өзгеч нечкәлек белән көен тәмамлауга, дөмбердәтеп думбра кактылар. Әнә шуннан соң гына, думбра туктагач кына, кечкенә мәйданчыкка бер гүзәл чыгып басты. Шактый буйчан һәм озын муенлы иде кыз, ул бермәлгә генә башын кырын салып торгандай итте дә, кыл тартучыга ияреп, җырлый башлады. Җыр башлануга ук күңел җепселләре зеңләп китүен тоеп, җаны-тәне белән шым булды Приск. - Кем бу? - дип сорады ул янәшәсендә утырган Элианадан. - Өлкән хатынның төпчек кызы. Таңчулпан атлы. - Нинди мәгънәне аңлата Таңчулпан? - Безнеңчә Венера йолдызы. Таң йолдызы, димәк. - Шаккатмады хәл, ул хәтта безнең Венерага ошаган. Елмаюларына хәтле мөлаем һәм килешле. Күлмәге дә башкаларныкы кебек төрле тәңкәләр белән чуарланмаган, грекларча киенгән. Сезнең мәктәпме? - Минем тәрбия, - диде Элиана башын чөя төшеп. - Ул бик яхшы укый, яза, хәтта шигырьләр яза, җырлар диюем. Көйчеләр янә бер дәртләнеп, көйләп алдылар һәм тынып калдылар. Кыз икенче җырын башлады. Шул мәлдә өйгә, гүя сандугач керде. Кызның беренче тавышыннан ук Прискның аркасында бала йоннары кузгалып куйгандай итте. Ул ни әйтергә белми, әсәрләнгән бер халәттә, кызның тавышына мөкиббән китеп, авызын ачып тыңлады. Искитмәле хәл иде. Кыздагы моң, тавышы, кыз күкрәгеннән чыккан сихри көч аны тәмам сихерләде, чарасыз итте. Мондый хәлдә калганын хәтерләми, кичереше аны тетрәндерде, күңелен актарды һәм эчке бер кинәнүдән әле Антонийга, әле Элианага карап алды. Күрәләрме, ишетәләрме - әллә соң ул гына кичерәме бу хисне? Аның хиссияти соклануын кемгә булса җиткерәсе, әйтәсе килде. Иллә күршеләре дә кызны бик тә бирелеп тыңлыйлар иде шул. Җыр бетте. Кыз эчкәре кереп китте. Ай күрде, кояш алды кебек килеп чыкты. Приск хәтта кыз артыннан кузгалгандай итте, ләкин соңгы мәлдә тыелып калды. - Бу мөмкин хәлме, мөмкин хәлме, ханбикә! Бу бит талант, сандугач үзе бит бу кыз. Күр инде, күр, никадәр моң һәм сихри көч бу тавышта. Бу кыз император сараенда җырларга тиеш. Антоний, безгә бу кызны Константинопольгә алып китәргә кирәк. Ишетәсеңме, Антоний дим! - Апа әйтә, кыз кияүдә түгел, тот та алып кит. Ләкин башта бу кызны куып тотарга кирәк икән. Чын мәгънәсендә куып тотарга. - Ничек чын мәгънәсендә? - Ничек куып тоталар качкан кешене?.. - Башта куып тот син аны, Антоний, - диде Элиана. - Миңа тимә, апам, мин мәңге өйләнәсе кеше түгел, мәңге! - диде Антоний, күзләрен яшерергә теләгәндәй түбән карады. - Алайса сез өйләнегез, Приск. Буйдак бит сез, буйдак. - Хикмәт, - диде ни әйтергә белми аптырап калудан Приск. - Тамаша. Бу мөмкин хәлме, ханбикә? - Нигә мөмкин булмасын ди. Кызга унтугызынчы яз китте, ә ул һаман үзенә тиңне табалмый, егетләр сайлый. Визигаст король угылы Даһкар да сорап караган иде, куганда тоттырмады. - Ничек тоттырмады? - Гуннарда кызны Кыз туенда куып тотып өйләнәләр, әдип Приск. - Һоп, моны ничек аңларга инде? - Ук аткан ераклыкта кызны куып тота алсаң - кыз синеке, өйләнә аласың, инде шул арада куган кызны тота алмыйсың икән - үзеңә үпкәлә. Димәк, кыз сиңа кияүгә чыгарга теләми. - Бу бит... - Кыргыйлык, шулаймы Приск? Ләкин гадел була. Кыз теләгән егетенә генә кияүгә чыга. - Димәк, грекларга гун кызларына өйләнү хыял гына булып калачак. - Ә сез аны башта куып карагыз. Приск дәшмәде, тамашаны карый башлады. Көйчеләр көй тарталар, бериш кыз җиңел генә тыпыр-тыпыр бииләр, әле күбәләк кебек очып баралар сыман, әле бер урында бөтереләләр. Кызлар артыннан егет белән кыз биеде, ишләшеп, бер-берен куа-куа. Егет кызны куа, ә ул егеткә тоттырмый. Менә-менә җитәм, менә-менә тотып алам дигәндә генә кыз егеттән янә ычкынып китә. Прискның күз алдына ап-ачык булып Таңчулпанны куганы күз алдыңа килде. Имеш, мәйданчыкта кызны куучы ул икән, качып баручы кыз Таңчулпан икән... Ахыр кызлар чыр-чу килә-килә ниндидер түгәрәк уены уйнарга керештеләр, һәр кыз үзенә егет сайлады, ни күзе күрсен, юраганы юш килгәндәй аның каршына Таңчулпан килеп басты. Үзе елмая, үзе саф грекча: - Мин сезне әйлән-бәйлән уйнарга дәшәм, - диде. Әйе, нәкъ менә гап-гади итеп, грекча дәшәм, диде. Кыз аңа нәфис кулын сузды, Приск кызның нәфис кулына кулын салганын сизми дә калды. Кызның кулы шул кадәр йомшак һәм мамык кебек җиңел тоелды ки Прискка, ул ничек торып басканын, кызның биленә кулын салганын сизми дә калды. - Алай түгел, - диде аңа гун кызы, сак кына аның кулын нечкә һәм зифа биленнән алды. Кызның биле нечкә һәм уйнап торганын ул аның биленә кулын салу белән үк тойган иде. Алар ниндидер уеннар уйнадылар, көлештеләр, күзгә-күз карашып алдылар. Хикмәт, кызның кулыңнан алуга ук Приск үзендә ниндидер моңа кадәр сирәк була торган җиңеллек тойган иде. Уен беткәч тә ул аның кулыннан җибәрми торды. Ә көйчеләр Һаман уйныйлар, ә аның күзләре кыз күзендә. Шулчак Приск янына Идекәй килеп басты. - Ханбикә сезне өске катка ашка дәшә, - диде. - Мин Таңчулпан күтәрелсә генә менәм анда, Идекәй кордаш, - диде Приск. - Таңчулпан, алып мен кунакны анаң янына, ул анда сезне көтеп утыра. Табынны яңабаштан хәстәрләделәр. - Карале, Идекәй кордаш, - диде аңа Приск кыздан бераз кала төшеп. - Минем бу гүзәлне тагын тыңлыйсым килә. - Өйлән син ана, менә мин өйләнгән кебек. Өйлән дә җырлат. - Атилла хан моңа барыр дисеңме, Идекәй кордаш? Барырмы дим?! Барса, билләһи дип әйтәм, өйләнер идем. Сора әле, Идекәй кордаш, чыгар идеме икән миңа кияүгә? - Сорама син аңардан, ул сиңа барыбер өзеп кенә җавап бирмәс. - Нигә алай дисен. Идекәй кордаш? - Чөнки гуннар кызларга Кыз туенда аларны куып тотып өйләнәләр. Ләкин башта син бу гүзәл затны анасыннан сора, аннары атасына барып тез чүгәрсең. - Кирәк икән, ятып, ятып сорармын, Идекәй, ятып. Зинһар миңа бу эшемдә ярдәмчем бул. Игелегең онытмам, Идекәй кордаш. - Уйнап сөйләвеңме, болай гынамы? Бүген эчермәделәр дә кебек үзегезне, - диде Идекәй һәм икенче катка күтәрелүгә, кызның кулыннан алды да өлкән хатын янына килде. Килде дә бер тезенә төште. - Анакай, сезнең төпчек кызыгызны, безнең сандугачыбызны император илчесе әдип Приск кияүгә сорый. Шартларын китереп ризалыгыгыз бирсәгез, егетне бәхетле итәр идегез. Онытмадым, анакай, кайчандыр мине дә шулай бәхетле иткән идегез. Өлкән хатын утырган җиреннән күтәрелми генә, бармак изәп кенә үз янына Прискны дәшеп алды, теге каршына килеп баскач, егетне баш-аяктан күздән кичерде, аннары торып басты һәм кыз белән егетнең кулларыннан алды да битләрен биткә куеп, яшьләрнең кулларын кушучына алды һәм: - Фатиханы бер мин генә түгел, атасы да бирер, - диде. - Димәк, сез риза, анакай, - диде Идекәй. - Риза, балакай, риза, - диде өлкән хатын һәм күзләренә йөгергән яшьне сизми дә калды. - Иртәгә аталарына кереп фатиха алырлар, аннары Кыз туе. Ә хәзер, табынга утырып, капкалап алыгыз да саубуллашырбыз, соң инде. Идекәй әдип Прискның кулыннан алды, табынга утыртты. - Әллә нинди киртәләр тудырмакчы бугай бу өлкән хатын Идекәй. Бирмәсәләр, мин бу кызны урлап алып китәм. Идекәй аның күзләренә карады һәм эчке бер канәгатьләнү белән елмаеп куйды. - Сөйләмә тузга язмаганны, Приск. Син башта аны куып тот. Җәйран бит ул. Ул кызны күпләр куып карадылар инде. Берсеннән дә тоттырмады. Приск башын иде, бертын дәшми торды. - Син хаклы, Идекәй дус, мин аны куып тота алмам. Аннары буш хыял гына булыр кебек миңа бу хәл. - Бер дә исең китмәсен. Мин дә яшь хатыным куып тоттым. Һәм Кыз туенда. Мин дә тота алмам дигән идем, үзе тоттырды. - Ул сине яраткан булгандыр. Ә мин?! Мин кем бу кызга, хан кызы ләбаса ул, иркә, үҗәт булса кирәк. - Тотарсың син аны, Приск, тотарсың. - Тота алмасам? - Тота алмасаң, әдип Приск, Константинополенә хатынсыз гына кайтып китәрсең. - Мин аны тотармын, Идекәй, җан фәрманга йөгерермен. Егет чакта иң шәп йөгерүчеләрдән идем. - Сиңа хәзер тынычланырга кирәк, Приск. Кайт та бер чокыр шәраб җибәр. Тынычлан. Югыйсә, юк хыял белән саташам дип барысыннан да ваз кичүең бар. Чөнки, туганкай, син түгел, мин дә синең бу кызны куып тота алуыңа ышанып җитмим. Әйтәм бит, Таңчулпанга кызыгучылар бер син генә түгел. - Хан кызы, шулаймы? - Юк шул, хан кызы булганы өчен генә түгел. Өч-дүрт телдә сөйләшә, укый, кече балаларга дәрес бирә. - Миңа кинәт кенә әллә ни булды, Идекәй. Әйтерсең лә Ходай үзе кавыштырды безне. Күрүем булды, йөрәк түремә кереп утырды ул кыз. Буласына ышанмыйм, ә күңел җилкенә, ана тартыла. - Мәхәббәт угы кадалган синен йөрәгеңә, Приск. Алай да өметне өзмик. Анасыннан ризалык алдык, хәзер чират атасына. Кызга атасы баш. Гуннарда шулай, кызмы ул, малаймы атасы сүзеннән чыкмый. - Бәхәссез, ата сүзе аткан ук. Ул хәл бездә дә шулайрак. Тик менә куып тотуы гына шикләндерә. - Тик белеп торсаң иде, кыз үзе риза булмаса, Атилла хан аны көчләп кияүгә бирмәячәк. Ачкыч кызның үзендә, әдип Приск. - Ханны начар кеше димәделәр диюен... - Ул сине ошатыр. Сине каршы алырга яшь хатынын махсус җибәрде. Әйдә, капкала да кайтыйк. Иртә кичтән хәерлерәк, бәлки әле иртәгә барысын да ашмас хыял дип онытып та куярсың. ...Кунак йортына кайтканда Идекәй аз сөйләште, әмма өй янына җиткәч, өйгә кадәр озата керде һәм хезмәтчедән берәр чокыр шәраб сорап алды. Хезмәтче кунак бүлмәсенә корсагы тирләп торган бер чүлмәк шәраб китереп куйды, киптергән җиләк-җимеш калдырды. Идекәй көмеш чокырларга чүлмәктән шәраб койды һәм чокырны Прискка сузды. - Беләсең килсә, Приск якташ, ул кызны Аэцәй дә куып караган иде. Тоттырмады. Җәйран урынына чапты. Әй гарьләнде дә соң Аэцәй, үлепләр гарьләнде. Атилла ханның киңәшчесе ич. Бергә үскәндәй үсәләр, бәйгеләрдә дим. Аннары егет бер дә төшеп калганнардан түгел, горур, тәкәббер. Кыз тоттырмады, ә гуннарда башкача өйләнергә ярамый. Бусы - бер, икенчедән, син бит христиан кеше, Приск. Илгә кайту белән аны чукындырырга тиеш булачаксың. Хак, гуннар үзләренә кагылмаган диннәргә битараф калалар. Хатын-кыз кияүгә чыгу белән ир-канатының динен кабул итә. Ләкин тормыш булгач, төрле хәлләр булгалый, ирләренең диннәрен кабул итмичә, кире әйләнеп кайтучылары да булгалый. Шуның өчен якташың буларак мин сиңа кызны куарга чыкканчы бик ныклап уйларга кушам. Бер яктан бәхетең бар - гуннарда ир-атның яшь алшарт түгел, аларга ир-ат булу алшарт. Ягъни таза-сәламәт булсын, дәрәҗәле кеше булсын. - Ничек ир-ат яше алшарт түгел? - Шулай. Сиңа ничә яшь соң? - Утыз өч. - Ә хан кызы Таңчулпанга яңа унтугыз яшь тулып килә. Ә ул сиңа кулын бирде, анасы алдына килеп ризалыгын белдерде. - Миң аны рәнҗетмәс идем, Идекәй. Минем Константинопольдә менә дигән йортым бар. Атам вафат булса да анам исән әле, үз көнен үзе күрә, ул да мине аңлар кебек. - Аңламас? - диде башбармагын тырпайтып исерә башлаган Идекәй. - Аңласа! Ә аңламаса? Гун кызын кабул итмәсә?! Төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуның өчен атасы каршына барганчы уйла. Уйла, Приск, өйләнү уен эш түгел ул. Башта гына ул уен эш кебек күренә, ә өйләнгәч кинәттән җиргә төшәсең - мәхәббәт канатларың киселә. Инде теләгең изге икән, башта миңа баш иеп олуг хан каршына кереп чыгарга туры илер - сөйләшүләрне алдан җайлап куярга. Атилла хан ич ул. Ике сөйләшми. Бер уйлый - бер кисә. Аннары бу туйның, әйе, туй була калса, Византия белән Гунстан арасында зур сәясәткә әверелеп китүе бар. Ул да әле кинәт кенә моңа риза булмас, Хилхәл атакай белән киңәшер. Ә ул, карт шайтан, риза булырмы тагын. Бирнә сорамаслар анысы. Гуннарда бирнә алшарт түгел, гуннарда кызны куып тоту алшарт. Атилла хан кызына өйләнә калсаң, ул сиңа ике дә уйламый мең атлы яугирен биреп җибәрәчәк. - Нигә мина меңәр яугир? - Хан кызын сакларга һәм аның киявен, әдип Приск. - Мине дә, хан кызын да калада саклаучылар бар, Идекәй дус. - Мең атлы гаскәрине үзендә тотарга теләмәсәң, император Феодосийга бирә аласың. Ул алармы биш куллап алачак. - Ә алмасам, хан биргән мең яугирне алмасам дим? - Менә монысын кылмаска киңәш итәр идем, әдип Приск. Чөнки бу хәл гун төркиләрнең бабаларыннан килгән горефгадәтләре. Йә, килештекме? Бир кулыңны! - Миң күптән килештем инде, тик башта сенатор белән киңәшеп аласым килә. - Ул да каршы килмәс, шатланыр гына. Йә, тыныч йокы сиңа. Мин киттем. Озатучысың озатып кергәч, Приск хезмәтчегә табынны җыярга кушты һәм сузылып сәкегә ятты. Аңа чынлап та тынычлану кирәк иде. Бер көндә шул кадәр яңалыклар. Баш китмәле хәл. Өйләнә, имеш. Өйләнә! Һәм кайларга килеп, җитмәсә кемгә?! Атилла хан кызына! Бу ни инде тагын? Язмышымы шул. Әллә булмаса үзе теләп муенына элмәк эләме?.. Антоний хәйләкәр төлке ник бер сүз дәшсен, авызына тәмам су кабып утырды. Нигә дәшсен, бер тапкыр авызы пешкәч. Ә мин күрми күргән көндез чыра яндыра башладым, җитмәсә хан кызына гашыйк булдым дип сайрыйм. Эчмәгән идем дә ич. Ни булды кинәт кенә үзем белән? Күрдем дә хан кызын, капландым. Кыз да тәмам сихерләде үземне... Иң гаҗәбе, мин аны куып җитәргә тиешмен. Ә ул миннән тоттырмаса?.. Хәер, бер дә хурланасы юк. Монда мине беркем дә белми. Идекәй исәптә түгел, Идекәй үз кеше. Ә шулай да куып тотасы килә кызны. Бигрәк җанны ярып керде бит... Иртән уянганда аның аяк очында сенатор Максимин утыра иде инде. - Йә, йокың туйдымы инде, кияү егет? - диде ул кинаяләп Приск күзләрең ачуга. - Кичә кич өлкән хатыннан кайткач, бераз... - Бераз гына булмаган шикелле миңа. Әйт әле, кызга тәкъдим ясаганда эчмәгән идеңме? - Аллам сакласын, сенатор. Аек баштан да исереп була икән ул. - Миңа ишеттерделәр, кичә Атилла хан кызына өйләнергә йөргәнсең дип. Хакмы шул? - Булды андый хәл, сенатор. Мин ул уемнан әле дә кайтканым юк. - Бик яхшы. Хәзер тор. Юын, киен, капкалап алырбыз да безне Атилла хан кабул итәчәк. Кичә Идекәй минем котым алган иде. Имеш, аны император Феодосий Византиягә яу йөрергә үзе мәҗбүр итә. Идекәйгә шулай дип әйткән. Имеш, хәрам атакай белән император Феодосий Атилла ханны үтерергә кеше яллап җибәргәннәр, ә ул кеше Византия илчеләренең берсе, дигән. Шуны ишеткәч, мин тәмам йокысыз калдым, Приск. Бу хәл чын булып чыкса?! Бу хакта миңа ни җир бит Хрисафәй атакай, ни император бер сүз дә әйтмәде. Менә шуннан соң ышан императорларга, Приск. Үз илчеләрен нинди хәлгә куя бу Феодосий?.. Йә, әйт, син аның кырында көнаралаш буласың?! - Атилла хан чынлап та яу кузгалыр дип уйлыйсыңмы, сенатор? - Ышануы кыен. Готлар короле Теодорид Рим ягына авышып ята. Безне кем яклый, кем килер безгә ярдәмгә?! Һичкем! Хет башыңны ташка ор. Хәзер минем бар өмет синдә, Приск. - Нишләп?! - диде юынып кергәннән соң киенә-киенә Приск. - Нишләп миндә? - Идекәй шулай диде. Таңчулпан ханның иң яраткан кызы икән, кызның кулын сорамаган егет калмаган, ә ул һаман сайлана икән. Ә син җүләргә, чын булса, ризалык биргән дип ишеттем... Приск дәшмәде, табын янына килеп утырды, капкалый башлады. - Миңа калса, сенатор, сәясәт бер нәрсә, ә өйләнү бөтенләй икенче нәрсә. Сәясәт хакыйкатькә таянып сүз көрәштерү булса, өйләнү ике җанның бергә кавышуы кебек миңа. Император Феодосийга бу хакта элегрәк уйларга кирәк иде. Минем аның гүзәл кызына өйләнүемә Атилла хан төкереп караса?.. Шуннан соң синең белән мин нишләргә тиеш булачакбыз?.. - Без илчеләр, ышаныйк, дар агачына асмасалар, ат койрыгына да такмаслар, ләкин безне тоткарлап, Атилла ханның Византиягә таба кузгалуы бар. - Без нишләргә тиеш соң? - Тәвәккәллә, өйлән шул кызга. Приск. Әйе, яратуың хак булса. - Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым, сенатор. - Рәхмәт. Мин сине беркайчан да җиңел холыклы кешегә санамадым. Бу адымың уйлап ясагансыңдыр дип уйлыйм. Кыл ниятең. Атилла хан алдында чәчең белән идән себер, ләкин Ауропаны тетрәткән полководецны Византиягә яу йөрүдән туктат. Ул сине тыңлар, сөйләшә беләсең... Бөтен сәләтең җик. Ишетәсеңме, Приск, бөтен талантың җик! Ә мин беләм, син сайрарга оста кеше. - Атилланың кызы сандугачтай җырлый икән. Ишеттем дә таң калдым. Тик, сенатор, миңа бәһа биреп ялгышмыйсыңмы икән, хатын-кыз белән мин сөйләшә алам, ләкин мин дипломатиядә ташка үлчим, сенатор. - Нәкъ шул кирәк тә инде миңа. Монда синең дипломат булуың кирәкми. Синең ихлас күңелдән Атилла хан кызына өйләнүең хак булсын. Калганы барысы да җайланыр. Ике ил түрәләрен тынычландыру, татулаштыру өчен илбашлар һәрчак балаларын бер-берсе белән кавыштыруга, туганлашуга йөз тотканнар. Бик борынгыдан килә бу сәясәт. - Моның өчен, син беләсен булса кирәк, мин ул кызны Кыз туенда куып тотарга тиеш булачакмын. - Тотарсың. - Ул җәйран кебек, яшь, елгыр, ә миңа инде... - Җәйранны да куып тотучы җанварлар бар. Әйтик, барс. - Минме барс, мин... Әйтмим мин кем ул кыз янында. Барс әнә гуннар байрагында. - Син мина кистереп әйт, Приск. Без монда кем мәнфәгатен кайгыртабыз? Без синең белән император илчеләре, бу инде үзе үк кем мәнфәгатен кайгыртуыбыз турында әйтеп тора. - Яхшы. Мин Атилла хан кызына өйләнсәм. Атилла ханның улы Иллак император Валентиан туганга. Шуннан соң без кем булабыз инде, сенатор? - Минем төп максат һәм синең дә, Приск, Атилла ханны римлыларга таба котырту. Тарих белән син бик яхшы таныш, римлылар грек халкын гасырлар буена кол сурәтендә тоттылар. Византия империясе ул борынгы бабаларыбызның дәүләтен кайтару гына, Приск. Римлылар янәдән көчәеп китсәләр, безне янә канат астына җыярлар, без янә борынгы халык булсак та янә аларга бил бөгәрбез. Грекмы син?! - Аллам сакласын, сенатор. - Шулай булгач, килеш. Тиздән сине Атилла хан хозурына дәшерләр. Якла грекларны, император Феодосийны димим, түрәләр бүреләр алар, ә халык - сарык. Ярдәм ит грек халкына. - Мин кулымнан килгәнен барысын да эшләрмен, сенатор. Үгетләмә мине. Ләкин бит синеке кебек минем кулларым да богауда. Кыз риза булырмы, аннары Атилла хан! Иң мөһиме, кыз миннән тоттырырмы?! - Мин ышанам, эчке бер сиземләвем белән ышанам, син Атилла хан кияве инде. - Ауламаган аю тиресен бүлешеп ятабыз түгелме, сенатор? - Белмим, кай ягыңны Атилла хан кызы ошаткандыр, әмма Идекәйгә әйткән. Ул мине кусын, дигән. - Мин ул җәйранны куып тотарыма ышанып җитмим, сенатор. - Бүген без Атилла ханда булачакбыз, римлылар белән бергә. Шуннан барысы да хәл ителер. Ашадың, җыен, хәзер безнең арттан Идекәй керәчәк. Ул сине Атилла хан кырына алып барачак. Сиңа янә бер киңәш, Приск, иртәгә кыз куасы көнеңдә авызыңа бер калҗа да ит кисәге кабасы булма. Пешәр-пешмәс ике йомырка аша һәм - вәссәлам. Ату йөгергәндә эчең кату бар. - Сенатор, сез барысын да беләсез тагын, әллә гуннарда кызлар да куып карадыгыз инде? - дип сенаторның иңенә суккалап алды Приск. Аңа ни сәбәпледер җиңел-җиңел булып китте. Ул Атилла ханның гүзәл кызын куып тотасына ышана башлады. XXXIII Атилла ханга керер алдыннан Идекәй аны үз ягына дәште. Атилла хан белән үзен ничек тотарга өйрәтте. Кыю булырга кушты. Тәхет ягына кергәндә Атилла хан ишекле-түрле йөри иде, кереп килүчеләрне күрүгә, аларны көтеп алды һәм Прискка көрәк кебек зур һәм таш кебек каты кулын сузды. Кирәкмәгән Җилкәле, төп кебек юан гәүдәле Атилла аны ипләп кенә астыннан алды һәм түр яктагы аерым бүлмәгә алып керде. Бүлмә зур түгел, уртада тездән тәбәнәгрәк өстәл тора, өстәлдә берничә кувшин. Кувшиннар янында көмеш чокырлар. Өстәл янына утыруга, шәрабчылар кунакларның чокырларына Атилла ханнан сорап кына кемгә нәрсә кирәк шуны койдылар. - Миңа хәзер шәраб килешми, син эч, - диде ул күптәнге таныш кунагына әйткәндәй. - Мин хәзер салкын чишмә суы гына эчәм. - Мин дә бүген чишмә суы гына эчәм, йөгерәсем бар, - диде Приск һәм салкын су кувшинын тотып торган хезмәтчегә карады. Атилла хан аңа күз төшереп алды һәм мәгънәсе үзенә генә аңлаешлы булган елмаю белән көлемсерәп куйды. - Кызлар туенда катнашырга исәбен юктыр бит? - диде ул грек телендә. Сакаулабрак булса да грек сүзләрен урынына куеп, дөрес әйтте гуннар ханы. Приск хәтта җанлана төште. - Сирәк була торган хәл. Мин дә Кызлар туенда катнашырга булдым, хан. Атилла хан кемне куарга исәбең дип сорамады. Ул болай да белә иде, тик беренче сүзне Присктан ишетәсе килә иде бугай. Приск моны ханның тел төбеннән үк аңлады, әмма ашыкмаска булды. Дипломат булмаса да кеше психологиясен яхшы белә иде ул, бушлык-пауза бу очракта аның ярдәмчесе булачак. - Сайлаган кызың бармы соң? Нәкъ менә шуны көткән иде дә инде Приск. - Бар, олуг хан, бар. Сезнең Таңчулпан атлы кызыгыз. Без кичә аның белән өлкән хатында кунакта булдык һәм шунда, ни, мин аңа... Әйе, мин аны куарга булдым. Ышаныгыз, хан, мин сер бирмәскә тырышырмын. - Кыз куу туе ул сынау гына түгел, мәхәббәт тә, әдип Приск. Тырышып кара. Таңчулпанны куучылар күп булды. Бәлки син тотып та куярсың, - диде Атилла. - Өлкән хатын да, Хилхәл атакай да бу хәл белән килешкәннәр. Элиана да сине мактады. Аэцәйнең кем икәнен беләсеңдер инде? Беләсең. Бик әйбәт. Таңчулпанны ул да куып караган иде. Җитә алмады. Әллә шул гарьлектән, әллә башка бер-бер сәбәп аркасында ул минем иң елгыр меңбашым белән император Валентианга качты. Мин аны моның өчен кичермәм, без аның белән очрашырбыз әле, очрашырбыз... - Әйе, император Валентиан яшьлеге белән бераз узына башлады, хан. Улыгызга честь--- бирүдән баш тартуы үзе ни тора. "Күр әле, күр, ничек кереп барам дипломатиягә. Нигә кирәк миңа Валентиан, ниһаять, Аэцәй. Ул бит миннән боларны юри сорый, барысын да белә", - дип уйлап куйды коты алынып Приск. - Үкенепләр куяр әле ул яшь император, үкенепләр куяр, - диде Атилла кемгәдер әйткән кебек. - Сез аның белән очрашырсыз. Халык "тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очрашыр", - ди бит. - Хак әйтәсең, Приск. Без аның белән очрашырбыз, Тәңре безне үзе очраштырыр. - Атам, сез изге кеше, сез Ауропа халкын коллыктан азат итәргә килдегез. Киләчәктә сезгә һәйкәлләр куячаклар. Хәтта Юлий Цезарь да бу бөеклеккә ирешә алмаган. - Таңчулпан минем иң яраткан кызым, әдип Приск. Нигә ул нәкъ менә сине сайлады, мин белмим. Тәңребез шулай кушкандыр, күрәсең. Белеп торсаң иде, әдип Приск, мин Көнбатыш Рим белән Көнчыгыш Римны аерып карамыйм. Алар икесе дә бер шайтан оясыннан чыкканнар. Минем максатым шулдыр - белергә: кайсы ояда шайтан күбрәк, һәм шунда мин яу йөрермен, шайтан оясын туздыру өчен. Ә сиңа бер киңәшем бар. Таңчулпанны сакла, ул сиңа яхшы хатын булыр. Ахмак императорыңа җиткер, сине озата барган яугирләремә үз сараеннан урын тапсын. Киресе булган хәлдә, мин аны кичермәм. Ул әлегә, миңа шулай тоела, асыл сәясәттән ерак йөри, әйе, ялгышып куюы бар. Император кадәр императорның хәрам атакайга йөз тотуы һәм җитмәсә аны киңәшчесе итүе, ким куйганда ахмаклык дип әйтәм мин. Минем шартым шул булыр аңа: йә ул аны сараеннан, хәтта иленнән куа, йә дар агачына астыра. Юкса моның өчен императорның үзенә җавап бирергә туры килер. Ә хәзер бар, сенаторың белән киңәшеп ал... * * * - Йә, ничек? - дип каршы алды аны Приск артыннан ишек ябылуга Идекәй. - Тәртип. Ул миңа кызын куарга рөхсәт итте, - диде Приск шатлыгын яшерә алмаудан чарасыз калып. - Мин кызны тотарга тырышырмын, Идекәй. - Нигә бу хәтле шатланасың? - Мин Атилла хан кызына өйләнәм, Идекәй. Хәл ителгән. - Сине анда Максимин көтә. Әйдә. Сарай каршында чынлап та аны дүрт күзләп Максимин көтә иде. - Йә-йә, кияү кеше, сөйләшүләр ни белән бетте? - Ал да гөл, сенатор, ал да гөл! - Урра, гуннар әйтмешли, урра! - Алдан кычкырма, сенатор, алдан кычкырган күкенең башы ярылыр, ди. - Кычкырам, кычкырам, Приск. Җиңү бу, җиңү! - Мина әле кызны тотасы бар, сенатор. - Кыз тоту синең эш, Атилладан фатыйха алуың минем эш. Иң мөһиме, сине Атилла кабул итте. - Кызны Визигаст король улы Даһкар да куып караган икән. Ул да иртәгә Кыз куу туенда булачак. Ә ул сиңа аяк чалса, бер-бер этлек эшләп ташласа?.. - Мин аны сакларга кешеләрем куярмын, - диде Идекәй. - Борчылма, Максимин. Ләкин, сенатор Максимин, Атилла ханның сиңа бер шарт куюы бар: хәрам атакай Хрисафәйне читлеккә утыртып Гунстанга китерергә. - Чын булса да сөйләмә бу хакта, Идекәй дус. Хак, Атилладан барысын да көтәргә була. Ләкин, ул моңа бармас кебек миңа... Беренче китап тәмам. Икенче китап Атилла ханның тәхете императорларныкы кебек керә-керүгә үк күзгә бәрелми, киресенчә, җыйнак кына тәхет Атилла ханны үзе олуг бер зат итеп күрсәтә иде. Императорлар исә алтын-көмеш белән коендырылган гаҗәеп мәһабәт һәм зиннәтле ташлар белән чуарланган тәхетләрендә кәрлә кебек кенә булып утырсалар, бу исә түр якны тутырып утыра иде. "Кешене тәхет түгел, тәхет кешене бизи икән", дигән фикергә килде Приск түргә таба барганда. Атилла хан берәүгә дә игътибар итмәде, ул Хилхәл атакай белән сөйләшеп тора. Алар янына Идекәй узды һәм алар өчесе дә ике империядән килгән илчеләргә карадылар. Атилла салмак кына хәрәкәт белән өстәл яннарына узып утырырга ишарә ясады. Әмма Идекәй илчеләрне туктатты һәм Атиллага карады. Атилла хан аңа илчеләрне сул кулга утыртырга дигән ишарә ясады. Илчеләр сул кулдагы өстәл яннарына кереп утырышкач, ни сәбәпледер, Идекәй Византия илчеләрен уң кулдагы өстәл янына күчереп утыртты. Ул арада теге яктан да, бу яктан да өстәлләр янына йөзләрчә кешеләр узып утырыштылар. Атилла хан берәүгә дә күтәрелеп карамый башын түбән игән килеш утыра бирде. Хилхәл атакай аңа нидер сөйли, ә Идекәй арлы-бирле йөри-йөри илчеләрне урнаштыра. Ниһаять, барысы да утырыштылар. Ул да түгел, өстәлләргә көмеш кружкалар тезеп чыктылар һәм алар артыннан ук шәрабчылар, кымызчылар, сырачылар йөри башладылар. Алар һәр кунакка теләгән эчемлекне салып йөрделәр һәм хезмәтләрен башкаргач, тезелешеп бер читкә бастылар. Атилла хан башын күтәрде һәм һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, бигрәк тә илчеләргә игътибар итте. Аннары ул кулындагы кружканы артка сузды, ана тирләп торган кувшиннан салкын чишмә суы салдылар. Илчеләр Атилла ханның ни эчкәнен беләләр идеме икән, әмма Приск белә иде - салкын чишмә суы. Ул арада Атилла аягүрә басты һәм кружкасын күз турысына китерде. - Илчеләр һәм кунаклар, мин бу эчемлекне сезнең игелеккә күтәрәм, - диде ул латин телендә һәм шул ук сүзләрне грек телендә кабатлады, аннары гун телендә. - Хан полиглот, - диде сенатор Максимин Прискның колагына. - Ишеткәнем хак булса, император Валентиан ана телендә дә көчкә сөйләшә, - диде аңа Приск. - Ә хан миңа торган саен ошый бара. - Варварлар да адәм балалары, сенатор. - Син хаклы, алар да адәм балалары, тик тәрбия башкадыр. - Һәр халык үз тәрбиясен башкалардан өстен күрә, сенатор. Ул арада ашау-эчү башланды, һәр кеше үз табынына нинди ризык тели, шуны чыгып алды һәм үз урынына узды. Тавыш-тынсыз гына ашап-эчтеләр, төнәтмәләрдән җитештеләр. Идекәй Атилла хан янына күчеп утырды. Ул аңа нидер сөйли. Сөйли-сөйли дә Вигиләй ягына күз төшереп ала. Шуны сизепме, Прискка өч-дүрт кеше аша утырган Вигиләй гасабилана башлады, бертуктаусыз боргаланды, чарасызланды, кемнәндер яклау эзләгән кебек әле тегеңә, әле моңа карады. Аның шулай гасабилануын күрепме, Атилла хан аны үз кырына дәшеп алды. - Кунаклар, илчеләр, монда минем бабам утыра. Мин аны үз кырыма дәшәм. Сенатор Максимин, мөмкиндер бит? - Баш өсте, баш өсте, хан, - диде ашыгыбрак аягүрә басабаса сенатор Максимин. - Мин беләм, - диде Атилла хан. - Феодосий илчеләре Гунстанга изге ният белән килгәннәрдер. Ләкин без гуннар кайчак бик якын кешеләрне дә тикшерәбез. Вигиләй бабай, уз әле бире, уз-уз, якынрак кил. Минем синең күлмәк астындагы илле солид салган янчыкны күрәсем килә. Миңа җиткерделәр, ә мин ышанмый торам. Чынмы икән? Әллә соң минем якын киңәшчем Идекәй ялганлыймы?.. Вигиләй торып тәхеткә таба китте, йөзе ап-ак, чырае качкан, әмма ярты юлга җитәр-җитмәс тезенә төште. Аны шундук ике гун култык астыннан эләктереп алдылар һәм Атилла хан янына китереп бастырдылар. - Янчык маҗарасы дөресме, бабай? - Юк сүз, юк сүз, Атилла хан, юк сүз! —Тикшерегез, түшендә чынлап та янчык бармы? Ике таза гун Вигиләйнең күлмәк астыннан бер янчык алтын тартып чыгардылар. Вигиләй тагын Атилла хан алдына тезләнде. - Кичер мине, Атилла хан. - Тор, бабай, тор. Түбәнсенмә. Императорың түбәнсенгән дә җитәр. Тор. Янчыкта кем алтыны? Әһә, янчыкка Хрисафәй дип язылган. Димәк, янчык хәрам атакайныкы. - Хан, хәрам атакай Хрисафәй аны гына түгел, мине дә яллады. Һәм алар моны император Феодосий белән бергә эшләделәр. Сине, Атилла хан, Вигиләй бабаң түгел, мин үтерергә тиеш идем. Нинди юллар беләнме?.. Агу биреп. Һәм мин кыласы яман хыянәтемне ачыклау өчен император Феодосийдаң язма рәвештә рәсми кәгазь алдым. Хрисафәй атакай сине үтертергә котыртса, император Феодосий үз фатихасын бирде. Менә ул кәгазь, илчеләр, күрегез, менә ул император Феодосий кул салган кәгазь! Монда императорның имзасы да куелган, мөһере дә сугылган. - Орест, - диде сәркатибенә Атилла хан. - Ал кәгазьне, укы. Император һәм аның сәркатибе кул куйган рәсми кәгазьне укып чыккач, барысы да бертын дәшми утырдылар. Приск тәмам телсез калгандай булды. Нинди мәкерле эшләргә катнашып йөри икән ич ул. Бит Вигиләй аның белән килде. - Йөкләмәне мин Атилла ханга бирәм, - диде Хилхәл атакай. - Хан ни әйтә, хөкем шул булыр. - Кайдан, нинди илдән генә килмәсеннәр, илчеләр минем кунаклар, - диде Атилла хан. - Утырышыгыз урыннарыгызга. Утырыгыз-утыр. - Кеше ышанмастай хәл бу, - диде Хилхәл атакай. - Атилла ханны үтертер өчен аның иң якын кешесенә шартнамә кадәр шартнамә язып, кулына биреп җибәр, имеш. Бу ни була инде, Атилла хан? Гуннар да шул юлга бассалар, бу дөнья ничекләр бетәчәк. Күзаллагыз бераз, илчеләр. Иң гаҗәбе, моны ил башында утыручы адәм эшли - император Феодосий, безгә ничәмәләр тапкыр тыныч яшәргә, тиешле салымын түләргә вәгъдә биргән кеше! Императорыңның оятсызлыгын ничегрәк аңлатырга исәбең, сенатор Максимин?! - Мин чарасыз, атакай, чарасыз, - диде Византия империясе илчеләр башы һәм тәхеткә таба кузгалмакчы итте. Әмма аны кул күтәреп Агилла хан туктатты. - Утыр, Хилхәл атакай, - диде Атилла хан. - Хөкемне үзем чыгарам. Исегезгә төшерим, сенатор Максимин, мин император Феодосий алдына шарт куйган идем: елына җиде йөз кадак алтын һәм бездән качып киткән фетнәчеләрне кайтарырга. - Мин бу хакта белмәдем, император Феодосий... Атилла хан тагын кулын күтәрде, Византия илчеләр башына сабыр итәргә кушты һәм урыныннан кузгалып, сенатор Максимин янына килде. - Мин сине гаепләмим, сенатор, - диде һәм сенатор кырында утырган Прискка күз төшереп алды. - Һәм язучы Прискны да. Минем сезгә хөрмәтем зур. Ә Вигиләй бабам белән мин үзем аңлашырмын. Бүген исә барыгыз да ял итегез, күңел ачыгыз. Сез бүген минем кырыма килгән илчеләр генә түгел, кунакларым да. Атилла хан урынына барып утырды. Идекәй исә сүзне Рим илчеләре башы Ромулга бирде. Префект Ромул торып басты, тамак кырды. Шулчак Ромулнын кулындагы кружкасы чайкалып китте, шәраб күршесенең баш киеменә түгелде. Барысы да елмаешып алдылар. - Рим каласына нигез салучы Ромул түгелсендер инде син, - диде кинәт кенә Атилла хан тәхетенә җайлабрак утыра-утыра. - Мин сине дә тыңларга теләр идем, Ромул. Әмма башта син мине тыңла әле. Чөнки мин дә аз-маз Римда тәрбияләнгән кеше. Ун яшем тулып узар-узмас атам Мәңгүк хан мине яшерен рәвештә сәүдәгәрләр һәм илчеләре белән бергә Римга озаткан иде. Әнә шулай мин Хонориус сараена эләктем. Андагы тәртипләр барыгызга да мәгълүм. Ләкин мин анда озак тора алмадым, таныш сәүдәгәрләргә ияреп качып киттем. Ромул дим, утырып тыңла, утырып. Мин беләм, Ромул, сез римлылар императорыгыз белән бергә, без ак төрекләрне варварлар дип атыйсыз. Имеш, чи ит ашыйлар, хәмер эчмиләр, итне чәнечке белән ашыйлар. Шулаймы, Ромул?.. Шулай. Иллә кем кыргый микән?! Сез, римлылар, без килгәнче чалбарсыз атта йөри идегез, иярегез дә юк иде, өзәңгегез дә. Мин моның шулай икәнен Римда үз күзем белән күрдем. Сез әле күптән түгел генә рәтләп атта йөрергә өйрәндегез. Без килгәнче үзегезнең патрицийларыгызны кул бишекләрендә йөртә идегез, арба да сирәк күренә иде Рим урамнарында. Тимер кылыч, ук, сөңге, чукмарбашлар турында әйтеп тә тормыйм. Сез моңа кадәр бакырга төренергә яраттыгыз. Сезнең бер генә легионерыгыз да минем яугирләрем кебек уктан ала белми. Мәңгелек ташбакаларыгызны да без бик тиз туздырдык. Сез, римлылар, безнең атта сугышучы яугирләрне үзегезнең ялтыравык җиһазларыгызга, шәрә тәнле фахишәләрегез белән кызыксындырдыгыз һәм үз ягыгызга тарта башладыгыз. Шуларның берсе ярым гот, ярым грек Аэцәй. Гуннар арасында да каршылыклар булырга мөмкин, әмма безнең төп дошманыбыз Византия дә, Рим да түгел, ә бездән качып киткән Аэцәй. Мин беләм, ул шундый кеше - император Валентиан алдында ялагайланадыр, һәм ул үз дигәненә ирешер, ләкин соңыннан ул аларны барыбер сатар һәм юк кына бәһагә. Бер уйлаганда сез кемнәр соң, римлылар? Дөресмедер, юкмыдыр, Римда чакта, дөресрәге Хонориуста сөйләделәр, укыттылар дияргә дә була, кайчандыр шушы төбәкләрдә латин дигән халык дәүләт төзи. Һәм ирекле рәвештә үзләренә патша сайлыйлар. Ул патшаның исеме буладыр Нумитар. Әнә шул патшаны энесе тәхетеннән куа. Ул гынамы, Нумитарның угылын да үтерергә боера. Ә Нумитар патшаның бердәнбер кызын весталка итеп игълан итә. Рим кануны буенча весталкаларның утыз яшькә җитмичә кияүгә чыгарга хаклары юк икән. Шулаймы, префект Ромул? - Гаҗәп, әмма хак сөйлисез, гуннар ханы. - Әмма весталка Рим канунына буйсынмыйча кияүгә чыга һәм күп тә үтми игезәк бала таба. Һәм кемнән дип уйлыйсыз инде, префект? Марс алладан. Тик моңа ничек ышанмак кирәк! Игезәк баланы весталка алладан таба, ягъни Марстан. Әмма бу чорда Рим тәхетендә утыручы Амуләй балаларга үсәргә бирми, аларны хезмәтчесенә кәрзингә салып, елгага илтеп ташларга куша. Патшаның хезмәтчесе Тибер кәрзингә утырткан ике баланы елгага ташларга кызгана һәм су буенда калдырып китә. Тибер китеп бераз торгач та балалар еларга тотыналар. Шунда каяндыр бүре килеп чыга һәм балаларны имезә. Имезеп кенә китми, балаларны тәрбияләп үстерә дә. Ул гынамы, аларга Ромул һәм Рем дип исем куша. Ахыр чиктә үсеп-исәйгән балалар үзләренең кем икәнлекләрен беләләр һәм җай китереп, Амуләй патшаны үтерәләр. Әмма ике туган арасында тәхет өчен бәхәс туа. Һәм алар уртак тел табып, бу каланы ташлап китәләр, һәм икесе ике җирдә кала корып, калага исем бирергә булалар. Ике туган арасында янә бәхәс туа. Бит калалар бер-берсенә якын булу сәбәпле тора-тора кушылалар. Кем исеме белән атарга каланы? Шул сәбәпле ике туган арасында сугыш чыга. Ромул туганы Ремне җиңә һәм үтерә, ә туганы кешеләрен кол итә. Коллык Римда, имеш әнә шул чордан башлана. Шулаймы, дөрес сөйлимме, префект Ромул?.. Сиңа атаң шул патшаның исемен кушкан икән. Моның белән мин шуны әйтергә телим, адәм балалары барысы да бертуганнар, әнә шул бертуган халыкны кол итеп тоту гаделлекме?.. Римлылар, гомумән, колбиләүчеләргә дан җырларга яраталар. Әмма бертуганыңны кол итеп тоту данмы, префект Ромул?! Бүген мең еллар элек булган кебек император Валентиан тәмам богауда тота. Гаделлекме бу?! Весталка сүзен ишетүгә, префект Ромул тагын торып басты, бер утырды, бер торды. Ул, күрәсең, гуннар ханына шаккаткан иде. Варвар-варвар, ә сәяси көндәшләрен ничекләр китереп кысарга белә. - Бу мәсьәләдә мин күптәннән сезнең якта, гуннар ханы. - Әйе, минем яктасың. Ә весталка хөкемендә булган Һөнәрияне алып килмәгәнсең. Бирегез префектка Һөнәриянең миңа җибәргән хатын, күрсәтегез ат-исеме сугылган туй балдагын, - диде Атилла. Тиз арада префект кулына балдак белән хатны китереп тоттырдылар. Ромул балдакны алды, әйләндерә-тулгандыра карады һәм весталка кызның исемен укып, таң калды, ахыр хатны укый башлады. Хат ахырында весталка Һөнәриянең мөһерен күреп, исе-акылы китте. Ул ышанмады, ул шикләнде, ул ни кылырга белми аптырады... - Хат белән балдакны весталка Һөнәриянең рухание китергән икән, гуннар ханы. Сез шушындый хат алуыгыз белән горурланырга тиешсез, Атилла хан. Хатын-кыз батыр ирләрне илләр аша күрә, диләр иде, дөрес икән. Гүзәл Һөнәрия сезне илләр аша күрә алган. Ул сездән мине әсирлектән коткарыгыз дип үтенә. Сезгә - илбашына мөрәҗәгать итә кыз, улыгыз Иллакка түгел. Димәк, гуннар ханы весталка кызга үзегез өйләнергә тиеш буласыз. Ләкин весталка кызга белеп өйләнсәгез иде, Рим кануннарында, кем генә ул булмасын, хатын-кызга биләмә җир бирелми... Илче Ромул сүз сөрешен дәвамлы төстә алып бара алмады, каушады, фикере чуалды. Илче буларак Приск аның өчен оялып утырды. Атилла хан латин телен начар белми иде, тылмачына төзәтмәләр кертеп утырды. Кыен булыр Ромулга, дип утырды Приск. Кыен булыр. Ә бит ару гына башлаган иде. Әйткәннәре хак булса, префект Ромул готларны җиңгән кеше, шул хәлдән соң аны префект дәрәҗәсенә күтәрәләр, сарайга якынлаша. Әнә шул кешене император Валентиан Гунстанга илче итеп җибәргән. Императорга бик тиз җиткерерләр, Валентиан аның Атилла каршында сөйләгән нотыгын килештермәс һәм туып килгән илчене сарайдан куар. Сәясәт гаять җитди мәсьәлә, сугыш кырында бар нәрсә дә ачык, ә менә сәясәттә барысы да йон йомгагына төренгән. Приск үзен Ромул урынына куеп карады. Әйе, Ромул урынында булса ул ни кыра алыр иде микән? Иллә күпме уйласа да Атилла куйган тозактан ычкыну җаен таба алмады. Префект Ромул иң әүвәл Атилла хан каршына әнә шул весталка кызны тотып китерергә тиеш иде. Көчләп булса да, көчләп түгел, чөнки үзе Атиллага хат язган, Валентианнан урлап... Хәзер бердәнбер чара кала префектка - Римга кайтмау. Кайда калса, император Валентиан аны барыбер кичермәс. Иң кулае Ромулга сенатор Максиминга ияреп Византиягә китү. Ләкин болар бары тик язучы Приск фаразлавы гына иде. - Префект Ромул, мин синең аша император Валентианга яңа таләпләр куям. Йә ул минем таләпләрем үти, йә сугыш! Тәхет ягындагылар барысы да аһ итеп куйдылар. Алар беләләр иде Атилла хан беркайчан да ике сөйләмәде. Әйтте - өзде. Бераз торгач кына табындагылар шаулаша башладылар янә ашау-эчү китте. Ул арада Идекәй торып басты һәм Византия илчеләре башы сенатор Максиминга сүзне бирде. - Барыгыз да беләсез, - диде ул. - Хәрам атакай Хрисафәй мәкерле уйлар белән кеше җибәрә. Сенатор Максимин, инде син әйт үз сүзең, - Хөрмәткә ия гуннар ханы Атилла, мин бу хакта сенат алдында игълан итәрмен. Белсен сенат, кем утыра Византия тәхетендә. - Каты әйтте, - диде Хилхәл атакай. - Хак, моның өчен мине император кичермәс, - дип дәвам итте сенатор. — Әмма астыруын астырмаса да сарайдан куар. - Яхшы, бихуш, - диде Атилла. - Син ошыйсың миңа, сенатор. Ләкин син бүген миңа сүз бир, сине сенатта тикшергәндә янәшәңдә кул-аягы богауланган Хрисафәй атакай да булсын. - Мин аны сенат каршына китерермен, гуннар ханы. - Яхшы, бихуш, мин сиңа ышанам, сенатор. Тик император Феодосийга минем сүзләрем түкми-чәчми җиткер. Мин мәшһүр Мәңгүк хан улы Атилла, атам исемен күккә күтәргәндә, син атаң исемен аяк астыңа салып таптадың. Син минем хезмәтчеләрем дәрәҗәсенә төштең. Син миңа ясак түләп торасың, син минем ясакчым. Шуңа карамастан, иң түбән кол сүрәтендә үзеңнең ияңә кул күтәрергә кеше яллап җибәргәнсең. Шул чиккә җитеп түбән тәгәрәде микәнни горур Рим императорлары! Бала чакта мин Искәндәр, Цезарь исемнәрен ишетеп соклана идем. Миңа ул исемнәр яшен суккандай тәэсир итәр иде. Хәзер исә мин аларга түбәнсетеп карыйм. Ике империя дә миңа берсе артыннан берсе илчеләрен җибәреп тора, алтын белән ясак түли. Ә үзләре мине төрле әшәке сүзләр белән орышалар. Килешми, килешми куәтләре дөнья халыкларына таралган императорларга, кол дәрәҗәсенә төшеп, ясак түләп яткан хуҗаларына кул күтәрү. Шулаймы, сенатор Максимин?! Шулаймы префект Ромул?! - Хак, хак, килешми, - диделәр беравыздан илчеләр. - Мин беләм, префект, Рим тарихчылары мине мактамас, мәгәр мин аларның мактауларына мохтаҗ да түгел. Минем үз халкым бар. Уз гуннарым, яраннарым, тату яшәгән, Ауропага иңгә-иң килеп, яу килгән халыкларым. Алар мине данлар, гасырлар үтә-үтә булса да данлар... Хәзер кунак булыгыз, кунак булыгыз... Атилла барча илчеләргә дә, кунакларга да күз йөртеп чыкты. Ни өчендер Идекәй Приск янына килеп утырды. - Хәзер тамаша карыйбыз, - диде. Прискка Атилла хан ошады. Һәрхәлдә хан үзен императорлар кебек алла сурәтендә тотмый. Гап-гади тота, кигән киеме лә башкаларныкыннан әллә ни аерылмый. Шул вакыт Атилла янына кече улы йөгереп килде. Атилла аны янәшәсенә утыртты, малайның битеннән тарткалагандай итте, яратты, нидер әйтте. Менә кайчан Приск грек Идекәйнең хәленә керде. Империядә Идекәй йөз чиновникка баш игән булса, монда нибарысы бер Атиллага буйсына иде. Приск табында утырган гуннарга күз төшереп алды. Кигән күлмәкләре күн, кайберләренеке аркалары тишекле. Күлмәкләр, чалбарлар төрле төстә. Моңа кадәр чалбар кимәгән Приск бирегә килгәндә кигән иде, ошады тагын, атта уңайлы, атлавы җиңел, йөгергәндә дә юбкага буталмыйсың. Җитмәсә, гуннар ат менәсе төшенә ике кат күн теккәннәр. Приск түзмәде, янәшәдә утырган Идекәйдән: - Кайберләре күлмәкләрен арт яктан тишкәләгәннәр, ни өчен? - дип сорады. - Җил өрсен өчен, - диде Идекәй бер дә исе китмичә. Чынлап та эссе көндә күлмәктән җылыдыр, яшьрәк гуннар шуңа күрә арка якларын тишкәләгәннәр. Приск күршесенә самими сорау бирүенә үзалдына елмаеп куйды. Ул арада берьяк читтәрәк, тәхет кырындарак корылган мәйданчыкка ике яшь егет чыгып бастылар, алар артына көйчеләр урнаштылар. Бераз моңсу, шул ук вакытта тантанага тартым көй башладылар. Көйчеләр арасында кыллы кораллар да, ниндидер сыбызгылар да, думбра да, шылтыравык кораллар да бар иде. Ләкин җыр башлануга, көйчеләр тынып калгандай иттеләр. Кызык иде Прискка гун җырчыларын тыңлавы. Ниндидер озын көйгә, берсе югарырак тавыш белән, икенчесе түбәнрәк аһәңдә җыр башкардылар. Аны әнә шул җыр үз дулкынына алып кереп китте. Чит-ят халык булса да, Приск дөрес аңласа, көй матур иде, күңелгә май булып ятты. Нәкъ кичә аулак өйдә аның белән шулай булган иде. Ул күрде, күзәтте, кунаклар арасындагы олы яшьтәге агайлар күзләрен сөрткәләп алдылар, яшьрәкләре исә җырга кушылгандай иреннәрен кыймылдатып утырдылар. Җырчылар артыннан мәйданчыкка юмакай чыкты. Ул берничә телдә мәзәкләр сөйләде, һәммәсен дә көлдерде, ахыр ниндидер такмаклар әйтте, көйчеләр аңа шыңгырдабрак булса да көй тарттылар. Аның артыннан янә бер шамакай мәйданда пәйда булды. Аның өстендәге киемеңә кадәр котны алырлык иде. Төрлетөрле ямаулардан торган карачкы кыяфәтендәге шамакай шундаен көлке әйберләр сөйләде ки, барчасы да аңласалар да, аңламасалар да кычкырып-кычкырып көлделәр. Шамакайның аягындагы киеме дә алга таба кәкерәеп тора, ул әнә шул аяк киеме белән әллә ниткән хикмәтләр ясый, йә бер урында бөтерелә, йә сыңар аякта титаклый, йә кем булыптыр сөйли. Баш киеме тоташ каурыйдан һәм каурыйлар төрле төстәләр. Халык аның сүзләреннән эчен тотып көлә, аларга карап Приск та көлә, гәрчә шамакайның ни турыда сөйләгәнен аңламаса да. Бары тик Атилла хан гына һаман исә улы белән сөйләшеп утыра, ул, гүя шамакайны күрми дә, белми дә, тыңламый да иде. Җырчылар, шамакайлар киткәч, көйчеләр әкрен генә көй башладылар һәм кунаклар янә эчәргә-ашарга керештеләр. Бер Приск кына аз ашады, эчмәде, тыелды. Тәхет ягындагы мәҗлес-табын караңгы төшкәнчегә кадәр сузылды. Мәҗлестабыннан шактый исерә төшеп чыкканнары да күренгәләде. Идекәй исә Прискны кунак йортына кадәр озатып куйды һәм китәргә җыенып: - Приск, онытма, иртәгә сиңа кыз куасы, - диде. Иң мөһиме, Атилла аларны кабул итте һәм барысы да, шөкер кыла, әйбәт бетте кебек, һәрхәлдә, боерган итсә, Атилла Византиягә яу йөрмәячәк. Бу инде җиңү иде. Тик бер нәрсәне белмәде Приск, чын җиңү сенатор Максиминга да, аңа да иртәгә киләчәк иде - кыз куганнан соң. Ләкин бу хакта ул уйларга курыкты. Ә юрыйсы килмәде, барысын да Аллаһына тапшырды һәм йомшак ятакка сузылып ятты. II "Һәрбер карарның нәтиҗәсе хәвеф-хәтәрле. Үтә ашыгыч чыгарылган карар илне генә түгел, гаскәрне дә һәлакәткә китерергә мөмкин. Җитәкче белән җитәкче бәхәсе дә һәр чорда да халык өстенә афәт булып төшкән". Весс Роберте. Гот аксакаллары аны кисәттеләр, Бож кенәз җиренә ясак җыярга бармаска куштылар. Ләкин үзе оештырган дружина сугышчылары аны "король" итеп кабул иткәннәр иде инде, хәтта кайбер аксакаллар да. Шуның өчен готлар җирендә Атилла хан ясак җыярга калдырган Винитар берсен дә тыңламады. Атилла хан ерак киткән иде, хакимият исә аның ат тоягы астында иде. - Бож кенәзгә ясак җыярга бару килешмәс, Винитар олан, - диделәр аңа аксакаллар. - Аналарыгыз икегезнеке ике булса да Атилла Готстанга Гунитар оланны король итеп билгеләгән иде. Ә Гунитар король Бож кенәзнең оныгы. Аннары синең дружинаң да сыек, коралларың да килешле түгел... Бер уйлаганда аксакал хаклы иде, дружина яңа оешып килә, корал җитенкерәми, сугышчыларның күбесе агач сөңге белән коралланган. Бу килеш Бож кенәзгә яу йөрү, җитмәсә аны ясакчысы итәргә теләү - Винитарны чарасыз гына итәр иде. Ләкин кайнар йөрәкле тәкәббер Винитар тәвәккәлләгән иде инде - ул атасы кебек шанлы король булачак. Аксакалларның берише аңа король дип дәшәләр, ә дружинасы турында әйтеп тә торасы юк. - Атилла ханга ясак җыеп җибәрүне туктатабыз. Дакия ягына таба быел бер олау да китмәячәк, аксакаллар, - диде Винитар король җыенга җыелган картларга һәм хатын-кызга. - Илдә чыпчык үлми, яшәрбез аны, Винитар олан, - диде алгарак чыгып картларның берсе. - Гуннар кебек көтү-көтү мал асрамасак та урман яндырып, көл калыш җирне агач сукалар белән сукалап, арпа-тары чәчеп яшәрбез, балыгы да бездән читтә йөрмәс. Ләкин бит, Винитар олан, хакимебез Гунитар король әйләнеп кайтса, моны сиңа кичермәс, римлыларча дар агачына астырыр. - Атилла хан белән Гунитар король Рим императорлары белән сугышып яталар. Безгә бу фалдан файдаланып калырга кирәк, картлар. Мин сезгә атам Германрих король куәтен кайтарырга телим... Ул чакта Винитар король ышандырды аксакалларын һәм халкын. Ләкин ни сәбәпледер Бож кенәзгә таба йөрергә кыймады. Аңа терәк кирәк иде, империя терәге. Заманында атасы Германрих король һәрчак императорларга мөрәҗәгать иткән, аннары императорлар да Атилла белән сугышып яталар дип җиткереп торалар. Димәк, аңа башта императорларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, бигрәк тә император Феодосийга, ул кул сузарлык кына җирдә. Шушы фикерен җүпләп, Винитар Византиягә илчеләрен җибәрде. Императордан корал, легионерлар сорарга дигән йөк белән озатты. Күп тә үтми илчеләре әйләнеп тә кайттылар. Хак, император Феодосий аның илчеләрен дикъкать белән тыңлаган, әмма үзем сугыш алдында торам дип легионерларын бирмәгән, әмма корал һәм дистәдән артык монахларын җибәргән. Кара киемнән киенгән монахларны күргәч, Винитар король нигә миңа бу карачкылар, дип шапырынса да коралларга кинәнде. Һәм дружинасын коралландырды да Бож кенәз җирләренә юллады. Антлар кенәзенә кем хәбәр иткәндер Винитар король белмәде, алдан уйлаганча кинәт һөҗүм итеп, Бож кенәзнең каласын кулга төшерү чарасы килеп чыкмады. Бож кенәз аны ниндидер тарлавык янында көтеп тора булып чыкты. Башта бу хәлгә Винитар король каушый калды, хәтта кире борыласы итте, әмма соңгы мәлдә тыелып калды, ни күзе белән кайтып күренер халкына, ул бит илдән Бож кенәзне акылга утыртам дип чыгып киткән иде. Әйе, Бож кенәз атасы Германрих корольнең ясакчысы була. Ләкин Атилла хан килгәч, аңа тулы ирек бирә. Шуны искә алып, Бож кенәз Атилла ханга дружинасы белән оныгы Гунитарны биреп җибәрә. Әнә шул Бож кенәз, атасының ясакчысы, хәзер аның юлына аркылы төшкән. Винитар алгарак чыкты, сөңгесен җиргә кадады. - Минем Бож кенәз белән сөйләшәсем килә! - дип кычкырды ул. Каршы яктагылар бермәлгә дәшми тордылар, тик бераз торгач кына ике чал чәчле карт уртасында үсмер егет Винитарга таба кузгалды. Ике аксакалның берсе Бож кенәз түгел иде, Винитар моны күрә-күрүгә үк чамалады. - Син кем? - дип сорады ул картлардан бигрәк үсмергә карап. - Мин Бож кенәзнең төпчек улы, илбашы буласы кеше, - диде үсмер бер дә исе китмичә һәм хәтта Винитар кебек башын чөя төште. Менә шуны кылмаган булса, бик ихтимал, Винитар сөңгесен кулына алмаган да булыр иде. Бож кенәз аны күрергә теләми, димәк, санга сукмый. Винитарның ачуы йөзенә үк бәреп чыкты, яңак итен чәйни башлады... Теге якта да, бу якта да җәяүле сугышчылар. Ләкин арырак, куаклар артында Бож кенәзнең ат менгән егетләре дә күренә иде. Винитар король. "Атилла хан калдырган атлар", - дип уйлады. Сугышу аны чарасыз гына итәр иде, ләкин аның каны кызган иде инде. - Бож кенәз, син мине ишетәсеңме? - дип кычкырды ул сөңгесен кулына ала-ала. - Син минем атамның ясакчысы идең. - Ишетәм, ишетәм, Германрих король угылы, - дигән тавыш ишетелүгә, Винитар шул якка таба чапты, аңа дружинасы иярде. Орыш ничек тиз башланса, шулай ук тиз бетте дә, чөнки антлар ат менгән сугышчылары белән готларны бик тиз тулганага алдылар һәм укка ала башладылар. Ниндидер бер җай китереп, Винитар король антларны ора-ера батыр йөрәкле сугышчылары ышыгында ерак булмаган усаклыкка таба чигенде һәм кача башлады. Антларның сугышчылары качкыннар артыннан куарга иткәннәр иде, Бож кенәз аларны туктатты. Ул гынамы, аякларында йөрерлек яралыларны да хәтта Винитар король качкан якка җибәрде, бер сүз белән, олуг кенәз Винитарга карата игелек кылды. Бер уйлаганда Винитар игелекне игелек белән кайтарырга тиеш иде кебек, тик юк, иленә кайтып егылуга ук, ул яңа дружина оештырырга кереште. Бу юлы ул орышта гуннар ысулын кулланырга булды. Булган байлыгын биреп, күчмәләрдән атлар алырга дип, сәүдәгәрләр далага җибәрде. Атлар кайтарылгач, көн-төн дияргә була сугышчыларын атта орышырга өйрәтте. Үзе түгел, бу эшкә ул император монахын җикте. Монах алан булып чыкты, атта яхшы йөрү белән бергә, шаккатмады оста орыша да икән. Ләкин монах Винитар корольгә бер шарт куйды - Бож кенәзне буйсындырганнан соң христиан динен кабул итәсең. Винитар авырлык белән булса да килеште. Аның өчен дин кабул итү мөһим түгел, иң мөһиме Бож кенәзне буйсындыру иде. Алай да аксакаллар киңәше белән әүвәл Бож кенәзгә илчеләрен җибәрде - Атилла ханга каршы берләшергә чакырды. Ләкин аңа Бож кенәз: "Берләшергә теләгән кеше кылыч күтәреп килми", - дип әйтеп җибәргән иде. Димәк, Бож кенәз орыш тели, дип уйлады Винитар король, һәм ул кышка таба, җир өстен кырпак кар каплагач, бу юлы инде атлы дружинасы белән һәм император монахларын да ияртеп, Бож кенәз җиренә яу кузгалды. Бу юлы бер ташка икенче тапкыр абынмаска тырышты Винитар король. Сиздерми генә Бож кенәз җиренә якынлашты. Бу хәл тарихка 430 елда булды дип Византия монахы тарафыннан язылып куелды. Чөнки монах әкрен генә варварларны изге дингә димләп, үз максатына ирешә бара иде. Кырпак кар яуган урман авызына туктап, ял иттеләр, аннары багучыларын җибәрделәр. Имеш, нишләп яталар Атилла ханга ясакчы булган антлар? Багучылары киткәч, Винитар король атыннан төште, арлы-бирле йөренә башлады, ул гасабилана иде. Һәм шунда тоташ карадан киенгән монахларга игътибар итте. Монахлар барысы да дружина сугышчылары белән аерым-аерым сөйләшәләр, күпләренең муеннарына бакыр тәре тагалар иде. Монахларга җен ачуы чыкса да Винитар дәшмәскә булды. Алда орыш тора, нигә аңа җәнҗал. Антларны тезләндерер, ул икенче кавем венедларга юнәлер, аларны да кул астына җыяр. Һәм шунда уйлап куйды - ул беркайчан да христиан диненә түнмәячәк, чөнки христиан диненә түндеме, ул атасы кебек илбашы була алмаячак. Шул ук вакытта күңеленә шик төшә - Бож кенәзне җиңсә дә, аның кулы Атилла ханга барып җитмәячәк. Булган хәлләрне ишетеп, "Алла камчысы" аның өстенә Гунитар корольне җибәрсә? Үзе канунлаштырган корольне?.. Шуның өчен үзен кайта-кайта ике ут арасында калган кешедәй итеп тоя башлар иде. Ләкин тәкәбберлек барыбер җиңәр иде. Бу юлы ул оттырмас, бу юлы ул җиңәргә тиеш. Ул арада багучылары кайттылар. Бож кенәз берни белми кала читендәге елга буенда ниндидер бәйрәм кебек нәрсә уздырып ята икән. Винитар өчен шатлыклы хәбәр иде бу. Ул дружинасы белән елга буена чапты, ә монахларны бериш сугышчылары белән кала капкасына җибәрде. Бәйрәм булгач, кала капкалары ябык булмаска тиеш. Алар елга буендагыларны кырып бетерүгә, калага юнәлерләр, кала капкалары ачык булсын. Урман авызыннан кинәт килеп чыккан антлыларны күрүгә, елга буендагы халык калага таба йөгерә башлады, готларга шул гына кирәк иде дә, алар антлыларны сөңгегә алдылар, кылычтан уздырдылар, атлары белән таптаттылар. Качучылар артыннан готлар калага бәреп керделәр, кыска гына вакыт эчендә кала эчендә сугыш-кырыш башланды, үч алырга килгән готлар беркемне дә кызганмадылар. Чарасыз калган Бож кенәз сугышчыларына коралларын ташларга кушты. Беренче булып Бож кенәз янына ярсынган аты белән Винитар король килеп туктады. Шул вакыт дружинасы аңа: - Винитар корольгә дан, Винитар корольгә дан! - дип кычкырды. Менә кайчан тойды Винитар король булуның никадәр зур дәрәҗә икәнен. Ул кылычын күтәрде, меңнәрчә кеше шым булды. Шушыны тоюга, Винитар корольнең аркасы кымырҗып киткәндәй итте, бу да ниндидер горурлык билгесе иде. "Мин король, мин атам Германрих кебек бөек король!" - дия-дия Винитар өзәңгесенә басып, тирә-юньгә карап алды. Һәм әйтте: - Аксакалларны мәйданда ук кылычтан уздырырга, Бож кенәзне һәм улларын кала читенә алып чыгарга! Аларга аерым җәза булачак! Дружина аксакалларны аерып алды, халыкның ай-ваена карамый кылычтан уздыра башладылар, ә Бож кенәзне һәм улларын, кулларын богаулап, кала читенә алып чыктылар. - Өлкән монах, Бож кенәзне һәм аның улларын мин җәзаларга сиңа бирәм, - диде Винитар король аттан төшми генә. Ул Атилла булып кыланырга тырышты, ул да шулай аттан торып кына боерык бирер иде. Шулчак өлкән монах Винитар янына килде һәм тегеңәрдән нәрсәдер сорады. - Кылыгыз, мин риза, - диде аңа Винитар король. Готларның һәм монахларның берише урманга киттеләр, агачлар кисеп алып килделәр, һәм монахлар агачларны юнып, тәре ясый башладылар. Винитар аларга битараф бер рәвештә карап торды һәм бериш дружинасына җәза урынына каладан халыкны куып китерергә кушты. Тәреләр әзер булгач, үз әмереннән үзе канәгать калган Винитар король ап-ак кар өстендә яткан тәреләрне карап чыкты. Бу җәзаны готлар белмиләр иде, шул исәптән антлар да. Моңа кадәр бу тарафларда күренмәгән җәза иде бу. Яшь корольдә кызыксыну уянды, ул ясалган тәреләр тирәсендә уралган монахларга карап-карап торды да: - Озакка сузмагыз! - дип боерды. Монахлар кул-аяклар кадакланасы чөйләрне барлап чыктылар, казылган базларны күздән уздырдылар. Винитар король Бож кенәзнең күзләрен каплаган ап-ак чәчләренә, сакалыңа кунган саламны да ала алмаган кызарып калган богаулы кулларына игътибар итте. Һәм башын тагын да чөя төшеп, кенәзне һәм аның улларын янә бер тапкыр күздән кичерде. Угланнар алтау, алтысы да җиткән егетләр инде, гәрчә яшь аралары күзгә ташланса да. Иң кечесе койрыкка баскан, угланның ирен өстендә бөтерелеп мыек чыгып килә. Винитар үзалдына елмаеп куйды. Аңа тантана итәрлек иде бүген. Антлар кенәзе һәм аның алты улы аның кулында. Үз-үзенә кул салган Германрих корольгә баш бирмичә, ул гынамы, оныгына Дружинасын биреп, Атилла белән Ауропага озаткан антлар кенәзе җәзаланырга тиеш. