Габдулла Тукайның тууына — 130 ел ҮЗ ТУКАЕБЫЗ Бу дөньяны сабый чактан ук Тукай шигырьләре аркылы күреп-белеп, ул язганча кабул итеп үскән бәхетле буын кешеләре без. Авылыбыздан өч чакрымда урнашкан Әнәк урманына бару үзе бер батырлык санала иде, чөнки урман белән авыл арасында Шүрәле чокыры бар бит! Ул чокырның кырыннан узарга да курка идек без. Нәкъ Тукай поэмасындагыча, монда шүрәлеләр бар дип, куркыныч итеп сөйлиләр иде. Имеш, Шүрәле чыгып сине алып китәргә һәм кытыклап үтерергә мөмкин. Хәзер аңлашыла: бу, әлбәттә, ата-аналар хәйләсе булган. Үзләре көне-төне эштә, балалар теләсә кайда йөрмәсеннәр өчен ярдәмгә чокырдагы Шүрәле килгән. Тукай кадәр Тукай: Һич гакәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул, Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул! - дип язгач, ничек ышанмыйсың ди?! Куркабыз, зурлардан башка аяк та атламыйбыз ул якка. Шүрәленең кыяфәтен дә Тукай язганча күзаллыйбыз, аеруча куркытканы — "маңлаенда мөгезе" һәм "ярты аршыннан озын бармаклары". Иң кызыгы шул: "Шүрәлебез һаман да шунда яшәп ятмый микән?" дигән шик күңел түрендә хәзергәчә саклана... Тукай дөньясы, үзем хәреф таный башлаганчы ук, апаларымның әкиятләрне кычкырып укуыннан кереп калган булса кирәк. Малайлар арасында: "Безнең Гали бигрәк тату Кәкә белән", — дип үртәшүләребез, "Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор", — дип этебезне өйрәтеп маташуларыбыз уен гына булса да, яшьләй тырышырга кирәклеге, эш беткәч кенә уйнарга яравы һәм башка үгетнәсихәт күңелләребезгә шулай сиздермичә генә сеңеп барган, күрәсең. Һәрхәлдә, гомер буена Тукайга мөкиббәнлегемне башкача аңлатып та булмый. Кордашларымның күбесе минем белән, мөгаен, килешер, укырга дип, беренче тапкыр Казанга: "И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!" — дип барып кердек, "Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур", — дип, тырышып-тырышып, белемгә, мәдәнияткә, сәнгатькә тартылдык. Яши-яши шунысы аңлашыла — Тукай гел янәшәбездә! Даһи Тукаебыз, үз язмышының бик ачы булуыннанмы, бу дөньяны бик иртә һәм бик тирән аңлап, киләчәктә милләт каршында килеп туачак хәлиткеч сорауларга кавапларны да әзерләп куйган кебек тоела. Әйе, моны аңлар өчен күп еллар кирәк булды. Сүз дә юк, мин үземне Тукай икатының белгече дип санамыйм, шуны искәртеп куясым килә: максатым аның икатына бәя бирү түгел, күңел түрендәге үз Тукаем турында сөйләү. Дөресен әйтим, Габдулла Тукайның шәхси китапханәмдәге китапларын кулыма алып, иркенләп укып утырырга элегрәк һич вакытым китмәде. Әмма балачактан ук яттан белгән шигырьләренең вакыт-вакыт, төрле вазгыятьләрдә телемә килгән чаклары булды. 90 нчы еллар башындагы сәяси давылларны гына искә төшерик. Алардан исән-имин генә түгел, уңга-сулга тайпылмыйча, чыныгып, көчәеп чыгуыбызда да Тукайның роле зур дип саныйм. Мәйданнарда гына түгел, рәсми трибуналардан торып фикерләрен кыю киткерә белгән аңлы, зирәк язучы-шагыйрьләребезгә рәхмәтлемен. "Рус кирендә без әсәрле, эзле без, / Тарихында бер дә тапсыз көзге без", — дип белдерде алар, Тукайга ияреп. Шул еллардагы бер митингта: "Син, Шәймиев, татармы соң?" дигән лозунг күреп: Кырлап торам торган кирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да, - дип әйтәсе килде. Рус белән татар арасына чөй кагарга теләүчеләргә дә кавапны Тукай бирде: Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, Без шаярыштык, вакытлар алмашып. Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер кепкә бергә теркәлеп... Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткәндә дә, тәвәккәллекне Тукай юлларыннан таптык. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук! Иң катлаулы мизгелләрдә Тукайча фикерләдек: "Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!" Беренче татар конгрессында шыгрым тулы зур залның аягүрә басып, сөенечле күз яшьләрен яшермичә: "И туган тел, и матур тел", — дип кырлавы хәзер дә күз алдымда тора. Кир шары буйлап сибелеп яшәгән милләтебезне Тукайның "Туган теле" әнә шулай яңадан берләштереп куйды. Инде соңрак, "кара йөзләр" безнең халыкны чит илләргә куалый башлагач, ирексездән шушы юллары искә төште: Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әкәл; Бәйләмеш бу киргә безне Тәңребез (гыйззе вә кәл)... Ап-ачык бу бер каваптыр, сүздә түгел, басмада: - Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа! Хәзерге көннәрдә, борынгы Болгарны яңарту белән шөгыльләнә башлагач та, Тукай томнарын актардым. Бөек Болгарның аның икатында чагылмавы мөмкин түгел, әлбәттә, табылды аның сүзе. Аны халыкка киткерү өчен бик күркәм кай да килеп чыкты. 2014 елда, Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергәч, август аенда ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, сертификат-шаһәдәтнамә тапшыру өчен, Татарстанга махсус килде. Муса Кәлил исемендәге опера һәм балет театрындагы тантанада үз чыгышымда болай дидем: "Борынгы Болгарның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе — халкыбызның дөньякүләм танылуына тагын бер зур адым... ЮНЕСКО тамгасы татар халкының үз тарихын бәяләүче, саклаучы, ихтирам итүче, аның кадерен белүче үрнәк халык икәнен күрсәтеп тора һәм торачак. Барыгызны да шушы күркәм вакыйга белән котлыйм! Бөек Тукаебыз, бүгенге истәлекле вакыйганы алдан күргән шикелле, моннан 110 ел элек болай дип язып калдырган: Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар; Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар. Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен". Бу шигъри юлларны үзебезгә фатиха дип тә, васыять дип тә, нәсыйхәт дип тә кабул итү дөрес булыр дип саныйм. Язмамны Шүрәле чокыры дип башлаган идем, Тукай әйтмешли, "Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит "Шүрәле". Һәм моның бер хикмәте бар. Татарстан Президенты вазифасында чагында бик күп илләрдә булырга, андагы икътисад-сәясәт торышын гына түгел, халыкларының гореф-гадәтләрен, милли геройларын, әкияти образларын күрергә туры килде. Гадәтем шундый: кайсы да булса халыкта дөньякүләм күренекле сәнгать әсәре күрсәм, башыма гел бер уй килә: үзебезнең татарда моңа тиң көчле һәм тәэсирле әсәр бармы? Күп очракта табам да горурланам: талантлы безнең халык! Күптән түгел атаклы француз скульпторы Жак Луи Готьеның Россиядәге Касли заводында чуеннан коелган ике мәшһүр сынын бүләк иттеләр: Дон Кихот һәм Мефистофель. Сынчы аларны парлы итеп ясаган: берсе — Игелек, икенчесе — Явызлык образы. Каршыма бастырып куйдым да, гадәттәгечә, уйлана-эзли башладым. Бездә бармы шулай коеп куярлык персонажлар? Әдәбиятыбызны, халык аваз икатын барлап чыкканнан соң, кинәт башка килде: Шүрәлебез бар лабаса! Татар һәм гомумтөрки мифологиясе персонажы, урман заты, Тукайның "Шүрәле" поэмасы аркасында дан казанган күренекле героебыз. Күбесенчә явыз рух дип кабул ителсә дә, Тукай аны яратып тасвирлаган кебек, үзенең шактый язмаларын Шүрәле псевдонимы астында нәшер итүе дә шул хакта сөйли түгелме? Шүрәле берсенә дә охшамаган, үзенә бер төрле әкәмәт: явыз булса да, Мефистофель кебек иблис түгел, беркатлы булса да, Дон Кихоттай хыялый түгел. "Карак-угры түгел", "шулай да бик үк тугры түгел", — дигән Тукай үзе. Әдәбиятыбызда, сәнгатебездә иң киң чагылыш тапкан әкияти герой да шул ук Шүрәле. Бөек Бакый Урманчедан башлап хәзерге заман рәссамнарына кадәр күзалласак, Шүрәленең нинди генә образлары юк! Ел саен үткәрелә торган балалар рәсем конкурсы "Сөйкемле Шүрәле" үзе генә дә ни тора! Нинди милләттән булуына карамастан, һәр баланың — үз Шүрәлесе. Бервакыт Кырлай музее янындагы Ия елгасы ярында Шүрәленең агач ботакларыннан ясалган сыннарын күреп сокланган идек. Инде Камал театры каршына килеп утырган Былтыр белән Шүрәлене дә, Шүрәле катнашында күпме спектакль-тамашалар куелганын да исәпкә алсак, бу геройга карата игътибарның артканнан-арта баруы көн кебек ачык. Ә инде дөньякүләм мәшһүрлегенә килсәк, бүгенге көндә иң танылган бердәнбер татар балеты — Фәрит Яруллинның "Шүрәле"се. Мәгълүм булганча, 1950 елларда Ленинградның С.Киров исемендәге опера һәм балет театрында куелгач (хәзерге Мариинский театр), "Шүрәле" ил һәм дөнья буйлап сәяхәт иткән: Мәскәүдә Россиянең Зур театрында, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкент, Алма-Ата, Дүшәмбе, Уфа, Чиләбе, Саратов, Горький, Улан-Удэ, Новосибирск театрларында куелган, Германия демократик республикасына (ГДР), Польшага, Албанияга, Болгарияга, Румынияга, Чехословакияга, Монголияга кадәр барып киткән. Төп партияләрне Майя Плисецкая, Юрий Григорович кебек күренекле бию осталары башкарган. Күптән түгел Санкт-Петербургка, Мәдәният форумына баргач, Мариинский театрда булырга туры килде. Афишаларында — "Шүрәле" балеты, шактый уңышлы бара, билетлар күпкә алдан сатылып бетә, диделәр. Тугандаш казакъ дусларыбыз инде ике ел элек 50 һәм 500 тәңкәлек көмеш тиеннәренә Шүрәле белән Былтыр рәсемен уйганнар икән. Шәп идея. Берни әйтеп булмый — уртак Шүрәлебез... Бүгенге мәгълүмати технологияләр заманының калку бер үзенчәлеге — кешенең күп нәрсәне визуаль рәвештә, ягъни карап-күреп, "бренд" дип аталучы тамгалар, символлар аша кабул итүе. Шул сәбәпле сорау туа: Тукай үзебезнеке икән, аның Шүрәлесен дә милли символларыбызның берсе дәрәкәсенә күтәрер вакыт китмәде микән? Йомгаклап әйткәндә, Тукай икаты — мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе. Милләтебезне саклау һәм үстерү өчен һәрберебез үз урынында Тукай кодексы буенча эш итәргә тиеш. Бу таләпне алдыбызга бүгенге глобаль дөнья куя. Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Рөстәм Вәлиев ДӨНЬЯ ГАМЕ РОМАН Ул һәрвакыт шәһәрдән беразга китеп, кабат әйләнеп кайткач, үзен беркадәр чит итеп сизә торган иде. Кыелган хатларны укыганда да, әле үзен монда түгел, Каектамы әллә авылдамы дип хис итә иде. Бу юлы ул өстәлендә Фирая ханымнан берәр хат күрермен дигән тирән ышаныч белән кайткан иде. Ләкин көтелгән хат күренмәде. Кайда икән ул хәзер, нишли икән? Габдулланы искә аламы? Аның йөз сызыклары, тавышы онытылды... хәтере тоныкланды, ханым хисләр дәрьясына кереп югалды. Аның исендә әле... кайчандыр Фирая белән күңел түрендәге бик тә яшерен нәрсә турында сөйләштеләр ... алар арасында булырга тиешле үтә нечкә, ягымлы нәрсә турында. Апасы яшендә иде бит ул! Габдулла шундый кыюсыз малай иде... "Мин олыгая алмыйм, юк!" — дип уйлады ул, малайларча кәберсенеп. Үзенең дусларын күзалдына китереп, аларның тормышын, олыгаюларын һәм тәкъдирләре алдында түземлелекләрен үзенеке урынына куеп карады. Менә, мәсәлән, Миңлебай, аның Уральскидагы сабакташы, хәзер исә ул театр артисты Габдулла Кариев: яраткан хатын-кызы белән яшәп ята, үзләренең уртак почмагы булмауга исе китмәде, һәрвакыт юлда, никахлары да теркәлмәгән. Әгәр балалары туа калса, уйнаштан туган дип саналачак. Ләкин рәсми рәвештә алар арасында бер-берсен аңлаудан торган мәхәббәт хөкем сөрә. Вакыт-вакыт Габдуллага да Фирая белән икесе арасындагы шундый тормыш күзалдына килә, ләкин ул аны чынга ашмас хыялга саный. Хәзер ул бик еракта, шуңа чиксез авыр да, шул ук вакытта ул сагыш, ничектер, татлы да — аны бу газаптан бары тик хезмәте генә коткара ала! Ул тагын Мария Карловнага йөри башлады, дөрес, күп шөгыльләнмәделәр, аның каравы бик теләп һәм озаклап тегесе-монысы турында сөйләшеп утырдылар. Кайчакларда Фирая ханымны телгә алалар. Шуннан соң ул тагын дулкынлана һәм үзен бәхетсез дип хис итә башлый. Сентябрь азагында редакция "Болгар" номерларына күченде, Габдулла да шунда бүлмәгә урнашты. Ахыры. Башы 2-3нче саннарда. "Болгар" номерларының хукасы Әбүзәр Бәхтиев дигән эшкуар иде. Кунакханә Вена модерны белән төзелгән, хикмәт ясалышлы, гөмбәзләр, борылмалы балконнар, почмакларына манараны хәтерләткән каланчалар куелган бик зур өч катлы йортны били. Монда һәрберсе бәрхет пәрдәле, ванна бүлмәле, су үткәргечле, һәр катында телефонлы йөзләгән номерлар бар, күптән түгел генә кунакханә электр белән яктыртыла башлады, дөрес, бу кадәр файдалануны күтәрә алмыйча, кичләрен ут гөлт итеп сүнеп куя иде. Бөлгенлеккә төшкән алпавытлар да, эшен уңышлы алып барган сәүдәгәрләр дә, китап бастыручылар белән актёрлар да, мөфтияткә изге дәрәкәгә указ алырга баручы шәкертләр дә, хәзер Төркестанда яшәп, ел саен ата-бабаларын зиярәт кылырга кайтып йөргән бай әтиләр һәм аларның балалары биредә туктала иде. Гадирәк номерларда — Казанның төрле контора, фирмаларында, редакция типографияләрендә эшләүче хезмәткәрләр, — бер сүз белән әйткәндә, пролетарийның зыялылары... әмма шулай да килеп-китүчеләрнең иң күбесе сәүдәгәрләр белән төрле фирма вәкилләре, яңа егерменче гасырның киңүчеләре, булдыклы уллары булды. Аларның ашкынулы хәрәкәтен, киеренкелектән кызарып чыккан йөзен, очкынланып торган карашын күзәтү, кычкырып көлүләрен ишетү кызык — барысы да уңыш казанган кешеләр, дип уйларсың. Редакциядән әйләнеп кайткач, Габдулла, көндәлек мәшәкатьләрдән бушану өчен, ачык тәрәзә янына утыра да кунакханә каршына килеп туктаган тарантас һәм фаэтоннарны күздән кичерә. Габдулла түбәтәйле юан кеше утырган тарантасны абайлап алды, тегесе болайга таба борылды — бу Акчурин, Хәсән әфәнде! Өч минуттан ул инде номерда иде, тиргә баткан, уңайсызлануын ягымлы көлүе белән капларга тырышты. — Йортка иминлек иңсен! Уһ, мондый баскычтан менү минем яшьтәгеләр өчен түгел. Габдулла урыныннан торып, аның каршына килде, урындыкны аңа таба этеп куйды һәм хезмәт күрсәтүче егетне чакырып, самавыр китерергә кушты. — Тагын берәр нәрсә... — диде ул, — прәннекме шунда. — Бай яшисез, прәннекләр белән сыйларлык булгач, — дип шаркылдады Хәсән әфәнде. — Миңа берәр касә чәй булса китә. Эссе — башка кабарлык... сентябрь диген, кәһәннәмдәге кебек! Тартыгыз, тарт, ияләндем инде, улларым да сигара белән агулана. Кунак шикәр тешләп чәй эчте, зур кулъяулыгы белән битенә тибеп чыккан тирне сөртте. Аннары касәсен тәлинкәгә каплап куйды. — Һәр кичне сезнең шигырьләрне укуны гадәткә керттек, Габдулла әфәнде. Оныкларым яттан белә, аһәңле икатыгызның гүзәллеген тоюларын күзәтүе рәхәт. Безнең наширләргә балалар өчен махсус китаплар чыгарырга Аллаһ акыл биргәндер. — Әйе, әйе, — диде Габдулла, аны-моны уйламый гына, үзенең башында, шундый зур кунакны нәрсә китерде икән, дигән уй бөтерелде. — Безгә, Аллага шөкер, үзебезнең матбугат һәм искитәрлек каләм әһелләре булган бәхетле заманда яшәргә насыйп булды. Шәхсән үземә, дөресен әйтим, безнең фабрика турындагы мәкаләләрегез ошады. Сез турысын әйтеп язасыз, беренче мәлдә, бәлки, ошатып та бетермиләрдер, ләкин аның, һичшиксез, файдасы бар. Менә, Алла бирсә, Бельгия киһазлары алам, эшчеләргә киңелрәк булыр. — Бераз сүзсез торгач, ул кинәт кенә сорап куйды: — Сезне безнең фирманың тарихы кызыксындырамы? Һу, бу — хәзерге яшьләр өчен гыйбрәт алырлык тулы бер хикәят! Минем бабам, Курамша Акчурин, Сембер алпавытларының мануфактурасын йон белән тәэмин итеп торган. Аннары Зиябашта үз фабрикасын төзегән. Хәзергеләр белән чагыштырганда — тфү — төкерек! Ләкин һәр эш аздан башлана. Хәзер акционерлык кәмгыяте, мин директор — каваплы кеше. Тик менә яшем генә... эшләр белән күбрәк Якуб шөгыльләнә. — Сез дә бит, Хәсән әфәнде, эштән читләшмисез. — Мин булдыра алганча нәселем алдында бурычымны үтим. Минем тырышлык белән шулай ук кәмгыяте хәйрияләр оешуы белән горурланам... Мәгърифәт тарату, музыка, хәтта хатын-кызлар комитеты бар. Сез көләрсез: андый миллионерларга чын ярлы-ябагай оешмалары нигә кирәк, диярсез. Бу икейөзлелек һәм монафикълык диярсез. Шулай да милли тигезлек шартларында... кыскасы, үзегез аңлыйсыз. Габдулла башын селкеде. Аңлавы кыен түгел: хакимиятнең кырыслыгы мөселманнарны берләштерде, изелүгә карата килешмәүчәнлек рухын ныгытты, шул сәбәпле кемнәрдер дини һәм милли бергәлеккә ышанды. Чыннан да, тарихның аерым баскычларында байлар белән ярлыларны берләштерү мөмкин булган! "Ләкин бай беркайчан да үзенең ярлы милләттәше хакына акча янчыгын ачмас!" — Ялгышмасам, Хөсәен Ямашев шулай дип әйткән. Үзе бу ачы чынбарлыкны күптәннән аңлаганга шулай дигән. Эшлекле кеше авызыннан мондый тасма теллелекне ишетү кызык! Шундый ук идеалист микәнни ул? ...Милләт алдында чәчәк ату өчен зур юллар ачыла, Россия, Уралдан башлап Һаратка кадәр, тиз арада безнең сәнәгатьчеләр һәм сәүдәгәрләр кулында булачак. Хөкүмәт таш диварлы ныгытмаларын куйган урыннарда хәзер тынычлык хөкем сөрә. Ырымбурда, Каекта, Омскида, Троицкида — бар кирдә без гыйбадәтханәләр, сәүдә йортлары, фабрикалар төзедек. Казанда басылган китапларны империянең дистәләгән төрки халкы укый. — Шунысын да исәпкә алыгыз: мөфти вазифасында, менә инде йөз илле ел, бары Казан муллалары гына. Бу — казанлылар мөселман милләтенең аерым нигезе кебек була дигән сүз. — Андый милләт юк, Хәсән әфәнде, — диде Габдулла акрын гына. — Казанлылар күптәннән халык буларак билгеле һәм аларның үз телләре бар — татар теле. Крәстиян белән эшче төрки телдәгене укымый, бу хәтта зыялылар теле дә түгел, бу, кичерегез, эшкуарлар теле, алар үзләре яшәгән кирләрдә генә шушы телдә аңлашалар. Мин — әдәбиятчы, бу хакта минем фикеремне ишетәсегез килсә шул: мин гади халык, крәстиян һәм эшчеләр телендә язылган әдәбиятыбыз турында хыялланам. Инде ул заманның китүенә ышанам. Хәсән әфәнденең йөзе караңгыланып китте, ләкин ул килеште: — Дөрес. Шигырьләрегезне укыганда, телебезнең никадәрле бай һәм аһәңле булуын аңлыйм. Авыр көрәштә без динебез, башка яшәеш хокукларын яклап кала алдык, хәзер безнең кулда байлык та бар. Байлыктан башка гәзит һәм китапларны күп итеп бастырып булыр идемени? Һәй, әгәр сез матур сөйләмегез белән мөселманнарга Аллаһы Тәгалә исеменнән яктыртылган барлык игелекле эшләр турында сөйләсәгез иде! — Ишаннар, дин белгечләре һәм башкалар турында шулкадәр күп яздым, миңа күптән кәннәткә юл ябылды. — Ярар, кәннәт хакында... анда керергә рөхсәт кәгазен муллалар гына бирми, — диде ул дорфалык катыш яклаган тон белән. Шул ук дорфа катыш үз-үзенә ышанганлык белән бүлмәгә күз йөртеп чыкты да башын чайкады: сезнең кебек талантлы кешегә иркенрәк торак булса да яраган булыр иде. Сезнең Гыйсмәтуллин йорты белән кызыксынганыгыз юкмы? Йортның яртысы, мөгаен, сезне канәгатьләндерер иде. — Гасыр азагына да түләп бетерә алмассың. — Сезгә түләргә туры килмәс иде. Нәрсә дип әйтүем, йортның икенче яртысын безнең акционерлык кәмгыяте ала. — Юк, Хәсән әфәнде, үз бүлмәм китә миңа. — Ярар, анысы үз эшегез. Яшь чагымда минем дә исем китми иде. — Ул, шаярып, симез гәүдәсе белән яшьләрчә килкенеп, кинәт сикереп торды һәм буялган шома идәнгә аздан гына барып төшмәде. — Сезнең белән гәпләшү бик күңелле булды, — диде ул, Габдулла белән саубуллашып. — Зинһар, озатмагыз. Кырын-кырын барып, ишек яңагына бәрелде һәм таркаулыгыннан ишекне ачык калдырып, Хәсән әфәнде чыгып китте. Бер минуттан хезмәт күрсәтүче егет йөгереп килде, сөйләнә-сөйләнә, савыт-сабаны кыештырды: — Ис-сең китәр! Яңа пешкән прәннекләр, ул берсен дә ашамаган, гаккәп! Габдулла прәннек салынган капны алды да егеткә сузды. Иртән гадәттәгедән иртәрәк уянды, номерында чәйләп алды да редакциягә барырга кузгалды. Әле беркем дә килеп китмәгән, өстәлдә яңа гына типографиядән килгән корректура битләре ята. Ул укырга утырды. Берәр сәгатьтән эшен тәмамлады да тәмәке кабызды. Баскычта сөйләшкән тавышлар ишетелде, ишек ачылды, һәм Борһан Шәрәф бусага артындагы кемнедер чакырды: "Узыгыз, үтенәм. Ул монда". Оялудан бит очлары алланган ике кыз күренде, алар артыннан килешле сынлы, артык нәзакәтле Борһан атлады. — Таныштырырга рөхсәт итегез... рөхсәт итегез, рөхсәт итегез! Габдулла тоныкланып киткән тавыш белән: "Исәнмесез", — диде. Кызларның берсе, ялтырап торган яшькелт-соры күзлесе, аны тәмам каушатты. Аның өстендә гади генә ак батист күлмәк, артка бәйләнгән киңел батист яулык нәфис йөзен ачып тора. "Зәйтүнә", — дип кабатлады Габдулла кызның исемен эченнән генә һәм, кычкырып әйтмәдемме, дип сискәнеп китте. Борһанның күп сөйләшергә яратуы, тәкәллефлелеге урынлы булды, ул кызларны кайлап утыртты, чәй-кәнфитләр турында кайгыртты, бертуктамый сөйләнде. Ул арада Габдулла үз урынына утырды, бер кирәкмәскә корректура битләрен караштыргандай итте. Каһәр төшкере итәк корты, монда кызлар ияртеп керергә каян башына килгән диген! Чыгып качсаң, яхшы түгел, күзле бүкән шикелле утыр инде. Әле бәйләнә башларлар: "Аһ, укыгыз, зинһар, аһ, шигырегезне бүләк итегез! Түземлегем китми!" Бәхеткә, кызлар үзләре дә уңайсызланды, озак тормады. Борһан аларны озата чыкты. Ул әйләнеп кергәч, Габдулла күңелендәгесен әйтеп салды: янәсе, ул беркем белән таныштыруны сорамаган, Борһан моннан соң мыегына чорнасын... — Ярар, ярар, — дип көлде Борһан. — Бик үтенделәр, мин каршы тора алмадым. Курсисткалар, алдынгы яшьләр, ахыр чиктә, синең укучыларың... Дөресен әйткәндә, мин эш белән килдем. "Кисекбаш"ны безгә бир, аерым китап итеп чыгарырбыз. — Мин бит журнал өчен яздым. Галиәсгар үпкәләр. — Галиәсгар белән килештек. Тулысынча бастыра алмый, өлешләп — тәэсирне генә боза. — Эшем кешесе дә инде син, Борһан! — Менә кулыңа әзер китабың килеп керсен, шунда әйтерсең, Шәрәфләр эшлеклеме, юкмы икәнне. — Ул сагышланды, — бәлки поэмаң безнең соңгы басмабыз булыр. Губернатор тәмам котырды. Борһан китте. Эч поша, күңелсез!.. — Миңа хатлар юкмы? — дип кычкырды сәркатипкә. — Юк, Габдулла әфәнде, — дип кавап бирде ябык кына егет, башын ишектән тыгып. — Бәлки кичке почта белән булыр. Ул бары кулын гына селкеде дә, кадактан пәлтәсен алып, чыгу юлына юнәлде. Борһаннан акча хакында сорыйсы калган, дип уйлады ул, пәлтәне алыштырасы иде. Эч поша!.. Икенче көнне йөзенә ахмак елмаю ягылган сәркатип тантаналы рәвештә аңа хат сузды. Кемнән икән? Фирая ханымнанмы? Әгәр ниндидер тарту көчләре чыннан да бар икән, ул Габдулланың көткәнен сизәргә тиеш. — Алыгыз инде, Габдулла әфәнде. Хат Әмирдән, Өчиледә танышкан егеттән иде. Ул әтисен тагын бер генә кышка мәдрәсәдә калдырырга үгетли алуы, бик күп укуы, язуы, бертуктамый "Шильон мәхбүсе" турында уйлануын хәбәр иткән; икенче елга, мөгаен, атасының сүзеннән чыкмас — өйләнер, өстәвенә кызны ошата да икән. Берничә биттән торган буталчык, күңелендәгене бушаткан, ара-тирә китди фикерләр дә күренгәләп куйган, киңәше белән ярдәм итүен үтенгән бу хат Габдулланы дулкынландырды. Шул ук кичтә ул кавап язарга утырды. "Мин киңәш бирә алмыйм, бары үз тәкрибәмнән чыгып әйтә генә алам", — дип уйлады ул, каршына ак бит куеп. Каләмен кулына алды. "Мин сезне гади һәм ихлас күңелле кеше дип кабул иттем. Беркатлылыгыгыз, кичерегез, минем бик күптәнге самимилегемне хәтерләтте. Казанга да кыюсыз гына кыендым: "Мин бит анда кәмгыятьнең күпме катламын күрәчәкмен, бәлки, алар белән сөйләшергә дә туры килер! Мөмкин хәлме ул? Алар бит киләчәктән хәбәр бирүчеләр!" — дип уйладым. Әгәр миңа шул вакытта, мәсәлән, Гаяз Исхакый шул ук ипине ашый һәм шул ук суны эчә, алар да үлемсез түгел, дисәләр, ышанмаган булыр идем. Аннары күп нәрсәләргә күзем ачылды. Аларның колагыма: "Шигырьләреңне халык аңлый һәм ярата. Жәл, бик арзанга биргәнсең, без күбрәк түләгән булыр идек", — дип пышылдауларын ишетеп, таң калган идем. Баштарак шаярталар, түбәнсетәләр дип уйладым, ләкин күрәм: китди икән! Аларның киләчәк турында сөйләшүләре минем өчен, халык өчен дәдер, мөгаен, — артык томанлы. Хәзерге мәшәкатьләргә бернинди игътибар һәм кызыксыну, крәстиян белән эшчеләргә карата теләктәшлек юк. Миңа калса, хәзергенең һәр минуты кадерле, хәзергесе кыйммәт. Киләчәк — мине дөрес аңлагыз һәм мин-минлектә гаепләмәгез — ул минем хәзерге минутлардан төзелә, әгәр Аллаһ биргән көннәремне мәгънәле итеп яшәсәм, билгеле. Киләчәк хакындагы аларның буталчык киңәшләре тулысынча төгәлләре белән катышты, ягъни, гади генә әйткәндә, һәрберсе минем күңелемә үтеп керергә тырышты: үзең турында уйла, кешечә яшә, яхшырак киен, үзеңне дәрәкәле тот, янәсе, дусларыңны да шундыйлар арасыннан эзлә. Байларны алар шундый үгетнәсихәтләре белән хәлдән тайдырдылар. Ләкин алар минем көннәр, төннәр буе эшләвемне, үзем анык белгәннәрне төшерергә тырышуымны сизделәр микән? Арыдым мин ул чакта, арыдым. Әлегә кадәр ул арыганлык килкәмнән басып тора. Кешенең асылы аның эшләгән эшендә, әңгәмәләрдә беленә, әгәр сөйләүче фикерләү сәләтенә дә ия булса, билгеле. Күренекле эшлеклеләрнең: "Ирек! Милләт! Дин!" — дип кычкыруларында акыллы эшләргә сәләтлеме икәнлекләрен тотып алу мөмкин түгелдер. Өмет белән Ауропага карыйбыз — анда да киләчәктән хәбәр бирүчеләр бар, ләкин араларында шәхесләр юк... Күп сөйләндем, тик бернинди киңәш бирә алмадым. Аннан соңгы сорауларга бөтенләй кавабым юк. Гаилә кору мәсьәләсендә... Нәрсә әйтергә? Мин үзем буйдак һәм андый эшләрдә кыюлыгым китми. Өстәвенә, хәзерге үз-үземне тотышым бала чактагы нәрсәнедер хәтерләтә. Малайларның алмагачларны селкетеп, куеннарына тутырган чаклары булгалады. Минем берне генә алырга да кыюлыгым китмәде. Шуны күреп, бакчачы миңа үзе бирә торган иде. Мин иптәшләремә горурлык белән: "Ул үзе бирде!" — дип әйтә идем. Хәзер дә шулай, бер кызга да үземнең хисләремне белдерергә батырчылык итмим. Әгәр кыз үзе миңа кулын бирсә, теземә төшеп, бу гүзәл кулны иренемә китерә алам: ул үзе бәхетле итте мине, үзе! Көлке түгелме инде болар, йә? Шушы көннәрдә редакциягә гакәеп кыз килгән иде. Кешегә бәхет өчен күп кирәкмени — акыллы, ягымлы кызны очрату һәм бергәләп гаилә оясы тергезү, бар да гади, бар да кешечә!" ...Нокта куйганда, таң беленә иде инде. Ул, канәгатьләнеп, өстәл кырыена учлары белән таянып артка этелде һәм катып калган мускулларының рәхәт сулкылдавын тойды. Аннары, ут капкандай, өстәлгә иелде, хәйләкәр сагышлы чырай белән каләмен кәгазь битеннән йөгертте. Минемчә, тик яралган ул сөелергә, Сөяргә һәм куанырга, көенергә; Күргән саен, минем төсле гашыйкларга: "Бу минеке булмас!" — диеп көенергә. Дусларына язган хатларын ул еш кына әнә шулай әле генә уйлаган дүртьюллыклар белән тәмамлый иде. Нигә — тик ул моны аңлата алмады. Бәлки, кешегә карата тулысынча ышанып бетмәгән, якын күреп бетермәгән хисләрдән чыгып шулайдыр? Конверт табылмады, битләрне өстәлдә калдырып, ятагына күчте. Кунакханәдә мичләрне иртән дә, кичен дә ягалар. Яңа киселгән утын китерделәр, урамда турап ярдылар, хезмәткәрләр кочагы-кочагы белән урман исе аңкып торган пүләннәрне алып керәләр дә дөбердәтеп мич каршына өяләр. Башта мич авызыннан төтен бәрә, шарт-шорт ата, тиздән алтынсу эссе ялкын күтәрелә, аның очкыннары киң, караңгы коридорның каршы як диварларында биешә башлый... Шундый салкын һәм якты көннәрнең берсендә номер ишеген акрын гына кактылар. Приказчикка охшаган, ләкин бу матавыклы эш өчен картрак тоелган таныш булмаган кеше килеп керде. Ул башын киңелчә иеп, укмашкан чал кашларын күләгәләп торган фин бүреген салмаенча гына: — Сезне Воздвиженскида көтәләр. Хәзер үк китереп киткерергә куштылар, — диде. — Кая? Ник? — Фурлетовның карета эшханәсендә. Кичерегез... тизрәк, диделәр. Әбүзәров! Чын мәгънәсендә гаскәри, карета алырга кыенган. — Барам... ләкин, билләһи дип әйтәм, мин нәрсәгә кирәк булуымны белмим! Габдулла тигез итеп себерелгән киң ишегалдында толып кигән, кыска тире тотылган татар бүреген кырын салган Фурлетов картны, зифа сынына ятып торган пәлтәле, иңбашына күпереп торган ас тиресе салган ханымны күрде. — Туктатыгыз! — дип кычкырды ул, сулышына ут капкандай буылып. Көтеп тормастан, барган кайга чанадан сикереп төште, ханымның каршына атылды да туктап калды. Фирая ханым, Фурлетовка карангалап, көлә-көлә, аңа таба йөгереп килде. Фирая ханымның аягында кечкенә ак фетр итек. — Хәзер үк әйтегез... сиздегезме мин икәнен, сиздегезме? Бары дөресен, дөресен генә!.. — Сизендем шикелле, башта, Әбүзәровтыр, дип уйладым. — Бик яхшы! Нәкъ шулай дип сөйләрмен: ул минем шаяруымны гаскәри кыланышы дип белгән, диярмен. Фурлетов, ягымлы елмаеп, Габдулланың кулын кысты, аракы эчәргә тәкъдим итте. — Алай уңайсызланмагыз, — дип тынычландырды ул аны, — болай гади генә, андый эш өчен монда минем аерым бүлмәм бар. Әнә Тащилин Дмитрий Кириллыч, яшерен киңәшче, чирканып тормады. Әйдә, тагын берәрне кибәрик, ди, әйе! Сарай эчендәге рәшәткәләнгән киң тәрәзәле чиста, салкын бәреп торган келәттә Фурлетов белән берәр стакан киффәреп, артыннан кипкән балык каптылар. Аннары чыгып, карета тирәли әйләнеп, караштыра башладылар. Фирая ханым, көтеп арган кыяфәттә, Габдулланы чакырып, кул изәде. — Аннары карарсыз, менә дигән. Алексей Фокич, Алексей Фокич, дим. Без киттек, киттек! Әйе, сөйләшкәнчә, Евангелистовскига, Шакиров йортына. Рәхмәт сезгә, күгәрченкәем! Ихатадан чыгып барганда ук, ул Габдуллага таба борылды. Шатлыгы эченә сыймый иде: — Мин моны губернатор киявенең борын астыннан алып киттем, менә шулай! — Хәзер кая барабыз? — "Аркадия"гәме, "Варшава"гамы, әллә башка кабаккамы — миңа барыбер. Йә, йә, курыкмагыз. Миңа киттек, чәй эчәрбез, кылынырбыз. Кыңгырау шалтырауга, коеп куйгандай зифа сынлы яшь кенә асрау кыз ишекне ачты да текә баскыч буйлап өскә йөгереп менеп китте. Өстә хукабикә белән кунакны көтеп алып, ишек ачты, каушаган, бераз куркынган караш белән аларны эчкә үткәрде. Ханымга чишенергә булышканда да, күзен күтәреп карамады, аннары караңгырак кылы коридорның теге башында көйле матур тавышы белән кемгәдер, самавыр куярга, дигән тавышы ишетелде. Хукабикә Габдулланы яшел кандиллы, бәрхет пәрдәле иркен бүлмәгә алып керде. Акшарланган мич янына ике йомшак кәнәфи һәм озынча кечкенә тәбәнәк өстәл куелган. Кәнәфиләргә утыргач, ханым китдиләнде: — Дога укыгыз әле, мин... ишетерлек итеп. Тар учларын кушырып, йөзенә якын китерде. — Аллага шөкер, мин монда, өемдә, — диде ул, дога укыгандай. — Зинһар өчен, кыланышымны кичерегез. Мөгаен, каретаның миңа кирәге дә юктыр, ә? Хәер, инде акчасы түләнгән. Мин сезне көттем, — диде ул. — Мин дә. — Йә, сөйләгез, тормышлар ничек? Нәрсәләр яздыгыз? Хәер, басылган берсен укый бардым. Поэмагызны кибетләргә чыгу белән сатып алдым. Тагын нәрсә? Әйе, хрестоматияне! Анда шигырьләрегез, һәм шунда ук, гакәп, сезнең әкият, мәсәлләрегезне таптым... "Мәче илә Сандугач", "Мәрхәмәтле Төлке", башкаларын оныттым. Шундый илаһи шигырьләрдән соң... Аңламыйм! Бәлки, мохтаклык әкиятләр язарга, дәреслекләр төзергә мәкбүр иткәндер? — Әлегә кадәрле эшләремнең иң игътибарга лаеклы бердәнбере — шунысы, — диде ул туп-туры, ясалмаланып тормыйча. — Әйе! — Китәр инде, — дип көлде ханым. — Бу бит... кәсеп шикелле генә. — Кәсепме, башка нәрсәме. Үзегез уйлап карагыз, безнең балалар мәктәптә нәрсә укыйлар? Дәрвишләрнең макаралары, изгеләр турында әкиятләр, пәйгамбәр турында риваятьләр. Бу кыентыкларда кайда аларның туган иле, туган кырлары, батырлары, дөреслек яратучылары турында, кайда безнең кырларыбыз, шигырьләребез? Ырымбурда минем хрестоматиямне ничек кабул иттеләр? — Риза әфәнде бик хуп күрде. Үзенең хикәяләрен кертүегезгә хәтта күңеле нечкәрде... Дәрдемәндтән сорамадым, ул хәзерге басмаларны укымый да шикелле. Аның бар укыганы — Мәгарри, Хафиз, Шиллер. Хатынның соңгы искәрмәсен ул кавапсыз калдырды. — Ул гакәп кеше, — дип дәвам итте Фирая ханым. — Әнисенең вафатыннан соң ятимнәр йортын тәэмин итүне үз кулына алды. Игътибар белән тыңлаган кебек күренсә дә, Габдулла хыялый сагышлы елмаеп, үзенекен сөйләде: — Белсәгез иде, Дәрдемәнд шигырьләре басылганын белгәч, ничек түземсезләнеп, сагынып һәм көнләшеп ачтым мин журналны! Күбесен хәтердән дә беләм... — Мәкнүннең яраткан кызы үлеменнән югалып калуы, кабер ташлары арасында аның: "Ләйләнең кабере кайда?" — дип кычкырып эзләп йөрүләре турында укыдым. Аңа болай дип кавап биргәннәр: "Һәрбер таштан тузанын сыпырып төшер һәм битеңне куй, хәтта черек көле дә мәхәббәтнең хуш исен юкка чыгара алмый". Габдулла, никтер уңайсызланып, сүз сөрешен үзгәртте: — Казанга озакка килдегезме? — Белмим әле, — дип кавап бирде ул серле генә. — Ничек булыр. Ырымбурда мине башка бернәрсә тотмый инде: әнием узган ел вафат булды, кызым — туганнарда. Ләкин анда озак калырга ярамас. — Ул, Габдуллага нидер сорарга яки килешмәвен әйтергәме — ара калдырып, сүзен бүлде. Ләкин тегесе дәшмәде. Авыр сулап, ханым тагын дәвам итте: — Казан... Казанны яратам мин. Бигрәк тә Казан артын. Кәй китүен генә көтәм, һичшиксез, авылга барачакмын, Мамадыш — әтиемнең туган ягы. Габдулла, сез бигрәк аз сүзле! Ул, килешеп, башын какты. Күңеленә урынсыз сүзләр килде: "Еламагыз, сөеклем!" Эңгер-меңгер куергач, дымлы һәм салкынча бүлмәсендә ул бу сүзләрне кат-кат кабатлар әле. — Коточкыч, коточкыч аз сүзле!.. "Аңа узган кышта табып алган песи баласы турында әйтергә кирәк әле. Болай диярмен: ул хәзер Мияу ханым, аның үз балалары бар". ...Хыялы тормышка ашты, ул аны һәркөнне күрде: әле чанада яки кәяүле сәйран, әле кәмгыяте хәйрия кичәләре, бу кышта алар аеруча күп булды. Ачлар файдасына, театр труппалары, ятимнәр, фәкыйрь шәкертләр, хакимият тарафыннан ябылганнары урынына яңа гәзит ачарга йөрүче наширләр файдасына... Аның өендә яки кунакханә бүлмәсендә гәпләшүләр... Ул, көтмәгәндә, ниндидер сөенечле хәбәре бар кебек канатланып килеп керә, нидер әйтер кебек — ләкин юк: "Мин болай гына, бер генә минутка", — ди ул, көлеп. Озак тоткарланмый китеп тә бара. Аның турында уйлаганда, тизрәк килүен көткәндә кичергән ялкынлы дәрте аз гына да кимергә теләми. Янәшә булу да аның көчле теләген баса алмый. Һәртөрле очрашу, сәйран, әңгәмәләр аның тәнен бик нык арыта башлый, каны һаман да әллә мәхәббәт теләп, әллә үзенме теләп бәргәләнә. Авыру тәне якынлык теләге белән кайнарланганда, ул оят һәм үпкәләү хисләре кичерә. Андый көннәрдә ул ханымга күзен күтәреп карый да алмый. Ләкин тавышы, киеменең һәр кыштырдавы, хәтта сулышының сизелер-сизелмәс ешаюы да хисләрен ярсытып кибәрергә китә кала иде. Андый халәте аның бизгәк тоту белән тәмамлана иде. Ханым, елмайгандай итсә дә, авыр сулап куйды: — Бәлки мин нәрсәнедер аңлап бетермимдер... йә сез бу ярлы, авыр тормыш белән килешкәнсез, йә миннән ни дә булса яшерәсез. — Тормышымда бер нәрсәне дә үзгәртергә теләмим — аңлагыз инде шуны... Әле күптән түгел генә, Акчурин миңа Гыйсмәтуллин йортында яшәргә тәкъдим иткән иде. — Гыйсмәтуллин йортында?! — Һәм ул табигый булмаганча кычкырып көлеп кибәрде. — Ахмаклык, көлке, валлаһи! Ышанасызмы-юкмы, мин дә бит сезгә нәкъ менә Гыйсмәтуллиннар йортын тәкъдим итмәкче идем. Мин Акчуринны коры калдырасы булганмын икән. — Ул һаман тыела алмыйча хихылдады. Әгәр Бәхтияров килеп кермәгән булса, бу кирелекнең ахыры ни белән бетәр иде икән?! Фирая ханым шунда ук киемнәренә ябышты. — Әфәнделәр, кичерегез, сезне калдырып китәргә туры килә, — диде ул, саубуллашканда ясалма елмаеп. Габдулла Бәхтияровтан пышылдап кына сорап куйды: — Берәр нәрсә булдымы әллә? — Әйе, — дип кавап бирде тегесе, ишек ябылганчы көтеп торып. — Шәһәр китапханәләрендә, типографияләрдә тентү башланган. Бар да Иж-Бубый мәдрәсәсеннән килә. Жандарм ротмистры китәкчелегендә бәреп керделәр... Тентеп алынган нәрсәләр арасында Шәрәф басмалары, шулай ук безнең гәзит тә бар. — Ул сүзсез калды, салкын тир бәргән маңгаен калтыранган кулы белән сыпырды. — Менә хәзер Казанда актарыналар. Шәрәф нәшриятын япканнар, яңа басмаларны да туктатканнар... Габдулланың кәефе төште. Россиядә мөселман мәктәпләре арасында иң яхшысы Иж-Бубый мәдрәсәсе иде, анда астрономия, физика, химия, педагогика, хәтта француз теле укытылды; анда кырлау, спектакльләр кую, шигырь язу, рәсем ясау оят саналмады. Мәдрәсә белән абыйлы-энеле Бубыйлар китәкчелек итә иде. Куркак татар кәмгыятенә яңа сулыш өргән беренче карлыгач булды ул. - Мөгаллимнәрне кулга алганнармы? — дип сорады Габдулла, ниһаять. — Әйе. Киевтан да хәбәрләр килеп китте. — Киевтан? Монда Киевның ни катнашы бар? — Анда Галимкан Ибраһимовны кулга алганнар. Студентлар чуалышында катнашкан өчен. Шуны әйтүем. Габдулла кул селкеде: — Ярар!.. Тукта. — Ул Бәхтияровка сынап карады. — Син бит мине редакциягә алып китәргә дип килгән идең, шулаймы? — Редакциягә баруның хакәте юк. Вакыт та соң, инде анда беркем дә калмагандыр. — Соңгы сүзләрен әйткәндә, аның тавышы калтыранып китте. — Аннары полицейскийлар да килеп чыгарга мөмкин. — Киттек! — Габдулла шундый итеп кычкырды ки, Бәхтияров хәтта сөрлегеп куйды. Извозчик дәшеп киттеләр. Редакция тәрәзәләре ялт итеп тора, юка яшел пәрдәләр аша әрле-бирле йөренгән шәүләләр күренә. Бүлмәдә Фатих үзе, Сәгыйть әфәнде, Гыйльми Шәрәф, тагын кыяфәте белән семинаристка охшаган, озын куе кирән чәчле егет һәм ике кыз бар. Кызлар белән Габдулланы кайчандыр Борһан таныштырган иде. Фатих керүчеләрне елмаеп каршы алды, утырырга кушты, аннары өзелгән сөйләшүгә әйләнеп кайтты: — Кәмәгать институтлары какшау белән, дин дә какшый. Һәрхәлдә, без андый хәлне үзебезнең кәмгыятьтә тә күзәтәбез. Ни өчен мәгърифәтчеләребез барыннан да бигрәк, мәдрәсәләргә игътибар биргән? Чөнки аларда кагыйдә һәм кануннарны ятлау кертелә. Хакимнәр фикеренчә, шулар — кимерелеп барган кәмгыятьне ныгытырга тиеш. Географияне өйрәнү — табигать һәм математика фәннәре турында әйтеп тә тормыйм — алары бөтенләй гөнаһ, фетнәгә саналган. Зәйтүнә нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куйды, ләкин оялды, күрәсең, битен яулык чите белән каплады. "Нинди гүзәл һәм самими ул", — дип уйлады Габдулла, яшертен генә кызны күзләп. Шул гадилеге аңа тагын да сөйкемлелек өсти. Һәр почмакта шымчы, ун кешенең берсе әләкче һәм шпион, намуслылар намуслыдан шикләнгән бу заманда шундый эчкерсезлекне күрү гакәеп күңелле... Аның өчен курка башлыйсың. Аның белән биш, ун, унбиш елдан ни булыр? Яңа буынны хакыйкать юлыннан алып барырга тиешле фәлсәфәче яки шагыйрь, яисә пәйгамбәр кайда ул? Ул арада сөйләшү тигез агымын югалтты, кемдер самавырны дөрләтергә йөгерде, кайсыдыр кирән семинаристны үчекләп тәм тапты, кызлар, читкәрәк китеп, акрын гына ни турындадыр пышылдашты. Ул кызларны күзәтте, әмма яннарына бармады. Зәйтүнәнең үзенә таба килгәнен күргәч, кулындагы китабы дерелдәде. — Габдулла әфәнде, кичерегез, күптәннән китабыгызны үзем белән йөртәм. Узган юлы да култамгагызны алу насыйп булмады. Ул, китапка карап, бераз уйланып торды, аннары каләмен карага манып: "Сөйкемле таныш түгел кызга — ихлас хөрмәт белән", — дип язып куйды. — Рәхмәт, — диде кыз, китапка язылганга тиз генә күз йөгертеп чыкты. — Миңа нәкъ шулай дип язуыгыз кадерле. Безнең каһарманнар берөзлексез хатын-кызга мәхәббәт турында лаф ора, хөрмәт турында — ләм-мим. — Мин әле яңалык кертүче язучы да булдыммыни? — дип шаяртты Габдулла. Зәйтүнәнең иптәш кызы кыюсыз икән, аңа якынрак килеп бастылар. — Рауза, кайчан да булса тагын редакциягә килербез, шунда Габдулла әфәнде синдәге китапка да култамга куеп бирер. — Рәхмәт. Безнең Чистайда бер карт яши. Аңа инде туксан яшь... Ул әйтә, яшь вакытта Тукай белән бергә ауга йөрдек, шунда Шүрәле очраттык, ди. — Булды, булды андый хәл, — Габдулла, көлә-көлә, башын селкеде. — Әгәр Чистай бабае булмаса, Шүрәлене күрәсем юк иде. Ул арада, кирән семинарист, шаулап торган самавырны өстәл кырыена куеп, барысын да чәй эчәргә дәште. Сәгатькә караштыргалап, вак-төяк турында сөйләшкәләп, ашык-пошык кына чәй эчкәндәй иттеләр. Сәгыйть әфәнде кузгалды, башкаларга сиздерми генә Габдулланың килкәсенә кагылды һәм үзе белән чыгарга ымлады. Алгы якта тукталдылар. — Кыска тотам... синең ниятеңне белмим, әмма, туган, Казанда хәзер яхшылык өмет итмә. Әстерханга яки Ырымбурга китик. Ялгышмасам, сине анда чакырганнар иде? — Сәгыйтьнең, куркынып, тиз-тиз пышылдавын ул ошатмады. — Качарга икән инде, әйдә, Истанбулга! — диде ул, алдан ук Сәгыйтьнең ачуын китерәсен белеп. — Әмма да кире кеше син! Ярар, бик акыллы булгач, ничек телисез, шулай эшләгез алайса... Ул урыныннан торды, башы әйләнеп, чайкалып куйды. Кабат бер калтыратты, бер эсселәтте. Ул чынаякка аспирин сипте дә шуны эчеп, юрганга уранды һәм бер уйсыз, диварга карап, тик утырды. Яки ятты да бик озак кына сынын калкыта алмады. Хәлсез, битараф... башында бер фикере, бер теләге юк. Әмма төшләре тирән, ашкынулы, төрле хыялларга бай иде: ул үзенең ачы итеп кычкырып, кар өстеннән яланаяк чапканын күрде: "Әниемне алып китмәгез, алып китмәгез!.." Күптәнге танышы дәрвиш кар өстендә утыра: "Йортыгызны соңгы дип түгел, мәңгелек дип әйтегез..." Дәрвишкә Диләфрүзгә охшаган кыз кавап бирә: "Ишетәм, ишетәм, тик акрынрак әйтегез, миңа авыр!.." Атлар, кемнеңдер көлгән тавышын урап, чаптырып китә... Фирая ханым көлә дә каяндыр өстән — күктән карап тора, анда — күзләр түгел, йолдызлар... Ул уянып китә, төшенең истә калганнарыннан чыгып, үз-үзенә сорау бирә: нигә аңа һәрвакыт Зәйтүнә керә икән, аның турында уйлаганы юк бит? Бер минуттан бар нәрсә турында да оныта, бармагын селкетерлек тә хәле калмый, тәмам бушанып ята. Ләкин шулай үткән күп төннәрнең берсендә Габдулла йокысын бүлеп торып утырды, шәм кабызды, кулына кәгазь белән каләм алды. Киеренке тынлыкта ул ишетелер-ишетелмәс моңлы саз тавышын абайлады. Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе, Сизелә: үтте яшь вакытлар, китте гомерем яртысы. Саз тавышы тагын да моңлырак, тагын да сагышлырак ишетелде, һәм ул, ераклаша барган авазларны куып китәргә тырышкандай, ашыга-ашыга язды: И мөкаддәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы. Соңгы юлын язып тәмам итте һәм көч-хәл белән ятагына барып ауды. "Әйе, — дип уйлады ул, очып китә... Бу салкын киһанның тимер читлегеннән очып китә, бичара кош!.." Шәмнең саргылт уты сүнәм-сүнәм дип леперди. Тәрәзәдән караңгылык сузылган, шулвакыт коридорда аяк тавышлары, кемнеңдер йокыны качырырлык ачы тавышы яңгырагандай булды: "Юк, мин үземне бер нишләтә алмыйм, — чит-ят кеше турында уйлагандай уй узды аның башыннан. — Юк, мин алай эшли алмыйм, әмма үзе килгәнне тыныч кына көтә алыр идем... мин курыкмыйм, бернәрсә жәл түгел..." Тагын төшләнүләр башланды: шәмнең сүнәр-сүнмәс уты, ишек артындагы тавышлар, үз уйлары — бар да буталды; төшләре ярсулы, ашкынулы һәм ул аларның басымыннан тәмам талчыгып, хәлсезләнеп уянды. Шул халәтендә өчме, дүртме көн ятты, ахыр чиктә, үзүзенә болай диде: "Мин үземне тереләй күмәм, мин авыру түгел, юк, үземә күңел төшенкелегенә бирелергә юл куйдым. Миңа тынгысызлык кирәк, мин әле көрәшәчәкмен. Аягыма басачакмын!.." Иртәнге уннар тирәсендә Галиәсгар килде, ятагының кырыена утырды һәм: — Син авырыйсың икән, — диде. — Ни өчен хәбәр итмәдең, сездә телефон бармы? — Авырмыйм! Берни юк. — Сүзен дәвам иткәнче ун минутлар үткәндер, мөгаен. — Берәр төрле яңалык бармы? — Зинһар, дәшмә. Мин синең яныңда утырам. — Утыр, — дип килеште ул һәм шул мизгелдә кар өстендә утырган дәрвишне күрде, аның тавышын ишеткәндәй булды. Ул күзен ачты: "Анда Бакыр кала юк, алар белергә тиеш. Кош... кәрван артыннан чак өлгерә. Кайсыдыр әкияттә... алларыннан очып, юлчыларга юл күрсәткән". — Сәер, — диде ул, — фикерләр таркала. Ләкин мин тыңлый аламдыр, шәт. Сөйлә, нинди яңалыклар. Безнең журналны ябарга телиләрме? — Габдулла... — Алар япмыйча тынычланмаячак. Нәрсә, Сәгыйть әфәнде кадими муллаларга эшлиме? — Алай ук түгел, "Казан мөхбире"ндә эшли. — Аны да муллалар чыгара. Борһанның Ырымбурга китүе расмы? — Әйе. — Эттән туганнар, — диде ул. Бераз тын утырдылар, аннары Габдулла әйтте: — Мин әзер. Галиәсгар дәшмәде, ул дустын саташа дип уйлады. — Мин әзер, — дип кабатлады Габдулла. — Каһәр суккан мине кибәрә, ахры. — Ул караватка ябышып, торып утырды. — Ялкаулыкны күр... азындырмыйк аны. Баудан тарт әле, зинһар, коридорныйга хәбәр сала торган кыңгырау ул... чәй эчәрбез. Әгәр мин чәй эчмим икән, Галиәсгар, мин хезмәткәр түгел. Кулыңны бир, зинһар, торам. Юылган идәннән тәмле агач исе килә. Салкыннан алып кереп мич каршындагы бауга эленгән сөлге-тастымаллардан аңкыган кар исе, яңа агартылган дивардан таралган акшар исе — барысы бергә кушылып кышкы, чиста мохиткә әверелә. Аларга каен пүләннәренең шарт-шорт итеп януы да өстәлә. Ул кайчандыр үзенең беркатлыланып: йә Аллам, кешеләргә ызгышлар, үзара түбәнсетү һәм кыерсытулар тиеш микәнни, дип уйлаганын исенә төшерде. Яшә, күр әнә: кызылга манылган урман үзенең төсен югалта... әйе, көз иде, Каектагы Пушкин бакчасы, яраткан шигырьләре, күтәренке кәеф... Хәзер менә — Кәбир мулланың сандык сыман кечкенә, кысан ызбасында (абзасы хатыны белән иркен өйдә) аңа бик рәхәт, кайлы. Уйлары да шул тирәдә: кырмыскалар кебек эшчән, тиктормас авыл халкының күндәмлеге, аларның игелекле, шәфкатьле күңеле, үзара тынышып яшәүләре, ярлы тормышларын матур гына алып барулары... кырлары — үзара сөйләшкән шикелле; әкиятләре — әйтерсең, уйлап чыгарылмаган, якында гына кәелеп яткан урманда яки тау артындагы ниндидер патшалыкта булган чып-чын вакыйгалар гүя... Аһ, дөньясы андый түгел шул, төгәлрәге, бар дөнья — сугышлар-тартышулар, курку-көрәш, ачлык-туклык арасындагы вакыт агышы гына. Һәр көнне кансыз һәм тынчу тормышта яшәргә ярамый — менә шуңа саф һавалы, үзара тыныч, тату мөнәсәбәткә корылган мөмкинлек бирелеп ала. Ләкин борчуларсыз, хыялга күмелеп яшәү генә дә дөрес түгел, андый тормыш сиңа ыгы-зыгылы, файдасыз һәм куркыныч тоелыр, көннәрнең берендә, кинәт серле рәвештә, аннан котыласың килер иде... Беренче көннәрдә ул кылылыктан рәхәт чикте, бәхетле вакытта — балачакта гына була торган тәмле йокыдан гәүдәсе изрәде. Күптәннән инде аның кичтән ятып, иртән, вакытында уянганы юк иде. Аннары яшәү рәвеше тагын шәһәрчәгә көйләнде: кичләрен озак кына укыды, дәфтәренә кайсыбер күзәтүләрен язып куйды йә акрын гына көйләде, яки сәгатьләр буе уйланып утырды һәм таң беленгәндә генә йокыга талды. Кәбир мулла өендәге хезмәтче Мәйсәрә түти мичен дә якты, ашарына да китерде. Баштарак хатын аның үз эченә бикләнгән булуына, аралашмавына исе китмәде, тире дә сөяк, ютәле көчле булгач, авыру кеше янында дәшми генә йөрде. Бераздан ияләнде, үзенчә кунакны ничектер кузгатып кибәрергә тырышты: әле кичләрен кайсыдыр карчыкта яшьләр аулак өйгә кыелалар дип киная ясады; алдагы көндә Кәбир мулланың вулыска кыенуын да әйтеп карады, бәлки аның да иярү теләге бардыр дип уйлады; бер сәер кеше китап укыган-укыган да башы киткән дип тә куркытмак булды. Габдулла кавап урынына көлде генә. Һәм кич утырулар белән кызыксынмавын, вулыста эше юклыгын әйтте. Ничек тә булса, кичен аларга кереп, ире — итекче Һарун белән сөйләшергә теләге барлыгын сиздерде. Чынында Һарун итекче түгел, тегүче иде. Сәхтиян читек һәм башмаклар тегү эше фабрикага буйсына. Тик аның цехлары еракка таралган: бер авылда читекне кисәләр, икенчесендә — тегәләр, өченчесендә читекче эшне тәмамлый — олтан, үкчә куя. Аннары әзерләре кайдадыр Сембердәме, Казанда йә Сарытаудамы урнашкан кибет хукасы кулына күчә. Һарун абзый тегүче иде. Бик нечкә, нәфис эш иде бу! Башта ул сәхтиян кисәкләрен сумалалы кеп белән тегә, аннары тупас көйне каплап, кисүче тарафыннан сәхтияндә билгеләнгән һәрбер бизәкне кантлап кәгазь, ефәк яисә нечкә металл кеп белән йөртеп чыга. Тегү белән ул кышын гына шөгыльләнә, калган вакытын крәстиян эшләренә багышлый. Шулай да аның кыяфәте авылныкыннан битәр кала кешесенә, хезмәткәргә охшаган. Үзенең бу аерымлыгын ул аңлый, горурлана, кайчакларда үз-үзен яратуын сиздерер өчен генә, башкаларга зыян салмыйча, бәйләнчекләнеп тә ала. Хәер, авылда аннан башка да осталар бар: миччеләр, балтачылар, мичкәчеләр, аркан һәм чыпта үрүчеләр; өстәвенә кышка читтән килеп урнашучылар да китәрлек була. Шулай тегүчеләр, йон тетүчеләр, киез итек басучылар авылдан авылга йөргәннәр. Аларны һәр ызбада ачык йөз белән каршы алганнар, эш урыннары хукаларның мунчасында булган. Әңгәмә корырга килгән ир-атлар кемнеңдер мунчасында яки йортында төн уртасына кадәр кыелып утырганнар. Һаруннарда да шулай: ул, кеп ката-ката, читтә булган төрле хәлләр турында яисә әкият-такмазалар тыңлап утыра. Габдуллага кичләрен Һарун абзасы янына йөрү ошап китте. Һарун үзе дә вакыйгаларны күп белә, тыңларга да ярата. Гадәттә, үзе үк башлый: — Бер бай вафат булыр алдыннан күрсәтмә бирә ди, имеш: "Узган ел ике эш үгезем югалды. Әгәр, — ди икән, — табылсалар, улым алыр, юк икән — хезмәтчемә булыр". Көлү дулкыны күтәрелә, чемодан ясаучы Фәсхи утырган кирендә борсалана, кулын күтәрә, мине тыңлагыз, янәсе. Фәсхи абзыйның хикәятләре усалрак: — Бай хезмәтчесен базарга кибәргән: бәрәңге, ит һәм май сатып ал, дигән. Хезмәтче өч тапкыр барып кайткан — башта бәрәңгегә, аннары иткә, иң соңыннан майга. Миңгерәү, аны берьюлы эшләп булмый идемени, дигән бай. Берчак бай авырып киткән дә хезмәтчесен табибка кибәргән. Тегесе табиб, мулла һәм таза гына өч егетне ияртеп кайткан. Бай гакәпләнеп: болары нәрсәгә, дип сораган. Хезмәтче исә: әгәр табиб ярдәм итә алмаса, мулла ясин чыгар, бу егетләр кабер казыр. Мин, әфәндем, бөтен эшне бергә башкардым, дигән. Бөтен тирә-якта ачлык, бар да авыр хәлдә калган. Түбәсенә чаклы кар күмгән өйләргә ачлык, туңып үлүчеләр, талаулар һәм үтерүләр турында берсеннәнберсе шомлырак хәбәрләр үтеп керә. Имеш-мимешләрнең ераклардан килгән хатларга ияргәне икенче төрлерәк: уңдырышлы Ырымбур төбәге, далалары, бай кәрван юллары, андагы таш йортлы һәм мәчетле калалар... Анда эш тә, ашарга да китәрлек, анда казанлылар күп — барысы да сәүдәгәрләр — табыш белән сәүдә итәләр. Приказчиклары фырт киенгән, тамаклары тук, соңга таба үзләре дә сәүдәгәрләр булып китә... Аеруча хисләнеп, серле итеп алтын приискалары турында сөйлиләр, әгәр кай килсә, алтын кисәге табасың һәм шунда ук баеп китәсең икән. Күз ачкысыз бураннар ызбаларны, кәфенлеккә төргәндәй, аклыкка күмде, болыннарны, урманнарны кар каплады һәм моңарчы маяк урынындагы авыл утларын юлчылардан яшерде. Талаучылар кылган гамәлләр турында ниләр генә сөйләмиләр: Казан сәүдәгәренең юлын кискәннәр, Арча алыпсатарын талаганнар... — Әле менә Күркә Сәйфи вулыстан кайтып килә икән, — дип дәвам итте Фәсхи абзый. — Кыр буп-буш. Ул да булмый, ат өстендә берәү куа килә моны. Килеп киткәч, маңгаена төшкән башлыгын күтәрә дә: бу синмени, Сәйфи абзый, дип әйтә ди. Аннары атын борган да кире юыртып киткән. — Аллам сакласын, кем булды икән? — Билгеле инде, Карнаухий!.. Күптән түгел, шушы арада гына булган хәл... Галимә, күкрәк баласын күтәреп, вулыс бульнисенә барышы икән. Басуда куып киткәннәр моны. Хатынның коты ботына төшкән. Талаучы дигәне, ә-ә, Галимә, бу синмени? Ашыга төш, алайса сабыйны туңдырасың, дип әйтеп әйтә ди. Болар бар да кеше ышанмаслык әкияткә охшаган. Ләкин туңып үлү очраклары чынлап та булды. Басуда катып үлгән бичара Закирканны Өчилегә утын чанасына салып кайттылар. Күрше авылдагы бай туганына әкәткә он сорарга барышы булган. ...Шундый суыкта үзенең авылга кайтып төшүен Габдулла көйсезлек дип аңлатты. — Әле дә бу көйсезлегең сине үз вакытында кузгаткан, — дип мыгырданды Кәбир мулла. — Кала тормышың илтеп чыгарган, тире дә сөяк, йөзең зәгъфран. Әйдәле, тиз генә мич башына. — Менәм, менәм, — диде Габдулла. — Тик минем... кайтуым турында бик шаулама, ялгызым гына буласым килә. — Аңладым. Әй, сиңа әйтәм, — ул хатынына кычкырды, — телеңне тешлә, кунакка тынычлык кирәк! Тынлык... Бизгәк тотудан интегеп беткән һәрбер сөягенә, күзенә, колагына, мөгаен, шул исәптән, исән булса, канына да бераз тынлык кирәк иде. Хәзер ул чынын белә: анда чахотка — үпкә авыруы. Кәефенең төшенке булуы да шуннан. Әмма чиренең искиткеч үзенчәлегенә төшенеп китте микән: физик яктан йончытып, ул үзен гадәттән тыш көч белән фикерләргә, өметләнергә, акылга сыймаслык ниятләренең тормышка ашасына ышанырга тырыша. Шулай да авырту үтеп, аз гына киңеллек сизелүгә, үз тирәңдәге тормышка тыныч караш ташласаң — киләчәк инде өметсез кебек тоела. Ләкин аны хәзер өметсезлек куркытмый. Үз хәле белән килеште, ахрысы. Соңгы атналарда ул әсәрләнеп, күп һәм үткен итеп язды, үз-үзен кулда тоталмады, хәтта вакчылланды, усал акыл белән дошманнарын кырды, — кыеп әйткәндә, тиргәшү-талашуга көче бар иде! Ләкин әрепләшүе кичәге дуслары белән генә иде. Галиәсгар белән аның номерында сөйләшеп, чәй эчеп утырган көнне Габдулланың күңеле күтәренке иде. Аннары алар Фатих янына киттеләр, бик озак өчәү гәпләштеләр, әле кайчан гына карашлары һәм максатлары берлеге ягыннан тупланган ышанычлы дусларның кимүенә борчылдылар. Кайсылары, туган илләре белән хушлашып, бөтенләйгә Истанбулга китте, кайсылары монда каләмнәре белән сәүдә итә... Яңа гына уянып килгән кәмгыятебез китлекмәгән әле, дип уйлады ул, күпме көлке, беркатлылык, вакыты белән кабахәтлек анда! Мәхкәмә тикшерүчесе әхлаклылык турында кинәт кенә китап яза, кер уучылар үзләрен артист дип игълан итә, ниндидер башмакчы мәхәллә мулласына әйләнә, кичәге хәрби фельдшер табиб булып китә, наданнар хәзер — нашир һәм мөхәррир, язучыларны эләктереп үзләренә көнлекче итәләр... Чалмалы муллалар белән тук буржуага мәктәп-мәдрәсәләр һәм гимназияләр түгел, милләтне берләштерә торган ниндидер башка бер нәрсә кирәк... Хәзер ул Иж-Бубый мәдрәсәсен кимерүнең яшерен сәбәпләрен белә. Кәдитчелек карашларын беренче булып тормышка ашырган Бубыйларга ике ел дәвамында кадими басмаларда ләгънәт укыдылар. Ишми ишан үзенең китапчыкларында Исламга бернинди үзгәрешләр кертелә алмый, ул үзгәрешләргә сәләтле христианлыктан шуның белән аерыла, дип язды. Ул чакта, үзе үк исламчы була торып, Ишми ишан мәдрәсә мөгаллимнәрен... исламчылыкта гаепләп чыкты! Аннары үзенең бер китапчыгын, урыс теленә тәркемә итеп, губернаторга кибәрде. Исламчылыкта гаепләрлек дәлилләр табылмагач, мөгаллимнәрне тыелган әдәбият саклауда гаепләделәр. Без һәртөрле адәм актыклары белән артык әдәпле булдык, һөкүмгә һөкүм белән кавап кайтарырга вакыт киткән. Каекта эшләгән вакытында ук Габдулланың дошманнары күбәйгән иде. Ләкин монда, Казанда, дошманнар көчлерәк, барыннан элек үзләрен милләт терәге дип санаучы либераллар. Алар "Әл-ислах" тирәсенә кыелган яшьләргә ялкау гына күз кысып карадылар, һәм, олысымакланып, "дуамал малайлар"ның тәнкыйтенә кавап биреп тормадылар. Алай да "Әл-ислах" мөхәррирләренә әһәмиятсез вак талантсызларны өстерүдән чирканмадылар. Тегеләре Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай каләменнән төшкән бар нәрсәне хурлады. Габдулланы Печән базары шагыйре, такмакчы, әдәбият бакчасына кергән сыер дип атады, аның бар эше, янәсе, Пушкин белән Лермонтовны тәркемә кылу, дип гаепләде. Наданнар белән шулай әрепләшеп торыргамы, тик өрсеннәр шунда. Сәгыйть әфәнденең дошманлык чыгышларына игътибар итмәскә иде дә... Булдыра алмады, тыелып калмады! Кичәге иптәшенең төрттерүе дә бик әшәке иде: Тукайның карагруһчыларга һәм кадимчеләргә карата тәнкыйтен ул милләткә хыянәт итү дип бәяләгән. Шунда ук городовойны чакыру яхшырак түгел микән, дип тә өстәгән әле. ...Ул арыганлыгын сизмәде, ләкин көн саен сүнә барды. Эштә кайнар чәй эчеп хәл алды. Берөзлексез тартты, төннәрен үпкәдәге тәмәке сөремен газаплы авырту белән йөткереп чыгармыйча йокыга китә алмады. Төннәрнең берсендә ютәле аеруча көчле булды, ахыр чиктә тәмам хәлдән таеп, урыныннан торды, шәм кабызды да өстәл янына кузгалуга, тагын ютәл өянәге башланды, тамагыннан кан китте, шунда ук йөткерүе дә басылды. Караватына барып, ирененнән сөлгесен алмыйча, чалкан ятты. Тәнен сәер, көтелмәгән тынычлык биләп алды, бармагын селкетерлек хәле булмаса да, уе ачык, куркусыз, тыныч иде... Мөмкин түгел, менә шулай кинәт... каһәр төшкере ютәл, артыгын көчәндем, мөгаен, тамактагы иң нечкә кан тамыры шартлагандыр. Хәер, иртәгә табибка барырмын... Йоклый да алмады, йөткерү дә кабатланмады, бары хәлсезлек кенә үтмәде, ялкаулык баскан кебек. Әйе, бу бары ялкаулыкка охшаган. Ул курку кичермәде. Хәзер элекке иптәшләре белән әрләшүне, малайларча кабынып китүне әһәмиятсезгә санап, көлемсерәп искә алды, аның Сәгыйть әфәндегә карата бернинди ачуы да, үпкәсе дә юк... үзе теләгәнчә яшәсен. Юк-бар нәрсәләрне читкә куеп, ул шигырь язар, тагын бер дәреслек чыгарыр, аннары, Алла бирсә, романга тотыныр, ул әзер... Инде, мөгаен, вакыттыр! Әмма иң элек ничектер тормышны кайларга кирәктер. Бәлки, каланың бер аулак почмагында фатир түләп торыргадыр. Эчеп, гомерләрен әрәм үткәргән эшлексезләр белән арасын өзәр. Нигә кирәк алар? Нинди шатлыктан эчәргә, нинди хәсрәттән типтереп яшәргә? Эшләргә кирәк... Бераз фикерләр буталды. Хәер, юк: ул бит эшләргә кирәклеге турында уйлады, ниһаять, гаиләсе, үз почмагы, балалар гына бирә ала торган шатлыккуанычы булырга тиеш. Әгәр шундый изге күңелле, ягымлы кыз... Уйлары тагын буталды... Ул бит Зәйтүнә шикелле дип әйтергә теләде, әйтелде, юк, исенә төште... Әйе, бары исенә генә төште. Диләфрүз бар иде. Ышанмау һәм өмет арасында боз астында калып та тирән аулакта агар юлын тапкан елга кебек хисчән, инсафлы, бәхетле кан иясе — Нәфисә килеп чыкты. Фирая ханым. Ул аның кансыз матурлыгыннан качты, менә хәзер күз алдында Зәйтүнә пәйда булды. Кайсына гашыйк соң ул? Әллә берсен дә яратмадымы, бар хисләре мәхәббәт теләү генә булдымы?! Әйе, менә ул нәрсә сүнми... Ярату теләге хәзергә сүнми, сүрелми. Кайчан да булса ул да бетәр, шул чакта бар нәрсәгә нокта куелыр. Әгәр тормышын башкача корса, ничек булыр? Ярар, мулла яки мөгаллим булыр, мөгаен, авылда йә кечерәк калада яшәр, гаиләсе белән торыр иде... Тәкъдир... Бала чагында ук аны ата-анасыннан аерды да гади кешеләр — авылның фәкыйрь карчыгы, Казан каласының вак һөнәрчесе, крәстиян кулларына тапшырды. Фикерләр гел чуала... Әйе, менә нәрсә: бәлки аның күз яшьләре, балалык зарлары, ятимлеге — нәкъ шулар шигърияттер? Крәстияннар үзләре чыгарган күңелле кырларны кырлыйлар, көлкеле мәзәкләр, гыйбрәтле хикәятләр сөйлиләр, аннары эшкә тотыналар. Бәлки шушыдыр ул шигърият? Аның хезмәте газап, кәфа чигүне тасвирлап бирүдер? Әмма матурлык... Шигъриятне тормышта ул тудырмыймыни? Газаплармыни? Юк, газап, кәфалар түгел, ә кеше ничек итеп аларны киңә, шул тудыра. Киңеп чыгу — менә ул шигърият. Киңеп чыгу, бирешмәү... Болар аңа туры килә, болар аңа таныш. Таң алдыннан ул күзен йомды һәм уянмыйча берничә сәгать йоклап алды. Аннары... Сәгать нәкъ унда ул табибның кабул итү бүлмәсендә утыра иде инде. Кабул итү бүлмәсендә аннан башка тагын өчәү утыра: юан әфәнденең сулышы кысыла, пиджагын күкрәк турысыннан ачып куйган, чират буенча ул беренче; аның артыннан ике хатын-кыз, берсе — зәгъфран йөзлесе — яшь, чибәр, тар, сөзәк килкәсенә ятып торган кара матәм күлмәгеннән, чал чәчле, сагышлысы — әнисе булса кирәк. Ул өлкәненнән: — Гафу итегез, табибның фамилиясе ничек? — дип сорады. — Мостовщиков, — дип кавап бирде чал чәчле хатын. — Рәхмәт. Ярар, Мостовщиков булсын. Ул арада юан әфәндене дәштеләр, Габдулла аның урынына — ишек янына күчеп утырды. "Хәзер чиратым китә, дип уйлады ул күңелле генә, керәм дә чыгам. Юк, иптәш, тормыш ул шундый нәрсә, табибларсыз котылып булмый... Әфәнде озак тормады, бүлмәдән ул бик аптырап чыкты: — Ике минут үттеме-юкмы — менә сиңа сукыр кычыткан төнәтмәсе... Шуннан соң ике хатын-кыз кереп чыкты. — Кемнең чираты? — Бүлмәдән киңелчә боерулы тавыш ишетелде. Габдулла, үзе дә сизмәстән елмаеп, ишекне ачты. — Тәк-с, билгә кадәр чишенегез. Йә, сөеклем, кызурак! Тәбәнәк буйлы, авыл ирләренә тартым кыяфәтле табиб тупас, әмма гади сүзләр белән дәшә, ләкин ясалма икәне сизелеп тора. Ул торып, каушап калган авыру янына килде дә битараф кыяфәттә күкрәген тыңлый башлады. Уң яктан, сулдан. Әйләндереп, арка ягын тыңлады. — Киенегез. — Үзе рецепт язарга утырды. — Кемдә дәваландыгыз? — Дөресен әйткәндә, мин әле беренче мәртәбә... — Беренче?!. — Ул капылт кына каләмен читкә куйды да шаккатып Габдуллага текәлде. Аннары, никтер ачуы килеп, сөйләнде: — Моңарчы кайда йөрдегез? Нигә хет өч ел гына булса да элек килмәдегез? — Чынлап та, өч елдыр инде минем йөткерә башлавыма. Ләкин бит бронхит... — Бронхит кына булса иде! Үпкә авыруын, дустым, вакытында тотып алырга кирәк. Ярый, менә сезгә рецепт. Көчәеп киткәндә, тынычлыкта калырга, ялгыз булырга тырышыгыз. Башка вакытларда күбрәк саф һавада йөрегез, яхшы итеп тукланыгыз. Чират көткәндә бер тапкыр күтәрелеп карамаган кыз, ул чыккач, балаларча дулкынланып, ашыгып аягына басты, сораулы күзен аңа төбәде, зәгъфран төс тулы йөзеннән киңелчә кызгану хисе йөгереп узды. Габдулла карашын яшермәде, кызны, рухландырып, киң итеп елмайды. Номерына кайткач, ул караватына ауды. Урам шавы колагында шаулады, аннары, үзенә сеңеп эрегәндәй, акрын гына югала барды. Тәнен киңелчә калтырау алды. Бигрәк күңелгә ятышсыз бу табиб, дип уйлады ул, тәкәллефсезлеге, "сөеклем", "чиратта кем" дигән сүзләре, шайтан алгыры! Табибның, иң яхшы дигәндә, аны приказчик рәвешендә кабул итүе үпкәләтте. Йә Аллам, нинди вак нәрсәләр турында уйлый, ул бит бүген үзенә чыгарылган хөкем карарын ишетте! Анда чахотка булуы растыр, ләкин аның беркайчан да тулы сәламәт булганы юк: ютәл дә, бизгәк тоту, хәлсезлек — бар да электән үк килә, ләкин ул бит эштән туктамады. Менә хәзер дә башы эшли, фикере төгәл, шушы минутта ук торып эшенә тотына ала. Тик башта — аз гына черем итеп алсын... Шулай да бәлки Гартманга барасы калгандыр, Ольховский юкка гына киңәш итмәгәндер. Хәер, тегесе дә, икенчесе дә аның бу дөньяда күпме гомере калганын әйтмәс, бу турыда бары бер Аллаһ кына белә. Габдулла үзен тәмам туйдырган бу кунакханәдән китәргә уйлады. Бәхтияров белән Галиәсгар икенче кунакханәгә барып караштыргач, туры килерлек номер таптылар. Сәгать эчендә кыендылар да киттеләр. Номер чыннан да әйбәт иде: биек түшәм, кояшлы якка караган киң тәрәзә. Әмма ул бик салкын булып чыкты! Габдулла моны беренче төндә газаплар башлануга ук аңлады. Тагын интектергеч коры ютәл, озакка сузылган калтыранулар башланды. Ул кайнар чәй эчте, аспирин йотты — берсе дә ярдәм итмәде. Монда башка калырга ярамый иде. Бәхтияров белән булган сөйләшү аның кәефен тагын да кырды: Кистенёвның белгән кешесенә таянып, Бәхтияров читләтеп, серле генә итеп жандарм идарәсенең Габдулланың элек басылган китабы белән кызыксынуын әйтте. Жандармнар белән очрашу гына китмәгән иде! Искәрмәстән генә исенә төшкән кылы авыл ызбасы эшне хәл итте: ул Өчилегә — абзасы янына китәчәк. Кае да чыгып тора тагын — Өчиле сәүдәгәре кирәк-яракларны сатып алган да өенә кыенган икән. Авыл борынгыдан килгән кануннары белән яшәп ята. Һәр яңа фикергә шикләнеп, куркып караса да. Авыл үз телен саклый һәм үстерә, халык авыз икатын югалтмыйча исән калдыра. Аның сүздә гәүдәләнгән тарихи тормышы әдәби мираска әверелә бара. Кошларга әйләнгән ике ир туган турындагы "СакСок" бәете! Ак бүре турында әкият! Гакәп, дип уйлады Габдулла, аларны хәзерге заман әдәбияты санга сукмый да кебек, алар исә яши бирә. Хәзерге әдәбият күперенке, сай һәм, әйтерсең, казанлыларның үткән тарихы, аларның хәзерге чынбарлык тормышы белән бөтенләй бәйләнмәгән кебек. Халык кырлары хакыйкатькә якын тора! Эпилог Яз килүгә, аны борчылу катыш рәхәт ашкыну биләп алды. Мине Троицкига чакыралар, диде ул дусларына, барырга уйладым, кымыз эчәрмен, күрерсез, терелеп кайтырмын. Далада кылы керер... Ә үзе кымызның дәвалау көченә әллә ни өметләнмәде. Ләкин, ни генә булуга карамастан, Троицкига барып карарга кирәк иде. Менә киң сармат кыры кәелеп ята, аның читләре офыкка барып тоташкан. Көмеш сыман алкын кылган шома сөзәклектән сиңа таба агып төшә шикелле. Ләкин кояш югары күтәрелүгә, бу сөзәклек югала, борын яргыч хуш ис алып килгән кылы килле тигезлек кенә кала. Чабыр, кылган, мәтрүшкә, кыргый китен, дала канәфере, шау чәчәккә күмелгән кырлыганның исе бергә кушылып, башны әйләндерә. Яшел тигезлек тә алдаучан булып чыга, берәр чакрым атлауга, уйсулыклар күренә башлый. Аларда кыргый чия, кура киләге һәм таллык белән капланган үтә күренмәле, салкын сулы елгачыклар агып ята. Һәрбер көн рәхәт тынлыгы белән сөендерсә дә, кешеләр арасында булмау кызганыч иде. Хәер, ул монда бөтенләй үк ялгызы түгел, якындагы киез тирмәдә казакъ Комагыл яши, ул көтүне саклый, хатыны белән кызы бия сава, ашарга пешерә, дәва үләннәре эзли, киләк кыя, гомумән, бер минутларын да бушка уздырмыйлар. Тагын бер киез өйдә Мирфәйзи Бабаканов тора, өяздә аны кырчы һәм кыллы оркестр оештыручы буларак беләләр. Ул ярминкәләрдә, шәһәр бакчаларында, бай йортларда чыгыш ясый. Бу кыска ботлы, юантык адәм такылдык һәм уйлап чыгарырга маһир, кыеп әйткәндә, — ваемсызлыкның нәкъ үзе иде. Үз кырларын нечкә хатын-кыз тавышы белән башкарса да, хисләнеп, йөзенә чыгарып, һәр бормасын киренә киткереп кырлавы аның көлке һәм буш кеше икәнен оныттыра. Менә хәзер дә ул тирмәсе янында утыра, думбрасына каты итеп бәрә-бәрә кырлый. Кыр уйсыз кешенең тормыш хәлләренә битарафлыгы турында иде. Менә Габдулла да, сый-хөрмәттән һәм кылыдан иркәләнеп, уйсыз, эшлексез кешегә әйләнә бара. Ул тирмәгә керде, кәгазь-каләм алды, сандык кырыена тезләнеп яза башлады: "Зинһар, яшел тышлы дәфтәремне кибәрегезче, ул минем саквояжымда, саквояж редакция каравылчысында. Дәфтәрдә эшләнеп бетмәгән шигырьләрем булыр. Мин аларны "Кан азыклары" дигән кыентыгыма әзерлим". Сәламәтлеге турында берничә сүз өстәгәч, ул битне бөкләде дә, бөкләнгән урынны сыйпап, уйга калды. Бәлки бүген Габдрахман хәзрәт килер дә хатны алып китәр? Шул уеннан Габдулла үзен кунак иткән кешене күз алдына китереп елмайды. Троицкига беркем белән хәбәрләшми генә барырга да була, берәр почмак табылмый калмас иде, тик өяз сәүдә каласында яшәү бик кыйммәткә төшәр иде. Әмма Габдрахман хәзрәтнең әйбәт холкын күреп һәм ошатып, чакыруын кабул итте. Өстәвенә аның иске басма, кулъязма китаплары, алар арасында "Йосыф китабы"ның бик борынгы күчермәсе сакланган шәхси китапханәсе дә бар икән. Якыннан аралаша башлагач та, аның ягымлы, канлы һәм акыллы икәне күренде. Тышкы кыяфәте белән дә үзенчәлекле: озын буйлы, нык бәдәнле, кара-кучкылт йөзендә кара бөдрә сакал, күзе очкынланып тора. Үткен фикерле, тапкыр, эш рәте белүче бу кешенең, һичшиксез, көчле, талантлы нәселдән, әмма да ләкин бай булмаганлыгы күренеп тора. Андыйларга — кечкенәдән үк юл бары бер генә: кайдадыр Омскида яки Ырымбурдагы мәдрәсәгә бару. Әгәр бай химая табыла калса, Бохарага, Истанбул яисә Каһирәгә укырга китә. Шулай итеп, инженерлык, табиблык яки сәясәтчелек сәләте булган кеше мулла була. Кайсылары шушы юлда кәмгыять өчен файда китерә ала, ләкин күбесе, туклык сынавын үтә алмый, үз-үзеннән канәгать, иске нигезне саклаучы-яклаучы булып кала. Габдрахман хәзрәтне бу мәсьәләдә хөкем итәргә булыр иде, — ул фетнәче шагыйрьне үзенең кунагы итте. Менә аның холкының үзенчәлеге дә шунда: зур шагыйрь исеменә ияреп ялтырап алу — калада аның тоткан урынын тагын да күркәмрәк итә түгелме?.. Ул әдәп саклый белә, кунагын далада урнаштырганнан соң, артык еш килеп борчымады, кереп чыкканда, һәрвакыт гәзит һәм журналлар төргәге, берәр сирәк кенә китап калдырып китә, яңалыкка сусаган Габдуллага киткергән шәһәр яңалыклары, үч иткәндәй, гел кызыклы, киңел, дәва, им өчен менә дигән. Күчтәнәчләрен дә онытмады: һичшиксез, бер шешә ликёр, ул аны шаяртып, сәламәтлек, күңел тынычлыгы өчен файдалы дип тапшыра иде. Билгеле инде, Тукай танышырга өлгергән шәһәр кешеләреннән кочагы белән сәламнәр дә китерә иде. Троицки, империянең Шәрыкка йөз тотып төзегән каласы, дала халкын куркуда тоту өчен хәрби кирмән буларак