Ибраһим Җәлилов ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ (Истә калганнардан) Безнең әтинең әтисе — Әбүбәкер бабай — авылның көтүчесе булган. Гаиләсе ишле булганлыктан, икмәккә дә туеп тормаганнар. Әбүбәкер бабайның иң кече улы Мостафа — ул безнең әти — 8-9 яшендә үк кызыл мал кибетенә малайлыкка эшкә бирелә. Ул чакта Гыйбадулла Госманов дигән байның Шарлыкта зур кибете була (Шарлык Мостафа авылыннан 8-10 километр ераклыкта). Әти, Госмановларның приказчикларына самовар куеп, ашамлык-эчемлек ташып, төрле йомыш башкарып йөри. Берничә ел шулай йөргәч, аның үзен приказчик итеп куялар. Зирәклеге аркасында ул үзлегеннән татарча һәм русча укырга-язарга өйрәнә. Сату-алу эшендә азмы-күпме акча туплагач һәм өйләнгәч, үзе дә, кибет ачып, сату итәргә ниятләгән. Баеннан вексель белән бурычка акча алган һәм, Мостафа авылына кайтып, кечкенә бер кибет ачкан. Әти авыл хуҗалыгы белән бик мавыкмады. Ашарга кирәк кадәр генә иген икте. Тирә-як базарларга сәүдә белән йөрү өчен ике ат асрады. Төп кәсебе вак сәүдә булды. 1911 елда Оренбург якларында бик каты корылык булды, ачлык килде. Әтинең сәүдә эшләре шул елда начарланды. Җитмәсә, әлеге Госманов вексель белән алган бурычны сорый. Әти түли алмый. Аны 2-3 ай долговой төрмәдә дә утыртып чыгаралар. Маллар сатыла, кибет ябыла. Шуннан соң әтиебез Мостафа, 1913 елны өй-каралтыларын, җирен сатып, Оренбургка күчеп китә. Оренбургта безнең тормыш рәтләнмәде, ул ярлы толчокчы тормышы иде. Муса бу чорны үзенең "Тормыш юлым" исемле очеркында бик дөрес сурәтли. Муса белән мине тормыш төрле якларга ташлады. Ул укыган елларда, мин армиядә булдым, икебез ике шәһәрдә тордык, ә хат алышып кына кешенең тормышын тулы итеп белеп булмый бит... Балалык еллары минем күз алдымда узса да, хәзер матбугатта билгеле булмаган эпизодлар аз шикелле, Шул арның кайберләре күңелдә яктырып китә, һәм мин шулар турында гына сөйләмәкче булам. Муса — Мостафа гаиләсендә алтынчы бала. Әти-әнинең беренче дүрт баласы кечкенәдән үк үлгәннәр. Беренче исән калган бала булганлыктан, мине бик кадерләгәннәр, укытырга, кеше итәргә тырышканнар. Муса миннән дүрт яшькә кечерәк. Зәйнәп белән Хәдичә арасында Гайшә исемле сеңлебез бар иде. Хәдичәдән соң туган Закир һәм Зәки исемле энеләребез ачлык елны үлделәр. Шушы ишле бала арасында әбиебезнең (ул Гыйльми исемле иде) иң сөекле оныгы Муса булды. Ул аны бик кадерли һәм бик ярата торган иде. Мусага ул яратып, үзенчә "посыкаем" дип кенә дәшә. Соңыннан, без Оренбургта яшәгәндә (Гыйльми әби, туган-үскән җирдән аерылып китәргә теләмичә, авылда калган иде), ул аны бик сагынган, ишегалдына чыгып: — Посыкаем, син кайларда хәзер? — дип кычкырып йөргән, аны юксынган... Әле авылда чакта шундый бер хәл булган иде. Муса Зариф исемле иптәше белән балык каптырырга китә, ләкин кармакка балык түгел, үзе эләгеп кайта. Малайлар икесе дә елыйлар, бик курыкканнар һәм борын сыртына килеп кадалган кармакның җебен өзәргә дә онытканнар. Бәхетсезлеккә очраган "посыкаен" күргәч, әби дә каушап калган... Әби Мусаны җитәкләгән, аның артыннан Зариф кармак сабын күтәреп бара икән, сукыр Нигъмәтҗанга барып, Мусаны кармактан ычкындырганнар. Оренбургта без башта "Хөсәения" мәдрәсәсенең ишегалдында, подвалда яшәдек. Муса хәзерлек курсларына укырга керде. Тырышып укый, бик күп яза, китапханәдә еш була иде. Татар китапханәсе бездән ерак түгел, урамның теге як почмагында — "Урал" номерларының аскы катында. Ул елларны "Балалар китапханәсе" сериясендә кечкенә форматта татарча китаплар чыга торган иде. Анда татар язучы - ларының да, татар теленә тәрҗемә ителгән рус язучыларының да хикәяләре басыла торган иде. Муса шул китапларны өйгә алып кайтып та, күбесенчә китапханәдә кичләрен утырып укып чыкты. Алар арасында Габдулла Тукайның шигырь җыентыклары, матур рәсемнәр белән аерым китап булып чыккан "Алтын әтәч", "Су анасы", "Мияубикә" һәм бантка китаплар бар иде. Революция булды. Билгеле, аның асыл мәгънәсенә төшенү өчен без бик яшь идек әле. Шулай да революция давыллары һәрвакыт якты ярга таба гына илткәнен әйтергә кирәк. Оренбургта Дутов диктатурасының байтакка сузылуы да, Оренбург өчен барган көрәшләр дә Мусаның иҗтимагый фикере формалаша башлауга сәбәп булды. 1918 елның 18(31) гыйнварында Дутов власте җимерелә. Шәһәргә большевиклар килеп керәләр. Әле дә хәтердә, без ул чакта Урал аръягында, "Чүпрәк шәһәр" (Оренбургның старьевгциклары торганга, бу шәһәр чите районын шулай атаганнар булса кирәк) дигән җирдә тора идек. Муса белән Зәйнәп укыйлар, ә мин "Вакыт" газетасы конторасында эшли башлаган идем. Бер кышкы салкын көнне хезмәттән өйгә кайтып барганда, урамдагы бер төркем янына тукталдым. Андагы халык шәһәрдә власть юклыгы турында сөйләшә иде: "Хәзер шәһәрдә бер власть та калмады, полное безвластие. Дутов качкан, ә кызыллар килеп җитмәгән", — диләр. Чыннан да, бер-ике көннән соң гына шәһәргә кызыллар килеп керде. "Вакыт" типографиясе конфискацияләнде. Большевиклар үз газеталарын — "Оренбург губернасы мөселман комиссариатының мөхбире" исемле татарча газета чыгара башладылар. Мин шушы яңа газетага корректор булып эшкә урнаштым. Бу газетаны "Мөхбир" дип кенә йөртәләр, ул безнең өйдә көтелгән кунак иде. Абыйсының хезмәте кергән газетаны Муса бик яратып укый, "Кызыл фронт" хәлләре белән кызыксына, шигырьләрне ятлый иде. Шуннан соң ул үзе дә "Хөсәения"дә газета чыгара башлады. Гәрчә Дутов бандалары шәһәрдән куып чыгарылган булса да, алар әледән-әле шәһәргә һөҗүм итеп торалар. 1918 елның апрель башларында бер төнне Дутов шайкасы — кавалеристлар — көтмәгәндә шәһәргә үтеп керәләр, казармаларның берсенә һөҗүм итәләр һәм йоклап яткан берничә солдатны үтереп качалар. Бу фаҗигале хәл турында "Мөхбир" газетасы да язды, шәһәр халкы бик нык нәфрәтләнде. Муса бу авыр вакыйганы газетадан укып кына калырга теләмәде, корбан булган солдатларның мәетен барып карыйсы килде. Үтерелгән кызылармеецларның гәүдәсе соңыннан кәрвансарайга китерелде. Без Муса белән аларны шунда барып карадык. Шуннан кайткач, Муса, бик нык нәфрәтләнеп, үз газетасына бер мәкалә язды. Класс күләмендә чыга торган бу газета Муса редакторлыгында, аның мәкалә һәм шигырьләре белән тулы була иде. 1918 елның язында әти яңадан Мостафа авылына күчеп кайтырга булды. Чын-чыннан крестьян эше белән шөгыльләнергә исәпләп, ул бер алама гына ат та сатып алды, һәм алар Муса белән авылга кайтып киттеләр. Шәһәрдә мин генә калдым. 1918 елның июль башында Дутов бандалары шәһәрне икенче мәртәбә алдылар. Безнең "Мөхбир" газетасы басыла торган типография ябылды, мин авылга кайтып киттем һәм 1919 елның апреленә кадәр балалар укыттым. Бу вакыт эчендә без Муса белән бергә булдык. Оренбург шәһәре кебек үк, безнең Мостафа авылы да ул чакта кулдан-кулга күчеп торды. Авыл берничә тапкыр әле аклар, әле кызыллар кулында калды. 1919 елның язгы ташкын вакытында, төнлә Мостафа авылыннан кызыллар чигенеп, аклар килеп кергән чакта, Ченәкәйнең шул елларны басылып чыккан китапларын һәм берничә сәяси брошюраларны яшереп йөргәнебез исемдә. Бәлки, ул китапларны Муса элегрәк Оренбургтан алып кайткан булгандыр. Оренбург дутовчылардан азат ителсә дә, тирә-якта сугышлар тынмаган иде әле. Шулай да яшь Совет власте мәгариф-культура эшләрен җайга салу өчен күп көч куйды. Төрле курслар оештырылды, кадрлар хәзерләү эшенә керешелде. Мин дә шул елның маенда Оренбургка педагогия курсларына укырга килдем. Муса авылда калды. Җәй айларында Оренбург тирәсендә тынычлык урнашты. Әнә шул вакытларда Муса яңадан Оренбургка килде һәм күбесенчә язу эше белән шөгыльләнә башлады. Ул Ченәкәй квартирасына урнашты һәм Көнчыгыш шагыйрьләре белән мавыга башлады. Минем янга ул еш кына килә һәм үзенең шигырьләрен укый иде. Курсларда укыган вакытта безне кәрзин үрергә һәм китап төпләргә өйрәттеләр. Бу һөнәрләр Мусага бик ошады, ул да бу эш белән мавыга башлады, үзенең шигырьләре, хикәяләре тупланган өч дәфтәр төпләде. 1919 ел безгә шатлык та, кайгы да алып килде. Сентябрьдә мин әтинең үлүе турында хәбәр алдым. Ләкин бу кайгылы хәбәрне Мусага ничек итеп әйтергә белмичә аптырап йөрдем. Оренбургның хәзерге Совет урамында, универмагның өске этажында элек "Фурор" дигән кинотеатр бар иде. Шунда татарча әдәби кичә булды. Кичә башланыр алдыннан кемдер чыгып, шәһәрдә әлеге вакытта булган вакыйгалар турында кыскача доклад ясады. Аннан кичә башланды. Хәрби киемнән, күпереп торган чәчле бер яшь егет көр тавыш белән "Алга, иптәшләр, алга, ак таңга таба... Иркенлек, яктылыкларга таба..." дип җырлады. "Камил Мотыйгый бу", — диделәр. Кичәдән безгә кайтып, капка төбендә утырдык. Шунда мин аңа әтинең үлгәнен әйттем, һәм без бик озак елаштык. Әти үлгәч, мин авылга кайтып балалар укыта башладым, Муса Оренбургта калды. Шушы елда Муса матбугатка чыкты. "Бәхет" шигырен ул редакциягә нәкъ шушы кайгылы көннәрдә тапшырмадымы икән? Муса үзе: "Бу 1919 елның сентябре иде", — дип яза. Чынлап та шулай булырга кирәк. Әгәр Муса ул шигырьләрне мин Оренбургта чакта редакциягә илткән булса, шиксез, минем истә калган булыр иде. Бу турыда Муса миңа соңыннан, "Кечкенә Җәлил" имзасы белән шигырем газетада басылып чыкты, дип сөйләде. Аннан бервакыт: "Пьесам шәһәр театрында куелды, "Автор, бис" дип чакырып чыгардылар", — дип, миңа хат язганын хәтерлим. Тик кайвакытта язганы исемдә калмаган. Төрле вакыйгаларны искә төшереп, чагыштырып карыйм да, шигыре басылуы турында язган хаты шул 1919 елның сентябренә туры килә, пьесасы турында язган хаты 1920 елларны булырга кирәк. 1920 елның кышында Муса Мостафа авылына кайтты. Кайткач та ул авыл яшьләре, мәктәп балалары арасында бик җанлы эш башлап җибәргән иде, тик, озак та үтмәстән, тиф белән авырды. Ул елны без тиф белән барыбыз да авырдык. Авыру көчле булды һәм шактый озакка сузылды. Шунысы хәтердә калган: тифтан терелә башлагач, Муса яткан җиреннән шигырьләр яза иде. Иң элек поднос сорап ала, подносны тезләренә куя да кәгазь өстеннән вак кына хәрефләр белән язарга керешә. — Муса, ни өчен шулкадәр вак язасың? — дигән сорауга Муса болай җавап бирә иде: — Хәлем юк, кулымны көчкә йөртәм... Авырудан терелгәннән соң, Муса яшьләр арасында бик актив эшли башлады: мәктәп балаларын оештырып, спектакльләр куя, газета-журналлар чыгара, үзе пьесалар яза, комсомол ячейкасы белән җитәкчелек итә иде. Мин комбед җыелышлары уздырылуын, авыл советы сайлауны, байларны, кулакларны җыелыштан куып чыгаруыбызны хәтерлим. Муса шундый җәмәгать җыелышларыннан да читтә калмый иде. Бу уңайдан бер вакыйга искә төшә. Мин партия ячейкасы секретаре идем. Беркөнне Муса аһ-ваһ килеп йөгереп кайтып керде дә: — Абый, сельсовет йортында ниндидер тавыш-гауга бара, мине кертми куып чыгардылар. Тиктомалга түгелдер, бер хәл булса кирәк, әйдә киттек, — диде. Барып керсәк, берничә сельсовет әгъзасы председательне (Хөсәен Габҗәлилов дигән бер коммунист иде, безгә чыбык очы туган тиешле) почмакка кысып алганнар, шау-шу килеп, йодрыкларын күтәреп һөҗүм итеп яталар. Без килеп бу хәлгә катыша башлагач, тавыш бигрәк тә көчәйде, безне дә кыса башладылар. Шуннан Хөсәен абзый Мусага: "Бар, энекәем, йөгер, безнекеләрне алып кил, юкса эш харап", — диде. Муса чыгып чапты. Эш болай булган икән. Мостафа авыл советының составына элек мироед булып йөргән берничә подкулачник кереп калып, советның эшенә тискәре тәэсир ясарга маташулары турында, аларны советтан чыгару кирәклеге турында фамилияләрен күрсәтеп, партячейка волкомга, волисполкомга язган иде. Авылга милиционер килеп, теге кешеләрне алып та киткән. Аларны волисполкомда, ЧКда дер селкетеп, котларын алып кайтарып җибәргәннәр, ләкин сельсовет составыннан чыгармаганнар. Болар, авылга кайткач, кайсыбер совет членнарын котыртып, җыйналып, председательне чакыртып: "Безне һич гаепсез ЧКга тартып йөрттеләр, үлемнән чак калдык. Моңа Хөсәен гаепле, бу — коммунистларның эше", — дип тавыш күтәреп, Хөсәенне председательлектән алып ташлау мәсьәләсен куя башлаганнар. Шул ыгы-зыгы арасына Муса белән безнең барып керүебез утка май тамызып җибәргән икән... Ул арада Муса актив коммунистлардан Хәбиб Маняковны, Мөхәррәм Мөхәммәтовны алып килде. Көч-хәл белән халыкны тынычландырып, калган сельсовет әгъзаларын чакыртып, мәсьәләне тикшердек. Әлеге подкулачникларны совет членлыгыннан чыгару турында карар кабул иттек. Шулай итеп, Муса безгә зур ярдәм иткән иде. 1920 елларда төрле кулак бандалары совет яклы кешеләргә һөҗүм итеп йөрделәр. Алар ул чакта дала ягыннан Эстәрлетамак ягына — урманга таба омтылалар иде. Без — Шарлык волосте коммунистлары — коммунистик отряд төзеп, кулак бандаларын тар-мар итәргә керештек. Шарлыктан (ЧОН штабыннан) килгән приказ буенча Мостафа коммунистлары, авылда булган кадәресе җыелып, Шарлыкка киттек. Анда безне бер отрядка куштылар. Эстәрлебаш ягына качып барган бер банданы куып киттек. Шул вакытларда, Колама тау якларында ниндидер бер банда йөри, имеш, дигән хәбәр алгач, бер отряд Шарлыктан Мостафа авылы аркылы шул бандага каршы киткән. Әлеге отрядка Муса һәм тагын берничә кеше кушылганнар. Кечкенә банда, безнекеләрне күрү белән, төрле якка таралып качып беткән. Муса, отряд белән Шарлыкка барып, бер төн патрульдә йөргән. Аннан соң безнең отрядка җибәрелгән группага кушылган. Без, банданы юк итеп кире кайтып килгәндә, Эстәрлебаш белән Шарлык арасында юлда очраштык. Мусаның кулында иске генә бер винтовка бар иде. Иокысызлыктан ул бик арыган булса да, күңеле шат иде. Мин, көтелмәгән очрашудан аптырап: — Муса, син каян? Ничек син монда? — дидем. Муса, үпкәле тавыш белән: — Син монда сугышып йөр, ә мин өйдә кулаклар килеп үтереп киткәнне көтеп ятыйммы?! — диде. 1920-1921 уку елында Мостафа авылында татар укытучылары съезды уздырылды. Анда укытучылар, мәктәпкәчә тәрбиячеләр катнашты. Съездда Муса доклад ясады, үзенең балалар оешмасында ничек эшләве турында хисап бирде. Кичен аның оешмасы спектакль куйды. Мусаның мәктәп балалары белән эшләү тәҗрибәсен (ул чакта әле пионерлар оешмасы бөтен илдә юк иде) укытучылар бик мактадылар һәм ул тәҗрибәне башка авылларда да җәеп җибәрергә кирәк дип фикер йөрттеләр, һәркем Мусаны үз авылларына чакыра, эшне башлап җибәрергә булышуын сорый иде. Мусада яшь чагында ук тыңлаучыларны ышандыру көче бар иде. Аның агитаторлык сәләте яхшы булганга, ул революциянең беренче елларында ук яшүсмерләрдә көрәш уты кабыза алган. Яшүсмерләрдә генә түгел, зурларны да ул ышандыра белә, аларның йөрәгенә дә юл таба иде. Бу уңайдан бер вакыйга искә төшә. 1920 ел булырга кирәк. Ул елларда гужповинность буенча авылдан авылга подвода җигәләр иде. Беркөнне Муса, Мостафа авылыннан подвода җиктереп, волостька китә. Аның волкомолда эше була. Эшен башкарып, кичкә таба кайтырга уйлый һәм, Ново-Никольскийдан подвода алып, юлга чыга. Подводчик "Бу малайны пычагымамы төнлә ун чакрым ташып йөрим" дип уйлаган булса кирәк. Ново-Никольский белән Мостафаның нәкъ уртасындагы Самойловка исемле кечкенә бер украин авылына җиткәч, подводчик Мусаны арбасыннан җилтерәтеп төшерә дә кире борылып кайта да китә. Самойловка крестьяннары гомердә дә подвода җикми торганнар иде. Хәер, 4-5 километрга подвода алыштыруны, бәлки, кем дә теләмәгәндер. Безнең Муса хутор башында ялгыз кала. Ул арада караңгы да төшеп килә. Җәяү кайтырга куркыныч, кулак бандалары булуын да истә тотарга кирәк. Муса, озак уйлап тормастан, бер кешенең өенә керә дә подвода сорый. Ә анда күршеләр, җыелып, тәмәке тартып утыралар икән. Мусаның сүзен ишеткәч, боларга бик көлке тоела. Аның җирдән бер карыш кыска буена карап көләләр: — Син кем? Нинди начальник? — Кайдан киләсең? — Күрсәт әле мандатыңны? Мусага төрле сораулар бирәләр һәм подвода турында авыз ачмаска кушалар. Муса бик кыю гына кем икәнен, каян килеп, кая барганын әйтә, мандатын күрсәтә. Муса моны үзе болай сөйли иде: — Шуннан, мин сиңа әйтим, сүздән сүз чыгып, комсомол турында, Совет власте, большевиклар турында, разверстка турында әңгәмә китте. Мин өстәл артына кереп утырып сөйләргә керештем... Кыскасы, өстәл артыннан башы гына күренеп торган елтыр күзле бер малай бик кыю рәвештә политик әңгәмә үткәрә. Ул арада өй эче авыл халкы белән тула. Мусага кискенкискен сораулар бирәләр. Аның көймәсен комга терәтеп калдырырга уйлыйлар, көлешәләр. Тора-бара Мусаның сүзләренә игътибар арта башлый. — О, це правильно! — Добре хлопец балакае! — дигән сүзләр дә ишетелеп куя. Шул рәвешчә, Муса төн җиткәнче әңгәмә уздыра һәм ахырдан сүзне яңадан подвода мәсьәләсенә кайтарып калдыра. Беркемгә подвода бирми торган Самойловка крестьяннары: — Бирергә кирәк, добрый хлопец! — диешеп, подвода бирергә булалар. Бераздан пар ат җигә торган бричкага ат җигелә һәм җилтерәтеп "агитатор Муса"ны Мостафа авылына китереп куялар. Кайткач, Муса моны кызык итеп сөйләп көлдерткән иде. 1921 елның җәендә, ачлык башлангач, Муса авылдан Оренбургка китте. Шуңа күрә, аның белән сирәк очрашырга туры килде. МУСЛНЫҢ БАЛАЧАГЫ Безнең авылның исеме Мостафа. Ул вакытларда урта күләмдәге ике мәчетле авыл иде. Тау башында тора. Тирәякта урманлык юк, ләкин күз күрер җиргә кадәр тигез матур тугайлык. Өч яктан урап Нит елгасы ага. Авылның бер башында су тегермәне, икенче башында агач күпер. 4-5 километр җирдә Саелмыш елгасы ага. Саелмыштан 2-3 километрда тигез җирдә мәһабәт булып Бурлы тау калкып тора. Бурлы тауга капма-каршы якта, авылдан 4-5 километрда, тезмә таулардан торган Колама тау бар. Нитның авылга якын килгән төшен гадәттә күл дип йөртәләр. Күпердән борылып, авылның икенче ягыннан үткән җире куе камыш белән уратылган аерым күлләрдән тора, һәр күлнең үз исеме бар: Комлык, Аргы кара яту, Бирге кара яту, Әйләмә һәм башкалар. Боларны тәфсилләп язуымның хикмәте шунда: Муса авылның табигатен бик ярата иде. Аның акварель белән авылның төрле яктан күренешен: тегермәнен, күпер бантын, Нит һәм Саелмышның аерым күренешләрен, чишмә буен һәм башкаларны ясаган альбомы да бар иде. Дөрес, альбом бала вакыттагы түгел, 1922-1924 еллардагы. Ләкин авыл табигатен сөюе бала чагыннан ук килә. Малай вакытларында тегермән буасына, Кара ятуга һәм Әйләмәгә, шулай ук аргы тегермәнгә (Колама тау итәгендә) һәм Саелмыш буйларына балык каптырырга йөрергә бик ярата иде. Рәсемнәр альбомыннан башка тагын авылның тарихы турында, аерым мөһим булган вакыйгалар хакында да җыеп язган дәфтәрләре бар иде. (Боларны язу өчен Муса күптән үлгән Вилдан мулланың китапханәсендә казынып, шуның белән кызыксынып, төннәр буе утыра иде.) Бурлы тау, Кара яту, Әйләмә турындагы легендаларны да җыйган иде. Ләкин ул язуларның берсе дә сакланмады. Мусаның бер (исеме хәтеремдә юк): "Пүчтәк... — диде Рәхми агай..." дип башланган хикәясе бар иде. Кыскача бөл ай: халык сүзенә карап, Рәхми агай тау җеннәрен күрергә бара да, археологик казылмаларны күреп, җеннәрнең юклыгына тәмам ышана. Бу хикәя, легендага нигезләнеп, Бурлы тауның таш базларында туган. Безнең йорт һәм җиһазлар турында әйтә алмыйм, чөнки Муса туган йортны мин белмим (мин белгәндә инде икенче йорт иде). Ләкин шуны әйтә алам, безнең авылда бар йортлар да бер типта. Безнеке дә шулай булгандыр инде: зур мич, сәке, мич яныннан бүленгән кече як, бер зур агач сандык һәм савыт-саба өчен агач шкаф. Балалардан бер зурысы сандык өстендә йоклый (безнең семьяда ул Ибраһим булгандыр инде), башкалар бар да сәкедә тезелеп яталар. Муса өчен бер аерымлык: әбинең сөйгән бәбкәсе булганга күрә, ул әби янында агач караватта йоклаган. Муса алты яше тулмастан мәдрәсәгә йөри башлаган. Ибраһимга ияреп килеп, бик елагач, ул вакыттагы безнең авылның укытучысы Габдулла хәлфә: "Йөреп торсын, үзе туйгач ташлар әле", — дип, мәктәпкә йөрергә рөхсәт биргән. Ләкин Муса мәктәпне ташламаган. Тырыш, зиһенле Муса Габдулла хәлфәгә бик ошаган. Шул ук кышның уртасында ниндидер бер бәйрәмдә Габдулла хәлфәнең соравы һәм мулланың рөхсәте белән Муса шыгрым тулы мәчеттә яттан "Тәбарәк"не укыган. Хәзер безнең өчен бу нәрсә кызык тоелса да, ул вакытта "үзе һәфтияктән бәләкәй" баланың "публичное выступление"се безнең гаилә өчен генә түгел, бөтен авыл өчен зур бер вакыйга булган. Мусаның белемгә омтылышында прогрессив карашлы Габдулла хәлфәнең тәэсире юк түгел. II 1913 елны авылдан Оренбургка күчеп килгәч, яңа җирләр, таныш булмаган зур йортлар, киң урамнар, матур киенгән кешеләр, фаэтонлы извозчиклар һәм атсыз арбалар башта без бала-чагаларны бик кызыксындыра иде, ләкин без тиз арада авылны сагына башладык. Бердән, рус телен белмәвебез аркасында иптәшләр табу читен; икенчедән, тапталырсыз, адашырсыз дип, әни урамга чыгарга кушмый иде. Су коенырга барыр идең, Урал елгасы бездән ерак. Шунлыктан безгә, авылда үз иркең белән тугайларда, аланнарда йөгереп уйнаган, күлләрдә туңып-күгәреп беткәнче су коенып өйрәнгән балаларга, шәһәр тормышы бик күңелсезгә әйләнеп китте. Кышын Муса "Хөсәения" мәдрәсәсенә йөри башлады, иптәшләре дә булды. Ләкин авылны сагынуыбыз аз гына да басылмады. Кичләрен яткач, юрган астында пыш-пыш килеп, һаман шул үзебезнең авылда уйнаганнарны искә төшерә идек. Шуңа күрә 1914 елның җәендә авылга, әтинең апасы Мәхүп түтигә кунакка кайтасыбыз хәбәрен без бәйрәм көне кебек шатланып каршы алдык. Авылга кайткач, Муса иртәдән тегермән буасына балык каптырырга китә иде. Якын җирләрдә зур балыклар капмый, вак тәрәч, кызылкүз, алабуга балыклары гына эләгә. Ләкин Мусаны балыктан да бигрәк авылның табигате: елга буйлары, болыннар кызыксындыра. Ул карга оялары туздырып, чит кешеләрнең бакчасыннан кыяр урлап йөрү кебек уеннарны яратмый, андый уеннарга бөтенләй катнашмый, хәтта нәфрәтләнә иде, чөнки ул үзе кызыклы уеннар оештырырга гаҗәеп оста иде. Иң күңелле уеннарның берсе — "Сабан туе". Без, кыз балалар, бергә күмәкләшеп курчак уйнаганда, Муса, үзенең иптәш малайларын җыеп, чыбык атларга атланып, безнең янга килә дә, "өйдән өйгә" кереп, "сөлге" җыеп йөри. Бу уен безнең өчен дә бик кызык булганга, без ситсыларны кызганмыйбыз, беребездән беребез арттырыбрак матурракларын бирергә тырышабыз. "Сөлге"ләр җыелып беткәч, барыбыз да күл буена йә авыл артындагы сыртка чыгып китәбез. Анда инде ярышлар башлана: йөгерәләр, көрәшәләр, төрле уеннар уйнала. Җиңгәннәргә "сөлге" ләр бирелә. Ә печән өсте җиткәч, Муса "печән өмәсе" оештыра иде. Җәй көне зурлар бар да кыр эшендә булалар. Балаларга авылда иркен, сүз әйткән кеше юк. Без, җилкәләргә тырма, сәнәкләр күтәреп килеп, кемнең дә булса ишегалдында чәчелеп яткан печәннәрен "күбәгә", "кибәнгә" өяргә тотынабыз. Берсендә беткәч, икенчесенә күчәбез. Үзебезчә инде: бер диләнкене бетереп, икенче диләнкегә күчәбез, имеш. Ә хуҗалар, кич эштән кайткач: "Менә рәхмәт төшкән балалар, ишегалдын ничек чистартып куйганнар", — дип, бик шат булалар иде. Мөхәммәди абзый (Мәхүп түтинең зур улы) кайвакыт, иртән эшкә киткәндә: "Муса, тагын печән өмәсе җый әле булмаса, ишегалдын чистартырга бер дә вакыт юк. Мал-туар бик печән туздырган", — дип, үзе куптып китә иде. Ә Мусага шул гына кирәк тә инде! Мәхүп түти безне йокларга ишегалдына яткыра иде. Анда Муса белән мин һәм тагын берничә бала җыела. Гомумән, Мәхүп түти янында бөтен туганнарның балалары диярлек бутала иде. Без — Муса, Камилә, Кәримә, Сәгьдетдин, мин һәм Галимә, бергә йоклый идек, һәр кичне чиратлап әкият сөйләү һәркайсыбызның вазифасы булып исәпләнә. Тик Галимә белән мин кечкенә булганга, ул эштән азат ителгән идек. Әкиятләрнең күпчелеген инде Гыйльми әбидән ишеткән булсак та, тагын төн буе тыңлап чыгарга риза идек. Бигрәк тә Муса белән Камиләнең әкиятләре матур килеп чыга торган иде. Ә беркөнне Муса үзе белән бергә мине, Камиләне һәм Кәримәне тегермән буасына балык каптырырга алып барды. Килеп җиткәч, Муса, камыш арасына кереп, кармак салырга тотынды. Без бераз уйнап йөрдек тә су коенырга булдык. Гадәттә буаның үзендә балалар коенмый иде: анда, яр текә, су тирән. Камилә моны белмәгән булса кирәк (ул Йөзәй авылыннан килгән иде), барыбыздан да тизрәк чишенде дә, без сүз әйтергә өлгергәнче, буа ярыннан сикереп төште дә бата да башлады. Күрәсең, ул йөзә белмәгәндер, без Кәримә белән бик курыктык. Коткарырга төшәргә беребезнең дә йөрәк җитми, йөзә дә белмибез. Әче тавыш белән кычкырып, буа буенда йөгереп тик йөрибез. Безнең тавышны иптетеп, Муса камыш арасыннан килеп чыкты да киемнәрен дә салып тормады, сикереп суга төште һәм Камиләне чәченнән эләктереп ярга алып чыкты. Ярый әле Камилә тончыкмаган, ярда бераз ятты да, хәл алгач, киенә башлады. Муса да яңадан балык каптырырга бармады, безне өйгә алып кайтты һәм: "Моннан соң мин сезне тегермән буасына алып бармыйм!" — дип әрләп куйды. Ләкин бала чакта алай гына акыл керәме соң? Без инде Камилә вакыйгасын онытып та өлгергән идек һәм, тегермән буасына бармасак та, Комлык дигән күлдән чыкмый ята идек. Шулай бервакытны су коенганда, 3 яшьлек бер кечкенә кызны тактага утырттык та бер-беребезгә таба этәреп уйный башладык. Янәсе, ул баланы көймәдә йөртәбез! Кызларның кайсыдыр тактаны ныграк этеп җибәрде. Ә такта, безнең яннан выжлап узып, күлнең тирән җиренә, төнбоек яфраклары арасына кереп китте. Инде нишләргә? Без анда керергә куркабыз. Су астыннан сузылган төнбоек сабаклары аягыңа елан шикелле килеп уралса, беттем диген, төпкә өстерәп алып төшеп китәчәк бит! Ә бала, әз генә тактасы кырынайды исә, су төбенә китәчәк. Менә, чыр-чу килеп, җан-фәрманга кычкыра башладык. Үзебез елыйбыз, үзебез кычкырабыз. Муса малайлар белән бергә йөз илле метрлар ераклыктагы Кара яту күлендә балык тота иде. Алар безнең тавышны ишеткән булсалар кирәк, Муса бер малай белән йөгереп килеп җитте. "Тагын нәрсә булды сезгә?" — ди. — Әнә, әнә... бата! — дибез без елый-елый. Муса йөгереп күлгә кереп китте, ике-өч колач ташлауга такта янына җитте дә әлеге кызны тартып та чыгарды. Мусадан тагын эләкте безгә! III Оренбургка кайткач, беренче ишеткән хәбәр сугыш башлануы турында булды. Мин әле аны бик аңлап бетерми идем. Ләкин безнең уеннар үзгәрә башлады. Шәһәрдә солдатлар күбәйде. Без дә "солдат" уйный башладык. Элек күбрәк Муса ат рәсемнәре ясарга ярата иде, хәзер солдатлар, мылтык, туплар һәм шундый нәрсәләр ясарга кереште. Оренбургның хәзерге ипподром урынында зур мәйданда солдатларны сугышка әзерләү өчен өйрәнүләр үткәрәләр. Муса еш кына шуларны карарга бара башлады. Кышын ул "Хөсәения" мәдрәсәсендә укуын дәвам итте. Мәдрәсәдән ерак түгел "Белек" китапханәсе бар иде (революциядән соң аңа Ямашев исеме бирелде). Муса бик кечкенәдән шул китапханәгә яратып йөрде. Аннан төрле китаплар алып кайта һәм өйдә шуларны кычкырып укый иде. Тыңлаучы булса бик ярата, ләкин күп вакыт тыңлаучы мин генә була идем. Чөнки Ибраһим үзе укый белә, ә әти-әниләрнең вакыты юк. Мин дә китап телен бик яхшы аңлап бетерә алмаганга, Муса укыганын миңа сөйләп тә бирә торган иде. Шулай итеп, мин, мәктәпкә барганчы ук, "Шаян Фәһим", "Гали баба" кебек хикәяләрне белә идем инде. Габдулла Тукайның "Бичара куян", "Бала белән күбәләк" кебек кечкенә шигырьләрен дә Муса миңа күңелдән сөйләргә өйрәтте. Бик кечкенәдән үк Муса Габдулла Тукайның барлык шигырьләрен яттан белә иде. 1917-1918 елларда инде ул бу китапханәдәге барлык китапларны укып чыкты диярлек. 1916 елны Муса үзе китапханә төзергә уйлады. Безнең өйдә алай китапханә төзерлек китаплар юк иде, шуңа күрә Муса китапларны үзе язарга булды. Гадәти генә дәфтәрне дүрткә бөкләгән күләмдәге дүрт китабы хәтеремдә: берсендә әни сөйләгән ниндидер халык әкияте, берсендә Муса үзе иҗат иткән әкият, икесе Муса язган җырлар һәм шигырьләр иде. Мусаның фикере буенча китапханә бер авторның гына китапларыннан тормаска тиеш, шәһәр китапханәләрендәге кебек, күп авторларның китаплары булырга тиеш. Шул исәп белән Ибраһимга никадәр ялынып караса да, аннан бер китап та яздыра алмады. Миннән ниндидер бер әкият чыгартып (билгеле, Муса ярдәме белән), минем исемнән үзе язып, китапханәсен тагын бер исемгә арттырды. Ләкин ул биш китаптан артыкка китә алмады. Чөнки куярга урын булмыйча, тәрәзә төпләрендә аунап йөргәннән соң, ул китапларны әни нәни балаларга уйнарга биргән. Бала, шиксез, ал арны вак кисәкләргә ерткалаган. Муса: "Минем китапларымны ерткансыз", — дип еласа да, андый хәлгә безнең өйдә әһәмият биргән кеше булмады. Мусага: "Бик күп кәгазь бетерәсең, дәфтәр сатып алып җиткерер хәл юк", — дип, грифель такта алып биргәннәр иде. Ул шул тактага сәгатьләр буенча нәрсәдер язып, бозып, тагын язып утыра торган иде. Мин мәктәпкә йөри башлагач та безнең Муса белән икебезгә шул бер такта һәм бер Коръән иде. Без аларны чиратлап мәктәпкә ала идек: бер көн Коръән, икенче көнне грифель такта. Муса бик еш кына Коръәнне грифель тактасына алыша иде. Димәк, Мусаның яза бантлавы 1916 елдан түгел, иртәрәк (1915 ел), 1916-1917 елларда инде ул шактый нәрсәләр язды. Ләкин алар бар да югалган. (Аның өстенә тагын Мусаның солдаткалар каршында танылган җыр чыгаручы булуын һәм бик күпләргә фронттагы солдатларга язылган хатлар өчен җыр чыгарып бирүен кушсак, 1916 елда инде Муса үзенең иҗат юлының беренче бусагасына баскан була.) Муса кечкенәдән үк халык җырларын, халык көйләрен, халык әкиятләрен бик ярата иде. IV Муса белән безнең балачак гел бергә үтте диярлек. 1916 елның җәендә без Оренбург шәһәре читендәрәк бер фатирда яшәдек. Беркөнне хуҗа хатыны безгә зур форматлы, күп рәсемле ниндидер журналлар бирде. Без аларны, балалар ертып бетермәсеннәр дип, утын сараена яшердек һәм шунда кереп, сурәтләрен карап, кызыксынып утыра торган булдык. Карап туйгач, журналларның инде кызыгы беткәч, Муса шул кәгазьләрдән костюм тегәргә киңәш бирде. Без, энә, җеп, кайчы алып чыгып, зурлардан яшереп кенә сарайда костюмнар тектек. Бөтен нәрсәләр әзер булгач, ал арның барысын да хуҗаларның өйалдында торган буш шкафка яшердек. Муса өй халкына: "Бүген театр була", — дип игълан итте, үзе билет ясады. Без ал арны берәр тиеннән саттык. Әти, әни, Ибраһим һәм хуҗа хатыны — бар да билет алдылар. Шулай итеп, без 7 тиен акча җыйдык. Караучылар, үзләре урындыклар алып чыгып, өйалдында тезелеп утыргач, без шкафка кереп киенә башладык. Шкафта кысрык, караңгы. Без киемнәрне бутап бетердек. Башмак урынына эшләпә, күлмәк урынына штан киеп, бөтен киемнәребез ертылып бетте. Кыскасы, "сәхнәгә" чыкканда, безнең өстә костюм түгел, ертык кәгазь кисәкләре генә эленеп торалар иде. Без җитәкләшеп, үзебезгә үзебез җырлап, "Полька-бабочка"ны биедек. Бөтен театрыбыз шуның белән бетте. Театрдан соң 7 тиенгә мороженое һәм ирис алып ашадык. Икенче театрыбызны 1917 елның җәендә куйдык. Муса ак коленкордан, үзе кисеп, бер куян текте. Бүлмәнең бер почмагына әнинең шәлен чаршау итеп кордык. Идәнгә, үлән төсле булсын дип, яшел одеял җәйдек. Мин, сәхнәгә әлеге куян белән чыгып, Тукайның "Бичара куян" шигырен укыдым. Бала сүзләрен мин сөйләдем, куян сүзләрен сәхнә артыннан Муса әйтеп торды. Бу театрыбыз күпкә матуррак чыкты, һәрхәлдә, үзебезгә бик ошады. 1917 елның Октябрь революциясен Муса бик ялкынланып каршы алды. Билгеле, аның әһәмиятен ул вакытта без әле аңламый идек. Ләкин шау-шулы демонстрацияләр, бөтен җирдә кызыл флаглар — болар бар да безне бик җилкендерде. Туганыбыз тиешле Хәмидә апа бездә тора иде. Шул Хәмидә апа, Муса белән мине җитәкләп, демонстрациягә алып чыгып китте. Юлда Муса миңа әйтә: "Бөтен кеше күкрәкләренә кызыл тасма таккан, безгә дә тагарга кирәк", — ди. Без борылып кердек тә эзләнә башладык. Өйдә кызыл тасма юк икән. Минем курчаклар арасындагы чуар кызыл чүпрәкләр Мусага ошамады. Әнинең кызыл атластан теккән өйдә киеп йөри торган бер иске башмагы бар иде. Шул башмакларның бөтенрәк җирләрен кисеп алып, Муса миңа да, үзенә дә лента итеп такты, һәм без башкалар шикелле үк горурлык, шатлык белән урамга чыгып киттек. Дөрес, соңыннан ул башмаклар өчен безгә эләкте эләгүен, ләкин демонстрациядә булу шатлыгы ул җәзадан көчлерәк иде. Хәзер инде без өйдә дә "солдат" урынына "хөррият" уйный башладык. 1919 елның җәендә, укулар беткәч, Муса авылга кайтты. Вакытны ничек үткәрергә белми йөргән дүртенче класс балаларын җыйды да: "Әйдәгез, спектакль куйыйк, мин пьеса язармын, ничек уйнарга да өйрәтермен", — дип, безне котырта башлады. Бу киңәш безгә бик ошап калды. Беренче спектакльнең исеме хәтеремдә калмаган. Бер пәрдәлек, дүрт кешелек кенә кечкенә әйбер иде. Мине суфлер итеп куйдылар. Киемнәрне, сәхнәгә кирәк нәрсәләрне "артистлар" үзләре өйдән һәм танышлардан җыйдылар. Сәхнә өчен чаршау да өйдән алып килдек. Сәхнәгә өй сыйфаты бирер өчен паласлар һәм одеяллар кактык. Грим урынына акварель ярады. Спектакль көткәннән артык уңышлы үтте. Зал шыгрым тулы халык иде. Безне бик мактадылар. Спектакль алдыннан коммунист Хәйбул Маннапов дингә каршы темага доклад ясады. Спектакльдән соң без кечкенә генә концерт бирдек: хор белән җырладык. Муса мандолинада уйнады. Зөһрә Мәүлүтева белән икәү парлап җырладык. Беренче спектакльнең мондый уңышлы булуы безне канатландырып җибәрде. Икенче көнне үк моңа кадәр кушылмаган бик күп балалар килеп, үзләренең дә спектакльдә катнашырга теләүләрен белдерделәр. Шул вакытта Муса тик спектакль кую белән генә калмаска, ә "Балалар түгәрәге" дигән оешма төзергә киңәш бирде. Бу киңәшне дә без бик шатланып каршы алдык. Өч кешедән бюро сайладык. Бюрога Муса, Зәкия Сәйфуллина һәм Бари Вахитов керделәр. Муса җитәкчелегендә "Балалар түгәрәге"нең уставын төзедек. Устав буенча түгәрәк әгъзалары яхшы укырга, тәртипле булырга тиешләр. "Балалар түгәрәге "нә "Кызыл чәчәк" дигән исем бирдек. Ләкин без бу исемне соңыннан берничә мәртәбә үзгәрттек, бервакытны "Кызыл йолдыз" дип атала иде. Гомумән, без аны исеме белән түгел, "Балалар түгәрәге" дип кенә йөрттек. Түгәрәк үзенең газетасын чыгара башлады. Без газета дип атый идек, ләкин, дөресен әйткәндә, ул әдәби һәм иҗтимагый журнал иде. Зурлыгы 15-20 сантиметр. Сары төргәк кәгазьдән (ак кәгазь ул елларда юк иде), дүрт-биш табакны бергә тегә идек. Муса газетаның редакторы да, художнигы да иде. Без анда төрле хикәяләр, шигырьләр, җырлар яза идек. "Артистларыбыз күбәеп китте. Театрны ике атнага бер куеп тора башладык. Хәзер инде барлык пьесаларның да исеме хәтердә калмаган, тик "Варенье", "Ураза тотканда", "Бәйрәм көн", "Хәерче бала" исемле пьесаларны гына хәтерлим. Пьесада булса да, концертта булса да — кирәк урында Муса мандолина уйный, ә үзе сәхнәдә булганда, мандолинада Ибраһим абый уйный иде. Муса җитәкчелегендә бик еш кына Колама тауга һәм чишмә буена поход ясый идек. Без аны "сәхрәгә чыгу" дип атап йөрттек. Ләкин, дөресен әйткәндә, Муса аны балалар белән төрле әңгәмәләр үткәрү өчен оештыра иде. Минем хәтеремдә әле, птундый бер "сәхрә"дә Муса "Алла бармы?" дигән әңгәмә үткәрде. (Күрәсең, ата-аналар янында балаларга андый сүзләрне сөйләргә кыюлыгы җитеп бетмәгәндер.) Икенче вакыт "Җир ничек яратылган?" дигән темага сөйләде. Тагын бер темасы "Ленин кем?" иде. Әдәби кичәләр оештырып, анда түгәрәк әгъзаларының язган әйберсен укып тәнкыйть итә идек. 1920 елның җәендә безнең авылда Оренбург губернасындагы Татар укытучылары конференциясе булды. Шунда губерна мәгариф бүлегеннән килгән кешенең тәкъдиме буенча "Балалар түгәрәге"нең эшләре турында Мусаның докладын тыңладылар. Укытучыларга бик ошады, түгәрәкне мәктәптән тыш тәрбия эшендә бик яхшы дип таптылар һәм, шул ук вәкил тәкъдиме белән, аны башка мәктәпләрдә дә оештырырга дигән карар кабул иттеләр. Ул елларны әле пионер отрядлары юк иде. Безнең "Балалар түгәрәге" соңыннан шул пионер отрядларының беренче башлангычы булып китте... 1920 елны Муса Мостафа авылында комсомол ячейкасы төзегәндә, аның үзәге булып менә шушы "Балалар түгәрәге"нең актив членнары керделәр. * * * Безнең әти, җиде яшеннән кибеттә малай булып йөреп, белем алырга мөмкинлек булмаганлыктан, балаларының укырга өйрәнүләрен бик тели иде. Ләкин аның теләге шул теләктән артыкка китә алмады. Итәк тулы бала белән җитешсезлектән йончыган, сабыр, йомшак табигатьле, итагатьле әни дә Мусага уку мәсьәләсендә йогынты ясый алмады, билгеле. Шунысы бар, алар бервакытта да аңар киртә булмадылар. Күрәсең, бу юлда "Хөсәения" мәдрәсәсе зур роль уйнагандыр. Яраткан укытучыларыннан мин тик Сәләх хәлфәне генә беләм. Ул рәсем дәресе бирә иде. Әти үлгән вакытта Муса "Хөсәения" мәдрәсәсендә, Ибраһим укытучылар хәзерли торган курсларда иде. Әти үлгәч, алар өйгә (авылга) кайттылар. 16 яшьлек Ибраһим карамагына әни һәм биш баладан торган алты кешелек семья калды. Безнең йорт та юк, сыер да юк, аның өстенә авыр еллар. Муса: "Минем Ибраһимга ярдәмем аз, һич булмаса, җәфам тимәсен, ярдәм итәрлек көчем булганга кадәр үз көнемне үзем күрәм", — дип, җәяүләп шәһәргә (150 километр) чыгып китте. Менә шуннан башлана инде аның авыр көннәре. һичбер ярдәмчесез, ялгыз, шәһәр базары чүплегендә карбыз кабыклары белән туенып гомер иткән вакытында да Мусада белемгә омтылыш сүнми. Шул елны аның шигыре беренче мәртәбә журналда басыла. Шул вакытта Ченәкәй белән таныша. Ченәкәй Мусага күп ярдәм итә. Материаль яктан гына түгел, әдәби яктан да ярдәм итә. Шуңа күрә Мусаның Казанга кадәр (1923 елга кадәр) язган шигырьләрендә Ченәкәй тәэсире юк түгел. ТИНО да укыганда, Муса инде чын-чынлап шигырьләр яза иде. БЕЗНЕҢ МУСЛ Безнең Мостафа авылы кечкенә Нит елгасы буена утырган. Ул елга авылның яртысын диярлек урап алган һәм Оренбург ягыннан Саелмышка кушылып киткән. Елга кечкенә булса да, авыл тирәсендә ул шактый тирән һәм балыклы. Каникулларга кайткан чакларда, Муса буш вакытын шул елга буенда уздыра иде. Аңа ияреп мин дә балыкка бара идем, Муса кармаклар күтәрә, мин селәүчән салган банка белән ашарга икмәк алып барам. Менә без тугайлыктагы тын, тирән җиргә килеп җитәбез һәм кармакларны атабыз. Балык эләгеп чыкса, Муса шундук ул балыкның тарихын, биографиясен сөйләп китә иде. Янәсе, ул шундый-шундый җирләрдән килгән, шундый маҗараларга очрап, чуртан авызыннан ычкынган... Муса табигатьне бик ярата иде. Еш кына без аның белән ерак тегермәнгә бара идек. Буаның суы тулган, ярдан ташырга тора, як-якта куе әрәмәлек, әйләнә-тирәгә карасаң, хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык; бер якта еракларга киткән дала, икенче якта урман, тау чылбырлары, ә битләвектә дулкынланып үсә торган ашлык, астарак яшелчә бакчалары. Муса шундагы матурлыкка сокланып карап тора, шуннан тиз генә дәфтәрен ала да, аны минем аркама куеп, бай табигатебезнең пейзажын төшерергә керешә. Ул шулкадәр төгәл һәм матур итеп ясый, мин гаҗәпләнеп карыйм. Шуннан ул кычкырып шигырь укырга керешә, ул аны да шундук иҗат итә иде булса кирәк. Ләкин мин бик яшь булганга, аның шигырьләрен аңламый идем. Ул миңа шигырьләрен генә түгел, пьесаларын, хикәяләрен дә укый иде, ләкин мин аның тәнкыйтьчесе була алмый идем әле. Бер вакыйга бик нык истә калган. Муса абый аны шулкадәр оста итеп, күңелгә сеңеп калырлык итеп сөйләгән, күрәсең, бу вакыйга әле генә булган кебек тоела. Ә ул хәл 1915 елда ук булган, Ибраһим абый моны нәкъ шулай дип раслый. Оренбургта торганда, безгә бер кардәш тиешле кешебез килә. Чәй эчеп, сөйләшеп беткәннән соң, ул кайтырга җыена. Галошын кигәндә, кунак кеше галошының зурлыгын әйтә, башына берәр нәрсә кыстырмасаң, пычракта төшеп калуы да бар икән. Әти аны-моны уйлап тормаган, тәрәзә төбендәге дәфтәрдән бер битне ертып алган да кунакка тоттырган. Ә ул кәгазьдә Муса абыйның шундый зур өмет белән язылган шигыре булган... Кунак шул шигырьне йомарлап галош бантына тыккан. Шулай итеп, кунак китә, аның галошында шигырь дә китә. Бу хәлне белгәннән соң, Муса абыйның кайгысына чик булмый. Ул елый да, кунак артыннан йөгерергә дә уйлый, ләкин әни аны тыеп кала. — Елама, улым, тагын язарсың! — дип юата әни. һәм чыннан да абыйда бик матур теләк туа. Ул шул кәгазь кисәге тарихын язарга керешә. Хәзер инде мин аның эчтәлеген тулысынча хәтерләмим, шулай да аның гомуми фабуласы истә. Кечкенә кәгазь кисәге, туган көненнән башлап, ут һәм суны кичә. Мусаның хыялы ул кәгазь кисәген бик күп сынаулар аша кичерә, ниһаять, ул галош башына кереп утыра. Ул бик җанлы һәм кызык итеп язылган иде, аны укыган яки тыңлаган кешеләр буылып-буылып көләләр иде. Шул көлүләр аның шигырьне югалту кайгысын оныттыргандыр да әле! Рабфакта укыган еллары да истә калган. Беренче каникулда ук ул авылга кайтты һәм андагы тәртипне үзенчә куйды. Ул кызлар белән егетләрне бергә җыелырга күнектерде, аңа кадәр егет кызы белән тәрәзә төбенә килеп кенә сөйләшә иде. Муса абый кызлар һәм егетләрнең уеннарын оештырды, күмәк җырга өйрәтте, төрле кызыклы вакыйгалар сөйләде һәм үзенең шигырьләрен укыды. Акрынлап мондый кичке уеннар йорттан клубка күчте. Мин әле ул чакта шулай ук яшь идем, ләкин шактый әйбәт җырлый идем. Абый мине үз шигырьләрен җырларга өйрәтте. Ул җырларны мин кайчакта сәхнәдән дә җырладым. Без сырт урамның иң читендә тора идек. Безнең йорт белән янәшә сүтелеп бетмәгән өйнең стенасы һәм миче тора иде. Бервакыт Муса, шуларга карап, миңа: — Акыллы булсаң, бал белән сыйлармын! — диде дә тиз генә киенә башлады. Аягына әнинең оекларын киде, иңбашыннан зур одеял ябынды, ул җиргә үк сөйрәлеп тора иде. Башына чүпрәк чолгады. Кулына кисәү агачы тотып, шул сүтелеп бетмәгән стенага таба китте. Ул анда кортлар оялаган дип уйлый иде, ахры. Әни рәхәтләнеп көлә. Биш минут та узмады, без Мусаны көтелмәгән хәлдә күрдек. Ул бөтен көченә кисәү агачы белән селтәнә, башындагы чүпрәге төшкән, озын одеял аякларына урала, коты алынып безгә таба йөгерә: аны бөтен оясы белән шөпшә күче куып килә иде. Бервакыт мин бик каты авырдым. Абый бик игътибар белән карады мине, ничек тә аның мине тизрәк терелтәсе килә иде. Ул, балчыктан төрле фигуралар ясап, минем картлыга табуреткага куя, әкиятләр сөйли. Аннан беркөнне: — Тизрәк терел, ишегалдында мин сиңа сарай салып куйдым! — диде. Әллә аның шул сүзләре миңа көч бирде, әллә чыннан да инде вакыт җиткән иде, мин тиздән аякка бастым. Муса мине "сарай" янына алып килде. Чыннан да гаҗәп иде! Ул балчыктан әкиятләрдә генә сөйләнә торган шундый сарай салган, аның манаралары гына ни тора. Аңа керү юллары яшерен, ә әйләнә-тирәсендә балчык сыерлар, сарыклар көтүе. Бер эт тә бар иде хәтта. Муса абый укырга киткәч тә әле мин аның ул сараен бик озак сакладым. Безнең семьяны туйдырып торучы олы абыебыз Ибраһимны армиягә алдылар. Апам Зәйнәп укырга китте. Әни белән мине тәрбияләү мәшәкате Муса җилкәсенә төште. Ул безне үзе янына Оренбургка алдырды. Бу вакытта ул комсомол өяз комитетының татар-башкорт секциясендә инструктор булып эшли иде; үзенең эшен бик ярата, авылдан авылга йөри, комсомол ячейкалары, үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыра, ничек эшләргә өйрәтә, булыша. Өйгә һәрвакыт арып, ләкин бик канәгать булып кайта; рәтләп ял да итмәстән, ике-өч көннән яңадан авылларга чыгып китә иде. Аның бик күп вакыты ниндидер инструкцияләр һәм эш буенча отчетлар язуга китә иде. Мин аның ул эшләрен һәрвакыт күчереп яздым. Моның өчен ул мине кинога алып бара яки төнлә белән Нат Пинкертонның маҗараларын сөйли. Ул мине теләсә нинди кинога алып бармый, героик характердагы киноларны сайлый иде. "Красные дьяволята" картинасын без биш-алты тапкыр карадык шикелле. Өйдә торган көннәрдә Муса абый гел шигырьләр яза иде. Аның һаман язып утыруына борчылган әни Мусаны йокларга үгетләп карый, ә Муса әнине урындыкка утырта да әле генә язган шигырьләрен укый башлый. Аның шигырьләре әнигә бик ошый, ул шатлыгыннан елый торган иде. Муса спорт ярата иде. һәр иртәне ул гимнастика белән шөгыльләнә. Ул чакта әле радио юк, шуңа күрә ул гимнастика ясаганда, миңа "На сопках Маньчжурии" җырын көйләп утырырга туры килә иде. Ял көннәрендә яки кич белән без көймәдә йөри идек. Урал аръягында торучылар таза егетнең һәм аның белән нәни кызның спорт көймәсе "Чайка"да Урал дулкыннарын кыю кисеп йөзүләрен ярдан карап торалар иде. Оренбург яшьләре, бигрәк тә студентлары арасында, Муса инде ул вакытта ук атаклы һәм аны яраталар иде. Безгә аның бик күп дуслары килә, Муса ал арга үзенең шигырьләрен укый; алар бәхәсләшәләр, шаярышалар, күп чакта хор белән бик матур җырлар җырлыйлар. Бер бәллү җыры миңа күбрәк ошый иде. Абый ул җырның аеруча яхшы башкарылуын тели иде. Шуңа күрә ул дусларын тавышларга бүлеп чыкты. Кайберләре бөтен җыр дәвамында бары "бәллү-бәү" дип кенә кабатларга тиеш, ә аларга акрын гына җыр тексты белән кызлар тавышы кушылып китә иде. Бу җыр аларның үзләре иҗат иткән җырлары идеме, түгелме — белмим, ләкин аның көе һәм бер куплеты минем хәтеремдә һаман саклана әле. Бервакыт абый мине үзе белән студентлар кичәсенә алып китте. Без килгәндә инде концерт башланган иде. Озакламый конферансье: — Залда безнең сөекле шагыйребез Муса Җәлил утыра, тамашачылар исеменнән мин аның "Авыру комсомолец" поэмасыннан өзекләр укуын сорыйм!.. — диде. Зал дәррәү килеп шаулый башлады, барысы да кул чабалар, абыйның сәхнәгә күтәрелүен сорыйлар. Муса абый сәхнәгә менде. Шундук Маһирә (фамилиясен белмим) исемле студентка рояль янына килде һәм аккомпанировать итәргә әзерләнде. Хәзер дә бик яхшы хәтерлим: Муса абый "Гибель Титаника" вальсы астында поэманы укыды. Зал шулчаклы тын: чебен очса да ишетелерлек иде. Ә инде укып бетергәннән соң залның гөрләвен сөйләп бетерерлек түгел. Яшьләр сәхнәгә ташландылар, һәркем кулын суза, тәбрикли, аны сәхнәдән күтәреп диярлек төшерәләр... Ә Муса абый уңайсызланып елмаеп тора. Оренбургта без өчәүләп озак яшәдек. 1927 елда комсомолның өяз комитеты Муса абыйны Мәскәү университетына укырга җибәрде. Әни бик каты елады, күрәсең, ана күңеле сөекле улын соңгы тапкыр күрүен сизенгәндер. Шулай да ул абыйның укырга китүенә каршы тормады, барырга рөхсәт бирде. Мин дә бик озак ямансулап йөрдем, көн саен еракка-еракка узып барган поезд вагоннарына карап елый идем. 1928 елда әни үлде. Муса абый мине үзе янына Мәскәүгә алып китте һәм балалар йортына урнаштырды. Мин бик еш университетның тулай торагына абый янына бара идем. Абый бик шаян, кеше белән бик тиз уртак тел таба, аның яныннан студентлар өзелми иде. Тулай торакта һәрвакыт күңелле, шау-шулы була иде. Ул чакта Муса абый, университетта укудан тыш, "Октябрь баласы" журналының редакторы булып эшләде. Шуңа күрә ул балалар йортында үзе дә бик еш була иде. Ул балаларны бик ярата, аларның күңеленә керә белә. Балалардан яшь корреспондентлар тәрбияләвен генә күрсәгез иде: ул үзенең журналы өчен яшь язучы кадрлар үстерүгә барлык көчен, мәхәббәтен салды, ал арны түземлелек белән каләм тотарга, ягъни язарга өйрәтте. Балалар йортындагы иптәш кызым белән икәү яңа пешеп чыккан йомшак француз булкилары ярата идек. Абый биргән акча гына шул булкиларны һәрчак алып торырга җитми иде. Шуңа күрә без үзебез акча табарга уйладык: шигырь язарга да гонорар алырга. Иптәш кызым белән тырышып-тырышып шигырь язарга керештек, бу эш безгә бик авыр булды. Никадәр тырышсак та, шигырь килеп чыкмады. Шулай да без, ал арны күтәреп, редакциягә, абый янына киттек. Муса абый безнең шигырьләрне укыды да рәхәтләнеп көлде. Аннан кинәт җитди төс алып: — Ни өчен яздыгыз бу шигырьләрне? Озак яздыгызмы? — дип сораштыра башлады. Без, ни өчен язарга керешкәнебезне яшермичә, ачыктан - ачык сөйләп бирдек: — Бик озак язмадык шул, көч тә куймадык, безгә булкилык акча кирәк булды... Муса абый безгә бик озак шигырьнең нәрсә икәнен сөйләде. — Акча эшләү өчен генә шигырь язмыйлар, — диде ул. — Шигырьне иң элек яратырга кирәк, йөрәк белән тоярга кирәк, йөрәктән чыкса гына шигырь әйбәт була. Талант дигән нәрсә кирәк тагын. Менә мин сезгә пионерларның шигырьләрен укып күрсәтим әле. Муса абый үзе яраткан, күрәсең, инде журналында басарга дип әзерләгән шигырьләрне укып күрсәтте. — Ал арны менә яшьләр язган! — диде ул. Шулай итеп, без үзебезнең шигырьләр өчен оялып кайтып киттек. Миңа үзебезнең балалар йорты ошамый иде. Бервакыт А.Неверовның "Ташкент — икмәкле шәһәр" исемле әсәрен укыгач, иптәш кызым белән мин шул романның герое шикелле булырга уйладык: Ташкентка качарга план кордык. Ләкин аз булса да акча кирәк иде. Мин Муса абый янына киттем. Ун сум акча сорадым. — Нәрсәгә кирәк булды әле ул кадәр акча? — дип кызыксынды Муса абый. Мин алдашырга өйрәнмәгән идем, абыйдан минем һичбер яшерен серем юк иде, дөресен сөйләп бирдем. Абый, гадәтенчә кычкырып, эчкерсез көлү белән көлде. Аннан соң университетта бергә укый торган иптәшен чакырып алды да: — Менә күр бу "качкынны"! — дип, миңа ымлады. Абыйның йөзе җитдиләнде, хәтта ул бу минутта ачулы да иде. — Безнең туган илебезнең һәрбер почмагы искиткеч матур, бу турыда хисапсыз күп китап язылган, — дип, Муса абый миңа ниндидер дөреслекне ышандырырга тырыша башлады. — Дөньяның матур җире Ташкент кына түгел бит. Авырлык туган саен Ташкентка йөгерә башласаң, читенлек беркайчан да юкка чыкмый бит. Авырлык кала, хәтта зурая да. Шулай сөйләнә-сөйләнә, ул мине икенче җирдәге балалар йортына алып китте. Анда балаларга яхшы. Бәхетле һәм шат балалар анда бездәге кебек рухи кысынкылык сизмиләр иде. Шушы вакыйгалардан соң Муса абый безнең балалар йортындагы җитешсезлекләрне бетерү буенча бик күп эшләде. Соңыннан безнең балалар йорты үрнәк интернат булып әверелде. Муса абый әдәби әсәрләрне бик бирелеп, мавыгып укый иде. Мин аны бик җиңел таба идем: ул университет бакчасында була. Мине күрүгә, укыган китабы турында сөйли башлый, аеруча ошаган урыннарын шундук укып күрсәтә яки кызыклы эпизодларны сөйләп чыга иде. һәрбер китап аны рухландыра, һәрбер китаптан ул үзенә кирәкле белем һәм тойгы ала иде. Абый университетны 1931 елда тәмамлады. Шул вакыт аңа Столешников тыкрыгыннан бер бүлмә бирделәр. Бүлмә алгач, мин дә аның янына күчтем. Бу вакытта инде мин дә ФЗӨ бетергән идем. Үз бүлмәсе булгач, абый бик күп яза башлады. Күбесенчә ул төнлә яза иде. Иртәрәк ятса, төн уртасында торып, язарга утыра. Кайвакыт мине дә уята һәм башына килгән берәр кызыклы фикер белән уртаклаша башлый яки берәр вакыйганың датасын яздыра. ФЗӨ бетергәннән соң, мин туку фабрикасында эшли башладым. Муса абый фабрика хәлләре, эшчеләр тормышы белән бик кызыксына. Көн саен эштән кайткач, ул фабрикадагы барлык вакыйгаларны җентекләп сораша. Нинди яңалыклар бар, кемнәр нәрсә сөйли, ничек сөйли, нинди җырлар җырлыйлар, нинди мәкальләр кулланалар, нинди әкиятләр сөйлиләр; гомумән, эшчеләрнең ничек эшләү, ничек торулары, нинди сулыш белән яшәүләре — барысы да абыйны кызыксындыра иде. Мин үзем күргән һәм белгәнне, ишеткән халык әкиятләрен, мәкаль һәм җырларны абыйга сөйлим. Бервакыт мин аңа шаян малай турында сөйләдем. Бер малай ишектәге звонокка үрелә, буе җитми. Шуннан узып баручыдан звонокка басарга сорый. Тегесе басканнан соң: "Хәзер, абый, шылыйк, юкса икебезгә дә эләгер", — ди. Муса абый моны ишеткәч, эче катып көлә. Ә менә шул гади хикәяне, ничә еллар узганнан соң, ул, Моабит төрмәсендә исенә төшереп, "Интек төбендә" исемле шигырен язган. 1936 елда мин Киров шәһәренә киттем. Зәйнәп апа, хәрби-химик академияне тәмамлагач, шунда эшли башлаган иде. Ике елдан соң мин яңадан Мәскәүгә техникумга укырга килдем. Муса абый бу вакытта Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә эшли иде. Бервакытта да онытасым юк: беркөнне ул кояш кебек балкып кайтып керде һәм опера либреттосы язу өчен файдаланачак әкиятне сөйләде. Әкият "Алтынчәч" дип атала иде, һәм ул илһамланып либретто өстендә эшли дә башлады. Ватан сугышы башлангач, Муса абый ил саклаучылар сафына басты. Миңа җиңүгә ышаныч белән тулы хатлар язды. Ул совет солдатының батырлыгына соклана иде. Хатларында ул кәгазь җибәрергә куша, окопта да каләмен ташламаячагын белдерә иде. Мин, Язучылар союзына барып, ал арның ярдәме белән берме, икеме кәгазь посылкасы җибәрдем ... Бервакыт безнең җеп өзелде, хатлар килми башлады. Муса абый хәбәрсез югалды... Моны белү бик авыр иде, ләкин шулай да күңелнең бер почмагында, бәлки, исәндер, бәлки, кайтып керер дигән җылы өмет яши иде. Ул, әлбәттә, кайтты, үлемсез "Моабит дәфтәрләре" белән кайтты. Фашист коллыгында алып барган героик көрәше, илһамлы иҗаты белән ул халык күңелендә бервакытта да үлмәс. Мәрьям Сайфетдинова ЯШЬ ВАКЫТЛАР Мусаның балалык вакыты шактый авыр үтте. Аларның атасы Мостафа җизни эчмәгән вакытта балаларын бик яратып тәрбияли торган шат күңелле, булдыклы, үткен кеше иде. 1919 елда бугай, Мостафа җизни эчәк авыруыннан үлеп киткәч, тормышлары тагын да авырлаша төште. Әмма нинди генә кыенлык күрсәләр дә, зарлану дигән нәрсәне белмәделәр, горур күңелле булып үстеләр. Таныш-белешләр, туганнар барысы да Мусаның зирәклеген, зиһенлелеген мактап сөйләп бетерә алмыйлар иде. "Хөсәения" мәдрәсәсе укытучылары да (минем абыем укытучы, өйдә укытучылар булгалый иде) аны бик мактап сөйлиләр иде. Муса рәсем ясарга бик ярата, рәсем укытучысы Сәләх Камалны яратып сөйли иде. һәр атнакич Тукайның калын җыентыгын күтәреп безгә килә иде. Аның термины буенча бу кичәләр "Серле кичә" дип атала иде. Тукай шигырьләрен ятлый торган идек. Соңрак Мәҗит Гафури шигырьләреннән берсе дә ятланмый калмагандыр. 9-10 яшьләргә җиткәндә инде Мусаның ул вакыттагы татар әдәбиятыннан укымаган китабы калды микән? Калмагандыр. Чөнки "Белек" китапханәсендә аңа бирергә китап таба алмый аптырый торганнар иде. Барысын да ул белә, укыган булып чыга иде. "Ак юл" журналын (балалар журналы) иң беренче табып укыган кеше ул була иде. Ачык хәтерләмим, 1914 ел тирәсе булырга кирәк, бервакыт безгә Рәхимә абыстай елап килде: "Көн саен кичкә таба күрми дә калам, Муса югала. Төн уртасында гына кайтып ята. Кайда йөргәнен һичбер төрле юл белән дә әйттереп булмый. Нигәдер бу арада бик тын йөри. Ай инде шундый хәл, шул турыда бик борчылам. Кайдан эзләргә дә белмим". Бер-ике көннән соң Муса безгә килде. Антлар иттереп, сер итеп, мине үзе белән кинога йөрергә чакырды: "Мин көн саен өчәр сеанс төрле кинода булам. Акча кирәкми. Берәр зур кешенең итәгенә тотынып кереп китәм. Ул кеше сизми. Ә билетерша ул кеше белән килгән бала дип уйлый. Чөнки мин бик акыллы гына, юаш кына булып торам. Кинода бик күңелле, кызык нәрсәләр күрсәтәләр. Үзенә аерым серле дөнья. Тын алырга куркып карап утырасың хәтта. Бер ияләшкәнче генә, соңыннан үзеңнең дә көн саен барасың гына килеп торыр. Менә шул кинодагы кебек артист булсаң иде!" Гомумән, Муса бик тиз җанланып, мавыгып китә, сер сөйләргә ярата иде. * * * 1915 ел башы. Рәхимә абыстай белән Муса безгә бәби туена килделәр. Муса бездә кунарга калды. Шул төндә ул миңа сер итеп үзенең Тукай кебек шагыйрь булырга теләгәнен сөйләде. Башта миннән берәүгә дә сөйләмәм дип ант иттереп, үзенең язган ике шигырен укыды. Текстларын хәзер хәтерләмим, онытылган. Шигырьләренең берсе Мостафа авылын мактап язылган иде. Икенчесе язгы кояшка багышланган иде. Болар аның беренче шигырьләреме, юкмы, әйтә алмыйм. 1915-1916 елның ахыры. Рәхимә абыстайның бездә көлеп сөйләп утырганын хәтерлим: "Муса төннәрдә качып шигырь яза. Икенче көнне атасы белән мин исебез китеп тыңлап утырабыз. Матур яза бит". 1916 елның кышы. Өске базар мәйданында Урта Азиядән килгән үзбәк акробат бөтен йортлардан биек итеп тартылган тимерчыбык буенча аягына тарелкалар бәйләп йөрде. Шуны карап кайткач, Мусаның залимнәр дөньясын каргап, тамагын туйдырыр өчен шундый әче суыкка түзгән, изелгән талантны кызганып шигырь язып утырганын хәтерлим. 1917 ел тирәләрендә Муса туган-танышлар арасында кечкенә шагыйрь дип танылган иде инде. Оренбургта гражданнар сугышы вакытлары. Авылдан Мусаның Ибраһимга ияреп сугышка катнашып йөрү хәбәрләре килә. Соңрак, Мостафа авылында балалар түгәрәге төзеп, авыл халкы өчен аң-белем кичәләре үткәреп йөрүләре ишетелә. Шул вакытларда миңа Мусадан көрәшкә димләп шигырь белән язылган хат килде. Хат рәсемнәр белән бизәлгән кәгазьгә язылган иде. Кызганычка каршы, ул хат 1922 елда Уралның көчле язгы ташкыны вакытында су астында калып югалды (без ул вакытта шәһәр читендә, Урал аръягында тора идек). 1919-1920 елларда мәктәп балалары арасында Мусаны белмәгән кеше аз булгандыр. Ямашев исемендәге китапханәдә (элекке "Белек" йорты) еш-еш кына балалар иртәләре үткәрелә иде. Шул утренникларда Муса үзенең шигырьләре белән чыккалый иде. Минемчә, шул елларда аның татар газетасында кайбер шигырьләре басылгалады да. Ул елларда "бәләкәй шагыйрь" Ченәкәйнең ярдәменә мохтаҗ иде әле. Шәһәрдә Мусаны "бәләкәй шагыйрь" итеп танытуда да Ченәкәйнең тәэсире булды. Газетада басылуына да Ченәкәй сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. 1921-1923 елларда ТИНОда укыган вакытлары. Казанга рабфакка укырга китәргә җыенып йөргән чорлары. Муса бу елларда инде бик күп яза иде. Ләкин Мусаның саксызлыгы байтак шигырьләрен юкка чыгарган булуы мөмкин. 1925-1927 еллар. Муса — Оренбургта укомол работнигы. Кайдан вакыт тапкандыр, әле дә аңлап җитә алмыйм: мин мәктәптә укытучы булып эшли идем, программа буенча мин балалар белән шәһәр тарихын өйрәнергә тиеш, Муса көн саен диярлек кайдандыр шәһәр тарихы турында дөнья кадәр материал җыеп кайта торган иде. Гомумән, бала вакытларында Муса, тыштан караганда кеше белән исәнләшергә дә оялып, кызарып торган кыюсыз гына оялчан малай булса да, бик инициативалы, энергияле, шат күңелле, җор сүзле, җырларга, биергә ярата торган кеше иде. Ул булган җирдә җыр да, көлү дә өзелми торган иде. Бу яктан Муса әнисенә, Рәхимә абыстайга охшаган. Рәхимә абыстай, хәреф тә танымаган надан, тормышта изелгән, йончыган кеше булуына карамастан, шактый зур артист иде. Кичләрен ул, мимика белән төрле таныш кешеләр кыяфәтенә кереп, безне көлдерә торган иде. Балаларын бик сөеп, яратып үстерде. Төсе белән дә Муса күбрәк әнисенә охшаган. Буй ягыннан әтисе дә, әнисе дә, бөтен туганнары (Ибраһимнан башкалар) кечкенә буйлылар. Студент елларында хат алыша идек (ул Мәскәүдә, мин Казанда), аның хатларында ачыктан-ачык сөйләшүенә, бөтен уйлары, планнары, уңышлары, хаталары, мәхәббәтләре турында шулкадәр ачык сөйләвенә аптырый идем. Кызганыч, хатлар саклау гадәтем юк. Бик үкенәм. Зәкия Йосыпова БАЛАЛАР ОЕШМАСЫ Минем әти Мусаның әнисе белән бертуган. Безнең балалык еллары бөтенләй диярлек бергә узды. Хәтта кайвакыт бер үк семьяда яшәргә туры килде. Шулай булса да Мусаның балалык чоры турында тулы бернәрсә сөйли алмыйм, инде күп нәрсә онытылган. Хәтердә калган нәрсә шул: Муса үзенең яшенә караганда күбрәк белә торган малай иде. Ул көчле, шаян, кечелекле һәм ярдәмгә хәзер торучан иде. Табигать аның өчен серле бер дөнья иде. Ул кырларда, болыннарда йөрергә, балык тотарга бик ярата. Кайвакыт ул көне буена югалып тора, димәк, ул инде балык каптыру белән мавыга. Мусаның әнисе борчылып минем әтигә килә. — Шундый тынгысыз, баш бирмәс малай белән нишлим инде мин? — ди иде. Муса бик турылыклы, гадел малай булды, ул бервакытта да алдашмады, бервакытта да хәйлә юлына басмады. Берчакны ул үзенең турылыгы аркасында кызык хәлдә калды. Мәктәптә дәрес бара. Бары Муса гына ниндидер уйга чумган һәм дәрестә икәнен оныткан. Ул үз янына укытучы килеп басканны да сизми калган. Укытучы аңардан: — Муса, син нәрсә уйлап утырасың? — дип сорый. — Өйдә чәй эчкәнебезне уйлап утырам, — дип җавап бирә Муса. Ачык сорауга туры җавап. Ул арада укучылар көлә башлыйлар. Ләкин укытучы Мусаның алдашмавы өчен һичбер җәза бирми. Муса һәрвакыт "" һәм "" билгеләре генә ала, бигрәк тә математикадан яхшы укый иде. Укытучылар һәрвакыт аның зирәк акылын, җитез фикерләвен әйтәләр иде. Муса яшьтән үк яхшы художник иде. Безнең авылның күренешләрен ул майлы буяу белән бик күп ясады. Шундый күренешләрдән торган махсус альбомы да бар иде аның. Боларны ул "Туган ил" дип атады. Муса шулай ук карикатуралар ясарга да оста иде. Гражданнар сугышы тынгач, безнең авылда партия ячейкасы булды һәм совет хезмәт мәктәбе оештырылды. Соңгарак наданлыкны бетерү мәктәпләре оешты, зурлар укырга йөри башладылар, уку йорты ачылды, гомумән, авылда культура революциясе башланды. Шушы хәрәкәттә зурлар белән бергә без — балалар да катнаша идек. Мусаның абыйсы Ибраһим партия әгъзасы һәм безнең мәктәптә укыта иде. Минем зур апам да мәктәптә укыта иде. Абыйлар, апалар лекцияләр сөйлиләр, концертлар, спектакльләр куялар, ә без, балалар, ничек тә шул эшләргә катнашырга һәм ал арга ярдәм итәргә тырышабыз. Зурлар безгә төрле эш кушалар, хәтта кайвакыт спектакльләрдә дә катнаша идек (ул чакта әле аеруча хатын-кыз рольләрен башкаручылар күп түгел иде). Шулай булуга да карамастан без әле бик япть идек, зурлар башкарган кайбер нәрсәләр безгә аңлашылып та җитми иде. Еш кына безне, җыелыштан, репетицияләрдән яки клубта башка берәр нәрсә үткәргәндә, илтифатсыз гына куып чыгаралар иде. Андый чакларда безгә бик күңелсез була, зурларга бер көнчелек белән карый идек. Шундый көннәрнең берсендә булса кирәк, Муса миңа болай диде: — Зәкия, беләсеңме нәрсә, әйдә без үзебезгә аерым бер балалар түгәрәге оештырабыз, ал ардан аерылып эшләрбез һәм башка балаларны да чакырырбыз. Мин инде бу хакта бик нык уйладым, кайбер нәрсәләрем дә бар. Менә күрерсең, безнең эшебез дә гөрләп торыр. Аның идеясе бик мавыктыргыч, ләкин бу юлда кыенлыклар да аз түгел иде. — Әйдә, үзебез балалар спектакле куябыз, — ди Муса, — эшне шуннан башлыйбыз. Муса пьесаларның авторы гына түгел, ул оештыручы, җитәкче, спектакльне куючы режиссер, художник һәм актер да иде. Иң элек "Варенье" дип аталган спектакль куйдык. Постановканың балаларча беркатлы булуына һәм рольләрне дә шул ук балалар башкаруына карамастан (декорация өстәл, ике утыргыч, өй гөлләре, сөлге һәм мендәрләрдән гыйбарәт, аларның барысын да үз өйләребездән алып килгән идек), спектакль искиткеч уңыш белән барды. Шунысын да әйтергә кирәк: без, авыл балалары, театр, концерт дигән сүзләрне әле беренче тапкыр ишетә идек. Безнең постановкалар кич белән була, балалар гына түгел, зурлар да килә иде. Беренче постановкадан соң түбәләребез күккә тиде, без бик канәгать булдык. Рухланып, дәрт белән эшкә керештек, оешма рәсми яши башлады.Аның председателе Муса, ә секретаре мин идем. Оешманың бюросы сайланды, ул атна саен җыела, ә гомуми җыелыш аена ике тапкыр була иде. Башта оешманың әгъзалары күп булмады, соңыннан бик тиз үсеп китте. Чөнки безнең эшебез җанлы, кызыклы, балаларны мавыктырырлык иде. Дөрес, башта кызларны оешмага тарту авыр булды, кызларны әниләре җибәрми, шуңа күрә алар ата-аналарыннан качып-посып киләләр иде. Оешма каршында редколлегия сайланды һәм ике атналык журнал чыгарыла башлады (дөресендә ул стена газетасы, тик битләре журнал кебек тегелә иде). Аның исемен хәзер мин хәтерләмим. Журналның редакторы һәм художнигы Муса, мәкаләләрне без барыбыз да яза идек, кайчакта зурлар да катнашалар иде. Безнең эшнең иң уңышлы тармагы театр булды. Моны мин пьесаларны үз тормышыбыздан актуаль темаларга язылган булуыннан дип уйлыйм. Үз тормышыбыз чагылганга, авыл халкы аларны алкышлап каршы алды. Пьесалар бик еш куела һәм һәрчак диярлек яңа әсәр куела. Тик мин Муса язган пьесалардан бантка нинди дә булса бантка авторларга мөрәҗәгать итүебезне белмим. Бәлки, ул пьесалар хәзер дә кайда да булса сакланадыр. Муса ул вакытта бик күп язды, бик күп кулъязмалары булырга тиеш. Безнең оешма үсте, хәзер инде расходлары да күренә башлады: кәгазь алырга кирәк, ансыз журнал чыгарып булмый, грим кирәк, керосин һәм башкалар кирәк, һәм без акчалы спектакльләр куя башладык. Гаҗәп, спектакльләр түләүле булса да, билетлар җитмәде, тамаша залы һәрвакыт тулып торды. Кызык, зурлар "Казанга сәяхәт", "Мәкер вә мәхәббәт", "Бәхетсез егет" кебек әсәрләрне сәхнәгә куялар иде. Ләкин аларның постановкалары Муса пьесалары кебек үк уңыш казанмыйлар иде. Ничек кенә әйтсәң дә, зурлар постановкасында бүгенге көн чагылмый иде. Ярты еллап эшләгәннән соң, безнең оешма әгъзалары саны бик күбәйде. Оешма әгъзасы дигән исемне яулап алырга кирәк була башлады. Оешма үзенең устав һәм программасын эшләде (билгеле, ул коммунистлар ярдәме белән күмәк рәвештә язылды). Уставны бозган әгъзаларга төрле чаралар кулланылды. Бер елдан соң инде безнең оешма көчле коллективка әверелде, безнең үз клубыбыз булды. Дөрес, бу махсус салынган клуб түгел, без бер тол хатынның йортын акча түләп арендага алдык. Оешманың үсеше өчен аның әһәмияте зур булды. Клубта газеталар була, үзебез чыгарган журнал була, авыл балалары теләсә ни вакытта клубка килә алалар иде. Оешманың даны тирә-якка таралды, аның турында күрше авылларда гына түгел, волостьта да сөйлиләр, безнең оешманы үрнәк итеп телгә алалар иде. Кышкы каникул вакытында Татар укытучыларының губерна съезды безнең авылда булды. Делегатларның соравы буенча, съезд безнең оешманың эше турында доклад тыңлады. Берничә тапкыр Мусаның пьесаларыннан спектакльләр куйдык. Бу спектакльләр югары бәя алды. Делегатлар безнең журналларны алып укыдылар һәм, балаларны оештыру өчен, үз авылларына чакырдылар . Ел ярым, ике ел эшләгәннән соң, волость балалар оешмасы төзелде (ачык хәтерләмим — волость комсомол оешмасы каршында булса кирәк). Без дә шуңа кушылдык һәм безнең авыл оешмасы "Балалар пролетар клубы-театры" дип исемләнә башлады. Мәктәптә Минем өчен Муса шагыйрь һәм көрәшче генә түгел, ул минем укучым да. Бик күп еллар (1907-1954) балалар укыту, тәрбия итү эшендә эшләгән кешегә үзең тәрбияләгән балаларның батырлыкларын күрү — әйтеп бетергесез зур шатлык, шатлык кына да түгел, зур бәхет. М.Җәлил турында үземнең кайбер истәлекләремне язып үтәргә телим. Мин Муса укырга кергән елны Шарлык районы Мостафа авылында икенче ел укыта идем. Бу елларда авыл мәдрәсәләренә берникадәр яңалыклар кертелә башлаган иде: иске урындыклар урынына парталар ясату һ.б.ш. Билгеле, бу вакытларда мәдрәсәләрдәге үзгәрешләр халыкның үз көче белән эшләтелеп, аның башка расходлары да авыл кешеләре карамагында иде. Мусаның әтисе Мостафа агай, акча белән яки материаль ярдәм итә алмаса да, хәленнән килгәнчә (стандарт парталар, башка нәрсәләр ясатуда) активлык күрсәткән кешеләрнең берсе булды. Балалар мәдрәсәгә укырга җыелдылар. Менә шул вакытта мәдрәсәгә балалар белән бергә Мостафа агай да килеп керде, ләкин ул үзе белән беркемне дә алып килмәгән. Аның йомыпты шул: "Ни эшлибез, Габдулла, малай бик үзсүзле булып чыкты, укырга барам, дип, һәр көн мәдрәсәгә барырга җыена", — диде. Мин Мусага мәдрәсәгә килергә, тыңлап утырырга рөхсәт бирдем. Муса килеп тыңлап утыручы гына булмады. Алты яшендә мәдрәсәгә килеп кергән бу бала үзенең зирәклеге белән бик тиз танылып өлгерде. Ул вакытта дүрт класс укучылары бер бүлмәдә, бер укытучы тарафыннан укытыла, 1 нче класс — беренче рәттә, 2 нче класс — икенче рәттә, 3 нче класс — өченче рәттә, аннары 4 нче класс укучылары. Унбиш көн чамасы узгач, Мусада зур үзгәреш сизелде: 1 нче класс укучысына куелган сорауларга тулы җавап бирү белән бергә, 2 нче класс укучыларына куелган сорауларга да катнаша башлады. Шулай итеп, 6 яшьлек Муса вакытлыча гына дип рөхсәт бирелгән бик тиз вакыт эчендә 1 нче класс өчен бирелергә тиеш белемне үзләштерде. Моның минем өчен кыен яклары да булды. Хәзер инде Муса беренче класс рәтендә утырса да, күңеле белән 2 нче класс тирәсендә йөри, хәтта түздереп тә булмый башлады. Шул рәвешле мин: "Син, булмаса, Муса, бу рәткә чыгып утыр", — дип, аны 2 нче класс рәтенә утырттым. Бу хәл Мусага бик зур тәэсир ясады: ул (үзенең алга баруын сизептерме, балаларча мактаныптырмы) бик горурланды. Хәзер инде Муса һәр дәресне игътибар биреп, тагын да рухланып тыңлый башлады, тагын да активлашты. Җыр дәресләрендә һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый, аерым гына җырларга кушылса, үзе теләп бик рәхәтләнеп җырлап күрсәтә иде. Ул халык җырларын бик күп белә иде. Мин әле Мусадан болай гына тынычлана алмадым. Берике ай укыгач, аның кызыксынуы арта төшеп, ул тагын да түземсезләнә башлады. 4 нче класслар тапкырлау таблицасын өйрәнәләр. Мин Мусаны читтән генә күзәтәм: 4 нче классның кайбер укучылары тапкырлау таблицасы буенча җавап бирергә кыенсынганда, Муса да, кул күтәреп, птупты ук сорауга җавап хәзерләп утыра иде. Ләкин Муса тәртипсез, урынсызга шаяручы малай түгел иде. Мин аны тәртипсезлек күрсәткәнлектән яки тыя аямаганлыктан түгел, ә зирәк, тырыш булганга, бар нәрсә белән дә кызыксынганга, бераз вакыт үткәч, 3 нче класс укучылары рәтенә күчереп утыртуны дөресрәк санадым. Шулай итеп, уку елының азагында ул 4 нче класска күчерелде. Ә җәйгә чыккач, тормыш авырлыклары аркасында, Мостафа агай шәһәргә, Оренбургка семьясы белән күчеп китте. Муса мәктәптә генә түгел, башка вакытларда да күп нәрсә белән кызыксына иде. Аның сораулары кайчакта гаҗәеп була, чөнки ул олыларча уйланып, бик күп белергә хәзерләнгәндәй сорый иде. Мәсәлән, нигә сыерчыклар кыш көне бездән китәләр дә нигә алар бездә кышларга һаман да өйрәнмиләр икән? Нигә мәчеткә барган мәзин бантына чүпрәк урый, ә башкалар бүрек кия? Ни өчен мәчет манарасына көндез менеп азан әйтәләр, ә кичкә таба менмичә, җирдән генә азан әйтәләр? Мәзин бабай азан әйткәндә ни өчен колагына бармагын тыга? Мин аңа: "Мәзин үз тавыптын ишетмәскә тырыша, чөнки ул көненә биш тапкыр азан әйтеп, үз тавышыннан үзе туйгандыр", — дигәч, ул: "Мин дә хәзер, ул азан әйткәндә, колагымны каплыйм әле", — дип көлә иде. Муса Оренбургка киткәч, мин аның белән озак вакыт очраша алмадым. Чөнки мин бу авылныкы түгел, ә күрше Тукай авылыныкы идем. Аннан соң мин аны 1926 елда птупты ук Мостафа авылында очраттым. Ул туган авылына кунакка кайткан, мин дә кунакка килгән идем. Бу очрашуда ул инде буйга үскән зур егет булган иде. Ул хәзер авыл халкының тормышы белән кызыксына, туган авылы табигатенә соклана, яшьләр белән спектакльләрдә катнаша иде. Саел 3-58 33 мыш һәм Нит елгасы арасына урнашкан Мостафа авылының пейзажын эшләп, авыл картларына күрсәтә. Менә шулай Муса тормышны һәрьяклап белергә тырыша, тормышны сөя иде. Шул елдан соң без аның белән очраша алмадык. Сагыйть Агиш ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР Без Муса Җәлил белән якташлар гына түгел, бала чакта бер үк мәктәптә укыган кешеләр дә. Муса Җәлил туган Мостафа авылыннан Оренбургка безнең авыл аша үтәләр. Тигез ялан, сирәк-сирәк кенә очрый торган ялангач калкулыклар буйлап сузылган юлдан Муса Җәлил кайсы вакытта узгандыр, анысын белмим, ләкин мин 1917 елда Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсенә барганда, ул анда укый иде инде. Оренбургта ул вакытта дан тоткан ике мәдрәсә бар иде. Берсе шәкертләре күмер карагы дип аталган (кашларына, күзләренә сөрмә тарталар иде бугай) схоластик мәдрәсә — Вәли мулла мәдрәсәсе, икенчесе муштрага нигезләнгән "Хөсәения" мәдрәсәсе. Монда, дин дәресләре белән бергә, физика, математика, география, туган тел, рус теле дә укытыла, рәсем һәм физкультура да бар иде. Мәдрәсәдә гомуми ятак. Биш вакыт намаз үтәү өчен идәненә яшел постаудан намазлык җәелгән бүлмә дә бар иде. Мәдрәсәдә төп дәфтәргә теркәлгән синең исемең алдында бер номер була. Әйтик, ул номер 32нче. Бөтен җирдә: ашханә өстәлеңә, сөлге куя торган ящигыңа, сандыгыңа, бүлмәңдәге киштәңә, караватыңа, партаңа шупты номер язылган. Буш вакытта базарга, авылдашларың килсә, алар янына урамга чыгып әйләнү өчен дә казыйдан рөхсәт алырга кирәк. Шуны да әйтергә кирәк: кемнәрнең тәэсире беләндер бу мәдрәсәдә әдәби хәрәкәт шактый көчле иде. Ниндидер ислахчылар (реформаторлар) группасы, үзләренең имзаларын куймыйча, дин дәресләрен кыскартуны таләп итеп, мөрәҗәгатьләр ябыштыралар. Шагыйрь Һади Такташ та әллә шушында укый, әллә килеп кенә йөри иде, анысын ачык әйтә алмыйм, әмма без аны бик еш күрә идек. Башмаков дигән бер шагыйрь дә бар иде, ләкин Ибраһим түгел, Исхак иде бугай. Мәдрәсәдә кулъязма рәвешендә чыга торган журналда Кәрим Фәйзи һ.б.ларның шигырьләре басыла иде. Революция башлангач, бу егет ирекле рәвештә Кызыл Армиягә китте, соңыннан авырып үлде. Шулай ук мәшһүр артист Габдрахман Мангушев та бу мәдрәсәдә бик еш була иде. Муса Җәлилне мин менә шушы мәдрәсәдә очраттым. Бу кечкенә генә гәүдәле, "р" авазын бик үк ачык әйтә алмаучы чандыр йөзле үсмер тирәсеннән кеше өзелми иде. Чөнки ул яхшы укучы булу өстенә бик яхшы иптәш, кеше белән бик әйбәт сөйләшә, шигырьләр, балалар тормышыннан берәр пәрдәлек пьесалар яза иде. Мондый пьесаларны мәдрәсәдә бик теләп каршы алалар. Өлкән шәкертләр кайсы чакларда ашханәдә, өстәлләрдән — сәхнә, одеяллардан декорация ясап, зурлар тормышыннан язылган сәхнә әсәрләре куялар. Табигый, бәләкәйләрнең дә уйныйсы килә, ә ал арга роль юк. Булса да, йомышчы малай кебек сүзсез яки "әтием кайтып килә" кебек бер-ике сүзле рольләр генә була иде. Муса Җәлил, шушы кирәкләрне каплар өчен, пьесалар яза. Шундый пьесаларның берсе "Варенье" дип атала иде. Бер пәрдәлек бу пьесаның сюжеты шактый кызыклы, бигрәк тә сүзләре мәзәк иде. Ул бик күп тапкыр куелды. Мәдрәсәдә кызлар юк, шуңа күрә кызлар ролен башкару өчен күршедәге кызлар мәдрәсәсендәге укучылар чакырыла иде. Әй, күпме ялындыра торганнар иде алар! Хәер, яшь "драматург", бу кыенлыкны исәпкә алып, кызлар образын кертмәскә тырыша иде. Бу пьесада өч кеше катнаша: ике дус малай һәм берсенең сеңлесе. Йорт хуҗасы булган малай өйгә иптәшен алып кайта. Өйдә варенье булганын әйтә. Ләкин кайда икәнлеген белмиләр. Ул киштәдә. Берсе җилкәсенә икенчесе басып, вареньены алалар. Ашыйлар. Ишек шакыйлар. Савытны яшерәләр, йорт хуҗасы булган малайның сеңлесе кайтып керә. Варенье турында шикләнә. Тегеләр баш тарталар. Малайларның авызлары буялган. Малайларның берсе бер кулын артка яшерә. Кыз бала ике кулын да күтәрүне таләп итә. Җиңешү башлана. Малай кулларын күтәрә, бал калагы идәнгә төшеп китә. Сез, пьесаның идеясе нәрсәдән гыйбарәт, диярсез? Нәрсә дим? Автор, билгеле, урларга, алдашырга ярамый дигәнрәк фикерне әйтергә теләгәндер. Унбер яшьлек баланың әсәрендә шуннан артык нәрсә булсын инде! һәм ул беренче каләм тибрәтүче өчен начар түгел иде шикелле. Кулъязмасы бик матур, рәсемгә дә бик оста иде Муса Җәлил. Берчак ул, мине үз классларына алып кереп, партасын күрсәтте. Гаҗәп пөхтә итеп җыештырылган бу парта эчендә китаплар, пенал, буяулар куелган, капкачына кнопкалар белән рәсемле открыткалар беркетелгән. Ул вакытта, бәлки, авторларына игътибар да ителмәгәндер, тик хәзер, томан эчендә генә булса да, алар арасында Шишкин, Левитан рәсемнәре 2 35 барлыгын хәтерлим. Рәсем дәфтәренә Муса Җәлил акварель белән рәсемнәр ясаган. Рәсемнәр белән мавыгу аның күңелендә, әдәби әсәрләр белән мавыгуга караганда, нинди урын алгандыр, әйтүе кыен, ләкин без барыбыз да аңардан булачак шагыйрь, бәләкәй түгел, зур шагыйрь көтә идек. Бигрәк тә аны иптәшләре арасында шушы елларда шәһәр сәхнәсендә куелган "Усал" исемле пьесасы күтәрде. Балалар тормышыннан язылган зур күләмдәге әсәр иде ул. Шагыйрьнең истәлекләрендә, хатларында бу пьеса турында искә алулар бармы, юкмыдыр, ләкин ул Муса Җәлилнең тәүге адымнары өчен бик әһәмиятле әсәр иде. Анда яхшылык белән яманлыкның бәрелеше, азактан тәүгесенең өстенлек алуы күрсәтелгән. Әсәр яхшы теләкле романтика белән сугарылган, язучы рухының югарылыгы турында сөйли. Миңа Оренбургтан китәргә туры килде, һәм мин иптәшләр язган хатлар аша Муса Җәлилнең революциянең тәүге елларында ук губерна күләмендәге зур комсомол работнигы булып китүен ишеттем. Ул комсомолның Оренбург губкомында татар-башкорт бюросында эшли иде. Инде аның шигырьләре берсе артыннан икенчесе чыгып тора. Муса Җәлил Мәскәү, Казан матбугатында бик еш күренә башлады. 1928 елларда мин Муса Җәлилдән хат алдым. Ул үзенең бу хатында, "Кечкенә иптәшләр" журналына катнашырга чакырып, шушындый юлларны язган иде: "Без бәләкәй чакларда уенчык журналлар чыгара идек. ВЛКСМ Үзәк Комитеты "Кечкенә иптәшләр" исемле чын журнал чыгара. Чынлап кына шушы журналда катнаш әле". Күптәнге танышның бала чакны бергә үткәргән дусын онытмавы, әлбәттә, мине куандырды. Муса Җәлилне Ватан сугышына кадәр үк Башкортстанда татар телендә язган шигырьләре аша бик яхшы беләләр иде. 1930 елларга кадәр Муса Җәлилнең "Бәләкәй кыз" драмасы башкорт сәхнәсендә уңыш белән барды. Мин аның эчтәлеген яхпты хәтерләмим, һәрхәлдә, ул "Алтынчәч" либреттосына бик якын иде. Хәтта Тугзак дигән исем дә бар иде шикелле. Шулай итеп, "Алтынчәч" аның күңелендә бик озак йөргән булырга тиеш. Ниһаять, "Алтынчәч" иҗат ителде. Композитор Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосы буенча язылган "Алтынчәч" операсын Башкортстан тамашачылары һаман да дулкынлану белән тыңлыйлар. Совет кешеләренең сокландыргыч сыйфатларын үзендә туплаган патриот шагыйрьнең якты истәлеге аның үлмәс әсәрләрендә яшәр. Төхфәт Ченәкәй БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР 1918 елның көзе иде. Мин башлангыч мәктәптә укыта идем. Кемдер миңа: "Бер бәләкәй генә бала бар, шигырь язып маташа, син аны күр әле", — диде. Мин, "Хөсәения"гә кереп, кечкенә һәм кыюсыз баланы эзләп таптым. — Шигырьләр язасыңмы? — Язам. — Син ал арны миңа күрсәт. Муса, шундук җанланып китеп: — Хәзер күрсәтимме? — диде. — Юк, син ал арның барысын да җыеп минем өйгә алып кил, — дидем мин. Билгеләнгән вакытка Муса, шигырьләрен алып, минем квартирага килде. Шулай итеп, безнең иҗади дуслык башланды. Башта без атнага бер тапкыр очраша идек, аннан соң еш очраша башладык, бераздан инде бергә үк тордык... Без гел бергә йөрибез, мин кайда булсам, ул шунда. Безне һәрвакыт бергә күрүчеләр: — Әллә бу синең улыңмы? — дип сорыйлар иде. Муса ул чакта тар гына ак костюм кия иде, шул ак кием фонында аның кызаруы, уңайсызлануы бик нык сизелә иде. Минем китапханәмдә шактый гына борынгы китаплар бар: Әбелмәних Каргалыйның "Өммикамал" исемле шигырьләр китабы, "Мөхәммәдия", "Бакырган", "Йосыф" китаплары, "Таһир-Зөһрә", "Бүз егет" һ.б. Мин бу китапларны Мусага аңлатып бирәм, аларның шигырь төзелешләрен күрсәтә идем. Шул 1918 елның ахырында Гали Рәхимнең "Шәрык шагыйрьләре" исемле китабы басылып чыкты. Аны без Муса белән бергә укыдык. Анда Хәйям, Хафиз, Ширази, Руми, Робиндранат Тагор һ.б. авторлардан үрнәкләр бар иде. Муса бу китапны өенә алып китеп тә укыды, теткәләнеп беткәннән соң гына кире кайтарды. Димәк, ул ал арны бик нык өйрәнгән. Мусаның шагыйрь булып формалашуына, һәрхәлдә, аның беренче адымнарын ясауга, бу өйрәнүләрнең тәэсире булмый калмагандыр. Муса үз шигырьләрен тикшереп тәнкыйть итүгә әйбәт карый иде. Кайбер шагыйрьләр кебек тәнкыйть күтәрмичә күңелсезләнеп утыруын хәтерләмим. Була бит шундый шагыйрьләр, син аңламыйсың, минем шигырьне 200 елдан соң яратырлар, дип кәпрәя башлый. Ә Муса сүз тыңлаучан булды, сүзне күңел биреп тыңлый, һәрбер фикергә игътибар итә. Шуны да әйтим, ул бик авыр хәлдә яшәгәндә дә яхпты укыды, бу аның игътибарлы булуыннан, кеше сүзен күңеленә салып баруыннан килә иде. Укытучылар да аны шуның өчен хөрмәт итәләр, менә Муса кебек укыгыз, дип, аны башкаларга үрнәк итеп куялар иде. 1918-1919 елларда мәдрәсә шәкертләре ике төркемгә бүленделәр. Бер якта — комсомоллар, революция яклы яшьләр, икенче якта — милләтчеләр. Муса белән мин комсомоллар ягында идек. Бу тарафта Дәминов, Саттар Иптбулдин, Сөләйманов кебек шәкертләр булуын хәтерлим. 1920-1921 елларда Оренбургта без Муса белән бер подвалда квартирада яшәдек. Бу бик авыр еллар иде. Ачлык еллары. Мин укыту өстенә АРА ашханәсенең мөдире булып эшли идем. Муса ТИНО студенты. Ләкин ул шулкадәр бәләкәй, аны, 4 нче класс укучысы дип, АРА ашханәгә беркеттек. Буйга аның 4 нче класс балаларыннан аермасы аз иде. Ул, шул балаларны оештырып, ашханәгә арба белән ашамлыклар таптый иде. Мин кайчак, подвалга кайткач: — Кайчан чыгарбыз икән бу җир астыннан? — дия идем. Моңа каршы Муса: — Кайгырма, Ченәкәй абый, яхшы орлыкны җир астына күмәләр, аннан соң алар нинди матур чәчәкләр, җимешләр булып үсеп чыгалар, — ди иде. Ул елларда Оренбургта Казаннан газеталар гына яздыралар, журналлар килми иде. Миңа журналларны Казаннан җибәреп торалар. Муса барлык газета-журналларны укып барды. Еллар узды. Муса Мәскәүдә укый һәм эшли башлады. Мин еш кына Мәскәүгә барам һәм Муса янында туктыйм. Ул "Кечкенә иптәшләр" журналында эшли, үзе студент, общежитиедә тора. Төнге сәгать өчләргә кадәр дәресләр карый, журнал эше белән шөгыльләнә. Ул журнал материалларын шулкадәр җентекләп эшли: төзәтә, яңадан күчереп яза, тагын сыза, тагын яза. — Ник шулчаклы җентеклисең? — дисәң, ул: — Ул бит балалар журналы, мин аның һәрбер сүзе өчен җавап бирәм. Үзең язмасаң, кирәкле материал җитми, — ди иде. 1930 елларда ул сеңлесе Хәдичә белән аерым квартирада тора башлады. Ләкин эшләве элеккечә иде: көне-төне эштә, укуда! Күп вакыт мин иртә торуга, ул булмый иде инде. Яки: — Мин киттем, син үзең чәй кайнатып эч! — дип уятып китә. 1934 елда булса кирәк, Мусаны Мәскәүдән районга газета чыгарырга җибәрделәр. Ул Казанга миңа килеп төште. Юлда ук ул газета өчен мәкаләләр сызгалап килгән. Миңа килеп кергәч тә, газета планнарын төзи башлады, мәкаләләр язуын дәвам иттерде. Бүленгән араларда әдәбият турында, туганнары турында сөйләшә башлыйбыз. Ул арада нидер исенә килә һәм Муса, онытмас өчен, баргач менә шуны эшләргә кирәк, дип, яңадан каләмгә, кәгазьгә тотына... Муса белән минем бәйләнеш 1937 елда өзелде... Аның миндә хатлары бик күп иде... Аларның иҗтимагый әһәмияте бар дип уйлыйм. Без интим нәрсәләр турында язышмый идек. Ул үзенең хезмәте, укуы турында яза. Мин җибәргән шигырьләргә карата бу шигыреңне басам, бөл арын басмыйм, үзеңә кире җибәримме, әллә ертып ташлыйммы, дип сорый. "Безнең юл" журналында басылган шигырьләремнең үзенә ошавы яки ошамавы турында яза иде. Гали Маннапов ОТРЯД БЕЛӘН Оренбургтан күчеп кайткач, кайсыдыр елны Мусалар Сәгыйть исемле кеше өендә тордылар. Соңыннан йортны Нит ягына күчереп салдылар. Мусаның әнисе Рәхимә апаны күршеләр бик ярата иде, минем белүемчә, аның язган шигырьләре дә булган. Муса авыл балаларын оештырды, аның оешмасында яшьтәшләре дә бар, кечерәкләр дә җитәрлек, минем кебек олыраклар да бар иде. Бари Вахитов Мусадан 2-3 яшькә зур булса да, алар мәктәптә икесе бергә укыдылар. Бари уртачарак буйлы, түгәрәк йөзле, матур, булган егет иде. Муса "Каз канаты" пьесасындагы җырларны шушы Бари белән киңәшеп язды. Муса түгәрәк әгъзаларын декламацияләр сөйләргә өйрәтте. Бервакыт бер малай (исеме хәтердә калмаган) декламация сөйләргә чыкты да: "Иптәшләр!" — дип сүз башлауга, сүзен онытты. Халык көлә, ул кызара, каушый. Сүзен әйтә алмый торганнан соң: — Мин сүземне бетердем, — дип кереп китте. Муса әнә шундый сөйли белмәүчеләрне дә сөйләргә өйрәтте. Спектакльләрдә, кичәләрдә әйбәт итеп сөйләсәң, Мусаның бик кәефе була иде. Бервакыт мин Г.Тукайның "Хөррият" исемле шигырен укыдым. Әйбәт итеп сөйләгәч, халык дәррәү килеп кул чапты. Муса бик шатланды. Муса җитәкчелегендә спектакльләр еш куела иде. Спектакльләрдә Бари бик актив катнаша, кызлардан сеңлесе Зәйнәп, аннан соң Зәкия, аның апасы Шәрифә, Галимә Маннапова, Хәлимә Кәбировалар катнашалар иде. Мусаның әнисе — Рәхимә апа — спектакльләрне куюда бик булыша, такыялар, бөркәнчекләр әзерләп куя, камзулларга тәңкәләр тага иде. Без еш кына стена газетасы чыгара идек. Мусаның "Күселәр патшасы" исемле балаларга язылган рәсемле кечкенә бер китабы бар иде. Аны Муса үзе язган иде булса кирәк. Китап кечкенә күләмдә, саргылт-коңгырт төстәге кәгазьгә язылган иде. Мусаның бер сандыгы бар, китапларын, язган шигырьләрен ул шунда саклый иде. 1920 ел. Үләннәр яшәргән чак. Никольскийга, Ларка сыртына, Күлгән, Кара Тал авылларына банда таралган дигән хәбәр килде. Волость Кара Талда иде, безнең авыл коммунистларын волостька чакырдылар. Минем абый Маннапов Хәбибулла һәм Мусаның абыйсы Ибраһим Җәлилов авылда иң элек коммунист булган кешеләр. Укытучы Гали Игъдисанов, укытучы Зариф Әбдиянов, Бари Маннапов барысы да Шарлыкка киттеләр, корал алып коммунистик отрядка кушылдылар. Абыйлар киткәч, Муса үз оешмасының актив членнарын җыйды да: — Нишләргә? Кулак бандаларының үтереп киткәнен көтеп ятарга ярамый бит! — ди. Без инде бандитларның кеше талауларын, коммунистларны үтерүләрен күп ишеткән идек. Гомәр авылыннан бер комсомол, бер комсомолканы бик хурлап үтерүләрен дә белә идек. — Әйдә китәбез, абыйлар китте, — ди Муса. Без абыйларга барып кушылырга булдык. Колама тауга таба әрәмәлектән киттек, янәсе, кеше күрмәсен. Өчебезгә бер берданка бар. Ул бик иске, күгәреп беткән, атмый да иде бугай. Аны Муса күтәреп килде, арыгач, өстерәп китте. Без бик озак йөрдек, арып беттек. Нит тугайлыкларында, әрәмәлектә бик озак әйләнеп, адашып йөрдек. Мусага "мылтык" бик авыр була башлады. Аны икенчебез күтәрде, Муса аны ташламаска кушты. Менә бервакыт, Колама тау янына килеп җиткәч, Күлгән сыртында кораллы кешеләр күрдек. Без аларны кулак бандасы дип белгәнбез булса кирәк, посу ягын караганбыз. Мусаны да шунда югалттык. Соңыннан билгеле булды, Муса куркып качмаган, коммунистлар отрядына барып кушылган. Шунда абыйсын да очраткан. Отрядта: — Син яшь бит, сугышта һәлак булуың бар, — дип, төрлечә үгетләп, ачуланып карасалар да, Мусаны авылга кайтарып җибәрә алмаганнар. Шулай итеп, ул, унбиш көн буе, банданы тар-мар иткәнче, коммунистик отрядта сугыптып йөрде. Ә без, нишләргә белмичә, шул әрәмәлектә ике көн адашып йөрдек тә өйгә кайттык. 