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Ярты түшен ап-ак сакал баскан Бож кенәз чи тиредән теккән итек кигән килеш үлем көтә. Үлемне ул болай күз алдына китермәгәндер, әлбәттә. Ләкин ул аңа бүген килде һәм Германрих корольнең угылы Винитар йөзендә. Уллары да җәза көтәләр, башларын игәннәр. Бож кенәз уйлый бугай, ничек, нинди юл белән улларын коткарырга?.. Кем аша бу хакта Атиллага хәбәр итәргә? Хәбәр ирешкән хәлдә Атилла ана ярдәмгә ике дә уйламый Гунитар оныгын биреп җибәрер. Винитар үзең атасыннан да эрерәк тота, кем хәзер хуҗа дигәндәй, Византиядән монахлар китерткән. Тоташ карадан киенгән руханилар исә үзләренең яңа диннәренә таянып, тәреләрне җиде терсәк буйлык итеп ясаттылар. Тәреләр корбаннарын көтеп, кар өстендә ята. Җиде тәре. Алты улы һәм Бож кенәз өчен. Әнә ничек җәзаларга тели Винитар аларны. Римлылар кебек. Кул-аякларын кадаклап, тәрене утырталар һәм адәм баласы җан тәслим кылганчы шул тәредә тора, сөякләре шылтырап коелганчы. Әмма күрә ич Бож кенәз, үзе җәзаларга җыена, үзе курка. Курыкмаса, Өрәккә табынучы буларак антларга бер-бер башка җәза табар иде. Һәм курка Винитар король Атилладан гына түгел, аның оныгы Гунитардан да. Бож кенәз күрде, оста монах аларның кул-аякларын кадаклар өчен алма агачыннан чөйләр ясый. Каты була алма агачыннан чөй... Ни явыз, ни шәфкатьсез булса да Германрих король кешеләрне җәзалаганда бу кабахәтлеккә бармады. Борын заманнарда римлылар борынгы башлап йөрүче христианнарны шулай тәреләргә кадаклаганнар, хәзер христиан руханилары үзләре варварларга шул ук ысулны кулланалар. Бож кенәз белә иде, Германрих король әсирләрне Өрәк алласына корбан итте, ә кайчак хәтта сабыйларны да, корбан канын Өрәк алласының йөзенә сибәр иде дә: "Канга сусагансыңдыр, эч инде", - дияр иде. Боларның барысын да Бож кенәзнең үз күзләре белән күргәне бар. Ләкин Германрих корольнең җәза ысулын Бож кенәз кабул итмәде, аксакалларын да тыйды. Винитар исә антларның аксакалларын башкача җәзалады. Койты, койты кылана Германрих король угылы Винитар. Каладан бар кешене кала читенә куып китерткән. Имеш, карагыз баш бирмәгән илбашыгызны мин нишләтәм - тәрегә кадаклатып җәзалатам. Бож кенәз игътибар итте, яшь корольнең бертуктаусыз күз кабагы тартыша. "Куркасың, куркасын, Винитар", - дип уйлады Бож кенәз угланнарына күз ташлап. - Шушындый җәза аның үзенә дә килер. Бәлки әле яманрагы да. Әлбәттә, Бож кенәз Өрәккә корбан китүне кулайрак күрә иде. Чөнки бу аллага үзе дә табынды. Ә менә кул-аякны тәрегә кадаклауны күңеле кабул итмәде. Ниндидер бер мәлдә ул бу хакта Винитар корольгә дә әйтергә иткән иде, әллә нигә тыелып калды. Хәтта шул үтенеч тә Винитарга кодрәт өстәр кебек тоелды. Бердәнбер юанычы шул иде Бож кенәзнең, тиздән бу хакта Атилла хан ишетер һәм Винитарны җәзаларга оныгын җибәрер. Хак, ул Винитарның җәзалауларын күрә алмас, әмма шул уй да хәтта аның күңеленә сабырлык өстәде, Бож кенәз моны бөтен җаны-тәне белән тойды һәм Винитар корольгә ирен чите белән генә елмаеп, карап алды. Күрде Винитар король Бож кенәзнең елмаюын һәм аркасына салкын су койгандай өшеп китте, һәм җан ачуы чыгып, чөй ясаган монахка камчысы белән кизәнде. - Нигә бик озак маташасың, кара карачкы! Тизрәк кылан! Кара чикмән кигән руханилар ашыга-ашыга тәреләр янына дүртәр-дүртәр чөй куеп чыктылар. "Атилла хан Тәңрегә табына, - дип уйлады Бож кенәз. - Ул сине тәрегә дә суктырмас, Өрәккә дә корбан итмәс, ул сине ат койрыгына тактыртыр, йә булмаса юл буендагы агачка асып куяр, син шунда сөякләрең коелганчы эленеп торырсың". - Башлагыз! - дип кычкырды үз-үзен король иткән Винитар. Гүя ул Бож кенәзнең ни уйлаганын белә иде, эшне тизрәк төгәллисе килде. Тик руханилар ашыкмадылар. Өлкән рухани Бож кенәз янына килде. Кенәз аңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Монах аңа нидер сөйләде, нидер аңлатты, имеш, Хода каршына барасың, иман белән кит. Бож кенәз дәшмәде. Ул аның ни икәнен белми иде - иманның. Бож кенәз грек телен яхшы белә иде, күршеләр иде. Ләкин Бож кенәз аңарга игътибар итми, кинәт зәңгәр күккә бакты, күк йөзендә йөзгән сәләмә ак болытларны күрде һәм күзләрен йомды. Ул кулларын күтәреп, күккә дәшәсе итте, әмма куллары богауда иде. Монах угланнарның берсенә күчте. Әмма углан да монахның сүзләренә битараф калды. Ниһаять, монах Бож кенәзнең баш улы каршына килеп басты. Кенәзнең баш улы беркадәр вакыт Константинопольдә яшәгән иде. Монах сорамыйнитми угланның муенына агач тәре такты, һәм үз гамәленнән канәгать калган монах иркенләп чукынып алды һәм: - Син хәзер хакыйки христиан, балакай, - диде. - Әйе, атакай, - диде углан. - Гөнаһларың бармы? - Кеше гөнаһсыз булмый, атакай. Хода аны миннән ярлыкар. Мин бу дөньяда берәүне дә рәнҗетмәдем, дар агачына да астырмадым, кылычтан да уздырмадым. Хода булса, атакай, башта алтмыш аксакалны кылычтан уздырган өчен Винитарны юк итәр иде. - Чү-чү, углан, корольнең ишетүе бар. - Ишетсен, атакай, аңа тиздән моннан да яманрак җәза киләчәк. - Ходайдан курык, балакай. Аның каршысына барасы ич сиңа. - Мин гөнаһсыз, атакай, гөнаһсыз! - Сиңа, балакай, Хода әҗәл җибәргән. Килеш. Урының оҗмахта булыр. - Минем язмышым, атакай, бүген Хода кулында түгел, үз белдеге белән готлар тәхетен биләгән ерткыч Винитар кулында. Минем өчен бүген ул Хода! - Ходабыз Гайсә пәйгамбәр дә тәрегә кадакланып үлүне артыграк күргән. Без христианнар өчен бу әҗәл үрнәк булырга тиеш, балакай. Әҗәл сиңа Хода йөзендә әнә шушындый мөмкинлек бирә. Карама күккә, күзләрең йом, Хода сине кайгы-хәсрәттән арындырыр. - Гайсә пәйгамбәр кайгы-хәсрәттә үлә, атакай. Сарык хәлендә тәрегә кадаклыйлар аны. Сүз әйтергә дә бирмиләр. - Аклан, чукын, төртен, балакай, әҗәл килер алдыннан күңелеңә гөнаһ җыйма. Язык җыйган - иманнан качкан, ди. - Тимә угланга, монах, котыртма баланы! - диде Бож кенәз сабыры төкәнеп. - Мин аны барыбер тыңламыйм, атам, тыңламыйм... - Рәхмәт, улым, атаң йөзенә кызыллык китермәгән өчен рәхмәт. Күк йөзе җирдән өстә булган кебек, адәм җаны да кеше кулы җитмәс күктә, монах. Калдыр син угланны... - Туктал! - дип кычкырды кисәк боларның барысын да тыңлап тора башлаган Винитар. - Туктал, хыянәтче. Син Атилла ханга баш идең, аның каршына яшь кызың җитәкләп чыктың. Ул арада монах чарасыз калып, угланның богаулы кулларын кушучыңа алды. - Сиңа, углан, бу әҗәлне Хода үзе җибәргән. Тәредә үлүенә горурлан. Углан кырын күзе белән генә кар өстендә яткан тәрегә карап алды, ахыр агасына, туганнарына күз йөртеп чыкты, халыкка бакты. - Кит янымнан, сатлык җан! Кит! - дип кычкырды углан, - Каһәр сезгә, ләгънәт, ләгънәт!.. Бермәлгә, бары тик бермәлгә генә монах сүзсез торды, ахыр араларындагы дәҗҗалга ишарә ясады. - Халкым, газиз улларым! - дип кычкырды Бож кенәз. - Газиз улларым, сөекле халкым! Тыңлагыз мине, тыңлагыз! Килер бер көн, үзен-үзе король иткән ерткыч җан Винитар да үз җәзасын алыр. Аны минем батыр Гунитар улым җәзалар. Каһәр ана, каһәр! Җәзаланучыларның кул-якларына чөй какканда, чәчрәп кан чыкканда, җәзаланучылар кычкырганда монахлар бернигә игътибар итми, гадәти бер гамәл кылгандай эш иттеләр. Бу хәлгә җәза төбәгенә куып китерелгән халык ак кар өстенә кан яңгыры яуганда кисәк кенә тыннары кысылып, сулыш алырга куркып, тынып калдылар. Тәрегә кадакланган җәзаланучыларны күтәреп базларга утыртканда җәзаланучыларның интегүләрен күреп, халык арасында һуштан язучылар да күренә башлады. Винитар король боларны күрде дә, күрмәде дә. Ул үзен бу гамәлендә гаепле санамады. Чөнки атасы да кул астына җыйган халыкларны котларын алып, Өрәк аллаларына корбан итә-итә куркытып торыр иде. Мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек Германрихлар нәселенә каннан-канга күчеп килә иде, күрәсең. Атасы Германрих чорында да буйсындырылган халыклардан һәр өйдән Өрәк алласына корбан итү өчен бер углан, бер кыз бала биреп торганнар. Калган балаларны исә Германрих король юк кына бәһагә Римга озатып торган. Коллык оясы аждаһасы Рим туймаган да туймаган. Хәзер исә Винитар король атасының шанлы дәүләтен аякландырып җибәрергә кереште. Җәзаланган кешеләрне тәрегә кадакланган килеш калдырып, халыкны куып тараткач кына, Винитар король кайтыр юлга чыкты. Шунда ул үз кырында атын атлаткан монахтан сорады. - Рухани атакай, ни өчен адәм баласын Хода колы диләр? - Хөрмәтле король, без барыбыз да Хода коллары, барыбыз да. - Менә мин, әйтик, беркемнең дә колы буласы кеше түгел. - Алла диген, король, алла диген. Ул сине ишетеп тора, каһәр җибәрергә дә күп сорамас. Кол булу синең үз башыңа төшүе дә мөмкин. Үлем белән җәзадан, Аллаһы язган итсә, котылу юк дигәннәр. - Синең Ходаңа мин ышанмыйм, монах. - Чөнки син варвар, король, мәҗүси варвар. Син бүген антлар кенәзен һәм аның улларын, аксакалларын җәзаладың, Хода теләсә шундый ук җәзаны сиңа да җибәрәчәк. - Ни өчен? - Чөнки иң гадел хөкем бер Хода кулындадыр, король. - Минем христиан динен кабул итәсем килми, монах. Христианнар мескен халык. Мин исә каты бәгырьле халыкны яратам. - Китап әйтә, кешелекнең киләчәге рәнҗетелгәннәр кулында булачак. - Димәк, сезнең кулда? - Әйе, король, безнең кулда. - Кеше нәфесле зат, монах, нәфессез яши алмый. - Дин адәм баласындагы шул нәфесне тыярга ярдәм итә, король. Барысы да Аллаһ кулында, барысы да, король. Син шартыңны онытмагансыңдыр шәт?.. - Юк, монах, онытмадым. Ләкин мин сабыр итәргә булдым. Мин сиңа әсир иткән антларны биреп җибәрсәм, син миңа дружинам тулыландыру өчен алтын солидларың калдырасың. Шул булыр сиңа, өлкән монах, соңгы сүзем, - диде дә Винитар король атын куалап, алга таба китеп барды. III Ил-каласына кайтыр көндә үк Винитар король җиңүгә багышлап тантана оештырды. Бу аның беренче җиңүе иде. Бәйрәм-тантана шул хәтле зурдан кубып эшләнде ки, халыкның, бигрәк тә дружинаның атна-ун көн буена эчүсалудан башлары чыкмады. Бож кенәз каласы һәм халкы таланган, эшкә яраклы ир-зат, чибәр хатын-кызлар бауга бәйләп, таланган мал-байлык белән Готстанга кайтарылды. Готстан халкы яшь корольне Германрих атасы белән тиңләде, беришләре мактаса да, Винитар корольнең бу гамәлен килештермәгәннәре дә табылды. Бигрәк тә аксакаллар. Өлкәнрәкләре: "Яшь король ут белән уйный", - диделәр. Ләкин Хак Тәгалә һәр чорда да хакимият кулында булды. Шуның өчен Винитар король илгә кайта-кайтуга, дружинасын ныгытырга кереште, һәммә сугышчысына да көбә күлмәк, калкан, очлым, сөңге, кылыч, ук-җәя булдыруны таләп итте һәм пружинасына атсыз берәүне дә кабул итмәде. Шөкер кыла, антлардан кием-салым гына түгел, ат-кораллар җитәрлек кайтарылган иде. Үз атына ул осталардан (осталар антлар иде) тәңкәләрдән түш каплагыч ясатты, маңгай каплагычын хәтта алтыннан куйдыртты. Яшь корольнең өсте-башы да бер дә атасы Германрих корольнекеннән ким түгел иде. Калага кайткач, әсир ителгән антларны Византия сәүдәгәрләренә бик тиз сатып бетерделәр. Винитар үз өлешенә кинәнгән иде. Чөнки сәүдәгәрләр һәм монахлар аңа мул түләделәр. Моның өстенә Винитар король Бож кенәзнең берсеннән-берсе яшь дүрт кызын кулга төшергән иде. Әнә шуннан соң ул сарайдан атналар буена чыкмады, эчте, оргияләр оештырды, яраннары белән тәмам шаша язды. Ләкин һәрнәрсәнең башы булган кебек, ахыры да була. Көннәрдән бер көнне сарай каршына аксакаллар килделәр. - Җитте, король, акылга утырырга вакыт! - диделәр. Винитар айнып җитмәгән кызарынган күзләре белән аксакалларга карап торды-торды да: - Югалыгыз күз алдымнан, юкса сезне дә Бож кенәз аксакалларының язмышы көтә! - дип кычкырды. Аксакаллар дәшми-нитми башларын игән килеш таралыштылар. Чөнки беләләр, ишеткәннәр иде Винитар корольнең Бож кенәз аксакаллары белән ни кылганын. IV "Сәяси сугышлар вакытында гуннарның "күзләре аркадада булырга тиеш". Атилла чакыруыннан. Баламир бәк юлга чыккач та, юлда чакта да бернәрсәне исеннән чыгармады - ни генә булмасын ул үз теләге белән король исемен алган Винитарны әсир итәргә тиеш һәм Атилла хан кулына кайтарып бирергә. Ул юлга чыгар алдыннан гына Атилла хан Византиягә яу йөрүдән баш тартты. Ул ашыкты да, шул ук вакытта ашыкмады да. Инде текә Сармат таулары да (бүген Альп таулары) артта калды. Ниһаять, ул көннәрдән бер көнне мәрхүм атасы Германрих король җирләренә аяк басты. Ни генә булмасын бу аның туган иле иде, гәрчә аны язмыш бер күккә күтәреп, бер җиргә орса да, күңеле Баламирны туган якларга тартты. Ул бернәрсәне дә онытмады. Бәһрам бәкне дә, Сафура анасын да, Мәңгүк ханны да - бу аның фаҗигале дә, шул ук вакытта тәҗрибә җыйган язмышы иде. Атилла хан атасы Германрих король иленә ташланганда да, кала яулаганда да, үзе дә аңлап бетермәгән ике яман хис кичерде — ул Баламир кемнәндер үч тә ала һәм кемнедер коткарырга килгән кебек иде. Ә коткарырга килде ул анасының рухын. Моны ул каланы яулагач, кинәт кенә болдырда пәйда булган Винитарны күргәч аңлады. Винитар үләргә тиеш иде, гуннар белән сугышмас өчен атасы үзүзенә кул салды, димәк, сугыштан баш тартты, ә Винитар улы гуннарга каршы халыкны котыртты. Готлар җиңелде, Винитар әсир ителде. Ләкин, ләкин Атилла яубаш аны гафу итте, хәтта илдә ясак җыючы итеп калдырды. Ә бит Баламир углан да ясак җыярга кала ала иде, Атилла яубаш аның кем икәнен белә иде. Менә шуның өчен Баламир бәк үз-үзенә король титулы алган (биргән) Винитарга үчле иде. Бабасы Бож кенәз һәм Баламирның туганнарын тәредә җәзалауны, гомумән, күз алдына китерә алмады ул. Туган илгә кайту һәм Винитар корольдән үч алу гаделлеккә йөз тоткан хыялы иде, моның өстенә аның кырында күптән яраткан Виница кайта иде. Инде туган илләренә аяк бастылар, горурлыгы җибәрмәдеме, Баламир бәк Виница утырып кайткан кибиткага якын да бармады. Ул Виницаны карарга, аш-су пешереп торырга хезмәтчеләр куйган иде, үзенә күрә игелек кылып торды, ә менә никадәр юл үттеләр, кибиткасы кырына килмәде. Ул берничә тапкыр Виница кибиткасы яныннан атын җилле генә юырттырып үтеп киткәләде һәм күрде - кырын күзе белән генә күрде, хатын аңа чүпрәк каплаган кибиткадан карап кала. Баламир атын туктатасы итте, җаныкүңеле хатынга тартылды, ә атын туктатмады, гелән ул якка карамагандай үтеп китте. Үтеп китте, әмма кибитканың пәрдәсен ача төшеп үзенә карап калган хатынның йөзен күңеленнән җуя алмады. Бер уйлаганда, аның аталары аналары да бер булган хатынга өйләнергә хакы юк иде, әмма йөрәккә йөгән салып буламы! Әллә нигә Атилла ханга да үпкә тотмый ул. Теге вакытта Виницаны иң елгыр төмәнбашы Актарта бирде. Гуннарнын язылмаган кануны буенча әсир ителгән кыз аңарда калырга тиеш иде югыйсә. Тик Атилла яубаш моны кылмады. Ә Баламир үзе бу хакта сүз кузгатырга кыймады. Ә кызга бер күрүдә гашыйк булган иде ул, бер күрүдә. Әллә кан тартты, әллә җан - үзе дә белмәде, һәм хәзер дә шулай. Тарта аның күңелен бу хатын, гәрчә кияүдә булып кайткан булса да. Баламир бәк тиккә генә әле бер меңбаш янына, әле икенчесе кырына барып киңәште, яугирләрнең хәлләре белән танышты. Хикмәт шунда иде: аның кул астында болгар һәм угор сугышчылары да бар иде, аларның илләренә дә кул сузарлык кына ара калып килә - аерылып китмәсләрме, бәкне санга сугарлармы?.. Курку түгел иде бу, барысы турында да белеп торырга теләве иде. Ул гынамы, аның кул астында Германрих король вакытында әсир ителгән һәм хәзер тулы хокуклы сугышчылар булып киткән готлар да бар иде, аларны һәрчак күз угында тотарга кирәк иде. Әнә шуларның барысын да исәпкә алып, көннәрдән бер көнне Баламир бәк гот яугирләрен меңбашларга бүлеп бирде. Шулай кулайрак булыр кебек тоелды аңа. Германрих корольнең җимерек каласына бер көнлек юл калгач, Баламир бәк зур булмаган инеш янына ыстан туктады. Курку юк иде. Казан астылар, ашадылар-эчтеләр дә каравылчылар куеп йокларга яттылар. Баламир бәк белми идеме, белепме курыкмады, сак кыланмады - көченә ышанды бугай. Ә Винитар корольнең багучылары аның хәрәкәтен күзәтмәде, шуңа карамастан, булдыра алган кадәр дружина җыйды, үзенчә каланы сакларга тырышты. Ул инде Баламир бәкнең Готстанга таба яу чыгуы хакында күптән ишеткән иде. Шул хәбәр ирешүгә, ул Византия императоры Феодосийга илчеләрен җибәрде, ярдәм сорады. Әмма император Феодосий аның илчеләрен тотып, Атилла ханга озаткан булып чыкты. Менә кайчан канаты сынды Винитар корольнең, менә кайчан ул атасы Германрих куәтенә ирешә алудан өметен өзде. Һәм шул ачуын хәмер белән юарга кереште. Ләкин айныган вакытларда тимерче алачыкларына юнәлде, тегеләрнең корал ясауларын карап торды, дружинасын тикшерде. Әмма аксакаллары белән бер тапкыр да күзгә-күз килеп сөйләшмәде, гүя аның өчен аксакаллар юк иде. Атасы кебек каты куллы булырга тырышты һәм кайчак булгалады да. Теге йә бу кешене үз кырына хыянәт итүдә хөкем итәргә китерсәләр, бичараны урманга алып барды, халык алдында Өрәк алласына корбан итте, кайнар канын Өрәкнең битенә сипте. Шул хәлдән соң халык яшь корольдән курка башлады, ул урамга чыкканда тәрәзәләрдән карарга да кыймадылар. Калага җитәр-җитмәс бер көнлек юл кала ыстан туктаган Баламир бәк калада нинди юллар белән корыч тәртип урнаштыруы хакында белми иде, әлбәттә. Винитар король антлардан башка, аталары кул астындагы башка халыкларга да ясак җыярга йөрисе иткән иде, әмма император Феодосийга җибәргән илчеләре әйләнеп кайтмагач, Баламир угланның Готстанга таба чыгасы хакында ишеткәч, барысыннан да баш тартты. Шуңа карамастан, каланы сакларга да җыенды. Бу хакта дружинасына да әйтте. Баламир углан аның мәете аша гына каланы алачак дип әтәчләнде. Дружина яугирләренең күбесе Баламир угланның Готстанга таба Винитар корольдән үч алырга юлга чыгуы хакында белмиләр иде, шаулаша башладылар. Ләкин Винитар король аларны бик тиз туктатты. - Үчне мин үзем алачакмын! - диде. * * * Баламир бәк атына атланып янә бер тапкыр Виница кибиткасы тирәләрен әйләнеп килде. Ахыр инеш буена таба юнәлде, атын эчерәсе итте. Шунда ул инештә битен юып торучы Виницаны күрде. Виница гадәттәгечә ап-ак күлмәктән иде, чәчләре иңнәренә сибелеп төшкән, маңгаен уратып зәңгәр тасма бәйләгән. Ат пошкыруын ишетүгә, Виница сискәнеп китте һәм кушучына су алган килеш, катып калды, алай да суны битенә бөркеде, бөркеде дә кулындагы сөлгесе белән сөртенә-сөртенә тураеп басты. Елмайды бугай, һәрхәлдә Баламир бәккә шулай тоелды. Икенче мәлдә инде Баламир бәк ат тезгенен ташлады да су кырындагы Виница янына килде. - Хәерле иртә, Виница! - Хәерле иртә, батыр бәк! - Су салкынчаракмы әллә? - Салкынчарак, - диде хатын инешкә күз ташлап. - Аның каравы янган йөрәкне сүрелдерер. Мин салкын судан курыкмыйм, салкын йөрәкле ирләрдән куркам. - Минем кебек икәнсең, - дип гаҗәпләнгәндәй итте Баламир бәк. Бу чынлап та шулаймы дигәндәй Баламир бәк Виницага карап алды. Ак түгәрәк йөзле, чөенкерәк борынлы, иреннәре күперебрәк торган зәңгәр күзле иде Виница. Карады да шул күзләргә Баламир бәк, чарасыз калган берәүдәй яшь хатын янына ук килде, көтмәгәндә кулына күтәреп алды һәм сак кына яр өстенә менгерде. Менгерде дә ни кылырга белми беравык басып торды. Яшь хатын аның муенына сарылган, кайнар сулышы белән муенын пешерә, чәчләре белән битен кытыклый. Хатыннан Баламир бәк үзе дә аңлап бетермәгән хуш ис килүен тойды. Шактый авыр гәүдәле хатын селкенеп куйгандай итте. Шуны гына көткән кебек Баламир бәк атына сызгырды, акыллы хайван кешнәгәндәй итте, хуҗасы янына килеп туктады. Баламир бәк хатынны аягына бастырды һәм ат өстендәге җәймәне сыдырып алды да, кырпак кар өстенә ташлады, хатынга утырырга ымлады. - Мин сине яратам, Виница, - диде ул һәм каушый төшеп, хатынның янәшәсенә утырды. - Мин сине күптән көттем, батыр бәк, бик күптән, - диде хатын егетнең күзләренә карап. - Актар төмәнбаш белән мин тату яши алмадым. - Ул сине кудымы? - Юк, кумады, Баламир, гөнаһлы буласым килми. Мин аңа күзенә карап: сине яратам дидем, син мине беренче булып әсир иткән идең, дидем. - Һәм ул сине җибәрде? - Җибәрде, батыр бәк, җибәрде. Олы җанлы кеше ул, синең кебек батыр йөрәкле. Ир иде ул, Баламир бәк, олуг җанлы ир. Беләсең ич, мин аңа үз иркем белән ябышмадым. Аңа мине Атилла яубаш бирде. Баламир бәк яшь хатынга әйтер сүз тапмады, хатынга елыша төште, хәтта ул кием аша хатынның кайнар тәнен тойгандай булды. Биленнән кочты, йөзен үзенә таба борды, күзләренә карады. Менә ул еллар буена якын килергә кыймый йөргән, әмма һәрдаим бергә булырга, кочагына иңеп, эреп китәргә хыялланган гүзәл йөз һәм дымланып торган күпертеп иреннәр. Татлы булды үбешү... Шул вакыт Баламир бәкнең аты ярсынып кешнәп җибәрде. Аңа таба бер төркем яраннары килә иде һәм җилле генә юырттырып. - Багучыларына бер-бер нәрсә булдымы әллә? - дип сорады курка калып Виница һәм торып басты. - Әйе, бу минем багучыларым, - диде Баламир бәк күтәрелеп. - Тиз әйләнделәр. Иртән уянгач, Баламир бәк бертын уйланып ятты, ахыр торды һәм киерелә-сузыла чатырыннан чыкты. Яз килеп ятса да көн салкынчарак иде, һавада тирбәлгән кар бөртекләре дә күренгәли. Башта ул Винитар король биләгән кала-кальгага турыдан-туры һөҗүм итәргә уйлаган иде, иртән уйланып ятканда башына янә бер уй килде. Шактый биек агач койма белән уратып алынган каланың коймасын җимерү кыен булмас, ләкин барыбер кальганы алырга туры килер. Ә бу инде теге яктан да, бу яктан да кан кою дигән сүз. Шуңа күрә Баламир бәк һөҗүмгә күчкәнче каланы кулга төшерү өчен башка юллар эзләргә булды. Атилла хан да шулай итәр иде, төп һөҗүмгә күчкәнче кат-кат уйлар, исәпләр иде. Ләкин Баламир бәк кыю рәвештә шул чараны сайлады. Ышанычлы дигән унлап готны чатырына чакыртты һәм бик тәфсилләп тегеләргә үз планын аңлатты. Яугир готлар тимерче булып киенергә тиешләр. Сайлап алган готлар арасында чын мәгънәсендә Германрих корольдә тимерче булып торган тимерче дә бар иде. Ул калага керүнең барлык юлларын да белә икән. - Батыр бәк, - диде тимерче. - Мин ишләрем калага кертермен. Һәм без тиешле вакытта капкаларны ачып торырбыз. - Мин сиңа ышанам, тимерче. Белеп торсаң иде, Винитар король кебек мин дә Германрих король улы. - Мин беләм, батыр бәк, - диде тимерче. - Синең әниең Бож кенәзнең кызы иде. - Сезнең төп максат, тимерче, капкаларны ачу. - Без капкаларны ачарбыз, батыр бәк. Ышан. Баламир бәк, атына атланып, Виница арба кибиткасы тирәсенә килде. Чатырына әйләнеп кайткач, Баламир бәк чатырына меңбашларны чакырырга кушты. Тегеләр чатырга кереп утырышкач, барысына да күз йөртеп чыкты да: - Кояш кичке якка авыша башлауга, без калага һөҗүм итәбез. Әзер булыгыз, минем боерыкны көтегез. Мин әйттем! - диде ул Атилла ханга ошатып. Меңбашлар бәк сүзендә тордылар, кояш кичке якка авыша башлауга, яубаш чатыры янына җыелдылар. Баламир ат өстендә аларны көтеп тора иде инде, меңбашлар килеп туктауга, камчы сабы белән кала ягына күрсәтеп: - Кузгалдык! - дип әмер бирде. Озын юлны кыска итеп, кала белән ыстан туктаган араны бик тиз үттеләр һәм килер җайдан ачыла башлаган капкаларны күреп, Баламир бәк "Урра!" кычкырды һәм ачык капкага ташланды. Гуннар бик тиз калага тулдылар. Ул арада әле бу, әле теге тыкрыктан Винитар корольнең сугышчылары чыга башладылар. Ләкин Баламир бәкнең укчылары аларны бик тиз уктан алдылар һәм сарайга таба чаптылар. Көтелмәгән хәлгә, өстенә чапанын да ташларга онытып, кулына кылыч тотып болдырга чыккан Винитар ни кылырга белми туктап калды, һәм уклар кадалган яраннарын күреп: - Кузгал, күтәрел! - дип кычкыра-кычкыра болдырдан төшә башлады. Шулчак аңа таба сөңгесен күтәргән атменгән Баламир бәк якынлашты. Ул ерактан ук кычкыра-кычкыра килде. - Винитар, Винитар, ташла кылычың! Ташла! Бу кисәтү иде, Винитар король хәзер генә исенә килгәндәй, тирә-юньгә күз ташлады. Аңа һәм аның болдыр тутырып баскан яраннарына йөзләрчә ук төбәлгән иде. Шунда яраннарны ыра-ера алга табарак аксакал чыкты, кулын күтәрде. - Сабыр ит, сабыр ит, Баламир углан, сабыр ит! - диде ул болдыр янына ук килеп, әмма күтәргән сөңгесен Винитарга төбәгән килеш катып калган Баламир бәккә. Винитар король теләр-теләмәс кенә кылычын төшерде, кемдер йөгереп менеп аның кулыннан кылычын алды. Моны күреп, Баламир бәк сөңгесен җиргә кадады. Һәм Винитарга күрсәтеп, яраннарына: - Читлеккә! - дип боерды. Язгы карлы-буранлы юлдан читлек эчендә барганда король Винитар артта калган көннәрдә һәм айларда кылган гамәлләрен кайта-кайта күз алдына китерде һәм уй-хатирәсе һәрчак бер вакыйгага килеп төртелде - Бож кенәз һәм аның улларын тәреләргә кадаклатып җәзалауга. Бөгәрләнеп читлек эчендә ятса да, торса да, кургашын болытлар белән томаланган күккә бакса да, аның күз алдыннан кар өстендә яткан тәреләр, сакалы биленә җиткән ак чәчле, ак сакаллы Бож кенәз, берсеннән-берсе үсеп-исәюдән ерак китмәгән уллары, ни кылырга белми җәза мәлен көтеп торган халык. Тоташ карадан киенгән монахлар, мәҗүсиләрне җәзалаудан тәм тапкандай кыландылар. Барысы да, барысы да күз алдында. Иленә кайткач, әсирләр өчен Византия сәүдәгәрләре аңа янчык-янчык алтын солид түләделәр. Алтын солидларны ул халыкка түгел, дружинасына өләште. Әнә шунда Винитар үзен чынлап та илбашы итеп тойган иде. Бу хәл ил атакайларына ирешкәч, үз кырына килгән аксакалларны сугышчыларыннан куып тараттырды. Винитар корольдән аермалы буларак, атасы Германрих король коллар саткан акчадан картларга да өлеш чыгарыр иде. Әнә шуның өчен аксакаллар атасын күккә чөеп мактадылар, мәдхияләр укыдылар. Винитар король исә аксакалларга берәр солид та бирмәде, ул гынамы, җыелган аксакалларны, куып тараттырды, һәм бу аның зур хатасы булды. Аннары нигә соң әле үзенең король икәнен раслау өчен нәкъ менә Бож кенәзне сайлады. Бит атасына тагын дистәләрчә халыклар ясак түлиләр иде. Чуды, мари, весь, мордва халыклары барысы да атасының ясакчылары иде. Аларга да юнәлә ала иде югыйсә. Атилла хан Германрих король җирләре аша өермәдәй узгач, ул халыклар барысы да Тын елгасы буенда төп ыстанда калган яубаш Атилла атасы Мәңгүк ханга барып баш игәннәр. Шул сәбәпле Винитар король ул халыкларга ясак җыярга барырга кыймады. Ә Бож кенәз кул астында гына иде. Ялгышты, ялгышты Винитар. Ни генә булмасын ул икенче тапкыр Бож кенәз җиренә яу йөрергә тиеш түгел иде. Бит аны халкы король сурәтендә күрә башлаган иде инде. Әмма тәкәбберлек, мин-минлек, үзгә үтә үҗәтлек, ул гынамы, атасы кодрәтен кайтару теләге алып барды аны Бож кенәзгә. Әнә шул теләк бүген аны читлеккә кертеп утыртты. Таныш урманнар, елга буйлары, тау-калкулыклар, карлардан арчыла башлаган алаланып калган туган җир. Юридерме, уратыбрак булса да Баламир бәк Винитарны Бож кенәз җирләре аша илтә иде. Әйе, әйе, Бож кенәз белән ул явызларча кыланды. Калага бәреп кергәч, каннары кызган готлар кем күпме тота ала, шул хәтле ир-егетләрне, хатын-кызларны бауга бәйләп Готстанга алып киттеләр. Винитар король боларның барысын да күреп торды, ул Бож кенәзне һәм аның улларың җәзалау белән мәшгуль иде. Калага үтеп керүгә, Винитар үзе Бож кенәзнең сараена үтте, сарайга ут салганнар иде, ул ашыкты, кабаланды, бүлмәләрдән узганда сакчыларының башлары киселгән мәетләрне күреп, алар аша сикерә-сикерә узды. Ул Бож кенәзнең кызларын эзләде һәм аларны түр бүлмәләрнең берсендә тапты... Тапты да аларны алып чыгып, җансакчысына бирде, Готстанга алып кайтып китәргә кушты. Винитар үзалдына калтыранып куйды. Үлемнән курыкмады ул. Хәзерләнгән иде инде ул аңа. Ул Атилла ханның күзенә күренүдән курыкты. Бит ул аңа ташлама ясады, Гунитар корольнең ясакчысы итеп калдырды. Ә ул король булырга теләде һәм булды да. Тик ни белән бетте король булу?.. Дистә еллар буена хаким һәм хөкемдар булган Германрих король ил-дәүләте тамырдан юк ителде. Илнең соңгы короле читлектә утыра. Ә менә Бож кенәзнең оныгы Гунитар көтмәгәндә яубаш Атилла ярдәме белән дәүләтле булды. Читлек кысан булса да Винитар торып басты, ямьсез рәвештә кечкенәдән тышка чыкты. Әмма читлекне саклаучы яугирләр аңа бөтенләй игътибар итмәделәр, алар өчен ул гүя юк иде. - Һәй син, Атилла яубаш ялчысы. Миңа Баламир бәкне табып китерегез, минем аны күрәсем килә, - диде Винитар арба янәшәсендә ат өстендә барган сакчыга. - Урынын бик әйбәт, король, утыра бир. Ә Баламбир бәк өчен кайгырма, аны Атилла хан чапкынын җибәреп, Гунитар король кайтканчы Готстанда калдырды. Синең сарайда тора ул хәзер, Виница атлы хатын белән. - Виница, Виница. Нинди Виница?! - Хәтерең яңартыйммы әллә, король. Синең сеңлең. "Виница, Виница, сеңлем, син Баламир кулында?! - дип авыз эченнән кабатлады Винитар король. - Виница Баламир кулында! Каян килеп? Бит аны Атилла хан меңбашы Актарга биргән иде". Кинәт аның күзләренә яшь йөгерде, Винитар бүре тиресеннән теккән башлыгын күзләренә үк төшереп куйды. Оят иде аңа елау, король башы белән. Һәм кем алдында? Үзе дә белмәде. Кем аңа бу сакчы? Һичкем түгел. Тик барыбер үкенечле, йөрәк әрни, бәгырь телгәләнә. Ә бит Готстанда атасын алыштырасы иткән иде. Булмады. Мәрхүм атасы Германрих король Рим империясе магистрларына табак тотудан ары китә алмады. Бу хәл Винитарга үсмер чакта ук ошамады, атасы өчен ул һәрчак гарьләнде, үте сытылырдай итеп гарьләнде. Һәм кат-кат үз-үзенә ант итте - тәхетне биләгән көндә үк ул Готстаннан канэчкеч римлыларны куып җибәрәчәкмен дип үз-үзенә ант иткән иде. Ләкин Атилла яубаш өлгеррәк булды, римлыларны үз йортларында кыйный. Әйе, тәхеткә утыруга, калага римлыларны кертмәячәкмен дип ант итсә дә, тәхеткә утыруга, барысын да онытты. Төп дошманы булып римлылар түгел, гун яубашы Атилла калды. Ул аңардан Бож кенәз белән берләшеп үч аласы иткән иде, тик Бож кенәз аны аңламады. Гаярь егетләре белән аңа килеп кушылмады. Әле булса күз алдында, агачлар өеп, такта табутка салган йөз дә ун яшьлек атасының мәетенә карап торганда, мәетне яндырырга өйгән ут салучы кешеләргә ачуы чыгып, ни кылырга белми янган мәет янында арлы-бирле йөргән иде. Аннары ике кулы белән йөзен каплап, җиргә ятты һәм үксеп елады. Аның бу кыланышын Атилла яубаш карап торды. Бәлки нәкъ шул вакытта гуннар яубашында аңа карата кызгану хисе тугандыр һәм шуңа аны Гунитар корольнең ясак җыючысы итеп калдырган булгандыр?.. Читлек эчендә тынып калган Винитар корольнең янә-янә күз алдына Бож кенәз килә. Калага алып кайткан кызларны сәүдәгәрләр дә күргәннәр. Әмма җансакчысы кызларның берсен дә сатмаган. Илгә кайткан Винитар гомумән гадел булырга теләде, ул кызларның берсен үзенә калдырды, калганнарын дружинасы башлыкларына бирде. Аңа --- битарафлык килде һәм күңеле вә йөрәге тулы кайгыны, чарасызлыктан туган халәтне хәмер белән басарга кереште. Әлбәттә, илбашы шушы хәлдә булганда Баламир бәккә каланы алу авыр булмады. Ниһаять, Винитарны әсир иткән гаскәриләр Дунай елгасына җиттеләр. Сулъяк ярда бер төн кунгач, иргә белән елганы кичтеләр, һәм берара үтүгә, алда ап-ак такта белән коймаланган кала күрделәр. Гасырлар буена халыкларны кол итеп Ауропага озатып торган куәтле Германрих король улы Винитар бу төбәкне беренче тапкыр күрә иде, әлбәттә, Ауропа йөрәгендә диярлек күтәртелгән каланы да. Каланың уртасында бар биналардан да өстен булып, Атилла ханның сарае тора иде. Моңа ышануы мөмкин түгел иде. Винитар бармаклары агарганчы читлек агачларын кысты, яңак итен чәйнәде. Читлекне әнә шул сарай каршындагы мәйданга китереп туктаттылар. Читлек янына Атилла хан үзе түгел, аның рухи атасы Хилхәл килде. Башта ул берни әйтми читлекне урап чыкты, кат-кат Винитарга карап алды. Әсирнең башында бүре бүрек, өстендә җылы каеры тун, аякларында йөнтәс итекләр. "Салкын тиярлек киендермәгәннәр иде яшь хыянәтчене", - дип уйлады Хилхәл атакай. - Король, - диде ирен чите белән мыскыллы елмаеп Хилхәл атакай. - Син тиңе булмаган хыянәткә баргансың, Атилла хан канаты астына кергән Бож кенәзнең аксакалларын кылычтан уздырып кына калмыйча, кенәзнең үзен, улларын Византия монахларыннан тәрегә кадаклатырга хокук биргәнсең. Атилла хан сиңа шул хокукны Гунстанда бирә. Ләкин җәзаларлар сине Византия монахлары түгел, ә Рим җәлладлары. Винитар атакайдан моны көтмәгән иде, ул аны Атилла хан үзе җәзалар дип уйлаган иде, ә хәйләкәр гун барысын да атакаена тапшырган. Бож кенәзне ул Византия монахларыннан җәзалаткан булса, Атилла аны Рим җәлладларыннан җәзалатачак. Дөньяда Рим җәлладларыннан да мәкерле җәзалаучыларны табуы кыен, чөнки гасырлар буена баш бирмәгән халыкларны һәм колларны җәзалап яшәгән римлылар адәм баласын җәзалауның мең төрле ысулын беләләр иде. Хилхәл атакай Винитар корольнең кызарып беткән кулларына, читлектән чыгардай булып елышкан кан сауган йөзенә күз төшереп алды. Ни өчендер Винитар да үз кулларына карады. Шушы кулларны чөй тишеп керсә!.. Аның ни турында уйлаганын аңлаган кебек Хилхәл атакай: - Синең кул-аякларыңа тимер чөйләр кагарлар, - диде. Шулай диде дә китеп тә барды. Хилхәл атакайның шул сүзләреннән Винитар корольнең йөрәген шаулап кан саугандай булды, башы әйләнеп китте һәм буш капчык кебек читлек төбенә ишелеп төште. Аңына килгәндә ул кала читендәге юл кырында итеп күрде үзен. Читлекне халык уратып алган, кар өстендә яңа гына ясаган тәре ята, аның янында җәлладлар урала. Винитар хыялы белән Өрәк алласы алдына төште, кичерүен үтенде. Аның ишеткәне бар иде христиан руханилары сөйләделәр, имеш, ул диндәге кайбер кешеләр үлгәннән соң тереләләр. Гәрчә моңа ышанып җитмәсә дә, үз вакытында христиан диненә түнмәвенә үкенеп куйды. Әйе, христианнар алласы аны яңадан терелтсә, аны, готлар короле Винитарны!.. Халык һаман җыела, ә Атилла хан юк та юк. Аның каравы җәлладлар ашыктылар. Аны читлектән чыгардылар һәм тәре кырына илтеп салдылар. Баласы-чагасы, олысы-кечесе Римнан килгән җәлладларны уратып алдылар. Ул арада җәлладлар Винитарның тунын, өс киемнәрен, итекләрен салдырдылар, сиңа барыбер дигәндәй, аны тән күлмәгеннән генә калдырдылар. Бүрек-бүрек кар ява башлады. Гадәти бер эшне башкарган кебек җәлладлар Винитарны тәрегә сузып салдылар, кул-аякларын тәрегә бәйләделәр һәм кулаякларына кагарга тимер чөйләр алдылар. Винитар король бернәрсә дә тоймады, ул күргән һәм ул күзәткән гамәлне аның белән кылмыйлар, ниндидер чит кеше белән эш итәләр кебек иде аңа. Инде күзләре дә һични күрми башлады, ә менә җәллад тимер кадакларны кулына алгач, зиһене ачылып киткәндәй булды - ул акырып җибәрде. Ләкин җәллад аңа мыскал да игътибар итмәде, очлы тимер кадакны кулына алды һәм Винитарның аягына куйды. Винитарга аягына кадак кермәс борын авырту килде һәм ул аңын җуйды. Ниндидер бер мизгелдә аның күз алдыннан карурман эчендәге Өрәк алласы узды, Бож кенәзнең кан эчендә яткан уллары... Аңына килде ул тәрене утыртып, күмгәч кенә. Шунда ул яуган кар бөртекләре томанында кара айгырга атланган кешене күргәндәй булды. Ләкин сәер шәүлә-сурәт бер пәйда булды, бер юкка чыкты. Җан тәслим кылыр алдыннан булса кирәк, аның зиһене сафланып киткәндәй булды. Авырту тоймый, җаны күккә аша, аны бәкләр, корольләр уратып алган, ә Атилла хан юк... Ә бит Атилла ханга тугры калган булса, ул да алар арасында буласы кеше иде... Бу уй аның җир йөзеннән киткән мәлнең иң соңгысы булды... Тәре буйлап кып-кызыл кан акты, кар яву да туктады Халык тарала башлады. Матәм җирендә берәү дә нотык тотмады, болай да барысы да аңлашыла иде. Беришләрнең күзләрендә яшь иде, хәер, моңа бер дә шаккатасы түгел, адәм баласы өчен кызгану табигый халәт иде. "Тик әллә нигә кызгану хисе бик сирәк кешеләргә генә хас сыйфат", - дип уйлады Хилхәл атакай, йөгәненнән тоткан аты белән янәшә атлаганда. Басу капкасына җиткәндә күрде Хилхәл атакай, Атилла хан үзенең якын бәкләре, корольләре белән ауга чыгып бара. Хилхәл атакай белә иде, алар, һичшиксез, поши йә булмаса болан сыеры булса да ауларлар, аннары түшкәне тунарлар да ап-ак карга куеп, әйләндерә-әйләндерә кыздырырлар. Моны инде ханның бавырчылары кылыр. Ә король һәм бәкләр пешкән бер кисәкне үткен хәнҗәрләре белән кисеп алып, хәмер артыннан кабып, мәзәкләр сөйли-сөйли сыйланырлар, күңел ачарлар. Ә Атиллага хыянәт иткән Винитар өстендә өер-өер козгыннар, ала каргалар тулганыр. Ләкин ау-ау белән, икенче көнне үк Атилла яраннары белән бәйгеләр уздырырга керешер, чөнки ул беркайчан да атасы Мәңгүк хан васыятен онытмады, кат-кат исенә төшерде: "Синең төп максатың, углан, Ауропа халкын коллыктан азат итү, бер җайдан ерак канкардәшләрең дә". VI "Күп санлы сакчыларны үтеп, без Атилла хан чатырына кердек. Атилла агач эскәмиядә утыра иде. Без түргә үтмәдек, ишек яры калдык, ә төп илчебез Атилла каршына үтеп, аңа сәлам юллады. Һәм ханга император хатын бирде һәм әйтте - император ханга һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык тели, диде. Атилла илчегә әйтте: "Грекларга да мин алар теләгән сәламәтлекне телим". Шуннан соң Атилла Вигиләйгә ачу тотмады, алай да син оятсыз хайван дип әйтте. Ничек оялмыйча минем каршыма килдең, дип үртәлде, чөнки Вигиләй солыхта әйтелгән качкын гуннарны китермәгән иде. Вигиләй бездә бер генә качкын гун-скиф та юк дип акланды, ә тоткыннарны барысын да китердек, диде. Атилла ана: "Мин византиялеләргә ышанмыйм, ялганлаганың өчен мин сине казыкка утыртыр идем, кошлар чукып бетергәнче торыр идең шунда. Ләкин мин моны кылмыйм, чөнки илчелек тәртибен саклыйм", диде. VI гасырда яшәгән тарихчы Мирдан тарафыннан илче Прыск язмаларыннан күчереп алынган тексттан. Иртән торып, юынып, Тәңрегә дога кылып һәм аңардан изге көн сорап кергәч, Атилла ашап-эчте дә кулларын баш астына куеп, сәкегә сузылып ятты. Аны бүген Иллак улы язмышы борчый иде. Ул аны иң елгыр егетләре белән Һөнәрия артыннан җибәрде җибәрүен, тик исән-сау әйләнеп кайтырмы углан?.. Кичә аңа ирештерделәр, Иллак улы кайтыр юлда икән инде, тик Һөнәриясез. Бу хәбәр Атилланы куандырмады. Димәк, углан үз дигәненә ирешә алмаган. Шуңа күрә ханның кәефе юк иде. Ул хәтта баланы йоклатып, кырына килеп яткан яшь хатынга да тартылмады, торып киенде дә сарайга китте. Ул шикләнми иде, улы Иллак исән-имин кайтыр. Тик бит ул теләгән кыз юк, весталка кыз! Кичке якта арыган-алҗыган килеш, тәхет ягына Иллак углан килеп керде. Исән-сау, гәрчә кәефсез булса да Атилла аны кочагына алды һәм каршына утыртты. - Йә, сөйлә. Кыз кая, весталка кыз?.. Углан гаепле кеше сыман бертын дәшми торды, чөнки гун төркиләренә хас батырлык кылмаган, җитмәсә буш кул белән кайткан иде. Йомшаграк табигатьле иде баш угланы, Диңгизид белән Ирнак кебек чәчрәп тормый, ләкин орыш кырында һәрчак егет булды, бернидән дә куркып тормады. Кызлар кебек матур йөзле үзе, шактый буй гәүдәле, бабасы кебек җирән чәчле, бер дә кызларның күзе төшмәслек егет түгел иде... - Һөнәриягә килен дип әйтергә ярыймы? Сорау җитди иде, нәкъ Атилла соравы - күзгә карап әйтте. - Без аның белән өйләнештек, атам, Аквиләй каласында айдан артык аерым бер өйдә яшәдек. Яраттым мин аны, атам. Ләкин император Валентиан безнең кайда яшәгәнебезне белгән дә легионерларын җибәргән. Орыша-орыша качарга туры килде. Егетләрем югалтмадым, барысы да исән-саулар, Һөнәрияне коткара алмадык, үзебез белән алып китә алмадык, атам, атта йөри белми. Аннары легионерлар аның артыннан килгәннәр иде, аны укка алулары бар иде. Иллак углан торып басты, ике күзе тулы мөлдерәмә яшь иде. Атилла хан ата буларак аны юатырга тиеш иде, ләкин юатмады. - Берничә көн ял ит. Аннан күз күрер, углан, - диде. - Аны Римга алып киткәннәр, атам. Миңа юлда ук ирештерделәр инде, легионерлар белән Аэцәй дә килгән диделәр. - Аэцәй! - дип торып ук басты Атилла хан. - Аэцәй, ул легионерлар белән түгел, миннән алып качкан меңбаш белән килгәндер әле. Беләсеңме ни өчен, углан?.. Белмисең. Валентианга ярарга тырыша ул. Менә нәрсә, углан, бар, ял ит. Һәм бер атнадан минем каршыма кил. Мин сине елгыр гуннарым белән Римга җибәрәм. Кыз урларга. Римга бар, кәләшең тап һәм илебезгә алып кайт. Шул булыр сиңа минем йөгем, углан. - Рәхмәт атам. - Рәхмәтне кәләшең алып кайткач әйтерсең. Римда син ялгыз булмассың. Анда сине Улда көтә, ярдәм итәр. Ә син кәләшеңне тап та илгә алып кайт. Улдага әйт, илгә кайтсын, ул миңа монда кирәк. Атаң тиңе булмаган яуга җыена. Иллак тураебрак басты, атасына карады, яшьле күзләрен җиң очы белән сөртеп алды. - Яхшы, атам, мин барысын да син кушканча эшләрмен. - Ял ит, озын юлга хәзерлән, углан. Атилла угланны ишеккә кадәр озата килде. Ышанып җитми иде ул Иллак угланның илгә әйләнеп кайтуына, ләкин шайтан өметсез, диләр бит, алай да өмет итә иде. Углан Һөнәрияне илгә алып кайта алган хәлдә, ул Валентиан императорның гына түгел, Аэцәйнең дә борынына чиртәчәк иде. Ә сизә-тоя иде Атилла Аэцәй белән алар очрашачаклар әле, очрашачаклар... Тик кай тарафларда, нинди шартларда? Кич якта яшь хатыны Элиана өенә кайткач, аңа кинәт кенә авыр булып китте, башы әйләнде, күңеле болганды, күз аллары караңгыланды. Элиана хатын тиз генә табибны чакыртты, грек табибы ханның беләгеннән канын агызды, шуннан соң гына бераз тынычлангандай булды Атилла һәм бик тиз йокыга китте. Китәр алдыннан табиб Элиана хатынга әйтте: - Сак бул, матрона, ханга бертөрле дә әче эчемлек ярамый, эчәсе килсә чишмә суы гына бирегез, - диде. ...Атилла таң аткандарак кына уянып китте, һәм бик озак уйланып ятты. Әйе, озын юл үтте ул, бик озын хәтта. Идел-Урал буйларыннан килеп, Днепрны кичеп, Дунайга җитеп менә дигән кала күтәртте. Бу гамәле Ауропа түрәләренә ошамады, чөнки мәңгелек империягә яный башлады. Ябык арбаларда көнчыгыш Ауропадан көнбатыш Ауропага җиткән гуннарны империя танырга теләмәде, кабул итмәскә тырыша. Империя түрәләре аңа карата барлык этлекләрне дә эшләделәр бугай инде. Ни өчен соң әле аңа кисәк кенә начар булып китте?.. Кичә кич белән кайтырга торганда гына ниндидер сурәт күтәреп Хилхәл атакай килеп керде. Рим императоры Валентиан аңа ханны мыскыл иткән сурәт ясатып җибәргән иде. Әнә шул сурәт Хилхәл атакай кулына килеп кергән, ә атакай аны сарайга алып килгән иде. Рәсемгә карауга ук сизде Атилла, яшь император аннан көлгән. Сурәт болайрак ясалган иде: Атилла ханның башы түмәрдә ята, ә император кулында айбалта. Ул гынамы, император Валентиан Атилла ханның башына басарга дип бер аягын күтәрә төшкән... Әллә нигә әнә шунда начар булып китте аңа. Юкса рәсем генә бит инде. Ләкин икенче мәлдә инде ул үзалдына елмаеп куйды һәм Хилхәл атакайга: - Сурәт ясаучылар тап, артыгы белән түлә һәм минем урыныма император Валентианны куеп, айбалтаны миңа тоттырып сурәт ясат та Римга җибәр, - диде. - Булыр, эшләрбез моны, Атилла хан, - диде Хилхәл атакай. * * * Актар төмәнбашның иң елгырларыннан җыелган мең сугышчысын Иллак җитәкчелегендә Римга озаткач кына Атилла хан тынычлана төште. Чөнки аңа ирештерделәр - Һөнәриягә өмет итеп, Римга таба гепидлар короле Атакыр да юнәлгән икән. Бу хәбәрне ирештергән кешегә Атилла хәтта җавап та биреп тормады. Бер уйлаганда Иллакның кызны алып кайтуына ышана иде ул. Һәрхәлдә асыл егетләре белән Иллак углан Атакырга гына бирешмәс, үз дигәненә ирешер. Хак, Атилла Иллак улы өчен горурлана алмый - өйләнгәннән соң Аквиләй каласында кәләше белән ятса да, хатыны булып киткән Һөнәрияне илгә алып кайта алмады. Ахыр килеп, бу ике батыр арасына Аэцәйнең килеп кушылуы бар иде. Тагын Аэцәй! Ә бит ошбу ике йөзле кеше гуннарда тәрбияләнде, гун картларыннан орышырга өйрәнде, гун телендә сөйләште. Аэцәй исеме теленә килүгә, Атилла, торып, арлы-бирле йөри башлады. Сатлык җан Аэцәйнең гуннарның кан дошманы булган Теодорих король белән аркадаш булып китүе бар иде. Димәк, тагын орыш. Һәм бусы инде соңгысы булыр кебек. Йә Атилла башына җитәләр, йә Атилла империя башына җитә. Тегеләй булганда да, болай булганда да ул тиз генә баш бирешмәс. Ә бит Аэцәй, эт җан, Таңчулпанны куган иде, тота алмады, соңыннан Хилхәл атакайның кызын куды. Куды, тотты һәм кызны үзе белән алып китте. Римда яшь хатынны чукындырганнар һәм, хак булса, яшь хатын үтә диндар христианка булып киткән икән. Уйлар, уйлар... Атилла ханга яшь хатынның өе генә кысан була башлады, ул иңбашына кеш тиресеннән тегелгән җиңелчә тунны салды да салкынча һавага чыкты. Аяк астында чатнап боз ватыла, Винитар корольне җәзалаганда төшкән кар күптән инде эреп беткән, шуннан соң берара җылытып алган иде, тагын суытты. Идел буйларында кышлар кырысрак, усалрак була. Әле анда, әле монда этләр өреп ала. Каланы агач койма белән уратып алсалар да бу дивар гына бер дә дошманнан сакларлык түгел иде. Ләкин Атилла ханның максаты дошманнардан саклану түгел, аларга һөҗүм итү иде. Койма агачтан гына булса да калага зур кәрвансарай төзетте Атилла. Бу хәлдә бигрәк тә Хилхәл атакай тырышлык күрсәтте. Атиллага ул: "Сәүдә халыкларны гына аралаштырмый, илне дә баета", - диде. Халык та күчмәлекне оныта башлады, кала тирәләренә авыл-авыл утырып, утрак көн күрүгә күчтеләр. Күк йөзен каплаган болытлар ертылып киткәндә елга буйлап еракка-еракка сузылган дала-калкулыклар, төбәктөбәк урман-куаклар караланып күренеп ала. Хилхәл атакай әйтмешли, дөньядагы бар җан иясен ашатучы, яшәтүче Җир-Ана. Адәм баласын тудырган Җир-Ана. Баласы аны рәнҗетсә дә, кичерә, гафу итә торган Җир-Ана. Тәңре аны һәрчак савыктырып, күзәтеп, кулыннан килгән кадәр нурлар коя, шифалы яңгырлар яудыра, бөтен тереклек иясенә җим бирә. Атилла ханның аксакаллары Идел буйларында гомер иткәнгәме, бирегә күчеп килгәч тә тигез далалы төбәкне сайладылар. Атилла ханга: "Илебез шул төбәк булыр", - диделәр. Атилла хан алар белән килеште. "Без монда ыстан гына туктап калмабыз, римлылар кебек зур-зур калалар да күтәрербез, аксакаллар", - диде. Һәм ул каланы күтәрделәр дә. Соңрак Атиллага әйттеләр. Борын-борын заманнарда биредә франклар яшәгәннәр. Соңрак римлылар аларны бу җирләрдән куып җибәрәләр, ә кулга төшергәннәрен коллар итәләр. Император франклардан бушаган җирләргә Рим патрицийларын күчереп утырталар. Патрицийлар франкларның җирләрен үзләштерәләр һәм шунда төпләнеп калалар. Ниһаять, бу төбәк гуннар кулында. Гуннар франкларның күбесен патрицийлардан азат иттеләр һәм үзләренә куштылар, ә күпләренә җирләрен кайтарып бирделәр. Франкларның берише: "Гуннар безне коллыктан азат итүчеләр", - дип кабул итсәләр, берише империя мәнфәгатьләрең якларга керештеләр. Гуннарга кушылып, гаскәриләр булып киткән франклар гун кызларына өйләнделәр, кала-авылларга күчеп киттеләр. Төрле шымчылары аша белеп тора иде Атилла - империядә тәртип китеп бара - империя ялланган гаскәриләр белән сугышуга күчте. Гасырлар буена сугыш аллалары Марска табынган римлылар бик тиз аллаларын алыштырдылар, үзләре кол сурәтендә тоткан яһүдләрнең диннәрен кабул итеп, чиркәүләр күтәрә башладылар. Атиллага да христиан диненә күчәргә дип котыртучылар килгәләде, әмма Атилла бабалары алты мең еллар буена табынган Тәңре диненә тугры калды. Көнчыгыш Рим - Византия исә - үзе бер юл сайлады - колбиләүчелектән баш тартты, колоннар төзеде, ягъни алпавытлар кул астында ялланып эшләүче батраклар хезмәтеннән файдалана башлады, һәрхәлдә Византиядән Гунстанга килгән илчеләр Атилла ханны шулай дип ышандырырга тырыштылар. Атилла аларга ышанды да, ышанмады да, чөнки колбиләүчелек римлыларга гына түгел, грекларга да хас сыйфат иде. Атилла төн урталарында гына өйгә керде һәм иңенә салган тунны ишек кырындагы урындыкка ташлады да сәкегә таба атлады. Яшь хатын Элиана улын йоклатып, аның кырына - сәкегә килеп яткан иде. Атилла хан кеш тиресеннән тегелгән юрганның сак кына бер кырын ачты һәм кайнарланып йоклаган хатынның куенына елышты. Әллә чынлап та йоклап, әллә юри кыланып, татлы итеп ыңгырашып алган хатын ир-канатның салкынча куенына кереп сеңде. Ни өчендер, үзе дә белмәде ни өчен, кайнар сулышы белән күкрәген җылыткан хатынның тылсымлы тәнен тоеп: "Нигә сиңа Рим, нигә сиңа Византия? Нигә алар сиңа, куеныңда татлы гүзәл зат булганда", - дип уйлап куйды. VII Прискның җиңелчә генә башы әйләнде, зиһене чуалды. Гашыйк булуның ни икәнен белә иде инде ул. Әйе, ул гашыйк. Ләкин Феодорага түгел, ә варварлар ханы кызына. Исемен дә ялгышмый әйтә хәзер - Таңчулпан. Һәрхәлдә бераз ят тоелса да матур яңгырый. - Матур исем. Мәхәббәт мифологиясеннән киләдер инде. - Кыз үзе дә мәхәббәт алласыннан ким түгел. Афродитадан дим. - Идекәй дус, бүген минем йә баш югала, йә мин ул җәйран кызны тотам. - Тотасын дидем ич инде мин сиңа. Син тырышып йөгерсәңме?! Әнә, бар, сине чакыралар. Насыйбын янына барып бас. Бар, бар... Приск кыяр-кыймас кына кыз янәшәсенә килеп басты, кыз аңа карап алды да сәер итеп елмайды. "Көлә, көлә, куып тотуыма шикләнә", - дип уйлады Приск чынлап та курка калып. Ул арада бер гун килеп, кызны егерме адым алгарак алып китте. Һәм шул чак каты итеп чыбыркы шартлаттылар. Приск үзе дә сизмәстән җан фәрманга кызны куа китте. Ләкин кыз ерак иде әле. Ул саллырак адымнар белән куа башлады. Кызга шактый якынайды. Әмма кыз тагын да катырак йөгереп китте, Приск аяк буыннарында зеңләү тойды, хәтта эчен кату ала башлаган кебек тоелды. Ләкин кызны күздән яздырмады. Юк, ул аны тотарга тиеш, сулышына кабып егылып үлсә үләр, ул аны тотар. Тотарга тиеш! Тотарга!.. Чынлап та, җитә башлады бит, чәч толымнары җилферди, тәңкәләре зеңли, шул яктан ниндидер тәмле хуш ис килә кебек. Әллә шуңа, әллә бербер башка нәрсә аңа көч бирде, ул кызны куып җитте һәм беләгеннән эләктереп алды. Моңы ышану кыен иде, ләкин ул аны тотты! - Та-аң-чул-пан! Мин сине тот-тым!.. Ул аны кулыннан алды һәм кулыннан алып, кузгалган җиргә таба китте. Барган җайда әйтте: "Мин сине яратам, яратам, Таңчулпан", - диде. - Мин дә сине яраттым, Приск, - диде кыз саф грек телендә. Менә шул сүзе белән кыз аны тәмам әсир итте бугай. Калганы төштә кебек кенә булды. Алар шулай кулгакул тотынышып. Күркәм хатын янына килделәр, Күркәм хатын аларның чәчен-чәчкә бәйләгәндәй итте һәм икесенә ике атның йөгән тезгенен тоттырды. Приск янына Идекәй килде. - Хәзер далага чабасыз. Анда барысы да әзер, киез өй утыртылган, Таңчулпан барысын да белә. Кыю бул, - диде. Таңчулпан ат менгән иде инде, кузгалып маташа иде, халык шау-гөр килә, әнә шунда ул кузгалып китте. Бик тиз кызны куып җитте һәм ат башлары тигезләшкәч, берберсенә кул суздылар. Икесенең дә күзләреннән чаткылар коела кебек иде. VIII Таңчулпан уянды һәм тыныч кына ята бирде. Юк, ул әле уянмаган, чөнки тирә-юньдәге шау-шуны ишетмәде, ул җаны да уянуын көтте. Ә җаны аның яңа уянып кына килә иде. Җаны уянуга, колагына ят тавышлар ишетелә башлады. Кисәк бөтен күңеле-тәне белән тойды ул: аның кырында җан сөйгәне вә ир-канаты Приск ята. Ирен уятасы килмәде. Төнге назланудан соң исереп-исәңгерәп йокыга киткән ирнең тыныч йокысын бүлдерүдән курыкты. Таңчулпанның инде җаны уянган, җаны җанкисәгенә тартыла, кулы белән булса да ир-канатына сузыласы иде дә, әллә нигә тыелып торды, кыймады. Таңчулпан туган илендә чакта еш кына әнисе куенында шулай кымшанмый ятар иде. Тып-тын гына. Әй, рәхәт иде дә шулай кымшанмый гына әнисе куенында ятулары. Җылы, рәхәт, тыныч, татлы хәтта кымшанмый әни кочагында яту. Хәзер дә шундый хис кичерә ул. Кымшанса, чак кына кыймылдаса, күңеле тулы мөлдерәп торган хистойгысы чайпалып китәр, түгелер, юкка чыгар кебек иде. Шуңа күрә кат-кат ир-канатына үрелергә итсә дә, янә-янә тыелды, базмады, бары тик йөгәнсез уй-хисләренә генә ирек бирде. Уй-хисләре исә Константинопольгә күчеп килгәннән бирле бары тик хатирә-истәлекләрдән генә тора иде. Чөнки күңеле әле булса бу хәлгә ышанып җитми иде. Бик тә борчулы иде илдән киткәндә Таңчулпан. Китәр алдыннан ул әтисе янына керде, аңа биргән бирнә-бүләкләре өчен рәхмәт әйтте һәм үзен соңгы көннәрдә борчыган сорауны бирде. Сорау гына түгел, сораулар һәм алар Таңчулпан өчен гадәти генә сораулар түгел иде. "Аның исемен алыштырырлармы? Алыштырсалар, ул нишләргә тиеш? Ире Приск динен кабул итә аламы ул анда? Барысыннан да баш тартканда ары таба яши аламы ул анда? Аннары барысы да аның ризалыгы белән кылынырмы?.. Берсе белән дә риза булмаганда ул нишләргә тиеш булачак?!" Шушы сорауларны биргәндә атасы Атилла хан аңа чак кына сөеп, кинаяле елмая-көлемсерәп карап торды. Киң кашларын җыермады, күренеп тора: ата кеше яраткан кызыннан һәм читкә китәргә җыенган кызыннан шуңа охшаш сорауларны көткән иде һәм хәтта кызына ни әйтәсен дә уйлап куйган иде булса кирәк. - Ир - баш, хатын - муен, кызым. Ул ни әйтә шуны кыл. Әмма Тәңредән чыгуыңны онытма. Һәр диндә дә Тәңре бар. Христианнар безнең Тәңрене Гайсә пәйгамбәрнең атасы итеп кабул иттеләр, һәм бик хаклы рәвештә. Тәңре ул - бер һәм мәңгелек - Күк-Кояштыр. Ул гынамы, Тәңре ак төркиләрнең мәңгелек Алласы. Үз заманында Тәңре Гайсә пәйгамбәрне җиргә иңдерә - рәнҗетелгәннәргә ярдәм итәргә куша. Ләкин аны яһүдләрнең раввалары коткысы белән римлылар җәзалыйлар. Аннары Аллаһы аны күккә ала. - Саташу ич бу, атам, бары тик саташу! Бит христианнар бер Тәңре улы Гайсә пәйгамбәрне өч йөздә күрәләр. Адәм баласы өч йөзле булмаган кебек Хода да өч йөзле була алмыйдыр дип уйлыйм мин. Ата, угыл, рух бер калебкә сыйса да, бер зат була алмый, минемчә. - Торып тор әле, кызым, бер христианнарда гына түгел, бар халыкларда да һәр кияүгә чыккан хатын ир-канатының динен кабул итәргә тиеш. Ахыр чиктә аңа соңыннан бик яман булуы бар, аны берәү дә аңламас, аңардан барысы да читләшерләр, аны ят итәрләр. Хәтта имансыз дип рәнҗетүгә күчәрләр. Син, кызым, кайда гына яшәсәң дә, нинди динне генә кабул итсәң дә имансызлардан курык, ягъни денсез вә динсезләрдән. Шул ук вакытта кул кушырып, кем дә булса сиңа ярдәмгә килер дип көтеп тә ятма, барысын да үзең хәл ит, үзең чарасын күр. Нинди генә дин булмасын, империя сәясәте белән бәйләнмәгән булса, ул дингә ышанырга була, кызым... Сөйләшүләре әнә шулайрак тәмамланды, әмма Таңчулпанга барыбер тынычлану килмәде. Тынычлану дигән нәрсә Константинопольгә күчеп килгәч тә килмәде аңа. Атасы җитәкләгән һәм Ауропага алып килгән гуннар Тәңрегә инаналар. Гунстанга барысы да аңлаешлы иде - Тәңре ул - тормыш үзе, кояш чыга, көн туа, кояш байый, кич була, төн килә, тан ата һәм янә көн туа. Җиле-яңгыры да, яңгыры-кары да, салкыны-җылысы да - кышы, язы, җәе, көзе дә - барысы да кояштан, димәк, Тәңредән. Шуңа карамастан, атасы яулаган халыкларның берсен дә хәтта Тәңре диненә түндермәде. Кул астына кергән халыклар үз диннәрендә калдылар, атасы һәр халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклады. Атасы гомумән диннәргә битараф иде. Аскы готлар килеп кушылгач кына аларга Тәңре динен тәкъдим итеп карады, әмма Ардарих йөзендәге король баш тартты. Шуңа карамастан, атасы аларга нинди дә булса шарт куймады. Ә менә Константинопольдә аңа әллә ниткән шартлар куячаклар. Тик моңа әзерме ул? Әзер түгел, түгел!.. Моннан шактый еллар элек, әле Таңчулпан дөньяда булмаган чакта, атасы җитәкчелегендәге гуннар Дунай елгасын кичеп, үзләренә болынлы - тугайлы тигез урын сайлап, кала күтәрәләр һәм бу төбәк безнең яңа илебез булыр, диләр. Каланы күтәрергә Римнан һәм Византиядән осталар китерәләр, аларга ияреп христиан динен кабул итүдән баш тарткан каһиннар атасы кырына килеп ояладылар. Яратып бетермәде Таңчулпан каһиннарны. Бер-бер нәрсә булдымы, терлек суйдыртып, малның тәненә карап юрарга керешәләр. Атасы каһиннарның юравына колак сала идеме, юкмы, әмма исәеп килгән Таңчулпан әле булса хәтерли, юраучы каһиннарга елмая төшебрәк карап торыр иде. Әнә шул юрау корбанына еш кына аркадаш корольләр дә килгәләрләр иде. Шунда яңа унөч яшенә аяк баскан Таңчулпанны бер король улына кәләшкә сораган иде. Бик тә сәер тоелган ул вакытта бу хәл. Әтисе исә корольгә бер сүз дә әйтмәде, бары тик кулын сораган корольнең улына күз генә төшереп алды. Ошамады ханга егет. Ошамады да - бетте. Атасына ошамаган егет Таңчулпанга ошый буламы?! Ошамаса да атасы әллә чын-чынлап, әллә уенга алып, Таңчулпанны егеттән кудыртты. Ләкин тоттыра буламы ул егеткә Таңчулпан, йөгермәде ул, гүя очты һәм атылган укка барып ябышты. Ары таба егетнең кызны куарга хакы юк иде. Һәй гарьләнгән иде дә соң шунда егет. Исеме дә хәтерендә егетнең - Даһкар. Егет гарьләнде гарьләнергә, әмма соңыннан Таңчулпан янына килеп: "Кызыкай, мин сине кайчан да булса барыбер тотачакмын", - диде. Таңчулпан аның юан гәүдәсенә, ишелеп төшкән икенче иягенә карады да чак кына көлеп җибәрмәде, чөнки ул бу егеттән тоттырмавына ышана иде. "Тоттырсам тотарсың", - диде бугай ул аңа. Әллә шуңа ачуы чыгып, әллә үтә үҗәт булды егет, аны һәр елны куды диярлек. Ләкин Таңчулпан исәйгән, буй алган, тәмам җәйранга әверелгән иде. Аны берәүнең дә тота алмавына ул ышана иде, ә менә Прискка тоттырды. Әллә кай ягы белән ошады аңа Византия илчесе. Әй, оныткан икән әле. Аны Аспар атлы бер егет тә куды. Егет Византия императорында хезмәттә икән, Гунстанга тиешле ясакны китергән һәм шунда Кызкуыш туен күреп, тәмам күзе кызган. Имеш, ул да кемне булса да куа. Әйтик, хан кызын Хәтерендә, атасы аңа гуннарның йоласын аңлатып бирде, кызны тота алганда гына кыз аныкы булачак. Шактый елгыр иде егет, үз көченә нык ышанды булса кирәк. Куды Таңчулпанны Куды, әмма Таңчулпан тоттыра буламы? Юк, башкалар кебек Аспар гарьләнмәде, ә килде дә Таңчулпанның кулын кысты. Янәсе, мактыйм. Ә Приск куды да тотты. Приск! Кем син? Галим, тарихчы, язучы, әллә соң илче генәме?.. Бер сүз белән, син император киңәшчесе һәм китапханәчесе. Яшең шактый, ләкин мин синең яшеңне күрмәдем, мин синең миңа гашыйк булган күзләреңне күрдем. Күрдем дә үзем дә гашыйк булдым. Мин сине бүген дә яратып туйганым юк, Византиягә күчеп килгәч тә. Бераз шиккә калыбрак килсәм дә, күрдем, төшендем, бер дә куркасы юк икән, монда да шундый ук кешеләр. Тик тоткан сәясәтләре, дөньяга карашлары гына үзгә, әйе, шактый нык үзгә. Ахыр чиктә, аны сакларга атасы бер мең атлы гаскәри җибәрде. Алар саклый аның тынычлыгын, бер җайдан Прискның йорткаралтыларын да. Приск! Уяумы син, бәгырь? Уянган булсаң, ни уйлап ятасың? Син миңа кичә ипподромны күрсәттең, аннары император сараена алып кердең. Император белән таныштырдың. Императорың миңа начар кеше кебек тоелмады. Аннары без синең вилла-утарыңа кайттык. Авыру анаң мине теләртеләмәс кенә кабул итте. Күрдем ич мин, сукыр түгел, син дә бераз уңайсызлана калдың. Чөнки синең анаң Атилла хан кызына өйләнүең ошатмады һәм хәтта ышанмады, мине кыз бала итеп кабул итте. Ә син аңа минем хатыным, дидең. Әниеңнең күзләре шарланды: тәмам исе-акылы китте. Әйе ничек инде аның бердәнбер улы ниндидер кыргый Атилла хан кызына өйләнсен ди?! Аннары мәҗүси ич бу бала, димәк, никахсыз, мәҗүсиләрчә өйләнгәнсең. Бу инде христиан кешегә гөнаһ. Никах укыту өчен башта бу кыргый баланы чукындырырга туры килер. Чукынса әле, чукындырсалар. Хан кызы ләбаса! Кырыгынчы дистәгә аяк баскан улы Прискны күптән өйләндерәсе килә иде ананың, бай бер грек кызына. Ә син, улыкаем, далада туган кыргый затны алып кайткансың, җитмәсә җәйран кебек юка, чандыр үзе. Сайлаган затың үтә гүзәл булса да, грекча сөйләшсә дә, балакай, башта анаңнан рөхсәт алыр идең. Хатынын матур, чибәр, зифа, әмма өйләнүең миңа ошамады, балакай, ошамады. Шул чак, капкаларны ачтылар һәм утар ишегалдына мең атлы гаскәри килеп керде. Әнә шунда ана кеше әкрен генә бер якка ава башлады. Приск аны эләктереп алды һәм күтәреп өйгә кертте, ятагына салды, су китерде. - Балакаем, - диде күзләрен ачкан ана. - Нигә сиңа бу гаскәриләр? - Киленең сакларга, - диде ни әйтергә белми аптыраудан Приск. - Нинди килен? - Таңчулпанны. Ары таба сөйләшүне артык күрде бугай, ана кеше, стенага таба әйләнеп ятты һәм дәшмәс булды. Әмма Прискның әнисе тора-бара барысы белән дә килеште тагын. Тик гомере генә кыска булды. Әллә улы кыргый Атилла хан кызына өйләнгәнгә, әллә чынлап та тәкъдире җитеп, тыныч кына үз ягында вафат булды. Приск әнисен чын христианнарча җиренә җиткереп җирләде һәм җиң сызганып үз эшенә кереште. Анасының кинәт булган вафаты турында ул Таңчулпан янында гомумән сүз кузгатмады. Чөнки әнисе яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган иде инде. Ә Аллаһы берәүгә дә ике гомер бирмәгән, диде аңа ир-канаты әнисен җирләп кайткач, анда да Таңчулпанга түгел, башка берәүгә әйткән кебек кенә. Таңчулпан күз карашы белән генә йокы бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. Өй түшәмнәрен агачтан, әмма өй диварлары тигез кырлы кирпечтән өелгән иде. Бүлмәнең көнчыгыш ягында зур гына тәрәзә. Тәрәзәгә өрфә кебек кенә юка фарсы тукымасыннан пәрдә эленгән. Пәрдә тукымасында җилкәсе аша салган таякка капчык аскан көтүче бара, аның кырында икеме-өчме сарык. Әлбәттә инде бу Элиана сөйләгән Гайсә пәйгамбәр. Христианнар аны башта көтүче йөзендә күргәннәр бугай. Ятак каршында зур гына көзге. Ятак киң, иркен, телисен - тәгәрәп йөр. Тик менә юрганнары башка - шома табгач ефәгеннән, әллә йон, әллә мамык салып сырган, аннары юрганда җофар тиресеннән килгән хуш ис тә юк. Килә-килүгә Таңчулпан җофар тиресеннән тегелгән юрганын ябынмакчы иткән иде, әмма асрау хатын пөхтә итеп җыйган юрганны күреп, бу уеннан кире кайтты. Аннары Приск юрганны ачып, Таңчулпанны үзе үк ятакка дәшкән иде. Юк, ул аны ятакка күтәреп салмады, ап-ак ефәк тышлы мендәрне дә баш очына ташламады, ул аңа бары тик ике кешелек оҗмахка керергә ишарә ясады. Юк, нидер әйтте әйдә, Таңчулпан, мәхәббәт оясына, диде. Таңчулпан аның җаны-тәне белән ятакка чакыруын һәм күз карашы белән үк назлый башлавын тойды һәм ялт итеп кенә юрган астына керде һәм башыннан кала юрганга бөркәнде. Ул да түгел Приск аны юрган астыннан эзли башлады. Чыр-чу килделәр, бер-берсеннән качышлы уйнауга кайтып калды, ахыр берберсен таптылар, кочаклаштылар да йөрәк тибешләрен, кайнар сулышларын тоеп, тынып калдылар. Йөрәкләре генә сөйләште бугай. Бу уен Таңчулпанга шул чиккә җитеп ошады ки, кат-кат кабатлыйсы килде. Ләкин ир-канаты аны эләктереп алган иде инде - җибәрмәде, назлый-сөя башлады. Таңчулпан исә аның кочагыңа иңүгә, тагын ни булыр дип сулышын алырга да куркып, тынып калды. Ләкин бу чын курку түгел иде, бу илаһи бер якынлык кылуга юнәлгән тансыклау мәленә җавап көтү генә иде. Тансык иде Таңчулпанга иренең назлавы. Сөюназланудан ул кайчак чарасыз калгалады, әле күккә ашты, әле инде ни кылыйм тагын дип, татлы итеп ыңгырашып алды. Әнә шунда мифик сагыштан туган мәхәббәт ялкыны аны иренә таба кузгатты - ул ир-канатына кулын сузды. Әмма ул аңа кагылырга да өлгермәде, Приск аның кулыннан эләктереп, кочагына иңдерде. Бу хәл шул хәтле тиз булды