Ихтияр кухня ягына чыкты. Ишек төбендә басып торган апаны күргәне булса да, исемен белми иде. Шушы урамда, берничә йорт аша яши бугай. Авыл гадәте буенча, үткән-сүткәндә исәнләшкәннәре генә булды. - Әйдәгез, апа, үтегез. - Гадилә апаң булам мин. Күрше дисәң дә ярый, шушы урамда торам. - Әйе, әйе. Мин сезне таныдым. Мин Ихтияр атлы. Апа нигәдер сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәп куйды. Ихтияр, аны үзенчә аңлап: - Исемем сезгә сәеррәк тоеладыр, сезнең авылда мондый исемле кеше юк диделәр миңа, - диде. - Исеме - исем, сөйләшүең бик матур икән, "атлы" дигәчтен кызык булып китте. - Ә-ә, сезнең авылда "атлы" дип тә сөйләшмиләр, алайса... - Әйтәләр әйтүен. Картлар. Яшьләр алай сөйләшми инде хәзер. Татарча сөйләшсә - рәхмәт! - Русча гына сиптерәләрмени? - Урысча да түгел, татарча да түгел. Барысын бутаганнар инде. Әллә нинди телдәге сүзләр дә бар анда. Үзләре бер-берсен аңлыйлар тагын... - Гадилә, фикер туплагандай, кыска гына тын алып торды да ялгап китте: - Яшьләр дигәннән, әле менә сиңа керүем дә шуңа иде... Хәмиткә ни әйттем, кереп танышып кара, сөйләшеп кара, дип тә бит... ни... - Күрше апа төп сүзгә күчә алмый азаплана иде. Шулай да үзе Ихтиярга сүз кыстырырга бирми, сөйләшү төшеп барган тиешле эзеннән читкә китәр дип курка. - Юк инде, үзем керми булмады менә. Юкса, бала хакына инде, яхшы түгелен онытырга булыр иде... Ихтияр түзмәде, турыдан сорады: - Ни йомыш иде соң, апа? - Йомыш дип... Үтенеч инде ул. Ни бит, безнең Гөлшат, онык инде минем, быел мәктәпне бетерде. Менә укырга керергә кирәк бит инде... Аңлашылды. Тагын шул балык башы икән... Бик гаҗәп авыл булып чыкты әле бу Аланкүл дигәннәре. Шушы "үтенеч" белән бүген генә өченче кеше мөрәҗәгать итә. Ихтияр ишек яңагына сөялеп баскан апа кешегә карап аңлады: сүз тиз генә йомгакланасы түгел. Утырып сөйләшик, дисәң, тагын да озаккарак сузылуы мөмкин, болай басып торуы да җайсыз. Икеләнүле уйлар арасында барыбер тәрбиялелеге җиңде, күрше апаны алгы якка чакырырга туры килде. - Кайсы уку йортына кермәкче соң оныгыгыз? - Кайсы дип, менә сезнең белән шул турыда сөйләшергә кердем дә инде... - Үзенең кем буласы килә соң? - Кем дип инде... кая укырга кертсәләр, шуңа риза ул. - Ничек инде, үзенең бер хыялы-омтылышы да юкмыни? Гадилә, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, икеләнеп бертын сүзсез торды да: - Хыял димәсәң... Хыял гына шул инде ул... Әртис буласы килә иде аның. Кечкенәдән үк әле әнисенең күлмәген киеп җырлый, әле бабасы булып киенеп, безне көлдереп йөри иде... Көлдек, көлдек тә... Әнә хәзер елап утыра балакай. - Нигә елап утыра? - Нигә дип инде... Кая барырга белми... - Казанда театр училищесы бар. Мәдәният институты... Мәктәп имтиханнарын биргәндер бит? - Мәктәбе бетте бетүен. Укуы яхшы иде. Менә кая барырга гына белгән юк... "Дип инде..." дия-дия сөйләшә торгач, ниһаять, ачыкланды: артистка булырга хыялланган кызның әти-әнисе аның бу теләгенә теше-тырнагы белән каршы икән. Бигрәк тә әти кеше. "Кулдан-кулга йөрергә дип кыз үстермәдем", - дип кырт кискән. Кайчандыр халык арасында урнашкан бу стереотип караш инде күптән үзгәрде дип белә иде Ихтияр, юк икән... - Актёрлык сәләте һәркемгә бирелми, әгәр кызыгыз чынлап та талантлы икән, үзе теләгән уку йортына барып карасын, укырга керә алса, хыялына ирешер, керә алмаса... һәрхәлдә күңелендә әтиәнисенә үпкә хисе калмас. - И-и, - дип сузды Гадилә, - мин бит синең белән чынлап сөйләшергә дип кергән идем, артист булу турында сүз дә юк инде ул хәзер, менә кая гына укырга кертә алырбыз икән дип кергән идем. Укытучымы, врачмы инде шунда... Көн итә торган бер һөнәр булса, дим... - Мин баланың теләгенә каршы килү ягында түгел, инде юк икән, үзегез хәл итегез... - Хәл итегез дип инде, менә синең белән хәл итсәк кенә инде. Болай гына, таныш-белешсез генә беркая да барып кереп булмый бит. Менә син булышсаң гына... Әһә, сөйләшүнең иң катлаулы җиренә җиттеләр. Ихтиярга бүген өченче кат үзенең уку йортларына бернинди дә катнашы булмаганлыгын аңлатырга туры килде. Ул фәнни-тикшеренү институтында эшли. Биолог. Тазартылган, вируссыз бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә. Авыл халкының колагына институт дигән сүз кергән дә, хәзер барысы балаларын укырга кертү гозере белән киләләр менә. Күпме генә аңлатырга тырышса да, Гадилә аның сүзләренә ышанмады. Ничек инде шундый зур кеше бер баланы укырга кертә алмасын ди! - И-и, аңлыйм инде сине дә, әллә ничә баланы үз өстеңә аласың килмидер шул. Әле Зиннур да шул малаен урнаштыру өчен кергән булганды-ы-ы-ыр, - дип сузды ул. - Сөйләшә белеп сөйләшкәнде-ее-ер. Ни әйттем Хәмиткә, кичә үк, син кайткач ук кер дигән идем дә шул... Зиннур сөйләшер! Белмим инде, тегесе барып чыкмаса диюе булды микән? Ул бит инде яз башында ук банкы мәктәбенең директоры белән сөйләшеп куйган, диделәр. Ул директор да безнең авылда дача алды, Бер канат урамда. И-и, рәхәтләнде инде авыл халкы, урыс кешесе булса да, бик игелекле булып чыкты. Барысы балаларын шуның аркылы банкы мәктәбенә урнаштырды. Ихтиярга кем кергәнне, кем чыкканны да күзәтеп торалар, димәк. Менә сиңа саф күңелле, самими авыл кешеләре! Йорт хуҗасының "инструкциясен" тыңлыйсы калган икән. Кемнәр белән үзеңне ничегрәк тотарга икәнлеген өйрәтмәкче иде бит Рәис, Ихтияр көлде генә. "Ярар, кайткач күз күрер, син сөйләгәннән генә кайсының кем икәнен барыбер аңлап бетермим", - диде. "Гадилә апа" дигән исем бар идеме соң аның "инструкциясендә"? Бер дә хәтерләми. Ә менә "Ничек кенә булса да, саф күңелле, самими кешеләр алар үзләре" дигән соңгы җөмләсе искә төште. Шулай микән, ай-һай?! - Зиннур дип инде... Син белеп бетермисең шул... - дип, уйларыннан бүлде Гадилә, - Зиннур сөйләшер ул. Ә менә без нишләрбез?! - Гадилә апа, мин сезгә әйттем бит инде, мин уку йортында эшләмим, Зиннур да миңа ул турыда сөйләшергә кермәде. Алмагач турында сөйләштек без аның белән. - Ә-ә, хатынының төшен сөйләгәндер инде, алайса. Анысы хак, Саниясе ул төшне Рәмзияләрнең агачларын кискәнче үк күргән иде бит. Рас килүен кара, - дип күтәреп алды Гадилә. Төш турында инде бөтен урам, урам гына түгел, бөтен авыл белә иде, ахрысы. Гадилә чыгып киткәч тә, Ихтиярның күңелендә ниндидер уңайсызлык хисе калды. Сәбәбен үзе дә аңламый: нигә уңайсызлана соң әле? Апа аңа ышанмады. Булышырга теләми дип уйлады. Ә ул телиме соң?.. Үз кулындагы эш түгел шул бу. Билгеле, югары уку йортында укытучы танышбелешләре, коллегалары җитәрлек. Тик Ихтияр авыл кешеләренең әлеге үтенече белән аларның берсенә дә мөрәҗәгать итә алмый. Шактый еллар элек шундый инцидент булган иде: якын танышының ерак туганын укырга кертү турында бер коллегасы белән сөйләште. Ул бала укырга керде керүен. Ахырда якын танышы Ихтиярны туганнарыннан ришвәт алган дип шикләнде, ә коллегасы: "Кызың надан", - дип йөзен кызартты. Танышының сүзенә ышанып, "бик сәләтле бала" дип тәкъдим иткән иде шул. Ихтияр башка беркайчан да мондый мәрәкәләргә катнашмаска дип күңеленә ныгытты ул чакта. Бу сыйфатын белгәнгә күрә, таныш-белешләр арасыннан мондый гозер белән сүз катучы юк хәзер. Тик Аланкүл авылы аны "зур кеше" дип кабул иткән иде. Ә монда кешенең зурлыгы аның мөмкинлекләреннән чыгып бәяләнә: югары уку йортына урнаштыра аламы бу кеше, яхшы хастаханәгә сала аламы, тиешле урында таныш-белешләре бармы?.. Соңгы елларда исә Аланкүлдә "зур кеше"ләр шактый ишәйгән. Үзе шәһәргә якын, үзе әкияттәгедәй серле урман кочагында утырган бу авыл урман тыюлыгында урнашу сәбәпле, гади кеше кишәрлек җир ала алмаса да, "зур кеше"ләр юлларын тапкан. Кайберләре бушап калган йортларны сатып алган. Ничек кенә булмасын, заманында мәктәбе ябылганнан соң бетүгә йөз тоткан авылда бүген хуҗасыз йортлар юк. Халыкның күбесе, шәһәргә барып эшләсә дә, кышларын да монда торырга тырыша. Һичьюгы, шимбә-ялларда кайтып йөри. Шул сәбәпле авылда хәзер яңа бер катлау барлыкка килгән: "зур кеше"ләрнең йортларын карап торучылар. Мондый вакансиягә өмет итүчеләр күп. Шуңа күрә, авылда берәр яңа кеше йорт алса, күрше-күлән башкалар өлгергәнче тизрәк аның белән танышырга, дуслашырга тырыша. Бая Зиннур да Ихтиярның кылларын тарткалап карады. "Ничек, кышка да калырга уйлыйсыңмы, кайтып-килеп кенә йөрергәме исәп? Кышка тормасаң, батарей торбаларына антифриз салырбыз, ялларда кайткаларсың... и так далее..." Ихтияр, түр тәрәзә янына килеп, урамга карады. Ике йорт аша, каршы якта урамны тутырып кисеп ташланган агач ботаклары өелеп тора иде. Тирә-ягы шыр буш калган иске йорт боегып, еламсырап утыра кебек тоелды аңа. Кара инде, бүген иртән генә шул турыдан үтеп китте, йортка карамады да. Ә хәзер... вакыт җилләре зәңгәр буявын алган, хәлсезләнгән төсле бер якка янтая төшкән бу өй хәсрәтләнеп аңа карап тора... "Бик күңелсез төш күрдем, каян кергән диген... күрше Рәмзия апа... Нигәдер үкереп-үкереп елый..." Зиннур хатыны күргән бу төш бөтен авыл телендә икән бүген. Барысы шуны сөйли. Рәмзия апаларның өен алган яңа хуҗалар бөтен агачларын кисеп ташлаганнар. Менә нигә елый икән Рәмзия апа... Тәрәзәләр үзгәргән... Аларның карашыннан инде нидер укуы кыен. Туып үскән урамындагы өйләрнең тәрәзәләренә карап, бала чактагы кебек, бу йортта яшәүчеләрнең йөзләрен күз алдыннан үткәрергә тырышты Диләрә. Тик аның хәтерендәге йөзләр белән бүгенге тәрәзәләр тәңгәл килми иде. Гел елмаеп кына торган тәмле телле Фаягөл апаларның тәрәзәләре әнә авыл өчен бөтенләй ят төс алып, "күзсез-керфексез" утыра. Тоташ пыяладан гына торган пластик тәрәзәләр шулай "күзсез-керфексез" кебек тоела Диләрәгә. Аларның карашында бернинди җылылык, ягымлылык сизелми. Икенче яктан... тормыш дәвам итә бит. Бу яңа тәрәзәләр уңайлырактыр, өйгә күбрәк якты төшәдер... Бөтен кеше дә Диләрә төсле үткәнгә карап, үткәнне сагынып яшәмәс бит. Алга карар, киләчәккә барыр... Үзенең уйларыннан сискәнеп куйды Диләрә. Чынлап та шулай бит: үткәнне, кайтмаска киткәнне сагынып яшәү... Карашын кабат тәрәзәләргә төшерде дә, әле генә җанын сискәндереп куйган уйны куып, элекке уена кайтты: бу "күзсез-керфексез" тәрәзәләр артында кем яши соң әле бүген? Фаягөл апаның улы белән киленеме? Алайса, дөрес, тәрәзәләр хуҗа күзе белән карый. Бу килен төшкәч, якты йөзле Фаягөл апаның йөзләре саргайды, дигәннәр иде шул. Беренче көннән аерым ашый башлаганнар, дип шаккатып сөйләгән иде авыл. Авыл җирендә бер гаилә эчендә аерым ашау ул инде иң соңгы эш санала. Җитмәсә, ялгыз анадан тамак аеру... Әтиләре, төпчек улларының никахын күрми, кисәк кенә китеп барды. Йөрәк, диделәр. Ут борчасы кебек тынгысыз кеше иде шул. Авылга бер итеп җиткергән йорт-курасының рәхәтен дә күрми калды, дип кызганып сөйләделәр. Әйе, ул чакта бик зур булып тоела иде дә, инде уртача гына бер өй булып калган икән. Соңгы елларда, бигрәк тә "дачниклар" кайта башлагач, берсеннән-берсе уздырып, йортлар салдылар Аланкүлдә. Ике катлыларына инде ияләшкән иде авыл, берсе әнә авыл уртасында өч катлы итеп күтәргән. Аның белән ярышырга теләүчеләре дә табылыр микән? Кызык парадокс: мәктәп ябылган, кырларны үлән, агач баскан, халыкка авылда эш юк. Ә йортлар төзелә, төзелә... Һәм балачак авылы күз алдында югала бара. Менә бу урында ялгыз карчык Гайшәбикә апа яши иде. Инде аның йорт эзе дә калмаган. Ике як күрше аның утарын тигезләп бүлеп алганнар. Аннан арырак Зәлидә апа. Чегән Зәлидә диләр иде. Чегән кебек кара булгангамы, әллә үткен булгангамы? Каршы якта Кафия апа белән Мәгъфүрә апа... Менә бу шомырт Фатыйма апаныкы. Аның да инде күптән бу урында йорты юк, шомырты гына калган. Аның каршысында ике бертуган - Миңҗамал апа белән Рәмзия апа гомер итте... Урам тулы ялгыз хатыннар булган икән... Шуннан соң сугышны безнең буынга кагылмады дип әйтеп кара инде. Сугыш имгәткән язмышлар янәшәсендә үскән буын бит без. Бабаларсыз буын. Әтисез үскәннәрнең балалары. Урамыбыз әбиләренең язмышы да, әтисез үскән буынның фаҗигасе дә хәзер менә тетрәндереп уйландыра. Күпме язмыш, күпме гыйбрәт... Уйдырма әсәрләр язып ятканчы, шуларны язарга кирәк икән бит! Кара, Миңҗамал апаларның өй турылары яп-якты булып калган. Сәер хәтта. Гомер-гомергә куе агачлык эчендә посып утырган йорт япан кырда калган төсле. Ә тәрәзәләрендә... икесенең дә карашы бар. Миңҗамал апа да, Рәмзия апа да... Бераз кырысрак, кыркурак... шулай да күңелгә бик үз караш бу. Бу караш артында да язмыш. Язмышлар... Бу өйне дә сүтәрләр инде, артта ике катлы коттедж калыккан әнә. - И-и, син икәнсең әле, танымый да торам, әллә дачникның хатынымы дисәм... син икәнсең. Күптән күренгәнең юк иде... Гадилә... - Исәнме, Гадилә апа? Менә, шаккатып, урамыбызны карап торам әле, безнең балачакның эзләре бетеп бара. - И-и, сезнең балачак... Кичәге эз дә калмый монда, күрмисеңмени... - Гадилә агачлары киселгән өйгә ымлады. - Хәерле генә булсын инде, хәерле генә... - диде ул, тавышына шом салып. - Чистартканнар инде... - Чистартканнар!.. Җәйгә кергәндә, агачлар шау яфрак яргач. Киссәң, көздән кис инде син агачны. Бакчага утырткан агачны бөтенләй дә кисәргә ярамый, ди, әле ул. Берсен-бер калдырмаганнар бит. Шуңа җылый инде Рәмзия. Диләрә берни аңламый аптырап калды. Зиннур хатынының төше турында ишетмәгән иде шул әле ул. Гадилә дә әңгәмәдәшенең төштән хәбәрдар түгеллеген тиз аңлап алды, тавышына баягы шомны кушып, түкми-чәчми сөйләп бирде. - Төш бик кызык нәрсә инде ул. Тик аны ничек юрыйсың бит. Төштә елауны шатлыкка дип тә әйтәләр түгелме соң? - диде Диләрә, бу шомлы хәбәрне таратырга теләп. - Нинди шатлык ди, Рәмзия бик караңгы, күңелсез булган, үкереп-үкереп елый, ди, җаным... - Гадилә апа, алай итеп шом таратмагыз инде. Агачларны җәйгә чыккач кисү әйбәт булмаган анысы. Нишлисең, тормыш дәвам итә, һәркем тормышын үзенчә кора. Аларны да аңларга була, карт тирәкләр күләгәсендә яшиселәре килмәгәндер... - Тирәк кенә түгел шул, җаныкаем, Рәмзия утырткан алмагачларны да кискәннәр бит. - Картайган булгандыр инде алары да... - Кара әле, Диләрә, аңламыйм, нәрсә дип бу дачникларны яклыйсың соң әле син? Менә ничек икән, агач кискән яңа хуҗаларны гаеплисе икән бит. Диләрәнең күңеле дә кайчандыр Рәмзия апалар утырткан агачлар өчен сулкылдап куйса да, яңа хуҗаларны да гаепли алмый ул. Нишлисең, тормыш дәвам итә. Икенче кат теленә килгән шушы фикердә тагын да казынасы килгән иде, Гадилә ирек бирмәде, сүзне икенчегә борып китте. - Ишеттеңме соң, Рәис бабасының өен саткан. Бик зур кеше алган, прафиссыр! Әле менә шуннан чыгып киләм. Ул да бу өйдә яшәмәс, сүтеп, кәттиҗ салыр. Андый зур кеше булгач... Син белмисеңме соң аны? - Юк, каян белим инде. Әле бүген генә кайттым авылга... - Син дә зур кеше ич инде безнең, телевизордан да карап торабыз үзеңне... Шуңа күрә, танышың түгелме дип кенә уйлаган идем... - Гадилә беркавым уйланып торгандай итте дә ялгап китте: - Таныш дигәннән, синең дә таныш-белеш күп инде ул, име. Гадиләнең сүзне кай якка каерганын аңлый алмый торды Диләрә. Бигрәк серле сөйләшә башлады әле... - Күп йөргәч, күп кеше белән аралашырга туры килә шул. - И-и, аралашу - аралашу инде. Менә әле бу яңа күршегә дә шуңа кергән идем, зур кеше булгач, файдасы тимәсме дип... Хәмиткә ни әйттем, бар, кереп танышып, белешеп чык, дип, юк инде, яхшы түгел, имеш. Әнә яхшы түгел дип тормаганнар, Сәкинә кичә үк сөт-каймак күтәреп кереп чыккан, Халисә күреп калган. Зиннурның инде шул тирәгә сырышасы көн кебек ачык... Нәрсә сөйли, нәрсә әйтергә тели Гадилә - Диләрә җеп очын тота алмый азапланды. Сүзсез калмас өчен генә: - Сәкинә сөтен-каймагын кибет урамындагы дачникларга сата, шуңа күрә башка берәүгә дә арттыра алмый, дигәннәр иде, - дип куйды. - И-и, сатса... кирәкле кеше өчен арттыра инде ул. Тегеләре дә кирәкле кеше анысы, хатыны врач бит, кызын бала табарга шул урнаштырды. Ну, хәзер бусы кирәгрәк, кече кызны урнаштырасы бар. Эшкә. Укуы бетеп килә, ди. - Имәндә икән чикләвек! - Чикләвек дип инде... Бик каты чикләвек булды әле бу. Хәмит бәйләнмичә дөрес тә эшләгәндер дип уйлыйм менә хәзер. Күз күрмәгән чит кеше белән. Үз кешең үз инде, ни әйтсәң дә. Үзебезнең авылда да зур кешеләр җитәрлек бит безнең, име? Менә син дә... - Гадилә апа!.. - Алай димә, телевизордан да карап торабыз үзеңне. Әллә кайчан синең белән генә сөйләшәсе калган инде... Сөйләшү Диләрәләрнең капка төбендә төгәлләнде. Бу сөйләшүдән дә канәгать кала алмады Гадилә. Диләрә, Ихтияр белән сүз берләшеп куйгандай, гел аныңча сөйләп торды. Имеш, баланың хыялына каршы килергә ярамый... Ихтиярдан аермалы буларак, Гөлшатны күреп белгәнгә, ул аңа булышырга да әзер иде. Театральныйга җырлап кереп китәчәк ул, талантлы бала, барсын шунда, үзем дә сөйләшеп карармын, диде. Ә инде көн күрерлек берәр һөнәр сайлауга килгәндә... юк, укырга кертә алмый, имеш. Ихтияр белән танышлар түгел микән, дигән шик калды Гадилә күңелендә. Авыл кешесенең күңелендә шик туса... иртәгә аның гайбәткә әйләнәсен көт тә тор. Юк, бу мөмкин түгел! Кем сөйләгән аңа моны? Рәисме? Алай дисәң, ул бит Ихтиярның йөрәк серен белми. Рәискә аны кем сөйләргә мөмкин? Андый кешене дә исенә төшерә алмады Ихтияр. Тик... ничек кенә булмасын, аның сере сер булудан туктаган, китап рәвешендә меңләгән кеше кулына барып ирешкән икән!.. Ихтияр укыган саен чыгырыннан чыга барды. Кара син аны, "...ул чакта Ярхәм моңа артык хафаланмады, хәтта, язмыш үзе хәл иткән чишелеш дип, тынычланып калгандай булды", имеш. Каян беләсең син аның ниләр кичергәнен! Менә анысын сөйләмәгәннәрдер шул! Анысын берәү дә сөйли алмый, аны Ихтияр үзе генә кичерде... Ул чактагы халәтен үзе генә белә! Вакыйгалары тулысынча Ихтияр тормышыннан күчерелгән булса да, кичерешләрдә ялгыша иде автор, ялгыша! Әйе, читтән караганда, Ихтиярның үз-үзен тотышы, бәлки, нәкъ шулай күренгәндер. Тик... кем күзәткән, бу серләрне кем белгән, язучы ханыма аларны кем сөйләгән соң? Менә бу табышмак дисәң дә табышмак! Ярхәм белән Гөлзифа, имеш. Язучы аларның исемнәрен шулай үзгәрткән. Исемнәр башка, язмыш шул ук... Ихтияр китапның яртысына да җитмәгән иде әле, шулай да аның инде рәттән укырлык тәкате калмады, ахыры ничек, ахыры? Кайда аның Гөлфаязы, ниләр булып беткән аның белән? Ул китапның соңгы битләрен ачты. Гөлзифа дигән исемне таба алмады... кирегә таба актара башлады... Анда тоташтан Ярхәмнең хисләре тасвирлана иде. Ихтияр китапны инде рәтсез-нисез актарырга тотынды. Яңадан укып киткән битләренә кайтты... "Өстеңдә никахың юк бит..." - диде Гөлзифа..." ...Өстеңдә никахың юк бит. Соңгы тапкыр никах турындагы сүзне нәкъ шулай башлаган иде Гөлфаязы. Анысы дөрес, Римма белән никахлашмадылар. Алар өйләнешкәндә, никах дип алай ис китә торган заман түгел, иң мөһиме - загста язылышу иде. Ихтияр, гадәттәгечә, бик җитди итеп: - Кайчан мәчеткә барабыз? - диде. - Иртәгә үк! Бик катгый итеп әйтте бу юлы Гөлфаяз. Башка вакытта: - Син кайчан әйтәсең! - дия торган иде. - Иртәгә тек иртәгә! Ихтиярның тоныннан бу иртәгәнең беркайчан да җитмәсе шунда ук аңлашылды... Гөлфаяз белән үткән соңгы көнне, дөресрәге, иртәне, нәкъ шул чакта кичергән кичерешләренә кадәр тоеп, хәтереннән үткәрде Ихтияр. Әйтерсең барысы да кичә генә булган, әйтерсең егерме елга якын вакыт үтмәгән... Хисләр теп-тере икән ләбаса. Ул хисләрне дөнья мәшәкатьләре белән күмеп куярга тырышып, үз-үзен алдап кына яшәгән икән. - Иртәгә тек иртәгә! Гадәттәгечә, сөйгәненең кочагында эреп бетәргә теләп, бөтен тәне белән Ихтиярга сарылмады Гөлфаяз. Чалкан яткан җиреннән кулын сузып, Ихтиярның башыннан сыйпагандай итеп, чәчләрен генә аралап алды. Бу хәрәкәттә моңа кадәр таныш булмаган ниндидер ирония бар иде. Тойса да, бу ирониягә әһәмият бирмәде Ихтияр, үз уйларына бирелеп торды: "Никах... никах кына нәрсә бирә? Бер хатын белән яшәп, икенчесе белән никахланып... Никахлан, никахланма, Ихтиярның ил алдындагы хатыны - Римма. Ә Гөлфаяз... Гөлфаяз - тормыш бизәге, яшәвенең яме, яшерен дөньясы..." Ихтияр бөтен гәүдәсе белән Гөлфаязга таба авышты да, бер терсәгенә күтәрелеп, иреннәренә үрелмәкче иде... Гөлфаязы башын борды. Мөлдерәгән ике күзеннән яшьләре тәгәрәп төшкәнне генә абайлап калды ир. Хәзер нидер сорау, юатырга тырышу файдасыз. Бергә булган алты ел эчендә сөйгәнен тәмам өйрәнеп җиткән иде инде ул. Бераздан Гөлфаязы үзе барысын да әйтер. "Ә мин сиңа үпкәләдем, - дип башлар ул. - Ә үпкәне озак сакларга ярамый..." Аннан, тезеп-тезеп, нигә үпкәләгәнен сөйләр. Ихтиярның аклану, юатуларыннан соң, үпкәсенең урынсыз булганын, берберсен дөрес аңламауларын таныр. "Шулай да син башка алай итмә..." дип, соңыннан, иркәләнеп, Ихтиярның күкрәгенә башын төртер. Бу юлы алай булмады. Гөлфаяз сүзсез генә урыныннан торып китте. "Гөлфаяз - тормыш бизәге, яшәвенең яме..." Ничек кенә атасаң да, бу очракта Гөлфаяз аның сөяркәсе генә шул. Ә сөяркәлек белән аның җаны килешми, ил алдында булмаса да, һичьюгында, Ходай каршында ир хатыны буласы килә. Ихтиярны тыенкы гына саубуллашып озатты Гөлфаязы. Аның һәр хәрәкәтендә ниндидер киеренкелек, шул ук вакытта моңа кадәр күрелмәгән катгыйлык бар иде. Ярар, үтәр, дип уйлады Ихтияр. Бер атнадан барысы да үз эзенә төшәр... "...ул чакта Ярхәм моңа артык хафаланмады, хәтта, язмыш үзе хәл иткән чишелеш дип, тынычланып калгандай булды. Берни аңлатып тормыйча, Ярхәмнең тормышыннан юкка чыгарга уйлаган икән, ярар, шулай булсын! Тик Ярхәмнең "язмыш үзе хәл иткән чишелеш" дигәне яңа төенләнеш булып чыкты..." Менә монысы кызык: нинди төенләнеш булды икән ул? Ихтиярның тормышында Гөлфаяздан соң бернинди төенләнеш тә булмады. Гомумән, берни дә булмады... Бары язучы ханым күреп бетерә алмаган сагыш, сагыш... һәм эш, эш! Хатыны белән дә аралары җылынмады, киресенчә, салкыная гына барды... Дөресе, бара. Инде алар бер гаилә эчендә һәрберсе аерым гомер итәләр. Аларны бөтенләй аермыйча бергә укмаштырып торган шул бала гына калды. Инде ул да, үз тормышына чумып, әти-әнисеннән ерагая бара. Тагын эш, эш кенә кала. Хәтта ничә еллар җанны сызлаткан сагыш та эш мәшәкатьләре астында күмелеп калган төсле иде. Инде менә чит бер кеше язган китаптан үз язмышын укып утыра Ихтияр. "... - Каян алдың син бу җырны? - диде Ярхәм. Вакыт томаннары арасында күмелеп калган бу җырның Ярхәм чыгарган көе бар иде. Гөлзифа: "Тыңла, мин шундый шигырь яздым", - дип ярымпышылдап кына шигырьне укыганда ук күңелендә туды аның бу көй. Ул җырны алар икәү генә беләләр иде... Инде менә ниндидер кыз... - Син аның көен бозгансың. Кыз каушап калды. Ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән: - Мин аның көен белмим, үзем чыгарган көйгә генә җырладым. Сүзләрен... әниемнең көндәлегеннән таптым, - диде..." Монысы инде Ихтиярга таныш тарих түгел. Юк, монысы инде ул түгел! Боларын кайлардан алган язучы ханым?! Өйне дер селкетеп трактор узып китте. Китмәде, туктады бугай, моторын сүндермичә, бөтен урамны дөбердәтеп тора. Ул да булмады, ишектән Зиннур тавышы ишетелде: - Күрше! Күрше, дим... Ихтияр, китабын диванга ташлап, Зиннур каршына чыкты. - Теге, кисеп ташланган агачларны төяргә килделәр, - диде ул, каударланып. - Мин әйтәм, беррәттән синең теге тәрәзәңә бәрә торган алмагачыңның ботагын да кисеп ташлыйк, дим. И так далее. Бинзапила кулда булганда... - Алмагачны кисәргә ярамый, дигән идегез бит... - Алмагачы кала, ботагын гына кисеп алабыз аның. Тәрәзәгә бәрә торганын... Кояш инде шактый күтәрелгән булса да, куе үлән арасыннан таң чыгын алып бетерә алмаган әле. Диләрәнең чүпрәк кедалары юпь-юеш булды. Урман авызында ярымутрау булып торган яшел аланлыктан балачагы йөгереп чыгар төсле тоелды Диләрәгә. Шул картинаны күз алдында җанландыра ук башлады... - Менә килеп тә җиттек, - дип, дәү әнисе кулындагы чүпрәк букчасын калкурак булып торган түмгәк өстенә куя да, аякларын сузып, яшел чирәмгә утыра. - Сөбханалла, - ди ул, тирә-ягындагы чирәмнәрне сыйпап. - Сөбханалла! Килегез, балалар, утырыгыз минем янга. Менә җирдән сихәт алыр вакыт җиткән, чирәм ничек матур булып күтәрелгән. Җир дә җылынган, минем карт сөякләремне дә туңдырмый. Менә, кызым, монда инде рәхәтләнеп чирәмдә аунарга була. - Монысын Диләрәнең апасына әйтә. Әле урманга килгәндә, авылны чыгып аз гына атлагач та, ямь-яшел булып җәйрәп яткан кырга карап: "Дәү әни, дәү әни, әйдә монда гына ауныйбыз, монда чирәм бик күп бит, нинди йомшак үзе", - дигән апасына. "Чирәм түгел ул, балалар, уҗым ул. Икмәк!" - ди дәү әниләре, тавышына тантаналы бер серлелек өстәп. Аннан юл буе икмәкнең ничек итеп үсүе турында, икмәкнең бик-бик кадерле булуы турында сөйләп килә. Ул сөйләгәндә, кечкенә Диләрә уйлап бара: менә ни өчен дәү әни ипи кискәндә коелган валчыкларны җыеп алып авызына каба икән... Дәү әниләре: "Әйдәгез, балалар, җирдән саулык сорыйк!" - дигәч тә, алар дәү әниләре белән бер рәткә тезелеп яталар да, ул әйткән сүзләрне кабатлап, йомшак үлән өстеннән тәгәрәп китәләр: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Тәннәремә сихәт бир, җаннарыма тынычлык бир. Тәннәремә сихәт бир, җаннарыма тынычлык бир. Тәннәремә сихәт бир, җаннарыма тынычлык бир!" Туйганчы үләндә аунагач, дәү әнинең чүпрәк капчыгы чишелә. Аннан кабартма (мондый тәмле кабартмаларны бары тик дәү әни генә пешерә!), йомырка, май белән тура чыга. Пыяла шешәдәге чәй әле суынып та җитмәгән була. Суынмасын өчен, дәү әниләре аны кат-кат чүпрәк белән төрә шул. Чәй янына конфеты да эләгә әле. Ә менә умарталыкка барганда, конфет алып тормыйлар, анда кара ипи өстенә яңа суырткан бал агызып бирәләр... Тик умарталыкка җәй уртасында гына барыла. Ә үләндә аунарга май ахырында чыгалар... Әйе, һәр елны май ахырын, дәү әниләре әйтмешли, сахрага чыгарга дип көтеп алалар иде Диләрәләр. Үрмәкәй аланы да аларны көтеп тора төсле тоела иде аңа. "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Тәннәремә сихәт бир, җаннарыма тынычлык бир. Тәннәремә сихәт бир, җаннарыма тынычлык бир. Тәннәремә сихәт бир, җаннарыма тынычлык бир!" Диләрә чыклы үлән өстеннән тәгәрәп китте. Чык тамчылары инде кояш нурында җылынганнар иде. Өстендәге юка футболкасы юешләнсә дә туңдырмады. Үләндә аунап торгач, гәүдәсе җиңеләеп калгандай булды. Үлән арасында ап-ак җиләк чәчәкләре җемелдәп ала. Тиздән җиләк вакыты җитәчәк! Җәйнең яшь чагы, саф чагы. Агач яфракларына кадәр аерым бер нәфислек бөркеп торалар. Урман аланыннан төрле якларга сузылып киткән сукмаклар әллә нинди серле илләргә алып китүче юллар төсле. Һәркемнең үз юлы. Кайсы кара урманга алып керә, кайсы якты аланнарга алып чыга ул юлларның. Юлның башын без барыбыз да үзебез сайлыйбыз бит. Кая барып чыгасыңны алдан белми, серле сукмаклардан кереп китәбез дә... Сайлаган сукмагың чытырманлыкка алып чыккан икән, кемгә үпкәләргә? Беркемгә дә! Чытырманлыклар артында да аланнар бар бит. Юл таба белергә генә кирәк... - Иртән сиңа тагын теге Колга кергән иде бугай, чыгып барганын күреп калдым, - диде Зиннур, киртә аша үрелеп. - Акча сорагандыр инде. Ияләштермә син аны. Оятсыз, шул буе-сыны белән! - дип сүгәргә үк кереште. Ихтияр бакчада алмагач ботакларын кискәндә коелып калган вак-төяк чыбык-чабыкны җыеп йөри иде. - Һәркемнең үз язмышы, - диде ул, Колганы яклагандай итеп. Зиннур мыек астыннан мәгънәле генә көлемсерәп куйды. Икесе дә бер үк сүзләр белән сөйлиләр, таныш, танышлар болар, дип уйлады ул. Ну, Гадилә, шымчы! Кайлардан казып чыгарган диген. Әле бит Зиннур үзе дә ышанып ук җитмәгән иде Гадиләнең сүзенә. Дөрес әйткән икән, икесе бер сүз сөйли, дип. Болай бер сүздә үк булгач, таныш кына да түгел инде болар. Шактый якын дип уйларга буладыр. Кара син, ә, теш агартып ник бер сүз әйтсен. Имеш, бу авылда Рәисне генә белә. Тукта, тукта, моның бит Зиннурның тел төбен аңламаган булып маташуында да шул Диләрәнең катнашы бар. Ба-а-ар! Тикмәгә түгел бу. Тәгаен генә үзенең берәр туганын урнаштырасы ул бу эшкә. Ә Зиннур, җүләр, әле тегесенә, әле монысына булышкан булып, юл салып йөри, имеш. Күпме вакытын, көчен әрәм итеп. Их, ачарга иде шуның чын йөзен! - Күрше, - дип, Зиннурга үзе кебек эндәште Ихтияр, - синдә чалгы бардыр инде ул. Биреп тормассыңмы икән, бераз бәргәләсәм, дигән идем. Һе, чалгы кирәк булгач, Зиннурдан сорый, ә эш мәсьәләсендә... бер сүз кузгатмый. Зиннурның тел төбен аңламаган булып кылана. Син әйтеп сөйләш башта, бәяңне билгелә. Менә аннан булыр чалгы. Чалгы гына түгел, Зиннур үзе ялт иттереп чабып та ташлар. Ә болай... күрше, имеш. - Чалгы ник булмасын икән инде ул авыл җирендә... - Зиннурның мондый кирле-мырлы җавабына каршы ни дияргә белмәде Ихтияр. Беравык икесе дә сүзсез торгач, Зиннур ялгап китте: - Син, болай, шәһәр кешесе, аны ничегрәк тотасын чамалыйсыңмы соң? Чалгы бит ул, агайне, ручкамазар гына түгел, аны тотуның җае бар... "Күрше" урынына ничектер кимсетебрәк әйтелгән "агайне"гә күчүгә аптырабрак калса да, Ихтияр сиздермәскә тырышты: - Шәһәрдә үссәм дә, чалгы тоткан малай ла мин. Җәйләрне авылда, әбекәй янында үткәрә торган идем. Хезмәтем дә җир белән бәйле. Авыллыгым шәһәрлегемне җиңә дә торгандыр. - Чалгы тота беләм, дисең инде, алайса. Ярар, хуп. Анысы яхшы. Тик шулай да авыллыгым җиңә дип ялгышасың син, күрше. Авыллыгы җиңгән кеше хәзерге заманда Колга кебек суыгаякларны ияләштерми ул. Мин сиңа якын итеп, каршы күршем буларак үз күреп әйтәм, бер ияләшсә, арына алмаячаксың син аннан. Бурычка дип сораган акчаларын хәер дип бир, кире кайтармый ул. Тора-бара әйберләрең югала башласа да аптырама, күрше-күләнгә уйлап, гөнаһлы була күрмә... и так далее. Ишегеңнең кайсы якка ачылганын белеп калса... Үзең шәһәргә-мазарга киткәндә, йортыңа күз-колак булып торыр кеше дә булмагач әйтәм инде... - Авыл тирәсендә күршеләр дә өйне караштырып тора, йорт алам дисәң, бакча ширкәтеннән түгел, авыл җиреннән алырга кара, дигән иде тагын Рәис. - Караштырып тора, сөйләшкән-килешкән кешең булса! Рәис бүгенге авылны беләмени ул? Ул чыгып киткәннән соң, яңа гасыр башланды бит инде хәзер. Рәис чыгып киткән вакытта социализмда яши идек бит. Кеше кешегә дус һәм иптәш! И так далее... Ә хәзер капитализмга кердек. Ә капитализмда, үзең беләсең... Барыбыз да бүре без хәзер. Заман шулай китереп куйды: бүре булсаң - яшисең, юк икән... "Җаныңның ваклыгын сылтама заманга!" Зиннур сөйләгәндә, башына килгән шагыйрь сүзләрен кычкырып әйтеп тормады Ихтияр, сүзне икенче якка борып китте: - Бүре дигәннән... Сезнең авылда Бүреләр чынлап та күп икән. Кушаматларын әйтәм... Эзенә төшеп барган сөйләшүнең башка якка авышып китүеннән куркып, Зиннур: - Ә, Бүренекеләр... әйе, зур нәсел. Икәү әле алар - Бүреләр дә бар, Ак Бүреләре дә бар бездә, - дип, тиз генә аңлатма биреп үткәндәй итте дә сүзне үз юнәлешенә борды: - Менә шул... Абзарыңа бүре кермәсен дисәң, каравылчы кирәк инде ул. Әгәр күз уңында тоткан кешең булмаса, мин синең өйне караштырып-нитеп тора алам. Бәясен килешербез дип уйлыйм... Бу көтелмәгән тәкъдимнән Ихтияр аптырап калды. Менә ничек икән! Зиннур танышкан көннән бирле шул максаттан аның тирәсендә бөтерелә икән ләбаса. Ә ул, нинди киң күңелле, ярдәмчел кеше булып чыкты күршем, дип сөенеп йөри. Менә нәрсә икән ул "и так далее..."! Күңеленнән генә күршесенә шундый кушамат тагып куйган иде Ихтияр. - Рәхмәт, күрше, әйтүеңә рәхмәт. Тик... Бу өйдә минем алай караштырып торырлык әллә ни юк бит инде... - Һай, алай димә. Менә җәй көнне ярар, үзең дә күбрәк монда булырсың. Әле кышы бар бит аның. Карын көрисе, мичен карыйсы, дигәндәй... и так далее. Аннан, монда тора башласаң бит инде бакчасын да азмы-күпме утыртырсың, бәрәңгесен булса да, дим. Гадилә бит әле сине бәрәңге прафиссыры дигән иде. Шулай булгач, беләсең, бакчаны бит аны сукалатасы, тырмалатасы, ярдырасы... и так далее. Һәр мәсьәләне вакытында хәл итеп барырга өйрәнгән кеше буларак, монда да Ихтияр сөйләшүгә нокта куярга булды: - Зиннур күрше, - диде ул, - мин бу йортны җәй өчен генә алырга уйлыйм. Рәис: "Кайтып яшәп кара бераз, ошаса алырсың", - диде. Авылыгыз миңа бик ошады. Чынлап та җәннәт кебек. Рәис шулай ди. Урманы дисәң - урманы, суы дисәң - суы. Ә ул болыннарны кара! Кырларны тутырып агач үсеп килүе генә... Тип-тигез кырлар бит! Зиннур өчен инде бу сөйләшүнең кызыгы калмаган иде. Эшнең болайга китүе аның кәефен кырды. Планнары зурдан иде юкса. Аның уенча, бу иске йорт сүтелеп, монда төзелеш башланырга тиеш иде. Башланачак төзелештә үзенә дә, хатынына да урын тәгаенләп куелган иде инде. Ул дигәнчә барып чыкмады әле... Тәк... Диләрәнең катнашы юк, димәк. Шулай да танышлыклары турында ник ләм-мим соң әле бу? Ничегрәк сүз башларга икән?.. Зиннурга озак баш ватарга туры килмәде. Ходайның хикмәте, күршесе үзе үк Диләрә турында сүз калкытты. Дөрес, бераз сәеррәк башлады сүзен... - Карале, күрше, мин монда бер китап табып укый башлаган идем. Ялгышмасам, аны бу авыл кешесе язган булырга тиеш, титул битенә авторы "Балачак дустым Рәискә" дип язып куйган. Зиннур Ихтиярның сүзләренә ышанырга-ышанмаска белми торды: аны сынап соравымы бу, чынлап та Диләрәне белмиме? - Диләрәнең китабыдыр инде, - диде аннан исе китмәгән кыяфәт белән генә. - Безнең авылдан шул бер язучы инде. - Ә ул үзе кайда яши соң, Казандамы? Авылга кайткалыймы? Зиннурның чын-чынлап ачуы чыга башлады: үртәп утыруымы инде бу? Түзмәде, турыдан бәреп салды: - Ник син миннән Диләрәне белмәгән кеше кебек сораштырып торасың, сезне бит бик якын танышлар диләр... и так далее. - "Бик якын"га аерым басым ясап әйтте. Даими кыстыра торган сүзе булмаса, "и так далее"сыннан да әллә нинди мәгънәләр табарга булыр иде. - Әле кичә генә күрешкәнсез бит. Монысы нинди табышмак тагын?! Ихтияр бөтенләй өнсез калды. Кичәге көнне кирегә сүтә торгач, табышмакның җавабы табылды тагын. Иртәнге якта өй каршыларын җыештыргалап йөргәндә, узып баручы бер ханым аны Рәис дип белеп исәнләшеп узган иде. Бу йортта башка кеше булырга мөмкин түгел дип уйлагандыр инде, юкса, аркасы белән торса да, аннан бер башка озын кешене Рәис белән бутарга... Менә шул: исәнләште дә китте. "Мин сезне Рәис дип торам", - диде. Ихтияр аның йөзкыяфәтен дә исендә калдырмады, яңадан күрсә, танымас та, мөгаен. Бары җыйнак гәүдәсенә игътибар итте дә, шортыдан гына йөрүенә карап, шәһәрдән кайткан дачник, дип уйлап калды. Аның каравы күршеләр күпне күреп өлгергәннәр икән: Диләрә Ихтияр янына килеп, авызга-авыз сөйләшеп торганнар, имеш... Менә бит, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Яңадан күрсә танымас та инде, дип уйласа да, таныды ул Диләрәне. Ерактан ук танып алды. Киң кырлы салам эшләпәдән, кулына тоткан кыр чәчәкләренә сокланып атлаучы ханым нәкъ менә ул булырга тиеш иде. Ыспай гәүдәсен ассызыклап торган джинсы чалбар белән соры футболка киеп алган ханымны, ерактан караганда, яшь кыз белән бутарга мөмкин булса да... урам буйлап Рәиснең балачак дусты килүенә шикләнмәде Ихтияр. Үзе өчен табышмакка әйләнгән бу серле ханыма ничектер башлап сүз катарга һәм җанын айкаган бөтен сорауларны да ачыкларга кирәк. Кем бу Диләрә дигәннәре? Ихтиярның серләрен каян белгән? Белсә дә, язмышын китап итеп язарга ни хакы бар аның? Үз тормышын язсын! Язарлык биографиясе юктыр шул. Тормышы шома юлдан тәгәридер. Гадәти, соры, күңелсез. Шуңа күрә дә, чит кешеләрнең язмышында казынып, кызык эзли булыр... Читән кырыендагы кычытканнарга уйларына бәрабәр ярсулы хәрәкәт белән бәрде Ихтияр. Чалгы очы, җайсызланып, түмгәкле җиргә килеп кадалды. Диләрә аның белән тигезләшкәндә, чабуыннан туктап, чалгысына таянды ул. "Исәнмесез"ен авыз эчендә генә әйләндереп, баш кагып кына үтеп китмәкче ханыма, туп-туры карап: - Исәнмесез, Диләрә... - диде. Аның уенча, ханым таныш түгел кешенең үзенә исеме белән дәшүенә аптырап калырга тиеш иде. Йөзендә андый хәрәкәт күренмәде, туктап та калмады. Һы, язучы булдым дигәч тә, аны бөтен кеше танырга, белергә тиеш дип уйлый торгандыр, ахры. Язганың үзенә кагылмаган булса, Ихтияр синең кем икәнеңне дә белмәс тә, кызыксынмас та иде... Игътибарсыз гына үтеп китеп баручы ханымны "Диләрә, сезнең белән сөйләшәсе сүз бар иде" дигән җөмлә туктатты. Кызык, нәрсә турында сөйләшмәкче була икән инде бу адәм аның белән? Рәис турында сораштырмакчы микән? Әллә күршеләр турындамы? Үткән ел гына авылга килеп төпләнгән бер дачник хатын беркөнне Диләрәгә авылдашлары турында сөйләп киткән иде. Диләрә бер сүз дәшми генә тыңлап торды-торды да: "Мин төп шушы авыл кешесе бит, сез сөйләгән кешеләрнең үзләрен генә түгел, нәсел-нәсәпләрен дә беләм, кешеләргә бәя биргәнче, аларны тагын бераз өйрәнегез әле", - диде. Күп кешеләр турында фикере ялгыш иде шул. Әллә бу иптәш тә, шуның кебек, авылдашларына карата Диләрәнең "күзен ачтырырга" җыенамы? Алай дисәң, ир башыннан... Диләрә туктады. Тик Ихтияр сүз башлый алмый азапланды. Урау юллар эзләп караса да таба алмады, ахырда үзенә хас турылык белән: - Мин Ихтияр булам. Сезнеңчә - Ярхәм, - дип ярып салды. Диләрә сәер бу кешенең үзенең китабын укыганлыгын гына аңлый алды. Шуннан?! Диләрә ни дип булса да җавап бирергә тиештер бит инде... - Ә-ә, минем китапны укыдыгыз, димәк. Рәхмәт. Фикерләрегезне тыңларга әзер мин, - диде, бераз уенчак тонга күчеп. - Әсәрегезгә бәя бирергә җыенмыйм, мин тәнкыйтьче түгел. Берничә конкрет соравыма җавап алырга телим. - Ихтиярның тавышында усаллык чаткылары сизелеп китте. Диләрә аңлады, шаярып сөйләшергә җыенмый бу. - Сорап карагыз, мөмкин булганча җавап бирергә тырышырмын, - диде ул да, җитдиләнеп. Ихтияр кулындагы чалгысын коймага сөяп куйды. Өй каршындагы юкә агачы күләгәсендәге урындыкка ымлап: - Руслар: "В ногах правды нет", - диләрме әле? Күп вакытыгызны алмам дип уйлыйм. - Татарларда аны "утырып сөйләшик" дип әйтәләр, - диде дә Ихтияр күрсәткән урынга барып утырды Диләрә. Тәпиләре арыган икән! Утырып, аякларны сузып җибәргәч, рәхәт булып китте. Хәтта беркадәр сагайтып калдырган "нинди сораулары бар икән инде моның" дигән уйларны уенчак бер кызыксыну алыштырды. Менә бит, кешенең күңел халәте юктан гына да үзгәреп тора. Ихтияр, Диләрәдән аермалы буларак, урындыкның читенә генә чүмәште. Бирәсе сораулары ап-ачык булса да, аларны формалаштыра алмый торды. Ничек дип башларга соң әле? Язучы ханым, мин бик игътибар белән тыңлыйм, дигән мәгънәдә башын аңа таба борды: "Йә?.." Диләрәнең карашыннан шул кыска сорауны укырга була иде. Гәүдәсе бозылмаса да, йөзеннән яшен чамаларга була икән: карап-тәрбияләп торылган бит тиресе шома, саф булса да, күз тирәсендәге вак пәрәвезләр, тирәнәя барган маңгай җыерчыклары, аннан да бигрәк, борын төбеннән ияккә таба сузылган ике тирән сыр гомер елларына ишарәләп тора. Ә күзләре якты... күк төсле зәп-зәңгәр. Гөлфаязның да күзләре зәңгәр иде... - Сез Гөлфаязны каян беләсез? - дип сораганын сизми дә калды Ихтияр. - Гөлфаяз... - дип, бик азга гына уйга калды Диләрә. - Гөлфаяз... - дип кабатлады яңадан, Ихтиярны үртәгәндәй. - Белмим, минем андый исемле танышым юк кебек... - Сез аны Гөлзифа дип язасыз... Сүзнең тагын аның китабына барып тоташканын аңласа да, башка берни төшенә алмады Диләрә. - Гөлзифа - ул мин уйлап чыгарган образ... - Ярхәм дәме? - Әйе, Ярхәм дә. Ихтияр, урыныннан торып, арлы-бирле йөренеп алды. Кабат килеп утырды. - Ә бу тарихны сезгә кем сөйләде? - Берәү дә сөйләмәде, үзем яздым. - Уйлап чыгарыпмы? - Уйлап чыгарып. - Ярар, - диде Ихтияр, тагын бертын сүзсез утыргач, - врачларның Гиппократ анты кебегрәк, язучылык һөнәрендә дә бер-бер табу бардыр, бәлки. Сер сакларга дигән берәр канун. Мин белеп бетермим. Шулай да, әйтегез әле, кемнәндер сөйләтеп, үзенең ризалыгыннан башка икенче бер кешенең тормышы турында язарга хакы бармы язучы кешенең? - Сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезне аңлый алмыйм, - диде Диләрә, гаҗизләнеп. - Ә язучы кешенең бөтен нәрсә турында да язарга хакы бар. Тик ул үзе язган һәр юл өчен җаваплылык тоярга тиеш. - Менә шул шул, - дип эләктереп алды Ихтияр, - җаваплылык тоярга тиеш. Ә сездә бармы соң ул җаваплылык? Сез чит кешенең язмышына тыкшынырга, аны гаепләргә хакым бар дип уйлыйсызмы?.. - Аңлатыбрак сөйләгез әле, зинһар, - диде Диләрә, сабыры төкәнеп, - мин сезнең китабымны укып чыкканыгызны аңладым. Сезнең ул китап буенча миңа ниндидер дәгъвагыз бар кебек... - Бар! Дәгъвам да бар, соравым да бар. Беренчедән, исемемне Ярхәм дип алмаштырып, сез анда минем язмышымны язасыз. Бу очракта исем алмаштыру гына берни бирми. Минем эштәге проблемаларым да, гаилә хәлләрем дә... Гөлфаяз... да - барысы бик ачык тасвирланган. Мине азмыкүпме белгән кеше шунда ук танып алачак. Кешенең үзе дә онытырга теләгән хисләрен, серләрен дөньяга чәчү... Сезнең аңа хакыгыз бармы? Әйтик, бу китапны минем хатыным укыса, балам укыса... - Ярхәмнең хатыны бу китапны укый алмый, балалары да. Чөнки алар татар телен белмиләр... Шулай булгач, борчылмагыз, сез Ярхәм була алмыйсыз. Әгәр инде, сезнең тормышыгыз белән ниндидер параллельләр тапкансыз икән... димәк, минем Ярхәмем типик герой булып чыга... Үзенең җавабы килеп туган сәер ситуацияне ахырынача чишәр дип уйлаган иде Диләрә, ялгышты. Ихтияр әле иң четерекле мәсьәләгә күчәргә генә тора иде. - Ярар, сезнең минем тормышта казынуыгызны язучылык эшегезгә санап, гафу итик, ди. Тик минем ике конкрет соравыма төгәл җавап бирегез. Беренчесе: бу тарихны сезгә Гөлфаяз сөйләдеме, ул хәзер кайда? Икенчесе: Гөлфаязның кызы... - Ихтияр соравын төгәлли алмый туктап калды. - Ике түгел, өч сорау булды инде монда, - диде Диләрә, беркадәр төртмәле телгә күчеп. - Өчесенә дә бер генә җавап: мин Гөлфаяз дигән кешене белмим. Гөлзифа, әйткәнемчә, уйдырма образ гына. Ихтияр, билгеле, Диләрәнең сүзләренә ышанмады. Аңа ничек кенә булса да бу йомгакны сүтәргә, Гөлфаяз турында, бигрәк тә җырчы кыз турында белергә кирәк иде. Тик ул Диләрәдән бернинди дә мәгълүмат ала алмады. "Уйдырма геройлар" дип тәкрарлаудан гаҗиз булган Диләрә ахыр чиктә: "Әгәр чынлап та сезнең күңел дөньягызга кагылганмын икән, гафу итегез", - дип, җәһәт кенә урыныннан торды да китеп барды. Сөйләшүгә әле нокта куелмаганны икесе дә аңладылар. Читтән генә аларны күзәтеп торган Гадилә дә, бу икенең арасында ниндидер бәхәс туганын чамалап, үзенчә гөманлады... "И минем туган җирем!" - Кисәк кенә тулып ташыган хисләрен җиткерер башка сүзләр килмәде күңелгә. "И минем туган җирем!" - дип кычкырды Диләрә Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре белән. Мәһдиев тә, мөгаен, нәкъ менә шундый күңел халәтендә әйткәндер бу сүзләрне. Тау астында җәйрәп яткан киңлек - ямь-яшел болыннар, мөлдерәмә күлләр, утрау-утрау булып торган әрәмәлекләр, аннан ары мәгърур агып яткан Идел, аның аръягында күкселләнеп торган биек ярлар... берьюлы шушы кадәр киңлекне-матурлыкны күрү, бу җирләрнең җанга якынлыгын тою, үзеңне