1921 елда, авылдан киткәндә, Муса безгә килде. Әнидән бик ялынып сорады: — Гали абыйны үзем белән алып китәм. Миңа ышаныгыз! — диде. Ләкин мине җибәрмәделәр. Әти: — Өч улым да читтә. Берсе дә өйдә калмый. Үзем илтермен, ат белән илтермен! — диде. Шулай итеп, мин авылда калдым, Муса Оренбургка китте. ул артист та иде Муса кечкенәдән үткер, зирәк бала булды. Дәртле, кечелекле иде. Дәрестә шаярып кына утырган кебек була, укытучы, моңа игътибар итеп: — Кая әле, Муса, син шаярып кына утырдың бугай. Әйтеп кара әле, беләсең микән? — дип, дәресләрне сорый башласа, Муса һичбер бәйләнерлек урын калдырмыйча чатнатып сөйләп бирә торган иде. Казанда укыган чагында, җәй көне каникулга кайткач, бәйләгән ак оекка чалбар балагын кыстырып, чабата киеп, печән чабарга ярата иде. Шунда ук бик тиз генә стена газетасы оештырып ала иде. Җырга, музыкага, уен-көлкегә бик сәләтле иде. Революциядән соң беренче мәртәбә Мостафада спектакль куелды. Оештыручы Гали Игъдисанов иде (ул соңыннан фронтта һәлак булды). Муса, кечкенә булуга карамастан, беренче спектакльләрдә үк катнашты. Бу — революциянең беренче еллары, спектакль халык өчен яңа нәрсә иде. Беренче булып картлар үзләре килде, хатын-кызлар булмады. Без "Анам кабере янында"ны сәхнәләштерәбез. Сәхнәдә кәсләр белән каберләр ясалган. Муса кечкенә ятимне уйный. Ул бик яхшы уйный. Картлар елашып та алалар. — Зарарлы нәрсә юк ич, тагын кабатлагыз! — диләр картлар. Менә шулай башланып китте безнең спектакльләр. Мусаның нәрсә эшли алуын кечкенәдән үк сизеп була иде. Бераздан ул бию-җырлар белән катнаш опера сыман спектакльләр куя башлады. Халык аларны бик яратты. Мусаның коммунистик отрядта Эстәрлебашка хәтле килүе хак. Ул агасы Ибраһим белән бергә булды. Бирсәң, Муса винтовка да алды, кылыч та такты. Ул чакта төрле кулак бандалары, сәнәкчеләр әле аннан, әле моннан күтәрелә тордылар. Мәсәлән, шул ук 1920 елны боз туңган чорда сәнәкчеләр күтәрелде. Никольскийга кадәр килделәр. Безнең авылны сәнәкчеләргә каршы Ибраһим Җәлилов җитәкләде. Икенче тапкыр сәнәкчеләр язгы тырма вакытында күтәрелделәр. Без, йөзләп коммунист, районнан аларга каршы бардык. Муса бу операциядә дә катнашты. Сәнәкчеләр безнең авылга керә алмадылар. ТИНОда Мин Муса белән 1921 елда, авыр ачлык елларында очраштым. Ул Оренбургта ТИНОда укый иде. Мин дә, авылдан килеп, шунда укырга кердем. Исеме пединститут булса да, программасы педтехникумнан бик аз гына югары иде. Анда күпчелек авылдан килгән татар балалары иде. ТИНОда чыга торган "Истикъбаль йолдызы" исемле журналда Муса даими язучы иде. Мин дә шул журналга язгаладым. Муса, минем язган мәкаләләремне яратып, килешмәгән җирләрен төзәтеп, күп ярдәм итә торган иде. Муса бик шаян, кызыклы сүзләр белән кешене үзенә җәлеп итә, көлдерә, үзе дә уен сүзне күтәрә, бер дә үпкәли, ачулана белми иде. Укучылар шул елларда шактый ачлык күрделәр. Ач көе уку кыен, әлбәттә. Муса, безнең күңелләрне күтәреп, укырга яңа көч, дәрт кертеп китә иде. Муса башта Ченәкәй белән бер квартирада торды. Шулай да тулай торактан китми торган иде. Мусаның соңгы көннәрдә ТИНОда күп булуын, кичләрен дә килүеннән кайбер усал телләр "Мусаны ТИНОга ниндидер магнит тарта" дип көлсәләр дә, ул ал арга каршы ачулануны белмәде. Гомумән, Муса бик киң күңелле, берәү белән дә бәйләнеп йөрми, ачуланмый иде. һәрвакыт ул яхшы киңәш бирә, кешенең авыр көннәрендә кулыннан килгән ярдәмне һичбер кызганмый иде. Муса Казанга киткәч тә, без аның белән элемтәне өзмәдек, хатлар язышып, җәйләрен күрешеп тордык. Ул мине Казанга укырга барырга димләде, аның сүзен тотып, мин Казанга килдем. Үзе Казаннан китте. МУСА ҖӘЛИЛ ОРЕНБУРГТА 1926-1927 елдан бирле бик күп вакыт узды бит инде. Ул чакта без комсомолның Оренбург өяз оешмасында эшли идек. Бервакыт миңа, поэзиягә аерым бер ярату тойгысы белән йөргән яшь журналистка, искиткеч хәбәр әйттеләр: — Бездә яңа инструктор!.. Татар шагыйре... "Шагыйрь" дигән сүз мине кызыксындырды, билгеле, аны күрәсе килү теләге туды. Ләкин өстәлләр, утыргычлар белән тулы зур укомол бүлмәсендә мин бернинди шагыйрь күрмәдем. Берсе, минем аптырап калуымны сизеп, бүлмәнең түр почмагына ымлады. Ләкин мин анда да шагыйрь диярлек кеше тапмадым. Почмактагы өстәл артында кечкенә генә буйлы бер егет утыра, аны, инструктор диюгә караганда, мәктәп укучысы дияргә мөмкин иде. Яшь егет нидер яза, бантын бик түбән игән. Минем гаҗәпләнүем бик тиз таралды. Кабинет ишегеннән укомол секретаре башын тыкты да: — Муса, минем янга кер әле! — диде. Яшь егет, кулына язылган кәгазьләрен тотып, урыныннан торды. Шул вакытта мин аның уйчан, эшкә бирелгән җитди йөзен һәм кара үткен күзләрен күрдем. Ул уртачадан аз гына кайтым иде. Оялчан елмаю белән ул, барысын да тәбрик иткән кебек, өстәлләр арасыннан узып, кабинетка кереп китте. — Булдыклы егет, — диде минем иптәшем, — күптән түгел без аның белән Никольский авылы яшьләренең җыелышын уздырдык. Яшьләр аны бик нык алкышладылар, ул авыл яшьләренең кызыл партизаннар хәрәкәтендә катнашулары һәм яшьләрнең хәзерге бурычлары турында бик әйбәт сөйләде. Күп укыган. Лениннан цитаталарны күңелдән әйтә. Бераздан Муса секретарь кабинетыннан чыкты. Аның бәхетле елмаюына карап, авылга бару турындагы отчетны секретарьның хуплап кабул итүен аңладык... Без зур өстәл тирәсендә Сергей Есенин шигырьләре турында бәхәсләшә идек бугай, өстәлдә Есенинның китабы ята, һәм ул укый-укый теткәләнеп беткән иде инде. Аны кайсыдыр авыл мәктәбеннән безнең укомол работнигы алып кайткан иде. Ул елларда Есенин иҗаты турында һәркайда бәхәс бара, каршылыклы фикерләр күп әйтелә иде. Муса безнең бәхәскә колак салып торды да яныбызга килде. Өстәлдән китапны алды, бөкләнгән битләрне язып, кулы белән сыйпап куйды һәм сүз башлады: — Әйе, иптәшләр, без кызык чорда яшибез. Ә алда ничаклы эш, ничаклы эш! Ленин рухында яшьләрне тәрбияләүдән дә күңелле эш бармыни. Мин менә хәзер авылдагы егетләр һәм кызларның белемгә омтылуларын, яңага ашкынуларын күрәм, аларга менә яхшылап ярдәм итәсе килә, һәрвакыт алар арасында буласы килә. Муса акрын сөйли иде, ләкин нигезле, төпле сөйли, бу мәсьәлә аны дулкынландыра иде. Кызганыч, хәзер мин Мусаның Есенин поэзиясенә нинди бәя бирүен хәтерләмим. Ләкин шунысы хәтердә калган, бәхәс үзеннән-үзе комсомол активының масса белән эшләү юлларын яхшыртуга әйләнеп китте. Башлангыч оешмалардагы (ул вакытта ячейка диелә иде) эш тәҗрибәләреннән мисаллар китерелде, дошман элементлар тәэсире турында да, аларга каршы көрәштә чын батырлар җитлегүе турында да күп сөйләнде. Ул вакытта әле һәрбер авылда да ячейкалар юк иде. Кайбер җирләрдә комсомолецлар ялгыз яшиләр һәм, нинди генә вакыт булмасын, унар километр ераклыктан комсомол җыелышына киләләр иде. Муса боларның барысын да үзе күргән. Шуңа күрә ул башлангыч оешмаларның нинди ярдәм сорауларын бик яхшы белә иде. Киңәшмәгә әйләнеп киткән бу әңгәмәдән соң без иртәгә үк өязнең иң ерак авылларына китәргә булдык. Кемдер шунда Мусадан үз шигырен укуын сорады. Ул баш тартты, чөнки безнең башкаларыбыз татарча белми, ә ул татар телендә яза иде. Без шулай да аның татарча укуын сорадык. Ничек яңгырый икән аның шигыре! Муса шигырьләрен укый башлады. Аның йөзе балкый, күзләре аерым тантана белән елтырыйлар. Без, тын да алмыйча, шагыйрьне тыңлыйбыз һәм шигырь ритмын тотарга тырышабыз. Менә Муса дәрт белән илһамланып укыды да ягымлы елмаеп безгә карады. — Юкка укыйм, күреп торам бит, аңламыйсыз!.. — диде ул һәм шундук өстәде: — Мин сезгә проза белән сөйләп бирәм. Ул "Орлее комсомолецы" шигыренең эчтәлеген сөйләп бирде. Безгә шигырь ошады, без аны тәбрик иттек. Беркөнне мин көннең икенче яртысын үземдә — Форштадта (Оренбург шәһәре районы) комсомол комитетында эшләдем, ә кич белән яңадан укомолга килдем. Анда Муса ялгыз гына утыра, башкалар кайтып беткәннәр. Муса озын өстәл артында бик мавыгып шигырь яза иде. — Комачауладыммы? — һич, — диде Муса һәм татарча: — Бетте, — дип өстәде. Шундук ул сүзне русчага тәрҗемә итеп әйтте. — Ә мин гадәтемчә өйдә язам. Ялгыз утырырга яратам, — дим мин. — Мин дә шулай ук. Ләкин шундый минутлар була, уңайлык турында бөтенләй онытасың. Без Урал елгасы буена чыктык. Биек яр астында коенучылар белән тулган Урал Каспийга таба ага. Совет матбугаты, совет әдәбияты турында сөйләшеп бик озак йөрдек. Сиздерми генә караңгы төшә башлады. Муса, кинәт тукталып, маңгаена учы белән сугып алды да: — Бөтенләй онытылганмын... Минем барасы җирем бар. Эх, вакыт җиткереп булмый, — диде. Без кул кысыштык та, ул халык арасына кереп югалды. Шул кичтән соң без аның белән күптәнге танышлар сыйфатында еш очраша башладык. Ләкин безнең очрашулар озакка сузылмады. 1927 елда җәй көне авыллардан әйләнеп кайтсам, Муса Оренбургта юк иде инде. Аны Үзәк Комитет Мәскәүгә балалар журналында эшләү өчен чакырткан иде. Ләкин безнең шул кыска вакытлы дуслык чорыбыз онытылмаслык булып калды. Тагын аның белән очрашасы килә иде, һәм мин шул вакытны көтеп яшәдем... ...Кинәт кайгылы хәбәр аяктан еккандай итте. Ул батырлык күрсәтеп һәлак булган. Бу үлем авыр төер булып йөрәккә утырды. Күз алдыннан аның героик юлы узды. Фронт, әсирлек, төрмә, гестапо... Башын горур рәвештә югары тоткан шагыйрь! Мин узган көннәрне күз алдыма китерәм, архивымны актарам, һәм менә безнең укомолда эшләгән чакта группа белән төшкән рәсемебез! Мин игътибар белән карыйм, Җәлилне җентекләп күзәтәм. Караган саен минем каршымда аның үлемсез образы ачыграк күренә. Әйе, без аны ул чакта Муса Залилов дип йөри идек, ул үзенең иптәшлеге белән, тыйнаклыгы белән, җанлылыгы белән аерылып тора иде. Кылану, кәпрәю кебек гадәтләр аның өчен чит иде. Русча ул җиңел сөйли, татар акценты сизелә, әмма сүзләрне ачык һәм төгәл әйтә. Ләкин нәрсәгә булса да ачуы кабарса, аның сөйләве кыза, кара күзләреннән ачу сибелә, һәм ул уң кулындагы карандаш белән селтәнәселтәнә сөйли башлый, әйтерсең ул шулай кемнедер төйгечли иде. Җәлил язганда да тиз һәм матур яза иде. Бервакыт мин аңа бу турыда бөл ай дидем: — Мин еш кына хәрефләрне игътибарсыз язам. Ә менә син ал арны шундый матур, вкус белән төшерәсең. Муса бик кызу гына болай диде: — Бу шуның өчен: мин, сезгә караганда, рус телен өйрәнүгә күбрәк көч һәм мәхәббәт бирәм. Сезгә рус теле җиңел бирелә, ә миңа авыррак. Шуңа күрә мин хәрефләрне тырышып язам, миңа хәрефләрне язу бик күңелле. Ул шундук йөгерек почерк белән укомолның директивасын язарга кереште. Җәлил табигатьне бик ярата иде һәм нинди дә булса бер матур пейзаж күрсә, чын мәгънәсендә балкый иде. Оренбургта декабрь суыклары бик рәхимсез була. Суыктан еш кына тәрәзә пыялалары чатный. Әнә шундый салкын көннәрнең берсендә иртә белән мин Советская урамыннан барам. Миннән алда бик ашыгып Муса да бара. Мин аны куып җитәргә тырышмыйм. Ерактан күзәтү кызык. Ул шул елларда рабфакчылар кия торган кара шинельдән, ә ул аңа бик килешеп, тәненә сыланып тора. Сул кулына кәгазьләр белән папка тоткан. Ян кесәсеннән калын гына блокноты чыгып тора. Блокноты кесәгә көчләп тыгылган, ул зур һәм менә-менә төшеп китәргә тора. Ләкин Җәлил аны сизми, ул бик ашыгып Урал ярына таба бара. Анда безнең ике этажлы йортыбыз — ВЛКСМның Оренбург өяз комитеты бинасы. Ишеккә килеп җиткәч, Муса Җәлил кинәт туктады, мин дә аның янына килеп җиттем. Мусаның битләре ут булып яна, бүреге, керфекләре бәсләнеп агарган. Ул минем кулымны кысып исәнләште дә: — Кара, нинди матур! — диде. Яңа күтәрелеп килгән кояш нурларында бәскә уралган әрәмәлек, чыннан да, искиткеч матур иде, чаткылар сибеп тора иде. Калын кәүсәле агачларның ябалдашлары авыр кар бүрекләр кигән. Топольнең сыгылып төшкән ботагына саескан килеп кунды, томшыгында азыгы да бар. Саесканның авырлыгыннан ботактан ялтырап бәс коелды, нәрсәдәндер куркып, саескан очып китте һәм койрыгы белән бантка ботакларны селкетте. Бер мәлгә кар-буран уйнап алды. Җәлил балаларча көлеп җибәрде: — Бөтенләй каушады. Бик куркак кош, ә урлашырга белә, — диде ул. Шундук исенә килеп: — Эх, соңга калдык! — дип өстәде. — Юк, юк, — дип тынычландырдым мин Мусаны, — әле сигез туларга унбиш минут. Укомол утырышы тугызда!.. Муса яңадан сокланып әрәмәлеккә карый. Укомол утырышы башлана, Муса секретарь өстәле янында утыра, блокнот һәм карандаш тотып, сөйләүчеләрне игътибар белән тыңлый... ГЯДИ, ЕЛГЫР ЕГЕТ Яшь вакыттагы дусларның алда кем буласын да белмисең, аларны истә тоту кирәк булыр дип тә уйламыйсың. Шуңа күрә бик күп вакыт узганнан соң Мусаны искә төшерүе миңа бик авыр. Дөрес, ул онытыла торган кеше түгел иде. һәрвакыт шат, шаян, кече күңелле, теләсәң-теләмәсәң дә игътибарны үзенә тарта торган бу елгыр егетне, әлбәттә, онытырга мөмкин түгел. Мин аның белән Оренбургта, 1919 елда ук очраштым. ТИНОда без бергә укыдык. Бергә спектакльләр куеп йөрдек. Без барыбыз да бик яшьләр, буйга да бик кечкенәләр булганга, шуның өстенә бик дус, тату яшәгәнгә, безне "кәтүкләр компаниясе" дип атыйлар иде. Муса бик тиз — ике көн эчендә пьеса язып өлгертә иде, рольләрне башкара алучылар санында гына персонажлар була, без бик дәртләнеп уйный идек. Кызганычка каршы, ул пьесаларның эчтәлекләре хәзер ачык хәтердә калмаган. Муса шул вакытта ук инде мандолинада уйный, һәм сәхнәдә дә аңардан оста уйнаучы юк иде. Муса пьесалар гына түгел, шигырьләр дә күп яза һәм ал арны укырга ярата иде. Аңа тыңлаучы кирәк булган, күрәсең. Безнең бүлмәгә кереп, ул, теләсәң-теләмәсәң дә, үз шигырьләрен укырга керешә иде. Мин, бүгенгә җитәр инде, дисәм дә, ул, тагын берне, тагын берне генә, дип укый торгач, шактый күп укый иде. Мин лирикага караганда математика белән күбрәк кызыксына идем, шуңа күрә тиешле игътибар биреп тыңламый да идем. Шулай да аларның басылып чыгуын тели идем. — Муса, син боларны ник бастырмыйсың? — дип соравымны хәтерлим. Ул: — Мондый җаныңнан кайнап чыккан шигырьләрне бастырмыйлар шул... — диде. Күрәсең, алар бик нечкә хисле лирика булгандыр. Шуннан соң без 1928 елда Мәскәүдә очраштык. Мин МГУда укый идем. Бервакыт бер квартирада тордык. Муса татар клубына йөри һәм мине дә, ай-ваема карамыйча, шунда алып бара иде. Мусаның характеры бик матур иде. Ул бик кешелекле, акчага исе китми, булган акчасына әйберләр ала икән, ул аны иптәшләре белән уртаклаша. Шуның өстенә ул бик кечелекле, мактануны яратмый торган, үзенең белеме белән дә горурланмый, эреләнми торган бер егет иде. Ә матур кызлар күрсә, кинәт кенә аңарда мәхәббәт уты кабынып китә иде. Шуннан соң ул тотына шул кызны мактарга, дөньяда аннан да матур кыз юк дип ышана башлыйсың. Андый чакта мин аңар: — Син ул кызны миңа күрсәт әле, шулай ук микән, — ди идем. Бер уңаен туры китереп, макталган кызны күрсәтә, мин аның кимчелекле якларын чүпли башлыйм. Кайчак: "Катыкка буясаң, эт яламый ич моны", — дип тә өстим. Мусаның күңеле сүрелә, ул моңсуланып китә... Муса бик өлгер иде: эшли дә, университетта да укый, кырык төрле җәмәгать эше алып бара, шулай да вакыт табып шигырьләр дә яза. Ал арны кычкырып укый, бәя бирүне көтә. Вакыт-вакыт мандолина чиртә башлый. Хәтерлим, берчакны ул "Каз канаты" көенең әллә ничә вариантын уйнады . Минем Муса белән бергә төшкән рәсемнәрем дә шактый иде, Мусаның хатлары да бар иде, ләкин алар сакланмаган. Кызганыч... Ачлык елны Мин Оренбург шәһәренә 1921 елда килдем. Минем иптәшем Абдулла Хәсәнов Ченәкәй белән дус иде. Ә Ченәкәй безгә Муса Җәлилне ияртеп килә. Абдулла Мусаны китапханәдә эшләгән чактан ук белә: ирем Ямашев исемендәге китапханәнең мөдире булып эшләгән иде. Шунысын да әйтим: мин элек Уральскида балалар йорты мөдире булып эшләдем. Нәҗип Җиһанов, Садриҗиһанов миндә тәрбияләнделәр... Оренбургка килгәч тә, балалар тәрбиячесе булып кердем. Бездә мәктәп яшенә кадәр булган татар, чуаш һ.б.милләт балалары тәрбияләнә иде. Әнә шул балалар Муса Җәлил белән бик тиз дуслашып алдылар. Муса аларга мандолинада төрле көйләр уйный, төрле уеннар уйната. Ул күренүгә: — Муса абый, Муса абый!— дип, балалар аны сырып алалар иде. Муса балаларны "Күк күгәрчен" уйнарга өйрәтте. Нинди көйгә җырларга һәм нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеген аңлатты. Җырның эчтәлеге бик гади, балалар җиңел аңлыйлар, хәрәкәтләрне җыр белән бергә күмәк үтиләр һәм бик күңелле була иде. Күк күгәрчен, күк күгәрчен, Ничек күлмәк кияләр?.. Менә шулай, менә шулай... (Балалар күмәк хәрәкәт ясыйлар.) Ничек бит юалар, ничек гармонь уйныйлар, ничек йөри әбиләр, ничек бии егетләр... һәркайсы җыр белән башкарыла. Уенның ахырын кызлар әйләнеп биеп тәмамлыйлар. Балалар йортына шул елларда ук пианино алдык. Пианино булгач, безнең балалар янына Салих Сәйдәшев, артист Мәҗит Илдар килә башладылар. Сәйдәшев балаларны пианинода уйнарга өйрәтте. Бик авыр ел — ачлык иде. Башкалар кебек Мусаның да бик аптыраган вакытлары күп булды. Шуңа карамастан аның күңеле көр, шат иде. Муса, бик дәртләнеп, балаларча ярсып, үз шигырьләрен укый, ә минем иптәшем аларга карап тора да: — Ач көе ничек яздыгыз? — дип сорый. — Ач көе ачу да, илһам да шәбрәк килә ул! — ди иде Муса. Муса белән Ченәкәй скрипка футляры күтәреп киләләр иде. Киткәндә, без ул футлярга төрле ашамлыклар тутырып җибәрә идек. Шул вакытта Муса минем альбомга үз кулы белән бер шигырь язып калдырды. Ул шигырь Мусаның томлыгында басылган, тик минем альбомда соңгы юлы "Онытмачы гасый мәгъзүр колыңны" дип бетә. 1930 елның кышында мин Мусаны Мәскәүдә очраттым. Ул миңа бик зур хөрмәт күрсәтте. Аның ярдәме белән мин Колонналы залны күреп чыктым... БЕРГӘ БУЛГАН ЧАКАЛР 1923 елларда булса кирәк, "Безнең юл" журналында Муса Җәлилнең шигырьләре басыла башлады. Минем Муса белән беренче тапкыр танышуым да шул журналда басылган шигырьләр аркылы булды. Ул шигырьләрдән "Ачып куйдым бүген мин Гөлзарымны", "Сукачы утлы" һәм тагы башкалар миңа тирән тәэсир иткәне исемдә... 1924 елның яз башында мин, музыка мәктәбендә уку максаты белән, Казанга күчеп килдем. Казанда Ташкенттагы "Белем йорты"нда бераз вакыт укып, соңыннан китеп барган берничә укучы бар иде. Алар аркылы мин Муса Җәлилнең дә рабфакта укып йөргәнен белдем. Мине, татрабфакның тулай торагына алып барып, Муса белән таныштырдылар. Мин элек Мусаны зур гәүдәле, күзлек кигән мәһабәт бер кешедер һәм кем булса, шуның белән сөйләшми торгандыр дип күз алдыма китерә идем. Карасам, ул да минем төсле үк кечерәк буйлы, кара чәчле, ачык күңелле бер егет икән. Минем шикелле үк ул да кыек якалы ак күлмәк кия икән; сораштырып карасам, икебез дә бер елгы, ягъни 1906 елда туган яшьтәшләр булып чыктык. Беренче очрашуда ук без аның белән күптәнге дуслар шикелле сөйләшеп киттек. Безнең сөйләшкән мәсьәлә музыкага салырга яраклы шигырьләр язу турында иде. Муса, мине озата барганда, коридорда стена газетасында чыккан бер шигырен күрсәтте. Үзенең шул газетага җитәкчелек итүен сөйләде. Муса аркылы мин яшь татар язучылары түгәрәге әгъзалары белән таныштым. Бигрәк тә Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Әхмәт Исхаклар белән күбрәк аралаштым. Ул вакытларда мин, әле бер җиргә дә урнашып җитмәвем сәбәпле, теләсә кайда кунып йөри идем. Берничә кич Кави Нәҗми бүлмәсендә дә кунарга туры килде. (Кави Нәҗминең бүлмәсе кайсыдыр бер гостиницаның бүлмәсе иде шикелле.) Кави Нәҗминең иптәше каядыр ялга киткән иде бугай. Шуңа күрә ул ялгыз иде. Беркөнне минем белән бергә Кавигә Гадел Кутуй да кунарга килде. Кави белән Кутуй бик дуслар иде. Төн буе әдәбият мәсьәләләре турында сөйләшеп яттык. Шул ук гостиницада, ялгышмасам, Галимҗан Ибраһимов та тора иде. Минем үтенечем буенча Кави мине Галимҗан Ибраһимов белән таныштырды. Кави Нәҗми белән киңәшеп, мин "Кызыл Татарстан" газетасына бер-ике шигыремне бирдем. Мусаның рабфакны бетерер алдыннан булган актык кышы иде бугай. Шуңа күрә ул укудан бушамады. Аның белән бик сирәк очраштык. Шул кышта Мусаның "Бибкәй кыз" исемле бик матур бер пьесасы куелганы исемдә. 1925 елның яз башында Муса, укуын тәмам итеп, Казаннан китте. Мин дә, педагогия техникумында укулар бетү белән каникулга чыгып, Ташкентка кайтып киттем. 1927 елда Мәскәүгә килдем һәм беренче номерлы Мәскәү музыка техникумының композиторлар бүлегенә укучы булып кердем. Озакламый Муса Җәлилнең дә Мәскәүгә килгәнен белдем. Очрашкач, Муса Мәскәүгә университетның филология факультетына укырга килгәнен, шуның белән бергә Мәскәүдә чыгарылачак балалар журналында редактор булып эшләячәген сөйләде. Уку белән бергә мин Мәскәүдәге татар мәктәпләрендә җыр-музыка укытучысы да булып эшләдем. Шунда миңа мәктәп балалары һәм пионерлар өчен яңа көйләр кирәк була башлады. Ул елларда татарлардан Солтан Габәпти, Салих Сәйдәштән бантка билгеле композиторлар юк иде. Аларның да иҗади эшкә яңа гына керешеп яткан вакытлары иде. Шуңа күрә балаларга яраклы совет заманы рухындагы яңа көйләрне үземә яза башларга туры килде. Менә шунда инде мин Муса Җәлилне бу эштә ярдәмгә чакыра башладым. Бәхеткә, ул мин торган йортка, типография эшчесе Газиз Усалиевның бүлмәсенә күчеп килде. Шулай итеп, уйламаганда Муса белән без бер квартирада күрше булып калдык. Муса да, мин дә ул вакытта өйләнмәгән идек әле. Муса йокысыннан бик иртә уяна, торгач та гимнастика ясый. Юеш сөлге белән тәнен сөртә, ашый да тизрәк эшенә китә. Шул китүдән Муса көнозын күренми, тик кич белән сәгать Эларда, Юнарда гына кайта. Кайткач та тизрәк берәр нәрсә язарга, укырга тотына иде. Мусаның ул вакыттагы көн тәртибе: иртә белән редакциядә була, аннан типографиягә китә, аннан йә университетка лекция тыңларга, йә райкомга ниндидер бер киңәшмәгә бара. Кайвакыт ниндидер бер клубта эшчеләргә йә мәктәп балаларына төрле докладлар ясый, шигырьләр укый, әдәби түгәрәкләргә җитәкчелек итә. Шулай итеп, Мусаның эшсез, буш йөргәнен бер дә күргәнем юк иде. Әгәр Мусага әйтәсе сүзем булса, үзен өйдә очрату кыен булу сәбәпле, мин кайвакыт, аның бүлмәсенә кереп, өстәл өстендәге кәгазь кисәкләренә әйтер сүзләремне язып китәдер идем. Минем әйтер сүзем күбрәк мәктәп балаларына яраклы җырлар язуны үтенү турында була иде. Икенче көнне үк Муса, йә эшкә барышлый, йә эштән кайткач, мин сораган шигырьне бирә, бирер алдыннан элек шигырьне үзе укып чыга һәм: "Ничек, шулай ярармы?" — дип, минем фикеремне сорый торган иде. Мусаның шигырьләре музыкага салырга бик уңай булалар, һәм мин ал арны шатланып кабул итә идем. Шулай булса да, бер-ике көн үткәч, Муса, тагын миңа килеп, ул шигырьнең әле бер сүзен, әле икенче бер сүзен үзгәртеп йә булмаса шигырьне яңадан язып бирә иде. Иң элек Муса белән без бер картинада музыкаль күренеш язарга уйладык. Картинаның лейтмотивы итеп билгеле халык көе "Көзге ачы җилләрдә"не алырга булдык. Бу картинада безнең совет илләрендә яшәүче эшче яшьләренең күңелле тормышларына чит илләрдә авыр хәлдә яшәгән эшче яшьләренең тормышын каршы куймакчы идек. Эшче яшьләр арасындагы интернациональ бәйләнешне күрсәтү өчен чит илдәге эшче яшьләреннән килгән бер хат та язылырга тиеш иде. Муса, минем үтенечем буенча, булачак музыкаль картинага берничә шигырь язып карады. Ул "Көзге ачы җилләрдә" көен кечкенәдән бирле белә икән. Мәктәптә укыганда, Тукай шигыре белән җырлаган да икән. Беркөнне Муса эштән кайткач, мин пианинода, ул үзенең мандолинасында уйнап, шул шигырьләрне "Көзге ачы җилләрдә" көе белән җырлап та карадык. (Шуны да әйтергә кирәк: Муса баритон сыман тавышы белән мандолинага кушылып җырлап та җибәрә иде. Кайбер шигырьләрне нинди дә булса бер яраткан көйгә җырлап язганын да сөйли иде.) Шуннан соң Муса бу "Көзге ачы җилләрдә" исемле музыкаль картинага тагы да яңа шигырьләр язарга уйлады. "Син, Хәмиди, мине ашыктырма, бу — балалар өчен бик кирәкле, кызыклы яңа бер әсәр булып чыгарга тиеш, мин бу әсәрне ашыкмыйча, уйлап языйм!" — диде. Мусаның әйтүенчә, бу аның гомерендә композитор белән беренче тапкыр иҗади эш башлавы иде. Шуңа күрә, музыкаль картинаны язудан элек, үзебезгә бераз тәҗрибә булсын дип, кечкенәкечкенә җырлар язарга булдык. Иң элек "Октябрь җырлары" һәм "Көз җитте" шигырьләре язылды. Бу шигырьләр мин язган ноталар белән "Октябрь баласы" журналында басылып чыктылар. Мин ал арны үзем эшли торган Мәскәү татар мәктәпләрендә балаларга өйрәттем. Балалар бик яратып җырлыйлар иде. Шуннан соң "Күрсәт әле" исемле уенлы җыр язуны Мусадан үтендем. Рус телендә басылып чыккан шундый уенлы җырларны Мусага пианинода уйнап һәм җырлап күрсәттем. Муса бу үтенечемне дә бик тиз вакыт эчендә башкарды. Җыр соңында уенның ничек булырга кирәк икәнен белдергән искәрмәне дә Муса үзе язды. Бу җыр да "Октябрь баласы"ның чираттагы бер номерында басылып чыкты. Соңыннан Муса белән тагын бер уенлы җыр яздык. Бусы Мусаның тәкъдиме буенча иде. "Куян" исемле. Бу да "Октябрь баласы" журналында басылды 2. Беркөнне миңа Муса, "Ударниклар" исемле яшьләр журналы чыга башлаячагын хәбәр итеп, шуның беренче номерына багышлап, "Юнгштурм" исемле шигыренә көй язарга тәкъдим итте. Мин, шигырьне яратып, аңа үземчә бер көй язып, Мусага бирдем. Ләкин "Юнгштурм" дип әйтүгә каршылык белдердем. Муса: "Нигә, "Юнгштурм" матур сүз бит! Шулай калса ни була?" — дип, минем белән бераз бәхәсләште дә соңыннан: "Иә, ярый, синеңчә булсын", — дип, "Комсомолия җыры" исеме белән бастырырга риза булды. Ләкин шигырьнең үзендә "юнгштурм" сүзе калды. Мин ул вакытта музыка техникумының өченче курсында идем. Миңа зуррак формада музыка әсәрләре яза башларга вакыт иде. Шул максат белән мин Мусага, инде бер романс та язып карыйсы иде, ди башладым. Беркөнне Муса, менә сиңа бер романс өчен яраклы шигырь, дип, "Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?" сүзләренә башланган бер шигырен бирде. Мин бу шигырьгә дә музыка яздым. Ләкин бу шигырь "Ударниклар" журналында нотасы белән басылдымы, нотасыз гына басылдымы — исемдә юк. һәрхәлдә, бу ул вакытта татар телендә язылган романсларның берсе булып исәпләнергә тиеш иде. Кайбер көйләрне мин, үз сүзләремә язып, балаларга җырлата идем. Беркөн Муса минем бүлмәдә утырганда, үземнең шигырьләремә язылган көйләремне пианинода уйнап, җырлап күрсәттем. Мусага вальс һәм марш ритмы белән язылган ике көем бик ошады. "Әгәр минем бу көйләремне яратсаң, үзең җырларын да язып бирер идең. Мин бит профессиональ шагыйрь түгел, үзең беләсең", — дидем. Шуннан Муса башта көйләрне өйрәнеп алды, бер-ике көннән сүзләрен язып та китерде. Ул вакытта татар телендә вальс ритмында язылган көйләрнең беренчесе булганга күрә, Мусаның тәкъдиме буенча көйнең исемен дә "Беренче вальс" дип куйдык. Шул исем белән ул "Октябрь баласы" журналында басылып чыкты. Бу көйнең нотасы пианинода уйнарга яраклы итеп язылды. Марш ритмында язылган көйгә Муса "Күңелле яшьләр" шигырен язып бирде. Мусаның тәкъдиме буенча мин бу көйнең пианино партиясен язып бирдем. Анысы соңрак — 1932 елда — "Октябрь баласы" журналында басылды. Бервакыт миңа мәктәп балаларына өйрәтергә Ленин турында җырлар кирәк булды. Гадәттәгечә мин тагын Мусага мөрәҗәгать иттем. Ул халык җырлары формасында бик матур җырлар язып бирде. Муса ул җырларны беркайда да бастырып өлгермәде, ахрысы. Ә 1933 елның май азагында мин Мәскәүдән Алма-Атага күчеп киттем. Бервакыт уйламаганда "Ленин в песнях народов СССР" дигән китап кулыма төште. Аның эчендә алты җыр ноталары белән басылган икән. Шуның берсе Мусаның шигыренә язылган минем көй булып чыкты. Мусаның башка җыентыкларында булмаганга, ул җырларны биредә китерергә булдым. ЛЕНИН ТУРЫНДА Ленин бабайның үлеме Бик әрнетте йөрәкне. Безне батыр көрәшергә Ленин бабай өйрәтте. Ленин сүзләрен өйрәник, Пионерлар, килегез! Ленин бабай өйрәткәнчә Төзелә безнең илебез! Ленин юлы җиңү биргән Иң туры юл, безнең юл. Ленин төсле көчле бул, Ленин төсле сизгер бул! Ленин бабайның сүзләрен Син чыгарма исеңнән. Син укуда алдынгы бул: "Ленинчы бу!" дисеннәр!.. Мин тагын Мусаның "Кызыл очкыч җыры" исемле шигыренә дә музыка язган идем. Аның нотасы басылып чыктымы-юкмы, исемдә калмаган. Бервакыт без Муса белән журналда балаларга музыка белеме бирергә уйладык. Балаларга укырга кызык булсын өчен, бу эшне ике баланың бер-берсе белән хат язышуы формасында бирергә булдык. Ул хатларны иң элек мин язып чыктым да Мусага бирдем. Бер-ике көннән "Октябрь баласы" журналы редакциясенә баргач, Муса миңа: "Менә синең хатларың, укып кара әле!" — диде. Карасам, минем "хатларымнан" бернәрсә дә калмаган, Муса ал арны үзенчә эшкәртеп, үз кулы белән өр-яңадан язып чыккан, тик минем имзаны гына калдырган. Мин Мусага: "Хатлар синең эшкәртүең белән бик яхпты булганнар, ләкин нигә үзеңнең дә имзаңны куймадың?.. Бу хәзер икебезнең хезмәт булды ич!" — дидем. Шунда Муса миңа, журналдагы "М.", "Апуш", "М.Җ." имзалары белән яки бөтенләй имзасыз язылган әсәрләрне күрсәтеп: "Менә боларны кем язган дисең? Журнал күптән түгел генә чыга башлады бит, аның янында язучылар активы тупланып өлгермәгән әле, шуңа күрә миңа болай да күп язарга туры килә. "Хатлар"га минем имза куелмаса да ярый", — диде. Муса имзаларының берсе "Апуш" булуының сәбәбе болай: беркөн Мусаның яшь вакытында төшкән рәсемнәрен карап утырганда, мин Мусаның бу рәсемен Габдулла Тукайның яшь вакытына охшаттым. Тукайны кечкенә вакытта "Апуш" дип йөрткәннәре мәгълүм. Мин дә шаярып Мусаны "Апуш" дип йөри башладым. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны бик ихтирам итүем сәбәпле, "Апуш" дип эндәшкәнгә Муса үпкәләми торган иде. Бу, билгеле, безнең икебезнең арабызда гына булган хәл. Ә болай, бүтән кешеләр алдында, Муса үзенең халыкка билгеле шагыйрь икәнен күрсәтергә яратмый, бик тыйнак тота иде. Мусаның балаларга җыр өчен язган шигырьләре миңа һәрвакытта ошаса да, зурлар өчен язылган шигырьләренең кайберләре ул кадәр үк ошап җитми иде. Аның сәбәбе болай: минем, Муса белән танышканчы, япть вакытта ук иң беренче күргән, ишеткән һәм укыган шагыйрем Һади Такташ иде. Зәңгәр күзле, озын чәчле, ул вакытта романтик Һади Такташ сәхнәдә үзенең шигырьләрен бик тирән хис белән укый иде. Татар шагыйрьләре арасында үзенең шигырьләрен Һади Такташтан да оста укучы шагыйрьне мин әле дә булса күргәнем юк (ә мин ул вакыттагы татар шагыйрьләренең күпчелеген сәхнәдә ишеткәнем бар иде). Үзенең шигырьләрен бик дәртле, оста укучы Гадел Кутуй да Такташ кадәрле үк булып җитми иде. Шуңа күрә дә халык Такташны искиткеч яратып тыңлый, аңа бик озак кул чабып, сәхнәдән җибәрмиләр иде. Һади Такташны сәхнәдә генә түгел, болай да яхшы белүем сәбәпле, минем өчен ул вакытта татар шагыйрьләренең иң көчлесе Һади Такташ иде. Ташкентта, Казанда һәм Мәскәүдә вакытта да мин Һади белән еш кына очраша идем. Аның миңа абый булып биргән кайбер киңәшләре, Казанда үзенең номерына алып барып, миңа шигырьләрен укуы, Мәскәүдә аның квартирасында кунакта булуларым әле булса исемнән чыкмыйлар. Менә шуңа күрә мин Такташны гына зур даһи шагыйрь дип исәпләп, аннан бүтән шагыйрьләргә, шул исәптән Мусага да тәнкыйть күзе белән карый идем. Моны мин Мусаның үзеннән дә яшерми идем. Кайвакыт Мусага Һади Такташның шигырьләрен бик яратканымны сөйләп, осталык һәм форма ягыннан аңардан өйрәнергә кирәклеген әйтә идем. Муса Һадиның оста, көчле шагыйрь икәненә каршы килми, ләкин, РАПП тәэсире белән булса кирәк, саф "пролетар шагыйрь" көткәнлеген сиздерә иде. Беркөнне шулай Һади Такташ белән Мансур Крыймов турында кызу гына бәхәсләшеп алгач: "Тукта әле, Хәмиди, бу мәсьәләне син генә түгел, байтак кешеләр яхшылап төшенеп җитмиләр. Шуңа күрә мин, яхшы гына уйланып, бу ике шагыйрь турында бер мәкалә язып карыйм әле!" — диде. Чыннан да, "Ударниклар" журналының 1931 елгы 5-6 нчы кушылып чыккан саннарында Муса Җәлилнең "Ике шагыйрь турында" исемле мәкаләсе басылып чыкты. Муса ул мәкаләсендә Һади Такташ белән Мансур Крыймовның иҗатына анализ ясый, күп кенә дөрес һәм урынлы фикерләр әйтә. Аның күп белемле, җитлеккән, оста тәнкыйтьче икәнлеге күренә, һәрхәлдә, Муса Һади Такташның зур шагыйрь икәнен белә, аны ихтирам белән искә ала иде. Һади Такташның үлү хәбәре килгәч (1931), Мәскәү татар язучыларының Һади Такташны искә алу җыелышында Муса бик тәэсирләнеп сөйләде. Татар әдәбиятында зур югалту булуын, Һади Такташның мирасы кадерле мирас икәнен, аны сакларга һәм тирән өйрәнергә кирәклеге турында сөйләгәне әле дә исемдә. Җыелыштан соң: "Әй Такташ, вакытсыз арабыздан китте шул, әрәм генә булды бит!" — дип, җан ачынып әйткәне хәтердә. Муса белән без шулай анда-санда кызу гына бәхәсләшеп алгаласак та, безнең дуслыкка аның тәэсире булмый иде. Бу бәхәсләр безнең икебез өчен дә бик файдалы, ди торган иде Муса. Шуның өстенә, ул сәяси яктан миңа караганда көчлерәк булганга, аннары партиядә дә әгъза булып торганга, бу мәсьәләләрдә Муса минем өчен зур авторитет иде. Бантка иптәшләр шикелле, мин дә Мусага зур ихтирам белән карадым. Аның киңәше белән ул вакытлардагы Мәскәү татар язучыларының җыелышларына катнаша һәм ул вакытта Мәскәүдә чыга торган газета-журналларга музыка мәсьәләләре турында мәкаләләр яза идем. Мусаның Мәскәүдәге татар язучылары оешмасының җаваплы секретаре булып эшләгәне дә исемдә. Беркөн "Коммунист" газетасы редакциясенә барганда (язучылар җыелышы күбрәк шунда була торган иде), Муса тирә-ягындагы Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Гәрәй Әхтәмов һәм тагы башкаларга үзенең җыелышта сөйлисе отчет докладын укып утыра икән. Муса мине күрде дә: "Кил, Хәмиди, син дә тыңла! Син бит арабызда бердәнбер композитор, менә бу отчет буенча язучылар җыелышында әдәбият һәм музыка мәсьәләләре турында чыгыш ясарсың!" — диде. Мусаның әйтүе буенча мин дә шул язучылар җыелышына катнаштым һәм кыскача гына чыгыш ясадым. Муса сәяси һәм белем ягыннан гына түгел, мораль яктан да үрнәк булырлык кеше иде. Тәмәке тартмый, исерткеч эчми, рестораннарга баруны яратмый, яман сүзләр белән сүгенүне белми, оятсыз анекдотлар сөйләми. Ләкин баштан үткән кызык вакыйгаларны, тапкыр сүзләрне бик ярата, әгәр ошаса, бик рәхәтләнеп шаркылдап көлә иде. Муса турында язылган истәлекләрнең берсендә кемдер "Муса матур хатын-кызларны ярата иде" дип язды шикелле. Чыннан да, Муса өйләнгәнче сөйкемле, матур бер кыз күрсә, аңа бик соклана. "Әмма матур да инде, нинди сөйкемле!" дип яратып калганын яшерми иде, ләкин шунысы гаҗәп: шул үзенә ошаган кыз белән танышу түгел, хәтта аның белән очрашудан да кача иде. Мин аның белән бер квартирада күпме вакыт күрше булып торып, аңа кызлардан кем дә булса берәүнең килүен яки бер кыз белән кинога баруын күргәнем юк. Әллә Мусаның, эше күп булу сәбәпле, кызлар белән йөрергә вакыты булмады, әллә үзе кыюсыз, оялчан иде — һәрхәлдә, аның хатын-кызлар белән күп аралашмаганы хәтеремдә. Әгәр Мусага бер кыз белән якын таныш булырга туры килсә, ул күбрәк Мусаның теләге белән түгел, шул кызның чаялыгы, йә үткенлеге аркасында була иде. Бервакыт Муса күн тужурка кигән эшче кыяфәтендәге бер кеше белән минем бүлмәгә килеп керде. "Менә бу егет безнең яшь композитор Хәмиди була инде. Ә бу — Хәсән Туфан", — дип, безне таныштырды. Хәсән Туфан белән Муса электән танышлар идеме, анысын белмим. Ләкин ал арның күптәнге дуслар шикелле озак сөйләшеп утырганнары хәтеремдә. Хәсән Туфан Казан язучылары белән Мәскәү язучылары арасындагы элемтәне якынайту мәсьәләсе буенча килгән иде шикелле. Туфан тагы берничә тапкыр Мәскәүгә килгәләде. Килгән саен, Мусага керми китми, икәвенең берберен хөрмәт иткәнлеге күренеп тора иде. Муса үзе дә бик гади һәм аның аралашкан иптәшләре дә үзе шикелле гади, тыйнак кешеләр иде. Муса Газиз Усалиевның (ул вакытта типография эшчесе — наборгцик) өенә күчеп килгәндә, Газиз, Мусаны хөрмәт итеп, аңа түрдәге бүлмәне тәкъдим итте. Муса, катгый рәвештә моңа каршы булып, алдагы (проходная) бүлмәдә торырга булды. Мин аңар: "Ничек инде син, Муса, алгы бүлмәдә торырга риза? Син бит язучы, сиңа тынычлык кирәк!" — дигән идем дә, "Юк инде, Хәмиди, алар ирле-хатынлы семьялы кешеләр, кечкенә генә кызлары да бар, ничек итеп мин алар аша йөрим?" — дип җавап кайтарды. Сүз арасында әйтеп китим: Газиз Усалиевларның кечкенә генә кызы белән Муса бик дуслар иде. Муса аның белән балаларча сөйләшә, уенчыклар алып кайтып бирә, кайчак күтәреп урамга алып чыгып китә иде. Мусаның мин торган йортка күчеп килүе 1928 елның көзендә иде шикелле. Ә кайчан күчеп китүе хәтеремдә юк. һәрхәлдә, 1929 елның башларына хәтле торды бугай. Муса мин торган йорттан күчеп киткәч, аны күрергә редакциягә бара торган булдым. "Октябрь баласы" журналында музыка-җыр бүлегенең җитәкчесе икәнлегем турындагы Муса үзе кул куеп биргән таныклама әле дә булса архивымда саклана (1930, V). 1931 елның яз башында мин музыка техникумын тәмамлап эшли башладым. Шул ук вакытта Муса да яхшы билгеләр белән университетны бетерде һәм "Коммунист" газетасының күчмә редакциясе эше белән Донбасска, тагын кайдадыр китеп йөри башлады. Мин исә, Мәскәүдәге татар эшче яшьләре арасында җыр-музыка түгәрәкләренә җитәкчелек итеп, бик кызу эшкә чумдым. Шулай итеп, без Муса белән бик сирәк очраша башладык. 1933 елда инде мин Алма-Атага күчеп киттем. Мәскәүдән китәр алдыннан без "Октябрь баласы" журналында басылган җырларыбызны ноталары белән җыентык итеп бастыру турында сөйләшкән идек. Алма-Атага килеп берничә атна үткәч, Мусадан бер бандероль килде. Ачып карасам, безнең җырлар җыентыгы икән. Ул шигырьләрне яңадан язып күчергән, җыентыкка кереш сүз язган. Бу материаллар шушы көнгә чаклы миндә саклана. 1936 елның көзендә мин Мәскәү консерваториясе янында оештырылган Татар опера студиясенә укырга кердем. Муса шул студиянең әдәби җитәкчесе иде. Бу вакытта ул Мәскәүдә Столешников тыкрыгында тора, Әминә исемле сөйкемле генә хатыны, Чулпан исемле кызы бар иде. Муса белән очрашып күрешкәнгә күп тә үтмәде, ул, мине квартирасына алып килеп, семьясы белән таныштырып кунак итте. Шул көннән башлап мин еш кына аның квартирасына баргалый башладым. Кайчан гына Мусаларга килеп керсәм дә, өй хуҗасын язу өстәле янында, язып утырган хәлдә күрә идем. Бер тапкыр Әминә ханым белән мин, Мусаның эшләп утырганын онытып, кычкырыбрак сөйләшеп киткән булсак кирәк. Шул вакытта Мусаның өстәлендә радио да әкрен генә сөйләп тора иде. Муса радионың вилкасын тартып алды да: "Менә радио нинди рәхәт: мешать итә башласа, бик уңай гына туктатып була. Ә Хәмидине ничек туктатырга?.." — диде. Кайвакыт Муса, язудан туктап, Әминә ханым белән миңа ни язганын укып бирә, фикер алыша иде. Утны сүндереп йокларга яткач, Муса: "Иә, Хәмиди, бик йокың килмәсә, бер башыңнан үткән кызык хәлләрне сөйләп җибәр әле, синең бик кызык әкиятләрең күп була, йоклар алдыннан яхпты була ул!" — дип, мине сөйләтә башлый. Икенче көнне мин, иртүк торып, ал арны йокыдан уятмыйча китеп барам. Өстәл өстендә, кунак иткән өчен рәхмәт әйтеп, кечкенә бер кәгазь кисәге язып калдырам. Көндез мине Муса, консерваториядә очратып, нигә безне уятмый, безнең белән бергә чәй эчми киттең, дип шелтәли һәм, квартира табылмаса, тагын безгә кунарга кил, дип чакыра иде. Мусага миннән бантка баручылар да күп иде. Композиторлардан Җәүдәт Фәйзи белән дуслар иде. Язучылардан Мусаны Әхмәт Фәйзи, Мәхмүд Максуд белән күбрәк бергә очрата идем. Бу вакытларда Мусаның эше бигрәк тә күп иде. Студия композиторлары язасы операларга либреттолар язу эшен оештыру, опера драматургиясе турында эзләнеп, мәкаләләр, докладлар язу, студия стена газетасының редакторы буларак, аның нәүбәттәге номерларын чыгарып тору, рус телендәге классик композиторларның романсларын, опера эчендәге кайбер арияләрнең сүзләрен татарчага тәрҗемә итү һ.б. Муса бу вакытта инде музыкадан яхшы гына мәгълүмат алган һәм күп кенә музыка терминнарына төшенә башлаган иде. Бервакыт ул бу эштә минем белән бергә "Октябрь баласы" журналында бергә эшләүнең файдасы булганын әйтте. Муса ул вакытта рус совет әдәбиятын күп укый, аның өстәл өстендә Маяковский, Безыменский, тагын башка рус язучылары әсәрләре күренә иде. Ялгышмасам, Муса шул вакытта Габдулла Тукай әсәрләренең редакциясен карап, басмага хәзерли иде шикелле. (Тукайның иҗади юлы турында язган зур гына бер мәкаләсен миңа укуы исемдә калган.) Муса студия эшенә Мәскәүдә яшәгән татар язучыларының күбесен тартты. Муса тирәсендә язучылар түгәрәге оешты. Бу түгәрәкнең актив әгъзалары Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Мәхмүд Максуд һ.б. иде. Татар опера студиясенең үзенә күрә художество советы бар иде. Бу киңәшмәдә яңа язылган либретто яки языласы либреттоның планы, ал арга язылган операларның фрагментлары, композиторларның яңа романслары һәм башка музыка әсәрләре тыңлана, алар турында фикер алышулар була иде. Муса, студиянең әдәби мөдире буларак, бу киңәшмәгә актив катнаша, бик төпле, мәгънәле фикерләр сөйли иде. Муса, билгеле, алдан ук беркадәр материал карап, яхшы гына хәзерләнеп, әйтер сүзләрен бер дәфтәргә язып килә торган иде. Мусаның студия киңәшмәсендә булган чыгышы бик зур ихтирам белән тыңлана, аның фикерләре киңәшмә әгъзаларына тирән тәэсир итә торган иде. Студиядә укучы артистлар, Мәскәү завод-фабрикаларында эшләүче татар эшчеләре арасына барып, концерт бирәләр иде. Алар белән бергә еш кына Муса да бара һәм концерт бүлегендә үзенең шигырьләрен укый иде. Шул концертларның берсеннән соң нәүбәттәге стена газетасында Мусаның "Репертуар сугышы фронтыннан хәбәрләр" исемле бер сатирик шигыре басылып чыкты. Шигырь имзасыз, аның Муса тарафыннан язылган булуын якын дусларыннан бантка күп кеше белми калды. Мин ул шигырьне, бик яратып, стена газетасыннан күчереп алган идем. 1936 елның ахырында Пушкинның үлеменә 100 ел тулуны үткәрергә хәзерләнә башладык. Студиядә укучы композиторлар Пушкин шигырьләренә берәр-икешәр романс язарга булдык. Пушкинның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итүне оештыру эше Мусага тапшырылды. Ул үзе дә башка шагыйрьләр белән бергә тәрҗемә эшенә кереште. Мусаның тәрҗемәләренә студия композиторлары бик яратып музыка яздылар. Шул җөмләдән мин дә "Чегәннәр" (Цыгане) исемле тәрҗемәгә музыка яздым. Ул романс Казан радиосы янындагы художество советы тарафыннан расланып кабул ителде. Беркадәр вакыт Казан радио җырчылары тарафыннан башкарылып та килде. "Алтынчәч" операсының либреттосын язып бетергәч, Муса совет кешеләре темасына бер либретто язарга һәвәсләнеп йөрде. Ул операны йә син, йә Җәүдәт Фәйзи язарсыз дип ышанам, диде. Аның Каспий диңгезе балыкчылары тормышыннан "Балыкчы кыз" исемле бер сюжеты да бар иде. Мин Мусаларга барганда, безнең сөйләшкән сүзебез күбрәк шул "Балыкчы кыз" либреттосы турында була. Муса үзенең драматургия планын сөйли, мин исә, аның музыкаль корылышын күз алдыма китереп, нинди арияләр, хорлар һәм балет номерлары булырга кирәген сөйлим. Беркөнне мин Мусага баргач: "Менә, Хәмиди, Гөлчәһрә ариясенең сүзләре, син шуңа музыка язып кара әле", — дип, миңа бирде. Ул кулъязма, минем портфелемдә йөри-йөри тузып бетсә дә, әле дә исән (Мусаның җыентыгында "Дулкыннар" исеме белән басылган). 1937 ел яз бантымы икән, хәтеремдә яхшы калмаган — студиянең барлык укучылары Казанга музыка, сәнгать мәсьәләләре турында үткәреләчәк киңәшмәгә бардылар. Поездда йомшак вагонда мин, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил — өчәү бер купега туры килдек. Кичке вакыт иде, поезд кузгалып киткәч тә, Муса югарыгы полкага менеп ятты да Казанга җиткәнче ял итеп барды. Ул Казанда киңәшмәдә сөйлисе докладын күңеленнән уйлап һәм "бикләп" барган икән. Аны миңа соңыннан сөйләде. 1939 елда Муса Татар дәүләт опера театрының әдәби җитәкчесе булып Казанга китте... Алма-Ата, 1961-1962 УЛ ЯХШЫ ИПТӘШ ТӘ ИДЕ... 1923 елның сентябрь ае иде. Казанда яңа ачылып, әле оешып кына килә торган татар рабфагы Кабан күленең сул ягындагы зур ак таш бинага урнашкан. Беркөнне мин рабфакның ашханәсендә ашап утыра идем, кинәт бүлмәнең аргы башында басып торган ике кешегә күзем төште. Боларның берсе миңа таныш Курамшин иде. Ул янындагы иптәшенә мине күрсәтте. Мин уңайсызланып аз гына борылыбрак утырдым. Бер минуттан теге икенче иптәш, минем яныма килеп: — Иптәш Байчурова, таныш булыйк, без бер курс укучылары бит, минем фамилиям — Җәлил, — диде һәм үзенең стена газетасы тирәсенә актив тупларга теләвен әйтте. — Иртәгә редколлегия утырышы була, шунда килегез. Җыелган материалларны бергә карарбыз, киңәшербез, — диде. Бара торгач, мин редколлегия члены булып киттем, һәм без газетаны бергә әзерләп чыгара башладык. Без Муса белән бер курста, бер группада булып чыктык. Ул — бик сәләтле укучы, бик җитез, шат күңелле, сизгер йөрәкле яхшы иптәш иде. Ул вакытта яшьләр арасында "Яңа көнкүреш өчен көрәш" дигән лозунг бик таралган, җыелышларда шул темага докладлар ясала, фикер алышулар үткәрелә иде. Менә шул эшнең бер тармагы буларак, безнең рабфак каршындагы хатын-кызлар секциясе үзенең җыелышында егетләребезне шефка алу турында карар кабул итте: тулай торакта торучы һәрбер укучы кыз, бер егетне шефка алып, аның керен юарга тиеш булды. Мин шефка Мусаны алдым. Кайсы оешма карары белән булгандыр, анысын хәтерләмим, без рабфак капкасы төбендә патруль тора идек. Көндез кызлар, төнлә егетләр постка басалар иде. Беркөнне шулай Муса кичтән төнге постка басты. Мин аның янына чыгып утырдым. Менә шунда ул үзенең яңа яза башлаган шигырен укып күрсәтте һәм шунда ук аны төзәтә, эшкәртә башлады. Бу шигырь соңыннан "Иске Себер тарихы" дигән исем белән басылып чыкты. Бигрәк тә соңгы, өченче курста укуыбыз хәтеремдә. Төрле сәбәпләрдән безнең группа бик азаеп, бары 16 кеше генә калды (11 егет, 5 кыз). Бу кечкенә коллектив искиткеч дус һәм бердәм иде. Менә шушы коллективның йөрәге — группаның старостасы — кечкенә, шаян Муса булды. 1925 елны без рабфакны тәмамладык. Бу — беренче чыгарылыш. Шушы вакыйгага багышлап июнь аенда Татар академия театры бинасында зур тантаналы кичә ясалды. Кичәнең художество бүлеге өчен Муса махсус инсценировка язды. Аның бөтен эчтәлеге тулысынча исемдә калмаган. Ләкин сюжеты рабфакның ике еллык тормышын, ягъни туу, үсү тарихын гәүдәләндерә иде. Анда ялгыз һәм күмәк җырлар да, коллектив сөйләүләр дә, биюләр һәм физкультура чыгышлары да бар иде. Бертуктамый музыка уйнап торды. Бөтен рольләрне һәм номерларны, Татар коммунистик университетыннан кайбер иптәшләрнең катнашы белән, үзебезнең рабфак укучылары башкарды. Уен тәмамлангач, көчле кул чабулар бөтен залны күтәрде. Тамашачылар бердән: — Авторны чыгарыгыз! — дип кычкыра башладылар. Сәхнәгә йөгереп Муса килеп чыкты. Берьялгызы зур, буш сәхнәдә ул тагын да яшь, бала сымак булып күренде. Миңа якын утырган бер абый: — Әй җаным, бигрәк бала икән әле! — дип куйды. * * * Рабфакны тәмамлагач, югары уку йортына керү турында сүз кузгалса, Муса һәрвакыт: — Мин моннан туры вузга китмим әле, элек бер-ике ел эшлим, — дия иде. һәм шулай итте дә. Ул, Оренбург губернасы Орск шәһәренә комсомол эшенә китеп, шунда бер ел, аннан Оренбургка кайтып эшләде. Август аенда Муса, Мәскәүгә килеп, Ломоносов исемендәге университетның әдәбият бүлегенә укырга керде. Без аның белән еш кына кичләрен шәһәр карарга чыга идек. Аңардагы искиткеч кызыксыну, бөтен нәрсәне тизрәк белергә, күрергә теләү дәрте гаҗәпләндерә иде. 1929 елда Мәскәүдә Мусаның "Иптәшкә" исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Шул китабын ул миңа да бүләк итте. Аның титул битендә Муса кулы белән болай язылган: "Гайшә! Теләкләремне җырлап уртаклаша алуыма сөенәм. Нинди теләкләр икәнен син беләсең. Мә, теләктәшеңнән сиңа бер бүләк булсын. М. Җәлил. 12. IV. 29. Мәскәү". Бу китапны мин кадерле истәлек итеп саклыйм. * * * 1930 елны мин, университетны тәмамлап, Мәскәүдән киттем, һәм без озак вакытлар очрашмадык. 1937 елның язы иде. Салкын җилле ямьсез бер көндә без Казанның Бауман урамында Матбугат йорты алдында очраштык. Сөйләшер сүз күп иде. Якындагы бер чәйханәгә кереп, чәй алып утырдык. Беренче хәбәр итеп ул: "Әле кичә генә (бугай) Мәскәүдән командировкага килгән идем, бүген өйдән телеграмма алдым: кызым туган. Тизрәк кире кайтып китәргә җыенам", — диде. Соңгы җиде ел эчендә башыбыздан үткән хәлләр турында озак кына сөйләшеп утырдык. 1940 елның җәендә ул инде гаиләсе белән Казанда яши иде. Мин аны тормыш иптәше Әминә ханым һәм нәни кызы Чулпан белән чәйгә чакырдым. Шунда ул "Алтынчәч" дигән либретто язарга җыенуын, либреттоның эчтәлеген һәм сюжетын сөйләп утырды. Кайбер җәмәгать урыннарында яки урамда кыска вакытка очрашып сөйләшүләрне санамаганда, шул соңгы очрашуыбыз булды. ӘСТЕРХДНДЛ Муса Җәлил иҗатында иң якты сәхифәләрнең берсе аның Әстерханда булуы белән бәйләнгән. Ул монда 1933 елның җәендә булды һәм "Иделдән хат", "Балыкчы кыз җыры", "Шаланда" кебек матур шигырьләрен язды, ал арны ул вакытта Әстерханда чыккан "Ялкын" газетасында бастырды . Әстерханга ул Дергач районында язгы чәчүдә эшләгән күчмә редакция эшен тәмамлагач килде. Бу күчмә редакция Мәскәүдә чыккан "Коммунист" һәм Түбән Идел краенда чыккан "Ялкын" газеталары тарафыннан оештырылган иде. Муса Җәлил шушы күчмә газетада редактор булып эшләде. Шул елны МТСлар һәм совхозлар янында политбүлекләр төзелде. Муса Җәлил дә, язгы беренче политбүлекчеләр белән бергә, ул чакта социализм өчен көрәшнең алдынгы сызыгына килде. Хәзер, Муса Җәлилнең бөтен героик тормыш юлы йомгаклангач, аның көчле сыйнфый көрәш барган Идел арты далаларына, нәкъ менә Дергач районының Алтата авылына ни өчен килеп төшүе бик аңлаешлы. Авыллары бер-берсеннән еракта яшәгән Идел арты далаларына ул елны нәкъ менә Муса кебек ялкынлы йөрәкле коммунистлар килделәр. Алар 1930 еллардагы тоташ күмәкләшү нәтиҗәсендә башланган яңа тормышны җайлауда һәм аны ныгытуда колхозчыларга ярдәм иттеләр. Муса Җәлилнең шул вакытта язган "Иделдән хат", "Ләйсән" һәм бантка бик күп шигырьләре, аның редакторлыгында чыккан газета битләре шул турыда сөйлиләр. Муса Җәлил архивыннан игълан ителгән "Совхоз директоры" поэмасын укыгач та: — Бу бит Дергач районындагы "Орошаемое" совхозы турында язылган! — диясе килде. Әстерханда, Идел ярында утырып, бөек елганың киңлегенә һәм көчлелегенә сокланганда, Муса миңа: — Күчмә редакция белән килеп һәм Әстерханда булып, мин бик яхшы эшләдем. Бу мине бөтен яктан баетты, — дигән иде. Бу хәлләрдән соң үтеп киткән егерме биш еллап вакыт бик күп детальләрне оныттырган инде, ләкин шул ераклык рәшәсе аша да аның образы күз алдында тора. Аның хаты Муса Җәлил безнең гаиләбезнең якын дусларыннан берсе иде. Мин бервакыт ирем, кызым белән Кара Якуб авылында кымыз эчеп, ял итеп йөри идем. Беренче тапкыр без Муса Җәлил белән шунда таныштык. Бу кайсы ел? 1929 елмы, әллә 1930 яки 1931 елмы — хәтеремдә ачык калмаган. Муса һәрвакыт төскә яшь күренгәнлектән, аңа ничә яшь булуын да дөрес кенә белә алмадым. Миңа ул япь-яшь кенә бер егет кебек күренде. Бу турыда искә алып миннән еш кына көлә иде. Иремнең дуслары арасында телгә оста булуы белән аерылып тора иде. 1933 ел. Мин Мәскәү консерваториясенә укырга киттем. Шунда, татар студиясе студентлары арасында, Муса Җәлил белән тагын да очрашырга туры килде. Бу танышлык торабара иптәшләрчә якын дуслыкка әйләнде. Чөнки безнең фикерләребездә, тормышка карашыбызда бик күп уртак яклар бар иде. Беренчедән, без бер үк яшьләрдә идек. Ул да минем кебек комсомолец. Икенчедән, мин татар композиторларының аның сүзләренә язылган бик күп җырларын җырлый идем. Аның белән теләгән темага: хәзерге заман яшьләре нинди булырга, кызлар үз-үзләрен ничек тотарга, егетләр белән кызлар арасындагы мөнәсәбәт, хәзерге гаилә ничек булырга тиеш? дигән темаларга киңәшләшеп, бәхәсләшеп була иде. — Хәзерге заман гаиләсенә ирең белән икегез өлге була аласыз, — ди торган иде ул. Соңыннан белүемчә, бу темага минем ирем белән дә бик күп сөйләшкән, минем сүзләр аша безнең мөнәсәбәтнең чынын тикшереп карарга булган икән. Шуннан инде ул үзенә йомгак ясый, үрнәк, матур тормыш төзү өчен үзалдына бурычлар куя; мондый һәр бәхәстән соң матур тормыш төзү өчен икәвеңә дә — иргә дә, хатынга да — бик күп укырга кирәк дигән фикергә килә иде. Менә минем алда Муса Җәлилнең иптәшләрчә язган берничә хаты. Күп түгел, бик аз. Алар Муса Җәлил гомеренең үзенә күрә бер тарихын, аның хыялын, омтылышын, тормышка карашын чагылдыралар. Кайбер хатлары 1935 елда, Мәскәү дә "Коммунист" газетасында эшләгән чакта язылган. Бу вакытта инде ул бай фикерле, әйтергә теләгән фикерен әдәби тел аша бирә алырлык талантлы шагыйрь иде. Аның хаты башкаларда да кызыксыну тудырыр дип, мин бер хатын күчереп китәм: 3 3-58 65 "Зәйтүнә! Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кошны да, чәчәкне дә, музыканы да һәм намуслы хезмәтне дә, ялкынлы иҗатны да, тиңдәшсез илемне дә шулай ук янып, кайнарланып сөям. Бу минем эчке тирән оер сыйфатым инде. Мин хатын-кызга да шундый ук саф, кайнар сөю бүләк иттем. Семья — безнең җәмгыятьтә (шулай ук коммунизмда да) бергәлек җенес мөнәсәбәтләренең иң дөрес формасы булганын мин аңлыйм. Алай гына да түгел, мин семьяны хәзерге җәмгыятьтә дә идеаль төстә өр-яңадан матур чәчкә атарга тиеш форма дип саныйм. Ике социализм төзүченең көрәштә, эштә бергә кушылып, бер-беренә чын иптәш, чын ярдәмче булып яшәүләре һәм шул ук вакытта дөрес формада яңа буын үстерүләре яңа семьяда урын ала. Мин — бик бирелеп иҗат итәргә тиеш кеше. Мин — бөтен акылым һәм талантымны дөрес туплап, планлы, системалы эшкә җигәргә тиешле кеше, мин бөтен вакытымны җитди рәвештә, дөрес бүлеп, эшкә бирергә тиешле кеше. Коммунистлык, шагыйрьлек миннән шуны сорый. Мин моны бары семьяда тулысынча булдыра алачакмын. Семья минем тормыштагы һәм эштәге плансызлыгымны, системасызлыгымны, тәртипсезлегемне һәм җитди түгеллегемне бетерер. Акыллы иптәшемнең ярдәме белән аның өчен дә, минем өчен дә планлы, рациональ һәм күңелле, кызыклы, акыллы тормыш корып булыр. Шуның аркасында мин (һәм ул) хәзергегә караганда өч өлеш артыграк иҗат итәрмен һәм эшләрмен. Шуның белән бәхетле дә булырмын. Шуның өчен миңа өйләнергә кирәк. Ләкин... Боларның барысы өчен сөяргә кирәк, сөю булмаса, берсе дә булмый. Сөеп өйлән! Менә шулай ди миңа акыл. Ләкин сөюнең үзен акыл белән эшләп булмый. Сөю — йөрәк эше. Мин бик тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Ләкин сирәк сөям. Шушы каршылыкны чишә алсам, бик бәхетле булыр идем. Хуш. Март, 1935. Хәлил Маннан ДИМ БУЕНДА Дөньяда шулай яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын — яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени? М. Җәлил Гүзәл Дим елгасының сул як ярында, үзенең 3-4 катлы береннән-бере матур, мәһабәт корпуслары белән ялтырап, матурлыкта Дим елгасы һәм аның тирә-ягындагы табигать белән ярышырга теләгәндәй эре агачлар яшеллегенә күмелеп, Башкортстанның "Иоматау" санаториясе күренә. Уфадан 30 километр гына көньякка таба урнашкан бу санаториядә Башкортстан хезмәт ияләрен генә түгел, илебезнең барлык почмакларыннан ялга килүчеләрне дә күп күрергә була. Чөнки аның Кырым, Кавказ һавасыдай сәламәтлек өчен шифалы саф һавасы, тирән карасу-зәңгәр сулы матур Дим елгасы, беренче класслы физик дәвалану кабинетлары, шифалы кымызы — болар бөтенесе дә аның данын бик еракларга җибәргәннәр. 1936 ел, июль аеның иң матур көннәрендә, төннәре дә көндезгедәй җылынып, табигатьнең тәмам күкрәп, һәртөрле гүзәл чәчәкләргә, хуш исләргә күмелгән чагында, мин дә "Иоматау" санаториясенә бару бәхетенә ирештем. Санаториягә барып бер-ике көн генә торган идем, анда "Шагыйрь Муса Җәлил килгән... Мәскәүдән... Ял итәргә килгән..." дигән хәбәр таралды. Билгеле, ул вакытта Җәлил 20 елга якын язып, үзенең бик күп шигырьләре, поэмалары, мәкаләләре, хәтта пьесалары һәм башка әсәрләре белән нык танылган, күп кенә китаплары чыккан атаклы язучы һәм шагыйрь иде инде. Бу елларда аны бигрәк тә яшьләр яратып укыйлар иде. Мусаның Мәскәүдә яшәгән чагы булып, ялга да шуннан килгән иде. Бу сезонда "Иоматау"да Уфаның бик күп эшче-хезмәткәрләре, артистлары, язучылары, укытучылары, журналистлары ял итә иде. Алар арасында ул заманда халык бик яратып тыңлый торган, Мәскәү консерваториясеннән укудан кайткан яшь җырчы Зәйтүнә Илбаева, Башкортстанның танылган артистларыннан Әмин ага Зөбәеров, Галимҗан Карамышев, Хаҗи Бохарский, Таңсылу Рәшитова, шагыйрь Хәй Мөхәммәдъяров һәм бантка язучылар, җаваплы эшчеләр бар иде. 3 67 Муса Җәлилнең килү хәбәрен ишеткәч, билгеле, һәркем аны күрергә ашыкты һәм аның кайда урнашуын, хәзер нишләвен сораша да башладылар. Кемдер берәү аның әле яңа гына врачка кереп китүен әйтте. Без инде, билгеле, түзмәдек, 4-5 кеше җыелдык та, аның врач кабинетыннан чыгуына каршы барып күрергә, танышырга дип киттек. Арабызда язучылардан Хәй Мөхәммәдъяровмы, Габдулла Шамуковмы — хәтеремдә ачык калмаган — элек аны күреп белгән иптәш тә бар иде. Үзлегеннән оешып киткән бу "делегация членнары" коридорда Җәлилнең врачтан чыгуын көтә башладык. Муса ишектән бик шат кыяфәт белән елмаеп килеп чыкты да безне, бигрәк тә таныш язучыны күреп: — һай, егетләр! Саумысез? Сез дә монда икән, болай булгач, күңелле булачак, — дип, күрешергә кулларын сузып, безнең янга килде. Аның белән барыбыз да фамилияләребезне әйтеп күрештек. Ул, һәркайсыбызның кулларын бик нык кысып, алга иелебрәк, олылап ике куллап күреште. Танышып беткәч, ул: — Әйдәгез, егетләр, һавага, вагонда да бик туйдырды, аннан соң, бу халык тирәсендә күп йөрсәң, булмаган чирләрне дә табып бәйләнә башлыйлар алар, — дип көлде. Без дә, аның сүзен хуплап, көлешә-көлешә, күмәкләп, волейбол мәйданына таба юнәлдек. Ерак юлдан иртән генә килеп төшүенә һәм әле ял итмәгән булуына да карамастан, ул, берни дә булмаган кебек, исәнлек-саулык, хәл-әхвәл, яңалыклар, санаторий хәлләре турында сораша башлады. Безнең чыгуга 10-15 минут та үтмәгәндер, тегеннән дә, моннан да яныбызга халык җыела башлады. Ал арның кыюраклары шунда ук килеп күрешә, таныша, кайбер кыя алмаганнары, күмәк әңгәмәгә кушылмыйча, читтән кызыгып, өлгерербез әле дигәндәй, тыңлап тора башладылар. Күп тә үтми, Муса 20-30 кешелек зур түгәрәкнең уртасында ук торып калды, һәм аңа шунда ук төрле сораулар да ява башлады. Сорауларга һич җавап кайтарып бетерерлек түгеллеген күреп, кемдер берәү: — Ярар, иптәшләр, яңа килгән кешегә ял итәргә бирик, ай буе сөйләшергә дә, сорашырга да өлгерербез әле, — диде. Халык бу тәкъдимне яклады, ләкин үзләре һаман да таралмыйлар иде әле. Тик шул вакытта төшке ашка, звонок шалтырагач кына, кешеләр, аны сырып алган килеш, көлешәкөлешә ашханәгә юнәлделәр. Муса Җәлил белән минем беренче танышу әнә шулай булды. Ләкин бу беренче очрашудан соң һәркем күңеленнән аның белән кабат ныклап танышырга, сөйләшергә карар биреп куйган иде инде. 1930 елларда мин Мәскәүдә чыга торган "Коммунист" газетасының (редакторы И.Агишев) актив хәбәрчесе идем. Аңа үзем эшләгән Ишембайдан, Кандырадан һәм Балтачтан берничә ел буе хәбәрләр, очерклар җибәреп тордым. Шулай бервакыт 1935 елның башында, Кандыра МТСында (Туймазы районы) политбүлек газетасы редакторы булып эшләгәндә, Муса Җәлилдән бер хат алдым. Хатында ул минем Уфа — Ишембай тимер юлы (1934 ел) салынуга багышлап язган җырларымның һәм "Ике очрашу" дигән очеркның газета чыгудан тукталу сәбәпле басылмаганлыгын белдереп язган иде. "Коммунист" газетасы эш кәгазенә язылган ул хатны тулысы белән китереп үтәм. "Хәлил Ураллы (Маннан) иптәш! Кәгазь җитешмәү аркасында һәм, гомумән, газеталарга типлаштыру үткәрелү уңае белән, югары органнарның карары нигезендә, "Коммунист" газетасы чыгудан туктады. Шунлыктан сезнең газетабызда файдаланмаган "УфаИшембай җырлары", "Ике очрашу" дигән язмаларыгызны үзегезгә кайтарабыз. Алдагы язу эшләрегездә "Октябрь" (Уфа) журналы һәм "Совет әдәбияты" (Казан) белән бәйләнешергә киңәш бирәбез. Сәлам белән әдәбият секторы: М.Җәлил. 7 гыйнвар, 1935 ел". Белмим, яшь чакта ук бик яратып укыган шагыйрь бул гангадырмы, яшьтәш булгангадырмы, әллә җылы итеп язылган хаты өчендерме — Дим буена килү белән ул миңа бик якын, күптәнге таныш кеше шикелле булып күренде. Берберебезгә еш кына "яшьтәш" дип дәшә торган идек. Без Мусаны көн саен гына түгел, көненә берничә мәртәбә күрә идек. Ул беркемгә карата да үзен эре тотмый, теләсә кем белән ихластан сөйләшә, шаяра, бигрәк тә волейбол уенын бик ярата торган булып чыкты. Җәлилне бигрәк тә яшьләр яраттылар, чыгу белән аны сырып алалар. Аның һәрвакыт көлемсерәгән төсле ачык, мөлаем йөзе, киң күңеллелеге ирексездән һәркемне үзенә тарта торган булды. Муса Җәлил урта буйлы, таза гына, атлетларчарак юантык гәүдәле, киң күкрәкле, карарак тәнле, коңгырт күзле, озынчарак яңаклы, кара чәчле булып, чәчен ярым бокс фасоны белән алдырып, бер якка кырын тараган була иде. Ул сөйләгәндә ашыкмый, шаян табигатьле булса да, тавышы басынкы, үзе кешегә сабыр караш белән карый, кешенең сүзен тыңлап беткәч кенә көлемсерәп җавап кайтара, һичвакытта тавышын күтәрми торган иде. Бер ай бергә булган арада аның уенчак характеры башкаларга да йоккандай булды. Ул, кая гына атласа да, һәрвакыт халык эчендә булды. Үзе яланбаш булып, көндезләрен ачык майкадан йөрде. Тик кичләрен генә, ак күлмәккә галстук тагып, күбрәк чакта костюмсыз, күлмәкчән чыга торган иде. Димдә йөрергә чыккан чакларда аның янына утырырга теләүчеләр күп булганлыктан, күп вакыт 3-4 көймәдә бергә чыга идек. Анда ул тагын да ачыла, төрле мәзәкләр, әкиятләр, мәсәлләр сөйләп, халыкны көлдерә иде. Бервакыт шулай санаторий алдында җыелган курортчылар Мусадан үз шигырьләрен укуын сорадылар. Ул һич ялындырып тормады: — Ярар, алай булса, сезгә яшьләр ярата торган лирик шигырьләрне сөйлим әле, — дип көлемсерәп, укырга да кереште. Аның шигырь укуы да оста, хәрәкәтләре дә матур һәм урынлы иде. Башлап үзенең шул елларда гына язылган "Дим кызына" дигән шигырен укыды. Бу тирән хисле һәм мәхәббәт аңкып торган көчле шигырь булып, барыбызга да бик ошады. Без аны күмәкләп алкышладык. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: аның бу шигыре, бердән, Дим буеның матурлыкларын чагылдырса, икенчедән, Дим буенда үскән һәм шул елларда Мәскәү консерваториясендә укыган Илбаевага багышланган иде. Дим буена кайтсаң, мин тирбәнгән Зифа тирәкләрне күрерсең, Мин аунаган яшел чирәмнәрдә Ал чәчәкләр өзеп йөрерсең... Дим буена кайтсаң... Икәү бергә йөргән юлдан җырлап үтсәнә!.. Бик күңелле булыр, төсем итеп Дим чәчәген өзеп үпсәнә!.. Бу шигырь соңыннан исемсез, тик йолдызлар белән генә ("Зәйтүнәгә" дип) басылып чыкты. Бу көнне ул гел үз шигырьләрен генә укыды. Алар "Кояшлы көнгә", "Иптәпткә", "Студент көндәлегеннән", "Яшьлек" һәм "Җырым булсын бүләгем" кебек яшьләрне дәртләндерә торган матур лирик шигырьләр иде. Җәлил шигырьне, җырны, әдәбият һәм сәнгатьне чиксез ярата, үз янындагы кешеләрне дә сиздермәстән шуның белән сихерли иде. Ул үзенең һәм бантка шагыйрьләрнең, язучыларның әсәрләрен берсен дә карап укымый, күңеленнән сөйли торган иде. Ул әле дә минем күз алдымда үзенең бөтен кыяфәте, килеш-килбәте белән басып тора. ИДЕЛ УЛЫ Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңграр җыр булып. М. Җәлил Мәскәүдә чыга торган "Коммунист" газетасы (татар телендә) белән "Коммунар" газетасы (чуаш телендә) редакцияләре Никольский урамының 10 нчы номерлы йортында бер үк коридорда булып, хәтта ал арның икесен аерып торган ишек тә юк иде. Мин, ике халык вәкилләренең менә шушы якын күршелеге аркасында, Муса Җәлилне көн саен күрә идем, аның "Коммунист" газетасында еш кына чыгып торган шигырьләрен даими рәвештә укып бара идем. Ара-тирә ул минем, мин аның шигырьләрен тәрҗемә итешә идек. Муса Җәлилнең шигырьләре фикер тирәнлеге, әдәби оста эшләнешләре белән, төгәл һәм тыйнак язылышлары, аз сүз кулланып та, күп нәрсә аңлатулары белән күңелгә сеңеп кала иде. Ул чакны әле әдәби оешмаларда безгә дошман булган карьерист элементлар да шактый иде. Алар, буш эчтәлекле язымтыкларын югарыга күтәреп, чын-чыннан тирән фикерле, олы җанлы шагыйрьләрне исә авызлыклап торырга исәп тоталар, чын совет язучыларын реализмның бәрәкәтле киң юлыннан өметсез тар сукмакка борып кертергә тырышалар, аларга каршы бертөрле киртәгә дә сыймый торган "чукмар мәкаләләре" белән чыгалар иде. Халык дошманнары үзләренең пычрак кулларын татар совет әдәбиятына каршы да күтәрә иделәр. Алар Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Такташка кизәнәләр иде. Муса Җәлил белән мин менә шул чорда, әдәби көрәш ялкынының гаять көчле вакытында таныштым. Аның белән безнең көн саен очрашулар, саф күңелдән сөйләшүләр икебезне дә чын дуслык юлына алып чыкты. Мәскәү университеты студенты, эшлекле коммунист Муса Җәлил башкалада яшәүче татар язучылары арасында шактый авторитет казанды. Мин аның кешеләргә тирән кайгырту белән карый торган иркен күңелле, ачык принциплы иптәш икәнен шул чакта яхшы аңладым. 1931 елның көзе. Вак кына салкын яңгыр сибәли. Асфальтлы тар Никольский урамы юеш. Өстә тоташ болыт. Көннең ачылырга исәбе дә юк. Редакция йортына кереп барган чагымда миңа Муса очрады. Өстендә гади генә пальто. Гадәтенчә күн кепкасын каш өстенә төшеребрәк кигән. Ул минем кулны ике кулы белән тотып алды да болай да калку түгәрәк иреннәрен аз гына кабартып көлеп куйды һәм: — Исәнме, — диде. Дүрт ел буе танышлык чорында мин аның белән нинди генә сүзләр сөйләшмәдем: татулысы да булды, ачулысы да, җылысы да булды, суыгы да... Билгеле инде, безнең бу сүзләр бары бер генә нәрсәгә — әдәбият темасына гына кайтып кала иде. Ул үзенең уйларын күпме генә яшерергә тырышмасын, аның хәйләсез күзләре шунда ук дөресен әйтеп бирә иде. Шуңа күрә Мусада алдау да, хәйлә дә юк иде. — Әйе, исән-сау, — дидем мин аның баягы эндәшүенә каршы. — Үзең ничек? — Бик шәп! Мин шунда ук аның күзләренә карадым. Аның карашында миннән яшерергә тырышкан ниндидер сәер билгеләр бар иде. Аның күңеле тыныч түгел, егетне нәрсәдер борчый иде. Мин әйтеп куйдым: — Алдыйсың инде... — Каян беләсең? — Күзләрең үк бит сиңа: "Муса, алдама", — диләр. Миннән серне яшерергә телиләр дә, тик яшерә алмыйлар. Андый чакны инде син башыңны түбән иеп кенә сөйләшер идең! — Юк, малай, баш иеп сөйләшү эш түгел, — диде ул һәм ачык күз карашын миңа төбәде, — әйдә, вакытың булса, бераз йөреп килик. Минем, әле генә лекция тыңлап чыгып, редакциядәге иптәшләр янына килешем иде, эш белән түгел, болай сөйләшеп утырыр өчен генә инде. Шуңа күрә карышып тормадым, Мусаның нигә хәтере калганын беләсем килде. Никольский урамыннан Кызыл мәйдан ягына таба атлыйбыз. — Син Тукайны яратасың бугай? — диде һәм кесәсенә тыгылды. Мин аның кесәсендә ниндидер кәгазьнең кыштырдаганын ишетеп калдым. Мин Тукайны яратам гына түгел, аның "Шүрәле"сен чуаш теленә тәрҗемә дә иткән идем инде. Мусаның әле ни әйтәсен белмәстән үк, мин "Шүрәле"не яттан татарча укырга тотындым. Ул тыңлап, мин укып, без Кызыл мәйданнан үткәнне дә сизми калганбыз. Кремль янындагы бакчага кердек тә бер эскәмиягә барып утырдык. — Мәҗит Гафури синеңчә ничек? — диде ул яңадан һәм, җавап көтеп, бантын миңа таба борды. Мин, Уфада яшәгән чагымда, Мәҗит Гафури белән танышкан идем. Еш кына карт шагыйрьнең өендә булырга да, аның белән Агыйдел буенда йөрергә дә, бергә утырып чәй эчәргә дә туры килгәләде. Мин Мусага гнуларны сөйләдем. Ахырдан шаярып кына икенче темага күчтем дә, ул чакта татар әдәбиятында булган кайбер вакыйгаларга нигезләп бер-ике анекдот сөйләп алдым. Ул бу нәрсәләрне теләр-теләмәс кенә тыңлады да, ялт итеп торып, минем яннан читкә китеп утырды. Шунысы кызык булды: бу кечкенә генә эпизод Мусаның баягы кәефсез уйларын исенә төшерде. Мин үзем дә ул хакта оныткан идем инде. Муса җитди чырай белән яңадан минем янга килеп утырды, кесәсеннән ниндидер журнал чыгарды, аны тиз-тиз ача башлады. Кирәк урынны тапты да, бармагы белән төртеп, миңа күрсәтте: — Менә күр, монда бер шүрәле тәнкыйтьче мәкалә бастырган. Тукай белән Гафуридан реакцион карашлар эзли. Намусы да, ояты да юк. Ә бит Тукай, кара реакция белән сугыша-сугыша, япь-яшь көенчә гүргә керде. Мондый "тәнкыйть" язучы шүрәленең сыртын сукаларга, әгәр алай да Тукайның кем икәнен аңламаса, бармагын агачка кыстырырга кирәк. Әнә теге Кырлай авылы егете Былтыр кыстырган кебек итеп! Без әле андый кыяфәтсез шүрәлеләргә акыл өйрәтербез. Тукай белән Гафури әсәрләренә карата әйбәт, хаклы сүзләр, аерым мәкаләләр язачакбыз. Әйдә, дус, Тукайны, Гафурины күбрәк тәрҗемә ит! — Әлбәттә! — дидем мин. Көчле яңгыр ява башлады. Без аерылышырга мәҗбүр булдык. — Кичләр хәерле булсын! — диде Муса. Чыннан да, Мәскәү киче хәерле, матур иде. Электр яктысында тылсымлы күренешләр тудырып, көчле яңгыр явып тора... 1934 елның җәендә Совет язучыларының I съезды барган көннәрдә без еш кына Муса Җәлил белән икәүләп залда йөри идек. Съезд ачылып, Максим Горький докладын тыңлаганнан соң, без әлеге Никольский урамына — татар һәм чуаш газеталары урнашкан йортка кайтып барабыз. — Безнең әдәбиятлар хәзер атлап кына түгел, чабып та барачак! — диде Муса сөенеп һәм, кош тоткан күк итеп, уң кулын алга, югарыга сузып куйды. 1934 елда мин Чабаксарга эшкә кайттым. Җәлил мине Мәскәүнең Казан вокзалына бара торган трамвайга озата килде. Шунысы ачык хәтеремдә, без ул чакны әллә ничек сугыш темасына сөйләшеп бардык. Чөнки сәбәп тә бар иде инде: герман фашизмы үзенең канлы башын күтәрә башлаган чак иде. Европа өстенә кара болытлар җыелып килә. Ерак Көнчыгышта япон самурайлары котырына иде. — Сугыш исе килә бит, малай. Безгә китәргә вакыт җитмәгәе, — диде Муса уйланып. — Китәрбез! — дидем мин, үз сүземә хисап бирмичә генә. Күрәсең, китү миңа бик җиңел тоелган. Трамвай килде. Мин, ялт итеп сикереп, трамвай баскычына мендем. Бу безнең соңгы очрашу булды. Мин Чабаксарга китеп бардым. Әмма мин, Мәскәүдә булсам да, Чабаксарда, Уфада булсам да, Муса Җәлилнең ничаклы зур энергия белән иҗат итүен белеп тора идем. Без икебез дә Кремль бакчасы янында әйткән сүзебезне үтәдек: ул Тукай һәм Мәҗит Гафури әсәрләрен чыгару өчен күп көч куйды, мин ал арның шактый шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә иттем... Бөек Ватан сугышы шагыйрьләрне төрле фронтларга ташлады: кем турыдан-туры ут эчендә йөрде, кем фронт газеталарында эшләде. Без ул чакта бер-беребез белән хәбәр дә алыша алмадык. 1943 елны мин, Беренче Украина фронтыннан отпускка кайтышлый Мәскәүдә тукталып, Язучылар союзына кердем. Анда Гадел Кутуйны очраттым. Аңа биргән беренче соравым Муса Җәлил турында иде. — Күптән инде аның хакында бер хәбәр дә юк, — диде Кутуй көрсенеп. Минем өчен бу бик читен булып китте. Волхов фронтында булган трагедияне мин белә идем инде. "Үлде микән, дошман кулына эләкте микән?" Бу сорауның һәр икесе дә безнең өчен бик авыр иде. Әлеге сорауга җавапны мин бик озак еллардан соң гына ала алдым. Чөнки Муса Җәлил, елларны кичеп, җыр булып үзе кайтты. Ләкин инде бу юлы ул мин соңгы кат күргәндәге мөлаем чырайлы, шат, шаян Муса булып кына түгел, татар халкының бөек улы булып, олы, мәһабәт шагыйрь булып кайтты. ОНЫТЫЛМАС ХӘТИРӘЛӘР "Совет әдәбияты" журналының 1959 елгы 8 нче санында Г.Кашшафның "Маяк булып балкыган исемнәр" дип аталган мәкаләсен укыгач, минем күз алдымнан бик күптән булган тормышның аерым битләре берәм-берәм кире ачылдылар. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыкларын искә алган көннәрдә минем күз алдыма таза гәүдәле, бакыр сыман тәнле, түбәнге ирененең уртасы иркә генә чокырланып торган яшьлек дустым Муса Җәлил килеп басты. Мин аны 1927 еллардан ук белсәм дә, безнең чын дуслык 1930 елда башланды. Татар мәдәнияте йортында (хәзер ТЮЗ театры бинасы) татар әдәбияты кичәләре еш уздырыла иде. Мин, ул вакытта язу белән бик кызыксынганга, андый кичәләргә еш йөри идем. Шуларның берсендә миңа беренче тапкыр Муса Җәлилне күрергә туры килде. Соры костюм кигән һәм ул вакытта бик модада булган ботинкалары өстеннән гетрлар каплаган кечерәк буйлы Муса Җәлил, сәхнәгә чыгып, үзенең "Батрак ана" һәм "Авыл советына" шигырьләрен укыган иде. Бу кичәләрне оештыручыларның иң активы булган Гадел Кутуй мине, соравым буенча, Муса Җәлил белән таныштырды. Шуннан соң без аның белән каникул вакытларында берничә мәртәбә очрашып, шактый якынайдык. Аның Мәскәү университетында, минем Казан университетында укыган еллар бу. 1930 елны без, Муса белән алдан сөйләшү буенча, Башкортстанның Чишмә районы Кара Якуб авылындагы ял йортында очраштык. Айга якын бергә тордык. Урманда йөрдек, волейбол уйнадык, кичләрен танцыларга йөрдек. Безнең иң яраткан эшебез, кичләрен үз тирәбезгә яшьләрне җыеп, әдәбият турында сөйләшү, бергәләшеп җырлап утыру иде. Клубта пианино бар. Мин уйныйм, Муса җыр башлап тора, ә яшьләр аңа кушылалар. Мусаның иң яраткан көйләре: "Күбәләгем-түгәрәгем", "Асиләсе-Вәсиләсе" һәм "Дисәнә" иде. Ул вакытта без Муса авызыннан ишеткән җырларның "Хат ташучы" поэмасында да урын алулары, бәлки, шуның белән аңлашыла торгандыр да. Муса Җәлил белән һаман бергә булу һәм аның белән уздырылган әңгәмәләр әдәбиятка һәм музыкага булган миндәге мәхәббәтне тагын да көчәйтте . Мин инде бу вакытта "Алты бармак" комедиясе, берничә басылып чыккан хикәя һәм шигырьләр авторы. Шул ук вакытта "Кызыл яшьләр", "Карт пычкычы", "Язгы тамчылар" исемле көйләр дә язган егет. Ә үзем университетның юридик факультетында укыйм. Бер-ике елдан юрист булып чыгам. Кем булырга соң? Юристмы, язучымы, әллә композитормы? Менә бу сораулар ул вакытта мине бик борчыйлар иде. Бу сорауларга җавапны Муса ачыклады: — Островский да, Чайковский да, Шуберт та юрист булганнар. Синдә югары белем булу язучылыкка да, композиторлыкка да комачаулык китерми, киресенчә, зур ярдәм генә булачак. Синең эрудицияле иҗат кешесе булуың бик мөмкин. Әдәби талантыңмы, әллә музыкага булган зур мәхәббәтеңме — кайсысы җиңәр, анысын хәзергә билгеләп булмый, киләчәк күрсәтер, — дигән иде. Һади Такташның үлеменә бер ел тулуга багышланган кичәдә, ягъни 1932 елның ахырында, "Урман кызы" җыры беренче мәртәбә башкарылды. "Урман кызы"ның халыкка киң таралуы минем икеләнүемне бетерде. Композитор булу турында фикер йөртә башладым. 1934 елда мине Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укыту бүлеге мөдире итеп һәм С.Сәйдәшев белән бергә композиторлык бүлегенә укырга чакырдылар . Мәскәү дә мине Муса каршы алды. Принципиаль булуым өчен мактады. Муса аша мин Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзиләр белән таныштым. Безнең студия үзенә күрә бер культура йортына әйләнде. Шагыйрьләр, композиторлар, артистлар, бергә җыелышып, сәнгать кичәләре уздыра идек. Иҗади очрашулар Муса эшләгән "Коммунист" газетасы редакциясендә дә була торган иде. 1935 елны "Коммунист" газетасы чыгуыннан туктады. Мусаны Казанга "Кызыл яшьләр" газетасына редактор итеп чакырдылар. Ул үзенең Язучылар йортыннан җибәргән хатында (24.11.35): "Минем газетада эшлисем килми һәм, гомумән, Мәскәүдән бөтенләйгә аерыласым килми. Минем исәп Казанга берничә айга гына барып, үзем теләгәнчә, ирекле рәвештә заказлар алып эшләргә дә, җәй кире Мәскәүгә кайтып, әзерләнеп, Кызыл профессорлар институтына укырга керергә. Планым барып чыкса, шулай итеп карыйм әле", — дип язган иде. Голицыно дигән Язучылар йортыннан кайткач, Муса Казанга китте. Без аның белән көзен генә очраштык. Студиядә уку чорында киләчәк өчен опера репертуары тудыру мәсьәләсе күз алдында тотылганга күрә, әдәби җитәкченең булуы һичшиксез кирәк иде. Шул уңай белән без студия директоры Вәлиев-Сульва белән ул вакытта Мәскәүдә булган татар язучыларын җыеп киңәшмә уздырдык. Дөресен әйткәндә, бу турыда мин Муса белән сүз алып барган идем инде. Ул миңа: "Сезнең коллективта әдәби җитәкче булып эшләү мине кызыксындыра, ләкин мин булдыра алырмын микән? Иптәшләрнең фикерен белергә кирәк", — дигән иде. Бу киңәшмә шуның өчен җыелды да. Киңәшмәдә Фәтхи Бурнаш (ул Мәскәүгә вакытлы килгән иде), Мәхмүд Максуд, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй иптәшләр катнаштылар. Бар да беравыздан бу эшне Муса Җәлилгә тапшыруны тиешле күрделәр. Шулай итеп, Муса белән без бергә эшли башладык. Шул сәбәпле ул Кызыл профессорлар институтына кереп уку теләгеннән кире кайтырга мәҗбүр булды. Муса үзенең гадәте белән салмак, поптынмас кеше булса да, эштә бик сәләтле, принципиаль һәм яхшы оештыручы иде. Муса студиягә килү белән, безгә рус совет композиторлары, аларның яңа операларының музыкалары һәм либреттолары белән танышуга зур мөмкинлек туды. Чөнки ул күптәнге мәскәүле, күбесе белән аралашкан, хәтта кайбер авторлар белән якыннан таныш. Без 1935-1937 еллар арасында үзебезнең студиядә Р.Глиэрның "Шәхсәнәм", В.Желобинскийның М.Горькийның "Ана" романы буенча язган "Ана", Т. Хренниковның "Давылда" опералары белән таныштык. Бу операларны авторлар үзләре башкардылар. Мондый очрашуларның максаты — аларны киләчәктә ачылачак Опера театры репертуарына кертү мөмкинлекләрен истә тоту, кирәк булса хәзерлек алып бару һәм, татар теленә тәрҗемә итеп, сәхнәгә кую күз алдында тотыла иде. Бу бик табигый, чөнки ул вакытта бер татар операсы да юк иде әле. Муса Җәлил инициативасы белән классик операларны тәрҗемә итү эше башланды. "Фауст", "Кармен", "Евгений Онегин", "Свадьба Фигаро" операларын татарчага тәрҗемә итү эшенә, Ә.Фәйзи, Ә.Ерикәй, М.Максудлардан тыш, Казандагы шагыйрьләр Ф.Бурнаш, X.Туфан да катнаштылар. Болардан тыш безнең актив опера либреттолары язу эшен бөтен көчкә җәелдереп җибәрде. 2-3 ел эчендә Муса Җәлил "Алтынчәч", "Беренче яз", "Балыкчы кыз"; Әхмәт Фәйзи "Качкын", "Шүрәле", "Сафа"; Әхмәт Ерикәй "Еалиябану", Мәхмүд Максуд "Кара йөзләр"; Фәтхи Бурнаш "Лачыннар" либреттоларын яздылар, композиторлар музыка язу эшенә керештеләр. "Алтынчәч" либреттосына музыка язу академик Борис Асафьевка тапшырылды. 1937 елның көзендә без бу операны авторның үзе башкаруында тыңладык та инде. Б.Асафьев Ленинградта тору сәбәпле, ә җәй көннәрендә Мәскәү тирәсендә дачада булганга күрә, Муса Җәлилгә бик еш аның янына барып йөрергә туры килде. Ул, мандолинасын култык астына кыстырып, минем кабинетка керә иде дә: "Җәүдәт, мин тагын бер-ике көнгә югалам. Картым елый. Үзенә татар көйләре өйрәтергә барам", — дип, вокзалга ашыга торган иде. Муса, Асафьевка барып, мандолинада татар халык көйләре уйный, композитор ул көйләрнең үзенә кирәклеләрен ноталарга сала, опера өчен материал җыя. Муса операның яхшы һәм татарча булуын бик теләгәнлектән, ул бу "героизм"ны эшләргә мәҗбүр иде. Ләкин Б.Асафьевның операсы уңышлы булмады, аның музыкасын җәмәгатьчелек кабул итмәде. Мусаның искиткеч уңышлы либреттосы бары Нәҗип Җиһанов музыка язганнан соң гына чын сәнгать әсәре — татар опера сәнгатенең гүзәл үрнәге дәрәҗәсенә күтәрелде. 1938 елның декабрендә без, укуларны тәмам итеп, Казанга кайттык. Муса да бездән аерылмады, "яраткан Мәскәвен калдырып", Казанга күчте. Ул опера сәнгатенә аерылмаслык мәхәббәт белән бәйләнгән иде инде. 1939 елның июнендә Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылды. "Качкын", "Галиябану", "Ирек" опералары куелды. Н.Җиһанов "Алтынчәч" операсын язып бетерде. 1941 елның көзендә Мәскәүдә уздырылачак Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасына хәзерлек башланды. Театрның репертуарында "Алтынчәч", "Шүрәле" һәм "Хуҗа Насретдин" төп урында булырга тиешләр иде. Театр гөр килеп репетицияләр алып бара. Бу әсәрләр 1941 елның июнь ахырында Мәскәү комиссиясе тарафыннан кабул ителергә тиешле иде. Костюмнар да, декорацияләр дә әзер. Соңгы күзәтүләр бара. Көтмәгәндә коточкыч хәбәр! Фашист илбасарлары безнең дәүләт чиген узып кергәннәр! Бөек Ватан сугышы башланды, берничә көннән "Алтынчәч" операсы Казан тамашачыларына күрсәтелде. Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһанов талантының уңышлы җимеше булган бу опера әйтерсең лә юри немец фашистларының җинаятен күрсәтер өчен язылган әсәр иде! Тугзак ана иленә кергән Мәмәт ханның золымы, халыкны җәберләве ул көннәрдәге хакыйкатькә туры килә иде. Менә Тугзак ана үзенең туруны Җик-мәргәнгә: Ук-җәяңне ал, улым! Яуга каршы бар, улым! Тугыз батырның үчен Кулупайдан ал, улым! — дип, ариясен тәмамлый. Зал гөр килә. Алкышлар... Күзләрдә яшь... Операдан зур рухлану һәм ләззәт алган тамашачылар шагыйрь белән композиторны сәхнәгә чакыралар, "браво!" кычкыралар. Менә Нәҗип Җиһанов һәм аның артыннан, минем ни катнашым бар, дигән сыман тыйнак кына Муса Җәлил сәхнәгә чыктылар. Мин шул чакта беренче мәртәбә Мусаны солдатча чәче алынган хәлдә күрдем. Димәк, Муса да Җик-мәргән кебек илен сакларга көрәш мәйданына китә! Сәхнә артына кереп, Нәҗипне зур иҗади уңышы белән тәбрик иттем, ә Мусаны күрә алмадым — ул юк иде инде. Зур дулкынлану сәбәпле ул театрдан чыгып киткәндер дип уйладым. Икенче көнне премьерада Муса бөтенләй булмады. Аны кайсыдыр хәрби частька озатканнар иде инде. Бу вакытларда Фәрит Яруллин да, үзенең "Шүрәле"сенең сәхнәгә куелып бетүен күрә алмыйча, армия сафына китеп барды. 1941 елның декабрендә миңа Гази Кашшаф телефон аша: "Берничә көнгә Муса Казанга кайтты. Иртәгә үзен фронтка озатабыз. Бүген кич Тукай клубында аны озату кичәсе була. Мөсфирә белән икәүләшеп килегез!" — дип хәбәр итте. Кичә күңелле үтте. Күп речьләр сөйләнде. Рус шагыйре Алексей Сурков һәм тәрҗемәче Семен Липкин Мусага зур батырлыклар теләделәр. Муса Җәлилнең чыгынты тулысынча хәтердә калмаган. Шунысы истә: үзенең чыгышында ул үзен иң элек гражданин-коммунист, аннан соң гына шагыйрь диде, өлкән политрук буларак, ватанына үз тормышын аямыйча туры хезмәт итәчәген белдерде һәм җиңү безнең якта булачагына шикләнүсез ышануын әйтте. Вакыт бик соң иде. Күп иптәшләр Муса белән саубуллашып, аңар исәнлек теләп таралыштылар. Муса мине үзе яныннан җибәрми. Берничә генә кеше калдык. Эстрадада рояль янында утырабыз. Ул минем уйнавымны сорады, һаман шул "Ташкыннар" драмасына язылган Гайнавал җырын уйната. Үзе җыр башлый, аңар башкалар кушыла: Телеграм баганасын Олы юлга кем куйган? Китәсем килеп китмәдем, Туган илдән кем туйган? Без иртән сәгать дүртләрдә генә таралыштык. Кышның салкын иртәсендә Матбугат йорты алдында Муса белән соңгы мәртәбә кулларыбызны кысыштык. Бу безнең соңгы очрашу булды. Икенче көнне ул Казаннан киткән иде инде. Менә шундый, эшендә турылыклы, бөтен тормышында ифрат тыйнак һәм бик гади булган Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында күрсәткән батырлыкларын ишеткәннән соң, палач балтасы астында язган мәңге югалмас "Моабит дәфтәрләре"н укыганнан соң, безнең совет кешеләрендә никадәр бетмәс-төкәнмәс яшерен көч ятканын аңлыйсың һәм алар белән горурланасың. ГАДИЛЕК 1953 елдан бирле Муса Җәлил поэзиясен сөюче кешеләрдән минем үземә яки кызыма, шулай ук төрле газета-журнал редакцияләренә хатлар килеп тора. Ул хатларда Мусаның характеры, тормышы, ничек иҗат итүе турындагы сорауларга тулы җавап бирүне үтенәләр. Мәскәүдән, Казаннан, Идел буендагы һәм Себердәге авыллардан, Ростовтан, Оренбургтан һ. б. җирләрдән хатлар язалар. Алма-Атада яшәүче Максутов Ф.Ш.