күтәрелгән. Әмма тора-бара тыныч сәүдә шәһәренә әйләнгән. Монда хәтта Азиянең ерак почмакларыннан да кәрваннар килә. Тауарларның атамасы гадәти түгел, шәһәрләр һәм илләрнең исемнәре шигъриятне хәтерләтә. Әйтик, Кытай, Күк асты иле, аның тауарлары — парча, ефәк, фарфор. Яисә Дәмәшкъ — корыч кылычлар шуннан. Вогулич һәм Березовтан — сусар, кеш, бурсык, кондыз, тиен тиреләре. Бөек Устюг сәүдәгәрләре агач эшләнмәләре, чәер, кызыл төстәге минераллар алып килә. Казаннар — чигүле түбәтәйләр һәм сәхтиян... Кашгарлар, хивалылар, бохаралылар, казакълар... Күпме халык, күпме шивә! Кала Тукайга ошый иде. Бу каланың тагын ниндидер әйтеп булмый торган, кәлеп итүчән көче бар. Һай, инде үзенең ни өчен монда килүенең сәбәбен аңлатыр вакыт китмәде микән? Имеш-мимеш хәбәрләргә ышансаң, Зәйтүнә, кияүгә чыгып, монда яши ди. Тыйнак, ягымлы кыз. Кайчандыр Габдулла аңа китабын култамга язып бүләк иткән иде. Соңгы вакытларда Габдулла яңа танышкан кешеләренең үзе өчен ят булуын аңлады, алар аның элекке — кан буенча, күргән авырлыклары буенча якыннарын читкә этәрәләр кебек тоелды. Троицкида бик күпләр белән танышса да, аларның берсен дә күңеленә үткәрә алмады. Шуңа күрә дә ул — үз алдындагы йөзләрдән, әңгәмәләрдән арган шагыйрь — каланы киңел генә калдырып, далага китте. Монда, иректә, ул иртәнге яңгырларны, эссене, чикерткәләр черелдәвен, төнлә атлар пошкыруын, әйтерсең, өр-яңадан тойды һәм яратты. Ләкин озакламый ямансулыйсын, ялыгасын сизде, ахыр чиктә бу сагышның сәбәбе Казанны юксыну икәнен дә аңлады. Менә бүген дә тирмә күләгәсендә утырганда, Бабаканов кырындагы болан баласы турындагы юл исенә төште: "Кырларда суык, урманда салкын. Уйлыйм да кырлыйм: болан туңадыр!" Бу кыр бары Казан ягында гына туарга мөмкин. Ул арада Комагыл атны кигеп китерде. Тук ат, түгәрәк савырына бөгәлчәннәр ябышканмы, әллә юлга чыгасын сизепме — биеп тора. Арбасы гади, арка терәвече — үрелгән читән, үзе киңел, юл йөрү өчен кайлы. Габдулла белән Бабаканов менеп урнашкач, ат кузгалды. Казакъ барган шәпкә сикереп утырды да дилбегәне кулына алды. Даланың шома юлында тояк тавышы, тәгәрмәчләр шытырдавы гына ишетелде. Алда рәшә уйнаклады, каен кәүсәләре чагылып алды, тибрәнеп торган рәшәдә курганнар һәм тилгәннәр күгелкем булып күренде. Калага китәрәк, калкулыкларда зур канатлы кил тегермәннәре шәйләнде. Комлы төбендә тәгәрмәч эзләре күренеп торган сай кичүне чыгып, арба яр буеннан каты юлда дыңгырдады. Урамда эссе, тузан, яшелчә бакчалары, тешне сындырырлык кое суы исе — гомумән, авыл исе аңкый иде. Юл тузанында коенган тавыкларны пырхылдатып, атлы казак чаптырып узды. Тузан болыты таралырга да өлгермәде, икенчесе килеп чыкты. Шулчак яңгырап торган көчле тавыш ишетелде: — Һәй, ялгыз яшәргә яратучылар! — Тавыш артыннан, тарантаста утырган Латыйф Яушев калыкты. — Калабызга кунакның да кунагы килгән, мин аны беренче булып каршы алам! Тукай аның тарантасына күчкәч, Бабакановка кул болгады, әгәр теләсәң, арттан бар, янәсе. Латыйф кап-кара булып кояшта янган, хисләр кичерешеннән башы әйләнә. Яңа гына Төркестаннан кайтып төшүен һәм сәфәрдән риза калуын әйтеп өлгерде. Бай Яушевлар нәселеннән ул! Кала бакчасының капкасы янында туктадылар, кәйге ресторанның верандасына таба киттеләр. Аларга, бозлы савытка утыртып, шампан шәрабе китерделәр. Яушев, Мәскәү мануфактурачылары белән мөнәсәбәте катлауланып алуы турында сөйләде, чөнки Төркестан байларының бар мамыгын, үсеп утырган килеш диярлек, сатып алган икән... Тагын берәр бокал шампан шәрабе эчтеләр. Ул китди шаярту белән, Тукайны үзенә кунакка чакырды. Таләп итте, хәтта көнен дә билгеләде. Аннары торды да китте. Тукай да кыенды, әмма Бабаканов, башта мондагы чәчәклекне карап килик, диде. — Аллаһ исеме белән ант итәм, чәчәклек искитәрлек! Аның хукабикәсе дә аһ итәрлек яшь, чибәр — Исхак әфәнденең хатыны. — Ярый, киттек, — диде ул тыныч кына. Яз буе аны шәүлә кебек эзәрлекләгән мизгел якынлашты. Ул хәзер Зәйтүнәне күрәсен белә. Нәрсә соң бу, нигә килми инде үзе? Троицкига бару теләге ник шулкадәр көчле булды икән? Ул дала табигатенең дәва көченә ышанды, шуның өстенә, ирексездән, уйламаганда, бары берничә тапкыр гына күреп калган ситсы күлмәкле, ситсы яулыклы тыйнак кыз турындагы истәлеккә бик якын килде. Менә куе сәрви куаклары арасыннан үттеләр, менә чәчәклеккә алып керә торган рәшәткәле капка, менә клумбалар, шуларның берсе янында хатын-кыз, аз гына читтәрәк тагын берсе — дүрт яшьләр тирәсендәге малайны уйната. — Зәйтүнә ханым! — Бабаканов клумба янында басып торган хатынга дәште. — Без сезнең янга, рөхсәт итсәгез. Хатын башын күтәрде, бер генә мизгелгә кояш яктысыннан күзе чагылгандай, кулын каш өстенә куйды. Габдулла өчен вакыт туктап калгандай булды. Аннары гына: — Мин сезнең монда икәнне белдем, — дигәнне ишетте. — Китапханәгә бардым, сезнең белән очрашу була, диделәр. Бабаканов килде дә үзенең яңа репертуарын тәкъдим итте. Аның тавышы искиткеч, диләр, дөресме? — Дөрес, — диде ул. Бабаканов аларның сөйләшкәнен тыңламады, ул малай янында мәш килә, аның багучысын — яшь кенә авыл кызын шаяртып маташа иде. Зәйтүнә куш учлап су сипкән кебек, кулын чәчәкләр өстеннән йөгертеп алды. Аның өчен тагын вакыт туктагандай булды, ул Зәйтүнәнең ни әйткәнен ишетмәде. Йә Ходам, нигә дип ул шулкадәр дулкынлана? Зәйтүнә үзгәрмәгән, шул ук тотнаклылык, шул ук киңелчә оялчанлык, элеккечә үк шигырьләр белән кызыксыну. Менә китапханәгә дә килгән. Берни сизенмәгән. Тик нәрсә турында сизенергә тиеш иде соң ул? Хыял нәкъ чынбарлыкта булган кебек үк газаплый һәм сөендерә. — Мин еш булам монда, — диде ул тыныч һәм йомшак тавыш белән. — Мин бит һәвәскәр бакчачылар оешмасында торам. Бу кәмәгать бакчасын үзебезнең карамакка алдык. Безнең бурыч, — ул елмайды, — безнең бурыч бик китди: халык арасында табигать турында белем тарату, бүлмә һәм оранжерея үсемлекләрен камилләштерү, бакчаларны матурлау зәвыгын үстерү. — Калада яшеллек аз, — диде Габдулла. — Әмма һәр ел саен арта барачак! Сез безнең бакчачы белән таныш түгелме? Кызганыч, әле ул монда юк. Ул кеше — Турдакин Михаил Викторович, Пенза бакчачылык училищесында укыган, үз вакытында кенәз Воронцов, граф Шувалов утарларында хезмәт иткән. Бик ягымлы карт. Дөрес, бер килешмәгән ягы бар... Ул бөтенләй юаш! Безнең монда агачларның кирле төрен үрчетү бакчасы бар, быел кышын да розалар, сөмбелләр үстерәчәкбез. Сез Латыйф әфәндедә булдыгызмы? Һичшиксез, барыгыз, Галия ханымның кышкы бакчасы бар, искиткеч матур. Ул кайтарып сүз әйтә алмады, ахыр чиктә дәшмәү хатынны уңайсыз хәлгә куярга мөмкин. Яшертен генә, аяк очларына басып, ул чәчәклектән соң башланган кура киләклеккә карады. Анда Бабаканов — теге кыз тирәсендә әтәч кебек таптана йә малайны үчекләргә тотына. — Минем дус кызымны хәтерлисезме? Аның исендә: Зәйтүнә редакциягә аның белән килгән иде, аннары ул аларның икесен бергә Фатих янында очратты. Тик нигә әле ул дусты турында сораша? Әллә хәтерлиме ул... Әйе, үткәннәрне, Казан, редакция, алар арасындагы кыска гына сөйләшүне? — Хәтерлим, — диде Габдулла, — хәтерлим. Ул кызарды, кулы белән маңгаен уды. — Ахирәтем... ул вафат булды, ике ай эчендә сызды да бетте, бичара, әлегә кадәр исемә төшкән саен елыйм. Алар Бабакановның кычкырып көлгәнен ишетте, аннары бала елап кибәрде. Кыз көчсез генә каршы дәште: — Зинһар, үртәмәгез аны. Ул сезнең белән уйнарга теләми. Багучысының сүзләрен ишеткәч, бала тагын кычкырып, зарланып еларга тотынды. Ул арада әнисе дә ачулы тавыш белән: — Мирфәйзи әфәнде, мин сезгә әйттем бит инде, ул андый уеннарны яратмый! — дип кычкырды. Ахмак кыяфәт чыгарган Бабаканов алар янына йөгереп килде, артыннан малайны кулыннан китәкләп кыз иярде. Малай сулкылдый, әнисе янында ят абыйны күреп, елаганын сиздерәсе килмичә, яшьләрен кулы белән сыпырды. — Әни, — диде ул, — бәйләнмәсәләр, мин беркайчан да еламыйм, шулай бит, әнием? — Дөрес, Лотфый кимешем, — дип кавап бирде әнисе, — дөрес. Син чыпчын егет! Габдулла сүзсез генә баш иде һәм кинәт үзен сәламәт итеп хис итте. Ул монда сәламәтләнергә дип килде — хәзер ул сәламәт. Күрәсе килгән бердәнбер хатынкызын очратырга теләгән иде — ул аны күрде. Шайтан алгыры, ул сәламәт! * * * Бер иртәдә кыр буйлап тарантас килә иде, анда малай һәм аның мөгаллиме утырган. Аларның дачага барышлары. Кичен... аһ, кичен әнисе килергә тиеш! Укытучы тезендә тартма, малай аңа арбада таралып яткан хәрефле шакмакларны кыя. Шакмаклар бик матур, тартмага бизәкләр төшерелгән, ләкин малай алардан туйган. Укытучыдан да гарык, чөнки ул бертукмамый укыта да укыта, малайга күңелсез. Аеруча үзләре белән әнисенең бармавына эче поша, хәтта үпкәли дә. Аның калада эшләре бар, бары кичен генә киләчәк. Малай эсседән әлсерәде, тизрәк барып китәсе, елгага йөгерәсе һәм озаклап йөзәсе, чумасы килде. Курганнарның куе куаклык каплаган сөзәклеге малайга дачадагы әрекмәнлекне хәтерләтте, ул аларны кылыч белән тураклый. Их, тизрәк барып китәсе иде!.. Менә укытучы тарантасны туктатты. — Лотфый, карале, ә-әнә тегендә! Малай күзен авыртыр дәрәкәдә кысып карады һәм чатырны, аның ишеге каршында торган урындыкны күрде. Урындыкта бер кеше утыра. Кызык түгел. Хәер, кызык: кыр уртасында урындык тора, анда кеше утыра. — Бу — Тукай, — диде укытучы. Исеңдә калдыр, акыллым: Тукай! — Ярар, — диде малай. — Без ник кузгалмыйбыз? Алар китте. Малай йортны, киң веранда, елга, бакча, зәңгәр койма, койма янындагы әрекмәнлекне күз алдына китерде. Әрекмәннәрне кылыч белән чабасың, чабасың, ул барыбер бетми — иртәгегә кала һәм дачада үткәрәсе алдагы көннәргә дә... Кич белән әнисенең килүен күз алдына китерү аеруча сөендерде. Әнисе юл киемнәрен алыштырыр, табын янында бөрмә итәкле, түшенә күперенке челтәр тотылган ак күлмәктән булыр. Бөтен кеше аның әнисенең иң матур әни икәнен күрер. Вак-төяк, юк-бар сүз сөйләшерләр, чөнки кунаклар бервакытта да дәшми тора белмиләр. Аннары, билгеле инде, әтисе малайга йокларга вакыт, дияр. Шунда әнисе барысына да: "Юк инде, безнең белән тагын бераз утырсын", — дип каршы төшәр. Менә әнисе ничек әйтер! Зәйтүнә шундый: ул бар нәрсәне, бар киһанны ярата, ләкин улы кадәр башка беркемне дә ярата алмас. Лотфый үсеп киткәч, дөнья буйлап сәяхәткә чыгар. Вавилонны, чүлләрне, ата-бабалары кайда гомер сөргән кирләрне карап йөргәндә, әнисен искә алыр: менә ул карават башына килеп утырыр, дога укып, башыннан сыйпар һәм әллә улына, әллә үзе өчен, бер үк шигырь юлларын кабатлар: Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби, Шик төшә: юк, ул да раст булмас кеби. Юк әле миндә хакыйкатькә вөсул, Әллә нигә айрылалмый уң вә сул. Рус теленнән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәркемәсе Редакциядән: Язучы Рөстәм Вәлиев (1936) Чиләбедә яши. Аның "Дөнья гаме" романы моннан утыз еллар элек язылган. Үз вакытында, прозаик Тәүфикъ Әйди әлеге әсәрнең бер өлешен тәркемә итәргә алынган булган ("Казан утлары", 1986, №4), кызганыч ки, ахырынача дәвам итеп өлгермәгән. "Дөнья гаме"н яшь прозаик һәм галим Рөстәм Галиуллин тулысынча тәркемә итте. Әсәрнең китап булып чыгуы да көтелә. Без исә укучыларыбызга ошбу күләмле романның журнал вариантын гына тәкъдим иттек. Марат Әмирханов БИБИМӘМДҮДӘ БӘЯН Бар күңелләрдән кылы, йомшак синең кабрең ташы, - Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы! Габдулла Тукай Мулла кызлары ана карыныннан ук дан-дәрәкә белән туа бит алар. Үсә төшкәч, гыйлемгә, укырга-язарга өйрәтәчәкләр, китлегүгә, бер-бер дин әһеленә кияүгә димләячәкләр, остабикә сыйфатында үзләре дә балаларга аң-белем бирәчәк, аш-суда иң түргә утыртачаклар. Сәдаканың да иң мулы аларга. Өчиле мулласы Зиннәтулла имамның өлкән кызы Бибимәмдүдәнең дә тормышы шушы йомык түгәрәк эчендә тәгаенләнде. Тәгаенләнде, ләкин түгәрәк эченә сыймады, көтүдән аерылган кырыкмыш тайдай тулганды да болганды. Бибимәмдүдә, барча үз ишләре кебек үк, гыйшык вә мәхәббәт илә никахка кереп, мәхдүмә кефет, сөелгән-яратылган ир хатыны булу турында хыялланды. Йөрәк түрендә йөрткән яшерен кани мәгъшугы да бар иде. Мәгъшук аның тормышына һич көтмәгәндә килеп керде. Бервакыт шулай инеш комлыгына атасының тәһарәт комганын ышкып агартырга төшкән иде. Кәйге матур көн. Дымык, тыныч. Ындыр ышыгындагы тал-тирәкләр, төзгә каткан зифа камышлар белән бергә күктәге кояш та, офык читенә кунаклаган челтәр болытлар да ниндидер илаһи хозурлыкка талган. Урам тузанына чумып утырган кош-кортлар гына ара-тирә иренчәк авазларын чыгаргалый. Печән өсте бит, халык болында, авылның коргаксыган мичкәдәй бушап калган мәле. Бибимәмдүдә як-ягына күз төшереп алды да, күлмәк киңнәреннән ыштан балакларына кадәр сызганып, эшкә тотынды. Ул хәзер бала-чага түгел ич инде, унберне тутырды, алны-артны карап йөрергә туры килә. Эше ырый, комган өстендә нурлар уйный башлады, әнә. Эше ырыганга күңеле дә күтәренке, кырлар да инеш суыдай агыла. Сазың күп моң кылады, Ишеткән таң кылады... — Мәрхәбә, чибәр кызыкай, кил әле, колакларыңны тешлим, яшең киткәч, яучы кибәрермен. Марат ӘМИРХАНОВ (1933) — прозаик; "Таш һәйкәл", "Тәкъдир", "И кылган догам минем", "Дөя муены" һ.б. китаплар авторы. Журнал укучыларына ул тарихи темага язылган "Үрбәт ханәкә гыйшкы", "Гәүһәршад", "Әлвидаг" романнары белән таныш. Казанда яши. Бибимәмдүдә иң әүвәл балакларын сыдырып төшерде, шуннан соң гына сүз катучының үзенә сирпелеп алды. Бу яшен тизлегендә булса да, ул аның ирен өстендә тәгаенләнеп килүче каз мамыгыдай күперек мыегын да, сирәк тешләрен дә, орчыкка тартым очлы ияген дә абайлап алды. Киеме дә килешле: озынча яңа камзул, сафьян чүәк. — Абау! Кыз кабалана-кабалана кыенды да, йөгерә-атлый китеп тә барды. — Мин сине беләм, син Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибимәмдүдә мәхдүмә, — дип кычкырып калды телчән егет. Бибимәмдүдәнең дә күңеленә корт керде, кемсәнең кемлеген бик тиз ачыклады. Сәмигулла мәзиннең кәмәгате Әсмабикә абыстайның кардәше икән. Казанбаш авылы мулласы Хөснелгата имамның улы ди. Кышкар мәдрәсәсе шәкерте. Исеме — Харис. Шәкерт Өчилегә елга бер булса да килеп китә иде, тора-бара бер-берсенә сүз дә кушкалый башладылар. Апасы аша сәлам дә кибәргәли. Бибимәмдүдәгә шул китә, төннәр буе татлы хыял дәрьясында йөзә, мәгъшугының йөзен-битен, кием-салымнарын кат-кат күз уңыннан үткәрә, шуннан бетмәс-төкәнмәс ләззәт таба. Ә Харисның тәүге очрашуда уйнап-шаяртып кына әйткән "яучы кибәрәм" дигән сүзләре хәзер инде башка төсмер алды, дымсу туфракка төшкән бодай бөртегедәй кылы шытым бирде. — И Ходаем, гасре сәгадәт көннәр насыйп ит! Бибимәмдүдәне бөтенләй башка көннәр көтеп торган икән. Әүвәл өч кенә көн ятып, анасы Камилә остабикә дөнья куйды. Бу кайгыдан аз-маз айный башлаган иде, янә яман хәбәр: сөйгәне Харис шәкерт мәдрәсә мөдәррисе Мөхетдин имам-хатыйбның төпчек кызы белән никахлашкан. Харисны ул дастаннардагы гыйшкы хакына яуларга атылучы каһарман шаһзадә итеп күз алдына китерә иде. Бердәнбере. Яклаучысы, терәге, ышанычы. Алданудан да хәтәррәк хурлык-кимсенү юк икән. Актыгы: мин бер вөкүдемне сиңа иттем фида; Белмәдең лә, белмәдең кадерем! Гөнаһ! И бивафа! Әсмабикә абыстай да әлеге хәбәрдән зир-зөбәр хәлдә иде. — Хәзрәтнең ярты мәхәлләсенә сатылган, — дип ачына-ачына зарланды, — сукыр икән, синдәй суырып йотарлык уңган сылукайны кылый күзгә алыштыра димени сукыр булмаган кеше, бик пар килгән идегез, хәерлегә генә булсын. Суырып йотарлык. Әйе, Бибимәмдүдәнең чыгышы, ерак бабалары, ырунәселе Чулман — Агыйдел буйлары төбәге белән бәйле булгандыр, күрәсең, килеш-килбәте, төс-кыяфәте башкалардан аерылып тора иде. Бибимәмдүдәнең үзгә чалымнары шуңа күрә һич тә гайре табигый хәл түгел, ата-бабадан мирас булып килгән хәзинә. Аксыл озынча йөз, озын кара чәч, күмәч ияк, карлыгач канатыдай сызылып киткән нәзек каш астыннан нур бөркүче килешле күркәм күзләр — болар бербөтен кимәлдә аның нәзбереккупшы буй-сынына тәңгәл килеп, үзенә бер әһле һиммәтлелек өстиләр иде. Нәкъ "Идегәй"дәгечә: Кашларына карасам, Каләмнән пәйда булгандай; Күзләренә карасам, Күгеннән пәйда булгандай; Буйларына карасам, Нурдан пәйда булгандай! Сылукайның килегенә май тулып кына килгән чагы. Калку күкрәкләре, түгәрәкләнеп өлгергән янбашлары, тыгыз балтырлары күлмәк-камзул эченнән менә без, дип ымсындырып тора. Авылда Бибимәмдүдә йомырка эчендәге сары кебек кадерле вә мөхтәрәм зат иде. Авыз сулары корый иде егетләрнең. Ләкин мулла кызына өмет итеп буламы соң — сүз кушарга да кыймыйлар иде. Шулай да, Мәхмүт исемле бер тәвәккәле бәхетен сынап карамак иткән булса кирәк, яучы кибәргән. Моны ул үзе сизми дә калды, фәкать, колактан-колакка таралган чыш-пыш хәбәрләрдән генә белде. Атасы Зиннәтулла бик тузынган, имеш, үз урыныгызны белергә кирәк, минем кызым гыйлемле, тиңе дә гыйлемле булачак, дип яучыларның ятланган үгет-нәсихәтен ярты юлда бүлгән. Булыр, кәбестәдәй катлы-катлы бик тә четерекле кеше ул. Бер карыйсың, нәсел-нәсәп сагында уяу торучы һавалы ыру әһеле, икенче карыйсың, бер эштән дә тартынмаучы авыл агае. Хакәте чыкса, сука артыннан да йөри, печәнен дә чаба, көтү дә көтә. "Һәр эчкерсез гамәл саваплы, Аллаһы Тәгаләгә салават кына булсын", — дип өйрәтә мәхәллә халкын. Бибимәмдүдә атасына рәхмәтле генә булды. Ник дигәндә, күңел яралары бөтәшеп бетмәгән иде әле. Хәлбуки, Мәхмүт һич тә ким-хур егет түгел. Хәлле гаиләдән, күп итеп мал-туар асрыйлар, имана кирләре дә хәтсездер, мөгаен, хак арткан язгы чорда орлык белән дә алыш-биреш итәләр, дип тә сөйлиләр иде. Кысан вә тар басулы Өчиле шартларында бу үзе бер төшемле гамәл. Алай да үкенече юк, Ходайның рәхмәте киң, шәт, мәрхәмәтеннән калдырмас. * * * Ниһаять, кылычын сөйрәп, Кырлач бабай да килеп китте. Әйтерең бармы, кышның сапламы озын. Шуңа күрә бабаларыбыз аны кылычлы яуга тиңләгәннәрдер дә. Тик болар инде узганнарның кайтавазы. Хәзерендә карлы озын кичләрне көтеп алалар, үткәч, сагынып сөйлиләр. Бигрәк тә яшьләр. Чөнки... Кыш — утырмалар чоры, аулак өйләр чоры. Бибимәмдүдәне дә атасы һәр елны күрше авылда яшәүче ерак кардәшләренә утырмага кибәрә. Быел да алдан ук кисәтте. — Йоннарыңны эрләп куй, утырмада оек-бияләйләр бәйләп кайтырсың, — диде. Бәйләм бәйләү — авыл кызлары өчен ияләнгән эш. Чынлыкта исә, утырма — очрашу, ләчтит сату, уен, кыр-бию урыны ул. Чөнки кунак кызы янына күрше-күлән нәбирәләре дә чакырыла. Кардәш апа да кызлар кыйды. Авылның иң уңганнары иде, шундук, буран чыгарып дигәндәй, эшкә тотындылар. Кул — шөгыльдә, күз иярми, кул белән бергә тел дә бәйдән ычкынды. Мәймүнә исемле шомырт кара күзле чибәркәй барысыннан да уздыра, юманың юмасы. Яндашы үзара гына хәлен белешкән иде булса кирәк, ә ул бөтен өйгә оран салды. — Хәлләр изге, Тәхмилә чибәркәйнекеннән дә шәбрәк, тик егетләр генә бизде, — диде, шаяруга бормакчы булып. Бәйләмчеләрнең колаклары боз сөңгеседәй үрә катты. — Кем соң ул Тәхмилә? — дип сорады арадан берсе. — Каргалы мактанчыгы, — диде Мәймүнә, — матурлыгы белән масаеп, кияү егетләренең берсен дә ошатмыйча кире кагып утыра икән. Вакыт үткән, егетләр дә кулларын селтәп, моны сорамас булганнар. Шулай бервакыт моңаеп утыра икән бу, кардәше килеп кергән дә: — Хәлең ничек? — дип исәнләшкән. — Хәлләр изге, егетләр генә бизде, — дип көрсенгән матурыбыз. — Киленем, сиңа әйтәм, кызым, син тыңла булдымы инде бу, — дип гәпкә кушылды йон бүксәседәй түгәрәк гәүдәле кыз, — карап-карап торам да, бер дә Сәхибуллаң бизгәнгә охшамаган. — Сөйләмәгез, ахирәткәйләрем, хурга калдым бит мин ул Сәхи белән, ютәл илә мәхәббәтне яшереп булмый диюләре тач икән, — дип корлануында булды Мәймүнә, — гөнаһ шомлыгына, иртәнге чәй вакытында урыным тәрәзә каршына туры килде. Карыйм, урамнан безнең якка карана-карана Сәхи узып бара, дошман. Тәгам кайгылары бетте, татлы уйларга чумдым, дөньям онытылды. — Чәеңне суытма, — дип кисәтте әнием. Ә чынаякта чебен йөзеп йөри, каһәр. — Әбәү, чәйгә Сәхибулла төшкән бит, — дип әйткәнемне сизми дә калдым. Үз-үземне фаш иттем шулай. — Ярар, кан кисәккәйләрем, бу тел бистәсенең мут хикәятләре бетмәс, мин күршеләрнең хәлен белеп чыгыйм әле, — дип, хукабикә киенә башлады, — чәйне үзегез кайнатып эчәрсез, шөкер, чебен вакыты түгел хәзер, бимазалаучы булмас. — Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нәмәстәгә, — дип озатып калды аны Мәймүнә. — Кызлар, мин сезгә сокланам, — диде Бибимәмдүдә, — ни телисез, шуны кыланасыз, авызыгызга ни килә, шуны әйтәсез, бернәрсәдән дә тартынып, кыенсынып тормыйсыз. — Без бит гади халык, надан халык, — диде Мәймүнә, — әлифне таяк дип тә белмибез. Менә син гыйлем иясе, әйт әле, мәхәббәт бармы ул, юкмы? — Әйе, әйе, бик беләсебез килә, — дип кызлар, анасына сыенган чебиләр кебек, мәхдүмәне сырып алдылар. "Мин үзем дә сезнең сыңар бит", дип, Бибимәмдүдә карышмак иткән иде дә, кызларның чын ихластан күз атып торуларын күргәч, ризалашмыйча булдыра алмады. — Телебездә "мәхәббәт" сүзе йөри икән, бу әлеге хис-тойгы бар дигәнне аңлата, — диде бастырып кына, — бар нәрсә генә телгә керә. — Шуннан, шуннан... Кызлар Бибимәмдүдәгә тагын да елыша төштеләр. — Ташка басылып, китап сурәтендә безгә килеп ирешкән халык дастаннарының, риваятьләрнең барысы да мәхәббәт хакында. Таһир-Зөһрә, Фәрхәд вә Ширин, Ләйлә вә Мәкнүн, Йосыф вә Зөләйха китаплары моңа ачык дәлил. Мин үзем шәхсән, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" мәкмугасын бик ошатам. Зөләйха атлы гүзәл шаһинә кечерәк кенә ыру башлыгының төпчек улы Йосыфны төшендә күреп, гашыйк була. Икесе дә күп авырлыклар кичерә. Еллар үткәч кенә очрашалар. Зөләйха инде картайган, гарипләнгән. Ул Йосыфның камчысын сорап ала. Йосыф, килеп, үз камчысын сонды, Хатын камчыга өрде дә кире бирде, Камчыга ут кабынганын Йосыф күрде, - Камчы янып, Йосыф кулын пешерер имди. Зөләйха әйтте: "Күрдеңме, аңладыңмы, Камчыга ут кабуга син таң калдыңмы? Кулыңны пешергәнгә түзалдыңмы? - Ул ут мине кырык ел көйдерә имди..." — И, бәхетләре булмаган икән, бәгырькәйләрнең... — Бүлдермичә генә тыңлап бетерегез, — диде Бибимәмдүдә, — хикмәт тә шунда: мәгъшукларның сагышы бәхеткә әйләнә. Аллаһының кодрәте белән, илаһи көч ярдәмендә Зөләйханың элекке яшьлеге, чибәрлеге кайта. Гыйффәте дә сакланган. Кавышалар. Ике уллары туа. Шатлыкта-куанычта гомер итәләр. Өй эчендә тынлык урнашты. Сукыр лампа филтәсенең черт-черт итеп янган тавышы гына бу тынлыкка ниндидер серле аһәң өсти иде. — Мондый мәхәббәт безгә тәтеми, кызлар, — диде Мәймүнә, көрсенеп, — булмаса, әйдә, йөзек салышлы уйныйк. Йөзек салучы, озын толымнарын килфердәтеп, идән уртасына атылып та чыкты, чәр-чәр такмак әйтергә дә тотынды. Айдыр — дугая, Вайдыр — дугая, Нигә үзең генә килдең, Сөйгән ярларың кая? Кызлар, суга сикерешкән үрдәк бәбкәләредәй дәррәү килеп, бер тын биешеп алдылар. Шуннан соң гына йөзек әйләнешкә керде. Тәүге салышта ук Бибимәмдүдә учына оялады. Алдан сөйләшеп-килешенеп куйганнар иде, ахры, аның кем кулында икәнен дә бик тиз тәгаенләделәр. — Нинди кәза бирәбез? — диде йөзек салучы. — Кыр, кыру! Утырмачыларга, әлбәттә, кунакның кыр-моңга һәвәслеге мәгълүм иде, шуңа күрә ялындырып торуның мәгънәсе юк. — Кырларыбыз да мәхәббәт турында инде безнең, — дип, тураебрак кына утырды Бибимәмдүдә, — алар сезнең үзегезгә дә мәгълүм, әлбәттә, ә мин халкыбызның әнкәем Камилә абыстай яратып кырлый торган мәшһүр "Гөлкамал" кырын башкармак булам. — Афәрин, бик хуш, — диеште утырмачылар. Күп тә үтмәде, өй эче моң белән тулды. Кемел-кемел шәмнәр яна, Гөлкамал, Китеш кызлар китен кеп шул эрлиләр. Энке-мәркән кызларның кул бавы, Авыр кан сөйгәннәрнең булмавы... Әүвәл моң парын югалткан ялгыз аккош сагышыдай өзгәләнде, аннан соң гыйшкый былбыл сайравына әверелде дә челтер-челтер аккан чишмә кырына ошап калды. Кайсы егет кемгә тияр, диеп, Колактан-колакка серләрен шул сөйлиләр... Бибимәмдүдәнең тавышы көчле түгел, әмма өрфә кар бөртегедәй йомшак, сур мәнсур аһәңедәй тәэсирле иде. Күңел төпкеленә үтеп керә, йокыга талган хис-тойгыларны уята. Ашкындыра да, килкендерә дә, тынычландыра да. — Моңың чиктән ашкан, мәхдүмә, Ходай кушып, бәхетең дә мул булыр. Бу сүзләрне хукабикә әйтте. Биләмнән кайткан икән инде, самавырын да яңартып кибәрде. Гәпләшә-гәпләшә чәй эчтеләр. — Инде бәйләмнәрегезгә тотыныгыз, балалар, сафа сөрүнең дә чамасы була, — диде хукабикә, — әти-әниләрегез алдында кавап тотасы барын да исегездән чыгармагыз. * * * Бибимәмдүдә утырмадан берничә кием оек-бияләй бәйләп кайтты. Күчтәнәчләр биреп, ат белән китереп куйдылар. — Әти, каршы ал, кызың баеп кайтты, — дип сөйләнә-сөйләнә өйгә узды. Шундук авызы да йомылды, ишек катында катып калды. Ник дисәң, әтисе ниндидер бер яшь хатын белән табын корып утыра иде. Яннарында бер бәләкәй кыз бала да бар. Аларның ак өй түр башында имам белән йөз-бит күрсәтешеп утырырдай якын хатын-кыз туганнары юк. Бу нинди тамаша тагын? Әтисе аның уйларын укыгандай әйтеп куйды: — Әниле булдың, кызым, — диде бармак очларына гына эленгән блүдәсеннән чәй чөмергән арада, — Латыйфа абыстай белән никахлаштык, Ходай озын тигез гомер бирсен. Монысы Сакидә сеңлең. Мин аны үз исемемә яздырдым. Бибимәмдүдә остабикәне күздән кичерде. Арык тәнле, кылыч борынлы, юка иренле булганы өчен түгел, хак, ул мул буй-сынлы, ачык йөзле әнисе Камиләдән чагыштыргысыз дәрәкәдә калыш иде. — Әниең белән күреш, — диде Зиннәтулла. Сүзсез генә кул бирештеләр. Абау, куллары сап-салкын, дип Мәмдүдә үги әнисенең янә бер гаебен күңеленә беркетте. Латыйфаның төмсә чырае да акбур сөртеп катыргандай туң килеш калды, бер бөресе дә ачылмады. Ике арага боз катламы ятты. Үги үз булмый, Колак күз булмый. Үги ана белән үги бала мөнәсәбәте татар язмышында үзе бер мөһим фәлсәфә. Үги ана дигән кеше, кагыйдә буларак, халык телендә усал, явыз, мәрхәмәтсез, бәйләнчек зат рәвешендә сурәтләнә. Күрәсең, гел шулай булырга тиеш, дип кабул иткәннәрдер. Бу очракта исә Латыйфа — Бибимәмдүдә мөнәсәбәтләре әлеге фаразга туры килеп бетми иде. Үги ана, Наласа авылы мулласының тол калган абыстае, Бибимәмдүдәнең чордашы, яшь аермасы нибары дүрт ел. Ачыктан-ачык каныгу, кыерсыту — балачакка хас мөгамәлә. Ә монда ике тәкә башы бер казанда. Бу инде низагка туп-туры юл. Низаг дигәне дә озак көттермәде. Юктан гына. Беркөнне Бибимәмдүдә керләр юып, елгада чайкап кайтты да кибәргә келәт эчендә тарттырылган бауга эләргә тотынды. Шунда янына йөгерә-атлый Латыйфа килеп басты. — Кагыласы түгел минем бауга, мин аны Наласадан алып килдем, — дип бәйләнә башлады. — Монда бау бар иде ич, ул кая соң? — диде Бибимәмдүдә, эшеннән туктамыйча гына. — Ул черек бавыгыз бернәрсәгә дә ярамый бит сезнең. Бибимәмдүдәнең дә йөрәге кабарды. — Күрегез, нинди байбичә, бирнәгә бау алып килгән, һи-һи-һи! Латыйфа баскан урынында чайкалып алды да агуын очырды. — Кыз картайса, казый булыр, ди, ни сөйләнгән була, хөрәсән. — Ә син, ә син ипи дә сала белмисең, читләрдән пешертәсең. Тавышны ишеткән, ахры, күтәрмәдә Зиннәтулланың чапан итәге килфердәп китте. — И, каһәр суккырлары, тәүбә-тәүбә, әллә ни әйттерерсез, — дип шелтәләде кәнкалчыларны. — Әгәр тагын гаугалашуыгызны ишетсәм, рәхим-шәфкать көтмәгез! Алар башкача сүзгә килмәделәр, дошманлык күз карашларына күчте. Ә тормыш үзенчә бара, һәр туган көн өр-яңа мәшәкатьләр, өр-яңа борчулар, өряңа шатлык-куанычлар алып килә. Латыйфа, әнә, көмәнгә узды, бәби табар вакыты да китеп килә. Бибимәмдүдә дә язмышына көйләнеп бара. Яучыларның гына юлларына әрем суы сиптеләр, ахры, һаман күренмиләр. Кияүсез калмас анысы, ләкин базары төшә, егерме бер яшьтә үзеңә тиң кешегә өмет итә алмыйсың инде. Кем туры килер, монысы бер Ходайга гына мәгълүм. Менә урак өсте дә китте. Көннәре генә керәле дә чыгалы, кырыкмаса кырыкка үзгәрә. Хәзер инде болытлар бөтенләй кояшка йөз күрсәтергә ирек бирми, каплый да ала, каплый да ала. Аннан соң китә яңгыр, чиләкләп кенә коя. Халык шушындый авыр шартларда да үстергән уңышын саклап калырга тырыша. Әвенлеләр көлтәләрен әвенгә кертә, әвенсезләр лапасларга ташый. Зиннәтулла да ике кеше яллады. Бибимәмдүдә уракчыларга аш-су илтә. Ата кеше башта кызының бу гамәлен өнәп бетермәгән иде бетерүен, яңадан күнде тагын. Бүген Бибимәмдүдә лычма су булып, соңарып кайтты. Зиннәтулла аны болдырга чыгып көтеп тора иде инде. — Тиз генә киемнәреңне алыштыр да ак өйгә кер, — диде. Остабикәнең тулгагы башланган икән, дип уйлап куйды кыз. Өйдә андый-мондый хәл сизелми иде. Латыйфа табын кыеп йөри, әтисе дисбе тарта. — Кызым, сине сорап килделәр, мин ризалык бирдем, иртәгә никах, әзерлән, — диде Зиннәтулла, шатлыгын яшермичә. — Әлхәмдулиллаһ, әйдәгез, бер дога. — Кемгә, кайсы авылга икәнен дә әйт инде, интектермә кызыңны, — дип Латыйфа да аваз салды. — Кушлавычка. Язын ике баласын калдырып, Мөхәммәтгариф имамның кәмәгате гүр иясе булган иде, хәзер менә яңа гаилә кору хәстәрендә. Бик ипле, бик могтәбәр кеше. Менә кемгә саклап торган икән Аллаһу Бибимәмдүдәне. Алай артык карт та түгел икән үзе. Кырык өч яшьтә... Төскә-биткә ниндиерәк икән, гарип-гораба гына була күрмәсен, Ходаем. Мөхәммәтгарифның килеш-килбәте, буй-сыны күз төшәрлек иде. Уртачадан аз гына калышрак төз гәүдәсе аны шактый яшь күрсәтә иде. Кыяфәте дә мөлаем, хәтта матур дип тә әйтеп була. Кыерчыксыз бите шома, ак кәгазь гүя. Шул кәгазь өслегенә оста рәссам килешле итеп күз-каш, авыз-борын сурәтләре төшергән. Сакал-мыегы аеруча фырт. Мыегы ауропача, борын төбендә генә, сакалы ияк очында гына эленеп тора. Өс-башы да кәдитчә. Яшь кәләш катына ул биш билле, кызыл төймәле казаки, утырма якалы ак күлмәк, сырма кәләпүш киеп керде. Ошатты Бибимәмдүдә киявен. Бик тиз уртак тел таптылар. Уртак тел дигәне Йосыф-Зөләйха мәхәббәте турындагы хикәят иде. Баксаң, Мөхәммәтгарифның күңел түрендә дә урын алган булган икән ич бу кыйсса. И, сөенгәннәре Бибимәмдүдәнең. Куркыбрак, куркудан бигрәк, оялыбрак, кыенсыныбрак көткән иде зөфаф кичен. Мөхәммәтгариф, рәхмәт төшкере, "әнтә бәдрүн, әнтә нурун фәүка нур", дип назлый-назлый, бөтен шик вә кыенсынуларын ләйсән яңгырдай юды да төшерде. Парлашып ләззәт дәрьясында йөзделәр. Аннан соң сөешә-сөешә шигырь әйтештеләр. Мөхәммәтгариф: Кулак дутуб дыңлаңыз ушбу сүзи, Ул Зөләйха мәликзадә, Тәймус кызи, Тулун ай тик балкыр иди аның йүзи, - Укмах ичрә хур-ел-гәйнә биңзәр имди. Бибимәмдүдә: Зөләйха бер күни йатыб уйур иди, Йусефең сүрәтен дүшдә күрди, Күрүбән һәман сагәт гашик улды, - Аглайуб уйанубән кәлүр имди. Мөхәммәтгариф: Бәйан белгел: сән — бәнең, бән — сәнеңвән, Бәндән үзгә һич кемсә ни сән булумаң... Бибимәмдүдә: Бәнем гишкым, хатереңдән сән салумаң - Бәндән үзгә һич кемсәгә бакмаң имди... Кол Гали мелла бу шигъри мәдхияне әйтерсең лә, шушы бәхетле кич өчен, әһле вафа никах ияләре Бибимәмдүдә белән Мөхәммәтгарифка багышлап чыгарган иде. * * * Ишек ачылуга, Газизә, язгы күбәләктәй килпер-килпер, әтисенең каршысына килеп басты да: — Әтием, мин чибәрме? — дип күзләренә текәлеп бакты. — Зөһрә йолдыз инде син, кызым, чибәрнең дә чибәре, — дип, Мөхәммәтгариф бәләкәчен кочагына кертте. — Күр, тәти апай чәчемне ничек матур итеп үрде, үзенең чулпысын да такты, бөтенләйгә. — Рәхмәт әйткәндерсең, шәт, тик, кызым, тәти апай түгел, ән... Сүзләре бүленде, түр яктан Бибимәмдүдәнең тавышы ишетелде. — Мөхәммәтгариф, бу хакта сөйләштек ич инде, баланы юкка тинтерәтмә. Дөрес, бу хакта Бибимәмдүдә килен булып төшкән көнне үк сүз булды. Чөнки әтисе, икеле-микеле хәлгә урын калмасын, балалар хакында алдан ук килешеп куегыз, дип кисәткән иде. — Минем үги ана буласым килми, — диде Бибимәмдүдә, — Мөхәммәтшәриф инде киткән егет, мәдрәсә шәкерте, Газизә дә үсеп килә. Алар үз әниләрен кемгә дә алыштырмаячак. Һәм бу дөрес. "Апай" дисәләр дә, "түти" дисәләр дә үпкәм юк. Шуны гына өздереп әйтә алам: мин мәрхәмәтле, гадел вә кайгыртучан хукабикә булырга бөтен көчемне бирәчәкмен. — Шулаен шулай да, без бит хәзер бер гаилә, — диде Мөхәммәтгариф. Күрәсең, ул үз фикерендә калган иде. Ир белән бәхәсләшмиләр, шуңа күрә Бибимәмдүдә оста гына сүзне икенчегә борып кибәрде. — Карале, сиңа әйтәм, тегүче чакыртуны ашыктырырга иде бит. Кешедән оят, килен бирнәсез төшкән икән, дигән гайбәт тә йөри ди инде авылда. Барыбызның да өс-башын бер кат бөтәйтеп алу бик мәслихәт булыр иде. Кыз — бишектә, киһаз — сандыкта, дигәндәй, Камилә абыстай, Бибимәмдүдә тууга, бирнә хәстәренә керешкән иде. Вафатыннан соң сандыгын ачып карагач, артларына авып китә яздылар. Ни генә юк иде бирнә сандыгында? Аллыбизәкле чаршау-япмалар дисеңме, астарлы тастымал-сөлгеләр дисеңме, асыл ташлы кәләпүш-түбәтәйләр дисеңме, чигүле аяк чолгаулары дисеңме — барысы да рәт-рәт матур итеп төреп куелган. Тукымалар аерым исәптә: постау, бүз, атлас, ефәк, бәрхет... Хак, ана — шәфкать диңгезе. Анаңны аркаңа йөкләп өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп киткерә алмассың. Монысы да хак. — Бәдретдин абзыкай Казанга кыена, чатак Шәйхи белән сөйләшергә вәгъдә бирде, — диде Мөхәммәтгариф. Чатан Шәйхи ясаулы тегүче иде. Хәлле кешеләр белән генә эш йөртә. Аңа чират торалар. Кушлавычка да чана юлы төшкәч кенә килеп китте. Төртсәң аварга торган чандыр гәүдәле кеше икән. Аның урынына, коеп куйган телмәрче. Килеп керүгә үк сайрый башлады. — Тегүчегә ышанмагыз, тегүче угры булыр, — дип мәзәк тә сөйләп алды. — Шулай бервакыт, яшьрәк чакта әле, бер әбигә көй тегәргә дип фатирга кердем. Кием кискәндә күргән-белгәннән кыен юк-барны сөйләп, әбекәйне мавыктырам. Шул арада тукыманы кисеп-кисеп алып, сәке ярыгыннан аска шудыра барам. Әбиебез шулкадәр мөкиббән ки: "Тагын сөйлә дә, тагын сөйлә", — дип мазалый гына, бәгырь. Күңелдән исәп-хисап ясадым да әйттем: "Тагын берне сөйләсәм, бишмәтең бик кыскарыр шул, әбекәем", — дидем. Минем ошбу көмләм тора-бара халык теленә кереп, мәкальгә үк әйләнде. Шәйхи ике кулдашы, укачы һәм сәдәпчесе белән кара өйдә урнашты. Тегү машинасы тавышы көне-төне тынмады... Бибимәмдүдә эшләреннән риза-бәхил калды. Чын күңелдән разый калып, йөз чытмый гына әкерен түләделәр, рәхмәт әйтештеләр. Атлар кигүле, хушлашасы гына калды. — Сабыр, Шәймөхәммәт оста, күңелемдә юшкын булып калмасын, — дип, Бибимәмдүдә иренә бәйрәмнәрдә генә кияргә тектергән хөлләне кулына алды, — Мөхәммәтгариф, сиңа әйтәм, зинһар өчен, тагын бер киеп кара әле. Мөхәммәтгариф, абыстайлар белән ярышып булмый, дигәндәй килкәләрен сикертеп куйды да хөлләне иңенә салды. Хөллә искиткеч купшы һәм мәһабәт иде. Куе яшел төс бик килешә иде имамга. Тукымасы ни тора: бәрхет! Якасы, чабулары, киң очларындагы укалары энке-мәркән сипкәндәй кем-кем кемелдәшеп тора. — Мөфти хәзрәттә дә юк мондый хөллә, — диде Шәйхи, телен шартлатып, — Мәккә-Мәдинәләрдә дә ушлары китәр иде. Бибимәмдүдә бу сүзләрне колак очыннан гына очыртып кибәрде. Аның үз мәсләге. Ирен баскан урынында әйләндереп-тулгандырып карады да әйтте: — Шәймөхәммәт оста, теге йөремсәк мәзәктәге әби мәрәкәсе чынга туры килә түгелме соң, хөллә кысан бит, карагыз әле. Бу китди дәгъва иде. Тегүчеләр Мөхәммәтгарифны сукыр черки урынына сырып алдылар: сыйпаштырдылар, тарткаладылар, үлчәштерделәр. — Мин бер хилафлык та күрмим, — диде Шәйхи, ниһаять. — Тап-таман, — дип хуплады бу карарны укачы. Таман икәнен Бибимәмдүдә үзе дә күрә, сукыр түгел, әмма аның хәләлен мәһабәт гәүдәле итеп күрәсе килә, хөлләсе иркенрәк булганда, фаразан... Остабикәнең ниятен сизгәндәй, сәдәпче үз тәкъдимен киткерде: — Төймәләрен күчеребрәк тагыйк соң, урыны бар, — диде. Шулай эшләделәр дә. Хөлләсен кигәч, Мөхәммәтгариф калкынаеп, калынаеп киткәндәй булды. Бибимәмдүдәнең авызы ерылды. Шатлык өстенә шатлык, яратышуларының кимеше булып, Бибимәмдүдәнең карынында яңа кан яралды. — Пырдымсызга охшый, тибенә үк башлады, — диде булачак ана, куанычына төенеп, — малай, ахрысы. Син кемгә гөманлыйсың? — Кә ул туар, кә кыз туар, — дип шаяртты Мөхәммәтгариф. — Мин чынлап сорыйм, атасы. Әтисе кәмәгатенең көмәненә колагын куйды да: — Бер дә хафаланма, әнисе, уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер, ди. Ходай кемне бар кылса, шул булыр. Бәхете белән генә тусын. Бибимәмдүдәнең түбәсе күктә иде. Шулай булмыйча, дөньясы түгәрәк, хыяллары тормышка ашты лабаса! Баланы ул авыр күтәрде. Юктан гына күңеле болгана, һаман саен укшый. Ашавын да сайлана, әле бу, әле теге дигәндәй, нәфесе кырыкка үзгәрә. Бәләкәй чакта алар елгадан яулык белән балык сөзәләр иде. Балык дисәң, хәтерең калыр, елгасына күрә инде, чәнти бармак кадәрле чалтиннар. Бервакыт күңеле, үтереп шул чалтиннарны тели башламасынмы. Иренә әйтергә мәкбүр булды. — Балыклар боз астында бит әле, әнисе, — диде Мөхәммәтгариф ипле генә, — карлар эрүен көтмичә булмастыр, мөгаен. Бәлкем, Казаннан алып кайтыргадыр, анда Балык базары ел әйләнәсе эшли бит. — Улың Бирәзә чалтиннарын сорый шул, әтисе. Чарасы төкәнеп, чыдарлыгы калмагач, Өчиледән балан китертте. Аны туң килеш учлап-учлап капты. Чалтиннар онытылды. Шулай көн арты көн үтте, бала табар вакыты да китте. Кендек әбисе Шәмсебәдәр кортка хәлен белергә килгәч, комгадан да калмассың, Аллаһы боерса, исән-имин котылырсың, дигән иде. Гөманы дөрескә чыкты, нәкъ ике көннән тулгагы башланды. Тулгак төнгәчә сузылды. — Иләктәй кәел, туздай бөреш, ә күңелең догада булсын, — дип өйрәтеп торды Шәмсебәдәр карчык, — кыенсынып та маташма, алагаемга кычкыр, барыбызның да башыннан үткән, иншалла, исән-имин котылырсың. — Аһ! Аһ! А-а-аһ! — Сөбханалла, сөбханалла! — Уа-а-а, уа-а-а... Шәмсебәдәр учларына гына яткырып, нарасыйны ак биләүгә китереп салды. — Кендеген мин кисәм, яшен Аллаһу бирер, бирахмәтикә йә әрхамәр рахимин. — Абыстай, тире бияләй кадәр дә юк бит бу бала, ай-һай, яшәмәс, — дип пышылдады кулдаш хатын. — Кечкенә дә төш кенә, күрмисеңмени нинди тере бала, күзләре ахак төймәдәй чәтрәннәп тора. Тибенүенә генә кара, туып өлгермәгән, инде ирек даулый, хәчтерүш. — Кем, улмы, кызмы? — дип белеште ана хәлсез тавышы белән. — Хәзрәтне шатландырып, ир бала алып кайттың, солтанбикә, ыру дәвамчысы! Малайга Габдуллакан дигән исем куштылар. Кырлыйм әле, Гөрлим әле, — Бәбкәм йокласын, Кыламасын, Дуламасын, Әлли-бәлли — бәү-бәү. Сабый, иреннәрен чәп-чәп итә-итә, ләззәтле йокыга талды. Ананың бәхеттән ташкан мәнсур вә мозаффар күңеле исә әле һаман моңга тулышкан халәттә иде. Көй үзеннән-үзе агыла. Вәгазь әйтик сезләргә, хакын бирегез безләргә, Яшең китсен йөзләргә, нәүрүз мөбарәкбад. Шәһадбәд, шәһадбәд, Нәүрүз мөбарәкбад. Балага тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана, тел биргән дә ана, көй биргән дә ана. Моннан да дәрәкәлерәк, моннан да игелеклерәк вазифа юк бу киһанда, һәм була да алмый. Шулай булмаса, Пәйгамбәребез дә, кәннәт аналар аяк астында, дип тәкрарлап калдырмас иде. Бибимәмдүдәнең хәтерендә ирексездән "Кузы Күрпәч белән Баянсылу" дастаны яңарды. Ул аны яттан белә иде. Әнисе. Калын кара урманнарны Ничек үтәрсең, бәбкәем? Кузы Күрпәч. Әтинең көмеш балтасы бар, Юкка кайгырма, әнкәем. Әнисе. Бик киң олы суларны, Ничек үтәрсең, бәбкәем? Кузы Күрпәч. Әтинең ялтыр көзгесе бар, Кайгырмачы, әнкәем. Әни кайгырмый димени? Бәбкәенә канын ярып бирергә әзер ул, кил-яңгыр гына тимәсен. Бишек янә селкенгәндәй итте. Бибимәмдүдә чыбылдык читен бармак очларына гына чеметеп тотты да улына күз төшерде. Ә ул уянган икән инде. Күр, төлкене, ничек мыштым гына әнисенең сөенеч-куанычларына ифрат китеп ята. Алма йөзендә килбер-килбер көлемсерәү балкый, шул арада тыңлаусыз тәпиләрен дә уйнаткалап ала. Әссәламегаләйкем, йә Сәитем! Вәгаләйкемәссәлам, Абыз мулла егетем! Бибимәмдүдә улын уйнатмак булып, бишек эченә кулын сузган иде дә, тегесе аның ниятен хупламады, күрәсең, чыраен сытты. Аннан бөтенләй авызын бәлештәй бөрештереп, елап ук кибәрде. — Үә-үә-үә... — И-и, кара инде бу мәрхәмәтсез әнине, колынкаемның, ак колаккаемның карыны ачкан икән ләбаса, — дип сөйләнә-сөйләнә, Бибимәмдүдә баласын кулына алып, имезергә утырды. Габдуллакан әнисенең татлыдан-татлы йомшак күкрәгенә беректе. Ике кан бергә кушылды, ике йөрәк бер талпыну белән тибәргә тотынды. Йәә Кәмиилү йәә Аллаһ! — Әтиең кайтыр вакыт та китә, улым, әйдә, өс-башыңны алыштырыйк, ул бик мөнәүәр вә мөмтаз зат, гыйлемлекне, пөхтәлекне ярата, иншалла, син дә әтиеңә охшарсың, — диде Бибимәмдүдә, улы имеп туйганнан соң. Ни кызганыч, 1886 елның 29 августы Бибимәмдүдәнең тәкъдир дәфтәренә язылган бәхетле көннәрнең соңгысы булган икән. Тоташ шатлыктан торган ундүрт ай күз йомганчы узган да киткән. * * * Чынында да тынгысыз иде малай. Кая ул тыныч кына ятып тору, ялт та йолт карана, тикшеренә, куллары ял белми: тарта, төшерә, вата. Үз дигәне булмаса, киреләнеп, дөньяны шаулатып елый, колакларың гына түзсен. — Улыбызга бүген дүрт ай ярым тулды, — диде Бибимәмдүдә, беркөнне ирен мәчеткә озатканда, — догада бул. — Аллага шөкер, бик күркәм кимәлдә үсеп килә, әлхәмдүлиллаһ, — дип, әти кеше улын үбеп алды. — Көн бүген бик матур, кылы да, киңелчәрәк киенсәң дә ярар, болай да тирләргә генә торасың, — дип, Бибимәмдүдә башта иренә кием сайлашты, аннан соң күздән югалганчы сөеп-яратып, тәрәзәдән карап озатып калды. — Ярабби, тигез гомерләр бир, Ходаем. Август аеның йомшак һәм мәрхәмәтле киле башта аның шома итеп таралган күркәм чәчләрен сыйпап узды, аннан бишек чыбылдыгын дулкынландырып алды. Шуны сизепме, Габдуллакан боргалана-боргалана аваз салды. — Ыгы-һы, ыһы-һы. Бибимәмдүдә тиз генә тәрәзәне япты, барып, бишекне киңелчә генә тирбәтеп кибәрде. Мөхәммәтгариф үз аяклары белән чыгып киткән иде, үле гәүдәсен ат арбасына салып алып кайттылар. Мәчеттә догада вакытта вафат булган. Шыгырдап ачылган капка тавышыннан Бибимәмдүдә дерт итеп китте. Күңелен хәвефле шом биләп алды. Башыннан, зур капканы ачтылар, дигән уй йөгереп узды. Ай-һай, бәла-казага булмагае. Хак, шом шул ук мизгелдә өттергеч кайнар дулкынга әверелде. — Йәә Самәдү, йәә Аллаһ! Бибимәмдүдә, үзен-үзе белештермичә, бишек янына йөгереп килде дә Габдуллаканны кулына алды. — Улым, Габдуллакан... әтиебез... Ишек уемында Мөтәвәллинең кара түбәтәе күренде. Керә-керешкә сүзен дә башлады: — Муллабикә абыстай, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә хәзрәтне үз тарафына алды — әлмәүтәл-мәүти — бу үлем. Дөньяда без барыбыз да бер-ике көнлек кунак кына... Искәрмәстән Бибимәмдүдәнең күз аллары караңгыланып китте, үзе каядыр упкын астына тәгәрәде. Әле ярый хәдимә хатын тотып калды, югыйсә идәнгә ава иде. Урындыкка утыртып, су эчергәч кенә айныгандай булды. Мөтәвәлли бу хәлне күреп торса да, нотыгын өзмәде, ахырына кадәр киткереп, соңгы сүзен әйтте: — Без хәзрәтне мәчеттә юдык, гүргә әзерләдек, монда өен күрсәтергә генә алып кайттык. Хәзер Коръән чыгабыз да зиратта ләхеткә иңдерәбез, сез чыгып торыгыз, — диде. Бибимәмдүдә, авызына бер тәгам ризык капмыйча, ләм-мим сүз сөйләшмичә, улын күкрәгенә кыскан хәлдә, өч көн, өч төн ишекле-түрле йөренде дә йөренде. Өченнән соң мәчеткә китте. Анда: — Хәзрәт, мин Мөхәммәтгарифның каберенә зиярәт кылмак булам, фатихаңны бир, — диде. — Зиратка бару, каберне күрү һәм дога кылу ир-атка да, хатын-кызга да бердәй дәрәкәдә фарыз, — диде тегесе. — Бу — пәйгамбәребезнең сөннәте. — Рәхмәт, болар миңа мәгълүм, әмма сезнең фатиханы да аласым килгән иде. Бибимәмдүдә иренең әле кипшенергә дә өлгермәгән туфракларын сыйпапсыйпап дога кылды да сыгыну катыш үтенечен киткерде: — Әй, минем сөекле хәләл кефетем Мөхәммәтгариф! Менә мин тол, улың үксез калды. Безгә бик тә авыр. Шул дәрәкәдә авыр ки, синнән башка Кушлавычта мин бер генә көн дә яши алмыйм. Кушлавыч минем өчен барыннан да элек син ул. Ә синсез сагыштан саргаеп үләргә генә кала. Безнең бердәнбер улыбыз, Габдуллаканыбыз бар. Мин аның хакына яшәргә бурычлы. Ходай шулай язган, күрәсең. Бәхил бул, син һәрвакыт күңелем түрендә булырсың. Зиннәтулла хәзрәт кызының килен булып төшкән кирен ташлап китәргә кыенуын өнәп бетермәде. — Кызым, шәригать буенча бу йорт-кирдә, мал-мөлкәтләрдә иң зур өлеш Габдуллакан белән синеке, үги кыз Газизә дә синең өстә, — диде. — Монда сез хука. — Акылым белән аңлыйм, әтием, ләкин йөрәк башкача тибә бит. Бу мәшәкатьләрне, әгәр теләгең булса, үзең башкарып чык. Без монда кала алмыйбыз. Зиннәтулла хәзрәт Бибимәмдүдә белән оныгы Габдуллаканны, Бибимәмдүдәнең үги кызы Газизәне Өчилегә алып кайтып китте. Бибимәмдүдә улын күтәреп, әтисе йортына, Өчилегә кайтып ауды. * * * Мөселман татар хатын-кызларының Ходай каршындагы иң төп бурычы — ирне карау. Мәкбүри йөкләмәсе — бала табу. Гаиләне тоту, бала үстерү, аны кеше итү — ата вазифасы. Шуңа күрә кәмгыятьтә ир баланың тоткан урыны әйтеп бетергесез зур да, каваплы да. Габдуллакан кебек исем-ырулылары, гаилә тоту белән бергә, гавам гамен кайгыртучы ил агаларын алыштырырга бурычлы. Моның өчен ир балага ата кулы зарур. Хатын-кыз шулай яратылган ки, һәрвакыт аның иясе булырга тиеш. Хукасыз эт ничек кыргыйланса, иясез кыз-хатынны да шундый ук язмыш көтә. Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Бибимәмдүдә исә исемле-дәрәкәле яшь абыстай булу өстенә, чибәрлеге, сөйкемлелеге, кулай холкы белән дә дан тота иде. Шуңа күрә аңа ялгызлык янамый, киресенчә, ире вафатына өч-дүрт ай да үтмәде, бусагада инде иснәнүче димчеләр күренә башлады. Дөрес, әлегә ерактанрак кына суктырып сөйләшәләр. Алар өчен иң мөһиме — Зиннәтулла хәзрәтнең иртә тол калган кызына карата киләчәк ниятләрен ачыклау. Ятып калганчы, атып калырга кирәк. Мондый төшемле никах гел булып тормый. Хәсәншәех имамы Таһир хәзрәт барысыннан да уздырды. Яучылап та тормады, турыдан-туры бүләк кибәрде: асыл ташлар белән бизәлгән укалы камзул, затлы сәхтиян читек. Таһир хәзрәт Мөхәммәтгарифның сабакташы иде, йөрешеп, аралашып яшәделәр. Бибимәмдүдә килен булып төшкәч тә килгәләде. Һаман берүзе. Кәмәгате сырхау, диделәр. Бибимәмдүдә аның үзенә күз атып торуын өнәми иде. Кайчан гына карама, бәбәге янулы, ялтырапмы-ялтырый. — Менә, Таһир хәзрәт сине үзенә димли, бүләк кибәргән, — диде Зиннәтулла көлемсерәбрәк, — ни әйтерсең? — Хатын-кызны үзеңә карату өчен мотга бирү динебездә батыйль гамәл санала, әти, димәк, имамыбызның күңеле дә бозык, — диде Бибимәмдүдә битараф кына. — Шулаен ул шулай, пәйгамбәребезнең: "Башыңдагы бүрегеңне булса да ул хатынга бир, аны буш итмә", — дигән васыяте барын да онытма. — Бу бик китди мәсьәлә, әтием, пәйгамбәребез аны бөтенләй башка очракны күз уңында тотып әйткән, миңа килгәндә, хәләлем Мөхәммәтгариф алдындагы изге әманәтемә һәрвакыт турылыклы булып калачакмын, — диде Бибимәмдүдә, — нинди кияү ди ул, гыйддәтем үтмәгән әле минем, бу хакта фәкать иремнең еллыгын үткәргәч кенә сүз кузгату мәгъкуль булыр. — Сөбханалла, кызым, синнән нәкъ шушы кавапны көткән идем дә, рәхмәт, — дип, хәзрәт Бибимәмдүдәнең аркасыннан сөеп алды, — ә бүләкләрне бүген үк иясенә кире кибәрәм. Бар да сәгатькә карый, сәгать кенә берәүгә дә карамый, текелдәвен белә. Шул текелдәү бертуктаусыз көннәрне, атналарны, айларны алыштыра. Сиздерми генә август та килеп капка какты, әнә. Мөхәммәтгарифның еллыгын бөтен мәхәллә белән ихластан, чын хөрмәт шартларында билгеләп үттеләр. Бибимәмдүдә риза-бәхил калды. Шуннан соң күп тә үтми, Зиннәтулла хәзрәт кичләтеп кенә кызын ак өйгә чакыртып алды. — Габдуллаканны артык иркәлисең кебек тоела, барысын да күреп үссен, йодрыгын да, башкасын да, итәк астында гына тотма, — диде, дисбесен кулында әйләндергәли-әйләндергәли, — киләчәктә үзенә киңел булыр. — И әти, һаман бер сүз, ул бит минем бердәнберем, бөтен куанычым, шатлыгым вә борчуларым. — Бердәнбер булганга әйтәм дә инде, аңа энекәш кирәк. Тел төбемне аңлагансыңдыр, шәт. — Аңладым, әти... — Озын сүзнең кыскасы, бер яшь мулла безнең белән туганлашырга өмет итә. Мәхәлләсе Казан янындагы бер зур гына авылда икән. Хикмәт шунда: ул минем туган ягымнан, Чулман далаларыннан. Нәсел-нәсәпләребез дә бик мәслихәт. — Үзеңнән яшь кешегә кияүгә чыгу мөселман хатын-кызына килешеп бетәрме соң? — дип, Бибимәмдүдә әтисенә күтәрелеп карады. — Безнең милләттә киңгәчәләренең каенэнеләренә баруы бик мәгъкуль санала. Хан булып ханнарыбыз да бу гореф-гадәтне чит итмәгән. Мөхәммәдәмин хан, фаразан, киңгәсе Үрбәт ханбикәгә өйләнгәч, чын милләтпәрвәр хаким булып китешә, халык арасында шагыйрь сыйфатында да абруй казана. — Беләм, — диде Бибимәмдүдә, тирәнгә керми генә, — ул мулланың тәүге никахымыни? — Юк, әле генә хатынын ике мөхтәрәм гуаһ катнашында өч талак белән аерган. Тынлык урнашты. Өй эчендә мыр-мыр килеп йоклаган бохар мәчесенең тавышы гына эленеп калды. Беренче булып Бибимәмдүдә телгә килде. — Әти, гаеп итмә, зинһар, мин язмышымны хатын аерган кеше белән бәйли алмыйм. Кыз-хатын белән булышкан ир кеше — мәэюсь зат. Мине дә санга сукмаячак ул. Үзең дә, ир белән хатын бер-берсенә күлмәк булсыннар, дип өйрәтәсең бит. — Туры сүзгә кавап юк, тапшырдык Ходайның үзенә. Чираттагы рәсми тәкъдим кышны көтеп торган икән. Ләкин монысы әүвәлгеләренә караганда да бивафа иде. Хәтта үги әнисе Латыйфа муллабикә дә өнәмәде. — Күләрләнмә, хәзрәт, шул карткамы, синең үзеңнән дә дистә ел алданрак туган бит ул, — диде, — берүк кызыңа әйтеп, кәефен кыра күрмә. Зиннәтулла бу кисәтүне игътибарга алмады. — Кызым, әлеге никах тәкъдимен кире кагасыңны алдан ук белеп торам, — диде Бибимәмдүдәгә, — шул ук вакытта йомып та кала алмыйм, бу сөннәтебезне бозу булыр иде, Ходайның рәхмәте киң... Ул тукталып, төкереген йотып куйды. — Әти, турысын әйт, кыенсынма, — диде Бибимәмдүдә. — Кече Сасна авылы имамы Мөхәммәтшакирдан яучы килде... — Әһлән вә мәрхәба, Ходай эшләрен уң кылсын. — Тыңлап бетер, — диде Зиннәтулла һәм кызына хәлне тәфсилләп аңлатып бирде. — Мин риза, — диде Бибимәмдүдә, бераз уйланып торганнан соң, — риза! — Риза?! Зиннәтулла сакалын сыпыргалап алды, кызы шаярта дип уйлады ахры. — Әйе, әти, риза, — дип тәфсирләде Бибимәмдүдә, — үзем өчен булса, элгәреләрнең берәрсен сайлаган булыр идем. Ә мин улым Габдуллакан хакын хаклап, ризалыгымны бирәм, аңа әти кирәк. Мөхәммәтшакир хәзрәт бу кәһәттән бик кулай. Ул ялгызы яши, балалары инде башка чыгып беткән. Аның өендә Габдуллаканга игътибар да, ихтирам да, таләп тә булыр, Аллаһы боерса. Зиннәтулла: — Әлхәмдүлиллаһ, кызым, — дип, дога укып куйды да дәвам итте. — Габдуллаканны никахтан соң ук үзең белән алып китә алмыйсың, йоласы шулай, берәрсенә вакытлыча асрамага калдырып торырга туры килер, — диде, — Латыйфа абыстайга ышаныч юк, күреп торасың, бишенчегә авырлы, үз мәшәкате мәшәкать. — Борчылма, әти, Мөхәммәтгарифның бертуган энесе Шакирканнар сыйдырып торыр әле, — диде Бибимәмдүдә, — туганай апасы Газизә дә утырмага кайткан дип ишеттем, бер-берсенә иптәш булып яшәп алырлар. Мөхәммәтгарифның вафатыннан соң, беренче кәмәгатеннән туган Мөхәммәтшәрифне мәрхүмәнең кардәшләре сыендырды. Газизәне исә Бибимәмдүдә үзендә калдырды. Бик якынаеп, дуслашып киткәннәр иде инде. Кыз тәти апаен ярата иде. Ләкин килендәше Хәерлебанат, сәдака-хәергә кызыгып булса кирәк, арага керде, ятимәне тартып алгандай алды, Өчиледән үзе алып китте. Мәсләге генә барып чыкмады, тиздән Газизәне әнисе белән бертуган Хәдичә апасы Казанга чакыртып алды. Шәт, Хәерлебанат бу низагларны оныткандыр инде. Юк, онытмаган икән, килендәшенең гозерен тыңларга да теләмәде. Фәкыйрь Шәрифә карчыкка баш ияргә туры килде. — Әкере нинди булыр бит? — диде карчык. — Мул булыр, — диде Бибимәмдүдә, — үкенмәссең, улыма да, үзеңә дә китәр. Шуны гына үтенеп сорыйм, Габдуллакан нәзберек бала, берүк кыерсыта күрмә инде, боекмасын. — Өйрәтмә, — диде Шәрифә теш арасыннан гына, — үзем дә бала үстермәгән кеше түгел мин. * * * Бибимәмдүдәне Кече Саснага пар атта алып кайттылар. Шөкер, ияләшеп бара инде. Авылны да ошатты. Дөрес, әүвәл ул уч төбенә генә сыярлык кечкенә булып тоелган иде. Исеме кисеменә туры килә икән, дип тә уйлап куйган иде. Кечкенәдән бигрәк, басынкы, киргә сеңеп беткән, каравыл капкасыннан кермичә шәйләнми дә. Аннан аңлады, тау ышыгына сыенып утырганга күрә генә шулай күрексез күренә икән. Авылны бер кепкә теркәп, нәкъ уртасыннан тавышсыз-тынсыз гына, иренеп кенә Көшкәт елгасы ага. Тауның үз вазифасы. Ул кил-давылларны үз күкрәгенә ала, шунлыктан монда һәрвакыт тыныч, тавышлар да киз кыңгыраудан чыккандай ишетелә икән. Кече Сасна азаны кебек моңлы азанны аның башка бер кирдә дә ишеткәне булмады. Мөкиббән китеп, дөньясын онытып, бирелеп тыңлый. Аеруча иртәнге азан габиданә кәүһәри. Ул көнне дә нәкъ вакытында капка янына килеп басты. — Аллаһу әкбәр! Ал-ла-һу әкбәр... — Аһ! Азан өзелде. Юк, азан өзелмәде, аркасына кемдер сыек чыбык белән сыдырды. Бу — ире Мөхәммәтшакир иде. Көнчеллеге шулкадәр көчле иде ки, урамга чыгу, кешеләр белән аралашумы соң, яшь хатынын ашка да сайланып кына, анда да берәр ышанычлы карчыкка ияртеп кибәрә иде. Үзе бик шәһвәтле вә дәхи дә ярсу табигатьле ир кәмәше. Дәрте чамадан арткан. Их, дәрманы да шулай ташып торса икән! Юк шул. Китмеш яшь гамәл яше түгел, китмеш яшь хәтер яше. Бу кысыр уеннар Бибимәмдүдә өчен газапның газабы иде. Әмма бер алыштыргысыз яхшы ягы бар, ул үз дигәненә нәкъ менә шушы уеннар вакытында ирешә, сүзен шул чакта үткәрә. Ә йөрәген әрнетүче, төн йокыларын качыручы үтенече алда иде әле. Сүз башларга базмыйчарак йөрүе. Беркөнне шулай да тәвәккәлләде. — Кара әле, сиңа әйтәм, Мөхәммәтшакир, теге... — дип, төртелеп калган атлы булды да, кайнарланып, иренә елышты... — Ни-нәрсә, әйтергә теләгән идең, — диде Мөхәммәтшакир, наз эчендә эреп туйгач, — әйт... — Теге... ни... Мөхәммәтшакир... Габдуллаканны алып кайтасы иде, син бала яратасың бит, — дип, хатын иренең салпы ягына кочагы белән салам кыстырды. Хәзрәтнең үз балалары башка чыгып беткән иде инде. Ара-тирә оныклары гына килештергәләп йөри. — Ярар, — дип, Мөхәммәтшакир бик тиз килешүен белдерде, — иртәгә ат кибәрермен. Сүзендә торды ир. Өйлә намазыннан соң ишек уемында, тылсым иясе Хозыр Ильяси кебек кир астыннан гына калкып чыккандай, Габдуллакан пәйда булды. — Әссәламегаләйкем! Сәламне хәзрәт алды. — Вәгаләйкемәссәлам! Габдуллакан сузылыбрак киткәндәй булган. Бәлкем, шуңа күрәдер, ябык күренә, күзләре зур, йөзендә кипшенгән кыярдай борыны гына утырып калган. Әнисен барыннан да бүтән, улының кыюлыгы шаккатырды. — О-о-о, әстәгыйн, өегез Бәдри агайның сыер абзары чаклы икән ич әнәтрәк, Шәрифә әбинеке тавык кетәгеннән дә бәләкәйрәк иде, — дип, бәһасен дә биреп куйды. Шулай, ятимлек вазгыятендә бала тиз китлегә. Чөнки аңа үз көнен үзенә күрергә кирәк. Бала аркаланучысы, терәге ышанычлы булганда гына елый да, иркәләнә дә, көйсезләнә дә. Бибимәмдүдә улын кочагына бик алыр иде, ирне узарга ярамый. Хәер, малай үзе дә әнисенә сыенырга ашкынып тормый иде, читләшкән, бәгырь. — Улым, Мөхәммәтшакир хәзрәт белән күреш, — диде Бибимәмдүдә, — хәзрәт синең әтиең. Габдуллакан киң очы белән борын астын корытып алды да, ике кулын сузып, үкчәсен үкчәгә бәрә-бәрә түргә атлады. — Әссәламегаләйкем, хәзрәт, өегезгә бәрәкәт, үзегезгә иминлек бирсен Ходай. Мөхәммәтшакир бу тәмле телле, сүзләрен өлкән сыйныф мәдрәсә шәкертедәй сәйләндәй тезеп кенә чишелеп сөйләшүче каз муенлы тапкыр малайны ошатты булса кирәк, ирен читләре белән генә елмайгандай итенде дә: — Рәхмәт, мәхдүм, рәхмәт, — дип, сөякчел куллары белән такыр башыннан сыйпаштырып торды. — Кара, онытып та торам, мин килмешәк түгел инде алайса хәзер иеме? — диде Габдуллакан, үги әтисенә текәлеп, — Шәрифә әби, килмешәк, дип, чистый каныма тия иде. — Бу синең үз өең, мәхдүм, — диде Мөхәммәтшакир, үз ишенә мөрәкәгать иткәндәй, — әйдә, чәйгә рәхим ит. Хадимә хатын табынны әзерләгән иде инде. Әти кеше улына үз кулы белән майлы ак күмәчкә бик мулдан кәрәзле бал ягып бирде. Габдуллакан чиксез шат иде. Аннан бигрәк, әнисенең куанычы эченә сыймый. Мөхәммәтшакир Габдуллаканны кабул итте бит, үз итте! Бу минутта аның өчен Мөхәммәтшакирдан да мәрхәмәтлерәк, рәхимлерәк кеше юк иде. — Рәхмәт, хәзрәт, мәрхәмәтегездән гакизмен. Илаһи кадыйр, Бибимәмдүдәгә язгы яктылыкка ияреп, янә бәхет кошы кунды, кире-күге белән шатлыклы көннәр килде. Хәзрәт мәчеттә вакытта алар икәүләшеп, көлешә-көлешә ишегалдында, бакчада мәш киләләр. Аларга кушылып, кояш көлә, кояшка кушылып, киһан көлә, киһанга кушылып, табигать-ана көлә. Инде, әнә, яшел чирәм борын төртте, алмагачлар бөрегә йомарланды. Озакламый, тирә-якка хуш ис таратып, чәчәк тә атарлар. Дөнья сөенеч белән мөлдерәмә. Һәр кан иясе куаныч вә шатлыкта. Күр инде ул мактанчык әтәчне генә, киртәдән киртәгә генә сикерә. Күкрәк киерүле: — Кикрикүк! Ки-кри-и-кү-ү-үк! Габдуллакан урак койрыкның кыланмышына карап-карап торды да шигъри тезмә тезеп китте. Әтәч кунган читәнгә, Тавык кырлый кетәктә, Чебиләре "чеп-чеп" килә, Их, матур соң бу иртә. — Каян уйлап табасың боларны? — дип сәерсенде әнисе, — бала гына ич әле син. — Мин уйлап тапмыйм, әнием, ку-у-ук, алар үзләреннән-үзләре тел очына килә. Менә тагын берсе кунды: Кәкә әйтә: "Мә-мә-мә", Сарык әйтә: "Бә-бә-бә", Бир, димиләр, мә-бә, диләр, Нинди юмарт бәтиләр. — Әтиең Мөхәммәтгарифка охшагансың, ул Коръәнне дә яттан белә иде. — Мин бик күп кырлар да беләм әле, — диде Габдуллакан, — ишетүгә отам да алам. — Бу яктан миңа охшагансың, — дип елмайды бәхетле ана. * * * Бибимәмдүдә чирен яшереп йөрде. Үтәр әле, кемнең эче китми дә, башы авыртмый, дип үзен-үзе юатты. Ә чир азды гына. Эче утырды-утыруын, ләкин сулкылдап авыртуына чыдар хәле юк, әйтерсең лә пычак белән телеп-телеп алалар. Хәлне иренә чишми чарасы калмады. — Зәхмәт тигән, өшкерергә кирәк, — диде Мөхәммәтшакир. Өшкерүнең дә, үлән төнәтмәләренең дә файдасы тимәде. Әкәле киткән булган икән, атна эчендә барысы да хәл кылынды. Газраил төнлә, дөм караңгыда килде. Әкәл иясе төшләнү сәбәпле, бераз көтеп торды. Соңгы төше, әйдә, миннән булсын яхшылык, дип уйлады, ахры. Төш түгәрәкләнеп килә иде инде. Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ, имеш, Такыма тезгән энке, мәркән, ахак, имеш... Нинди күркәм якты йорт! Бибимәмдүдәнең бер түбә астында бу кадәр биниһая күп халыкны тәүге тапкыр күрүе иде. Кыен диярсең. Хәлбуки, кыен кешеләренә бөртек тә охшамаганнар. Кием-салымнары үзгә, йөз-чырайлары үзгә, кыланмышлары үзгә. Каз йомыркасыдай шома битле һиммәтле әфәнделәр арасында буянган-ясанган туташлар да бихисап. Барысы да мөнбәр түрендә кулларын уйната-уйната нотык тотучы урта буйлы, ыспай киемле, үзләре кебек үк сакал-мыексыз кәлтәфи адәмгә текәлгән. Кырлап торам, торган кирем тар булса да, Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да... Шигърән тилавәт-мәдхия алкышларга күмелде. — Афәрин! — Афәрин! Бибимәмдүдә әүвәл әлеге купшы чичән-телмәрне мөгаллимгә тиңләгән иде. Юк, сүз остасы шагыйрь икән. Әнә нәрсә ди: Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай; Ул — караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай. Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә бик бай, — диям, Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, — диям. Бибимәмдүдә сискәнеп китте. Габдуллакан да Тукайлар токымыннан ич! Мөнбәр иясендә дә Мөхәммәтгариф чалымнары. Чалымнары гынамы, буйсыны, килеш-килбәте — тач ике тамчы су, охшашыпмы охшашканнар. Хак, бу аның улы! Сөбханалла! Нинди күркәм вә тылсымлы төш. Баксаң, Бибимәмдүдә, Мәрьям-анадай, Фирдәүси, Низами, Кол Гали, Мөхәммәдьярлар кебек олуг Шагыйрьгә тормыш биргән илаһи зат икән ләбаса! Ул мөнбәр янына бармакчы булды — аяклары тыңламады, "Бәгырь кисәгем!" — дип кычкырмак итте — теле әйләнмәде. Чөнки нәкъ шушы мизгелдә Газраил чалгысына кайрагын ышкып куйган иде. Вакыт чигенде, манзара алышынды. Ана белән бала бергә иде инде. Китәкләшеп сахрада йөрүләре. Газраил янә кайрагын чалгысына тигезеп алды. Шуны гына көтеп торгандай, шау-шулы өермә купты, дөбер-дөбер тау-таш ишелде. Әйтерсең лә кир меңләгән кыргый атлар өеренең тояк астында калды. Габдуллакан, куркынып, әнисенә сыенмак иткән иде дә, кил ирек бирмәде. Ул да булмады, зилзилә эченнән ике башлы каракош атылып чыкты. Чыкты да, ыргытылган таштай, туп-туры Габдуллакан өстенә төште. — Карр! Карр! — Әнием, коткар... әнием! Бибимәмдүдә чарасыз калды. Харап итә бит балакаемны, ничекләр йолып алыйм соң, дип өзгәләнсә дә, бу хәшәрәт гыйфрит алдында көчсез иде ул. — Улым, күз нурым, бәхил бул, улы-ы-м... Шунда, ниндидер могкиза белән, Бибимәмдүдәгә канатлар үсеп чыкты. Каракош Габдуллаканны эләктереп алдым дигәндә генә, канатларын улы өстенә чатырдай кәеп тә кибәрде. — Тимә Габдуллаканга, мә, минем канымны ал, аның әле Тукай буласы бар! 2015 ел, декабрь. Рабит Батулла ЗӘЙТҮНӘКӘЙ ТУТАШ ХИКӘЯ * * * Чистай шәһәрендә яшәүче ишан хәзрәтнең кызы Зәйтүнә туташ үзенең ахирәт кызы Фатыйма белән Чистай каласыннан Казанга чыгып китте. Алар су юлы белән Казан каласына барып китеп, кунакханәгә урнашып, татар зыялылары белән танышып, театрларга йөрүне максат итә иде. Фатыйма Зәйтүнә туташның ерак кардәше булып, аннан бер-ике яшькә олырак, акыл утырткан, сабыр холыклы, кияүгә чыкмаган бер кыз иде. Зәйтүнәкәй туташ өчен ул ахирәт дус та, анасы кебек киңәш-табыш итүче апа да иде. Зәйтүнә туташ тыштан басынкы булып күренсә дә, эчендә белемгә омтылучы, китаплар укып, илаһи мәхәббәт эзләүче, калебендә гыйшык уты дөрләп янган тынгысыз бер кыз иде. * * * Борын-борын заманнарда, әүвәл-әүвәл дәверләрдә яшәгән ди бер гүзәл кыз. Яше тулып китүенә карамастан, кыз кияүгә чыкмаган. Яучылар да килгән, затлы егетләр дә кодалаган, ләкин ул гүзәлкәй берсен дә ошатмаган. "Бар, алайса, үзең эзләп тап сөйгәнеңне!" — дигән атасы. Үзенең яраннары белән кыз сәфәр чыгып киткән ди ерак илләргә. Күпме генә эзләсә дә, каны тарткан кешене табалмаган. Һәм аның юлында сукыр картны китәкләп баручы бер фәкыйрь егет очраган. Кыз сукыр атасын ташламаган егеткә гашыйк булган. Һәм алар никахлашып, сукыр атаны бергәләп тәрбияли башлаганнар. Әкәле киткәч, сукыр бабаны хөрмәтләп кир куенына тапшырганнар. Аллаһы Тәгалә аларга күп бала биргән, алар бик бәхетле булганнар ди. * * * Шушы риваятькә охшаш иде Зәйтүнәкәй туташның алгысавы. Ул да, ишан кызы була торып, ахирәте белән үз мәхәббәтен эзли чыккан кыю кыз иде. * * * Дөньяда биш төрле мәхәббәт бардыр, кем. Беренчесе — Аллаһка мәхәббәт — илаһи мәхәббәт, дим. Икенчесе — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа Рабит БАТУЛЛА (1938) — Татарстанның халык язучысы; иллегә якын китап авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши. салаллаһу гиләйһи вә сәлламга мәхәббәт. Өченчесе — ата-анага мәхәббәт — изге мәхәббәт, ди Коръән. Дүртенчесе — сөйгәнеңә, хәләлеңә мәхәббәт. Бишенчесе — балаларга-сабыйларга мәхәббәт! * * * Бу ике затлы кыз тәрәзә төбендә чигү чигеп утырудан узган, сәке йөзлегендә яучылар килгәнен көтеп, көтек булудан бизгән, ачык күзле, максатчан туташлар иде. Зәйтүнәкәй туташ Фатыйма ахирәтенә бөтен серен дә сөйләп бетерми иде, аның күңеле түрендә инде мәхәббәт яралган һәм ул мәхәббәтнең кемгә икәне дә ачыкланган, ләкин туташның мәхәббәт чыганагының кем икәнен ул Фатыйма туташка гына түгел, үзенә дә әйтергә шүрли, ул аның исемен әйтә калса, мәхәббәтне өркетермен, мәхәббәт аннан качар дип курка. Ләкин Зәйтүнә туташның ара-тирә көрсенеп куюлары, йотлыгып укый торган китабыннан вакыт-вакыт аерылып, бер ноктага текәлеп, уйланып утырулары, соңра эчтән генә кыр көйләп, моңаюлары Фатыйма ахирәтенең дикъкатеннән читтә кала алмый иде. Фатыйма туташ Зәйтүнәкәй туташның күңелендә олуг гыйшык уты яралганын бик яхшы сизенә иде. * * * Казанга килеп китеп, "Амур" кунакханәсенә урынлашкач, ике туташ кием алыштырып, чәйләп алдылар да туп-туры "Әл-ислах" редакциясе урынлашкан урамга киттеләр. Редакция урнашкан йортны алар тиз тапты: Екатеринская, 63. Йомышлары булса-булмаса да алар көн саен "Әл-ислах"ка йөри башлады, редакциядән соң алар "Болгар" кунакханәсенең китапханәсендә утыра торган булып китте. Чөнки бу китапханәгә татарның затлылары еш килә, алар белән мөсәхабә кылу, әдәбиятсәнгать турында сөйләшүләр туташлар өчен үзе бер гомер иде. Күрешү-сөйләшүләрдән хәйран арып, алар янә кунакханәгә кайтып егылды. Фатыйма туташ, битен-кулын салкын су белән сөннәтләп алгач, сүз башлады: — Менә без дә синең белән әкияттәге сукыр картны, фәкыйрь егетне эзләп, Казан тикле Казанга килдек, — диде. Алкыган булса да, Зәйтүнәкәй туташның кәефе бик һәйбәт иде, ул шат тавыш илә кинәт әйтеп салды: — Ә мин, чыннан да, мәхәббәтемне таптым, Фатыйма ахирәт. Фатыйма, шуны гына көтеп торгандай: — Вафа Бәхтияров шәп егет! — диде. — Мәһабәт буйлы, горур, белемле, гәзитнең баш мөхәррире! Искиткеч ир! Сүз иярә сүз чыккач, әйтәем: Вафа әфәнде әле өйләнмәгән! Вә дәхи күз тоткан кызы да юк диләр. Фатыйма Зәйтүнәкәй туташны юри алгысыта, ачык сөйләшүгә чакыра, үзе астыртын гына туташны күзәтә. — Һым, Вафа әфәнде, — диде Зәйтүнәкәй. — Вафа әфәнде дөрестән дә хилафсыз кеше. Әмма... Фатыйма ахирәт сүзен дәвам итә: — Вафа Бәхтияров "һым" булса, Кәбир Бәкер — сөлек кебек егет, — диде ул. — Буй! Кара чәч! Матур мыек! Итагать һәм серле күз карашы. — Һым, — диде ризасыз туташ. — Кәбир әфәнде мәһабәт егет, әмма аның сөйгәннәре күп, диләр. — Барыгызга да китәр! — диде дә Фатыйма туташ үз сүзеннән үзе көлә башлады. — Юк, ахирәтем! — диде Зәйтүнәкәй. — Вафа әфәнде миңа насыйп яр түгел. — Вафа әфәнде булмаса, шагыйрь Сәгыйть Рәмине кара! Дулкын-дулкын чәч! Гакәеп мәһабәт, сөйләмле шәхес. Аңарда кызларның төнге йокысын алган чибәрлек! Аһ, Сәгыйть әфәнденең сөйләшүе! Гакәеп матур телле, матур тавышлы, дан тоткан шагыйрь Сәгыйть Рәми ни тора! Фатыйма, декламаторларча бер позага басып, артык кыланып, шигырь сөйли башлады. Бу Сәгыйть Рәмиевнең яңа гына гәзиттә чыккан шигыре иде. Янасың ут дик төтенсез, Яндырасың бәгъремне, Әйтсәнә, син чын кешеме? Әллә юк, кен-пәриме? Зәйтүнәкәй шигырьне яттан дәвам итте: Синең өчен укыйм, язамын, Синең өчен сөенәм, кайгырам: Синең өчен бик күп вакытта Хисләремнән дә аерылам. — Һай, ахирәтем! — дип кычкырды Фатыйма туташ. — Димәк, син Рәмине сөясең. — Нигә алай дисең, ахирәтем? — дип гакәпләнде Зәйтүнә. — Шигырьләрен яттан бикләгәнсең, йа! Димәк, Сәгыйть Рәми? Зәйтүнә туташ кинәт сүлпәнләнде, уйга калды, башын чайкап әйтте: — Һым, Рәмигә кияүгә чыккан хатынның йокысыз төннәре башланачак. Шундый мәһабәт ир-егет бер хатынын гына саклап ятмас бит! — Бер Тукай кала! — диде Фатыйма туташ, хәйләкәр елмаеп. Зәйтүнәкәй туташ ике учы белән битен каплады. Ул кытыклана, сөенә. Аның яңакларында алсулык балкый иде: — Тукай! — диде аның кайнар сулышы. — Тукайны башкалар белән рәттән куеп буламыни! Ахирәтем, мин аны төшләремдә күрәм. Мин аның шигырьләрен яттан беләм. Мин Габдулла әфәндедән башка сулый да алмыйм. Ниһаять, сер ачылды. Хәер, бу турыда Фатыйма туташ сизенә иде инде. — Сеңлем, багалмам! — диде Фатыйма туташ, — син ялгышмыйсыңмы? Әти-әниең каршы булмаса да, риза да булмас шикелле. — Ялгышмыйм, апакаем, — диде Зәйтүнәкәй. — Гарәфә кичләрендә күргән төшләрем дә моны раслый. Әле күптән түгел генә төшемдә мин ап-ак ат күрдем. Болын буйлап ыргып чаба. Тота гына алмыйм бит тегене. Шуннан болын түрендә бер егет пәйда булды. Шул егет атны тотып минем янга алып килде дә мине атка атландырды, үзе минем артка урнашты. Ак ат безне күккә алып менеп китте... Бу егет Тукай иде... Фатыймакай ахирәтем, мин аны сөям. — Сөю ул хәтәр хис, кызкай. Сөю ул яндыра да, көйдерә дә. Сөюдән көлләр генә кала тузып. — Мин янарга да, көл булырга, тузан булырга да әзер, ахирәтем. Фатыйма туташның күзендәге хәйләкәрлек чаткылары юкка чыкты, ул бик китди төс алды һәм ипле-тыныч тавыш белән әйтте: — Аның бер күзе чагыр, ахирәтем. Габдулла әфәнденең бер күзенә ак төшкән. — Аның каруы Тукайның күңел күзләре ачык! — диде Зәйтүнәкәй туташ кискен тавыш илә. Фатыйма туташ авыр көрсенде, ул инде ахирәт кыз гына түгел, ул Зәйтүнәкәй туташка апа да, хәтта ана да кебек иде, ул ике кулын да ахирәтенең иңенә салды һәм, Зәйтүнәнең күзләренә туры карап, туташны ялгыш адымнан тыярга теләгәндәй әйтте: — Аның китмәс авыруы бар, диләр... — Бар!.. — диде Зәйтүнә, мәгърур рәвештә башын чөеп. — Булсын! — Мин әнә шул чагыр күзле, китмәс чирле Габдулла Тукайны сөям. Һәм ни өчендер Зәйтүнә туташ ахирәтенең ике кулын да кискен хәрәкәт белән читкә атты, ул аягүрә басты, тиз-тиз атлап, Фатыйма туташтан аерылып, тәрәзә янына килде дә урамга караган килеш сүзен дәвам итте: — Мин саташам бугай, ахирәтем. Тагын аның яңа шигырен укыдым. Нинди куәт, нинди кирсү! Зәйтүнә, карашын урамнан алып, ахирәтенә таба борылды, ул кинәт кирсеп, Фатыйманы кочаклады: — Тукай алдына тезләнеп: "Мин сезне сөям, мин сезне яратам, кире какмагыз минем сөюемне, зинһар, инкарь итмәгез минем гыйшкымны!" — дип әйтергә кыенам. Зинһар, син миңа ярдәм ит, ахирәтем! Фатыйма туташ барысын да аңлаган иде инде: Зәйтүнәкәй туташ беркайчан да аның сүзенә колак салмаячак, Тукайның ярамаган, килешмәгән якларын сөйләгән саен, Зәйтүнә Тукайга ныграк тартыла барачак. Фатыйма ахирәтенең аркасыннан сыйпады һәм ике кулы белән ахирәтенең ике яңагыннан тотып, наз илә аңа бакты: — Шулай ялкынлы сөюеңне күреп, мин куанам, сеңлем. Шул ук вакытта мин шөбһәдә, шомлы бер мохиттә калам. Кая илтер сине бу мәхәббәт? Һәлакәткәме илтәчәк? Белмим! * * * Нәкъ шушы вакытта Габдулла Тукай "Болгар" кунакханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә ялгызы гына хыялый бер халәттә үз-үзе белән сөйләшә иде. Ул көпә-көндез төш күрә иде булса кирәк. — Йосыф Зөләйхасын күргән кебек, мин дә аны күрдем төшемдә... Юк-юк, төш түгел иде ул... Өн иде, аягүрә төш күргәннәр юкмыни? Хыяллана торгач, ул хыяллар, ул өметләр матдиләшә, синең күзеңә күренә башлый. Мин аны күрдем, мин аның белән сөхбәт кылдым, сөйләштем. Аһ, нинди гүзәллек, аһ, нинди самимилек, нинди ихласлык ул күзләрдә. Мин саташам бугай аңа гашыйк булып. Мин хаталы юлдан киттем, ахры, Зәйтүнәне сөеп. Хакы бармы китмәс чире булган бәндәнең сәламәт канны сөяргә, хакы бармы аның кулын тотарга?.. Нишлим? Мин бу хисләрне инкарь итә алмыйм, мин, буар кылан авызына керә барган куян кеби, олуг сөю тозагына килеп эләктем. Шунысы сәер ки: мин сөю хисләремне аңа әйтә алмыйм, телем бармый. Ул хисләрем сызылып шигыремә төшә бара. Әгәр кәннәттә күрсәм мин йөзеңне, И хур кызы! Күрермен ай йөзендә үз йөземне. Телең зикер-тәсбих өчен, мактау өчен. Таушың сандугач тавышыннан матуррак, Кем дә булса синнән аерылырга теләрме соң? Син үзең һәрвакыт изге вә хөрмәтле, Без — гөнаһлыларга тотарга да әрәм. Гүзәлсең син, матурсын син, матурсың; Матурларның матурыннан матурсың; Гүзәлсең син, зөбәркәтсең, якутсың; Ләкин кир кызы төсле түгелсең. Синең күркәмлегең, дөрес, һәр мактауны күтәрә, Һәй, хур кызы! 2 Сөхбәт кылу — сөйләшү. Шулай да кир кызы Зәйтүнәкәй туташ синнән сөекле. Шулай да Зәйтүнәкәй туташ синнән сөйкемле!.. Мин мәкнүн булдым! Мин мәхәббәт тозагына килеп каптым! Һәм мин бу тозактан котылырга теләмим дә! * * * Көннәрдән бер көнне театрларга, бакчаларда йөреп арыгач, ике ахирәт кул эшенә тотынды. Зәйтүнәкәй туташ кем өчендер кулъяулык чигә, Фатыймакай энеләренә оекбаш бәйли иде. Фатыйма ахирәтенең эшенә күз ташлады. — Карале, син, кызый, дөрес чикмисең бит, — диде Фатыйма. Зәйтүнәкәй ахирәте тавышына сискәнеп киткәндәй булды, ул үз уйлары белән мәшгуль иде. — Ә, ни дидең, Фатыйма тәтәм! — диде Зәйтүнә. — Шулай дидем, бу дөньяга кире кайт та чигүеңне рәтлә, дидем. Зәйтүнә бу дөньяга кайтты: — Әй, нәгъләт, тагын чуалган инде, аты коргыры. — Беләм мин сине, кебең чуалмады синең, зиһенең чуалды, — диде Фатыйма. — Ни сөйлисең син, ахирәт? — Шуны сөйлим: синең күңелең буш түгел. Таһир-Зөһрәләр, ЛәйләМәкнүннәр, Йосыф-Зөләйхалар ягында. — Укы әле тагын шул шигырьне, — диде Зәйтүнә. Фатыйма кул эшен бер кырга куеп, Тукайның яңа чыккан китабын алды һәм бер кулына китапны тотып, икенче кулын өскә күтәреп, мәгънәлерәк укырга тырышып, сөйли башлады: Кир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы, Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. Үзе дә сизмәстән Зәйтүнә туташ Фатыйма артыннан кабатлый иде. — Гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы. Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. Фатыйма, укуыннан туктап, үзалдына әйтеп куйды: — Габдулла әфәнде Тукаевның олы гаме бу, Зәйтүнә, — диде. — Бөек шагыйрьнең бөек юксыллыгы. Тукайның фөрьяды бу. Ачынып кычкыруы. Хәтта ялваруы. — Кемгә ялваруы? — дип сорады Зәйтүнә. Фатыйма әйтте: — Ул мәхәббәтен эзли, — диде. — Тукай икатына гашыйк кызлар, дистәләгән кызлар бар. Ул хатын-кызга мохтак түгел. — Димәк, мохтак, — диде Фатыйма. — Ул үз илһамчысын эзли. — Илкүләм атаклы шагыйрьнең кеме дә булса бардыр бит инде? — диде Зәйтүнә. Фатыйма елмайды: — Ләкин ул матбугатта бөтен дөньяга: минем сөеклем юк, мине яратучы хатын-кыз юк, миңа мәхәббәт кирәк, мине яратучы, мине сөюче, мин сөярлек, мин яратырлык хатын-кыз кирәк, дип ялвара. Зәйтүнә дә чигешен бер янга куйды, ул хыялый рәвештә әйтте: — Нинди гүзәл шигърият! — диде. — Тирән яшерелгән мәгънә ята бу шигырьдә! — Шул гүзәллекне тудыручы шагыйрь бәхетсез, — диде Фатыйма. — Әстәгъфирулла, ахирәт! — диде Зәйтүнә. — Ул нинди имәнгеч сүз — "шагыйрь бәхетсез", дидеңме? — Шагыйрь буларак, икатчы буларак Тукай бәхетле, сеңлем, ә тормышта, хиссияттә, назик тойгылар мохитендә ул ялгыз. Ком чүлендә адашкан ялгыз юлчының ярдәм сорап илерүе бу шигырь. Кем аны ишетер, кем аңар ярдәм итәр?.. Зәйтүнә кинәт сулкылдап куйды. — Чү! — диде Фатыйма. — Син кылыйсың? Зәйтүнә кыенсынып елмайды да ике күзеннән чыккан ике бөртек яшен яулыгы белән сөртеп, тагын кулына чигешен алды: — Болай гына, апам, — диде ул. Фатыйма соклануын яшерә алмыйча әйтте: — Сөбханалла, сеңлем, — диде. — Син аның илһамчысы? — Мин аның илһамчысы булыр идем. — Аңлыйм, Зәйтүнә, син аңа күптән гашыйк. Ләкин... — Ләкин ул буй китмәс биеклектә, ул — даһи шагыйрь. — Шул даһи шагыйрь, шул бөек шагыйрь боек йөри. Аңа илһамчы кирәк. Табигый ки, Адәм — Һавасыз, Һава Адәмсез яши алмас. Зәйтүнәкәй туташ үзалдына сөйләнгәндәй шигырь әйтә башлады. — Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? Фатыйма көләргә тотынды: — Сез икегез бер сүз сөйлисез, бер хис кичерәсез, сезнең калебләрегез синхрон тибә ләбаса. Тукай сине яшерен сөя, син аны яшерен сөясең. Романтика! — Ахирәтем, мин Тукайны, чыннан да, өзелеп сөям. — Машалла! Сөбханалла! — диде Фатыйма. — Сөю генә түгелдер ул, мин саташам бугай. Сәбәпсезгә кылыйм, сәбәпсезгә кырлыйм. Кулымнан эшем төшә. Укырга утырсам, хәрефләр куела. Чигәргә утырсам, кебем чуала. Уйлый башласам, зиһенем бутала. Яки мин тилерәм, яки үләм. — Яки сөйгәнең белән кавышасың! Бүлмәдә тынлык урнашты. Зәйтүнәкәй туташ чак ишетелерлек итеп кыр башлады. Дөнья тулган сөю, гыйшык белән, Аккош, күгәрчен дә эзли парын, Һәм табалар алар бер-берләрен, Һәм татырлар мәхәббәтнең барын, Мин сызланам сызып-сызып, янам. Сөйгәнемне һаман табалмыймын. Тән ярасы сызласа да туктый, Кан ярасы һич тә көйләнмидер. Сызлануны басар өчен кирәк Сөйгән кешең, бәгырь кисәгең, Шунсыз тормыш һич тә көйләнми. Кыр гакәеп моңлы иде. Фатыйма ахирәтен кысып кочаклады: — Котлыйм сине, сеңлем. Синең гыйшкың дастани мәхәббәткә әверелсен! — диде. — Фатыйма кинәт үзгәрде, ул бүлмә уртасына чыгып, болгана-бөтереләчәбәләнә, ярым шаяру, ярым китди тавыш белән Зәйтүнәне битәрләгәндәй сөйли башлады: — Иблис! — дип кычкырды ул. — Котыртма баланы!.. Кит, ләгыйнь, Зәйтүнә яныннан!.. Баядан бирле тыңлап утырам, син тилертәсең икән кызны. Тыңлама син Иблисне, Зәйтүнә балакай. Сазаган калып, син үзең тилерә башлагансың. 3.* 67 Гыйшык-мыйшык, мәхәббәт-сөю дөньяда юк нәрсәләр алар, балам. Габдулла әфәнденең кичмәс хастасы бар. — Кеше сүзе! — диде Зәйтүнә, аның кәефе киткән иде. — Түгел! Үзем күрдем! — дип кычкырды Фатыйма. — Гел әптиктә дару ала, кушучлап дару ашаган кеше сәламәт булмый. — Тукай кебек олы шагыйрьне дәвасыз калдырмаслар, иншалла! — Ташла бу тилерүеңне, Зәйтүнәкәй! Тап син үзеңә тиңне, гади генә, эшчән егетне. Аннан соң Тукай синнән күпкә олы. Арагызда киде ел ята. Шулчак ишек шакыдылар. — Керегез! — дип кычкырды Фатыйма. Кызлар төзәтенделәр, Зәйтүнә көзгегә күз ташлады, алар кунакны каршы алырга әзер иде. Ишек ачыклыгында Кадыйр исемле бер ир-егет күренде, бу Кадыйр Зәйтүнәгә гашыйк егет иде, укымышлы булуына карамастан, ул гади генә киенгән татар егете. — Керергә ярыйдыр бит, туташлар? — диде кунак. — Уз әйдә, уз, Кадыйр әфәнде... — диде Фатыйма. Фатыйма Зәйтүнәгә генә ишетелерлек итеп пышылдады: — Әнә, килде гади генә, эшчән генә бер егет! — дип, көлүен Кадыйрга күрсәтмәскә тырышып, ике учы белән авызын каплады, ләкин пырхылдавын тыя алмады. Кадыйр үзе турында пышылдашканнарын аңлады, ләкин аңлаганын сиздермәскә тырышты. Зәйтүнә, бәйләвен куеп, аягүрә басты. — Ахирәтем, чәй ясап керт кунакка, — диде Зәйтүнә. — Чәй янында сөйләшүе киңелрәк булыр. Фатыйма туташ челтерәп көлде. — Кадыйрга аңа чәй түгел, Зәй-тү-нә кирәк... — дип кухнясымак кумырыкка кереп китте, үзе шаярудан һаман туктамый, кырлаган була: — Зәйтүнгөл чәчәге кебек саргаям салмак кына... — Утырыгыз, Кадыйр әфәнде! — диде Зәйтүнә. Кадыйр, читеге өстеннән кигән кәлүшләрен ишек катында калдырып, олы якка узды: — Әссәламегаләйкем, Зәйтүнә туташ. — Вәгаләйкем әссәлам, Кадыйр әфәнде, — дип Зәйтүнә кунакның сәламен алды һәм Кадыйрга урын күрсәтте, ләкин Кадыйр урындыкка утырмады: — Кичерегез мине, туташ, — диде Кадыйр. — Алдымда сезнең гаебегез юк, Кайдыр әфәнде, — диде кыз. — Фатыйма туташ дөрес әйтә, чыннан да, мин "сез" дип саргаям. Зәйтүнә, кунакка карамыйча, тәрәзә тарафына китте, тәрәзәгә китәрәк туктады, борылмыйча гына, иңөсте аша әйтте: — Кадыйркан, әфәнде, — диде. — Без бу хакта сөйләштек бит инде. Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итә алмыйм, кабул итә алмыйм. Мин башканы сөям. Зәйтүнә сүзгә урын калдырмаслык итеп әйтте һәм тәрәзәгә якын ук килеп, максатсыз гына урам якка карады. Бу аның Кадыйрны инкарь итүе, араны өзеп куюы иде. Бүлмәдә читен тынлык урнашты. Кадыйр уңайсыз елмаеп, урындыкка утырды да, ни әйтергә белми, талгын гына кыр шыңшый башлады. — Башларым әйләнеп китте, каный, башканы сөям дигән сүзеңнән, башканы сөям дигән сүзеңнән. Зәйтүнә дә кырдан тәэсирләнгән иде. Ул, карашын тәрәзәдән алып, Кадыйр тарафына борылды. Кадыйр ике терсәген ике тез башына куеп, йөзен каплаган. Зәйтүнә аны кызганып куйды. Кискен сүзе өчен гафу үтенгәндәй, киеренкелекне йомашартырга тырышып әйтте: — Искиткеч моңлы кыру, — диде. Кадыйр авыр көрсенде, ул һаман туташ ихтыярында, киңелгән бичара кыяфәттә иде. — Гаме авыр кеше кырлаганга шулай ул, туташ, — диде кунак. — Мин сездән башка яши алмыйм, Зәйтүнә туташ. Кулымнан эшем төшә, туганнарым мине битәрли, атна саен эш урыны алыштырасың, диләр. Нишлим соң, күңелем эштә түгел, күңелем сездә. Мин яки саташам, яки үз-үземә кул салам. — Әстәгъфирулла, Кадыйр бәй. Авызыңнан кил алсын! Сез бит мулла буласы кеше, сезгә андый сүзләр килешми, — диде Зәйтүнә. — Килешмәгәнен дә беләм, нишлим соң? Туташ Кадыйрга якынрак килде. Ул аны кочаклап юатмакчы иде, ахрысы, ләкин тыйлыгып калды, сабый баланы юаткандай, салмак тавыш белән әйтте: — Кадыйркан, сезнең миңа булган хисләрегезне мин бик хөрмәт итәм, нишлим соң, миндә сезгә карата кавап хисләре яралмаган. Кичерегез. Беләм, сез яман кеше түгел. Сезнең күңелегез саф. Сез — сөелергә лаек адәм. Әмма минем хисләрем бүтәндә. — Аны хастаханәгә салалар дип ишеттем, — диде Кадыйр. — Беләм, аның авыру икәнен дә беләм, бәлки безгә кавышу да насыйп булмас, әмма мин үз кальбемә каршы бара алмыйм, Кадыйркан. Бәлки, мин аны хаста булганы, ярдәмсез калганы өчен яратамдыр. Чәй дә өлгерде, ләкин ике туташ белән Кадыйр бәйнең әңгәмәсе ни урталай, ни пурталай булып калды. Кадыйр әфәнде шулай нәүмиз булып, туташлар белән саубуллашып чыгып китте. — Бичаракай, — диде Фатыйма, Кадыйр артыннан ишек ябылгач. — Бичара! — дип кабатлады Зәйтүнә туташ. — Нишлим соң, ахирәтем... * * * "Болгар" китапханәсенең уку залында Тукай белән Зәйтүнәкәй туташның бергә-бер икенче тапкыр очрашуы иде бу. — Исән-сау йөрисезме, туташ? — диде Тукай. — Аллага шөкер, Габдуллакан, үзегез нихәлләрдә? — Мин дә шөкер, — диде Тукай. — Кәефегез юк күренә, әфәндем. — Әй, күләр балык кебек йөрим шунда. — Ни булды? — Фатихлар белән әхтәри суккан идек, карта уйнаган идек тә, гел мин оттырам. Фатихка гел яхшы карталар гына чыга. Беләсезме, туташ, бу дөньяда мин өч өлкәдә бәхетсез кеше. — Кызык, нинди өлкәләр икән ул? — Мин отышлы уен уйнасам, гел оттырам. Как говорится: не везёт в картах. — Аның каруы сезгә мәхәббәттә везёттыр! Тукай зарлануын дәвам иттерде: — Кармак салсам, күршемдәгеләргә балык гел кабып тора, минем калкавыч селкенеп тә карамый... Күләр балыклары да мине инкарь итә, каһәр. Зәйтүнә челтерәп көлде. — Ә өченчесе? — дип сорады туташ. — Мин мәхәббәттә дә чарасыз. — Отышлы уеннар уйнамассыз. Балыкка бармассыз, балыкны кибеттән яки балыкчылардан сатып алырсыз. Ике авыр мәсьәлә хәл ителде, Габдулла әфәнде. Өченчесе дә хәл ителмәслек түгелдер, шәт... Сүзләр төкәнде, кыен тынлык урнашты. Бу кыен тынлыктан аларны Фатыйма килеп коткарды. — Хуш калыгыз, Габдулла әфәнде! — дип, Зәйтүнәкәй туташ Тукайга кулын сузды, Тукай кыяр-кыймас кына аның кулын кысты. Зәйтүнә туташның кулы кайнар, Тукайның кулы дымлы вә салкын иде. Кызлар китеп барды, Тукай, әле генә туташ тоткан кулының кайнарлыгын читкә кибәрмәс өчен, сул кулы белән уң учын каплады: бу кылылык Тукай күңеленнән мизгел эчендә шигырь булып чыкты. Чын бәхетледер кулың тоткан колың, Бер фәрештә күңеледәй пакьтер кулың. Яшь күңелне тотса, ычкындырмый һич, Бер сихерле, серле кармактыр кулың. * * * Туташлар Эрмитаж бакчасына китте, аулак-кайлы урын сайлап, алар шунда утырды. Зәйтүнә дә, Фатыйма да ни өчендер кәефсез иде кебек. — Мин аны кызгандым, — диде Зәйтүнәкәй туташ. — Шигырендә ул баһадир, икатында ул каһарман, Алып батыр... Ә тормышта бичара... Аның чәчен сыйпыйсым килде, кочаклап күкрәгемә кысасым килде, юатасым, иркәлисем, сөясем, тәрбиялисем килде. Мин сизәм, ахирәтем, аңа мин кирәк, башка берәү дә түгел, фәкать мин кирәк... Шулчак бакча сукмагы буйлап Кадыйр әфәнденең килгәне күренде, ихтимал, Кадыйр бәй Зәйтүнәне очратыр өчен юри артларыннан килгәндер. Исәнләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар, Фатыйма туташ, бераз йөреп килим әле, дип сукмак буйлый китеп барды. Зәйтүнәкәй туташ һаман Тукай турында уйлый иде. Кадыйр әфәнде туташның нинди уйлар белән мәшгульлеген аңлады булса кирәк һәм кинәт, турыдан-туры сорау ташлады: — Ә Тукай сезне сөяме соң? — диде. Зәйтүнә тиз генә кавап кайтармады, ул бераз уйланып утырды да әйтте: — Бервакыт Фатыйма тәтәм белән электр ыстансасы буйлап барабыз. Каршыбызга килә торган трамвайда Тукай узып бара, ул башын иеп безгә сәлам бирде. Бер-ике көннән гәзитәдә аның миңа багышланган шушы шигыре басылып чыкты. Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген, Ул шуңар да шатлана бит: чын күләр түгел, диген. Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияне? Ул синең васфыңда: зәйтүнәтел ля шәркыя, ля гарбия, ди. Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып, Ул хәзер алган "Сабах"тан бер Кәламулла сатып. Кадыйр аптыраган иде: — Аңламадым, бу шигырьнең сезгә ни катнашы бар? — диде ул. Зәйтүнә көлемсерәде: — Чыннан да, Тукай шул көнне "Сабах" кибетеннән Коръән китабы сатып алган. Хәзер Фатыйма аңлатып бирер. Якынрак кил, ахирәт, безнең серләр бетте. Һәбаән мансура булып күккә очты! Фатыйма туташ аларга якын ук килде. — Аңлатсаңчы, ахирәтем, Тукайның миңа багышланган баягы шигырен. — Ә-ә, дөрес шул! — диде Фатыйма. — Ул шигырь тулысы белән Зәйтүнәгә багышланган. — Анда багышлама юк. Зәйтүнә исеме юк, — диде аптыраган-йөдәгән Кадыйр. — Бар! — диде Фатыйма туташ. — Алыгыз Коръән-и Кәримне, дустым. Зәйтүнәтел лә шәркыя, лә гарбия. Ягъни, синең кебек гүзәллек, яшеллек, зәйтүн кебек матурлык Көнчыгышта да, Көнбатышта да юк! ди Тукай. — Баш катырмагызсана, Фатыйма туташ, — диде Кадыйр. — Ул сез уйлап чыгарган фараз гына. — Фараз түгел! — диде Фатыйма туташ. — Тукай, назик хисләр шагыйре буларак, Зәйтүнәнең исемен турыдан-туры атамый, яшерә, киная итә. Коръәнне яхшы белгән кеше моның Зәйтүнәгә аталганын ап-ачык күрә. Күк күгәрчен күктә уйный, башлары әйләнмәсә, Бик сөйсәң дә баралмассың, чәчләрең бәйләнмәсә. Карар иде, карар иде, карап туялмас иде. Никадәрле карасаң да, ул сиңа булмас инде. Фатыйма туташ бу кырны шулкадәр хисле-матур итеп кырлады ки, Зәйтүнә туташ хәйран калды. — Әстәгъфирулла! — дигән уфтану чыкты аның күкрәгеннән. Аның күңеле тулды, ул, ике учы белән йөзен каплап, читкә борылды. Кадыйр әфәнде саубуллашмыйча гына китеп барды. Фатыйманың ачуы чыккан иде, Кадыйргамы, Зәйтүнәгәме аның ачуы. Аның сабырлыгы каядыр киткән, ул кискен аваз белән әйтте: — Буш хыял! — диде. — Сине итәгеңнән тартып киргә төшерергә кирәк, очып китмәссең... Ярамаганмы сиңа Кадыйр? Ә?.. Менә дигән егет! Хәер, каны теләгән кылан ите ашаган! * * * Иртәнге матбугатта Тукайның тагын бер мәхәббәт шигыре басылып чыкты. Ике ахирәт туташ икәвесе тиң шигырьне яттан бикләделәр. Бик юашлатты мине яшерен сөюдән кан көю, Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю! Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире, Мондый хәлгә сабыр итәлмас, булса да адәм дию. Үлде рух яшрен мәхәббәттән, кәфа юк, үлсә дә, Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер кан кыю! * * * Бервакыт Тукай бер кичәдә үзенең "Утырышу" шигырен укыды. Халык бик күп иде. Тукай сәхнәчеккә менде. Шагыйрь костюмнан, галстуктан иде, башында кара хәтфә кәләпүш. Кызларның һәммәсе дә калфактан. Шагыйрь кесәсеннән бөгәрләнеп беткән ниндидер кәгазь чыгарды. Ләкин ни өчендер ул шигырен кәгазьдән укымады, яттан сөйли башлады. Фатыйма ахирәте Зәйтүнәгә: — Бу сиңа багышланган шигырь, — дип пышылдады. Габдуллакан залга карамыйча, каядыр янга, сәхнә кырыена карап сөйли, ни өчендер ул кыенсына, ояладыр сыман тоелды. Кайвакытта кара күзле, кара кашлы Матур берлә утырамын кара-каршы; Шунда ул кыз, әллә ничек, сүзгә китеп, Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый. Һәр сүзенә: чын, чын, димичә калмагач, Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде, Кадап куйган һәйкәл төсле, кузгалмагач. Кайда аңлау миңа! Бер сүз дә аңламыйм, Ишетмим дә, тыңламыйм да санламыйм, — Бу эшне ул үзе сизсә ачуланыр Иде, ләкин тугрысы шул, ялганламыйм. Сүз тыңлаган булып итәм йөз тамаша, Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша; Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, кибәр, диеп Гаклым берлә шул вакытта кул талаша. Шулай итеп, сәгадәтле сәгать үтә, "Ул" да торып, үз урныннан чыгып китә; Белмәс хәлне, яшь нәрсә бит, аңлый алмас, Кычкырсам да: кочаклашыйк, тукта, тукта! Шигырь укыгач, Тукай башта беравык тораташ кебек төз торды, аннан соң кыюсыз, сизелер-сизелмәс кенә баш иде. Зал гөрли, зал котырып кул чаба. — Тагын! Тагын, Габдулла әфәнде! — дип кычкыралар. Зәйтүнә туташ кына кул чапмый, алкышламый иде. Бу кичәдә Тукайның шигырь укыйсын ул алдан ук белә иде һәм Тукайга бүләк итәрмен дип конфетти алып килгән иде, сәхнәдән чыкканын көтеп торып, Зәйтүнәкәй туташ кулындагы күп кенә конфеттины Тукай өстенә сипте. Бөтен чәч, кәләпүш өсте матур конфетти белән бизәлде. Тукай бик шат иде. Ике туташ тамашачыларның ни кылганын читкәрәк китеп, бераз сөйләшеп тордылар. Шулчак Тукай, башкаларны аралап, туташлар янына килде. — Кичә сезгә ошадымы? — диде Тукай Зәйтүнәгә. — Искиткеч, Габдулла әфәнде, — диде туташ. — Мин бик шат, туташ, — диде Тукай. Фатыйма түзмәде: — Әйтегез әле, Тукай әфәнде, "Утырышу" шигырегез кемгә багышланган ул? — дип сорады. Тукай каушап калмады: — "...гә" шигырем кемгә багышланган булса, шуңар, — диде. — Димәк, Зәйтүнәгә! — диде Фатыйма. Тукай сагышлы елмайды, ләкин кавап бирмәде, тамашачы арасына кереп китте. Кыз-кыркын бәхәс куптарганнар, имеш, Тукайның бу шигыре кемгә багышланган? Бай киенгән, кыйммәтле асылташлар таккан бер ханым әйтә: — Тукай әфәнденең ул шигыре миңа багышланган. "З"гә дигән яшерен тамгасы да бар. "З" — Зөләйхага дип аңлавыгызны үтенәм. Бәхәскә икенче яшь хатын килеп катнаша: — Нигә соң Тукай әфәнде "...гә" дип куйган. Зөләйхага булмый бит, "Зәйтүнәгә", "Залиягә" була ала. Димәк, шигырь йә миңа — Залиәгә, яки Зәйтүнәгә багышланган. Өченче туташ анысына каршы төшә: — Ә нигә "Зәмирәгә" түгел? Бу шигырь миңа — Зәмирәгә аталган! Ике ахирәт туташ кичәдән соң Тукай белән бергә кайтырга өметләнгән иде. Тукайны тамашачы өере ахирәтләрдән аерып алып китте. Тукайны алкышлыйлар, рәхмәт яудыралар, сөальләргә күмәләр иде. Алар урам почмагында Тукайны көтәргә тиеш иде. Ләкин Тукай алдан кайтып киттеме, әллә юри туташлар кайтып киткәнне көттеме, килешенгән вакытта Тукай күренмәде. Халык таралып бетте. Зәйтүнә үзен кая куярга белми йөренә. Бу Тукайның мине инкарь итүе, мине сөймәве, дип уйлый. Фатыйма да Тукайны зарыгып көтә иде, дулкынлануын басар өчен, ул сөйләнә башлады: — Исең киткән! Тукай сиңа карыймы? Аның сөяркәләре муеннан, диләр... Хәер, Тукайның беркеме дә юк. Ул, гомумән, хатын-кыздан кача икән. Качып кайтып киткәндер ул! Зәйтүнәкәй ахирәтенең сүз югыннан гына сөйләнүенә илтифат итмәде. Аның хәсрәте чиксез иде: Тукай аны инкарь итте! * * * Зәйтүнәкәй туташ белән Фатыйма ахирәте Казаннан Чистайга кайтып китәргә ниятләде. Усия пристанена төшеп, алар "Меркурий"га ике билет алып чыкты. Пароход менә-менә кузгалырга тиеш. Зәйтүнәкәй каерыла да карый, каерыла да карый, кемнедер көтә, озатырга төшүче булмаса, китүе бигрәк тә ямансу, моңсу була. Бәлки, Тукай аларның кайчан китәсен белгәндер, бәлки, ул аларны озатырга Усия пристанена төшәр? Дебаркадерда бары ике туташ белән бер-ике озата төшүче генә. Пассажирлар пароходка кереп беткән. Пароход кычкыртты. Идел өстендә күңелләрне телгәләрдәй моңсу аваз — пароход гудогы яңгырады. Зәйтүнә туташ һаман каерылып кемнедер көтә иде. — Берне кычкыртты. Керик, — диде Фатыйма. — Бераз гына, ахирәтем, — диде Зәйтүнәкәй туташ. — Син кемнедер көтәсең, ахирәт... — диде Фатыйма. — Йа Аллам! - диде Зәйтүнә! — Килә! — диде Фатыйма. — Тукаймы? — Юк, ул түгел! Кадыйр! — Кадыйр? Ашыга-пошыга Кадыйр килеп китте. — Уф, көчкә өлгердем... — диде егет. — Саумысез, туташлар! Кадыйр Зәйтүнәгә чәчәк сузды. Туташ теләр-теләмәс кенә чәчәкне алды. — Рәхмәт! — диде Зәйтүнә. — Пароход Чистайга чаклы ничә сәгать бара икән ул, туташлар? — дип сорады Кадыйр. — Тәүлеккә якындыр, — диде Фатыйма. — Алайса, мин юлда ашарыгызга берәр нәрсә алыйм. — Юк-юк, Кадыйр әфәнде. Пароходта буфет бар, аннан соң без юлга әзерләнеп чыктык. Ашханәдә ун йомырка пешерттереп алдык, бер бөтен ипи, аннан ары сун — әйрән, кабыклы бәрәңге. Китәрлек. Зәйтүнә бу сөйләшүләргә игътибарсыз иде, ул һаман: — Йа Аллам! — дип кабатлый. Пароход икенчесен кычкыртты. — Керик, урнашыйк, — диде Фатыйма. — Зәйтүнә туташ, — диде Кадыйр. — Кайтып киткәч, хат языгыз. Мин көтәрмен. Кавап язармын. — Үзегез языгыз, Кадыйр әфәнде, — диде Фатыйма. — Адресыгызны белмим шул. — Камская, 33. — Мин язармын, Зәйтүнә туташ, һичшиксез, язармын, сез кавап бирерсез, иншалла. Зәйтүнә өчен Фатыйма кавап бирде: — Иншалла, — диде ул. Пароход өченчесен кычкыртты. Басманы ала башладылар. — Киттек, ахирәтем! Кызлар күперчек аша кереп китте. Кадыйр аларга кул болгый, кыска кычкыртып, пароход кузгалды. Ул елга уртасына китәрәк агымга каршы борылды. — Хат языгыз, Зәйтүнә-әү! — дип кычкырды Кадыйр. Дебаркадерда Тукай күренде. Ул йөгергән, мышнаган, кулында чәчәк. — Пароход Чистайга хәтле ничә сәгать бара икән, белмисезме? — диде Тукай. — Минемчә, егерме сәгать чамасы, — диде Кадыйр. — Аңлашылды, рәхмәт. Печать проклятия! — диде Тукай, ачынып. Тукай өзлегеп йөткерә башлады, тиз-тиз генә дару йотты. — Соңга калдым, өч минутка... — Сез кемнедер озатырга төшкән идегезме? — диде Кадыйр. — Әйе, бер туташны. — диде Тукай. — Сөйгәнегезнеме? — Әйе, шулайрак. — Беләсезме, әфәндем, Аллаһы Тәгалә бар кешене дә мәхәббәттә сыный. Сезне дә, мине дә. Ярый, хушыгыз! Кадыйр китә башлады. — Сез, күргәнемчә, — диде Тукай, — шулай ук кемнедер озата төшкәнсез? — Әйе. Мин дә бер гүзәл туташны озата төштем! Ләкин минем мәхәббәтем кавапсыз. Алла бирсә, Аллаһы Тәгалә теләсә, без барыбер бергә булачакбыз. — Сез бик кыю, әфәндем! — диде шагыйрь. — Ә менә миндә ул кыюлык юк. Ул туташ мине үзенең чибәрлеге, сөйкемлелеге белән әсир итте. Менә бүген бер адым калгач, китеп барды. Кебеки мин, аңгыра балык! Кыюлык бирмәгән шул Алла, юк бит, юк. Нидер тыя мине, нидер ята арабызда. Әгәр мин шул киртәне сикереп чыксам, факигагә дучар булыр минем сөеклем дә, дип уйладым. Кадыйрның үзенә текәлеп карап торганын сизеп, Тукай әйтте: — Гафу итегез. Хушыгыз! — дип китеп барды. — Хушыгыз. Алла ярдәм бирсен сезгә, Тукай әфәнде! * * * Фатих Әмирхан Урта Кабан буенда кәйлек йорт алып, ял вакытларын шунда узгара иде. Кәйлек өйгә Фатихның дуслары: Тукай, Рәмиләр, Вафалар килә. Алар анда әхтәри сугалар, балык тоталар, икат итәләр. Чираттагы шигырь кичәсеннән соң гына Фатих белән Габдулла Урта Кабанга кайттылар. Хукабикә аларга кичке аш тәкъдим итте, Тукай баш тартты, аның ни өчендер кәефе юк иде. Фатихның юк-бар сораулар биреп аны йөдәтәсе килмәде, сораштырсаң, Тукай тәртәгә тибәр иде, бераздан соң ул үзе сүз башлаячак. Һәм шулай булды да, ятагында биш-алты тапкыр пошыргаланып әйләнгәннән соң, Тукай сүз башлады: — Мин бәхетсез бит, дустым. — Сафсата, Апуш! — диде Фатих. — Икатың гөрләп бара. Син — татарның каны. Син әйткән сүз туп-туры халык күңеленә керә. Ничек була инде ул бәхетсез кеше? Аңлат! — Икатым гөрләп бара, шөкер. Әмма күңелемдә бушлык. Шик, шөбһә... — Син гыйшык утында янасың, шуңа күрә синең күңелең тыныч түгел. Син үзеңне мәхәббәт утында ялгыз гына янарга дучар иттең. Икәүләп яныгыз, киңелрәк булыр. — Их, Фатих! Яңадан туасы иде, туасы иде дә сәламәт буласы иде. Сәламәт булып, синең кебек кызлар арасында һич тарсынмыйча йөзәсе иде. — Син болай да кызлар арасында йөзә аласың. Сине читтән генә сөючеләр бар, мин беләм. — Мин берәүсен генә сөям, Фатих. Миңа аннан башкасы кирәк имәс. Кыюлык бирмәгән, юк бит, аны очратуга ишеләм дә төшәм. Юашлатты мине яшьрен сөю. Хыялымда, төшләремдә мин аны кочам, сөям, хыялымда мин бәхетле. Уйганам да салкын ястыгымда ялгызым ятам. Очраштык без ул фәрештә белән, очрашуга ук арабызда күренмәс киртә пәйда була. Тотлыгам, аңар туры карый алмыйм. — Ә ул сине сөя, сине тели, синең икатыңа табына, ул синең ачылуыңны тели, ә син ябыласың да куясың. — Ул хәзер Чистаена китте ташлап мине. — Ташламады! Син аны озата төшмәдең. Ул сиңа үпкәләп китте, Тукайкан. Син аның өметен өздең, син аны кан кәзасына салдың. Икегез ике якта янасыз. Күкләр сезнең кавышуны тели, Тукай! Ә син качасың. Бәхетеңнән качасың. Кайда усал Тукай? Кайда туры Тукай? Кайда упкынга ташланырга әзер каһарман Тукай? Нигә син кебеки үз гыйшкыңда? — Мин аңламыйм үземне, Фатих. Күрәсең, тәкъдир мине шулай карарсыз ясаган. Бәлки, тәкъдир хаклыдыр? Нидер тыя мине тәвәккәллектән, дустым. Әнә шул "нидер" ята арабызда. Әгәр дә мин шул киртәне сикереп чыксам, факигагә дучар булыр сөеклем дә. Янып, көл булырмын мин дә. Һич ни калмас зәминдә. Туфрак корыр, орлык кибәр, үкенермен мин бу тәвәккәллегемә. — Алла ярдәм бирсен сиңа, Тукай! * * * Ике ахирәт, эзли чыккан мәхәббәтләрен табалмыйча, исән-сау гына Чистайга ата-ана йортына кайтып төште. Юлда салкынча су өсте киле кагылдымы, Зәйтүнәкәй туташ хасталанып урынга ятты. — Чистайга кайтканыбызга күпме вакыт узды, Зәйтүнәбез һаман хаста... — дип сөйләнә Фатыйма туташ, үзе дару хәстәрли. — Син тилердең, кызый. Хаста түгел син. Гыйшык чире белән авырыйсың син. Әйттем бит, Тукай сиңа борылып та карамас, дидем. — Карамаса да, мин аны сөям, Фатыйма тәтәм. — Сөям дип кара көймиләр инде аны ул кадәр. Сөям дип ашаудан кал, эчүдән кал. Моны тилелек дими, ни дисең? Ишек ачылып китте, Кадыйр әфәнде килеп керде. — Керимме, кызлар? — диде Кадыйр. — Әстәгъфирулла! Кадыйр, син түгелме соң бу? — диде Фатыйма. — Сез Казаннан киткәннән бирле күнле көн юк, — диде Кадыйр. — Бушап калды Казан. Фатыйма тиз генә табын әзерләде, чәйләп алдылар. — Ни йомышлар белән Чистайда? — дип сорады Фатыйма. — Мин яңа эшкә Чистайга күчтем, хәзер сәүдә итәм. — Табышлар бармы соң? — дип сорады Фатыйма туташ. — Аз-маз шунда, ие... Минем Чистайга кайтуым сәүдә эше дә түгел, туташлар. Минем Зәйтүнәне күрәсем килде. Тәкатем калмады. Зинһар, сүземне тыңлап багыгыз, Зәйтүнә туташ. Миңа сездән башка тормыш юк. Инде сез Тукай белән дә арагызны өзеп кайткансыз икән. Саулыгыгыз да какшау, күрәм, чыгыгыз сез миңа кияүгә, мин сезне савыктырырмын. Без матур гаилә корырбыз. — Тот та чык шушы Кадыйр бәйгә, үкенмәссең, валлаһи, — диде Фатыйма, түземсезләнеп. — Хәер, яшьләр арасына кермим. Һәм ул, йомыш тапкан булып, читкәрәк китте. — Тукайны күрмәдегезме, Кадыйр әфәнде? — дип сорады Зәйтүнәкәй. — Күрдем... — диде Кадыйр. — Ничек? Кайда? — дип, туташ ятагыннан калыкты. — "Болгар" ашханәсендә, кем беләндер сөйләшә иде. — Ни диде, ниләр әйтте Тукай? — Иптәше әйтте: тиз генә сине хастаханәгә салырга кирәк, диде. — Хастаханәгә?.. — Минемчә, ул инде хастаханәдә! — диде егет. Зәйтүнә өстендәге юрганын атып бәрде дә киенү бүлмәсенә кереп китте. — Кая барасың, нигә тордың? — дип кычкырды Фатыйма туташ. — Мин Казанда булырга тиеш! — дип кычкырды Зәйтүнә эчкәридән. — Мин Тукай янында булырга тиеш! Кай арада киенеп өлгергәндер, Зәйтүнәкәй тилергәндәй эчкәридән бу якка атылып чыкты. Туташны тыеп булмый иде. * * * Атасы пар ат киктерде, алар Чулман өстендәге юлдан чанага утырып китте. Ат чанасында олаучыдан башка Зәйтүнәкәй туташ, Фатыйма туташ белән Кадыйр әфәнде иде. Карлы-буранлы юлда арып килгән булсалар да, Зәйтүнә туп-туры хастаханәгә Тукай белән күрешергә китте. Ләкин шагыйрь хастаханәдә булып чыкмады, ул кырыгынчы бүлмәсендә һәм аягөсте иде. Тукай туташны күрүгә аптырап, каушап калды. Эш бик китди иде. Керә-керешли туташ Тукайга таба атлады да: — Исән-амансызмы! — диде. — Узыгыз, утырыгыз! — диде Тукай. — Сезне хастаханәгә салганнар икән, диг әннәр иде... — Мин сау-сәламәт. — Сөендем, рәхмәт. — Ни өчен? — Сез сәламәт булган өчен... Шунда сүз өзелде. Икесе дә сөйләшер өчен сүз эзли иде, ахрысы. Бу юлы да туташ өлгеррәк булып чыкты. Ул: — Мин бөтен хастаханәләрне йөреп чыкт ым. Юк, диләр. Ә сез бүлмәгездә, сау-сәла мәт. Шөкер. Туташ, кулындагы бер савыт балны кая куя рга белмичә, күзе белән эзләнә иде: — Хөрмәтле Тукай әфәнде, бу бал сезгә, үзебезнең умарта балы. Туташ бая Тукай күрсәткән урындыкка утырды, Тукай да нишләргә белмичә, каршы урындыкка яны белән урнашты. Уңайсыз бер мохит барлыкка килде. Икесе дә сүз башларг а форсат көтә. Икесе берьюлы тын алып, сүз башламакчылар иде, бер-берсенә комач аулаганнарын сизенеп, шып туктадылар. — Э-э... Бу юлы Тукай өлгеррәк булып чыкты: — Ә сез, туташ, олуг мәхәббәт барына инанасызмы? Нәрсә ул мәхәббәт? — Тукай ни әйтергә сүз табалмаганнан гына әйтте бу сүзне. — Күпме шаг ыйрь гомерен баглаган шуңа кавап эзләп! Аңлы кешелек әле дә булса мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен төп-төгәл генә әйтә алмый. — Бәлки, төгәл кавап кирәк түгелдер дә, Тукай әфәнде? Төгәл кавап әйтелсә, мәхәб бәтнең, гыйшык утының калыбын коручылар табылыр иде. Бөтен кеше үз хисләрен шул калыпка куып кертергә тырышыр иде. Аның мәхәббәте бер төрле. Минем мәхәббәтем гел икенче төрле. Әлбәттә, һич шөбһә юк ки, олуг мәхәббәт бар. Мин инанам. Менә сезне, Тукай әфәнде, яратучылар аз түгел! — Туташ!.. Сез арттырасыз! — Сезне яшертен генә сөюче ханымнар, туташлар бихисап, Тукай әфәнде! — диде Зәйтүнә. — Рәхмәт инде, туташ. — Сез уенга алмагыз, Габдуллакан әфәнде. Мин дөресен әйтәм һәм төгәл белгән кешеләрне күз алдында тот ып сөйлим. — Ни өчендер моңа кадәр берәүсенең дә телдән әйткәне булмады. — Гашыйк икәнеңне әйткәч, гыйшык ка ча икән бит, Тукай әфәнде. Сүз мәхәббәтне үтерә... Әнә шул сезгә гашыйк булучылар һәммәсе дә сезне аерым, үзенчә сөя. Шөһрә тегез өчен. Сезне бай дип уйлаучылар бар. Байлыгыгыз өчен. Сезне күреп белмәгәннәр баһадир гәүдәле дип уйлый, каһарман булг аныгыз өчен. Яшертен гашыйк булганнарн ың кайберәүләре... сезнең вөкүдегез, икатыгыз, иктима гый хәлегезне белеп, сезне саклар өчен, үзе өчен түгел, бичара татар халкының бердәнб ер каны булган туры Тукайны саклар өчен канын фида кылырга әзер. Көймә бата, йо та торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер кан кирәк. Тукайга бу сөйләшү авыр ләззәт бир ә. Һәр әйтелгән сүз ишарәле, мәгънәле, ас тарлы иде. Бу туташ ун иреңә, йөз суфиеңа торырлык акыллы фикерли. Ул Тукайны үз сүзләренә ышандыра ала иде. Тукайны куркытканы да әнә шул тәэсир көче. Тукай шуш ы туташ зиһенендә туган ихтыяр куәтенә кол булудан курка. Шуңа күрә ул тизрәк бу сөйләшүгә чик куярга теләде бугай: — Туташ! Хөрмәтле Зәйтүнә туташ, минем вөкүд емне, эчке халәтемне берәү дә белми. Ихлас әйтәм, хәтта күр ше бүлмәдәге дус т ым Фатих Әмирхан да белми... Туташ, мин үземнең халәтемне һичничек тә сезгә аңлатып бирә алмам. Зинһар, минем тупас, гади сүзл әрем сезне рәнкетмәсен... Сүз кирәк түгел... Кеше ләр дәш мичә дә бер-берсен яхшы аңларга тиеш... Сез дә мине аңларсыз... Шагыйрь тынып калды. Ике арада бары тик хисләр, өмет дулкыннары гына йөри иде. Шулчак туташ салмак кына сүз башлады: — Сабый чакта мин каз бәбкәләре сакл арга ярата идем. Күзем гел күктә була тор ган иде. Оныгым тилгән күзли дип уйлаганд ыр инде әби. Мин тилгәннән битәр болыт ларга карыйм. Ап-ак болытлар. Күпереп торг ан болыт таулары. Шул таулар күз алдынд а әкрен генә үзгәрә. Кайбер болытлар арысл анга охшап кала. Ике өркәчле дөя, мәһабәт чал сакаллы Алып бабай күктә йөри. Ап-ак болытларга карап йөри торгач, ялгыш бер бәбкәмнең аягына басканмын. Аягы имгәнде шул бәбкәмнең. Үкереп кыладым. Төнлә сат ашып уяна торган идем. Әти-әни куркуга калды. Соңыннан сөйләделәр. Баланың зиһен енә көч килмәгәе дип курыкканнар. Интекм әсен дип, барыбер мал булмас дип әткәй Заһир абыйга бәбкәмне чалырга кушкан. Заһ ир абыйның кулына ябышканымны белештермә дем дә. Кыладым, сугыштым, тәки чалдырм адым бәбкәмне. Аягын бәйләдем, чыралар белән як-яктан ныгыттым. Көннәр, атналар буе тәрбия кылдым. Кулдан ашаттым, эчертт ем — барыбер терелттем. Шуннан бирле яр дәмгә мохтакларны карарга, тәрбия итәргә күнегеп киттем... Тукай да Зәйтүнәгә түгел, бушлыкка, үзалдына сөйләнгәндәй, ишеттереп уйлый иде: — Кырлай урманында еш була идем мин, — дип башлады ул сүзен. — Урманга баргач, киләк кыючы малайл ардан юри читтә йөри идем. Адашмасын дип малайлар: "Габдулла-ау", — дип кычкыр алар. Мин бер урында сәгатьләр буе уты рам. Кояш төшеп өлгермәгән аланчыкларда абага, балтырган үсә. Үләннәрдә, пәрәвезләр дә, чәчәк касәләрендә бихисап сәйләннәр, ал лы-гөлле тамчылар тирбәлә. Тәгәрәп төшмәс еннәр дип, селкенергә дә куркып тик утыр ам. Күзем шул сихри сәйләннәрдә. Озак кар ап утырганда, шундый халәт барлыкка килә. Шул матур сәйләннәрне кыясы килә башлый. Алар чын сәйлән кебек тоела. Бервакыт түзмәдем, кыярга дип үрелдем. Бөтен асылташл ар киргә коелды. Чәчәк, кыйм мәтле бизәк ләрдән арынган патша хатыны кебек, шыр ялангач калды. Якында гына миллионлаган асылташлар. Шунда мин аңладым: ул асылт ашлар мәңге дә минеке булмаячак. Шуны аңлагач, олыгаеп киткәндәй булдым... Туташ та Тукай сөйләгәннәрне тереләтә күз алдына китереп утыра иде, ул Тукай хыя лындагы, шагыйрь хәтерендәге сабый Апушны да, сихри урманны да ачык күрә, ул хыял дөньясында. Шул сихри-серле мохиттә янә Тукайның моңлы тавышы ишетелде: — Икенче бервакыт, сабын күбеге кабарт ып уйнаганда, тагын нәүмиз калдым. Сабын күбеге һавада очканда, гакәеп матур шар була. Могкизалы шарда салават күпере төс ле кәкре йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы килә. Матурлыкны озакка саклыйсы килә. Тотасың — матурлык та, тылсымлы дөнья да шундук юкка чыга... Төшемдә әллә ничә тапкыр чык тамчылары кыйдым. Төшемдә әле дә сабын күбеген тот ам. Шул матур шарны тотам да рәхәтләнеп капшап карыйм. Ни кызганыч, менә, ниһая ть, сәйләнем дә, матур шарым да булды дип сөенечемнән кычкырам да уянып кит әм... Тукай сөйләгән саен китдиләнә, сагышлы рак була бара, хәтта, аның сөйләнүе факи гале бер сурәт барлыкка китерә иде сыман, туташ әнә шул сагышны, шул факигане күрә кебек. Тукай иркен сулап куйды, ул әйтәселәрен әйтеп бетерде кебек, хәзер инде йом гак кына ясыйсы калды: — Бар шундый кул китмәс, кеше акылы китмәс нәрсәләр... Бая сез әйткәнчә, мәхәб бәтне аңлатырга кирәк түгелдер, ихтимал. Салават күперен тотарга тырышу ахмаклык тыр, ихтимал. Аңа карап сөенергә генә, сокл анырга гына кирәктер? Бәлки, ак болытлар да, ак кардагы бушлык та, аландагы сәйләнн әр дә бары хыял гынадыр? Шулай хыял кил еш алар яхшырак тадыр. Ихтимал... Шагыйрь сулкылдаган тавыш ишетте. Зәйтүнә тыйлыгып кылый иде. — Туташ, сезгә ни булды? Сезнең күзег ездә яшь! — Болай гына... Сез бик тәэсирле сөйлисез. Гап-гади нәрсәләрне дә ни чектер сагышлы итеп әйтәсез. — Кичерегез, туташ. Зәйтүнә китәргә дип урыннан торды: — Мин бик озак утырдым. Зинһ ар, миңа тагын килергә рөхсәт итегез, Тук ай әфәнде... Без әле Казанда бераз торачакбыз... — Ихтыярыгыз, туташ, — диде бүлмә хукасы. — Тәшәккүрдән гакизмен! — диде дә тут аш бүлмәдән чыкты. * * * Зәйтүнәкәй туташ көн аралаш Тукайның хәлен белергә йөри торган булып китте. Тукай ул килгән саен эчтән генә куана, тыштан канәгатьсез кала бирә иде. Күп тапкырлар Тукай белән очрашканнан соң, очрашулар кинәт киселде. Бу хәл менә ничек булды. Зәйтүнә канатланып йөри иде шагыйрь янына. Бу аның бәхетле мизгелләре булды. Алар үз булып киләләр иде инде. Очып кергәндәй килеп керде Зәйтүнәкәй туташ Тукай бүлмәсенә. Ишектән керә-керешли туташ: — Минем сөенчем бар! — диде. — Сөенчем шул: соңгы вакытта матбугатта сезнең шигырьләрегез бик еш басылды. Гакәп истидатлы әсәрләр, әфәндем. Бер яктан, куәтле сатирагыз, шаян әсәрләрегез халыкның рухын күтәрә. Икенче яктан мәхәббәт лирикагыз гакәеп бер омтылыш белән яшьләрнең күңеленә кереп урнаша. Алар бер укуга күңелгә сеңә. Тукайның кәефе юк иде, ул битараф калырга тырышып әйтте: — Сез укыйсыз, алар сезнең күңелгә хуш килә, халыкның бер өлеше шул әсәрләрем өчен мине каргый, — диде. Туташ әле һаман Тукайның халәтен аңлап бетерми иде. — Сез андыйларга игътибар итмәгез! Кизәнгәнсез икән — сугыгыз. Суккансыз икән — үкенмәгез. Кәефегез булмауга шул гына сәбәп булса, ташлагыз. Сезгә курку харам... Мин атам белән анама сезнең белән һәр күрешү хакында сөйли барам. Борчылмагыз, минем алардан яшерен серем юк. Алардан сер чыкмый. Беләсезме, кәй уртасында мин сезне авылга алып китәрмен. Кызык булыр. Безнең якта кымыз да бар. Кызык та бар. Казы да бар. Кубыз да бар. Кыз да бар. Кыз рәхәтләнеп көлде. Тукай туташка карамаска тырыша, аның кәефе юк иде. — Кичерегез, туташ! — диде шагыйрь. Тукай урыныннан торды, аннан соң тагын "кичерегез" дип ястыгына кырын ятты. Туташ шунда гына эшне аңлап алды: Тукай аның белән теләр-теләмәс кенә сөйләшә иде. Зәйтүнә сагаеп калды, салмак кына сүз катты: — Сезгә нәрсәдер булган, мотлак, ни дә булса булган, Тукай әфәнде. Сөйләгез, әфәндем, сөйләгез. Мин аңлармын. Зинһар, яшермәгез миннән! Тукай, үзалдына сөйләнгәндәй, гел бертөрле тавыш белән сөйли башлады: — Аландагы чәчәкләр өстендә, пәрәвездәге бихисап асылташларны мин тагын күрдем бүген. Әз генә ятып торган идем. Йокыга китәргә дә өлгермәдем шикелле, тирә-юнем мең төсле асылташлар белән тулды. Кыеп, сезгә бүләк итәрмен дип үрелгән идем, күктән ике башлы каракош килеп чыкты да, канатлары белән давыл чыгарып, сәйләннәрне коеп бетерде... Туташ! Туташ... Зинһар... безнең танышлыкны онытыгыз! Зәйтүнә башта аңламады, соңра нидер сизенеп, сак кына әйтте: — Мин һич нәрсә аңламадым, Тукай әфәнде! — Кичерегез дорфалыгымны, зинһар. Миңа рәнкемәгез, — диде шагыйрь. — Мин алга таба сезнең белән күрешә алмыймын! — Берәр яры китәсезме? Әстерханга яки Каеккамы? — Ераграк, туташ! — Ерактан да кайтырсыз. Тагын Питербургамы? Хат язарсыз. Мин дә сезгә язармын. — Кавышмаган килеш безгә аерылышырга кирәк! — Ни-нәрсә үзгәрде шушы арада? Без икебез бер кан кебек идек бугай... — Ул сезнең фантазиягез, туташ, ул сезгә шулай тоелган гына. Ялган романтика! Без икебез ике кеше, ике аерым кан. Юллар аеры безнең, юллар... — Ышанмыйм! Туры Тукай ул вакытта алдамады. Икесенең берсе ялган! Күземә карагыз, Тукай. Туры карагыз! Сезгә гайбәт ишеттергәннәр... Шулаймы? Сез мине Тукайга тиң санамыйсыз!.. Минем турыда гайбәт булалмый. Алайса ни сәбәп?.. Беләм, Тукай. Беләм, миңа сезнең белән бик кыен булачак. Сезнең холкыгыз фәрештә холкы түгел. Дошманнарыгыз күп. Сезгә яшәве көннән-көн кыен булачак. Сезгә дә, сезнең белән яшәүче хатынга да, беләм... Белгәнгә күрә, мин сезне сөямен! — Мин сезне сөймим! — дип кычкырды шагыйрь. — Шуны аңладым менә шушы вакыт арасында, Зәйтүнә туташ. Башына күсәк белән органдай, кыз аңгыраеп торды. Барысын да аңлады һәм салмак, ләкин үткәзерлек тавыш белән әйтте: — Туры Тукайның беренче һәм соңгы ялганы! — дип чыгып китте. Тукай канын кая куярга белми йөдәде, ул шартлар дәрәкәдә дулкынланган, ишекле-түрле йөренә, үзе туктаусыз сөйләнә иде: — Хуш, бәгърем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны! Мәхәббәт шигырьләремнең илһамчысы, хуш, бәхил бул! Әлфиракъ, туташ, әл-аман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг! Күңелем белән дә, каным белән дә шигырьгә бик һәвәсләндем. Чөнки канымнан, канашымнан аерылдым. Ул гүзәлгә гыйшкым турында чын күңелдән шигырь сөйләүне Кайгылы күңелем белән үземә юлдаш иткән идем. Ярым читләргә яр булды да, күңелем тар-мар килде; Шуннан шигыремне күздән аккан каным белән яздым. Исмеңне язсам, сер дөньяга фаш булыр. Исмеңне әйтмичә шигыремне тәмамладым. * * * Туташлар Казанда тәдбир корганча озак тора алмадылар, кайтып китүне хуп күрделәр, чөнки Тукай белән ара кире ябышмаслык булып киселгән иде. Зәйтүнә Казаннан киткәч, шагыйрьне чир басты. Озак дәваланганнан соң гына аны дуслары килеп алды да, янә кырыгынчы бүмәсенә кайтардылар. Шагыйрь аякка басты. Гадәти тормышын дәвам итте. * * * Кырыгынчы бүлмә уртасында ак кәймә белән капланган мәет ята. Аның баш очында кара тасма белән уратылган Тукай рәсеме. Кыр-кырда чәчәкләр. Кайгылы музыка ишетелә. Ишекне шакымыйча гына бүлмәгә, арбасын тәгәрәтеп, Фатих килеп керде. Фатих ак кәфенне, Тукайның кара тасма белән уратылган рәсемен күреп аһ итте. Аның хәле китте, ул, арбасыннан егылып төшмәс өчен, таяныр урын эзләп, капшана башлады, ниһаять, бер почмакта торган урындыкка таянды. — Әстәгъфирулла! — диде ул. — Бу ни? Тукай! Тукай! Чаршау артыннан Тукай чыкты, ул Фатих белән янәшә басып, ике кулын кендегендә кушырып, матәм халәтендә калды. Соңра ул, кулларын дога укырга күтәреп: — Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәкигун! — дип, учы белән йөзен сыпырды. Тукай артык кайгылы кыяфәттә үз рәсеменә башын иде: — Габдулла Тукай вафат! Яхшы шагыйрь иде мәрхүм. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәкигун... Ниһаять, Фатих эшне аңлап алды да Тукайга кычкырды: — Апуш! Шайтан алсын синең бу шаяруларыңны! Итагатьсез! Фатих Әмирхан тиз генә килеп, ак кәймәне ачып ташлады. Кәймә астыннан Тукайның бишмәте килеп чыкты. — Каналья! — дип сүгенеп алды Фатих. — Нигә курыктың, Фатих? — диде Тукай. Фатих бик китди иде: — Син шаярырга ярамый торган нәрсәләр белән уйныйсың, Апуш! Алай ярамый. — Димәк, син Тукай үлгән дип курыктың? — Бу — рәхимсез шаяру! Тукай рәхәтләнеп көләргә тотынды. — Алдан ук кайгырып куеп, чыннан да мин үлгәч, кайгырырга хәсрәт запасың калмас дип курыктыңмыни? — Үлемне юрамасаң да ерак йөрмәс! — Тач бастың! Үлем ерак түгел, Фатих. — Карылдама! — Мин әкәлдән курыкмыйм, Фатих, чөнки мин — мөселман. Мөселман кешесе үлемне табигый гамәл, фани дөньядан бакыйга күчү күпере дип аңлый. Минем янда үлем турында сөйләмә әле, дип курыккан кешеләрне мин аңламыйм. Үлемнән сәке астына качып кына котылып булмый. Үлем ул бәндәне Аллаһка якынайта. Бәс, үлем Аллаһка якынайткач, ни өчен кеше шатланмый? Ни өчен һаман озак гомер яшәргә тырмаша! Гакәп! — Син бүген әллә нинди, сәер, Габдуллакан. — Сәер түгел, дустым, мин шат, һәр көнем, һәр сәгатем мине Аллаһка якынайта бара. — Тьфү, әстәгъфирулла! Шамакайланма! Тукай шатлык битлеген салып ташлады да артык китди кыяфәт алды. — Ә мин шамакайланмыйм, Фатих әфәнде! Минем үлемем һичкемгә борчу китермәс. Гаиләм юк, талаша-талаша туганнар бүлешерлек малым калмый. Үлемтекләрем әзер, шәкертләргә 500 сум әкер калдырам. Мин лачын кебек ирекле! — Теге вакытта туташ, тыела алмыйча кылый-кылый, битен каплап китеп барды. Синме аны рәнкеттең? — Синме булдың адвокат? Юат, син бит высший круг кызларын юатырга өйрәнгән! — Тукай әфәнде, минем белән шундый тонда сөйләшергә кем рөхсәт итте? Извольте аңлатырга, нигә кылый кыз бала? Аның ни гаебе бар? — Дустым, мин кыламыйммы? Күр! Мин аннан катырак кылыйм лабаса. Минем бу күз яшьләрем аныкына караганда мең кәррә әчерәк. — Нигә, ни өчен ачуланыштыгыз? Һәй, әйттем исә кайттым, татуланышырсыз әле. — Без ачуланышмадык. Кушылмыйча аерылдык. Шулай мәгъкуль, әфәндем. Кем мин? Ул әйтә, күземә туры кара, ди. Ә миндә... — Тукай уң учы белән күзенә сугып алды. — Печать проклятия! Ул — назик хисләр иясе. Ул — нәфислек алиһәсе. Ә мин — чир баскан, шик баскан бер буйдак. — Син үзеңне юкка кимсетәсең, Тукай. Син беркемнән дә ким түгел. Син бөтенебездән дә югары кеше. Хәйлә генә ул синең. Сәбәп башка булырга тиеш. Мин дә гарип, күтәрәмгә калган гарип. Мин хатыннардан качмыйм. Гариплек кешенең ялгышы да, хатасы да түгел. Ничек бар, шулай кабул итсеннәр! Синең гариплегең минеке кебек кычкырып тормый. Төкер син, кимсенмә син! — Шул фәрештәгә өйләнеп, аны бәхетсез итимме? Ул гүзәлләр гүзәле, газәлләр газәле, олуг бер мәхәббәткә ия булырга лазем. — Тукай мәхәббәтеннән дә олуг мәхәббәт юк туташ өчен, аңгыра балык. Ул туташ синең белән бәхетсез булуны бәхет саный, дивана. — Сафсата! Суган суфые! Түбәсе тишек лапас өчен яралтылмаган ул туташ. Ул яшь, ул чибәр. Үзенә тиңен табар. Шулай кирәк, Фатих... — Кире кайтарыйммы? Тукай аның юлын бүлде: — Юк! Уйнама, Фатих! Киселде, мәңгегә киселде бу кеп. Киселде бу бәгырь. Киселсен! Бәгырем киселгәндә, мәхәббәтнең сагышлы бер кылы өзелеп "зы-ңң" итте. Их, Фатих дус, шушы сөюем белән мин бәхетле дә, әнә шул өзелгән кылның сызлап-сызлап зыңгылдавы әче бер ләззәт тә бирә. Белмисез шул сез яшерен сөюнең, тормышка ашмас мәхәббәт газабының ләззәтен. Белмисез. — Алайса, нигә кирәк иде туташ белән бу күрешүләр? — Соң гына аңладым, — диде Тукай. — ...мәңгегә кисәргә кирәк икәнен... Туташка өйләнүем зур гөнаһ булыр иде. Башкага мин өйләнә алмыймын. Өйләнер идем, куркам. Кем булып чыгар минем хатын? Шайтан белә! Өйләнерсең — бала-чага. Үстер, укыт, тәрбия кыл. Хатын көенә бие. Туганнары белән талаш. Мин бала яратам, хатынны да чит күрмәс идем. Юк! Минем өчен түгел андый тормыш. Мин тулаем халыкныкы, Фатих! Башым, икатым, авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаслык итеп тапшырылган зат. Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә мин беркайчан да өйләнмәскә уйладым. — Хәйләкәр Тукай! Дәлилләр уйлап чыгарырга син оста. Ләкин боларның барысы да сылтау гына. Сәбәп тирәндәдер. — Әйттермә, Фатих! Мин туташны сөйгән кебек берәү дә сөя алмый. Шушы арык тәндә тауларга сыя алмаслык гыйшык дәрте ята. Ләкин туташны бәхетсез тол итәсем килми! — Син... — Дәшмә!.. Башыңа китер, япь-яшь, гүзәл тол хатын. Аягүрә әрәм булачак. Мин үлемгә хөкем ителгән, Фатих. Дәшмә! Шулай! Син генә бел! Ә хәзер кит! Ялгыз калыйм! Фатих Әмирхан арбасын чыгу ягына борды, бусагадан кичкәч, ишекне япты. Тукай йөгереп килеп ишеккә келә салды. — Менә шулай киңелрәк булыр, Апуш! — диде ул, бишмәтен, кәймәсен, рәсемен кыештыра-кыештыра. — Тукайга әверелә барган саен, йөгең авырая. Шулай кысты сине, Апуш, кысты язмыш. Дөньяда үз мәхәббәтеннән качкан берәү булырмы? Үз мәхәббәтен табалмыйча үлеп киткән бичаралар бихисаптыр. Ә мин мәхәббәтемне таптым. Сөйдем. Сөйгеле булдым. Үз кулларым белән, үз сүзләрем белән кире эттем. Әйт син, Апуш, бер мизгел мәхәббәт ләззәте өчен корбан итә ала идемме мин туташны? А-а, юк! Үкенмә! Кылган батырлыгыңа үкенмә! Шәм тонык күз яшьләре агызып, янып бетте! Аллаһка ялварамын бүләк сорап — янып беткән шәм тәкъдирен бирсен миңа! Бәхил бул, каным, бәхил бул! * * * 1913 елның язында шагыйрьнең үлгәнен ишеткәч, Зәйтүнә тораташ булды. Кыламый, кайгырмый, сөйләшми. Ичмасам, кыла бер, диләр якыннары аңа, ләкин ул ишетми. Ул бик еш эчкәридә йөткереп ята. Салкын тигәндер аңа, ашамый-эчми ята ничә көннәр, зәгыйфь гәүдәгә тиз салкын тия... Аннан соң Зәйтүнә гел кылый торганга әйләнде. Көн кылый, төн кылый. Кылый-кылый шешенеп бетте, саташа дип курыкты туганнары. Ниһаять, Зәйтүнә зиһененә кайта башлады, шөкер... — Акыллы кеше сүзенә колак салмыйсыз шул сез, гүзәлкәйләр. Ярамаганмы аңа Зәйнулла ишан углы Кадыйр Рәсүлов, — диде Фатыйма ахирәте. Шул көннәрнең берсендә Зәйтүнәкәй туташ өенә Кадыйр килеп керде. — Рөхсәтме, ханымнар! — диде ул керә-керешли. — Уз, Кадыйр бәй, — диде Фатыйма туташ. — Әссәламегаләйкем. — Вәгаләйкем әссәлам. — Исән-саулармы сез? Зәйтүнәнең хәле ничек? — Хәлләр ярыйсы. Арулана, шөкер. Бүген тамагына да ашады. Чыгып та йөри. Моңланып, кылап та алды. — Зәйтүнә, чык әле, Кадыйр бәй килгән. Эчкәридән Зәйтүнә туташ чыкты, аның өстендә бәрхет халат, башында чалмага охшатып бәйләнгән яулык иде. — Саулармы сез, Кадыйр әфәнде, — диде туташ зәгыйфь тавышы илә. — Мин сау-сәламәт, синең хәлләрне белешергә килүем, — диде Кадыйр. Кара-каршы утырыштылар. Зәйтүнә сөю әсманында очып йөрми инде. ул сабыр, ул китдиләнде. Ул инде Кадыйр әфәнде белән дорфа сөйләшми: — Менә, — диде туташ. — Габдуллаканның каберен зиярәт иткәннән соң, ышандым аның вафатына. Шунда салкын эләктердем, хәзер савыгам инде. Тынлык. Барысы да уйлый, нидер көтә иде. — Эшләрең уңайгамы бара? — дип сорады туташ. — Мөгаллим булып урнаштым, — диде Кадыйр, — урыным бар, эшем бар, шөкер. — Һаман Зәйтүнәне оныта алмыйсың, Кадыйр бәй, — диде Фатыйма. — Аны онытыр өчен әкәл кирәк, Фатыйма туташ. Мин Зәйтүнәне беркайчан да онытачак адәм түгел. Гадәтенчә, Фатыйма читкәрәк китте. — Сиңа олы сүзем бар, Зәйтүнә... — диде Кадыйр. — Беләм... — диде туташ, ул Кадыйр әфәндене чит-ят итми иде шикелле. — Син аякка баскач, мин тагын килермен, шунда әйтермен олы сүземне. Зәйтүнә канланып алды, ул көр тавыш илә әйтте: — Хәзер үк сөйләшик, Кадыйр, — диде. — Мин сәламәт. — Мин көттем, озак көттем, Зәйтүнә. Үлгән артыннан үлеп булмый... Сиңа да, миңа да яшәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә биргән канны асрарга кирәк. Мин сиңа тугры ир, балаларыбызга яхшы ата булырмын, Зәйтүнә. Туташ кавап кайтармады, ул салмак кына кыр башлады. Бу кыру шагыйрьнең иң яраткан кыруы иде. — Каныкаем ла, сиңа ни бирәем, Мәкәркәдин килгән лә малым кук, Мәкәркәдин килгән лә малым кук. Каннарымны карып та бирер лә идем, Кандин үзгә көрер лә хәлем кук, Кандин үзгә көрер лә хәлем кук. Каннарымны карып та мин бирдем ләй, Кандин үзгә көрмәй лә хәлем кук, Кандин үзгә көрмәй лә хәлем кук... Барысы да кыр тәэсирендә иде. Озак тынлыктан соң Кадыйр тәвәккәлләп сүз башлады. — Зәйтүнәкәй туташ! Мин сине... әүвәлге гыйшкың өчен битәрләмәм, без Тукайны икәүләшеп искә алырбыз, балаларыбызга аның шигырьләрен өйрәтербез. Зәйтүнә Кадыйрны ишетми дә кебек. Ул егетнең сүзләрен раслагандай баш кага. Ул акрынлап хыял дөньясына күчте дә аның күз алдында Тукай рухы пәйда булды. Кадыйр: — Зәйтүнә... — дип нидер әйтә башлаган иде, аның сүзен Фатыйма туташ бүлдерде: — Кадыйркан, тимә, ул хәзер үз дөньясында... — Габдуллакан! — диде туташ, төш күргәндәгедәй. Тукайның тавышы Зәйтүнәнең колагында: — Зәйтүнәкәй! — Габдуллакан, мин яратам синең "Зәйтүнәкәй" дип әйтүеңне, Зәй-тү-нәкәй... — Саумы, Зәйтүнәкәй туташ, минем ерактагы йолдызым? — Исәнме, минем өмет кояшым? — Кичер мине, Зәйтүнәкәй. — Ни өчен? — Соңгысындагы тупаслыгым өчен. Кичер, бәхиллә. — Минем исәнлегем өчен син шулай кыланганыңны аңладым мин. — Син яшәргә тиеш, Зәйтүнәкәй. Син бәхеткә ирешергә тиеш, Зәйтүнәкәй. — Мин сине оныта алмыйм, Габдуллакан, оныта алмыйм. — Әмма син тормышны дәвам итәргә тиеш! Син кияүгә чык, Зәйтүнәкәй. Кадереңне белерлек кешегә кияүгә чык. Тиздән чык, юкса вакыт бара. — Рәхмәт, Габдуллакан, мин синең сүзеңне тотармын! Тукай шәүләсе юк булды. Туташ зиһененә кайтты. Кадыйрны беренче күргәндәй, Зәйтүнә аңа аптырап бакты. — Кадыйр бәй? — диде туташ. — Зәйтүнәкәй! — диде Кадыйр. — Зәйтүнәкәй дидеңме! — Зәйтүнәкәй. Тукайның изге рухы хакына тәкъдимемне кире какма, зинһар! — Рәхмәт сиңа, Кадыйркан. Син — намуслы кеше! Мин сиңа кияүгә чыгарга риза! * * * Чыннан да, алар никахлашты. Атаклы ишан хәзрәтләре Зәйнулла углы Кадыйр әфәнде белән Зәйтүнәкәй туташның никах туен зурлап уздырды. Тирә-якта яхшы даны таралган Зәйнулла хәзрәт Рәсүлов алдынгы мулла иде. Ул туй вакытында кыр, музыканы тыймады, никахтан соң яшьләр аерым күңел ачтылар. Яхшы гаилә корды алар. Кадыйрның беркайчан да Зәйтүнәнең Тукайга булган мәхәббәте турында исенә төшергәне булмады. Зәйтүнә дә аңа тугры хатын, балаларына сөекле ана була белде, шөкер! — Зәйтүнәбез Кадыйр бәйгә кияүгә чыкса гына бәхетен табар, — дигән иде Фатыйма туташ. Аның юраганы юш килде, шөкер! Тукайның иң күркәм сурәте алар йортының түр диварында һәрчак эленеп торды. Кадыйр әфәнде белән Зәйтүнәкәй туташның язмышы, чыннан да, бәхетле булды. Аларның 1916 елда туган уртак балалары — Атилла Расих галим, танылган татар язучысы, күп романнарның авторы булып китте. Бу киһанда бөтенесе фараз, гоман, Чынбарлыкны урап тора төтен-томан; Барча сүзләр вә гамәлләр — шәүлә, монар. Бар хыялый мәхәббәт хистән торган, Хакыйкать ул Аллаһ белән бергә тора. Тукай белән әңгәмәләр ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ Талант ияләре арасында үзләренең олуг максатларын алдан ук билгеләп, туган халкына яшьли тугрылыклы хезмәт итүгә алынган затлар була. Гадәттә, андый шәхесләрнең гамәле, гомум танылуга ирешеп, бөеклек дәрәкәсенә күтәрелә. Бу кәһәттән безнең Габдулла Тукаебыз үрнәге әлеге "даһилык формуласы"на тулаем туры килә. Иң-иң югары икат чынлыгын раслау бары фидакярлек бәрабәренә генә бирелә. Ә кечкенә Апуштан зуп-зур Тукайга әверелү юлында йөрәк итен өлешләп-өлешләп ашаган аяусыз сынаулар ята. Мондый шартларда милләт хакын даулау милләт ярдәменнән башка мөмкин түгел. Халык тарафыннан азмы-күпме мәрхәмәт сизеп үскән ятим малайның тора-бара халык хадименә әйләнүе, "Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем", — дип, каләм белән кораллануы бик табигый. Үзен бәхетсез милләтнең бәхетсез улы итеп күргән шагыйрь, ил-көн яшәешеннән аерылгысыз рәвештә, татарның башка кавемнәр арасындагы лаеклы урынын дәгъвалап көрәшкән. Патша охранкасы күзәтүе астына алынса да, үзен самодержавиене куркусыз гаепләүче итеп тойган; байтак әсәрләренә цензура табу салса да, "туры Тукай"лыгын отыры көчәйтә генә барган. Аң-зиһененең һәр күзәнәге мөкатдәс гамь белән өртелгән мондый шагыйрьгә, һичшиксез, татар халкының кабатланмас рухи әйдаманы булу каваплылыгы насыйп ителгән. Габдулла Тукайга нәкъ менә шундый бөек миссия йөкләнүе аның бәгырьләребезгә уелган һәрбер сүзеннән үк сизелеп тора. Гомумән, татар халкы язмышына кагылышлы теләсә нинди сорауга сөекле шагыйребез авызыннан төпле кавап ишетергә мөмкин. - Күпләр тәкрар иткәнчә, сәнгать әһеле үзен газиз халкының баласы итеп тойса гына, күкләр тарафыннан иңдерелгән гаять каваплы икат вазифасына алынырга тиеш. Әгәренки насыйп кылынган музага ихлас рәвештә иман китермәсәң, бигайбә, әсәрләрең ил-көн тәрәккыенә барыбер юньле-башлы булышлык күрсәтә алмаячак. Милләт гаме белән ашланган эшчәнлек исә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия булуын раслап торыр. Өстәвенә, чын талантларга фидаилек тә кирәк. Туган халкыңа тугры хезмәт итү яшәү мәгънәсенә әверелгән чакта гына... Хәер, боларны нигә тәфсилләп торам әле — сезнең өчен үтә таныш хакыйкатьне. Әмма әңгәмәбез башында ук шуны ачыклап үтәсе килә: Габдулла кәнаплары, әгәр кулыгызга каләм алганда ант итәргә туры килгән булса, халык алдында биргән тантаналы вәгъдәгез ни рәвешле яңгырар иде? Габдулла Тукай. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам... миллиятемне... Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы... Үтәргә иде юлда... түләү белән бурычны Тәңремә һәм халкыма... Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын... Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә канлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин кан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын... Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин; игелекле шагыйрең булырга ниятлимен... Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм... Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен. - Мондый мөкатдәс вәгъдәләрне үтәү өчен, каләмгә каның-тәнең белән бирелү кирәктер. Г.Т. Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук авырыйм бугай... Сукранмый гына авырырга карар биргән идем. - Дөресен генә әйткәндә, сезгә сукранмау килешми. "Хәзерге хәлебезгә карата" исемле шигырегездә: "Каләм — бөек, каләм — дәрәкәле... Каләм данлы, каләм шанлы..." — дип, мәдхия кырлауга алынган идегез. Инкяр кылу хирыслыгы белән әйтегез әле: каләмгә бернинди дә үпкәгез юкмыни? Сездән гаепләү дә көтәргә мөмкин Г.Т. И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне? - Болай гакизлек күрсәтеп, өметсезлеккә бирелмик әле. Аллаһ тарафыннан яралтылган бер кавем буларак, дөньяда татарның да лаек урыны бар. Һәм үзенчәлеген билгеләүче сыйфатлары да... Г.Т. Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында, ерактамы алар яисә якында, сөйлибез төрле сүзләр... Дибез госманлылар тугърысында: "Шанлы"... Кытайлар тугърысында сүз ачылса: "Алар, — дибез, — гүзәл һәм яхшы чәйле"... Әгәр телгә төшә калса француз, дибез: "Гаять һөнәрмәнд һәм дә канлы". Арабызда сөйләнсә инглизләр, дибез: "Бик иктиһатлы һәм дә маллы". - Ә татар хакында сөйләшсәк, нинди хасият күңелгә килә? Г.Т. Табалмый сүз, диерсең: "Ул сакаллы". - Монысы инде каһкаһәле көлү, туры Тукайча кавап буладыр. Ә безнең тәгаен хәл-халәтебез мәсьәләсенә китдирәк килгәндә, татар халкының язмышы турында өзлексез уйланасыз бит. Аның үткәне һәм бүгенгесе хакында... Г.Т. Артка карасак борылып... Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе... Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре карт бабайларның... Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады... Кылый-кылый бирделәр кан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!.. Үкенеч, йөз үкенеч, мең үкенеч!.. Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән... Вакытында кирне селкеттек... Борынгы олуглыкларыңыз кая китте? Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер кире китмәгәнлеге заһир була!.. Читен хәл: гайрәтең китсә — ерып чык, әгәр китмәс исә — бет, шунда тончык!.. "Аһ!" — дисең, — без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе... Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу; син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән. - Хәзрәти Коръәндә искәртеп үтелгәнчә, алгы сафта барган кавемнәр тора-бара арткарак калырга мөмкин. Димәк ки, татар халкының тарихи үткәнендә ниндидер гөнаһлану шомлыгы булган. Г.Т. Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән... Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм. - Күктән иңгән тавышка — һатифка кушылып әйткәндә, сезгә кылау тиешме?! Барысына да мәэюстәй кул селтәп, гайрәтле каләмне чәнчеп куярга ярамый. Г.Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма каным бик тә ачына... Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? - Туктаусыз әйләнеп торучы тормыш сәхнәсендә, халыкларны ымсындырып, берсеннән-берсе ирониялерәк тамашалар уйналып килгән. "Хөррият хакында" дигән шигырегездә куанычыгызны ничек белдерәсез әле? Г.Т. Тигез булды законда татар, рус, япон да... - Соңыннан үзегез дә яхшы төшенгәнчә, патшаның "ирек вәгъдә иткән" 1905 елгы 17 октябрь манифесты, бары күз буяп, гавамны көрәштән читләштерү өчен генә игълан ителгән. "Халыклар төрмәсе" саналган илдә амнистия ясарга атлыгып тормыйлар. Патшаның әмере — бакчаның әреме, дип искәртеп тора әүвәлгеләр. Дөрес, бу чорда безнең кавем беркадәр рухи күтәрелеш кичергән, әмма кара язмыш аңа барыбер ачылып елмаймаган шул. Шулай инде — йә уңасың, йә туңасың. Г.Т. Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр... - Адәм баласының халәте рухиясен кайвакыт аңлап бетереп булмый. Ярты гомерен мәхбүслектә үткәргән бәндә кинәт килгән иректә югалып кала. Ничек кенә сәер тоелмасын, андый кемсәләрнең байтагы тоткынлыгын сагына башлый. Азатлык алуга ирешкән кол исә үз колларын юнәтү турында хыяллана. Ирек кешене төрлечә сыный. Бишектән — кабергәчә... Г.Т. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде... Очып эзли иде фикерем азатлык анда да монда. Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде. Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде. Кереп киттем гомер юлына... Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим... Күңелдән сагынам "тоткын"лыгымны, мәктәбемне мин, "Нигә соң үстем инде һәм нигә "дәү" булдым инде, дим... Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?" - Сезнең ниндидер "тоткынлык"ны сагынуыгыз бөтенләй гайре табигый тоела. Хәтерлисездер, милләткә биргән вәгъдәгез гаять күп, "дәү" булган саен бурычыгыз зурая... Әлбәттә, азатлык турындагы фәрманны мендәргә салып китермиләр. Бәхет кошын кулдан ычкындыргансың икән, аны кире кайтару икеләтә кыен. Азатлыкны башка халыклардан өмет итәргә дә кирәкми, моның ише юмартлык мисаллары тарихта юк дәрәкәсендә. Империя тоткан кавем буларак, безнекенә охшаш язмышлы бәгъзе милләтләрне хәтта үзебез дә санлап бетермибез... Ә ирек үзе — нинди татлы сүз! Йодрык тоткынлыгыннан гөнаһсыз камканы очыртып кибәрү дә күңелдә аңлатып бирә алмастай рәхәтлек хисләре тудыра. Г.Т. Дөрест. Шулай шул... Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым... Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шулвакыт күрдем: тынычлап калды никтер һәм иркенләде күңелем. - Иң бөек максатка ирешү юлында безнең милләткә әүвәл нәрсә китми? Г.Т. Халык... хөрриятнең каннар корбан итәрлек дәрәкәдә мөкатдәс нәрсә икәнен аңлап китмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган. - Ә моның өчен нәрсә кирәк соң? Г.Т. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер кан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк. - Боларның бөтенесе дә өмет киселүдән килмиме? Г.Т. Теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас. - Сезгә яхшы мәгълүм, дәүләт югалту факигасен кичергән татар халкы гасырлар дәвамында отыры чәчелүгә дучар ителгән. Үзәктән качу көчләре хәрәкәткә килгәндә, ихтыярсыз гамәлләргә бирелү бик табигый. Аяк астыннан бердәнбер кирең киткән чакта ничек "бер гәүдә" булып яшәмәк кирәк!.. Тәнемез аерым булса да, бер кан булыйк, дисез. Моны ничек эшләргә соң? Милләтебезгә киңәш бирегезче! Г.Т. Барчагыз Алла кебенә ныклап тотыныгыз. Алла кебе дигәнем — үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр. Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая; мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә. - Тәкъдир теләктәшлеге, сүз дә юк, олуг нигъмәт. Әмма илаһи ышанычны гамәлдә аклау сорала. Г.Т. Һич өмет юк киңне сызганмай... Сыңар киңнән ике кул чыгарыйк без... Теләсәк яшәргә, хаклы икәнлегебезне исбат итик... Мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстә тотарга кирәк... Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын... Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик... Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел... Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде... Тырышырга кирәк, карендәшләр!.. Заман — тырышмак заманы... Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны! - Һәркемнең үзәгенә үтәрлек итеп, шигарь рәвешендә кентекләп әйттегез... Г.Т. Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый. - Халыкны уянырга чакырасыз. Чыннан да, безнең ише шималь төркиләрендә "йокы авыруы" көчлерәк төсле. Озакка сузылган кышлар гүяки каныбызны салкынайткан. Шуңа күрә холкыбыз да ул кадәр кайнар түгел. Инде әллә ничә гасыр дәвамында йокы китергеч күңелсез шартларда гомер кичерү татар халкын аң эшчәнлегенең өлешчә тукталып торуы белән бәйләнешле халәткә керткән. Йокычан егеттә дәрт булмас. Әнә бит, "Яшен" журналының 1908 елгы 2 нче санында шундый бер көлкеле рәсем тәкъдим ителгән: Русия императоры эмблемасы сугылган мөнбәр артында, башын беләгенә салып, кара түбәтәй кигән агай йоклап утыра. Аны беләсез булыр. Ул — II Дәүләт Думасындагы иң сүлпән депутатларның берсе Киһангир Байбурин. Күрәсез, безнекеләр парламентта да йокыларын симертә. Г.Т. Әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр... Руслар эш күрәләр, мөселманнар төш күрәләр. - Аңлавымча, сез "йокы мәсьәләсе"нең күчерелмә мәгънәсенә күбрәк басым ясап, нәкъ менә рух-үзаң уяулыгын игътибар үзәгендә тотасыздыр бит? Г.Т. Әйе... Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник... Милләтемезне алга кибәрергә вә мәңгелек йокыдан уйгатырга тырышу кирәктер. - Безнең милләт хадимнәре, эшләп арыган ат кебек, аягүрә йоклый сыман... Г.Т. Милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карасын, гакылын кыйсын... Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем — милләт үзе аерыр... Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул... Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби. - Сез әйткән "кара көчләр" үзебезнең арада да, хәтта акылга сыймаслык даирәдә дә шактый бит. Иске "Бакырган китабы"на назирә рәвешендә язылган "Мактанышу" исемле сатирик шигырьдә каһиллек галәмәтен күрсәтүче ишан авызыннан масаюлы нинди сүзләр сөйләтәсез әле? Г.