шушы җирнең бер кисәге итеп тану тойгысы... барысы, барысы йөрәк түреннән кайнар дулкын булып күтәрелде дә тамак төбенә килеп бөялде. "И минем туган җирем!" - дип кабатлады Диләрә. Ул Кара Таш тавында басып тора иде. Уч төбендә кебек күренгән болыннарга карап, шунда печән җыеп йөргән чакларын исенә төшерде ул. Кара Таш болынында печән җыярга аеруча ярата иде Диләрә. Якында гына Идел, пакусларны әйләндереп бетерәсең дә су коенырга йөгерәсең. Алар, әнисе әйтмешли, бер көтү кыз - апасы белән Диләрә, Казаннан кайткан кунак кызлары - чыр-чу килеп су коенган арада әйләндергән пакуслар кибеп тә чыга. Аларны тәгәрәтеп чүмәләгә җыйганнан соң, әтисе кибән сала башлый, әнисе белән кызлар өемдәге печәннәрне ташып тора. Инде офык читендә болыт әсәре күренә икән, эш шундый кызуланып китә, кая басканыңны белмисең. Иң күңеллесе, билгеле, тамак ялгарга туктау. Кара ипи, яшел суган кыягы, бакчадан өзеп кенә алган яшь кыяр, яңа бәрәңге, йомырка, катык-әйрән - печәнчеләр табынының төп сые. Гади генә шул ризыкларга болында аерым тәм керә. Хәтта, болынга төшеп, өйгә "куян күчтәнәче" булып әйләнеп кайткан кара ипинең тәме дә бөтенләй башка, өйдә калган ишләреннән аерым була. Болында хәтта кешеләр дә, аларның үзара мөгамәләсе дә үзгәрә. Диләрә әтисе белән әнисенең менә шул болындагы халәтләрен, үзара сөйләшүләрен ярата иде. Әле генә өйдә: "Инде тол хатыннар да печән алып кайтып бетерделәр, безнеке әле чабылмаган да, малларыбыз һаман каткан печән ашый", - дип пыр тузган әнисе монда бөтенләй үзгәреп, тынычланып калгандай була. Тавышларына кадәр үзгәреп, әтисе белән гөлдер-гөлдер генә сөйләшеп йөриләр, шаян сүзләр әйтеп көлешеп алалар. Әтисе, бер уч мәтрүшкә җыеп, әниләренә китереп бирә: "Урман кырыеннан гына өздем, эзләсәң, мәтрүшкә күп булырга тиеш бу тирәдә, соңыннан карарбыз әле", - ди. Әтисе бервакыт әниләрен кулларына күтәреп әйләндереп, печән чүмәләсе өстенә чөеп салганны күргәч, "И-и, картлыкларын онытып кыланалар инде", - дип уйлап куйган иде Диләрә. Ул чакта алар япь-яшь, кырыкка да җитмәгән булганнар икән... Әти-әнисен искә төшерүдән Диләрәнең йөрәген якты сагышлы хис сызып үтте... Шул арада печән өстенең бөтен картинасы күз алдыннан узды. И ул печән вакытлары! Мәшәкатьле бәйрәм! Авыл өстендә эленеп торган тузанлы эсселек. Ыгызыгы. Кызмача трактористлар, шофёрлар урамны дер селкетеп печән ташыйлар. Әле бер өй турысында, әле икенче өйнең капка төбендә зур-зур печән таулары өелеп кала. Печән олавы кайтып туктаган бәхетле йорт каршына төрле яктан кешеләр ашыга. Шофёр әле аларны "күрми, ишетми", машинасыннан җәһәт кенә төшеп, каршысында биеп торган хуҗаларның кыставына "түзә алмыйча", өйгә кереп китә. Капка төбендәгеләр шул арада үзара чәкәләшеп алалар: "Мин инде кичә үк сөйләшеп куйган идем...", "Кичә икән! Миңа инде үткән атнада ук ышандырды...", "Тавыш чыгарып тормагыз әле, болай да Кәҗә Зарифы минем чиратка керде..." Китә шуннан, китә... Нервылар ук җәясе кебек тартылган чак бит, яңгырлар киткәнче, чапкан печәнне урнаштырып калырга кирәк. Шуңа күрә бу көннәрдә тракторист, шофёрлардан да кадерле кеше юк авылда. Тиргә, тузанга баткан шофёр өйдә озак тоткарланмый, аягүрә тамак чылатып чыга да кабат кабинасына сикереп менеп утыра. Капка төбендәгеләр, берсен берсе узарга теләп, кабина ишегенә ябышалар. Шофёр: "Анда әле мине фәлән кеше көтеп тора", - дип кузгалып китсә дә, аңа сүз әйтә алмыйлар, тагын үзара бәхәсләшеп калалар. Инде арадан берсен кабинасына утыртса, дөньяда бу мәлдә аннан да бәхетле кеше булмый. Машина кузгалып китүгә, капка төбендәге печәнне әвеслеккә ташу мәрәкәсе башлана, ул арада, сәнәген күтәреп, күрше-күлән килеп җитә. Иң авыры әвеслектә кызган түбә астында печән алып торучыга төшә. Бала-чагасы, күрше-күләне ташыган печәнне көчлерәк ир-ат, озын саплы сәнәк белән күтәреп, өскә атып тора, төз әвеслек өстендәге кеше аны түргә ташып, тыгызлап тутырып бара. Андагы тузан, эсселек... "Җирдән сөйрәп ташымагыз инде, бөтен комын минем өскә атасыз", - дип аваз сала ул бераздан. Бу инде аның арый башлавын аңлата. Җирдән сөйрәлүе дә хак, үсмер егеткызлар, бер-берсе алдында сер бирмәскә тырышып, печәнне зуррак эләктергән булалар. Ә көч ярты юлга гына җитә, сәнәктәге печәнне ташлап калдыра алмыйсың, җирдән сөйрәми хәлең юк. Кайсы көнне берничә күршегә булышырга туры килә бит, кичкә таба хәлдән таясың. Хәлдән тайсаң да, күршегә булышмый булмый. И ул балачак авылының матур гадәтләре. Хәзер авыл башка. Өй каршына печән кайтарып аударучы юк, йортларның арткы ягында биек-биек, КамАЗ машинасы сыешлы лапаслар. Печәнне арбадан гына туры шунда бушаталар. Авылда мал тотучысы да кимеп бара, мал тотканы да печән чабып азапланмый, сатып алуны кулайрак күрә. Әнә Кара Таш болыннарына да чалгы заты тимәгән, каерылып үскән билдән печән инде картаепкатыланып утыра. Элек, пай бүлгәндә, бу җирләр өчен ничек тарткалашалар иде! Иделгә кадәр барырмын дип ниятләп чыккан Диләрә Кара Таш болынындагы Беренче күлгә кадәр генә төште дә кайтыр юлына борылды. Күңеленнән балачак-яшьлек елларына сәяхәт итеп алганнан соң, җанны сүзләр белән аңлатып булмастай моңсулык сарган иде. Болын өсләрендә тибрәлеп торган җәй һавасы төсле җиңел дә, баллы да, сагышлы да бер халәт бу. Әлеге халәттән күңелендә бөреләнә башлаган хикәянең беренче юлларын үзалдына кабатлый-кабатлый тауга күтәрелгәндә, яшькелт "Рено" узып китте. Машинасыннан танып калды: совхоз таралганнан соң, бердәнбер ферма хуҗалыгы төзеп, хәл кадәренчә авылны авыл итеп тотып торган Булатов иде бу. Машинаның тау башында туктап, үзен көтеп торуын аңласа да, күңелендә языла башлаган хикәянең җеп очын өзәсе килмичә, ул үз халәтендә салмак кына атлады... Бер яктан - урманлы тау, икенче яктан - зур елга - Идел арасындагы бу тигезлек ул вакытта Ихтиярга тазартылган бәрәңге үстерү өчен иң кулай җир кебек тоелган иде. Бөтен шартлар да килә: беренчедән, материалны зарарлаучы вирустан саклар өчен, кимендә өч километр аралыкта бәрәңге кыры булмаска тиеш, монда якын-тирәдә авыл юк; икенчедән, вирусны таратучы көядән бары тик көчле җил генә саклый ала, шуңа күрә чит илләрдә тазартылган бәрәңгене диңгез ярында үстерәләр. Ә безнең тирәлектә иң көчле җил Идел янында. Өченчедән, бәрәңге культурасы йомшак туфрак ярата, монда комлы җир. Дөрес, су сиптерүне көйләргә туры киләчәк. Шул исәп белән институт Кара Таштан 130 гектар җир алды. Җирне сукалап, туфракны баету өчен кандала үләне чәчтеләр. Эшкә керешүгә үк кыенлыклар калкып чыга башлады: тракторлар ватылган саен, эш озакка туктый. Болай караганда шәһәргә якын кебек тоелса да, 70 километр эш өчен ерак ара булып чыкты. Ара ераклыгының чып-чын проблемага әйләнәсе аныкланды. Көяләрне өйрәнү өчен куелган махсус тозакларны (порошоклы су салынган сары чашкаларга җыела көяләр) сыерлар аударып җәфалады. Шулай да көяләрнең таралышын ачыклый алдылар: Сокурыдагы белән чагыштырганда, әллә ни аерма юк икән. Институтның Казаннан ерак түгел Сокуры авылы янында 100 гектар җире бар иде. Барысын исәпли-саный торгач, Кара Таштагы җирдән баш тартып, вируссыз бәрәңгене Сокуры янында гына үстерергә булдылар... Менә, унбиш ел вакыт үткәч, язмыш Ихтиярны кабат шушы җиргә кайтарды. Әле Кара Ташта бәрәңге үстерү хыялы белән йөргәндә үк танышып калган фермер Мансур аны Идел буйларын урап кайтырга дип алып чыккан иде. Үзгәргән монда вазгыять. Идел ярын машиналар сарып алган, Сабан туе диярсең: кайда палатка корганнар, кайда учак яна, бөтен тирә-юньгә төтен катыш кызган ит исе таралган - шашлык пешерәләр. Урман кошларының котын алып, җансыз музыка акыра: төрле яктан килгән русча, инглизчә, татарча көйләр, бергә кушылып, коточкыч кокофония хасил иткән. - Белеп алдылар бу якларны, кемнәр генә килми! - Мансур яр тирәләрендә өелеп яткан пластик савытларга карап уфтанды. - Хет үзләре артыннан чүпләрен җыеп китсеннәр иде! Чери торган нәрсә дә түгел бит болар!.. Әйе, технологик казанышлар бер яктан тормышны җиңеләйтә, алга алып бара, икенче яктан экологик һәлакәткә этәрә. Алтын урталыкны табу мөмкинме монда?.. Уйларын башка төрле сүзләргә күчерде Ихтияр: - Дөнья кайный, тормыш үзгәреп тора, Идел генә үз юлыннан ага да ага... - диде ул, карашын җәйрәп яткан елгага күчереп. Зур сулар, дәрьялар нигәдер һәрвакыт аның күңелен алгысыта иде. - Идел дә үзгәргән инде, кайчандыр бу тирәләрдә ул да тар гына булган, әниләр мондагы болынлыкларның матурлыгын сөйләп туймыйлар иде... Ихтияр Иделне тар итеп күз алдына китерә алмады. Аның күңеленә шушы Идел - киң Идел якын, аны шушы җәйрәп яткан су котырта, ымсындыра, ашкындыра. Ә болынлыклар монда болай да җитәрлек. Кайчандыр алар тырышып-тырышып эшкәрткән кырлар әнә кабат чирәм җиргә әйләнгән. Алай гына түгел, урман булып утыра - вак агач баскан. Ихтиярның уйларын укып барган диярсең: - Таныйсыңмы бәрәңге үстерәсе җирләреңне? - диде Мансур, ташландык басуга ымлап. - Таныйм, нәкъ шул хакта уйлап бара идем. Юкка баш тартты институт бу җирдән, нинди матур урын, ял базасы төзеп булыр иде монда... - Тыюлыктан рөхсәт булса... Тыюлык җирләр бит. - Авыл тирәли буш яткан җирләрдә дә төзелеш башланмас, дисез инде, алайса. - Димим, башланырга да мөмкин. Тыюлык белән килешә алсалар. Әллә нинди юлларын табалар бит хәзер, берәү өчен тыюлык, берәүгә - юк. - Шушындый тип-тигез җирләр ник буш ята соң, нишләп чәчмиләр, урмыйлар? Инвестор да кермәгән бу якларга. - Җир ярлы, күп уңыш алып булмый, ашларга күп кирәк. Менә мин бөртеклеләрдән гектарына 16-20 центнер уңыш алам, нигездә, арыш инде. Ә күпме ашлама кирәк. Синең җирең уңдырышсыз дип, хөкүмәт тиешеннән артыгын бирми ул аның. Сатып алырга туры килә. Солярканың килосы 31 сум. Шуннан үзең уйлап кара. Шуңа күрә кызыксынмыйлар. Авыл хуҗалыгында баеп булмый... Ә болай барысы да сатылып беткән ул җирләрнең, пай җирләре иде бит, ушлы эшмәкәрләр халыктан сатып алдылар. - Ә терлекчелек? - 40 баш сыер бар минем, атлар үрчетә башладым. Барысын да карарга, тәрбияләргә, эшләргә кирәк. Авылда кеше хәзер эшлим дип атлыгып тормый. Егетләргә әйтеп карадым, әйдәгез, бергәләп эшлик, киңәйик дип. Юк!.. - Мин заманында, җирләрне инвесторга түгел, фермерларга бирергә кирәк, инвестор билгеле бер чорда җирдән табыш алу ягын гына карар, фермер җир өчен үләр... дигән идем. Мине ул чакта "дәүләт сәясәтенә каршы киләсең" дип гаепләделәр. - Анысы дөрес, җир кешесе җир дип җанын бирә. Ә инвесторларның төрлесе булды бугай... - Әйе, инвестордан бик канәгать районнарны да күрдем, хезмәт хакына срогы чыккан майонез гына алып, зар елаучылар да булды... - Диләрәдер әле бу. - Тауга менеп баручы хатын-кызны күреп алгач, сүз икенчегә күчте. - Ул шулай йөрергә ярата, башка кеше берьялгызы җәяүләп йөрмәс монда-а-а... Мансур, җөмләсен әйтеп бетермәгән кебек, "монда-а-а"га төртелеп калды. Аннан, Ихтиярга борылып, турыдан сорады: - Монда очрашырга сөйләшкән идегез мәллә? - Юк! Җавап биргәннән соң гына Мансурның соравында ниндидер мәгънә ятканын аңлап алды Ихтияр. Ул арада машина кырыйгарак чыгып юл биреп калган хатын-кыз яныннан выжлап үтеп тә китте, Ихтияр "утыртмый икән" дип уйлап өлгергәндә, тау башында шып итеп туктады да. - Текә, - диде Мансур. - Туктасаң, скорость җыеп, машинаны газаплыйсы. Машина туктады дип, ханым адымнарын тизләтмәде, салмак кына атлап менүендә булды. Диләрәне күрүгә, Ихтиярның башында, бәлки, бу юлы нәрсәдер ачыклап булыр, дигән уй сызылып үткән иде, Мансурның соравы уйларын икенче якка борды: нәрсә әйтергә теләде соң бу? Нишләп ул Диләрә белән очрашырга сүз куешырга тиеш? Тик Мансурдан кайтарып сорарга җай тапмады. - Ашыкмый... - Мансур, кабина ишеген ачып, ярты гәүдәсе белән артка каерылды. - Нихәл, Мансур абый! Кайтып җитә идем инде... Рәхмәт!.. Исәнмесез! - Ихтиярга ул машинаның арткы урындыгына кереп утыргач кына сәлам бирде. Ихтияр җавап бирергә өлгергәнче, Мансурның көр тавышы машина эчен тутырды: - Әллә Диләрә белән монда очрашырга сөйләшкән идегезме, дигән идем. - Ул башы белән Ихтияр ягына ымлап алды. - Юк, дигән була... - Ул белмидер минем белән очрашып йөргәнен, аны авыл гына белә бит, миңа да Гадилә апа гына әйтте, - дип көлде Диләрә. Бу табышмак сөйләшүләрдән Ихтияр шуны аңлады: авыл бу икене парлаштырып куйган икән. Менә кызык! Ә алар бер-берсен бөтенләй белми диярлек. Диләрәнең ире юк микәнни? Әллә йөремсәк хатын микән? Бу сораулар да, Диләрәдән җавап аласы килгән башка сораулар да ачык калды. Мансур белән Диләрә инде, шау килеп, авыл хәлләрен, авылдагы мәзәкләрне сөйләшеп баралар иде. "Болай ничава гына кеше күренәсең дә, исемең бик ямьсез икән" дип, шаркылдап көлешеп алгач, Мансур: - Ихтиярга сөйлә әле шуны, - диде. Диләрә көлә-көлә сөйләп китте: - Безнең авылда көтүче бар иде - Галим абый. Аның мәзәкләре күп инде. Бервакыт, бу йоклап китеп, көтүе уҗымга таралган. Нәкъ шул чакта районнан килгән вәкил кырларны карарга чыккан булган, уҗымда йөргән малларны күреп, бик ачуы чыккан. Каршына китереп бастырылган көтүчене: "Ник көтүне уҗымга керттең?!" - дип сүгә башлаган. Ә Галим абыйга нәрсә бу чит кеше? Аның өчен авыл җитәкчелеге дә совхоз җитәкчелеге генә "влач". Исе дә китмичә: "Кем соң син?" - дип тора икән. Бу хәлдән тәмам ярсыган вәкил кемлеген аты-юлы белән әйтеп биргән. Галим абый тыныч кына тыңлап торган да: "Үзең болай ничава гына кеше күренәсең дә, исемең бик ямьсез икән!" - дигән. Көтүче турындагы мәзәктән сүз авылда малларның кими баруы, хәзер яшьләрнең сыер да тотмавы турындагы сөйләшүләргә күчте. - Карабайда әнә бөтенләй көтү беткән, - диде Мансур. Авылдашларның сүзенә кушылмый тыңлап кына барган Ихтияр: - Карабайдамы? - дип, ихтыярсыздан көлеп җибәрде. - Да-а, көтү беткән, алайса. Ә безне теге вакытта, көтү урынын алырга йөрисез дип, авыл җыеныннан чак кына кыйнап җибәрмәделәр. Аланкүлгә килгәнче, без башта Карабайдагы ярымутрауны караган идек бит. Кара, күпме вакыт үткән, ә ул вакыйга бөтен җетелеге белән хәтердә саклана икән. Карабайдагы җыенны исенә төшергәч, Ихтияр хәтта андагы аерым кешеләрнең йөз-кыяфәтләрен, мимикаларын күргәндәй булды. Әйе, аларга башта Карабайдан җир тәкъдим иткәннәр иде. Бәрәңге буенча институтның баш белгече Фәнүзә Фәйзиевна һәм район вәкиле белән әлеге ярымутрауны карап чыктылар, максатка ярашлы тоелды. Җирле башлык, яшь кенә егет, бу хакта авыл җыенында халыкка җиткерәсе булды. Галимнәр авыл халкына вируссыз бәрәңге үстерү турында сөйләргә тиеш иделәр. Кичкырын авыл клубына җыела башлаган халыкның нидәндер канәгатьсезлеге аяк атлауларыннан ук сизелеп тора иде. Әле беркем авыз ачып бер сүз әйтмәгән, ә эчке киеренкелек инде шартлар дәрәҗәдә. Иреннәр кысылган, ачуларын адымнарына салып, каты-каты басып киләләр. Эшнең нәрсәдә икәнлеге җыелышның беренче көн тәртибен игълан итүгә аңлашылды. Беренче көн тәртибендә ферманың нәсел үгезе өчен түләү мәсьәләсе иде. Эш шунда: яшь җитәкче бик кыйммәт бәягә бик шәп нәсел үгезе сатып алган, шул бәяне чыгару өчен, сыеры үгез алган хуҗалык күпмедер түләргә тиеш икән. Үгезнең шәплеген искә алганда, түләү шактый югары. Авыл халкының исә бу хәл белән килешәсе килми. "Үгез" дигән сүз чыгуга, халык үзе кызыл төскә котырынган бер үгез рәвешен алды. Китте кычкырыш, китте тавыш... "Ул нинди алтын үгез булган?!", "Андый бәя буламы!", "Ул бәягә алмаска иде!", "Моңа кадәр кысыр калмадылар әле прастуй үгез белән дә", "Ничу, акча түләп сыер каплатырга, сыерны күргәч, бушка да каплар!", "Алай котырган үгез булгач, ул үзе акча түләсен сыерларга!", "Сүзне уенга борып тормагыз әле, чынлап сөйләшик!"... Җитәкчегә сүз кыстырырга да бирмиләр. Ахыр чиктә, беренче көн мәсьәләсен кичектереп, икенче көн мәсьәләсенә күчәргә, кунакларны озатып җибәргәч, үгез язмышын иркенләп хәл итәргә булдылар. Фәнүзә Фәйзиевна, пробиркаларын күтәреп, ярсыган халык каршына чыгып басты. Тигез-йомшак тавышы белән халыкны да тынычландырырга теләп, тазартылган вируссыз бәрәңгенең башта орлыктан лабораторияләрдә менә шушындый пробиркаларда үстерелүе, аннан ачык грунтка күчерелүе турында сөйләп китте. Берара тынып калсалар да, халыкка синең бәрәңгең кирәк түгеллеге, аларны бу минутларда үгез бәясе генә кызыксындыруы тынлыкның киеренкелегеннән үк сизелеп тора иде. Фәнүзә ханымның: "Мондый бәрәңгене теләсә кайда үстереп булмый, зарарланудан саклар өчен, аерым шартлар кирәк. Менә сезнең Иделдәге ярымутрау моның өчен бик кулай..." - диюе булды, клуб эче шартлады: "Безнең көтүлек җирләрне алырга йөрисезме!", "Бирмибез!", "Аларга эксперимент үткәрергә кирәк икән! Безнең утрауда!", "Моңа кадәр пробиркада үстереп ашамадык әле бәрәңгене...", "Далуй, куып чыгарыгыз!" Бер мизгелдә Ихтиярга халык аларның өстенә ябырылгандай тоелды. Күңелне курку хисе биләп алды, ул, гаҗизләнеп, пробиркаларын тотып аптырап торган Фәнүзә Фәйзиевнага карады. Ул арада арткы рәттәге юантык ханым урыныннан торды да, алга таба берничә адым атлагач, түргә арты белән борылып, күлмәк итәген күтәреп, артын туңкайтты: "Менә сезгә утрау!" Халык бердәм хәрәкәткә килде. Ихтияр каушап калган Фәнүзә ханымны кулыннан алды да чыгу ягына ыргылды... Район вәкиле аларны "Волга"сы белән урман башында куып тотып гафу үтенде. - Халык усал сезнең якта, - диде Ихтияр, әлеге вакыйганы хәтерендә яңартканнан соң. - Усал түгел, үткен. Шундый үткен булмасалар, бу җирләрдә яшәп кала алмаслар иде. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, бу якларга бит урысларны китереп утыртканнар. Ә татарлар барыбер китеп бетмәгән, тартышып, ярашып яшәгән. Сездән дә үз җирләрен саклаганнар бит. - Ә көтү барыбер беткән... - Көтү бетү - авыл бетү дигән сүз инде ул. Бик хәвефләнеп әйтте монысын Диләрә. - Хафаланма, авыл бетми әле, - диде Мансур, Диләрәне юатырга теләгәндәй. - Фәүзия апаң әйтмешли, бу авылның бетәсе юк, дачник белән тутырдык... - Монысы инде аның башка авыл... Алар инде авылга кереп киләләр иде, каршыга җил-җил килгән хатын, ике кулын күтәреп, машина алдына чыгып басты. Гадилә!.. - Тапталасың бит!.. - Калган сүзләрне Мансур борын астыннан гына мыгырдады. Машина чыелдап кисәк туктады. Гадиләнең шомлы-шашынулы кыяфәтеннән ниндидер куркыныч хәл булганлыгы аңлашыла иде. - Гөлшатны күрмәдегезме? - диде ул, сулуы кабып. - Тирәнкүл ягына чыгып киткән, диделәр, суларга гына ташланмаса ярар иде, балакаем!.. Күктә пәрәвез кебек кенә сузылып барган ак юка болытлар күзгә күренеп калыная, күкселләнә башлады. Йомшак тымызык җилдә яңгыр исе сизелеп китте. Көннең үзгәрүенә бәргәләнгәндәй, урман авызында күч-күч булып ак күбәләкләр бөтерелеп калды. Әле генә янып торган көн сүрелеп, ачык аланнан әле көн яктысы китмәсә дә, урман эче инде караңгыланып бара иде. Үрмәкәй аланыннан Хәсби тавына алып чыга торган юлдан беркадәр баргач, уң якка киткән тар гына сукмак булырга тиеш. Тиеш иде... Кайда соң әле ул сукмак? Узып китмәгәндер бит инде? Болай ук ерак керәсе түгел иде кебек бит. Әнә юлның боргаланып алган теге турысына кадәр генә барам да... Боргаланган җирдә юл уң якка таррак, сул якка киңрәк булып икегә аерылып китте. Ике юл чатында Диләрә бертын аптырап туктап калды. Кайсы юлдан китәргә? Кайсы юл сине эзләгәнеңә, хыялыңа, максатыңа алып чыгар? Гомер юлында күпме тапкырлар шундый сайлау алдында кала адәм баласы. Диләрәне дә тормыш юл чатларына чыгарып куйган чаклар булды. Дөрес юлдан киттеме ул? Үзенә тәгаенләнгән юлга кердеме? Белә торып, үз юлыннан чыгып, үзен үзе адаштыра торган гадәте бар иде аның. Кемгәдер комачауламаска, кемгәдер юлны ачык калдырырга... Ә үзе тар сукмакларга кереп юл сала барырга... Бу хакта уйланып торырга вакыт юк, инде эңгер-меңгер төшеп, урман эчен шомлы караңгылык сара башлаган иде. - Юлның болай икегә аерылганын хәтерләмим. Күптән бу тирәдә йөрелмәгән икән... - Бәлки, ул чынлап та Тирәнкүлгә киткәндер, - диде моңа кадәр тын гына ияреп килгән Ихтияр. Кабаланып йөгерә-атлый урман юлыннан барган Диләрәгә туктап калганчы сүз дәшәргә дә кыймый килде ул. Дәшсә, уйларын чуалтып, юлдан адаштырыр кебек иде. Инде менә Диләрә үзе туктады. - Юк, Тирәнкүлгә китсә, кем дә булса күрер иде, анда кеше күп, берәү дә күрмәгән бит. Тирәнкүл юлына чыккан да, монда борылган булырга тиеш. - Нишләп алай дип уйлыйсың? - Мин үзем шулай эшләр идем. Беркемне дә күрәсе килми, үз уйларың белән генә каласы килгәндә, аулак урын эзлисең бит. - Аулак урын беткәнмени? Бетмәгән. Ләкин Диләрә Гөлшатның нәкъ менә кыргый алмагач ышыгына сыенганын йөрәге белән тоя. Һәрхәлдә, тоям дип уйлый. Кыргый алмагачны моннан өч ел элек Гөлшатка үзе күрсәтте ул. Әнисе дә бакыйлыкка күчеп, туган нигез тома ятим калган җәйдә берәр ай авылда торырга дип кайткан иде Диләрә. Өйдә тору авыр иде. Хатирәләр баса. Сагыш бәгырьне айкый. Туган-үскән йорт, шау итеп торган өй буш, ятим, үксез. Җитмәсә, шул җәйдә, җанны өзеп, әтисе утырткан алмагачларның иң зурысы аерылып төште. Шабыр сарган алма иде... Диләрә иртән торуга урманга чыгып китә дә соң гына әйләнеп кайта торган булды. Каен җиләгенә барып карады. Авырлык белән бераз гына җыя алды, җиләк вакыты үтеп бара иде. Әйе, җиләк вакыты бер генә шул! Бала чакта дәү әнисе белән Хәсби тавы ягында бөрлегән җыюларын исенә төшереп, шул якка чыгып карарга булды. Ул якта кеше сирәк йөри, шуңа бераз шикләндерә иде. Иптәшкә күрше кызын ияртте. Берничә йорт аша гына яшәсәләр дә, күршеләрендә шундый акыллы кыз үсеп килгәнне белмәгән дә икән Диләрә. Дөрес, Гадиләнең оныгы барлыгын белә, төрле имеш-мимеше дә колагына кергән иде. Бәләкәй чагында әллә күргән ул кызны, әллә күрмәгән. Ялларга кайткан кыска арада кемне генә күреп бетерәсең инде. Гөлшат белән ниндидер күңел җепләре бәйләнде аларның. Үсмерлек чорыннан чыгып бара торган бу кыз Диләрәнең үзе төсле үтә хисчән, нечкә күңелле иде. Чая булса да, ялыктыра торган әрсез түгел. Сөйләшкәндә чикне белә. Урман шавына кушылып җырлап җибәргәч, Диләрә таң калды: табигый, бай аһәңле саф тавыш! "Җырчы буласың киләме?" - "Юк, театр артисты буласым килә!" - "Булырсың..." Бер режиссёрның "артистка өчен аякларның төзлеге бик мөһим" дигән сүзләрен хәтерләп, карашы ирексездән кызның аякларына төште. Тар джинсы чалбар аша да аякларның төзлеге-матурлыгы күренеп тора иде. Зифа буй-сынлы, нәфис йөзле, янып торган кара күзле бу кызый чынлап та сәхнә өчен яратылган бугай. Җырлавын тыңлый торгач, Диләрә аңлады: тавышы моңлы-матур булса да, тыны кыскарак иде кызның. Гөлшат белән артистлар турында, театр сәнгате турында, укылган китаплар турында рәхәтләнеп сөйләштеләр. Гөлшат гел пьесалар гына укый икән. Диләрә аңа күбрәк шигырьләр укырга киңәш бирде. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Хәсән Сарьян, Марсель Гали прозаларын укырга тәкъдим итте. Бала чакта бөрлегән җыйган ачыклыкларны чытырман баскан иде, бөрлегән тапмадылар. Ә менә Диләрәнең дәү әнисе генә белгән алмагач (һәрхәлдә, дәү әнисе шулай дип әйтә иде) исән икән! Кытыршы кәүсәле карт алмагачның бер ягындагы ботак очлары корып-шәрәләнеп торса да, бөгелеп үскән ягы яшәреп, ябалдашланып утыра, куе яшел яфраклар арасында вак кына сыек-яшькелт алмалары да күренә иде. "Алмалары тәмле була микән моның?" - диде Гөлшат, алмагачның итәк астындагы "куыш"ка кереп утыргач. Диләрә алманың тәмен исенә төшерә алмады, ашап караганы булдымы икән? Бары авылдагы бөтен алмагачларны корыткан зәмһәрир кыштан соң урманга килгәч, кыргый алмагачның шау чәчәктә утыруын күреп исләре киткәнне генә хәтерли. "Ачыдыр аның алмасы, кыргый бит". - "Көзгә килеп карарбыз әле, Диләрә апа, бәлки, тәмледер? Бу урын миңа бик ошады. Әллә нинди, серле. Бу хәзер безнең алмагач булыр, яме!" Ул көздә дә, аннан соң да Диләрә Гөлшат белән урманга бара алмады. Әллә нинди генә мәшәкатьле җәйләр-көзләр үтте... Юк, юлның икегә аерылган турысына килеп җиткәнче иде ул сукмак. Кире борылдылар. Аз гына китүгә, Ихтияр туктап калды. Бу юлы ул алдан атлый иде. - Монда ниндидер эз бар... Тарайган, үлән баскан сукмак. Шул! Ничек күрми үтеп киткәннәр? Чак кына сыгылып калган биек үләннәр күптән түгел генә моннан кемнеңдер узганын "сатып" торалар... Сирәк кенә эре-эре тамчылар төшә башлаган иде, тар сукмакка борылып берничә адым атлауга, кисәк исенә килгәндәй, яңгыр коя башлады. Яңгырның шәпләп китүен башта шыбырдаган тавыштан гына аңладылар, куе яфраклар беренче мәлдә тамчыларны тотып калырга тырыштылар. Тик озак түзә алмадылар, су авырлыгыннан сыгылып төштеләр. Алмагач куышында бөрешеп утырган гәүдә, бу якка таба атлаучыларны күреп, бер кыймылдап алды да яңадан үз халәтенә кайтты. - Гөлшат! Диләрә, чүгәләп, кызны юеш кочагына кысып алды. Гөлшат әйтерсең нәкъ шулай буласын белеп көтеп торган, сүзсез генә Диләрәгә сыенды. Шулай сыенып тып-тын утырган берничә минутта алар сүзсез генә барысын да аңлашып өлгерделәр кебек... Гөлшатның күз алдыннан кинокадрлар кебек үткән бүгенге көннең вакыйгаларын гүя Диләрә апасы да күреп-карап бара. "Кино" нәкъ үзәгеннән башланды. - Бәгыреңнән өзелмәгән шул, - диде әбисе. - Шуңа үзәгең дә өзелми. Бала күңелен аңлау өчен, ана булу кирәк! - Җитәр, әни, син дә җанны телеп торма! Берсе, балаңны тәрбияли белмәдең, дип җанны ашый, берсе... - Рәсилә сүзен әйтеп бетермичә туктап калды. Гадилә, шуны гына көткәндәй, сүзне эләктереп алып китте: - Бугыннан бакмагач, якын түгел инде ул сиңа, барыбер чынлап ярата алмадың! - Монысы ни дигән сүз булды тагын! Егерме көнлек бала иде ул мин алып кайтканда... - Алып кайтсаң, төннәрен торып, имезлеген дә каптырмадың лабаса... - Үзең яныңа салдың бит, синең янда яткан балага мин ничек имезлек каптырыйм ди?.. - Син салмагач, мин салдым... - Салмаска идең, үз караваты бар иде аның. - И Ходаем, шул нарасыйга тән җылыңны да жәлләп, салкын урында берүзен яткырыр идең, ә! Астын юешләтсә дә, тамагы ачса да уянмый идең ләса. Бала сулышы тойган кеше түгел бит син! - Син тойдың инде бик бала сулышын! Әнә, бала-бала, дидегез. Биетәме хәзер бөтенебезне! Нинди кан уйныйдыр аңарда - белгән юк! Тагын ниләр күрсәтер!.. Сөйләшүнең үзе турында барганын аңлаган да, аңлап бетерергә акылы да җитмәгән хәлдә тораташ булып катып калган кыз әнисенең ишек ягына борылуын абайлап чыкты да йөгерде. Кая йөгергәнен дә аңламады. Бары бу кешеләрдән, бу ялган белән тулган дөньядан качасы, әле генә ишеткәннәрнең мәгънәсенә төшенеп бетәсе, ә бәлки, бу куркыныч төштән айныйсы килә иде. Юл уртасыннан йөгереп барганда, каршына килүче машина астына чак кына эләкми калгач, айнып китеп, үзенең Тирәнкүл юлында икәнен искәрде. Ул яктан тагын машиналар күренә иде. Үрмәкәйгә таба борылды. Аяклары аны үзеннән-үзе кыргый алмагач куышына алып килде. Алар йортында көн бүген гаугадан башланды. Казаннан кайтканнан бирле, инде өч көн, әти-әнигә ничек кенә иплерәк итеп аңлатырга дип җай көтеп йөргән Гөлшатның хәбәрен алданрак җиткерүчесе табылган икән. Пединститутка укырга керәм дип киткән кызның театр училищесына кереп кайтуы турында иң якын ике иптәш кызы гына белә иде юкса. Эчүеннән туктагач, дөресрәге, туктатылгач, холкы бөтенләй бозылып киткән әтисе Хәмит "яшеннәр яшьнәтеп" кайтып керде. - Мине рисвай итеп, әртис булып йөрисе генә калды хәзер! Бу хәлдән бихәбәр әнисе белән әбисе дә эшне шундук аңлап алдылар. Әбисе кызган улын тынычландырырга иткәндә, әни кеше утка май сибеп торды. Ахыр чиктә үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә кайнаган Хәмит: - Бер бала тәрбияли алмадың, - дип, хатынына җикерде дә, - минем өйдә әртис кыз була алмый! - дип, куркудан төсе качып торган Гөлшатны бер якка этеп җибәреп, юлында торган урындыкны тибеп очырып чыгып китте... Бу хәлләрне кабат-кабат күз алдыннан үткәреп, елап, арып, гаҗизләнеп утырганда, серле кыргый алмагач аны менә шулай кочагына алып юатырга тиешлеген сизә иде Гөлшат. Диләрә апасы белән алмагач аңа бербөтен булып тоелды. Бу халәт сәер дә, гадәти дә кебек иде... Алмагач кочагында бер-берсенә сыенып утырган ике сынга карап, коеп яуган яңгыр астында гипнозлангандай басып торды Ихтияр. Сәер халәт иде бу. Диләрә, Гөлшат, Гөлфаяз, җырчы кыз... бер-берсенә бәйләнешсез бу кешеләрне бергә укмаштырган аңлаешсыз уй аны чынбарлыктан аерып, әллә нинди дулкыннарга ташлап алды. Ул шушы картина эчендә үзен дә читтән күргәндәй булды. Бер мизгелдә кабынып алган бу халәт аның күңел дөньясын әйләндереп салды. - Кайтырга кирәк, - диде Диләрә. - Мин өйгә кайтмыйм! - Гөлшат, әти-әниең акылдан яза анда... - Минем әти-әни юк! - Сине "балам" дип үстергән, "кызым" дип сөйгән ул кешеләрне кая куясың? - Миңа әби генә "кызым" диде... Диләрә шунда гына Гөлшатның елаудан шешенеп беткән кызыл күзләрен күрде. Ул инде еламый, җанының сулкылдавы гына Диләрәнең йөрәгенә бәрелә иде. - Сез белә идегезме, Диләрә апа? Диләрә ни дип җавап бирергә дә аптырап калды. Белә идеме ул?.. "Рәсиләнең үз баласы түгел, туганы бала тудыру йортында эшли икән, шуның аркылы отказник бала алып чыккан, авырлы дип, эченә мендәр куеп йөргән икән" дигән имеш-мимешләрне ишетми калмаган иде. Авыл бит! Диләрә сүз-гайбәтләр белән әвәрәләнеп яши торган кеше түгел, ишетте дә онытты. Үзенекеме-түгелме, алып кайткан бит, үстерәләр, тәрбиялиләр, кемнең ни эше бар! Диләрә җавап биргәнче, Гөлшат үзе телгә килде: - Бөтен кеше белгәндер инде! Ник берсе әйтсен!.. Бер мин генә сукыр кебек яшәгән... "Ник берсе әйтсен, ник берсе әйтсен!.." Шул җөмлә Диләрәнең башында мең төрле уй булып бөтерелеп алды. Ахырда бу уй авылдашларына карата тирән хөрмәт хисе, чиксез рәхмәт хисе, зур соклану хисе булып тәгаенләнде. Иң усал телле хатыннар да, исереклектән аңгырайган ирләре дә, гайбәт капчыгы дигән әбиләре дә... беркем дә, беркем дә бозмаган изге табуны! Авыл! Нинди чиста синең җаның! Атна ахырына кадәр авылда торырмын дип уйлаган иде, институттан шылтыратып, планнарын боздылар Ихтиярның. Санкт-Петербургта узачак Халыкара фәнни конференциядә доклад ясарга тәкъдим итәләр. Җомга көнгә самолётка билет алырга кирәк. Бүген сишәмбе, иртәгә генә китсә дә булыр иде дә, бер күңел кузгалгач, монда ятудан ни мәгънә. Әзерләнәсе дә булыр. Машинаны гына юып алырга да... Бакча ягында шланг белән сиптереп кенә машина юып ятканда, кемнеңдер койма аша үзенә эндәшүен ишетеп, башын күтәрсә, Хәмит! Кара-каршы очрашканда да саран гына сәламләшеп китә торган Хәмитнең үзе янына кереп килүен күргәч, Ихтияр аптырабрак калды. Гаебе булмаса да, уңайсыз иде, ул уңайсызлыкны сүзгә күчереп аңлашасы килми иде. Хәмит ниләр белә, ни дип уйлый, аңа ничекләр итеп җиткергәннәр?.. Теләмәсә дә, эшен туктатып торырга туры килде. Хәмит сүзне һич көтелмәгәнчә башлады: - Казанга җыенасың, ахры. Бер үтенеч бар иде сиңа... Сүзнең мондый юнәлеш алуына сөенеп, Ихтияр ачылып китте: - Әйе, уйламаганда гына китәргә туры килә шул, эш килеп чыкты. Ни йомыш? - Менә Гөлшатка бераз акча җибәрсәм дигән идем. Шәһәр бит, акчасыз адым да атлап булмый анда. Әбисе күпмедер биргән дә, миннән бер тиен алмый чыгып китте бит... Кайтып төшкән икән! Килешкән. Ихтиярның йолкыш кыяфәтле, чандыр гәүдәле бу ирнең күңелен күтәрерлек бер-бер сүз әйтәсе килде: - Тапшырырмын, борчылмагыз. Гөлшат өчен дә борчылмагыз. Сайлаган һөнәре җиңел түгел, начар һөнәр дә түгел. Ходай аерым талант биргән кешеләргә генә ачыла торган юл ул. Ә сезнең кызыгыз сәләтле. Акыллы да. Югалмас. - Кем белгән инде!.. Нәрсә әйтергә теләде бу сүзе белән Хәмит, аңламассың. Ихтияр, теле бик кычытса да, "Ни өчен артистларга мөнәсәбәтегез шулкадәр тискәре?" дип сорый алмады. Сораса да, Хәмит аңа аңлатып тормас иде, мөгаен. Аңлата да алмас иде. Күңеленең якты бер сәхифәсен таплаган ул вакыйганы ничек итеп сөйлисең?! Мәктәп елларында эчке бер самимилек белән читтән генә карап яратып йөргән күрше авыл кызын да "талантлы" диделәр шул. Артистлыкка укырга китте. Диплом спектакльләре белән Аланкүлгә дә киләселәрен ишеткәч, ул кичне ничек дулкынланып көтүләрен Хәмит үзе генә белә. Әле дә хәтерли: "Васса Железнова" спектакле иде ул. Спектакльнең эчтәлеге дә, күрше авыл кызының кем булып уйнаганы да истә түгел. Бары бер ир-атның аның мул күкрәкләрен учлап-учлап ууы, шул тупас хәрәкәтләрдән кызның ләззәтләнеп торуы гына чиркангыч булып хәтергә сеңеп калган. Сәхнә капкараңгы булып күз алдында тора... - Киреләнеп йөрмәсен, ялларга кайтсын. Әбисе ут йота, - диде Хәмит, конверт сузып. Конвертның тышында язу-фәлән юк иде. - Адресын язмагансыз бит, - диде Ихтияр, конвертны әйләндергәләп. - Диләрәдә бит инде ул, урнашканчы шунда торасы ди, бугай... - Алай икән... - Монысын Ихтияр үзалдына әйткән кебек кенә мыгырдады. - Диләрәнең адресын бирсәгез... Хәмит Ихтиярга, уйныймы, сыныймы, дигән кебегрәк караш ташлады. - Адресын үзең беләсеңдер инде... Ихтиярның Диләрәнең ни адресын, ни телефонын белмәвенә һич ышанырга теләмәсә дә, Хәмиткә, кызына шылтыратып, адресны белешергә кирәклеге белән килешми чара калмады. - Хәзер, әбисе сөйләшеп карар, - дип чыгып китте. Өстәл тирәсендә ризык-фәлән калмасын дип, барысын суыткычка тутырып, савыт-сабасын җыештырып бетереп килә иде Ихтияр. Ишектә Рәсиләне күргәч, әллә нишләп китте. Ихтиярның уенча, бу хатын аның бусагасын атлап керү түгел, урамда очраганда да, юлның икенче ягына чыгып узарга тиеш иде. Ә ул, берни булмагандай, Ихтиярга туп-туры карап сөйләшә: - Берни дә җибәрмәгез, диде Гөлшат, үзем кайтырмын, диде. - Яхшы... Рәсилә борылып чыгып китәргә тиеш иде кебек... китми... Ә-ә, конверт!.. Ихтияр сузган конвертны хатын тиз генә эләктереп алмады әле. Бертын Ихтиярга сынаулы карашын төбәп торды да: - Адресын белмим дип уйнамасаң да була иде. Сезгә әллә ни исе китмәде авылның, мине генә чәйнәп туймыйлар... Бая, Хәмит белән сөйләшкәннән соң, Ихтиярның күңелендә әллә нинди яшерен бер шатлык кабынган төсле булган иде. Диләрә белән тагын бер күрешеп сөйләшү мөмкинлеге күңелне ашкындырды. Юкса ул инде үзе эзләгән сорауларга аннан башкача җавап ала алмаслыгын да белә... Хикмәт ул сорауларда гына түгел... тик аның кадәресен ул әлегә танырга да җөрьәт итми. Рәсилә адресны юри бирмәгән кебек тоелды. Теге чакта: - Хатын-кыз тәмен белмәгәч, такта кочаклап ят инде! Диләрә икән... - дип рәнҗеп чыгып киткән иде бит. Гөлшатны Үрмәкәйдән табып кайткан кичне, дөресрәге, төнне, күчтәнәчләр күтәреп килеп керде Рәсилә. Кат-кат рәхмәтләр әйтте, безнең аркада авырып китә күрмә, манма су булып кайттыгыз бит, дип, өстәлгә ярты чыгарып утыртты, өчпочмаклар тезеп куйды. Ихтияр ни дияргә дә белмәде. Төнгә каршы күрше хатыны белән аракы эчеп утыру гайре табигый хәл булыр иде. "Туңмадым" дип тә, "тиктомалдан эчә торган гадәтем юк" дип тә карады. "Ярар, миңа сал алайса", - диде хатын, читтәрәк торган урындыкны өстәл янынарак тартып. Тынычланасы киләдер, бик зур стресс кичерде шул бүген, дип уйлады Ихтияр. Үзенең мәгънәсезлеге өчен оят булып китте. "Кайгырмагыз, барысы да җайланыр", - диде ул, рюмканы күтәргәндә. Рәсилә аз гына кабып куйды. "Җайлана торган түгел инде ул..." - дип, үзенең хатын-кыз рәхәте күрми яшәвен, иренең башта эчеп эштән чыкканлыгын, хәзер инде бөтенләй дөньядан китеп йөрүен тезептезеп сөйләп китте. Бала турында ник бер сүз булсын! Шунда гына Ихтияр аның күлмәк итәген калын ботларының төбенә кадәр сыдырып куйганлыгын искәрде, сәер ялтыраган күзләрен күреп каушап калды. Өй эчен ялмый барган ялкынны тиз генә сүндерергә кирәк иде, Ихтияр башына килгән беренче җөмләне теленә күчереп, урыныннан кузгалды: - Вакыт соң инде, йокларга кирәк... Шул хәрәкәтне генә көтеп торгандай, хатын аның муенына асылынды. Аның кайнарлыгыннан Ихтиярның бер мәлгә тыны кысылды. Ут йомгагын кочаклап алырга әзер хыянәтче кул өстәлдәге рюмканы эләктермәгән булса... Рюмка төшеп ватылды. Ватылган пыяла тавышы яшен яшьнәгәнгә бәрабәр булды. Ихтияр көчле кулы белән хатынны үзеннән аерды. - Сез миңа кермәдегез! - диде, өстәлдәге ризыкларны җыеп Рәсиләнең кулына тоттырганда. Рәиснең инструкциясендә "Башыңны әйләндермәсеннәр..." дигән пункт бар иде бугай шул... Монысын менә хәзер, чак кына абынмый калган сәер төнне исенә төшергәннән соң гына уйлап алды. Ихтияр кузгалып киткәндә, кояш инде баюга таба бара иде. Авылны чорнап алган урманнар, кызгылт-сары ялкынга төренеп, ут янып утыралар. Тып-тын һавада пәрәвезләр тирбәлә, әбиләр чуагының җылысында кинәнеп калырга теләгәндәй, ап-ак күбәләкләр бөтерелә. Бу тынлыктан чыгып, шәһәр ыгы-зыгысына барып керәсе дә килми. Ничек кенә булмасын, күңеле беректе аның бу якларга. Бер кайтып күрсә, хатыны да яратыр әле, олыгая башлагач, адәм баласын җир тарта, диләр бит. Картаеп, ялларга чыккач, бөтенләйгә кайтып торсаң да була, дип уйлап куйды. Адәм ниятли, Ходай куәтли, диләр... Кайдадыр озаграк торып кайтсаң, беренче мәлдә өй ятсынып калган кебек тоела. Бигрәк тә өйдә кеше булмаса. Хатыны инде бу вакытта өйдә булырга тиеш иде. Тиеш дип, ул да ялгыз өй саклап ятмас инде, иптәш кызларына кергәндер... Ихтияр, залга үтеп, телевизор кабызды. Кухняга чыгып, чәй куеп килде. Диванга утырды да кесә телефоныннан хатынының номерын җыйды. Римма, гадәтенчә, "Да!" дип телефонны алды. - Нихәлләр? Син кайда? Хатынының җавабы аны шаккатырды. - Өйдә! - Нишлисең? - дигән сорау үзеннән-үзе авыздан чыкты. - Телевизор карап утырам. - Кайда? - Залда, диванда. Залда, диванда телевизор карап мин утырам, янәшәмдә сине күрмим, дип әйтәсе килгән иде... Ниндидер көч аны туктатты. Ул уенны дәвам итәргә булды. - Ярар, хәлләреңне генә белим дигән идем... - Рәхмәт! Хәлләр шул инде - эштә. Кайчан киләсең? - Белмим әле, карарбыз. - Рәхәтләнеп саф һавада ятам дисең инде? - Әйдә, син дә кайт ялга... - Мин авылны яратмыйм, беләсең бит. Мин диңгез яратам! - Бу авылны яратырсың дип уйлыйм әле... - Үзең генә ярат инде, яме. Пока! Нәрсә уйларга да белмәде Ихтияр. Нигә өйдә дип алдашты хатыны? Кайда йөри икән соң? Хәзер кайтып керсә кызык була инде... Кызык булганны көтеп, ул диванда йоклап китте. Телевизорны ничек сүндергәнен дә хәтерләми. Ишек ачылган тавышка гына уянды. Беркавым кайда икәнлеген аңышмый торды. Тәрәзәдән саркып кына кергән таң яктысында бүлмәне күздән кичерде. Үз фатирларының залында ята икән ич... Алгы бүлмәдә чырт итеп ут кабынды. Кием шкафы ачылып ябылды. Римманың назлы тавышы ишетелде: "Кайтып җиттем, җаным!" Ихтияр үз колакларына үзе ышанмады, гомер ишетмәгән "җаным"нан каушап китте. "Мин дә!.. Үбәм!" Шунда гына ул хатынының телефоннан сөйләшкәнен аңлап алды. Зал ишегендә басып торган ирен күреп, бер мәлгә сискәнеп киткән хатын үзен тиз кулга алды. - Кайчан кайттың? - диде ул, берни булмагандай, гадәти генә. Тавышында телефоннан сөйләшкәндәге назның бөртеге дә калмаган иде. - Кичә. Син диванда телевизор карап утырганда. Хатынының керфеге дә селкенмәде. Кухняга үтеп, чәйнекне кабызды, өстәл тирәсендә әвәрә килә башлады. Аның бу тынычлыгына нишләргә белмәгән Ихтияр, артыннан кереп: - Йә, сөйлә инде, кайда йөрдең? - диде. Соравының мәгънәсезлеген үзе үк аңласа да, башка сүз тапмады. Римма аңа үтергеч итеп карап алды. Ул Ихтиярга берни дә аңлатырга җыенмый иде. Хет "Иптәш кызымда булдым..." дисен иде. Ихтияр ышаныр иде, аның шуңа ышанасы килә иде. Римманың бу халәте аны чыгырдан чыгарды... - Син ник бер сүз әйтмисең! - диде ул, ике йодрыгы белән берьюлы өстәлгә сугып. Өстәлдәге савытлар гына куркышып сикереп куйдылар. - Нәрсә әйтим, акланыйммы, гафу үтенимме?.. - диде хатын тыныч кына. Аның акланырга җыенмаганлыгы бөтен тавышына-тонына чыккан иде. - Акланмыйча гына аңлат! - Син идиотмы, Дәминов, әллә хәзер идиот булып кыланасыңмы? Юк, кыланмый, ул бу мизгелдә чынлап та тинтәк хәлендә иде. Мизгелдә генәме? Еллар, дистә еллар буена шул хәлдә яшәлгән. - Сиңа шулай яшәү ансат, кулай иде бит. Син берни күрмәдең, күрергә теләмәдең. - Ни күрергә тиеш идем соң мин? - Кеш туннарны, затлы машиналарны син алып бирдеңме миңа? Аларның кайдан килгәнен күрергә тиеш идең. - Мин бөтен тапканымны сиңа кайтарып бирдем. - Күп таптым дип уйлыйсыңмы инде? - Тормыш итәргә җитәрлек, дип уйлыйм. - Менә син бу йөзекнең генә күпме торганын беләсеңме соң? - Римма аның борын төбендә йөзекле бармакларын уйнатып алды. - Хәер, сиңа бриллиант ни дә, фианит ни! - Син бит үзең акча күп эшләдең... - Берүзең күп акча эшләп булмый! Ихтияр чак кына: "Кем белән эшләп була?" - дип сорамады. Главбухның акчаны кем белән бергәләп эшләгәнен, чынлап та, тинтәк кенә белмидер... - Шул гомер акча өчен генә... - Ихтияр сүз таба алмыйча төртелеп калды. - Акча өчен генә йөрмәгәнсеңдер бит инде?! Римма аның соравына җавап биреп тормады, үзе сорау атты: - Ә сөяркәң сине ни өчен ташлады соң? Үтерде! Бетерде! Белгән икән... Ник бер сүз әйтсен! Көнләшеп тә карамады микәнни?! Шулкадәр көнче кеше... иптәш кызлары аныкыннан затлырак күлмәк кисәләр дә, төн йокылары кача торган Римма... Димәк, Ихтиярны бөтенләй яратмыйча яшәгән. Ә Ихтияр аны яратты! Сукырларча яратты! "Сөяркәң ник ташлады?" диме? Сине яраткан кадәр ярата алмаганга ташлады! Һәрхәлдә, Гөлфаязны аның акчасы кызыксындырмады. Нәкъ менә шул үзенә булган эчкерсез, саф мәхәббәт тартты Ихтиярны Гөлфаязга. Үзен шашып яратучы кеше барлыгын тою рәхәт иде. Ә үзенең Гөлфаязны никадәр яратканын югалткач кына аңлады шул... Ихтияр институтка барып, кирәкле документларны, командировка кәгазьләрен алды да, Питерга поезд белән китеп барды. Юл чакрымнарын санаган тәгәрмәчләр тавышына кушылып, гомер елларын сүтәсе, алдагы тормыш юлын тәгаенлисе бар иде аның. Гөлшат зур сумкага кием-салымнарын тутыра башлагач, Диләрә күңелсезләнеп калды. Ә бит, урнашканчы миндә яшәп торырсың дип, кызны үзе белән алып киткәндә, икеләнгән иде: кеше белән яши алырмы ул? Гадәти тормыш ритмыннан чыгармасмы аны бу бала? Ялгызы гына яшәргә күнеккән Диләрә өчен фатирына чит кеше кертү көйләнгән дөньясын җимерүгә тиң иде. Тулыртулмас бер ай эчендә тәмам ияләнеп беткән икән, Гөлшат киткәч өйгә кереп утырасы ялгызлыктан сискәнеп куйды хәтта. - Миндә генә торсаң да була иде... - Рәхмәт, Диләрә апа, болай да күпме тордым бит инде. Ярый тулай торактан урын булды әле. Кызлар да әйбәткә охшаган. Күңелле булыр! Күңелле булыр... Картая барган ялгыз хатын янында нинди ямь тапсын инде ул яшьлек? Үз уйларыннан бигрәк моңсу булып китте. Моңсу гына түгел, авыр булып китте. - Әйдә, чәй эчик, булмаса, саубуллашу чәе! - диде ул, кухняга атлап. - Сез бигрәк инде, Диләрә апа, бөтенләйгә хушлашкан кебек... Рөхсәт итсәгез, мин сезгә килеп йөрер идем. Әби дә, Диләрә апаңны ташлама, аңа ыек, ди. - Акыллы синең әбиең! Әбиеңне тыңла, яме! - Гөлшатны кочаклап алды да шаян тоннан җитдигә күчте. - Синең өчен ишегем дә, күңелем дә ачык. Тыштан чая гына күренсә дә, нечкә күңелле бала шул, Гөлшатның күзләренә яшь бәреп чыкты: - Рәхмәт инде сезгә, Диләрә апа! Сез миңа шулкадәр якын кеше хәзер, сез булмасагыз, нишләгән булыр идем, белмим... Диләрә кызны кысыбрак кочаклады гына. Шул сүзсез ымда инде бөтенесе әйтелгән, сүзләр кирәк түгел иде. Тик Гөлшатның сүзе калган икән әле. Китәргә җыенгач та, ул таптанып торды-торды да: - Диләрә апа, сездән сорыйсым килгән иде, эзләсәм, үз әниемне таба алырмын микән? - диде. Бу хакта сөйләшү булмый калмас дип уйлаган иде Диләрә. Тик болай аяк өсте... - Юктыр, Гөлшат. Сине бит бала табу йортыннан ук алып кайтканнар. Бик үк законлы юл белән дә түгелдер, анда да теркәлеп калмагандыр. Үстергән әти-әниеңне үзеңнеке дип сана. Тапкан ана түгел, баккан - ана, диләр. - Шулай да беләсе килә бит... Гөлшатны озаткач, Диләрә, гадәтенчә, кухняга керде. Кеше артыннан аның шулай үзе генә утырып чәй эчеп ала торган гадәте бар иде. Чәйнекне кайнарлатты. Тик... эчәсе килмәде. Кеше язмышлары язылган вакытта төзәтүләр була микән, дигән сәер уй сызылып үтте Диләрәнең аңында. Ул төзәтә-төзәтә язса да, геройлары кайвакыт, аңа буйсынмыйча, үз юллары белән китәләр. Гаҗәп хәл ул... Аннан нигәдер Ихтиярның сүзләре исенә килде. "Мин барыбер дә Ярхәмнең уйдырма образ икәненә ышанмыйм. Ул кадәр туры килү була алмый..." Шифаханәдә бергә ял иткән тәкәббер хатын чынлап та Ихтиярның хатыны булды микәнни соң? Ярхәмнең эштәге проблемаларын Диләрә шул ханым сөйләгәннәрдән күчереп язган иде бит. Фәнни хезмәтләрендә соавтор итеп институт директорының исемен куймаган өчен, карьера баскычында туган киртәләр; "элита" орлыкны "суперэлита" дип сатарга дигәндә, принципка барып, кемнәрнедер тиешле керемнән мәхрүм иткәне өчен кыйналулары... Кара, Ихтияр дигән исем бу урында күпкә отышлы булган икән ләбаса. Кешенең исеме җисеменә тәэсир итә, диләр. Героена нинди генә исемнәр кушып карамады, ябыштыра алмый азапланды күпме. Ә мәхәббәт линиясе... анысы тулысынча уйлап чыгарылган, дөресрәге, күргән-ишеткәннәрдән гомумиләштереп укмаштырылган. Мәхәббәт өчпочмагының тормыштагы иң типик варианты: гаиләле ир, ялгыз хатын... Өченче почмак булып яши алса, бәхетлерәк булыр иде микән Диләрә, бәхетсезрәкме? Бәлки... ялгыз булмас иде. Диләрә кайтып-кайтып уйлаган чакларында да бу сорауга җавап таба алмады. Яшәп карамый белеп булмыйдыр шул. Бары шунысы анык - гаиләдә алган тәрбия аңа бу юлны сайларга ирек куймады. Юкса күңелнең иң иләс-миләс, акылга буйсынмас чагы иде бит. Эшкә урнашырга килеп, каушап кына редактор бүлмәсенең ишеген ачуга... юк, ул чакта түгел, соңыннан, язмышымның ишеген ачканмын икән, дип уйлады. Бер караштан кабынган мәхәббәт китапларда, киноларда гына була дип белә иде ул. Түрдәге өстәл артында гәүдәсен креслога ташлаган редактор бер мизгелгәме, бер гасыргамы юк булып торды. Ишеккә аркасы белән утырган ир-егетнең кереп килүчегә кызыксынып борылган башы шул халәттә катып калды... Мәхәббәтнең күзе сукыр, диюләре хак икән. Кырыкка җитеп килгән ир-атның бу яшьтә гаиләсе булырга тиешлеге хакында уйлап та карамады Диләрә. Әллә уйларга курыктымы? Өйләнгән кеше белән очрашып йөрүен ярты елга якын вакыт үткәч кенә белде ул. Бүлмәдәш кызлары күзен ачмаса, тагын да күкләрдә очар иде. Бәхет канатларын кисеп алдылар! Дамир, канатларны ялгарга теләп, ниләр генә эшләсә дә, Диләрәне кабат күкләргә күтәрә алмады. Кызның гариза күтәреп керүе редакторны гаҗиз итте. Талантлы яшь журналистын югалтасы килмәүдән дә бигрәк, Дамир редакторга бик кирәкле кеше иде. Зур оешмада җитәкче. Ул вакытларда әле "иганәче" дигән сүз булмаса да, тираж җыюда шәхси мөнәсәбәтләрсез беркая да бара алмыйсың. Тик Диләрә кырт кисте. Бөтенесен аптырашта калдырып, талантлы, өметле журналист, республика матбугатыннан чит бер өлкәнең район гәҗитенә китте дә барды. Билгеле, ул мәйдан аңа тар иде. Аннан да бигрәк, аның хөр холкы белән райондагы тоталитар режимда эшләү мөмкин түгел иде. Шулай да бу адымның файдасы булды. Тормышны төрле яклап, эченнән күрү, өйрәнү, кешеләр белән аралашу әдәби иҗаты өчен дә күп нәрсә бирде. Казанга ул журналист булып түгел, бизнеследи булып кайтты: бәйрәмнәр-тантаналар оештыручы оешмаларга ихтыяҗ зур икән безнең заманда. Ярхәмне ул, нигездә, Дамирдан күчереп язды: килеш-килбәтен, холык-фигылен, дөньяга карашын... Хәтта сүзгә-сүз язган урыннары да бар. Әлбәттә, ул аны бераз үстерде, җирдән күтәрде... Шул геройны менә Ихтияр үзе дип кабул иткән. Кызык. Кара инде, бөтен үткән гомерен айкап чыгарды бу Ихтияр дигән кеше. Күңелне айкады... Ә Дамир укымагандыр китапны. Ул хәзер зур кеше, дәүләт эшлеклесе. Китап укымый торгандыр инде. Укыса да, үзен таныр иде микән? Ә чынлап та, бармы соң ул анда? Дамир дип, әллә Диләрә хыялында тудырган Ихтиярны гына язганмы? Ничә еллар үзе уйлап чыгарган виртуаль дөньяда гына яшәлгәнме? Ул дөнья хәзер реальләшә бара түгелме соң! Тик ул дөньяда да Диләрәгә тагын өченче почмак кына калган шул. Юк инде, кайдадыр аның үзенең тигез дөньясы булырга тиеш ләбаса. Һәм аның кайда икәнлеген Диләрә чамалый да бугай. Әгәр виртуаль дөньяны реальләштерергә мөмкин икән... Диләрә телефоныннан гына Facebookka керде. "Уртак мавыгулар клубы"нда танышкан ир аны күптән инде үзенә кунакка, океан артына чакыра иде. Ниятләренең җитди икәнлеген дә кат-кат сиздерде, Диләрә каршы булмаса, үзе килеп танышып китәргә дә әзер иде. Читтән торып аралашу кызыклы булса да, якыннан танышырга гел икеләнде Диләрә. Икеләнә иде... менә хәзер бер тында "Кунакка чакыр!" дип язды да куйды. Мичкә ягып җибәргәч, әле җылы төшеп өлгермәсә дә, өй эче күңеллеләнеп китте. Адәм баласы өч нәрсәгә: янган утка, аккан суга, эшләгән кешегә карап торырга ярата, дигәнне ишеткәне бар иде Ихтиярның. Мичтә чәчри-чәчри янган утыннарга карап, шуны исенә төшерде. Чынлап та, янган утка карап тору рәхәт, ялкын сине үз эченә бөтереп ала, гүя авыр уйларыңнан арындыра, җаныңны чистарта. Аккан су да күңелдәге юшкыннарны үзе белән алып китәдер. Эшләгән кешегә, дигәне белән генә килешмәс иде, карап торганчы, эшләүдән күбрәк тәм таба ул үзе. Җылы төшә микән дип мичне сыйпап караганда, Аланкүлдә мондый мич бер миндә генә калгандыр, мөгаен, дип уйлап алды ул. Газ кергәннән соң, бөтен кеше зур мичләрне сүтеп бетергән иде. Ягу газга көйләнгән булса да, Рәис мичне калдырган. Беренче кат өйне караганда ук шушы мич аеруча күңеленә хуш килде Ихтиярның. Балачакта авылга кунакка кайтканда, әбисенең иртән мич алдында гына пешереп биргән әче коймакларын исенә төшерде бу мич. Капка келәсенә әллә җил кагылды... Ул арада өйалды ишеге дә ачылды. Үзалдына сөйләнә-сөйләнә кереп килүченең кемлеген үзен күргәнче үк таныды Ихтияр. - ...күз урамда калды әле... - диде Гадилә, ишек яңагын капшап. - Нихәл, күрше, кайттыңмы? - Исәнмесез, Гадилә апа! - Ихтияр ике куллап күреште. - Әйдә, узыгыз. Гадилә туры мич каршына килеп басты. - Менә, Рәис, маладис ичмасам, сүтмәгән мичне! Ни әйттем авыл җирендә мичсез булмый дип, яшьләр сине тыңлыймыни хәзер! Мич җылысына җитәме! Мич җылысы бит ул - сөякне эретә торган җылы бит ул. Биш таба сыешлы мичне сүттеләр дә аттылар!.. - Аннары ачулы тонын кызыксынулыга үзгәртеп: - Имән утын, ахры, - дип, мич авызына иелеп алды да, - чәчрәмәсен, - дип читкә тайпылды. Ихтияр алып биргән урындыкны мич янына куеп, аркасын терәп утырды. Йорт хуҗасының: - Төрлесе эләккәндер, утыны - сүтелгән каралты-кура гына, - дигәнен ишетмәгән дә кебек кенә, үз сүзенә күчте: - Аптыраган инде быел, бәрәңгене һаман базга сала алмый торабыз. Чери. Идән астына гына салсаң, чүпләштереп тә торыр идең инде дә... Бөтен бәрәңгене идән астына да тутырып булмый, язга үреп бетә. Килен: "Әнә бәрәңге прафиссыры кайткан, сорарга кирәк", - дигәч, туктале, минәйтәм, үзем кереп чыгыйм әле, дим. Ничек сакларга икән инде ул бәрәңгене, базга салсаң, череп бетмәс микән инде? - Коры черекме соң? - Коры черек шул. Нәрсәдән була икән ул? - Җирдәге гөмбә күчә бәрәңгегә. - Чукынган гөмбә икән! - Чукынган түгел, Гадилә апа, ул берьяктан файдалы, тиресләрне эшкәртә. Тик, яңгыр күп булганда, ул җирдә үрчи дә, аннан соң бәрәңгегә дә күчә. Ә бәрәңгене саклаган җирдә һава йөрергә - вентиляция булырга тиеш. Базыгызда вентиляция торбасы бардыр бит? - Бардыр инде, Хәмит нәрсәләрдер куеп маташкан иде. ...Тагын шуны әйтмәкче идем, безнең сары бәрәңге иллә дә шәп уңа торган иде, быел, нишләптер, ваграк булды, яралышы да әзрәк кебек. - Орлыкны алыштырырга кирәк, сез бит һаман чәчүлекне үзегездән генә калдырып барасыз. Ә сорты әйбәт, "Адретта" инде ул, сезнең авылда бөтен кешедә шул сорт. Тәмгә тәмле, комлы җирне ярата. - Тәме бик тәмле ансы, ярмалы. Әле килен, кемнәндер алып, кызыл бәрәңге дә утыртып караган иде, чыгышлы икән. Тәмгә дә әйбәт кенә. - "Ароза" йә "Рокка"дыр. Куе кызыл булса, "Ред скарлет" та булуы мөмкин... Исемнәренә исе китмәде, бу исемнәр аңа берни сөйләми, ә менә "прафиссырны" эләктергәндә, берочтан бәрәңгегә кагылышлы бөтен проблеманы хәл итеп калырга уйлады бугай Гадилә: - Менә шунысын да сорармын дигән идем әле, ул корт белән җәфаланабыз бит инде, бәрәңге кортын әйтәм. Кайбер кеше хәзер орлыкны агулап утырта башлады. Килен әйтә, без дә шулай итеп карыйк, ди. Агулы бәрәңге ашап ничек була инде ул, зыяны бардыр аның? - Ә сез кортны агулыйсызмы соң? - Сиптерәбез инде. Сиптермәсәң, коры таякка калдыра бит, мәлгунь! Ихтияр орлыкны агулап утыртуның үсентене агулауга караганда зарарлырак түгеллеген аңлатып карады. Тик Гадиләнең бик ышанасы килмәде. Әгәр бөтен хуҗалыклар орлыкны бердәм агулап утырта башласалар, бер-ике елга колорадо кортыннан котылып торырга, агусыз бәрәңге ашарга да булыр иде дип уйлый Ихтияр. Тик кешеләрне генә ышандырып бетереп булмый. Гадиләнең әле хәл итәсе мәсьәләләре бетмәгән икән. - Син ялга гына кайттыңмы соң? - диде ул, урыныннан кузгалгач. Үзе, Ихтиярның җавабын да көтеп тормастан, гозерен дә әйтеп салды. - Гөлшат кайткан иде, иртәгә китәсе, минәйтәм, алып китә алмассың микән, дим. - Мин иртәгә генә китмәм шул... - Алай икә-ән. Ярар, берәр машина булыр әле. Гөлшат турында сүз чыккач, тагын нидер ишетәсе килә иде Ихтиярның, шуны тойгандай: - Укуын бик ошата инде, - диде Гадилә. - Без телевизордан гына карап торган зур әртисләр дә укыта икән үзләрен. Убшиҗитиедәге кызлары да бик әйбәт, ди. - Диләрәдә тора иде түгелме соң? - дигәнен сизми дә калды Ихтияр. - Урнашканчы гына торды анда. Диләрәдә... Диләрә дип... Син белмисеңмени, киткән бит инде ул Диләрә. - Гадилә Ихтиярга сынап карады. - Әмрикәгә киткән, ди... Гадиләнең үзенең гөманын өскә чыгарасы, бу икене бергә итеп күрәсе килә иде. Алай булып чыкмаганга ачуы килеп: - Әй, сине дә әйтер идем, бернәрсә белмисең. Килен дөрес әйтә, җебек дип! - диде дә чыгып китте. Күңелнең кайсыдыр төше кителеп калды. Шаулап төшкән кызыл күмер өстендә зәңгәрсу ялкыннар биешә иде. Кисәү башы калмасын дип, кисәү агачы белән күмерне болгатып алды. Кайнар күмернең эссесе битенә бәрелде. Йөрәккә дә эссе кага иде... Диләрәне соңгы кат күргән көнне исенә төшерде. ...Машина утыргычында яткан кояш күзлеге күзлек кенә түгел, бер күпер булып тоелды ул чакта Ихтиярга. Диләрә янына барып, ничек сүз башларга белми тора иде, менә бит форсат! Кичә Диләрә онытып калдырган. Күзлек кайгысы булдымыни анда! "Мин аның кайда икәнлеген беләм бугай", - дип, югалган кызны эзләргә иткәч, Ихтияр машинасы белән барырга булдылар. Мансур, кешеләр көтеп тора, дип ашыга иде. Әмма ни барганда, ни кайтканда җавап алырга теләгән сорауларын Диләрәгә бирә алмады. Аның уйлары Гөлшат турында гына иде. Күзлек китерәм дип өенә килгән Ихтиярның чынлыкта максаты нидә икәнлеген шундук аңлап алды Диләрә. Бернинди Гөлфаязны да белмәвен, моның бары тик очраклылык икәнлеген тагын бер кат аңлатырга туры килде. "Хатыныңны гына күргәнем бар бугай", - дип әйтмәкче иде... кире уйлады. "Барыбер ул геройларның прототибы булмый мөмкин түгел", - дип төпченгән Ихтиярга: - Теләсәң, аларны мин дип уйла, аларның барысында да минем кыйпылчыгым бар, - диде. - Ярхәмдә дәме? - диде Ихтияр, иронияле көлеп. - Ярхәмдә дә! Ул да минем сүзләрем белән сөйләшә. - Гөлзифа син инде, алайса?.. - Күңеле - мин. Язмышы башка... - Мин Гөлфаязны чынлап яраткан булганмын... Хәзер дә... Бу сүз нишләптер икесен дә сискәндерде. Икесе дә ул халәтләрен сиздермәскә тырышты. - Мин барыбер дә Ярхәмнең уйдырма образ икәненә ышанмыйм. Ул кадәр тәңгәллек була алмый... - диде Ихтияр, соңгы сүз итеп. Карап торып, мичне уздырып бара икән. Күмерләр каралып килә. Авыл миченең төп хикмәте - вакытында томалау: күмер дә сүрелмәсен, зәңгәр уты да калмасын! Мич томалаганда да соңарып маташ инде! Тормышта гел соңарып аңга килү генә җитмәгән... Уйга бирелсәң, хәтәр икән: бер уй, тармакланып, икенче уйны тудырып кына тора. Уйларыннан аны Зиннур бүлде. - Күрше, чык әле монда, - диде ул, ишек шакып, кабаланган тавыш белән. - Әйдә, өйгә кер, күрше! - Юк, кереп тормыйм, үзең чык әйдә! Ихтияр ишегалдына чыкканчы, Зиннур инде өй каршына чыгып баскан иде. Кәефе шәп, май кояшы кебек балкып тора. Кысынкы күзләре ялт та йолт уйный. - Алмагачлар кайтартты Маликыч, сиңа кирәкме? Ихтияр бертын аңламый торды: кем соң әле ул Маликович? Зиннурның кулларын каршы яктагы дачник өенә болгап сөйләвеннән генә төшенде. - Бәк шәп сортлар, ди, әллә нинди гибридлар: груша белән кушылганы да, җиргә ятып үсә торганы да бар, и так далее. Кыйммәт тә түгел. Аласыңмы? Ихтиярның икеләнеп торганын күреп, тагын сүзен дәвам итте: - Бетеп бара синең монда алмагачлар, картайганнар. Күреп тор, бер-ике елдан корып төшәчәкләр. Маликычка хәзер полный алма бакчасы ясыйбыз. - Рәмзия апа шатланыр инде! Каян исенә төште Зиннур хатынының теге вакыттагы төше! Зиннур да шундук аңлап алды тагын: - Әй, авыл инде, - дип кулын селтәде. - Халыкка шул шом таратырга булсын! Рәмзия апаң шул вакытта ук шатланган булган инде ул, нигеземә җүнле кеше килде дип. Беләсең килсә, төштә елау - шатлыкка икән. Йә, аласыңмы? Әйдә, самый шәпләрен сайлап бирәм. Ихтиярга күршесе артыннан иярми чара калмады. Очынып йөрүенә карап, нинди кош тоткан икән дип уйлаган иде, кошның койрыгы бик гади булып чыкты: йортына күз-колак булып торуны Маликыч Зиннурга тапшырган икән. - Минем дә синең белән киңәшәсе бар иде әле, күрше, - диде Ихтияр, җил-җил барган Зиннур артыннан атлап. - Ничек уйлыйсың, өйне домкрат белән күтәртеп, кирпечтән бераз фундамент куеп булыр микән? - Нишләп булмасын, булыр, - диде Зиннур барган хутка гына. - Язга карарбыз. - Язга түгел, хәзер, кышка кергәнче эшләргә иде исәп. Зиннур, туктап, Ихтиярга борылды. - Әллә кышка япмаска уйлыйсыңмы? - Шәһәр ыгы-зыгысына бик кайтасы килми әле, - дигән булды Ихтияр. Фатирны калдырып, хатыннан киттем, дип әйтә алмады. - Кышка калам дисәң, бик карарга кирәк инде. Ничә еллар кеше тормаган йорт бит. - Гата белән сөйләшермен дип торам, эш рәтен белә бугай. Зиннурның йөзе үзгәреп китте. - Ишетмәдеңмени?.. Үлде бит Колга. Риясыз адәм иде, мәрхүм, бер кешегә зыяны тимәде. Бәхетсез бәндә булды инде, салу харап итте. Кешегә эшләп гомере үтте. Без дә какмадык, кулдан килгәнчә булыштык инде үзенә, и так далее... Авыл белән җыелып җирләдек... - Урыны җәннәттә булсын! Көн сүрелеп киткәндәй булды. Ихтияр кисәк кенә өенә борылды. - Ә алмагач? Ярар, соңыннан үзем кертермен, - дип калды Зиннур. Ихтияр ян капкадан гына бакчага үтте. Агачлар инде яфракларын коеп бетергәннәр. Җирдән яфрак исе, дым исе килә. Еларга гына торган болытларны, баш очыннан алып китәргә теләгәндәй, җил ашыгып-ашыгып куалый. Ян тәрәзә каршындагы карт алмагачның иң өске ботагында алма күргәч, Ихтияр башта ышанмый торды. Чынлап та, бер яфрак заты калмаган шәрә алмагачның иң өске ботаганда саргылт-алсу сыңар алма эленеп тора иде. Җил әллә каян гына моңлы бер аваз алып килде. Гадиләләр ягыннан. Гөлшат җырлый... Бик акрын гына тибрәлгән җырның сүзләрен аермачык ишетте Ихтияр: Алма турап ашатырлар, Ашама, бәгырькәем! Кеше сүзләренә карап Ташлама, бәгырькәем!.. 2014- 2015 Хикәяләр БОЛЫТЛАР АРТЫНДА КОЯШ БАР - Әтием, мин сине бик-бик яратам!.. Әйдә, бер-ике-өч... Телефон төймәсенә кайсы беренче баскандыр, күз алдында кызының елмаюы гына эленеп калды. Саубуллашканда, кызы Әминә аңа һәрвакыт шулай ди: "Мин сине бик-бик яратам!" Бу сүздән җанда кояш кабына. Тик Әнвәр үзе, хисе күңеленнән ташып торганда да, "яратам" сүзен җиңел генә әйтә алмый. Ул хис ничектер сүзсез генә аңлашылырга тиеш кебек. Ә хәзерге яшьләр башка: алар яратуларын да, яратмауларын да ярып салалар. Бәлки, шулай дөрестәдер, ап-ачык. Әллә нәкъ менә шушы гап-гади сүзләрне вакытында, урынында әйтә белмәү аркасында тормышы шундый чуалчык булып чыктымы соң Әнвәрнең? Кинәт, тиктомалдан, күңелне тирән моңсулык сарып алды. Моңсулык кына түгел, әйтеп бетерә алмаслык бушлык биләде җанны. Гүя дөнья бөтенләй башка үлчәмгә, башка яссылыкка күчте. Бу халәт Әнвәргә таныш. Әмма бүген, туган йортының капкасын ачып кергәндә, ул һич кенә дә мондый халәткә төшәр төсле түгел иде. Яшел чирәмле киң ишегалды аны елмаеп каршы алды. Ишегалдының һәр почмагында кояш уйный, сап-сары болдыр кырыена тезелеп куелган аяк киемнәре - яшел, зәңгәр төстәге җәйге резин башмаклар, кызыл эчле ялтыравык галошлар да хуҗа кайтканга сөенеп-елмаешып торалар төсле. "Апа кайтып киткән икән", - дип уйлап алды ул, яхшылап юылган болдыр идәнен, тәртип белән тезелгән аяк киемнәрен күздән кичереп. Әти-әнидән соң бушап калган йортны алар - ике туган - хәл кадәренчә яшәтергә, туган нигездә тормышны сүндермәскә тырышалар иде. Көз ахырында гына өйне ябып торалар да язга чыгуга кайтып ачалар. Үзара килешенгән канун: кем кайтса да, яшелчә-чәчәкләргә су сибеп, киткәндә үзе артыннан өйне җыештырып китә. Бигрәк тә ачык җирдә тычкан-фәлән ияләшерлек ризык калдырырга ярамый. Хуҗалар кайтканда соранып йөрүче песиләр күп булса да, йорт буш калгач, ул мырауларның бу тирәдә эзләре булмый, ахры. Менә әле дә, каян сизә диген, Әнвәрнең артыннан ук Тиенкәй килеп керде. Яз башында өйне ачкач та килеп ияләшкән яшь песигә озын, йөнтәс койрыгына һәм песиләргә хас булмаганча сикергәләп атлавына карап, апасы Тиенкәй дип исем биргән иде. "Үзең син тиенкәй, бертуктаусыз тормыш тәгәрмәчен әйләндерәсең". Апасына карата күңелендә туган җылы хисләрен Әнвәр, билгеле, сүзгә күчерә алмады. Ә Тиенкәй бигрәк үз итте аларны. Кайтып кергәннәрен сагалап кына тора. Аның көтеп торганын белеп, хуҗалар да күчтәнәчсез кайтмый. Әнвәр бу юлы да авылда көтеп торучысы барын онытмады, аэропорт буфетына кереп, сосиска алып чыкты. Шуны чистартып, песи тәлинкәсенә салды. Тиенкәй иснәп кенә карады да... матур койрыгын болгап читкә китте. Өстәл астына кереп, Әнвәргә яшькелт күзләреннән үпкәсен сирпеп алды: син нәрсә, кешеләр генә ашый торган итсез сосиска ич бу, моның белән песи халкын алдыйм димә! Үз чиратында Әнвәр дә: "Тамагың туктыр", - диде дә, юл сумкасын болдыр идәненә куеп, өйгә дә кереп тормастан, арткы капкадан бакчага чыкты. Менә кайда ул рәхәтлек! Бакча шау чәчәктә: кашкарыйлар, дәлияләр, хризантемалар, петунияләр... Яз башыннан нәркисләр, лаләләр, ирислардан башлап, җәйгә күчкәндә пионнар, лилияләр, розалар, соңрак флокслар, инде менә көзге чәчәкләр белән балкып торган бакча Әнвәргә апасының матурбизәкле күңел дөньясы кебек тоела. Тик ул күңел дөньясын аңлаучы, санлаучы, сокланучы бармы соң?! Җизнәсе сүзгә дә, хискә дә саран, тормышның якасына ябышып дөнья көтә торган кеше булып чыкты. Апасы белән кара-каршы торып, шәһәр читендә йорт җиткерделәр. Җизнәсе әйтмешли, хезмәт белән тәрбияләгән балалар, тәрбия яшеннән чыккач, тиз-тиз хезмәттән качтылар: кызлары Интернет аша танышып, әти-әнинең ай-ваена карамастан, унсигезе тулуга, казах егетенә кияүгә чыгып китте. Уллары армиягә киткән җиреннән Себер якларында төпләнде. Хезмәт тагын апасы белән җизнәсенең икесенә генә калды. Апасына күбрәк тә төшә. Чөнки җизнинең авылы шәһәрдән ерак, төп йортта энесе яши, анда елга бер генә кайтып киләләр. Ә хатынының нигезенә кайтып йөрүне җизни кеше кирәксенми; хатынын тыймый, үзе кайтмый. Апасы, шулай итеп, ике арада бөтерелә. Ике арада, ике бакчада. Күрсәнә, помидорлары барысы сабагында кызарып-саргаеп утыралар. Картинага төшереп куярлык! "Бу бакчаны синең өчен үстерәм бит, алып кит инде помидор-кыярны булса да", - дип битәрли апасы Әнвәрне. И апа-апа, кайчан гына үзеңне уйлап яшәргә өйрәнерсең икән! Хәер, бу яшьтә инде үзгәреп булмыйдыр шул. Бакчадагы гөл-чәчәкләрдән иңгән яктылык өйгә дә ияреп керде. Өй эче дә кояшка күмелгән иде. Әнвәр, беренче эш итеп, тәрәзәләрне ачып җибәрде. Ачкан чакта чебен-черки кермәсен өчен тәрәзәләргә тарттырган челтәрләрнең кнопкалары кубып төшкәләде, шуларны рәтләп шактый әвәрә килде. Нәкъ әнисе исән вакыттагы төсле, тәрәзә төбе саен балкып утырган яраннарга карап, тагын бер кат апасын уйлап куйды. Тәрәзә төбендә гөл үсмәгәч, өй ятим кебек дип, ел саен яздан көзгә кадәр гөлләр үстерә, аннан ул гөлләрне кайсын күршеләргә таратып, кайсын шәһәргә алып китеп мәш килә. Үзләре кайта алмый торганда, күрше апа да кереп су сибештерә. Әле дә гөл төпләре дымлы иде. Кайтып җиттем, дип хәбәр бирергә кирәктер инде дип, апасының номерын җыйды Әнвәр. "Ай, энем, әйдә, тиз генә җыен да безгә кил, Казахстаннан кодалар килеп төште, җизнәң шашлык кыздыра..." - дип тезеп китте апасы, аның "кайттым" сүзен ишетүгә. Үзе Әнвәр белән сөйләшкәндә, беррәттән янындагылар белән дә гәпләшеп ала һәм, гадәтенчә, мөгаен, телефонын яулык астына кыстырып, ниләрдер эшләп тә маташа иде. Телефонның теге очындагы ыгы-зыгы монда кадәр сизелеп тора. Әнвәр, аэропорттан туры авылга кайтып киткәнлеген көчкә аңлатып, телефонны куйды. Аэропорт аларның авылыннан ерак түгел, шуңа күрә бер-ике көнгә генә командировкага барганда, машинасын аэропортта калдырып тора ул. Аннан, кирәксә - шәһәргә, теләсә, авылга кайтып китә. Апасы белән саубуллашып кына өлгерде, телефоны аваз салды. Кызы скайпка чыгып маташа. Кем уйлаган, шушы авылдан торып, дөньяның икенче кыйтгасындагы кешене күреп сөйләшеп булыр дип. Ничек тиз үзгәрде замана! Менә телефон төймәсенә генә басты: Әминәсе елмаеп каршында тора! Гадәттәгечә, беренче сүзе: "Ой, әтием, мин бик ашыгам, әз генә вакытым бар", - булды. "Ничек кайтып җиттең? Минем барысы да әйбәт, эш күп. Хәзер туристлар җыелып бетә дә, китәбез. Минем өчен борчылма. Әтием, мин сине бик-бик яратам! Әйдә, бер-ике-өч!" Кызының елмаюы гына күз алдында эленеп калды. Кызы инде икенче ел чит илдә эшли: үткән ел Төркиядә эшләгән иде, быел Гарәп Әмирлекләренә үк китеп барды. Чит телләр факультетын тәмамлаган кешегә юллар ачык шул хәзер. Үзе үк аны дөнья күрергә этәрсә дә, бердәнбер якын, газиз кешеңне, кыз баланы күз күрмәгән җирләргә чыгарып җибәрү җиңел түгел икән. Ярый әле бу скайп дигән хикмәт бар, көн саен диярлек күрешеп-сөйләшеп торалар. Гадәттә ул сөйләшү әнә шул "Әтием, мин бик ашыгам" була инде. Кинәт, тиктомалдан, дөнья убылган төсле булып китте. Бөтен тирә-юньне күзгә күренмәс шыксыз бушлык биләп алды. Өй эчендә уйнаган кояш та сүрелде. Әнвәр урамга карады. Кояш инде офык артына төшеп бара, ә күкне юка гына аксыл болыт элпәсе каплап килә иде. Ул ашыгып тәрәзәләрне япты. Әле җәй үтеп бетмәсә дә, җәйнең азагы, август ахыры шул инде. Көннең кыскарганлыгы да, бик тиз холык алмаштыруы да сизелә. Шушы көн төсле, күңел халәте дә үзгәрде дә куйды. Бу халәт аңа таныш. Бала чакта әнисе берәр кая китсә, шулай була торган иде: күңелдә кояш сүнә. Бөтен дөнья буп-буш калган сыман була. Һәм син үзеңне япа-ялгыз, бик бәхетсез, югалып калган кебек хис итәсең. Әнвәр, төсе белән әтисенә охшаса да, күңеле белән әнисенә якынрак шул. Алар әнисе белән бер-берсенең күңел халәтен бик нечкә тоялар, ләкин беркайчан да бу турыда сөйләшмиләр иде. Әнисенең күңел дөньясын шулай тирән тойгангадыр, Әнвәр күп еллар әтисенә карата ачулы-үпкәле бер халәттә яшәде. Дөрес, бу халәтен ул беркайчан да сүзгә күчермәде. Юк, бер тапкыр әтисенә каршы чыгып карады, тик әнисе аны бик тиз туктатты. Инде үзен бу дөньяны тулысынча аңлыйм дип санаган, егетлек чорына аяк атлаган чагы иде. Уналты яшь! Авылда печән өсте. Әтисе тагын ике-өч көн күрше урамда яшәп кайтты. Печән өстендә, утын әзерләгәндә аның күрше урамда югалгалап торуы беренче генә түгел. Моны инде бөтен авыл белә. Әнисе дә арып-таушалып, аракы сөременнән айныр-айнымас кайткан иренең кайда булганлыгын белеп тора. Белеп тора... һәм, берни булмагандай: "Мунча ягылган, бар, юынып чык!" - дип, иңенә сөлге чыгарып сала. Нигә башка хатыннар кебек чыр-чыр талашмый, теге хатынның йортына барып буран куптармый, һичьюгы, кычкырып-бакырып еламый соң әнисе?! Юк, җитәр, әнисе түзгән җитәр, ул түзмәс, әнисен тагын да болай кимсетергә юл куймас! Бөтен кыюлыгын җыеп, ул әтисенең мунчадан чыгуын көтә башлады. Әйтәсе сүзләрен башында тәртипкә салырга тырышты. Тик, вакыт үткән саен, әйтер сүзләр таркаулана, йөрәк тибеше кызулана барды. Ул хәтта, дөп-дөп типкән йөрәген тынычландыру өчен, күкрәк турысын кулы белән кысып торды. Менә мунча ишеге ачылды. Аннан әтисенең кызарган-сафланган йөзе күренде. "Әти..." - диде Әнвәр, тамак кырып. Тавышы каядыр эчкә таба китте. Йөрәк тибеше тавышын каплый төсле иде. Каты итеп әйтергә теләгән "әти" сүзе дә бик сыек кына чыкты. Әтисе дә ипле генә итеп: "Нәрсә, улым?" - диде. Әтисенең йомшак дәшүе аны тагын каушатты. Чөнки ул үзен кискен сөйләшүгә әзерләгән иде. Теге вакытта әтисенең әнисе белән сөйләшүен ишетеп ятты, анда әтисенең тавышы бик кырыс, кисеп ала торган иде: "Безнең нәселдә хатын аерган кеше юк, нәселдә булмаганны кылдырма!" Ишекнең каты ябылуыннан өй селкенеп куйды. Бу тавышка ул инде йоклаган булса да уянырга тиеш иде, тик "уянып" әнисен уңайсыз хәлгә куюдан куркып, күзләрен чытырдатып йомды. Күзләрен йомса да, әнисенең ул йоклаган түр якка шыпырт кына башын тыгып каравын сизми калмады. Бу сөйләшү дә шундыйрак тонда булырга тиеш иде. Тик монда ультиматумны ул куяр: "Йә без, йә..." Кем дип әйтергә соң ул хатынны? Исеме беләнме, берәр ямьсез сүз беләнме?.. Ул уйларын җыеп өлгермәде, "Нәрсә сөйләшмәкче идең, улым?" - дип, әтисе аның иңенә кулын салды. Бу инде әти кешенең улы белән олыларча, җитди сөйләшергә әзер булуына ишарә иде, ә ул... олыларча сөйләшәсе урында, сабый бала кебек, калтыранган тавыш белән: "Син әнине, безне хурлап йөрисең, бөтен авыл бездән көлә!" - дип кычкырды да бакча ягына атылды. Өйдән чыгып килгән әнисен дә күз чите белән генә күреп калды. Бу хәлләрдән соң әнисе белән алар тагын да якынаерга тиеш төсле иде, тик... киресенчә булды. Әнисенең салкын карашын беренче һәм бердәнбер тапкыр шул кичне тойды ул. "Әнвәр, башкача әтиеңә каршы сүз әйтәсе булма!" - диде әнисе басынкы, әмма кискен тавыш белән. "Әни, син үзең дә..." - дип башлаган иде, "Миңа әйтергә ярый, сезгә - балаларга - юк! Ул сезнең әтиегез!" - дип кырт кисте. Бу йортта, хуҗа кешенең кайбер гөнаһларына да карамастан, әти исеме зур иде шул. Ул гөнаһлар алга таба кабатлангандырмы, тик шунысы хак, әлеге барып чыкмаган сөйләшүдән соң, әтисенең күрше урамда куна калганын хәтерләми Әнвәр. Әтисен ул соң, бик соң гына, аны югалтып шактый еллар үткәч, тормышның әйтеп аңлатып булмаслык борылмаларында үзе дә шактый абынганнан соң гына аңлады. Тик үкенеч, исән чакта аңлаша алмау үкенече калды. Мәңгегә калды. "Үзем исән чакта нигезне бетермәм!" - дип, әтисенә күңеленнән вәгъдә бирде. Бу хакта әтисе белән беркайчан да сөйләшкәннәре булмаса да, ата күңелендәге теләк аңа аңлашыла иде. Ничектер, бер утырып, ирләрчә сөйләшә дә алмый калдылар шул, әтисе алтмышы да тулмастан кисәк китте дә барды. Инсульт. Әтисенең үз куллары белән салган һәрбер бүрәнәсен аерым-аерым күздән кичергәндә, күңелдәге үкенечле уйлар Әнвәрнең йөрәген чемердәтеп алды. Йорт калын нарат бүрәнәләрдән биек-иркен итеп салынган. "Мари урманында кыш киселгән бүрәнәләр ул!" - дип горурланып әйтә иде әтисе. Авылда бер балта остасы иде, алтын куллы. Артык озын гәүдәле булмаса да, киң күкрәкле, нык бәдәнле чибәр кеше иде. Әнисе, киресенчә, зифа буйлы, какча гәүдәле, олыгайгач та сылулыгын югалтмады. Тик артык тыйнак, басынкы холыклы әнисе җор телле, ачык күңелле ире янында беркадәр боеграк булып күренә иде. Әтисенең читкә карауларының сәбәбе шунда да булгандыр, ират бит шат күңелле, уенчак хатыннарны ярата. Алай дисәң, Әнвәрнең күңелендә беренче тирән хисләр уяткан кыз да тыйнак, сабыр холыклы иде бит. Мөгаен, ул аны, үзе дә аңламастан, әнисенә охшатып яраткандыр. Әле күңелне биләгән бушлык халәтен ул кабат нәкъ менә шул кызны югалтканда кичергән иде. "Мин сине олы абыем кебек кенә күрдем, син дә миңа сеңел итеп кенә карыйсың дип уйлаган идем..." Венера тагын да ниләрдер сөйләде бугай, тик Әнвәр нидер аңлый алырлык хәлдә түгел иде. Аның алдында җир убылды, күкләр ишелде, дөнья бетте. Ничә еллар күңелендә иң якты нур булып дөньясын балкытып торган хисләр кадерсезгә калды. Күңел хисләре белән уртаклашмаса да, Венера аны сүзсез дә аңлый дип ышанган иде бит ул. Әле дә Венерага яратуын кычкырып әйтмәгән булыр иде, җәйге каникулдан килүенә, "Венера кияүгә чыга икән, Казаннан китә, читтән торып уку бүлегенә күчеп йөри" дигән хәбәр аны тәмам өнсез итте. Төзелеш отрядында танышып-дуслашып алганнан соң, алар - физфак егетләре белән биофак кызлары - аерылмас бер төркем булып оештылар. Кызлар, Әнвәрләргә кушылып, университетның "Кар десанты" төркеменә дә язылдылар, язларын сплавка да йөрделәр. Чәчрәп тормаса да, кирәк урында сүзен ярып әйтә белгән кыю йөрәкле, юкка-барга зарлануны сөймәгән сабыр холыклы Венераны башкалардан аерып үз итте Әнвәр. Кайчан үлеп гашыйк булды соң ул аңа? Әйтә алмый. Бары иртәсен Венераны сагынып уяна, кичен аны уйлап йоклап китә башлагач кына, үзенең чып-чынлап гашыйк икәнен аңлады. Һәм нигәдер Венера да аңа карата шундый ук хисләр кичерә дип ышанды. Чөнки ул да Әнвәрне күргәч балкып елмая, походларда да гел бер тирәдә булалар, Әнвәрнең үзенә карата игътибарын да шулай тиеш кебек кабул итә иде. Һәм... менә, көтмәгәндә, Әнвәрнең йолдызы сүнде. Бар дөнья буш, төссез, мәгънәсез булып калды. Ул элеккечә үк походларга йөрде, сплавларга барды... тик беркайда да күңеленә ямь таба алмады. Университетны тәмамлагач та, хәрби заводка урнашып, бетмәс-төкәнмәс командировкалар башлангач, үзен икенче яссылыкка күчкәндәй хис итте. Аңа нәкъ шундый эш, заводка исә нәкъ шундый белгеч кирәк булып чыкты. Икешәр-өчәр айга сузылган командировкаларга ул берсүзсез чыгып китә, хәтта тормышын инде бер урында гына күз алдына да китерә алмый башлаган иде. Илдә чираттагы үзгәрешләр башланып, хәрби заводлар ябылып, халык эшсез калган бер вакытта, Әнвәр дә, яңа тормышка яраклашып, үз эшен ачып җибәрде. Нәкъ шул чакта гомеренең яңа бер сәхифәсе башланды: уйламаганда-көтмәгәндә, күнегелгән буйдак тормышы белән хушлашты да куйды. Хезмәттәшләре фирманың исәп-хисап эшләрен алып баручы Мөршидәнең үзенә карата битараф түгеллеген сиздергәләп торсалар да, Әнвәрнең үзе чибәр, үзе чая бу кызыйга беркайчан да ир-ат күзе белән караганы булмады. Ир-ат күз белән ярата, дисәләр дә, Әнвәр өчен кешенең күңел дөньясы мөһимрәк иде. Ә Мөршидә белән күңел дөньяларының ераклыгын сизде ул. Сизде... әмма кызның яратуына каршы тора алмады. Әтисенең: "Улым, үзеңә тиң кешегә генә өйләнергә кирәк!" - дип әйткән сүзләрен Мөршидә белән тормыш итә башлагач исенә төшерде Әнвәр. Әтисен дә нәкъ шул вакытта аңлый башлады. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, өзелеп әйткән икән ул бу сүзләрне. Авыл кызлары арасында беренче егет булып йөргән җор телле, шаян холыклы әтисе авылга килгән укытучы кыз, билгеле инде, аныкы булырга тиеш дип ышанган. Алай-болай сүз катып карап та, кызның үзенә исе китмәгәнлеген чамалагач, алдын-артын уйлап тормастан, укытучыны урлаган да кайткан. Үзенә мөкиббән китеп йөргән кызларның кайсысына гына өйләнсә дә, бәхетлерәк булыр иде, мөгаен... Хатыны аны санлап яшәсә дә, яратмавын, тиңсенмәвен тоеп гомер итү авыр булгандыр. Улына да васыять кебек итеп әйтте: "Үз тиңеңә генә өйләнергә кирәк, улым!" Тик улы да ата киңәшен тота алмады шул. Үзен "яратам" дигән кешегә "мин яратмыйм" дип әйтә алмады. Үзе, яратып та, яратуын җиткерә алмыйча югалткан Венерасын уйлады, үзе Мөршидәгә өйләнде. Венераның да Әнвәрне яратып йөрүен, аннан, өмете өзелеп, аңа үч итеп, ятларга китеп барганлыгын ишетеп, җаны бәргәләнгән чагы иде... Мөршидәсенә дә, яратмавын әйтә алмаган кебек, яратуын да җиткерә белмәде. Илаһи бу тойгы Әнвәр күңеленә хатынын бала табу йортыннан алып чыкканда кагылды. Хатынының беркадәр агарып калган талчыккан йөзендә шундый да бер илаһилык иде... Әнвәрнең күңеленнән "Мадонна" дигән уй сызылып үтте. Шул арада шәфкать туташы кулына китереп салган нарасыйның сулышын тою гүя боз катламы астында яткан җанын эретте. Күңелендә кояш кабынды, меңәрләгән гөрләвекләр челтерәде, дөнья уянды. Бу минутта кулындагы нарасые белән янәшәсендә басып торган хатыны аңа бербөтен булып тоелды. Бу аның иң газиз, иң кадерле кешеләре иде. Бу аның тормышының мәгънәсе иде. Аның беренче тапкыр хатынын кысып-кысып, җанына сеңдергәнче кочаклыйсы килде. Тик куллары буш түгел иде. Ә күңелдә туган хисләрне җиткерергә сүзләр таба алмады. Хатынының колагына "рәхмәт!" дип пышылдавы да ничектер ясалма чыкты кебек тоелды... Аннан тормыш диңгезе тагын үз кочагына бөтереп алды. Һәм бу диңгезне кичү юлларын икесенең ике төрле күзаллавы арага дулкыннар булып ятты. Көннәрнең берендә Әнвәр дә әтисенең сүзләрен кабатлады: "Безнең нәселдә хатын аерган кеше юк!" - "Ярар, - диде Мөршидәсе салкын гына, - миңа да законлы аерылышу кирәк түгел. Бары мин калган гомеремне үземне яраткан кеше белән үткәрергә телим. Әйе, әйе, син яратмагач та, мине дә яратучы кеше бар ул. Күптән, бик күптән ярата. Әле сиңа кияүгә чыкканчы ук... Ә мин сине сайладым. Бергә яши башлагач, ярата алырсың дип уйлаган идем. Юк, син ярату хисеннән мәхрүм кеше булып чыктың". Мөршидә бераз уйланып торды да: "Алай ук түгел, хатын-кызны ярату хисеннән дип әйтмәкче булам, - дип өстәде. - Әминәбезне ничек яратканыңны беләм, шуңа күрә ул үсеп җиткәнче түздем. Апаңны да яратасың... Мине генә..." Кинәт Әнвәр Әминәләрен бала табу йортыннан алып чыккан вакытны күз алдыннан кичерде. Мизгел эчендә бөтен терелеге - сурәте, хисләре белән шул күренеш күңеленнән үтте. Менә хәзер Мөршидәсен кысып-кысып кочакларга булыр иде. Тик... иренең сузылган кулларын хатын дорфа гына этеп җибәрде дә, йокы бүлмәсенә кереп, алдан әзерләп куйган юл сумкасын алып чыкты. "Нигә син? Бәлки, мин чыгып китәргә тиештер бу фатирдан?" Әнвәрнең беркатлы соравына хатыны борын астыннан кинәле генә көлемсерәп куйды. "Анысын уйлашырбыз, минем өйдән чыгып китүем түгел, без Грециягә ял итәргә барып кайтабыз", - диде, "без"гә басым ясап. Бу - Мөршидә иде. Әнвәр янәшәсендә гомер кичкән Мөршидә. Бала табу йортындагы илаһи Мадоннадан ерак, бик ерак хатын. "Яратам" сүзен Мадоннага әйтергә кирәк иде шул!.. Мөршидә ишекне ябып чыкканда, Әнвәрнең гадәти дөньясы кабат убылып төште. Күңелне таныш, бик таныш халәт - бушлык чорнап алды. Дөнья буш, шыксыз, өметсез төсле тоелды. Ул вакытта әлеге халәттән аны кызы йолып алды. Әминә: "Мин әти янында калам", - дип, катгый үз сүзен әйткәч, Мөршидә үзен яраткан кеше янына күченде. Шулай итеп, фатир бүлеп йөрү мәрәкәсеннән дә арындылар. Бакчадагы йортны исә Әнвәр Мөршидә исеменә күчереп куйды. Кызын искә төшергәч, Әминәнең әле генә күз алдында эленеп калган елмаюы биеп алды. Еракта булса да, җылысы монда кадәр җитә бит. Кояш кебек. Аның уйларын хуплагандай, кинәт өй эченә кызгылт яктылык иңде. Әнвәр тәрәзәдән тышка карады. Ертылып киткән болыт пәрдәсе артыннан үрелеп, баеп баручы кояш соңгы яктылыгын сибәргә ашыга иде. Бер хәдистән укыган фикер исенә килде: кемне дә булса яратсаң, аңа яратуыңны әйтергә кирәк, яратуыңны әйтми калу гөнаһ, диелгән иде анда. Әнвәрнең гөнаһлары күп икән шул. Әнисе, әтисе, апасы, Венера, Мөршидә, кызы... Күңелеңдә кояш нурларыдай якты-кайнар хисләр йөртеп тә, берсенә бер җылы сүз әйтми яшә әле!.. Ул телефонын кулына алып, экрандагы зәңгәр төстәге S тамгасына басты. Экранда пәйда булган рәсемнәр арасыннан кызының фотосы турысына төртеп алды. Телефон шактый гына гөрелдәп тавыш биреп торды. Аннан Әминәнең бераз аптыраулы йөзе пәйда булды: "Әтием, ни булды?" - "Берни дә юк, кызым, бая әйтергә өлгерми калдым, мин дә сине бик яратам!" БАЛАН ЧӘЧӘГЕ Ургылып-ургылып аккан суга озак карап торды Маһинур... Суның агышын да күрмәде, тавышын да ишетмәде үзе. Җанының әрнүе шулай ургып-ургып чыга да, дөньяны тутырып, шау итеп ага иде. Шуны гына тойды, шуны гына ишетте. Аның бу су белән агып китәргә уенда да юк. Бары әрнүгазаплардан теткәләнеп беткән йөрәген генә ташкыннарга саласы килә... Бәлки, актарылып агып киткән хыял-өметләрен куып җитәр йөрәге. Шушы суларда, шушы бозлы суларда киләчәге китте ләбаса аның! Җаны белән иманыннан аерылмаса да, казак камчысыннан куркып, тәре астында билдән суда торганга Ходайның каргышы төштеме - шул көннән, бөтен эченә суык тиеп, бала таба алмас булып калды. Ул вакытта ук сулар белән агып китәсе булгандыр да... Тик... Аның өмете - нарасые, бердәнбере бар иде шул ул чакта. Инде... Инде газаплы бу тормыш белән бәйләп торган ни калды? - Анасы! - дип, җилкәсенә кулын салган Миңнәхмәтнең карашындагы куркудан гына үзенең нәрсә эшләргә җыенганын аңлап алды Маһинур. Аңлады да сискәнеп китте. Үз уеннан үзен аклагандай: - Юк, - диде, әкрен генә баш чайкап. - Юк! Мин бу ташкын суга сикерергә җыенмадым. - Әйдә, - диде ире, пышылдап, - өйгә керик. Шунда сөйләшербез. - Башкача сөйләшеп тормабыз, атасы. Сөйләшәсе сөйләшенгән. Мин баламны кяфер зиратына илтә алмыйм! Миңнәхмәтнең сискәнүдән яңак сөякләре кысылып куйды. - Минем... баламны шунда илтеп саласым киләме?! Азагын уйлыйм... - Уйлыйсы-нитәсе калмады... Кемнең ни эше! - Эше барлыгын үзең дә беләсең бит, анасы. Тынгылык бирмәсләр. - Балаң кяфер зиратында ятканда, тынычлап йоклармын дисеңме? - Димим дә инде... - Ир гаҗизлектән көрсенеп куйды. - Ни кылсак та, тынычлыклар юк инде ул безгә! Фәһригөл карчык караңгы төшкәч кенә керде. Як-ягына каранып, шикләнерлек кеше тапмагач: "Йә, ничек хәл иттегез?" - дип сорады. Маһинурдан: "Мин үз сүземдә калам", - җавабын алгач, җиңел сулап куйгандай итте. Карашын кайгысын күтәрә алмаудан бөкрәеп төшкән Миңнәхмәткә төбәде. "Без шулай килештек инде", - диде анысы басынкы гына. Мәетнең ике ягында кара-каршы утырган ике карчык - Әсмабикә белән Бибигөлҗамал да, килешкәннәрен белдереп, баш кагып куйдылар. "Ярар, тәхлил чыга башлыйк", - диде Фәһригөл. "Мин инде бишне чыктым", - диде Әсмабикә. "Мин дә икене чыктым", - дип өстәде Бибигөлҗамал. Фәһригөл карчык тәхлил укырга кереште. Башкалары дисбе тартырга, дөресрәге, бармак буыннарын санап укырга тотындылар. Дисбеләр инде ерак яшерелгән. Кирәк чагында да кулга алырга куркыта, үрәтник күрә калса, миһербан көтмә! Маһинур бертуктаусыз: "Лә иләәһә илләллаһу!" - дип кабатласа да, сүзләренең мәгънәсенә төшенми, ничә кабатлаганын да санамый иде. Башында, бер-берсен кысрыклап, уйлар кайный. Авырайган башыннан шул уйларны, дөресрәге, әле бер, әле икенче кешедән ишеткән аерым җөмләләрне ике куллап кысып чыгарасы килә. "Оҗмах кошы, оҗмах кошы" дип тукылдап торган уй өстенә "кяфер зираты, кяфер зираты" дигәне чүкеч белән бәргәндәй китереп суга. "Бакча арты кулай булыр...", "Котылды инде бәбекәчем...", "Тилмерепләр ятты ла сабыем!", "Сине оҗмах ишеге төбендә каршы алыр...", "Абау, аяклары сап-салкын...", "Үрәтник белә калса!", "Кәфенләргә, кәфенләргә..." берберсен этә-төртә башны тутыралар. Күкрәккә ут капкандай - тынны кыса. Пыш-пыш укынып утырган карчыклар томанланып бер югалалар, бер томан таралып киткәндәй була... Төнне аңгы-миңге үткәргән Маһинур улкаен юып кәфенләгән-чалмалаган вакытта да шулай ук ушсыз булып утырып торды. Кәфенләп салып, укыйсын укып бетергәч: "Алып чыгарга вакыт, хушлашыгыз!" - дигән сүзләрдән кисәк айнып, баласының аяк очыннан тотты. "Бәхил бул, балам, бәхил бул, балам!" - дип гасабиланып пышылдады. Бөтен җаны-бәгыре белән кычкырса да, сүзләре бик әкрен чыкты. Тамакны утлы төер тотып алган, күкрәкне ут булып яндырып торган тойгы күздән кайнар әрнү булып түгелә иде. Кәфеннәрен ачып, улын тагын бер кат карыйсы, бөдрә чәчләреннән, чытырдатып йомган озын керфекле күзләреннән, елмаюга охшап беркадәр ачыла төшкән иреннәреннән үбәсе килде. Туктаусыз "балам, балам..." дип пышылдавына Бикмулла карт "сабыр, сабыр" дип торды. "Сабыр", - дип, иңнәреннән килеп тоткан иренең сизелер-сизелмәс куллары калтыравын тойгач, бу югалтуның икесенең дә яртышар җаны өзелү икәнен аңлап: "Атасы!" - дип, иренең кочагына авасы килсә дә, алай эшли алмады. Алай эшләргә - сабырсызланырга, кычкырып-тәгәрәп еларга, кеше күзендә ир кочагына аварга ярамый. Ярамый! Ул - татар хатыны. Ул - мөслимә! II Әле кояш күтәрелмәсә дә, офык читләре агарып, таң шәүләсе төнне кысрыклаган мәл. Барысы да изрәп йоклыйлар. Алдагы йокысыз төннәр, борчу-газаплы көн Әсмабикә карчыкны да, Миңнәхмәтне дә тәмам эштән чыгарып алҗыткан. Маһинур шыпырт кына кара өйгә чыкты да арткы бакчага караган кечкенә тәрәзәгә капланды. Балан агачы белән каен арасындагы карасу-кызгылт калкулыкка карап: "Аллага шөкер!" - дип куйды. "И балам, салкын җир куенында беренче төнеңне үткәрдең" дигән уйдан сулкылдаган йөрәген уң кулы белән кысты да: "Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббилгәләмин әррахмәнир-рахим..." - дип укый башлады. Үзе укыды - үзенең күз алдыннан туктаусыз улкае Нурисламның уйнап йөрүләре, "әнием" дип муенына сарылулары, "эчем авырта" дип бөгәрләнеп-бөгәрләнеп елаулары, хәлсез куллары белән бармакларына ябышулары кичте. Күз алдында сулып барган баласын кочаклап: "Үлмә, үлмә, сиңа үләргә ярамый, син кяфер зиратында ята алмыйсың", - дип тәкрарлап елаган үзен күрде. Күрде дә... йокысыннан уянгандай сискәнеп, уеннан айнып китте. Кабат бакчадагы калкулыкка карап: "Аллага шөкер!" - дип кабатлады. Елыш халкын көчләп чукындыра башлаганнан бирле күргән михнәт-әрнүләрдән парәләнеп беткән йөрәге өзеләм-өзеләм дип калтыранып торды. Иртәнге чәйгә утырганнар гына иде, аякларын лыш-лыш сөйрәп, Фәһригөл карчык килеп керде. Үзенең әллә ашыгудан, әллә каушаудан тыны беткән. Сәламләшеп тә тормастан: - Ай, күршекәйләрем, хараплар гына булдык. Үрәтник безнең урамга менеп килә... - дип, әйтәсе җөмләсен әйтеп бетерә алмастан, сулышы кысылып калды. - Тукта әле, Фәһригөл түти, әйдә үт әле, утыр, - диде Маһинур, урыныннан кубып. Күрше