Ярый, бара торгач, мин дә бер теләгемә ирешәм, ахрысы. — Алмачуар тай булмас, — дип җырлыйлар. Бу юк сүз икән. Алмачуар тай була, тик колын гына булмый икән. Дөньяны күп күргән, күп җылкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән. Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык җоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый икән. Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал елтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте — алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортыбызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә. Авыл халкы бу эшкә башта аптырап калалар: ни сәбәптән, бу тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан явыз көрәшче Әлемгол тик торганда, үзенең гомерлек дошманы Хафизга (безнең әткәйгә) бер бия китереп фатиха кылдыра?! Эштән чыккан бер мал булса тагы бер хәл иде! Биясе нәрсә бит: бөтен тирә-якта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы! Җитмәсә тагы, карынында бер колын бар! Мондый бер хәл һичкемнең башына сыя алмый. Безнең күрше карчык Фатиха әби башкорт баһадирының үз күзе алдында ук: — Балалар, бу эш хәерлегә булмас! Моның астында берәр хәйлә бардыр, - ди. Безнең кардәш Сафа карт та, ак сакалын сыйпап, бу сүзне куәтләп куя: — Китапча итеп әйтсәң инде, — ди, — мин әйтәм, — ди, — таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, — ди, — Әбүҗәһел иманга килер. Әмма, — ди, — Әлемгол бай, — ди, — бу данлыклы бияне карынындагы колыны белән тиктән-тик Хафизга китереп бирмәс, монда берәр этлек юкмы икән, балалар, — ди. Башкорт боларның һәммәсен тыныч кына тыңлап тора да, бераз җылмаеп, кара күзләрен тагы ныграк җылтыратып, үзенең хәлен сөйләп бирә. Ул сөйләгәч, халыкның аптыравы шатлыкка, хәер-догага әйләнә. II Безнең әткәй Мөхәммәтхафиз исемле булса кирәк. Буйга зурлыгы өчен аны Озын Хафиз дип йөртәләр. Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле булган дип сөйлиләр. Тирә-якта теләсә сугышка булсын, теләсә көрәшкә булсын, аңа тиңдәш, охшаш чыкмаган. Иң зур Сабан туйларында да ул әллә кайлардан килгән данлыклы көрәшчеләрне шаяртып кына чөеп ташлый торган булган... Менә бервакыт Чишмәдә зур Сабан туе ясала. Асыл сөяк чабышкы атлар, үз тирәсендә исем казанган көрәшчеләр, шәп йөгерүче җегетләр бу җыенга йөзәр чакрымнан киләләр — көч сынамакчылар, үзләрен күрсәтмәкче, дан алмакчылар. Көрәш башлана. Ни күрәсең? Хафизга кем чыдасын! Безнең әткәй чыккан бер баһадирны аз-маз шаярта да чөеп үк ташлый. Ахырдан килеп чыга ябык, чандыр бер кара башкорт. Ике баһадир, билләрен берәр тартып сыныйлар да, берберсенең сыртларына кулларын салган хәлдә, бөтен халыкның күзеи астында түгәрәк мәйданда әйләнәләр. Иа Ходай! Бу ни эш?! Кинәт данлыклы Хафиз тәгәрәп-тәгәрәп китә дә чалкан барып төшә! Мәйдан гөж килә. Әткәйнең дуслары бу хурлыкка чыдый алмыйлар: — Башкорт хәрәмләде, аяк чалды! — дип шау-шу күтәрәләр, яңадан көрәшергә чыгуны сорыйлар. Ике як та риза була. Баһадирлар тагы түгәрәк мәйданда. Бөтен халык тагын, тыннарын да алмыйча, бу зур көрәшкә карап катканнар. Ал аякларын бер-берсенең сыртларына салган арыслан белән юлбарыс кебек, ике ир каһарман ярты сәгать буенча, бер-берсенең билләреннән алган хәлдә, мәйданны урап йөриләр. Тагы кинәттән, һич көтелмәгән бер секундта, башкорт каһарман сиздермәстән генә кысып ала да үзе җиргә ята, баш очыннан Хафиз баһадирны шундый көч белән селтәп җибәрә ки, ул, әллә кая барып, сул кулы өстенә бик каты егыла. Халык шау-шу килә. Мәйдан кайный! Безнең әткәй исә тиз генә бер якка чыга да Зариф остага кулын күрсәтә: — Сынганмы, чыкканмы? — Зарар юк, чыккан гына, — ди. Мин ул вакыт бик бәләкәй идем, шулай да хәзерге кебек күз алдымда тора: Сабан туе элеккечә шаулап калды, әткәй күп баһадирларны җиңеп алган кызыл башлы сөлгеләр белән яшел чапанны бер як кулбашына салды да, икенче кулын кызыл билбау белән муенына асып, акрын гына кайтып китте. Мин аңар сүз дәшәргә курыктым; әллә тирләгәнгә, әллә ачуланганга, аның йөзе кара көйгән иде. Ахрысы, бик гарьләнгәндер: — Җитәр инде: заманында көрәштек, бусы актыгы булыр! — диде. һәм сүзендә торды: шуннан соң Сабан туйларына аяк атламады. (Тик телләрдә генә аның баһадирлыкларын әкият итеп сөйләргә калды.) III Аңа байтак заманнар үткән иде инде, шулай да ул көннәр бөтен авылның хәтерендә иде. Шуңа күрә башкортның безнең әткәй белән көрәшеп, аны җиңүен сөйләгәндә: - Без боларны беләбез... - дип тордылар. Әлемгол, ачуланып, халыкка күз ташлый да: — Шулаймы? Сез татарлар да боларны беләсезме? Әмма менә җиңүче башкортның йөрәгендә аннан соң ниләр булганы сезнең төшегезгә дә кермәгәндер, — ди. — Хафиз агакай, — ди, — мин сине екканда хәйлә ясадым... Үзеңә дә, карап торучыларга да сиздермәстән, уң аягыңны бераз чалдым... Бу вакыт күңелемә шик килде. Шулай да үземне тыя алмадым, ни булса, шул булыр, бәлки, бер юлга Ходай кичерер дидем дә сине шул хәрәмләвем аркасында баш аша чөйдем... Күңел — әүлия, диләр бит, дөрес сүз икән. Сабан туеннан кайтып та җиттем, түшәккә дә егылдым: эчем бора, сул кабыргам астында нәрсәдер тырный, чәнчә башлый. Шуның белән өч ай акырып ятам, ашаганым — аш, эчкәнем су булмый... Шул каты хәстә чагымда: "Бу авыру Хафизга каршы хәйлә эшләп, аны рәнҗетүдән килгәндер, терелсәм, бурлы биямне аңа дога кылдырырмын", — дип нәзер әйткән идем. Терелдем. Нәфес шайтан бит: "Әй, ул татарның рәнҗеше төшәме соң", — дип уйладым. Бияне бирергә кызгандым. Берничә ел үткәч, тагы шул хәстә: эчем бора, сул кабыргам астында нидер тырный, нидер чәнчә... һич түзәр хәлем калмады, бөтенләй аптырыйм. Шулвакыт әллә кайчан үлгән бабам үзенең зур ак сакалы, ак кәфене, ниндидер зур яшел таягы белән минем төшемә керә, миңа шелтәләп карый, ачулы тавыш белән: "Ахмак бала: сиңа җан кыйбатмы, бурлы бия кыйбатмы?" — ди. Үзе шунда ук гаиб була. "Терелсәм, бер көн кичекми илтеп бирәм", — дип, тагы нәзер әйтәм. Күрәсез, мин терелдем. Менә нәзеремне үтим. Картлар бөтенләй хәйран калдылар. Сафа бабай башкортның аркасыннан кага: — Китапка язган кебек сөйлисең: этлеккә генә түгел, яхшы сүзгә дә синең акылың, телең җитә икән, — ди. Башкалар да рәхмәт укыйлар, яңадан чүгәләп дога кылалар. — Хафизның бик авыр еллары иде. Улы белән кызыннан да аерылган чагы иде. Бурлы бия җиңел аягы белән килгән булсын! Бу йортка бәрәкәт китерсен! — диләр. Башкорт китә, картлар таралалар. IV Картларның сүзе дөрес: безнең йортның, чынлап та, авыр еллары иде. Әткәй кебек зур, таза, баһадир, сылу абзамны нахак бәлагә эләктерделәр. Авылыбызда бик череп беткән бер кара бай бар иде. Акчасы күп, имеш; күкрәкчә ясап, янында йөртә, имеш, дип сөйлиләр аның хакында. Ул бай белән безнең әти арасында, ниндидер бер җир талашы сәбәбеннән, әллә кайчаннан бирле дошманлык бара иде. Кыш көне шул кара черегән байны, каядыр китеп барган чагында, урманга алып кергәннәр дә авылдан бер чакрым җирдә көпә-көндез суйганнар. Гөнаһ шомлыкка каршы, шунда ук бетерә алмаганнар. Өенә кайткач, үләр алдыннан, әзрәк һушына килеп, бөтенләй нахактан: "Башкаларын танымадым... Берсе Озын Хафизның улы Шәяхмәт иде..." — дигән. Абзыйны шул сәгатьтә үк богаулап алып китәләр. Хөкем була. Әткәй, бу нахак бәладән коткарыйм дип, көн чаба, төн чаба. Бөтен авылда мәлгуньнең дошманлыктан гына әйткәнен беләләр. Әткәй, коткарам дип йөри торгач, актык атыннан, сыерыннан яза, абзыйны егерме елга каторгага хөкем итәләр. Без бөтенләй фәкыйрьлектә калабыз... Шул кайгы җитмәгән кебек, бердәнбер абыстай да түбән очның гармунчы Фәхригә ябышып чыга. Ул инде яшьтән үк бик башсыз кыз иде: аулак өй булса, биегән дә ул, җырлаган да ул, гармун тарткан да ул, җегетләрне кертеп, аякларыннан түшәмгә асып мәсхәрә кылган да ул... Шулар аркасында аты-чабы чыгу белән генә калмады, ул, әтинең: "Быел еллар авыр, бераз сабыр итик", — дигәнен тыңламастан, Фәхри белән күрше авылга барганнар да никах укытып кайтканнар. — Безгә фатиха бирегез, без ирле-хатынлы булдык инде, — ди. Әнкәй бик елап карады: "Үз балаң бит, кич", — диде. Әткәй: — Җегеткә сүзем юк, хәлле чагым булса, туйлап бирер идем. Гайния минем авыр елымны хәтергә алмады... — дип, аларны куып чыгарды. Әнкәй һаман, сүз уңае саен күз яшьләрен сөртә-сөртә: — Картым , ачуланмасаң , балаларны кунакка чакырыр идем, — дип ялына торган иде. Әмма әткәй үз сүзеннән кайтмый: — Мин үлгәч чакырырсың! — дип кырт кисә иде... Картларның "авыр ел" дигәне менә шулар иде. Аларның догасы кабул булды. Башкорт биясе безнең йортка җиңел аягы белән килде һәм үзе белән безнең йортка бәрәкәт тә китерде: атсызлыктан газап чиккән әткәй бу — моңарчы муены камыт күрмәгән симез бияне ике көн эчендә җигәргә өйрәтте дә дөнья җимереп эшләргә тотынды, һәм шундый бәрәкәт булды инде: көз көне безнең әткәй шул кәсептән, йөрүдән, игеннән җыелган акчага икенче ат та алды. Башкача да йорт-җирне байтак төзәтте. Без бурлы бия аркасында аякка бастык. Әмма, әмма бу көз минем өчен зур кайгы булып төште. Ни арба, ни чана вакытта әткәй, бурлы бияне җигеп, урманга барган иде. Кайтканда, елга аша чыкканда, таеп егылып, бия колын салган. Әле өч-дүрт айлык кына иде. Шулай да йон чыккан иде, ди. Үзе мәчедән зуррак иде, ди. Моны ишеткәч, мин көн еладым, төн еладым; ничек еламассың, бурлы бия бит ике алмачуар чабышкы биргән. Буаз дигәч, мин инде аның булачак колынын, әлбәттә, алмачуар дип, чабышкы дип башыма да утырткан, бөтен иптәшләргә дә мактанып беткән идем. Шул каһәр төшкән тайгак юл мине мәхрүм итте бит! Әнкәй елаган өчен мине һаман орыша: — Бу чаклы тиле булырсың икән, — ди, — тумаган тай өчен шулай елыйлармыни? — ди. Әткәй ачуланмый, ике өлкән баласының хәсрәтеннән соң бөтен йөрәген миңа баглаган булса кирәк, ул мине ярата, сүземне тыңлый, һәрвакыт иркәли: — Елама, балам, — ди. — Хәзер ике ат булды инде. Башкортка илтеп, алмачуар айгырдан чаптырырбыз да киләсе җәйгә бер дә җикмәбез. Сиңа алмачуар тай булыр, — ди. Мин җәйне, кышын гына түгел, атналар, көннәр үтүен дә бармак белән санап барам... Кыш үтеп бара, шулай да бик күп көтәсе әле... Көткән көннәр якынлаша. Бурлы бия буаз. Без хәзер аны җикмибез. Җиксәк тә, бик җиңелгә, якынга гына. Әнкәй моның өчен һаман сукрана: — Ике атың бар өстеннән, нәрсә шул хәерче кебек лыртлырт бер белән йөрисең?.. - ди. Әткәй аны бер сүз белән туктата: — Йә, куй шул сукрануыңны, — ди, — нигә, — ди, — баланы юкка елатырга, — ди. "Бала" дигәне мин булам. Чыннан да, берәр авыр йөккә, ерак җиргә җигә башласалар, мин әткәйгә барып сыенам, иркәләнәм; ул минем күзләремдә мөлдерәп төшәргә-ташырга торган күз яшьләремне күрә дә, мыек астыннан көлеп, башымнан сыйпый: — Йә, син, Закир, юкка елап барма... Ярар, җикмәбез, — ди. Мин шатлыгымнан кая сикерергә урын тапмыйм. Көн буена аягым кая басканны белмим. Ни кушсалар, минуты белән эшлим. Кайберәүләрнең бияләре кар эри башлагач та колынлады; язгы сабанга чыккач инде, авылда һәр йортта диярлек колыннар күренә торган булды. Әнә алар инде уйнаклап йөриләр. Әнкәләреннән аз гына калсалар, үзләренең яшь, көмеш тавышлары белән бөтен тауны, урманны яңгыратып кешниләр. Их, кайчан минем колын да шулай булыр икән! Хәер, күп көттермәс инде: биянең эче калынайганнан-калыная бара. Сафа бабай әйтә, озакламас колынлар инде, ди. Күз-колак була торырга кирәк, ди. Малайлар мине һаман: — Сөенчегә нәрсә бирәсең, Закир? — дип шаярталар. — Шауламагыз, бирәсе әйберем әллә кайчан әзерләнгән. Тик тизрәк тусын гына! Соңгы көннәрдә әткәй белән бик нык бәрелешү дә булып алды. Колын итен бүреләр бик яраталар булса кирәк. Фәхриләрнең матур бер колыны бар иде. Төнлә шуны бүре яралаган, ди. Кичә шуны ишеткәч, әтидән сорамыйча-нитмичә, нукта тоттым да йөгердем. Бияне яланда калдырырга ярамый. Кем белә, төнлә очрар да колынны бүре ашап китәр! Бия ерак түгел икән. Тиз таптым. Тотар өчен икмәк катысы да алып барган идем. Элек ул, аз гына кул сузып чакырсаң, үзе үк килә торган иде... Бу арада әллә ничек үзгәреп тора: юк-барга ачулана, якын барсаң, өстеңә йомылып килә. Әле дә бардым. Икмәкне күрсәтеп чакырдым. Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үзалдына холыксызланып, кызып тора. Мин аны тота алмыйча елап кайттым да әтигә ялына башладым: — Колынлар чагы җиткән, — дим, — йортта гына асрыйк... Мин аны үзем карар идем, — дим. Әти риза булмый: — Ашатырга азык юк... Бернәрсә дә булмас, шунда болында, елга буенда йөрсен, - ди. Мин еларга тотынам. Бүре куркынычын сөйлим. Әти һаман үзенекендә тора: — Акылсыз булма: авыл янындагы болынга бүре килми ул, — ди. — Йортта ашатырга юньле нәрсә юк, монда тотсаң, колыны начар булыр, — ди. — Бик курыксаң, малайлар белән көндез каравыллап йөр, кич өйгә кайтарырсың, — ди. "Бияне яхшы ашатмасаң, колыны начар була" дигән сүз мине җиңде. Мин баш-аяк риза булдым. Тавык ояларыннан йомырка урладым. Яшереп куйган шырпыны алдым да, шуларга алдап, малайларны үзем белән елга буена, болынга, бия каравылларга алып китәргә әзерләнә башладым. Көн матур. Язгы кояш нуры минем күзләремә карый; ул, ахрысы, минем шатлыкны сизәдер, бераз елмайган кебек тоела. Йомырка белән шырпы барлыгын белгәч, малайлар сикерәсикерә минем белән бия сакларга бармакчылар. VI Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. Балык дигәч, малайлар бары беравыздан Кондызлы күл ягына тарталар: — Анда каптырырга да әйбәт, менә дигән чуртаннар, алабугалар да эләгә, - диләр. Фәхри малае күзләрен елтырата-елтырата сөйли башлый: — Без өченчекөн, — ди, — иртән көтү киткәч барган идек, кояш төшлеккә җиткәнче каптырдык. Галәви — утызны, мин егерме дүртне алдым. Арада беләк юанлыгы кызылканатлар бар иде, бик зур бер җәен эләккән иде, җебем чыдамады — кармакны өзеп алып китте, — ди. Боларны ишеткәч, башкаларның да күзләре кыза, барысы да риза булып, шул Кондызлы күл ягына йөгерергә торалар. Кызылканатлар, җәеннәр дигәч, мин дә, үземне-үзем онытып, иптәшләргә кушыла язган идем, бүген-иртәгә колынларга торган бурлы бия хәтеремә килгәч, кинәт туктадым: — Юк, мин анда бармыйм, — дим, — әйдәгез, Өзән елгага барыйк, анда да шәп каба, — дип, бурлы бия ягына тарта башладым. Мин ялгыз идем. Шулай да җиңдем: минем ак киез эшләпәгә тутырылган йомыркалар белән шырпыны исләренә төшергәч, малайлар риза булдылар. Шул ук Апуш: — Әйдәгез Өзән елганы сынап карыйк... Анда да былтырларда мин зур бер сазан белән шүкәләр эләктергән идем, — ди башлады. Кармакларны, селәүченнәр, икмәкләр, йомыркалар, шырпыларны алабыз да, кыйбла якка, якты кояшка карап, болын буйлап Өзән елгага чабабыз... Алабугамы, сазанмы эләгер, бөтенләй буш кайтырбызмы — миңа алары кыйбат түгел: минем бүген-иртәгә колынларга торган бурлы биям Өзән елга буенда, болынлыкта йөри. Әткәй аның муенына зур арканны бәйләгән дә тышауламый-нитми генә җибәргән. Арканның икенче башына кызыл калын дуга тагылган. Минем бөтен күңелем менә шул дугасын, арканын өстерәп, су буенда, таллар арасында акрын гына йөргән бурлы биядә. Без авылдан чыкканда, көн матур, җил юк иде. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар. Минем булачак колынымның әнкәсе, без барып җиткәндә, Әчеле тамак ярында ашамый-нитми, башын түбәнгәрәк салып, тик кенә тора иде. Ул миңа нәрсәдер уйлый кебек тоелды. Малкаем, син ни турында уйлыйсың? Аны күргәч, малайлар мине үрти-үчекли башладылар. Берсе әйтә, айгыр булыр, ди; берсе, бия булыр, ди... Миңа барыбер, тик исән-сау гына күрергә язган булсын иде. VII Безнең бия йөргән җиргә якын гына зур яту бар. Бу Әчеле тамакның түбән ягында, шуның белән янәшә генә. Монда өч яктан өч елга килеп кушыла. Болар кушылалар да, ул җиргә чаклы кечкенә бер "кул" гына булып агып яткан Өзән елганы берьюлы зурайтып җибәрәләр. Боларның суларын үз эченә алгач, безнең Өзән елга киңәеп, тулып китә: әллә ничек олы сыман булып, мәһабәт булып ага башлый. Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буена шаулап утырган зур карт урманны! Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел, аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган; хәзер безгә аннан бер чыбыркы сабы да алырга ярамый! Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр... Бу урманнан да бигрәк, миңа шул өч яктан килеп төшкән "кул"ларның суларын үз эченә алгач, ярдан ярга тулып аккан сабыр, мәһабәт Өзән елга буйлары әллә ничек кадерле тоелалар... Беләсе иде, кайдан чыга, кайларга бара икән бу сулар! Беләм, бик беләм: таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга — Өршәккә, Өршәк — Димгә, Дим Агыйделгә коя. Агыйдел кая барадыр, анысын бер Алла белә. Тик бик күп дөнья гизгән Сафа бабай гына кайвакыт сөйләп куя: көз көне кошлар китә торган якта, ди, Әстерхан дигән бер зур шәһәр - борынгы ханнар шәһәре бар, ди, шуның аръягында, ди, гаҗәп зур бер диңгез бар, ди. Агыйдел, ди, бик күп авыллар, шәһәрләр, таулар, кара урманнар эченнән агып, айлар, еллар буена бара-бара да, ди, әнә шул олуг диңгезгә барып коя, ди; сез моннан бер йомычка салып җибәрсәгез, ди, ул, ди, Өршәкләр, Димнәр, Агыйделләр буйлап агар-агар да әнә шул ерак диңгезгә барып төшәр, ди... Их, күрәсе иде ул диңгезләрне! Мин әллә нинди уйлар белән бурлы бия тирәсендә, аңардан күземне ала алмый уралып йөргәндә, тегендә, яр башында балык каптырып йөргән малайлар миңа кычкыра башлыйлар: — Закир, Закир, шырпы белән йомыркаларны китер, тизрәк ягабыз да көлдә пешерәбез, - диләр. Кармакларны ташладылар. Уйнап, шаярып, көрәшеп, янган ут тирәсендә йомыркалар пешүен саклыйлар. Безнең яннан гына Өзән елга һаман ага да ага... Минем хәтеремә бабайның сүзе килде. — Беләсеңме, Апуш, — дим. — Бу елга кая коя? — дим. Ул - бик усал нәрсә: — Бер йомырка артык бирсәң, барын да сөйләп бирәм, — ди. — Ярый, — дим, — бирермен. Ул — юеш балчыкны йомарлап, әллә кайларга, күздән югалырлык итеп югары ыргыта да бармак белән санап сөйләргә керешә: — Өзән елганы күрәсеңме? — ди. — Күрсәң, карап тор, — ди. — Бу елга, — ди, — унике чакрым киткәч, Өршәккә төшә, Өршәк Димгә кушыла, — ди. — Дим матур болыннар арасыннан бара-бара да Өере дигән зур кала янында, әллә нинди биек таулар каршында, Агыйделгә барып чыга, — ди. Кемдер аның сүзен бүлә: — Агыйдел кая бара? Апуш тагы балчык йомарлый да, баш өстебездән очып барган торналарга төзәп, һавага очыра. — Агыйделме? — ди. — Агыйдел, — ди, — урманнар, таулар, калалар ашасыннан бара-бара да Әстерхан диңгезенә төшә, — ди. Малайлар кычкырыша башлыйлар. — Җегет син, Апуш, ал бер йомырканы, — диләр. Апуш биргәнне дә көтми, бер йомыркамы миннән тартып ала да ашарга тотына. Аяк астында бер зур йомычка ята иде, шуны алдым да, малайларга күрсәтеп: — Әйтегез, — мин әйтәм, — Өзән елгага салып җибәрсәм, менә бу нәрсә шул кыйбла ягындагы ерак диңгезгә барып төшәрме-юкмы?.. — дим, йомычканы ярдан ярга тулып аккан Өзән елганың киң күкрәгенә ташлыйм. Дулкыннар аны кочаклап алалар да, ашыктырып-ашыктырып, үзләре белән түбән таба алып китәләр. Малайлар талашырга тотына. Апуш: — Тукталмас та, батмас та, диңгезгә барып төшәр, — ди. Башкалары: — Барып җитә алмас, су белән авыраеп батар яисә, читкә чыгып, камыш арасында туктар, — диләр. Инде төш тә ауды... Йомыркаларны ашап беттек тә, кармакларны, балыкларны күтәреп, Өзән елга буйлап кайтырга чыктык. Малайлар: "Килү бушка китмәде", — диештеләр. Унар-унбишәр балык алганнар. Арада зур ук чабаклар, алабугалар, кызылканатлар бар. Мин, күздән югалганчы, биягә борылып карый-карый бардым. Ул һаман шул хәлендә: ашамый, урыныннан кузгалмый, башын бераз аскарак салган да тик кенә тора. Ниләр уйлый икән минем бурлы биям?! VIII Өйдә табак тутырып бәрәңге пешергәннәр. Мин эттән яман ачыкканмын икән. Күземә ак-кара күренмәде, каз йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләрне, тозлап-тозлап, арыш икмәге белән бөгәргә тотындым. Үзем авыз тулы көенчә бурлы бия турында туктамый һаман сөйлим. Әнкәй бер көлә, бер ачулана: — Сиңа, ахры, ат җене кагылгандыр, торсаң — шул, ятсаң — шул, бер белгәнең шул булды, - ди. Мин, аның белән карулашырга уйлап, авызымны гына ачкан идем, түбән оч Фәхринең зур улы Сәпәр урам як тәрәзәдән баш тыкты да ут чыккан кебек акырып җибәрде: — Закир! Закир! Сөенче! Бурлы бияң колынлады, — ди. Ни эшләгәнемне белмәдем, әни, аптырап: — Ай, бу бала харап була инде шул мал өчен! — дип кычкырып калды, мин, ашъяулыклар, табаклы бәрәңгеләр өстеннән атылып, йортка чаптым. Әткәй бакча буенда арба төзәтеп маташа иде. Туры аңа ташландым. — Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган, — дип акырам. Гаҗәп яратам мин әткәйне! Ул әз генә дә ачуланмады, минем сүзне ишетү белән, урыныннан торды да коймага эленгән нуктаны алды: — Кем әйтте, сөенче бирдеңме? Ул арада капкадан Фәхри малае Сәпәр сөенче сорап килеп керде. Минем, каз кавырсыннары, чүпрәкләр сатып, сөенчегә дип әзерләнгән алты тиен акчам бар иде. Карап та тормадым, яшергән җирдән тиз генә алдым да Фәхри малаена китереп тоттырдым. Без әткәй белән Өзән елга буена колынны алырга киттек. IX Шәп маллар аякланып туа, диләр. Ахрысы, бу сүз дөрестер. Без барып җиткәндә, колын үзенең әле бик ныгып бетә алмаган нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде. Бичаракаем, бик ачыгып туган, күрәсең, әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, әнкәсенең сөт белән тулып каткан имчәкләрен суырып азаплана. Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым. Үзенең нуктасы белән аңа якын килә башлагач та, ул, баласын бирмәскә тырышкан ана арыслан кебек, әллә нинди яшел тавыш белән чинап, әткәй өстенә ташланмакчы булды. Йомылып тешләргә, чыелдап, колынының әле бер, әле икенче ягында йөгереп тибәргә итеп карады. Ләкин безнең әткәй курку дигәннең нәрсә икәнен белми, маллар да аның болай икәнен аңлыйлар булса кирәк. Биянең дулавына, тешләргә, тибәргә омтылуына карамастан, әткәй туры барды да муенына нуктаны ташлады; алай-болай иткәнче, бурлы биянең башы калын нукта эченә кереп тә өлгерде. Мин аптырап, хәйран булып тик тордым. Шатландыммы, юкмы — белмим. Тик өйгә алып кайтып, бияне кое баганасына бәйләп куйгач кына, мин үз-үземә исәп бирә алырлык булдым. Колын чыннан да гаҗәеп бер нәрсә иде. Аның ботлары ничектер җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, шундый нечкә, озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып ясаган җефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка турыннан, бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче, кара җефәк җон сузылган. Озынча, акыллы башның киң маңгаендагы озын яра кашка — бу колынны мең, миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй аерып, матурлыгы белән ялгыз итеп күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе әйтерсең Ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый сылу, шундый асыл сөяк булып яратылганнар. Төсе хакында аптырап калдым. Кара түгел, күк дип тә булмый. Анасы кебек саф бурлы да түгел, ничектер күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап тора. Бер самовар кайнарлык вакыт үтмәгәндер, йортка бала-чага җыела башлады. Бары да, авызларын ачып, хәйран булып, бу асыл сөяк колынга карап каталар. Кайдандыр ишетеп, безнең Сафа бабай да ак сакалын җилбердәтеп килеп керде. Ул бөтен тирә-якка ат тану белән дан тоткан кеше. "Иа Ходай! Ни әйтер?" — дип, мин аңа карап каттым. Колынны күрүгә, бабайның йөзе ачылды: — Сөбханалла!.. Сөбханалла!.. Күз тимәсен!.. Бу колын да үзенең элекке ике агасына охшаган икән, — диде. Дәшмитынмый тагы бик озак карап торды да: — Шулай, шулай! Яңлышмыйм. Бу да нәкъ агалары кебек... — диде. Әти, миңа белдермичә генә, әллә кайчаннан кечкенә генә көмеш кыңгырау алып куйган икән. Әни кызыл тасма бирде. Карт акрын гына, оста гына килеп, колынны кинәт кенә кочаклап алды да: — Бисмилла... Сөбханалла!.. Яман күздән, эт-бүредән Ходай сакласын, — дип, догалар укый-укый, минем айгырымның муенына шул кызыл тасма белән кыңгырауны такты. Тагы бераз читкәрәк китеп карады да әткәйгә: — Беләсеңме, Хафиз, бу нәкъ агалары кебек булыр, төсе дә тиз арада алмачуарга әйләнер... Хәерле булсын, хәсрәтең зур иде, ике өлкән балаң хафасы сине бик картайткан иде, бурлы бия бу йортка җиңел аяк белән килде, бәрәкәт китерде, - диде. Ике өлкән баласын хәтергә төшерү һәрвакыт безнең әткәйнең йөрәгенә авыр була; мондый чакта ничектер аның тавышы үзгәрә, сүзләре башкачарак чыга. Мин, аптырап, күзләрендә яшь юкмы дип аңа карыйм. Юк, ул еламаган. Шулай да әсәрләнгән. Әллә нинди эчке тавыш белән: — Сөйләмә инде, Сафа абзый, ул ике балам адәм түгел, лачыннар, арысланнар иде. Үзләре дә бәхетсез булды, минем дә вакытсыз чәчләремне агарттылар... — диде. Бераз туктап торып: — Язганы шулдыр инде... Менә бар өмет бу кечкенәсендә, — дип куйды. Сафа бабай тагы, теләкләр теләп, колынны мактады да минем колагымнан шаярып тартты: — Закир, бәхетең зур икән: башкортның бурлы биясе атаңны аякка бастырды, сиңа алмачуар колын бирде, бу колын ике агасы кебек асыл сөякләрдән... Күз тимәсен, бу да чабышкы булыр... — дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китте. Мин кая басканымны белмим. Бер көндә әллә ничаклы үскән кебек булдым: уенмыни?! Минем колыным бар. Ул — айгыр! Төсе алмачуарга әйләнәчәк! Тирә-якта дан тоткан ике агасы кебек чабышкы булачак! Әнә күрегез: ул ничек көмеш тавыш белән яңгыратып кешни! Ничек асыл сөякле гәүдәсе белән матурлап сикереп уйный! XI Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемдә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан, мин абзарга, Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгерәм. Исән, бик исән! Ул, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннәнкөн матурлана, асыллана бара. Хәзер авылда аңа тел тидергән кеше юк. һәркем аңа: — Күз тимәсен, сөбханалла! Бигрәк асыл сөяк нәрсә икән! Яхшы нәселдән шул!.. — дип кенә карыйлар. Тирә-якта асыллыгы, сылулыгы белән генә түгел, тавышы, җиңел, җитез, килешле һәм акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә. XII Җәй, аның артыннан көз үтеп китә. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы чаклар килә. Мин иртәгә Покрау бәйрәме дигән көндә ничектер иртәрәк уяндым, шулай да торырга иренеп ятам. Кайдадыр кемнәрнеңдер нәрсә хакындадыр ашыгыч-ашыгыч сөйләшкәннәре ишетелә. Нидәндер йөрәгем жу-у итеп китте. Колак салдым. Әткәй белән әнкәй чаршау артында пыш-пыш сөйләшәләр. Тавышларында әллә ни бар: куркалармы, кайгыралармы, нәрсәдәндер, кемнәндер яшерергә телиләрме? Бернәрсә белмим. — Син аңа белдермәскә тырыш! Ишетмәсен! — диде дә әткәй, кулындагы арканын җилкәсенә салып, тиз генә чыгып китте. Мин тагы курка төштем. — Ни бар, әнкәй, ни бар?.. — дип, әнкәйнең итәгенә барып асылдым. — Юк, балам, бернәрсә дә юк... Сиңа торырга иртә әле, бар, ят... Менә мин мичкә ягам да белен пешерәм... Самовар кайнагач, эссе беленгә уятырмын, — диде. Күңелем тынычланмый, ятсам да, күземә йокы керми. Әни мич алдында, чыж-пыж итеп, нидер кыздыра калды, мин аннанмоннан киендем дә урамга чыктым. Каршыма Апуш килә: — Их, малай, бәхетең бар икән... Исән калган бит, — ди. Мин шашып киттем: — Ни бар?.. Ни булган? Кем исән? Апушның күзләре дүрт булды: — Әй, тавык баш! Шуны да белмисеңме?.. Бүген тауга бер көтү бүре килгән. Дүрт колынның бугазын чәйнәп, каннарын эчкәннәр, үтереп киткәннәр... Синең Алмачуарың үлмәгән, тик азрак яраланган гына... — ди. Башыма нидер сукты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмый катып калдым. Апуш, моны күргәч: — Тиле, нәрсә торасың! Бар, йөгер! Әнә алып кайтып киләләр, — дип, түбән очка, күпергә таба күрсәтте. Чыннан да, ул яктан бер көтү хальж әллә ничаклы бияләр, тайлар, колыннар куып киләләр иде. Үземне үзем белмәдем, шул якка очтым. Ни күрим! Зур арбага безнең кола ат җигелгән: тәртә янына бурлы бия бәйләнгән, ул бертуктамый кешни, кайдадыр китәргә, ычкынырга азаплана. Арба янында әткәй килә... Якынрак баргач, тагы авыр хәл: минем Алмачуарым, аяклары бәйләнеп, арбага салынган... Ни эшлим? Аптырадым. Каттым... — Әткәй, безнең колынны да үтергәнмени! — дип кычкырып елап җибәрдем. Әткәй, мине иркәләп, култыгына алды: — Елама, Закир... Дүрт колынны үтергәннәр... Безнеке исән... Тик азрак арткы ботыннан тешләнгән генә... Шул ярадан кан күп акмасын дип кенә бәйләп арбага салдык, — ди. XIII Яра тирән түгел икән. Минем бәхет җиңде: көн-төн карау аркасында, бер атна дигәндә минем Алмачуарым бөтенләй элекке хәленә кайта алды. Тик аның уң ботында бер илле чаклы яра булып, бүренең ике теш эзе генә ак җонлы булып сузылып калды. Алмачуарым белән бергә мин дә авырган — йокымны, ашауэчүемне югалткан идем. Ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым. Кыш шулай үтеп китте. XIV Икенче яшькә чыкканда, бездә яз көне тайның ялын, койрыгын бөтенләй кыркалар: "кырыкмыш" ясыйлар. Минем алай ямьсез итеп боздырасым килмәде: маңгай чәчен, күзенә төшмәслек кенә ясап, тип-тигез кистердем. Бу хәзер алдан караганда рус боярларының матур кызлары кебек күренеп тора. Ялны да башкалар кебек бөтенләй бетертмәдем: бер чирек кадәрлерәк калдырып, үзеннән-үзе дулкынланып, күперенеп тора торган итеп төзәттердем генә. Әнидән алып, ул ялга ике яклап чуклар, тасмалар тактым. Койрыкны да бүтән кешеләр кәбестә күчәне кебек, ялангач беләк кебек ямьсезләп кыралар. Моңа да якын җибәрмәдем: сөяктән түбән ягын гына кистеләр дә матурлап түгәрәкләделәр. Кырыкмыш тайлар, бигрәк тә язгы сабан өстендә, йолыккан карга кебек чырсыз булып йөриләр. Минем Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр җегете кебек чибәр булды. Мин моны Әпсәләм байларының берсендә, әтиләр ялланып урак урырга йөргән чакларында күргән идем. Шулай итик дип сөйләп биргәч, әти карышмады: — Их, балам, көенечкә генә булмаса ярар иде синең бу кылануларың, — диде дә бөтенләй мин әйткәнчә эшләде. Авылда, минем тайның болай матур кыркылуын күргәч, малайлар таң-хәйранга калдылар... Алдагы елларда башкалар да шулай ясый башладылар. XV Җәй, көз, кыш үтә. Яз килә. Минем Алмачуар өченчегә керә. Авылда бу яшькә җиткәч, тайларны "беренче сабанга керде" дип сөйлиләр. Акрынлап, җиңелчәләп җигә башлыйлар. Мин үзем моңа якын китермәдем. Безнең Алмачуардан башка ике атыбыз бар. Бурлы бия быел кысыр калды. Ул бура кебек таза, калын булып симереп китте. Берүзе биш атның эшен эшләрлек. Кола айгыр да аңардан күп калышмый. Шулай булганга, әткәй дә Алмачуарны юк-барга җигәргә дип тел кузгатмый. Сафа бабайның "Бу колын ике агасына охшаган, бу чабышкы булыр" дигән сүзен ул да онытмый булырга кирәк. Ләкин гөлләр чәнечкесез булмый икән шул. Гөнаһ шомлыкка каршы: "Тарыны йомшакка чәчсәң, чүп басып харап итә", — дигән дә, әткәй Кысылдык башкортларыннан мәңге сабан-сука кермәгән бер җир, каты чирәм сатып алган. Тимер сабанны чыдатырлык түгел — урыны-урыны белән ташлы, чыбыклы җирләре дә бар. Шуңа күрә әллә кайчаннан кузгалмый яткан авыр төрән сабанны тартып чыгаралар. Моны ике ат йөртә алмый. Дүрт, иң азында нык, таза өч кирәк. Үзара сөйләшкәннәр дә өченчегә Алмачуарны җигәргә булганнар. Моны ишеткәч, мин, еларга җитешеп, әткәйгә бардым. - Ни бар? Кем тиде? - ди. — Берәү дә тимәде! Ник минем Алмачуарны сабанга җигәсез? — дидем дә түзә алмый елап ук җибәрдем. Минем тавышка әнкәй дә килеп керә. Ул Алмачуарны миннән көнләшә булса кирәк. Кайчан гына шул турыда сүз чыкмасын, мине тиргәргә, каһәрләргә тотына. Әле дә әткәй ни барын сөйләп бетмәде, әнкәй, миңа каршы кызып, ачуланып китте: — Фу, илаһым, — ди, — нинди бәла-каза килгән дип торам. Бер тай өчен адәм шулчаклы акырыр икән, — ди. — Әллә аны гомер буена җикми асрар идеңме? Менә тилергән нәрсә!.. - ди. Әткәй ачуланмый, кызмый, мине юатырга тырыша: - Чү! Закир, алай юк өчен елап барма, - ди. - Бернәрсә дә булмас, без аны буразна яклап очка гына җигәрбез... Үзең ат куарсың... Карап кына йөртерсең, — ди. Мин аның саен ярсыдым, аның саен елый бирдем. Ашарга чакырдылар — кермәдем. Самовар кайнаган диделәр, аңа да карамадым. Туктаусыз еладым да еладым. Шулай елый-елый барып, эштән чыгып, бакча буендагы такта өстендә йоклап та калганмын. Уянып китсәм, ишегалдында түшәктә ятам. Төш ауган. Кояш түбәнәеп бара. Дөнья бик рәхәт кенә, талгын гына тора, йортта бер кеше дә күренми. Сабаннар, арбалар да юк, капка туры ачык тора. Сикереп тордым да абзарга йөгердем. Барсам, ни күрим?! Минем Алмачуар, озын тезген белән бәйләнгән хәлдә, улакның бер башыннан икенче башына йөреп тора. Ахрысы, сагынгандыр: мине күрүгә кешнәп үк җибәрде. Телләребез сөйләмәсә дә, без бер-беребезне бик тирән аңлыйбыз. Мин килеп күренүгә, ул шатланып ук китте; өстен, ял, койрыгын тазартканда, йөзеннән сыйпаганда, айгырым бертуктаусыз "иһи... иһи..." дип, йомшак кына кешнәп, иркәләнеп тора. Улагын төзәттем, коега илтеп, су эчердем дә өйгә кердем. Әткәй ярым шелтә, ярым елмаю белән каршы алды: — Елак малай! Җиңдең бит, ахрысы!.. Вилдан абзыйларың да безнең белән бергә янәшә чирәм алганнар икән, шулар белән алмашлап сөрергә булдылар... — ди. Шатлыгым йөрәгемнән тулып таша. Җир-күге, бөтен дөньясы минем шатлыгымнан һәммәсе бииләр кебек тоела. Бүген әни яныннан китмәдем. Ни кушса, барын-барын тыңладым. Утын керт, диде — аны керттем. Каз бәбкәләрен Өзән елгага илтеп кайт, диде — аларны илттем. Тавыклар йомырка салгандыр, ояларны кара, диде — анда йөгердем. Әткәйләр киткәндә, катык оеп җитмәгән, икмәк тә пешеп өлгермәгән, шуңа күрә азык алмый киткәннәр икән, аларга ашарга илтергә кирәк булды. — Бар, Мохтарга әйт, — диде, — аркылы агач белән тотарсыз да яланга икмәк белән катык илтеп кайтырсыз, — диде әнкәй. Бер сүзенә карышмадым, тик: — Мин үзем генә дә илтә алам, әнкәй, — дидем. — Булдыра алмассың, катыкны түгеп әрәм итәрсең, икәү барыгыз, — дигәч, аңа да күндем. Яланга баргач, безнекеләр янында сабан сөрә торган Апуш мине көлеп каршы алды: — Ну , малай , эт икәнсең , җиңдең бит , Алмачуарны җиктермәдең бит, — ди. — Әйдә, бирешмә, Закир, чабышкы буласы асыл сөякне сабанга җигеп әрәм иттермә, — ди. Бу юлга җиңүен җиңдем... Әмма бу җиңүләр миңа бик кыйбат төшкән чаклар да булды. Мин берәр төрле карулаша башласам, тыңламасам, хәзер күз алдыма Алмачуарны китереп куялар. — Бик күп сөйлән тагын! Алай бик карышсаң, Алмачуарыңны тотарбыз да урманга җигәрбез, — дип куркыталар. Моңа җавап кайтарырга сүзем булмый, телем киселә: үземне җиксеннәр, аңа риза, тик минем Алмачуарыма гына тимәсеннәр. Тирә-якта ат тану белән дан чыгарган Сафа бабай: "Бу колын үзенең ике агасына охшар, алар кебек чабышкы булыр..." — дигән иде. һәммә кеше дә шулай юрыйлар. Урманга, тауга-ташка, сабан-сукага җиксәң, ул ничек чаба алачак? Аңарда нинди чабышкылык калачак?! Ни булса булыр, авырга җиктермим, менәм, чабыштырам, чабарга өйрәтәм, тирә-якта беренче чабышкы ясыйм! XVI Менә күптән көтелгән көн килеп җитте. Бүген Сабан туе! Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы, бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр киләләр. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдәндер. Айгырым сыналмаган түгел. Өченче яшенә чыккач та, менергә өйрәттек. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды. Әйтәсе дә юк, һичкемнең аты минем Алмачуарга якын килмәде — кузгалып китү белән, мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар. Күрше авылларның атлары белән дә ярышкаладым. Болар арасында күп Сабан туйларында беренче, икенче килгәннәр дә бар иде. Алмачуар боларны да бик җиңел, бик уйнап уза иде. Әмма, әмма бу Сабан туе башкарак. Әллә кайдагы, тау эчендәге башкортлар дан тоткан чабышкылары белән килгәннәр диләр. Араларында бер Күк бияне бик мактап сөйлиләр, үткән ел Өфе каласында чаптырганда, бөтен атларны адәм көлкесенә калдырган диләр. Башкаларын уйламыйм да. Менә шул Күк бия мине куркыта. Кайдан гына килеп чыкты икән соң ул гөнаһ шомлыгы нәрсә! Әткәй белән Сафа бабай да минем хәлне бик аңлыйлар булса кирәк. Чаба торган атны бөтенләй башкача әзерләргә тиешле була икән: заманында күп чабышкы асраган Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга — һәммәсен әйтеп бирде. Аның белән генә дә калмыйча, һәр көн диярлек үзе килә, карый, яңадан өйрәтеп китә. Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез... Әти иренми, кәнтәй карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык җефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара. Ул электән дә ашауга бик назлы иде. Ахрысы, ярыш көннәренең якынаюын сизәдер, үзен үзе бик артык саклый башлады. Шуның белән бергә аны тыюлар бик авырайды. Мин башка һичбер малайны мендермим. Йөрергә чыкканда, һаман үзем менәм. Шул вакытларда кайда гына булса да, нинди генә булса да, атланып кына барырга кирәк чакта да, башка берәр ат арттан килеп уза башласа, тыеп тотармын дип уйлама, авызлыкны тешләп ала да канатланып оча гына! Бер дә шик юк, Алмачуар тиз арада Сабан туе буласын белә, анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә. Минем әзерләнүем дә аныкыннан ким түгел. Әткәй белән Сафа бабай, шаяртыпмы, чынлапмы, кайбер вакыт башка берәр малайны мендереп чаптыру турында сөйлиләр: — Син яшьсең. Алмачуар да әле зур җирләрдә чабып өйрәнмәгән, - диләр. Мин якын да килмим. Тагы әйтсәләр, күзләрем яшәрә башлый. Сафа бабай мине юата: - Ярар, балам, ярар, ни күрсәң үзең күрерсең, узсаң да - үзең, уздырсаң да - үзең! - ди. XVII Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп җегетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр. Башка Сабан туйларында мин дә шулар эчендә кайнаша идем. Бусында күңелем ул якка бармый. Алмачуарның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин аны менеп, берничә мәртәбә урап кердем. Яраулануы җитсен дим. Сафа бабай әйтә: "Яраулануы килмәсә, иң шәп атлар да артта калалар", — ди. Камчының бик зәһәрен әзерләделәр. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Өскә кызыл киҗеле күлмәкнең калынын кидем. Түбәтәй төшеп кала, диләр, чабарга барган малайларның күбе аны кими, башларына яулыкмы-ниме, бер нәрсә генә бәйлиләр. Мин дә, әнкәйнең сандык төпләрен актарып, бер яшел яулыгын эзләтеп алдым. Кызыл яулыкны яратмыйм. Минем ат чибәрлектә беренче: аңа атланган малай да начар күренмәсен дим. XVIII Мәзин, өйлә намазына азан әйтергә дип, манарага менгән генә иде, тагы Сафа бабай килде: — Атлар китәргә вакыт җитә, әйдәгез, мәйданга барыйк, — ди. и Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала. Алмачуар миннән дә яманрак тынычсызлана. Әти айгырны җитәкләде, мин аякны чишендем, чалбарны салдым да бер кулга камчы белән яшел яулыкны алдым. Өчәүләп Җамали карт тыкрыгыннан туры мәйданга таба карап киттек. Безнең авылның кояш батыш ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт шунда ясыйлар. Бер якта аллы-гөлле, кызыллы-яшелле чүпрәк диңгезе үз алдына дулкынланып тора: болар — хатын-кызлар. Икенче якта, бик куе булып, ирләр бер түгәрәк ясап оешканнар. Монда көрәш барадыр. Болардан читтә бала-чага, карт-коры, сатучы-фәлән, ат, арба, белмим, әллә ниләр кара болыт кебек бөтен сыртны каплап алганнар. Бераз еракта, басу киртәсе буендарак, атлар йөреп тора. Кайберенең өстендә яулыклы малай, кайберләрен икенче атка менгән кеше җитәкләп йөртә... Барының да эчләре суырылганнар. Бары да карап торырга сөлек кебек маллар. Болар — чабышкылар. Без теге халык диңгезеннән сулга, шул чабышкылар йөргән якка таба киттек. Боларга якынайган саен, минем Алмачуарның сабырсызлыгы арта бара иде. Ул арада мәйданнан Садыйк абзый атка атланып килеп чыкты. Кулында зур таяк, аның башына кызыл башлы сөлге эленгән. Ул чабышкыларга якынрак килде дә: — Вакыт җитте, китә башлагыз, алдан китүчеләр Ялгыз каен янында көтәрләр, — дип кычкырды. Мине Алмачуарга күтәреп мендерделәр, яулыкны урадылар, кәләпүшне әткәйгә бирдем. Башка сүз әйтмәделәр. Тик Сафа бабай гына: — Башта бик каулама, аерманың бу ягына чыккач, кызганма, нык сук! Берүк тезгенеңне иркен куй! Тарткалап баруны ярата торган мал түгел бу! — дип, кат-кат әйтеп калды. Без, Ялгыз каенга карап, үзеннән-үзе очарга барган атларыбызны көч белән тыя-тыя киттек. XIX Ялгыз каен бездән унбиш чакрым. Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле илләрнең данлыклы атлары килгәнгә, шулай ерактан куйганнар диләр. Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнне белмим. Бу бик артык газап булды. Әлбәттә, атлап кына барырга кирәк. Алмачуарны тыяр хәл юк. Алда, яисә артта берәр ат күрсә, авызлыкны тешләп ала да оча гына. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе андалар иде инде. Ерак китмичә, туктаусыз йөреп торалар. Боларны күргәч, каушап калдым: берсеннән-берсе сылу, бер-берсеннән асыл маллар. Өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел! Теге данлыклы Күк бия дә килеп җитте. Күрүгә, шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле нәрсә. Очасы тар, бер якка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигән бөтенләй арысланныкы — шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике яккарак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андыйны күргәнем юк. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән. Кечкенә булса да, күп чапкан малайдыр, ахры, бер дә каушамый, атның холкын бик белгәнгә охшый. Чабышкылар арасында иң тыныч торганы шул Күк бия иде. Атлар килеп бетте, Садыйк абзый безне тезә башлады. Бусы бик зур бәла икән: инде тигезләп тездем генә дигәндә, йә берәүнең аты, кузгалып, алга китеп бара, йә, баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде: — Берәү, икәү, өчәү! һайди, туганнар! — дип кычкырып та җибәрде. Ул "һайди"ның "һ"сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар. Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калканнардырмы — белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат: мин, Күк бия, тагы бер җирән чабышкы, бер-беребезгә бәрелә язып, янәшә оча идек. Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы — әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар алда ничектер күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без аларны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз. Аеркул дигән бер тайгак елга бар. Бу юлда иң куркыныч нәрсә шул, диләр иде. Очкан кошлар кебек, без бер-беребезне таптап, узып, каулашып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек, ләкин ярның янында Күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш — җирән чабышкы, малае белән баштүбән шунда баткакка чумды булса кирәк. Инде икәү ярышабыз... Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янына кала. Тагы бер баткак; минем башым әйләнә, үзем егылам кебек булам. Күңелгә шөбһә килә; күзне йомам да Алмачуарның ялларына тотынам. Ачсам, баткакны чыкканбыз, ләкин Күк бия миннән өч-дүрт сажин алдан оча. Инде якынлыйбыз да бугай, авылның манаралары күренгән кебек була. Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Алмачуарым "эһ" дип суырып ала да күз ачып йомганчы Күк биянең алдына барып чыга... Менә авыл, әнә басу капкасы, менә сырт өстен каплаган кара болыт кузгала! Чабышкы ияләре безгә каршы ат өстендә киләләр. Арада әткәй дә күренеп кала. — һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы! — һайди, Алмачуар! — һайди, Күк бия! — һайди, Алмачуар! — һайди, Күк бия!.. Ике яклап безне каулыйлар... Кычкыралар, сугалар, шаулашалар. Ләкин Алмачуар белән Күк бия бөтенләй диярлек янәшә киләләр. Тагы бер тартып җибәрдем, тагы бер бөтен гайрәтем белән уңнан-сулдан сугам... Алмачуар "эһ" дип бер суырып ала да, Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез... Кара болыт икегә ярыла. Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез! Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәхшәр көне! Старостаның бер кулында яшел чапан — бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге — бусы икенче килгәнгә билгеләнгән. Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер, чапанны Күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады: — Син икенче килдең бугай, — ди. Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селтәдем дә, кызулык белән Күк биядән чапанны тартып алып, бу кара болыт эченнән чыгып, читкә киттем. Камчы тигәндерме-юкмы, белмәдем... Аны карап торырга вакыт та юк: чабып килгән атны туктатырга ярамавы һәркемгә билгеле бит! Ул арада Сафа бабай, әткәй, күршеләр килеп, мине ат башыннан кочаклап алдылар, һәммәсе мактый, һәммәсе рәхмәт укый. Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап: — Җегетсең, балам, йөзне хур итмәдең, — ди. Әткәй Алмачуарны җитәкләп йөртә башлады. Мин, яулыкны ташлап, кәләпүш кидем дә кайнашып торган халык туфанына барып кердем. Малайлар мине куркыта башладылар: — Камчы белән сугып, старостаның битен яргансың. Ну бирер үзеңә дә кирәгеңне! - диештеләр. Ул арада староста үзе дә килде. Йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән. Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да: — Мин — балачакта үзем дә атка менеп күп чапкан кеше. Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, җан түзәлми аңа. Мин сиңа ачуланмыйм, арыгансың, бар кайт инде, — дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде. Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан Күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде. XX Ләкин бу бәхет тиз арада бик артык авыр бәхетсезлеккә әйләнде. Белмим, атымны кызу каулап яндырганмынмы, белмим, килеп җиткәч, староста белән талашып, туктап тору харап иткәнме? — ни дә булса булган: Сабан туеның икенче көнендә Алмачуар аякларына баса алмас булды, ашавыннан, эчүеннән калды. Бичаракаем, адәмнән болай акыллырак күзләре белән һәркемгә мөлдерәп карап, бер атнага якын ыңгырашып ятты да җомга көн иртә белән сәгать унда дөньядан үтте. Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты. Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым. Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте. Казакъ кызы Роман Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан, Җебәктәй җәсел чүптә битен җапкан. Аскар тау, балдай татлы сулары бар, Ана шул анам иде мине тапкан... Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругсы бар иде. Берсен кара-айгыр дип, икенчесен сарман дип атыйлар иде. Болар, меңләгән җылкылары, яхшы нәсел төяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларында, ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде. Бәхетләре ким түгел иде. Мәгәр "канымыз Чингиздән килә" дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда, җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул аларның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде. Көннәрнең берендә, Тынычбай атаның елы тулганда, бата кыйлырга дип, илнең өлкәннәре җыелган зур бер кымыз мәҗлесендә, күп уен-көлкедән соң, заманның авыраюыннан, дошманның җәфасыннан зарланып, әңгәмә ачылды. Сүз сүзне тартты, картларның берсе камчысын уйната биреп әйтә салды: — Ике йортның өлкәннәре кода булды дип ишеттек, мәгәр күз белән күрмәдек. Әгәр бу дөрес булса, җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр? — диде. Бу сүз, күңелдәге теләкне хәбәр рәвешендә сөйләп, димчелек кылу иде. Чалның тапкырлы кинаясе мәҗлеснең һушына китте. Ил агасы өлкән аксакал Биремҗан әкә моны куәтләп алды: — Найманнар белән дүрткаралар һәр ике йортның мазасын китерәләр, кызларын урлыйлар, җәйләүләрен басып алалар, аяклы малларын куып китәләр; сарманнар белән караайгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын! — диде. Башка сүзгә урын калмаган иде инде. Хәбәр бөтен җәйләүгә таралды, куанычлар, казакъ әйтмешли, куенга сыймады. Шул көн сүз куештылар. Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар. Кымызның мул чагы, туктыларның симез заманы, йөгерекләрнең дә, дер кайнап, йөрәк суккан вакытлары иде. Яше, карты, бүз баласы, сылу кызлары җыелып, үләң, җыр әйтеп, думбра чиертеп, ат уйнатып, утыз көн уен, кырык көн туен кылып, ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр. Калым өчен күп сатулашу булып үтте. Озак талаштан соң йөз баш кара, дүрт йөз алтын, ике сандык асыл зат өстендә килештеләр. Шул көннән Сарсымбайның яшь ярымлык кызы Карлыгач кара-айгырларның ай ярымлык ир баласы Калтайга әйттерелгән булды. Берсе — кияү, берсе калымлык саналып китте. Айлар, еллар үтә. Янадан-яңа җәйләүләргә күчәләр. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Тик әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса качарга, яшеренергә тиеш булалар. Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр. Мәгәр бер-беренә күңел якынлыгы юк иде әле. Кыз үзенең җегетен, очраганда һичнәрсә аңламастан, хәйран булып карый иде. Яшүсмер Калтай, бу сүзгә үткен, гәүдәгә үзеннән зур, чибәр кыз алдында ни әйтергә белмичә, бераз югалып, каушап кала иде. Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар — билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай, дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыга ч-Сылу дип атыйлар иде. Кыз гомеренең унсигезенче язына аяк басканда, һәр ике йорт, зур туй кылып, аны каенаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Тиешле калым түләнеп беткән иде. Казакъның гадәте буенча, хәзер инде җегет, ата-аналарыннан, өлкәннәрдән яшеренрәк, киленчәкләр аркылы, кызның куенында булырга хак алган; һәм караңгы төннәрдә, җәйләүләр тынгач, аның күңеле сабырсызланып, Карлыгач-Сылуның тирмәсенә тарта торган булды. II Җәйнең аяз, матур айлы кичләреннән берсе иде. Җегет асыл киемнәрен киде, сөекле тулпары Байчобарны иярләде, камчыны билгә такты да, ил-күз тынгач, ат җилдереп, Алтын-Күлгә, Сарсымбай җәйләвенә килде. Зур күлнең кыйбла як башында унике ак тирмә якты ай астында, яшел сахрада тезелеп утыралар. Боларның уртадагы өчесе байныкы. Кызның торганы шул өчнең сул ягындагы ак өй икәнен ул белә иде. Мәгәр туры анда барырга, гадәт буенча, иртәрәк әле. Ике арада илчелекне үтәүче килен авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәдә иде. Атны бәйләп, шунда керде. Өйдә башка адәм юк, тар билле, күкрәге тәңкәле бишмәт кигән, башына ак урамал саргай киленчәк Айбала җегетне елмаеп каршы алды. Җегет, аманлык сорагач, туры үзенең серен ачты: — Карагым, җиңгәм, күңелемне беләсең, Сылуыма хәбәр ит: мин сагынып килдем, — диде. Әзерләп килгән бүләген бирде. Болар һәммәсе һәркемгә билгеле гадәтләр иде. Айбала аз гына да тартынмады, кыенсынмады, сөйкемле күзләре белән көлеп: — Ир-җегет үзенең ярын сагынмасмы?! — дип җавап кайтарып, тиз-тиз чыгып китте. Тышта бәйләүле ат, бу хатынны күреп, бераз куркынып, бер якка тартылды. Кутандагы куйлар, өркеп, урыннарыннан кузгалдылар. Киленчәк, вак, ашыгыч атлап, туры Карлыгач-Сылу тора торган ак өйгә юнәлде. Уң яктагы кечкенә тирмәдә якты юк. Уртадагы өлкән өйдә ирләр, ашарга көтеп, әңгәмә сугып утыралар булса кирәк. Аннан көлгән тавышлар килә. Шуның алдында гына тукалның ак урамал саргай башы, казан астындагы утның ялкыны күренә. Кызның өендә ут бар, мәгәр тавыш-тын юк. Киленчәк ашыгып керә куйды. Түгәрәк тирмәнең эче кечкенә лампа белән яктыртылган иде. Карлыгач-Сылу өйнең түренә, ике як кабыргасына каткат тезелгән күп сандыклар, палас, юрганнарның арасыннан нидер эзли иде. Аның башында каракүлле, озынча нечкә бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Аяк тавышына борылды, кара-туткыл йөзендә, матур кара күзләрендә җиңелчә елмаю уйнады. Айбала аның янына ук барды, бераз серле тавыш белән: — Иркәм җан, сиңа хәбәр белән килдем, — диде. Кыз артык сүзсез үк аңлады, елмаюы югалды, керфекләре йөзенә таба сузылды. — Карагым җиңгәм! Дустым булсаң, миңа андый сүзләр белән килмәс идең! - диде. Киленчәк хәйран күзләре белән Сылуга карады: — Колынчагым, бу ни сүз булды бу? Кыз күтәрелеп карамады, акрын эчке аваз белән җавап кайтарды: — Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк! Күңелем башкададыр! Мине җәфаламасаң иде! Айбала һушыннан китә язды, телен югалтты, сердәшенең беләгенә тотынды: — Акылың бармы?! Ике йорт уналты ел кода булып яшәде. Калымлык алынды. Уенчак яшь күңел кая сикермәс. Илнең арасына зур гауга ташлыйм дип торганыңмы бу синең, сәүләм?! - диде. Карлыгач-Сылуның күзләренә хафа чыкты. Ләкин әйткәне һаман шул мәгънәдә иде: — Боларны күп ишеткәнмен, ни кылыйм? Үзең беләсең гуй: үткәндә берничә мәртәбә килде. Йортның җоласы, тәкъдирнең язганы шул икән дип, куеныма алдым... Мәгәр ни күрдем: буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшык, күзе кыйшык, тәненнән яман ис килеп тора! Ул бәндә белән, карагым җиңгәм, ничек гомер итәрмен?! Кайбер адәм бар: йөзе булмаса, сүзе, акылы белән күңелеңне ала, гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта! Ул Калтай дигәннең яман куллары белән күкрәгемә маймыл кебек сузылудан башка эше дә юк, сүзе дә юк! Инде миңа ни кыл дисең?! Киленчәк тагы: "Уналты ел кодалык дип, калым дип, ирҗегет үз ярын сагынып килмәсме", — дип сөйли башлаган иде, кыз аны: — Җегетлеге корсын, сагынуы корсын, — дип бүлде. Ул арада тыштан аяк тавышы ишетелде, буяулы нечкә ишек ике якка ачылды. Зур буйлы, солтанат кыяфәтле, агара башлаган чәчле байбичә килеп керде. Карлыгач өстен чишенә башлады, киленчәк уңайсызланып чыгып китте. Ул аптырап, кая барырга белмичә катып калды. Тулган айны күрмәде, ялтыраган күл аңа сихерле диңгез кебек тоелды, үткен күзенә авыл читендәге тирмә янына бәйләнгән иярле ат чалынды. Кунак җегетнең Байчобары аның куркуын тагын көчәйтте; буш кул белән, "кабулым юк" дигән җавап белән, ул иярле ат бәйләнгән йортка кайтырга аның йөрәге җитмәде. Ләкин ни эшләргә, кемгә киңәш итәргә?! Киленчәк шулай аптырап торганда, уртадагы өлкән тирмәнең ишеге ачылды, бер адәм чыкты. Якты ай аның йөзен ачык күрсәтте. Үтә куе, елтыр җитү кара чәчле бу казакъ җегете хатынның ире иде. Айбала, сабыр атлап, шунда юнәлде. — Картым, туктасаңчы! — дип дәште. Ир җилкәсенә көпесен салган килеш көтте. Барып җитүгә, шаяра биреп, биленнән алды, көлеп әйтте: — Ясаган иям үземә катынның тәүверен бирде гуй: син минем артымнан килдеңме? Ит ашыйм да кайтам! — диде. Киленчәк аны яныннан этәрде, әрнүле тавыш белән: — Куя бир мине, уйнар вакыт түгел, бер эштән башым әйләнде, — диде дә фаҗигане сөйләп бирде. — Карлыгач-Сылу үзенең киявен кабул кылмый торыр, җегетнең миңа бер күлмәклек белән бер тукты вәгъдәсе бар иде, инде ни кылыйм, миңа бер акыл әйт! Ир, кулын селтәп: — Үзе дә, вәгъдәсе дә корсын: дуңгыз кебек аска карап йөргән ул Калтаегызны яратмыйм мин! Карлыгач-Сылуны күп кызганам, — диде дә китә башлады. Айбала бөтенләй куркынган төс белән аның кулларыннан тотты: — Анаңа нәләт булгыры, синең сөйләгәнең нәрсә? Ике йорт уналты ел кода булганы юкмы? Сарсымбай, калымны алып, ике айдан кызын озатырга әзерләнеп ятмыймы? Казан янында азапланучы тукал, табак тутырып, итне өлкән өйгә алып керде. Җегет, моны күргәч, вакыт әрәм итәсе килмәде: — Куя бир мине, әнә ит керде, — диде дә, үзенең йомышын онытып, өлкән өйгә китте. Учакта ут сүнде. Өлкән өйдә табак күренү белән булса кирәк, тавышлар, көлкеләр берьюлы басылды. Айбала үзенең уйларга өйрәнмәгән башы белән бу эшнең очына чыга алмады, иярле Байчобар бәйләвендә тибенеп торган читке ак тирмәгә кайтып китте. Кунак җегет тирмәнең түрендә, киез өстендәге мендәргә кырын яткан, шунда өйнең уртасына ягылган утны камчы белән уйнатып, сабырсызланып, бераз сызгырынгалап көтә иде. Киленчәк сабырын туплады, көчләнеп елмайды: иркә, ягымлы тавыш белән, ләкин ялганлап, фаҗигане аңлатты: — Җиңгәңне, — диде, — ничек шелтә кылсаң да ярый торган булды; мәгәр, колынчагым, гаеп миндә генә имәс; КарлыгачСылу бу кич кабул кыла алмый: карагым үпкәләмәсен, бик каты наукасланып калдым, ди... Җегет кинәт урыныннан торды. Күз алды томаланып китте. Йөзенә усал, астыртын ерткыч төсе чыкты. Ни дияргә белмичә, ачуына, хурлыгына җиңелеп катты. Ул гайбәтче кимперләрдән кайбер нәрсә ишеткән иде. Яман телләр аның калымлыгы Карлыгач-Сылу белән танабугаларның Арысланбай дигән бер җегете арасында тамырлык барын сөйлиләр иде. Мәгәр бу адәмне ике ел элек, ак патшага каршы тел әйтте дип, җир аудардылар. Ул сөрелгәч, Калтайның күңеле тынычланган иде. Шул тамырның ике көн элек кайтуын ишетмәгән иде. Киленчәкнең сүзе җегетнең күз алдына тагын шул Арысланбайның куркыныч сурәтен китереп бастырды. Кызның "наукасланып калдым" дигән сүзенә, әлбәттә, ышанмады. Ләкин чит йортта моңа каршы берни кылырга да амал юк иде. Кәмәрен тартып бәйләде, очлы бүреген киде, камчысын кулына алды да чыга башлады. Айбалага егерме тиенлек көмеш бирде. Күктә