Т. Татарларны мин кигәм, Минем кулымда көгән; Ник кикмәскә, татарлар Кебегән бит, кебегән. - Мондый ук зәһәрле бәяләмә, әлбәттә, бернинди кысага да сыймый. Кайбер халыкларны дәүләт тотарга өйрәткән милләтне ничек инде мескенгә чыгарып хурларга мөмкин?! Г.Т. Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас. - Үткә тиючән мондый бәндәләрнең авызын яптырырга, төшенерлек итеп кавап бирергә кирәктер бит?! Г.Т. Таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрыне... Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене. - Барыбер гарьләндерә: күпме яуда гаярьлек күрсәткән халыкны уптым илаһи кебегәнлектә гаепләргә ярамый. Без бит... Г.Т. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез. - Үзгә камырдан булган милләттәшләребез, яһүдләр шикелле, бер-берсен канатландырырга күнекмәгән шул. Г.Т. Бу урында һичкемнең йөзен ертмыйча гына бер сүз әйтергә мөмкин: бер эшнең очына чыкмыйча мактану кирәкмәс. - Кимчелекләрдән котыла алмаган халык гадел тәнкыйтьтән өстен булмас. Шулайрак әйтергә телисезме? Г.Т. Милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер... Өзелеп такмак әйтмәс идем, үз халкымны сөймәсәм. - Димәк, сез милләтне урынсыз үсендерү ягында түгел? Г.Т. Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм. - Аңлашылганча, кемдер кыек гамәл кылган икән, аны тәнкыйть угы аямаска тиеш. Милләткә зыян китерүчене исә берничек тә кичереп булмый. Г.Т. Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә... Атучыга әмеребез: укларны кызганмасын! Атылмышка нәсыйхәт: йөрәге сызланмасын! - Бәндә хатадан хали түгел. Хәтта пәйгамбәргә тиңләнгән шагыйрь дә тәнкыйть угына юлыгырга мөмкин. Г.Т. Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт хәзерге көн мылтык-ук атар булса да. - Менә мондый чакта инде төрле хәлләр килеп чыга. Милләт хакын даулап көрәшүче затка нахак уклар да ябырылырга мөмкин. Шунысы бик аяныч: үзен генә кайгыртучы мин-минчеләрнең һәрдаим каршылык күрсәтеп торуы фидаи каннарның уртак тәрәккыйгә биреләсе күпме гайрәтен суыра! Өч тиенлек мәнфәгатьләрне өстен куюның хәтта кан коюларга китергәне бар. Гомумән, безнең төрки халыклардагы көч-куәтнең хәтсезе үзара көрәшүләргә сарыф ителгән бугай. Г.Т. Кайчанга чаклы татар... бер-берсенә ук атар? - Югыйсә безләр бит — бер ата-баба балалары... Г.Т. Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була... Фәлсәфәгә кердем. - Ә низаглашу фәлсәфәсе чынлыкта гап-гади бит. Г.Т. Кем булса да бу заман халкыны нечкәләп кенә караса, күрер ки, һәркайда, һәркемнең уе бары бер: кем кемне оста хәйләләр һәм кем кемне яхшы утыртыр. - Монысы әле көнкүреш мутлыгына, руслар әйтмешли, "шкурный интерес"ка күбрәк карый. Каршылык милли мәнфәгатьләргә тоташса, вазгыять бермә-бер катлаулана. Г.Т. Күрсәтә һәрбер каһил милләткә золым вә кәбрене... Бар мөселман була алса иде бер гәүдә. - Патша самодержавиесенә кискен каршы чыгу гаярьлеге шагыйрь күңелендә көтмәгәндә генә барлыкка килмәгәндер. Ә камиллектән ерак торган кәмгыять белән низагка керү, гадәттә, төрле катлам вәкилләрен тәнкыйди бәяләү омтылышыннан башланып китә. Дөресрәге, аларның тискәре гамәлләрен... Беренче мәртәбә "холык" күрсәтүегез истәме? Г.Т. Берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдыйк исемле, авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде. Үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде — сәламен кайтармадым, кулын сузды — кулын алмадым. Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт "Бәдәвам"ның: Исереккә сәлам бирмә, Ул бирсә һәм син алма, — дигән бәетен ярдым да салдым.. - Сезнең баш бирмәү гадәте, ай-һай, бик иртә бәреп чыккан. Димәк, туры Тукай үзенең усаллыгын сигез яшендә үк күрсәтә башлаган. Менә шушы балаларча үссүзлелек хасияте тора-бара сәяси каршылыкка кадәр үскән... Г.Т. Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, инсан да түгел диясем килә. Бу тормыш бар вакытта үзләрен мөселман дип йөрүчеләр, түгел Коръәннең эчендәге әмерләренә буйсыну, бәлки катыргасы арасына язылган сүзләрен дә ишетмиләр. - Шулай килеп чыга: мәдрәсәдә укый башлаганда ук сез "дошман" кыярга керешкәнсез. Шагыйрьлек такы киңел бирелмәгәндер? Г.Т. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым. - Телем — дошманым, диләрме әле? Сезне күралмаучыларның шулай ишәюе, мөгаен, туры сүзле булуыгыздан киләдер. Иблис өшкергән кемсәләр дә хәттин ашып киткән. Г.Т. Мин дә усал бит... Ачуланам һәм каш кыерам дөньяга... Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хакыйкать дустны мин. - Монысын иллә дә дөрес әйттегез. Югыйсә хөкем карарына охшаган язмаларыгыз астына "Биик усал", "Тәртә башы" кебек тәхәллүсләр куймас идегез. Төзәлә алмаслык дәрәкәдә усал булуыгыз хактыр. Г.Т. Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим. - Каләм очына эләккәннәргә карата нинди генә "образ"лар кулланмыйсыз?! Алар бик ишле: кибәк баш, мие черегән чүбек баш, әфьюн баш, салам баш, бәрәңге корсагы, нәкес вулканы, бәдбәхет, ата күркә, карга, агач попугай, дурной вә дурак, кыска аяклы маймыл, печән өстендә өреп яткан эт, бушбугаз, кабахәт сурәт, хәсис, ачу йоткан көчек, сыер, дуңгыз, ишәк... Г.Т. Аның нәрсәсенә исеңез китте?.. Һәммәбез Алла бәндәсе һәм окмахка керәчәк Гозәер галәйһиссәлам ишәге, ягъни — Ходай ишәге. - Әле генә санап үтелгән "эпитетлар" ниндидер лөгать китабыннан алынган кебек. Ә бит аларның һәркайсы артында үзенә күрә мәгълүм шәхес тора. Шул рәвешле тулы бер кавемнең мозаик сурәтенә ишарә ясала күк. Татарда яманатлы инсаннар күбрәк килеп чыкмыймы? Г.Т. Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр, вәләкин һичбере милләткә мондый сасы иснәтми... Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап? - Хәтта ниндидер аңлатмалы сүзлекләрдән дә сез тискәре бәяләмәләр эзләп табасыз. Бу инде кайбер мәгълүм затларны күзаллап, аларга "төртмәле фал" ачу булып чыга. Г.Т. Көннәрдән бер көн мин, ...словарьны тотып утырганда, уйладым: "Тукта, үзем белгән вә хәзерге заманымызда азмы-күпме шөһрәт тапкан кешеләр тугърысында шушы словарьны ачып фалланыйм әле, нәрсәләр чыгар икән?" — дидем. Словарьны иң элек Акчурин Йосыф тугърысында ачтым: "Төркиядә солдатлык дәрәкәсе" дигән сүз килеп чыкты. Мин аны инде генералдыр дип уйлый идем. Фаразыма муафикъ булмады. - Бу уңайдан фалнамә биргән мәгълүматлар дөреслеккә туры килеп бетми бит. Истанбул югары хәрби уку йортында белем алган, штаб офицерлары курсына йөргән, гаскәриләргә дәресләр биргән зат солдат дәрәкәсендә каламы?! Аннары милләттәшебез Йосыф Акчураның мөстәкыйль Төрек Көмһүриятен төзүдә турыдан-туры катнашуы, Президент Мостафа Кәмал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт буенча киңәшчесе булуы, Истанбул һәм Анкара университетлары кебек абруйлы дарелфөнүннәрдә профессор вазифаларын башкаруы, Төркиядә Тарих кәмгыятен оештыруы һәм аның беренче рәисе урынын биләве... Болар тулаем, минемчә, генераллыкка тарта. Г.Т. Фал нәрсә икәне һәркемгә мәгълүмдер... Булса булсын инде. Күп мәгълүмат сатмыйм. - Элгәрләр дөрес әйткән: багучыга барма, башыңа кайгы алма. Сезнең кебек фалчы хөкеменә тагын кемнәр дучар ителде? Г.Т. Соңра Муса Бигиев хакында ачтым. Гакәпләнүемнән үзем дә көлеп кибәрдем: "Интеллигентный монах, ягъни зыялы монах" дигән сүз чыкты. - Сез инде аның мулла булып та, ап-ак якадан, эшләпәдән йөреп, үзен үтә тәрбияле тотуыннан көләсез бугай. Изге Китапны өйрәнүгә кагылышлы тирән хезмәтләрен дә Коръәннән хата эзләүгә кайтарып калдырасыз сыман. Югыйсә Муса Бигиевнең кабатланмас олуг галим булуын, философ дәрәкәсенә ирешүен бөтен мөселман дөньясы таный. Әйе, гакәпләнүдән көлеп кибәрерлек: монах, имеш. Г.Т. Тәнакыш юк мисальдә... - Сезнең даими көлү үрнәгенә әйләнгән Зариф Бәшири хакында берәр кәлимә укып үтәргә нигәдер чират китми әле. Әгәр ул ошбу сүзлеккә кертелгән булса, анда аңа карата нинди мәгълүмат бирелгән? Г.Т. "Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе" дигән сүз... күренде. - Янәдән саркастик чагыштыру. Аның кайбер әдипләр белән ярышырга теләп тә, әллә ни ерак "сикерә" алмавына ишарә ясау... Исегездәдер, сезнең мөхәррир Әхмәт Урманчиевка язган хатыгызда тупаслык күрсәтүгә карата мөнәсәбәт белдерү бар. Төгәлрәк әйткәндә, "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 38 нче санын күздә тотып, "Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар", — дип искәртү ясыйсыз. Сезнеңчә, моның ише алама әйтешүгә киләчәктә юл киселергә тиеш. "Милләткә файда урынына зарар" исемле мәкаләгездә дә хәдис шәрифтәге шундый сүзләрне ассызыклап үтәсез: "Мөселман кеше мөселманнарны теле белән дә, кулы белән дә рәнкетмәс". Ә менә үзегезнең яктан әлеге кагыйдә үтәләме соң? Г.Т. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк... Әйе, без язганнарда да кимчелекләр һәм зур кимчелекләр булырга мөмкин. Без мәкаләләребезнең башына: "Бу мәкалә яки бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь", — дип язмадык лабаса! - Белгәнебезчә, татар дөньясында танылган байтак шәхес сезнең бизмәндә үз үлчәнешен таба. Бәяләүләр төрлечә булучан. Аерым замандашларыгыз турында шулай тәфсилләп сораштыруым күпләрне кызыксындырган сорауга кавап эзләүдән киләдер. Аллаһ колларының үзара тәнкыйть итешүе әдәп яссылыгында калырга тиештер бит? Чынлыкта сезнең мәрхәмәтсез "тәртә башы" нинди затларга гына тиеп үтмәгән! Алар күп: Галимкан Ибраһимов, Мәкит Гафури, Акмулла, Исмәгыйль Гаспринский, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Кәрими, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галиәсгар Гафуров-Чыгътай, Зариф Бәшири, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Бигиев, Галимкан Баруди, аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнанетдин Вәисовлар, Габдерәшит Ибраһимов һәм башкалар. Бу "кара исемлек"тәге әһелләрнең һәркайсы да үз халкына хәленнән килгәнчә хезмәт иткән. Алай гына түгел, әлеге төркемдә милләт горурлыгы булып саналганнары да, сезнең хөкемнән коткаруга мохтак калганнары да бар. Шулай тоташ шелтәләү зыянга түгел микән?! Г.Т. Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнкетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын — тел тидерткән дөньядыр... Һәр нәрсә дә үз асылына бер әйләнә... Фәкать сабыр кирәк. - Бу кайсыз сораудан сез бик киңел котылдыгыз әле... Дөнья төрлелектән гыйбарәт. Искә алып үтелгән шәхесләр дә бер-берсеннән шактый аерылып тора: иман камиллекләре буенча да, кылган гамәлләре ягыннан да... Һәрберсенә үзенчә вазифа йөкләнгән. Аларның шундый булуы хәерле. Г.Т. Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтеннән генә дә акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин. Аларда да тигезлек юк. Мәсәлән, черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча, карга да оча, козгын да оча.) Шулар белән бергә, бөтен кошлар ханы булган каракош — орёл да оча. Ләкин һәрберсе үз канаты куәтенчә... Һичберсенә дә ачуланып булмый. Алла шулай яраткан. Боларның кайсы шәригатькә хилаф?.. Инсаннарның дөньяда торган чактагы таләпләре дә, күңелләрендәге теләкләре дә шул кошларның очышына охшыйдыр. - Тәнкыйтьне күтәрү киңел түгел. Әнә бит, замандашыгыз Зариф Бәшири "Чүкеч" журналында чыккан шигъри памфлетында (1908 ел, 21 июнь) сезне гап-гади тәркемәче шагыйрь итеп кенә күрсәтергә омтылган. "Волжский листок" газетасының 1908 елгы 696 нчы санында Касыйм Уралец та сезгә нәкъ шундый гаепләү ташлый. Утсыз төтен чыкмый. Аларның язганнарында сезгә күпмедер файда китерерлек, мыекка чорнарлык бер фикер дә юкмыни? Г.Т. Арыслан, вәхши бер хайван булса да, чыпчык авызыннан корт алып вакланмыйдыр. - Нигезсез хурлаулар йөрәккә кадалучан. Һәр көндәшнең кимчелеген табып була, шул исәптән Галимкан Ибраһимовныкын да... Г.Т. Ник саныйм гаебен аның соң? Мин түгел бухгалтеры! - Шәригать кагыйдәләре кушканча, ялгышучан адәм баласы үзенә дә тәнкыйть белән карарга бурычлы. Г.Т. Инсаф кирәк... Ваз кичик мин-минлектән. - Әмма чәнечкеләрдән арынырга исәбегез юктыр бит? Г.Т. Йокыга ятканда, кулыма чыбыркы тотып ятам. - Төшегезгә кергән берәр бәхетсезе, димәк, тагын сезнең кыенны ашаячак... Инде форсат чыккан чакта шуны да белдереп үтик: безнең татар дөньясында "чыбыркылы Тукай" хөрмәтен казанган, мәдхиягә лаек булган затлар да байтак ич. Әйтик, Шиһабетдин Мәркани, Хөсәен Ямашев, Сәхибкамал Гыйззәтуллина-Волжская... Шулай ук Ризаэтдин Фәхретдин белән Заһир Бигиев кәнапларына да сез төрле уңайдан кылы сүзләр әйтеп узуны кирәк тапкансыз. Шәхесләргә бай кавем генә олы халык була ала. Һәрхәлдә, бу әңгәмәбездә телгә алынган таныш затларга сезнең аяусыз тәнкыйтегез дә, рух күтәрерлек мактау сүзләрегез дә ярдәм иткәндер дип уйлыйсы килә. Әлбәттә, атаклы шәхесләр турында сөйләшү гаять катлаулы, шуңадыр да сорау-каваплар күпкәрәк китте шикелле. Г.Т. Әлегә китәр. - Әмма бер нәрсәгә ачыклык кертү сорала. Сүз дә юк, шәхесләрнең үзара көндәшлектә торуы каршылыклы дөньяда табигый күренештер. Тик әлеге котылгысыз көрәш чик-чама кысаларында булырга тиеш. Шул ук вакытта безнең арада бернинди мантыйкка да сыешмаучы, һәрдаим киртәләр коручы каһил груһлар да бар бит әле. Алары белән нишләргә? Г.Т. Яңадан да безгә аяк чалырга маташсалар, янә безне алар белән кычкырышу кебек түбәнлеккә сөйрәсәләр, без аларны бергәләшеп юлдан алып ташлап, яки "Безнең юл беләнме, әллә түгелме?" дигән сорау куеп, ничек тә аларны ераклаштырыйк. - Нигә соң безнең халык һаман бердәм көч булып туплана алмый? Г.Т. "Милләт!" диләр — ул чынмыни, ихласмыни!.. Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, төяп илтеп Мәкәркәдә сатарлык. Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр... Пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч... Әхлак, вөкдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә; бозылдык шулкадәр начар, уздырдык без иблистән дә. - Димәк ки, бу таркаулык галәмәте милләтнең вөкүденнән килә? Г.Т. Иң начары: кан картайган — һәрнәрсәгә "барыбер" дип карый башлаган... Бетте иман, мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам... Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без. - Югыйсә күпләребез тыштан шактый инсафлы күренә. Арабызда шундый тәкъва кыяфәтле бәндәләр дә хәтсез очрый, гүяки алар ана карынында ук Коръән укып утырган. Г.Т. Өстеңдә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә? - Һаман да шул ук сорау: нишләргә? Г.Т. Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас... Эрелек, төче теллелекне ташлыйк. - "Бозылдык шулкадәр", — дип хак әйтәсез. Ә бит "бозыклык" төшенчәсен нечкәләп шәрехли башласак, әхлак кагыйдәләренә сыймаган башка начарлыклар да килеп чыга. Хәтерлисездер, балачакта сезнең белән күрешергә кергән Ситдыйк абзыйга кул бирмәгәнсез, чөнки кечкенә Апушка бу могтәбәр кешенең салмыш булуы ошамаган. Г.Т. Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, ...хәләл дип тә, хәрәм дип тә... Эчкән була карчык та — үзе беткән бетәшеп... Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та, бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, диеп аңар: "Эчеңдәге суың чыгар, аның белән безне кылыт, безне сугар; эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт, көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр"... Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма: "Оялгандыр", димә яңлыш, "Кибәргәндер", дисәң — әүля! - Метрополия башка халыкларга үзенең гадәтләрен сеңдерүчән. Шул исәптән яманнарын да. Безне руслар эчәргә өйрәтте, дип, ничәмә-ничә гасыр акланырга тырышабыз. Дөрес, әдәпсез үрнәк үзенчә әгъвалый. Г.Т. Мәсәлән, мин сезгә мисал өчен генә әйтим... Ике марка, бер шешә артыннан икенчесен бушатып, аракы эчеп утыралар; камыр кеби изелгәннәр, аракыдан тамаклары карылган... - Хәзер инде татар хатын-кызлары арасында да "остаз"ларын уздырып эчүчеләр күбәя бара. Гафу, сүзегезне бүлдем — дәвам иттерегез. Г.Т. Арадан бер рус, чыгып, гармун уйный башлый, теге маркалар, торып, аватүнә бииләр... Кыяфәтләре вә тавышлары көленеч булганга, халык алардан көлә... Шул арада мәклескә яланаяклы бер хулиган килеп утыра. Сорап та тормый, салып куйган аракыны алып каплый. Башына киткәч: Милая Маруся, Будешь ли моя? Куплю пуд картошки, Лопай как свинья, — дип, ...исерек маркага мәдхия кырлый. - Нишлисең, әшәке гамәлләр ымсындырып торучан. Шуңадыр нәфес коллары һәрвакытта да үрчемле, чөнки инсан иблис токымына үзе булыша... Кышкы салкын көннәрнең берсендә Өчиледән Казанга кайтуыгыз истәме? Чыпчык авылында тукталыш ясавыгыз? Шундагы мәйханәгә кереп чыккан ямщик кәефләнеп алуын ничек белдерде әле? Г.Т. Аның эчүе түгел, шуны "шайтан коткару" дип тәгъбир кылуы көлке тоелды. - Чынлыкта без шайтан дигәннәрен бөтен ил белән коткарабыз. Һәммәсе дә эчә: өлкәннәр дә, урта буын да, яшьләр дә, шул исәптән ир-атлар да, хатын-кызлар да... Чир китәр, гадәт китмәс. Шайтан ачыткысы элгәрләр сүзенә дә үзенчә төзәтмә кертергә өлгерде. Икенче төрле әйткәндә, эчкечелек китмәс чиргә, китмәс гадәткә әверелде. Аракы милләтнең үзенчәлекләрен билгеләүче күзәнәкләргә үтеп, ыруның шушы авыруга каршы торучанлыгын кимерде. Аннан ваз кичү, ай-һай, мөмкин эш микән?! Г.Т. Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде... - Әй, син, товарищ! Син хәзер эчүне ташладың бугай? - Әйе, әйе, ташладым. - Алайса, бир миңа акчаңны, синең өчен ул акчаны мин эчеп бетерим! - Иң аянычы, татарның рухи кыйммәтләрен саф-чиста килеш саклаган авылда да эчү-тарту тамырлары һаман саен киңрәк кәелә бара. Сез куйган сорау гелән искә төшә: "Авыл халкына ни китми?" Г.Т. Казённый булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар; казённый булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар... - Анысы, әйе, йөзәрлек! Безнең өммәткә Аллаһ бүләк иткән кебек тоелган Сабан туе да инде үзенең асылына туры килмәгән эчемлекле бәйрәмгә охшап калды. Сездәй ятим баланы сыендырган Кырлай авылындагыча бүләк кыю йолалары, бер көнгә генә сыймаган мавыктыргыч тамашалар отыры тарихка күчә. Бу уңайдан сорау туа: әгәр Сабан туе дөнья күләмендә әһәмиятле бәйрәмнәр рәтеннән теркәлсә, аны бу исемлеккә "аракылы кушымта"сы белән бергә кертерләр микән?.. Гомумән, без һәрбер яман гамәлебез кәһәтеннән иманыбыз алдында хисап тотарга тиеш. Г.Т. Мин әле кая барам?.. "Шайтан аздырган", имеш! "Юлдан яздырган", имеш! Кире татар, иң элек вөкданың берлән килеш! - Дәүләтсезлек шартларында татар булып калу өчен үзеңә гаять зур каваплылык алырга кирәктер. Милләтнең яшәүчәнлеген тәэмин итүдә авылга мөһим вазифалар йөкләнгән. Бәлки, халыкка менә шушы мөкатдәс миссияне тирәнтен аңлау, аны иң-иң олуг гамь итеп тою китмидер. Ә моның өчен басып тора алырлык, тамыр кибәрерлек зәмин дә кирәк бит. Г.Т. Кир — аны эшләүчеләр өчен, дию тәмам юк ителгән. - II Дәүләт Думасындагы уң депутатлар юмалавы, ягъни бюрократлар нәсихәте сезгә яхшы мәгълүм: "Крестьяннарга кир бирергә ярамый, чөнки кир бирелсә, элгәредән күп мәртәбә фәкыйрь булуыгыз ихтимал. Тигезлек мөмкин түгел. Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсанның кадере бетәчәк". Г.Т. Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең "май ашама, сукыр булырсың" дигән сүзләренә бик охшый икән. - Сөйләшү маузугы тирәнгәрәк китте. Эчү турында гәпләшә идек. Фикер сөреше юнәлешен үзгәртер алдыннан шуны да калкытып үтәсе килә: бездә әле авылдан шәһәргә күчеп, аракы мичкәсенә әверелүчеләр да байтак. Моның ише алаканатларга үгетләп ни әйтергә? Г.Т. Көрмә монда, кайт илеңә, Илеңдә иген игәрсең; Стаканыңны ат итеп, Бутылкаңны кигәрсең. Чынлап та, сукасын, сабанын, әвенен, хатын, бала-чагасын онытып, эчеп утырган бер сала мужигына, шулай итеп, каладан китәргә киңәш бирмичә, ни дип әйтергә кирәк?.. Бераз вакыт шатлык таба исерек кенә, үз-үзенә ачы агу эчереп кенә. - "Казан! Фахиш шәһәр..." Безнең бу бердәнбер пайтәхетебез хакында шундыйрак шигъри билгеләмәләр дә булды. Мондый калада кулыңдагы каурыйны ак килеш саклар өчен өстәмә рәвештә күпме йөрәк көчен түгәргә мәкбүр ителәсең. Г.Т. Торам, торам да: "Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да сакланып килдекем истигъдад очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?" — дим... Русиядә хәзер уйнаган килләр вә Русия һавасы... шул халәте рухиягә китергән... - Хәл-халәтебез күңел ачарлык булмаса да, әнә нинди мәкаль уйлап чыгарганбыз: көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй. Г.Т. Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә... ике генә... буладыр. - Ягъни монда әһле исламның төп бәйрәмнәре күздә тотыла. Г.Т. Әйе... Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез. Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәмез дә, шул авырлыкларны өстемездән ике тапкыр гына төшереп, тынычлап торабыз... Безнең ватандашларымыз русларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар, якшәмбене чынлап бәйрәм итдекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр. Хәтта бер юморист: "Ел тәүлегендә 365 көн була, руслар 300 көн бәйрәм итәләр, 65 көн эшлиләр", — дисә, бу сүз бөтенләй үк көлкегә охшап бетмәячәктер. - Сигез көнгә тугыз бәйрәм, дип әйтүләр шуннан киләдер. Г.Т. Моннан русларның ялкау, эшсез вә бөтен гомерләрен уйнап-көлеп үткәрүче бер халык икәнлеге, безнең исә кәеф, хозур вә тәгътилләргә әһәмият бирми торган булуымыз күренәдер. Соң, без күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса! Хакыйкатьтә нидәндер болай түгел: без һаман артта... Алар мәгыйшәт сәфәрендә бергәләшеп бер йөк тартып алып бармакчы булсалар, һәммәсе дә алга тарталар; без, йөкне төрлебез төрле якка тартып, һаман бер урында әйләнәбез... Ләкин без бер дә тик тормыйбыз, ел буе эшлибез дә эшлибез. Без нишләгәнмез? Без ел буе аюның дуга бөгүе кеби эшләгәнбез. Ягъни без эшләү сурәтендә тәмам 365 көн уйнаганбыз да, инде уйнап арып, ял итәбез. Безнең эшле көнебез дә көлке, бәйрәм итүебез дә көлке. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк. - Карарыгыз үтә кискен түгелме? Г.Т. Бәйрәм дип, күбрәк вакытта, бер замандагы алга барышны искә төшереп тәбрик итүгә әйтеләдер. Безнең һаман бер көпчәк әйләнәсендә әйләнүебезгә алга бару дип әйтеп булмый, ерак киттек дип, үзебезне үзебез тәбрик тә итеп булмый. - Киңел баштан дөнья онытыла. Мондый халәттә бәндә үзеннән-үзе кәеф-сафа коруга тартыла башлый. Инде безнең бәйрәмнәр дә русныкыннан ким түгелдер. Өстәвенә татар халкы театрны, һәртөрле уен-тамашаны үлеп ярата. Кайвакыт күңел ачулар оештыруда гап-гади чама хисен югалтабыз. Күңелгә шик тә килгәли: без үзебезнең инкыйразга кырлап-биеп бармыйбызмы икән?! Г.Т. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел... - Чыннан да, безнең һәрбер гамәлебез фәкать милләт тәрәккыенә хезмәт итәргә, менә шундый хезмәткә мәхәббәт һәркемнең йөрәгендә яшәргә тиеш. Г.Т. Барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр... Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек... Инде эшлик саф, ачык күзләр белән... Тырышып, күп акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә! - Үзенчә гомер итәр өчен, бәлки, аның акчасы китеп бетмидер? Борынгылар искәрткәнчә, акча булса, гакыл табылыр. Г.Т. Татар акча тапмый түгел, таба. - Сәбәп нидә соң? Г.Т. Милләтнең чире — керешмәүдә эшкә... Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәрнәрсәгә... Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы кәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән "тавык аягы" да эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки, кара тактаның эчендә "тавык аягы" түгел, "чебеш аягы" да юк, имеш! 110000 ннччее ббиитт:: ччоорр,, ммиилллләәтт,, ввааззггыыяяттьь ТУКАЙ КИЛӘНЕ Менә йөз елдан артык инде татарның теле Тукай белән ачыла. 27 яше тулыр-тулмас дөньядан кичкән тугры Тукай белән... Кайвакыт башка сәер уйлар да килә: әйтик, шагыйрь кызыл террор дәверенә кадәр яши алса, аңа тәкъдир ниндирәк сынаулар әзерләп куйган булыр иде икән? Бер караганда, шәт, андый ихтималлыкны да бөтенләй үк сызып ташларга ярамастыр кебек. Әгәр үзен тәрбиядәрәк тотып, вакытында табибларга күренсә, яхшы шартларда киренә киткереп дәваланса, 1917 елда Тукайга әле нибары 31 яшь туласы булган. Бу яшендә, бәлки, ул да инде гаилә корып кибәрер, үчтеки-үчтеки итеп бала-чага сөеп тә юаныр иде. Ә менә яңа режим аңа озак юанырга ирек бирер идеме — әйтүе кыен. Һәрхәлдә патша охранкасының кара исемлегенә теркәлгән "ата милләтче"гә чеканың хәерхаһлык күрсәтүенә бер мыскал да ышанасы килми. Дөрес, бөтен төрки галәменә яхшы билгеле шагыйрьне "туры юл"га бастырырга, аңардан революция кырчысы ясарга маташып караулар булмый калмас иде, бәлки. Ул бит әнә 1905 елгы инкыйлабка да зур өметләр баглаган, һәм аларның беркадәресе акланган да. Ләкин тора-бара кара реакция еллары шагыйрьнең бар өмет-ышанычын челпәрәмә китергән. Кем белә, "хөр мәмләкәт, хөр Русия" дип хыялланган Тукай, бәлкем, 1917 елгы октябрь түнтәрелешен дә (большевикларның шигарьләре берсеннән-берсе ымсындыргычрак ич) үз биеклегеннән торып кабул итәргә тырышып карар, һәм бик тиздән үзенең коточкыч алданганын күреп, бу хакимияттән бар вөкүде белән ваз кичәр иде. Шул рәвешле, шагыйрьнең исеменә дә, икатына да табу салынып, аны кабат кайтару, реабилитацияләү, хәзерге биеклегенә менгереп бастыру өчен күпме тырышлык куярга, күпме көч сарыф итәргә туры килер иде. Ходай озынрак гомер биргән тәкъдирдә, Тукай, байтак бөек шәхесләребез кебек, төрек кардәшләребезгә барып та сыгына алыр иде. Ләкин 1907 елда ук (21 яшендә!) урыс карагруһчыларына кавап итеп "Китмибез!" дип язган шагыйрьнең горбәтлеккә китеп баруын берничек тә күз алдына китереп булмый. Әйе, Күкләр Тукайканга нибары 27 ел гомер тәгаенләп куйган. Гасырларга бәрабәр 27 ел... Әгәр ул үзе дә: "Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора", — дип язган икән, монда һичбер арттыру да юк. Шагыйрь гомеренең дә, кылган эш-гамәлләренең дә космик үлчәм белән үлчәнәчәген бик яхшы чамалаган. Гасырлар дәвамында кол хәлендә золым-золмәттә гомер кичерергә дучар ителгән татар халкына сүз сәнгатенең пәйгамбәре сыйфатында иңдерелгән Тукай хәзрәтләрен тагын да озаккарак сузылачак, тагын да карарак реакция дәвере афәтләреннән Аллаһы Тәгалә Үзе саклагандыр кебек. Шуңадыр, иң хәтәр елларда да шагыйрьнең икатына богау салынмый, сәнгатебезне һәм, гомумән, халкыбызның рухиятен берөзлексез сугарып тора ул. Шагыйрь үзе кыска буйлы, чандыр гәүдәле, үсмер кыяфәтлерәк бер егет булган, диләр. Ә язганнарына карасаң, нинди кодрәт иясе — киңнәре сызганулы, йодрыклары төйнәлгән — Дию белән алышка чыккан Алпамша диярсең, валлаһи. Һәм, дөрестән дә, без аны шулайрак күзалларга күнеккән дә. Классикны бераз гына үзгәртеп әйтсәк, ахыр чиктә, без үзебез дә Тукай киләненнән чыккан бит. Газинур МОРАТ - Безнең милләт әллә инде олыгаеп киткән, әллә аның балаларча кирелеге чыгып бетмәгән. Г.Т. Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң, яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзегез өчен яхшы булыр, дисәң: "Э... э... кирәкми, э... э..." — дип киреләнәләр... Нә исә, сөйләсәң сүз күп булыр. - Ачы гыйбрәт тулы мондый сүзләр ниндидер максат белән әйтелә бит. Г.Т. Милләтемә олуг файдалар килүен өмет итеп... - Әмма олуг файдалар үзеннән-үзе генә килми. Моның өчен кавемеңнең рухияте мөкәммәл, фәһемлелек дәрәкәсе югары булырга тиеш. Һәрхәлдә, шуңа омтылу лазем. Әгәренки туфракның гумус катлавы чагыштырмача юка икән, димәк, аннан әллә нинди зур уңышлар көтә алмыйсың. Зыялылык зәмине саллы булмаса... Г.Т. Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар. - Тик безгә андый затлар һаман китеп бетми әле. Килешәсезме? Г.Т. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәкәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтак... Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр. - Сөйләгән сүзебез барыбер укуга килеп тоташа. Милләт хадимнәре тәрбияләү өчен мәктәпнең көчле булуы зарур. Г.Т. Дөрест сүз бу... Әүвәл милләт укысын, белсен, француз, немецләр кадәр күзе ачылсын... Без дә алар юлыннан барыйк, Хука Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк... Без дә ...адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон... Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!.. Күтәрелеш юлларына атлап үтик... Файдаланыйк киңлектән... Надан булу гарь... Наданлык таптамасын — яньчелербез... Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене. - Сезнең сүзләрдән дә күренеп торганча, һәртөрле белем бирү йортына биниһая зур вазифа йөкләнгән. Татар мәктәбенә бигрәк тә. Үз дәүләте булмаган халыкны саклап калу өчен һәрбер укытучы үзенчә фидакарьлек үрнәге күрсәтергә тиеш. Г.Т. Мәктәпләр — безнең арсенал... - Әмма шунысы эчне пошыра: алар һәрбер заманда да камиллектән ерак тора. Г.Т. Бармак берлән каткан кирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, "Тәрәккый!" — дип кычкырырга базып булмый. - Нишләргә икәнен дә әйтеп үтсәгез... Г.Т. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб... Туган вә туачак балаларыбызның күңеленә яңга-яңга милләт хисләре, истикъбаль дәртләре салырга хезмәт итеп. - Әлбәттә, бармак белән каткан кирне казып булмый. Югары әзерлекле мөгаллимгә китешле дәреслекләр кирәк. Г.Т. Хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар... - Сезгә инде яхшы мәгълүм, 1905-1907 елгы инкыйлаб алып килгән азмы-күпме хөррият шартларында башлангыч мәктәпләр өчен язма әсбаплар әзерләү ешаеп китә. Белем ягы чамалы "эшлеклеләр" хәтта әлифба төзергә алына. Методика таләпләре санга сугылмый... Кем әйтмешли, укымыйча гына галим булырга маташулар инде каныбызга сеңеп өлгергән бугай. Г.Т. Гыйлем кәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәкбүр итәләр... Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да — барыбер чүптер. - "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" хрестоматиясен төзергә, димәк, күңел кайтаргыч шундый хәлләр тәэсирендә ниятләгәнсез. Г.Т. Бу... минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла. - Ничек уйлыйсыз, безнең мәктәп элгәрләргә бөтен яктан да алмаш булырлык буынны тәрбияли аламы? Гомумән, татар яшьләренә ышанычыгыз зурмы? Г.Т. Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны образауный егетләргә тәмам... Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек. - Димәк, яшьләр шушы йөзекнең... Г.Т. Бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! - Дилбегәне кулыннан ычкындырырга теләмәгән бәгъзе затлар, гадәттә, образауный яшь-килкенчәкне бигүк өнәп бетерми. Монысын да беләсездер. Г.Т. Дөньяда күп кешеләр бар ки, үткен вә гакыллы кешеләрдән куркып, үз тирәләрендә күбрәк ахмакларны йөртәләр. - Алмаш дигәннең дә төрлесе була. Г.Т. Тәти тапса сабый барган юлында, йомышы истән чыгар, һич аерыла алмас. Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын, баюдан башкага күңелен салмас. - Бай булсаң, акыллы саналасың. Бусы әле бер хәл. Менә шунысы күңелгә тия: иңнәренә милли варислык каваплылыгын алырга тиешле байтак егет-кызлар үзләренең карашларын чынбарлык белән акланмый торган чиккә киткерүчән. Андыйларда минминлек билгеләре хәттин ашып киткәли. Һәм үзеннән-үзе тәкәбберлек барлыкка килә. Мондый сыйфатларның чиктән тыш күбәеп китүе адәм баласын урау юлларга өстерәп кертә. Остаз үз шәкертләренең шундый булуын теләрме? Г.Т. Татар шәкертен кеше ясар өчен, иң элек, аның "вәкар"ен бозарга кирәк. Бу — өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә инде. Андый "вәкарь" яшьлектә кимерелмәсә, бәгъзан, мөхәррир булып гомер итеп, неграмотный үләчәк "зате галиләр"дә дә кала. Мисал эзләсәңез, күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез. - Икенче яктан караганда, кешедә үз-үзен ярату хисе өлешчә булырга тиеш ләбаса! Югыйсә үз көчеңә ышану күңелеңдә кирлек таба алмаячак. Ә яшьлектә беркадәр соңгарып килә торган, тәкрибә аша бирелгән нигъмәтләрне һәркем белә. Г.Т. Тугъры караш, төпле гакыл... - Лекцияләр укыган шагыйрь буларак, татар баласына нинди нәсыйхәт бирер идегез? Г.Т. И кир йөзендәге фәрештә, син бу милләтнең өмете һәр эштә... Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән... Синең бу барган юлың — галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр китешкән... Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең алтын белән язылыр... Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез... Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез... Черек милләт өчен сынмас терәк сез; тугыз корбан суеп алган теләк сез. - Гәрчә үземнең каланчадан күзалласам да, бу кәһәттән сорашып каласым килә: сүз нинди корбан турында бара? Г.Т. Терелер өчен корбан кирәк... Фида булган... бер кан кирәк. - Милләтне савыктыру өченме? Г.Т. Дөрест. - Ни өчен әле корбан саны нәкъ менә тугыз килеп чыга? Хәер, моны ачыклау озаккарак китәр. Хәзергә анысы сер булып калсын — алдагы сөйләшүләрнең берсендә тәфсилләп аңлатырбыз... Кыскасы, нәсыйхәт бирүегездән шул сизелә ки, сез яшьләргә зур ышаныч баглыйсыз. Мыжык карт сыман, өлкән буынның яшьлек елларын искә төшереп, чагыштыра-чагыштыра, аларны һаман саен сүгәргә кыкрап тормыйсыз. Г.Т. Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше!.. Батсын фанатиклар! Яшәсен яңа, яшь милләт каһарманнары! - Әңгәмәне алып баручы буларак, исегезгә төшереп үтәргә мәкбүрмен: безнең озынгарак сузылган ошбу сөйләшүдә татар халкы язмышы үзәккә алына. Сораукавапларның болай дәвамлы килеп чыгуы нәкъ менә тема мөһимлегенә бәйледер. Икебез дә сизмәстән, аеруча әһәмиятле мәсьәләләргә кат-кат әйләнеп кайтабыз. Күреп торам, үзегез дә һәрбер төшенчәгә милли төсмер бирергә тырышасыз. Г.Т. Күңелем "милли" дигән сүзне сөя — белмим, нидән? - Бер олы гамь биләп алгач, калеб шундый халәткә керәдер инде. Г.Т. Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына... Күрергә канлылык вакытын татарның. - Бу кәһәттән үз дигәнегездә тору хокук сакчысы гамәлен хәтерләтеп куя. Г.Т. Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин, һәнүз шул ук хокук көен көйләүдә мин... Изге эштер тартышмаклык хокук өчен... Тартыш кирәк, кирәк тартыш... Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук! - Моның шулай булуын, әлбәттә, гавам да аңлый. Империя кысаларында үз халкыңа хокук даулау милли идеядән чыккан мөһим бурычлардан санала. Әлеге омтылыш хәтта татарның пайтәхетеннән читтәрәк урнашкан калада — сезне яхшы хәтерләгән Каекта да шактый ачык чагылган. Биредә яшәүчеләр һәртөрле сәяси вакыйгаларга зур китдилек белән караган, шул исәптән II Дәүләт Думасына сайлауларга да битарафлык күрсәтмәгән. Г.Т. Халык үзенең программасында һәммә милләтләргә, һәммә диннәргә бертигез хокук бирелүен требовайт иткән партияләргә кушылды. - Нахак сөйләүче карагруһчылар да зыян-зәвер китерә алмаган. Г.Т. Алар... рус, әрмән, яһүди, татар депутатларына йөзе бер тәңкәлек чуклы кәләпүшләр алып баручы бер... мөселманны гына Думага кибәрмәкчеләр иде. - Кәләпүш дигәннән... Телем күптән кычытып тора иде — менә сорау бирергә кай чыкты. Безнең әлеге баш киеме сезгә инде яхшы таныш. Кечкенә Габдулланы асрарга алган Мөхәммәтвәли белән Газизә өендә дә Казан байлары өчен эшләнгән төрледән - төрле кәләпүшләр күп булган. Г.Т. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда, ...кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде. - Сезне Өчилегә кире кибәрер алдыннан да башыгызга өр-яңа кәләпүш менеп кунаклаган. Үги әниегез аны төсле хәтфәләрдән корамалап, үзенчә бер сагынмалык булсын дип теккән. Г.Т. Алла аңар рәхмәт итсен. - Без менә шушы гап-гади киемнең шәкеленә артык зур милли эчтәлек салмыйбызмы икән?! Әйтерсең лә кәләпүш — татарлыкның төп билгесе. Өстәвенә аны бүтән милләт вәкилләренә күпләп бүләк итүне гадәткә керттек. Шулай башыбыз да китеп бармагае. Әнә, ханлыгыбыз такыннан да колак какканбыз... Фикер бик тирәнгә киткәнче, сезнең мөнәсәбәтне беләсе килә: ни-нәрсә соң ул кәләпүш? Г.Т. Мөселман икәнлекне белгертер өчен киелә торган мәкүс каләнсәвәсе... - Ягъни мәкүсиләр бүреге. Күрәм, сезнең шулай кавап бирүегездә ачы ирония сизелеп тора. Астары аңлашыла: үзебезнең татар икәнлегебезне без гамәлләребездә күрсәтергә бурычлы. Шулайрак түгелме? Г.Т. Вакыйган, нинди дөрест сүз әйткәнмен икән! - Чыннан да, зурдан кубып уйлый белә торган, дошман алдында иелмәгән баш кыйммәт. Безгә исә еш кына тәдбирле гамәл кылу, ягъни нәтикәсен алдан күзаллап эш итү китми. Г.Т. Менә әле Казан мөселманнары... 300 еллык падишаһ нәселе юбилее вакыйгасында... һәрвакыт мәйданга килә ала торган приютны сорарга уйлаганнар иде... Бу хәл инде узган юбилейның кыйммәтен корым тазартучының бриллиант тәкъдир итүе кебек аңлау була иде. Бу хәл инде милләтнең чын ихтыякына вакыйф булмау, бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде... Киребеткәнлек була, чебен очуы була иде. Таләпсезлек вә түбән табигатьлелек була иде. - Романовлар нәселенең Русиядә патшалык итә башлавына өч гасыр тулу уңаеннан ниндидер рәхим-шәфкать көтү аяусыз империя шартларында изелгән халыкның самодержавие алдавычына чираттагы бер ымсынуы гына булган лабаса. Моңа төшенүчеләр табылгандыр бит? Г.Т. Яшьләр бу тарихи вакыйганың чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә ихтыякын сизү белән, аларга Шекспирның зур каһарманнарыннан берсе булган Гамлетның: "Быть или не быть!" — дигән сүзе белән генә кавапланганнар иде. - Әлеге дә баягы кәләпүш белән киңәш корып алу кирәк булган... Хокукы чикләнгән бездәй кавемнең аппетиты да кысыла торгандыр. Г.Т. Күк капусы ачылганын күргән бер башкорт... дога кыйлган: - Йа Рабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде! Әнә ул приютчыларның да таләбе шул башкортныкыннан югары түгел инде... Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас. - Икмәк игә торган киргә бик хирыс башкорт туганнарыбыз киләчәктә әле үзләренә тәгаен зуррак өлеш тә даулар. Аларда үкәтлек көчле. Без булганны да таратабыз гына... Г.Т. Нишләмәк кирәк?.. Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас. - Менә шундый хәлдә бер-береңне күралмауга нигезләнгән мөнәсәбәтнең отыры колач кәя баруы моңарчы сибелүгә дучар ителгән халыкны инде икенче мәртәбә таркалуга алып бара. Монысы үзебезнең тарафтан эшләнә. Ә эчтән бүлгәләүгә омтылуның нинди генә ысуллары юк! Ис-акылың китәрлек. Г.Т. Без әйтәмез: бер кеше 20 миллионлы бер халыкның там яртысын дошман күреп, калган яртысын дуст күрәм дип дәгъва кыйлса, аның бу дәгъвасы ап-ачык бер ялгандыр. - Монда беребезне дә битараф калдырмастай математик зурлык килеп чыкты әле. " миллионлы бер халык", дисез. "Өч баш" исемле мәкаләгездә исә " миллион Русия мөселманнары", " миллион Идел буе татары" дип телгә алуыгыз истә калган. Сөбханалла, өммәт каны аккан замандашларыгыз никадәр ишле булган икән! Әле "халыклар төрмәсе" мәкбүриятендә гомер кичергән чакта бит. Үзегез үк әйтмешли, "Шул халыкныңмы..." Г.Т. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? - Уйлап чыгарылган мәгълүмат түгел, татарлар Русиядә сан ягыннан икенче кавем булып исәпләнә. Моны һәр тараф та икърар итәргә тиеш. Бер-берсенә лаеклы көндәш булган очракта да әлеге халыклар этикет сакларга бурычлы... Г.Т. Мәдәният дөньясында безгә нисбәттә "тәкрибәле картлар" булган руслар... - Сүзегезне ефәк кеп белән бүләргә рөхсәт итегез. Соравымны оештырып бетеримче... Сезнең язганнарыгызда рус халкына карата мөнәсәбәт төрледәнтөрле кете төсләрдә ап-ачык чагылыш тапкан. Анда "Рус белән тормыш кичердек сайрашып" кебек югарырак кимәлдәге бәйрәмчә йомгаклау да, "Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң" ише курку-куркытулы ачы хакыйкать тә бар. Гади сүзләр белән әйтеп үтегез әле: үзара аралашып яшәргә хөкем ителгән әлеге халыклар чынлыкта нинди рәвештәге мөнәсәбәткә өстенлек бирергә тиеш? Г.Т. Һәр милләтләр максудларын хасил итә... Без — руслар белән татарлар — һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз... Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде. - Берлек, тигезлек, тиңлек, дисез. Һичшиксез, гаять олы төшенчәләр турында сүз бара. Әмма моның өчен рус белән татар бердәй шартларда, ягъни икәве дә дәүләти мөстәкыйльлектә яшәргә тиеш ләбаса. Г.Т. Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия! - Кызганыч, безнең милләт инде ничә гасыр "эретү казаны" сынауларын кичерергә мәкбүр. Мондый гайре табигый хәлдә, бөек державачылык ассимиляциясенә бирелеп, байтак кавем бөтенләй юкка чыкты. Әлбәттә, сез күзаллаган олуг максатларга ирешү өчен татар әүвәл милләт булып сакланырга тиеш. "Быть или не быть!" билгесезлеге астында гомер сөргәндә ниндидер киләчәк турында хәтта ки уйларга да куркыныч. Г.Т. Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә генә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала... Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән! - Безне нәрсә көтә? Еракмы ул, әллә якынмы? Г.Т. Көлле атин карибен. - Теле булмаган кавемне карга күтәреп китә. Әгәренки татар күктән бирелгән шушы мөкатдәс нигъмәттән мәхрүм ителә икән, кир йөзеннән аның үзенчәлекле яшәү рәвеше дә отыры юкка чыгачак. Бары камил телгә ия милләт кенә үз алдына зур максатлар куя ала. Әллә сөенергә, әллә көенергә: дөнья буйлап сибелгән безнең халык бик күп төркемнәргә бүленгән кебек, аның теле дә төрле "сөйләш"ләр белән тармакланып беткән. "Туган тел" гимнының авторы буларак, абруйлы карашыгызны тәгаен беләсе килә. Шактый катлауланып киткән ошбу мәсьәләдә берәр төрле юнәлеш билгесе бармы? Г.Т. Мин Казанны тәхте пай һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына баруын телим. - Сезгә инде яхшы мәгълүм, безнең мөселман дөньясында Русиядәге барлык төрки халыкларның милли-мәдәни уртаклыгы идеясен күтәреп, аларны "телдә, фикердә, гамәлдә берлек" нигезендә үзара якынайтырга омтылучылар да булган. Әйтик, замандашыгыз Исмәгыйль Гаспринский — шундый әйдаманнарның берседер. Һәр кардәш милләт вәкиле өчен дә аңлаешлы аралашу чараларын, мәсәлән, "Чыгтай теле"н игелекле ният белән алга сөрүчеләр дә бар. Төрек туганнарыбызның тел-лөгать тәкрибәсен уртаклашырга тырышулар да, башка төрле бәргәләнүләр дә әледән-әле кабатланып тора... Г.Т. Татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре киткәч кенә туктадылар... Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, "Госманлыез, әфәндем", дип йөрүче хиффәтләребез дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте... Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр — Истанбулда, без — монда. - Тәкъдир каләме безгә буйсынмый. Адәм баласын язмыш йөртә. Аның мәкбүрияте катгый. Менә сезне Финляндиягә чакырганнар, вәләкин барырга насыйп итмәгән. "Мөмкин булса, Истанбулга да бер-ике атнага заглянуть", — дип ният кылгансыз, әмма солтан кирен үз күзегез белән күреп кайтырга вакыт таба алмагансыз. Димәк, ләүхелмәхфүздә язылмаган. Тәкъдир кушуы буенча чит илдә гомерлеккә яшәп калулар да, хәтта башка халыкка хезмәт итүләр дә бар бит әле... Г.Т. Кем ки туган-үскән кирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит кирләр сөекле булыр. - Ай-һай, бик катлаулы мәсьәлә бу. Әгәр кеше үз киреннән сөрелергә мәкбүр ителсә, аңа күктән бирелгән талант-мөмкинлекләрен кайда ачарга соң? Иң әһәмиятлесе — каңгырып яшәсәң дә, чын татарлыгыңны югалтмау. Дөрес, кан-яшьле туган туфрагыңда газиз халкыңның хокукын даулау, аның фидакарь хадиме булып калу күпкә авыррактыр. Г.Т. Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Нишлисең, тәкъдир шулайдыр... Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел! - Әйе, гомер географиясен билгеләү безнең көчтән килми. Һәртөрле һикрәт кылулар котылгысыз. Күченү сезне дә көтеп торган. Г.Т. Бәхет һәм якты киләчәгемне теләп юлга чыккан идем. - Ятимлек юллары аеруча тармаклы булучан. Әлбәттә, сезне яшьли сыендырган Каек каласын гадәти тукталышлар көмләсенә кертергә ярамый. Кечкенә Апуш анда шәхес һәм шагыйрь буларак тәмам өлгереп киткән. Казанга юл тоткан чакта да: "Хуш, гомер иткән шәһәр!" — дип, ихлас бәхилләшергә кирәк санагансыз. Болары безгә яхшы мәгълүм. Әмма бу каладагы чуардан чуар татар кәмәгатьчелеге тоташтан уңай тәэсир генә калдырмагандыр бит?! Ә безнең халыктан бөтенесен көтеп була. Аның төрле-төрле катлаулары бар. Г.Т. Уральскиның үзенә вә каһил татарларына һәммәсенә киткән вакытымда ләгънәт укып киткән идем. Шуңар күрә... һичберсе тугърысында... исемә төшерәсем килми. - Мондый кавапны көтмәгән идем. Турыдан суктырдыгыз. Г.Т. Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә? - Казанга кайтып гомер итә башлагач, күңелегезгә юшкындай утырган тәэсирләр өстәлдеме? Бәлки, әлеге уңайсыз сорауга да кавапны "туры төтенле" зат буларак бирерсез. Г.Т. Бу замандагы европалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр... Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым. - Моның тәгаен билгеләре нәрсәдә күренде соң? Г.Т. Мәгаттәәссеф, алар минем колагыма: "Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек", — кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. "Киләчәкне тәэмин итәргә кирәкфәлән", — дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән? - Кем белән эш йөртүләрен аңлап, алар сезгә бүтән бәйләнмәгәндер бит? Г.Т. Алар миңа тынычлык бирмәделәр: "Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөкдансыз!" Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр... Алар миңа дүрт ел буе "киләчәкне тәэмин!", "кеше"чә тору, киенүне, тагын әллә нәрсәләрне лыгырдадылар. Шул тавышлардан миндә бер колак шаулавы пәйда булды... Хиссиятем тупасланды... Китәр әле. - Алай ук сәйяр канлы булмасагыз да, сезгә сәфәр чыгарга да туры килгән. Казанда иртә-кичен "интеллигентлар, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар" белән катышып кына калмагансыз, Мәкәркә ярминкәсенә, Гурьевкага, Әстерханга, Петербургка, казакъ далаларына да барып кайтырга өлгергәнсез. Алган тәэсирләрегез күптер. Уфага бер генә түгел, ике тапкыр сәфәр кылгансыз... Г.Т. Аның "авыллыгы", тынлыгы, кансызлыгы минем әле хасил булмактагы европалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне, шау-шу яратучанлыгымны, галәбәлек, көрәш сөючәнлегемне үчекләгән кеби булды. - Кан-тәндә көрәш сөючәнлекне саклап тоту биниһая көч-куәт бәрабәренә генә бирелә. Бу хакта сездән сораштырасым килә, әмма нигәдер көрьәт итмичә торам. Сизелә ки, кичергәннәр турында сөйләргә яратмыйбыз. Г.Т. Нәрсә күрдем бу киһанда? Ни бетердем? - Менә шушы сораулар тирәсендә беркадәр гәпләшеп аласы иде. Г.Т. Кайгы-хәсрәттән башка мин дөньядан өлеш алмадым... Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем. - Гаять кыен шартларда да газиз милләтеңә хезмәт итә алу — үзеңнән соң бәһаләп бетергесез өлеш калдырып китү инде ул. Гадәттә, мондый затның кадере арта. Г.Т. Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?! - Сез икат гомерен "ярты төш"кә охшатасыз. Киде сәнәгә сузылган шушы халәттә уянып китүләр дә, яшәеш хәлләре турында уйланып алулар да булгандыр бит? Г.Т. Андый чакларда мин әллә ничек, итегемә чия төше кергән кеби, штиблет бавым чишелгән кеби, тормышымның өскерәк кат уңайсызлыкларын да сизеп ала идем. Ләкин нә файда: бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы булган мин бичара тагы әллә кемнәрдән агу алам, тагы кәефләнәм, тагы төш күрә идем. Әйе, кардәшләр, минем уянуларым тормышымны төзәтер вә алдагы идеалыма тугърырак атлар өчен, китди вә әсаслы бер эш кыйла алмыйлар иде. - Хәтерлисездер, озын-озак әңгәмәбез башында, милләткә вәгъдә бирү төсендә эндәшкәндәй итеп: "...саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым", — дип искәрткән идегез. Әле адәм баласын һәрдаим эзәрлекләп торган, милләтнекеннән үзгәрәк чирләр дә бар бит. Г.Т. Дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә "Нервы расстроены" дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем... Больница хадимнәре миңа: "Ник алданрак больницага кермәдегез?" — диләр. Мин аларга: "Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем", — дидем. - Уенын-чынын бергә кушып сөйләүчеләр искәртеп үткәнчә, бер мәртәбә киңел генә үлеп киткәнче, ун мәртәбә бик каты авыруың хәерлерәк. Г.Т. Бер зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарда авырдым, Уфада авырдым, ахирел әмер, патша тора торган шәһәргә — Петербургка барып авырдым... Петербургның суыгы — гыйнвар суыгы, сыросте сырость иде... Бизгәк һәр көнне дә килә — аспиринне эчеп, көрәкне әллә никадәр зәгыйфьләндердем. Кайсы көнне икешәр мәртәбә эчә идем, чөнки суыкка чыдап булмый... Гакиз булдым эчем-тышым туңганга мин... Тән урнашмагач, кан урнашмый. Кан урнашмагач, фикер урнашмый. - Сез туңдыру зәхмәтенә каршы башкарак әмәл тапкансыз бит. Г.Т. Кылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен. - Иктимагый тәкрибә күрсәткәнчә, тормыш — көрәш. Яшьли аңлаганыгызны исегезгә төшерәм. Менә шундый фидакяр эшчәнлектән башка халыкның гомер юлын күзаллап булмый. Г.Т. Бу тормыш кем белән туктар талаштан?.. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне киңә алмый ул каберсез... Хәзергә китәр әле... Һаман үземне генә сөйлим икән. - Кан-тәнегезнең гайре табигый халәттә әледән-әле көйсезләнеп торуы аркасында, "Бернәрсә дә язып булмый" дип, кайчак зарлангалап алгалыйсыз. Ә үзегез... Г.Т. Кырлап торам, торган кирем тар булса да... Кырлыймын, ләкин кырымнан файда бармы халкыма? - Кулыңнан каләм төшмәү — үзе бәхет ләбаса. Шулай түгелме? Г.Т. Фәйзы бакый — таке шагыйрь. - Менә шундый олуг таклы шагыйрьнең насыйп ителүе халыкның үзенә дә биниһая зур сөенеч китерә. Бер караганда, язганыңның милләткә файдалы булу-булмавына шик-шөбһә белдереп өзгәләнергә ярамыйдыр. Тәмам өмет өзмәскә кирәк. Бу очракта ясин чыгу безнең вәкаләттә түгел ич. Халкыбызның яшәешен шагыйрьлек хиссияте генә шундый ямансу төсләрдә сурәтләп күрсәтәдер. Г.Т. Мин... саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә. - Сөйләшүне түгәрәкләр вакыт якынлашты. Сез әңгәмәбез башында татар халкына соңгы сулышкача хезмәт итәргә вәгъдә биргәндәй, һәркайсы шигарь булырдай гыйбарәләр белән милләтебезгә икат асылыгызны ачып салган идегез. Шуларга өстәр сүзегез бармы? Г.Т. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең. - Ярты төш мисалында кичегүсез үтеп баручы ашкын гомер сәгатьләрендә халкыбыз хакына кылган гамәлләрегезнең әкере турында уйланырга туры килдеме? Г.Т. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса — шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем. - Милләт саулыгы әллә ни тәтемәсә дә, милләт авыруы белән авыруыгыз хактыр. Әмма татарның чире байтак бит әле. Г.Т. Аның авыруына дару куеп киттем. - Бу әңгәмәгә нокта куеп, берәр кәлимә әйтсәгез иде. Г.Т. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? - Әйдәгез, әлеге катгый сорауны миңа гына түгел, эчендә каны булган һәрбер татарга бирик. Габдулла Тукай. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Зиннур МАНСУРОВ ТУКАЙ ГАСЫРЫ ДӘВАМ ИТӘ... "ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ" Татар милләте өчен Тукай шундый шагыйрь: аңа күкләр тарафыннан мөкатдәс вазифа йөкләнгән; язган китаплары да гадәти түгел, чөнки алар халыкның рухи кыйбласын дөресләп торыр дәреслеккә әверелгән. Бу кәһәттән Габдулла Тукай татарның пәйгамбәргә тиң шагыйре, бердәнбер халык шагыйре булып күзаллана. Яраткан шагыйребезнең 130 еллыгын каршылаган көннәрдә "Казан утлары" журналы редакциясендә "түгәрәк өстәл" узды. Анда ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Кәүдәт Миңнуллин, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйләкев, Г.Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең кече фәнни хезмәткәре Алия Мөбарәкшина катнашты. Әңгәмәне филология фәннәре кандидаты, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов алып бара. Рамил Ханнанов: - Тукай һәм татар әдәбияты, Тукай һәм татар сәнгате, Тукай һәм татар милләте, теле, язмышы, әхлагы... Бу чылбырны чиксез дәвам итеп булыр иде. Әйе, без — Тукайлы халык. Олуг шагыйребез һәр татар канлы милләттәшебезнең күңелендә үзенчәлекле урын тота. Һәрберебезнең үз Тукае бар. Төрле чорларда яшәгән инсаннар өчен бигрәк тә... Шул нисбәттән, аның тормыш юлы, икаты һәм эшчәнлегенә бәйле хезмәтләр дә төрле-төрле, әсәрләренә бәйле шәрехләүләр дә аерыла. Тукайның әсәрләре тупланган томлыклар да, икаты буенча фәнни кыентыклар да шактый дөнья күрде, гомере сәгатьләп-минутлап шәрехләнде кебек, энциклопедия дә әзерләнеп бетте. Шулай да шагыйрьне өйрәнеп бетердек, тулаем халыкка кайтардык дип әйтә алабызмы? Зөфәр Рәмиев: - Баштан ук шуны искәртергә кирәктер, бөек шәхесләрнең икади мирасын өйрәнү, сәнгати фикерләү дәрәкәсен ачу — бик дәвамлы процесс ул. Бу икатчыны тудырган милләт тулы көченә яши икән, аны аңлау һәм аңлату зарурияте һәрчак туып торачак. Ни генә булмасын, һәр яңа буын үткәннән мирас булып килгән рухи кыйммәтләрне, билгеле инде, үзенчә күзаллый, үзенчә интерпретацияли. Бу инде галим-голәмәнең ярдәменнән башка мөмкин дә түгел. Бөек Тукаебыз икаты белән дә шул ук хәл күзәтелә. Гәрчә бакый дөньяга күчүенә бер гасырлык гомер сулары аккан, Ќ.Вәлиди, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Г.Халит, И.Нуруллин һ.б. күренекле әдәбиятчыларыбыз аның турында бүген дә тарихи әһәмиятен югалтмаган фикерләрен әйтеп калдырсалар да, Тукайны өйрәнү, шөкер, татар әдәбият белеменең бик мөһим тармагы буларак яшәвен дәвам итә. Әсәрләре әледән-әле басылып тора, монографияләр языла, диссертацияләр яклана, аңа багышланган фәнни конференцияләр уздырыла, әсәрләре башка телләргә тәркемә ителә. Тукайның 130 еллыгына да татар әдәбиятчылары буш кул белән килмәде. Бу урында исә моның шулай икәнлегенә зур дәлил сыйфатында әһәмиятле ике факторны гына булса да атап үтәргә тиешбездер. Беренчесе — текстологик эш. Клячкин хастаханәсенә кереп ятар алдыннан гына: "Килер бер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән кебенә кадәр өйрәнеп чыгарлар әле", — дип язган шагыйрь әсәрләренең тулылыкка дәгъва итәрдәй басмалары алты тапкыр басылып чыкты. Аларның һәрберсе үз заманында Тукай мирасын халыкка кайтаруда китди адым дип бәяләнде. Хәтта өч китаптан торган басманың (1929-1931) 1 нче томы "Академик нәшер" дип, 1943 һәм 1948 елларда басылган ике томлык "Академик басма" дип аталган иде. Әмма бу ике басманың берсе дә, чынлыкта, әлеге исемне тулысынча акларлык дәрәкәдә башкарылмаган иде. Шул сәбәпле, матбугатта, әдәби кәмәгатьчелектә Тукайның академик нәшер таләпләрен тулысынча канәгатьләндерерлек басмасын булдыру (төзеп чыгару) вакыты киткәнлеге әйтелә килде. Ниһаять, 2010 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты китәкчелеге бу эшне зарурият санап, текстология бүлегенең фәнни-тикшеренү планнарына кичектергесез эш сыйфатында кертә алды (гәрчә бу вакытта бүлек хезмәткәрләре Г.Исхакый әсәрләренең 15 томлы басмасын хәзерләү белән мәшгуль булсалар да). Алты томлы итеп күзалланган "Габдулла Тукай. Әсәрләр. Академик басма"сының 1нче һәм 2нче томнары 2011 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты, 2015 елда 3нче һәм 4нче, быел исә соңгы — 5нче һәм 6нчы томнары нәшер ителде. Форсаттан файдаланып, алты томлы бу Академик басманы хасил итүгә З.Мөхәммәтшин, Р.Кадыйров, З.Шәйхелисламов, Г.Хөснетдинова, Э.Галимканова, Ф.Фәйзуллина, Г.Ханнановаларның күп көч куюларын әйтергә телим. Фәнни редактор вазифасын үтәүче кеше буларак шуны әйтә алам: әлеге томнар Академик басма таләпләренә тулысынча кавап бирә. Анда Тукайның моңарчы билгеле бөтен әсәрләре авторның ирек-ихтыярына хилафлык китермичә басыла, ул төзегән кыентыклар да читтә калмый, барлык текстларга да объектив (идеологиягә буйсындырмыйча), кентекле шәрехләр (аңлатма һәм искәрмәләр, ягъни комментарийлар) бирелә. Бу эш татар әдәбияты текстологиясендә тупланып килгән тәкрибәгә таянып башкарылды. Билгеле, басма Тукайны өйрәнүнең бүгенге дәрәкәсен чагылдырырга тиеш иде, минемчә, шәт, ул шулай бәяләнер дә... Тукайның 130 еллыгын Институт коллективы тагын бер зур хезмәт белән каршылый: бу — күпләгән татар әдәбияты һәм сәнгате белгечләренең уртак тырышлыгы белән төзелгән Габдулла Тукай энциклопедиясе. Яшерен-батырын түгел, аны төзүгә узган гасыр ахырында ук керешелгән иде. Төрле-төрле сәбәпләр аркасында бик авыр барды бу эш. Нил Юзиев башлап кибәргән әлеге проектны гамәлгә ашыру соңгы дүрт-биш елда гына, Институт китәкчелегенә К.Миңнуллин килгәч кенә тизләтелә алды. Шөкер, татар дөньясында беренче персональ энциклопедия нәкъ менә Тукайга багышланды. Анда Тукайның тормышы һәм икаты 2300 мәкалә һәм белешмәдә яктыртыла: һәр әсәре аерым-аерым алып тикшерелә, туганнары, әсәрләрен тәркемә итүчеләр, шагыйрь образын, икаты мотивларын, сюжетларын поэзиядә, прозада, драматургиядә, музыкада, рәсем һәм сынлы сәнгатьтә, театрда чагылдыручылар, истәлекле урыннар турында сүз алып барыла. Рифмалар белешмәлеге китерелә. Хезмәтне төзүгә автор һәм редактор сыйфатында катнашкан һәркемгә, шулай ук аны энциклопедия форматына китерүгә көч куйган Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләренә рәхмәт. Зиннур Мансуров: - Үзенә лаеклы югарылыкта торган әдәбиятыбыз фәнендә Габдулла Тукай икаты төрле яклап өйрәнелгән. Әмма безнең сөекле шагыйребез бөек затлар исәбенә керә, шуңа күрә аның дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел. Ә бәһаләү кысаларына сыймас әдәби мирасның яңадан-яңа якларын тәфтишләп күрсәтүгә, кабатланмас серле хәзинәнең яшерен кыйммәтләрен бөртекләп барлауга ихтыяк һәрвакыт зур. Әлбәттә, мондый перспектив максатка шәхес-чор-икат бергәлеге ачкычында гына, яңа ысуллар кулланган чакта гына ирешеп була. Шунысы да бик мөһим: буыннар мәкбүрилек белән алышынып тора, аларның зәвыгы да үзгәреш кичерә. Бүгенге гаммәви коммуникацияләр алгарышы заманында бөтенесен дә исәптә тоту зарур. Менә шундый чынбарлык таләпләрен үтәгән очракта гына зур әдәбиятка карата варислар аша күчеп килгән генетик хөрмәтне, аерым алганда, Габдулла Тукайның колачлап бетерә алмаслык әдәби мирасыннан бихисап сорауларга кавап эзләү омтылышын сүндермичә саклап калырга мөмкин. Таһир Гыйләкев: - ХХ гасырда һәм ХХI гасыр башында Тукайны халыкка кайтаруда зур эшләр эшләнде. Әмма, минем карашымча, тынычланырга иртә әле. Рус әдәбияты классикларының фәнни биографиясен һәм әдәби мирасларын тикшерүгә йөзләгән диссертацион эзләнүләр багышланган, ә бездә Тукайга багышланганнарын санап чыгарга ун бармак китә. Алия Мөбарәкшина: - Даһи Тукай икаты турындагы бу сорауга уңай кавап бирү хакыйкатькә туры килмәс. 2015 елда безгә Санкт Петербург шәһәрендәге Россия Милли китапханәсендә Тукай Каекта яшәгән елларда дөнья күргән татар һәм рус вакытлы матбугаты белән танышу мөмкинлеге туды. Шул уңайдан фәнни китәкчем З.Рәмиев "Фикер" газетасының әлегә кадәр табылмаган саннарын эзләп карауны да максат итеп куйган иде. Әмма Россиянең иң бай бу китапханәсендә милли матбугат картотекасы тиешле дәрәкәдә барланмаган һәм өйрәнелмәгән булып чыкты. "Фикер"нең безгә кирәкле саннары аларда булып та, табу мөмкинлеге юклыгы ачыкланды. Моны биредәге хезмәткәрләр тиешле белгечләрнең булмавы белән аңлаттылар. Милли язма мирасыбызны барлап, фәнни әйләнешкә кертү өчен, Россия күләмендә уртак проектлар эшләү зарур. Узган елда гына Татарстанда Россия Милли китапханәсе көннәре уздырылган иде. Әлеге чарада Россия һәм Татарстан милли китапханәләренең хезмәттәшлек итүе, тәкрибә уртаклашулары турында сүзләр дә яңгырады. ХХ йөз башы татар вакытлы матбугатының Казанда булмаган саннарын табу өчен бәлки үзебездәге белгечләрне фәнни стажировкаларга кибәрү, кадрлар белән алмашу да уңай нәтикәсен бирер иде дип уйлыйм. Китапханәдә эшләү барышында Тукай Каекта яшәгән елларда дөнья күргән рус вакытлы матбугаты — "Уралец", "Уральский дневник", "Уральские войсковые ведомости", "Уральский листок" һәм Оренбург каласының "Оренбургская газета", "Оренбургский листок" газеталары белән дә таныштык. Анда шагыйрьнең 1905-1907 еллардагы байтак кына сәяси-инкыйлаби, әдәби-мәдәни хәрәкәтне тасвирлаган мәкаләләренә юлыктык. Бу басмаларда Мотыйгулла хәзрәт, К.Төхфәтуллин, Х.Гаделшин, А.Гладышев, Ә.Сиракетдинов, В.Хәмидуллин, Р.Фәхреддинов һ.б. шәхесләрнең дә язмалары очрый. Әлеге материаллар Тукайның Каектагы даирәсен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора. Газеталардагы материалларның байтагы үзе дә чыгышы белән Каектан булган тарих фәннәре докторы, профессор Р.Нәфыйков хезмәтләрендә чагылыш тапты. Галим фаразлавынча, Тукай "Ш.", "К.", "К-в", "Кур-в", "Не мусульманинъ" имзалары белән "Уралец"та публицистик мәкаләләр дә бастырган. Билгеле, бу мәкаләләрдә барган вакыйгалар, күтәрелгән проблемалар "Фикер" газетасында бер көн алдан яки шул ук көнне дөнья күргән Тукай язмаларында да күтәрелә. Ләкин мәкаләләрнең күләме, сәнгатьчә эшләнеше, сюжет бирелеше төрле булуы күзгә ташлана. Рус редакциясе хезмәткәрләре Каекта яшәүче татарларның тормышын даими яктыртып бару максатыннан, Тукай язмаларын файдаланып, хәбәр-репортажлар бастырган, дигән фикердә мин үзем. Каек белән бәйле материалларны эзләп табу, аларны гамәлгә кертү эшен ХХI гасыр башында Р.Нәфыйковның Петербургта яшәүче туганы күренекле рәссам-график, язучы Р.Вафиев дәвам итә. Уральскидагы рус матбугаты чыганакларына таянып, 2012 елда ул Тукайның замандашы Камил Мотыйгыйның наширлек эшчәнлеге турында күләмле китап язып чыгарды. Без аның остаханәсендә булып, әлеге хезмәте турында фикер алыштык. Замандашлары хатирәләренә күз салсак, Тукай рус-япон сугышы вакыйгасына нисбәтле русча бер шигырь язып, "Уралец" мөхәрриренә бирүе һәм мөхәррирнең шигырьне ошатып, шагыйрьгә гел шундый шигырьләр язып бирүен сораган, дигән мәгълүматлар да бар. Газетаның барлык саннары да сакланып калмаганга күрә, бу шигырьне табу мөмкин булмады. Шунысы кызганыч: Россия империясенең элгәреге башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәге дәүләти дәрәкәдәге китапханәләрдә дә әлеге саннар юк. Табылмаган саннарны киләчәктә башка китапханә һәм архивлардан эзләп, алардагы язмаларны өйрәнү дә Тукай фәнен яңа мәгълүматлар белән баетыр һәм күп кенә фаразларга ачыклык кертергә мөмкинлек тудырыр иде. Россия китапханәләрендә генә түгел, чит илләрдә дә Тукайга бәйле материаллар чәчелеп ята. Шәхсән минем үземә дә Төркиянең атаклы китапханәләрендә эзләнүләр алып барырга туры килде. ХХ йөз башы госманлы матбугатында Тукай үлеменә бәйле байтак тәгъзияләр, кайгы уртаклашулар дөнья күрә. Аларның кайберләрен бераз татарчалаштырып Оренбургтагы "Вакыт" газетасы бастырып бара. Бу ХХ йөз башы татар һәм госманлы матбугатларының үзара тыгыз мөнәсәбәттә булулары турында сөйли. Госманлы әдипләренең фикерләрен ХХ йөз башы татар галимнәре карашлары белән чагыштырма планда тикшерү дә кызыклы нәтикәләргә китерергә мөмкин. Ватанында Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ќ.Вәлиди кебек күренекле каләм әһелләре Тукайның гарәп, фарсы, төрек сүзләре белән чуарланган башлангыч чор шигырьләрен тәнкыйтьләгән булсалар, госманлы матбугаты аларга, киресенчә, югары бәя бирә, татар шагыйренең иң уңышлы икат үрнәкләре дип төрек укучысына тәкъдим итә. Ә инде аның Казанга күченгәч тә саф татарча яза башлавын тел вә өслүбтә ялгыш юлдан китү дип кабул итә. ХХ йөзнең икенче яртысында Төркия татарлары Тукай икатын төрек галәменә танытуда татар мөһакирләре зур эш башкарды. "Төрек культуры", "Казан", "Әмәл", "Ени форум", "Кардәш әдәбиятлар", "Кардәш каләмләр", "Азәрбайкан" һ.б. журналларда татар әдибенең икаты тәркемә ителеп кенә калмады, фәнни-тәнкыйди фикерләрен чагылдыруга да урын бирелде. Бездә тарихчы З.Ишмөхәммәтов "Сабыйга" шигырен атеистик рухтагы әсәр дип бәяләгән вакытта, Төркиядә яшәүче мөһакирләребез бу әсәрне "мәктәп баласының беренче догасы", дип атады. Аларның Тукайны "миллиятчелектә шовинизмнан ерак торды, мөселманлыкта фанатизм юлына басмады, халыкчылыкта радикализм юлына төшмәде", дип язулары шагыйрь икатына гадел бәя бирүләре иде. Гомумән, Тукайның икатына багышланган язмаларны барлау һәм Тукай турындагы фәнне яңа фактлар белән баету Россиядә генә түгел, чит илләрнең китапханәләре һәм архивларында эзләнүләр алып баруны таләп итә. Кәүдәт Миңнуллин: - "Шагыйрьне өйрәнеп бетердек, тулаем халыкка кайтардык дип әйтә алабызмы?" дигән сорауга кавапны ерактанрак башлыйсым килә. 1981 елның июль аенда остазым, тарихчы Миркасыйм ага Госманов белән Курган өлкәсенә гарәби язулы кулъязмалар кыю максатында оештырылган археографик экспедициядә катнашырга туры килде. Өлкә территориясенә килеп китеп, бер татар авылы янына урнашкач, Миркасыйм абый мине Курган шәһәренә, рөхсәт документлары белән эшне бетерү өчен, өлкә архив идарәсенә кибәрде. Транспорт белән шулай туры килде, мин Курганга төнге берләрдә килеп киттем. Таңга кадәр вакыт күп, шуңа күрә вокзалда әрле-бирле йөреп торам. Шулвакыт төнге өченче яртылар тирәсендә бер читтә китап укып утыручы 40-45 яшьләрдәге кешегә күзем төште, дөресрәге аның кулындагы китап тышлыгы таныш кебек тоелды. Янына бардым, утырдым, нинди китап укыйсыз, дип сорадым. "Вот, Тукая читаю", — дигән кавап минем күңелемә сары май булып ятты. Ятмаслыктамыни, төнге өченче яртыларда вокзалда бер рус кешесе безнең сөекле шагыйребез китабын укып утырсын әле! Таныштык, ул бер зур совхозның баш агрономы икән, эш белән шәһәргә килгән, минем кебек төнгә калган. Мин үземнең Казан дәүләт университеты аспиранты, татар тарихын өйрәнүче икәнлегемне әйтеп, акрынлап сораштыра башладым. Татар язучыларыннан тагын кемне беләсез, дип соравыма ул, әлбәттә, Муса Кәлилне атады. Сүз Тукай шигырьләренә күчеп, яңа танышыма сорау арты сорау яудырдым. Мине бигрәк тә яңа танышымның Тукай әсәрләрендәге татар тормышына, тарихына гына хас кайбер фактларны, төшенчәләрне ничек аңлавы кызыксындырды. Сорашуларымнан шунысы аңлашылды: рус укучысы андый фактларның, төшенчәләрнең шактыен дөрес аңламый яисә аңлап бетерми икән. Ягъни Тукай әсәрләрен русчага тәркемә итү, аның шигъриятен таныту өлкәсендә эшлисе дә эшлисе икән. Бөек шагыйрь әсәрләрен русчага тәркемә итүдә көлке дә, кызганыч та хәлләр әлегә кадәр күзәтелә. Мәсәлән, Тукайның атаклы "Китмибез" шигырендәге шагыйрь тарафыннан русча язылган соңгы юлларны бер тәркемәче русчага яңадан(!) тәркемә иткән. Яисә "Эштән чыгарылган татар кызына" шигыренең исемен "Уволенной девушке" дип тәркемә итүләр дә еш очрый. Әйтерсең, Тукай завод-фабрикадан куылган кыз турында гына язган! Кыскасы, Тукайны, татар шигъриятен танытуда тәркемә мәсьәләләренә игътибарны бермә-бер арттырасы, бу үтә мөһим эшне оешканрак төстә алып барасы иде. Гүзәл Төхфәтова: - Әйе, Г.Тукай икатын киң массага, шул исәптән башка милләтләргә танытуның төрле юллары бар. Шагыйрьнең әсәрләре ХХ гасыр һәм хәзерге татар әдәбиятының нигезен тәшкил итә. Тукай икаты — вакытка буйсынмаган, чорлар, еллар аша үтеп, халык белән янәшә атлаган, аның кайгысын да, шатлыгын да үзенә сыйдырган бай, күпкырлы икат. Мәсәлән, хәзерге вакытта Г.Тукай әдәби музеенда "Без сугышта юлбарыстан көчлебез..." дип аталган күргәзмә эшли. Ул 2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителү һәм Бөек Киңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты — Бөек Ватан сугышы елларында Г.Тукай икатының гади халыкка, сугышчыларга һәм икат әһелләренә тәэсирен күрсәтү. Биредәге экспонатларның иң кыйммәтлеләреннән берсе — Г.