карчык табынга таба атламады, мичкә терәлеп торган сандык өстенә чүкте. - Ай Аллам, нигә шултиклем каушадың, - дип сүзгә кушылды Әсмабикә карчык. - Ике көннең берендә безнең урамны әйләнә ләбаса ул. Болай таркалма, шикләндерерсең генә. - Ул... ул... - диде Фәһригөл, һава җыеп, - үзе генә түгел, казаклар белән... әллә өч, әллә дүрт атлы казак иярткән. Бу хәбәрдән өстәл артындагылар өнсез калды. Чынлап та каушатырлык, өнсез итәрлек хәбәр иде бу. Атлы казакның кем икәнен, ни икәнен яхшы белә бу авыл! Карчыга карашлы, җирән сакаллы үрәтник озын буен бөгеп бусаганы атлаганда, ак өйдә аны Миңнәхмәт кенә каршы алды. Атлы казакларын иярткән бу җан савучы йөрәкләрне селкетеп өй каршына килеп туктаганда, Миңнәхмәт хатын-кызларга: - Барыгыз, кара өйгә чыгыгыз, - диде. - Үзем генә сөйләшермен. Сез катышсагыз, начаррак булыр. Үзен ни ишетсә дә каршы дәшмәскә дип ныгытып куйды хуҗа. Кара-каршы талашу файдасыз, ахыры начар булачак. Бу кяфердә иман әсәре юк. Моннан ике ел элек Елыш халкы "кире мөселманга чыгабыз" дип баш күтәргәч китереп куйган полицай бөтен барлыгы белән татарны күралмас бер урыс иде. Казакларын ишегалдында калдырып кергән "кунак"ның: - Михаил Исакович... - дип сәламләвенә: - Хәерле көн, Василий Иванович, - дип җавабын бирде. "Ни йомыш белән йөрисез?" - дип сорамакчы иткән иде дә, кире уйлады. Ни өчен йөрүе аңа мәгълүм. Сүзен үзе башласын. Нигә аңа басма салып торырга?! Шулай да: - Әйдәгез, түрдән үтегез! - дип чакырды. Башка чак булса, дәшеп тормас иде. Бүген ничек тә йомшаграк сөйләшергә, бераз җайларга кирәк. Сөйләшү авыр булачак... Шулай да Миңнәхмәт җиңәргә, үзенекендә калырга тиеш! Василий Михаилдан мондый түбәнчелек көтмәгән иде. Аптырап калды. Ишектән килеп керүгә кычкырырга әзерләнгән "Бала кайда?" сөале күкрәктән ярсып чыкмады. Аның урынына: - Кайгыларыгыз булган икән. Кайда соң үзе? Мәетне әйтәм. Кая куйдыгыз? - дип гөлдерәде. - Җирләдек инде, - диде хуҗа, сабыр булырга тырышып. - Да-а, сезнең халык мәетне озак тотарга яратмый шул, - диде тегесе, төрттереп. - Кая җирләдегез? Зиратта яңа кабер күренми. Үрәтникнең үзеннән-үзе кайный башлавын сизде Миңнәхмәт. Әлегә ташкын төптән күтәрелә, тышка бәреп чыкмаган. Тик... бәреп чыгачак! Бу давылга әзер булырга кирәк. Әлбәттә, полицай зиратта булмаган, анда яңа кабер бармы-юкмы, күрмәгән. Баланың бакчага җирләнгәнен дә яхшы белә. Нәкъ менә шуның өчен дә монда ул... - Каберне бакчага гына казыдык, - диде Миңнәхмәт, гадәти хәбәр җиткергәндәй сөйләргә тырышып. - Ни бит... Сабый бала... Анасының да еракка куясы килмәде. Аннан ни... ташу вакыты да... су китеп бетмәгән диюем. Елга аша йөрүләре читен... Үрәтникнең эчендә кайнаган ярсу бәреп чыкты - тәрәзә пыялалары зеңләп куйды. - Бакчагамы? Бакчаң синең каберлекмени? Бәлки, син анда кеше үтереп күмеп ятасыңдыр! Миңнәхмәт "әстәгъфирулла"сын чак кына авызыннан ычкындырмады. Иреннәре генә кыймылдап куйды. - Мөселманча күмдеңме? Әйт, мөртәт! - Юк... Христианча җирләдек... Хуҗаның ялганы һәр авазында кычкырып тора иде. - Кемне алдыйсың син! Мине җүләргә саныйсыңмы? Атаң Исак юлыннан китәсең киләдер. Аякларыңны богаулап, этап белән. Җибәрербез! Җибәрерлек эшләр бар монда. Үткән айны кача-поса ураза тотканыңны да чыгарырбыз. Сизмәде дип уйлагансыңдыр. Ут алмагач та... Сиздем. Бәйләнешәсем килмәде. Нәселегезне сөймим. Киребеткән үҗәт нәрсәләр! - Кяфер ярсыганнанярсыды: - Бакчасында зират ясамакчы, имеш. Ясатырмын мин сиңа зират! Атаң төсле кай туфракка ятып калганыңны да белмәсләр. Анысы, халык котыртып, күпме дөнья бутап йөрде. Мөселманга чыгарга, имеш. Патшага прошение язалар да вәссәлам, янәсе. Йә, чыктымы Елыш мөселманга? Ә атаң кайда хәзер? Бәлки, аның да этләр талаган гәүдәсенең калдыкларын, себер юлыннан табып алып кайтып, бакчаңда күмәрсең? Ха-ха-ха... Тешләрен кысудан Миңнәхмәтнең яңаклары тимгелләнде. "Чыкты Елыш мөселманга! Чыкты түгел, аның чын-чынлап чукынганы да булмады. Яртысыннан күбесе бүген дә ислам динен тота, Аллага шөкер!" - дип кычкырасы килсә дә түзде. Дәшмәде. Дәшеп ни файда. Зыяны булыр. Эш зурга китәчәк. "Кем ислам динен тота?" - дип допрослый башлаячаклар... Хәер, кача-поса намаз укуларын, дини бәйрәмнәрне, йолаларны үтәүләрен сизмимени алар?! Сизеп торалар. Әнә, әйтә бит, ураза тотканыңны белдем, ди. Тотты шул. Иншалла, тагын тотар! Һәр йортка икона аскач та, үз диненнән язган дип булмый бит ул халыкны. Ул иконалар көн-төн ябулыкаплаулы, үрәтник-фәлән бусагадан атлаганда ачып торсалар да, аңа күтәрелеп карарга да куркалар бит мөселманнар. Исем үзгәртеп кенә дә христиан ясап булмый. Мария, Галина, Анастасия, Феодосияләрдә Маһинурдагы, Әсмабикәдәге, Гөлҗамал, Фәһригөлләрдәге гөл дә, нур да, бикә дә юк татар өчен. Бу исемнәр иясенең асылын аңлатмыйлар. Тойгы-хисләрен җиткермиләр, килешкилбәтен, акыл-фикерен белдермиләр. Күңелләрне кытыклап, гөл исләре аңкымый, таң нурлары сирпелми, бикәләрнең горур сыннары тоемланмый анда. Старостаның яшелле-зәңгәрле тавышы уйларыннан сискәндереп җибәрде. - Кем сиңа рөхсәт бирде бакчаңа мәет күмәргә? Христиан зираты ярамыймыни сезгә? Мөселманча күмәргә кирәкмени? Халык арасында коткы таратырга син калдыңмыни хәзер... атаң урынына?.. - Кем әйтте мөселманча дип? Кем... Миңнәхмәткә сүзен әйтеп бетерергә бирмәде Иванович. - Кем әйтсә дә, кем әйтмәсә дә, сиңа фәрман шул: хәзер үк казып ал да зиратка илтеп күм балаңны! Миңнәхмәт башына күсәк белән органдай миңгерәп китте. Бертын дәшми торгач, үзен кулга алып: - Василий Иванович, бала инде күмелгән. Мәетне борчырга ярамый. Бер дин дә якламый бу эшне, - дип, ярсыган полицайны суытырга маташты. - Дин, дин! - дип, тагын да кызуланып җикеренде тегесе. - Шул "дин" дип үлемгә барасыз инде. Фәрман бер - казып алып, христианча зиратка күмәргә! Ничу монда коткы таратырга! Шап итеп ябылган ишектән өй селкенеп китте. Миңнәхмәтнең йөрәге өзелеп төшкән төсле булды. - Үзем, үзем, - диде Миңнәхмәт, пыр тузып каберне актарып яткан казаклар янына килеп. Кабернең инде яртысыннан күбесенә төшкәннәр иде. Бакча тулып халык җыелган. Нәфрәт һәм газаптан кыл кебек тартылган шомлы тынлыкны мышык-мышык борын тавышлары гына бүлә. Каенга сарылып тораташ булып каткан Маһинур җансыз сын кебек тора... - Үзем! - диде Миңнәхмәт. Казакларның берсе кулындагы көрәген аңа сузды. Калганнары да, көрәкләрен ташлап, читкә китеп бастылар. - Үзем казыйм... Үзем алам! Бала ләхетләп күмелгән иде. Үрәтник тә, казаклар да моны яхшы күрде. Ата кәфенләнгән нәни төргәкне кулына алды. Ике күзеннән ихтыярсыз аккан яшен мәет өстенә төшермәскә тырышып, башын беркадәр уңга борды. - Йә, һаман да, мөселманча күммәдем, дисеңме? - дип җикеренде полицай. - Нәрсә катып торасың анда? Куй балаңны өскә. Мен үзең! Миңнәхмәт мәетне Бикмулла картка сузды. Картның куллары гына түгел, бөтен гәүдәсе, бизгәк тоткандай, тоташ калтырый иде, төргәкне көчкә генә кулына алды. - Йөз камчы! - дип кычкырды үрәтник. - Башкаларга үрнәк булсын! Җыелган халык әлеге фәрманның мәгънәсенә төшенеп җиткәнче, ике казак өнсез торган Миңнәхмәтне кабер чокырыннан өстерәп алдылар... * * * ...Миңнәхмәт аякка басканда, каен ышыгындагы балан агачы саргылт-ак чәчәккә күмелгән иде инде. Каенга сөялеп, нишләптер бик озак шул баланга карап торды ул. Балан чәчәгенең исе тамак төбенә утырды... Әллә ул шулай коры елга аръягындагы урыс зиратына барырга көч җыя идеме?.. Барырга... Ничек тә барырга кирәк. Анда аны ике газиз кешесе - ике кабер көтә. Берсе нәни генә, әнисенә сыенган болан баласыдай зуррак кабергә ышыкланган. Кырыеннан язгы су агып, балчыгын юганлыктан, зур кабер өстендәге "Николай кызы Мария. 18351867 ел" дип уеп язулы агач тәре читкә янтаеп төшкән... ТЕЛЕФОН Дилбәрнең бөтен язмышы гүя шушы җансыз телефон кулында. Менә ничә ай инде шул пластмасса кисәгенә карап яши ул. Бертуктамый чәр-чәр килсә дә, шатлыклы авазларга бик саран бу кызыл әрҗә. Йә хуҗа тавышы булып эш куша, йә берәр метере булып: "Фәлән җөмләгезнең фәлән урынында өтер куярга кирәк иде, шуны да белмәгәч, нишләп утырасыз ул редакциядә..." - дип тезә, йә берәр мескен карчык булып ярдәм сорый... Бик юмартланып китсә, көнгә бер, саранрак вакытларында атнага бер: "Мин кофе кайнаттым" яисә "Чәй эчәргә чакырмыйсыңмы?" - дип, матур тавыш белән эндәшә. Шул тавышны ишетми калырмын дип, Дилбәр бүлмәсеннән биш минутка чыгып китәргә дә курка. Чыкса, ишекне бикләп, берәр адым киткәч тә туктап тора. Инде лифтка җиткәч, телефон тавышы ишетелсә, ашыгып кире йөгереп килә, аныкы төсле үк тавыш белән шылтыраганга, күрше бүлмәдәге телефоннарны ачулана. Төшке аш вакыты авышып барса да, Дилбәр әле бүген ашханәгә төшмәгән. Күңелендә ду килеп бәхәсләшкән хисләрне тыңламаска тырышып, карашын кызыл аппаратка кадап утыра бирә. - Унбиш яшьлек бала түгел, утызга җитәсең, тот та ярып сал йөрәгеңне үзенә! - ди тәвәккәл хис. - Ул йөрәк аңа кирәк микән соң? - ди икеләнү хисе. - Күзләрегез барысын да аңлашты бит инде, - ди ярату хисе. - Ул синнән ничә яшькә олы әле? - дип сорап куя саклык хисе. - Ул - нәкъ мин яраткан яшьтә! - ди хыялый хис. - Хатыныннан, балаларыннан тартып алырга җыенасыңмы? - ди оят хисе. - Миңа аның яратуы гына кирәк! - ди тиле хис. - Шул яратуга карап, ялгыз яшәрсеңме? - ди исәп хисе. - Бәлки... киләчәктә... - ди өмет хисе. Дилбәр аларның берсен дә тыңламый, ул җанын гына ишетә. Җаны сизә: астагы каттагы киң бүлмәдә зәңгәр башлы ручка очы саннар җыя... Хәзер, менә хәзер... телефон аны сискәндереп чер кычкырыр. Челтерәвен көтеп утырса да, Дилбәр дертләп китәр. Телефон дәшми. Үчекләп, ун күзе белән Дилбәрнең зур яшькелт күзләренә текәлеп тора. "Синең зәңгәр башлы ручкаң юкмыни, - дип үрти. -Бармакларың да бик озын, нәкъ телефон күзләре генә җыя торган. Хәтерең дә шәп: 52-02... дип тыкылдап кына тора башың. Хәер, баштан фәрман да көтәсе юк... кулыңны гына миңа сузасы... бармакларың үзеннән-үзе шул саннарны җыячак..." Коткыга бирелеп, телефонга сузылган нәфис кулга акылы шап итеп сукты. "Җүләрләнмә! Бар, ашап мен, ичмасам, өнсез калып, шул аппаратка карап утырганчы!" Акылы белән гел бәхәсләшергә генә торган йөрәге дә сикереп куйды. Әйе шул. Ул да ашарга төшкәндер... Дилбәр ишеккә беркетелгән көзге каршында иңнәренә сибелгән йомшак чәчләрен тиз-тиз төзәткәләп, ирененә алсу-сирень төсендәге иннеген якты, буяулы керфекләреннән күз тирәсенә төшкән тапларны кулъяулык очы белән сөртеп алды да, нәфис-нечкә гәүдәсенә электрланып ябышкан юбка итәкләреннән тарткалап, биек үкчәсенә чык-чык басып бүлмәдән чыкты. Ишектәге ачкычын боргач, гадәтенчә, бертын тыңлап алды. Аннан, лифт та көтеп тормастан, икенче каттагы ашханәгә йөгерде. Зәңгәр башлы ручка 52-17... дип җыя да туктап кала. Тагын 52-17-2... дип җыя... Ул арада икенче кул, соңга калудан курыккандай, шап иттереп, тотып торган телефон трубкасын куя... "Дилбәр, Дилбәр..." дип тукып торудан башка берни уйлый алмаган башын ике кулына салып, өстәлгә капланган ирне телефон тавышы сискәндереп җибәрде. Кабаланып трубканы алды. Сулышын кысып, колагына куйды. - Дамир, - диде ягымлы тавыш. Ир хыянәт өстендә тотылгандай каушап китте. - Дамир, ник дәшмисең? - Әү, - диде ул, кабаланып, - тыңлыйм. Ни булды? - Безгә бүген кунаклар килә. Хәтерлисеңме, ике ел элек диңгездә бергә ял иткән идек. Ирина белән Радикны? Ну, Свердлаудан алар. - Ә-ә... - дип сузды Дамир, бик үк төшенеп җитмәсә дә. - Мәскәүгә барышлары. Казан аша. Монда туганнарында тукталганнар. Ирина миңа шылтыратты. Мин чакырдым инде... Син иртәрәк кайта алмыйсыңмы соң? "Юк! - дип кычкырасы килде Дамирның. - Кайтасым килми!" - Тырышырмын... - диде ул төксе генә. - Вәгъдә итә алмыйм. - Эшләрең бик күпмени? Бүген җомга бит, кыска көн, - дип үгетли башлады хатыны. - Аннан... Гомергә бер килә инде алар... Сөйләшүне артык сузарга ярамый иде. - Тырышырмын, дидем бит, - дип, телефонын өзде. "Гомергә бер" килүчеләрдән гарык иде Дамир. Тәнзилә үзгәрә торган түгел. Егерме ел гомер итәләр, һаман шул. Башта мәктәптә, техникумда бергә укыган дуслары булды. Алары гаилә корып, үз тормышларына баткач сирәгәйделәр. Аннары эшендәгеләр белән бик якыннан аралаша башлады. Балалар бакчага, мәктәпкә киткәч, ата-аналар комитетларында йөреп, тәрбиячеләр, укытучылар, классташларының әниләре белән якынлашып бетте. Бергә укыган, эшләгәннәр генә ярар иде. Кайберләренең ирләре белән сөйләшер сүз таба алмый йөдәп бетсәң дә, хет үзләренең уртак хатирәләре, мавыгулары бар. Инде кем белән танышса, шуны кунакка чакырып йөри. Җитмәгәнме дуслары! Ул дуслар артыннан чабу инде! Үзе генә түгел, Дамирны да чаптыра бит. Тегесенә бу кирәк, булыш инде; монысының анда барасы бар, машина юк; берсенең баласы туган; кемдер больницага кергән; кайсының туган көне, кайсының тумаган көне... Дамирның гомере нәкъ тиен әйләндереп торган тәгәрмәч төсле. Ул тиен ничек түзәдер, тәгәрмәч исә шактый таушалды. Берөзлексез хәрәкәттә булгангамы, гәүдә генә, калынаймыйча, элеккечә төз кала бирә. Алҗыган моңсу күзле, агарып бетә язган баш кайвакыт бу гәүдәгә ялгыш утыртылган төсле тоела аңа. Эченнән бәргән ярсуны басарга теләп, йодрыклаган кулы белән Дамир өстәл читенә китереп сукты. Сикереп торып, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөренергә тотынды. Өстәл турысында туктап калды да, кисәк телефонны алып, күңеленә генә түгел, һәрбер күзәнәгенә сеңгән таныш саннарны җыйды. "Кит-те...кит...те..." - дип пипелдәде Дилбәрнең телефоны. Дамирның йөрәге жу итте. Ул, үзен үзе белештермичә, телефонын ташлады да, ишеген дә бикләп тормастан, өстәге катка йөгерде. Дилбәрнең ишегенә килеп төртелде. Ишек бикле иде. Дамир җиңел сулап куйды. Дилбәр бүлмәсендә юк! Бүлмәсендә утырып, телефонны алмаса... Ул бит шылтыратучының Дамир икәнен сизә. Сизә... Дамир да бит Дилбәрнең көннәр буе кызыл капка карап утыруын тоеп тора... СУГЫШ КОРБАНЫ "Яшь кияү кайта..." дип уйлады Фәгыйлә. Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Күн итек тавышлары Фәгыйләләр турысыннан үтеп тоныкланды. "Кияү кайта", - дип пышылдады, йөрәге көеп. - Көн дә таң йокыңны калдырып, шуның кайтканын тыңлап ятмасаң! - Үзең дә йокламыйсың бит! - Йоклар идем дә, аяк йоклатмый... Таң сызылганда сулкылдап сызлый башлый, ни хикмәттер. - Минем йөрәк сызлый... Кая, аягыңны төнәтмә белән уып карыйк, булмаса. Урыныннан кубарга талпынган хатынын Мирвәли акрын гына үзенә таба тартып куйды: - Кирәкмәс, үтәр. Үтә торган булса... - Аннан, бер- тын торганнан соң, өзелгән сүзне ялгады. - Йөрәгеңне сыздырып ятма, син генә туктата торган эш түгел инде бу. Вакыт турылар. - Маһирә апа да жәл. Адәм ыстрамы ясады, урамга чыгарлыгымны калдырмады, дип өзгәләнә. - Ана кеше өзгәләнер, тик ул да берни эшләтә алмас. - Кадыйр үзе дә жәл... Бала гына бит әле ул! - Инде бала түгел! - Бала булмый... Безнең Мирсәлим белән аермалары ике генә ай. Мирсәлим сентябрь ахырында туды, Маһирә апа декабрь башында тапты Кадыйрын. Чатнама суык иде. Карсыз суык. Кар бик саран яуды ул көздә. Яңа ел алдыннан гына, буранлап-дулап, бөтен дөньяны тутырды. Әле дә хәтерлим, күрше Гаяз абый кереп сөенче алды: "Нәселегез ишәя, Маһирә дә ир бала тапкан", - диде. - Мәрхүм, Гаяз абыйны әйтәм, шулай тирәннән алып сөйләшергә ярата иде инде. Уйлап баксаң, нинди нәсел... - Нинди дип, икебез дә Габделсаттар бабай тамыры бит без, беләсең, Маһирә апаның әтисе белән минем әти бертуган. - Булса ни, Маһирә апаң Чыпчыклар нәселен ишәйтте, син - әлхәмдүлиллә, безнекен - Бүре Харисларыныкын. Кыз бала үз нәселе сагында тора алмый инде ул... - Әй, әйттерерсең әллә ни! "Әллә ни"ен әйтеп тормады Фәгыйлә. Ир белән әрепләшә торган гадәте дә юк, әрепләшер сәбәбе дә. Дөресе дә шул, инсафлы кыз бала сөйгән ярының нәсел агачын яшәртә. Шулай да үз тамырларыннан да китми - Кадыйр турында сүз чыкканда, Чыпчыкларны гына түгел, Габделсаттарларның нәселен дә барлап куялар. Нәселдә булмаганны кыланды шул Кадыйр. Кыланды дип... Юк, кылану түгел бу. Үзе корбан булды бугай... - Кадыйр да жәл, - дип, уй йомгагының очын кабат сүзгә күчерде Фәгыйлә. - Алай дисәң, Нәфисә дә жәл инде! Иренең сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белми аптырап калды хатын. - Чынлап әйтүеңме бу? - Үзең бит, жәл дә жәл, дисең. Жәлләүгә калгач, Нәфисә дә... - Нәфисә - аздыручы! Оятсыз! Улы кебек баланы... - Үз тиңнәре калмагач... - Шул азгын хатынны аклап маташмасаң! Әй, ир халкы шул азгыннарны ярата инде ул. Әле үзең дә... Фәгыйлә сүзен әйтеп бетермәде, үз уеннан үзе сискәнеп куйды. Тфү-тфү, Аллам сакласын! Гарип дип тормаслар... Хатын-кызның беришен тәмам азындырды бу сугыш. Унбиш яшьлек малайшалайны юлдан яздырганны... Гарип булса да, ир бит әле аның Мирвәлие. Әстәгъфирулла! Җыен җүнсез уй килә башка... Һәр таңда офык чите яктырыр-яктырмас өйләре турысыннан үткән шыгыр-шыгыр күн итек тавышы тәмам бәгырен айкаган иде шул Фәгыйләнең. Бер Фәгыйләнең генәме?! Фәгыйләләр турысына җиткәнче иң элек әле Кадриянең йөрәгенә басып үтә ул шыгыр-шыгыр. "Бүген иртәләгән", - дип уйлады Кадрия. Күкеле сәгать рәттән дүрт кат кычкырганга әле күп булса чирек сәгать үткәндер. Түбән очтан шыгыр-шыгыр күн итек тавышы ишетелә башлауга, Кадрия, әкрен генә урыныннан торып, тәрәзә читенә килеп басты. Әле таң җәелмәгән, таңның туар сәгате якынлашканны искәртеп, офык читенә генә ак тастымал тартыла башлаган. Таңдагы эңгер-меңгер. Авылның иң татлы йокыга талган мәле. Менә ак тастымал алтынсу-алсу төс белән җәелеп китәр дә, ыгы-зыгылы иртә уяныр. Мал-туар, кош-корт авазы иртәнге саф-салкынча һавага җылы бер тын өрер. Ә әлегә таң борын төрткән иң тын вакыт. Шул тынлыкны үсмер егетнең шыгыр-шыгыр итек тавышы гына сискәндерә. Юк, тынлыкны гына түгел, Кадриянең йөрәген сискәндерә бу аваз. Сискәндерә дию дә дөрес булмас, телеп-телеп ала: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... оныт-оныт, оныт-оныт... оят-оят, оят-оят... Чәчәккә ачылмый суык суккан бөрегә охшап, куырылып почмакка сеңгән Кадриянең йөрәгенә аяк тавышы шундый кайтаваз булып килеп бәрелә. Нечкә озын шәүлә тәрәзә турысына тигезләнгәндә, кыз, почмакка ныграк посып, сулыш алырга да куркып торды. Әйтерсең урамнан үтүче аның сулаганын ишетергә мөмкин. Менә ул тәрәзә турыннан үтеп китте. Инде артыннан курыкмыйча карап торырга була. Кадриянең әтисе бу хәлне белсә, ни дияр иде икән? Һәрхәлдә, "Кара, Чыпчык Нургали малае нинди сылу егет булып үсеп килә, чыпчык кына димәссең... Хәер, ана ягыннан нәселләре нык шул, затлы нәсел, Маһирәләр ягына тарткан малай..." димәс иде инде. Әллә әтисенең шул мактау сүзләре тәэсир итте, малайлар арасыннан Кадыйрны аерып карый башлады Кадрия. Хәер, болай да аерылып тора иде ул: яшьтәшләреннән бер башка озын, таза булмаса да, гәүдә-сыны ничектер нык, ыспай. Башка малайлар төсле йә үчекләп, йә мәгънәсез сүз-хәрәкәт белән күңелне кайтармый. Олыларча җитди тота үзен. Әтисенең "затлы нәсел" диюе хактыр. Нәсел дигәнне ассызыкларга ярата иде әтисе. Кадриягә дә: "Кызым, онытма шуны, син затлы нәсел баласы - ахуннар заты. Кычкырып сөйләп йөрмәсәң дә, күңелеңә киртләп куй", - дия иде. Кадыйрга да шул ук "затлы нәсел" тамгасы "сугылгач", Кадрия аны үзенең тиңе дип исәпләде, Кадыйр да шулай уйлыйдыр дип белде һәм, егет белән әлегә алай-болай бер сүз алышмасалар да, язмышлары инде бәйләнгән дип хис итеп йөрде. Нәсел дигәне әтисенең башына җитте. Сугыш алдыннан алдылар әтисен. "Ахун Гаяз нимес шпионы булган икән, аның әтисе Хангали әле Истанбулда укыганда ук нимесләр белән дуслашкан, шулар тегермәненә су коеп яшәгән, имеш" дигән чыш-пышлар таралып, авыл халкының берише ул имешмимешләрне күпертсә, берише ышанырга-ышанмаска белми аптырады. Бары Гаязның гаиләсе - хатыны, балалары, туган-тумачасы гына бу гаепнең чип-чи ялган, яла булуын белеп, нахактан бәгырьләре көйде. Тик берничек тә ярдәм итәрлек хәлдә түгел иделәр шул. Үзләренә ни язгандыр дип, хафада яшәргә генә калды. Озак та үтми сугыш чыгып, ир-ат затыннан булганнарның барысын да фронтка озаттылар. Гаяз да үзе теләп сугышка киткән, ил алдындагы гаебен каны белән юып, йөзен аклап һәлак булган, дигән хәбәре генә килде... Гаязның ике улы да ватан өчен гаепсез башларын салдылар... Гаиләдә өч буын хатын-кыз өелеп калгач, Кадрия, киләчәктә таяныч булыр кеше дип, тагын да шул Кадыйрга багынды. Ул инде егет булып йөри иде - колхоз тормышы тулысы белән шул 14-15 яшьлек үсмерләр белән хатын-кызлар җилкәсендә. "Кадыйрның яше кергәнче, сугыш кына бетә күрсен!" - дип, өзелеп-өзелеп теләде Кадрия. Аны да югалтыр хәле юк иде аның! Тик... югалтты. Ничек кенә югалтты әле! Сугышка китеп югалса, мең кат җиңелрәк булыр иде кана! Мондый да хурлыгы булмас иде! Авыр уйларыннан арынырга теләп, үз-үзенә каршы төште Кадрия. Нинди хурлык? Ник? Ниемә дип бәргәләнә соң әле ул? Кадыйрның ярәшкән кәләшеме? Вәгъдә бирешкән ярымы? Кем соң аңа Кадыйр? Беркем дә түгел! Аның бит Кадриягә хәтта борылып та караганы юк. Шул бер тапкыр, бары бер тапкыр күңелләрен ачып сөйләшкәннәре булды. Гомеренең иң ачы көннәренең берсе... һәм иң татлы кичләренең берсе булган икән ул! Кадриянең дә, Кадыйрның да абыйлары бер олауда авылдан чыгып киттеләр. "Исән булсак, бер кайтырбыз... бер кайтырбыз..." Икесенең дә кара кәгазе генә кайтты. Авылның бер төркем ефәк кебек егетләрен сугыш дигән аждаһа авызына озаткан шул кичне, бөтен авыл кара хәсрәткә, ачы яшькә төренгән кичне, чишмәгә суга төшкән җирендә, суын да алырга онытып, күзләреннән чишмә агызып торган Кадрия янына Кадыйр килеп басты. - Елама, Кадрия, тиздән, бик тиздән тончыгачак ул нимес мәлгунь!- диде. - Кайтмасалар?! Тынычлана башлаган Кадрия үз сүзләреннән үзе тагын да үксебрәк еларга тотынды. - Елама инде. Кайтырлар... Бир әле чиләгеңне... Кадыйр башта Кадриянең чиләгенә, аннан үзенекенә су алды. - Кадыйр, әти сине бик мактый иде. "Затлы нәсел" дия иде... Кадыйр бер сүз дә әйтмәде. Әллә сүз тапмады, әллә Кадрияне аңламады шунда. Кадрия, сүзне ялгарга теләп: - Кадыйр, сугыш тиз бетәр микән? - диде. - Тиз бетәр, без дә монда тырышсак, бик тиз бетәр. - И-и, бездән генә торса... - Тора, нишләп тормасын. Әнә сәвит Фатыйх абый әйтә: "Һәркем көченнән килгәнчә тырышса җиңәрбез", - ди. Җиңәрбез дә! Фронт өчен барысын эшләрбез! - Син дә быел мәктәпкә бармыйсыңмы инде? Җиденчене бетергәннәрнең күбесе инде ул турыда уйламый да. Шулай да Кадрия Кадыйрның укуын дәвам итүен тели иде... - Юк, укырга вакыт калмас шул. - Кадыйрның тавышы күңелсезләнеп куйды. - Укыйсың киләме соң? - "Килә-килми" дип тора торган вакыт түгел шул, колхозны тотарга кирәк. Эш күп, үзең беләсең, эшләр кешесе әз. Укырбыз әле. Җиңик кенә! - Җиңгәч... син кем буласың аннары? - Тракторга утырырга исәп. - Ә минем укытучы буласым килә. - Булырсың, син әйбәт укыйсың бит. - Син дә әйбәт укыйсың. - Китап укырга яратмыйм мин. Математика, география кызык. Ә әдәбияттан... укыйсы килми. - Юк, китап уку бик кызык бит. Күпме яңалык беләсең. Бер укый башласаң, туктап та булмый. - Ярар, мин укып тормам инде, укыган китапларыңны син генә сөйләрсең миңа. Кадыйрның әлеге сүзләре Кадриянең өметен ныгытты. Сөйләр... Сөйләрлек сүзләре бик күп аның, бик күп. Әле тагын, тагын кызыклы китаплар укыр. Алар да Кадыйр белән шулай китаптагыча матур итеп сөйләшерләр, шулай яшәрләр... Юк, китаптагы геройларның язмышларын кабатламас алар. Шундый ялгышлар тормышта кабатланмасын өчен язылган да бит инде ул әсәрләр. Китаплар турында сөйләшергә насыйп булмады аларга. Югыйсә Кадрия, Кадыйрга сөйләрмен дип, китапханәдән күпме китап алып кайтты, эңгер-меңгердә, күзләрен талдырып, күпме укыды. Кадрия китап укып хисләнгәндә, Кадыйр инде үз "китабын" яза башлаган иде... Башта чыш-пыш кына ишетелгән хәбәр, әкренләп, ачыктан-ачык сөйләнелә торган гайбәткә әверелде. Хәер, гайбәт дип булмый. Гайбәт кенә булса икән! Дөресе шул - Нәфисә белән Кадыйр... Бу хәбәр башта Кадриянең башына сыймады. Ышанасы килмәде... Кадыйрның, күз карашын яшереп, яныннан тиз-тиз үтеп китәргә тырышуыннан барысын да аңлады ул. Дөрес! Дөрес икән!.. Аһ, өметнең өзелүе ничек авыр! Дөнья кара бушлыкка чумды... Вакыт тукталды... Йөрәк туктады гүя... Һәр таңда тәрәзәләре турыннан шыгыр-шыгыр үткән күн итек тавышы гына Кадриянең әле йөрәге урынында икәнлеген искәртә иде: шыгыр-шыгыр... оныт-оныт... оят-оят... дип сикерде йөрәге... Кадриянең йөрәгенә килеп кагылганчы, бу шыгыр-шыгыр итек тавышы Нәфисәнең җанын сыздырып-сыздырып ерагайды: бәхил... бәхил! Бәхил, бәхил, дип, үзенчә шәрехләде ул авазны Нәфисә. Моңа кадәр бер дә игътибар иткәне булмаган икән: кунычы нечкә балтырларында шалтырап йөргән итек Кадыйрга ике размерлап зур булыр... Әлеге итек эзләренә сокланып торган көне исенә төште. Җир өстен беренче кар каплаган таңда, ишегалдына чыккач, Нәфисә бертын аптырап карап торды да үзалдына кычкырып көлеп җибәрде: ап-ак кар өстендә аршын буе итек эзләре җәелеп ята иде. Малай гынамы?! Нинди генә малай булып чыкты әле бу Кадыйр! "Яшь бала. Яшь бала... Баланы аздырып..." - дип теңкәсенә тигәннәр иде. Әнә аяк эзләрен генә карагыз сез аның! Йолкыш мужиклардан мең кат артык ир заты булып чыкты ул малай дигәнегез, беләсегез килсә! Нәфисә итек эзләренә горурланып карап торды. Әнисе көйләп укыган "Йосыф кыйссасы"н тыңларга ярата иде ул үсмер чагында. "Инде менә минем хәлне белдегезме, бер күрүдә бармагыгызны кистегезме?!" Ул чакта аңлап та бетермәгән юллар яңа мәгънәләр белән баеды. Аның аңында баеды да... Ай-һай, бу томана авыл гайбәтчеләренә моны аңлатып буламы соң?! Гомумән дә боларның сүз боткасы арасында яшәргә тиеш идемени Нәфисә? Юк! Мең кат юк!!! Сөйгәненең кочагында кочак иркәсе булып кына яшәргә дип яратылган зат иде бит ул. Ходай аны бөтен яктан камил итеп сөеп яраткан: ул буй-сын, йөз-кыяфәт, үткен зиһен, җор-чая тел, ташып торган дәрт! Бер кешегә артык булыр дип тормаган, өеп биргән. Шуларына өстәп, гомерлек бәхетен дә бирсәче! Юк, бер ягын китеп алмаса, тормыш буламыни ул?! Китеп кенәме, умырып алды! Иркә төпчек булып үскән "матур кызыбыз" (әтисе дә, абыйлары да гел шулай дип кенә йөртәләр иде үзен) буй җитеп, үзенә тиң егет солтаны белән гаилә корып, "матурым" булып кына яшәп ята иде... Шулай гына яшисе иде дә соң!.. Кайнар кочактан суырып алып, ялгызлыкның салкын ястыгына салды да куйды сугыш. Карасана, барысын-барысын өеп биргәндә, сабырлык дигәнен бөтенләй онытып калдырган икән ләбаса. Ялгызлыкка сабыр итәр тәкате юк иде Нәфисәнең! Түзеп карады. Түзми нишлисең. Бөтен авылына күзгә кырып салырлык ир заты калмады бит аның: карт-коры да малай-шалай. Вакыт бик чагыштырма төшенчә, диләр, хак икән. Сугыш урыны-урыны белән вакытны тизләтте, урыны-урыны белән сузды. Көннәр, айлар озын, мәңге үтмәс төсле озынга әйләнде. Шаулап торган тормыш әле кул сузымы арада гына калса да, ул инде әллә кайчан булган бәйрәм төсле иде. Инде ул бәхетле көннәрдән соң бер гомер яшәлгән кебек. Ә алда билгесез, куркыныч, авыр, ач көннәр тезелгән... Тик, ни хикмәт, салмакланып аккан вакыт яшь-җилкенчәкне бик тиз олыгайтты: кичәге малай-шалай егеткә, дөнья тоткасына әйләнде. Көннәрнең берендә ындыр табагында Чыпчык Нургали малаен күреп, Нәфисә өнсез калды. Юка тәнендә тыгыз мускуллары уйнап торган озын буйлы егет шул Кадыйрмы соң? Көн эссесендә билдән чишенеп ташлап, алны-ялны белми эшләгән егеттән көне буена күзен ала алмады ул. Йөрәге уйнаклап типте, күңеле очынды... Ул үзенең яшен дә, ир хатыны икәнлеген дә, ике бала анасы булуын да онытты. Яшьлегенә - Кадыйрга тиң яшь чагына кайтты. Бер мизгелгә сугыш, авырлыклар, кимлекләр, өстәге бурычлар... барысы-барысы юкка чыкты. Бу иләслек бер мизгелгә, бер көнгә генә сузылса соң! Юк, күңел тәмам урыныннан купкан, тәмам алгысыган иде. Бу алгысу шулкадәр көчле булды ки, Кадыйрны да бөтереп кенә алды... Ташкындай кайнаган дәрт өермәсенә унбиш яшьлек малай гына түгел, дөнья күргән ир-ат та каршы тора алмас иде! Кадыйр гына түгел, Нәфисә үзе дә әлеге өермәнең корбаны булды. Кеше сүзе, ана хәсрәте, оят-намус төшенчәләре... берни, берни туктата алмаслык өермә иде шул бу. Кинәт... көзге күк күкрәдеме?! - Әни, абый сугышка китте!.. Тыны кабып, фермага йөгереп килгән алты яшьлек кызы Нәфисәне аяктан екты. - Ничек... сугышка? - Үзе шулай диде. Әнигә эштән кайткач кына әйтерсең, дигән иде. Мин аның артыннан ук чыгып чаптым. "Сугышка китүче"не күрше авылда куып тотып, көчкә алып кайттылар. Уникенче яше белән бара торган малай, ишегалдына кергәч тә, аттан бушап калган абзарга бикләнде дә бөтен гарен күз яшенә салды. Авылда әнисе турында йөргән ямьсез сүзләр, кичә кич Торна Хәкименең: "Кадыйр абыең сиңа саплы пәке бирдеме соң?" - дип үртәве, өйдән качып та, хурлыклы рәвештә яңадан әйләнеп кайтуы... барысы җанында кара таш булып укмашкан иде. Ачы яшьләре гүя шул ташны эретте. - Улым, ач әле ишекне, - дип әнисе килеп дәшкәндә, ул кайчандыр улак кадакланган почмактагы такта өстендә изрәп киткән иде. Бертын үзенең кайдалыгын аңлый алмый торды. Әнисенең ягымлы тавышына колаклары рәхәтләнеп иркәләнде. Кинәт... айнып китеп, җаны сулкылдап алды. - Улым... Сөйләшик... - дип дәште әнисе. Сөйләшәсе килми иде. Җавап бирмәде. Беркавым тынып торгач, ишек артындагы тавыш тагын җанланды: - Төн инде, балам, урыныңа кереп ят. Әнисенең аяк тавышлары өйгә юнәлде. Ишек ачылды. Ябылды. Бөтен дөнья тынды. Чынлап та төндер инде. Абзарда караңгы, вакытны чамалый торган түгел иде. Әнисе артыннан ишек ябылгач та, шактый гына башын иеп утырды әле малай. Башы тубал иде. Нидер уйлый алмады, тик утырды. Эченә суык үткән икән, яңа гына сизде. Әле бик салкыннар булмаса да, көзгә авышкан чак шул. "Йоклыйдыр инде..." Әни дип әйтергә теләмәгәнгә, уен да билгесез затта гына уйлады. Юрган эченә чумгач, тәмам туңганлыгын аңлады. Шактый өшәнгән икән. - Улым, - дип дәште әнисе, бертын яткач. Малай башын юрган астына яшерде. Тик барыбер әнисен ишетә иде. - Улым! Дөньяда син әлегә аңлап бетермәгән нәрсәләр күп. Ярар, сөйләшмә минем белән, барыбер ишетәсең, беләм. Тыңла гына. Мин синең алдыңда акланырга җыенмыйм. Әтиең кайткач аңлашырбыз. Исән кайтса... Шуны бел, бүгеннән соң сиңа берәү дә минем хакта яман сүз әйтмәс. Әйтсә, ялган булыр, ышанма! Нәфисә улы белән сөйләшкәндә, Кадыйр инде аларның келәтендә иде. Озак чыкмады Нәфисә. Кадыйр көтеп гаҗиз булды. Очрашу мизгеленең татлылыгын тою гына гаҗизлеген йөгәнләп торды. Ниһаять, сак кына ишек ачылды. Кадыйрның канын кайнатып, сак аяк тавышлары келәт ишегенә килде... - Тукта! Егетнең кайнар тынын сындырып, салкын бәргәндәй булды. Башка чакта, үзенекеннән дә кайнаррак тын кушылып, тәмам ут итә иде аны очрашу мәле... Таңга кадәр күп сүз сөйләнелде... Башка очрашырга ярамаганлыгына әллә никадәр дәлилләр китерде Нәфисә. Тик аларның берсе дә, берсе дә Кадыйрның мәхәббәтен сүндерә алырлык түгел иде. Сүндерү түгел, киметә генә алырлык та түгел иде. Нәфисә дә үз дигәнендә нык булды: юк тек юк! - Ярар, синеңчә булсын! Тик шуны бел, яшең туксанга җитеп, бөкрең чыкса да, мин сине, бары тик сине генә яратачакмын! Синсез миңа тормыш юк! - дип, соңгы сүзен әйтте Кадыйр. Шыгыр-шыгыр... Шыгыр-шыгыр... Аяк тавышлары тынганчы, Кадыйр артыннан ябылган ырыс капкага аркасы белән сөялеп торды Нәфисә. Инде аяк тавышлары югары очка менеп җитте... Югары очтан монда тиклем ишетелә микәнни? Юк, юктыр. Итек тавышлары инде Нәфисәнең йөрәгендә генә шыгырдый иде: бәхил, бәхил, бәхил, бәхил... Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Эчендә кайнаган утны сүндерергә теләгәндәй, һәр адымын ныккаты басып атлады Кадыйр. Юк, Нәфисәнең сүзләренә ышана алмас ул! "Башка беркайчан, беркайчан..." Болай кисеп куярга, өзеп ташларга ярамый! Нәфисәнең дә, үзенең дә нинди кыен хәлдә булуын белә ул, тик бу хәлнең килеп тууында аларның берсенең дә гаебе юк! Гөнаһысы бардыр. Анысын Ходай кичерсен! Кичерә торган булса кичерсен. Кичермәслек икән... җирдәге Нәфисә атлы бәхете хакына тәмуг газапларына да әзер Кадыйр. Әмма дә ләкин кешеләрнең, бер генә кешенең дә аларны гаепләргә хакы юк! Бу - Күкләрдән килгән газаплы бәхет, Күкләрдән иңгән хис, Күкләрдән килгән сынау. Азгынлык дип бәяләүчеләр - мескеннәр. Алар мондый хисне татымаган, Күкләр аларга мондый бәхетне бирмәгән. Алар шуңа ачулы. Ачуларын әлеге бөек хис кагылган җаннардан алмакчылар. Юк, адәм затыннан берәүнең дә аларны аерырга хакы юк! Хәтта Нәфисәнең балаларының да, исән-сау кайтса, иренең дә... Болай кисеп куярга ярамый, Нәфисә! Әйтсәң иде: балалар үскәнче, дисәң. Ирем кайтып, аның белән аңлашканчы, дисәң. Мин риза. Күпме көтәргә кирәк, көтәрмен. Гомерем буе көтәрмен. Әмма синнән башка берәү дә, берәү дә йөрәгемне яулый алмас! Яшь кызлар бетмәгән, имеш. Минем өчен бу дөньяда бер генә хатын-кыз да синең тырнак очыңа да тормый бит! Син моны аңлап әйтәсең. Ә үзең: "Син әле яшь, аңламыйсың", - дисең. "Син - ир солтаны!" - дип, кайнар пышылдаган төннәреңдә баласытмадың лабаса. Аңламыйсың, имеш. Бала, имеш. Икәү бергә кергән утта дөрләп янды инде Кадыйрның балалыгы! Әнисенең әрнүлерәнҗүле карашларында көйде. Яшьтәшләренең "әбекәйнең яшь кияве" дигән мыскыллы сүзләреннән йөрәгенә ут капкан минутларда эреп, янә корыч булып катты... Ә син... аңламыйсың, дисең. Утка алданган күбәләк кебек кочагыңа ташланганда аңлаталсаң иде соң! Ә хәзер... буласы булган! Син, бәлки, җиңел генә кире атлап чыга алырсың бу учактан. Ә мин... юк! Менә Гаяз абыйлар өе. Ул да мине гаепләп карап тора. Әле таң шәүләсе төшмәгән караңгы тәрәзәләре үпкәле күзләр кебек. Гаяз абыйның кызы Кадрия дә шушы тәрәзәләрдәй караңгы карашын читкә алып үтә хәзер. Якты күңелле Кадрия аңа гел ягымлы итеп карый иде элек. Хәзер гаепләп карый. Ни өчендер аның шулай каравыннан Кадыйр аеруча кыенсына. Юкса аңа гаепләп караш ташлаучылар күп, ләкин Кадриянең болай каравы авыр. Гаяз абыйсы да аерым яратып, үткәнсүткәндә гел башыннан сыйпап, берәр җылы-шаян сүз әйтеп китә торган иде, мәрхүм. Әллә шуңамы, Кадрияне сеңлесе кебек күрде Кадыйр. Инде Кадрия дә аннан борылды. Менә Фәгыйлә апаларының өе. Бу йорт турысыннан да аерым бер оят хисе белән үтеп китә Кадыйр. Фәгыйлә апасы да, Мирвәли җизнәсе дә аны үз уллары кебек күреп: "И-и, безнең Мирсәлим белән игезәкләр кебек инде сез, гомергә шулай дус-тату булып яшәсәгез иде", - дип сөяләр иде. Даны киткәч, Фәгыйлә апасының: "Аһ, җир сиптең битебезгә, оятың да юк икән!" - дип өзелеп әйткәне Кадыйрның бәгырен телеп алды. Кая ул элеккечә, таң туса, Фәгыйлә апаларына йөгерү, мөмкин кадәр аларның берсенең дә күзенә чалынмаска тырышып йөрер булды. Аңламыйсың, имеш. Ә син, син аңлыйсыңмы соң, "Нәфисә апа"! Минем җанымда ниләр кайнаганын аңлыйсыңмы?! Әллә... әллә синең өчен бу бер уен гына булдымы? Күңел ачу? Йә дәртеңне басу? Йә?.. Мине күкләргә күтәреп, диңгез төпләренә салган хисләр синдә булмадымы әллә? Мин алдандыммы? Кадыйр капкаларын, гадәттәгечә, акрын гына шыгырдатып түгел, дөбердәтеп киң ачып кайтып керде. Капканы япканда, Нәфисәгә әйткән соңгы сүзләрен кабатлады: "Мин сине, бары тик сине генә яратачакмын! Синсез миңа тормыш юк!" Таң сызыла башлаган иде. Яңа сызылган таңга карап әйткән сүзләргә фәрештәләрнең "Амин!" дип торулары турында белми иде шул ул! СҮНГӘН ЕЛМАЮ Күңелен тырнап алса да, регистратурада утыручы хатынның сүзләре кәефен кырмады. Аның ише мәгънәсез сүзгә генә бирешерлекмени Гөлгенәнең шатлыгы! Эченә сыймыйча, йөзләренә елмаю булып тарала. Авызны гел җыеп булмый - ерыласы гына килеп тора. Аягы җиргә әллә тия, әллә юк... Йөрәге артыннан көчкә җитешә. Йөрәк алдан йөгерә... Гинекологка чират һәрвакыт күп. Гөлгенә йөри торган беренче кабинетка бигрәк тә. Йөгерүдән битәр, ашкынудан тынына капкан хатын: "Кем соңгы?" - дип сорады да, чиратының ал күлмәкле ханым артыннан икәнен ачыклап, почмактагы буш урынга барып утырды. Утырды да, кемгә сүз катарга белмичә, чираттагыларның йөзләренә күз йөртеп чыкты. Барысы да үлемгә хөкем ителеп, җәзасын көтеп утыручыга охшаган иде. Сүз юктан сүз булсын дигәндәй, кем кабул итүен яхшы белсә дә, берәүгә дә тәгаенләми генә: "Әхмәтҗановамы?" - дип ишеккә ымлады. Оеп утырган халык кисәк йокысыннан уянгандай кыймылдап куйды. Бик мәгънәсез сорау биргән кешегә карагандай, аптыраулы караш ташласалар да, җавап бирергә беркем ашыкмады. Хәйран тынлыктан соң олырак бер ханым гына ишетелер-ишетелмәс: "Шул!" - дип куйды. Бернинди тойгысыз җаваптан югалып калды Гөлгенә. Ул "Әйе, Әхмәтҗанова. Бигрәк әйбәт табиб инде..." кебегрәк җавап ишетергә өметләнгән, шуңа кушылып, үзе дә гинекологын мактап китәргә җыенган иде. Яшәү урыны үзгәрсә дә, ияләшенгән дип, һаман элекке адресы буенча йөри ул бирегә. Тагын нинди табибка эләгәсең... Гинекологларның да төрлесе бар. Ә Нура Бәдретдиновнаны Гөлгенә яхшы белә, беренче баласы белән авырлы чакта аңа йөргән иде. Аннан... Нәкъ менә шушы хатыннар төсле, үз кайгысына йомылып, күпме утырды ул бу ишек төбендә... Авыр икеләнүләрдән соң коточкыч тоелган адымга әзер булып килсә дә, табибы: "Нишлисез, авырыгызны саклыйсызмы, абортка әзерликме?" - дип сорагач, югалып калды. Кинәт күзләренә бәреп чыккан яшьне тыярга тырышып, "белмим" дигән мәгънәдә башын чайкады. Халәтен аңлап алган Нура ханым: "Тынычланыгыз. Уйлагыз. Тик озак түгел. Иртәгә җавап бирерсез. Йөклелекне өзәсе булсагыз, сузарга ярамый", - дип озатты аны. Еларга җитешеп килеп чыккан хатынга чираттагылар гаҗәпсенеп карадылар. Гөлгенә исә сораулы карашларның барысына берьюлы җавап биреп: "Минем балам кечкенә. Торыр урыныбыз юк. Кеше фатирында түләп тора идек, хәзер хуҗалар үзләре кайта. Фатирны тизрәк бушатырга кушалар..." - диде дә, озын урындыкның читенә чүмәшеп елап җибәрде. Хатыннар, хәлне аңлап, җиңел сулап куйдылар. - Аборт ясатырга соң түгелдер бит? - дип сорады кабинетка керергә дип ишек тоткасына ябышкан хатын. - Юк, - диде Гөлгенә, борын тартып. - И-и, алай булгач, - дип эләктереп алды икенчесе. - Тапкансың елар нәрсә. Барасың да кайтасың. - Мин... мин куркам... Теләмим дә... Чиратка җан керде. Төрле яктан сорау, киңәш ява башлады. - Ничә яшь соң сиңа? - Егерме биш. - Кит аннан, хәзер унөчтәгеләр дә шул юлда йөри. - И-и, аборт ясатмаган хатын-кыз юк инде ул дөньяда. - Нәрсәсе бар аның! - Безнең күрше апа, унбишне ясаттым, ди әнә. - Әй, минем дә күп булды инде. Исәбен дә югалттым... - Ирең ни ди соң? - дип, Гөлгенәнең хәленә керергә теләгәндәй, йомшаграк эндәште арадан өлкәнрәк бер ханым. - Тап, урамда яшәмәбез, җае чыгар, ди. Чират тагын гөж итте: - И-и, алар сүзе белән йөрсәң! - Ирләргә нәрсә... Ул табамыни аны... - Ике кечкенә бала белә-ә-ән! - Шуның өстенә, ирләр үзләре дә бала кебек бит әле. - Әйтмә инде! Әз генә игътибар җитми башласа, хәзер читкә каералар... - Минем ирем андый түгел, - дип авызын ачкан иде Гөлгенә, тиз яптылар. - И-и, башта берсе дә андый булмый аларның. - Ике бала апкайтып кара әле! - Анда инде ир кайгысы калмый. - Калырсың балаларыңны асып... Гөлгенә табибына җавабын шул көнне үк биреп кайтты... Соңыннан, аборттан соң дәваланып йөргәндә, шушы ишек төбендә утырып, нишләп ул вакытта бер генә, бер генә кеше дә: "Тукта, үкенерсең. Җан кыю гөнаһ бит!" - дип әйтмәде икән, дип өзгәләнде. Хәер, кем генә нәрсә генә әйтсә дә, Гөлгенә үзе генә гаепле. Ул аның тормышы, аның баласы, аның сәламәтлеге... һәм бу мәсьәләне ул үзе, фәкать үзе генә хәл итәргә тиеш иде. Әллә җаны-тәне белән каршы булып та, шул эшкә барганга, әллә болай очраклы гынамы, операция катлаулы үтте. Аналык кыскармады. Төнлә яңадан чистарттылар... Соңыннан ярты ел дәваланып йөрде. Ярты ел беркемне, үз-үзен дә күрә алмас хәлдә яшәде... Фатирлары да булды. Кызлары да үсте. Бик теләсә дә, Гөлгенә яңадан балага узмады. Ә еллар үтә торды... Фасыллар алышынган кебек, гомернең дә җәйләре авышып бара... Әгәр яңадан бәби алып кайта алмаса, Гөлгенә үзен мәңге гафу итмәс иде. Аңа бәби кирәк! Аларга бала, кызларына, үзе әйтмешли, "бергә бер туган" кирәк! Гөнаһысын күкләр кичердеме? Бүген ул - җир йөзендә иң бәхетле хатын. Регистратурада карточкасын эзләп маташкан ханымга: "Мин учётка басарга килдем. Бәби көтәм", - диде. Бу сүзләрне әйткәндә балкып киткән күзләренә, тыела алмый елмайган иреннәренә сәерсенеп карады да, ханым: "Беренче балагызмыни?" - дип сорады. "Юк, икенчесе!" - "Бу авыр заманда икенчесенә узмасаң да ярар иде!" Кабинеттан яшь кенә туташ чыкты. 