үзенең хатында: "Мин үзем татар, Җәлилне бик яратам, алай гына да түгел — горурланам! Мин шигырьләр язам... Шигырьләремнең күбесе Җәлилгә багышланган", — ди. Максутовның шагыйрь турында мөмкин кадәр күбрәк беләсе килә. Калинин шәһәреннән Мышевская Тамара исемле бер укучы кыз: "Муса Җәлилнең батырлыгына мин гаҗәпкә калам. Әсирлектә дә ул яшәү өчен, үз халкының яшәве өчен көрәшә. Аның шулкадәр көчле ихтыярлы булуына исем китә... Минем Муса Җәлилдән шундый булырга өйрәнәсем килә", — дип яза. Тик укучылар бернәрсәне оныталар: Муса Җәлилнең нинди кеше булуы турында фикер йөртүе, һәркемнән бигрәк, миңа читен. Кешенең теге яки бу сыйфатлары читтән караган кешегә яхшырак күренә торган була бит. Хатларга җавап бирүе, бигрәк тә бу иптәшләр кызыксынган нәрсәләрне тулысынча күз алдына китереп сөйләп бирүе кыен. Аннары хатларда бик гомуми сораулар язылган. Боларга җавап бирү өчен йә Җәлил турында белгәннәремне тулысынча сөйләп бирергә, йә гомуми фразалар белән генә язарга кирәк. Шуның өстенә хат язган кешенең үзен белеп бетермәгәч, күбрәк ни турында язарга икәнлеген дә белүе кыен. Менә шулай, укучылардан бик күп сораулар килә торгач, бу эшнең кирәклеген тоеп, мин Муса турында бел тәннәремнең хәтеремдә калган кадәресен үземчә беркадәр тәртипкә салып язарга булдым. * * * Муса иртән торгач та зарядка ясый башлый, ике потлы герне, уенчык кебек, җиңел генә күтәрә иде. Аның гантельләре дә бар, шулар белән, зур бер рәхәт тапкан кебек, бик озак селтәнеп уйный иде. Ял алдыннан кич, чаңгычылар костюмы киеп, шәһәр читендәге Загорянка дигән урынга, минем әти-әниләр торган җиргә, чаңгы шуарга китә. Шимбә кичне, якшәмбе көнне ул, кышкы тын табигать арасында ялгызы гына булудан рәхәт табып, тирә-юньдәге барлык кырларны, урманнарны йөреп чыга иде. Аның спорт яратуы "Чаңгы эзләре", "Чаңгы шуганда" дигән шигырьләрендә дә чагылган. Күңеле аның мәһабәт, тын табигатьне ярата иде. Чаңгы шуарга ул вакыт-вакыт майкадан килеш кенә дә чыга. Бусы инде аның таза булудан гына түгел, ул кышкы салкыннан курыкмыйча, шуңа юри үч иткән кебек чыга иде. Кышкы кояш яктысында аның таза беләкләре җәйге кояптта янган төсле каралып күренә, хәтта бераз кызынып та алган кебек була иде. Җәй көне Казан читендә яки Мәскәү янындагы дачада яшәгәндә, Муса, иртәнге сәгать 6~7ләрдә үк торып, су коенырга йөгерә иде. Кырымда чакта аның иң яраткан урыны пляж иде. Муса, армас-талмас таза, көчле кеше булса да, авырырга ярата иде. Дөрес, авыру сирәк эләгә иде аңа. Әгәр инде ул җиңелчә генә салкын тидерсә, шуны сизү белән үк пижамасын кия дә кроватька менеп ята. Аның өчен без җиләк суы кайнатабыз, куе итеп чәй ясап бирәбез, температурасын үлчибез, тиз генә аптекага барып дару алып кайтабыз. Караватыннан шуларга канәгать булып карап ята. Ул иркәләнергә ярата иде. Гомумән, ничектер гел иркәләп торганны ярата кебек иде. Бервакыт Муса, салкын тидереп, чын-чыннан авырып китте. Аның өчен эшсез, хәрәкәтсез калудан да яманрак, авыррак хәл булмагандыр. Бер мәлгә аның хәле бөтенләй өметсез кебек иде. Шулай да ул өметсезлеккә бирелмәде, үз көченә ышанычын югалтмады. Муса, дүрт ай авырып ятып, 1938 елның мартында гына урамга чыгып йөри башлады. Ул ябыгып, йөзе саргаеп, хәлсезләнеп калган иде. Бераз вакыттан соң аның таза организмы бу көтелмәгән авыруны җиңде. Авыруның бернинди зарары калмады, булганлыгы да онытылды. Таза, нык булуы Мусаның күңел бөтенлеген көчәйтә, эчке бер ныклыгын күрсәтеп тора иде. Аның рухи ныклыгын физик тазалыгыннан килә дип әйтеп булмый иде. Әлеге каты авыру вакытында ул рухы гәүдәсенә буйсынмаганлыгын күрсәтте. Аның табигатьне яратуы, тормыштан аерылмыйча иркен күңел белән яши белүе рухи һәм физик яктан нык булуыннан килә иде. Ул күңеле белән гаять бөтен кеше, гел яшәр өчен, көрәшер өчен, эшләр өчен, сөенер өчен туган кебек иде. * * * Муса, иртәнге ашны ашагач ук, гадәтенчә эшенә ашыга башлый, һәрвакыт кайдадыр эшли, хезмәт итә иде ул. Мәскәү дә чакта 1939 елның февраленә хәтле консерватория каршындагы Татар опера студиясенең әдәби бүлек мөдире булып эшләде. Студиядәге эш Җәлилнең бик күп вакытын алса да, аңа сәхнә белән, сәхнә законнары белән якыннан танышырга ярдәм итте. Ул бик күп тәрҗемә итә, бик күп яза иде. Муса еш кына, вакыты җитмәгән чакларда, мине дә эшкә куша. Мәсәлән, мин аңа "Севильский цирюльник"ның клавирын транскрипцияләп биргән идем. Муса аны каядыр барганда троллейбуста онытып калдырып кайтты. Шуннан соң ул, тагын шулай берәр нәрсәмне онытып калдырмагаем дип, гел җәяү йөри башлады. Безгә әледән-әле музыкантлар, артистлар килә иде. Бигрәк тә җырчы халкы аңардан, текстның менә бу җирен болай, менә бусын тегеләй эшлә, дип, юл азагындагы "ы"ны "а"га йә "и"гә алмаштыруны яки киресенчә үзгәртүне сорыйлар иде. Шулай итеп, Җәлилгә җырчылар белән дә эшләргә, студия өчен репертуар да сайларга, яңа җырлар һәм либреттолар иҗат итәргә, бөтен дөньяга атаклы булган операларны да тәрҗемә итәргә һәм репетицияләрдә дә утырырга туры килә иде. Шундый киеренке эш белән айлар, еллар үтеп китте. Бу тырышлык зур шатлык алып килде: 1939 елда Казанда студия нигезендә барлыкка килгән Опера театры эшли башлады. Студия белән бергә без дә Казанга күчеп килдек. Студия халкын Казанның Ершов кырында Культура һәм ял паркы каршындагы зур йортка урнаштырдылар. Күп тә үтми, Мусаны Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайладылар. Ул яңадан зур эшкә чумды. Монда эшләгәндә дә мин аның эш күплектән зарланганын хәтерләмим. Җәлил, гомумән, үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне яратып эшли иде. Ул нәшрият өчен эчке рецензияләр яза, китаплар редакцияли, газета-журналлар өчен мәкаләләр яза, студиядә, Язучылар союзында, төрле органнарның редакцияләрендә эшли иде. Аңарда бетмәс-төкәнмәс энергия, яңага омтылыш бар иде. Гел ыгы-зыгы эчендә кайнаганга, ул теләсә нинди шартларда, эш урынында да, урамда йөргәндә дә, кешеләр белән сөйләшеп торганда да иҗат итәргә гадәтләнгән иде. Ул: "Язасы төп фикерем күңелемдә тәмам ачыкланып җитмичә, кулыма каләм алып язарга утырмыйм мин", — ди торган иде. Ләкин әсәр күңелдәге уйланышыннан редакцияләнү хәленә җиткәнче шактый озак юл үтә, һәм бу эш өстәл артында, кәгазь өстендә эшләнә. Муса яза-яза да сыза, тагын яза, инде язылып бетә дигәндә генә тагын сыза һәм тагын өр-яңадан яза башлый иде. Шулай кат-кат язып эшләгән вакытларында аның үзенә дә, безгә дә кыен була торган иде. Мәскәүдә без Столешников тыкрыгында 12 метрлы бер бүлмәдә тора идек. Бүлмәбездә бер түгәрәк өстәл, бер язу өстәле, зур бер кресло, кровать, шифоньер, китап шкафы һәм берничә урындык бар иде. Бүлмәдә Мусаның үзенә түгел, Чулпанга да йөрерлек түгел иде. Мусага көндез эшләп утырырлык шартлар юк иде. Күбесенчә кичләрен, төнлә эшли иде. Өстәл өсте, урындыклар, тәрәзә төбе язылган кәгазь битләре белән тула торган иде. Бигрәк тә "Алтынчәч" либреттосы бик күп вариантлар аркылы узды. Бүлмәдә таратып салынган кәгазьләрне идәнгә төшермичә, тәртибен чуалтмыйча йөреп тә булмый торган иде. Кичке якта инде безнең Мәскәүдәге бүлмәдә тынлык урнаша. Ун квартирадагы ун семья, кичке алттны ашап, ял итә. Күрше бүлмәдә ишек тавышы да азрак ишетелә башлый. Безнең Чулпан йоклый. Зур коридордагы тавышлар тына. Көндез туктаусыз шаулап торган кухня да тынып кала. Шул чакта инде Муса утырып яза башлый. Мусаның иҗат итүе көндәлек тормышыбызга бик нык бәйләнгән иде. Без бик тату яшәдек. Минемчә, семья тормышы аңа комачауламый иде шикелле, киресенчә, ярдәм генә итә: Чулпаннан башка, безнең кайгыртудан бантка аңа күңелсез иде. Безнең көндәлек тормыш, квартира шартлары Мусаның хезмәте һәм җәмәгать эшләре белән бәйләнгән иде. Көне аның эш белән уза, квартира кысынкылыгы Мусаның төнгә кала торган иҗат эшенә комачаулык тудыра иде. Мин, ул вакытта әле яшь булып, бернинди комачаулыкларны сизмәгәнмен, Җәлил дә шундый иде шикелле. Дөрес, ул үзенә идеаль шартлар булдырылырга тиешле әллә нинди бер даһи шагыйрь итеп карамый иде. Иҗат эшенә комачаулый торган кысынкылыкка әһәмият итми иде ул. Бу нәрсә, бәлкем, Мусаның илнең болай да кыенлыклары күплеген белүдән килгәндер. Аннары ул үз-үзенә бәя бирүдә дә бик тыйнак иде. Көндез Җәлил Ленин китапханәсенә барып эшли: өйгә әллә никадәр материаллар күчереп язып алып кайта. Үзенең укыган әйберләрен кызыктырырлык итеп миңа да сөйли иде. Муса бигрәк тә "Алтынчәч"не язганда кызыклы-кызыклы китаплар белән танышты. Ул легендаларның, дастаннарның теле бай, образлы булуына исе китеп соклана торган иде. Аңа "Алтынчәч"не язганда сугышка хәтле булган берничә декаданың файдасы тиде. "Төрле милли операларны (казакъ, кыргыз һ.б.халыкларның операларын) тыңлаганнан соң, миндә "Алтынчәч" либреттосының идеясе һәм гомуми планы туды", — дигән иде Муса. Ул кая гына бармасын — концерт тыңлаганда да, спектакль караганда да, китап кибетләрендә булганда да, үзара сөйләшкәндә дә — яңа әсәр язар өчен материал, илһам таба белә иде. Гел иҗат итү дәрте белән рухланып йөргәнгә, көндәлек тормыштан һаман да үзенә кирәкле нәрсәләрне табып тора иде. Казанга кайтып, ике бүлмәле квартира алганнан соң, Мусаның эш шартлары яхшырып китте. Ләкин ул Казанда вакытта да бик еш иртәнге 5-6ларга хәтле эшләп утыра, көне җәмәгать эшләре белән уза иде. Тазалык әнә кайчан кирәк булган икән: сәламәтлеге йомшак кеше шулай көн-төн эшләүгә түзә алмас иде. Казанда чакта да Мусаның көндәлек режимы үзгәрмәде. Мәскәүдә вакыттагы кебек, сәгать 4~5ләрдә эштән кайтып йоклап ала. Шуннан соң инде банты ял итеп, яңадан иҗат итәрлек хәлгә кайта. Ул китап кибетләренә барып ял итә, уйлана, хыялларына чума иде, ахры. Шул рәвешчә, Муса язасы уйларын күңелендә яңартып, өйгә кайтып язарга утыра иде. * * * Сугышка кадәр булган җиде ел гомер эчендә, Мусаның иң күп иҗат иткән елларында, без бик дус, тату яшәдек. Чулпан безнең икебез өчен дә үзе бер зур куаныч иде. Муса аны бик ярата, аның белән бергә булуны күңелле бер эш итеп саный иде. Үзебезне бик бәхетле хис итә идек без. Җәлил бик игътибарлы, сизгер күңелле кеше иде, андыймондый аңлашылмаучылыклар килеп чыкса, бик ансат җайлый идек. Безнең күңелле, шат яшәвебез, бәлки, Мусаның көр күңелле булуыннан да килгәндер, һаман да кәефе яхшы булганга, ул гел көләргә, шаяртырга ярата, дуслары белән очрашып, кичләрен озак-озак сөйләшеп утыралар иде. Мәскәүдәге дуслары белән Җәлил гел аралашып торды. Безгә "Мәскәү кешеләреннән" Мәхмүд Максуд, Әхмәт Фәйзи, Латыйф Хәмиди, студия артистлары килә, Казаннан Гази Кашшаф, Хәсән Туфан, Әхмәт Исхак, Сибгат Хәким — кыскасы, барлык татар язучылары килә иде. Кайвакыт алар, һәммәсе бергә кафега барып, төн уртасы җиткәнче сөйләшеп утыралар, әледән-әле безнең бүлмәгә җыелышып, шахмат уйныйлар, шунда төрле шаяру сүзләре язып, бергәләп кечкенә генә газета да чыгаралар иде. Җәлилнең дуслары бик күп иде. Кайвакыт без шулай бүлмәне бикләп, ачкычны коридордагы мич куышына куеп, семьябыз белән шәһәр читенә яисә ял йортына китәбез. Кайтып керүгә, дус-ишләр безнең өйдә булып, безгә өстәл өстендә язу язып калдырган булалар. Күршеләребез үзебез югында чит кешеләрнең безнең бүлмәгә кереп йөрүләренә гаҗәпләнмиләр иде. Муса үзе белән аралаша торган кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булып кына калмый, аларга чын күңеленнән ышана иде. Шулай да бу нәрсә аңа иптәшләренең кайбер ошамый торган якларын, уңышсыз әсәрләрен каты тәнкыйть итәргә комачауламады. Иптәшләрен ул үзара сөйләшкәндә дә, матбугатта да, җыелышларда да тәнкыйтьли иде. Гомумән, һәркемгә ышана торган иде ул. Тик, кызганычка каршы, Муса белән танышып йөргән кешеләрнең һәммәсен дә аның дусты иде дип булмый. Дус булып йөрүчеләрдән бер ишеләре Мусаның киң карашлы кеше икәнлеген, дусларына ышануын аңлап җиткерми иде. Ләкин шулай да мондый хәлләр, кайбер дус-ишләрендә килеп чыга торган начар яклар Мусаның кешеләргә булган ышанычын юкка чыгармады. Җәлил 20 нче еллардагы комсомол тормышында тәрбияләнгән, иптәшлек мөнәсәбәтләрендә туры сүзле, үз фикерле комсомол работниклары арасында кайнап үскән, һәм соңыннан да иптәшлек, дуслык мөнәсәбәтләрендә күңеле белән яшь булып калган иде. Ул кешеләр белән аралашып яшәргә гадәтләнгән, үзалдына, ялгыз гына яши алмый иде. Җәлилдә саф, намуслы кешеләрдә генә була торган матур бер сыйфат — үз тирәсендәге кешеләргә бөтен күңел байлыгын өләшеп, тормышның бөтен яклары белән бәйләнешкә кереп, иркен итеп яши белү сыйфаты бар иде. * * * Мусаның еш кына теге яки бу нәрсәне онытуы, исеннән чыгаруы, соңга калып йөрүе миңа да, аның дус-ишләренә дә уңайсызлык китереп чыгара торган иде. Шулай бервакыт без Казаннан Мәскәүгә китәргә җыендык. Китәргә вакыт килеп җиткәч кенә, ашыгыч бер эше барлыгы искә төшеп, Муса юл уңаенда гына театрга кереп чыгарга булды. Чулпанны үзе белән алып театрга йөгерде. Мин, Таҗдарова һәм Кутуй, өчәүләп, әйберләребезне төядек тә вокзалга киттек. Поезд китәргә 20 минут калды, аннары 15, аннан 10, инде 5 минут кына калды... Әйберләрне вагоннан чыгарырга да вакыт калмый... Тирәли кешеләр мәш килә, саубуллашалар, үбешәләр, этешәләр-төртешәләр. Без өчәү Мусаны орышып торабыз. Инде поезд кузгала дигәндә, ерактан Мусаның ак күлмәге күренде. Ашыга-ашыга безгә таба килә иде ул. Килеп җитеп, без өчәүләп орыша башлагач, Муса, соңга калмадым бит әле, дип, көлеп кенә җавап бирде. Опера театрында "Алтынчәч"не сәхнәгә куючы Баратов көлеп: "Мусаны сәгать унбергә китерәсегез килсә, тугызга килергә кушыгыз, шуннан соң ул нәкъ унбергә килеп җитә", — ди торган иде. Муса үзе болай бик төгәл, вакытны бушка әрәм итми, башкаларның да настроениесен истән чыгармый торган кеше иде, ә менә эшкә, репетициягә, поездга еш кына соңга кала иде. Кайвакыт инде бөтен әйберләрне чемоданга салып әзерләп куйгач та, Мусаның эше бар булып чыга иде. Ул, китәргә вакыт тәмам килеп җиткәч кенә, кулъязмаларын тиз-тиз портфеленә тутыра башлый. Шулай итеп, без тагын урамнарны, минутларны саный-саный ашыгабыз, ябык семафорлар янында туктап, ал арның ачылганын түземсезләнеп көтәргә мәҗбүр булабыз. Мусаны кайчан гына күрмә, бик мөһим эше бар кебек иде. Ул үзенең тормышын алдан ук билгеләп, ниләрдер эшләргә тиешлеген уйлап куйган кебек, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән чуарланмыйча, бербөтен күңел дөньясы белән яши иде. Мусаның таланты бик яшьли, 13-15 яшьләрендә үк ачыла. Ул шактый авыр сынау уза һәм шуннан бирле киләчәккә омтылып яши. Муса үзенең гомере буена дәвам итәрлек яшәү максатын тапкан, еллар буена килә торган уй-хыяллары белән яши, шундыйлыгы аның характерында да чагыла иде. * * * 1941 елның июлендә Хатип Госманның иптәше миңа Мусадан записка алып кайтып бирде. Ял көне без, Чулпанны алып, Госманова белән лагерьга ирләребез янына киттек. Лагерь янына бик күп кеше җыелган иде. Авыллардан килгән борчулы солдат хатыннары монда атналар буе торалар икән. Мин инде Мусаны таба алмабыз дип курка да башлаган идем. Менә бервакыт кайдандыр X.Госман килеп чыкты, аның артыннан Муса да килеп җитте. Мусаның чәче алынган, өстендә төсе уңган яшел гимнастерка иде. Чулпан әтисен танымады, ятсынды, аңа бармады. Мусаның күзләренә яшь чыкты. Безнең бу күрешүебез җыентыклар төзү, кулъязмалар турында һәм эшлисе башка бик күп эшләр турында сөйләшеп узды. Муса бөтен уе белән Казандагы Язучылар оешмасы эшләренә чумган иде. Ләкин ул, үзе фронтка киткәч, Чулпан белән минем нинди хәлдә калачагыбыз турында да кайгыртты. Ул безгә, ир һәм әти буларак, иң көтелмәгән хәл була калганда да әйбәт яшәвебезне теләде. Аның күңелендә көндәлек тормыш, эш турындагы уйлар үлем һәм үлемсезлек турындагы уйлардан ничектер аерылгысыз иде. Җәлилнең кешеләргә ышаныч белән карый торган сабыр, гади һәм көчле характерлы кеше булуы әнә шуның белән аңлатылса кирәк. Ул, үзенең нинди генә омтылышлары, эшләре, хыяллары белән яшәмәсен, һаман да гади, туры сүзле булып кала иде. ОПЕРА ТЕДТРЫНДА 1935 елның кышы. Мәскәү. Петр Ильич Чайковский исемендәге Дәүләт консерваториясе янында оештырылган Татар опера студиясендә дәртләнеп укып йөргәндә, мин шагыйребез Муса Җәлил белән таныштым. Ул болай булды. Беркөнне мин консерватория классында бөтен күңелемне биреп ноталар өйрәнә идем, ишекне акрын гына ачып, кемдер килеп керде. Мин күзләремне ноталардан алып күтәрелеп карасам, ишек янында бер кеше басып тора. Буйга озын түгел. Кояшта янган бите фонында күзләре ут кебек яна (ул күзләрне мин әле дә оныта алмыйм). — Гафу итәсез, Галия ханым! Тавышыгызны ишетү белән сезне танып кердем, бер генә минутка мөмкинме? — диде ул. — Исәнмесез! Сез кем буласыз? — дип сорадым мин һәм кул бирдем. — Мин — Муса Җәлил. Хәмит Камилович мине студиягә эшләргә чакырды һәм әдәбият эшләренә җитәкчелек итүне миңа тапшырды, — диде ул, үзен танытып. Мин аның белән танышуыма һәм аның шулай җитез кереп килүенә куанганымны белдергәч, ул бик шатланды, йөзе ачылып, чын күңеленнән елмаеп көлеп куйды. Мин дә көлеп җибәрдем. Бер минут эчендә безнең арада һичбер тартынусыз, күптәнге танышлар арасында гына була торган фикер алышу башланды. — "Свадьба Фигаро" операсында сез бит Сюзанна ролен уйныйсыз? Мин ул операны татарчага тәрҗемә итә башладым. Мөмкин булса, сезнең арияне җырлап, тикшереп карыйк әле, — диде ул. Җырның татарчасы башкару өчен җиңел иде. Ария татар телендә безнең күңелгә тагын да ягымлы булып ишетелде. Моңа бик шатландык. Рус классик һәм Көнбатыш Европа классик операларын тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Шуны искә алып, бүгенге тәрҗемәне җырлаганда, мин Муса Җәлилнең һичшиксез зур талант, сәнгать нечкәлекләрен, аның үзенчәлеген тирән тоючы кеше икәнен аңладым. Татарчага тәрҗемә ителгән классик әсәрне мин дә беренче мәртәбә башкара идем, сөенечемнән Муса Җәлилнең кулын бик каты кысып алдым да тәбрикләп аны мактый башладым. Ул миңа елмаеп карады да: — Ярамый, ярамый, шагыйрьләрне мактарга ярамый, — диде. — Бу беренче эшем әле, сезгә тагы тәрҗемә итәрмен, — дип, үзенең бу яңа эштә беренче тәҗрибәсе икәнлеген аңлатып куйды. Үзе тыйнак кына сөйләшсә дә, күзләре шатлык белән тулган һәм бу шатлык аның һәрбер хәрәкәтендә күренеп тора иде. — Зинһар, алайса, менә шушы арияне дә тәрҗемә итеп бирегезче! Бик матур әйбер, итальян музыкасы. Композитор Гретри операсыннан Леонора ариясе. Мин аны экзаменга хәзерли идем, — дип, пианино алдындагы ноталарны алып бирдем. Муса Җәлил минем бу соравымны кире какмады. Ул тиз генә кул сәгатенә күзен төшереп алды да, үземне җырлата-җырлата, арияне русчадан татарчага тәрҗемә итеп тә бирде. Моны ул бик тиз эшләде. Икенче вакыт, Дзержинский исемендәге мәйданны аркылы чыгып барганда, каршыма көләч йөзле Муса Җәлил очрады. — Әй! Әнә машина таптый күрмәсен үзегезне, — дип шаяртып куркытып алды да: — Галия ханым, кичә мин Большой театр филиалында "Севильский цирюльник" операсын тыңладым. Хәзер менә консерватория китапханәсендә аны тәрҗемә итеп утырдым, сезне эзләп килә идем. Җырларсызмы? Мин сезнең өчен тәрҗемә иттем бит, — диде һәм алттыгаашыга портфеленнән ноталарын ала башлады. Мусаның йөзендә балкыган нур, күтәренке рухы, җитез хәрәкәте аның музыкага булган кайнар мәхәббәтен күрсәтеп тора иде. Шуның белән ул үзенең үтенеченә каршы килергә һичбер урын калдырмады. — Тукта әле, Муса, мин әле генә клубтан кайтып бара идем, анда класс буш калды, булмаса, шунда барып җырлап карыйк, — дидем. Муса үзе дә минем клубта булуыма өметләнеп килгән икән: — Әйдә, киттек, — диде. Розина ариясенең тәрҗемәсе бигрәк тә яхшы, җырларга җиңел итеп эшләнгән иде. Татар теленең үзенчәлекләрен саклап, Муса колоратура өчен кирәкле ачык авазларны бик уңай, бик кирәкле урыннарда кулланган. Шул ук вакытта ариянең эчтәлеге тулы килеш сакланган. Шуннан соң озак та үтмәде, синең тавышка язылган, дип, ул миңа бер ария китереп бирде. Бу композитор Асафьев тарафыннан язылган "Алтынчәч" операсыннан Алтынчәч ариясе иде. Мин арияне җырлап күрсәткәннән соң, Муса балаларча шатланып, сикереп куйды. — Галия! Яңа туып яткан операның бер өзеге бит бу, — диде. Икенче көнне консерваториягә Муса Җәлил композитор Асафьев белән бергә килгән иде. Шунда мине Асафьев белән таныштырды. Композитор, үзе аккомпанировать итеп, Муса Җәлил янында мине җырлатты. Шуннан соң без еш кына очраша торган булып киттек. Муса Җәлилнең ялкынлы хезмәтен мин бик күп күрдем, дисәм, ялгыш булмас. Студиядә уку чорында булсын, Казанда эшләгән чакта булсын, ул миңа чын дусларча кулыннан килгән ярдәмен кызганмады. Муса шулкадәр намуслы, яхшы гадәтле кеше иде! Ул әйткән сүзендә тугрылыклы, биргән вәгъдәсендә нык булды. Романс, арияләрне һәм бантка әйберләр булсын — тәрҗемә итәргә кирәк икән, ул һичбер вакытта да минем вакытым юк әле дип, икенче көнгә сузып йөрмәде. Шул көнне үк йә булмаса үз янында ук тәрҗемә итеп бирә иде. Ә җырчылар өчен нинди кыйммәтле эш бит ул. Татар телендә музыкаль яңгыраулары нәтиҗәсендә Муса тәрҗемәләре сәхнәдә икешәр тапкыр кабатланалар иде. "Севильский цирюльник" операсыннан Розина ариясе, "Ревнивый любовник" операсыннан Леонора ариясе Муса Җәлил тәрҗемәсендә күп вакытта Казан сәхнәсендә дә икешәр мәртәбә җырланды. Муса Җәлил нәрсә тәрҗемә итәргә белә һәм тәрҗемәсе халыкка аңлаешлы була иде. 1940 елның июнь аенда беркөнне Җәүдәт Фәйзи янына дачага кунак булып бардык, Муса Җәлил дә бар иде. Төнлә кайтырга чыккач, поездлар йөри торган сәгатькә туры килә алмадык һәм барыбыз да җәяүләп кайтырга булдык. Төн якты, күктә тулган ай йөзә. Тумыштан шат күңелле Муса Җәлил кайткан чакта күңелсезлек сиздермәде. Кызык сүзләр табып көлдерә, балалар кебек йөгереп тә китә, агач араларыннан Җик-мәргән, Алтынчәч булып җырлап җибәрә, "Алтынчәч" күренешен хәтерләтеп, агач араларыннан йөгереп чыга һәм: "Кызлар, кызлар, Алтынчәч югалды. Алтынчәч югалды", — дип җырлый. Шулай итеп, вакыт узганы сизелмәде дә. Казанка суын бүрәнә аркылы чыктык. Бервакыт Муса юлдан бер кәгазь кисәге алды. Аны ай яктысында күзен кыса-кыса, эче катып көлә-көлә безгә дә укыды. Шул табылган хат уңае белән ул шушы шигырьне иҗат итте: ТАБЫЛГАН ХАТ Матур урман шаулап торган чакта Туры килде узып китәргә. Тукта! Күрәм менә... язу ята, Бу нәрсә, дим, кирәк белергә. Тиз-тиз генә ачып карыйм әле, Нәрсә бар, дип, бу ят язуда. Хат икәнен белгәч, җан дусларым, Әллә ниләр төште күңелемә. Егет яза матур сөйгәненә Сагынычлы, ямьле сүзләрен. Ай-Һай, егет, бигрәк оста язасың ла, Алыр микән кызкай күңеленә. Урман уртасында хатны тотып Көлә башлыйм бөтен авазга. Сорамагыз, дуслар, ник көлгәнне, Чыдый алмыйм, ха-ха, бу сүзләргә. Ну! Егеткәй бигрәк сөя икән Ак кул, матур кара күзләрен. Урманнарда хаты аунап ята — Шуннан бел син алдап йөргәнен. Муса Җәлил татар композиторлары белән уртак тел таба белә иде. Аның лирик җырлары композиторларга романс тудыруга бик күп булышлык итте. Билгеле булганча, "Алтынчәч" операсының либреттосы Муса Җәлил тарафыннан, музыкасы композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан язылды. Бу опера беренче тапкыр Казанда 1941 елны сәхнәгә куелды. Операны куярга дип хәзерлек алып барганда, опера театрының бөтен коллективы чын иҗат уты белән янып эшләде. Партия оешмалары һәм театр җитәкчеләре бу эшкә зур игътибар бирделәр, коллективның эшенә күп ярдәм иттеләр. Шуның өчен дә театр, операны бик тиз вакыт эчендә әзерләп бетереп, зур иҗади уңышларга иреште. Бу эшләргә инде егерме елдан артык вакыт үтүгә карамастан, Муса Җәлилнең ул көннәрдә янып йөрүе, бу операның һәрьяктан яхшы хәзерләнүе өчен барлык эштә һәм бөтен кешегә ярдәм итәргә хәзер булып йөрүе әле дә минем күз алдымда. Опера коллективының сызганып эшкә керешүе композитор Нәҗип Җиһановның операны язып бетереп театрга тапшырган көннән башланган булса, авторлары Җиһанов белән Муса Җәлил өчен бу эш, әлбәттә, күптән башланган иде инде. 40 нчы елларда булачак операның һәрбер ариясен артистларга биреп, ал ар дан җырлатып караулары, уңышлы чыккан саен Муса Җәлилнең чын күңелдән шатлануы әле дә исемдә. Хәтта без, артистлар, партияләребез өстендә эшли башлагач та, Муса Җәлил безнең концертмейстер белән эшләгәнне күзәтеп, яныбызга кереп һаман тыңлый һәм шундук теге яки бу кытыршы җирләрен төзәтеп тә куя иде. 1941 елның май ахырларында безнең хәзерлегебез яхшы гына иде инде. Булачак спектакльнең төп элементлары оешып килә иде. Хәтта аерым сценалар, декорация һәм костюмнар да була башлады. Бу көннәрдә Муса Җәлил чиксез шат, аның күңеле әллә нинди күтәренке романтик хисләр белән тулган, ул һәрбер артистны рухландыра, шатландыра белә иде. 25 майда мин икенче пәрдәдәге Алтынчәч ариясен башкарып чыккач, Муса Җәлил, сәхнә артына кереп: — Галия, канат бирдең минем уйларыма, ялкын бирдең дәртле җырыма, — диде дә яңа гына язган шигырен сузды. Мин, рәхмәт, дип әйтүем булды, үзе оялган сыман чыгып та китте. Ул чыкканнан соң, шигырьне укырга тотынсам, ни күзем белән күрим, "Сөекле җырчыбыз Галия Кайбицкаяга багышлана" диелгән. Бу Муса Җәлилнең әлегә кадәр бер җирдә дә басылмаган "Үлмәс җыр" шигыре иде. Сәлам сиңа, партия! Тормыш моңын Син кабызган татар кызыннан. Күкрәгемә алып мин кададым Бәхет гөлен синең кулыңнан. Канат бирдең минем уйларыма, Ялкын бирдең дәртле җырыма. Син җитәкләп мине кулларымнан Алып чыктың бәхет юлына. Мин сүз бирәм, керфекләрем Йомылганга кадәр чак кына, Син өйрәткән мәңге үлмәс җырны Мин җырлармын сөйгән халкыма. Муса Җәлил. 25 май, 1941 Премьера көннәрендә спектакльнең уңышлы чыгуына Муса Җәлил һич тә шикләнмәде. Чыннан да, спектакль уңышлы үтте. Халык тарафыннан туктаусыз яудырылган алкышлар раслады моны. Аңа кадәр, кабул итү спектакленнән соң, Муса Җәлил безнең янга сәхнә артына яшен кебек атылып керде. Коллектив әгъзаларын берәм-берәм үбеп тәбрикләде, минем яныма килгәч: — Рәхмәт, Галия дустым! Мин язганда күз алдымда тоткан ил кызын син сәхнәдә тулысынча гәүдәләндердең, мин шатмын, рәхмәт сиңа, мең яшә! —диде. Бу минутларны йөрәктә мәңге сүнмәс шатлыклы көннәрнең берсе дип исәплим мин. Кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп алды да, Алтынчәч каурыйлары белән җилләнә-җилләнә, киң сулыш алып, минем грим өстәле янына килеп утырды. Ул шунда арыганын бераз сизгән кебек булды. Бераз ял иткәч, куен кесәсеннән алып, миңа "Алтынчәч" либреттосын бүләк итеп бирде. — Бүгенге көн — онытылмас тарихи көн, Галия, — диде ул шул чакта. Кулыма Алтынчәч каурыйларын кире тапшырып, янә бер мәртәбә кулымны кысты, тәбрикләп чыгып китте. 1941 елда Мәскәүдә булачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына "Алтынчәч" операсын алып баруга нык хәзерлек бара иде. Көтелмәгәндә илебезгә ерткыч фашистлар басып керделәр. Тынычлык бетте. Ватан сугышы башланды. Декаданы үткәрергә туры килмәде. Бөтен ил халкы дошманга каршы күтәрелде. Сөекле шагыйребезнең дә йөрәге өзгәләнде, ул фронтка китәргә ашкынды. Якты талантын, бөтен тормышын халыкка багышлаган, халык эше өчен янган Муса Җәлил сугышка киткән вакытта да күтәренке рух белән җиңүгә нык ышанып китте. Аның эшләрен халык мәңге онытмас. Ә без, җырчылар, сәнгать эшчеләре, мең-мең рәхмәтләребезне әйтеп, аның кадерле образын үзебезнең күңелләребездә саклыйбыз! МУСА ХӘРБИ КУРСЛАРДА Марьинода элекке князь Барятинскийның сарае бар, ул бик матур һәм бик зур парк эчендә. Паркта шулай ук бик матур күл җәелеп ята. Шул күл артында палаткалар корылды, без, хәрби курсларда укучы курсантлар, шул палаткаларда 12~13әр кеше яши идек. Курслар политсостав буенча урта дәрәҗәле командирлар хәзерләү өчен оештырылган иде. Анда төрле милләт вәкилләре тупланды. Татарстаннан да байтак кеше бар иде, шулар арасында Муса Җәлил дә укыды. Хәрби кешеләр гомумән бер-берсе белән бик тиз танышалар, якынаялар, дуслашып китәләр. Марьинога килеп озак та тормастан, мин Муса Җәлил белән таныштым. Соңыннан аны барлык курсантлар, гади генә итеп, Муса дип йөрделәр. Программаны узу өчен безгә бик аз вакыт бирелде, укып кына өлгер. Зур программаны Муса бик тырышып үзләштерә һәм "отлично"га укый иде. Шуның өстенә ул "Боевой листок"ны чыгаруда актив катнашты. Ул анда шигырьләр дә, мәкаләләр дә яза, Гитлер илбасарларына каршы аяусыз көрәшкә чакыра иде. Муса сугыш коралларын өйрәнүгә бик зур дәрт белән кереште. Хәтерлим, бервакыт без сүтелгән станковый пулемет каршында тора идек, Муса болай диде: "Безнең үзебезгә коралларны шулай үзләштерергә кирәк һәм сугышчыларны шулай өйрәтергә кирәк, сугыш вакытында һәркем, Чапаевның Анка-пулеметчицасы кебек, дошманны кыю һәм кискен кыра алсын". Укулар дәвам итә, ләкин сугыш кыры да безгә якыная бара. Менә инде немецлар Глухово, Рыльск тирәсенә үк килделәр. Дошман самолетлары безнең парк өстендә дә күренә башлады. Бер зур йорт түбәсенә зенит пулеметы куйдык. Шундый бер вакыйга хәтердә калган. Көндезге ашны ашап утырганда, кинәт һава тревогасы башланды. Муса Җәлил ашханәдән йөгереп чыгып китте һәм өй түбәсендәге зенит пулеметы янына беренче булып килеп басты. Фронт безгә бик якынайды. Безнең курсларны Щигрыга (Курск өлкәсе) күчерделәр, аннан соң Минзәләгә (Татарстан). Минзәләдә дә Муса элеккечә бик нык тырышып укыды, шигырьләр, мәкаләләр язды. Ноябрь ахырындамы, әллә декабрь башындамы, Минзәлә клубында Муса язган пьесаны куйдылар. Мин аның исемен хәтерләмим, ләкин ул уңыш казанды. Мин бервакыт аның "Боевой листок"тагы шигырен мактадым. Ул миңа: — Дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәшәчәкмен ! — диде. 1941 елның декабрь ахырында һәм 1942 елның гыйнвар башында безне, курсны тәмам итүчеләрне, политработник дигән хәрби исем биреп, группалап фронттагы төрле хәрби частьларга озаттылар. Без Муса белән аерылыштык: икебез ике якка киттек. Соңыннан гына мин Муса Җәлилнең, фашистлар тоткынлыгында яшәгәндә, фашистларга каршы көрәшүен һәм батырларча һәлак булуын ишеттем. МУСА БЕЛӘН БЕРГӘ Курсларда укыганда, мин үзебезнең взводтагы басынкы һәм тыйнак бер курсант белән таныштым. Ул Татарстан егете Муса Җәлил иде. Моңа кадәр каты хәрби дисциплина шартларында яшәргә туры килмәгән, эче-тышы гражданский кеше булуын күрсәтеп торган шушы кешенең зур тырышлык белән, игътибар белән сугыш белемнәрен үзләштерергә керешүе миңа ошый иде. Мин үзем дә шул Җәлил хәлендәрәк калган идем. Тын һәм "кайгысыз" гражданлык тормышында азмы-күпме яшәгәннән соң, мин дә көтелмәгән рәвештә хәрби мәктәпкә килеп эләккән идем. Безнең буш вакытыбыз юк иде диярлек, безне политик яктан да, физик яктан да чыныктыралар, сугыш алып бару сәнгатенә өйрәтәләр. Еш кына төнлә белән "тревога" сугып, йокыларыбызны бүләләр һәм бу өйрәнү өчен генә дә эшләнми иде. Шартлар кискенләште, дошман инде Курскны һәм шәһәр тирәсен бомбага тота башлады. Бервакыт безнең взвод лейтенант Ребров командасында таң алдыннан егерме километрлык поход ясады. Кыска вакытлы ялга туктаганда, мин күбесенчә ялгыз уйланырга ярата торган Муса Җәлилне бер кырыйда үзе генә утырганын күрдем. Аның иреннәре кыймылдый һәм карандаш кисәге белән дәфтәргә нидер яза иде. Мин аның нәрсә эшләве белән кызыксындым. Муса берничә минут эндәшми торды, аннан соң мәктәп дәфтәрен җәеп салды да шигырьләрен күрсәтте. Шул чакта гына мин аның шагыйрь икәнен белдем. Кич белән мәктәпкә кайткач, Муса үзенең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен миңа бирде. Шул вакыттан алып минем Мусага булган ихтирамым тагы да үсте. Без бит фронт тормышы кебек үк каты шартларда яши идек. Тактик занятиеләр вакытындагы привалларда яки буш минут табылган вакытта Муса миңа үзенең шигырьләрен татар телендә укый иде һәм шундук аларны юлга юл русча аңлатып бирә иде. Ул сугыш турында фашистларга нәфрәт белән язды, ерактагы Татарстан һәм Бөек Ватан сугышының беренче геройлары турында язды. Халык белән бергә, аның кайгысы белән яшәгәнлеге, аның белән бергә сулаганлыгы ул шигырьләрдән бик нык сизелеп тора иде. Сугышчы һәм шагыйрьнең дошманга нәфрәте бик көчле иде. Муса еш кына Татарстанны, әдәби хезмәтне һәм семьясын искә ала иде. Бервакыт ул миңа, бик нык дулкынланып, "Кызым Чулпанга" исемле шигырен укыды. Бу шигырьне ул үзенең таң вакытында туган һәм шуның өчен таң йолдызы Чулпан дип исем алган, шул чакта бик нәни булган кызына багышлаган иде. Муса Җәлил белән минем беренче күрешүемә инде егерме ел тула. Ләкин бу кешенең мөлаем йөзен оныту кыен. 1941 елның ноябрендә фашистлар армиясе Курск шәһәре янына килеп җитте. Безнең мәктәп башта Щигры шәһәренә күчәргә мәҗбүр булды. Бераздан соң без, бөтен мәктәп белән эшелонга төялеп, Татарстанга — Муса Җәлилнең туган иленә — Минзәлә шәһәренә киттек. Эшелон бик акрын барды. Поездлар ул чакта хәрби нәрсәләр, гаскәри частьлар таптый иде, шуның өстенә эвакуацияләнүче совет кешеләре белән тулы иде. 24 көндә без Бөгелмә (Татарстан) станциясенә килеп җиттек. Юлда хәрби мәктәп үзенең эшен туктатмады: укулар дәвам итте. Курсантлар сугыш коралларының материаль частьлары буенча да, бантка дисциплиналар буенча да зачетлар тапшырдылар, аттестациягә хәзерләнделәр. Бөгелмә станциясеннән Минзәләгә кадәр 100 километрдан артык юл бар. Без шул юлны стройга басып җәяүләп уздык, бик күп татар авылларын үттек. Мин Муса белән янәшә атладым, һәм бервакытта да Мусадан ару, талчыгу, походның авырлыгы турында сүз ишетмәдем. Ул һәрвакытта да көр күңелле, иптәшләренә игътибарлы һәм ярдәмгә хәзер иде. Электәгечә ул һаман буш минутларда шигырь яза, совет халкының бәйсезлеген һәм бәхетен яклап, көннең кадагына суга торган әсәрләр иҗат итә иде. 1942 елның гыйнварында без мәктәпне (курсларны) тәмамладык. Курсантлар, аттестация алып, маршевый роталар белән фронтларга киттеләр. Муса белән мине Мәскәүгә — Кызыл Армиянең Баш политуправлениесенә җибәрделәр, безне фронттагы газеталарда журналист итеп файдаланырга уйлаганнар иде. Юлда, Мәскәүгә барышлый, без ике көнгә Казанда туктадык. Муса Җәлилнең семьясында тордык. Ул семьясы белән очрашуга чиксез шат иде: кызы Чулпаннан бөтенләй диярлек аерылмады. Татарстанның әдәбият җәмәгатьчелеге үзенең улын, шагыйрь һәм гражданинын тантана белән озатты. Муса Җәлил халык ышанычын намусы белән аклаячагын, немец фашистларын — кешелек дөньясының явыз дошманнарын җиңү өчен тормышын һәм көчен кызганмаячагына шикләнмәвен әйтте. ^О.В- Терасе-в * * * Курсантлар каршына Ватан шундый бурыч куйды: алар икееллык хәрби мәктәп программасын бик кыска вакытта үзләштерергә, марксизм-ленинизм нигезләрен өйрәнергә, хәрби белем белән коралланырга, хәрби тактиканы белергә тиешләр иде. Бу белем фашистларга каршы сугыш операцияләрен хатасыз алып бару өчен һәм аларга җимергеч ударлар ясау өчен кирәк иде. Безнең барыбызда да дошманга нәфрәт көчле иде, шуңа күрә сугыш белемен тизрәк һәм яхшырак үзләштерергә тырыштык. Муса Җәлил безнең кебек үк рядовой солдат иде, ул бервакытта да үзенең шагыйрь булуын сөйләп йөрмәде. Бик тыйнак, эшчән һәм кеше белән тиз дуслаша иде. Муса станковый пулеметны бик яхшы өйрәнде һәм иптәшләренә, шул җөмләдән миңа да, коралның материаль частьларын өйрәнүдә бик нык булышты. Фашист гаскәрләре Марьинога якынлашкач, безгә ТТТигры шәһәренә эвакуацияләнергә приказ бирелде. Без җәяү киттек. Материаль частьлар, уку әсбаплары, уку инвентарьлары һәм азык-төлекне без үз җилкәбездә күтәреп бардык. Безнең кайбер иптәшләр йөкнең авырлыгына чыдый алмый башладылар, аларга физик ярдәм кирәк иде. Менә шунда Муса Җәлил, үзе дә арыган булуга карамастан, һәрвакыт иптәшләргә ярдәм итеп килде. Ул әле берсенең капчыгын күтәрә, әле икенчесенең ручной пулеметын тарта яисә ике-өч винтовканы берьюлы күтәреп китә, шаян сүзләр белән иптәшләрнең күңелен күтәрә. ТТ Титрыда курсантлар еш кына станциядәге хәрби милекне сакларга нарядка баралар иде. Шундый нарядларның берсендә мин Муса Җәлил белән бергә булдым. Бу вакытта инде ТТ Титры дан эвакуацияләнүче кешеләрнең һәм ашамлыкларның соңгы эшелоны илебезнең тылына озатыла иде. Шәһәр тирәсе бомбага тотыла, ә кешеләр шушы соңгы эшелонга эләгергә тырышалар, балалары белән вагонга утыра алмыйча азапланалар иде. Муса, өч тапкыр каравыл начальнигыннан рөхсәт сорап, вагонга утыручыларга булышты. Ул әле китүчеләрнең әйберләрен, әле балаларын вагонга алып кертеп куя. Хәтердә, дүрт балалы бер хатын, вагонга утыра алмыйча, әле тегендә, әле монда килеп тыгыла, кычкырып елый, ничек тә урнаша алмый. Муса аңа ярдәмгә килде, кочаклап балаларын вагонга менгерде, аннан ал арның анасын урнаштырды. Щигрыдан без үзебез дә Минзәләгә күчтек. Безнең азыктөлек инде бик аз иде. Бу мәсьәләдә дә Муса Җәлил безгә ярдәмгә килде: Татарстанның җирле халкы аны һәркайда таный икән, һәм без һәрбер татар семьясында туганнарча кунак булдык, безне ашаттылар, җылыттылар, хөрмәт иттеләр. 1941 елның декабрендә мин фронтка киттем. Безгә яңадан очрашырга туры килмәде. мусл җәлил минзәләдә Шагыйрь Муса Җәлил 1941 елның ноябрь айларында Минзәләгә килде. Минзәләдә фронт полосасыннан күчеп килгән политучилище эшли иде. Муса Җәлил шушы училищеда ике ай чамасы укыды. Шагыйрь Муса Җәлилне хәрби киемнән бик тиз таныдылар. Мин педучилищеда укыта идем. Минем укучыларым: "Муса Җәлил абыйны почтада күрдек. "Шагыйрь Муса Җәлил абый бит сез?" дип әйткән идек, абый безнең белән сөйләште. Мәктәпкә килергә булды", — дип кайттылар. Муса икенче көнне үк училищега килде. Училищеда һәм шулай ук шәһәр китапханәсендә шагыйрь белән очрашулар оештырдык. Ул үзенең Ватан сугышына багышлап язылган шигырьләрен укыды, бантка җәмәгать урыннарында да еш булды. Муса шул вакытларда бер җыентыгын чыгарырга җыенуын сөйләде. Нәкъ шул көннәрне Минзәлә колхоз-совхоз театрының художнигы иптәш Халиков, шлем киертеп, хәрби киемнән Муса Җәлилнең рәсемен эшләде. (Халиков Ватан сугышында үлде.) Муса бу рәсемне бик яратты, җыентыгында чыгарасы килгән иде. Минем квартирам политучилище белән янәшә, бер үк ишегалдында иде. Шуңа күрә Муса, буш вакыты булган саен, атнасына өч-дүрт тапкыр кермичә калмый иде. Командование дә аны ярата һәм аңа игътибарлы иделәр. Минзәләдә аның зур шагыйрь икәнен белмәгән кеше булмагандыр. Аны һәркайдан чакыралар, тирә-як колхозлардан килеп алалар. Шулай итеп, Муса курсларда бик иркен йөрде. Мин хәзер кистереп әйтә алмыйм, аны обкомнанмы, Язучылар союзыннанмы чакырып язу килде. Үзенә бронь бирелүе турында, Казанга кайтырга мөмкинлеге турында әйтелгән иде шикелле. 4 3-58 97 Муса: — Кайтырга мөмкин түгел, Ватан өчен көрәш — изге бурычым. Мине командир итеп тәрбияләү өчен хөкүмәт шулкадәр көч куйгач, тылда калырга мөмкин түгел. Казанга җиңүчеләр булып кайтырбыз! — дип сөйләгәне хәтердә калган. Муса җәмәгать эше, төрле докладлар белән күрше колхозларга да йөрде. Дусай Кичү колхозы председателе Ханнанов Мусаның колхозда үз әсәрләрен укуын әле дә дулкынланып сөйли. Училищены тәмамлагач, озату кичәсендә шәһәр театрында үзенең күп кенә әсәрләрен укыды: "Шлем", "Минзәләдә культура", "Без китәбез", "Тырышып эшләгез", "Чыршы җыры", "Мактанчыкка сабак", "Бүләк" (Иншәргә) һ.б. "Шлем"ның газетада басылган варианты түгел, кушымта белән язылганы бар иде, ул шуны укыды. Аның "Мактанчыкка сабак", "Бүләк" (Иншәргә), "Чыршы җыры" дигән шигырьләре Минзәләдә чыга торган "Ленин байрагы" газетасында басылдылар. "Новый путь" артеле Мусаның үзенә үлчәп бүрек, сырган җылы чалбар, телогрейка бүләк итте. Бу бүләкне ул совет халкының бүләге һәм аңа чиксез ышану билгесе итеп кабул итте. Шул ышанычны аклау теләге белән фронтка китте. МУСЛ АБЫЙ Исән кайтсам, тагын күрешербез, Ә кайталмасам... Җырым сагынсын! Сине сөйгән шагыйрь абыеңны Җыры белән искә алырсың... М. Җәлил Мин ул вакытта бик кечкенә идем әле. Әнием кич утырган вакытларда үзенең яшьлеген, аеруча Казанда рабфакта укыган чакларын, бергә укыган иптәшләренең хәзер төрле уку йортларында укытучы булып эшләүләрен искә төшереп сөйли иде. Ул Муса Җәлилнең талантлы шагыйрь булып китүе турында аерым бер горурлык белән искә ала иде. Сугыш башланган елны әни шәһәр китапханәсеннән кечкенә генә форматтагы зәңгәр тышлы бер китап алып кайтты. Бу Муса Җәлилнең "Хат ташучы" исемле поэмасы иде. Без аны кич утырып укыдык, һәм әни: "Безнең белән укыган Муса язган инде моны", — дип, тагын аның турында сөйләде. Әле ул вакытта мин Муса Җәлилне ничек дип тә күз алдына китерә алмый идем. Дәһшәтле сугыш башланды. Кадрларның фронтка китүе сәбәпле, әнине Минзәләдәге үзе укыткан Вахитов исемендәге мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. Беркөнне ул өйгә кайтып керде дә: — Көтмәгәндә Мусаны очраттым, туганым белән күрешкән шикелле булдым, безгә дә килергә вәгъдә итте, — диде. Аның йөзендә балаларга гына хас күңеллелек, күзләрендә шатлык балкый иде. Минем дә Муса абыйны, әни белән бергә укыган талантлы шагыйрь Муса абыйны тизрәк күрәсем килде. Озак та үтмәде, ул безгә килде. Мәктәптән (җиденче класста укый идем) кайткан гына идем, ишек ачылды да өстенә гади солдат гимнастеркасы, башына пилотка, аягына обмотка урап, ботинка кигән бер абый, аның артыннан әни килеп керде. — Исәнмесез, сеңлем. Син Иншәр буласыңдыр инде? — дип, минем белән күреште. — Муса абыең шушы була инде, — диде әни. Алар залга уздылар. Мин кухняга аш әзерләргә кердем. Эшне бетереп алар янына чыкканда, фронт хәлләре турында сөйләшеп утыралар иде. Без барыбыз да өстәл янына җыелдык. Бик күңелле әңгәмә башланды. Муса абый миннән үзенең шигырьләрен укуым-укымавым турында сорашты. Мин җавап биреп өлгергәнче, әни: — Юктыр, ул беренче класстан бирле рус мәктәбендә укый, — диде. — Укыганым бар шул, Муса абыйның "Хат ташучы" поэмасын бергәләп укыдык ич. Ул китап һаман бездә әле, — дидем мин һәм тиз генә эзләп алып та килдем. Муса абый китапны кулына алды, аңа берничә генә секунд карап уйланып торды да поэманы яттан җилкенеп-җилкенеп сөйли башлады. Аның укуы миндә моңарчы булмаган шигъри хис уятты. "Хат ташучы" поэмасы тагын да матуррак сыман тоела башлады, үземнең дә ятлыйсы һәм аның кебек итеп сөйли беләсем килде. Шушы поэманы укыганда, мин аны җентекләп күзләп чыктым. Кечкенә гәүдәле, кара туткыл йөзле, кара күзле; уңга таралган кара чәчле, көләч кенә, йомшак тавыш белән тартынган сыман сөйләшүче абый иде ул. 4 99 Әни кинәт көлеп җибәрде һәм: — Муса, син үз әсәрләреңне укыганда ничек уйлыйсың? Үзеңнекеләр дип хис итәсеңме, әллә башка берәү әсәре итеп күз алдына китерәсеңме? — дип сорады. Бу сорау миңа бик кызык тоелды, Муса абый нинди җавап бирер икән дип көтә башладым. — Үземнеке дип уйлыйм, әлбәттә, — диде ул көлемсерәп. — Ник алай сорадың әле, Мәхмүдә? — Беләсем килә, алар бит басма хәрефләр белән типографиядә басылганнар, шулай булгач, икенче тоелуы бар. — Мин аларны күңелдән беләм бит. — Син шулай һәр шигыреңне дә күңелдән беләсеңме? — Барысын да түгел, ләкин күбесен беләм. Ул тагын берничә шигырен яттан укыды. Миңа бигрәк тә "Карак песи"е (Песи, песи, пескәем, хыянәтче икәнсең...) ошады. Ул бу шигыренең музыкага салынуы, аны балаларның җырлаулары турында да сөйләп бирде. Шулай ук тормыш юлын, кечкенә чакта ук шигырьләр язуын, ал арның Оренбургта газетада басылып чыгуын да сөйләде. Күңелле сөйләшүдән соң Муса абый хат язарга кереште. Беренче очрашу шуның белән төгәлләнде, ул үзенә китәргә вакыт икәнлеген белдереп саубуллашты. Берничә көн үткәч, Муса абый тагын килде. Әни өйдә юк, минем идән юып азапланган чак иде. Исәнләшкәч, залга, өстәл янына узды да нәрсәдер язарга кереште. Эшем беткәч, мин дә, аның картлысына утырып, дәресләр хәзерли башладым. Сөйләшә-сөйләшә самовар кайнап чыкканны сизмәгәнбез дә. Әни кайтып самовар турында искәртте, һәм мин кухняга чыктым. Әйләнеп керүемә, Муса абый әнигә хатлар, фоторәсемнәр күрсәтә иде. Әни карап бетергәч, миңа да күрсәтте. Ике фоторәсем иде. Берсендә Муса абый кызы Чулпан белән янәшә утырган, ә икенчесендә Чулпан ялгыз гына. — Матурмы минем Чулпаным? — дип сорады ул һәм, кабат аңа текәлеп, бик озак карап торды. Муса абыйның кызын сагынуы безгә дә беленерлек рәвештә күзләренә чыккан иде. Бераз тын гына утыргач, кызын сагынуы турында әйтеп куйды. Әни: — Иптәшеңнең рәсеме кая, биредә юкмыни? — диде. — Ул рәсемгә төшәргә бер дә яратмый иде. Әни аңардан кызы белән бергә төшкән рәсемен бүләк итүен сорады. Кызганычка каршы, ул бик теләп бүләк итәсе килсә дә, берәү генә булуы сәбәпле бирә алмады. Безнең ике мандолина бар иде. Чәйдән соң Муса абый ал арның икесен дә яхпты итеп көйләде, аннан соң әни белән бергәләп татар көйләрен уйнарга керештеләр. Ул мандолинада гаҗәп яхшы уйный, бер башласа, үзе белгән көйләрнең барысын да уйнап чыга иде. Мин Муса абыйның мандолинада яхшы уйнавына гаҗәпләнеп, музыка дөньясына чумып, онытылып утыра идем. Ул безгә бик еш килә торган булды, һәр атнаны ялга каршы кичләрен бездә үткәрә иде. Шунысы бик хәтеремдә: ул һәрвакыт диярлек минем идән юган чакка туры килә һәм шулай туры килүгә бераз кыенсына да иде. Бервакыт шулай залны юганда килеп керде. Кечкенә якта гына чишенде дә шинелен элеп куярга куптып, миңа бирде. Мин аны залдагы этажерка почмагына элдем. Итекләрен, плита өстенә утын тезеп, шунда кибәргә куйдым. Көн бик салкын, Муса абый бераз туңган да иде. Ул мандолинаны сорап алды. Идәнне таптамас өчен аяк очларына гына басып, мич буендагы сандык өстенә аякларын бөкләп менеп утырды һәм бик моңлы итеп мандолина уйный башлады. Әле дә хәтеремдә, озак итеп "Шахта" көен, аннары "Урман кызы"н, "Уракчы кыз"ны уйнады. Мин бер күтәрелеп караганда, "Урман кызы"н уйный иде, күзләрен каядыр ерак бер ноктага төбәгән, кулларының хәрәкәт итүен искә алмаганда, селкенми дә. Шул вакыт күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште. Муса абый төшенкелеккә бирелүчән түгел иде. Кайвакытта аңардан безнең гаскәрләрнең чигенүләре турында сорый идек. Ул безнең җиңәчәгебез турында бик зур ышаныч белән сөйли, төрле мисаллар китерә иде. Безгә рәхәт булып китә иде. Муса абый хәрби киемне бик ярата иде. Беркөнне, сүз иярә сүз чыккач, шинелен киеп, безнең алда бөтерелгәләп күрсәтте. — Килешәме? Ләкин мин ошатмадым. Аның шинеле ничектер ятышсыз тоела, бик озын, җилкәләре киң иде. Кабат килүендә миңа бер шигырь багышлады. — Ничә килсәм дә, эш белән син. Үземнең бер шигырь дә багышлый алганым юк әле. Бүген инде берне багышларга уйладым. Чигә беләсеңме син, Иншәр сеңлем? — диде һәм куен дәфтәрен чыгарып актара да башлады. — Чигә белер идем дә, минем матур җепләрем юк шул. Безнең класста бик матур чигүче кызлар бар. Ул "Бүләк" шигырен укып күрсәтте һәм иң өскә: "С.Иншәргә" дип язып куйды. (Ул чакта минем фамилиям Сабирова иде.) Мин бик кыенсындым. Чөнки чигә белмәгән килеш шундый шигырь багышлангач, дөрес булмый бит инде. Ә ул миңа: — Шигырь генә бит ул, Иншәр. Син бантка эшләрне бик яхшы эшлисең. Шулай булгач, чигәргә генә өйрәнерсең, ышанам, — диде. Аның бу шигыре беренче тапкыр район газетасы — "Ленин байрагы"нда басылып чыкты. Соңыннан "Тупчы анты" җыентыгында очраттым. Икенче килүендә үз исемемә атап шигырь язды. Бер бит кәгазь сорап алып, аны күчерде. Әни кайтып кергәч, барыбызга да укып күрсәтте дә: — Мә, Иншәр сеңлем, сакла, бер истәлегем булыр. Без тиздән китәчәкбез, тушына карап искә алырсың, — диде. Истәлеге астына Казандагы һәм Мәскәүдәге адресларын язып куйды. — Барырга туры килсә, безгә керерсең, керми калма. Ул Минзәләдән декабрь аенда китте. Китү сәгатендә саубуллашу өчен тагын безгә килде. Чатлама суык. Муса абый бүрек колакчынын төшереп ияк астыннан бәйләгән, кулына бер бармаклы бияләй кигән. Бүрек кырларына, якасына сыкы сарган. Ишектән керү белән исәнләште дә, алга бер генә адым атлап, кире чигенде. — Гафу ит, сеңлем, идәнне таптыйм бугай. Әниең өйдәме? — Кайтып җитмәде шул, Муса абый. Узыгыз, ул озакламас. — Әниең бик кирәк иде, Иншәр. — Озакламас ул, Муса абый, узыгыз инде. — Көтәргә вакытым юк, Иншәр сеңлем, бик аз арага гына, фәкать саубуллашу өчен генә килдем. Без хәзер китәбез, бөтенләйгә китәбез. Әниең белән саубуллашасы иде дә бит, нишлисең... Миңа бик авыр булды. Ни эшләргә дә белмәдем, баскан урынымда катып калдым. Без аңа бик ияләшкәнгә, китәр дип күз алдына да китермәгәнбез. — Онытмагыз, Иншәр сеңлем, мин сезгә хат язармын, җавапсыз калдырмассыз, ярыймы? — Онытабызмы соң, Муса абый... — Синең белән саубуллашуым татар кызларының барысы белән дә саубуллашуым исеменнән булыр, кил, сеңлем, үзеңне бер үбим әле. Ләкин мин оялудан читкә тартылдым. Ул көлемсерәде дә: — Ярый инде, алайса, син дигәнчә булсын, кул биреп кенә саубуллашыйк, — дип, минем кулны каты итеп кысты. — Гафу ит, Иншәр сеңлем, оялттым бугай. Ә син онытма, хат яз, яме! Без озакламый тагын күрешербез. Унынчы классны төгәлләгәч, Казанга укырга барырсың. Безгә кунак булып кил, яме. Мәскәүгә барсаң да кер. Ул үз адресын, нинди урамнар аша барырга кирәклеген өйрәтте. Мин дә барырга сүз бирдем. — Әниеңә сәлам әйт, рәхмәтемне җиткер. Ачуланып калмагыз. Сезнең өйдә җылы урын таптым, үз семьягыз кешесе кебек кабул иттегез. Сездә мин вакытны бик күңелле уздырдым. Сау булыгыз, сеңлем. Хат язарсың бит? — һичшиксез, Муса абый. Ул шулай итеп китте дә. Ләкин ни сәбәптәндер хат яза алмады, һәм миңа да алар йортына барырга туры килмәде. Әни шактый озак торып кайтты. Муса абыйның китү хәбәрен ишеткәч, бик кайгырды, әле китмәгәндер, бәлки, очратырмын да, дип әйләнеп тә керде, күрә алмады. Муса абый белән очрашуым шулай төгәлләнде. Минем йөрәктә Муса абый образы онытылмаслык бер хатирә булып калды. ХӘРБИ РЕДАКЦИЯДӘ 1942 елның 5 апрелендә, командировкадан кайткач, Җәлил Кече Вишера шәһәре урамында Мәскәү университеты буенча таныпты Лев Алексеевич Моисеевны очрата. Ул Е.Вучетич белән бергә Вишерага "Отвага" газетасы өчен кәгазь алырга килгән икән. Хәзер Моисеев "Учительская газета"да эшли. Ул түбәндәгеләрне сөйләде. Очраштык. Сорашулар башланды: ничек, нәрсә? — Менә шулай, — ди Муса, — политуправление резервында утырам. Аерым заданиеләр бирәләр, ә гомумән күңелсез. Туйдырды. — Әйдә безгә, — дим мин. Шунда ук агитмасса эшләре начальнигы Золотаревка бардык. Ул риза булды. Киттек. Ул вакытта "Отвага" редакциясе дошманнан күптән түгел генә азат ителгән Огорели авылында иде. Авылдан бары берничә йорт кына исән калган. Җәлил килеп бераз вакыт үткәч, редакция авыл янындагы урман авызына күчте. Җәлил, редакциягә урнашкач, филология фәннәре кандидаты Л.Перльмуттер, философ Б.Бархаш, әдәбият белгече Н.Родионов, журналист А.Кузьмичевлар палаткасында торды. Бу дус коллективка Җәлил тиз ияләнде. Җәлилнең редактордан алган беренче заданиесе яраланган сугышчылардан частька килгән хатларга күзәтү язу булды. Соңыннан аның "Күчеп йөрүче миномет", "Автоматчы Поляков", "Элемтәчеләрнең художество ансамбле" дигән корреспонденцияләре чыга. Җәлил газетаның "Үз эшенең осталары" дигән яңа бүлегенә мәкаләләр яза. Ләкин барыннан да элек ул — шагыйрь. Газетага бөтен көчен биреп эшләгән шартларда да ул шигырь язарга вакыт таба. Җәлил татарча яза. Сугышта шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итеп торырга мөмкинлек тә, аны эшләрлек кеше дә юк. Бу вакытка кадәр Җәлилнең рус телендә язылган бер генә шигыре дә билгеле түгел иде. 1942 елның 19 апрелендә "Отвага"да "Весенние резервы Гитлера" исемле бер шигыре басыла. Редакциядә эшләгән иптәшләр әйтүенчә, Җәлил рус телендә берничә шигырь язган, ләкин ал арның хәзергә кадәр табылганы юк әле. А.Обыдена көндәлегендә 29 апрельдәге язма сакланган: "Кичә төнлә барысы да йокладылар, ә мин машинадан полосалар көттем. Муса Җәлил миңа үзенең шигырьләрен тәрҗемә итте. Йөрәккә үтә торган тирән хисле шигырьләр алар! Соңыннан кыска гына үзенең беренче мәхәббәте турында сөйләде" . Анна Ивановна Җәлилнең кызы Чулпан турында бик еш сөйләвен хәтерли. Фронттагы хәл кискенләшә бара. Немецлар икенче армияне чолгап алуны төгәлләргә омтылалар. "Зур җир" белән элемтә тота торган урын — "Мясной бор" — торган саен кысыла төшә. Май аенда редакциянең дүрт сотруднигы Ивановодагы курсларга китә. Авыру Вучетичны элек үк озаткан булалар. Майның соңгы көннәрендә кабат сугышлар башлана. Газетаның кәгазь запасы бетеп килә, ә мондый шартларда кәгазь китерү турында уйларга да мөмкин булмый. 29 майдан газета дүрт битледән ике битле булып чыга башлый. 3 июньдә Җәлил безгә килеп җиткән соңгы хатын яза. 1942 елның июнендә "Отвага" менә нәрсә турында язган: "...Соңгы көннәрдә күрәләтә утка кергән дошман белән безнең частьларның каты сугышлары дәвам итте..." Хәл һаман авырлаша бара. Ләкин газета регуляр чыгарыла. Бензин беткәч, кулдан баса башлыйлар. Ял көне, 21 июньдә, "Отвага" соңгы мәртәбә чыга. Элекке вакыттагыча дүрт сәхифәле була ул. Частьлар белән бәйләнеш югала. Тирә-якта сугыш бара. 22 июньдә редакция "Мясной бор"га таба юнәлә. Өч көннән соң 24 кешелек редакция штатыннан (шоферларны һәм ике каравылчы солдатны да санап) камалудан бары өчәү генә чыгалар. 22 июньдә Җәлил редакциядә булмый. Бәлки, ул берәр частька командировкага җибәрелгәндер, бәлки, "Отвага"ның соңгы номерында басылган бер авиация частена багышланган сәхифәне ул хәзерләгәндер һәм, редакциягә кайтып, беркемне дә туры китерә алмагандыр? Җәлилнең нинди шартларда пленга төшүе турында сугыштан соң полковник Черных кемгәдер сөйләгән, диләр. Мин шушы фамилиядәге сигез полковникны һәм (кирәк була калса дип) подполковникны эзләп таптым, ләкин аларның берсе дә Җәлилне белмәде. ҮЗ КЕШЕ ИДЕ УЛ СССРның халык художнигы скульптор Евгений Викторович Вучетич белән кыскача әңгәмә — Беләсезме, мин сөйкемле Залиловны Муса Җәлил дип белмәгән идем. "Отвага" редакциясендә безнең бергә хезмәт итүебезне кемдер язып чыккач, миңа шалтыраттылар: ул бит шул Залилов, диләр. Әйе, ул 1942 елның язында безнең редакциягә эшкә килде. Килгәч, Мусаның әле үзенә ятарга да урыны юк иде. Мин аны үз палаткама алдым. Без шунда, Волхов фронтында, урманда кар өстендә яттык. Бик сөйкемле, шат күңелле, үз кеше иде ул. Сүзгә оста. Ярты сәгатьтән без бер-беребезгә "син" дип эндәшә башладык. Евгений Викторович, бик якын кешесен исенә төшергән кебек, бераз тукталып тора да: — Добряга, компанейский кеше иде, — дип өсти. — Мин хәтерлим, ул шигырьләр укый иде. Безгә аның шигырьләре ошый иде. Әйбәт шигырьләр иде алар. — Нинди телдә яза иде ул? — дип сорадым мин. — Ул нинди телдә, ничек язгандыр, белмим, — диде Вучетич, — ләкин ул безгә рус телендә укый иде. Кызганыч, мин ул шигырьләрнең берсен дә соңыннан Муса Җәлил җыентыкларында очратмадым. Димәк, алар һәлак булганнар... Хәзер хәтеремдә юк, безнең редакциядә бер башлап язучы шагыйрь бар иде, милләте белән еврей. Шул яшь шагыйрьгә карата Муса бик игътибарлы, аңа иҗади ярдәм итә иде. Тик миңа аның белән озак яшәргә туры килмәде. Безнең редакция чолганышта калудан бер 2-3 көн генә элек мин контужен булдым, һәм мине тылга алып чыктылар, юкса миңа да Муса язмышын кичерергә туры килер иде. Чолганыш майның 15ләрендә булды... Фусасих "МЯСНОЙ БОР"ДАГЫ ФАҖИГА Бу эш 1942 елның язында булды. Власовның хыянәте нәтиҗәсендә безнең частьлар Кече Вишера шәһәреннән көньяк-көнбатышта немецлар тарафыннан чолганып алынды. Армиянең штабы Яңа Кересть авылында иде. Мин ул чакта штабны саклауда идем. Хәрби званием буенча сержант. Муса белән очрашу мөмкинлегем бар иде. Ул фронт газетасы редакциясендә штаб офицеры булып хисаплана, ләкин ул, редакция эшеннән бигрәк, күбрәк кулына автомат тоткан килеш күренә, хезмәте буенча алдынгы ут сызыгына бик еш чыга иде булса кирәк. "Мясной бор" совхозы тирәсендә чолганыш боҗрасын өзү өчен көн-төн каты сугышлар булып тора, ләкин нәтиҗәсез. Боҗра һаман кысыла бара. Июнь урталарында мин, дизентерия белән авырып, госпитальгә кердем. Госпиталь дигәнебез ылыслардан ясалган шалаш иде. 20 июньнәрдә Яңа Кересть авылындагы без аэродром итеп файдаланган басуны немецлар алды. Без сугыш кораллары һәм ашамлык белән тәэмин ителү мөмкинлегеннән мәхрүм булдык. Авылны немецлар басып алудан берничә сәгать элек кенә шул аэродром кырында, строй алдында берничә дезертир атылды. Муса шул күренешне карап торды. Безнең хәлебез бик авыр иде: ашамлыклар да юк, патроннар да юк. Исән калган һәм әсир төшәргә теләмәгән кызылармеецлар, 150ләпкеше, урманга җыелдык. Көньякта — авылда — немецлар, көнбатышта — тар тимер юл артында һәм көнчыгышта — шоссе юлы артында, димәк, һәркайда немецлар. Чолганыштан чыгу өчен төньякка — "Мясной бор" тирәсенә таба барырга кирәк иде. Безнең бер генә ышанычыбыз бар — нәкъ шул юнәлештән безнең частьлар безгә ярдәмгә киләләр. Ләкин ул юл җиңел түгел, дөресен әйткәндә, тәмуг аша чыгарга кирәк. Бу район инде җан кыю төбәгенә әверелгән иде. Безнекеләр чолганыш алкасын өзәргә омтылалар, немецлар йөзләрчә төрле калибрлы орудие һәм минометлардан бу төбәкне дә утка тоталар. Урман, сазлык ядрә белән асты өскә актарыла, һавада ике якның да самолетлары туктаусыз гүләп тора. 21 июньдә кич белән Муса, кызылармеецларны җыеп, аларга берәм-берәм яки вак-вак төркемнәргә бүленеп, чолганыштан чыгарга кирәклекне аңлатты. Зур төркем белән яки барыңа да берьюлы бару уңыш бирмәячәк, чөнки дошманның артиллериясен һәм авиациясен генә үз өстеңә яудырырга мөмкин. Немецлар, төнлә белән дә парашютларга ракеталар элеп, бөтен районны яктыртып торалар. Барыбыз да эндәшми генә таралыштык. Мин ялгыз киттем, ләкин немецларның уңдагы артиллерия заслонын әйләнеп узарга теләвем барып чыкмады, уйламаганда немецларга килеп төртелдем. Бәхеткә каршы, алар ут ачмадылар, кулларын болгап, үзләренә чакырдылар. Ләкин ул плен төшү дигән сүз ич! Бу уй мине тетрәтеп җибәрде, һәм мин читкә йөгердем. Урман эченнән тар тимер юлга чыгарга уйлап барганда, Мусага очрадым. Бераз сөйләшкәч, икәү бергә китәргә булдык. 1942 елның 22 июнь иртәсе томанлы булды. Без төньякка таба ике километрлап киттек. Бу юлы артиллерия туплары төшеп ярылу мөмкинлеге булган урыннардан сулгарак каердык. Тын иде әле, ләкин шулай да ал ар дан котылып булмады. Иртәнге тынлыкны бозып, немец автоматлары тавышы яңгырады. Без туп чокыган воронка эченә чумдык. Шундук вак миналар ява башлады. Турыдан-туры мина тию ихтималы зур түгел, ләкин немецлар үзләре бик якын, шартлау тынган арада ал арның русчаны җимереп кычкырган сүзләре ишетелеп тора: — Русь, здавайсь! Чокырда утырып файда юк, анда пуля яки плен гына булачак! Үз миналары тирә-якта шартлап торганда, немецлар башларын күтәрми яталар, автоматтан безгә төбәп ата алмыйлар. Без, шул хәлдән файдаланып, мина яңгыры коелган җирдән ераклашырга тырыштык. Бер биш минуттан әле генә без ташлап киткән җиргә төрле яктан снарядлар коела башлады. Немецлар да, безнекеләр дә аталар иде. Муса белән без уртада калдык. Томан төтенгә әверелде. Каяндыр "юнкерс"лар килеп чыкты, һәм алар сиреналарын үкертә башладылар. Без һаман төньякка таба, үзебезнекеләр ягына таба шуабыз. Бераздан тагын немецларга очрадык, тагын автоматлар тырылдый башлады. Мин, кыска-кыска йөгерешләр ясап, ышыграк урынга чигенә башладым, Муса минем арттан йөгерә. Тәгәрмәчләрен югары күтәреп ауган кечкенә паровоз ята иде, шуңа ышыкланырга уйлап йөгерәм. Әйләнеп карасам, Муса минем арттан килми, пуля тигән булырга кирәк. Билгеле, ул минутта, немецлар күз алдында, мин дә аның янына килә алмый идем. Шундук миналар ява башлады. Ерак түгел җимерек немец танкын күрдем. Берничә сикерүдә аның янына килеп җиттем һәм, артиллерия давылы туктаганчы дип, эченә кереп утырдым. Немецлар, күрәсең, минем танкка кереп утыруымны күрми калдылар, танкка атучы булмады. Ләкин Мусага ни булды? Танк эченнән ул күренми, ә ату дәвам итә. Атыш туктагач, мин Муса егылган җиргә килдем, тик ул анда юк иде инде... БЛОКНОТ УТТА УЯНДЫ 1942 елның июль азакларында Волхов фронтында каты яраланган Муса Җәлилне мин Ленинград өлкәсенең Чусский станциясендә хәрби әсирләр лагеренда очраттым. Ул көннәрдә без бергә булсак та, бер-беребезнең кем икәнен белми идек әле. Җәлил белән атлар сараенда яткан вакытта минем хәлем дә бик авыр иде: ачтан бик нык шешенгән идем. Шул чакта Муса Җәлил миңа: "Энем, хәлең ничек, син ачлыктан интегәсеңме, әллә авырыйсыңмы? — дип, кесәсеннән бер кисәк икмәк чыгарып бирде. — Мә, аша, энем, бергә булырбыз", — диде. Менә шул көннән алып без Муса Җәлил белән бергә көн итә башладык. Иртәгесен ул миңа: "Тыңла, энем, мин сиңа бер шигырь әйтәм", — ди. Ачлыктан төрле үлән тамырлары җыеп ашаганда, Муса Җәлил, кулына каләм-кәгазь тоткан килеш, шушылай дип язды: Чәнечкеле тимерчыбык белән Уратылган безнең йортыбыз. Көне-төне шунда казынабыз, Әйтерсең лә тирес корты без. Кояш чыга койма аръягыннан, Күрше кырлар нурга коена. Шул кояшның матур нуры безгә Тими үткән төсле тоела. Миңа бу шигырьне бирде. Мин укып, гаҗәпкә калып: — Абый, — дидем, — нигә борчыласың? Ул: — Бердән, хайваннар яткан конюшняда ятабыз, икенчедән, ач, өченчедән, яралар бик авырта, — ди. Мин аңа тагын сөаль бирәм: — Абый, сез бу шигырьне кайдан беләсез, әллә укытучы булдыгызмы? — дим. — Мин, энем, Татарстан республикасының Казан шәһәреннән, шагыйрь Муса Җәлил булам, — диде ул. — Ләкин әйтү шул, беркем дә белмәсен мине, — диде, һәм шул ук вакытта, минем дә кем икәнемне сорашып, блокнотына язып алды. Шул көннән алып Муса Җәлил миңа бер блокнотка төрле шигырьләр, төрле кирәкле булган кулланмалар һәм лагерьларда ниләр эшләргә икәнлеген — барысын яза башлады. Блокнотның икенче битенә болай дип язды: ГАРИФ ДУСКА Исән кайтып илгә, искә алсаң Әсирлектә үткән көннәрне, Онытма, дус, синең белән Бергә елап, бергә көлгәнне. Без серләшеп бергә синең белән Җиңеләйтә идек кайгыны. Авыр булыр, беләм, икебезгә дә Кинәт көтмәгәндә аерылу. Бәхетең булып бер көн кайтсаң Илгә, атаң-анаң янына, Ә мин калсам, кайталмыйча, Азык булып җирнең карнына, Сөйлә минем якын дусларыма, Сөйлә минем сөйгән халкыма, Үлде, диеп, шагыйрь тоткынлыкта, Тугры булып изге антына. 1942 елның сентябрь азагына кадәр шушы Чусский лагеренда булдык. Аннан Латвиянең Двинск шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерена баргач, ул шушы блокнотын миңа тапшырып болай диде: "Менә, энем Гариф, исән илгә кайтсаң, шушы блокнотны йә Казанга, йә Уфага редакциягә тапшыр". Мин Муса Җәлилнең васыятен җиренә җиткерә алмадым. Сентябрьнең азагында аңардан аерылдым. Кайсы көндә икәне хәтеремдә калмаган, безне эшкә алып киткәннәр иде, Муса Җәлилне каядыр озатканнар. Беркем дә кая икәнен белмәде. Мин Двинск лагеренда октябрь азагына кадәр тордым. Башка лагерьга озатканда, мунчага алып киттеләр һәм безнең өстән бар киемнәрне чишендереп алдылар. Минем кулда бер тәмәке савыты белән бер блокнот кына калган иде. Мин шушы блокнотны тоткан килеш мунчаның ишегеннән үтеп барганда, тикшереп утыручы немец офицеры, мине туктатып, кулымдагы блокнотны тартып алды. Шул вакытта шушы югарыда язылган шигырьләрнең баш ягы минем кулда ертылып калды, ә калганын немец, минем күз алдымда мичкә ташлап, утта яндырды... "ЭЧТӘН ШАРТЛАТЫРГА..." Хәрби әсирләр лагере элекке яшелчә саклый торган ярым землянкада. Андагы юешлек, шакшылыкны сөйләп торасы да юк: түшәмнән дә ага, стеналары да мүкләнеп беткән. Ут юк, караңгы. Лагерьны берничә рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алганнар, часовойларга вышкалар корылган. Лагерь эчендә дә чәнечкеле тимерчыбык. Патрульләр, полицейскийлар. Шуның өстенә әле төнгә безнең землянка-баракны бикләп тә куялар. Анда, билгеле, кеше яшәрлек түгел, хәшәрәтләр, җәнлекләр генә үрчи иде. Шуның өстенә кыйналу, ачлык... Монда таяк һәм резина шланг Алла һәм патша иде. Хәтта стенага таяк рәсеме эленгән һәм аның астына "Бу синең хуҗаң!" дип язылган. Шуңа да карамастан хәрби әсирләр бу авырлыкларны, мыскыл итүләрне ирләрчә нык кичерәләр иде. Әнә шундый шартларда мин Муса Җәлилне очраттым. Бу Двинск лагере иде... Мин Муса Җәлилне Мәскәүдә Карл Либкнехт исемендәге педагогия институтында укыганда, 1930-1931 елларда күргән идем. Татар культурасы йортында әдәби түгәрәктә Муса Җәлил чыгыш ясаган иде. Аның шомырт кебек кара күзләре шулкадәр үткен карыйлар, әйтерсең сине үтәдән-үтә күрәләр, йөзе түгәрәк, чәче шома итеп уң якка таралган. Ул кара костюмнан, жилеттан, ачык сары күлмәк һәм галстуктан, кара штиблетлардан иде. Кечкенә блокнот тотып, ул совет поэзиясе турында сөйләде. Аның нәрсәләр сөйләгәне хәтердә калмаган, ләкин ягымлы елмаюы, бүлтәйгән аскы ирене, бик кызу, ләкин бик ачык, матур итеп сөйләве күз алдымда тора... Лагерьда бер иптәшемә мин шул очрашу истәлегемне сөйләп кенә бетердем, ул эскәмиянең икенче башында утырган бер тәбәнәк кенә кеше янына алып килде дә: — Таныйсыңмы бу кешене?! — диде. Караңгы иде, шулай да мин таныдым. Бу Муса Җәлил иде. Каһәр суксын бу сугышны... Кара, Муса ничек ябыккан, ничек үзгәргән. Ләкин күзләре һәм елмаюы элеккечә үк! Ул телогрейкадан, колаклы бүректән иде. Бу 1942 елның сентябре иде инде. Бер-беребездән хәл-әхвәл сорашу башланды. Мин үземнең ничек әсир төшүемне сөйләдем, ул да сөйләде, тик аның детальләре инде онытылган. Шунысы хак: без икебез дә бер үк төбәктә — "Мясной бор" төбәгендә көрәшкәнбез. 1942 елның 28 маенда без тәмам камалган идек инде, ләкин "капчык" эчендә калган килеш тә әле без ай буе немецларга каршы көрәштек. Мин 23 июньдә яралы хәлдә бәхетсезлеккә очрадым. Ә Муса 26 июньдә... 1942 елның 26 июнендә Муса алты кеше белән бергә автомашинада чолганыштан чыгарга тырышкан. Ләкин аларны немецлар бомбага тотканнар, минометтан атканнар. Машина күккә очкан, алты көрәшченең күбесе шундук һәлак булган, ә Муса, каты яраланып, шартлау дулкыны белән читкә ыргытыла. Ул да шул минем кебек, аңын югалткан хәлдә, немецлар тырнагына эләгә. Мусаның сул як иңбашы яраланган иде, сөяге сынып, сул кулы салынып төшкән иде. Билендә һәм сул як кабыргаларында зур-зур гына умырылган яралары бар иде. Ядрә аның сул як билендәге ит кисәген мул итеп умырып алган. Двинскида сентябрь аенда да әле аның яралары төзәлмәгән иде. Аның яралары бер үк вакытта булганмы, әллә төрле вакыттамы — хәтерләмим. Ләкин ул яраларны мин үз күзем белән күрдем һәм массаж да ясадым. Ул шулай авыру булганлыктан, без аңа кулдан килгәнчә ярдәм итә, немецлардан яшереп эшкә барудан саклап кала идек. Ләкин ул үзе бик тыйнак һәм безнең ярдәмебезне кабул итми иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Муса миңа: — Син мине Муса Җәлил дип беләсең, ә монда мине Гумеров дип бел һәм шулай дәш. Мин үземнең кемлегемне һәм узган тормышымны немецлардан яшердем, шулай уңайрак булыр. Алдагы вакытта да мин немецлар һәм таныш булмаган кешеләр өчен Гумеров булып калырмын, — диде. Ләкин ул Муса исемен үзендә калдырды. 1942 елның 15 октябре булса кирәк, безне, каядыр озату өчен, бер баракка җыйдылар. Аңа чаклы мунча керттеләр һәм беркадәр киендерделәр, юкса әсир булган көнне безнең һәммәбезне чишендереп бетергәннәр иде. Безнең хәзер кайсыбызда Бельгия солдаты формасы, кайсыбыз француз киемендә, кайсыбыз латыптча киенгән. Шундый чуарлыкка карап торгач, Муса: — Еланнар, бөтен Европаны таладылар да инде безгә үрмәләделәр, — диде. Бераз торгач: — Россиядә бу еланнарның муеннарын барыбер борып өзәчәкләр, башларын сындырачаклар, мин моңа бик нык ышанам, — дип өстәде. Мусага киң һәм озын шинель эләкте, ботинкалары да зур иде. Моннан киткән вакытта кухняда эшләүче иптәшләр безгә беркадәр икмәк, бәрәңге кебек ашамлыклар бирә алдылар. Менә безне икенче лагерьга алып баралар, без һаман туган илдән ераклашабыз. Муса бу хәлгә бик борчыла. — Нинди хурлык... Безнең аталарыбыз, абыйларыбыз һәрбер карыш җир өчен каты сугыш алып баралар, ә без монда ал арга һичбер ярдәм күрсәтә алмый җир таптыйбыз!.. — дип пышылдый Муса. — Ни өчен мине шундук үтермәделәр икән, ник көрәш кырында үлмәдем икән... Авыр уйлар иде болар. Хәер, без барыбыз да шулай уйлый идек. Рига юлында безнең ике әсир тиф белән авырды. Немецлар аларны аерып алмадылар, бәлки, носилкаларга салып, үзебезгә үк күтәреп алып китәргә туры килде. Ач, хәлсез, авыру әсирләр өчен бу җиңел эш түгел иде. Күтәреп баручылар әледән-әле алышынып торсалар да, алар бик тиз егылалар, ә немецлар, шуны гына көткән кебек, приклад белән кыйнарга керешәләр. Бу урамда, халык алдында булды. Безне кызганып хатын-кызлар елаша, икмәк, тәмәке ыргыталар... Бер карт кына хатын, күз яшьләрен түгә-түгә, безне бик озак озатып барды. Шушы хәлләрне күргән Муса җанланып китте, ул үзенең авыр фәлсәфи уйларыннан айныган кебек булды, аңарда немецларга карата нәфрәт кайный иде, һәм ул миңа пышылдады: — Халык изелгән, халык риза түгел, димәк, немец озак ябышып тора алмас! Бу мәгънәле сүзләр иде. Халыкның нәфрәт көчен туплау турында уйлый иде ул хәзер. Безне пиво заводы йортына урнаштырдылар. Без анда 1942 елның 5 ноябрьләренә чаклы тордык. Завод подвалыннан бәрәңге таптык. Бу безгә шәп булды. Двинскида чакта ук Мусаның соры тышлы калын дәфтәре бар иде. Ул инде бик таушалган, теткәләнгән. Муса үзе аны бик кадерләп саклый һәм чүпрәкләргә төрә, надзирательләр, сатлыкҗаннарга күрсәтмәскә тырыша иде. Ул чакта ук инде аның дәфтәренә язылган шигырьләр бик күп иде. Муса гарәп хәрефләре белән яза, "немец" сүзен гарәпчә "алман" дип куя һәм Гитлерны, фашизмны нәфрәт утында көйдереп, изге көрәшкә өнди торган шигырьләр иҗат итә иде. Аның Совет Армиясенә, сугышчыларга, аларның батырлыкларына багышланган шигырьләре күп иде. Мин аңа саклык өчен "Гитлер", "фашизм" дигән сүзләрне ерткычлар дип алыштырырга, Совет иле кебек сүзне дә "Ватан" дигән сүз белән генә алыштырырга киңәш бирдем. — Әйе, — диде ул, минем белән килешеп, — совет кешеләре — алгы ут сызыгындамы яки әсирлектәме — кайда булсалар да, аларның Советлардан башка бүтән Ватаннары юк һәм була да алмый. Әгәр мин Ватанны сакларга, дошманга каршы аяусыз көрәшергә чакырам икән, мин Советлар Ватанын фашизмнан азат итү турында гына сөйлим. 1942 елның ноябрендә безне этап белән Каунаска алып килделәр. Неман елгасыннан һәм күпердән ерак түгел бер йортта тукталдык. Литва халкы, куркуны онытып, безгә икмәк-мазар белән әледән-әле ярдәм итеп тормаса, белмим кемнәр генә исән калыр иде икән. Бу хәл безгә өмет бирә иде. Качкан тәкъдирдә безне яшереп калучылар гына түгел, бәлки көрәшкә күтәрүчеләр дә табылыр иде. Муса шул карашта тора иде. Озакламый безне моннан шәһәр читендәге "Форпост № 6" дигән лагерьга китерделәр. Элек, күрәсең, анда дары һәм сугыш кораллары сакланган, хәзер бәрәңге саклана иде. Безгә бәрәңге чүпләргә куштылар. Муса белән бергә эшләгәндә, сөйләшү өчен дә вакытыбыз җитәрлек иде. Кулны куптырып торырга ярамый бит! Нишләргә безгә?! Бу сорау нык борчый иде безне. Дөрес, без Ватанга хыянәт итмәдек, Ватан каршында безнең йөзебез ак, ләкин безгә әсирлектә йөрү хурлык иде. Туган илебезне яклаудан мәхрүм ителү безне газаплый иде... Менә беркөнне Мусаны каядыр чакырдылар. Хушлашканда без бер-беребезгә сүз бирештек: кем генә исән кайтса да, үзебез турында сөйләргә. Әгәр икебез дә исән кайтсак, роман яки повесть язарга булдык. Мин аны әйләнеп кайтмас дип уйлаган идем. Муса шул көнне үк кич лагерьга кайтты, бик нык борчылган иде. Муса Җәлил немецларга Гумеров фамилияле журналист буларак билгеле иде. Аны шагыйрь итеп белмиләр иде әле. һәм менә аңа немецлар файдасына эшләргә тәкъдим ясаганнар. Ул риза булмаган. — Менә, сволочьлар, юха еланнар, димәк, алар әле совет кешесен танып бетермиләр, бик җиңел генә, арзан гына сатып алмакчы булалар. Ләкин бу беркайчан да булмас... Ул, лагерьга кайткач, шулай нәфрәтләнеп сөйләде. Үзенең ун яшьтән шигырь яза башлавын, бөтен тормышын комсомол, партиягә, Ватанга багышлавын сөйләп алды. Башын киссәләр дә, коммунист булып үләчәген, һичбер көч коммунизм идеяләреннән ваз кичтерә алмаячагын сөйләде. "Үз-үзеңнән баш тартканчы — үлүең артык", — диде ул шул кичне. Бер атнадан соң Мусаны тагын чакырдылар һәм кире кайтармадылар. Бу 1942 елның декабре иде инде. * * * Муса белән яңадан мин 1943 елның февралендә Вустрау лагеренда очраштым. Килгән көнне үк Муса мине читкә алып китте һәм мондагы кешеләрнең кемлеген, лагерьның нинди лагерь булуын сөйләде: — Монда немецлар тәлинкәсен ялаучылар күзәтүе ас - тында әсирләрне милләтләренә карап аералар һәм, немецларга бик кискен каршылык күрсәтүләре беленеп тормаса, "ирек"кә чыгаралар. Ләкин "ирек"кә чыккач, моның кадерен белергә кирәк, ал арны эчтән торып шартлатырга кирәк! Бу лагерьга ул 1943 ел башында килгән, аңа кадәр Каунас һәм Берлин төрмәләрендә утырган. Берлинда шундый тар бер камерада утырган. — Утырып та, ятып та булмый, кымшанмыйча, аяк өсте генә басып торырлык иде. Биш көн ашарга бирмәделәр, хәлем бетте, ләкин егылмадым, үлек кебек катып тордым, — ди. Без бик озак сөйләштек, ул очрашырга туры киләчәк кешеләргә характеристика бирде, кемнәргә ышанырга, кемнәрдән читтәрәк торырга кирәклеген әйтте. — Син үзең атлыгып торма, — дип киңәш итте ул, — әгәр тәкъдим ясасалар, "Идел-Урал" газетасына эшләргә бар. Ул газетаны үзебезнең кулга алырга һәм фашизмга каршы көрәш коралына әйләндерергә кирәк. Шушы лагерьда ул, зур төркем җыеп, Мәскәүдә булачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына ничек әзерләнүен, "Алтынчәч" операсына либретто язуын һәм декадага барырга әзерләнеп беткәндә генә сугыш башланып, бөтен эшнең җимерелүен сөйләде. Бик ачынып сөйләде. Аның фикере бик җитез эшли иде. Теләсә, ул биш минутта бер шигырь язып ташлый ала иде. Кызганыч, ул шигырьләр минем хәтердә сакланмаганнар. Ул бик күп язды, тик аларның күбесе лагерь хуҗалары кулына эләгеп һәлак булды. Аның янына Әхмәт Симаев килеп йөри һәм яңалыклар белән таныштыра иде. Шулай ук алар алдагы эш турында да сөйләшкәннәр. Башта шундый план корганнар: Симаев җитәкчелегендә бер биш кеше качарга һәм, фронт аша чыгып, безнең Армия белән бәйләнешкә керергә дә берсе яки икесе, махсус задание алып, дошман тылына кире кайтырга тиеш була. Ләкин бу планны тормышка ашырып булмады. Мусаны лагерьдан алдылар. "Җитәкчелек өчен, бәлки, гомуми үзәк булыр", — дигән иде ул, ләкин язышу тәртибен ничек алып барырга кирәклеген без ахырына чаклы сөйләшеп бетерә алмадык. Шуннан соң мин Мусаны күрмәдем. Мин Познаньга киттем... Бервакыт Мусаларның кулга алынуын һәм безгә дә сак булырга кирәклеге турында хат алдым. Шикләнерлек барлык нәрсәне юкка чыгарып кына өлгергән идем, алты кешене, шулар арасында мине дә, кулга алдылар һәм Берлинга китерделәр. Берлин төрмәсендә тикшерү алып барганда, Муса исемен өч тапкыр телгә алдылар . — Гумеровны беләсезме? — Юк, белмим. — Бәлки, Муса Җәлилне беләсездер? Кире җавап бирәм. Немецлар Гумеров белән Муса Җәлилнең бер үк кеше икәнен беләләр иде инде. ПОЛЯКЛАР БЕЛӘН БЕРГӘ Муса Җәлилне мин Берлиннан ерак түгел Вустрау лагеренда очраттым. Аның яхшы иптәш булуы турында матбугатта күп язылды. Әсир солдатлар белән уртак тел таба белүен дә әйтеп тормыйм. Ул үзенең шигырьләрен дә укый иде. Фронтта, редакциядә эшләгәндә, "Сандугач һәм чишмә" балладасын русча язганлыгын әйтте, тик бастырырга өлгерә алмавы өчен борчылуын белдерде. Беркөнне Муса Җәлил бер язу бирде, анда ун сорау куелган иде. Үзеңә ошаган сорауларга уңай җавап бирәсең килсә, плюс (+) куй, ошамаганына ачык әйт, диде. Рәхим Саттардан бантка кешегә күрсәтмә дә, әйтмә дә, дип өстәде. Сораулар арасында "Сугыш беткәнче өйләнмәскә, немец пропагандасына бирелмәскә сүз бирәсеңме?" кебек сораулар бар иде. Шул рәвешчә, ул сораулар әсир солдатның нинди уйлар белән яшәвен белү өчен кирәк булган. Яшермим, мин сугыш беткәнче берәр крестьянда эшләп тормакчы идем. Бу теләкнең дөрес түгеллеген Муса абый бик тиз төшендерде. — Немец кулагына тирес талттып, сез Ватанга нинди файда китермәкче буласыз? — диде Муса абый. — Ике кеше нәрсә кыра аласыз? Совет хөкүмәте алты ай буе үз иле өчен немец тылында эшләгән кешене әсир санамый. Моны истә тотыгыз! Муса абый миңа, син үзең теләп барма, әгәр дә тәкъдим итсәләр, Познаньга бар, диде. Иптәшләр белән бер җирдә булыгыз, күрсәтү булыр, көтегез, диде. Чыннан да, 1943 елның җәй башларында бер татар инженеры аша Муса абыйдан хат алдым. Ул миңа һәм тагын берничә иптәшкә Берлинга килергә кушкан иде, анда кайда төшәргә, кемне күрергә кирәклеге әйтелгән иде. Ачыграк әйткәндә, "Мариендорф тукталышында бер кеше көтәр, кая барасың, дип сораса, ост лагерьга кызлар янына, дип җавап бирерсең" диелгән иде. Мин хатта әйтелгәнчә эшләдем, Мариендорфта мине Алиш абый каршы алды. Шул очрашудан соң мин Познань шәһәренә киттем. Анда безнең яшерен оешма эше поляк эшчеләре белән бергә алып барылды. Минем белән анда Гыймранов бар иде, ул хәрби заводтан ике кешене пулемет частьлары белән чыгарып җибәрде. Ләкин бер сатлыкҗан корал алып чыгучы полякның берсен таныган һәм немецларга саткан. Гыймранов белән поляк патриотын бергә астылар. Ләкин бу көрәшне туктатмады. "шч арт өлгерербез ..." Киев чолганышында калып, 1941 елда мин дә немецларга әсир төштем... 1943 елның гыйнварында Усман Халитов белән мине Берлинга китерделәр һәм бер төрмәгә ябып куйдылар. Анда французлар, итальяннар да бар иде. Иртә белән яктыргач, мин стеналарга күз салдым: анда нинди генә телдә язулар юк иде!.. Кинәт күзем таныш фамилиягә текәлде: "Муса Джалиль, Казань, Галактионовская, 17, кв. 28..." Димәк, аны да ачы язмыш газаплап йөртә. 13 гыйнварда безне Вустрау лагерена китерделәр. Аннан бер-ике километр ераклыктагы ябык лагерьда Мусаның булуын ишеттек. Ничектер аны прогулкага безнең лагерьга китерделәр, һәм без очраштык. Бу бик дулкынландыргыч күрешү булды, без — элекке дуслар — бер-беребезнең кочагына ташландык һәм бик каты елаштык. Мусаның беренче сүзләре шулар булды: "Без синең белән бертуган кебек. Беренчедән, синең әтиең — минем укытучым, икенчедән, без икебез дә партия членнары, өченчедән, безне бәхетсезлек тагын да якынайта. Син аңлыйсыңдыр, безнең хәлебез гаҗәп авыр, —диде ул. — Без ерткычлар өненә эләктек. Монда безне хурлыклы ач үлем көтә. Моннан чыгу юлы бер генә — көрәш. Кулларымны чишеп, бераз ирек алу өчен мин бу лагерьдан чыгарга ризалык бирдем, ләкин ахырына кадәр көрәшергә! Мин яшерен оешма төзим һәм ышанам, син аның членнарыннан берсе булырсың. Башкача безне Ватан кичермәс". Моннан соң Муса белән тагын очраштык. Ул миңа Вустрауда калырга кушты. — Син биредә калырсың, — диде Муса, — кешеләрне өйрән, бигрәк тә яңа килүчеләрнең Ватанга турылыклы булганнарын исәпкә ал, алар арасында аңлату эшләре алып бар. Бер төркем эмигрантлар, милләтчеләр өере һәм ал арның пычрак пропагандасы кая алып баруын әсирләр белсеннәр. Фашистларга ияргән аерым сатлыкҗаннарның пычрак йөзләрен ачык күрсеннәр. Очрашкан саен Муса үзенең фашистларга каршы кайнаган нәфрәте турында сөйли иде. Эмигрантларга каршы да аңарда килешмәүчән нәфрәт яна иде. Ул кешеләрне бик яхшы таный, ал арның нинди һава белән сулагайлыкларын белә иде. Ул дошманнардан сакланды. Дуслар белән, Ватан каршында үзен бурычлы санаган әсирләр белән гомуми тел тапты, ал арны көрәшкә дәртләндерә, җиңүгә өметләндерә белде. 1943 елның май башында 25 татар солдатын татар эмигранты Яушев заводында эшләргә Познаньга җибәрәләр. Июльдә мине дә шунда пропагандист итеп җибәрергә булдылар. Шундый боерык алгач, мин киңәшкә Муса Җәлил янына килдем. — Нәрсә эшләргә миңа, без бит болай да инде Ватан каршында гаепле кешеләр, ә алар минем муендагы муенчакны тагын да кысалар. Муса, игътибар белән тыңлагач, болай диде: — Бик яхшы, Назиф, син үзеңне тоттырма, ризасызлыгыңны белдермә, бу эштән баш тартма, бу безнең эшне җәелдереп җибәрү өчен кирәк. Познань шәһәрендә фашистлар татар лагере оештырырга уйлыйлар. Ә безнең эш анда большевистик ядро булдырудан гыйбарәт. Бу лагерьны сугышчан көчкә әверелдерергә, фашизмга каршы көрәшү өчен һәм Совет Армиясен данлыклы рәвештә каршы алу өчен без моннан торып ныклы көрәш алып барырга тиешбез. Мин Мусада көне буе булдым. Муса ул вакытта Берлинда Шарлотенбургта кечкенә генә бер бүлмәдә тора иде. Миңа үзенең шигырьләрен укыды. Кызганычка каршы, мин аларның эчтәлеген оныттым. Бары бер шигыренең генә эчтәлеге хәтердә калган. Бу бик үткен, ачы сатира — эпиграмма иде. Муса аны легионнар оештыруда фашистларга лакейлык иткән ак эмигрантка карата язган. Аның лагерьларда исереп, кешелектән чыгып йөрүеннән көлеп, аны мыскыл итеп язылган шигырь иде ул. Шул ук көнне Муса мине яшерен оешманың киңәшмәсенә алып китте. Иң элек зоология бакчасыннан ерак түгел "Тиргартен" ресторанында утырдык. Муса мине Абдулла Алиш белән, Вознесенск шәһәре газетасының элекке корреспонденты Әхмәт Симай белән таныштырды. Өченче кеше элек миндә укыган инженер Фоат Булатов иде. Шул рәвешчә, ресторанда без биш кеше идек. Кешеләрне шикләндермәс өчен, анда 15 — 20 минуттан артык утырмадык, зоология бакчасының паркына киттек. Бу 1943 елның 25 июль тирәләре иде. Киңәшмәдә Муса Җәлил ак эмигрантлар комитетына каршы актив көрәшү кирәклеген, Берлин группасының яшерен эшләрен активлаштыру кирәклеге турында кайнар рәвештә сөйләде. Берлин группасын ул түбәндәге кешеләрдән билгеләгән: М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Булатов, Ә.Симаев һ.б. Киңәшмәдә булган һәрбер кеше Мусадан конкрет задание алды. Миңа, мәсәлән, Познаньга баргач, совет патриотлары ядросы булдыру, поляк эшчеләре белән элемтә тоту һәм аның күрсәтмәләре буенча эш башлап җибәрү өчен әзер булырга кушылды. Күрсәтмәләрне ул соңыннан бирергә булды, Алиш һәм Симайга фашистларга каршы листовкалар хәзерләргә кушылды. Муса үзенең тиз көндә Радомга барасын белдерде һәм листовкаларны үзе белән бергә алып китәсен әйтте. Болардан тыш Алишка аерым бер күрсәтмә бирде. Ул газетада эшләүче птупты төркемнең вәкиле буларак, газетада советка каршы мәкаләләрнең чыгуына ничек кенә булса да тоткарлык ясарга тиеш, диелде. Шушы утырыштан мин Муса Җәлил белән бергә кайттым. Юлда мин аңардан: "Муса, әйт әле, синең үзәк белән яки бантка оешмалар белән бәйләнешең бармы?" — дип сорадым. — Әйе, бәйләнеш бар, ләкин син миңа ничаклы гына якын булма, конспирация өчен мин сиңа бернәрсә дә әйтә алмыйм, — диде. Шул ук вакытта ул, комачауламасыннар өчен, сатлыкҗаннарны юлдан алып ташлаудан туктап калмаячакларын әйтте. Шунысы характерлы, Муса Җәлил яшерен группада актив эшләүче курку белмәс совет патриотларына гадәттә болай сөйли иде: — Без качарга һәрвакыт өлгерербез, ләкин көрәшергә кирәк, фашистик стройны аның эченнән торып шартлату өчен көрәш оештырырга кирәк. Шушыннан торып без данлыклы Совет Армиясен каршы алырга хәзерләнергә тиешбез. Аның көрәш юлын җиңеләйтү — безнең бурыч. Совет Армиясе якынайганда, монда куып китерелгән совет кешеләре барысы да Гитлерга каршы көрәшкә күтәрелеп чыксыннар. Менә шулай эшләргә кирәк... Муса Җәлил Радомга китте, мин Познаньга... Ул арада аның кулга алыну хәбәре дә килеп җитте... ВУСТРАУ Сугыш — бик рәхимсез нәрсә. Кеше башына нинди авырлыклар, нинди кайгылар салмый ул... Мин Бөек Ватан сугышын Киевта каршыладым. Киев өчен барган каты сугышларда безнең пулемет батальоны чолганышта калды. Кемнең дә дошман кулына эләгәсе килми, шуңа күрә соңгы чиккә чаклы сугыштык... Шуннан соң миңа кайда гына булырга туры килмәде, нинди генә җәбер-золымнар кичермәдек... Ровно, Ковель, БрестЛитовск лагерьларын онытырга мөмкин түгел. Шуннан этап белән Германиягә алып киттеләр, Эйзенах лагеренда бер ай тилмерткәннән соң, Берлинга "Шталаг №1"гә җибәрделәр, аннан Вустрауга... Нинди шартларда яшәвебезне әйтеп тормыйм. Үзебезнең армиядә хезмәт иткәндә 62 килограмм булсам, лагерьда 34 килограммга калдым. Мин ятакның сәндерәсенә менә алмый идем. Вустрауда бераз яхшырак булды, чөнки якшәмбе көннәрдә безне хәтта ике тапкыр ашаттылар. Шулай да лагерьда үлән үсмәде, үләннең һәрбер калкып чыккан кыягы ашала иде. Вустрау лагерена 1942 елның азагында (бәлки, 1943 елның башларында) Муса Җәлилне дә китерделәр. Аның белән мин бер секциягә туры килдем. Ә секциядә барлыгы 18 кеше иде. Шушы ук лагерьда тагын Булатов, Алиптев та булалар, ләкин мин алар белән якыннан таныш түгел идем. Әсирләр барысы да трофей киемнәрдән йөрделәр: башта француз солдатының козырексыз сары колпагы (береты), шундый ук сары чалбар, ә аякта агач башмаклар иде. Муса да шундый киемдә йөрде. Ул бик ябык һәм хәлсез иде әле. Мин бу лагерьда эшкә йөри башладым. Якын-тирәдәге кулакларда крестьян эше эшли идек. Шуннан файдаланып бәрәңге, кишер, шалкан кебек ашамлыклар алып кайта идек. Андый ашамлыкларны эшкә йөри алмаучы иптәшләрең белән бүлешәсең. Безгә немец телен өйрәнү өчен дип бераз кәгазь бирделәр. Муса шулардай дәфтәр текте һәм шигырьләр язу өчен файдаланды. Аның сары төстәге кечкенә бер иске чемоданы бар иде, ятканда ул аны баш астына куеп ята, шигырьләр дәфтәрен дә шунда салып куя иде. Шул шигырьләрне Муса безнең секциядә яшәүче Кәлимуллинга, Мулланур Гәрәевкә, Салих Ганиевкә, Гайфи Кыямовка һәм миңа укый иде. Хәзер инде мин ул шигырьләрнең исемнәрен хәтерләмим, алар безнең әсирлек тормышыбызны, аянычлы хәлебезне сурәтлиләр иде, коммунистик идеяләргә турылыклы булып калу, дошманга нәфрәт белән карау һәм аны юк итү, барлык изелгән халыкларны фашизмнан азат итү өчен көрәшкә өндәү кебек фикерләр белән тулы була иде. Муса Җәлил, бәлки, бантка әсирләргә дә шулай укый торган булгандыр, ләкин күбесенчә ул безнең белән бергә булды. Акрын-акрын безнең шушы төркемебез яшерен оешмага әйләнеп китте. Ул ничек башланды, нинди юл белән эшкә кереште, мин инде хәзер әйтә алмыйм. Ул үзеннән-үзе башланды, дисәм, бәлки, минем өчен генә шулай тоелгандыр. Муса Җәлил читтән күрсәтмә алгандыр һәм аның җитәкчесе булгандыр дип тә уйламыйм мин, чөнки тышкы тормыш белән бәйләнешкә керү, әйткәнемчә, мөмкин түгел иде. Әмма Муса бу лагерьда безнең вакытлы гына булачагыбызны әйтә, лагерьның Шәфи Алмаз тарафыннан оештырылуын да белә иде һәм безне немецларга каршы көрәшү өчен әзерли иде. Безнең теләк качу оештыру иде. Качарга мөмкинлек булмаганда, кайда гына җибәрмәсеннәр, ничек кенә булмасын, үзебезнең илебез өчен эшләргә тиеш идек. Бер-беребездән аерылган тәкъдирдә дә без үзебез хәрәкәт итәргә тиеш идек. Без шул шартларда нәрсә эшли ала идек? Безнең яшерен оешма үзенең эш планнарын, көрәш программасын билгеләгән чакта, Германиядә төрле илләрдән куып китерелгән халыклар бик күп иде. Европаның төрле дәүләтеннән кешеләр бар иде. Без шул коллыкка төшерелгән халыклар арасында Совет иле, аның дәүләт төзелеше, халыкларыбызның тормышы, Совет җәмгыяте турында дөреслекне сөйләргә, фашизмны фаш итәргә, күпмилләтле Кызыл Армиянең дошманны җиңәчәгенә ышандырырга, әсирләрне һәм куып китерелгән эшчеләрне фашизм пропагандасы йогынтысыннан сакларга тиеш идек, халыклар дуслыгы идеясен җәелдерергә, коммунистлар партиясенең тоткан юлын аңлатырга тиеш идек. Тоткынлыкта яшәгән әсирләр өчен бу зур программа иде. Вустрауда Муса шундый программа бирде. Яшерен оешманы мин шушы биш кешедән генә торган дип уйламыйм, чөнки Алишев, Булатовларның роле хәзер бөтен дөньяга билгеле, ә ул чакта без әле аларны оешмада дип тә белми идек. Аннан соң тагын, Себердән булса кирәк, Аникин исемле бер татар бар иде. Муса аның белән дә, тагын башка иптәшләр белән дә еш кына сөйләшә иде. Мин аларның нәрсә сөйләшкәнен белмим, ләкин сүз яшерен оешманың эше турында булуына шик тотмыйм. Муса һәрвакыт кешенең кәефен таба белә, ул ничек тә кешенең рухын төшермәскә тырыша, һичшиксез илебезгә кайтачагыбыз, җиңеп кайтачагыбыз турында сөйли иде. — Шуңа күрә, кайда гына булсаң да, немецка каршылык күрсәт! Яки үлем, яки немец фашистларына каршы көрәшеп, халыкларны азат итү! Фәкать шулай гына! — ди иде. Муса Җәлилнең яшерен оешмасында булучылар шулай эшләделәр дә. Мин шул лагерьдан Тироль җирләренә (Австрия) җибәрелгән бер төркем татар егетләрен беләм. Аларның берсе инженер Исмәгыйлев иде, икенчесенең фамилиясе әллә Байчурин, әллә Бикчурин иде, ачык хәтерләмим. Ул сугышка хәтле Татарстанда ниндидер бер газета редакциясендә эшләгән. Шушы ике егет белән бергә тагын дүрт кеше пыяла заводында эшлиләр иде. Бу егетләр Муса Җәлил тарафыннан тәрбияләнгәннәр, аңардан күрсәтмәләр алганнар. Заводка эшкә килгәч тә алар немецларга каршы яшерен эш алып барганнар, җирле халык белән бәйләнешкә кереп, алар белән бергә эшләгәннәр, партизаннарга сәяси һәм хәрби мәгълүматлар биреп торганнар. Соңыннан алар фашистлар тарафыннан кулга алынганнар. Исмәгыйлевне, Байчуринны (Бикчуринны) һәм ал арның дүрт иптәшен фашистлар атып үтергәннәр. Вустрау лагерена немецлар зур өмет белән карыйлар иде булса кирәк, чөнки шундагы әсирләрдән алар легионерлар кадрын туплаганнар: 1943 елның язына таба, бик пөхтә автомобильләргә утырып, ниндидер түрәләр дә килде. Озын буйлы, чандыр, ямьсез кешенең без соңыннан Розенберг икәнен белдек. Аны лагерь начальниклары бик зурлап каршы алдылар, нәрсәләрнедер күрсәтеп йөрделәр. Розенберг әсирләрнең кайберләре белән, шул исәптән Муса Җәлил белән дә сөйләште. Бу лагерьда шулай ук ике мәртәбә тентү булды. Тентү вакытында безнең барыбызны да тикшерделәр, урын-җирләрне дә айкап чыктылар. Муса үзе тегеп ясаган кечкенә блокнотын тимер мичкә яшергән иде, немецлар аны табып ут төртеп яндырдылар. Без аның көлен генә күрдек. Бу беренче тентү Розенберг килер алдыннан булды. Беркөнне, 1943 елның март ахырымы, апрель башындамы, мин эштән кайтканда, Муса Җәлил лагерьда юк иде инде. Иптәшләр, аны этап белән алып киттеләр, Берлинда татар эмигрантлары чыгара торган газетада эшләтергә уйлыйлар, дип сөйләделәр. Май аенда Вустрау лагере ябылды. Анда булган әсирләрне цивильный, ягъни гражданский лагерьга күчерделәр. Шунда күчкәч, мин Мусаның чынлап та Берлинда икәнен белдем. 