Тукайның 1943 елда нәшер ителгән шигырьләр кыентыгы. Музейга басманың күргәзмәгә куелган бәһасез нөсхәсен журналист, шагыйрь Мөхәммәт Садри (1913-1999) бүләк итә. Бу китап аның белән Берлинга кадәр барып китә. Сугыш тынып торган араларда кыентыкны йөзләгән сугышчы укый. Китапның титул һәм беренче битләрендә төрле автографлар бар. Күбесе Мөхәммәт Садри кулы белән язылган. Соңрак, 1966 елда бу китапта үзләренең автографларын дөньяда беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова һәм очучы-сынаучы Г.Мосолов калдыра. Кемнең генә бу китапны күрәсе килмәс?! Тукай икатын пропагандалауда һәр деталь, һәр гамәл мөһим. Рамил Ханнанов: - Күптән түгел "Кыен" фонды Габдулла Тукайга багышланган истәлекләрне "Шәхесләребез" сериясендә 2 том күләмендә "Тукай — ядкярләрдә" дигән исем белән бастырып чыгарды. Тукай турында моңа кадәр дөнья күргән истәлек кыентыклары да берничә. Кызганыч, алар шул чор идеологиясе кысалары нигезендә төзелгән, бик күп истәлекләр, мәкаләләр һәм башка чыганаклар кертелми калган. Инде без Тукайның шәхесен, тормыш юлын һәм иктимагый-сәяси карашларын халкыбызга 100 процент дөреслеккә туры китереп ача алдыкмы? Тагын кайсы чыганаклар күләгәдә калды? Бу бибәһа кыйммәткә ия эшне башкаручыларның берсе Кәүдәт Миңнуллин: - Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында истәлекләр аның тормыш юлын һәм икатын өйрәнүдә мөһим чыганакларның берсен тәшкил итә. Аларны барлау-туплау, матбугатта бастыру һәм аерым китап итеп нәшер итү юнәлешендә максатчан эш шагыйрь вафатыннан соң башлап хәзергә кадәр дәвам иттерелә. Әмма бу кәһәттән ирешелгән казанышлар белән бергә башкарыласылары да байтак. Чөнки, мәгълүм булганча, күп кенә чыганаклар үз вакытында хаким идеология таләпләре нигезендә шактый "эшкәртелгән" рәвештә дөнья күргәннәр, ә байтагы, кызганыч ки, һаман да хәзерге укучыга билгесез булып кала килә. "Кояш" газетасының 1913 елгы 18 апрель санында "Мәгариф" көтепханәсе тарафыннан хат-мөрәкәгать басылып чыга. Хосусан, анда сүз "Габдулла Тукаев кем?" исемле бер мәкмуга нәшер итеп, шуннан килгән файданы аның хакында эшләнәчәк хәер эшкә тотылачагы турында бара. Әлеге кыентыкта Г.Тукайның тулы һәм кентекле тәркемәи хәле, язган әсәрләре, төрле кешеләргә күндергән хатлары, әсәрләре хакында матбугат битләрендә язылган тәнкыйть, вафаты мөнәсәбәте белән басылган мәкаләләр, тәгъзияләр, телеграммалар, рәсемнәр, аның турында язылган фикерләр, хатирәләр һәм башкалар урын алачагы белдерелә. Әйтелгәннәргә карата берәр төрле мәгълүматы булган дусларының, иптәшләренең һәм башка затларның шул хакта хәбәр итүләре, кемгә дә булса язган хатларының асыл нөсхәләрен, әлбәттә, кире кайтарып бирү шарты белән, биреп торулары, бу хат-мөрәкәгатьне башка газета-журналларның да күчереп басулары сорала. Күренә ки, анда игълан ителгән программа гамәлгә ашкан булса, кулыбызда ХХ йөз башында ук тупланган гаять бай эчтәлекле истәлекләр кыентыгы булыр иде. Бер үк вакытта, ягъни "Йолдыз" газетасының 18 апрель санында Г.Тукайның бер төркем дус-ишләре исеменнән тагын бер хаты басылып чыга. Анда шагыйрьнең тәркемәи хәле белән бергә аның турында хатирәләр бастырып таратырга дигән карарга килүләре, шул хакта мәгълүмат кыю өчен Габделвәли Әхмәдуллин (18701921 елдан соң), Әхмәт Урманчиев (1880-1922) һәм Фуад (Мәхмүдфуад) Туктаров (1880-1938) кәнабләре тәгаен ителгәнлекләре бәян кылына, хәбәрләшү өчен тиешле адреслар күрсәтелә. Мөрәкәгатьтә шулай ук әдипнең шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре хакында үз кулы белән язып калдырган васыятьнамәсе булса, шуны матбугат аркылы игълан итү сорала. Г.Тукай турында истәлекләр кыйнау турында "Идел" газетасы да үзенең 1913 елгы 29 апрель санында язып чыга. 1913-1917 елларда татар көндәлек матбугатында Г.Тукай турында якын дусларының, аның белән турыдан-туры аралашкан кешеләрнең бик күп мәкаләләре дөнья күрә. Мәсәлән, "Йолдыз", "Кояш", "Вакыт", "Ил", "Идел", "Сибирия" газеталарында, "Аң", "Ялт-йолт", "Мәктәп", "Сөембикә" журналларында истәлекләр бастырыла. Г.Тукайның Уральскидагы мәдрәсә сабакташы, тумышы белән Гурьевкадан булган Ярулла Морадиның (?-?) "Тукаев Уральскида" (1913), нашир, журналист Камил Мотыйгыйның (1883-1941) "Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев хакында хатирәләрем" (1914), журналист, драматург, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкернең (1885-1944) "Тукай Петербургта" (1914) дип аталган китаплары басылып чыга. Көндәлек матбугаттан күренгәнчә, Г.Тукай турында истәлекләр бастыру 1917 елдан соң да дәвам иттерелә. Г.Тукай Петербургта вакытта аның сәламәтлеген тикшертергә университет табибын алып килгән Шакир Мөхәммәдъяров (1883-1967) 1918 елның 2 (15) апрелендә Мәскәүдә татар яшьләренең "Ташкын" исемле музыка һәм драма түгәрәге тарафыннан шагыйрьнең вафатына биш ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби кичәдә "Тукай кем?" дигән доклад сөйли. Аның бу чыгышы шул ук түгәрәк нәшриятында аерым китап итеп тә бастырыла. Г.Тукай турында истәлекләр аерым кыентык рәвешендә беренче тапкыр әдәбият галиме Сәгыйть Исәнбаев (1895-1972) тарафыннан төзелеп, "Тукай турында замандашлары: истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр кыентыгы" исеме белән 1960 елда нәшер ителә. 1976 елда профессор Ибраһим Нуруллин (1923-1995) һәм Риф Якупов (1940-2011) төзегән "Тукай турында хатирәләр" дигән кыентык дөнья күрде. Шул ук авторлар 1986 елда "Тукай турында истәлекләр" исемле икенче кыентыкны да әзерләп нәшер иттеләр. Ләкин Г.Тукайны өйрәнүнең логик үсеше шагыйрь хакында яңа истәлекләр кыентыгы бастырып чыгару зарурлыгын алга куйды. Ул академик Миркасыйм Госманов (1934-2010) исән вакытта ук "Кыен" фондының "Шәхесләребез" сериясендә нәшер ителергә тиешле хезмәтләр исемлегенә кертелгән иде. Фонд китәкчелеге моннан биш-алты ел элек бу эшне башкару өчен безгә мөрәкәгать итте. Һәм менә тырыш хезмәтнең бәрәкәтле нәтикәсе инде алдыбызда. Томнарны төзүчеләрнең икенчесе Рәмил Исламов: - Аллага шөкер, хезмәтебез Габдулла Тукайны өйрәнү юнәлешендә нур өстенә нур булыр. Аның аермасын аңлау өчен, әүвәл берникадәр элгәргеләре хакында әйтеп үтү урынлы булыр. С.Исәнбаев төзегән кыентыкта барлыгы 52 берәмлек истәлек һәм мәкалә, янә шагыйрь турында 3 бәет һәм Шәехзадә Бабичның (1895-1919), Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928), Мәкит Гафуриның (1880-1934), Габдулла Харисның (18931931), Габдулла Сөнгатинең (1894-1917 елдан соң), Сәгыйть Сүнчәләйнең (1888-1937) 6 шигыре урын алган. Әлеге китапта, кызганыч ки, галим зур көч куеп туплаган барлык истәлекләр дә урын алмаган. Ягъни, 20 табакка исәпләнелгән күләм нәшриятта 10 табакка калдырыла. И.Нуруллин һәм Р.Якупов (1940-2011) төзегән "Тукай турында хатирәләр" дигән кыентыкта тупланган 33 истәлекнең 21e — элекке басмада дөнья күргәннәр. Әмма аларның кайберләре беренчел чыганактан алынган. Яңаларыннан 3се — кулъязмадан, 5се — төрле көндәлек матбугаттан, 2се "Сайланма әсәрләр"дән алынган. Я.Морадиның "Тукаев Уральскида" дигән китабының тексты да кыскартып урнаштырылган. Шул ук авторлар 1986 елда чыгарган "Тукай турында истәлекләр" исемле икенче кыентыкка "элеккеге ике китапта урын алган истәлекләрнең барысы да дип әйтерлек кереп бетү белән бергә, вакытлы матбугат һәм архивтан алынып, дистәдән артык материал" өстәлеп, ул барлыгы 51 берәмлекне эченә ала. Аларның яңа урын алганнары: төрле матбугаттан — 10, сайланма әсәрләрдән — 2, кыентыктан — 1. Кулъязмада сакланган һәм киң катлау укучыга һаман да билгесез булып калган язмалар, нишләптер, анда кертелмәгән. Алар бит шактый гына, югыйсә. Бу хезмәтләр үз чорында язылганга күрә, мин аларның китешсез якларына тукталып тормастан, һичшиксез, уңай күренеш дип исәплим. Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган 2 том күләмендәге "Тукай — ядкярләрдә" дигән хезмәт бу юнәлештәге бай тәкрибәгә нигезләнеп башкарылды. Әмма биредә Г.Тукай турында туганнары, замандашлары, дуслары һәм танышлары тарафыннан язылып, һаман киң гавам укучыга билгесез калган, төрле вакытларда көндәлек матбугатта басылып чыккан истәлекләрне, мәкаләләрне мөмкин кадәр барысын да һәм тулысынча туплау максат итеп куелды. Чөнки, профессор И.Нуруллин сүзләре белән әйткәндә: "Нәтикәгә карап факт кыюны ташларга вакыт. Фактлар үзләре нәтикәгә китерсен. Фән яхшы мәгънәсендә объективлыкка, дөреслеккә корылырга тиеш". Дөрес, 1944 елда Г.Тукай турында истәлекләр туплаганда, аларның кайберләрен, чынбарлыкка туры килми дип, авторларына кире кайтару очраклары да булгалаган. Билгеле булганча, моңа кадәр шагыйрьне хаким идеология күрсәтмәсе буенча гына өйрәнү өстенлек итте. Мәсәлән, аңардан атеист, педагог, ахыр чиктә ниндидер ревоюцион-демократ ясарга тырыштылар. Шуңа күрә, алман галиме Михаэль Фридерих образлы язганча: "Шагыйрьнең тәркемәи хәле һәм икаты һәркем үз максатында файдалану өчен "ташын" кубарып алган таш чыгару карьерын хәтерләтә". Г.Тукайның дингә карашы турында сүзне артык озынга сузмыйча, замандашы Шәһеретдин Шәрәфнең (1877-1938) истәлегенә генә игътибарны юнәлтү белән чикләник: "Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәкәдә әһәмият бирәсеңме?" — дип сорагач, Тукай: "Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмамыз. Халкымызда миллиятләре сакланган мөддәттә [вакытта], диннәре дә сакланачагына ышанам. Миллиятләрен яхшы саклый алуларында гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икәвесенә тигез әһәмият бирү тарафындамын", — диде. Г.Тукай балалар өчен шигырьләр язган икән, анда укырга, белем алырга, эшкә өйрәнергә өндәүләр яңгырый икән, "Яңа кыйраәт", "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" дигән китаплар төзеп бастырган икән — бу әле ул чын мәгънәсендә педагог булган, педагогик эшчәнлек алып барган дигән сүз түгел. Әгәр без мондый аңлау белән гамәл кылсак, ХХ гасыр башындагы татар "педагогларының" санынаисәбенә чыгу мөмкин булмас иде. Г.Тукайның ниндидер фиркаләргә мөнәсәбәте мәсьәләсенә килгәндә исә, Уральскидан ук иң якын дусты Г.Кариев ул хакта болай яза: "Тукаев шул кышны дүрт ай чамасы сул партияләргә ихлас куеп йөрде, вә шуның тәэсире илә язылган, сулрак рухта булган берничә шигыре "Тавыш" газетасында басылды. Камил Мотыйгыйның китап магазины ябылгач, мин, китапларын алып, "Казан" нумирларында торып сатадыр идем. Табыш Габдулла әфәнде илә уртак иде. Әлбәттә, китап сатар өчен разрешение-фәләнем юк иде һәм аның кирәк икәнен дә белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен, палитсиә китапларымны алып китте. Үземне бер кич частьтә [полиция бүлегендә] кундырдылар. Шуннан соң Тукаев партия кешеләре берлә араны тәмам өзде, икебез дә тәүбә иттек". Г.Тукай 1912 елның язында Петербургка баргач, ул вакытта медицина институты студенты, киләчәктә сәяси һәм кәмәгать эшлеклесе, башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте китәкчеләреннән берсе булачак Ш.Манатовка үзенең социализмга карашларын шулай аңлата: "Шулай да сатсиализмны тормышка татбикъ [яраклаштыру, яраштыру] кылган тәкъдирдә дә инсан сәгадәттә яшәр дип инана алмыйм. Безнең өчен иң тугры вә иң файдалы юл — милли булу, урта юл илә барудыр", — диде. Бу хакта арамызда бераз сүзләр булып үткәч, шагыйрь, көлемсерәп: "Мин үзем сатсиалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать, һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халыкка, ватанга хезмәт итсен", — диде. Кәүдәт Миңнуллин: - Ниһаять, биредә тагын бер четерекле мәсьәлә хакында беркадәр аңлатма бирү сорала. 1917 елга кадәр һәм аннан соң да Г.Тукай турында дөнья күргән истәлекләрдә, мәкаләләрдә шагыйрьнең яшьли авырып вафат булуы хакында төрле фикерләр әйтелгән. Берәүләр аны комсыз наширләр талады дисә, икенче берәүләр исә аның вакытсыз әкәлендә байларны гаепләде, хәтта халык адресына да таш атты. Әлбәттә, Тукайга ярдәм итмәгәннәр түгел, иткәннәр. Бу турыда истәлекләрдә дә ачык әйтелгән. Фабрикант Хәсән Акчуринның (1855-1916) аны кунак итүе дә күптән мәгълүм факт. Шагыйрьне Петербургка табибка күрсәтү максатыннан оештырылган сәфәрнең дә матди ягын сәүдәгәрләр Салих Гобәйдуллин (1867-1935), Мөхәммәтсадыйк Галикәев (1847-1919), Сөләйман Аитов (1862-1922), нашир Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883-1934), дин һәм кәмәгать эшлеклесе Галимкан Баруди (1857-1921) күтәрешкәне мәгълүм. Г.Тукайның якын дусларыннан берсе Хәбиберахман Зәбири (1891-1942) бу мәсьәләгә ачыклык кертү уңаеннан матбугатта 1914 елда ук чыгыш ясаган. Тукайның Казанда мохтаклыкта яшәвеннән зарланганны күреп, Оренбургка "Вакыт" газетасы мөхәррире Фатих Кәримигә ярдәм итүне сорап хат яза һәм уңай кавап та ала. Журналист Габдерахман Фәхретдинов (1887-1937) язмасында да кызыклы факт теркәлгән. Алтынчы, эшкуар Шакир Рәмиев, Тукайны үз хисабына Кырымга кибәрергә карар кылып, Казандагы бер кешедән бу тәкъдимне Тукайга киткерүен сораган. Әмма, хәзергә кадәр кем икәнлеге ачыкланмаган ул кеше, Тукайның Казанда калу һәм андагы яшьләрдән аерылмау теләген күздә тотып, бу үтенечне киренә киткермәгән. Мәгълүм ки, ярдәм күрсәтергә теләүче булган кебек, ярдәмне кабул итүче як та бар. Г.Тукайның янә якын дусларыннан булган Габдулла Гыйсмәтинең (1883-1938) язуына караганда, шагыйрьнең "иганә рәвешендә акча алуны яратмаганлыгы" да мәгълүм. Кыскасы, бу четерекле мәсьәлә хакында фикер йөрткәндә, кайбер даһи икатчыларның яшәү рәвешен, холкын да исәпкә алырга кирәк. Рәмил Исламов: - Истәлек-мәкаләләрнең текстларында күзәтелгән кайбер стиль кытыршылыклары, аерым сүзләрнең грамматик формалары, хәтта бер үк чыганактагы төрлелекләр дә, терминнар да үзгәртелмәде, бу кыентыкта оригиналдагыча сакланырга тырышылды. Мәсәлән, турысында — тугрысында, мәдрәсәмездә — мәдрәсәбездә. Телнең мондый үзенчәлекле күренешләре ХХ йөз башында язма стильнең бер калыпка килеп, тулысынча формалашып бетмәгәнлеген белдерә. Рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләрнең татар телендә бирелеше әлегә ныклап эшләнмәгән. Башка телләр кебек, татар теле дә читтән кергән сүзләрне үз аваз әйтелеше кануннарына буйсындырып кабул иткәнне истә тотып, андый лексик берәмлекләр гарәп, латин графикасындагы истәлекләрдә яки мәкаләләрдә язылган шәкелендәгечә китерелде. Мәсәлән, революцион — ривалүтсиун, номер — нумир, нумер, стиль — эстил, жалованье — жалунийә, жалунйә, газета — газитә, газетә, гәзет, полиция — палитсиә һәм башкалар. Ә кирилл хәрефләрендә басылган текстларда алар ничек бар, шулай калдырылды. Г.Тукай шигырьләре яки алардан өземтәләр мисал итеп китерелгән очракларда текстларда күзәтелгән хаталар, төгәлсезлекләр йә астөшермәләрдә, йә үзләрендә дөресләп барылды. Бу әсәрләрнең төрле вариантлары бар икән дип уйланылмасын өчен шулай эшләнде. Тыныш билгеләренә килгәндә исә, алар хәзерге кагыйдәләр нигезендә куелды. Чөнки бу мәсьәлә ХХ йөз башында шулай ук тиешле бер тәртипкә китерелмәгән. Кәүдәт Миңнуллин: - Композицион корылышы ягыннан кыентык, Г.Тукайның тормыш хроникасына яраклы рәвештә, "Тукай Кырлайда", "Тукай Уральскида", "Тукай Казанда", "Тукай сәяхәт иткәндә", "Тукайның вафаты", "Тукай вафаты уңаеннан тәгъзияләр, телеграммалар", "Тукай турында тәнкыйть", "Тукай кичәләре", "Тукай турында шигырьләр" һәм "Төрлеләр" дигән бүлекләрдән гыйбарәт. Элгәрге кыентыклардан аермалы буларак, Г.Тукай вафатыннан соң көндәлек матбугатта бастырылган тәгъзияләр, телеграммалар, каберенә таш кую мәсьәләләре, шагыйрьне искә алу кичәләре, аның исемендәге стипендияләр, рәсемнәре һәм башкалар турында биредә китерелгән мәгълүмат — И.Нуруллин сүзләре белән әйткәндә, "революциягә кадәрге татар әдәбиятының үзәк фигурасы булган Тукайны" төшенү юлында моңа кадәр белгәннәребезне тагын да киңәйтергә ярдәм итә. Дөресен әйтергә кирәк, күп кенә истәлекләрдә, мәкаләләрдә кайбер кабатланулар күзәтелә. Бу гайре табигый күренеш түгел һәм ул һәр төбәкнең үз матбугаты, һәр матбугатның үз аудиториясе белән аңлатыла. Әлеге уңайдан тагын шунысын да әйтү шарт: алар аерым моментлар, детальләр белән бер-берсен тулыландыралар. Мәсәлән, "Казанда 4 нче апрель" дигән мәкаләдә язылганча, Г.Тукайның кәсәден Клячкин хастаханәсеннән алып чыгар алдыннан "берничә хәзрәт вә үзенә якын торган аркадашлары тарафыннан тәсбих тәһлил укыла". Ә "Тукаевны дәфен" дигән мәкаләдә исә бу тагын да ачыклана һәм конкретлаша: "Сәгать бер туларга чирек калганда, Зариф, Кәшшаф, Касыйм вә Борһан хәзрәтләр илә бергә кыелган халыкның бәгъзеләре тәһлил укыдылар..." Кыентыкта кыскартулар бары тик шагыйрьнең шәхсыятенә караган моментларда гына булды. Шагыйрь вафат булгач, замандашлары тарафыннан аңа багышлап шигырьләр язылган, бәетләр чыгарылган. Аларның барысы да Тукайга ихтирам хисләре белән сугарылган булса да, бу кыентыкка кайберләре генә кертелде, чөнки күбесенең әдәби яктан эшләнеше бик йомшак. Рәмил Исламов: - Мондый төр хезмәтләр Г.Тукайның тормыш юлы һәм икат эшчәнлеген өйрәнү юнәлешендә билгеле роль уйнаса да, мәсьәләнең актуальлеген һәм катлаулылыгын, киләчәктә башкарыласы тагын да күләмле эшләр торганын онытмаска кирәк. Шуңа күрә, бу хакта сүз йөртеп, И.Нуруллин узган гасыр урталарында ук болай дип язган иде: "Мемуар әдәбиятны туплап чыгарудагы беренче тәкрибә безне түбәндәге нәтикәгә китерә: бүтән классикларны әйтмибез дә инде, хәтта Г.Тукайның тормыш юлы, аның турындагы мемуар әдәбият та китәрлек өйрәнелмәгән икән. Төп сәбәп — бу эш белән шөгыльләнә торган бер гыйльми үзәкнең булмавы". Мондый фикерне соңра Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиев тә куәтләп чыкты: "Тукайны өйрәнү буенча бердәм — Тукаеведение — юклыгы нык сиздерә. Тукай икаты белән генә кентекләп шөгыльләнүче гыйльми үзәк булса, күп мәсьәләләр уртак-күмәк көч белән хәл кылыныр иде. Мәсәлән, Пушкин йорты төсле үзәк..." Соңгы елларда бу мәсьәләнең актуальлеге хакында Татарстаннның халык шагыйре Зиннур Мансуров болай язган иде: "Югарыда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, татар халкына шушы максатларны үзәккә алып эшләүче махсус фәнни структура кирәк, икат дөньясын ачкан саен зурая баручы шагыйребез мондый кайгыртучанлыкка бик лаек. Әгәр күпкә алга карап гамәл кылуны гәүдәләндергән шундый заманча үзәк төзелә калса, ул әдәбият һәм сәнгатебезнең башка мәшһүрләрен дә әтрафлы өйрәнергә кирлек булыр иде. Ә боларны үтәмәү — гафу ителмәслек хәл". Күренгәнчә, моннан ярты гасырдан артык элек күтәрелгән бу мөһим проблема, ни кызганыч, һаман үзенең уңай хәл ителүен көтә. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге хезмәт шулай ук абсолют тулылыкка дәгъва итми һәм кайбер кимчелек-китешсезлекләрдән дә хали түгелдер. Киләчәктә бу юнәлештә эш тагын да киңрәк яссылыкта эшләнер дигән өметтә калабыз. Рамил Ханнанов: - Олуг шагыйребез яшәгән елларда татар матбугаты дәррәү күтәрелеш кичерә, басмалар арасында үзара хезмәттәшлек һәм көндәшлек көчле була. Габдулла Тукай да аларның бик күбесенә языша, шактыенда мөхәррирлек вазифаларын башкара. Бүгенге көндә ХХ гасыр башы көндәлек матбугаты, шагыйребезнең басмаларда дөнья күргән һәр язмасы, һәр сүзе өйрәнелгән, фәнни әйләнешкә кертелгән дип әйтә алабызмы? Зиннур Мансуров: - Мәгълүм ки, Габдулла Тукайның бер мәкаләсендә: "Килсеннәр, ул шанлы вә намле каләмнәрен уйнатсыннар!" — дигән чакыру бар. Каләм уйнату өчен әүвәл мәйдан кирәк, алшарт мәгънәсе салынган көндәлек матбугат мәйданы. Гомумән, әдәбиятның барлык жанрлары буенча табигый үсешен газета-журналлар эшчәнлегеннән башка күзаллап булмыйдыр. Әгәр 1905-1907 елгы инкыйлабтан соң 30дан артык матбугат басмасы барлыкка килгән икән, алар милли сүз сәнгатенең яңа күтәрелешен тәэмин итүдә үзләреннән гаять зур өлеш керткән. Бу кәһәттән Габдулла Тукай да әдәбият мәйданын киңәйтү ягында торган: "Газеталар, журналларны көннән-көнгә кат-кат күбәйтик", — дигән ул. Шөкер, ХХ гасыр башында дәррәү чыга башлаган басмаларның күпчелеге милләткә хезмәт күрсәтүне үзләренең беренчел бурычы итеп санаган. Ә каләм уйнатканда, төрлесе килеп чыга. Көндәлек матбугат белән даими язышкан чакта аралар да бозылгалый, кайберләренең иктимагый тотрыксызлыкка бирелүе милләтпәрвәр әдипләрнең гайрәтен дә чигерә. Үзара мәдхияләр укышып кына гомум тәрәккыйгә ирешеп булмый. Габдулла Тукайның аяусыз каләм очы да бик күп газета-журналларның горурлыгына тиеп киткән. Шагыйрь аларның бакчасына шактый таш атарга, бәгъзеләре белән хәтта низаглашырга да өлгергән. Аңлашыла ки, шушы чорның матбугатында Габдулла Тукайның үз әсәрләре дә, аңа турыдантуры кагылышлы төрле язмалар да байтак чыккан. Тәнкыйть мәкаләләре арасында гадел-риясыз рәвештә хөкем итүләр дә, кара буяуга өстенлек бирү гамәлләре дә еш күзәтелә. Шул заманда дөнья күргән бериш памфлет яки фельетоннарда шагыйрь икатының дәрәкәсен төшергән тупас кинаяләр дә очрый. Чүп-чар да хәтсез. Шуңа күрә аларны өйрәнү барышында үтә объектив булу, пәйгамбәрдәй шагыйрь алдында зур каваплылык тою таләп ителә. Гәрчә күкләр тарафыннан бирелгән вакыт кысса да, ул икатына карата мөмкин кадәр таләпчәнлек күрсәткән. Аеруча гомере ахырында. "Уянгач беренче эшем" мәкаләсендә ихластан бәян итеп калдырганча, Габдулла Тукай үзенең шигъри мирасына хәтта ревизия ясарга да көрьәтләгән, яратып бетермәгән кайбер әсәрләрен рухани "такмак бүлмәсе"ннән чүп-чардай себереп түккән. Үз-үзеңне аяусыз тәнкыйть итүнең мондый уникаль үрнәген шагыйрь икатын өйрәнүчеләр һәрвакыт истә тотарга тиеш. Тикшеренү принцибы күптәннән мәгълүм: Габдула Тукай ясалма рәвештә зурлауларга мохтак түгел; аның шәхесен кирәгеннән артык идеаллаштырырга да ярамый. Ул бит болай да олуг. Зөфәр Рәмиев: - Академик басманы, Тукай энциклопедиясен төзегәндә, бу эшкә тартылган хезмәткәрләр яңа фактларны эзләүгә шактый игътибар бирде. Ләкин бөтенесе дә табылып, тупланып, өйрәнелеп бетте дигән фикердә тормыйм мин. Тукай тормышына, туганлык кепләренә караган мәгълүматлар буенча эзләнүләр дәвам итәргә тиеш. Мәсәлән, аның Гурьевта яшәгән, аңа акчалата ярдәм итеп торган Абдуловлар турында берни белмибез. "Фикер" газетасының 1907 елгы кайбер саннары әлегә кадәр табылмаган. Аларда Тукай әсәрләре басылган булырга тиеш... Таһир Гыйләкев: - Язгы ташкын суы үз юлын тапкан шикелле, нинди генә идеологик чикләүләргә, кысрыклауларга карамастан, хәтта Сталинның шәхес культы чәчәк аткан дәһшәтле һәм хәвефле елларда да Тукай гыйльмияте яңа аспектларга байый. Бу Тукай шәхесе һәм икатының сихри көче һәм сүнмәс рухы белән генә аңлатыла аладыр. Тукай турында истәлекләр һәм хатирәләр тупланып басылып чыкты. Ә менә шагыйрьгә багышланган монографик хезмәтләрдән тыш, газета-журнал битләрендә чәчелеп яткан күпсанлы мәкаләләр, язмалар белән ни эшләргә?! Шагыйрьнең басылып чыккан әсәрләрен, аның икатын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, китаплар, исемлеген туплаган библиографик белешмәләр төзү эше, алда әйтелгәнчә, 1940 елларда башланып китә. Аны Татарстан Республика китапханәсенең директоры урынбасары А.З.Усманов, библиограф З.Ш.Хәбибуллиналар башлап кибәрә. Хәзерге вакытта Милли китапханә хезмәткәрләре матбугаттагы мәкаләләрне туплау юнәлешендә эш алып бара. Ә менә бөек Тукайга багышланганнарын кыеп, "Тукай гыйльмиятенең елъязмасы" жанрында бастырып чыгарасы иде. Мин шулай да: "Килер бер көн, Татарстанда Габдулла Тукай институты оешып, Тукай турындагы фән тагын да тармакланыр һәм тирәнәер" дигән өметтә калам, чөнки Габдулла Тукай ул мәртәбәгә лаек. Рамил Ханнанов: - Әйе, Г.Тукайны өйрәнү юнәлешендә аның библиографиясен төзү аерым бер тармак булып тора. Әмма, әйтергә оят, инде кырык бер ел андый төр хезмәтнең күренгәне юк. Бу хәлне ничек аңларга һәм аңлатырга мөмкин? Рәмил Исламов: - Габдулла Тукайның библиографиясен төзергә беренче омтылыш ХХ гасырның 40нчы елларында ясала. Аерым алганда, әдипнең тормышы һәм икат эшчәнлеге турында 4 битле белешмә 1941 елда дөнья күрә. Аннан соң 19 битле андый хезмәт Зәйнәп Хәбибуллина тарафыннан башкарыла. Шагыйрьнең фәнни нигезгә салынган беренче библиографиясен Мәсгудә Бурнашева (1907-1973) төзи. "Г.Тукай әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның кыскача библиографиясе (19071956 еллар)" дип аталган әлеге хезмәт, Хәй (Габделхәй) Хисмәтуллин (1895-1977) һәм Якуб Агишев (1889-1972) тарафыннан әзерләнеп, әдипнең 1955-1956 елларда нәшер ителгән дүрт томлы "Әсәрләр"енең дүртенче томына кушымта сыйфатында урнаштырыла. 1974 елда Казан дәүләт университеты нәшриятында "Габдулла Тукай. Библиографик күрсәткеч. 1956-1970" исемле китап дөнья күрә. 1970 елдан хәзерге вакытка кадәр Г.Тукайның әсәрләре тагын күп мәртәбә дөнья күрде, фәнни-мәдәни чаралар үткәрелде, шагыйрь икаты турында диссертацияләр якланды, хезмәтләр нәшер ителде, мәкаләләр басылды. Шуларны истә тотып, минем тарафтан әдипнең тулыландырылган яңа библиографиясе төзелде. Ул шагыйрьнең "Әсәрләре" һәм "Тормышы һәм икаты турында" дигән ике кисәктән гыйбарәт булып, икенчесе "Китаплар, монографияләр, гыйльми кыентыклар", "Диссертацияләр" һәм "Мәкаләләр" дигән өч бүлеккә бүленде, нинди телләрдә басылуларына карап аерымланды. Шагыйрьнең әсәрләренә, аның тормышы һәм икатына багышланган фәнни хезмәтләргә яки кыентыкларга карата басылган бәяләмәләр һәр чыганак астында күрсәтелде. Бер үк чыганакның берничә мәртәбә басылу очраклары да истә тотылды. Бу укучыга аларны табып файдалануны киңеләйтергә мөмкин. Әлеге библиографик күрсәткечтә 30га якын телдәге чыганаклар тупланды. Ул шулай ук камил тулылыкка дәгъва итми. Бу төзүчегә бәйле булмаган объектив сәбәпләр белән дә аңлатыла. Аны тагын да тулыландыру киләчәктә башкарылыр дип ышанасы килә. Рамил Ханнанов: - Халкыбызның меңьеллык әдәбияты бар, дип әйтәбез икән, аның бик күп өлешен шигъри сүз алып торуы һәммәбезгә мәгълүм. Шулай да әдәбият белемендә "законлаштырылмаган" бер кагыйдә яши: Тукай мәйданга килгәч, поэзия "татарлаша", шигърият кискен үзгәреш кичерә. Тукайга кадәр икат ителгән йомшаграк шигырьләрнең авторларын да без олы шагыйрьләр рәтендә күрәбез. Нәкъ менә шушы рәсми булмаган бүленеш Тукай фәне барлыкка килүгә сәбәп түгелме? Тукай фәненең бүгенге торышы, үзенчәлеге? Гомумән, Тукай икаты белем бирү системасында нинди урын тота? Зиннур Мансуров: - Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Әдәбият, Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң, хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Аның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән. "Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!" — дигән ул, горурланып. Тукаебыз бу уңайдан искәртүен дә белдергән: "Каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын. Мөхәррирләр гаскәриләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәрләребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз". Халык гаме белән яшәүче әдипне, әлбәттә, милли мәгариф мәсьәләләре борчымыйча калмый. Бу табигый да, чөнки һәрбер кавемнең киләчәген билгеләүче варислар нигез тәрбияне гомуми белем йортларында ала. Укыту барышында һәрнәрсә мөһим. Мәктәп дәреслекләренең камиллеге аеруча әһәмияткә ия. Шушы кәһәттән Габдулла Тукайның уку китапларын әзерләү эшенә алынуы милләтен ихлас кайгырткан һәрбер каләм әһеленә үрнәк булып тора. Аның халык икаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук "Теория словесности" ише гыйльми хезмәт башкарырга ниятләп йөрүе дә, гомумән, әдәбият һәм сәнгать төшенчәләренә үзенчә шәрехләр өстәве дә безгә яхшы мәгълүм. Ничекләр көрсенмисең, реформалар белән яшәүче ил соңгы берничә ел дәвамында "белем", "китап" кебек мөһим төшенчәләрнең "астын өскә" китерде. "Формаль" мәктәп "креатив"ка әверелде, виртуаль мөнәсәбәтләргә авышу көчәйде, зомбига әйләнү куркынычы артты. Гәрчә уку программасы, методика һәм дәреслекләр алышынып торса да, безнең белем бирү системасы камиллектән әлегә бик ерак тора. Ә милли мәгариф юкка чыгып бара. Менә шундый тотрыксыз шартларда яшь буынга бай әдәбиятыбызны, аерым алганда, Габдулла Тукай икатын яңача өйрәтү көн тәртибендә кала. Таһир Гыйләкев: — Тарсынмыйк, халык әйтмешли, якты кояш астында һәркемгә дә урын китәрлек. Тукай — иң беренче нәүбәттә, үз милли кирлегебездә-туфрагыбызда яралган, гасырлар буена тупланып киленгән әдәби традицияләрдә тәрбияләнгән шагыйрь. Фаразлап карыйк, әгәр дә элгәрге чор поэзиясе булмаса, Тукай кебек талантлар нинди әдәби зәминнән дым алып үсәр иде. Аннан соң йолдызның яктылыгы да бит башкалар белән янәшәдә генә чагыштырыла һәм бәяләнә ала. Татар поэзиясе үсешенә мәгълүм өлеш кертеп, шигърият күгендә үз урыннары билгеләнгән шагыйрьләргә Тукай күләгәсе төшмәсен иде. Тукай фәне дигәндә, татар әдәбияты белемендә формалашкан гыйльми тармак күздә тотылса, бу юнәлештә аерым казанышлар булса да, әле ул үткән юл фәнни нигезгә утыртылып, тулысынча яктыртылмаган. Дөрес, алманчадан М.Фридерихның И.Гыйләкев тарафыннан рус теленә тәркемә ителгән "Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы" (2011) дигән хезмәте шушы юнәлештә язылган. Ул хезмәттә 1910 еллардан алып 1985 елларга кадәр татар матбугатында шагыйрь хакында басылып чыккан хезмәтләр тикшерелә. Әмма хезмәт авторы алардагы Тукай турындагы бәя-хөкемнәрне дәүләтеннән мәхрүм ителгән татар милләте мәнфәгате, шагыйрьнең үз халкына мәхәббәте ноктасыннан түгел, ә дәүләтле Көнбатыш Европа гыйльми күзаллавы, Европа менталитеты яссылыгында шәрехли. Димәк, бу тармакта да эшне тизләтәсе иде. Тукай икатында яшәеш өчен кирәк булган белемнәр һәм кагыйдәләр тулып ята. Әлеге бай хәзинә дөньяны танып-белүдә һәм бүгенге көндә бик үк модада булмаган патриотик хисләр тәрбияләүдә файдаланылырга тиеш. Мин монда Тукай үрнәгендә татар булуың белән горурлану, үзеңне милләтеңнең бер өлеше итеп тою, туган тел һәм әдәбиятны ярату кебек хисләр тәрбияләүне күздә тотам. Әмма укучылар һәм студентлар белән шагыйрь әсәрләрен өйрәнгәндә, Тукайга инсани мөнәсәбәт саклаган хәлдә, аның да кеше, кир кешесе булуын истән чыгармасак иде, ә моңа шагыйрьнең публицистик мәкаләләре, хатлары, аның турында истәлекләр һәм хатирәләр белән танышу ярдәм итә. Рамил Ханнанов: - Яшь буынны, кәмгыятьнең киләчәген тәрбияләүдә Габдулла Тукайның музейларына да зур вазифа йөкләнә. Без шагыйрь яшәгән чор сулышын саклый торган әлеге үзәкләрне әдип шәхесен, аның замандашларын, фикердәшләрен, профессиональ татар шигърияте башында торган Тукайның икат атрибутикасын тулаем гәүдәләндерә дип әйтә алабызмы? Соңгы елларда музейлар нинди экспонатларга баеды? Тукай музейлары заман таләпләренә ни дәрәкәдә кавап бирә? Гүзәл Төхфәтова: - Г.Тукайның кыска, әмма күпкырлы тормышы һәм икаты төрле елларда Татарстан Республикасы Милли музееның тарихны чагылдырган өлешендә, Казандагы Максим Горький музееның "Горький һәм татар әдәбияты" бүлегендә, Ш.Камалның музей-фатирында урын алган. Бүгенге көндә татар халкының күренекле шагыйренә багышланган дүрт музей эшли: Г.Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы (Арча районы, Яңа Кырлай авылы), Тукаевлар музей-йорты (Арча районы, Кушлавыч авылы; юридик яктан Г.Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы составына керә); Г.Тукай әдәби музее (Казан; юридик яктан Татарстан Республикасы Милли музее бүлеге) һәм Каектагы Тукай музее (Казакъстан). Алда санап кителгән һәр музейда Г.Тукайның һәм аның чордашларының тормышын, икатын пропагандалау өлкәсендә зур эшчәнлек алып барыла; әдәби кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла, күпсанлы туристлар кабул ителә; экспонатларны табу, саклау, тамашачыга тәкъдим итү өчен күп көч куела. Экспонатлар арасында, әлбәттә инде, Г.Тукайның шәхси әйберләре зур кызыксыну уята. Алар Казандагы Г.Тукай әдәби музеенда саклана. Музей тамашачылары бөек шагыйребезнең кул кылысы тигән әйберләрен карый, аларның тарихларын ишетә ала. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләре — бәһасез мирас. Алар арасында сәяхәтләрендәге юлдашы, камыштан үрелгән юл кәрзине; нәшир Ә.Хәсәни (1883-1934) бүләк иткән киң каптырмалары; Петербургка баргач, бу шәһәрнең истәлеге итеп сатып алган карандаш савыты; кара төстәге бәрхет түбәтәе; беренче гонорарына сатып алган кәрәч тартмачыгы; үлгәннән соң йөзеннән алынган битлеге һәм башкалар бар. Г.Тукай әдәби музее, үз ишекләрен ачкан көннән башлап, бөек шагыйрь икатын сөючеләрне берләштергән үзәк кенә булып калмыйча, хәзерге татар сәнгате һәм мәдәнияте вәкилләренең икатын тәкъдим итә торган үзенчәлекле мәдәни учак та. Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең чордашлары Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй, К.Бәкер, М.Бигиев, Ә.Хәсәни һ.б. турындагы "Г.Тукай һәм аның замандашлары" әдәби-музыкаль чаралар циклы эшләп килә; Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләренә багышланган кичәләр оештырыла; яңа китаплар тәкъдим ителә. Күренекле шагыйрьләр, язучылар, галимнәр белән очрашулар уздырыла. Мәсәлән, күптән түгел генә татар әдәбияты классигы Ф.Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Биредә язучының "Хәят" повестеның икенче өлешеннән өзекләр укылды. Алар, музей хезмәткәрләренең тырышлыгы белән гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп, кәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителде. Шулай ук музейда балалар өчен Тукайның әкият геройлары белән мавыктыргыч уеннар, музей бәйрәмнәре, интерактив экскурсияләр оештырыла. Г.Тукай әдәби музее экспозициясе буенча, "Г.Тукайның тормышы һәм икаты", "Г.Тукай сәяхәтләре", "Шагыйрьнең балачагы"на багышланган экскурсияләр үткәрелә. Шулай ук музей Казанда Г.Тукай белән бәйле биналарны күрсәтү максатында — "Нурлы Казан" һәм Татарстанда шагыйрьнең тормышы һәм икатына мөнәсәбәтле истәлекле урыннар белән таныштыруга багышланган "Шагыйрь бишеге" дип аталган экскурсияләр тәкъдим итә. Г.Тукай әдәби музее, шагыйрь яшәгән чор сулышын саклый торган үзәк буларак, халыкны елдан-ел күбрәк кабул итә. Шагыйрьнең, аның замандашларының, чордашларының икаты, тормышы белән танышырга теләүчеләр Татарстан Республикасының, Россиянең төрле почмакларыннан килә. Чит илләрдән, аерым алганда, Төркиядән, Кытайдан, Финляндиядән, Америкадан, Австралиядән һ.б. килгән туристларның саны да арта бара. Бүген Г.Тукай әдәби музее заман таләпләренә кавап биргән экспозиция булдыруны, музей урнашкан, XIX йөзнең кабатланмас гүзәл архитектура истәлеге булып торган, халык телендә "Шамиль йорты" дип йөртелгән бинага ремонт ясауны таләп итә. Бүгенге көндә яңа экспозициянең концепциясе әзер. Яңа экспонатлар туплау эше бара. Г.Тукай тормышы һәм икатының бүгенге көнгә кадәр күләгәдә калган яклары да яктыртыла. Мәсәлән, Тукай һәм дин мәсьәләсе, шагыйрьнең жандармерия тарафыннан күзәтү астында тотылуы, ХХ гасыр башында цензура һ.б. Зиннур Мансуров: - Хаклы рәвештә милли символыбызны гәүдәләндергән Габдулла Тукай инде бер гасырдан артык милләтенә хезмәт итә. Аның биниһая зур әдәби мирасы байтак буынны тәрбияләүгә өлеш кертте. "Туган тел" шигырен гимндай итеп кырлыйбыз. Дөнья халыклары арасында үзенең лаеклы урынын даулауда шагыйрь алыштыргысыз төстә милләт әйдаманы вазифасын башкара. Аның алгарышка игелекле йогынтысын бәһаләп бетерү мөмкин түгел. Без Габдулла Тукайга карата бурычлы икәнлекне онытмасак иде. Менә шундый бөек затның Казандагы музеен төзек хәлдә тотмау, гомумән, музалар әхрамына тиешле хөрмәт күрсәтмәү бернинди кысага да сыймый. Түшәмнән дым сарку аркасында барлыкка килә торган гөмбә-күгәрекләрне "бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы" тормышта да күп күргән. "Болгар"ымыз бардыр", дип язган шагыйрь. Әмма Габдулла Тукайның йөрәк кылысын сеңдергән әлеге кунакханә, озак еллар дәвамында юньле-башлы ремонт ясалмыйча, халык күзе алдында вәхшиләрчә кимертеп ташлау хәленә киткерелде. Клячкин хастаханәсенә кергәнче шагыйрьне сыендырган "Амур" да (1912 ел ахырыннан 1913 елның 26 февраленә кадәр) чын мәгънәсендә тарихи әһәмиятле урын булып саналмый. Мондый статус аңа бирелмәгән. Хәзерге Казан яшьләр театры, элекке Купеческое собрание йортына (Островский урамы) кичекмәстән түбәндәге эчтәлекле истәлек тактасы урнаштырырга кирәк: "Бу бинаның сәхнәсеннән 1908 елның 14 октябрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үзенең атаклы "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын укыган". Шушы хакта күптән язып чыксам да, бу тәкъдим әле һаман гамәлгә ашырылмый. Кайчак гарьләнеп куясы килә. Бездә Е.Боратынский, М.Горький, Я.Гашек, Я.Купала, Б.Пастернак, аталы-уллы Аксёновлар һ.б. күренекле шәхесләргә бәйле музей биналары чагыштырмача төзегрәк тотыла, Г.Тукайның Казандагы әдәби музеена исә Татарстан башкаласына туктаусыз килеп торучы чит ил кунакларын алып керергә дә оят. Милли символыбызны гәүдәләндергән затка өстенлекле мөнәсәбәт булырга тиеш. Рухи зурлыгыбызны күрсәткән хәтер мәгарәләре халыкны һәрьяктан үзенә кәлеп итсен. Хәзер инде музей технологияләре нык үсте, заман таләпләрен истә тотып, Г.Тукай музейларындагы экспозицияне өр-яңадан камилләштерү сорала. Хәтер битарафлыкны кичерә алмый. Бөек шагыйрь рухы безгә рәнки күрмәсен. Рамил Ханнанов: - Тукай гасыры дәвам итә... Шигъриятебездә, әдәбиятыбызда "Тукай традицияләре" дигән төшенчә бар. Тукайны укып, күпләр илһам ала, аның фәлсәфәсен аңларга омтыла. Халык шагыйребез Зиннур Мансуров "Тукай кодексы"н булдырды, "Тукай белән әңгәмәләр" дә дөнья күрде. Инде Тукайның һәр сүзе кат-кат тикшерелде кебек... Алга таба без төрки дөньяга гына түгел, дөнья әдәбияты аренасында мәгълүм шагыйребезне өйрәнүне кайсы юнәлештә алып барырга тиеш? Өлкән буын "тукайчы"лар эшчәнлеген кемнәр дәвам итә? Таһир Гыйләкев: - Әлбәттә, Тукайны өйрәнү юнәлешен билгеләгәнче, "тукайчы"лар эшчәнлеген кемнәр дәвам итәр дигән сораудан башлыйсы килә. Чыннан да, бу мәсьәләдә хәлләр шәптән түгел. Гомерләрен Г.Тукай чоры әдәбиятын, шагыйрьнең тормыш сукмакларын һәм рухи мирасын, аның әдәби-мәдәни даирәсен кентекләп өйрәнүгә багышлаган дистәләгән галимебез юк инде. Бүгенге көндә Тукай фәнен яңарту, аның мирасын барлап, янәдән халыкка кайтару юлында нәтикәле эшләгән галимнәребезнең дә күбесе — өлкән буын вәкилләре. Әмма бу Тукай гыйльмиятенең генә факигасе түгел, татар әдәбият белеме дә шул хәлдә. Тагын да тирәнрәк уйласак, бу мәсьәлә татар фәненеке генә дә түгел. Бу — хәзерге гуманитар фәнни юнәлешнең глобаль проблемасы. Базар кагыйдәләре белән бернинди алыш-биреше булмаган фундаменталь фәннең элекке кадерен һәм дан-шөһрәтен кайтармый торып, әдәбият белеменең дә, Тукай фәненең дә киләчәге бик шөбһәле. Заманнар бик үзгәрде, милләткә хезмәткә һәм Тукайны өйрәнүгә үзләрен корбан иткәннәр яки корбан итәргә әзер торучылар аз! Ә әдәбият галимен һәм шул исәптән "тукайчы"ны да бер-ике ел эчендә генә әзерләп булмый. Әдәбият гыйлеменең төп һәм ярдәмче тармакларыннан комплекслы белемгә ия булган белгеч-галим генә бу юнәлештә билгеле бер уңышларга ирешә ала. Габдулла Тукай икатының идея-эстетик казанышларын һәм рухи кыйммәтләрен, башка әдәбият гыйлемнәре һәм мәдәниятләре кочагына атмыйча, милли тамырларыбыз белән бәйләнештә, үз кирлегебездә бәяләсәк иде. "Тукайны Лондон, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчә"сәк иде. Соңгы фикер, халык язучысы М.Мәһдиев әйткәнчә, "минеке түгел, татар халкының бөек улы Камал Вәлидинеке". Зөфәр Рәмиев: - Әйе, Тукайга без һаман да бурычлы. Эшләнәсе эшләр дә шактый. Аның фәнни библиографиясе эшләнмәгән, вафатыннан соң узган йөз ел эчендә чыккан төрле-төрле истәлекләрнең барысын да эченә алган, кентекле комментарийлар белән аңлатылган истәлекләр китабы да (бәлкем, берничә томда) басылганы юк әле (элек, совет чорында чыккан өч китап бик кимчелеклеләр). И.Нуруллинның "Күренекле кешеләр" сериясендә дөнья күргән китаплары да беркадәр искерде. Шагыйрьнең фәнни биографиясен дә булдырасы иде. Тормыш һәм икат елъязмасын да тулыландырасы бар... Рәмил Исламов: - Әйе, шагыйрь икатын өйрәнү дәвам итә. Соңгы елларда көндәлек матбугатта Габдулла Тукайга багышланган шактый гына яңа материаллар дөнья күрде. Шөкер, алар Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым кыентык итеп нәшер ителде. Ул — Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм икат мирасын максатчан өйрәнү юнәлешендә соңгы вакытларда алып барган эзләнүләр нәтикәсе. Укучыга тәкъдим ителгән бу кыентыкта — чит илләрдәге, аерым алганда КХРның Шенкаң-Уйгыр автономлы районы көндәлек матбугатында шагыйрьгә багышланган мәкаләләр; әдипнең хәзерге вакытка кадәр ачыкланмый килгән һәм башка фотолары, 1910 елның 15 апрелендә "Шәрык клубы"нда аның тарафыннан укылган "Халык әдәбияты" дигән лекциягә керү билеты һәм ул ядкярнең иясе; әдипнең 1912 елгы яз-кәй айларында Казан-Уфа-Петербург-Троицк-Казан маршруты белән йөреп кайткан тарихи сәфәрләре; вафатыннан соң аны соңгы юлга озатканда катнашкан имамнар һәм кайбер шәхесләр; искә алу кичәләре һәм шундый мәдәни чараларның чит илләрдә басылып чыккан мәкмугасы; Г.Тукайның икат үзенчәлекләре; аның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнгән аерым галимнәр; кайбер дөреслеккә туры килмәгән язмалар; истәлекләр сөйләп калдырган кешеләренең күмәк фотосы һ.б. бик күп материаллар. Алар үз вакытында "Мәдәни комга", "Кызыл таң", "Мәгърифәт" газеталарында, "Научный Татарстан", "Тулпар" журналларында, Г.Тукай юбилейларына багышланган фәнни кыентыкларда дөнья күреп, укучыларда зур кызыксыну уятты. Әлеге һәм киләчәктә табылуы ихтимал булган башка материаллар Г.Тукай турында алга таба дөнья күрәчәк яңадан-яңа хезмәтләр әзерләгәндә кыйммәтле чыганак булырга мөмкин. Бу кынтыкны нәшер итүне гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинга, нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәехкә, мөхәррир Венера Камалиевага һәм башка хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Алия Мөбарәкшина: - Октябрь революциясенә кадәрге әдәби тәнкыйтьтә шагыйрьнең тормышы һәм икаты шактый тәфсилле өйрәнелде һәм Тукай милли шагыйрь, халык шагыйре буларак бәяләнде. Советлар дәверендә исә Тукай мулла улы, дини мотивларны кырлаучы дип, аңа шактый ташлар да ыргытылды. 20-30нчы еллардагы тоталитар дәвер тәнкыйтьчеләре шагыйрь икатын, нигездә, пролетариат диктатурасы, сыйнфый көрәш күзлегеннән бәяләде. Совет чорында Тукай фәненең үзәгендә Г.Халит һәм И.Нуруллин кебек олуг галимнәр торды. 60 нчы еллардан башлап Тукайның сатирасын төрки әдәбиятлар белән багланышта өйрәнүгә игътибар артты (Р.Ганиева хезмәтләре). Тукай поэзиясе рус әдәбияты яссылыгында Р.Башкуров, И.Пехтелев хезмәтләрендә тикшерелде, ә шагыйрьнең лирикасын, публицистикасын яктыртуга Н.Лаисов һәм Ф.Әгъзамов зур өлеш кертте. Тукайның икат биографиясен, шигърияте үзенчәлекләрен, образ-сурәтләр дөньясын өйрәнүдә Т.Галиуллин, Ф.Галимуллин, Х.Миңнегулов, М.Бакиров, Н.Хисамов зур көч куйдылар. Тукай шигъриятенең текстологиясен, басмаларын матбугатка әзерләү, персональ энциклопедиясен төзү буенча З.Рәмиев эшчәнлеген аерып күрсәтү мөһим. Урта буын галимнәреннән Д.Заһидуллина әдипнең фәлсәфи карашларын, Т.Гыйләкев шагыйрьнең тәнкыйди эшчәнлеген, Н.Йосыпова (Гафиятуллина) татар шигъриятендә Тукай образының гәүдәләнешен яктырткан хезмәтләр бастырдылар. 2013 елда Д.Абдуллинаның Тукай икатын Коръән тәгълиматы, Ислам мәдәнияте белән багланышлар яссылыгында тикшергән китабы дөнья күрде. Бүгенге көндә яшь галимә Әлфия Конова Тукай әсәрләренең рус, төрек, инглиз телләренә тәркемәләрен тикшергән кандидатлык диссертациясен язып төгәлләде. Ландыш Тимерова Тукай икатын өйрәнүгә күп көч куйган галим И.Нуруллин эшчәнлеге турында диссертация язуга алынды. ХХ гасыр азагы — ХХI йөз башында Тукай икатын төрек әдәбияты белән багланышлар яссылыгында өйрәнү канланып китте. Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәркемә итү, аның хакында хезмәтләр язуда Ф.Өзкан, М.Акбаш, М.Өнәр, Ф.Кутлу кебек галимнәр аеруча тырышлык күрсәттеләр. Азәрбайкан галимнәре һәм язучылары да тәркемә өлкәсендә зур эш башкардылар. Мин үзем дә Тукай икатын төрек мәдәнияте һәм әдәбияты белән бәйләнешләр яссылыгында тикшереп, кандидатлык диссертациясе язу белән мәшгульмен. Гомумән алганда, ХХI гасырда Тукай турындагы фән, социализм дәвереннән килгән идеологик күрсәтмәләрдән акрын-акрын арынып, шагыйрь икатын фәлсәфи, әдәби-эстетик яссылыкта объектив өйрәнүгә таба хәрәкәт итә. Зиннур Мансуров: - Мәшһүр затларның рухани дөньясын азаккача ачып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә Габдулла Тукайның әдәби мирасын өйрәнү безнең өчен һәрвакытта да актуаль булып кала. Бу максаттан шагыйрьнең тормыш юлы һәм икаты буенча даими нигездә тикшеренүләр алып бара торган "Тукай үзәге"н булдыру, анда ХХ гасыр башы әдәбиятының башка күренекле вәкилләре эшчәнлеген дә өйрәнү алга карап гамәл кылуыбызны күрсәтер иде. Әйе, безнең хәзер "тукайчы"лар буынында да бик үкенечле өзеклек сизелә башлады. Узган гасырның 60-70 нче елларындагы галимнәр плеядасы, әлеге фәнни юнәлешнең фанатиклары юк инде. Мондый стратегик мәсьәләләрдә гамьсезлек күрсәтергә ярамый. Югарыда атап үтелгән мөстәкыйль фәнни-тикшеренү учреждениесе, һичшиксез, кадрлар әзерләүне дә игътибар үзәгенә алачак. Бүгенге заманда Габдулла Тукай дөньясын, әйе, төрле яклап өйрәнү таләп ителә. Бу юнәлештә фәнни-популяр хезмәтләргә дә ихтыяк зур. Шулай ук традицион булмаган кайбер алымнарга да үз мөмкинлекләрен ачар өчен шартлар тудырылырга тиеш. Мәсәлән, минем "Тукай белән әңгәмәләр" китабым дөнья күрде. Ошбу үзенчәлекле проектны гамәлгә ашырганда, үтемле саналган әңгәмә шәкеле файдаланылды. Моның ише ысулның отышлы ягы шунда: ачыктан-ачык фикер алышу барышында сөйләшү үзәгендә торган шәхеснең асылы чагыштырмача тизрәк ачыла, гәпләшү дәвамлы һәм гамьле булса, кешенең үз авызы белән әйткән чын-хак сүзләреннән халык яшәешенең тулы картинасы күзаллана. Ә менә тематик сөйләшүләрдә Габдулла Тукайның аерым әһәмиятле мәсьәләләргә карата белдергән тирән мәгънәле фикерләре шундый күләмдә бергә кыела ки, мәгънәви сөземтәләрдән хасил булган мондый канатлы гыйбарәләрне әдипнең биниһая олы икаты катламнарыннан махсус эзләп табу шактый кыенга килер иде. Әлеге китапта тәкъдим ителгән "Тукайча татар кодексы" да моңарчы күрелмәгән яңалык буларак кабул ителер дип уйлыйм. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү юнәлешендә тормышка ашырылуны көткән кызыклы идеяләр байтак әле. Әйтик, безне инде бер гасырдан артык рухландырып торган "Туган тел" шигыренә башкалабыз үзәгендәге Бауман урамына куяр өчен уникаль һәйкәл эшләп була. Әлеге комплекс болайрак күзаллана: мәрмәр паннода "Туган тел" татар, рус, инглиз һ.б. телләрдә уеп язылган; аның алдында милли киемдә яшь ана басып тора; халкыбызның дәвамчысын гәүдәләндергән малай, чүгәләп, татарча язылган шигырьне укый... Мәгълүм булганча, "Туган тел" элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларның яраткан шигыренә әверелгән. Аны уку елы башлану һәм тәмамлану тантаналарында да, төрле бәйрәмнәрдә дә хор белән кырлау гадәткә кергән. Шигырь буларак та ул әледәнәле яңгыраган. Сорау туа: бүгенге мәктәпләрдә үткәрелә торган татар теле дәресен нигә "Туган тел"не кырлау белән төгәлләмәскә икән?! Габдулла Тукайның туган көне яки юбилее вакытында аны хезмәт коллективларында да, шулай ук хакимият оешмаларында да, хәтта ки Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә дә бергәләп кырларга мөмкин ләбаса. Ана теле мәсьәләләренә игътибар көчәеп, дәүләт теленә ихтирам артыр иде. Әгәр Габдулла Тукайны чын-чынлап яратуыбызны расларга теләсәк, шагыйрьне зурлауның башка мөмкинлекләре дә күренеп тора. Әйтик, "Әкият" Татар дәүләт курчак театрына аның исемен бирү мондый гамәлләр мантыйгына һәрьяктан да туры килә бит! Ошбу сөекле затка мәхәббәт сабыйлыктан бөреләнә башлар иде. Өстәвенә театрның ерактан тартып торган мәһабәт бинасында Габдулла Тукай икаты геройларының музеен оештырырга мөмкин. Иманым камил, мондый үзенчәлекле экспозиция балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә гаять кызыклы булачак. Кот очырырдай балавыз карачкыларга багып, "ужастик"лар белән кенләнсәк, дөрес тәрбия алып булмас бит. Еллар үткән саен, күбрәк инана барабыз: Габдулла Тукай безне рухи әләмчедәй киләчәккә әйди, зур тарихлы татар халкын бөтен дөньяга таныта, көрәш рухы белән сугарылган икаты белән милләтебезнең лаеклы дәвамчыларын тәрбияли. Мондый мөбарәк затлар бик сирәк була. Безгә насыйп кылынган бу изге хәзинәдән, рәхмәтле мөнәсәбәтебезне белдереп, мөмкин кадәр тулырак файдалана белү лазем. Рамил Ханнанов: - Тулы кавапларыгыз өчен зур рәхмәт! Рамил ХАННАНОВ әзерләде. ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА — ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ Әдәбият турында сүз алып бару киңел түгел. Шигърият турында бигрәк тә. Бүген шундый юлны сайлармын дип торам: 2015 елда "Казан утлары"нда басылган әсәрләрнең китешсезлекләрен ачуга күпмедер урын бирсәм дә, тәнкыйть объекты сыйфатында үзем чын икатчы санаган каләм ияләренең генә тупланмаларын, анда да күңелемә ятканда, югары сәнгати дәрәкәдә язылганда һәм укылышлы булганда гына, аерып алырмын, игътибарыма лаек булмаган күп әйберне читләп узармын. Кулымда — гыйнвар саны. Гадәттә, беренче номерны зарыгып көтеп алам. Ул, һәрбер Яңа елдай, ниндидер өметләр, ышанычлар уятыр кебек. Хәер, мөстәкыйльлеге тартып алынган милләтләргә арт белән торган иктимагый-сәяси яшәеш шартларында әдәби сүзнең журнал сыйфатында чираттагы елда да өйләребезгә үтүе — үзе үк сөенеч түгелмени?! Теләгең фәрештәләрнең амин дигән чакларына туры килде, дигәндәй, гыйнвар саны танылган каләм ияләребез әсәрләре белән ачыла да. Шулар арасыннан канга май булып яткан шигъри гөләндәм, әлбәттә — Ркаил Зәйдулланыкы. Аның ирекле үлчәмдәге тәүге әсәре хәтта беренче юлыннан ук алтмышынчы елгыларның шигъри экспериментларын күз алдына бастыра. "Кояш эзе"н укыганда, ни сәбәптәндер, узган гасыр уртасында үтә заманча шигърияткә юл ачкан Роберт Әхмәткановның туган ягына ашкынган кеше образын тудырган "Кәяүле күбәләк" шигыре хәтергә килде. Югыйсә анда кәйге кырболыннарның каны — туган ягына талпынып очкандай кайткан кан иясе булса, монда кышкы кырлар бизәге — кар өстеннән йөгергән кояшлар. Хушбуй исләрен, буяу төс-төсмерләрен уйлап табучы һөнәр иясе "Кояш эзе" турында сөйләсә, модага кергән төшенчәләр кулланып: "Мин тасвирларда, һава тынлыгында, шигъри сулышта канга сөекле ноталар күрәм", — дип әйтер иде. Югалтулы табышлар монда, усал буран алып килгән һәм калдырып киткән гүзәллек. Кояш булып, кар өсләрендә яктылыкка, сафлыкка омтылышлар уйный сыман. Ни сәбәп, дигән идем дә... төрле күләмдә булуларына карамастан, яңгырашта уртаклык күпмедер бар, икесе дә күңелнең нечкә кылларына чиртә икән! Тәүге ике юлда күзалланган табигать фрагменты — башка күренеш-предметларны тәмам юкка чыгарган, карашка пәрдә тарткан "тоташ буран" сурәте яңа көннең — тынычланып калган кырның аз детальле, әмма тулы тасвиры янәшәсенә куела бу әсәрдә. Чираттагы "Кәлил" шигыре алдагысына төп компоненты диңгез төшенчәсе булган метафора ярдәмендә ялгана. Беренчесендә — киң кырларны аңлаткан "кар диңгезе", ә икенчесендә иктимагый барыш, сәяси вазгыятьне белдергән "мәрхәмәтсез диңгез" троплары гына да шагыйрьнең борынгыдан килгән образларны яңа текстларга уңышлы трансформацияләвен күрсәтә. Әсәрнең Дәрдемәнд икаты белән текстара бәйләнешләре ачык тоемланса да, автор шигърият корифеебызны идея эчтәлегендә дә, формада да кабатламый. Шигырьдән "ил корабы" куелган шартларның гасыр башыныкына караганда күпмедер аерымлы булуы күренә. Икенче яктан, замандаш шагыйрь "милләт (ил) чарасызлыгы" темасын бөтенләй башка якка борып кибәрә: "Иң мөкатдәс канны таләп итә! / Чын шагыйрьнең фидаи чагы / Давылга тиң. / Көтә аны диңгез — / Мәңгелекнең салкын кочагы". Илне богаулардан фидаиләр чыгара ала, ди Ркаил. Строфаның Чын шагыйрь хакындагы күпмедер пафослы һәм оптимистик та яңгыраган юллары аннан соңгыларының өшеткеч мәгънә-аһәңнәренә чәлпәрәмә килә. "Кәлил" көтелмәгәнлеге белән кызыклы. Монда интонация дә, фикер дә теге яки бу урыннарда кискен үзгәреп китә. Беренче строфадагы диңгез образының эчке мәгънәсен укучы үзе уйланып ачса, икенчесен автор аныклавында аңлый. Күрәбез ки, шигырьнең үз эчендә дә диңгез образы мәгънә үзгәрешләре кичерә. Текстны хәтта аңа куелган атама да көтелмәгәнрәк эчтәлеккә ия итә. Әгәр аны игътибарга алмасаң, әсәрнең гомуми мәгънәсеннән тәэсирләнерсең, игътибарга алсаң, сиңа тәэсирне хәтереңне яңарткан тарихи хәлләр дә бирергә мөмкин. Шигырьгә нинди исем куелуга бәйле рәвештә, гомумиләштерелгән фикерләрнең мәгънә киңлеге һәм эчтәлеге үзгәрә. Ркаил әсәрне "Кол Гали", "Тукай", "Зөлфәт" һәм башка фидаи шагыйрьләр исеме белән дә атый алыр иде. Ул чагында атамага сайланган шәхесләрнең биографиясе, алар яшәгән чор вакыйгалары гомуми эчтәлеккә, һичшиксез, икенчерәк мәгънә төсмерләре өстәячәк. Текст ике өлештән тора. Беренчесендә доминанта төшенчә урынында корбан метафорасы килә. Икенче строфа әлеге "корбан"ны, сыйфатламаларын санау юлы белән, күпмедер тәгаенләштерә: "иң мөкатдәс кан", "фидаи", "чын шагыйрь", ә инде әсәр исеме аның чынбарлыктагы бер үрнәген атый. Күрәбез ки, текстны аныкланмыш төшенчә һәм аның сыйфатламалары да бербөтен итүдә катнаша. Бәйләгеч мотивлар, текст кече күләмле булуга карамастан, аталганнарыннан тыш та китәрлек. Шулардан, әйтик, икенче строфада да кулланылган диңгез образы шулкадәр көчле мотивлаштырылган. Бердән, зур сулар — реаль чынбарлыкта да упкын, йоткын. Диңгез метафорасында чагылыш тапкан иктимагый көрәш, тормыш та кешене юкка чыгарырга мөмкин. Автор алга таба шул мәгънәне тирәнәйтә дә. Дөрес, ул син көткәнчә, давыл булып, "ил корабы"н ярларыннан кубарырга тиешле шагыйрь образын тасвирлауны өзә, аны көрәштә күрсәтми, укучыны тиз генә шул гамәлләр нәтикәсенә — факигагә күчерә: инде диңгез образын Үлем төшенчәсе, Мәңгелек метафорасы итә. Әйе, әсәрнең һәр юлы сиңа сюрпризлар әзерли. Текстны өлешчә анализлауның бер юлын күрсәтеп узсам да, Ркаил шигырьләрен таркатасы, бүләсе килми. Аларның өлешләрен табу мөмкин булса да, гади укучыга шуларга төртеп күрсәттеңме, аның күңелендә уянган бөтенлек хисе челпәрәмә килер кебек куркыта. Камиллекне, әйтик, Алла яраткан гүзәл туташны өлешләргә таркатып мактый башласаң, ул, һичшиксез, борынымны матур, диде, калган кирләрем ямьсезгә микән әллә, дип борчылачак. Чын гүзәллек — бөтенлектә генә гүзәлдер. Бу уңайдан, "Кәлил"нең шигъри миниатюра икәнлеген әйтеп узыйм. Һәр юлы соң дәрәкәдә эшләнеп беткән, тулаем камил һәм тирән мәгънә эчтәлегенә ия әсәрләрне аңлатучы миниатюра иң авыр формалардан санала. Аны бары тик Гомәр Хәйям, Анна Ахматова, Дәрдемәнд кебек зур талантлар гына яза ала дип уйланыла. Тупланмада беренче әсәр хәрәкәтчән күренеш тудырса, шагыйрь үзе киндердә пумала уйнаткан рәссамга охшап калса, чираттагыларында сүз кәмгыять барышы, халыкка хезмәт иткән шәхеснең теге яки бу пландагы ялгызлыгы, шигърият тирәсендә бөтерелә, әмма, әсәрдән-әсәргә күчә-күчә, автор барыбер дә гомумиләштерелгән бер сурәт тудыра. Ул — Чын Шагыйрь образы. Аерым-аерым вакытларда икат ителгән текстларны бер учмага кыеп тотарлык һәм әлеге образны да күпмедер күзаллатырлык кайбер юлларны укып китик әле: "Чын шагыйрьнең фидаи чагы / давылга тиң" ("Кәлил"); "Татар шагыйрьләре китә, ком шуышкан шикелле", "Китә шагыйрьләр... Калдырып / Илнең анчак түрәсен" ("Татар шагыйрьләре"); "Шигырь укыгандай укыйм / Карда калган эзләрне!" ("Аучылар өе"). Күргәнегезчә, соңгы шигырь аз гына тематик оядан читтәрәк тора, ул тормышны — шигърияткә, шигъриятне тормышка башка яссылыкта һәм бик үзенчәлекле якынайта. Мин-укучы да шагыйрь канлы аучы, аучы канлы шагыйрь турында уйлар дәрьясына чумам. "Дөньяда берни үзгәрми" тупланмасына караган соңгы әсәрләрдә сүз мәхәббәт, хатын-кыз турында бара, әмма хикәяләүче-тасвирлаучыда шагыйрь образын, хәтта ки Ркаил прототибын күрәсең. Ул шулай булмаганда да, укучы, автор үзе турында яза икән, дип уйласа, әсәр тасвирламаларына, лирик миннең хис-кичерешләренә ышана. Ркаил икат иткән интим лириканың ышандыргыч көче гаять тә зур икән. Моның төп сәбәбе: тасвирларның абстракт түгеллегендә һәм һәр әсәрдәге "мин"нең артык сизгер, нечкә тоемлы булуында. "Кил", "Ләйсән" һәм башка шигырьләр, читтән күзәткәндә, кайчагында тупасрак тоелган, кыланышлары күңелемә ятып ук бетмәгән Ркаил канында нинди нечкә һәм никадәр мул хисләрнең чыгарга кай көтеп ятканлыгын ачык күрсәтә. Тупланмадагы аерым бер әсәрләр, әйтик, Р.Харистан эпиграф алып язылган "Дөя" шулай ук Ркаил икатында автобиографизм моментлары барлыгына ачык ишарәли. Бүгенгенең иктимагый-әдәби тормышыннан ерак укучы бу әсәрдә бер нәрсә күрер, ә шуның уртасында кайнаганы — икенчене. Эпиграфны, мәсәлән, кайсыдыр галим, әсәр идеясенә алып чыгучы фәлсәфи ачкыч, дип билгеләр яисә автор каләмдәше сүзеннән этәрелеп яңа шигырь язган, дип уйлар. Мин исә бөтенләй башка нәрсәләр аңлыйм, шигырьне Р.Зәйдулланың каләмдәшенә — сүзләренә дә, гамәлләренә дә кавабы кебек кабул итәм. Әнә шуңа күрә дә, киләчәк буыннар безнең бу асмәгънәле дә, күпмедер төрттергән дә әсәрләребезне төбенә үк төшеп аңлар микән, дип баш ватам. Дөресен әйтим: элек Ркаилнең интим шигъриятенә әллә ни исем китми һәм күбрәк иктимагый лирикасын укый идем. Аның бу сандагы балаларча садә, үсмерләрчә хыялый, без югалта барган сафлыкка алып кергән шигырьләре әллә нишләтеп кибәрде. Р.Зәйдулла әсәрләрен укып чыккач, күңелемдә бер сорау туды, журнал ел башында алган бу сәнгати биеклекне ахыргача тота алыр микән?.. Ркаил укучыга әле генә, шагыйрьнең кыйбласы — милләт булырга тиеш, дип әйтсә, Илдус Гыйләкевнең поэтик тупланмасына, аның фикерен дәвам иткәндәй, "Һәр милләтнең үз кыйбласы" дигән юллар алып керә. Илдус аганың шигырьләре кыйнак, безне төп темадан еракларга алып китми, тегендә-монда тарткаламый, эзлекле рәвештә, нәтикә-фикергә, бер йомгакка чорналган, өзелгәләп бетмәгән сүз кебенең ахырына илтә. Әлеге фикер күпчелек очракта төп өлештән өчнокта ярдәмендә аерылып куйган икеюллык рәвешендә оеша. Шагыйрьнең кече күләмле памфлетларына да шушы ук сыйфат хас, ягъни соңгы икеюллык белән автор төп фикерне төйнәп куя. Рәис Сафин икатында Урта гасыр шигъриятебездән килгән әдәби чаралар яңарыш таба. Аларда яшәү, гамәл, сабырлык, дин һ.б.лар турында уйланулар бар. Мин бу тупланмага, бәлки, тукталмас та идем, укучы колагына шуны әйтәсем килде: саф татар ислам мәдәниятендә шигърият бүген сан һәм сыйфат үзгәрешләре кичерә. Суфичылык шигърияте, дини-дидактик әдәбият күләм ягыннан зурая, әмма ул, Г.Сәлимов кебек аерым талантлы авторларныкын исәпкә алмаганда, бу яссылыкта Урта гасырлар шигърияте ирешкән биеклектән күпкә түбән. Еш кына икатчыларга дөньяви белемнәр китмәгәнлек күренә. Кайберләренең мәдрәсәләрдә белем алуларына һәм борынгы әдәбиятны өйрәнүләренә карамастан, әсәрләренә форма камиллеге хас түгел. Шул ук вакытта заманча образлылык, читләтеп әйтү дә китенкерәми. Әгәр ислам тәгълиматын алга сөргән һәм тәрбияви эчтәлеге тирән шигърият яңара икән, бик хуп, әмма ул үз заманына лаеклы, гади халык, дини кешеләр генә түгел, башкалар да укырлык, аларны камиллеге һәм актуальлеге аша ислам мәдәниятенә тартырлык, һич югы күпмедер якынайтырлык булырга тиеш. Р.Сафин күтәргән проблемалар заманчалыгын югалтмаса да, әсәрләренең беренче юлларыннан ук күпчелек укучы атлыгып укып китәр дип уйламыйм. Икатын бүгенге укучы яратсын өчен, аңа йә пафосны үзгәртергә, йә тормышчанлыкны арттырырга, һич югы әдәби детальләрнең үзенчәлеклеләрен табарга кирәк, шома ритмик яңгыраш турында уйланасы урыннар да очрый. "Әйләнеш" шигыреннән һәр тәнкыйтемә кавап бирерлек бер строфа китерәм: "Дөньяда бар рәхимсезе, бар күнсезе — / Кеше рәвешендә булган хәшәрәтләр. / Байлык колы булып йөргән шул явызлар — / Тереклеккә китерәдер һәлакәтләр". Күргәнегезчә, текстның цезураларга — ритмик буыннарга бүленеше турында уйланылмаган. Шигырь юлын өлешләргә таркаткан медиананың тәүгесе "рәвешендә" сүзенең икенче икегеннән соң килә, шунлыктан "-шендә" чираттагы буынныкы булып китә. Бу күренеш кече синтагматик берәмлекне — ике сүздән оешырга мөмкин семантик-грамматик-фонетик берлекне кимерә. Традицион калыптагы шигъри әсәрнең ритмик яңгырашында просодик чараларның, ягъни пауза һәм икек төрләренең беренче планда торуын онытмыйк. "Әйләнеш"не, чагыштырмача яңгырашлы итеп, заман куйган форма таләпләренә, мәгънәгә игътибар итмәгән, борынгыдагыча ритмик буыннарга, әсәр мәкаменә ияргәннәр генә укый ала. Кәмилә Әхтәмованың "Кешелекне ничек югалтмаска?" соравына кавап рәвешендәге тупланмасының Р.Сафинныкы янәшәсендә килүе аклана. Ул шул ук традицияләрнең заман әдәбиятында ничек яңара алу мөмкинлекләрен ачык күрсәтә. Кәмилә икатында суфичылык шигъриятеннән килгән образлар, гыйбарәләр тормыш реалийларын чагылдырган юллар белән үрелә, әсәрләрен аерым-аерым укыганда, йә тегесе, йә монысы калкуландырыла. Әйтик, "Синнән китәр өчен, / Онытыр өчен сине, / Гаепләрең эзләп / Интекмимен — / Мин бит үзем / Камиллектән ерак!" — дип башланган һәм күпчелек хатын-кызларыбызның без укып гадәтләнгән мәхәббәт шигырьләренә якын торган "...Синнән китәр өчен"дә алга таба иманлы кеше хисләре, мәхәббәте, аның хыял-теләкләре урын ала. Коръәннән һәм дини риваятьләрдән килгән мотивлар да кулланылган өлеш игътибарны башкаларыннан да ныграк тарта: "Раббым синең / Гыйбадәтләреңне кабул кылсын, / Гөнаһларың синең ярлыкасын, / Кәннәт түрләрендә синең өчен, / Синең янәшәңдә минем өчен / Раббым күркәм итеп / Гүзәл бина кылсын!" Кәмилә шигырьләрендә вертикаль аллитерация алымы еш кулланыла. Барыбыз да [к] авазының болай да күп авазлардан көчлерәк яңгырашлы икәнлеген беләбез. Әгәр аңа башланган сүз аз икекле юлларның башында килә икән, түбәндәге цитатадан күренгәнчә, әлеге лексема доминанта позицияне таләп итә башлый, калган сүзләрнең мәгънә егәрлегенең дә бер өлешен үзенә тартып ала. Нәкъ менә шушы төр күренеш "Күзләрем сөенә" әсәренә үзенчәлекле яңгыраш бирә дә. Вертикаль аллитерация, шигырьләрне, нинди калып һәм үлчәмнәрдә язылган булсалар да, билгеле бер дәрәкәдә борынгы акцентлы шигырь формаларыбызга якынайта: "Күзләрем сөенә, Кызыма, / Күземне төшерсәм..." Авазлар тудырган тәэсирлеккә ирешү өчен, Кәмилә шулай ук охшаш юлларны янәшә куярга да ярата: "Шулкадәрле кадерлем син минем... / Шулкадәрле сөеклем син минем... / Шулкадәрле сагынамын сине..." Мисалга китерелгән өч юл лексик анафора белән эпифораларга һәм "шулкадәрле" сүзеннән соң килгән пауза кабатлануларына корылган. Фикеремне йомгаклап әйткәндә, Ќ.Әхтәмова әсәрләре башкаларныкыннан нык аерылып тора, аның гомуми стиле дә, дөньяны күзаллауларында һәм яшәү рәвешендә үзгәрешләр барлыкка килгәннән соң калыплашкан әдәби икеге дә, һичшиксез — үзенеке. Соңгы чирек гасырлык шигъриятебездә дини-мифологик образларның артуын, Ходайга сыгыну мотивының көчәя баруын күрергә мөмкин. Дөресен әйтим, еш кына аларның теге яки бу әсәргә килеп керүе — урынсыз да. Мисалларын 2015 ел әсәрләре арасыннан да күрсәтә алыр идем. Каләм ияләре кайвакыт, үзләренең иманлылыкларын күрсәтер өченме, модага иярепме, "Алла", "Ходай" сүзләре белән уйный сыман. Андый очракларда ясалма пафос туа, кайчак бер сайлаган поэтик пафос кирәксез урында өзелә, укучының гомуми яңгыраштан, текстның алдагы идея эчтәлегеннән алган тәэсире юкка чыга. Аллага эндәш яисә аңа мөнәсәбәтле гыйбарәләр ышандырырга, ихлас яңгырарга, теләсә нинди текстка кереп, тормышка мөнәсәбәтле фикерләрнең мәгънә эчтәлегенә зыян салмаска, дини сүзнең кадерен кибәрмәскә тиеш. "Казан утлары"ның икенче санында шигърият сәхифәләрен ачып кибәргән Рим Идиатуллин әсәрләрендә дә мифологизм үзен нык сиздерә. Беренче булып торган "Нух көймәсе" әсәренең атамасы гына да авторның, идея-тематик эчтәлекне ачу өчен, мифологик образлар системасыннан һәм сюжеттан киң файдаланачагына ишарәли. Текстны коруда риторик алымнарга нык басым ясалган. Ә бит моның башы "Коръән"не тәэсирле иткән аять-сүрәләрдәге риторикага барып тоташа. Мин үзем "Нух көймәсе"н бөтенләй башкача, һич югы — алдарак, йә өстәмә сүз рәвешендә килгән өлешнең беренче строфасы белән тәмамлар идем: "Тәмам сукыр гавам, күзалламый / Кирне янә туфан басасын; / Тик кемнәр соң төзер Нух көймәсен?! / Йа, Илаһым! / Атайларның гыйбад оныклары / Сатып эчте соңгы балтасын". Автор, киң мәгънәле, безне ерак тарихларга алып киткән сюжет элементларына, тимер логикага ия һәм, риториканың муллыгына да карамастан, фәлсәфи дә яңгыраган текстны гадиләштереп, гомуми тәэсирен киметеп, икенче бер чорларга сикерә: "Тотып Коръән, нигә фал ачарга? / Алдагысы безнең ап-анык: / Шашып чаба халык, туш уйнатып, / Көтә ярда тишек "Титаник"..." Әлбәттә, автор бу структураны да сайлый ала, әлеге гамәл — аның үз ихтыярында. Ә син, шагыйрә башың белән, Рим абыйның образлы әйткәнлеген белсәң дә, гади укучы хәл-халәтенә кереп, "Титаник" ярда ятмый һәм тишек тә түгел, ярылып вакланып беткән, 1985 елда табылганнан соң, кайбер артефактлары инде күтәртелгән, аерым кисәкләре ләмгә тәмам күмелгән, дип эчеңнән бәхәс кузгата башлыйсың. Пассажирларына социаль чыгышларына бәйле мөнәсәбәт күрсәткән һәм һәлакәте махсус оештырылган, табышлы "афёра" булган Титаник тарихы — тереклекне исән-имин калдырган "Нух" көймәсенә янәшә кую өчен отышлы мисал түгел. "Титаник"ны, кисәтүләргә каршы килеп, бозлар арасына юнәлткән капитан һәлак итүен дә онытмыйк. Шушы уңайдан фрагментарлык, төрле чорлардан алынган вакыйга-күренешләрне, төрле тип конфликтларны һәм бер-берсенә чит образларны янәшә кую, әсәрнең гомуми яңгырашын үзгәрткән көй-үлчәмнәрдән файдалануның ике меңенче еллар шигъриятенә хас үзенчәлек икәнлекне дә әйтеп узарга кирәк. Бу алымнарны кулланган шагыйрьне шундый куркыныч сагалый: ул төрлелекне берләштергән үзәкне таба алмаска, шундый ук функцияле алым-чараларны күз уңыннан ычкындырып кибәрергә мөмкин. Дөрес, кайбер галимнәр, текстта чагыштырмача мөстәкыйльрәк торган өлешләрнең үзара ялганмавы да әдәби алым булып тора, ул авторның микротравмаларын күрсәтү өчен кирәк, ди. Имеш, теге яки бу сәяси вакыйгаларны, тарихи фактларны, шәхси тормыш күренешләрен, кайтмаска югалган гореф-гадәтләрне, кешелек кәмгыятенең узганда калган теге яки бу уңай якларын искә төшереп алу, ягъни бәйләнешсез хәтере аркасында, кеше үзен комфортлы хис иттергән атмосферасын югалта, һәм шагыйрь лирик миндә шуны чагылдырырга омтыла. Әдәбиятта бу төр экспериментлар узган гасырда булып алган инде... Рим абый озын, кәелеп язарга ярата. Күзәтү язу мәкбүриләмәсә, үземне әсирләндерер һәм шул халәттән чыгармас өчен, аның хәтта кыска шигырьләрен дә тагын бер кат кыскартып кына укып китәр идем. Тупланмасыннан сискәндергеч һәм кан өшеткеч шушы өч юл күңелемә аеруча уелып калды: "...