16-17 яшьләрдә булыр. Йөзе балкыган! "О'кей! - диде, өске киемнәрен күтәреп, үзен көтеп торган иптәш кызына. - Өлгерәм. Унике атна, ди. Нишләп йөрдең шушы көнгә кадәр, дип ачуланган булды. Түләүлегә барсак, анализлар тиз була..." Гөлгенә кош тоткандай канатланган кыз балага гаҗәпсенеп карап торды: "Нигә шатлана? Ни сөйләгәнен аңлыймы соң бу бала?!" "Тукта, нишлисең син?! Җан кыю - гөнаһ. Гомергә үкенерсең!" - дип, сикереп торып кычкырасы килде аның. Чират элеккечә "үлем җәзасы" көтә иде. Кызыйның сүзләре колакларына керсә дә, берәүнең дә йөрәгенә тимәде. Гөлгенә дә нишләптер урыныннан кузгала алмады. Йөзендәге елмаюы гына сүнде... СОҢГЫ ХАТИРӘ - Тәрәзәләр яктырган төсле, әллә кар явамы? - Нәрсә дисең, әни? - Әллә кар явамы, дим. Тәрәзәләр яктырган төсле. - Күрә башладың дисәм инде?! - Юк, күңелгә генә тоелды. Безнең күзләр хәзер мәңгелек дөньяны гына күрер инде. Шәүләне шәйлим үзе. Икенче ел китте инде күз күрми башлаганга, дим. Бу дөньяны артыграк күргәнмендер шул, артыгы ярамыйдыр. Үзем монда, уй тегендә дигәндәй... - Әллә тагын саташа башладың инде, әни? - Юк, саташмыйм, эз югалттым, дим. - Әсмабикә карчык кеткелдәп көлеп куйды. Олы туганын хәйләсез ялганына ышандырдым дип сөенгән бала көлүе иде бу. - "Ятма үзең генә, ятма үзең генә" дип бәйләнеп, Атабаемнан алып киттегез дә, менә хәзер мине таба алмый йөри инде ул. - Кем? Мәрьям шикләнеп калды. - Әҗәлне әйтәм. Минем Сараланда качып ятканны каян белсен ул. Кордашларны күптән чүпләп бетерде. Сабираның киткәненә ничә еллар. Миннән күпкә яшьрәкләр дә сирәкләнде... Бу юлы Мәрьям да елмаеп куйды. Саташмый икән, һаман шул шаянлыгы. Моңсу шаянлык. - Ашыкма, әни, вакыты җиткәч, берәүне дә калдырмый. Аның үз исәбе. Ә кар чынлап та яуды бит. Кү-ү-үп итеп яуды. Йомшак кар. Быел бер дә юньләп яуганы юк, кырлар шушы вакытка кадәр алакола тора иде әле. - Менә әйтәм бит, кар яуган. - Соңгы сүзләрен үтә моңсуланып әйтте карчык. - Тагын кышка калдым. Бик суыкларда китеп, кеше җәфалап йөрмәсәм иде инде. Туң җирне ватулары да... - Кыш артыннан җәе килер, юкка хафаланып ятма әле. - Җәйләр ерак шул әле. Барып җитеп булмас. Ерак йөрерлек җегәр калмады бит хәзер... - Карчык тагын кеткелдәде. Аннан, тирән сулап: - Әнине күрәм соңгы араларда, гел үз төсе белән, - дип өстәде. Бераз тын ятканнан соң, кызы тагын саташа икән дип уйламасын өчен ачыклап куйды. - Төштә түгел. Өндә дә түгел. Күз алдыма килә. Гел үз төсе белән күз алдымда тора. Чанадан каерылып карагандагы йөзе белән... Мәрьямнең йөрәге сулкылдап куйды. Аның бу тарихны әллә ничә ишеткәне бар. Тыңлаган саен, йөрәге нәкъ әлегечә сулкылдап ала иде. "И әни, әни, - дип уйлады ул, - бу вакыйгалардан соң дөньяның күпме җәфасын күргәнсең, башкаларын болай өзгәләнеп сөйләгәнеңне хәтерләмим. Тормышыңның бөтен фаҗигасен бер җөмләгә сыйдырдың шул син: "Мин кияүгә чыкканны гына көтеп тора да, сугыш башлана..." - Нинди ачы шаяру! Бу җөмләдә иреңне җую, дүрт улыңны җирләү, толлык хәсрәте, ачлык-ялангачлык, җәбер-золым, сыңар канат белән дүрт балаңны аякка бастыру..." Уйларын сүзгә күчермәде Мәрьям. - Ярар, әни, ятып тор. Камырым кабара торгандыр, кирәксәм чакырырсың, - дип, аш өенә чыгып китте. "Ятып тормый кая барасың инде, - дип сызланды Әсмабикә, - күзең күрмәгәч, аягың йөрмәгәч..." Үз уеннан үзе көлемсерәп куйды, юрганын җайлабрак япкандай итте. Ай-һай, авыр бу юрган! Юкса Мәрьямгә дә, кызларга да - оныкларына инде, әллә ничә әйтте: "Алыштырдыгызмы әллә, элек болай авыр түгел иде", - диде. "Юк, шул үз юрганың", - диләр дә вәссәлам. Җитмәсә: "Иң җиңел юрган шушы инде, мамык кебек", - дигән булалар. Таш кебек бу юрган! Борсалана-әйләнә торгач, Әсмабикә карчык йокы белән өн арасындагы халәткә күчте. Ул үзен, дөресрәге, үзенең балачагын читтән күрә, күзәтә, кисәк-кисәк үзе шул балага әверелә, шул баланың хисләрен кичерә иде... Ап-ак көн бүген. Очынып-очынып кар ява. Җиңел, якты кар! Рәхәт, шундый рәхәт! Бүген Әсманың әнисе кайтты. Үз әнисе, чын әнисе кайтты! Әсма да, абыйсы да әниләрен шулкадәр сагынганнар иде. Сагынмый! "Тиздән кайтырмын" дип киткәненә ни гомер үтте бит. "Әниегез авырый, әзрәк хәлләнеп, терелеп кайтыр. Еламагыз, тиздән китерермен", - дип юатып киткән иде ерак бабалары. Китерде менә. Тиз үк булмаса да китерде. Әниләре юкта өйдә әллә никадәр үзгәрешләр булды. Әтиләре өр-яңа әни алып кайтты. Әни дип, Әминә апа инде ул. Әтиләре генә "әни" дип әйтергә куша. Әти кушкач әйтергә дип уйлаган иде Әсма, абыйсы рөхсәт итмәде. Абыйсы нишләптер бер дә яратмый Әминә апаны. "Әни" дию түгел, "Әминә апа" да дими, кеше ишетмәгәндә "теге" дип кенә җибәрә. Әминә апалары да балалар дип өзелеп тормый анысы, әтиләре өйдә булмаганда, йөзен бер дә ачмый. Йөзе ачык чакта да күзләре гел усал кала. Ә Әсманың әнисенең карашлары йомшак! Исеме дә матур - Айсылу! Дөрес, бераз моңсурак ул. Бәлки, авырганга шулайдыр. Әсма туганнан бирле авырый әнисе. Шулай диләр. Моңсу булса да... бүгенге көн кебек якты, нурлы аның әнисе! Кара, чынлап та, бүгенге көн әнисе кебек икән. Әллә әниләре кайткан көн булганга шундыймы ул? Җылы, якты, моңсу... Өй эченә яктырып килеп кергән әнисенең йөзе дә бераздан тагын моңсуланган иде. Моңсулык кына да түгел бу, түр яктан ул суырылып килеп чыкты. Йөзе сап-сары. Күзләре томаланган. Үксеп елыйсы, шашып кычкырасы килә иде бугай аның. Хәер, бу халәтне Әсма еллар үткәч кенә аңлаячак әле. Еллар үткән саен, ачыграк һәм ачырак итеп тоячак. Хәзергә ул әнисенең кабат сулып калган йөзен генә күрә. Күңеленә моңсу-моңсу хис иңә. Шатлыгы югала бара, югала бара... Түр яктан әтисе белән ерак бабасының тонык тавышлары ишетелә. Әминә апа кая киткәндер, бөтенләй күренми. Менә ерак бабасы авыр, ләкин ышанычлы адымнар белән түр яктан чыкты, иңенә толыбын салды. Ике баланы кочаклап, сәке читендә тынсыз утырган әниләренә авыр карашын төбәп: - Барысын да ишеттеңме? - дип сорады. Тавышы тирән: кискен дә, йомшак та иде. - Киен, - диде, - мин тышта көтәм... Әниләре берара тораташ булып калды. Аннан абыйсы белән икесенең башын күкрәгенә шундый итеп кысты... әнисенең бәгыреннән сытылып чыккан аваз Әсманың башын зыңгылдатып үтте. Чынлыкта бу аваз - хәлсез ыңгырашу гына иде. Тик анда сыктау-сыкрау, өзгәләнү һәм чарасызлык... барысы-барысы бер авазга сыйган... Әсма башы бик каты авыртса да кычкырмады. Киресенчә, әнисенең күкрәгенә башын тагын да ныграк яшерәсе килде аның. Башка бу җылы күкрәктән беркайчан да, беркайчан да аерылмаслык итеп яшерәсе... Менә хәзер бу кочактан чыкса, ул калтыранып туңа башлар, башка мәңге дә мондый җылыны тоя алмас кебек тоелды. Нәни йөрәге гомергә аерыласын шулай сизә иде. Әниләре аларны кисәк кенә кочагыннан ычкындырды да, ишек янында эленеп торган бишмәтен өстенә каплап, өйдән атылып чыгып китте. Берара аңгыраеп торгач, абыйсы: - Әнине алып китәләр, бөтенләйгә, - дип, Әсманы кулыннан эләктереп, ишеккә ташланды. Алар атыла-бәрелә капкадан чыкканда, атлар кузгалып киткән иде. Әсма да абыйсына кушылып кычкырды: - Әнине калдырыгыз, әнине калдырыгыз! Яңа яуган мамык карны ерып үткән чана эзеннән бик озак йөгерделәр алар. Әсма бите белән карга барып төште. Кар салкыны битенә ут булып капты. Сикереп торды да тагын йөгереп китте. Абыйсы инде шактый алда иде. Хәзер абыйсы чаналарны куып җитәр дә әнисе янына утырып китәр, ул берьялгызы калыр төсле тоелды. Әсма кычкырып елап җибәрде. Инде ул елыйелый йөгерә иде... Ник китә әниләре? Нигә Әсмаларны да үзе белән алмый? Юк, ул әлегә бу хакта уйламый, бу хакта ул соңрак уйлаячак, гомере буе уйланачак. Хәзергә бар хыялы әнисен куып җитү генә. Тик бу хыял ерак бабасының атлары кебек ерагайганнан-ерагая... Әнә, әнә әнисе каерылып артка карады. Сап-сары әрнүле йөзне, газап тулы күзләрне ап-ачык күрде Әсма. Әллә ул аның күз алдына гына килдеме? Ара бик ерак, болай ачык күренерлек түгел иде юкса... Атлар Идел өстенә керделәр. Кар каплап өлгермәгән боз өстендә чаналар чалулап-чалулап китте. Әсманың тыны кысылды. Менә кемдер аны артыннан күтәреп алды. Ул чәбәләнде, тыпырчынды. Үзе бертуктаусыз: "Әнине калдырыгыз!" - дип тәкрарлады. Чаналар инде бөтенләй ерагайган, боз өстендә абыйсы гына тәгәрәп елый иде. Кинәт Әсма калтыранып туңа башлады. Күтәреп алып, кемдер аны йонлы тун эченә кысты. Ул бер кат күлмәктән, оекчан булган икән ләбаса... - Әнине калдырыгыз, әнине калдырыгыз! Ул чатнап киткән боз өстенә йөгереп килеп керде. Бу юлы беркем дә арттан килеп тотмады. Менә боз ярылды. Аяк астына су таралды. Аяклар шома бозда үзеннән-үзе шуып киттеләр. Түбәнгә, түбәнгә... Инде аяклар гына түгел, бөтен гәүдә шуа. Аста-өстә, ян-якта - су, саргылт-кызыл су... Гәүдә җиңеләйгәннән-җиңеләя. Су эченнән очып бара бугай... Әнә, әнә алда әнисен утырткан атлар юырта. Әллә алар да очалар инде? Очалар! Менә алар Әсмабикә ягына борылдылар... - Әни, әни... Йокламаса, җылы килеш таба ризыкларыннан авыз итсен дип хәл белергә кергән Мәрьям, нидер сөйләнгәнен ишетеп, әнисе өстенә иелде. - Әни... кайта!.. - дип пышылдады Әсмабикә карчык. - Саташа, - дип уйлады Мәрьям - Саташыр да инде. Туксан сигез тула бит, туксан сигез яшь... Озын гомер артта калган, бу минутларда Әсмабикә - дүрт яшьлек кызчык - әнисенә якынлаша иде... ЯРАТ КЫНА Рәфидәне бүген чыгаралар. Өенә кайтуына сөенми ул. Соңгы өметен өзеп китә бит... Кергән көнне үк: - Их, үз аягың белән чыксаң икән! - дигән иде. - Чыгарсың, Алла теләсә. Йөгереп китәрсең, яшь әле син, - диде әнием, яңа күршесен юатып. Яшь шул Рәфидә, яшь - нибары егерме сигез үзенә. Яшь тә, матур да. Ул аяклары... Ясап куйган төсле. Төз, тулы, тезләре йоп-йомры... Менә шул матур аякларның җыйнак кына гәүдәне күтәрер җегәре дә калмаган. Бер кулы белән таякка таянып, икенчесе белән карават башларына ябышып, кирәгенә көчкә барып кайта. Ярдәм итим, дисәң, кыенсына. Башта кыенсына иде... Соңыннан үзе дәшә башлады. Аякларының көче көннән-көн кимеп, инде хәйран авырлык ташлаган гәүдәне сөйрәр хәле дә калмагач... Мин Рәфидәнең диагнозын белгән көнне: "Аякларыңның саулыгына сөен!" - дип, дустыма хат яздым. Без университетта бергә укыдык. Зур көзге күрдекме, итәкләрне күтәреп, аяк тикшерә торган идек. Аннан мең гаеп табабыз: "Бигрәк нечкә, тез капкачлары чыгып тора, үзе кәкре, аяк озынрак булырга тиеш... Бу төше фәлән дә, теге төше төгән..." Күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, безнең сүзгә карап, аяклар нишләптер үзгәрмәделәр. Арык гәүдәбез һәм акыллы башыбызны күтәреп, гомер юлыннан атлый бирделәр. Атлый торгач, кәефебезне кырган озын көзгеләрдән ерак кителгән. Аяклар һаман шул ук, аларга караш кына үзгәргән. ...Рәфидәне бүген чыгаралар. Аны алырга ире белән кызы килде. Кызы бигрәк матур! Кап-кара күзле, озын керфекле, бөдрә чәчле. Атылып керде дә утырган җиреннән тартылып куйган әнисенең муенына килеп асылынды. - Әнием, сагындым! Бик-бик! - дип, битләрен әнисенең юеш яңагына терәде. Дәвалаучы табиб, диагнозын карагач, беренче көнне үк Рәфидәне: - Сезгә хәзер бала табарга ярамый, балага узудан сакланырга кирәк, беләсездер, - дип кисәткән иде. - Беләм, - диде Рәфидә күңелсез генә. Табиб чыгып киткәч тә, миңа карап: - Караган берсе шулай дип кабатлый. Күрше авылда өч атна, район больницасында ике ай яттым. Алга китеш булмагач, монда - РКБга алып килделәр. Кемнән сакланыргадыр, - дип көлемсерәгәндәй итте. - Аяклар төзәлсә, тагын бер бәби алып кайтырмын әле, кызымны - Фаягөлемне ялгыз калдырмам, - диде. Соңыннан да бу турыда кабат-кабат сөйләштек. Фаягөлен искә алабызмы, өмете сүрелеп барган күзләре яктырып китә. Кызының балалык шуклыкларын, кызык-кызык сүзләрен сөйли-сөйли дә: - Фаягөлгә бер энекәш кирәк инде анысы. Биш тула быел. Уенчыкларын да, энемә калдырам, дип җыеп йөри бит ул. Туганнары күп булса да, үзенең бертуганы кирәк балага, - ди. Безнең сөйләшүне шыпырт кына тыңлап яткан әнием миңа: - Без хәйран яшәдек инде. Менә Рәфидәне аякка бастырсыннар иде! - дип пышылдый. - Кызын үстерәсе бар бит әле! Рәфидәне бүген чыгаралар. Ире колхоздан машина алып килгән. Кайтасы юллары ерак - йөз чакрым. Ире шуңа каударлана, үз-үзенә урын тапмый. Коридорда йөренеп керә, әз генә утырып тора да янә чыгып китә. Палата табибы документларын бүлек мөдиренә кул куярга алып киткән иде. Бүлек мөдире урынында юк икән. Шуны көтәләр. Ире - Рамиле - гәүдәле, чибәр. Фаягөлләренең бөдрәләре әтисеннән икән. Кара күзләре әнисенеке инде. Рамиленең күзләре яшькелт-соры. Тынгысыз. Күзләре дә, үзе дә. - Кайнар кеше ул безнең Рамил, - дигән иде Рәфидә. Кайнарын кайнардыр да... Нишләптер кайнарланып Рәфидәсен кочаклап алмады үзе. Бездән уңайсызлана дисәң, андый кешегә охшамаган. Ничектер салкын, рәсми генә күреште дә... бөтен җаны-тәне белән сөеклесенә сыенырга омтылган хатынын хәрәкәтсез-сүзсез генә үзеннән этәреп куйды. Гәүдәсе монда, үзе еракта төсле. Карашындагы уйларын Рәфидә күрмәсә ярар иде, дип теләдем. Бәлки, мин ул карашны дөрес укымаганмындыр. Мин күргәне - хатынына мескен итеп карау, кызгану гына иде. "Рамилем" дип өзелеп торган Рәфидәсе үзен күкләргә күтәреп алыр яратуны күрдеме икән соң бу карашта? Сөйгәненең күзләрендә аягына басып, йөгереп китәр наз, Фаягөленә энекәш алып кайтырлык кайнарлык тойдымы икән? Аңа бит нәкъ шулай яратып, ышанып, ышандырып кына карарга кирәк. Һич тә жәлләп-кызганып түгел... - Без туры әниеңнәргә кайтырбыз, алар көтеп тора, - диде Рамил, янә ятак кырыена килеп утырды. - Минем... өйгә, үзебезнең өйгә кайтасы килә, - диде Рәфидәсе ишетелер-ишетелмәс кенә. - Дүрт ай була бит инде өйдән киткәнгә... - Анда кайтып нишләмәкче буласың? Мин эштә көне буе... - Мин... тотынып атлый алам. Берәр атна гына өйдә торсак... Өчәүләп... Аннары, булмаса, әниләргә илтерсең, дим. - Башта әниеңнәргә кайтыйк әле. Анда күз күрер! Рамил тагын, сикереп торып, коридорга чыгып китте. "Әниләргә кайтсак, алар җибәрми инде", - диде Рәфидә, үзалдына сөйләнгәндәй. - Әй, син анда булгач, әбиләрдә дә рәхәт, - диде, ниһаять, әнисе белән бергә булуына сөенеп, караватта банан ашап утырган Фаягөл. Рәфидә аны кысып кочаклады. Үзенең ике күзеннән мөлдерәмә торган яше тәгәрәп төште. ...Рәфидәне алып киттеләр. Күпме генә тырышса да, әнием күз яшьләрен тыя алмады. Үзе, Рәфидәнең күзләренә туп-туры карап: - Өметеңне өзмә, кызым. Өмет терелтә. Өметсезлек начар. Терелерсең... Син - яшь кеше. Яшәргә омтылган кеше терелә, өметеңне өзмә! - дип әйтә алды. Озатып җибәргәч тә, үзалдына сөйләнгәндәй, шул сүзләрен кабатлады: - Терелер... Рәфидәгә БАС (боковой амиотрофический склероз) дигән диагноз куелган, кешене эчтән таркатып бара торган бу чир каршында медицина хәзергә көчсез шул... Әнием аякка басты. Инде көне-төне саклап торырга кирәкми. Янына килеп кенә йөрисе булачак. Берәр атнадан аны да алып чыгарбыз. Үз аягы белән. МОГҖИЗА Каян бәйләнде әле бу җыр! Котылырга теләгән саен, үртәгән төсле күңелдә бөтерелә дә бөтерелә. Күңелдә генәме, телгә дә күчә. Янәшәсендә утырган "Кар кызы"на сиздерергә теләмәсә дә, Искәндәрнең шыпырт кына җырлап барганын тойды инде Фәнгизә. Үзенчә фаразлыйдыр: тәки күңелен кузгаттым бит, дип уйлыйдыр. Кузгалуын кузгалды күңел. Тик нидән, ни сәбәптән кузгалуын гына үзе дә аңламый Искәндәр. Машина тәрәзәсеннән ала-кола урамнарга карый да урынсызга күңелен бимазалаган җыр белән бәхәсләшеп куя: нинди кар булсын! Җирне дә каплап бетерә алмады бит... Ә җыр аның саен, үҗәтләнеп, йөрәкне сулкылдата: Такого снегопада, Такого снегопада Давно не помнят здешние места... Әллә чынлап Фәнгизәнең "могҗиза"сы тәэсир иттеме? "Могҗиза" диме? "Бу Яңа елда могҗиза көтә сине", - ди. Утыз алты яшькә җитеп, буйдак тормышыннан котылырга теләмәгән Искәндәрне Гименей җепләре белән бәйли, имеш! Ярар, бәйләп карасыннар инде, асыл пута белән бәйләргә җыеналар түгелме соң: үзе яшь, үзе чибәр, үзе акыллы (ике институт бетергән!), җитмәсә, полиглот - үзе эшлекле, туристик фирма хуҗасы, ди. Шундый да шәп булгач, нишләп "карт буйдак" белән таныштырганнарын көтеп утыра икән соң бу "асыл пута"?! Иронияле уе өчен ничектер кыенсынып куйды Искәндәр. Нишләп үз уен үзеннән яшереп кыланган була соң әле ул? Җанындагы җырны уятырлык дулкынландырмаса да, кызыксындырды бит аны Фәнгизәнең "могҗизасы". Башка вакытта таныштыру-күрештерүләргә теше-тырнагы белән каршы торса да, бу юлы сүз әйтмәде. Дәшмәү - ризалык билгесе, дип юраган Фәнгизәнең планнарны еракка карап коруын да чамалады Искәндәр. Бу мишәр кызы, чынлап тотынса, өйләндереп тә куяр. Тоткан җиреннән өзә торган ул. Үзе дә әнә, Вадимга чыгам, диде - чыкты. Бернинди ай-вайларга карап тормады. Туй вакытында Фәнгизәнең әти-әнисе, туган-тумачасы: "Ник безнең кияү син түгел!" - дип тинтерәтеп бетерделәр Искәндәрне. Шундый шәп татар егете шаһит булсын да, кызың янәшәсендә урыс утырсын инде! Хәер, тиз яулады Вадим әби-бабай күңелен. Иң мөһим өч сүзне татарча әйтергә өйрәнде ул: "Рәхмәт, мунча әйбәт!" Мунчаны бөтен шартын китереп, хасиятләп яккан бабай өчен моннан да шәп мактау юктыр төсле тоелды. Аннан... әйбәт булгач, аны әйбәтләп юып та җибәрергә тиеш бит. Башка чакларда талканы шактый коры булган әби дә кияү хөрмәтенә сүз әйтми, бабайга икеләтә бәйрәм. Кызны дә бәхетсез итмәде төсле рус кияү. Булдыклы, акыллы булып чыкты: җилнең кайсы якка авышканын тиз чамалаганга, вакытында үз фирмасын төзеп, аякка басып калды. Вадим белән студент чакта башланган дуслык гомерлеккә сузылды. Хәзер инде алар компаньоннар да. Уртак эшләре булган Мәскәүдәге бер фирмага ышанычлы кеше кирәк булгач, Вадим Искәндәргә мөрәҗәгать иткән иде, шатланып ризалашты ул. Үз-үзенә урын тапмый йөргән чагы иде. Хыялларын чәлпәрәмә китергән шәһәрдән ераккарак качарга җай чыкты. Менә шул дусты Вадим Кыш бабай итте дә инде бүген Искәндәрне. Яңа ел каршыларга дип, дуслары янына кайтып төшсә, Вадимның офисында аһ та ваһ! Кыш бабай эзлиләр. Фирмада эшләүчеләрнең балаларына бүләк өләшү өчен Кыш бабай чакырткан булганнар, соңгы көндә авырып киткән "бабакай". Әй, Искәндәрне күргәч куанулары! Кайчандыр, студент чакта, КВНда катнашып йөрүләрен искә төшереп, тәки ризалаштырдылар бит. Тырыша торгач, чын Кыш бабай ясадылар үзеннән, киемнәре дә киемнәре! Күз күреп ияләнгән мамык беркетелгән кызыл халат, кызыл калфак кына түгел инде бу. Кар бөртекләре җем-җем килеп торган зәңгәр атлас халат, башта ап-ак төлке бүрек. Ул таягы ни тора! Чын асылташлар белән бизәлгәнмени, ялт та йолт! Киемнәре өчен генә дә Кыш бабай булырсың, билләһи. Фәнгизәне дә танырлык түгел - чып-чын Кар кызы! Үзе "Кар әбие!" дип, үз-үзеннән көлсә дә, бизәнеп-киенеп куйгач, һич тә җитеп килә торган ике бала анасы димәссең. Нәкъ студент чактагыча нечкә билле, җиңел сөякле шул Фәнгизә. Бу кадәр дә ут борчасына ничек ит кунсын инде! Менә шулай рольгә кереп, замана Кыш бабайларының атына - "джип"ка утырып, бүләк өләшеп йөрешләре. Әйләнә-тулгана чабалар шәһәр буйлап. Ә теге җыр һич тынгы бирми, машинага кереп утыру белән әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта: Заметает зима, заметает Всё, что было до тебя... Фәнгизәнең кычкырып җырлап куюы Искәндәрне сискәндереп җибәрде. Авыз эченнән җырлап барганын ишеткән, ишеткән икән. Тик Фәнгизәнең кычкырып җырлавы аның көенә туры килмәде. Юк! Ул шулай тын гына, моңсу гына, күңелне рәхәт сулкылдатып кына агылырга тиеш иде. Китте җыр! Качты! Котылды түгелме соң көне буе күңелен бимазалаган бәйләнчек җырдан? Котылды. Ләкин... ләкин котыласы килми икән бит. Күңелен рәхәт сулкылдатып, үз-үзенә дә белдерергә куркып, ап-ак карлар күмгән үткәнендә йөргән ич ул. Җыр булып кына... Машина чираттагы йорт янына килеп туктагач, бу икеле-микеле халәтеннән айнып киткәндәй булды Искәндәр. - Ура! Соңгы бүләк! - диде Фәнгизә. "Ура"сы бик арыган иде. Чынлап та ардырды. Башта бик күңелле генә иде, һәр йорттан бәйрәм шатлыгы ияреп чыкты. Балаларның Кыш бабайны күреп чын күңелдән сөенүләре, каушый-каушый шигырь сөйләүләре... Өй, гаилә җылысын тою Искәндәрне хәтта бүген танышачак "могҗизасы" белән уртак йортлары турындагы уйларга этәрде. Ирекле ялгызлыгыннан арыганын сизде ул. "Бирешәсең бит, егет!" - дип, үз-үзеннән көлеп куйды. Урамда кар төшә башлаган икән. Ябалак кар. Сагындырган кар! Декабрь ахырына кадәр кар затын күрсәтмәде бит быел. Бөтен җир кап-кара, шыксыз булып торды. Инде Яңа елга да карсыз керәбез икән дигәндә... менә бит Ходайның хикмәте, иртән, сыек кына булса да, кар явып үтте. Инде әнә Кар бабай, юкка чәбәләнмәгез, үз эшемне беләм мин дигәндәй, капчыгын ныклап селки. Соңгы бүләк иясе шактый зур, унике яшьлек егет булып чыкты. Кыш бабай белән Кар кызын күреп күзләре очкынланмаса да, бүләккә нәкъ сабыйларча куанды үзе. Компьютерда рәсем ясау белән җенләнгән малай өчен төсле принтердан да шәп бүләк була аламы инде! Кыш бабайга да үзенең рәсемен җибәрергә вәгъдә биреп калды. Сәгать инде унбер тулып килә иде. Тизрәк бәйрәм табынына ашыгырга кирәк. Хуҗалар белән саубуллашып, ишекне ябулары булды, Искәндәрне көтелмәгән шатлык, гаҗәпләнү, өмет тулы бала тавышы дертләтеп җибәрде: "Кыш бабай!" Бүген күптапкырлар ишеткән шатлыклы авазлардан үзгә, бөтенләй икенче иде бу аваз. Монда сөенеч кенә түгел, көтеп арыганнан соң, сүнәм-сүнәм дип дерелдәгән өметнең кабат кабынуы иде бу өн. Әбисе белән җитәкләшеп баскычтан менеп килүче кызчык, әбисенең кулыннан ычкынып, Кыш бабайга йөгерде. Әйтерсең тиз генә килеп кагылмаса, аның өзелеп көткән могҗизасы юкка чыгачак, гаип булачак иде. - Кыш бабай?! Син... Син мине эзләп килдеңме? Шулкадәр дә ымсыну, өмет, сөенеч һәм гаҗәпләнү иде бу сүзләрдә. Искәндәр, үзе дә сизмәстән, "әйе" дип, итәгенә килеп ябышкан кызчык янәшәсенә чүгәләде. Чүгәләде... һәм өнсез калды. Өмет тулы караш белән томырылып аңа карап торган бу күзләр таныш, бик таныш... таныш кына түгел, кадерле, газиз иде. Бу күзләрне өзелеп сагынулар, бу күзләрне хәтердән куарга тырышулар, бу күзләрне төшләрдә күреп саташулар... Бөтен дөньяның ямен, нурын, шатлыгын үзенә сыйдырган, җылы җәйләр булып, чиксез күкләр булып җанны җылытучы һәм җанны ашкындыручы яшькелт-зәңгәр бу күзләр! Аларны оныту, аларны танымау, аларны бутау мөмкин түгел! Бер мизгелгә дөнья убылды, күкләр ишелде, вакытлар буталды... Аңына килеп, авыр сулап баскычтан менеп җиткән әбигә карашын күчергәндә, каршысында кемне күрәсен ап-ачык аңлаган иде Искәндәр. Карашлар очрашты. Моннан нәкъ җиде ел элеккегечә... Сүзсез карашлар. Тик... бу карашлар башка, башка... Әбинең тимер карашы шактый какшаган иде. Бу карашны какшаткан сәбәпләрне белмәсә дә, нидер үзгәргәнен, дөнья куласасының әйләнгәнен сизде ул. Әби чалтыр-чолтыр ишек ачарга кереште. Шунда гына Искәндәрнең күзе әле генә үзләре чыккан фатир каршысындагы ишеккә төште - бик тә таныш, кадерле, бераз янтайтыбрак ябыштырылган 36 санын абайлады. Алтынсыман сары шул тимер кисәгендә яшьлегенең өмет һәм ярату тулы күз нурлары чагылып киткәндәй булды. Карашы подъезд тәрәзәсенә күчте. Тәрәзә артында ап-ак күбәләкләр бөтерелә иде. Моннан нәкъ җиде ел элеккечә... А снег не знал и падал, А снег не знал и падал, Земля была прекрасна, Прекрасна и чиста... Күңелендә яңгыраган җырга йомшак кына кадерле тавыш кушылганын тойды ул. Икәүләп сокланып яудырган бу карлар эрегәндә, якты хыялларының язгы ташкыннарга кушылып агып китәсен белми әле алар. Февраль ахырының тәүге тамчылары сөенешеп тамган якты бер көндә "әбекәй"нең корыч карашы ул тамчыларны, боз сөңгегә әйләндереп, йөрәккә кадыйсын сиздерми әле йомшак күңелле карлар. Зур түрә хатынының "Сез тиң түгел!" дигән карары белән дә килешмиләр хыялый күбәләкләр. Карлар белә: алар тиң, тиң! Алар икесе дә бу дөньяга нәкъ бертөсле карый, дөньяны бертөсле күрә. Менә бу карларның да күбәләкләр икәнлегенә икесе тиң ышаналар. Тик карны - кар, акны - ак, караны кара итеп кенә күрергә күнеккән әти-әни генә кызларының бу дөньяга үзгә күзләр белән багуын аңларга теләми. Барысы да шул дәү әни тәрбиясе! Үзләрендә булды ла хата: дуслары белән лагерьларга җибәрәсе урында, җәй буе урман белән сөйләшүче хыялый әбекәе янында яткырдылар баланы. Тулай торакта яшәп яткан, карьера дигән текә баскычның беренче тактасына да басмаган бу егет кисәге өчен үсмәгән шул аларның кызлары! Дәрәҗәле атаның зур өметләр багланган улына ярәшеп, тиз генә чит илгә җибәргәндә, ике елга стажировкага киткән кияүнең шунда эшләп каласын, ә кызларының ярты елдан ук кайтып төшәсен гөманлый да алмый иде әти-әни. Бары карлар, бергә сокланып яудырган карлар гына белә аның әйләнеп кайтачагын. Ни өчен кайтачагын да беләләр. Тик бу хакта әлегә аның үзенә дә сиздермәскә тырышалар. Адәм затының кайчан да булса бер сәгате сугачагын вакыт галиҗәнаплары искәртеп торса да, үзен дөнья тоткасы санаган түрәләр бу аларга кагылмый дип ялгыша шул. Тик вакыт берәүне дә аямый. Шулай... Карашлар сына икән ул. Бер мизгелгә кереп югалган бәхетле һәм әрнүле елларыннан: - Син минем теләгемне ишеттеңме? - дигән сорау бүгенгесенә күчереп куйды Искәндәрне. - Син минем теләгемне ишеттеңме? - дип пышылдады кыз. Бугазына тыгылган төер сүз әйтергә ирек бирмәде, Кыш бабай башын гына какты. - Фәритләргә үткән ел да Кыш бабай килгән иде, - дип, әле генә Искәндәрләр чыккан ишеккә ымлады кыз. - Мин тәрәзәдән аның машинага утырып киткәнен генә күрдем. Минем янга кермәгән Кыш бабайга бик үпкәләгән идем. Минем бит теләгем Фәритнекеннән чынрак. - Кызның йөзе бер мизгелгә олысымакланып, җитдиләнеп китте, аннан кабат сабыйлыгына кайтып: - Ул чын Кыш бабай булмаган икән, - диде. - Фәрит әйтте, әтисенең эшеннән бер абый гына киенеп килгән. Ул әйтмәсә дә белә идем инде чын Кыш бабай минем яныма керми китмәсен. Мин бит биш яшь тулган көнемдә дә, быел, алты яшь тулганда да теләгән идем теләгемне. Тик чын теләкләр туган көндә үтәлми икән... "Чын" дигәнен ничектер аерым серле бер тирәнлек белән әйтте кызчык. - Ул теләкне Кыш бабай гына үти ала. Чын Кыш бабай гына... Кызчык сөйләде дә сөйләде. Ә Кыш бабай гаҗиз иде. Нишләргә? Хет бер бүләге дә калмады, ичмасам, кулында. Кинәт кесә телефоны җырлап җибәрде. Искәндәр тиз генә алып карады: Вадим. Җавап биреп тормый гына төймәгә басты. Һәм... катлаулы хәлдән чыгу юлы табылганга куанып, телефонын кызчыкка сузды. Кызның бермәлгә аптырап калуыннан "чын теләген" үти алмавын аңлады Кыш бабай. Тик кыз, кисәк яктырып, Кыш бабайны кочаклап ук алды. Үзенең эшне тиз төшенүенә куанган кызчык: - Әтием бу телефоннан шылтыратачакмы? - диде. Кыш бабай кабат башын гына кага алды. Аннан, тамак төбендәге төерне йотып: - Һичшиксез! - дип өстәде. Тавышы әкрен чыкса да катгый иде. Урамда инде кар ишеп ява иде. Иртәдән бирле күңелдә бөтерелгән җырны тын гына дөньяга таратып коела төсле тоелды бу карлар: И верю я, что скоро, И верю я, что скоро По снегу доберутся Ко мне твои следы... Кадерле нәни эзләр төшәчәк карларны күңеле белән яратып сыйпады Кыш бабай. ЮЛ Базарны әйләнеп чыкканда, сәгать инде унике тулып килә иде. Димәк, автобус ярты сәгатьтән кузгала. Автовокзалга барып җитеп булмас, дип уйлады Ләйлә, юл чатына, РКБ янына гына чыгарга кирәк. Бүген шимбә. Халыктыр инде... Базарда да атларлык түгел, этеп кенә йөртәләр. Этелә-төртелә торгач, ике сәгать вакыт үткән дә киткән. Ярый инде бүләген ала алды. Күңеленә ошаганын. И-и, сөенер инде әнисе! Сатучы хатын гына, бүләкнең кемгә тәгаенләнгәнен белгәч, бик сәерсенде. Берсеннән-берсе матур уенчыкларның әле берсенә, әле икенчесенә карап, кайсын сайларга белмичә аптыраган кыздан: - Бүләккәме? - дип сорады да, Ләйлә "әйе" мәгънәсендә башын кагуга: - Малайгамы, кызгамы, - диде һәм, җавап та көтмичә, - энекәшеңә булса, менә бу аю бик матур, сеңелкәшеңә яки дус кызыңа икән, бу куянны кара. Ә менә бу "Микки Маус" һәркайсына ошаячак... - дип, уенчыкларны Ләйләгә суза башлады. - Әниемнең туган көне, - диде Ләйлә. Сатучының аптырабрак калганын күреп: - Ул бик тә йомшак уенчыклар ярата, - дип өстәде. Аннары акланган кебегрәк: - Үзем дә башка төрле бүләк эзләп килгән идем. Рәтләр буенча йөри-йөри йөдәп беттем, әниемне сөендерердәй бер нәрсәгә дә күзем төшмәде. Ә менә уенчыклар гел үзләренә тартып тора. Әнием йомшак уенчыклар ярата минем, - дип тагын кабатлады. Сайлый торгач, ямь-яшел күзле, сөйкемле ап-ак песи алды Ләйлә. РКБ янында халык базардагыдай күп иде. Нишләптер бер генә дә таныш кеше күренми. Әллә автобус китте микән? Ләйлә, халыктан аерылыбрак басып торган апа янына килеп: - Атабай автобусы китмәдеме әле, белмисезме? - дип сорады. - Атабайга кайтасыңмыни? Юк, автобус китмәде әле китүен, тик тулып килер инде, керә алырбыз микән? - Кысылырбыз инде. Туктаса... - Әнә теге "Газель" дә шул якка кайта икән, кеше җыя. Тагын өч кешесе җитми, шуңа кузгалмый тора... Апа тагын нидер әйтмәкче иде, Ләйлә тыңлап бетермәде, тизрәк юл кырыенда торган машинага таба йөгерде - китеп бара күрмәсен! Машинада биш кеше утыра. Ләйләләр авылыннан да ике хатын бар иде. Авылның ачы телле Чаһрасы иң алгы урындыкка кунаклаган. Ләйлә гомуми генә исәнләште дә арттагы буш урынга чумды. "Кара, Чаһра моның чын исеме микән соң, сәер исем, - дип уйлады ул. - Алай дисәң, берәүнең дә аңа башкача дәшкәнен белмим. Кайткач, әнидән сорарга кирәк әле... Юк ла, Чаһраны телгә алып, туган көнендә әниемнең кәефен кырып торырга тагын!" - дип, үз уена каршы төште аннары. Әнисе бу ачы телне һич тә өнәми шул. Хәер, авылда аны өнәмәүчеләр бер әнисе генә түгел түгелен. Тик Ләйләнең әнисе, беркем хакында да яман сүз әйтми торган кеше, шушы хатынга гына йөзен каралта. Шуңадыр Ләйлә дә Чаһраны яратмый. Менә хәзер юлдаш булып кайтасы... Ә машина кузгалмый да кузгалмый. Юлчылар: - Кайда соң бу шуфир? - дип сабырсызлана башладылар. - Кайда булсын, әнә, халык арасыннан кеше эзли, акча җитми бит карунга, ике урыны буш кайтса, харап булыр, - дип зәһәрләнде Чаһра. "Әһә, Атабай автобусы... Туктамады. Туктарлык түгел, халык күплектән җиргә иңгән. Ярый әле бу машина туры килде, - дип, үтеп китүче автобуска карады Ләйлә. - Әнә, колгасар иргә ияреп, баягы апа да бу якка килә". Колгасар ир шофёр икән. Машинасын кабызды. Апа Ләйлә янындагы буш урынга кереп утырды. - Туктамады, - диде ул, машина эчендәгеләргә сәлам биргәндәй генә. - Туктамыйсы билгеле, - дип сүзне күтәреп алды Чаһра. - Шимбә! Менә синең аркада күпме вакытны әрәм иттек! Акчаңны жәлләп, шул автабуска тыгылып кайтмакчы буласың тагын. - Әстәгъфирулла, - дип аптырады апа. - Нишләп алай дисең? Мин бит Нармонкага гына кайтам, ярты юлга хәтле генә. Шуңа күрә "чумарной" машинада урын занимать итәргә кыймыйча тордым. - Автабуста бушлай кайтырга өметләнгән идем, пинсе кәгазе белән, диген ичмасам! Тиен акчага чукына инде халык. Үз кадереңне үзең белмичә... - Тукта инде, нишләп каныгасың кешегә тиктомалдан, - дип, сүзгә авылдаш хатын кушылды. - Нишләп тиктомалдан булсын, шуның аркасында күпме вакытны әрәм иттек. Шуфир бит, машина тулмый кузгалмыйм, диде. - Кузгалды бит, әнә бер урын буш, - диде урта рәттән өлкән яшьтәге бер ир. - И-и, бер урын буш, имеш! Нишләсен инде автабус киткәч, башка чара калмагач. Акчага үлә инде халык... - дип чәчрәде Чаһра. - Автобус билеты бәясен генә ала бит, нишләп алай булсын, - дип бәхәсләшмәкче булган ирне Чаһра ачы тавышы белән күмеп ташлады. Машина, Столбищены чыгып, тизлеген арттырды. - Әстәгъфирулла, - дип пышылдады үзалдына Ләйләнең күршесендәге теге апа. Бу "әстәгъфирулла"ның Чаһра адресына икәнлеге аңлашыла иде. Нишләптер бу апа Ләйләгә бер мизгелдә бик якын һәм кызганыч булып тоелды. Нахакка рәнҗетелгән апаны юатып: "И-и, аңа игътибар итмәгез, апа, безнең авылныкы ул. Аның кем икәнлеген беләбез инде", - дип әйтәсе килде аның. Әйтмәде. Апа инде тәрәзәгә борылган иде. "Чынлап та, кем соң әле бу Чаһра? Юк, аның кем икәнен, әнисенең аны ни өчен өнәмәвен белми бит Ләйлә. Кайткач сорыйсы булыр әле. Юк, туган көнендә шуны телгә алып, әнисенең кәефен төшерергә... - дип, бер үк уй икенче кат башыннан үтте. Менә бүләге белән сөендерер әнисен". Пакет эчендәге йомшак уенчыкны кысып сөеп куйды кыз. Тукта, әни йомшак уенчык ярата, дип, кайдан уйлап чыгарды соң әле ул? Әнисенең беркайчан да бу хакта әйткәне булмады бит. Андый уенчыклар да алганы юк әнисенең. Шулай да... әнисенең йомшак уенчыклар яратканын белә ул... сизә... Көз кояшы тәрәзә аша шундыен да кыздыра, әйтерсең җәйге челлә. Җылы, якты, рәхәт! Җәйдән дә яктырак көз бу. Сап-сары кырлар, сап-сары урманнар... Чынлап та, алтын көз! Алтын көз - ялкын көз! Әнисенең туган көне. Якты, рәхәт, җылы, кү-ңел-ле! Тизрәк кайтып җитәсе иде, тизрәк... "Әбиләр чуагы шул. Әбиләр чуагы... - дип уйлады Рәхилә - Ләйлә янында утырып баручы юлдаш хатын. - Моңсу. Үзәк өзгеч моңсу. Күзләрне камаштырган сап-сары көз - сары сагыш... Мәңге үтмәс сагыш! Гомер буе көзләрдә яшәлде шул, әрнүле көзләрдә. Юк, юк, гомернең кыска язы да, яңгырлы җәе дә булды бит. Көзләрдән соң килгән җәй. Башта көз булды. Әйе. Тик бүгенгедәй моңсу көз түгел. Авыр, караңгы... Ләкин өметне сүндермәгән көз..." Бу көздән соң җәй көтеп тора, дип уйлады, шул җәйгә йөгерде, шул җәйдә котылу табарга, яшәргә омтылды ул чакта егерме ике яшьлек Рәхилә. Тик җылытмады аны җәй. Дөрес, юатты. Елатты да... юатты. Юатты да елатты... Нарасыен бала табу йортында калдырып чыккач, тизрәк бу хакта онытырга, гомеренең шушы өлешен сызып ташларга, өр-яңа тормыш башларга теләп, Казаннан ук чыгып китте бит. Йөгерде. Үзеннән, үткәненнән, беренче хисләрен кабызган һәм беренче өметен сүндергән сөйгәненнән. Рәхиләнең авырлы икәнен белә торып, икенче берәүгә өйләнде дә куйды. Өзелде, өмете генә түгел, җандагы иң якты тойгылары өзелде Рәхиләнең... Карынындагы җан кисәген күралмас булды. Аңардан котылса... Аңардан арынса... Тормыш өр-яңадан башланыр кебек иде. Тулай торактагы кызлар булыштылар ул чакта. Бигрәк тә иң якын дус кызы Наилә тырышты. Һәрхәлдә, ул авыр вакытта ярдәм кулын сузган Наилә хаклы төсле иде... Менә хәзер, ул хәлләрдән соң кырык ике ел үткәч, шул дусты янына кайтып бара. Кияүгә чыгып, Нармонкага кайтып киткән иде Наиләсе. И-и, Наилә! Ул гел: "Нигә кирәк сиңа ул бала?! Син яшь. Кияүгә чыгарсың, бала табарсың әле. Ә болай бала белән кая барасың?" - дип торды. Чыкты Рәхилә кияүгә. Ирдән дә уңды. Бала да тапты. Рәхәт тә яшәгән кебек булды. Ире - терәк, улы куанычы иде. Терәге сынды. Биш ел элек. Инфаркт. Куанычы хәсрәткә әйләнде. Институт бетергән акыллы, тәүфыйклы улы, үзеннән җиде яшькә олы марҗага гашыйк булып, шуңа өйләнде. Җиде яшькә олы булуына да, үзебезнең кеше түгеллегенә дә күнәр идең, килен салгаларга ярата булып чыкты. Ике ел бергә торып азаплангач, малайны тәмам миңгерәүләтеп, үзенең әти-әнисе янына - Мәскәү ягына алып китте. Гомер буе бәгырьдә торган әрнү - тормыш мәшәкате белән каплап-бастырып куярга тырышкан әрнү - ялгыз калгач, үзәккә төшеп сыза башлады: "Кызым! Син бармы бу дөньяда? Исәнме? Кайларда, нинди язмышлар дулкынында икән син, кызым?" "Исемә төште ич, - дип сөенде Ләйлә, - әнием чынлап та йомшак уенчыклар ярата. Бәләкәй чакта бик матур, герман илендә ясалган курчак алып кайткан иде ул миңа. Шунда әйткән иде, минем дә кечкенә чагымда курчагым бар иде, чүпрәктән тегелгән, йомшак курчак, дигән иде. Мин гел шул курчагым белән уйнадым, серләремне шуңа сөйләдем, ул минем өчен иң матур, иң әйбәт, иң йомшак иде, диде. Менә шул чакта күңелгә сеңеп калган икән әниемнең йомшак уенчыклар яратуы..." "Харап, - дип уйлады Чаһра. - Күкеләрнең кызын әйтәм, Ләйләне. Шушы чебешенә кадәр мине сөйми. Машинага кергәч тә, ничек фырт кына янымнан үтеп китте. Әнисеннән күчкән инде миңа дошманлыгы. И-и, турысын әйткән - туганына ярамаган шул. Шушы телем аркасында инде, турылыгым аркасында. Соң, Нәсимәнең кырыс, коры икәнлеген бөтен авыл белә иде ләбаса. Бала тапмаган хатын ничек йомшак булсын?! Ул кызны да шул Габделбәре аркасында гына алды инде. Сөйләделәр ләбаса, Габделбәр түзгән-түзгән дә, беркөнне эчендәген чыгарган: "Йә бала алабыз, йә мин бүтән хатынга өйләнәм!" - дигән. "Сыер дуласа, аттан яман, тәмам котырды ирем", - дип, үзе зарланган Нәсимә. Ни өчен котырынганын гына әйтмәгән. И-и, Габделбәр, шундый әүлиядай кеше, шул буш, корыган агач белән гомерен үткәрде бит. Борылып ятсын, мәрхүмкәем. Нәсимәсе, Казан бүлнисендә яткан булып, бала алып кайтты. Үзләренеке түгеллеген бөтен авыл белде, берәү дә дәшмәде. Телем бик кычытса да, мин дә түздем. Түздем. Ә бит шул кызчык белән саташып, төннәрен сикереп торып, Нәсимә янына барып, бир минем баламны, дип тартып алырлык чакларым булды. Күп булды андый чакларым... Мин дә ул көздә бала таптым. Кыз бала иде. Балаң зур, җитмәсә, аяк белән килергә охшый, дип, бәби табарга район үзәгендәге бүлнискә җибәрделәр. Бик авырдан бәбиләдем. Үземне чак коткарганнар. Балаң үлде, диделәр. Күрми дә калдым нарасыемны, ирем алып кайтып җирләгән... Мин бала тудыру йортыннан баласыз чыктым. Кысыр Нәсимә Казаннан кыз бала алып кайтты. Гел генә минем баламны аңа бирделәр кебек тоелды. Гел шул Нәсимәнең кызын читтән күзәтеп йөрдем. Бервакыт бакча артларында шул кызның чүпрәк курчак кочаклап, елап утырганын күрдем дә (инде курчак уйнар яшьтән чыккан үсмер кыз иде), юатасы иттем: "Әниең елаттымы, кызым? И-и, бәгырьдән өзелмәгән бәгырьгә ябышмый шул", - дидем. Кыз: "Гөлчаһра апа нишләп алай әйтә ул?" - дип, әнисеннән сораган. Шуннан мине күралмас булдылар инде. Нәселләре белән..." - Нармонкага җиттек, - дип, машинасын туктатты шофёр. Машинаның кинәт тукталуы барысын да уйларыннан бүлде. Ләйлә дә, Рәхилә дә, Гөлчаһра да бер үк кеше турында уйланып барсалар да, аларның уйлары кисешми, һәркайсы үз юлында ага иде. Барысын бергә кушсаң, уйлар юлының кайдан башлануын, нинди урман-болыннардан узуын һәм кайсы тарафларга сузылуын белеп булыр иде. Тик аның кайда тукталасын берәү дә белми. Һәм Юл үзе дә моңардан бихәбәр. Тагын күпмегә сузылыр, нинди киртәләрне үтәр язмышның бу сикәлтәле юлы... ҖИТКӘН КЫЗ Бая каты итеп ябып чыгып киткән ишекне әкрен генә ачып керде дә үз бүлмәсенә бикләнде Иркәгөл. Кухняда тәрәзәдән очып чыгар булып талпынып урамны күзәткән әнисе Сәйләнә, кызының кайтуын ишетеп торса да, йөгереп каршы чыгудан үзен-үзе тыеп кала алды. "Аллага шөкер!" дип, өстәл артына килеп утырды. Өстәлнең ике читеннән аңа салкын чәй белән тулы ике касә карап тора иде. Берсен уртлап куярга дип кулына алуы булды, эчке киеренкелектән калтыранган кулында чайпалып китеп, чәй итәгенә түгелде. Шул чайпалу гына кирәк булган икән: әле бәргәләнеп ярсыган, әле сызлап сызган, әле шик-шөбһәләрдән шомланган күңеле - дулкынланудан арыган, тулган, мөлдерәгән күңеле түгелде дә китте. Өстәлгә салган кулларына башын куйды да тавышсыз гына сулкылдады Сәйләнә. Кызының исән-имин әйләнеп кайту сөенеченнәнме, бердәнбер газиз кешең белән аңлаша алмау гаҗизлегеннәнме, язмышның гаделсезлегенә әрнепме, үз-үзен кызганыпмы... елады да елады. Тәгаен генә ни өчен елаганын да аңламады ул. Мөгаен, барысы бергә җыелгандыр. Бер түгелеп алгач, бераз тынычлангандай итте. Борын тәмам җепшегән иде. Еш-еш борын тарткан тавышы тып-тын фатирда яңгырап ишетеләдер төсле тоелды. "Иркәгөл ишетә күрмәсен тагын!" дип уйлады ул. Сабый чагыннан - дүрт яшеннән - ялгызы үстергән кызы янында һәрвакыт көчле, шат, бәхетле булып күренергә күнеккән иде Сәйләнә. Бүген исә бигрәк тә Иркәгөл әнисенең көчсезлеген, "җиңелгәнлеген" күрергә тиеш түгел. Моннан авыр чакларында да күз яшен, җан әрнүен яшерә белгәнне... бүген... бер дә юктан... Шушы уйлардан аның күңел төпкеленнән тагын икенче дулкын күтәрелеп, борынны әчеттереп, күздән бәреп чыкты... Мышык-мышык, мышык-мышык... Инде сызгырып чыккан борын тавышына эчтән, бәгырьдән бәргән саңгырау-тонык аваз да өстәлеп куйгалады. Тавыш белән каты итеп ыңгырашса, җиңелрәк булыр төсле тоелды Сәйләнәгә. "Иркәгөл ишетмәсен!" дип, кабат үз-үзен тыйды. Шул мәлдә күңелендә "Иркәгөл ишетсен иде, минем елавымны белсен иде!" дигән теләк калкынуын тойды. Бәлки, әнисе кадәр әнисен, нинди генә авырлыклар кичергәндә дә көчле кала белгән әнисен елатуына үкенер, үзенең хаксыз булуын аңлар, күзләре ачылып, әнисе күрсәтергә теләгәнне күрер... Сәйләнә инде күңеленнән кызы белән сөйләшәсе сүзләрен барлый башлады. "Мин аңлыйм сине. Синең яшьтә бөтен нәрсә дә бик гади тоела, бөтенесе дә ничек күрәсең, шулай гына кебек. Тик син күргәне - айсбергның өсте генә. Аңа бәрелмәскә дә, аны урап үтәргә дә мөмкин сыман. Ләкин син аның су астында нинди зурлыкта, нинди формада булуын күрмисең, нинди фаҗигагә китерергә мөмкин икәнлеген аңлап җиткермисең... Фаҗига дигәне артыграк булыр. Нинди күңелсезлекләргә китерүен... Юк... күңелсезлек кенә түгел, нәкъ менә фаҗига булырга мөмкин..." Артык тирәнгә, фәлсәфәгә керә башлавын тойды Сәйләнә. Уйларыннан арынырга теләп, урыныннан кузгалды. Юыну бүлмәсенә кереп, шаулатып су агызды. Ут булып янган йөзенә салкын су тигәч, ничектер, авыр уйлар чигенгәндәй булды. Бөтен авырлыкны юып төшерергә теләгәндәй, битен салкын су белән кат-кат юды. Күтәрелеп көзгегә карады. Авыз-борын зурайган, күзләре, киресенчә, кечерәеп калган. Шешенке күз тирәләре дә, күзләренең агы да кып-кызыл. Күзләре әчетә, ә борын һаман да мышкылдаган иде. Кинәт Сәйләнә үзен моннан унбиш еллар элеккеге хәленә кайткандай хис итте. Күзләрен кызартып, татлы елаган чакларына. Әй, рәхәтләнеп елаган көннәре бар иде лә аның! Юктан гына елаган чаклары. Ул вакытта елаткан сәбәпләр хәзер генә юктан булып күренәдер. Вакытында бик җитди тоелгандыр. Бәхетенә түзә алмый елап яткан төннәре исенә төште. Ничек еламыйсың?! Җаныңнан артык сөйгән кешең янәшәңдә мыш-мыш йоклап ятсын да... Юатыр кешең булганда гына рәхәтләнеп елап була икән шул. "И елак кызым минем!" диеп, күзләреңнән үбеп, ачы-татлы яшьләреңне киптерер кешең янәшәңдә булганда гына... Дөрес, аннан соң да елаган көннәр булды. Тик ул инде елау түгел, сыктау иде. Бик ачы, бик ачы иде ул күз яшьләре. Юатыр кешеңнең инде мәңге дә кайтмаслыгын аңлап түгелгән яшьләр... Әрнеп елауларын уртаклашыр кешесе юк иде Сәйләнәнең. Дуслары, туганнары бар, дөрес, Сәйләнә дип җан атып торган туганнары. Тик... җанны беркемгә дә ачып булмый. Җанын ачар кешесе - кызы артык кечкенә. Сабый. Аңа болай да бик-бик авыр. Аның үзен саклыйсы, яклыйсы, тормыштан биздерми яшәтәсе. Менә ул үсәр... ...Ул үсте. Ятимлекне тойдымы, тоймадымы... хисләре белән бүлешә торган түгел иде Иркәгөл. Сәйләнә бик яхшы әни булырга тырышты. Үз-үзенә куйган беренче таләбе - мескенләнмәскә! Үзе дә, кызы да кимлек хисе кичермәсен өчен, бөтен барлыгы белән тырышты ул. Дөрес эшләдеме, юкмы... И-их... дип күңеле сызып куйган чаклары булмады түгел, булды. Ярты юлда калган докторлык диссертациясе... эзләнәсе, казынасы килгән, җаны тарткан эше... Юк! Аларга вакыт та, көч тә калмады. Фәннең, белемнең, талантның кирәксез чорына туры килде шул гомер. Әрсезлек, ялагайлык, елгырлык хөкем сөргән чорга. Бөтен кыйммәтләр дә акча белән генә үлчәнә торган вакытка. Фәнни-тикшеренү институтындагы хезмәт хакы фатир өчен түләргә дә ипи-сөткә генә җитәрлек. Студентның белем дәрәҗәсенә карап зачёт, имтихан алып укытып йөрүнең дә сәмәне ташка үлчим... Тик... Ходай буш итмәгән кешегә акча эшләү мөмкинлеге бөтенләй юк дип әйтмәс иде Сәйләнә бу заманда. Бер яктан сугып екса, икенче яктан кулын суза торган заман бу. Сузылган кулны күрә генә белергә кирәк. Ябышыр салам эзләп, күз карашы җетеләнгән иде Сәйләнәнең. Күрде. Бичаракайгынамнар! Баш юк. Белем юк. Катыргы кирәк. Дипломсыз үзеңне кеше итеп тә тоеп булмый торган чор лабаса. Базарда чүпрәк-чапрак сатучысына кадәр икешәр югары белемле. "Бичаракайгынамнар"га, катыргылы булу өчен, диплом дигән каһәрне язасы да бар бит әле. Яки... яздырасы. Ничә диплом язды икән Сәйләнә бу еллар эчендә! Юк, халтурить итмәде, бишлегә язды дипломнарын. Дипломнарын бишлегә яклаганнарның фәнни дәрәҗәгә ирешәсе килүчеләре дә күбәйде. Кандидатлык диссертациясен дә "җиңел" генә яздырып алдылар андыйлар. Шуларның барысын бергә кушсаң, инде әллә ничә кат докторлык диссертациясен якларга җитәр иде... Һәрхәлдә, Иркәгөлгә матди яктан иптәшләреннән ким күренмәскә җитте. Туганнары Сәйләнәгә: "Артык иркәлисең түгелме? Бөтен сораган нәрсәсен алма, әйбер кадерен белми үсә..." - дип, йомшак кына әйткәләсәләр дә, барыбер кызына кием-салым, кирәк-ярак юнәтүдән, диңгезгә ялга йөртүдән акчасын кызганмады. Кызын теләгәнчә киендерә алуы аңа бертөрле рәхәтлек хисе бирә иде. Юк, узынмады Иркәгөл. Акчаның каян, ничек килгәнен күреп үсте. Әнисен кызганып: "Җитәр инде, әнием, ял ит. Хет берәр ай эш алма әле", - дигәндә, Сәйләнәнең күңелләре нечкәрә иде. Бүген кич тә компьютерына кадалып утырган җиреннән Иркәгөле куптарды: "Әйдә, әнием, чәй ясадым, куеп тор эшеңне". Аш бүлмәсенә чыккач та сизде Сәйләнә, кызы ничектер үзгәргән, эчендәге тынгысыз дулкынны көчкә тыеп тора төсле. Сөйләшәсе сүзе бар бугай, сүзен башлый гына алмый. - Чәең суынмасын, әнием, эч инде, - дигән була. - Уйларың суынмасын, әйдә, әйт инде, нидер әйтергә телисең бит, - дип күпер салды Сәйләнә. - Әнием, иртәгә туган көнгә чакырганнар иде. Кич соңрак кайтсам... - Кемнең туган көне соң? - Игорьның дустының. - Нинди Игорь? - Ну... безнең параллель класстагы... Беләсең бит инде - Эльвира, Фәрит, Гөлия белән беркөнне безгә кергәннәр иде. - Мин аны күрмәдем дә инде анда... Тукта, Игорьның дустының туган көненә ник сине чакыралар соң әле? - Ну... Игорь белән икебезне чакыралар. Сәйләнәнең өстенә салкын су койгандай булды. Йөрәге кинәт хәлсезләнеп китте. Шулай да күңел халәтен йөзенә чыгармаска, тыныч булырга тырышып: - Ничек инде Игорь белән икегезне? - диде. - Әнием! Ну нәрсәсе бар инде аның. Башта бильярд уйнарга барабыз, аннан ниндидер кафега. - Юк, мин барыбер аңламыйм... Нәрсә, син Игорь белән дуслашып йөрисеңме? - Син бит үзең, дус булырга ярый, дидең. Сәйләнә дә, Иркәгөл дә инде баррикаданың ике ягына басканнар иде. - Мин, дуслар булырга гына ярый, дидем. Очрашырга ярамый, дидем. - Урыс булган өчен! - Кызының кискен һәм үпкәле тоны Сәйләнәне сискәндереп җибәрде. - Кызым, без бу хакта бик күп сөйләштек... - Артык күп! Өч яшьтән бирле тукыйсың бугай инде... - Димәк, стенага борчак сипкәнмен. Әнисенең кәефе тәмам кырылганны күреп, Иркәгөл аны юату, юмалау юлына күчте: - Ярар инде, әнием, мин бит кияүгә чыгарга җыенмыйм. Ул шундый әйбәт, ышанычлы егет... - Әйбәттер. Сүз бит ул турыда түгел, балам... - Урыс!.. - Урыс шул. Бүген сез дуслар. Иртәгә?.. Икегезне бергә туган көнгә чакыралар икән... - Ул мине ярата! - Монысы бөтенләй үчекләү булып яңгырады. - Ә син? - Просто, ул әйбәт малай. Ну, әнием... беренчедән, мин кияүгә чыгарга җыенмыйм. Икенчедән... татарга чыкканнар бик бәхетле инде, алайса! - Кызым, бәхет - икенче мәсьәлә. Фәридә апаң әнә: "Дорогая" дип торган бер урыска чыгасың да "чаплашка" дип торган урыс өере арасына барып керәсең икән", - дигән иде, хәтерлисеңме? Бу бик катлаулы хәл. Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, үз яшәеш кануннары. Син - үзеңнекен җимереп, аларга яраклашырга тиеш буласың. - Ә нишләп? Алар яраклашсын! - Тормышта алай гына булмый шул ул. Аларның да үзләренчә яшисе килә. Бу дөрес тә. Дуслык бер нәрсә, ә гаилә... Ул бик интим, нечкә. Бу - үткәнең белән киләчәгеңнең тоташуы. Монда син үзең өчен генә түгел, нәселең өчен җаваплы, аңлыйсыңмы? - Син катлауландырырга яратасың инде, әнием. Сөйләшү торган саен бәхәскә әйләнә барды. Һәркайсы үзенең файдасына булган мисалларга күчте: кемнәр ничә елдан соң барыбер аерылышканнар, кемнәр бик бәхетле гомер кичергәннәр... Тирәнәйгәннән-тирәнәя һәм кискенләшә барган сөйләшүне туктатырга теләп, Сәйләнә: - Ярар, мин хәзер ни генә әйтсәм дә, син - оппозициядә. Туктатыйк бу бәхәсне, - диде. Тик төп сорау ачык калган иде. - Ә иртәгә туган көнгә... - дип сүз башлаган кызын әнисе, тиз генә сүндерергә теләп: - Бармыйсың! - дип өзде. - Нигә? - Игорьның дусты сиңа кем ул? Беркем түгел. Имтиханнарга әзерләнсәң яхшырак булыр, борын төбендә ЕГЭ. Быел синең бик җаваплы елың... - Фәрит белән булса, җибәрер идең әле... - Фәрит белән дә җибәрмәс идем. Ә Игорь мәсьәләсендә тагын бер кат уйла. Дуслар икән, гомуми дуслар гына. Аңа өметләнергә урын калдырма. Кешене өметләндереп, өметен алдау - гөнаһ. - Урыс белән гөнаһ... ярашмый. - Иркәгөл, ирониягә урын юк монда! Бу бик җитди мәсьәлә. - Синең өчен гади мәсьәлә юк, әнием. Гади булса, син аны үзең катлауландырасың. Дөнья хәзер башка. Син аңламыйсың... "Аңламыйсың"ы чыгырдан чыгарды Сәйләнәне. - Әйе, мин надан, артта калган... Һәм, гомумән, мин... - Сүз тапмый торды ... - Гомумән, мин - динозавр! - Юк, син - инопланетянка. Ничә еллар Җирдә яшәп, мондагы кануннарны таный алмаган марсианка! Гөнаһ, намус... ярый, ярамый... Беркем дә алай яшәми хәзер. Син диплом язып биргән, үзең әйтмешли, бичаракайгыналарың - директор да президент. Ә син һаман диплом сочиняешь! Иркәгөлнең русчага күчүе протестның кискенлеген ассызыклау булып тоелды. Өйдә туган телдә генә сөйләшергә дигән кануннарга каршы чыгу. Димәк, өйдәге тәртипләргә каршы чыгу... Әйе, аның башы белән дипломлы, диссертацияле булганнарның нинди кәнәфиләргә үрмәләгәнен күреп торды Сәйләнә. Җаны әрнегән чаклары да булды. Тик... шуны да аңлый иде: докторлык диссертациясе яклаган булса да, ул алар ирешкәннәргә ирешә алмас иде. Аның өчен йә белемең саерак булса да, ир кеше булырга, йә хаким ирләргә ярый белергә кирәк. Табигать аны акыллы һәм намуслы хатын-кыз итеп яраткан шул. Кемнәрдер җиңел генә атлап чыга алган әхлак кануннары - аның өчен үтә алмас киртә. - Яхшы, мин - инопланетянка. Тик җир кануннарын синнән яхшырак беләм. Кыскасы... урыска кияүгә чыксаң, балаңны чукындырачаклар. Шуны бел! Таякны артык бөгеп ташлаганын сизде Сәйләнә, ләкин инде әйтәсе сүз кош булып очкан иде. - Рәхмәт, әнием! Минем тумаган балаларымны чукындырып та куйдың... Иркәгөлнең күзләренә яшь тулды. Тик ул күз яшьләрен тыеп калырга көч тапты. Әнисе төсле ул да күптән инде кешегә күрсәтми генә елый белә иде. Иркәгөлнең "бөтен" тормышына кызыгып караучы яшьтәшләре дә, "иркә булып үсмәсен" дип хафаланучы туган-тумача да аның җанындагы яраларны күрмәде, тоймады. Сабый хәтеренә сеңеп калган әтисе белән бәйле бик аз гына якты хатирәләрне, кино тасмасын әйләндергәндәй, кабат-кабат күңелендә әйләндереп, "Их, вакыт машинасы булсын иде ул" дип хыяллануларын; әнисенең һәрвакыт арыган күзләрендәге сагыштан тетрәнүләрен, ялгызы тормыш өстерәгән әнисенә берничек тә ярдәм итә алмаудан вакыт-вакыт тәмам гаҗизләнүләрен... берәү дә сизмәде. Ул бу хакта берәүгә дә сөйләмәде. Рус теле укытучысы белән конфликтка кереп, болай да күңеле айкалган бер чакта килеп сүз каткан Игорьга дорфа гына җавап кайтарганнан соң, егетнең: - Бирешмә, Иркәгөл, бөтен нәрсә дә үтә... - диюе аны сискәндереп җибәрде. - Нәрсә үтә?.. - Белмим, син нигә шулай кәефсездер, ләкин эчеңне тырнаган борчулар барыбер дә үтәр... - диде дә кызны тынычлыкта калдырырга кирәклеген аңлап китеп барды. Шулчакта Иркәгөлнең ни өчендер Игорьга барысынбарысын сөйлисе килде. Ул гына аны аңлар төсле тоелды. Юк, сөйләмәде. Тик күңеленә ничектер бертөрле якын булып китте Игорь. Быел гына Иркәгөлләр мәктәбенә килеп укый башлаган бу егет бөтенесеннән дә аерылып тора иде. Классташларыннан ике яшькә диярлек зур ул. Әти-әнисе белән Америкага киткән булган, нишләптер әбисе янына әйләнеп кайткан, әти-әнисе исә шунда яшәп калганнар. Шуңамы, үзен олыларча тота, укытучылар белән дә дустанә генә сөйләшә белә. Менә шул Игорь Иркәгөлләр классын үз итте. Тәнәфес җиттеме, алар тирәсендә бөтерелә. Беркөнне Эльвира, бик зур сер әйткәндәй: "Беләсеңме, Иркәгөл, Игорь сине ярата бит", - диде. "Кем әйтте?" - "Аны бөтен кеше дә сизә, "В" классы кызлары синнән шуңа көнләшәләр дә..." - "Сөйләмә юкны!" - дисә дә, Иркәгөлнең эчендә куаныч хисе уйнаклап алды. Аннан, үз куанычын үзе сүндерергә теләгәндәй, "Урыс шул ул..." дип уйлады. Куанычы чыннан да сүнде. Аңа бик-бик моңсу, күңелсез булып китте. Күңел халәтенең шулай үзгәрүенә сискәнде үзе: "Димәк... Юк!.. Әнием..." Мең төрле гөман, уй шул сүзләргә сыйган иде. Игорь дустының туган көненә чакыргач, башта шундый сөенде Иркәгөл. Аны чакыра бит!.. Аннан сөенече борчуга алмашынды: әнием ни дияр? Үзе сөенеч, үзе эч пошу... Шулай да була икән. Әнисенә ничек әйтергә соң?.. Ярый әнисе үзе сүз башлады: "...Нидер әйтергә телисең бит?" Һәм сөйләшү менә шундый ямьсез бәхәскә әйләнде. Гомерендә беренче тапкыр ул әнисе белән әрепләште. "Балаңны чукындырачаклар!" Әнисенең бу сүзләре Иркәгөлнең йөрәген яргандай булды. Теге вакытта рус теле укытучысы белән нәкъ шул мәсьәләдә туган иде бит конфликт. Надежда Викторовна, гомеренә бердер инде, татар спектакленә барган булган. Кирәк бит, Гаяз Исхакыйның "Зөләйха"сына туры килгән. Бик нәфрәтләнеп сөйләде: "Русларны шундый ямьсез итеп күрсәтәләр... Ниндидер көчләп чукындыруны уйлап тапканнар. Андый хәл булмаган..." Иркәгөл түзмәде: "Ничек инде булмасын, ул бит тарихи факт", - дип каршы чыкты. Әнисенең, дуслары белән сөйләшкәндә, милләт дип көюләре, Казан ханлыгының алынуы турында, дәүләтсез калу турында әрнеп сөйләшүләре, көчләп чукындыруга нәфрәтләнүләре, нечкә күңелен тәмам тетрәткән шул ук "Зөләйха" әсәре... Иркәгөлнең аңына тирән, бик тирән кереп урнашкан иде шул. Дәшми кала алмады... Инде менә ул үз-үзенә каршы киләме? Юк, бу бит бөтенләй башка мәсьәлә. Әнисе, гадәтенчә, артык тирәнәйтә... Күз яшьләре түгелә башлаганчы дип, Иркәгөл аш бүлмәсеннән, алай гына түгел, өйдән үк чыгып китте. Ишекне каты итеп, шап итеп япты. Әйтерсең, шулай иткәч, күңелдәге бөтен авырлык коелып төшәргә тиеш иде. Урамга чыккач, Иркәгөл иң элек Игорьга шылтыратырга уйлады. Аңа ни дияргә?.. Аннан дусты Эльвирага кереп эчен бушатырга булды. Ике йорт аша гына яшиләр алар. Бәхетенә, подъезд ишекләре бикле булып чыкты. Бикле ишеккә килеп төртелгәч, ниятеннән кире кайтты - хисләренең дә бикле күңелгә килеп төртелүеннән курыкты. Кая барасын тәгаен белми генә атлады да атлады. Балалар бакчасына килеп җитте. Бакча эчендәге кечкенә беседкага кереп утырды. Үксеп еларга теләп, битен учлары белән каплады. Юл буе ирексездән ике күзеннән агып килгән яшьләре кипкән иде. Елап булмады... Эңгер-меңгерне эретеп, бик тиз караңгы төште. Этләрен урамга алып чыгучылар ишәйде. Кара, барысы да балалар бакчасы тирәсендә йөри, тапканнар урын! Этлеләргә шулай ачуы килде. Нигәдер, Казан алынганнан соң, шәһәр бакчаларының капкасына эленгән "Этләргә һәм татарларга керү тыела" дигән язу турында ишеткәннәре исенә төште... Бакча читендәге көздән давыл аударган зур агач өстенә бер төркем яшьләр килеп урнашты. Сыра эчәләр... Монда бөкшәеп утыру сәер дә, куркыныч та тоелды Иркәгөлгә. Ул үзен кечерәеп калгандай хис итте. Каршы искән җилдән ышыкланып, әнисенең артыннан шушы бакчага теркелдәгән чагында да бүгенге төсле үк бәләкәй түгел иде ул! Юк, анда ул үзен бик зур дип хис итә иде бит. Өенә ул тиз-тиз атлап кайтты. Өченче каттагы фатирларының ике тәрәзәсе дә караңгы иде, аш бүлмәсендә генә ут яна. Тәрәзәләрдәге караңгылык күңелен шомландырып, җанны өшетеп куйды. Ишекне әкрен генә ачып, туры үз бүлмәсенә кереп ятты. Яраткан йомшак уенчык песиен кочаклап ятуга, бая кисәк кибеп киткән яшьләре күзенә кайтты. Елавын әнисенә ишеттермәскә тырышып, йомшак песие белән авыз-борынын каплады. Песиенә посып елаганда, үз-үзеннән яшерергә теләгән уен тотып алды: "Бу песи урынында әнием булсын иде!" Сәйләнә, ишекне сак кына ачып, кызының бүлмәсенә күз ташлады. Өй каршындагы баганага эленгән лампа утыннан бүлмәгә саргылт яктылык иңгән. Урын-җирен җәеп тормый гына, киенгән килеш уенчык песиен кочаклап бөгәрләнеп яткан кызына яратып-сызланып-сокланып-иркәләп карап торды әнисе. Бөдрәләнеп торган чәчләре сибелеп киткән. Чәчләреннән сыйпасаң уяныр микән?.. Кыска кофтасы тагын да өскә сыдырылып, ярты биле ачылган. Туңадыр... Өстенә ябарга кирәк. Чишендерсәң, йокысы бүленер инде. Болай... бигрәк җайсыз ята... И кызым, кызым! Тәмам җиткән кыз булгансың бит. Җиткән кыз... Сәйләнәнең йөрәге моңа кадәр билгесез горурлык, моңа кадәр тоймаган борчу, моңа кадәр таныш булмаган татлы да, сагышлы да хис белән тулды. Җиткән кызы белән кочаклашып, кочаклап түгел, нәкъ менә кочаклашып, бертын сүзсез генә утырасы килде аның. Шулай сүзсез генә бөтенесен, бөтенесен аңлашасы килде... Аңлашырлар... Әле алда туар таң, яңа көн. Алда өр-яңа тормыш. Ә әлегә... ап-ак йомшак песиен кочаклап аның җитү кызы йоклап ята... ЧЫРШЫ ЭНӘЛӘРЕ Пи-пи-пи... Пи-пи-пи... Йөрәк шулай да тибә микәнни?.. Ә?.. Ә, йөрәк түгел, кулындагы телефон трубкасы ич бу. Төймәсенә басарга онытылган. Менә туктады "пи-пи..." Ә йөрәк каядыр бугаз тирәсенә менгән. Тынны кысып, каты-каты тибә. Йөрәкне төймәгә басып туктатып булмый... Йөрәкне... Бер-берсе белән бәрелешкән эзлексез уйлардан баш тубал төсле кабара бара. Ә кул-аяклар элеп куйган кебек хәлсез... Кайчаннан шулай утыра инде ул, ничә сәгать? Зәлия, башын күтәреп, сәгатькә карады: сәгатьнең зур угы ун өстенә җитеп килә, кечкенәсе - унбер тирәсендә. Ничек инде? Ул телефонны алганда да унбер тулып килә иде бит. Әйе, унбер тула иде, тәгаен белә, кичтән әзерләп калдырырга онытылган казны тозлы суга салгач, сәгатькә карады чөнки, ярар, вакыт җитәрлек әле, тозы сеңеп өлгерер, дип уйлады. Шуннан озак та үтмәде, телефон шылтырады... Һәм... "45-50 яшьләр тирәсендәге ир-ат, кара курткадан... машина бәргән... янында документлары юк, кесәсендә шушы телефон һәм адрес..." Безнең адрес... Бу аңлаешсыз хәбәрне ишеткәннән соң, инде бер гомер үткән төсле бит... бер гомер! Бөтен нечкәлекләре белән күз алдыннан узды. Танышкан көннән бүгенгә кадәр... Ә сәгать һаман да унбер генә тулып килә. Кеше җан биргәндә мизгел эчендә бөтен гомере күз алдыннан үтә, диләр. Әллә ул да үлдеме? Тик ... йөрәк тибә бит, бугазда... авырта да. Ә мәет авыртуны тоймый. Гомумән, берни дә тоймый... Баш тагын кабара башлады... Сәгать туктаган микән?.. Туктаган?! Кеше үлгәндә, сәгатьләр туктый дигәнне дә ишеткәне бар. Зәлия тагын сәгатькә карады. Секунд санаучы нечкә угы терт-терт бара. Туктамаган. Зәлия дә исән. Ә Җәмил? "Кара курткадан... 45-50 яшьлек ир..." Бөтен гомере күз алдыннан үттеме икән? Бүгенгә кадәр... Зәлиянең "Кайтмасаң да була..." дигәненә кадәр... Зәлия калтыранып куйды. Әйтте шул, әйтте. Усалланып түгел, үпкәләп әйтте. Бәлки... усалланып тадыр. Җәмилгә усалланып тоелгандыр. Ул беркайчан да Зәлиянең ни теләгәнен аңлый алмады. Аның өчен бөтен нәрсә бик гади иде. Иде?.. Зәлия тагын калтыранып куйды. Юк, аңның "иде" белән килешәсе килми... Килешмәс өчен, ул ниндидер саламга ябышырга тырыша... "Янында документлары юк..." Ә кесә телефоны? Баш дөрес юнәлештә эшли башлады. Зәлия, кабаланып, сумка кесәсеннән үзенең телефонын актарып алды: Айгөл... А... А... Венера, Га... Данис, Җәмил! Телефонда татарча җыр яңгырады... шул ук минутта йокы бүлмәсеннән дә татарча көй ишетелде... Җәмилнең телефоны киң карават янындагы тәбәнәк тумбочка өстендә зәңгәр утларын биетеп җырлап ята иде. Тагын бер кат җир убылып төште... Әйе, бусы да нәкъ Җәмилчә. Заманга яраклаша алмый, гел дөньядан китеп яшәде шул, телефонны да Зәлия аптыратканга гына алды. Инде менә бөтенләй кирәге юк... Күңелне өшетеп җанга үрмәли башлаган уйны туктатырга теләп, Зәлия кычкырып җибәрде: "Җәмил!" Буш фатирда яңгырап киткән ят тавыштан сискәнеп куйды. Тавышы үзенеке түгел иде. Инде ул үзенең дә үзе булуына ышанмый. Ул Җәмилсез дөньяның була алуына ышанмый иде. Менә аңа барып җитте! "Моргка килегез... таныр өчен..." Сулкылдап башланган елавын туктатып, тагын башын эшләтергә азапланды: Җәүдәткә шылтыратырга кирәк! Монысы аек уй иде, тик бу уй тагын башка китереп орды. Улы белән килене ике көн элек кенә Австралиягә очтылар. Шунда күченеп яши башлаган дуслары Яңа ел каршыларга чакырды. Кинәт Зәлия үзен бик тә, бик тә ялгыз, мескен, бәхетсез итеп тойды... Менә нинди була икән ул бәхетсезлек! Ә ул... иң бәхетле вакытларында үзен бәхетсезгә санап, үз-үзен кызганып яшәгән ләбаса. Нинди матур көннәр булган... Юк, бу хатирәләр инде аның башында түгел, хатирәләр аннан бәйсез, тавышсыз гына вакытны куган сәгатьтән, кинәт кенә моңсуланып калган йорт җиһазларыннан, аксыл обойлы диварлардан, диварга эленгән картиналардан бөркелә... ... - Зәлия, кара, мин картинаны элеп куйдым... "Ишкәнсең икән ишәк чумарын!" Юк, алай дип үк әйтмәде әйтүен, йомшартыбрак әйтте: - Бөтен залның котын алып, стенаның нәкъ уртасына кадаклап куймасаң! - Нишләп, матур бит, нәкъ безнең Карташ төсле. Беләсең килсә, Дамир аны шуңа охшатып алган да, күлләренең тирәнлеген генә күр... Күрде инде. Ниндидер шәмәхәле-сорылы сулыкта ярым ялангач агач шәүләләре, су читләрендә саргайган яфраклар... Дустының туган көненә күңеллерәк картина таба алмадымы икән? Язгы яки җәйге урман беткәнме? Карташ, имеш. Матурлыкка матур инде анысы Карташлары. Җәмил Зәлияне, иң беренче тапкыр авылларына алып кайткач та, шунда алып барды. Урман аша чыгып, биек тау башына баскач та, шундый манзара ачыла! Әкият кебек. Ки-и-иң болында зур-зур күлләр җәйрәп ята, ә еракта - мәһабәт Идел... "Бу күлләр тулы балык инде", - дигән иде ул чакта Җәмиле эчке бер ләззәт белән. Әллә ни каптыра алмаса да, Җәмил үлеп балык тотарга ярата. Башта Зәлиягә дә күңелле кебек иде бергәләп балыкка йөрүләре. Үзеңне мәҗбүриләп татлы йокыңнан аеру газап булса да, таң сызылган җәйге иртәнең сафлыгы, өсләреннән рәшә төсле томан күтәрелгән күлләр, куаклар арасыннан ишетелгән сандугач тавышлары... тормыш гел шулай серле-матур, рәхәт романтика белән тулы булыр төсле иде... Тик романтика белән генә яшәп булмаганлыгын аңлатты дөнья. Җәмил генә һаман да аңларга теләми... Шул иртәнге сафлыкта рухланып каптырган балыкларны күтәреп өйгә кайтуга, романтикасы бетә: балык чистарту кебек баналь көнкүреш матавыгына чумасың бит. Ә балык чистартуны Зәлиянең җене сөйми. Җәмилне исә авыл җирендәге йорт-кура арасында бетмәстөкәнмәс ир-ат эше көтеп тора. Шуңа күрә, телиме-теләмиме, балык чистарту Зәлиягә кала. Шул җенең сөймәгән эшне эшләү өчен, таң йокыларыңны калдырып йөрү кирәкме инде! Әкренләп Җәмилнең балык дип йөрүләренә дә ачуы чыга башлады Зәлиянең. Балык дип йөрүләренә дә, дуслар дип чабулауларына да. Дуслар нәрсә, алар үз тормышларын корганнар: кайсы баш табиб, кайсының үз фирмасы, кайсы карьерага омтылмый гына акча суга: ремонт белән шөгыльләнә, шәхси КамАЗында эшли. Ник берсе Җәмилне төшемлерәк эшкә урнаштыру турында уйласын. Ул үзе сорамый. Ник сорасын, аңа болай да рәхәт бит: эшкә барды, эштән кайтты, ай уртасында авансын алды, ай ахырында получкасын алды. Очны очка ялгагач, шул җитте дип белә инде ул. Аннан, ник син дуслардан читләшәсең, ник алар белән аралашмыйсың, дип аптырый. Аларның хатыннары янында Зәлиянең үзен суга төшкән чебеш кебек хис иткәнен һич аңлый алмый ул. Җәмил өчен хатын-кызның нинди хушбуй сөртүе, нинди тун киюе, нинди бизәнү әйберләре тагуы мөһим түгел. Әйе, Җәмил өчен мөһим түгел. Җәмил өчен генә мөһим түгел шул! Аңарда, гомумән, кешедән көнләшү, башкалардан артыграк булырга теләү юк. Заводларында ничәмә-ничә тапкыр директор урынбасары алышынды, инде ул урын әллә кайчан Җәмилгә тиеш, бөтен завод шулай саный, ләкин ул урынга каяндыр берсеннән-берсе компетентсызрак кешеләрне куя торалар, ә ул һаман баш инженер булып утыра... - ...Күлләрнең тирәнлеген генә күр... нинди матур картина! - Картинадырмы әле бу, матур рәсем генәдерме, анысын синең белән мин бәяли белмибез... - Картинамы, рәсемме, нинди аермасы бар аның, иң мөһиме матур... - Сиңа аермасы юк, синең өчен бернәрсәнең дә аермасы юк... Менә, безнең тормыш - рәсем, ә дусларыңныкы - картина. Бармы аерма? - Һәркемнең тормышы үзенчә... ...Картина ахыр чиктә йокы бүлмәсенә күчте. ...Балкон ишегенә сөяп куелган чыршы утырткычына күзе төшкәч, Зәлия тагын бер тетрәнеп китте. Җәмил бүген иртән балконнан алып кереп калдырган, күрәсең. Калын нарат борысларын чалышчолыш китереп, үзе ясаган иде ул аны. Тупасрак эшләнгән. Җәмилчә. Балта эшенә кулы ятмады аның. Күңел бирмәгәнгә ятмагандыр инде. Ә Зәлиянең ачуы килә, таныш-белешләренең ирләрен үрнәк итеп куя, ирен тәрбияли, имеш. Журналлардагы төрле тестлардан, киңәшләрдән алай эшләргә ярамаганлыгы турында әллә ничә кат укыган булса да, юк, тыелып калып булмый. Җәмиле исә колагына да элми... Әллә элмәскә тырыша гына микән? Ничектер тавышка җибәрми генә үзенекен эшли дә куя ул. Зәлия һәр Яңа елда: "Кирәк түгел, чыршы алып кайта күрмә, ясалма чыршы гына куйыйк", - дисә дә, Җәмиле үзе буе чыршы күтәреп кайта. Имеш, өйгә Яңа ел исе керә, бала чакка алып кайта чыршы... Аңа шул исе дә бала чагы, ә коелган энәләрне Зәлиягә җыясы. Бүген иртән дә, Җәмиле чыгып киткәндә: "Чыршы күтәреп йөрисе булма!" - дип калды. Ә ул әнә әзерләнеп тә куйган булган икән... Җәүдәтләре кечкенә чакта кызык иде әле чыршы бизәве, ә хәзер... Ә хәзер?.. Кинәт Зәлиянең тонып торган башы ачылып киткәндәй булды... Хәзер... беркайчан да бу өйгә чыршы исе кермәсме инде?! "Чыршы күтәреп йөрисе булма!" - диде бит. "Кайтмасаң да була!" - дип тә әйтте. Әйтте! Уйларның, сүзләрнең материальләшү мөмкинлеге турында белә иде бит ул юкса. Жикаренцевтан шул хакта укыгач, әбисенең һәрдаим: "Балам, сүзеңне үлчәп сөйлә, яман сүз кеше үтерер", - диюләре исенә төшеп шаккаткан иде. Әбисе бу фәлсәфәгә әллә кайчан төшенгән булган инде! Ә Зәлияне Жикаренцев киңәшләре дә, әбисенең акылы да саклый алмады менә... Бер юкка бит әле! Бер юкка үпкәләде. Ире инде әллә кайчан, көз башында ук әйтеп куйган иде: "Быел Яңа елда дуслар белән урманга барып шашлык пешерергә сөйләштек", - диде. Дамирның туган көнендә шашлыкка чыккач, көзге урманга сокланудан туган теләк иде бу. Кышкы урманда да бәйрәм итәргә булганнар, имеш. Ул чакта Зәлия иренең хыялларына әллә ни игътибар бирмәде, Яңа елга кадәрле әле... дип уйлады. Ә Яңа ел җитте. Җәмил Зәлияне алай да, болай да үгетләп карады. Ирекле көнеңнән кыш уртасында урманга барып туңып йөрергә! Йортсыз-җирсез кеше төсле... Кайбер дусларның хатыннары да, Зәлия кебек уйласалар да, күбесе урманга парлап барасылар икән. Хатыннарның берничәсе чыгымчылау сәбәпле, урманга поход көндезгә күчерелде. Ләкин бу гына Зәлияне тынычландырмады. Әйе, Җәмил урманда күңел ачып йөрсен дә, Зәлия монда Яңа ел табыны әзерләсен... Хатынының кәефсезлеген аңлап, Җәмил аны төрлечә юатырга азапланып карады. Үзе дә бәргәләнгән киек кебек иде. Хатынын да үпкәләтәсе килми, дусларын да калдыра алмый. Чыгып киткәндә дә: "Үпкәләмә инде, мин иртәрәк кайтырга тырышырмын", - диде. Зәлия дә әйтте: "Кайтмасаң да була!" ...Менә ул инде... Бу уйдан кабат күңел айкалып, эчтәге бөтен әрнү күз яше булып бәреп чыкты. Күз яшьләре әйтерсең ут капкан йөрәк аша узып, аның ялкынын сүндерергә тырышалар, шуңа да алар, кап-кайнар булып, битне пешерәләр иде. Ә йөрәктәге ут, чынлап та, бераз сүрелгәндәй булды. Яшь ташкыны саеккач, Зәлия, сулык-сулык килеп, ванна бүлмәсенә таба атлады. Битен сап-салкын су белән кабат-кабат юып, тынычланырга һәм ни эшләргә икәнлеген уйларга маташты. Юк, моргка ул үзе генә бара алмас... Гомумән, ул йөри алмый бугай... Аяк-кулның җеп өзәр егәре юк... Шылтыратырга!.. Кемгә? Зәлия, кесә телефонын алып, исемлекне карый башлады. Айгөл, Азат... А... А... Венера, Галия... Дамир... Дамир! "Абонентны алырга мөмкин түгел, соңрак шылтыратыгыз..." Нәрсә ди? Кабат җыйды. "Абонентны алырга мөмкин түгел..." Кабат исемлек буйлап китте. Телефонда исемлек шактый озын булса да, кайгыда дәшәрлек кеше аз икән. Күбесе эш буенча таныш-белеш кенә. Якын дуслар... Карасана, Зәлиянең борчу-шатлык уртаклашыр якын дуслары да калмаган түгелме соң?! Кайчандыр якын булганнары белән дә инде күптән аралашмый икән бит ул. Ә аралашып тормагач, аралар ерагая икән. Җәмил шикелле әле бер дустын поезддан каршылап, әле бер дусты янына хастаханәгә чабып, әле бер дустына дачадагы эшләрендә булышып йөрергә вакыты җитмәде шул аның. Бәлки... теләге җитмәгәндер. Хәтта дусларының туган көннәренә барырга да авырыксына башлады. Берәр кафеда очрашабыз дип чакырсалар, төрле сәбәпләр табып, бармау ягын карый иде... соңгы вакытта чакырмый да башладылар. Вакыт кызганыч иде шул, вакыт. Анда лыгырдап утырганчы, бер кичтә бер мәкалә тәрҗемә итте ул. Азмы-күпме акча барыбер... Диләрә, Зиннур, Илфат. Әһә, Илфат! Җәмилнең дусты. Телефонда карлыккан тавыш... шансон җырлый... Җыр тыңлар өчен шылтыратмыйлар бит сиңа, ал телефоныңны!!! Өзелде. Тагын бер кат җыяргамы?.. Юк, булмас бу... Тәк, Җәүдәт Австралиядә, апалар Уфада. Аларга шылтыратыргамы? Юк, башта моргка барырга кирәк. Уфа ерак, аларны көтеп торып булмый. Моргка барырга! Кем белән? Рәйсә апалар - каенананың сеңелләре? Алар олы кеше... шулай да аларга хәбәр итәргә кирәк бит. Бөтен туганнарга хәбәр итәргә кирәк! Ә моргта ире ята... Бәлки, анда түгелдер, хастаханәдәдер... Ялгышканнардыр, исән булгандыр... Башта тагын уйлар бутала башлады. Иң дөресе, киенергә дә китәргә, барырга... РКБ моннан биш кенә тукталыш бит... Дөнья акылдан язган... Бөтен кешеләр сәер... Ашыгалар, шаулашалар, көлешәләр... Көлешәләр... Ничек инде?! Зәлиянең Җәмиле үлеп ята, алар көлешәләр?.. Бу гаделсезлектән күзгә тагын яшь бәреп чыкты. Каршы яуган ябалак кар ут булып янган битне суытырга телиме соң? Әллә, киресенчә, кар битне яндырып эриме?.. Әнә берсе чыршы күтәреп йөгерә. Үзенең авызы колакта... Хәер, Зәлия аның йөзен күрми, ара шактый ерак, ул аның шатланып елмайганын аңлый гына... Җәмил түгелме соң? Җәм... Юк, аннан озынрак, яшьрәк ир бу. Өендә хатыны көтәдер... Нинди бәхетле хатын! Ә Зәлияләрнең өенә инде беркайчан да Яңа ел исе кермәс!.. Һәр уй күзгә яшь булып тыгыла... Автобуста кеше күп түгел, шулай да монда да гадәти көннән аермалы кәеф күтәренкелеге сизелә. Авыр йөзле кондуктор ханым гына гадәттәгедән дә төксерәк бугай. Ишек катындагы урындыкка утыруга, Зәлиянең телефоны җырлый башлады. Калтыранган куллары белән сумкасыннан шактый озак эзләде Зәлия телефонын, янәшәдә генә басып торган кондуктор (ул утырып арыган иде күрәсең) канәгатьсез авыр карашы белән аны бораулап торды. Ниһаять, телефон табылды. Таныш түгел номер. Алыргамы? Кирәкмәгән кеше булса... Сөйләшәсе килми... Телефон өзелде... һәм кабат җырларга кереште. Шул ук номер, сөйләшми туктыйсы түгел, ахры. - Әйе. - Зәлия... Зәлиянең йөрәге туктады. Туктады да бер мизгелдән шашып тибә башлады. Аның йөрәк тибешеннән бөтен автобус дөп-дөп килә кебек тоелды... Йөрәге туктап торган арада, телефонның теге ягындагы тавыш ниләр әйткәнен ишетмәде ул. Үзе дә телсез иде. - Зәлия, Зәлия... - дип кычкырды телефон, үрсәләнеп, - ни булды, син кайда? Өй телефонын алмыйсың. - Мин... синең янга барам... Җәмил... - Кая барасың? - Синең янга... моргка... сине танырга... Кондуктор сискәнеп китте. Сәерсенеп, Зәлиягә карады. Карашы... авыр түгел, аптыраулы иде. - Ни сөйлисең син, Зәлия? Нинди моргка? - РКБга... Зәлия, чынбарлык төшенчәсен югалтканын аңлап, автобус эчен күздән кичерде. Берни дә үзгәрмәгән, бар да моннан берничә минут элеккечә, кондуктор гына өнсез булып аңа карап тора... тора иде, Зәлиянең үзенә төбәлгәнен күргәч, авыр гына кузгалып, үз урындыгына барып утырды. - Тукта, аңлатып сөйлә әле, син хәзер кайда? - 37 нче автобуста... Бер-берсен аңлаша алмыйча сөйләшә-сөйләшә, ике тукталышны үтеп китте Зәлия. Өченчесендә автобустан төшеп, каршы яктагы тукталышка чыгып басты. Тукталышта озак тордымы, нинди автобуска утырып кайтты... андый ваклыкларын хәтерләми дә, ул инде пространство төшенчәсен дә, вакыт төшенчәсен дә югалткан иде. Өенә кайтып, Җәмилне көтә башлагач исә вакыт бөтенләй туктап калгандай булды. Ни соң бу? Төшме, өнме? Ник вакыт бармый? Утырып торып та булмый, вакытны үткәрү өчен нидер эшләп тә булмый. Чынлап та Җәмил шылтыраттымы соң аңа? "Өйгә кайт та мине көт", - диде. Зәлия, кесә телефонын алып, соңгы номерны карады. Таныш түгел номер. Дамирлардан шылтыратам, диде. Акылдан язганчы, бу номерга шылтыратып карарга кирәк. "Пи-пи-пи... Алло?" Яшь хатын-кыз тавышы... "Миңа бу телефоннан Җәмил шылтыраткан иде..." - "Ә... Җәмил абыйлар киттеләр". - "Кая?" - "Яңа ел каршыларга бугай, мин кайтканда әтиләр белән бергә чыгып баралар иде". - "Ә... Ә син кем соң?" - "Дамирның кызы". Нинди җүләр сорау! Әтиләр белән, диде бит инде. Дамирларның өе булгач... Саубуллашмый да телефонны куйды, җитмәсә. Ой, андый нечкәлекләрне уйлар вакытмыни? Вакыт... вакыт бармый... Ниһаять, кыңгырау шылтырады. Шул кыңгырау тавышын көтеп утырса да, Зәлия сискәнеп китте. Бөтенләй каушап төште... Аяклары тотмас булды. Ә кыңгырау тагын бер сискәндерде... Зәлия көчхәл белән ишеккә барып җитте... Хәзер ишекне ачар... Ачар да ни күрер?.. Куркулы уйларын куарга теләп, Зәлия ялт кына ишекне ачты. Ишек төбендә... Җәмил басып тора! Үзе кадәр чыршы күтәреп, Җәмиле басып тора иде... "Җәмил!" Чыршы энәләре Зәлиянең битен тырнап алды. Күкрәгенә капланган хатынын Җәмил ничектер җайсыз гына бер кулы белән кочагына кысты, икенче кулындагы чыршысын читкәрәк алырга тырышты. "Мин шундый курыктым, Җәмил..." - дип пышылдады Зәлия. "Ә мин шундый кайгырдым синең өчен..." Күптән, бик күптән болай кочаклашканнары юк иде аларның. Бөтен дөньядан аерылып, бар җиһанда икәүдән-икәү калып, икәү булганнарына сөенеп... Бертын шулай кочаклашып өнсез торганнан соң гына, Зәлия ире артында басып торган Дамирларны күреп алды. Дамирның хатыны нәкъ Зәлиянеке төсле пуховик кигән иде. Төсе генә икенчерәк бугай. - Өйгә керик инде, - диде Җәмил, хатынын өнгә китереп. - Исән мин, исән, менә каршыңда торам!.. Җәмил, гадәтенчә, аяк киемен салып тормый гына, кулындагы чыршысын залга кертеп куйды. Аннан Дамир белән хатыны Лираны, өс киемнәрен урнаштырып, залга озатты. - Ә кара курткалы ир-ат... - диде иренә карап каткан Зәлия. Моңа кадәр гел күн курткадан йөргән Җәмил кышкы тунын алып кигән иде. - Бардым мин моргка. Ике көн элек кенә заводка килгән иде ул, эш белән. Булышкан идем. Бәйләнде генә, бакчаң бармы, дип, тирес кирәк булса, әйт кенә, китерәм, ди. Кирәкми дип тә карадым. Үзең шылтыратмаячаксың, күреп торам, язга таба үзем чыгармын әле, бир телефоныңны, дип язып алды... "Ул кеше бүген өеннән ничек чыгып киткән булды икән? Хатыны ни дип калды икән?.." Зәлиянең ниндирәк уйларга чума барганын күреп, Җәмил аны үз дөньяларына тартып чыгарырга ашыкты: - Җыелдык та, Лира әйтте менә, урманга барабыз икән, бөтенебез бергә барабыз, Яңа елда аерымаерым йөрү эш түгел, диде. Илфатлар бакчаларында безне көтәләр. Зәлия бермәлгә югалып калды. Аның бит әле Яңа ел табынына бер нәрсәсе дә әзер түгел... Каз суда ята, салатлар туралмаган... - Син җыена тор, без Дамир белән чыршыны урнаштырыйк... "Өйдә Яңа ел каршыламагач, нигә кирәк инде ул чыршы..." дигән кире уен куып, Зәлия "Өскә ни кияргә соң әле?" дип уйларга өлгермәде, Җәмил, аның тискәре уена җавап биргәндәй, фикерен дәвам итте: - ...Иртәгә без кайтканда, өйдә бәйрәм рухы каршы алсын. Зәлия белән Лира, кухнядагы ризыкларны кәрҗин-сумкаларга тутырып, әзерләнеп залга кергәндә, чыршы инде ялт-йолт килеп балкып утыра иде. Бүлмәгә Яңа ел исе таралган. Балачак исе... Ә чыршының энәләре инде коела да башлаганнар... ОНЫТЫЛГАН ПАРАД 1945 елның 7 сентябрендә Берлинда узган Җиңү парадында катнашкан каенатам - Гарипов Фәйзрахманның якты истәлегенә - Әй! - Гадәтенчә, йөрәк ачысы белән кулын селкеде дә өйдән чыгып китте Фәйзрахман. Болдыр төбенә чүмәшеп, бер-бер артлы папирос суыра инде ул хәзер. Телевизор каршында утырып калган балалар да, Мәдинәсе дә кәефләре киткәнне бер-берсенә сиздермәскә тырышсалар да, күзләр - экранда, уйлары әтиләре янында булыр. Әле генә бирелеп карап утырган фильмның тәме китәр. Һәрвакыт шулай, сугыш турында фильм карый башладылармы, әтиләренең кәефе кырыла, торыпторып, бөтенләй ачуы чыга башлый. "Болай булмады ул сугыш!" - дип, телевизор белән бәхәскә керә. Балалар исә: "Тукта инде, әти, әнә бит, күрсәтәләр, сөйлиләр - карыйк!" - дип, кара әрҗәгә кереп китәрдәй булып, әтиләре әйтмешли, әкияткә мөкиббән булып утыралар. Ахыр чиктә Фәйзрахман "әй!" дип кулын селти дә болдырга чыгып утыра. Йөрәк януын тәмәке уты белән сүндермәкче була. "Их, белмисез шул сез! - дип, өй эчендәгеләрнең үзен аңламауларына җаны әрнеп уйлана да, - белергә язмасын! - дип куя. - Белергә генә язмасын!" Сугышның беренче көненнән, көненнән генә түгел, сәгатеннән башлап күргәннәрен хәтереннән куарга тырышып, күз алдыннан үткәрә. Юк, кусаң да, кумасаң да, җан төбендә ул коточкыч хатирәләр. Ул күргән сугышны бер фильмда да, бер документаль картинада да күрсәтмиләр. Балаларының ул мәхшәрне экран аша гына күрүләрен дә теләми ул үзе. Мәетләр өстеннән барган танк тәгәрмәчләренең чылбырлары эчәгеләргә уралып туктап калуларын... Оккупациядә калган хатын-кызларның фаҗигасен... Мең газаплар белән чолганыштан чыккан солдатларны тезеп атуларын... Тик, нигә, нигә ул кичергән сугышны бөтенләй башкача күрсәтә башласалар, ачуы кабара соң? Җаны айкала. Үз-үзенә урын тапмый. Ялган... Ялган белән килешә алмый икән күңел. Дөреслеге артык куркыныч, ялганы артык ачы шул! Менә бүген дә кулын селтәп чыгып китте дә... ике, өч, дүрт тәмәке дә йөрәк утын баса алмый... Балалар тын да алмый карап утырган фильмда маршал Жуковны күреп: - Мин аны Берлинда Җиңү парадында тере килеш күрдем, - дип авыз гына ачкан иде, олы улы: - Җитәр инде, әти, тагын шул юк сүзне сөйләмә инде, - дип бүлде. - Эх! - дип, җан әрнүе белән кулын селкеде Фәйзрахман... Аһ, ул парад, каһәр суккан парад та җанны яндыра хәзер. - Федька! Проснись! Нельзя спать, не успеешь ведь... Күзне җилемләп ябыштырганнармыни! Йокының татлы ләззәтенә оеган күзәнәкләрне уятырга теләп үзен селкеткән Яшаны кулы белән этеп җибәрергә маташа Фәйзрахман. Тик кул хәлсез - кул да йоклый... Йокы. Сугышның мең төрле газабы эчендә бәгырьгә төшкән тагын бер газап - йокы килү. Их, сузылып ятарга да туйганчы йокларга иде! Сугыш башланганнан бирле туйганчы бер генә тапкыр йоклады Фәйзрахман. Чолганышта. Белорус сазлыкларында. Белоруссия чигендә хәрби хезмәттә булган Фәйзрахман сугыш башланган минуттан ук чолганышта калды. Вак-вак төркемнәргә бүленеп, чолганыштан чыгарга азаплана торгач, алар төркемнән икәү генә аерылдылар: командиры Яков Игнатьевич - Яша да Фәйзрахман. Бер якка да китәр әмәл юклыгын төшенгәч, сазлык арасында җирне казып, чыгарылган туфракны гимнастёрка белән сулыкка ташыдылар да яшь наратларны, сындырып, чокыр өстенә утырттылар. Шул чокырда күпме ятканнардыр, көннәр-төннәр буталды. Тәмам йончыган, хәлсезләнгән организм үз-үзен саклау инстинктын да (ә бу бит иң көчле инстинкт!) онытып оеды да төште. Юкса сазлык тирәсендә өргән немец овчаркаларының тавышлары вакыт-вакыт бик якында ишетелеп ала иде. Йокыны да җиңә торган тамак бар икән әле тагын. Ачлыктан эчнең өзеп-өзеп кисүе кыймылдарга мәҗбүр итте. Кичке шәфәкъ таң яктысына тоташырга кул сузымы гына арадагы җәй уртасының шул кыска эңгермеңгерен файдаланып калырга кирәк иде. Сазлык суын пилотка белән сөзеп эчтеләр. Әле йокыга оеганчы ук агач башындагы карга ояларына игътибар иткән иде Фәйзрахман. Сугыш дип тормый, шушы мәхшәр эчендә дә нәсел калдырырга азаплана бичара кошлар. Табигатькә берни дә каршы тора алмый шул. Тик... быел җуелыр инде нәселләре. Күкәйдән яңа типкән кош балалары Фәйзрахман белән Яшаның гомерен генә саклап калыр... Сугышта һәр көн - бер гомер. Һәм һәр гомер сират күперендә. Әле немецлардан котыласың, әле - үзебезнекеләрдән. Вак-вак төркемнәр белән чолганыштан чыга алганнарны бик нык тикшерделәр. Тезеп бастырганнан соң: "Арада элемтәчеләр бармы? Элемтәчеләр, бер адым алга!" - дигән команданы ишетүгә, Фәйзрахман аягын гына күтәргән иде, Яша нык итеп җиңеннән тартты: тик кенә тор! Элемтәчеләрне, элемтә җайланмаларын ташлап калдырган өчен, строй алдында ук аттылар. Фәйзрахман да элемтә җайланмаларын сазлыкка батырып калдырган иде... Гомереңне ничек саклап калырга белмәгән мәхшәр эчендә ул кадәр авыр йөкне күтәреп йөреп буламы соң! Боларның мантыйгы буенча, җайланмаң белән бергә үзеңә батарга кирәк булган икән... Рәсми төстә сугыш тәмамланды дип игълан ителгәннән соң да, тиз генә илгә кайта алмады Фәйзрахман. Җиңелгән, союзниклар арасында зоналарга бүлгәләнгән Берлин каласында эшләр тәмамланмаган иде әле. Шәһәргә беренче булып кергән Совет гаскәре зур завод-фабрикаларны, башкалар кулына төшкәнче сүтеп, тизрәк илгә озату чарасына кереште. 2 сентябрьдә, япон милитаристларының тулысынча тар-мар ителүе мәгълүм булгач, чыбыксыз телефон аша "Берлинда Җиңү парады үтәчәк икән" дигән хәбәр таралды. Иртәгә парадта катнашасы дигән көнне дә соңга кадәр эшләделәр Фәйзрахманнар. Кайтып ятканда инде төн уртасы узган, ә таңнан торып киемнәрне рәткә китерергә кирәк иде. Җиңүчеләрнең погоннарындагы йолдызлары, каеш тимерләре генә түгел, һәрбер төймәсенә кадәр ялтырап торырга тиеш, дигән катгый боерык булды. Шуңа күрә ике-өч сәгать черем итеп алган солдатлар, йокылы-уяулы, төймәләрен ышкыргаялтыратырга, киемнәрен пөхтәләргә керештеләр. Тик пөхтәлә-пөхтәләмә, күрәсен - күргән, сизрисен - сизрәгән киемнәр американнарның энә-җептән генә төшкән киемнәре янында бик хөрти күренә иде. Александрплацка якынлашкач та, аеруча күзгә ташланды ул. Һәм шушы хәл күңелдәге киеренкелек кылын соңгы чиккә кадәр тарттырды. Кыл менә-менә өзелергә тора иде. Талчыккан, йончыган, талкынган совет солдатлары үз-үзләреннән канәгать американнар ягына нәфрәтле карашларын атты. - Җиңүчеләр, имеш! Кыяфәтләрен генә күр! - Безнең җиңүне бүлешергә килгән бу күркәләрне кырып кына саласы инде! - Кырырбыз да! Жуков команда гына бирсен... - Бирми... Җүләрләнмәгез, боларга ату - яңадан сугыш дигән сүз. - Немецны тезләндергәнне, боларны гына... - Болар... атом бомбасын сынап караган ил! Японияне нишләттеләр?.. Шыпырт кына әйтелгән соңгы сүзләр кар йомгагы төсле кабара барган сүз йомгагын бертында туктатты. "Парадны дүрт илнең - СССР, АКШ, Бөекбритания, Франциянең баш командующийлары кабул итәчәк икән" дигән сүзләр булган иде. Соңгы минутта гына Георгий Константинович Жуков кына кабул итәчәге ачыкланды. "Ни өчен икән, әллә теге "күркәләр"не парадта катнаштырмыйлар микән?", "Менә бу дөрес, ичмасам, Жуков кына кабул итәргә тиеш тә", "Тегеләрнең җитәкчелеге бөтенләй килми дә икән" дип, тагын дулкынланып алулар булды. Җиңүне - кан-яшь түгеп, җан газаплары белән, миллионлаган гомерләр хисабына яуланган Җиңүне - хәлиткеч бәрелешләр үткәннән соң гына килеп кушылган американнар белән бүлешәсе килми иде. Сәгать 11 тулып киткәч, парадта катнашучыларны Александрплацта тезеп бастырдылар. Англичаннар, французлар, американнар... 5 мең гаскәри, шуларның 2 меңе СССР хәрбиләре булган икән. Маршал Жуков ачык машинада мәйданга килеп кергәндә, үзенең генә түгел, янәшәдә басып торган иптәшләренең дә йөрәк тибешен ишеткәндәй булды Фәйзрахман. Сүзләр белән аңлатып булмаслык хис - горурлык, шатлык, дулкынлану - йөрәкне бугазга кадәр күтәрде. "Рульдә - Жуковның бөтен сугышны бергә кичкән шофёры Александр Бучин", - дип пышылдады янәшә басып торган Яша. Жуков шәхесенә карата хөрмәт, ярату шулкадәр көчле, аңа кагылышлы һәрнәрсә бик кадерле иде совет солдатына. Жуковтан соң парадка тезелгән гаскәриләрне АКШның армия генералы Эйзенхауэр, инглиз фельдмаршалы Монтгомери, француз генералы Латр де Тассиньи өч телдә сәламләделәр. Аннан соң колонна Бранденбург капкасына таба үтте. Иң элек Фәйзрахманнар - Берлинны штурмлаган 248 нче укчы дивизиянең катнаш полкы, аннан французлар, англичаннар һәм иң соңыннан америка парашютистлары. "Боларның атлап баруларын гына карагыз инде, паркта йөрергә чыкканнармыни?!" - диде кемдер. Чынлап та, тигез рәтләр белән атлаган башка гаскәрләр янәшәсендә эленке-салынкы барган американнар көлке күренә иде. Тик алардан да бигрәк, безнең солдатларны инглизләрнең волынкаларда уйнап баручы оркестры тәкатьсез итте: тездән итәк кигән, барысы бер иш озын-төз гәүдәле ирләрнең йонлы аяклары бигрәк кәмит булып күренә. Хәрби машиналар үтә башлагач кына, көлү өянәге чигенде. Англичаннарның, французларның, американнарның җиңел танклары, бронемашиналарыннан соң колоннаны төгәлләп килгән ИС-3 - Иосиф Сталин исеменә атап ясалган совет танклары үзенең көче-куәте белән мәйданны гына түгел, йөрәкләрне дер селкетеп, дулкынландырып узды. Парадны тәмамлап, һәр илнең оркестры үзләренең гимнын уйнаганда, дөнья ниндидер яңа яссылыкка күчкәндәй тоелды Фәйзрахманга. Парад тәэсиреннән бик озак айный алмый йөрде ул. Йөрәккә горурлык та, әрнү дә кереп укмашты. Тора-бара әрнүе генә калды, горурлык урынын да әрнү алып, икеләтә әрнүгә әверелде. Илгә кайткач, парад турында берничә тапкыр сүз калкытып караса да, аны аңлаучы табылмады. Алай гына түгел, Фәйзрахманны алдакчылыкта гаепләделәр. Берлинда нинди парад булсын, Җиңү парады Мәскәүдә, Кызыл мәйданда узды һәм вәссәлам! Хәтта үз балалары да аңа ышанмый әнә. Аларны да гаепләп булмый. Улы бер тапкыр әтисенең Берлинда Җиңү парадында катнашуы турында мәктәптә сөйләмәкче булган, тарих укытучысы класс каршында шундый итеп оятка калдырган үзен, бу турыда хәзер ишетергә дә теләми. Фәйзрахман чираттагы папиросын кабызды. Тактадан корылган сыер абзарына карап уфтанып куйды. Шул абзарда телогрейка ябынып, бер кыш чыкты инде мескен сыер. Тагын кыш якынлаша, ә күрше авылдан сатып алган бура абзарны һич алып төшәр әмәл юк. "Син колхозда эшләмисең", - дип, колхоз рәисе Нигъмәтҗанов трактор бирми генә бит. Колхозда эшләрлек сәламәтлеге булсамы!.. Ул турыда авыз да ачтырмый. "Әнә алты почмаклы йорт күтәреп куйдың бит!" - дип кенә җибәрә. Дөрес, йорт салды ул. Зур итеп. Герман җирендә күреп кайтканча, фундамент белән. Андый йорт авылда берәү иде. Өй түгел, кәнсәләр сала, ахры, Фәйзрахман, дип сөйләште авыл халкы. Тик ул йортны нинди газаплар белән җиткергәнен үзе белә дә, хатыны Мәдинә генә белә. Мондый зур өйне ничек җылытырбыз дип коты алынган иде Мәдинәсенең, тик каршы тора алмады. Бу йорт - Фәйзрахманның хыялы иде. Илгә кайткач, мин дә шундый мансардалы йорт салырмын дип, чит җирдә йортларның төзелешен өйрәнеп йөрде ул. Өске катта, нимесләр шикелле, казылык киптерергә хыялланды... - Кал монда, йә башка илгә кит, дөньяны күрдең бит, нигә ашкынасың ул хәерче Рәсәйгә, - дигән иде дусты Яша. - Анда да тормыш үзгәргәндер инде, үзебез генә дә күпме заводлар җибәрдек бит, - диде Фәйзрахман. Чын күңеленнән ышанып әйтте. Аннан, ничек инде чит туфракта каласың. Илдә аны әнисе көтә. Әнисе 1943 тә үк вафат, ә Рәсәй һаман да уфаллалы иде. Берлинда узган Җиңү парадын гына түгел, җиңүчеләрнең үзләрен дә оныткан иде ил. Фәйзрахман көйрәп беткән тәмәке төпчеген, җиргә ташлап, аягы белән изде. Берлинда эшләгәндә, аларга данәләп кенә "Казбек" бирә башладылар. Аны американнар янында берике генә суырып ташларга кирәк иде. Күрсеннәр, янәсе, ничек иркен яши совет солдаты! Их, төбенә кадәр тартасы иде шуны! Ярамый! Җаныңнан өзеп алган кебек ташлап изәсең дә, казармага кайткач, папирос төрәсең... - Кичке салкын төшкән инде. Өстеңә эл, ичмасам. Җилкәсенә сырма китереп салган хатыны Фәйзрахманны уйларыннан бүлде. Йокысыннан уянып киткәндәй, ул күтәрелеп көнгә карады. Әбиләр чуагының тын һавасында, өзелгән күңел кыллары кебек, җилбер пәрәвезләр тирбәлә иде. ПЕСИ (Новелла) Менә монда, йомшак мендәр өстендә, җайлырак төсле. Бөтен тәнне калтыратып торган авырту да басыла төште. Шулай, күзләрне йомып, авыртудан арыган тәнне бераз гына булса да оетып ятарга... Әкрен генә мыр-мыр ыңгырашып торсаң, ничектер авырту җиңеләйгән сыман. Мыр-мыррр... - Аһ, юньсез песи, бигрәк азынды тагын, мендәр өстенә үк менеп кунаклаган, пр-рес! Болай да әрнеп торган касыкка шундый төрттең! Мыррр... Хуҗабикәм, хуҗабикәм, берни аңламыйсыңмыни? Ярый, диван башындагы үз җәймәмә күчәм. Анда катырак инде... - Әллә нишләгән әле бу песи, берәр ярамаган нәрсә ашамагандыр ич, өйдә коса күрмәсен тагын! И хуҗам, хуҗам, сез мине һаман да шул нәни песи баласы дип уйлыйсызмыни? Ничек аңламыйсыз инде? - Бар, өйдән чыгарып җибәр үзен, Алла сакласын... Хуҗабикәм, юк, юк... Тизрәк диван астына качып калсам! Мыр! Мыррр! - Качты юньсез. Ярар, ятсын шунда! - Алгы якка үтә күрмәсен тагын. Әйдә, атасы, ишекне яба кер, телевизорда "Яңалыклар" башланды бугай. Мыррр! Шундый нык бәрелдем... Авырту бөтен тәнне куыра. Нигә качтым инде? Кулына алса, хәлемне аңлаган булыр иде әле хуҗам. Әй, сөенер иде үзе! Мине болай куып йөрүләренә үкенерләр әле, нәни йомгагымны күргәч... Бу йортка килгәндә, мин дә нәни генә, йомшак кына йомгак идем. Шундый яраттылар! Ул бәләкәй Ләлә шундый уйнады минем белән. Дөрес, әле койрыктан, әле колактан тартып, әле йонымны йолкып авырттырган чаклары күп булды. Мин шулай да түздем, бер дә тырнамадым да, тешләмәдем дә Ләләне. Мин аны үзем дә бик яраттым шул. И куыша идек аның белән, и әүмәкләшә идек! Хуҗам белән хуҗабикәмнең безнең уйнаганны карап соклануларын күрсәгез! Мыррр! Бик авыр, куркыныч ялгызыма. Хуҗаларым янына керим әле, аңлатыйм хәлемне. - Атасы, дим, ишетәсеңме, Сара ишекне тырный бит. Нишләгән соң ул?! - Безнең янга керәсе киләдер, әнием. Хәзер ачам ишекне, Саракай! - Тукта, кызым, үзем карыйм, әллә нишләгән әле ул песи. - Авыртадыр пескәем, минем белән дә уйнамый... - Мыррр! Ай, эчем өзелә бугай. Хуҗаби... - Атасы дим, атасы, балаларга җыенган бит бу юньсез. Өйдә балалый бит инде! - Бар, чыгар тизрәк! - Мә, тот үзең! - Мырр, мыррр-рр! - Әнием, чыгарып ташламагыз! ...