ки, хыял хиссиятенә төренеп яткан Таңчулпан, бөтен тәне-җаны белән эреп киткәндәй тойды үзен. - Син йокламыйсың икән ич, Чулпаным! - Мин синең уянганыңны көтеп яттым, - диде Таңчулпан, аның кайнар сулышын тәнендә тоеп. - Мин күптән уяу инде, күгәрченкәй, нишләп бу һаман гөрләми дип кенә ятуым иде. - Торабызмы? - Ә син миңа кичтән ни әйттең? Исеңә төшеримме әллә? Сине кымтырыклый башлагач, йоклыйк инде, бәгырь, иртәнгә калдырыйк димәдеңме?.. - Син мине дөрес аңламагансың, бәгырь. Мин сиңа алай дип әйтмәдем, иртәнге аш татлырак була дидем, иртәнгә калдырыйк дидем. - Чынлап та иртәнге аш татлырак микән, без аны хәзер сынап карыйбыз, күгәрченкәй... Әйе, ул аңа ияреп үз теләге белән чит-ят калага килде. Кем дә аны көчләп Прискка биреп җибәрмәде. Атасы аңа бер тапкыр әйткән иде, кайчандыр ул да Римда булган, азмаз укыган да хәтта. Ләкин ул аннан качкан, ошамаган аңа империя тәртипләре. Хак, Рим, Константинополь калалары мәшһүрлекләре белән аны да тартып тордылар. Ләкин Прискны очратканга кадәр ул һич тә ошбу олы калада яшәрмен дип уйламаган иде. Бу аның язмышыдыр, күрәсең. Приск назлаганнан соң тын гына яткан Таңчулпан әнә шуларның барысын да янә бер тапкыр күңеле аша уздырды. Үзе теләп кылган гамәленә ул ышанды да, ышанмады да. Ә бит бер тапкыр гына икеләнмәде, йөз тапкырдыр, мөгаен. Әмма йөрәген Приск яулаган иде инде, үзе белән һични кыла алмады. Шулай да Прискны бик яратса да йөрәге нидер тоя, күңеле нидер сизенә, аңа биредә җиңел булмаячак. Аннары соңгы көннәрдә тик торганда каласы һәм даласы төшенә керә башлады. Хәтта кырында Приск ятканда да ул туган яклары турындагы уйлардан арына алмады. Бер тапкыр хәтта кыеп, шул хакта Прискка да әйтергә теләгән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, ир-канатын кыен хәлгә куярмын дип курыкты. Ул инде бу юксынуның ни икәнен аңлаган иде - аңа туган даласы җитми, су буйлары, атлар кешнәве, тагын әллә ниләр шунда, бигрәк тә алмачуар аты. Ул аңа исеме белән генә дәшәр иде - Кашкам, һәй, чабып та күрсәтер иде алмачуары, бәйгеләрдә еш кына асыл егетләрне узып, кыз башы белән иң алдан килер иде. Атта чабуның чын тәмен ат бәйгеләрендә катнашкан кеше генә беләдер, мөгаен - атта чапканда җан рәхәте кыла кеше, бигрәк тә далада кош итеп сизә башлый үзен, канат үскәндәй хис итә. Присккамы моны аңларга. Бу хакта Таңчулпан, әлбәттә, Прискка әйтә алмады. Чөнки ул аны барыбер аңламас иде. Аны аңласалар ат өстендә туып, ат өстендә үлгән дала халыклары гына аңларлар кебек. Гуннар исә тәпи йөрер-йөрмәс ат менәләр, ни гаҗәп, ир балалар да, кыз балалар да. Бәлки шуның өчендер гуннарда ир белән хатын-кызны аера торган зат юктыр. Ир дә - ул, хатын-кыз да - ул. Көн Таңчулпан теләгән шөгыльдән башланды. Назсөюдән сүрелеп җитмәгән килеш тора-торуга күлгә төшеп, коенып менде. Күлдән чыккач каравыш кыз ана халат китерде. Таңчулпан каравыш кыз китергән кызыл халатны иңенә салып кергәндә Приск табында аны көтеп утыра иде инде. - Тизрәк йөр, хан кызы, мин ашыгам, - диде ире һәм табактагы кызыл алманы алып капты. Танчулпан ирнең сүзләренә гелән игътибар итмәгәндәй тиз-тиз өстен алыштырды да табын янына килеп утырды. Күз ташлауга ук күрде ул - ире кинәт кенә җитдиләнеп киткән иде. - Көн матур бүген, аяз, кояш, - диде Таңчулпан. - Су да Җылы сыман, рәхәт. Судан чыккач кына бераз салкынча булып китте. - Сине чукындыручы атаң император үзе булыр, - диде Приск гадәти бер хәбәр җиткергәндәй, ә үзе әле бер ризыкка үрелде, әле икенчесенә. - Император моны үзе теләде, Чулпаным. - Син миңа икенче тапкыр инде Чулпаным дип дәшәсең кабат искәрәм, минем исемем Таңчулпан. - Чукынганнан соң сиңа икенче исем бирерләр, ләкин нинди генә исем бирмәсеннәр, мин сиңа Чулпаным дип дәшәрмен күгәрченем. - Император миңа нинди исем тәкъдим итте соң? - Исемне бер император гына түгел, епископ та сайлый Килешерләр, хан кызына начар исем кушмаслар. Таңчулпан табактагы койкага үрелде, алды, уз савытына салып ашый башлады. Койка кагылган саен калтыранып тора иде. Сиңа яңа исем кушабыз дигәч, нигәдер аның йөрәге койка кебек калтырый башлады. Ир-канаты кинәт кенә аның үтә бер изге булган нәрсәсенә кагылган шикелле тоелды. Рәнҗү тоймады, ә менә кимсенү тойды. Ары таба ул иренә дәшмәде. Күренеп тора, ирнең дә кәефе юк. Таңчулпанына епископ бирәсе исем, күрәсең, ир-канатына да барыбер түгел иде. - Сезнеңчә Чулпан ничек атала дидең әле? - Әйттем ич инде - Венера. - Әйе, Венера бит әле, - диде Таңчулпан битараф бер рәвештә, чөнки аңа Элиана бу хакта илдә чакта ук аңлаткан иде инде. - Ләкин сиңа ул исемне алырга ярамас, Чулпаным. Сиңа башка исем кушарлар. Ә син минем өчен, кабат әйтәм, һәрчак Чулпаным булып калырсың. - Ни өчен, нигә алай дисең? - Венера мәҗүси греклар исеме. Бүгенге греклар гаять диндар халыкка әверелделәр, исемнәрне яһүдләрдән алдылар. Бер сүз белән, борынгы бабалары йөрткән исемнәрне бөтенләй оныттылар. Ярый, анысын куеп торыйк. Мин синең өчен шат, Чулпаным. Үги ана булса да Элиана сине күп нәрсәгә өйрәткән. - Әйе, Приск, мин аңа рәхмәтле. Ул мине грекча укыйязарга, оста итеп сөйләшергә өйрәтте. Ул гынамы, укыган бер китапка үз фикереңне әйтергә өйрән дип тукыды. Ләкин мин Элианага кадәр Хилхәл атакайдан да белем алган идем, Приск. Хилхәл атакай мина: "Халыкка хезмәт итәргә өйрәнмәгән түрә үз рухына да хезмәт итә алмаячак", - дип кабатлар иде. - Хилхәл атакай акыллы карт, мин аның белән сөйләштем. Әйе, акыл иясе ул. Һәм мин анда шуны сиздем вә күрдем - ул синең атаңның киңәшчесе генә түгел, рухи атасы да, ягъни мөгаллиме дә булды. - Хилхәл атакай Тәңрене зурлый, Тәңре юлны Буддадан алган дип бара. - Бәхәссез, Чулпаным, бер генә дин дә шыр-шәрә урында тумаган Ләкин диннәр турында бәхәсләшүне мәгънәсез шөгыльгә саныйм мин. Динне һәр халык үзенчә кабул итә, үзенчә аңлый, халык кына түгел, һәр кеше дә. Әйткәнемчә, греклар динне "Яһүдләрдән алалар, ләкин динне үзләренең вәзгыятенә, мохитына килештереп язалар. Изге китапларын дим. Борынгы яһүдләр Сөенчесе белән грекларның Яңа Сөенчесе арасында зур аерма. Ни өчен соң греклар үзләренең борынгы бабалары Аллаларына хыянәт итәләр, ә ниндидер үзләренә ят булган дингә табына башлыйлар? Чөнки яһүдләр белән грекларның беренче максатлары - Рим империясе канаты астыннан котылу була, ягъни колбиләүчелектән. Христиан дине исә бу ике халыкны берләштерә, ягъни без барыбыз да Аллаһ колы дигән сәясәтне уздыра. Ягъни бу дөньяда император да, балыкчы да, виноград үстерүче дә, иген игүче дә, арба ясаучы да, көтүче дә - барыбыз да Аллаһ коллары, дигән фәлсәфә уздырыла христиан динендә, дөресрәге Яңа Сөенчедә. Грекларның бердәм булып христиан динен кабул итүләре аларга римлылардан аерылып чыгарга бер сәбәп була. Һәм гасырлар буена колония булып яшәгән халык шушы дин аша азатлыкка ирешә, мөстәкыйльлеккә, Чулпаным. Азатлык исә, мөстәкыйльлек бу дөньяда һәр халык өчен дә бөтенләй үк вак мәсьәлә түгел, ул Хода биргән җирдә ирекле рәвештә яшәү дигән сүз. - Ләкин бит Византия үзе бик тиз империягә әверелә. - Аның каравы әнә шул дин аша коллар тотудан ваз кичә, - диде тора башлап Приск. - Бу чынлап та шулаймы, Приск? - Шулай ук булмаса да, аяктагы богаулар чишелгән. Византия Рим империясе тәртипләрен беркайчан да кабатламаячак. Колбиләүчелеккә бер синең атаң Атилла хан гына аркан ташларга җыенмый, аңа христиан дине күптән аркан ташлады инде, тик җиренә җиткерә алмый калды. Ләкин миңа бернәрсә ачык, Чулпаным, Ауропа халкы коллык богауларын сала башлады, һәм моңа соңгы ноктаны синең атаң Атилла хан куяр кебек миңа. - Димәк, Приск җаным, кол булмау өчен христиан динен кабул итәргә кирәк. Шулаймы? - Шулай, Чулпаным, шулай. Чөнки без синең белән шул иңне кабул иткән илдә яшибез. Әйдә, киенә-киенә сөйләшик әле. Син чукынырсың һәм сиңа берәү дә сүз әйтә алмас. Аннары император кадәр император синең атаң булырга ризалык бирде, үзе... - Хилхәл атакай әйтер иде: көчле - көчсезгә, белемле - наданга ярдәм иткәндә генә ил һәм халык чәчәк атар дип. - Минем төп максатым, Чулпаным, кеше күңелен аның аңы аша аңлау һәм аңы аша ана тәэсир итү. Хак, бу дөньяда башын диванага салып йөргән наданнар өчен дә юл бар - мәктәпләп ачу. Һәм һәр кешене уку-белемгә тарту. - Көчләү файдасыз фал, Приск җаным. - Чарасыз калганчы, кешене көчләп укыту киләчәк буынның изге максаты булырга тиеш, Чулпаным. - Мин бит укудан баш тартмыйм, нигә бу сүзләрең минем күзгә карап әйтәсең? Мин бары тик сине аңларга телим, синең дәрәҗәңә ирешү өчен миңа нишләргә кирәк? - Укырга, укырга, Чулпаным. Мин сиңа империяләр тарихын бирәм, борынгы грекларның фәлсәфә китапларын. Укы. Борынгы бавиллар, мисырлар, Рим, ниһаять, ничекләр коллар исәбенә чәчәк атканнар да, ни өчен көтмәгәндә таралганнар, беришләре хәтта тәмам юкка чыкканнар. Бүген исә гасырлар буена чәчәк аткан Рим империясе таралу алдында тора... - Син хаклы, Приск җаным, хаклы. Тарихны белмичә, киләчәкне күзаллап булмаячак. Һәр кеше өчен дә кирәк фал бу. Бүгенге көннән мин синең иң тыңчыл шәкертең булачакмын. Китапханәң ачык, керәсе дә, тиешле китапны табасы да укыйсы гына... - Безгә кузгалырга вакыт. - Приск киенгән иде инде, әкрен генә килде дә, көзге алдында торган Таңчулпанны кочып алды. - Мин кайчак, синен өчен куркып куям, Чулпаным. - Кемнән? - Белмим. Үзем дә аңлап җиткермим, әмма курку бар. - Руханиларданмы, әллә императорның үзеннәнме, Приск җаным? - Тегеләрдән дә, болардан да. Бигрәк тә хәрам атакай Хрисафәйдән. Мина калса, ул бөтен дөньяга үчле кеше. Шул исәптән, сиңа да, миңа да... Атаң Атилла хан аның уйхыялларын юкка чыгарды, Вигиләйгә биреп җибәргән алтынын алып калды, моның өстенә императорга янады. Хрисафәй атакайны богаулап Гунстанга озатырга кушты, император атаңның бу әмерен, дөресрәге таләбен үтәмәде, Хрисафәйне мин илдән куам дип атана хат язса да, куа алмады, карт шайтан әле булса Константинопольдә. - Нигә кумаган икән соң? - Хрисафәйне Феодосийның тутасы Гөлсәрия яклап чыккан диделәр. Йә кузгалдыкмы? Әйдә. - Бар, залга чык та аз гына диванга утырып тор әле. Мин җыенып җитмәдем. Сабыр ит аз гына. Итәрсеңме?.. - Итәрмен, - диде Приск һәм залга чыгып, диванга чумды. Чумды да уйга калды. Прискны хәрам атакай Хрисафәй язмышы борчымый иде. Ул Чулпаны турында уйланды. Атилла хан никадәр куәтле булмасын һәм акыл белән эш итмәсен, кызы да болай ук ушлы һәм укырга хирыс булыр дип уйламаган иде. Шунда келт итеп исенә төште. Өйләнер алдыннан тик торганда икеләнә калган иде ул. Юк, икеләнү үк түгел иде шикелле, башта өйләнүне уен итеп кабул итте бугай. Бит ул грек. Кыз туенда катнашу ана кайчандыр булган балачак уенын хәтерләтте. Аннары аңа - христиан динендә булган кешегә бу өйләнү берни дә йөкләми иде. Ходасы каршында ул гөнаһсыз калачак иде, шул исәптән халкы алдында да. Ләкин кызны куып тоткач һәм аның белән даладагы киез йортта атна буена сәер бер оҗмах сыман дөньяда яшәгәч, Приск аңлады - ары таба ул бу кешесез яши алмаячак. Әнә шунда киез өйдә, дала уртасында кисәк кенә барысы да чынга әверелде. Менә хәзер алар бергә яшиләр, ахыр килеп чукынуга кадәр барып җиттеләр. Менә монысы җитдирәк иде инде. Таңчулпанны чукындыру айларга сузылырга мөмкин. Чукыну тәртибен Приск яхшы белә. Чукынучыларның һәммәсен дә анадан тума шәрә калдырып, тәненә зәйтүн мае сөртәләр, ахыр килеп анадан тума шәрә көйгә епископ алдында тезләнәләр һәм атнасына бер мунча кермәгән сакаллы "сабый" аларны тәре белән илаһиландыра. Без, греклар, гуннарны кыргыйлар дип кинәнәбез, үзебез кем соң? Кешеләрне, бигрәк тә хатынкызны чукындыру кагыйдәсе үзе үк кыргыйлык түгелме соң?! Гуннар бу тәртипне һич тә кабул итмәсләр иде. Иллә нишләмәк кирәк, аның Чулпаны да әнә шулай чукынырга тиеш булачак, иң хәтәре, шунсыз ул аның хатыны санында йөри алмый, гәрчә ничәмә айлар инде бергә, бер мендәргә башларын куеп йокласалар да. Бүген алар янә сарайда булырлар, һәм император Таңчулпанны чукындыру көнен билгеләр. Император үзе! Шаккатмалы хәл. Нигә император үзе? Рухани атакай гына җитмәгәнме?.. Ахыр килеп, чукындыручы атакай кем булыр, хәрам атакай Хрисафәйме?.. Йа Хода, шулай булганда Приск нишләргә тиеш соң? Һични эшли алмаячак. Димәк, бер Ходага гына ялварырга туры килә. Ләкин ишетерме аны Хода, ят җирләрдән Грециягә китерелгән яһүдләрдән килгән, әмма йөзен генә түгел, рухын да алыштырган Гайсә пәйгамбәр?.. Өйдән чыккач та, култыклашып юлда барганда да Приск шул турыда уйланды. Бит гуннар да кеше янында кеше, ак йөзлеләр, хәтта бездән дә аклар, ак тәнлеләр, Приск ялангач Таңчулпанны сөйгән саен әнә шул чынаяктай ак тәннән аерыла алмый интекте. Ә туннарның чәчләре җирән, ак чәчлеләр дә бар, кара чәчлеләр дә, ә бездә күбесе кара чәчле. Тәне һәм чәче ак икән бу халыкның күңеле дә актан ак, пакьтән пакь. Кем боза соң кешене бу дөньяда, кем һәм ни өчен берсен грек, икенчесен гун-гот дип атый? Һәр халыкта да сәләтле балалар була, ә менә римлылар үзләрен дөньядагы бар халыклардан да өстен күрәләр. Рим империясенең таркала башлавы да шуннан булды бугай. Үтә горур, үтә тәкәббер римлылар үзләрен дөнья кендеге итеп күрә башладылар. Ә Ходай бар, Ходай бер. Юк, Ходай аларга янамады, Ходай аларга гуннарны җибәрде. Римлылар үзләрен без бу дөньяга мәңгегә килдек дип уйладылар бугай, коллар исәбенә баюга йөз тоттылар. Тик коллар да Хода балалары икән шул. Әнә шул Ходай балаларында бай яшәгән римлыларга карата көнчелек туды. Моның ахыры яман бетүе бар, бик яман хәтта, әгәр дә мәгәр император Валентиан үз вакытында акылына килмәсә... Император Феодосийга Атилла ханны көнбатыш Римга өстерергә мөмкинлек туды. Тудырды ул мөмкинлекне гап-гади әдип һәм аның киңәшчесе Приск. Ә бу инде сәясәт. Сәясәт исә кешене әллә нинди фаҗигале хәлләргә алып керергә мөмкин. Әнә шул сәясәткә кереп китте бугай Приск. Хода ярлыка күрсен. Җитмәсә әнә шушы сәясәткә сөйгән хатынын алып кереп бара. Чулпаны исә аның йөрәген генә түгел, күңелен дә яулады, дөресрәге яулый бара. Бер уйлаганда, бер Таңчулпанны гына түгел, туннарны да шул сәясәткә алып кереп бара ич. Бу гаять кыю һәм курку белмәс батыр халык үзләренең кибитка дигән япмалы арбаларында, иң гаҗәбе, гаилә һәм бала-чагалары, мал-туарлары белән империянең йөрәгенә дияргә була килеп утырдылар. Готлар "Алла камчысы" дип атаган Таңчулпанның әтисе Атилла хан ике империядән дә ясак салдырып ята. Менә моны аңлавы кыен иде. Ничекләр империя кадәр империя шул хәлгә төште соң?! Нинди кодрәт һәм көч-гайрәт йөртә бу гуннарны? Нинди гадәти булмаган куәткә ия булды икән бу халык?! Бер сүз белән генә аңлатуы кыен иде. Ярый, анысы да булсын, ди. Үзе. Үзе нишләде? Моңа кадәр хатын-кызга гомумән битараф булган Приск тотты да әнә шул халыкның хан кызына өйләнде. Ә бит хәтта гүзәл мәрхүмә Феодора да аны шул чиккә җитеп чарасыз итә алмаган иде. Аның кырында ул шашкан хисен тыя алды, тыйды, сабыр булырга өйрәнде. Ә монда Атилла хан кызын күрде дә гүя акылдан язды. Хак, ул башта бу кызга өйләнүен сенатор Максимин оештырган сәясәт дип юатырга тырышты үзен. Ләкин юатырга тырышты гына, үзе һични кылмады, киресенчә, туй көнен зарыгып көтеп алды. Хәзер ул әкрен генә инана бара: Таңчулпанында Хода биргән акыл бар - моның өстенә күз алмастай гүзәллек, ошбу кыз балага җан иңдергәндә фәрештәләр аның өстендә канат җилпеп торганнар булса кирәк, юкса бер кешегә бу кадәр зифалыкны, калебсынны каян җыймак кирәк. Калкурак янбашлар, җәйранныкыдай озын аяклар, кара мәрҗән кунгандай тулынкы күкрәкләр, тылсым көченә ия булган чак кына эчкә батып торган кендек... Әнә шуннан Хода иңдерә диләр адәм баласына җанны, вафат булганда шуннан чыгып та китә икән ул җан дигән нәрсә... Әнә шул сылуны назлаганда исерткеч томан эчендә зиһене тулганганда Приск һәрчак күккә ашты. Ә инде күктән төшеп, чалкай яткач: "Күр әле, мондый бәхет тә бар икән бит бу дөньяда, ә ул ничәмә еллар буйдак яшәде, нидер көтте, нидер өмет итте", - дип уйлады. Сарайга җитәрәк Приск туктады һәм Таңчулпанның ике кулыннан алды да күзләренә карады. Ул чынлап та бәхетле иде бу мәлдә, күргән-белгәннәре көнләшерлек дәрәҗәдә бәхетле. Күрә ич, аның хатынына барысы да игътибар итәләр, карашлары белән озатып калалар. Юк, Прискка түгел, аның сөйгәненә карыйлар. Сарай ишек-капкаларында торучылар да, сарайга оялаган куштаннар да, хезмәтче-караучылары да - барысы да аңа түгел, гүя ул юк иде, ә аның хатынына карыйлар. Әллә сокланып, әллә кызыксынып, бер Ходай белә. Җүләр хатыны белән мактаныр, диләр, хатынына әнә шулай игътибар иткәч, һәммәсе карашы белән озата калгач, Приск борынны чөя төште хәтта, һәм борын астыннан гына үз эченә елмаеп, кинәнеп барды. Сәер хәл, Константинопольгә кайткач, Таңчулпан җырламас булды, алгы санга ни сәбәпледер гүзәллеге, матурлыгы чыкты. Ир картайса да гөнаһ картаймый, диләр, христиан дине кагыйдәсе буенча ул гөнаһ кылды, мәҗүси кызга өйләнде һәм, ни галәмәт, моның өчен мыскал да үкенми, киресенчә, үзен үтә бәхетле тоя. Пропер Тирон бугай, грек язучысы, үзенең китабында руханилар Августин белән Британиядәге Пелагей арасында барган бәхәстә берсе икенчесенә: "Кешелектәге хәзерге диктатлыкны һәм коллыкны чиркәү уйлап тапмады, коллык адәмнең беренче гөнаһыннан ук килә", - дип ышандырырга, коллыкны акларга тырыша. Ниһаять, алар тәхет каршындагы бүлмәгә керделәр. Ишек сакчысы Прискны таныды һәм тәхет ягына ишекне киереп ачып куйды. - Рәхим итегез, рәхим итегез, Приск галиҗәнаплары. Тәхет ягына аяк басулары булды, Феодосий тәхетеннән торып, аларга каршы кузгалды. Императорның башында таҗы юк иде, башында кызыл төстәге чәпләшкә генә, өс киеме алтын һәм көмеш җепләр белән тукылган - җем-җем итеп тора Император кара сакалын матур итеп түгәрәкләп кырган. Кул бармагы саен берсеннән-берсе эре ташлы кыйммәтле балдаклар. Әнә шул балдаклар тезгән кулын әүвәл император Таңчулпанга сузды, күреште. Шуннан соң гына Прискның терсәгеннән алып, түргә таба әйдәде. - Гуннар ханы горур Атилла хан белән дуслашуыбызга мин бик шат. Приск. Рәхмәт сиңа. - Рәхмәтне хан кызы Таңчулпанга әйтегез, галиҗәнаплары. Барысын да ул хәл итте. Император туктады, әйләнеп Таңчулпанны көтеп алды һәм хатын якынайгач, аны да терсәгеннән алды. - Мин яраннарыма һәрвакыт әйтә килдем, хатынкызларны сәясәттән читләштерергә ярамый дип. Ә безнең хәрам атакай хатын-кыз дисәң коты алына. Имеш, аларга ышаныч юк, имеш, алар оҗмахтан ук гөнаһлы халык. Ялгыша, ялгыша, картлач. Хәер, хатын-кызны яратмау агакай өчен табигый хәл дип кабул итик. Алар Таңчулпанны якындагы кәнәфигә утыртып, икесе арырак китеп сөйләшә башладылар. Таңчулпан аларны ишетеп торды. - Приск, Атилла хан Хрисафәй атакайны кискен рәвештә таләп итә. Нишләргә тиеш мин, Приск? Чынлап та Хрисафәй атакайны богаулап ханга озатыргамы, әллә булмаса барысына да кул селтәп, дәшми калыргамы?.. Ләкин миңа аны барыбер җибәрергә туры килер, миңа аны, Приск. - Кая тели, шунда китсен, галиҗанәпләре. - Шулай итми дә булмас, - диде император һәм ул да Таңчулпан ягына күз төшереп алды. - Хатынын чибәр, мин синең өчен шат, Приск. - Мине бернәрсә борчый, базилевс. - Йә-йә, әйт, ни борчый яшь хатынга тарган ир-атны? - Без сезгә зур йөк белән килдек, базилевс. Хәтерем ялгышмаса, сез миңа Таңчулпанны чукындырганда үзем атакай булырмын дигән идегез. - Мин әйткән сүземдә калам, Приск. Мин бу хакта руханига да әйтеп куйдым инде. - Император йөз сиксән градуска Таңчулпанга таба борылды, туры карады һәм имән бармагы белән генә аны үз янына дәште. - Хан кызы үзе ризадыр бит? - Мин риза, галиҗәнаплары, - диде Таңчулпан һәм күлмәк итәгенә тотынып, нәкъ Элиана кушканча чүгеп куйды. - Браво, браво, Приск, браво. Мөлаем зат тапкансың, мактыйм, мактыйм һәм синең өчен горурланам. Исеме безнеңчә Венера дидеңме әле? - Әйе, Венера, галиҗәнаплары. - Грекча да әйбәт сөйләшә. - Сөйләшә, галиҗәнаплары, китаплар да укый, яза да. Бу юлы император гаҗәпләнүен яшермичә, Таңчулпанга карап елмайды, янына ук килде. - Атилла хан кызы Венера, димәк. Минем китапханәчем һәм киңәшчем Прискның хатыны. Сез, балакай, Хода телендә сөйләшә, укый, яза белүегез белән горурланыгыз. - Мин горурланам, галиҗәнаплары, - диде Таңчулпан һәм янә бармаклары белән итәк очын тотып, чүгеп куйды. Император Прискка таба борылды. - Син язмаларың турында онытма, оныта күрмә дим. Атилла ханда булып кайттың, җитмәсә кызын алып кайткансың империя өчең зур җиңү бу. Минем өчен дә. Боерган итсә, чукынгач та никах укытырсыз һәм тулы хокуклы империя гражданнары булып китәрсез. Мин моны үзем телим, Приск, ишетәменме, император Феодосий моны үзе тели. Максимин миңа, Атилла хан кызын сакларга мең атлы яугир җибәргән Син ул гаскәриләрне минем сараем сакларга бирерсең, сиңа шул хәтле яугир? Мин сиңа үз сакчыларым бирермен. Мин сараем саклаучы эчкече готлардан туйдым, тәмам гарык булдым. Узындылар, хәтта яраннарымны санламый башладылар. Аннары үзләренең мәҗүси диннәренә тугры кала бирәләр. Арейлар ич алар. Ә миңа ул дин ошамый. Приск ни әйтергә белмичә, бер урында таптанып алды, Таңчулпанга күз төшерде. Имеш, ишеттең ич, ни әйтәсең, гаскәриләр синеке. Йә, җанкисәгем, әйт бер сүз, ишетеп торасың ич. - Базилевс, кичерә күрегез мине. Гаскәриләр хан кызы Таңчулпанныкы, ул ни әйтә шул булыр. - Приск, Приск, мин аның гаскәриләренә үзе белән бергә чукынырга шарт куймыйм. Ләкин тора-бара өйрәнерләр, килешерләр. Барысы да үз җае белән эшләнер. Таңчулпан атлы сугышчылары турында сүз чыккач та барысын да аңлаган иде. Ләкин кисәк кенә икеләнә калды. Атасы бу хәлгә ни әйтер, гәрчә мен сугышчы синеке дисә дә, аларның күбесе грекча бер авыз сүз дә белмиләр. Әйе, нишләргә тиеш ул? Гаскәриләрен империягә бирергә хакы бармы аның? Бар, әлбәттә. Ләкин гуннар ич алар, атта гына орышырга өйрәнгән гуннар. Ә монда аларны император Феодосий сарай сакларга алмакчы. Таңчулпан атасы әйткән сүзләр белән котылырга булды. - Бездә, галиҗәнаплары, ир - баш, хатын - муен, диләр. Мин бу четерекле чараны иремә хәл итәргә хокук бирәм. Теләсә нишләсен, тели - сезгә бирә, тели - илгә кайтарып җибәрә. Ләкин кисәтеп куям, галиҗәнаплары, атам гаскәриләрне миңа бирде, миң исә аларның язмышын иремә тапшырам, ягъни сезнең киңәшчегез Приск Панийскийга. - Браво, браво, Атилла хан кызы, браво. Тагын бер сүз, бер генә сүз, сылу Венера, бер генә сүз. Миңа җиткерделәр, вандаллар, белмим кем котыртуы беләндер, диңгезне кичеп, Карфагенга таба юнәлгәннәр икән. Әйтче, хан кызы Венера, Атилла ханның монда катнашы бармы, ягъни вандаллар короле Гейзерих үзбаш Карфагенга таба кузгалдымы? - Вандаллар короле Гейзерих атам белән солых төзегәч кенә Карфагенга таба кузгалды, галиҗәнаплары. Моңа мин үзем шаһит. - Хәйран, шаккатмалы хәл, Приск, шаккатмалы хәл. Син бит безгә бәһасез хәзинә алып кайткансың, бәһасез хәзинә. Җитте, булды. Озын-озакка сузмый чукынасыз, сылубикә. Шулай диләр бугай гуннар хан кызларына. Гаскәриләрегезне сенатор Максимин барып алыр, яхшы биналарга урнаштырыр. Курыкмагыз, ул аларга бар шартларны да булдырыр. Ә бүгенгә хушыгыз, хуш... - Үп мине, Приск, үп инде, - диде сарай баскычларыннан төшүгә Таңчулпан. - Үп, сафландыр мине, сөттән ак, кардан пакь булып калыйм. - Император безне пычрак эшкә, сәясәткә алып кермәкче, Чулпаным. Ул атаңны Римга юнәлтмәкче. Һәм моңа иреште дә бугай инде. Атаңнан качып киткән Аэцәй Рим императоры Валентиан кул астына барып кергән. Атаңнан алып качкан гун атлы гаскәре белән империядә баш күтәргән 20 мең бургундны үтерә, сигез мең готның башына җитә. Равенна - Рим ялчысы ул хәзер. Мин моны сиңа шуның өчен әйтәм, Чулпаным, Аэцәйнең гаскәр җыеп, атана каршы чыгуы бар. Бу хакта император Феодосий да хәбәрдар. - Безгә соң барыбер түгелмени, Приск? - Барыбер түгел, Чулпаным, барыбер түгел. Аэцәй гуннарда орышка өйрәнгән тәҗрибәле полководец, гот короле Теодорих белән берләшеп алулары бар. Теодорих король атаңның шактый көчле дошманы. Атаңа авырга килмәгәе дим. - Мин нишли алам соң, Приск? - Башта чукынырга, аннары күз күрер, Чулпаным. Моның өчен сиңа Инҗил белән Псалтырьне ятларга туры килер. - Мин аларны ятлармын, Приск. Аннары нәрсә? - Аннары Пасха көнен көтеп алырбыз. Рухани атакай сине анадан тума шәрә калдырып, алдына тезләндереп, көнчыгышка каратып, неофит тәресе белән өч тапкыр чукындырыр. - Бусы нигә тагын? - Оҗмахтан куылган Адәмне искә төшерү өчен, ул кылган гөнаһны һәм синең җанына кереп оялаган шайтанны куу өчен. - Минем мыскал да гөнаһым юк, күңелем пакь, Приск. - Дөньяда гөнаһсыз кеше булмый, Чулпаным. Саф икәнсең, тагын да сафлана төшәрсең. - Тагын ни? - Тагынмы? Җомга көнне шайтаннардан баш тарту, шайтаннар коткысыннан котылу. Патриарх дога укыганда син иблистән баш тартасың. Бу чакта көнчыгышка карап "Ышанам!" догасын укыйсың. - Тәңредә дә ул догалар бар, анда да көнчыгышка карап, төрле әшәке коткылардан Тәңредән саклавын сорыйсың. Һәм, ни гаҗәп, көнчыгышка таба тезләнеп. Йә, тагын ни кылырга тиеш булачакмын мин? - Чукындыру мәле. Иң тантаналы чара, сине якшәмбе көнне чукындырырлар. Сине тәмам изгеләндерү һәм сафландыру өчен суда коендырырлар. - Җитеп торыр, Приск. Мин чукынмас борын бу хәлләрдән туйдым. - Чулпаным, син сабыр канатларың җыя алсаң гына тулы канлы христиан була аласың. Килеш. Минем мәхәббәтем хакына... Таңчулпан туктады, алар тирәсендә үтеп-сүтеп йөрүчеләр өзелмәсә дә, Прискның күзләренә карады. Тутсылрак йөзле иде Приск. Төз борынлы, аз гына озынчарак йөзле, сакалмыегы куе кара, әмма күзләре зәңгәр, куе булмаган кашлары тырпаебрак тора. Таңчулпанның әнә шул тырпаеп торган кашларны сыйпап куясы килә иде. Әле дә ул шулай итте, ирканатының кашларын сыйпап куйды һәм: - Тынычлан, бәгырь, мин ул сынауны үтәрмен, синең хакыңа. Кашларың кебек тырпаерга гына торасын үзең. - Синең кочагыңа ашкынудан ул, Чулпаным! - Чын христиан булу өчен тагын нишләргә тиеш булачакмын мин? Приск дәшмәде, хатынын култыклап алды да әкрен генә атлап китте. - Куеп тор әле син ул хәлне, Чулпаным. Иң мөһиме сиңа чукыну түгел, уку. Инде бик беләсең килә икән, бишенче чара итеп пакьләнү каралган. - Анысы нәрсә тагын? - Анысын мин үзем кылырмын, яме! - диде Приск Таңчулпанның колагына кайнар сулышын өреп. - Туктале, Приск, мин әнә шулай анадан тума шәрә килеш торганда император Феодосий да анда буламы? - Син анда Ходадан башка берәүне дә күрмисең, Чулпаным, һәрхәлдә күрмәскә тиешсең. - Ягъни Гайсә пәйгамбәрдән башка. Әйеме? - Әйе. - Уф! - диде Таңчулпан янә туктап. - Ахмаклык бит бу, Приск! Кем уйлап тапкан боларны? - Руханилар, руханилар, Чулпаным. Миңа ачуланып карама. Бу синең беренчел заруриятең түгел, икенчел заруриятен. Беренчел заруриятең фәнни һәм тарихи китаплар уку. Иртәгә үк тора-торуга кулыңа Аристотельне, тарихчы Геродотны, Валерий Максимны, Иосиф Флавийны, Плутархны, Платонны, Сенеканы, Тацит, хәтта Юлианны тоттырам. Укы, өйрән, буш вакытларында шул китаплардан тәэсирен белән минем белән уртаклаш. Бары тик шуннан соң гына диннәрнең асылына төшенерсең. Христиан диненең асылы исә сәясәт һәм шул сәясәт аша хакимиятне кулда тоту, Чулпаным, һәр дин шулай. Хәтерем ялгышмаса, рим-яһүдләр тарихчысы Иосиф Флавии Гайсә пәйгамбәрне яһүдләр иленнән китәргә мәҗбүр итә, ул Галлиягә китә һәм шунда аның дөньяга карашы үзгәрә. Бу илдә ул үзенә тарафдарлар, фикердәшләр таба һәм греклар йөзендә. Чөнки бу вакытта Рим империясе кул астында бер яһүдләр генә түгел, греклар да иза чигәләр. Шуның өчен Иосиф Флавий үз хезмәтләрен грек телендә яза. Хак, шул ук хезмәтне яһүд телендә дә язган дигән фаразлаулар бар, ләкин минем кулыма ул китап кермәде. Менә ни өчен христиан динен иң әүвәл Рим кул астында интеккән греклар күтәреп алалар, чөнки христиан дине колбиләүчелеккә каршы юнәлтелгән була. Христиан дине өчен барысы да бертигез, мунча ягучы да, император да. Греклар өчен бу бик тә вакытлы килгән һәм кулай дин була. Христиан диненең олуг сәясәткә ия икәнен беренче булып Константин күреп ала һәм сәясәтен уздыру өчен шул диннән файдалана, һәм күп санлы дошманнарын җиңеп, тарихта булмаган уңышка ирешә. Ул үзенә башкала күтәрергә Византия төбәген сайлый, ягъни борынгы греклар яшәгән якны. Хак, анда бер греклар гына яшәмиләр, күп санлы башка халыклар да яшиләр. Әмма христианнарның атасы булып үзе кала. Әйе, үз сәясәтен уздыру өчен моннан да уңай шартны тудыру мөмкин булыр идеме икән. Юк, әлбәттә. Менә ни өчен дин ул дәүләт сайлап алган сәясәт дип әйтәм. Әнә шулай килә Византиягә христиан дине, Чулпаным. Ә инде борынгы Визант илен Константин үлгәч, Константинополь дип атыйлар. - Мин Аммиан Марцеллинны укыдым, христианнарның руханиларын бер дә мактамый бит. - Мин мактыйммы, Чулпаным, мин үз язмаларымда күккә чөямме ул руханиларны? Христиан дине ул җирдән һәм шул җир-туфракта тереклек иткән халыктан аерылган дин. Ләкин ул дин минем дәүләтем сәясәте булгач түзәмен. Син дә түз, Чулпаным... - Ярый, Приск, син дигәнчә итәрмен. Башта әнә шул тавернага кереп чыгыйк әле. Җиләк-җимешләр алыйк. Күңелем татлы нәрсәләргә тарта башлады. - Моның өчен синең экономкаң бар. Әйт, җибәрсен хезмәтчеләрен дә алдырсын. - Юк, минем үзем аласым килә. Юк, синнән алдырасым илә. Күп итеп, ишетәсеңме, Приск җаным, синнән? - Ярый, син дигәнчә булсын, - диде Приск тавернага юнәлгән хатынына иярде, бер җайдан акчалы янчыгын барлады. Чукынмаган булса да кыю кылана иде хатыны. Кайчак хәтта балалык холыклары кузгалып куя, ә ул хатыны теләкләренә каршы килә алмый иде. Ихтыяр көче булмаудан түгел, аның теләгенә каршы тора алмаудан иде бу хәл. Аңа ошый иде Таңчулпанның чукынмаган килеш, халык арасында шулай йөрүе, ахыр килеп, бигрәк тә император белән әңгәмәсе ошаган иде. Император алдында Таңчулпаны үзенүзен көнләшерлек итеп тотты, һәм хәтта Приск Атилла хан кызы өчен горурланып куйган иде. Ә монда ул аны тавернага алып керә, император киңәшчесен, сарай язучысын. IX Приск өчен Рим белмәгән һәм күрмәгән кала түгел иде. Ул бу каланың бөтен дөнья халкы белән идарә иткән чорларын да бүгенгесен дә яхшы белә иде, шуңа карамастан, император Феодосий аны Римга җибәргәч, баш тарта алмады. Әмма аның бөтен уй-хисен, акыл зиһенен чуалтып ташлаган һәм Римга бару-бармау мәсьәләсен икегә бүлгән хәл - чукындырганнан соң Ирина исемен йөртә башлаган хатыны Таңчулпан иде. Ул хатынына ышана, аны ярата, шул ук вакытта көн аралаш дияргә була император Феодосий кырында булып, аның белән төрле фәлсәфи һәм хәтта сәяси бәхәсләр алып баруын килештермәде. Килештермәде генә түгел, аның бу эшенә ачуы килә башлады. Тарих, философия, сәясәт - әйбәт, ләкин хатын-кыз өчен, аның уенча, бу кирәкмәгән, ягъни артык шөгыль иде. Башта Приск Ирина-Чулпанын бу мавыгуыннан туктатырга теләде, әйе, гәрчә әүвәл хатынын бу өлкәгә үзе алып керсә дә, иллә соңгы мәлдә бу уеннан кире кайтты. Ахыр чиктә Таңчулпан-Иринасыннан курку сәбәбе император белән булган фәлсәфи бәхәсләрдә түгел иде, ул аны илбашы Феодосийдан көнли башлаган иде. Әнә шул турыда сиздергәч, Чулпаны аның алдына килеп утырган иде. Һәм ни әйтте соң әле шунда? Әйе, туп-туры күзләренә карады һәм: "Атилла хан кызы мин, Приск җаным, Атилла хан кызы. Шулай булгач, мин беркайчан да сиңа хыянәткә бармам. Атам Атилла ханны римлылар кыргый кеше итеп күзалласалар да һәм тарихларына шулайрак язсалар да аңардагы яхшы сыйфатлар Рим императорларының берсендә дә булмаган. Греция һәм Рим тарихчыларын укыйукый шундый нәтиҗәгә килдем мин, Приск җаным. Коллар исәбенә яшәгән дәүләт башында торганы өчен генә түгел, ир-егетлек ягыннан да атам алардан бер башка өстен дигән фикергә килдем. Рим императорлары рәхәт яшәргә өйрәнгәннәр, шуңа гадәтләнгәннәр, дөнья сөрешен шулай кабул иткәннәр һәм мәңге-мәңге ары таба да шулай дәвам итәр, итәргә тиеш дип фаразлаганнар. Тик колларның акылы да һәрдаим үсә барган, алар үз халәтләренә вә мохитларына тиң алла уйлап тапканнар һәм борынгы бабалары тарихына таянып, азатлык өчен көрәш башлаганнар. Гайсә пәйгамбәр исә аларга ярдәмгә генә килгән. "Мине император Римга үзе юллады, мин анда бармыйча булдыра алмыйм. Чулпаным", - дип караса да Ирина исемен алган хатыны аны барыбер җибәрмәскә тырышты. Шунда ни сәбәпледер Приск уйлап куйган иде: "Чулпаны аңардан нидер яшерә, нәрсәнедер әйтеп бетерми. Иң гаҗәбе, ире Прискны Римга җибәрәсе килми". Әнә шулай элек йөрәгенйөрәккә куеп яшәгән хатыны Приск өчен сер тубалына әверелгән иде. Әле булса хәтерендә: күз-йөзе якын, чәчләреннән хуш ис килә, әмма тәүге самими якынлык инде юк, хатыны сиздерми генә йөрәгеннән ерагая бара сыман тоелган иде. Әлбәттә, болай шиккә калуы бөтенләй үк буш туфракка төшмәгән иде - Евдокиясеннән соң япа-ялгыз калган император Феодосий әллә нигә дуадак каз кебек буйдак яши бирә. Ир-атны күп вакытта ялгызлык та талкый ич. Иртәгә китәсе көнне Приск Таңчулпаны белән икәүдәникәү генә калгач, әнә шул хакта сүз кузгатмакчы итте. Хак, ул бераз кыймый торды, нидәндер шикләнде, икеләнде, гасабиланды. Ахыр тәвәккәлләде. Үзара эчкерсез сөйләшә торгач, бераз ачыкланды. Хикмәт шунда була: аңа сөйлисе сүзләрне император хәтта үз иреннән дә сер итеп сакларга кушкан икән. Бу сер сәясәтен тормышка ашыруга, император Феодосий Приск Гунстаннан кайткач ук керешкән икән инде. Иң әүвәл император Феодосий Атилла ханга хат юллый. Атилла ханнан бабасы Вигиләй белән Антонийны һәм баш улы Иллакны Аквиләй каласында яшеренеп яткан Һөнәрия кырына җибәрүен үтенә. Хат иясенә барып ирешә, һәм Атилла хан хат иясе белән килешә. Тиз арада сараена бабасы белән кайнеше Антонийны чакырып ала, мәсьәләне тәфсилләп аңлата һәм Иллак улына батыр меңбашын биреп. Аквиләй тарафына юллый. Шул ук вакытта император Феодосий Плацидиягә дә хат юллый, һәм аңардан яшертен генә, ягъни Валентиан императорга белдерми генә Иллак белән Һөнәрияне кавыштырырга куша. Бу вакытта ана белән углан император арасында Атиллага баш ию һәм имәү мәсьәләсендә бәхәс барган була. Анна - угланны, углан анага баш бирмәгән чак. Кыскасы, Римнан ерак торса да император Феодосий сәясәтне яхшы оештыра. Плацидия аның белән килешә һәм барысына да күз йома. Атилла хан угылы Иллак Элиана кул астында латин телен яхшы ук өйрәнгән егет. Алар Аквиләй каласының бер читендәге виллада очрашалар. Шунда яшьләргә никах укыталар һәм яшьләрнең кавышуларына чын күңеленнән кинәнә. Һәм бу карт үзе үк вилласында туй кебек нәрсә уздыра. Император Феодосий Таңчулпанга нинди шартларда, яшьләргә кем никах укуын әйтми, әмма күп тә үтми Элиана Антонийдан хат ала. Антоний булган хәлләр турында тәфсилләп Элианага яза. Нәкъ шул хатны Таңчулпаны Прискка бирде һәм Римга китәр алдыннан гына. Укыды да хатны Прискка, шаккатты. Никадәр сер тубалы булып кала бу император Феодосий. Бит ул аның киңәшчесе иде. Әмма кыңгыр эш кырык елдан соң булса да беленер, диләр, Һөнәриянең Атилла хан улына кияүгә чыгуы хакында император Валентианга ирештерәләр. Весталка булуы бер хәл Һөнәриянең, моның өстенә Валентиан императорның кан дошманы булган кешенең улына кияүгә чыгуы, җитмәсә айга якын яшеренеп ятулары илбашын чыгырыннан чыгара, ул тиз генә чарасын күрә, сенат җыя һәм карар чыгарттыра - преторианецларны, ягъни гвардеецларын ашыгыч төстә Аквиләй каласына таба җибәрергә. Гвардеецлар ниндидер юллар белән Һөнәрияне кулга төшерәләр һәм весталка кызны (хәзер инде хатынны) Римга алып кайталар. Валентиан весталканы үз кырына алмый, сенат хөкеменә бирә, чөнки весталканы антын бозган өчен каһиннар гына хөкем итәргә хаклы икән. Иллә шул мәлдә Плацидия Һөнәрияне сенат каһиннары кулыннан алып, үз канаты астына яшерә. Бичара хатын хәзер Плацидия кулында икән. Император Феодосий Прискка шул хакта да белергә һәм кирәк икән Һөнәриягә ярдәм итәргә дә кушкан иде. Императорның теләге нинди юллар белән генә булмасын Һөнәрияне азат итү һәм исән-имин Атилла хан улы Иллакка тапшыру икән. Ул гынамы, Иллак Гунстанга качып кайткач, атасы Атилла хан аны бик нык орышкан, имеш, ник чапкының җибәреп атаңнан ярдәм сорамадың, сораган булсаң бер төмәнем җибәргән булыр идем, хәтта үзем кузгалган булыр идем. Ахыр килеп, соңгы мәлдә нигә кәләшең алып, илгә кайтмадың дип орыша. Шул хәлдән соң Атилла хан император Валентианга ачулы икән, ачулы гынамы, хәтта яу чыгарга җыена башлаган, имеш. "Ә император Феодосийга шул гына кирәк тә", - дигән иде шул вакытта Приск хатыны Чулпанга, ике якка да битарафлыгын сиздереп. Әмма күрде Приск, иренең бу кыланышы хәләленә ошамады, Чулпаны башта иренен мәзәк итеп турсайтты, ахыр ятак ягына ук кереп китте. Прискка яшь хатынны төне буена диярлек юатып чыгарга туры килде. Соңыннан, бераз йомшара төшкәч, Чулпаны әйтте: "Мин атама чапкыным җибәрәм. Иллак абама иң елгыр меңбашы Юлдашны биреп, Римга җибәрсен - Һөнәрияне коткарырга Вәгъдәсендә торса, үз чиратында Һөнәрияне коткарырга император Феодосий үз кешеләрен җибәрәчәк, һәрхәлдә антлар итмәсә дә, император миңа вәгъдә итте", - диде. Хак, иртән алар эчкерсез аерылыштылар. Чөнки төн эчендә Чулпанының аңа сөйләр эч сере калмаган, ә Прискның шиге тәмам җуелган, сафланган иде. Аңа Рим сенаторлары да, каһиннары да тимәсләр, чөнки аның кулында император Феодосий юлламасы. Ахыр килеп, Чулпаны киңәше белән ул анда император Валентианда киңәшче булып торган Улда атлы берәү белән очрашачак. Таңчулпаны хак сөйләсә, Улда да аңа ярдәм итәргә тиеш иде. Тик барыр юлда да, Римга җитәрәк тә бер нәрсәгә хәйран калудан айный алмады ул: ничекләр аның Чулпаны тиз арада император дәрәҗәсендәге сәясәткә кереп китә алды, ничек ул хатынның олы сәясәт юлына басуын сизми калды? Император Феодосий белән Чулпаны арасында бер-бер нәрсә булыр дип шикләнмәде ул, гәрчә күңел түрендә әнә шуңа охшаш шөбһә бөреләнә башлаган булса да. Һәрхәлдә ул хатынына ышана иде. Ышануын ышана, әмма барыбер бәгырен корт кимерә. Көнчелек корты да түгел кебек, ләкин менә ничә көн инде күңеле сызлагандай бер халәттә йөри. "Кеше күңеле - дәрья ич", - дип Приск үз-үзен юатырга да теләде, ләкин көнчелек хисе күңел төбеннән янәянә актарылып чыкты. Кемгә дә булса мәхәббәт хисе аша сокланып йөргәндә император булмагае шайтан үзе булсын, аның күңелендә гыйшык уты пыскый башлый, йөрәге хис тойгысы белән тула, акыл исә арткы сафка күчә, бу мәлдә адәм баласының күңелен хис тойгысы күмеп китә. Тора-бара ул хиснең ташкынга әверелүе бар. Әнә шул хис ташкыны күпләрне харап итә дә инде, ялгыш адымнар ясарга этәрә, саташтыра, котырта, чарасыз итә, аек акыллы кеше бармастай юләрлекләргә, баш алып, утка ташланыр хәлләргә дучар итә. Сәфәргә чыккан Прискның күңеленнән әнә шундый уйлар уза торса да, Аппей юлына төшеп, кала күренә башлауга, Приск үзалдына: "Син мине көтәрсең, Чулпаным", - дип кат-кат кабатлады, һәм хәтта Чулпаны аңа җавап бирде кебек: "Приск җаным, син үзең белән минем мәхәббәт тулы йөрәгемне дә алып китәсен ич", - дип кайнар яшьләрен битенә сөртә-сөртә үпкән, сөйгән иде. Аерылышасы төнне сөешеп алҗыганнан соң, алар Рим империясенә беренче булып элмәк салган император Нероны искә алдылар, ахыр Калигулланы, Клавдийны, аларның сөяркәләре Поппеяне, Миссалияне. Сәер хәл, Приск Римга якынлашып килсә дә һаман Чулпаны белән әңгәмәсен дәвам итте, гүя сөйгән заты үз кырында бара иде. "Борынгы Рим нәкъ шул императорлар тәхеттә утырганда тау астына тәгәри башлый, Чулпаным. Шуңа карамастан, Рим әле булса кешелек тавында кәперәеп утыра бирә. Тик бик зур бәягә төшә башлады ахры бу биеклек. Кайчандыр кан коя-коя яулаган илләрне вә халыкларны югалту өстенә, җирләренә варварлар бәреп керде, җитмәсә Рим кадәр Римнан ясак түләтә башладылар. Кешелек биеклегендә маяк булып торган Рим үз-үзенә кул сала башлады. Беренче хатасы мәҗүси диннәреннән ваз кичеп, христиан диненә күчүдән булды. Бу дин Рим җирлегендә үсмәгән һәм барлыкка да килмәгән иде. Димәк, тамыры да колбиләүчелектә булмый. Ни сәер хәл, христиан динен беренчеләрдән булып, римлыларның ир-атлары түгел, хатын-кызлары кабул итәләр. Рим империясенең гаилә нигезе әнә шулай әкрен генә җимерелүгә йөз тота башлый. Римга күчеп килгән изге Саул Рим ир-атларын шул көнгә калдыра ки, тегеләрнең хатыннары алар белән йокламас булалар. Римга күчеп килгәч Павелга әверелгән гап-гади вәгазьче үзен Гайсә пәйгамбәр дип кенә игълан итми. Рим ир-атлары, бигрәк тә куштаннары Павелга каршы чыгалар. Римда болгавыр чор башлана. Бу болгавырлыкка юл салучы Павел булмый, ә император Нерон. Әнә шул император афәт һәм фаҗига халыкны берләштерә дип Римга ут сала, ә бу яланы христианнарга яга. Римлылар, бигрәк тә ир-атлар, христианнарга каршы баш күтәрәләр. Христианнарның храмнары яна, христианнарның Павел кебек вәгазь укучыларын каладан куалар, зинданнарга ташлыйлар". "Бу бит вәхшилек, Приск җаным". "Хак, вәхшилек, - дип артына әйләнеп карады Приск, гүя чынлап та кала төшебрәк Чулпаны аның артыннан килә иде. - Борынгы Мисыр империясе дә бабалары табынган Ра-Кояш алласыннан ваз кичкәч таркала башлый". "Фиргавеннәр халыкны үз диннәреннән ваз кичәргә чакыралар. Дин империя вәзгыятенә җавап бирми башлый", - диде Приск. "Гуннар биш мең еллар буена Күк-Кояшка, Тәңреләренә табыналар, шуннан куәт, шуннан көч алалар". "Шуннан нәтиҗә яса, Чулпаным. Димәк, империяләрне һәрчак яңа дин, халыкның дөньяви хәлләргә яңа карашы таркаткан булып чыга түгелме?" - диде Приск. Бу юлы ул артына әйләнеп карамады. Үзалдына сөйләнеп баргангамы, болай да юлчылары шикләнеп карап-карап ала башладылар. Башлыклары ич. Шундый олы юлга чыккач кына акылдан язмасын тагын... Ә Приск аларны гүя күрмәде дә, үзалдына сөйләнүең дәвам итте. Ат акрын гына атлый, фикер сөреше ат адымына тәңгәл. "Ә бит чынлап та шулай, Чулпаным". Шулай дип әйтүе булды, Приск кинәт кенә күктән җиргә төште. Ләкин сөйләнүен туктатмады. "Бер Нерон гына империя таркалуга гаепле түгел һәм христианнар хәрәкәтен туктатырга тырышкан император Диоклетиан да империяне таркалуга ашыктырып үз өлешен кертә. Приск моны яхшы күзаллый иде. Шул ук вакытта белә: Рим көчле әле, хак, Рим яраланган арысланга охшап калды, ә яралы җанвар теләсә нинди явызлыкларга бара, диләр. Приск хәбәрдар иде инде, Римның тәүге куәтен аякландырып җибәрергә гуннар кул астында тәрбия алган патрикий Аэцәй керешкән икән. Кыю, тәвәккәл, батыр һәм гуннарның кем икәнлекләрен, ничекләр сугышканнарын яхшы белгән ирегет. Әнә шуны беләсе килә иде Прискның. Ничекләр, нинди юллар белән гап-гади меңбаш Аэцәй ике якны да төп башына утырта алды икән?.. Монда да император Феодосийның кулы уйнамады микән?.. Приск өчен чишелмәгән гаять катлаулы мәсьәлә иде бу. Ахыр чиктә ни генә булмасын Атилла хан Римга яу йөрер, һәрхәлдә хатыны Чулпаны тел төбеннән шуны аңлаган иде Приск. Ә кисәк барысы да үзгәрсә? Әйтик, Атилла хан Римга яу йөрүдән баш тартып, бөтен көчен Константинопольгә юнәлтсә?.. Башына шул уй килүгә, Прискның аркасы тирләп чыкты. "Көнләшергә урын юк иде кебек. Чөнки император Феодосий Чулпанны чукындыручы атакай. Ләкин кайда, нинди китапта әйтелгән чукындыручы атакайның чукындырган хатынкызга... Йа Хода, нинди әшәке уйларга батып барасың, Приск. Җитте сиңа! Син моңа үзен гаепле. Син аны үзең сарайга алып килдең һәм сәясәткә алып кердең. Әйе, үзең император Феодосий кулына китереп тапшырдың. Бу синең язмышың, кабул итсәң - кабул ит, кабул итмәсәң..." Рим. Заманында Рим сенаторларының берише утырышларга улларын да алып килә торган булганнар. Көннәрдән бер көнне сенатта бик җитди мәсьәлә каралырга тиеш була, әмма каралмый кала, алдагы көнгә калдырыла. Утырыш соңында сенаторларны кисәтеп куялар: караласы мәсьәлә хакында халыкка таратмаска. Җитди мәсьәләне карарга тиешле бу җыелышта атасына ияреп килгән Папирай атлы бер малай да була. Малай өйгә кайткач, малайның әнисе, үтә кызыксынучан хатын-кыз буларак, көннәр-атналар, айлар буена нинди хикмәтле мәсьәләләр хәл итәләр бу ирләр дип, улыннан сенат чыгарасы карар турыңда сораша башлый. Сенат тарафыннан кисәтеп куелгангамы, малайның бер дә атасы катнашкан җыелыш серләрен ачып бирәсе килми. Ә әнисендә кызыксыну чире кузгалган була инде. Малаена ул теге яклап та, бу яклап та килеп карый, әмма малай һаман бер сүзне тәкърарлый - ярамый, сер сенат сере. Ахыр килеп, ана кеше улына җен ачулары чыгып, тегене орышып ташлый, хәтта күз яше белән үтенә, ялвара. Ә малайның бер дә әнисенең күз яшен күрәсе килми. "Сөйлим, сөйлим, тик елама гына", - ди. "Йә-йә, улым, - дип күз яшен сөртә ана кеше, - сөйлә әле, сөйлә, нинди карар чыгарачаклар иртәгә сенатта?" "Сенатта иртәгә, - ди малай, - мондый хәл каралачак. Дәүләт өчен кайсы юл файдалырак, бер иргә ике хатын белән яшәүме, йә булмаса бер хатынга ике ир беләнме?" "Ничек хәл итәрләр инде дип уйлыйсың, улым?" "Анысын инде иртәгә хәл итәчәкбез", - дип, эретерәк кенә әйтеп куя малай. Улының сүз төбенә башта ук төшенеп алган ана бермәлгә ни әйтергә белми тора, ахыр бик тиз исенә килә һәм яңа хәбәрне күрше хатынга җиткерергә йөгерә, һәм иртәгә сенатта караласы мәсьәлә турында түкми-чәчми, хәтта бераз арттыра төшеп, күрше хатынга сөйли. Ә малай әнисенең ахирәте, ягъни күршесе Римда күренекле матроналарның берсе була, тиз арада бу хәбәрне каладагы бөтен хатын-кызга таратырга өлгерә. Икенче көнне, барысын да шаккатырып, утырыш башланыр-башланмас, сенатка хатын-кыз килеп тула. Бу хәлгә сенаторлар тәмам гаҗәпкә калалар. Чөнки моңа кадәр булган хәл түгел. Ә хатын-кыз кычкыра, күпләре яулыкларын салып болгыйлар, шаулыйлар, хәтта елаучылары да була. Хатын-кызлар сенаттан нидер үтенәләр, ялваралар, әмма ни теләгәннәрен кистереп әйтүче юк. Ниһаять, председатель хатын-кызны тынычландыра һәм хәлне ачык итеп аңлатуларын сорый. Шуннан малайның күршеләрендә яшәгән күренекле матрона алгарак чыга да: "Карарыгызны чыгарыгыз, ләкин ике хатын бер ир белән түгел, бер хатын ике ир белән торырга дип чыгарыгыз!" - дип, дәгъва белдерә. Сенаторлар һични аңламый аптырашта калалар. Чөнки мондый мәсьәлә сенатта гомумән караласы түгел икән. Шул вакыт атасына ияреп килгән малай сикереп тора да сүз сорый. Аңа сүзне бирәләр. Һәм малай кичә әнисе белән булган хәлне сенатка тәфсилләп сөйләп бирә. Сенаторлар эшнең асылына төшенүгә, башта эчләрен тота-тота көләләр, ахыр: "Андый мәсьәлә гомумән сенатта каралмаячак", - дип хатыннар-аңлаталар һәм хатын-кызны тынычландырып, чыгарып бәргәч, Папирай исемле малайның кылган гамәлен тикшерәләр. Ахыр чиктә, Папирай исемле малайны сер саклый белгәне өчен аңа ары таба да сенат утырышларында катнашырга рөхсәт итәләр һәм малайның исемен сенатның мәрмәр Мактау тактасына язып куярга, дигән карар чыгаралар. Борынгы Рим тарихы. Сенатор Өлкән Катон чыгышы. * * * Император Феодосий, һәркөн булмаса да, көнаралаш илчеләр кабул итте. Готлардан килгән илчеләрне шикләнебрәк кабул итсә, туннардан килгәннәрне шомланыбрак каршы алыр иде. Бигрәк тә гуннар көчле һәм куәтле халык. Император тәхеттә утыру чорында готлар белән туннарны һәрвакыт бер-берсенә котыртып, өстереп торды. Һәм сәясәтнең бу өлкәсендә шактый уңышларга да ирешкәләде. Шуңа күрә ул үзен Сармат-Альп тау башында торып, халыклар белән идарә итүче һәм Ауропада барган хәлләрне күзәтеп торучы мифик бер шәхес итен хис итә иде. Кеше хыялсыз яшәми, императорлар бигрәк тә, Феодосий киләчәктә башта Римны кул астына җыеп, ахыр гот һәм гуннарны да үзенә буйсындыру турында хыяллана иде. Готларны һәм франкларны буйсындыруда ана гуннар ханы Атилла ярдәм итәр, аннары әкренләп аны да канат астына алыр, бер җайдан бургундлар короле Гундикарны да. Гундикар әлегә Атилла хан янында тулгана. Феодосий аңа өстәмә җир бирер, ялтыравык бүләкләр җибәрер һәм әкрен генә Атилла кул астыннан чыгу шартларын куяр. Феодосий өчен иң хәтәр дошман гуннар иде. Чөнки соңгы елларда Атилла Кырымны. Балкан төбәкләрен. Кече Азия вилаятләрен яулап, империяне шактый зур керемнән мәхрүм итте. Шуның өчен Атилла ханның Римга юнәлүе аның өчен бик тә кулай булачак иде. * * * Атилла туганы Биләү белән бәхәстә аның кырыннан сугышчыларын урлап качса да егерме еллар гомерен гуннар арасында үткәргән Аэцәйне Атилла хан кичерә. Моның өстенә латин, грек, гун телләрен яхшы белгән Аэцәй гуннар ханы Атилланы: "Мин бу адымым Равенна һәм Рим калаларын кулыңа төшерергә җиңел булсын дип кылдым. Мәгәр нишләмәк кирәк, барысы да мин дигәнчә барып чыкмады, иллә мина яңа гаскәр бирсәң, Тәңрем белән ант итәм, хан, Равеннадамы, Римдамы мин сиңа тәхет әзерләп куячакмын", - дип ышандыра. Ни тәҗрибәле, сизгер вә сәләтле Атилла хан Аэцәйгә янә бер тапкыр ышана һәм тегеңә янә бер тапкыр гаскәр биреп җибәрә. Атилла ханның көчле атлы гаскәре белән Аэцәй туп-туры Равенна каласына юнәлә һәм Плацидия каршына килеп, аягына егыла, маңгаен идәнгә бәрә-бәрә аңа мәңге тугры калырга һәм хезмәт итәргә ант итә. Плацидия аңа янә бер тапкыр ышана һәм кулында булган гаскәрен Аэцәйгә ышанып тапшыра. Моны гына кылып тынычланмый Аэцей ары таба баш күтәргән багаудларга юнәлә, аларны да акылга утырта, әмма илбашларың үтерми, кисәтеп кенә куя. Аэцәйнең баш күтәргән халыкларны империя канаты астына кайтарып йөргәндә, готлар короле Теодорих Нарбон каласына һөҗүм итә. Плацидия кул астыңдагы туннардан килгән атлы гаскәрне - меңбашы Ватар бәк булган гаскәрне Нарбон каласын готлардан азат итәргә җибәрә. Багучылары аша бу хакта белеп алган Теодорих король Нарбон каласын ташлап кача. Ватар бәк аны куа китә, куып җитеп, бериш готларны аерып алып, кырып сала, әмма король бер өлеш гаскәре белән Тулуза каласы кирмәненә кереп бикләнә, һәм кирмәннән торып Ватар бәккә солых тәкъдим итә. Ул арада Тулуза каласы янына үз сугышчылары белән Аэцәй килеп туктый, аның артыннан ук яугирләре белән Атилла хан килеп җитә. Кирмәннән торып, Теодорих король аларның икесе белән дә авыр сөйләшүләр алып бара, Атилла ханны максатыбыз бер дип ышандырырга тырыша - колбиләүчелекне юк итү. "Максатлар бер булгач, безгә килешергә кирәк", - дип ялвара кирмән дивары өстенә менеп баскан Теодорих король. Эшләр килешүгә таба бара. Әмма килешү ике көнгә сузыла. Чөнки Аэцәй Тулуза каласында утыручы Теодорих корольне богаулап, Равеннага озатырга кирәк, дигән тәкъдим ясый. Атилла хан аның белән килешеп бетми. Ахыр соңгы сүзе итеп Аэцәйгә болай ди: "Аэцәй туганым, син мине яхшы беләсен, Теодорих король синең генә түгел, минем дә күптәнге дошманым. Ләкин бит безнең максатлар бер - империяне җимерү, ягъни мең еллар буена коллар исәбенә баеган, яшәгән, кешене эт урынына күргән, һәр коллыкка төшкән адәми затны ике аяклы хайван дип ил халкын ышандырырга теләгән Рим сорыкортларын, ниһаять, акылга утырту, һәм ул хаклы, чөнки Тәңре ошбу дөньяда яшәгән бар халыкларны да тигез күрә. Шулай булгач, кичерик без бу башкисәрне, килешик аның белән..." Аэцәй Атилла ханның кем икәнен артыгы белән яхшы белә, каршы әйтергә кыймый, хан белән килешергә мәҗбүр була, әмма шарт куя: готларга ясакны икеләтә арттырырга! Нә тәкәббер булса да Теодорих король каласы кыл өстендә калу сәбәпле, гуннар куйган бар шартлар белән дә килешә һәм солых-килешүгә кул куя. Атилла ханның бу сәясәте император Феодосийга ошады, әмма сатлык Аэцәйгә кулы җитмәүгә үкенүләр тойды. Ауропада булган һәр үзгәреш хакында хәбәрдар булган Феодосий төп көчнең кем кулында икәнен яхшы күзаллый иде - Атилла ханда. Багауд, бургунд, өске гот һәм бериш франкларга каршы сугышларда ни генә булмасын, хәлиткеч көч гуннарда булачак. Димәк, гуннар белән тыгыз элемтәгә кереп, ул баштан ук дөрес юл сайлаган. Хак, сәясәт ул, гүя йөгәнсез ат, ә йөгәнсез атның иясе гуннар, бу халыкның кинәт кенә Византиягә таба борылуы да бар иде. Һич булмас димә. Шуның өчен бар яктан да әзер булырга кирәк иде. Башына шушы уй килүгә, император Феодосий ашыгыч төстә сарайга магистр Максиминны чакыртты һәм, теге килеп керүгә, ул аны ияртеп ял бүлмәсенә үтте һәм магистрны каршысына утыртып, бик озак гуннар турында сөйләште. Әйе, ышанырга буламы Атилла ханга? Кинәт кенә ат башын Константинопольгә таба бормасмы ул скиф? - Атилла ханга ышанырга була, - диде ана магистр. - Тик бернәрсәне истән чыгармаска иде, галиҗәнаплары, Атилла хан кул астында бик тә чуар халык, һәммәсенең үз бәге, үз короле дигәндәй. Бәлки безгә шул халыкларны аерып алырга тырышырга кирәктер, император галиҗәнаплары, ягъни Атилла ханны эчтән таркатырга, һәм беренче булып Аэцәйне аерып алырга кирәк булыр. Хак, алар бер табактан ашап үскән каһарманнар, ләкин ике эт бер табактан бик сирәк тыныч кына ашый, галиҗәнаплары. Император Феодосий әкрен генә аягына басты, Максимынча җавап бирмәде, вак кына адымнар белән сарайдан чыкты, ыржайган авызлы арысланнар кырыннан узды, бертын җимеш агачлары арасында йөрде, ахыр чылтырап аккан арык кырындагы эскәмиягә килеп утырды. Ярата иде ул шунда утырып, су тавышын тыңларга. Иллә монда да күңеле тынычланмады. Нидер, кемдер җитми иде аңа. Ә табигать матур, хозур, күреп туймаслык гүзәл иде, ул бөек тә дәһшәтле дә, көчле дә сыман. Ләкин беренче карашка гына шулай, табигать тә адәм баласы кебек бик зәгыйфь һәм тиз сынучан. Син дә табигатьнең бер бөртеге, гәрчә ил-халык белән идарә итүче булсаң да, син дә бик зәгыйфьсең. Самими матди дөньяны борынгы греклар шулайрак аңлаганнар. Әйе, гәрчә император булса да, ул да бер тузан бөртеге генә. Тик бит әнә шул тузан бөртегенә империя кадәр империя буйсына. Аның кулында бик күп халыкларның язмышы, бүгенгесе, киләчәге. Димәк, аңарда күпләрнең төшенә дә кермәгән хакимият. Ул гынамы, сиңа империянең бар халкы буйсына. Синең исемең белән бер-берсен кылычтан уздыралар, үләләр, ил-ватан өчен кырылалар. Күпләре сине Аллаһ сурәтендә күрәләр. Ләкин император Феодосий белә иде, ул Аллаһ түгел, ул бары тик Аллаһ бәндәсе, ялагайлар гына аны шул дәрәҗәгә күтәрәләр. Ул ялагайларга ышанмый иде, ләкин ялагайлардан да йөз чөермәде, ошый иде аңа аларның ялагайланулары. Әйе, җир, халык аныкы. Нигездә ул халык белән идарә итә һәм христиан дине ярдәме белән. Аны тыңлыйлар, аның әмер-боерыкларын карусыз үтиләр. Иллә бу гына җитми икән адәм баласына, аңа җәннәттәй җирдә яшәсә дә сине яраткан, син аны үлепләр тансыклаган хатын-кыз да кирәк икән. Хак, яратты ул хатын-кызларны, күп вакытта алар кочагында дөньядан аерылган халәтләрдә калыр иде, шул мизгелдә ул дөнья мәшәкатьләреннән аерылыр, җиде күк катына күтәрелер иде. Ләкин ул татлы мизгел бик тиз уза торган булды, күңелне янә ил-дәүләт кайгысы биләп алды. Император Феодосий тирә-ягына күз ташлап алды. Ерак та түгел, ике-өч җансакчысы йөри - аны саклыйлар. Ул аларның берсен бармак ишарәсе белән генә үз янына дәшеп алды сәркатибен дәшәргә кушты. Теге килеп, каләмтактасын ә куеп утыргач кына, магистр Максиминга әйткән тәүге сүзләрен кабатлады. Ахырдан өстәде: "Бүген үк юлласыннар!" Ил түрәсен Аллаһ итеп күрә башлау кай гасырларда аякланып китте икән? Бик күптәндер. Халык белән идарә итәргә керешкән һәр адәм баласында Аллаһ илчесе булу теләге туа, ә тора-бара аны үз халкы ук Аллаһ итеп кабул итә башлый. Бәлки бу Александр Македонский заманнарында башлангандыр Бәлки. Ә бәлки Цезарь башлап җибәргәндер. Ләкин Цезарьны да, сенат үтерә, гәрчә үзләрен дә берәм-берәм җәзаласалар да, сенат Цезарь кадәр Цезарьга кул күтәрә, димәк, Алдаһ дәрәҗәсенә күтәрелгән кешегә. Бер уйлаганда гап-гади кешегә, бер дә Аллаһка түгел. Император Феодосий Цезарь турындагы бер хикәятне исенә төшерде. Илдән илгә яу йөргәндә ниндидер елганы кичәргә тиеш булалар. Көймәләргә утырырга торганда гына көчле давыл куба. Илбашына давыл беткәнне көтәсе генә бит, юк, көтми монда да Цезарь Цезарь булып кала, давыл котырынуга карамастан, көймәчесенә үзен аръякка чыгарырга куша. Шунда шашынып торган елгага керергә куркып торган көймәче янына Цезарьның ярдәмчесе, уң кулы булган Антоний килә дә болай ди: "Курыкма, җүләр баш, син бит Цезарь йөзендә Аллаңны чыгарасың". Ә чынында исә Цезарь гап-гади адәм баласы була, ә халык аны Аллаһ сурәтендә күрә башлаган була инде. Император Феодосий да әйбәт белә, ул да Аллаһ түгел, гәрчә аны күп кенә сарай куштаннары Аллаһ итеп күрергә теләсәләр дә. Шуңа карамастан, моңа кадәр аның берәүгә дә мин Аллаһ түгел, синең кебек үк адәм баласы дип әйткәне булмады. Әйе, Цезарь моңа ирешә язган булса да Феодосий моңа лаек түгел, хәтта Аллаһ сурәтендә күрергә теләсәләр дә. Хак, җиңел килмәде ул Византия империясе тәхетенә, сугышчы башына төшкән барлык авырлыкларны кичерде. Ул Византия тәхетенә утырган империя римлылар телендә сөйләшми иде инде, ә грек телендә сөйләшәләр иде. Барлык рәсми кәгазьләр дә грек телендә тутырылды, шул ук вакытта император Феодосийга латин телен генә түгел, гот һәм гун телләрен яхшы белгән кешеләрне дә сараена алырга туры килде. Алар аның әмерен карусыз үтәделәр, кирәк икән теге йә бу илдән мәгълүматлар алып кайттылар. Дәүләт белән камил идарә итү өчен кирәк иде бу. Хак, аның сараенда бер генә римлы да эшләми, греклар аларны гомумән кабул итмәделәр. Сарайда хезмәт иткән греклар: "Тәкәббер римлыларны без үзебез сөйләшергә өйрәттек", - дип кенә акландылар. Бәлки бу ике халык арасындагы дуслык та нәкъ менә тел аркасында бозыла башлагандыр. Бит башта римлылар үз телләрендә докладлар да ясый белмәгәннәр, язулары да үзләренеке түгел, ниндидер борынгы этрусклардан алганнар — Моны гына Феодосий яхшы белә иде. Әнә шул грек һәм гун телендә яхшы сөйләшкән Аэцәй Плацидиянең күңелен яулый. Һәм һәр өлкәдә төпле уңышка ирешә. Аспарны түгел, әнә кемне куяр иде фаланглары башына император Феодосий, ләкин хәл итәсе ителгән инде - Аэцәй буй җитмәс җирдә, ә Аспар кул астында. Шулай да бу хакта Плацидиягә хат язып җибәрергә булыр, дип уйлады Феодосий һәм башын -сынны күргәндә үк аның тәне буйлап үзе дә аңламаган тетрәнү узган иде. Шуңа карамастан, яшь хатынның император атакае белән күзгә-күз очрашып сөйләшеп утырганы юк әле. Моның өчен аңа, әлбәттә, сәркатибе һәм китапханәчесе, шул ук вакытча киңәшчесе булган Прискны чакыртырга туры килердер. Әйе, яшь хатынга өйләнгән, чиркәүдә никах укыткан, чукынганнан соң Ирина исемен алган кәләше белән килсен. Бер җайдан Феодосий бар булган күтәреп, тирә-ягына күз ташлады. Шунда кинәт кенә агачлар арасында мәрхүмә Евдокиясенең сыны күренеп киткәндәй булды. Әллә соң күзенә генә күрендеме? Шунда күз алдына Евдокиясе түгел, ап-ачык булып Атилла хан кызы килде. Күр әле, менә кем җитми икән ич аңа, менә ни өчен ул үз-үзенә урын таба алмый интегә... Хәзер инде ул хан кызының йөзен ап-ачык күрде. Бер-берсеннән качып китәргә торган яшькельт-зәңгәр күзләр, кыйгач кара кашлар, озын керфекләр, тулынкы иреннәр һәм алсу