Ә кабере текә үрдә иде; / Кара көздә, күк сыктаган комга / Көндә апам кара гүргә керде". Һәм хәтердә әле озак яшәячәк, гади сүзләрдән торган, әмма бик тирән мәгънәле юллар: "Патшалар килә, патшалар китә... / Галимкан абзый абзарын сүтә". Минем өчен беренче строфа — инде үзе шигырь. Хикмәтле сүз рәвешендә әйтелмәгән бер хикмәт! Шушы юлларны укыганда, шагыйрьнең таланты метафора яисә аның иң югары формасы булган симфораларда гына да чагылмавы турында уйланасың. Автор икенче бәйтне бары тик автологик алым белән генә икат итә, анда бернинди троп юк! Ә менә строфа алдагысына янәшә куелган нәкъ шушы юл белән кызыклы! Шагыйрь, гап-гади көмлә ярдәмендә, тормышның ачык реалийларын тудыра һәм, ил хакиме белән гади кешенең тормышы һәркайсы аерым-аерым — үз алдына бара, дип белдерә. Алга таба ул әлеге фикерне, реалистик төгәллек биргән автология һәм метафораларны чиратлаштырып, тагын да киңәйтә. Аныңча, тәхет — мәңгелек, ә инде аңа кем генә утырса да, Галимкан абый кебек меңнәр һәм шул ук вакытта бердәнберләр турында уйламаячак, булып чыга. Рим Идиатуллин икат иткән гөләндәмдә сорау-кавап интонациясе күчешләре алымына корылган "Урынлы сорауга урынсыз каваплар" әсәре дә бар. Һәм аны фольклордан да (мәсәлән, уен-йола кырлары, әйтешләр) килгән борынгы формаларны актуаль эчтәлекне чагылдыру өчен куллануның матур үрнәге дип карарга кирәк. Икенче санда төрле авторларның әсәрләре урын алса да, алар идея-тематик яктан да, кайбер башка үзенчәлекләре белән дә бер-берсенә якын. Иктимагыйпублицистик поэмалары белән укучы күңелен яулаган Рәниф абый Шәрипов тупланмасында шулай ук ил тарихының, милли барышыбызның факигале һәм шанлы сәхифәләре, кеше язмышы, төрле шәхесләр турында уйланулар төп урынны алып тора. Ул да, бу елда әсәрләре басылган күп кенә авторлар кебек, гаделлектә өметне инде Ходайга баглый. Мин аны аңлыйм. Халык күтәрелеше елларының теләгән нәтикәләргә китермәве, милли барышның артка китеше, имансызларның элекке чорлардагыдан да явызлануы шагыйрьләрне дә чарасыз итә: "Кара уйлар белән уйнар чакмы? / Дәшми генә, мыштым, астыртын / Йөргәннәрне Ходай үз алдына / Кавап сорап беркөн бастырсын". ("Аерылышу") Р.Шәриповның "Казан утлары" тәкъдим иткән әсәрләре арасында алай да күңелемә кешенең шәхси кичерешләрен тасвирлаганнары ("Киләк", "Кыя") хушрак тоелды. Шагыйрь икатын киңкырлы итеп күрәсе килә шул. Рәниф абый, мондый әсәрләрне күбрәк язарга тырышыгыз әле, бүгенге укучы нечкәлеккә, интим диалогка бик мохтак. Чираттагы санны Клара ханым Булатова шигырьләре ача. Аларда сугыш чоры баласының, кешесенең хатирәләре канлана. Авторның тупланмада шундый теманы үзәккә куюы Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узу белән бәйледер. Шагыйрәнең "Каеннар яшь иде" әсәре башкаларыннан тәэсирле яңгыраш, нечкә лиризм, асмәгънәлелек белән аерылып тора — гөләндәмнең мәркәнедер. Шул ук вакытта мин инде мәктәп укучыларына да яхшы таныш, көйләргә салынган, сценарийларга кергән, диссертацияләрдә тикшерелгән бу әсәрнең язылуына ничә еллардан соң журналда урын бирелүен хупламыйм. Кәүдәт Сөләйман турында еш кына, киңкатлам укучы өчен язмый яисә яза алмый, кебек фикерләр ишетәм. "Югалыр күк бу мизгел" гөләндәм шагыйрьнең зур аудиторияләр дә кыярга сәләтлелеген күрсәтә. Киңкатлам укучы аннан бу төр әсәрләрне күптән көтә иде. Чыннан да, тупланманың һәрберсе хис-фикер гармониясенә ирешкән, баш катырып укырга кирәк түгел, шул ук вакытта, примитив булмыйча, сәнгатьчә камиллеккә дәгъва кылган әсәрләре дүртенче санның йөзек кашы булып тора. Ике темага һәм икесе дә үзенчәлекле язылган әсәрдән берничә генә юлны мисалга китереп узыйм: "...Кәй. / Иң рәхәте — / киләк исле / печән чүмәләсе күләгәсе"; "...Фани дөнья бәгырендә / Сөләйманнар күзәнәге" ("Өмет") Күргәнегезчә, тәүгесе, беренче чиратта, укучыны хискә күмә, икенчесе уйларга алып кереп китә. Кәүдәт абый икатыннан тел-стиль чараларының күп төрлеләрен билгеләргә мөмкин. Автология алымына корылган һәм шул гадилегендә гүзәл күренгән "Бәхетме?" шигырен карап узыйк. Анда, беренче карашка, авторның аудиториягә һәм үзенә бирелгән, шушы урында тәмам хәл ителер кебек лаконик соравы алдагы өлешләрдә яңадан урын ала, кавап киңәйтелә, инде изге зат әниләребезгә мөнәсәбәтле әлеге сорау бихисап яңгырар кебек тоела башлый. Аны бары тик кеше гомеренә бәйле сорау-кавап кына өзә ала. Һәм, чыннан да, шулай булып чыга да. Лирик мин әнисенең барлыгына, янәшәлегенә һәм башка күп нәрсәләргә бик нык сөенсә дә, аны югалту куркынычы турында сүзне бөтенләй йөртмәсә дә, юлдан-юлга күңелдәге шом арта, үзеннән-үзе укылышны үзгәртәсең, киләчәк факигаләрне кабул итүгә әзерләнә башлыйсың. Беренче строфадан башланган шатлык интонациясенә моңсулык ноталары үткәннән-үтә бара. Соң дәрәкәдә тәэсирле әсәр. Бездәйләрне әниләрнең барлыгына сөендерер өчен язылган ахыргы юллары да мине тагын да авырайтты. Әниләрсез калганнарга тәэсирен хәтта чамалый да алмыйм. Сорауның үзендә үк кавап та салынган шигъри текстның тагын бер үзенчәлекле алымы — амплификация, ягъни теге яки бу төр сурәтләү чараларын, төшенчәләрне бер-бер артлы кулланып, фразаны киңәйтү. Бу очракта Ќ.Сөләйман темпоритмны кыздырып кибәрә: "Бәхетме? / Әнинең / ...әрләве, сүгүе, / бәрүе, тетүе, дәшмәве... / ... бары тик яшәве, яшәве.../ бик озак, бик озак яшәве..." Текстта яңгырашны көчәйтеп килгән тәүге фигыльләр оясын градация-климакс стилистик фигурасы дип тә атарга мөмкин. Мисалга Ќ.Сөләйманның төрле яссылыкларда тыгызландырылган "Мин — диңгез дулкыны" шигырен алсак, тел-сурәтләү чараларының күбрәк төрләрен аерып күрсәтербез. Хәер, монда да әле без төп әдәби алымнарга гына тукталдык, укыганчы ук күзгә ташланган аллитерация һәм башкалар турында бөтенләй сүз алып бармадык. Кайберләребез хатын-кызга кочак кәеп тормаган ир-ат каләмдәшләребез арасында үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт яулады һәм икатына лаек бәясен ала башлады. Мин андыйлар арасында Фирүзә Камалетдинованы күрәм. Үзем дә ул язганнарны — прозамы, шигырьме — һәрчак яратып укыйм, шәхесен каныма рухташ дип таныйм. Ф.Камалетдинова шигъриятенә мөнәсәбәттә бер нәрсә сөендерә: аның иктимагый лирикасына да образлылык, башка тематиканы ачучы лексик кырлар байлыгын тартып кертү хас. Мәсәлән, "Үз кырым бар" әсәрендә Фирүзә өйгә кергән чикерткә образы ярдәмендә туган телне саклау проблемасын күтәрә. Түбәндәге тасвир мөстәкыйльлеген югалткан татар халкын читтән кергәннәрнең аңлый алмаганлыгын, аңларга теләмәвен шактый үзенчәлекле киткерә: "Чикерткә дә үз телендә кырлый, / Ни әйтсәк тә, безне ишетми ул. / Безнең өйдә гел үзенчә яши, / Кырыбызны хәтта иш итми ул". Ф.Камалетдинованың 2015 елда "Казан утлары"ның өченче санына кергән әсәрләренә дә ни калып-стиль, ни образ-алымнар ноктасыннан тел-теш тидерә алмыйсың. Гөләндәмендәге шигырьләрдә лирик миннең теге яки бу күренешләргә, тарихи вакыйгаларга, мөнәсәбәте төгәл күрсәтелә, чөнки текстларда "мин" лексемасы еш яңгырый, сүз дә мин (без) исеменнән алып барыла. Яшьрәк шагыйрәбез Луиза Янсуар шигырьләре шулай ук камиллек, образлылык ноктасыннан мактауга гына лаек. Аның икатында шактый гына үзгәрешләр бара икән... Озынлыкка, фәлсәфилеккә, тормышчанлыкка таба. Һәрхәлдә, журнал санына кергән әсәрләре шундый нәтикәләр ясата. Март санында бары тик гүзәл тупланмалар гына урын алган, шигырьләр тематик планда да, интонацион яңгыраш ноктасыннан караганда да, чагыштырмача төрлерәк. Бу, билгеле, бәйрәм уңаеннан талантлы хатын-кызларыбыз икатына игътибарны арттыру, өйрәнчек шигъриятне читкә куеп тору белән бәйле. Дүртенче санда мине Факил Сафинның барыбызны югалткан яшьлегебезгә дә алып кергән фәлсәфи пландагы интим лирикасы, үзе язганча, "Тын суларга карап" сонет-такыясы көтә икән! Рәхмәт аңа: татар шигърияте сонетларга шактый ярлы, ә ул әнә алардан такыя ук үргән. Бу форманы Шәрәф Мөдәррис шактый канландырып алган иде. Аннан соң башкалар да язып карады, әмма Европа әдәбиятының күрке булган сонетлар шигъриятебездә артык активлашып китмәде. Факил абый әсәрләре күңелдә күптәннән йөрткән шул ихтыякымны да канәгатьләндерде. Бүгенге яшьләребезнең милләт язмышы турында уйланулары, иктимагый-сәяси темаларга шактый кыю язулары сөендерә. Фәнил Гыйләкев — әнә шундыйлардан. Их, аларны аз гына образ-метафоралар белән дә өретсәң иде ул... дим дә, үзүземә, бик ышанып, әдәбиятта тәүге адымнарын гына атласа да, шактый танылып өлгергән Фәнил икатының шул сыйфатларны ныграк ала баруын да күрербез әле без, дип әйтәм. Бер уйласаң, Фәнил журналда бастырган кебек көн кадагына суккан проблемаларны күтәргән һәм публицистик пафослы шигърият тә бик кирәк. Әле бит шигъриятнең андыена да кытлык кичергән чагыбыз. Кайчакта безнең халык маңгаена йодрык белән сугып әйткәнне дә тиз генә аңламый. Була шундый чорлар: куркыпмы, әсәреңне образлы итү өченме, асмәгънә белән генә язарга мәкбүрсең. Андый шартларда шигърият поэтик планда бик нык үсә. Аның артыннан ук башка эчтәлектәге иктимагый-сәяси эпоха, заман килергә мөмкин. Массаларны үз артыңнан әйдәргә, уятырга кирәк булганда, әдәби мәйданда декламатив шигърият тә, зур массаларны үз артыннан ияртерлек ярсулы публицистик аһәңле поэзия дә, хәтта милләтне иманга башкачарак өндәгән дидактик рухтагы тезмәләр дә яңгырарга тиеш. Шул ук вакытта аның заманнар узгач та искерми торган шигъриятне басып китмәве мөһим. ХХ гасыр башы поэзиясе — шуның бер мисалыдыр. Бишенче сан Бөек Ватан сугышы темасын калкуландыра. "Яши ул көн, яши һәм яшәр" тупланмасында — әлеге темага язылган мәгънәле һәм камил әсәрләр. Авторларның элекке уңышларын чагылдырган әсәрләр дә урын алганлыктан гына, аларга тәфсилле тукталмыйм. Дөресен әйтим: алтынчы сан мине алдагысыннан ныграк сөендерде. Инде халыкка прозаик буларак күбрәк билгеле Марсель Галиевнең "Су каргышы" исемле синкретик характердагы, тезмә һәм чәчмә өлешләре уртак фикри, тематик һәм образ-мотивлар ярдәмендә үзара аерылмаслык береккән әсәрен бүләк итте ул миңа. Барчабызны диалогка, кавапка чакырган һәм үз аңындагы кешене милләтне саклап калырлык гамәлләргә күтәрерлек риторика, сәяси үткенлек, бәгырьдән чыккан кискенлек белән башлана аның тәүге сәхифәсе: "Килкенсәк тә, киңелсәк тә, кигелсәк тә — / Барыберме сезгә? / Безгә барыберме?! / Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә — / Барыберме сезгә? / Безгә барыберме?!" Их, шигъриятебезне мәгънә төпкелләренә төшеп аңлаган талантлы композиторларыбыз күп булса, һич югы берсе, бу текстны көйгә салып, "Любэ"ның солисты Николай Росторгуев кебекләр башкарган милли-патриотик рухтагы кырлар дәрәкәсендә көчле яңгырашлы музыкаль әсәр икат итәр иде бит. Аны, инструментларда башкару өчен, тарихи хәтерне яңартырлык адаптацияләргә булыр иде. "Бәгырь авазы"н үз көем белән укыйм һәм хыялымда тудырган аранжировканың исәрләндерерлек эффектларын тоям, тигез үлчәмле ритмнарында дала иңләп килгән атларның тояк тавышларын, барабаннар сукканын, тарих тузанында яткан меңнәрнең йөрәк тавышларын ишетәм. Шигырьне хәтта гап-гади генә укыганда да, "Барыберме сезгә? Безгә барыберме?" сораулары буйдан-буйга кабатланганлыктан, тәүге строфада туган накал калганнары санына пропорциональ рәвештә көчәя, ахыр чиктә бәгырьләрне яндырып төшәрдәй итә. Эсселе-суыклы булып, икенче битне ачам һәм "Ханчишмә рухы"ның тынычрак, чишмә суларыдай талгынрак аккан юлларын инде, сабырлана төшеп, уйланыпгөманланып укыйм. Шагыйрь мине, бу халәттә озак тотарга теләмәгәндәй, риторик көмлә рәвешендәге соңгы ике юл ярдәмендә, хис-тойгыларымны тагын үзгәртә дә куя: "Кан сулышын саклый белеп, / Кир астында чыдар су. / Елдырым-шам кылыч булып, / Ташлар ярып чыгар су!" "Башкаланың баш чишмәсе" тарихы — ил кичкән тарих ул. М.Галиев су образы ярдәмендә бик күп фикерләр киткерә. Соңгы строфада, мәсәлән, басылып-тынып торган, әмма эчке рухы көчле калган шәхеснең, хәтта тулы бер халыкның, буылып яшәренә риза булмыйча, берчак күтәреләсе, кылычка ук тотынасы киләчәк, дип кисәтә шикелле. Чираттагы өлеш "Су кыйссасы" дип атала. Ике төрдә икат ителгән "Су каргышы"ның тезмәләрен аннан аерып алу, мөстәкыйль шигырьләр сыйфатында анализлау бик үк дөрес булмас, чөнки текстның чәчмә өлешләрендә дә эчке ритмика, лиризм, шигърияткә хас гомумиләштерүләр, төрле лексик-тематик ояларга берләшергә мөмкин булган образлар системасы бар. Кыйсса көчле һәм тиз үзгәрүчән, әмма эзлекле һәм акланган күчешле хис-кичерешләр дөньясын хасил итә. "Су каргышы" үзенчәлекле әдәби икек белән язылган. Анда Марсель Галиевнең шигъри каләмен тоярга мөмкин, әлбәттә. Шул ук вакытта автор башка поэтик әсәрләрендә күзәтелгән һәм нык чарланган язу манерасын артык нык кабатламый. "Су каргышы"нда халык авазын да, авторның үз сүзләрен дә ишетәсең. Монда яшәешнең гомуми атмосферасы да, үз чорыбызныкы да, үткән гасырларныкы да тудырыла, бергә үрелә. Әзерлекле укучы такыядан тирән мәгънәләр аңлар, әзерлексезенең аңлаганы да журналда ел дәвамында чыккан башка текстлардан аңлаганына караганда күбрәк, тирәнрәк булыр шикелле. Фәлсәфи-сәяси-иктимагый әдәбиятны шушы рәвешчә дә тудырырга була икән бит! Яңгырашлы, әмма ясалма пафоссыз. Милләтне яшәтү идеясен умыртка баганасы итеп, шул ук вакытта авторның нәкъ менә шулай уйлаганына ышандырып, заман модасына иярмәгәнлегенә инандырып. Китаби образларны да мул кулланып, әмма отышсыз һәм белгәнеңне күрсәтер өчен яисә оригинальләрен тудыра алмаганга түгел. Бер караганда, әсәрләрнең, хәтта кыйссаның без күнеккән сюжеты, шуның вакыйга үстерелешендә даими хәрәкәт иткән кеше-каһарманнары да юк, әмма барыбер укыйсы килә. Су образы ничек ачылыр, нинди үсеш-үзгәрешләр кичерер, текстның бер берәмлегеннән икенчесенә ни рәвешле трансформацияләнер, нинди идеяләрне уздыруга хезмәт итәр дип ашкынып, юл арты юл буйлап узганыңны сизми дә каласың. "Су каргышы", образлы тел белән әйткәндә, үзе дә "Су сүрәсе" кебек кабул ителә, һәм аның һәрбер өлеше — уртак теманы төрле яктан ачкан, безне төп фикергә алып килгән "аять"ләр кебектер. М.Галиев сайлаган форма-алымнар турында уйланганда, Урта гасырлардагы актив калыпларны, жанрларны да, Коръән сүрә-аятьләрен дә, фольклор әсәрләрен дә искә аласың. Аларның барысы "Су каргышы"на үзеннән нәрсәдер бирә. Борынгы калып-формалар, узганнан килгән идеяләр, дини-мифологик күзаллаулар, ышанулар монда заманга лаек яңара, яңгырый. Фәлсәфи-фикри, образлы-метафорик, публицистик өлешләрнең чиратлашуы да аклана. Төрле тип рефреннар теге яки бу фикерне, бигрәк тә лейтмотивны калкуландыра, ныгыта, ассызыклый. "Су каргышы"нда әдәби рефреннар гына түгел, хәтта музыкальләре, ягъни яңгыраш кабатлаулары да бар. Мин төрле сүзләрдән икат ителгән, әмма милләт, тел, ил яшәеше кебек оядаш темаларны ачкан бер үк яңгыраштагы строфаларны, назымнарны тәнем аша үткәрдем. Көйне, көйләүне мәдәниләшкән кычкыру дип таныган музыковедлар, кеше тамагы белән генә түгел, бөтен күзәнәкләре белән кырлый, кеше тавышлары шуңа күрә төрле, ди. Хактыр. "Су каргышы"н язучы үзе дә дөнья сәхнәсенә баскан Кырчы кебек күз алдыма килә. Ул тамагына төер булып утырган уй-хисләрен бөтен тәне аша уздырып кычкырадыр кебек. Бу, чыннан да, — гади кычкыру түгел, мәдәниләшкән Адәми затның норма-калыпларга салынган ораны! Аның сезгә "Соңгы нота"сын гына ирештерәм: Су сүрәсе... Меңьеллыклар аръягыннан Килә — сәмави аң Киһан ярларыннан. Сеңә — кайнар тынлы һәрбер Сүзебезгә. Санлаганнар өчен, сынмаганнар өчен Тәфсиренең сере — Ана телебездә, Иң борынгы бөек телебездә! Тик үкәт бер сорау һаман гакизләнә: - Барыберме сезгә? Барыберме безгә?! Һәрберебезгә юнәлтелгән әлеге риторик эндәш күңелебездә милләт өчен кан аткан кайберәүләрнең, бигрәк тә М.Әгъләмовның: "Кабатланачакмы бу кичә?!" соравын уята. Кабатланачакмы әле безнең татар шигъриятендә алдагы буыннар икатында мондый тетрәндергеч әсәрләр? Кабатланачакмы?! Гомуми структураның уртасына иңдерелгән чәчмә текст берәмлеге дә булуга карамастан, "Су каргышы"н милләт, тарих, хәтер һәм башкалар турында тирән уйларны, фәлсәфәне чагылдырган медитатив лирика дип тә тамгалап китәргә мөмкиндер. Үзәк теманы ачу өчен, үзара тыгыз береккән мотивлар кулланылган, әмма һәр өлеше үзенчәлекле яңгыраган, төрле калыпларга нигезләнгән "Су каргышы"ның формасын М.Галиев үзе тәгаенләштерми. Әйтергә кирәк, һәркем өчен бу — шактый кыен эштер. Сүземне йомгаклап, "Су каргышы"ның ХХI гасыр башы поэзиясендә зур уңыш икәнлеген билгелим. Үзгәртеп кору еллары шигъриятендә Шагыйрь фигурасы, миссиясе турында уйланулар көчәйде, аны аңлау да күпмедер үзгәреш кичерде. Хәтта кайчандыр космополитлыгы белән мактанган каләм ияләре дә икатларында шагыйрьнең милләт мәнфәгатьләрен алга куйган шәхес икәнлеге идеясен чагылдырган әсәрләр язды. Бәхетебезгә, чор һәм милләт кенә түгел, әдәби тәнкыйть, фән нәфис текстларны шул күзлектән бәяләүгә нык игътибар бирә башлады. 2015 елда журналда дөнья күргән әсәрләр дә, шул исәптән Л.Шагыйрьканның "Туган телең ул бит — могкиза" тупланмасы да сүземнең хаклыгын ачык сөйли. Әлеге тупланмада нәкъ менә шагыйрьнең уй кыйбласын яктырткан әсәрләр аерым игътибарга лаек. 2015 ел вакытлы матбугаты сугыш темасына зур урын бирде. "Казан утлары" да әдәби текстларны сайлауда шул юл белән барган икән. М.Мирзаның бер гасырлык ил тарихын көндәлек тормыш күренешләре һәм зур вакыйгалары белән күз алдыбыздан уздырган, гаять күләмле булуына карамастан, гадәттән тыш киңел укылышлы "Кысыр Гариф" поэма-кыйссасы да — моңа бер дәлилдер. Р.Зәйдулла, М.Галиев икатларына озак тукталырга туры килде. Журнал укучы игътибарына тәкъдим иткән күләмле поэма шулай ук тәфсилле анализлауны сорый. Сүзем күпкә киткәнлектән генә, мин аңа ныклап язып тормыйм, шигырь тәнкыйтьчеләренең алга таба әсәрне читтә калдырмауларын, татар поэмасы тарихы битләрендә урын бирүләрен сорыйм. "Кысыр Гариф"ның тормышчанлыгын, укучыны ышандыргыч көчкә, лирик яңгырашка иялеген, әдәбиятта Ф.Кәрим, З.Мәкитов һ.б.ларның поэма икат итү традицияләренә нигезләнүен генә билгеләп узам. Һәм шунысын да әйтим: әсәр каһарманы Кысыр Гариф кичергән теге яки бу шәхси ситуацияләр милләтебез кичкән гарасатларга, ил тарихы халыклар күңеленә салган гомуми кәрәхәтләргә алып чыга. Кәүдәт Дәрзаман шигырьләре турында бу елда юбилее уңаеннан бер язып чыккан идем инде. Киденче санда урын алган әсәрләренең дә камил һәм халыкчан яңгырашлы, тәэсирле икәнлеген генә әйтеп узам. Туфан Миңнуллин икатына багышланган сигезенче һәм күпчелек әсәрләре тәркемә булган тугызынчы санны сикереп узып, унынчысына күчәм. Ул миңа яңа бер шагыйрь исемен ачты. Чаллы авторы Айрат Суфияновның башка әсәрләре белән таныш түгелмен, әмма "Казан утлары"нда урын алганнары бары тик уңай бәягә генә лаек. Бу шигырьләрдә, тупланма исеме дә билгеләгәнчә, чыннан да, чор гына түгел, хәтта чорлар сурәте чагылыш таба. Аның туган як күренешләрен тасвирлаганнары күңелне нечкәртеп кибәрә: "Туган нигезем ташына / Башымны терим... Эссе. / Базда яткан бәрәңгедән / Аңкыла хәтер хисе" ("Ватан"). Шагыйрь образын тудырганнары исә үз каныңда бөтерелгән сорауларны яңарта: "Тоядырмы вакытыннан алда / Шәһит китәчәген алданып? / Кир йөрәге, чор йөрәге кебек, / Кыр йөрәге кебек таланып?" ("Шагыйрь") Айрат Суфияновның "Моңнан туып" әсәрендә тирәлекнең үзен ишетүенә һәм аңлавына өметләнгән лирик миннең уй-кичерешләре тасвирлана. Ул — бу очракта гавам эчендә үзен ялгыз хис иткән заман кешеләренең дә берседер. Тирәлек белән бәйләнешләрен кайларга омтылган лирик каһарман, рухи изоляциядән ычкынып, узганнарга кайтырга, канына тынычлык табарга тели. Бу әсәрдәге кайбер фикри мотивлар шушы ук авторның "Алтын пәрәвезләр" әсәрендә үстерелә, байрак лексик кыр ярдәмендә ачыла. А.Суфиянов икатында романтик шагыйрь кыйбласы, уйкүзаллаулары ачык чагылыш таба. Аның хыял-өметләре тормыш чынбарлыгына чәлпәрәмә килә. Шул ук вакытта А.Суфиянов икат иткән әсәрләрдә әлеге чынбарлыкны бар булганы белән кабул иткән, төбенә төшеп аңлаган герой да юк түгел. Тупланмага кергән текстларның күбесендә үлем-яшәеш турында уйлану бар. Бу очракларда чарасызлык, кан сызлануы, сыкранулар да калкып-калкып ала. Гомумән алганда, шагыйрь каләме тудырган лирик герой чәбәләнгән, сорауларына кавап эзләп, анда, монда сугылган, тынгылыкны табигатьтән генә таба алган, каны сагышлы моңнан тукылган образ булып күз алдыбызга баса. Чираттагы әсәрләр — Фарсель Зыятдиновныкы. Аның үзенә якын темаларны таныш һәм татар, бигрәк тә авыл кешесе рухына якын образ-сурәтләрдә ачкан шигърияте дә — бу санның бер бизәге. Алар тормышның цензура электән тыеп килгән якларын да ачмый, лирик герое, югарыдан торып, укучылар төркеменә сәяси шигарьләр дә ыргытмый, ә аерым кеше канына якын мәсьәләләрне күтәрә. Яратып укыдым, чөнки милли-иктимагый темага язылган, тарихи вакыйгафактларга корылган әсәрләргә тиешеннән дә артыграк урын бирелгән журналга алар төрлелек алып килә, көндәлек тормыш, яшәешнең гади һәм гадәти кануннары турында уйландыра. Рашат Низаминың унберенче санны ачып кибәргән публицистик циклының да үз укучысы табылыр. Әле бит алда нинди заманнар киләсен белмибез. Милләт язмышының, СССР, Рәсәй тарихының кара битләрен, бәлки, чыннан да, әдәби елъязмаларга күбрәк кертеп калдырырга, тормыш фактларын һич югы публицистик рухтагы әсәрләргә ныграк тупларга кирәктер. Киләчәк укучысы, нәкъ менә алар белән танышып, үзенең тарихи хәтерен яңартыр, без уртасында кайнаган тормышны объектив күзаллар, илнең гомуми сәясәтен якламаучылар сөрелгән, кагылган бер заманда, шушындый әсәрләрне яшереп, кулдан-кулга йөртеп укыр... Өлкәннәрнең робагыйларга, хикмәтле сүзләргә йөз белән борылуы табигый. Яшьлектә дөньяны башкалардан аермалы күрәсе, яңача ачасы килә, күңелгә үзеннәнүзе оригиналь образлар килеп тора. Аннан бунтарь әдәбият, икат белән халык күңеленә үткәннәр дә басыла. Әгәр Такташлар, ХХ гасырның беренче яртысында янартауларны киңәргә алынган һәм иртә вафат булган башка каләм ияләре үзләренә насыйп гомерне узып яши алса да, шулай булыр иде ул. Соңгы елларда язганнары гадәтиләнебрәк киткән Хәсән Туфан икаты да фикер сөрешемнең хаклыгын сөйли. Яшь буын һәр нәрсәдән бер яңалык көткәндә, өлкәннәрнең тормыш тәкрибәсе белән уртаклашасы, үзен тирә-якка ишеттерәсе килә. Гарифкан Мөхәммәтшин робагыйларын да шул теләк чагышы сыйфатында кабул иттем. Рәшит Бәшәр каләмен бик югары куям. Прозасы, балалар өчен язган әсәрләре татар әдәбиятының казанышлары булып тора. Болар өстенә, ул үзенчәлекле шигъри каләмгә дә ия. Язучы журналга тәкъдим иткән тупланмада каны сызлаган лирик геройның гакизлеге, шуларны оныттырып торырлык якты омтылышлары, хәлсез йөрәгенең саташулары урын алган. Әлеге әсәрләрнең һәрберсендә теге яки бу чор традицияләре ачык ярылып ята. "Ике саташу" әсәре, мәсәлән, Ф.Кәрим поэмаларын, М.Кәлилнең сюжетлы шигырьләрен искә китерә, "Яктылык эзләү"дә һәм "Йолдыз күләгәсе"ндә И.Юзеевнең зур уңышы буларак бәяләнгән, герое юлларга чыккан, эзләнгән, тормыш кануннары турында уйланган сюжетлы әсәрләрен хәтергә төшерә. Шул ук вакытта Рәшит абый үзенчә, башка. Тупланмага төрле темага язылган, төрле калып һәм үлчәмдәге әсәрләр сайланса да, әдәби сизгерлегең һәм әзерлегең, эчке тоемың белән аларда автор икеген барыбер дә тотып аласың. Р.Бәшәр гадидә, гадәтидә гүзәллек күрә, беренче юлны укырга гына тотынасың, авторның сине үз күңелендә туган сурәт-күренешләргә китәкләп алып кергәнен сизми дә каласың: "Куначада йоклый әтәчләр, / Килә генә офык алланып. / Илләр гизеп тузган биштәргә / Ипи тыгып куям, бал ягып. / Юлга чыгам... / ("Яктылык эзләү") Һәр төр шигырь, тема, фикри мотив, шагыйрьнең аларда нинди интонацияләр ишеттерергә теләве, кеше күңелен ни рәвешчә уятырга алынуы әдәби алымнарның төрлесен куллануны таләп итә. Көндәлек тормышны, туган як табигатен һәм башка бик күп күренешләрне тасвирлаганда, гади алым буларак бәяләнгән автология көтелмәгән нәтикәләргә китерә. Мин алда бу алымга бәйле фикерләремне язып та киткән идем инде. Аңа өстенлек биргән әсәрләрдә шул мөһим: шагыйрь, талантлы рәссам кебек, кызыклы картина тудырсын, укучы игътибарын андагы теге яки бу детальләргә юнәлтсен. Р.Бәшәрнең каләме әнә шуны белеп эш йөртә. Автологиянең иң зур остасы мин белгән шагыйрьләр арасында — Пушкиндыр. Ул аны бигрәк тә сюжетлы, зур күләмле әсәрләрендә уңышлы куллана. Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый", "Пар ат" әсәрләре, нәкъ шул алымга корылганлыктан, бөтен укучыны да шагыйрь фикере артыннан ияртә. Иң матур әсәрләренең берсе булган "Шаян песи" исә тулаем шул алымга корылган. Димәк, автология балалар әдәбияты өчен аеруча кулай. Рәшит Бәшәр икатында аның активлыгы балалар язучысы булуы белән дә аңлатыла. Әле шунысы да бар: теләсә кайсы телдәге шигъриятнең төп сәнгати чарасы — инверсия. Әгәр прозаик текстны гына түгел, хәтта фәнни мәкаләләрне дә шуның ярдәмендә үзгәртсәң, ул шунда ук шагыйранә яңгыраш ала башлый. Рәшит абыйдан югарыда китерелгән өзекнең дә үтә лирик яңгырашы фигыль формаларының көмлә структурасында табигый урыннарында килмәвенә барып тоташа. Беренче ике юлны әлеге дә баягы инверсия идиллик тасвирга әверелдерә, чөнки үзенчәлекле аһәң бирә. Әлбәттә, лирик герой алга таба тормышыннан канәгатьсезләнә барганлыгын, шуңа юлга чыкканлыгын, яктылык һәм бәхет эзләгәнен сөйлиячәк әле. Шул ук вакытта бу сүзләр артык игътибарга да алынмаска, укучыга лирик миннең бүгенгесе дә яктыдыр, әле атып бетмәгән таңы да аңа инде шул яктылыкны вәгъдә итәдер, ул буш урында үзенә проблема эзлидер шикелле тоелырга мөмкин. Шигырь әнә шундый эчке каршылыклар тудыруы белән кызыклы да. Кыр кебек агылган текстның кечкенә генә, колакны сискәндереп кибәргән, гомуми яңгырашка туры килмәгән бер строфасы бар. Мин аны үземчә үзгәртеп — кәя эчләренә икек өстәп язып узармын: "Юлга чыгам... Баш(ым) очым(н)да ук / Ак йолдызлар тора эленеп. / Күкләр тарта... (Нәкъ) шул йолдызлыкта / Яшәдем лә бугай мин элек". Әлбәттә, үткер күзле редактор игътибарын таләп иткән эвритмия бозылышлары һәрберебездә очрый, аларның китапларга узмавы кирәк. Шигырь шул килеш тә бик матур! Мин тегеләй-болай дип язсам да, Рәшит абыйның бу әсәрдә сурәтләнгән лирик герое, дөнья гиздергән шәхси юлларын, хыялларын образлы тасвирлап, укучыны бар кешеләргә кирәкле мәгънәви мәйданнарга алып чыга. Флёра Гыйззәтуллинаның "Илаһилык һәм даһилык" дастанын алдан ук куркып кулыма алдым. Эпиграфлары да баскыч-баскыч булгач, бик күләмледер, дип уйлаган идем, бөтен өлеше дә бу санга кермәгән булып чыкты. Флёра апага кайбер әсәрләрендә артык кәелеп китү, кирәкмәгәндә дә читкә чыгулар хас. Андый өлешләрне кыскарттыңмы, барыбер нәрсәнедер югалтасың. Кыскартмасаң, артык күренешләрнең текст бөтенлегенә салган зыяны анысыныкыннан да зуррак. Димәк, язганда ук чама хисен югалтмаска кирәк. Бу поэманы да шундый уйлар белән укырга тотындым. "Илаһилык һәм даһилык" "шигъри дастан" дип тәкъдим ителә. Бердән, тезмә калыпка махсус игътибар кирәк микән? Дастан (фарсыча — хикәят) дип болай да лиро-эпик характердагы әсәрләргә әйтәләр, чөнки андагы вакыйга-хәлләр уйкичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле дастаннар да очрый, әмма бу жанрдагы күпчелек әсәрләр шигырь белән язылган. Идеаллаштырылган геройлары, ниндидер сюжет штрихлары булды дип кенә, гомуми сюжетка ия түгел, аерым бүлекләре бербөтен булып оешып китмәгән, үзара ныклап берегеп китә алмаган "Илаһилык һәм даһилык" героик миф, легенда, әкиятләрне әдәби эшкәртеп язылудан барлыкка килгән дастан терминына кавап бирә микән? Дастаннарга керерлек тормышлар, кешеләр турында да күпмедер язам бит, шуңа сайлаган формамны әлеге төшенчә белән билгеләдем, дип, үз-үзеңне алдасаң гына инде. "Илаһилык һәм даһилык" поэма жанры таләпләренә дә кавап бирерлек түгел. Бәлки, аны цикл дип кенә билгеләргәдер? Гомумән алганда, әсәрне тулаем таркатырга, яңадан язарга кирәк. Текстның кызыл кеп булырлык фикер сөрешен тотып алу, сүзнең нәрсә турында барганлыгын ахыргача аңлау, соңгы бүлекләрне алдагылары белән кушып истә калдыру — мөмкин булмаслык бер эштер. Инде дә төп киңәшем шул булыр: яңадан язмаганда, дастаннан төрле озынлыктагы күпсанлы шигырьләр ясау хәерлерәк. "Илаһилык һәм даһилык" вакытлы матбугатта дөнья күрсә дә, авторына хөрмәтле мөнәсәбәт аркасында гынадыр, чөнки, чын дөресен әйткәндә — чиле-пешле әсәр. Инде таркатмаган очракта, текстны бөтен берәмлеге хәленә китергәнче, аерым бүлекләре турында ныклап уйланасы, бөтенләй яңабаштан эшлисе бар. Дастанның беренче өлешен генә алып карыйк. Президентка ода рәвешендә, шул жанрның бөтен мөмкинлекләрен эшкә кигеп башлана ул. Аннан автор тиз арада каләмдәшләре кыелыш саен тыңлаган шәхси тарихына күчә. Сөйгән яр да, заман фахишәсе дә, кемне әрлим микән дигән лирик герой да бар, әмма чын сюжет юк. Эпиграфны акларлык юллар бик аз. Әсәр "Рәхмәтлегә мең рәхмәтем төшсен!" дип башланса да, текстта үпкә хисе бар нәрсәне басып китә. Бу өлеш исемдә чагылыш тапкан төп темага берничек бәйләнми. Башлам — бер төсле, тәмамланыш — икенче. Шулай икән, ничек кенә бөтенлек хисе барлыкка килсен?! Гадәттә, ныграк камилләшә торган беренче бүлек шундый булгач, аны әсәрнең гомуми атамасына бәйләү кыен икән... инде дә ни дип әйтим? Икенче кисәк күңелемә алай да ныграк ошады. Бердән, ул мин үземчә гөманлаган үзәк тема белән кисешә, шактый шома язылган. Шул ук вакытта аңа да нәрсә генә тутырылмаган! Башка ни килсә, шуны язарга мөмкин дә бит... кирәк микән? Күктән иңә, дип уйлаган башлар да ялгышкалый. Икат әсәре, хезмәтеңә никадәр серлелек бирергә, үзеңне изге бер зат, пәйгамбәр итеп күрсәтергә тырышма, беренче чиратта — акыл эшчәнлегенең нәтикәсе. Шул акылны, зиһенне Ходай сиңа иңдергән, сәләтләреңне геннар аша биргән, ә син тырышлык куеп үстергәнсең. Текстның бу кисәгендә дә бер үк хаталар кабатлана. Автор гыйлем елы турында шундый дәртләнеп сөйләргә генә тотына, тема шунда ук онытыла. Алай дисәң, эпиграф гыйлем елы турында түгел, гигант төзелешләр хакында... Беребез — кояш чыгышында, беребез — баешларында, дигәндәй, бүлек исеме исә яшәешнең мәңгелегенә, кирдә матур күренешләр барлыкка ишарәли: "Кир йөзенә кояш көн дә чыга". Бүлек ахырына таба автор, үз гадәтенчә, тагын лирик миннең ачу-үпкәләрен "өяргә" керешә. Алдагысында да шушы ук хәл күзәтелгән иде, хәтта ки лирик герой үзен "Бозау!!! Болын бозавы мин!" дип битәрли үк башлаган иде. Анысында, китмәсә, кәберләнгәнлектән куркакка әйләнгән, тирәлектән начарлык кына көткән, кешедән ким һәм комплексларга ия тойган лирик мин үзен, күргәнегезчә, башка кан ияләре белән үк идентификацияли. Флёра апаны бик олылыклыйм, күп әсәрләренең югары бәяләргә лаек икәнлеген беләм, шунлыктан бу поэма турында тагын да тәнкыйдирәк фикерләремне дәвам итәргә һәм күңелен нык яраларга теләмим. Без аның яшендә мондый әсәрләр яза алырбыз микән, дип уйланам. Аларда бит никадәр үзенчәлекле метафора, образлар бар! Нинди тыгызлык, көтелмәгәнлек! Их, бырысын бер кепкә салырга! Бәлки, кем белә, кайбер галимнәр "Илаһилык һәм даһилык"ны, поэманың таркаулыгын, өлешләргә сибелгәнлеген әдәби алым итеп санап, заман лироэпика төрлелеге турында сөйләгәндә, аны яңа бер жанр-төр моделе сыйфатында атарлар яисә, инде хаклы рәвештә, диффузлык күренешенә, жанр сыйфатларының юылганлыгына бер мисал итәрләр. Мин үтә дә традицион зәвыклы кеше: хикәяләүле поэмаларның сюжет тулылыгына, портрет характеристикаларына, күпмедер диалогларга да ияләрен якын итәм, татарның кемлеген күрсәтеп торган тарихи шәхесләрне ачкан поэмаларга андый таләбем бигрәк тә зур. Шигъриятебезгә ассоциатив-метафорик башлангычлы лирик-драматик поэмалар да кирәк, татар поэзиясендә соңгы егерме биш елда канланган поэма-хроникалар да, аларның сәяси эчтәлектәге төре дә. Лиро-эпик әсәрләргә мәхәббәтем артык зур булмаса да, шулай саныйм. "Казан утлары"нда бу жанрга хас төрлелек чагылыш тапмый. Әллә соңгы ел зур күләмле сюжетлы әсәрләргә ярлырак булды микән? Бу юнәлештәге уйларны туктатып, аның битләренә әйләнеп кайтыйк әле. Рүзәл... Рүзәлне укыган саен, күңел сөенгәннән-сөенә бара: икаты сәнгати камиллек планында үсә, тематик киңәя, үзе — актив. Мин кайчандыр сине тәнкыйть итүчеләр тарафында идем, хәзер менә икатыңны сөючеләр ягына күчтем. Рүзәл, сөенми дә мөмкин түгел: инде олы шагыйрь-абзыйларың белән аяк терәп сөйләшә алырлык Икатчы булдың. Беләм: бу үсеш биеклеге дә соңгы чик түгел. Мин әле сиңа киңәшләремне һаман да бирә алам. Аларны бер читкә куеп торып, тормышчан рухлы, актив шәхесне үзәккә куеп икат итү юлыңда уңышлар һәм төрле формаларда бердәй киңел язган каләмеңнән ак кәгазь битләренә метафорик образлы әсәрләр, Дәрдемәндчә һәм хикмәтле, һәм нечкә, һәм образлы язылган шигырьләр тагын да күбрәк төшсен, дип телим. Ышанам: син безнең шигъриятне, заманча да, шул ук вакытта элеккедән дә килгән уңышларны кулланып язуың белән, үсмерләргә һәм яшьтәшләргә якын итәсең һәм киләчәк буыннарга да алып барачаксың! Үзем даими укыган, табигый талантка ия санаган һәм шул ук вакытта "Казан утлары"ның 2015 елгы саннарында басылган әсәрләре игътибарны кәлеп иткән, сәнгати югарылыкта һәм үзенчәлекле язылулары белән аерылып торган авторларга гына тукталам, дигән идем — сүземдә тордым. Хәтта шул очракта да ниндидер тәнкыйть сүзләрем ишетелгәләп алган икән, каләмдәшләрем үпкәләмәсен, рәнкемәсен. Без шигъри сүз белән генә түгел, шуңа язылган тәнкыйть белән дә әдәбиятның исән калуына, үсүенә хезмәт итәргә тиешле. Әдәбиятның үсешен вакытлы матбугатта дөнья күрү бәхетенә ирешкән әсәрләр дә, халык укыган, әмма чын сәнгать таләпләренә кавап бирмәгәннәре дә билгеләми. Әгәр дә соңгылары классикага кертелерлек яисә кертелгән әсәрләрне басып китә икән, аларга чын-чынлап тукталырга кирәк булачак. Бу очракта үсеш түгел, артка китеш турында сүз алып барырлар. Әлегә поэзия мәйданында уртакул яисә йомшак әсәрләрне язучылар түгел, үзара бил алышырлык Чын Көрәшчеләрнең барлыгы сөендерә. Рифә РАХМАН ТУКАЙ ҺӘМ ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ Бөек Октябрь революциясенә чаклы Урта Азия төбәкләре белән иркен Казакъстан кирлегендә китаплары иң күп таралган, иң күп укылган шәхесләрнең берсе, әлбәттә, Габдулла Тукай булды. Аның заман сулышын тоеп, халыкчан рухта язылган, рус һәм Көнчыгыш классик әдәбиятының уңай тәэсирендә шытым алган үзенчәлекле әсәрләре яңарак кына мәгърифәт юлына баскан бу төбәктәге яшь көчләрнең йөрәк тибешенә бик тәңгәл килде, тетрәндереп кибәрде. Хәмзә Хакимзадә Ниязи, Садретдин Айни, Мөхәммәтшәриф Суфизадә, Мөхәммәт Сералин кебек төрле милләт, төрле әдәбият вәкилләре Тукай икатының халыкчан рухын да, интернациональ юнәлешле булуын да шунда ук тоеп алдылар, үз иттеләр. Г.Тукайның иреккә, хөррияткә омтылган үз халкы күңелендәге уй-фикерләрне тапкыр әдәби сурәтләр, үткер сүз аша оста чагылдыра алуы, бөтен икатын хезмәт ияләрен кәберләүче сорыкортларга каршы юнәлткәнлеге Төркестанда гомер итүче әдипләр һәм укучылар күңеленә дә бик хуш килде. 1908 елдан ук инде без Габдулла Тукай әсәрләренең тәркемә үрнәкләрен Төркестан якларында очрата башлыйбыз. Әйтик, Ташкентта чыккан "Төркестан вилаяте газетасы" (1870 елның апреленнән нәшер ителә. — Тәрк.) шушы елда шагыйрьнең берничә шигырен үзбәк телендә бастыра. Алар Казанда татар телендә нәшер ителгән "Яшен" журналыннан күчереп алынды, диелгән. Тәүге тәркемәләр арасында ук без әдипнең үткен сатира белән кайбер дин әһелләрен камчылаучы "Осуле кадимче", "Хатирәи Бакырган" шигырьләрен очратабыз. Танылып килүче татар шагыйренең әсәрләрен тәркемә итеп чыгару белән беррәттән, шул елларда ук аңа багышлап мәкаләләр, шигырьләр язу очракларын да күзәтеп була. Бу кәһәттән бигрәк тә үзбәк һәм казакъ язучыларының активлыгы күзгә ташлана. Мәсәлән, үзбәк әдипләреннән Хаки Могыйн "Һәр шагыйрьнең хөрмәтлесе" мәкаләсен 1913 елда, Мирмухсин Шермөхәммәтов исә 1914 елда "Язучы әфәнделәргә үтенеч" хезмәтен язып бастырдылар. Шул ук вакытта казакъ әдибе Мөхәммәт Сералин "Тукай хакында" дип исемләнгән мәкаләсе белән матбугатта күренде. Г.Тукай шигъриятеннән илһам алып, аңа охшатып һәм ияреп икат итүләр дә нәкъ шул заманда ук башланып китте. Без шул уңайдан Абдулла Әвланинең "Безнең өшкерүчеләр", Төләгән Хакимияровның "Гамәлдәге сүзләр", Солтанмәхмүт Торайгыровның "Туган халкыма", "Алданган казакъ кызына", Абдулла Амининең "Милләтемә" кебек шигырьләрен атап үтәбез. Бу әсәрләрнең барысы да диярлек Беренче Бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан ике-өч ел дәвамында дөнья күргәннәр. Габдулла Тукайның үткен фикерле сатирик шигырьләре карун байларны, искелек тарафдарлары булганрак руханиларны фаш итеп язылганлыктан, бу әсәрләр Урта Азиядә яшәүчеләр мохитенә дә бик туры килә иде. Һәм бу әсәрләр Төркестанның үз кирлегендәге кайбер алдынгы карашлы әдипләрнең икатына да бик аваздаш иделәр. Г.Тукай икатын аваздаш итеп тойган, аңа теләктәш булган Авәз, Хәмзә, Суфизадә, Әвлани һ.б. алдынгы фикер ияләре шигъриятендә тиздән аңа хас төсмерләр чагылыш табачак. Мисал өчен үзбәк сатирик шагыйре Төләгән Хакимияровның "Сәдаи Төркестан" (Төркестан авазы) газетасында 1914 елның 26 апрель көнендә, ягъни "Габдулла әфәнде Тукаев үлеменең елына атап" диелгән гомуми баш астында чыгарылган шигырь-элегиясенә тукталырга була. Әйе, егерме дүрт юллык бу шигырьне автор элегия дип атаган. Әсәрнең һәр юлыннан авторның "бөек татар шагыйренә" булган мөнәсәбәтен сизеп торасың. Һәм иң мөһиме, шигырь "Мәрхүм Габдулла әфәнде Тукаев шигыренә иярү" дип исемләнгән. Бу элегиядә олуг шагыйрьнең мохтаклыкта үткән авыр тормышы да чагылыш тапкан, үзбәк әдибенең аның икат юлын дәвам итәргә, ул кабызган утны сүндермәскә омтылуы да сурәтләнгән. Менә ул әсәрнең башлангыч юллары: Әйтсәм әйтим, иртән вә кичен бар фикерем багышлы милләтемә. Ул сәламәт икән, мин тынычмын һәм савыкның да савыгы... Мәрхүм Габдулла Тукай кеби яшьли дөнья куймасам, Гакизанә, шагыйрең булмакка бардыр ниятем. Инде ел тулды вафатына Тукайның дип бүген, Багышлавым, шигыренә ияреп, искә алып ятимне. Әй, күзем нуры, билем куәте, яну йөрәгем, Тереклектә гел мактармын: милләтем вә миллиятем!.. Бу шигырь-элегия алдыннан газетада Т.Хакимияров Габдулла Тукайга олы ихтирамын белдергән сүз башын да урнаштырган. "Бер ел әүвәл генә бу дөньяны калдырып, без яшьләрне тирән кайгыга салып, Габдулла Тукай әфәнде арабыздан китте. Ул татар әдәбиятының тансык былбылы иде. Үз нәүбәтемдә минем дә аның икатына ихтирамым вә ихтыякым көчле иде. Шуларны истә тотып һәм мәрхүм шагыйрьнең кайбер шигырь өлгеләрен кулланып, аңа охшатып, шушы элегияне яздым. Бу — минем тиңсез хәсрәтем чагылышыдыр, шул хисемне "Сәдаи Төркестан" аша белдерүемдер", дип яза шагыйрь. Шагыйрь һәм публицист Мирмухсин Шермөхәммәтов үзенең шул ук уңайдан язылган "Каләм әһелләре әфәнделәргә бер үтенеч" мәкаләсендә Габдулла Тукай әсәрләрен яратуын, аларга соклануын белдерә ("Төркестан вилаяте газетасы", 1914 ел, 14 сентябрь). "Андый бөек затлар, бигрәк ки әдип вә шагыйрьләр, заман күренешләрен вә мөнәсәбәтләрен аңлау һәм юнәлеш бирү өчен, шул югарылыктан торып үз халыкларын тәрбияләү өчен туалар. Әгәренки бер милләтнең арасыннан шагыйрь исемен йөртүче табылса, аның көчен, куәтен һәм зурлыгын үз халкына ничек хезмәт итүенә, бирелгәнлегенә карап бәһалиләрдер. Нәүбәтендә, халкы да андый әдибен һич онытмас, ихлас күңеленнән яратыр. Андый олуг шәхесләр вафатыннан соң да халкы күңеленнән һич китмидер — аңа атап тантаналар оештырыла, мираслары даими рәвештә туплана, барлана тора. Габдулла Тукай язмышы моңа дәлил булырлык", дип язды М.Шермөхәммәтов. Үзбәк дөньясында якты эз калдырган шагыйрь һәм драматург Хәмзә Хакимзадә Ниязи икаты да Габдулла Тукайның бәрәкәтле йогынтысын кичерде. Хәмзә дә беренче шигырьләреннән үк тар фикерле муллалар һәм тәкъва түрәләр, саран байлар тормышыннан көлеп язды. Аның әсәрләре, бер яктан, үзбәк классик әдәбияты һәм үзбәк халкының авыз икаты кирлегендә туса, икенчедән, аның икатында фәкать Г.Тукай шигырьләренә генә хас үзенчәлекләрне дә күрмичә мөмкин түгел. Әйтик, "Ишаннар хәле", "Бер ишан авызыннан", "Туендырды" шигырьләрендә үзбәк сатирик әдәбияты дәвамын да, бу әсәрләрдә татар шагыйренең "Мулланың зары" исемле шигырь йогынтысын да ачык сиземләргә мөмкин. Ә инде Хәмзәнең "Рамазан" шигырен язарга Г.Тукайның "Насыйхәт"е рухландыруын әйтеп торасы да юк. Бу ике шигырьдә дә халыкның аяныч, авыр хәле, матди ярлылыгы тасвир ителә. Бай һәм түрәләрнең халык зарына колак салмаулары әйтелә. Шулай ук бу әсәрләрнең бер үк фикерне кабатлап, киләчәкнең үзгәрәчәгенә якты өмет баглап төгәлләнүләре дә очраклы түгел, әлбәттә. Шул хакта күренекле үзбәк галиме, филология фәннәре докторы, профессор һәм шагыйрь Ләзиз Каюмов "Тукай һәм үзбәк шигърияте" мәкаләсендә болай дип язган иде: "Тукай һәм Хәмзәнең поэтик мирасын чагыштырып өйрәнү шуны күрсәтә ки: Габдулла Тукай безнең Хәмзә икатына үрнәк булган, остазы булган дия алабыз", — ди (Хәмзә Хакимзадә (1889-1929), Үзбәкстанның халык шагыйре (1926). — Тәрк.). Габдулла Тукайның вафат булуы турындагы хәбәр тиз арада үзбәк халкына да барып ирешә. Интеллигенция вәкилләреннән яраткан шагыйрьләре белән хушлашу өчен аерым кешеләр кибәрелә. Ташкент, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч һәм башка шәһәрләрдә шул уңайдан матәм кичәләре оештырыла. Чөнки үзбәк халкы инде Г.Тукай икатын тәмам үз итеп, яратып өлгергән була. Алай гына да түгел, Г.Тукайның кайбер шигырьләре аерым кыентыкларга, мәктәп-мәдрәсә уку китапларына кертелгән була. Шундый китапларның беренчесе итеп, шөбһәсез, үзбәк халкының мәгърифәтчесе һәм шагыйре Абдулла Әвлани тарафыннан әзерләнгәнен күрсәтергә мөмкин. Анда Г.Тукайның берничә шигыре, шул исәптән "Туган тел" әсәре А.Әвлани тарафыннан тәркемә ителеп урнаштырылган. Ә, гомумән, үзбәк халкы, бигрәк тә зыялылар катлавы вәкилләре Г.Тукайның шигырьләрен үз телендә, тәркемәсез укыганнар. Профессор Ләзиз Каюмов билгеләп үткәнчә, бу чорда халык арасында бигрәк тә "Шүрәле", "Япон хикәяте", "Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш" һ.б. кайбер шигырьләре киң таралган булган. Татар һәм үзбәк халыклары арасындагы әдәби багланышлар, мәдәният, әдәбият яңалыклары белән уртаклашу, үрнәк алышулар һәм шул исәптән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай икатын барлау, өйрәнү эшләре Бөек Октябрь революциясеннән соң тагын да канлана төште. Совет хакимияте елларында, күп милләтле әдәбият вәкилләре белән берлектә, татар язучыларының икаты белән кызыксыну да артты. Галимкан Ибраһимов, Һади Такташ, Шамил Усманов һ.б. әдипләрнең әсәрләре үзбәк телендә басылып чыкты. Әмма, элеккечә, Урта Азия республикаларында аеруча күп укылган, өйрәнелгән һәм тәркемә ителгәне Габдулла Тукай мирасы булды. Яңа тормыш өчен барган көрәштә күтәрелеп чыккан яңа буын шагыйрь һәм әдипләре — казакътан Сәкен Сәйфуллин, Сабит Моканов, үзбәктән Абдулла Кадыйри, Уйгыннар аның шигырьләре белән рухланып яшәделәр, үз халыкларының бөек шагыйрьләре Нәваи һәм Абай белән беррәттән алар Тукайны да үз осталары дип атадылар. 1917 елдан соң барлыкка килгән милли матбугатка күз төшерик. Менә Исмәгыйль Габидев мәкаләсе. Ул — Төркестан төбәге халыклары арасында революциягә кадәр ихтирам казанган "Тәрәкъкый" газетасының элеккеге мөхәррире булган кеше. Милләте — татар. 1920 елның 15 апрель санында ул Төркестан Коммунистлар партиясе чыгарган "Иштиракиюн" газетасында "Шәрык шагыйре Габдулла Тукай" исемле зур мәкалә бастыра. Яшь Совет хакимиятенең актив кәмәгать эшлеклесе һәм белгече бу мәкаләсендә шагыйрьне шәрыкның киң танылган фикер ияләре белән тиң куя. "Бөек шагыйрьләр әл-Мәгарри, Хафиз, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваилар мирасы арасында Габдулла Тукай әдәби мирасы да кадер-хөрмәткә ия. Аның икаты төрки-татар халыкларын Россиядәге революцион үзгәрешләргә әзерләде", дип билгели И.Габидев. Габдулла Тукай мирасын өйрәнү һәм барлауга багышланган андый мәкаләхезмәтләр дә, Төркестан краеның төрле төбәкләрендә аңа һәм икатына багышлап тантана кичәләре уздырылулар турындагы язма хәбәрләр дә бу елларда байтак басылган. Мәсәлән, шул ук "Иштирякиюн" газетасында Лотфиның "Тукай кичәсе мөнәсәбәте уңаеннан" исемле мәкаләсе урнаштырылган (1920 ел, 29 апрель). Ә "Төркестан" газетасының 1923 елның 1 июнь сәхифәсендә исә безгә бик таныш булмаган берәүнең шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнашның "Эшче" газетасында Тукайга багышлап басылган мәкаләсендәге кайбер фикерләр белән килешеп бетмәгәнлеге бәян ителә. Мондый язмалар, әлбәттә, Габдулла Тукай әсәрләре белән кызыксынуны гына арттыра, аның шигырьләрен кичекмәстән башка телләргә күбрәк тәркемә итү ихтыякын тудыра. Нәкъ шул елларда үзбәк, казакъ, каракалпак һ.б. телләрдә нәшер ителгән вакытлы матбугат битләре, төрле кыентык һәм дәреслекләр Г.Тукай әсәрләренең яңа тәркемәләре белән баетыла. Габдулла Тукай әсәрләре белән түнтәрелеш елларына кадәр үк танышып өлгергән, алардан үзенә үрнәк алган Хәмзә Хакимзадә Ниязи егерменче елларда да шул юлыннан тайпылмый. Тукай икатын олылавын дәвам итә. Ташкентта һәм башка шәһәрләрдә Тукайга багышлап оештырылган кичәләрдә актив катнаша. Шул хакта да көндәлек матбугат сәхифәләрендә хәбәрләр бар. Шушы ук чорда Урта Азия кирлегендә Г.Тукайның русчага тәркемә ителгән әсәрләре дә күренә башлый. Рус телендә аңа багышланган аерым мәкаләләр дә басыла. Әмма аеруча әһәмиятлесе шул ки: 1920 елда Ташкентта аның әсәрләренең русчага тәркемәдә аерым басмасы да нәшер ителгән була. "Сайланма әсәрләр" исеме белән чыккан бу китапны Төркестан Халык мәгариф комиссариаты каршындагы нәшрият Г.Тукайның вафат булуына киде ел тулу уңаеннан бастырып чыгара. Китапка тупланган шигырьләрне шагыйрь Валентин Вольпин тәркемә иткән, күләмле кереш сүзне Ибнеәмин Янбаев язган. Бу кыентыкка шагыйрьнең халык арасында киң таралган һәм темасы белән революцион чорга аваздаш яңгыраган "Кярханәдә", "Эш", "Шагыйрь", "Алтынга каршы", "Кыйтга" (Көчләремне мин...) һ.б. шигырьләре тупланган. Китапның кереш өлешендә Габдулла Тукай икатына югары бәя бирелә. Шунда ук шагыйрьнең башка халык әдипләренең, мәсәлән, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.В.Кольцов, И.С.Никитин, Шиллер, Гёте һ.б. мирасыннан күңеленә хуш килгән шигырьләрен тәркемә итеп, төрки-татар дөньясына якынайту тәкрибәсе дә кереш сүздә уңай бәяләнә. Хәер, ул әсәрләрне тәркемә дип кенә бәяләве дә кыен. Алардан Тукайга хас осталык белән мөстәкыйль яңа әсәр тудырылган. Г.Тукай үзе аларны "фәлән автордан" дип билгеләмәсә, һич аерып та булмас иде, дип белдерә бу китапка кереш мәкаләсендә И.Янбаев. "Г.Тукай икатының шифалы йогынтысы бер татар әдәбиятына гына түгел, барлык төрки телле әдәбиятларга да кагылды, төркиләр шигъриятен үстерде, аларга киләчәккә юл ачты", дип тәмамлый ул "Биографик очерк" дип исемләнгән кереш сүзен. Габдулла Тукай мирасын өйрәнү, әсәрләрен башка телләргә тәркемә итеп чыгару утызынчы һәм кырыгынчы елларда тагын да канлана төште. Бу чорда А.С.Пушкин, А.М.Горький, Г.Ибраһимов һәм Абай әсәрләре белән беррәттән газета һәм журналлар Габдулла Тукай шигырьләрен дә бик теләп бастыралар. Яңадан-яңа тәркемәләр туа, аның әсәрләре тупланган аерым басмалар нәшер ителә. Үзбәк әдәбиятында инде бу Гафур Голәм, Хәмит Алимкан кебек осталар актив икат итә башлаган дәвер була. Алар — Тукайның варислары — Муса Кәлилләр белән иңгә-иң тотынып, халыклар дуслыгын тагын да ныгыту өчен остазлары башлангычын дәвам иттерүчеләр. Бу буын вәкилләре Тукай шигъриятенә яңа сулыш өрде — тагын да камилләшә төшкән тәркемә үрнәкләрен бирде. Һәм шул елларда Г.Тукайның яңа тәркемәләрдән тупланган тулырак күләмле китаплары үзбәк телендә нәшер ителде. Аның әсәрләренең үзбәкчә тулырак кыентыгы — "Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре" 1946дa — сугыштан соңгы беренче тыныч елда басылып чыга. Үзбәкстан ССРның наширләре һәм рәссамнары тарафыннан бик пөхтә итеп эшләнгән һәм бизәлгән китап. Ул шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулу уңаеннан нәшер ителгән. Анда шагыйрь тормышын һәм икатын тулаем күзалларлык күләмле кереш тә бирелгән. Ә инде тагын да тулыландырыла һәм яңартыла төшкән яңарак басма 1961 елда, хәзер Гафур Голәм исемен йөртүче Матур әдәбият һәм сәнгать нәшриятында дөнья күрде. Ун мең данәдә чыккан бу китапны Үзбәкстанның танылган шагыйре һәм прозаигы Әсгать Мохтар төзегән. Кереш сүзне Тукайның милләттәше, үзбәк әдибе Габдулла Уразаев язган. Ә шигырьләрне үзбәк халкының мөхтәрәм әдипләре Гафур Голәм, Уйгын, Миртимер, Әсгать Мохтарлар тәркемә иткән. Хәзерге вакытта, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына йөз ел тулу көннәрендә, китап сөючеләр аның тагын да тулыландырыла төшкән яңа шигырь тупламасын кулларына алу алдында тора. Моңа инде эшлекле хәзерлек бара. Бу эшкә Үзбәкстан Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан каваплы кешеләр билгеләнгән. Габдулла Тукай әсәрләренең яңа басмасын әзерләү Гафур Голәм исемендәге нәшриятка һәм аның бүлек мөдире, шагыйрь Габдерәзәк Әбдерәшитовка йөкләнгән. Бу уңайдан шуны да искәртеп үтик: Г.Әбдерәшитов ике-өч ел элек кенә икенче бер танылган татар шагыйре Муса Кәлилнең шигырьләренең яңа тәркемәләре тупламасын барлап чыгарган иде. Ул китап та үзбәк укучылары тарафыннан бик кылы кабул ителде. Үзбәк халкының иң мөхтәрәм шагыйрьләреннән Гафур Голәм, Уйгын, Хәмит Алимкан, Шәехзадә, Зөлфияләр үз икатларына Алишер Нәваи, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтовлар белән беррәттән Г.Тукай әсәрләренең дә бик нык тәэсир итүен, илһам өстәвен кат-кат тәкрарлап әйтә һәм яза килделәр. Әйтик, 1966 елда, Г.Тукайның тууына сиксән ел тулу уңаеннан Казанда тантаналы зур чаралар уздырылган көннәрдә, академик шагыйребез, Ленин премиясе лауреаты Гафур Голәм болай дип белдергән иде: "Тукай ул татар халкының горурлыгы! Әмма шуның белән бергә Тукай Россиядә яши торган күп кенә башка төрки халыклар арасында, аларның укымышлылары арасында киң танылган, яратып укыла торган зур әдип тә". Хәер, моның шулай икәнлеген үзбәк, казакъ, кыргыз, каракалпак һ.б. халык әдипләренең һәм галимнәренең Габдулла Тукайга багышланган күпсанлы язма хезмәтләреннән дә, икат үрнәкләреннән дә күрергә була. Менә ул хезмәтләрнең һәм шигырьләрнең кайберләре: Гафур Голәм. "Габдулла Тукай — үз шагыйребез", Сабит Моканов. "Тукай турында сүз", Сырбай Мәүләнов. "Тукай табуты янында", "Кырлы Казан", Исмаил Сәгыйтов. "Габдулла Тукай һәм каракалпак әдәбияты", Ибраһим Йосыпов. "Тукайга" һ.б. Үзбәкстанның халык шагыйре Уйгын болай дип язган иде: "Тукай мирасы белән үзбәк халкы күптәннән таныш инде. Без аның шигырьләрен бала чакта мәктәпмәдрәсәләрдә укып, өйрәнеп үстек. Аның "Туган тел"е безнең дә дәреслеккә кертелгән иде. Шул сәбәпле без аны һәрвакыт үз шагыйребез, үз остабыз дип таныдык". Аның сүзләрен куәтләгәндәй, Каракалпакстанның халык шагыйре Ибраһим Йосыпов та: "Тукай икаты аша без егерменче гасыр башы татар әдәбиятының Урта Азия халыклары әдәбиятына булган бәрәкәтле йогынтысын тоябыз", дип язды. Үзбәкстан Республикасында яшәп икат иткән бу ике олуг әдипнең сүзләренә кушылып, шуны гына әйтәсе килә: үзбәк халкы бөек Тукай икатын мәңге шулай хөрмәт итәр, данлар. Ташкент, 1985 ел, апрель Шерали ТУРДЫЕВ, филология фәннәре кандидаты Үзбәкчәдән Лирон ХӘМИДУЛЛИН тәркемәсе Тәркемәченең искәрмә һәм өстәмәләре Шушы фәнни хезмәтне тәркемә иткәч тә, мин Шерали танышыма күләмле генә хат юллаган идем. Хатның төп эчтәлеге — 1920 елда Ташкентта Г.Тукайның рус телендә чыккан китабына багышланган иде. Ул китапның тәркемәчесе һәм кереш сүз авторы турында тулырак итеп язып кибәрүен үтенгән идем. Һәм бик тырышсаң, ул китапның күчермәсен генә булса да миңа кибәрә алмассыңмы дип тә үтендем. Ул боларның барысын да үтәп, миңа зур гына хат язып кибәрде. Һәм шул хатка нигезләнеп, мин Габдулла Тукайның йөз еллык бәйрәмен уздырган көннәрдә "Азат хатын" журналына (1986, №4) бер мәкалә язып тапшырган идем. Соңрак ул мәкаләм, бераз тулыландырылып та, кыскартылып та "Кичке шәфәкъ" исеме белән чыккан китабымда да урын алды. Шул рәвешле, Г.Тукайның Ташкент каласында 1920 елда басылып чыккан русча китабы турында шактый мәгълүмат тупланган кебек иде. Шерали дус (фарсычадан төркичәгә күчерсәң, Арыслангали буладыр) миңа Ташкенттагы фәнни институт архивында сакланган ул китапның күчермәсен дә кибәрде. Ул вакытта әле заманча ксерокопия аппаратлары булмаулыктан, күчермәнең сыйфаты начаррак кәгазьдә чыккан булса да, мин әлеге китапчыкны музей хезмәткәрләренә дә, үзебезнең әдәбият институты галимнәренә дә күрсәткәләгән идем. Соңрак шул вакыйгаларга багышлап язган мәкаләләрем газета битләрендә дә күренгәләп алды. Олуг горурлыгыбыз саналган Тукаебызга карата шундый кылы, якын мөнәсәбәттә булган Ташкент шәһәрендә аның русча "Сайланма әсәрләр"е (Габдулла Тукаев. "Избранные стихи") басылып чыгуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Ике тугандаш халык арасындагы әдәби-мәдәни багланышлар бик ерак заманнардан бирле дәвам итеп килә бит инде. Патша Россиясе чорында, югары белем бирердәй мәдрәсәләребез булмаган дәвердә, меңләгән татар шәкерте Бохара, Сәмәрканд кебек мәгариф, фән үзәкләренә барып белем эстәгән. Шуннан гыйлем туплап кайткан Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәркани хәзрәтләрен искә төшерү дә китеп торадыр. Һәм менә шушы кирдә, шушы мохиттә — атаклы Ташкент шәһәрендә бөек шагыйребезнең рус телендә тәүге китабы (юкарак булса да) 1920 елда нәшер ителүе үзе үк бер бүләк. Элегрәк елларда исә аның кайбер әсәрләренең тәркемәләре Казан, Мәскәү һәм хәтта Лондонда нәшер ителүче газета-журнал битләрендә күренгәләгән була. Казанда чыгучы "Волжско-Камская речь" газетасында аның икатына багышлы беренче язма сүз 1908 елда басыла. Төрки телләр белгече Николай Ашмарин тәркемәсендә аның "Шүрәле" поэмасы исә 1914 елда Мәскәүдә дөнья күрә. Һәм шул ук елда аның "Пар ат" шигырен Лондонда нәшер ителүче "Рашен ревью" журналында инглизчәгә тәркемә итеп чыгаралар. Ташкентта нәшер ителгән китапны туплап чыгаручы һәм күләмле кереш сүз авторы Ибнеәмин Янбаев булган дигән идек. Кем соң ул? Ш.Турдыев язып кибәргән белешмәлек буенча, ул — Касыйм шәһәрендә туган сәүдәгәр улы. 1916 елда Мәскәү коммерция институтын тәмамлаган. Урта Азиягә кайчан һәм ни сәбәпле барып чыгуы ачыкланмаган. 1919 елдан башлап ул Ташкентта рабфакта укыткан. Шул ук еллардандыр, мөгаен, Россия биләмәсендә иң беренче оештырылган Төркестан Совет Автономияле Республикасының мәгариф идарәсендә коллегия әгъзасы да була. Ә 1920-1921 елларда бу Мәгариф наркоматының баш комиссары вазифасын татар әдибе Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев башкаруын да искә төшереп үтик. Бу Төркестан Совет Автономияле Республикасы биләмәсенә ул елларда хәзерге Үзбәкстан Республикасының төньяк тарафлары һәм Казакъ Республикасының кыйбла як өлешләре кергән. Димәк, әлеге китапның таралу мәйданы киң булган. Ул республика биләмәсенә кергән халыклар саны һәм милләтләр исемлеге дә ишле генә. Анда казакъ белән үзбәктән тыш каракалпак, кыргыз, төрекмән, уйгыр милләте вәкилләре дә яшәгән. Араларында татар муллалары, татар сәүдәгәрләре дә әз булмаган. И.Янбаевның бик әтрафлы, киң колач белән язылган кереш сүзе турында Ш.Турдыев очеркында бераз мәгълүмат булды. Инде үзе турында бер-ике сүз. Милли канлы, зыялы, белемле кеше буларак, ул да утызынчы еллардагы кыерсытуларны кичерә. Илленче еллар уртасында гаиләсенә кайткач та озак яшәми. Шерали язган хатта әле аның медицина институты профессоры булган хатыны белән кызының Ташкентта гомер кичерүләре хәбәр ителгән иде. И.Янбаев бәлки Г.Тукай шигырьләрен тәркемә иткән Валентин Вольпин белән Мәскәүдә укыган елларында ук танышкан булгандыр. Шерали бу тәркемәченең кайчаннан Ташкентта яшәгәнлеген хәбәр итми. Әмма Мәскәүдә яшәгән елларында аның Сергей Есенин белән дустанә мөнәсәбәттә булганлыгын әйтеп үтә. Дөресрәге, С.Есенинның элекке каләмдәше янына Ташкентка кунакка килеп, байтак вакыт Вольпинның фатирында яшәвенә бәйле рәвештә, "алар элекке дуслар булган" дип белдерә. Бәлки шушы килүе вакытындадыр, Есенин Валентинның сеңлесе Надеждага да өйләнә. Шул гаиләдә туган, гомерен Америкада үткәргән, Есенинның "бишенче баласы булган" ул кеше турында телевизордан әле 2014 елда да бер тапшыруны караган идем. Мөгаен, Ташкентта булганда С.Есенин татар шагыйренең икаты һәм аянычлы язмышы турында шул В.Вольпин белән И.Янбаевлардан күп нәрсәләр ишетеп белгәндер. Соңыннан аның Тукайны һәм икатын зурлап искә алуының тарихы менә шул русча чыккан китапчыкка бәйледер. Бу тәркемәгә алынганда, В.Вольпинның өч шигырь китабы авторы булуын хәбәр итә Ш.Турдыев. 1919 елда Ташкентта ул шулай ук "Антология революционной поэзии" кыентыгын да туплап чыгарган була. Г.Тукайның әлеге "Избранные стихи" тупламасына кергән шигырьләр минем 1986 елда "Азат хатын" журналындагы мәкаләмдә санап күрсәтелгән иде. Ләкин ул журналның үземдә сакланмавы сәбәпле, хәзер аларны төгәл генә әйтеп үтә алмыйм. Әлеге китапка алтымы-кидеме шигырь кергәнлеге генә хәтеремдә. 1921 елда Казанда Павел Радимов тәркемә итеп чыгарган китапта аларның саны чак кына артыграк иде. Ләкин ул китапта кереш сүз күләме әзрәк бугай. Кайчандыр мин аларны чагыштырып караган идем. Шунысын да әйтеп китим: Валентин Вольпин соңрак та Габдулла Тукай икатына мөрәкәгать иткән. Әйтик, аның тәркемәсендә тагын бер шигырь — "Ребёнку" дип исемләнгәне 1936 елда Казанда нәшер ителгән "Избранные стихи" китабына да кергән. Шул исәптән бу китапта аның элек тәркемә иткән бер шигыре дә урнаштырылган. 1920 елда Ташкентта нәшер ителгән китап күчермәсенең язмышына да тукталып үтик. Генерал Шамил йортында Габдулла Тукай музеен ачуга хәстәрлек көннәре башлангач, Милли музейның ул вакыттагы бүлек мөдире Дания ханым Баһаветдинова аны миннән сорап алган иде. Ул китапчыкны кулыма тотып, аның бүлмәсенә килеп кергәндә, анда булачак музейның директоры Госман Хәбибуллин да утыра иде. Аның белән беренче танышуыбыз шунда булды. Дания ханым ул китап күчермәсе белән элек тә таныш булганлыктан, аны тиз-тиз карап чыкты да минем алдымда ук булачак Тукай музее директоры кулына тапшырды. Шуннан соң миңа ул китапчыкны күрергә туры килмәде. Госман вафат булгач, аны башка кешеләр алмаштырды. Г.Тукай музеена сирәгрәк тә йөрелгәндер, күрәсең. Анда булган экспонатлар элек-электән таныш нәрсәләр ич инде. Шулай да Рәмис Аймәт Дәрдемәндкә багышланган бер очрашуга чакыргач, мин әлеге китап копиясе язмышы белән дә кызыксынган идем. "Бездә андый әйбер юк", — дип кавап бирде Рәмис. Шуннан соң әдәбият, сәнгать тарихын барлаучы галимнәр эшләгән институт кешеләреннән дә: "Тукайның 1920 елда Ташкентта русчага тәркемә итеп чыгарылган китабын яисә аның ксерокопиясен күргәнегез юкмы?" — дип сораган идем. Андый китапның булганлыгын белмибез, дигәнрәк кавап алдым. Үзбәк кардәшләр белән хәбәрләшеп, соңлап булса да ул китапның үзен яисә затлырак итеп башкарылган ксерокопиясен Казанга кайтару вакыты киткәндер дип уйлыйм. Шул ук вакытта Үзбәкстандагы архивларда башка татар зыялыларына багышланган, тарихи кыйммәте булган материаллар, документлар да ишле генә ич. Әйтик, Салих Сәйдәшевнең 1920 еллар башында Ташкентта яшәп алуына бәйле вакыйгаларны, аның Хәмзә Хакимзадә Ниязи белән аралашып, бергә ниндидер әсәрләрне сәхнәләштерүләренә нисбәтле истәлекләрне бездә искә алмыйлар шикелле. Һәрхәлдә, үземнең шул хакта берәр нәрсә укыганымны хәтерләмим. Ташкентта булганда андый истәлек язмаларын күргәләргә туры килгән иде. Шерали Турдыев очеркын карап чыкканнан соң туган кайбер өстәмәләрем. Ул Тукай икатын барлауга һәм пропагандалауга зур өлеш керткән казакъ шагыйрьләре Какан Сыздыков белән Кобан Молдагалиевне искә алмаган. Кечерәк күләмле бер хезмәттә барысын да иңләп бетереп булмый ич инде. Бу шәхесләр 1940-1960 елларда Габдулла Тукайның шигырь һәм поэмаларының берничә китабын туплап чыгардылар. Үзбәкстанда да Тукай әсәрләре тупламалары ике генә тапкыр чыкмады. Шерали инде аларның күләмлерәк, сәнгати яктан сыйфатлырак итеп нәшер ителгәннәренә генә тукталган. 1927 елда Казанда татрабфак курсларын тәмамлап, Үзбәкстанга эшкә кибәрелгән Габдулла ага Уразаев Тукай, Такташ икатларына багышлап күләмле-күләмле мәкаләләр язып бастыра анда. Сугышка чаклы, "Кызыл Үзбәкстан" газетасы редакторы булган елларында, байтак кына татар әдипләренең әсәрләрен үз газетасында да, республикада чыгып килүче журналларда да бастыра. Илленче елларда, соңрак Гафур Голәм исеме белән аталачак зур нәшриятның директоры булганда да, ул татар әдәбиятын пропагандалауга зур өлеш кертә. Аның Казанда укыганда язган пьесалары да (берсе Мәскәүдә нәшер ителгән), Үзбәкстан матбугатында чыккан кайбер хезмәтләре "Вил Уразай" яки "Абдулла Вилдан" тәхәллүсе белән дә басылганнар. "БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА ТУКАЙ БАЛАЛАРЫ..." Тукай — егерменче гасырда татарны милләт буларак саклап калучыларның берсе, беренчесе, милли каһарманыбыз. А.Гыйләҗев Аяз Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлында Г.Тукай исеме, сүзе, фикере даими яңгырап тора. "Югалтылган бәхетнең кайтарылуы" (1946) шигырендә үк лирик "мин" Тукайны белүе белән горурлана: Алексейның әзрәк шагыйрьлеге Укыган ул Пушкин, Лермонтовны, Бар дисәк тә, ялгыш булмастыр. Шактый көчле иде Тукайда. Бәлки бу хис анда яшьлек дәрте Оста гармун уйный, яхшы егет Һәм мәхәббәт белән тугандыр. Яраттырды үзен һәркайда. Г.Тукай А.Гыйләҗевнең иң яраткан шагыйрьләреннән була: "Эш бүлмәмдә, сул якта бер шкаф бар, шуның өске киштәсендә минем иң яраткан авторларым, күңелемнең мәңгелек юлдашлары булган китаплар — Тукай, Есенин, Ибсен, Шоу, Хемингуэй, Еники, Эрих Мария Ремарк". Яшь чагында ук күңеленең иң түренә үткәреп, җитлегә төшкәч, Тукай шәхесенең бөтен бөеклегенә гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә төшенә ул: "Яшьрәк чакта Тукайны яттан өйрәнсәк тә, университетка кереп, Якуб ага Агишев лекцияләрен тыңлаганчы мин Тукайны бөтенләй аңламаганмын икән". А.Гыйләҗев Тукай темасын махсус өйрәнә дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Шулай да шагыйрь әдипне кайсы ягы белән җәлеп итә соң? Әйтергә кирәк, иң әүвәл, халыкчанлыгы белән: "Бер нәрсә хак — безнең татар халкын Тукай тудырган. "Тукайсыз-айсыз тору" безнең бик зур бәхетсезлегебез булган. Тукай — чор билгесе, мең еллар яшәгән татар халкының көзгесе, милләтнең яшәү көчен, аның сәләтен, бар булганын ачып салучы. Онытмыйк, милләтнең эчке көчен бары тик аерым шәхесләр генә ача алган. Безнең өчен Табигать Тукай бөеклеген сайлаган. "Тукайны бишенче ел революциясе тудырган", диләр безнең галимнәр. Алай гына түгел, революцияне Тукайлар тудырган... Шулай..." Тукай фикер хөрлеген яклый, шәхес азатлыгын күтәреп чыга, ул кертеп җибәргән "милләт хадиме" концепциясе шагыйрьнең үзе кебек үлемсез. А.Гыйләҗев җепшеклек елларындагы хөр фикернең чишмә башы турында уйланып, болай ди: "Тукайны 1905 ел революциясе тудырды. Без әлегә кадәр шул революциянең дәрте-шаукымы белән яшәп ятабыз ич! Нинди күтәрелеш, нинди уяну, нинди кузгалыш чоры булган бит!.." Г.Тукай әдипнең иҗади аңы үсешенә тирән йогынты ясый. Башлангыч иҗат чорында ук язылган "Адашкан йолдызлар" хикәясендә (1946-1947) Г.Тукайның "Мәхәббәт" исемле шигыреннән "Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну!" дигән өзек эпиграф итеп кулланыла. А.Гыйләҗев "шагыйрьнең ярату — шифалы яңгыр тамчысы ул, гади кешедән мәхәббәт каһарманын ясый ала, дигән фикерен ачкыч итеп ала". Үз чорында Г.Тукай сөю-яратулар иҗатчы өчен илһам чыганагы дип белдерә, күңел лирикасында Алишәр Нәваи, Байрон, Пушкин, Лермонтов исемнәрен яңгыратып, татарның мәхәббәт шигъриятен дөнья әдәбияты киңлекләренә чыгара. А.Гыйләҗев исә "Адашкан йолдызлар" хикәясендә Исхак-Сания хисләрен тасвирлаганда, традицион сурәт чараларына мөрәҗәгать итә (мисалга, хәтфә үлән, сирин, гөлчәчәк символлары). Әсәрнең эмоциональ көйләнешенә килгәндә исә, ул да Г.Тукай, Һ.Такташ романтик лирикасын, Г.Ибраһимов һәм Ф.Әмирхан прозасын хәтерләтә. "Йәгез, бер дога!" романындагы лирик чигенешләр шул ук яссылыкта икәнен искәртеп үтү дә урынлы булыр. Әдәбият мәйданына тәүге адымнарын атлаганда язган "Олы урам күләгәсендә" очеркында (1959) әдип Камчылы ишан образын Г.Тукай сатирасы традицияләренә таянып иҗат итүен билгеләп китә ("Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" (1908)). "Дүртәү" повестенда А.Гыйләҗев Г.Тукайдан килә торган тарихи хәтер концепциясенә мөрәҗәгать итә. Туган җирне саклап һәлак булган батырлар күмелгән кыя, сарай урынында батырлар ныклыгын саклап үскән наратлар турындагы легендалар "Шүрәле" поэмасы йогынтысында язылган булганга охшый. Повестьта татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты традицияләре үзара керешә. Әйтик, бала тормышында урманның роле турында лирик чигенешләр Тукай поэмасын искә төшерә. Әдип тарихи хәтер ярдәмендә яңа фикерләрне калкытып куюга ирешә. 1960 елларда "Тукай чынлыкта нинди шәхес?" дигән сорау тирәсендә бәхәсләр куера. Р.Нәфыйгов, К.Фасеев, З.Ишмөхәммәтовлар "социалистик Тукай" образын күтәрәләр. Г.Тукай исеме белән бәйле ялганга каршы иң беренче булып И.Нуруллин чыгыш ясый. Аңа А.Гыйләҗев тә теләктәшлек белдерә. 1964 елда "Өч аршын җир" (1962) повесте рус телендә дөнья күреп, "Дружба народов" журналының махсус бүләгенә ия булганнан соң, А.Гыйләҗев исеме СССР халыкларына таныла. Хрущёв "җепшеклеге"нең татар әдәбиятын яңа юнәлешләргә алып чыгачагына ихлас ышанган әдип Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Галәү традицияләрен дәвам итәргә чакыра, милли әдәбиятыбызның "алтын чор"ына йөз тотарга өнди: "Минем халкыбызның йөрәк байлыгы, бөеклеге турында сүз әйтәсем килә. Безгә үзебезнең заманның Тукайлары кирәк. Мин моны теге "Щедриннар кирәк" дигән казённый сүздән чыгып әйтмим, Ходай сакласын, минем Җәлилләрне, Бакыйларны, Газинурларны тудырган халыкның йөрәген ачкан әсәрләрне күрәсем килә", — дип яза әдип Ш.Галиевкә юллаган хатында. "Җиргә тапшырылган серләр" (1966-1967) драмасында Тукай турындагы фикерләр тагын да ачык гәүдәләнеш ала. А.Гыйләҗев яшь буынны тәрбияләүдә шагыйрьлек вазифасын югары күтәрә. "Без монда "Кәҗә белән Сарык" әкиятен ятлап йөргән арада, Пастернакларны аңлый торган кешеләр туган. Яңа буын. Яңа кешеләр. Алар барын да беләләрдер, барын аңлыйлар", — ди мәктәпне тәмамлау алдында торган Зәнә. Әдип яшь буынга гыйлем-мәгърифәтне аңлы рәвештә үзләштерергә өнди (ятларга-аңларга антитезасы). Һәр кешенең иҗади мөмкинлекләре бар, һәркем тормыш юлын гамь белән сайларга тиеш, ди. Татар әдибе халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайны шигъри бизәк остасы Б.Пастернакка каршы куймый, аларның һәр икесен аңлар өчен, сүз-образларга игътибарлы булып, үзәгенә төшеп укырга кирәклеген җиткерә. Әдип мисал китерә. Рәдиф исемле үсмер егет Г.Тукайның "Пар ат" шигырен өйрәнә. Шигырьдәге "мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары" дигән юллар аңарда горурлык хисе уята. Шулай итеп, Г.Тукай А.