болытлар йөриләр, ай, бер капланып, бер күренеп, уенчак, сылу кыздай елмаеп үтеп бара иде. Байчобар хуҗасын акрын гына кешнәп каршы алды, тезгенендә тартылып, җегеткә таба борылды. Ләкин Калтай ачулы иде, гадәтенчә тулпарын иркәләмәде, каты кул белән баганадан чиште, тезгенен муенга кайтарды, аелны тартты да аягын өзәңгегә салды. Киленчәк үзенең кунагын озата чыккан иде. Ләкин ни әйтергә белмичә аптырабрак тора иде. Җегет атка сикереп менде дә хатынга әллә кайдан, астан чыккан карлыккан тавыш белән: — Аман булыгыз! Сүземне әйтегез: яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер! — диде. Ат, баскан җирендә түзә алмыйча, аякларын тупырдата башлады. Айбала үзенең даими ягымлы иркә сүзләрен әйтте: — Асылкан җегетем, бу ни сүзегез?! Сылуның наукаслыгы бетми тормас гуй! Байчобар түзмәде, тартыла биреп, Алтын-Күл буеннан киң далага җегетне алып очты. Ай болыт эчендә иде. Караңгылыкта кунакның шәүләсе тиз югалды. Мәгәр тулпарның каты тоякларының тавышы, дөп-дөп итеп, беразгача ишетелеп барды, соңра ул да тынды. Айбала чыннан куркынды. Бу караңгы серне эченә сыйдырып калырга көче җитмәде, күңеле байбичәгә тартыла иде. Мәгәр аңа ни дип әйтергә? Әле бит җегетнең яшеренеп йөргән заманы гына. Гадәт буенча, бу йөрү кызның ата-аналарына белдерелмәскә тиешле. Сизелсә дә, болар белмәмешкә, күрмәмешкә салыналар. Хәл шулай булганда, бу хәбәрне Алтынчәч бикәгә әйтсәң, ул шелтәләп чыгарыр. "Казакъ йортында буй үстердең, ике бала анасы булдың, миңа мондый сүзләр белән килергә ничек йөзең оялмый?" дияр. Мәгәр башка чара юк иде. Җегетнең киткәндә әйткәне — ике ыруг арасында канлы талаш булачагы белән куркыту иде. Хатын чыдамады, сөйләми амалым юк; ничек шелтәләсә дә түзәрмен, бәлки, ачуланмас, туй алдыннан мондый гаугалы хәлнең чыгарга торуын аңлатканга, бәлки, рәхмәт әйтер дип уйланды. Ире кайтканны көтмичә үк, байбичәгә серен ачарга дип, куйлар, кутаннар арасыннан Сарсымбайның ак тирмәсенә китте. III Ил агасы Байтүрә морза үлем түшәгенә ятты. Мәгәр кабилә, партия талашлары эчендә кайнаган карт йөрәге, үткен мие сәламәт иде әле. Үзеннән соң найман, дүрткара балаларының язмышы ничек булуы турында күп уйланды. Дошманнарның баш күтәрүе аңа ачык иде. Үзенең бай тирмәсенең түрендә ятып, бу хакта күп баш ватканнан соң, чараларның берсе буларак, Биремҗан аксакалны чакыртып, аңардан бәхиллек алу фикеренә килде: — Бу ялганда, — диде, — яхшылыгым күп булды, мәгәр яманлыгым да аз имәс. Дөньяныкы дөньяда бетсен: Азым әкәне җибәреп, үтенечемне әйтим, килсә, ту бия суйдырып, кымызны мул куеп, асыл елкыдан үзенә берничә кара бүләк биреп, ризалыгын сорыйм. Сүземне алса кирәк: үзе белән бергә үстек, бергә сабакка йөрдек, бергә ат уйнаттык. Ул тамырымның күңелен тапмый китсәм, җаным тыныч булмас. Найман балаларының миннән соңгы эшләрендә дә күп кыенлык чыгар, — диде. Карт бу сүзләрне әйткәндә, тукал өйдә иде. Зиннәтле зур, бай тирмәнең ишеге төбендәге сабадагы кымызны пешкәк белән шапырып тора иде. Хатын иренә аптырап карады: "Апырмай, бу ни булды? Югыйсә баем саташамы", — дип гаҗәпләнеп калды, ләкин каршы тел әйтергә йөрәге җитмәде. Башына ак ефәк урамал саргай, кара күзле, ап-ак чәчле байбичә бу вакыт авыруның янында утыра иде. Байтүрәнең сүзләрен башына сыйдыра алмады, сабыр, мәгәр ачулы тавыш белән аны бүлде: — Син, — диде, — акыл белән, баһадир ирлек белән гомер иттең. Инде ахыр көнендә бер тинтәклек кылыйм дип ятканыңмы бу?! Авыру җавап бирергә өлгермәде, ишек ачылды. Аннан урта буйлы, калын муенлы, симез гәүдәле, агара башлаган сирәк сакаллы Якуп килеп кереп, агасының кәефен сорады. Рөкыя бикә моңа гаҗәпсенгән тавыш, аптыраган йөз белән фаҗигане аңлатты: — Ханнарның , солтаннарның баласы , аксөяк найман - нарның агасы, кырык ел ил тоткан абзаң бүген, мәлҗерәп беткән Биремҗан карт белән килешсәм, аны чакырып адәм җибәрсәм иде, дип ята, шуңа башым әйләнеп калды! Моннан егерме ел элек ул яман чалның Яңгырбайлар туенда миңа әйткән бер сүзе йортның хәтереннән чыкмаган булса кирәк... Ул адәмне мин ничек кабул кылырмын, ничек кунак итәрмен. Син бер нәрсә әйт, бәлки, телеңне алыр, — диде. Якуп кирәгәгә асылынган иярләр арасыннан нидер эзли иде. Каеш аел белән көмешләнгән саплы камчыны тартып чыгарды да һичкемгә күтәрелеп карамастан әйтә куйды: — Агам, — диде, — миңа моны кичә әйтеп иде. Ни дисәм дә, сүзем үтми калды... Биремҗан дигән ул исәр чал — йортның барына да билгеле адәм гуй! Ләкин үз гомерендә әйткәнен эшләми калырга өйрәнмәгән карт арыслан, авыру булса да, боларга колак салмады, өстендәге атлас юрганнарны бер яккарак ташлый биреп, ачуыннан башын күтәреп: — Сәүләм Рөкыя! — диде. — Аяллыгыңа барма, күп гомер эчендә яманын да, яхшысын да күрми амал юк! Син егерме ел элек аңардан бер каты сүз ишеткән булсаң, мин аның белән кырык ел талаш кылганмын; мәгәр акылыңны киң йөртергә кирәк: Сарсымбай дигән яман эт баласы безгә каршы гауга чыгарам дип ятыр; ил эчендә күп әңгәмә таралып китте. Уйлаганым — үзем өчен имәс, тәкъдир җитеп, ясаган иям җанымны үзенә кайтара торган булса, найманның, дүрткараның чамасын төзәтим дип яткан эшем гуй! — диде. Сөйләүдән арып китте, хәлсезләнеп, кире ятты, ахыр фәрманын кыенлык белән әйтә алды: — Мин ике сөйләргә гадәтләнмәгәнмен: Азымбай белән нугай молданы чакырыгыз, Кашка белән Дөлделне иярләгез, бу ике байгыш Коргак-Күл җәйләвенә барып кайтырлар!.. Башка чара юк иде. Яңадан каршы әйтергә һичкемнең батырлыгы җитмәде. Тукал сабасын бәйләде, пешкәкне кирәгәгә элде дә чыгып китте. Байбичәнең җаны әрнүле иде. Мәгәр, кабаттан сүз кузгатып, авыруны борчыйсы килмәде, янына барды, мендәрләрен, юрганнарын ипләде. — Авызың кибеп калгандыр, бераз дәм итсәңче! — дип, ишек төбендәге кечкенә күн турсыктан, Бохараның яшькелт пыяласына салып, кымыз китерде. Авыруның куәте аз, куллары калтырый, юан симез гәүдәсе бераз бушап калган кебек иде. Күп эчә алмады, бер-ике генә йотты да: — Ай, карагым, үлемнең килүе шул булса кирәк. Тамагымнан үтми торыр... Артык бармый, алып куй, бавырым, — дип, кире бирде. Бу арада Якуп бөтенләй юлча киенеп бетте. Өстендәге буй-буй сырып тегелгән яңа көпе, башында бәрхет тышлы, кызыл төлке эчле, чите камалы очлы бүрек, билендә кара алтын белән бизәлгән көмеш кәмәр, кулында камчы. Ул, агасы авыру була торып та, каядыр китәргә теләвенең сәбәбен әйтергә тиешле тапты: — Яңгырбайның, — диде, — бала туе икән. Йортның өлкәннәре җыелса кирәк... Төрле илнең агалары, биләре, аксакаллары белән әңгәмә кылып кайтсам дигән уем бар иде! — диде. Партиянең, ыругның элекке җиңелү белмәс куәте кими, урыны какшый, дошманнар көч ала башлаган заман иде. Бай үзе дә, хәлне аңлаган бикә дә моңа каршы әйтмәделәр. Байтүрә аеруча кабул күрде: — Миннән, — диде, — яхшыларга сәлам әйт, аксакаллар мәҗлесенә барып, әңгәмәләрен ишетә алмавыма күңелем бозылып калды! Якуп чыгып барганда, байбичә аңа ярым шаяртып әйтә калды: — Бүген Мәрьям өчен яучылар киләчәк дип хәбәр иттеләр... Безгә кода булам дигәннең баласы, дәүләте ничек икән? Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң зарар итмәс! Тукалның ике айлык кызын Иолдызбайның яңа туган улына әйттерү турында кодалык сәүдәсе бара иде. Бикәнең сүзе шул хакта иде. Якуп моның эчендәге интриганы нык төшенгәнгә, Рөкыя байбичәнең шаян акылына хәйран булып елмайды: — Хатын булып яратылуың әрәм синең, — дип китә бирде. Тукал байның хәбәрен ирештергән булса кирәк, тыштан ук шаулап, тавышланып, Азымбай килеп керде.IV IV Бу ябык, чандыр гәүдәле, эчке хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Ияге очланып килгән, яңак сөякләренең югары ягы тышка бәреп тора, берничә генә бөртек чал сакалы җилберди; аягында иске читек-кәвеш, өстендә начар камзул, такыр башында татарның белен кебек җәелгән, каешланган иске кәләпүше иде. Ишектән аягын атлауга, тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте, нечкә уенчак тавыш белән: — Саламалайкем... Кәефең ничек, бай? — дип исәнләште дә, киез өйнең түренә, паласлар өстенә барып утырып, фатиха кылган сыман битләрен сыйпады. Шул ук җиңел, тәрилкәле тавыш белән иң элек ятактагы авыруга карап, мактау сүзе әйтте: — Бай, син дөньяның үзен җиңгән идең: инде шул бер яман айгырның тоягыннан килгән чиргә бирешеп яткан көнеңме?! Синсез йорт ятим булып калды, — диде. Аннан соң Рөкыягә әйләнде: — Мал-җаның аманмы, данабикә? Син исән булсаң, карт морзамны терелтерсең дип, дога кылып ятырбыз... Илнең өмете синдә гуй! — диде. Байбичә бу картны яратмый һәм ышанмый иде. Ләкин ыругның бик күп йомышларын башкарганга, һәрвакыт иренә илчелек хезмәтләрен үтәгәнгә, үзенең күңелендәген аз гына да тышка чыгармый иде, зур аяк белән сабадан кымыз салып бирде дә, күзендәге яшен сөртеп, акрын, сабыр, эчле мәгънә белән әйтте: — Тәкъдирдә язылганны бозарга адәм баласының куәте җитми икән! Мәгәр өметем бар, яхшыларның теләге, әүлияларның догасы белән Байтүрәбез тиз көндә яңадан аләүмәт эшенә чыкса кирәк дип торам! Авыру яткан җирендә кунакка таба әйләнде, хәлсез, зәгыйфь рәвештә ни өчен чакыртуын сөйләде: — Дөнья дигәннәре шул икән, Азым әкә! Хан бул, түрә бул, бай бул — һәммәңнең барып туктала торган җире бер икән!.. Үзең беләсең, Биремҗан аксакал белән күп талашымыз булды... Куәт миндә иде, илнең тоткасы миндә иде... Картны рәнҗеткән, күңелен сындырган чагым аз имәс. Үзем бүгениртәгә дөньяны куйсам кирәк дип ятам... Телем, акылым сау көндә ул кордашымның ризалыгын алып, найман балалары белән килештереп китсәм икән дим... Синең белән бу ялганның яхшылыгын да, яманлыгын да бергә үткәрдек... Актык йомышымны да син үтә: күк Дөлделемне атлан, камчымны билеңә сал да Коргак-Күл җәйләвенә бар. Бирем әкәгә сәламемне тапшыр, арызымны әйт, найман, дүрткара илләренең кунагы булуыңны көтәбез, диген!.. Азымбай чал, кымызны эчеп, савытны бикәгә бирде, бераз аптырап, уйланып, сирәк сакалын сыйпады: — Кушсаң, — диде, — бармый амалым юк. Мәгәр Биремҗан аксакалны яхшы танучы идем. Ул адәм, найман дигәннең исемен ишетсә дә, яман бер сүзгә килә: "Казакъ йортын ак патшага сатып, Сары-Арканы урыс түрәгә таптаткан ул этләрне минем алдымда телгә алмагыз", — дип әйтә торган каты бавырлы, аз акыллы бер исәр чал гуй. Карт күңел бер сынгач, яңадан төзәлерме? Аргамакны тирләтеп, ул җәйләүгә бару бушка булмасмы?.. Бу сүзләр авыруның йөрәгенә агу булып төштеләр. Аның йөзенә, күзенә ачу катнаш кайгы чыкты. Калын, салынкы кабаклары дерелдәде, ләкин кызмады, кабаланмады, тирән борчулы, ачулы тавыш белән Азымбайның сүзен бүлде: — Картлыгым җитеп, акылым китеп калдымы?! Булмаса, казакъ йортының адәме бозылдымы?! Наукасланып ятканымнан бирле телемне алмас булдылар. Бүз балаларны, акылсыз аялларны бер якка куя биреп үзеңне чакыртсам, синең дә әйткәнең шул! — диде. Байбичә картка күз белән ишарә ясады, бу бераз каушап калды: — Сиңа коллыктан баш тартканым юк! Каршы әйтүем түгел иде... - диде. Байтүрә яңадан аның сүзен кисте: — Мин, — диде, — молдакә белән икәү барырсыз дигән идем. Инде ул уйдан кайттым. Үзенең чакча баш нугайлыгы белән бер-бер сүзне исәпсез әйтеп, эшне бозар дип куркам. Ул балаларны укыта бирсен. Ялгызың бар, — диде. Карт хуш әйтеп чыгып китте. Байбичә: "Яхшы юл булсын", — дип калды. Азым әкә үз гомерендә кабилә, партия талашларының борылмаларын күп кичерде. Ләкин бүгенге йомышы аның өчен тагы зуррак булып күренде: арадагы сүзләр ничек кенә әйтелгән булмасын, әмма аңа тапшырылган эш мәңге гаугалашып килгән ыругларның килешүе өчен бер чама тартып карау иде. Әгәр юл уңса, Байтүрәнең иң яман дошманнарыннан булган Биремҗан аксакал бу йортка килеп кымыз татыса, иттән авыз итсә, ул вакыт ике кабиләнең талаштан туктавында сукмак салынган булачак иде. Иөкләтелгән бурыч шундый зур булганга, карт үзен Якты-Күлдән кызылкортларга җибәрелгән илче итеп уйлады. Өс-башының да шуңа охшашлы бер рәвештә булуын кирәк тапты, авыру яныннан чыккач та, туры үзенең өенә таба бар кадәренчә киенеп килү өчен кайтып китте. Бу җәйләүдә барлыгы унбиш тирмә бар. Боларның тугызы авылның ярлы казакъларыныкы, уртадагы алтысы Байтүрәнеке иде. Картның өе бер читтәрәк иде. Байдан чыгып, үз тирмәсенә атлау белән аның җаны әрнеп китте: ул алтмыш ел дөнья куды, Ходайга: "Мал да бирче, бак та бирче!" — дип моңлык кылды. Шул Байтүрәләргә коллыктан котылуын, ил өстендә баш булуны өмет итте. Ләкин бәхет килмәде. Инде баеп җитәм дигәндә, каты буранлы, яман бозлы бер көздә, аның күп хайванын җот һәлак кылды. Карт, тагы зәһәрләнеп, дөньяга, Аллага, байга үч итеп, сүгенеп йөри торган булды. Авыру арысланның фәрманын алып чыкканда, аның каршына ачылган күренешләр бу ачуын, бу әрнүен тагы арттырдылар. Тирмәдән далага күз ташлауга, аның алдына кайнап торган җәйләү килде: әйтерсең штаб тирәсен сырып алган миллионлы гаскәр! Шундый кара болыт булып бөтен тирә-якны, даланы, кутанны, җәйләүне Байтүрәнең маллары каплап алып, шулай кайнашып торалар. Әнә күлдән далага таба төяләр китеп баралар. Гәүдәләре эре, өркәчләре ияр кебек ике аерылы, башлары кечкенә, муеннары түбәгә асылган; әйтерсең сафлап тезелгән кәрван: шулай акрын, салмак, сабыр гына тирбәлә-тирбәлә атлыйлар. Нәзек буйлы, биек, нечкә аяклы, гаҗәеп матур күзле буталар алар янында уйнаклап йөриләр. Ерактарак иярләп ат менгән ике көтүче бара. Кулларында чыбыркы, яннарында озын колга сөйрәлгән. Бу төяләр кәрваныннан бирерәк, күл белән тирмәләр арасында, ничә йөзләп колыннар бәйләүдә тора. Ак башлы, кара бишмәтле хатыннар шуннан ерак түгел йөргән бияләрне корыклап китерәләр дә савып йөриләр. Болардан ераграк, төшкә кайткан көтүче исәбе-саны булмаган, сахраны каплаган куйларны акрын гына киң дала буенча куып алып китеп бара. Дәрья булып, болыт булып кайнашкан бу исәпсез мал картның күңелен кыздырды: — Ай Кодаем, ау, шуның йөздән берсен миңа бирсәң, синең кай җирең җимереләчәк иде?! Телемне алмадың, ау, Тәңрем! — дип әрнеп, боларның эченнән ялгыз фәкыйрь тирмәсенә барып җитәм дигәндә, арттан бер хатын тавышы ишетелде: — Азым әкә! Сары биянең җаен тапмый торабыз. Бире килсәңче! Кычкыручы — байның яшь хатыны — тукал иде. Чара булмады, борылып, бәйләүдәге колыннар янына китте. Азымбай карт, үзе ярлы булса да, гомер буенча мал арасында үскән, хайваннар белән гаҗиб үзләшкән бер адәм иде. Ул ат-җылкы тануда тирә-якның беренчесе санала. Аның кулы малга шифа дип карала. Бер байның кадерле юртагы авырса, аны чакырталар. Зур базарларда, ярминкәләрдә мал җыйган чакта, татарның Әхмәт, Гани, Яуыш дигән кебек байлары мал сайлау өчен аны күп акча белән алдыралар. Хатыннар арасында: "Азым әкә хайванның телен белә", — дип йөриләр. Кырыс, усал яшь бияләр саудырмаса, баласын имезмәсә, аңа киләләр. Әле дә байның тукалы көлә биреп каршы алды. — Ялчы хатын сары бия саудырмый дигәч, үзем барып идем. Азым әкәне тыңлаган җылкы миңа ничек карышсын дип, эчемнән киберләнеп... Мәгәр эшем чыкмады, син безгә булышлык кыла күр, — диде. Карт җавап бирмәде. Баягы әрнүле уйлардан соң аның күңеле төзәлмәгән иде әле. Хатын янында маташкан зур гәүдәле ялчының кулыннан корыкны алды да, бер-ике атлап, сиздермәстән, сары биянең муенына ташлады. Ат, куркынып китим дисә, арканга тартылып калды. Азымбай, адәмчә сөйләнеп, корык буйлап барып, биянең муенына кул салды. Бу сабырсыз хайван иде, пошкырып, дулап китәргә теләде. Ләкин карт аңа карамады, акрын, йомшак тавыш белән һаман иркәли биреп, аркадан, кабыргадан сыйпады, җиленгә килеп җитте дә, ике көн буенча савылмаганга, тулып таш кебек каткан имчәкләргә бармакларын тидерде. Сары бия, көйсез хатыннар кебек чыелдап, тибенеп дулый башлады. Тукал бераз мыскыл белән көлде: — Дөньяда Азым әкәнең телен алмаган маллар да бар икән! - диде. Карт ашыкмады, бияне тынычлатып, ялыннан, сыртыннан сыйпап, тагы җиленгә кул сузды. Җылкы тагын тибенде, тагы дулады. Хатынның көлүе бөтенләй мәсхәрәгә әйләнде: — Ай, баба! Бу сары бия синең илле еллык абруеңны югалта гуй! — диде. Азымбай гаҗиб бер сабырлык белән өченче мәртәбә тотынды һәм җиңде: бия, бер-ике тарткач та, рәхәтләнеп аякларын ике якка аерды, имчәкләрдән сөт агып китте. Карт, мыскыл күзе белән тукалга карап әйтте: — Инде хәзер зәгыйфь яратылган аяллар да сава алыр! Хатын камил җиңелде: — Азым әкә, үзең яхшысын, мәгәр кайбер вакыт яман телең адәмне чагып куя, — диде. Баба монда эшен бетерде дә колыннар, бозаулар арасыннан, боларның нәселләрен, шәплекләрен карый-карый, өенә кайтып, бик тиз арада киенеп чыкты. Аягында Казанның әйбәт читек-кәвеше, башында яңа колакчын, якасы бишмәттән кайтарылып төшкән ак күлмәк, эче-тышы сырулы эре чуар бизәкле яңа көпе, билдә кәмәр — хәзер Азымбай, чыннан да, теләгән илгә би булып сайлана алырлык хөрмәтле бер аксакал иде. Байның үзе менә торган күк Дөлделен иярләп куйган ялчы аны бераз көлеп каршы алды: — Асыл киендең, җылкының тулпарына мендең... Юлың ак булсын, Азым әкә, — диде. Ләкин картның йөрәге тыныч түгел иде, атка менә биреп, әрле тавыш белән әйтә куйды: — Ясаган Тәңрем мондый җылкыларны Байтүрәләргә биреп бетереп, безне мәхрүм калдырды. Монда хикмәте нидер, — күп уйласам да, акылым җитә алмады... — диде. Бу атның бай үзе авырганнан бирле йөргәне юк иде, сабырсызланып кузгалды. Найманның илчесен, Коргак-Күл җәйләвенә карап, алып китә бирде. VI Якты-Күл җәйләвеннән чыгып, сәгать ярымнар баргач, ат өстендә чабып килгән бүз балалар очрады, карт балалардан Әхмәт авылының хәзер кайда күчкәнен сорады. Бик аз гына сузып: "Ә-нә... тора!" — диделәр. Ләкин казакъның "ә-нә... тора" дигәне алтмыш чакрым булып чыкты. Азым әкә, күк Дөлделне тирләтеп, Коргак-Күл туфрагына аяк басканда, төш ауган, һава бераз талгынланган, маллар челләнең көндезге кызулыгыннан соң рәхәтләнеп ашый башлаганнар иде. Бу җәйләү картның күңеленә ошамады: туфрагы начар, саргылт; үләне сирәк, сыек, күле чыннан да корып бетеп бара, аның тирә-ягы әллә каян кая кызыл вак үлән белән капланган. Сахрада көтү-көтү йөргән малларның да чырае юк: җәй уртасы җитсә дә, Якты-Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар. Ара-тирә корчаңгы атлар да күренә. Боларга карап: — Дөнья тигез түгел, ау, Тәңрем! — диде дә Азымбай карт, бер баланың күрсәтүе буенча, авылның бае Әхмәтнең тирмәләреннән соңдагы бер киез өйнең артына барып туктады. Кычкырып бирелгән сәламгә каршы башына ак урамал саргай, фәкыйрьчә, ләкин бары белән пакь киенгән бер киленчәк чыкты. Сабыр, басынкы тавыш белән: — Иркәкләремез өйдә юк, атам сукыр булганга, каршы чыга алмый, хуш киләсез! — диде. Кунак, аттан төшеп, аргамагын бәйләп, камчысын кулына тотып, киленчәк артыннан өйгә керде. Зур, биек, ләкин бик күп ямаулы тирмә. Жир идәннең күп җире ачык, тик түргә генә бераз киез түшәлгән, кирәгә буенда буяулары югала башлаган берничә сандык, алар өстендә берничә юрган, келәм, сул якта бер камыт, кибеп ауган буш саба, күптән