1943 елның май ахырларында Муса Җәлил үзе безне Берлинга чакыртты. Без лагерьдан утызлап кеше, шулар арасында Кәлимуллин, Гәрәев, Ганиев, Кыямовлар бар иде, Берлинга экскурсиягә киттек. Берлинга безне "Идел-Урал" комитетында эшләүче берәү алып килде, ә Муса Җәлил безне циркка алып барды. Муса инде әйбәт кенә киенгән иде: өстендә костюм, эшләпә, ботинкалар. Циркта ул миңа үзенең рәсемен бүләк итеп бирде. Бу аның Берлинда алдырган рәсеме иде. Шушы кыйммәтле истәлекне мин саклый алмадым... 1943 елның июль ае урталарымы, әллә ахыры идеме, бер төркем әсирләрне Польшага, Познань шәһәренә ак эмигрант Яушев заводында эшләргә дип җибәрделәр. Без 22 кеше идек. Познаньга килгәч, безне поляклар белән бер лагерьга урнаштырдылар. Менә шунда инде без поляклар белән дуслык урнаштыра башладык. Шунысын да әйтергә кирәк, безне монда поляк эшчеләре өстеннән контроль булырга, аларны күзәтеп торырга җибәргән булганнар. Без килгәнче буйсынмаган эшчеләрне карцерларга ябу, кыйнау кебек кыргыйлыклар эшләнгән. Без поляк эшчеләренә Советлар Союзында эшчеләр нинди хокуклар белән файдалануын, бездә тән җәзасы һичкемгә бирелмәвен, илебезнең уңышларын, халыклар дуслыгы турында сөйли идек. Бераздан радиоприемник белән Мәскәүне тыңлый башладык. Соңгы хәбәрләрне тыңлаганда, фашистларга каршы көрәшү өчен поляклардан дивизияләр төзелүен белдек. Бу хәбәрләрне без поляк дусларга сөйләп, аларны шатландырдык. Әсир татарларны завод сагына куйгач, фашист Яушев тыныч йоклармын дип уйлагандыр. Ләкин поляк эшчеләре генә түгел, әсир татарлар да аңа тынычлык бирмәделәр. Кәлимуллин җитәкчелегендә заводның бер цехы яндырылды. Завод дүрт көн эштән туктап торды. Кәлимуллин хәйлә белән эшләгән. Пожар командасын үз бүлмәләренә бикләп куйган, пожарныйлар әллә карта уйнап утырганнар, әллә анекдот сөйләшү белән мавыгып торганнар, анысын белмим. Ләкин завод түбәсен ут чорнап алганда, пожарныйлар бүлмәләрендә бикләнеп калалар. Кәлимуллинны кулга алдылар. Аннан соң ул Моабит төрмәсендә дә утырган, дип сөйләделәр. Кызганычка каршы, мин аның исемен дә белмим, язмышын да. Пожар вакыйгасыннан соң безне анда озак тотмадылар. Берлиннан бер алты сәгать чамасы поездда алып барып, алпавыт имениесенә китереп ташладылар. Тик дүрт-биш көн дә узмады, безне яңадан, Берлинга алып килеп, Моабит төрмәсенә китереп яптылар. Без алты кеше идек, барыбыз да бер камерага эләктек. Ике атналап ябылып торганнан соң, безне берәм-берәм допроска чакыра башладылар. Совет пропагандасы таратуда гаеплиләр, радио тыңлаганны да, поляклар белән элемтә тотуны да белгәннәр. — Җәлилне беләсеңме? Сез аның белән Вустрауда бергә булгансыз бит, ул анда нәрсә эшләде? Кем ул? Нәрсәләр сөйләде? Кемнәр белән аралашты?.. Ул вакытта әле мин Мусаның да шушы ук төрмәдә утырганын белми идем. Мин, гомумән, Мусаны бөтенләй белмим, дип, нишләгәнен күргәнем юк, ни сөйләгәнен ишеткәнем юк, дип бардым. Беренче допростан соң ук безне бер-беребездән аердылар. Мине төрмәнең икенче катына, 22 нче камерага күчерделәр. Без гомуми камерада утырган чакта, беркөнне надзиратель (аларча "вахман") кереп, унике кешене кухняга бәрәңге әрчергә алып китте. Шулар арасына Гәрәев Мулланур да эләкте. Өч-дүрт көн эшләгәч, ул бөтенләй шул кухняда калды, соңыннан аны икенче коридорга күчерделәр. Беркөнне ул, вахман белән аш өләшеп йөргәндә, сиздерми генә: "Муса да монда", — дип әйтеп китте. Менә ни өчен Муса турында бик җентекләп сорашалар икән! Димәк, безнең Мусабыз гестапо кулына эләккән! Тагын допрос булды, тагын шул ук сораулар, шундый ук җәзалау, мыскыллаулар. Резина шланг белән бантны бик яман кыйныйлар иде. Икенче допростан соң Кыямов белән мине 1"А" камерасына күчерделәр. Төрмә шартлары турында да әйтергә кирәк. Нинди генә камерада булсаң да бер инде ул: цемент идән, күп кешеле камера булса, ике-өч катлы сәндерә, 20 — 30 см калынлыгы авыр кара тимер ишек, буең җитмәслек югарыда кечкенә челтәрле тәрәзә, һава авыр, камералар ягылмый, салкын. Тәмәке тарттырмыйлар, ятканда үз киемең белән ятасың, каты сәкедә ятып янбашлар тишелеп бетте, һава алырга да бик сирәк чыгаралар иде. Мин ул төрмәдә сигез ай утырдым, шул вакыт эчендә өч-дүрт тапкыр гына һавага чыгуымны хәтерлим. Ашау-эчү ягы да бик читен иде. Көненә безгә 275 грамм эрзац ипи, көндез сәгать 12 тулгач та (немецча төгәллек!) бер литр баланда бирәләр. Баланда шпинат суы яки кишер, шалкан суыннан гыйбарәт. Төрмәдә хәбәрләшү бик кыен иде, Муса белән дә бәйләнеш тота алмадык. Ул үзе янына яңа керүче яки чыгучылар аша бәйләнеш тоткан. Үлем аны куркытмаган. Аның яраткан сүзе бар иде: "Без үлемнән көчлерәк булырга тиешбез!" Төрмәдә утырганда шул сүз һәрвакыт истә тора иде. Мин Мусаны бер генә тапкыр күрә алдым. Ул коридорның икенче башыннан, кулы артка куелган килеш, вахман сагы астында бара, ә безне мунчага алып баралар иде. Ара ерак булды, сөйләшергә мөмкинлек чыкмады, безне икенче якка алып киттеләр. Муса борылып карады, мин дә. Күзебез белән генә исәнләштек. Мин бу төрмәдә 1944 елның апрель аена кадәр утырдым. Аннан соң безне судсыз-нисез гомерлек каторгага җибәрделәр. Шулай итеп, Кәлимуллин, Ганиев, Гәрәев, мин, Кыямов һәм башкалар Бухенвальд дигән кеше үтерү фабрикасына килеп эләктек. Шунда килгәч, Мулланур Гәрәев Муса турында үзе белгән яңалыкларны сөйләде. Төрмәдә повар булып эшләгәндә, ул, повар калфагы астына яшереп, Мусага кәгазьләр бирә торган булган. Карандаш кисәген дә ул тапшырган. Кәгазьне, чыбыкка урап, аш өләшкәндә камерага ташлап йөргән. МУСА ӘЙТКӘНЧӘ Мин Муса Җәлил белән, 1942 елның азагындамы, 1943 елның башындамы, Берлиннан бер 70 километр ераклыктагы Вустрау дигән лагерьда очраштым. Кайсы айда икәне төгәл хәтердә юк. Шулай ук аның Вустрауга кайсы лагерьдан килүен дә белмим. Вустрауга килгәндә, Мусаның йөзе ябык, өстендә чиста итеп юылган гимнастерка, чалбар һәм шинель иде. Без аны башта танымадык, ягъни кем икәнен белмәдек. Ләкин бәхетсезлек бик тиз аралаштыра бит, кем кайдан, кайсы өлкәдә туган, сугышка чаклы кайда хезмәт иткән — барысын да сорашасың. Шулай сорашып утырганда, ул үзенең татар язучысы Муса Җәлил икәнен белдерде. Минем Себер татары икәнемне белгәч, якыннан таныштык. Ул Себер татарлары культурасы, гореф-гадәтләре турында бик кызыксына иде; аеруча Себер татарларының туй йолалары турында җентекләп сөйләргә куша иде. Муса үзе безгә шигырьләрен укый. Барыннан да бигрәк ул "Алтынчәч" операсының язылып бетмәве өчен кайгыра иде. Сугыш беткәч, туган илгә исән-сау әйләнеп кайтсак, шул операны язып бетерү турында сөйли иде. Үзенең сүзен ул сугышның озакка сузылуы, ләкин совет халкының һичшиксез җиңеп чыгачагына ышаныч белдереп төгәлли иде. Без, бәхетсезлеккә юлыккан әсирләр, күп вакыт кайгырышып, башларны түбән салындырып утырабыз. Бу коллыктан котылырга каршыбызда һичбер яктылык күренми иде. Шундый чакларда Муса Җәлил, әсирләрнең күңелен ачу өчен, безнең баракка каяндыр килеп эләккән иске мандолинаны ала да татар һәм рус көйләрен чирттерә башлый. Ул акрын гына җырлап җибәрә, без дә аңа куптылып җырлый башлыйбыз һәм күңелдәге авыр тойгыларны таратып җибәрәбез. 1943 елның башында без Совет Армиясенең фронттагы уңышларын ишеттек. Безнең шатлыкның чиге юк иде, Муса да, шул шатлыктан рухланып, шигырь язды. Ул дусларның безне көрәш кырында көтүләре турында иде. Муса Җәлилнең шигырьләре күп, аны шуның өчен татар егетләре яраталар һәм аның чын патриот икәнлегенә берәү дә шикләнми иде. 1943 ел башында аны Берлинга җибәрделәр. Китәр алдыннан ул безгә болай диде: — Кая гына барсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә, нинди хәлдә, нинди тормышта гына булсагыз да, Туган илегез, Ватаныгыз барлыгын онытмагыз, ул сезне көтә, тизрәк кайтып, көрәшчеләр сафына басарга тырышыгыз, Ватанга булышыгыз! Дөресен әйтим, аның бу сүзләре миңа һәрвакыт юлдаш булды. 1943 елны безне, берничә татар егетен, Познань шәһәренә эшләргә җибәрделәр. Без килгән заводта барлык эшчеләр дә поляклар иде. Заводны саклаучылар арасында Александр Федлер исемле бер охранник бар иде. Ул русчаны бик яхшы сөйли, әйтүенә караганда, аның әтисе немец, әнисе рус. Мин бу кеше белән бик дуслаштым. Ул һәр көнне Мәскәү радиосын тыңлый һәм барлык яңалыкларны миңа сөйли, мин ул хәбәрләрне үзебезнең иптәшләргә җиткерә идем. Ләкин бу дуслык озакка бармады. Берлинда Муса Җәлилне кулга алулары турында хәбәр килде. Берлиннан эмигрантлар килеп бездән дә сорау алдылар. Хәтта поляклар белән сөйләшергә дә рөхсәт итми башладылар. Шул шартларда мин Федлердан безгә качарга ярдәм итүен үтендем. Ул риза булды, һәм без (Латыйпов Садыйк, Шәмсиев Хатип, Тахтамиров Петр) качарга әзерләнә башладык. Качу өчен безнең дүртебезгә дә таныклык кирәк иде. Аны ясавы авыр түгел, әмма басар өчен машинка кирәк. Ә алар складта саклана. Күп йөри торгач, поляклар ярдәме белән ачкыч эшләтеп алдык, һәм мине бер төнгә складка бикләделәр. Мин машинкада дүрт таныклык әзерләдем. Без Федлер белән бергә Познаньнан Лодзь шәһәренә таба качтык. Берничә көннән соң поляк партизаннарына килеп кушылдык... АФЗАЛ ФӘТХУЛЛИН БЕЛӘН әңгәмә Сорау. Афзал, сугыш алдында кайда һәм кем булып эшли идең? Җавап. Сугыштан элек мин Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт опера театрында хор артисты булып эшләдем. 1941 елның 16 июнендә мине нәүбәттәге чакыру буенча армиягә алдылар һәм Киев шәһәренә җибәрделәр. Киевка барып җиткәндә генә, 22 июньдә сугыш башланды. Мин дүртенче десант батальонында идем. Сорау. Мусаны очратканчы син нинди хәлләр кичердең? Җавап. Минем баштан үткән хәлләр искиткеч! Аларның барысын да сөйләргә берничә көн вакыт кирәк. Кыскача гына әйткәндә, 1941 елның 18 августында Днепр буенда мин, немец фашистлары кулына пленга эләгеп, төрле-төрле лагерьларда күп газаплар кичердем. Соңгы булган лагерем Ченстохов шәһәрендә иде. 1942 елның февраль-март айлары булса кирәк, без торган лагерьга Шәфи Алмаз исемле бер татар эмигранты килеп, лагерьдагы татар, башкорт, чуаш, мари, мордва халыкларын исәпкә алып йөрде. Шул регистрациядән соң мине Берлинга китерделәр. Шунда мин Берлинда "Идел-Урал комитеты" корылганын, аның оештыручысы доктор Әхмәт Тимер икәнен ишеттем. Соңыннан ул Әхмәт Тимер урыныннан алынып, аның урынына Шәфи Алмаз билгеләнде дип ишеттек. Сорау. Муса Җәлил белән кайда һәм ничек очраштыгыз? Җавап. Минем Башкорт дәүләт опера театрының хорында эшләгән артист икәнемне һәм татар-башкорт көйләрен яхпты гына җырлый алуымны белгәч, "Идел-Урал комитеты"ндагы кешеләр мине кайбер мәҗлесләргә үзләре белән бергә алып йөри башладылар. Шул җөмләдән 1943 елның февраль айларында Корбан гаетен бәйрәм итү уңае белән Шәфи Алмаз, Гариф Солтан дигән кешеләр мине Вустрау лагерена алып килделәр. Шунда 30 — 40 кешедән торган татар-башкорт әсирләрен озын бер өстәл тирәсенә утыртып, бер мәҗлес ясадылар. Шул мәҗлестә мин беренче тапкыр Муса Җәлилне күрдем. (Ул миннән бер-ике кеше аша гына утырды.) Мәҗлес уңае белән мин бер-ике татар-башкорт көен башкардым. Муса үзенең "Кошчык" дигән шигырен укыды. Аның шигыре безгә бик нык тәэсир итте. Сорау. Мусаны син электән белә идеңме? Җавап. Муса Җәлилне мин элек тә ишетеп һәм шигырьләрен укып белә идем. Лагерьда ул үзен Гумеров фамилиясе белән йөртә иде. Ләкин без аның шагыйрь Муса Җәлил икәнен белә идек. Сорау. Муса Җәлил белән тагын кайда очраштың? Җавап. 1943 елның февраль-март айлары булса кирәк, Шәфи Алмаз мине һәм Муса Җәлилне Едльняга "Идел-Урал легионы" солдатлары арасында ниндидер бер концертка катнашырга алып китте. Анда барышлый юлда, Варшавада туктап, бер отельгә төштек. Шәфи Алмаз аерым бер бүлмәдә, без Муса белән икәү бер бүлмәдә булдык. Бервакыт Шәфи Алмаз нәрсәгәдер Мусаны чакырып алып китте. Беркадәр вакыттан соң Муса бик ачуланып, дулкынланып кайтты. Мин аңардан: "Ни булды, Муса, нигә болай бик кәефсезләндең?" — дип сорадым. Муса шунда, бик каты ачу белән: "Кара син аны, дуңгыз! Мине сатып алмакчы була бит! Юк, барып чыкмас ул эш! Исерекбаш!.." — дип, Шәфи Алмазны орыша башлады. Мин аны чак тынычландырып йокларга яткырдым. Икенче көнне "Идел-Урал легионы"ның беренче батальоны торган җиргә — Едльняга килеп җиттек. Ул батальон сугышка китәргә хәзерләнә иде бугай. Шунда солдатларның бер җыелышында мин Мусаның шигыренә чыгарылган "Сагыну" көен, "Җавап хаты"н, башкорт халык көе "Тияләскәй"не җырладым. Муса үзенең "Кошчык", "Парашют", "Томаулы гыйшык", "Хәдичә" кебек шигырьләрен укыды. Шәфи Алмаз үзенең эшләре белән китеп югалды. Аның самогон, тагын бантка әйберләр белән сату итеп һәм эчеписереп йөри торган гадәте бар иде. Шәфи Алмазның юклыгыннан файдаланып, без Муса белән тагын лагерьга бардык. Менә шунда Муса Җәлил беренче тапкыр Абдулла Баттал белән очрашты. Ул язучы Салих Батталлның энесе, элек МВД хезмәткәре булган. Алар икәү генә сөйләшә-сөйләшә лагерьны бер өч тапкыр әйләнделәр. Алар сөйләшеп бетергәч, Муса белән Берлинга кайтып киттек. 1943 елның көз айларында Синпин дигән җирдә легион өчен ял йорты шикелле бернәрсә ачылды. Мине шунда кухня тирәсендә эшләргә һәм официант хезмәтен үтәргә җибәрделәр. Күп тә үтми, шул йортка Муса Җәлил, Абдулла Алишев һәм Абдулла Баттал, өчәүләп килеп, берәр атна шунда булдылар. Мин ал арга аш илткәндә, кайнар аш аягыма түгелеп, берничә көн авырып яттым. Шул вакытларда Абдулла Баттал, минем белән ачыктан-ачык сөйләшеп, үзенең сугышка чаклы кем булганын, ничек пленга эләккәнен — барысын да әйтеп бирде. "Алай-болай исән калып, үзебезнекеләр ягына чыга калсаң, туганнарга һәм белгән кешеләргә минем турыда сөйләрсең, минем пароль З-Б-8", — диде ул. Мин шул вакытта аларның ниндидер бер яшерен эшләр эшләргә хәзерләнүләрен һәм, ул эшләре фашистларга беленә калса, исән калмаячакларын аңладым. Сорау. Муса белән соңгы тапкыр кайда очраштың? Җавап. "Идел-Урал легионы"ның еллыгын үткәрергә барабыз, дип, мине Едльняга алып киттеләр. Күп тә үтми Муса белән Абдулла Баттал да, чемоданнарын күтәреп, шунда килеп җитте. Без ал арны каршы алдык. Абдулла Баттал, бер аулаграк җиргә алып барып, минем белән тагы бер кат сөйләште: "Без хәзер бәйрәм уңае белән (ягъни легионның еллыгы) солдатлар өчен бер постановка куябыз. Ул постановкада бер як — немецлар, күпчелек як партизаннар булып уйныйбыз. Сиңа партизан булып уйнарга тәкъдим итәбез. Партизан булып уйнаучыларга корал, ягъни винтовка һәм пулеметлар алачакбыз. Син дә бер винтовка алырсың!" — диде. Бер-ике көннән соң бөтен музыкальный взводны һәм барлык "артистларны" клубка чакырдылар. Анда легион начальнигының урынбасары булып йөрүче немец офицеры бик озак итеп бәйрәм үткәрү тәртибен сөйләргә кереште. Ул сөйләп бетергәч, аның сүзен русчага тәрҗемә итәргә керештеләр. Ул да бик озакка сузылды. Шул вакытта бер немец офицеры: "Мичурин! Сезне чакыралар, клубтан чыгыгыз!" — дип кычкырды. Мичурин чыгып китте. Күп тә үтмәде: "Абдулла Баттал, сезне чакыралар, чыгыгыз!" — дип кычкырдылар. Аннан соң Курмашны, аның артыннан Хисаметдиновны, иң соңыннан мине шулай берәм-берәм чакырып клубтан чыгардылар. Чыксам, ни күзем белән күрим: һәркайсыбызга икешәр СС солдаты басып тора. Шуннан безне, машинага утыртып, Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Төрмәдә Муса Җәлилне, Абдулла Батталны, Курмашны һәм тагын ике легионерны (фамилияләре исемдә калмаган) "одиночка"га яптылар. Шул ябылудан соң мин бантка бергә ябылган иптәшләрне күрмәдем. Муса Җәлилне дә актык күрүем шул ябылу алдыннан булды. Сорау. Муса Җәлилнең һәм тагын башка иптәшләрнең нәрсә өчен кулга алынганнары турында белдеңме? Җавап. "Одиночка"га ябып куйгач, мине берничә тапкыр чакыртып, кыйный-кыйный сорау алдылар. Иң элек миңа русча һәм татарча язылган ике листовка күрсәтеп, "Боларны кем язган?" — дип сорадылар. Ул листовкаларда немец фашистларына каршы өндәү язылган, советлар гаскәренең уңышлы рәвештә дошманны җиңеп алга баруы, легион солдатларын үзебезнең Совет Армиясе ягына чакырган сүзләр язылганы хәтеремдә. Мин, билгеле, ул листовкаларның кайдан килгәнен, кем язганын белми идем. Белсәм дә, барыбер әйтмәячәк идем. Ахырында унбер көн сорау ала-ала бик каты азаплагач, мине Варшава төрмәсеннән алып, легион гауптвахтасына яптылар. Соңыннан Берлинга комитет карамагына кайтарып җибәрделәр. Мине әллә бик яшь дип уйладылармы, ни булса да, мин шулай исән калдым. Соңыннан Әмировның һәм тагын күп кенә иптәшләрнең кулга алынуларын белдем. Комитет мине яңадан Синпингә, тагын да кухняда эшләргә һәм официант хезмәтен үтәргә җибәрде. Менә шунда күп кенә иптәшләр килеп миннән Муса Җәлил һәм башка кулга алынган иптәшләр турында сораша башладылар. Мин билгеле булган эшнең барысын да ал арга дөресен сөйләп бирдем. Листовкалар турында да сөйләдем. Анда нәрсә язылган икәнен дә әйтеп бирдем. Шул эшем өчен мине, ул җирдән алып, Шәфи Алмазның карамагына бирделәр. Мин берничә ай Шәфи Алмазның йортында ал арның өй эшләрен башкарып йөрдем. Миңа йорттан чыкмаска, Шәфи Алмазның семьясыннан башка беркем белән дә сөйләшмәскә кушылган иде. Шуңа карамастан, исәбен табып, Познаньдагы хәрби заводларда эшләүче татар әсирләре белән таныштым. Анда да Муса Җәлилне һәм аның белән кулга алынган кайбер иптәшләрне белүчеләр бар икән. Алар да миннән Муса Җәлилнең язмышы турында бик сораштылар. Менә шунда мин Муса Җәлилнең тамырлары белән киң күләмгә җәелгән бер яшерен оешма башлыгы икәнен аңлый башладым. Ул оешма әгъзалары күп җирләрдә, шул җөмләдән менә бу заводта эшләүчеләр арасында да бар икәнен сиздем. Алар, билгеле, Муса башлаган эшне дәвам иттерүчеләр иде. Сорау. Муса Җәлилне белүчеләр һәм, синең уйлавыңча, аның эшен дәвам иттерүчеләрдән ул заводта кемнәрне хәтерлисең? Җавап. Гыймранов, Фатихов һәм тагын бантка иптәшләр исемдә калган. Сорау. Тагын кайда Мусаның эшен дәвам иттерүчеләр бар иде? Җавап. Берлинның үзендә "Идел-Урал комитеты" эшенә катышырга тартылган татар, чуаш әсирләре арасында да, алар үзләре ачыктан-ачык сөйләмәсәләр дә, Муса Җәлилнең яшерен оешмасы башлаган эшне дәвам иттерүчеләр бар иде. Сорау. Аны син кайдан белдең? Фамилияләре исеңдәме? Җавап. Совет Армиясе Польшага якынлаша башлагач, Шәфи Алмаз семьясы белән Дрезден каласына күчеп китте. Мине тагын Берлинга комитет карамагына күчерделәр. Шул комитетта эшләүче сатлык бер бәндә, миңа күпмедер акча биреп, подполковник Алкаев, Янгуразов һәм чуаш егете Скобелев Иваннарның артыннан күзәтергә кушты. Ул чыгып киткәч, аның биргән акчасын атып бәрдем дә тегеләргә: "Сак булыгыз, сезнең артыгыздан күзәтәләр..." — дип хәбәр иттем. Комитетта Муса Җәлил эше буенча кулга алынган ип 3-58 129 тәшләрдән Шабаев, Булатов һәм Симаевларны беләм. Ал ардан бантка тагын Сәйфелмөлек Янгуразов дигән кешене беләм. Ул элек укытучы булган. Әсирлектә ул да комитет тирәсендә эшли иде. Яшерен оешманың листовкалары комитетның үзендә ротаторда яшел кара белән басылганнар (комитет газеталары кара кара белән басыла иде), немецлар, кайда басылган икәнен белү өчен, шул яшел караны бик тырышып эзләгәннәр, ләкин һич таба алмаганнар. Ул яшел караны Сәйфелмөлек Янгуразов, листовкаларны басып алгач, һич таба алмаслык җиргә яшереп куйган булган. Исән-сау кайтып килүчеләрдән тагын җыр-музыка ансамбленә мандолинада уйнап катнашучы Зәйнетдинов дигән кешене беләм. Сорау. Муса Җәлил белән бергә булган вакытта аның белән сөйләшкән сүзләрдән тагын нәрсәләрне хәтерлисең? Җавап. Муса белән без шактый гына нәрсәләр турында сөйләшкән идек. Инде ул сөйләшүләрдән соң 20 елдан артык вакыт үтте. Бер очрак истә калган. "Идел-Урал комитетымда секретарь булып эшләүче Кунафин дигән кеше Мусага: "Менә бу шигырьләр дәфтәрең югалса, син нишләр идең?" — дип сорау биргән. Муса: "Ул шигырьләр менә монда да язылганнар алар!" — дип, үзенең башын тотып күрсәткән. Шуннан кайткач: "Кара син ул дуңгызларны, минем шигырьләремне урлап алып юк итәргә исәпләре бар икән! Менә явызлар!" — дип, ачулана-ачулана сөйләгәне исемдә. Сорау. Муса Җәлилнең ул вакытлардагы өс-башы, кигән киеме, йөреш-торышы һәм тормышы ничек иде? Җавап. Мин Мусаны беренче тапкыр күргәндә, ул гади лагерь киемендә иде. Соңыннан комитет эшләренә катнаша башлагач, лагерь киемен гражданский киемгә алыштырды. Ак күлмәк, галстук һәм костюмнан иде. Элек лагерь баракларында тора иде, соңыннан частный квартирага күчте. Мусаның йөреш-торышы бик гади иде. КӨРӘШ КИҢ МӘЙДАНДА БАРДЫ Сугыш башланганда, мин армиядә хезмәт итә идем. Фронтка лейтенант званиесендә артиллерист булып киттем. Бик каты сугышлар булды, ал арны сөйли башласаң, үзе бер тарих. Июль-август айларында Витебск тирәсендәге шундый каты сугышларның берсендә мин яраландым. Безнең частьны дошман чолгап алган иде. Безгә ул алканы өзеп үзебезнең якка чыгарга һич мөмкинлек булмады. Берсе икенчесеннән яманрак бик күп лагерьлар күрдем. Шулай йөри торгач, 1942 елда мине Берлин янындагы Вольһайде лагерена китерделәр. Шушы лагерьда мин Әхмәт Симаев, Фәиз Мингалин, Ганиев һ.б. иптәшләрне очраттым. Бу лагерьга, күрәсең, укымышлы кешеләрне туплаганнар, анда элекке укытучылар күп иде. Мин дә педтехникум тәмамлаган, укытучы булган кеше, Фәиз дә, Ганиев тә... Шуңа күрәме без бик тиз якынайдык. Әхмәт Симаев исә безнең караңгы тормышыбызда бер якты нур булды. Аның яхшы, ягымлы кеше булуын әйтү генә аз, ул шул коточкыч авыр тормышыбыз аша киләчәккә карый белә, дошманны җиңеп чыгу турында өметле сөйли һәм дәртләндерә ала иде. — Бу сугыш безнең файдага гына бетәчәк, дошман коткысына бирелә күрмәгез! — дип үгетли иде. Без Симаев белән 1942 елның апреленнән бирле бергә булдык. Аны 1942 елның июнь айларында, бездән аерып, каядыр алып киттеләр. Шуннан соң без аны югалттык дип уйлаган идек инде, чөнки айлар үтте, һичбер хәбәр-хәтер юк... Ниһаять, алты айдан соң гына без аны яңадан очраттык. Дөресен әйткәндә, ул үзе Муса Җәлилнең киңәше белән, ышанычлы кешеләр дип, безне ябык лагерьдан Берлинга чакыртып китерде. Безгә Пропаганда министрлыгының радио бүлегендә эшләргә куштылар. Без, әлбәттә, ул чакта яшерен оешма барлыгын белмәдек, Симаевның шунда чуалуына бик гаҗәпләндек. — Мондый эштә безнең эшләгәнебез юк, — дип баш тарттык без. Симаев безне ашханәгә алып төште һәм Фәиз Мингалин, мин һәм ул — өчәү генә калгач, бик мәгънәле рәвештә эшләргә кирәклеген аңлатты. Бу 1943 елның гыйнвар ае иде шикелле. Радиода баш редактор булып ак эмигрант эшли, Симаев сотрудник, безгә текстлар бирәләр, һәм без аны татарча укыйбыз. Әхмәт безгә һаман берни дә сөйләми, бары бездән дөрес тәрҗемә сорый, итәкне җыеп йөрергә куша. Бервакыт ул шигырь язып килгән. Ул немецларның русларга каршы юнәлгән пропагандаларын сүгеп, милләтчелекне нәфрәт белән фаш итеп язылган иде. Шуннан без Әхмәтнең чын-чынлап яшерен эш алып баруын аңладык. Беркөнне редакциядә мин Фәиз белән утыра идем, Симаев килеп керде. Чит кеше юклыгын белгәч, сак кына: — Иптәшләр, сезгә эш бар, безгә шушы текстны матрицага алырга кирәк! — диде. Без текстны укый башладык. Легионерларны Совет Армиясе ягына чыгарга өндәп язылган листовка иде ул. 5 131 Симаев безгә Берлинда Гумеровның, Алишның барлыгын, ал арның эшләүләрен сөйләгән иде. Гумеровның Муса Җәлил икәнен мин белә идем. 1935 елда мин аны Мәскәүдә татар клубында күргән идем. Ул чакта Муса түгәрәк йөзле, кара гына, карсак кына тере егет иде. Менә хәзер без аның белән Берлинда очрашабыз. Бу — Александрплац тирәсендә булды. Ләкин мин бу Гумеровтан элекке Мусаны танымадым: бик ябык, тагын да кечерәк буйлы кебек... Бу очрашуда без аның белән сөйләшмәдек. Икенче тапкыр безне Әхмәт таныштырды, нәрсә турында сөйләшүебез хәтердә калмаган. Без, әлбәттә, листовкалар басу белән генә чикләнеп калмадык. Ванзееда патроннар ясый торган хәрби заводта үзебезнең якташ кызларны очраттык һәм алар арасында пропаганда алып бару да безгә йөкләнде. Алар Донбасстан Германиягә куып китерелгән кызлар иде. Гомумән, совет кешеләре булган җирдә немец фашистларына каршы хәрәкәт булмый калмый. Чыннан да, шул искә алынган патрон заводында да безнең совет кешеләре корткычлык эшлиләр, атылмый торган снарядлар ясыйлар. Фашистларның эше көннән-көн артка тәгәри, әле тегендә, әле монда аларга каршы күтәрелү турында ишетәсең. Көнчыгыш фронтына җибәрелгән татар солдатлары (Беренче батальон) үзебезнең якка чыгып китәләр, лагерьда булган әсирләр баш күтәрәләр. Тагын зур эшләр булырга тора. Тик беркөнне Әхмәт бик агарынып килеп керде. Ул безгә Мусаның кулга алынуын әйтте. — Кирәкмәгән әйберләрне юкка чыгарыгыз, сак булыгыз, безгә дә килеп җитәрләр, — диде. Андый-мондый хәл булганда, нык булырга, берни сөйләмәскә кушты. Ике-өч көннән, уникенчеме, унөченчеме августта, безне дә кулга алдылар. Допрослар, җәзалаулар, ачтан тилмертүләр... барысы да булды, тик без берни дә әйтмәдек. "Белмим"... Листовкаларны да күрсәтәләр: "Күргәнем юк, белмим!" — дим. Хәзер числосын хәтерләмим, Фәиз белән мине сентябрьдә Александрплац төрмәсеннән чыгардылар. Төрмәдән чыккач кына, без башкаларның да утыруларын белдек. Төрмәдәге иптәшләребезне коткару чарасына керешеп карадык, ләкин... Идриси исемле гимназист малай аркылы берничә передача бирүдән артык эш эшләп булмады (Идриси эмигрант малае иде). Ул малай Мусаның гарәп хәрефләре белән язылган бер шигырен алып кайтты. Аның соңгы юлы бик нык истә калган: "Каным шытсын кызыл гөл булып" дип тәмамлана иде. Муса, Әхмәтләр бик күп төрмәләрдә утыралар: Моабитта, Тегельдә, Берлиннан тыш та... Үлемгә барганда, алар җырлап барганнар, моны да Идриси төрмә сакчыларыннан ишетеп кайтып сөйләде. УТТАН ЯЛКЫНГА... Көнбатыш Европаның бик күп төрмәләрендә утырып чыккан кешенең истәлеге кызыксыз булмас дип уйлыйм. Әйе, фашист лагерьларында камчы ашап, рухи һәм физик кыйналып, ачтан, салкыннан тилмереп бик күп йөргәннән соң, мине дә Висла буена китереп ташладылар. Менә шунда мин Муса Җәлилне очраттым, аның яшерен оешмасында эшли башладым ... Аннан соң Варшава төрмәсендә, Берлинның Тегель төрмәсендә, Франциянең Ле-Пюи, Леон — Монлюк төрмәләрендә булдым... 1942 елның июнь көннәре. Без Донец елгасы буенда, фашистларга каршы сугышка керергә торабыз. Мин "әгәр шушы сугышта үлеп калсам, мине коммунист итеп исәпләгез" дип, партия сафына керергә гариза бирдем. Сугышта үлем миңа кагылмады, ләкин хәлебез үлемнән читенрәк булып китте . Без дошман гаскәрләре тарафыннан чолганган хәлдә калдык. Үзебезнең якка чыгу өчен, без бик озак һәм соңгы патронгача сугыштык. Аннан соң да урманнарда кача-поса, ачтан хәлсезләнгән килеш, үзебезнең якка таба барудан туктамадык . 1942 елның 14 июлендә Миллерово станциясе тирәсендә без — сигез кеше, үрдән түбән таба су буена төшеп барганда, тирә-ягыбызны автоматлы немец солдатлары чолгап алуын сизми дә калдык. Мине бер крестьянның ишегалдына китереп ташладылар. Анда бер җитмешләп совет офицерлары. Койма тирәсен фашист солдатлары сырып алган, совет офицерларын беренче кат күрәләр булса кирәк, бик кызыксынып карыйлар. Безнең офицерлар бик йончыган күренәләр, берничә атна инде ашамаган булуларын белү кыен түгел. Фашистларның безне мыскыл итәселәре килде булса кирәк, бер офицер, рус телен ватып-җимереп: — Сезне хәзер туйдырабыз! — диде. Шундук чиләк белән чикмәнле бәрәңге китереп куйдылар. Ач кешеләрнең күзләре яна башлады. Ләкин немецлар көткән тамаша булмады. Алар совет офицерлары ашамлыкка ташланырлар һәм бер-берсен өзгәли-өзгәли, эт кебек үзара сугышырлар дип уйлаганнар иде. Арабызда бер өлкән яшьтәге полковник бар иде, ул бер-ике сүз белән безгә үлгәндә дә совет офицеры дәрәҗәсен төшермәскә кирәклеген аңлатты. Шунда ук ул: — Арагызда интендант бармы? — дип сорады. Андый кеше дә табылды. Полковник аңа бәрәңгене тигезләп бүләргә кушты. Безгә берәр ярым бәрәңге тиде. Ул лагерьда без озак тормадык, икенче көнне үк Миллерово станциясенә таба алып киттеләр. Аннан соң мин этапка эләктем. Вагоннарга төяп, безне каядыр алып киттеләр. Ниһаять, Демблин крепостена китереп ташладылар. Муса Җәлилне мин беренче тапкыр шунда 1942 ел азагында очраттым. Демблин крепостен кайчандыр патша Екатерина II Висла елгасы буена салдырган. Аның коймалары биек, кирпечтән өелгән. Койма буйлап тирән каналлар казылган, алары су белән тулы. Койманың өсте дә, крепость эче дә чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган. Крепость блокларга бүленгән, анда совет солдатлары ач үлемгә хөкем ителгән иде. Көненә бер тапкыр баланда бирәләр. Ул — бәрәңге кабыгыннан һәм төрле ташландыклардан пешерелгән аш. Кешеләр монда чебен кебек кырылалар иде. Үлекләрне җыючы команда ачтан, авырудан үлгән совет кешеләрен җыеп бетерергә өлгерә алмый иде. Ач кешеләр почмактан почмакка йөреп вакыт уздырырга тырышалар. Яңа килүчеләрнең итекләре, яхшы киемнәре салдырып алына, алар урынына агач башмак һәм әләмә-сәләмә бирәләр. Берничә көннән мин тәмам хәлсезләндем һәм санчастька киттем. Врачка охшаган ак халатлы бер карт карады, ул үзе дә хәрби әсир икән. Мин шул санчастьта эшләргә урын юкмы дип сорадым. Мөмкинме соң, ул үзе гыйльми эшче икән, монда аны санитар итеп куйганнар. Ул миңа дизентерия белән авыручылар барагына барырга кушты. — Анда кем дә бармый, алар ярдәмгә мохтаҗ. Үзең дә тамак ялгый алырсың! — диде. Шундук мине кисәтеп куйды: — Немец надзирателе очрата күрмәсен, шундук атып үтерер. Мин шул баракка киттем. Анда авырулар чыннан да һичбер ярдәмсез яталар иде. Мине күрүгә, төрле яктан: — Су! Су! — дип ялвара башладылар. Мин ал арга су эчердем, үзләрен тәртипкә китердем. Шулай итеп, минем көндәлек эшем билгеләнде. Мине көтеп алалар иде. Ләкин "җен-палач" дип исем алган фашист надзиратель чыннан да миңа шул баракта очрады бит. Үзенең гадәте буенча ул револьверын алып миңа төзи дә башлаган иде, Валентин исемле егет мине кочаклап алды да: — Бу минем бертуган абыем, минем хәлемне белергә кергән!.. — дип, бик ышандырырлык итеп әйтте. Ефрейтор, бер сүз эндәшмичә, күзе белән мине ашарлык булып карады да барактан чыгып китте. Гомуми баракта мин беренче булып Гайнан Кормаш белән таныштым. Ул уртадан бераз кайтыш, шатен, төз борынлы, нечкә кара кашлы, соры күзле матур егет иде. Бу бик акыллы җиңел сөякле кеше саф татар әдәби телендә сөйләшә һәм шигырьләрне бик матур укый иде. Демблинда ул кухняда эшли, поварларга ярдәм итә, буш вакытларда үзенең Актүбә урта мәктәбендә завуч булып эшләвен, Казан институтында укуын сөйли иде. Кызыл Армиядә ул офицер булган. Туган илдә аның әнисе, энесе һәм сеңлесе калган. Гайнан Кормаш Муса Җәлилнең иң якын иптәшләреннән берсе булды һәм соңыннан Радом-Едльня легионындагы яшерен оешманың иң актив җитәкчеләреннән берсе булып танылды. Немецлар тарафыннан оештырылган хәрби подразделениеләрне таркатуда Муса күрсәтүләрен бик кыю һәм тәвәккәл тормышка ашырып килде. Муса тарафыннан төзелгән музыкаль капелланың художество җитәкчесе дә Гайнан Кормаш булды һәм ул, Муса белән берлектә, бик уйлап нечкә политика уздырырлык репертуар төзи иде. 1942 елның азагы. Беркөнне Гайнан мине, бармагы белән ымлап, үзенә чакырып алды. Янына килгәч, бездән бер 10 — 15 адым ераклыкта торган бер кешене күрсәтте. Ул кеше тирән уйга чумып кымшанмыйча басып тора иде. Өстендә таушалып беткән шинель, башында кояшта уңган пилотка, аягында агач башмаклар. Җилкәсе аша противогаз сумкасы аскан. Гайнан Кормаш, тирә-ягына каранып безне берәү дә ишетмәгәнлекне белгәч, горурлык белән колагыма пышылдады: — Бу безнең совет шагыйре Муса Җәлил! — диде. Минем татар язучылары белән һич танышлыгым юк иде, шуңа күрә Гайнаннан Муса белән таныштыруын сорадым. Ул риза булды. Без якынайганда, аның уйчан, шомырт күзләре Висла елгасына төбәлгән иде. Миңа ни өчендер Муса нәкъ шул вакытта үзенең "Висла" исемле шигырен күңеленә язгандыр кебек тоела. Аны соңыннан ятламаган әсир бик сирәк булгандыр : Висла! Синең көчле агымыңны Борып булса иде кирегә, Дулкыныңа төреп бу гәүдәмне Илтер идең туган илемә!.. Сәлам биргәч, Муса безгә борылды. Йөзе кинәт икенче кыяфәткә керде, күзләрендә шундый әйтеп булмый торган ягымлы нәфис чаткылар балкыды. Ул чаткылар аның көчле ихтыярын, олы җанлылыгын, зирәк акылын чагылдыралар иде. Кул кысышканда, мин, үземнең ветеринар врач икәнемне әйтеп: — Хисаметдинов, — дидем. — Гумеров! — диде ул, хәйләкәр елмаеп. Шуннан соң без еш очраша башладык һәм, әйтергә кирәк, бик тиз якынаеп киттек. Мусаны әсирләр бик хөрмәт итәләр иде. Аның шигырьләрен яраталар, күчереп алалар, күңелдән ятлыйлар. Ул шигырьләрдә туган илгә мәхәббәт көчле иде һәм безнең авыр язмышыбыз бик дөрес, йөрәк тетрәтерлек көч белән сурәтләнә иде. "Кошчык" шигыре дә шулай күңелгә нык сеңеп калган: Чәнечкеле тимерчыбык белән Әйләндергән безнең йортыбыз. Көне буе шунда казынабыз, Әйтерсең лә тирес корты без... Чыннан да, лагерьларда ачтан тилмергән әсирләр җирдә үскән үләннәрне тамырлары белән чокып ашап бетерәләр иде бит. Мусаның күренеп торган ярасы юк, ләкин ул бик акрын йөри, күз төпләре салынып төшкән иде. Крепостьта эттән талату, кыйнау, еврейләрне эзләү өчен чишендереп карау кебек кыргыйлыклар эшләнеп тора иде. Муса бик матур итеп туган ил турында сөйли иде. Ватаныбызның казанышлары, Совет власте елларында ирешелгән уңышлар тагын да якынрак, зуррак булып, мавыктырып күз алдына килеп басалар иде. Күңелдә шундый мәхәббәт кабына, фашистларга шундый көчле нәфрәт үсә, Ватан өчен әллә нишләрлек буласың. Мусаның ягымлы әңгәмәләре, ялкынлы шигырьләре безне рухи яктан коралландырды. Озакламыйча мин Демблин крепостенда шундый тәвәккәл егетләр белән таныштым, соңыннан, легионга килгәч, без яшерен оешмада көрәш башлап җибәрдек. Инде бик күп вакыт үтте. Байтак кына иптәшләрнең исемфамилияләре дә онытылган. Ләкин яшерен оешма активларын оныту һич мөмкин түгел. Менә теләсә кемне көлдерә ала торган шат күңелле Абдулла Батталов. Ул урта буйлы, бераз аксабрак йөри иде. Аның бер аягы өшегән һәм ярты табаны киселгән иде. Фронтта ул офицер булган. Бик күп шагыйрьләрнең шигырьләрен күңелдән белә. Һади Такташ, Муса Җәлил һәм Салих Баттал шигырьләрен яратып укый. Әсирләр аңа аеруча хөрмәт белән карыйлар. Музыкаль капеллада ул шагыйрь булып хисаплана. Немецлар аны шулай дип белделәр. Соңыннан легионга килгәч, Едльняда ул яшерен оешманың иң актив әгъзасы булды, Зиннәт Хәсәнов белән бергә Берлиннан яшерен листовкалар ташыйлар, аны легионерлар арасында тараталар иде. Алар листовкаларны эшчеләр командасы арасында да тараттылар. Зиннәт Хәсәнов белән мин Демблинда чакта ук таныштым. Ул үзен, Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылында тудым, дип сөйли иде. Сугышка кадәр Казанда эшләгән. Офицерлар мәктәбен тәмамлагач, лейтенант званиесе алган. Әсирлектә чакта ачлык, салкынны, фашистлар җәзалавын ирләрчә нык кичерде, чыдамлылык һәм куркусызлык үрнәге күрсәтүче егетләрдән булды. Легионга килгәч, аны музыкаль капеллага билгеләгән идек. Ул моңа бик борчылды: — Мин бит артист та, шагыйрь дә түгел, немецлар мине бик тиз фаш итәрләр, ә мин шул чакта немецның икмәк шүрлегенә менми түзә алмам, анасы да танымас. Шуның аркасында сезгә кыен булыр, барыгызны да концлагерьга озатырлар, — дигән сүзләре әле дә исемдә. — Тыныч бул, немецның борынын бергәләп җимерербез, — ди идек без. Мин бу кадерле дустымның образын ничек итеп сурәтләргә дә белмим. Шуны гына әйтәсе килә — аңарда совет кешеләренең рухы, солдат хисе, туганлык тойгысы көчле иде. Шушы Демблин крепостенда тагын мин Гарәф Фәхретдинов белән таныштым. Ул вакытта әле Гарәф "Дим Алишев" исеме белән йөри иде. Муса Җәлилнең җырларын һәм шигырьләрен ул бик яратып башкара иде. Бик ягымлы тавыш белән җырлый торган Гарәфне Муса үзе дә бик ярата, аңа үзенең җырларын һәм шигырьләрен ышанып бирә иде. Гарәф тавыпты белән генә түгел, кешегә йомшак эндәшүе, игътибарлы булуы белән дә аерылып тора иде. Берәрсенең күңеле төшсә, кайгыга батса, Гарәф аның күңелен табарга тырыша, ярдәм кулын сузарга онытмый, көлдерү, елмайту юлларын таба. Муса Демблин крепостенда да, аннан соң легионга күчерелгәч, Едльняда да Гарәф белән еш сөйләшә һәм шигырьләрен бирә иде. Ул үзе дә Татарстан егете, Яңа Писмән районы Карабаш авылыныкы. Әсирлеккә эләккәч, берничә тапкыр кача, тагын тотыла, кыйнала, җәзалана, ләкин барлык газапларны батырларча кичерә. Демблинда Мусаның дуслары күп иде, билгеле, барысы белән дә мин танышып өлгерә алмадым. Чөнки мине этап белән Германиягә Ротвайль лагерена җибәрделәр. Бу лагерьдан мин 1943 елның язында гына котылдым. Ләкин "котылдым" дигән сүз — уттан ялкынга керү белән бер булды. Немец командованиесенең Көнчыгыш фронтта азау тешләре сынган вакыт. Совет Армиясе фашистларның башкисәр дивизияләрен утка салган боз кебек эретә. Фронтка кеше кирәк, солдат кирәк. Ә аны каян алырга? Гитлер командованиесе кешелек дөньясы каршында тагын бер җинаять эшли: ул хәрби әсирләрне үз Ватаннарына, үз ата-агаларына каршы корал күтәртмәкче була. Шул явыз ният белән хәрби әсирләрне, милләтләре буенча аерып, легионнар оештырырга керешәләр. Идел буе халыкларын бергә туплап, "Идел-Урал легионы" да оештырыла. Анда татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт кебек халыклардан хәрби әсирләр куып китерелә. Демблин крепосте да шул легионнарга кадрлар әзерләү учагына әйләндерелә. Немецлар, ашау-эчүне бераз рәтләп, үлем хәлендәге әсирләрне бераз аякка бастырып, Польшадагы Радом-Едльняга, Крушино һ.б. җирләргә куып китерәләр. Совет кешеләре Гитлерның легионына атлыгып тормыйлар, билгеле. Немец командованиесе, министр Розенберг, ак эмигрантлар иза чигеп бетәләр. Алар ачлыктан йөдәгән әсирләрнең ашауга алданып легионнарга үзләре теләп килмәүләренә гаҗәпләнәләр, алар әсирләрне үз артыннан ияртә алырлык көчле авторитетлы кеше эзлиләр... Ниһаять, ниндидер юллар белән аларга татарның атаклы шагыйре Муса Җәлилнең әсирлектә яшәве беленә. Мин кемнәндер имеш-мимеш хәбәр ишеткән идем инде: янәсе, Муса Җәлил "Миттелынтелле"дә, ягъни "Татар комитеты"нда эшли икән. Моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәдем башта. Соңыннан гына билгеле булды: Мусаны үзләренә хезмәт иттерү өчен Розенберг та, верховный командованиенең татар легионындагы вәкиле Унгляубе да, "ИделУрал дәүләте" президенты Шәфи Алмаз да бик нык тырышып караганнар, ләкин аның ихтыярын сындыра алмаганнар. Соңыннан ул, үзенең якын иптәшләре белән киңәшкәннән соң, "Идел-Урал комитеты"нда эшләргә ризалык бирә. Шунда эшләгән булып йөрү — дошманның мәкерле планнарын җимерер өчен иң дөрес адым дип исәпли. Шул вакыттан алып ул үзенең яшерен оешмасының эшен җәелдереп җибәрә һәм актив көрәш юлына баса. 1943 елның язында мине дә Едльняга китерделәр. Бу вакытта анда беренче батальон (825 номер астында) легионерлары хәрби өйрәнү эшләре алып баралар иде. Мине штабка алып керделәр. "Син ветврач икәнсең, атларны карарсың!" — диделәр. Килгән көнне үк мин музыкантлар белән таныштым, чөнки мине алар белән бер баракка куйдылар. Анда Маликов Гарәф бар иде. Ул үзе Уралдан, соңыннан ул яшерен оешма әгъзасы булды һәм Франциядә партизаннар белән бергә немецларга каршы көрәште. Ходжаев Кәрим — Әстерхан егете, скрипкада уйнады. Кечкенә буйлы Сабитов та Әстерханнан иде. Ул мандолинада уйнады һәм спектакльләрдә кызлар ролен башкарды. Шат күңелле, сүз тыңлаучан егет иде. Самирханов дигән чибәр егет тә кызлар ролен башкара һәм Сабитов белән татар биюләрен бик оста бии иде. Николай Малышев — урта яшьләрдәге Горький кешесе — гитарада оста гына чирттерә, чечетканы бии иде. Ул фашистларга булган нәфрәтен һич тыя алмады, аларны күзләренә карап сүгә, катлы-катлы сүзләр ата иде. Шуның өчен аны озак та үтмәстән, лагерь уртасында чишендереп, концлагерь киеменә киендерделәр һәм кайсыдыр үлем лагерена озаттылар. Көннәрдән бер көнне Берлиннан "Идел-Урал комитеты"ннан легионга озын гына буйлы кара йөзле Солтан исемле бер кеше килде. Музыкантлар барагына кергәч, Солтан исәнләште һәм: — Ничек яшисез, егетләр? — дип сорады. Без музыкантлар, артистлар юклыктан зарланып алдык. Инструментлар юклыгын әйттек. — Мин боларны беләм, — диде Солтан. — Гумеров Демблин крепостеннан артистларны, музыкантларны алып килергә киңәш бирә. Кинәт минем күз алдыма Муса Җәлил килеп басты, менә ни өчен ул комитетта эшли башлаган икән! Ул үзенең ышанычлы иптәшләрен ачык лагерьга алып чыгарга уйлый!.. Мин Солтанга, Демблиндагы артистларны беләм, дип әйттем. — Яхшы, алайса, син дә барырсың, — диде Солтан миңа. Ул шулай ук Галимов исемле бер әсирне билгеләде. Шулай итеп, Галимов белән мин конвой астында Демблин крепостена артистлар алырга киттек. (Галимовны соңыннан фашистларга каршы пропаганда тараткан өчен һәм саботаж ясаганы өчен строй каршында анадан тума чишендереп, бик каты кыйнап, Бухенвальд лагерена озаттылар.) Демблинга килгәч, мин Гайнан Кормашны, Абдулла Батталовны һәм башка иптәшләремне эзләп таптым. Ал арның Муса турында беләселәре килә иде. Мин Мусаның исән-сау булуын, аның кушуы буенча артистлар туплануын әйттем. Легион тормышын, андагы хәлләрне сөйләп бирдем. Шуннан кемнәрне артист итеп алып китү турында уйлаштык. Унөч кеше сайладык, билгеле, ал арның берсе дә чын мәгънәсендә профессиональ артист түгел иде. Гайнан Кормаш — укытучы булган кеше, артистлыгы үзешчән түгәрәктән узмаган. Абдулла Баттал — Кызыл Армиядә өлкән политрук. Зиннәт Хәсәнов — строевой командир. Фәрит Солтанов (Солтанбәков) — укытучы. Сәйфелмөлеков — укытучы, Сәмәркандта тарих укыткан бугай. Мичурин (Гали Корбанов) — юрист. Гариф Маликов, Иван Скобелев, Садыков һ.б. — артистлар түгел иде. Шулай булса да Гарәф Фәхретдиновны (Дим Алишев) Казан артисты дип, Одесса консерваториясе студенты Борисны (фамилиясен белмим), Бари Кәримов исеме биреп, опера театры артисты сыйфатында алып килдек. Борис — милләте белән еврей иде, аның еврей икәнен белсәләр, немецлар, әлбәттә, исән калдырмаячаклар иде. Немецлар аны татар дип кабул иттеләр булса кирәк. Ул үзе татарча җырларга бик тиз өйрәнде, ягымлы тавыш белән "Нигә, нигә..."не һ.б. җырларны уңышлы башкара иде. Калганнарының фамилияләре истән чыккан. Менә шуларны Демблин крепостеннан алып килдек. Башка лагерьлардан да легионга кешеләр килгән иде. Мин аларның кайберләренең соңыннан Муса Җәлил кушуы буенча килгәнлекләрен белдем. Мин килгәндә, легионерларның беренче батальоны фронтка җибәрелү алдында торганын югарыда әйткән идем инде. Совет солдатларына, совет партизаннарына каршы көрәштә файдаланырга телиләр иде бит! Ничек кулың күтәрелсен, ничек аягың атласын! Мин — Ленин комсомолы тарафыннан тәрбияләнгән, Ерак Көнчыгышта Ватаныбызның чикләрен саклауда яшьлеген уздырган совет офицеры! Немецлар миңа көчләп легионер киеме кидерәләр, мондый чакны намуслы кешенең вөҗданы газапланмыймыни?! Фронтка алып китсәләр, уңаен туры китереп, кача алсаң ярый. Үз кардәшләреңә таба, әлбәттә, бер пуля да җибәрмәячәксең, ләкин синең артыңда немец офицеры басып тора бит! Ул, син берәр чара күргәнче, арт яктан үзеңне җиргә кадаклап куймасмыни? Син шул җирәнгеч киемдә череп ятарга тиешме? Мондый авыр уйлар кемнең генә башына килмәде икән! "Нишләргә?" соравы һәркемнең йөрәген тырный. Фронтка баргач качу, үзебезнең якка чыгу турында кем хыялланмый калды икән. Беренче батальондагы легионерлар бу турыда үзара яшерми сөйләнәләр иде инде. Мин соң ник беренче батальонда түгел! һәм мин качарга уйладым... Билгеле, Польша дәүләте уртасыннан ялгыз качып котылу мөмкин түгел. Ныклы, ышанычлы иптәш кирәк. Мин инде эшчеләр командасыннан мунчада эшләүче поляк белән дә дуслашып алган идем. Ул поляк партизаннарына качарга ярдәм итәргә булган иде. Мин бу планны Гайнан Кормашка сөйләдем. Кормаш тиз генә җавап бирмәде, уйларга кирәк, диде. Демблин крепостеннан 13 кеше килгәннән соң, легионда музыкаль капелла (культвзвод) оешты. Аның художество җитәкчесе кем булырга тиешлеген, күрәсең, Берлинда, комитетта уйлаганнар. Озак та үтмәстән Гайнан Кормашны Берлинга чакырдылар. Аннан ул капелланың художество җитәкчесе булып кайтты. Муса, минем партизаннарга качарга җыенуымны ишеткәч, ачуланган. — Ялгыз качу ул — җиңел юл, — дигән Муса. — Без качарга кайчан да өлгерербез, ә менә безгә бөтен легионны үзебез белән алып китәргә кирәк! Ал арны үзебезнең якка алып чыгарга кирәк! Шул вакытта гына без Ватан каршындагы бурычыбызны үтәрбез. Мусаның кыю планы мине тетрәтеп җибәрде. Берәүләр аны хыялында йөрткәннәрдер, кемнәрдер фашистлардан котылуны башкачарак, минем кебек ялгыз качуда күргәннәрдер. Ә менә Муса гаҗәп кыю һәм бердәнбер дөрес юлны тапкан, шуның чарасына керешкән. Менә ул хәзер миңа да юл күрсәтә, юк, алай гына түгел, ул шул юлга чыгарга эш тәкъдим итә! Музыкаль капеллага ышанычлы кешеләр тупларга кушкан Муса! Капелланың гомуми җитәкчелеген алсын, дигән! — Немецлар һәркайда үз кешеләрен куярга тырышалар, һәрбер частька мулла куялар. Ә безгә үз кешеләребезне куярга кирәк! Шулай итеп, мин капелланың гомуми җитәкчесе булып киттем, ә Гайнан художество җитәкчесе булып эшли башлады. Концертлар, спектакльләр куяр өчен репетицияләр ясарга керештек. Эш кызып китте. Менә кайчан Муса Җәлилнең патриотик җырларына канат үсте! Алар һәркайда, набат кебек, көрәшкә чакырып яңгырый башлады. Репертуарны бик җентекләп төзи идек. Анда татар халык җырлары, биюләре, туган илгә мәхәббәт үстерә торган, ата-ананы кадерләү, аларны сагыну кебек җырлар сайлана. Ал арга шаян җырлар кыстырыла һәм саклык белән генә дошманга нәфрәт көчәйтә торган җырлар, шигырьләр бирелә. Беренче батальонны баштанаяк коралландырып фронтка җибәрделәр. Озак та узмастан немецлар өчен күңелсез хәбәр килде. Гәрчә немецлар аны яшерергә тырышсалар да, яшерә алмадылар. Батальон, Витебск районында немец офицерларын кырып бетереп, үзләрендәге корал белән тулысынча совет партизаннары һәм Совет Армиясе ягына чыккан... Легионерлар, хурлыклы хезмәттән котылу мөмкинлеген белеп, бик шатланып йөрделәр ул чакта, һәркемгә билгеле иде инде: үзебезнең арада бик оста оештыручылар бар, яшерен оешма бар һәм аның кыю әгъзалары бар! 1943 елның май башларында безнең музыкаль капелланы Берлинга экскурсиягә дип чакырдылар. Анда безне бик шатлыклы йөз белән Муса Җәлил каршы алды. Бу — үзенең дусларын күрүдән кабынган шатлык кына түгел иде. Немец командованиесенең планы җимерелүдән туган шатлык көчлерәк иде, ничек кенә тырышмасыннар, безнең туганнарны үз илебезгә, үз халкыбызга каршы корал күтәртә алмадылар бит! Экскурсиягә килгән артистларны Берлинның зоопаркына алып киттеләр — Тиргартен паркына. Бу бакчада нәрсәләр генә юк: бөтен дөньядан китерелгән җәнлекләр, кошлар, балыклар һ.б. Ерткыч җәнлекләргә монда шундый шартлар тудырылган, немец коллыгында яшәүчеләрнең төшләренә дә кермәс иде! Без Гайнан Кормаш белән маймыллар читлеге тирәсендә артыграк мавыгып калдык. Маймыллар бик күп, бер-берсе белән сугышалар, чабышып китәләр, бик кызык итеп сикерешәләр, гомумән, ал арга карап тору бик күңелле иде. Безнең янга Муса Җәлил килде. Ул башкаларга сиздерми генә безне түгәрәк челтәрнең икенче ягына китәргә ымлады. Тирәякта немецлар юклыгын күргәч, ул бармагы белән маймылларга күрсәтте дә: — Күзегезне маймылларга юнәлдерегез, ә үзегез мине игътибар белән тыңлагыз, — диде. Минем гомеремдә иң тантаналы минутларның берсе булды бу. — Мин сезгә ышанам, — диде Муса, — сез Совет Ватанына бирелгән кешеләр һәм Ватаныбызның теләсә нинди заданиесен үтәргә хәзердерсез! — Безнең бу мәсьәләдә икеләнеп тормавыбызны белгәч, дәвам итте: — Сез шушы көннән яшерен коммунистик оешма әгъзалары, барлык көчегезне һәм һәрбер адымыгызны Ватанга багышлау өчен ант итегез! Гайнан белән мин тантаналы ант бирдек! Шундый зур ышаныч белдерүе һәм хөрмәт күрсәтүе өчен дулкынланып рәхмәт әйттек. Муса кыскача гына туган илдәге хәлләр белән таныштырды. Фронт хәлләре Совет Армиясе файдасына яхшыра барганын сөйләде. — Безне үзебезнең ата-аналарыбызга, туганнарыбызгасеңелләребезгә каршы аякландырмакчы булалар. Оешкан рәвештә актив көрәшкә күтәрелү сәгате килеп җитте! Ватан бездән кискен чаралар сорый, ул безне көтә һәм без анда саф күңел белән кайтырбыз! Хәзер төп эш шунда: немецлар агитациясенә каршы үзебезнең агитацияне җәелдерергә кирәк. Музыкаль капелла бу эштә бик нык ярдәм итә ала. Муса Радом-Едльня легионында яшерен оешманың ничек эш алып барырга тиешлеге турында сөйләде. Аның фикеренчә, яшерен оешма аерым төркемнәрдән торырга тиеш, һәрбер төркемдә өч-дүрт кешедән артык әгъза булмаска тиешлеген дә Муса нык төшендерде. — Бу бик мөһим, — диде ул. — Бер төркем провалга очраса, башкалар сакланачак. Шуңа күрә төркем эчендәге рядовой членнар башка төркем членнарын һәм аларның эшләрен белмәскә тиешләр. Алар үз группалары башлыгын гына белергә, аңа гына буйсынырга тиешләр. Ике көннән соң без легионга кайтырга тиеш идек. Китәр алдыннан, Муса, безне күреп, икебезгә ике пачка листовка бирде. Ул рус телендә язылган һәм ахырына "Дүртенче комитет" дип куелган иде. Ул листовкаларның эчтәлеге түбәндәгечә истә калган: "Кызылармеец иптәшләр! Сезне ач үлем белән куркытып, фашистлар ялган юл белән легионнар, батальоннар оештыралар. Сезне ата-аналарыгызга, туганнарыгызга, сеңелләрегезгә каршы күтәрмәкче булалар. Коралларыгызны үзегезнең дошманнарыгызга — фашистларга каршы юнәлдерегез..." Шунда ук Совинформбюро сводкасы бирелгән һәм фронт хәлләре язылган иде. * * * Берлиннан кайткач, эшләр җанланып китте. Мин инде капелла репертуары турында югарыда әйткән идем. Бу — оешма эшенең бер төре. Безгә бит пропагандистлар табарга кирәк. Ул, билгеле, тышкы яктан немец пропагандисты булып күренергә тиеш, ә чынында немец пропагандасын сүтеп барырга, үзебезнең изге максат өчен эшләргә тиеш. Пропагандист булып эшләргә Мичурин (Гали Корбанов) һәм Сәйфелмөлеков билгеләнде. Мичурин өчен мин оешмага поручительство бирдем. Хәтеремдә, Сәйфелмөлеков пропагандист булырга теләмәде: — Ватан каршында без болай да хыянәтче булып күренәбез, инде элмәкне муенга үзем кииммени? Кардәш-ыру, атаана каршында ничек акланырбыз?! — Ватан сезнең патриотик эшегезне беркайчан онытмаячак! — диделәр аңа. — Курыкма, синең кем файдасына эшләвеңне партия белә! һәм ул да пропагандист булып эшли башлады. Моны бик җиңел эш дип уйламагыз. Алар "Идел-Урал" газетасын легионерларга укыган булып күренәләр, шул ук вакытта Совет Армиясе хәрәкәте турында Совинформбюро хәбәрләрен сөйлиләр. Немецларның ялган хәбәрләрен фаш итәләр, фашистларның җиңелүе котылгысыз булуын күрсәтәләр. Пропаганда эшендә бөтен нәрсә файдаланыла. Мәсәлән, легионның командирлары гел немецлар, димәк, немец безгә ышанмый, бары үз туганнарыбызга каршы күтәреп, снарядка азык итәр өчен генә файдаланырга уйлый. Безнең кебек көнчыгыш халыкларын кешегә дә санамауларын фашистларның үз газета-журналларындагы фактлар белән беркетәләр. Бу эшне бик саклык белән эшләргә кирәк, билгеле. Шымчылар кайда да булырга мөмкин! Пропагандистларга җиңел булсын өчен, радиоузелда да үз кеше торуы кирәк иде. Анда без Омаровны һәм Әхмәтовны куйдык. Омаров радиоалгыч белән бик оста эш итә белә иде, ул Ватан сугышы фронтларындагы иң яңа хәбәрләрне алып торды. Немецлар безнең егетләрнең берсен дә белмиләр, шуңа күрә теге йә бу кешене эшкә билгеләгәндә, культвзвод белән киңәшәләр иде. Ә бу безнең яшерен оешма өчен бик уңай булды. Әхмәтов, яшерен оешма тәкъдиме буенча денщик булып урнашып, фон Зиккендорф радиоалгычыннан оста файдаланды һәм башка кирәкле хәбәрләр дә биреп торды. Муса Җәлил музыкаль капелла эшеннән бик күп нәрсә көтә иде, аңа ышанычы зур иде. Минем белүемчә, капеллада яшерен оешманың иң зур отряды тупланган иде. Дөрес, ул бердәнбер ячейка түгел, аның аерым заданиеләрен үтәүчеләр, әлбәттә, бик күп. Шулай да музыкаль капелла аерым төркемнәр белән бәйләнеш тотуда Мусага күп ярдәм итте. Муса безнең капелланы үзенең төп терәге дип таныды. Чөнки без, концертлар хәзерләп, төрле җирләргә барабыз: Едльняда гына түгел, Радом шәһәрендә дә, Крушино лагеренда да, Демблин крепостенда да, Дрезден шәһәрендә дә, Узедомда да һ.б. җирләрдә концертлар бирдек. Муса безнең белән һәркайда булды. Дөрес, ул үзе артист яки шагыйрь сыйфатында бер чыгыш та ясамады. Ул начальник буларак, безне күзәтеп йөрүче хисабында йөри иде. Ләкин ул нәкъ шушы гастроль вакытларында үзенә кирәкле кешеләрне күрә ала һәм алар белән сөйләшә ала иде. Мин Мусаның бик күп җирләрдә шулай яшерен сөйләшүләр алып барганын беләм. Минем күзәтүем буенча, Крушинода аның оешмасы бик көчле, шундагы бүлекләр аша ул поляк партизаннары белән бәйләнеш тоткан булырга тиеш. Кораллы восстание ясагач, без шул Крушино аркылы китәргә тиеш идек. Анда төрле милләттән эшче батальоннар бар иде. Дрезденда Власов армиясенә куып китерелгән рус солдатлары белән яшерен сөйләшеп йөрүен хәтерлим. Яшерен оешма әгъзасы буларак, мин мондый сөйләшүләргә ярдәм итәргә тиеш идем: капелланың җитәкчесе булгач, миңа теге йә бу кешене күрү яки күрештерү җиңелрәк бит. Ләкин мин үзем белергә тиешлесеннән артыкны белмим. Мусаның кем белән нәрсә турында сөйләшүен мин белмим, белергә дә тиеш түгел идем. Әгәр дә берәр кеше: "Мин барысын да беләм", — дисә, мин аңа да ышанмас идем, чөнки Муса конспирацияне яхшы куйган иде. "Искра"ның да Муса оешмасының бер тармагы булуы мөмкин, ләкин мин моны кистереп әйтә алмыйм. Үзем ачык белгән нәрсә шул: минем үз группам бар иде, анда Омаров, Әхмәтов, Г.Маликов эшләделәр; Гәрәев белән Хәмиев оешмага керү өчен хәзерләнеп беткәннәр иде. Кормаш группасында А.Батталов, Ф.Солтанов, З.Хәсәнов, Дим Алишев. Уфадан килгән башкорт Садыков хәрби роталардагы группаның башында торды. Болардан тыш Мичурин, Ф.Сәйфелмөлеков кебек пропагандистларыбыз бар, элемтәчеләр бар. Исламов, Шәрипов, Әмиров кебек иптәшләрнең яшерен оешмада торуларын беләм, тик кайсы төркемдә, нинди эш башкаруларын гына белмим. Муса Җәлил безгә еш килә, һәркемнең эшен, бигрәк тә пропагандистлар эшен тикшереп тора. Гайнан Кормаш белән алар репертуарны бик җентекләп төзиләр һәм без "гастрольгә" китә идек. Хәтеремдә, бервакыт безнең концертны тыңларга Узедомга Шәфи Алмаз, хатыны, профессор фон Менде, Унгляубе һ.б. бардылар. Әнә шул Гитлер ялчылары — легион башлыклары булуга карамастан, без Муса Җәлилнең кушуы буенча һәм аның ярдәме белән Узедомдагы легионерлар арасында листовкалар тараттык (шунысын да әйтим, листовкаларда һәрвакыт "Дүртенче комитет" дигән имза гына тормый, "Совет патриотлары штабы" дигән имза да була иде). Мусага карап безнең исебез китә иде: ул һәрвакыт уйланып утыра һәм гел бер юнәлештә — ничек тизрәк һәм үтемлерәк итеп немец фашистларын тар-мар итү турында гына кайгырта иде. Ул эшлекле кыяфәттә йөри, нәрсәдер язган булып күренергә тырыша, аз сөйли, тирәннән кичерә иде. Бервакыт без Муса Җәлил белән музыкантлар барагы янында тукталып сөйләшеп тора идек. Безнең яннан легион командиры фон Зиккендорф узып китте һәм үтешли генә: — Ә, Гумеров әфәнде, сез коммунистларга каршы китабыгызны кайчан бетерәсез инде? — дип сорады. Муса тетрәнеп китте һәм, җирәнгәнен белдерми генә: — Әле бетми шул, — дип җавап бирде. Фон Зиккендорф, ашыктырырга куптып, үз юлына китте, ә Муса аның артыннан нәфрәтләнеп карап торды да: — Син, фашист эте, миннән ул китапны ала алмассың, сезнеңчә булмаячак! Мин коммунист һәм намусым кушканча гына эшләячәкмен, — диде һәм, шундук миңа борылып: — Син, Рушат, Гитлерның "Минем көрәшем" дигән китабын укыдыңмы? — дип сорады. Мин "укымадым" дигәч: — Бу каһәр суккан фашистлар безне кешегә дә исәпләмиләр бит, безне кол итәргә генә җыеналар. Ул китапның русчасы бар, укып карасаң, күрерсең, нинди явыз ниятләр асрый ул... Кайвакыт без Мусадан шигырьләрен укуны сорый идек. Аның шигырьләрен яратмаган кеше юк иде. Күп кенә шигырьләре, авторын Муса дип белмәсәләр дә, кулдан-кулга йөриләр, һәркем блокнотына күчерә һәм күңелдән ятлый. Чыннан да, Муса шигырьләре бик тиз күңелдә калалар, бик нык дулкынландыралар иде. Бәлки, күп хәсрәт суы эчкән кешенең хисләрен дөрес итеп чагылдырганга шулай булгандыр... Менә ул укый. Минем хәтердә "Шагыйрь" истә калган. Йә, бу сагышның көчлелеге! Татымадым мин һичкайчан Мондый көчле, мондый әрнешле Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне, Мәхәббәтне, үчне, сагышны! Мин Мусадан шигырь язуын үтендем: — Мин аны ерактагы улым Равилгә багышлар идем, ул бит еракта-еракта, туган илем Алма-Атада! — дидем. Муса сугышка чаклы ничек яшәвемне, хатыным, улым турында сөйләвемне үтенде. Мин Алма-Атаның матурлыкларын санап та бетерә алмадым, Муса кәгазь тоттырды. Анда шигырь язылган иде. Башта ул уналты юллы иде (дүрт строфа), шунда утырган Гайнан да нәрсәдер сызгалаган икән. Соңыннан бергәләп эшкәртә торгач, бишенче строфа Гайнан Кормаштан өстәлде. Менә ул шигырь: Җыерчыклар басып, чал керсә дә, Мактанырлык минем юлым бар. Биек күксел тауның күкрәгендә Арысландай минем улым бар. Бөтен киң дөньяны шаулатырлык Галим булыр, бәлки, ул бала, Гасырларның исен китәрерлек Шагыйрь булыр, бәлки, ул бала. Бик күп еллар узды мин киткәнгә, Бик күп сулар акты тугайдан. Улым Равил, сагынам сине, Их, килә бит күрәсе шулай да. Алсу таңда, биек күксел тауда, Гөлбакчада, җәйге кичләрдә Өчәүләшеп йөри идек бергә, Хәзер керә, ятсам, төшләргә. Киң җәйләүләр, биек күксел таулар, һаман сезгә, һаман ашкынам. Улым Равил, җаным синдә калды, Сакла аны, сиңа тапшырам. Мин Мусага чын күңелдән рәхмәт әйттем һәм шигырьне ятлау өчен барактан чыгып киттем. 1943 елның июль ахырында Муса Җәлил тагын РадомЕдльня легионына килде. Бу инде аның, кораллы восстание оештырып, партизаннарга һәм Совет Армиясенә кушылу кебек зур планны тормышка ашырырга килүе иде. Ул үзенә инде Берлинга юл бикләнгән булуын исәпләп, чемоданы, әйберләре белән килде. Восстаниегә әзерләнү һәм аны башкарып чыгу, билгеле, аз вакыт сорамый. Бик күп җирләргә чәчелгән төркемнәрнең хәзерлеген тикшереп, алар арасындагы бәйләнешне көчәйтү һәм барлык көчләрне бер йодрыкка туплау өчен вакыт кирәк. Ул үзенең озак вакыт Радом-Едльняда калачагын аклар өчен һәм Берлиндагы "НделУрал комитеты"нда немецларда итик тудырмас өчен, "Шүрәле" исемле комедиясен язып бетерәчәген һәм аның постановкасын тормышка ашырачагын сылтау итеп алган. Чыннан да ул бер музыкаль комедия язды, "Шүрәле" дип атала иде. Аны ул бик тиз язып бетерде. Без инде рольләрне дә бүлешеп бетергән идек. Шүрәле ролен Еарәф Фәхретдинов башкарырга тиеш иде. Репетицияләрне без урманның эченәрәк кереп ясый башладык, немецларның бу чарага ничегрәк карауларын беләсебез килде. Репетиция вакытында да немецларның безне күзәтеп торуларын онытмаска кирәк, күзәтүче офицер безнең белән урманга да бара иде. — Ни өчен урманга? — дигән сорауга, без немецларга: — Шүрәле өчен урман кирәк, — дигән сылтау таптык. Әнә шундый репетиция вакытында Муса үзенә кирәкле кеше белән очраша, сөйләшә ала иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Муса белән бергә Берлиннан бер татар офицеры килгән иде. Ул немец киеменнән. Озакламый ул офицер (кызганычка каршы, мин аның фамилиясен белмим) безнең дүрт иптәшебез белән качты. Дүрт кешенең берсе безнең яшерен оешма члены радист Омаров иде. ЕГкесе шофер иде. Аларның качуын, әлбәттә, Муса оештырган бу туруда искәртеп. Ул поляк партизаннары һәм Совет Армиясе белән бәйләнеш тотарга, безнең планны аларга җиткерергә тиеш иде. Дөрес, моның тәфсилләрен мин белмим, аны Мусадан башка тагы кем генә белде икән! Бары берничә көн узганнан соң гына дүрт кешелек яшерен киңәшмәдә Муса бу турыда искәртеп куйды. Бу безнең иң соңгы киңәшмәбез булмадымы икән? 8 яки 9 августта булды бу. Анда Муса, Сәйфелмөлеков, Кормаш һәм мин булдык. Гарәф Фәхретдинов күзәтүдә торды. Төп мәсьәлә кораллы восстаниегә хәзерлек турында иде. Муса поляк партизаннары һәм совет гаскәрләре белән ныклы элемтәгә керү мәсьәләсе хәл ителгәнен әйтте. Кормаш шунда, хәрби подразделениелар ничек, дип сорады. Муса: — Бу хакта борчылмагыз, аларда әзерлек бетте, — диде. — Команда булыр, корал мәсьәләсе хәл кылынды. Восстание көнне кем нәрсә эшләргә тиешлеген карадык. Безнең барыбызга да бик кыю егетләрне восстаниегә хәзерләү бурычы йөкләнде. Минуты белән кичекмәстән элемтәне өзәргә, часовойларны, немец офицерларын юк итәргә һ.б. Сәйфелмөлековка легион командованиесен юкка чыгару бурычы, миңа — пушкалары белән атларны алып китү, Гайнанга — часовойларны бетерү, Мичуринга (үзе киңәшмәдә юк иде) элемтәне юкка чыгару бурычы йөкләнде. Без бөтен легионны күтәреп, немецларның барлык коралларын алып, Крушино аркылы поляк партизаннарына һәм алар ярдәме белән Совет Армиясенә кушылырга тиеш идек. Крушино да хәзерлек беткән булырга тиеш дип беләм, чөнки Муса капелла белән анда барып килгән иде. Сугышчан чакыру листовкалары бу көннәрдә күп таралды. Муса үзе белән үк русча, татарча листовкалар алып килгән иде. Анда "Коралыңны дошманыңа каршы бор, сезне ил көтә" кебек сүзләр барлыгын хәтерлим. Муса яшерен киңәшмәләрне бик күп уздырды. Ул, әлбәттә, шундый мөһим сөйләшүләргә күп кеше чакырмый, икеөч кеше белән, күбесенчә аяк өсте генә сөйләшә, немецлар шикләнерлек итеп эшләми иде. Муса үзе тәмәке тартмый, ә шул тәмәке тартып торучылар янында тик юк-барны сөйләнеп тора, янәсе... "Шүрәле" комедиясен кую белән бик мавыккан булып, кораллы восстаниегә җитди хәзерлек барды. Мин әле ул вакытта восстаниенең 14 августка билгеләнгәнен белми идем, Муса "команда булыр" дип кенә әйткән иде. Димәк, вакыт бик кыска, бик тыгыз... Сүз уңаеннан "Шүрәле"нең эчтәлеген әйтеп китәргә кирәк. Бу музыкаль комедиядә халык җырларыннан үзгәртелгән җырлар бик күп һәм алар "Салкын чишмә", "Дисәнә", "Печән өсте", "Дүдәк" һ.б. көйләргә җырланырга тиешләр иде. Туган илебезнең киң болыннары, кырлары, бай табигате панорамасында вакыйгалар башланып китә. Үз тормышларыннан канәгать, шат күңелле егетләр печән чабалар, ерак түгел кызлар көлтә бәйлиләр. Кызлар белән егетләр арасында җыр белән ярыш китә. Кинәт, шатлыкны җимереп, хезмәтне туктатып, сәхнәгә кара көч — Шүрәле килеп чыга. Хезмәт кешеләре белән явыз көч арасында көрәш башлана. Билгеле, хезмәт кешеләре Шүрәлене, ягъни тыныч тормышны бозучы кара көчне, илбасарны җиңеп чыгалар. Шүрәленең фашизм символы икәнен аңлатып торасы юк, билгеле. Тыныч хезмәтне бүлеп, сугышка китәргә мәҗбүр булган һәм фашистларда кол булып яшәгән әсирләр әсәрнең эчке мәгънәсен, әлбәттә, аңлаячаклар иде. Аны карагач, шулай ук кара көчләрнең җиңеләчәгенә дә ышаныч артуында шик юк иде. Тик безгә ул әсәрне сәхнәдә күрсәтү насыйп булмады. 10 августта, көтмәгәндә, Муса юкка чыкты. Аның кая икәнен без белми калдык. Аның ничек кулга алынуын бөтен детальләре белән мин әле дә белмим. Бары мин аның богауланып Варшава төрмәсенә китерелүен, анда бер көнме, ике көнме булуын беләм. Соңыннан безне Берлин төрмәсенә күчергәндә, Гайнан Кормаш шул арны әйтте: Мусаны бик тиз Берлинга алып киткәннәр, төрмә капкасыннан чыгарганда, аяк белән типкәләп, бик каты кыйнаганнар. Аңа бу хәлне төрмәдә утыручылар сөйләгән. 11 августта (1943 ел) иртә белән "Шүрәле"не тикшерү, цензура аша уздыру сылтавы белән безнең барыбызны да ашханәгә чакырып алдылар. Без кереп утыру белән ашханәне немец солдатлары чолгап алды. Бик явыз кыяфәт белән озын буйлы немец капитаны Линкес керде. Ул немецча безне каһәрләп сүгә иде. — Сезнең арагызда немец халкының да, татарларның да дошманнары бар, — дип башлады ул. Иң элек Гайнан Кормашны чакырып чыгарды һәм: — К выходу! — диде. Икенче кеше итеп минем фамилиям яңгырады. Мин дә Гайнан артыннан залга чыктым. Гайнанны инде тентеп яталар иде. Мине шундук чишендереп тентергә керештеләр. Аннан соң Хәсәнов, Батталов, Мичурин, Әмиров һ.б.ны чыгардылар. Барлыгы утызлап кеше кулга алынды. Кулга алулар безнең музыкаль капеллада гына булмаган, бер үк вакытта төрле җирләрдә булган. Аз гына шик төшсә, барысын да кулга алганнар. Башта җиңелчә генә сорау алдылар, берничә көннән, кулларыбызны богаулап, Варшаваның хәрби төрмәсенә алып киттеләр. Анда килгәндә, Муса Җәлил юк иде инде. Прогулка вакытында мин безнең легионнан гына бер утызлап кеше күрдем. Ләкин ал арның саннары көннән-көн кими барды. Бәлки, кайберсен икенче җиргә озатканнардыр... Бу төрмәдә без иң каты газаплар, кыйналуларны баштан кичердек. Листовкалар һәм яшерен оешма турында сорадылар . — Листовкаларны кем алып килде? — Яшерен оешмада кемнәр? Шундый допрослар вакытында, минем сүз әйтмәвемнән котырынган лейтенант Хайс кыйнарга кушты. Ул миңа 15 удар билгеләде бугай. Алты тапкыр сукканнарын хәтерлим, җиденчесендә инде аңымны югалткан идем. Күземне ачып җибәргәндә, камера идәнендә ятам. Унтер-офицер тәрҗемәче минем өскә чиләк белән су коя. Аның фамилиясен белмим, ул озын кара мыеклы, русчаны поляк акценты белән бик әйбәт сөйли иде. һушыма килгәнемне күргәч, ул минем "хәлемә керергә" тырышты. Янәсе, ул мине кызгана, болай газаплатырга ярамый, барысын сөйләргә кирәк. Янәсе, иптәшләрең инде дөресен сөйләгәч, мондый газаплаулардан котылдылар ... Бу, билгеле, провокация иде, андый ялганнарга ышанучылар, белмим, булдымы икән? Кайчандыр Муса яшерен оешма членнарын бик нык кисәткән иде: "Үл, ләкин сереңне чишмә! Белмимнең банты авыртмый, ди халык мәкале. Шуны истән чыгармагыз! Әгәр сине факт өстендә тота калсалар, ул чакта да башкаларга күләгә төшермәгез, барлык "гаеп"не үз өстегезгә алыгыз! Батырларча үлә белегез!" — ди иде. — Белмим, беренче иптетәм! — дидем мин. Икенче этажда, минем камерадан ерак түгел, Әмиров утыра иде. Ул соңгы бер айда капелланың солисты булып эшләде. Төрмәгә ябылгач та, ул җырлавын дәвам иттерде. Бик авыр минутларда, кыйналып, хәлсезләнгән чакларда аның җыры йөрәккә ял була иде. Кызганычка каршы, аның җыры озакка сузылмый, аны тыялар, тыңламаса, кыйныйлар. Берәр ай утырганнан соң, Әмировны каядыр алып киттеләр, үтерделәрме, каторгага җибәрделәрме, ул бөтенләй юкка чыкты. Сугыштан соң, илгә әйләнеп кайткач берничә елдан соң гына, Әмировның чын исем-фамилиясе Шәриф Гарифҗанов икәнен белдем һәм аның Варшава төрмәсеннән гомерлек каторгага җибәрелүен ишеттем. 1943 елның 25 октябрендә безне, җәлилчеләрне, Берлинга этап белән озаттылар. Кулларыбызга богаулар кидереп автобуска утырттылар. Безнең күбебез инде төрмәдән чыгарылган яки концлагерьга җибәрелгән иде. Берлинга без: Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Фәрит Солтанов (Солтанбәков) һәм мин киттек. Бер җаен туры китереп, мин Батталдан, шыпырт кына: — Безне кем сатты икән, белмисеңме? — дип сорадым. Баттал: — Мәхмүт Я... саткан, — диде. Шундук нәфрәт белән: Эх, Мәхмүт, кызыл перчаткаңны Юылмаслык итеп канга мангансың. Сузма кулың безнең күкрәккә, Буең җитмәс, үсми калгансың, — дип, һәм тагын берничә куплет пышылдады. Соңыннан, илгә кайткач, Казанда Абдулланың абыйсы Салих Батталга сөйләдем мин бу вакыйганы. Ул мине игътибар белән тыңлады да: — Бу минем 1929 елны Чемберленга каршы язган шигырем иде, — диде. Берлинга килеп җиткәч, безне станциядә ябык машинага утырттылар да Моабит төрмәсенә алып килделәр. Без аның коридорында бер өч-дүрт сәгать чамасы утырдык. Белмим, буш камералар булмадымы, әллә бантка тоткыннар белән аралаштырырга теләмәделәрме, нәрсәдер булды, безне Моабитта калдырмадылар, Вейделынтрассе, 39да урнашкан Тегель төрмәсенә алып киттеләр һәм ялгыз камераларга яптылар. Тегель төрмәсе дүрт катлы, дүрт тармаклы. Безне, очрашу мөмкинлегеннән мәхрүм итеп, төрле почмакларына урнаштырдылар. Монда режим каты, төрмә тәртибен аз гына бозсаң да, камерада ук тотып кыйныйлар, каты диета белән изоляторга утырталар. Төрмә коридорының ике ягыннан камералар китә, уртада бушлык, беренче каттан дүртенче катка хәтле ачык. Шуңа күрә төрле этажлар уңае туры килгәндә, бер-берсе белән сөйләшә алалар. Ләкин, кыйналуларга чыдый алмыйча, үзүзен үтерергә теләп, югары каттан сикереп төшәргә уйлаучылар берни эшли алмыйлар: һәр этаж арасында сетка бар. Ул чакта Берлин союздаш гаскәрләрнең һава көчләре белән бомбага тотыла иде. һава тревогасы вакытында төрмә надзирательләре куркып бомбоубежищеларга качып бетәләр. Ә без — тоткыннар, сак юклыктан файдаланып, тәрәзә аша сөйләшергә керешә идек. Шул чакта төрмә ишле умарта күче кебек гүләп тора. Нинди генә телдә сөйләшмиләр монда. Анда немец антифашистлары күп иде, рус, украин, француз, поляк, чех, без — җәлилче татарлар... һәркем кычкыра, һәркем үз иптәшен эзли. Мең төрле тавышлар арасыннан, төрле телләрдә гүләгән төрмә эченнән үзеңә кирәкле тавышны табасың. Дөрес, төрмә тормышы моңа күнектерә, өйрәтә. Бервакыт мин аскы каттан (ә мин өченче катта утыра идем) "Синенький платочек" көенә сызгырганны һәм көйләгәнне ишеттем. Аңа җавап итеп үзем дә сызгыра башладым. Мин сызгырып беткәч, саф рус телендә: — Кем сызгыра? — дигән тавыш ишеттем. Мин үземнең кем икәнемне һәм ни өчен утыруымны әйттем. Ул да үзе белән таныштырды. Төрмәдә якташ белән танышу гаҗәп көчле тәэсир итә. Өйгә кайткан кебек буласың, ул сиңа көч тә бирә, өмет тә кертә. Без шулай бомбардировка вакытларында моның белән сөйләшә башладык. Бу — Александр Дмитриевич Русанов иде. Ул дәүләт куркынычсызлыгы капитаны булып эшләгән, әсирлеккә төшкәнче партизаннар хәрәкәте штабы начальнигы генераллейтенант Строкачның шәхси адъютанты булган. Ул инде үлемгә хөкем ителгән иде. Көннәре санаулы булуын сөйләде, шуңа күрә булса кирәк, ул надзирательләрне бар дип тә белми, аларны русча бик каты сүгә, кайвакыт, бөтен төрмәне яңгыратып, "Широка страна моя родная", "Идет война народная", "Катюша" һ.б. җырларны җырлый иде. Әнә шул үлем алдында торган кешене дә немецлар мәсхәрәләүдән туктамадылар. Аның ихтыяр көчен сындырырга тырышып, провокация эшләделәр. — Мин немецча белмим, миңа русча китаплар бирегез, — дип теңкәләренә тиеп беткәч, миңа ак эмигрантларның "Новое слово" (әллә "Новое время"?) газетасын бирделәр. Бәлки, алар моны минем рухымны сындыру өчен, немецларга серне чиштерү өчен биргәннәрдер. Газетаның беренче битендә зур шрифтлар белән "Советлар Союзы дәүләт куркынычсызлыгы капитаны Александр Дмитриевич Русанов күрсәтүләре" дип язылган иде. Янәсе, ул үзе теләп немецларга бирелгән һәм элекке эшеннән тәүбә итә. Чеп-чи ялганны язалар бит. Ләкин аны укыган һәрбер кешегә: "Бу ялган, ышанмагыз!" — дип, Русанов әйтә алудан мәхрүм! Синең көннәрең санаулы, син, Муса әйткәнчә, бөек хаклык өчен үләрсең, ә исемең өстенә дошманнар пычрак ата торырлар. Аяныч түгелме бу?! Без төрмәдә әле бер-беребезне күрмәстән, бик якын дус булып киттек. Мин дә үзем турында барысын да сөйләдем. Ул инде Муса Җәлилне белә иде. Кайда күргән, ничек танышканнар — белмим. — Молодец он, крепко держится, как настоящий советский патриот! —диде. — Ул прокуроргамы, шушы төрмәдә, мин коммунист, ә син фашист! дип әйткән. — Русанов моны сокланып сөйли иде. — Сезнекеләр монда күп, син дә нык тор! Молодец бул! Бу төрмәдә бөек кешеләр утырган. Монда бик озак вакыт Германия коммунистлар партиясенең генераль секретаре Әрнет Тельман утырды, аны күптән түгел каядыр алып киттеләр! — дип тә өстәде. Мин аның белән алты ай диярлек сөйләштем. Совет Армиясенә погоннар кертелүен беренче тапкыр мин аңардан ишеттем. Мин Тегельдән киткәндә, Русанов анда калды әле. Тегель төрмәсе режимының авырлыгын әйткән идем инде. Көндез анда беркем дә ятып тора алмый, стенага беркетелгән караватлар көндез стена эченә җыеп куела. Төнгә бөтенләй чишендерәләр һәм, киемне эскәмиягә элеп, коридорга чыгаралар. Иртән билгеле бер вакытта уятып, киенергә кушалар. Аннан парашаны чистартырга... Әгәр дә парашада әз генә тап калса, бик каты кыйныйлар һәм ашаудан мәхрүм итәләр. Ашау-эчү берничә бөртек бәрәңгедән һәм яшелчә калдыкларыннан пешерелгән яшел шулпадан гыйбарәт. Бәрәңгене аерым сеткалар белән бирәләр иде. Шундый ашаудан соң без ачлыктан шешенә башладык. Прогулка вакытында беркөнне мин Абдулла Батталны күрдем, ул да танымаслык булып ябыккан, хәтта карарга куркыныч иде. Беркөнне караңгы төшкәч, тәрәзә челтәренә нидер бәрелгән тавыш чыкты, карасам, озын җепкә тагылган бернәрсә селкенә. Барып алдым. Шырпы тартмасы тагылган икән. Авырлык өчен эченә итек кадагы салынган. Анда немецча язылган бер записка: "Хабен зи раухен". Минем өстә генә үлемгә хөкем ителгән бер немец утыра иде, шул тартырга сорый. Ләкин ни аяныч, мин үзем дә бер тартырга тилмереп утыра идем. Соравын канәгатьләндерә алмадым. Моның методы шулай да миңа ошады, мин, одеялдан җепләр сузып чыгарып, шундый ук нәрсә әтмәлләдем. Соңыннан бер җаен туры китереп, үземнән аста утырган кешегә тәмәке сорап записка төшердем. Җавап озак көттермәде. Анда бер художник утыра иде булса кирәк, ул ярты бит кәгазьгә рәсем ясап салган, ике сигарет һәм ике птырпы белән минем шырпы тартмамны бүләкләгән. Рәсем шуннан гыйбарәт иде: кәгазьнең югары катыннан самолет канаты күренә, канатта кызыл йолдыз, аста яна-яна мәтәлеп төшеп барган фашист самолеты. Таныш булмаган художник дусның бер сигаретын мин үзем тарттым, икенчесен югары каттагы немецка бирергә дип сакладым. Ләкин тапшырып булмады, күрәсең, аны атканнар иде инде. Мин ул сигаретны прогулка вакытында башка немец тоткынына бирдем. һава тревогасы вакытында тәрәзә аша сөйләшеп аралашудан тыш прогулка вакытларында хат-записка алышу була иде. Монда синең кулыңа төрле телләрдә язылган запискалар килеп эләгә. Аны үзеңә язылмаганлыгын белгәч, күршеңә бирергә тырышасың. Бу яки шул көнне, яки икенче прогулка вакытында тапшырыла. Шулай итеп, мондый запискалар, иясен эзләп, кулдан-кулга бик озак йөриләр. Муса Җәлил шигырьләре дә шулай кулдан-кулга күчеп йөрделәр һәм алар миңа да килеп ирештеләр. Рухи азык бирә торган бу шигырьләрне күчереп алып яңадан кулдан-кулга җибәрәсең. Мин, мәсәлән, Тегель төрмәсендә утырганда, "Ана бәйрәме" исемле шигырьне, "Юату", "Соңгы сүз", "Төн. Төрмә" шигырьләрен һәм тагын исемсезләрне алып укыдым. Мин аларның кайберләрен күңелдән ятладым. "Ана бәйрәме"нең эчтәлеге хәтердә бик нык сакланган. Бер ананың өч улы була. Икесе сугышта һәлак булалар, ә кечесе җиңү байрагы алып кайта. Кайгыдан күзләре сукырайган ананың, байрак белән күзен сыпыргач, күзе ачыла. "Юату" шигыре Мусаның үз кулы белән язылган кәгазь кисәгендә иде шикелле. Хәтердә шулай калган. Мин аның язуын таный идем инде. Бу шигырь шулкадәр безнең рухны күтәрде, аны хәзер гади сүз белән әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Аны укыгач, мин, бердән, Мусаның иптәшләрчә киңәше дип кабул иттем, икенчедән, ничектер көч арткан кебек булды. Мин аны гомергә онытмаслык итеп ятладым. Мусаның Моабит дәфтәрләре басылып чыккач кына, мин бу шигырьләрнең шул дәфтәрләрдә булуын белдем. Ә менә "Төн. Төрмә", "Соңгы сүз" ул дәфтәрләрдә юк. Мусаны мин Тегель төрмәсендә хәтта ерактан да күрмәдем. Мин анда утырганда, Муса Тегельдә булдымы икән? Белмим. Ә соң аның шигырьләре ничек монда килеп җиткәннәр? Моны да мин ачык кына әйтә алмыйм. Ләкин, бердән, тоткыннар аралашу юлларын таба беләләр, икенчедән, 1944 ел башында (бәлки, 1943 ел ахырындадыр) Моабит төрмәсеннән Тегельгә Әхмәт Симаевны күчерделәр. Мин аны беркөнне прогулка вакытында ерактан гына күреп калдым, тик сөйләшеп булмады. Мин үзем Муса Җәлилнең шигырьләрен Әхмәт Симаев алып килгәндер дип беләм. Менә тагын матбугатта басылмаган бер шигырь. Дөрес, аның соңгы строфасын инде мин хәтерли алмыйм. Кайбер сүзләр дә, бәлки, үзгәргәндер, ләкин ул, кулдан-кулга күчеп, Абдулла Баттал аркылы миңа да килеп керде. Менә ул: Гөлчәчәктәй сүнеп ерак илдә, Ирек даулап йөргән яшь егет Ялгыз хәзер читлектәге коштай. Дүртенче юлын һич хәтерли алмыйм: "сагынып юллый сезгә сәламен" шикеллерәк иде, ләкин рифмасыз түгел иде, билгеле. Икенче строфасы болай башлана: Сәлам сиңа, бәгърем, сәлам миннән, Сәлам сиңа ерак чит илдән, Сәлам сиңа... Сәлам сиңа, бәгърем, зинданнан. Без кайтырбыз сиңа, туган илем, Ирек яулап бәгърем иркәмә, Шат елмаеп иртән каршы алырсың, Зәңгәр шәлең салып җилкәңә. Оркестрлар уйнар җиңү маршын, Йөрәкләрдә шатлык дулкыны. Безгә карап дуслар сокланырлар, Безне мактап балкыр таң нуры. Соңгы строфасында илгә кайткан булып җырлый иде! Менә шундый оптимистик рухлы, илгә кайту өмете белән җилкендерә торган, күңелләрдә канат үстерә торган шигырьләр иде алар. Дөрес, Фәрит Солтанбәков "Төн. Төрмә", "Соңгы сүз" шигырьләренең авторы Муса түгел дип раслый. Ләкин аның дәлиле белән мин кушылмас идем. Мәсәлән, легионда чакта мин "Кошчык" шигырен беренче тапкыр А.Батталдан ишеттем һәм аның үз шигыре дип ышана идем, бераздан мин ул шигырьне Муса язганлыгын белдем. "Төн. Төрмә" шигырен А.Баттал Симай бирде дип сөйләгән иде! Тагын шунысы хәтердә калган: "Төн. Төрмә" Мусаның үз кулъязмасында миңа тапшырылган иде! Заманында, Демблин крепостенда, мин "Висла" шигырен беренче тапкыр Гайнан Кормаштан ишеткән идем. Аны Кормаш язган дигән ыптаныч белән дә йөрдем. Чөнки Гайнан шигырьләр язгалый иде. Гыймранов тапшырган блокнотта һәм Гарәф Фәхретдинев тапшырган шигырьләр арасында Гайнан Кормаш шигырьләре булуына мин шикләнмим. * * * 1944 елның гыйнвар аенда мине, Гайнан Кормашны, Абдулла Батталны, Зиннәт Хәсәновны, Фәрит Солтанбәковны, "черный ворон" машинасына утыртып, шәһәргә прокуратурага алып киттеләр, һәркайсыбызны берәм-берәм чакырып, тагын сорау алдылар. Аннан соң Тегель төрмәсенә яңадан алып кайттылар. Безне төрмәдән чыгарганда, миңа 1944 елның язы җиткән кебек иде инде. Беркөнне мине, Солтанбәковны һәм Шәриповны Тегель төрмәсеннән алып чыктылар һәм, станциягә китереп, вагонга утырттылар. Суд булганмы безгә, юкмы, кая алып баралар — белмибез. Юлда Солтанбәковны ниндидер бер шәһәр станциясендә төшереп калдырдылар, аны икенче конвой алып китте. Ә без юлны дәвам иттек. Соңыннан безне Франциягә Ле-Пюи шәһәренә китереп ташладылар . Юлда килгәндә, мин конвоирдан иптәшләремнең язмышлары турында сорашкан идем. Синең газраилең булып барса да, йөзендә ниндидер кешелек чаткылары сизелә, ышаныч белдерә иде. Ул чыннан да сөйләшкән өчен усалланып җикермәде, бәлки хәлебезне аңлаган кыяфәт белән: — Капут махен! — диде. Димәк, ал арны инде атканнар икән дигән нәтиҗә ясадым мин. Ле-Пюигә килгәч, озак тормастан мине больницага урнаштырдылар. Мин инде кеше ярдәменнән башка басып та тора алмый идем. Муса Җәлилнең яшерен оешмасы ачылып, җитәкчеләре төрмәләргә утыртылганнан соң, немецлар татар легионын Радом-Едльнядан алганнар, Франциягә Ле-Пюи шәһәренә күчергәннәр. Хәзер кешеләре дә бантка иде инде. Капелла да таратылган иде. Элекке иптәшләрдән мин Гарәф Фәхретдиновны, Маликовны, Садыковны, Гәрәевне, Мичуринны очраттым. Димәк, яшерен оешманың кайбер көчләре исән калган икән әле. Ал арның һәркайсы минем янга килә, төрмә хәлләрен, иптәшләрнең язмыптын сораша, мондагы хәлләр белән таныштыра. Шул ук вакытта алар миңа аеруча сак кыланырга киңәш бирәләр. — Фашистлар тәмам ерткыч җәнлеккә әйләнеп беттеләр, саксызрак әйтелгән йомшак кына сүз өчен дә үлем җәзасы! — диләр. — Легион плацында ук һәркемнең күз алдында асып үтерүләр булды инде... Фашистларның чыннан да котлары алынган икән шул. Җәлил һәм аның дусларын төрмәгә ябып куйгач, алар бик зур большевиклар оешмасын туздырдык дип шапырынганнар һәм инде һичбер болгану, баш имәү кебек нәрсә күренмәс дип уйлаганнар. Ләкин Муса кулга алыну белән совет патриотлары туктап калмаганнар, көрәш дәвам иткән. Без төрмәгә ябылганчы оештырылган икенче батальонны, Муса оешмасы кулга алынгач, Көнбатыш Украина партизаннарын бастыру өчен файдаланырга уйлаганнар. Ләкин батальон, билгеләнгән җиргә килеп җиткәч, партизаннарга каршы түгел, немецларга каршы корал күтәргән. Беренче батальондагы кебек үк, немец офицерларын үтереп, Украина партизаннарына кушылу өчен сугыш башланган. Шул ук вакытта өченче батальонда да кораллы восстание башлана. Ләкин монысын инде немецлар коралсызландырып өлгерәләр һәм бик каты үч алалар. Шул рәвешчә, немец командованиесенең мәкерле уйлары җимерелә. Совет кешеләрен үз Ватаннарына каршы сугышка җибәрә алмый ул! Калдык-постык, баш бирмәс легионерларны җыеп, Франциягә җибәрәләр һәм француз партизаннарына каршы көрәштә файдаланырга уйлыйлар. Бу хәбәрләрне миңа больницага килеп иптәшләрем сөйләде. Мәсьәлә ачык иде. Хәрәкәтсез яту мөмкин түгел. Сак булырга кушкан иптәшләремнең дә тик кенә ятмаулары беленде. Ле-Пюи шәһәре тирәсендә хәрәкәт итүче француз партизаннары белән бәйләнешкә кергәннәр иде инде алар. Мин дә Маликов аркылы коммунистик партизан отряды командиры капитан Цегаль белән бәйләнешкә кердем. Без аның кушуы буенча легионның корал көче турында хәбәрләр бирдек, партизаннар янына качулар оештыра башладык. Маликов мине капитан Цегаль белән очраштырырга тиеш иде. Күрешү урыны парикмахерскийда дип билгеләнгән иде. Килсәк, парикмахер безгә аның киткәнен әйтте. — Ул артык көтә алмады, менә ул шундый белешмәләр сорады... Легионда немец офицерлары составы... Цегаль штабыннан бирелгән кәгазьләр әле дә миндә саклана. Июнь айлары иде инде, мин тагын лазаретта ятам, минем янга Гарәф Фәхретдинов килде. Ул бер төркем легионерларның француз партизаннарына качарга әзерләнеп беткәнлекләрен, билгеләнгән урында коммунист партизаннар (Цегаль группасы) каршы алачагын белдерде. — Мине дә алып китегез, зинһар, — дидем мин. — Юк, сиңа ярамый, — диде Гарәф. — Син бит әле ныклап аягыңда да тора алмыйсың. Терел элек, икенче группа белән чыгарсың. Яки без үзебез килеп барыгызны да коткарырбыз!.. Мин, әлбәттә, партизаннарга качарлык хәлдә түгел идем. Көчкә басып торган кеше ничек йөгерә алсын! Мин аңа төрмәдә кулыма килеп кергән һәм үзем ятлаган шигырьләрне яздырдым. Ул "Шагыйрь", "Төн. Төрмә", "Соңгы сүз", "Гөлчәчәктәй..." дип башланган һ.б. шигырьләрне язып алды. Без аның белән хушлаштык. Гарәф Фәхретдинов бер төндә гаять кыю адым ясады. Ул үзенең төркеме белән кораллар складына һөҗүм итте, немец сакчыларын үтереп һәм легионерларны коралландырып, үзе кул пулеметы алып, француз партизаннарына чыгып китте. Аның белән бергә 18 кеше качты. Бу инде 1944 елның 18 июне иде шикелле. Аның төркеме уңышлы качты. Алар сугыш беткәнче диярлек фашистларны кырып йөрделәр. Фашистларның канына аз тоз салмады ул Гарәф. Аның бантын кисеп китерүчегә немецлар бик зур сумма билгеләделәр. Аны үтерер өчен партизаннарга шымчы да җибәргәннәр дип сөйлиләр иде. Тик Гарәфнең башын кисеп китерүче табылмады, шымчыны француз коммунистлары фаш иткән. Гарәф француз ордены белән бүләкләнде. 