Мыррр! Нәнием, йомшагым, бергенәм! Ялгыз гына тудың, безнең песи халкында сирәк хәл. Кил, ялыйм, җылытыйм үзеңне, кадерлемне... Хуҗаларым гына кадерсезләделәр безне, бәбкәчем. Нигә? Аңламыйм! Нигә? Алар бит нәниләрне шундый яраталар иде. Нәни кызларын, кызларының күңелен күргән нәни песине - мине. Ә нишләп синең тууыңны яратмадылар? Нишләп иң авыр вакытымда мине рәнҗеттеләр, нишләп? Тукта, нигә һаман песи булып уйлыйм соң әле мин? Мин бит песи түгел! Мин рәнҗеттеммени соң ул песине? Әнкәйләр кылган гаделсезлеккә ул вакытта мин - ун яшьлек кызчык, газапланмадыммыни? Мин бит сезгә баз кыегы астына оя ясадым. Катыргы тартмага иске чүпрәкләрне җәйдем. Җылы булсын дип, кат-кат җәйдем. Кояшлы, җылы сентябрь иде ул. Тик төннәр инде көзге, суык... Нәни пескәеңне шул ояга күпме генә илтеп куйсам да, син аны барыбер, авызыңа кабып, кабат ишек төбенә алып килдең. Мин сиңа аңлатып та, бәбиеңне туңдырасың, дип ачуланып та карадым. Файдасы булмады. Мине күзәтеп торган әнием: - Азапланма, балакаем, песи баласын кайда тудырса, шул урынга алып килә ул, - диде. Мин әниемнең ни әйткәнен аңламадым да, тыңламадым да. Мин аңа үпкәле идем. Сез җылыда ятмасын өчен, юри шулай әйтә, дип уйладым. Чөнки минем оя ясап мәшәкатьләнүемне дә өнәмәде әнием. Саракай, Саракай! Син инде күптән бу дөньяда юк. Сине рәнҗеткән әткәй белән әнкәй дә вафат инде. Юк, явыз түгел иде алар. Сиңа ничек аңлатырга соң? Мөгаен, син барыбер аңлый алмассыңдыр. Чөнки кешеләр шулкадәр катлаулы, алар хәтта бер-берсен дә аңлый алмыйлар. Бу дөньяда 34 ел яшәп, үземне тулысынча аңлаган бер генә кешене дә очратмадым мин. Тормышыма бер мәгънә, җылы өстәрлек үз кисәгемне дөньяга китерергә теләвемне - иң табигый теләкне дә берәү дә аңламый. Ялгыз ана булырга җыенуым - ялгызлыктан котылырга теләү ләбаса! Мин тулай торакның озын коридорында чемоданнарым өстендә утырам. Бүгеннән мин яшәгән бүлмәнең дә, бу тулай торакның да ишекләре безнең өчен ябык. Минем туачак сабыем монда сыймаячак! Чемоданнарымны бүлмәдән чыгарып ташлаган комендант та, тәрбияче дә тыныч булсыннар. Кайчандыр син, нәни йомгагыңны авызыңа кабып, ишек төбенә килгән төсле, мин монда әйләнеп кайтмаячакмын! Без кая барырбыз, әлегә белмим. Тышта суык, тонык октябрь. Вак-вак кар оча, һәм беркем дә безнең өчен баз кыегы астына җылы оя ясамый... ӘКИЯТ - Әнием, әнием, әкият сөйлә инде! - Яшәгән, ди, булган, ди, бер бака. - Аның әнисе булганмы соң? - Булган. - Ә әтисе? - Әтисе дә булган. - Алар бергә яшәгәннәрме соң? - Бергә яшәгәннәр. - Ә безнең группадагы Айгөлнең әтисе бөтенләй юк. - Бардыр, кызым, еракка гына киткәндер. - Юк! Бөтенләй юк, дим бит. Радикныкы ул еракта яши. Бик ерак түгел инде, ял көнне килә ул аларга. - Әкиятне сөйлимме соң, кызым? - Сөйлә. Тик бака турында түгел, аю турында. - Ярый. Яшәгән, ди, булган, ди, бер аю баласы. Аның әтисе дә, әнисе дә, хәтта әбисе белән бабасы да булган. Барысы бергә гомер кичергәннәр болар. - Безнең группадагы Азат төсле икән бу Аю. Алар да бергә яшиләр. Тик аның бабасы әйбәт түгел. Начар. Аракы эчә ул. Әйе, әйе, усал да. Әбисен кыйнаган. Азатның әнисенә дә суккан. - Кем әйтте, кызым? - Азат сөйләде. Күргәнем дә бар. Бервакыт бакчага да килгән иде, тәрбияче апа бирмәде Азатны. Әнисе йә әбисе килеп алсын, диде. - Әкиятне сөйликме соң, кызым? - Сөйлик. Азатның бабасы ул вакытта тәрбияче апага кычкырды. Без курыктык, әни. - Син бит минем батыр кызым. Аю баласы да шундый батыр булган. - Ә аның әнисе үлгәнме соң? - Юк, үлмәгән. - Ә безнең группада Алсуның әнисе үлде, - ди Ләйсән, күңелсезләнеп. Аннан үзен тынычландыргандай: - Ә аңа беләсеңме нинди Барби алдылар! Өйләре, машиналары белән! - Балам! - дип, күкрәгемә кысып, кызымны битләреннән үбәм. - Миңа да шундыйны алырсыз әле? - ди ул, тәэсирләнеп. - Карарбыз... - Ә Гөлнарага алмыйлар. Чөнки акчалары юк. Әтисен дә, әнисен дә эшләтмиләр. - Кемнәр эшләтми? - Заводлар эшләтми. Акча да бирмиләр. - Әйдә әкиятне сөйләп бетерик. Йоклар вакыт җитте. Кызым, нәни куллары белән муенымнан кочып, күзләрен йома. - Аю баласы бал ярата икән, - дим мин... Ләйсән, тагын бүлдереп, һәрнәрсәне тормышта үзе күргән, ишеткән белән бәйләп бара. Ниһаять, әкиятнең очына чыгабыз. Ләйсән дә оеп йокыга тала. Минем генә йокым кача. Мин Ләйсәннәр группасындагы Айгөлләрне, Азатлар, Алсу, Маратларны уйлыйм. Шуларга кушып, үземнең танышбелешләремне, бүгенге яшәешебезне, киләчәгебезне уйлыйм. Һәм күңелемнән әкиятне дәвам итәм: "Карурман хуҗасы Аю бүреләр, төлкеләр, куяннар... аланлыгыннан караганда гына гайрәтле күренгән. Чынлыкта бу урман белән Аю тирәсенә тупланган ерткычлар идарә иткән. Хәер, чергән, чүпкә баткан авыру урман белән идарә итәргә әллә ни көч тә кирәк булмаган. Аю тәхете тирәсендәгеләр күбрәк үзара уйнап, бер-берсен ашап, бугазлашып-кочаклашып гомер кичерәләр икән. Иң ерак аланнардагы боланнар-куяннар, тиеннәр-төлкеләр исә Аю авыз иттергән балга ияләшеп, шуның тәэсиреннән айный алмаган, дөньядан вәйран булып йөриләр, ди. Бүреләр: "Без үз аланыбызга үзебез хуҗа!" - дип лаф оралар да, Аю тирәсеннән берәр ерткыч күренсә, баш иеп, итенмаен, җиләк-балын төяп җибәрәләр икән. Җиләк-балын бирергә теләмәгәннәрне акылга утыртырга кирәк булса, үзара тарткалашып яткан тәхет тирәсе бик тиз берләшә, кабан-пошиларын җыеп алып, шуларның өстенә җибәрә, ди. Соңгы вакытта урман бик хәерчеләнгән. Тәхет тирәсе генә түгел, Аюның бөтен нәсел-нәсәбәсе эшсезлеккә өйрәнгән. Эшләгәннең кулыннан тартып алырга гына торалар, эшләгән өчен ашын бирмиләр икән. Шуның өстенә Аю урманында тиздән Арыслан хуҗа булмасмы дигән шом таралган. Ә Арыслан хакимлеген яхшы хәтерли икән бу урман..." Үз әкиятемнән үзем шомланып куям. Ярый әле Ләйсәнем йоклый. Югыйсә мең кат бүлдереп, мин җавап та бирә алмас сораулар кыстырыр иде... "Йокларга вакыт!" - дим мин үз-үземә. Әллә инде уянырга вакыт җитеп киләме? КҮБӘЛӘК (Моңсу әкият) Яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Исеме Айсылу икән. Үзе нәкъ исеме төсле ягымлы, айдай нурлы, сөйкемле булган. Айсылу көн үсәсен көн үскән, ай үсәсен ай үскән, өч ел дигәндә өч яшькә җиткән. Бик матур җәйге көннәрнең берендә өч яшьлек бу зур кыз дәү әниләренә кунакка - авылга кайткан. Әй матур икән аның дәү әниләре яшәгән авыл! Күргән кеше күреп туймас, күрмәгәнгә сүз белән генә сөйләп булмас! Авылдан ерак та түгел гаҗәеп болын бар икән. Безнең Айсылуыбыз әнә шул болынга төшеп киткән. Мондагы матурлыкны күргән дә хәйран калган. И-и, андагы чәчәкләр, и-и, аларның хуш исләре, күзнең явын алырлык төсләре! Агы-зәңгәре, алы-кызылы, сарысы-шәмәхәсе! Вак аерчалысы, эре таҗлысы... Якынрак килеп, бер аллы-гөллесен иснәргә дип иелүе булган, чәчәк таҗ яфракларын җилпеп очып та киткән. Тәмам аптыраган кызый бераз өнсез торгач кына телгә килгән: - Әй, чәчәк, чәчәк! Ничек син шулай оча аласың? - дигән. И-и, болыннарны чыңлатып көлгән "чәчәк". - Юк, мин чәчәк түгел! - Чәчәк! - дигән Айсылу. - Син - чәчәк. Үртәмә мине. Әйт, ничек очасың? - Мин чәчәк түгел! - дип кабатлаган тегесе. - Мин - Күбәләк. Кү-бә-ләк. Шулай дигән дә, канатларын җилпеп, биеккәрәк күтәрелгән. - Тукта, тукта! - дип, аяк очларына басып, аның артыннан үрелгән кызчык. - Күбәләк! Синең исемең нинди матур! Әйдә, бергә дус булыйк. Минем синең белән уйныйсым килә, - дигән. Күбәләк Айсылуның күлмәк итәгенә килеп кунган: - Син үзең дә күбәләк төсле, - дигән. Чынлап та, Айсылу чәчендәге ал тасмасы, бала итәкле җиңел күлмәге белән күбәләккә охшап тора икән. - Мин күбәләк түгел. Мин - Айсылу, - дигән ул. - Оча да белмим... - Ай-сы-лу, - дип кабатлаган Күбәләк. - Синең дә исемең бик матур. Әйдә, алайса, бергә уйныйк. Тик син мине кулыңа алма. Канатларымны имгәтерсең. Минем канатларым бик нәфис, - дип, Күбәләк очып та киткән. - Тукта, Күбәләк! - дигән Айсылу, артыннан йөгереп. Тик аллы-гөлле болында меңәрләгән чәчәкләр арасында аны күздән җуйган. - Кайда син, дустым? - дип кычкырган еларга җитешкән кызчык. Шулвакыт Айсылуның каршысында гына үсеп торган чәчәк тибрәлеп куйган. - Мин монда! - дип, болынны яңгыратып көлеп җибәргән чәчкәгә чүгәләгән Күбәләк. Алар куышып, качышып бик озак уйнаганнар. Күбәләкнең нәфис канатлары талган. Айсылуның нәни тәпиләре арып беткән. - Айсылу! - дигән, арып, чәчәкләр арасына утырган кызның итәгенә килеп кунган Күбәләк. - Күрәсеңме, Кояш йокларга китеп бара. Әнә чәчәкләр дә берәм-берәм күзләрен йома башладылар, сиңа да өеңә кайтырга вакыт. - Чынлап та, чәчәкләр дә күзләрен йома икән, - дип гаҗәпләнгән кызчык, як-ягына каранып. Карасана, зәңгәр кыңгыраулар башларын бөтенләй түбән игәннәр... - Әйдә, мин сине озата барам, - дигән дә, Күбәләк Айсылуны бакча башларына кадәр озатып куйган. - Сау бул, Айсылу! Бәхетле бул! - Тәмле йокы, Күбәләгем! Иртәгә тагын болында очрашырбыз, яме. - Мин инде иртәгә болында булмам. Анда башка күбәләкләр очар, алар белән уйнарсың. - Юк, минем синең белән генә уйныйсым килә. Син бит минем дустым, - дигән Айсылу, ризалашмыйча. - Мин бүген китәм шул... - Кая? - Кояш артыннан китәм мин... Айсылу офык артына кызарып төшеп баручы кояшка караган. Бик-бик моңсу булып киткән аңа. - Китмә! - дигән, Күбәләгенә ялварып. - Китмә. Кал! Миңа синнән башка күңелсез булыр... - Мин сиңа килермен. Ап-ак күлмәк киеп килермен. Көт! - дигән дә канатлары белән Айсылуның битеннән сыйпап очып та киткән күбәләге. Айсылу, күпме генә эзләсә дә, таныш Күбәләген башка очратмаган. Ак күлмәк кигәннәре дә, аллыгөлле канатлылары да үз Күбәләге төсле сөйләшмәгәннәр аның белән. Күп еллар үткән. Җәйләрне көзләр, көзләрне кышлар алыштырып торган. Шундый кышларның берсендә Айсылу әнисе белән урамга чыккан. Чыккан да... өнсез калган. Бөтерелеп-бөтерелеп, мамык кебек кар ява икән. Шундый йомшак, шундый эре икән кар бөртекләре... Үзләре нәкъ тере төсле, очынып-очынып әйләнәләр... Айсылуның беркайчан да мондый кар яуганын күргәне булмаган. - Күбәләк кар! - дигән әнисе, сокланып. - Күбәләк кар... Күбәләк кар! Күпме алар, ап-ак күлмәк кигән күбәләкләр! Кайсы соң аның Күбәләге? - Килдеңме, дустым? - дип, кулларын сузган Айсылу. Бер зур кар бөртеге аның учына килеп кунган. Искиткеч матур, бизәкләре гаҗәп нәфис икән кар бөртегенең... Тик... Айсылу сокланып карап та туя алмаган, канатлары эреп тә беткән. Кызның кулында бер тамчы су гына калган. Озак, бик озак карап торган ул учындагы тамчыга. Кояш нурлары төшеп, тамчы күбәләк канатлары кебек аллы-гөлле төсләргә кергән. Шунда капылт кына Күбәләгенең: "Тик син мине кулыңа алма, канатларымны имгәтерсең. Минем канатларым бик нәфис..." - дигән сүзләре хәтеренә төшкән. - Нишләдем мин?! Нишләдем... - дигән Айсылу, өзгәләнеп. - Мин Күбәләгемне бөтенләйгә югалттым... - Юк, - дигән аны күзәтеп торган әнисе. - Син югалтмадың. Син таптың. Сиңа бүген уналты яшь тулды. Учыңа кара. Ул - тормыш тамчысы. Анда күбәләк канатларының балкышы да, диңгезләрнең тирәнлеге дә, чишмәләрнең моңы да, бу дөньяның гаме дә бар! БӘХЕТЛЕ СИН... Мәктәптән алар бүген дә бергә чыктылар. Икесе ике класста укысалар да, аерылмас дуслар ич. Күршеләр үк булмасалар да, икесе дә бер очтан - Берканат урамыннан. Урамнары, чынлап та, сыңар канат кебек - бер рәткә генә тезелгән йортлар каршыдагы урманга терәлеп үк диярлек тора. Авылның иң матур урамы! Алисә Гөлназдан бер яшькә олырак, быел алтынчыда укый. Гөлназ - бишенчедә. Дәресләре иртәрәк беткәндә, Гөлназ дустын кайвакыт көтеп тора. Бүген дә шулай - биш дәрестән соң залда утырып торды ул. Алисәсе дә, соңгы дәрес бетүгә, атылып-бәрелеп килеп чыкты. - Почта аша кайтабыз, яме, - диде Алисә. - Әй, йөрмик лә әйләнеп, - дип каршы төште Гөлназ. Гадәттә беркайчан да бәхәсләшми торган дуслар, шул почтага килеп терәлсә, һич уртак тел таба алмыйлар, шулай да бу юлы Алисә җиңде. - Ярар инде, минем открыткалар җыюымны беләсең бит. Бүген 8 Мартка яңа открыткалар кайтырга тиеш, почта Разия апа әйтте, - диде ул. - Иртәгә керербез. Дәресләр дә иртәрәк бетә, - дип карышып маташкан иде дә дусты... - Юк инде, кайткан көнне карарга кирәк, алайса, матурларын алып бетерәләр, - дип кырт кисте Алисә. Үзе эченнән генә: "И дустым, дустым, беләм бит мин синең нигә почта аша кайтырга теләмәвеңне, мине кыен хәлгә куясың килми инде..." - дип уйлады. "Их, Алисә, Алисә, - дип уйлады үз чиратында Гөлназ, - берни аңламыйсың шул син. Минем нинди кыен хәлдә каласымны белмисең..." Почта әле генә кайткан, капчык-тартмаларны ташып бетерсәләр дә, Нургаяз абзыйның беркемгә баш бирмәс дуамал аты әле шунда тора иде. Нургаяз - Гөлназның әтисе, район үзәгеннән почта ташый ул. Һәрвакыт күңеле күтәренке булыр, берәр шаян сүз әйтеп, һәркемне елмайтып алыр. - Әнә әле әтиең дә китмәгән, атка утырып кайтабыз, - диде Алисә, чын күңелдән куанып. Гөлназы гына коелып төште, куырылып килде тәмам... - Бик йөрисе килеп тора инде ат белән! Җәяү рәхәтләнеп кайтабыз, сөйләшеп, - диде киреләнеп. - Нишләп, атта да сөйләшеп кайтып була бит. Әле берәр шоколад та алып кайткандыр әтиең үзеңә. Әтисе Гөлназга гел диярлек шоколад алып кайта район кибетеннән. Монда - авыл кибетендә шоколад, булса да, бәйрәм тирәсендә генә була. Район район шул инде! - Бик кирәге бар. Шоколадка исем дә китми, - дип киреләнгән булды кыз. "Кылтая инде, - дип уйлады Алисә. - Әтисе бар, имеш..." Аннан үз уена үзе каршы килеп: "Бар шул, бар... - дип үртәлде. - Ә менә минем әтием юк. Әтием булсамы! Миңа шулай шоколад алып кайтсамы! И бигрәк кылтык инде бу Гөлназ! Әле әтисе чакырса да, теләр-теләмәс кенә бара янына. Шоколадка да исе китмәгәндәй кылана. Атка утырмыйм, җәяү йөрергә яратам дип киреләнә... Нишләп алай кылтая инде? Әллә, миннән уңайсызланып, юри шулай итәме? Шулайдыр әле. Үзе: "Аракы эчеп кайта ул районнан, шуңа сөйләшәсем килми аның белән", - ди. Юри генә әйтә инде. Булсын иде әле минем әтием! Их, булсын иде! Бәхетле шул ул Гөлназ, шуңа кылтая..." Чынлап та, бик матур открыткалар кайткан иде. Ромашка чәчәклесен, тал песилесен, тагын түбәдән тамчы тамганны күзәтеп утыручы чын песи төшерелгәнен сайлап алды Алисә. - Сиңа кайсылары ошый соң, кызым, ал әйдә, - дигән иде әтисе, Гөлназ тагын киреләнүендә булды. - Минем әле үткән елдан калганнары да бар. Кирәкми, - дип каршы төште. Атка да теләр-теләмәс кенә утырды. Юл буе сөйләшми кайтты. Нургаяз агай сөйләгән мәзәкләрдән дә Алисә ялгызы гына рәхәтләнеп көлде... Алисәләрнең өйләре бу баштарак, ул алданрак төшеп кала. Гөлназлар урамның аргы очында. - Уйнарга чыгасыңмы ашагач? - диде Алисә, чанадан шуып төшкәч. - Юк, - диде кыз кәефсез генә, - өйдә эшләр бар. - Ярар, иртәгә мәктәпкә барышлый кагылырсың, алайса. - Кагылырмын... Дилбегәсен күңелле генә кагып, атны җилкетеп җибәргән ата белән кызга кызыгып карап калды Алисә. Әтисе сөйләгән мәзәкләрдән кызык табып, чырык-чырык көлгән Алисәдән юл буе көнләшеп кайтты Гөлназ: "Их, бәхетле син, дустым. Хәзер кайтасың, әниең белән кара-каршы утырып, рәхәтләнеп тыныч кына чәй эчәсез. Аннары җыйнак кына өегезнең алгы ягына үтеп, мичкә терәлеп торган сандык өстенә чүмәшәсез дә мәктәп хәлләрен сөйләшәсез, йорт-кура тирәсендәге эшләрне барлыйсыз. Аннан әниең белән икәүләп терлекләрне карарга чыгып китәсез... Син беркайчан да әниеңә ябырылган әшәке, нахак сүзләр ишетеп сызланмыйсың. Кайчан, кай тарафка кайнар аш тулы тәлинкә очып китәр икән, дип, өстәл янында калтыранып утырмыйсың. "Шап!" итеп өстәл сугуга, кулыңнан чынаягың төшеп ватылмый. "Мин сине ашатам, мин сине киендерәм, мин сине укытам!" - дип җикеренмиләр сиңа. Син әниең кочагында тыныч, рәхәт яшисең... Әниең дә йомшак, җайлы синең. Иркәләп кенә тора үзеңне. Ә минем әнием... Нахак сүзләрдән, тел һәм кул ярасыннан ташка әйләнеп бара бугай инде ул. Еламый да, елмаймый да... Ачуланмый да, иркәләми дә... Бәхетле син, Алисә, бәхетле..." СӘХӘР АШЫЙСЫМ КИЛӘ Әллә нинди күңелсез көн булды ла бүген. Хәйдәр, гадәттәгечә, иртүк торып, битләрен югач, дәү әнисенә иртәнге чәй табыны әзерләргә булышыйм дисә... Әтисе дә, әнисе дә ашамый-эчми эшкә чыгып киткәннәр. "Әллә озаграк йокланган инде, мин торганчы чәйләгәннәрме", - дип уйлады ул. - Юындыңмы, балакаем, әйдә, ашап-эчеп ал, - диде дәү әнисе, өстәлгә сыңар чынаяк куеп. - Менә ботка болгаттым үзеңә. - Син дә ашадыңмы инде, дәү әни? Әйдә, минем белән чәй генә булса да эч, үземә генә күңелсез бит, - диде Хәйдәр. Башка вакытта чәйне кире какмый торган әбисе бу юлы: - Мин уразада шул, улым. Миңа кояш баеганчы ашарга да, эчәргә дә ярамый, - диде. - Ничек?! Көне буена ашамый торасыңмы? Нәрсә соң ул ураза, дәү әни? - Ураза ул - мөселманнар өчен фарыз гамәлләрнең берсе. Ягъни мөселман кешесе үтәргә тиеш бер гамәлдер. Изге Рамазан аенда һәрбер мөселман кешесе ураза тотарга, ягъни кояш чыкканнан кояш баеганга кадәр ризыкланмый торырга тиеш, - дип аңлатты дәү әнисе. - Әтием белән әнием дә уразадамы? - Әйе, улым, әлхәмдүлиллә, алар да уразада. 7 яшьтән узган һәркемгә ураза тоту тиеш. - Шулай да көне буе ашамыйча ничек түзәргә кирәк инде? Мин түзә алмас идем. - Түзәрсең, улым, түзәрсең. Аллаһы Тәгалә бәндәне сынар өчен, нәфесен тыеп торсын өчен яраткан бит инде ул уразаны. Аннан соң, көне буе ач түгел, улым. Без син йоклаганда, кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашадык. Сәхәр ашау да уразаның саваплы гамәледер, - диде дәү әнисе. Менә ничек икән. Ураза, сәхәр, фарыз гамәл - болар барысы да Хәйдәргә бик серле, гаҗәп тоелды. Сәхәр ашыйсың да, аннан көннәр буе ашамый да торып була. Вәт әкәмәт! - Дәү әни, минем дә ураза тотасым килә, - диде Хәйдәр. - Койрыгы бик шома шул ул Уразаның, тотулары җиңел түгел, - дип кеткелдәп көлде дәү әнисе. - Тотармын. Мин дә сәхәр ашармын. Табышмак! Нинди серле сәхәр! Төнлә генә ашыйлар. Их, тизрәк төн җитсен иде инде. Хәйдәр көне буе шома койрыклы Ураза, тәмле сәхәр турында уйланып, ниндидер тылсымлы бер халәттә йөрде. Әти-әнисе эштән кайтышка дәү әнисе тәмле бәлеш салып куйды. Бәйрәмгә әзерләнгән төсле итеп табын корды. Әллә ничек, күңелсез башланган иртә ниндидер бер серле, якты көнгә әверелде. - Бик вакытлы кайттыгыз, балакайлар, - дип каршылады әнисе улы белән киленен. - Авыз ачар вакыт җитеп килә. Табыным да әзер. Их, ничек күңелле барың бергә җыелгач. Инде ярты сәгать элек исе борынны кытыклый башлаган бәлеш, ниһаять, өстәлгә менде. Тик берсе дә бәлешкә үрелергә ашыкмыйлар әле, ничек түзәләрдер. Хәйдәр бик үрелер иде дә, олылардан узып кул сузарга ярамаганны гына белә лә ул. Зур малай бит инде - 6 яшь үзенә. Уйламыйчарак берәр эш кырып ташласа, гел шулай оялталар: "Син зур малай бит инде!" Дәү әнисе, әтисе, әнисе башта, бисмилла әйтеп, ниндидер дога укыдылар. Аннан дәү әнисе белән әнисе берәмтекләп кенә җимеш каптылар. Әтисе, кызык, чеметеп кенә тоз капты. Хәйдәрнең гаҗәпкә калып карап торганын күреп, әтисе: - Авыз ачабыз без, улым. Авыз ачканда шулай итәләр, - диде. "Авыз ачабыз, авыз ачабыз", - дигән булдылар, берсенең дә авызларын ачканын күрмәде Хәйдәр. - Ник, авызыгызны ачмадыгыз бит әле, - дигән иде, рәхәтләнеп көлештеләр. Аннан соң әнисе: - Авыз ачу - ураза вакытында кояш баеганнан соң ризыклану ул. Авызны җиләк-җимеш яисә тоз белән ачу яхшы. Авыз ачканнан соң, махсус дога укып, күңелеңнән: "Йа Ходам, бу уразамны синең ризалыгың өчен тоттым, синең нигъмәтләрең белән авыз ачтым, уразамны кабул кыл" дип багышларга кирәк, - дип аңлатты. Йокларга ятканда Хәйдәр әтисенә дә, әнисенә дә, дәү әнисенә дә кабат-кабат әйтте: "Сәхәр ашарга уятырга оныта күрмәгез!" Шома койрыклы Уразаны - үзе балык та төсле, үзе ниндидер җәнлеккә дә тартым - тоттым гына дигәндә: - Улым, тора алырсың микән? - дигән йомшак тавышка уянып китте Хәйдәр. Дәү әнисе сәхәр ашарга дәшә икән. Күз ачылмый. Әйтерсең җилемләп ябыштырганнар. Дөресен генә әйткәндә, урыннан кыймылдыйсы да килми. Борылып кына ятасы иде... "Сәхәр" дигән серле сүз ачтырды күзне. Йодрык белән уып-уып ачтырды. Юк, йокыга бирелеп, сәхәр ашамый калсынмы! Төн уртасында да, хәер, таң алды бугай бу, табын янына утырганчы юынасы икән тагы. Юынгач, йокы да качты. Өйдә кичә авыз ачкандагы төсле тантана, ниндидер җиңеллек, рәхәтлек. Аннан... бу вакытта йокыдан торып, ашап утыру - үзенә бер кызык. - Әйдә-әйдә, аша, улым, - дип, әнисе Хәйдәргә аш салып бирде. Юк ла, бер генә дә аш ашыйсы килми. Берни дә ашыйсы килми. Сәхәр генә ашыйсы килә. Хәйдәр шулай диде дә: - Юк, аш ашамыйм. Сәхәр генә бирегез миңа. Барысы да дәррәү көлделәр. - Менә шушы аш, шушы ризыклар инде ул сәхәр ашы, улым, - диде әтисе. "Сәхәр, сәхәр" дип алданганына гарьләнеп, елыйсы ук килә башлаган иде инде Хәйдәрнең. Алдына әнисе китереп куйган ашның тәмле исе тәлинкәгә үрелдерде. Ай, мондый да тәмле аш ашаганы юк иде бугай аның. Чынлап та бик тәмле. Сәхәр ашы булгангадыр инде! Телевизион фильм өчен сценарий СӨЮЛӘРЕМ СИНЕ ХАК МИНЕМ Катнашалар: Искәндәр - 32 яшь. Сылу - 30 яшь. Вадим - 34 яшь. Тәскирә - 32 яшь. Айсылу - 28 яшь. Диана - 20 яшь. Радик - 36 яшь. Илгизәр - 36 яшь. Иркәгөл - 7 яшь. Сания - 56 яшь. Зөлфия - 34 яшь. Наҗия - 60 яшь. Лейтмотив. "Китмә миннән!" җыры (Марсель Иванов көе). Ак кар ява, Ап-ак сагыш ява, Йөрәгемә кунып, кар яна. Ник без аеры?.. Ярыбызны эзләп Килдек бит без якты дөньяга! Җаннарымны ап-ак сагыш сара, Юлларымны күмә ак буран. "Китмә!.." дигән синең хәбәрме бу? Сөюләрең әллә хак булган? Яңа елга кердем япа-ялгыз, Арабызда ап-ак кыш кына... "Китмә миннән, Эзләп тапкан ярым!.." - Өзелеп-өзелеп йөрәк кычкыра. Сагышларым бураннарга салдым, "Китәр юлларына ят!" - дидем. Ап-ак буран җаннарыңны урар, - Сөюләрем сине хак минем. БЕРЕНЧЕ КӨН. 29 декабрь. Машина эче. Вадим рульдә. Аның янында Тәскирә утыра. Тәскирә. Тагын соңга калабыз. Әйттем мин сиңа, иртәрәк кузгалырга кирәк, шәһәрне чыкканда пробка була, дип. Беркайчан да вакытында җитешә алмыйбыз инде без... Вадим. Документларны әзерләп бетерми булмый иде бит. Германиядән килгән партнёрның ярты гына көн вакыты бар, ди, өлгерергә кирәк. Ул эшнең барып чыгарына да бик ышанмыйм мин, Илгизәр җан атып йөргәч кенә ризалаштым. Документларны үткәрә аламы әле Илгизәр регпалатадан, юкмы... Тәскирә. Үткәрер. Аның кермәгән тишеге юк бит. Җил кебек, любой тишектән үтә. Кара, саграк бул син аның белән, төп башына утыртып куймасын үзеңне, бик шома күренә ул. Вадим. Юкны сөйләмә инде! Илгизәр - ышанычлы кеше. Булдыклы. Ә тормышы барып чыкмаган менә. Үзе дә чак кына хатыны юлыннан китмәде. Ярый туганнары көчле булып чыкты. Җиңделәр. Тәскирә. Эчеп үлгәнме хатыны? Шуңа хатын-кызны дошман күрәдер инде. Хатыны үлгәнгә ун ел була, хатын-кызга күтәрелеп тә карамый. Вадим. Нишләп дошман күрсен. Ничек кенә булмасын, яраткан бит инде ул хатынын. Тәскирә. Дошман күрмәсә өйләнер иде, әнә күпме хатын-кыз ялгызлыктан интегә, ә ул... гөрнәдирдәй ир заты, ялгыз. Менә тагын берсе кайта хәзер. Мәхәббәт корбаны. Аэропорт эче. Диктор: "Мәскәүдән 369 нчы рейслы самолёт килде", - дип игълан итә. Искәндәр, Айсылу, Радик багаж алган җирдә торалар. Минем машина монда стоянкада. Казанга кадәр алып кайта алам. Искәндәр. Юк-юк, рәхмәт! Борчылмагыз, мине каршы алалар. Радик (коры гына). Сау булыгыз! Искәндәр белән Айсылу бер-берсенә кызыксынып карыйлар. Саубуллашалар. Аэропорт. Урам. Искәндәр бинадан чыга. Як-ягына карана, эзләнә. Телефоннан шылтырата. Искәндәр. Алло! Тәскирә! Сәлам, мин төштем. Яхшы, яхшы. Көтәм. Борчылмагыз, зыян юк. Машина эче. Тәскирә белән Вадим юлда. Телефон шылтырый. Вадим. Искәндәрдер. (Телефонга үрелә.) Тәскирә телефонны ала. Тәскирә. Бир, үзем сөйләшәм, юлыңа гына карап бар. Ә, Искәндәр. Хәзер килеп җитәбез, юлда без. Гафу ит инде, соңга калдык. Аз гына көт инде, урамда торма, барып җиткәч шылтыратырбыз. (Телефонны куя.) Вакытында барып җитсәк, без булабызмыни инде ул!.. Юк, бу юлы Искәндәрне ялгыз җибәрмибез, өйләндерәм мин аны. Вадим. Җитәр инде, бәйләнмә Искәндәргә. Өйләнәсе килсә өйләнер, синнән сорап тормас. Тәскирә. Өйләнерлек вакыты үтте инде, 40 ягына чыкты. Хәзер инде үзем тотып өйләндерсәм генә. Айсылуны күрсә... Менә күреп торырсың, ошатачак ул аны. Яңа елда Искәндәрне өр-яңа тормыш көтә. Әйткәнемне үтәми калганым юк минем, беләсең. Вадим. Беләм инде, беләм. Шулай да син кара, ипләп кенә, яме. Чат ябышма Искәндәргә. Ну чакырырсың Айсылуны Яңа ел каршыларга. Күрешерләр. Ошатышсалар, үзләре карар. Тәскирә. Үзләре карар... Карар алар. Әле Сылукайны көчкә күндердем. Вадим. Тукта, нинди Сылукайны? Тәскирә. Нишлисең син? Нинди булсын инде, Айсылуны. Без бит аны яратып Сылукай дибез. Вадим (уйга калып). Сылукай... Сылукай булгач, бәлки, кабар да Искәндәр синең җәтмәгә. Тәскирә. Кабар, кабар. Каптыру планнарын да кордым инде. Искәндәрне Кыш бабай итәбез, Айсылуны - Кар кызы. Балаларга бүләк өләшергә икесен җибәрәбез. Безнең тугыз бала бар икән, алты өйгә барырга туры киләчәк аларга. Вадим. Тугыз бала булгач, ник алты гына өйгә баралар соң? Тәскирә. Соң, менә безнең икәү, Зөлфияләрнең икәү... Вадим. Аңлашылды. Тәскирә. Өч-дүрт сәгать бергәләп йөрсәләр, җитә инде ныклап танышырга. Вадим. Төлке! Тәскирә. Төлке түгел, акыл иясе. Хәйләсез дөнья файдасыз, беләсең килсә. Машина туктый. Тәскирә. Егерме минутка соңга калдык! Тәскирә белән Вадим ашыгып машинадан төшәләр. Вадим телефоннан шылтырата. Сөйләшәсөйләшә, аэропорт бинасына баралар. Бинадан Искәндәр чыга. Вадим. Сәлам, дошман! Кочаклашалар. Тәскирә. И-и, һаман шул булыр инде моның, матурлап исәнләш хет. Дошман, имеш. Вадим (шаярып). Үзең дошманлаштырдың бит. (Искәндәргә.) Озак көттердекме? Искәндәр (шаяртып). Юк, бер сәгать тирәсе генә... Тәскирә (сикергәләп). Ой, салкын! Әйдәгез тизрәк машинага, шунда сөйләшербез. Искәндәр, Тәскирә, Вадим машина янына киләләр. Искәндәр (арткы ишекне ачып). Мин монда гына утырам, алга Тәскирә утырсын! Рульдә булмаганда, алга утырып йөрергә яратмыйм. Тәскирә. Мин дә синең яныңа утырам әле. Вадим (Тәскирәгә шыпырт кына). Тәскирә, Искәндәрнең башын катырма түлке! Тәскирә. Юк инде, юк, сөйләшеп кенә кайтабыз. Машинага утыралар. Вадим. Йә, сөйлә, дошман, Мәскәү нишли анда, эшләр ничек бара? Тәскирә. Юк-юк, эш турында сөйләшмисез. Эш турында соңыннан офиста икәү генә сөйләшерсез. Хәзер ул турыда сөйләшә башласагыз, бетте, миңа төшеп кенә каласы. Искәндәр белән минем үземнең сөйләшәсе сүзләрем күп әле. Эштән мөһимрәк мәсьәлә, между прочим. Искәндәр. Эштән мөһим нәрсә буламыни? Тәскирә. Була. Менә синең өчен иң мөһим мәсьәләне хәл итәбез хәзер. (Серле итеп.) Бу Яңа елда сине могҗиза көтә. Искәндәр (көлеп). О, бу бик мөһим! Ярар, могҗизаның хатын-кыз затыннан икәнен аңладым. Ниндирәк инде ул могҗиза дигәнең? Тәскирә (үпкәләп). Юк, алай шаярып түгел, мин чынлап әйтәм. Искәндәр. Йә, чынлап әйт, могҗизаның кем булуын белә аламдыр бит инде мин. Тәскирә. Ой, син аны күрсәң!.. Машинадан төшеп, Вадим, Тәскирә, Искәндәр сөйләшә-сөйләшә Вадимнарның өенә килеп керәләр. Вадим. Саклан, дошман, бу юлы Тәскирә сиңа чынлап тотына. Ә Тәскирә тотынса, син беләсең... Искәндәр. Беләм-беләм, бу мишәр кызы тотынсамы, әйткәнен эшләми калмый. Менә, сиңа кияүгә чыгам диде, чыкты. Ә әти-әниләре ничек каршы иде. Берсен дә тыңламады. Әтисе туйда, "ник син безнең кияү түгел" дип, мине аптыратып бетерде. Вадим. У-у, сиңа анда ачуымның килүләре. Ну, аңлашыла инде, шаһит булып, шундый шәп мөселман егете утырсын да... Кызың керәшенгә чыга! Тәскирә. Әтинең шул керәшен кияүдән дә яраткан кешесе юк хәзер! Әйдәгез, кухняга, юлдан соң чәй эчми булмый башта. Сөйләшә-сөйләшә кухняга үтәләр. Тәскирә сүз арасында чәй куя, чәй ясый. Вадим. Бабайның йөрәгенә юл таба белергә кирәк шул ул! Ә минем бабай мировой! Тәскирә. Ярар, синең турыда түгел бит әле монда сүз. Искәндәр. Могҗиза турында. Тәскирә. Чынлап та, бу Яңа елда могҗиза булырына ышанам мин. Ул сиңа ошаячак. Тик баштан ук үз киреңә генә катма, яме. (Үгетли.) Соң... Тормышыңны корырга кирәк бит инде сиңа да. Ә .. Чибәрлеген әйтеп тормыйм, чибәр булмаса, сиңа димләп тә маташмас идем. Сез, чынлап та, шундый пар килгәнсез. Үзе акыллы, ике институт бетергән. Искәндәр. У-у, артык акыллы хатыннардан куркам мин. Әле самолётта бик акыллы кыз белән янәшә утырып кайттык. Үзе чибәр. Мин, мөгаен, аңа гашыйк та була алыр идем. Тик... юл буе дөнья экономикасы, сәясәт турында сөйләштек, дөнья корылышы турында фәлсәфә саттык. Сөйләшергә кызык. Тик... андый хатынны кочаклап булмыйдыр ул. Алай дисәң, аны да кемдер кочаклаган бугай, юлдашы юл буе йоклап кайтты. Тәскирә. Вәт ирләр! Аларга кочакларга җилбәзәк кирәк. Ә тормыш итәргә акыллы хатын кирәк шул! Вадим. Минем хатын кебек! Тәскирә. Юк, сүзне кирегә бормагыз инде, ә! Айсылу турында сөйлим бит. Менә шул: акыллы, үзенең туристлык фирмасы бар. Бөтен дөнья белән эш итә, әллә биш тел генә белә шунда. Искәндәр. Ә-һә, син мине асыл пута белән бәйләргә чамалыйсың инде, ә? Тәскирә. Соң, синең кебек егет солтанына асыл пута гына килешә дә инде. Искәндәр (ирония белән). Ул кадәр үк асыл булгач, нишләп карт буйдакны көтеп утыра икән соң ул? Тәскирә (үпкәләп). Көтә ди! Көтми! Синең кебек эшкә чумган да алны-артны карамый чаба. Искәндәр (сүзне икенчегә борып). Балалар кайда соң сезнең? Күренмиләр. Тәскирә. Әбиләре янына кайтып киттеләр әле бер генә кичкә. Рафаэле авыл дип үлә инде! Вадим. Иртәгә үзебез алып килербез инде, шофёрны гына җибәреп булмый, олыларны Яңа ел белән дә котлап килергә кирәк... Сылуларның өе. Чыршы күтәреп, Сылу кайтып керә. Арыган. Иркәгөл атылып чыга. Иркәгөл (үпкәләү катыш ирония белән). Мин Кыш бабайның бүләген таптым. Сылу (аптырап кала. Үзе дә сизмәстән). Кайдан? Иркәгөл. Син яшереп куйган җирдән! Бернинди Кыш бабай да юк, әниләр үзләре бүләк алалар да Кыш бабай китергән дип алдалыйлар. Олылар бөтенесе дә ялганчы! (Күз яшьләренә тыгылып, бүлмәсенә кереп китә.) Сылу, тиз-тиз аяк киемен салып, бала артыннан ташланмакчы була, кире уйлап, сумкасын алып, кухняга керә. Кухняда Сания ашарга пешерә. Сылу. Әни, Иркәгөл сиңа әйттеме? Сания. Нәрсәне? Сылу. Кыш бабайның бүләген таптым дип. Сания. Нинди бүләк? Сылу. Мин аңа алган Яңа ел бүләген шкаф башына яшергән идем, ничек тапкан диген? (Хафалана.) Нишләргә инде, нәрсә дип кенә әйтергә? Сания. И-и, тапкан кайгырыр нәрсә! Ни дип шулкадәр борчыласың инде? Тапкан икән, тапкан. Бүләгеңне ике көн иртәрәк бирсәң ни була? Берәр хәл булган дип торам. Сылу. Ничек инде, әни! Ул бит хәзер, Кыш бабайга ышанмыйм, ди. Олы кешеләр бөтенесе дә ялганчы, ди. Сания. Менә, баланың башын катырып бетердең дә... Тыңламыйсың бит син мине. Үзең гомер буе хыялый булдың, инде баланы бозып бетердең. Нинди дөньяда яшәгәнеңне аңламыйсың. Кечкенә бала түгел бит инде ул һаман Кыш бабайга ышанып торырга! Сылу. Әни! Синең белән сөйләшеп буламыни! (Кулын селтәп, бала бүлмәсенә кереп китә). Бала бүлмәсе. Иркәгөл уенчык аюын кочаклап турсаеп утыра, идәндә актарылган әрҗәләр ята. Сылу. Кызым, балам! Иркәгөлне кочаклап ала, бала тискәреләнеп читләшә. Иркәгөл. Бернинди дә Кыш бабай юк. Миңа мондый бүләк кирәкми дә! Әшәке абыйлар, Кыш бабай булып киенеп, балаларны алдалап йөриләр. Сылу. Нишләп әшәке абыйлар инде, кызым? Әйбәт абыйлар да Кыш бабай булып киенә. Әйе, Кыш бабай булып киенә абыйлар, ләкин бу бит әле чын Кыш бабай юк дигән сүз түгел. Чын Кыш бабай да бар. Ул бик еракта, Лапландия дигән илдә яши. Иркәгөл. Юк, андый ил дә юк! Сылу. Бар, кызым, андый җир чынлап та бар! Ерак Төньякта, Мурманск өлкәсендә, Швейцария, Норвегиянең бер өлешендә шундый җир бар, анда гел суык була. Чын Кыш бабай шунда яши дә инде. Билгеле, ул бөтен кешегә дә бүләк өләшеп йөри алмый, анысын кешеләр үзләре уйлап тапкан. Ә чын Кыш бабай ул кешенең иң матур хыялларын ишетеп, шуны тормышка ашыра. Билгеле, ул үзенә ышанган кешеләрне генә ишетә. Үскән саен күп кешеләр аның барлыгына ышанмый башлый. Шуңа күрә күп хыяллар тормышка ашмый да кала. Әнисен тыңлаган саен, Иркәгөлнең күзләре түгәрәкләнә бара. Иркәгөл. Әнием, мин Кыш бабайга ышанам, ул минем хыялымны ишетер бит? Сылу. Әлбәттә, кызым, һичшиксез ишетәчәк. Бәлки, бүген үк ишетмәс тә, Лапландия бик ерак бит. Әмма ышанычыңны югалтмасаң, ул һичшиксез сине ишетәчәк. Иркәгөл. Мин ышанам, әнием, сиңа да, Кыш бабайга да! Иркәгөл белән Сылу кочаклашалар. Сылу. Ә минем бүләгем сиңа ошадымы соң? Иркәгөл. Әйе, рәхмәт, әнием! Ул бит син миңа сөйләгән Македонскийның аты, име? Сылу. Әйе, Буцефал кушаматлы ат. Иркәгөл (кабатлап). Буцефал! Сылу. Ул атны Александр Македонский ун яшендә иярли. Иркәгөл. Тагын сөйлә әле шуны, әнием! Сылу. Македония патшасы Филипп II гә бик матур бу атны үтә кыйммәт бәягә тәкъдим итәләр. Тик ул берәүгә дә баш бирмәс ат була, шуңа күрә патша бу аттан баш тартырга уйлый. Шунда ун яшьлек Александр әйтә, әгәр дә мин бу атны иярли алмасам, аның бәясен мин сезгә үзем түләрмен, ди. Барысы да аптырап калалар. Александр атның башын кояшка таба бора да, җиләнен салып ташлап, сикереп атка атлана. Малай атның шәүләдән курыкканын аңлап алган була, шуңа күрә башын кояшка бора ул аның. Бөтен халыкны шаккатырып, ат өстендә бер әйләнеп килеп туктагач, әтисе аңа: "Улым, Македония синең өчен артык кысан, син үзеңә тиң патшалык эзлә", - ди. Сания (кухнядан кычкырып). Әйдәгез, ашарга өлгерде. Сылу. Хәзер, әни, хәзер! (Иркәгөлгә.) Хәзер мин сиңа тагын бер әйбер күрсәтәм. (Фотоальбом актарып, бер фото ала.) Таныйсыңмы, кызым? Иркәгөл. Әнием, бу син бит! Син - Кар кызы, шундый матур Кар кызы! Сылу. Әйе, бу - мин. Студент вакыт. Иркәгөл. Ә Кыш бабай кем? Сылу. Бик әйбәт бер абый. Менә син "Әшәке абыйлар Кыш бабай була" дип әйттең дә, мин аны исемә төшердем. Иркәгөл. Әйе, ул әйбәткә охшаган, ә ул хәзер кайда? Сылу. Еракта, Лапландиядә үк түгел микән... Вадимнарның өе. Вадим белән Искәндәр сөйләшеп утыралар. Вадим. Юк-юк, минем ул бина белән бәйләнәсем дә килми. Аны реставрацияләү турында сүз бармый, архитектура һәйкәлләре исемлегеннән төшерергә маташалар аны, кемдер сатып алган бугай. Миңа калса, урыны өчен генә, урыны шәп бит, үзәктә. Үзе аулак урын. Искәндәр. Да-а... Кем сатып алганын белмисеңме? Вадим. Мәскәүләр булырга охшый. Мин хәзер, нигездә, яңа объектлар белән генә шөгыльләнәм, иске биналар белән бик катлаулы. Искәндәр (көлемсерәп). Искеләре калмаган да түгелме соң инде Казанда, җимереп бетергәнсез... Вадим. Әле теге Илгизәрнең немецы да шул реставрация мәсьәләсендә очрашмакчы була минем белән. Алдан ук сизеп торам инде, бер килешү дә барып чыкмаячак, Илгизәр бик сораганга гына очрашырга ризалык бирдем. Искәндәр. Немец кешесеме ул? Вадим. Юк инде, үзебезнең Казан татары. Германиядә яши, реставрацияләр белән шөгыльләнә торган ниндидер фирманың вәкиле диме... Туган шәһәренең йөзен саклап каласы килә, имеш. Кстати, Айсылу аша чыкты ул безгә. Айсылу Германиядәге туристлык фирмалары белән бәйләнештә, бу татар немецының да шунда ниндидер катнашы бар икән. Кухня ягыннан Тәскирә чыга. Тәскирә. Эш турында иртәгә сөйләшерсез, эш дигәндә, Вадимның сүзе бетми аның. Әйдә, юлдан кайткан кешенең ял итәсе киләдер... Искәндәр. Юк-юк. Мәскәү белән Казан арасы юлмыни ул хәзер! Мин әле кичке Казанны карап керер идем. Тәскирә. Вадим!.. Искәндәр. Вадимны борчымыйбыз, мин үзем генә әйләнеп кайтам... Сылуларның фатиры. Сылу белән Иркәгөл чыршы бизиләр, Сания телевизор карап утыра. Сылу (кулына уенчык Кыш бабайны алып). Ә бу Кыш бабайны чыршы төбенә куябыз. Иркәгөл. Мин беләм, ул синең иң яраткан уенчыгың. Сылу. Аны миңа теге фотодагы әйбәт Кыш бабай бүләк иткән иде. Сания Сылуга үтергеч итеп карап куя. Иркәгөл. Минем ул әйбәт Кыш бабайны күрәсем килә, әнием! Сылу. Минем дә... Сания тагын да зәһәррәк итеп карый. Тик ул би-ик еракта, үткәндә шул инде... Иркәгөл, тәпиен тотып, бер аягында сикерә башлый. Иркәгөл. Ой-ой, аягыма кадалды! Сылу. Яле, кызым, яле. Аягын карыйлар. Иркәгөл. Чыршы энәсе... Сания. Әле куеп та өлгермәгән, инде энәләре коела да башлады. Күпме әйтәм, ясалма чыршы гына куегыз дип... Сылу. И әни, ясалма чыршының бер кызыгы юк бит аның. Ә моның исе! Сания. И, бу кадәр әтиең булырсың икән! Яңа ел җитсә, ул үзе буе чыршы күтәреп кайтыр иде, мәрхүм. Балачак исе килә, дияр иде... Сезгә шул исе дә матурлыгы, ә энәләрен миңа җыясы. Сылу (әнисен кочаклап). Әни, нигә һаман кире яктан гына карыйсың син бу тормышка? Иснәп кара күкрәгеңне тутырып! Әти хаклы бит, балачак исе килә... Сания. Ә баланың аягына энәсе кадала. Сылу. Энә кадалмый гына тормыш бармый шул, әни. Аяк нәрсә, йөрәккә дә кадала әле ул энәләр... Сания. Ярар-ярар, әллә кайларга кереп китмә инде. Балага күптән йокларга вакыт, күзләре йомыла әнә... Икенче бүлмәдә телефон шылтырый. Сания сискәнеп китә. Сылу. Кем булыр бу? Сания. Хәзер үзем алам. Сания чыгып китә, икенче яктан тавышын тыеп кына сөйләшкәне ишетелә. Иркәгөл. Әнием, чыршыбыз нинди матур булды, әйеме. Сылу. Әйе, кызым. (Җырлый). Чыршы, чыршы, без сине Сагнып көттек ел буе. Син тагын да матуррак Бизәлгәнсең бу юлы... Әйдә, утларын бер генә яндырып карыйбыз да, аннан йокларга, йокларга... Кухня. Сания дарулар эчеп йөри. Сылу чыга. Сылу. Кем булды ул, әни? Сания. Утыр әле, Сылу. Син мине тыңларга да теләмисең инде, беләм, бөтен нәрсәдә мине гаепле саныйсың... Сылу. Әни, башламыйк инде яңадан! Мин кайттым бит инде синең яныңа. Гаепләр, үпкәләр, ялгышлар... барысы да үткәндә калды. Сания. Менә шул шул! Син һаман күңелеңнән мине гаепләп яшисең. Минем ни гаебем? Мин бары тик синең бәхетле булуыңны гына теләдем, ә син үз бәхетеңә үзең төкердең. Инде акылга килергә вакыт, яшең бара, бала әтисез үсә... Сылу. Әни, тоз салма канга! Аның әтисез үсүенә кем гаепле? Сания. Менә-менә, әйтәм бит, мине гаеплисең һаман, ә чынлыкта үзең гаепле, Радикны бит үзең ташлап киттең. Сылу. Әни, Радикның монда ни катнашы! Иркәгөл - Искәндәрнең кызы! Сания. Соң, аны синнән башка кем белә иде! Син - җүләр, синеке түгел, дигәч тә, Радик аны үзенеке итеп үстерергә әзер иде. Сылу. Мин әзер түгел идем, әни, мин! Әни, җитәр, минем синең белән кабат үпкәләшәсем килми. Сания. Менә тагын мине гаепли... Мин синең өчен тырыштым лабаса. Гомерең буена шулай хыялый булып каласыңны белсәм... Бала шул, киләчәк бәхетен уйлыйсың. Сылу. Әни, нинди бәхет турында сөйлисең син? Сания. Соң, күрәләтә бердәнбер кызыңны йортсыз-җирсез, нәселсез-атсыз кешегә ничек биреп җибәрмәк кирәк! Сылу. Әни, туктатыйк хәзер үк бу сүзне! Түрә хатыны булып кына уйлыйсың син һаман да... Ул вакытта Искәндәрнең кисәк кенә югалуында синең кул уйнаганны аңлыйм... Ничек икәнен тәгаен генә белмәсәм дә... Шуңа күрә бу йортка башка аяк басмам дип киткән идем... әтинең үлеме рәнҗешләрне оныттырды. (Уйлана.) Искәндәр дә, чынлап яратса, сиңа карап кына шулай кисәк югалмас иде. Иң авыр вакытымда... Сания. Шул иң авыр вакытыңда Радик коткарды бит әле үзеңне. Сылу. Юк, Радикка кияүгә чыгып, сезнең репутацияне коткардым мин. Сания. Кеше хыялланырга гына мөмкин тормышны ташлап кайттың аннан! Германия хәтле Германиядә илче хатыны булып яшисе урында... Сылу. Радик илче түгел, посольство эшчесе генә иде. Эш анда түгел... Сания. Ярар-ярар, минем дә синең белән әрепләшеп утырасым килми, сөйләшик бер олыларча. Инде сиңа да акыл керергә вакыт, болай ялгыз яшәмәссең гомер буе. Радик Казанда. Ул шылтыратты. Иртәгә иртән тагын шылтыратачак. Уйла, әйбәт кенә сөйләш. Кызым, инде икенче кат тормышыңны бозмассың... Сылу (гаҗизләнеп). Әни! Сания. Ул сине ярата. Барысын да кичерә... Сылу. Мин аны яратмыйм! (Өзеп-өзеп.) Мин аны кичермим! Сания. Әстәгъфирулла! Синең алда аның гаебе юк кичерергә. Аны бит син ташлап киттең. Сылу. Минем алда аның гаебе зур. Ул минем аны яратмавымны белеп өйләнде һәм аны яратмавымны гел исемә төшереп торды. Сания. Сылу, нәрсә сөйлисең син?! Радик иртәгә шылтырата. Сылу. Минем аның белән сөйләшер сүзем юк. Сания. Соң, гомереңне ялгыз үткәрерсеңме шулай? Сылу. Юк, мин үткәннәргә нокта куям. Бу Яңа елны мин булачак ирем белән каршылыйм! Сания. Кем белән? Ул кем тагын? Сылу. Мине иртәгә бик шәп кеше белән таныштырырга телиләр. Җитди, акыллы, бизнесмен. Өйләнергә җыена. Мин аңа кияүгә чыгарга риза булдым. Сания. Күрмәгән килешме? Сылу. Күргәч! Сания. Һавадагы торнага карама. Иртәгә Радик шылтырата. Сылу. Үзең сөйләш! Мин юк, Радик өчен мин юк! Сылу киенеп чыгып китә. Сания (Сылу артыннан кычкырып). Кая барасың бу вакытта? Кичке урам. Мәйданда бизәлгән зур чыршы. Чыршы тирәсендә яшьләр. Сылу моңсу гына чыршы тирәсендә йөри. Җыр яңгырый: "Китмә миннән, эзләп тапкан ярым, өзелеп-өзелеп, йөрәк кычкыра..." Сылу (телефоннан номер җыя, сөйләшә). Сәлам! Нишлисең? Ә мин менә чыршы янында. Тагын әни белән чәкәләштек. Радик кайткан. Әни