кымызга тимәгән пешкәк, керле самавыр, берничә табак — менә өйнең бөтен җиһазы шул иде. Өйнең иң түрендә, озын кызгылт җонлы куй тиресе өстендә, сандыкка аркасың терәп, тезләрен бөкләп, бер карт утырган. Аягына иске читек-кәвеш, өстенә изүе бау белән бәйләнгән, якасы кире кайтарылган озын ак күлмәк, аның өстеннән төя җоныннан сугып, кыл катнаштырып эшләнгән зур көпе кигән, зур буйлы, бөркет танаулы, озын ак сакаллы, ләкин ябык, кипкән тәнле бу баба кунакның эзләп килгән мәшһүр Биремҗан аксакалы иде. Азымбай керүгә, ул урыныннан кузгалмады, баш күтәрмәде, йөзе-күзе үзалдындагы бер ноктага текәлгән көенчә калды, ләкин бөтен торышында колаклары белән бик аз, бик әкрен тавыш тулкыннарын да аерып танып торган бер дикъкать сизелә иде. Кунакның сәламен алмады, күзләрен шул элекке ноктага терәгән хәлдә: — Юл булсын, кордаш! Тавышың, аяк атлавың найман иленең Азымбай әкәнекенә охшап калды... Сезнең ыруг бу Коргак-Күл җәйләүләренә килә торган юлларны онытып бетмәгән икән әле! — диде. Үз яныннан урын күрсәтеп, утырырга кушты, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша башлады. Кунак, аманлык-саулык турыннан үткәч, беренче сүз буларак, аксакалның зирәклегенә хәйран калганлыгын әйтте: — Сары-Арканың өлкән ил агасы Чингиз байның җиназасы Куй елында булып иде, инде икенче әйләнеп, Җылкы елы килде. Ялгышмасам, ундүрт ел үткән була... Ул чакта сез даланың асыл җире, Яшел-Сырт дигән җәйләүләрдә күчеп йөри идегез. Шул җиназадан соң Биремҗан агамны күрү насыйб булмады... Шунча гомер үтеп тә, сез мине тавышымнан таныдыгыз. Моңа адәм акылы ирешә алмый! Ясаган иямнең биргән зирәклегенә чик булмаса кирәк! — диде. Хуҗа аксакал авыр бер сулады, һаман күзләрен бер ноктага терәгән көенчә, эчке, авыр хәсрәтле тавыш белән, ләкин бөтенләй икенче яктан җавап кайтарды: — Колагымның зирәклеге белән ни кылыйм, чырагым! Күп ел инде ясаган иямә моңлык кылып утырамын, мәгәр сәгате җитмәсә кирәк, телемне алмый: аңа әйттем, Сары-Арканың бу авыр тәкъдирен күрсәтеп йөрәгемне яндырма, минем җанымны ал, дидем. Булмаса, күземне сукыр кыл, илнең бу җәфаларын, бу газапларын күреп утырудан мин котылыйм, дидем. Колагымны саңгырау кыл, йортның күз яше катнаш ыңгырашуларын ишетмәс идем, дидем. Телемне алмады, яшем сиксәннең эченә керде, туксанга табан карап бара ятыр, ризыгымны кис диеп, күп зарилык иттем... Тыңламады. Тик бер сүзем кабул булды — күзләремне күрмәс кылды. Мәгәр колагымның ишетүе элеккедәй көчле булып калды: унбиш ел элек бер мәртәбә очраган адәмне тавышыннан тану гына түгел, бөтен илнең, Олуг йөз, Кече йөз, Урта йөзнең һәрберендә, казакъ ярыктыгының авыр тәкъдирдән моңланып, анасы югалып кыйналган бутадай хәсрәтләнеп җылаганын шушы иске тирмәм эченнән ишетеп утырам... Җанымны алмаган өчен аңа үпкәм зур, — диде. Ишектән, самавырын күтәреп, киленчәк керде. Тирмәнең сул ягында торган тәбәнәк шкафтан керле ашъяулык, сабы сынган чәйнек, ямаулы чынаяклар, берничә бавырсак салган бер тәрилкә алып, боларны кунак алдына китереп куйды, куе каймак салып, чәй ясый башлады. Акылы, чәчәнлеге белән Сары-Аркада дан тоткан Биремҗан аксакал заманында уртача дәүләтле адәмнәрдән иде. Байтүрәләр эш башына менеп, бу аларга каршы гауга башлаганның икенче елында, караңгы төннәрнең берендә, бер көтү җылкысын куып алып киттеләр. Атбасар, Күкчәтау, Кызылъяр арасында йөргән зур кәрванын бастылар. Шул ике бәла аның билен сындырды, бәхетен кире җибәрде. Борынгы мактаулы Яшел-Сырт дигән җәйләүләр найман ыругларының интригасы белән урыс хәзинәсенең ат заводларына, хохолларга алып бирелеп, менә шул Коргак-Күл җәйләүләрендә күчеп йөри башлагач, малларга бу җирнең тозлы икълиме ошамады, аксакал акрын-акрын бөлде. Үзе сукыраеп, бердәнбер угылы Җанбирде дә авырып киткәч, карт инде менә шул хәзерге хәленә төште. Казакъның борынгы гадәте буенча, ул кунакка хөрмәт кылу тик кымыз һәм ит белән генә була дип карый, самавыр, чәй, бавырсак кебек начар бидгатьләрне эшкә санамый иде. Килене чәй әзерләгәч, карт казакъ кунагыннан гафу үтенергә кирәк тапты: — Ерак илнең мөсафиры безне гаеп кылмасын: байлыгымыз бетте... Өемез кымызсыз утыра! Үткән-барган кунакларны ит белән, кымыз белән сыйлап җибәрергә куәтемез җитмәүдән күңелем бозылып кала, — диде. Дөньяны күп күргән, атаклы чәчәннәр белән сүз көрәштергән Азымбай бу аксакал алдында үзен югалтты. Картның һәрбер сүзе гүя аның йөрәгенә ук булып кадала; гүя уйлап килгән йомышы алдан ук җимерелә бара кебек иде. Шулай да сүзне ул якка таба борырга батырлык кылды, озын әңгәмәләрдән соң, ипләп китереп, Байтүрәнең арзын әйтә салды: — Бу ялганда адәмнең яманлыгы да, яхшылыгы да булучан. Яшьлек тамырыбыз Байтүрә каты наукасланып, тәкъдирем җитте дип, әҗәл көтеп ятыр... Мәгәр кордашым Биремҗанның күңелен алмый китсәм, кабердә җаным тыныч тапмас дип, мине сезгә җибәрде, — диярәк сүз башлады да, соңгы утыз ел буенча найман белән сарман кабиләләре арасындагы талашны, моңа нигезләнгән партия, булыслык 2, билек сайлавы өчен булган талашларның тудырган фаҗигаләрен озакозак итеп, бер-бер санап чыкты. Ахырында: — Найман йорты ыруглары Урта йөзнең өлкән аксакалы Биремҗан әкәне үз илемездә кунакта күрсәк иде дигән өмет белән калдылар... Әгәр инде бу сүзләрдә хатам булса, олуг аганың ак күңеле мине кичерер, илченең аяк тайган җирләрен күрсәтер, төз юлга барырга акыл бирер, безнең теләгебез шул, — дип тәмамлады. Казакъ сүзгә никадәр оста булса, башкалар сөйләгәнне дә шулкадәрле үк тыңлый белә. Кунакның ит пешәрлек вакыт сузылган сүзләрен Бирем әкә бик аз бүлдерүләр белән, тирән дикъкать эчендә, акылына салып утырды, аннан соң ашыкмый үзе сүз башлады: — Безнең, — диде, — найман ыругсына ачуыбыз юк. Мәгәр ул партиянең башлыклары булган Байтүрәләр, Якуплар йортына барып кунак булуны, аларның кымызыннан, итеннән авыз итүне дуңгыз белән бер табактан тамак җию дип күрәбез! — диде. Сүз акты. Байтүрәләрнең утыз ел буенча, урыс түрә белән берләшеп, Сары-Арканы нинди хурлыкка, коллыкка төшерүләре, үзләре дәүләт-мал арттырып, илне җирсез-сусыз калдырып, бөлгенлеккә салулары, алар сүзе белән җир аударылган, Өмбенең, Симинең, Яман Каланың, Тургайның, Кызылъярның зинданнарында, даласын, итен, кымызын, анасын сагынып, тимер рәшәткә эчендә елап утырган казакъ балаларының газапланулары акрын, сабыр тел белән кунакның күз алдыннан үтте. Ахыр килеп: — Илчегә үлем юк, мин сиңа шелтә кылмыйм мәгәр, — диде, — син Байтүрәгә әйт: адәм баласы кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле! Илгә таш чәчте, кан агызды, әгәр болар бугазына утырса, үз чәчкәннәрем үсте дип белсен!!! Тәкъдире җитеп, дөньядан кайтса, яшьлек тамырым булганлык өчен җиназасына барачакмын, мәгәр дәверенә, тәһлиленә кермәм, бүләген алмам, итеннән, кымызыннан авыз итмәм... Найман ыругларының яхшыларына миннән сәлам әйт! Сүзнең болай бетүен кунак үзенә фатиха дип аңлады, әдәп йөзеннән тагы берничә моң-зарын әйтте, дөньядан шикаять кылды: — Өметем зур иде, бу талашларның чиге күренми, күңелем бозылып калды, Бирем әкә, — дип, кулына камчысын алды. VII Аксакал шул урынында күзләрен бер ноктага терәгән хәлдә утырып калды. Азымбай, исәнләшеп, гомер-аманлык теләп, далага чыкты. Анда матур күк аргамак янына бер көтү халык җыелган иде. Ертык киемле, кайсылары бөтенләй ялангач кап-кара балалар атның иярен, көмешле йөгәннәрен карыйлар. Бүз балалар, яшь кызлар кебек, бер-берсе белән уен сүзләр әйтешәләр. Күкрәген бөтенләй ачып, баласын имезгән киленчәкләр, бер түгәрәк ясап, нидер сөйләшәләр. Болар уртасында кулына озын таяк тоткан бер кимпер, як-якка каранып, нидер сөйли, каргана. Моның күлмәге җыртык; берничә җирдән ләшпердәгән карт тәне күренә. Башындагы иске, керле урамалыннан алга да, артка да тузгып чыккан чәчләре, әллә нинди хыялый, саташулы күзләре моңа дивана төсен бирәләр. Ул куллары белән бутый, күзләрен туктаусыз төрле якка әйләндергәли... Мөсафир, өйдән чыгып, халыктан аманлык сорашып, аргамакның тезгенен чишим дигәндә, дивана кимпер, җенләнеп, картка таба кызулап килде дә: — Эт син! Байтүрәнең сөяген кимереп, йортны талыйсың! — дип кычкырынып, Азымбайның өстенә ташланды. Үзе һаман нидер акырына, таягы белән әле бер якка, әле атка, әле картка кизәнә башлый. Бала-чага, куркып, тавышланып, кызыксынып, лачыннар шаулап качкан чәүкәләр кебек, читкә сибеләләр. Киленчәкләр гадәттән тыш хәйранлык белән: — Оят булды гуй, кунакка яманлык кылдылар, — дип, кимперне тотарга, таягын алырга азапланып, тагы шау-шуны арттыралар. Өйдә утырган Биремҗан әкә бу тавышларны ишетүгә хәлне аңлап алган иде. Үзендә көтелмәгән бер гайрәт белән тиз генә таягын ала да шау-шулы җәмәгать эченә килеп чыга. Аны күрү белән, яшь хатыннар теге кимпергә ныграк тотыналар. Ләкин ул бирешми, һаман дулый, тыпырчына, кизәнә... Аксакал бу гауганы тиз туктатты. Тавыш уңае белән килеп, тиле карчыкның беләгеннән тотты да: — Дивана кимпер, бу ни кылганың синең? Азым әкә минем кунагым булды гуй! Казакъ йортының каюсында өйгә килгән кунакка мондый яманлык эшлиләр? — диде. Халык тынды. Мондый гаделсезлеккә бары да оялып, кунактан гафу үтенделәр. Ләкин кимпер тиз айнымады. Үзен туктаткач, аның таяк белән сугышуы күз яше белән үкереп елауга әйләнде: — Байтүрә дигән яман эт минем карагым — бердәнбер улымны алды, урыс түрәне үтерүдә катнашкан дип, ялганлап ант ясатып, катрга җибәртте. Балаларымны ятим калдырды... Салым дип актык атымны саттырды... Атасына нәләт булгыры! Җиде бабасының каберен ачып... фәлән кылаем!.. Үзем карт кимпер, балалар яшь... Барыбыз ач утырабыз!.. Таң сәхәр җылап үткәрәбез. Киң дала да безгә тар булып калды! — дип акырып, әллә нинди әрнүле кызганыч тавыш белән үкерергә, чәчләрен җолкып еларга тотынды. Моны күреп, кечкенә ике бала үксеп җибәрделәр. Башкаларның да йөрәкләренә ачы кызгану төште, күзләренә яшь килде, һәммә кеше ниндидер авыр фаҗига астында калган кебек булдылар. Карчыкның елавы тагы талашка-бәргәләүгә әйләнәчәк иде. Биремҗан аксакал кунактан кат-кат гафу кулы сорады, кимпергә: — Куй, җылама, мин сине Сарсымбайга озатырмын; мал багарсың, киез басарсың, тамагың ач булмас! — дип тынычландырып, киленчәгенең ярдәме белән өйгә таба көчләп алып кереп китте. Кунак бу көтелмәгән, далада булмый торган тәхкыйрьдән шаша калды. Ул, яше алтмышка җитеп, мондый хурлыкны күргәне юк иде. һичкемгә һичбер сүз әйтмәде, авырлык белән күк аргамакка менде дә, найман юлына карап, атны әйдәде. VIII Ләкин бу уңайга күп китмәде, тезгеннең сул ягын тартты. Күк аргамак үз юлын яхшы белүче иде, бу карт ялгыша дип, бирешмәскә теләде, һаман найман ягына каерды. Азымбай каты итеп өзәңгене кысты, ачулана биреп, яңадан сул якны тартты. Шуннан соң гына ат, хаталык белән түгел, башка бер җиргә барабыздыр, ахры, дип буйсынды. Боларга каршы, яшь айгырны уйнатып, кулына озын корык тоткан бер казакъ килә иде. Җитәр-җитмәс туктала төшеп, сәлам бирде. һәр ике як: "Юл булсын!", "Алай булсын!", "Саламалайкем!" дигән сүзләрне әйтешеп, мал-җанның аманлыгын, илкөннең саулыгын сорагач, Азымбай карт: — Танабуга ыругысы , Магҗан баласы Арысланбайның җәйләвенә барыйм дип идем, шушы көндә кайда күчкәннәрен белә алмадым, — диде. Корыклы казакъ сабырсыз айгырын тарта төшеп, көнчыгыш ягына карап: — Ә... нә... тора! — дип күрсәтте дә санап сөйләп китте: — Күчемне, Кипкән-Үзәнне үтәрсең, чобар-айгырдан бер түбә күренер — әнә шул Яман-Чүл дигән җәйләүдә Арысланбай булыр! Карт Сары-Аркада минем атым аяк басмаган урын юк дип мактанучылардан иде. Казакъның сүзләре артыннан аның әйткән җирләре, чыннан да, берәм-берәм күз алдына килә барды, һичбер сүзен кайтарып сорамады. — Дәүләтең мул булсын, хуш! — дип, атның тезгенен бушатты, өзәңге белән бер кымтып алды да каты җилдереп китә бирде. Азымҗан әкә, юл буена атның ирегенә куеп, кызу барды. Тик Күчемгә кереп, берәүдә кымыз эчеп чыкты. Чобар-айгырда, өлкән ак тирмәнең артындагы иярле атларны, сыек кына төтен чыгарып яткан учакны күреп, кунак барын, ит пешкәнен сизенде дә сәлам биреп керде. Таныш булмасалар да, хөрмәтләп каршы алдылар, хуҗаның янына утыртып, туктының симезе, җылкы казылыгының майлысы белән кунак кылдылар. Бу йортта тагы ике аяк кымыз эчте, берәүдән алып, аш сеңдерү өчен, насбай салды да, "дәүләтең мул булсын", "дөньягыз хуш булсын"ны әйтеп, юлына китә бирде. Күк аргамакның эче суырылды, сусаудан иреннәрен ялый башлады, күзләре ялтырады, шулай да теге әйткән түбәгә менгәндә, кояш яңа түбәнәя башлаган иде әле. Бу калкуның өстенә чыгу белән, картның күз алдына эзләп килгән җәйләвенең бөтен ягы ачылды. Ләкин ул моны яратмады. Күлләре юк яки кайчандыр булып та корыган. Хәзер аның урынында малга да, адәмгә дә файдасыз бер кызгылт үлән үсеп килә. Башка җирләрдә дә үсемлек сыек, әле яңа күчкән булсалар да, ярым саргылт. Тик урыны-урыны белән генә әйбәт яшеллекләр күренә. Бу җәйләү аны күңелсез уйга алып китте: "Борынгылар зирәк булганнар, ау! һәрнәрсәнең чамасына карап исем бирә белгәннәр; бу җәйләү, дөрестән дә, яман чүл икән", — диде. Кибеп, кызарып торган уйсуның кыйбла ягына утырган унлап тирмәгә карагач, Азымбай бер күз салуда уртадагы зур ак киез өйне күрде: — Арысланбайныкы шушы булырга тиеш! — диде.IX IX Бу тирмәләр белән Кызыл уйсу арасындагы кутанда, бәйләүле колыннар янында, ак башлы хатыннар, чиләк, корык тотып, бия савып йөриләр иде. Карт, атны уңга тартып, өйләрнең арт ягына чыкты. Ике тирмә арасында җылгыр күзле, кайбер калку күкрәкле киленчәкләр белән, җефәктәй кара чәчләрен җилкәләрендә тулкынландырып, башларына кечкенә кызыл кәләпүшләр кигән сылу кызлар ачык һавада җырлый-җырлый киез басалар, бер кимпер аларга юлбашчылык кыла; бүз балалар, шулар тирәсендә бушны-бушка бушатып, киленчәкләр белән, сылулар белән сүз көрәштереп, бүген кич янына барсам, кабул кылырсыңмы дигән мәгънәне аңлатып, шаярып йөриләр. Йортның бер ягында ике төрәнле тимер сабан, уру һәм чабу машиналарының бу дала тормышының уртасында күренүе карт өчен, мәчет эчендә зур чәчле, тәреле урыс күренгән кебек, ят булып тоелды. Карт боларның яныннан үтте, туры уртадагы өлкән ак тирмә артына барды. Анда бер ат янында берничә казакъ җегете тора, боларның берсе, яшьрәге, бөтенләй юлга әзерләнеп киенгәнгә охшый иде. Азым әкә якынлашуга, бу җегет аңа каршы барды: — Хуш киләсез! Яман-Чүл сезне күрмәгәнгә ун еллар үтеп инде, - дип сәлам бирде. Бу җегет картның эзләп килгән Арысланбае иде. Кул бирештеләр. Мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша-сораша өйгә керделәр. Күп еллар элек Азымбай карт бу йортның кодасы иде. Дәүләте үсеп барган чакта җегетнең атасы Магҗан хаҗи белән якыннар иде. Ике яшьлек кызы Чулпанны дүрт яшендәге Арысланбайга әйттереп, бераз калым да алган иде. Кыз чәчәк авыруы белән дөньядан үтте. Партия талашлары бик кызып киткән заманда Азым әкә Байтүрә ягында булды. Магҗаннар Сарсымбайга кушылды. Шулай итеп, ике арада йөрешү-кунаклашу да тукталды. Үткәндәге ул якынлыклар өстенә җегет өчен бу кунакта аерым бер нәрсә бар иде. Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты, карт исә Сары-Арканың аяклы хәбәрчесе, партия, кабилә талашларының барлык интригаларының үзәгендә кайнаучы иде. Соңгы ун елдагы ара суыклыгын бөтенләй онытты, Арысланбай моның килүенә чын ихластан шатланды. Ул бүген иртә белән генә үзенең тамыры Карлыгач-Сылудан хәбәр алган иде. Кыз кичә кич үзенең кияве Калтайны кабул кылмый кайтаруын белдергән: "Кайтканыңа ике көн булды дип ишеттек... Тамырыңның хәлен белмичә, атаң урынына калган агаң Сарсымбайның йортына сәлам бирмичә торуың бер яман эш гуй", — дип әйттергән иде; Арыслан, хәзер шунда барырга әзерләнеп, ат иярләткән иде. Ләкин, карт килеп төшкәч, кичегергә уйлады: Байтүрә дигәннәре үлем түшәгендә ята; партиянең, ыругның эшләре бик гаугалы заман; сайлаулар да җитеп бара... Мондый вакытта найманнарның өлкәннәреннән булган Азым әкәнең килеп төшүе бушка булмаячагы мәгълүм иде. Шуның өчен дә Арысланбай Азым әкәгә ачык йөз күрсәтте, байларча җыештырылган матур, зур ак тирмәнең түренә, кадерле урынга утыртты, шунда йөргән киленчәккә, ярым шаярып: — Борынгы кодагыз гаепләп китмәсен: туктының симезен суегыз, кымызны мул китерегез, — диде. Ләкин кунагының кәефе мондый уенчак булмавы хуҗаны бераз гаҗәпкә калдырды. Карт, гәрчә аз-маз уен-көлке сөйләсә дә, аның йөрәгендә ниндидер бер яра бар кебек сизелә иде. Җегет берничә мәртәбә сорарга дип авыз ачса да, өлкән адәм үзе әйтмәгәч, батырлык кыла алмады. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлавы белән, Азымбай үзе серне ачты: — Атаң мәрхүм белән якын дус идек... Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, — диде. Коргак-Күлдә булуын, Биремҗан аксакалга ни өчен килүен сөйләде, ахыр килеп, теге дивана карчыкның — Миңдинең — таягына тукталды: — Яшем, — диде, — алтмышны үтеп бара ятыр!.. Бүз җегет заманында тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер адәм кул тидергәне юк иде... Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады... Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде... Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды. Син, диде, җоны коелган яман этсең, Байтүрәнең ташланган сөякләре өчен аның хәрам малын багучы, аның ил талап җыйган дәүләтен саклаучы яман этсең, атаңа нәләт... сакал... дип, үземне хур кылды! - диде. Арысланбай өчен бу гаҗәп бер хәбәр иде. Ихлас күңелдән картны кызганды, ләкин Азымбайның фаҗигасе тагын да тирәнрәк иде: — Шул акылдан шашкан кимпер мине акылга утыртты! Каршы ни әйтим! Эт булуым рас гуй. Мәгәр миңа һичбер сөяк тигәне юк. Би кылып сайламадылар, авылнай ясамадылар, булыс булуны төшемдә генә күрәм! Ара-тирә байның кымызын эчәм, итен ашыйм икән — казакъ йорты үзенең бу нигъмәтләрен далада каңгырып йөргән бичара нугай хәерчегә дә бирә түгелме?! Карт күңелем бозылып калды... КоргакКүлдән найманга кайтмыйча, күк Дөлделне Яман-Чүлгә тартуым менә шуның өчен иде! — диде. Карт бу төнне Арысланбайда кунды. Җегет үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның шелтә кылачагын белсә дә, сәбәбен аңлагач кичерер дип уйлады. Кунак белән озак әңгәмә кылды. Үзенең йөргәннәрен, күргәннәрен сөйләде, соңгы ике елның талашларын сөйләтте. Азымбай әкә икенче көнне, итне ашап, кымыз белән әбдән мас булып алганнан соң, үзенең актык сүзен әйтте: — Балам, — диде, — Алтын-Күл җәйләвенә бар. Сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем шушы сүземне ирештер: тауның ташы, ничаклы каты булса да, бер барып җимерелә икән! Диңгез булып җәйрәп яткан күлләр дә бер корый икән! Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды!.. Әгәр сезнең танабугалар, кара-айгырлар, кызылкортлар, сарманнар яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар... Сарсымбай минем сүзләремә колак бирсен! Илче кунакның бу кинаясе җегеткә ачык аңлашылды. Аның күңелен шатлык белән тутырды. Үз ягыннан җавап итеп: — Инде, Азым әкә, безнең җәйләүнең юлын күрдегез! Танабуга йорты һәрвакыт сезне үзенең кунагы кылмакка тели! — диде. Шул сүз белән далага чыктылар. Атлар иярләнеп әзерләнгән иде. Карт, аягын өзәңгегә куя биреп, үзенең эчке зарын әйтте: — Ясаган иям тел бирде, мәгәр малың булмагач, бу дөньяда кадерең юк икән! Байтүрәнең эте булып, яман кимперләрдән кыйналуым күп ел гомеремне кыскартты. Инде калганын адәм сынлы үткәрсәм иде! Озата чыккан җегетләр, моны аңламыйча аптырашып, берберенә карандылар. Илче Азым әкә белән Арысланбай атларына менделәр. Берсе — Якты-Күлгә, берсе үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның сагынып көтеп яткан җәйләвенә карап юлга төштеләр. Җәйге челләнең кызгылт ут булып янып чыккан иртәнге кояшы белән дала уяна. Сарсымбайның Алтын-Күл буена утырган җәйләве дә үзенең көндәлек тормышы белән кайный башлый. Иң элек куйлар кузгалалар. Болар бүген төндә, ике мәртәбә юктан гына өркеп китеп, үзләренең әллә ничаклы йокыларын калдырганнар иде. Шулай да вакытыннан кичегергә теләмәделәр. Таң килү белән, үзара акрын-акрын сөйләшә, тавышлана башладылар. Боларның шау-шуына, күзләрен тырнап, аксак көтүче — кечкенә буйлы Күчәрбай карт баш күтәрде; дөнья яктырган, күлдән сыек кына ак томан һавага җәелә, яшел сахраның үләнендә яңа чыгып кына килгән җәйге матур кояшның нурлары чык суы белән ялтырап уйныйлар. Ләкин болар картның арыган йөрәген кузгата алмадылар. Даланың ак таңнарын, мондый алтын иртәләрен ул үз гомерендә күп күрде, әгәр боларның һәммәсе бәрабәренә тагы бер генә сәгать йокы бирсәләр, аның ватылган сөякләре, бәлки, бераз ял итәрләр иде. Ләкин ул мөмкин түгел; кичә дә бай: "Соң китәсең, иртә кайтасың", — дип шелтә кылды... Күчәрбай авыр, акрын кузгала, берничә тапкыр исни, оешып каткан сеңгерләрен селкенеп яза да уртадагы тирмәгә бара. Башка һәммә халык йокыдалар иде әле. Тик йортның бөтен хезмәтләрен башкаручы тукал гына картның керүенә уянды, тузган чәчләрен төзәтеп, урыныннан торды да йокылы тавыш белән куйчыга: — Күчәрбай әкә, төнлекне ачып җибәрсәңче! — диде. Карт, яңадан тышка чыгып, җиргә чаклы сузылган кыл катыш җон арканны тартты, тирмәнең түбәсендәге киезне бер яккарак төшерде. Өй эче бөтенләй якты белән, иртәнге саф һава белән тулды. Ул арада тукал аксак куйчының барлык кирәген әзерләп бирде. Карт, кулына бер-ике тамчы су салып, керле сөлгегә сөртте дә, агач савыт белән бирелгән куе күҗәне, пешерелеп киптерелгән тары ярмасын ашап, кечкенә күн турсыкка салынган әйрәнне алып, йортка чыкты. Аның менеп йөри торган үгезе кутаннан ерак түгел, арканда куна иде. Шуны барып чишеп алды, агач иярен, иске киезен салып атланды да юлбашчылык кылып йөри торган кәҗәләр артыннан, саны меңнәргә җиткән куйларны, болар тирәсендә йомшак тавышлары белән мегер-мегер килеп имәргә азапланган кечкенә, ап-ак матур бөтерек җонлы бүлтерекләрне, күп еллаган, зур мөгезле карт тәкәләрне куып, киң далага, кояш каршысына таба әйдәп китте. Куй көтүе китүгә, тукал, йортка чыгып, янәшә тирмәдәге Каләмпергә: — Җаның бармы үзеңнең?! Торсаңчы тизрәк! — дип, ачу белән кычкырды. Җавап булмагач, үзе эчкә кереп, ишек янында астына киез җәеп, өстенә капчык ябынып яткан берәүне аягы белән төрткәли башлады. Бу һәр көн кояш белән бергә кузгалып, көн буенча лыртлырт йөри, сыерын, биясен сава, самавыр куя, үгез җигеп, күлдән су ташый, даладан кипкән тизәк җыя, савыт-саба юа торган, шуларны туктамый эшләп, иң соңыннан, ярты төннәр җиткәч кенә ята торган ялчы хатын иде. Тукалның типкәләвенә бер кузгалды, күзен ачып карады да: — И-я-ү...— дип, сузылып, яңадан йокыга чумды. Бай хатыны тагы ачуланып өстен ачкач кына, тәмам уянып, аякка басты. Тукал: — Су беткән, сыерга чаклы күлгә барып кайт, — диде дә үзе, комган алып, далага таба юнәлде. Болар тавышына тирмә янындагы арбада йоклаган ялчы да кузгалды. Бер иснәде, сөякләрен шыгырдатып бер киерелде: "Ай, күп йоклап калганмын икән", — дип, зур кунычлы, киң табанлы, чалыш үкчәле иске итеген, буй-буй җыртылып, ямалып беткән бишмәтен киде. Билен җеп белән бәйләде дә, зур гәүдәсе белән эре-эре атлап, мичкәле су арбасы янына килде. Анда Каләмпер үгез җигеп маташа иде: — Кичә бия тибеп, уң кулымны шештерде... Аркалыгын тартып бирсәңче! — диде. Җегет минут эчендә үгезне кертте, аркалыгын бәйләде дә: — Әйдә, йөрә бир! — дип, каеш чыбыркы белән сырт буена берне сызды. Ялчы хатын чиләген мичкәнең авызына тыкты да, атларатламас барган үгезне куалый-куалый, күлгә китте. Бу вакыт далада зур шау-шу күтәрелде: үзара тешләшеп, тынычсыз айгырларга каршы чыелдашып, колыннары белән бияләр кайталар. Төн буенча йокламый каравыллаган көтүче Акан, иярле ат өстендә чабып, озын корык белән селтәнеп, кутанга таба әйдәп килә. Җылкы кайтуы белән бөтен җәйләүдә уенлы, шау-шулы хәят тагы да көчәя төшә. Ялчы җегет кулындагы корык белән бияләргә каршы барды. Атыннан яңа төшкән җылкычыга карап, һәр көнлек гадәте буенча: — Мал-җаман амандыр, Солтан ага? — дип сорады. Солтан аңа, күтәрелеп карамастан, арыган, йокы баскан тавыш белән: — Туры бия аксап калды, йөрәк итенә бер-бер нәрсә кергән, ахры. Атабай картка күрсәтергә кирәк, — диде. Икәүләп колыннарны бәйләргә тотындылар. Барлыгы иллеләп савым бия бар иде. Боларның утыз бише Сарсымбайныкы, калганы икешәрдән, өчәрдән бүленеп, шушы җәйләүдәге фәкыйрь казакъларныкы иде. Бу авылдагы ун йортның тик өчесе генә биясез иде. Ялчы белән җылкычы, кайберләрен туп-туры кул белән, кырысракларын кечкенә корыклар белән тотып, җиргә кагылган тәбәнәк казыклар буенча сузылган арканнарга колыннарны бәйләп беткәндә, йокылы күз белән яшь киленчәк Айбала, тагын берничә хатын килеп, ирләргә юк-бар уен сүзләр әйтә-әйтә, болардан үзләренең колыннарын бәйләттеләр. Тукал, Каләмпер, тагы берничә ярдәмче хатын байның сыерларын савып беткәннәр, көтүче Әбеш боларны, якты кояш астында ялтырап уйнаган Алтын-Күл буе белән, яшел сахраның чыклы үләне өстендә карасу зәңгәр эз калдырып, акрын гына каулап китеп бара иде инде. Колыннар белән эшләрен бетереп, тирмәләргә килгәндә, тукал самавыр куя, берсе сөт белән, берсе киез басар өчен су белән тулы ике зур казанның астына тизәк салып, янмаганга өреп азаплана, ялчы хатын Каләмпер, уң яктагы кара өйдән капчык-капчык куй җоннары чыгарып, шуларны җирдәге камыш чыпта өстенә аударып азаплана иде. Сул кулдагы яңа ак тирмәдән урта буйлы, асыл киемле, сулы, мәһабәт, ләкин бераз йокылы кыяфәт белән байбичә килеп чыкты. Ул кичә, кызы белән аңлашып, сүз тыңлата алмаганнан бирле кәефсез, караңгы күренә иде. Ялчыга карап: — Җолкынбай, ак өйнең төнлеген ач, уң яктан бераз киезен күтәр, — диде. Аннан казан тирәсенә килеп, җоннар чыгарып маташкан Каләмпергә ачулы, ләкин сабыр тавыш белән: — Мин кичә әйтмәдемме сиңа?! Хәзергә каралар, кызыллар калып торсын, элек нәгыз ак җоннардан гына басарсыз! - диде. Хатын каушап, калтыранып китте, ялварулы, үтенечле рәвештә: — Ай Кодаем, ау! Акылым таралып калган гуй; сез кушканны онытып куйганмын, — дип, боларны ашыга-ашыга кире кертергә, тегеннән ак җоннарны ташырга тотынды. Үз өендәге вак-төяк эшләрен башкаргач, һәрвакыт өлкән йортның хезмәтенә йөри торган яшь киленчәк Айбала да килеп җитте. Тукалның кушуы буенча, тирмәдән әле кибеп бетмәгән кортларны кояшка чыгарды, элеккеләре белән янәшә өченче казанны куеп, астына тизәк ягып, берничә көн буенча җыелган сөттән эремчек кайната башлады. Байның яшь хатыны, зур самавырны чак-чак күтәреп, уртадагы өлкән өйгә алып керде, чәй әзерли башлады. Бу вакыт сул яктагы ак өйдән йортның хуҗасы — калын җилкәле, тулы канлы, аз гына чал керә башлаган Сарсымбай үзе дә йокылы күзләре белән торып чыкты. Хезмәтче хатын, эшен ташлап, аңа сулы җиз комганны йөгертеп китерде. Бай, яшел үлән өстендә кояшта иркәләнеп, акрын, сабыр юынган хәлендә, Җолкынбайны чакырды: — Бәйләүдәге атларың бераз хәл җыйсыннар , боларны җылкыга алып кайт, бүген синең белән калага барып килербез, — диде. Үзе чәй әзерләнгән өлкән тирмәгә кереп китте. Ишеккә җиткәч, шунда, казан тирәсендә маташкан Айбалага карап: — Ах, киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы! — дип, эчкә атлады. XI Карлыгач-Сылу күптән уянган булса да, кичәге күңелсезлектән соң анасына күренергә кыенсынып, күп уйларга гадәтләнмәгән башы белән үзенең авыр язмышы турында хафаланып, караңгы кайгы эчендә ята иде. Ялчы төнлекне ачты, югарыдан бөркелеп, сахраның саф һавасы тулды. Уң якның киезен күтәрделәр, якты кояш нурлары, кирәгәнең челтәрләре арасыннан кереп, өйнең идәнендә, киез өстендә түшәлгән паласларда шакмак-шакмак булып уйный башладылар, сул якның ачыклыгыннан тыштагы яшел үләннәрдә кибеп барган чык тамчылары ялтырап күренде. Ләкин иркә Сылу һаман кузгалмады, түгәрәк тирмәнең уң як түренә, кирәгә буена куелган караватында чәчләрен туздырып, кечкенә, нәфис, алсу-ак аякларын кичке күлмәк эченә, үзеннән-үзе тулкынланып торган матур тәнен йомшак юрганнар астына яшерә-яшерә, һаман бер яктан икенче якка ауный бирде. Зиһенен нәрсәгә генә юнәлдерергә тырышса да, анасының кичәге сүзе аның колагыннан китми иде: — Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм! — Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм! Өченчекөн кич җегете Калтай килде. Туй булмаганга, гадәт буенча, ата-анадан яшеренеп, киленчәк Айбала аркылы хәбәр итте. Карлыгач-Сылу кискен сүз белән: — Минем аңа кабулым юк, — дип җавап бирде. Җегет хурланган, киленчәкнең калымлык исеменнән, ялганлап, "каты наукасланып калдым, карагым үпкәләмәсен" дигән сүзенә ышанмаган. — Яхшы анадан туган ул яман кыз белән безнең кара-айгыр йорты ни кылырга белер! — дип, каты ачу белән үзенең Байчобарын суга биреп, караңгы төндә кире кайтып киткән. Арадагы илче Айбала боларның барын да кызга шул көндә үк әйткән иде. Ләкин байбичәгә бу хәбәрне ишеттергәнме яки ана йөрәге, үзе сизенеп, кодалык йорты белән ике арада зур талаш чыгачагын уйлаганмы — иркә Сылу моны белмәде. Мәгәр анасы Алтынчәч бикә кичә кызын чакырды да башта сөеп, иркәләп, ай ярымнан туй булачагы турында ишарә кылды; кыз баланы, күз агыңдай кылып үстерәсең дә чит йортка җибәрәсең, ана күңеле өчен күп хәсрәтле бер эш бу дигәндәй кинаяләр сөйләде. Карлыгач-Сылу башта сүз кайтармады, ахырдан түзмичә, анасының күкрәгенә капланып: — Чичәм, ике күзем, ул адәмгә бармыйм мин! — дип, туптуры әйтте дә елап җибәрде. Ана гадәттән тыш хафалы тавыш белән кызын юатты: — Өлкән нәселнең, яхшы атаның баласы булган бер җегет... Тәкъдирең шул... Яшь ярымнан әйтелгән, калым алынган!.. — дип озак сөйләде. Карлыгач, боларга карамастан, сүзендә нык торды, елавыннан туктап, ишек яңагына барып сөялде дә актык сүзен әйтте: — Теләгәнеңне кыла бир, Калтайны яратмыйм, күңелем башкада... Әгәр көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләп алырсыз! Байбичәнең күңеле катты, шелтәле һәм үпкәле тавыш белән: — Телемне алмасаң, без биргән җегетне ташлап, кодалар белән талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм! — диде. Шуның белән сүз киселде. Кызның бөтен дала кояш нуры эчендә йөзеп, тышта малтуар уйнап, җәйләү кызу кайнаган заманда, тирмәдә ялгызы ятып, очына чыга алмас уе менә шул күңелсезлекләргә бәйләнгән иде. Сарсымбайның казан янында эремчек кайнатып маташкан Айбалага йомшак тавыш белән "Киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы!" дигән сүзен ишеткәч, кызның йөрәге дерелдәп китте: атасы һәрвакыт "ялгызым" дип, "иркәм" дип кадерли, ул, бәлки, көчләмәс, сөйләп, итәгендә еласам, бәлки, күңеле кызганыр дип уйлады. Ләкин бу да шөбһәле иде. Чөнки Сарсымбай соңгы көндә никтер бераз хафалы күренә, үзенең сылу кызына йөрәгендә бер үпкәме, ачумы асрагандай бер хәлдә карый, үзен салкын тота иде. Кыз: "Ни кылыйм, башым җитми, ау!.." — дип, тагын аптырауга чумды. Тыштан аяк тавышы ишетелде, кулларын сызганган килеш, казакъның тирән музыкалы көе белән акрын сузып: Асылдың кыягындамы, Тулпарның тоягындамы, Артык туган идең, ау!.. - дип җырлап, Айбала килеп керде. Кыз яткан җиреннән кычкырып көлә бирде, киленчәкнең җырының ахырын шаян тавыш белән үзе көйләп каршы алды: Соңкардай чөелгән, Лачын костай төелгән, Җиңсез фиран киенгән, Шаһзатдың токымы идең, ау!.. Айбала фәкыйрь, ямьсез, ләкин ваемсыз, һәрвакыт шат күңелле, дәртле йөрәк бер хатын иде. Ишектән керүгә, әле һаман юрганнар эчендә иренеп яткан дусын шаяртып шелтәләде: — Тирмәнең төнлегеннән якты кояш үзеңне карап тора! Тургайлар өй турында: "Карлыгач-Сылу, торсаңчы!" — дип сайрап, һавага менәләр... Иркә таем, син ни кылып һаман ята бирәсең? Кузгалсаңчы! — диде дә, караватка килеп, кызның юрганнарын тартып уйната, кытыклап үбә, шаярта башлады. Болар бик күптәнге дуслар, сердәшләр иде. Иркә кыз ачуланмады, тартып алган юрганнарын кире ябынып: — Тәнемне ачасың, сәүләм, мин киенмәгәнмен гуй!.. — дип, рәхәтләнеп уйнап, яңадан юрганнарына төренде. Баягы кара уйлар бөтенләй югалдылар. Шулай шаярышкан вакытта киленчәк кызның күз төпләрен, бераз тартылган яңакларын, әйтерсең яңа күргәндәй гаҗәпләнеп карады да кинәт уйнаудан тукталды: — Карагым, сиңа ни булды? Сулган гөлгә охшап калгансың гуй!.. — дип, иркәле кызгану белән йөзеннән үпте, икесенең дә зиһеннәре икенче якка китте. Шаяру бетте. Карлыгач-Сылу бераз хафалы тавыш белән: — Йокым начар булды, яман төшләр тынычлыгымны алдылар, - диде. Киленчәк ихлас күңелдән борчылды, кызның мендәрен каплап, тулкынланып яткан кара җефәк чәчләрен уйнатып, ярым кочаклады: — Иркә таем, — диде, — кичә Калтай белән булган эш өчен акылсыз сердәшеңне кичергән булсаң, төшеңне сөйлә, йөрәгеңне ач! - диде. Карлыгач авыр сулады. — Сәүләм, синнән яшергән ни-нәрсәм бар? Сөйләсәң — сүз җитмәс, көйләсәң — көй җитмәс, бу киң даланың шундый бәхетсез бер баласымын гуй! — диде дә уйга калды. Бераз кысык кара күзләренә нечкә хәсрәт төсе чыкты. Кара туткыллы, үткен сылу йөзен ниндидер эчке бер борчу каплады. Ләкин Айбала киленчәк кайгы-хәсрәткә җиңелеп озак тора алмый торган адәм иде. Аның бетмәс уен дәрте дә яңадан күтәрелде, кызны тагын шаярта биреп: — Колынчагым, куйсаңчы юкны, мал, бәхет эчендә үсәсең, ил эчендә якты йолдыздай сылулыгың бар, тагы җитмәгәнең нәрсә? — дип, дусын күңелләтергә теләде. Бик сак, бик киная белән генә, икенче бер җегет күңелеңә хафа салып йөрсә кирәк дигән мәгънәдә ишарә ясады. Кызның йөзе ачылды. Күзләрендә мәхәббәт нуры ялтырады, тулы карасу-кызгылт иреннәрендә елмаю уйнады... Гүя үз эчендә уйнаган шатлыкка, зиһенендәге матур хыялга карап, акрын гына: — Сизгерлегең бар, ау, җиңгәм!.. — дип, акрын гына көлде. Саф энҗедәй тезелгән вак тешләре ялтырап калды. Киленчәк кызның романын күптән сизә иде. Арысланбай белән ике арадагы тамырлыкның тирәнәюен дә чамалый иде. Ләкин бу дәрәҗәгә җитәр дип уйламый, яшь күңел бер тулкынлана да туктала, бу да шулай булыр дип карый иде. Мәгәр кичәге Калтай вакыйгасыннан соң аның алдында зуррак яра ачылды. Карлыгачның хәзерге сүзе аңа куәт бирде: — Чырагым, күңелеңне аңлыйм, мәгәр кара-айгырлар йорты бер яманлык кылмасыннар! Йөрәгем шуннан куркып калды, — диде. Бу куркыныч кызның үз башын да күптән хафалый иде. Ләкин күңелен тыя алмый иде. Моны дусыннан яшермәде. — Язганын күрербез, мәгәр мин Арысланнан бүтәнгә бармам дип ант эчтем... Анама да әйттем, Калтайга көчләсәгез, Карлыгачның гәүдәсен Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем... Айбаланың куркуы җиңелде, хатынлык дәрте кузгалды. Кызны уенлы үпкә белән шелтәләде: — Арыслан ир-җегетләрнең асылыдыр. Аңа сүзем юк. Мәгәр дусыңнан моңарчы яшереп килүеңә күңелем рәнҗидер... Инде хәзер дә сөйләмәсәң, Айбаланың үпкәсе каты булыр, иркәм! - диде. Кыз урыныннан торды. Акрын, иренеп төзәтенә башлады. Ярым ачы, ярым уен-көлке эчендә: — Үпкәләвеңне күрәм... Инде, алайса, тыңла, — диде дә, үзенең дүрт еллык серен ачып, сөйләп бирде. XII Казакъ илендәге зур туйларның берендә бүз балалар белән яшь сылулар кара-каршы утырганнар. Думбрасы, зөрнәсе белән шау килеп, уен-көлке кылалар, үләң-җыр әйтешәләр. Карлыгач ундүрт яшендә генә, мәгәр буйга җитү, йөрәгендә дәрт уянган бер кыз иде. Аның каршысында асыл киенгән, укалы бүреге, алтынлы кәмәре белән ялтырап, кызылкортның бер җегете утыра. Мәгәр кызның күңеле моңа бармый. Җегетнең мактавына каршы каты чәнчеп, үләң белән җавап кайтара... Шулвакыт ишек ачыла, ялгыз бер җегет килеп керә. Бүз балалар, сылулар арасында кайнашып йөргән бер акын, тора биреп, кунак җегетне мактый башлый. Кыз аңа күз ташлый: озынча төз буй, яңа сызылып килгән куе кара мыек, маңгайга таба бераз киңәеп килгән акыллы йөз, билдә кәмәр, кулда камчы! Яшь йөрәккә ут төшә, кан кайный, мәгәр танымады, кем дип сорарга кыймады, сүз әйтергә теле бармады... Ахырдан түзмәде: "Кем ул иде?" — диде. Танабугаларның өлкәне Магҗан хаҗи дигәннең ялгыз баласы, диделәр. Мәгәр, диделәр, күңелеңне сузма. Найман иленең Азымбай дигән берәүнең, айдай йөзле, камыштай буйлы бер сылу кызы — ул җегетнең калымлыгыдыр, диделәр. Хәер, диде, киң далада кызның да, җегетнең дә сылулары аз имәс гуй, диде. Мәгәр яшь күңел бу сүз белән тынычланырмы?! Адәмнең һичберенә әйтмәстән, аны эзли башлый. Айлар үтә. Сарсымбай авылы Җылкы-Батканнан менә шул Алтын-Күл җәйләвенә зур кәрван булып күчеп барган заманда яңадан очрашалар. Картлар, өлкәннәр, хатыннар һәммәсе арбаларга утырганнар, кайберләре төягә менгәннәр. Карлыгач-Сылу, яулык ябынып, шул кимперләр белән утырып йөрсенме?! Ул кызлар, җегетләр белән ат өстендә уйнаклатып бара... Шулвакыт каршыдан асыл айгырларны иярләп менгән ике кыз, өч җегет килеп чыга. Арада теге Магҗанның баласы да бар. — Юл булсын ! — Юл булсын ! — Сарсымбай әкәнең авылы Алтын-Күлгә күчеп бара ятыр. — Танабугадан Яшел-Сыртка кунакка китеп барабыз. Шул гади сүзләрдән соң арадан бер шаяны әйтә сала: — Кызларның сылулары, җегетләрнең асыллары кара-каршы килгән икән, бер уенсыз үтеп китәргә ярамас... Алышмы, бирешме? — ди. Карлыгач, үз атын тарта биреп, алга килә: — Безнең йорт алышка да, бирешкә дә әзер, үз чамагызны карагыз, — ди. Тезгеннәр тартыла, камчылар уйный, өзәңгеләр селкенә башлый. Якты кояш астында ачык далада, чаң кузгатып, айгырларны тирләтеп, ат өстеннән бер-берен тартып алу белән уйнап китәләр. Сылу кызның бер яман уе бар иде, теге сызылган кара мыеклы җегетне, юртагыннан тартып төшереп, бер көлке кылсам дип ниятли иде. Астындагы елдам атны суга биреп, җегетнең каршысына килә дә лачын коштай тизлек белән аның тезгенен тартып җибәрә, айгыры борылыйм дигәндә, култыгыннан тартып, бер якка өстери, җегетнең астындагы ак юртак бераз кайшала биреп куя, мәгәр егылмый; җегет тиз генә әйләнә дә кызның атына яман камчы бирә, Карлыгач тотып өлгерә алмый; җегет, аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы, бөркет коштай кагына биреп, Сылуның биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндә асылып кала, егылырга рәт җитә... Бүз балалар яңгырашып көләләр, җегет кычкыра: — Җиңүчегә ни бирәсез? — ди. Карлыгач үзе дә көлеп җибәрә: — Җегетлегең зур, теләгеңне ал! — ди. һәр икесе ат өстендә булган килеш, җегет, кызның гәүдәсен үзенәрәк тарта биреп, битеннән, тулы кызгылт иреннәреннән үбә дә кире ияргә утырта. Алар — кыйблага, Карлыгачлар төньякка карап китә бирәләр. Менә бу җегет кызның хәзерге тамыры Арысланбай иде. Шул көн аларның беренче якынаюлары булды. Айбала бу хикәяне гаҗиб бер дәрт эчендә кайнап тыңлады. Бетермичә туктыйсы килмәде. Анда казандагы эремчекләр өчен байбичәнең шелтәсе көтсә дә, сүздән аерыла алмады, Карлыгач үзе дә бөтенләй ачылган, күңеллеләнгән иде инде. Шаяртыбрак дәвам итте: — Ике көннән соң үз йомышы белән безнең йортка бер киленчәк килде: кабулы булса, тамырлык арзуым бар, дип әйтә, диде. Эзләгән ир-җегетем шул булса, кабул кылмаска амалым бармы? Йортның бер асыл җегете икән, телен алмаска кыюлыгым җитмәс, дип җавап кайтардым... Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Ул җегетнең нәселе белән безнең йорт ераграк булса да, кода шикелле булды... Кымыз катнашы китте... Асыл җегеткә безнең өйнең кунагы булырга җай ачылды. Шуннан бирле ул җегетне йөрәгемдә асрыйм... Иренендәге бал тәмен суырганым, эссе кочагымда аны йоклатканым бар... Мәгәр ике ел кичкәч, яман Байтүрә аны, ак патшага тел әйтте дип, ялган ант ясатып, җир аударды... Ерак илләргә китте... — Кайларда булды икән бичара җегет? — Моны белмим. Мәгәр миңа бер хат килде... Моның белән ни кылмага аптырадым. Укытырга ышанычлы бер адәм тапмыйча, ай буена өстендә вак-вак итеп кара белән язылган шул ак кәгазьне күкрәгемдә сакладым. Башка юлы булмады, бер мумын нугай молдасы килеп чыкты. Бер сум бирдем: фатиха кыл, никтер йөрәгем авырта, дидем... Бичара адәм иде, ышанды, бөти язып тагарга бирде. Ахырдан аңа кәгазьне укыттым, гаҗәпләнеп күземә карады да: "Ай, чырагым, бөтием синең бу авыруыңа дәва булмас", — дип, көлеп китә бирде. Киленчәк үз алдында ачылган бу фаҗигаләрдән тәмам югалып калды. Кызны күкрәгенә алып: — Мине кичер, җаным, моннан соң Калтай дип авызга алмам! Синең колың булырмын, мәгәр миңа бер сүз әйт: йортның хәле ничек булыр? - диде. Кыз уйлап тормады: — Җегетем кайтты, киләм дигән хәбәре бар, аны бүген һәр сәгать көтәм, ни теләсә, шул булыр, мин һәммә нәрсәгә әзер, - диде. Килен куркып кызга карады, ләкин башка сүз белән борчымады. — Сәүләм җан, мине кичер, мин колың булыйм, — дип, ашыга-ашыга үзенең эремчекләренә йөгерде. Карлыгач-Сылу үзенең кайгысын гомерендә беренче ачуы иде. Җаны җиңеләйде, йөрәгендә кискен карар туды, шул карар белән урыныннан торды. Кечкенә аякларына Казан эше булган кызгылт төсле тар, нечкә матур итек, өстенә зәңгәрсу кара күлмәк киде, кара чәчне, үрмичә, бәйләмичә, озаклап тарап, тулкынландырып, аркасына таратып җибәрде. Яшьрәк вакыттагы кечкенә кара кәләпүшне башының бер ягынарак салды да көннең эсселеге белән, хатын-кызның, малның шаушуы белән кайнап торган далага чыкты. XIII Уртадагы өлкән өй белән ялчылар өчен ясалган читке карасоры тирмә арасында җырлый-җырлый киез басучы хатыннар Карлыгачны: — Күк кояшы, минем Сылуым йокыдан торсын дип, сабырсызлык белән көтсә дә, булдыра алмады, үз юлы белән китә барды, — дип шаяртып каршы алдылар. Эремчек эшен бетереп, киезгә тотынган Айбала: — Карагым, без арып калдык, бераз булышсаңчы! — диде. Кыз карчыклар белән исәнләште дә көлеп җавап кайтарды: — Әкәм белән чичәмә зур үпкәм бар: мине бу һөнәргә өйрәтми калдырганнар, — диде. Айбала тагы: — Моңа өйрәнәсе юк, күңелендә дәрт булса, бер күрүдә беләсең, — дип шаяртты. Сылу, иркәләнеп, аның сүзен бүлде: — Өлкән аналар гаеп кылса да әйтим, бу эшкә күңелем дә юк, — дип көлде. Киез басу эшендә юлбашчылык кылган ак чәчле, керле күлмәкле, җимерек борынлы карчык: — Өйрәнми куя бир, сәүләм. Кыз чагың — алтын чагың, ни әйтсәң — шул килешә, ни кылсаң — шул ярый... Мәгәр каената йортына килен булып төшкәч, аял көне — эт көне гуй, балам... Анаң канаты астындагы вакытның кадерен бел, уйна да көл! - диде. Киленчәкләр: — Кимпернеке дөрес, ау, кыз чагың — алтын чагың, килен булгач, хәл яман, — диешеп, бүрәнә кебек уралган киезне җәеп җибәрделәр дә казандагы эссе суны китереп сибә, кайбер нечкәрәк җиренә яңадан җон кушып баса башладылар. Өлкән тирмәдән байбичә Алтынчәчнең тавышы ишетелде, кыз анасына барыйм дип борылганда, өйләренең артына ике тәгәрмәчле арбага ябык үгез җиккән бер кимпер килеп тукталды. Киез басучылар, эшләрен ташлап, арба янына җыелдылар. Айбала: — Хуш килдең, чичә! — дип, кунакны, ярым күтәреп, әрҗәсеннән тартып төшерде. Бу — Әхмәт авылының, әлеге Азымбайны кыйнаган дивана карчык иде; байның ялчысы Җолкынбайга, ераграк булса да, кардәш иде. Каршы алучыларга кул биреп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашып бетәр-бетмәс, ярым каһәрләп, ярым елап, үзенең йөрәген ачты: — Илнең Байтүрә дигән эте бердәнбер карагым улымны, урыс түрәне үтергән дип, ялганлап ант ясап, гуаһ табып, катрга җибәрде, актык җылкымны салым өчен дип саттырды... Акылдан язган бер кимпермен... Кая барыйм? Биремҗан әкә әйтте: "Үзеңнең энең янына, Алтын-Күл җәйләвенә барсаң, Сарсымбай сиңа тамак та бирер, кием дә бирер, малын багарсың, киезен басарсың, җебен-арканың ишәрсең", — диде. Өлкән аксакалның телен алмаска амалым бармы? Үгеземне җиктем дә юлга чыктым... Ни кылыйм, үлем көтеп йөргән бер карчыкка кабер табылмасмы?! — диде. Шуның артыннан ук, бутап, ялгыштырып, Байтүрәнең илчесе Азым әкәне түбәләвен сөйли башлады. Карчыклар, киленчәкләр аны: — Син Җолкынбайның якын кардәше гуй, үзең бу авылда үскән бер адәмсең, җылавыңны куй, Сарсымбай бар чагында ач үлмәссең, — дип юата калдылар. Карлыгач-Сылу кунак кимпернең таягын алды да өлкән өйгә, атасы Сарсымбайга йөгерде. XIV Кыз ике көннән бирле атасы белән үзе арасында ниндидер бер салкынлык сизә иде, кан дошманның илчесе кыйналу хакындагы сүз белән аның күңелен алмак булды. Ул кергәндә, Сарсымбай түгәрәк тирмәнең түрендә чәй эчеп утыра иде. Иркә Сылу, бик чак кына каушап, ләкин назланып, атасына барды, акрын гына елмайды. — Әкәм, — диде, — кызың сиңа бер хәбәр белән килде, нинәрсә бүләк кыласың? — диде. Казакъ Карлыгачны янына алып, чәченнән сөйде: — Колынчагым, син минем ялгызым гуй! Синнән кызганганны эт ашасын! Сүзеңне әйт, ни сорасаң, шуны бирәм, — диде. Кыз бөтенләй шатланып, йөзе, күзе балаларча саф шатлык белән нурланды. — Ай, әкәм, ел буенча күк тулпарның баласы ала айгырны сорыйм, әле булса биргәнең юк! - диде. Карт камил кәефләнде: Карлыгач-Сылу аның бөтен дөньяда иң зур шатлыгы булган баласы иде, мондый иркәләнү вакытлары сирәк була иде. — Ярый, — диде, — әйтәчәк хәбәрең яхшы булса, бүген җылкыга барыйк, ала айгырны алып кайт, синеке булсын! — диде. Карлыгач кире йөгереп чыкты да чәче тузган, өсте-башы керләнеп беткән карчыкны җилтерәтеп алып керде, үзе, туры атасына барып: — Менә бу аның Байтүрә илчесе Азымбай чалны түбәләгән таягы, — дип, кәкре бер агачны сандыкка сөяде. Үзе, самавыр янына утырып, чәй эчәргә, әткәсенә ясарга тотынды. Сарсымбай утырган килеш кимпергә: — Юл булсын, чичәм, өйнең түреннән утыр, — диде. Карчык, чәй янына, җирдәге киезгә утырып, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашканнан соң, Биремҗан аксакалның сәламен әйтте: — Әгәр кумасаң, синең катыңа сыенырга килдем, — диде. Бай: — Казакъ йортында мондый сүзне сөйләмиләр, дала киң, жәйләү зур, безнең йортта бер кимпергә генә урын табылыр, син үзең бу авылда үскән бер адәмсең гуй, - диде. Карчык үз гомерендәге иң зур вакыйганы акрын, сабыр, ләкин байтак бутап, кайбер вакыт Байтүрәне күз алдында күргән кебек сөйләп бирде. — Байтүрәнең, — ди, — күк аргамагын менгән, көмеш иярен тарткан, камчысы кулында! Моны күргәч, йөрәгем чыдамады, таягымны алдым да чыкканын көттем... Ник килгәндер, белмәдем, мәгәр: "Атаңа нәләт булган Байтүрә... Бу синең адәмме? — дидем... Аксакал үзе әйтмәде, өлкән адәмнән сорарга телем бармады... "Син, — дидем, — атаңа нәләт Байтүрә, җиде бабаңның каберен ачып... фәлән кылаем...сакал!.." — дидем дә Азымбайның башына таяк белән үрмәләдем... "Син, атаңа нәләт, — дидем, — син җоны коелган бер этсең, Байтүрәнең ташлаган сөяге өчен аның хәрам малын багучы, ил талап җыйган дәүләтен саклаучы бер яман эт син, атаңа нәләт... сакал!" — дидем. Кыйнарга бирмәделәр... Җылап, үксеп, төнемне саташып үткәрдем дә сиңа килдем... Аксакалдан сорарга базмадым, мәгәр ул Азым дигән карт эт безнең илне шул яман эт найман балаларына карату өчен килгән булса кирәк... Киленчәк шулай әйтте... Тышта ат аягы ишетелде, кимпер белән Карлыгач-Сылу чыгып киттеләр. Кулларына камчылар тоткан, көннең кызулыгына карамастан, зур итек, көпе, колакчын кигән дүрт казакъ килеп керде. Сәлам бирделәр. Бай: — Юл булсын! - диде. Кунаклар, үз дәрәҗәләренә карап, кайсы түргә, кайсы түбәнрәк, аяк бөкләп утырдылар. Арадагы юан, симез, Этбай исемле бер казакъ: — Кашкарбай хаҗиның елы тулган көн икән. Шуңа бата кылырга китеп бара идек... Мал-җанның аманлыгын белик, өлкән йорт кымызыннан дәм татыйк, яхшыларга сәлам бирик дип уйладык, — диде. Бай "хуш килдегез"не әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм берничә савыт китереп куйды. Дөньяның, йорт-илнең саулыгыннан, күчәргә җәйләүләр бетеп баруыннан, зур күлләр, асыл сахралар урыс түрәләргә китеп, казакъ өчен мал йөртергә генә түгел, балаларын күмәргә каберлек тә калмавыннан күп сүз булды. Бай, шапыра биреп, кымызны сала торды. Җәйләүдән Байтүрәнең үләм дип авырып ятуына, ул дөньядан кайтса, яңадан партия талашы башлануына үчтеләр. Ул арада ак урамалны сарган, сабыр, мәһабәт Алтынчәч килеп керде. Кунаклар, урыннарыннан кузгалмыйча гына: — Аманмысыз, байбичә? — диделәр. Хатын, күтәрелеп карамыйча, ишетелер-ишетелмәс кенә: — Шөкер! — дип җавап кайтарды да, түрдәге сандыклардан берсен ачып, нидер ала башлады. Сүз яңа вакыйгага күчте. Байтүрә партиясенең, найман ыругсының юлбашчыларыннан Яңгырбай дигән зур байның кызы җиде яшьтә икенче бер байның улына әйттерелгән икән. Калымлык башка берәүне сөйгән. Шул кызны бүген төндә дүрт җегет, ат менеп килеп, урлап алып качканнар. Бүген ике йорт арасында, алач әйтеп, гауга чыгарга торадыр, ди. Аңарчы үз эшендә булган Алтынчәч, сүз моңа күчкәч, сандыгын ябып, мәҗлескә таба әйләнде. Берничә сөаль бирде; чөнки бу кодалык бөтенләй Байтүрәнең өлкән хатыны Рөкыя байбичәнең осталыгы белән эшләнгән иде. Бу ике байбичә исә яшь вакытларында матурлык белән, аннан соң байлык белән илдә өстенлек өчен ярышучылар иде. Хатын сабырлыгын җуйды, йөзенә җылан зәһәре чыкты. Кунакларга әйләнеп, начар яшерелгән шатлык катнаш агулы тавыш белән сүзгә кушылды: — Рөкыя байбичә Тургайбай хаҗиның туенда, күп җәмәгать алдында, миңа иблистәй мактанып әйткән иде: "Кирәксә — мал бирәбез, кирәксә - кыз бирәбез, кирәксә - җир аударабыз, мәгәр үз теләгәнебезне кылабыз", — дигән иде! Инде күреп карыйк. Найманнар белән җегетнең кардәш-ыругысы, алач кычкырып, бер-берен канга батырса, малын-җылкысын куып китсә, Байтүрәнең данабикәсе ни-нәрсә кыла белер икән! — диде. Мөсафирлар бу ике бичә арасындагы талашны яхшы беләләр, Байтүрә белән Сарсымбай арасындагы илгә баш булучылык көрәшенә караганда да бу ике матур, акыллы байбичә арасында хатыннарча зәһәрлерәк, ялкынлырак дошманлык барын күптән күрәләр иде. Хуҗаның күңеле өчен бер сүз әйтүне кирәк таптылар; түрдәге калын казакъ, бикәгә карап: — Борынгыларның бер сүзе бар: "Корымаган кое булмас, ярылмаган таш булмас", — дигәннәр. Рөкыянең хәле дә шуңарга охшап калса кирәк, — диде. Кунаклар, савытларын бушатып, чыгарга уйладылар, ләкин Алтынчәч: — Юлыгыз ерак, көн бик кызу, сау малдан да берәр аяк татыгыз, — дип, кечерәк бер сабадан тагы кымыз китереп утыртты. Кунаклар, эчеп, бит сыйпадылар. Авыл тиздән күчәчәк булганга, алдан барачак Кызыл-Ком җәйләвен барып карап кайтам дип, Сарсымбай да чыгып китте. Байбичә табакны, аякларны алып куйды да, яңадан сандыгын ачып, ниндидер кәгазьләр актара башлады: ай ярымнан Карлыгач-Сылуның туе булырга тора, партия, сайлау талашлары да ерак түгел, боларның һәр икесенә күп чыгым кирәк булачак, малның хакы да күтәрелгән диләр. Шуңа күрә бай якын арада җылкыдан, куйдан, үгездән барлыгы бер илле баш караны шәһәргә сатарга кудырмак була. Кайберләренең язулары югалган, байбичә хәзер шуны эзли иде. XV Даладан бала елаган тавыш килде. Кем икән дип уйларга өлгерә алмады, бөтенләй ир балаларча киенеп, чәчләрен кырдырган бер кыз бала үкереп елап килеп керде дә, яман көйсезләнгән хәлдә: — Куйчы карт Күчәрбай миңа үрдәк йомыркалары алып кайткан иде. Кәримнең маңкасы шуларны урлаган да миңа бирми ятыр... — дип өзгәләнә башлады. Байбичә, эшен ташлап, каты тавыш белән тышка кычкырды: — Китерегез шул Кәримнең яманын! Иртә юк, кич юк, әле йомыркасын, әле башкаларын талап, минем Гөлчәчәгемне кан җылатып йөри шул эт баласы! Бу тавышка ишек ачылды. Ертык күлмәкле, ябык; карасары йөзле, нурсыз ач күзле бер киленчәк керде. Үзе белән сигез-тугыз яшьлек бер малайны уң колагыннан өстери иде. Бу бала бөтенләй ялангач, корсагы зур, аяклары кыска, кәкре, такта кебек җәелгән, кап-кара пычрак битенең уртасында ике тишек кебек кенә торган танавыннан маңка салынган иде. Үзе, суярга илткәнен сизенгән кәҗә кебек, туктаусыз акыра иде. Хатын бусаганы атлауга, байбичәнең йөзенә туры карап, үзе бераз иелде, уң тезен җиргә тидерә язганчы бөкте. Соңра күтәрелеп, бикәгә таба берничә атлады да, тагы үзе иелеп, сул тезен җиргә тидерде. Түргә якынайганчы шулай иелеп, тезләренең әле уңын, әле сулын җиргә тидергәнче бөгеп килде. Бу шундый гадәт иде. Яңа яшь киленчәкләр, байның өлкән өенә, өлкән хатынына башлап кергәндә, олылау йөзеннән шулай итәргә тиешләр иде. Моны үтәгәч, киленчәк курыккан тавыш белән: — Әйтсәм, мине тыңламый. Сезнең алдыгызда күп оятлы булам, — дип, баласының гөнаһсына үзенең катнашы юклыгын аңлатырга теләде. Малай елавыннан туктамады, әллә нинди бер иске кәләпүш ертыгына салган йомыркаларын бирмәс өчен, бот араларына тыкты, үзе кызганычлы елау белән: — Мин аныкын алмадым, күл буеннан, камыш арасыннан үзем җыйдым, — дип, дөнья куптарып акыра иде. Ләкин байның ир малайларча киенеп, чәчләрен кырдырган матур, назлы сабый кызы Гөлчәчәк тә үз дигәнен кылмый калырга чамасы юк кебек күренде. Байбичә, кызып, сыктап барып, камытлар арасыннан кургашын башлы каеш камчыны тартып алды да малайга ташланды: — Бирмәсәң, битеңне ярам! — дип, туп-туры йөзенә кизәнде. Ялангач, пычрак кара малай, куркып, тагы яман акырып, йомыркаларын ташлап чыгып качты. Гөлчәчәк, күз яше ара көлеп, шатланып, йомыркаларны алды да, кәләпүш ертыгын бармак очы белән генә тотып, ачык ишектән далага ыргытты. Фәкыйрь киленчәк чыгып китте. Байбичә, сандыкларын бикләп бетергәч, Айбаланы чакырды. Күршедә бер карчык каты авырый иде, кичә шул, Алтынчәч кереп чыкмасмы икән дип әйттергән икән. Килен, хәле авыр, тамагым кибә, дип зарлана, диде. Бикә кечкенә турсыкка кымыз салдырды, кечкенә бер казылык белән майлы ял алды да авыруның хәлен белергә авыл читендәге тирмәгә таба китте. Аның белән Айбала да чыгып, яңадан киез басучы хатыннарга кушылды. Кояш югарылана. Көн кызганнан-кыза бара. Урмансыз, таусыз, зур елгасыз сахраның һавасы әйтерсең үз алдына көеп, үз эчендә янып, куырылып тора. Бу коры, җилсез, тын эсселектән даланың төрле ягында, көмеш тулкыннары белән уйнаган диңгез кебек сагым (мираж) ялтырый. Малларның түземсезләре кайта башлыйлар. Украсына чыдый алмаган кысыр бияләр, үгез башмаклар, койрыкларын чәнчеп, ялан туздырып чабып киләләр дә күлгә төшәләр. Куйлар, кызудан, чебеннән сабырсызланып, борыннары белән җир сөртеп, пыр-пыр килеп кайтып, кутанга тулалар. Боларның артыннан иреннәре көеп, хәле бетеп, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, аксак карт куйчы Күчәр өстерәлгәне ерактан күренә. Ялчы хатыннар, Айбала, тукал, теге яңа килгән дивана кимпер тагы мал тирәсендә азаплана башлыйлар, авыруларын карыйлар, куйларны савалар, бүлтерекләрне саныйлар. Кояш төшлеккә менә, һава көйдергәннән-көйдерә бирә. XVI Карлыгач, бу кызуда янып, бүз балалар, киленчәкләр белән шаярып арыгач, тирләп-пешеп ак өйгә керде. Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Тирмәдә беркадәр талгын һава булды. Шуларны бетереп, үзенең кул эшен алырга гына торганда, шатлыгыннан кая басарга белмичә, Айбала килеп керде дә кызны кочаклап үбә башлады: — Карагым, сөенечеңне әйт: тамырың килде! — диде. Карлыгач: — Сәүләм, җаным, җиңгәм! Зур бүләгем юк, яңа теккән ак күлмәгем синеке булсын! — дип, киленчәкнең биленнән алган хәлендә, ашыгып тышка ташланды. Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр, көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора; аның янында тукал, дивана кимпер, тагы берничә хатын күренә; болар уртасында башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң маңгайлы, карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Кызның йөрәгенә тулкын йөгерде, каны башына китте. Айбала курка калды, Карлыгач-Сылу бу яман телле, гайбәтчел кимперләр алдында яшьлек кылмагае иде дип уйлады. Ләкин кыз үзен бер минутта кулга алды, атлавын акрынайтты, ачык, шат елмайды, эчке мәхәббәтле, ягымлы тавыш белән: — Ак патшага кара тел әйтеп, даладан сөрелгән минем тамырым өчен юллар ак булсын! Казакъ йорты еллар буенча сине күз яше белән көтте, — дип күреште. Кунак жегете, Сылуның нәфис, кечкенә, йомшак кулларын җибәрмичә, бераз кысып, ләкин нурлы кара күзләрен аңардан алмыйча, тамырының сәламенә каршы: — Казакъ йорты үзенең җир аударылган баласын искә алгандырмы-юктырмы, мәгәр Арысланбай, бу җәйләүләрнең алтын көннәрен сагынып, ерак илләрдә күп моңлык кылды, — дип, кызга киная ташлады. Бу сүзләрдән Карлыгач-Сылуның кара туткыллы сылу йөзенә, нечкә хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән матур, кара күзләренә нур чәчелде. Бераз гына да уйлап тормыйча, тамырына елмайды, аңа каршы шундый ук киная ыргытты. — Кунагым, — диде, — хафа булмасын, мал-җан аман, йортил исән. Алтын-Күлнең ак кошлары турында югары һавада кара соңкарлар күп әйләнде, мәгәр тәкъдир саклады! — диде. Кинаяләрне җегет белән кыз үзләре генә түгел, башкалар да аңладылар. Шаян, үткен, ләкин сак киленчәк Айбала, яратып көлә төшеп, сүзне икенчегә борды: — Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый, тәвер җегет булып кайткан, — диде. Тукал да, йортның бу арада иң өлкәне булганга, кунакны сагынулары, аның язмышы өчен хафаланулары турында берничә сүз әйтте. Аңарчы ахмакча елмаеп торган дивана карчык та телгә килде: — Ай Кодаем, ау! Ашыйсы ризыгы бетмәс, башы исән булса, адәм баласы бер кайта икән... Минем Шакирым үлеп калган булса кирәк! — дип үкереп елап җибәрде. — Атаңа нәләт... Байтүрә... җиде бабаңның каберен ачып...