30 июньдә мине лазаретта яткан җиремнән немецлар яңадан кулга алдылар. Автоматны күкрәккә терәп, Ле-Пюи төрмәсенә китереп яптылар. Берничә көннән соң допрос булды. Шул вакытта мин монда да бер хыянәтче булуын белдем. Мине партизаннар белән бәйләнеш тотуда, аларга качу оештыруда гаеплиләр. Мин, әлбәттә, кире кагам: "Күрәсез ич, мин басып та тора алмыйм", — дим. "Безгә хәбәрне үзегезнең арадан бирәләр", — ди следователь. Билгеле, кулга алынучылар мин генә түгел идем. Берничә көннән соң мин утызлап татар егетләрен күрдем. Алар да, шул легионнан качып, партизаннарга кушылырга ашкынган егетләр иде, тик ал арның фамилияләрен генә белмим. Безнең барыбызны да богаулап, җитмәсә, арканнар белән бәйләп, машиналарга төяделәр һәм Лион шәһәренә алып киттеләр. Бер кешелек юеш камерада без 6 кеше август аена чаклы допроссыз-нисез утырдык. Августның 25ендә барыбызны да (ә төрмәдә төрле милләттән меңләгән кеше утыра иде) чыгардылар, унар кеше итеп шеренгага тезделәр һәм көчле сак астында (як-яктан өчәр рәт автоматчылар) тимер юл станциясенә таба алып киттеләр. Безне пар-пар итеп богаулаганнар иде, ягъни бер тоткынның уң кулы күршесенең сул кулы белән богауланган. Ниндидер бер урамны узганда, көтмәгәндә, бер өйнең түбәсеннән автоматлардан һәм пулеметлардан немец конвоирларына ата башладылар. Моны француз партизаннары оештырган, әлбәттә. Ләкин алар безне коткара алмадылар. Немецларның көче чамасыз күп иде һәм партизаннар уты тиз туктатылды. Ике арада атыш барган чакта без урамда ятып тордык. Атыш тукталгач, бик җәһәтләп вокзалга алып килделәр һәм, алдан хәзерләнгән вагоннарга утыртып, Германиягә алып киттеләр. Ләкин юлда бер вакыйга булып алды. Макон белән Шалон шәһәрләре арасында, Турню дигән бер төбәктә, көтмәгәндә самолет килеп чыкты һәм бара торган поезд алдына гына бер бомба ташлады. Поезд туктады. Партизаннар шуны гына көтеп торганнар икән, тау буйлатып эшелонга ата башладылар . Шуннан файдаланып, мин качарга булдым, үзем белән бергә богауланган французга вагоннан чыгарга ишарә ясадым. Юл буендагы виноград куаклары арасына кереп постык. Мөмкин кадәр ераграк китеп, бер тиресле чокырга килеп төштек. Шунда чокыр казып, күмелеп яттык. Мин күптән инде кул богавын ачарга өйрәнгән идем, хәзер ул ярап куйды, кадак белән тиз ачыла ул. Атыш бик озак дәвам итте. Ниһаять, партизаннарның көче җитмәде булса кирәк, алар чигенделәр. Немецлар эшелоннан качып беткән тоткыннарны эзләргә керештеләр. Бик озак эзләделәр, үзе теләп вагонга кайтмаганнарны тапсалар, шундук аттылар... Күрәсең, качучылар күп иде булса кирәк, ал арны таба алмагач, виноград куакларын автомат белән тентеп чыктылар. Пулялар без капланган тирескә дә эләкте, ләкин үлем бу юлы да читләтеп узды. Эшелон Германиягә китте. Ниһаять, мин иректә! Бу вакыттагы шатлыкны сөйләп бетерү мөмкин түгел. Партизаннарны очрату өмете белән француз белән тауга таба киттек. Бер карт очрады. — Макилар кайда? — дип, партизаннарның кайдалыгын сорашабыз. Ул тау сукмагын күрсәтте. Чыннан да, бер өч-дүрт километр җир киткәч, без партизаннар патруленә очрадык. Соңыннан эшелоннан качкан кешеләрнең саны 21 тә җитте. Инде бик күп еллар узды, бик күп детальләр хәтердән чыккан. Ләкин мин Муса рухландырган меңнәрчә иптәшләремнең ягымлы йөзләрен, өмет нуры белән янып торган күз карашларын һичвакыт онытасым юк! Аларның намусы саф калды, совет солдаты, совет гражданины дигән бөек исемгә алар кер кундырмадылар! Нинди генә авыр шартларда калсалар да, безнең дусларыбыз фашизмга каршы батырларча көрәш юлларын эзләп таптылар, шул көрәштә ирләрчә үлә белделәр. Мин аларны җиңүче совет халкының батыр уллары арасында күрәм! АЛАРНЫ ИЛ ОНЫТМАС Бик күп концлагерьлар артта калды. Инде 1943 елның гыйнвар ае. Безне Польшадагы Демблин крепостена күчерделәр. Газаплы көннәрнең берсендә мин лагерь ашханәсенә бардым. Билен кысып бәйләгән, кара кашлы, тәбәнәгрәк буйлы кара гына бер егет ашханәне себереп йөри иде. Мин аңа: "Исәнмесез, иптәш!" — дип эндәштем. Ул да, миңа карап, кайгылы төстә генә сәлам бирде. Мин танышкан бу иптәш Гайнан Кормаш булып чыкты. Ул 1919 елда туган. Мари АССРның Бәрәңге районындагы педучилищены тәмамлагач, Актүбәгә китеп, шундагы татар урта мәктәбендә директор һәм физика укытучысы булып эшләгән. Без аның белән бик якын дуслар булып киттек. Кормаш мине Зиннәт Хәсәнов һәм Абдулла Батталов белән таныштырды. Алар үзләрен тәрбияләп үстергән илгә җаннары-тәннәре белән бирелгән чын патриотлар иде. Зиннәт Хәсәнов әле менә хәзер дә күз алдымда: бантына пилотка, өстенә иске шинель, аягына агач башмак кигән түгәрәк кенә битле, саргылт чәчле, урта буйлы бер егет. Ул үзенең Татарстан АССРның Сарман районыннан булуын сөйләгән иде. Зиннәт Совет Армиясендә лейтенант булып хезмәт иткән. Аның бик акыллы, күп сөйләшми торган, басынкы һәм командирның һәр сүзен җиренә җиткереп үтәүче курыкмас йөрәкле кеше булганлыгын аеруча басым ясап әйтәсе килә. Гайнан Кормашның шигырьләрен без бергәләшеп укый торган булып киттек. Аның күп кенә шигырьләре арасында "Әнкәмә хат", "Үлгән улыңнан хат" дип аталганнары күңелгә бигрәк тә нык сеңеп калган. 1943 елның март ахырларында лагерьга Шәфи Алмаз исемле ак эмигрант белән Муса Җәлил килде. Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш кочаклашып күрештеләр. Алар бер-берсе белән шактый озак сөйләшкәннән соң, Кормаш мине үзләре янына чакырып алды һәм Муса Җәлил белән таныштырды. Муса Җәлилне минем элек күргәнем юк иде. Шунлыктан башта әле аның Демблин крепостена килүенең сәбәбен ачык белмәдем. Кормаш мине ни өчен ул кеше белән таныштыра, кем икән соң бу? дип уйланып та куйдым. Муса шул ук көнне китте. Ул киткәч, Кормаш миңа Муса Җәлилнең зур шагыйрь икәнлеген әйтте. Муса Җәлил белән Гайнан Кормаш Казанда ук таныш булганнар. Кормаш, Казан педагогия институтында читтән торып укыган вакытында, еш кына Муса Җәлил янына барып, шигырь язарга өйрәнеп йөргән. Берничә көннән соң Гайнан Кормаш безгә Муса Җәлилнең сүзләрен кабатлады. Яшерен уздырылган бу сөйләшүдә ул безгә Радомда Муса Җәлил төзегән яшерен оешма булуын, андагы артистлар труппасының нәрсәләр эшләвен аңлатты. Муса Җәлил Кормашка шушы яшерен оешмада эшләрлек ышанычлы кешеләр кирәклеген әйткән. Ул кешеләр яхшы җырлый яки музыка инструментларында яхпты уйный белмәсәләр дә, маскировка өчен аларны артистлар труппасына алырга мөмкин булачагын белдергән. Яшерен оешманың төп программасы әсир төшкән совет кешеләрен патриотик рухта тәрбияләүне, Совет Армиясенә каршы сугышырга җибәрелгән батальоннардагы немец офицерларын һәм хыянәтчеләрне үтереп, барлык корал белән үз ягыбызга чыгуны күздә тота икән. Менә безне дә Радомга легионга китерделәр. Беркөнне Муса Җәлил белән Кормаш, урманга барып, бик озак сөйләшеп килделәр. Муса Җәлил икенче көнне китте. Соңыннан Кормаш Зиннәт Хәсәновны, Абдулла Батталовны һәм мине чакырып, шул ук урманга алып барды. "Урманда нинди матур урыннар барлыгын белеп торыйк, — диде ул, тирән мәгънәле итеп. — Безгә бит пьесаларыбызны урманда да хәзерләргә туры киләчәк". Урманны әйләнеп чыкканнан соң, бер чишмә буена килеп утырдык. Шунда Кормаш үзенең Муса Җәлилдән ишеткәннәрен сөйләп бирде. Легиондагы беренче батальон безнең илгә каршы сугышу өчен мартта фронтка җибәрелгән. Фронтка якынлашу белән, 15 немец офицерын һәм хыянәтчеләрне үтереп, меңгә якын кеше үзләренең барлык кораллары белән Совет Армиясе ягына чыкканнар. Моны һич тә көтмәгән фашистлар куркуга төшкәннәр һәм Совет Армиясенә каршы сугышка җибәрергә уйланган икенче батальонны Франциягә озатканнар. Бу батальондагы әсирләрне немецлар (фәкать сакчылар сыйфатында) француз партизаннарына каршы көрәштә файдаланырга уйлаганнар. Муса Җәлил шулай ук икенче батальонда да яшерен оешма членнары барлыгын, аларның Франциягә баргач та фашистларга каршы агитация эшләрен туктатмаячакларын һәм француз партизаннарына кушылу турында күрсәтмәләр бирелгәнлеген әйткән. Кормаш, безгә карап: "Безнең бу легионга килүебез тикмәгә түгел, без Муса Җәлил тарафыннан төзелгән яшерен оешманы киңәйтергә тиешбез", — диде. Муса Җәлил аңа оешмага бары тик ил өчен, халык өчен үзен корбан итәргә әзер торган, Ватанга чын күңелдән бирелгән егетләрнең генә кабул ителергә лаеклы булуларын аңлаткан. Муса, Радомга тиз көннәрдә киләм, дип киткән. Артистлар труппасында 14 кеше исәпләнә иде. Үз гомерендә театрда эшләгәне булмаса да, Кормаш труппаның режиссеры булды. Муса Җәлил инде без килгәнче үк Рушат Хисаметдиновны капелла җитәкчесе итеп билгеләгән иде. Аның да моңарчы әле музыкант булганы юк иде. Шушы көнгәчә сәхнәгә бер генә тапкыр да аяк басмаган Хәсәнов һәм Батталов исә артист исеме алдылар. Мин дә мандолинада начар уйныйм: нота белән уйнау түгел, хәтта нотаны укый да белмим. Ләкин шулай да музыкант булырга туры килде. Фәхретдинов һәм Әмиров труппаның җырчылары иде. Радомда легионның дүртенче батальоны урнашкан иде. Артистлар труппасы яши торган барак та шул ук батальонда. Труппаның яртысын яшерен оешма әгъзалары тәшкил итә иде. Май ахырларында Муса Җәлил тагын Радомга килде. Без берәм-берәм урманга, чишмә буена җыелдык, һәркайсыбыз Муса Җәлил алдында ант иттек. Антның эчтәлеге түбәндәгечә иде: командирның һәрбер боерыгын һичсүзсез 6 3-58 161 үтәргә. Илгә соңгы сулышкача хезмәт итәргә. Оешманың боерыкларын үтәгәндә дошман кулына эләгергә туры килсә, яшерен оешманың эше турында сөйләмәскә, аның әгъзаларын әйтмәскә, һәртөрле газапларга түзәргә һәм серне йөрәктә сакларга. Кем дә кем антны боза, аны үз Ватанын сатучы, фашистлар ялчысы дип тамгаларга. Муса Җәлил безне һәрвакыт уяу булырга, әсирләр арасында бик сак эш итәргә чакырды. Шушы ук җыелышта, Гайнан Кормаш рекомендациясе белән, миңа һәм Хәсәновка Абдулла Алиштан листовкалар алып кайту эше йөкләтелде. Ә листовкаларны тарату Кормашка, Хәсәновка, миңа һәм Батталовка тапшырылды. Муса Җәлил шуннан соң Берлинга китте. Июнь башында артистлар труппасын бер немец офицеры Узедомга концерт куярга алып китте. Юлыбыз Берлин аша үтә. Алдан сөйләшү буенча, анда да тукталырга тиешбез. Тукталуыбызның төп максаты — андагы яшерен оешма членнары белән танышу һәм листовкалар алып кайту юлларын өйрәнү. Берлинда безне Муса Җәлил каршы алды. Ул безне Абдулла Алишлар торган җиргә алып китте. Абдулла Алиш белән мин беренче тапкыр шунда очраштым. Ул уртача буйлы, киң кара кашлы, кара күзле сөйкемле генә кеше булып чыкты. Аның белән таныштырганда, Муса Җәлил: "Алиш, менә сиңа кирәк кеше, Фәритне танып кал", — диде. Бу исә: "Листовкаларны синнән ул килеп алачак", — дигән мәгънәне аңлата иде. Без берәр сәгать чамасы сөйләшеп утырдык та кайтып йокладык, Муса Җәлил Абдулла Алиш белән калды. Икенче көнне Узедомга киттек. Безнең белән Муса Җәлил дә барды. Узедом дигәннәре Балтик диңгезендәге кечкенә утрау булып чыкты. Биредә без җиде көн булдык, берничә концерт куйдык. Муса Җәлил дә җиде көн буена безнең белән бергә йөрде. Шул чагында ул "Шүрәле" дигән пьеса яза башлады. Муса Җәлил музыканы бик ярата, Гарәф Фәхретдиновның җырларын күңел биреп тыңлый, минем мандолинамны алып уйный, шигырьләр, җырлар яза иде. Гайнан Кормаш Узедомда "Ил кызы" исемле пьесасын язып бетерде. Легионда без бу пьесаны "Үч" дип атый идек. Аны язган вакытта Кормаш Муса Җәлилдән бик күп киңәшләр алды. Узедомнан кайтышлый, тагын ике көнгә Берлинга тукталдык. Безне, Шәфи Алмазның шымчысы Солтан һәм бер немец офицеры күзәтчелеге астында, зоопаркка һәм бантка җирләргә экскурсиягә алып бардылар. Зоопаркта экскурсиядә йөргәндә, Муса Җәлил дә безнең белән иде. Экскурсиядән соң Алишлар янына киттек. Шунда Алиш безне Әхмәт Симаев белән таныштырды. Алиш безгә үзе кичергәннәрне, ачлык, ялангачлык һәм кыйналулар белән тулы концлагерь тормышы турында сөйләде. Соңыннан Кормаш аңа: "Без иртәгә кич белән килербез", — диде. Бу аның: "Листовкаларны әзерләп куегыз", — дигән сүзе иде. Икенче көнне без яңадан Алишлар яшәгән җиргә бардык. Алиш һәм Әхмәт Симаевтан башка монда тагын ике татар егете бар иде. Вакытның кыска булуы һәм аларның бик тиз чыгып китүләре сәбәпле, без бу егетләрнең үзләре белән сөйләшеп утыра алмадык. Алиш безгә аларның берсе Фоат Булатов, икенчесе Гариф Шабаев икәнлеген һәм аларның типографиядә эшләүче яшерен оешма әгъзалары икәнен әйтте. Алиш яшергән җирдән немец телендә басылган газеталарга төрелгән листовкалар алып кереп бирде. Листовкаларны без кечкенә ике чемоданга салдык. Өсләренә теш щеткасы, сабын, теш порошогы шикелле нәрсәләр тутырып, ал арны немец газеталары белән капладык. Алиш безгә вагонда кайтканда чемоданнарны тәрәзә янына куярга кушты, хәвеф-хәтәр була калса, аларны тәрәзәдән ташларга кирәклек турында кисәтте. Листовкаларның бер өлеше рус телендә машинкада, ә калган өлеше типографиядә латин шрифты белән татарча басылган иде. (Шуны да әйтергә кирәк: листовкаларның ахырына башта "Дүртенче комитет" дип куелса, соңга таба "Патриот" дип куела башлады.) Листовкаларны без Радомга алып кайттык. Кичке аш вакытында, урманга барып, аларны бер зур агач куыптына яшердек. Берничә көн үткәч, бер өлешен баракка алып кайтып, матрацлар эченә яшердек. Төнге сәгать икедән соң, листовкаларны итек кунычына тутырып чыгып, үзебезгә беркетелгән участокларга ябыштырдык, юлларга ташладык. Листовкаларны беребез ябыштырган вакытта икенчебез тирәякны күзәтеп тора иде. Листовка тарату концертлардан соң, шулай ук лагерьда немецлар әз калган чакларда алып барыла иде. Муса Җәлилнең: "Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез", — дигән сүзләре безне һичнәрсәдән курыкмаска, кыюлыкка һәм батырлыкка өйрәтте. Әсирләрдән төзелгән һәм Крушинода урнашкан өченче батальонны июль ахырларында немецлар безнең илгә каршы сугышка җибәрмәкче булдылар. Анда пропагандист булып эшләүче яшерен оешма члены Абдуллин да фронтка китәргә тиеш. Бу батальон, беренче батальон шикелле үк, Совет Армиясе ягына чыгу өчен хәзерләнгән иде. Шуңа күрә дә Муса Җәлилнең кушуы буенча Гайнан Кормаш, совет командованиесенә тапшырырсың дип, яшерен оешмада эшләүче членнарның исемлеген Абдуллинга бирде. Ләкин нәрсәдер сизенгән немецлар өченче батальонны фронтка җибәрмәделәр. Исемлек Абдуллинда калды... 6 163 Июль башлары. Муса Җәлил Радомга килде. Без тагын берәмләп-берәмләп урманга җыелдык. Муса Җәлил, безнең белән исәнләшкәннән соң, фашистларның легиондагы өченче һәм дүртенче батальоннарны фронтка җибәрмәскә булганлыкларын әйтте. Бу батальоннардагы әсирләрне алар Белоруссия һәм Украина байлыкларын Германиягә ташый торган эшелоннарны озатып йөрүчеләр итеп файдалана башлаганнар. Дошманга каршы көрәштә безгә хәзер башка төрле юл эзләп табарга кирәк иде. Муса Җәлил безгә легиондагы батальоннарны кораллы восстаниегә әзерләү, соңыннан ал арны партизаннар ягына алып чыгуны оештыру һәм моның өчен алдан ук партизаннар белән элемтәгә керергә кирәклеге турында сөйләде. Эшелоннарны озатып йөрүче әсирләрнең партизаннар ягына качып китүләрен, алар белән бәйләнешкә керүләрен тормышка ашыруны кичектергесез бурыч итеп куйды. Эшелоннарны озата баручы 25 — 30 әсирдән 10 — 15 кеше генә легионга кире әйләнеп кайта. Калганнары, Польша чигеннән узганда, Украина партизаннарына качып китәләр иде. Кормашның исәпләвенчә, ул көннәрдә Украина партизаннарына 400гә якын кеше качып китте. Легионның үзеннән дә поляк партизаннарына качучылар күп булды. Ләкин немецлар өченче һәм дүртенче батальоннарны һәрвакыт тулыландырып тордылар. Муса Җәлил китеп өч-дүрт көн үткәннән соң, Кормаш миңа үзенең Берлинга барачагын әйтте. Берлинга аны Муса Җәлил чакырып киткән. Ул анда Кормашның "Ил кызы" исемле пьесасын сәхнәгә куярга рөхсәт алмакчы булган. Кормаш Берлиннан күп итеп листовкалар алып кайтты. Листовкаларга язылган сүзләрнең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә иде: "Иптәшләр, үз илегезне һәм сезне сөеп, кайгыртып үстергән, бер күрергә тилмереп торучы атааналарыгызны, хатыннарыгызны һәм сөйгән кызларыгызны, туганнарыгызны һәм балаларыгызны онытмагыз! Дошманга каршы көрәшегез! Партизаннарга китегез! Иптәшләр, безнең һәркайсыбыз Ватан каршында зур бурычлы. Дошманга каршы аның үз оясында аяусыз көрәш алып барыйк. Туган илебезгә батыр ирләр булып кайтыйк!" Эчтәлеге белән шушыңа охшашлы листовкалар күп тапкырлар Алиштан алып кайтып таратылды. Әйтеп үткәнемчә, өченче батальонда пропагандист булып Абдуллин эшли иде. Листовкаларны бу батальонда тарату бурычы аңа тапшырылды. Абдуллин белән Кормаш мине өченче батальонга концерт куярга баргач таныштырды. Абдуллин сугышка кадәр райком секретаре булып эшләгән. Ул уртача буйлы, кара кашлы, түгәрәк битле кеше иде. Аның кечкенә генә мыек йөртүе дә хәтеремдә. Ул Муса Җәлил һәм Кормаш кушканнарны һәрвакыт төгәл үти иде. Батальоннардагы пропагандистлар Муса Җәлил рекомендациясе буенча билгеләнделәр. Дүртенче батальонда пропагандистлар булып Ф.Сәйфелмөлеков, Мичурин һ.б.лар эшләде. Беренче батальон Совет Армиясе ягына чыккач, фашистларга каршы пропаганда эше алып бару тагы да кыенлаша төште. Муса Җәлилгә аеруча сак булырга кирәк иде. Язган шигырьләрен дә ул үз янында йөртми башлады. Ләкин ул яшерен оешманы ышанычлы яңа кешеләр хисабына киңәйтүне өзлексез дәвам итте. Яшерен оешманың күпчелек эшен артистлар труппасы алып бара иде. Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш тарафыннан төзелгән программа буенча төрле урыннарда концертлар куелды. Концертларда нигездә Салих Сәйдәшев маршлары, Кәрим Тинчурин җырлары җырлана, Габдулла Тукай һәм Һади Такташ әсәрләре, Муса Җәлилнең, Гайнан Кормашның күп кенә шигырьләре таратыла иде. Алда әйтеп үткәнемчә, Кормаш үзенең "Ил кызы" исемле пьесасын язды. Муса Җәлил "Шүрәле"не язып бетерде. Без ал арны сәхнәгә куярга хәзерләнә башладык. Г.Фәхретдинов "Ил кызы"нда егет ролен, "Шүрәле"дә Шүрәле ролен башкарачак иде. Мусаны без бөркет дип атый идек. Абдулла Алиш бөркетнең уң канаты булса, Гайнан Курмаш аның сул канаты иде. Август башларында Муса Җәлил Радомга килде. Бу килүендә ул үзенең "Шүрәле" пьесасын сәхнәгә кую белән шөгыльләнде, яшерен оешма членнары белән ныклы эш алып барды. Июль башында ук инде Муса Җәлил эшелоннарны озата йөргән әсирләрдән биш кешене украин партизаннары белән элемтә тоту өчен җибәргән булган. Украина партизаннары ярдәмендә алар поляк партизаннары белән элемтәгә кергәннәр. Безгә ул бөтен легионны партизаннарга алып китәргә вакыт җиткәнлеген аңлатты. Кораллы восстаниенең көне билгеләнүе, ул көнне махсус команда биреләчәге әйтелде. Поляк партизаннарына хәбәр бирү өчен яңадан берничә кеше җибәрелде. Шул ук вакытта Муса Җәлил Фоат Сәйфелмөлековны Крушинодагы өченче батальонны восстаниегә хәзерләү һәм партизаннарга китү юлларын аныклау өчен җибәргән иде. Ләкин Фоат анда кулга алынган. Восстаниене хәзерләүдә аның һәм Мичуринның роле зур иде. Легионерлар арасында кайсы офицерның нинди фикердә торуын, кайсы офицерны юк итәргә кирәклеген алар бик яхшы беләләр иде. Мине Әмирханов исемле скрипач белән Узедомга концерт оештырырга җибәргәннәр иде, шул чакта фаҗига башланды да инде... Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1943 елның 10 августында гестапо тарафыннан кулга алынганнар. Берлин группасы кулга алынгач, фашистлар барлык легионнарга үзләренең шымчыларын, Мәхмүт шикелле сатлыкҗаннарны җибәрә башлаганнар. Мәхмүт, август аенда безнең баракка көн саен диярлек килеп, кичләрен бик озак сөйләшеп утыра иде. Аның безгә шулай якынлашуыннан барыбыз да шикләнә төштек. Кормаш безгә шул чагында ук инде: "Бу кешедән сакланыгыз!", — дип кисәтеп куйган иде. Радомга кайтышлый, мин Берлинда тукталырга һәм, Кормаш әйтүе буенча, Мусаны күрергә тиеш идем. Ләкин мин моны эшли алмыйча калдым. 19 август көнне, концерт куярга хәзерләнеп йөргәндә, безнең яныбызга гестапо офицеры килеп китте. Ул безне күзәтеп йөргән икән. Икенче көнне иртә белән ул миңа: "Сине Муса Җәлил Берлинга чакыра", — диде. Йөрәгем жуу итеп китте. Карасам, якында гына тагын икенче бер офицерны күрәм. Мине тенти башладылар. Ләкин бернәрсә дә таба алмадылар. Җәлил һәм Кормаш шигырьләре язылган дәфтәремне Радомда калдырып киткән идем. Мине Берлинга алып килеп төрмәгә яптылар. Төрмә камерасында ике көн бер француз егете белән утырдым. Ике көннән соң мине Варшава төрмәсенә алып китү өчен камерадан чыгардылар. Ниндидер залга алып керделәр. Биленнән каешы салынган, күзлек кигән Мәхмүт тә шунда утыра иде. Ул миңа сәлам бирде. Аны күрү белән, Кормашның сүзләре кылт итеп исемә төште. Безне Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Юлда барганда, Мәхмүт үзен чыннан да кулга алынган кеше төсле итеп күрсәтергә тырыша иде. "Радомдагы иптәшләр дә кулга алынган дип ишеттем, — диде ул миңа карап. — Андагы иптәшләрдән кемнәрнең кулга алынуы мөмкин?" Мин аңа: "Белмим, минем аннан киткәнемә биш көн булды инде", — дип җавап кайтардым. Ул һаман безне ни өчен кулга алулары турында сорашуын дәвам итте. "Туган илгә хыянәт иткән өчен кулга алдылар безне", — дидем мин аңа ачу белән. Бу исә аның Ватанга хыянәт итүен күзенә бәреп әйтүем иде. Поездда немецларның безгә сөйләшергә рөхсәт итүләре мине тагын да шикләндерде. Станциядән безне, машинага утыртып, Варшава төрмәсенә китерделәр. Мине аерым камерага кертеп яптылар. Мәхмүт машинада калды. Варшава төрмәсе калын биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы хәрби төрмә иде. Капкадан кергәч тә — прогулка мәйданчыгы. Биредәге тоткыннар арасында немецлар да, руслар да, Радом группасындагы татар егетләре дә бар иде. Мин утырган камера Әмиров камерасы белән янәшә туры килде. Икебез дә прогулка мәйданчыгын ачык күрә идек. Икенче көнне тоткыннарны прогулкага алып чыктылар. Тәрәзә рәшәткәсе аша карап, мин Гайнан Кормашны, Батталовны, Хәсәновны таныдым. Үземне прогулкага алып чыкканда, Хисаметдинов һәм Әмиров күземә чалынды. Прогулка вакытында сөйләшергә рөхсәт итмиләр иде. Өченче көнне мин тәрәзәдән карап торганда, Кормаш җиргә ниндидер кәгазь ташлады. Алардан соң прогулкага безне алып чыктылар. Шунда мин сак кына иелеп бу кәгазьне алдым. Кормаш анда: "Антны бозма", — дип язган иде. Берничә көннән соң сорау алулар башланды. Әле хәзер дә күз алдыма килә: кулларымны артка бәйләп, мине допроска алып баралар. Миннән Берлиндагы яшерен оешма турында сорашалар. Кире җавап алгач, фашистларның берсе башыма, икенчесе аякларыма утырып, шланг белән кыйныйлар. Мин тешләремне кысып түзәргә тырышам. "Белмим, мин бернәрсә дә белмим" дигән сүздән бантка берни дә әйтмим. Кыйнап ташлыйлар да яңадан күтәреп аякка бастыралар. Басып торырлык хәлем калмаган, башым әйләнеп тагын егылам. Шуннан соң мине кабат ялгыз камерага кертеп ябалар. Үзләренә тапшырылган сугышчан бурычны үтәгәндә кулга төшкән яшерен оешма әгъзалары аеруча каты җәзаландылар. Үз аяклары белән йөри алмас булдылар. Ләкин алар соңгы сулышкача антларына тугры калдылар, бер-берләрен сатмадылар. Варшава төрмәсендә мин Кормаш, Хәсәнов, Батталов, Хисаметдинов һәм Әмировтан башкаларны күрмәдем. Ике айдан соң безне Берлин төрмәсенә алып киттеләр. Тоткыннарны таптый торган машинада Кормаш, Хәсәнов, Батталов, Хисаметдинов һәм миннән башка, кеше юк иде. Әмиров Варшава төрмәсендә калдымы, әллә аны башка җиргә озаттылармы, белмим. Барыбызны да Берлиндагы Тегель төрмәсенә яптылар. Бер-беребезне бары тик прогулкага чыкканда гына очратабыз. Мин һәрвакыт Кормаш яныннан узарга, аның кулындагы кәгазьне алырга, аңа үзем язганнарны бирергә тырышам. Варшавада язган хатларында ул антны онытмаска, берберебез турында сөйләмәскә куша иде. Берлин төрмәсеннән язган бер хатында Берлиндагы яшерен оешма членнарының листовка басканда кулга алынуларын хәбәр итте. 1944 елның февраль башларында безне, өсләре ябык автомашиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Атарга алып бара торганнардыр дип уйлыйбыз. Сөйләшергә рөхсәт итмиләр. Бер-беребез белән башларны селкеп, күзгә-күз карашып кына саубуллашабыз. Ике кеше автомат белән машина эчендә ишек төбендә утыра, ә берсе шофер янында кабинада бара. Менә безне машинадан төшерделәр. Бу — суд була торган җир икән. Төрмәдә кыйнау, җәберләү, сорау алулар гына җитмәгән, монда да газаплыйлар. Башта Кормашны алып киттеләр. Аннан соң Хәсәновны, Батталовны, мине һәм Хисаметдиновны аерым-аерым допроска чакырдылар. Бездән судның баш тикшерүчесе сорау ала, ниндидер унтер-офицер тәрҗемә итеп тора. Допростан соң яңадан төрмәгә алып кайтып яптылар. Бу — минем сугышчан дусларым белән соңгы тапкыр кайтуым булды. Без минут саен үлем көтеп ятабыз. Төрмә ишегендәге йозакны ача башлаулары белән инде атарга алып барачаклар дип уйлыйбыз. 1944 елның 27 февралендә мине һәм Хисаметдиновны төрмәдән чыгардылар. Берлиннан поезд белән алып барганда, мине бер станциядә төшереп калдырдылар, ә Хисаметдиновны каядыр алып киттеләр. Мине 12 "А" концлагерена илтеп яптылар. Тагын лагерь газаплары башланды... 1945 елның 25 апрелендә безне Америка гаскәрләре азат итте. ШТЫККА ТИҢ ҖЫРЛАР Акрын гына, авырлык белән генә күз кабагымны ачтым, караңгы, әллә кич булган, әллә күздә кан... Нәрсә булганын аңларга тырышам. Тукта, әллә тагын исән калдыммы? Булмас... Үз-үземә ышанмыйча, нәрсә булганын хәтерләргә тырышам. Ләкин бик авыр, баш чатный... Юк, мин тере түгел, үледер... Кинәт Зәй буйлары күземә күренә башлый, чияле таулар, җиләк-җимешле аланнар, шомырт куаклары. Без, кызыл галстуклы пионерлар, шунда уйнап йөрибез, костер тирәсендә сбор уздырабыз... Ул арада колакка атыш тавышлары килеп бәрелә. Әйе, әле мин сугыш кырында бит. Әнә ерактан "За Родину!" дигән авазлар ишетелә. Дәһшәтле көрәш бара, ә мин кузгала алмыйча ятам... Ә кайда соң мин?.. Мин үземнең кайда булуымны соңыннан гына белдем. 22 июньнән бирле чик буеннан сугышып киләбез. Киев урамнарында да сугыштык, аннан да чигенергә туры килде. Мин инде сигез кат яраланган идем, монысы тугызынчысы икән... Батальонда снайпер буларак, командирыбызның тән сакчысы буларак мин һәрбер сугышта дистәләрчә фашистны дөмектерә идем. Димәк, хәзер мин изге җиребезне таптаучы дошманнан үч ала алмыйм?.. Икенче көнне кич белән бер яралы солдат яныма килде. Ул шушы сазлыклар аша үзебезнең якка шуыша икән, минем яраларымны бәйләште, тирә-якта аунап яткан котелокларга су тутырып яныма куеп китте. Аңардан соң да мин бик озак яттым... Ниһаять, мине әсирләр лагерена китереп ташладылар. Яшь организм, күрәсең, барысын да күтәрә. Хәзер уйласаң, ышанасы килми, шомлы төш шикелле: салкын, ачлык, авыр яралар, эттән дә, беттән дә таланулар... Кайдан гына качсаң да тотып алалар, тагын кыйналу, тозлы суларда утыру... 1942 елның азакларында Висла елгасы утравына салынган Демблин крепостена килеп эләктем... Муса, Кормашлар белән шунда таныштым да инде. Демблин... Монда кергән кеше исән чыкмый дип сөйлиләр, һәм, чыннан да, аннан исән чыгучылар бик аз булды. Кадыйров исемле егет белән икебезне комсомол булуыбыз өчен Польшадагы Кельцы лагереннан монда китерделәр. Әнә йөз кешелек капут-команда, алар көне буе үлек ташыйлар, кайчандыр безгә дә чират җитәр... Туган ил сагындыра, дошманга каршы көчсез булуга ачу килә, чоланга бикләнгән песи балалары кебек, таш идәндә тәгәрәшеп яткан ач, авыру, туңган кешеләрнең ярдәмсез, өметсез күз карашлары җанны телгәли. Мин ачынып, кычкырып җырлап җибәрәм. Мин бит артист-җырчы булырга хыялланган яшь егет, миңа әле бары 20 яшь, әсирлек газапларын бик мул эчсәм дә, тавыш сакланган: Үләрмен дә онытырлар, дип, Юкка гына, йөрәк, янасың. Тамбов урманнары сагыныр әле Үзе үстергән бунтарь баласын! Мин җырлап бетерүгә, нар астыннан бер кыска буйлы кеше чыкты һәм: — Син, туган, бу шагыйрьнең башка шигырьләрен дә яттан беләсеңме? Әгәр сиңа җыр кирәк булса, мин сиңа язып бирермен, — ди. Мин әле бу кешенең Муса Җәлил икәнен белми идем. Аңа Гумеров дип дәшәләр. Яңаклары эчкә баткан, туберкулез белән авырган кешене хәтерләтә иде. Соңыннан мин аның мандолинада бик оста уйнаганын күрдем, ишеттем. Аның белмәгән көе булдымы икән? Бер кеше дә ул белгән чаклы җыр белми, ул белгән чаклы көй белми иде. Минем җырлавым башкаларга ошаган кебек, Мусага да ошады. Шул ук вакытта ул минем җырларга юнәлеш тә биреп бара иде. Эш шунда: мин күбесенчә кайгылы җырлар җырлыйм. Тыңлаучылар да бик авыр кичерә иде булса кирәк, ул: — Энем, син аны җырлама, менә шушыны җырла, — дип, күңелне күтәрерлек, өмет, шатлык сала торган җырлар язып бирә иде. Кайчак көйли беләбез, ә сүзләрен белмибез, Муса абый шундук бер бит кәгазь ала да җыр язып бирә. Әгәр ул язып биргән җыр текстына көй таба алмасаң, ул, мандолина алып, көйне уйнап күрсәтә иде. Мондый җыр кичәләре эштән кайткач, кич белән була торган иде. Шунысын да әйтергә кирәк: ни өчендер Муса абый эшкә бармый, гел дневальный булып кала иде; моның серен дә мин соңыннан гына белдем: аны иптәшләр аралап калганнар икән. Җыр мине Муса абый белән дуслаштырды. Шул ук җыр мине крепостьның поварлары белән дә якынайтты һәм дуслаштырды. Анда поварлар зур кеше булып исәпләнә иде. Абдулла Басыйров (чын фамилиясе Батталов), Гайнан Кормаш, Зиннәт Хәсәнов повар булып эшлиләр, кич белән минем җырны тыңларга киләләр һәм шул җыр өчен миңа баланда да күбрәк тама иде... Шуны әйтергә кирәк, Муса Җәлилнең җырлары һәм шигырьләре әсирләргә бик нык тәэсир итә, ул җырлар туган илне тагын да ныграк сөяргә, Ватан өчен соңгы тамчы каныңа кадәр көрәшергә өндиләр иде. Минем сугышка чаклы ук шигырьне штыкка тиңләп сөйләгән сүзләрне, Маяковский шигырьләрен ишеткәнем бар иде. Ә бу крепостьта, тирә-якта үлем биеп торган җирдә, шигырьнең штыкка тиң булуын мин үзем күрдем. Туган иленнән, дусларыннан аерылган, ата-аналарыннан, сөйгән кызларыннан аерылган әсирләр бу шигырьләрне башта ничектер туган ил белән очрашкан кебек итеп тыңладылар. Ал ар да өмет очкыны кабына башлады, ачтан йончыган, физик кыйналган кешеләр үч һәм нәфрәт тойгысы белән, көрәш идеяләре белән яши башлыйлар. Муса җырлары — аларның йөрәк сүзләре булды. Муса абый Демблинда "Висла" исемле, "Шагыйрь" исемле шигырьләрен язды. Ул боларны миңа үзе әйтеп торып яздырды. "Моабит дәфтәрләре" исемле җыентыкта "Вислага" исемлесе "Двинага" исеме белән басылган. Язылу вакыты да башкача күрсәтелгән. Күрәсең, ул аны төрмәдә утырган чакта яңадан төзәтеп язган. "Висла" шигырендә шундый юллар бар иде: Мин уйладым тормыш дулкынында Колач җәеп иркен йөзәргә. Тик чикләнде гомерем коллык белән, Бу хурлыкка ничек түзәргә? ...Күңелем риза туган туфрагымда Бөтен авырлыкка түзәргә. Теләр идем илдә мин иректә Иҗат дөньясында йөзәргә... Йөрәк давыл тели, кул богаулы, Ә күңелдә канлы үч таша. Йөгерек дулкыннарың кочагына Син ал, Висла, мине, ичмаса... Бу шигырьләрне күчереп алмаган һәм аларны ятламаган әсир бик сирәк булгандыр, чөнки анда безнең дә күңел дулкыны, өмет һәм теләкләребез әйтелгән иде. Ләкин көтмәгәндә беркөнне Муса абыйны, бездән аерып, каядыр алып киттеләр. Иске шинельдән, кояшта, янып беткән пилоткадан, противогаз сумкасы аскан кечкенә буйлы, ләкин олы йөрәкле Муса абый агач башмакларын шакылдатып чыгып бара, безгә бу серле дә, шомлы да булып тоелды. Кая алып киттеләр аны, сорау алыргамы, бантка лагерьгамы?! 1943 елның апреле идеме, әллә май ае идеме — мине дә, бу крепостьтан чыгарып, унөч иптәш белән Радомга китереп ташладылар. Монда мин Кормаш, Хисаметдинов, Хәсәнов, Батталовлар белән бергә килдем. Бу ачык лагерь булып исәпләнә, ул бары тимерчыбык белән генә киртәләнгән иде. Монда инде легионерлар урнашкан, тик анда без Муса Җәлилне күрмәдек. Минем үз гомеремдә Казанны күргәнем юк иде әле, шулай да мине Радомга Казан филармониясенең артисты дип алып килгәннәр. Моны мин соңыннан белдем — үзебезнең монда килүебез өчен Мусага бурычлы идек: ул төрле лагерьлардан үзе белгән һәм үзе ышанган әсирләрне көрәш оештырып җибәрү өчен йә Берлинга, йә Радом һ.б. җирләргә туплаган икән. Берлинда Муса абый гел безнең белән булды, немец офицерлары күзәтеп торса да, ул безнең һәркайсыбыз белән аерым-аерым сөйләшә алды, безнең белән зоопаркка да барды. Шунда ук миңа берничә җыр язып бирде. Шуны да әйтим: Муса абый белән бу соңгы очрашу түгел иде әле, аннан соң мин аны бик еш очраттым һәм ул биргән шигырьләр, җырлар да бик күп булды. Аның шигырь, җырларын язган (арада халык җырларын безнең шартларга карата яраштырып, үзгәртеп язылган җырлар да күп иде) блокнотым шактый калын иде. Кызганыч, соңыннан миңа ул блокнотны үземә үк җиргә күмәргә туры килде... Шигырьләрнең берсе "Ил" дип атала, аның махсус көе дә бар иде: Без кайтырбыз туган илгә Таулар-елгалар аша. Йә җиңәрбез шушы юлда, Йә үләрбез шушы юлда, Йә ясарбыз тамаша. Муса абый "Казан сөлгесе" көенә җырлар өчен шушы җырны биргән иде: Ник ашкына егет киң мәйданга, Нигә ярсый аның йөрәге. Бигрәк матур Казан сөлгесе — Сөйгән кызын сагыну билгесе. Анда көтә аны көрәш даны, Матур кызның асыл бүләге. Яшь батырга Казан сөлгесе — Туган илен сагыну билгесе. Шигырьләр арасында патриотик тойгыны үстерә торган юллар күп иде: Бөек илем! Кайнар яшең түгеп Көткәнсеңдер ярдәм улыңнан. Ант итәмен, илем, кире кайтмам Син өйрәткән көрәш юлыннан... Артистлар группасы бары Муса Җәлил шигырьләрен генә башкарып йөрмәде. Халык җырларын да, Кормаш шигырьләрен дә башкара идек. Художество җитәкчесе буларак, яңа җырларны, декламация өчен шигырьләрне миңа Кормаш та бик күп бирә иде. "Син башкаруыңны бел, авторын сорашма", — ди торган иде ул. Халык җырлары әсирләрнең кәефенә, көннең кадагына туры китереп, җырларның эчтәлегенә аерым буяулар салып тәкъдим ителә иде. Яшерен оешма эше буенча мин бары Кормашка гына буйсына идем һәм миңа легионерлар арасында патриотик шигырьләр, җырлар тарату эше тапшырылган иде. Артистлар группасы башында Хисаметдинов торды. Ул — җитди, акыллы, урта яшьләрдәге кеше. Профессиясе буенча ветврач. Группа аны бик ярата иде. Ул бик сак һәм эшне белеп йөртә иде. Немецларның ышанычын ул яшерен оешманың эше өчен файдаланды. Мәсәлән, немецлар легионерлар арасында газета укучы табарга кушкач, Хисаметдинов бу эшкә Сәйфелмөлековны, ягъни шул ук безнең яшерен оешмадагы иптәшне тәкъдим итте. Муса Җәлил, без Берлиннан кайткач, озак та тормастан Радомга килде. Соңыннан ул безгә бик еш килә башлады, безнең белән концертлар бирергә төрле шәһәрләргә йөрде. Ләкин ул үзе чыгыш ясамый иде. Бер килгәндә, Муса абый безнең баракта бер ун көн торып китте. Без аңа өске полкадан урын бирдек. "Алтынчәч"не ничек язуы турында сөйләп, аңа үзгәрешләр кертте. Шул патриотик операны сәхнәгә кую өчен әзерлек башланды. Безнең янда Муса абый тагы "Шүрәле" исемле опера язарга кереште. Аның сюжеты безнең тормышыбызга бик туры килә иде, безне фашизмның явыз көченә каршы торуыбызга ишарә ясап кына түгел, бәлки көрәшкә күтәрелергә өнди иде. Бу операның үз җырлары, көйләре бар иде. "Печән өсте", "Дүдәк" кебек халык көйләреннән тыш, "Таң" җыры кебек бөтенләй оригиналь көйләр яңгырый иде. Бервакыт Муса абый Радомга озынча буйлы бер татар егете белән килде. Ул егет немец хәрби киемендә иде. Беркадәр шадра, ябык, чәче артка таралган, тик бер көлтә чәче буйсынмыйча маңгаена төшеп тора. Хәрби киемдәге бу егетнең чемоданы "Идел-Урал" газетасы белән тулы иде. Мин үз күзем белән күрдем, газеталар бит белән салынган, бөкләнмәгән, араларына яшерен оешма тарафыннан таратыла торган листовкалар куелган иде. Бу кешенең фамилиясен Мусадан бантка тагын кем белде икән? Безнең сорашырга хакыбыз да юк иде. Мин аның чемоданын чит-ят күздән сакларга тиеш идем, аның Совет Армиясе командованиесенә барачак кеше икәнен белдем. Муса абый шул кешене пропаганда ясау өчен дигән сылтау белән Көнчыгыш фронтка җибәрә һәм Совет Армиясенә барып кушылырга боерган була. Радом лагеренда легионерлар эшкә чыгып киткәннән соң, Муса Җәлил, Хисаметдинов, Кормаш һәм Сәйфелмөлеков — дүртәү киңәшмә уздырдылар. Мин, алар киңәшеп утырганда, сакта тордым. Киңәшмә беткәннән соң, бернәрсә дә булмаган шикелле, яңа җырлар өйрәнергә, репетицияләр ясарга керештек. Икенче көнне зур чемоданлы теге егет инде юк иде. Аны фронт аша озату өчен лагерьдан дүрт-биш кеше качты. Качучыларның икесе шофер иде, тик исемнәрен белмим. Шоферлар юлда немецларның автомашиналарыннан файдалану өчен кирәк булганнар. Бу зур чемоданлы егет безнең якка чыга алдымы, әллә һәлак булдымы — без белмәдек. Муса Җәлил бу килүдә, үз кулы белән язып, миңа "Таң маршы" һәм "Кайту маршы" исемле җырларын тапшырды. Ул бик тиз яза, блокнот битләре бик тиз тула иде. Аның ике блокноты бар, алар шигырьләр белән тулган. Берсе гарәп, берсе латин шрифты белән язылган иде. Без инде "Шүрәле"не куярга хәзерләнеп беткән идек, әсәрне сәхнәгә куйганчы, немец командованиесеннән рөхсәт алырга кирәк иде. Ләкин көтмәгәндә Муса Җәлил юкка чыкты. Аны Берлинга чакырып алдылар, ул немец конвое астында Берлинга китте, диделәр. Аның китүе шулкадәр көтелмәгәндә булды, без бернәрсә дә аңлый алмый калдык. "Шүрәле" кулъязмасы һәм Мусаның башка шигырьләре Кормашның мендәр астында калганнар иде. Икенче көнне иртән, "Шүрәле"не тикшерү өчен дигән сылтау белән, барлык артистлар лагерь администрациясенә чакырылдылар. Бөтенесе дә баракта урнашкач, немец капитаны керде һәм, әсирләргә бармагы белән төртеп күрсәтеп, русча: — Менә болар немец халкының дошманнары, аларны сатучылар. Кормаш, чыгыгыз! — дип боерды. Җыйналган төркем арасыннан беренче булып Кормаш чыкты. Аннан соң Хәсәновны, Хисаметдиновны, Сәйфелмөлековны һ.б. кулга алдылар. Баракка кайтып кергәндә, бөтен җир асты өскә килгән иде. Немецлар безнең мендәрләребезнең, матрацларыбызның һәрбер саламына кадәр бөртекләп тикшереп чыкканнар. Барлык кулъязмаларыбыз, блокнотлар җыеп алынган, Муса Җәлилнең кыйммәтле кулъязмалары да алар кулына эләккән иде. Икенче көнне шундый кулга алулар башка җирләрдә дә булганы беленде. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов һәм башкалар инде гестапо кулында иде. * * * Муса абыйлар кулга алынгач, барлык эш сүндеме? Юк, сүнмәде. Шушы баш бирмәс әсирләрне, Польшадан алып, Көньяк Франциянең тау араларына илтеп яшерергә уйладылар. Радомдагы бөтен легионны Франциягә Ле-Пюи лагерена китерделәр. Капелла таратылды, ләкин яшерен оешманың тамыры тирән иде, Франциягә килгәч, французлар белән бәйләнеш урнаштырдык. Көтмәгәндә Ле-Пюи лагерена, төрмәдән чыгарып, Рушат Хисаметдиновны китерделәр. Бу 1944 елның март башлары иде. Төрмә аны бик йончыткан, ваткан, барлык саулыгын суырып алган иде. Без аны лазаретка урнаштырдык. Мин аның янына барып йөрдем. Хисаметдинов төрмәдәге хәлләрне сөйләде, иптәшләрнең аяныч язмыптын әйтте. Хисаметдинов Муса абыйның соңгы шигырьләрен алып кайткан иде. Ул төрмәдә аларны ятлаган булган, миңа телдән әйтеп торды, мин күчереп алдым. "Соңгы сүз" исемле шигырендә птундый юллар бар иде: Тар урамнар, күксел утлар, Тышта карлар явалар. Өч ят кеше, автоматлар тотып, Аны кырга алып баралар. "Төн. Төрмә" исемле шигырьне дә язып алдым. Төн. Төрмә. Тирән тынлык. Бер тавыш юк бүлмә эчендә. Тик тыштагы төнге часовойның Аяк тавышы гына ишетелә. Йокы килми, төрле уйлар килә, Әнә анам, бала, сеңелләр, Ә иркәмнең соңгы язган хатын Тагын бер кат укыйм күңелдән. "Хатларыңны алдым, җаным, Рәхмәт сиңа, онытмыйсың әле иркәңне. Өзелеп сагынам сине, өзелеп-өзелеп, Кавышыр көннәр тагын җитәрме?" Мин шатланып сиңа кайтыр идем, Иркем булса иде кулымда. Булса иде билдә үткен кылыч һәм алсу таң барыр юлымда. Ачы тормыш җиле кире исте, Кылыч та юк миндә, мылтык та, Ә йөрәгем әле һаман тибә — Ишетәмен төнге тынлыкта. Төн. Төрмә. Тирән тынлык. Бер тавыш юк бүлмә эчендә. Тик тыштагы төнге часовойның Аяк тавышы гына ишетелә. Француз коммунистлары оештырган партизаннар отряды белән элемтә яхпты булды. Алдан сөйләшү буенча, без билгеләнгән көнне макиларга (французлар партизаннарны "маки" дип йөртәләр) кушылырга тиеш идек. Менә ул көн килеп җитте. 1944 елның июнь төнендә, лагерьдагы корал складында торучы немец сакчыларын үтереп, үзебез коралландык та унсигез кеше француз партизаннарына кушылдык. Шунысын да әйтим: әсирлектә йөргәндә, мин Дим Алишев исеме белән йөрдем, партизаннарга кушылу белән яңадан үз исемемне алдым. БЕР КАМЕРАДА Бельгиянең Кнокке исемле курортлар шәһәрчегендә уздырылган халыкара поэзия фестивалендә миңа совет язучылары делегациясе әгъзасы сыйфатында Муса Җәлилнең җәмәгате язган хатны укырга туры килде. Бу хатында ул Муса Җәлил белән бергә Берлин төрмәсендә булган, бу гүзәл татар шагыйренең әдәбият өчен төрмәдә язган шигырьләрен саклап калган Бельгия патриоты Андре Тиммермансның мактаулы эше турында яза һәм аның ватандашлары — Бельгия шагыйрьләренә Җәлилнең шигырьләр китапларын бүләк итүен әйтә. Фестиваль тәмамланып ике көн үткәч, мин Бельгиянең танылган шагыйре, Бельгия Фәннәр академиясе әгъзасы Роже Бодар белән очраштым һәм аңардан Андре Тиммермансны табуда миңа ярдәм итүен үтендем. Андре Тиммерманс турында мәгълүматларыбыз аз: бары тик аның 1944 елда Берлинда немецлар төрмәсендә утырган булуы, сугыштан соң Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен совет кешеләренә тапшыруы һәм фамилиясенең Бельгиядә бик таралган булуы гына билгеле иде. Роже Бодар, эзләүнең уңышлы чыгачагына бераз шикләнеп кенә һәм бу хәлгә басым ясап, Андре Тиммермансны табу өчен кулыннан килгәннең барын да эшләячәген белдерде. — Бәлки, сез, чама белән генә булса да аның ничә яшьтә булуын беләсездер? Бу хәл эзләүне бик нык җиңеләйтер иде, - диде Бодар. Ләкин мин Тиммермансның яшен белми идем. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ндә Тиммерманска багышланган шигырьләр булса да, аларда аның яше турында бер сүз дә әйтелми. Бу очрашудан соң ике көн үткәч, мин Бельгиядә безнең илчелек аша Бельгия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре М.Р.Харреманстан бик җылы хат алдым. Бу хатында ул Роже Бодар үтенече буенча мәгълүматлар туплавын һәм мин эзләгән Тиммермансның 1917 елның 5 декабрендә Франциядә туган бельгияле, 1942 елда гестапо тарафыннан кулга алынып, Берлин төрмәләренең берсенә ябылган Андре Тиммерманс булып чыгуы бик ихтимал икәнлеген яза. Андре Тиммерманс моннан биш ел элек Бельгиядә Тирлемон шәһәрендә, Виктор Бодуэн урамындагы 51нче номерлы йортта яшәгән икән. Хатының азагында Харреманс әфәнде эзләвемнең уңышлы чыгачагына ышаныч белдерә. Миңа ярдәм итәргә ашыккан бу кешегә һәм Роже Бодарга рәхмәт хисе белән мин Брюссельдән кырык километр чамасындагы Тирлемон шәһәренә киттем. Әйе, безгә шуны белергә кирәк: моннан биш ел элек монда яшәгән Тиммерманс әле дә шунда яшиме һәм, әгәр яшәсә, ул мин эзләгән кешеме? Икенче бер сорауга — бу шаһит авызыннан без Муса Җәлил турында берәр нәрсә белә алырбызмы яисә шагыйрьнең соңгы еллары турында сөйләүче бердәнбер нәрсә булып элеккечә аның "Моабит дәфтәрләре" генә калырмы? дигән сорауга җавап та менә шуларга бәйле иде. Ике катлы кечерәк кенә йорт. Тәрәзәләренә шешәләр тезеп куелган тар агач прилавкалы кибеткә бердәнбер ишек алып керә. Бу — эчемлек кибете. Керү белән без прилавка артында торучы мөлаем йөзле хатынны күрдек. Безнең сорауга ул: "Андре Тиммерманс монда яши, ул минем ирем, әле йөрергә чыгып китте, хәзер кайтып җитәргә тиеш", — диде. Берничә минут та үтмәде, Тиммерманс чыннан да кайтып җитте. Без аңа ни өчен килүебезне әйттек һәм аның беренче сүзләреннән үк нәкъ шул Андре Тиммерманс булуын аңладык: ул Муса Җәлил белән бергә төрмәдә утырган, аны белә һәм аның турында үзе хәтерләгәннең барысын да сөйләргә хәзер иде. Без кибет артындагы бер бүлмәгә үттек. Мин үземнең сорауларга җавап йөзеннән, Тиммерманс исенә төшереп сөйләгәннәрнең бер сүзен дә төшереп калдырмаска тырышып, иске журналистлык гадәте буенча стенографистларча тизлек белән диярлек яза башладым. Ләкин башта сөйләүче турында. Андре Тиммерманс — озын буйлы, ябык йөзле, кара чәчле, аз гына иелебрәк йөрүчән, тыйнак, хәтта бераз оялчанрак та кеше. Муса Җәлилгә бәйле булган һәрнәрсәне эчке киеренкелек белән бик тырышып исенә төшерә-төшерә сөйли, ә шул ук вакытта үзе турында теләр-теләмәс кенә һәм бик аз сүз белән әйтә: әйе, ул каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашкан, фашизмга каршы булган һәм хәзер дә шулай, ләкин бернинди дә партиядә тормаган һәм тормый. 1942 елда, аны берәр кешенең әйтүе буенча булса кирәк, немецлар кулга алганнар. Хәзер ул клерк булып эшли, ә хатыны һәм аның туганнары менә әле генә без үткән кечкенә кибетне тоталар. Аның үзе турында сөйләгәннәренең Муса Җәлил белән бәйле булмаган өлеше менә шул гына бугай. Калганнарын без, сүз уңаенда, Җәлил турындагы истәлекләрен сөйләгәндә беләбез. Муса Җәлилнең тормышы — безнең әдәбиятыбыз тарихына кергән тормыш. Аның героик гомеренең соңгы айлары турындагы сүзләрне тыңлаганда никадәр дулкынлануымны һәркем аңлар. Ләкин, минем уемча, бу дулкынлануларымнан һәм кичерешләремнән бигрәк, укучыны фактлар үзләре күбрәк кызыксындыра, чөнки алар үзләре бер тарих. Шуңа күрә Муса Җәлил турындагы сорауларыма Андре Тиммермансның җавапларын әдәби бизәкләүләрсез турыдан-туры укучыга җиткерү, минемчә, дөресрәк булыр. Мин ал арны әңгәмәбез барышында үзем язып алганча бирәм. Алай гына да түгел, язып алынган тәртиптә үк бирәм. Шулай иткәндә, бу әңгәмә укучы күз алдына җанлырак һәм тулырак килеп басар. * * * Менә ул сөйләшү: Мин. Муса Җәлил белән сез кайчан таныштыгыз? Тиммерманс. Мин Җәлил белән 1943 елның азагында, дөресрәге, мөгаен, 1944 елның башында таныштым. Бу хәл Берлинда, Лертерштрассе урамында булды. Мин. Җәлил камерага сездән элегрәкме, соңракмы килде? Тиммерманс. Немецлар мине камерага алып килгәндә, Җәлил анда иде инде. Аның янында Польшада, Силезиядә туып үскән немец солдаты да утыра иде. Ниндидер бантка бер төрмәдә кухняда эшләгәнгә, бу солдат камерадан көн буена китеп тора — аны иртән алып китәләр, кичен китереп куялар иде. Шунлыктан без көн буена Җәлил белән икәү генә кала идек. Мин. Җәлил белән ничек аңлаша идегез соң? Тиммерманс. Мин французча һәм бераз гына немецча, ә Муса Җәлил рус һәм татар телләрен генә белгәнгә, аңлашу безгә бик кыен иде. Ләкин безнең бик сөйләшәсе килә иде. Төрмәдә тоткыннарга "Фёлькишер беобахтер" газетасы тараталар иде. Бу газетаның кырлары бик киң иде. Без ал арны кисеп алып тар гына дәфтәрләр ясадык. (Тиммерманс бу дәфтәрләрнең нинди киңлектә булуын бармаклары белән күрсәтә.) Җәлил һәм мин бу дәфтәрләргә төрле әйберләрнең рәсемен ясыйбыз да һәр очракта бу әйберләрнең исемен әйтәбез: Җәлил — русча, ә мин — французча, һәм һәр икебез бу сүзләрне ятлыйбыз. Хәер, башта дәфтәрләр ясамадык, әйбер рәсемнәрен һәм сүзләрне аерым кәгазь кисәкләренә язып, аннары гына ал арны тәрҗемәсе белән дәфтәрләргә күчерә идек. Минем бу дәфтәрләрем соңрак, немецлар мине башка төрмәгә күчергәндә, югалдылар. Миңа укырга җиңелрәк булсын өчен, Җәлил сүзләрнең русча тәрҗемәсен латин хәрефләре белән яза иде. Абстракт төшенчәләр белән эш кыенрак иде, ләкин монда безгә кичләрен, эшеннән кайткач, поляк ярдәм итә иде. Поляк Җәлил белән полякча сөйләшә, алар бер-берсен бераз аңлыйлар, аннары поляк боларны миңа немецча аңлатырга тырыша иде. Мин, инде сезгә әйткәнчә, немецча бераз аңлыйм. Шулай итеп, без поляк һәм немец телләре ярдәмендә, абстракт төшенчәләрне русчадан французчага тәрҗемә итә идек. Мин. Сез Җәлил белән бер камерада күпме вакыт булдыгыз? Тиммерманс. Өзеп кенә әйтә алмыйм, берничә ай бугай. Төрмә көннәре бер-берсенә бик охшаганнар, аларның күпме булуын әйтү кыен. Мин. Бу төрмәдә Җәлилдән башка тагын совет кешеләре бар идеме? Тиммерманс. Төрмә зур булганга, мин тоткыннарның барын да белә алмадым, ләкин безнең белән күрше ике камерада — уңда һәм сулда — тагын ике татар утыра иде. Берсенең исеме Абдулла Булатов, ә икенчесенеке — Алишев. Бу Алишев, әгәр хәтерем ялгышмаса, элек, сугышка кадәр, балалар өчен әкиятләр язган бугай. Миңа бу турыда Муса Җәлил сөйләде. Бу татарлар белән бергә һәр камерада берәр бельгияле бар иде. Бу бельгиялеләр минем танышларым, аларның икесе дә минем белән бер үк эш өчен кулга алындылар. Минем алар белән, ә Җәлилнең үз иптәшләре — татарлар белән ничек тә булса элемтә урнаштырасыбыз килде. Без стенада язулы кәгазьләр үткәреп булырлык кечкенә тишек тишәргә теләдек, ләкин моның өчен бернинди дә инструментыбыз юк иде. Безнең төрмәдә тоткыннарга, әгәр алар үзләре сорасалар, кайчак эш һәм эш өчен кирәкле инструментлар бирәләр иде. Стенаны тишәрдәй берәр инструмент алырга ниятләнеп, Җәлил белән без дә үзебезгә эш сорадык. Өмет акланды : безгә түгәрәк агач капкачларга ырмаулар ясарга куштылар. (Бу детальләрнең нәрсә өчен һәм кая киткәнен белмим.) Эш өчен безгә берничә инструмент, шул исәптән, кечерәк кенә яссы өтерге бирделәр. Менә шул өтерге белән без стенаны тишәргә тотындык. Башта Булатов утырган камера стенасын тиштек. Бу стена буенда өч агач аяклы төрмә ләгәне тора иде. Шуның бер аягы стенага терәлеп үк тора. Без стенаны нәкъ менә шул ләгән аягы каплаган урыннан тишек күренмәслек итеп чокырга тотындык. Эшебез уңышлы барды — башта ук ике кирпеч арасындагы ярыкка туры килдек. Стена ярты метр чамасы калынлыкта иде, без аны күпме тишкәнбездер, анысын хәтерләмим. Прогулкага чыккан саен, без, таш валчыкларын учыбызга алып чыгып, төрмә ишегалдына кеше сизмәслек итеп әз-әзләп кенә чәчеп калдыра идек. Ниһаять, без тар гына тишек тиштек, һәм шул көннән башлап мин бельгияле иптәшем белән, ә Җәлил Булатов белән сөйләшә башладык . Берничә көннән икенче стенага тишек ясый башладык. Бу стенада җылыту трубалары куелган иде, эшләве кыенрак булды, шулай да без бу трубалар артыннан күренмәслек итеп тишәргә тырыштык. Бусы беренчесенә караганда катырак та төсле тоелды, бәлки, без арыган гына булганбыздыр. Бу стенаның теге ягында утыручы Алишев белән бик сөйләшәсем килә, ди иде Җәлил. Ләкин без эшне азагына кадәр җиткерә алмадык. Бервакыт конвойчылар кереп Җәлилне Дрезденга судка алып киттеләр. Мин. Бу көнне Җәлилне соңгы күрүегез булдымы? Ул төрмәгә кире кайтмадымы? Тиммерманс. Ул яңадан кайтмады, ләкин мин аны соңрак Шпандаудагы төрмәдә тагын күрдем. Без утырган төрмә, гомумән, гражданский кешеләр өчен булса да, бер канаты — без утырганы — тикшерү астында булган кешеләрне тоту өчен хәрби төрмә ителгән иде. Күрше камерада утырган татарлар да Дрезденга судка җибәрелделәр. Җәлил миңа аларның да үзе белән бер үк эш буенча утыруларын әйтте. Мин. Сез Шпандау төрмәсендә Җәлил белән ничек һәм кайчан очраштыгыз? Тиммерманс. Хәзер ачык хәтерли алмыйм инде, ләкин 1944 елның августында булса кирәк. Гитлерга һөҗүм ителү уңае белән, барлык сәяси тоткыннар, без утырган Берлин төрмәсеннән алынып, Шпандауга күчерелде. Шпандауга эләгүемнән соң берничә көн үткәч, иртән, төрмә ишегалдында йөргәндә, мин кемнеңдер тавыптын ишеттем. Кемдер, пышылдап кына, "пст... пст..." дип, минем игътибарны үзенә тартырга тырыша иде. Мин шактый озак вакыт як-ягыма каранып йөрдем, ләкин беркемне дә күрә алмадым. Бер көн үткәч, прогулка вакытында мин бу тавышны яңадан ишеттем. Төрмәнең аскы кат тәрәзәләре чагыштырмача түбән урнашканнар һәм, тар гына ярык калдырып, эчкә таба ачылалар иде. Мин кинәт әнә шундый ярыкта Җәлилнең бантын күреп калдым, дөресрәге, бөтен бантын түгел, ә битенең бер өлешен генә — чөнки ярык бик тар иде. Мин әйләнә буйлап йөрүемдә дәвам иттем — туктап торырга ярамый. Бер тапкыр әйләнеп үткәч, тагын теге тәрәзә белән тигезләндем һәм ботинкамның шнурын бәйләгән булып иелдем. Бу минутта Җәлилнең үзен күрмәсәм дә, аның тавышын ишеттем. Ул немецча пышылдап кына суд булуын һәм үзенең башын кисәчәкләрен әйтте. Мин. Җәлил белән сезнең бу соңгы очрашуыгыз булдымы? Тиммерманс. Юк, минем аның белән күрешәсем, сөйләшәсем бик килде һәм мин иптәшләрем аркылы Җәлил торган баштагы тоткыннарның нинди көндә душка йөрүләрен белергә тырыштым. Бу вакыт, Гитлерга һөҗүм итүдән соң, төрмәдә кеше бик күп иде, шуңа анда тәртипсезлек хөкем сөрде. Бантка очта утырсам да, мин төрмә душына икенче очтагы тоткыннар юынган көнгә һәм сәгатькә эләгә алдым. Анда мин Җәлилне күрдем һәм, бер-беребезгә бик якын торып юынган арада, аның белән ун минут буе сөйләштем. Җәлил миңа үзенең һәм татар иптәшләренең үлем җәзасына хөкем ителгән булуларын әйтте. Мин. Җәлил белән тагын ниләр турында сөйләшә алдыгыз? Тиммерманс. Башка берни турында да сөйләшмәдек. Аның белән ун минут буе бергә басып торсак та, сөйләшергә мөмкин түгел диярлек иде, әйләнә-тирәбездә кешеләр бар, алар безгә комачаулыйлар иде. Мин. Җәлил сезгә үзе һәм татар иптәшләре турында әйткән; ал арны үлем җәзасына хөкем иткән процесс буенча, мөгаен, татарлар гына утырганнардыр? Тиммерманс. Әйе, минем уемча, бу процесс буенча хөкем ителгәннәр барысы да татарлар булган, чөнки мин Җәлилдән бантка беркем турында да ишетмәдем. Мин. Бу күрешүегездән соң Җәлилне бантка күрмәдегезме? Тиммерманс. Юк. Берничә көннән соң мин Луккау шәһәренә лагерьга күчерелдем. Мин. Сез саклап торган дәфтәрне Җәлил сезгә кайчан тапшырды? Тиммерманс. Бу хәл аны Дрезденга судка җибәрүдән ярты ай чамасы элегрәк булды. Ул миңа төрмә кибетендә сатыла торган почта кәгазеннән эшләнгән кечкенә дәфтәрен бирде. Мин. Нигә ул аны сезгә шул вакытта бирде? Ул инде үзен җәзалаячакларын көтә идемени? Тиммерманс. Әйе. Суд булудан шактый күп элек үк ул үзен җәзалаячакларына ышана иде. Моңа аз гына да шикләнмәве турында ул берничә тапкыр миңа бик тыныч кына әйтте. Миңа дәфтәрен тапшырган көнне Җәлилне төрмә начальнигына чакырдылар. Ни өчен икәнен атап кына әйтә алмыйм, ләкин ниндидер кәгазьгә кул куюын таләп иткәннәр бугай. Төрмә конторасыннан кайткач, ул минем янга килде һәм миңа дәфтәрен биреп, исән калып өемә кайта алсам, аны саклавымны, сугыштан соң мин яшәячәк илдәге совет консуллыгына тапшыруымны үтенде. Мин. Сез дәфтәрне ничек саклый һәм тапшыра алдыгыз? Тиммерманс. Мине Шпандауга күчергәндә, мин аны үзем белән алдым — киемнәрем эченә яшердем, ә миңа биш ел каторгага җибәрү турында яңа хөкем карары игълан ителгәч, мин бу карар чыгуның икенче көнендә, башкалар кебек үк, төрмә конторасына барып, артык әйберләремне тапшырырга тиеш идем. Безнең эш тикшерелеп беткән булганга, безгә артык әйберләр тоту тыела иде. Мәсәлән, ике пар оекбашым бар икән, мин шуның берсен генә, ике күлмәгем булса — берсен генә калдырырга тиеш идем. Моннан тыш, гомумән, безнең барлык вак-төяк әйберләрне алалар иде. Мин тапшырырга тиеш булган әйберләремне җыйдым да Җәлилнең дәфтәрен башта ук күзгә ташланып тормаслык, ләкин шул ук вакытта бу аны махсус рәвештә яшергән икән дигән фикер тумаслык итеп, шулар арасына тыктым. Аның белән бергә миңа Берлин төрмәсендә немец рухание биргән догалык китабын да тыктым. Бу догалыкның беренче ике битендә Җәлилнең миңа бүләк итеп язган шигырьләре бар иде. Немецлар әйберләрнең инвентарь исемлеген төзи башладылар. Алар, башка әйберләр арасында догалыкны һәм дәфтәрне күреп: "Нәрсә бар анда?" — дип сорадылар. Мин, бу минем көндәлегем, дидем, ә ул сантыйлар, минем бәхеткә, дәфтәрдәге язуның немецча да, французча да булмыйча, башка бер телдә булуына игътибар итмәделәр. Хәер, ул көнне бик күп кеше җибәрелгәнгә, алар ашыгалар иде. Шунда ук дәфтәр һәм догалык белән бергә кырыну әйберләре һәм бантка вак-төяк нәрсәләр дә бар иде. Шуларның барысын да, инвентарь язуы белән бергә немецлар, урнашкан тәртип буенча, минем өйгә — әниемә җибәрделәр. Ул инвентарь язуы миндә кайдадыр саклана әле, бәлки, мин аны табармын да. (Тиммерманс саргаеп беткән төрле кәгазьләр салынган папка алып килә һәм анда озак кына актарына, ләкин шулай да ул инвентарь кәгазен таба алмый.) Минем әйберләр, догалык һәм Җәлил дәфтәре салынган посылка әниемә килеп җитә, ул ал арның барысын да сугыш бетеп мин өйгә кайтканчы саклый. Төрмәдән концлагерьга җибәргәндә, әниемә хат язарга рөхсәт иттеләр. Мин аңа турыдан-туры яза алмасам да, бу дәфтәрне һәм догалыкны ничек тә булса сакларга кирәклеген аңлатырга тырыштым. Ничек болай килеп чыккандыр, белмим, ләкин мин кайтканда, догалык югалган иде, ә дәфтәр сакланган. Мин аны үзем тапшыра алмадым, чөнки концлагерьдан соң озак вакыт авырдым. Брюссельдә булгалый торган бер иптәшем минем үтенүем буенча дәфтәрне совет илчелегенә илтеп тапшырды . Мин. Сез Җәлилнең төрмәдә ни өчен утырганын, фашистларның аны нәрсәдә гаепләүләрен белмисезме? Тиммерманс. Бер-беребезнең телен бик аз белгәнлектән, сүзләрне ымлаулар белән тулыландырып сөйләшкәндә һәрвакыт һәм һәрнәрсәне аңлап бетереп булмый. Шуңа күрә, бәлки, мин Җәлил сөйләгәннәрне төгәл үк аңлап та җиткермәгәнмендер. Сезгә үзем аңлый алган кадәресен генә сөйлим. Җәлилнең минем белән һәм Булатов белән (аның белән ул, минемчә, русча сөйләшә иде, чөнки ал арның сөйләшүләреннән мин кайбер нәрсәләрне аңлый идем) сөйләшүләреннән аңлавымча, Җәлил, төрмәгә эләккәнче, немец концлагеренда утырган. Лагерьга алар янына баш мөфти (мин кабат сорыйм, һәм Тиммерманс кабатлый: баш мөфти) килгән. Лагерьда Җәлилнең язучы булуы билгеле булган, һәм мөфти аңардан Мусаның һәм башка берничә татарның, хәрби әсирләрне генерал Власов армиясенә керергә өндәп, мөрәҗәгать язуларын таләп иткән. Җәлилнең сүзләреннән аңлавымча, алар күз буяу өчен моны эшләргә риза булганнар, ләкин шул ук вакытта лагерьда үзләре чыгарган яшерен листовкаларда нәкъ шуның киресен язганнар һәм татарларны генерал Власов армиясенә кермәскә өндәгәннәр. Җәлилнең миңа сөйләвенчә, ал арның листовка чыгара торган яшерен оешмаларында татарлардан барлыгы 12 кеше калган. Соңыннан алар тагын берәүне — унөченче кешене алганнар, һәм бу унөченче кеше ал арны тоттырган. Хәтерләвемчә, алар бу турыда Булатов белән стена аша еш сөйләшәләр иде. Әгәр мин Җәлил белән бергә тагын ике-өч ай утырган булсам, мин телне күп яхшырак белгән булыр идем һәм Җәлилне нәрсә өчен җәзалаулары һәм аның татар иптәшләре Мин. Әйтегезче, сезгә тапшырган шигырьләрен Җәлил ничек яза иде? Тиммерманс. Безнең буш вакытыбыз күп иде, мин аны тизрәк үткәрү өчен көн саен иртән озак-озак, берәр сәгать, хәтта күбрәк тә кырына идем. Хәтерем ялгышмаса, Җәлилнең сакалы акрынрак үсә иде, һәм ул сирәк кырына иде. Көн саен иртән мин кырынган арада, Муса гадәттә "Фелькишер беобахтер" газетасыннан ертып алынган кәгазь кисәкләренә нидер яза, ертып ташлый һәм яңадан яза иде. Мин кырынып бетергәч, ул язуыннан туктый, һәм без рәсемнәр ярдәмендә сөйләшә башлый идек. Ярты көнгә кадәр вакыт шулай үтә иде. Көн уртасында без төшке аш дип атый торган нәрсә була иде. Аннан соң без яңадан тел өйрәнә башлыйбыз, ә сәгать дүртләрдә Җәлил яңадан язарга тотына иде. Мин. Сез Муса Җәлилнең шагыйрь икәнен белә идегезме соң? Тиммерманс. Әйе, башта ук булмаса да, мин моны белдем. Мин беренче тапкыр камерага килеп Җәлилнең фамилиясен сорагач, ул, фамилиям Гумеров, диде, һәм мин фамилиясе "ов"ка тәмамлангач, бу рустыр инде дип уйлап алдым. Аннары без рәсемнәр ярдәмендә аңлаша башладык. Бервакыт, без инде бер-беребезне бераз аңлый башлагач, Җәлил Гитлер турында сүз кузгатты һәм, рус телендә "һ" хәрефе әйтелми, диде, һәрхәлдә, мин аны шулай аңладым һәм аны Гумеров түгел, ә Умеров дип йөртә башладым. Аннары "Умеров" сүзенең шагыйрь Гомер исеменә охшавын күрдем, һәм менә шул вакытта Җәлил үзенең дә шагыйрь икәнен әйтте. Мин. Төрмә надзирательләре Җәлилгә язарга комачауламыйлар идеме? Тиммерманс. Юк. Төрмәдәге сакчылар профессиональ төрмәчеләр түгел иде. Хәрби хезмәттәге бу картлар үз бурычларына салкын караучы ярыйсы гына кешеләр иде. Без камерада үз иркебезгә куелган идек, шуңа күрә Муса яза ала иде. Мин. Әйтегезче, Муса сезгә үзенең татар иптәшләре турында ниләр сөйләде? Тиммерманс. Без соңгы тапкыр төрмә душында очрашкан вакытта, Муса миңа, үзләрен тоттырган хыянәтчене дә кертеп, унөч кешенең барысының да үлем җәзасына хөкем ителгән булуларын әйтте. Ләкин мин аларның барысының да җәзалап үтерелгән яки үтерелмәгән булуын белмим — бу инде соңрак булды. Мине Луккауга күчергәндә, Муса һәм үлемгә хөкем ителгән башка татарлар әле Шпандауда калдылар . Мин. Үзен җәзалаячаклары турында Җәлил сезгә беренче тапкыр кайчан әйтте? Аны алып китеп, аңардан ниндидер документка кул кую таләп ителгән көннеме? Тиммерманс. Әйе, шул көнне, миңа дәфтәрен тапшырганда, ул, мине җәзалаячаклар, диде. Ләкин ул бу турыда инде беренче генә тапкыр әйтми иде. Ул миңа бу турыда элек тә берничә тапкыр әйткән иде. Аның моңа ышануы сөйләшүендә дә, үзен тотышында да сизелә иде. Ул моңа ышана һәм бик тыныч иде. Мин. Муса Җәлил белән тагын ниләр сөйләшүегезне хәтерли алмыйсызмы? Тиммерманс. Төрмәдә кешеләр нәрсә турында сөйләшсеннәр соң: безне ачлык газаплый, шуңа күрә без кайчак ашау турында сөйләшә идек, мин үзебезнең Бельгиядә, Җәлил үзләрендә, Татарстанда, нәрсә ашавыбыз турында берберебезгә сөйли идек. Семьяларыбыз, туганнарыбыз турында күп сөйләштек. Барысын да яхшы ук аңлаган булуыма ышанмыйм, ләкин Җәлил әтисенең крестьян булуы, кыз туганнарыннан берсенең инженер-химик булуы турында сөйләде бугай. Ә икенче кыз туганының кем булуы турында аңлатырга никадәр генә тырышса да, мин аңлый алмадым. Ул хатыны турында күп сөйли иде һәм, әгәр мин бутамасам, ул миңа биргән дәфтәрен дә хатынына тапшырырга тиешлеген әйтте. Ни турында гына сөйләмәсен, ул һәрвакыт бик тыныч һәм шул ягы белән мине сокландыра иде. Мин. Әйтегезче, сез Җәлилне соңгы тапкыр төрмә душында күргән вакытта, ул сезнең белән үзенең дәфтәре турында, сездән аны саклауны үтенүе турында яңадан сөйләшмәдеме? Тиммерманс. Юк, ул бу турыда башка минем исемә төшермәде. Ул миңа бер тапкыр әйтте һәм, вәгъдә биргәч, ул эшләр инде дип ышангандыр. Мин кабатлап әйтәм: ул бик тыныч һәм батыр кеше иде. Мин аның үтенечен үтәми кала алмый идем. Үзегезне минем урынга куеп карагыз: миңа мин белмәгән телдә язылган дәфтәр тапшыралар, мин аны укый алмыйм, мин анда нәрсә язылганын белмим. Мин бу кешенең шагыйрь икәнлеген беләм. Мин аның нинди шагыйрь, яхшымы яисә начармы икәнлеген белмим, ләкин мин аның яхшы кеше булуын беләм, тыныч булуы һәм батырлыгы өчен мин аны бик ихтирам итәм. Шундый кеше бер камерада утырган иптәшеннән ни дә булса эшләүне үтенә икән, мин аны эшләргә кирәк икәнлеген беләм. Минем фикеремчә, ул бу турыда минем онытмавымны белгәнгә күрә, соңгы күрешүебез вакытында миңа үзенең үтенече турында кабат әйтмәде. Тиммерманс тагын бер папка таба, аны озак кына актара һәм, ниһаять, элегрәк хәтеренә төшергән исемлекне, немецлар аның ата-анасына җибәргән әйберләр исемлеген таба. Бу — машинкада немец телендә басылган җиде-сигез пункттан торган реестр: бритва, оекбаш, күлмәк, дүртенче яисә бишенче пункт булып "брифташе" — почта сумкасы дигән сүз тора. — Догалык һәм Җәлилнең дәфтәре төрелгән пакет, мөгаен, птупты пунктта язылган булгандыр, — ди Тиммерманс. * * * Җәлил турында сөйләү тәмам. Тиммерманс инде үзе сөйләгән нәрсәләргә берничә кат кире әйләнеп кайта һәм киеренке уйланып, берәр нәрсә онытмадым микән дип хәтеренә төшерергә тырыша. Ләкин ул бантка бернәрсә дә исенә төшерә алмый. Ул птупты сөй ләгәннәреннән артыкны белми. Тиммермансның үзенең тормышы турында бераз тулырак ишетәсем килә. Башта ул үзе турында кыска һәм теләр-теләмәс кенә сөйләде һәм шунда ук Җәлил турында сөйләүгә күчте. Ләкин хәзер мин үз сорауларымны яңадан кабатлыйм, һәм Тиммерманс үзе турында тыйнаклык белән, аз сүзле итеп, ләкин шулай да баштагыга караганда бераз тулырак сөйли. Сугыш башында ул суд башкаручысы конторасында клерк булып эшләгән. Аны биредә, шушы ук Тирлемон шәһәрчегендә кулга алганнар. Каршылык хәрәкәте әле берничек дип тә аталмаган вакытта, ул бу хәрәкәтнең беренче членнарыннан булган. Аннары бу хәрәкәтне "Бәйсезлек фронты" дип атаганнар. Тирлемондагы каршылык хәрәкәте членнарының һәркайсының үзенең кечкенә генә эше булган. Тиммерманска исә коллаборационистлар исемлеген төзү тапшырылган. Ул, аларның һәркайсына аерым картотека ачып, шунда аларның фашистлар белән хезмәттәшлеге турында үзе тапкан бөтен мәгълүматны яза барган. Моннан тыш ул аларның фоторәсемнәрен табарга тырышкан. Акрынлап бу картотекага яңадан-яңа мәгълүматлар кертелә барган. Ул бу картотеканы үзендә тотмаган, бәлки әнисенең дусты булган карт кына ялгыз бер хатын өендә яшереп куйган. Яңа мәгълүмат кертү өчен картотеканы бу хатыннан ала да яңадан шунда илтеп куя торган булган. Соңрак Тиммермансның әнисе Җәлилнең дәфтәрен дә шушы хатында саклаган. Кырык дүртенче елның азагында, Тиммерманс үзе немец төрмәсендә инде өченче елын утырганда, ә Тирлемон шәһәре фашистлардан азат ителгәч, Бельгия патриотлары кырык икенче елда ул алып барган бу картотеканы әлеге карчыктан алалар һәм аның буенча күп кенә коллаборационистларны табалар. Шулай итеп, аның эше әрәмгә китми. Бу эштән тыш ул тагын әле яшерен газета тарату белән дә шөгыльләнгән. Аны, тагын алтмыш дүрт кеше белән, шул исәптән кыз туганының ире белән бер үк көнне, төнлә, урын өстендә вакытта кулга алганнар. Ал арны, дошманга ярдәм итүдә гаепләп, Брюссель төрмәсенә җибәргәннәр. Кыз туганының ирен үлем җәзасына хөкем иткәннәр, ә аңа һәм аның иптәшләренә өч елдан биш елга кадәр төрмә срогы билгеләгәннәр. Моннан соң аны Вестфалиягә җибәргәннәр. Аннан яңадан Брюссельгә, ә аннан инде Берлинга җибәргәннәр, һәм шунда ул Муса Җәлил белән очрашкан. Аннары аларны икенче кат хөкем иткәннәр һәм, дошманга ярдәм итүләре, фашизмга каршы әдәбият таратулары һәм Өченче рейхка лояль булган кешеләрнең исемлеген төзүләре өчен барысына да үлем җәзасы бирүне таләп иткәннәр. Ахырда, баштагы өч ел төрмә урынына аңа биш ел каторга биргәннәр. Алар соңгы вакытта утырган лагерь Эльба елгасы янында булган. Бу лагерьга бер үк вакытта ике яктан руслар һәм америкалылар якынлаша башлаган. Немец сакчылары качканнар. Руслар лагерьга якын ук килгәннәр, һәм Тиммерманс берничә көн буена аларда булган, хәтта медицина тикшерүе дә үткән. (Тиммерманс папкасыннан "М.П." — медпункт печате сугылган һәм безнең ниндидер хәрби врачыбызның танымаслык имзасы куелган кечкенә генә саргайган кәгазь кисәген чыгара.) Берничә көн үткәч, руслар аны һәм бантка бельгиялеләрне, туган җирләренә җибәрү өчен, америкалыларга тапшырганнар. Сугыш беткәннән бирле ул Тирлемон да яши, өйләнгән, страховой конторада клерк булып эшли. Менә шул гына. Тиммерманска болай да инде үзе турында кирәгеннән артык күп сөйләде кебек тоела. Мин аңа татар әдәбияты һәм гомумән бөтен совет әдәбияты каршында бик зур хезмәт күрсәтүе турында, Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында сөйләп бирәм. — Ул бик тыныч һәм бик батыр кеше иде, мин аны һәрвакыт ихтирам итә идем. — Бу сүзләрне ул инде ничәнче тапкыр зур эчке кичереш белән кабатлый. Саубуллашу алдыннан, мин Тиммерманска тагын бер тапкыр зур рәхмәт белдерәм. Көтмәгәндә генә ул кашларын җыера һәм бу сүзгә каршы килү ишарәсе ясый. — Мин аның нинди дәфтәр икәнен белмәдем дә ич, — ди ул бик җитди итеп. — Мин аның ниндидер искитәрлек нәрсә булуын белмәдем, мин иптәшемнең үтенечен генә җиренә җиткердем. Мин үзем искитәрлек нәрсә эшләдем дип уйламыйм. Ул дәфтәр бик мөһим дәфтәр булып чыккан икән — бик әйбәт, ләкин моны минем хезмәтем дип санарга ярамый, мин аны белмәдем, мин аңарга андый зур әһәмият бирмәдем... Боларның барысы да бик гади эш иде һәм хәзер дә минем өчен ул шундый ук гади нәрсә булып кала. Мин кешене ихтирам итә идем һәм аның өчен кулымнан килгәнне эшләдем. Муса Җәлилнең хатынын күргәндә, — дип өсти ул, — аңа әйтегез, мин аның ирен бик нык, бик нык ихтирам итә идем. Сез аңарга моны һичшиксез әйтегез... Без саубуллашабыз. Кечкенә генә эчемлек кибетенең ачык ишеге янында, ишек яңагына сөялгән хәлдә, кулын кесәләренә тыккан озын буйлы, елмаймый торган тыйнак ир кеше, үзенең әнисе һәм тагын бер тыйнак бельгияле карчык белән бергә әдәбият өчен Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәре"н коткарып калган, бурычын үтәгән кеше — Андре Тиммерманс басып тора. Ти рлемон — Мәскәү ЕРТКЫЧ ОЯСЫНДЛ Үзәк гестапода сорау алу вакытында (анда мине һәр көнне булмаса да, ике көнгә бер алып бара торганнар иде), Берлиндагы яшерен оешманың коточкыч уңышсызлыкка тап булуын белдем. ВКП(б)ның Берлин комитеты членнары, уннарча хәрби заводлардагы, көнчыгыш эшчеләре лагерьларындагы һәм хәрби әсирләрдән торган хәрби частьлардагы яшерен группа җитәкчеләренең күбесе, тентү вакытында листовка табылган бик күп кешеләр кулга алынган иде. Безнең арага гестапо провокаторы үтеп кергәнлегенә бернинди шик калмады. Шулай булмаса, полковник Бушманов һәм мин язган листовкаларның оригиналлары гестапо кулына эләкмәгән булыр иде. Көннәрнең берсендә, бомбага тоту вакытында, мин, тәрәзәгә үрелеп, "Интернационал" җырларга керештем. Шул вакыт миңа Бушманов эндәште. Ул 216 нчы камерада миннән стена аша гына утыра икән. Ләкин бу юлы кирәгенчә сөйләшә алмадык. Кинәт кенә камерага надзиратель килеп керде, тәрәзәдән сөйрәп төшерде дә уңлап-суллап яңаклады һәм чылбырга бәйләп куйды. Чылбыр Бушманов стенасы ягына беркетелгән иде. Мин чылбырны стенага беркеткән тимерне селкетергә керештем — азрак селкенә башлады. Димәк, тартып чыгарырга була! Ярты төн үткәч, надзиратель мине чылбырдан ычкындырды һәм хәзер үк йокларга ятарга кушты. Мин, аны тыңлаган булып, тиз генә койкага менеп яттым. Ул чыгып китеп, аяк тавышлары ишетелми башлагач, урынымнан тордым да эшкә керештем. Тәрәзәдән төшкән тонык ай яктысында стенада тимернең урыны гына беленеп калды, егерме сантиметрлап тирәнлектә тишек әзер иде инде. Хәзер шушы тишекне нәрсә беләндер тирәнәйтергә кирәк иде. Аннары элемтәгә керергә мөмкин булачак. Ләкин нәрсә белән тишәргә аны? Анда карадым, монда карадым, тишәрлек әйбер таба алмагач, тимерне үз урынына кертеп куйдым да йокларга яттым: иртән күз күрер әле. һәм иртән, чыннан да, эзләнә торгач табылды: койкамның бер аягы сынган булган, аны тимерчыбык белән беркетеп борып куйганнар. Тимерчыбыкны сүттем дә турайттым. Бер метр озынлыгындагы нечкә тимерчыбыкны эшкә кушасы гына калды. Төннәрен акрынлап стенаны тишәргә керештем. Камера стенасындагы юеш штукатурның кисәге кубып, тимер очы күренгәч, Бушмановның гаҗәпләнүе чиктән ашкан. — Менә, шайтан алгыры, уйлап тапкансың бит, ә, — диде ул, элемтә урнаштырылгач. — Мин башыма да китерә алмыйм: стенада нидер кыштырдый да кыштырдый. Каян тычкан килеп чыкты икән монда дим... Шушы кечкенә тишек аша матрацтан сүтелгән нечкә җепне суздык, җепнең ике очына шырпы тартмалары беркеттек: телефон әзер! Төн җитү белән әңгәмәгә керешәбез. Бер-беребезгә допрос вакытында ни турында сорашканнары, гестапоны кызыксындырган сорауларга кемнең ничек җавап бирүен сөйләдек, һәрнәрсәне бары тик үз өстебезгә алырга, барлык бәйләнешләрне кире кагарга, һичнинди провокациягә бирелмәскә, очрашырга туры килгәндә барлык иптәшләргә бу турыда белдерергә килештек. ВКП(б)ның Берлин комитеты члены, Орел шәһәре егете комсомолец Ваня Калганов бездән бер кат түбәндә утыра иде. Берлинны бомбага тоту вакытында аның белән дә сөйләшеп, бу турыда хәбәр бирдек. Комитетның бантка членнары белән бәйләнешкә керү кыенрак булды. Григорий Коноваленко, Федор Чичвиков, Алексей Сержантов, Владимир Тимошенко, Николай Антипов һәм Николай Казбан Тегель төрмәсендә, Таисия Грецкая Шварцекопфта һ.б. төрмәләрдә утыралар иде. Шулай да озакламый Бушманов, аннары мин үзәк гестапо коридорында Коноваленко һәм Чичвиков белән очраштык һәм барысын да сөйләштек. Ә алар бүтәннәргә сөйләгәннәр. Комитет членнары арасында үзенә күрә бер ярыш кебек нәрсә башланып китте: иптәшләребез тормышын саклап калу өчен кем күпме эшли ала. Менә бер бик гыйбрәтле мисал: Бушмановка үзе язган листовканың оригиналын тоттыралар. Листовкадагы сүзләр дошман тылында совет кешеләрен фашизмга каршы фидакарь көрәшкә чакыра. Бушманов үз кулын расларга мәҗбүр була һәм ул бу листовканы язуын, беркемгә дә ышанмыйча аны үзе бастыруын, таратуын сөйләп бирә. Әмма шул ук оригиналны Федя Чичвиковка да күрсәтәләр. Ул да бу листовканы үзе язуын раслый. — Сез нигә ялганны сөйлисез? — диләр аңа. — Бу листовканы Бушманов язган бит. Ул үзе моны әйтеп тора. — Нигә мин үз-үземне бәлагә тыгыйм, — дип җавап бирә Федя. — Моның өчен мине бүләк түгел, дар агачы көтә бит. Гестапочы моны тикшереп карарга уйлый: Чичвиковка бер бит кәгазь, кара, каләм бирә һәм әйтеп торып яздырырга керешә, һөнәре буенча художник һәм скульптор Чичвиков нәкъ Бушмановча итеп язып бирә. Гестапочы аптырап кала. Бушманов белән күзгә-күз очраштыргач та, Федя үз сүзеннән кайтмый. Берлин комитетының бүтән әгъзалары да допрос вакытында үзләрен лаеклы тоталар. Җәзалаулар да, ерткычларча газаплаулар, кыйнаулар да ал арның ихтыярын сындыра алмый, алар бер-берсенә күләгә төшермиләр. Мине, берничә мәртәбә инде допроска чакырып, резина таяклар белән кыйнадылар, һәр допрос вакытында яшерен оешма членнарын әйтүемне таләп итәләр, һаман бер сүзне кабатлыйм: — Сезгә каршы булдыра алган кадәр көрәшүемне яшермим. Хәзер мин сезнең кулда, теләсә нәрсә эшләтегез. Әмма беркем турында да әйталмыйм, берүзем эшләдем. 1943 елның сентябрь башлары иде бугай, мине тагы гестапога алып килделәр. Ләкин тикшерүче бүлмәсенә дүртенче катка күтәрү урынына подвалга төшерделәр. Мин фашистлар үзләре генә сәләтле булган ысуллар белән газаплый башлауларын көтеп тынычсызландым. Җир астында беренче каттагы кебек үк зур вестибюль булып, аннан төрле якка озын коридорлар сузылган иде. Коридорларның кафель стеналарында бик күп ишекләр күренде. "Мөгаен, биредә безнең кешеләрне газаплый, атып үтерә торганнардыр", — дип уйладым һәм үз-үземне әзерләргә керештем... Сакчы мине вестибюльдәге бер ишек янында туктатты һәм керергә кушты. Бу — киңлеге өч метр, буе ун метрлап булган тәрәзәсез, тәбәнәк түшәмле бер "таш капчык" булып, түшәм уртасында тимерчыбык челтәр эчендә бер электр лампасы яна иде. Лампаның тонык яктысында мин "таш капчыкта уртада бер метр киңлектәге ара калганлыгын һәм ике яклап кечкенә кабиналар тезелеп киткәнлеген күрдем. Кабина эчендә стена кырыена таш утыргычлар куелган иде. Уң яктан беренче кабинада утырып торырга кушып, сакчы чыгып китте һәм ишекне бикләде. Мин хәзер генә моның Бушманов әйткән көтеп тору бүлмәсе икәнлеген аңладым. Монда ул кайбер иптәшләр белән очрашып сөйләшкән. Мөгаен, тикшерүче кемнән булса да сорау ала торгандыр да мине шуңа күрә ул бушаганчы бу "капчык"ка япканнардыр... Сакчы чыгып киткәч, "таш капчык" тынып калды. Шул тынлык эчендә каршы як почмактан кемнеңдер авыр сулаганы ишетелде. Мин монда берүзем генә түгел икән! — Кем дә булса бармы монда? — дип сорадым. — Әлбәттә! Изге урын буш буламы соң?! Тавыш миңа таныш кебек тоелды. — Хуҗасы белән бергә кадалып китсен бу "изге" урын. — Кадалыр. Күп калмады инде, һичшиксез кадалыр!.. Йөрәгем ешрак тибәргә тотынды, үзем очраткан кешеләрне күз алдыма китерергә тырыштым. — Без икәү генәме, әллә тагын кем дә булса бармы? — дип сорашуымны дәвам иттем, ә үзем тавышны игътибар беләнрәк тыңларга тырыштым. — Бер иптәш бар иде, аны сез килер алдыннан алып киттеләр. Кем тавышы бу? Кайда ишеткәнем бар соң аны? Күз алдымда торган кебек, әмма анык исемә төшерә алмыйм. Ә үзе күренми. — Гафу итегез, сезнең тавышыгыз миңа бер танышымны... — Кемне хәтерләтә? — дип, ул миңа сүземне әйтеп бетерергә ирек бирмәде, соңгы кабинадан елмаеп үзе дә килеп чыкты: — Ну, хәзер таныдыгызмы инде?.. — Муса! — дип кычкырып җибәрдем мин үз-үземне белешмәстән, һәм аңа ташландым. — Менә сиңа очрашу! — диде ул, ашыгып минем якка атлап. Әйе, бу Муса Җәлил иде. Соңгы тапкыр Папенштрасседа очрашканнан бирле ул шактый үзгәргән иде: бик ябыккан, буйга да тәбәнәгрәк булып калган кебек, агарып калган йөзендә, күгәргән күз төпләрендә җыерчыклар барлыкка килгән, өске ирене тет кән һәм анда кутыр беленеп тора. Күрәсең, допрослар вакытында аңа да нык эләгә торгандыр. Шулай да ул күтәренке күңелле һәм һәр сүзендә, һәр хәрәкәтендә ныклык, кискенлек сизелеп тора иде. Бу очрашу шулкадәр көтелмәгәндә булды, башта мин каушап калдым. Муса кулга алынган икән, димәк бу — яшерен татар оешмасы да уңышсызлыкка очраган дигән сүз иде бит. Кочаклашып күрешкәч үк яшерен үзәкнең язмышы, комитеттан кемнәрнең кулга алынуы, иректә калган иптәшләрнең эшләре, уңышсызлыкка очрауның сәбәбе һ.б.лар турында сораулар яудырырга кереште. Әмма мин бу "капчык"та ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеген белми идем, фашистлар тыңлап тормасын дип шикләндем. Бәлки, монда яшереп куелган микрофоннар бардыр һәм безне монда юри ябып куйганнардыр да допроста белергә теләгәннәрен әйттерергә маташа торганнардыр? Минем бу шикләнүләремне белгәч, Муса болай диде: — Әлбәттә, бу стеналарның бөтенләй үк саңгырау булуларына ышанып җитеп булмый. Әмма мин инде монда өченче тапкыр утырам, шикләнерлек берни дә булмады. Шулай да саклану кирәк. Без уртадагы кабиналарның берсенә кердек тә пышылдап кына сөйләшергә керештек. Мин кыскача гына Берлиндагы кулга алулар, безгә каршы дошман кулындагы дәлилләр һәм иптәшләрнең допрос вакытында үз-үзләрен тотулары хакында сөйләп бирдем. — Бик дөрес! — диде ул тәэсирләнеп. — Беркемне дә бутамаска, бары үзең өчен генә җавап бирергә кирәк. Без дә нәкъ шул кагыйдә белән эш итәбез. Шунысы мөһим: алар безнең бер үк оешмада торуыбызны ничек тә белә алмасыннар. Аерым-аерым эшләгән дип белсеннәр, шулай булса, корбаннар азрак булыр. — Комитетның барлык членнарына шундый күрсәтмә бирелгән, — дидем мин. — Сезнең оешма турында комитетта бары тик өч кеше белә: мин, Чичвиков һәм Бушманов. Ләкин Бушмановның берегез белән дә күзгә-күз очрашканы юк. Шулай булгач, сезнең турыда Чичвиков белән икәү генә әйтә алабыз. Бу хәлнең булмаячагына шикләнмәскә мөмкин. — Ә Берлин комитеты белән бәйләнешне бөтен легионда миннән бантка Әхмәт белән Абдул гына белә иде. Бу сер минем белән бергә кабергә керер! Әхмәт белән Абдулга да шикләнмәгез — алар таштан да каты кешеләр. Кыскасы, без сезне белмибез, сез безне... Мин аңардан яшерен татар оешмасындагы төп составның барысы да кулга алынуын белдем. Татар телендә басылган листовкалар да дошман кулына төшкән икән. Җәлил, иптәшләрен коткарып калу өчен, барысын да үз өстенә алган, бүтәннәренең дә һәрберсе шулай ук эшләгәннәр. Кем хыянәтче икәнен Муса әле белми. Шунысы ачык: хыянәтче яшерен оешма ядросында тормаган һәм, шулай булгач, аның Берлин комитеты белән бәйләнешне белүе мөмкин түгел; югыйсә гестапочылар бу турыда әллә кайчан иснәнергә керешерләр иде инде, ә хәзергә бу турыда сорамыйлар. — Әйе, — диде Җәлил, авыр сулап, — безнең җыр җырланган инде... Шулай да башны түбән имик. Без беренчеләре дә, соңгылары да түгел. Туганнар Ватан язмышын саклап фронтта һәлак булалар, ә без биредә аның өчен үлә белик. Ни өчен икәнен белсәң, үлем куркыныч түгел. Шунысы кызганыч, азрак эшләнде, күбрәк эшли ала идек. Ләкин мин ышанам: партия һәм Ватан безне аңлар һәм онытмас! Ун-унбиш минут үтмәгәндер, ишек артында аяк тавышлары ишетелде, ачкычлар шалтырады. Без, тиз генә саубуллашып, үз урыннарыбызга барып утырдык. Ишек ачылган вакытта мин аның зур дәрт белән шигырь укырга керешүен ишеттем. Мөгаен, ул юллар аның башына хәзер генә килгәндер : Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып... Аны алырга килгәннәр иде. Ул чыкканда, бантын горур күтәреп, минем якка җылы саубуллашу карашы ташлады. Мин берүзем генә калдым һәм әле хәзер генә Муса чыгып киткән бикле ишеккә бик озак карап тордым. Күз алдымнан, экрандагы кебек, аның белән беренче очрашуыбыздан хәзерге очрашу арасында булып үткән вакыйгалар узды. * * * Викторияштрасседагы 10 нчы номерлы йортның подвалы. Кая карама, анда гитлерчылар тарафыннан оккупацияләнгән совет шәһәрләре китапханәләренең штамплары басылган китаплар өеме. Бу зур китапханә сугыш әсирләре һәм алардан оештырылган хәрби частьлар өчен рус телендә чыгарыла торган "Заря" исемле фашист газетасы редакциясенә файдалануга тапшырылган. Яшерен оешма карары нигезендә мин Власов армиясенә язылырга "вәгъдә бирдем" һәм менә хәзер китапханә мөдире сыйфатында биредә эшлим. Мин бу әдәбият тавын актарырга, аларны аерым-аерым шүрлекләргә тезәргә һәм картотека булдырырга тиеш. Зур һәм четерекле эш. Шулай да мин үземне яхшы урында итеп хис итәм, эшемнән канәгать. Чөнки минем кулымда гаять дәһшәтле корал, һәм аны фашистларга каршы юнәлдерергә кирәк. Монда Маркс, Энгельс, Ленин әсәрләренең тулы җыелмаларыннан алып һәртөрле сәяси, техник, фәнни һәм әдәби китапларга кадәр — барысы да бар. Алар барысы бергә вагоннарга төялгәннәр дә менә монда китереп ауда 3-58 193 рылганнар. Монда тагын көн саен пачкасы-пачкасы белән совет газеталары: "Правда", "Известия", "Труд", "Комсомольская правда", "Красная звезда", "Социалистическое земледелие" һәм башкалар килеп тора (һәрберсе 15 — 20 данә). Газеталар ике атнадан соң гына килеп җитә, ләкин алар Швейцария аша даими килеп торалар, һәр газетаның берәр данәсен тегеп барырга, калганнарын яндырырга катгый боерык бирелгән иде. Мин көннәр буе китапханәдә утырам, китапларны тәртипкә китерәм, совет газеталарын, боерыкны үтәп, берәр данәләп тегеп куям, ләкин калганнарын яндырмыйм, көнчыгыш эшчеләре лагерьларына таратам һәм язу машинкасында шушы ук подвалда басылган листовкалар белән бергә яшерен төркем җитәкчеләренә бирәм. ВКП(б)ның Берлин комитеты (мин шул комитет әгъзасы идем) мондый яшерен төркемнәрне мөмкин булган һәр урында оештыра һәм аларның эшен бер максатка — дошманның тирән тылында фашистик Германиянең хәрби һәм экономик куәтен җимерү, таркату максатына юнәлтә иде. Комитет составында минем белән Бушмановтан тыш Григорий Коноваленко, Федор Чичвиков, Юрий Рожановский, Анатолий Серченко, Владимир Тимошенко, Александр Сержантов, Николай Антипов, Иван Калганов, Николай Казбан, Галина Плигина, Таисия Грецкая, Фома Тимофеев һәм бантка күп кенә иптәшләр бар иде. Беренче вакытларда листовкалар язу машинкаларында, стеклографларда, ротаторларда басыла иде, ә соңрак Берлинда укучы болгар студентлары белән бәйләнешкә кердек, һәм алар листовкаларны типография ысулы белән бастыруны оештырдылар. Көнчыгыш эшчеләре лагерьларында, төрле оешмаларда һәм зур Берлин территориясендәге хәрби частьларда яшерен төркемнәр оештыру минем бурычка керә иде. Мин ышанычлы кешеләр эзләп табам да аларга яшерен төркем оештырырга кушам һәм, даими бәйләнешкә кереп, ал арны Берлин комитеты листовкалары, совет газеталары, әдәбият белән тәэмин итеп тора идем. Шулай Берлиннан ерак түгел Мариенфельд дигән урында, уннарча мең кешене эченә алган Көнчыгыш эшчеләре лагеренда көчләп Германиягә алып кителгән яшь совет патриоткасы Таисия Григорьевна Грецкая яшерен көрәш белән җитәкчелек итә иде. Ул үз тирәсенә дус кызларын туплап, алар ярдәмендә эшчеләр арасында листовкалар, совет газеталары, патриотик әдәбият тарата, заводларда саботаж оештыра иде. Яшерен эшкә актив катнашуы өчен Таисия Грецкая Берлин комитеты составына кертелде. Шундый ук яшерен оешмалар белән Грюнвальд районында Харьков егете комсомолец Сергей Гордеев, Шпандауда Николай Васильевич Казган, Рансдорфтагы авиация заводында һәм Малев станциясендәге чит ил эшчеләре госпиталендә хәрби әсир, медсестра, комсомолка Галина Павловна Плигина, Цоссендә урнашкан хәрби предприятиеләрдә комсомолка Вера Пономаренко җитәкчелек итә, һәм алар барысы да комитет биремнәрен тырышып үтиләр, дошманга каршы актив көрәшәләр иде. Көннәрдән бер көнне, 1943 елның гыйнвар айлары булса кирәк, подвалга өстенә гражданский кием кигән бер кеше килеп керде. Ул беравык текәлеп миңа карап торды — бу нинди кош икән дип уйлады булса кирәк. Ахры, миндә әллә нәрсә тапмады, исе китми генә сорап куйды: — Бу байлыкларның патшасы сезме? — һәм бармагы белән китапларга төртеп күрсәтте. — Әйе, ә сезгә нәрсә кирәк? — дип сорадым мин үз чиратымда, аның кем икәнен белергә тырышып. — Менә бөл арны актарасы иде, нәрсәләрегез бар икән? — Шул гынамы? Теләгегез зур түгел икән... Ләкин ул теләгегезне начальство рөхсәтеннән бантка үтәп булмый, — дидем мин. — Мин аны алдан ук белдем, — дип көлемсерәде ул, — шуңа күрә башта начальствогызга кердем. Мәгез, рөхсәт язуы. Редакция башлыгы Зыков татар комитетыннан Гумеров әфәндегә китапларны алып чыкмый гына китапханә фондыннан файдаланырга рөхсәт ителүе турында язган иде. — Алай булса булды, теләгән кадәр казыныгыз, — дидем мин һәм язуны өстәл тартмасына салып куйдым. Язу машинкасында китапларга карточка тутыра-тутыра, мин бу кешегә караштыргалыйм. Ул, чүмәшеп утырган килеш, китаплар өемен актара, тышлык өстенә кунган тузаннарны өреп чистарта да, башын чайкап һәм авыр сулый-сулый авыз эченнән генә нидер мыгырданып, аларны тигез итеп өеп куя. Үз эшемә чынлап торып керешкән генә идем, кинәт ул кычкырып җибәрде: — Карагыз әле, бу бит динамит! — Нинди динамит?.. Кайда?.. — дип сикереп тордым мин. Аның кулында Карл Марксның "Капитал"ы һәм Ленин томы иде. Бу көнне Гумеров өч сәгатьләп китапханәдә актарынды, йөзләрчә китапны тузаннан чистартты. Чыгып киткәндә болай диде: 7 195 — Мин сездән көнләшәм. Яхшы урынга тап булгансыз. Монда үзеңнең Ватаннан читтә яшәгәнлегеңне дә онытасың... Ярдәм итәргә, китапларны тәртипкә китерергә, сезнең янга килгәләргә рөхсәт итсәгез иде. — Рәхим итегез, тузан арасында маташырга телисез икән, көн саен килә бирегез. Сезнең немец командованиесе рөхсәте бар бит... — Әйе, бу дөрес, — дип көлемсерәде Гумеров. Ул, миңа көн саен килеп, икешәр сәгать китапларны тәртипкә китерергә булыша башлады. Бу кеше белән күбрәк очрашкан, төрле темаларга сөйләшкән саен, минем күз алдымда аның патриотик йөзе ачыла барды. Мин аның татар шагыйре Муса Җәлил икәнлеген, фашистлар аны Совет властена каршы көрәшү өчен төзелгән милләтчел татар оешмасына керергә мәҗбүр итүләрен, ләкин Мусаның чын совет кешесе булып калганлыгын, бу хәлдән чыгу мөмкинлеген барыбер табачагын белдем. Рөхсәт ителмәсә дә, мин аңа кирәкле китапларны биреп җибәрә башладым. Әгәр бу турыда немецлар сизсә, мине дар агачы көтәсен Муса яхшы белә иде. Шулай итеп, безнең бер-беребезгә ышанычыбыз үсте. Муса минем биография белән кызыксына, үзе турында да күп сөйли иде. Минем ун елдан артыграк өлкә һәм край газеталарында, шул исәптән сигез елга якын хәрби өлкә газетасында һәм дивизия газеталарында эшләгәнемне белгәч, ул туп-туры сорау бирде: — Политрук? — Шулай булып чыга, — дип җавап бирдем мин, — ә син политработник түгелмени? — Тагын кем булыйм ди! Әлбәттә, политработник. — Димәк, безгә уртак тел табарга кирәк, — дидем мин. — һичшиксез! Без уртак тел таба алмасак, бер-беребезне аңламасак, бик гаҗәп булыр иде. Андый политработникларның поты бер тиен... Бу сөйләшүдән соң, мин аңа шул көнне алынган барлык совет газеталарыннан берәр данә бирдем. Муса нинди газеталар биргәнлегемне башта аңламый торды. Аннары, ал арның исемнәрен күреп, шатлыгыннан күзләре яшьләнде, үзүзен белешмәстән мине ташланып үбәргә кереште... Без хәзер барлык нәрсә турында ачыктан-ачык сөйләшә, үзебезне дулкынландырган фикерләрне яшерми әйтә идек инде. Гомеребезнең соңгы минутына кадәр идеология фронты сугышчылары булу турында уртак фикергә килдек. Шушы шартларда Ватанга файдалы, фашистларга зарар итәрдәй нинди эш эшли алуыбыз турында уйлаштык. Мусаның фикере түбәндәгечә иде: — Яшерен оешма төзергә һәм монда, ерак дошман тылында, җимерү эшен җәелдерергә, Власов армиясе частьларында, легионнарда таркату эше алып барырга, аларны совет гаскәрләре, партизаннар ягына чыгаруны оештырырга. Мин моңа кадәр яшерен оешманың булуы һәм аның шундый ук эш алып баруы турында бер сүз дә әйтмәгән идем. Бу турыда сөйләргә минем хакым юк иде. Әмма Җәлилдән моны яшерүнең мәгънәсе калмады: мин аңа ВКП(б)ның Берлин комитеты листовкасын күрсәттем. Бу листовкада власовчыларны һәм офицерларны фашистлар тарафыннан бирелгән коралны фашистларның үзләренә үк юнәлтергә, кулларындагы корал белән оешкан төстә совет гаскәрләре һәм партизаннары ягына чыгарга, шуның белән Ватанга хыянәт итүчеләр дигән хурлыклы исемне үзләреннән юып ташларга чакырылган иде. — Дускаем минем! — диде Җәлил, листовканы укыганнан соң, мине кочаклап. — Бу турыда моңарчы нигә бер сүз дә әйтмәдең?! Зинһар, барысын да сөйлә! Ул комитет кайда? Ул күптәннән бирле эшлиме? Безнең як белән элемтә бармы? Аның белән ничек бәйләнешкә керергә? — Мәскәү белән әлегә элемтәгә кергәнебез юк, — дидем. — Шулай да аны тормышка ашыру өчен зур эш алып барабыз. Озакламый берничә иптәш, совет разведкасы органнары белән элемтәгә керү өчен, фронт аша безнең якка җибәреләчәк. — Менә бу ичмасам эш! — диде Муса, кулларын угалап. — Күп айлар буена хыялланып килгән нәрсәне шушы подвалдан таптым, ә! Димәк, бу тузаннар арасында юкка гына казынмадым. Монда гаять әһәмиятле бер әйберне табармын дип ничектер сизенә идем! Мин татар комитетында һәм легионындагы эшләр, яшерен көрәштә файдаланырлык ышанычлы кешеләрнең барлыгы-юклыгы белән кызыксындым. — Андый кешеләр бөтен җирдә дә бар! — диде Муса. — Ватанга файдалы икән, бөтен эшне эшләргә әзер торган егетләр бар. Татар легионында яшерен оешма бар... Без оешманың структурасы, кешеләрне яшерен көрәшкә тартуда саклык, һәр яңа кешене җентекләп тикшерү чаралары, Көнчыгышка җибәрелергә әзерләнә торган хәрби частьларда патриотик эш алып бару методлары һәм формалары, аларның партизаннар ягына чыгуларын ничек итеп оештыру мәсьәләләре һ.