битләр. Атилла хан кызы мөлаем итеп ана елмая, ә император Феодосий әнә шул елмаюга әсир төшкән берәүдәй чарасыз калган да аңа таба кузгалып маташа, имеш. Ул аның серле күз-йөзен генә түгел, тылсымга ия зифа сынын да күрә. Шул гәүдә хәлләрдән хәбәрдар булган ир-заты Присктан да мәгълүматлар алыр. Император Феодосийның бигрәк тә Аэцәй турында ныклап беләсе килә иде. Бу кеше аны тәмам борчуга салды. Нигә Плацидия Аэцәйгә мөкиббән китте икән?.. Шул мәлдә аның кырына магистр Максимин килеп утырды. - Хатын-кыз турында уйланып утыра идем әле, магистр. - Хатын-кыз бер императорны гына түгел, һәр иратны уйландыра торган зат, галиҗәнаплары. Ә хатын-кыз турында озын-озак уйланырга кирәкми, аларны җай килгән саен тозакка эләктерергә кирәк, галиҗәнаплары. Шунда мәхәббәте дә килер... Чөнки мәхәббәт сихере хатын-кызның җанында гына түгел, тәнендә дә... - Минем өчен мәхәббәтем Византия, магистр. - Минем өчен дә, минем өчен дә, галиҗәнаплары. - Минем Атилла хан кызын күрәсем килә, магистр. - Миң бер-бер чара кылырга тиешме, галиҗәнаплары? - Мине, магистр, Римда барган хәлләр борчый. - Моның өчен Приск Римга барып кайтырга тиеш, шулаймы, галиҗәнаплары? - Яшермим, магистр, ләкин сизгерлегегезгә сокланам. - Мин аны сарайга дәшимме, галиҗәнаплары? - Бәхәссез, бәхәссез, магистр, - диде император Феодосий һәм кулын-кулга ышкып, кинәнеп алды. * * * Император Феодосий киңәшчесе Прискны үзен генә сарайга дәштерсә дә, аны гүзәл заты белән көтте. Әмма Приск император кырына үзе генә килде. Феодосий аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. - Яшермим, Приск, - диде ул сүзне кыска тотарга теләгән берәүдәй, - мине бүген Рим белән Равенна борчый. Аннан да бигрәк Плацидиянең куенына керергә теләгән Аэцәй кызыксындыра. Кем ул, ни тели Плацидиядән? Ишеткәнсеңдер, Плацидия аңа хәтта патрикий титулы бирергә вәгъдә итә. - Әйе, галиҗәнаплары, мин бу хакта яхшы хәбәрдар. - Минем бу кеше турында күбрәк беләсем килә. Кемгә хезмәт итә ул? һәм ихлас күңелдәнме?.. Син, Приск, күзәтүчән кешесен, телең бар, бәллүр каләмең кулыңда, акылың турында әйтеп тә торасы юк, Кыскасы, мин сиңа ышанам, Приск. Ышанганга күрә синдә тукталдым. Хәтерем ялгышмаса, - дип үзалдына сөйләгәндәй башлады император Феодосий, - кайчандыр Атилла хан бик теләп весталка Һөнәрияне кияүгә сораган һәм Рим алдына ниндидер шартлар да куйган икән. Булдымы шул хәл? - Була андый хәл, галиҗәнаплары, була. Весталка Һөнәрия Атилла Ханга руханиан туй балдагын да җибәрә. Әйе, хәрам атакае аша. Әмма Атилла хан империядән весталка кыз белән бергә Римнан биләмә җир дә таләп итә. Хәер, мин моңа үзем шаһит, галиҗәнаплары. Имеш, туннарда кияүгә барасы кызларга бирнә йөзендә мал гына түгел, җирил дә бирелә. Әмма Рим түрәләре, бездә хатын-кызга җир бирелми, дип кырт кисәләр. Хак, Атилла ханның моңа бер дә исе китми, гуннар җир-бирмәне тартып алалар, дип кенә җавап бирә. Ләкин инде аның тарафыннан кылынган җитди җавап булмый бу. - Император Валентиан ул вакытта үсмер генә иде, димәк, яшьлеге белән Атилла ханның кем икәнен аңлап җиткермәгән, дөресрәге ни таләп иткәнен?.. Бер сүз белән, Приск, император Валентиан хата кылган, ялгышкан, шулаймы?.. Җавап урынына Приск җилкәсен генә җыерып куйды, ул һаман исә белми иде императорның аннан ни теләвен. - Весталка Һөнәрия бүген минем туганыем вилласында ята. Яшь император аны Атилла ханнан яшергән дип җиткерделәр миңа. Ул моны кылмаска тиеш иде. Мин аңа бу хакта хат та язган идем, император яшьлеге белән аңламаган булып чыга. Ә хәзер безгә бу хатаны төзәтергә кирәк, Приск. Мин бу хакта Плацидиягә тәгаенләп хат язармын, ә син аны, Приск, кулдан-кулга тапшырырсың. - Кемгә, галиҗәнаплары? - Плацидиягә, Приск, Плацидиягә. - Яхшы, галиҗәнаплары. Сүзе бетүен сиздереп, император торып басты, хушлашырга кулын сузды. - Нигә гүзәл Венераң да алып килмәдең? - Аның китапханәдән башы чыкмый, галиҗәнаплары, тарих белән кызыксына, антик философларның хезмәтләре белән. Император Феодосийның йөзендә, ирен читләрендә кечтеки генә елмаюга охшаш мөлаемлык хасил булды. - Мактарлык шөгыль, бәхәссез. Тик нигә аңа философия бер гүзәллек җитмәгәнмени ул хатынга? Хикмәт, - диде башын чайкап император Феодосий. - Варвар Атилла хан кызы Рим тарихы, борынгы грек философиясе белән кызыксына... Аэцәйнең дә бер хатыны туннардан дидең бугай? - Әйе, галиҗәнаплары. - Аны да үтә диндар, диләр. Диндарлык хатын-кызга бер дә килешми. Диндарлык хатын-кызны гүзәллектән читләштерә, Аллаһ яраткан матурлыктан мәхрүм итә. Хатының Иринаны әнә шул үтә диндарлыктан сакла, Приск. Аннары үтә диндарлык наданлык билгесе дә ул, ягъни матди дөньядан аерылып, ниндидер күзгә күренмәгән җисми дөньяда тулгана башлау. Белемле кеше, кем генә булмасын ул, хатын-кызмы, ир-атмы, үтә диндар була алмый. Син моны үзен дә беләсең, Приск. - Безнең халык Хак Тәгалә дингә табына, галиҗәнаплары, рәнҗетмик аларны. Император башын кырын сала төшеп, Прискка карап алды һәм янә ирен чите белән генә елмайгандай итте. - Халык, әйе, Приск. Халык. Ә без халык белән идарә итүчеләр барысын да белергә тиешбез. Диннең сәясәт икәнен дә, дәүләт идеологиясенең нигезе икәнен дә. Бу мәсьәләләрдә без ялгышырга да, саташырга да тиеш түгелбез, Приск. Диндар идарәче - начар идарәче, үз көченә үзе ышанмаган идарәче. - Мин сезне аңладым, галиҗәнаплары. - Йә, хуш, Приск. Җитеп торыр. Бәхәстә хакыйкать туа, диләр диюен, тик нәтиҗәсез бәхәс тә кешегә акыл өстәми. Минем тел төбем аңладың булса кирәк, Приск, безнең төп максатыбыз Атилла ханны тарафдарыбыз итү. Беренче адымны без ясадык инде. Икенче адым Һөнәрияне Атиллага кияүгә бирү булыр. Империянең казнасы буш, ил өстенә афәт килергә тора. Йөргән таш шомара, диләр, безгә хәрәкәт итәргә кирәк. Ил-дәүләтебезнең җирләрен кыеп-кыеп алалар... Кемнәр? Варварлар, Приск, варварлар. Танаис күптән инде гуннар кулында, Кече Азиянең яртысы аларга күчте, Карфагенда вандаллар шашына. Гейзерих король Атилла хан белән солых төзеп алды да Карфагенга кадәр барып җитте. Карфаген ерак, ә Атилла хан кул сузарлык җирдә. Безгә башта аның белән дуслашу кирәк. - Бу мәсьәләдә мин сезнең иң якын тарафдарыгыз, галиҗәнаплары. Приск китәргә дип кузгалырга ымсынды. - Сабыр ит әле, Приск, сабыр ит. Искәреп куясым килә. Бу якшәмбедә гүзәл хатыныңа исем кушарбыз, христиан исеме, һәм минем сараемда. - Килешеп бетәрме соң, галиҗәнаплары, миңа бик уңайсыз бу хакта сүз алып бару? - Мин аның белән башта үзем сөйләшермен. Килсен минем кырга. Бу хакта мин аңа үзем әйтермен. - Яхшы, галиҗәнаплары. * * * Кайтыр юлда Приск юл буена шул хакта уйлап кайтты. Император тәкъдим иткән чара аның өчен тоташ табышмак иде. Нигә кирәк, Таңчулпанын сарай кадәр сарайда чукындырырга. Һәм янә исем кушу туен? Сәер, хәтта бик сәер хәл. Император кадәр император аның хатынына христиан исемен кую туен сарайда уздырмакчы. Яшерми Приск, ошамады ана императорның тәкъдиме, ләкин ул аңа каршы да әйтә алмады. Ниндидер бер мәлдә исем кушу туен сарайда уздыруларына кинәнсә дә тора-бара борчыла башлады. Сарай тирәсендә әвәрә килгән куштаннар көнләшерләр, үч алырга теләүчеләр табылыр. Приск исә бу айларда бәхетле иде, әнә шул бәхетенә бер дә караңгы пәрдә яптырасы килми иде. Таңчулпаны аны китапханә ишеге янында каршы алды һәм ир-канатының караңгы йөзен күреп, сагая калды. - Ни булды сиңа, Приск җаным? - Берни дә булмады, карлыгачым, берни дә булмады. - Әллә нинди исемнәр тагасың үземә. - Килде, ирканатының кочагына иңде, аннары башын каера төшеп, күзләренә карады. - Әйт, мине сагынып кайттыңмы? - Синнән башка минем сагыныр кешем юк, бәгырьҗан. Син минем бердәнберем, күгәрченем, карлыгачым, былбылым. - Юк, барыбер кәефең китеп кайтып кердең, шулаймы? - Сине император Феодосий үз кырына дәшә. Сиңа йомышы бар. Ул хәзер бакчада күл буенда утыра һәм син хәзер анда барырга тиешсең. Ул сине көтә, бәгырь. - Мин ничек берүзем император кадәр император кырына барыйм? - Барырга туры килер, Чулпаным. Ул сиңа сарайда уздырылачак исем кушу туе хакында хәбәр ирештерәчәк. - Исем кушылды бит инде, нинди туй тагын ул?! - Әйе, кушылды. Ләкин туйланмады. - Минем исемем Таңчулпан, атам-анам кушкан исем. Һәм ул исем мина ошый. - Хәзер синең исемең Ирина, җанкисәгем. Ә исем кушу туеннан соң синең исемең бөтен Константинополь халкы беләчәк Император сараенда исем туе уздыру бар кешегә дә тәтеми Чулпаным! - Ә император беркөнне мина Венера дип дәште. - Венера мәҗүси греклар исеме. Борынгы замандагы грекларда Венера мәхәббәт алласы мәгънәсендә йөргән. Христианнарда Венералар да, христианнарда Марияләр, Магдалиналар, Ириналар... - Ярый, Приск, мин аның кырына барырмын. Тик бит мин яңа исемем туйсыз да кабул иттем ич инде. Нигә тагын сарай кадәр сарайда туйлар уздырып торырга?! Мин хаклымы, килешәсеңме минем белән? - Килешәм, килешәм, күгәрченем, килешәм. Ә хәзер бар, сине император көтә. Бу хакта соңыннан сөйләшербез. Аннары бер киңәш, син инде анда бик акыллы булып күренмә, Чулпаным. Артык акыллы хатын-кызны император гына түгел, безнең ишеләр дә яратмыйлар. Бит хак хакыйкатьне һәр кеше китаплардан гына түгел, тормыштан да эзли. - Мин аның белән ни турында сөйләшергә тиеш соң, Приск?.. - Ул сорый, ә син сәяси йомгакка төрми генә үз фикерен әйтәсең. Хак, ул сине кыргыйга санар, шундый караш бар түрәләрдә. Син ничек кенә булса да бәхәс юнәлешен гаделлеккә таба борырга тырыш. Көл, елмай, бераз кыбырсылангандай ит. Бер сүз белән, хатын-кыз бул. - Мин аңа үземне рәнҗетергә дә бирмәм, үзем дә аны мыскыл итәргә тырышмам, Приск, борчылма. - Йә, бар инде. Ул сине күл буендагы бакчада көтә. - Башта үп Чулпаның, игелек телә, сабырлык телә аңа. Приск хатынының шул сүзләренә кинәнә калып, Таңчулпанны кочагына алды, дымлы иреннәренә үрелде, сулышы кысылып, үбешүдән туктагач: - Хәерле юл сиңа, Чулпаным, - диде. ...Батыраеп, үз көченә нык ышанып, кыю рәвештә китапханәдән чыгып китсә дә, сарайга җитеп, ыржайган арысланнар яныңнан үткәндә кургашын салгандай аяклары авыраеп китте. Ә инде таш җәйгән бакча сукмагына төшкәч, Таңчулпанга чынлап торып курку килде. Император кадәр император аны дәшә. Һәм кая? Күл буена. Ни өчен? Нигә хаҗәт император кадәр императорга варварлар ханы кызы? Башта Таңчулпан башыннан үткән бу уйга артык игътибар итмәгән кебек иде, күл янына җитәрәк тәмам зиһене чуалды, атлаган саен тәүге уе көчәя, ихтыяр көче җуела башлады, хәтта бераз туктап торды, тирә-ягына күз ташлады. Май ае, кошлар сайрый, дөнья хозурлыкка күмелгән. Ул да шушы табигатьнең бер баласы ич, ахыр килеп, император да. Таңчулпан императорның ниятен белми иде, чөнки ялгызак иде император... Әллә соң бер күрүдә гашыйк булдымы?! Йа Ходай! Приск җаным, коткар, коткар мине. Ул бит минем белән теләсә нишли ала. Император ич ул! Мин кем, кем мин аның өчен?! Варвар Атилла ханның кызы. Менә кем син. Ә ул варвар Атилла хан император Феодосий җитәкләгән империядән ясак түләтеп тора. Димәк, Таңчулпан, син алай ук вак кеше түгелсен Византия императоры өчен. Кыю бул, атла! Таңчулпан белә иде инде, Приск ана сөйләгән иде. Император Феодосий хатынын кайнар мунча буында пешертеп үтертә. Ләкин бит император Феодосий II император Феодосий I түгел, алар икесе ике кешедер инде, гәрчә исемнәре бер булса да. Ахыр килеп, император Феодосий Таңчулпанга алай яман кеше булып күренмәгән иде. Йомшак кына сөйләшә һәм үз дәрәҗәсен үзе белеп әңгәмәдәшенә күз ташлап ала. Күрер күзгә ир янында ир - һәйбәт кенә кыяфәтле, ягымлы карашлы, һәрхәлдә беренче күргәндә сабыр холыклы булып күренгән иде Таңчулпанга император Феодосий. Ләкин императорга барыбер нидер җитми кебек иде, яшерми Таңчулпан, аңа баштан ук шулайрак тоелды. Иң әүвәл ялтыравыклы киеме, әнә шул затлы дигән кием аны ничектер халыктан ерагайта кебек иде. Атасы Атилла хан беркайчан да, хәтта тәхеттә утырганда да ялтыравык киемнәргә төренмәде, гади киенде, гади телдә сөйләште, хәтта илчеләрне кабул иткәндә дә Атилла хан гади-садә булып калды. Иң мөһиме, атасы Атилла ханны бер генә кеше дә Аллаһ итеп күрмәде, гун халкы өчен бу тәкәбберлек гомумән ят нәрсә иде. Монда исә императорны тәгаен, Аллаһ итеп күрәләр. Ләкин күрәләр икән, күрә бирсеннәр. Таңчулпан өчен исә император Феодосий гапгади адәм баласы иде. Бары тик. Әнә шул уй башына килүгә, Таңчулпан батыраебрак атлап китте. Кем син? Кем?! Атилла хан кызы ич син!.. Аяк терәп сөйләшә алырдай затсың. Атла, кыю бул! Гуннарның алласы Тәңре, ә ул табигать үзе - Күк-Кояш. Ә менә христиан диненә килгәндә көтүче булган кешене Аллаһ урынына күрәләр. Һәр халыкның үз алласы, күрәләр икән, күрә бирсеннәр. Ләкин Таңчулпан белә иде инде, бу дөньяда Византия императоры Феодосий алла була алмаган кебек, көтүче сурәтендәге кеше дә Аллаһ була алмый. Ул арада аның күзе күл буендагы эскәмиягә төште. Император Феодосий суда йөзгән үрдәкләргә, аккошларга карап тора иде, аның якынаюын сиздеме, борылып карады һәм аягүрә торып басты һәм Таңчулпанга каршы китте. - Рәхим ит, рәхим ит, Иринушка. - Ирина?! - Әйе, әйе, Иринушка, син инде хәзер Ирина. - Киләкилүгә үк император Феодосий аңа ун кулын сузды, кочагын ачты һәм Таңчулпанның башын күкрәгенә кысты, бармаклары белән чәченә кагылып алды. - Синең исем кушу туең сарайда уздырырга булдым әле. Каршы түгелсеңдер, шәт? - диде император Феодосий һәм Таңчулпанның күзләренә карады. - Минем исемем сезнеңчә Венера иде шикелле. - Ә син чынлап та Венера, Иринушка, чынлап та Венера - мәхәббәт алласы. - Шулай зурлаган өчен рәхмәт инде, галиҗәнаплары. Ләкин мин бернинди дә мәхәббәт алласы түгел, гап-гади хатын-кыз. - Ю-юк, юк-юк, Иринушка, тагын бер тапкыр юк, син чынлап та мәхәббәт алласы. Аллаһ бит ул үзе мәхәббәт. Үзе яраткан адәм затларын дөньяга китергән Аллаһ мәхәббәтсез була алмый. Кем йөзендә булса да ул безнең дә мәхәббәтебез. Гуннар әнә Тәңреләрен алла сурәтендә күрәләр, без исә Гайсәне алла йөзендә күрәбез. - Сезне дә бит кайберәүләр Аллаһ йөзендә күрәләр, галиҗәнаплары. Императорның кашлары өскә сикерде, Таңчулпан курка калды, артыгын әйтте бугай ич! - Бу хәл үтә ялагай грекларның кыланышы гына, Иринушка. Мин сине, син дип дәшергә ярыйдыр бит... Ярый, дисен. Хуш, Иринушка, мин сине Таңчулпан да түгел, Венера да түгел, атакаең икән Иринушка дип атармын. Чөнки мин сине чукындырган атакаең. Килештекме? - Килештек, галиҗәнаплары. Мин сезгә бик тә рәхмәтле, император. - Грекларга тимә. Греклар бик борынгы халык, - диде император һәм җиңелчә генә Таңчулпанның терсәгеннән алды, эскәмиягә таба кузгалды. - Борын заманда башка тел, сөйләшкән халыкларны греклар варварлар дип атаганнар. Грек телендә сөйләшми, димәк, ул варвар. Ә бит кыргыйлар гомумән дөньяда юк. Бардыр башка телдә сөйләшкән, үзенчә көн күргән халыклар. Ә менә шул халыкларны үзләренчә яшәмәгәннәре өчен варвар дип атаучылар бар. Әле дә бар. Бу инде ахмаклык, наданлык, дөнья халыкларының тарихын белмәү дигән сүз. Ә менә надан белән ахмак һәр халыкта да бар, шул исәптән үз телләрендә сөйләшмәгән халыкларны варвар дип йөргән греклар арасында да. Мәҗүсиләр чорында әллә ниләр була. Борынгы готлар агачтан ясалган Өрәкләргә табынганнар һәм шул Өрәккә сабый балаларны корбан иткәннәр. Соңрак готлар үзләренә бер камилрәк дин табалар, күбесе христиан динен кабул итәләр. Дөнья әйләнүдән туктамый, бертуктаусыз хәрәкәттә тора. Гуннарда да элек шаманнар булган, диләр. - Алар хәзер дә бар гуннарда, галиҗәнаплары. - Ләкин инде аларга ышанучылар сирәгәя бара, Иринушка. Безнең максат - халыкны шаманнардан, төрле еретиклардан арындыру һәм изге дингә тарту... Таңчулпан императорны тыңлады да тыңламады да. Көн матур, һава саф, сирәк-мирәк кенә үрдәкләр бакылдап ала, сак колакка гөлҗимеш куаклары арасыннан сандугач моңы ишетелеп китә. Күл өстендә төнбоеклар җәйрәп ята, күлнең түр ягында куе камышлык, анда ике аккош сөешә, һәрхәлдә шулай тоелды Таңчулпанга. Күрше куакта сайрар кош өзелеп-өзелеп тиңен үз кырына чакыра. Сагышлы чыга сандугачның сайравы. Таңчулпанның туган ягында да тыңлаганы бар сандугачлар моңын, тик болай сагышлы сайрамыйлар кебек иде. Әллә соң чит-ят җирләрдә сандугач сайравы да сагышлырак ишетеләме? Таңчулпан күз кыры белән генә императорга карап алды. Феодосийның маңгаен җыерчылар сырлаган, йомры кара сакалы агара башлаган. Төз борынлы, кечерәк кара күзле, киң кара кашлы иде империянең илбашы. Башында ниндидер чәпләшкә. Сөйли башласа, кулын селти, болгап ала, гүя нидер колачларга җыена. Бармагы саен диярлек кашлы балдак. Император сөйләде-сөйләде дә күлдәге аккошларга карап Уйга калды, эчке дөньясына кереп чумды бугай; илбашы кайгысыз буламы? Бер-бер хәл исенә төшкәндер, ә бәлки беренче хатыны белән булган хәлләр. - Әйтегез әле, галиҗәнаплары, нигә борынгы греклар үзләрен бар халыктан да өстен күргәннәр икән? - Бик гади хәл бу, Иринушка. Бу халык Ауропада беренче булып диярлек үз язмасын таба һәм киң күләмдә куллана башлый, гәрчә аларга кадәр ассирәйләр, бавилләр, шумерлар, хетлар, соңрак мисыр һәм фарсылар империя төсендә яшәгән булсалар да... Греклар бик тә тырыш укучылар булалар. Алар кешелек яулаган яңалыкны бик тиз куллана башлаганнар. - Минем атам, галиҗәнаплары, дөнья халкына ил-җирне Тәңре бүлеп биргән һәм ул халык бары тик шул җиртуфракта яшәсә генә бәхетле булачак дип бара, ди. - Бәхетле булыр иде ул үзе яшәгән Урал, Ра елгалары, Тын далаларында яшәгән булса. Ә ул Тәңренең васыятен боза, туган туфрагын ташлап, Дунай буйларына кадәр килеп җитә Алай гына да түгел, Дунай буйларын Тын вә Ра елгалары буйларына охшатып, биредә төпләнеп калмакчы - башкала сала-калалар, авыллар... - Ул бары тик "башка чыктым" мин дип бара, галиҗәнаплары. - Килешәм, акыллы фикер әйткән атаң, Иринушка. Хак, аның уенча ул башка чыккан. Ләкин бит ул готларны үз җирләреннән кузгата, башка телдә сөйләшкән халыкларны кайсын куркытып, кайсын үз теләге белән үзе белән ияргә һәм Ауропа үзәгенә килеп, кала салып кына калмый, империягә яный башлый. Башлый гына түгел, яный. Хәер, шул гот һәм гуннар аркасында, дөресрәге алар ярдәме белән без дә империядән башка чыктык, үзебезгә бер ил - дәүләт төзедек. Һәм син, Иринушка, әнә шул дәүләт кешесенең берсенә кияүгә чыктың һәм безгә күчеп килдең. Өске готлар да тик тормыйлар, үзләренә бер дәүләт корып яталар, аскылары исә әлегә атаң кул астында йөриләр, ләкин алар да ил-дәүләтле булмый калмаслар. Хәзер әнә бритсаклар үзләренә, франклар үзләренә Рим империясеннән җир даулыйлар. Дөресрәге, империя яулаган җирләрдән үзләренә биләмә даулыйлар, ягъни мөстәкыйль рәвештә көн күрмәкчеләр. Империя явызлык бит ул, империя таркала, ә кешеләр күңелендә явызлык кала. Мин бераз чамалыйм, Иринушка, әнә шул халыклар да тора-бара империя булырга омтылырлар. Ләкин кайчандыр аларга да римлылар кичергән гарьләнү хисен кичерергә туры килер. Әле үк инде атаң Атилла хан үзен империяләр белән тиң күрә башлады. Ә бит заманында минем адашым Феодосий Атилла ханга бөтенләй игътибар итми, аңа надан варвар итеп кенә карый. Ә алар тора-бара Ауропа үзәгенә килеп урнашалар һәм ил төзиләр, ул гынамы, Римны таркатырга омтылалар. Иң сәере шул, мин бу очракта һични кыла алмыйм, һични, Иринушка. Рим елдан-ел җирләрен югалта бара, ахырзаман килде Рим өчен. Мин шул яманлыкны күреп, беренче булып атаңа кул суздым - килешү төзедем. Ә атаң хәзер Дунайны гына түгел, Рейнны кичәргә җыена. Гуннар йөзендәге борынгы скифлар борын-борыннан Рим империясенә борчу китергән. Бүгенге грек тарихчылар аларны гуннар дип язсалар, тагын да борынгылары сарматлар киммерәйләр скифлар дип язганнар. - Атам әйтә, сарматлар да, гуннар да бер үк халык, галиҗәнаплары, аннары сез әйткән скифлар дә. Аларның гореф-гадәтләре генә түгел, йолалары да, сөйләшкән телләре дә, кылган гамәлләре дә бер, хәтта диннәре дә. - Син мине торган саен шаккаттырасың, Атилла кызы. Синең белән сөйләшү миңа бик күңелле, Иринушка. Әнә хәләл җефетең килә, көткән-көткән дә түзмәгән, күрәсең. Ярый, Иринушка. Ышан, синең белән сөйләшеп утыру миңа ошады. Без ул бәхәсне ары таба да дәвам итәрбез, исем туеннан соң да дип әйтүем. Ә хәзер, бар, хәләлеңә каршы йөгер, күрмисеңме, килергә ятсынып тора. Император Феодосий шулай диюгә, Таңчулпан илбашның күзләренә карап алды, илбашы елмая иде. Ул тәмам тынычланды, һәм торды да үзенә таба килер-килмәс атлаган иренә таба китте. Килде дә килер җайдан ук Прискның кочагына иңде һәм җанга таныш ис тоеп, ир-канатының күзләренә карады, битеннән үбеп алды да императорга карап, кул изәде. - Ни турында сөйләштегез инде? - дип сорады сарайдан чыгып, бераз китүгә ир-канаты. - Минем җырлыйсым килә, ишетәсеңме, Приск, җырлыйсым килә. Беләсең килсә, без тарих турында сөйләштек. - Диннәр турында да, - диде Приск. - Әйе, диннәр турында да. Борынгы скифлар, алар йөзендәге гуннар турында, сарматлар, киммерәйләр, тагын әллә кемнәр турыңда. Беләсен килсә, мин аңа җир йөзендәге бар халыкка да ил-җирне Тәңре бүлеп биргән, дидем. Һәр халык үз бәхетен шул җирдә тапса гына таба, дидем. Һәм, беләсеңме, Приск, император минем белән килеште. - Бер уйлаганда, син хаклы, Чулпаным. Аллах бүлеп биргән халыкларның җирләрен үз канаты астына җыйган Рим уңдымы? Юк, әлбәттә, уңмады. Рим җимерелү алдында тора. Миңа җиткерделәр, атаң Атилла хан римлылар белән күзгә-күз килеп сугышырга исәп тота икән. Аннары Аллах һәр кешегә дә бәхетне бертигез биргән, бәхетленең көннәрдән бер көнне хәерчегә калуы, хәерченең бәхетле булып китүе бар. Кешелектә булган мондый хәлләргә мисалларны көлтәкөлтә китерергә булыр иде. Ахыр чиктә, табигать теге йә бу халыкны үзе билгеләгән җирдә генә ашаткан-эчергән, итенмаен биргән - бәхетле иткән. - Ә минем атам Ауропаның үзәгенә килеп урнашкан... - Бик әйбәт, килгән икән яши бирсен. Ярый, куеп торыйк әле бу бәхәсне. Бераз сөю турында сөйләшик. Мин сиңа әйтәм: исемең матур, йөзең көләч, үзең бикәч, шулай дип җырлар иде гун төмәнбашы. Моңлы итеп, матур җырлаган иде. - Якшәмбе көнне без синең белән кулга-кул тотынышып сарайга киләбез. Император минем хакка исем туе уздыра, үз исәбенә. Ишетәсеңме, Приск, үз исәбенә! Приск җавап бирмәде, барыр җайдан хатынның биленнән кочып алды да күтәрә төшеп, колагыннан тешләгәндәй итте. - Авырттырдың ич, Приск җаным. Беләсең килсә, - диде Таңчулпан. - Император мине сөйләшергә тагын чакырачак. Ишетәсеңме, тагын? - Мин ышанам, Чулпаным, югалып калмассың. Вәләкин ул синең белән һәрдаим вакыт уздырмас. Императорның эше тыгыз, вакыты тар. Беләсең килсә, император синең атан Атилла хан белән аркадаш буласы килә, Чулпаным, һәм мин ана бу мәсьәләдә ярдәм итәргә булдым. Ике арагызда шул чакта сүз чыкса, берүк кирегә сукалый күрмә, Чулпаным. Барысын да астын-өскә китереп ташлавын бар. - Император Феодосий болай да күп нәрсәгә иреште бугай инде, Приск җаным, атамның Римга таба кузгалуы хакында да искәрде. - Бу сөенечле хәбәрне синең белән мин алып кайттык аңа, Чулпаным. Без! Син дә мин. Мин сине таптым, син мине, ә император атаң йөзендә үзенә аркадаш тапты. Иң мөһиме, атаң Византиягә таба кузгалмаячак, һәрхәлдә мин шулай дип уйлыйм. Шул ук вакытта атаң Атилла ханның Византиягә таба кузгалуы да бар, чөнки император атаңа ясакны салып бетермәде, ахыр килеп, хәрам атакай Хрисафәйне богаулап Гунстанга җибәрмәде. Нәкъ менә хәрам атакай Хрисафәй богаулы көйгә 6.000 алтын акча илтергә тиеш иде атаңа, ягъни гуннарга... - Син моны каян беләсен, Приск? Приск кинәт кенә шаркылдап көлеп җибәрде. Һәм хатынның янә биленнән эләктереп алды, җилтерәтеп, әйләндереп чыгарды. - Мин кая эшлим соң, Чулпаным, кемнең киңәшчесе мин?! - Син император Феодосийның уң кулы, Приск җаным. - Менә, менә уң кулы шул. Димәк, император һәр эшен минем белән киңәшеп кыла, бигрәк тә Атилла хан белән булган хәлләрне. - Чөнки? - Чөнкиме? Чөнки минем хатыным Атилла ханның кызы, гүзәлләрнең гүзәле, чибәрләрнең чибәре, сылуларның сылуы, атаңның иң яраткан кызы, иң яраткан. Ишетәсеңме, иң яраткан? - Бик әйбәт, Приск җаным. Без кайткач ни ашыйбыз, минем синең бу сүзләреңнән тамагым ачты? - Балык, каз ите, чия төнәтмәсе, тагын ни? Тагын җиләкҗимеш һәм чеметем генә кызыл шәраб, үгез каны кебек Кызыл шәраб. Кан кузгату өчен. - Мин дә пешекчегә бүген балык пешерергә кушкан идем. Димәк, без синең белән бер төрле уйлыйбыз, бер төрле фикерлибез. - Империя хакында дамы? - Империяләрнең берсе туа, берсе үлә. Мин император белән бу хакта килештем инде, Приск җаным. Икенче бәхәстә мин ана, беләсеңме, ни хакта әйтәчәкмен? - Ни хакта? - Атилла хан Ауропага империя оештырырга килмәде, ә кешелекне Рим империясеннән коткарырга дип килде, коллыкка нокта куярга дип. Һәм ул, атам дим, моны эшләр. Ауропа халыкларын мәңгегә коллыктан азат итәр. Атамның төп максаты баштан ук империяне җимерү, Ауропа халкын коллыктан азат итү була. Һәр халык ничек, кем белән күрше яшәргә тели - яшәсен, ләкин үз җирендә, үз туфрагында. Атам Атилла хан, беләсең килсә, Приск җаным, бабам Мәңгүк ханның васыятен үтәргә дип Ауропага килә. Һәм ул аны үтәр, Ауропа халкын коллыктан азат итәр. Мин атама ышанам. - Ләкин бит, Чулпаным, бу сугышларда халык кырыла, бер гаепсез халык. - Азатлык корбансыз булмый, Приск җаным. - Император белән дә шул хакта сөйләштегезме? - Юк, ул бәхәскә кадәр барып җитмәдек, Приск җаным. Барып җиткән булсак, аңа да шулай дип әйтер идем. Ул арада виллаларының ишегалдына керделәр, хуҗаларны баш ия-ия көдрә кара чәчле хезмәтче каршы алды. Приск исә аңа: - Булды, булды, рәхмәт, - дип, үтеп китте. - Син мина исем туен уздыргач та Чулпаным дип дәшәрсеңме, Приск? - диде өйгә керүгә Таңчулпан. - Юк, Иринушка, мин сиңа төрле исемнәр белән дәшәрмен: Карлыгачым, Күгәрченем, Былбылым... Алар үз бүлмәләренә кереп, өс киемнәрен алыштырып, юынгычта кулларын юып чыктылар. Табын янына узгач кына Таңчулпан пешекче китергән диңгез балыгына игътибар итте. Пешекче балыкны зәйтүн маенда кыздырган иде, шуңамы ризыкка кызгылт-сары төс кергән. Таңчулпан балыкны ашыкмый гына ашады, ә үзе ни өчендер янә император Феодосий турында уйлады. Хатын-кыз ич ул, шундук тойдысизде, император аны тикмәгә генә үз кырына чакырмаган. Чукындыручы атасы булуы да юкка түгел. Ләкин бу хакта ирканаты Приск белмәскә тиеш. Күңелендә әнә шуңа охшаш яман уй туган икән - үзе генә белергә тиеш. Таңчулпан ышана иде, император бөтенләй азгын кеше булмаса аның ире Прискка да, аңа да яманлык кылмас, хәтта атасы Атилла хан Византиягә таба яу кузгалса да. Ә Таңчулпан илдән хәбәр алып тора иде: атасы Византиягә яу йөрмәячәк, гәрчә император атасына вәгъдә иткән алтынны җибәрми торса да - кызы хакына булса да ул моны кылмас. Таңчулпанның үз эченә кереп, уйга калып ашап утыруын күргән Приск кисәк кенә: - Син беләсеңме, Чулпаным, атаң Атилла хан ни өчен Валентианга каршы кузгалачак?.. Таңчулпан кинәт ашаудан туктады, сәерсенеп иренә карады. Сәер хәл, ул да шул хакта уйлап утырган икән ләбаса. Таңчулпан тастымалы белән авызын сөртте, өстәлгә ята төшеп, ир-канатының күзләренә карады. - Ни өчен дип уйлыйсың инде, Приск җаным? - Заманында император Валентиан тутасы Һөнәрияне атаң Атилла ханга бирмәгәне өчен, Чулпаным. Рим кануннары буенча хатын-кызга җир-биләмә бирелми, Чулпаным, - диде Приск ашаган табагын читкәрәк алып куеп, төнәтмәгә үрелде. - Ләкин бит алар барыбер кавышалар, һәм күпмедер бергә яшәп калалар. - Соңра бу хәлне Плацидия белеп ала һәм Һөнәрияне янә богаулап диярлек Римга алып кайтарта. - Һәм зур хата кыла Плацидия, Приск җаным, зур хата кыла. Император Валентиан Һөнәрияне җир-биләмә беләнме, болаймы абам Иллакка биргән булса, бәлки атам Рим тарафларына таба яу кузгалырга ниятләмәгән дә булыр иде. - Син бу хакта император Феодосийга да әйттеңме? - Юк, әйтмәдем. Чөнки Һөнәрияне гуннардан йолып алып калу идеясен император Феодосий бирә. - Син хаклы, хаклы, Чулпаным, хаклы. Шаккатмалы хәл, син барысыннан да хәбәрдар. Ә мин, Чулпаным, император Валентиан урынында булсам, Һөнәрия тутамны Атилла ханның улы Иллакка үз кулым белән илтеп биргән булыр идем. Иллак углан гаскәриләре белән император Валентианның уң кулына баскан булыр иде. Ялгыша, ялгыша, император Валентиан һәм анасы Плацидия дә. Иң мөһиме, Атилла хан Рим тарафларына яу кузгалмас иде, империя дә үз йөзен саклап калган булыр иде. Ишеткәнем хак булса, хәзер әнә атаң Атилла хан яуга хәзерләнә икән һәм хак булса Рим тарафына. Беләсең килсә, Чулпаным, император Феодосий мине нәкъ шул хакта белергә Римга җибәрде. Анда булган хәлләр белән танышып кайтырга... Таңчулпан ир-канатына бер сүз дә әйтмәде, үз эченә бикләнеп, әкрен генә төнәтмә эчте. Ул белә иде Приск кеше кешесе императорга хезмәт итә. Һәм ул аңа бармыйм дия алмаган. Һәм бик дөрес эшләгән, юкса аны император эшеннән читләштерер иде, хәтта сарайдан ук куар иде. Шул мәлдә, башына шул уйлар килүгә, Таңчулпанның йөрәге аша император Феодосий сурәте узды. Ни өчен җибәрә император Феодосий аның ирең Рим кадәр Римга дип бер дә баш ватасы юк - сәясәттә римлылардан өстен чыгарга тели. Һәм теләгенә ирешер дә ахры. Әллә соң Прискны миннән аерыр өчен Римга җибәрдеме?.. Антонийны да шулай аера ич хатыны Евдокиядән. Шулай булган хәлдә нишләргә тиеш ул? Ул - Таңчулпан, чит илдә, чит җирдә, чит мохитта?! Атасына китсенме?.. Килешерме? Аннары Приск үзе моңа риза булырмы?.. Римда хәзер ыгы-зыгыдыр, сенат көн-төн утырыш уздырадыр. Чөнки атасы Атилла хан Рим тарафларына яу йөрергә җыена икән... Әнә шундый уйлар зиһенен телгәләсә дә Таңчулпан ир-канатына ары таба бер сүз дә әйтмәде. Ахыр торып ук китте. Әйткән хәлдә үзенә ияреп баруны ошатмас иде, бу - беренчедән; икенчедән, тикторганда шиккә калыр иде. Атаң ни әйтте, сиңа, Таңчулпан, ир - баш, хатын - муен, димәдеме? Шулай булгач, тик тор, дәшмә, дәшкән - бер откан, дәшмәгән - ике откан, дияр иде Элиана. - Мин экономка апа белән базарга чыгып керәм, Приск. Ярыйдыр бит? Базар халкын күрәсем килеп китте. Ярыйдыр бит, Приск дим?! - Нигә ярамасын, ярый. Чыга күр. Үзен теләгән җимешләрне алдырырсың. Миңа карбыз алдыр. Зур булсын. Син хәзер тулы канлы христианка, теләсә кая бара аласың. "Түгел, түгел!" - дип әйтергә иткән иде Таңчулпан, тыелып калды. Нигә?! Ни үзгәрер шулай дип әйтүдән? Болай да Прискның кәефе юк, күренеп тора ич икенче тапкыр, бер дә Римга барасы килми. Аңа империя дә, императорда кирәкми, янында ир-канаты булса, шул бик җиткән. Император... Император сүзе теленә килүгә янә илбашы Феодосий күз алдына килде, һәм үзе дә сизмәстән, хәтта белми дә калды ни өчендер, үзалдына уңайсызлану тойды. Сарай бакчасында утырып сөйләшкәннән соң күңелендә үзе дә аңламаган шом барлыкка килгән иде. Әнә шул шом торган саен куера, күңелне чарасыз итә, зиһенне чуалта иде. Таңчулпанының халәтен аңлаган кебек, Приск та кулын юды да, авызын чайкап, тавыш-тынсыз гына китапханәсенә үтте. Ә бит элек ашаганнан соң ишегалдына чыгар, хезмәтчеләр белән сөйләшеп, күл буйларын урап кайтыр иде. "Менә без дә, Приск җаным, аерым-аерым йөри башладык", - дип уйлады Таңчулпан ир-канатын ишектән озатуга, тәүге уеннан янә курка калды. Һәм куркуы бик тә урынлы иде, йокы бүлмәсенә узганда да, өс киемен алыштырганда да, ир-канаты янына чыгарга дип җыенганда да ул бу уеннан арына алмады. Император Феодосий аның йөрәгенә гүя ут салган иде. Ә ул ут көйри дә көйри. Юк, ут кына түгел, утлы күмер. Күмер дигәнен көйри дә көйри, һич тынгылык бирми. Шулмы сагыш, шулмы сызлану?.. XI Хәтерли, юлга чыгуга Приск атың куаламады. Аны император Феодосий киңәше белән Аспар гаскәрбашның ике кешесе озата барды. Аппинәй юлына төшкәч, ниндидер таверна кунакханәсендә йоклап чыктылар. Кузгалдылар бик иртә, юл елга буйлап сузылган, биредә исә куе томан төшкән, әмма кояш күтәрелә башлауга, бераз ачыкланды. Юл тигезләнә төшкәч, Приск атын куалап, алгарак китте, сакчылар да аннан калмадылар. Приск җайдак атның тезгенен үзенәрәк тарта төште һәм барыр җайда икенче атына күчеп атланды. Ерак юлда гуннар да шулай итәләр. Бик тә уңай ысул, кулында ике ат булганда атлар да арымый, юл да алай бик авыр кебек тоелмый. Юл тау кырына таба сузылды, җайдак ат та таба елышты. Өйрәтелгән ат, юл тарайдымы, ишенә якын-килә. Кояш төшкелектән авыша башлагач, юл өстендәге тавернага тукталдылар. Тамак ялгап алырга кирәк иде. Атларын аркылы салган киртәгә генә бәйләп, тавернага юнәлгәннәр иде, аларны авызында бер теше калмаган чал чәчле карт кисәтеп куйды. - Юлчылар, атларыгызны карарга кеше калдырыгыз. Хәзер якын-тирә качкын коллар белән тулы, - диде. - Син күз-колак булырсыңмы соң? - Нигә карамаска, карармын, - диде карт. - Тик мин бушлай атлар карамыйм. - Буш итмәбез, - диде ана Приск. Аларны ишек янында ук тырпайган мыеклы, кирәкмәгән дәү бәдәнле карт легионер каршы алды. Легионер карт баш киемен салган да әйләндерә-тулгандыра тора. Ул византиялеләрне күрде дә, аркылы төшмәкче итте, әмма Прискның кыяфәтеннән курыктымы, тырпайган мыегын сыпыра башлады. Приск ана карамаска тырышып, түргә узды. Ул кырын күзе белән генә күрде, тырпайган мыеклы легионер аңа нидер әйтергә ымсынды, хәтта авызын ачты, картның сап-сары тешләрен күреп Приск: "Эчкече карт, тавернага сакчы булып кергән", - дип уйлап куйды. Алар шактый озын өстәлнең башына утырдылар, күршедәге генә ике кеше авызларын-авызга куеп диярлек шактый тавышлы гына гәпләшеп утыралар. Күршеләрнең берсе Прискны күрде һәм кулын күтәреп: - Көнчыгыш римлыларга хәйри! - диде. - Хәйри, хәйри, көнбатыш римлылар, - диде Приск. Алар янына таверна иясе килде. - Көнчыгыш ризыгы һәм бер чүлмәк шәраб, - диде аңа Приск. Күп сөйләшми генә шәраб сала-сала ашадылар. Тамагы туйгач, Приск янә күршеләреңә игътибар итте. Алар инде нык кына салганнар, хәтта исерә төшкәннәр һәм шактый тавышлап сөйләшә башлаганнар иде. Теләсә-теләмәсә дә Приск күршеләр гәбенә колак салды. - Күрәзә миң, Телав, күрәзә, - дия-дия өстәл төйде гәпчеләрнең юан гәүдәлесе, өстәлгә ята төшеп. - Күрәзә мин. Әгәр дә мәгәр бу оятсыз каланы варварлар ханы Атилла җимерсә, мин чиркәүгә кереп дога кылачакмын. - Артыгын сөйлисен, Архит. Кем син ул хәтле дөнья халыклары каласын каргарга? Кем?.. Дәшмисең!.. Без монда нинди йомыш белән соң?! - Алай булса әйт, нигә император кадәр император Равеннада качып ята. Кемнән курка ул. Атилланың кайсыдыр улы Римны айкап йөри, диләр. Имеш, весталка кызны алып китмәкче. - Консул Аэцәй сиңа ни әйтте, Архит, ни әйтте?! - Мин аңа ышанмыйм, Телав. Римны гына түгел, анасын тотып сатачак әле ул кеше. Әйе, император Нерон кебек. - Император Валентиан легионерларының яртысы гуннар хәзер, Архит. - Хәзер барысы да гуннарда терәк эзли. Император Феодосий турында әйтеп тә торасым килми. Киңәшчесе Прискны Атилла хан кызына өйләндергән диделәр. - Сөйләмә тузга язмаганны, Телав. Кеше сүзе - кеше үтерер, диләр. - Череде, нигезеннән череде Рим, Архит дус. Римны яһүд, гот, гун басты. Кая булды борынгы исаврәйләр, борынгы бабалары этрусклар?! - Алай дисәң, мин дә Рим кешесе түгел, килмешәк. - Әйе, Архит дус, Рим хәзер килмешәкләрдән тора. Мин, әйтик. Сириядән күчеп килдем. Мин хәзер үзем коллар тотам. - Колларын баш күтәрсәләр?.. - Спартак чоры килер дисеңме?.. Булмас ул, Архит дус, булмас. - Әйт әле, Телав, әйт, ни көтә император Валентиан, ни көтә?! Сенат ни карый?.. Калада Атилла хан улы Весталка кызны эзли. - Ул аңа кияүгә чыккан диделәр бит. - Шалиш, туганкай, шалиш, весталкаларга кияүгә чыгарга ярамый. Ярамый да бетте! Кая безнең борынгы аллаларыбыз, Архит, кая?! Юпитер кая, кая Марс? Кая борынгы бабаларыбыз этрусклар китергән Инәй аллабыз?.. Кая хайваннар тынычлыгын саклаучы Диана?.. Табигать алласы Венерабыз кая?.. Чәчкәләр алиһәбез Флора кая?.. Барысын да христианнар җимерделәр... Весталкаларны тараттылар. - Весталкаларны папа Лев таратты. Ә бит весталкалар дәүләт иминлеген саклаучылар иде. Хәтереңдәме, Рим куәтле чакта сарайда алты весталка торды? Кабып йотардай алты кыз бала. Сарайдагы мәңгелек утны алар саклыйлар иде. Сарай каһиннары весталка буласы кыз балаларны алар алты яшьтә чакта ук сайлап алганнар. - Каһиннар өчен кайгырма, алар бүген дә сарайдалар, Архит дус. Алар югалып калмаслар. Ә весталкаларга сарайда бер дә рәхәт булмаган. Каһиннар аларның чәчләрен кискәннәр һәм чәч толымнарын агач ботакларына элеп куйганнар. Шул көндә балакайларга ак киндер күлмәк кигергәннәр һәм һәммәсенә дә Амата дип исем кушканнар, ягъни үз исемнәренә кушамат итеп өстәгәннәр. Весталка кияүгә чыгарга тиеш булмаган. Антын бозган весталканы күн капчыкка салып базга ташлаганнар. Бичараның аһ-зары ишетелеп торган. Бу көннәрдә бөтен кала халкы кайгыга калган. Аннары аны баздан чыгарып, исән килеш кабергә салганнар һәм бичараның ай-ваена карамый табутка салып, тереләй күмгәннәр. - Телав дус, менә мин шуларның барысын да искә алам да ярый әле империя христиан динен кабул итте дип куанып куям. Тере килеш кыз баланы кабергә күмү ким куйганда кыргыйлык, Телав дус. - Кыргыйлык түгел, тәртип булган, Архит дус, тәртип. Миңа беркөнне бер акыл иясе беләсеңме ни диде: "Хакимият хәзер бишкә бүленә". - диде. Бишкә. Кануннарга таянып, табигатькә ышанып, гореф-гадәт буенча, нәсел-нәсабадан килгән йолаларга йөз тотып һәм көчкә таянып. Бу инде тәртип. Весталкалар да шул тәртипләрне сакларга тиеш булганнар. Әйтик, сарайдагы утны сүндермәскә, утыз яше тулмыйча сарайдан китмәскә... Утыз яше тулгач кына весталка кияүгә чыгарга хокук алган. Римлылар весталкаларга зур хокук биргәннәр. Аларны барча халык та хөрмәт иткән. Аларга һәммәсе дә юл биргән. Ул гынамы, теге йә бу каракны, йә булмаса хыянәтчене хөкем иткәндә весталка сүзе хаким сүзеннән дә өстен булган. Весталка хәтта үлем җәзасына хөкем ителгән кешене дә коткара алган... Бу ике кеше арасында барган бәхәсне тыңлый-тыңлый Приск барыр юлга чыккач та алардан аерыла алмады. Иң әүвәл ул шуны белде - Иллак Римда. Ни өчен? Нигә килгән ул монда?! Әллә соң Һөнәрия артыннанмы?! Бик ихтимал ич. Юл буендагы кырда тимер чыңнары ишетелеп китә, коллар богауланган килеш канау казыйлар. Беришләре канау читләренә тал киртәләр кагалар. Тал үсеп китә, канау җимерелми, Римлылар борын-борын заманнардан ук кыр-басуларны шулай сугарганнар. Ул арада аларга каршы килүче саф-саф тезелгән, дротиклар күтәргән легионерлар күренделәр, иң алдан туры атка атланган полковник килә. Приск сакчылары белән бер читкәрәк китте, легионерлар үтеп киткәч кенә юлга төште. Шунда ук ике тәгәрмәчле арбага ишәк җиккән кәрзин үрүчеләр узды, шундый ук арбада кала төшеп итек тегүчеләр үтте, арбага сандалларын салган тимерчеләр, аларга тагылып диярлек биючеләр, елан биетүчеләр каршы булдылар. Арбалары шагыр-шыгыр килә, япмасыз арбада мунчалалар өстенә менеп утырган хатынкыз, Прискны күрүгә тулынкы иреннәрен киң җәеп елмайды, хәтта кул изәде. Арба артыннан яланаяклы балачага килә, шаулашалар, чырылдыйлар. Ир-атлар исә арба читләренә тотынып, дәшми-тынмый гына баралар, ни өчендер берәүгә дә күтәрелеп карамыйлар. "Халыкны, бигрәк тә ир-атны дөнья нужасы баскан", - дип уйлады Приск һәм атын куалабрак алып китте, җайдак ат аз гына тартыла төшеп, бер җайдан юрта башлады. Каланың капкаларын рәтләп сакламыйлар да. Приск белән аның сакчылары сүзсез генә үтеп киттеләр. Димәк, Рим әкрен генә куәтен җуя бара. Урамнарда тәртип юк, иң гаҗәбе, шушы хәлдә дә хәтта сенат утырыш артыннан утырыш уздыра икән. Римда өч хаким барлыкка килгән, диделәр Прискка ипи сатучылар: император, сенат һәм папа. Күп тә үтми алар зур мәйданга килеп чыктылар. Мәйдан уртасында Цезарьга һәйкәл тора. Һәйкәл зур, мәһабәт, тау кадәр диярлек. Һәйкәл янында бер төркем легионерлар кайнаша, алар янындагы полковник бугазы ертылганчы кемгәдер кычкыра: - Ятрәк, ятрәк кыланыгыз, арт ягыгызга күсе ябышкан нәмәстәкәйләр. Тигез басыгыз. Мин сезне тәртипкә өйрәтермен, бушка ипи ашатмам! - дия-дия орыша иде. Ниһаять, мәйданны үтеп, Марс кырына җиттеләр. Улда шул тарафта тора, диде император Феодосий. Ләкин Марс кырын үтәргә туры килде, Улда сарай читендәге казарма кебек бинада тора икән. Ни гаҗәп, калага кергәндә дә, урамнарда да, аларны бер кеше дә туктатмады, "Кемнәр сез?" - дип сорамады, әмма казарма капка төбендә аларны туктаттылар. Ишектә торучы сакчыга Приск тамгасын күрсәтте. Аны шундук икенче берсе Улда янына алып китте. Барыр җайда ул: - Каһиннар яши бу бинада, - диде. Приск бераз чамалый иде, бу бинада каһиннар йөзендә сенаторлар да булуы ихтимал. Император үзе Равеннада. Равенна борынгы этрусклардан калган сазлыклы урынга күтәртелгән кирмән-кала. Римга бик сирәк килә икән. Моны аңа үзен озатучы сакчы сайрады. Ул арада алар каршында тоташ кара дан киенгән берәү пәйда булды. - Саумы, Приск! Мин Улда, - диде ул, кул сузып күреште дә алдан китте. - Әйдә минем арттан. Сакчыларың өчен борчылма, аларны да, атларыгызны да урнаштырырлар. Алар ниндидер тарлавыклардан уздылар, ниһаять, бер ишек каршында туктадылар. Улда каерып ишекне ачты. Приск кисәк туктап калды. Бүлмә түгел иде бу, зур гына зал. Түр якта кыяларга сыенып чишмә ага, уң якта Кояшка табынучылар сурәте, аның янында Мисыр Асирисы алласы, аның кырында фарсылар Митрасы. Ә сул якта төсле пыялалар аша мәрмәр идәнгә төсле Гайсә пәйгамбәр сурәте төшә. Каһиннар сурәтне таптап китәләр икән, Улда ни өчендер урап чыкты, аңа ияреп Приск та. Ниһаять, алар бер бүлмә каршында туктадылар. "Син шул бүлмәдә торырсың. Әйдә, кер", - дип Улда бүлмәгә узды. Зур булмаган бүлмә, түрдә тез биеклек кенә өстәл. Өстәлдә бер төргәк папирус ята. Приск түзмәде, төргәккә үрелде. Алды һәм укыды: "Сиңа түгел, кагылма!" - дип язган иде. Улда моны күрде дә елмаеп куйды. - Ятагың бар, тиздән сиңа ашарга китерерләр. Аша, эч, ял ит. Мин сине үзем эзләп табармын, - диде дә Улда, чыгып китте. Приск папирус төргәген кире өстәлгә куйды. Бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп килде һәм сул яктагы сәке кебек ятакка барып утырды. Аруы җиткән иде, ятты да шундук күзләре дә йомылды. Ләкин аны уяттылар, ашарга дәштеләр... Ашагач, Приск янә сәкегә ауды. Иртән күзләрен ачса, сәке янында басып торучы Улданы күрде. Улда кулында өстәлдәге папирус төргәге. - Әллә укыдыңмы, ачып укыдыңмы дим? - диде ул кырыс кына. - Юк, укымадым, сүтмәдем. - диде Приск. Торды, ишек яныңда эленеп торган комганнан су коеп юынды һәм битен-башын сөлге белән сөртә-сөртә: - Нинди серле төргәк соң бу? -- дип Улдадан сорады. - Җыенда укыласы язма бу. Бүген җыен була. Император киләсе. - Миңа да катнашырга ярармы анда? - Ярый. Тик башта тамак ялгап ал. Бүген христианнар көне, Гайсә пәйгамбәр туган көн. "Тукта әле, нигә мин җыелышта катнашырга тиеш? Бер диндә булсак та римлылар үзләренә бөтенләй башка юл сайладылар. Римда христианнар чиркәве башында папа Лев утыра, Византиядә император үзе. Римлылар сынга табыналар, византиялеләр сурәткә. Хәер, моны да аңлатырга була, греклар борын-борын заманнардан ук сурәт ясарга һәвәс булсалар, римлылар кая карама сын күтәрделәр. Митрадан соң Гайсә пәйгамбәргә табына башлаган Сирия христианнары исә чиркәүгә шәм куюларын дәвам итәләр, Византия чиркәүләрендә дә бу борынгы утка табынучылар гадәте кереп бара бугай инде", - дип уйлады ашап утырган Приск. Ул арада Улда керде һәм аны каһиннар җыенына алып китте. - Башта каһиннарны тыңлап карыйк. Шау-шу анда, мәхшәр диярсең. Беришләре борынгы Мисырлар алласы Кояшны торгызырга кирәк, икенчеләре Рим аллаларына кире кайтыйк, диләр. - Император христиан динен кабул итте бугай бит инде? - Кабул итте, әмма папа белән император власть бүлешәләр. Бу мәсьәләдә Рим җиде юл чатында тора хәзер. Каһиннар арасында Гайсә пәйгамбәр турында да зур бәхәс бара. Кем булган ул? Чынлап та Аллаһмы, әллә булмаса күпләр расларга тырышкан кебек адәм баласымы, әйе, башкаларга үрнәк булырлык адәм баласымы?.. - Шикләнерлек шул, Улда дус, шикләнерлек. Әйтик, Гайсә пәйгамбәр алла икән, нигә ул үзен тәрегә кадакларга рөхсәт итә? Алла ич ул, бөтен дөнья кодрәте аның кулында, халык аның өчен тузан гына. - Ә син галим, Приск, галим. Син хаклы, Иерусалимда яшәгән греклар арасында да нәкъ шул бәхәс туа. Римлылар Гайсә пәйгамбәрдән йөз чөергән яһүд равваларына болай диләр: "Сез канкардәшегез Гайсә пәйгамбәрне кабул итмәдегез, димәк, ул безнең алла", - дип әйтәләр, һәм шулай итәләр дә. - Христианнар җыенында шул хакта да бәхәс барачакмы? - Шул хакта да, Приск. - Бәхәстән качарга ярамый, хакыйкать бәхәстә табыла, дигәннәр борынгылар. - Бәхәс әйбәт, тик каһиннар башкача уйлыйлар, ничек империяне саклап калырга, нинди дингә таянып? Диннәрдән хакыйкать эзләгәндә асыл хакыйкать читтә калучан, дин бәхәсләрендә хис өстен чыгучан, кайнар гәпләр, Приск. - Димәк, бәхәсләрнең төп максаты империяне саклап калу?.. - Кеше хыял белән туа, акыл белән үлә, Приск. Ни өчен, нинди йөк белән җибәрде сине Рим кадәр Римга император Феодосий? Мин беләм, синнән ул төпле доклад көтә. Карт төлке Феодосий император Валентиан белән Атилла хан арасында барган бәхәснең, төгәлрәк итеп әйткәндә, сугышның ничек бетәсен көтә. Ә монда император Валентиан каһиннары белән христианнар арасын көйләп йөри. Ни ил, ни халык кайгысы юк аңарда. Каһиннарнын күбесе Атилла яклы. Җыенда каһиннар оттыра икән, Валентиан папа Лев аягына егылачак. - Әнисе Плацидия весталка Һөнәрияне кияүгә биреп йөри. Аңарда хәзер дәүләт кайгысы юк, империя мәшәкатьләрен ул тулысы белән улы Валентианга тапшырды. * * * Каһиннар белән христианнар җыены көтмәгәндә һәм кинәт башланды. Барысы да мәйданда тулганалар иде. Папа Лев белән император Валентиан мәйданда пәйда булуга, һәммәсе дә бер җиргә тупландылар, императордан сүз көттеләр. Ә ул ашыкмады. Ниһаять, шау-шу басылды, беразга тынлык урнашты. - Мин беләм, кадерле римлыларым, сез миннән җавап көтәсез. Җавабым сезгә бер булыр - мин христианнар белән. Мин барлык легионерларымны патрикий Аэцәйгә тапшырдым. Варварлар ханы Атиллага ул каршы чыгачак. - Димәк, - дип алгарак чыкты тоташ карадан киенгән олуг каһин. - Сез, бөек цезарь Валентиан безнең борынгы бабаларыбыз аллаларыннан ваз кичәсез?.. - Мин сезне яклармын, олуг каһин, мин сезне рәнҗетергә бирмәм. - Безгә горур римлылар аллаларын кайтар, цезарь Валентиан. Кирәкмәгән дәү бәдәнле, көр тавышлы олуг каһин ишләреннән аерылып, император һәм папа басып торган мәйданчыкка таба кузгалды, әмма динбашлары берничә адым ясауга, ишләре аңа иярделәр. Үзенең мичкәдән чыккандай калын тавышы белән, кыядай гәүдәсе белән император Валентианны куркуга салды бугай, базилевсны шундук җансакчылары уратып алдылар. - Мин сезне яклармын, яклармын, - дия-дия яшь император артка чигә башлады, алга папа Лев чыкты. Алгы якта папа күренүгә, каһиннар арасында ыгы-зыгы башланды, алар кисәк берләшеп алдылар һәм тоташ дивар булып папага таба кузгалдылар. Ләкин папа Лев та яклаучысыз түгел икән, аның артында да диндар христианнар тоташ дивар булып басып торганы шәйләнде. Җансакчылары уртасында калган император Валентиан: - Туктагыз! Тукталыгыз! - дип кычкырды. Ләкин соң яле, ике яктан да ташлар оча башлады. Ул арада император белән җансакчылары юкка чыктылар. Каһиннар өерелешеп, христианнарга ташландылар, аларны чиркәүгә кадәр куа басып, чиркәүгә керергә мәҗбүр иттеләр. Каһиннарның берсе: - Ут салырга кирәк, ут! - дип кычкырды, икенчеләре чиркәү ишекләренә таш аттылар, христианнарга каһәрле сүзләр яудырдылар. Приск Улдадан аерылып, зур мәйдан аша үзе туктаган бинага таба йөгерде, чиркәү яныннан шактый киткәч кенә артына әйләнеп карады. Ахыр туктады. Шул чакта җир астыннан килеп чыккан кебек, аның янында Улда пәйда булды. - Әйдә, китик моннан, - диде ул Прискка. - Мин каһиннар башына коткы салдым. Димәк, үз вазыйфамны үтәдем. Безгә китәргә вакыт, Приск. - Миңа Иллак та Римда диделәр. - Иллак! - диде Улда кинәт курка калып, - Нишләп йөри ул монда?.. - Һөнәрия артыннан килгән, имеш. - Нинди ахмаклык, Һөнәрияне Плацидия Равенна чиновнигына кияүгә биреп җибәрде, чиркәүдә никахлар укыта-укыта, Приск. Иллак углан чынлап та Римда булса, без аны табарга тиешбез, Приск. Һәм әле соң түгел. - Бу мөмкин хәлме, Улда? - Бүген Римда бар нәрсә дә мөмкин, бар нәрсә дә. Римда власть юк, власть, Приск! Шул вакыт чиркәү янында янә тавыш купты, бу юлы инде кайдандыр килеп чыккан христианнар каһиннарны куа башладылар. Каһиннар мисырлыларның Исида храмына таба чигенделәр, храм баскычларына менгәндә олыгаеп килгән каһиннар егылдылар, аларны христианнар таптап киттеләр, әмма алдан качканнары авырлык белән булса да храм ишекләрен яптылар. Христианнар шауладылар, шауладылар да баскычларда аунаган каһиннарга да игътибар итмичә, чиркәүләренә таба киттеләр. Храм баскычларында анда-санда үлем белән тартышкан карт каһиннар, өзгәләнгән хитоннар, баскычлардан кабаланың менгәндә төшеп калган аяк киемнәре генә аунап калды. Мәйдан бушап калгач кына, ниндидер койма ышыгына посып, барысын да күзәтеп торган Приск белән Улда чыктылар һәм йөгерә-атлый туктаган биналарына кайттылар. Улда сакта торучыларга юлчыларга атларын китерергә һәм үзенә дә ат яларга боерды. Булган әйберләрен алып чыкканда атлар әзер инде. Приск сакчыларына ым какты да алар кузгалып та киттеләр. Үзенең тоташ кара киеменнән Улда иң алдан бара әле уңга карый, әле сулга. "Иллакны эзли", - дип уйлады Приск. Ләкин Иллакңың калада булуы шикле иде. Басу капкасын уздылар, олы юлга төштеләр, Приск сиздерми генә чукынып алды. Галим буларак ул дингә ышанып та җитми иде, әмма авыр мәлләрдә барыбер кулы төртенүгә таба кузгалды һәм һич тә бу гадәтен ташлый алмады. Алар Аппинәй юлы чатында аерылыштылар. Улда үз ишләре белән Гунстанга таба кузгалды, Приск үз сакчылары белән Византия юлына таба борылды. - Сау бул, Приск, - диде кузгалганда Улда. - Хан кызы Таңчулпанга сәлам әйт. Мин аңа игелек телим, игелек! XII Византия. Борынгы греклар үзләренең тарихларын б. э. к. VII-VI гасырларда яза башлыйлар. Грекларның тарих атасы Геродот б. э. к. 484-425 елларда яши. Геродот язган тарих шул эпоханың тарихы гына түгел, дөнья халыкларының энциклопедиясе дә, географиясе дә ул. Аның эшен дәвам итүчеләрдән Прокопий, Агафий, Приск Панийский, Аммиан Марцеллин, Феофилакт Симокатта, Зосима, бигрәк тә безнең эраның X гасырларында тарих язган һәм безнең бабаларыбыз тормышын да чагылдырган Лев Диаконны һ.б. күрсәтергә булыр иде. Мәгълүм ки, монархлар тарафыннан идарә ителгән дәүләтләр бик борынгы заманнардан ук тереклек итә башлыйлар. Ассирәй-Бавилләр иле, МидәйФарсылар дәүләте, Грек-Македония берләшмәсе һәм аеруча Рим империясе. Тарихчы Иреоним раславынча, Рим мәҗүсиләр тарафыннан идарә ителгән иң соңгы дәүләт була, аннан соң халыклар һәм илләр белән Аллаһ идарә итә башлый. Аллаһ тарафыннан идарә ителгән илләргә Рим империясе таркалганнан соң аякланып киткән Византия империясе дә керә. Нәкъ менә шул чорда - колбиләүчелек таркалганда христианнар киеменә киенгән һәм төренгән Урта гасыр культурасы туа. Һәм кайда да түгел, борынгы Греция туфрагында. Культура үзгәрүенең төп сәбәбе - илдә барган сәяси, икътисади һәм социаль үзгәрешләр. Бу чорда философиядә, тарихта, эстетикада һәм гомуми фәннәрдә христиан идеологиясе белән дөньяви идеология арасында канлы көрәш бара. Шул ук вакытта бу ике идеологияне якынлаштырырга, ягъни тәңгәлләштерергә омтылучылар да табыла. Бер-берсенә ташламалар ясала, алтын урталыкка йөз тотучылар ишәеп китә. Шуларның күзгә бәрелгәннәреннән берсе Приск Панийский, икенчесе Аммиан Марцеллин. "Аммиан Марцеллин үз чорының алыштыргысыз тарихчысы була. Гуннар турында ул IV гасыр азакларында ук яза башлый", - ди үзенең "Каспий тирәсендәге меңьеллык", - дип аталган китабында күренекле тарихчы Л.Н.Гумилев. Тарихчы раславынча, Аммиан Марцеллин гуннарны яратмый, тагын да гаҗәбрәге ул гуннарны күрми, чөнки 400 елда вафат була, ә менә гуннар турында үз фикерен, үзе күргәндәй итеп язып калдыра. Гуннар турындагы мәгълүматны тарихчыга гуннардан җиңелгән нинди дә булса гот сөйләгән булса кирәктер, дигән нәтиҗәгә килә галим. Чөнки тарихчы хезмәтендә гуннарга карата үтне сытардай әче ачу кайдан килер иде. Галим Л.Н.Гумилев хаклы. Укучыга аңлаешлырак булсын өчен мин, бу китапның авторы, бүгенге галим белән борынгы тарихчы арасында барган хатирәмә бәхәсне бирергә булдым. Әйткәнемчә, Аммиан Марцеллин үз тарихын IV гасыр азакларында язса, Л.Н.Гумилев аңа җавапны XX гасыр тарихчысы күзлегеннән чыгып бирә. Аммиан Марцеллин яза: "Гуннар Меотида күле (Азов диңгезе) тирәсеннән Боз диңгезләренә кадәр җирләрдә көн күрәләр. Алардагы кыргыйлыкның чиге-чамасы юк... Алар гүя хайваннар, ә үзләре юнылмаган әрдәнәгә охшаганнар... Сугышларда алар кычкыра-кычкыра дошманга ташланалар һәм ук кебек тезелеп, атлары исә гаяр җилле йөриләр..." Лев Гумилев. "Кемгә ышанырга? Җанварга охшаган атлылар, җитмәсә ук сыман тезелеп, тигез сафлар белән дошманга һөҗүм итәләр икән, ягъни атларны шул дәрәҗәгә җиткереп өйрәтә алганнар икән, үзләре ниндирәк сугышчылар булдылар икән гуннар? Димәк, гуннар атларны тай чакта ук яратып, үз итеп, сабырлыкка өйрәткәннәр, тыңчыллыкка". А. М. ары таба яза: "Алар гаять дәрәҗәдә чыдам халык, үтә түземлеләр, теләсә нинди кыенлыкларда да югалып калмыйлар - утсыз аш хәзерлиләр. Алар үсемлек тамырлары, үлән, төрле җанвар-терлекләрнең итләрен чи килеш ашыйлар. Ул гынамы, алар шул итләрне калҗа-калҗа кисәләр дә ат ияре астына куялар һәм ияргә утырып, шулай атта йөриләр". Л. Г. җавабы: "Гуннар кыш көннәрендә ни ашаганнар икән соң? Ә бит кыш көннәрендә тамырлы азыклар да, үлән дә юк? Себер кышын ничек утсыз чыкмак кирәк?.. Димәк, барысы да Гуннарга ачу белән язылган, аларны мыскыл итәргә теләүдән туган ялган гына күрсәтелгән". М. X. Роман авторы: бераз гына ачыклык кертик әле, укучым. Күп кенә галимнәрнең раславынча, атны Җаек-Идел буйларында кулга өйрәтә башлыйлар. Хеттлар исә - Кече Азиядә көн күрүчеләр, безнең эрага кадәр 2000 еллар элек үк инде ат дигән "җанвар"ны күрәләр һәм аны "таудан төшкән ишәк" дип атыйлар. Бәхәссез, безнең борынгы бабаларыбыз скифлар беренчеләрдән булып атларны сугышта файдаланалар. Бу чорларда әле Ауропада атлар гомумән булмый, булган хәлдә дә кыргый хәлдә яшәгәннәрдер. Чөнки борынгы греклар ат менгән скифларны "кентавр" йөзендә күргәннәр һәм шулай легендаларына да керткәннәр. Ахыр килеп, тарихка мондый бер вакыйга да кереп калган. Александр Македонскийның әтисе Филипп скифлар белән сугышырга җыена, ә скифлар атта гына сугышалар. Шуның өчен хәйләкәр полководец скифлардан 2000 ат сатып ала һәм унлап ат өйрәтүче кешене. Әнә шулай Филипп сугышчыларын атта йөрергә өйрәтә һәм сугышчылар белән скифларга яу кузгала. Яу бик каты була, хәтта бу орышта скифларның Ати (Әти) атлы яубашлары һәлак була. Тарихчы бу хакта: "Әтигә 90 яшь иде", - ди. Шуның өчен атларны кулга өйрәтү, дошманга куркусыз ташланырга күндерү гуннар өчен җиңел эш булмаган, әлбәттә. Ләкин алар беркайчан да җәяүле килеш сугышмаганнар, тарихка андый мәгълүматлар кереп калмаган. Калҗа-калҗа ияр астына куелган ит хакында моны әйтергә була: күп йөрүдән ияр дигән дирбия атның сыртын чи ит иткән. Аны төзәтү өчен скифлар ияр астына калҗа-калҗа ит кисеп куя торган булганнар. Шулай иткәндә атның чиләнгән сырты бик тиз төзәлгән. Әйтәсеме, озын юлга чыккач, бик койты чакларда ул итне утта кыздырып ашаулары да бар, әлбәттә. Ул гынамы, атның чиләнгән сырты тизрәк төзәлсен өчен калҗа итне женшень тамыры төнәтмәсендә, көнбатыш скифлары исә ул калҗаны тигәнәк тамыры, йә булмаса әрем тамыры төнәтмәсендә бер төн тотып, ат сыртына салганнар. Борынгы төркиләр үтә елгыр ат өчен кызларын да биреп җибәрә торган булганнар. Әйтергә кирәк, гуннар нигездә бия атларны яратканнар. Чөнки бия ат юкка-барга кешнәмәгән, аннары ашау ягына да айгыр кебек талымсыз булмаган. Төркиләрдә генә, бары тик дөньяда яшәгән халыклар арасында төркиләрдә генә атларга төс аша исем бирү беренче урында булган. Бу хәл казах-кыргыз халыкларында бүген дә сакланып килә. Ахыр килеп, төркиләр туклыклы һәм югары калорияле ат итен ашау өчен дә кулланганнар. Атның тизәге дә менә дигән ягулык, ары таба ашлама булып кала бирә. Төркиләр, күчмә халык буларак, күп санлы сыер терлеге асрый алмаганнар. Ә менә утрак гомер иткән төрки-болгарлары көтү-көтү сыер асраганнар, сыер сөтеннән йөз төрле ризык җитештергәннәр, шул исәптән ат сөтеннән дә. А. М. ары таба яза: "Гуннар үзләренең нык торыклы, таза атларына гүя ябышып үскәннәр, гаҗәбе шулдыр: алар атка атланган килеш бөтен табигый халәтләрен кылалар; ат менгән килеш сату итәләр, ат менгән килеш ашыйлар, эчәләр, хәтта ат өстендә йоклыйлар да - ат ялына башларын салып. Алар җыелышларга да атта киләләр һәм аттан төшми генә теге йә бу мәсьәләне хәл итәләр..." Л. Г. җавап бирә: "Бит атларга ашарга кирәк, ахыр килеп ат та арый, атка ял да кирәк. Димәк, гуннар атларны көтүгә болыннарга җибәргәннәр, һәм һәр гунда ким куйганда 10-12 ат булган. Буаз бияләрне, яшь тайлы атларны гомумән тайлары үскәнче көтүдә йөрткәннәр. Бу кадәр хайванны ашату өчен гуннарга үләнле мул көтүлекләр кирәк булган, һәм алар болыннан-болынга күчеп җәйләгәннәр. Ә кышкы көннәрдә гуннар атларны ничек асраганнар соң?.." А. М. бу хакта болай яза: "Алар үзләренең япмалы арбаларында адашкан кеше кебек бер җирдән икенче урынга күчеп йөриләр: япмалы арба аларның торыр тораклары да, анда аларның хатыннары бала табалар, аларны шунда үстерәләр... кием тегәләр, җеп эрлиләр һәм көн күрәләр... Киемнәре исә туннарның йә киндердән, йә күннән, йә кыр тычканнары тиреләреннән тегелгән". Л. Г. җавабы: "Барысы да аңлашыла. Арба булмаса, аны ясарга кирәк булыр иде. Ат менгән килеш арба ясап булмый. Аннары ни өчен әле гун ир-аты бар гамәлен дә ат менгән килеш кенә кылырга тиеш? Нигә аңарга киез канлаган җылы арбада, җил-яңгырдан сакланып, хатынының җылы кочагында ятмаска! Әгәр дә мәгәр гуннар киндер кием кигәннәр икән, Димәк, аны үстергәннәр һәм җитештергәннәр дә. Киресе булганда каян килер иде гуннарга киндер кием. Ахыр килеп, ничек адәми затка уч төбе хәтле тычкан тиресеннән кием текмәк кирәк? Адәмгә зур киемне йомран, ләтчә тиресеннән дә тегеп булмый. Ә бит төньяк Себердә, Җаек-Идел буйларында суык-салкыннар яман була, тычкан тиресе генә салкыннан саклар микән адәм баласын? Юк, әлбәттә. Гуннар өс киемнәрен кеш, суар, җофар, бүре, төлке, аю һ.