Гыйләҗев героен Ватан турында, тормыш-яшәешнең асылы, үз урыныңны табу турында уйланырга этәрә: "Шуны әйт син: без шул җирнең кайсы почмагында яшибез? Түрендәме? Почмагындамы? Һәм кем булып көн күрәбез?" Рәдиф моннан соң "куян койрыгы төсле" "ярыкта" гомер итәргә теләмәгәнлеген аңлый. Яшүсмер һәр "адәм угылының" "тормышның түрендә" яшәргә хокуклы икәнлегенә төшенә. Совет әдәбияты шартларында туган әлеге пьеса әдәби тәнкыйтьтә шау-шу кузгата. Билгеле, әсәрнең сәхнә гомере дә озак булмый. Әдип күңелен тырнаган уй-гамьнәрен "Урамнар артында яшел болын" һәм "Балта кем кулында?" романнарында гаять кискен куя. Мәгълүм булганча, татар мәдәнияте озак еллар идеологик басым астында яшәде. Язучылар системаны мактаган, данлаган әсәрләр язарга, яраклашырга мәҗбүр була. Сүз иреге булмау аркасында конъюнктурага яраклашу, хәтта буйсыну, чигенү, рухи яктан сыну күренешләре дә булмый калмый. "Ә син үзең кем, укучы?" (1967) дип исемләнгән мәкаләне А.Гыйләҗевнең замандашлары программ мәкалә дип кабул итә: "Безнең нәшриятларда, журналларда түбән зәвыклы, примитив әсәрләр басылып" торды, тәнкыйтьчеләр (Ф.Мөсәгыйт, Х.Хәйри, яшьләрдән Ф.Мусин) шундый характердагы әсәрләрне күтәреп, мактап" йөрделәр, "шундый характердагы хикәя-романнарны ниндидер үзгәрмәс эталон итеп" расладылар. "Болар барысы да безнең укучыларның әдәби әзерлеге үсүгә комачаулый торган факторлар". "Примитив әсәрләрнең иң куркыныч яклары шунда: алар укучыда уйлау сәләтен үтерәләр, һәрвакыт, һәрчак әзер стандарт фикер сеңдереп киләләр. Тормыш-көнкүрешләренә, җәмгыять үсешенә җентекле күз белән карау сәләтен үтерә андый арзанлы әдәбият. Кешеләрне гражданнар түгел, тыңлаучан гади винтиклар булырга мәҗбүр итә. Әдәбият барыннан да элек хөр фикерле гражданнар тәрбияләргә тиеш". Югарыда билгеләп үтелгәнчә, А.Гыйләҗев өчен Г.Тукай — хөр фикер иясе, азатлык символы, "гасыр башында милләтне" саклап калган "иң бөеге Тукай": "Тукайга милләт көч биргән, шагыйрь белән милләтнең арадашлыгы берчакта да өзелмәгән, халык — Тукайны, Тукай татарны аңлаган. Бишенче ел революциясе Тукай белән халкыбызны бер мәйданга чыгарган. Бу гадел революциянең җылысы Тукайның мәрхәмәте, шәфкатьле кайнарлыгы аша безнең көннәргәчә җиткән". "Балта кем кулында?" романында язучы: "Татар тормышының һәр тарафына күзе җиткән бөек пәйгамбәребез Тукай", — дип данлый. "Яра" повестенда мондый юллар игътибарга лаек: "Мәңгелек — безнең изге җиребез, зәңгәр планетабыз. Мәңгелек — безнең зәңгәр күгебез, мәңгелек нурлы кояш, ягымлы-ягымлы ай, гомеребезне бизәп, бәйрәм ясап балкыган сансыз-исәпсез йолдызлар. Иделебез, сыгылмалы матур телебез, моңыбыз, Тукай, Сәйдәш..." "Йәгез, бер дога!" роман-хатирәсендә Тукайның шигъри юллары автор позициясен белдереп килгән, эчтәлекнең эмоциональ тонын билгеләгән эпиграфлар буларак китерелә: "Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы. / Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры — / Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә / Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы", 19. Романда дога кылып, тәүбә иткән мәлләрендә әдипнең герое янәдән Тукайга килә. "Көзге җилләр" шигыреннән өзек әсәрдәге фәлсәфи фикерне җиткерү, көчәйтү өчен кирәк: - Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды, — дип, Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый. "Быел" гынамы?!" — дигәндә, мин-геройның кичерешләрендә никадәр ачы көлү яңгырап тора. Шәхси хатларында, көндәлекләрендә, публицистикасында әдип Г.Тукайны төркитатар әдәбиятының үзәк фигурасы, "халкыбызның йөрәк байлыгын, бөеклеген" әсәрләрендә ачкан әдип, "халыкның иксез-чиксез моңын җырлап күрсәткән" шагыйрь, "егерменче гасырда татарны милләт буларак саклап калучыларның берсе, беренчесе, милли каһарманыбыз" дип атый. Язучы фикеренчә, "Октябрь революциясе татар милләтенә һәлакәт, бетү, инкыйраз әзерләгән". "Кызыл авызлар" Тукай иҗатын да "үз мәнфәгатьләренә яраклаштырдылар": "Аларга динсез, денсез, каршылыксыз, шоп-шома Тукай кирәк иде". "Имән чикләвеге" (1990) исемле мәкаләсендә А.Гыйләҗев совет чорындагы Тукай фәнен шулай бәяли. Әдип, "ак тапларны" күрсәтә: "Тукайның ислам диненә, дингә кагылышлы рәвештә татар тарихына — мәчет, мәдрәсәләргә мөнәсәбәте әлегәчә ачыкланмаган, ачылып бетмәгән. Бишенче ел революциясеннән соң кайбер руханилар үзләренең искелеккә ябышып ятулары белән шагыйрьнең җен ачуларын чыгарганнар икән, бу әле Тукайның иман юлы түгел". Язучы "Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов" проблемасы игътибардан читтә калганга борчылуын белдерә. А.Гыйләҗев өчен Тукай әсәрләре татар әдәбиятының "алтын дәвере" аһәңе, бәһаләп бетергесез кыйммәтле мирас, укыган саен яңа мәгънә табылырга тиешле байлык: "Безнең әле Тукайның үзәгенә төшеп җитә алганыбыз юк... Тукайның бөеклеген без бүтән милләт вәкилләре дә кабул итәрлек дәрәҗәдә ача алганыбыз юк. Без аның татар тарихында тоткан урынын әлегәчә аңлап та, аңлатып та бетерә алмыйбыз". Тукай исемен мәңгеләштерү турында озак уйлана ул. Милләтнең бөек каһарманы хакында биографик әсәрләр булдыру, А.Гыйләҗев карашынча, татар язучылары алдында торган аерым бурыч. Әдип М.Әгъләмовның "Тукай хатлары" поэмасын югары бәяли, Тукай шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә иткән Р.Бохараевка рәхмәтен җиткерә. "Әдәби таланты чәчәк аткан һәрбер язучы үз күңелен бөек Тукаебыз белән янәшә куеп карарга тиеш", — дип яза А.Гыйләҗев И.Юзеевның "Очты дөнья читлегеннән" дип аталган тарихи драмасына язган рецензиясендә. — Диндар мөселманнар Мәккәгә барган сыман, без һәммәбез дә шигъри Мәккәбез булган Тукайга бер көн сәҗдә кылып килергә мәҗбүр — чөнки без барыбыз да Тукай балалары". А.Гыйләҗев: "Мин үземә катгый яңалык ачтым: Такташ бөтен җан тамырлары, бөтен барлыгы белән Тукай улы икән", — дип гаҗәпләнүен яшерми. Тукай шәхесе белән бер рәттә торучы милләт хадимнәренең исемнәренә җаваплылык белән якын килергә кирәклеген дә искәртә: "чөнки тарихи шәхесләрне иҗат иткәндә, бер тарихи шәхес кенә түгел, әсәрне иҗат иткән кеше дә шәхес буларак ачыла, ул телиме, теләмиме, бар булганы белән безнең күз алдына килеп баса". Гомумән, А.Гыйләҗев Тукай шәхесе белән бәйле һәр күренешне изгеләштерә. Аның иҗатында татар җаны милләтнең бөек каһарманнары Тукай, Насыйри, Ф.Әмирханнар җирләнгән татар зираты белән бәйләнә. А.Гыйләҗев шагыйрь туган көнне каен утырту традициясен кертергә дә тәкъдим итә, аның карашларына, рухи ныклыгына милләтебездә эчке ихтыяҗ зурлыгын кабатлап әйтә. "Зур-зур тантаналар, том-том китаплар, чуар-шаулы шигырь бәйрәмнәре, йөзләгән мәкаләләр Тукайны ачып бирә алмаган икән әле! Юк, юк Тукай могҗизасын аңларлык дәвер әле килмәгән, әмма бүген үзем өчен генә булса да Тукайны яңача ачтым шикелле", — дип яза А.Гыйләҗев көндәлегендә, 1996 елның 31 маенда Кушлавыч авылына барып кайткач. — Кушлавыч белән күрешү, Тукайның ялан тәпи эзләренең җылысы калган авыш урамнар, авылга терәлеп торган моңсу зират, шагыйрь әтисенең кабере җаныма мәңге китмәскә дип ургылып керде. Шагыйрьнең туган төягенә, бәхетле вә бәхетсез татар дөньясына багышланган шигъри юллары, әнкәсенә эндәшүләре җанланып торып бастылар да һич аерылмас булып күңелемнең иң түрендә яши башладылар. Кемдер, Тукай музеен, яңа юлларны тамаша иткәннән соң, "бар да ашык-пошык", дип борынын җыерган икән, дип тә ишеттерделәр! Ә мин Кушлавычтагы үзгәрешләргә башка күз белән яратып һәм сөенеп карадым. Әле якты бурасы күтәрелеп, манарасы торып баскан, буп-буш кыса-мәчеттә дә сокланып, кая басканымны белмичә йөрдем мин! Кайсы урманнарда үскән агачлар Тукай мәчете булып кочаклашып очрашканнар икән! Урамнар, авыш юллар, музей биналары, моңсу зират агачлары, җилдә сыпылыпсыпылып тирбәлгән үләннәр Тукай рухын сакларга алынганнар лабаса!" "Өч аршын җир" повестена бәйле рухи эзәрлекләүләр аркасында А.Гыйләҗев ике дистә елга якын Тукай бүләгенә ия була алмый, бары 1983 елда гына мәртәбәле премияне алуга ирешә. Вахит Юнысовка бу хакта болай яза: "Өченче тапкыр куйганнар иде... Беренчесендә, идарәнең "премиягә тәкъдим итәргә" дигән карары килгәч, Югары йорттан берәү зәңгәр карандашын ала да юан итеп минем фамилияне сызып ташлый. "Әлерәк кенә Качалов театрында нинди әшәке пьеса чыгарганын оныттыгызмыни?!" — дип бер генә җикеренә (сүз минем бары тик русча гына куелган "Один потерянный день" исемле пьеса турында бара). Ул чакта Тукай бүләгенә "Язгы кәрваннар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" повестьларым куелган иде. Былтыр инде "Җомга көн, кич белән...", "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары тәкъдим ителде. Бу юлы да, сәбәп табып, "кандидатураны кире бордылар". "Әле повестьлар китапта басылып чыкмаган бит!" — диделәр... Рәхмәт идарә әгъзаларына, быел инде Югары йортны да "перед фактом" калдырдылар, бары тик минем исемне генә кандидат итеп алдылар... Гадәттә бит Тукай бүләген әдәби әсәрләр түгел, ә аларның авторлары ала килде, күбесенчә ялагайлар, иҗат төсләре булмаса да, тасма телләре булган кешеләр алды... Бу очракта исә авторның булмавы хәерле иде, әсәрләр юл ярып барды, Бибинур карчыклар, Хәйретдин агайлар..." Себер татары Якуб Зәнкиевкә юллаган хатында (1982) А.Гыйләҗев әрнүен яшерми: "Тукай егерме җиде яшьтә китә. Ул булмаган булса, ул дәвердә яшәгән татарларны ничек бәяләр идек? Бүген кемне милләт өчен шулай хезмәт куя дип әйтеп була? Безнең буынның намусы дип кемне атап була?" Бу сорауга җавапны без әдипнең "Татарский век глазами национальной элиты. 100 выдающихся татар" исемле китап өчен бирелгән әңгәмәсендә табабыз. Корреспондентның "Аяз Мирсәетович, ХХ йөзнең ун бөек татары исемлегенә Сез кемнәрне кертер идегез?" — дигән соравына ул болай ди: "Билгеле, Тукайны, Фатих Әмирханны, аларга хәзер ни сәбәпледер игътибар итмәскәрәк тырышалар. Һичшиксез, театрыбызның атасын — драматург Галиәсгар Камалны. Әмирхан Еникине, Мөхәммәт Мәһдиевне югары бәялим. Безнең мәдәниятне Гаяз Исхакый, Салих Сәйдәшевтан, Рөстәм Яхиннан, Хәлил Әбҗәлиловтан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Илһам Шакиров, билгеле — гений. Унынчы урынны үземә калдырам. Ышанып әйтәм, татар әдәбиятында башка андый прозаик юк..." А.Гыйләҗевнең дистә еллар дәвамында тудырылган гаҗәеп киңкырлы, күп катламлы, жанр төрлелеге һәм тема ягыннан гаять бай әдәби иҗаты ХХ гасыр татар тормышының иҗади елъязмасы булып укыла, милли әдәбиятның гына түгел, дөнья әдәбияты үсешенең дә бер өлеше булып тора. "Өч аршын җир", "Җомга көн, кич белән...", "Әтәч менгән читәнгә", "Язгы кәрваннар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят", "Урамнар артында яшел болын", "Яра", "Йәгез, бер дога!" һ.б. әсәрләре — һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез... Алар — безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына нисбәтле икат ителгән әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазифасы тапшырылган аларга..." — дип бәяли М.Шәймиев А.Гыйләҗев иҗатын. "Һәр милләтнең халыкны берләштерә торган, аңа бәхет, сәгадәт китерә торган уртак җаны туа. Яши..." — ди А.Гыйләҗев. Татар милләте өчен Тукай исемен ул шулай данлый: "Бар ул ҖАН. Ул — безнең гүзәл Тукай, Насыйри бабайлар, Фатих Әмирхан пәйгамбәрләр, мәңгелеккә күчкән зиратыбыз! Ул — безнең мәчет манараларыннан безгә баккан яшь аебыз. Һәм шушы көнгәчә иманыбызны сындырмыйча буыннан буынга саклап килгән меңнәрчә милли каһарманнарыбыз". Габдулла Тукай язучы өчен рухи "ата": "Тукай — татарның мең еллык тарихында халыкта иң якты эз калдырган беренче шәхес! Халкыбызның аннан да газиз улы юк, чыннан да, аның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән әле безнең бик нык уйлыйсыбыз бар. Бик бар! Тарихының кадерен белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Тарихына чын күз белән карый алмаган халык алда да гел абынып, сөрлегеп кенә барачак". Бу фикерләр әдипнең киләчәк буыннарга әйтер сүзе, рухи васыяте булып яңгырый. Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты ЗӘЙТҮНӘ-ТУКАЙ МӘХӘББӘТЕ ДӘВАМ ИТӘ... Зәйтүнә Мәүлүдованың Тукай турындагы истәлекләрен төрекчәгә тәркемә итү уе белән укыганда, мин Зәйтүнәнең ихлас, саф мәхәббәтенә сокландым һәм күңелемдә аңа карата ихтирам хисләре урнашты. Ихтыярсыздан, мәрхүмәнең, каберенә барып, рухына дога кылу теләге туды. (Ләкин, ни кызганыч, күпме сорашсам да әлегә кадәр аның каберен белүче галим-голәмәне, әдип-өдәбаны очратмадым...) Нәкъ шушы мәлләрдә остазым Аяз Гыйләкевнең әсәрләре буенча диссертация яза башлаган Абдүлкадир Чәкич әфәнде белән сөйләшкәндә, аның "Йәгез, бер дога!" әсәреннән алда башка повесть-романнарын төрекчәгә тәркемә итү мәслихәт дигән фикергә килдек. Һәм мин, беренче чиратта, "Язгы кәрваннар" белән "Яра" повестен тәркемә итү эшенә алынырга булдым. Менә икенче көнне (2016 елның 30 гыйнвары), дүрт томлыкның дүртенчесенә урнаштырылган "Яра" повестена яңадан күз төшерергә дип кулыма алганда, кинәт ачылып киткән биттә эре хәрефләр белән теркәлгән түбәндәге сүзләрне күргәч, күзем маңгаема менде! Анда болай диелгән иде: ". Габдулла белән Зәйтүнә". Күз алдыма Габдулла Тукай белән Зәйтүнә килеп басты. Һәм башымнан: "Аяз Гыйләкев — ул классик язучы, геройларның исемнәрен уйламыйча сайламый. Ул — образларга исем сайлаганда, саклык белән эш иткән әдип", дигән уй йөгерде. Шуннан бит санына игътибар иттем — 426 бит! Саннарда хикмәт бар! Тукай дүртенче айның егерме алтысында туган ич! Китмәсә повестьта да дүртенче томда бит. (Сүз уңаеннан: минем остазым белән танышкан көн дә 26 апрельгә туры килгән.) Шунда ук Нәкыя апага шалтыратып, әлеге фикеремне әйттем. Ул үзе дә аптырады: "Бер дә алай уйламаган идем моңарчы", — диде. Мин: "Язмаларында бу хакта берәр сүз әйтмәгәнме?" — дип сорадым. "Юк, ләкин ул еш кына: "Карчык, минем әсәрләр — чып-чын милли һәм тирән эчтәлекле әсәрләр, әлегә аларны тәнкыйтьчеләр төшенеп, аңлап киткерә алмыйлар. Иманым камил, әгәр татарның гомере булып, яшь буын галим-голәмәләр әдәбият дөньясында пәйда булса, алар минем әсәрдәге мәгънәне казып чыгарырлар, әсәрләремдәге табышмакны ачарлар әле", — дия торган иде, — диде һәм өстәде: — Мин синең белән килешәм, алай булуы бик мөмкин, һәм бу нәрсәне син ачтың". Икенче көнне иртән шушы фикерне әйтергә дип галимә Миләүшә Хәбетдиновага шалтыраттым. "Әле "Яра" әсәренә тотына алмадым, фикер әйтү кыен", — диде. Аннан берничә язучыга шалтыраттым. Алар да "очраклы туры килүдер инде", диюдән узмады. "Яра" әсәренә кайтыйк. Аяз Гыйләкев әнисе ягыннан бабасы Сөләйман картны һәм әбисе Зөләйха карчыкны язмаларында, хатларында бик яратып, хөрмәт белән искә ала, аларның образларын "Яра" повестена керткәне фән даирәсендә билгеле факт. Шулай ук ул Тукай турында бик югары фикердә тора. "Шәхси хатларында, көндәлекләрендә, публицистикасында әдип Тукайны төрки-татар әдәбиятының үзәк фигурасы, "халкыбызның йөрәк байлыгын, бөеклеген әсәрләрендә ачкан әдип" (Ш.Галиевка язган хаты (1960)), "егерменче гасырда татарны милләт буларак саклап калучыларның берсе, беренчесе, милли каһарманыбыз" ("Имән чикләвеге" (1990)) дип атый". Шул ук язманың дәвамында: "Милләтнең бөек каһарманы турында автобиографик әсәрләр булдыру — А.Гыйләкев карашынча, татар язучылары алдында торган аерым бурыч. Әдип М.Әгъләмовның "Тукайдан хатлар"ы поэмасын югары бәяли, Тукайның шигырьләрен инглиз теленә тәркемә иткән Р.Бохараевка рәхмәтен киткерә", — диелә. 1985 елда Зәйтүнә ханымның улы Атилла Расих икат иткән "Альпинистлар" әсәренә Аяз Гыйләкев бик югары бәяләп рецензия яза. Шунда Атилла Расихка, исемен алыштырырга кушып: "Бу синең әниең турындагы әсәр", — ди. А.Гыйләкев "Яра" әсәрен исә 1984 (декабрь) — 1988 (февраль) елларда икат итә. Габдулла белән Зәйтүнә образын тудыруда "Альпинистлар"ның роле дә булырга мөмкин. А.Гыйләкев үзе Тукайга багышлап мөстәкыйль бер әсәр язып калдырмаган. Дөресен әйткәндә, моңа батырчылык итмәгән. Шуңа күрә, һич югында, ул, Габдулла белән Зәйтүнә образларын әсәренә кертеп, шул бурычын үтәргә омтылган дигән карашны алга сөрә алабыз. Чыннан да, "Яра"дагы Габдулла да Зәйтүнәне бәхетле итә алмаслык шартларга юлыккан. Алар да кушыла алмаганнар. Болар минем фаразлавым, әлбәттә. Әлеге фикерләр хакыйкатькә ни дәрәкәдә туры килә — анысын галимнәр киләчәктә ачыклар. Фатих КУТЛУ КЕШЕ ЯЗМЫШЫННАН — МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫНА Язучы, тарих фәннәре кандидаты, кәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенең бер әңгәмәсендә: "Мине китап кеше итте..." — дип әйткән иде. Бу чыннан да шулай. Саф татар төбәге булган Саба районының Сабай авылында, авыр сугыштан соң, 1950 елның 5 декабрендә сугыш гарибенең ишле гаиләсендә туган Фәүзия Әүхади кызы Бәйрәмова кечкенәдән китап ярата, белемгә омтыла. Ул мәктәп елларында ук район һәм республика газеталарына мәкаләләрен кибәрә, күп яза, күп укый. Аның беренче эш урыны да Саба районында чыга торган "Киңү байрагы" газетасы редакциясе була, Фәүзия Бәйрәмова анда 1966-1968 елларда әдәби хезмәткәр-хәбәрче булып эшли. 1968-1971 елларда ул Казан театр училищесының режиссёрлык бүлегендә белем ала, аннан телевидениедә эшли, 1975-1978 елларда гаиләсе белән Монголия халык республикасында яши. Бу елларда да Фәүзия Бәйрәмова икат белән шөгыльләнүен дәвам итә — шигырьләр, хикәяләр, сценарийлар яза. Монголиядән кайткач, ул 1979 елда "Казан утлары" журналында эшли башлый, 1983-1989 елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, әдәби мохиттә профессиональ рәвештә язучылык белән шөгыльләнә башлый. 1983 елның август санында, "Казан утлары" журналында, Фәүзия Бәйрәмованың әдәби кәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган беренче күләмле әсәре — "Болын" повесте басылып чыга. 1986 елда Татарстан китап нәшриятында аның шушы исемдәге беренче китабы дөнья күрә, анда авторның "Болын", "Чакрым баганалары", "Битлек" повестьлары урын ала. Китапка кереш сүз язган Әмирхан Еники яшь язучы Фәүзия Бәйрәмованың икатына зур бәя бирә, аны шул вакытта ук "бик талантлы" дип атый. "...Әдәбиятка яңа исем килде: Фәүзия Бәйрәмова, — дип яза ул. — Килде һәм тиз арада безнең игътибарны үзенә бәйләп тә өлгерде. ... Ихтимал, Фәүзия Бәйрәмованың да юлы тигез-шома гына булмас. Киресенчә, күпләрнекенә караганда, бәлки, авыр, газаплы да булып чыгар. Чөнки Фәүзия бик талантлы һәм таланты аның гаять үзенчәлекле.... Ә берәүгә дә охшамаган чын талант үзе турында кайнар бәхәсләр кузгата. Еш кына каршылыкларга да очрый — моның мисалларын тарихтан да табарга була". Аксакал язучы "Бәйрәмова талантының ике төп сыйфатын" авторның "үзен һич аямыйча, гүя бөтен нервлары белән бик кабынып-кайнарланып" язуында күрә, "көчле яза", дип бәя бирә. Фәүзия Бәйрәмова талантының икенче сыйфаты итеп Әмирхан Еники: "Әсәрләрендә күтәргән проблемасы һәм алган вакыйгасы белән дә ул, әйтергә кирәк, укучының йокысын качыра... Кыю керә тормышка Бәйрәмова, һәр әсәрендә диярлек кеше язмышының факигале якларын ача", дип күрсәтә. Шушы китабы белән, 1986 елны яшь язучыны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар, аның турында өлкән язучылар Әмирхан Еники, Аяз Гыйләкев, Гариф Ахунов, Фәрваз Миңнуллин матбугатта уңай фикерләрен язып чыгалар. 1987 елдан Фәүзия Бәйрәмова Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә редактор булып эшли башлый, ә аңа кадәр "Татарстан яшьләре" һәм "Социалистик Татарстан" газеталарында корреспондент-хәбәрче булып эшли. Узган гасырның сиксәненче елларында Фәүзия Бәйрәмова әдәби кәмәгатьчелектә һәм укучылар арасында яратып кабул ителгән лирик повестьлар һәм драма әсәрләре икат итә, бу чорны аның икатының беренче чоры дип бәяләргә була. "Кем?" (1984), "Күл балыгы" (1984), "Кыңгырау" (1987), "Канатсыз акчарлаклар" (1988) повестьлары, "Аллалар ялгышы яки яңа Матриархат" (1981), "Һәркемгә бер кояш" (1982), "Атылган йолдыз" (1985), "Сандугачның балалары" (1988), "Безне онытмагыз" (1988) драмалары әдибәне гаять үзенчәлекле, традицион калыпларга сыймый торган, татар теленең бөтен нечкәлекләрен бәгыре белән тоеп, аның ярдәмендә кеше күңеленең бөтен тетрәнүләрен әсәрләрендә чагылдыра алган язучы итеп таныттылар. Фәүзия Бәйрәмованың 1991 елда чыккан "Моң" китабына соңгы сүзне язган танылган тәнкыйтьче Фәиз Зөлкарнәй аны "әдәбиятның яңа өмете, рухиятенең саф сулышы", дип атады, икатына зур бәя бирде. "Фәүзия ханымның әсәрләрен укыганда, минем күңелне һәрвакытта да гакәеп бер хис били, — дип язды ул. — Юк, аның шигъри ашкынуга тартым сөйләм осталыгын яисә вакыйгаларны борынгы мифлар кимәлендә куерта белү маһирлыгын әйтмим (ә андый сәләтне аңа табигать кызганмыйча мул биргән), ул мине әсәрләренең рухы, "һавасы" белән әсир итә. Мин аның яшәешне гаять тә үткер сиземләвен, тормышның иң элек тетрәндергеч якларына дикъкатьле булуын, вакыйгаларны кан әрнешенә, хәтта күз яшенә манчып бирүен һәрчак тоеп торам... Башка әдипләрдән аерылып торган фәлсәфи нигезе, үзенчәлекле өслүб-стиле Фәүзия ханым икатының хәзерге татар әдәбиятындагы күренекле урынын билгели". Фәүзия Бәйрәмованың беренче чор икатына тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият галимнәре тарафыннан шактый кентекле бәя бирелде, аның буенча фәнни хезмәтләр язылды. Бу елларда Фәүзия Бәйрәмова, социалистик реализм кысаларына сыймыйча, кешенең күңел дөньясы турында яңа фәлсәфи-психологик милли әдәбият мәктәбенә нигез салучыларның берсе булды. Филология фәннәре кандидаты Алсу Шамсутова "Фәүзия Бәйрәмова прозасы (фәлсәфи-эстетик карашлар, образлар системасы, психологизм һәм мотивлар)" дип аталган монографиясендә аның икатында "яшәү фәлсәфәсе, күңел дөньясы һәм аны символлар аша тасвирлау таланты" турында бәян итә. "Бүгенге татар әдәбиятында матур һәм тәэсирле әсәрләр шактый, әмма кеше канын, психологиясен үзәккә куеп, вакыйгаларны күңел көзгесе аша сурәтләгәннәре сирәк, — дип яза ул. — Язучы Фәүзия Бәйрәмованың повесть һәм романнары менә шундыйлардан. Аның әсәрләре дөньяны әдәби образларда гәүдәләнгән тормышчынбарлык ярдәмендә танып белергә өйрәтә; гади генә нәрсәләрдә дә гадәти булмаган, гайре табигый нәрсәләрне күрә белү, аларны әдәби әсәр теленә күчерә белү сәләте белән аерылып тора. ... Язучыны кеше рухы, каны, адәм баласының кир тормышында яшәү рәвеше, яши алу-алмавы, хәятенең максаты кызыксындыра. ... Әдибәнең повестьларына хас төп үзенчәлекләрнең берсе — аларның фәлсәфилеккә корылуы. Повестьларының нигезендә адәм баласының яшәеше хакындагы фәлсәфә ята. ... Ф.Бәйрәмова икатының икенче үзенчәлеге — әсәрләренең матурлыгын, музыкальлеген, шигъри булуын, нәсергә тартымлыгын тәэмин иткән психологизм алымына мөрәкәгать итүе. Язучының башлангыч чор икатына югары дәрәкәгә киткән эмоциональлек хас". Алсу Шамсутованың югарыда телгә алган китабына кереш сүз язган һәм китапның фәнни мөхәррире булган филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева бу хезмәткә югары бәя бирә, Фәүзия Бәйрәмова икатын да яңача бәяли. "Фәүзия Бәйрәмова (1950) — XX гасыр азагы — XXI гасыр башы татар әдәбиятында экзистенциализм дип аталган икат ысулына һәм әдәби агымга нигез салучыларның иң күренеклесе, — дип яза ул. — ...Фәүзия Бәйрәмова әсәрләрендәге һәр тема, һәр мотив, һәр сюжет-вакыйга тирән фәлсәфи эчтәлек белән сугарылган. ... Узган гасырның 90нчы елларында һәм яңа XXI гасыр башында ислам мәдәнияте кыйммәтләрен актив үзләштерүгә йөз тоткан Фәүзия Бәйрәмова икатындагы символларның сәнгати гәүдәләнеше катлаулана, мәгънәви яктан да алар полифоник яңгыраш ала. ...Алсу Шамсутованың Фәүзия Бәйрәмова икатын татар этносының ерак гасырлар чоңгылларыннан калкып чыккан "Хәтер баганасы" рәвешендә күзаллавы ("Канатсыз акчарлаклар") һәм Киһан киңлекләренә таралган мәгълүмат кыры сыман милләтебезнең Акылы һәм Каны нурланышын бергә туплаган әдәби күренеш дип тәкъдир итүе, һичшиксез, уңай бәяләүгә һәм хуплауга лаек". Туксанынчы еллар башындагы зур үзгәрешләр Фәүзия Бәйрәмованы да икатыннан читләшеп торырга мәкбүр итә, ул бөтен көчен һәм вакытын милләт эшләренә бирә. 1990-1995 елларда Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Югары Советы депутаты була, Татар иктимагый үзәге, "Иттифак", Милли Мәклес кебек оешмаларга нигез сала һәм аларны китәкли, Татарстанның бәйсезлеген яклап, сәяси ачлык игълан итә, бик күп милли-сәяси чараларны оештыра, милләт мәсьәләләре буенча халыкара форумнарда катнаша һәм чыгышлар ясый. Туксанынчы еллар урталарында Фәүзия Бәйрәмова яңадан икатка әйләнеп кайта, 1994-1995 елларда аның "Кара урман" әдәби-документаль романы "Аргамак" журналында басылып чыга, ә 1997 елда аерым китап булып дөнья күрә. 1999 елда язылган һәм шул елның ахырында "Мирас" журналында басылган "Соңгы намаз" романы да 2000 елда аерым китап булып нәшер ителә. Бу ике роман да шул замандагы хәлләрнең эссесе дә суынмаган килеш языла, шул чорлардагы татар тормышын чагылдыра. Фәүзия Бәйрәмованың әлеге әсәрләре беренче чор икатыннан үзенең кырыс реализмы, чынбарлыктан алып язылган реаль образ һәм геройлары, тормышчан вакыйгалары белән аерыла, әмма шул ук вакытта моңлы теле, хәл-вакыйгаларны символ-тамгалар аша сурәтләүләр, тирән кичерешләр авторның үз өслүб-стиленә хыянәт итмәвен күрсәтә. Шушы ике романы өчен Ф.Бәйрәмова 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Авторның "Соңгы намаз" романы әдәби кәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Әсәрдә иман белән имансызлык, хәрам дөнья белән намазлы халык арасында барган аяусыз көрәш реаль тарихи-документаль кирлектә тасвирланган, ул алдагы елларга да кисәтү булып яңгырый. Моңа әдәбият галиме Рифат Сверигин да игътибар иткән һәм романга зур бәя биргән. Татар әдәбиятында балалар өчен проза әсәрләре, бигрәк тә, макаралы жанр өлкәсендә чәчмә әсәрләр юклыгын искә алып, Фәүзия Бәйрәмова үсмер балалар өчен "Алыплар илендә" (2002) исемле повесть һәм "Нух пәйгамбәр көймәсе" (2004) дип аталган роман яза, алар шул елларда ук Казанда аерым китап булып басылып чыгалар. Автор бу әсәрләрендә, макара жанрыннан оста файдаланып, балаларга татар тарихын, милләтебез тормышын, ислам диненең кыйммәтләрен аңлата, нәтикәдә, өлкәннәр дә яратып укый һәм күп яңа мәгълүмат ала алырлык әсәрләр тудыра. Фәүзия Бәйрәмованың балалар өчен махсус язылган "Бәхет ачкычы" китабы да, фән белән динне бәрелештермичә, киресенчә, аларның бик күп уртак якларын табып, мәктәп укучыларына ислам кыйммәтләрен аңлата. Фәнни-популяр жанрда язылган бу хезмәт балаларга кир һәм күкләрнең төзелешен дә, галәм серләрен дә, "кешеләрнең яратылышы Аллаһ эше..." икәнлеген дә аңлата, бүгенге көндә күп кенә укытучылар өчен дә ярдәмче дәреслек булып тора. Әмма Фәүзия Бәйрәмова икатының яңа XXI гасырда иң зур ачышы — ул аның тарихи романнары. Әйе, әдибә аларга шактый озак килде, зур тормыш тәкрибәсе һәм икат осталыгы туплап, татар тарихын профессиональ дәрәкәдә өйрәнеп, ул әсәрләрендә кеше язмышыннан милләт язмышын тасвирлауга һәм яктыртуга күчте. 2005 елда Фәүзия Бәйрәмова "Кырык сырт" һәм "Караболак" романнарын язып, аерым китап итеп бастырды, 2006 елда "Баһадиршаһ" әдәби-документаль романы дөнья күрде, 2007 һәм 2011 елларда аның "Күчем хан" тарихи романы басылып чыкты. Болар барысы да Урал-Себерләргә еллар буе махсус барып, архивларда утырып, милләттәшләребез белән очрашып, ныклап өйрәнеп язган әсәрләр. Фәүзия Бәйрәмованың бу романнары китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителсә дә, әдәби кәмәгатьчелек, тәнкыйтьчеләр аларга әле тиешле бәясен бирмәде. "Әйе, тарихи романнар язу өчен бик күп белергә, ныклы милли-сәяси позицияң булырга, кыйблаң дөрес булырга тиеш, шулар булмаса, үзең дә адашасың, халыкны да адаштырасың, — дип яза бу турыда Фәүзия Бәйрәмова. — Мин үзем дә тарихи романнар язарга шактый соң, илле яшем тулып киткәч кенә тотындым, бу вакытта инде минем татар тарихы буенча мәгълүматым күп, акны — карадан, дөреслекне — ялганнан аерырлык гыйлемем бар, милләт мәсьәләсендә позициям нык, иманым какшамаслык иде. Тарихи романнар язарга тотыну белән бергә, мин башта 2006 елда тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе якладым, Казан ханлыгын иң дөрес яктырткан Михаил Худяковның икаты буенча фәнни хезмәт яздым, китаплар чыгардым. Бу эш белән параллель рәвештә Себер ханлыгы тарихын һәм татарларның XVIII гасырдагы көчләп чукындыруларга каршы көрәш тарихын, аларның милли юлбашчылары Батырша язмышын өйрәнә башладым. Чөнки бу темалар татар тарихында, татар әдәбиятында иң аз өйрәнелгән һәм яктыртылган өлкәләр иде..." Фәүзия Бәйрәмованың "Күчем хан" романы — себер татарларының борынгы тарихы турында беренче һәм бердәнбер татарча әдәби әсәр. Автор, профессиональ тарихчы буларак, Себерне Ермак бандасы түгел, ә егерме ел буена Рәсәйнең регуляр армиясе басып алуын, һәм бу сугышның Ермак белән Күчем хан арасындагы сугыш булмыйча, ике дәүләт — Себер ханлыгы һәм Россия арасындагы сугыш икәнлеген исбатлый, Рәсәй өчен бу яулап алу сугышлары булса, Себер ханлыгы өчен милли азатлык көрәше булуын дәлилли. Әлеге әдәби-документаль тарихи роман фактик материалларга бик бай, шул чорлар бик кентекле һәм төгәл тасвирланган, себер татарларының да, мәскәүлеләрнең дә тормышы укучы күз алдына ачык килеп баса. "Күчем хан" романын язу миңа бер яктан — киңел, икенче яктан, шактый авыр булды, — дип искә ала автор үзе. — Киңел — чөнки тарихи материал бик күп, аларны бер тәртипкә салып, әсәр итеп тезәргә генә кирәк, авыр — чөнки бу әсәрне инде Тарих үзе язган, аның сюжеты билгеле, син шул чикләрдән читкә чыга алмыйсың, язучы фантазиясенә урын аз кала. ... Әмма мин, язучы буларак, герой-персонажларымның тулы канлы образын тудыруда, аларның сөйләмнәрен, уйхыялларын формалаштыруда, гәүләләндерүдә ирекле идем, һәм мин бу хокукымнан тулысынча файдаландым. Тарихи күзәтүләрдән чыгып, мин аларның һәрберсенә үз характерын бирдем, алар, теге яки бу вазгыятьтә, шушы холыкларыннан чыгып, теге яки бу вакыйганы тудырдылар, сөйләштеләр, фикер йөрттеләр, үз позицияләрен күрсәттеләр. Минем геройларым романда, тарих сызган чикләрдән бик үк чыкмыйча, үз характерларын, үз позицияләрен күрсәтә алдылар, тарихи вакыйгаларга кан керттеләр, аны чынбарлыкка әйләндерделәр. Шуңа күрә, "Күчем хан" романы, чын мәгънәсендә, тарихи әсәр, чөнки ул тарих сызган сюжет-чикләр кысасында бара, шул ук вакытта "Күчем хан" романы, чын мәгънәсендә, әдәби-нәфис әсәр, чөнки ул тулы канлы, үз характерлары булган образлардан, алар катнашкан тетрәндергеч вакыйгалардан тора... Иң мөһиме — әсәрнең үз позициясе, үз кыйбласы, үз йөзе, үз сүзе бар, ул — дөреслек, дөреслек һәм тагы бер тапкыр дөреслек". Шунысын да әйтергә кирәк: "Күчем хан" романын Себердә яшәүче татарлар да кылы кабул итте. Төмәндә үткән презентациядә китапка "Себер татарларының энциклопедиясе", дип бәя бирелде, чөнки анда милләтнең тарихы да, тормышкөнкүреше дә, тел-сөйләм үзенчәлекләре, фольклор-дастаннары да, бәйрәмйолалары да, милли холык-психология дә, себер татарларының аш-сулары, киемсалымнары, сугыш кораллары да төгәл тасвирланган. Моңа әдәби тәнкыйть тә игътибар итте. "Казан утлары" журналының быелгы беренче санында филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова язып чыкты. Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" романында, тарихта беренче буларак, 1930 елларда, Сталин чорында, Урал аръягына, Магнитка төзелешенә сөргенгә сөрелгән татарлар язмышы тасвирлана. Тарихи документлардан күренгәнчә, бирегә Татарстаннан һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдән кимендә 60-100 мең татар сөрелә, аларның бер өлеше юлда, бер өлеше бирегә килгәч, ачлыктан һәм катыпөшеп үлеп бетә, бигрәк тә балалар һәм картлар кырыла. Бирегә затлы нәселләрне — татар муллаларын, укымышлы зыялыларны, галимнәрне, татар байларын гаиләләре, әби-бабалары, ата-аналары, унар балалары белән сөрәләр, алар коточкыч авыр шартларда, шушы тимер гигантын төзиләр... Магнитка — татар сөякләре өстендә төзелә, ә бүген шул татарларның нәселе биредә хәтта милли мәктәп тә ача алмый... "Минем ачыклавым буенча, Идел-Уралдагы татар халкы Сталин депортациясенә беренче булып эләккән милләт булып чыкты, чөнки сүз аерым татарларны гына түгел, милләтнең иң акыллы, иң укымышлы, иң хәлле катламын максатчан рәвештә юкка чыгару, сөргеннәргә сөреп, чуен казаннарда кайнатып, татарның сыртын сындыру турында бара, — дип искә ала автор үзе. — Һәм Сталин бандасы бу мәкерле эшне бик оста башкарып чыга, әмма татарларның рухын сындыра алмый! Бу әсәрне язганда, минем төп максатым — СССР империясенең, Сталин палачларының татар халкына карата алып барган шушы явыз сәясәтләрен ачу, халыкка ул чорлар турында дөреслекне киткерү, милләтне кабат шундый факигаләр килмәсенгә кисәтү, үз хокукларың өчен көрәшергә өйрәтү иде. Кырык сырт ул — Урал тауларының аръягына сөрелгән татарларны туган ил белән аерып тора торган тау тезмәләре, милләтнең Казан алынганнан бирле яланаяклап үтә торган сират күпере, татарны сынау һәм көрәш мәйданы... Шушы кырык сыртны исән-имин үткәннәр генә кяфер коллыгыннан азат булачак, милләтне бәйсезлеккә алып чыгачак..." Ә "Караболак" романы — Урал аръягындагы Чиләбе өлкәсендә, тарихи төркитатар кирләрендә, татар авыллары өстендә СССРның беренче атом бомбасын ясау, шушы радиацияле, үлем зонасында Мәскәүнең татарлар өстендә атом тәкрибәләре уздырулары, милләтнең соңгы сулышына кадәр үз хокуклары, яшәү өчен көрәше турындагы әсәр. Атом тамгалы татарлар турында беренче әдәби-документаль роман... Тормышның үзеннән алып, шул радиацияле татар авылларында милләттәшләр белән очрашып, атом бомбасы ясый торган "Маяк" берләшмәсе урнашкан Озёрский шәһәренә кереп, татарларны яклап, мәхкәмәләрдә катнашып, кулга төшкән яшерен архив материалларын өйрәнеп язылган әсәр... "Фәүзия Бәйрәмова үзенең "Нух пәйгамбәр көймәсе", "Баһадиршаһ", "Күчем хан" кебек тарихи романнары белән татар тарихи романтикасында бөтенләй яңа юнәлеш тудырды, — дип яза Айдар Хәлим. — Ул тарихта булган фактик вакыйгаларны яңадан аякка бастырып, әдәби кануннарда реконструкцияләү алымына нигезләнгән. ... Татар әдәбият фәне, әгәр ул әле күпмедер күләмдә бар икән, ул Бәйрәмова тудырган тарихи романнарда тупланган рухи мираска кискен рәвештә йөзен борырга тиеш". Фәүзия Бәйрәмова, озак еллар буе өйрәнеп, татар халкының милли азатлык көрәшчесе Батырша хәзрәт турында да берничә китап язды. 2006 елда аерым китап булып басылып чыккан "Баһадиршаһ" әсәре геройларының һәм вакыйгаларның уйлап чыгарылмавы, тарихтан алынуы белән кыйммәтле. Батырша хәзрәт үзе, аның ата-аналары, хатыны Зөлхәбирә һәм балалары, шәкертләре, көрәштәшләре, мөселман-татарларның, Батырша хәзрәтнең төп дошманы булган Оренбург губернаторы Неплюев, аның тәркемәчесе, татар сатлыгы, чукынган генерал Тәфкилев, Батыршаны империягә сатучы татар-башкорт старшиналары Яныш һәм Сөләйман, Батыршаны динен, милләтен сатарга өндәгән урыс генералы Шувалов һәм праваслау побы, патшабикәләр Анна Ионовна һәм Елизавета Петровна — болар барысы да тарихи шәхесләр, алар әсәргә ничек бар — шулай кереп утырган. "Батырша образы берничек тә әдәби әсәр кысаларына гына сыймый, чөнки алай эшләсәң, бу бөек шәхеснең язмышы уйлап чыгарган әкияткә охшарга мөмкин иде, — дип яза Фәүзия Бәйрәмова. — Шул ук вакытта тарихи төгәллекне саклыйм, дип, бу әсәрне фәнни хезмәткә дә әйләндерергә ярамый, ул чагында ул үзенең укучысын югалтачак иде. Шуңа күрә мин, автор буларак, бөтенләй башка юл сайладым — вакыйгаларны тарихи яктан торгызу, реконструкция юлына бастым. Ягъни, автор тексты буларак, шул чорның тарихы сөйләнә, сирәк документлар дөньяга чыгарыла, вакыйгалар бәян ителә һәм тарихи персонажлар шушы вакыйгаларга үзләре катнашып китеп, аларны үзләре үк күрсәтеп бирәләр. Бу әсәр — булачак зур трагик-документаль, монументаль, нәфис фильмның сценарие кебек язылды, ул бик күп яңа мәгълүмат бирә, әмма шул ук вакытта алар авырлык белән кабул ителми, монда персонажлар үзләре ярдәмгә килә, алар үзләрен-үзләре ача. Әмма, кызганычка каршы, татарда хәзергә бу әсәрне фильм итеп куя алырлык белгечләр юк, роман әдәби тәнкыйть тарафыннан да үз бәясен алмаган килеш кала бирә". Фәүзия Бәйрәмова тарихи юнәлештә эзләнүләрен дәвам итә, ул милләтебезнең бөек һәм факигале язмышын әдәби әсәрләрендә дә, документаль хезмәтләрендә дә төгәл чагылдыра. Ул Салехардтан — Сахалингача, Кавказдан — Кырымгача, Татарстаннан — Төркияләргәчә, Себер-Уралларда, эссе чүлләрдә, бозлы котыпларда, татарлар иң борынгы чорлардан бүгенге көнгә хәтле яшәгән урыннарда булып, кырыктан артык китап язды, аларны милләткә бүләк итте. Ә "Киде томлык милләт тарихы" дип аталган документаль китаплар циклы милләт тормышында, татар әдәбиятында сирәк күренеш булып тора. Алар — "Таралып яткан татар иле" (2003), "Алтын Урдам — алтын кирем" (2006), "Туран иле" (2008), "Ачылмаган татар тарихы" (2011), "Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары", "Сахалин утравы һәм татарлар" (2014), "Котыпта татар тормышы" (2015) китаплары... Шулай ук Фәүзия Бәйрәмованың милләтебез тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында хезмәтләрен дә искә алып үтәргә кирәк, алар — Һади Такташ турында "Мишәрнең бөек улы" (2001) китабы, тарихчы Михаил Худяков турында "Михаил Худяков и история татарского народа" (2003) һәм "Михаил Худяков и историко-культурное наследие народов Среднего Поволжья" (2007) китаплары, Батырша хәзрәт турында "Батырша китәкчелегендә милли азатлык көрәше" (2005), "Баһадиршаһ" (2006), "Батырша явы" (2012) китаплары, Күчем хан турында тарихи роман (2007, 2011), Чыңгыз Айтматовның татар анасы Нәгыймә ГабделвәлиеваАйтматова турында "Ана" китабы ("2015) һәм башкалар... Фәүзия Бәйрәмованың репрессия корбаннарына багышланган "ГУЛАГ — яралы язмышлар" (2010) һәм радиациягә дучар ителгән милләттәшләребез — чиләбе татарлары турында "Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар" (2005), "Татарская Караболка — 50 лет в объятиях смерти" (2007) документаль китапларын да әйтеп үтәргә кирәк. "Ядерный архипелаг..." китабы 2006 елда немец телендә Германиядә дә басылып чыкты. Фәүзия Бәйрәмова бүген дә икатта, бүген дә юлда... Ул хәзер моннан йөз ел элек, чукындырудан качып, Төркиягә һикрәт кылган себер татарлары тарихын өйрәнә һәм шул турыда китап яза. Ул шулай ук дөньякүләм танылган дин галиме, татарның милли азатлык көрәшчесе, Россия империясендә беренче мөселман партияләрен төзүче, Япониянең беренче мөфтие, күп китаплар авторы, себер татары Габдрәшит Ибраһимовның тормыш юлын һәм хезмәтләрен өйрәнә, аның турында матбугатта даими рәвештә язмалар белән чыгыш ясый. Фәүзия Бәйрәмованың теләге — бу бөек татарыбыз турында китап язу, бөтен ислам-төрки дөнья таныган милләттәшебезне яңадан үз халкыбызга кире кайтару... Күргәнебезчә, Фәүзия Бәйрәмованың Саба болыннарында китаптан башланган тормышы инде зур Татар дөньясында китап белән дәвам итә... Һәм, милләтебезне сөендереп, ул елдан-ел яңа китапларын язып-чыгарып тора, татар тарихында үз ачышларын ясый, галимнәребез моңа кадәр аяк та басмаган урыннарга барып чыга, матбугатта һәм мәйданнарда курыкмыйча үз сүзен әйтә, әдәбиятта үз эзен калдыра... Рамил ХАННАНОВ, филология фәннәре кандидаты Тукай һәм татар әдәбияты ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ХӘДИЧӘ ШАММАСОВА Сүз сәнгате тарихында бик кыйммәтле чорлар була. Әйтик, XIX йөзнең соңгы чирегендә күзгә күренерлек тизлек белән үсеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте йокыдагы халкыбызның, шул исәптән хокуклары чагыштырмача киселгәнрәк хатын-кызларыбызның уянуына зур этәргеч ясый. Социаль чыгышлары мөмкинлек биргән дәрәкәдә белем алган татар кызлары, үз чиратларында, иктимагый хәрәкәткә кереп китәләр, халыкның үзаңын уятуда һәркемгә мөмкинлек биргән әдәбият мәйданына да үтәләр. Дөрес, әлеге ханым һәм туташлар, башка мәгърифәтче язучылар дәрәкәсендә, беренче көннән үк оригиналь әсәрләрендә шәхес изелүенең иктимагый-сәяси, икътисади сәбәпләрен ачу дәрәкәсенә үк күтәрелә алмый. Шуңа да карамастан, аларның матбугат аша таифәләренең сүзен ишеттерергә алынуы милли азатлык хәрәкәтенең киңәя баруын күрсәтеп тора. XX гасыр башында татар әдәбиятында тәүге карлыгачлардан саналган Галимәтибәнат Биктимерия, Хәнифә Гыйсмәтуллина, Галимә Рәхмәтуллина, Хәбирә Насыйрияләрнең әдәби-фәнни-публицистик мирасы аларның, беренче нәүбәттә, кенестәшләре арасында гыйлем-мәгърифәт тарату, гаилә мөнәсәбәтләрен көйләү, балалар тәрбиясен яхшырту, әйтик, кызларны укыту һәм аларга тормыш алып барырга яраклы һөнәрләр бирү зарурлыгы кебек заманның актуаль проблемаларын күтәреп чыкканлыкларын сөйли. Ханым-туташлар хәрәкәте оешуда, илкүләм гомуми канланыштан тыш, мәгърифәтчелек карашларын тәрбияләгән алдынгы татар әдәбияты, шул исәптән З.Бигиев һәм Ф.Кәрими язган сәяхәтнамә-очерклардагы дөньяви иктимагый барыш һәм шуның эчендә аерым социаль төркемнәрнең урыны, Европадагы феминистик хәрәкәтләр турындагы фикер-күзәтүләр дә зур роль уйный. Г.Ибраһимовның "Иктимагый әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы" мәкаләсендә безнең тарихыбызда, башка мәсьәләләр янәшәсендә, хатыннар хәрәкәтенең игътибарга лаеклыгын махсус билгели. Сүз уңаеннан әлеге хезмәттән түбәндәге юлларны да китерик: "Башта ирләрдән калыбрак булса да, укый-язарга өйрәнү, аннан соң хикаб ташлау, театр, кичәләр, кәмгыятьләр, сөю-сөелүгә ирекле булу хокукы, ниһаять, Европадагы буржуа дамаларның феминизм хәрәкәтенә охшашрак бер хәлгә китте. Бу хәрәкәтнең беренче баскычларында мөхтәрәм Галимәтелбәнат, Фәхрибанат Сөләйманияләр иде. Аннан соң аңлы бикәләр, яңа фикерле остазбикәләр, буржуабикәләр, мирзабикәләр, байбикәләр моңа күп хезмәт куштылар, татар хатынын дөньяга чыгаруда шул дәвернең рухына муафыйк хезмәт иттеләр. Бу хәрәкәт эчендә гәрчә ярлы мөгаллимәләр бик күп булса да, алар да, шул дәвернең теләвенчә, һәртөрле бикәләрнең биргән тоннары буенча бардылар". Беренче рус инкыйлабы чорында, хәтта аннан алданрак та татар хатынкызлары арасында башланып киткән уяну хәрәкәтенең кара реакция елларында да сүлпәнләнмәве - игътибарга алынырлык факттыр. Ә инде яңа революцион күтәрелеш этабында, вакытлы матбугат мөмкинлекләре яңадан киңәеп киткәч, 19101911 нче еллардан алып Зәйнәп Сәгыйдә, Гыйффәт туташ - Заһидә Бурнашева, Рөкыя Ибраһимова, Хәдичә Шаммасова, Әминә Мөхетдиния, Заһирә Байчурина, Әминә Мотыйгыя кебек үз укучысын тапкан исемнәр пәйда була. Бу уңайдан, хәзерге чор татар әдәбиятында да шундый ук күренеш күзәтелгәнлеген әйтеп китми булмый. Күп яссылыкларда бер-берсенә аваздаш ике чорда хатынкызларыбызның һәм публицистикасы, һәм прозасы, инде шигъри сүзләре бигрәк тә укучыларның көчле мәхәббәтен яулый. Шул ук вакытта хатын-кызлар хәрәкәтенең яңарышында берникадәр аермалык та бар. Элек алар ниндидер лидерлар артыннан иярсә, бүген әдәбиятыбызда гына түгел, иктимагый тормышыбызда да ир-атларны да үз артларыннан әйдәп бара. Бу очракта бер Фәүзия Бәйрәмова исемен атау гына да китәр иде. ХХ йөз башында хатын-кызлар каршында лидерлек позициясен Габдулла Тукай ала. Шушы чорда икат итүче барлык хатын-кызларның да, нигездә, Тукай поэтик мәктәбе традициясе рухында язуларын һәм моны үзләренең дә тануларын күрербез. Әгәр без үз вакытының популяр газета-курналларына, бигрәк тә "Шура", "Аң", "Сөембикә"ләргә күзәтү ясасак, югарыда телгә алынган хатын-кызларга нисбәтле әсәрләрнең М.Гафури, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Фәйзи, Г.Камал язганнар белән янәшә торуын күрербез. Һәм әле мирасханәдә камил яңгырашлы шигырьләр дә, отышлы сюжетларга корылган хикәяләр дә, заман проблемаларын күтәргән публицистик мәкаләләр дә бар. Үкенеч ки, шушы чорда икат иткән күп кенә каләм ияләренең Тукай белән мөнәсәбәтләре тарихы, хәтта әдәби багланышлары да әлегә шагыйрьнең персональ энциклопедиясендә дә тиешенчә урын алмады һәм киләчәк фәнни эзләнүләренең объекты булып кала бирә. ХХ гасыр башында Тукай мәктәбе традицияләрендә икат иткән шагыйрәләр арасында Хәдичә Сөнгатьзадә тәхәллүсе һәм ир фамилиясе белән билгеле Хәдичә Шаммасова да бар. Хәдичә Сөнгатулла кызы Сәйфетдинова 1875 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне анасы Хәлимәдән ала, аннан атасының туган авылы Кызылсуда Камали хәзрәттән гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. 1897 елда кияүгә чыккан Хәдичә Күрәй авылына күченә һәм шунда кызлар укыта. 1908 елда ул туган авылына кайта һәм мөгаллимәләр хәзерләү курсларында укый, үзлегеннән дә тирән белем ала, аннары ысулы кәдит мәктәбендә кызларга белем бирү эшенә һәм бер үк вакытта чынлап торып икатка да керешә. Хәдичә Шаммасованың әдәбиятка юл яруы киңеллек белән бармый, әсәрләрен басмаханәләр кабул итми, китапларын кире кайтаралар. Бу төр авырлыкка карамастан, ул, әдәби мәйданда сүз сорап, актив эшчәнлек алып бара. Хәтта ялкынлы яңгыраган көрәш шигырьләрен дә теркәп, яңа кыентыкларын тагын нәшриятларга кибәрә. Әлеге "Безне кайгыртмаучыларга!" һәм "Матбугат галәменә" исемле шигъри мөрәкәгатьләрендә китапчыларны тәрбияләү, аларның әдәби торышка, үзенең әле башланып кына килгән икатына күзен ачу тоемлана: Сез шигырь бабында эзлисез Тукаевны, ахрысы - Ул кояш киргә күмелгән, тик киһанда яктысы. Сез көтәсез микән әллә баштан ук тау хәтле ут, Әүвәл үк зур булмый бит ул, башта күркә чаткысы... Ирләрнең язганнары да айәте Коръән түгел, Шәпләре күп булса да, бар бит арада чаклысы. Автор, үз әсәрләренең матбагаларда дөнья күрмәвен мөхәррирләрнең аларны Тукайныкылардан кимрәк санаулары белән аңлатса да, мисалга китерелгән шигырьнең Тукай стилендә, ул яраткан үлчәмдә һәм аныкылар дәрәкәсендә көчле яңгырашка иялеге бәхәскә алынырлык түгел. Нәкъ менә шушы текст каләм иясенә башка күз белән карарга мәкбүр итә дә. Тиз арада аның "Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләремә тәзкирәм" (1913) һәм "Таң киле" (1914) кыентыклары дөнья күрә. Х.Сөнгатьзадәнең газета һәм журналларны күпләп яздыруы, бай китапханәгә ия булуы мәгълүм, әмма әдәби икат эше белән кайчан шөгыльләнә башлавы бары тик истәлекләргә генә нигезләнә һәм язма документлар белән расланмаган. Икенчедән, ул газета-журналларга теге яки бу тәхәллүсләр артына яшеренеп тә шигырьләр кибәргән булырга мөмкин дип фаразлана, алар да әлегәчә ачыкланмаган. Озак еллар дәвамында китапларының басылмавыннан чыгып фикер йөрткәндә, реакция елларында мондый мөмкинлекләрнең гомумән кимүен күздә тотканда, ә тәүге дөнья күргән әсәрләренең камиллеген исәпкә алганда, әдибә каләме Беренче рус инкыйлабыннан соң ук актив булган, ә инде реакция елларында чарланып беткәндер дип фаразларга мөмкинлек бар. Авылдашларының, туганнарының истәлекләренә караганда, аның икатка шактый иртә керешкәнлеген һәм моңа аны кискен үсеш алган татар, рус шигърияте, халык авыз икаты белән кызыксынуы этәргәнлеген дә онытмыйк. Х.Сөнгатьзадә шигырьләрен Тукайныкына якын иткән төп әдәби алым һәм структурага да, һәм фикер сөрешенә дә, һәм образ сайланышына да карый. Бу - контрастлык. Төрле тип каршылыклар аның әсәрләрендә еш кына, "Ни дип шатланам?!"дагы кебек, тәүге строфадан ук башлана: Мин бу көн хәйран үземә: шатлыгым чиксез минем, Мондый зур шатлык соңында - хәсрәтем чиксез минем. Аһ, фәләк! Һәркем өчен шуйлә тигезсез юл микән, Бер карыш барсак тигездән, калганы баз - шул микән? Тукайның бигрәк тә шушы үлчәм белән язылган әсәрендә фикри һәм эмоциональ фокуслар строфа эчендә, күпчелек очракта юллар арасында очрый. Бу Хәдичә Сөнгатьзадә икатында да шулай. Югарыдагы текстта ул икенче юлның озын сузыклар белән билгеләнгән өлешенә туры килә. Гадәттә, әлеге төр строфалар бер-бер артлы тезелгәннән соң, без фикернең иң тирәненә, яңгырашның иң көчлесенә барып китәбез. "Ни дип шатланам?!"да да алга таба шагыйрә лирик герой күңелендәге каршылыклы тойгыларны, уйларны, остазы кебек, көчәйтә генә бара: Юкса, мин ялгыш йөримме? Бар чокыр, комлык та тик, Яхшы юлны бер дә эзләп тапканым юк әллә ник. Кайчан басармын икән һәр кире гөл өстенә, Һәр тараф шатлык күренгән Дар-ер-рахәт милкенә. Мисалга китерелгән әсәрнең соңгы юлларын укыгач, Тукайның авыруы көчәйгән елларда икат иткән, Тәңрегә сыгынган, Аның рәхмәтенә өметләнгән, бу тормыштан күпмедер күңеле дә кайткан лирик герой хисләрен тасвирлаган шигырьләре хәтергә килә: Юк шул инде, дөньяда юк андый рәхәтләр миңа; И, мөкатдәс кир! Мине ал шул тынычлык куенына... Ул вакыт дошманнарым да хәл кыяр тынга калып, Кемгә итик ифтира дип, каты хәйранга калып. "Нигә шатланам?"да, Тукай әсәрләрендәге кебек, лирик миннең үз-үзе белән сөйләшүе, кавап таба алмаганда, мифик затларга мөрәкәгать итүе күзгә ташлана, үтә гакизләнү, һаман-һаман ялгышудан курку, өметсезлеккә таба атлау да тоемлана. ХХ гасыр шигъриятендә каләмгә мөрәкәгатьләр, язу әсбабын сынландырулар, әлеге предметка серлелек төсмере бирүләр, аның хакында кәелеп күләмле әсәрләр икат итүләр күзәтелә. Хәер, бу образның ерактан килгән тарихы бар, аңа салынган мәгънәләр күп булса да, инде суфичылык әдәбиятында да Каләмне туры юл күрсәтүче санаган әсәрләр шактый. Тукайда да шундый рухтагы "И каләм!" әсәре бар. Лирик герой анда Каләмнән хакыйкатьне язуын, мәгърифәткә өндәвен көткәнлеген, бәхетле һәм якты киләчәккә алып барыр дип өметләнүен әйтә. Х.Шаммасова герое исә "Каләмемә" шигырендә аннан герой күңелендәге уйларны укучыга ачып бирүен үтенә. Бер үк темаларны һәм проблемаларны күтәреп чыксалар да, хәтта бер үк интонацияләрдә икат итсәләр дә, Хәдичә ханым бервакытта да Тукайны кабатламый, остазыныкына охшатып язган әсәрләрендә, гомумән алганда, башка образларны да эшкә кигә, сайлаган лексик байлыгы да остазыныкына тәңгәл түгел. Шагыйрә, бу фикердән чыгармалар булса да, Тукайга караганда кыскарак язарга, фикерне кече текстта ачып бетерергә тырыша. Тукайның бик күпләр каләменә юл сызган һәм милләтпәрвәр лирик миннең эчке кичерешләрен ачкан күләмле "Милләтә" әсәре бар. Х.Шаммасова анда яңгыраган фикерләргә аваздаш идеяләрне алты юлдан гына торган "Милләтем" шигыре ярдәмендә ача: Мин сиңа мәнсүб булу чөн фәхритәмен, милләтем, Гали шәүкәт, гали шәфкать сиңа махсус, милләтем. Синдә аклык, синдә пакьлек, синдә рәэфәт, мәрхәмәт, Синдә киңлек, синдә берлек, синдә куәт, милләтем, Мең каным булса, синең чөн мин итәр идем фида, Әмма ни дә эшли алмыйм, юлга төшә кыйлләтем. Х.Сөнгатьзадә әсәрләре бары тик заман проблемаларын гына күтәрә, иктимагый тормыш күренешләрен ача, аларның тискәре якларына ризасызлыкны чагылдыра. Әлеге шигырьләрдә еш кына нечкә лиризм белән публицистик пафос органик үрелә, чөнки аның лирик герое үтә борчылып, канын кая куярга белмәгәндәй сөйли. Тукайда да бу төр әсәрләргә мисаллар китәрлек. Шул ук вакытта Х.Шаммасова икатында, Тукай сатирасындагы кебек, теге яки бу шәхесләргә төртеп күрсәтү яисә читләтеп, әмма тасвир объектының кем икәнлеген барыбер дә аңларлык итеп язу юк. Шагыйрә милләтебезнең хәлен гомуми пландарак ача, аның бәхетле киләчәген - гыйлемдә, дөрес сайланган әхлакта, ә хатын-кызлар таифәсенекен - дөньяга күзләре ачылуда, ирләр белән янәшә хәрәкәт итүдә, алар белән тигез хокукка ия булуда күрә. Тукай вафатыннан соң Х.Сөнгатьзадә "Наме үлмәс!" шигаре астында һәм үзенә хас булганча кыска һәм үтемле рәвештә: Тукаев үлде... Хасидләр котылды... Аның дәүрендә күп госса йотылды. Мөкаддәс милләтә хезмәт белән ул Мөганидләргә зур дошман тотылды, - дип яза. ХХ йөз башындагы татар әдәбияты тарихын Габдулла Тукай мирасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгеллеген аңлатырга теләп, Г.Халит: "Ничек итеп рус әдәбиятында А.С.Пушкин, "бөтен башлангычларның башлангычы" булып, үзеннән соңгы рус әдәбиятының барышына хәлиткеч йогынты ясаса, татар әдәбиятында, бигрәк тә поэзиядә, Тукай шундый рольне үтәгән бөек талант иде. Россиядәге азатлык хәрәкәтенең кырчыларыннан берсе булып, ул әдәбият мәйданына аяк басты һәм, гомеренең азагына кадәр үзенең барлык икат көчен халыкка хезмәт итүгә багышлап, изелгән гади кеше иреге һәм бәхете өчен көрәшүчеләр сафында калды", - дип белдерде. Х.Сөнгатьзадә икаты да моның шулай икәнлеген тагын бер кат дәлилли. Дәвамы бар Рифә РАХМАН Дин һәм тормыш ШАГЫЙРЬ ДӘҺРИ БУЛА АЛМЫЙ! Моннан берничә ел элек бер мәклестә булырга туры килде. Кыелган кунаклар, Диния нәзарәтендә сайлауларга әзерлекне, дин әһелләре арасында кәнәфи өчен барган кискен көрәш мизгелләрен чагылдырган телевизион сюжетны карагач, умарта күчедәй гөжләшергә, үзара бәхәсләшергә кереште. Кунакларның бер өлеше гамәлдәге мөфти фикерен якласа, икенче төркем аның урынын дәгъвалаганының позициясеннән чыгып акыл сатты. Казанның бер татар гимназиясендә ана теле һәм әдәбияты укытучы ханым сөекле Тукаебызның икатыннан: "Халыкка намаз саттыгыз, мәчетләрне базар ясап, / Чып-чын сәүдәгәр булдыгыз, ахирәтне дөньяга сатып..." — дигән юлларны мисалга китереп, ул чакта барыбызны да беркадәр уңайсыз хәлгә куйган иде. Әлеге шигъри юлларны тыңлагач, мәклестәшләр янәдән гөр килә башлады. "Ә Тукай үзе кем булган соң ул? Дин әһелеме? Әллә дәһриме?" — дигән сорауларга кавап табарга тырышып, кунаклар шактый озак бәхәсләште. "Мөхәммәтгариф мулла баласы була торып, канында динле-денле, затлы-зыялы нәселнең геннары уйнаган килеш, Габдулла Тукай ни йөзе белән динне хурлап язган? Революция шаукымы тудырган "кызыл авыз"ларга ияреп, үзе утырган агачның ботакларын кисүен аңламады микәнни соң ул? Китмәсә, атаклы "Мотыйгия" мәдрәсәсендә дистә ел буе дини белем-тәрбия алган шәкерт бит әле үзе. Дәһри дисәң дә, дәһри инде! — дип чәпчеде арабызда олырак яшьтәге, ак яулыклы, тәсбихлы бер абыстай. — Кыямәт көнендә, Ходай каршына баргач, бу гөнаһлары өчен ничек кавап биреп бетерер инде?" Аңа каршы төшүчеләр дә табылды: "Кызма әле, абыстай! Мәсьәләнең асылына төшенмичә, чынбарлыкның төбенә тоз коймыйча, ашыгып нәтикә чыгарып, үзебез үк гөнаһлы булып куймыйк", — диде сабыр холыклы хукабикә. Аның фикерен кунакларның берсе — Нурия ханым да куәтләде: "Нишләп ул дәһри булсын ди? Тукай Аллага ихластан ышанган, "Коръән"не су урынына эчкән. Ходайны бар һәм бер дип белгән. Ул ислам динен хурламаган, киресенчә, шигырьләрендә аның хаклыгын, пакьлеген раслаган". Очраклы рәвештә килеп чыккан әлеге кайнар бәхәс уты озак вакыттан бирле мине тынычлыкта калдырмады, һөнәри кызыксынучанлыгым икади эзләнүгә этәрде. Ниһаять, быелгы кышта, Ходайдан вакыт китеп, шәхси китапханәмдәге Тукай томнарын, аның әдәби мирасына багышлап язылган күпсанлы мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне алдыма таратып салып, озын кичләр буе сөекле шагыйребезнең икат кимешләрен кабаттан барладым, шул рухи мохиттә яшәп алдым. Аның тутыкмас энке-кәүһәрләргә тиң әдәби-мәдәни хәзинәсе арасыннан берәмтекләп-бөртекләп, дингә һәм дин әһелләренә бәйле әсәрләрен янәдән игътибар белән укып, кентекләп күздән кичердем. Әсәрләренең идея-эчтәлеген анализлап, Тукайны яңадан үземчә "ачарга"омтылдым. Чыннан да, кем соң ул газиз Тукаебыз? Дин әһелеме, әллә дәһриме? Тукайның әсәрләренә таянып, шагыйрьнең икади мирасын аның тормыш-көнкүрешендә булып узган гыйбрәтле вакыйгаларга бәйләп, төрле чыганаклардан тупланган мәгълүматны анализлап, мантыйкый нәтикәне, гадел хөкемне, әйдәгез, бергәләп чыгарып карыйк. "Шагыйрьлек — миңа Аллаһ тарафыннан бирелгән бер куәт" ...1907 ел ахыры. Гарәп мәдәнияте тарихы белгече, галим Шәһер Шәрәф Казанга килгәч, "Болгар" кунакханәсенең икенче катында, аның Кабан күленә караган ягындагы кысан гына кырыгынчы бүлмәсенә Каектан кайтып урнашкан яшь шагыйрь Габдулла Тукай белән очрашырга теләк белдерә. Галимнең туганы журналист Борһан Шәрәф: "Әңгәмә корып утырырлык әзерлекле егет. Һәрнәрсәгә өстән карап фикер йөртергә ярата, акчага, байлыкка исе китми. Аның белән гәпләшкәндә, үземне ислам динен яңарту хәрәкәтен башлап кибәргән күренекле галим Камалетдин Әфганинең тәркемәи хәлен укыгандай, шулай ук, могътәбәр шәхес — Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре белән аралашкандай хис иттем", — дип, кардәшенең кызыксыну утын тагын да көчәйтеп кибәрә. Шәһер Шәрәф әлеге өметле яшь каләм иясе белән беренче мәртәбә "Казан мөхбире" гәките редакциясендә очраша, Тукайның икатына карата кылы сүз әйтә. Тукайның мактауга исе китми. Кунак абзый Габдулланың: "Шагыйрьлек — миңа Аллаһ тарафыннан бирелгән бер куәт. Шунлыктан, аның берлә мактанырга хакым юк!" — дигән кырыс кавабын ишетеп, сагаеп кала. Икенче очрашу исә 1913 елда була. Шәһер Шәрәф, шагыйрьнең үләренә кырык көн кала, авыру Тукай янына килә. Ә ул исә, үз хәле хәл булуына карамастан, эш белән мәшгуль — "Мәгариф" нәшрияты үтенече буенча, икат кимешләрен барлап, кайбер кирләрен төзәтеп, "Мәкмугаи асар"ны (әсәрләр кыентыгын — авт.) әзерләп утыра. "Яшьлек белән әллә нәрсәләр язылган. Кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми. Халыкның дини яки милли хисләренә тия торган нәрсәләрне бер дә яратмыйм. Шуңа күрә "Исабәт" чыгаручыларга каршы бер шигырь язып ташлаган идем әле", — ди. Шәһер Шәрәф: "Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәкәдә әһәмият бирәсеңмени?" — дип сорый. Туры Тукайның кавабы катгый була: "Дөньяда динсез бер милләт тә юк. Бөтен милләтләр динле булганда, бер без генә динсез булып кала алмабыз. Халкыбызның да, миллиятләрен саклаган мөддәттә, дөньялары сакланачагына ышанам. Миллиятләрен яхшы саклый алуларына гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафдарымын", — дип, төпле кавап бирә. Тукай моңлы тавышы белән үзалдына "Коръән" аятьләрен көйләп йөри. Изге китаптагы "Та" сүрәсенең (20 нче сүрә — авт.) үз күңелен уяткан 135 нче аятен кат-кат укуы Тукайның дуслары хәтерендә сакланып калган. Аның мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт: "Әйт, һәркем көтә, шулай ук, сез дә көтәсез. Һәм кемнең дөрес юл тотканын, кемнең туры юлдан барганын белерсез". Шик юк, биредә сүз "Коръән" күрсәткән Ислам шәригате юлы хакында бара. "Исемем Габдулла — Аллаһ бәндәсемен..." Тукай 1905 елда "Әлгасрел-кәдид"нең беренче санында басылып чыккан шигыре астына: "Исемем Габдулла — Аллаһ бәндәсемен, / Аллаһның барлык колларыннан иң оялчаны — мин", — дип, имзасын куя. Һәркайсыбызның йөрәк түренә ана сөте белән кереп, мәңгелеккә хәтерендә уелып калган "Туган тел"гә күз салыйк: "И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: / "Ярлыкагыл, — дип, — үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!" Уйлап карагыз әле: дәһри зат бу юлларны яза алыр идеме? Монда күңелен иман нуры сугарган шагыйрьнең рухи дөньясы ачык чагылыш таба — Аллаһ колының ихластан Ходайга ышануы, аннан мәдәт, ярдәм, ярлыкау соравы ярылып ята лабаса! Сөекле шагыйребезнең мәгърифәтчелек реализмы алымы белән язылган, халыкка үгет-нәсихәт биреп, аны туры юлга күндерүгә йөз тотып икат ителгән "Аллаһ гыйшкы" шигыре, тирән мәгънәле булуы өстенә, бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмавы ягыннан үзенчәлекле. Ул, бер яктан, дөнья буйлап сибелгән татар халкын үзара берләшергә өндәве кәһәтеннән аеруча кадерле булса, икенче яктан, ислам диненең төрле мәзһәбләрен үз итүләре аркасында, үзара тарткалашып-чәкәләшеп, китмеш ел буе дәһрилектә иза чиккәннән соң, әле яңа гына күзе ачылып килүче гади халыкның башын бутап, хак диннән биздереп ятучы бүгенге кайбер дин әһелләре өчен үтә дә гыйбрәтле. Без дә бер кешедәй дус булыйк, Аллаһ яратсын өчен, Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Аллаһ яратсын өчен, Милләтнең күңелен аңа юнәлтик, Аллаһ яратсын өчен, Иске чир, түбәнлек юк булсын, Аллаһ яратсын өчен. Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Аллаһ яратсын өчен, Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә, Аллаһ яратсын өчен, Болай итеп наданлык безне измәсен, Аллаһ яратсын өчен, Чарасын яз яки телдән сөйлә, Аллаһ яратсын өчен. Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, — Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Аллаһ яратсын өчен. Без дә кеше ич, итик гайрәт, Аллаһ яратсын өчен, Бар дөньяны хәйран калдырыйк, Аллаһ яратсын өчен. Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына, Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына. Тиеш булды безгә билне буу, Аллаһ яратсын өчен; Мәгърифәт, һөнәр туармы? — бар да Аллаһ яратсын өчен, Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк, Аллаһ яратсын өчен, Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик, Аллаһ яратсын өчен. Бу юлларны әсәрләнеп кат-кат укып чыктым. Әлеге әдәби кәүһәрнең 1905 елда язылуын искә алсак, нибары 19 яшьлек егетнең шәхес буларак китлеккәнлеге шаккатыра. Ул халкыбызның рухи үсеше, дини һәм мәгърифәти алгарышы юлларын күрсәтергә омтыла, үзалдына милләттәшләребезнең калебен сафландыру максатын куя, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә әдәп-әхлак кагыйдәләре сакланмауга борчыла. Бу чын ватанпәрвәрлек хисләренең һәм милли рухиятнең күркәм чагылышы түгелме соң? Шуның өстенә, аңа пәйгамбәрләргә хас күркәм сыйфат — алдан күрүчәнлек тә хас. Бүгенге көндә андый кешеләрне "үз халкының киләчәген ихластан кайгыртып, дәүләти (яхшы мәгънәсендә — авт.), хәтта глобаль дәрәкәдә фикер йөртергә сәләтле", дип бәялиләр. Кызганыч, халык язмышын хәл итәр өчен сайлап куелган, югары кәнәфиләр биләгән затларыбыз арасында, ил, дәүләт, милләт мәнфәгатен кайгыртудан бигрәк, иң беренче чиратта үз кесәләрен калынайту юлларын эзләүчеләр, хакимиятнең төрле баскычларына әлеге меркантиль максатларны күздә тотып үрмәләүчеләр бар шул. Андыйлар дин әһелләре арасында да юк түгел, күрәсең. Тукай әсәрләренә күз салсак, ул яшәгән чорда да мондый чир белән авыручылары булганына ышанасың, шагыйрьнең ачына-ачына шуларны сатира утына тотуына, камчылавына тап буласың. "Каләм — бөек, каләм — дәрәкәле" Тукайның йөгерек каләме яшәешнең төрле тармакларын колачлый. "Хәзерге хәлебезгә карата" әсәрендә ул каләм ияләренә, язучыларга эндәшә. Икат әһелләренең ил-көн алдындагы каваплылыгын, кәмгыять каршындагы изге вазифасын ассызыклый. Язучылар — диндә ныклыкка сәбәп, Ике дөнья тәмугыннан котылуга чара. Болар бит исламга терәк, Безгә боларга таянырга кирәк. Язучысыз язылдымы бу "Коръән"? Язучысыз төзелдеме бу Форкан? Язучылар — исламга көч-куәт, Аларда юмартлык, омтылыш, ялкынлы дәрт. Каләм — бөек, каләм — дәрәкәле; Ходайның телендә ант урынында ул, - дип, мәгънәви йомгак ясап куя. Әлеге юлларны кулына каләм алган һәрберебез игътибар белән укыса иде. Юкса, ак кәгазь күтәрмәслек затсыз, зәвыксыз гына түгел, хәтта гап-гади әдәп-әхлак нормаларына сыймаслык "нәрсә"ләр, шактый зур тиражлар белән бастырылып, халык хозурына таратыла. Аның болай да инсафсызлана, ярлылана барган күңел күген пычрата, теләсә кайда, теләсә кем белән тугарылып китеп, күмәкләп хайвани хисләр кичерергә ымсындырган "әсәр"ләр имансызлык юлына дәшә, кешене дененнән яздыра. "Шәкерт белән очрашу" әсәрендә Тукай ярым ач, ярым ялангач шәкертнең хәленә керә, аңа акыллы киңәшен бирә: "Азыгыңны Алладан өмет ит. / Комсызлык — түбән, бик түбән сыйфат ул, / Шәкертләр азыгын Тәңре үзе бирер", — дип, фәкыйрь үсмерне яхшыга өметләндерә. Ислам дине кануннарын бик яхшы үзләштергән пишкадәм Тукай Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ихлас күңелдән ярдәм сораучыларга хәерхаһлы булуын аңлатып бирергә тели. Ул әлеге шигырен, хәтта үзе матди яктан ярлы булса да, белем эстәүченең рухи байлыкка ирешеп, Ходайның рәхмәтенә юлыгасын күздә тотып яза. Ә "Яз галәмәтләре" шигырендә бөек шагыйрьнең Ходайны бер дип белүе чагылыш таба. Тиңдәшсез Затның юктан бар итәргә сәләтле икәнлегенә үзе генә ышанып калмый, Аллаһның кодрәтенә укучысын да инандыра: "И Ходаем, фазлың берлә көнне кылыт, / Үлгән дөнья яңа каннар алсын имди!" "Ислам бит — хак дин, ә хаклык, һичшиксез, өстен булыр" Тукайның диалог шәкелендә язылган "Шагыйрь һәм Һатиф" (эчке тавыш — авт.) әсәре үзенчәлекле композициясе ягыннан гына түгел, кеше психологиясен ачып бирү, адәм баласындагы "ак" һәм "кара" хисләр көрәшен тасвирлау кәһәтеннән дә кызыклы. Ә кайсыбыз көрәшмәгән соң ул эчке "дошман" белән? Пролетар язучы Максим Горькийдан һәм танылган табиб — кыска хикәяләр остасы — драматург Антон Чеховтан үрнәк алып, "үз холык-фигылебездәге кимчелекләрне, кайсыбыз гомер буе тамчылап кысып чыгармаган?" Ә Тукай әсәренә әйләнеп кайтсак, ул үз укучысына шәхесне һәлакәттән коткаручы туры юлны күрсәтә, аны уйландыра, хакыйкатьне Ислам тәгълиматыннан эзләп табарга чакыра. Шагыйрь: Түбәнлеккә төшүенә туры диннең аһ-ваһ итәм, Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм. Һатиф: Ничек инде түбәнәйсен — бу дин белән дөнья тулы; Ислам бит — хак дин, ә хаклык, һичшиксез, гел өстен булыр. Әлеге әсәрдә шагыйрь надан ишаннарның диннән үзләренчә файдалануына, халыкка "дин — бары тик баш бөгүдән гыйбарәт" дип аңлатуына ачына. Чынбарлыкта исә Аллаһыга ышану, дини кануннарга таянып яшәү кешене кимсетми, киресенчә, аңа рухи таяныч бирә. Хак динне тоту — кешенең эчке ихтыякы, аның вөкданын саф һәм пакь итеп саклау чарасы бит ул! Ә калебең чиста, күңелең саф икән, димәк, үз-үзең белән дә, әйләнә-тирә мохит белән дә гармониядә яшисең дигән сүз. Күңел тынычлыгына ирешү — чын бәхетнең үзе түгелме соң? Мең ел элек тә шулай булган, безнең заманда да. Ә югары кәнәфидә утыруыннан явызларча файдаланып, ислам динен күтәрү өчен гарәп илләреннән, үз илебездәге төрле чыганаклардан агылып килгән байлыкны бары тик үз мәнфәгатьләрен, якыннарының бетмәстөкәнмәс ихтыякын канәгатьләндерү өчен генә куллану, югары даирәләргә тәлинкә тотып, фани дөньяда ук окмах шартларында яшәүдән колак какмас өчен, бер-береңне ил-көн алдында хурлау, кимсетү беркемне дә бизәми, билгеле. Ходай Тәгалә адәм балаларын ачлык-хәерчелек, чирләр, төрле газаплар, олы хәсрәтләр биреп кенә сынамый, ә байлык һәм биек кәнәфиләр, данлы-шөһрәтле вазифалар, чиксез зур вәкаләтләр, хакимият дилбегәсе биреп тә кемнең кем икәнлеген ачыклый, күрәмсең. Ихластан Аллаһ колы булган Чын Кешеләр бу сынауларны да намусларын каралтмыйча үтәргә тырышыр. Ә алдашу, кеше хакын үзләштерү, кул астыңдагыларны рәнкетү — үз киләчәгеңне юкка чыгару, нәселеңне корыту юлы ул. Үзең бакыйлыкка күчкәнче, нәселеңнең башы өстендә Дамокл кылычы сыман эленеп калган, киләчәктә киде буыныңа төшәчәк бәла-каза, бәхетсезлекләрнең — "карма" дигән коточкыч хөкеме барлыгын онытмыйк. Ихластан дин тотучы, Аллаһка табынучы, аек акыллы затлар бу хакта беркайчан онытмаган, шунлыктан һәрнәрсәдә чама хисен белгәннәр. Туры Тукай кемне камчылый? "Тукай дин әһелләренең тетмәсен шактый ук рәхимсез рәвештә теткән, әллә үзе дә атеист булганмы икән?" дигән тәшвишле уйлар тудырган кайбер әсәрләрен анализлап карыйк әле, хакыйкатьне бергәләп ачарбыз дип өметләнәм. Әйтик, "Мөритләр каберстаныннан бер аваз"дагы түбәндәге юллар игътибарны кәлеп итә: Таркатучы милләтне ишан икәндер, белмәдем. Ул ишаннар милләткә дошман икәндер, белмәдем. ... Ишаннарга коллык иткән, кул биргән бичаралар — Милләтне аздыручы шайтан икәндер, белмәдем. Аларны башчы санаучы иярченнәре ахмак икән, Туры юлга күндерүче "Коръән" икәндер, белмәдем. ... Бу кансыз милләтне алар күп заманнар кимергәннәр, Үләксә ашаучы сыртлан икәндер ишан, белмәдем, Болар коткысы астында бер-беренә ук аткан Иярченнәр барсы шарлатан икәндер, белмәдем, - дип язып, Туры Тукай, дин калканы артына яшеренеп, милләтне эчтән какшаткан, тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы ишаннарны, куштаннарны, надан, денсез бәндәләрне ачы тәнкыйть утына тота. Әлеге шигырьдәге "Туры юлга күндерүче "Коръән" икәндер", дигән юллар, шагыйрьнең дәһри булмавын ачык дәлилли. "Сорыкортларга", "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәрләрендә дә ул хак дингә каршы көрәшми, ә аннан затсыз рәвештә файдаланып, халык килкәсен кимерүче карагруһчы дин әһелләрен, "кибәк башларны" камчылый. Тукайны гади халыкның томаналыгы, изелеп-кыерсытылып, иктимагый-рухи коллыкта яшәве, дини фанатизмы борчый. Аның 1911-1912 елларда икат ителгән "Золым", "Дин вә гавам" кебек әсәрләрендә халыкның иктимагый һәм дини изелүе ачыктан-ачык фаш ителә. Г.