б.лар турында бик җитди итеп сөйләштек. Ялгышмасам, 1943 елның февраль аенда булса кирәк, ВКП(б)ның Берлин комитеты һәм Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма арасында элемтә урнаштырылды. Фашистлар эзгә төшмәсеннәр дип, без очрашуларны төрле урында — Берлинның төрле районнарында: Тиргартенда, Потсдаммерплац, Фридрихштрассе, Папенштрассе, Мариендорф, Мариенфельд яннарындагы метро станцияләрендә үткәрергә сүз куештык. Ә китапханәдә иң соңгы очракта гына күрешергә килештек, һәр очрашу вакытында алдагы очрашуларның урынын, вакытын билгеләдек. Мин мондый очрашулар вакытында аңа совет газеталары, аны кызыксындырган китаплар, Берлин комитеты листовкаларын бирә идем. Ә Муса ул листовкаларны "Идел-Урал" редакциясендәге иптәшләре белән бергә татар телендә бастыра һәм аларны легионерлар арасында тарата иде. * * * Муса еш кына берничә көнгә яисә бер-ике атнага командировкаларга чыга иде. Андый вакытларда билгеләнгән урынга яшерен әдәбият алып китү өчен аның ышанычлы дусларыннан кем дә булса килә иде. Мариенфельд янында беркөнне Таисия Грецкаяга кирәк булган әйберләрне тапшыргач, мин станциядән якын гына урындагы кабакка юнәлдем. Анда без Муса белән очрашырга тиеш идек. Кичке сәгать бишләр тирәсе. Менә-менә хәзер Муса килеп җитәргә тиеш. Мин калган биш минут вакытны үткәрү өчен трамвай тукталышына бардым (ул һәрвакыт билгеләнгән вакытка килеп җитә торган иде). Аннары очрашу урынына киттем. Кабак янына килеп җитәрәк, ике немец офицеры белән бергә торган Мусаны күрдем... Күз алларым караңгыланып китте: "Бу ни бу? Мин дә каптым, ахры?!" — дип уйлап алдым. Моннан алдагы очрашу вакытында Муса бүтәннәр белән киләсен әйтмәгән иде бит. Качар урын юк иде, өстәвенә тегеләр мине күреп тә өлгерделәр. Муса елмаеп миңа кул болгады, аның юлдашлары да миңа карап елмаялар иде. Минем яныма килеп җитәргә егерме метрлап калгач, офицерлар туктадылар, ә Муса ашыга-ашыга минем янга атлады. — Кемнәр белән килдең? — дип каршы алдым мин аны. — Борчылма, болар минем дуслар, газета редакциясендә эшлиләр. Бик ышанычлы кешеләр, алар өчен башым белән җавап бирәм, — диде Муса. Муса иртәгә ике атнага легионерлар янына командировкага китәсе икән, шуңа күрә, бәйләнеш өзелмәсен дип, минем белән таныштырырга иптәшләрен алып килгән — алар чиратлашып әдәбият һәм Совинформбюро сводкалары алу өчен минем янга килеп торырга тиешләр. Без, туалетка кереп, листовкаларны һәм газеталарны минем кесәдән аның кесәсенә күчердек тә, залга кереп, берәр кружка сыра эчтек һәм урамга чыгып киттек. Офицерлар — Муса Җәлилнең дуслары — урам почмагында тыныч кына сөйләшеп торалар иде. — Алар хәзер синең янга килерләр, — диде Муса. — Танышыгыз, ә мин киттем. Муса кызу-кызу Мариендорф ягына атлады. Ул тыкрыкка кереп югалгач, мин станция ягына юнәлдем. Ярты юлда мине офицерлар куып җиттеләр. — Саумысез, иптәш Андрей! — диде ал арның берсе, миңа кулын сузып. — Абдул. Икенчесе үзен Әхмәт дип таныштырды. — Бик яхшы, — дидем мин ал арның каты итеп кулымны кысуларына каршы. — Минем исемне беләсез, шуңа күрә кабатлап тормыйм. — Әйе, Муса сөйләве буенча, сезне без күптән беләбез, — диде Абдул. Алар икесе дә шат күңелле, яхпты мөгамәләле кешеләр иде. Без бер-беребезгә бик тиз ияләштек, сөйләшеп киттек, мәзәкләштек, көлештек. Әмма эш турында беребез дә бер сүз дә кузгатмады. Аннары Абдул сорап куйды: — Ничек, иптәш Андрей, кайда һәм кайчан?.. — Папенштрасседа, уборныйда... Берсекөнгә унҗиде сәгатьтә. — Аңлашылды! — Сау булыгыз! — дидем мин, аларга кул биреп. — Әнә минем электричка килеп җитте. — Исән булыгыз! Иптәшләрнең барысына да сәлам әйтегез! Муса командировкада вакытта яшерен татар оешмасы белән элемтә Абдулла белән Әхмәт аша барды. Алар, билгеләнгән урынга килеп, кирәкле әдәбиятны алалар һәм легиондагы, татар комитетындагы хәлләр турында сөйлиләр иде. Муса Берлинга кайтканнан соң, листовкаларның легиондагы солдатлар һәм офицерлар арасында зур күтәренкелек тудырганлыгын, Берлинда яшерен үзәк булу фактының легионерларга зур тәэсир ясаганлыгын әйтте. Беренче батальон солдатлары (Муса андагы күп кенә кешеләрне күреп сөйләшкән) Көнчыгыш фронтка барып җитүне, партизаннар белән бәйләнешкә кереп, алар ягына чыгуны аеруча түземсезләнеп көтәләр икән. — Кешеләрне, вакытыннан элек кораллы восстание күтәрмәсеннәр өчен, тыеп торырга туры килә, — дип сөйләде Муса. Мин үз чиратымда Җәлилгә көнчыгыштан алынган хәбәрләр турында сөйләдем. Ялган генерал-лейтенант, хыянәтче Желенков кул астындагы РОА дивизиясенең Белоруссия партизаннарына каршы җибәрелгән сугышчылары, фашистларны һәм хыянәтчеләрне юк итеп, бөтен кораллары белән партизаннар ягына чыкканнар иде. Дивизия командиры Желенков үз кулы астындагы солдатлардан немец машинасына утырып качкан, хәзер ул Власов тирәсендә тәлинкә ялап йөри. Бу восстаниене безнең яшерен оешма тарафыннан җибәрелгән иптәшләр оештырган иде. — Менә бу шәп! Менә дигән! Менә бу егетлек! — диде Муса шатланып. — Бу безнең легионерлар өчен дә менә дигән мисал. Без иртәгә үк бу турыда листовка язып таратачакбыз. Рус иптәшләреннән үрнәк алсыннар! Моңа син ничек карыйсың? — Дөрес, — дидем мин, — мондый листовка кирәк. Мин Мусадан татар комитетында листовкаларны күпләп бастырып чыгару мөмкинлеге турында сорадым. Ул андый мөмкинлекләрнең барлыгын әйтте. "Идел-Урал" газетасы редакциясендә татар телендә Советка каршы листовкалар чыгарыла икән. Немецларның татарча бер сүз дә белмәүләрен искә алып, яшерен оешма членнары алар урынына легаль төстә үзләренең листовкаларын җибәрә алалар. Бу бик кызыклы фикер иде, ләкин мин моның безне харап итүгә китермәсме икән дип шикләнүемне белдердем. Немец экспедициясендә татар телен белүче кешенең дә булуы мөмкин бит. — Мин алай дип уйламас идем, — диде Муса, бантын чайкап. — Минемчә, экспедициядә барлык басмаларны тикшереп тормаслар. Бу куркыныч юлга басканбыз икән, без тәвәккәл булудан баш тартмаска тиешбез. Без ике көннән соң Потсдаммерплацта тагын очраштык. Муса бу очрашуга Абдул белән бергә килгән иде. Икесенең дә күңелләре көр. Муса тынычрак урынга барырга тәкъдим ясады. Без метро поездына утырдык та, Фридрихштрассе станциясенә хәтле барып, электричкага күчтек һәм Цоссенга таба киттек. Рансдорф станциясендә вагоннан чыгып, якындагы урман эченә кердек. Артыбыздан күзәтмиләрме икән дип тикшергәннән соң эшкә керештек. Муса мин биргән листовкаларны кесәсенә салды, ә газеталарны Абдулла итек балтырына яшерде. Алар үзләре дә татар телендә берничә листовка алып килгәннәр иде. Абдул аны шунда ук рус теленә тәрҗемә итеп бирде. Листовканың беренче абзацы советка каршы характерда һәм аннан кинәт бүтән рухта дәвам итә иде: "Легионер иптәшләр! Фашист һәм ак эмигрант көчекләренә ышанмагыз! Совет халкының әшәке дошманнары агитациясенә бирелмәгез! Үз туганнарыгыздан — кулларындагы коралны фашистларга каршы борган РОАдагы рус иптәшләрдән үрнәк алыгыз!" Аннары Желенков дивизиясенең партизаннар ягына чыгу тарихы һәм аларның хәзер Ватан даны өчен зур батырлыклар күрсәтеп сугышуы турында язылган иде. — Берни дә аңламыйм, — дидем мин. — Советка каршы рухтагы кереш нигә кирәк булды? Муса белән Абдул көлә-көлә бу листовканың тарихын сөйләп бирделәр. Басу машинкасына бер ак эмигрант тарафыннан язылган листовка тексты куелган. Шул ук вакытта шундый ук хәреф белән җыелган икенче листовка да әзер булган. Машинкадан чыккан беренче листовкаларга әлеге ак эмигрант кул куйганнан соң, иптәшләр машинкада дошман листовкаларының беренче абзацын гына калдырып, бүтәннәрен үз текстлары белән алыштырганнар. Зур тираж белән чыгарылган бу листовкаларны немец экспедициясе легион подразделениеләренә тараткан. * * * 1943 елның апрель уртасында Власов генераллары Трухин белән Благовещенский миннән шикләнә башладылар, өстәвенә политрук булганлыгымны да белеп алганнар. Мине китапханәдәге эшемнән алдылар һәм, язмышым хәл ителгәнче дип, Дабендорфтагы резерв ротага җибәрделәр. Айдан артык Бушманов канаты астында бер эш тә эшләмичә Дабендорфта яшәдем. Аның ярдәмендә алынган пропуск белән Зур Берлинда теләгәнчә йөри, көнчыгыш эшчеләре лагерьларында яшерен төркемнәр белән бәйләнешкә керә ала идем. Мин бөтенләе белән яшерен оешма эшенә чумдым. Хәзер мин совет газеталарын һәм китапларны яшерен оешма әгъзасы "Заря" редакциясендә эшләүче, китапханә мөдире эшен дә башкаручы Виктор Михайлович Харчевтан ала идем. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре белән Берлинның төрле районнарында очрашуны дәвам иттем. Китапханәдән куылганнан соң озак та үтми Берлинда, Азатлык статуясы каршындагы паркта, Муса белән тагын очраштым. Як-якка Германия императорлары һәм полководецлары сыннары тезеп куелган үзәк аллея буенча киттек тә, куаклык артына кереп, бер эскәмиягә утырдык. Тар гына аллея буйлап агач эскәмияләр тезелеп киткән. Аларның артына зур готик хәрефләр белән "Нихт фюр юде!" (еврейлар өчен түгел) дип язылган иде. — Нинди әшәкелек! — диде Муса, ачу белән йодрыгын кысып. — Үзләрен югары раса вәкилләре дип атарга ничек телләре әйләнә аларның? — Шуңа күрә алар фашистлар да инде ... — Безгә, совет кешеләренә, — дип сүзен дәвам итте Муса, — бу кыргыйлык булып күренә. Күз алдыңа китер: әгәр безнең берәр шәһәрдәге паркта шушындый язу булса, бөтен халык гауга күтәрер иде! Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм? Сугыштан соң, әгәр исән калсам, шундый бер эскәмияне, Мәскәүгә алып кайтып, музейга куям! Бу үзе генә дә яшьләргә бөтен бер калын китапка караганда да күбрәк нәрсә бирә... Якын-тирәдә бер кеше дә юк иде. Ул миннән алган газеталарны, листовкаларны үз кесәләренә сала барды. Мин аңа берәр данә "Правда", "Известия" һәм "Комсомольская правда" газеталарын һәм бер егермеләп копировка аркылы басылган листовканы (бу листовкада Харьков янында немецларны тар-мар итү нәтиҗәләре турында язылган иде) бирдем. Муса бу кәгазьләрне яшереп кенә өлгерде, борылышта, бездән бер илле метрлап ераклыкта, ике кораллы немец күренде: берсе — биленә пистолет таккан унтер-офицер, икенчесе — автомат тоткан ефрейтор. Икесенең дә җиңнәренә фашист билгесе төшерелгән чүпрәк бәйләнгән. Без, нишләргә белмичә, бер-беребезгә караштык. Торып китү яки йөгереп качу бу вакытта мәгънәсезлек һәм файдасыз булыр иде. — Утыра бирик, — дидем мин. — Сиңа берни дә түгел, синең кесәләр буш, — диде Муса, көлдерергә тырышкан булып. Мин, очрашу урынына килгәндә, майор погоннары таккан идем һәм хәзер өстенә гражданский костюм, бантына фетр эшләпә кигән кеше белән тыныч кына утыра бирәм. Чөнки югары дәрәҗәдәге офицерның документын кече офицерның һәм солдатның тикшерергә хакы юк. Мин, майор погоннары такканда, шуңа исәп тоткан идем. Без, фашистларны бөтенләй күрмәмешкә салышып, бик кызыклы нәрсә турында сөйләшкән булып утырабыз. Кинәт алар безнең каршыга килеп туктадылар. Мусаның хәле ничек булгандыр, минем чәчләрем үрә торды. Мин хәзер бая ук, ал арны күргәч үк торып китмәвебезгә үкендем. Мөгаен, гитлерчылар безнең арттан күптәннән бирле күзәткәннәрдер дип шикләндем. Мусага: "Ул бу була калса, автоматны тартып алырга әзер тор", — дип пышылдап өлгердем, ә үзем баш белән унтерның иягенә бәрергә, аны коралсызландырырга әзерләндем. Исәп — ал арны шундук юк итәргә һәм качарга иде. Унтерофицер белән ефрейтор, безнең каршыга килеп, егетләрчә үкчәләрен бәреп алдылар, "смирно" басып, бер кулларын алга суздылар: "Хайль Гитлер!" Мин башымны селектем. Унтер түбәнчелек белән документ күрсәтүемне сорады. — Бу тагын нинди яңалык? — дип кычкырдым мин аңа, мөмкин кадәр кырыс булырга тырышып. — Без хезмәттә, майор әфәнде! — дип, ике бармагын чигәсенә тидерде унтер. — Без приказны үтибез, приказ приказ инде ул. "Майор әфәнде"нең таныкнамәсендә аның бары тик оберлейтенант булуы әйтелгән иде. Безгә аларны коралсызландырырга гына калды. Әгәр моны эшләмәсәк, хәзер безне хәрби комендатурага, аннан гестапога алып китәчәкләренә шик юк иде. Ни эшләргә? Барысы да ничектер үзеннән-үзе, күз ачып йомганчы булды. Каушап калган унтер-офицерга усал, үтергеч караш ташлап, мин кесәмнән таныкнамәмне чыгардым да, аны ачып, кискен итеп борыны янында селектем. Ә унтер, аны яхшылап карап та тормастан: "Барысы да тәртиптә, майор әфәнде!" — диде һәм Муса таныкнамәсен алырга үрелде. Минем эчкә җылы кереп китте. Гитлерчылар безнең яннан киткәч тә, без бер-беребезгә сүз әйтә алмыйча, беравык карашып тик тордык. Мин дә, Муса да болай җиңел генә котылуыбызга ышанмадык. Патруль борылышта күздән югалгач кына, Муса әйтеп куйды: — Ничегрәк, майор әфәнде?.. — Ярыйсы... Ә син ничек? — Ярыйсы шунда... Тәпәләшмичә котылып булмас дип уйлаган идем. Каба яздык бит, ә! — Ә тәпәләшер идеңме? — Ул турыда сүз дә булуы мөмкин түгел! Ләкин үзебез моннан ничек ычкыныр идек?.. Бераз тынычлангач, без бу урыннан тизрәк китү юлын карадык. Икенче монда бервакытта да очрашмаска сүз куештык . * * * 1943 елның май ае. Фридрихштрассе станциясендә һәрвакыттагы кебек халык кайнап тора. Метро поездларыннан чыккан халык белән бөтен эскалаторлар, керү һәм чыгу урыннары тулы. Көч-хәл белән станция бинасыннан чыктым да, тротуардагы чуен багана янына туктап, урамдагы халыкны күзәтә башладым; өстенә соры костюм, бантына фетр эшләпә кигән кешене күреп калырга тырыштым мин. Кинәт кемдер арттан килеп беләгемнән тотты. Мин борылып карадым. Янымда Муса басып тора иде. — О, син мондамыни инде! — дидем мин, шатланып. — Ә мин сине халык арасыннан эзлим. Ул миннән иртәрәк килгән дә менә инде ун минут чамасы тротуар буйлап йөри икән. — Анда-монда ашыкмасаң, әйдә, берәр җиргә барыйк, — диде ул. Мин беркая да ашыкмый идем һәм әллә кая барып йөрергә дә кирәкми иде. Чөнки минем кесәдә газеталар да, листовкалар да калмаган иде инде — мин аларны Мариенфельдта ук биреп бетердем. Шулай да сөйләшер сүзләр күп иде. Урам буйлап йөри-йөри яңалыклар белән уртаклашырга керештек. Сәгать ярымлап акрын гына урам буйлап йөрдек, мин аңа башта Совинформбюро хәбәрләре турында, соңгы көннәрдә булган вакыйгалар хакында сөйләдем. Берме-икеме көн элегрәк комитет урманда Зур Берлинның хәрби промышленность предприятиеләрендә эшләүче көнчыгыш эшчеләре лагерьларындагы яшерен оешманың актив членнары киңәшмәсен үткәрде. Анда яшерен оешма членнары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, предприятиеләрдә диверсион-җимерү эшләре алып бару, корал һәм фашист армиясе өчен сугыш кирәк-яраклары җитештерүне өзү буенча күрсәтмәләр алдылар. Җәлил бу киңәшмә турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлады. — Бу чынмы?! — диде ул шатланып. — Чын киңәшмә үткәрдегезме? — Әйе, нигә чын булмасын? — Бу бит нахальство, — дип шаяртты ул. — Без озакламый Гитлерның борын астында, ишек төбендә җыелыша башларбыз... Бу бит, шайтан алгыры, шундый тәвәккәллек!.. — Әйе, әлбәттә, бу тәвәккәллек булды, — дидем мин. — Ләкин без саклану чараларын күрдек. Ул-бу булмады. Муса хәрби промышленность предприятиеләрендә эшләүче яшерен оешма членнарының практик эшчәнлеге турында күбрәк сөйләвемне сорады. Аңа бу турыда сөйләү өчен мисаллар бик күп иде. Мәсәлән, Мариенфельдтагы Фриц Вернерның хәрби заводы. Анда эшләүче кызларның күбесе Советлар Союзының оккупацияләнгән өлкәләреннән куып китерелгән иде. Алар җимерү эшен шуннан башлыйлар: үзләре үк ясаган пуляларны ял вакытында уборный чокырына сибәләр, әзер әйберләрне, кирәкле материалларны бозалар. Аннары электромоторларны яндырырга, әһәмиятле агрегатларны, станокларны ватарга керешәләр. Шулар аркасында цехлар берничә көнгә эштән чыга, "титр" танкларын, үзйөрешле орудиеләрне һәм башка коралларны эшләп чыгару тукталып тора. Отто Даммлер белән Шток хәрби заводында, Рансдорфтагы авиация заводында, Цоссендагы, Лихтерфельдтагы, Шпандаудагы, Грюнвальдтагы һ.б. урыннардагы хәрби предприятиеләрдә дә шундый ук хәлләр кабатлана. Вермахт өчен кием тегү фабрикасында эшләүче кызлар англо-америка авиациясе Берлинны бомбага тоту вакытында бу фабрикага ут төртәләр, һәм ул нигезенә кадәр янып бетә. Фронтка җибәрү өчен әзерләнгән кием бәйләмнәре, берничә вагон сукно һ.б. материаллар шул утта янып җилгә оча. Папенштрассе станциясе янына ук урнашкан хәрби заводта эшләүче совет яшүсмерләре 1943 елның 3 мартына каршы төндә Берлинны бомбага тоту вакытында цехны яндыралар, һава тревогасы башлану белән немецлар бомбадан саклану урыннарына качып бетәләр, ә егетләр, цехта ягулык һәм майлау материаллары белән тулы савытларны аударып, якын кварталларда бомбалар ярыла башлагач, ал арга ут төртәләр. Цех бомба төшкәндәй бик каты яна. Ут төртеп яндыру мөмкинлеген немецлар башларына да китермиләр, цехларның бары тик кирпеч стеналары гына ыржаеп кала. — Син сөйләгәнне тыңлаганда, — диде Муса җилкенеп, — шулар турында уйлыйм: безнең партия, Совет власте менә нинди кешеләрне тәрбияләп үстерде! Бу бит, шайтан алгыры, батырлыкның да ниндие! Аңа каршы берни дә киртә була алмый! Бер уйлаганда, ачлыктан хәлсезләнгән, карарга да куркыныч дәрәҗәдә ябык бу кешеләр берни дә эшли алмаслар кебек... Фашист этләре күпме мыскыллыйлар, күпме газаплыйлар, тыңлаучан коллар итәргә телиләр, ә алар бирешмиләр, алай гына да түгел, дошманга птундый ударлар ясыйлар!.. Кайда диген әле син?.. Берлинның үзендә! Муса легион урнашкан шәһәрдә дә хәрби промышленность предприятиеләренең булуын һәм аларда хәрби әсирләр эшләвен әйтте. Мин аңа тиз көндә газеталар һәм листовкалар китерергә сүз бирдем. — Газеталар күбрәк кирәк, — дип сүзен дәвам итте Муса. — Үзең беләсең, кешеләр белән аралашу өчен газета бик яхшы чара. Безгә хыянәтчеләргә караган кебек карыйлар, ышанмыйлар, һәрберсенә кем икәнлегеңне, ни эшләвеңне аңлатып йөреп булмый бит. — Ә кем икәнлегеңне белгәч, чын дус булып әверелә алар. — Ничек моны белдерәсең? Алар синнән кача бит! — Артларыннан йөгерергә кирәк , — дип шаярттым мин. — Андый кешеләрне ычкындырырга ярамый. Андый яшерен оешма өчен менә дигән кешеләр. Менә мин, мәсәлән, алар йөземә төкерсәләр дә, артларыннан калмыйм. Синең әле йөзеңә төкергәннәре юктыр. — Юк, ул нәрсәнең әлегә булганы юк, әмма булуы мөмкин. — Әйе, бик мөмкин! * * * Май урталарында гестапо агентларының минем арттан эзәрлекләве көчәйде, шул сәбәпле Берлин комитеты мине мөмкин кадәр тизрәк Берлиннан озату турында карар кабул итте. Бушманов мине, бантка кайбер иптәшләр белән берлектә, көнчыгышка җибәрүне оештырды. Төп максат — Мәскәүгә барып җитү һәм совет командованиесе, разведка органнары белән Берлин яшерен оешмасының бәйләнешен урнаштыру, ә юлда, Көнчыгыш Пруссиядә, Литвада, Белоруссиядә яшерен оешманың терәк пунктларын оештыру иде. Юлга чыгарга берничә көн кала Муса Җәлил белән соңгы кабат очраштык. — Синең өчен бик шат мин, — диде Муса дулкынланып. — Бәлки, бер ай да үтмәс, син безнекеләр янында булырсың! Уңышлы юл телим. Минем шартлы сигналым буенча (фуражкамны төзәтеп куйдым) Федор Чичвиков безнең янга килде. Мин аларны таныштырдым. Өчебез дә бергәләп станция астына төштек һәм җир асты коридоры буенча шәһәргә чыктык. Юлда барганда, Муса "Идел-Урал" редакциясендә эшләүче иптәшләрнең көнчыгыш эшчеләре лагерьлары белән бәйләнеш урнаштырулары һәм аларда да яшерен группалар оештырылуы турында сөйләде. Папенштрассе станциясеннән ике километрлап киткәч, ниндидер бер тыкрыктагы уборныйда газеталарны һәм листовкаларны аңа бирдем. Аннары тагын бераз урам буйлап йөрдек тә, мин ал арның икесен калдырып китеп бардым. ...18 майда мин Берлиннан киттем. Июльдә Берлин комитеты членнарын кулга алганнар. Мин максатыма барып җитә алмадым — Литвада герман контрразведкасы кулга алды һәм, Берлинга китереп, үзәк гестапога тапшырды. Татар легионындагы кулга алулар турында мин хәзер генә, үзәк гестапода очраклы рәвештә Муса белән очрашкач кына белдем. Хәлләр без күз алдына китергәнгә караганда да җитдирәк икән. Хәзер инде мин беләм: Муса безнең белән бер үк төрмәдә. Ләкин әлегә кадәр минем аны күргәнем юк иде. Минем камера тәрәзәләре тоткыннар прогулка ясый торган ишегалдына карый, ләкин ул анда бер дә күренмәде. Бәйләнеш урнаштыру бик кыен, чөнки Муса камерасы беренче катта, ә минем камера иң өске катта иде. Бу очрашудан соң да мин тәрәзәдән күземне алмадым. Шулай да ул һич күренмәде. Вакыт узды, безне тикшерү эшләре бетүгә якынлашты. Менә 1943 елның октябрь урталарында мине төрмә мунчасына китерделәр. Мунча беренче катта булып, анда егермеләп тоткын юына иде. Кайберләре инде киенәләр, кайберләрен надзирательләр камераларына озаталар. Киенүчеләр арасында Мусаны күреп алдым. Ул мине күрде дә урыныннан кузгалып куйды. Ләкин минем артта надзиратель бар иде. Ул, таеп китеп, көчкә егылмый калган кешедәй шып туктады да бүтәннәргә сиздерми генә күз кысты. Мин, аның янындагы эскәмиягә килеп, ашыкмый гына ботинка бавын чишәргә керештем. Надзирательләргә сиздермәстән, бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен сораштык. — Нинди яңалыкларыгыз бар? — диде ул. — Сөенерлек нәрсә юк... — Тышта һава һаман начарлана бара. Безнең якта җылылык булмас инде, тиздән көчле салкын чыгарга тора... Сездә дә климат әйбәт түгел бугай, — диде Муса, икенче тапкыр эчке күлмәген кия-кия. Саубуллашканда без берберебезгә ахырга кадәр күңел көрлеге теләдек. Аны надзиратель алып китте. Сизенүебез дөрескә чыкты. Ике атна да үтмәде, миңа һәм минем сигез иптәшемә гестапо тикшерүчесе үлем карарын белдерде... Без моңа күптән әзер булсак та, язмышның соңгы чиге килеп җитүен белү, аны көтеп яшәү җиңел булмады. Әмма Ватан файдасына азмы-күпме эш күрсәтүебез белән без шушы иң авыр моментта да горурландык, бу безгә рухи көч бирде... Михаил Иконников Фашист тоткынлыгында Яшерен үзәк заданиесе буенча мин, эсэсчыларның тәкъдимен кабул итеп, совет хәрби әсирләре арасында "пропагандист" булып йөри башладым. Минем бурыч — яшерен оешмалар, төркемнәр белән элемтә урнаштыру, әсирләрне фронттагы хәлләр белән таныштыру һ.б.лар иде. Беркөнне Берлинда бомбага тоту башлангач, мин бомбадан саклану урынына эләктем. Анда ике рус кешесен очраттым. Сүз ара сүз китеп, берсе үзен Мәскәүдән икәнлеген белдерде, ләкин кем икәнлеген, исемен дә, фамилиясен дә әйтмәде. Башта мин аларны заводта эшләүче гражданский кешеләр дип белдем. Бу кешеләр рус газетасы редакциясенә барырга ниятлиләр иде. Конспирация кагыйдәләренә буйсынып, мин алар белән артык сүз куертудан тыелдым, ләкин тагын очрашырга, бу юлы төрмәдә, Тегель төрмәсендә очрашырга туры килде. Алар Симаев белән Алишев булып чыктылар. Минем яшерен рус оешмасы әгъзасы икәнлегемне белдергәч, без якынрак танышып киттек. Менә шуның өчен дә Симаев соңрак миңа Муса Җәлил шигырьләре язылган блокнотны ышанып тапшырды. ...1943 елның декабрендә, иртән, төрмәдән прогулкага чыгарылганда, мин ялгыз тоткын ябыла торган күрше камера ишегендә инде бүтән карточка эленгәнен һәм анда Маршалковский фамилиясе язылганын күрдем. Бу кеше белән очрашуым минем киләчәк язмышымда да зур роль уйнады. Ул немец телен бик яхшы белгән совет офицеры иде. 1941 елда ул командованиенең күп кенә җаваплы махсус заданиеләрен үтәгән һәм шулар өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. 1916 елның 16 февралендә Одесса шәһәрендә туган Маршалковский махсус задание белән Одесса тирәсенә немец тылына яшерен оешмалар белән элемтә урнаштыру өчен җибәрелә. Әмма хыянәтчеләр аны фашистларга тотып бирәләр. Бик нык җәзалап, гестапода аңардан сорау алалар. Берничә мәртәбә аны атарга дип алып чыгалар, хөкем карары укыйлар һәм, башыннан әзрәк кенә өскәрәк залп биреп, яңадан камерага кертеп ябалар. Совет разведчигы белән гестапоның югары чиновниклары да кызыксына: ул самолет белән Берлинга озатыла. Судка кадәр Альберт Маршалковский Моабит төрмәсендә утыра. Анда ул Муса Җәлил һәм аның иптәшләре белән очраша. Аны Тегель төрмәсенә үлемгә хөкем иткәннән соң китерәләр. Соңрак, 1944 елның язында, мин җәлилчеләр белән таныштым. Альберт миңа алар белән якыннанрак аралашырга ярдәм итте. Ул Муса Җәлилнең Беренче май турындагы шигырен немец теленә тәрҗемә дә иткән булган икән. Маршалковский Муса Җәлил турында бик җылы итеп сөйләде. Алар прогулка вакытында очраша торган булганнар. "Ул — тыйнак һәм олы җанлы кеше" — Маршалковский Муса Җәлил турында шулай диде. 1943 елның декабрендә мин капитан Русанов белән таныштым. Ул беренче катта 2 нче номерлы бер кешелек камерада утыра иде. Безнең камералар "Г" хәрефе формасындагы төрмәнең ике як-ягында булып, мин үзем утырган 523 нче камерадан аның тәрәзәләрен генә күрә идем. Безнең беренче танышуыбыз ул "Йзге сугыш" җырын җырлап торганда, ишектәге тимер челтәр аша гына булды. Беренче очрашуда (1944 елның марты), бомбага тоту вакытында, ул безнең төрмәдә бер төркем совет татарлары утыруы турында сөйләде. Алар арасында татар шагыйре Муса Җәлилнең дә булуын әйтте. Мин бу хәбәрне ишетеп нык дулкынландым. Җәлилне мин татар поэзиясе вәкиле буларак сугышка кадәр үк белә идем бит. Русанов миңа бу татардан да көчлерәк кешене күргәне юклыгы турында сөйләде. Җәлил үзен үлем көтәсен белгәне хәлендә дә нык торган. Бервакытны — бу 1944 елның язында булды — безне төрмәнең өченче катындагы мунчага алып бардылар. Мунча ике-өч кеше сыярлык душ бүлмәләреннән гыйбарәт иде. Салкын төрмә душында һәр кешегә бирелгән биш-ун минут вакыт эчендә тәнгә каткан керне юып бетерү мөмкин түгел. Шулай да мунча, прогулкалар һәм бомбага тоту вакытлары кебек үк, камералардан беразга гына булса да чыгып торырга, дуслар белән очрашырга, ышанычлы тоткыннар белән танышырга мөмкинлек бирә иде. Шунда мин Әхмәт Симаев белән таныштым. Әле дә күз алдымда тора: үлем турында гадәти нәрсә кебек бик тыныч итеп сөйли иде ул: — Ялгыз камераларда утырган дусларым белән күрешәсе иде, — диде Симаев, авыр сулап, һәм, ярым пыт ылдап, Тегель төрмәсендә Казан татарларыннан 12 кеше утыруы, ал арның Германиягә каршы җимерү эше алып баруда гаепләнүләре турында сөйләде, үлемгә хөкем ителгән бу төркемдә танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең дә булуын, аны Мәскәүдә чакта ук белгәнлеген әйтте, Симаев сугышка кадәр башкалада яшәгән һәм эшләгән. 1942 елда безнең командованиенең махсус заданиесе белән дошман тылына җибәрелгән. Мин Әхмәткә 1943 елның җәендә бомбадан саклану урынында очрашуыбызны исенә төшергәч, ул берничә иптәше белән татар телендә чыга торган газета редакциясендә эшләгән булуын әйтте. Алар анда рус һәм татар телләрендә листовкалар бастыруны җайга салганнар. Листовкалар хәрби әсирләр, легионерлар һәм Берлинда яшәүче гражданский кешеләр (Украинадан һәм Белоруссиядән куып китерелгән) арасында пропагандист булып йөрүчеләр тарафыннан таратылган . — Ләкин уңышсызлыкка очрадык, һәм менә без монда — Тегель төрмәсендә. Без азатлыкны күрү бәхетенә ирешә алмасак та, бүтәннәр бу көнне күрерләр, әлбәттә, — дип, борчылуын уртаклашты Әхмәт. — Бу палачлар кулыннан үләсе килми, әтәч кебек муеныңның борып ташлануын көтү җиңел түгел. Хәбәр җибәрә алмый үлүе бигрәк тә авыр. Сиңа ни булганын туганнарың да белмиләр бит. Душтан соң Симаев кулын биреп бик җиңел саубуллашты. Әхмәт белән мин тагын берничә мәртәбә күрештем. Бүтән җәлилчеләрне дә күрдем. Күп вакыт бу күрешүләр баш иеп исәнләшүдән ары узмый иде. Бу очрашулар турында мин капитан Русановка сөйләдем. Русанов чыннан да Берлинда зур яшерен оешма булуын әйтте. Аның сөйләве буенча, 1943 елның җәендә бу оешма бик зур уңышсызлыкка очраган, оешманың уннарча членнары кулга алынган. Аларның кайберләре Гитлер министры Альфред Розенберг кул астындагы Көнчыгышта оккупацияләнгән өлкәләр министрлыгы каршындагы рус комитетында эшләгәннәр. Шулардай чыгып, мондый нәтиҗә ясадым: димәк, минем кулга алынуым да шушы уңышсызлыкка бәйле икән... Соңрак, бер очрашу вакытында, Әхмәт Симаев бу уңышсызлык турында киңрәк сөйләде. Алишев та аның сөйләгәнен дөресләде. 1943 елның августында газета редакциясендә яшерен оешманың Берлиндагы бер группасын кулга алалар. Анда Симаев, Алишев, Булатов, Шабаев һ.б.лар була. Ал арны кинәттән, Совинформбюро сводкасын тыңлаган чакта, кулга алалар. Дистәгә якын гестапочылар алар бүлмәсенә бәреп керәләр. Яшерен оешма членнарын бик җентекләп тентиләр. Сводканы язып алган кәгазь дә, оешма членнары үзләре җыйган радиоалгыч та гестапо кулына эләгә. Кулга алынган патриотларны гестапода җир астындагы камераларга ябалар. Бу "таш капчыклар"да алардан гестапочылар сорау алалар, җәзалыйлар: кыйныйлар, ачлыктан, сусаудан интектерәләр. Көннәрнең берсендә Әхмәтне бер бүлмәгә сорау алырга алып керәләр. Бүлмәдә урындыкта танымаслык дәрәҗәдә кыйналган Муса утыра. Әхмәт гаҗәпләнми дә, югалып та калмый, дустына карап, сизелер-сизелмәс кенә елмая һәм башын селки. — Бу әфәндене беләсезме? — дип сорый тикшерүче Симаевтан. — Әлбәттә. Бу иптәш белән без лагерьда бергә утырдык, ә аннары Берлинда бергә эшләдек. Аннары яшерен оешманың эшчәнлеге турында алардан сорау алу башлана. Әмма гестапочы үз дигәненә ирешә алмый. Сорау алу белән гестапо шефы палач Мюллер шөгыльләнә. Совет кешеләренең, элеккеге солдатларның, яшерен оешмага катнашучы коммунистларның берни дә әйтмәячәкләрен ул яхшы белә. Гестапо шефы үзенең яраткан алымын — әсирләрнең психикасына тәэсир итү алымын кулланып карарга ниятли. — Юкка гына сез, әфәнделәр, үзегезне герой итеп күрсәтергә, Ватаныгызның патриоты булырга тырышасыз, — дип мөрәҗәгать итә ул Муса белән Симаевка. — Россия сезнең батырлыкка бәя бирер дип уйлыйсызмы әллә? — Без үз бурычыбызны — совет солдаты бурычын үтәдек, — дип җавап бирә Муса. Мюллер тыныч кына сүзен дәвам итә: — Беркатлы кешеләр сез, ахмаклар! Ачыктан-ачык әйткәндә, сез хыянәтчеләр, мөртәтләр: әсир булып төштегез, үз теләгегез белән фюрерга хезмәткә кердегез. Моны кире кага алмассыздыр дип уйлыйм. Ватаныгызга кайту юлы сезнең өчен юк, ул мәңгегә бикләнгән: хыянәтчеләрне анда дар агачы, пуля көтә, ә гаиләгезне репрессиягә тартачаклар. Сүз уңаеннан шуны да әйтим әле: бездә сезнең яктан, дөресрәге, элек сезнең як булган илдән алынган кайбер рәсми белешмәләр бар... Мюллер рус телендәге бер газетаны ала да, андагы бер хәбәргә бармагы белән төртеп, Җәлилгә күрсәтә: — Укыгыз. Бу совет командованиесе белдерүе. Хәбәрдә бер төркем Казан татарларының политрук Җәлил җитәкчелегендә пленга бирелүләре, татар легионында хезмәт итүләре, Татарстанны азат итү өчен Советларга каршы сугышырга фронтка китәргә әзер торулары турында язылган була. Хәбәр зур хәрефләр белән басылган түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: "Кабахәт хыянәтчеләргә хурлык! Аларны совет халкының каты җәзасы көтә!" Мюллер, алар йөзендә югалып, куркып калу билгеләре күрергә исәпләп, дикъкать белән күзәтеп тора. — Менә сезгә Ватанга тугры хезмәт итү, — ди ул, "Ватан" сүзенә басым ясап, — ә сез үзегезне герой, Ватанның нык уллары итеп күрсәтергә тырышкан буласыз. — Алдыйсыз, шеф әфәнде! Бу ялган язу, без аңа ышанмыйбыз. Без совет кешеләре булдык һәм совет кешеләре булып калырбыз. Сатып ала алмассыз! — дип җавап бирә Муса. Бер ай буена коточкыч җәзалаулардан, провокацияләрдән, күзгә-күз очрашулардан соң, җәлилчеләрне, Моабит төрмәсенә китереп, төрлесен төрле камераларга ябалар. Кыска прогулкалар вакытында дуслар, үзара очрашып, сорау алулар вакытында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклек турында сүз куешалар. Ә сорау алуга аларны бик еш чакырып торалар. Кайвакыт сорау алудан соң Моабитка кайтарып тормыйлар, чираттагы "профилактика" өчен гестапода калдыралар. Ә гестапочылар тоткыннарның көчләрен бетерергә, сәламәтлекләрен какшатырга, акылдан язу дәрәҗәсенә җиткерергә тырышалар. Ашамлык белән теңкәләренә тию — сорау алу вакытында иң яраткан алымнары иде. Гестапочылар Моабиттан гестапога бару юлын да мораль җәза бирү алымы итеп файдаланалар иде. Юлда барганда, тоткын тәрәзәдән балаларны, хатын-кызларны күрсен өчен, машинаны метро янында туктатып торалар. Бу картинаны, бу тыныч тормышны күреп, тоткын үз семьясын исенә төшереп, яшәүгә теләге уяныр дип исәплиләр. Сорау алу вакытында алар тормышны саклап калу, күп кенә уңайлыклар тудыруны вәгъдә итеп, бу картинаны көчәйтәләр. Әмма гестапочылар берни белән дә совет кешеләренең ихтыярын сындыра алмыйлар. Җәлил һәм аның иптәшләре, бер-берсенә мораль көч биреп, көрәшне дәвам иттерәләр. Муса төрмәдә дә үз группасының рухландыручысы була. Маршалковский җәлилчеләрнең Моабитта үз-үзләрен ничек тотулары турында сокланып сөйләде. Ярты елга якын, 1944 елның февраль ахырына кадәр дәвам иткән тикшерүдән соң, җәлилчеләр группасын Берлиндагы Моабит төрмәсеннән Дрезден шәһәренә озаталар. Берлиннан аларны ябык машиналарга бикләп алып китәләр һәм Дрезденда аерым, бер кешелек камераларга ябып куялар. Монда аларның һәрберсенә немец рейхына каршы җимерү эшләре алып барулары әйтелгән гаепләү карары бирелә. Гаепләү карарында күрсәтелгәнчә, аларның җимерү эше "Идел-Урал комитеты"нда, Идел татарлары легионында яшерен оешма төзүдән, легионерларны кулларындагы коралларын Гитлерга каршы борырга чакырып, листовкалар чыгарудан гыйбарәт булган. Җәлилчеләрне совет командованиесе тарафыннан җибәрелгән шпионнар итеп, Германиядәге коммунистлар, эшчеләр белән яшерен эш алып барулары өчен гаеплиләр. Суд утырышына җәлилчеләрне сәгать 9га китерәләр. Алар анда барысы бергә очрашалар. Бу очрашу алар өчен зур шатлык була. Тимер белән богауланган тоткыннарга, физик зәгыйфьлеккә, хәлсезлеккә карамастан, бу очрашу ихтыяр көчләрен ныгытырга ярдәм итә. Бер-берсенең дусларча карашы, якын итеп сәламләве ал арга көч бирә. Прокурор үзенең гаепләү речендә җәлилчеләрне, герман командованиесенең "зур ышаныч" күрсәтүеннән файдаланып, рейхка каршы җимерү эше алып барган бандитлар төркеме дип күрсәтергә тырыша. Ул тоткыннарга үлем җәзасы бирүне таләп итә. Судьяларның: "Үзегезне гаепле дип саныйсызмы?" — дигән соравына каршы, җәлилчеләр үзләрендә бернинди гаеп булмавын, Ватан каршындагы бурычларын гына үтәүләрен әйтәләр. Судка (аларны Югары империя хәрби суды хөкем итә) ак эмигрант комитеты калдыклары һәм "нейтраль" ил булган Төркия вәкилләре дә катнаша. Муса үз группасы исеменнән соңгы сүз белән чыгыш ясый. Ул Германиягә хыянәт итүчеләр алар түгел, ә Гитлер кликасы икәнлеген әйтә. — Без шуның белән горур, — ди Җәлил, — фашизмны тар-мар итү эшенә үзебездән кечкенә генә булса да өлеш керттек һәм без бу көрәшне дәвам иттерә алмавыбызга үкенәбез. Элек сез, төрле ялган кәгазьләр күрсәтеп, безне хыянәтчеләр дип атадыгыз. Хәзер үзегез дә күрәсез, бу маташуларыгыз сабын куыгы кебек шартлады. Тикшерүчеләрдә безгә каршы бернинди дәлил дә юк иде, шуңа күрә алар безгә яңа "гаепләү" — безнең командование белән бәйләнешкә керүне, шпионажлыкны тактылар. Ләкин бу дөрес түгел. Без беркем белән дә бәйләнешкә кермәдек. Дөрес, моны башкара алмавыбыз бик кызганыч. Без — совет кешеләре, һәм без Ватан алдындагы бурычыбызны үтәдек. Җәлилнең речен берничә мәртәбә бүлдерәләр, аны мыскыллыйлар һәм, болар большевиклар пропагандасы, дигән сылтау белән аңа сөйләп бетерергә ирек бирмиләр. Хөкем карары укылгач та, бу батыр кешеләрнең бер генә мускулы да калтыранмый, бары тик ал арның йөзләре генә тагы да кырыслана төшә. Җәлилчеләрнең бер генә таләбе була: ал арның исемнәрен Ватан белергә тиеш! Судья җәлилчеләрнең соравына каршы киная белән аларны фюрерга хезмәт иткән хыянәтчеләр итеп кенә белдерәчәкләре турында әйтә. "Җәлилнең рече һәрберебезне рухландырды, — дип сөйләде соңрак Әхмәт Симаев, — безгә көч өстәлгәндәй булды, без Ватан алдындагы бурычыбызны үтәү белән горур идек". Минем Җәлил белән танышуым ничек булды соң? Ничектер беркөнне безгә икенче каттан узарга туры килде. Монда җәлилчеләр утыралар иде. Аларның камералары ишегенә дә бүтән ишекләрдәге кебек үк: фамилияләре, исемнәре, милләтләре, дине һәм тикшерүченең исем-фамилиясе язылган табличка (без аларны "теге дөньяга визит карточкалары" дип атый идек) кадакланган иде. Татар иптәшләрнең бу карточкалары кызыл карандаш белән әйләндереп алынган һәм, ялгышмасам, ал арга өч тәре төшерелгән булып, бу — үлемгә хөкем ителгән дигән сүз иде. Прогулкадан шул ук юл белән кайтканда (без йөзгә якын тоткын идек, шуңа күрә бер сакчы шактый еракта артта калды, ә икенчесе тоткыннарны камераларга таратып йөрде), мин тиз генә бер камера ишегендәге күзәтү өчен ясалган кечкенә тишекнең каплавычын ачып карадым. Өстәл янында бер кеше утыра иде. Каплавыч бернинди тавышсыз ачыла, шулай да тоткыннарның һәрберсе моны ниндидер инстинкт белән сизә һәм әйләнеп карый иде. Бу юлы да шулай булды: өстәл янында утырган кеше шунда ук борылып карап мине күрде. Аннан соң ул ни эшләгәндер, белмәдем, миңа интек яныннан китәргә туры килде. Бу камера 112 ме, 114 ме номерлы иде, тоткынның карточкага язылган фамилиясен укырга өлгерә алмадым. Соңрак мин бу турыда Симаевка сөйләгәч, ул бу камерада Муса утыруын әйтте. Бервакыт параша чиләген чыгардым да (без аны камера алдына куя торган идек), тирә-ягыма каранып, астагы катка күз салдым. Нәкъ шул вакытта икенче каттагы Муса камерасы ачылды: ул да үз чиләген чыгарып куйды. Мусаның аяклары да, куллары да богаулы иде. Мин аңа дәштем һәм: "Эшләр ничек?" — дип сорадым. Ул: "Начар түгел, һәрхәлдә фюрерныкына караганда яхшырак", — дип җавап бирде. Шул вакытта сакчы килеп җитте, кычкырырга, сүгенергә кереште. Муса аңа нәрсә диптер җавап бирде, аннары богаулы кулларын, саубуллашу билгесе итеп, югары күтәрде, һәм камера ишеген аның артыннан шартлатып бикләп куйдылар. Икенче вакыт прогулкадан кайтканда тагын бер күрдем. Ул камера ишеге төбендә йөри иде. Муса бик ябык, ләкин күңеле көр иде. Ул Симаевны яки аның бүтән иптәшләрен күрү-күрмәвем белән кызыксынды. Аннары үзенә үлем карарының копиясен тапшырулары турында әйтте. Әмма әңгәмәне дәвам иттерә алмадык, арттан сакчылар киләләр иде. Бу татар шагыйре белән тагын бер очрашуымны хәтерлим. Сак астында мин баскычтан төшеп киләм (мине допроска илтәләр иде) миңа каршы камерадан бер тоткынны алып чыктылар. Аның белән тигезләнгәч, мин күтәрелеп карадым. Ул Җәлил иде. Шундый якын, янәшә генә Җәлилне беренче мәртәбә күрүем иде. Сакал-мыек астыннан да аның йөзенең аклыгы сизелеп тора. Ә күзләре! Эчкә баткан күз кабаклары астыннан алар кара күмер кебек ялтырыйлар. Кара чәчләренә кырау төшкән. Кара төстәге костюм ябык тәнендә капчык кебек эленеп тора. Богаулы кулларын күкрәгенә куеп, ул әкрен генә атлап бара — аңа богаулар комачаулый иде. Без үзара сәламләшеп уздык. Соңрак мине төрмәнең бүтән ягына урнаштырдылар. Шунда мин берничә тапкыр аның иптәшләре белән сөйләшүен ишеттем, хәтта аның белән үзем дә сөйләштем. Әхмәт Симаев һәм Алишев белән очрашуларның берсендә, алар Җәлилнең аерым кәгазь кисәкләренә шигырьләр язуын һәм бу шигырьләрнең зур кыенлык белән ышанычлы кешеләр аша бирелүен сөйләделәр. Әгәр бу мөмкинлек бул маса, Муса рәшәткәле тәрәзә аша үз шигырьләрен дусларына сөйләгән, ә дуслары аны язып алганнар. Мондый хәлләр гадәттә һава тревогалары вакытында булган. Шуңа күрә дә шагыйрьнең төрмәдә язылган шигырьләренең барысы да безгә кайтып җитмәгән булуы бик табигый. Җәлил шигырьләре камерадан камерага күчеп яттан өйрәнелделәр, алар рус теленә, хәтта немец теленә тәрҗемә ителделәр. Бер факт хәтеремдә. Муса Беренче майга багышланган бер шигырен дусты Абдулла Алишка җибәргән. Аннары бу шигырь Русановка эләккән, ә Русанов аны безгә җибәрде. Минем күрше камерада утыручы Маршалковский бу шигырьне немец теленә тәрҗемә итте. Бу тәрҗемә белән мин берничә немецны һәм чехны таныштырдым. Алар, бу шигырьнең үлемгә хөкем ителгән, һәр көн үлем җәзасы көткән кеше язганын белгәч, бик нык гаҗәпләнделәр. Шигырьдәге фашизмны җиңүгә, яз килеренә ышанычны, Ватанга мәхәббәтне әйтеп бетерү мөмкин түгел! Бу шигырьне укыганнан соң, без үзебезне батыррак, көр күңеллерәк итеп хис иттек. Капитан Русанов Җәлил белән берничә тапкыр очрашкан, Муса шигырьләреннән өзекләрне ул безгә яттан укый иде. Аларның берсе "Юату" исемле: Килер ул көн, дускай, тик борчылма, Бары өметең сүнә күрмәсен! Алыштырыр Казан Кремле Тиздән шакшы мыррман төрмәсен. Бу шигырь турында шулай ук Рушат Хисаметдинов та искә ала — ул бу шигырьне иптәшләреннән күчереп алган. Соңгы тапкыр мин Җәлил белән (бу 1944 елның июль ахыры яки август башлары иде) һава тревогасы вакытында сөйләштем. Без фронт хәлләре турында фикерләребез белән уртаклаштык. Элекке сөйләшүләр вакытында ул мәзәкчән була торган иде, бу сөйләшүдә туганнары турында, Казан турында искә алды. — Дуслар! — дип эндәште ул тоткыннарга рәшәткә аша. — Безне озакламый алып китәчәкләр. Җиңү көненә кадәр яши алмавыбыз бик кызганыч. Ә бу көн ерак түгел инде. Мин сездән бернәрсә турында үтенәм: азат ителү көненә кадәр яши алсагыз, совет кешеләренә безнең турыда гына түгел, Гитлер тоткынлыгында фашизмга каршы көрәшүчеләрнең, Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булганнарның барысы турында да сөйли күрегез. Тоткыннарның үз Ватаннарына соңгы чиккә кадәр турылыклы булулары турында әйтегез. Бу сезнең антыгыз булсын. Аннары ул үзенең дуслары белән татарча сөйләшергә кереште, ләкин тиздән әңгәмә тукталды, чөнки тревога бетте. Моннан соң берничә көн үткәч, бер иптәшкә язулы кәгазь бирергә тырышуым өчен надзирательләрдән миңа бик нык эләкте. Төрмәдәге амбулаториягә барырга мәҗбүр булдым. Анда без, гадәттә, дуслар белән еш кына очраша торган идек. Мин анда чиратта торган Әхмәт Симаевны күреп алдым. Ул да мине күрде һәм чиратка бергә басарга кирәклеген белдереп ишарә ясады. Инглиз һәм бераз француз телен белүем бүтән илләрдән булган тоткыннар белән аңлашырга ярдәм итте. Алар ярдәмендә мин, сакчыларга белдермичә, Симаев белән янәшә чиратка баса алдым. Ул миңа үлем Мыррман — герман, фашист мәгънәсендә. карарын раслау килгәнлеген һәм аларны җәзага илтергә тиешлекләрен әйтте. Аннары үзендә Җәлилнең кечкенә шигырьләр дәфтәре булуын, аны элемтәче Николай аркылы капитан Русановка бирергә кирәклеген белдерде. (Николай сугыш башында ук пленга эләккән. Ул Тегельдә җыештыручы эшен башкара, парашаларны чистарта, азык өләшә иде.) Әхмәт бу дәфтәрне бары тик Русановка тапшыруымны үтенде. Русанов аның кемгә тапшырылырга тиешлеген белә, диде, дәфтәрнең төрмә сакчылары кулына эләкмәскә тиешлеген кат-кат кисәтте. Бу соңгы очрашу вакытында мин Симаевтан үз язмышыннан зарлану, аңа авыр булу турындагы сүзләрне ишетмәдем. Киресенчә, ул, минем исән калачагымны әйтеп ышандырырга, юатырга тырышты. — Әгәр исән калсаң, — диде ул, — безнең ни өчен көрәшүебез, ни өчен һәлак булуыбыз турында сөйлә. Мин үләчәгемә бер дә кайгырмыйм. Дошманны җиңү өчен аз эшләнгән булуы гына кызганыч. Мин уйлыйм: безнең фашист тоткынлыгында көрәшебез турында Ватаныбыз һәм совет халкы белер. Без Ватаныбызга ахыргача бирелгән кешеләр булдык. Безнең намусыбыз саф һәм туганнарыбызга, улларыбызга безнең өчен оялырга туры килмәс. Минем десантник дустым, бәхил бул! Үзең дә нык тор, иптәшләреңнең дә рухын күтәр. Җиңү безнең якта булыр! Мин бу якын, батыр дустымның соңгы киңәшләрен, сүзләрен тыңлаганда, күз яшьләремне көчкә тыеп тордым. Бераз вакыттан соң мин җәлилчеләр группасын Шпандау төрмәсенә алып китүләре һәм анда җәзалап үтерүләре турында ишеттем. Әхмәт Симаевның һәм Муса Җәлилнең соңгы, үлем алдыннан әйткән үтенечләрен үтәдем. Дөрес, Җәлил блокнотын капитан Русановка тапшыра алмадым, кызганычка каршы, мине түбән бүлеккә күчерделәр, ә капитанны каядыр алып киттеләр. Әйе, бу авыр югалтулар вакыты иде. Минем күп кенә дусларым һәлак булды. Минем иң якын дусларымны: Альберт Маршалковскийны, Муса Җәлилне, Әхмәт Симаевны, Абдулла Алишны һәм ал арның иптәшләрен, капитан Русановны, чехны һәм башка батырларны җәзалап үтерделәр. Камерада үзем генә чакта Муса Җәлил шигырьләре язылган дәфтәрне алып карыйм, әмма укый алмый идем. Бу бик кечкенә, 9x7 зурлыгындагы, соры һәм сары төстәге, әйбер төрә торган кәгазьләрдән тегелгән соры катыргы тышлы блокнот иде. Блокнот битләрендә гарәп хәрефләре белән язылган сүзләр тезелгән иде. Барлыгы утыз биткә якын иде, мөгаен, анда кырыкка якын шигырь булгандыр. Беренче биттә гарәпчә нәрсәдер язылган, ә өстә нәрсәдер сызылган иде. Дәфтәрнең ахыргы битендә Мусаның васыяте һәм үлемгә хөкем ителгән иптәшләренең исемлеге язылган. Алардан тыш Әхмәт Симаев тарафыннан язылган язу һәм аның адресы бар иде. Җәлилнең бу дәфтәрен саклап калу өчен күп кыенлыклар күрергә туры килде. Чөнки тентүләр бик еш булып тора иде. Әмма иптәшләр бу турыда алдан хәбәр бирәләр, һәм бу блокнотны саклап калу өчен төрле хәйләләр корырга туры килә иде: ятак астына яшерә, тәрәзәдәге рәшәткәгә бәйләп куя идем һ.б. Бервакыт шулай да минем саксызлыгым аркасында блокнот сакчы кулына эләкте, ә ул бүлек начальнигына тапшырган. Ләкин ул начар кеше булып чыкмады, мине үз янына чакырды һәм бу дәфтәрдә ни турында язылуын, анда фюрерга каршы сүзләр юкмы, дип сорашты. Мин бу язуларның шәхси көндәлекләр булуын һәм анда фюрерга каршы бер сүз дә булмавын әйттем. "Ә без аны гестапога бирсәк?" — дип сорады ул. Мин аңа тыныч кына, сезнең ихтыярда, дип җавап бирдем. Хәер, мин белә идем: мондый эш өчен аларның үзләренә дә эләгәчәк. Төнлә белән фельдфебель Генрих минем камерага кереп блокнотны тапшырды һәм миңа саграк булырга киңәш итте. Соңрак Генрихны бер немец коммунистына качарга ярдәм итүе өчен аттылар. 1944 елның ахырында, Америка авиациясенең тоташ бомбага тотуы вакытында төрмәгә ярты тонналы бомба эләккән вакытта, М.Җәлил блокноты минем белән бергә һәлак була язды. Безнең яктагы тоткыннарның күбесе (өч йөзгә якын кеше) ул вакытта һәлак булды. Мин контузия алдым, җимерекләр астында калдым, шулай да исән котылдым. 1945 елның гыйнварында мине, төрмә-крепостька күчереп, гомуми камерага яптылар. 8 майга каршы төндә Шварценбергтан ерак түгел урында (Цвиккаудан көньяктарак) совет гаскәрләре безне әсирлектән азат иттеләр. Мине Шварценбергтан кайдадыр көнчыгыштарак урнашкан фильтрацион җыелу пунктына озаттылар. Бу урынның исемен, кызганычка каршы, хәтерли алмыйм. Әмма безнең янга, элек хәрби әсирләр булган кешеләр янына килгән майор белән әңгәмә аермачык истә калган. Ул шунда әсирлектә һәлак булган офицерларның документларын һәм әйберләрен тапшыруны сорады. Мин аңа шагыйрьнең һәм аның сугышчан иптәшләренең язмышын сөйләдем, Муса Җәлил блокнотын тапшырдым. Майор өстән генә блокнотны карап чыкты һәм аны әйткән адрес буенча, ягъни совет язучылары союзына җибәрергә вәгъдә бирде. Бу 1945 елның 15 мае тирәсе иде. Тиздән мине өченче Украина фронтының артиллерия полкларының берсенә җибәрделәр. МИХАИЛ ИКОННИКОВ ХАТЛАРЫ Михаил Иконников Архангельск өлкәсендә туа. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң, балаларга немец телен укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә алына, алгы сызыкка җибәрелә. Каты сугышлар вакытында чолганышта калып әсир ителә. Төрле лагерьларда ачлы-туклы яшәп исән калганнан соң, Берлинга күчерелә һәм әсирләр арасында оешкан яшерен оешма эшендә актив катнаша. Бу оешманы рус әсирләре оештыра. Алар татар яшерен оешмасы белән дә даими рәвештә элемтә тоталар. Михаил Иконников шул вакыт Муса Җәлил белән таныша, аеруча Әхмәт Симай белән тыгыз элемтәдә тора. 1943 елның җәендә немецлар аны кулга алалар, җәлилчеләр газап чиккән Тегель төрмәсенә утырталар. Монда ул Әхмәт Симай белән янә очраша, Җәлилне да читтән генә булса да күреп кала. Сугыш беткәч, М.Иконников, туган якларына кайтып, сиксәненче елларга хәтле яңадан балалар укыта. Мин аның янына Архангельск каласына барып, истәлекләрен язып алдым. Алар "Өзелгән җыр эзеннән" дигән китабымда шактый тәфсилләп китерелә. Озак еллар буе хат та языштык. Ул минем сорауларга бик тулы һәм төгәл итеп җавап бирә иде. Соңгы ике хаты М.Иконниковның вафаты алдыннан язылган. Әлегәчә басылмаган шул ике хаттан өзекләр китерәм. Сүз нигездә Әхмәт Симай турында бара. Ләкин бу хатлар Җәлил һәм башка җәлилчеләр кичергән хәлләрне тулырак күзаллауга ярдәм итәләр. "Хөрмәтле Рафаэль! Сез Әхмәт Симай турында язуымны үтенгәнсез. "Винета" бүлегендә эшләгәнгә күрә, Симаевның Берлин буенча һәм хәтта бөтен Германия буйлап йөрергә дә мөмкинлеге бар иде. Баштагы мәлне ул Шәфи Алмазның үз йортында яшәде (соңрак исә Вильмерсдорфштрассега күчте), шуннан файдаланып, татарларның ак эмигрантлары белән тыгыз элемтәгә керде. Совет власте дошманнарының рухи дөньясын тирәнрәк белергә, үз-үзләрен Сугыш елларында немецлар татарча тапшырулар да алып баралар. тотышын һәм холыкларын өйрәнергә теләде ул. Алар гади дошман гына түгел — Гитлерга табынып, фашизмга тугрылыклы хезмәт итүчеләр, алар "Идел-Урал дәүләте" турында юмарт сөйләнсәләр дә, чынлыкта исә бу уйдырмага үзләре дә ышанмыйлар иде. Сталинград сугышларыннан соң, әңгәмәләр бәхәскә әверелә торган булды. Ләкин Симаев, дошманга карата ярсыган нәфрәтен артык сиздермәс өчен, бәхәс вакытларында үзен мөмкин кадәр тыныч күрсәтергә тырышты. Нәтиҗәдә комитетта эшләүче кайбер эмигрантлар Симаев әфәнденең шпионлыгына ышанырга да теләмәделәр. Розенберг белән танышлыгы һәм "Идел-Урал комитеты" президенты Шәфи Алмазның яхшы мөгамәләсе Симаевка карата шик-шөбһәләрне киметте, ә бу исә яшерен эшләр оештыру өчен иң беренче шарт иде. Симаев Вольхайде лагереның яшерен оешмасы белән тыгыз элемтәдә торды, аларга хәрби әсирләр арасында гына түгел, ә "Шәрык эшчеләре", чит илдән килүчеләр һәм хәрби частьлар арасында да яшерен оешма төзергә мөмкинлеге турында кирәкле һәм тиешле хәбәрләр җиткереп торды. Ул сугышка каршы булган немецлар һәм башка илләрдәге антифашистлар белән дә аралашу мөмкинлекләрен эзләде. Моның өчен ул Мариенфельд фабрикаларында һәм хәрби заводларында эшләүче кызлар, Мариендорф кешеләре, французлар, чехлар һәм поляклар белән танышты. Аларга Совинформбюро хәбәрләрен җиткерде. Әлбәттә, башта телдән генә, ә соңрак, листовкалар басу җайга салынгач, листовкалар илтте. Беренче листовка нибарысы ун данә бастырылды, ул совет халкын туган илгә тугрылыклы булырга өнди иде. Геббельс пропагандасының ялганлыгын фаш итте. Симаев фатирында немецларның Мәскәү янында тар-мар ителүләре турында машинкада бастырылган листовкалар да саклана, алар "Патриот" дигән имза белән чыгалар иде. Яшерен группаның беренче составы әллә ни зур булмый. Шуңа күрә иң мөһим эшләрне күбесенчә Симаевның үзенә башкарырга туры килә. Ярдәмчеләр эзләгәндә дә конспирациянең бөтен шартларын туры китереп, һәр адымын үлчәп баса торган аеруча сак кешеләрне генә җыя иде. Әгәр күп сөйләшүчеләр, сер тотмаслар, эчүне сөя торганнар очраса, ул аларга җаваплы эшләр йөкләми һәм әкренләп яшерен оешмадан бөтенләй читләштерә, чөнки оешманың Татар комитеты аның карамагында була. язмышы кечкенә генә саксызлыктан да челпәрәмә килергә мөмкин. 1943 елның гыйнвары. Ә.Симаев Вустраудагы "зондерлагерь"га килә. Монда "Идел-Урал комитетытың пропагандистларын әзерләү курслары урнашкан була. Шинда ук Симаев, Җәлил, Алишев, Булатов, Саттаров һ.б. белән очрашып, зур һәм күптармаклы яшерен оешма төзү турындагы хыялы белән уртаклаша. Алар атна саен очрашып торалар (Польшага киткән чакларда, очрашу кичектерелә), Совинформбюро хәбәрләре белән танышалар, Берлиндагы яшерен көрәш оешмалары хакында белешәләр. Яшерен оешманың үзәген оештыру Муса Җәлилгә йөкләнә. Моның өчен ул курстагылар арасыннан ныклап сыналган, һәрьяклап тикшерелгән чын патриотларны сайлап ала. Яшерен оешма, Волъхайдедагыча, пропагандистлар курсын таркатуны, типографиягә һәм газета редакциясенә, радиокомитетка, китапханәгә үтеп керүне үзенең төп эше итеп ала. Хәтта легион җитәкчеләре арасында ышанычлы кеше табу да кирәк була. Ниһаять, 1943 елның язына көчле яшерен оешма барлыкка килә. Курслар беткәч, күп кенә подпольщиклар хәрби әсирләр арасына лагерьларга, Польшадагы легионга җибәрелә. Яшерен оешманың төп көче Алишев, Булатов, Шабаев, Саттаров һ.б. Җәлил җитәкчелегендә Берлинда кала; кирәкле һәм мөһим постларга урнаша. Симаев Берлиндагы төркемне җитәкли, ә Җәлил, мәгълүм булганча, легионны таркату һәм Радомдагы оешманың восстаниесен әзерләү эшенә керешә. Берлиндагы яшерен оешманы төзүдә Симаевның роле менә шулардан гыйбарәт. Архангельск, 15.02.1980 ел". * * * "Кадерле Рафаэль! Иҗади эшегездә һәрьяклап уңышка ирешүегезне теләп, сезгә төньяк сәламнәремне җибәреп калам. "Кызыл ромашка" дигән хикәяләр кулъязмасын җибәрүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Герой шагыйрь турындагы хикәяләрегезне укыгач, нәни укучыларыбыз да бик сөенерләр. Алар кызыклы, яхшы һәм аңлаешлы итеп язылган. Минемчә, әле Симаевның Принц-Алъбрехтштрасседа булуы турында да язарга кирәк. Аны сорау алыр өчен үзәк гестапоның җир астындагы камераларында җәзалыйлар. Тоткыннарны физик җәзалар белән куркытырга тырышу — гестапочыларның киң таралган эш алымы. Әгәр әсирләр тән җәзасына бирелмәсә, гестапочылар психологик җәзалауга күчә, әйтик, шантаж, провокация, тормыш вәгъдә итү, күзгә-күз очраштырулар һ.б. Беренче очракта җәзалау белән гестапо шефы Мюллерның "сөяк сындыручы"лары шөгыльләнсә, икенчесендә Көнчыгыш кешеләрен яхшы белүче тикшерүчеләр катнаша. Тикшерүчеләрнең төп куркынычы шунда — алар рус телен һәм безнең илне әйбәт белә. Безнең белән бергә әсирлекнең бөтен авырлыгын кичергән һәр кеше тән җәзасыннан түгел, әнә шул Көнчыгыш буенча белгечләрдән курка иде. Сорау алуларга чакырылганда, алдан ук борчыла идек, чөнки чираттагы очрашуларга тикшерүчеләрнең нинди сюрприз әзерләп куйганын беркем дә белми. Шелленберг карамагындагы гестапочылар кайбер көннәрдә әсирне, җиңел машинага утыртып, Берлин буенча яки шәһәр тирәсендәге метроларга, ресторан һәм кафеларга алып бара торган урамнар буенча йөртәләр иде. Яшерен оешма кешеләре очрашкалый торган Потсдаммерплац ресторанына алып кереп тә сынадылар. Имеш, берәрсе танып эндәшмәсме, әңгәмә куертмасмы... Симаевның сөйләвенчә, мондый төр сәяхәтләр Җәлилгә дә, Симаевка да туры килгәләгән. Гестапочыларның уйлавынча, шәһәр буйлап сәяхәтләр әсир кешенең тормышка булган, яшәешкә булган сусавын көчәйтергә тиеш, һәм әсир ахыр чиктә гомерен саклап калыр өчен иленә хыянәт итәргә тиеш... Ләкин гестапочыларның уе чынга ашмый. Алар нык тордылар. Әлбәттә, бу психологик җәзаларның төп максаты — тоткыннарның рухын сындыру, буйсындыру һәм теләсә нинди шартка, ягъни җинаять эшләргә дә ризалату. Ашау-эчү белән җәзалау да киң таралган ысулга әверелде. Әйтик, ачлыктан интектереп йөдәткәннән соң, Симаевка Потсдаммерплац рестораныннан алып килгән тәмле ризык — ит, шулпа тәкъдим итәләр. Бу ресторан турында сезгә Миршан сөйләгәндер инде, затлы ризыкларны әзерләүче бердәнбер урын ул. Гестапочыларның исәбе аңлашыла: әгәр әсир ризыкка ташланса, димәк, ул физик яктан хәлсезләнгән, ул баш ияргә әзер дигән сүз. Җәлил белән Симаевны "Идел-Урал комитетыта алып килеп, татар ак эмигрантлары белән сөйләшү оештыралар, шунда ук алар Шәмсия Идриси белән дә очрашалар. Сөйләшү интим шартларда бара: шәраб куела, музыка яңгырый, бернинди янау, куркыту юк. Татар телендә шигырьләр укыла, халык җырлары башкарыла. Шушы кадәр ирек куелгач, әсирләр, әлбәттә, үз-үзләрен тыймаслар, язмышлары турында ныклап уйланырлар, диләр... Ә икенче көнне әңгәмә гестапода дәвам итә: янәсе, сезнең башка чарагыз юк, туган илегез өчен сез күптән хыянәтчеләр, немецларга хезмәт итүегез турында һәркемгә билгеле һ.б. Солтан, Кунафин 2 ишеләр немецларга ярарга теләп аеруча тырыштылар. Шуңадырмы алар Муса Җәлилгә күбрәк игътибар иттеләр, ышанычка керү өчен тормыш вәгъдә итеп, чын дусларча кыланып, хәтта төрмәдән качарга ярдәм итү турында да сүз кузгаттылар. Бөтен гаепне "шпион" Симаевка аударырга куштылар. Әгәр Симаев шпионлык оешмасын төзүче дип танылса, тиешле җәзасын алыр, ә Мусаның гаебе артык беркатлылык аркасында кылынган хата гына булып калыр... Мусага гаебен танучы итеп хат язарга, ягъни язма рәвештә үкенергә кушалар. Ләкин, билгеле булганча, Җәлил бернинди коткыга да бирелмәде. Провокацияләрнең тагын бер төре — немецлар әсирләрне бер-берсенә каршы котыртып маташтылар. "Синең г ыда ул шулай дип әйтте", "Ә синең хакта теге болай ;" дигән яла белән әсирләрнең "телен ачмакчы" иделәр. Симаев һәртөрле вак рәнҗүләрдән өстен кеше, үз дусларына үпкәли торганнардан түгел иде. Аның үз эчендә "бикләнеп" яшәвен башкача аңлатырга кирәк. Эш менә нәрсәдә... 1933 елдан бирле Тегель төрмәсендә утыручы немец коммунистлары, кайбер камера стеналарында сөйләшүләрне тыңлап торырдай яшерен аппаратлар бар, дип, безне кисәтеп куйдылар. Шуңа күрә без үзара сөйләшкәндә мөмкин кадәр саграк булырга тырыша идек. Симаев та Җәлил белән аралашканда аз сүзле булып күренә иде. Ә гестапо, яшерен оешма кешеләре кайдадыр сизгерлеген югалтыр, кемгәдер ышаныр һәм оешма фаш ителер, дип һаман өметләнә иде. Рабендорфка 2 ике качкынны китерделәр: рус майорын һәм Казан татары, лейтенант. Бу турыда Симаев якташ дусты Федор Чичвиковтан ишетә һәм бик нык борчыла. Борчылырлык та шул: Власов контрразведкасы әлеге офицерларның махсус задание белән җибәрелгәнлеген исбат итә һәм аларны Шарлоттенберг төрмәсенә күчерә. Симаев төннәр буе йоклый алмый. Ул, бу офицерларның фронт сызыгыннан җибәрелгәнлеген белеп, аларны күптән көтә иде инде. Әмма вакыйга шундый аяныч төс алды... Симаевка тагын бер борчу өстәлде: баш күтәрергә әзерләнгәндә генә, яшерен оешма кешеләре, саклану чараларын онытып, кирәкмәгән кешеләргә ышаныч белдереп, үзләрен сиздерделәр... Алар әле күп нәрсәне судтан соң гына аңлап алалар. Бер-берсенең хатасын күрәләр, ләкин үпкәләү юк. Симаевның ниндидер "Султанты әрләп йөрүен, еш телгә алуын үзем дә аз ишетмәдем. Бары тик Лешкинның "Лица и маски" дигән китабы басылып чыккач кына, мин сатлыкҗан Солтан турында ныклап белдем. Җәлил, Симаев һәм башкаларның җәзага тартылуында Солтанның гаебе әйтеп бетергесез иде. Муса чамасыз ышанучан иде, хәер, төркемдә бер ул гына түгел,ышанучанлык аркасында башкалар да интегә. Чөнки совет кешесе арасында ниндидер сатлыкҗаннар бардыр дип берәүнең дә башына килми. Бу — Җәлилнең төп ялгышы, ди Симаев. Шушы чамасыз ышаныч аркасында Җәлилнең листовкаларны кая яшергәнлеген дә беләләр. Симаев Мусага төрмәгә күчтәнәч китереп йөрүче кешедән сакланырга куша. Ул кеше — Илдар Идрисш булып чыга. Дөрес, Муса әлеге Идристә яшерен оешма белән бәйле булган йомышлар кушмый. Алар арасында гади дуслык кына була. Симаев белән Җәлил бер-берсен хөрмәт итәләр һәм туганнарча яраталар. Җәлил турында сүз чыкса, Симаевның фикере бер генә: "Ул — саф күңелле, иленә тугрылыклы, көрәшче шагыйрь". Бу турыда хәтта аның шигыре дә бар. Архангельск, 21.04.1980 ел". АЛАР МӘҢГЕ ОНЫТЫЛМАС Үзләренең батырлыклары белән халыклар йөрәгендә мәңгелек хөрмәт тойгысы калдырган исемнәр бар. Чыннан да, татар халкының кыю улларын кемнәр генә онытыр икән? Муса Җәлил һәм аның якын көрәштәшләренең исемнәре буыннан буынга кабатланыр. Алар турында язылган әсәрләрне укыган саен укыйсы килә. Ватан өчен гомерен биргән батырларның көрәш юллары, хезмәтләре бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Миңа авыр тоткынлык шартларында бу батырлар белән очрашырга, Муса Җәлил оештырган яшерен сәяси оешмага тартылып, оешманың сугышчан бурычларын үтәргә туры килде. Мин Зәй районы Аксар авылыннан. Ватан сугышы башланганда, Германия чигендә пограничник идем. Сугышның беренче көннәрендә, авыр яраланып, дошман кулында калдым. Яраланудан соң байтак вакыт үткәч, аңыма килгәндә, янымда йөргән немец солдатларын күреп, үземнең дошман кулында икәнемне аңладым. Газаплы юллар шуннан башланды. 1941 елның азагында мин Берлин янындагы Вольһайде лагеренда идем инде. Бу лагерьга кешеләрне укытып чыгару өчен җыялар икән дип ишеттем. Чыннан да, берничә көн үткәч, лагерь составын өчкә аердылар: руслар, украинлылар һәм белорусларны эшчеләр һәм укучылар төркеменә, калган башка милләттән булганнарны ике төркемгә дә кертмичә, аерым бер баракка керттеләр. Татарлардан Бахтиков, Фәтхуллин, Гәрәев, Мөхәммәдиев, Хәсәнов, Шәяхмәтов, Җәләев, тагын фамилияләре хәтеремдә калмаган бер-ике кеше бар иде. Берәр көн үткәч, Әхмәт Симаевны да безнең янга керттеләр. Ул бер почмактан урын алды. Без аның белән бергә мунчага баргач таныштык. Ул үзенең Мәскәүдән икәнен һәм журналист булганлыгын, 1942 ел башында махсус мәскәүлеләрдән оештырылган парашют десанты белән Мәскәү астыннан чигенүче дошман тылына төшкәнен, ике айлар бик каты сугышкан булуларын, бик мөһим булган разведкага баргач, яраланып немецларга эләгүен сөйләде. Симаев, сүзгә саранрак булса да, яратып укыган китаплары, караган кинокартиналары турында бик тәэсирләнеп сөйли иде. Иртә белән аны каядыр сорауга алып китәләр иде. Мин моның белән бик кызыксына башладым, чөнки ул баракка бик боек һәм уйчан кайта. Беркөнне бу турыда сорарга батырчылык иттем. Үзе сөйләгәнче ул минем кем булуым, кайларда эшләвем, Совет Армиясендәге хезмәтем, кайчан һәм нинди шартларда әсир калуым турында кызыксынды. Үзем турында барын да сөйләп чыктым. Төшке аштан соң яңадан "кызынырга" чыктык. Бу юлы Симаев үзе турында озак сөйләде; немецларның төрле милләтләрдән легионнар оештыруларын, легион газеталары чыгара башлауларын, радио бүлекләре һәм милли комитетлар төзегәнлекләрен әйтте. Шул җирләрдә эшләү өчен кадрларның күпчелеген әсирләрдән җыячакларын, үзенә дә эш тәкъдим ителүен сөйләде. Бу сүзләрдән соң Симаевтан мин шикләнә төштем һәм моны үзенә әйттем: "Бу турыдан-туры Ватанга хыянәт итү түгелме соң?" — дидем. "Мондый мөмкинлекләрдән файдаланып, Ватан файдасы өчен эшләү юллары бар, — диде ул. — Син, Фәйзрахман (мин әсирдә Галин Фәйзрахман исемендә йөри идем), гаҗәпләнмә, әгәр дә мин алар тәкъдим иткән эшкә риза булып лагерьдан чыгам икән, хәзерге көндә фронтта Ватаныбыз азатлыгы өчен кан коючы иптәшләребезгә ярдәм итү өчен үземә юл ачам. Безгә, чын совет кешеләренә, нинди генә юллар белән булса да ватандашларыбызга ярдәм итәргә кирәк. Көрәшне башлау өчен, башта кул-аякларны богаудан чишәргә, ягъни лагерьдан котылырга, ышанычлы дуслар белән бергә тупланырга кирәк. Әгәр дә мин бу лагерьдан чыга калсам, ничек тә моннан берничә кешене үзебезнең янга тартырга тырышырмын, ә тәкъдим синең исемгә булса, ни әйтерсең?" — диде. Соңыннан мин бу турыда бик нык уйландым һәм чыннан да Симаев фикеренең дөрес булуын аңладым. Бу сөйләшүләр әле хыял гына булса да, ышанычлы һәм өметле иде. Соңыннан мин аңа хәрби хезмәткә кадәр комсомолец укытучы булган, армиядә хәрби училище тәмамлап, артиллерия лейтенанты булып хезмәт иткән Миннегали Газиевны тәкъдим иттем. Довгово (Двинск) лагереннан китерелгән Җәләев бар иде. Ул Двинск лагеренда шагыйрь Муса Җәлилнең булуын, анда аның шигырьләр язуын сөйләде. Үзенә күчереп алган "Лагерьда", "Кошчык", "Двинага" исемле шигырьләрен алып килгән иде. Шунда без Җәлилнең дә әсирлектә булуын белдек. 1942 елның август айларында татарлардан Бахтиковны һәм Фәтхуллинны, бераздан соң Симаевны каядыр алып киттеләр. Алар яңадан лагерьга кайтарылмадылар. Озата барган унтер-офицердан сорагач, аларның пропаганда эшенә Берлинга җибәрелгәнлекләрен әйтте. 1942 елның көзендә лагерьга берәү килеп (нинди кеше булгандыр, соңыннан аны күрергә туры килмәде) Кавказ, 8 3-58 225 Урта Азия милләтләреннән булган әсирләрне чакыртып сөйләште, татарлардан Газиев белән мине дә чакыртты. Русча, немецча укытып, яздырып карады, һәм бу яздырып караган кәгазьләрне үзе белән алып китте. 1943 елның гыйнвар азакларында Кавказ һәм Урта Азия милләтләреннән тугыз кеше, татарлардан Газиев белән мине лагерьдан Берлинга алып киттеләр һәм анда Монестр урамындагы почмак йортның өченче катына алып менделәр. Анда безне (татарларны) гражданский киемдә киенгән Симаев һәм Фәтхуллин каршы алды. Безне — унбер кешене — җитәкче янына алып керделәр һәм радиопропаганда бүлегенә эшкә алынуыбызны аңлаттылар. Икенче көнне лагерь киемнәрен салдырып, гражданский кием кидереп, яңадан эш урынына китерделәр. Газиев белән миңа рус теленнән тәрҗемә ителгән мәкаләләрне язу машинкасында басу, аларның бер нөсхәсен подшивкага тегү, мәкаләләрне матрицаларга алу һәм кирәкле урыннарга кертеп бирү вазифасы тапшырылды. Симаев миңа Муса Җәлилнең Вустрау лагерена китерелүен һәм аның янына барып кайтуын, Мусаның да тиздән лагерьдан чыгачагын сөйләде. Горурланып: "Менә үзәккә нинди кешеләр җыела", — диде. 1943 елның июнь башларында Симаев безнең эш урынына тәбәнәгрәк буйлы, көләч йөзле, яланбаш, костюм өстеннән күлмәк якасын чыгарып салган бер иптәш ияртеп килде. Ул безнең белән Гумеров дип күреште. Кызганычка каршы, бүлмәдә аның белән сөйләшеп булмады. Коридорга озата чыккач, Симаев безне яңа иптәш белән таныштырды. "Гумеров" безнең күп мәртәбәләр телгә алынган Муса Җәлил булып чыкты. Моңа кадәр Мусаны күргән булмагач, болай бик гади итеп күз алдына китерми идем. Аның шундый мөлаем, ягымлы булуы бер күрүдә үк ничектер үзенә тартты. Муса иркенләп сөйләшеп утырырга бүгенгә вакыты юклыгын, озакламый очрашырга вәгъдә итеп китәргә ашыкты. Июньнең 15ләрендә Симаев мине Александрплацның бер ресторанына алып барды. Без берәр кружка сыра эчеп бетергәнче, Муса Җәлил ике иптәш белән безнең янга килде. Яңа иптәшләрнең берсе Алиш, икенчесе Булатов дип күреште (моңа кадәр Булатовны Шабаев белән бергә күргәнем бар иде, тик фамилиясен генә белми идем). Яңадан сыралар алып Булатовның кызыклы анекдотларын тыңлап утырдык... Башта Муса минем туган илдә кайда һәм кем булып эшләвемне, кемнәр барлыгын, кайчан һәм кайда әсир калуым турында сораштырып утырды һәм әкренләп төп мәсьәләгә күчте. Ул озак итеп фронттагы хәлләр, көчебездән һәм мөмкинлегебездән килгән кадәр Ватаныбызга эшләргә бурычлы булуыбызны, бу эшләрнең нинди юллар белән эшләнергә тиешлеге турында сөйләде. — Без, — диде Муса, — легиончылар арасында һәм Германия завод-фабрикаларына куып китерелгән совет гражданнары арасында дошманга каршы пропаганда алып барырга, төрле өндәмәләр, листовкалар таратып, легиончыларны кулларындагы кораллары белән совет солдатлары ягына чыгарга әзерләргә тиешбез. Ә лагерьдагы совет гражданнарына аларның озакламый Совет Армиясе тарафыннан азат ителәчәкләрен аңлатырга, җиңүне якынайту өчен эш урыннарында һәртөрле корткычлыклар эшләргә өндәргә тиешбез! Аннан соң Муса Җәлил Берлинда "Дүртенче комитет" исемендә ирек комитеты төзелгәнлеген, комитетның эшенә тартылып, аның тапшырган йөкләмәләрен намус белән үтәгән кеше аның әгъзасы булып хисаплануын һәм ант итәргә тиешлеген әйтте. Мин ант итәргә үземнең әзер торуымны белдердем. Аннан соң безгә, пропаганда алып бару өчен, совет гражданнары яши торган эшче лагерьлар беркетелде. — Ә легиончылар арасында, — диде М.Җәлилов, — безнең кешеләребез хәзерләнде. Сүз листовкалар әзерләүгә күчкәч, Симаев листовкаларны бездә басу мөмкинлеген әйтте. Чыннан да, бездә машинкалар һәм күбәйтү өчен матрицалар да бар иде. Листовкаларны матрицаларга басу Газиев белән миңа йөкләнде. Безнең анда матрицалардан күбәйтеп басу мөмкинлеге генә юк иде. Ике көн үткәч, Симаев безгә басылачак листовкаларның караламаларын алып кайтты. Алар көрән карандаш белән гади дәфтәр битенә ике телдә: рус һәм татар телләрендә Муса Җәлил кулы белән язылганнар иде. Газиев белән безнең өчен иң кыены рус телендә язучы машинканы эләктерү булды. Чөнки ул машинка немец теленнән рус теленә тәрҗемә итүче хатын бүлмәсендә, эштән соң ул бүлмә бикле була иде. Кыен булса да, машинканы алырга кирәк. Эштән соң кешеләр кайтып киткәч, коридор тынычлангач, беребез баскычта сакта торып, икенчебез ачкыч яратып машинканы алып чыгабыз, эш беткәч, кертеп куя идек. Мин үзебезнең машинкада татар телендә, ә Газиев рус телендә баса һәм ал арны, тыгыз итеп трубкалап төреп, Симаевка тапшыра идек. Листовкаларның күбәйтелеп Алишлар тарафыннан басылуын соңыннан гына белдем. 1943 елның август башларында Әхмәт Симаев М.Җәлилнең комитет членнары өчен язылган хатын укытты. Хәтеремдә калганча, аның эчтәлеге болай иде: Безнең комитет авыр шартлар эчендә оештырылды һәм күп кыенлыклар белән эшләп килә. Әле җитәрлек үк булмаса да, кадрлар артты һәм арта бара. Легион һәм лагерьлар арасында элемтә булдырылды. Боларны берен 227 че уңышлардан санарга кирәк. Безнең листовкалар легиончылар арасында кулдан-кулга йөри. Алар арасында Ватаныбызны сөю хисе тагын да арта, дошманга нәфрәт көчәя. Фронтка китүче легион батальоннары, беренче батальон үрнәгендә, Совет Армиясе ягына чыгып, немецның үз коралын үзенә юнәлдерәчәкләр. Алар арасында туган иле өчен җанын бирергә әзер торучы егетләр күп. Башка яшерен оешмалар белән элемтә булдырылды, озакламый кораллы партизан отрядлары белән элемтәгә керәчәкбез. Шәфи Алмаз җитәкчелегендәге милли комитетта таркалыш. Ш.Алмазның дәрәҗәсе юк. Шулай да бик сак булырга кирәк, чөнки милли комитетта безнең оешманың барлыгын сизделәр, арада шымчылар булуы мөмкин. Пропаганда өчен әһәмиятле темалар: фашистлар Украинада, Белоруссиядә чигенәләр, партизаннар зур уңышларга ирешкәннәр, Африкада Роммель армиясе хурлыклы чигенә, немецлар үз газеталарында, Совет хөкүмәтенә яла ягып, Хатынь урманы турында ялган хәбәрләр тараталар, аларны фаш итәргә. Бу вакыт эчендә совет гражданнары тупланган лагерьларда байтак эшләр эшләнде. Беренче очрашуда миңа Берлинның Ак күл районындагы эшче лагерьларда пропаганда эшләре алып бару беркетелде. Мин бу лагерьларның берсенә башта ук барып йөри идем. Анда сугышка кадәр Донбасста эштә булып, Донбассны немецлар басып алгач, Германиягә эшкә сөрелгән алты татар кызы бар иде. Якташларым янына барып килгәнгә лагерь сакчылары игътибар бирмиләр иде. Ак күл районында байтак кына завод-фабрикалар һәм бик күп эшче лагерьлары бар иде. Бу эшчеләр якшәмбе көнне берничә сәгатькә лагерьдан йөреп керергә чыгарылалар, алар күл буендагы бакчага җыелалар иде. һәркем сораша, таныша, якташларын эзли, фронт хәлләрен, безнең гаскәрләрнең кайда хәрәкәт итүләрен, ни ишеткән, ни белгән — барын да сораша, һәркемне борчыган, һәркемне кызыксындырган бер сорау бар, ул — хәзер безнекеләр кайда икән? Чөнки илләреннән куып китерелгән эшчеләр, лагерьда бикләнеп ятып, тышкы дөньядан аерылганнар, радио тыңлый, газета укый алмыйлар. Бу вакытларда эмигрантлар һәм сатлык фашист ялчылары, лагерьлар эченә кереп, халыкка төрле ялганнар сөйләп йөриләр иде. Имеш, "немецлар азат иткән" җирләрдә халыклар бик яхшы яши башлады, күп һәм арзан товарлы магазиннар ачылган, кеше үзе ни тели, шул бар, янәсе, немец власте астында шундый матур, иркен тормыш булдырылган. Бары немецларга тизрәк җиңеп чыгарга булышырга, ирләргә РОАга, ягъни Власов армиясенә язылырга гына кирәк икән... Безгә мондый ялган сатып йөрүчеләрне фаш итәргә кирәк иде. Лагерьларга барган вакытта, мин Совинформбюро материалларын күңелгә ятлап бара идем. Тора-бара лагерь эчендә әңгәмәләр үткәрү өчен лагерьларның үзендә яшәүче кешеләр арасыннан да пропагандистлар табылды. Мәсәлән: хатын-кызлар лагеренда элек укытучы булып эшләгән Днепропетровск кызы Мария Мехно һәм ирләр лагеренда шулай ук укытучы казах Омаров яхшы пропагандистлар булып киттеләр. Аларга мин Совинформбюро материалларын язып та бирә идем. Хәзерге вакытта безгә бу эшләр бик аз һәм кечкенә булып күренсә дә, үз чорында, иректән мәхрүм булып, туган иленнән аерылып, дошман илендә кол булып эшләүчеләр өчен, үз Ватанына булган өметләрен арттыру өчен әһәмияте булгандыр, билгеле. 1943 елның августында көндезге сәгать берләрдә безнең эш урынына гражданский киемдә биш кеше килеп керде. Без бүлмәдә Симаев, Фәтхуллин, Газиев, җитәкче Шәмсия Идрисова утыра идек. Бүлмәгә керүчеләр безне торгызып бер якка тезделәр, костюм якалары астына таккан гестапо значокларын күрсәттеләр дә бүлмәне һәм андагы барлык кәгазьләрне җентекләп тикшереп карап чыктылар, аннан соң, безнең кулларны күтәртеп, кесәләрне тентеделәр һәм кулга алынуыбызны әйттеләр. Кесәләрендәге пистолетларын күрсәтеп, үзләре белән бүлмәдән чыгарга куштылар һәм Александрплац урамындагы төрмәгә илтеп тапшырдылар. Төрмәдә, кесәдә булган бөтен вак-төяк әйберләрне алып безне берәм-берәм төрле камераларга тараттылар. Мин иң астагы камерага эләктем. Бу камерада ЗОлап кеше бар иде. Алар төрле милләттән, күбрәге руслар булып, төрлесе төрле "җинаять" өчен кулга алынганнар һәм эшләре тикшерүдә булучылар иде. Монда бер кич кунгач, мине бу камерадан алып 96 нчы ялгыз камерага яптылар. Камера бик тар, бер карават, карават кырыйлап аз гына бушлык, бер утыргыч, аш савыты, кашык, кружка, су савыты бар иде. Яту урыннары кан тапларына буялып беткән, югарыда рәшәткәле кечкенә тәрәзә, камерага көн яктысы начар төшә, ә төннәрен ут бөтенләй булмый. Стеналар күп еллар агартылмаган, хәтта 1918 елны язган язулар да бар. Стенага язган язуларга караганда, бу камерада күпчелеге сәяси тоткыннар утырган, кем язуына карасаң да, Гитлер хөкүмәтен тиргәгән, һәр утыручы көннәр, айлар, еллар санын стенага тырнап язып барган. Мин дә түшәм кырыннан ук бер буш урын табып, туфли астыннан теш белән бер кадак суырып алып, тырнап "календарь" ачтым. 96 нчы камерада 14 көн утыргач, беренче сорауга чакырдылар. Өстәл артында хәрби офицер киемендә 4 кеше утыра, һәм безне кулга алуда катнашкан гражданский киемдәге кара сакаллы тәрҗемәче дә бар иде. Башта мине төс бозмыйча каршы алдылар, хәтта, тәмәке биреп, тартырга рөхсәт иттеләр. 14 көн тәмәке тартмагач, бер-ике суыру белән минем бантым әйләнде, укшыта башлады. Иң элек кулга берничә листовка бирделәр һәм: "Укып чык, аннан соң мондый листовкаларны кайда күргәнеңне һәм кемнәр тарафыннан таратылганын сөйләп бир", — диделәр. Листовкаларны кулга тоткач, мин каушап китә яздым, чөнки болар без баскан листовкалар иде. Шулай да мин аларны укып чыккан булдым, үземне кулга алып: — Мин боларны беренче күрәм һәм кемнәр тарафыннан таратылганын белмим, — дидем. "Ялган сөйләсәгез, фюрер законы нигезендә үлем җәзасы алачаксыз", — дигәч, икеләнмичә: — Ялган сөйләсәм, үтерерсез, — дидем. "Симаев һәрвакыт эш урынында була идеме, аның янына кемнәр килеп йөри иде? Гумеров Симаев янына килә идеме?" — дигән сорауга: — Симаев янына беркем дә килгәне булмады, — диюем булды, якында торган офицер яңакка сугып җибәрде һәм: "Ялганлыйсың, Гумеров килгән. Моны иптәшләреңнең берсе әйтте", — дип акырды. Листовкаларның ахырындагы "Дүртенче комитет" дигән сүзгә төртеп күрсәтеп: "Бу оешманы ишеткәнең бар идеме, аны кемнәр оештырган?" — дип сорады. Бернәрсә дә "белмәгәч", мине төрткәләп камерага кертеп яптылар. Төрмә тәртибендә 15 көнгә бер мәртәбә 15 минутка прогулкага алып чыгу гадәте бар, прогулкага этаж-этаж белән чыгаралар иде. Читлек рәвешендә төзелгән төрмә корпуслары арасында 25 метр озынлыкта 6 — 7 метр киңлектәге ишегалды. Аңа ярты метр биеклектә бетоннан бер генә кеше барырлык озынча сукмак — түгәрәк йөрү урыны эшләнгән, ә уртада сакчы басып тора. Тоткыннар шул ярты метр биек урында бер-бер артлы йөрергә тиешләр. Беренче мәртәбә ишегалдына чыккач, ни күрим, Муса Җәлил... яланбаш, костюмнан, күк күлмәк, аягында брезент туфли. Аны күрү белән, мин бик елгыр гына артына чыктым. Ул миңа барлык иптәшләренең кулга алынуын, үзенең 10 августта Варшавада кулга алынып монда китерелүен, кулга алынганда чемоданында листовкалар булганын әйтте. — Безне саттылар... Арабызда шундый сатлыкҗан булыр дип уйламаган идем, — диде. Миннән кайчан, кайда һәм кемнәр белән кулга алынуымны, допроста ниләр сораулары белән кызыксынды. Прогулкадан кергәндә, Муса: "Хәерле көн", — дип, минем яннан узып китте. Этажга менгәч, тоткыннар үз камералары ишек янында туктап, надзиратель ишекне ачканчы, йөз белән ишеккә таба карап басып торырга тиешләр. Мин Мусаның кайда туктавын күз кыры белән күзәттем. Ул миннән 7 камера читтә туктады (103 нче камерага). Моннан соң мине тагын сорауга алып бардылар. Бу юлы да узган сораудагы кебек, яшерен оешма турындагы сорауларны кабатладылар һәм төрле хәйләләр, куркытулар кулланып карадылар. Имеш, Фәтхуллин, Газиев һәм Симаевлар белгәннәрен барын да сөйләп бирделәр, һәм шуның өчен алар котылып чыгып киттеләр. Имеш, мин генә белеп тә сөйләмим һәм шуның өчен асып үтереләчәкмен. Мин: — Үтерегез, сез мине теләсә ни эшләтә аласыз, ләкин мин бер яшерен оешма турында да бернәрсә дә белмим, — дидем. Бу юлы мине бик каты кыйнадылар, кат-кат сораулар биреп карадылар, яңадан илтеп камерага яптылар. Икенче прогулкада без Муса Җәлил белән баскычтан ук бергә төштек. Бу юлы ул минем артымнан йөрергә булды. Ул башта сорауга чакырулары, кемнәрне күрүем турында сорашты һәм авыр сулап: "Күпләребезгә кабер шушы булыр инде, болар тырнагыннан котылып булырмы инде? Кара, Фәйзрахман, күк нинди чиста, тыныч. Анда палачлар да, сатлыкҗаннар да юк. Дөнья хәлен белеп булмый, әгәр моннан чыга-нитә калсаң, Франкфуртка бар, икенче вокзал, пивзавод, Шилов, кайсы баракка кереп сорасаң да, аны белерләр. Ул ярдәм итәр. Моннан котылу гына түгел, белеп булмый, бәлки, исән-сау туган илгә кайтырсың, мин синең кесәңә адресларны салам, киләсе прогулкага син дә үз адресыңны хәзерлә", — диде. Прогулкадан кергәч, минем камера ишеге янында саубуллаштык. Бу безнең соңгы саубуллашу булды. Камерага кергәч, Муса Җәлил биргән адресларны карадым. Ул тешләре коелган кара пластмасс ярты тарак, аның ике ягына ике адрес тырнап язылган иде. Беренчесе хәзер дә хәтеремдә әле: "г. Казань, ул. Болыная Галактионовская, дом № 17, кв. 28". Икенчесе Мәскәү адресы иде, анысы хәтеремдә юк инде. Беркадәр вакыт үткәч, мине камерадан алып чыгып, бит яулыгын ишекнең тышкы ягына элдерделәр. Бу камерадан бөтенләй китү билгесе иде. Мине надзиратель икенче этажга алып төште. Анда Газиев коридорда тора иде, безне калдырып, надзиратель каяндыр Фәтхуллинны алып килде һәм өчебезне сорау алган бүлмәгә алып керде. Бүлмәдә утырган офицер безнең төрмәдән чыгарылачагыбызны әйтте һәм "сәясәт белән шөгыльләнмәскә" дип, бер кәгазьгә кул куйдырды. Без кабинеттан чыккан вакытта, коридорда надзиратель сагы астында йөзләре белән стенага борылган ике кеше тора иде. Ал арның берсен яхпты таныдым: Шабаев иде, икенчесен Алишка охшаттым. Шабаев борылып, исәнләшеп баш селекте. Төрмәдән чыгып, берничә көн үткәч, Муса Җәлил әйткән Франкфурт шәһәренә барырга ашыктым, ике мәртәбә документ тикшерүчеләргә очрап борылып кайттым. Чөнки кулдагы кәгазь (документ) фәкать Берлин шәһәре эчендә йөрү өчен генә бирелгән, ә Берлиннан тыш чыгып йөрергә рөхсәт ителми иде. Өченче мәртәбә Франкфуртка барып җиттем. Ләкин әйтелгән Шиловны күрә алмадым. Бараклардан аны сорап йөргәндә, бер украинлы хатын: "Син, егетем, монда аның исемен дә чыгара күрмә. Чөнки аны монда полиция бик нык эзләде, таба алмадылар, ул каядыр юк булды: әллә качты, әллә төрмәгә яптылар", — диде. Тоткыннарның язмышын белү өчен, төрек подданные булып исәпләнгән татар эмигранты улы Илдар Идрисовтан төрмә идарәсенә баруын үтендек. Башта безнең җитәкче булып эшләгән Идрисованың улы иде ул. Идрисов төрмә идарәсенә баргач, тоткыннарның үлемгә хөкем ителгәнлекләрен һәм икенче төрмәгә җибәрелгәнлекләрен белеп кайтты. Бер баруда ул Мусаны күреп сөйләшә, Муса аңардан кәгазьләр сорый. Тагын ниләр сөйләшкәннәрдер, анысын Илдар әйтми иде. Ә сөйләшү надзиратель алдында немец телендә бара. Икенче юлы Идрисов кәгазь-карандаш алып барды. Өченче баруда, алар хәзер юк, үтерелгәннәр, дигән җавап алып кайтты. Сакчы Муса Җәлил камерасыннан җыештырган калдык кәгазьләрне чыгарып биргән. Бу кәгазьләр арасында Муса Җәлилнең төрмәдә үлем алдыннан төшерелгән фоторәсеме, төрле шигырьләре бар иде. Анда аерым куплетлар сызгалап, бозган урыннар да күп кенә иде. Идрисовтан бик үтенеп фоторәсемен һәм бер шигырен сорап алдым. Ул шигырьне мин бер генә мәртәбә укып чыктым, хәзер бөтенләй хәтерли дә алмыйм. Муса Җәлилнең минем кулда калган өч төрле (адреслы тарак, фоторәсем һәм бер шигырен) истәлеген мин гомергә саклармын дип бик күп вакытлар кадерләп йөрдем, хәтта туган якка алып кайттым. 1946 елга кадәр алар миндә сакланды. 1946 елда туган илгә кайткач, Муса Җәлилнең адреслары белән хәбәрләшергә икеләндем, чөнки әле илебездә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең Ватан өчен булган көрәшләре, хезмәтләре һәм фаҗигале үлемнәре турында телгә алучы юк иде. Мин инде чыннан да бу батырлар, Ватаныбыз өчен көрәшеп, үз башларын палач балтасы астына салсалар да, аларның бу хезмәтләре кирәкле булган дип табылмагандыр, яисә Ватан файдасына эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру максаты белән булса да, дошман оешмаларында "эшкә" урнашу гаеп саналадыр дип уйладым. Гомумән, бик авыр кичерешләр эчендә яшәдем мин бу вакытларда. Ниһаять, үземнең башта уйлаган уйларга ышанырга да туры килде. 1946 елны мин инде башлангыч мәктәп мөдире булып эшли башлаган идем. 1946 елның ноябрь ахырларында Фәтхуллин кулга алына, һәм аның күрсәтүе буенча Газиев белән мине дә кулга алдылар. Менә шул вакытта М.Җәлилнең истәлекләре юк ителде... 1947 елны безне "дошман файдасы өчен хезмәт итүчеләр" сыйфатында хөкем иттеләр... Шәхес культы заманы иде бу, Берия котырынган чак иде... Еллар үтте, сөекле Ватаны өчен үзләренең гомерләрен биргән батырларның изге көрәшләре танылды һәм бәяләнде. Аларның исемнәре халыклар йөрәгендә мәңге сакланыр. МУСАНЫҢ ХАТЫ 1943 елның башы. Берлиннан ерак булмаган Вустрау шәһәрендәге Фрайлагерь. Немец хөкүмәтенең исәбенчә, анда Россиядән пленга төшкән укымышлы, совет хөкүмәтеннән риза булмаган кешеләрне җыялар иде. Дөресендә, анда илен — Ватанын сөйгән совет патриотлары гына иде. Шулар эчендә Шабаев Гариф, Абдулла Алиптев, Фоат, Муса Җәлил (Гумеров) һәм башка шундый татар халкы арасыннан чыккан укымышлы талантлар бар иде. Ал арны, әзрәк кеше кыяфәтенә китереп, Берлиндагы татар комитетына озаттылар. Татар комитетында язу машинасы, басмаханә, каләм көче безнең кулда иде. Без көчебез барынча саклык белән күп нәрсәләрне яза идек. Шул эшнең башында Татарстан язучылары союзының башлыгы яшь шагыйрь, "Алтынчәч" операсының авторы Муса Җәлил юлбашчылык итә иде. Без аны күз карабыздай сакладык. Ләкин 1943 елда бер сатлыкҗан аларның башларына җитте. 