б. җәнлекләрнең тиреләреннән теккәннәр. Ахыр килеп, ат өстеннән төшми гомер иткән гуннар ничек баштан-аяк коралланган империя легионерларын, фалангаларын җиңә алдылар икән?.." А. М. ары таба яза: "Ерактагы дошманны алар сөяктән ясалган уктан алалар. Уктан кача алганнарга аркан ташлыйлар һәм шуның белән аны хәрәкәттән мәхрүм итәләр... Таштан ныгытылган кальга-кирмәннәргә һөҗүм итмиләр, андый калалары булган илләргә яу йөрмиләр". Л. Г. моңа болайрак җавап бирә: "Сәер хәл, ничек соң сөяк уклар белән генә коралланган гуннар бакыр һәм тимер киемнәргә төренгән аланнарны җиңделәр икән? Бит гуннар аланнарны бик тиз яулыйлар. Ничек аланнарны җиңгән халыкны кыргыйлар дип атамак кирәк?!" А. М. ары таба яза: "Алар әрсезләр, тотрыксызлар, яңалыклар белән мавыкмыйлар да, кызыксынмыйлар да, аннары юк-барга ышаналар. Алар әнә шулай хайвани хәлдә яшиләр - игелекне яманлыктан аера алмыйча. Дингә, гомумән, битарафлар..." Л. Г. җавабы: "Бу инде бары тик гуннарга ачуы ташкан аланның яисә готның зәһәрлек белән сугарылган "нәфис" сүзтезмәсе генә дип аңларга кирәк. Ә шулай да ничекләр башланып китә соң Каспий диңгезе буйларында II-IV гасырларда гомер иткән гуннар хакимияте? Кая бу юлларда дөреслек? Әйтик, фән шуны раслый, күчмә халыкларның бер гаиләсенә кимендә 25 ат чамасы хайван кирәк булган. Бит күчмәләргә бер ат биш сыер кадәр ризык биргән, алты сарыкны алыштырган, моның өстенә ат гуннарның күчмә киез йортларын күчереп йөрткән. Йомгаклап әйтәсе сүзем шул: күчмә халык үз тормышыннан зарланмый гына көн күргән, соңрак аларда шактый катлаулы социаль система барлыкка килә һәм шактый тотрыклы була ул система. А. М. расларга тырыша: "Гуннарда өй дигән нәрсә юк, хәтта шалашлары да, йортлары да юк... Алар бер җирдән икенче җиргә кибиткаларда күчеп йөриләр. Кая аның туган җире, берәү дә әйтә алмый. Ул бер җирдә туа, икенче җирдә үсә-исәя, тагын да арырак китеп үлә...". Л. Г. җавабы: "Бу сорауга да җавап бирү авыр түгел - аларның туган җирләре Бөек дала. Тәгәрмәчләрдәге торак - Урта гасырның иң күркәм архитектурасы, соңгы гасырларда туасы автобусларга ишарә конструкция. Аммиан ялгыша, гуннар шалашларда яшәмәгәннәр, чөнки яхшы белгәннәр, чыбык-чабык белән капланып, яңгыр-суыктан сакланып булмый. Ә киез түбәдән яңгыр да үтми, җил дә керми. Җыйнап шуны әйтергә була: Аммиан Марцеллинга бу хәбәрне җиткергән кеше гуннарны яратмаган, тарихчы да аңа ышанып, тоташ ялганга барган, тарихка тәнкыйди күзлектән карамаган. Чынында исә гуннар үзләре ничек теләсәләр, шулай яшәгәннәр. Иң мөһиме, кай тарафларга күчеп китсәләр дә, табигатькә һәм җир-анага бик тиз җайлаша алганнар. Ахыр килеп, гуннар үзләренең гореф-гадәтләрен, яшәү тәртипләрен беркемгә дә көчләп такмаганнар. Ауропага килгәч, гуннар 200 елга якын шактый ярлы туфраклы далада яшиләр, һәм күршедәге бер халык белән дә сугышмыйлар. Алар өчен беренчел дошман колбиләүче Рим була. Латин телендә чыккан китапларда аларны кыргыйлыкта гаепләү бер дә дөреслеккә туры килми. Халыкларның Бөек күчешен тарихчыларның күбесе гуннардан күрәләр, бу хәлдә иң баштан аларны гаеплиләр, һәрхәлдә, бөтен Ауропа халыкларының мәктәп һәм институт дәреслекләренә шулай кертелгән. Кая монда тарихи хаклык?!.." М. X. Автор: Византиянең дөньяви белемгә йөз тоткан зыялылары үзләренең хезмәтләрендә борынгы грекларның антик философлары хезмәтләренә таянып эш итәләр. Аммиан Марцеллин өчен Гайсә пәйгамбәр Алла түгел, үз чорының акыл иясе генә, ягъни яңа дингә сөенче китерүче, юл күрсәтүче, нигез салучы гына, ди. Ул гынамы, Аммиан Марцеллин раславынча, Гайсә пәйгамбәр римлылар алласы Юпитерның бары тик көндәше генә. Тарихчының төп кредосы шуннан гыйбарәт. Ләкин тарихчы гуннар мәсьәләсендә нык ялгышкан, гуннарга гадел булмаган ялалар яга, готларның һәм римлыларның бөтен гаепләрен гуннарга тага. Шунысы аянычтыр, югары уку йортларындагы дәреслекләргә нәкъ менә Аммиан Марцеллин тарихыннан мисаллар китерелә. Ә гуннар башкаласында илче йөзендә булган һәм гуннарның тормышын үз күзе белән күргән Приск Панийский әйткән объектив бәяләмәне дәреслекләр төзүчеләр читләтеп үтәләр. Бу ниндидер күләмдә бүген Идел буенда көн күргән татар халкына да кагыла, чөнки телибезме без моны, теләмибезме V гасырларда Ауропада булып, бөтен Ауропа халкын коллыктан азат итеп кайткан һәм шушы изге көрәш-сугышларда бик күп асыл егетләрен калдырган төрки халыкларның дәвамыбыздыр. * * * Ярым алан, ярым грек гаиләдә туган Аспар әүвәл Византиядә Феодосий сараенда белем ала, ягъни хәрбиләр мәктәбендә. Исәеп килгән вакытта гуннар белән сугышта Атилла хан кулына әсир төшә. Атилла хан әсир төшкән үсмерне абасы Актар кулына тәрбиягә бирә. Актар төмәнбаш Аспарны чын сугышчы итеп тәрбияли һәм соңыннан болгартөрки бәге Таңсарга йөзбаш итеп куя. Византия белән солых төзегәч, әсирләрне алышканда Атилла хан Аспарны үзенең меңбашы Вартанга алыштыра. Византиягә исән-имин кайтуга, Аспар император сараена юнәлә. Асларның кайчандыр сарай хәрби мәктәбендә укуын искә алып, император Феодосий аны сарай атлы гаскәренә меңбаш итеп куя. Сарайда чакта Аспар меңбаш ике күзе ике төсле булган магистр Маркиан белән таныша. Магистр Маркиан Аспарны үз итә һәм аңа ышанып җитди бурычлар тапшыра. Аспар магистр биргән йөкне җиренә җиткереп үтәп килә. Көннәрдән бер көнне магистр Маркиан Аспарны император Феодосийның тутасы Гөлсәрия белән таныштыра. Гөлсәриягә яшь сарай полковнигы ошый. Бу дәвердә Византия, ниһаять, православ диненә тукталган була инде. Бу чорда җәмәгатьчелектә диннәр турында туктаусыз бәхәсләр барса да Византия үз юнәлешен сайлаган була инде. Император Феодосий исә дини бәхәсләргә катнашмый, читтән торып кына күзәтә. Чөнки император буларак ул белә - ахыр чиктә ил дилбегәсе аның кулында. Халык һәм галимнәр вә теологлар арасында нинди бәхәсләр генә бармасын, соңгы сүзне ул әйтәчәк. Бу мәсьәләдә император Феодосийның җаны тыныч иде. Сарай баскычларыннан төшеп барганда аны берәү дәште. - Ирина, балакай! Таңчулпан тавыш килгән якка карады һәм үзенә таба килүче Гөлсәрия тутакайны күреп, көтеп алды. Тутакай кырыс йөзле, миң кунган ияге алга чыгып тора, күзләре җете кара, өстендә тоташ кара кием. - Саумысез, ил анасы! - Шөкер, шөкер, балакай. Син миңа бик тә кирәк идең. - Мин сезнең хозурда, анакай. Гөлсәрия тутакайга ияреп килгән апайлар да тоташ карадан киенгәннәр иде. Тутакай аңа якынлашуга, апайлар кала төштеләр. Ул - халкы турында уйлар уйлый-уйлый бакчада йөреп, сарайга керде Феодосий. Туып килгән көн кояшлы, җылы буласы кебек иде, ул сарайга кергәндә кайдандыр килеп чыккан болыттан салкын яңгыр сибәли башлады, ана каршы зонт тоткан хезмәтчеләре йөгереп чыктылар, әмма Феодосий сарайга кереп бара иде инде. Бүген аның кәефе әйбәт иде. Бүген аның кырына Атилла хан кызы Ирина киләчәк. * * * Император Валентиан соңгы айларда гына Британияне, Галлияне, Испанияне югалткан икән, хәтта Римга көнбатыш Ливия дә буйсынмый башлаган икән. Һәм кем аркасында - стратеглар Аэцәй белән Бонифацәй аркасында. Бу ике стратег үзара бәхәсләшеп китеп, бер-берсенә гаеп өя-өя сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә Бонифацәй якты дөньядан китә. Ә Плацидия белән улы Валентиан бу вакытта сәяси сукырлык күрсәтәләр - дәүләт иминлеген Аэцәйгә тапшыралар. Ә Аэцәй Атилла ханның кан дошманыңа әверелеп бара. Валентиан белән Бонифаңәй арасындагы интриганы да Аэцәй кора. Сарайда гаскәрбаш булып алгач, ул Ливиядә гаскәрбаш булып торучы Бонифацәйгә хат яза: "Римга кайтма, сине император үтерәчәк". Шушы хәлдән соң курка калган Бонифацәй вандаллар һәм аланнар белән килешү төзи һәм Ливиядә консул гына булуына карамастан, Гейзерих корольгә: "Мин Ливиядә консул. Әмма мин империя исеменнән сөйләшәм - сезгә илне өчкә бүлеп бирәм", - ди. Аланнар бәге Гатфар, вандаллар короле Гейзерих Бонифацәйгә ышаналар һәм кораблар белән бугаз аша чыгалар да сугышсыз гына Ливияне билиләр. Вандалларның Ливиягә чыгып китүләреннән файдаланып, гуннарның кан дошманы Теодорих вандаллардан бушап калган Испанияне били. Бу хәл бик тиз сенатка ирешә. Рим сенаты, бигрәк тә Бонифацәйнең сенатта утырган дуслары, консулны яклап чыгалар һәм аңа мәсьәләне ачыклап хат язалар. Аэцәйнең интриган булуын аңлап алган Бонифацәй гаскәрен корабларга утыртып, бугазны кичә һәм Аэцәйне эзләп таба. Калганы Феодосийга билгеле иде. Иң сәере, шушы хәлләрдән соң Плацидия Аэцәйне гафу итә һәм бөтен гаскәрен аның кулына тапшыра. Император Феодосий боларның барысын да күзаллап, император Валентианга хат язды һәм Аспар кулына тоттырды. Хатны Аспар Валентиан императорның кулына бирергә тиеш иде. Феодосийнын төп максаты - ике империяне дә кушарга һәм тәүге көчкә ия булган Римны янәдән аякландырып җибәрергә. Килешерме яшь император аның бу тәкъдиме белән, Феодосий белми иде. Әмма кылынасы кылынган иде инде - хат китте. Бер уйлаганда, империяләрдә хәлләр катлаулы иде. Көнчыгыш империя белән көнбатыш империя бергә дә, бергә түгелләр дә иде. Соңгы елларда хәтта бер-берсенә дошманга әверелеп баралар. Берләшүне Римда утыручы Валентиан гына түгел, Феодосий да теләми иде. Императорны төшке ашка дәштеләр. Гөлсәрия тутасы оештырган. Император аш ягына кергәндә магистр Маркиан белән Гөлсәрия тутасы табында утыралар иде инде. Тутасы белән бер табында тупас готны күреп, Феодосий үзе дә аңлап җиткермәгән кимсенү тойды. Әмма бу хакта тутасына әйтергә кыймады. Сазаган карт кызның үпкәләве бар иде. Ә Феодосийның аны бер дә үпкәләтәсе килми, чөнки бу руханилар аның кулында иде. Әле булса хәтерендә, Гөлсәрия тутасы 449 елда Эфесста үткән соборда чыгыш ясады. Гөлсәрия тутасын Аспар белән Маркиан озатып йөргәннәр иде. Ашау-эчү сүзсез генә барды. Император Феодосийның табындагылар белән бөтенләй сөйләшәсе килми иде, ул хәтта шәрабка да үрелмәде. Табындагылар аның өчен ят халыклар иде, хәтта тутасы да. Менә болар арасында сенатор Максимин булса, ул аның белән сөйләшә алыр иде. Императрица утыра торган урын буш. Шул урында император Феодосий Атилла хан кызын күрергә тели иде, болай, әңгәмәдәш итеп. Күр әле, буш урында чынлап та Ирина утыра түгелме?.. Әллә соң күзенә генә күренәме?.. Ләкин бу күренеш шундук юкка чыкты. Император Феодосий күз алдына килгән сурәттән эчке бер уңайсызлану тоеп, тастымалга авызын сөртә-сөртә урыныннан кузгалды һәм ничек сүзсез генә, баш кагып кына исәнләшеп килеп утырган булса, шулай баш кагып кына саубуллашып, табыннан торып та китте. XIII Кеше күңелен яулау юнәлешендә аны үзең турында көнтөн уйларга мәҗбүр итү - Аллаларга гына хас сыйфаттыр ул. Таңчулпан белә иде инде, үзеңне сөеп-яратып йөргән кешенең ягымлы карашын тою, дустанәлектән мәхәббәткә күчү куркынычы бар. Ләкин бәхәс-әңгәмәдә император Феодосий аны беркайчан да ялыктырмады, Таңчулпан күз алдында ул философ иде, шул ук вакытта рухани атасы да, хәтта илбашы император да иде. Таңчулпан бу көнне бакчага барырга теләмәде, Тәңресе шаһит. Ләкин ниндидер бер көч аны барыбер бирегә алып килде. Ул император тәкъдим иткән китапларны укыды һәм һәрчак кызыксынып, укыганда туган фикерләрен аның белән уртаклашырга теләп йөрде. Китаплар укыганда аның башында мең төрле уйлар туды, беришен яклады, берише белән бәхәскә керде, бәгъзеләре турында уйлаганда югалып калды. Ә император Феодосий аңа һәрчак ярдәмгә килде, теге йә бу сорауга төгәл үк булмаса да җавап бирде. Бүген дә ул императорны бакчада күреп, шунда юнәлде, әкрен генә килеп, ул утырган эскәмиягә утырды. - Хәерле көн, галиҗәнаплары! - Хәерле көн, Иринушка. Йә, тагын кемне укыдың? - дип сорады император Феодосий аңа карамый гына. - Нинди сорауларың туды? - Бүген минем соравым юк, галиҗәнаплары, - диде Таңчулпан. - Бик әйбәт. Димәк, бераз күлдәге аккошларга карап сокланып утырабыз. Сәер кошлар, тәмам оҗмах кошлары диярсең. Берсе үлсә, икенчесе дә көн күрми саргаеп үлә. Күрәсен, юлдашын югалту бу кошларда сагышка әвереләдер. Борынгылар сагыш кешене чиргә сабыштырыр, дигәннәр. Әллә хакмы икән? Күптән түгел мин иптәше үлгән аккош янына икенче берәүне җибәрттергән идем. Беләсеңме, Иринушка, чит кошны күрүгә ялгыз калган аккош тәмам шашты, тегене куа, эзәрлекли, үз тирәсенә якын да җибәрми. Ахыр ашамый башлый, бер сүз белән, үз-үзен сагыш белән үтерә. Ә бит пар гомер иткәндә бер-берсенә каңгылдап канат кагалар, куыша-куыша уйныйлар, чумышалар, сөешәләр, назлашалар... - Атам, - диде Таңчулпан императорның кулына кулын куеп. - Сезне ялгызлык талкый. Шулаймы? Сез кемнедер юксынасыз?.. - Юк, балакай, һич юк. Ә күңелдә бушлык, шул гына. Миңа капса, һәр кешенең изге бер заты булырга тиештер. Киресе булганда аңа дөньяда яшәве мәхшәргә әвереләчәк. Соңгы вакытта мине үзем дә аңламаган сагыш басты, Иринушка. - Әллә соң нинди дә булса үкенү тоясызмы? - Юк, Иринушка. Үкенү тоймыйм. Хыянәтне кичерә алмадым, шул гына. Ә кичерергә кирәк иде, Аллаһ та шулай куша. - Хисле кеше сез, галиҗәнаплары, артык хисле кеше, аннары Аллаһыга ышанасыз, чын күңелдән ышанасыз кебек миңа. - Аллаһыга ышану гөнаһмы, балакай? - Сәясәттә гөнаһ, базилевс. - Ә бит син хаклы, Иринушка, хаклы. Евдокия әүәл артыгы белән диндар иде, ә үзе галим Павлин белән буталды, аннары. Аиндары Антоний. Илбашы җәмәгате изге затлардан булырга тиеш иде югыйсә... Таңчулпан үзе чукындырган атакайның күзләренә карады. Мөлаем итеп елмайды. Бәхәссез, аккошлар кешеләрдән күп тапкыр бәхетлеләрдер, чөнки алар бер тапкыр һәм мәңгегә кавышалар. Адәм баласы исә йөз тапкыр кияүгә чыкса да гомер буена үзенә тиңне эзли, насыйбын. Бу дөньяда насыйбын таба алудан чарасыз калып, якты дөньядан китүчеләр дә бар. Таңчулпан исә үз тиңен тапты - Приск йөзендә. Ә менә империя башы ялгызлыктан интегә, һәм кем дә түгел, ул ялгызлыкны үзе теләп ала. Ләкин бит ул ил хакиме! Аңа ярты дөнья халкы буйсына. Тагын ни җитми аңа?! - Мин сине бүген, Иринушка, үз кырыма ашка дәшәм. - Килешерме соң, галиҗәнаплары? - Әллә ир-канатың Прискның кайтканын көтәргә исәбенме? Кайтыр ул, кайтыр, балакай. - Мин аның чынлап та тизрәк кайтуын телим, атакай. - Кайтыр ул, кайтыр, борчылма. Ә хәзер сарайга... Феодосий аны култыклап алды һәм сарайга таба китте. Сакчыларны уздылар, баскычлардан күтәрелделәр, аш ягына керделәр. Аякларын сөйрәбрәк иренчәк кенә атлады император, йөз-чырае да агарынып калган кебек иде. Ләкин Таңчулпан боларның берсенә дә игътибар итмәскә тырышты. Аны император кадәр император табынга дәште. Император Феодосий үзен мин грек дип йөрсә дә сарайны алан һәм гот сакчылары саклыйлар иде, соңыннан ул сарайдагы барлык грекларны да куып җибәргәндәй итте. Бу хакта аңа Приск сөйләгән иде. Шуның өчен табынга утыргач, ниндидер симез кып-кызыл битле готның табын хәстәрләвен күреп, моңа тәмам инанды. Аш ягында керә-керүгә Гайсә сыны тора. Табынга аны уратып узарга кирәк. Уң якта тонык кына шәмдәлләр яна. - Кайчандыр фарсылар безгә ут аллаларын тәкъдим иткән булганнар, безнең халык кабул итмәгән. Хәзер менә борынгы аллаларыбыздан да ваз кичтек. Рим да үз аллаларын берәм-берәм тәхеттән төшерә тора. Ни гаҗәп, Рим кадәр Рим империясендә барысыннан да өстен булып, яһүдләр алласы калкып чыкты. Греклар үзгәртеп кабул иткән алла. Чөнки христиан дине кан кушуга йөз тота. Ә империягә бүген бары тик шундый дин генә ярдәм итә алса алыр шикелле миңа. Император башым белән мин хәтта синең атакаен булырга риза булдым, балакай. - Мин сезнең бу игелегегезне онытмам, атакай. Ул аны каршына утыртты. Күп тә үтми пешекче керде. - Башта шәраб, - диде аңа император һәм түшенә ак тастымал элде. Пешекче китергән шәрабны император Феодосий Таңчулпанга үзе салды. Бокаллар көмеш иде, салган шәраб ут кебек яна. - Рәхим ит, балакай, - диде илбашы елмая төшеп. - Минем бүген әллә нигә эчәсем килә. Эчтеләр. Шәраб тәмле-әчкелтем булса да кабып кына куйды. Ризык-нигъмәтне пешекче ташып кына торды, берсен китерде, икенчесен алып китте - килгән ризыкны капсалар каптылар, капмасалар юк. Хәер, төрле алма-хөрмә, җиләкҗимеш белән өстәл тулган иде. Таңчулпан барысыннан да авыз итте һәм кайсына үрелергә белмәде. Император Феодосий Таңчулпанга карап тормады, салды да эчте, салды да эчте. Һәм кувшин бушап калгач кына, көмеш калагы белән буш кувшинга суккалап алды. Пешекче керде. - Син миңа ак шәраб керт әле, - диде ул аңа. Аш бүлмәсендә хуш исләр килеп тора, күрше бүлмәдә бугай чылтырап аккан чишмә тавышы ишетелеп китә. Каты шәрабны Да берничә бокал эчте Феодосий. Таңчулпан аның теле бәйләнә "ашлавын" күреп, туктатырга иткән иде, моны сизеп алган император үзе күтәрелде һәм аны ял бүлмәсенә алып керде. Бүлмәгә килеп керүләре булды, чут-чут сандугач сайрый башлады. - Ясалмамы, чың кошмы шулай матур сайрый, галиҗәнаплары? - Ливиядән алып кайттылар миңа ул сандугачны, бүлмәгә кеше килеп кердеме, сайрый башлый. Мин еш кына шунда ял итәм, балакай. Тыныч, саф һава, кошлар сайрый, чишмә челтери. Адәм баласына тагын ни кирәк?.. - Оҗмах ич монда, галиҗәнаплары, оҗмах. - Кем өчендер оҗмах, кем өчендер җәннәт, кем өчендер ял бүлмәсе, Иринушка. Әйтик, минем өчен. Тахтага йомшак тире җәелгән иде, Таңчулпан шунда утырды, император аның янына кунды. Таңчулпан ишеккә күз төшереп алды. Ишек калын келәм белән капланган иде. Түр яктагы тәрәзә төрле төстәге пыялалардан тора, шул сәбәпле бүлмә төрле төсләргә күмелгән иде. Император Феодосий ниндидер бауны тартты, бүлмәгә кинәт кенә эңгер инде. Шундук каршы яктагы шәмдәлләр кабынды, кай яктандыр кергән җилгә калтырана башладылар. Кыркынган шәм күләгәсе каршы яктагы диварга төшә, ә анда мәхшәр бара иде - күләгәләр бер-берсен куыша, бәреләләр кебек, кабаланалар. Шушы җанлы сурәт Таңчулпанны әле Гунстанга алып китте, әле ат менгезеп киң далага алып чыкты. Таңчулпан үзе дә аңламаган хиссияткә бирелеп, булган могҗизага соклануын яшермичә, күзләрен бер йомды, бер ачты. Шунда ул янәшәсендә утырган императорның авыравыр итеп сулыш алуын ишетте. Карады һәм курка калды. Императорның йөзе ап-ак иде, гүя ак җәймә. - Ни булды сезгә, атакай? - Миңа начар, балакай, начар, табибны дәш, табибны... Император сузылып тахтага ятты. Таңчулпан аның яңагына кагылып алды. Таңчулпан ишеккә ташланды, ишек яры торучы сакчыга табибны чакырырга кушты. Әнә шунда сарайда шау-шу башланды. Таңчулпан ни кылырга белми ишек яры басып торды-торды да арлы-бирле йөгерүчеләр аңа бөтенләй игътибар итмәгәч, әкрен генә сарайдан чыгып китте. XIV Император Феодосий үлгәннән соң Таңчулпан сарайга бармас булды. Шөкер кыла, аны берәү дә эзәрлекләми кебек. Ә исән-имин Римнан әйләнеп кайткан ир-канаты, мәрхүм императорга вәгъдәсендә калырга теләпме, сәяхәттә йөргәндә күргән-ишеткәннәрен яза башлады. Шул сәбәпле Приск көннәр буена китапханәдә югала, Таңчулпан исә аңа комачаулармын дип, аның янына керергә кыймый йөрде. Ул бакчага чыкты, үзе белән борынгы грек, римлылар тарихын ала чыкты. Бакчада тыныч иде. Күлдә үрдәкләр йөзә, алар кисәктән, тик торганда бакылдашып алалар, чумып, кызык итеп, артларын күтәреп, күл төбеннән җим эзлиләр. Рим тарихын язган Тит Ливий талантлы кеше булган. Барысын дә тәфсилләп язган. Аның уенча, Рим дәүләтен Кара диңгез буйларыннан күчеп килгән этруск дигән халыклар төзегәннәр. Бәлки дөрестер дә, чөнки теге йә бу хәлнең ничек бетәсен белү өчен сарыкны чалып, аның эчке әгъзаларына каран юраганнар, ә бу юрау борынгы этрусклардан килә. Римлыларның беренче аллалары Әти һәм Әни була, бу аллаларның исемнәрен римлыларга янә этрусклар алып килә. Соңрак римлылар Әтине Юпитер алласы белән алыштыралар, греклар исә "Әти"не "Зевожа тиңлиләр. Ахыр килеп, Этруск диңгезе бар. Ул гынамы, этрусклар римлыларга үзләренең язмаларын да бүләк итәләр. Рим төбәгендәге Капитолий тавын казыганда аннан борынгы "Әти" һәм "Әни" аллалары белән бергә этрусклар суктырган акчалар да табыла. Димәк, йөзләрчә гасырлар элек Рим тарафларына Каспий һәм Кара диңгез буйларыннан күчеп килгән халык туннарның борынгы бабалары булу ихтималы да бар. Бер уйлаганда, аның атасы Атилла хан да үз кавеме белән шул тарафлардан килә ләбаса! Әмма этрусклар Италиягә кораблар белән күчеп килсәләр, гуннар үзләренең ике, дүрт, хәтта алты-сигез тәгәрмәчле арба-ишләрдә киләләр. Таңчулпан күлгә карап уйга чумды. Никадәр катлаулы бу дөнья. Күптән генәме әле бер кайгысыз әтисе хозурында яши иде ул. Приск килеп чыкты да барысын да чәлпәрәмә китерде. Шулай килеп чыкты ки, ул аңа бер күрүдә гашыйк булды. Бер уйлаганда, ир-канатыннан канәгать иде ул. Сайлаганы Таңчулпанын ярата һәм аны үзе кебек зыялы һәм укымышлы кеше итәсе килә. Таңчулпан үз тормышыннан да канәгать иде. Ләкин ни генә булмасын, юк-юк та, күңел дигәнен далага тартылып куя. Шул ук вакытта Таңчулпан белә - буш хыял инде бу, соң инде, берсе дә тормышка ашмаячак. Чөнки ул ирен ярата, кайчак хәтта ансыз яши дә алмас кебек тоела башлый. Хак, христиан динен кабул итүе бераз эчен пошыра. Иллә бер дә чарасыз хәлгә төшмәде. Башта бу диннең тарихы белән танышырга булды. Танышты. Христиан диненең тарихын кат-кат укыды. Башында мен төрле сорау туды, ләкин бу хакта ир-канатыннан сорарга кыймады. Грекэлиннар бу динне яһүдләрдән алганнар икән, әмма аллалары итеп яһүдләрнең Яхвасын түгел, нәкъ менә римлылар дар агачына кадаклап җәзалаган Гайсә пәйгамбәрне алалар. Нигә? Һич аңламалы түгел. Бит эллиннар бик тә, бик тә борынгы халыклар, хәтта империя булып торганнар. Хәер, кылынасы кылынган инде - III гасырда бу дин башта Рим пләбәйләрен җәлеп итсә, соңрак Римның ярлы-ябагалары кеше күзенә чалынмый гына христиан чиркәүләренә йөри башлыйлар. Нәкъ шул чорларда христианнарның ишәя баруларын күреп, император Диаклетиан христианнарны эзәрлекли башлый. Эзәрлекләү елларга сузыла. Менә шунда христиан дине тәүге йөзен югалтып, төрле секталарга аерыла башлый - бөтенлек, бердәмлек югала. Таңчулпан укыган китапта бу хакта мондый юллар бар: "Унике изге апостол арасында бер Иуда да була". Шушы юлларны укыгач, Таңчулпан янә уйга калган иде. Аннары император Грациан белән папа Дамаский арасында булган хәлләргә гомумән шаккатмады. Көннәрдән бер көнне папа Дамаский үзенең яраннары белән чиркәүгә - гыйбадәт кылучылар янына килеп керә. Баштанаяк коралланган яраннары озатуында йөргән папага диндарлар хәтта баш күтәреп тә карамыйлар, ягъни папаны санга сукмыйлар. Чиркәү тулы карт-коры, хатын-кыз, бала-чага. Папа Дамаскийның бу хәлгә җен ачулары чыга һәм баштанаяк коралланган монахларына чиркәүдә гыйбадәт кылган халыкны кылычтан уздырырга куша. Монахлар исә үз эшләрен бик тиз башкаралар. Чиркәү кан һәм мәетләр белән тула. Шул хәлдән папа Дамаскийдан халык курка башлый. Ә император Грациан исә, мәйданга чыккач, гади халыкка куәт салып, руханиларга янап, халыкка кычкыра: "Печтерегез үзләрен!" Халык руханиларны каладан куа башлый, шул исәптән изгеләр санында йөргәнне дә. Үз заманында Рим халкын христианлыкка өндәгән рухани Иероним бу хакта тарихка мондый юллар язып калдыра: "...мин бу каһәр суккан каланы үз теләгем белән ташлап китәм һәм Иерусалимга юнәләм. Мин бу оятсыз вә әшәке Ромул чучкалары белән тулган шәһәрдә яши алмыйм. Миңа Гайсә оланны тапкан Мариянең тау куышы мен тапкыр якынрак". Ә изге Августиннан: "Син дингә ихлас күңелдән ышанасынмы?" - дип сорагач: "Ышанам, чөнки кеше ышанырдай хәл түгел", - дип җавап биргән. Туктале, кем китабы синең кулыңда, кем язган бу юлларны? Ирең Приск ләбаса! Йа Хода! Кемне хурлый, кемнән көлә һәм кемне мактый бу Приск?! Бит аның үзенә дә яман булып куюы бар?! Дәүләт башына тәкәббер һәм надан Маркиан килде, аның кырында үтә диндар Гөлсәрия... Таңчулпан китапны япты да күлдә йөгерешкән су коңгызларына карап тора башлады. Ничек батмыйлар һәм ничекләр шулай тиз йөзәләр бу коңгызлар? Шул вакыт аның кемдер күзләрен капкалады. - Приск җаным, син ич бу?! - диде каушый төшебрәк, гәрчә ир-канатын кул исеннән үк таныса да. - Курыкма, мин бу җанкисәгем, мин, - дип, Приск аның каршына чыкты, алдына тезләнде. - Тарих китаплары укыйсың? - Синең китапларың укыйм, синең. Хикмәтле хәлләр хакында язгансың, кызык та, мавыктыргыч та. Әллә ниләр бар... - Бардыр, бардыр, булгандыр. Күптән язылды инде ул китап. - Син нигәдер руханиларны начар яктан күрсәткәнсең. - Начар булганнары өчен начар яктан күрсәттем. Игелек кылсалар, игелекле итеп күрсәтер идем. Кылган гамәлләре тарихка калсын дип яздым. Берәүләр үрнәк, икенчеләре гыйбрәт алсыннар дип. - Бу хәлләр чынлап та булган идеме, Приск? - Артыгы белән, артыгы белән, Чулпаным. Папалар кылган гөнаһларның чирегенең чиреген дә күрсәтә алмадым һәм язганым да артык күпертмәдем. Императорлар, папалар кылган гамәлләрнең барысын да тәфсилләп яза башласаңмы, Чулпаным, баш китмәле. Аллам сакласын... - Яман, яман халык икән папалар. Ә болай тәмам изгеләр сыман. - Изгеләре чынлап та изгеләр, Чулпаным. Ләкин бер сыер бөтен көтүне... Сездә шулай әйтәләр бугай. - Шуларны белә торып, нигә мине чукынырга димләдең соң? - Бар папа да җан коймаган, Чулпаным, алар арасында изгеләре дә бар, зыялылары, белемлеләре. Әшәкелек күбрәк наданлыктан килә бит, Чулпаным. Кеше надан булган саен күп беләм дип мактана. Ә күп белгән кеше гадәттә дәшми. Без игелекле папаларга вә епископларга йөз тотарбыз, Чулпаным. Гасырлар үтә-үтә булса да изгелек әшәкелек белән яманлыкны Җиңәчәк. Хак, бүген Византия надан Маркиан кулында, ана ярым алан Аспар табак тота. Кайчак мин уйлап куям, Чулпаным, кая таба тәгәри бу империя?.. Мин еш кына бабаларыбыз яшәгән мәҗүсиләр чорын сагынам. Кеше хыялына ирек булган ул чорда. Төрле юнәлештәге мәктәпләр булган, олуг-олуг гитаник акыл ияләре. Шул ук вакытта беләм, ул чор инде беркайчан да әйләнеп кайтмаячак. Һәр эраның үз алласы булган. Ә мәҗүсилеккә исә яңа эра башында ук нокта куелды. Һәм ул христиан дине куйды. Ә коллыкка синең атаң нокта куйды, Чулпаным, синең атаң Атилла хан. Моннан соң Рим инде беркайчан да аякланып китмәячәк, ягъни колбиләүчелеккә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак. Заман тарихын язып утырганда мин әнә шундый нәтиҗәгә килдем, Чулпаным... Бүген ауропалылар сәер бер хәлдә калдылар, готлар, гуннар килеп щул көнгә калдырдылар аларны. Бу ике зур халык коллыкның бугазына бастылар. Бичара римлылар чарасыздан аллаларын алыштырырга мәҗбүр булдылар. Иң сәере шулдыр, яһүдләрнең аллаларын алмадылар алар, колларының алласын алдылар, ягъни алырга мәҗбүр булдылар. Римлыларны Марс белән Юпитер канәгатьләндерми башлады, ә кул астындагы яһүдләр һәм империяне таркаткан гуннар бер аллалыкка йөз тоталар. Чарасыздан булса кирәк, ауропалылар яһүдләрнең Яхвасын да, туннарның Тәңресен дә алмадылар, үзләренә бер алла уйлап таптылар - Гайсә пәйгамбәрне. Сәер бер хәл, ни яһүдләрнең, ни туннарның аллалары күзгә күренмиләр, ә менә Гайсә алла сурәтендәге адәми зат. Чынлап та алламы ул, адәми затмы - әле булса аера алганнары юк. Империя дә икегә аерылды: көнбатышка һәм көнчыгышка. Көнчыгышта көн күргән византиялеләр сурәткә табынсалар, көнбатыштагы римлылар сыннарга табыналар. Сында да, сурәттә дә Аллаһу йөзе була алмый, берсен сынчы ясаган булса, икенчесен буяу белән рәссам ясаган. - Туктале-тукта, Приск, бу ни була инде тагын? Димәк, син мине... - Мин сине һич тә ялгыш юлдан алып китмәдем, Чулпаным. Аң бул, ике меңенче елга кадәр ил-дөнья халкы белән Аллаһ идарә итәчәк, императорлар да, ханнар да түгел. Аллаһ өчен барысы да тигез ич, император да, пләбәй дә, кол да. Димәк, кешелек азмы-күпме гаделлеккә йөз тота башлаячак. - Синең фәлсәфи сүз сөрешең мине уйга калдырды, Приск. Синең фәлсәфәң буенча, без икебез дә Аллаһ коллары булып чыгабыз түгелме соң? - Әйе, без икебез дә Аллаһу колы. - Ярый, килешәм. Инде син мине тыңла. Хәтереңдәме, беркөнне бакча түрендәге чишмәгә бардык? - Хәтеремдә. Сәер чишмә ул, бер суы бетә - югала, бер көтмәгәндә янә тибеп чыга. - Минем хәзер әнә шул чишмә янына барасым килә, Приск. Асрау хатын әйтә, ул чишмә изгеләр җаны ди. - Изгеләр җаны. Кем уйлап тапты моны тагын? Чишмә чишмә инде, әле томалана, әле тагын ага башлый. - Ә мин ул чишмәнең җаны бар дип уйлыйм. Ә син юк дисең. - Чулпаным, бу ни тагын инде? - Әйе, Приск, без капма-каршы кавем кешеләре. Син Ауропада туып үскән, минем бабаларым Азиядә көн күргәннәр. - Шуннан ни, Чулпаным? - Шуннан шул, Приск җаным, гуннар алласы Тәңре - күккояш дигән сүзне аңлата. Ә күк-кояшны күреп була, җиһанны юк, җиһанны бары тик күңел күзе белән барлап була. Ә тулы канлы җиһан ул - Тәңре. Юкны бар, барны юк итүче. Тәңре кешегә җан бирүче һәм вакыты җитеп алучы да. Әнә шул алламны - Тәңремне мин күңелем белән тоям, сиңа исә үз аллаңны күз белән күрергә кирәк. Бу нидән килә соң? Чөнки сез, борынгы греклар, аллаларыгызны күз белән күреп үскәнсез, ә без аллабызны акылыбыз белән күзаллыйбыз. Шуның өчен мин башта чишмәнең тавышын ишетәм, ә сиңа исә аны күрү зарур. - Шулай булса ни дә, булмаса ни? - Бу халәт нидән килә соң, Приск җаным? - Без римлылар түгел, сыннарга табынмыйбыз кебек. - Римлыларның Юпитер аллалары? - Уйнашчы алла ич ул, ихлас күңелле алла түгел. - Римлыларның Марс, Меркурий аллалары? - Алар да каһиннар коралы гына була. Халыкны ныклы кулда тоту өчен кабул ителгән аллалар. Әйттем ич инде, киләчәктә кешелек белән диннәр идарә итәчәк. - Һәм кайчанга кадәр дәвам итәр бу хәл? - Ике меңенче елдан соң барысы да үзгәрәчәк, дидем бит инде. Кешелек үзенә уңай вә кулай Аллаһ уйлап табачак. Ул безгә кадәр дә шулай булган, ары таба да шулай булачак. Мәңгелек империяләр булмаган кебек, мәңгелек аллалар да булмаган. - Йә, куй әле бу бәхәсне, Приск җаным. Әнә асравыбыз ашка дәшә. Әйт әле миңа, император Маркиан озак утырырмы Византия тәхетендә? - Озак утыра алмас. Чөнки аның дошманы буларак моны мин теләмим. Ә "Тәүрәт"тә бу хакта болай диелгән: "Укка - ук, кылычка - кылыч!" "Талмут"та ул болайрак бирелә: "Сине Үтерергә килгән кешене алдан юк ит". - Император Маркианнан шулай җиңел генә котылырга исәбеңме? - Киресенчә, Чулпаным, ул безне тизрәк юк итәргә тели кебек миңа. Тәхет аның кулында, гаскәрбаш Аспар да аның яклы. - Аспарны Арей диненә йөз тота диделәр миңа. - Минем бу хакта кызыксынганым булмады, Чулпаным, - диде Приск, башын иеп уйга калды. Моны күрек, Таңчулпан ике кулы белән иренең битләреннән алды, күзләренә карады. - Алар безгә тимәсләр, Приск, тияргә тиеш түгелләр, безне Хода үзе саклар. - Курыкма, Чулпаным, мин сине рәнҗетергә бирмәм. - Рәнҗетә башласалар, мин атама качып китәчәкмен. - Мине дә үзең белән алырсыңмы соң?.. Шулай диде дә Приск хатынын кулына күтәрде һәм өйгә таба алып китте. Таңчулпан күреп алды, тәрәзәдән аларга хезмәтче хатын карап тора иде. Иртәгә үк күршеләренә: "Хуҗам варвар хатынын кулыннан да төшерми", - дип сөйләп йөриячәк дигән фикер зиһенен телеп узды. Күтәреп кенә йөртә шул дип әйтәсе килде Таңчулпанның. Кемгә? Хуҗа хатыны ич ут! Хезмәтче хатынга шулай дип әйтер. Тик килешерме хезмәтчесенә шулай әйтү, килешерме, ахыр килеп, Приск ошатырмы? Юк, ул берәүгә дә әйтмәс, берәүгә дә. Ул ир-канатын ярата. Аны һәрчак тансыклый, юксына, көтеп ала. Бу инде мәхәббәт. Моны гына Таңчулпан аңлый. Тик менә Приск моны аңлый микән?.. Туган илендә икенче әнисе Элиана аңа: "Мәхәббәт у: - ут, әгәр дә мәгәр аңа һәрдаим утын ташлап тормасаң, ул сөрелә, хәтта сүнеп калуы да бар", - дигән иде. Күңеленә әнә шул сүзләр килүгә, Таңчулпан кинәт сискәнеп киткәндәй булды, ир-канат моны сизде һәм аны болдыр янында аягына бастырды, күзләренә карады. - Ни булды? - Берни дә булмады. Төнгә хәлең калмас дип курыктым, - диде һәм мәгънәле итеп көлемсерәп куйды. Чөнки, чөнки Таңчулпан бераз чамалый иде, ошбу дөньяда бернәрсә дә мәңге түгел, хәтта мәхәббәт тә - барысы да үтүчән, язгы ташу кебек, сулар киткәч тәңкәләрен койган умырзая чәчкәсе кебек. XV Иленә кайтыр-кайтмас ук яңа император Маркиан консул һәм инде мәрхүм Феодосий кулыннан патрикий титулы алган гаскәрбаш Аспарны яңадан Рим тарафына җибәрде. Һәм ашыгыч рәвештә - хат белән. Аслар үз кешеләре белән император Валентианны һәм аның анасы Плацидияне Ватикан кыры аша узган Триумфаль юлында куып җитте һәм ике көпчәкле сиртмәле арбага утырган императорга Византия тәхетенә яңа утырган Маркианның хатын бирде. Атларны туктаттылар. Император Валентиан - Рим империясенең цезары хатны кат-кат укып чыкты. Көнчыгыш Рим императоры Феодосий көтмәгәндә вафат булган, мәрхүмне җирләгәннән соң аның тутасы Гөлсәрия тәкъдиме белән тәхеткә патриций Маркианны күтәргәннәр иде. Яңа император Маркиан Көнбатыш Рим императоры Валентианга Гунстанга бергәләп яу кузгалырга тәкъдим хаты юллаган иде. Моның өстенә император Маркиан Атилла ханга ясак салудан баш тарткан. Һәм цезарьга шушы хатны тапшыручы гаскәрбаш Аспар илгә кайтуга, Гунстанга таба кузгалачак икән һәм бөтен көче-куәте белән. Император Валентиан да аның тәкъдимен кабул итеп, Гунстанга таба кузгала икән - алар Ауропа үзәгенә кереп оялаган варварлардан мәңгегә котылачаклар, имеш. Император Валентиан хатны укып чыкты, ат менгән килеш арбасы янында үзеннән җавап көтеп торучы Аспарга күз ташлап алды һәм хатны әнисенә сузды. Әнисе Плацидия хатны хәтта кулына да алмады. Ул белә иде инде, Атилла хан Галлия аша Испания тарафларына яу кузгалырга тора. Һәм улы Валентиан патриций Аэцәйгә бар булган гаскәрен тапшырган иде инде. Моның өстенә Валентиан готлар короле Торисмунд белән килешү төзегән иде - Атилла ханга бергәләп каршы торырга. Әгәр дә мәгәр Аэцәй Атилла ханны ега икән, аңа Маркианның кирәге калмаячак. Шуның өчен ана белән углан күзгә-күз карашып алуга ук бер-берсен аңладылар. Валентиан цезарь буларак хатны эретерәк кенә гаскәрбаш Аспарга сузды һәм аңа карамый гына кучерга кузгалырга кушты, һәм әйтте: - Мин Маркианга җавабым соңрак җибәрермен. - Август галиҗәнаплары, Византия императорына телдән нәрсә дип әйтим? - Каһәр аңа, каһәр укы, гаскәрбаш. Арба кузгалды, гаскәрбаш Аспар һични аңламый бермәл кузгалмый торды, аннары ишләрен ияртеп, атын камчылый-камчылый Византиягә таба юнәлде. Шактый юл узып тынычлана төшкәч кенә Аспар янәшәсендә барган ярдәмчесенә: - Империяләр бүленделәр, бүләсе калмады. Хәзер империяләр язмышын бары тик вакыт хәл итәчәк, вакыт, - диде дә ике учы белән йөзен каплады да тезләренә таянды. * * * Ни өчен, кемне эзләп Изгеләр урамына килеп чыкты, Танчулпан үзе дә белмәде. Әйе, каланы күрәсе килә иде аның. Шуңа баш алып чыгып китте. Көн-төн өйдә утыру - уку-язу, хезмәтчеләре хәзерләгән ризыкны ашау, бакчада йөрү - бертөрлелек аны туйдыра башлаган иде. Җитмәсә, нәфесен котыртып, ире Приск та эшкә китәр алдыннан: "Бүген калада бәйрәм!" - дип күңеленә коткы салып китте. Таңчулпан аңардан: "Нинди бәйрәм?" - дип сорамады, чөнки бәйрәмгә чыгам дип, баштан ук күңеленә салып куйган иде инде. Моңа кадәр Таңчулпан Константинопольдә уза торган бәйрәмнәр белән гомумән кызыксынмады, бүген исә күңеле ашкыну хисе белән туды иде. Туган ягы Гунстанда да бәйрәмнәр булып торыр иде. Ау бәйрәме, Яз бәйрәме, Чәчкә бәйрәме, Кызлар тавында Кызлар бәйрәме, ә кызыгы Кызлар туе бәйрәме булыр иде. Соңгысын бигрәк тә кызлар һәм егетләр көтеп алырлар иде. Өйләнергә теләгән егетләр кызларны куарлар, куган кызын куып тоткан егетне Атилла хан тулы дирбияле ат белән бүләкләсә. Күркәм әнисе кыз балага Византия шәльяулыгын булачак кәләшнең иңнәренә салыр иде. Шуннан соң яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйләр дә далага озатыр иде. Әмма Кызлар туе моның белән генә бетмәс, егетләр үзара бәйгеләр уздырырлар, кызлар исә үз тиңнәрен эзләрләр, бер-берсе белән танышырлар иде. Ахыр биюләр башланыр, капма-каршы басып такмак әйтүләр, шукшаяннар исә мәйдан уртасына чыгып, төрле көлке мәзәкләр сөйләрләр, җырчылар озын һәм кыска көйләргә җырларлар иде. Таңчулпан бер генә җыр бәйгесеннән дә калмады, һәрчак җырлап бүләкләр алды - алтын алкалар, көмеш беләзекләр, гәрәбә муенсалар, асыл ташлар белән бизәлгән ефәк путалар. Ә бер читтәрәк ир-ат, ишен тапмаган егетләр ташаяк асарлар һәм тәмле ризыклар пешерерләр, кымыз, ыслаган ит, балык белән сыйланырлар иде. Күркәм әнисе исә кыз-кыркыннарга Рим сәүдәгәрләреннән алган кәнфитләр өләшер, уч-уч егетләр ягына ташлар, ә кулына кәнфит төшергән егет, сөйгән кызы янына килеп, киләсе Кыз туенда куасы кызына шул кәнфитне бирер иде. Приск килгәнче булган Кыз туенда әнә шундый кәнфитне тотып, Таңчулпан янына Аспар килгән иде. Ул кулындагы кәнфитне хан кызына бирде. Кәнфитне Таңчулпан алды, алмый ярамый иде, әмма кай ягы беләндер егет аңа ошамады. "Ярар, кәнфитеңне алам, әмма син мине барыбер тота алмассың", - дип уйлады, һәм киләсе кыз туенда тоттырмады да. Әнә шул Аспар хәзер консул гына түгел, хәтта патрикий булып алган. Аспар гуннар ыстанында кунак йөзендәге кеше иде, ләкин гуннар гадәте буенча кунак егет тә Кыз туенда катнаша ала һәм теләгән кызны куа ала иде. Һәй тырышып куды да соң Аспар Таңчулпанны, тик җәйрандай йөгергән хан кызы кунак егеткә тоттырмады. Күрде ич Таңчулпан, кунак егет гарьләнде, шундук халык арасына кереп югалды. Ләкин нәкъ менә шул кеше белән Таңчулпан Константинопольдә күзгә-күз очрашырмын дип һич тә уйламаган иде. Ә аларның очрашулары болай булды. Ирен озатуга, Таңчулпан затлы киемнәрен киде дә калага чыкты, бәйрәм буласы Изгеләр урамына юнәлде. Урам тулы халык. Халыкны ыра-ера диярлек урам буйлап, ат менгән дүрт легионер килә. Затлы киенгәннәр, ат дирбияләре ялт-йолт итеп тора. Алар артыннан ук сиртмәле арбада император Маркиан килә. Таңчулпан аны ерактан ук таныды. Ә арба якыная төшкәч күрде: император кырында мәрхүм Феодосийның тутасы Гөлсәрия утыра икән. Император яланбаш, ә Гөлсәриянең башында алтын вә көмеш һәм затлы ташлар белән бизәлгән диодема-калфак. Арбага мичәүләп атлар җигелгән, нәкъ туннарча. Гаиләсе ишәйгәч, еракларга күчеп киткәндә гуннар берәүләр бериш ат җигеп, икенчеләре пар ат җигеп, киез белән капланган арбаларда юлга чыгалар. Маркианның атларын да гуннар карый булса кирәк, киемнәре туннарны хәтерләтә. Арбаның ике ягыннан да сакчылар бара, кулларында сөңгеләре. Ниһаять, арба Таңчулпан белән тигезләште. Халык этә-төртә аны алгы сафка ук чыгарды. Шунда күреп алды Таңчулпан: императрицаның кул бармакларында һәркайсында диярлек зөбәрҗәт ташлы балдаклар, муенында затлы ташлар тезгән хәситә. Император Маркиан бер кулын императрицаның иңбашына салган, икенче кулы белән аяк астындагы капчыктан тәңкәләр ала да халык өстенә сибә, ала да сибә. Сибә һәм һәр сипкән саен шаркылдап көлеп җибәрә. Ә кара халык, гүя кара сарык, сибелгән тәңкәләрне җыярга ташлана, шул тарафтан этеш-төртеш, сүгенү, акыру-бакыру сүзләре ишетелә. Император Маркиан бер уч тәңкәләр алды да Таңчулпан басып торган якка сипте. Бер көмеш дирһәм нәкъ Таңчулпанның учына килеп керде. Таңчулпан тәңкәне кысып тотты да, халыкны ыра-ера чыгар якка таба борылды. Әнә шунда берәү аңа үз исеме белән дәште. Бу шаккатмалы хәл иде. Таңчулпан хәтта үзалдына тетрәнеп китте. - Таңчулпан! Таңчулпан ялт итеп тавыш килгән якка карады. Карады да тәмам өнсез калгандай булды. Аңа дәшүче аны Кызлар туенда куган Аспар иде. Аспар ат менгән, өсте-башы ялт-йолт итеп тора. Аспарның уң ягында да, сул ягында да икешәр җәяүле легионер. Таңчулпан бәрелә-сугыла халык арасына кереп китте, этә-төртә ыра-ера йөри торгач, кемнеңдер әргә янына килеп чыкты, һәм дивар буйлап, ашыга-кабалана китеп барырга итте. Күрде ич ул, ишетте хәтта: Аспар легионерларына аны тотарга кушты. Әллә соң шулай тоелды гынамы? Юк, тоелмады, әйтте ул аларга, әйтте. Хәзер легионерлар аның артыннан киләләр булса кирәк. Ә үзе күңеленнән бертуктаусыз тәкърарлады: "Ул мине таныды, таныды, таныды!" Калганы барысы да аңлашыла иде. Аны тотарлар һәм сарай зинданына ташларлар. Маркиан исә аны шундук Атилла ханның шымчысы дип игълан итәр. Хәтта аңа император Феодосийның үлемен тагып куюлары бар. Чөнки Атилла хан кызы соңгы көндә аның яныңда була. Моны раслаучыны да табарлар - шәраб кертүче егет барысын да күрде ләбаса! Таңчулпанның куркуы аяк буыннарына кадәр төште, ул ашыкты, кабаланды, әмма халык аңа комачаулады, тиз бара алмалы. Әле берсенә килеп бәрелде, әле икенчесенә, гафу үтенде, кичерүләрен сорады. Уч төбендәге тәңкә кулын кыздыра башлады, әйтерсең лә утка салып кыздырганнар иде тәңкәне. Ниһаять, ул ачык капка күрде, шунда ташланды. Керде һәм капканы ялмакчы итте, яба алмады, капка артына качты. Ул арада берәү килеп капканы япты. Капканы ябучы яшь егет иде, капка артында торучы Таңчулпанны күрде дә үзалдына елмаеп куйды. - Әһә, бер сарытүш кергән икән безгә. Сез кем? Кемнән качасыз?.. Таңчулпан бармагын иреннәрен куйды. - Тс-сс! Зинһар кычкырма. Мин синең хуҗа хатын янына килдем. - Нинди хуҗа хатын, ул өйдә юк. - Кайтыр, мин аны көтәрмен. - Алай булса бакчага узыгыз, анда аны сезнең кебек ике хатын көтә инде, - диде капка саклаучы егет һәм капканы ябып, эшергечне этәреп куйды. Ул арада капканы дөмбәсли башладылар. - Зинһар ачмагыз, алар мине куа киләләр иде. - Барыгыз, тизрәк бакчага качыгыз. Әнә шул кече капка аша, - диде егет. Һәм үзе капканы ача башлады: - Сабыр итегез, зинһар, сабыр итә күрегез. Хәзер ачам, хәзер! Таңчулпан капкага чумды, кергәч, капканы ябуга, хәтта эшергечне этәреп куйды. Ул чарасыз иде, йөрәге дөп-дөп тибә, куллары калтырана. Бакча яклап ягымлы гына хатынкыз тавышы килде. - Бире кил, бире кил, балакай. Таңчулпан тавыш килгән якка карады, ике хатын зур булмаган өстәл янында кара-каршы утыралар, әллә шәраб, әллә сок энәләр. Өстәл тулы табак-табак алма, йөзем кебек җимешләр. Таңчулпан кыяр-кыймас кына аларга таба китте. Килде, исәнләште, аңа урын күрсәттеләр, утырды һәм, үрелеп, йөзем алып капты. - Матур монда, хозурлык, таң калмалы. - Йә-йә, кем булабыз инде, чибәр кыз? - диделәр беравыздан диярлек хатыннар. Шул вакыт алар янына саклаучы егет килде. - Ходага шөкер, киттеләр, - диде ул Таңчулпанга карап. - Кемнәр иде алар? Шундаен дорфа кыландылар. Ачыгыз, моны сезгә патриций Аспар легионерлары боера дип әтәчләнделәр. - Ә син ачмадыңмы? - дип сорады өстәлдә йөзекле бармакларын биетә-биетә хатыннарның берсе. - Ачмадым, матрона, ачмадым, гүзәл апай! - Егет икәнсең, шуның өчен бер дирһәм сиңа. Мә, ал. Алал, хатынына калфак алырсың. - Мин өйләнмәгән әле, апай! - Өйләнмәсәң, сөйгәнеңә. Өйләнмәгән икәнсең, өйләнерсең, өйләнмәгән егет гүя йөгәнсез ат ул. Теләсә кем болынына кереп йөри. - Авыз итәсе килә, - дип көлде икенче матрона һәм егетнең беләгенә кагылып алды. - Минем кеше болынына кергәнем юк, матрона. - Бик әйбәт. Бит ат ашамый тормый. Димәк, йә күршеңнең болыны киң, йә үзең хезмәт иткән матронаңның. - Кичерә күрегез, матрона, мин китим инде. - Бар, бар, капкаң сакла, - диде икенче матрона. - Септалия аны бер тапкыр куган иде инде, тагын алды. Кызгандым дигән була. - Ни өчен куган иде? - Урлашкан өчен. Беркөнне минем кесәдән өч дирһәмем чәлгән. Шуннан мин Септалиягә әйттем. Моңа шигем төште дидем. Беләсең нәрсә диде Септалия: ул дирһәмнәрне мин сиңа үзем бирермен, дәшә күрмә, ул егет патрикий Аспар кешесе диде. Ә Асларны миң беләм, язмыш күрештергән иде. - Аспар белән дә булганың бармыни? - Эче пошканда дәшкәли шунда. Тик аның кайгысы миндә түгел, ахирәткәем, ул Приск хатыны белән саташа. Ә Прискның хатыны кем икәнен беләсең, Атилла ханның кызы. Таңчулпан утырган җирендә борсаланып алды, Аспар исемен ишетүгә, колакларына шаулап кан йөгерде - кып-кызыл булды. Ярый әле хатыннар аның белән кызыксынмадылар, үзара сөйләшүләрен белделәр. - Мөмкин булса мин китәр идем, апайлар. Кабул итүегез өчен рәхмәт сезгә, - диде дә Таңчулпан кузгала ук башлады. - Хуҗа хатынны көтмисеңмени? - диде матронаның берсе. - Иртәгә керермен. Мин ерак тормыйм, - дип алдады Таңчулпан. - Коткарганыгыз өчен рәхмәт. - Кемнән? - Патрикий Аспар кулыннан, - диде Таңчулпан. - Ә сез аны каян беләсез, чибәр кыз? - Сарай галиме Приск хатыны мин ул, апайлар. - Йа Хода, йа Хода! - дип апайларның икесе дә аягүрә бастылар һәм китеп барган Таңчулпан артыннан авызларын ачып карап калдылар. - Куй әле шул варвар кызын. Сириядән биючеләр килгән ди, барабызмы? - Күр әле моны, галим Приск хатыны диде түгелме?! Хәйран, билләһи хәйран бу, - дия-дия капкага таба кузгалды матроналарның берсе, ләкин аның җиңеннән икенчесе эләктереп: - Йөрмә, Аспар аны тикмәгә генә кумагандыр. Беләсең килсә, соңгы мәлдә бу хатын император Феодосий белән булган, диделәр. - Димәк! - дип туктап калды Таңчулпан артыннан кузгалган матрона. Ләкин бу вакытта Таңчулпан кече капкадан чыгып, зур капкага юнәлгән иде инде. Ул атылып диярлек урамга чыкты. Урам халыктан бушап калган. Таңчулпан өенә ашыкты. Ул юлны яхшы белә иде, йөгерә-атлый кайтты. Ниһаять, ул ачкыч белән урам капканы ачты, эчкәре үтте һәм капканы япты да, капкага аркасы белән терәлеп, күк гөмбәзенә карады һәм гүя Тәңресен күргәндәй: - Рәхмәт сиңа, Тәңрем, мең-мең рәхмәт. Дошман кулыннан коткарганың өчен рәхмәт, - диде дә өйгә таба кузгалды. Менә ул, ниһаять, үз йортында. Өй түбәсендә империя тангасы - каракош. Ул әле берьякка, әле икенче якка таба борыла - җил юнәлешен күрсәтә. Таңчулпан өйгә керде, өс киемнәрен дә салмыйча йомшак тире җәйгән сәкегә сузылып ятты. Йа Тәңрем, йа Хода, нигә кирәк булды сиңа анда барырга, нигә бардың, ни югалттың Изгеләр урамында?! Ни җитми сиңа тагың, җүләрбаш! Яныңда яраткан ирең, бакчаң, өйкаралтың. Чү-чү, Таңчулпан, тынычлан. Сиңа берәү дә янамый, берәү дә сине эзәрлекләми, Асларның сине күрәсе килгәндер, бары тик. Каравыш хатын керде. - Бер-бер нәрсә кирәкме әллә, матронам? - Су керт, салкын чишмә суы, - диде аңа Таңчулпан күтәрелә башлап. Ахыр торды, аяк киемнәрен салып, чүәкләрен киде, өстәл янына күчте. Ул арада каравыш хатын өстәлгә тирләп торган бер кувшин салкын чишмә суы китереп куйды. Таңчулпан суны көмеш бокалга койды һәм бөтен җаны-тәненә рәхәт коелуын тоеп, су эчте. Һәм ни өчендер аудан кайткач, шулай салкын чишмә суын соратып алган һәм тәмләп эчкән әтисен күз алдына китерде. Әтисе салкын чишмә суын эчкәндә Таңчулпан ни өчендер аңа көнләшеп карап торыр иде. Су шул хәтле тәмле була микәнни! Хәзер инанды - була икән. "Империя тәхетенә Маркиан утыргач, ил-дәүләт белән ике күзе ике төсле булган император үзе түгел, императрица Гөлсәрия идарә итә", - диде аңа беркөнне ир-канаты Приск. Үтә диндар кеше буларак, тәхеткә килү белән христиан динеңә битараф булган галимнәрне эзәрлекләргә керешә. Бу исемлеккә аның ир-канаты Прискны да керткәннәр булса кирәктер. Чөнки император Маркиан ил башына килүгә. Феодосий чорында качып-посып йөргән хәрам атакай Хрисафәй дулкын сыртына менгәндәй кинәт кенә епископ дәрәҗәсенә иреште. Нәкъ шул хәрам атакай Хрисафәй император Маркианга галим Приск белән аның хатыны Иринаны еретиклыкта гаепләп кергән, дигән хәбәр дә иреште Таңчулпанга. Имеш, икесенең берсе чиркәүгә йөрми, ихлас дин хакында бәхәсләр оештыралар. Имеш, бу ике кеше тора-бара император Маркианның гына түгел, илнең дә дәрәҗәсен төшерәчәк. Хак, Приск Таңчулпанга тынычланырга кушты һәм әйтте; император Маркиан хәрам атакай Хрисафәйгә өзеп кенә җавап бирмәгән һәм, хак булса, башта бу мәсьәләдә императрица Гөлсәрия белән киңәшергә кушкан. Хәрам атакай императрица Гөлсәрия белән сөйләшкән, әмма императрица аның бу фикерен хупламаган, әмма епископ бик ялвара торгач, еретикларны Соборда тикшерергә кирәк, дигән фикер әйткән, имеш. Чынмы, ялганмы, Приск үзе дә тәгаен генә белми иде. Шуңа карамастан, шушындый имеш-мимешләрдән соң Таңчулпанның күңеленә шом инде. Барысы да чынга әверелсә?.. Ни кылырга тиеш булачак ул?.. Кичә кайткач, Приск бик озак уйланып утырды һәм хатыны аңардан җавап көтүен сизеп болай диде: - Без анда барырбыз, Чулпаным, барырбыз. Аларның безне гаепләргә хаклары юк. Дингә табыну һәр кешенең үз эше. Тели - чукына, тели - ирекле кала. - Димәк, чынлап та еретик галимнәрне соборда тикшерергә булганнар һәм бер җайдан Атилла хан кызы мине дә? - дип сорады Таңчулпан ир-канаты Присктан. - Империя башында Феодосий утырганда мондый башбаштаклыкларга бармаган иде императрица, хәзер исә узынганнан-узына бара. Дин бит ул, Чулпаным, халыкны йөгәндә тотуның бер чарасы гына. Борчылма, үтәр бу хәлләр, менә күрерсең, үтәр. - Гөлсәриянең куллары чишелде, дисең инде, Приск. Ә бит бу яман нәрсә. Атам әйтә торган иде, хатын-кыз сәясәттә ике чиккә ташланучан: йә ул бик гадел, йә бик явыз. Димәк, Гөлсәрия явызлыкны сайлаган булып чыга... XVI Сугыш һәм бертуктаусыз яу йөрү Атилла ханнан бик күп чыгым таләп итте. Ә күп санлы гаскәр тоту өчен акча кирәк иде, алтын солидлар, көмеш дирһәмнәр. Төп яуга хәзерләнгәндә Ул бу хакта һәрчак уйланды. Аның казнасында андый зур акча юк иде. Әмма ул солыхта каралган Византия ясагына өмет тота иде. Ясак түләүдән баш тарткан Винитар король үз җәзасын алды, чиратта Феодосий иде. Һәрхәлдә, иртән сараена килеп, тәхеткә утырганда Атилла хан шул турыда уйлады. Кичекмәстән Византиягә илчеләр җибәрергә, кисәтсеннәр император Феодосийны, искәрсеннәр, киресе булганда аңа яман булачак. Аннары күршеләр белән дә сөйләшеп куярга кирәк иде. Дуамал Гейзерих король белән килеште - солых төзеде, ә менә Теодорих король дәшми. Ялгыша, саташа готлар короле Теодорих, саташа. Икәүләп римлыларга каршы чыкканда империя алар көченә каршы тора алмаячак иде. Һәм шунда империягә нокта да куелачак иде. Хәзер исә барысы да үзгәрде. Римда Аэцәй үзенә гаскәр туплап ята, Теодорих король исә аның белән солых төзегән һәм хәтта Атилла ханга каршы чыгарга вәгъдә иткән. Атиллага барысы да билгеле, шымчылары җиткереп торалар. Римга Иллак угланны юллап алып кайтырга киткән Антоний белән бабасы Вигиләй угланны һәм аның елгыр егетләрен исән-сау алып кайттылар. Углан коры кул белән кайткан. Иллә Атилла хан Иллак угланны ачуланмады. Димәк, весталка кыз аңа язмаган булып чыга. Хәзер инде бөтенләй башка турында уйларга кирәк - яуга хәзерләнергә һәм озакка сузмыйча. Тик ханны бер кеше борчый иде - интриган Аэцәй. Ауропада аның өчен бердәнбер көчле дошман. Аэцәй гуннар көчен белә, белә генә түгел, орышларда гуннар тактикасын да куллана. Бу инде бер дә шәп түгел иде. Иң гаҗәбе, Хилхәл атакай, кияве буларакмы, Аэцәйне акламаса да яклый иде. Аэцәй турында сүз чыккач; "Атилла хан, ул гаепле түгел, аны шулай язмыш куа", - диде. Атилла хан Хилхәл атакай белән бәхәскә керергә теләмәде. Чөнки: "Синең кызың Византиядә кияүдә", - дип әйтүе бар иде. Ә Византия императоры һаман тиешле ясакны җибәрми. Ләкин бит кызлар кызлар белән, кияүләр кияүләр белән - көнбатышка яу йөрү барыбер булыр. Шуларның барысын да исәпкә алып, Атилла хан табын җыярга булды. Бу яуга аксакаллар белән һәм төмәнбашлары, кул астындагы корольләре белән сөйләшмичә, киңәшмичә кузгаласы килми иде аның. Табын кай якка хәл итә - шул булыр. Кайсы империягә башлап яу йөрергә - төньяккамы, көньяккамы - табын хәл итәр. Атилла хан өчен вак мәсьәлә түгел иде бу. Ул белә, сизә, тоя иде - бу орыш, соңгы орыш булыр. Төмәнбашларыннан хан канәгать иде. Һәркөнне бәйгеләр уздыралар, җитди орышка хәзерләнәләр. Бәйгеләргә барча гуннар да - биш угор, алты угор, ун угор, сары угор, сабир, болгар кавемнәре белән бергә ант-венедлар да, франклар да, аскы готлар да, Сангибаннан качып килгән аланнар да катнашалар иде. Тимерчеләр бар сугышчыларны да коралландырдылар, Ольвия каласыннан Тугран да олау-олау корал җибәреп тора иде. Кайбер бәйгеләрдә Атилла хан үзе дә катнашты. Дулкындулкын булып һөҗүм итү, дошманга ук яудыру, якынрак үтеп аркан ташлау, сөңге ыргыту, арбага куелган тезмә укларны дошман өстенә яудыру туннарның иң яраткан орыш ысуллары иде. Бәйгеләрдә гадәттәгечә угланнар да катнаштылар. Угланнар арасында уктан иң төз алучы Диңгизид барысын да шаккатырды - кайбер чакларда куелган карачкыларның күзләренә тигезә иде. Кайта-кайтуга бәйгеләрдә катнаша башлаган Иллак угланның кәефе юк иде, тәмам балтасы суга төшкән кебек Йөри егет. Әмма Атилла хан моңа игътибар итмәде. Чөнки бу хәлдә угланның гаебе юк иде, атаның үзендә иде гаеп. Моны Атилла хан үзе генә белә иде, чөнки весталка кыз Һөнәрия хатны һәм туй балдагын Атилла ханга җибәргән иде, Иллак угланга түгел. Ләкин весталка кыз Иллак угланны да бик теләп кабул итә һәм хәтта никах укытып, кияүгә дә чыга. Ләкин весталка весталка булып кала - императорга, сарай каһиннарына буйсынырга мәҗбүр була. ...Табынга җыелгач, Атилла хан аксакалларның, һәм төмәнбашлар, һәм корольләрнең күзләренә карап чыкты. Бу аның гадәте иде. Имеш, барысы да үзләре теләп килделәрме?.. - Мин сезгә, орышташларым, озын-озак сөйләп тормыйм. Без соңгы тапкыр империягә каршы чыгабыз. Без бу юлы коллар оясы Римны җимерергә дип кузгалачакбыз. Мин ышанам, без римлыларны җиңгәннән соң Ауропада коллык беркайчан да аякланып китә алмаячак. Сез шуңа ышанасызмы?!.. - Ышанабыз, хан, ышанабыз, - диештеләр табынга җыелганнар. - Ышансагыз, гаскәриләрем, без ике көннән көнбатышка таба кузгалабыз. Мин әйттем... * * * Гуннар ике ай дигәндә нык ныгытылган Мец каласын алалар, ә беришләре Орлеан каласын камыйлар. Икенче көнне кала капкаларын тараннар белән дөмбәсләргә керешәләр. Кала халкы куркуга кала, руханилар диварларга менеп, кулларын күккә күтәреп, Аллаһыдан ярдәм сорыйлар. Тараннар үз эшләрен итәләр - капкалар чәрдәкләнә, диварлар селкенә. Кала рухание Аммиан (Атилла хан аның исемен Хилхәл атакай аша белде) дивар өстенә менеп, Ходадан каланы туннарга бирмәскә үтенә, ахыр диварга зур тәре менгереп куялар. Атилла кул астындагы франклар руханины уктан алырга итәләр, әмма моны кылырга яубаш бирми. Менә шунда Атилла ханга багучылары ирештерделәр - Орлеанга таба 200 мең гаскәрие белән Аэцәй килә. Бу хәбәр ирешүгә, Атилла хан гаскәрен, каланы камауны туктатып, орышырга уңайлы урынга - Каталун кырына таба чигенә. Чөнки Орлеан тирәсе чокырлы-чакырлы, туннар өчен уңайсыз була. Олауны, тараннарны һәм гаскәриләрне Каталун кырына күчергәнче атнадан артык вакыт үтә. Әмма атна дигәндә гуннар Каталун кырында туктап, дошманны көтеп тора башлыйлар. Чатыр корып, чатыр эчендә утырган Атилла ханга багучылары дошманның кай тирәләрдә булуы хакында хәбәр итә тордылар. Аэцәй Каталун кырына ашыга икән, хәтта төнлә дә хәрәкәт иткән, дип хәбәр ирештерә бардылар багучылары. - Теодорих король, Теодорих король кай тирәләрдә югала? - дип сорады Атилла чираттагы багучысыннан. - Теодорих король, яубаш, бер көнлек юл ара кала килә, - диде багучы. - Димәк, икесе дә ашыгалар, - диде Атилла күн мендәргә кырын төшеп, бермәл уйланып торды. Аннары Хилхәл атакайга: - Актар меңбашны чакырыгыз. Иллак угланны. Теодорих корольгә каршы үзем чыгармын... Актар төмәнбаш Аэцәйгә каршы чыгар... Ул арада Актар төмәнбаш керде, ана ияреп Иллак углан. Утырыштылар. Атилла хан тамак кырды. Бу аның өчен гадәти булмаган сөйләшү иде. Табын җыймады, ә Актар меңбаш белән Иллак угылын гына дәштерде. - Актар абам, гаскәриләрне кай тарафларга куйыйк? Әйтик, төп көчне кемгә юнәлтик? - Аэцәйгә, хан, Аэцәйгә. Римлыларның атлы гвардиясе Аэцәй кулында. Миңа калса, уң канатка Аэцәй басар, легионерлары һәм гвердеецлары белән. Орыш яман булыр, Атилла хан, бик яман, - диде Актар төмәнбаш. Атилла хан аңардан: "Ни өчен?" - дип сорамады, ул үзе дә белә иде орышның яман буласын. Ләкин ни генә булмасын, алар җиңәргә тиешләр. Атилла хан Хилхәл атакайга карады. - Юраучылар мондалармы? - Алар күптән сине көтәләр, - диде Хилхәл атакай. - Без китикме, Атилла хан? - диде төмәнбаш Актар. - Әйе, тик, Аэцәйгә каршы мин үзем чыгармын. Син Иллак углан белән Теодорих корольне каршы алырсың. - Мин риза, - диде Актар төмәнбаш һәм чыгарга юнәлде. - Янбаш Актар, юраучылар янына бергә барырбыз. - Мин аларга ышанмыйм, Атилла хан. - Мин дә ышанып җитмим, яубаш Актар. Ләкин карыйк, ни юрарлар микән. - Карыйк соң, - диде җилкәсен сикертеп Актар төмәнбаш. Юраучылар янына барганда Атилла хан яубаш Актар белән янәшә атлап китте. - --- яубаш, миңа яуга чыгар алдыннан гына хәбәр ирештерделәр. Император Феодосий үлгән икән. Тәхетне аның Гөлсәрия апасына өйләнгән Маркиан биләгән. Иң гаҗәбе шул, тәхеткә утырган көндә үк әйткән - туннарга бер солид та ясак салмаска. - Син ни әйттең соң? - Маркианга мин өлгерермен, башта Валентиан башына җитим дидем. - Исән-имин Аэцәйне җиңеп кайткач, Тәңре боерган булса, Маркианга да җитәрбез, Атилла хан. Юраучылар янына җиттеләр. Юраучылар сарыкны суйганнар һәм хайванның әгъзаларына карап, юрап яталар иде инде. Атилла хан килеп туктауга, баш юраучы әйтте: - Орыш яман булыр, яубашларның берсе орыш кырында ятып калыр. Орышта җиңүче дә, җиңелүче дә булмас... - Шул гынамы? - дип мөрәҗәгать итте Атилла хан баш юраучыга. - Шул гына, хан. Атилла хан суелган хайванның чирәмгә тезеп салган әгъзаларын күздән кичерде һәм борылды да китеп барды. Хилхәл атакай аңа иярде. Барыр җайда ул аңа: - Минем сиңа сүзем бар, Атилла, - диде. - Әйдә чатырга, - диде аңа борылмый гына, Актар белән Иллак улына калырга кушты. Чатырга кергәч, ошбу ике кеше, Ауропа кадәр Ауропага килеп җиткән һәм мәңгелек Римны тетрәткән кешеләр - акыл ияләре бертын дәшми утырдылар. Хилхәл атакайга аның әйтер сүзе юк иде, шуның өчен ул аңардан - олы кешедән сүз башлауны көтте. - Атилла олан, - диде, ниһаять, Хилхәл атакай. - Мин синең белән иңгә-иң килеп Ауропаның үзәгенә килеп җиттем. Яшермим, уйларыбыз да, серләребез дә, максатларыбыз да бер булды. Шуның өчен, Тәңребез куәте белән җиңү артыннан җиңүләргә ирештек. Ләкин без моңа кадәр хәйләсез сугышкан идек, күзгә-күз килеп, без көчле идек, орышларда остарак идек, һәрчак өстен чыктык. Империя безне күп тапкырлар алдады, бер-беребезгә өстерде. Хәзер без дә шул юлга басарга тиешбез. Син, Атилла олан, гафу ит, мин илчеләрем Аэцәй кияүгә җибәрергә булдым. Безнең кан дошманыбыз Аэцәй түгел, безнең кан дошманыбыз готлар. Сәер иде акыллы карттан бу сүзләрне ишетү, ләкин аңламады, нинди хәйлә турында сүз алып бара атакай. Аннары дошман булмыйча, Аэцәй кем соң ул?.. Ахыр килеп, бик ихтимал, бүген-иртәгә туннарның Паннониядә яшәүяшәмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк ләбаса! - Йә-йә, атакай, мин сине дикъкать белән тыңлыйм. - Без төп көчне Аэцәйгә түгел, Теодорих корольгә юнәлтергә тиешбез. Ауропада хәзер төп ике көч калды, Атилла олан - без, гуннар һәм готлар. Кем җиңә, шул Ауропага ия булып калачак. Ничекләр булса да кияү готлардан котылсын иде. Син дә фатыйхаң бирсәң, ул котылырга җаен табар иде дим... Атилла бик озак уйланып утырды. Аэцәй аларны ничәмә тапкырлар алдады инде, әмма шома егет императорларга да, Атилла ханга да ярый алды. Әллә соң тагын бер сынаргамы?.. - Ярый, атакай, җибәр кешеләрең Аэцәйгә, - диде Атилла хан һәм сүзе бетүен аңлатып, торып басты. - Җибәр, тагын бер сынап карыйк. ...