белән телефоннан сөйләшкәннәр. Юк-юк, мин аның белән очрашырга да, сөйләшергә дә теләмим. Белмим, нигәдер күңелем уйный. Юк инде, әйттем бит, ике уйламыйм. Иркәгөлгә ошаса, тәвәккәллим. Ничек инде? Юк, Иркәгөлнең дә ошатуы кирәк. Ярарярар, сөйләшкәнчә. Сез балаларны аласыздыр бит инде? Алайса, Иркәгөлгә күңелсез булыр. Кыш бабай белән Кар кызы килеп, фотога төшәргә чакыралар. Сылу "юк" дигән мәгънәдә башын селки. Ярый, пока! Тыныч йокы. (Күңеленнән.) Хуш, Иске ел! Хуш, иске тормыш! Мин яңа тормышка атлыйм! Алдамагыз мине, хыялларым! Чыршының икенче ягында Искәндәр басып тора. Кыш бабай белән Кар кызы аның янына киләләр. Искәндәр "юк" дигән мәгънәдә башын селки. Буш таган янына килеп, таганны әйләндерә. Кыш бабай белән Кар кызы тагын Искәндәр янына әйләнеп киләләр. Сөйләшәләр. Искәндәр, ризалашып, акча түли, алар янына баса, фотога төшәләр. Бу вакытта арттан Сылу үтеп бара, ул да кадрга эләгә. Фото зур планда күрсәтеп алына. Сылу белән Искәндәр икесе ике якка үтеп китәләр. Җыр. ИКЕНЧЕ КӨН. 30 декабрь. Офис. Эш белән мәш киләләр. Зөлфия, Диана компьютерда утыралар, Илгизәр Диананы ашыктыра. Илгизәр. Буламы инде? Хәзер-хәзер. Бөтен данныйларны бутап бетергәннәр. Илгизәр. Төшкә кадәр өлгерермен дигән идем, инде икенче китте, мин барып җиткәнче ике булыр. Диана (кәгазьләрне принтердан чыгарып). Белмим, монда объемнар дөресме, юкмы. Вадим Сергеевичтан кул куйдырырга онытма. Илгизәр Вадим бүлмәсенә керә. Илгизәр. Әйдә, тиз генә кул куй да. Вадим (кул куеп). Ярар, уңышлар! Илгизәр. Йөгердем. Сәгать өчләрдә Радик килергә тиеш, мин кайтып җитәргә тырышырмын. Кайтып җитмәсәм, үзегез сөйләшә торыгыз. Безнең өчен кызыклы тәкъдимнәре булырга охшый. Айсылу юкка тотынмый, беләсең. Вадим. Беләм-беләм, шулай да син кайтып җитәргә тырыш. Илгизәр китә, телефон шылтырый. Вадим. Алло! У-у, бөтенләй баштан чыккан. Камилне җибәрермен хәзер Диана белән. Син үзең кара инде... Бәлки, иртәгә өлгерербез. Ярар, уйларбыз... Искәндәр? Күренми әле. Килеп җитәр аңынчы... (Телефонны куя. Кычкыра.) Диана! Әйе, Вадим Сергеевич! Вадим. Син балаларга аласы бүләкләрнең исемлеген төзегән идең бугай. Әйе. Вадим. Хәзер Тәскирә апаң белән кибетләргә барып кайтырсыз. Шофёрга әйт. Тәскирә апаңны өйдән ала китәрсез. Яхшы, Вадим Сергеевич! Диана киенә, чыгып барганда, ишектән Искәндәр килеп керә. Диана Искәндәргә бик кызыксынып карап тора. Искәндәр. Исәнмесез! Исәнмесез! Сез Вадим Сергеевичкамы? Искәндәр. Алай дисәң дә була. Зөлфия (урыныннан торып). О-о, тотса Мәскәүләр якаң! Бик җылы, дустанә күрешәләр, Диана аптырап карап тора. Казанга юлны бөтенләй оныттың, ә? Искәндәр. Эш, эш, Зөлфия. Да, вакыт су кебек ага... Бүлмәсеннән Вадим чыга. Вадим. Нихәл, дошман? Адашмадыңмы Казанда? Искәндәр. Адашырга да мөмкин, үзгәргән Казан. Вадим. Матурланганмы? Искәндәр. Матур... һәм ят. Минем Казан түгел! Вадим (Диананы күреп). Диана, син китмәдеңмени әле? Тәскирә апаң шылтырата башлый хәзер. Көтеп тора бит сезне. Диана (чытлыкланып). Мин китеп бара идем, офиска таныш түгел принц килеп керде. Берәү дә мине аның белән таныштырмый. Аптырап калдым менә... Вадим. Принц түгел, Искәндәр абыең булыр бу. Безнең Мәскәүдәге партнёрыбыз. Искәндәр (Диана янына барып кул бирә). Искәндәр. Искәндәр. Гүзәл Диана принц көтәмени? Ал җилкәннәр белән киләчәк принцнымы? Зөлфия (яратмыйча). Юк, кап-кара зу-ур джиплы принцларны көтә хәзер кызлар! Диана (исе китмичә, кыланып). Ә сезнең зу-ур, кап-кара джибыгыз бармы? Вадим. Диана, юлыңда бул, ә! Очтым, Вадим Сергеевич! (Уйнаклап чыгып китә.) Зөлфия. Ну хәзерге яшьләр! Мут күзләр! Вадим. Син нәрсә инде, Зөлфия, Диана шаяра. Шундый шаян кыз бит инде ул. Зөлфия. Ул шаяннар! Беләм мин аларны! Сылулар фатиры. Сания белән Наҗия сөйләшеп утыралар. Сания. И Наҗия, аптыраган инде, бала синеке булса да, ул үзе аерым бер дөнья икән шул. Ул дөньяга берәү дә тыкшынырга тиеш түгел, күрәсең. Юкса аның бәхете өчен тырышасың да бит... Наҗия. Син бер төрле уйлыйсың, тормышта икенче төрле килеп чыга, нишлисең, язмыш! Адәм баласын төрлечә сыный. Сылуның әле бөтен тормышы алда, җайланыр... Радигы кайткан дисең бит. Сания. Кайткан кайтуын да... Белмим инде, аның кайтуы хәерлеме... Сылу бит ишетергә дә теләми. Башым каткан инде. Кодагый да шылтыратты. Ничә еллар сөйләшкән юк иде. Радикка Сылудан башка берәү дә кирәк түгел, юкса күпме кызлар ефәк булып муенына уралырга әзер, ди... Наҗия. И-и, үзеңне шулкадәр яраткан кешедән баш тартырга инде. Сылуны әйтәм. Нүжәли кабул итмәс Радигын, ә? Сания. Ишетергә дә теләми бит! Наҗия. Инде теге егете дә юк бит. Кара, ул кайларда икән? Матур егет иде үзе. Сылуыңны бик яратты инде ансы! Миннән дә сорады, дөресме, Сылу кияүгә чыктымы, дип. Син кушканча, әйе, дидем инде. Шунда агарып китте, җаным, башы салынып төште... Кызгануымнан чак кына дөресен әйтмәдем. Хәзергә кадәр йөрәгем әллә нишләп китә, шул алдашуым исемә төшсә. Гөнаһы да зурдыр инде аның... Сания. Ярар, ярага тоз салма инде. Нишләргә иде соң миңа ул вакытта? Сылуның шул егет дип башы-күзе тонган, ә монда Госман Әмирович минем Самат Шакировичка кода дип өзми-куймый... Сылу больницага эләкмәгән булса, белмим, ни булыр иде. Сылуның больницага эләгүен Ходай кушты дип кенә юрадым ул вакытта. Радикның инде анда ук Германиягә эшкә китәсе билгеләп куелган иде, шуңа дип Мәскәү университетында укыттылар бит аны. Соң... шундый кешеләр... һәм тулай торакта яшәүче бер авыл малае. Син нишләр идең минем урында булсаң? Наҗия. Һәркемнең сандыгы үз бирнәсе белән тулы!.. Сылу белән Иркәгөл кайтып керәләр. Сылу. Исәнме, Наҗия апа! Наҗия. Исәнме, Сылу, исәнме! (Иркәгөлгә.) Исәнме, балакаем! Иркәгөл. Исәнмесез! Наҗия. Абау, тагын да үсеп киткәнсең әле! (Иркәгөлне сөя.) Сылу. Яңа ел җитә бит, ел үткән саен үсәбез инде. Наҗия. Хәерле еллар була күрсен! Сылу. Шулай булсын, амин! Наҗия. Менә, әле Сания янына да шуңа кергән идем. Мин әйтәм, Яңа елны каршыларга безгә керегез, Рәшидәләр дә килә, дим. Рәшидә белән әниең бик дуслар иде яшь чакларында. Оныкларын да алып киләләр, Иркәгөлгә дә иптәш булыр. Сылу. Рәхмәт инде, Наҗия апа! Без Иркәгөл белән кунакка җыена идек. Әни... үзе карар инде. Наҗия. Иркәгөлне безнең белән генә калдыр инде. (Мәгънәле итеп.) Үзеңчә бәйрәм ит рәхәтләнеп. Сылу. Юк, Иркәгөлне бик чакырдылар. Без табигатькә чыгабыз, шәһәр читенә. Сания. Бала аптыратып! Сылу. Аптырамас, анда аңа иптәшләр булачак, барысы да балалары белән килә. Наҗия. Ярый, мин чыгыйм әле. Ике уйлама, яме, Сания, Яңа елны бергә каршылыйбыз. (Чыгып китә.) Иркәгөл. Дәү әни, кара, Чыршы бәйрәмендә безгә нинди бүләкләр бирделәр. Иркәгөл бүлмәсенә үтәләр. Иркәгөл. Әнием, чыршыны кабызыйк әле. Чыршыны кабызалар. Иркәгөл бүләкләре белән әвәрә килә. Сания (Сылуга шыпырт кына). Радик шылтыратты. Сылу (кашларын җыерып). Әйттем бит инде, минем Радик белән сөйләшер сүзем юк, безнең аралар күптән өзелгән! Сания. Алай кырт кисмә, кодагый да шылтыратты. Радикның ике гражданлык белән яшәү срогы беткән, хәзер икенең берсен сайларга кирәк, ди: йә Германия гражданы була, йә Россиянеке генә. Син Радик белән китәргә риза булсаң, немец гражданлыгын алмакчы икән, ул чагында анда эшләү җиңелрәк булачак, ди. Китәргә теләмәсәң, монда кайтырга да каршы түгел Радик. Сылу. Теләсә, Германиясендә яшәсен, теләсә кайтсын, минем анда ни катнашым бар! Сания. Соң, сине ярата бит ул! Сылу. Мин яратмыйм! Яраттыра алмады бит, көнләшүләре белән үзәгемә үтте. Кешенең үткән тормышыннан көнләшеп яшәп булмый бит инде! Бәлки, көн саен исемә төшереп тормаса, мин дә үткәндәге хисләремне онытырга тырышыр идем. Мин тырыштым да!.. Сания. Үзең аңлат, алайса, шулай дип. Сылу. Мин аңа моннан 7 ел элек аңлатып киттем. Хәзер минем үткәннәргә карыйсым, үткәннәр белән яшисем килми, әни. Мин киләчәккә карап яшәргә булдым. Сания. Теләсәң нишлә, башкача синең тормышыңа кысылырга да җыенмыйм. (Киенә башлый.) Каршыдагы кибеткә генә чыгып керәм әле мин. Иркәгөл (ишетеп). Мин дә, мин дә синең белән чыгам, дәү әни... Офис. Вадим кабинеты. Искәндәр белән Вадим сөйләшеп утыралар. Искәндәр. Беләсеңме, мин кичә Черек күлдә йөрдем. Сылу белән очраша торган урында. Аннан безнең пиццерияга кереп чыктым. Хәтерлисеңме чаттагы ул пиццерияны? Туңгач, шунда кереп пицца ашап чыга идек. Казанда бердәнбер пиццерия иде бугай ул... Кыш бабай белән Кар кызы бәйләнде генә бит, фотога төшегез дип. Сылу белән Кыш бабай һәм Кар кызы булып йөрүләр искә төште дә ризалаштым. Иртәгә килеп алырсыз, диделәр... Ул фото артыннан йөреп булмый инде. Вадим. Бир квитанцияңне, җаем булса, үзем алырмын. Һаман да үткәннәр белән яшисең икән. Искәндәр (квитанциясен биреп). Юк, үткәннәр белән хушлашам. (Шаяра.) Бәлки, Тәскирәнең "алтын путасы"на уралырмын, әй! Принцесса Дианагыз да ярыйсы! Вадим. Син нәрсә, бала бит ул. (Уйлана.) Ну, үзең кара инде. Гаилә мәсьәләсендә беркемгә берни әйтеп булмый, үзең сайлап өйләнеп тә әле монда... Искәндәр. Нигә алай дисең? Сезнең дә проблемалар юктыр ич инде? Вадим. Проблемасыз гаилә буламыни! Юк, болай барысы да яхшы, балалар үсеп килә, Тәскирә белән дә яратышып яшибез. Тик... Әби белән бабайның, Тәскирәнең әниләрен әйтәм, безнең никахка ни өчен каршы булуларын аңлыйм мин хәзер. Дин бик нечкә нәрсә икән шул! Менә мин үземне гел атеист дип йөрдем. Яши-яши үзгәрәсең икән, дөнья үзгәртә... Менә Тәскирәләрдә Коръән ашы үткәргәндә, мулла әйтә, барысына да дога кылам, әрвахларыгызны әйтегез, ди. Шунда әти мәрхүм күз алдына килеп баса. Ничек Сергей Ивановичка дип дога кылдырасың инде... Югыйсә Алла бер диләр дә... Пасха, Рождество вакытларында безгә кайтса, Тәскирә куырылып йөри. Балалар ике арада бәргәләнә. Искәндәр. Үкенәсеңме? Вадим. Юк инде, Тәскирәдән башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм. Ну... уйландыра. Шау итеп Тәскирә, Диана, Илгизәр кайтып керәләр. Бүләкләрне карау китә. Тәскирә. Абау, сәгать ничә соң инде? Алтынчы! Айсылу кайда? Зөлфия. Белмим, күренмәде ул. Тәскирә. Ничек "күренмәде"? Бүләкләрне өләшергә чыгарга вакыт, Кар кызы буласы иде бит ул. Вадим. Тукта, хафаланма инде шулкадәр! Әнә Диана булыр Кар кызы. Тәскирә Вадимга "ни сөйлисең син?" дигән ымлыклар ясый, телефоннан номер җыя-җыя, Вадим кабинетына кереп китә, Вадим аңа иярә. Ә Кыш бабай кем була? Илгизәр. Мин булам инде! Шаяртам, мин әле бабай булырга җыенмыйм. Бу елда мин кияү булырга җыенам. Зөлфия (мыскыллап). Кияү? Илгизәр. Әйе, кияү! Зөлфия (ышанмыйча). Әллә өйләнәсеңме? Илгизәр (җырлап). Өйләним микән, өйләнмим микән? (Бүлмәдән чыгып китә.) Зөлфия. Абау, нишләгән бу? Әллә чынлап гашыйк булган инде?.. Сөйләшә-сөйләшә, Тәскирә, Вадим, Искәндәр кабинеттан чыгалар. Тәскирә. Искәндәр, йә инде, син дә ялындырма. Вадим. Әйдә, студент чакларыңны искә төшер бер. Син бит КВН командасының командиры булган кеше. Кыш бабай тәҗрибәң дә зур. Искәндәр. Куегыз инде, аннан соң күпме сулар аккан. Диана (җанланып). Әйдәгез, сез Кыш бабай буласыз, мин Кар кызы булам! Искәндәр (җанланып китеп). У-у, мондый Кар кызы булганда... Уйлап карарга була. Диана Кыш бабай киемнәрен күтәреп килә. Нәрсәсен уйлыйсыз инде, киемнәрен генә карагыз! Нинди матур! Корпоративлар өчен дип үткән елны махсус тектердек. Менә, киеп кенә карагыз әле... Тәскирәнең кәефе кырыла. Ә мин - Карсылу! (Киемнәрен күтәреп чыгып китә.) Искәндәр (сискәнеп, үзалдына). Кар-сылу! Сылу... Вадим. Ярар, башыңа алма! Хәзер, шылтыратабыз да чакыртабыз, Кыш бабай бетмәгән ул Казан шәһәрендә! Зөлфия! Зөлфия. Хәзер... Искәндәр. Юк-юк, борчылмагыз. Яшьлекне искә төшереп алыйм әле бер чынлап та! (Уйлана.) Кыш бабай һәм Кар-сылу! Киенеп, Диана килеп керә. Мин әзер! И-и, Кыш бабай, тизрәк бул! Нишләп киенмәдегез инде? Искәндәр. Хәзер, хәзер... Урам. Офис алды. Искәндәр белән Диана (Кыш бабай белән Кар кызы) машина көтеп торалар. Ой, мин беренче тапкыр Карсылу булдым! Кызык. Ә сез күп тапкыр Кыш бабай булдыгызмы? Искәндәр. Булгалады. Ә сезнең Карсылуыгыз кем иде ул чакта? Искәндәр (уйга бирелеп). Бар иде бер Кар-сылу! Ул хәзер кайда? Искәндәр. Кем? Карсылу? Искәндәр. Белмим... Еракта. Үткәндә. Сез аны яратасыз... Сез аны һаман да яратасыз?! Искәндәр (Дианага карап). Ә син, чынлап та, Карсылу булгансың! Кар кызы киеме бик килешә сиңа! Диана (сөенеп). Чынлапмы? Искәндәр. Чынлап! Машина килеп туктый, Диана белән Искәндәр машинага утыралар. Машина эче. Искәндәр күңеленнән генә җырлап бара. Кисәк кенә Диана кычкырып җырлап куя: "Ап-ак буран җаннарыңны урар, сөюләрем сине хак минем!" Искәндәр сискәнеп китә. Ә беләсезме, мин сез Кыш бабай булганга гына Кар кызы булырга уйладым. Искәндәр. Рәхмәт! Син мине каушатасың бераз. Ә сезгә син дип кенә әйтсәң ярыймы? Искәндәр. Әлбәттә. (Шаяра.) Мин бит синең бабаң! Юк, мин синең бабам булуыңны теләмим. (Уйлана.) Кызык, нигә Кыш бабай дип уйлап тапканнар икән? Кар кызы белән Кар егете булса... шулай матуррак булыр иде, минемчә. Искәндәр. Ә, юк-юк! Кар кызы белән Кар егете булса, аларда бит балаларга бүләк өләшү кайгысы калмаячак. Диана (көлеп). Да-а... Шулай да мин сине Кар егете дип кабул итәм. Искәндәр. Синең кебек Карсылу янында мин күбрәк Кар бабай бугай. Юк, син бернинди дә бабай түгел. Беләсең килсә, миңа нәкъ синең яшьтәгеләр генә ошый да. Үземнең яшьтәш егетләр белән кызык түгел миңа, күңелсез. Искәндәр. Нишләп инде? Әллә нинди, мәгънәсезләр алар... (Тәрәзәгә карый.) Ой, килеп җитәбез... Мин ул бала белән ничек сөйләшергә дә белмим. Син генә сөйләшерсең инде, яме, мин елмаеп кына торырмын. Синең бит тәҗрибәң зур. Искәндәр. Минем дә балаларга беренче тапкыр гына бүләк өләшүем. Без бит үзебезнең студентлар арасында гына йөри идек. Шулай да... Син бит олы кеше. Искәндәр. Хәйләкәр! Әле генә яшь идем, инде олы! Тиз-тиз кадрларда Кар Кызы белән Кыш бабайның берничә гаиләгә кереп чыкканы күрсәтелеп алына. Кар кызы белән Кыш бабай - Диана белән Искәндәр - бер өйдән чыгып машинага утыралар. Машина эче. Искәндәр (шаярып). Кара, син тәмам остардың, миңа сүз әйтергә дә бирмисең, ә... Юк инде... Бигрәк сөйкемле бала иде... Үзеннән-үзе сөйләшеп кителде. (Хыяллана.) Шундый матур балаң булса!.. Кара, минем бер дә болай уйлаганым юк иде. Искәндәр. Бүген ничектер уйландыра торган көн булды шул. Нинди матур гаиләләр. Өй җылысы. Яңа ел, чынлап та, гаилә бәйрәме икән ул. Ә син бер тапкыр да өйләнмәдеңме? Искәндәр. Юк. Нигә? Болай гына... Сүзсез генә баралар. Ә син миңа өйләнер идеңме? Искәндәр. Сиңа? (Шаяра.) Юк! Кар кызын кочаклап булмый бит аны, эри дә бетә. Диана (үпкәләп). Мин чынлап әйтәм... Алып кит мине Мәскәүгә, ә! Искәндәр (аптырап). Син бит мине бөтенләй белмисең. Беләм! Син ишектән килеп кергәч тә, йөрәгем сине таныды... Искәндәр сүзсез кала. Тынлыктан соң. Син дә мине җилбәзәк дип уйлыйсыңмы? Искәндәр. Юк, нишләп алай уйлыйм... Алай уйларга да була! Зөлфия апа мине гел җилбәзәк, ди. Шуңа күрә мин аның янында җилбәзәк булып күренергә тырышам да. Фазыл Искәндәр бер хикәясендә, тирә-яктагылар кешегә бер бәяләмә бирәләр дә, аннан ул кеше, үзе дә сизмәстән, шул рольне уйный башлый, ди. Ул чынлап та шулай бит. Искәндәр. О-о, Фазыл Искәндәрне укыйсыңмы? Укыйм, яраткан язучым ул минем. Кара, синең адаш икән бит. Хәзерге яшьләр китап укымый дип уйлыйсың инде син дә... Искәндәр. Юк... (Икеләнә.) Шулай да уйланыла бугай... Алай түгел! Мин дә җилбәзәк кенә түгел. Читтән торып төзелеш институтында укыйм, архитектурныйда. Сәнгать училищесын бетердем, дизайн буенча. Әле яңа гына эшли башласам да, Вадим Сергеевич минем эшемнән канәгать. Сез дә Мәскәүдә төзелеш буенча эшлисезме? Искәндәр. Әйе, Вадим белән бер җептә инде без. Сез эшли торган фирманы да Вадим белән икәү оештырдык. О-о, ул вакытлар... 90 нчы еллар. Аякка басабыз дигәндә генә, фирмабызны тартып алдылар. Кемнәр? Искәндәр. Безгә "крыша" булып торган рэкетирлар. Син ул чакларны белмисең шул. Ишеткәнем бар... Искәндәр. Вадим үҗәт булып чыкты, икенче фирма ачтык... Ә сез нишләп Мәскәүгә китеп бардыгыз? Искәндәр. Казаннан качтым! Рэкетирларданмы? Искәндәр. Юк... (Уйлана.) Мәхәббәттән. Карсылудан? Искәндәр дәшми. Ул... кияүгә чыктымы? Искәндәр. Күптән. Диана (кисәк кенә). Ә синең әтиең бармы? Искәндәр (аптырап). Бар. Бала чактан ук мин әтиле кешегә генә кияүгә чыгам дип уйлый идем... Ә синең әтиең кем булып эшли? Искәндәр. Укытучы. Мәктәп директоры. Минем әтием архитектор иде. Миңа биш яшь чакта үлде. Мин аны шундый яхшы хәтерлим. Су коенырга йөрүләрне, көймәдә ишкәк ишкәннәрне, велосипедта йөрергә өйрәтүләрен... Мин күңелемнән гел ул хатирәләрне кабатлап тордым, онытырмын дип курка идем... Алар әнием белән шундый яратышып өйләнешкәннәр... Әнием башка кияүгә чыкмады. Әнием бик иркәләсә дә, әти җылысы җитмәгәндер инде, гел әтиле кешегә генә кияүгә чыгам, дип уйлый идем... Искәндәр, хисләнеп, Диананы кочаклап ала. Беренче класска барганда әтиләре белән килгән балаларны күреп, шундый күңелсезләндем, минем генә әтием юк, дип уйладым. Безнең ярты класс диярлек әтисезләр булып чыкты. Әтисе үлгән бер мин генә идем, башкалар барысы да аерылышканнар. Аларга тагын да кыенрак кебек тоелды миңа, әтиең сине яратмыйча ташлап китсен әле! Искәндәр. Баласын яратмыйча ташлап китми инде әтиләр. Тормыш бит, хатыннары белән килешә алмый кемнәрдер... Баласын да ташлый бит инде, барыбер... бергә яшәмәгәч. (Бераз уйланып тора.) Ә син балаңны калдырып китә алыр идеңме? Искәндәр. Бу дөньяда бернәрсәне дә алдан әйтеп булмый. Шулай да... мин баламны калдыра алмас идем кебек... Аллам сакласын! Мин дә шулай уйлыйм. Син мине дә калдыра алмассың кебек... Искәндәр. Син бит минем балам түгел. Диана (шаярып). Мин - синең оныгың, Кар бабай! Искәндәр. О-о, шулай бит әле, кызым! Машина туктый. Искәндәр белән Диана кабинадан чыга. Искәндәр (арып). Соңгы бүләк! Диана (тиз-тиз, сүлпән). Ура-ура! Вадим белән Тәскирә кибеттә йөриләр, бүләкләр алалар. Вадим. Көндез балаларга бүләккә чыкканда, үзең генә алсаң да була иде бит инде... Тәскирә. Өйрәнгән һаман минем өскә өяргә, ә! Анда ничек бөтенесен берьюлы уйлап бетерәсең. Тукта, булдымы инде, (саный) әниләргә алынды, апаларга... Ә-ә... Гриша абыйлар калды ич. Тагын бүлекләрдә йөриләр. Вадим белән Тәскирә урамга чыгалар. Урамнар Яңа елга бизәлгән. Вадим (машинага сумкаларны урнаштырып). Тәскирә, чыршы янына җәяүләп кенә барып килик әйдә, Искәндәрнең фотосын аласы бар иде. Тәскирә. Нинди фото? Вадим. Кичә Искәндәр Кыш бабай белән, Кар кызы белән фотога төшкән... Тәскирә. И-и, бала-чага! Үзенең балаларын Кыш бабай белән фотога төшерергә вакыт аңа. Ә ул... (Ачулы итеп.) Үзенең яшен оныткан. Дианага карап куймасын тагын, күрдеңме, ул чикерткәсе Искәндәр тирәсендә ничек сикеренә! Вадим. Бәйләнмәгез инде шул Дианага, нормальный кыз ул. Тәскирә. Сезгә нормальный инде! Яшь кызлар күрсәгез... Айсылуын әйтер идем! Мин аны егет белән таныштырам дип торам, ә ул һаман эштән бушамый, имештер, Германиядән килгән партнёрны йөртәсе бар. Беткәндер фирмасында кеше! Монда аның язмышы хәл ителә... Вадим. Язмышы булса булыр. Әни әйтмешли, үз насыйбың беркая да китми ул... Тәскирә һәм Вадим чыршы янына барып җитәләр. Тәскирә. Ой, чыршы нинди матур! (Чыршы янындагы кешеләргә карый.) Бар инде дөрес яшәүче кешеләр, ашыкмый-кабаланмый. Балалары белән бергәләп чыршы янына чыгарга да вакыт табалар. Ә без... дөнья куабызмы, дөнья безне куамы... Балалар көтеп арыгандыр инде... Вадим (каранып). Кыш бабай күренми әле монда. Эзләнәләр. Кыш бабайны табып, фотоны алалар. (Фотога карый). У-у, Искәндәр... Тәскирә (фотоны карап). И-и, яратмыйм да инде шул фотога төшкәндә кеше кысылганны. Вадим. Нинди кеше? Тәскирә. Соң, Искәндәрнең артында... кара, бер хатын-кыз үтеп бара. Вадим (карап). Ә-ә... Ну була инде алай гына... Таныш кешегә дә охшый әле бу. (Танырга тырышып карый, танымый.) И-и, бу Казанда бөтен кешенең йөзе таныш бугай инде... Тәскирә. Халтурщиклар. Төшергәч, яхшылап төшерергә кирәк, фотограф күрә бит инде ул аны. Вадим. Ярар инде, юк нәрсәгә шулкадәр аптырама. (Үрти.) Искәндәр янәшәсенә басмаган бит ул. Айсылуыңның урынын алалар дип хафаланасың мәллә? Тәскирә. Җүләр! Нинди дурак сүз инде бу?! Ниндидер үтеп барган хатын просто... Фотоны бозган дим... Подъезд. Бер фатирдан, саубуллашып, Диана белән Искәндәр (Кар кызы белән Кыш бабай) чыгалар. Аскы каттан Сания белән Иркәгөл менеп килә. Иркәгөл (Кыш бабайны күреп, аптырау катыш сөенеп). Кыш бабай!.. (Баскычтан йөгереп менә.) Син мине эзләп килдеңме? Син минем теләгемне ишеттеңме? Искәндәр кызга иелә, аны кочаклый, күзләренә карап өнсез кала. Әкрен генә баскычтан менеп килүче Саниягә карый. Тетрәнеп китә... Иркәгөл. Син - чын, чын Кыш бабай! Искәндәр (аптырап). Чын... чын... Диана әкрен генә баскычтан төшә тора. Иркәгөл. Алайса, син минем әтиемнең кайдалыгын беләсең? Искәндәр исемле ул, беләсеңме? Искәндәр (үзалдына сөйләнгән кебек). Искәндәр... Әйе, Искәндәр... Уйлый: "Ичмасам, бер бүләк тә калмады..." Телефоны шылтырый. Тиз генә телефонны карый, өзә. Исенә килеп, телефонны Иркәгөлгә суза. Иркәгөл берара аптырап кала. Иркәгөл (аңлап алганына сөенеп). Әтием шушы телефоннан шылтыратырмы? Искәндәр (бугазына тыгылган төенне көчкә йотып җибәреп). Әйе... Шылтыратыр. Иркәгөл (Искәндәрне кочаклап). Рәхмәт сиңа, чын Кыш бабай! Сания (Искәндәргә сәерсенеп карап). Иркәгөл! Әйдә, аптыратма кешене... Иркәгөл (телефонын яшереп). Кеше түгел бит ул, ул бит чын Кыш бабай! Сания Иркәгөлне җитәкләп ала. Баскычтан менеп китәләр. Иркәгөл, артына борылып, Кыш бабайга яратып кул болгый, сөйләнә-сөйләнә китә: "Күрдеңме, дәү әни, Кыш бабайны..." Искәндәр тетрәнеп басып тора. Диана (астан кычкырып). Кыш бабай! А-у! Әйдә! (Берничә баскыч күтәрелә). Искәндәр (айнып киткәндәй). Диана, Вадимга әйт әле, минем телефонга шылтыратмасыннар! (Тәрәзәгә карый.) Урамда кар ява. Хатирә. Подъезд. Искәндәр белән Сылуның яшь чаклары. Тәрәзәдән карап торалар. Урамда кар ява. Искәндәр. Күбәләк кар ява! Сылу. Күбәләкләр оча! Нинди матур күбәләкләр! Ап-ак күбәләкләр! Искәндәр. Мин сине шушы күбәләк карлар кебек ап-ак, өрфиядәй күлмәктән күз алдыма китерәм, Сылукаем! (Сылуны кочаклап ала.) Сылу. Искәндәрем! Мин туй күлмәкләре карап йөрдем инде. Ой, шундый матурлар. Ә минеке иң-иң матуры булырга тиеш! Ничек кенә сайлап аласы инде. Искәндәр. Әйдә, иртәгә бергә карыйбыз. Сылу. Юк-юк! Туйга кадәр кияү кәләшнең күлмәген күрмәскә тиеш! Искәндәр (серле). Син инде минем кәләшем генә түгел... Сылу. Искәндәр... Искәндәр. Син минеке! Сылу. Синеке... Синеке! Ой, Искәндәр... Ашыктык бугай без. Әниләр белән нишләргә инде? Әни мине ишетергә дә теләми. Үзе, әле сиңа кияүгә чыгарга иртә, башта институтыңны бетер, дигән була... Искәндәр. Җәйгә укып бетерәсең бит инде... Сылу. Ә үзе һаман Госман Әмировичның улын сөйли. Бервакыт мине күргәч, Госман Әмирович, шаяртып, әтигә, кода, дигән иде, әнигә шул җитә калды. Инде мине урнаштырып та куйды! Искәндәр (шаярып). Урнаштырырмын мин аларга! Борчылма, минем әти дә синең әтиеңә кода дияр. Шаярып түгел, чынлап әйтер. Кара, Сылуым, мин Яңа елдан соң авылга китәм. Әти-әни белән сөйләшеп киләм. Отпускыдан чыккач, алар сине сорарга килерләр. Менә күреп тор, минем әти Самат Шакирович белән уртак тел табачак. Әти ул минем!.. Сылу. Синең кебекме? Искәндәр. Минем кебек кенә түгел! Сылу. Ә әниең? Искәндәр (хисләнеп). Әни... Әни синең кебек. (Уйлана.) Кара, син, чынлап та, минем әнигә охшагансың. Юк, төскә түгел... (Сылуга карап тора.) Төскә дә бар әзрәк... Сылу. Дөрес икән, егетләр кызларны әниләренә охшатып сайлыйлар, дигәнне ишеткәнем бар иде. Искәндәр. Ә кызлар? Сылу (уйланып). Син дә минем әтигә охшагансың бугай, шундый ук төпле, ышанычлы... Искәндәр (Сылуны кысып кочаклап). Язмыш, димәк. Ходай сине миңа яраткан. Без бер-беребез өчен яратылган. Сылу. Их, әни дә шулай дип уйласа... Искәндәр. Уйлар... Әниләрнең күңелләре йомшак бит аларның. Сылу. Бөтен әниләр дә бертөсле булмый. Искәндәр (шаярып). Минем тёщага тел тидермә! Сылу (яратып). И җүләр! Сылу белән Искәндәр кочаклашалар. Искәндәр (пышылдап). Сылуым! Мин сине менә шушы кар бөртекләре санынча... юк, алай гына түгел, мең кыш яуган кар бөртекләре санынча яратам! Сылу. Ә мин сине мең ел очкан күбәләкләр санынча яратам! Искәндәр. Кар бөртекләре күбрәк! Сылу. Күбәләкләр... (Уйлана.) Зуррак... Искәндәр. Юк, барыбер мин күбрәк яратам. Сылу. Мин күбрәк яратам!.. Җыр ишетелә. Урам. Кар ява. Подъезддан Искәндәр белән Диана чыгалар. Искәндәр Кыш бабай киемнәрен чишеп җибәргән. Нәрсә булды сиңа? Нишләтте сине ул бала? Төсләрең китте... Һәр баланың башыннан сыйпап үт, бәлки... Искәндәр (кискен). Диана! Диана (акланып). Шаяртам гына бит... Искәндәр. Бала шаяра торган нәрсә түгел! (Машинаның ишеген ачып, Диананы утырта.) Мин... җәяү йөрим әле бераз. Диана (ишектән яртылаш чыгып). Шушы кыяфәттәме? Искәндәр. Яңа елда нәкъ шушы кыяфәттә йөрү килешә... Кар ява. Җыр дәвам итә. ӨЧЕНЧЕ КӨН. 31 декабрь. Шәһәр читендәге йорт. Бакчада бизәлгән чыршы. Илгизәр шашлык урыннарын әзерләп йөри. Иркәгөл белән Сылу чыршы янында. Сылу. Сиңа монда ошыймы, кызым? Иркәгөл. Әйе. Миңа песи ошады... Сылу (көлеп). Ә өй? Иркәгөл. Өй дә ошады. Ул өйне кем ясаган? Сылу. Ясаган түгел, салган. Илгизәр абыең салган. Синең мондый өйдә яшисең киләме соң? Иркәгөл. Бу өйдәме? Сылу. Бу өйдә. Иркәгөл. Ул бит безнеке түгел. Сылу. Ә безнеке булса? Иркәгөл. Синең белән икәү яшәргә була. Ә дәү әни? (Уфтана.) Ул безсез яши алмый. (Тагын уйлана.) Бу өй зур, дәү әни дә анда яши ала, әйеме?! Сылу (үзалдына). Әйе... Иркәгөл. Ә Илгизәр абый кая китә, без монда яшәгәч? Сылу. Ул да монда яшәсә? Иркәгөл (кашларын җыерып). Ы-ы... белмим... Юк, без үзебезнең өйдә яшәрбез. Ул монда яшәр. Ә песине безгә алсак булмыймы? Илгизәр (Сылулар янына килеп). Туңмадыгызмы? Хәзер учак ягабыз. Сылу. Учакка иртәрәктер әле. Кунакларың да күренми. Илгизәр. И-и, кунакмыни алар! Үзебезнекеләр. Минем эштәгеләр генә. Сылу. Алсу безне иртәрәк алып килде бугай. Илгизәр. Бик яхшы. Караштыра торыгыз. Мунча да әзер, теләсәгез, керә торырга була. Сылу. Юк-юк, без мунча кереп тормыйбыз. Илгизәр. Ничек инде, Яңа ел мунчасына кермичә. Сылу (шаярып). Һәр елны, 31 нче декабрьдә... Илгизәр. Әйе, һәр елны, 31 нче декабрьдә... (Туктап тора, җитди итеп.) Яңа елларны бергәләп каршыласак иде! Сылу (уңайсызланып). Бу елны каршылыйк башта. Яңа елда сөйләшербез. Илгизәр. Ашыктыра дип уйлама, мин көтә беләм. Шуны гына әйтәм: мин сине көтәргә әзер. Сылу. Озак көттермәскә тырышырмын. Илгизәр (Иркәгөлнең кулларын тотып карап). Туңгансыз бит, әйдәгез, өйгә керегез. Иркәгөл, Сылу, Илгизәр өйгә таба китәләр, ишек янына җиткәндә, машина килеп туктаган тавыш ишетелә. Илгизәр. Әһә, киләләр. Сез керә торыгыз, хәзер... Сылу белән Иркәгөл кереп китә, капкадан Вадим, Тәскирә, Зөлфия, балалар килеп керә. Тәскирә. Кая, шашлык исе дә килми әле монда! Вадим. Хәзер китерербез... Зөлфия. О-о, чыршысы да чыршысы! Тәки бизәгән. Илгизәр. Соң үзегез әйттегез бит, табигать булгач, табигать булсын дидегез... Зөлфия. Белмим-белмим, безнең өчен генә бизәлдеме икән бу?! Вадим. Зөлфия, күп сөйлисең дә инде! (Илгизәргә.) Мунчада кеше юктыр? Илгизәр. Әлегә юк. Вадим. Димәк, булачак! Хәзер Искәндәр дә килеп җитәр... Тәскирә. Без үгетләгәнгә генә, килермен, диде дә... безнең белән Яңа ел каршыларга җыенмый бугай ул. Барасы җирем бар, ди... Кичә безгә дә кайтмады, кунакханәдә кунам, дип шылтыратты. Зөлфия. Чукынчык Диана башын әйләндергәндер әле! Кичә сагыз кебек ябышты үзенә. Тәскирә (үзалдына). Ой! (Илгизәргә.) Айсылу мондамы? Илгизәр. Өйдә. Алсу белән табыннарны караштырдылар да, Алсу китте әле... Илгизәр мунча ягына бара, башкалар өйгә кереп китәләр. Өй каршына машина килеп туктый. Машинадан Диана белән Искәндәр чыга, Илгизәр, капка ачып, аларны каршы ала. Көчкә алып килдем. Вадим Сергеевич "Алып кил!" диде, менә, кабул итеп алыгыз кунакны! Илгизәр. Рәхмәт, Дианочка! (Искәндәр белән күрешеп.) Хәзер аңлашабыз без аның белән! Өйдән Вадим чыга. Вадим. Искәндәр килми диләр тагын! Ой, Вадим Сергеевич, көчкә алып килдем бу кире дошманыгызны... Вадим. Рәхмәт, Диана! Хәзер ефәк кебек итәбез аны, ике миннек белән шәпләп чабам да бөтен киресен чыгарам. Диана өйгә кереп китә. Вадим. Кызлар анда һаман табын тезә, әй әзерләнеп тә карыйлар инде! Миңа мунча белән шашлык булса, шул җиткән. Шулай бит, Искәндәр! Искәндәр. Мин мунчалар кереп тормамдыр. Илгизәр. Ике миннектән курыктыңмы, әйдә, әйдә! Ничек инде мунча кермисең ди. (Тезеп китә.) Һәр елны, 31 декабрьдә... Искәндәр (сәгатенә карый). Ярый, яңа тормышка чистарып керик. Вадим (Искәндәр белән Илгизәргә карап). Барысы да яңа тормыш кора, ә! Бер мин иске хатын белән! (Искәндәр белән мунчага кереп барышлый.) Син кермисеңмени, Илгизәр? Илгизәр. Бара торыгыз, хәзер өйгә генә кереп чыгам да... Вадим. Әйдә, әйдә, хуҗасыз булмый монда! Илгизәрнең өй эче. Эчке бүлмә. Сылу һәм Айсылу балалар белән. Балалар уйный, Айсылу көзге янында чәчләрен төзәтә. Хатыны үлгәннән соң, дөньядан ваз кичкән булган Илгизәр. Абыйлары, шушы йорт урынын алып, төзелешкә тартып кертеп, әкренләп тормышка кайтарганнар үзен. Бик озак төзеде ул бу йортны. Быел җәй генә төзеп бетерде. Бәхетле нигез булсын инде! Сылу. Сез Илгизәр белән бергә эшлисезме? Юк! Аларның фирмасы минем даими клиентларым. Шулай дуслаштык. Илгизәр әйбәт кеше, ышанычлы. Алсу миңа, Илгизәрне бер кеше белән таныштырырга телим, алар шундый пар килгәннәр, дигәч, сезне мин нигәдер нәкъ шушындый сөйкемле, сабыр итеп күз алдыма китергән дә идем. Сылу (уңайсызланып). Алсу белән санаторийда дуслаштык бит без, кызлар бергә уйнап йөрделәр. Ул әле шунда ук, мин сине шундый шәп кеше белән таныштырам, сез шундый пар киләсез, дип тотынган иде. Мин ул вакытта көлдем генә. Таныштыруларга ничектер... җитди карамый идем мин. Ә Алсу... кызык... Бәлки, таныштырулар дөрес тәдер ул. Без көлеп кенә карыйбыз да... Ә бит күпме кеше бер-берсен таба алмый интегә. (Серле итеп карый.) Тәскирә мине дә бер егет белән таныштырырга маташа әле. Мин дә карыштым-карыштым да... Ә бәлки, язмыштыр, ә? Айсылуның телефоны шылтырый. Алло! Алло! Ой, начар ишетелә, хәзер, тәрәз янына барыйм әле. Алло! Минме? Мин шәһәр читендә, Илгизәрдә. Әйе, босс та монда. Ничек? Монда киләсең? Таксидамы син? Адрес... Ничек соң инде? Нагорныйда. Урамы? Хәзер, мин яңадан шылтыратам. Нагорныйга килә тор. (Үзалдына.) Нишләгән бу?.. (Сылуга.) Син адресны беләсеңме? Сылу. Ой, Илгизәрдән сорарга кирәк. Айсылу чыгып китә. Сылу балалар янына килә. Сылу. Әйдәгез, кем Кыш бабай турында шигырь белә. Балалар шигырьләр сөйлиләр. Зал. Зөлфия, Тәскирә, Диана өстәл тирәсендә кайнашалар. Илгизәр белән Айсылу керәләр, Айсылу телефонны җыя, тәрәзә янына барып сөйләшә. Илгизәр (эчке бүлмәгә үтеп барышлый). Кызлар-йолдызлар! У-у, сез монда туй табыны коргансыз! Зөлфия (аның артыннан). Бәлки, туй табыны да булыр, өйләнергә җыенасың түгелме соң? (Такмаклый.) Өстәлләргә кызыл җәеп, туйлар итәрбез әле! (Тәскирәгә.) Чынлап гашыйк булган бу, ә? Бәхетеннән кая басканын белми йөри. Тәскирә. Бәхете булсын инде! Күпме ялгыз яшәргә була? (Бүлмәгә ымлый.) Ипле генә күренә ул Сылу дигәне. Балалар да бер күрүдә ыегып, шуның янында бөтереләләр. Зөлфия. Ярый инде шушындый ирнең кадерен белә торган кеше булса. Ир дигәннән, минем җефет озаклады әле... Берәр Кар кызы эләктереп калган мәллә үзен?! Зөлфия. Ышан сезнең кебек Кар кызларына хәзер! Эләктерерләр дә... Эчке бүлмәдә Сылу балалар белән. Бер бала. Суык бабай, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә... Илгизәр (ишектән кереп). У-у-у, Суык бабай килде!.. Бала. Син Суык бабай түгел, син - Илгизәр абый... Балалар уен белән мавыгалар. Илгизәр. Сылу, син монда күңелсезләнмисеңме? Сылу. Юк, без әле монда Айсылу белән сөйләшеп тордык. Илгизәр. Айсылу шәп кеше ул! Егет! Сылу (көлеп). Айсылу нишләп егет булсын инде, бик матур кыз ул. Илгизәр. Матур кызлар күп, ә аның кебек егет була белгән кеше аз. Хәтта ир-атлар арасында да! Сүзен җилгә очырмый, кирәк чакта терәк була белә. Шундый фирманы тота. Шуның өстенә авыру әнисен карый... (Сүзне икенчегә бора.) Егетләр мунчада, хәлләрен белеп чыгыйм әле, яме. Аннан шашлыкка тотынабыз. Күңелсезләнеп утырма, кызлар янына чык. Мунчаның ял бүлмәсе. Өстәл янында юынып чыккан Вадим белән Искәндәр утыралар, коньяк эчәләр. Вадим. Да-а! Кем уйлаган?! Менә тормыш! Искәндәр. Күзләрен генә күрдем дә... Әйтерсең Сылу карап тора! (Башын тотып утыра.) Нәрсә булды инде бу?.. Бу елларда Сылу кайларда, ничек яшәде икән?.. Вадим. Хәзер нәрсәсен фаразлап утырасың инде? Шылтыратырсың, очрашырсыз, белерсең... Искәндәр. Сылу очрашырга теләрме әле? Юк, ничек алай булды соң әле бу? Мин бит, әнисенең сүзенә ышанмыйча, атна буе подъезд төпләрен сакладым. Аннан, аптырагач, күрше апаларыннан сорадым, ул да: "Кияүгә чыгып китте", - диде... Вадим. Бәлки, чыгып та киткәндер... Искәндәр. Ә бала... Бала бит минем... әтисенең Искәндәр икәнен белә... Сылу аңа әйткән... Вадим. Ну, шылтырат инде, алайса... Искәндәр. Хәзер... Алай җиңел генә түгел бит әле ул. Беркайчан да бу кадәр каушаганым юк иде... Вакыйга өй эчендә бара. Исерек Радик килеп керә. Радик. А-у-у! Кеше бармы монда? Эчке ишектән Айсылу керә. Аптырап, Радикка карап тора. Абау, ни булды сиңа? Ничекләр килеп җиттең? Радик. Прощай, Родина! Гуд бай! Китәм и кайтмыйм бүтән! Гер Радик булам! Мине монда берәү дә көтми... Ничек инде көтми, ә әти-әниең? Радик (үзалдына сөйләнеп). Әти-әни... Әти-әни... алар көтә... (Урындык башында торган Кыш бабай киемнәрен күреп ала. Киенә. Масканы кыек-мыек кия.) Кайда минем Карсылуым? Айсылу аптырап карап тора. Эчке бүлмәдән өсләренә киенеп кунаклар чыга. Аптырап Кыш бабайга карыйлар. Иркәгөл (Радик янына килеп, бик белдеклеләнеп). Син чын Кыш бабай түгел! (Исенә төшеп, Сылуга.) Әнием, чын Кыш бабайның бүләге калды... (Йөгереп бүлмәгә кереп китә.) Радик (Сылуны күреп, аптырап). Сы-лу-у-у? Сылу (Радикка игътибар белән карый). Син?.. Радик. Мин, мин! Бөтенесе дә аптырап торалар. Сез... Сез танышлармы? Радик (ирония белән). Танышлар идек кайчандыр. (Сакал-мыекларын алып ата, киемнәрен чишә.) Син монда нишлисең? Сылу (икеләнеп). Мин... Яңа ел каршылыйм! Син монда ничек килеп эләктең? Радик. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына... Мин аны өендә эзләп йөрим... ә ул монда... Ишектә Илгизәр күренә. Илгизәр. Чыгасызмы инде, шашлык әзер... (Радикны күреп, аптырап кала.) Радик?! Син кайчан килдең соң әле? Барысы бергә. Чыгабыз, чыгабыз... Телефонын тотып, Иркәгөл керә. Сылу. Кызым, апалар белән чыга тор, бар. Кунаклар чыгып китәләр. Сылу. (Бер карарга килә.) Илгизәр, кил әле монда. (Илгизәрне култыклап ала. Радикка.) Без монда Яңа ел каршылыйбыз. Без Илгизәр белән бу өйдә яшәргә җыенабыз! Илгизәр шатлык катыш аптыраулы. Сылу. Ә бу (Радикка күрсәтә.) минем ярты ел бергә яшәгән... ирем! Радик. Да-а... Яңа ел могҗизасы!.. Ишегалды. Ир-атлар шашлык тирәсендә кайнашалар. Хатын-кыз, бала-чага чыршы янында. Искәндәр белән Диана читтәрәк сөйләшеп торалар. Искәндәр. Диана, миңа чынлап та китәргә кирәк, үпкәләмә. Мин дә китә алам. Искәндәр. Юк-юк... Минем бик мөһим очрашуга барасым бар. Яңа ел төнендәме?.. (Күңелсезләнә.) Әйе, очрашуларның төрлесе була шул... Тәскирә, Айсылу Искәндәр янына киләләр. Тәскирә. Искәндәр... Искәндәр белән Айсылу бер-берсен күреп аптырап калалар. Искәндәр. Менә сиңа очрашу! Исәнмесез, Лунная красавица! Исәнмесез, полководец Македонский! Тәскирә (аптырап). Сез... сез танышлармыни?! Айсылу (көлеп). Дөньяның түгәрәклеге! (Тәскирәгә.) Мәскәүдән самолётта бергә очтык. Тәскирә (нәтиҗә ясап). Димәк, язмыш бу. Мин дөрес чамалаган... Искәндәр (Айсылу, Диана, Тәскирәгә). Яңа ел белән, кызлар! Тәскирә. Тукта, Яңа ел җиткәч котлашырбыз... Яңа елга калмаска чамалый шул ул. Тәскирә (хәйләкәрләнеп). Калыр, калыр... Вадим керә. Вадим (шаярган булып). Вәт дошман, җыйган бөтен кызларны үзе янына... Тәскирә. Синең бу дошманың чып-чын шпион ул беләсең килсә, Казанга кайтканчы ук Айсылу белән танышып өлгергән инде. Диана (үпкәле-төрттерүле). Айсылу белән генә микән! Тәскирә Дианага кисәтүле карап куя. Вадим. Әйдәгез, аерым колхоз оештырып тормагыз монда, Илгизәрнең дә безне кем беләндер таныштырасы бар... Айсылу, Тәскирә, Вадим, Диана китәләр, Искәндәр урынында кала, Диана кире борылып килә. Тәскирә апа юкка тырыша, Айсылу барыбер синең белән Мәскәүгә китми, авыру әнисен карый ул... (Китә.) Искәндәр сәгатенә карый, телефон номерын җыя башлый. Илгизәр белән Сылу өйдән чыгалар. Чыршы яныннан Иркәгөл аларга таба йөгерә, килеп җиткәнче, Иркәгөлнең телефоны шылтырый. Иркәгөл (телефонны алып). Әтием, әтием! Мин синең шылтыратасыңны белдем! Мин?.. Хәзер, хәзер... Әнием, без кайда? Сылу. Илгизәр абыйларда. (Сагаеп кызына карый.) Кем белән сөйләшәсең син? Иркәгөл. Әнием, без кайда, адресны әйт... Искәндәр телефоннан сөйләшә-сөйләшә бу якка борыла. Иркәгөлне күреп ала. Искәндәр (берьюлы телефонга да, Иркәгөлгә дә). Кызым! (Телефонны куя.) Кызым! Иркәгөл. Әтием! (Искәндәргә томырыла. Туктап кала.) Сылу белән Илгизәр аптырап торалар. Сылу күзләрен йома. Күзләрен ачып, тутырып Искәндәргә карый. Сылу. Бу... төшме? Искәндәр (Иркәгөлне күтәреп алып). Сылу! Сылу. Искәндәр! Өйдән Радик чыга. Бу хәлне күреп аптырап тора. Тәскирә килә. Тәскирә. Шашлык ашыйбызмы инде без бүген, юкмы? Инде Яңа ел табынына утырыр вакыт җитә... Вадим арттан килеп Тәскирәне алып китә. Өй эче. Яңа ел табыны. Иркәгөл, Сылу, Илгизәр, Искәндәр табын артына утыралар. Сәгать 12не суга. Барысы бергә. Яңа ел белән! Бокалларны күтәрәләр. Илгизәр күңелсез генә. Аның янына Айсылу килә. Яңа ел белән! Илгизәр. Яңа ел белән, Айсылу! Сәер башланды бу ел... Илгизәр. Миңа калса, дөрес башланды бу ел! Хаталарсыз... (Айсылуга карап тора.) Син бүген ниндидер серле... Мин бүген бик арыган! Илгизәр (Айсылуны дусларча кочаклап). Ничек кенә тынычрак яшәргә өйрәтәсе инде сине... Ишегалды. Чыршы янында. Радик белән Диана үзара сөйләшәләр. Радик. Әкият! Нәрсә булды соң бу? Илгизәр, Искәндәр... Бөтенегезгә бер Сылу! Вот, була бит бәхетле кешеләр, ә! Карап торышка артык җире дә юк инде. Бөтенесенең башын әйләндергән! Радик. Точно, баш әйләнде монда! (Дианага карап тора.) Син дә башларын әйләндергәнсеңдер әле егетләрнең. Чибәр син! Булма чибәр, бул бәхетле... Синең башың әйләнми бит әле миңа карап. Радик. Әйләнә башлады. (Уйлап тора.) Минем белән китәсеңме Германиягә? Диана (үзалдына). Әле генә Мәскәүгә китәсе идем, инде тагын да ераккарак... (Радикны карга төртеп ега.) Уйлап сөйлә. Риза булсам нишләрсең? Радик. Алып китәрмен... Өй эче. Өстәл янында Тәскирә белән Вадим утыра. Читтәрәк Айсылу белән Илгизәр басып тора. Тәскирә (сөйләшеп утырган Айсылу белән Илгизәргә карап). Кара әле, Илгизәр белән Айсылуны әйтәм, ничек пар килеп торалар. Нишләп моңа кадәр уйламаганмын... Вадим. Җитәр инде, тагын әллә ниләр уйлап чыгарма... (Илгизәрләргә карап.) Хы-ы... Такси эче. Искәндәр, Сылу. Искәндәрнең кулында Иркәгөл йоклый. Искәндәр. Сылу... Сылу (бармагын Искәндәрнең ирененә куя). Берни дә әйтмә... (Искәндәргә сыена.) Җыр яңгырый. Ак кар ява, ап-ак сагыш ява, Йөрәгемә кунып, кар яна... Тәмам. Эссе ӘБИЛӘР САБАГЫ Әби белән үскән баладан да бәхетле кеше бармы икән бу дөньяда?! Мин бу яктан икеләтә-өчләтә бәхетле идем. Мине дәү әнием (әтинең әнисе) белән дәү апам (әтинең апасы) иркәләп-назлап кына үстерделәр. Балачак дустым Илдус әйтмешли (урыны җәннәттә булсын, бик иртә китте), кабартма ашап кына үстем. Дәү әнием авылда бер пешекче иде. И-и-и, ул дәү әни белән урманга йөрүләр, язгы үлән хәтфәләнгәч, яшь үләндә аунарга аланга чыгулар, дәү апам белән умарталыкка барулар (ахирәте умартачы иде аның)... Гел кара ипи алып бара идек. Ипи кисәге өстенә агызган яңа суырткан сап-сары бал әле дә күз алдымда тора. Үземнең дәү әни, дәү апа өстенә әле бит тагын бер урам күрше әбиләрем бар: Миңгайшә әби, Фатиха әби, Фәгыйлә әби, Газзә, Мәгърифә, Гакифә, Мәрьям, Бикә апалар... Көнгә чыксаң, барысы үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли, үзенчә шелтәли, сабак бирә. Менә Газзә апа: "Бу кара буранда нишләп утырасың?! Бар, кер тизрәк өеңә, катып үләсең бит!" - дип кычкыра. "Һе, яңа пәлтә туңдырмый инде ул!" - дим мин. Яңа пәлтә алгач кына буран кубуына мин гаеплемени?! Пәлтәмне күрсәтергә дип кенә чыккан идем. "Кара буран" диме? Нишләп кара булсын, буран ап-ак ич. Бөтен дөнья ап-ак. Минем пәлтәне дә ак кар сарган. Шуңа күрә Газзә апа яңа икәнен абайламады да бугай. "Мондыйда кем йөри?" - дигән була. Үзе бит әле иске бишмәт белән дә чыккан. Ярый чыккан әле, аннан башка урамнан беркем үтмәде. Икенче көнне, буран тынгач, яңа пәлтәмне котлап, ике күкәй кертүче дә Газзә апа гына булды. Фатиха әби, күрсә дә, берни бирмәс иде әле. Күрше малае Рәисне генә ярата бит ул. "Улем", "улем" ("улым" диюе инде) дип, гел шуңа конфет ашатып утыра. Тик торганнан. Ә миңа биесәм дә бирми. Тәпи очларыма басып йөри-йөри, икенче пар башмакның башы тишелде инде. Монысы әнинеке иде. Ачуланыр, мөгаен... Дәү әни яклар: "Йөрсен. Балет биеп, бөтен урам әбиләренең күңелен күрә бит ул", - дияр. Һе! Әбиләрнең күңелен күрер өчен генә түгел, "Биюче булыр!" дигән сүзләрен ишетү өчен тырышам мин. Өченче класстан соң Казанга китәрмен. Балет мәктәбенә. Ун яшьтән узгач, алмыйлар, ди, бит анда. Еладым. Әни әйтә: "Казанда балет мәктәбе юк", - ди. Казан кадәр Казандамы?! Ышанмадым, билгеле. Мине җибәрмәс өчен, юри әйтә. Казанда андый мәктәп булмагач, кайда укый соң ул балет биючеләр? Әти әйтә: "Ленинградта", - ди. Мәскәүдән дә ары?! Мине анда җибәрмиләр дә җибәрмиләр инде... Баш бармак турылары тишелгән ике пар башмак кына калды минем хыялдан. Һәм... күңелне алгысытып, яңа хыял канатланды: артист булам! О-о, нинди генә образларда күрмәде мине урам әбиләре! Театр карап рәхәтләнделәр. Ә мин аларны көлдереп кинәндем. Көлү дигәннән... Ел саен 1 апрель көнне бала чагымның бер шуклыгын искә алам. Юк, көлеп түгел, үкенеп... тә түгел, ниндидер бер уңайсызлану хисе белән. 1 апрель иде. Алдау көне. Кемне ничек "төп башына утыртыйм" икән дип уйлап утырдым да... Гакифә апаның Казанга киткәнлеге искә төште. Гакифә апа белән Мәгърифә апа икәү яшиләр. Гакифә апа гел ир-ат эшен эшли: утын кисә, печән чаба. Чалбар гына киеп йөри. Ә Мәгърифә апа өйдәге тавык чүпләп бетермәс эшне "чүпли". Мин атылып-бәрелеп килеп кергәндә, Мәгърифә апа зур тимер ләгәндә кер уып маташа иде. "Фермага барган идем, автобус килгән, кешеләр кайтып киләләр, Гакифә апа Иске авылда калган,