1943 елның сентябрь айларында мин, Франциядән килгәч, Муса Җәлил аганың запискасын укыдым. Ул хәзергедәй хәтеремдә. "Туганнар! Без дошманнарыбыз тарафыннан Моабит төрмәсенә ташландык. Тар бүлмәдә үлем хөкеменең җиренә җиткерелүен көтеп ятабыз. Ләкин безгә үлем куркыныч түгел. Чөнки фашистларның кабере казылган, алар инде Советлар иленнән куылганнар, диңгездәге саламга тотынып котылып кала алмагандай, алар да Польша, Литва, Эстония, Латвия кебек илләрдә диңгез дулкыннарына каршы тора алмаслар. Без илебезне азат итү юлында һәлак булырбыз, ләкин илебез һәлак булмас. Азатлыкка чыккан совет халкы җиңүне бәйрәм иткән көннәрдә безне дә искә алыр. Үтенечем шул: минем квартирадан чиста күлмәк һәм киемнәремне китереп бирсәгез иде. Үлгәндә чиста киемдә үләсем килә. Күңел саф булгач, тәнемдә дә чиста кием булуын телим. Икенчедән, әгәр исән-сау илгә кайта калсагыз, гаиләләребезгә бездән сәлам җиткерегез, фашистларның зур шәһәрендәге Моабит төрмәсендә Совет иленең азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган татар улларыннан халкыбызга озын, рәхәт, тигез, шат гомер теләгәнебезне җиткерерсез. Хуш, сау булыгыз. М.Җ.Гумеров". Халык сүзенә караганда, аларны атмаганнар, асмаганнар, ә сәнәкчеләр күтәрелгәч, Совет иле өчен җаны-тәне белән көрәшкән халыкларны җәзалагандай, башларын, түмәргә куеп, балта белән чабып үтергәннәр. Ләкин ул һәлак булса да, без аны һәрчак үзебез белән бергә хис итәбез, ул безнең йөрәгебездә мәңге сакланачак. 1 1. ШАГЫЙРЬ ҺӘМ КӨРӘШЧЕ Гитлерчылар фашизмына каршы көрәш тарихын өйрәнүче һәркемнең игътибарын үзенә тарта торган " Моабит дәфтәрләре" исемле шигырьләр җыентыгы өчен Совет хөкүмәте 1957 елның 22 апрелендә татар шагыйре Муса Җәлилне Ленин премиясе белән бүләкләде. Фашистлар тарафыннан үтерелгән бу шагыйрьнең тууына 50 ел туларга бер көн калганда гына, Совет хөкүмәте аңа илнең иң зур хәрби мактау исемен — Советлар Союзы Герое исемен бирде. Бу, бердән, солдат һәм патриотның зур фидакарьлеген тәкъдир итүне күрсәтсә, Ленин премиясе бирелүе шагыйрьнең поэзиясенә әдәби-художество ягыннан зур бәя бирү дә, татар халкының культурасы чыннан да җитлеккән культура икәнлеген барлык совет халыклары алдында раслау да булды. Сәнгатьнең алдынгы эшлеклесе Муса Җәлил Советлар Союзының бу бөек ике бүләгенә бик хаклы. "Дөнья һәм дөнья әдәбияты исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә, — диде азәрбайҗан совет шагыйре Самәд Вургун Муса Җәлилнең юбилее көнендә. — Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил". Демократик Германия Республикасында Муса Җәлилнең иҗаты һәм әсәрләре бик аз билгеле әле. "Моабит дәфтәрләремнән дигән исем белән Франц Лешнитцерның ирекле тәрҗемәсендә шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаруы һәм Советлар власте шартларында шаулап чәчәк атып үскән татар халкының иң күренекле вәкиленең поэтик иҗаты белән танышырга мөмкинлек булдыруы өчен, без "Культура һәм Прогресс" нәшриятына рәхмәт әйтергә тиешбез. Мин биредә Муса Җәлил тормышының соңгы чоры турында совет һәм немец иптәшләрнең коллектив тикшеренүләренә кыскача гына тукталып үтәргә телим. Премьер-министр янындагы матбугат идарәсе һәм "Советлар Союзы матбугаты" редакциясе Германия Демократик Республикасында алып бара торган тикшеренүләргә фашизмга каршы көрәшүчеләр комитетында һәм Марксизмленинизм институтында эшләүче иптәшләр дә катнашты. Ул тикшеренүләр нәтиҗәсендә хәзергә ирешелгән уңышларның берсе шул: безнең редакциябез Моабит зинданында Муса Җәлил белән бер камерада утырган бельгияле антифашист Андре Тиммерманс белән бәйләнешкә керә алды. Киләчәк буыннар өчен "Моабит дәфтәре"н саклап калган А.Тиммермансның истәлекләре һ.б. алып барган тикшеренүләр фашизмга каршы аяусыз көрәшкән Муса Җәлил турында бик кыйммәтле материаллар бирәләр. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре бик катлаулы һәм бик авыр шартларда көрәшкәннәр. Алар Розенберг ялчылары тарафыннан төзелгән "Идел-Урал" исемле татар легионында гитлерчы ак эмигрантларның даими күзәтүе астында шул эмигрантлар үтә көчле милләтчелек пропагандасы алып барган шартларда эш иткәннәр. Легионнар һәм Власов армиясе дип йөртелгән нәрсә Германия Демократик Республикасында да һәм, миңа билгеле булганча, совет матбугатында да аз өйрәнелгән әле. Көнбатыш Германиядә, киресенчә, бу турыда шактый яздылар инде. Ләкин алардан Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәш иптәшләренең исемнәрен эзләп азаплану файдасыз. Күпчелеге ак эмигрантлардан торган ул авторлар иң элек үзләренең "хезмәтләре"н искә төшерергә тырышалар. Алар арасында бөтенләй башка теләк белән эш итүче немец авторлары да бар: ул авторлар, әсир төшкән совет гражданнарын коралландырып, үзләренең туган илләренә каршы сугышырга кертү кебек ачыктан-ачык мәгънәсез планнарының җимерелү сәбәбен үзләренчә аңлатырга һәм яңадан Советлар Союзы халыклары арасында милли дошманлык тудырырга азапланалар. Юрген Торвальдның Штутгарт шәһәрендә "Штайнгрубен" нәшриятында басылып чыккан "Сез кемне һәлак итәргә телисез?"исемле китабын менә шул юнәлештәге омтылышларның берсе дияргә була. Торвальд болай дип расларга азаплана: янәсе, Власов ярдәмендә совет халкын "азат итәргә" теләгән кораллы көчләр һәм яхшы күңелле Розенберг булган, ләкин явыз Гитлер белән юньсез эсэсчылар шул "азатлык армиясе"нә бернинди дә ярдәм итмәгәннәр. Торвальдча, фашистлар Власовның кадерен белмәгәннәр булып чыга. Торвальд гитлерчылар Германиясенең тар-мар ителүе өчен фашистларны гаепләми, киресенчә, аларны күзгә күренеп торган нәрсәләрне дә сизә алмаган һәм "зур шанслар"дан файдаланмый калган гөнаһсыз бәндәләр дип атый. Гитлерчылар вермахтының "азатлык миссиясе"н бизәп, ялганлап сурәтли торган барлык бу азаплануларга тарихи чын фактлар каршы куелырга тиеш. Бар нәрсәне дә ерткычларча юк итү һәм җимерү комсызлыгы белән янган Гитлер Советлар Союзына басып керде: ул, Совет Армиясен җимерә калса, иң элек "шул бик зур бәлешне алдына салырга", икенчедән, шул ил белән идарә итәргә, өченчедән, шул илнең халкын һәм байлыгын эксплуатацияләргә өметләнә иде. Гитлер, Розенберг, Ламмерс, Кейтель һәм Геринг 1941 елның 16 июлендә җыелып киңәшкәндә әнә шундый оятсыз өметләре турында фикер алышканнар. Аннан соң ул сүзләр фюрерның яманатлары чыккан боерыкларында тәмам кабул ителгән карар төсен алган һәм Розенбергның Көнчыгыш министрлыгының җинаятьчел аппараты шул боерыкларны тормышка ашырырга тотынган. Шул ук киңәшмәдә белдерү ясалган: "Немецтан бантка бүтән беркемгә дә корал йөртергә һичкайчан да рөхсәт итмәскә! Бу нык кагыйдә булып калырга тиеш. Бу бик әһәмиятле . Коллыкка төшерелгән нинди дә булса халыкларны хәр Булачак колония өлкәләрендә "түбән расадагы" кешеләрне мөмкин кадәр тизрәк кырып бетерү өчен, 1941 елның мартында "Комиссарлар турында приказ" (боерык чыгарган "хуҗалар расасының иң сайланган өлеше" ул чакта әле үзен бик көчле санаган. Барыннан да элек "политик җитәкчеләргә һәм комиссарларга" каршы юнәлтелгән бу боерык буенча кулга алыну белән, комиссарлар, шулай ук еврейлар күпләп-күпләп һәм азаплап үтерелгән. Сугышның беренче айларында кулга төшкән әсирләр күбесенчә шунда ук юк ителә барылган, сугыш сузыла төшкәч кенә, алар, лагерьларга ябылып, шунда ачлыктан, төрле йогышлы авырулардан меңләп-меңләп кырылганнар 2. Элекке Германия армиясе капитаны булган профессор Теодор Оберлендер, гитлерчы генераллар әле Кавказдан Урта Азиягә бәреп керү турында хыялланып утырган чакта, "таулылар бүлеге" дигән алдавыч исем астында, Кавказ һәм Урта Азия халыклары кешеләреннән баш күтәрүчеләр дигән исем белән гаскәри частьлар оештыру планын төзегән. Совет Армиясенең баһадирларча ударлары ул явыз хыялларны юкка чыгарган. 1942 елны гомуми хәл шундый үзгәргән, "бары тик немец кына корал йөртергә хаклы" дигән принцип тулысынча алып ташланырга тиеш булган; комиссарлар турындагы боерык гамәлдән чыккан дип белдерелгән һәм фашистлар нәкъ "азиатлар" арасыннан, ягъни Советлар Союзында яшәүче рус булмаган милләтләр халыклары кешеләреннән "үзләре сугышырга теләүчеләрне" эзләргә тотынганнар. Фашистлар басып алган көнчыгыш өлкәләрендә аеруча Розенберг министрлыгы зур активлык белән эшкә керешкән. Ул, төрле маҗаралар һәм җайлы тормыш эзләп йөрүче милләтче эмигрантлардан файдаланып, рус булмаган милләтләр халыкларын "азат итү комитетлары" оештырырга тотынган. Бу комитетлар аркылы фашистлар шул милләт Профессор Г.фон Менде бу эш белән аеруча актив шөгыльләнгән. Элек резиденциясе Тбилисида урнашкан һәм Кавказ арты буенча Германиянең генерал-консулы булып хезмәт иткән, ә 1941 елдан башлап гомуми сәяси бүлек җитәкчесе һәм министрлыкның вермахт белән бәйләнешен булдыру вәкиле доктор Отто Бройтигам да Розенберг министрлыгында бу эш өчен авторитетлы кеше саналган. Коры җир гаскәрләре армиясенең баш командованиесе, төгәлрәк әйткәндә, генераль штабның оештыру бүлеге, "Көнчыгышның башка төр гаскәрләре" бүлеге белән бергә (аның җитәкчесе обер-лейтенант Белен булган), рус булмаган милләтләр халыклары хәрби әсирләреннән "күңеллеләр" сайлап алырга хәзерләнә башлаган. Шулай итеп, бераздан беренче гаскәри подразделениеләр төзелгән. Ул подразделение төркемнәренең җитәкчесе майор граф Штауфенберг һәм аның "Көнчыгышның башка төр гаскәрләре" бүлегенә җитәкчелек итүче дусты обер-лейтенант фон Роэнне, генерал Әрнет Кестрингны "күңеллеләр"гә җитәкче итеп раслатуга ирешкәннәр. Бу 66 яшьлек генерал 1942 елның 10 августында Винницага җибәрелгән һәм анда әлеге хәрби подразделениеләрне кабул итеп алган. Вермахт баш командованиесенең пропаганда бүлегендә эшләүче икенче бер офицерлар группасы (Николаус фон Гротэ, Ганс Мартин һ.б.) акгвардиячеләр оешмалары белән берлектә рус әсирләреннән һәм Германиядә хезмәт иттерү өчен көчләп куып китерелгән совет кешеләреннән "Добровольческая армия" төзергә керешкән. "Күңелсез ике төрлелек" турында, ягъни югарыда искә алынган ике группа арасындагы "көндәшлек" турында, Көнбатыш Германиянең тарихчылары бүген бик тырышып язалар. Чынлыкта исә немец фашистлары үзләренең хәрби авантюралары өчен теләсә нинди юл бе Коры җир гаскәрләре баш командованиесе легионнары Польшага урнаштырылган, ал арның һәркайсының кадровый батальоны булган. Бу батальоннардагы әсирләр хәрби киемнәргә киендерелгән. Шунда ук кыр батальоннары да оештырылган. Лагерьларда легионнарга туплау эшен эмигрантларның милләтче комитетлары алып барган. Коточкыч шартларда, зур газаплар эчендә яшәүләренә карамастан, хәрби әсирләр фашистларга хезмәткә баруга бик каты каршы торганнар. Гитлерчылар табан асларын ялап йөрүче сатлыкҗан милләтчеләргә легионнарга кеше туплауда Иерусалимнан килгән "бөек" мөфти Сәет Мөхәммәдәмин әл Хөсәен җитәкчелек иткән. Гитлерга ялчылык иткән бу чалмалы авантюрист, фашистларның "яңа тәртибен" пропагандалау өчен, лагерьларга килеп йөргән. 1942 елның июнендә Волхов фронтында авыр яраланып әсир төшкән Муса Җәлил Холм һәм Демблин лагерьларыннан Вустрау лагерена китерелгән. Шунда әлеге мөфти аның белән очрашкан. Ак эмигрантларның пычрак эшләрен өзү уе белән янган Муса Җәлил, мөфти белән очрашудан файдаланып, Гумеров дигән фамилия астында милләтчеләрнең "Идел-Урал комитеты"на ышанычка кергән. Янәсе, Советлар Союзын тар-мар иткәннән соң, гитлерчылар Германиясе кул астында, Идел белән Урал арасындагы җирләрдә оештырырга хыялланган "Татар-башкорт дәүләте" дип йөртелгән шул комитет турында берничә сүз. Профессор Менде ул комитетның башына Берлинда Рихард Вагнер мәйданчыгы янындагы тын гына бер урамда күп еллардан бирле төрек паспорты белән яшәүче Габдрахман Шәфи Алмаз дигән татар ак эмигрантын куйган. Вустрау лагереннан чыгарылганнан соң, Муса Җәлил бераз вакыт шул йортта яшәгән. Җәлилгә лагерьда "культура эшләренә җитәкчелек итү" йөкләнгән. Бу хәл аңа лагерьдагы әсирләр белән турыдан - туры аралашырга һәм дошманның тирән тылына кереп йө Без фашистик Германиядә совет патриотларының каршылык көрәше ул чакны инде шактый киңәйгәнен беләбез (бу турыда беренче һәм шактый ышанычлы материаллар игълан ителде инде). Кулында бик киң фактик материаллар булган Ю.А.Бродский язганча, совет патриотларының азатлык көрәше янаучы көчкә әверелгән, һәм ул көч гитлерчылар дәүләтенең эчке сәяси хәленә торган саен зуррак куркыныч тудырган. Дошманның үз илендә аңа каршы аяусыз көрәшеп, совет кешеләре фашизмның тар-мар ителүенә һәм бөтен дөньяның тынычлык сөюче көчләре җиңеп чыгуга ярдәм иткәннәр. Сугышның иң кызган һәм хәлиткеч чорында дошманның башкаласы Берлинда оешкан һәм бик үзенчәлекле шартларда эшләргә тиешле булган Муса Җәлилнең дошманга каршылык күрсәтү группасы шул героик һәм фидакарь көрәшнең бер буынын тәшкил иткән. Бу группа алда искә алынган комитетның агулы милләтчелек пропагандасына каршы чыккан, татар якташларының патриотик хисләрен уяту һәм ал арны хәрәкәткә күтәрү буенча бик актив эшли башлаган; билгеле, ул эш җиңел булмаган. Ачу белән янган ялкынлы сүз, көрәшкә чакыра торган шигырьләр каршылык күрсәтүче сугышчыларның озак вакытлар буе бердәнбер һәм бик әһәмиятле коралы булган. Эмигрантларның милләтче комитеты Берлинда фашистлар ярдәме белән "Идел-Урал" дигән газета чыгарып килгән. Каршылык сугышчылары листовкалар бастырып тарату өчен шушы күбәйткеч аппаратка тап булуларына бик шатланганнар. Иң элек Германиядәге әсирләрнең төрле лагерьлары белән бәйләнеш булдырылган. Муса Җәлил татар һәм башкорт хәрби әсирләре күп кенә булган Свинемюнде лагерена барган. Каршылык күрсәтү группасы әгъзалары шулай ук Дрезденга да барганнар. Тиммермансның раславынча, хәрәкәт итүче группа иң элек Гамбургта эш алып барган. Ләкин барлык эшнең үзәге Идел буе татарларының төп батальоннары урнашкан Радом лагеренда тупланган. 1943 елның язында Җәлил культура эшчесе сыйфатында Радомга килгән. Чәнечкеле тимерчыбыклы киртә эчендә ятуларына карамастан, каршылык күрсәтүчеләр шул хәлдә мөмкин булган барлык көрәш чараларын кулланганнар. Фашистлар, әсир Шулай итеп, бу группа бик кызу эш алып барган. Нәтиҗә озак көттермәгән: нәкъ Радомда төзелгән батальон, фронтка барышлый юлда баш күтәреп, партизаннар ягына чыккан. Бу батальонның баш күтәрүе легион эскәнҗәләре эчендәге совет кешеләре алып барган көрәшнең бердәнбер гәүдәләнеше генә булмаганы хәзер бик ачык инде. Каршылык күрсәтү группасы фашистлар тарафыннан ачылганнан соң күп тә үтми, берничә мең кешедән торган 4 нче батальон баш күтәргән. Бу баш күтәрүнең дә Муса Җәлил группасы эше икәнендә шик юк. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1943 елның август аенда лагерьда баш күтәрү башларга һәм легионерларны качырырга әзерләнгәннәр. Алар поляк партизаннары белән элемтәгә кергәннәр һәм полякларның ярдәменә исәп тотканнар. Ләкин группаның фашистлар тарафыннан кулга алынуы планны өзгән. Радом лагерендагы һәм Берлиндагы каршылык күрсәтү группаларын гитлерчыларның ничек белүләре һәм Муса Җәлил белән аның иптәшләрен ничек кулга алынуы хәзер ачык билгеле. Без Муса Җәлил белән бергә кулга алынган һәм җәзалап үтерелгән көрәшчеләрнең күбесенең исемнәрен беләбез инде. Алардан Казаннан татар балалар язучысы Абдулла Алишны, Мәскәү редакцияләренең берсендә эшләгән журналист Әхмәт Симаевны күрсәтергә була. Бу группада Шул хәлдән соң күп тә үтми (бу июль башында булган), каршылык күрсәтү группасының ике кешесе — Кормаш белән Батталов — фашистларның пропаганда әдәбиятын алып кайту сылтавы белән, Радом лагереннан Берлинга киткәннәр. Җәлил аларга Берлинда яшерен рәвештә басыла торган листовкаларны алып кайтырга кушкан. Алар белән бергә, Кормаш белән Батталовларны күзәтү өчен, Мәхмүт тә барган. Алар юлда озак булмаганнар. Хыянәтче ышанычка кергән һәм аларның комитетка ни өчен баруларын белеп алган. Лагерьга әйләнеп кайткач, көрәшчеләр листовкаларны таратканнар, әсирләр ал арны матрацлары эченә яшергәннәр. Мәхмүт тә листовкаларның бер пакетын алып яшергән һәм шунда ук гестапога хәбәр иткән. 1943 елның 12 августына каршы төнне солдатлар культбригада барагын чолгап алганнар. Гестапочылар баракны бик нык итеп тентергә тотынганнар. Листовкалар табылган, һәм каршылык күрсәтү группасы кешеләреннән күбесе кулга алынган. Аннан соң оешманың Берлиндагы өлеше дә кулга алынган. Хәтта хыянәтче Мәхмүтне дә кулга алганнар. Аны ялгыз камерага япканнар, аннан соң Варшавага күчереп, хыянәте өчен тиешле алтын белән бүләкләп, Австриягә экскурсиягә озатканнар. Каршылык күрсәтү көрәшчеләре хәрби төрмәләргә ябылганнар, һәм алар шулай ук, хәрби суд тарафыннан хөкем ителеп, төрле җәзаларга тартылганнар булса кирәк. * * * 1943 елның декабреннән башлап 1944 елның мартына кадәр Муса Җәлил бельгияле антифашист Андре Тиммерманс белән бергә Лертерштрасседагы VWE төрмәсенең 382 нче камерасында утырган. Дрезденга судка алып кителүенә ярты айлар чамасы калганда (Муса Җәлилне анда 1944 елның мартында алып китәләр), Җәлил Моабит циклындагы шигырьләрен Андре Тиммерманска әманәт итеп калдырган. Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрендә без аның ялкынлы йөрәге тибешен ишетәбез, безгә шагыйрьнең тирән хисләре һәм уйлары, аның яшерен өметләре һәм дәртле омтылышлары ачыла. Без ул шигырьләрдә коммунистның көрәш рухын, аның һичнәрсә дә какшата алмаган нык ихтыярын, җиңеп чыгуга нык ышануын тоябыз. Ул шигырьләрне укыган саен, ал арны бары тик корыч ихтыярлы көрәшче, илнең патриоты, халыкның турылыклы улы гына яза алганын күрәсең. Шагыйрь соңгы әсәрләрен үзенчә бер васыять итеп караган һәм алар киләчәк буыннар өчен саклана алырмы икән дип бик борчылган. Безнең көннәргә тикле сакланып кала алган куен дәфтәрләренең берсенең соңгы битенә Муса Җәлил болай дип язып куйган: "Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска. Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай... 1942 елны сугышка килде һәм... әсирлектә күп газаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең бОын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр би китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул! Муса Җәлил. 1943, декабрь". * * * Муса Җәлил һәм аның иптәшләренә хөкем Дрезденда 1944 елның мартында булган. (Аларны хәрби суд хөкем иткән булса кирәк.) Гаепләнүчеләр барысы да үлем җәзасына хөкем ителгән. Дрезденның бик каты җимерелүе бу процесс турында нинди дә булса архив материаллары табу мөмкинлегенә ышанычны юкка чыгарган. Август аенда Тиммерманс Шпандау төрмәсендә Муса Җәлил белән яңадан очрашкан. Тиммермансның әйтүенчә, 1944 елның 20 июлендә Гитлерга һөҗүм ясалганнан соң, Моабит төрмәсендәге барлык политик тоткыннар Шпандауга күчерелгән. Берничә көннән соң Тиммерманс Муса Җәлилне тагын күргән һәм, аның әйтүенчә, кулында үлем җәзасына хөкем ителгән язуы булган Муса Җәлилне киредән Дрезденга алып киткәннәр. Муса Җәлилнең моннан соңгы язмышы безгә ачык билгеле түгел. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре Тегель дигән хәрби төрмәдә 1944 елның җәендә күрешкәннәр. Аларның барысының да куллары, ә Муса Җәлилнең аяклары да богауланган булган. Муса Җәлил Тегель төрмәсеннән шигырьләр язылган тагын бер дәфтәрен биреп чыгарган дип уйланыла, ләкин ул дәфтәрнең кайда икәнлеге әле хәзергә билгеле түгел. Әгәр ул мәгълүматлар табылса, без Муса Җәлилнең газаплары һәм көрәш юлы Берлинның хәрби төрмәләре аша ничек үткәнен ачык күрербез. Ләкин ул юл кайда очлана соң? Моңарчы булган мәгълүматлар, Муса Җәлил Плетцензее төрмәсендә үтерелгән, диләр. Үзе сугышка һәм фашизмга каршы булган Плетцензее төрмәсе рухание Пельхау истәлекләрендә Плетцензее төрмәсендә үтерелгән тоткыннар турында шактый тулы мәгълүматлар китерелә. 1943 елдан 1944 ел эчендә андый корбаннарның саны 1800гә җиткән. Берлин өчен барган сугышларга катнашкан һәм Моабит төрмәсен алган совет солдатлары төрмә китапханәсендә рус телендәге бер китапның "Мин, атаклы татар шагыйре Муса Җәлил, Моабит төрмәсенең сәяси тоткыны, атып үтерелергә хөкем ителдем... Фадеевка, П.Тычинага һәм туганнарыма сәламемне тапшыруны үтенәм" дигән язулы соңгы битен тапканнар. Бу язу суд хөкеменнән соң язылган (язуның төзелеше бары тик шулай уйларга гына юл калдыра), аннан соң суд карары буенча Җәлил белән иптәшләре үтерелгәннәр дип уйланыла. Муса Җәлилне Дрезденнан башта Лертерштрассега алып килгәннәр һәм соңыннан гына Шпандауга күчергәннәр булса кирәк. Тегель төрмәсе аның атылыр алдыннан туктаган урыны булган, күрәсең. Аяк-куллары богаулы булуы шуңа ишарә ясыйлар. Берлин төрмәсендә үлем җәзасына хөкем ителгән тоткыннар 1944 елга кадәр Кызлар аланы ОипфһгһеЫе) дигән җирдә атыла торган булганнар. Алар арасында чит ил кешеләреннән булган күп кенә тоткыннар да атылганы мәгълүм. Мәсәлән, 1943 елның 4 июнендә 32 голландияле, Штийкель группасы, норвегиялеләр группасы һ.б. атылган. Әгәр Муса Җәлил һәм аның иптәшләре шунда үтерелгән булса, алар чит ил кешеләре мәетләре күмелгән Деберице каберлегендә яталар булып чыга. Ләкин болар барысы да шулай булгандыр дип уйланыла гына. Чөнки "рәсми рәвештә үлем җәзасына хөкем ителгән кешеләр бөтен Германия буйлап үтерелә барган, — дип яза Пельхау. — "Өченче империя"нең соңгы минутына тикле фашистлар бик күп кешеләрне атканнар һәм асканнар. Соңгы җәзалар һөҗүм итеп килүче союздаш армияләрнең туп тавышлары астында үтәлгән". Муса Җәлилнең соңгы көннәре турында безнең кулда булган шактый материаллар немец антифашистлары белән турыдан-туры бәйләнештә булуы турында берни сөйләмиләр. Ләкин интернационализм хисе белән янган бу зур шагыйрь яшьлек елларында ук немец эшчеләр сыйныфының көрәшен күзәтеп барган. Муса Җәлил 18 яшендә чагында (1924 елда) "Кисәкләр" дигән поэма язган. Әдәбиятчылар егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле әсәрләреннән берсе дип саный торган бу поэманың аңлатмасы үзе үк аның темасын ачык күрсәтеп тора. 1935 елда шагыйрь Германия турындагы темага тагын әйләнеп кайта. "Джим" дигән поэмасында гуманист Җәлил фашистик расачылыкны фаш итә. 1943 елның декабрендә язылган "Алман илендә" шигыре — пролетар интернационализмның иң көчле документы. Моабит зинданында утырган Муса Җәлил үзен немец антифашистлары белән фикердәш санаган һәм хәтта фашист палачлары кулында тоткында яткан хәлендә дә немец халкының алдынгы көчләренә мөрәҗәгать иткән. Саф-саф булып тагын 19 нчы Елгы төсле җырлап килегез һәм күтәреп өскә уң йодрыкны, "Рот-фронт" дип җавап бирегез. Борыгыз муенын комсыз карчыганың, Кояш чыксын Алман җиренә. Күтәрелсен Тельман трибунага, Маркс, Гейне кайтсын иленә. Арагызда кем бар Цеткин улы, Тельман егетләре кайсыгыз? Ишетегез бөек хаклык сүзен, Төрмәләрне безнең ачыгыз, — дип язган ул. Моабит зинданында Муса Җәлил сагышланып көткән якты көннәр безнең республикабызда чынбарлыкка әйләнде, алар бөтен Германиядә дә чынбарлыкка әйләнәчәк. Ватаныбызның көнбатышында башларын калкытып килгән кара милитаризм көчләренә каршы шул бөек идеяләр өчен алып барыла торган көрәштә бөек шагыйрь һәм патриот Муса Җәлилне без үз яныбызда итеп сизәбез. 2. ҖӘЛИЛНЕҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ Бөек татар шагыйре Муса Җәлил тормышының соңгы чорын аныкландыручы материалларның соңгы ике елда күбәюенә карамастан, фашизмга каршы бу батыр көрәшчене нацист палачларының кайчан һәм кайда үтергәнлекләре хәзергә кадәр билгесез булып килде. Совет матбугатында чыгарылган беренче материалларда аның 1944 елның 10 гыйнварында Плетцензее төрмәсендә үтерелгәнлеге күрсәтелә иде. Ләкин соңрак немец иптәшләр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр Муса Җәлилнең үтерелү көне дә һәм урыны да югарыда әйтелгәннәргә туры килмәгәнлекне күрсәтте. 1956 елның сентябрендә, Лертерштрассе хәрби төрмәсендә Муса Җәлил белән бер камерада булган бельгияле Андре Тиммерманс белән элемтә урнаштырылды. А.Тиммерманс Җәлилнең тик 1944 елның мартында гына Дрезденда судта булганлыгын һәм үлем җәзасына хөкем ителгәнлеген хәбәр итте. 1944 елның августында Шпандау төрмәсенә күчерелгән Тиммерманс анда Муса Җәлилне очраткан һәм коену бүлмәсендә хәтта аның белән бер-ике авыз сүз дә алыша алган. Тиммермансның әйтүенчә, август башларында әле Муса Җәлил исән булган. Герой шагыйрьнең үлеме турында тулырак белергә теләп, мин элек фашизмга каршы актив көрәшкән һәм Плетцензее төрмәсендә рухани булган доктор Геральд Пельхауга хат яздым. Пельхау — гитлеризм тар-мар ителгәннән соң Германия Демократик Республикасында басылып чыккан "Соңгы сәгатьләр" дигән китапның авторларыннан берсе. Бу китапта фашизмга каршы көрәшкән күп кенә кешеләрнең үлем алдыннан кичергән соңгы көннәре турында языла. Мин доктор Пельхау немец хәрби төрмәсенә ябылган унике татар тоткыны кебек гадәттән тыш вакыйганы хәтерлидер дип өметләнгән идем. Кызганычка каршы, бу өметләрем бушка чыкты. Доктор Пельхау Муса Җәлил һәм аның иптәшләре турында бернинди мәгълүмат та бирә алмады, ләкин ул минем хатымны бантка төрмәләрнең руханиларына җибәргәнен язды. Берничә айдан соң доктор Пельхаудан миңа бер хат килде. Бу хатны ул Берлинның Гатов бистәсендәге рухани Юрыткодан алган. Юрытко сугыш вакытында Шпандау төрмәсендәге католик тоткыннар арасында руханилык эше алып барган икән. "Мин татар шагыйре Муса Җәлилне хәтерлим, — дип язган аңа рухани Юрытко, — католик рухани буларак, мин аның янына керә идем. Аңа укыр өчен Гете китапларын китердем. Тыныч һәм олы җанлы бу кешегә хөрмәт белән карый торган булдым. Аны Шпандау хәрби төрмәсендәге тоткын иптәшләре бик ихтирам итәләр иде... Җәлил ниндидер инженер белән бер камерада утырды. Инженерның исемен хәтерләмим, Җәлилнең сөйләвенчә, ул үзенең якташларын рус солдатларына каршы сугышмаска чакырган өндәмәләр бастыруы һәм таратуы өчен үлем җәзасына хөкем ителгән". Аннары рухани Юрытко төрмәдән Муса Җәлилнең бер хатын алып чыкканын һәм шул хатны күрсәтелгән адрес буенча җибәргәнен белдергән. Муса Җәлил турындагы романына материаллар җыя башлаган татар шагыйре Шәйхи Маннур 1958 елның августында Берлинга килде. Шул очрактан файдаланып, ул рухани Юрытко янына да барды, ләкин рухани югарыда өзекләре китерелгән хатта әйтелгәннәргә бик аз гына нәрсә өстәде. Юрытко, китаплар уку белән тоткыннарның бераз күңелен ачу өчен, үзенең зур китапханәсеннән китаплар китерүе турында сөйләде. Мәсәлән, ул Муса Җәлилгә Гетеның "Фауст"ын (бу китап соңыннан югалган), ә аның иптәшләренең берсенә, шулай ук үлем җәзасына хөкем ителгән, ләкин соңыннан гафу ителгән итальян хәрби әсирләренә Дантеның итальян телендәге "Илаһи комедия"сен биреп торган. Менә шушы китапның тышкы битендә көч-хәл белән генә танырлык язу эзләре табылды. Аны "политик тәнкыйть" өчен 1944 елның 29 маенда Берлинда хәрби трибунал тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән 37 яшьлек итальянның язган булуы ачыкланды. Бу язмада хәрби әсирнең туган көне һәм урыны, ул чагында төньяк Италиядә, Мантуяда яшәүче хатынының исеме һәм адресы күрсәтелгән. Бу элекке хәрби әсир Рениеро Ланфредини белән элемтә урнаштырырга тырышу, гәрчә инде ул тору урынын үзгәрткән булса да, уңышлы чыкты һәм көтелмәгән нәтиҗәләр бирде. Италиягә кайткач, Рениеро Ланфредини фашистлар төрмәсендә башыннан кичергәннәрнең бөтенесен язган, ләкин үзенең язмаларын бастырып чыгара алмаган, чөнки, аның язуынча, "моңа акча күп кирәк булыр иде". Шушы язмаларга таянып, Ланфредини үзенә бирелгән сорауларга бик төгәл җаваплар язып җибәрде. "944 елның 5 июнендә, — дип яза Рениеро Ланфредини, — мине Шпандау төрмәсенең 53 нче камерасына яптылар. Анда Муса Җәлил һәм Булатов әфәнде дә бар иде. Алар мине бик ягымлы каршыладылар. Без шунда ук яхшы дуслар булып киттек. Алар миңа үзләренең инде күп айлар элек үк үлемгә хөкем ителгәнлекләрен һәм үлем җәзасы көтүләрен сөйләделәр. Алар үлем көткәндә дә тыныч һәм хәтта шат иделәр. Шул ук вакытта мин ал арның бантка кайбер иптәшләре белән, алар кебек үк нацистларга каршы пропаганда белән шөгыльләнгән татарлар белән таныштым. Бу камерада мин бер ай чамасы утырдым. Аннары мине 153 нче камерага күчерделәр. Шунда мин Җәлилнең һәм Булатовның дусларын очраттым. Алар унике кеше һәм барысы да үлем җәзасына хөкем ителгән иде. 1944 елның 25 августында иртән 6 сәгатьтә немец сакчылары камераның ишеген ачтылар. Жандармнар, үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны фамилияләре белән чакырып, чыгарга куштылар. "Нәрсәгә?" дигән сорауга: "Сакчылар моны белмиләр", — дип җавап бирделәр. Ләкин тоткыннар моның нәрсәгә икәнлеген шунда ук аңладылар. Аларның әйткән сүзләре миңа удар кебек тәэсир итте. "Син үлүдән бик курыккан идең. Хәзер без үләргә барабыз", — диделәр алар. Барлык әйберләрен камерада калдырдылар. Алар чыгып барганда, мин Муса Җәлилнең һәм аның коридорда бер-берсе белән сөйләшеп баручы иптәшләренең тавышларын шунда ук бик ачык таныдым. Соңрак мин падре Юрыткодан: " Минем камера күршеләрем булган татарларны нишләттеләр?" — дип сорадым, һәм ул миңа: 4 Ал ар уникесе дә шул ук көнне иртән ун сәгатьтә җәзалап үтерелделәр",— диде, Ал арның кайда үтерелгәнлеген мин сезгә төгәл итеп әйтә алмыйм, ләкин падре Юрытко бу турыда күбрәк белергә тиеш, чөнки соңрак ул миңа: "Татарлар елмаеп, батырларча үлделәр", — дип сөйләде. Бу мәгълүматлар герой шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның батыр иптәшләренең кайда һәм кайчан канлы фашист террорыннан һәлак булганлыкларын аныклыйлар. БЕРЕНЧЕ (825) БАТАЛЬОН ТАРИХЫННАН КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР "Идел-Урал легионы " 1942 елның сентябрь аенда Польшаның Варшава шәһәреннән ерак булмаган Радомнан 12 километр, Едльня станциясеннән бер километр булган хәрби шәһәрчектә иде, Бу шәһәрчек урман эчендә фин ысулындагы йортлардан салынган. Анда татар, башкорт, чуваш, удмурт, мари, ягъни Идел буенда торган халыклардан легион оештырылган. Шуңа күрә ул "Идел-Урал легионы" дип аталган. Бүтәннәрдән аеру өчен, легионерларның сул як беләгенә зәңгәр материягә ук белән җәя ясалган һәм "Идел-Урал" дип язылган билге тегеп куелган иде. Анда Идел буе татарлары гына түгел, Себер татарлары да булды. Легионга үзе теләп килүчене мин белмим, әсирләрне кая озатачакларын әйтмичә генә конвой астында алып киләләр. Легионга килгәч, "Идел-Урал легионы"на килүләрен һәм солдат булачакларын хәбәр итәләр иде. Легионның беренче батальоны 1941 елны пленга эләккән, бөтен Германия лагерьларын үтеп, бик авыр газаплар кичергән, киемнәре дә ертылып беткән кадровый армиядән оештырылды. Монда килгәч, яшел француз киемнәре киендерделәр. Безне фронтка яки партизаннарга каршы сугышка җибәрәселәрен без белдек. Батальон оештырылу белән, немецларга каршы агитация дә җәелә башлады. Бу агитацияне башлап оештыручы кем булгандыр, бер оешма тарафыннан алып барылганмы ул, анда кем булган — мин ачык әйтә алмыйм. Ләкин беренче (825) батальонда яшерен оешмада эшләүчеләрнең берсе Латыйпов Сабир исемле кеше иде. Латыйпов үзе хәзерге Арча районы Чембулат авылыныкы, армиядә летчик булган, сугыш алдыннан гына артиллериягә күчкән офицер. Латыйпов кебек агитаторларның кайберләре командир булып, кайберәүләр врач булып, берсе хәтта мулла булып эшләде. Әлеге "мулла" иртәнге намаз укыган вакытларда: "Егетләр, кайгырмагыз, без дә илебезгә кайтырбыз, бергә-бергә җыелышыйк, күмәк булыйк, вакыты җиткәч, моннан качарбыз",— дип, агитация алып барган. Әлбәттә, ул мулла булмаган, агитация эшләре алып бару өчен, мулла булып урнашкан. Латыйпов Сабир легионда рота командиры иде. Сабир һәм аның белән 3 — 4 кеше 1942 елның ахырындамы яки 1943 елның гыйнвар башларындамы кулга алынды. Латыйпов белән бергә кулга алынучыларның фамилияләрен белмим. Болар кулга алынгач та, беренче батальонда агитация эшләре тукталмады. Врач булып эшләүче чуаш егете Жуков һәм Сибгатуллин дигән егет бар иде, калганнарының фамилияләрен белмим. Без легионда торганда, Берлиннан бер полковник килде, татар егете иде. Ул, батальонны җыеп, безгә түбәндәгеләрне сөйләде: "Сез, егетләр, күңелегезне сүрелтмәгез, берәмләп качмагыз (монда безнең 3 — 4 кеше полякларга качкан иде), мин сезне фронтка баргач, теге якка үзем алып чыгармын", — дип ачыктан-ачык сөйләде. Ул үзе дивизия командиры булган, олырак кына кеше, фамилиясен белмим. Беренче батальонны, немец киемнәренә киендереп, ант иттерделәр. Батальондагы кеше саны һәм кораллар бүтән батальоннардагы шикелле иде. 1943 елның февраль аеның 13ләрендә беренче батальон эшелонга төялде. Без үзебезне фронтка җибәрәселәрен белдек, шуңа күрә эшелонда барганда, берәмләп качмаска булдык. Батальонның оешкан рәвештә качачагын командирлар аңлаттылар. Алты көннән соң безне, Витебск станциясенә китереп, Витебскидан 20 километр ары партизаннарга каршы алып киттеләр. Бер авылга барып кердек. Монда һәр якта урман һәм күлләр иде. Без бу авылда өч көн тордык. Шул вакытта партизаннар белән сөйләшү булды. 23 февральгә каршы төнне оешкан рәвештә партизаннарга чыгабыз, диделәр. Ике көн эчендә партизаннарга чыгу өчен әзерлек барды, барыбызга да заданиеләр бирелде. Әгәр без заданиеләрне үтәмәсәк, безнең атылачакны белдерделәр. Штабка гранаталар ыргытып, яндырып китәргә тиеш идек — бу партизаннарга безнең сигнал иде. Китәр вакыт җитә башлагач, рота командирлары соңгы мәртәбә штабка җыела һәм соңгы приказ бирелә. Шунда бер рота командиры булган кеше бу эшкә каршы чыга. Сез ялгышасыз, монда немецлар бик зур көч тупладылар, безне монда барыбер үтереп бетерәләр, ди. Әлеге сүзләрне ишетү белән, безнең штабта эшләгән егетләр бу командирны шунда ук аталар. Шул ук вакытта штабка гранаталар җибәрелә, һәм ут кабына. Бу командирның фамилиясен белә алмадым. Моның урынына командир рота итеп качу өчен күп эш күрсәткән Сибгатуллин дигән егетне билгеләделәр. Сигналны ишетү белән, партизаннарга таба киттек. Күп тә үтмичә, сөйләшү буенча, Витебск партизаннары килеп каршы алдылар. Безне алып чыккан кеше — чуаш егете Жуков, аңа ярдәм итүчеләрнең берсе Сибгатуллин булды. Партизаннарга чыккач, ике-өч көн ял иттерделәр. Партизан отряды командиры Белоруссия кешесе Советлар Союзы Герое Райсов иде. Май аенда немецлар, партизаннарга каршы зур һөҗүм әзерләп, безне чолгап алдылар һәм ультиматум белдергән листовкалар ташладылар. Бу листовкада немецлар, 5 көн эчендә коралларны ташлап, бирелергә кушалар. Шул срокта бирелмәсәгез, сезне атмыйбыз, ә асабыз, дип яныйлар иде. Шуннан соң безне отряд командиры Райсов җыеп алды да мондагы хәлне аңлатты: "Курыкмагыз, без теләсә нинди җирдән немец фронтын өзеп чыгабыз", — диде. Төннәрнең берендә немецлар һөҗүм башлагач, Райсов безне бу чолганыштан сазлык аркылы алып чыкты. Безнең арттан немецлар шул сазлыкка килеп керделәр. Шунда без аларны тар-мар иттек. Шушы каты сугышта яраланган партизаннарны самолет белән Россиягә алып чыктылар. Калган егетләр, Совет Армиясе килгәнче, партизаннар белән бер сафта көрәшеп йөрделәр. Партизаннарга чыккан өчен һәм анда немецларга каршы сугышкан өчен күп кенә кешеләрне совет орденнары белән бүләкләделәр. Беренче батальон партизаннарга киткәндә, атта эшләүчеләр батальоннан 2 — 3 километр булалар. Партизаннарга качу вакытын белдереп җибәрелгән элемтәчене немецлар кулга алалар һәм атлы частьта булган бОлап кеше кача алмыйча кала. Аларны немецлар, шундук кулга алып, Витебск төрмәсенә ябалар. Военный трибунал ул 60 кешене атарга хөкем итә. Ләкин немецлар ал арның качарга җыенганлыгын исбат итә алмыйлар. Шуңа күрә булса кирәк, аларны атмыйлар, төрле эшче батальоннарга таратып бетерәләр. Конвой белән Витебск өлкәсендәге Яңа Силке авылына алып барып, окоп казырга кушалар. Мин — шул беренче батальон белән партизаннарга кушылган кеше. Сугышларда күрсәткән батырлыклар өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләндем. МЕНӘ НӘРСӘ БУЛДЫ БЕРЛИН ШӘҺӘРЕНДӘ 1944 елның 10 гыйнварында Берлиндагы Моабит төрмәсендә палач балтасы бер шагыйрьнең бантын чабып өзде. Шунысы гаҗәп: безгә, атып үтерелгән Гарсия Лорканың исемен ишетеп җаны тетрәгән, атылган Жак Декурның соңгы сүзләрен яки нацистлар тарафыннан асылган Юлиус Фучикның төрмәдә язган китабын тын да алмый укып чыккан французларга, ул совет шагыйренең хәтта исеме дә билгеле булмады. Бу безнең өчен оят иде. Бу кеше үзенең һәрбер туганы — Казандагы һәм Новосибирскидагы, Одессадагы һәм Сәмәркандтагы, Владивостоктагы һәм Ленинградтагы, Тбилисидагы һәм Ригадагы туганнары өчен үлде. Ул шулай ук безнең өчен — 1944 елның 10 гыйнварында Берлиндагы Моабит төрмәсендә палач балтасы бер шагыйрьнең бантын чабып өзде. Шунысы гаҗәп: безгә, атып үтерелгән Гарсия Лорканың исемен ишетеп җаны тетрәгән, атылган Жак Декурның соңгы сүзләрен яки нацистлар тарафыннан асылган Юлиус Фучикның төрмәдә язган китабын тын да алмый укып чыккан французларга, ул совет шагыйренең хәтта исеме дә билгеле булмады. Бу безнең өчен оят иде. Бу кеше үзенең һәрбер туганы — Казандагы һәм Новосибирскидагы, Одессадагы һәм Сәмәркандтагы, Владивостоктагы һәм Ленинградтагы, Тбилисидагы һәм Ригадагы туганнары өчен үлде. Ул шулай ук безнең өчен — французлар яки чехлар өчен дә үлде. Ул д'Этиен д'Орве яки Пери кебек үк үлде, ләкин без аның хәтта исемен дә, аның шагыйрь булуын да, аның башы Моабит төрмәсе ишегалдына җәелгән ташларга тәгәрәгәнен дә, аның каны палач бүкәнендә кипкәнен дә белми калдык. Ә палач шул вакыт үзенең балтасына карады, аны җентекләп сөртте, аннары үзенең балалары белән уйнарга китте. Мин сезгә шул шагыйрь турында, аның тарафыннан Моабит төрмәсендә, аның гомерен палач балтасы өзгәнгә кадәр язылган шигырьләр турында сөйлим. Бер татар кешесе, өстенә палач балтасы төшкәнгә кадәр, Россиядә яшәүчеләрнең барысы өчен дә, безнең өчен дә әнә шул шигырьләрне язып калдырган: Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә; Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Дүрт юл шигырь... Татар шагыйре Муса Җәлил шигыреннән дүрт юл... Съездда поэзия турында доклад ясаучы азәрбайҗан шагыйре Самәд Вургун трибунага менгәч, Муса Җәлил тавышы аның тавышы белән тагын яңгырады. Муса Җәлил тавышы безгә таба Моабит төрмәсеннән күтәрелде. Самәд Вургун Ватан сугышы көннәре турында сөйли башлый. Менә... нәкъ менә шул чакта без шагыйрь сүзенең көчле булуын аеруча нык аңладык: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, "Ул егылган арып", — дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. Байрагыма каным белән язган Антым чакыра алга барырга, Хакым бармы минем абынырга, Хакым бармы арып калырга? ...Илдән киттем ил һәм синең өчен Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алмаштыргач, Җирдә миңа тагын ни кала? Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, "Муса инде үлгән", — дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, "Үлем" диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне? Муса Җәлил... Сез, Франция диварларында эленеп торган зур кызыл афишаларны оныткан кешеләр, кабатлагыз бу исемне, хәтерләгез сезнең палачлар килә торган рельсларны шартлаткан Манушиянны — әрмәнне. Манушиян да төрмәдә шигырьләр язган... Искә төшерегез Муса Җәлилнең исемен: сөеклесеннән ул үзенең үлүенә ышанмауны үтенгән, чөнки җырның гомере кешенекеннән озын... МУСА ҖӘЛИЛ ЭЗЛӘРЕННӘН... Батыр шагыйрь Муса Җәлил турында, аның тормышы, иҗаты һәм бигрәк тә Германиядә авыр шартларда уздырган чоры турында кызыксыну халыкта артканнан-арта бара. Шуның белән бергә әле Мусаның фашистлар тоткынлыгындагы соңгы көннәренә кагылышлы ачыкланып җитмәгән әйберләр дә бар. Шундый теләкләр белән ГДРга килгәч, мин күп кенә урыннарда булдым. Иң элек Моабит төрмәсенә бардым. Шунысы ачыкланды: Муса Моабитның үзендә утырмаган. Аның газаплар кичергән урыны — Лертерштрасседагы төрмә. Ул Моабит микрорайонына керә, Моабитган ерак түгел. Муса утырган камерага керергә туры килмәде, хәзер бу төрмә җимерек хәлдә. Шуннан соң, батыр шагыйрь эзләре буенча барып, Анклам, Ораниенбург, Вустрау һәм шул тирәләрдәге башка урыннарда булырга туры килде. Эзләнә торгач, җеп очлары бер җиргә килеп тоташтылар. Немец дуслар ярдәмендә миңа Көнбатыш Берлинда булырга һәм анда яшәүче католик рухание Юрытко әфәнде белән очрашырга мөмкинлек туды. Юрытко әфәнде Муса Җәлил соңгы көннәрен үткәргән Шпандау төрмәсендә тоткыннар арасында руханилык хезмәтен үтәгән. Шунда ул Муса белән дә танышкан. Муса аңа үзенең тоткынга эләгүен: яшерен эш алып барулары, листовкалар чыгарулары, хәрби әсирләрне Ватаныбызга каршы атмаска өндәүләре өчен дип аңлаткан. Җанны борчып торган бер нәрсә, ул да булса хәзергә кадәр Муса Җәлилнең күмелгән урыны билгеле булмавы. Монысы да бик катлаулы, бик күп көч сорый торган нәрсә. Атылган кешеләр исемлек буенча төрле зияратларга күмелгәннәр. Без, Деберице дигән җиргә барып, андагы зияратка күмелгән меңгә якын кешенең исемлеген тикшереп чыктык. Юрытконың әйтүенә караганда, Муса Зеебург дигән урында күмелгән булырга тиеш. Бу — Берлиннан 60 километрлар ераклыктагы бер урын. Әгәр Муса Җәлилнең күмелгән урыны табылса, аның гәүдәсен үз җиребезгә алып кайтып күмү мәсьәләсен куярга мөмкин булыр иде... Хәзер немец язучылары да Муса турында материаллар җыялар. Ал ардан берсе, мәсәлән, Леон Небенцаль Лейпцигта тарихчыларның фәнни сессиясендә Муса турында җыйган материаллары буенча чыгыш ясаган. Бу материаллар аерым китап булып басылып чыккан. ҖЫР ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛМАДЫ Менә шулай, Исмәгыйль! Әсир төшкәндә дә Бирелмәүдә бөтен мәсьәлә. Назыйм Хикмәт "Әсир төшкәндә дә бирелмәүдә бөтен мәсьәлә!" Бу юлларны коммунист шагыйрь Назыйм Хикмәт — Төркия халкы палачлары тарафыннан озак еллар буена тоткынга ябылган, ләкин тоткынлык елларын дошманына баш ими горур атлап үткән кеше язган. Ләкин бу юлларны икенче бер коммунист шагыйрьнең зур һәм фаҗигале язмышы, газаплы һәм данлы язмышы турында уйлаганда, тагын, тагын кабатлыйм. Фашист кулына әсир төшкән, әмма бирелмәгән, һәлак булган, ләкин җиңелмәгән шагыйрь Муса Җәлилгә төбәп кабатлыйм мин Хикмәтнең шигырь юлларын. — Хәбәрсез югалды! — дидек без бервакыт аның хакында. Бөек Ватан сугышының утлы елларында Җәлилнең тавышы тынып калды. Хат та, хәбәр дә килми башлады аңардан. Ләкин күңел ышанмады. Шагыйрьнең, совет шагыйренең, коммунист шагыйрьнең хәбәрсез югалуына каләмдәш дуслары да, укучылар да ышанмады. Җырның хәбәрсез югалуы акылга сыймый иде. Сугышның соңгы көннәрендә татар язучысы, минем сугышчан дустым һәм иптәшем Мәхмүт Максуд белән бергә үткән юлларны хәтерлим. 1945 ел. Май. Данлыклы совет гаскәрләре туздырылган фашист армияләренең калдыкларын тар-мар итеп алга бара. Бөтен юллар буйлап дошманның җимерелгән хәрби техникасы аунап ята. Юлның ике ягында штыклары белән җиргә кадалган немец маркасы сугылган винтовкаларның исәбе дә, хисабы да юк. Димәк, монда дошман гаскәрләре, коралларын ташлап, кул күтәргән. Шул ук юллар буйлап фашист коллыгыннан котылган, ягъни без коткарган кешеләр төркем-төркем булып көнчыгышка таба агыла. Төркемнәр өстендә барлык Европа илләренең диярлек милли флаглары җилферди. Кешеләр йончыганнар, газап чиккәннәр, ләкин аларның йөзләрендә һичбер нәрсә белән дә тиңләштереп булмаган азатлык шатлыгы балкый иде. Күзләрдә куаныч яшьләре ялтырый. Җиңүче совет гаскәрләренә рус һәм болгар, француз һәм румын, итальян һәм венгр, чех һәм поляк телләрендә рәхмәт сүзләре яңгырый. Бу бөтен Европаның рәхмәте иде. Кешеләр тоткынлыктан кайталар. Алар арасында, әлбәттә, куркаклары да, дошман күзенә тилмереп караучылары да, хәтта дошман алдында тез чүгүчеләре дә булгандыр. Ләкин төркемнәр арасында кара һәм авыр елларны, изелү һәм кимсетелү елларын каушамый һәм какшамый, Ватанны һәм намусны сатмый батырларча көрәшкән кешеләрнең күпчелек булуына ышана идек без. ...Без сугышның соңгы көннәр аша җиңү таңына таба барабыз. Берчак Мәхмүт Максуд кинәт әйтеп куйды: — Менә шушы азат ителгән кешеләр белән бергә безнең Җәлил дә туган илгә кайтып бара төсле. Мин һаман әле ул очрар дип өмет итәм. Ул үлмәскә дә, җиңелмәскә дә тиеш. Ул тормышны шулкадәр ярата иде, ә яраткан кеше көчле була ул. Ләкин Җәлил Мәхмүт Максуд белән миңа да, башка фронтлардагы иптәшләргә дә очрамады. Ул үзе тере чакта иреккә чыга алмады. Ә җырлары... Канатлы җыр өчен киртәләр бармыни?.. Талантлы татар совет шагыйре үзенең үлемен батырларча каршылады. Аның дөньяга ташланган иң соңгы карашы да ачык, өметле булды. Соңгы сулышына кадәр аның йөрәгендә җыр сүнмәде: Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем көрәш язына. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Муса Җәлилне немец фашистлары үтерделәр. Моны онытуы да, гафу итүе дә мөмкин түгел. Ләкин без шуңа горурбыз: ул совет шагыйренең исемен югары тотты, аның бөек мәгънәсен төшермәде. Без шуңа горурбыз: аның ялкынлы шигырьләре, үзен үтерүчеләргә һәм дөньяны яңадан канга батырырга теләүчеләргә гаепләү акты булып, озак еллар буена яңгырап торачак. Без шуңа чиктән тыш горурбыз: безнең каләмдәш дустыбыз хәбәрсез югалмады, ул тереләр белән бергә дөньяның тынычлыгы өчен көрәшә. 9 3-58 257 ЭЗЛӘНҮЛӘР НИЧЕК БАШЛАНДЫ? — Муса турында истәлек кирәк! Шушы сүзләр белән мин кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдем! Язучыларга, артистларга, композиторларга, белеш-танышларына, дусларына, көрәштәшләренә... Берсе дә тәкъдимне кире какмады, бик яхпты эш, изге эш, диделәр, андый истәлекләрнең киләчәк буыннар өчен аеруча кыйммәтле булачагын искә төшерделәр һәм... истәлекләр ява башларга тиеш иде, билгеле. Тик алай булмады... Моның вакыты юк, тегесе иртәгә тотыначак, өченчесе фикер туплый, чөнки ул бер генә тапкыр очрашкан кеше турында язмый, бәлки көн саен, сәгать саен аралашкан кешесе турында язачак бит... Ә менә бу үзе бик матур итеп язар иде дә, гаепләп булмый, ул язучы булып тумаган... Шулай итеп, истәлекләр туплау эше шактый катлауланып китте һәм чамадан тыш авырлашты. Миңа дистәләрчә кешеләр белән хат язышырга, дистәләрчә иптәшләр янына барып кайтырга, бик күпләрне күреп сөйләшергә һәм хәтерләрендә сакланган энҗе бөртекләрен "инә белән казып" алырга туры килде. Шунысы да бар: кешенең хәтере үзгәреп торучан. Ул йә вакытын саташтыра, йә катнашучы кешеләрне, йә башкача... Чыннан да, узган эшләрне искә төшереп сөйләргә кирәк бит. Аеруча элекке хәрби әсирләр Мусаның яшерен хәрәкәтенә бәйләнгән адымнарын ачыклауда бик күп каршылыкларга килделәр. Берсе аның, бу вакыйга февраль аенда булды, дип раслый, икенчесе апрель яки бантка вакытны күрсәтә. Берсе, бу операцияне башкарганда, фәлән кеше дә бар иде, дип әйтә, икенчесе, ул түгел, фәлән кеше, дип ышандырырга тырыша. Моны ачыклау өчен, өченче, дүртенче кешегә мөрәҗәгать итәсең, ниһаять, анысы да, монысы да түгел, өченче факт ачыла. Яңадан сөйләшү, яңадан язышу, яңадан очрашу башлана... Шунысы да бар: аның берсе Магаданда яши, икенчесе — Заполярьеда; берсе — Әфган чигендә, икенчесе — төньякта яки көнбатышта... Урта Азиядә, Кавказда... Авыр мәсьәләләрнең берсе — Муса Җәлилнең ничек, нинди шартларда дошман кулына эләгүен ачыклау булды. Авыр яраланып, аңын югалткан хәлдә дошман кулына килеп кабуын әйтү генә җитми иде, билгеле. Башта миңа Волхов фронтында сугышкан совет кешеләрен эзләргә туры килде, ниһаять, алар табылды, тик Мусаны күреп белмиләр иде. Шулай да Муса һәм аның иптәшләренең нинди авыр шартларда сугышуларын ачыклау мөмкин булды. Офицер П.А.Чипышевның истәлекләре, хәтта сугыш карталарын ясап күрсәтүе безгә зур ярдәм итте. Аннан соң Муса белән шул төбәктә сугышкан офицерлар, солдатлар табылды. Мин аларны язып алдым һәм берсен икенчесе белән чагыштыра башлагач, гаҗәп хәл ачылды: истәлекләр төрлечә иде, кемдер ялгыша кебек тоелды. Ләкин берәү дә ялгышмый һәм арттырмый иде. Хикмәт шунда — Муса чолганыштан чыгу юлында бик читен маҗараларны бантыннан кичерә. "Отвага" редакциясендәге иптәшләреннән аерылганнан соң да аңа ун көннән артык урман-сазлыкларда йөрергә туры килә. Ул, дошманга каршы сугыша-сугыша, алкадан ычкынырга тырыша, шул юлда ул әле бер кешегә очрый, әле икенчесенә... Ул бер уттан икенче ялкынга эләгә, бер маҗарадан икенчесенә килеп керә. А.Русских, мәсәлән, 22 июньдә аның әсир төшү ихтималын әйтә, Паньков аннан соң очраган, ә менә Ганиевкә Муса үзе 26 июньдәге фаҗигане сөйләгән. Шул рәвешчә вакытны ачыклау бик мөһим бернәрсә булып әверелде... Яшерен оешма әгъзаларының фашистлар тарафыннан кулга алыну датасы да бәхәсле булды. Хәзер дә бу турыда бәхәсләшүче иптәшләр юк түгел. 1943 елның 10 август датасы хәзер бәхәссез, бу немец чыганаклары белән дә раслана. Ләкин барлык бәхәсле мәсьәләләр хәл ителеп бетте дип булмый әле. Шагыйрь Шәйхи Маннур, мәсәлән, Муса Җәлилләрнең җәзаланулары 1944 елның азакларына таба булмадымы икән дигән шик белән йөри. Ул моны Юрытко истәлегенә таянып сөйли. Ләкин мин бу мәсьәләдә бәхәс булырга мөмкин түгел дип карыйм. Доктор Каульның Плетцензее төрмәсендәге журнал язмасын алып җибәрүе бу бәхәскә чик куя дип уйлыйм. Ул язуда Мусаның якын көрәштәше Әхмәт Симаевның 1944 елның 25 августында җәзалануы әйтелә. Әле бик мөһим бәхәс дәвам итә: бу — Мусаның шигырьләре мәсьәләсе. Гарәф Фәхретдинов миңа дистәләрчә шигырьләр тапшырды. Аларның әле Мусаныкы булу ихтималы ачыкланып бетмәгән. Фәрит Солтанбәков шул шигырьләрнең байтагын Гайнан Кормаш язды дип раслый. Әйе, Гайнан Кормаш шигырьләр һәм пьеса язган. "Дания" һ.б. кайбер шигырьләрнең Кормаш иҗат иткәнлеген Фәхретдинов та һәм Хисаметдинов та раслыйлар. Ләкин "Төн. Төрмә" кебек шигырьләрне Муса иҗат итүен катгый рәвештә әйтәләр. Бу фикер белән килешергә туры килә, чөнки шигырьнең эчтәлегендә шагыйрь баласына, хатынына мөрәҗәгать итә, ә Кормаш — өйләнмәгән егет... Ачыклыйсы нәрсәләр ул гына түгел. Мин инде берничә ел буе ул мәсьәләләрне ачыклау буенча тырышып йөрим, 9 259 тик киң җәмәгатьчелек ярдәменнән башка аның очына чыгу мөмкин булмаячак. Бу юлда элекке әсир солдатлар ярдәм итәргә тиеш. Сүз Муса Җәлилнең көрәштәшләрен ачыклау турында бара: Муса Җәлил белән бергә фашистлар тарафыннан җәзаланган батырлар 12 кешеме, әллә унберме? Китапны әзерләү процессында ук инде мин яңа адреслар, яңа истәлекләр белән баедым. 1964 елның башында берничә тапкыр Казан телевидениесе буенча чыгыш ясау яңа истәлекләргә юл ачты. Яңадан-яңа хатлар, киңәшләр килә башлады. Шул җөмләдән, мәсәлән, әлегәчә Муса Җәлил оешмасының немец коммунистлары белән очраша алмавы турында гына сөйләнә иде. Хәзер бу өлкәдә дә яңалык булу ихтималы бар. Мусаның Свинемюндедәге немец коммунистлары белән элемтә урнаштыруы турында хәбәрләр йөри. Бу турыда да иптәшләр язмый калмаслар дип уйлыйм. Димәк, Муса Җәлил һәм иптәшләренең көрәш юллары тагы да киңәя, һәм интернациональ характеры тирәнәя бара. Ә бу бик мөһим факт бит. Минем үтенү буенча, Мәхмүт Максуд иптәш тә истәлек язарга керешкән иде, ләкин ул истәлек рамкаларыннан шактый чыкты һәм аерым китап булып басылды. Эшне башлап җибәрү читен, аннан соң җайга салынган юллардан ул туктаусыз бара бирә. Истәлекләрне башлап җибәрүе шулай булды. Кайбер авторлар инде исән дә түгел, аларның истәлекләре миндә сакланган хатлары һәм исән чакта ясалган әңгәмә нигезендә язылды. Афзал Фәтхуллин истәлеген композитор Латыйф Хәмиди интервью төсендә алды, "терелгәч, Кашшаф абый белән очрашырмын" дигән теләк үтәлмичә калды, Хәмиди белән мин аны белгәндә, бик соң иде инде... Степанов, Зязиков һәм Герасев истәлекләрен журналист С.Масленников оештырды. Гомумән, партия, совет учреждениеләренең, газета-журнал редакцияләренең, дусларның, белешләрнең төрлечә ярдәме күп булды. шиклять Бу кәгазь Германия архивында сугыштан соң табыла. Чынлыкта бу — шикаять, ягъни донос, җәлилче Рәхим Саттар өстеннән донос. Аны "Идел-Урал штатытың булачак "президенты" Шәфи Алмаз (Габдрахман Шәфиев) язган. Документтан күренгәнчә, немец разведкасы Шәфи Алмазга татар әсирләре өстеннән күзәтү алып барырга куша. Шәфи Алмаз оу эшне кулыннан килгәнчә тырышып алып бара да. Күренә ки, Р. Саттар иленә турылыклы булып кала, немецлар файдасына эшне алып барырга теләми, киресенчә, "Идел-Урал" газетасын мөмкин кадәр төссез, нейтраль итеп чыгарырга тырыша. Мондый доностан соң Р. Саттарны кулга алырга тиеш булалар. Ләкин ул Берлиннан качып китә. Әмма Совет ягына да чыгып җитә алмый. Күрәсең, каядыр юлда немецлар белән бәрелешеп һәлак була. Немецчадан тәрҗемә. 3.05.1943 Зондерфюрер Людерзенга Сезнең күрсәтмәгез буенча, мин 1942 елның ноябреннән татар телендә чыга торган "Идел-Урал" газетасы чыгару эшен оештырдым. Бу эшкә минем тарафтан чакырылган ике татар журналисты белән газетаның беренче санын атна эчендә чыгардык. Шул вакыттан алып газета атна саен өзлексез чыгып килде. "Идел-Урал" газетасы легионның матбугат органы булганга һәм анда хезмәттәшлек итүгә легионерлар тартылырга тиеш булганлыктан, без оккупациядән - гән өлкәләрнең Көнчыгыш министрлыгы хезмәткәре адвокат Унгляубе әфәнде белән бергә, хәрби әсирләр лагерена барып, шушы максат өчен дүрт кешене сайлап алдык. Әмма лагерьда озаграк торырга мөмкинлек бирелмәү сәбәпле, бу кешеләрнең сәяси яктан ышанычлылыгы һәм газетада эшләү өчен профессиональ әзерлекләре ачыклана алмый калды. Без, адвокат Унгляубе әфәнде белән, бу кешеләрнең сәяси яктан ышанычлылыгы һәм бу эшкә ярау-ярамавы эш вакытында күренер, әгәр дә инде яраклы булып чыкмасалар, кире лагерьга озатылыр, дип сөйләштек. Татар арадашчылыгы легион белән тыгыз элемтәдә тора һәм газетаны легионның сугышчан органы итү белән, аның большевизмга каршы сугышчан көчне ныгытуга, милли рухны күтәрүгә хезмәт итүе белән аеруча кызыксына. Хәзерге көнгә чаклы газета бу таләпләргә җавап биреп килде, әмма тик татар арадашчылыгыннан өч кешенең: Шәфи Алмаз, Дәүләтшин һәм Бәхтиков әфәнделәрнең актив катнашуы аркасында гына газета үз югарылыгында кала алды. Газетада чык Бу каршылык иң элек легионер Саттаровтан килә, ул, газетаның эшен, большевиклар рухын чагылдыра алмаса да, аңа зыян китермәслек итеп оештырырга тырыша. Менә аның карашларын чагылдырган берничә мисал. Шушы елның мартында әсирлеккә эләккән, татарлардан булган большевиклар Кызыл Армия сугышчыларына үзләре "уртак Ватаныбыз" дип атаган Россияне якларга чакырып мөрәҗәгать итәләр (кызганычка каршы, бу хакта мин шушы көннәрдә генә укыдым). Бу мөрәҗәгатьтә татар милли шагыйре Тукайның руслар белән татарлар арасындагы бердәмлеккә, аларның язмышлары уртак булуга дан җырлаган шигыре искә алына. Нәкъ менә шул чорда Саттаров "Идел-Урал" газетасында руслар белән татарлар арасындагы бердәмлекне яклаган, аларның уртак мәнфәгатьләре булуга басым ясаган мәкаләсен яза һәм теге шигырьне сүзгә-сүз китерә. Бу шигырьнең тәрҗемәсен кушымта итеп китерәм. Саттаровның ул мәкаләсен, большевиклар рухында булуы сәбәпле, мин кире кайтардым, һәм ул "Идел-Урал" газетасында чыкмый калды. Саттаров әфәнде, газетаның бер хезмәткәре белән бергәләп, Казан шәһәре турында мәкалә язды. Анда ул большевиклар вакытында шәһәрнең гаять нык үсүенә, татарларга автономияле республика биргән Ленинның хезмәтләренә аеруча басым ясый. Бу мәкалә газетада бик нык үзгәртеп чыгарылды . Моңа бәйләп тагын шуны да әйтү кызыклы: мәкаләдәге аргументлар алда телгә алынган большевиклар өндәмәсендә дә бар иде — монысын мин әле генә белә алдым. Шушы хәлләрдән соң без, Саттаров әфәнденең эшенә бик игътибарлы булырга кирәк, дигән фикергә килдек. Газетада эшләүче легионерларны тикшереп карау өчен, (Татар арадашчылыгы хезмәткәрләренә шундый ук бурыч куелды — алар унлап кеше иде — һәм алар бу бурычны уңышлы башкарып чыктылар.) Газетада Саттаров язган "Кем гаепле?" исемле тарихи хикәя басылып чыкты, биредә ул яшерен формада сыйнфый көрәш идеяләрен үстерә. Барлык шушы хәлләр, шулай ук аның белән үткәрелгән әңгәмәләр Саттаровның үз эше өчен яраксыз һәм хәтта фикер-карашлары буенча зарарлы кеше икәнлеген раслый. Алай гына да түгел, Саттаров — ялганга һәм алдауга корылган большевиклар пропагандасы методлары ярдәмендә матур киләчәккә өмет уята ала торган кеше. Моны ул легионерлар белән сөйләшкәндә яшертен рәвештә эшли. Шул ук вакытта ул үз ниятләрен яшерә алмаудан даими рәвештә зарланып килә. Без Саттаровның "Идел-Урал" газетасында эшләү өчен яраксыз һәм хәтта зарарлы булуына бик нык ышанабыз. Безгә каршы ул үзе генә эшләп калмый, бантка хезмәткәрләрне дә юлдан яздыра, шул сәбәпле без үз эшебездә бүтән легионерларның файдалы юнәлештә катнашуына ирешә алмыйбыз. Татар арадашчылыгы хезмәткәрләре җыйган материаллар аркасында гына газета шушы көнгә хәтле яшәп килә алды. Саттаровның газета редакциясендә һаман да хезмәткәр булып калуы газетаның политик дәрәҗәсе бик нык төшүгә китерәчәк, ягъни газета иң яхшы очракта зарарсыз бернәрсә булачак, тиешле йогынтыны ясамаячак һәм пропаганда коралы буларак яраксызга әйләнәчәк. Ә большевикларның максаты нәкъ менә шундый. Соңгы вакытта мин Саттаровның немецлар ягына хезмәткә күчүе хакында таныклыгы бар дип ишеттем. Әгәр дә чыннан да шулай икән (мин үзем ул таныклыкны күрмәдем), бу хәл Саттаровның большевиклар командованиесе тарафыннан безгә мөмкин кадәр күбрәк зыян китерү һәм безнең уртак милли хезмәтебезгә комачаулык итү өчен махсус җибәрелгәнлеге хакындагы шигебезне тагын да ныграк раслый. Алда әйтеп кителгән очраклардан тыш Саттаровның зарарлы карашларын раслаучы тагын күп кенә мисаллар китерә алган булыр идем (алар безнең бергә эшләү дәверендә, сөйләшүләр вакытында ачыкланды), әмма биредә әйтеп кителгәннәр дә җитәрлектер дип уйлыйм. Киләчәктә газетаның дәрәҗәсен саклап калыр һәм аның эчтәлеген тамырдан яхшыртыр өчен, без түбәндәгеләрне эшләү зарур дип саныйбыз. Редакциядә эшләү өчен бөтенләй яраксыз булуы сәбәпле, легионер Саттаровны кире легионга җибәрергә, ә аның урынына бүтән яраклы кеше табарга. Без моны эшләячәкбез. Сезгә бирелгән шушы хәбәрдә, беренче татар батальонында булган хәлләрдән соң безнең, легион командиры белән бергә кешеләрнең уй-фикерләрен белү өчен (яшерен оешма ярдәмендә), тиешле чаралар күрүебезне әйтәсем килә. Хәзер без Сезгә карашлары ягыннан тел-теш тидермәслек һәм безнең белән хезмәттәшлек өчен яраклы берничә кешене тәкъдим итә алабыз. Газетаны большевистик элементлар ягыннан килгән яшертен зарарлы йогынтыдан саклап калу һәм легионга милли тәрбия бирү өчен, без "Идел-Урал" газетасы редакциясендә татар арадашчылыгы вәкилен һичшиксез калдырырга һәм аңарга газетага килгән материалларны тикшерү хокукын бирергә кирәк дип саныйбыз. Моннан тыш, газетага чын милли характер бирү өчен, без аны ОКШ ның гомуми органына һәм татар арадашчылыгына кертүне сорыйбыз. Төркстан легионында нәкъ шулай эшләнә. Уртак эш мәнфәгатьләрендә шушы фикерләрне Сезгә җиткерүне зарури һәм вакытлы дип саныйбыз. Хайль Гитлер! А.Шәфи Алмаз". 825 НЧЕ БАТАЛЛЬОННЫҢ СОВЕТ АРМИЯСЕ ЯГЫНА КҮЧҮЕНДӘ КАТНАШКАН АБДРАХМАН ХӘКИМ УЛЫ СОЛТАНОВ СӨЙЛӘГӘННӘРДӘН 1941 елның көзендә, чолганышта калып, Киев янында әсирлеккә эләктем. Тиздән миңа качарга җай чыкты (эш вакытында). Иптәшем белән икәүләп, караңгы, ерак авылларда, салкын, юеш көзге урманнарда качып йөреп, Курск өлкәсенә хәтле килеп җиттек. Әмма фронт сызыгын үтеп чыгу насыйп булмады — биредә немец гаскәрләре бик күп тупланган иде, шул тирәдә яшәүчеләр, фронт сызыгын үтеп чыгу мөмкин түгел, дип кисәттеләр. Без Сумск өлкәсенә әйләнеп кайттык, авылларда партизаннар белән элемтә эзләп йөрдек, әмма ал арның эзенә төшә алмадык. 1942 елның маенда мине немецлар тотып алып, бик каты кыйнадылар һәм Сумск өлкәсенең бер район үзәгендәге төрмәгә китерделәр. Бу төрмәдән һәр төнне кешеләрне атарга алып китәләр иде, тик миңа ни өчендер тимәделәр. Мин таш идәндә параша янында аунап яттым. Иптәшләрем мине карадылар. Шуннан соң мине хәлдән тайган, ачлыктан интегүче хәрби әсирләр яткан кирпеч бинага күчерделәр. Биредән атарга алып китмиләр, әмма ачлыктан һәм төрле авырулардан көн саен берничә кеше үлә иде. Шуннан соң этап белән Польшадагы Седльце лагерена күчерделәр. Биредә мин хәрби әсирләр Вәли Лотфуллин, Харис Ганиев, Гыйззәтуллин һәм башкалар белән таныштым, алар лагерьдан качу уе белән йөриләр иде. Башта без унөч кеше идек, аннары артканнан-арта бардык. Без әсирләргә берәмләп түгел, ә оешкан төстә качу кирәклеген һәм беренче мөмкинлек булу белән үк поляк партизаннары ягына чыгарга кирәклеген төшендерә идек. Тик без поляк патриотлары белән элемтә урнаштырырга өлгерә алмый калдык. Бервакыт безне бикле вагонда каядыр алып киттеләр. Едльня станциясендә бушатып, татар легионы урнашкан җиргә алып килделәр. Карантин срогын үткәч, барыбызны да лагерь мәйданына тезделәр. Немец формасы кигән, рус телендә ярыйсы гына сөйләшә торган бер адәм кыска гына нотык сөйләде. Ул моннан соң безнең кулга корал тотып үз ватаныбызның — "Идел-Урал штаты"ның "бәйсезлеге" өчен рус большевикларына каршы сугышырга тиешлегебезне әйтте. Ул сөйләгәннәр безнең өчен яңалык түгел, бирегә алданрак килгәннәрдән ишетеп, без үзебезне нәрсә көткәнлеген чамалый идек инде. Шуңа күрә "Кызыл Армия командирлары — ун адым алга!" дигән команда булу белән, алдан сөйләшеп куелганча, строй алдына иң элек подполье оешмасы членнары чыгып басты. Немецлар әллә ни тикшереп тормадылар, ал арның легионны тизрәк оештырырга теләүләре сизелеп тора иде, һәм рота, взвод командирлары итеп иң элек үз теләкләре белән алга чыгып баскан кешеләрне куйдылар. Шулай итеп, әллә ни көч куймый гына, без командирлар итеп батальонда Ватанга тугрылыклы үз кешеләребезне куюга ирештек. Барыбыз да бер-беребезне белә идек, безне дә күп кенә хәрби әсирләр белә иде. Тик менә нәкъ шул хәл чиктән тыш сак булуны таләп итә иде. Бер ялгыш адым ясадыңмы — һәммәсе дә бетте дигән сүз... Әмма төп кыенлыклар алда иде әле. Патриотларның чыгышын оештырырга, куркакларның вөҗданын уятырга, дошманнар йогынтысыннан арындырырга кирәк иде. Подполье комитетының махсус утырышларын уздырмадык — андый шартларда бу гафу ителмәслек хата булыр иде — әмма командирлар составы үзара даими элемтәдә торды. Киная белән генә сөйләшсәләр дә, кешеләр бер-берсен бик тиз, күз карашыннан ук аңлыйлар иде. Баштарак шундый бурыч куелды: легионерларның уй-фикерләрен өйрәнергә, шиклеләрне күзәтү астына алырга, хәлиткеч минутта кемгә таянырга икәнлеген ачыкларга. Үз планнарыбызны вакытыннан алда бер кешегә дә ачып салмаска карар кылдык. Тикшерелгән, ышанычлы кешеләрдән торган командирлар составына таянырга булдык. Безнең батальонны фронтка җибәрер алдыннан гына, Берлиннан вәкил килде. Мин аның фамилиясен дә, нинди вазифа башкарганын да белмим — андый шартларда кызыксынучанлык күрсәтү ярамый иде. Мине, тәртип урнаштырырга дигән булып, бер контора бинасына чакырып алдылар. Теге кеше, тагын берничә взвод командиры һәм рота командирлары инде шунда иде. Мине Берлиннан килгән кеше белән таныштырдылар, ышанычлы кеше, аның алдында һәммәсен дә сөйләргә мөмкин, диделәр. Берлиннан килгән кеше восстание оештыру һәм үзебезнекеләр ягына күчү буенча практик киңәшләрен бирде, легионерлар арасында аңлату эшләрен ничегрәк алып барырга кирәклеген әйтте. Кызыл Армиянең һичшиксез җиңәчәген, немецлар ирешкән уңышларның вакытлы икәнлеген һәркемнең аңына җиткерергә кирәк, диде ул. Сталинград янындагы иң авыр көннәр иде бу, немец пропагандасы, Сталинград җиңелде, Советлар Россиясе тар-мар ителде, дип, көнетөне тукып торган чак иде. Ул вакытта без әле 19 ноябрьдә совет гаскәрләренең һөҗүме башланганын белми идек. Әмма беребез дә җиңүнең киләчәгенә шикләнмәде. Батальонны фронтка җибәрер алдыннан, без дусларыбыз белән хушлашыр өчен җыелдык. Калган кешеләр безнең планнар турында сизенә, безнең тиздән үзебезнекеләр ягында булачагыбызны уйлап көнләшә иде. Озак утырмадык, чөнки болай җыелу немецларның игътибарын җәлеп итәргә мөмкин иде. Калган кешеләрдән берсенең: "Эшегез уңышлы чыгачак, егетләр. Бөтен штаб ротасы сезнең кулда, барлык взвод командирлары, гомуми батальон җитәкчелеге сезнең белән. Ә легионерларның уй-фикерләрен сез беләсез — һәммәсе дә үзебезнекеләр ягына чыгарга ашкынып Февраль уртасында безне, товар эшелонына төяп, Едльня лагереннан алып чыктылар. Берничә көннән Витебскида төшереп, поход колоннасы белән Двинаның көнбатыш яры буйлап Гралево һәм Сеньково авыллары ягына таба алып киттеләр. Без әле юлда чагында ук, урынга килеп җитү белән, һәрберебез партизаннар белән элемтә эзләргә тиешбез, дип сөйләшкән идек. Вәли Лотфуллин аша мин санитар вагонында немецлардан яшеренеп подполье группасы җитәкчеләреннән берсе Мөхәммәдов барганлыгын белә идем. Партизаннар белән элемтәне хәрби врач Жуков урнаштыра алды. Сеньковода ул Буйниченко өендә урнашкан иде. Аның кызы комсомолка, партизаннар элемтәчесе икән. Жуков бу хакта Таҗиевка хәбәр иткәч, ул взвод командирларын һәм подполье комитеты әгъзаларын үзенә җыеп алды. Безнең белән исәнләшкәннән соң, Таҗиев, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән берничә бит кәгазь чыгарып, безгә күрсәтте. — Карагыз әле, менә бу "полундра" нәрсә табып алган! Ул Лотфуллинга ымлады. Аны, элек диңгезче булганлыктан, без "полундра" дип йөртә идек. Болар Дон казакларына (безгә кадәр биредә алар торган булган) мөрәҗәгать итеп язылган, аларны партизаннар ягына чыгарга өндәгән листовкалар иде. — Күрәсезме, — дип дәвам итте Таҗиев, — партизаннар бар, алар хәрәкәт итә һәм үзләренә чакыра. — Партизаннар гына түгел, — дип кыстырды шунда Лотфуллин. — Листовкаларның берсенә Витебскиның подпольедагы коммунистлар оешмасы кул куйган. Аннары Жуков сөйләде, квартира хуҗасының кызы — партизаннар элемтәчесе белән сөйләшүен әйтте. Аны тыннарын да алмый тыңладылар. — Мәсьәлә болай тора, иптәшләр, — диде Таҗиев, — яки без бүген үк партизаннар ягына күчәбез, яки безнең барлык планнар җимерелә. Иртәгә, 23 февральдә, немецлар Витебск партизаннарына каршы зур һөҗүм башларга уйлыйлар. Карательләр экспедициясе башланганга хәтле, без үзебезнекеләр янында булырга тиеш. Бер генә легионер да партизаннарга каршы бер генә мәртәбә дә, басым ясап әйтәм, бер генә мәртәбә дә атмаска тиеш. — Әгәр инде эшләр шулай тора икән, — диде шунда кемдер, — хәзер үк роталарны күтәрергә дә немецларны кырып бетерергә һәм урманга китәргә кирәк. Югыйсә монда озакка утырып калуыбыз бар. — Шул аен шулай да бит, — диде штаб ротасы командиры Мөхәммәдов. — Син әйтәсең, немецларны кырып бетерергә дә урманга китәргә, дисең. Немецларны без анысы тиз кырырбыз, ә менә урманда ничегрәк каршыларлар икән үзебезне? Немец формасыннан икәнеңне онытма! — Сез икегез дә хаклы, — дип туктатты аларны Таҗиев. — Хәзер безнең иң төп бурыч — партизаннар белән элемтә урнаштыру. Әмма теләсә нинди очракта да батальон төнге уникедән дә калмыйча восстание күтәрергә һәм Двина артына китәргә тиеш. Шунда ук парламентерлар итеп Лотфуллинны, Фәхретдиновны һәм Трубкинны җибәрергә булдык. Аларны Сеньково авылы кешесе Михальченко озата барырга тиеш иде. — Сөйләшүләр тәмам, эшкә башладык, — диде Таҗиев, безнең белән саубуллашканда. Барысы да таралыштылар. Ә миңа ул калырга кушты. — Бик тиз генә, роталарда һәм взводларда таратыр өчен, листовка язарга кирәк. Кыска һәм ачык булсын! Мин өстәл читенә килеп утырдым. — Иә әле, ничегрәк килеп чыкты синең анда? — диде ул, беркадәр вакыт үткәч. Листовканың эчтәлеге менә мондый иде (хәтеремдә калганча китерәм): "Иптәшләр! Партизаннар белән элемтә урнаштырылды. Бүген төнге 12дә батальондагы немецларны юк итәбез һәм оешкан төстә партизаннар ягына чыгабыз. Безне Ватан көтә!" — Минемчә, булган бу, — диде Таҗиев, листовканы укыгач. — Хәзер инде безнекеләр әзер булып торачак. Листовкаларны кулдан-кулга йөртәчәкләр, әмма, немецлар сизенеп алмасын өчен, аларны иң ышанычлы кешеләргә генә бирергә кирәк. Листовка текстын Таҗиев, күбәйтеп, легионерлар арасында таратыр өчен, үзендә калдырды; ә миңа взводлар урнашкан төшкә барып, командирларга безнең карарны җиткерергә кушылды. Мин ат алдым да күрсәтмәне үтәргә дип киттем. Взводлар бер-берсеннән 8 — 10 километр ераклыкта урнашкан иде. Мин, үземә әллә ни игътибар иттермичә генә, бурычны үтәп чыктым. Ә төнлә бүтән подпольщиклар белән бергә мин штабны һәм немец офицерларын юк итүдә катнаштым. Операция уңышлы үтте, әмма батальон командиры майор Цекны кулдан ычкындырдык. Аның шоферы Худояров хыянәтче булып чыккан, диделәр. Мин атка сикереп мендем дә восстание күтәргән бер төркем кеше белән бергә майорны куа киттем. Машина кайда да булса кар көртенә батып туктап калыр, һәм без ул фашистны куып җитә алырбыз дип уйлаган идек. Әмма машинаны куып җитә алмадык. Аннары, Витебскида инде восстание хакында мәгълүм икәнлеге һәм аны бастырыр өчен немец частьлары җибәрелгәнлеге турында хәбәр алдык. Шуннан соң кире борылдык. Партизаннар янына мин таң атканда гына килеп җиттем. Соңрак яңа килгән немец частьлары белән каты сугышлар башланып китте. Безнекеләр һәммәсе дә, бер адым артка чигенмичә, геройларча сугыштылар. Немецлар чолганышыннан чыккан чагында, мин каты яраландым. Аңымны югалта барып, иптәшләремнән мине атуларын сорадым. Исән калып, немецлар тырнагына эләксәм, үземне коточкыч җәзалаулар көткәнен белә идем. Гадәттә, немецлар, партизаннар өстенә бензин сибеп, тереләй яндырып үтерәләр иде. Әмма иптәшләрем мине ташламадылар, өстән явып торган дошман уты астында тирән кар буйлап мине җилкәләренә салып алып бардылар. Партизаннар госпиталендә мине дәвалап аякка бастырдылар, һәм мин яңадан сугыша башладым. Миңа билгеле булганча, подполье оешмасының барлык җитәкчеләре — Таҗиев, Жуков, Трубкин һ.б. һәлак булган (аларны восстаниегә берничә сәгать кала немецлар эләктереп ала һәм атып үтерә). Әмма без үз бурычыбызны үтәп чыктык: батальон тулы килеш партизаннар ягына күчте. Мин үзем Муса Җәлилне күреп белми идем. Әмма восстаниегә җитәкчелекне подполье оешмасы алып барганлыгын, ә аның Муса җитәкләгән антифашистик оешма чылбырындагы бер буын икәнлеген беләм. Һәм җиңү хакына ике дә уйламый үлемгә барган кешеләр чын җәлилчеләр иде. Гыйнвар, 1973 Искәрмә. А.Х.Солтанов Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәде. Н.Ф.БУЙНИЧЕНКО БЕПӘН ӘҢГӘМӘНЕҢ СТЕНОГРАММАСЫ (Август, 1968) Сорау. Нина Федоровна, иң элек үзегез һәм гаиләгез турында сөйләп китегез әле. Кайда туып үстегез, оккупация вакытында кайда идегез, сезнең белән тагын кемнәр булды? Җавап. Фашистлар оккупациясе чорында, 1941 — 1944 елларда, мин үземнең туган авылым Сеньковода яшәдем (Витебск өлкәсе). Безнең гаилә түбәндәге кешеләрдән тора иде: әнием, ир туганнарым — ул чагында өч-дүрт яшьлек Георгий; Олег (ул 1930 елгы, танкка каршы минага эләгеп, 1942 елның апрелендә һәлак булды) һәм 1928 елгы Евгений; кыз туганым Галина, 1932 елгы; һәм Вера. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: апам Вера 1942 елда, безнең төбәктә партизаннар отряды булуы турындагы хәбәрне ишетү белән үк, партизаннар отрядына китте. Сорау. Совет партизаннары белән сез кайчаннан бирле элемтә тоттыгыз? Җавап. 1942 елның декабреннән алып 1943 елның июненә хәтле Совет партизаннары белән элемтәдә тордым. Соңрак оккупацияләнгән җирдә шартлар үзгәрү сәбәпле, партизаннар белән элемтә өзелде. Мин, тиешле присяганы кабул иткәннән соң, Беренче Белоруссия партизаннар бригадасы җитәкчелеге тарафыннан элемтәче итеп билгеләндем. Партизаннар киңәше белән күрше Бабиничи авылына торф чыгару эшенә урнаштым. Эшче буларак, оккупацияләнгән җирләрдә беркадәр иркенләбрәк йөрергә мөмкинлек биргән пропускым бар иде. Шулай итеп, партизаннар янына очрашырга баруларым әллә ни шикләнү китереп чыгармады . Партизаннар заданиесе буенча, немец-фашист армиясе частьларының урыннан урынга күчүе турында мәгълүматлар җыеп, ал арны партизаннарга җиткерә идем; җирле халыкны фашистларга каршылык күрсәтергә, партизаннарга мөмкин булганча материаль ярдәм итәргә өндәгән листовкалар тараттым. Партизаннарга тоз, сабын һ.б. илтә идем. Элемтәче буларак, Михаил Федорович Бирюлин — Беренче Белоруссия партизаннар бригадасының командиры, бригаданың элекке комиссары Исак Григорьев белән, партизаннар отрядының элекке командиры Сысоев һәм партизаннар бригадасының элекке разведка начальнигы Игорь Тимогценко белән очраша идем. Элемтәче буларак, мине Тимощенко белән бергә очрашуга килгән тагын берничә разведчик белә иде. Моннан тыш миңа бер татар батальонының совет партизаннары ягына чыгуында ярдәм күрсәтергә туры килде. Сорау. Шул турыда җентекләбрәк сөйләгез әле. Җавап. 1943 ел башында, аен хәтерләмим, безнең авылга автомашиналарга, мотоцикл һәм атларга төялгән хәрби часть килеп туктады. Соңыннан белүемчә, бу ниндидер татар легионы яки батальоны булып чыкты. Бу частьның гаскәри номеры миңа билгеле түгел. Анда меңләп кеше бар иде. Солдатлар һәммәсе дә физик яктан таза күренә, яхшы киемнән иде. Сеньковога килеп туктагач, бу частьның солдатлары, кунып чыгарга өй эзләп, авыл буйлап таралдылар. Без бик ярлы яши идек, безнең йорт, йомшак кына итеп әйткәндә, иләмсез күренә иде. Шуңа күрә мин немецлар безгә кермәс дип уйлаган идем. Әмма мин уйлаганча килеп чыкмады. Немецларны өйгә кертәсе килмичә, әни миңа ишекне бикләргә кушты. Мин шулай эшләдем дә. Берникадәр вакыт үткәч, без ишек шакылдаткан тавыш ишеттек. Ишекне ачмадык. Тагын шакылдаттылар. Бәла-каза килеп чыкмасын өчен, әни киңәш иткәнчә, мин ишекне ачтым. Бүлмәгә дүрт немец хәрбие килеп керде. Кергәч, алар безнең белән саф рус телендә исәнләштеләр, хәтта һәрберебез белән кул биреп күрешеп чыктылар. Ал арның русча сөйләшүләрен ишеткәч, мин башта бөл арны немец формасы киеп, немецлар тылына төшерелгән совет солдатларыдыр дип уйладым. Әмма ал арның машиналары бик күп, өстәвенә совет самолетлары тавышы да ишетелми иде. Солдатларның берсе минем янга күрешергә килгәч, мин аңарга кулымны бирергә теләмәдем. Ул миннән: "Нигә син совет кешеләре белән исәнләшергә теләмисең?" — дип сорады. Мин, совет кешеләре фашист формасында йөрми, дигәнрәк мәгънәдә җавап бирдем. Минем җавабым, үзем һич көтмәгәнчә, ал арга ошады, гаскәриләр көлеп җибәрделәр. Шуннан соң, минем бер дә ачык йөз күрсәтмәвемә карамастан, алар безнең өйдә калырга теләүләрен белдерделәр. Шулай дүртәүләшеп бездә яши башладылар. Бездә алар дүрт-биш көннән ары тормадылар. Әмма шул вакыт эчендә дә без бер-беребез турында кайбер нәрсәләрне белеп өлгердек. Мин бездә тукталган дүрт хәрбинең берсе русча бер сүз дә белми торган "саф" немец булганлыгын белдем. Ул немец хакында мин бүтән берни дә белмим. Икенчесе Жуков иде, һәрхәлдә ул үзен шулай дип атады. Жуковның әйтүенә караганда, ул — татар кешесе, исеме татарча, әмма әйтүе кыен булганга, ул үзен Григорий дип йөртә икән. Белгечлеге буенча Жуков — врач, сугышка кадәр Мәскәү медицина институтын тәмамлаган. Немецларга әсирлеккә эләгеп, Германиядә булган. Безнең авылга килгән гаскәри частьта да ул медик булып хезмәт итә икән. Карап торышка аңа 20 — 25 яшьләр иде. Өченче кеше Анатолий Мутало, 1920 елгы булырга тиеш, озын буйлы, сугышка хәтле Ленинградта яшәгән, ветеринария институтында укыган, немецларда да ветеринария буенча хезмәт итә. Мутало һәм Жуков сүзләренә караганда, Анатолий татар кешесе иде. Дүртенчесе Саша исемле, фамилиясен белмим. Саша уртача буйлы, аксыл чәчле, бик тере, тиктормас кеше иде. Немецларда нинди хезмәт башкарганын әйтә алмыйм, әмма медицина белән бәйләнеше юк сыман иде. Үзенең әйтүенә караганда, Саша — татар, сугышка хәтле Совет Армиясе офицеры булган. Анатолий, Григорий һәм Саша үзара бик дус яшиләр, кәефләре һәрвакыт әйбәт була иде. Ал арның тагын бер дуслары бар иде, исем-фамилиясен белмим. Ул кечерәк буйлы, коңгырт чәчле, йөзе озынча, чәчәк авыруы билгеләре бар иде. Жуковның әйтүенә караганда, ул немецлар алдында гаепле булып чыккан һәм хезмәтеннән алынган иде. Ул инде часть исемлегендә юк, аны Григорий, Анатолий һәм Саша яшереп киләләр иде. Ул да татар легионының партизаннар ягына күчүен җитәкләүче төркемгә керә иде. Жуковның: "Әгәр дә аның хакында белеп алсалар, партизаннар ягына күчү планы җимерелергә мөмкин", — дип әйтүен хәтерлим. Легионда восстание күтәрү һәм партизаннар ягына чыгуны оештыруның җитәкчеләре нәкъ менә шушы дүрт кеше иде. Мөгаен, аларның вазифалары төрле булгандыр, әмма минем өчен бу кешеләр һәммәсе дә бер иде. Алар белән берничә көн аралашкач, мин бу кешеләрнең легионда восстание оештыруларын һәм бөтен батальоннары белән партизаннар ягына күчәргә план корганнарын белдем. Алар өзми-куймый миннән үзләрен партизаннар белән бәйләнешкә кертүемне сорадылар. Билгеле бер дәрәҗәдә хәтәр эшкә баруымны белсәм дә, мин ал арга үземнең партизаннар элемтәчесе булуымны әйттем. Партизаннар белән бәйләнешкә керергә һәм легионның партизаннар ягына чыгу нечкәлекләрен өйрәнергә, килештерергә тиешле төркем билгеләнде. Бу төркемне Саша җитәкләде. Баштарак алар, юл күрсәтер һәм партизаннар белән таныштырыр өчен, мине дә алырга уйлаганнар иде. Әмма соңыннан, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын дип, бу планнан баш тарттылар. Партизаннарны тизрәк тапсыннар өчен, мин аларга юлның маршрутын кәгазьгә сызып күрсәттем. Аннан тыш, хәтерем ялгышмаса, Игорь Тимощенко исеменә бәләкәй генә хат язып бирдем, анда легионерларның партизаннар ягына чыгарга нияте булганлыгын хәбәр иттем. Аннары Сашага үземнең кызыл яулыгымны бирдем, бу яулыкны миндә берничә мәртәбә күргән Игорь Тимощенко легионерларның партизаннар янына минем тарафтан җибәрелгәнлеген шунда ук аңлап алыр дип уйладым. 1943 ел февраленең егерменче числоларында, көнен төгәл генә хәтерләмим, Саша җитәкләгән легионерлар төркеме партизаннар штабы урнашкан Курино һәм Краснодворск авыллары ягына таба китте. Саша җитәкләгән төркемнең беренче тапкыр партизаннар ягына чыгарга маташуы уңышсыз тәмамлана: алар фашист часовоена очрыйлар, тегесе ут ача. Төркем кире кайтырга мәҗбүр була. Әллә шул ук кичне, әллә берникадәр вакыттан соң, Саша җитәкләгән төркем икенче мәртәбә партизаннар белән бәйләнергә тырышып карый, монысы уңышлы чыга. Үзем күрмәгәч, төгәл генә әйтә алмыйм, әмма, соңрак Тимощенко әйтүе буенча, беренче мөмкинлек булу белән, татар легионы (12 — 15 кешедән тыш) партизаннар ягына чыга. Легионерлар партизаннар ягына чыккан чагында, Анатолий Мутало, элемтә чыбыгын өзү өчен, телеграф баганасына менә, әмма аны фашистлар күреп алып, шунда ук атып үтерә. Анатолийны үле килеш мин үзем күрдем: ул безнең өйдән ерак түгел телеграф баганасы янында ята иде. Григорий Жуков, партизаннар ягына чыкканнан соң берничә көн үткәч, ниндидер эш белән Витебскига бара, анда фашистлар танып алып, аны атып үтерәләр. Бу хакта миңа И.Тимогценко әйтте. Тиздән, татар легионы партизаннар ягына чыкканнан соң, безнең төбәккә немец-фашист гаскәри часте килде һәм партизаннар белән каты сугышлар алып барды. Миңа Нина Дорофеенко сүзләреннән мәгълүм булганча, бу сугышлар вакытында партизаннар ягына күчкән татар легионы солдатлары фашистларга бик каты каршылык күрсәткәннәр, күбесе шул бәрелешләрдә һәлак булган. Немецлар белән бәрелештән соң, Сашаны, восстание җитәкчеләреннән берсе буларак, партизаннар самолетта совет тылына озаталар. Шуннан соңгы язмышы миңа билгеле түгел. Шунысын басым ясап әйтәсем килә: Жуков, Мутало һәм Саша җитәкләгән татар легионы солдатлары партизаннар ягына Сеньковога килгәч түгел, ә шактый элегрәк күчәргә карар кылалар. Моны мин Саша, Жуков һәм башкаларның күңеле гаять күтәренке булуга, шулай ук партизаннар белән бәйләнешкә кертүне ничек ныгытып сорауларына карап әйтәм. Миңа үзләренең партизаннар ягына чыгу хакындагы планнарын сөйләгәндә, Саша һәм башкалар еш кына татар шагыйре Муса Җәлилнең исемен телгә алалар иде. Әмма бу операциядә Муса Җәлилнең нинди роль уйнаганлыгы миңа мәгълүм түгел. Татар легионының партизаннар ягына күчүе, төгәлрәге, күчәргә ниятләве турында үз вакытында мин инде бригада штабына донесение язган, анда күчүнең төгәл датасын күрсәткән идем. Ул донесение Витебск архивында саклана. Татар легионына партизаннар ягына чыгуда ярдәм күрсәткән өчен 1945 елның маенда мин II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләндем. ИГОРЬ АРТЕМЬЕВИЧ ТИМОЩЕНКОДАН ЯЗЫП АЛЛЫНГАН СТЕНОГРАММА (Август, 1968) 1943 елның 18 — 19 февралендә мин Верховье, Мазолово, Талыново, Сокольники авылларында партизаннар сугышына җитәкчелек иттем. Без анда шактый гына кешебезне югалттык. 1943 елның 20 — 21 февральләрендә Верховичи, Койтово авыллары районында партизаннар подразделениесе Көнбатыш Двинаның уң як яры буйлап оборонага урнашты. Дошман утны нык яудырды, әмма ике көн буена барган бу сугышларда без бернинди дә югалтулар кичермәдек. Алай гына да түгел, безнең Көнбатыш Двина яры буенда урнашкан ут ноктабыз дошман кулына төшкән Сувар авылыннан 20 метрдан да еракта түгел иде. Соңрак безнең ни өчен югалтулар кичермәвебез аңлашылды. 1943 елның 22 февраль кичендә, мин бер төркем разведчиклар белән партизаннар отряды штабына кайткач, безнең отрядның элемтәчесе Н.Ф.Буйниченко (Костюшкина) килгәнлеген һәм мине эзләгәнлеген әйттеләр. Аны партизаннар отряды штабына алып килделәр, һәм Буйниченко Көнбатыш Двинаның сул як ярында безне татар батальоны чолгап алганын, анда командирларның татарлар булганлыгын, әмма аларның немецлар күзәтүе астында хәрәкәт иткәнлекләрен сөйләп бирде. Ул татарларның немецлар биргән приказларны үтәргә һәм партизаннар урнашкан тирәләрне утка тотарга мәҗбүр булганлыкларын хәбәр итте. Әмма алар төзәп атмаганнар, шуңа күрә бездә бернинди дә югалтулар булмаган икән. Элемтәче татарларның совет партизаннары ягына күчәргә теләгәнлеклерен, үз вәкилләрен кабул итүне үтенүләрен әйтте. Отряд командирлары Г.И.Сысоев һәм П.З.Потапенко татар батальоны вәкилләрен кабул итәргә ризалык бирделәр. Татар батальоны вәкилләре белән очрашу Койтово авылы тирәсендә Көнбатыш Двинаның уң як ярында кичке 8 ләр тирәсенә билгеләнгән иде. Билгеләнгән вакытка авыл кешеләреннән берсе озатуында татар батальонының ике вәкиле килде. Аларны отряд штабына китерделәр. Бу вакытка отряд штабына мин дә килеп җиттем. Татар батальоны вәкилләре арасында хәтерләвемчә штаб ротасы командиры бар, икенчесе кече командирлардан иде, хәзер ал арның берсенең дә фамилиясе исемдә юк. Минем хәтеремдә штаб ротасы командирының гына йөз сызыклары әйбәт сакланып калган, һәм фотосурәтенә карап мин ул кешене таный алыр идем. Татар батальоны вәкилләре белән бергәләп, без партизаннар ягына чыгу шартларын уйлаштык. Бер төркем партизаннар белән бергә мин татар батальоны вәкилләрен Көнбатыш Двина ярына алып килдем, кичү урынын күрсәттем. Алар Двинаны Сувар — Руба авыллары районында взводлап кичәргә, коралларын Двинаның уң як ярында партизаннар ягында калдырырга тиешләр иде. Шуннан соң мин татар батальонының бер вәкиленә коралын кайтарып бирдем һәм, озатучы белән бергәләп, дошман ягындагы үз батальонына кайтырга рөхсәт иттем. Парламентерларның берсен мин заложник итеп үз янымда калдырдым, исем-фамилиясен хәтерләмим. Татар батальонының рота командиры һәм озатучы китүгә, мин, провокация була калса дип, Көнбатыш Двина ярында ут белән саклану оештырдым һәм билгеләнгән вакытны көтә башладым. Татар батальоны урнашкан яктан сигнал нәкъ билгеләнгән вакытында булды, аннары без ярты сәгатькә сузылган ату тавышларын ишеттек. Төнге берләр тирәсендә без Көнбатыш Двина елгасына таба бер төркем кеше килгәнлеген күрдек. Алдан килешенгәнчә, бу төркем, Көнбатыш Двинаның сул як ярында туктап, парольне кычкырды. Провокация-фәлән булмасын дип, мин взводлап түгел, ә 2 — 3 кешелек төркемнәр белән чыгарга куштым. Татар батальонында хезмәт иткән кешеләр безнең якка башта 2 — 3 кешелек төркемнәр булып чыктылар, коралларын ярда ташлап калдырдылар. Күчүнең тоткарлануын һәм сул як ярда килүче кешеләрнең зур төркемнәре туплануын күреп, мин бу якка взводлап күчәргә команда бирдем, шулай эшләделәр дә. Килгән кешеләр калдырган кораллар ярда күп җыелды, һәм мин безнең якка чыккан татарларны үз янымдагы кешеләр белән генә саклап алып бара һәм алар калдырган коралларны алып китә алмаячагыбызны аңладым. Бу вакытта безнең якка йөк төялгән атлар обозы да чыга башлады; алар да батальон минометлары, бүтән кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары бар иде. Мин татарларның ниятләре изге булуына төшендем. Безнең якка чыгып җиткәч тә, алар безне кочаклый, үбә башладылар, куанычлары, шатлыклары эчләренә сыймый иде, бертуктаусыз немецларны каргадылар, түбәнсетелүләре өчен ал ардан үч алырга ант иттеләр. Шуннан соң мин калганнарга кораллары белән бергә чыгарга, баштагы төркемнәр ярда калдырган коралларны да үзләре белән алырга боердым. Ал арны Красный Двор авылына җибәрдем. Юл буенда, провокация очрагына дип, ут нокталары урнаштырылган иде. Красный Двор авылында килгән кешеләрне коралсызландырдылар. Соңгы төркем белән безнең якка татар батальонының рота командиры чыкты, совет партизаннары ягына чыгу турында сөйләшергә дип, безнең янга шул кеше килгән иде. Минем аңлавымча, ул татар батальонының партизаннар ягына чыгуын оештыручы кешеләрнең берсе (бәлки, төп җитәкчеседер) булырга тиеш иде. Шушы соңгы төркем белән мин дә кайттым, әмма башта Көнбатыш Двина елгасы буйлап һәм немецлар урнашкан Верховичи авылы ягында оборона оештырдым. Татар батальонында, безнең якка күчкән татарларның әйтүенә караганда, 875 кеше, гнуларның 80ләбе немецлар булган. Партизаннар ягына татар батальоныннан 700ләп кеше чыкты, әмма бу сан төгәл дип әйтә алмыйм. Отряд урнашкан җиргә әйләнеп кайткач, безнең командованиенең, немецлар бик нык һөҗүм иткәнлектән, татарларга коралларын, орудие һәм минометларын кайтарып биргәнлекләрен һәм иртән аларны сугышка керткәнлекләрен белдек. Немецлар өчен бу коточкыч, көтелмәгән нәрсә иде. Партизаннар ягыннан алар шундый да көчле орудие һәм миномет утына юлыктылар ки, хәтта югалып, каушап калдылар һәм чигенделәр. Шуннан соң татарлар Беренче Витебск партизаннар бригадасы подразделениеләренә таратылдылар һәм, миңа мәгълүм булганча, бригаданың партизаннар отрядлары составында немецларга каршы бик батыр сугыштылар. МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘМ АБДУЛЛА АЛИШ ШИК АСТЫНДА Б.