Иртәнге якта, гуннар чыккан кояшны каршы алуга күрделәр - калкулыкны готлар биләгәннәр иде инде. Чак кына сул яктарак Рим легионерларының сөңге очлары елтырый. Моны күрүгә, Атилла ханның йөрәге жуу итеп китте. Дошман орыш өчен уңайлы төбәкне биләгән иде. Шуңа карамастан гаскәрбашлары алдында Атилла хан сер бирергә теләмәде. - Без башта калкулыктан готларны - Теодорих корольне бәреп төшерербез, - диде. Һәм атын сорап алды, ат менде, һәм гаскәриләр буйлап китте. Аңа һәр төмән урра кычкырды, сөңгеләрен селкеп каршы алдылар, озата калдылар. Ат өстендә гаскәриләрне йөреп, һөҗүмгә чакырып чыккач, Атилла хан алдан әзерләнеп куелган калкулыкка күтәрелде һәм тагын дошман ягына күз салды. Ул күрде, Теодорих король белән Аэцәй алан Сангибанны гаскәре белән уртага куйганнар. Шик юк, качмасын дип. Чөнки Хилхәл атакайның багучылары Сангибан ягында булып кайтканнар, бәк аларны чатырында кабул иткән, һәм Сангибан бәк Атилла кешеләрен чатырыңда күреп, курка калган, хәтта: "Җай чыгу белән мин сезнең якка чыгачакмын". - дип ышандырган. Ләкин Сангибанга ышану кыен иде, шул ук вакытта Аэцәйгә дә. Шуның өчен Атилла хан үз көченә таянырга булды. Сангибан янында Теодорих корольнең улы Торисмунд. Торисмунд кырыенда Аэцәй. "Димәк, - дип уйлады яңадан орыш кырына күз ташлап Атилла. - Аэцәй консул буларак Торисмундны әманәт урынына үз кырына алган. Теодорих орыштан баш тарта икән, Торисмунд шундук юк ителәчәк". Ләкин бу хәл генә юата алмады Атилла ханны. Аланнар да, франклар да нигездә җәяүле сугышчылар иде. Атилла хан кырына Актар төмәнбашны чакыртып алды һәм аңа Теодорих корольгә каршы һөҗүм итәргә боерды. Ә аланнарга каршы Ватар төмәнбашны билгеләде. Аэцәйгә каршы, әйткәнеңчә, үзе чыгарга булды. "Аэцәй, Аэцәй, - дип уйлады хан. - Ә бит без икебез дә диярлек Актар төмәнбашта орышларга өйрәндек. Ни өчен килдең син бирегә? Кемгә ялландың? Син моның белән зур хата кылдың, консул Аэцәй, зур хата кылдың. Бу орыш синең империягә яллануың аркасында гына килеп чыкты. Синнән котылгач, мин туп-туры Римга юнәләчәкмен, үзем ятып калсам, угланнарымның берсе Римга юнәлер...". Рим империясе тарафларының гаскәр төзелешен күреп, Атилла хан кинәнә алмады. Гуннарның сугыш тактикасын әйбәт белгән Аэцәй һөҗүмгә үзенчәрәк хәзерләнгән иде. Атилла исә өске готларга каршы аскы готларны куйды. Кайсы җиңә - шул кавем өстен чыгар. Үзе исә төмәне белән уртага басты. Аланнар һәм франклар - җәяүле сугышчылар. Аларны баштан ук тулганага алырга кирәк булыр. Әмма Аэцәй Атилла ханның дошманы булса да, туннарның төп дошманы монда юк иде. Шуның өчен яуга чыгар алдыннан Атилла хан император Валентианга илчеләрен җибәрде - хат юллады. Хатта мондый юллар бар иде: "Мин сиңа таба кузгалам, сараеңнан кит, тәхетең бушат!" Ничек кабул иткәндер империя илбашы Атилла хан хатын, ул белмәде. Әмма кылынасы кылынган иде инде. Орышка кузгалыр алдыннан ул бернәрсәне яхшы белә иде. Рим халкы, Рим империясенә буйсынган кавемнәр императорларын югалтудан куркалар. Аны ничекләр генә булса да сакларга тырышалар. Чөнки шушы дәүләт тәртибенә күнеккәннәр, башканы хәтта күз алдына китерергә дә куркалар. Шуның өчен ил-дәүләтләрен саклау өчен легионерлыкка язылалар, сугышларда катнашалар, сугыш кырында ятып калалар. Атилла хан исәбе буенча, тик бернәрсәне аңламый якты дөньядан китәләр - империя корбаннары булуларын. Исән калганнары исә императордан шәфкать түгел, ярдәм көтәләр. Әмма гасырлар буена аксөяк рәвешендә көн күргән һәм башкача яшәүне күз алдына да китермәгән сенат әгъзалары, сарай "сорыкортлары" сугыш кырларында ятып калганнарны бик сирәк искә алалар, исәннәрнең кадерен белмәгән кебек, үлгәннәрнең дә каберен белмиләр. Хәер, Атилла ханга да бу хакта уйлавы авыр иде. Аның куенында үскән һәм гуннар арасында сугыш ысулларына өйрәнгән Аэцәйнең императорга барып баш июен аңламады. Бу инде хыянәт иде, зур хыянәт! Атилла хан кинәт кенә үзеннән арырак торган, кола атка атланган Хилхәл атакайга күз төшереп алды. Хилхәл атакай янында гадәттәгечә Римнан килгән каһиннар урала иде. Атилла хан аларга орыш кырыннан ераккарак китегез дип ишарә ясады, каһиннар шуны гына көткән кебек олаучыларга таба кузгалдылар. Кояш инде шактый күтәрелде, ни бу яктан, ни теге яктан һөҗүм башлаучы юк. Гуннар тарафындагы бар гаскәриләр дә Атилла яубаштан боерык көтәләр. Ни сәбәпледер Аэцәй дә үз легионерларын һөҗүмгә кузгатмый тора. Чөнки Аэцәй җәяүле легионерлар өчен калку урынны сайлаган иде һәм гүя гуннарны шунда дәшә иде. Шуңа күрә Атилла ханга яраннарына һөҗүмгә боерык бирү авыр иде. Шул ук вакытта ул белә иде, ул яу килде, ул бирегә дәшкәндәй чакырды дошманны, димәк, орышны да ул башларга тиеш иде. Яубашнын икеләнә калуын сугышчылары да аңладылар бугай, сабырсызлана башладылар. Атилла хан тәвәккәлләде, Актар төмәнбашка: - Урра! Алга! - дип кычкырды. Күп орышларда катнашкан, нигездә төркиләрдән торган Актар төмәне тоташ бер ташкын булып, Теодорих корольгә таба кузгалгандай итсә дә, кисәк борылды да Аэцәй легионерларына ташланды. Атилла хан бик әйбәт күрде - һөҗүм барып чыкмады, атларга тауга кош кебек очу мөмкин булмады. Кисәк урра тавышы тынып калды, гуннар тау итәгендә йөзләрчә мәет калдырып, кире чигенделәр. Төмәнбаш Актар, гаепле кеше сыман, яубаш Атилла янына чаптырып килде һәм бары тик бер сүз әйтте: - Ялгыштык! Атилла хан җавап бирмәде, төмәнбашка камчысы белән икенче юнәлешне күрсәтте һәм үз урынына басарга кушты. Яубаш янә бер тапкыр сугыш кырын күздән кичерде. Мәетләрен сөйрәп, туннарга таба кешни-кешни килгән атларга карап торды. Кояш нык кына күтәрелгән иде инде, ә римлылар калкулыкны ташлап китәргә куркып, һаман һөҗүмгә күчмиләр. Теодорих король исә атлы гаскәрен һаман тау итәгендә тота, ул да һөҗүмгә күчәргә кыймый тора иде. Аэцәй белән Теодорих сугышчылары арасында калган Сангибан бәк аланнары, гомумән, ни сәбәпледер чигенә башладылар. Ләкин аланнарны ике яклап боҗрага алдылар, чигенергә бирмәделәр. Менә шунда Атилла хан кылычын кынасыннан суырып чыгарды һәм Төмәннәре буйлап китте. - Саклану - куркаклык билгесе ул! Батыр сугышчы ике тапкыр кизәнми! Рухыгыз һәм куәтегез Тәңре кодрәте белән кушылсын! Беренче булып Атилла үзе кузгала. Тәңре кылычын югары күтәргән килеш дошманга каршы беренче булып һөҗүмгә ташланган яубашка читтән тыныч карап торган батырның җанын Тәңре җәһәннәмгә олактырсын! Минем арттан! Алга! Ур-ра!.. Каталун кыры гүя асты-өскә килде, ук очларында, сөңге башларында, кылыч йөзләрендә көн уртасына якынлашып килгән кояш нурлары ялтырады. Моңа кадәр дөньяда булмаган канлы орыш башланды. Күп тә үтми тау итәгеннән агып чыккан чишмә суы тоташ кан булып ага башлады. Орыш-кырыштан сусаган батырлар, тәмам җаннары көйгән сугышчылар берсе артыннан берсе килеп, чишмәгә ятып, канлы суны эчәләр, шул эчүдән тагын да каннары кызып, орышырга керешәләр иде. Кан кою, орыш-кырыш арасында туннарның: "Тәңре безнең белән, ур-ра! Кыр, тапа, тапта!" - тавышлары ишетелеп китә. Шуңа карамастан, орыш аһ-ухка күчте, гуннар Теодорих корольнең готларын кысрыклый башладылар. Каталун тау итәге мәет белән түшәлде. Кояш баеды, эңгер инде, инде караңгы төшә башлады, ә орышкырыш туктамады. Үзәк өзгеч акырулар, бакырулар, әрнүле авазлар, җан ачуы белән берсе ташлануы - караңгы төшкәч тә дәвам итте. Аэцәй күптән инде калкулыкны ташлап киткән, чигенә-чигенә тау итәгендә орыша иде. Шулчак Атилла хан Актар төмәнбаш янына чаптырып килде һәм: - Мин ыстанга кайтам, ә син Аэцәйне бүлеп ал! - дип кычкырды. Актар төмәнбаш иң елгыр егетләре белән чигенә башлаган Аэцәйгә таба ташланды. Ай калыкмаган, әмма көн яктылыгы бөтенләй сүрелмәгән иде әле. Актар төмәнбаш гүя атта оча иде. Яубанның атта йөрүенә үз гомеренә сокланды Атилла. Иярдә барса да, ат сыртына менеп басып, сөңге ташласа да, ат корсагы астына төшеп посса да ул һәр җайдан дошманга ук яудырды, сөңге атты, ахыр чиктә бер коралы да калмаса, дошманны арканга алды, дошманының котын алып, сөйрәтеп алып китте. Актарның үз өстенә таба килүен күреп вә абайлап алган Аэцәй инеш буйлап әрәмәлеккә таба чигенә башлады. Шунда Атилла орыш кырыннан китте, аның янында йөзләрчә батырларыннан унлап кынасы калган иде, ул моны шактый караңгы булса да күрде. Батырлары түгел, ул ятып калырга тиеш бу кырда, каһин ялгышты, ул исән калды. Ләкин бит әле орыш туктамаган. Аңа шулчак җиткерделәр, Аэцәй урманга кереп качкан, әмма аның кырындагы Теодорих корольнең улы Теодомир Аэцәйгә ярдәмгә килә, алар Актар төмәнбаш батырларына каршы чыга. Каты вә канлы орыш булып ала. Атилла хан, нидер сизенеп, Актар төмәнбаш артыңнан берничә батырын җибәрде - Аэцәйне эзәрлекләмәсен, ыстанга кайтсын. Ниндидер афәт сизеп, ыстан туктаган сугышчылары арбаларның тәртәләрен күтәртеп бәйләп, олауларны уратып алганнар һәм орышырга әзерләнгәннәр иде. Атилла хан калкулыкка менәсе иткән иде, Актар төмәнбашның сугышчылары кайтуын күреп, туктап калды, атыннан төште. Батырларны берәм-берәм боҗрага уздырдылар. Атилла сөрән салучыларына сугышны туктатырга әмер бирде. Шундук сөрәнчеләр сөрән сала башладылар, калканнар кагарга керештеләр. Тылда калган каһиннар белән Хилхәл атакай сугышның зәһәрләнеп китүен күреп, үзләренә кальга ясаганнар, хәтта кайбер дирбияләрне утка ташларга һәм качарга җыенганнар икән инде, Атилла ханның исән-имин кайтуын күреп, факеллар кабыздылар, утлар белән болгыйболгый исән калган туннарны үз яннарына чакырдылар. Ул арада исән калган төмәнбашлар, меңбашлар җыела, кайта башладылар. Атилла хан утлар яктысында Актар төмәнбашны көтте, гасабиланды, ни кылырга белмәде. Сугышчылар кайта тордылар, ә Атилла яубаш озын буйлы Актарны көтте. Үзе озын буйлы булгангамы, Актар төмәнбаш үз кырына яугирләрнең озын буйлыларын сайлар иде. Әнә шундыйларның берсе ыстанда пәйда булуга, Атилла аңа каршы китте. - Төмәнбашың кая, Батырҗан?! - дип сорады. Хәер, нигә сорап торырга, болай да барысы да аңлашыла иде, яугир артыннан ук янә бер ат боҗрага керде, кола атка аркылы салган Актар мәетен күрүгә, Атилла хан аның янына килде һәм ияргә аркылы салган батыр төмәнбашны кочагына алып, тынып калды. - Кичер, кичер, кичер, Батырҗан... Ул арада ак киез китерделәр, Атилла хан мәетне сак кына ак киезгә сузып салды һәм кырына тезләнде дә үзен уратып алганнарга: - Иртәгә кояш чыкканчы буралап кабер казыгыз, барысы да әзер булсын, - диде. * * * Чоры-дәверенә күрә Ауропада тиңе булмаган бу сугыш. 451 елның ямьле җәйге июнь аенда булган канлы сугыш, әнә шулай тәмамлана. Гуннар бу караңгы җәйге төндә үзләренең яраланып орыш кырында калган, адашып йөргән яугирләрен көтеп, төне буена ут ягып, калкан кагып чыгалар. Калканнар кагып торган орыш кыры ягыннан яралы яугирләрнең аһ-зарлары ишетелеп китә, калканнар кагудан туктауга, бериш исән калган егетләр йөрәкләрне әрнетеп, орыш кыры ягында ыңгырашкан һәм ярдәмгә чакырган яралылар янына китәләр, кем генә булмасын, дошманмы ул, үз ишләреме күтәреп алып кайталар һәм табибларга тапшыралар иде. Ниһаять, тан атты, кояш чыкты. Атилла хан чатыр кырындагы калкулыкка менеп басты, һәм күрде. Готлар ашыга-кабалана төнлә белән үзләре ялгыш кадап үтергән корольләрен күмәләр иде. Кинәт кенә айнып киткәндәй төмәнбашлар Атилла хан янына килделәр, готларның таркау вакыты, кузгалыйк үзләренә таба, диделәр. Әмма Атилла хан: - Орыш булыр, ләкин монда түгел. Кан коюның да чиге булырга тиеш! - дип кырт кисте, һәм өстәде: - Без кыйналганны кыйнарга көчсез халык түгел!.. Чөнки яубаш Атилла белә иде инде орышның кем хисабына бетүен. Хилхәл атакай белән сөйләшкән иде инде бу хакта. Җиңеп җиңелде гуннар бу орышта. Гәрчә Атилла хан үзе орышның кайнап торган уртасында булмаса да, ул инде бераз чамалый иде - гуннар моңа кадәр булмаган югалтуга дучар ителде. Орыш барышында ике яктан да койрык чәнчеп качу да, чигенү дә булмады. Укка - ук, сөңгегә - сөңге, кылычка - кылыч килеп орыштылар. Хилхәл атакай барысын да күзәтеп торган. Башта Теодорих король белән Аэцәй арасында булган Сангибан чигенә башлый, ахыр орыш кырын ташлап ук кача. Менә шунда курка калды бугай Аэцәй - туктап орыша-орыша, әрәмәгә таба чигенә. Менә шунда ике яктан да халык кырылды да инде. Теодорих король чигенмәде, һәрчак сугышчыларына куәт биреп, әле анда, әле монда чапты. Ләкин караңгы төшкәч, чаптырып килгән ат өстендәге Теодорих корольне дошман дип белеп, үз сугышчылары үтерәләр. Бу хәбәр ирешкәч тә Атилла хан тетрәнеп куйган иде. Хәзер ул тынычланды, тыныч кына готларның корольләрен күмүне күзәтте. Хәер, ул да Актар төмәнбашы белән саубуллашты инде - ят җирдә ятып калды гуннарның ут-су --- ---. Батырлары әйттеләр, Актар төмәнбаш унлап готны чәнчә һәм шунда аның артында Теодорих корольнең улы Торисмунд пәйда була һәм батыр төмәнбашка сөңге ташлый. Атилла Төмән башы күмелгән кабергә күз ташлады, аннары күккә бакты һәм Тәңресенә: "Тәңрем, зинһарлап үтенәм, син аны җәннәтеңә кабул ит инде", - диде. Багучылары иртән ирештерделәр, инеш буйлап әрәмәгә таба качкан Аэцәйне Торисмунд углан бик тиз куып җитә һәм хәтта борылып орышырга да өнди. Без җиңелмәдек, без җиңдек, дип шапырына. Аэцәй туннарны яхшы белгәнгә дәшми, җиңеп җиңелгән туннарның көче чамасыз булачак, һәр гун яраланган арысландай котырынып орышачак. Аннары хәйләкәр Аэцәй бабасы Хилхәл атакай илчеләре китергән хәбәрне дә онытмый. Ә Хилхәл бабасы аңа мондый хәбәр ирештергән иде: "Сиңа туннарны җиңәргә ярамый, соңра готларның көчәеп китүләре бар, анда инде безгә дә, сиңа да көн калмас, Римга гына түгел, бөтен дөньяга готлар хуҗа булып калулары бар". Шуны истә тотып, хәйләгә оста, сәясәттә шома Аэцәй мәрхүм Теодорих улы Торисмундка әйтә: "Сиңа, углан, тизрәк калаңа кайтып китәргә кирәк. Чөнки атаңның үлемен ишетүгә, туганнарның берәрсе тәхетне биләп куюы бар". Яшь һәм кайнар йөрәкле булачак король Аэцәйгә ышана һәм тиз генә җыена да бериш яугирләре белән Тулузага таба элдертә. Чөнки Теодорих корольнең бар уллары да тәхет турында хыялланган булалар. Аэцәй исә әрәмәдә төнен уздыра да калган легионерлары белән Рим тарафына юнәлә. Өч көннән соң барлык һәлак булган мәетләрне дә җирләгәч, Атилла хан калган гаскәре белән туп-туры Гунстанга кайтып китә. XVII Бассейннан коенып чыккач, Приск җилкәсе аша сөлгесен салып, Таңчулпанны көтеп алды һәм кочагына иңдерде. - Сагындым, бик сагындым сине, Чулпаным! - Мин дә сине сагындым, - диде Таңчулпан ир-канатының таныш тән исен исни-исни. - Әйдә, башта тамак ялгап алыйк әле, - диде ир-канаты. - Нәрсәләр хәзерләттең? - Син яраткан балык, тавык, салат һәм кызыл шәраб. - Күреп торам, өстәл янында синең миңа яңалыклар сөйлисең килә. - Юк, искитәрлек бернинди яңалык та булмады, - дигән булды Таңчулпан һәм баскычлардан йөгереп, өйгә кереп китте. - Ә император үлеме? - диде Приск аңа иярергә теләп, икешәр баскыч аша атлый-атлый. - Императорның үлеме яңалык түгелмени?.. - Бер дә сөенерлек яңалык түгел, Приск җаным. Синең дә миңа сөйлисе сүзләрең бардыр дип уйлыйм? - Бар, Чулпаным, бар. Ләкин синең өчен сөенечле хәбәр түгел, көенечле хәтта. Иллак абаң, - диде Приск өстәл янына утыра-утыра, - Гунстанга буш кул белән кайтып китә. Каты маңгай Валентиан кызны ниндидер Равенна чиновнигына кияүгә биреп җибәргән икән. - Димәк, абама язмаган була ул хатын. Кыз түгел инде, кыз булмый Һөнәрия. Бит абам аңа өйләнеп һәм христианнарча никахлап, Аквиләй каласы янындагы бер виллада айдан артык яшиләр, беләсең килсә, Приск җаным. - Хәерле булсын. Кызганыч, иллә мин бары тик шулай дип кенә әйтә алам. Мин ышанам, абаң үзенә тиңен табар әле. Табын янында күзгә-күз карашып, елмаешып алдылар, әле кулларын бер-берсенә сузып, бармакларын аралаштырдылар. - Приск, мин императорның матәменә дә бара алмадым. Курыктым. - Нигә? Нигә курыктың?.. Бернидән дә курыкма. Мин сиңа хәзер дога укыйм. - Нинди дога? - Мәхәббәт догасы. Мин бит сине, күгәрченем, шундый сагындым, шундый сагындым. Исән-имин әйләнеп кайтсам, атна буена кочагымнан чыгармам дип чак кына ант итмәдем... - Җитте. Минем тамагым туйды, - диде Таңчулпан һәм елмая-көлә ятак ягына таба китте. Яшьлек үзенекен итте, алар бар дөньяви кайгыларын онытып, наз-сөюгә бер-берсеннән әсәрләнеп, күккә ашар дәрәҗәгә җитеп, сөешеп яттылар. Ләкин наз-сөюдән исереп, чалкай төшүе булды, Рим урамнарында саташып Һөнәрияне эзләп йөргән Иллак абасы күз алдына килде, аннары император Феодосийның сулышы җитмәүдән, яр өстенә чыгарып ташлаган балыктай авызын зур ачып аңа нидер әйтергә теләве... Гөнаһ шомлыгына каршы, императорны җирләүгә өч көн үтмәде, тутасы Гөлсәрия Таңчулпанны үз кырына чакыртты. Коты алынып барды сазаган кыз янына Таңчулпан. Әле император исән чакта ук бу тутакай аның белән кызыксынган иде. Бәхәссез, кем аша булса да тутакай Гөлсәрия аның соңгы мәлдә энесе Феодосий янында булуы хакында белгән. Белгән дә хәзер барысын да ачыкларга тели. Ахыр килеп, Атилла хан кызы ләбаса! Прискның аруы җиткән, шундук йокыга китте, ә менә Таңчулпанның күзенә йокы керми. Хак, аңа бу яктан куркасы юк. Нәкъ аның аркасында атасы Византиягә яу йөрүдән баш тарта. Хак, Гөлсәриянең дә йогынтысы булгандыр. Димәк, бу яктан аңа бер дә куркасы юк. Аннары, әлегә аңа берәү дә янамый. Гөлсәрия дә очрашканда бу хакта сүз кузгатмады. Дөрес, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй: "Пешекче готны зинданга ташлаттым", - дип кенә әйтеп куйды. Бу сүзне ишетүгә, җитмәсә императорның тутасы авызыннан, Таңчулпанның аркасы өшеп куйган иде. Соңыннан аңа, инде өйгә кайткач, хезмәтче хатын әйтте: "Императорга пешекче агулы шәраб эчергән икән, зинданга ташлаганнар икән үзен", - диде. "Хөкем көтә сине, Таңчулпан, хөкем, - дия-дия күзләрен йомды Таңчулпан һәм иренә таба елышы төште. - Тик ни өчен сине хөкем итәргә тиешләр? Бит ул аңа гына түгел, берәүгә дә явызлык кылмады..." Тәмам иза чикте, башы катты Таңчулпанның шул хакта уйлый-уйлый, ахыр Прискның тыныч тәне тынычландырды бугай, йокыга киткәнен сизми дә калды. * * * Иртән күзләрен ачкач та күз алдына умератор -----. Бер мәлдә аның күңелендә ниләр кайнавын Приск белмәде. Аның өчен хатыны салкын мәрмәргә әверелде. Табында утырганда көлемсерәү кебек нәрсә күзгә чалынып алса да, нигездә, Таңчулпанның гүзәл йөзен тоташ моңсулык баскан иде. Икәүдән-икәү генә калган мәлләрдә дә аз сөйләште, тизрәк бакчага чыгып китте, йә ятагына юнәлде. Приск Чулпанын аңлады да, аңламады да. Ул әле мәсьәләнең асылына төшенмәгән иде, әмма бераз чамалый иде - хатыны белән император Маркиан арасында ниндидер ямьсез сөйләшү булган. Хак, надан император Маркиан, Атилла хан кызы һәм аның хатыны булган Иринаны күрә-күргәннән бирле яратмады һәм әлбәттә язучы һәм мәрхүм Феодосийның киңәшчесе булган Прискны да. Иллә нишләмәк кирәк, бу сарай тирәсендә борын заманнарда да шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә - надан бәндә укымышлы һәм акыллы кешене күралмый. Ахыр килеп, яңа императорның кыяфәтенә үк дорфалык, тупаслык, әдәпсезлек билгеләре салынган иде. Әнә шул кешегә мәрхүм Феодосийның тутасы Гөлсәрия мөкиббән киткән - кияүгә чыга һәм гаскәрбаш Аспар белән бергә Маркианны тәхеткә утырталар. Маркиан тәхеткә ия булганнан соң империядә һәр җирдә дә хәрбиләр өстен чыга башлады. Күрәсең, бу хәл һәр империя өчен хас нәрсәдер. Империяне хәрбиләр генә саклый ала, киресе булганда империяләр шундук таркалачак. Бу Византиянең язмышыдыр, мөгаен. Килешергә кирәк иде һәм, бик ихтимал, Приск килешкән дә булыр иде, тик әнә шул император иренә ияреп килгән Иринага: "Моннан соң Атилла хан кызының сарайда эзе булмасын!" - дип әйткән, һәм акылга чамалы император моны Атилла хан кызы ишетсен дип ул ишетелерлек итеп әйтә. Ә сакчылар шундук императорның әмерен үтәргә ташланалар - Таңчулпан-Иринаны куып диярлек сарайдан чыгарып җибәрәләр. Император Феодосий заманында Таңчулпанга мәрхәмәтле булган Гөлсәрия дә тупас иренә бер сүз дә әйтми. Ул да анда була. Бу хакта Прискка, ул туп-туры император кырына керде һәм Маркианның ике төрле күзенә туры карап: "Ил-халык сезнең кулда, хак, ләкин сездәй кешегә әдәп саклау кирәк иде, хатын-кызга алай әйтмиләр, галиҗәнаплары", - диде һәм борылып чыгып та китте. Шул көнне кайтып керүе булды, Таңчулпаны Прискка: - Әйтмә бер сүз дә, җаным. Йөзеңә үк чыккан, мин монда кемгәдер комачаулыйм, - диде. Приск тәмам чарасыз калып торды, кәефе тәмам кырылган иде, түргә узды, сәкегә утырды, терсәге белән тезенә таянып, маңгаен кулларына куйды. Ул тәмам югалып калган иде, хатынына ни әйтергә дә белмәде, хәтта күтәрелеп күзләренә туры карарга да оялып утырды. - Мин нишләргә тиеш соң, Чулпаным? - диде ул башың күтәреп, хатынның күзләренә карады. - Безгә бу каладан китәргә кирәк, Приск җаным. - Кая?! - диде гаҗәпләнә калып Приск. - Гунстанга! Атам янына. Ул дәүләт тота, ә син дәүләт кешесе. Синдәй кешеләр аңа да кирәк. Прискның күзләре шар булды. Бу хәлгә ул ышанмады гына түгел, каршы булуын аңлатып, утырган урыныннан сикереп үк торды. - Мөмкин хәлме бу, Чулпаным?! - Түгелдер, түгелдер, Приск җаным. Кичер, аптыраганнан әйтүем. Ничек инде сарай галиме варварлар иленә китсен ди, - диде Таңчулпан һәм килде дә иренең кочагына иңде. Приск аны кулына күтәреп алды, ятагына илтеп салды һәм Чулпанының башын күкрәгенә кысты да уйга калды. Ул үзенең Гунстанда яши алуына ышанмый иде, гәрчә грекларның Атилла ханда хезмәттә булганнарын үз күзе белән күрсә дә. Шул ук вакытта ул белә иде - ул чарасыз, Маркианга каршы һични кыла алмаячак, шуңа гасабилана, йөрәге әрни иде. - Елама әле, бәгырь, елама әле дим. Тынычлан. Бер дә алай аһ килерлек нәрсә түгел ул. Надан һәм тәхетне христианнар аша биләгән Маркиан озак утыра алмас. Бер дә исең китмәсен. Сарайда сине күрергә теләми икән - барма, күренмә, өйдә утыр, укы, яз. Киштә тулы китап. Хикмәт, Прискның шул сүзләреннән соң Таңчулпан тынычлана төште, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады. - Чынлапмы, Приск җаным?! Чынлап булмый. Төкер син аңа, Маркианга дим. Менә сиңа бер гыйбарә. Ике кеше тар сукмактан кара-каршы килә. Берсе шунда: "Мин ахмакларга юл бирмим!" - ди. Икенчесе укыган, әхлакый җанлы кеше була, чак кына читкә китә дә: "Мин, киресенчә, ахмакларга юл бирәм", - ди. Юл бир син аңа, Чулпаным, барма сарайга, чалынма шул ахмакның күзенә. Таңчулпан иренең куенына сеңде. Менә ул һәрчак шулай, Чулпанын юата белә, күңеленә ачкыч таба. - Әллә син туганда ук шулай акыллы булып тудыңмы, Приск җаным? - Юк, әлбәттә. Мин укый-укый акыл җыйдым. Шул ук вакытта мин беләм, Сократтан син күп беләсеңме дип сорагач, ул: "Мин бернәрсә дә белмәвемне яхшы беләм", - ди. - Карале, Приск, мин синең император Нерон турындагы язмаңны укыдым. Ул чынлап та әнисен үтерәме? - Нигә сиңа тагын Нерон?! Куй син аны. - Син үзен шулай язгансың бит. - Мин булган хәлне яздым. Укы һәм үзең нәтиҗә яса. Тарих ул - үзе бер могҗизаи мәктәп, кешене - кеше итә. Чөнки тарих укыган кеше борынгы бабалары кылган хаталарны кылмаска тырыша. Тарих ул үзе бер мәктәп. Борынгы грек акыл ияләре: "Изгеләрдән үрнәк ал, яманнардан гыйбрәт ал", - дигәннәр. - Әйт әле, Приск җаным, син үзеңнең Рим тарихында: "Пасха көнендә Мария Магдалина Рим императоры Тиберий янына килгән дә: "Гайсә яңадан туган!" дип әйткән", - дип язасын. Мария Магдалина шулай дип әйтүгә, император кулындагы ап-ак йомырка шундук кып-кызыл булган, дип язасын. Бу да аз тоела сиңа, син шул хәлдән соң император Тиберийны чукындырасың. Хакмы, булган хәлме бу? Приск хатынын күкрәгенә кыса төште, ахыр ике кулы белән яңакларыннан алып, күзләренә карады. - Ә син ничек уйлыйсың? - Мин! Белмим. Бездә андый хәлләргә кеше ышанмастай нәрсәне хак булса да кешегә сөйләмә, диләр, ә син хәтта язгансың. - Дөрес әйтәләр, Чулпаным. Бик дөрес. Ә менә христиннар үзләренең аллалары хакында төрле тузга язмаган нәрсәләр, могҗизалар кылган дип сөйләргә яраталар. Ярый әле моңа үзләре генә ышансалар, күбесенә үзләре дә ышанмыйлар, ә менә башкаларны шуңа ышандырырга тырышалар. - Ышанмаган кешеләрне еретиклыкта гаеплиләр, хәтта җәзалыйлар да. Шулаймы? - Шулай, шулай, Чулпаным. Хәтта җәзалыйлар да. Ахыр килеп, Гайсә пәйгамбәр үзе дә могҗиза бит ул. - Аннары син христиан руханилары изгеләр санына керткән Либерий папаны ямьсез итеп язгансың. Имеш, ул епископларга хатын-кызлар белән Йокларга рөхсәт итмәгән, ул гынамы, епископларның хатын-кызга өйләнүен зур гөнаһка санаган. - Тынычлан, Чулпаным. Мин сиңа епископ түгел, аннары син Рим кешесе түгел. Ә мин үземне синең белән шул хәтле бәхетле итеп тоям ки, кайчак курка калам, чынмы бу хәл, чынлап та шушы алиһә минем куенымдамы, төш түгелме, дип курка калам. - Ә папа Анастасий үз кырында ике гүзәл кыз тоткан. Син аларның исемнәрен дә язгансың хәтта - Марпелия белән Мелания. Көннәрдән бер көнне Мелания Руфин атлы галимгә гашыйк була. Минем кебек. Моны белеп алган Марцелия галимгә үзен тәкъдим итә... Әмма галим ул кызны өеннән оятсыз, намуссыз дип куып чыгара. Шул хәлдән соң... - Шуннан соң Марцелия кайта да папа Анастасийның аягына төшә. Ә теге көнче кызның хәленә кереп, галим Руфинга ләгънәт укый һәм аны чиркәүдән куа. Үзе оятсыз була изге папа, Чулпаным... - Мин боларның барысына да ышанырга тиешме, Приск? - Мин булмаган бер генә нәрсә дә язмадым, Чулпаным. Ул гынамы, андый хәлләр Римда әле дә булып тора. Бүген Римда папа вазифасын үтәп яткан рухани Синәй кала тирәсендәге монастырьларны тәмам үз гаременә әверелдергән. Миңа бу хакта ышанычлы кеше сөйләде. Монастырьга килгән һәр кыз башта папа Синәйнең хатыны була икән, шуннан соң гына бичара кыз монастырьга керергә рөхсәт ала алган. Бүген бу хәлләр бара Римда, бүген, Чулпаным. Мәңгелек калада! - Алай да, әйт әле, Приск җаным, император Нерон чынлап та анасын үтергәнме? - Әйе, Чулпаным, үтергән. Улы үсмер чакта ук Неронның әнисе Агриппина күрәзәче-астролог Бабильгә килә. Һәм болайрак сорау бирә: "Синең йолдызларың минем улым Нерон турында ни сөйлиләр? Минем улым император булачакмы?" Күрәзәче-астролог ана әйтә: "Бер дә борчылма, анакай, улың чынлап та император булачак, ләкин соңыннан анасын үтерәчәк", - ди. Ана әйтә: "Үтерсә - үтерер, император гына булсын", - ди. Еллар үткәч, Нерон Рим тәхетендә утырганда чынлап та анасын үтертә. Хәзер әйт, Чулпаным, нигә сиңа болар? Нигә кирәк сиңа Рим императорлары тормышы?.. - Беркөнне, мине сарайдан кудыртканга кадәр, император Маркиан туктатты да: "Сине, Атилла кызы, гаскәрбаш Аспарның күрәсе килә", - диде. Ә ул кеше Гунстанда мине куган иде. - Тоттырдыңмы соң? - дип елмайды Приск. - Тоттырган булсам, Приск җаным, синең яныңда ятмас идем. Рәнҗетмә мине. Болай да мине рәнҗетүчеләр ишәеп бара. Бит Византия империясе хәзер Маркиан белән Аспар кулында. Җитмәсә, сенат карары белән Аспар патрикий титулын йөртә. Приск кисәк җитдиләнде, торып ук утырды һәм бер ноктага карап дәшми торды. - Мин сине ары таба сарай тирәсенә алып бармам, Чулпаным. Өйдә утыр, укы, белем ал. Таңчулпан аны кире яткырды һәм янә кочагына чумды. - Син Аспардан курыкмагансыңдыр бит, Приск җаным?! - Юк, мин аңардан курыкмыйм, Чулпаным. Аның ярты гаскәре туннардан тора. Алар мине дә, сине дә рәнҗетергә бирмәсләр. - Атам аны яратмаган иде. - Син дә яратмадыңмы? - Мин дә, Приск, мин дә яратмадым, яраткан булсам... - Куганда тоттырган булыр идеңме? - Әйе, дисәм, ни кылыр идең?.. Мөмкин түгел иде аның белән бәхәсләшү. Приск аның белән озак бәхәсләшә алмады, һәрчак аның серле күзләренә карады һәм үзе дә сизмәстән татлы иреннәренә тартылды. Дымсу татлы иреннәр, мөлаем матур йөз, алтын төсендәге чәч, күк йөзен чуарлаган йолдызлар кебек сипкелләр аны һәрчак чарасыз итте һәм ул бәхәсне бер читкә куеп: "Чулпаным, бәгърем, син бит минем бердәнберем", - дия-дия сөяргә мәҗбүр булды. Шулай гына бәхәстән туктата ала иде ул аны. XVIII Аркадашы, киңәшчесе аскы готлар короле Визигаст Атилла хан сараена кич якта гына килде. Ошбу король Атилла кырына саксыз үтә һәм берәүдән дә рөхсәт сорап тормый иде. Бал-кан төбәкләреннән үк, иңгә-иң килеп империяләргә каршы сугышкан, иң мөһиме, Каталун кырында өстен үк чыкмасалар да җиңелеп-җиңүгә ирешкән гуннар ханы готлар короле Визигастны һәрвакыт үзенә тартып торды. - Уз, утыр, Визигаст дус, - диде аңа король ишектә күренүгә Атилла хан. Күрештеләр. Шәрабчылар һәм кымызчылар кечкенә өстәлгә корсаклары тирләп торган шәраб һәм кымыз чүлмәкләре китереп куйдылар. Әмма Атилла хан үзенә салкын чишмә суы сорап алды. - Саулыкмы, Атилла хан! - дип, Атилла шәраб койган бокалга кул сузды Визигаст король. - Сау-сау, Визигаст дус. Шөкер кылам. Тик күңел тыныч түгел. Каталун кыры күңелдән китми. Отмадык та, оттырмадык та кебек, ә уйландыра. Ә бит көч безнең якта булды, безнең якта, Визигаст дус. Алар ташлап китте орыш кырын, алар. - Ни булды димим, хан. Киңәш бирәм. Безнең максат Римга барып җитү иде кебек. - Кыш авышуга Римга юнәләбез, Визигаст дус. Мин сатлык җан Аэцәйнен башына җитәргә тиешмен, бер җайдан Валентиан императорның да. - Үч алыйк без аңардан, хан. Римга яу йөрик, Римның үзенә! Атилла хан әле Визигаст корольнең күзенә, әле корсаклары тирләп утырган чүлмәкләргә карады, бертын дәшми торды. Шуннан соң гына: - Мин кайчан кузгалу турында уйлап утыра идем, Визигаст дус. Без империяне җиңдек, ләкин җимермәдек. - Империянең оясы - Рим, Атилла хан. Безгә Римга яу йөрергә кирәк һәм тиз арада. - Ни өчен? - Миңа ишеттерделәр, хан, Аэцәйнең төрле халыклардан җыелган гаскәре кайсы-кая таралган икән. Аэцәй исә, имеш, Ахвиләй качып ята. Валентиан аны эзләргә, табарга һәм сараена китерергә әмер биргән. - Ни өчен? - Менә анысын Римга баргач белербез, хан. - Син хаклы, Визигаст, Аэцәй кыйналган бүредәй койрыгын бот арасына кыстырып дәшми тора. Аның аркадашы, Теодорих король һәлак булганнан соң Тулуза тәхетенә утырган Торисмунд, әле булса тәхеткә таруына ышанмый, айнып җитми икән. - Минем, хөрмәткә ия король, башта аланнар бәге Сангибанны акылга утыртасым килгән иде. - Ә минем Тулуза каласына барып утырасым килә, хөрмәткә ия хан. Һәм башта империя оясы Римны туздырыйк, халык өстенә бөтен яманлык шуннан төшеп тора. Атилла хан бокалына кымыз койды, күтәрде, аз гына ыртлап куйды. - Ә бит син хаклы, хаклы, Визигаст, хаклы. Мәрхүм атам Мәңгүк тә безгә башта коллык оясы Римны туздырырга кушкан иде. - Димәк, безгә тиз арада кузгалырга кирәк, хан. Аэцәй, имеш, Римга кайтырга кыймаган, император Валентианнан курыккан, диләр. Димәк, син Римга таба кузгалыйк дисең, хөрмәткә ия Визигаст король? - Римга, хан. Йә без Римны җимерәбез, йә Рим безне янә мең елга кол итеп тота. Ә Сангибан бәккә соңыннан да өлгерербез, Сангибан бәк беркая да китмәс, Атилла хан. - Синең белән килештек, король Визигаст. Аксакалларым да синең фикерең хупласалар, без тиздән чынлап та Римга таба кузгалырбыз. Аэцәй император Валентианга: "Мин Атилла ханны җиңдем", - дип мактанган булса кирәктер. Без исә Римга җитеп, римлыларның "җиңдек" дигән сүзен юкка чыгарырга тиешбез. Без бар, без исән, без хәтта Римның үзенә һөҗүм итәргә әзер. Әзерме, Визигаст король? - Мин әзер, Атилла хан. - Төнбоек кызым Таңчулпаннан бер дә ким түгел, артыграк булмаса әле. - Мин әйтеп карармын аңа. Төнбоек кызыңны күргәнем бар, хан, чынлап та күз алмаслык чибәр. Әйе, Бәлки улым килешеп тә куяр. - Хәтерем ялгышмаса, Даһкар улың амаллар нәселеннән сораган иде түгелме?.. - Амаллар нәселе минем кан дошманым, Атилла хан. Мин үзем угланны бу адымыннан тыйдым, үзем. Хәтерендәдер, Теодорих король, кабих, заманында минем иң яраткан хатыным тартып алган иде ич. Ул гынамы, ярты сугышчым котыртып алып китте. Кан дошманым ул минем, хан. - Яхшы, хан, яхшы, шулай итәрбез, - дия-дия Визигаст король бокалга салган әче балны эчеп куйды да торып басты. - Сабыр, сабыр итеп тор, король. Мин синең дә бүгенге табында булуың телим. Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр безнең бабаларыбыз. - Яхшы, хан, - дип бил бөкте Визигаст король һәм ишеккә таба китте. XIX Ниһаять, Атилла хан, яз көннәренең берсендә Рим каласына җитеп, ыстан туктый. Ул әле кала белән ни кыласын хәл итмәгән. Яңа гына ишләре корган чатырыннан чыгып, дөнья каласы Римга карап тора. Кала чынлап та мәһабәт, матур һәм хозур. Ләкин нәкъ менә шул мәһабәт кала халкы дөнья гавәмен гасырлар буена коллыкта тота. Атилла хан кырында Хилхәл атакай, сәркатибе Орест, кайнеше Антоний, Визигаст король, ант-славяннар төмәнбашы Гунитар тарафыннан император сараена җибәрелгән Улда. - Хан, Рим дөнья халкының башкаласы гына түгел, дөнья халкының бөтен байлыгын җыеп яткан мәркәзе дә, - диде Улда. - Монда театрлар, цирклар, храмнар, китапханәләр. - диде Орест. - Римда борынгы һәм хәзерге философларның хезмәтләре саклана. Бер сүз белән, хан, Рим чынлап та кешелек дөньясының алтын хәзинәседер. Атилла хан кайнеше Антонийга карады. - Йә, син ни әйтәсең? - Римда китапханәләр генә түгел, алтын дигән хәзинә дә бик күп, римлылар гасырлар буена ул байлыкны җыеп яттылар. Ә мәһабәт биналарын, бизәкле храмнарны бичара коллар кулы белән салдырдылар, күтәрттеләр. Чуерташтан тезелгән юлларны да коллар салды, хан, каналларны да коллар казыдылар. Каланы исә коллар таулардан таш кисеп, ташын эшкәрттеләр. Ике рәхәт бергә килми, диләр, римлылар ошбу якты дөньяда ике рәхәтне бергә кушып гасырлар буена яшәделәр. Империя калаларында кан-җан коюның исәбе-хисабы булмады. Җитте аларга, хан. Кан-җан коеп булса да без моңа чик куярга тиешбез. Без шуның өчен килдек монда, гуннар ханы Атилла. - Димәк, без Римның алтын-көмештән торган хәзинәсен генә түгел, җанын да коярга килдек, Антоний? - Хак Тәгалә шулай, хан. Хәзинәсен генә түгел, җаннарын коярга да килдек. Инде кан-җан коюдан баш тарталар икән, бар булган хәзинәләрен чыгарып бирсеннәр һәм мәңгелеккә колбиләүчелектән ваз кичсеннәр. - Кыю сөйләшә кайнешең, Атилла хан, кыю сөйләшә. - Ул хаклы, Хилхәл атакай. Без бирегә бер җайдан грек халкын да коллыктан азат итәргә килдек. Антоний хаклы, грек халкы римлыларга гасырлар буена табак тотты. Моңа да чик куярга дип килдек без, Хилхәл атакай. Римлыларның яшәү дәверләрендә сугыштан башлары чыкмады. Атилла хан монда дөнья халкын азат итәргә дип килде - әйе, колбиләүчелектән. Грекларның да рухи байлыкларын аждаһадай Рим йотып торды. Талантлы галим-голәмәләребез, белгечләребез, осталарыбыз, ораторларыбыз империягә хезмәт иттеләр. - Чатырга кереп сөйләшик әле, яраннарым, - диде Атилла хан беренче булып чатырына таба кузгалды. Чатырга керделәр, түгәрәкләп куелган мендәрләргә утырыштылар. Ул арада шәрабчылар һәм кымызчылар, бокаллар тотып, кымыз өләшеп йөри башладылар... Атилла бары тик чишмә суы гына эчте, аңа ни кымыз, ни шәраб ярамый иде, табибе дә рөхсәт итмәде. Табында аскы готлар короле Визигаст сүз алды. - Хан, мин сиңа сөйләгән идем инде. Моннан күп еллар элек готлар короле Аларих Римны ала, талый... Баегандыр да бәлки... Әйе, тик бу король, готларның беренче короле Аларих, Римны алганнан соң, күп тә үтми үлеп китә. Әйтүләре хак булса, римлылар аны бик тә каһәрлиләр, аллаларыннан аңа әҗәл китерүен телиләр. Аларих король чынлап та үлә. Аны По елгасын буып, елга төбенә күмәләр һәм елганы янә үз эзенә төшерәләр. Аларих король күмелгән кабердә байлыкның чиге-чамасы юк дип сөйлиләр гот аксакаллары. Имеш, корольне алтын һәм тимер табутка салып күмәләр. - Марг каласы монахлары абам Биләү белән килешеп безнең орыш-яучыларда башларын салып каберләрен казыта. Монахлар Римга бихисап күп байлык алып кайталар. Каберләрдә табылган алтынның бәһасен әле булса әйтә алганнары юк. Бу хакта ишеткәч, без дә Тәңребездән көн-төн сорадык, монахларга тизрәк әҗәл китерсен дип. Империянең, империянең генә түгел, империя халкының да комсызлыгы иде бу. Ә бит мәрхүмнәрнең каберенә кагылырга ярамый, аларның рухлары рәнҗер, диләр. Шулчак тышта шау-шу купты. Табындагылар сагая калдылар, япманы ачып, чатырга Атилла ханның җансакчысы керде. - Хан, кала капкасыннан чыгып, бер төркем халык безгә таба килә. Ни кылыйк?.. Барысы да дәррәү тышка таба кузгалдылар. Чыга-чыгуга, Атилла хан иң калку урынга басты һәм үзенең чатырына таба килүче римлыларны күрде дә, легионерлар урынына руханиларны һәм гади халыкны шәйләп, Хилхәл атакайга карап алды. Рим каласы яклап байраклар күтәргән, чуар киемле йөзләрчә кызлар иярткән монахяер гавәмне күздән кичерде. Төркем җырлый иде бугай, әллә елашалармы?.. Атилла хан аермады. Ләкин аерым-ачык күрде: иң алдан римлыларның рухание килә иде, кулында байрак. - Иң алдан байрак тоткан папа килә, - диде Атилла хан янәшәсендә басып торган Хилхәл атакай. - Димәк, император Валентиан рухи атакаен яллаган, ә үзе Равеннада качып ята, шулаймы, атакай? - Папа безгә килешергә дип килә, хан. - Нигә папа, нигә император үзе түгел? - Римлылар горурлыклары аркасында шул көнгә калып баралар, хан. Каты тор, хан. Бернинди ташлама да ясама. Безнең төп максат, Римны алу түгел, колбиләүчелекне бетерү, Рим патрицәйләре кулыннан туганнарыбызны азат итү. Империя таркалганда өч хакыйкать аша үтәр ди: тәүбә итү, үкенү, офтану һәм күз яше аша, Аллаһыдан, дога кылакыла, кылган гөнаһларын ярлыкату аша. - Киңәшең өчен рәхмәт, Хилхәл атакай. Мин атама биргән антым онытмадым, атакай. Мин шуның өчен монда - империянең башкаласы капкасы каршында басып торам, - диде Атилла хан башын чөя төшеп. Ул арада миссия килеп тә җитте. Тоташ карадан киенгән һәм киеме белән Атилла кыяфәтен хәтерләткән папа, киләкилүгә Атилла ханның аягына төште һәм торып басуга, нотык тотарга кереште. Хак. Атилла хан аның бар сүзен дә аңлап бетермәде, ләкин абайлады: сүз каланы таламау, ә папа китергән бүләкне алып китү турында бара. Шул сүзләрен расларга тырышып булса кирәк, папа Лев I, ниһаять, сүзен тәмамлап, артында басып торган монахларына ым какты, ә тегеләр шуны гына көткән кебек Атилла ханның аягына төштеләр һәм хан алдына өч зур көмеш табак алтын китереп куйдылар. - Бу сиңа, Атилла хан, кабул ит, мин сиңа Римда булган барлык алтыннарны җыеп чыгардым. Монда 21 пот алтын һәм синең батыр яугирләреңә сылу кызлар. - Коллар, гун коллар кая, рухани? - диде Атилла хан. - Син юлга чыккач ук Римда булган барча гун коллар да иреккә җибәрелде, хан. - Рухани, минем сиңа гына түгел, Равеннада качып яткан император Валентианга да шартым бар: моннан соң Римда һәм Рим биләмәләрендәге салаларда коллар тотмаска, коллар көченнән файдаланмаска! Шунда гына безнең ике арада тынычлык урнашыр. Мин әйттем! Атилла хан папа белән сүзе бетүен аңлатып, руханига китәргә ярый дигән шикелле кулы белән генә ишарә ясады, шуны гына көткән кебек папа янә ханның аягына төште, торды да кисәк борылып, әлегә кадәр ачык торган Рим каласының басу капкасына таба кузгалды. Аңа титаклыйтитаклый ишләре иярделәр, Атилла хан Хилхәл атакайга папа китергән кызларны чатыр артына алып китәргә кушты, ә үзе ике кулын күккә күтәрде дә: - Йа Илаһым - Тәңрем, күр инде, бак инде яранына, мин Римга җиттем, мәңгелек каланы тезләндердем. Дөнья каласы рухание миңа ары таба коллар көченнән файдаланмаска, барча колларны да азат итәргә Ходалары алдында ант итте. Йа Илаһым, йә Тәңрем, мин атам Мәңгүк хан васыятен үтәдем, кабул ит, Тәңрем, кабул ит!.. Атилла хан үзен уратып алган төмәнбашларына бер сүз дә әйтмәде, борылды да чатырына кереп китте. Ул ялгыз калып, бераз тынычланырга тырышты. Чөнки ул дөнья халыклары күптән хыялланган максатка ирешкән иде. Икенче көнне үк гуннар туган якларына таба кузгалдылар. Ә Рим халкы туннарның китүен күреп, котырынып чиркәүләрдә чаң суга башладылар. Бу хәл 452 елның май аенда булды, һәм шушы сан вакыты белән тарихка да кереп калды. XX Бабасы Вигиләй карт авырып киткәч, Атилла ханның табибы аны атна дигәндә аякка бастырды. Бу хәлгә исеакылы киткән Вигиләй күп тә үтми елмая-елмая Атилла хан янына килеп керде. Ул инде чир-хастасы турында оныткан, гүя аяк сузар хәлгә калып, урында да ятмаган иде - дөньялыкны кайгырта башлаган. Вигиләйнен кулында император Маркианның хаты. Бабасы гасабиланган, дулкынланган, борчулы иде. Атилла аңардан: "Ни булды?" - дип сорамады, түрдән урын күрсәтте, кәефен сораштырды, елмаюын күреп, көлемсерәп торды. Кайчандыр бабасы аны кан дошманы итеп күрә иде. Хәзер әнә ил өчен кайгыртып йөри. - Күр әле, күр моны, кияү. Гелән оятын югалткан бу Маркиан. Тыңла әле, тыңла, ни яза. Имеш, Атилла хан белән ул исәп-хисапны күптән өзде инде. Имеш, барысы да Феодосий үлеме белән җилгә очты. Ә бит, мин җүләр баш, аны яклап чыккан идем. Мәрхүмкәй Феодосий акыллы илбашы иде. Әйткән сүзендә торыр, артыгын сөйләмәс, кирәген кабул итәр, кирәкмәгәнен борып җибәрер иде. Урыны оҗмахтадыр, яхшы кеше иде. Бер тапкыр тәхет ягына кердем, тыңлады мине һәм аны үтәли күргәндәй: "Вигиләй, сиңа хөрмәтем зурдыр, ләкин надан түрә үз тирәсенә үзеннән дә надан ярдәмчеләр җыяр", - дигәннәр борынгылар дип әйтеп әйтте. Көт, бераз сабыр ит, диде. Миңа бу хакта тутам Гөлсәрия дә сиздергән иде инде. Аны да тыңладым, сине дә тыңладым. Көт, сабыр ит, мин Маркиан белән үзем сөйләшермен. Үпкәләде тутам, Маркианны сарайга уздыр, ди. Үпкәләмә, тутам, дидем, ул томана надан Маркианны сарай тирәсенә уздыра алмыйм. Аңла, Вигиләй, хәлемә кер, авыр миңа алар белән эшләү, ә тутам тәмам бугазга баса. Шунда император Феодосий мәрхүм әйтә: "Ил белән идарә иткәндә үз кырыңа надан ярдәмчеләрне җыярга ярамый. Илбашы шул юлга баса икән, йә ил бетә, йә үзең бетәсең", - диде. Һәм, мәрхүм, хаклы булган... - Утыр, бабам, тынычлан, - диде аңа Атилла хан. - Мин ул хат белән таныш инде. Син Тәңре янына җыенып ятканда ук инде ул хатны миңа тапшырдылар. Көнчыгыш империясе ясактан баш тартса, без ул ясакны Көнбатыш империядән алып кайттык, Вигиләй. Ләкин, ышан, Маркианга да чират җитәр. Тик минем башта әле тегеләргә, әле боларга барып елышкан башбирмәс аланлы Сангибанны акылга утыртасым килә. Каталун кырында ни кылды?! Башта безнең якка күчәргә ризалык биргән иде, соңра эш тыгызга калгач, гомумән, сугыш кырын ташлап качты. Рим белән без араны җайладык, Рим ары таба коллар исәбенә яшәмәячәк. Моны сиңа гуннар ханы Атилла әйтә! - Хуш, хуш, кияү, хуш! Тик бит Маркиан Римда түгел, Византиядә утыра. Маркиан белән якалашыр идең, кызың анда - Таңчулпаның. - Кыз анда, хак. Алай да без башта Византия белән дипломатик сөйләшүләр алып барырбыз, бабам. Ашыкмыйк. Әйтәм бит, минем башта Сангибан белән исәп-хисапны өзәсем бар. Мин аңа үзем яу йөрмәм, кул астымдагы Римнан азат иткән аланнарны җибәрермен. - Сангибан белән сак бул, кияү. Күптән түгел ул Торисмунд корольгә кызын бирде, тегенең аны якларга килүе бар. - Хак, бар. Ләкин анысын Тәңрегә калдырыйк. Мин башта Сангибан белән араны өзәргә булдым. Фатихаң бир. Һәм тыныч кына өйдә ят. Син әле аякланып кына киләсең. Оныттың дамени, айлар буена беркемне танымыйча саташып ятуыңны. Элиана яныңнан да китмәс булды. Маркиан өчен дә кайгырма, барысы да әйбәт булыр. - Хуш, хуш, кияү. Ак юл сиңа, уңышлар! Атилла хан ишеккә таба юнәлгән бабасының аркасына карап калды. Олыгайды, картайды бабасы. Бөкересе чыкты, әмма бирешергә теләми. Аның каравы улы Антоний аякланып килә. Ары таба чит илләр белән сөйләшүләрне Антоний алып барыр. Хак, бабасының чын уй-ниятен вә йөзен "ачмас" өчен ул Вигиләй бабасын читләр алдында да, үз кешеләре алдында да үртәде, янады, орышты. Моны ул юри эшләде, ил сәясәте таләп итте моны кылырга Атилла ханга. Гәрчә бабасы Вигиләйгә ясмык бөртеге хәтле үпкәсе булмаса да. Бабасы үз йөзен намус белән үтәде. Ләкин аңа да астыртын гына картлык килде. Хәер, сиңа да килеп ятмыймы ул картлык?.. Юк, юк, иртә әле аңа картаерга. Аңа бары тик илле бишенче яз. Ул әле нык, сәламәт. Әнә Визигаст король сиңа яп-яшь кызын бирергә тора. Ләкин ул кызны Атилла хан Диңгизид улына алыр. Хак, Дингизид угланның сөеп йөргән кызы бар диде Күркәм хатын, ләкин яшь чакта сөйгән бер кызга өйләнсәң - башыңда чәчен дә җитмәс иде. Килешер углан, атасы әйткәч, беркая да китмәс... Ике атна дигәндә Атилла хан аланнардан җыелган төмәнне алдан җибәреп, Сангибан бәккә таба яу кузгалды. Сангибан бәк Турки каласында утыра иде. Атилла хан белми иде әле Сангибан бәкнең үлем түшәгендә ятуын һәм Атиллага каршы аланнарның Илтабары Боерганның чыгасын, ул гынамы, аланнарга ярдәмгә гот короле Торисмундның юнәлүен. Бу хакта ул соңрак белде, орыш башлангач. Ике яктан да күп югалтулар булды, гүя Каталун кыры кабатланды. Атилла хан янә җиңеп-җиңелде, ул орышны туктатты һәм илкаласына кайтып китте. Нәкъ шушы яудан соң Атилла хан кинәт кенә төшенкелеккә бирелде. Бу халәттән тизрәк чыгу нияте белән һәм халыкка да булган хәлне оныттыру өчен Диңгизид улын өйләндерергә, туй уздырырга булды. Ир-канатының уйниятен Күркәм хатын да һуплады, тик ата белән килешеп җитмәде: "Угланның сөйгән кызы бар", - дигән булды, гәрчә үзенекен итәсен белсә дә. Чөнки бу яудан кайтканда кала халкы аларны каршы алырга чыкса да, Атилла хан күрде - ни орыштан кайтучылар, ни каршы алучылар йөзендә шатлык нуры юк иде. Атилла хан менә икенче тапкыр инде ил-халкына сәер халәттә кайтып керә. Каталун кырындагы кебек җиңмәде дә, җиңелмәде дә ул. Атилла хан басу капкасына кадәр атыннан төшмәде, кара айгыр да биеп тормый, хуҗаның кәефе аңа да күчкән иде. Басу капкасының эчке ягында яшь хатыны Элиана, бабасы Вигиләй һәм улы Алпар. Ә менә ни Күркәм хатын, ни тутасы юк. Орыш кырында ятып калган ир-канатларын сугышчылар арасында күрмәгәч, кайбер хатын-кыз үртәлеп еларга тотынды. Атилла хан моңа игътибар итмәскә тырышты - яу корбансыз булмый. Ләкин бу яу кирәк идеме Атиллага? Юк, әлбәттә. Ә ул берәүне дә тыңламады, яу йөрде, һәм ялгышты булып чыга. Тәңресе дә гадел булмаган яуга ярдәм кулын сузмады... Капканы узуга, Атилла хан атыннан төште, чатанлап атлый-атлый хатынына таба китте, ул арада Элиана улын җитәкләгән килеш иренә таба кузгалды. Килделәр, икесе тиң Атилла ханның кочагына иңделәр. Элиана күз яше белән елап алды. Атилла аны тынычландыргандай итте, аркасыннан сөйде һәм, иелеп, улын кулына күтәрде һәм атына таба китте. Ата кеше улын атка атландырды, ә үзе Элиана хатынга сул яктан ат ияренә тотынырга кушты да, тезгенне алды, аны өзәңгегә бәйләде һәм салмак кына мәйданга таба кузгалдылар. Ә анда көйчеләр кыл тарталар, быргылар кычкырталар, барабан сугалар иде инде. Ике яклап баскан яшь кызлар батыр сугышчыларны котлап яулык болгыйлар, шаулашалар. Атилла хан артына әйләнеп карады. Сугышчылары аның артыннан киләләр иде. Хатын-кызларның күбесе сугыштан исән калганнарның ияр башларына тотынып киләләр. Ә сөйгәннәре, ирләре сугыш кырында ятып калган хатынкызлар һәлак булганнарның атларын җитәкләгәннәр атлый. Мәйдан уртасына җитәрәк, Атилла туктады һәм атын берчиткәрәк алды һәм һәлак булган сугышчыларның атларын җитәкләгән хатын-кызларны уздырды. Хилхәл атакай ул хатын-кызларның һәммәсенә ике алтын тәңкә, ун көмеш дирһәм өләшеп чыкты. Хәер, бу һәрчак шулай булды. Акчаларны Хилхәл атакай белән казнабаш өләштеләр, чөнки гуннарның байлыгы Хилхәл атакай белән казнабаш кулында иде. Шуннан соң гына сарайга таба кузгалдылар. Сарайга җитүгә, Атилла хан йөгерә-атлый болдырга менде. Ул арада яралы егетләргә тыкрык ясатты. Алар матәм моны астында тиешле бүләкләрне ала һәм китә тордылар. Менә бүләкләр дә өләшенде. Атилла хан кулын күтәрде. - Халаяк, туганнар, кардәшләрем, яраннарым, аркадашларым, сезгә җыен алдында сүз бирәм: моннан соң бер илгә дә яу йөрмәбез, туй итәрбез. Мин беренчеләрдән булып, дустым Визигаст король кызы Гөзамуны угылым Диңгизидны өйләндерәм! - Урра-урра! - дип кычкырдылар, бигрәк тә яшьләр. Чөнки Диңгизид углан яшьләр арасында абруйлы, уктан иң төз атучы асыл егетләрнең берсе иде. Мәргән егетнең өйләнергә тиешлеген белеп, якыннары, яраннары котларга тотындылар, шаулаштылар, гөрләштеләр. Бу шуннан иде - Дингизид углан өйләнә икән, аның ишләре кыз туенда кызлар куачаклар. Бу инде бәйрәм, ягъни туй һәм гуннар өчен куанычлы мәлләр... Шуннан соң Атилла хан төмәнбашларын ияртеп мәйданның түр ягына хәстәрләнгән табынга таба китте. Анда инде барысы да әзерләнгән, таганга аскан түшкәләр кыздырылган, мичкә-мичкә грек шәрабы, тәпән-тәпән әче бал, кымыз китергәннәр иде. Ташаякчылар башка ризыкларын да бик күп хәзерләгәннәр һәм барысы да булыша, гәрчә ризыкнигъмәтнең хан казнасыннан икәнен белсәләр дә. Гадәти бәйрәм генә түгел иде бу, бигрәк тә Атилла хан өчен. Бу халәт аңа кинәт килде, соңгы орыштан аның яу йөрүгә җаны бизеп кайтты. Ары таба ул беркая да яу йөрмәс, ахыр килеп, ул атасының васыятен үтәде - Римга җитте, Римне алмаса да ясакчысы итте. Соңгы орышта куәтләнеп киткән Торисмунд король ханны батырга-батыр орышка чакырды. Атилла хан орышка үзе чыкмады, туганнан-туганы дияргә була - король Визигастны җибәрде. Ул бу ике кардәш кешенең ни өчен сугышуларын белмәде, готларның бу ике кавеме еллар буена бер-берсенә дошман булып торалар. Телләре бер, диннәре бер дияргә була, ни бүлешә бу ике кардәш кавем? Атилла хан, хак, бу хакта бераз хәбәрдар иде. Кайчандыр бу ике кавем бер ыстанда яши, ләкин көннәрдән бер көнне ике кавем арасыннан кара мәче уза. Шуннан бирле бу ике кавем бер-берсенә кан дошманнар. Атилла ханга бу ике кавемне император Феодосий бер-берсенә өстергән, диделәр. Ышанды да, ышанмады да Атилла хан. Шул ук вакытта ышанмый да мөмкин түгел иде. Торисмундка каршы Визигаст король чыга икән - бу инде ике туган арасында кан коюга бару дигән сүз. Кем монда хаклы, кем ягында хакыйкать? Әлбәттә инде Визигаст король ягында. Чөнки ул мөстәкыйль рәвештә Дакиядә утыра, ә Торисмунд империя эте, империя мәнфәгатен кайгырта, бер сүз белән, империягә ялланган кавем. Ә бит бу ике халыкны бер ана күкрәген имеп үскәннәр, диделәр. Хәер үзе дә абыем белән бәхәстә кылычны-кылыч белән орышты ич.. Туганнар бер-берсенә кылыч тотып якыная башлаганнар иде инде, шулчак Атилла хан Тәңре кылычы белән алар арасына керде. - Туктагыз, туктагыз, кардәшләр! Туктагыз! Орышмагыз. Сездә гаеп юк. Инде бер-берегезне гаепле дип саныйсыз икән, бәхәсегезне вакыт хәл итсен. Мин сезнең, бер ана күкрәген имеп үскән кардәшләрнең, батырга-батыр чыгуыгызны теләмим. Мин - гуннар ханы Атилла теләми моны?! Кардәш кавемнәрнең корольләре икесе дә кылычларын җиргә кададылар, аннары кылычларын иңнәренә салып, һәр икесе үз сугышчылары янына таба кузгалдылар. Бу инде килешү иде. Шушындый уйлар белән булган хәлләрне күз алдыннан кичереп утырганда Атилла янына Визигаст король килеп утырды. - Туй, туй кайчан булачак, хан? - диде король һәм авыр кулын ханның иңенә салды. - Без аны сузмабыз, король Визигаст, сузмабыз. - Мин бик шат, Атилла хан, бик шат. Әйе, Илбикәне Диңгизид улыңа алуыңа. Ул аны куып та тормас. Бездә андый гадәт юк, кыз да килешер. - Яхшы, король, мин риза. Атилла хан аңа әче бал тулы бокалын сузды, чәкәштеләр һәм икесе бергә күтәреп эчеп куйдылар. - Сер булса да әйтим, хан, - диде Визигаст король юешләнеп калган мыегын кул аркасы белән сөртеп. - Мин бит башта Илбикәмә син үзең өйләнерсең дип уйлаган идем. Иблис котыртты, иблис. Ә син, асыл ир-ат, барысын да гадел хәл иткәнсең. Үтә гадел хәтта, хан, үтә гадел. Ни өчен дими. Илбикәмнең кулын син үзеңә сораган булсаң, хак, мин сиңа рәнҗергә кыймас идем, шулай да күңелдә канәгатьсезлек төере калыр иде, хан, калыр иде. Диңгизид угланны киявем итеп кабул итәргә мин әзер, хан, әзер. Кыз да кинәнер, яшьләрнең бер-берсен күргәннәре бар, килешерләр, килешми хәлләре юк. Шуннан соң, туйлагач, Атилла хан, мин Дакия биләмәм угланым Даһкарга калдырырмын, ә үзем Тулузага юнәлермен. Ничек бетәр ике кардәшнең килешүе, анысын бер Ходай үзе белә. - Борчылма, Визигаст дус, Тулузага мин сине үзем озата барырмын. Торисмунд безнең белән килешер, җитәр аңа империягә табак тоту: йә мөстәкыйль яши, йә Тулузаны сиңа бирә, - диде дә Атилла хан уйлап куйды: "Римны алмадың, угланнар сиңа ни тамаша кылып үпкәләделәр. Кызым аркасында Византиягә яу йөрүдән үзем баш тарттым. Кем инде шуннан соң син, Атилла?.. Йә, хуш, язганы булыр, Тәңрем ярдәменнән ташламас әле. Әүвәл туй. Аннары күз күрер". Бер бокал әче балны эчте Атилла хан һәм аңа кинәт авыр булып китте. Янәшәсендә басып торган яшь хатыны Элиана башын чайкап куйды. - Хан антын боза, ханга әче бал эчәргә ярамый, король, - диде хатын. - Мине бүген беркем дә тыя алмый, Элиана, беркем дә!.. - Атилланы кем тыя ала, Атилланы бары тик Тәңре тыя ала. Үз янына чакыра сине Тәңре, үз янына. Шул ук вакытта сиңа мөмкинлек бирә - безнең арада калып торырга, ир угланнарың башлы-күзле иткәнче булса да. Аннары Алпарың үсеп килә ич хан, Алпарың... Атилла хан бертын башын игән килеш утырды, ахыр торды да Элиана хатынын култыклады. - Гафу итә күр, Визигаст дус. Ир - баш, хатын - муен, диләр бездә. Яшьләр, халык күңел ачсын, ә мин киттем... Сарайга хатыны белән Атилла хан салган баштанрак кайтып керде. Кечкенә өстәлдә зур төргәк хат ята иде, туктамады, хатка үрелмәде, гәрчә күңеле белән ымсынып куйган булса да, чөнки хатның эчтәлеген аңа җиткергәннәр иде инде. Тәхет ягына үтүгә, сәркатибе Орест керде һәм Атилла ханга хат сузды. - Яман хатмы? - Белмим, хан, ачмадым. - Кемнән? - Таңчулпаннан, хан. Таңчулпан кызының исемен ишетүгә, Атилла хан айнып киткәндәй булды, Элианага өйгә кайта торырга кушып, хатны укырга җыенды. Ләкин соңгы мәлдә хатны Орестка сузды. - Ач, укы. Кыяр-кыймас кына Элиана кире әйләнеп килде. Атилла хан гүя аны күрмәде дә, күз сирпеп тә карамады хәтта, сәркатибенең хатны укый башлавын көтте. "Атам, кичерә күр мине, мин император Феодосий кулыннан христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булдым. Исемем Ирина булды. Шул хәлдән соң күп тә үтми император Феодосийны Хода үз янына алды. Исемем үзгәрсә дә Приск мине Чулпаным дип йөри. Ул әлегә тәүге эшендә сарайда китапханәдә эшли. Ләкин Маркиан тырышлыгы белән аның белән мине тиздән соборда тикшерәчәкләр. Чөнки Приск чиркәүгә йөрүдән баш тартты, аны еретиклыкта гаепләргә исәплиләр, шул исәптән мине дә. Сенатор Максимин безнең яклы, Маркиан алдында безне акларга тырыша. Мин шундый сагындым, атам, сезне - барыгызны да, Күркәм анамны да, Элиананы да, бәләкәй Алпарны да. Иллак абам турында мин дә хәбәрдар. Сиңа үтенечем бар, атам, Византиягә яу йөрмә. Кызың Таңчулпан. Август, 453 ел." * * * - Һы-һы-һы, - дип көлде Атилла хан һәм Элиана хатынын янәшәсенә дәшеп алды, ә сәркатибе Орестка китәргә ишарә ясады. Сәркатибе чыгып киткәч, Атилла хан хатынын алдына тезләндерде һәм күзләренә карады. - Әйт, Элиана, Маркиан белән нишләргә тиеш мин? —Мин сине тансыкладым, хан. Әйдә, кайтыйк үз өебезгә. "Бу ни бу?! Нигә бу хатынның сүзләре күңелендәге кара уйларын җүя, җуеп ташлагандай итте. Мәхәббәтме шулай кабатлана? Каян килде аңа көтмәгәндә бу хатынны тансыклау? Күр әле, тәмам нәфесен кузгатып куйды. - Бассейнда су җылымы? - Җылы, ханиям. Инде кайта торыйк. - Кайта тор, мин хәзер, - диде Атилла. - Кайта тор. Сәер хәл, ул аны һәрчак яратты, һәрчак күңеле белән ана тартылды. Бу хатын аны сөя дә, сөйдерә дә белә. Хәйран калмады. Хәйран, аның янында ул барчасын да оныта, гүя җирлек дөньядан аерыла. Нинди тылсымга ия бу хатын, кем аңа шушы сихри көчне иңдергән? Әллә соң чынлап та Ходасымы?.. Бу төнне ул яшь хатыны кочагында уздырды. Отыры кубып яратты, сөйде хатынны, назлады. Әмма ни онытылырга тырышса да күз алдыннан Диңгизид улы һәм Визигаст король китмәде. Ни өчен? Ул аңламады. Инде нәсебен басып, чалкай төшкәч, аның зиһене аша күптән түгел бер чичән әйткән сүзләр үтте. "Ярсынадыр нәрсәдәндер, түзмәгәч түзми йөрәк, Тарсынадыр нәрсәдәндер, сызланып эзли йөрәк". XXI Автордан. Дөнья халыкларының диннәрен тикшерүче күренекле француз галиме Жан-Поля Ру Алтайда һәм Көньяк Себердә яшәгән һәм тереклек иткән гун-төркиләр хакында болай яза: "Гун-төркиләрнең Күк-Кеше, Күк-Кояшка тәңгәл Тәңре аллалары бар". Бу хакта үз заманында Кытай тарихчылары да: "Б.э.