Тукайның 1985 елда басылып чыккан әсәрләр кыентыгына кереш сүзендә әдәбият белгече Гали Халит: "Авыл халкына ни китми?" шигырендәге бер өзектән генә дә хокуксыз "кечкенә" кешенең тормыш-көнкүрешенең ничаклы авыр булуы үзенең реаль тирәнлеге белән күренеп тора: крестьян өлешенә тигән дини изелүнең һәм салымның исәбе-хисабы юк икән", — дип язган иде. Әлеге галимнең тагын бер фикерен мисал итеп китереп үтү урынлы булыр: "XIX гасыр мәгърифәтчеләре татар кәмгыятенең тарихи процессына дин, шәригать исеменнән каршы торган кадимчелекне, наданлыкны, урта гасырчылыкны тәнкыйтьләгән әсәрләр язалар. Бу юнәлешне дәвам иттереп, Тукай милләтне изеп килүче сорыкортларга ябырылды. Ул татар кәмгыятен патриархаль-феодаль йомыкыйлыкка түндереп, дини йолалар белән каплап, буып торган явыз көчләрне аяусыз фаш итәргә, кырып ташларга чакырды". 1905-1907 елларда булып узган буржуаз революциядән соң язган шигырьпоэмаларында, үткен каләменнән төшкән ялкынлы публицистик мәкаләләрендә Туры Тукайның сатира угы самодержавиегә каршы юнәлтелгән. Милли, дини битлек астына яшеренеп, астыртын рәвештә үз халкына явызлык эшләүче буржуаз интеллигенциянең чын йөзен ачып, Тукай үзенең иктимагый-сәяси яктан өлгергәнлеген, милләтпәрвәрлеген раслый. Күргәнебезчә, Тукай — дин әһеле дә, дәһри дә түгел, ә Аллаһны бар һәм бер дип белгән, күңелендә иман нуры балкыган зыялы шәхес. Ул — татарның гына түгел, ә бөтен төрки дөньяның асылташы, йөз аклыгы, сөекле чын шагыйре! Хәмидә ГАРИПОВА Тукай — истәлекләрдә Татар халык шагыйре Габдулла (Габдуллакан) Мөхәммәтгариф улы Тукайның (18861913) тууына 130 ел тулды. Бу уңайдан үткән елда "Кыен" фонды "Шәхесләребез" сериясендә безнең тарафтан әзерләнгән 2 том күләмендәге "Тукай — ядкярләрдә" дигән хезмәт бастырып чыгарды. Дөрес, әдип хакында төрле истәлекләрне бергә туплап, аерым кыентык рәвешендә беренче мәртәбә әдәбият галиме Сәгыйть Исәнбаев 1960 елда нәшер итә. Анда барлыгы 52 истәлек һәм мәкалә, янә шагыйрь турында 3 бәет һәм Шәехзадә Бабичның (1895-1919), Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928), Мәкит Гафуриның (1880-1934), Габдулла Харисның (1893-1931), Габдулла Сөнгатинең (1894-1917 елдан соң), Сәгыйть Сүнчәләйнең (18881937) берәр шигыре урын алган. 1976 елда И.Нуруллин һәм Риф Якупов төзегән "Тукай турында хатирәләр" дигән кыентык дөнья күрде. Анда тупланган 33 истәлекнең 21e — элекке басмада дөнья күргәннәр. Әмма аларның кайберләре беренчел чыганактан алынган. Яңаларыннан 3есе кулъязмадан, 5есе төрле көндәлек матбугаттан, 2се сайланма әсәрләрдән алынган. Я.Морадиның "Тукаев Уральскида" дигән китабының тексты да кыскартып урнаштырылган. Шул ук авторлар 1986 елда "Тукай турында истәлекләр" исемле икенче кыентык та әзерләп нәшер иттеләр. Ул барлыгы 51 берәмлекне эченә ала. Аларның яңа урын алганнары: төрле матбугаттан — 10, сайланма әсәрләрдән — 2, кыентыктан — 1. Кулъязмада сакланган һәм киң катлау укучыга һаман да билгесез булып калган язмалар нишләптер анда кертелмәгән. Алар бит шактый гына югыйсә. Бу кыентыклар, гәрчә Г.Тукайның тормыш юлы һәм икатын өйрәнүдә мәгълүм роль уйнасалар да, кызганыч ки, алар шул чор хаким идеология кысалары нигезендә төзелгәннәр. Шул сәбәпле аларга, беренчедән, үз вакытында көндәлек матбугатта дөнья күргән бик күп истәлекләр, мәкаләләр һәм башка төрле чыганаклар кертелмәгән. Шагыйрьнең кеназа мәрасимен яктырткан язмаларның да бер-икесе генә хәзерге заман укучысына мәгълүм. Ә бит алар берничә. Дөрес, табигый ки, аларда кабатланулар да бар, шул ук вакытта бер-берсен тулыландыра торган фактлар да юк түгел. Икенчедән, югарыда телгә алынган кыентыкларга кергән материалларның байтагы шактый кыскартылган. Кайвакытта андый урыннарны күрсәтү яки билгеләп үтү кирәк дип табылмаган. Алай гына да түгел, сүзләр үзгәртелү, текстлар редакцияләнү күренешләре дә күзәтелә. Ике том күләмендәге "Тукай — ядкярләрдә" дигән хезмәт бу юнәлештәге бай тәкрибәгә нигезләнеп башкарылды. Әмма биредә Г.Тукай турында туганнары, замандашлары, дуслары һәм танышлары тарафыннан язылып, һаман киң даирә укучыга билгесез калган, төрле вакытларда көндәлек матбугатта басылып чыккан истәлекләрне, мәкаләләрне мөмкин кадәр барысын да һәм тулысынча туплау максат итеп куелды. Шагыйрь вафат булгач, замандашлары тарафыннан аңа багышлап шигырьләр язылган, бәетләр чыгарылган. Аларның барысы да Тукайга ихтирам хисләре белән сугарылган булса да, бу кыентыкка кайберләре генә кертелде. Чөнки күбесенең әдәби яктан эшләнеше бик йомшак. Әлеге кыентыкта барлыгы 670 берәмлек материал тупланды. Шуларның 599ы гарәп хәрефендәге чыганаклардан гамәлдәге татар алфавитына беренче мәртәбә күчерелеп урнаштырылды. Алар арасында Г.Тукайның тормыш юлын һәм иктимагый-сәяси карашларын хәзерге заман таләпләре нигезендә дөрес аңларга ярдәм итә торганнары да байтак. Журнал укучылар игътибарына әнә шул кыентыктан кайбер истәлек-хатирәләрне тәкъдим итәбез. Рәмил ИСЛАМОВ, филология фәннәре докторы, Кәүдәт МИҢНУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты Галимкан (Галим) ӘМИРХАН Татар халкының сөекле, бөек шагыйре Габдулла Тукайның Казанга килгән көннәре 1907 ел, сентябрь ае: исемдә калганнар. Мин Казанда (1906-1918 еллар) чыга торган "Йолдыз" газитәсендә, язучылардан мәшһүр драматург Галиәсгар Камал тарафыннан чыгарыла торган "Азат халык", соңгы елларда чыгарылган "Яшен" журналы һәм "Йолдыз" газитәсендә ридаксийә-кантур мөдире, бухгалтир булып эшләгән көннәрнең берсендә (хәзерге Киров һәм Татарстан урамнары чатлыгында "Болгар" нумирларында (16, 17, 18, 19 нчы нумирларында), 1907 ел, сентябрь аеның ахыргы көннәрендә, кичке 4-5 сәгатьләрдә, ридаксийә рабутниклары китеп беткән вакытлары, мин дә инде кантурны бикләп өйгә кайтып китим дип торганда, кантур ишеген акрын гына ачып: "Мөмкинме!" — дип, ябык кына чырайлы, өстенә карасу яшькелт кәйге килән (ул заманның кәйге пальтәсе), аягына ризинкә колаклы батинка, башына фуражка, пальтә эченнән касаварутка күлмәк кигән һәм римин буган, кулына бер кечкенә ак яулыкка беркадәр юл ашамлыклары төреп тоткан, кара күзлекле 20-21 яшьләр чамасында бер егет килеп керде. Мин гадәттәгечә китәргә хәзерләнгән булсам да, кулымдагы нәрсәләремне урындыкка куеп, көтмәгәндә килеп кергән кунакны каршы алып, түрдән узарга, утырырга урын тәкъдим иттем. Кайдан килүе, кем икәнлеген, ничек килүен һәм ни йомыш барлыгын сораша башладым. Чөнки күңел әллә ничек бер зур тойгылык сизә иде. Габдулла Тукаев: "Мин, Казан арты авылларының берсеннән чыккан бер егет, Уральски дигән шәһәрдән Казан аркылы призывка (салдатка каралырга) кайтып барам, хәзер генә парахудтан төштем дә сезгә туп-тугры килдем. Казанда якын кешеләрем, туганнарым булса да, әдрисләрен белмәгәнгә күрә, матбугат аркылы якын танышып белгән Галиәсгар Камалны эзләп менә бирегә — сезгә килдем", — диде дә, миңа карап, минем исемемне, фамилиямне һәм биредә кем булып эшләгәнемне һәм татар әдибе Фатыйх Әмирханга кардәшлегемне сорашты. Мин дә үз хакымда тиешле мәгълүматларны биргәч, Фатыйх Әмирханга ерак кардәш булганлыгымны аңлаткач, Тукай, сүзгә керешеп: "Сез Уральскидә чыга торган "Фикер" газитәсен, "Әлгасрелкәдит" журналын беләсезме, укыйсызмы?" [диде]. "Алабыз, укыймыз, менә әле кичәге почтада гына "Әлгасрелкәдит" журналының соңгы нумиры килгән иде", — диюемә каршы чыдамсызлык белән: "Сез анда Габдулла Тукаев дигән кешенең шигырьләрен күргәлисезме, укыйсызмы, аның шигырьләрен яратасызмы, Сезгә ошыймы?" [диде]. Мин дә: "Укыйм, бик яратып укыйм", — дип әйтеп бетерә алмадым, күңелләре күтәрелеп, йөзләре ачылып: "Менә инде Габдулла Тукаев мин булам", — дип әйтеп кибәрде. Мин дә аның шигырьләрен яратып укуым өстенә, ул Тукайны күрү хыялы белә йөргән көннәремне тиз генә күз алдыма китереп өлгерә дә алмадым, сикереп тордым да: "Сез Габдулла Тукаев, татарның атаклы шагыйре Сез буласыз, ә..." — дип яңадан озак кулларын кысып күрештем дә бер-беремезгә карашып торганны күреп, Габдулла Тукай миңа: "Нигә аптырадың, — дип көлемсерәп куйды да, — наконец Казанга да, татарлар арасына да кайтып киттем", — дип, бик тирән сулап куйды да кул яулыклары белә күзләрен, башларындагы тирләрен сөртеп куйды. Мин дә: "Сез ерак кирдән килгән кеше-кунак, нәрсәләрегез, ягъни Сезнең чумаданыгыз, пастилләрегез бардыр, аларны берәр киргә куйдыңызмы яки пристандә (храниниәдә) калдырып килдеңезме әллә", — дип соравыма: "Юк, Галим туган, минем бернәрсәм дә юк, менә бөтен чумаданым шушы", — дип, кулындагы тастымалны (килгән, өстәл өстенә куйган ак чүпрәк) күрсәтте. Көлеп һәм аны ачып: "Менә, эчендәге дәүләтләрен күрегез", — дип эчендәге чәнчелеп, чәрмәкләнеп беткән ике пешкән йомырка, беркадәр катып беткән икмәк кисәкләре, кәгазьгә төргән тоз кисәге, кимерә-кимерә түгәрәкләнеп беткән бер шакмак шикәрдән башка нәрсә юк иде. "Ә чумаданым, ягъни юл карзинкәм, парахудта килгәндә баш очыма куеп коклап киткәнмен дә, Ходай орган караклар (минем кастүмнәремне, күлмәкләремне, прастинә, сөлге, сабын һәм башкалар салынган) карзинкәмне урлаганнар", — дип кырлап та куйды. Мин дә өйгә кайтуны тәмам онытып, искәртмәстән урынымнан сикереп торып: "Габдулла әфәнде, Сез юлдан килгән кеше, ашаганыгыз-эчкәнегез дә юктыр", — дип соравыма: "Галим туган, Сез борчылмагыз, мин парахудта гына, Иделдә пешерелгән балык силәнкәсен ашап кына мендем, — дип көлеп куйды. — Ягъни бер кружка су белә икмәкне кулга алып, Идел суында йөзгән балыкларны күреп ашап утырдым, безнең балык силәнкәсен беләсең инде. "Рыба даром ширба хорош" дигән урыс мәкален белә торгансыңдыр, — дип көлде. — Китмәсә, минем бүген ашарга китәрлек ужин бар бит", — дип көлеп куйды (төенчеген күрсәтә). Мин дә бөтен мәсьәләне аңлап, званук биреп, нумир официантын чакырып китереп, хәзер 17нче нумирга (ул нумир "Болгар" гастинитсасында ридаксийә кругы өчен үзара кыелышып утыра торган кунак бүлмәсе) хәзер бер портсийә (100) пилмән, катлит һәм пәрәмәчләр, чәй китерергә куштым да гастинитсаның йомышка-юлга йөри торган (розсыльный) Әптри (Габдерахман булырга кирәк) исемле малайны чакырып китерергә куштым. Берничә минут та үтмәде, Әптри дә килеп керде. Мин Галиәсгар Камал исеменә бер запискә язып, хәзер тиз генә Галиәсгар Камалны чакырып килергә куштым. Әптри: "Була ул", — дип чабып та чыгып китте. Һәм Габдулла агага: "Сез юлдан килгән кеше, пристаннән менгәндә, Казан тузанына да буялып-манчылып беткәнсез булырга кирәк. Күрше бүлмәдәге умывальникта куынып алыгыз, анда сабыны да, сөлгесе дә бар", — дип, куынырга куштым. Шул вакытта, Тукай килеп керергә 10-15 минут элек кенә ридаксийәдән чыгып киткән, нәрсәдер онытып калдырган булырга кирәк, Галиәсгар Камал ридаксийәгә килеп керде. "Бу ничек алай бик тиз, әллә очып килдеңме?" — дип сорарга өлгермәдем, "Нәрсә бар?" — дип соравына: "Мин сине чакыртырга Әптрине кибәргән идем", — дип әйтүемә: "Мин берәүне дә күрмәдем, мин өйгә кайтканым юк, "Мәгариф"тә булдым ("Мәгариф" көтепханәсе), бер кәгаземне онытып калдырганмын, шуңа борылып кайттым", — дип әйтеп бетермәде, мин дә: "Габдулла Тукай килде", — дип әйтергә өлгермәдем, күрше бүлмәдән, сөлгегә сөртенә-сөртенә, Тукай килеп чыкты. Галиәсгар Камалга: "Безгә бит бик ерактан зур кунак килде, ул Сезне бик күрәсе килә, шагыйрь Габдулла Тукаев каршыгызда тора, танышыгыз", — дип әйтеп тә бетермәдем, Тукайга кулындагы сөлгесен куярга да ирек бирмичә: "Кадерле кунак Тукай, кемне күрәм, Сезне кайдан кил ташлады", — дип барып кочаклап та алды. Озак кочаклашып торганнан соң: "Әйтегез, зинһар, Сезне кайсы каклардан кил ташлады, нинди көтмәгәндә зур шатлык, зур очрашу", — дип әйтеп тә бетермәде, миңа борылып: "Галим, нәрсә карап торасың, кайда, ашарга-эчәргә китерт, кунак кырак кирләрдән, авыр сәфәрләрдән килгән, ачыккандыр", — дип әйтеп бетерүенә ишектән официант кереп: "Галим абый, бары да булды, барысы да хәзер, рәхим итегез..." — дип әйтүенә Камал, аптырап калыр-калмас: "Галим, нәрсә бар да булды?" — дип соравына официант: "Ашарга-эчәргә булды, 17нче нумирга хәзерләдем", — дип әйтүенә Галиәсгар абзыйның күңелләре тагы да күтәрелеп: "Әйттем бит, Галим ул безнең сизгер халык, чарасын күреп тә өлгергән", — дип Тукайны култыгыннан кыстырып: "Әйдә киттек, туганкайлар", — дип барыбыз да 17нче нумирга чыгып киттек. Нумирга кергәндә, өстәлдә нигъмәтләр барысы да хәзерләнгән иде. Галиәсгар ага: "Әһә, бар да булган, пилмән янына кирәклесен Галим оныткансың", — дип әйтүенә официант бер минем күземә, бер Камалның күзенә карап торды да: "Анысы да була", — дип чабып чыгып китте. Кунаклар ашадылар-эчтеләр, сөйләштеләр, көлештеләр, кырлаштылар. Шул вакытта Тукайның: "Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә, бу юлда һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга түзмәккә", — дип кырлавы хәзерге шикелле күңелемдә сакланган. Бу кырны нәрсәгә каратып әйткәндер, анысын әйтә алмыйм. Караңгы кич, төн булганны сизми дә калдык. Ул төнне Тукайны шул 17нче нумирда йокларга калдырып, Камал белә өйгә кайтып киттек. Икенче көнне иртә белә ридаксийәгә Камал иртүк килеп китте. Тукай йоклый иде әле. Иртә сәгать 9-10нар булгандыр, Тукай уянып ридаксийәгә килеп керде. Без аңарчы Камал белә бергә "Болгар"ның хукасы Рамазанов белә сөйләшеп, Тукай өчен айлыгы 9 сумга сөйләшеп, "Болгар"да 3нче ятажда Кабан күленә каршы карап торган бер тәрәзәле генә, бер карават, кечкенә генә өстәл, бер урындыктан гыйбарәт мебелле №40 бүлмәне алып, хәзерләп куйган идек инде. Мәрхүм шул нумирда, кечкенәлегенә карамастан, 5-6 ел бертоташтан, һичбер киргә күчмичә, каты авыр хәлгә килгәнче, Кләчкин балнитсасына чыгып китеп, шуннан якты дөньяга борылып кайта алмады. Шунлыктан ул үзенең "Безне урынсыз яманлыйлар" дигән шигырендә "Кирәнмәслек мосафирханә һәм ашханә юк, диләр, "Сарай"дан чисталыкта ким түгел "Болгар"ымыз бардыр" дип көлке шигырь язган иде. Көндез сәгать 12 ләр бардыр. Тукайның Казанга килүе ялкын шикелле бөтен Казанга таралып өлгергән булырга кирәк. Ридаксийәгә бер-бер артлы Сәгыйть Сүнчәләй, Хөсәен Ямашев, Вафа абзый Бәхтиярев, хәзерге прафиссур Фатыйх Мөхәммәдъяров, Габделгафур Коләхмитев, Шәһит Әхмәдиев, үзенең калйәскәләре белә әдип Фатыйх Әмирхан, Гариф Латыйф, Әхмәт Урманчиев, Казан китапчылары, әдипләре, яшьләре һәм башкалар берсе артыннан берсе Тукайны күрергә, Тукай белә күрешергә килделәр. Әлеге "Болгар"ның икенче катында чатлыктагы балкунлы 17нче нумиры Казан яшьләре, Казан ривалүтсийәнирлары, Казан интиллигинсийәсе беренче мәртәбә Тукай белә очрашкан, Тукай белә танышкан бүлмә исемен алып калды. Берничә көн Тукай кичләрен генә үзенең 40нчы бүлмәсенә менеп кунса да, көн буе иртәдән кичкә кадәр 17нче бүлмәдә танышлар белә очрашу вакытын кичерде. 1905 ел ривалүтсийәсеннән соң ривалүтсийә ялкыны белә рухланып калган Казанның беркадәр татар сәүдә хезмәтк әр ләре, прикашчиклары үзләренең күп вакытта яшерен кые лыш ларын "Болгар" нумирларында пәрәмәч-чәй мәклесе хәлендә үткәрәләр, кыелышалар иде, хукалардан яшереп 17нче нумирларда төннәрдә утыргалый идек. Хукалары 16-17 сәгать эш көне, ял көне булмауларга наразыйлык юлы белә ял көнен ничек көрәшеп алу хакында прикашчиклар кыш-кыш "Болгар"да кыелышлар булгалый иде. Габдулла Тукай да бу кыелышлардан бер дә калмый иде. Тукай шул кыелышларда чыгышлар ясап, төрле ялкынлы киңәшләр бирә иде. "Ял көнендә (бәйрәмдә) кибет япмыйм дип частьтән казак алдырма" дип Казан байларына карата язган шигыре Казан сәүдәгәре Шәмсевәли бай дигән кешенең Казан прикашчикларының ял көне, эш вакыты белә көрәшүләренә каршы палитсия, атлы казаклар китертеп, кибет саен кереп ривалүтсиан прикашчикларны яптырып йөрүенә, "Болгар" нумирларындагы кыелышларны санга алуларына каршы язган шигыре иде. Тукай күп вакытларын ридаксийәгә төшеп утырган сәгатьләрендә ридаксийәгә читтән килгән крәстиәннәр, хәлфәләр, мәдрәсә шәкертләре, прикашчиклар, фабрик-завудлардан эшчеләр белә сөйләшә, алар белә фикер алыша, аларның зарларын тыңлый, аларның кайгылары белә уртаклаша, аларга төрле киңәшләр бирә иде. Күп вакытта шундый бисидалары соңыннан үзара сүзгә керешкәндә, Галиәсгар Камал, бәгъзы бер вакытта көлеп: "Кичә Тукайның клиентлары күп иде, нинди кансультатсийәләр бирдегез", — дип көлеп сөйләвенә каршы Тукай: "Галиәсгар, Галим, андый бисидалар миңа рух бирәләр, татар халкым өчен хезмәт итәргә ярдәм итәләр, алар миңа ривалүтсийун көч бирәләр", — дия торган иде. Күп вакытта зарланучыларга: "Сабыр кирәк, килер бер заман, һәр эшче-крәстийән, хезмәткәр үз сүзен әйтә алыр, үз сүзен, үзенең шәхси тормышын инәсеннән кебенә кадәр тикшереп чыгар. Үз сүзен теләгән урынында тамагын кыра-кыра әйтә алыр, ул көн бик еракта түгел, — дия торган иде. — Бу кабахәт риаксиан буржуалар тиздән тончыгырлар, ул Ишми ишан, Шәмсевәлиләр, аларның апурасы — патша хөкүмәтенең көннәре санаулы калды. Сезнең көткән шатлыклы көннәрегез алда", — дия торган иде. Тукай, Казанга килгәч, Казанда озак кала алмады, аның авылга кайтып, призывка торасы бар иде. 1907 ел Тукай сентябрь ахырларында үзе торган районга кайтып китте. Ләкин ул анда озак калмады, тиз борылып кайтты. Шунлыктан Тукайның авылдан борылып кайтуын Казан яшьләре дүрт күз белә көттеләр. Шул мөнәсәбәт белә Галиәсгар абзый инисиативасы белә үзара салышып, Тукайның Казанга килүе шәрәфенә 1907 елның 31 декабрендә 1908 елны — Яңа елны каршы алу кичәсе ясалды. Ул кичә мәрхүм Хөсәен Ямашев, Габделгафур Коләхмитев, Галиәсгар Камал, тагы 8-10лап Казанның зыялы яшьләре булган хәлдә үзәк кругта әлеге "Болгар"ның 17нче нумирында якыннан аерым танышуаңлашу кичәсе үткәрелде. Кичә бик тантаналы үтте, уйнаштылар, көлештеләр, кырлаштылар. Тукай үзенең яңа шигырьләрен укыды. Габделгафур Коләхмитев: "Егетләр, мин кайтыйм инде", — дип кичәдән китәргә теләвен белгерткәч, Тукай, көлеп, мишәр теле белә мыскыллаган кыяфәттә: "И Әбделәпурым, балам-канәтем, кайларда утыра икән, дип, анаң кылап утыра торгандыр, бар, канәтем, өйгә кайт", — дип аркасыннан чапкалап, мишәр теле белә көлеп, сөйләгәннәрне һәммәбезнең шаркылдап көлгәнемез әле дә хәтеремдә калган. Шул көннәрдән башлап үзенең кечкенә, тар 40нчы нумирында киң күңелле, шат, гомерендә һәрвакыт шат кырлап йөри торган татарның сөекле улы, бөек шагыйре, ривалүтсийун-димакрат, патриот язучы Абдулла Тукай [190]7-[190]8 елгы кара риаксийун елларында Беренче рус ривалүтсийә дулкыннары белә күтәрелеп чыккан бөек рус халкының димакратик язучыларыннан өйрәнгән, үрнәк алган, халык икаты белә рухланган, аның киләчәгенә нык ышанган Габдулла Тукай шул 7-8 ел эчендәге кыска гына вакыт эчендә мәңге яшәрлек югары худужиствулы шигырьләр, поэмалар, әсәрләр тудырып калдырды һәм шул хакта аерым круг яшьләр белә утырышканда сөйләшә торган иде. Тукай үзенең һәр шигырен язганда, поэмасын язганда, эшчекрәстийән халкына һәм хезмәт ияләренең аң-белемнәрен күтәрү, аларга сатсиаль һәм милли азатлык алып бирү мәсьәләләрен күтәреп чыга торган иде. Һәр шигырендә, поэмасында татар халкының үз эченнән чын халык интирислары белә язучылар, кәмәгать хезмәткәрләре, кәмәгать эшчеләре булдыруны, шул рух белә яшьләрне кәлеп кылу эшен алга куя иде. Шуның аркасында Тукай белә бергә бер генә мәртәбә утырышкан кеше Тукай белә яңадан утырышасы, очрашасы килә иде. Халыкны бәхетле итү, агарту, аң-белем ягыннан күтәрү өчен, беренче чиратта, аның эшенә, алга баруына комачаулык иткән риаксиан фиадал көчләр, ысул кадимчеләргә каршы көрәш алып барырга үзенең шигырьләрендә, поэмаларында шактый аңлата иде, беренче урынны бирә иде. Аның каләмендә үз вакытында сатсиалистик көрәштә әһәмияте булган бер генә вакыйга да шигырьләреннән читтә калмый. Шуның өчен Тукайдан кара көчләр, ысул кадимчеләр: Кәкә Ягъкуб, Мөхәммәткан Хафиз, бүрекче Исхак, Шәмсевәлиләр шикелле карагруһ башлыклары һәм аларның иярченнәре Тукайдан никадәр үч алырга йөргәннәрен Тукайга сиздерсәләр дә, Тукай алардан курыкмыйдыр иде һәм алар да Тукайдан үзләре дә куркалар, берәр зарар китерә алмыйлар иде. Күп вакытта Тукай Печән базары, Көфер почмагы, Мөхәммәткан Хафизның сентры (центры) булган кырык тартма, вак галантирийә шкафы яныннан узганда, Тукайга әлеге карагруһлар төрле сүзләр белә көлеп, кычкырып калу белә генә канәгатьләнәләр, ләззәтләнәләр иде. Тукай аларга карата: "Бу галантирийә-кырык тартмачы ларийүгинә көн буе йомыркасаламетдин, каптырма сатылмиүллин", — дип кушма исеме Мөхәммәткан Хафизга шигырь язган иде. Һәм шуңар карата "Печән базары-Кисекбаш" поэмасын язып чыгарды. Халык исеменнән сөйләп-язып йөрүче, эшче халык зарарына эшләүче буржуа милләтчеләре, капитал юлына сатылган икейөзле милләтчеләр, укымышлылар Тукай шигырьләрендә фаш ителәләр иде. Шуңар каршы бу сатлык милләтчеләр дә Тукайга каршы Мөхәммәткан Хафиз юлы белә бармасалар да, икенче юл — Тукайны провоциравать итү юлы белә, аның хакында төрле начар хәбәрләр тарату, татарның шагыйре бер Тукай гына түгел, (зря) аны гына күтәрәләр. Зариф Бәшири, Вакыйф Кәлал Тукайдан кайсы кире ким, дип, Тукайның афтарититын төшерергә бөтен көчләрен сарыф кыйлалар иде. Тукайдан шуның белә үз ачуларын алырга тырышалар иде. Ә Тукайны сөючеләр, чыннан тәкъдир кыйлган татар зыялысы, татар китапчылары, мөхәррирләре, наширләре, газит-журнал ридаксийәләре Тукайны үз интереслары өчен генә корал итеп куюда аның каләменнән вакытлыча файдаланып калырга күбрәк әһәмият биреп, Тукайның бөтен татар милләтенә бер кирәкле кеше, кирәкле көч, татар милләтенең күз нуры итеп куюны алга куялмадылар дип әйтәсем килә һәм әйтергә тугры килә, һәм моны түбәндәге сәбәпләр әйттерәләр дә: 1) Тукай Казанга килгән көннән башлап үлгәнчегә кадәр беренче тормыш оясы булган кечкенә 8-9 квадрат метр "Болгар" бүлмәсеннән торуына, язарына, татар милләте эшенә хезмәт итәренә ярдәм итәргә, якты, кылы канфуртлы бер фатир яки зур бүлмәгә күчерү чарасына татар зыялылары сәбәбен күрмәделәр. 2) Тукайның Казанда 7-8 ел торган дәверендә эшләгән акчасы китәме, шул акчага тормышын алып бара аламы, аның тамагы туямы, ул вакыттагы хәрчәүник-ысталавай ашлары белә кеше нормаль тораламы, аның өст-башлары вакытында куыламы, алмаштырыламы, кыскасы, ул вакытта сәламәтлеген саклар өчен вакытында ашыймы, эчәме, сөт, йомырка, май шикелле нәрсәләрне кирәк кадәр ашый аламы — аны һичбер тикшермәде, аның өчен берәүнең дә йөрәге борчылмады. 3) Мәрхүм Тукай Казанга килгән көннәрдәк төсенә карап, туп-тугры Тукай арыган, Тукайга яхшы тәрбия кирәк, яхшы ашау кирәк, яхшы һава кирәклеге күренеп тора иде. Чөнки Тукайның кечкенәдә ятим булып үсүе, мәдрәсә, типаграфийә, ачлы-туклы тормышлар Тукайны шул хәлгә китерергә тиешле булгандыр. Бәлкем, әллә ул Казанга килгәндә үк үзен яшьлек дәверендәге авыр-начар тормышлары аңа яшерен хәлдә туберкулёз оялап өлгергән булгандыр. Бу хәлне үз күзем белә күреп, Тукайның кыш-кыш йөткергәләп йөргәнен күрсәтәдер иде. Шул хәлдә берьялгыз, гаилә тормышы рәхәтен күрмәгән, ата-ана тәрбиясен бөтенләй белмәгән, вакытында кылы-кайнар ашы, чәе, тәмле чәй ашлары күрмичә фәкать кагылган, шунда фәкать хәрчәүник-ысталавай ашлары белә тукланып тору, аны да вакытында ашамау, эчмәү аның бар сәламәтлегенә зарар итте. 4) Дөрест, адәм баласы авырмый тормый, Тукай да кыска срукларда булса да кыш-кыш авыргалап ала торган иде. Авыру берничә көн бүлмәсеннән чыкмый, күренми ята икән. Аның өчен һичбер кемнең дә күңеле борчылмый, ни белән авырый, дуктыр ярдәме бирелгәнме, дарулары бармы, аны вакытында ашатканнармы, эчерткәннәрме — бу берәүне дә кызыксындырмый иде. Галиәсгар Камал, тагы бер-ике зыялының "Болгар" хукасына, буфитына биргән заданийәсе буенча каридур малае официант Әхми, Әптери дигән ике һичбер кавапсыз малайның "Абдулла абый, ашыйсың киләме, нәрсә ашарга бирик, эчәсең киләме?" [дип] Тукайның исенә төшерсәләр-китерсәләр генә, ул көнне ач калмый иде. Алар онытканда, Тукайның ач кунган көннәре булгалыйдыр иде. Буфитка бу расхудлар өчен Тукайның ридаксийәдәге ганарарлары белә соңыннан түләнәләр иде. Искәрмә: бу расхудлары өчен, Тукай үзе үлгәч, 680 сум бурычын Камал инисиативасы белә ридаксийә хисабыннан расчут ясалды. Әле дә хәтеремдә, Тукайның бөтен шигырьләрен, язмаларын манапулийәгә алып бетергән, миллиунлап капитал тәшкил иткән "Мәгариф" китапханәсе хукаларыннан Гыйльми Шәрәфләр, "Гасыр" китапханәсе хукаларыннан Гәрәй Хәсәни, үз вакытларында тиешле акчамны бирмиләр, кысалар, басып калалар, дип зарланганы, нервировать иткән чаклары кыш булгалыйдыр иде. Бервакытны дуктыр Мөхәммәдьяров Фатыйх ага Тукайда ачык рәвештә туберкулёз барлыгын иптәшләренә белгерткәч, Тукайны бер группа яшьләр, язучылар Уфа ягына кымызга кибәрү мәсьәләсе кузгалды. Ләкин бу мәсьәлә хакында ничек кибәрү, кайда кибәрү, кибәргәндә акчаны кайдан табу мәсьәләсе зур дискуссия барып китте. Акча табып бирүгә берәү дә сикереп чыкмады. Шәрәфләр дә, Хәсәниләр дә май каптылар, ишетмәгәнгә салыштылар. Һәркем: "Әйе, кибәрергә кирәк", — диделәр дә калдылар. Кәй үтеп китте. "Көзен Кырымга кибәрергә кирәк", диделәр дә калдылар. Кыш килеп китте. Тукай көннән-көн кибә, кабыга барды. Кыш буе авырып чыкты. Бәгъзы бер иптәшләрнең ярдәме белә Әтнә районы Каенсар авылына кардәше Сакидә ханымга бераз гына булса ял итәргә дип кибәрелде. Шул авылда "Авырып яту" дигән шигырен язганда: "Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне; Ял итә монда агайлар, кәйдә калган эш көне. Сызганып, мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм; Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм", — [дип] ярты өмид [белән] шигырен язган иде. Ләкин авылдан кайтып язган шигырендә: "И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!" дигән актык өмидсез шигырен язарга мәкбүр булды. "Яз көне саулык көтәм" дигән сүзенә өмидсезлек туып, яз көне урыныннан тора алмый башлады. Үткән кәй кымызга, көзен Кырымга кибәрергә кирәк дигән Тукайны кайгыртучылар, инде һич булмаса, Казанның Островски урамындагы Кләчкин балнитсасына личибнитсәсендә урнаштыру чарасын күреп, алгы 350 сум акчаны кыелышып алдан түләп, Кләчкингә илтеп куйдык. Ләкин татар зыялысы үзенең хаталарын аңлады, ләкин соңга калды. Тукай апрель бозлары белә дөньяны ташлап китеп барды. Шәриф БАЙЧУРА Тукай турында истә калганнар Тукай үз вакытындагы яшьләргә, татар укытучылары һәм укучыларына, гомумән, ул вакыттагы татар кәмгыятенең алдынгы катлавына бик зур йогынты ясап торды. Бу алдынгы катлау Тукайны, Пушкин сүзләре белән әйткәндә, чын мәгънәсе белән "Властитель наших душ" дип әйтә алалар иде. Ул вакыттагы татар мәдрәсә шәкертләренә исә Тукайның тәэсире аеруча көчле булды. 1907-[19]08 еллардан башлап Казан мәдрәсәләренең шәкертләре, Тукайның әсәрләре, шагыйрь мәкмугаләре басылып чыгу белән, барлы-юклы акчаларына ябырылып сатып алалар, мәдрәсә почмакларында аерым рәвештә яки күмәкләшеп ул әсәрләрне укыйлар, тикшерәләр, өйрәнәләр, аннан рух алалар, шуларның тәэсире белән үзләренең тормыш планнарын үзгәртеп төзиләр: мәдрәсәдән чыгу, русча уку, халыкка файдалы хезмәтче булуга әзерләнү... Кайберләре хәтта Тукайга ияреп үзләре шигырь язуда көчләрен дә сынап карыйлар иде. 1907-[19]08 елның кышы. Минем Казанда беренче елым, мәдрәсәи "Мөхәммәдия"дә укыйм. Шәкертләр, бүген татар театры булачак икән, ничек тә барасы иде, дип йөриләр. Бер иптәш миңа да тәкъдим ясады. Ләкин моның өчен берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Беренчесе, мәдрәсәдән кич белән ничек чыгу? Чөнки эчке тәртип кагыйдәләре буенча кичен чыгарга, бигрәк тә театрга барырга рөхсәт ителми. Кеше күзенә күренерлек рәвештә бераз эрәтлерәк киенү, билетка акча оештыру һ.б.лар. Теләк көчле булгач, әллә нинди киртәләрне дә киңеп була икән. Койма аркылы күрше ишегалдына төшеп, биш шәкерт театрга юнәлдек. Арада электә театрга баргалаган, шомара төшкән ике иптәш бар. Биш кешегә ике билет алып, икебез театрга кереп китте, аннан соң аларның берсе, ике билет белән чыгып, безне берәмләп эчкә үткәрде. Шулай итеп, без беренче тапкыр татар театрында. Безгә, беренче күрүчеләргә, монда бөтен нәрсә яңа, бөтен нәрсә искиткеч хәйран калырлык булып күренә. Бу театр бинасы ул чакта "Новый клуб" дип йөртелгән хәзерге "Волга" номерларында (аның хәзер Сәламәтлекне саклау министрлыгы урнашкан өлешендә) иде. Бүген "Сәйяр" труппасы азәрбайканлылар тормышыннан язылган "Мосыйбәте Фәхретдин" драмасын куя икән. Спектакль башланырга бераз вакыт бар әле. Халык фойедә, партерга керү юлларында өзлексез йөреп тора. Янымдагы иптәшем, фойедән партерга кереп баручы бер егеткә күрсәтеп: - Әнә шагыйрь Тукаев, — ди. Мин зур дикъкать белән аңа карыйм. Кечерәк кенә буйлы, үткен карашлы әле яшь кенә бер егет. Өстенә кара костюм кигән, ак яка куйган, хәтта манжетлары да булганлыгы хәтеремдә калган. Без театр "куяннары" Тукай белән күрешү-танышу уен, әлбәттә, башыбызга да китерә алмадык. Әле андый күрешүне аңларлык дәрәкәгә дә китмәгән, яңа авылдан килгән шәкертләр идек әле без. Спектакль барышында пәрдә араларында Тукайны тагы 1-2 тапкыр күрсәк тә, читтән аңа сокланып карау белән чикләндек. Бу — Тукайны минем беренче тапкыр күрүем булды. Тукайны миңа читтән тагын берничә тапкыр күрергә туры килде. Бервакыт "Болгар" номерасы яныннан үтеп барам. Шуңа якын гына "Юл" китап сәүдәсе магазиныннан Тукай килеп чыкты. Бу аның "Ялт-йолт" журналы редакциясеннән чыгуы булса кирәк. Тукай ни өчендер миңа бик туры карап үтте. Ул үзенең истәлекләренең берсендә: "...юканың үзенең караган нәрсәсен үтеп чыгарлык көчле карашы..." — дигән рәвештәрәк бер фикер әйтә. Моннан шагыйрь үзендә андый сыйфаты булып китмәүгә пошына шикеллерәк бернәрсә аңлашыла. Чынлыкта исә Тукайның күз карашы бик үткен иде. Ул сиңа туры караган вакытта синең йөрәгеңә караган шикелле, сине үтәли күргән кебек үткер, көчле карый иде. Тормышта шундый хәлләр була бит: кайбер кеше белән гомереңдә бер генә тапкыр очрашасың, ләкин бу очрашу синдә гомер буе онытылмаслык тәэсир калдыра. Тукай турында да моны тулысы белән әйтергә мөмкин. Йөргән вакытында Тукай, вак атлап, шактый тиз йөри, гәүдәсен төз тота иде. Тукайның шигырьләрен ничаклы яратып укысам да, аның Казанда яшәгән дәверендә миңа да өзлексез Казанда булырга туры килсә дә, соңга табарак инде (1910-[19]13 елларда) мин мәдрәсәдән чыгып, типографиядә, редакцияләр, китап нәшриятлары тирәсендә вак-төяк эшләр эшләштергәләп йөрсәм дә, Тукай белән аның үлүе алдына чаклы очрашып таныш булырга туры килмәде. Мәсәлән, Фатыйх Әмирхан белән 1912 елда ук очраклы рәвештә танышырга туры килде. Тукай белән исә мондый бер очраклык булмады. Ә болай, билгеле бер сәбәп булмаган хәлдә, тиктомал гына: "Мин Сезнең белән танышырга килдем әле", — дип барып керүдән тартынылган булса кирәк. Шулай да Тукай турында, аның көндәлек тормышы хакында башлыча ике иптәш аркылы миңа беркадәр нәрсә белергә туры килде. 1911-[19]13 елларда мин Якуб Байбурин дигән бер иптәш белән еш кына очраша идем. Ул үзе Уфа ягыннан зур гына бер байның улы булса да, фикер ягыннан атасы белән килешә алмыйча, аны ташлап чыгып киткән, Казанда китап нәшриятлары (башлыча "Гасыр") тирәсендә кайбер эшләр башкарып, шул ук вакытта русча урта мәктәп өчен өлгерү аттестатына (аттестат зрелостига) әзерләнә иде. Ул үзе демократ кеше, иптәшләре хәленә бик керүчән, кулыннан килгәнчә яхшылык итәргә тырышучы кеше иде. Тукай янына ул бик еш барып йөри, аңа төрле эшләрдә булышлык күрсәтә, үзе әйтүенчә, Тукайны хәтта мунчага да алып йөри иде. 1912 елның көзендә минем даими бер хезмәт урыным булмаганлыктан, мин кайда булса да бер урынга керергә тырышып йөри идем. Якуб, миңа бу эштә ярдәм итәргә теләп, "Шәрык" клубында уңайлы гына бер урынга кертергә тырышып карады — анда шундый бер вакансия бар иде. Ләкин аның бу омтылышы барып чыкмады. Чөнки мин урнашырга теләгән урынга, башта безгә вәгъдә итүенә карамастан, клуб членнарыннан бер "тәрәкъкыйпәрвәр" сәүдәгәр үзенең сөяркәсен урнаштырды. Минем хәтеремдә, әнә шул вакыйга уңае белән Якуб түбәндәге сүзләрне әйтте: - Милләт дип йөрүче ул татар торгашларыннан эрәт чыгамыни соң! Ул торгаш сине алырга сүз биргән иде бит. Шулай инде, алар "милләт, милләт..." дигән булып сөйләнсәләр дә, бер татар малаена эшләп укырга мөмкинлек бирүгә караганда үзләренең сөяркәләре турында күбрәк кайгырталар. Әле моны гына әйтәсеңме соң! Тукайны даруланырга, ялга кибәрү эшендә дә шундый ук хәл. Барысы да "кибәрәсе иде, кибәрәсе иде..." дип сөйләнәләр, ләкин шул эшне чынлап оештыруда берсе дә конкрет чара күрми, юкны лыгырдап йөрүдән узмыйлар, ди. 1910-[19]13 еллар чорында Тукайга бик якын торган, аның көндәлек тормышын, характерын, гадәтләрен яхшы белгән бу Байбурин иптәш, хәтеремдә ялгыш калмаган булса, 1913 елның икенче яртысында Әстерханга китә һәм анда үзен-үзе үтерә. Кызганычка каршы, бу иптәш Тукай турындагы барлык хатирәләрен үзе белән кабергә алып китте. Тукайга яхшы мөнәсәбәттә булып, аңа еш кына барып йөргән иптәшләрдән икенчесе — ул елларда "Тукай мәктәбе" буенча уңышлы гына шигырьләр язып йөргән Габдулла Харис иптәш. Ул миңа Тукай янында үзенең еш булганлыгын, кайчакларда аңарда бик озак утырып калгалауларын сөйли, аны бик хөрмәт итә, Тукайны үзенә остаз итеп саный иде. Г.Харисның түбәндәге бер хәлне сөйләве хәтеремдә калган: - Тукай минем русча белмәвемә ышанасы килми. Минем кайбер шигырьләремнең, мәсәлән, "Сәкдә" дигән шигыремнең, эчтәлеге русчадан алынган булырга кирәк дип уйлаганлыгын әйтә, — ди. Г.Харисның моны миңа сөйләве 1912 елның көзендә булды. Бу вакытта Г.Харис минем янымда, хәзерге Киров урамындагы "Ново-Оренбургские номера"дагы бер номерда тора иде. Икебезнең дә экономик хәл шәптән түгел, мин "Гасыр" китап нәшриятына Купринның кечерәк бер хикәясен тәркемә итеп маташам, Г.Харис исә үзенең шуңа чаклы язган шигырьләрен бер кыентык итеп бастыру өчен "Гасыр"га сатарга сөйләшеп йөри. Гадәт буенча номер хадимәсе иртә белән безнең номерга да самовар кертә, безнең исә икмәк тә, чәй-шикәр дә һәм алырга бер тиен акча да юк. Ләкин без хадимәгә серне бирмәү өчен аннан-моннан күмәч валчыклары кыйнап, подноска салабыз, хадимә безне күмәч белән чәй эчкәннәр икән дип уйласын өчен бу эш эшләнә. Чөнки безнең хәлнең бик "хөртилеген" белсәләр, гостиница администрациясе тарафыннан безгә мөнәсәбәт начарланачак, квартир өчен акча сорап кысрыклый башлаячаклар. Менә шул бергә торган вакытта мин Г.Хариска Пушкинның "Цветок" һәм "Жизнь" исемнәрендәге ике шигыренең эчтәлеген татарчалаштырып бирдем, ул аларны шигырь калыбына салды һәм уңышлы тәркемә шигырьләр килеп чыкты. Аның бу шигырьләре, Пушкиннан алынганлыгы күрсәтелеп, "Кояш" газетасында басылып та чыкты. Бу шигырьләр басылып чыкканнан соң, Г.Харис тагын Тукайда була. Тукай аны: - Әйттем бит, син русча аңлыйсың дип, яшереп йөргән буласың, — дип бераз орышып ала. Г.Харис монда да әле ул шигырьләрнең эчтәлеген икенче кеше тәркемә итеп биргәнлекне әйтми. 1913 елның 1 апрель көне (иске стиль белән). Г.Харис бу вакытта инде минем янымда тормый иде. Шул көнне ул миңа: - Беләсеңме, Тукайның хәле бик начар. Ахыргы көннәре булырга охшый. Әйдә аның янына больницага хәлен белергә барыйк. Син дә күреп калырсың, — ди. Клячкин больницасына барабыз. Дежур врачтан рөхсәт алып, Тукай яткан палатага керәбез. Палатада үзе генә, аңа аерым бер палата биргәннәр. Без килер алдыннан гына берничә кеше килеп киткән. Авыру мендәрләргә сөялгән, ярым утырган, ярым яткан бер хәлдәрәк. Әлбәттә, мондый хәлдә китди мәсьәләләр турында сүз алып барырга туры килми. Шулай да бу вакытта аның кәефе бик үк начар түгел иде. 15-20 минут чамасы сөйләшеп утырдык. Ул, Хариска карап: - Бер яхшы иптәшем бар, дип сөйли идең. Шушы иптәш була икән инде ул, — диде. Без Тукайга тизрәк сәламәтләнү теләп саубуллашып чыктык. Ләкин аның хәле авыр икәне күренеп тора иде инде. Икенче көнне шәһәрдә Тукайның үлү хәбәре таралды. Заһид НУРКИН Тукай "Кояш"та Тукайны мин мәдрәсәдә чагымда ук белә идем. Аның матбугатта чыккан шигырьләрен барысын да укый бара идем. Алай гына да түгел, алар миңа соң дәрәкә ошаганга, мин аларның күбесен "бикли", ягъни ятка ала бара идем. Бераздан Тукай Казанга килде. Мин аны күреп тә белә башладым. Ләкин читтән торып кына. Рәсми танышып түгел. Яшькә миннән 3-4 яшь олырак булса да, буйга миндәй генә булган бу кеше минем карашымда бик зур булып күренә иде. Аның белән рәсми рәвештә танышу минем башыма да кереп чыкмый иде. Алай итү Тукайны ваксыту, үзеңне аңа тиң күрү сымак булыр төсле тоела иде. Шулай итеп, мин, мәдрәсәдә чакта гына түгел, аннан чыгып, өлгергәнлек имтиханына хәзерләнә башлагач та, Тукай белән тиз генә таныша алмадым. Хәер, монда инде югарыдагы сәбәп өстенә берничә ел Казаннан читкә китеп торулар да кушылды. 1912 елның көзендә мин, Казанга килеп, өлгергәнлек имтиханына хәзерләнүне дәвам иттерә башладым. Бу чакта инде мин учителлеккә имтихан биргән, берәр ел татарча да, русча да укыту тәкрибәсен уздырган, шуның өстенә бераз язгалап та караган кеше идем. Шушы елның ноябре урталарында "Шәрык" клубында ниндидер бер кичә булды. Ул кичәгә мин дә барган идем. Анда тамаша залының беренче рәтендә Тукай белән Фатыйх Әмирхан да янәшә утырып торалар иде. Фатыйх Әмирхан ара-тирә шундый кичәләрдә булгаласа да, аларда һичбер күренмәгән Тукайның булуы мине бераз гакәпләндерде. Минем Фатыйхка мөнәсәбәтем дә нәкъ Тукайга мөнәсәбәтем кебек үк иде: мин аны мәдрәсәдән үк таныйм, ихтирам итәм, язганнарын яратып укый барам. Ләкин үзе белән рәсми таныш түгел идем. Сәбәпләре дә шулар ук иде. Беренче танышу — тәнәфес вакытында минем яныма үзем кебек үк өлгергәнлек имтиханына хәзерләнеп йөрүче Ягъкуб Байбурин дигән егет килде дә: - Заһид, сине Фатыйх үзе янына чакыра. Шунда бар, — диде. Мин моңа гакәпләндем, нигә кирәк булдым икән мин Фатыйхка дип уйладым. Шулай да Ягъкубның шаярып сөйләшергә яратмый торган китди егет икәнен белгәнгә, шунда ук Фатыйх белән Тукай янына барып, үземнең исемемне әйтеп, икесе белән дә күрештем. Алар: "Беләбез", — диделәр. Фатыйх, янындагы урындыкны күрсәтеп: - Утыр әле шунда, Заһид, — диде, — сине чакырудан максат менә нәрсә: тиздән Казанда "Кояш" дигән яңа газет чыга башлаячак. Ул яшьләр органы булачак. Редакторы — Зәкәрия Садретдинов, каваплы секретаре мин булачакмын. Язышучыларны сайлау миңа тапшырылды. Менә Габдулланы һәм Гыймад Нугайбәкне чакырдым. Алар ризалык бирделәр. Безгә тагы бер кеше кирәк. Анысына сине чакырам. Шартлар шундый... — дип сөйләп китте һәм: — Әгәр риза булсаң, иртәгә миңа хәбәр итәрсең, — дип өстәде. Шартлар заманына күрә ярыйсы иде. Эштәшләр барысы да мин белгән һәм ихтирам иткән кешеләр булганга, мин тиз генә уйлап алдым да: - Рәхмәт, Фатыйх абый, тәкъдимегезгә! Иртәгәләп торасы да юк, сезнең белән бергә эшләргә мин бик риза, — дидем. - Алай булса, бигрәк тә яхшы, — диде Фатыйх, — мин бүген тыныч йоклыйм икән: язышучылар кыелып бетте, — диде. Шулай итеп, мин һичбер көтелмәгәндә генә ике бөек классик язучыбыз белән рәсми танышу өстенә алар белән бергәләп бер газетта эшләргә дә сүз куештым. Тиздән "Кояш" чыга да башлады. Фатыйх белән Тукай "Амур" ("Кояш" редакциясе шунда иде) нумирларында янәшә бүлмәләргә күчтеләр. Ләкин бу инде Тукайның авыруы көчәеп барган чаклар, аның гомеренең соңгы айлары иде. Авыру кешене тынычсызламас өчен, мин аның бүлмәсенә бик сирәк керә идем, ә ул үзе редакциягә бер генә тапкыр да кермәде. Шулай да ул "Кояш"ны яхшырту турында гел уйлана иде. Бер керүемдә: - "Кояш"ны яхшыртасы иде бит, Заһид, — диде. — Дума отчётлары, агентство хәбәрләре белән генә булмый, оригиналь мәкаләләр, фельетоннар кирәк, үз хәбәрчеләребез хәбәрләрен басарга кирәк иде, — дип сөйләде. Ул чакта "Раннее утро" дигән газетта бер кеше эчке һәм тышкы темаларга көн саен шигырь белән кечкенә фельетоннар биреп бара иде. Тукай бу язучының китезлегенә, теленең үткенлегенә, белеме киңлегенә бик соклана иде. "Менә безгә дә шундый фельетоннар кирәк", — дия иде. Хәтта ул "Балкан куйлары" дигән баш астында шундый бер фельетон язып та карады. Ләкин шуннан соң авыруы бик тиз көчәя барганга, бу эшен дәвам иттерә алмады. Бу фельетон аның "Кояш"та беренче һәм соңгы фельетоны булып калды. Шуннан башка аның бары "Уянгач беренче эшем" дип аталган һәм үз икатына үзенең карашын күрсәткән бер мәкаләсе генә басылды. "Кояш"та эшли башлагач, мин Фатыйх белән бик тиз дуслашып киттем. Фатыйх гаять саф күңелле, сөйкемле кеше иде. Мин көн саен редакциядә аның белән күрешү өстенә кичләрен дә еш кына аңа килгәли башладым. Килгән саен диярлек аның бүлмәсендә Тукайны очрата идем. Алар аерылмас дуслар иделәр. Аларның дуслыклары хәзер миңа Маркс белән Энгельс дуслыгын хәтерләтә. Ул вакытта яшьләр арасында бер-беренә фамилияләре белән генә эндәшү бик таралган булуга карамастан, болар бертуган кардәшләр төсле бер-беренә тулы исемнәре белән генә (Фатыйх! Габдулла!) эндәшәләр иде. Тукай күп чакта сөйләшмичә генә моңаеп утыра иде. Фатыйхка карап торудан гына да канәгатьлек табуы сизелеп тора иде. Анда-санда гына алар берәр сүз әйтешәләр иде. Фатыйх үзе дә Тукайны иң зур шагыйребез дип олылый иде. Тукайны "Кояш"ка алуы да башлыча үзенең кан дусты шагыйрьне авыру чагында билгеле айлык килер белән тәэмин итү өчен иде. Тукай янына икенче бер керүемдә ул чәй эчеп утыра иде. Өстәл өстендә төрле порошоклар аунап ята иде. Мин, шуларга ишарә итеп: - Ничек соң, болардан файда табасыңмы? — дип сорап куйдым. - Ничек дип әйтим, Заһид, — диде Тукай, — дару бит щётка кебек бер әйбер. Щётка киемне чистарта да, аны туздыра да. Шулай ук дару да үпкәдән какрыкларны чыгарып, аны чисталый да, ашый да. Тукай шуннан соң озакламый үлеп тә китте. Минемчә, Тукайның үлүе иң каты Фатыйхка тәэсир итте. Ул бик кайгыра башлады һәм бераздан каты авырып алды. Петербург кәмгыяте мәктәбендә Тукай көне Икенче апрель көнендәге Тукай матәме ике катлы караңгы көн булып үтте. Петербургның аңлылары бу көндә Тукай берлә бергә зур бер милли байлыгымызны әрәм иткәнемезне, олуг бер куәтне кирәкмәгән йиргә сарыф иттереп исраф ясаганымызны ап-ачык иттереп сизенделәр. Вә Тукай мәрхүмнең узылмаенча, ерылмаенча гомере буе килгән мәшәкатьләре, зәхмәтләре күңелсезлекләренә, Петербург исеменнән үзләренең дә нәнәкәй генә, ачы гына, сасы гына бер агу салып кибәргәннәрен тойдылар. Елы каберенең өстеннән күтәрелә торган шул ямьсез вөкдан газабы китмәгән кебек, шул кайгылы көнгә тагы кәрәхәт ачылды. Тукай мәрхүм берлә халыкны таныштырыр өчен кичә ясалырга рөхсәт ителмәде. Вә Тукайның симасы 42 уяткан хисләр мәйданга чыгарырга юл таба алмаенча күңелләрдә таш булып калды. Петербургның кәмгыяте хәйрия мәктәбе балаларына Тукай идарәсе ясаган булмаса иде, шул тарихи көн Петербургта ысулы кәдид мәктәпле кечкенә генә бер авылдан да начар үтәчәк иде. Шундагы йортлы-йирле аңлы мөселманнарның булдыксызлыкларын, Петербургтагы саннары киде дистәдән үткән укучы егет вә кызларымызның гөнаһларын кәмгыяте хәйрия оныттырды. Аның Тукай иртәсе матур мәгънәле, ямьле чыкты. Балалар килеп китеп, Коръән укылып, мәрхүмнең рухына багышлангач, пәрдә күтәрелде, аның артыннан чәчәкләр берлә бизәлгән, аяк астында чәчәкләр сибелгән, Тукайның статуе килеп басты. Тукайның әтрафны тоткан кечкенә-кечкенә туташчыклар, бәләкәй-бәләкәй егетчекләр бердән мәрхүм шагыйрьнең "И мөкаддәс моңлы сазым"ны ерларга тотындылар. Зал тынга калды. Саф авызлардан, пакь күңелләрдән чыккан шул тавыш мәрхүм шагыйрьнең трагидийәсен хизируның күз алдына китереп бастырды. Бик күп кешеләрнең күзләре яшәрде, бик күп тешләрне иреннәргә батырырга мәкбүр итте. Аның артыннан Тукайның тәркемәи хәле сөйләнде. Шуннан соң берсе артлы берсе Тукай нумирлары китте. Аның баснәләре сәхнәгә куелды. Бер бала карга булып, берсе төлке киемендә килеп чыкты. Аларның сөйләүләре, карганың алданулары балаларның эчләрен катырып көлдерде. Тукайның теләнчесе дә шулай ук куелды. Теләнче булган сәхнәдәге ябалак-ябалак карлар бик табигый чыкты. Бик күп хисләр уятты. Тукайның ягъмур берлә кояш булып чыккан ике кечкенә туташчыклар балаларны гына түгел, зурларның да исләрен китерде. Ягъмур киемнәреннән агып тора торган сулар, кояшның бөтен тирә-юненнән балкып тора торган нурлар балаларны хәйранга калдырдылар. Алар әллә кайдан белеп алып "бис-бис!" дип шул манзараны ике мәртәбә ясаттылар. "Ана теле" дигән шигырен хор берлә укыганда, залдагы бик күп кеше шуңарга катышып китеп, мәрхүм Тукайның шул сүзләре үзенеке, бөтен халыкның рухының тәркеманы икәнен күрсәтте. Ахырдан халык теләп "Әй мөкаддәс моңлы сазым"ны тагы тәкрарлатты. Залның бер почмагында кечкенә генә бер туташчык Тукай рәсемен сата иде. Иң ахырдан гына бер кыз чыгып, кечкенә генә тавыш берлә: "Без балалар Тукай исеменә ачылачак "Балалар көтепханәсе"нә бераз акча кыйган идек, сез дә ярдәмдә булышыңыз", — диде. Кечкенә кызлар әниләреннән акча кыярга тотындылар. Кырык сумнан артык акча кыелды. Кәмгыять балаларга алмалар, канфитлар, прәннекләр өләште, балаларның аналарына, туталарына ширбәтләр тәкъдим итте. Балаларның аналары, кардәшләре мәктәп шәкертләренең матур иттереп кайгырта белүләренә шатланып, кәмгыять башында торучыларга, мөгаллим вә мөгаллимәләргә рәхмәтләр укып таралдылар. "Балалар кыйраәтханәсе"нә кыелган акча "Кояш" идарәсенә кибәрелде. СЕР САКЛАУЧЫ ФОТОЛАР Журналда менә шундый яңа сәхифә ачып кибәрерг ә булдык әле. Кайбер фоторәсемнәрне маңгай күзе генә түгел, күңел күзе дә күреп киткерә алмый. Аңлап бетерер өчен ниндидер сер ачылырга тиеш. 1913 елның 1 апрелендә, ягъни Тукайның вафатына ике атна кала Клячкин хастаханәсендә төшерелгән менә бу фотоны күргәч тетрәнми калган татар кешесе булды микән? Үлем суыгы кочып алган кебек бит бөегебезне... Юк, алай ук түгел икән шул. Астындагы мендәрләр аңа тән кылысы гына түгел, күңел кылысы да биреп торганнар икән бит. Ошбу мендәрләр фоторәсемне беренче күрүемдә үк гакәпләндергән иде. Ул заманда хастаханә мендәрләре шулай зур булды микәнни? Бер генә дә түгел, ике бит әле алар. Моның серенә "Казан Утлары"ның 1000нче саны чыгу уңаеннан "Сүнмәс утлар балкышы" дигән китап әзерли башлагач юлыктым мин. Журналның 1944 елгы 4нче санында Тукайның киңгәсе Рабига Әмирова хатирәләре басылган.... Киңги дип, Габдуллабызның яшьтәше генә булган әле ул. Аның ире Кәбир исә Габдуллага әнисе Мәмдүдә ягыннан бертуган абый тигән һәм ул да нибары бер генә яшькә олы. Арча районының Өчиле авылында яшәгәннәр алар. 1912 елның декабрь урталарында Габдулла хат язып абыйсын чакырып ала. Һәм, "Киңги нинди табигатьтә, әгәр дә беркадәр вакыт мин сезгә кайтып ятсам, тарсынмасмы?" — дип сорый. Абыйсы исә: "Кайт, бер дә тарсынмас", — дигән. Атлы чанада кайтып төшкәч, икәүләп күтәреп керткәннәр үзен. Бер атналап хәрәкәтсез яткан. Аннары торып утыра һәм аз-маз гына йөри дә башлаган. Ашавы да яхшырган. Бер айлап үткәч, нык кына төренеп караңгыда ишегалдына чыгып йөри башлаган. "Ләкин үзе бер дә кешегә күренмәскә тырыша иде һәм абыйсына беркемне дә янына кертмәскә куша иде", — дигән киңги кеше. Гомеренең азагында бөегебез өстендә кара болытлар куера башлаган дигән сүз кереп калган иде шул хәтеремә. Сәхифәне киңги сүзләре белән очлап куйыйк. "Бездә барлыгы өч ай ярым чамасы торды. Яхшы гына тазарды, рухы күтәрелде. Төннәр буена утырып бик күп яза башлады... Без кәйгә кадәр тор дип кыстасак та, тормады. "Кәйгә яңадан кайтырмын", — диде... Ятырга рәтле мендәре юклыгын белеп, киткәндә үзенә ике мамык мендәр биреп кибәрдем... Март ахырларында абыйсы Казанга үзе илтеп куйды. Киткәндә миңа бик рәхмәт укып китте. Ләкин Казанга кайткач, салкын тидереп, яңадан авырган. Шуннан соң озакламый үлде". Рабига Әмированың хатирәләре "Сүнмәс утлар балкышы"на кертелде. Шуннан да укый аласыз. Авторлар һәм укучыларыбызга үтенеч шул: сер катышлы фотоларны белсәгез, кибәрегез яки бу хакта безгә хәбәр итә күрегез. Рәфикъ ЮНЫС ӘНИ КЫЛЫСЫ БУЛСА... ХИКӘЯ Кечкенә чагымда мин һәрвакыт ялтыравык тәтиләргә кызыга идем. Кешеләрнең затлы киемнәре, кесәсендә йөргән затлы телефоннары, һичшиксез, һәр баланың күзенә чалына. Тырнак буяулары, кыйммәтле кершән, иннек сөртеп йөргән олы кызларга карап: "Их, боларның барысы миндә дә булса!" — дип хыялланып куя идем. Шулай искә төшкәч, көлке булып китте: янәсе, кешенең иң мөһим хакәте бизәнүдән, башкаларның сиңа кагылышлы фикереннән, социаль баскычта үзенең урынын билгеләүдән гыйбарәт. Адәм көлкесе!.. Хәзер инде аңлыйм: әти-әниеңнең исән-сау булуы, синең мәрхәмәтеңне, игелегеңне тоеп яшәве дөньяда иң зур бәхет икән! Башлангыч сыйныфта укыганда, минем бер иптәш кызым бар иде. Аның әти-әнисе юл авариясендә һәлак булганнар. Бердәнбер таянычы — әбисе, ул үзенең картлык көнендә базарда кием-салым сатып, гаиләсен туендыра иде. Гакәп, шушы кызның тормыш юлы турында бары тик ун елдан соң гына уйлана башладым... Аның соргылткара күзләрендә һәрвакыт моңсулык чагыла иде. Юлында күпме киртәләр очратуга карамастан, ул тормышка чатырдап ябышкан, гакәеп мәрхәмәтле була белә иде. Эчке яктан һәрвакыт кылылык, самимилек бөркелеп торган кызның күңел түрендәге кичерешләрен ул чакта без, сабыйлар, ничек күзаллыйк инде?! Кем дә булса ярдәмгә мохтак икән, иң беренче булып шушы бичаракай кулын суза иде... Башка мәктәпкә күчкәч, тормыш юлымда тагын бер кыз очрады — аның да әнисе күзләрен мәңгегә йомган. Искитмәле ачык йөзле кыз, ул да авырлыкларга бирешми, каршысына куйган хыял-өметләренә ирешергә омтыла. Үзенең әнисенә булган мәхәббәтен шигырьләр аша тасвирлый, аңа багышлап кыр сүзләре дә икат итә. Концертлар булды исә, сәхнәдә әнисенә атап кырлар башкара. Интернет челтәрендә дә сөйләгән, язган фикерләре әнисе турында. Мин аны бик кызганам да, шул ук вакытта сокланам да! ...Беркөнне әдәбият дәресендә, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын тагын бер мәртәбә барлап чыгуга, янәдән тетрәнеп куйдым, уйга калдым. Аллаһы Тәгалә адәм баласы алдына нинди генә сынаулар куйса да, бәхетле мизгелләр дә бүләк итә. Тукайның бәхетле чаклары булган микән соң? Ә бит, бер карасаң, аның факигале тормышы күп очракта кайгы-хәсрәт, бәла-казалардан гына гыйбарәт кебек. Шушы фикерләрне сүтеп-чәчеп утырганда, бер сорау туды: ә бәлки ул шагыйрьлеге, бөеклеге, халык йөрәген яулавы белән дөньяның бер бәхетлеседер?! Шул ук вакытта нарасый гына чагында ук әтисез дә, әнисез дә калуы белән дөньяның бер бәхетсезедер... Ярый әле аның тормыш сукмагында күңел түрен кылытырдай мизгелләре — әниле чаклары, төштә кебек кенә булса да, булган... 1907 елда Казан аны киң колач кәеп каршы алды. Биредә инде чып-чын көз киткән, бар дөнья алтын яфракларга төренгән иде. Язмыш, аның алдында яңа сынаулар куйыйм дип, янәдән Казанга илтеп ташлады. Фатих Әмирхан янына, "Әл-ислах" газетасына эшкә урнашкач, Габдулла үзенең икат кимешләрен Казан халкына да тәкъдим итә башлады. Тукай да, Фатих та ачы телле булырга гадәтләнгән, сөйләшүләрендә дә ике дус берберсенә төрттерергә кай гына эзләп торалар. ...Бүген Габдулла көне буе кич буласы очрашуны уйлап йөрде. Инде сәгатьнең телләре туктаган төсле тоела иде. Фатих та үртәгәндәй: - Нәрсәгә үрсәләнәсең, кардәш? Алай-болай миңа әйтмичә кызлар белән очрашуга барырга ниятләмисеңдер бит?! Тавыкка әйтсәң, тавык кычкырып көләр, — дия-дия, түгәрәк күзлеген сөртергә кереште. Тукай аеруча китдилек белән: - Тукта, бәйләнмә әле, яңадан сөйләрмен, — дип кавап кайтарды. Аның шушындый коры гына кавабыннан Фатих сәерсенеп куйды. Ноябрь ае көзгә һәм кышка хас табигать күренешләрен берләштерүе белән үзенчәлекле: әле көзге кояш караган кебек, әле битне умырырдай ачы кил исә, инде тәңкә-тәңкә яуган карларны очратуың да ихтимал. Салкын килгә каршы чыгып, Габдулла көтелгән очрашу буласы йортка таба аяк атлады. "Әй, адәм баласы, юл өстендә очрыйсы булма" дигәндәй, урамда ачы кил котыра-котыра кир себерә. Әйтерсең, аны да билгеле бер уй борчый. Габдулланың өстендә Каекта алган пәлтәсе иде. Иске түгел түгеллеккә, тик юка булган, каһәр. Болай да тәнендә ит-майның әсәре дә юк, мондый көзге салкында түгел, кәйге кил искәндә дә шундук ютәлләргә керешә иде. Өстәвенә, пәлтәнең аскы өлешендәге ике сәдәф, чыгып очып, каядыр тәгәрәгән икән. Габдулланың сәдәф турында уйлануы алда торган очрашуны күзаллаудан ничек тә булса качарга тырышу гына иде. Тик барыбер "күрешү ничек узар?", "нинди икән ул, үзгәрде микән?", "хәзер дә якын итә микән, мин якын итә алырмынмы?" кебек сораулар бербер артлы баш миенә керә башлады. Бәлки ул инде чит-ятка әверелеп, күңелнең түреннән чыккандыр, үзе урынына салкын бер бушлык кына калдыргандыр... Габдулла үзенә кирәкле капканы тиз абайлап алды. Йортның каршына килеп туктау белән, борын төбенә сасы күн, тире исләре килеп бәрелде. Ә бит бу Яңа бистәдә яшәүче халык гел шушы исне иснәп яши! Капка төбенә килеп киткәч, Габдулла аяк буыннарының йомшаруын тойды. Койманың каралып бетүен, мескен кыяфәткә керүен күргәч, кинәт кенә тәненнән ачы бер салкынлык йөгереп үтте. Канның бер өлеше кителгәндәй булды... Ниһаять, аяклар эчкә таба атлады. Ачы кил улавына "хәзер кимереләм, ишелеп төшәм" дигәндәй, агач баскыч такталары шыгырдый иде. Күрәсең, тәрәзәдән күреп алганнар, ишек төбендә бер карчык пәйда булырга да өлгерде. Ул, "көтә инде, бик көтә" дигән сүзләрен кабатлыйкабатлый, Габдуллага эчкә узарга ым какты. Егет йортның эченә үтте. Өстәл өстендә, бүлмәне яктыртып, бердәнбер керосин лампасы утыра иде. Тәбәнәк эскәмиягә чүмәшкән берәү, торып, шәмәхәләнгән иреннәрен дерелдәтеп, "балакаем, сине күрәсе көннәрем дә бар икән әле", дип пышылдап, калтыранган куллары белән Габдулланы кочып алды... Моңа хәтле башында йөрткән уйлар күктәге кәйге болытлардай таралып бетте. Бер дә уйламаганда, Габдулланың күңеле нечкәрде. Ул үзенең яңагында кайнар яшь тамчысы тойды. Иреннәре: "Исәнме, әни!" — дип кат-кат пышылдарга тотынды. "Ничек якын булмасын инде?!" дип, Габдулла эчтән генә үз-үзен йөз мәртәбә тиргәргә дә өлгерде. Төш кенә күреп алган кебек көннәрдә шушы йомшак куллар аны сыйпады, алдына утыртып үчтекиләде. Шушы кыерчыкланып беткән куллар аңа кәләпүш тегеп бирде! Шушы кылы куллар аңа мәңге татымаган ана кылысын бүләк итте, яшәү дәрте өстәде. Өчиледән Печән базарына килгәч, "Асрамага бала бирәм, кем ала?" — дип кычкырып торган ямщиктан Мөхәммәтвәли әтисе үзләренә алып китмәгән булса, Газизә әнисе биргән наз, ярату, миһербанлыкны кем бирер иде аңа?! Газизәнең дә йомшак күңеле тагын да ныграк йомшарды, коңгырт яшел күзләре яшькә чыланды. "Ярар, китәр" дигәндәй, кулындагы кулъяулыгы белән бит очларын сөртештерде. - И балакаем, кем уйлаган, исән икәнсең бит, югыйсә, күпме чирләп тинтерәтә идең. Син атаң белән миңа үпкә саклама инде, ярыймы? Үзебезнең дә хәлебез шәптән түгел иде, чирдән башыбыз чыкмады. Шул сәбәпле, сине Казанга китергән ямщикны табып, аңар утыртып янәдән Өчиле карьясына кибәрдек шул. Ярар, анысын калдырыйк, тормышың ничек соң, улыкаем? — дип Газизә авыр сулап куйды. Габдулла әрле-бирле йөрүеннән туктады, фуражкасын салып, хукабикә янына утырды. - Алай зарланмыйм, әни. Уральск шәһәрендә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыдым. Гәкит-журнал тирәсендә эшләдем, бик күп кенә тәкрибә туплап кайттым менә. Тормыш үз көенә бара инде. Синең хәлләрең ничек соң? Әти ничек? - Барысы да Аллага шөкер. Ипләп кенә яшибез, намаз укыйбыз, беркемгә дә зыян китермибез. Иң зур теләгем шул иде: исән-сау чагымда сине бер күреп каласым килгән иде, — дип кавап кайтарды Газизә. Ипләп кенә зәңгәр чуклы шәленең бер читеннән тотып, авыз кырыен каплады да бик мөлаем гына елмаеп куйды. Ә елмайганда күзләре яшәреп китте, кояш нурларын сирпегәндәй балкый башлады. Шушы елмаюда, күз карашында бозны эретерлек чиксез наз һәм кылылык чагыла иде. Кызганыч, Габдулла аның картаеп килүенә инанды: кул тиресе аркылы күренеп торган кан тамырлары бүртеп чыккан, маңгае, ирен читләре, күз төпләре кыерчыкланган иде. — Ярар, Каекта чакта кайда тордың соң, улым? Яшәр урының бар идеме? - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең хукасы Мотыйгулла хәзрәт Мөхәммәтгариф әткәй белән яшь чакта бергә шәкерт булып белем алган. Бик дус булганнар, шуңа мине дә якын итте. Мин анда башта әтинең сеңлесе Газизә апа белән Галиәсгар абый гаиләсендә яшәдем, аннары мәдрәсәгә чыктым, алар безнең ишеләр түгел — байлар иде, — дип Габдулла көрсенеп куйды. - Хәтерлисеңме соң, улым, байларга кәләпүш илтергә сине дә алып бара идем. Нишләптер бер дә яратмый идең үзләрен, балалары белән дә уйнап маташмадың, — дип Газизә көлеп куйды, Габдуллага сораулы карашын күтәрде. - Булгандыр. Хәзер дә аларны өнәп бетермим, — дип көлемсерәде Габдулла. - Хәзер бөек булгансың икән. "Габдулла Тукаев — шагыйрь" дигән хәбәр Казанга күптән килеп китте инде. Без атаң белән "шулмы, түгелме" дип баш ваттык. Атаң әйтә, "кырларга, такмак чыгарырга хирыс иде, шулдыр", ди. — Газизә Габдулланың өс-кыяфәтенә күз йөгертеп чыкты да сүзен дәвам итте: — И-и-и, бигрәк ябык инде үзең, йөзләрең дә ап-ак. Ашарыңа китәме соң, чирләмисеңме? — дип төпченде. Тугыз мурдан үткән, күпне кичергән Габдулланың һаман да "әни" дип дәшүе аның йөрәгенә сары май булып ятты. Шушы бичара бала үз гомерендә кемнәргә генә "әни" дип әйтсә дә, чын ана сөтен татып үскән, кылысын тойган балалардан бик аерыла иде. "И балакаем... Бала чагында синең кебек михнәт чиккән тагын берәр сабый бар микән соң бу дөньяда?! Әле дә тәнеңнән чыкмаган каның бар. Искитмәле йомшак күңелле бит үзең... Мин тудырган анаң булмасам да, күңелем нидер сизә. Гомеркәйләрең озын булыр микән? И бер Аллакаем..." Газизә үз уйларына бирелеп алды, Габдулланың кавабын да ишетми калды. - Син, әни, әтигә миннән бер кочак сәламнәр киткер берүк. Минем сезне бер дә онытканым юк! - Ярый, ярый, борчылма анысына. Алай-болай безгә рәнкүең калмадымы, улым? - Юк инде, әни, андый юк сүз сөйләп кеше көлдерә күрмә. Сездә, Казанда үткән ике елым — гомеремнең иң татлы мизгеле иде бит... — Шулвакыт Габдулланың күңеленнән бер әрнүле хис үтте. Газизә әнисенең аның — сабый күңелен вакыт-вакыт аңлап бетермәгән чаклары да, билгеле, булгалагандыр. Кайчакта әнисе белән Ташаяк базарына баргач, андагы уенчыкларга кызыкканын, самокатта әйләнгән малайларга карап, көнләшеп торганын Габдулла бүгенге көнгәчә хәтерли әле. Ул да атланыр иде — акчасы юк. Ни әйтсә дә, Газизә үз әнисе түгел шул. Шушылай тилмереп торганда, үз әнисеннән акча сорап алмас идеме?! Сабый барыбер үзенекен итәр: итәгенә ябышып булса да, үтенә-үтенә, әнисен тинтерәтер иде. Үз әнисе булса, шулкадәр мөлдерәп карап торган кара, сәдәф кебек түгәрәк күзләрдән үк улының уйларын, кичерешләрен укып кына алыр иде. Ахыр чиктә яулыкның бер почмагын сүтеп, бер-ике тиенен "мә, улым", дип Габдуллага сузар иде... Боларны Габдулла Газизәгә әйтеп тормады. Үткәне үткән, булганы булган. Канны телгән хатирәләрне кыймылдатуны кирәк дип тапмады. Менә бит — очраштылар, ул янәшәсендә тагын, бер генә мизгелгә булса да, ана кылысын тоеп алды... ...Тукай белән бергә мин дә уйларымда шул очрашудан Казанның киң урамы буйлап кайтып киләм. Кич, саф һава, кил тынган. Йолдызлар, Габдуллага күз кыскандай, кемелдәшеп карап торалар. Гакәп, әле иртән генә күк йөзен каплап Шаян сәхифә УЕНЫЧЫНЫ БЕРГӘ Габдулла ТУКАЙ Сәдәхә үптән түгел "Казан" миһманханәсендә кәмгыять булып, шунд агы кәмәгать кәмгыяте хәйрия файдасына акча сала башладыл ар. Шулвакыт бер кеше, мәшһүр Фатих абзыйга карап: — Йә, селкен, Фатих абзый (ягъни акча сал)! — диде. Фатих, бу сүзгә ачуланып: — Сез күпме салсагыз да, сезнең ул акчаларыгыз "сәдәхә"дән китми, — диде. Фатих абзыйның бу сүзе, тыштан караганда, бик мәгънәсез төсле күренсә дә, төптән уйлаганда, бик хикмәтле һәм мәгънәл е сүздер. Чөнки дөньяда ике төрле бирү бар: берсе — сәдака, икенчесе — "сәдәхә". Сәдака дигәне кәмгыяте хәйриягә, ач вә ялангачларга, мәктәп-мәдрәсәләр, дарелмөгаллиминнәр салырга, гәзитә вә журн алларга бирүгә әйтеләдер. Әмма "сәдәхә" дигәне — тимер сандыгында 10 мең, 20 мең тәңкә акчасы яткан ишаннарга, аларның мәхдүмнәренең һәрт өрле кирәк урыннарына, трахтир түбәләре ябарга, бильярд, карт аларга бирүгә әйтеләдер. Менә инде Фатих абзыйның "сәдәхә"дән китми" дигән сүз ен аңладык бит. Фатих абзый шикелле кырган мыеклы кеше белми әйтәме соң? Тагы да Фатих абзый үзе Капчыклы Шашы авылыныкыд ыр. Ул авыл кешеләре, ирләре, бала-чагалары — һәммәсе иген чәчү урынына теләнчелек берлә кәсеп итәләр. Шул сәбәпле Фатих абзый "сәдәхә" нәрсә икәнен бигрәк ачык беләдер. "Сәдәхә" — керәшен сүзедер. Һәртөрле ярамаган эшләргә акча бирүгә итлакъ улыр. Туфан МИҢНУЛЛИН Бәхәс " инем казылык", — ди тычкан. Күсе әйтә: "Минеке!" Ә бит урланган казылык — Миңлебикәнеке. Язып тормыйм мәсәлнең ахырын. Шунысын гына әйтәм: Бәхәс объекты — Кырым. 2010 ел. Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Казанга килү ("Кайда минем илем?"нән өзек) уса Кәлилнең үтерелүенә 15 ел тулганда (1959 елның августы), миңа Казаннан, Язучылар союз ыннан чакыру кәгазе килде. Ниһаять, үз гомеремдә беренче тапкыр Казанны күрү бәхетенә ирештем. "Казан" кунакханәсендә ял итеп алганнан соң, икенч е көнне Гази ага Кашшаф мине үзләренә кунакка дәште. Чәйләп алгач, Гази ага мине үз бүлмәсенә алып керд е һәм нәрсәдер язарга утырды: — Казанда Муса турында төрле урыннарда чыгыш ясарга туры килер, ниләр сөйләмәкче буласың? — дип сорады Гази ага. — Күргән-белгәннәремне сөйләрмен инде, — дидем. — Алай да... Менә сиңа киңәш йөзеннән, чама бел ән ниләр сөйләргә икәнен яздым, шуңа карабрак сөйл әргә тырыш, рамкадан чыкма! — дип кисәтте Гази ага. Казанда очрашулар күп булды. Партия мәктәбендәге чыгышымнан соң залдан бер әү торып: — Илгә кайткач, "шәхес культы" чорындагы язмыш ыгыз ничек булды? — дип сорау бирмәсенме! Кәгазь дә моңа кавап юк иде, мин, аптырап, Гази агага карад ым. Ул, елмаеп: "Әйт дөресен", — дип пышылдады. — Репрессиягә эләктем... "Бик яхшы әйттең..." — дип Гази ага соңыннан кул ымны кысты. Шул очрашуда мин, ниһаять, беренче тапкыр үз сүземне әйттем. Татар язучылары мине, якын итеп, Аккош күлендәге дачаларына алып киттеләр. Көн матур иде. Уртада түг әрәк гөмбәз түбәле беседка. Әдипләр мине төреп алып, Муса Кәлил турында сораштылар. Гази ага: — Син, Гарәф иптәш, бар белгәнеңне яшермичә сөйл ә, монда чит кеше юк, — диде. Әлбәттә, мин "рамкад ан" чыгып сөйләдем, әмма барыбер чаманы югалтмадым, язучы халкы да бертөрле генә түгелдер, араларынд а "тегеннән" кем дә булса бардыр, дип уйладым. Шул көнне Афзал Шамов мине, бер төркем язучыл ар белән бергә, үз өенә кунакка чакырды. Аның хат ыны, ике кызы, бик хөрмәт күрсәтеп, безне татар ашлары белән сыйладылар. Ашап-эчкәннән сон, чәй алдыннан тәмәке төтәтергә дип болдырга чыктык. Шунда берәвесе күршедән килеп: — Афзал абый, кайчан получка була? — дип сорад ы. — Иртәгәләргә булыр, — диде Афзал ага. Язучыларн ың акча турында сөйләшүе миңа мәзәк тоелды, болар да безнең кебек хәерчеләр, ахрысы, дип уйлап куйдым эчемнән. Шулчак ерак түгел генә дача кирендә кулы лайга баткан, ап-ак түгәрәк йөзле, зур күзле бер ханым тур аеп басты да: "Ник кайтмыйсың, Сибгат?!" — дип, Сибгат Хәкимгә эндәште. Кемдер минем колакка: "Сибг ат хатыны..." — дип пышылдады. Их, мин әйтәм, эчем нән генә, Сибгатның акчасы мул булса, мондый матур хатынын балчыкка батырып эшләтмәс иде... Казанны иңләп-буйлагач, без Арчага киттек. "Победа"да Сибгат Хәким, Гази Кашшаф, тел остасы Фәйзи Йосыпов һәм мин. Арттагы машинада — кырчыл ар. Арчада укытучыларның август конференциясе барг ан вакытлар иде. Алар каршында чыгыш ясарга туры килде. Тәнәфестә Фәйзи Йосыпов белән басып торабыз шулай, берәү яныбызга килде дә кинәт: — Аягыгызга ничәлене киясез?! — дип сорау бирде. Мин сискәнеп киттем: "Монда сүзне генә түгел, аякны да үлчиләр, ахры..." "Кырык икеле" дигән кавабымны алып китеп барды да теге, бераздан әйләнеп килеп, ку лыма чигүле кәвеш тоттырды. Бүләк бирмәкче икән, бахыр, соң аны йомшаграк итеп сораса ни булган, биг рәк кистереп куйды бит... Аннан соң Чүпрәле районына, бер миллионер колх озга баруыбыз хәтердә калган. Колхозның председателе элеккеге укытучы икән, яшь егет иде, безгә өчәр метр биеклектә үскән кукуруз бас уын күрсәтеп йөрде. Бер арада мин янәшәмдәге кол хозчыдан: — Колхозыгыз миллионер булгач, барыгыз да мил лионердыр инде? — дип колагына иелебрәк сорадым. — Персидәтел белән бухалтир миллионер, калганн ар чабата ямый, — диде бу. Колхозның мактанычы булган кукуруз кырларын карап кайткач, авыл үзәгендә бер карчык килеп: — Түбәдән яңгыр үтә, үземнең ябарга көчем кит ми, ирем дә, малаем да сугышта үлеп калдылар. Тизд ән көз китә, беркем ярдәм итми, — дип Сибгат Хәкимг ә мөрәкәгать итте. — Рәисегез карамыймыни? — диде Сибгат Хәким. — Аның сөйләшергә дә вакыты юк шул, — диде әби. Ул арада председатель яныбызга килеп: "Барысын да эшләтербез!" — дигән булып, әбинең иңеннән кагып озатты. Концерттан соң авылның кунакханәсендә чәйләп ал дык. Председатель бот арасына кыстырып шешәләрне кәлт кенә ача да, стаканнарга койгач, шешәне аяк ас тына куя иде. Бусы миңа мәзәк тоелды... Икенче көнне мин Ташкентка очтым. Марсель ГАЛИЕВ Гомерен озайта арсель Гали "Наран" клиникасында бик кыйммәтле массаж сеанслары ала икән, гомерен озайтырга йөри инде ул, дигәннәрен ишеткәч, Разил Вәлиев: — Киләчәктә... безне соңгы юлга озатырдай кем калыр икән, дип борчыла идем... Болай булгач, күңелем тыныч, — дигән. Романдашлар дарә утырышы бара. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, килешү буенча, әйтелгән вакытка тарихи романнарын язып бетерә алмаган язучыларның исемлеген санап чыга. Идарә әгъзалары буларак, Ркаил Зәйдулла белән Галимкан Гыйльмановка барсыннан да ныграк эләгә (берсе — Кол Шәриф, икенчесе — Шәехзадә Бабич турында әсәр язарга алынганнар). — Икат эшенең катлаулы икәнен мин аңламыйммы?! — дип отыры кыза бара рәис. — Зур суммада грант алдыгыз бит, димәк, сүздә торырга кирәк. Финанс органнары илһам килүне көтеп ятмас. Тагын бер ай вакыт сезгә. Әгәр дә мәгәр, тиешле срокка әзер романнарыгызны китереп салмыйсыз икән — мин сезне судка бирәм! Тәнәфескә чыккач, Галимкан Гыйльманов кәефе төшкән Ркаил Зәйдулланы юата: — Кайгырма, Ркаил, төрмәдә язып бетерербез... Икәү сөйләшә — Ксения Собчак белән култыклашып фотога төшү ничә доллар тора микән? — Белмим. Мин Мароккода маймыл белән култыклашып төшкән идем, биш доллар түләттеләр. Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.