С. Уңышны кулыма Ходай үзе китереп тоттыргандай, сирәк очрак иде бу. Партия органнарының илленче еллар уртасына караган архив материалларын актарып утырганда, мин КГБ (ул чакта МГБ) майоры, элек бу оешманың район бүлеге белән идарә иткән бер кешенең хатына юлыктым. Билгеле булганча, Сталин вафатыннан, бигрәк тә Берияне атканнан соң, Дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) органнарында зур үзгәрешләр булып узды. Чамадан тыш күпертелгән штатлар кыскартыла башлады. Бу чакта, табигый, кадрларның да бер урыннан икенчесенә күчереп йөртелүе котылгысыз иде. Шулар нәтиҗәсендә әлеге майор эшсез кала һәм, үзен рәнҗетелгән дип санап, җирле органнарга язып та тормыйча, турыдан-туры КПСС Үзәк Комитетыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шикаять язучы ул чактагы Татарстан КГБсындагы эшләр торышын яхшы белә, архивтагы әһәмиятле эш кәгазьләре, документлар аңа яхшы таныш. Шуларны исәпкә алсак, бу хатның әһәмияте тагын да арта төшә. Майор Татарстан КГБсы җитәкчелеген "буржуаз милләтчеләрне яклау"да, "аларның зарарлы эшчәнлеген йомып калдыру"да гаепли. Башка шуның ише "гаепләр" белән бергә, ул җитәкчелеккә КГБга әле 1947 елда ук кергән Муса Җәлилгә кагылышлы материалларга тиешле игътибар һәм әһәмият бирмәү кебек гаепне дә өсти. Р.М. Монда бер төзәтмә кирәк, Булат Фәйзрахманович. Күрәсең, биредә майор республикага дипломатик каналлар аша 1947 елда барып ирешкән "Моабит дәфтәрләре"н күздә тоткан булгандыр. Аны төрмәдән Бельгия патриоты, Җәлил белән бер камерада утырган Андре Тиммерманс алып чыккан. Әмма бу вакыйгадан бер ел элек, 1946 елның мартында Татарстан Язучылар союзына (аннан исә туп-туры КГБ органнарына) Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның беренче дәфтәрләре килеп кергән була. Ал арны төрмәдән элекке хәрби тоткын Габбас Шәрипов алып чыга, Казанга Нигъмәт Терегулов алып кайта. Бу "җинаяте" өчен ул ГУЛАГ "төзәтү" оешмаларының берсендә гомере белән хушлаша. Тик моңа кадәр дә, сугыш барган елларда һәм бигрәк тә сугыштан соңгы беренче елларда "органнар"га Муса Җәлил группасының яшерен эшчәнлеге хакында һәм җәлилчеләрнең язмышы турында шактый тулы информация килеп тора. Мин моны җирле КГБ архивларында эшләгән һәм бу "дело-эш"ләрне үз күзләрем белән күргән кеше буларак әйтәм. Б.С. Билгеле булганча, "буржуаз милләтчелек" Совет власте яшәгән дәвердә милли республикалардагы партия органнарының котын ала торган карачкы иде. Әлбәттә, "халыклар юлбашчысы"ның вафатыннан соң башка чор килде. 1936 елда тулысынча ялганга һәм ачыктан-ачык "бөгештерүгә" корылган "Идел-Урал" кебек "эш"ләрне башлау (ә бу "эш"тә тулаем бөтен татар халкы диярлек "олавы белән" "милләтчелек"тә һәм "дошман агентурасының коткысына бирелгәнлек"тә гаепләнә) инде мөмкин булмый. Шулай да "милләтчелек калдыклары" белән көрәш партия органнарының аеруча нык контроле астында кала бирде. 1955 ел дәвамында әлеге отставкадагы майор күтәреп чыккан барча гаепләү пунктларын тикшерү бер көнгә дә туктап тормады. Нәтиҗәдә Татарстан КГБсы, саллы документ әзерләп, аны КПСС Үзәк Комитетына юллады. Анда бик төгәл, пункт артыннан пункт шикаятьченең гаепләүләре инкарь ителә. Документның тоны оптимистик рухта: янәсе, аерым кимчелекләр булуга карамастан, татар чекистлары җирле партия органнары җитәкчелегендә республикадагы һәм читтәге куркыныч милләтчелек элементларын туктаусыз һәм даими күзәтү астында тоталар. М.Җәлилгә бәйле пунктка килсәк, ТАССР КГБ рәисенең урынбасары Кузнецов махсус бүлектә бу мәсьәләнең тарихын гаять җентекләп анализлап чыга. Нәтиҗәдә безнең алда гаять кызыклы детальләр, шагыйрьнең иҗат мирасы тирәсендә барган көрәшнең әлегә билгеле булмаган сәхифәләре ачыклана. Әле 1946 елның февралендә үк Шамбазов дигән берәү М.Җәлилнең исән булуы һәм хәзерге вакытта яшерен рәвештә Көнбатыш Германиядә йә булмаса ниндидер бантка бер илдә яшәп ятуы турында мәгълүмат бирә. Шушы күрсәтүгә таянып, СССР МГБсының Дүртенче бүлеге 1946 елның 18 ноябрендә Муса Җәлилгә (Залилов Муса Мустафович — русча документларда шулай) эзләп табу эше (розыскное дело) кузгата. Анда Муса Җәлил Ватанга хыянәт итүдә гаепләнә һәм, птупты документка нигезләнеп, КГБның агентура челтәре безнең илдә дә, чит илләрдә дә эшкә тотына. Сүз уңаеннан, Рафаэль Әхмәтович, сезгә ошбу Шамбазов белән очрашырга яки аның турында ишетергә, укырга туры килмәдеме? Ниндирәк кеше ул? Р.М. Туры килде килүен, тик бу хәл шактый соңрак, 1974 елда гына булды. Күп еллар буе мин М.Җәлил белән теге яки бу дәрәҗәдә бәйле кешеләрнең, хәтта шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы көрәшенә читтән торып бәйле булганнарның да картотекасын төзеп бардым. Менә шундый карточкаларның берсе. "Шамбазов Явдат (документларда шулай язылган, дөресе, әлбәттә, Җәүдәт) Виньянович. 1913 елда ТАССРның элекке Ширәмәт районы Каенлы авылында туган. Белеме 5 класс. 1941 елда немецларга әсир төшә. Едльняда һәм легионда 1942 елның ноябреннән 1943 ел сентябренә кадәр исәпләнә. Легионның үзешчән сәнгатендә катнаша (башлыча комик рольләр башкара, көлкеле шигырьләр укый). Соңга таба батальон мулласы итеп билгеләнә. (Ул — мулла малае, шуңа күрә дин кагыйдәләре, дини гадәтләрдән хәбәрдар була, Коръәннең берничә сүрәсен яттан белә.) Соңыннан "ИделУрал" газетасына әдәби хезмәткәр итеп куела. Чынлыкта ул анда рәссам-ретушер һәм иллюстратор булып эшли, чөнки әдәби мөхәррирлек турында берни дә белми диярлек. Сугыштан соң Ватанына кайта һәм тиздән кулга алына. 1946 елда "Ватанга хыянәт иткән өчен" 25 елга хөкем ителә. 1956 елда амнистия буенча иреккә чыга. Реабилитацияләнмәгән". Бернинди хокуксыз, кимсетелгән, эзәрлекләнгән бантка легионерлар кебек, Шамбазов та җирле "органнар" күзеннән ераккарак олагу ягын кулай күрә. Бу очракта ул Кырым өлкәсе Саки бистәсенә китә, юл идарәсенә рәссам булып эшкә урнаша, беркем белән дә хат алышмый һәм үзенең якты дөньяда барлыгын белдертмәскә тырыша. Менә ни өчен аны эзләвем шулай озакка сузылды. Шамбазов сүзләренә караганда, ул М.Җәлил белән 1942 елның көзендә Польшадагы Демблин лагеренда таныша. Лагерь пешекчеләренең берсе, милләте белән татар, Шамбазовның яхшы рәсем ясавын ишетеп, аннан шигъри альбом бизәп бирүне үтенә. Соңыннан беленгәнчә, бу шигырьләрнең авторы М.Җәлил була. Шулай итеп Шамбазов шагыйрь турында ишетә һәм бераздан таныша да. Едльня лагеренда да ул Җәлил белән берничә мәртәбә күрешә, Муса аңа, сәхнәдән укыр өчен, көлке шигырьләрен бирә. Мәгълүматларга караганда, ул яшерен группа әгъзасы булмаган, гәрчә, үз сүзенчә, дини вәгазьләрен фашистларга каршы агитация алып бару өчен файдаланган. Тиешле мәгълүматны белгән кешеләр аңа нәрсә сөйләргә икәнен, Кызыл Армиянең җиңүләре хакындагы "абсолют нигезсез имешмимешләрне" ничек итеп "инкарь итәргә" кирәклеген өйрәтәләр. Үз сүзләре буенча, ул әле рәсемнәре белән дә легионерларны патриотик рухта тәрбияләүдә катнаша. Хәмиев дигән рәссам белән ул үз картиналарыннан күргәзмә оештыра. Рәсемнәрнең берсе "Ул сине көтә" дип атала. Анда кое янында басып торган сагышлы татар кызы сурәтләнә. Бу картина күп кенә элекке легионерларның хәтеренә сеңеп калган. Сугыш бетәргә берәр ел кала Шамбазовны редакциядән аз белемле һәм профессиясенә туры килми дип куып чыгаралар һәм ниндидер немец баеның утарына батрак итеп җибәрәләр. Шуңа күрә Җәлил һәм аның иптәшләре турында ул үзенә барып җиткән имеш-мимешләр аша гына фикер йөртә. Мәсәлән, Җәлилнең исән калуы, төрмәдән чыгуы һәм татар комитеты җитәкчесе Шәфи Алмаз белән башта Германиянең Көнбатыш зонасына, аннан Төркиягә качуы турындагы гайбәт аның колагына чагылып уза. Б.С. Ул чакта, ягъни җитмешенче елларда, сез Шамбазов белән очрашуыгыз турында язып чыктыгызмы? Р.М. Юк. Аның сөйләгәннәрендә бернинди яңалык юк — болар барысы да нигездә инде башка чыганак һәм истәлекләр аша мәгълүм иде. Моннан тыш аның сөйләгәннәре миңа алай ук ышанычлы булып тоелмадылар. Мәсәлән, ул сөйләгән әлеге гайбәтләрнең нигезсез һәм ялган булуларына төшендем. Җәлил берникадәр вакыт Шәфи Алмазның Берлиндагы йортында яшәп алса да, татар комитеты җитәкчесен һәрвакыт фашистларның ачыктан-ачык булышчысы дип саный һәм аның белән баррикаданың икенче ягында тора. Үз чиратында Шәфи Алмаз да Җәлил язмышын хәл итүдән баш тарта һәм үз хуҗалары алдында аны яклап сүз әйтүдән тыела. Б.С. Шулай булса да ТАССР КГБсында әлеге күрсәтүне җитди кабул итәләр. Гәрчә Шамбазовтан сорау алганнан соң берничә көн үтүгә, элекке хәрби әсирләр Надиев, Фатыйхов һәм Гыйлаҗиев, Үзәк Комитетка җибәргән документта язылганча, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булу фактын дөреслиләр. Сез, Рафаэль Әхмәтович, КГБ архивында бу "эшләр" белән таныштыгызмы? Р.М. Әлбәттә, таныштым. Киң укучыга бу исемнәр гамәлдә бөтенләй билгесез булуын искә алып, янә үз картотекамнан берничә әһәмиятле мәгълүмат китереп үтим. Надиев Нәзиф Нургали улы. 1908 елда туган, доцент, техник фәннәр кандидаты, күренекле татар педагогы һәм мәгърифәтчесе Нургали Надиевның улы (Казанның Островский урамындагы Нургали Надиев торган йортка мемориаль такта кадакланган). Надиевларны әле Оренбургта Хөсәения мәдрәсәсендә укыган чакта ук яхшы белгәнгә һәм аларга карата туганнарча мөнәсәбәттә булганга күрә, Муса Җәлил утызынчы елларда Мәскәүдән Казанга килгән чакларында шушы йортта туктый торган булган. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, нәкъ шушы йортта сугыш вакытында һәм без телгә алган хәтәр кара елларда, Җәлилне хыянәтче дип санаган дәвердә, шагыйрьнең бай архивы сакланып кала. Н. Надиев әсирлеккә 1941 елның ноябрендә төшә. Муса белән алар Вустрау лагеренда очрашалар. Кочаклашып үбешәләр, хәтта елашып та алалар. Баштарак гел бергә булалар. Әмма соңга таба аларның юллары аерыла. Инде белүебезчә, Җәлил яшерен көрәш юлын сайлый, ә Надиев үзен куркыныч астына куярга теләми һәм Берлиндагы бер хосусый конторга сызымчы булып урнаша. Сугыш беткәнчегә диярлек шунда "урындык туздырып" көн күрә. Туган илгә әйләнеп кайткач, шуның өчен күпме кирәк җәза да ала: башта атарга хөкем ителә, аннан ун елга лагерьга озатыла. 1956 елны амнистиягә эләгә, әмма реабилитация кәгазен алмый. Гомеренең соңгы көннәренә хәтле аны үткәне өчен бертуктаусыз эзәрлеклиләр, ул Төньякта яшәргә, эш урынын да бик еш алыштырырга мәҗбүр була. Тикшерү барышында Н.Надиев М.Җәлил һәм аның группасының патриотик эшчәнлегенә басым ясый, чөнки ул шагыйрь белән көн саен диярлек күрешеп тора һәм җәлилчеләрнең яшерен көрәшен яхшы белә. Әмма аны еш кына тыңлап тормыйлар, тупас рәвештә сүзен бүләләр, рәхимсез кыйныйлар, "тикшерү алып баруны читкә бору"да гаеплиләр. Шулай булуга карамастан, инде ул вакытта ук сорау алу беркетмәләрендә кайбер мөһим фактлар теркәлеп калган. Тоткынлыктан котылгач, Н.Надиев бик кыйммәтле истәлекләр калдырды. Фатыйхов Гали Фатыйх улы (тоткынлыкта үзен Бахтиков Мөгыйн дип йөртә). 1905 елда ТАССРның элекке Тәкәнеш районы Вахит авылында туган, партиясез, тулы булмаган югары белемле. Сугышка кадәр Татарстан дәүләт нәшриятында баш мөхәррир урынбасары, берникадәр вакыт райком аппаратында эшләгән. Ул да Җәлилне якыннан белгән. 1941 ел азагында тоткынлыкка төшә. "Идел-Урал легионы"на беркетелә, анда пропагандистлар курсы тәмамлый. 1942 елның июленнән, ягъни "Идел-Урал" газетасы чыга башлаган көннән, аның әдәби хезмәткәре булып эшли. Газета өчен немец командованиесенең сводкаларын татар теленә тәрҗемә итә, үз материаллары белән дә мәдәният темаларына чыгышлар ясый. 1943 елның апрелендә редакциядән китә (МГБда сорау алуларга җавап биргәндә, ул моны үзенең кылган эшләре өчен Советлар үченнән куркып киттем дип аңлата) һәм "Идел-Урал легионы" командующие барон Зиккендорф утарында батрак булып эшли башлый. Сугыштан соң "дошман яклы булып, аңа булышлык күрсәткәне өчен" төрмәгә эләгә һәм ГУЛАГ лагерьларының берсендә вафат була. Ул да Җәлил язмышы турында шактый мәгълүматлы була, чөнки аның хуҗасы, барон Зиккендорфны Җәлил эше белән бәйле рәвештә гестапо һәм контрразведкага еш чакырталар, йомшак күңеллелектә һәм үз вазифаларына салкын карауда гаеплиләр. Нәкъ менә барон үзе Галигә Җәлил һәм аның иптәшләренең җәзалап үтерелү хәбәрен әйтә. Гыйлаҗиев Кыям Гыйлаҗи улы (тоткынлыкта үзен Галеев дип атаган) — "Идел-Урал" газетасының баш мөхәррире урынбасары, ә соңга табарак аның фактик мөхәррире, чөнки баш редактор Шәфи Алмаз редакция эшләренә артык катнашмый. Газетада "Илгизәр" псевдонимы белән мәкаләләр бастыра. Газетаның йөзенче саны чыгу уңаеннан аңа офицер дәрәҗәсе бирелә. (Газета вермахт карамагында чыгарыла.) Ул җәлилчеләргә теләктәшлек күрсәтә, еш кына газетада "Шәфи Алмаз большевиклар яклы" дип бәяләгән материаллар бастырудан да шөлләми. 1943 елның августында җәлилчеләр белән бергә ул да кулга алына. Әмма тикшерүчеләр аның яшерен оешмада булуын исбат итә алмыйлар, һәм ул иреккә чыгарыла. Ә менә үз илендә "органнар" аны кайтуга ук кулга ала, һәм ул СССР МВДсының махсус лагеренда вафат була. Аның эшендә дә Җәлил, Алиш һ.б. турында шактый тулы мәгълүматлар бар. КПСС Үзәк Комитетына юлланган документта нибары өч фамилия аталган. Чынлыкта исә шаһитларның саны берничә йөзгә җитә. Әлбәттә, алар бертигез дәрәҗәдә әһәмиятле түгел. Кайберәүләр лагерьда шагыйрь белән якыннан аралашсалар да, аның яшерен эшчәнлеге турында бернәрсә дә белмиләр (әле конспирация кагыйдәләре һәм ысуллары да бар бит!). Икенчеләр Җәлилне фашистлар ягына чыгучылар һәм ак эмигрантлар арасында күргәннәр һәм шуңа күрә аны дошман санаганнар. Ниһаять, яшерен группада турыдан-туры катнашучыларның да күрсәтүләре бар (мәсәлән, Кыргызстанның Ош шәһәреннән Рушат Билалович Хисаметдинов шаһитлыгы). Бу кеше Җәлилне чын патриот, көрәшче һәм оста подпольщик итеп сурәтли. Кыскасы, нидә генә булсын, ә хәбәрдарсызлыкта "органнар"ны һич кенә дә гаепләргә мөмкин түгел. Б.С. Шуңа да карамастан "Җәлил эше"н япмаганнар, хәтта шик астына да алмаганнар. Ул "эш" суд-канцелярия диңгезендә салмак, әмма туктаусыз "йөзүен" дәвам итә. Шагыйрьнең Көнбатышка качу версиясеннән тыш, аның, фамилиясен үзгәртеп, үз илендә качып йөрү версиясе дә тикшерелеп карый. Бу бит сугыштан соңгы рәхимсез вакыт. Әсирлектә булу үзе генә дә ул чакта җинаять саналган, ә инде легионда, ягъни дошман армиясендә булу бу гаепне күп тапкырга арттыра төшә. "Җинаятьчеләр"нең саны шундый күп була ки, әгәр вакытлыча һәм мәҗбүри рәвештә үлем җәзасын тыеп, аны 25 еллык катгый режим кебек "гуманлырак" чара белән алыштырмаган булсалар, безнең ил халкы тагын берничә миллионга кимегән булыр иде. Р.М. Бу фактлар яктылыгында шагыйрьнең хатыны, тол калган Әминә Җәлилне көн саен диярлек Лубянкага чакырту да, кич буе коридорда басып торырга мәҗбүр итү дә, ә Җәлилләрнең Столешников тыкрыгындагы квартирасын даими күзәтү астына алуны да аңлап һәм аңлатып була. Ә.Җәлил әйтүенчә, аннан даими рәвештә отчет таләп итеп торганнар: ал арга кем, кайчан, ни өчен килгән, нәрсә турында сүз барган һ.б. Әгәр Әминә ханым нәрсә турындадыр "онытып җибәрсә", аны шунда ук төзәтәләр һәм катгый кисәтәләр. Б.С. "Өзелгән җыр эзеннән" исемле китабыгызда сез икенче "Моабит дәфтәре"н Татарстан Язучылар союзына 1947 елның 2 апрелендә тапшыралар дип язасыз. Әмма шул ук вакытта, өч көн үтүгә, Җәлил белән Алиш исемнәре СССР КГБсының Дүртенче идарәсе тарафыннан бөтенсоюз эзәрлекләү документларына иң куркыныч җинаятьчеләр, берьюлы берничә сәяси маддә буенча гаепләнүчеләр дип кертелүен ни өчендер яшереп калдырасыз. Аңлыйм, монда сезнең гаеп юк. Аннан соң, "хак җәза"дан качып йөрүче "совет властеның сәяси дошманнарын" эзләү тәгәрмәче шундый кызулык белән әйләнә башлар дип кемнең башына килсен ди?! Тагын бер нәрсә дикъкатьне җәлеп итә: бу эш белән татар чекистлары түгел (дөресрәге, алар гына түгел), ә КГБның үзәк оешмалары, аның киң җәелгән агентура челтәре шөгыльләнә. Өстә игълан ителгән документка таянып, Татарстан КГБсы җитәкчеләре әледән-әле эзләнү-эзләү нәтиҗәләре турында Үзәктән сорашып торганнар. Җаваплар да шулай ук даими килеп торган. Әйтик, 1948 елның 7 сентябрендә Казанга МГБның Германиядәге вәкиле мәгълүматлары буенча "Залилов 1945 елда Германиянең Көнбатыш зонасына чыккан" дигән хәбәр килеп төшә. Бу хәбәрнең нәрсәгә нигезләнүе билгеле түгел, әмма аны шунда ук Татарстан өлкә комитетына җиткергәннәр. Шулай итеп, обком секретарьларына гаять каршылыклы хәбәр килеп керә. Р.М. Әминә Җәлил әйтүенчә, җәмәгать фикеренең бу үзгәреш-талпынулары аңа булган мөнәсәбәттә дә турыдантуры чагылыш тапкан. Бер карасаң, аны кочак җәеп булмаса да, игътибарлы һәм итагатьле кабул итәләр, аны һәлак булган фронтовик-шагыйрьнең тол хатыны итеп хөрмәтлиләр. Икенче караганда, Язучылар берлеге бинасыннан сөреп чыгаралар, Ватанга хыянәт иткән шагыйрь хатыны дип исәплиләр. Бер караганда, өенә Муса Җәлил шигырьләрен ничек затлырак, матуррак итеп чыгарырга дип киңәш сорап киләләр йә, киресенчә, очрашканда күрмәмешкә сабышып, нидер мыгырданып узып китәргә ашыгалар. Шул ук нәрсәне шагыйрьнең дусты композитор Нәҗип Җиһанов та тоя. Төп герое Җәлил булган "Шагыйрь" операсы өстендә эшләргә башта мөмкинлек бирәләр. Бераздан, бу әсәрне сәхнәгә кую турында сүз дә булу мөмкин түгел, дип кисәтәләр. Әгәр бу үзгәрешләрнең хронологиясен күзәтсәк, ал арның органнардан килеп торган каршылыклы хәбәрләр белән туры килүен күрербез. Өлкән буын язучыларының сөйләве буенча мин шуны беләм: аларның байтагы ул чактагы Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре 3. Муратовка Җәлил эшен тикшереп бетерүне һәм шагыйрьне аклауны сорап мөрәҗәгать иткән, әмма бу күпсанлы үтенеч хатлары җавапсыз калган. Б.С. Алай ук түгел. Теге хаттагы мәгълүмат буенча 3.Муратов та үз чиратында Татарстан КГБсы җитәкчелегенә Җәлил мәсьәләсе буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Агентура юллары белән һәм тоткында булган кешеләрнең күрсәтүләре аша җәлилчеләрнең патриотик эшчәнлеге турында җыелган мәгълүмат аңа да билгеле булган, күрәсең. Җирле органнар бу озакка сузылган "эш" хакында Үзәкнең исенә төшереп торганнар. Әмма юанырлык нәрсә аз була. 1947 елның 8 маенда Татарстан МГБсы җитәкчеләренең берсе Токарев Мәскәүгә тагын бер сорау хаты юллый. Анда ул ГБның Германиядәге резиденты китергән белешмәләрне Казанда җыелган капма-каршы материал белән чагыштырып, төгәллек кертү кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыга. Җавап килмәгәч, Татарстан комитетының Дүртенче бүлек начальнигы подполковник Качалов Мәскәүгә ВЧ буенча телефоннан шалтырата һәм тикшерү барышын тизләтүне сорый, үзенең шик-шөбһәләре белән уртаклаша. Шул ук көнне Мәскәүдән катгый җавап килә. Анда бернинди шик-шөбһәгә урын калдырылмый. "Җәлилнең Көнбатышка качуы расланган һәм эзәрлекләү эше дәвам итә" диелә. Ул дәверне хәтерләгән кешеләр "компетентлы органнарның мәгълүматларына караганда" дигән яман сүзнең нәрсә аңлатканын яхшы беләләр. Ул хакыйкатьнең югары дәрәҗәсе булып тора һәм бернинди тикшерү яки үзгәртүгә юл калдырмый. Шуңа күрә Җәлилне реабилитацияләү эшенең озакка сузылуында "кеше күңеле инженерлары", шагыйрьнең кайбер дошманнары гына сәбәпче дип булмый. Дөрес, андый гайбәт таратучылар да булмый калмаган, әмма төп сәбәп, алда күрсәтеп узганча, тирәндәрәк ята, һәм ул күп тапкыр җитдирәк. Бу хәл 1952 елга чаклы дәвам итә: билгесезлек томаны, мәсхәрәле шик-шөбһә, М.Җәлил әсәрләрен бастыру түгел, хәтта аның исемен атауны да тыю һ.б. һәм менә, ниһаять, 1952 елның уртасыннан тәүге һәм хәлиткеч адым ясала. 1952 елның 23 июнендә шул ук Качалов партия өлкә комитеты үтенече буенча Мәскәүдән "М.М.Залиловның һәлак булуын ачыклау"ны сорый. Бер ай тулганда җавап алына. 1952 елның 21 июлендә СССР МГБның Дүртенче идарәсе рәсми рәвештә Казанга түбәндәгеләрне хәбәр итә: "Эзәрлекләнүченең 1944 елда һәлак булуы сәбәпле, аны оператив эзләү эше туктатылды". Ә бу исә "Ватанына хыянәт иткән" һәм "Көнбатышка качкан мөртәт" турындагы версиянең башыннан ахырынача чи ялганга корылганлыгын ача, шулай итеп, "вакытлыча яшеренеп яткан шпион һәм диверсант", немец разведкасы гына түгел, хәтта ЦРУ агенты хакындагы уйдырмалар, сабын куыгы сыман шартлап, юкка чыгалар. Р.М. Сез моны Җәлил "эше"нең, ниһаять, салкын йөрәкле һәм надан службист кулыннан үз эшен азмы-күпме белгән намуслы кеше кулына керүе белән аңлатмыйсызмы? Мин, мәсәлән, моны банткача аңлата алмыйм... Б.С. Шулай булуы да бик ихтимал. Әмма иң мөһиме — Татарстанда бу вакытка Җәлилгә карата шактый саллы досье җыелу дип саныйм. Материалларның күпчелеге М.Җәлил һәм аның иптәшләренең героик үлемен катгый рәвештә исбатлап торалар бит! 1952 елның 8 августында, ягъни шагыйрьнең үлеменә сигез ел үткәч, Токарев Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм бантка җәлилчеләрнең реабилитацияләнүләре турында хәбәр итә, һәм үз вакытында идеология секретаре булып эшләгән С.Г.Батыев МГБга тапшырган М.Җәлил һәм А.Алишның шигырь дәфтәрләрен обкомга кире кайтара. Шуннан соң гына Җәлил һәм Алишның "эше" архивка тапшырыла. "Шулай итеп, — диелә КПСС Үзәк Комитетына адресланган документта, — Муса Җәлилне реабилитацияләүдәге тоткарлыкта Татарстан чекистларының гаебе юк". Р.М. Шул аен шулай, әмма 1952 елның августыннан Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"н беренче кат бастырып чыгару арасында ярты елдан күбрәк вакыт ята. Гәрчә тышкы тоткарлыклар булмаса да, зур көч алырга өлгергән инерция әле яши бирә. Провинциаль куркаклык үзен нык сиздерә: "ул-бу булмагае..." һәм әгәр дә үзәк матбугатта бик урынлы, бик вакытлы язма басылып чыкмаса, әле бу хәл тагын берничә елга сузылган булыр иде. Бу язманың басылу тарихы турында мәрхүм Константин Симонов миңа үзе сөйләп биргән иде. Аның әйтүе буенча, Җәлил шигырьләренең сүзгә-сүз тәрҗемәсе белән ул әле 1948 — 1949 елларда ук танышкан. (Бу шигырьләрне аңа кайсыдыр татар язучысы биргән була.) Җәлил шигырьләре аны эчкерсезлеге, хис ташкыны, чын, тирән патриотизмы белән таң калдыра. Ул, әлбәттә, шагыйрь исеменә бәйле пычрак гайбәт, имеш-мимешләр хакында хәбәрдар була, әмма үзе дә, шагыйрь буларак, бер нәрсәгә инана: шагыйрьнең йөрәктән чыгып язылган бу шигырьләре — андый шик-шөбһәләрне юк итүче иң көчле дәлил. Шуңа күрә дә әлеге шигырьләрне ул вакытта үзе җитәкләгән "Новый мир" журналы битләрендә бастырып чыгарырга карар кыла. Шигырьләрне күренекле тәрҗемәче шагыйрь Лев Френкель тәрҗемә итә. Тәрҗемә Константин Михайловичка ошый (алар әле дә Җәлил җыентыкларында шул килеш басылып киләләр), һәм ул кечкенә генә кереш сүз яза да, аларны наборга җибәрә. Әмма Главлит басманы тоткарлый. К.Симонов, үзе сөйләвенчә, МГБның югары җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, тик барыбер рөхсәт ала алмый. 1953 елның апрелендә, Сталин вафатыннан соң, ул чагында инде "Литературная газета"ның баш мөхәррире булып эшләгән Симонов яңадан Җәлил шигырьләрен бастырып чыгарырга омтылып карый. Главлит хезмәткәрләре, үз каналлары буенча МГБ белән киңәшкәннән соң, органнарның принципиаль каршылыгы булмавын әйтәләр. Шулай итеп, 1953 елның 25 апрелендә М.Җәлилнең "Моабит шигырьләре"нең беренче тупланмасы дөнья күрә. Әминә Җәлил исә менә нәрсәләр сөйли: 24 апрельгә каршы төндә аңа тирән мәгънәле төш керә. Муса баштанаяк акка киенгән, йөзе дә яп-якты, шат, үзе елмая-көлә. Дөрес, ире аңа моңа чаклы да еш кергәли, әмма тоташ карадан. Көне буе ул ниндидер шатлыклы, яхпты хәбәр көтеп йөри, һәм менә инде кичкә таба аңа "Литературная газета"дан шалтыраталар: иртәгесе санда безнең газетада укыгыз!.. Иртән, Чулпан белән бергәләп, алар бер киосктан икенчесенә чабып йөриләр, дистәләгән газета сатып алалар. Ә күпме сүз сөйләнелә бу көнне! Күпме бәхет-шатлык, үпкәрәнҗү яшьләре ага! Шагыйрьнең иленә, халкына кайтуы менә шушы көннән, нәкъ шулай башланып китә. РЕНИЕРО ЛАНФРЕДИНИ ХАТИРӘЛӘРЕ 1958 елда, Муса Җәлил турында роман язу максаты белән материал җыйганда, язучы Шәйхи Маннур Германиягә бара. Леон Небенцальдән адресын алып, Көнбатыш Германиядә яшәүче падре Юрытко белән дә очраша. Язучы белән әңгәмә вакытында Юрытко Җәлил турында болай ди: "Акыллы, ягымлы, тәрбияле, зур укымышлы ул кеше үлем көтеп торганын белгән хәлдә дә үзен бик тыныч тотуы белән миндә гадәттән тыш әйбәт тәэсир калдырды". Дөрес, Юрытко үз хатында язганнарга өстәп, Шәйхи Маннурга бүтән бернинди яңалык та әйтә алмый. Сөйләшә торгач, Юрытко Шәйхи Маннурга Җәлил белән Булатов камерасында шулай ук үлемгә хөкем ителгән бер итальян утырганын, соңыннан аны үтермичә калдыруларын әйтә. Ләкин ул итальянның исемен инде хәтерләми. Кат-кат сораштыра торгач, Юрытко ул итальянга Дантеның итальян телендә басылган "Илаһи комедия"сен биреп торганын хәтеренә төшерә. Бәхеткә каршы, ул китап үзе дә сакланган булып чыга. Шәйхи Маннур китапның һәр битен ачып, ипләп карый башлагач, бер битенең буш калган урынында беленер-беленмәс кенә итеп итальянча язган сүзләрне күреп ала. Аларны моңарчы Юрытко үзе дә күрмәгән икән. Ул язуны Мантуяда туган утыз җиде яшьлек итальян хәрби әсире Рениеро Ланфредини язып калдырган була. Шунда ук Ланфредини үзенең Италиядәге туганнарының адресларын да язып куйган икән. Эзләнә торгач, Ланфредини белән элемтә урнаштырдык. Үзе күргән һәм кичергәннәрне төрмәдән чыгу белән язып куйганга, Ланфредининың Җәлил турындагы мәгълүматлары Юрытконыкына караганда шактый бай һәм төгәл булып чыкты. Ланфредини белән без бер ел чамасы хат языштык. Ниһаять, 1967 елның августында миңа аннан зур конвертлы калын гына хат килеп төште. Ланфредини үзенең мин күптән сораган язмаларын җибәргән иде. "944 елның 23 маенда мине немец суды үлемгә хөкем итте. Шул ук елның 5 июнендә мине, үлемгә хөкем ителгән немец тоткыннары белән бергә, Тегель төрмәсеннән Шпандау төрмәсенә күчерделәр. Безне ябык йөк машинасында алып бардылар. Шпандауга иртәнге унда барып җиттек. Шпандау төрмәсен мин беренче тапкыр шунда күрдем. Ул миңа ямьсез, куркыныч, ерткыч каракош булып күренде. Мине башта бер, аннан икенче ишегалдына алып керделәр. Аннары беренче каттагы беренче коридорга барып кердем. Ишек һәм тимер рәшәткә аша үттем. Анда ишекләр бик күп булып, ул ишекләргә кызыл кайма белән әйләндереп алынган карточкалар беркетелгән, аларга үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең исем-фамилияләре язылган иде. Миңа башка иптәшләрне камераларга урнаштырып бетергәнне көтеп торырга туры килде. Аннары үземә чират җитте. Әйберләремне үзем белән алырга кушып, бер камераны ачтылар да шунда бикләп куйдылар. Муса Җәлил белән Булатов камерасы иде бу. Без үзара таныштык. Алар мине дустанә кабул иттеләр. Шагыйрь бик ябык, ләкин кыяфәте ярыйсы, күзләре тере һәм акыллы иде. Маңгай чәче еш кына күзләренә төшеп тора. Өстенә каштан төсендәге костюм кигән. Булатов тәбәнәк буйлы, шактый юантык гәүдәле, сәламәтлеге әйбәт кеше иде. Өстендә немец офицеры мундиры. Шагыйрь дә, Булатов та миңа игътибарлы булдылар. Хәтта идәндә яткан сала: — " йбарәт булган урыныма кадәр җәешеп миңа миски (котелокка охшаганрак савыт) белән кашык табып бирделәр. Шагыйрь үзен Әхмәт дип таныштырды. Ләкин Булатов миңа аның чын исемен һәм зур шагыйрь икәнен әйтте. Булатов Мусаны бик нык хөрмәт итә иде. Шпандауда көн тәртибе менә болай иде: сәгать бда йокыдан тору. Аннары юыну-киенү һәм камераны җыештыру. б.ЗОда — кофе дип атала торган тәмсез сыекча. 7.30 — камерада авырулар юкмы? дип сорыйлар (булса — врач чакырту өчен), 9да, уникешәр кешелек төркемнәргә бүлеп, безне прогулкага алып чыгалар. Камерабыз башка татарларныкы белән күрше булганлыктан, без прогулкага һәрвакыт алар белән бергә чыгабыз һәм унике кешелек төркем хасил итә идек. Үзара сөйләшү катгый рәвештә тыела. Ләкин кайчакларда сакчыларга сиздермичә генә сөйләшкәли торган идек. Шагыйрь үзенең иптәшләре белән миңа бөтенләй дә таныш булмаган телдә сөйләшә иде. Прогулкадан соң камераларыбызга кайтабыз. Сәгать унбердә — сыек балан Мин — католик. Үземә рухи яктан ярдәм итеп торыр өчен, төрмә рухание падре Юрытконы чакырттым. Падре шунда ук килеп җитте. Шуннан соң ул минем янга атна саен ике-өч тапкыр килеп йөри торган булды. Төрмәдә мөселман руханилары юк иде. Ләкин татарлар, бергә җыелышып, көйли-көйли нидер укыйлар иде. Ни эшлисез, дип сорагач, "гыйбадәт кылабыз" диләр иде. Минем Аллага инануым ул авыр көннәрдә бик нык ярдәм итте. Ул инану аркасында мин барлык кешеләрне дә үземнең туганнарым итеп күрдем. Бу детальләр сезнең өчен кызык булыр дип уйлыйм. Үз тарафымнан нәрсә белән булса да ярдәм итүемә мин Шпандау төрмәсендә тагы ниләр булды соң? Дүшәмбе көнне тоткыннарны китерү һәм алып китүдән тыш бернинди яңалык та булмый. Тоткыннарны йә башка төрмәгә (тикшерү тәмам булганнан соң) күчерәләр яисә концлагерьларга озаталар иде. Сишәмбе көн дә нәкъ дүшәмбе шикелле үтә. Кайчакта иртәнге сәгать тугызларда штатски кешеләр, минем уемча, фабрика хезмәткәрләре килә. Алар безгә кәгазьләр алып килә, без ул кәгазьләрдән мармелад төрү өчен каплар ясыйбыз. Шагыйрь бик теләп һәм әйбәт итеп эшли. Булатов алай ук түгел иде. Атнаның иң начар көннәре — чәршәмбе, җомга һәм шимбә. Болар — үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны җәзалау көннәре. Иртәнге сәгать биштә, кулларына автомат тотып, усал кыяфәтле ниндидер солдатлар килеп керә. Камераларның ишекләрен ачалар да, хөкем ителгән кешеләрнең исемнәрен атап: "Генерал Фромм сезгә рәхимлек күрсәтүдән баш тартты, ягъни сезгә үлем җәзасы бирергә дигән хөкем карарын раслады", — дип кычкыралар. Үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең саны көненә 5~6дан алып Эга кадәр җитә иде. һәр көн иртән без, менә-менә ишегебез ачылыр да, безне үлемгә дәшәрләр, дип көтә идек. 5 сәг. 30 минутта без коридорда үлемгә баручыларның тавышларын ишетәбез. Кайчакта алар артык тавышланмыйча гына үтәләр, ә кайчакларда шундый итеп кычкырышалар, шундый итеп әти-әниләренә, Аллага ялваралар, аларның ул тавышларына, җаннары булса, төрмә ташлары да түзә алмас иде шикелле. Кайчакта падре Юрытконың хөкем ителгәннәрне тынычландырырга тырышкан тавышы ишетелә. Прогулкага чыккач, без бүген кемнәрне алып киткәннәрен белә торган идек. Еш кына аларның кайберләре әле кичтән генә безнең белән бергә прогулкага чыккан кешеләр була. Безнең Хәзер безнең камерадагы тормышыбыз, Җәлил һәм Булатовлар белән үземнең нинди мөнәсәбәттә булганым хакында сөйләргә телим. Мин аларга үземнең эшнең тарихын башыннан ахырына тикле сөйләп бирдем. Шуннан соң Муса, эшең бик җитди икән, шулай да сиңа рәхимлек күрсәтүләре һәм үлем җәзасыннан коткарулары мөмкин, диде. Бадалъо солдатына рәхимлек... миңа оу гел дә мөмкин түгел нәрсә шикелле булып тоела иде. Шагыйрь камерадан чыккан вакытларда (мунчага яки врачка барырга туры килгәндә), Булатов миңа аның зур язучы булуы хакында сөйли иде. Җәлил һәркемгә карата бик әйбәт мөнәсәбәттә булды. Түземле, беркайчан да ачуланмас, кызып китмәс. Хәтта төрмә надзирательләре белән дә үзенең дәрәҗәсен белеп, ипләп кенә сөйләшә иде. Шагыйрь миңа үзен ничек кулга алуларын һәм иптәшләре белән бергә ничек үлемгә хөкем итүләрен сөйләде. Ләкин хәзер, инде егерме ел гомер узганнан соң, мин ул сөйләгәннәрнең барысын да хәтерләмим. Шагыйрь миңа моңарчы Берлинда һәм Германиянең кайсыдыр шәһәрендә яшәгәнен сөйләде... Ул анда ниләр эшләгәнен мин хәтерләмим. Аның чагыштырмача ирекле хәлдә булганын гына беләм. Ул үз иптәшләре белән немецларга, ары таба сугышудан файда юк, сез сугышта оттырдыгыз, дип әйткән. Аларны бер иптәшләре саткан. Еш кына без, вакыт үткәрер өчен, үзебезгә кадәр үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең стенага язып калдырган исемнәрен, үтерелгән вакытларын укып утыра торган идек. Тәрле милләт кешеләре язып калдырган андый язмалар белән бөтен стена чуарланып беткән иде. Булатов аз сөйләшә, әмма ул зур оптимист иде. Мин барысыннан да күбрәк сөйләшә идем, әлбәттә. Падре Юрытко, безнең камерага кергән чакларында, шагыйрьдән һәрвакыт: "Итальянның хәле ничек?" — дип сорый иде. Шагыйрь аңа: "Ул яхшы иптәш!" — дип җавап бирә иде. Юрытко шагыйрь белән озаклап гәпләшеп утыра, яңалыклар сөйли, бу атнада кемнәрне җәзалап үтергәннәрен әйтә. Ул шагыйрьнең запискаларын башка камераларга (татарларга) алып китә, икенче көнне аларга җавап алып килә. Кәгазь, икмәк, теш щеткасы, теш чистарта торган паста кебек әйберләрне дә ул алып килә. Падре Юрытко бар кешегә карата да ярдәмчел иде. Шагыйрь итальян телен өйрәнергә теләде. Без һәр көн шул эш белән шөгыльләнә идек. Ул фразаларны тиз ятлап ала, аларны кабатлап йөри. Иртән һәм кичләрен мине итальянча сәламли иде. 1944 елның 20 июлендә Гитлерга һөҗүм итү булганын без төрмә сакчыларыннан шул ук көнне белдек. Безнең күңелләрдә бик зур ышаныч туды... Ә менә ул һөҗүмнең нәтиҗәсе турында ишеткәч, тагын рухыбыз төште. Фюрер үлгән булса, шагыйрь исән булыр иде. Безнең эшләрне Гиммлерга тапшырдылар, ул аларны бик тиз хәл итте... Көненә 17шәр кешене җәзалап үтерә башладылар. Татарларны җәзалап үтерү турындагы приказга да ул кул куйган иде. Безнең камера һәрвакыт бик чиста була. Безне хәтта төрмә надзирательләре дә мактыйлар иде. Без бер-беребезгә туганнарча һәм зур хөрмәт белән карый идек. Бүтән татарлар да миңа шулай дустанә карыйлар иде. Күрәсең, ...Шпандау төрмәсендә көннәр барысы да бертөрле үтә иде. Шагыйрь һәм Булатов белән без илләребезгә кайту мөмкинлеге хакында, сугыш бетү хакында сөйләшә идек. Андый чакларда шагыйрь уйчан һәм кайгылы була: күрәсең, ул үзенең туган илгә кайта алмаячагын сизенгәндер. 1944 елның 15 августында надзиратель мине бүтән камерага күчерде. Шагыйрь белән Булатов моңа бик нык гаҗәпләнделәр, ләкин немецлар белән бәхәсләшеп булмый бит. Мине элек утырган камера тирәсендәге башка оер камерага күчерделәр. Тәрәзәсе ишегалдына карап тора иде. Мин аннан шагыйрьнең гимнастика ясаганын күреп торам. Прогулка вакытларында без аның белән һәм Булатов белән бергә йөри идек. Мине татар дуслар камерасына — Алиш, Батталов, Симаевлар янына күчергәннәр иде. Прогулкага бергә йөргәнлектән, мин аларны электән дә белә идем. Өчесе дә немец хәрби формасыннан иде алар. Мине чын күңелләреннән якын иттеләр. Ләкин миңа шагыйрь белән Булатов янында әйбәтрәк иде. Уңайлы вакыт туры килгән чакларда, мин шагыйрь белән тәрәзә аша сөйләшә торган идем. Аннары 1944 елның 25 август көне килеп җитте, иртәнге сәгать бда камера ишеге ачылды, һәм мин инде алдагы хатымда язып җибәргән хәл булды..." Ә ул хатында Ланфредини болай дип язган иде: "Кулларына исемлек тотып, ике төрмә сакчысы килеп керде. Өч татарның исемнәрен атап, аларга тиз генә киенергә куштылар. Тегеләр, кая барырга, дип сорагач, сакчылар: "Без берни дә белмибез", — дип җавап бирде. Ләкин татарлар үзләренең соңгы сәгате килгәнен шундук аңладылар. Алар әзерләнгәндә, чыгып торган сакчылар бераздан тагын әйләнеп керделәр дә, барлык әйберләрен калдырып, татарларны алып чыгып киттеләр. Татарларның берсе үзе белән кечкенә фоторәсем алды. Алар чыгып киткәндә, без, бүтән беркайчан да очрашмаячакларын белгән дуслардай, кочаклашып хушлаштык. Татарларның башка камерадагылары инде коридорга чыккан, сөйләшеп торалар иде. Мин ишек төбенә килдем дә, гадәттәгечә "Сәлам!" диешеп, без Җәлил белән хушлаштык. Аннары аларны коридордан алып киттеләр. Камерага тагын сакчы кереп, аларның әйберләрен (хат яза торган кәгазь, трубка, юыну кирәк-яраклары) алып чыкты. Берәр сәгатьтән бүтән сакчылар кереп, татарларның калган бөтен әйберләрен: тәлинкә, кашык, одеял һәм башка шуның ише нәрсәләренең исемлеген төзеделәр, шул исемлеккә миннән кул куйдырттылар. Болар барысы да минем дусларым үлемгә барган минутларда эшләнде. Шул ук көнне минем камерага падре Юрытко килде һәм сәгать унда татарларның барысын да асып үтерүләрен, аларның елмаеп үлүләрен хәбәр итте. Алар белән бер немец унтер-офицерын да үтерделәр, диде. Шагыйрь һәм татарлар белән бергә бары тик мин генә булдым. Аларның камерадан ничек итеп үлемгә китүен мин күреп калдым. Алар бик тыныч иделәр. Аларның хатирәсен мин бик кадерләп саклыйм. Хөрмәтле язучы әфәнделәр, падре Юрытко сүзләрен беркайчан да онытмагыз: "Татарлар елмаеп үлделәр". Үземнең бу язмаларымда мин барысын да дөрес һәм төгәл итеп язарга тырыштым. Мин әдип кеше түгел. Бик үк әдәби итеп яза алмавым өчен гафу итәрсез. Егерме өч елдан соң файдам тияр дип уйламаган идем. Әгәр берәр нәрсә кирәк булса, язып җибәрегез, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын. Синьора Җәлилгә һәм аның кызына кайнар сәлам. һәрьяклап уңыш телим сезгә, әфәнделәр. Ланфредини". Җәлилләрне җәзалап үтергән көнне Ланфредини Италия илчелегенә, үзенә рәхимлек күрсәтүне сорап, үтенеч яза. Аның үтенечен урынлы дип табып, илчелек хөкем карарын раслаган кешегә — Гиммлерга мөрәҗәгать итә. Ланфредининың Аллага 1945 елның маенда һөҗүм итеп килүче Совет Армиясе гаскәрләре Ланфрединины төрмәдән азат итә. Үзенең әйтүенә караганда, азат ителгән көнне бер совет подполковнигы аның белән бик дустанә сөйләшкән һәм аңа шатлыктан азрак рус аракысы эчергән. Сәламәтлеге бик нык какшаган булганга, Ланфрединины рус врачлары хезмәт күрсәтә торган госпитальгә салганнар. "Алар барысы да бик әйбәт һәм үз эшләрен яхшы белә торган кешеләр иде", — дип яза бу хакта Ланфредини. Госпитальдә дәваланып, азрак рәтләнгәч, 1945 елның 10 июнендә ул туган иленә — Италиягә кайткан. "Мин, — дип яза ул, — русларга карата күңелемдә якынлык һәм рәхмәт хисләре саклыйм..." Әлеге язмаларын җибәргәннән соң да без Ланфредини белән хат язышуны дәвам иттек. Мине барыннан да бигрәк Җәлил шигырьләренең язмышы кызыксындыра иде. Аның бит 1944 елның 1 гыйнварыннан соң язылган бер генә әсәре дә сакланмаган. Ә сигез айга якын вакыт эчендә ул бик күп әйберләр язган булырга тиеш. Шул хакта сораштыра торгач, Ланфредини миңа болай дип язды: "Мин Җәлил камерасында утырган вакытта, төрмә дирекциясе һәр 15 көн саен безгә укыр өчен китаплар биреп тора иде. Мин немец телен белмим, шуңа күрә миңа рәсемле журналлар гына бирәләр иде. Ә шагыйрь, киресенчә, немецча әйбәт укый да, яза да белә, калын-калын китаплар укый. Әгәр ул китапларда чиста калган берәр яки яртышар гына бит урын булса, шагыйрь нидер яза иде. Ул язганнарның кайберләрен булса да тапмадыгызмы? Төрмә китапханәсеннән?" Димәк, Шпандау төрмәсендә китапханә булган, һәм шундагы китап битләренә Җәлил үзенең шигырьләрен язып калдырган булып чыга? Мин бу турыда сорап язгач, Ланфредини: "Шпандау төрмәсендә китапханә булганмы-юкмы, анысын мин белмим. Ләкин унбиш көнгә бер немец солдатлары (төрмә сакчылары) безгә китап кертәләр, ә алдан китергәннәрен алып китәләр иде. Тегель (Берлин) төрмәсендә дә шулай булды. Димәк, һәр төрмәнең китапханәсе булган булырга тиеш", — дип җавап бирде. Бу мәсьәләне ачыклауда ярдәм сорап, мин Юрыткога да хат яздым. "Төрмәдә китапханә юк иде, тоткыннар соравы буенча мин аларга үземнең шәхси китапларымны алып килә торган идем", — дип җавап бирде ул. Тоткыннарга Юрытко утызлап китап биреп торган. Ул китаплар Җәлилләрне җәзалап үтергәннән соң да төрмәдә калган. "945 елның апрелендә руслар Берлинга кергәч, — дип яза Юрытко, — ул китапларны алырга дип мин БерлинШпандау төрмәсенә бардым. Граждански сакчылар (кызганычка каршы, мин ал арның исем-фамилияләрен һәм адресларын белмим) миңа, ул китапларның барысын да утка яктык, диделәр. Чыннан да шулай булгандырмы, — анысын әйтә алмыйм. Бу хакта белешмәне, бәлки, Вильгельмштрассе, 21дәге Берлин-Шпандау төрмәсе идарәсе бирә алыр иде. Кызганычка каршы, шуннан артык берни дә хәбәр итә алмыйм, чөнки башкалары минем кодрәтемнән килә торган нәрсәләр түгел". Ул күрсәткән адрес белән хат язып, мин Шпандау төрмәсендә китапханә булмавын һәм анда бернинди китап та сакланып калмавын ачыкладым. Җәлилнең куен дәфтәре булды микән? Аңардан нинди дә булса язулы кәгазьләр калган микән? Минем бу сорауларыма Ланфредини болай дип җавап бирде: "Шагыйрь китаплардан тапкан чиста кәгазь кисәкләренә яза торган иде. (Ул миңа синең турыда да яздым дип әйткән иде.) Ләкин аның бернинди дә куен дәфтәре юк иде. Чөнки көн саен диярлек камерада тентү үткәреп торалар, үлемгә хөкем ителгәннәрне исә аеруча җентекләп тентиләр, нинди дә булса берәр язу табылган кешене каты җәзага тарталар иде. Язуын Җәлил күп язды, ләкин язганнарын, вак кисәкләргә ертып, камерадагы унитаз тишегенә ташлый иде..." Шаккатарлык хәл: яз да, аннары язганыңны ертып, суга агыза бар... Нигә соң Җәлил үзенең шигырьләрен Ланфрединига калдырырга тырышып карамады икән? Сәбәбе әлеге шул туктаусыз тентеп тору булгандыр, күрәсең. "Ул миңа, — дип язды Ланфредини, — үзенең адресын биреп калдырган иде. Ләкин немецлар атнасына өчәр-дүртәр тапкыр тентү ясап тора иде, шул тентүләрнең берсендә аны миннән алдылар". Шуңа күрә шагыйрьнең язмышы турында ул безнең илгә хәбәр итә дә алмаган. 1967 ел ахырларында Ланфредининың сәламәтлеге кискен рәвештә начарланып китте. Ул минем хатларыма җавап бирүдән туктады. Ә аннары Кремонадан кайгылы хәбәр килде: шагыйрьнең соңгы көннәрен үз күзләре белән күргән бердәнбер шаһит, әдәбиятыбызның эчкерсез дусты, гади һәм гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле Рениеро Ланфредини 1967 елның 12 декабрендә йөрәк авыруыннан вафат булган. төркиядәгЕ тавыш Бервакыт миңа Татарстан АССР Югары Советы Президиумыннан шалтыраттылар. Салих Гыйлемханович Батыев тавышын әллә каян танып алдым. — Рафаэль туган, — диде ул, үз итеп хәл-әхвәлләрне сорашкач. — Вакытың булганда бер кереп чыксаң иде. Миндә бик кызыклы хат бар. Мусаны белгән тагын бер кеше табылырга тора. Ярты сәгатьтән мин инде Казан Кремлендә идем. Хат Төркиядән килгән булып чыкты. Ватан сугышы вакытында әсирлеккә төшкән бер татар кешесе сугыш беткәч иленә кайтырга батырчылык итмәгән, Көнбатыш Германиядә калган. Соңыннан, дөньяны шактый гизеп, ачысын-төчесен татып, Төркиядә төпләнгән. Илгә кайтмау сәбәбен ачык итеп язмаган. Бәлки, дошман коткысына бирелгәндер, ә бәлки, нинди дә булса гаебе булгандыр. Утыз ел буе ләм-мим ятканнан соң, картаеп, каты авыруга сабышып, "кире әйләнеп кайтмый торган сәфәр"гә җыена башлагач, Татарстан җирендә калган туганнары "исенә төшкән". Шуларны эзләтә икән... Мине аеруча хатның икенче өлеше кызыксындырды. Аз гына булса да файдам тисен диптер инде, хат язучы Төркиядә атаклы шагыйрь Муса Җәлилне якыннан белгән, аның белән Германия һәм Польшада очрашкан кешеләр барлыгын хәбәр иткән. Алар арасында минем колакны шундук торгызган кеше — Әнкара шәһәрендә яшәүче Казыйм Миршан булды. Аның турында: милләте буенча төрек, һөнәре буенча тюрколог, диелгән иде. Төрки халыкларының борынгы тарихы һәм килеп чыгышы турында берничә китабы да бар икән. Хат язучының сүзләренә караганда, аңарда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең шигырьләре саклана, имеш. Казыйм Миршан... Бу исемне ишетү белән, кылт итеп моннан унбиш-егерме ел элек булган вакыйгалар исемә төште. Мин ул вакытта Муса Җәлил турындагы мәгълүматларны җыя гына башлаган идем. Ватан сугышы вакытында әсирлеккә эләккән, Германиядә булган кешеләрне берәм-берәм йөреп чыгып, истәлекләрен язып ала идем. Шул вакыт миңа Берлинда яшәгән бер сәер кеше турында сөйләделәр. Исемен кайберләре Касыйм, кайберләре Казыйм, фамилиясен кайберсе Миршан, кайберсе Миршар дип, төрле кеше төрлечә атады, һөнәрен инженер дип сөйләгәннәр иде. һәрхәлдә, Берлинның ниндидер техник вузында укыган. Татарча яхшы сөйләшкән, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган. Муса Җәлил белән якыннан таныш булган һәм аның шигырьләрен саклаган (аны күреп, Җәлил шигырьләрен укып караган кешеләр дә булган, имеш). Сугыш беткәч аны, Италиягә киткән, дип сөйләгәннәр иде. Совет дәүләтенең Тышкы эшләр министрлыгы аша рәсми хат язып карадым. Бер-ике айдан "андый кеше Италия җирендә бүгенгесе көнне яшәми һәм аның турында Италия хөкүмәте кулында бернинди мәгълүмат юк" дигән җавап алдым. Төркиядән килгән хатта бу исемне яңадан очраткач икеләнеп калдым: шул кешеме бу, әллә аңа охшаш бантка бүтәнме? Уртак моментлар да юк түгел... Әмма эчке бер сиземләү белән мондый тәңгәл килүнең очраклы булмавына ышана идем. Хатта күрсәтелгән адрес буенча шул ук көнне Төркиягә яздым. Миршанның адресын ачыклауны үтендем. Җавап килмәде. Тагын берничә хат язып карадым — нәтиҗәсе шул ук булды. Әллә хатлар барып җитмәгән, әллә инде ул кеше үзе хат барып җиткәндә исән булмаган... Ничек кенә булмасын, күренеп кенә киткән җеп очы тагын кулдан ычкынды. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә белгәнемне сөйләдем. Барысы да бертавыштан Төркиягә барып карарга киңәш иттеләр. Сугыштан соң күпме еллар үткән инде, берәү дә мәңге яшәми, соңгы шаһитларны да югалтуың ихтимал, диделәр, һәм мин Төркиягә бару өчен рәсми кәгазьләр хәстәрли башладым. ...Әнкара шәһәрендә безне (мин монда әрмән язучысы Микаэль Шатирян һәм Мәскәү тәрҗемәчесе Вера Феонова белән килдем) атаклы төрек хикәячесе Кәмал Бәйрәм каршы алды. Ул минем белән бер яшьтәрәк, урта буйлы, түгәрәк көләч йөзле, кара күзле, кара чәчле искиткеч мөлаем кеше булып чыкты. Төркиягә килгәнче үк мин аның кайбер китапларын укыган идем, прогрессив рухтагы язучы икәнен, карашлары өчен берничә ел төрмәдә утырып чыкканын да ишеткән идем. Ул безгә ихлас күңелдән ярдәм итәргә тырышты, үз машинасында безне кирәкле урыннарга алып барды, тиешле кешеләр белән очраштырды. Әнкара радиосы аша чыгышыбызны әзерләде, газета-журналларда безнең белән интервью бастырды. Машинада вокзалдан отельгә барышлый ук мин аңа әлеге Миршан турында сөйләдем. — Әйе, — дип сузды ул, бүлдермичә генә тыңлап бетергәч. — Ничегрәк эзләргә уйлыйсыз соң аны? Алдан уйлап куелган берәр планыгыз бармы дип әйтүем. — План дип... Иң элек Әнкара муниципалитетына барам да белешеп карыйм. Адреслар бюросы сымаграк берәр бүлеге бардыр бит? — Барлыгын бар да, тик... Рәсми оешмалар белән эш иткәндә, үзегез беләсез, иң элек тикшеренә башлыйлар: кем сез, нигә ул кеше кирәк булды, берәр яшерен ниятегез юкмы?.. Озакка сузылуы бар дип әйтүем. Аннан соң Миршан - Миршар ише фамилияләр бездә шактый киң таралган. Исемен дә, туган елын да төгәл белмәгәч, алар, бәлки, меңгә якын булыр. Ничек барысын да йөреп, белешеп чыгарсыз? — Ул берничә ел Германиядә яшәгән, бәлки, шул ярдәм итәр? — Белмим, белмим... Бездә бит эш эзләп Германиягә баручыларның исәбе-хисабы юк. Хәзер дә анда бер миллионга якын төрек эшчесе тир түгеп ята. Шул эшсезлек бәласе инде. Ныгытыбрак тотынырлык берәр сыйфаты юкмы соң? — Соңгы хатта аны атаклы галим, тюрколог дип атаганнар иде. — Менә монысына ябышып эзләп карарга була. Бездә фәнни оешмалар бар — "Дел корумы" ("Телчеләр җәмгыяте"), "Тарих корумы" ("Тарихчылар җәмгыяте"). Әгәр ул чыннан да атаклы галим булса, анда белергә тиешләр. Бүлмәгә урнашып, ресторанга ашарга төшкәнче үк шул җәмгыятьтәгеләргә шалтырата башладык. Эзләгән кешебез бик үк атаклы галим булып чыкмады. "Фәлән кешегә", "фәлән бүлеккә шалтыратыгыз" дип йөрттеләр-йөрттеләр дә, ахырдан Миршан турында ишеткән кешегә юлыктык. Дөрес, ул безгә кирәкле мәгълүматларны селкеп салырга ашыкмады, исемебезне, фамилиябезне язып алып, иртәгесен тагын бер шалтыратырга кушты. Икенче көнне билгеләнгән вакытта шалтыратуга: "Мәсьәлә ачыкланды, килегез", — дип, кыска һәм ышанычлы итеп җавап кайтарды. Фамилиясе чыннан да Миршан, исеме Казыйм икән. Төрки халыкларының килеп чыгышы турында дүртме-бишме китабы, дистәләгән фәнни мәкаләсе бар икән. Телефон номерын һәм өй адресын биргәч, безнең белән сөйләшүче пөхтә генә киенгән, кара чәчле, кара мыеклы төрек болай дип өстәп куйды: — Миршан әфәнде шактый сәер кеше. Бантка галимнәр белән аралашмый, фәнни утырышларда да бик сирәк катнаша, өендә дә беркемне дә кабул итми. Була бит шундый кырыс табигатьле йомыграк кешеләр... Рәхмәт әйтеп чыгып киткәч: "Инде нишлибез?" — дип, тәрҗемәче Вера Феоновага карап алдым. Ләкин аның йөзе тыныч иде. Бераз уйланып баргач: — Монда, Төркиядә, күп нәрсәне рекомендация хәл итә. Таныш булмаган кеше алдында ачылып китәргә беркем дә ашыкмый. Әмма абруйлы, дәрәҗәле кеше шалтыратып сөйләшсә, эш башкачарак бара... Эзли торгач, андый кеше дә табылды. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, Миршан әфәнде киреләнеп тә, сузып та тормады. — Ярый, алайса, бер сәгатьтән фәлән урынга килеп җитәрмен, шунда гына көтеп торыгыз, — дип җавап кайтарды . Озынчарак буйлы, тирән җыерчыклар телгәләгән ябыграк йөзле, алтмыптнын өске ягындагы ир килеп керде. Шакмаклы пиджагының якасы тәмәке көленә буялган, иске модалы галстугы бераз кыйшая төшкән, чалбарлары тез турысында бүселеп чыккан. Күренеп тора — тышкы кыяфәте, кием-салымы турында баш ватучылардан түгел — үз фикерләренә, үз дөньясына чумган кеше. — Исәнмесез! — дип кул бирүемә, ул: — Ходайга шөкер, исән-имин әлегә. Үзегез исән-сау безнең якларга килеп җиттегезме? Хуш килдегез! — дип, саф татарчалап сәлам кайтарды. — Ничек сез безнең телне шулай яхпты өйрәндегез? Сезне бит төрек дигәннәр иде... — дигәч, Миршан әфәнде рәхәтләнеп көлеп алды. — Яхшы, дисез алайса... Ә мин туган телемне онытырмын дип курыккан идем. Мин бит чыгышым буенча татар. Дөрес, монда килгәч, төрек подданствосы (гражданствосы) алдым, паспортыма да төрек дип яздылар. Ләкин моңа карап кына татарлыгым беркая да китмәде... Сораша торгач, мәсьәлә ачыкланды. Чыгышы белән Миршан әфәнде Себердә яшәүче татарлардан икән. Бабасы кайчандыр зур сәүдәгәр булган, ефәк, чәй ише әйберләр белән сәүдә иткән, Кытай юлын шактый таптаган. Сәүдәне тагын да киңәйтергә ниятләп, ул революциягә чаклы ук Кытайга күчеп китә, бер төркем татар семьясы белән бергә, Харбин тирәләренә барып утыра. Казыйм ага да шунда туа. Башлангыч белемне ул өлешчә өйдә, өлешчә татар мәктәбендә ала. (Харбин тирәсендәге татарлар, акча җыеп, татар телендә башлангыч мәктәп, мәчет булдырганнар.) Соңыннан ата-анасы аны, белемен дәвам иттерү өчен, Төркиягә җибәргән. Монда берничә ел укыганнан соң, югары белем алыр өчен, Миршан әфәнде Германиягә (аныңча әйткәндә, Алман иленә) китеп барган, техник вузга укырга кергән. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, берничә елга Берлинда тоткарланып калган. Бервакыт Берлинда чакта аның кулына Германиядә татар телендә чыга торган "Идел-Урал" газетасы эләгә. Миршан, үзе әйтүенчә, элек-электән үз халкының теле, мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган, аның турында күбрәк белергә омтылган. Шуңа күрә газетаны күреп шактый гаҗәпләнгән. Күрсәтелгән адрес буенча редакцияне эзләп тапкан, редакция хезмәткәрләре белән сөйләшкән. Дөрес, алар аның сорауларын канәгатьләндереп бетерә алмаганнар, чөнки алар арасында югары белемле кеше булмаган. Ләкин шунда аңа Германиядәге әсирләр лагеренда атаклы шагыйрь Муса Җәлил булуын һәм озакламый аның Берлинга күчереләчәген әйткәннәр. Миршан өчен бу исем ул вакытта ук таныш була. Радио аша ул Җәлил либреттосына язылган "Алтынчәч" операсыннан өзекләр тыңлаган булган. Ул, редакциягә берничә мәртәбә килеп, Җәлилнең лагерьдан чыкканын түземсезлек белән көтеп ала. Алар 1943 елның март-апрель айларында очрашалар. Җәлил, Миршан сүзләре буенча, кара-көрән костюмнан, якалары өскә чыгарылган ак күлмәктән, үзе шактый ябык, йончыган, яңаклары эчкә баткан була. Алар озак кына бергә утырып сөйләшәләр. "Муса Җәлил искиткеч тирән белемле кеше иде, — ди Миршан әфәнде. — Мине кызыксындырган барлык сорауларга мин аңардан тулы һәм төгәл җавап алдым. Техниканы ташлап, киләчәктә тарих белән кызыксынып китүемдә берникадәр Мусаның "гаебе" бардыр". Алдагы айларда алар, бик еш булмаса да, ара-тирә очрашкалыйлар. Әмма Миршан ул вакытта Җәлилнең яшерен эше турында берни дә белмәгән, андый уй хәтта башына да килмәгән. Шагыйрьне һәм аның иптәшләрен кулга алгач кына Миршан ал арның Гитлерга һәм, гомумән, фашизмга каршы яшерен эш алып баруларын ишетә. Ул чакта редакциядә бу турыда сүз күп була. Җәлилчеләр бастырган өндәмәле листовкалар, ал арның яшерен оешмалары, Совет ягына качырып чыгарган меңләгән әсирләр турында сөйлиләр. Миршан Җәлилгә чын күңелдән ярдәм итәргә омтыла. Ләкин шул ук вакытта гестапочылар белән дә очрашасы килми. Аңа, чит ил кешесенә, җитмәсә, чыгынты ягыннан Россия белән бәйләнештә дә булгач, мондый очрашу, әлбәттә, һичбер яхптылык вәгъдә итми. Шуңа күрә ул, Муса янына төрмәгә барып, аңа азык-төлек ише нәрсә илтергә кирәк икәнен яхшы белсә дә, моңа батырчылыгы җитмичә йөри. Шулай итеп, бер елдан артык вакыт узып китә. Ниһаять, азык-төлек илткән өчен генә берни дә булмаячагына ышангач, шул ук редакция хезмәткәрләре аша Муса утырган камераларны төгәл ачыклап, Шпандау төрмәсенә килә. Бу 1944 елның август ахырлары — сентябрь башларында була. Ләкин... соң була инде. Төрмә идарәсендә эшләүче хәрби кеше, исемлеккә карап, Җәлил һәм аның иптәшләренә карата чыгарылган үлем карарының җиренә җиткерелүен хәбәр итә. Миршан - ның кинәттән йөзе үзгәреп китүен күреп: "Сез аның кеме буласыз соң?" — дип сорый. Миршан аңлатып биргәч: "Аның монда башка танышлары, туганнары яки якын кешеләре бармы?" — дигән сорау бирә. Башта Миршан моның ни өчен кирәклеген аңламый, соңыннан гына белә: төрмә кагыйдәләре буенча, җәзаланган кешеләрдән калган әйберләрне аларның туганнарына яисә башка якын кешеләренә тапшырырга тиешләр икән. Хәрби кеше язуы буенча махсус складка барып, Миршан шул әйберләрне эзләп таба. Монда кызыгырлык берни дә булмый — иске кием, чүпрәк-чапрак, кашык-кошык ише әйберләр генә. Ләкин шулар арасында Миршан өч-дүрт бит кәгазь күреп ала, махсус журналга кул куеп, аларны үзе белән алып чыга. — Бу кәгазьләр әле дә сездә сакланамы? — Саклана. — Аларны миңа күрсәтә алырсызмы? — Әлбәттә. Рәхим итегез. Икенче көнне минем Сәнгать эшчеләре клубында төрек язучылары алдында бүгенге татар әдәбиятының торышы турында чыгышым булырга тиеш иде. Казыйм Миршан бу тема белән бик кызыксынуын әйтте, һәм без шунда очрашырга дип сүз куештык. Ул сүзендә торды — икенче көнне Сәнгать клубына килеп, кулыма берничә саргаеп беткән кәгазь кисәге тоттырды. Түземсезләнеп кәгазьләрне күздән кичердем. Берничә бите машинкада басылган, калганнары кулдан латинча язылган. Почеркы, әллә каян күренеп тора, Мусаныкы түгел. Симайныкы булса кирәк. Шигырьләрнең күпчелеге дә аныкы (җиде-сигез шигырь). Бер шигырь астында "Абдулла Баттал. Вест-Шпандау зинданы. 1944 ел" дип куелган. Икенче шигырь "Әхмәт Симайга" дип исемләнгән. Аның астына "Муса Җәлил. 1944" дип имза куелган. Моңарчы без Мусаның 1944 елны язган бер генә шигырен белә идек, ә Симай белән Абдулла Батталның сугыш чоры иҗатлары укучыларга бөтенләй таныш түгел иде. Иң элек Җәлил шигырен укырга керештем. Әйе, бу һичшиксез аның шигыре иде — аңа хас булган образлар, аның җөмләләре. Җәлилне әллә каян аерып тора торган тыйнаклык. Әнә бит дусты Әхмәт Симай турында ул нинди ихтирам белән, сокланып, аны зурлап: "...Синдә көчле йөрәк, үткен акыл, корыч ихтыяр", — дип яза. Хәтта үзен берникадәр кечерәйтеп: "Бу сыйфатлар миндә аз булса да, бар булганы синнән йоктылар", — ди. К.Миршан сүзләренә караганда, фашист ерткычлары тоткыннар арасында дошманлык, бер-берсенә ышанмау хисе тудырырга тырышканнар. Җәлил үз шигырен шуларга җавап йөзеннән язган булса кирәк. Күрәсең, ул аны дустына стена аша әйтеп кенә яздырган, шуңа шигырьдә аерым төгәлсезлекләр сизелә. Ләкин шигырьнең олы идеялелеге, зур җанлылыгы — һичшиксез. Бу шигырь Мусаның олы күңелле, эчкерсез җанлы булуын тагын бер мәртәбә раслый. Әхмәт Симайга булган ихтирамы да нигезсез булмаган — аның яшерен оешмадагы роле без уйлаганга караганда зуррак булган, күрәсең. Тагын бернәрсә күзгә ташланды. Җәлил шигыренең кырыйларына иҗек саны, ритмика төзелеше схемасы ясалган. Башта мин моның сәбәбен аңламаган идем. Симайның үз шигырьләрендә ритмиканың шактый "аксаганын" күргәч, аңладым. Күрәсең, Муса дустының бу йомшак якларына игътибар иткән, аңа ритмиканы тирәнрәк өйрәнергә киңәш иткән, һәм Симай — үлемгә чаклы берничә көн калган вакытта! — Җәлил шигырьләренең ритмикасын өйрәнеп яткан. Әлбәттә, шигырьләрне, һичшиксез, Мусаныкы дип әйтеп булмый әлегә. Җәлилнең үз кулы белән язылган оригинал табылса гына болай дип раслап булыр иде. Ләкин галимнәр һәм язучылар арасында бу шигырь шик уятмады. Җәлил мирасын өйрәнү буенча төзелгән комиссия утырышында шагыйрь Сибгат Хәким: "Муса исеме куелмаган булса да, бу шигырьне мин аныкы дияр идем. Чөнки Җәлил кебек профессиональ, өлгергән шагыйрьне әллә каян танып була. Аның кулы, аның рухы, аның сүз сөреше бик ачык итеп үзен сиздерә", - диде. Комиссия, яңа табылган шигырьне Җәлилгә нисбәт ителгән шигырьләр рәтендә укучыларга җиткерергә була, дигән карарга килде. Ә.Симай һәм А.Баттал шигырьләре исә андый шикне бөтенләй уятмады. Бу шигырь Җәлил җыентыкларына кермәде. Шуңа күрә мин аны монда тулысынча китерәм: Әхмәт Симайга Кем иде ул керсез дуслык белән Кулын сузып миңа йөрәктән, Әсирлектә кайгы-зарларымны, Газабымны минем җиңеләйткән? Кем иде ул, батыр сүзе белән Якты таңга мине чакырган, Көрәш утын салган йөрәгемә Үзендәге сүнмәс ялкыннан? Ул син идең, Әхмәт, беренче кат Яшең белән мине сугарып, Үпкән идең: "Шагыйрь дустым, диеп, Кардәшем син, диеп, туганым!" Мин онытмам татлы бу минутны, Ул хәтеремдә терелер яңадан. Ә син инде аны оныттыңмы, Кая синең антың, вәгадәң? Әйтмим инде йөрәк сызлавымны, Онытсам да күптән ачуны, Дус шагыйрьне шулай итәләрме, Их син, Симай, Ватан лачыны! Мин бит беләм, синдә көчле йөрәк, Үткен акыл, корыч ихтыяр... Бу сыйфатлар миндә аз булса да, Бар булганы синнән йоктылар. Мин ышанам, синең соңгы сүзең Моның белән әле бетмәде... Ут чыгарып яшен-каләмеңнән, Син куарсың беркөн этләрне. Без тагын да шагыйрь дуслар булып Кавышырбыз ирек таңында. Кил, үбешик, теге татлы минут Кабатлансын, дускай, тагын да! Муса Җәлил, 1944 Әлеге шигырьне хозурланып укыганнан соң, мин Казыйм ага Миршанга чын күңелемнән рәхмәтемне әйттем: — Моңача Мусаның 1944 елда язылган бер генә шигыре билгеле иде. Сез тагы берсен табып бирдегез... — Нишләп әле алай дисез? — дип каршы төште Казыйм ага. — Муса Җәлилнең 1944 елны язылган шигырьләре шактый күп. Мин ал арны үз күзләрем белән укыдым... Аптырап калдым. Шуннан соң инде Казыйм Миршан, тәмам "чишелеп", барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. 1944 елның көзге айларында, төрмә складына баргач, аңа әлеге кәгазьләрдән тыш унбер куен дәфтәре дә бирәләр. Дөресрәге, унбер кәгазь төргәге, чөнки кайберләре тегелгән, кайберләре тегелмичә бөкләп кенә куелган була. Алар арасында берме, икеме Җәлил дәфтәре дә була. Бу гарәп шрифты белән язылган шигырьләрне Казыйм Миршан зур кызыксыну белән укып чыга. Аның сүзләренә караганда, аларда илгә тугрылык, халкына мәхәббәт ярылып ята. Шигырьләр әдәби яктан да бик төгәл, көчле яңгырашлы булалар. Бантка кәгазь төргәкләрендә дә кайсында шигырьләр, кайсында васыятьләр, туганнарына хатлар язылган була. Шрифтлары төрлечә: гарәпчә, латинча, кириллица да була. Миршан бу кәгазьләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуларын яхшы аңлый, кадерләп, саклап тота. Сугыш беткәч, Миршан Герман иленнән Италиягә барып чыга. Җае чыгу белән, 1946 елның башында булса кирәк, Италиядәге Совет илчелеген эзләп табып, әлеге дәфтәр һәм кәгазь төргәкләрен илчегә тапшыра, аңа ничек итеп килеп кергәннәрен аңлатып бирә. Шулай да берничә битен, башкалары белән кабатланганга күрә, үзендә калдыра. Берничә ел үткәч, Җәлилнең төрмәдә язылган шигырьләре Совет илендә басылып чыга, башка телләргә дә тәрҗемә ителә. Бу хәбәр Төркиягә дә килеп җитә. Шуннан соң инде Казыйм Миршан тынычлана, үз вазифасын үтәгән дип саный. Мин аңа Муса дәфтәрләренең тарихын сөйләп биргәч, аптырап кала, үзе тапшырган дәфтәрләренең югалуына һич ышанасы килми. Илгә кайту белән, мин Миршан тапшырган кәгазьләрне эзләргә керештем. Бу эштә миңа Татарстанның куркынычсызлык комитетында эшләүче Равил Кашапов зур ярдәм күрсәтте. Аның тырышлыгы белән, озак эзләгәннән соң, Чит эшләр министрлыгы архивында Италия илчелегендә алып барылган журнал табылды. Бу журналда Казыйм Миршан тарафыннан тапшырылган 11 дәфтәр (кәгазь төргәге) теркәлгән. Эчтәлеге билгесез, диелгән. (Күрәсең, татарча укый белүче кеше табылмаган.) Дәфтәрләр барысы да Мәскәүгә җибәрелде, диелгән. Датасы 1946 елның 6 гыйнвары дип куелган. Дәфтәрләр исән-сау килеш Мәскәүгә килеп җитә. Бу турыда икенче журналда төгәл язма саклана. Шуннан соң дәфтәрләр НКВД органнарына тикшерү өчен бирелә. Шуның белән ал арның эзе өзелә. НКВД-КГБ-Эчке эшләр органнарына күп язып карадык, әмма дәфтәрләрнең эзенә төшеп булмады. Аларның архивлары күбесенчә ябык, җитмәсә, төрле шәһәрләрдә урнашкан. Аларга эләккән әйбер югалырга тиеш түгел. Шуңа күрә бу дәфтәрләрнең табылуына өметне өзәргә ярамый. ҖӘЛИЛЧЕЛӘР ТУРЫНДЛ ЯҢА МӘГЪЛҮМӘТ ПРАГАДА ТАБЫЛДЫ Бөек Ватан сугышы елларында миллионлаган кешеләр эзсез-хәбәрсез югалды — әлегәчә алар турында берни дә билгеле түгел. Шулай да чын батырлык чит җирләрдә ятып калмый, соң булса да птытып чыга. Җәлилчеләрнең тиңсез батырлыгы белән дә нәкъ шулай булды. Барысы да истәлек тактасыннан башланды. 1995 елның май башында Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңае белән Казаннан Берлинга бер төркем сугыш ветераннары барырга тиеш иде. Бу турыда алдан белеп Язучылар берлеге аларга бер йомыш та йөкләде: җәлилчеләр истәлегенә эшләнгән мемориаль тактаны үзләре белән Берлинга алып барып, батырларның гомере өзелгән Плетцензее төрмәсенә илтеп тапшырырга. Бу такта төсле металлдан коелып, аңа барлык җәлилчеләрнең исемнәре дә латин хәрефләре белән язылган иде. Әлеге изге эшне Казан дәүләт университеты ветераннар комитеты рәисе Рәфкать ага Таһиров үз өстенә алды, 1995 елның 7 маенда истәлек тактасы тантаналы рәвештә Плетцензее төрмәсендә урнашкан мемориаль үзәккә илтеп тапшырылды. Бу турыда рәсми акт та төзелде. Тапшырылуын тапшырылды, ләкин төрмә диварына беркетелмәде. Хат язып, исләренә төшереп торуга карамастан, әлеге мәсьәлә шул көе хәл ителмичә кала бирде. Биш ел үткәч, 2000 елның маенда Җиңүнең 55 еллыгы уңае белән Казаннан Берлинга тагы бер делегация барды. Бу юлы ике генә кешелек: Рәфкать ага Таһиров һәм мин. Без Берлинның үзендә һәм аның якын-тирәсендә урнашкан совет солдатлары каберлекләрендә булдык, һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр куйдык, митингларда һәм башка чараларда катнаштык. 9 май көнне Плетцензее төрмәсенә бардык, җәлилчеләр истәлегенә дә чәчәкләр алып килдек. Ни кызганыч, мемориаль такта төрмә диварына һаман куелмаган иде. Мемориаль үзәкнең хакимият башлыклары белән очрашкач, алар мәсьәләгә бераз ачыклык керттеләр. Плетцензее төрмәсенең җәзалау барагы бүгенге көндә истәлекле урын итеп саклана икән. Ә истәлекле урыннар ничек булган, шулай сакланырга тиеш — аларның диварларына бернинди мемориаль такта яки бантка шуның ише әйбер куелырга тиеш түгел икән. Алар безгә әлеге мемориаль тактаны Берлиндагы Каршылык хәрәкәте музеена тапшырырга киңәш иттеләр... Безнең белән Плетцензее төрмәсенә Мәскәүдә яшәүче татар кешесе, профессор Абдулхан Әхтәмҗан да барган иде. Ул үзенә хас егәр һәм тапкырлык белән эшкә алынды. Шундук Берлинның Каршылык хәрәкәте музее җитәкчеләре белән бәйләнешкә кереп, аларга мәсьәләнең асылын аңлатып бирде. Ләкин һич уйламаганда бер каршылык килеп чыкты. Музей җитәкчеләре күзлегеннән караганда, җәлилчеләрне фашизм корбаннары дип санап булмый икән. Әйе, Плетцензее төрмәсендә аларның героик үлеме турында документ сакланган — моны инкарь итеп булмый. Ләкин ни өчен аларның башларын кискәннәр? Әсирләрнең кайберләрен урлау, көчләү йә башка шуның ише җинаять өчен дә җәзалаганнар. Кыскасы, ал арның ни өчен җәзалап үтерелгәнен ачыкламыйча, Берлинның Каршылык хәрәкәте музеенда җәлилчеләргә урын юк, имеш... Билгеле булганча, җәлилчеләрне Германиянең Дрезден шәһәрендә урнашкан Өченче империя суды 1944 елның февраль аенда хөкем иткән. Ләкин сугышның соңгы көннәрендә Дрезденны утка тоткан вакытларда суд бинасына бомба төшеп, бина һәм барлык архив янган. Шуңа күрә мәхкәмә карары безгә билгеле түгел. Без моны музей җитәкчеләренә дә аңлатып карадык, ләкин алар, фәкать документларга гына ышанабыз, дип җавап кайтарды. Тамчы таш тишә. Тагын берничә ай үткәч, 2001 елның гыйнвар аенда Берлинга ике атаклы татар кешесе бара: армия генералы Мәхмүт Гәрәев һәм шул ук профессор Абдулхан Әхтәмҗан. Алар фашизм корбаннарына багышланган бундестаг утырышында катнашалар, ГФР Президенты Иоһаннес Рауның чыгышын тыңлыйлар. Соңыннан Берлинның Штауффенберг урамында урнашкан Фашизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориаль комплексында булалар, аның директоры Иоһаннес Тухель белән очрашалар. Бу юлы музей җитәкчесе, озакка сузмыйча, эшкә үзе катнаша. "Берлин докюмент сентер" дип аталган кампитр үзәгенә сорау юллый. Берничә минуттан җавап та ала: әйе, җәлилчеләрнең исемнәре кампитр хәтерендә бар икән. Унбер татар егете фашизм корбаннары булып санала. Ал арның батырлыгына шик юк. Кул астында булган хезмәткәрләрен чакыртып, И.Тухель аларга архивларда тагы бер эзләнеп карарга куша (интернет аша). Күп тә үтми, Прага архивында җәлилчеләргә караган яңа, моңарчы билгеле булмаган документ табыла. Нинди документ соң бу? Ул — суд карарының кулдан язылган кыскача өземтәсе. Аның башына "Кормаш һәм тагы ун кеше" дип язылган. Теркәү саны 36/44. Числосы — 1944 елның 12 феврале. Астарак җәяләр эчендә Фляшманн фамилиясе язылган. Әллә судьяның, әллә күчерүченең фамилиясе булса кирәк... Шуннан соң инде хөкем ителгән кешеләрнең фамилияләре санала (исемнәре күрсәтелмәгән): Кормаш, легиончы, туган елы 1919. Сәйфелмөлеков, взвод командиры, 1916. Алишев, легиончы, 1908. Булатов, инженер, 1913. Гумеров, язучы, 1906. (Күрәбез ки, Җәлил бу документта ялган фамилия астында язылган. — Р.М .) Шабаев, сәүдә хезмәткәре, 1907. Симаев, журналист, 1915. Батталов, легиончы, 1916. Хәсәнов, легиончы, 1916. Атнашев (һөнәре аңлашылмый. — Р.М .), 1918. Бухаров (һөнәрен шулай ук танып булмый. — Р.М .), 1915. Шулай итеп, без моңарчы белгән унбер каһарманның барысы да саналган. Әмма без аларны "җәлилчеләр төркеме" дип йөртсәк, алманнар исә аларны "Кормаш группасы" дип атый. Гомумән, Кормаш фамилиясе аерып алынган һәм янәшәдәге баганада аның нәрсә өчен гаепләнүе күрсәтелгән ("дошманнарга ярдәм итү" һәм "немец армиясен таркату"). Әлеге документтан күренгәнчә, Гайнан Кормаш яшерен оешманың җитәкчесе, ә Фоат Сәйфелмөлеков аның ярдәмчесе булган. Бу ике кешегә хөкем карары да аерып, ә башкаларга карата бергә язылган: шул ук "дошманга ярдәм итү" һәм "Германиянең хәрби көчләрен таркату". Ә менә соңгы өч кешегә карата хөкем карары бераз аерылып тора: "фетнәчеләр турында хәбәр итмәү" һәм "хәрби хыянәт". Җәлилчеләрнең кайберләрен дезертирлыкта да гаеплиләр. Ләкин бу гаепләү расланмаганга күрә, ул хөкем карарына кертелмәгән. Ләкин гаепләре төрлечә булса да, хөкем карары барысы өчен дә бер. Шулай итеп, соңгы арада җәлилчеләр батырлыгы турында яңа һәм бик мөһим документ табылды. Аның Прагада саклануы кызыклы. Без моңарчы Германия җирләрендә эзләсәк, кайбер документлар ниндидер юллар белән Чехиягә дә барып чыккан икән. Документ Җәлил-Кормаш төркеменең әһәмиятен тагы да арттыра. Фашизмга каршы аяусыз көрәшүчеләр буларак, алар үз исемнәрен Татарстан, татар халкы тарихына гына түгел, бөтендөнья тарихында да язып калдырдылар. АЛЛАРНЫ "ҖИҢЕЛМӘС РЕЙХ-НЫҢ ХӘРБИ КӨЧЛӘРЕ ҖИМЕРГӘН ӨЧЕН ХӨКЕМ ИТКӘННӘР 2002 елның октябрь аенда Татарстан вице-премьеры Зилә Вәлиева җитәкчелегендә республикабызның хөкүмәт делегациясе Германия башкаласы Берлинда булды. Делегация составында мин дә бар идем. Безнең группа элеккеге фашистлар төрмәсе Плетцензееда җәлилчеләргә багышланган яңа экспозиция ачуда катнашты. Казан кунаклары шулай ук Берлинның Штауффенберг урамында урнашкан Фашизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориаль комплексында булдылар, татар каһарманнары истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәк бәйләмнәре куйдылар. Түбәндә шул турыда тәфсилләбрәк сөйлим. Бу юлы баруымда Берлин мине бөтенләй сокландырды. Хәзер ул танымаслык булып үзгәргән. Кайчандыр соры, ямьсез, котсыз таш джунглины хәтерләткән әлеге шәһәр күзгә күренеп яшәргән, матурланган. Бик күп гасырлар дәвамында тупланган чаң-тузан катламы юып алынган, төрледән-төрле реставрация эшләре алып барыла, каланың йөзе яктыра. Әле кайчан гына шушы шәһәрнең көнбатышы белән көнчыгышы арасындагы өзек юллар яңадан торгызыла. Бер илне икегә бүлеп торган, ил чиге булып саналган Бранденбург капкасы янында бетон вә пыяладан корылган небоскреблар — безнеңчә әйтсәк, күккочар йортлар калкып чыккан. Тагын мине бер нәрсә гаҗәпкә калдырды: Берлинның һәр урам чатында диярлек Россиядән килеп урнашкан кешегә юлыгасың, алар рус телендә сөйләшәләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Берлинда 100 меңнән артык рус кешесе яши. Ә рәсми булмаган мәгълүматлар бу санның 400 мең икәнлеген күрсәтә. Тулаем алганда, Алман илендә рус телендә сөйләшүче 3 млн. чамасы кеше гомер кичерә. Боларга Идел буенда яшәгән немецлар, Россиядән күчеп киткән яһүдләр, шулай ук украиннар, белоруслар һ.б.лар керә. Без монда Татарстаннан, аеруча Чаллыдан күчеп килгән якташларыбызны да байтак очраттык. Берлинда рус телендә күләмле "Русская Германия" газетасы чыга. Билгеле бер сәгатьләрдә теле-радиотапшырулар алып барыла. Биредә хәтта рус театры эшли. Монда без булган көннәрдә М.Булгаковның "Эт йөрәге" әсәре зур уңыш белән барды. Вокзалда безне "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" лигасы әгъзалары каршылады. Ул елмаюлар, ул чәчәкләр дисеңме... Очрашуның шул ук минутларында Берлиндагы биш көнлек сәяхәтебезнең программасы сәгате-мизгеле белән язылып хәл ителде. Сүзне озынга суздым бугай. Тукай әйтмешли, тукта әле, Берлинга соң ник килдек әле? 2002 елның 23 октябре Без бу көнне Фашизмга каршылык күрсәтү музеенда булдык. Әйткәнебезчә, әлеге музей Берлинның нәкъ үзәгендә, элеккеге фашистик Германиянең хәрби идарәсе бинасында урнашкан. Музейга керер алдыннан чәчәкләр кибетенә сугылдык, истәлек тактасы алдына ниндирәк чәчәкләр кую хакында уйлаштык. Розалармы, әллә канәфер чәчәкләреме? Шунда арабыздан берәүнең күзе бер чәчәккә төште. Кызылдан кызыл, чын ялкын телен хәтерләткән чәчәк иде ул. Болар бит ромашкалар! Моңарчы без белмәгән, без күрмәгән, немец селекционерлары тарафыннан иҗат ителеп дөньяга килгән яңа сортлы илаһи чәчәкләр... Мемориаль такта музейның конференц-залында, бөтен кеше күреп тора алырлык урынга куелды. Такта үзе матәм төсендәге кара тасма белән уралган иде. Шунда ук җәлилчеләрнең исемлеге алман телендә язып куелган. Явыз җәза кылынган Плетцензее төрмәсенең фоторәсеме... Музей хезмәткәрләре әлеге истәлек тактасының изге нәрсәгә әверелүе турында сөйлиләр. Күпләр аның нигә һәм кемнәргә багышлап куелуы белән кызыксыналар икән. Әнә шул чагында алар җәлилчеләр хакындагы электрон мәгълүматлар белән танышырга тәкъдим итәләр. Бу мәгълүматлар исә Казаннан җибәрелгән, бер өлешен музей хезмәткәрләре үзләре эзләп тапкан. Шунысын да әйтү зарурдыр: мондый мәгълүматлар базасы хәзергәчә Татарстанда да юк әле. Бәлкем, кем дә булса: "Сез бу юлы Берлинда яңа мәгълүматлар таптыгызмы?" — дип сорарга мөмкин. Мин, әлбәттә, мондый сорауның бик табигый икәнлеген аңлыйм. Җәлилчеләр батырлыгы никадәрле гаҗәеп зур дәрәҗәдә булуына карамастан, мондый каһарманлыкның сирәк түгеллеген әйтергә кирәк. Чехлар Җәлилне "татар Фучигы" дип әйтсәләр, немецлар исә аны "татар Хаусхоферы" дип саныйлар. Асылда, кем соң ул Җәлил? Тагын бераз читкә тайпылып, Хаусхоферларга әйләнеп кайтыйк. Алар — икәү. Аталы-уллы. Өлкәне — Карл Хаусхофер, 1869 елда Мюнхенда туган. Илче буларак, КөньякКөнбатыш Азия илләрендә яшертен эшләр алып бара. Бригада генералы дәрәҗәсенә күтәрелә. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Мюнхен университетында профессор булып эшли. Рейх тарихына ул геополитика (дөньякүләм сәясәт) институтын оештыручы буларак кереп калган. Имештер дә, арий расасы чәчәк атсын өчен, "Яшәеш галәме" дигән, ягъни яңа җирләр басып алуны нигезләү теория-тәгълиматын тудырган. Фашистик Германиянең "Барбаросса" планы, ягъни Советлар иленә сугыш ачу турындагы фәлсәфәсе нәкъ менә шушы тәгълиматка нигезләнә дә инде. Ә птупты кабахәт фашистның улы Альбрехт Хаусхофер бөтенләй бантка караштагы кеше булып чыга. Ул да 1903 елда Мюнхенда туа. Әүвәле үзенең туган шәһәрендәге, аннары Берлиндагы университетларда география фәненнән укыта. Иҗат белән шөгыльләнә: шигырь, драма әсәрләре, эсселар яза. Иң мөһиме — нацизмны сөйми. Лекцияләрдә ирек-азатлык хакында ялкынланып сөйләгәне өчен аны эшеннән куалар һәм 1941 елда кулга алалар. Хәер, беренче кулга алынуы озакка сузылмый. Күрәсең, әтисенең югары даирәдәге бәйләнеш-элемтәләре ярдәм иткәндер. Чыннан да, атасының тугры шәкертләреннән берсе Рудольф Гесс бик зур көчкә ия була. Әмма Альбрехт Хаусхофер төрмәдә "тиешле сабак" алмый, нацистларны фашлаудан туктамый. Шуңадыр да аны 1944 елда, янә кулга алып, Моабит төрмәсенә утырталар. Бу төрмә безнең халыкка мәгълүм — Җәлилнең атаклы шигырьләре птупты зиндан исеме белән дөньяга билгеле. Совет гаскәрләре Берлинга керергә берничә көн калганда, төгәле — 1945 елның 23 апрелендә — Альбрехтны төрмәдән алып китеп, кайдадыр атып үтерәләр. Риваятьләргә караганда, аның үле гәүдәсе кулларында Моабитта язылган шигырьләр дәфтәре була. Соңыннан әлеге шигырьләре "Моабит сонетлары" исеме белән басылып чыга. Алар антифашист шагыйрьләрнең җыентыкларында дөнья күрә, антологияләргә керә. 2001 елда Берлинда Альбрехт Хаусхоферга бюст куела. Әтисе улыннан соң әллә ни озак яшәми. 1946 елда үзенә үзе кул сала. Бәлкем, элекке инануларының дөрес түгеллеген, улының хаклы икәнен аңлагандыр. Электрон мәгълүматлар базасында аталы-уллы шушы ике кешенең фаҗигасе тирән яктыртылган. Без А.Хаусхоферның бер китабын үзебез белән алып кайттык. Профессор А.Әхтәмҗанның хәләл җефете Хәдичә ханым берничә шигырен тәрҗемә итеп бирде. Әйе, птупты шигырьләр аша без бу шагыйрьнең Җәлил белән аваздаш икәнлеген тойдык. Югыйсә алар, төрле вакытта бер үк төрмәдә утырсалар да, бер-берләрен белмәгәннәр. Әмма немец шагыйре дә Муса Җәлил кичергәнне кичергән. Мөмкинме соң йоклау таш төрмәдә? Тәнне-җанны телә салкынлык. Язмышыңны яклап чыгар өчен Сүз әйтергә хәтта хакың юк. Әйе, нәкъ Җәлил кебек, Альбрехт Хаусхофер да азат Алман иле, бөек иҗат әһелләре Гете һәм Бетховеннар ватаны хакында уйлаган. Намус газабы кичергән. Юк, фашистлар гаеп иткәнчә түгел. Ул үз авазын вакытында меңнәрчә-меңнәрчә кешеләргә ишеттерә алмаганы өчен әрнегән. Ләкин бу изге көрәштә үзе генә түгеллеген тою аның күңелен бераз юаткандыр. Миннән битәр бик күпләргә язган Бу коллыкта газап чигәргә. Берләшкәндә генә төн карасын, Явызлыкны мөмкин җиңәргә... Шушы юлларда да татар шагыйре Җәлилгә хас ялкынлы хисләр чагыла. Алман илендәге дусларыбыз да әлеге ике шагыйрьнең бер тамырдан булуын әйттеләр. Иң мөһиме шунда ки: алар фашизмга каршы чыкканнар һәм шушы рәхимсез көрәштә үлемсезлек дигән бөеклеккә ирешкәннәр. ПЛЕТЦЕНЗЕЕ ТӨРМӘСЕНЕҢ МӘКЕРЛЕ СЕРЛӘРЕ Берлиндагы Плетцензее районы биниһая зур сәнәгать төбәге булып санала. Завод һәм фабрикаларның тәбәнәк кенә ыслы-корымлы корпуслары тезелеп киткән, һәртөрле сорысоргылт келәтләр, пакгаузлар... Тимер юллары, шулар тирәсендә тау-тау өелгән төзелеш материаллары... Биек кирпеч койма белән әйләндереп алынган Плетцензее төрмәсе шәһәрнең шушы төбәгенә һич ямь өстәми. Төрмә хәзер дә эшли. Анда балигъ булмаган җинаятьче үсмерләр тотыла. Ләкин төрмә территориясенең бер өлеше һәм андагы җәзалау барагы мемориаль зона итеп калдырылган. Әлеге зонага керү юлында дивар корып куйганнар. Аңа немец телендә "Гитлер диктатурасы корбаннарына. 1933 — 1945 еллар" дигән сүзләр язылган. Әлеге стена сугыш чорыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәгән җәзалау барагына килеп тоташа. Биредә дар агачында яки гильотинада төрле милләттәге өч мең чамасы кеше җәзалап үтерелгән. Бу җәһәттән Плетцензее төрмәсеннән тыш Берлинда күпләп җәзалап үтерү алымы кулланылган тагын өч төрмә булуын әйтергә кирәк. 1945 елның язына үлем җәзасына хөкем ителүчеләр саны 16560 кешегә җиткән. Ләкин бу гитлерчылар тарафыннан корбан ителгәннәрнең бик аз өлеше генә. Миллионнарча кешеләр бернинди хөкем карары чыгармыйча үтерелә. Йөзләрчә мең тоткыннар концлагерьларда, хәрби әсирләр өчен корылган лагерьларда ачлыктан һәм тиф авыруыннан һәлак була, газ камераларында яндырып үтерелә. Безне озатып йөрүче гид, Мемориаль комплекс хезмәткәре, әлеге төрмәнең җанны өшеткеч мәкерле серләре турында сөйли. Тоткыннарны гадәттә көннең беренче яртысында җәзалап үтергәннәр. (Кабаттан исегезгә төшерәм: җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында 12 сәгать 06 минуттан 12 сәгать 36 минутка кадәр вакыт эчендә юк иткәннәр.) Немец юстициясе кагыйдәләре нигезендә, җәзалау көне алдыннан прокурор сакчылар алдында тоткынга җәзалау турында хөкем карарын укыган, шул хакта беркетмә язылган. Бу җәһәттән җәлилчеләр үзләренә нәрсә янаганын 25 августта иртәнге 8 сәгатьтә Тегельдән Плетцензее төрмәсенә алып килгәч кенә беләләр. Аларны "үлем йорты" дип аталган аерым баракка урнаштыралар. Аннары, кулларын арт яктан бәйләп, хөкем карарын укыйлар. Шуңардан соң мулла белән очраштыралар. Тоткыннарны билгеләнгән сәгатьтә "үлем йорты"ннан җәзалап үтерү барагына алып киләләр. Гильотина үзе күренмәслек итеп калын кара пәрдә белән каплап куелган була. Сакчылар тоткыннарны берәмләп эләктереп алып гильотинага ыргыталар. Бик үткенләп кайралган 75 килограммлы балта шунда ук башны чабып өзә. Шул мизгелдә корбанның үле гәүдәсен читкә алып ыргыталар, гильотинага чираттагы тоткынны китерәләр. Гидның сөйләвенә караганда, монда өч палач эшләгән. Җәлладларга елына Зәр мең марка акча түләгәннәр. Өстәвенә киселгән һәр баш өчен өстәмә түләү бирелгән. Җәлладның булышчылары да өлешсез калмаган. Ә сугыш ахырында аларның хезмәтенең "авырлыгын" искә алып өстәмә паек: җәзалап үтерелгән һәр кеше өчен 8 сигарет биргәннәр. Бигрәк тә Реттгер дигән палач явызлыгы белән аерылып торган. Чордашлары сөйләвенә караганда, ул имансыз, канечкеч җинаятьче — патологик яктан авыру адәм актыгы булган. Кешеләр гомерен ул җәзалап үтергәне өчен алган акча бәясе белән генә санаган. Моңардан искиткеч тәм тапкан. Йөзендә һәрчак мыскыллы, ыржаюлы елмаю булган, авызыннан беркайчан да сигарет төшермәгән. Атлап йөреше дә башкаларныкына охшамаган: караклардай качып-посып, киез чүәкләре белән цемент идәннән тавыш-тынсыз атлап йөргән. Тоткын өстенә селәүсендәй сикереп, аны гильотинага ыргыткан һәм шунда ук кнопкага баскан. Әмма җәлилчеләрне фашистик Германиянең баш палачы Эрнест Раендель үзе җәзалап үтергәндер, мөгаен. Кыяфәте белән могътәбәрче булып тоелган, үзе һәрчак ыспай кара сюртук киеп йөргән, ике кулының да бармакларына алтын йөзекләр таккан. Э.Раендель гадәттә җәзалау көне алдыннан үлемгә хөкем ителгәннәрнең камерасына кереп, аларның авызын ачтырып караган: алтын тешләре бармы-юкмы икәнлеген тикшергән. Соңыннан, алар дөнья белән хушлашкач, шул тешләрне каерып алган. Әгәр тоткын авызын ачмаса, хәтта аның йөзенә төкерсә, Раендель ерткыч җанвардай ырлаган: — Аз гына көт... Башыңны чабып өзгәч, мин әле синең күзеңә карармын... Чыннан да, ул үзенең шушы кабахәт антын үтәгән. Тоткынның башы идәнгә тәгәрәп төшүгә, палач аны кулына алып йөзенә караган. Җәлладлар фикеренчә, адәм балтты өзелүгә дә карамастан, каны агып бетмәгәнлектән, күпмедер мизгел үз аңында кала икән. Моны аңлау да, аңлату да мөмкин түгел: бу фәкать ерткыч җанварларга гына хас. 25 октябрь, 2002 Без, Татарстан делегациясе вәкилләре, җәлилчеләр җәзалап үтерелгән урынга чәчәкләр куйдык. Безнең белән бергә Берлин сенаты һәм "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" җәмгыяте җаваплы хезмәткәрләре шундый ук изге гамәлне кылдылар. Бу көн безгә тагын шунысы белән истәлекле булды: әлеге йортта җәлилчеләргә багышланган стенд куелды. Шушы мемориальдә куелган 14 нче стенд ул. Монда Җәлил белән Алиш рәсемнәре, "Моабит дәфтәрләре"нең кайбер күчермәләрен күрергә була. Шунда ук алман халкы Җәлил шигырьләрен үз телләрендә укый алалар. Янә дә килеп җәза хакында һәм бантка мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Әлеге тантанада Татарстан делегациясе җитәкчесе ТР хөкүмәтенең вице-премьеры Зилә Вәлиева болай диде: "Минем шуны әйтәсем килә, фашизм төрмәсендә җәзалап үтерелгән шагыйрь немец халкына рәнҗү һәм нәфрәт белдермәгән. Киресенчә, ул бөек Гейне, Гете каршында баш игән, илаһи Бетховенның искитмәле музыкасын яраткан. Үлеменә берничә көн калганда, ул менә мондый шигырь язган: Синме соң бу — бөек Маркс иле һәм давыллы Шиллер ватаны? Тоткын итеп сиңа китерде дә "Кол" дип мине немец атады. Әйт син миңа: утлы, "Рот фронт"лы Көннәреңне кая югалттың? Нигә мине — Клара әбисенең Сөйгән улын — кыйнап елаттың? Муса Җәлил шигырьләре аның соңгы сулышына хәтле үз иленә, демократия һәм гуманизм идеалларына тугры калуы турында сөйли. Тоталитаризмга һәм җаһиллеккә каршы көрәштә ул немец халкының иң яхшы көчләренә таянган. Мәгълүм булганча, Җәлил-Кормаш төркемендә немец патриотларыннан да берәү булган. Ни кызганыч, хәзергәчә без аның исемен ачыклый алмадык. Без шулай ук Берлинда Фашизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориаль комплексында эшләүче дусларыбызга тирәнтен рәхмәтлебез. Алар шулай ук фашизмның кара афәтенә каршы көрәштә һәлак булган безнең ил гражданнарын хәтерләрендә саклыйлар. Без шулай ук әлеге дусларыбыз аркасында Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын тасвирлаган бик мөһим бер документны эзләп табуга ирешкәнебез өчен зур рәхмәтебезне юллыйбыз. Бу документ — совет патриотларының "немец армиясен таркатуда" һәм "дошманга зыян китерүдә" гаепләү турындагы акттан бер өзек. Кыскасы, якташларыбыз үз Ватаннарына тугры булып калганнар. Минемчә, безнең әлеге эшлекле багланышларыбыз киләчәктә дә ныгыр һәм үсәр". Шушы тантанадан соң мин әлеге чарада катнашкан берничә кеше белән сөйләштем. Фашизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориаль комплексы директоры доктор Иоганнес Тухель болай диде: — Гадәттә һәр кеше ялгызы үлә, дип сөйлиләр. Чыннан да шулайдыр. Ә инде җәлилчеләргә-кормашчыларга килгәндә, алар соңгы сулышкача бергә булганнар. Фашизмга каршы бергәләп көрәшкәннәр, тоткынлыкның бөтен газабын бергәләп кичергәннәр, үлемгә дә бергәләп барганнар. Плетцензее төрмәсендә 2889 кеше җәзалап үтерелгән. Шул кешеләр арасында аларның үлеме гаҗәеп бер күренеш. Шуңа күрә дә без татар көрәшчеләре истәлеге алдында башыбызны иябез. "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" лигасы җитәкчеләреннән берсе Хорст Херманн сүзен болай дип дәвам итте: — Минем Россиядә күп тапкырлар булганым бар. Җәлил җыентыкларын да сатып алдым. Немец телендәгеләрен дә, рус телендәгеләрен дә сокланып укыйм. Минем шәхси китапханәмдә Сезнең "Өзелгән җыр эзеннән" дигән китабыгыз да бар. Әйе, минем беркайчан да Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына гиикләнгәнем булмады. Килер бер көн, Берлинда мемориаль такта гына түгел, бәлкем, аларга һәйкәл дә куелыр. Плетцензее төрмәсендәге Мемориаль комплекска ел саен 50 — 60 меңләп турист килә. Әлеге стендны ачу тантанасы вакытында гына да берничә автобус килеп туктады. Килүчеләрнең күпчелеге мәктәп укучылары иде. Бу балалар үз илләренең үткәне белән кызыксыналар, ә иң мөһиме — алар мондый фаҗиганең беркайчан да кабатланмавы турында хыялланалар.