к. үк Инде V-III гасырлардан ук гун-төркиләр Тәңре аллаларына табына башладылар. Гун-төркиләргә Алла килде, ул аларны сайлады", - дигән юлларны укырга була. Бәхәссез, Тәңре гун-төркиләр өчен Җиһан иясе дә, Ул үзе дә, Ул мәңге яшәр дә. Тәңре дөньяны юктан бар иткән, Тәңре ул Күк-Кояш һәм Җиһан. Борынгы төрки бабаларыбыз алты мең елга якын Тәңре диненә табыналар. Христиан диненә бүген ике мең ел тулып ята, Ислам диненә мең ярым ел чамасы. Гун-төркиләре өчен Тәңре бер һәм бердәнбер була. Ул таштан да уелмаган, сын да түгел, сурәт итеп капчык тукымасына ясалган икона да түгел, Өрәк тә, Пот та түгел. Ул кеше күңеленә мәңгегә кереп оялаган олуг рухи зат. Тәңре күзгә күренми, нәкъ Ислам динендәге Аллаһу кебек, ләкин Ул һәрдаим синең белән, синең күңелендә, ул син кылган гамәлләргә һәрдаим хисап ясап тора. Миңа калса, ошбу якты дөньяда яшәгән вә көн күргән халыклардан нәкъ менә гунтөркиләре беренче булып бер аллалыкка йөз тота башлыйлар, бәлки әле гарәпләр өчен дә бу хәл өлге булгандыр. * * * Көн туар-тумас Атилла хан кояшны каршы алды да, Тәңресеннән туып килгән көнгә игелек теләп, сараена ашыкты. Сараена керер җайдан ук ул җансакчысына табибы Декалыкны дәшәргә кушты. Ярым гун, ярым гот табиб озак көттермәде, тәхет ягына килеп тә керде. Атилла хан аңардан ул теләгән саулыкны алды, шуннан соң гына табибка каршысындагы урындыктан урын күрсәтте. Моннан берничә ел элек Аскалык табибны илчеләре аша Теодорих король дәштереп алдырган иде. Дошманы булса да, күрше хакы дип, Атилла хан аңа табибын җибәргән иде. Соңыннан кайткач, табибы Аскалык әйтте: "Теодорихның кече улын, үлем түшәгендә яткан угланны, аякка бастырып кайттым", - диде. - Утыр, утыр, Аскалык, утыр. Утыр һәм тыңла. Сиңа тагын готлар ыстанына барырга туры килер сыман, - диде Атилла савытларга кымыз коя-коя. - Тулузада Каталун кырында һәлак булып калган Теодорих корольнең улы Торисмунд утыра. Аның энесе бар - Теодомир атлы. Син аны бер тапкыр дәвалаган идең бит инде? Дәвалаган идең. Шулаймы? - Бер аягы белән кабердә яткан җирдән аякландырып җибәргән идем ул чакта мин ул баланы, Атилла хан. - Ул углан исән. Син әнә шул углан янына барырсың. Барырсың һәм миннән бүләкләр тапшырырсың. Хак, атасы Теодорих белән тату яши алмадык. Чөнки Теодорих король империя этенә әверелде, империягә ялланды, һәм минем белән Каталун кырында орышты, һәм бик каты ялгышты, шул сәбәпле алласы аны үз кырына алды. Император Валентиан аңа пот-пот алтын вәгъдә иткән, әмма бер потын да бирмәгән. Атасыннан соң тәхеткә утырган Торисмунд углан да моңа ирешә алмаган. Миңа калса, бу эштә һаман шул бер Аэцәйнең кулы уйный. Минем уемча, Тулуза тәхетендә Теодомир углан утырырга тиеш иде. Теодомир угланны син шуңа котыртырсың. Тагын шуны кистереп әйт угланга - үзенә генә авырга туры килер дип уйлый икән, миңа чапкынын җибәрсен. Мин аңа булышырга килермен. - Син хаклы, хан, Торисмунд сугыш кырыннан кайтканда яшь король Теодомир тәхеткә менгән була инде. Башбаштаклыгы өчен. Торисмунд аны каласыннан ук куып җибәргән, - диде табиб теш арасыннан гына кымыз суырасуыра. Атилла хан җансакчысына ияк кагып кына үз кырына дәшеп алды. - Мина Алдакны табып китер, Аквиләй каласында әсир иткән тоткынны. - Баш өсте, хан, - диде дә җансакчысы чыгып китте. - Мин сиңа юлдаш та таптым, табиб, — диде Алдак чатырга керүгә. Әйе, синең янәшәңдә Аквиләй каласында әсир ителгән Алдак булыр. Беләсең булса кирәк, Алдак Биләү абамның җансакчысы булып торган иде. Иясен үтергәч, качып китә һәм кемгә дә түгел, Валентиан императорга барып елыша. Әмма Тәңре безне тагын очраштырды. Син аны, табибым, Теодомир угланга биреп калдырырсың. - Яхшы, хан. Син дигәнчә итәрмен. - Йөгем йөкләп, исән-имин әйләнеп кайтсаң бәһадә тормам. Ул арада Алдакны китереп җиткерделәр һәм Атилла каршына китерделәр. Атилла хан аңа кымыз бирергә кушты. Алдак кымызчы кулыннан чокырны алды да, күтәреп, бер сулыштан эчеп куйды һәм уч төбе белән авызын сөртте. - Син хезмәтеңне Сангибан бәктә башлаган идең бугай, Алдак меңбаш? - Сангибан бәктә башладым, хан, хак әйтәсез. - Ләкин син аны алдап качкансың. Беренче орышта ук, диделәр. Хакмы шул? - Хак, хан. - Кемгә качтың инде? - Теодорих корольгә, хан. - Ничек соң соңыннан Аэцәй кулына килеп этәктең? - Теодорих корольдән дә качып киттем, хан, ул миңа елыңа 40 тәңкә алтын түләрмен дигән иде, түләмәде, алдады. Ә мин алдаган кешеләрне яратмыйм, хан. Шуннан мин дә аны алдадым. Мин үзем болай бер дә алдакчы кеше түгелмен, хан. Мине язмыш шулай йөртә, язмыш алдарга мәҗбүр итә. - Император Валентианда да җансакчы булып алгансың, диделәр. - Булды андый хәл, хан. Император мине Аэцәйгә ярдәмгә Аквиләй каласына җибәргән иде, ярдәмгә. Әйе, сезләргә тап булдым. Язмыш мине шулай йөртә, хан, язмыш. - Император сине Аквиләй каласына тутасы Һөнәрияне алып кайтырга дип җибәрде, хакмы? Кулыңа мең атлы сугышчы бирде. Хак сөйлимме, меңбаш, Алдак? - Хак, хак сөйлисез, хан, - диде Алдак. - Хак сөйлисез, хан. Ләкин мин императорның йөген үтәдем, тутасы Һөнәрияне Римга алып кайттым. Ләкин император мине кире Аквиләйгә җибәрде һәм мин гуннар кулына каптым. - Син безгә, меңбаш Алдак, бик яман хыянәт иткәнсең. Император Валентианның тутасы Һөнәрияне син ирексезләп Римга алып киткәнсең, җылата-рәнҗетә. - Булды андый хәл, хан. Мин бары тик император Валентианның әмерен үтәдем. Ә ул мәкерле җан соңыннан мине гуннар элмәгенә ташлады. Каһәр аңа, каһәр! - Мин сине ат койрыгына тагарга тиеш идем, меңбаш Алдак. Тик мин сиңа бу якты дөньяда чакта тагын бер мөмкинлек бирәм. Мин сине готларга җибәрергә булдым. Беренче ияңә. Хәер, беренче ияң империя тәпиен ялыйялый Каталун кырында ятып калды. Син барасы Тулуза тәхетендә аның улы Торисмунд утыра. Ләкин син башта Теодомирга хезмәт итәрсең. Минем йөгем җиренә җиткереп башкармасаң, минем кешеләрем сине җир астыннан табып булса да минем каршыма китереп бастырырлар. Ахыры ничек бетәсен яхшы күзаллыйсың булса кирәк, меңбаш Алдак?.. - Беләм, хан, яхшы беләм. Тик, ышан, мин берәүне дә алдамадым. Мине язмыш шулай йөртә, хан. Сизми дә калам, кулымнан кемдер тота да җитәкли дә алып китә. Карышам, барасым килми, ә барыбер барам... Меңбаш Алдакның шул сүзләреннән соң гына тәҗрибәле табиб аның күзләренә күтәрелеп карады. Карады да үзалдына елмаеп куйды. - Ышанмагыз сез аңа, хан, Алдак башын җүләргә сала. Алдакның акылы үзе белән. Меңбаш буларак ул кемгә хезмәт итсә дә һәр сугышта орышның уртасында булуына карамастан, үз сугышчыларын саклап кала алды, чигенмәде дә, бирешмәде дә. Шуның өчен аны, корольме ул, бәкме, колач җәеп каршы алдылар, меңбаш иттеләр. - Алдау ир-егеткә хас сыйфат булырга тиеш түгел, Алдак. - Орыш кырында, хан, йә сине алдыйлар, йә син алдыйсың. Кичер мине, хан, мин сез кушкан йөкне үтәрмен. - Торисмунд король үләргә тиеш, Алдак. Ишетәсеңме, үләргә тиеш? Алдак бер сүз әйтмәде, бер тезенә төште. - Минем тагын бер тапкыр тозлы камчы татыйсым килми, хан. Мин сезне аңладым, хан, аңладым. Кырымда иң елгыр ун егетең булсын. - Барысы да булыр. Коралы да. Ә хәзер, бар, җыен. Сез иртәгә табиб Аскалык белән юлга чыгасыз. Озатыр сезне минем йөзбашым Зирәк. - Атилла хан җансакчысына карады: - Алдакны ашат, эчер, юлга хәзерләнергә булыш. Ни сорый шуны бир. Алдак торып басты, Атилла ханга янә-янә баш иде һәм җансакчыга ияреп, сарайдан чыгып китте. - Мин бу хәйләкәр җан белән нишләргә тиеш инде, хан? - дип сорады Алдак белән җансакчы артыннан ишек ябылуга табиб Аскалык. - Син аны Теодомирга тапшыр, һәм менә бу көмеш табакны, һәм янә менә бу бер янчык алтынны. Калганын ул үзе белер. Ак юл сиңа, табиб. Йөзбашым Зирәк сине саклар. Ышан. Куркып йөрмә. - Яхшы, хан. Табиб чыгып киткәч, Атилла хан түр яктагы бүлмәгә узды, кеш тиресе җәйгән сәкегә сузылып ятты. Әнә шулай эшләр ул хәзер, нәкъ империя сәясәтчеләрчә итәр, бүре өеренә кушылгач, бүреләр кануннары белән яши башларга вакыт җитте кебек сиңа Атилла. Башта ул готларны бер-берсенә өстерер, аннары империяләрне. Нәкъ үзләренчә. Византияне Римга каршы котыртуда бабасы Вигиләй белән кайнеше Антонийдан файдаланыр. Икесе дә телгә осталар, икесе дә сәясәттә судагы балык кебек йөзәләр. Аннары бүре өнендә бүречә уламыйча да булмый икән. Вигиләй бабасына күп итеп алтын бирер, ә ул Византиягә кайтыр да Маркианга каршы булган кешеләрне надан императорга каршы котыртыр. Атилла хан аңлый иде, әлбәттә, бу чиста сәясәт түгел. Әмма кайчан һәм кайда сәясәтнең чиста булганы бар. Сәясәт һәрчак, һәр илдә пычрак булды, хәтта җирәнгеч пычрак. Иртәгә ул аркадашлары белән яуга җыена башлар. * * * Визигаст король кызы Илбикәне тәхет ягына алып кергәндә Атилла хан салкын чишмә суы эчеп утыра иде, аларны күрүгә, аягүрә басты һәм күкрәгенә кулын куеп, баш иде, утырырга урын күрсәтте. Визигаст корольнең кызы аңа беренче күрүдә үк ошаган иде. Аксыл-сары чәчле, маңгае аша зәңгәр тасма тарткан. Диңгизид угланның булачак кәләше аягында грекларның балтырларга кадәр уратып бәйләгән күн чүәк, ләкин күлмәге гун кызларыныкы кебек озын һәм киң итәкле түгел. Әмма тәненә килешеп тора. Күлмәк күз камашырлык ак төстә. Алкалары алтын, муенсасы затлы гәрәбә таштан. Кыз төс-йөзгә дә төшеп калганнардан түгел иде. Чөенкерәк борын, күзләре көзге яфрак кебек яшькелтсарырак. Елмайганда ике бит очына да чокырчыклар куна. - Кызыңны Күркәм хатынга биреп җибәрербез, Визигаст. Телгә өйрәнә торыр. Бездә шундый гадәт, кыз утырмаларга тиеш. - Мин моны начар гадәт димәс идем, хан. - Визигаст король кызына таба борылды. - Сау бул, кызым. Үпкәләмә. Өйрәнә тор. Сау бул, кызым. Атана рәнҗемә. Син аны яратырсың. - Мин сиңа рәнҗемим, атам, - диде кызы һәм Атилла ханга сирпел алды. - Тик башта минем... - Диңгизидны күрерсең, кызым, күрерсең. Атилла хан өстәлдәге көмеш кыңгырауны зеңләтте, шундук түр яктан шактый чуар киенгән каравыш хатын килеп керде. - Сабира, кызны Күркәм хатынга илтеп тапшыр, - диде Атилла хан гадәти әмер биргәндәй. - Әйт, хан кушты диген, кәләшне туйга хәзерләсен. Әйт, кыз Дингизид угланга тартылды диген. Туй зурдан булыр, - дип Визигаст корольгә таба борылды Атилла хан. - Визигаст дус, кайгырма. Хан шулай диюгә, Илбикә атасының күкрәгенә капланды, хәтта үксеп тә алды бугай. Атасы кызның аркасыннан сөйде, тынычланырга кушты, юатты. Ниһаять, кыз тынычланды, суярга илтмиләр ләбаса, һәм ул нык адымнар белән каравыш хатынга каршы китте. Әмма каравыш хатынга җитәрәк, тагын бер тапкыр атасына каерылып карап алды, хәтта елмайгандай итте. Атасы аңа саубуллашкандай җиңелчә генә кул изәде. Чөнки ата кеше буларак белә иде - кызы инде беркайчан да атасы йортына әйләнеп кайтмаячак, чөнки чоры, заманы шул иде. Атилла хан боларның барысын да битараф бер рәвештә карап утыра бирде, әйтерсең лә бу аның өчен гадәти бер шөгыль иде. Ә бит эчтән борчылды - ничек кабул итәр углан кызны. Яратырмы? Кабул итәрме? Кабул итмәгән хәлдә ни кылырга тиеш булачак ул? Кисеп кенә әйтә алмады. Ә Визигаст король берни булмаган кебек кече өстәлдәге шәраб чүлмәгенә күз төшереп алгалый. Корольнең бу хәлне билгеләп үтәсе килә һәм кем белән булса да түгел, булачак кодасы Атилла белән. Ә Атилла ханга хәтта ни вино, ни әче бал, ни кымыз эчәргә ярамый. Шәраб эчтеме, шундук колаклары шаулый башлый, күз аллары караңгылана. Шуңа карамастан, Атилла хан шәрабчысына бокалын сузды һәм ым кагып кына Визигаст корольгә салырга кушты. Шуны гына көткән кебек мөлдерәмә шәраб тулы бокалны тотып, Визигаст король үзе Атилла янына килде һәм хан белән чәкәште. Сүзсез генә эчеп куйдылар һәм күзгә-күз карашып, елмаешын алдылар. Визигаст король шәрабчыга бушап калган бокалын тагын сузды һәм бокалы тулуга янә күтәреп эчеп куйды, шуннан соң гына сары мыегын сыпырып. - Ике аякка ике булды, хәзер туй турында сөйләшергә дә була, - диде король. - Туйны, хөрмәтлем Визигаст дус, Римнән тиешле бурычны калып кайткач ясарбыз, - диде Атилла. - Килештек, шулай итәрбез, - диде король һәм бокалын янә шәрабчыга сузды. XXII Гөлсәрия хәрам атакайны теләр-теләмәс кенә кабул итте. Яратып бетерми иде ул бу кешене, хәрам атакай булганы өчен генә дә түгел, кешеләргә, ул кем генә булмасын, гел начарлык кылырга кымырҗып йөргәне өчен дә. Кешегә ярдәм кулы сузу, кыен хәлләрдә калган кешегә киңәше белән булса да ярдәм итү, хак, бу изге гамәл Гөлсәриядә дә ташып тормый иде, ләкин ул шактый дөнья күргән кеше, моның өстенә хатынкыз заты булганга күрә, бәхәссез, адәмнәргә яхшылыклар да кылды. Шуңа карамастан, ни гаҗәп, күңеле белән Приск яклы булса да, соборда руханилар белән килеште, һәрхәлдә Атилла хан кызын яклап бер кәлимә сүз әйтмәсә дә. Ә бит ул аны якларга тиеш иде, якларга һәм руханилардан ул хатынга сүз дә әйттермәскә... Нидән курыкты? Руханиларданмы?! Әллә булмаса, Маркианнанмы?.. Юк, юк, тагын бер тапкыр юк! Ул Маркианнан курыкмый. Аның күңелендә заманында бөтен җан-калебен били алган Авит бар. Ул кеше аның хәтерендә гелән яңарып, күңелен сафландырып тора. Шактый дөнья күргән кеше иде инде Гөлсәрия. Хәтта тәвәккәлләп, Хода иленә барып, чукынып кайткан хатын-кыз иде. Ул анда Көнчыгыштагы Кара ташка табынучыларны да күрде, дөнья халыкларының башкаласы Римда да булды. Иң гаҗәбе шул, Римда ул вакытта сенаторлар утырыш артыннан утырыш уздыралар, ниндидер тормышка ашмас карарлар чыгаралар, ләкин инде аларның ул карарларын үтәүчеләр дә, башкаручылар да юк иде, хакимият әкрен генә епископлар кулына күчә бара иде. Әллә күрәләр иде сенаторлар моны, әллә юк - һаман ил белән идарә иткәндәй кыланалар иде. Әйе, Римда булганда шуны аңлаган иде Гөлсәрия: сенаторларда халык кайгысы юк, алар күптән инде халыктан аерылганнар, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгырталар. Шул вакытта, Римда чакта Гөлсәрия Авит атлы берәү белән танышты. Әле булса хәтерендә, танышу бик гади һәм көтмәгәндә килеп чыкты. Ул тавернада ашап утыра иде, аның өстәле янына берәү килде һәм утырыр-утырмас ук бокал белән шәраб соратты. Ул Гөлсәриягә бөтенләй игътибар итмәгән кебек иде, ләкин алай булмаган икән, ул баштан ук аңа игътибар иткән һәм шуның өчен ул утырган өстәлгә килгән икән. Бер бокал шәрабны эчеп куйгач кына ят кеше Гөлсәриягә күз төшереп алды. Моны Гөлсәрия бөтен җанытәне белән тойды. Авит, түше белән өстәлгә ята төшеп: - Минем исемем Авит. Мин галим һәм сенатор, ягъни Рим кешесе мин. Үз виллам бар, зур түгел, ләкин бар. Хатыным вафат. Дуадак каз кебек каңгырып яшим. Ялгыз мин, япаялгыз. Шуның өчен шәрабта тынычлану эзлим. Шул ук вакытта беләм, шәраб түгел, хатын-кыз тынычландыра иратны, гүзәл затлар, сылу җаннар... Гөлсәрия Иерусалимда булып, аннан чукынып кайткан кыз иде, христианка - нәрсәнең аңа ярый, нәрсәнең ярамавын яхшы белә кебек иде. Ахыр килеп, ул яшьтән үк шапырынучыларны яратмады. Әмма үзе турында ачыктаначык сөйләгән кеше кайсы ягы беләндер аңа якын күренде. Җитмәсә, әкрен йөргән таверна хезмәтчесенә бу адәм: - Аягыңны күтәребрәк атла әле, артыңны эт тешләгән нәмәстә. Ашыгам мин. Сиңа әйтәм түгелме, хайван? Миңа тагын бер шәраб китер һәм менә бу гүзәлгә - минем исәпкә. Шәрабтан Гөлсәрия баш тартмады, шәраб тәмле булды, хәтта аз гына башына да китте, һәм ул ни өчендер бер өстәл янында утырган кешегә ияреп тавернадан чыкты. - Мин сине, гүзәл зат, хәзер император сараена алып барам. Императорның бүген кабул итә торган көне. Әнә шулай ул аны җитәкләгән килеш император сараена алып китте... Бакыр тасма белән кадакланган авыр ишекләрне ачтыртып, ишек яры торучы сакчыларга күз дә ташламыйча, ул аны сарайга алып керде. Сәер хәл, бер генә сакчы да аларны туктатмады, айбалталарын аркылы куймадылар. Галим Авит биредә үз кеше иде, күрәсең. Мәһабәт бинага үттеләр - тәхет ягы идеме бу, Гөлсәрия белмәде. Хәер, ул күп нәрсәгә игътибар итми узды. Аңа бу кеше янында рәхәт иде, ул үзе дә сизмәстән үз кырындагы кешедән яклау тапты. Ул үзен бу кеше янында нәни баладай хис итте, ә яклаучысы кинәт кенә аның күз алдында илаһи көчкә ия берәүгә әверелде. Ә император сарае һәйбәт итеп җиһазланган, диварларыннан үрмә гөлләр салынып төшкән, ә алар буйлап әкрен генә су тамчылары йөгерешә иде. Тагын да эчкәрәк үттеләр, түр якта фил сөягеннән ясаган сәке күренде, сәкенең бер ягында алтынга буялган арыслан сыны, икенче ягында каракош, стенага ике грек сугышчысы ясалган - барысы да алтынга буялганнар. Сәке башында шул ук төскә буялган сурәтләр төшерелгән вазалар тора, вазалар куелган урындыклар төрле төстәге ташлар белән бизәлгән. Гөлсәрия карашын түшәмгә күчерде. Түшәм яклап, бина эченә ниндидер яшел-зәңгәр пыялалар аша төрле төстәге нурлар коела иде. Аларны император үзе кабул итәргә тиеш иде, һәрхәлдә Авит шулай диде. Тәхет ягына керергә теләүчеләр шактый күп. Алар арасында аксыл-җирән чәчле готлар да, кара чәчле кельтлар да, озын чәчле гуннар да, өс киемнәрен сул иңнәренә ташлаган франклар да, көдрә чәчле греклар да, шәрә башлы азиатлар да, кара тәнле хишәбләр дә (эфиоплар да) бар иде. Нигәдер яһүдләрне генә күрмәде Гөлсәрия. Император ишеге янына җитүгә, Гөлсәриянең борынына тәмле хуш исләр килеп бәрелде. Ул белми иде әле, ни әйтергә тиеш ул императорга. Гомумән, аның императорга йомышы юк иде. Ләкин Авитка ул бу хакта әйтергә кыймады. Ул вакытта туганые Феодосий Галлиядә консул йөзендә империя тәртипләрен урнаштырып йөри иде. Рим империясе гүя тәүгечә чәчәк атмаса да, көчле вә куәтле иде әле. Ләкин империя башында тәүгечә мәҗүси римлылар утыралар, гәрчә алар арасында төрле диннәргә йөз тоту шәйләнеп килсә дә, дәүләтнең төп дине тәгаенләнеп җитмәгән иде әле. Гөлсәрия Иерусалимга барып чукынып кайтса да, Римда галим Авитка ияреп йөри башлагач, кисәк кенә бар нәрсәгә дә, шул исәптән христиан диненә дә битараф калды. Бер уйлаганда Рим галиме Авит та хаклы иде: нигә империягә яңа дин, империя мең еллар буена үз юлы, үз дине белән бара, ары таба да шулай булыр. Авит белән йөрүенә Гөлсәрия горурланды да хәтта. Бит аңа моңа кадәр бер генә ир-ат та шулай игътибар итмәгән иде. Ул үзен дөнья арбасыннан төшеп калган кеше итеп хис итә башлаган иде инде. Ә аңа галим кадәр галим игътибар итте, җитмәсә сенатор, ул гынамы, императорның якын дусты. Менә ни өчен ул аңа карусыз иярде һәм мыскал да үкенү тоймады. Ул аның һәр сүзе белән килеште. Бу кешедә ул үзе дә аңлап бетермәгән сихри көч күрде. Ә хатын-кыз көчлегә иярергә ярата, диләр иде, хак икән. Кай ягы белән җәлеп итте ул аны? Кыяфәте, әрсезлеге, тапкыр сүзе беләнме?.. Ни генә булмасын, ул аңа карусыз буйсынды, Авит кая барса, шунда барды, ул ни әйтсә - шуны тыңлады һәм ичмасам бер тапкыр да аңа каршы сүз әйтмәде. Хәер, әйтер сүзе дә юк иде аның аңа. Гыйлем мәсьәләсендә үзе дә яңа аякланып килә, хакыйкатьне ни өчендер христиан динендә күрде, шуның өчен Иерусалим кадәр Иерусалимга сәяхәт кылды, әллә ниткән түбәнсенүләргә бара-бара чукынды, ниндидер авызында теше калмаган епископ алдында анадан тума шәрә калып, тезләнеп торды. Йа Хода, нигә шул дәрәҗәгә җитеп кимсенде ул! Нигә?! Ә монда, аны шул юлдан алып чыгарга теләмәсә дә, шул юлны танымаган һәм танырга да теләмәгән, христиан динен коллар дине дип барган галим Авитка тап булды. Ә ул кеше Римда яши, сенатта утыра. Ә Рим дөнья халкының башкаласы гына түгел, дөнья халкын тетрәндереп, буйсындырып һәм куркытып торган һәм коллар исәбенә көн күргән ил-дәүләт тә. Ә христиан дине дөнья халкын колбиләүчелектән арындырмакчы була. Әйе, турыдан-туры колбиләүчелеккә каршы сүз әйтергә кыймаса да. Христиан дине колбиләүчелекне акламый да якламый да. Гайсә пәйгамбәрнең вәгазе бар кешегә дә ачык һәм аңлаешлы - Аллаһ алдында бар кеше дә тигез. Аның өчен кол да, император да адәм баласы, аның коллары. Ниһаять, алар император алдына килеп бастылар. Гөлсәрия мәһабәт тәхетне бер итеп утырган императорның күзләренә күтәрелеп карарга кыймады. Ә галим Авит тәхет ягына керә-керүгә үк сайрый башлады. - О-о, Кара Таш алласы һәм тиңе булмаган, мәңгелек кала императоры һәр фәрманыгыз һәммә халык өчен дә Юпитер әмередер. Сезнең тарафка кереп чыккан һәр кеше биредән чистарынып, пакьләнеп чыга, кылган гөнаһларыннан арына... - Хөрмәтле галим, син җитәкләгән кыз, - дип бүлдерде сандугач кебек сайрый башлаган Авитны император, - үзе гүя кояштыр. Матурлыкны ул Айдан алгандыр, гүзәллекне Венераның үзеннән. Балакай, Кояш сиңа һәрчак куәт, гүзәллеккә көч бирсен, Ай болай да нурлы йөзең тагын да нурландырып торсын. - Галиҗәнаплары, - диде галим Авит нигәдер каушый калып. - Галиҗәнаплары... - Йомышын әйт, галим Авит. - Йөгем бары тик сезне күрү куанычыдыр, Август. Әйтер сүзем шул, миңа яһүд раввалары ошамый. Алар җимерә башлаячак империяне, Август, алар. Уйнаштан балага узып, кәҗә абзарында тапкан баланы Галлия греклары алла иттеләр. Мөмкин хәлме бу?! - Яһүд раввалары итмәде ул баланы алла, без итеп ятабыз, без, галим Авит. Ләкин мин аларга моны кылырга бирмәм! - Бирмәгез, бирмәгез, Август. Без хаклы, Август, хаклы. Нинди илдә, кайчан, кем, нинди халык үзләренең колларының диннәрен кабул иткәне бар?! Күрегез чарасын, кадерле Август, туктатыгыз узгыннарны, тыегыз, астырыгыз, кистерегез, җимертегез храмнарын! Афәт килә империягә, афәт, Август. Кыл бер-бер чара, Бөек Август! Император кулын күтәрде. - Сабыр, сабыр ит, галим Авит, сабыр ит! Яһүд христианнарымы алар, галиләй грекларымы, фарсы маниларымы, мин аларны тыярмын, храмнарын җир белән тигезләрмен. Ә сенат миңа бу мәсьәләдә ярдәм итәр. Итәрме, галим Авит?! Гөлсәриянең бөтен тәне калтырый башлады. Бит ул империя эзәрлекләргә җыенган христиан динен кабул итте, ниндидер тау куышларында анадан тума шәрә зәйтүн майларына буянып, тоташ карадан киенгән тешсез авызлы епископ алдында тезләнеп һәм кылган гөнаһларымны кичерә күр дип ялынды, ялварды. - Бүген Римда атаклы атакай Иовин халыкны империягә каршы котырта, Август. - Мин аны тотып зинданга ташларга фәрман бирдем инде, галим Авит. Борчылма. Империяне тиз генә җимерә алмаслар. Тыныч бул... Император кулын күтәрде, синең белән сүзем бетте дигәндәй, кузгалып куйгандай итте, галим Авит моны аңлап, Гөлсәриянең кулыннан тоткан килеш, ишеккә таба борылды. Соңыннан гына белде Гөлсәрия, ул вакытта алар император Гнория янында булганнар икән. Ни генә булмасын, Гөлсәриягә император үзе генә түгел, сарае да ошаган иде, шуңа күрә ул император кырына алып кергән өчен гомер буена галим Авитка рәхмәт укыды, һәм бер аның өчен генә түгел, әлбәттә. Әле булса хәтерендә, галим Авит аны тәмам сихерләде, бөтен җанын-тәнен соңгы күзәнәкләренә кадәр үз кулына алды. Гөлсәрия аңардан бер тотам да калмады, кай ягы беләндер үз итте ул аны - әле булса җавап таба алганы юк. Ләкин кылган гамәленә һич кенә дә үкенү кебек нәрсә тойганы юк, киресенчә, галим Авит аның күзен ачкан иде. Ул инде аның белән булганнан соң христиан динен дә башкачарак күрә башлады. Гайсә пәйгамбәргә китабындагы кебек һәрчак халык мөкиббән булмаган. Ә бит яһүдләр тормышын язган Иосиф Флавийның китабын укыгач, Гөлсәрия ни өчендер үзе дә аңламаган тетрәнү кичергән иде, хәзер ул Иосиф Флавий язган яһүдләр тарихына да башкачарак карый башлады. Галиләй христианнары, нигездә греклар, яһүдләрнең үзләре тарафыннан ук рәнҗетелгән Гайсә пәйгамбәрне үз кулларына алалар, һәм аны өч йөздә күрә башлыйлар: Алла - Ата, Алла - Угыл, Алла - Рух. Ни теләсә дә моңа Гөлсәрия төшенеп җитә алмады. Хак, бу юнәлешкә 313 елда ниндидер күләмдә төгәллек кертелә. Имеш, Аллаһу йөзендәге өч йөз - бер Ходай. Аллаһу - ул Атасы телгә алынмый торган мәңгелек йөз. Аллаһу углан исә - Логос җанында эретелгән һәм ахыр чиктә Гайсә пәйгамбәргә әверелгән Аллаһу. Шулай булгач, Алла - Ата, Алла - Углан белән бертигез була алмыйлар, чөнки Ул халыклар тарафыннан уйлап табылган, ясалган Алла. Шулай булгач, Гайсә пәйгамбәр юктан бар ителгән Аллаһу була. Ул нигездә кешеләрнең гөнаһларын ярлыкау өчен җибәрелә. Әмма кем тарафыннан? Алдан әйтелгән иде - Алла- Ата тарафыннан. Шушы чиләнгән вә чәбәләнгән мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, изге Константин Никәй соборында, собор рәисе буларак, христианнарның "иман тайгасына" үз юнәлешен тәкъдим итә, ягъни Алла - Ата белән Алла - Угланны бер йөздә күрергә өнди һәм үз дигәненә ирешә, һәм руханилардан моны раслата, һәм хәтта догасын да кабул итәргә куша. Гөлсәрия ул доганы бик яхшы белә: "Ышанам бердәнбер Алла - Атага, бөтен Җиһанны үз кулында тотучыга, Күк йөзен һәм Җир-Ананы бар итүчегә, кеше күзенә күренә һәм күренми торган Аллаһуга. Һәм бердәнбер Ходабыз Гайсә пәйгамбәргә". Әгәр дә мәгәр Гөлсәриядән бу ни дигән сүзләр, аңлатыгыз дип сорасалар, ул тәгаен генә әйтә алмас иде. Чөнки ул аңларлык дога түгел. Ә дога һәр кешегә дә ап-ачык аңлаешлы булырга тиеш. Авит галим белән очрашканга кадәр Гайсә пәйгамбәр кылган гамәлләргә, могҗизаларга ышанып җитмәсә дә, инанып куйган булса, Авит галим белән булганнан соң моңа шиге туа башлады, ягъни һәр догага шикләнебрәк карады, гәрчә һәрдаим шул доганы укыса да. * * * Алар кунак бүлмәсендә утыралар иде. Биредә озын өстәлгә табын хәстәрләнгән. Хезмәтчеләр аларның кулларын юдырдылар һәм сөлге китерделәр. Кулларын югач, галим Авит аны өстәл янына дәште, үзе үк урындыкка утыртты. - Җитеш, аша, эч. Җаның ни тели шуны аша, эч. Кыстау юк, миннән кыстау көтмә, - диде галим Авит аңа боерган рәвештә. - Бер сүз белән, син үз өеңдә кебек хис ит. - Рәхмәт, мин җитешермен. Биредә рәхәт, җиләс, - диде Гөлсәрия. - Рәхмәт инде сезгә. - Хәзер күркә ите китерерләр. Төшке ашта мин күркә ите ашарга яратам. Алдан ук әйтеп куйыйм, ашагач бакчага чыгабыз. Ашагач ул аны бакчага алып чыкты. Бакчада күл, күлдә үрдәкләр, кабарынкы томшыклы ак казлар йөзәләр. Ул аны күл буендагы эскәмиягә утыртты, үзе янәшәсенә төште. - Империягә беренче зыянны император Нерон китерә. 63 елның эссе җәендә Римга янә бер яман хәбәр ирешә - империя Әрмәнстан колониясен югалта. Нәкъ шул җәйдә Иудәйдә яһүдләр баш күтәрә. Империядәге эчке хәлләр янә кискенләшә. Авырлык белән булса да Иудәйдәге азатлык хәрәкәтен бастыралар. Шул ук елны яһүдләрнең раввалары ниндидер миссия уйлап табалар. Ярлылыкка, хокуксызлыкка дучар ителгән халык моңа ышана башлый. Имеш, аларны империянең тырнагыннан коткарырга күктән алла төшәчәк, ягъни алланың илчесе. Моны ишетеп, (ул вакытта империя тәхетендә Нерон утыра), ул Иудәйдәге наместнигына фанатик яһүдләргә карата каты чараларның берсен күр дигән фәрман җибәрә. Иудәйдәге консул Агрипп, яһүдләрнең храмында барган хәлләр белән хәбәрдар булып тору өчен, храм диварларыннан да биегрәк итеп корама күтәрттерә һәм шуннан торып, храмда барган мәлләрне күзәтергә тели. Әмма яһүд равваларына бу ошамый. Яһүдләр храм диварларын тагын да югарырак итеп күтәрәләр. Бу хәл римлыларның җен ачуларын чыгара, һәм консул Агрипп яһүдләр өйгән диварны җимерергә боера. Бу хәлгә чарасыз калган яһүд раввалары Рим императорына аксакалларын җибәрәләр, император Нерон аларны кабул итә һәм тыныч кына моң-зарларын тыңлый, һәм император Нерон үзенчә егетлек күрсәтә: хатыны Поппеяның үтенечен искә алып (ә императрица Поппея ире Неронга яһүди илчеләрен тыңларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк дигән үтенечен җиткергән була), тегеләргә ярдәм кулын суза. Ул гынамы, хатыны Поппея ун яһүд илчесенең икесен үзенә алып кала. Әйе, әманәт йөзендә. Моңа Нерон да каршы килми. Яһүдиләр сугышы тарихын язган Иосиф Флавий әнә шулай Римда кала. Чөнки ул да илчеләр йөзендә Римга килгән була. Аңа бу вакытта күп булса егерме яшьләр булгандыр. Әманәтлектә чакта бу кеше Римда булган хәлләр белән якыннан таныша, римлыларның колларга карата кылган кабахәтлекләрен үз күзе белән күрә. Күп тә үтми Иосиф Флавий император Неронга якын торган артист Алитурам белән таныша, һәм шушы багланышлар аша канкардәшләре яһүд халкына ниндидер күләмдә җиңеллекләр китерүгә ирешә. - Димәк, император Нерон тарихчылар язган кебек ул хәтле явыз булмаган? - диде Гөлсәрия. - Әйе, шулай дип әйтергә булыр иде, әлбәттә. Тик нәтиҗә ясарга ашыкма әле, гүзәлкәй. Чөнки гаять тә хикмәтле кеше була император Нерон. Ул император да, гаять оста вәгазь укучы да, артист та, шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә кабахәт кеше дә була. Көннәрдән бер көнне император Грециягә юнәлә. Анда ул йөзгә-сынга кызлардай матур булган Пифагор атлы егетне очрата. Аның белән дуслашып китә. 64 нче елда була бу. Бозыклык юлына баскан Неронга бу елда халык каһәр укый. Ә Иудәйдә халыкны рәнҗетү дәвам итә. Гайсә атлы берәүне прокуратор Понтий Пилат дар агачына астыра. Чарасыз калган яһүди христианнар Римга күчеп китә башлыйлар, нигездә Галлиягә һәм империянең башка колонияләренә. Бу хәлдән ничек котылырга белмәгән Нерон ашыгыч рәвештә Римга кайта һәм Римдагы христианнарны тотып, зинданнарга ташларга куша. Римлыларга бу җитә кала, явызраклары җәзалауны урамнарга алып чыгалар. Христианнарга җанвар тиреләре кидереп, урамнардагы этләрдән талаталар, дар агачларына асалар, караңгы төннәрдә урамнарны яктырту өчен христианнарның өс киемнәренә май сибеп, ут салалар. Христианнарның башлыкларын җәзалау өчен император Нерон җәлладларга үз бакчасын бирә. Кешелек цивилизациясенең үзәге булган Рим христианнарны җәзалау үзәгенә әверелә. Нерон чорында христианнарны империя тамырына балта чабучылар итеп кабул итәләр. Ләкин II гасырларда христианнар хәрәкәтенең Рим империясе өчен җимергеч көчкә әверелеп китәчәген күз алдына да китермиләр әле. Моны шәйләү римлыларга соңрак килә, әмма эш узган була инде, ягъни кешелек каласында империяне җимерү өчен туган көч яралган була инде. Ләкин империяне җимерүче, юк итүче христианнар түгел, гүзәлем, ә готлар һәм гуннар. Ә II гасырда империяне җимерүчеләр итеп христианнарны күрәләр. Римлыларның сәяси сукырлыгы әнә шуннан башлана. - Сез кем ягында соң, хөрмәтле галим? - Мин гаделлек ягында, гүзәлем, гаделлек ягында. Тарихта булган хәлләргә минем үз фикерем бар. Күптән түгел без, бер төркем галимнәр, христианнарның хакыйки аллаларын расларга теләп, Ватикан калкулыгына күмелгән изге Петр һәм Павел каберләрен казыттык. Һәм ни таптык дип беләсең без анда? Һични. Буш табут та тапмадык хәтта. - Изге Петр ни кылган соң Римда? - Аңа ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. Хак, булган андый кеше. Император Нерон тәхеттә утырган чакта булган. Әнә шул изге дигән Петр бермәлне Римга килеп төшә. Һәм храмнарга җыелган ярлы-ябагага вәгазь укый башлый. Ул үз вәгазьләрен ирләреннән кимсетелгән хатын-кызларга юнәлтә. Ә андый хатын-кызларның күңеле гүя сөрелмәгән вә сукаламаган чирәм. Вәгазь бөртекләре яхшы җиргә төшә һәм шундук шытып чыга башлый. Әйтергә кирәк, бу чорда Римда Азиядән чыккан халык шактый күп була, бигрәк тә теге йә бу сәбәпләр аркасында коллыктан азат ителгән халыклар. Алар исә җылы хисле вәгазьләргә мохтаҗлык кичерәләр. Көннәрдән бер көнне вәгазь укыган храмга префект Агриппның дүрт каравыш кызы килеп керә. Болар изге Петр вәгазен дикъкать белән тыңлыйлар. Һәм, ни гаҗәп, шул хәлдән соң префект Агриппны яннарына якын да җибәрми башлыйлар. Бу хәлгә префектның җен ачулары чыга һәм кызлардан моның сәбәбен сорый. Кызлар аңа изге Петр турында сөйләп бирәләр. "Мин аны моның өчен утта яндырачакмын, утта!" - дип яный кулларын болгыйболгый префект. Җитмәсә кызларның берсе (ә ул чибәр Рим гүзәлләренең берсе була) император Неронның дусты булган ирнең Ксантина атлы хатыны була. Хатынының изге Петрның вәгазьләрен тыңларга йөрүен ишеткән ир-канаты Әлбин исә: "Мин ул изге Петрны үзем, уз кулым белән юк итәчәкмен!" - дип яный. Шушындый хәлләрдән соң, Римда янә бер хикмәт булып ала: күп кенә хатыннар ирләре белән йоклаудан баш тарталар. Әнә шулай изге Петр баш очында кылычлар уйный башлый. Диндар ишләре аңа Римнан китәргә киңәш итәләр. Изге Петр яман эшләрнең куера баруын искә алып, Римнан китәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Каладан чыгарга иртә таңнан кузгала. Әмма Рим каласының басу капкасыннан чыгып барганда аның каршында Гайсә пәйгамбәр пәйда була. Гайсә пәйгамбәр Римга кереп бара икән, ягъни мәңгелек шәһәргә. Петр Гайсәне күрә дә сорый: "Кая барасың Ходам?" "Римга киләм әле, - ди Хода. - Мине янә бер тапкыр тәрегә кадакласыннар", - дип әйтә. Изге Петр бу хәлгә тәмам шакката һәм әйтә: "Ничек инде алай, Ходам, болай булса син тагын бер тапкыр тәредә үләчәксең бит?!" - ди. "Әйе, - ди Гайсә пәйгамбәр йөзендәге Хода. - Тагын бер тапкыр үләчәкмен". Шул хәлдән соң изге Петр ике уйламыйча, кире Римга борыла. Аны икенче көнне үк римлылар тотып алалар һәм чынлап та тәрегә кадаклап җәзалыйлар, һәм бу җәзаны төнлә белән Ватикан бакчасында уздыралар, тантаналы төстә, факеллар яктысында. Изге Петрны җәзалауда император Нерон да катнаша. Эш моның белән генә тукталмый, Нерон үз кешеләренә Римга ут салырга һәм бу бәлане христианнарга ягарга куша. Рим атна буена диярлек дөрләп яна. - Янгыннан соң Римны яңадан төзиләрме? - Әйттем ич инде, гүзәлем, башта император Нерон үзе үк калага ут салдырта һәм янгыннан соң үзе үк каланы яңартып төзетә дә. Һәм әлбәттә инде коллардан һәм христианнардан. Коллар күп була әле бу чорда Римда. Хәер, алар бүген дә Римда аз түгел. Ул вакытта император Нерон исә иң матур, иң мәһабәт сарай һәм йортларны вә палаталарны Аппей калкулыгында күтәртә. Үзенең зур сараен бай итеп бизәтә. Сарайның түбәсе фил сөякләре белән түшәлә, түгәрәк түшәмнәрдән хуш исләр килеп торган үрмә гөлләрнең тәлгәшләре салынып тора, ә үрмә гөлләр буйлап, хуш исле тамчылар тама торган була. Ә үзәк залның ярым түгәрәк түшәме күк йөзен вә гөмбәзен хәтерләтеп, әйләнеп тора. Император Нерон сарай төзелеп беткәч, бинаны кабул итәргә килә һәм: "Ниһаять, мин дә кеше санында яши башлаячакмын", - дип әйтеп куя. - Сәер, никадәр капма-каршы уй-фикерле кеше булган император Нерон. - Әйе, гүзәлем, император үзе генә түгел, бу чорда мәңгелек башкала да хәйрани хәлләргә дучар ителә. Нерон үлә. Хикмәт, Нерон үлеп күп тә үтми, император Нерон төзеткән сарайны император Адриан җимертә һәм шул могҗизаи сарай нигезенә Римны саклаучы Венера алласының сынын куйдырта. - Явыз да, шөһрәтле дә, куркыныч та, куркак та булган икән император Нерон. - Әшәке, җирәнгеч һәм кансыз кеше булган икән император Нерон. - Син хаклы, гүзәлем, бик әшәке кеше булган. Менә, әйтик, Элладада булган бер вакыйга. Император Нерон Эллада халкына ирек вәгъдә итә һәм бөтен халык алдында. - Бу чынлап та шулай буламы? - Була, була, гүзәлем. 66 нчы елда император Нерон үзе коллыктан азат иткән Гелий атлы берәүгә тәхетен калдыра да үзе ил буйлап сәяхәткә чыгып китә. Изге эллиннар илендә була. Корсик утравына туктала. Соңыннан Мисырга барып чыга һәм анда төрле бәйге-уеннарда катнаша. Бу уеннарда Олимпиягә җыелган халыклардан да күбрәк кеше катнаша. Ә эллиннарга килгәндә, Нерон аларны чынлап та кайбер салымнардан азат итә. "Мин сезгә, эллиннар, бүген тиңе булмаган бүләк вәгъдә итәм. Моңа кадәр төшегезгә дә кермәгән бүләк булачак ул. Мин Ахай һәм Пелополес төбәкләрендә көн күргән эллиннарны барлык салымнардан да азат итәм. Император Нерон эшли моны сезгә. Мин!" - дип кычкыра. Аның бу тансык сүзләрен телдән-телгә сөйләп, такталарга язып, калалардан-калаларга күчәкүчә күтәреп йөриләр. Император Нерон исеменә мәдхия укыйлар, мактау сүзләре яудыралар. Ул гынамы, император Нерон исәнлегенә корбаннар чалалар. Бер сүз белән, бөтен Эллада халкы тантана итә... Бары соңыннан гына беленә - буш сүз була бу. Император Нерон сүзендә тормый, чөнки бу дәвердә империя бөлгенлек упкынына тәгәри башлаган була инде. Шулай да эллиннарга бер игелек кылына: "Эллада автономия ала. Бу да ярап куя гасырлар буена Рим империясе кул астындагы эллиннарга. Ләкин Нерон урынын биләгән император Веспасиан тәхеткә утыру белән император Нерон биргән бу хокукны да греклардан тартып ала, ягъни империя монда да империя булып кала - император Нерон чыгарган фәрманнарны император Веспасиан бик тиз юкка чыгара. Аның каравы, шул ялган ташламалары аркасында император Нерон Эллада да бик һәйбәт ял итә. Ул артистлар белән аралашып китә. "Эдип", "Геракл", "Орест", "Алкмеон", "Канаке" кебек пьесаларда баш рольләрдә уйный. Әңгәмә барышында Софокл, Еврипид кебек талантлы авторларны күккә чөеп мактый. Ә "Канаке" пьесасында хәтта хатынкыз ролен башкара. Әмма үлгән, дөресрәге үз кулы белән үтергән хатыны Поппея Сабиннаның характерын искитмәле итеп бирә. Император Нерон беркайчан да хатын-кыздан туймый. Алтмыш алты яшендә ул янә бер тапкыр өйләнә. Бу голы консул Вестин хатыны Статилия Мессалнага. Ә аның ирен 65 нче елда берәүне яллап үтертә. Иллә бу хатын да Неронны бик тиз туйдыра. Грециядә чакта ул Спор исемле егеткә гашыйк була, әмма башта аны печтертә. - Бу бит коточкыч бозыклык, галим Авит. Бу сүзләрне мина тыңларга да оят хәтта. - Ләкин бит болар барысы да Рим императоры Нерон тарафыннан кылынган кыргый гамәлләр, гүзәлем. Бу нәрсә дигән сүз, бу инде империянең череп таркала башлавы дигән сүз. - Ничекләр үлә соң Нерон исемен йөрткән әшәке җан? - Ничекләр үлсен. Тарихчыларның язуы буенча император Неронны үлем һәрчак куркыткан. Меңнәрчә кешене зинданнарда череткән, юл буендагы тәреле баганаларга кадаклаткан, бозыклыкның соңгы чигенә җиткән һәм тәмам иблискә әверелгән Нерон әҗәле килүен сизгәч, ни кылырга белми, кай тарафларга чыгып качарга белми йөди. Сенат, ниһаять, аңа үлем карары чыгара. Бу хакта хәбәр ирешкәч, ул хәтта римлыларның мәңгелек кан дошманнары булган фарсыларга качарга ниятли. Әмма кемнең үлемнән котылып калганы бар соң! Эшләр болай башлана. Сенат карарын ишетеп, башта аның яныннан җансакчылары китә. Бу буладыр 68 нче елның 7 нче июнендә. Нәкъ шул көнне алты ел элек Нерон беренче хатыны Октавияне үтерткән була. Бу көндә Нерон бик иртә уяна. Төне буена күзенә йокы керми, берничә тапкыр яман итеп кычкырып, торып утыра. Ахыр йөгереп тәхет ягына чыга, әмма анда бер сакчы да булмый инде. Барысы да, сакчылардан алып, хезмәтчеләренә кадәр императорларын ташлап киткән булалар. Моны күреп Неронның коты алына һәм ул: "Кем калды соң бу сарайда?!" дип кычкырып җибәрә. Ишекне ачып: "Миңа һичьюгы берәр гладиаторны китерегез!" - дип үтенә. Соңыннан: "Минем соң дусларым да, дошманнарым да калмады мени?!" - дия-дия аягына сандалигын да кияргә онытып, өстенә кара чикмәнен ташлый да йөгереп ишегалдына чыга. Менә шунда аңа соңгы минутына кадәр тугры калган ике кеше иярә - азиат Эпафродит һәм үзе печтерткән Спор. Алар атка атланалар һәм каладан чыгып китәләр. Ә преторианецлар каланы бетереп Неронны эзлиләр. Бу вакытта Нерон басу капкасын чыгып бара торган була инде. Каланы чыккач, Нерон: "Миң алар кулына исән килеш төшмәячәкмен", - ди. Кич якта бик каты шәраб эчкәнгә, Нерон сусау тоя һәм ул юл кырында күлдәвек күреп, атын туктата һәм атыннан төшеп, учы белән шул шакшы суны эчә, ә үзе: "Шундый шакшымы хәзер Неронның салкын чишмә суы?" - ди. Кузгалулары була, алар юл өстендә яткан ниндидер мәеткә тап булалар. Моны күреп, Нерон тәмам курка кала. Юл кырында ниндидер ташландык абзар кебек өй күреп, Нерон атыннан сыдырылып төшә һәм чытырман куакларны ыра-ера шул өй-абзарга таба мүкәли. Абзарның тәрәзәсез тишеге аша эчкә кереп, түрдәге салам җәйгән сәкегә барып каплана. Коллары аңардан бер тотам да калмыйлар, һәммәсен дә күреп вә күзәтеп, ул гынамы, ияләренең халәтенә керергә теләп, ике кол да бер авыздан аңа асылынырга кушалар, ягъни җиңел үлем тәкъдим итәләр. Нерон аларга кычкырып җибәрә: "Нинди кыргыйлык тагын бу?!" Ахыр үзалдына сөйләшә башлый: "Күрмисезмени, нинди шәп артист үлә", - дия-дия ишеккә таба кузгала. Әнә шунда ишектә сенат хәбәрчесе пәйда була. Хәбәрче император Неронга тактага язылган карарны күрсәтә. Сенат карары язылган тактаны Нерон хәбәрче кулыннан тартып ала һәм кычкырып укый: "Күрәсез, сенат мина нинди җәза бирә, - ди. Һәм хәбәрчегә: - Сенат миңа нинди җәза бирде?" - дип сорый, гәрчә барысы да мәгълүм булса да. Хәбәрче аңа: "Җәзаланырга тиешле Неронның киемен салдыралар, ике япьле сәнәк белән каптырып, диварга териләр һәм майда каинатылган камчы белән кыйныйлар", - дип әйтә. Бу хәлгә отыры купкан Нерон: "Варварлар. Варварлар оясы бу, сенат түгел!" - дип кычкыра. Ләкин сенат карары белән килешергә мәҗбүр була. Ул ниндидер ярдәм көткәндәй ишләренә күз ташлый һәм ялварулы рәвештә: "Башта берегез миңа үрнәк күрсәтегез", - ди. Әмма ике юлдашы да үрнәк күрсәтүдән баш тарталар. Ул арада ташландык өй-абзар кырында ук ат тояклары тавышы ишетелә. Гасабилануның актык чигенә җиткән Нерон сикереп тора Да: "Коточкыч рәвештә начар яшәдем. Бу хак. Йә, һичьюгы соңгы мәлдә кеше булып кал!" - дип үз-үзенә нотык тота. Һәм, ниһаять, бөтен ихтыяр көчен җыеп, хәнҗәрен муены янына китерә, шундук аңа үзе коллыктан азат иткән Эпафродит ярдәмгә килә... Император Нерон кан эчендә җан биреп ятканда ишектә сенат дәҗҗалы күренә, Нерон соңгы көчен җыеп: "Соң инде!" ди. Һәм, гаҗәп, торып баса, әмма шундук башы белән ишек тупсасына, нәкъ сенат дәҗҗалы аягы янына йөзтүбән каплана. - Яман үлем, - диде Гөлсәрия һәм, торып, күл буена таба китте, үрелеп алып, камыш яфрагын сыйпады һәм башка берәүгә әйткәндәй: - Христианнар булсалар борынгы римлылар беркайчан да моңа бармаслар иде. - Тарих бу, балакай, тарих. Тарих ул кешене кисәтә һәм бабаларыбыз кылган яманлыкларны кылмаска өнди. Тарихның яхшы гамәлләреннән үрнәк, начар гамәлләреннән гыйбрәт алырга кирәк, гүзәлем. Тагын да ачыклабрак әйтсәк, тарих ул кешене уйланырга мәҗбүр итә һәм бу тормыш беркем өчен дә мәңгелек түгел икәнен искәрә. Кем генә булмасын ул кеше - императормы, колмы, сука башында торучымы. Хак, Нероннан соң Рим бик күп нәрсәләр югалта. Беренче булып империягә каршы Британия баш күтәрә. Иудәйдә азатлык өчен көрәш тагын да кискенләшә, Рим империясе үз кулындагы кайбер илләрне фарсыларга бирергә мәҗбүр була. Сириядә чуалышлар дәвам итә. Испания, Галлия кебек илләр империягә буйсынмый башлыйлар. Ул гына түгел, империя җирләренә варварлар күчеп утыра башлый. Ә бит болар барысы да Нерон кылган явызлыклардан, бозыклыклардан килгән нәтиҗә. Балык башыннан чери, диләр. Рим империясе дә әнә шулай башыннан чери башлый. - Ничек соң әнә шул капма-каршы уй-фикерле кеше Элладага ирек бирү ягында кала, галим Авит? - Бу Нерон тарафыннан кылынган башбаштаклык кына була, гүзәлем, бары тик башбаштаклык, - диде галим һәм Гөлсәриянең янына килеп чүгәләде һәм ияләре кулыннан җим алырга өйрәтелгән үрдәкләргә кулын сузды. - Моңа сенат та гаепле, сенат башта сукыр кеше сыман Нерон уйнаган кубызга бии, ахыр үзләренең дә гаепләреннән баш тартып, дөресрәге халык алдында акланырга теләп, Неронны үтерергә, ягъни җәзаларга карар чыгара. Димәк, ил-дәүләт башында утыручы Нерон кебек җиңел акыллы кешеләр утырган сенатта да. - Ә хәзер, хәзер кемнәр утыра сенатта, галим Авит? - Хәзер, гүзәлем, барысы да башкача. Хәзер сенатка ышанырга була. Ләкин бүген империя белән сәләтле сенат түгел, сәләтсез император Гнория идарә итә. Шуннан соң күзалла алдагы елларда империяне ни көткәнен. - Җимерелер дисезме? - Империяләр түгел, таулар да җимерелә, таулар да, гүзәлем. Иң мөһиме, халык шул җимерекләр астында калмасын, халык... Ә империя, телиме моны сенат һәм император, теләмиме, барыбер бер таралырга, сибелергә тиеш булачак. Тик ничек барыр бу таркалу? Сугыш-кырыш һәм кан кою ашамы, әллә үзара килешепме?! Менә монысы һәммәбез өчен дә гаять дәрәҗәдә мөһим хәл. - Сез империя кан коюга барыр дисезме? - Кан кою аша укмашкан империя, күп очракта кан кою аша таркалган да. Ни өчен әле бер Рим империясе генә бу хәлдән коры чыгарга тиеш. Империя колонияләрен бирмәскә тырышыр. Китәр сугыш, кан кою. - Мөмкин хәлме бу, галим Авит? - Мөмкин хәл, мөмкин хәл, гүзәлем, бик мөмкин хәтта. Гөлсәрия хәзер генә аңлады, хәзер генә төшенде галим Авитның хак булуын. Империяне бүген варварлар тарката. Әйтик, гуннар, готлар. Тукта, тагын ни булды соң әле ул көнне? Әйе, ул галим Авитка янә бер сорау бирде. "Ни өчен соң сенатор буларак теге көнне император алдында ялагайландыгыз?" Әле булса хәтерендә, галим Авит бик озак дәшми утырды, хәтта бертын күл буйлап йөреп килде, һәм бик дикъкать белән күлдәге үрдәкләргә карап торганнан соң гына: "Империянең бөтен фаҗигасе дә шунда шул, гүзәлем, ялагайларга, куштаннарга бәһа бирә алудан баш тартуында. Ә бит император Гнория мине аңлады, ялагайлануым сизде, ләкин шул хакта күземә бәреп әйтмәде. Димәк, мактау аңа ошады, димәк, ул чир аңа да хас сыйфат икән". - Минем сезнең китапханәгезне күрәсем килә, галим Авит, - диде Гөлсәрия бәхәсне икенче юлга юнәлтергә теләп. Империя турындагы бәхәс-әңгәмә аны туйдыра башлаган иде инде. - Рәхим итә күр, гүзәлем, рәхим генә итә күр. Минем китапханә сездә гүзәл затларга һәрчак ачык. - Миңа китапханәгез ошаса, мин шунда калам дисәм, - дип киная катыш елмайды Гөлсәрия, чөнки бу кешегә торган саен ияләшә бара иде ул. Галим Авит туктады, аның беләгеннән алды, шунда Гөлсәрия тәүге адымын ясады; үрелде дә чак кына аяк очларына күтәрелеп, галимнең битеннән үбеп алды. Ул аңа ышана башлаган иде инде, аннары аның Гөлсәриягә ярдәм итүе дә бар иде. Тәүге сүзе буш булмаса, ул аның туганые Феодосийны Византия тәхетенә утыртырга ярдәм итәчәк. Туганые Феодосий Көнчыгыш империянең императоры булып алса... Бу әлегә канатсыз хыял иде, ә бит хыялның канатланып киткән чаклары да була. Кем белә, бәлки нәкъ шул кеше аның хыялын чын итәр, тормышка ашырыр. Ә бит соңрак шулай булып чыкты да. Чынында ары таба болай булды. Галим Авит әйтмешли, империя җирләренә варварлар бәреп керә башладылар, нәтиҗәдә империя икегә аерылырга мәҗбүр ителде. Күп тә үтми Көнбатыш һәм Көнчыгыш тарафларда көн күргән халыклар икегә аерылып, ике ил-дәүләт булып яши башладылар, хәтта ике арада сугышлар булгалап алды. Бу инде империя тарафыннан кылынган агония иде. Моны барысы да аңлый, әмма империя кул астыннан чыгарга омтылган греклар яңадан Рим канаты астына керергә бер дә омтылып тормый башладылар. Мөстәкыйльлеккә йөз тоткан Көнчыгыш империя кыйпылчыгы тиз арада экономик яктан көрәеп, яхшы гына аякланып китте. Иң мөһиме, Византия империясе колбиләүчелектән рәсми рәвештә баш тартты. Көнчыгыш империясе яңа тормыш башлады. Моның өчен яна аякланып килгән империягә сәясәтчеләр кирәк иде, алар да табылды, һәм христианнар йөзендә. Менә хәзер барысы да христианнар кулында. Гөлсәрия белә иде: Византия Римнан көч-куәте белән генә түгел, күргән һәм үткәргән чаралары белән дә прогрессиврак карашта булган сәясәт уздыра иде. Император Феодосий I үлгәннән соң формаль булса да галим һәм сенатор Авит ярдәме белән Көнчыгыш империягә Гөлсәриянең туганые Феодосий II не тәкъдим иттеләр. Халык килеште. Гөлсәрия еш кына туганые Феодосийга Авит турында сөйләр иде һәм минем аркада гына император булдың дип әйтмәсә дә, аз-маз сиздерер иде. Хәлнең асылын күптән белгән туганые Феодосий да бу хакта сүз куертырга яратмас иде. Туганые да вафат. Хәзер барысы да аның кулында. Маркиан исәптә түгел, ул аны уч төбендә биетә. Аннары ул аңа җаны илерер дәрәҗәгә җитеп тартылмады да. Кирәк иде кулга өйрәтелгән берәүне дәүләт башына утыртырга, утыртты. Шул гына. Ике күзе ике төсле булган Маркиан аны хәтта ир-ат буларак та ул хәтле кызыксындырмады. Гәүдәгә иләмсез дәү, килбәтсез һәм яратуның ни икәнен дә белми, әйтерсең лә көтүгә җибәрелгән үгез. Бары тик. Ә менә галим Авитны Гөлсәрия оныта алмый. Ул аңа бер күрүдә ышанган иде - булдыклы кеше. Ышанды һәм ялгышмады. Хак, әллә яшьлеге, әллә самимилеге белән аның ихтыярына бирелде. Әле булса хәтерендә, башта алар китапханәгә керделәр, аннары аш ягына үттеләр. Шунда Гөлсәрия галим Авиттан сорады: - Нигә сездә дини китаплар юк? - Сез хаклы, гүзәлем, алар миндә юк. Чөнки дини китаплар да тарих билгеседер. Ләкин мин дини китапларга бервакытта да җитди тарих итеп карамадым. Ни өчен? Билгеле инде, могҗизалардан торганга. Ә реаль тормыш исә үтә җитди тарих. Мин җитди тарихлар язган тарихчыларның әсәрләренә генә ышанам, гүзәлем. - Дин кешене сафландыра, пакьләндерә, изге юлга төшерә, галим Авит. - Төшерәдер, гүзәлем, бәхәсләшмим. Ләкин кемне? Наданнарны, беркатлы мәхлукларны. Тик мине түгел. Ач күзең, укы, менә бу китапларны, белем ал, тарихка күз сал. Ничек әнә шул сурәтне вә сынны Аллаһу итеп күрмәк кирәк?! Мин моны аңламыйм, гүзәлем, күрәсең, мин башкарак кешедер. Ләкин мин яхшы кешегә ышанам, ул кылган изге гамәлләргә. Борынгы Рим бабаларыбыз ниндидер Инәй алласына ышанганнар, ул алланы аларга күрше этрусклар алып килгән дип баралар. Беренче Рим императорының исеме Ати (Әти) була. Аны да римлыларга этрусклар китерә. Яшәү дәверләрендә римлылар дистәләрчә аллаларга ышанганнар, ә тормыш дәвам иткән. Ә тәрәккыят үскән саен кешенең аңы да, дөньяга карашы да үзгәрә торган. Нәтиҗәдә, адәм баласы теге йә бу алласына ышанмый башлаган, яңаны эзләгән - тапкан һәм яңа алласына инанырга мәҗбүр булган. Килер бер көн, гүзәлем, кешелек нигездә христиан диненнән дә ваз кичәр. Үзләре өчен яңа дин уйлап табарлар. Бу безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булыр... Соңыннан алары да таркалыр ...Гөлсәрия аны онытмады, оныта да алмады, гәрчә галим Авит белән булган мәлләргә дистәләрчә еллар үткән булса да. Әле булса хәтерендә, галим Авит аны үз итте. Көннәрдән бер көнне ул кияве белән кызын үз өенә ашка дәште. Кияве аның Рим шагыйре Сидоний икән. Кара чәчле, уртача буйлы, зәңгәр күзле кияү-шагыйрь галим Авит кызы Руфинәны култыклаган килеш килеп кергәч һәм кунак бүлмәсендә бабасы белән янәшә басып торган Гөлсәрияне күргәч, ирексездән, каушавын яшерү өчен булса кирәк, баш ия-ия елмайгандай итте. Авит галим кызы исә Рим матроналарына хас купшы киенгән һәм атасы белән янәшә басып торган кызны күрмәмешкә салышты, шуңа карамастан, соңрак, дөресрәге соңлабрак булса да, кулын сузды - күрештеләр. Ни өчендер Руфина Клеопатра заманыннан ук килгән гадәт буенча йөзен бизәмәгән, хәтта кашларына да сөрем тартмаган иде. Алар тыенкы гына түргә уздылар, утырыштылар. Руфина атасының, бәлки чираттагыдыр, яшь "кәләшенә" карап-карап алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Күрәсен, атасы өчен өйгә чибәрләр китерү гадәти хәл булгандыр, һәрхәлдә Гөлсәрия күңеленә шундыйрак уй килде. Шунда ир-атларның үзара сөйләшеп китүләреннән файдаланып, Руфина атасының яшь кәләшен китапханәгә дәште. Китапханәгә керүгә, галим кызы көрсенеп куйды һәм түр яктагы йомшак креслога утырды. - Сез дә утырыгыз, - диде ул күрше креслодан урын күрсәтеп. Креслолар Византия парчасы белән тышланган, тукымага бала башы кадәр роза чәчкәләре төшерелгән иде - чәчкәләр менә-менә кыякларын ачарга торалар кебек иде. - Атагызның китапханәсе бай, искитмәле, чыгасылар килми шуннан, - диде Гөлсәрия, бит очларына кадәр кызарынуын тоеп, башка сүз әйтергә чарасыз калудан булса кирәк. - Ой, мин дә яратам шунда булырга. Минем бөтен яшьлегем шул китапханәдә узды дисәм дә ялгышмамдыр. Иртән торыр идем дә, ашар-эчәр идем дә тизрәк китапханәгә юнәлер идем. Сер булса да әйтим инде, Сидоний мине шушы китапханәдә тапты. Атама ияреп килеп керде бу, ә мин шушы креслода китап укып утырам. Хак әйтсә, ялганламаса, миңа бер күрүдә гашыйк була ул. Без әнә шулай китапханәдә танышып киттек. Күп тә үтми әнием үлде, ә әтием өйләнмәде дә өйләнмәде. Сез каян соң? Моңа кадәр сезне күргәнем булмады кебек... - Галлиядән мин. Иерусалимнан кайтып килешем. Ниндидер тавернада атаң белән таныштык та... Ул мине император сараена алып китте, императорны күрдем... - Иерусалимга нигә бардыгыз? - Гайсә пәйгамбәрнең хөлләсен күрәсем килгән иде. Күрдем, хәтта тотып карадым. Беләсезме ни булды шунда миңа - бөтен тәнемдә тетрәнү тойдым. Иң гаҗәбе шул: хөллә кинәт телгә килде һәм миңа: "Син изге җирдә чукынырга тиешсең", - диде. - Хөлләме шулай диде? - Хөллә. - Аның артыңда бер-бер кеше качып торган һәм шул әйткәндер әле, христианнар төрле әкәмәтләргә хирыс халык. Булмаган нәрсәләрне булды дип раслау алар өчен бернәрсә тормый, - диде галим кызы Гөлсәрия сөйләгән сүзләргә бер дә исе китмичә. Чынлап та шулайрак бит, христианнар күз алдында төрле могҗизалар кабатланып кына тора. Әлегә кадәр христианнар, бигрәк тә руханилар кылган төрле могҗизаларга Гөлсәрия дә ышана иде, Руфина "хөллә артында бер-бер кеше басып, шулай дип торгандыр әле" дигәч, кинәт кенә шиккә калды. Бәс, бу шулай да түгелме соң? Гайсә пәйгамбәр үлгәч терелә, изге Петр янә нидер өмет итеп калага борыла, гәрчә үзен җәзаласалар да. - Чукындыгызмы соң? - Чукындым. - Мин - юк, чукынмадым. Мин төрле тузга язмаган могҗизаларга гомумән ышанмыйм, гәрчә христианнар шагыйрьләрне иблистән азган дип сөйләсәләр дә. Мин Рим аллалары Марска, Юпитерга ышана төшәм, гәрчә аларга да шикләнебрәк карасам да. - Юпитер күктә, ә Гайсә пәйгамбәр җиргә безнең янга төшә. - Кеше ышанмастай нәрсәне чын булса да кешегә сөйләмә, диләр, хак икән. Гайсә пәйгамбәр турындагы хикәят әкият бит ул. Хәтта әкияткә дә "зәңгәр" булып кергән ич ул! Менә "зәңгәр" булганы өчен прокуратор Понтий Пилат шәрә килеш дар агачына астыра да аны. Андыйларны Иерусалимда һәрчак шәрә килеш җәзалаганнар. Ә бит аның янындагы каракларны берсен дә шәрә килеш җәзаламыйлар. "Зәңгәр"ләрне генә шулай җәзалаганнар. Канун буенча шулай каралган булган. - Ләкин Ходабыз Гайсә яңадан туган ич. - Сезнең үлгән кешенең яңадан терелгәнен күргәнегез булдымы соң?.. Юк, дисез. Шулай булгач, ничек терелгән соң ул?.. - Хода ич, җаны гына күккә аша аның. - Үзе айда туа, ә ашадыр күк гөмбәзе угында булган йолдызга, шулаймы? - Бәлкидер. - Йә, ярый, юк-бар сөйләп баш катырмыйк. Хак тәгаләне беләсегез килсә, башта Римдагы изгеләр каберенә барып карагыз... Анда берәү дә күмелмәгән була. - Аларны Хода үз янына алган булса? - Җанын алса, сөяге калыр иде, сөякләр дә табылмый ич! Ул арада китапханәгә ирләр килеп керделәр һәм хатынкызларны табын янына дәштеләр. - Рәхим итегез, рәхим итегез, кунаклар. Әйдәгез, тәмле ризыклардан авыз итик, зифа матроналар, - диде гал,им Авит кызы Руфинага карап. - Ничекләр яшисез анда, сорарга да вакытым җитми башлады? Хәрефләр җыелмасыннан такмак язган әрәмтамак рәнҗетмиме? Юкмы? Бик әйбәт. Шагыйрь халкы бит Аллаһка кул бирергә дә оялмый, диләр. - Юк, әтием, юк, әйбәт торабыз. Сидоний әйбәт кеше, матур-матур шигырьләр яза, аннары миңа укый. Вакытында ята, вакытында тора. - Шагыйрь халкы йоклаганда гына изге җан ул, - диде галим Авит һәм барысын да өстәл янына әйдәде. Гөлсәрия үзе ашады, үзе юк-юк та Руфина ягына күз төшереп алгалады. Бу хатын үз бәхетен әнә шул кара чәчле, зәңгәр күзле шагыйрь йөзендә тапкан. Ул кайчан үз насыйбын табар икән? Бармы андый кеше бу дөньяда? Туганмы ул? Туган булса, кайларда югалыл йөри?.. Хак, олырак булса да галим Авит аңа ошый, әмма аны туган ягы тарта иде. Аннары аның туганые Феодосийга ярдәм итәсе бар. Бу хәлдә аңа ярдәмгә Авит килер сыман. Тик менә көтмәгәндә китүен галим Авит ничегрәк кабул итәр?.. Хак, җибәрмәскә тырышыр. Шуңа карамастан, ул барыбер Галлиягә китәр. Кайткач ул монда күргәннәрен барысын да түкми-чәчми туганыена сөйләр. Туганые Феодосий тәхетне биләргә әзер булырга тиеш. Арей юнәлешендәге готларны, изге Мартинга йөз тоткан франкларны хакыйки дингә күчерү өчен туган иленә кайтырга тиеш ул. Бәлки әле ул алар өчен Гайсә пәйгамбәр кебек миссия булыр. * * * Көннәрдән бер көнне табында утырганда Гөлсәрия Римнан китү турында сүз кузгатты. - Миңа китәргә вакыт җитте, сенатор Авит. Галим Авит җавап бирмәде, ул бу хәбәрне көткән иде, ләкин болай ук тиз булыр дип уйламаган иде, шуңа күрә Гөлсәриянең сүзләрен ишетмәгәнгә сабышты. Гөлсәрия исә әйткән сүзен яңадан кабатламады, чөнки күрде-сизде, сенатор Авит аны ишетте. Ул инде сенатор Авитка бу сүзхәбәрне ирештерергә атна буена кыҗрап йөргән иде һәм, ниһаять, бүген әйтте, һәм иңеннән авыр йөк төшкән бер халәттә калды. Дөресен генә әйткәндә, үзенең дә тора салып чыгып китәсе килми иде. Ул ана гадәтләнде, ул аны үз итте, ул аңа җан тынычлыгы бирде һәм христиан диненә дә яңачарак карарга өйрәтте. Гөлсәрия галим Авит белән булган арада бер нәрсәгә төшенде - бар ялтыраган нәрсә дә алтын түгел икән. Шул исәптән дөнья халыклары арасында булган христиан дине дә. Ни кылмак кирәк, сизгер һәм аны ярты сүзеннән аңларга өйрәнеп киткән сенатор Авит, Гөлсәриянең тәүге хәбәренә ашап-эчеп урынга сузылып яткач, ике кулын баш астына куйган килеш җавап бирде. - Барысы да синең иркендә, гүзәлем. Әмма китә калсаң, мин вәгъдәмдә торырмын. Туганыең Византия тәхетенә утыртырмын. Ә хәзер кил, иртә кичтән хәерлерәк диләр, иртән барысын да яңабаштан сөйләшербез... Әнә шулай ул Римны ташлап, бер Римны гына түгел, яшеребрәк әйткәндә, хәтта беренче ихласи мәхәббәтен дә калдырып, туган ягына кайтты. Сенатор Авит сүзендә торды. Император Аркадий үлүгә, туганые Феодосийны Византия тәхетенә күтәрделәр. Бәлки моны ул да эшләмәгәндер, әмма Гөлсәрия күңелендә сенатор Авит эше булып хәтерендә калды. Инде туганые Феодосий да вафат булды. Гөлсәрия үзе тәхеттә утыра диярлек. Ул белә иде, ул хәзер хаким дә, хөкемдар да. Тик әллә нигә Хрисафәй белән ире Маркианнын сарай галиме Приск белән аның хатыны Иринаны еретиклыкта гаепләргә маташулары гына ошамый иде аңа. Хак, ул башта собор уздырырга ризалык бирде, хәзер исә ни сәбәпледер бу хәлгә үкенеп утыра. Приск акыллы галим, аның китапларын һәм сәяхәтнамәләрен халык кызыксынып укый. Авит белән яшәп алганнан соң Гөлсәриянең галимнәргә гомумән хөрмәте зур иде. Кәефе юк иде Гөлсәриянең, әмма чөнки Маркиан белән Хрисафәйнең узынып китүләре бар иде. Сарайда аны хөрмәтләп каршы алдылар, император Маркиан янәшәсенә утырттылар. Соборда византиялеләрдән башка Галлиядән килгән епископлар да бар иде. Руханилар түр якка тезелеп утырганнар, кемнедер, ни өчендер гаепләргә җыелганнар, әйтерсең лә козгыннар. Ләкин аларга Гөлсәрия тарихчы галим Приск Панийскийны "ашарга" бирмәс. Ул аны һәм аның хатынын яклап чыгар. Гөлсәрия көнчыгыш теологы Несторийга игътибар итте. Епископ-теолог тыныч кебек иде, әмма биредә ни булачагын бераз чамалый-шәйли булса кирәк, чөнки биредәге Византия халкы ары таба иконагамы, сынгамы табынырга, дигән христианнар өчен глобаль бәхәскә әверелгән мәсьәләне дә хәл итәчәк иде. Епископтеолог үзе Мәрьям-Ана һәм Гайсә пәйгамбәр сынына да табынмый, иконаны да кабул итми, диделәр. Христианнар арасында аны яклаучылар да бар. Соборга җыелган халыкларның көнчыгыш тарафдарлары. Римлылардан берәү дә юк. Димәк, Рим Византиядән, Византия Римнан читләшә бара. Бу ике тарафның тора-бара дошманлашып китүләре дә бар иде. Гөлсәрия моны белә, аңлый, ләкин бу хакта нәкъ менә аның сүз кузгатасы килми иде. Галим Авит хаклы булган, ул аңа: "Килер бер чор, римлылар сайлаганны византиялеләр, византиялеләр сайлаганны римлылар сайламас - символларына хәтле аерылырлар", - дигән иде. Хаклы булган галим Авит шуның өчен, римлылар юнәлешенә Аспар белән Маркиан гына түгел, Гөлсәрия дә каршы иде. Аерылыштылар инде алар Рим белән, кискән икмәк кире ябышмый. Тик шуны да яхшы белә иде Гөлсәрия, Көнчыгыш һәм Көнбатыш империяләре арасында чыккан бәхәс аркасында христиан дине мәсьәләсендә төрле юнәлешләр башланды. Бер уйлаганда, моңа чик куярга кирәк иде. Тик кем кыеп әйтә алыр бу хакта?! Гөлсәрия бер хакыйкатьне белә иде: христиан динен таркатырга тырышучы еретикларга чик куярга кирәк һәм кичекмәстән, бүген, иртәгә соң булып куюы бар. Моның өчен алар арасында галим Приск та, аның хатыны Ирина да булырга тиеш түгелләр, һәр христиан аңларга тиеш: хак тәгалә дингә йөз тоту зур бәхет! Ул бәхетне чукынган һәр кеше күңеле белән тоярга тиеш. Тик бит Гөлсәриянең үзенә изге елга суында коену әлләни зур бәхет бирмәде, зәйтүн маена сөртенү дә шатлык китермәде, киресенчә, оялу, кимсенү тойды, чөнки аңа йөзләрчә күз карап тора иде. Хак, син инде хәзер сафландың, пакьләндең дигәч бераз җиңел булып киткән иде, тик бу да озакка бармады. Ярый әле галим Авит очрап, бераз күңелен күтәрде һәм яшәүгә җегәр өстәде. Гәрчә чукынуның төп сәбәбен аңлап бетермәсә дә, Гөлсәрия моңа үзе ышанып җитмәсә дә, башкаларны чукынуның ихласлыгына инандырырга тырышты. Гадел һәм киң күңелле бул, ә калганын Ходага бир, бәхетне ул сиңа үзе китерер, дигәннәр борынгылар. Әмма адәм баласына кем йөзендә бәхет килүе хакында әйтмәгәннәр. Туганые Феодосий Византия тәхетенә утыргач, Гөлсәрия галим Авиттан хат алды. Хатта мондый сүзләр бар иде: "Тормыш сине үтерер, чөнки адәм баласы өчен котылгысыз чарадыр. Нигә минем кырымда калмадың? Мин синең белән бәхетле идем. Мин сине элегрәк чакыра алмадым, ә хәзер соңдыр инде. Минем сине тәүгечә кочасым, сөясем килә. Мин синең белән бик тә бәхетле идем, гүзәлем... Кил. Көтәм. Авит". Гөлсәрия берничә тапкыр омтылса да аңа хат яза алмады. Аның каравы атна саен чиркәүгә барып, аның исәнлегенә шәм куйды һәм гыйбадәт кылды. Тик барыбер Авит хаклы булып чыкты, аңа барыбер ир кирәк булды. Тик ул ир галимсенатор Авит йөзендә аңа килмәде, тупас Маркиан ягымлы һәм илаһи көчле Авитны алыштыра алмады. Маркианга кияүгә чыгып Гөлсәрия тынычлык тапмады, ул аңардан бик тиз бизде. Ятакта дуңгыз кебек мышнавы да, якынлык кылганда сытуы, изүе дә һәм шуннан бары тик үзенә ләззәт табуы Гөлсәриянең тәмам җанын актарды, Маркианны янына яткырмас итте. Төшендә ул еш кына Авитны күрде, аны сагынды, аны юксынды. Ул арада җыелыш башланды. Патриар Хрисафәй нечкә тавышы белән җыелышның башлануын игълан итте. Аннары епископ Хрисафәй җыенга килгән һәммәсенең дә бармагын энә очы белән тишеп, бер бокалга кан җыеп чыкты, аңа вино өстәде, ахыр шул эчемлекне һәммәсенә дә авыз иттереп йөрде. Хәрам атакай фикере буенча, бу чара соборга җыелган руханиларны берләштерергә, үзләре дә ачыклап җиткермәгән канкардәшлеккә китерергә тиеш иде һәм җисми тәннәрен генә түгел, җаннарың да туганлык хисләре белән тутырырга тиеш иде. Хыял белән ачы тормыш чынбарлыгы арасында тулганган кешеләр өчен бу хәл үзенә күрә христианнар берлеген тагын да ныгытырга тиеш иде. - Җәмгыятьне генә түгел, безнең кайберләребезне дә гөнаһ басты. Арыныйк, сафланыйк иңнәребезне баскан гөнаһлардан. Моны бездән Ходабыз таләп итә. Исегезгә төшеримме, Гайсә пәйгамбәр куәтен вә аның ихтыяр көчен. Хәтерегездәме, укыган булсагыз, онытмадыгызмы, бичара Захарий Ходадан хатыны Елизаветта углан бала тапсын дип үтенә. Бу хакта ул өй түренә тезләнеп, елый-елый сорый. Шунда кисәк Җәбраил фәрештә пәйда була һәм Ходадан ихлас күңелдән үтенгән Захарийга әйтә: "Бар, өеңә кайт, хатының балага узды инде, ди. Мин моны Хода кушуы буенча кылдым", - ди. Алты ай үтүгә, Хода Җәбраил фәрештәне Назаретка җибәрә, ә анда Дауыт нәселеннән булган Йосыфка кияүгә чыккан Мария яши икән. Фәрештә Җәбраил кинәттән Мария каршында пәйда була һәм тегеңә әйтә: "Курыкма миннән, сине Хода үзе сайлады, ди. Син тиздән углан бала табарсың һәм аңа Гайсә дип исем кушарсың, ди. Ул бөек булыр һәм аны халык Хода улы дип кабул итәр", - ди. Шунда Мария фәрештәгә әйтә: "Мин ничек балага узыйм соң, мин бит әле кияүгә дә чыкмаган", - ди. Фәрештә Җәбраил аңа әйтә: "Синең күңелеңә изге рух төшәр, ди. Һәм син тапкан углыңны Хода углы дип атарсың. Синең туганың Елизавета да Хода теләге белән балага узды, аның йөгенә дә алты ай булды инде", - ди. Бу сүзләрне фәрештә авызыннан ишетүгә, Мария туганые Елизаветага юнәлә. Мариянең Елизавета өй бусагасын атлап керүе була, теге аңа: "Син изге җан икәнсең ич, Мария!" - ди. Соңрак беленә, Мария Йосыфка кияүгә чыкканчы ук инде Хода тарафыннан изге йөккә уздырылган була... Гөлсәрия патриарх Хрисафәйнең арлы-бирле Йөри-йөри сөйләвен күзәтте-күзәтте дә янә сенатор Авитны күз алдына китерде. Юк, андый кеше ярым самими руханилар арасына сыймас иде, чөнки галим Авит юк-бар йола-риваятьләрдән ерак йөрде, ул җир кешесе иде - акыллы, зирәк һәм чын мәгънәсендә тарихчы галим иде. Галим Авит үзе хәрам атакай Хрисафәйне наданлыкта гаепләр иде. Аның янәшәсендә мышный-мышный Маркиан утыра. Шушы хәрам атакай Хрисафәй котыртуы буенча Маркиан гуннар ханы Атиллага ясак салудан баш тартты. Иң гаҗәбе, бу хакта Маркианга Гөлсәрия бер сүз дә әйтмәде, ә эшкә кереште. Ул Атилла ханга илчеләрен җибәрде һәм Атилла ханнан салым түләүне кичектереп торуын үтенде. Ул - императрица Гөлсәрия. Нәкъ менә шул хәлдән соң Атилла хан яуны Галлиягә юнәлтә. Бу хакта ни ахмак Хрисафәй, ни бук тәпәне Маркиан белми дә калдылар. Хәер, белгән хәлдә ни кыла алган булырлар иде бу ике бушбугаз. Ходага шөкер кыла, сарай шымчылары аның кулында. Әйе, барысы да аның кулында, тик Гөлсәриягә барыбер нидер җитми - галим Авит бугай, чөнки соңгы мәлләрдә бигрәкләр еш искә төшерә башлады үзен. Галим Приск Римда булып кайтты. Барысы турында да язып, кемгә дә түгел, Гөлсәриягә бирде. Язманы Маркианга күрсәтеп тә тормаган һәм бик дөрес эшләгән, ул барыбер берни дә аңламас иде, дуңгыз ат түгел, печән ашамый, ашаса да кадерсез итә. Язманы укыгач, Гөлсәрия шуны аңлады - Рим һаман түбән тәгәри, ә Византия чәчәк ата башлады. Патриарх Хрисафәй император Маркиан каршына туктады һәм төтәп торган лампасын селкә-селкә: - Мин римлылар сәясәтеннән баш тартам. Рим инде менә ничә ел дөнья башкаласы түгел. Ходабыз күз угын Византиягә юнәлтте, якты нурларын безнең иконаларга сибә. Аллаһу сурәтендә ясалган сыннарга табынучыларга каһәр! Византиягә дан, дан! Император Маркианга дан! Императрица Гөлсәриягә дан! Патрикий Аспарга дан! Ходабыз безнең үтенечне ишетте, ил-җирләребезне, кала-салаларыбызны грекларга кайтарды! Мәҗүсиләр дөнья халыклары белән идарә итә алмый башладылар. Мәҗүсиләргә каһәр, каһәр. Каһәр! - Торып тор әле, торып тор, Хрисафәй атакай, - дип урыныннан купты император Маркиан. - Әгәр дә мәгәр син, епископ Хрисафәй, сарай галиме Приск Панийскийны еретиклыкта гаеплисен икән, иң әүвәл аның гаепләрен расла, кылган гамәлләре турында сөйлә. Сарай галиме Приск Панийскийга минем бер шартым бар, Хрисафәй атакай, башта ул Атилла хан кызыннан баш тартырга тиеш. Һәм бөтен көнчыгыш руханилары алдында. Бу минем шартым, Хрисафәй атакай. - Юк! - дип кычкырып күтәрелде Приск. - Юк, булмас ул. Мин беркайчан да сөйгән хатыным Иринадан баш тартмаячакмын, беркайчан да! Хатыным Иринаны мин берәүгә дә рәнҗетергә бирмәм!.. Бу ни инде тагын, дигәндәй император Маркиан императрица Гөлсәриягә карап алды, ул хатынының яклавын көтә иде. - Утыр урыныңа! - диде аңа кырыс кына Гөлсәрия. - Утыр урыныңа, Маркиан. Мин бүген Приск йөзендә чын ират күрдем. Утыр! Император Маркиан иңен сикертеп алды һәм як-ягына карый-карый урынына утырды. Гөлсәрия исә зәһәр карашын ни кылырга белми аптырап калган, ыслап торган лампасын да селкүдән туктаган Хрисафәйгә юнәлтте. Һәм тәмам югалып калган атакайны бармак ишарәсе белән генә үз кырына чакырып алды. - Атакай, - диде ул теш арасыннан ыслап. - Атакай, булышма сарай галиме Приск белән. - Императрица, кичерә күрегез, Приск бу соборда еретик буларак җәзаланырга тиеш, ә аның хатынын патриций Аспар үз кырына алачак. - Мин сиңа нәрсә әйттем, атакай! - диде Гөлсәрия һәм Маркианга таба борылды: - Тый әле шул алашаңны, Маркиан! - Императрица, аның Прискның хатынын... - Нишләргә исәбе? - Ул аны патриций Асларга вәгъдә иткән, - диде Маркиан. - Кабат әйтәм, Маркиан, калдыр Прискны да, аның хатыны Иринаны да. Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен. Ишеттеңме, Маркиан, үзем?! - Димәк, императрица, синең бу ике кешене атакай Хрисафәйгә хөкем итәргә бирмәскә исәбең? - Дөрес аңладың, Маркиан. Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен, әйтәм бит, үзем! - Хуш, хуш, Пульхария, хуш, - диде Маркиан һәм борылды да тәмам каушап калган Хрисафәйгә: - Ишеттеңме, атакай? Бу ике кешегә хөкем булмаячак. Мин аларны сак астында өйләренә озатырга кушачакмын. - Тик бит, кадерле император галиҗәнаплары, мин собордан башта рөхсәт сорарга тиеш булачакмын. - Сора, үтен, ялвар, ал һәм аларны җибәр. Башың икеме әллә синең, Хрисафәй! - дип ыслады император Маркиан. Хрисафәй атакай император Маркианны аңлады, шундук лампасын селки-селки руханилар тезелеп утырган утыргычлар буйлап китте. - Клирикалларым, - диде ул лампасын селти-селти. - Сарай галиме Прискны һәм аның гүзәл хатынын император үзе хөкем итәчәк. Мин аларны собордан җибәрергә мәҗбүрмен. Шуны гына көткән кебек, Приск Панийский урыныннан купты, императрицага бил бөкте, бер җайдан императорга һәм күршесендә утырган хатынын култыклады да ишеккә таба юнәлде... Гөлсәрия аларны күз карашы белән ишеккә кадәр озата калды. Ул бераз кинәнде, чөнки үз дигәненә иреште - Приск Панийскийны һәм аның хатыны Иринаны бинахакка гаепләргә бирмәде. Бу аның өчен үз-үзен җиңү иде. Күңеленә галим Авит салган хаклык, дөреслек җиңде. XXIII Приск моның шулай бетәсен бераз сизгән-тойган иде инде. Император Маркиан Атилла ханга үчле. Хак, Атилла хан да ясак түләүдән баш тарткан императорны яратып бетермидер. Ике илбашы арасында җитди каршылык туып килә. Каталун кырыннан талкыныбрак кайтсалар да, гуннар Римга яу кузгалганнар дигән хәбәрне ирештерделәр аңа. Димәк, Атилла хан Маркианны бөтенләй исәпкә алмый, үз көченә ышана. Тик шушы очракта Приск нишләргә тиеш? Атилланың кияве Маркиан кул астындагы кеше?.. Ни генә булмасын, моннан соң Маркиан аңа көн күрсәтмәс. Димәк, каладыр бер чара - Гунстанга китү. Тик соңга калмадыңмы, Приск? Йортыңны тәмам сак астына алдылар, һәр адымын күзәтеп торалар. Үзе өчен курыкмады Приск, Чулпаны өчен курыкты. Хатыны Чулпанны кулга алып, надан Маркианның Атилла ханга ниндидер шарт куюы бар иде. Кичә үк аларны озата килделәр. Ике сакчы арттан, икесе алдан. Сарайга барырга аңа ярамас, Чулпан турында әйтеп тә торасы юк. Димәк, каладыр бер юл - качу. Ләкин ничек качып китмәк кирәк? Хак, әтисе, мәрхүм, йорттан чыгып китү өчен җир астыннан юл ясаткан иде. Кызыксыну йөзеннән Приск ул юлдан берничә тапкыр бакча яклап калага чыгып караган иде. Атларны шушы юлга чыгарып куйганда... - Нишлибез, Приск җаным? - дип сорады уйга калган иреннән Таңчулпан. - Гунстанга китәбез. Бүген үк. Төнлә белән, - диде Приск. Таңчулпан ир-канатының әйткән сүзләренә ышанмыйчарак күзләренә карады. - Ничек чыгып китмәк телисең син моннан, Приск җаным? - Анысын инде миңа калдыр, Чулпаным, мина калдыр. Абзарда безне атлар көтә. Ул-бу булса дип мин ат караучыга кичәгенәк үк кисәтеп куйган идем. Атларны ашатып, иярләп куй дип. - Димәк, син соборның ничек бетәсен белеп тордың? - Алар башкача эшли дә алмаслар иде, юкса руханиларга ышанычларын югалткан булырлар иде. Таңчулпан кайтыр җайдан атына әйләнеп карады, иренә елыша төште һәм әкрен генә әйтте: - Мөмкин хәлме бу. Приск җаным? - Мөмкин итсәк, мөмкин булыр, инде курка калсак... Таңчулпан иренен яңагыннан үбеп алды. Моңа сакчылар да игътибар иттеләр, алдагылары әйләнеп-әйләнеп карадылар, арттагылары аларга якыная төштеләр. Сакчылар готлар иде, римлылар кебек кыска юбка кигәннәр, озын сөңгеләр тотканнар. Феодосий готларны сараеннан куган иде, димәк, Маркиан аларны яңадан алган. Приск белә иде, император Маркиан готларга да, туннарга да ышанмыйча сараен исаврәйләр белән тулыландыруын. Димәк, сарайда готларда калган, аларны озатырга Маркиан нигәдер готларны җибәргән. Готлар нигездә генерал Аслар кул астында күпләп хезмәт итәләр. Димәк, аларны сакларга сакчыларны генерал Аспар җибәргән!.. Моңа ышануы кыен, ләкин ышанмыйча да мөмкин түгел иде. Таңчулпан исә нәкъ шул генерал Аспар сакчыларыннан курка. "Телисеңме, теләмисеңме, Приск, каладыр сиңа бер юл - империядән качу", - дип уйлады сарай галиме Приск. Таңчулпан исә ир-канаты авызыннан күңеленә сары май булып яткан сүзләрне ишетсә дә, күз алдына да китерә алмады - ничекләр сакчылар күзәткәндә өйдән чыгып китүләрен. Шуның өчен ир-канатының йөзенә кат-кат карап алды, гасабиланды, борчылды. Хатынның чарасыз калып, ни кылырга белми баруын сизеп алган Приск аңа: - Борчылма, Чулпаным, барысы да әйбәт булыр, - диде. Ниһаять, алар өйләренә кайтып җиттеләр. Ике сакчы урам ягында калды, икесе ишегалдына керделәр. Әмма хуҗалар болдырга җитүгә, тукталып калдылар. Приск берни булмаган кебек, хатынын култыклап, баскычлардан менеп китте, ишекне ачты, каршы алган хезмәтче хатынга дәшмәскә кушып, өйгә керде. - Матрона, - диде ул аңа Таңчулпан керүгә ишекне ябып. - Без караңгы төшү белән аръяк капкадан чыгып китәрбез. Вакытлыча. Өй-кураларны карауны сиңа калдырам, күзколак һәм хуҗа бул. Без кайтырбыз. Бу ни инде тагын, зинһар шыңшымагыз, без вакытлыча гына китәбез. Әйтәм бит кайтачакбыз... Нәкъ менә шунда Таңчулпан ир-канатына ышана башлады. Прискның Чулпаны белән Гунстанга качарга нияте. Бик хуш. Таңчулпан шат, хәтта бик шат. Тик ничек чыгып китәрләр алар? Урам яклап ике сакчы тора, ишегалдында ике сакчы. - Әйдә, Чулпан, башта ашап алыйк, - диде Приск. Аш ягына керү белән, түр яктагы ишеккә күз төшереп алды һәм Прискның кулыннан тотып, сораулы күзләре белән аңа карады. - Чынмы, Приск җаным, без чынлап та качабызмы?.. - Шаулама, башта берни булмаган кебек бассейнда су коенып чыгабыз, аннары ашап алырбыз, аннары йокларга яткандай итәрбез. Кояш баер, караңгы төшәр, төнге әтәч кычкырыр, шуннан соң гына арткы яктагы ишектән чыгып, ат абзарына юнәлербез. Иң мөһиме, һични булмаган кебек кылану. Мине беркем дә, беркем дә туктата алмаячак, Чулпаным, беркем дә. Мин Гайсә пәйгамбәргә табынган һәм шул дин аша ил белән идарә итәргә җыенган надан вә томана Пульхария һәм Маркиан кебек кешеләргә ышанмыйм, бигрәк тә хәрам атакай Хрисафәйгә. Алар теге вакытта ук атаң Атилла ханны агулап үтерергә җыенганнар иде. Иманым камил, алар бүген дә Атилла ханга бер-бер әшәкелек эшләргә җыенып яталар. Хак булса, Гунстанда атаң улы Диңгизидны Визигаст король кызына өйләндереп ята икән. Бу хакта миңа бер шымчы әйтте. Бәлки әле туйларына барып та җитәрбез... - Приск, Приск җаным!.. - Чү-чү, сабыр ит. Әлегә барысы да без дигәнчә бара. Әйдә, су коенып чыгабыз. Ни әйтә ала иде ул аңа. Һични. Тик күпертен иреннәре белән битеннән генә үбеп алды. Ул аңа ышана башлады. Бассейнда су җылымса, рәхәт, чыгасы килми, моның янына янәшәсендә хәләле йөзә. Качып китүләрен күз алдына китерде дә, Таңчулпанның судан чыкканда ук йөрәге калтырана башлады. Шикләнми, атта ул кош кебек оча, аларны берәү дә куып җитә алмас, тик менә ничекләр сиздерми генә чыгып китәрләр икән?.. Чыгып китә алсалар, юлда аларны туктата алмаслар, Приск кулында император тәңкәсе. Кояш баюга, өйдә генә түгел, тышта да эңгер иңә башлады, әмма Таңчулпанга тынычлану килмәде. Ул үзен читлеккә эләккән кош хәлендә күрә, ләкин өметен дә җуймый иде. Бит аның белән батыр йөрәкле ире булачак. Аның куркуы, гасабилануы Прискка да күчте бугай, ашапэчкәч ул Таңчулпаны янына килде, кочагына алды. - Курыкма, Чулпаным, хезмәтчеләрем барысын да җиренә җиткереп башкарырлар. Мин аларның икесенә үзебезнең киемнәрне кияргә куштым һәм ишегалдына керә-чыга йөрсеннәр. Ә яшерен капканы әтием мәрхүм ясаткан иде. Җир астыннан үтә ул юл. Безне берәү дә күрмәс. Курыкма. Хезмәтчеләр барысын да мин кушканча эшләрләр. - Безне куа чыкмаслармы соң, Приск җаным? - Чыкмаслар. Сарай руханилары соборда. Гөлсәрия белән Маркиан да алар янында. Бүген алар төне буена бәхәсләшәчәкләр. - Ә Аспар? - Аспар безне сарайда император янында дип уйлый, - Сине Ходай, мине Тәңрем саклар, Приск җаным. - Сакласыннар диген. - Әйе, сакласыннар. Караңгы төшүгә, җыена башладылар. Түр бакча аша сак кына артъякка чыктылар. Хезмәтчеләр атларны иярләп куйганнар иде инде. Атларга җитүгә, Приск баш кагып кына Таңчулпанга атка атланырга кушты һәм үзе дә атланды, һәм алар, җир асты юлы белән, күрше урамга барып чыктылар. Урамга чыгуга. Приск хезмәтчеләрен кире җибәрде. Таңчулпанга калмаска кушып, үзенә генә таныш булган урамнар аша кирмән капкага юнәлде. Сәере шул булды, кулында император тамгасы булгангамы, аны хәтта туктатып та тормадылар, капкаларны ачтылар. Таңчулпан исә ат тезгенен кысып тоткан килеш, калтыранган йөрәген тыяр хәлдән газиз калып, ир-канатына иярде. XXIV Соңгы айларда Атилла хан тәмам тынычлыгын югалтты. Иллак угланның Рим тарафында үлеп калуы, Диңгизид угылының Илбикә белән кавышырга теләмәве, император Маркианның ясак түләүдән читләшүе, ул гынамы, Атилла ханга янавы - ханның бик нык кәефен бозган иде. Император Маркианны ул болай гына калдырмас, вәгъдәсезлек илбашларына хас сыйфат булырга тиеш түгел, аңласын иде, ниһаять, Гөлсәриягә өйләнеп ил башына менгән Маркиан. Тик Тәңре үз адәмнәренә акылны капчыклап өләшмәгән кебек, ахмаклыкны да һәр кешенең үзенә калдырган икән шул. Уйлан вә уйлан да, җәмгыятьтә үз юлың тап, үз сукмагыңа төш. Үз юлың, көчең вә сәләтең җитәрлек сукмагың тапмагансың икән, башкаларга үпкәләмә, башкаларны гаепләмә, үзеңне гаеплә, үзеңә үпкәлә. Яраткан улы Диңгизид тагын - нинди гүзәл заттан йөз чөермәкче. Имеш, аның үз кавеменнән яраткан кызы бар. Бу хакта ишетүгә, Атилла хан угылны акылга утыртырга иткән иде дә, уйлана торгач, кул селтәде - мәхәббәтне көч белән җиңеп булмый. Бу хакыйкатьне дә яхшы белә иде ул. Шул ук вакытта Визигаст корольнең гүзәл кызына да өйләнү зарур дип тапты Атилла. Диңгизид угланның Визигаст король кызына өйләнүе йөрәктәнйөрәккә тартылган халыклар арасындагы дустанәлек җебе ул. Менә шуны аңласын иде углан. Әнә шуның туып килгән Гунстан ил-дәүләтенә никадәр хасыяти зарур нәрсә икәнен, дөресрәге, сәясәт икәнен аңларга теләми углан. Имеш, башка берәүне ярата. Ни соң ул ярату? Хак, Атилла хан моны гына белә, белми түгел. Яшь чакта ук Күркәмгә ничекләр гашыйк булган иде. Куенына кереп йоклама - дөнья бетәр сыман иде. Аннары Виницага күзе төште. Ә инде Элиана аны тәмам чарасыз иткәләде. Аның кырында бер төн йокламаса, барысы да асты-өскә килер кебек иде. Шушындый көннәрдә Хилхәл атакай аның халәтен аңлап: "Бүген хан берьялгызы йоклаган" - дип, мыек астыннан гына елмаеп куяр иде. Һәм ул хак булыр иде. Ни генә булмасын, Диңгизид углан Илбикәгә өйләнергә тиеш. Моны аның атасы Атилла хан тели. Аннары кыз да каршы түгел. Хәер, карышыр-карышыр да, углан да килешер. Атасы тели ич моны! Ниһаять, сәясәт!.. Атилла урыныннан кузгалды, углан янына барырга булды. Хак, хан башы белән углан кырына бару килешеп бетмәс, әлегә кадәр хан кылган нәрсә түгел бу. Мондый адымны ул әлегә кадәр ясамады, кем генә булмасын, аның янына үзләре килделәр, угланнар турында әйтеп тә торасы юк. Атилла хан җансакчысын дәште, туры кара айгырын иярләргә һәм болдыр янына китерергә кушты. Шуннан соң гына бераз көттереп, болдырга чыкты. Аны болдыр янында унлап җансакчысы көтә, ханның ни боерасын белмиләр, әмма аның күз карашыннан ук әмерен үтәргә әзер торалар. Тантаналы мәлләрдә генә атлана торган кара туры айгыр болдыр каршында, ишектә торучы сакчы атның мәрҗәннәр тезгән йөгән башыннан тотып тора. Айгыр ярсына, гасабиланып иясен көтә, уң тоягы белән җирне тырный һәм тыенкы гына кешнәп куя. Ат ашкына, кыяфәтенә үк чыккан, ә менә иясе бер дә ашыкмый кебек, чыкты да болдырда туктап калды. Углан янына бара. Килешерме? Хан ич ул! Углан каршына баш иеп барган кебек килеп чыкмасмы?! Юк, кире уйлау ярамас. Углан янына барсаң-бармасаң да, атына атлан да бер җилләнеп кайт. Элек шулай итә торган идең бит. Ә кайтыр юлда Диңгизид торган өйгә туктарсың. Углан болдырга йөгереп чыгар, өйгә дәшәр, анда Күркәмне күрер, киңәшкәндәй итәр. Тик карт хатың аны күрүгә сөенерме?.. Ул да угланны сөйгән кызына өйләндерәсе килә дигән хәбәр иреште Атиллага. Ләкин уйланасы уйланган иде инде, Атилла хан йөгерә-атлый баскычлардан төште дә, яшьләргә хас җитезлек белән атка атланды, тезгенне тотты. - Йә! - диде ул атына һәм басу капкасына таба чапты. Башта ул Илбикәне күрер, булачак киленне, дип уйлады Атилла колак янында сызгырган җилдән арынырга теләгән кебек, артына әйләнеп карады. Ике җансакчысы кала төшеп, аның артыннан киләләр иде. Атлары аныкы кебек үк каралар, җилле киләләр. Кара айгыр басу капкасын үтте, басу юлына чыкты. Атилла тезгенне җибәрә төште. Әйдә, бер элдереп калсын... Шуны гына көтеп барган кебек, кара айгыр сузылып чаба башлады. Бу сулышта ат ерак китә алмый, кире борылмаса да, Атилла атны тыя төште һәм ат юртуга күчкәч, уратыбрак борыла башлады. Атилла хан улларының өчесенә дә аерым өй салдырткан иде. Иллак белән Ирнак шул өйләрдә тора башладылар, ә менә Диңгизид углан анасы йортында кунды. Бу хәл Атилла ханга ошамаса да, беркайчан да угланга бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Ата буларак Атилла угланнарын башка чыгарган кебек килеп чыккан иде. Ике туганы моны кабул иттеләр, аталарыннан бүләк дип аңладылар, ә Диңгизид үзенә дип салдырган өйнең капкасын да ачып карамаган, дигән хәбәр ирешкәч, ата кеше аңардан: "Нигә син атаң салдырган өйгә күчмисең?" - дип сораган иде. Угланның җавабы кыска булды: "Өйләнгәч тә күчәчәкмен, атам", - диде. "Менә хәзер чыгарсың инде", - дип уйлады Атилла хан басу капкасын үтеп, туп-туры Дингизид углан өенә таба юнәлде. Ләкин кинәт кенә исенә төште - углан анасында тора ич! Атилла атын Күркәм хатын йортына таба борды. Мәһабәт өй салдырган иде ул Күркәм хатынга. Ике катлы шәмдәлләрдәй нараттан. Аскы катта зур зал, икенче катта йокы бүлмәләре, өйгә кушып диярлек аш-су хәстәрли торган йорт. Шунда ук хезмәтче хатын-кызлар торагы. Өй-каралтыга җитәр-җитмәс үк, кайдан күрептер. Күркәм хатын болдырга йөгереп чыкты, аның артыннан ук килен буласы Илбикә. "Бу ни бу! Диңгизид углан кая?" - дип уйлады Атилла хан һәм, килә-килүгә, атыннан төште, йөгән тезгенен җансакчысына ташлап, җилле генә адымнар белән болдырга менде һәм Күркәм хатынга баш иде, аннары булачак килененә. - Укулар ничек бара, анакай? - дип сорады Атилла хан булачак килененә күз ташлап, елмаеп куйды. Илбикә дә чак кына тез чүккәндәй итте. - Бала ушлы, тиз аңлаштык, атасы. Тик Диңгизид углан гына Илбикә бирегә килү белән син салган өйгә күчеп китте. - Бихуш, яшәсен әлегә шунда, өйләнгәч кәләшен дә үз кырына алыр, - диде Атилла хан. - Димәк, сезнең хәлләр ару. - Син аның белән сөйләш әле, атасы. Ул Илбикәгә минем сөйгән кызым бар, диде. - Яшь кешенең сөйгән кызы булмаса шаккатыр идем, Күркәм хатын. Яшьлектә сөйгән яшьлектә кала, диләр. Дөнья көтү өчен кәләшне ата-ана теләге буенча алалар иде кебек, Күркәм хатын, бездә. Әллә мин ялгышаммы, анасы?.. - Сөйкемсез сөякләр белән яшәве дә бик авыр бит, атасы. - Илбикәме сөйкемсез сөяк, йә Тәңрем, җир йотар үзен бу сүзне әйтергә кыйса. Греклар алиһәсе бит булачак килен, анасы, греклар алиһәсе! - Карале, карале, атасы. Син угланны куркытма инде, бик кысма да. Җаны теләгән җылан ите ашаган, ди. - Камчы татымый үсте ул углан, син якладың аны, Күркәм хатын, син узындырдың... - Атилла хан Илбикәгә ым кагып кына өйгә кереп торырга кушты, булачак килен артыннан ишек ябылуга, Атилла хан камчысын селти-селти: - Баланы акылга утыртырга беркайчан да соң түгел, Күркәм хатын, беркайчан да. - Кычкырма әле алай, атасы, кешедән яхшы түгел. Диңгизид углан Илбикәдән баш тартам димәде ич әле. - Дисә нишләр идең, Күркәм хатын? Нишләр идең үз балан атасы сүзен тыңламый башласа?! - Аның сөйгән кызы бар. Бәлки вәгъдәләшкән үк булгандыр. - Вәгъдәләшсен. Бер елдан икенче хатынга алыр. Ә угланның беренче хатыны Илбикә булыр! Мин әйттем, Күркәм хатын!.. Шулай диде дә Атилла хан куй маенда кайнаткан камчысын чажлатып алды һәм атына таба китте. - Бала янына бара күрмә тагын! - Ә ул минем белән киңәштеме, миңа сөйгән кызым бар дип әйттеме?! - Атасы дим, хан башың белән кеше көлдереп йөрмә. Ир кадере - җирдә, җир кадере илдә, аталары. Йөрмә бала янына! - Ата кешегә баш бирмәгән бала белән мин башкача сөйләшә белмим! - Тукта, тукта, куй, куй дим, атасы. Нинди сүз инде ул тагын, җиткән егетне! - Мин аңа дөньяда бер булган гүзәл кыз таптым, дөньяда бер булган. Атына килеп җитүгә, Күркәм хатын ир-канатының җиңенә килеп ябышты. - Кеше көлдермә дим, атасы. - Кем кызына өйләнмәкче соң? - Меңбаш Барс кызы Сандугачка. - Актай төмәнбашы Барс кызын яратамени?! - Үзе. Бала чактан ук сөешеп йөргәннәр. Быел кызлар туенда куарга вәгъдә иткән икән. - Җитте! Мин кем ана, атамы?! Күркәм хатын тагын нидер әйтергә иткән иде, әмма өлгерә алмый калды, Атилла хан сикереп атына атланды, кала читендәге үзе салдырган Диңгизид углан өенә таба чапты. Җансакчылары хан артыннан кузгалдылар. Урам тузан белән тулды, үтүче-сүтүчеләр коймаларга сыендылар. Өй каршына килеп туктауга, аның каршына Дингизид углан йөгереп чыкты. - Ни булды, атам?! - Башта өйгә дәш! - диде Атилла хан коры гына һәм алдан өйгә кереп китте. - Ни булды, атам, яу килмидер бит?.. - Мин килдем сиңа яу белән, углан, мин, атаң! Анаңда тора идең түгелме? Тора идем, дисен? Ә нигә Илбикә килүгә монда качтың? Кызлар ашар дип курыктыңмы әллә? Гунмы син, Атилла хан улымы?! Ачулы иде Атилла, үзе дә белми ни өчен, шул ук вакытта бераз шәйли дә. Иң оста мәргән улы аның сүзеннән чыкты. Үз балалары тыңламагач, халкы ничек тыңласын ханны?! Атилла хан почмакта сәке күрде, барып утырды, кымыз сорап алды, агач касәне бармак очларына утыртып, күтәреп эчеп куйды, һәм шуннан кинәт кенә сабырланып китте. - Бер үзең бер өйдә торасыңмы? Бичура түгелсеңдер бит?.. Хезмәтчеләрең кая дим?.. - Мин аларны кайтарып җибәрдем, атам. - Аулак өй ясарга исәбең идеме әллә? - Юк, уйлыйсы уйларым бар иде, атам. - Уйлыйсы уйларың... - Атилла кырын күзе белән генә угланга күз төшереп алды. Үзенә ошаган иде егет. Суеп каплагандай үзе иде. Гәүдә-сыны да, йөз-кыяфәте дә, хәтта үз-үзен тотышы да. Күзләренә кадәр аныкы. Атилла хан угланда үзенең яшьлеген күргәндәй булды, һәм аңа кинәт оят булып китте. Ә бит үзе өйләнгәндә берәүдән дә сорамады - угорларга баргач өйләнде дә кайтты. Аның өйләнүенә атасы Мәңгүк хан да бер сүз дә әйтмәде, һәрхәлдә, нигә минем белән киңәшмичә өйләндең дип тиргәмәде. Гуннарда өйләнешү, сөешү, гомумән, ирекле иде, кияүгә чыгу да хәтта. Угланның да үзе теләгән кызга өйләнергә хакы бар. Бар, бар, тик бит бу дөньяда сәясәт тә бар, бер кавем белән икенче кавемне кардәшләштерү, ары таба бер булып яшәү. - Тыңла әле, углан. Күз камашырдай иртәгә син өйләнәсең. Визигаст король кызы Илбикәгә. Кыз сылу, зифа, яшь. Ул хәзер синең анаңда тора. Күргәнсеңдер, кыз чибәр, хәтта артыгы белән чибәр. - Атам! - Тик тор, углан, тик тор! Мин әйттем! Егет бул, атаң сүзен җиргә салып таптама. Зарланасын килсә, анаңа барып зарлан, миңа түгел, мин әйтәсен әйттем! Инде Сандугач дигән кызны бик яраткан булсаң, бер елдан икенче хатынга алырсың. Әнә атаң тора бит әле ике хатын белән. Тора. Ярар, мин киттем... Ашыга төшебрәк ишеккә юнәлде, углан ана иярде, ләкин сүз әйтергә кыймады. Ул арада атасы Атилла хан атына атланды һәм өермә туздырып, китеп тә барды. Диңгизид углан бертынга гына болдырда басып торды һәм икенче мәлдә инде киртәгә бәйләгән атына таба йөгерде, сикереп атланды, бер гаепсез атка камчысы белән сыптырды һәм бөтенләй кире якта булган Византия капкасына таба чапты. Аның да атасы кебек дала җилен сулап, җилле генә йөреп кайтасы килде. Бу мәлдә аны бары тик тынычландырса дала гына тынычландырыр кебек иде. Ләкин Византия капкасында ул калага кереп баручы җизнәсе Приск белән Таңчулпан апасын очратты. Атыннан төште, тегеләрне төшерде һәм алар кочаклашып күрештеләр, һәм Диңгизид атына атланды да кире калага чапты - атасына сөенче җиткерергә. * * * Икенче көнне Атилла хан оран салучыларга йөк йөкләде - сала-калаларны, җәйләүләрне, авыл-утарларны йөреп, Атилла хан улы Диңгизид гепидлар короле Визигастның гүзәл кызы Илбикәгә өйләнә. Җыелыгыз, килегез, Атилла хан өч көн, өч төн башкалада туй уздырачак. Туй Кызлар тавында башланыр. Ким куйганда йөзләрчә чатыр корылыр, һәр чатыр янында шәрабчылар, кымызчылар, ит кыздыручылар, хезмәтчеләр булыр. Атилла хан белә иде, аның әмере карусыз үтәлер. Шуның өчен туй буласы көнне Атилла хан яшь хатыны Элиана янында булды. - Элиана, туйда син һәр җирдә минем янымда булырсың, - диде аңа иртән уянгач та Атилла хан. - Алпарны да алыйммы? - Алпарны да алып килерсең. Сиңа сиртмәле арба җибәрермен. Мине кичә кинәндерделәр әле, Элиана, кияү Приск белән Таңчулпан Гунстанга килеп төшкәннәр. Күркәм хатынның кунак йортына туктаганнар. Таңчулпан әйткән, имеш, алар Диңгизидның туена килгәннәр, ягъни кунакка. Мин аларга аерым чатыр корырга куштым. Аулаграк җиргә. Ә безнең чатыр яшь кәләш белән яшь кияү янәшәсендә утырыр, Визигаст кодага да ерак куярга кушмадым. Туй мәртәбәле булыр, халык ял итәр, бер җайдан без дә. Тик менә минем бераз угланга гына ачуым чыкты. Илбикәгә өйләнмим дип әйтми, сөйгән кызым бар дип ачуым китерә. Җитмәсә, Күркәм хатын угланны яклый. Имеш, Барс меңбашның кызы Сандугач белән алар балачактан ук бергә уйнап үскәннәр, имеш, бер-берсен балачактан ук яраталар. - Илбикә дә чибәр ич, мин аны күрдем, кыз миңа ошады, сылу, күз алмалы түгел үзеннән. - Сиңа ошаган, углан әнә баш тартмакчы. Ләкин аныңча булмас. Атамы мин! Атасына сырт кабарта, имеш. Сөйгән кызы бар дип мактана. Яшь чакта кем-кемне яратмаган да, кем-кемгә гашыйк булмаган. Гыйшык үтә ул, ә менә кешене тансыклау, аны телән юксынып тору - әнә шунда мәхәббәтнең асылы, Элиана. - Туй булгач, акчалар да сибелерме? - Акчаларны Ирнак углан сибәр. Ат башында ул булыр. Визигаст король белән сөйләштек, Кызлар тавында Диңгизид углан Илбикәне куып тормас, гепидларда андый гадәт юк икән. Хуш. Кызны куып тормас. Мин Визигаст король белән килештем. Чөнки Диңгизид угланның кызны куып тотмавы бар, йә кызның тоттырмавы. Ә минем гепидлар короле белән туганлашу ачкычын кулдан ычкындырасым килми. - Килешеп бетәрме соң, халык ни уйлар? - Халык судагы балык бит ул, Элиана. Килешер. Римлылар әнә тәре үбеп тә никахлашалар. - Приск белән Таңчулпанның туйга килүләренә мин бик шат, Атилла. - Мин аларны күрмәдем әле, әллә туйга кайтканнар, әллә Маркиан куып җибәргән. Ирештерделәр, генерал Аспар Византиядә хезмәт иткән туннарны сарайдан куган икән. Имеш, исаврәйләр белән генә сарайны саклатмакчы. Гарәп гаскәрләре кебек исаврәйләр дә ташлап китәрләр әле үзләрен. - Нигә алай дисең? - Чөнки сәясәттә кыйблалары юк, койрыксыз төлке хәлендә хәзер Византия. Әйтте диярсең, анда тиздән бербер хәл булыр. Шигем бар, Таңчулпан туйга кайтмаган, явыз Маркианнан качып кайткан. Рим минем баш улымның башына җитте, монысы кызымны сыйдырмый башлаган кебек тоела миңа. - Нигә алай дисең, Атилла, бәлки алар чынлап та туйга килгәннәрдер. - Эчем сизә, алай түгел, туйга килгән кеше олау белән килә, ә алар ике ат өстендә, җайдак атлары да юк хәтта. Римны мин акылга утырттым, бөтен байлыгын алып кайттым, ә вандаллар короле Гейзерих, миңа калса, Римны җир белән тигезләмәсә дә, бетереп талар. Шулайрак тоела миңа. Гейзерих күптән тоҗрый иде Римны алырга. - Византиягә кагылмый тор, ханиям. Калдыр син аларны. Бер кайгысыз туйны уздырыйк әле, аннары Маркианга түгел, Гөлсәриягә илчеләрең җибәрерсең. - Илчеләрем җибәрермен?! Шул надан ике күзе ике төсле булган амбалгамы?! Булмас ул. Яу йөриячәкмен мин аңа, яу, Элиана... - Янама алай, Атилла ханиям, синең кебек ханга килешми алай янау. Һәр халык та мөстәкыйль яшәргә хокуклы, кечкенәме, зурмы ул, Тәңре аларга шул хокукны биргән. - Ни генә булмасын, мин туйдан соң Византиягә яу кузгалачакмын. - Ә ул үзе безгә таба кузгалса?.. - Ике башлымы әллә ул? Мин беләм ич, Маркианны Константинополь халкы яратмый дип бара Вигиләй бабай да. Маркиан башына мин җитмәсәм, византиялеләр аның башына үзләре җитәчәк, ди. Мин бераз чамалыйм, Элиана, Маркиан императрица Гөлсәрия кулындагы курчак кына ул. Беләсеңме, ни кылырга җыенган ул? Белмисең шул, ә миңа җиткереп торалар. Приск кияү белән Таңчулпанны соборда еретиклыкта гаепләргә җыенган. Әнә шуның өчен әйттем мин сиңа, туйга дип килмәгәннәр алар Гунстанга, ә Маркианнан качып киткәннәр. Әйттем ич, туйдан соң мин Маркианны акылга утыртачакмын. Сөйләштек инде, туйдан соң Визигаст король Тулузага яу кузгалачак, ә мин Византиягә юнәлермен... - Гаскәрбаш Аспар кулында көчле гаскәр, күбесе синнән качкан гуннар... - Мин Византиягә якыная башлауга ук алар минем якка күчәрләр, Элиана. Гунстанда Маркиан кешеләре булган кебек, минем дә Византиядә кешеләрем бар, һәрдаим хәбәр итеп торалар. - Кискән ипи кире ябышмый, Атилла ханиям. Атилла хан дәшмәс булды, бертын уйланып ятты. Ниндидер күләмдә Элиана да хаклы иде. Качкын туннарның барысы да кайтмас. Империя кешеләрне алдый белә. Гуннар атта оста сугышалар, нәкъ шул атта сугышучыларга мохтаҗ Византия. Империя атлы сугышчыларга барлык шартларны да тудырачак. Шул сәбәпле туннарның, Элиана әйтмешли, империядә калулары да бар икән шул. Тик бит Атиллага җиткерделәр инде, өске готлар белән аскы готлар арасында сугыш башланган. Ике туган канга-кан килерләр, алар нәселеннән булган Визигаст король әзер тәхеткә барып утырыр. Шулай да булып куюы бар бит әле. Атилла хан бераз чамалый иде, Визигаст король сәясәтне дөрес алып бара. Гомумән, әлегә барысы да ул уйлаганча юл яра. Тик менә Диңгизид углан гына кәефен бозды. Бәлки әле туйдан соң анысы да җайланыр, ут белән су да елга бер килешәләр, ди бит. - Шулай бит? - диде Атилла хан, муены янында хатынының кайнар сулышын тоеп, аңа таба тартылды, яшь бикәне кочагына алды. * * * Кызлар тавына җыелган халыкның исәбе-хисабы юк иде. Атилла хан чатырыннан Алпар улын җитәкләп чыкты. Иң әүвәл ул Диңгизид улы белән килене өчен корылган чатырга күз ташлап алды. Чатыр алдында яшь кәләш Илбикә тора, аннан бер читтәрәк Диңгизид углан. Алар ни турындадыр аңлашалар, ерактан ук күренеп тора - яшьләр арасында татулык юк, ике арада бәхәс бара. Ләкин әңгәмә бара, димәк, углан бераз тынычланган, атасын аңлаган, дөньяда барган сәясәтнең асылына төшенә башлаган. Балаларны капма-каршы милләт вәкилләренә өйләндерү ике яшьне кавыштыру гына түгел, сәясәт тә ул. Борын-борын заманнарда да ул шулай булган, хәзер дә шулай. Менә шуны аңлау җитми хәзерге яшьләргә, көчләп аңлатырга туры килә. Кызлар куу туе булмады, хәерле булсын, аның каравы кыз ягыннан килгән гепидларның күңелләре булды - Диңгизид углан кәләшен чатырына кулына күтәреп алып кереп китте. Бер уйлаганда вак кына нәрсә кебек, шул хәлгә гепидлар шау-гөр килеп куанышкач, Атиллага да күңеллерәк булып китте. Атилла хан Алпар улын җитәкләгән килеш чатырына таба борылган гына иде, өлкән хатын Күркәм утырткан чатыр янында уралган Сандугачка күзе төште. Чибәр, сылу иде меңбаш Барс кызы Сандугач. Кошларны көнләштерерлек итеп җырлый иде. Әле дә җырлыйдыр. Тик әле җырлый микән, еламый микән кыз. Атилла хан кызны кызганып куйды. Сәясәт корбаны иде кыз. Атилла хан аңлый иде - кызның монда мыскал да гаебе юк. Ярата Диңгизидны, үлепләр яратадыр бәлки, тик бит бу дөньяда халыклар дуслыгы да бар ич әле. Ә ул дуслык дигән төшенчә Атилла ханга бик тә, бик тә кадерле. Әйе, ата кеше буларак ул зур гөнаһ кылды, бер-берсен үлепләр яратышкан егет белән кызны аерды. Бабалары мондый хәлләргә беркайчан да бармаганнар, яратышкан яшьләрне һәрчак хуплап кавыштырганнар. Барысы да гадел булсын өчен хәтта "Кызкуыш" уеннарын уйлап тапканнар. Бу уен бик борынгыдан килә икән инде. Бу хакта аңа Хилхәл атакай бер тапкыр гына сөйләмәде. Имеш, борын-борын заманнарда кытайлылар белән күрше яшәгән татарлар дигән кавем үзенең меңьеллык дәүләтчелеген бәйрәм иткәндә шушы олуг тантанага күрше Кушан төркиләрен кунакка чакырганнар. Ә төркиләрнең гадәтләре кунакка биш йөз кыз алып килү икән һәм үзләре белән биш йөз татар кызларын алып киткәннәр. Бермәлне бу бәйрәмне татар һәм төркиләр һәр елны уздыра башлаганнар. Һәр елны Кушан төркиләре татарларга биш йөз кыз китергәннәр һәм биш йөз татар кызы алып киткәннәр. Еллар үтә-үтә бу ике кавем шул хәлгә җитеп карендәшләшеп киткәннәр ки, икесе дә бер телдә сөйләшә башлаганнар. Әнә шул кавемнәрнең бер чаткысы булып, гун төркиләре аерылып киткәннәр һәм мөстәкыйль дәүләт булып яши башлаганнар. Әнә шул кавемнең бер чаткысы Атилла хан җитәкчелегендә Ауропа үзәгенә килеп оялады һәм үзенә бер ил-дәүләт төзеде. Ә бит борын-борын заманнардан ук ил-дәүләтләр кызлар алышу аша оешкан. Бик ихтимал, гуннар белән гепидлар кушылып та куәтле халык килеп чыгар. Әйе, гасырлар аша булса да. Бик ихтимал, болар барысы да Хилхәл атакай сөйләгән әкият кенәдер, ләкин барыбер матур әкият ич. Шул ук вакытта Атилла хан белә иде, тормыш ул ачы хакыйкать, әкият исә аның хыялы гына. Угланны гепид короле кызына өйләндереп бәлки ул хата кыладыр?.. Тик инде кире чигенү юк, югыйсә Каталун кырыннан качкан Аэцәй хәленә калуың бар. Генерал Аэцәйне Атилла хан Римга килеп киткәннән соң император Валентиан хәтта сараена да кертмәгән, диләр. Ахыр килеп, үз кавеменнән булган Сандугач та кызганыч. Сөйгән егетен тартып алалар ич. Меңбаш Барстан да яхшы түгел, соңгы вакытларда күзгә-күз карашканнары да юк. Ә бит Барс меңбаш һәр орышта алда булыр иде - батырларның батыры, каһарманнарның каһарманы, бер суз белән, гун халкының горурлыгы, мактанычы. Бу адымын белән, Атилла хан, син бер аның кызын гына рәнҗетмәдең, баһадирны да рәнҗеттең. Моның өстенә Барс меңбаш Диңгизид угланның атакае, хәрби орышларга өйрәтүче остазы булды. Хата кылдың, хата кылдың бугай, Атилла хан. Әйтик, уктан алганда бәйгеләрдә Диңгизид углан гел беренчеләрдән булды, мәргәнлек бүләген ел саен ул алды. Меңбаш Барс белән аралаша торгач, күрәсен, баһадирның кызы белән дә танышкандыр углан. Яратышып киткәннәрдер... Диңгизид углан чираттагы Кызлар туенда Сандугачны куарга җыенгандыр, шул хакта хыялланып, кыз белән егет, һәр көн булмаса да көн аралаш, яшьләр белән Кызлар тавына кичке уеннарга чыкканнардыр... Юк, кылган гамәле өчен үкенү түгел иде бу. Атилла хан бу уй сөреше белән үзен-үзе акларга гына теләде, ә эчке бер хисе исә: "Син хаклы, хаклы, хан!" - дип тәкърарлады. Бер сүз белән, башына әнә шуңа охшаш уйлар килсә дә, Атилла бер дә үкенү тоймады, тирәнгәрәк төшеп уйлаганда ул хаклы иде. Әйе, дөрес эшләде ул, бик дөрес хәтта. Визигаст король белән берләшү, кардәшләшү аңа кадерлерәк, заруриятрәк иде. * * * Туй кояш чыга башлауга ук гепидлар ягыннан башланды. Сөйләшү буенча яшь кәләшне кияү егеткә гепид егетләре Кызлар тавына килер юлда ук тапшырырга тиешләр иде. Шулай иттеләр дә. Диңгизид углан үз ишләре белән сиртмәле арбага утырып, гепидларга таба кузгалды һәм кисәк алдан корган яшь кәләш чатырына таба җилле генә чаптырып китте. Кинәт кенә төрле чүпрәк-чапракка төренгән гепид егетләре кияү арбасын уратып алдылар. Кияү егет арбадан янәшә барган атына күчмәкче итте, ләкин моны кылырга аңа бирмәделәр, кайсы күлмәк җиңен тартып өзеп алды, кайсы итеген салдырды, кайсы баш киемен йолкып алды. Әмма шунда гепид егетләренә энесе Ирнак углан уч-уч тәңкәләр сибә башлады. Кияү егетен уратып алган гепид егетләре чылтырап коелган акчаларны җыярга ташландылар. Шул мәлдән файдаланып, кияү егет атына сикереп атланды һәм кыз чатырына таба чапты. Моны исләми калган гепид егетләре ай-вай килә-килә аны куа киттеләр. Ләкин соң иде инде, ул арада егет кыз чатырына җитте һәм күп тә үтми өс-башын алыштырып, көяз кияү егете кыяфәтендә яшь кәләшен кулына күтәреп чатырдан чыкты һәм кәләшен ат сыртына салды да далага чыгып чапты. Әмма ерак китмәде, кызны алдына утырткан килеш, алдан корып куелган чатырга юнәлде. Әмма гепид егетләре аңа аркылы төштеләр, иярдән кызны тартып алмакчы иттеләр. Диңгизид аларга көмеш акчалар сипте, яулыклар, хәнҗәрләр ташланды, гепид егетләре ташланган бүләкләргә алданып, кияү егетне янә кулдан ычкындырдылар. Чатырга җитәрәк кияү егете атыннан төште, кәләшен иярдән суырып алды да, кулына күтәреп, чатырына алып кереп китте. Кияү егете кызны чатырга алып кереп киткәч кенә, барысы да туктап калдылар һәм җырлый-бии башладылар, аларга көйчеләр кушылдылар, китте күңел ачу... Боларның барысын да чатыры янында күзәтеп торган Атилла хан күрше чатырга урнашкан кодасы Визигастка кул болгады. Ул шат иде, үз дигәненә иреште, күрде ич, король дә булган хәлдән канәгать иде, янындагы кунаклар бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Ул Атилла ханга кул изи, янына чакыра. Әмма Атилла хан кузгалмый, сабыр итәргә тиеш ул беразга, кияү егет яшь кәләшнең эчке күлмәген чатырдан чыгып болгарга тиеш. Атилла хан сабыр итә белә иде, ул моңа балачактан ук өйрәтелгән. Атилла хан Күркәм хатын чатыры ягына күз ташлады. Күркәм хатын үтә бәйрәмчә киенгән, башында асылташлар белән бизәлгән очлаеп килгән башлык, озын һәм киң җиңле күлмәге яшел-сары төстә, итәкләре итек башларын каплый хәтта. Күр әле, Күркәм хатын янында Айгөл апасы. Ишеттерделәр Атилла ханга, ул да Диңгизидны Сандугачка өйләндерү ягында булган, хәтта бу хакта кеше аша булса да Атиллага да ирештерде. Әмма Атилла кырт кисте: "Диңгизид углан Визигаст корольнең кызы Илбикәгә өйләнә. Мин әйттем!" - диде. Бүген исә кызның хәленә керергә теләпме, Айгөл апа Сандугач янында басып тора, кызның колагына нидер әйтә, тынычландырырга тели булса кирәк. Тынычландырып торасы юк, кылынасы кылынды инде. Әгәр дә мәгәр Атилла хан хатын-кыз сүзен тыңлаган булса, әле булса Өрәк елгасы буенда тулганыр иде. Ә хәзер Ауропа үзәгенә әнә нинди кала күтәрде. - Элиана, Элиана дим, чык әле бире, чык әле, - диде Атилла хан бала белән сөйләшеп торган яшь хатынына. - Күр әле боларны, Күркәм хатын белән Айгөл апамны дим. Теге кызны юаталар. Чатырдан бәйрәмчә киенгән Элиана чыкты. - Ни булды? - Диңгизид кулына күтәреп, кәләшен чатырга алып кереп китте, күрми калдың. Сандугач үз-үзенә урын табалмый. Элиана әле Күркәм хатын, Айгөл бикә, Сандугач басып торган якка, әле яшьләр чатыры тарафына күз төшереп алды да: - Каты бәгырьле дә соң бу ир-ат. Берәүнең сөйгән егетен тартып алганнар, хан кадәр хан кинәнә. Беләсең килсә, мин дә беләм. Сандугач Диңгизидны үлепләр ярата иде, Диңгизид та кызны киләсе Кызлар туенда куам дип кинәнеп йөри иде... Синнән куркып кына өйләнде углан Илбикәгә. Ят ул аңа, ни теле, ни холкы белән сезнең өчен ят нәселдән. - Иң мөһиме чибәр, сылу, зифа. - Матурлык туйда гына кирәк ул, ханиям. Яши башлагач һәр нәрсәгә башка күзлектән карый башлыйсың. - Тик тор, Элиана, ир-ат булса Сандугачка да өлгерер. - Беренче хатын беренче хатын инде, сезнең халык беренче хатын балаларына өстенлекне бирә. Аннары Сандугачның үч итеп башка берәүгә тоттыруы да бар. - Карале, Элиана, Приск белән Таңчулпан нигә күренмиләр? - Алар далага чыгып киттеләр. Яшьлекләрен искә төшереп. - Кулай шәй, мактыйм. Ләкин минем аларны да туйда күрәсем килгән иде. - Аларның үз кайгылары үзләренә бик җиткән, ханиям. Тимә аларга. Үз җайлары белән кайтырлар. - Кайсы ягың белән тордың син бүген, Элиана? - Уң ягым белән, уң ягым белән, ханиям. Хәтерендәме, син миңа Алпар угланын Византиягә укырга җибәрәм дип әйткән идең? - Ышандырдым, һәм җибәрермен дә. Вигиләй атаң алып барыр угланны. Кирәк кадәр акчасын бирербез, барыр, карар, укытыр. - Сандугач тәмам үз-үзенә урын табалмый, бичаракай бала. - Куй әле шуны. Эш узган ич инде. Ул арада кияү егет кәләшенең эчке күлмәген чыгарып болгады. Кемнәрдер урра кычкырдылар, ауман-тәүмән килә-килә җырлый башладылар. Кияү егет күлмәкне болгады-болгады да, җиргә ташлады һәм Сандугач басып торган чатыр ягына карап, туктап калды. Атилла хан угланга йодрык күрсәтте. - Тәмам көчләп өйләндердең угланны, - диде Элиана. - Көчләп түгел, Элиана. Көчлене көчләмиләр, ә мәҗбүр итәләр. Бүген углан егылып үлсә дә Илбикә янында булыр. Үзем саклап торачакмын. Төне буена. Бар нәрсә дә куелгандыр бит анда? - Куелды, барысы да хәстәрләнде, шәрабы да, җиләкҗимеше дә. - Шәрабның ниндиен куйдыгыз? - Иң зәһәрен, атам хәстәрләде. - Яхшы, - диде Атилла хан һәм Алпар улын җитәкләде дә шау-гөр килгән яшьләргә таба китте. Аларга теләр-теләмәс кенә Элиана иярде. Күп тә үтми туй буласы урынга яшь кәләш белән яшь кияү килделәр. Китте уен-көлке, җырлау-бию. Яшьләр әле куышып уйнадылар, әле әйлән-бәйлән, әле гун яшьләре, әле гепид яшьләре җырладылар, биеделәр. Атилла хан улы Алпарны җитәкләгән килеш бу хәлгә карап-карап торды да янә чатырына таба кузгалды. Кәефе юк иде ханның. Күрде ич ул, углан да, булачак килене дә баш күтәреп тә аңа карамадылар. Сандугач гомумән яшьләр янына килмәде. Атилла хан саксыз йөрде, ул әле җор телле шаян сүзле төркемнәр яныннан узды, такмак әйтүчеләр каршында басып торды, бәйге уздыручыларны күзәтте. Әмма күңел күзе угында һәрдаим Диңгизид углан, Илбикә, Сандугач булды. Шул мәлдә мәйдан уртасына шамакай чыгып басты, ул әле гун, әле гепид, әле гот телендә мәзәкләр әйтте, халыкны көлдерде. Бәйрәм итү кояш баеганчы дәвам итте. Барысы да корылган чатырларына таба кузгалдылар. Атасы күз алмый күзәтеп торгангамы, чатырына җитәрәк Диңгизид кәләшен кулына күтәрде һәм эчкәре алып кереп китте. Боларның барысын да күз алмый күзәтеп торган Атилла хан кылган эшеннән канәгать калып, улы Алпарны җитәкләгән килеш, Элиана хатынын ияртеп, үз чатырына юнәлде. Чатырга керер алдыннан Атилла хан янә Күркәм хатынга корылган чатыр ягына күз ташлап алды. Чатыр каршында берәү дә юк иде. Атилла хан йөреп түгел, ниндидер эчке бер киеренкелектән арыган, алҗыган иде, чатырга керүгә, сузылып йомшак тирегә ятты, күзләрен йомды. Хан күңеленә борчулы шикне үз кырына килеп яткан Элиана салды. - Мин куркам, Атилла, Диңгизидның яшь кәләшен ташлап, Сандугач янына китүе бар... Шуңа охшаш шик-шөбһә менә ничәмә көн аның күңелен бимазалап тора иде инде һәм бу хакта берәүгә дә әйтергә кыймый йөри иде, яшь хатыны арыкны гүя ерып җибәрде. Хан яткан җиреннән сикереп торды, тиз-тиз камчысын, ни өчендер хәнҗәрен барлады, кылычын такты. Хатыны аңа аптырау аша исе китеп карап торды. - Кылыч нигә тагын? - Сакчыларым юк, кайтарып җибәргән идем. - Әллә соң, ханиям?.. Яшьләр чатырына барырга исәбеңме?.. Балигъ улыңа ышанмыйсыңмы? Бу ни инде тагын, хан башың белән. Дивана түгел бит инде ул, яшь кәләшен ташлап, Сандугач янына чыгып китәргә, мин болай гына әйткән идем. Йөрмә кеше көлдереп, ханиям?! - Тыйма, Элиана. Барам. Чын булып чыга кала икән... - Мәхәббәт белән акыл түгел, йөрәк идарә итә, ханиям, йөрәк! - Син мине шиккә калдырдың, Элиана, син! Беләм, Күркәм хатынны яратып бетермисең. Ләкин әйткәнең чын булып чыкса, углан Атилла ханны бөтен дөнья халкы алдында хур итсә?! - Йөрәккә йөгән салып булмый, ханиям. Китсә, китәр. Тимә син аларга. Калдыр, яшә үз җаең белән. Хан ич син, хан!.. - Нәкъ менә хан булганга борчылам да мин, Элиана. Киләчәктә ил белән идарә итә торган угланнар ич алар. Сәясәтне мәхәббәттән, мәхәббәтне сәясәттән аера белмәгән угланга кем ил дилбегәсен ышандырып тапшырсын. Зиһене саф, йөрәге таш кеше генә ил белән идарә итә ала. Хак әйтәсең, йөрәккә йөгән салып булмый, атасы димләгән кәләш кочагыннан чыгып китә икән углан, ул минем өчен углан түгел!.. Түзмәде, йөрәге тәмам кабарудан чарасыз калып, чатырдан чыкты һәм күршедәге чатырга бакты. Күк гөмбәзенә күз төшереп, гүя Тәңресе белән киңәшеп алды һәм зур-зур адымнар белән угланга һәм аның яшь кәләшенә махсус корылган чатырга таба китте. Кай тарафтадыр тырышыптырышып тартар кычкыра, ул да түгел, тартарга ияреп диярлек байгыш ухылдап куя. Килеп җитәр-җитмәс ишетте, чатырда кемдер елый, сыктала хәтта. Ул белми иде әле, әгәр дә мәгәр чынлап та углан кәләшен ташлап, Сандугач янына киткән булса ни кыласын, берни белми иде, ләкин кулындагы майда кайнатылган камчының сабын кысыбрак тотты, хәтта бер кулы белән Тәңре кылычына кагылып алды. Чатырга якыная барган саен шыңшып елау ачыграк ишетелде. "Тукта! - дип тыярга теләде ул үзен. - Бәлки, берни дә булмагандыр. Яшь кәләш углан кочагында ятадыр. Әгәр дә мәгәр шулай булса, ничек барып кермәк кирәк чатырга?!" Туктады, йөрәк тибешен колак түрендә үк ишетеп, бермәл янә тыңлап торды. Чү, чынлап та кемдер елый түгелме соң? Аннары сөюдән туган шатлык яше вә авазы түгел бу, моны гына Атилла хан белә иде. Шыңшу туктады. Шиге сүрелә төште, борыласы итте, әмма кузгалмады. Ә йөрәк күкрәк челтәрен ертып чыгардай булып тибә, баш шаулый, колакларда тоташ ургылып аккан тау елгасы шавы. Тәвәккәлләде. Кузгалды. Чатырга җитте, япманы ачты. Узды, һәм үз күзләренә үзе ышанмады. Түр яктагы җофар тиресе җәйгән тахтада яшь кәләш шыңшып, елап утыра, ул инде үксеп беткән, шунда ук кечкенә өстәлдә бер бокал тәгәрәп ята. Икенче мөлдерәмә шәраб тулы бокал өстәлчектә тора. Өстәл тулы ризык-нигъмәт. Башта борылып чыгып китәсе итте, йомшак җофар тиресе җәелгән такта җәйгән ятакта чәчләрен туздырып елап утырган килене аңа ошамады. Бәхет өчен шулай көрәшәләрме?! Бәхет ул - көрәш, көрәш исә мәхәббәт! Саф мәхәббәт өчен асыл затлар утка ташланганнар! Утка?! Атилла хан әкрен генә кыз янына килде, бер тезенә төште, булачак киленнең иягеннән тотып, башын күтәрде, күзләренә карады. - Килен, Диңгизид углан кая? Яшь кәләш башын чайкады, күзләрен күтәреп карамады, бер сүз әйтми, кисәк янә үксергә тотынды. Атилла хан өстәлдә янып торган шәмдәлләргә игътибар итте, каршы яктагы чатыр чүпрәгенә төшкән шыксыз күләгәләр уйнаша, шыксыз хәрәкәтләр ясыйлар. Атилла хан шәраб тулы бокалга үрелде, бер күтәрүдә эчеп куйды. Идәндә аунап яткан бокалны да алды да икесен янәшә куеп, кувшиннан икесенә дә мөлдерәмә тутырып шәраб салды. - Тот! - диде ул боерган рәвештә коры гына. - Тот бокалны! Килен буласы кеше теләр-теләмәс кенә кулына бокалны алды, хәтта угланның атасы белән чәкәшкәндәй итте. Атилла хан икенче бокалны күтәреп эчеп куйды. Аңа эчәргә ярамый иде, табибы аңа һәрчак кисәтеп торды. Ләкин аны бүген иң яраткан угланы чарасыз итте - атасына хыянәт итте, аңа, атасына, мәргән угылы!.. Ул көмеш кувшиннан тагын-тагын шәраб койды, тагынтагын күтәреп эчеп куйды. Никадәр мәгънәсезлек. Бит аңа эчәргә ярамый, шәраб түгел, хәтта кымыз да, ә ул бокал артыннан бокал. Аз гына эчсә дә авыз-борыныннан кан китә торган иде, ә монда бокал өстенә бокал. Никадәр мәгънәсезлек! - Син дә эч, балакай, эч-эч! - диде Атилла хан чираттагы бокалны аңа сузып. - Эч, балакай. Кайгырма. Минем өченче улым бар. Хан шулай диюгә, булачак килене аңа елаудан кызарынып беткән күзләре белән карап алды һәм елмаерга тырышты бугай, әмма ни елмаю, ни елау килеп чыкмады, кыз кинәт башын түбән иде. - Миңа беркем дә кирәкми, хан... - Кирәк, кирәк, балакай, ки-и-ир-әк... Атилла ханның кинәт сулъяк яңагы тартышып куйды һәм ул авызын зур ачып, сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бермәл торды да, йомшак җофар келәменә тәгәрәп китте. Ул арада чатырга Элиана йөгереп килеп керде. - Атилла, Атилла, ханиям, бәгырь, ни булды? Ни бирделәр сиңа? Яшь хатын Атилла ханның битләрен учларына алды, акайган күзләренә карады. - Элиа-н-а, А-л-п-а-р-н-ы... Атилла хан уң кулын күтәрмәкче итте, әмма кулы кинәт сынып киткәндәй кире идәнгә төште. - Табибны, табибны дәшегез! - дип яшь аралаш кычкырды чатырга кереп килгән җансакчыга Элиана. - Табибны китерегез, хан үлә! Ул аның яңакларына суккалады, идәндә яткан кулын алып яңагына кысты. Шулчак Атилла хан күзең ачты һәм апачык итеп: - Кичер мине, Элиана, ялгыштым, - диде. Икенче мәлдә инде типсә тимер өзәрдәй 58 нче язына яңа аяк баскан гуннар ханы Атилла тынып калды. Бу хәл милади белән 453 елның ямьле җәй аенда булды. Һәм шул сан белән бөтен Европа халкын коллыктан азат иткән Мәңгүк хан улы Атилла ханның үлеме дә Ауропа тарихына кереп калды. Эпилог "Атилла" романының икенче китабын тәмамлаганнан соң туган кайбер фикерләр. Тарихта мәгълүм булганы шул: 452 елда Атилла хан яудан кайта, һәм 453 елда 58 яшендә көтмәгәндә үлеп китә. Шул ук елда Рим императоры Валентиан үзенең генералы Аэцәйне хәнҗәр белән кадап үтерә. Тарихчылар бу хакта: "Император Валентиан генерал Аэцәйне түгел, үзенең уң кулын кисте", - дип язып калдыралар. Атилла хан үлгәннән соң Ауропада чын мәгънәсендә мәхшәр кузгала. Император Валентианны генерал Аэцәйнең яраны Петроний Максим үтерә һәм империя тәхетен били. Бу шул хакта сөйли, генерал Аэцәй дә тәхеткә күз тоткан булган булса кирәк. Хәрбиләр өереннән булган Петроний Максим тәхетне биләп кенә калмый, көчләп Валентианның хатыны Евдокиягә өйләнә. Әмма ризалыгыннан башка үзенә өйләнгән Евдокия дә тик ятмый. Ошбу хатын-императрица яшерен төстә: "Зинһар мине тиран кулыннан коткар", - дип, вандаллар короле Гейзерихка ышанычлы кешесен җибәрә. Ул арада Рим тәхетен тираннарча биләгән Максимны, һаман да бер балык башы, сарай полковнигы Маркиан алыштыра. Сарайдагы ышанычлы яраннары тарафыннан тәхеткә күтәрелгән хәрби беренче көннән үк илдә тәртип урнаштырырга керешә. Ләкин артык тырышлык күрсәтә, күрәсең, аның сәясәте күпләргә ошамый һәм сарай түрәләре аңа көндәш табалар. Атилла хан кул астында сәркатип булып хезмәт иткән Орест җыелма гаскәре белән Римга үтеп керә һәм сарайны кулга төшерә, һәм, ни гаҗәп, үзе тәхеткә утырмый, гун хатыныннан туган үсмер улы Ромулны император итеп игълан итә. Ләкин римлылар арасында кала халкы Августишка дигән үсмер императорга да көндәш булган икән. Көтмәгәндә Римга таба герман кавемнәреннән оешкан гаскәр белән ярым гот, ярым алан булган илтабар Атакыр юнәлә. Римга җитәрәк яу килгән илтабар Атакыр сарайда утырган үсмер императорга илчеләрен җибәрә һәм Августишканың атасы Орестка шарт куя: "Италиянең өчтән бер өлешен миңа бирәсең, риза булмаган хәлдә - сугыш!" Орест риза булмый, үсмер исеме белән идарә иткән адәм империяне бербөтен итеп сакларга тели. Әнә шулай сугыш башлана. Нигездә тәхет өчен. Атакыр Римга бәреп керә, Орест җиңелә һәм үтерелә. Яубаш Атакыр үсмер Августишканы гафу итә һәм аңа Неапольдән ерак булмаган патриций Лукуллдан калган виллага урнашырга рөхсәт бирә. Әнә шулай 476 елда меңнәрчә еллар коллар исәбенә яшәгән һәм баеган вә көн күргән җир шарындагы иң куәтле империя яшәүдән туктый һәм йөзләрчә халыклар кергән империя кечкенә илләргә таркала, сүтелә башлый. Бу вакытта Атилла хан төзегән Гунстанда нинди хәлләр була соң? Тарихчы галим Л.Н.Гумилев бу хакта болай дип яза: "Атилла бик вакытлы үлә. Гунстан хакимияте күзгә күренеп эри, тарала башлый. Гепидлар короле Ардарих туннарга каршы баш күтәрә. Нидәй елгасы буенда гуннар белән гепидлар канга-кан килеп сугышалар. Бу сугышта гуннарның утыз мең сугышчысы орыш кырында ятып кала. Канлы сугыштан исән чыккан Атилла ханның уллары Диңгизид белән Ирнак гуннар яу йөргәндә готлардан бушап калган көнчыгыш тарафларга юнәләләр. Атиллага ияреп, Ауропага яу йөргән халыкның беришләре Днепр елгасының өске якларында тукталалар, гуннарның төп көчләре исә борынгы заманнардан ук бабалары биләгән Днепрның урта буйларында, Дон елгасы, Азов диңгезе төбәкләренә кайталар, ә беришләре Идел-Кама-Җаек елгалары буйларына кайтып урнашалар, һәм аларның төп телләре төрки тел була". Димәк, хак була археолог-галим А. Н. Бернштам. Бу кеше озак еллар буена Алтай, Себер, Җаек-Идел буйларында яшәгән халыкларның эзләрен тикшерә, һәм тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килә: "Гуннар нигездә төрки телдә сөйләшкәннәр". Татар халкының тарихын, хакыйкый атамасын яклап яшәгән һәм бу хакта бик күп хезмәтләр язган олуг галим Л. Н. Гумилев Кытай, Иран, Рим, Византия тарихчы-галимнәренең чыганакларына таянып һәм үзе дә бу өлкәне тикшерә-өйрәнә безнең борынгы бабаларыбыз хакында мондый юллар язып калдыра: "...алар сарагурлар (сары угорлар) - болгарларның борынгы бабалары. Кама болгарлары исә иң борынга төрки халыклар - авар-гуннардан оешкан халык. Кыпчаклар исә Кытайның төньягында яшәгән борынгы динлиннарның дәвамнары". Ахыр чиктә 476 елда Рим империясе тәмам таралганнан соң - Көнчыгыш империясе - Византиянең тарихы ничегрәк дәвам итә соң? Әйтергә кирәк, Византия Рим империясе җимерелгәннән соң тагын мен елга якын гомер итә әле, гәрчә ошбу империя колбиләүчелекне максат итеп күз угына куймаса да, "колон"нар белән эш итә, ягъни алпавытлар системасына күчә. Русия империясе нигездә алпавытлар системасын Византия империясеннән ала, бер дин идеологиясен генә түгел. Көнчыгыш Рим - Византия империясенең гомере ни белән һәм кайчан тәмамлана соң? 457-474 елларда Византия тәхетендә утырган император Лев I үзен яклап тәхеткә менгергән генерал Аслардан читләшә. Ул башта үз кырындагы Аспарга буйсынган варварлардан торган гаскәриләрне исаврәй римлылары белән алыштыра. Римлылар һәм греклардан тупланган гаскәрләрне үз кырына җыйгач, император Лев I 461 елда өске готларга салым салудан баш тарта. Өске готларның Триария нәселеннән чыккан гаскәрбашы Теодорих король Византиягә яу кузгалырга җыена. Император Лев I хәйләгә керешә, ул король Теодорих II не готлар патшасы итеп игълан итә. Бу хәл вә гамәл Амаллар нәселеннән чыккан һәм Атилла ханның аркадашы булган аскы готлар короле Теодомирның ачуын китерә. Әнә шулай Византия императоры борынгы римлыларның "Бүлгәлә һәм хакимлек ит", дигән мәкален тормышка ашыруга ирешә. Аскы готлар белән өске готлар күзгә-күз килеп бер-берсен кырышалар. Ошбу каты орышта аскы готлар короле Теодомир үтерелә. Җиңүче буларак өске готлар короле Теодорих II үзе җиңгән корольнең кызына өйләнә һәм гот кавемнәрен берләштерүгә ирешә. Бу буладыр 474 елда. Тугандаш халыкларның шушындый ызгышларыннан файдаланып, Византия императоры Лев I империяне ныгытырга керешә. Иң әүвәл ул кайнеше Василевскка кораблар биреп, 100.000 диңгез сугышчыларыннан торган гаскәрне Африкага җибәрә. Әмма вандалар короле үз көчендә була әле, византиялеләрнең флотын туздыра, флотны җитәкләгән Василевск бериш корабта көч-хәл белән качып котыла. Интриган император буларак, Лев I бу җиңелүнең бөтен гаебен генерал Аспардан күрә һәм генерал Аспарны һәм аның гаиләсен вә яраннарын гаепли, хөкем иттерә һәм җәзаларга боера. Генерал Аспарны җәзалау көнчыгыш империясендә ялланып хезмәт иткән готларга ошамый һәм алар баш күтәрәләр. Император Лев I курка кала һәм гот сугышчыларына хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итә, әмма вәгъдәсен үти алмый - империя казнасы буш була инде. Шул мәлдә Лев I барысыннан да бик җиңел котыла - көтмәгәндә үлеп китә. Империяне берләштерергә керешкән император үлгәннән соң варварларны бер-берсенә өстереп тору сәясәтен үз өстенә алган сәясәтче Зинон тәхетне биләүгә ирешә. Ошбу император да, ни сәбәпледер, фарсылар белән барган сугышны туктату урынына аны дәвам итә. Болай да бөлгенлеккә төшкән халык ризасызлык белдерә. Халыкны яклап, Лев I нең тол калган хатыны Верина энесе белән бергә сарайда император Зинонга каршы заговор оештыра. Үзенә каршы оештырылган заговор турында ишеткән Зинон Исавриягә кача. Әмма ул анда тик ятмый, өске готларны аскы готларга котырту сәясәтенә керешә. Ахыр өске готлар короле Теодорих II не Италиягә яу кузгатуга ирешә. Бу хәбәр империягә килеп ирешә. Шуны истә тотып, 491 елда Византия тәхетенә шактый сәләтле һәм нигездә түбәннән күтәрелгән, вафат булган Зинонның тол калган хатыны Ариандкага өйләнгән Анастасий утыра. Тәхеткә утыру белән үк ул исаврәйләргә яу кузгала һәм аларны буйсындыруга ирешә. Бу вакытта фарсылар да тик ятмый. Фарсылар Феодосиполь кирмән-каласын кулга төшерәләр, күп тә үтми Амида кирмәнен яулыйлар һәм Эдессага кадәр килеп җитәләр. Әмма ни сәбәпледер шунда тукталып калалар. Ул арада империягә болгар һәм венед-славян халыклары яу йөри башлыйлар. Шуңа карамастан, император Анастасий Кара диңгездән Мәрмәр диңгезенә кадәр дивар-стеналар коякоя кирмән-калалар күтәртә. Имериянең гомерен шактый елларга озайтуга ирешә. Ләкин төркиләр 1553 елда Византия империясенә дә "нокта" куялар.