— дигән кебек мәгълүм тиргәүләрен тезә башлады. Айбала уңайсызланды, кимперне: — Кунак алдында оят булды гуй, чичәм, — диярәк, бер якка тартты. Тукал, кымыз салып китерү өчен, уртадагы өлкән тирмәгә китте. Карлыгач-Сылу белән кунак җегет Арысланбай, йортның әдәпләре буенча, акрын, сабыр рәвештә сөйләшә-сөйләшә, ак өйгә юнәлделәр. Ләкин үзләре ут эчендәләр иде. Түгәрәк киез өйнең эченә кереп, артта ишек ябылуга, илнең гадәте, йоласы, тышкы вәкаре бер секундта каядыр очтылар. Кызның сабыры бетте. Акылдан шашып, йөзе агарынган хәлдә, үзен үзе белмичә: "Карагым, иркәм, үләм, ау!.." — дип, җегетнең көчле кочагында югалды. Дөньяны, адәм кайнап торган даланы оныттылар... Җир, күк әйләнде, аяк астындагы туфрак каядыр китеп, караңгылык алды. Айлар буенча озак сагыну утында газапланган йөрәкләр, эчке сөю ялкынында эреп, бергә яндылар. Кайнаган каннар, томаланган күзләр, янып көйгән иреннәр озак, каты үбү эчендә хәлдән тайдылар... Тыштан ниндидер каты тавыш ишетелгән кебек булды. Кыз һушына килде, керәләр бугай дип, тузган чәчләрен рәтлирәтли, ишеккә таба ташланды, ләкин берәү дә юк иде. Җегет, яңадан кочагына алып, Сылуның тулы канлы, карасу кызгылт иреннәреннән үпте... Карлыгач: — Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, — дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп, читкә таба тартты да өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен, тиз генә тарап, кулбашларына төшерде. XVII Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп, тукал керде. Аның артыннан байның кечкенә кызы Гөлчәчәк, йөгереп килеп, кунакка сыенды. Арыслан, аның башыннан сыйпап, йөзеннән сөйде дә, кулындагы ашыкларын карап, кайдан алуын сорашып, ике конфет бирде. Бала теге йомыркалар белән булган иртәнге талашын сөйли башлады. Яшь хатын фаҗигане сизә иде. Ләкин катнашырга йөрәге җитми иде, хәзерге ире белән үзе дә бәхетсез булганга, кайсы хәерле булачагын уйлап очына да чыга алмый иде. Карлыгач-Сылуның яңаклары кызарып януыннан, күзләрендәге ялкыннан, киемнәренең бөтәрләнүеннән эшнең җаен сизенсә дә, аз гына булсын, шөбһә күрсәтмәде, гөнаһсыз елмаю, ышанулы тавыш белән кунакка: — Арыслан иркәм, сезне без генә түгел, бала да сагынганын күрәсезме? — диде. Утырырга өндәп, кымыз сала башлады. Җегет җавап биреп өлгермәде, сабыр белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән байбичә килеп керде. Ләкин кунакны күрүгә аның йөзе ачылды, күзләрендә, иреннәрендә елмаю уйнады. Җегетнең анасы мәрхүм Гөлсем бикә белән Алтынчәч якын дуслар иде. Әгәр партия, ыруг талашының интригалары караайгырлар белән кода булуны лазем итмәгән булсалар, бәлки, ул Арысланны кияү итәргә дә каршы тормаган булыр иде. Тәкъдир башкача чыкты, ләкин һаман да, аналарына хөрмәт йөзеннән, бу җегетне дә чын күңеленнән якын күрә иде. Бусагадан атлар-атламас ук: — Хуш килдең, балам! — дип сәламләде. Арыслан, торып, кул биреп күреште, аманлык сорады. Бикә, кымыз мәҗлесенә таба утыра биреп: — Күршенең бер кимпер үләм дип ятыр икән, шуның хәлен белим дип барып, озаклап калганмын... Гөлсем иркәмнең баласын каршы ала алмадым, оят булды, — диде. Кунак, кымыздан авыз итә биреп, ерак җирләрдә бу йортны сагынып, күп кайгырганын сөйләде. Байбичә: — Чичәң Гөлсем бикә белән ахирәтлек булып гомер кылдык. Сине үз балам кебек күрүче идем, киткән вакытыңда күрми калгач, йөрәгем парчаланды... Инде тыныч аяк белән кайткан булсаң иде. Бала дип, җан дип, күңел шатлыгы белән үстерәбез дә көннең берендә аерылып калабыз! — дип, урамал очы белән күзендәге яшен сөртте. Тыштан ат аягы тавышы ишетелде. Сарсымбайның калын, акрын тавышы килде. Гөлчәчәк: — Әкәм кайтты, әкәм кайтты, — дип, тышка атылды. Башкалар да кузгалып каршы чыктылар. Байның, күчәчәк җәйләүне карап, иртән китүдән яңа кайтуы иде. Арыган, янган иде. Хатыннар белән бергә Арысланбайны күргәч, кинәт җиңеләеп китте. Салынкы кабаклары күтәрелде, симез йөзенә шатлык чыкты. Дуслык шелтәсе белән: — Атасы урынына калган агасы идем... Кайтканына ике көн булды, безгә һаман сәламе юк дип үпкәләп торадыр идем, — дип күреште, аманлык сорады. Бары бергә яңадан, баягы ак өйгә түгел, уртадагы өлкән тирмәгә керделәр. Тукал үзенең хезмәтләренә китте. Төнлеге ябылган, киезләре күтәрелеп, челтәр куелган бу тирмәдә һава бераз талгын иде. Бай, кунак белән сөйләнә-сөйләнә, башындагы очлы бүреген, өстендәге көпесен салды, кып-кызыл, симез җилкәсен, муеннарын сөлге белән сөртте дә кунакның уң ягыннан түргә аяк бөкләп утырды. Карлыгач, теге өйдән аякларны алырга дип чыгып, тукалны күрде. — Апам, — диде, — кунакның кадерлесе килде... Туктының симезен суйдырып, казылыкның, ялның майлысын салсаң кирәк, - диде. Тукал: "Ай балам, йөрәгеңә бетмәс ут төшкән икән", — дип кызганып калды. Кыз савытларны кунакларга куйды, яңадан өстәп, кымызны уртага китереп утыртты, шапырып сала башлады. Сарсымбай, ил-көннең гади хәлләрен сорашканнан соң, кунакка: — Җә, карагым, инде синең ерак илләрдә күргәннәреңне тыңлыйк, — диде. Табак өстәлә барды, савытлар, бер-бер артлы йөреп, бушала, яңадан тула торды. Карлыгач үзенең кул эше белән мәҗлестән бераз читтәрәк утыра иде, күп эчмәде. Башкаларның чикәләре кызарды, йөзләренә тир чыкты, исереклек, кан тамырлары буена тарала биреп, кәефле, бераз кызмача хәлгә керде. Казакъның ансыз да сүз сөйләр теле хәзер бер ләззәт белән әңгәмәне акрын-акрын суза торган булды. Җегет кайбере караңгы, кайгылы, кайбере көлке күренешләрдә үзенең күргәннәрен сөйләп утыра бирде. Атбасар, Кызылъяр, Күкчәтау, Кустанай, Сими, Өмбеләрдән алып, Сары-Арканың башка илләре: Урта, Кече, Олы йөзләре, Тургай, Мафышлак, Пешпәк чүлләре, Балкаш, Арал диңгезләре, Зарафшан буйларын кичеп, Ташкентлар, Актүбәләр аша ЯманКалага җитте. Аннан соң үзенең ничек кайтуына тукталды: — Әкәмнең якын дусларыннан адвокат Тынычбаевның бу турыда зур ярдәме булды, - диде. - Ул адәм губернаторда булган, Петербурга барып, вәзирен-мәзирен күргән, бу кешенең димләве буенча: "Арысланбайның сөргенгә дучар булуын хаксыз күрәбез, без аны яхшы беләбез: ул ак патшага яман тел әйтә торган адәм имәс. Тик җәйләүдә үзе кебек бүз балалар белән, ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөрүдән башканы белмәгән бер җай казакъ гуй", — дип, йортының яхшылары, кул куеп, кәгазь биргәннәр. Менә шуның буенча аңа калага: "Танабуга ыругсы, Магҗан баласы Арысланбай дигән җегет казакъның гөнаһсыз бер баласы икән, аңа үз иленә кайтырга рөхсәт бирелә", — дип язылган әмер килә, — диде. Яхшы ук кызып алган Сарсымбай утырган җиреннән ишеккә таба каты итеп какырып җибәрде дә: — Атаңа нәләт, шул найманнардан Сары-Арканың котылыр көне булырмы, юкмы?.. Сине сөрүчеләр шулар булды гуй, — дип, тәмләп, каһәрләп сүгенә башлады. Сүз дивана кимпернең таягына күчте. Бай кызына карап көлеп куйды: — Азымбайны акылга утырткан ул кәкре агач кыйммәткә төште: Карлыгачым аның хәбәрен китергән өчен миннән сөенечкә күк тулпарның баласы — ала айгырны алды, — диде. Моңарчы тик утырган Сылу, шатланып, сүзгә кушылды: — Әкәмнән, — ди, — ел буенча шул асыл юрганы сорап йөридер идем, Байтүрәнең илчесе, үзе белмәстән, миңа алып бирде, - диде. Кунак җегет: — Минем атланганым да шуның ераграк бер нәселеннән килә, Сылу белән ярышып карасак ничек булыр икән? — дип шаяртты. Кыз атасына карады: — Әкәм миңа вәгъдә бирде, бүген җылкыга барып алып кайтсак, сезнең йөгерекнең чамасын күрербез! Карт кәефләнеп көлде: — Иркә таем! Атаң иртәдән бирле ат өстеннән төшкәне юк, ерак җәйләү карап кайттым, син аны тагын җылкыга алып китәргә кызганмыйсыңмы? — диде. Байбичә эченнән ризасызлык белән дәшми утырды. Ләкин кыз үзенекен кылды, атасын, бүген көтүгә барып, айгырны алып кайтырга күндерде. Кунак, Карлыгач, Сарсымбай өчәүләп көн бераз сүрелгәч барырга булдылар. Сүз яңадан "таяк"ка күчте. XVIII Моның төбе Арысланбайда иде: — Кичә, — ди, — сезгә килергә ат иярләтеп идем... Шулвакыт йортның борынгы кодасы Азым әкә килеп төшмәсенме? Астында Байтүрәнең күк аргамагы! Мәгәр үзе арыган, чарчаган, күңеле бозылган иде, туктының симезен чалып, кымызны мул куеп, кунак кылдым. Миндә кунып, бүген иртә бергә юлга чыктык... Ул найман иленә атын тартты, мин сезгә киттем... Ул адәмнең күп сүзе бар, карт көнендә акылы төзәлгәнгә охшый. Сарсымбай ул картны яхшы белә иде. Заманында сәүдә белән алыш-биреше дә булган иде. Илчелектә осталыгы белән дә таный иде. Биремҗан аксакалга барып, дивана кимпернең таягын алганнан соң, бөтенләй кире юл белән Яман-Чүлгә борылуы ни дә булса тирән бер әйбер булганын аңа ачык күрсәтә иде. Кымызны яңадан сала биреп: — И... ни булган икән ул байгышка? — диде. Кунак савытын бушатып куйды да: — Азымҗан картның миңа әйткәне шул: балам, диде, Алтын-Күл җәйләвенә бар, Сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем сүземне ирештер: тауның ташы никадәрле каты булса да бер җимерелә икән. Диңгез булып җәйрап яткан күлләр дә бер корый икән... Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды. Әгәр сезнекеләр яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар, - диде. һичбер сүзне качырмастан йотып утырган хуҗа урыныннан кузгала бирде. Бу аның өчен көтелмәгән бер эш иде. Бер минутта алдагы көрәшнең бөтен күренешләре күз алдына килде. Бер якта Байтүрә, Якуп, Яңгырбай; аңа каршы Сарсымбай, Арыслан, кияве Калтай ыругсы, тагы әллә ничаклы ярдәмчеләр! Дошманда мал күп, акча күп, урыс түрә дә астыртын аларны яклый; мәгәр сарман ыругсы, кирәксә, акча да бераз түгәр, халыкның Байтүрәгә ачуыннан да файдаланыр... Боларны уйлап, Сарсымбай кунакны да, мәҗлесне дә онытып җибәрде. Башын югары күтәреп, тышка кычкырды: — Җолкынбайга әйтегез, бире килсен, — диде. Тиз арада зур буйлы, киң кара, шадра йөзле, ертык киемле ялчы килеп керде дә, ишек төбенә тукталып, ач күзләре белән табактагы кымызга текәлде. Бай утырган җиреннән аңа санап әмер бирде: — Калага баруны иртәгәчә кичектерербез. Хәзер трантаска бүген яланнан кайтарылган Кола юрга белән Бүртә айгырны җик, арбага киез, юрган, мендәр сал, яныңа Кәрим картны утыртып, Коргак-Күл җәйләвенә бар! Туры Биремҗан аксакалга туктал, Сарсымбай сине кунакка чакырды, йортымызның туктысыннан, кымызыннан тәм татысын дип үтенде, диген! Танабуга иленнән Магҗан хаҗиның баласы Арысланбай да бездә кунак булып калды, диген. Төшендеңме? Ялчы Җолкынбай кымыздан күзен алды, чөнки өметләнү файдасыз иде: — Төшендем, — диде дә борылып юлына китте. Ләкин чыгып өлгермәде, бай аңа: — Тукта, - диде. Җегет кире керде. - Син үзең, - диде, - кал, атларны җигеп бир дә Кәрим картның үзен генә җибәр, тиз йөрсен, - диде. Ялчы, ярый дип, далага чыкты. Мәҗлестәгеләр аптырап калды. Кунак сорарга кыймады, ләкин байбичә аңламый калырга теләми иде: — Яше туксанга карап барган ул аксакалны болай мәшәкатьләргә теләвеңнең сәбәбен белә алмадым, — диде. Сарсымбай ике сүз белән аңлата куйды: — Таяк үзе бар, мәгәр кыйналган Азымбайның Биремҗан аксакал белән ниләр сөйләшкәне, ни өчен килгәне безгә аз мәгълүм. Чакыртуым шуның өчен! Кымыз бөтен тамырларга таралып өлгергән, артык сыйдырырга урын калмаган иде, ничектер сүзнең дә җае өзелгән иде, бу һәммәсенә сизелде. Кунак: — Далага йөреп керсәк! - диде. Бары да кузгалып сахрага чыктылар. XIX Төш ауган, һава бераз талгынланган, көндезге кызу да кайткан, маллар һәммәсе далага, яшел үләнгә таралганнар, тик бүген бәрәнләп тә бүлтерекләре әле еракка китәрлек ныгып җитмәгән дүрт куй гына өй тирәсендә күренәләр. Бәйләүдәге колыннар, киң сахрада чабарга сабырсызланып, арканнарында тартылып, кич җиткәнне түземсезлек белән көтәләр. Тукал, урта өй каршысында зур казан тутырып, ит пешерә. Сарсымбай күрше фәкыйрь тирмәдән бер җегетне кычкырып чакырды: — Балам, син безгә атлар иярләп бир, менә Карлыгач-Сылу арыган атасын ерак җылкыга алып барырга көчләп тора, — дип, кызы белән Арысланга карап аз гына елмайды. Үзе җиз комган тотып сахрага юнәлде. Бай әйләнеп кайтып, атлар иярләнеп өлгергәнче, җегет белән кыз өчен берничә минут аулак вакыт булды. Карлыгач-Сылу хәлне сөйләп алды: — Ачык әйтеп бетермиләр, шулай да ике айдан туемны ясап, мине Калтай йортына озатырга әзерләнүләре сизелә... Җегет өч көн элгәре килгән иде... Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иттергән. Мәгәр мин, кабулым юк дип, кире кайтардым. Ул киткәндә, яхшы атадан туган яман Сылу белән безнең ил ни кылырга үзе белер, Карлыгач өчен Сарманнарга кара-айгыр ыругсы белән исәпләшергә туры килмәсен, дип әйткән... Анам да сизенә булса кирәк: чакырып, үгет кылды, мин җыладым, көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем... Ул күз яше белән рәнҗеде; телемне алмасаң, ике йорт арасында талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ана сөтемне бәхилләмәм, дип каргады... Инде ни кылабыз? Җегет моны көтмәгән иде. Ул калымлыгын түләгән тәкъдирдә, ата-ана риза булыр, кара-айгырлар да талаш кузгатмаслар дип өмет итә иде. Ләкин тукталырга исәпләмәде: — Карагым, син хафа булма, — диде. — Биремҗан аксакалны алырга атлар китте. Ул килер, мин аның белән киңәш кылып багыйм. Сарсымбай белән байбичәне ризалатырга, бәлки, өстенә алыр, булмаса, үз җаебызны карарбыз, — диде. Кызның йөзе катты. Күзләренә ниндидер авыр уй чыкты: — Бозылырга теләмәсәләр ни кылырбыз? Җегет бер сүздә кисте: — Мин ярты юлда тукталырга өйрәнмәгәнмен , синең йөрәгең батырлыгына да ышанам; ат өстендә уйнап оча торган казакъ җегетләре далада бетте дисеңме? Караңгы төндә асыл аргамаклар белән Алтын-Күлдән Яман-Чүлгә китсәк, бу йортның кайсы адәме безне куып тотар да, кайсы җегетләре, танабуганың Магҗан баласы Арысланбай җәйләвеннән Карлыга ч-Сылуны тартып алып кайтам дип сугышка чыгар микән?! Кыз мәхәббәт һәм кискенлек тулган матур кара күзләре белән җегеткә карады: — Кара-айгырлар белән кан түгеш чыга калса?.. Атларны иярләтеп китерделәр. Бай да кайтып килә иде. Арысланбай, ачу катнаш усаллык белән: — Хафа булма, колынчагым, бер җай табарбыз! — дип сүзен бетерде. Атландылар да өчәүләп җылкыга киттеләр. XX Боларны озатучы җегет көтүнең кайдалыгын өйрәткәндә: — Менә тора, — дип, бармак белән генә төртеп күрсәткән иде. Мәгәр аның "менә тора" дигәне унбиш чакрымга якын җир булып чыкты. Далада җил кебек очарга гадәтләнгән атлар, хәтфәдәй яшел үлән белән капланган бер сыртның ике ягына болыт кебек җәелгән зур, тарау көтүгә килеп җиткәнче тирләп, янып төштеләр. Ләкин кырык минуттан артык вакыт үтмәгән иде. Көтүнең уртасындарак, ат өстендә, үзара сөйләшеп торган өч ир күренде. Болар байның җылкычылары иде. Нәүбәтләп көтәләр; берсе көндез, берсе кич йоклый; җәйләүгә дә берәмләп кайталар иде. Хуҗаларны күрүгә, көтүчеләрнең берсе атын борды да боларга таба җилдереп килде. Бу "җылкычы ата" ләкабе белән йөртелә торган Юныс карт иде. Гомерен төрле ат өстендә үткәрде, кулыннан корыгы төшкән вакыт аз булды. Яшьрәк чагында угрылык белән дә мәшгуль булып, берзаман ару гына мал да ясаган иде. Ләкин каты кышларның буранлы көннәренең берендә азбарсыз, ышыксыз, печәнсез бозлы далада калган маллар җот белән һәлак булдылар. Шуннан соң аякка баса алмады. Зур байларның җылкыларын көтү белән көн күрә башлады. Урланган атларны табуда тиңдәшсез санала, зур эшләр булганда, ат угрылары әле дә аның белән киңәшәләр, бергәлеккә чакыралар; кайбер вакыт катнаша; әгәр читтә кала икән — каракларның эзенә төшүгә һичбер төрле ярдәм күрсәтми. Кадерле атлары югалса, байлар аңа кеше җибәреп, кайгыбыз зур, бер-бер хәбәр белмиме икән, дип сорашалар. Юныс белән алдан киңәшеп урланган булса, белмим, хәбәрем юк, дип кайтара; әгәр аңа мәгълүм булмаган кешеләр кагылган булса, күп вакыт эзенә төшеп, югалган малны таба иде. Аның кулында булган көтү югалу, урлану бәлаләреннән бөтенләй әмин санала иде. Байны күргәч, корыкны бер яккарак салып килде дә сәлам бирде. — Аманмы сез, утагасы? — диде. Хуҗа аны үзе белән тигез күргәндәй итеп сәлам кайтарды, малның аманлыгын сорады. Көтүче: — Бер колынны бүредән алдырдык, башкалары исән, — диде. Арысланбайны таныгач хәйран калды, үткен, усал, ялтыр күзләре белән үтә карап: — Тау тауга килмәс, мәгәр адәм адәмгә очрар, дигәннәр. Магҗан хаҗиның Арысланы гуй син, кадерле җегет! — дип, кунакка илтифат ясады. — Моннан ун еллар элек, хаҗиның исән чагында, менә шул менгәнегез сынлы асыл юргасын каракларның авызыннан тартып алып биргән идем... Син ул вакыт бала идең әле, — диде. Аннан соң, астындагы айгырын тыя алмыйча тыпырчынган Карлыгачка әйләнеп: — Аягыгыз бәхетле булсын, сез бу ел җылкыны оныткан идегез, — диде. Сылу, һаман да атын тартып: — Әкәм миңа күк тулпарның баласы ала айгырны бирде, шуны күрергә килдек, - диде. Бу арада җылкылар арасына барып карап йөргән Сарсымбай, кызының сүзен ишетеп бире борылды, көлә төшеп: — Күптән сораганы шул иде... Иркемә куймый алып килә бирде, — дип, шикаять сыман ясады. Тегеннән тагы бер көтүче килде. Бай җылкычыларга ала айгырны бире табарак китерергә кушты. XXI Яшьрәге, атын чаптырып, сыртны аша төште дә егермеутыз атлык кечкенә бер өерне болай таба каулый башлады. Араларында ике кысыр бия, берничә яшь айгыр, унлап тай бар иде. Болар һәммәсе шома җонлы, симез ботлы, кырыс күзле маллар иде. Уйнаклап килделәр дә, җил кебек үтеп, икенче якка чаптылар. Боларның тузынуыннан киң далага чәчелгән бөтен көтүдә бер кузгалыш булды. Маллар, ашый торган җирләреннән башларын күтәреп, колакларын торгыздылар. Уйнарга бер сылтау эзләп кенә торган яшьләре дала туздырып чабыша башладылар. Җылкычы атаның кәефе китте. Ул мондый рәтсезлекне яратмый, кайсы кирәк булса, шуны бер ташлауда корыкка эләктерергә өйрәнгән адәм иде. Йөрәге түзмәде: "Фиу!" — дип, өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты һәм сүз әйтеп авыз йомганчы корык очындагы арканны бер айгырның муенына салды. Ләкин эләккән мал хәйләле яки үтә көчле иде. Белепме яки үзлегеннәнме, арканны сизүгә кире чигенде дә, котылып китеп, әллә кая сикереп, шатлыгыннан дулап чапты. Карлыгач, бу көрәшне йөрәк тулкыны белән күзәтеп, айгырның һәм җылкычының һәр икесенең тойгыларын үз эчендә кичерде. Бай белән Арыслан дәшми-тынмый карап тордылар. Җылкычы атаның хурлыгы тәненә сыймас булды. Туктап, айгырның кая баруын күзәтте, ике юлдашына карап, ике яклап кысып килергә кушты. Үзе шулар уңаена, җылкылар эченә, акрын гына атлап бара башлады. Ат өстендә бу юлы ни эшли дип эзәрләп торган сылу кыз юньләп күрми дә калды: җылкычының корыгы каядыр ташланды, яшен тизлеге кебек бәрелешү булып алды, көтүче ат өстеннән юк булды, егылып тапталдымы, башка маллар һәммәсе төрле якка, тыр-тыр килеп, дулап, сикереп таралдылар, ачык мәйданда бер-берен өстерәгән берсе иярле ике ат калды. Кырыс айгыр, артык көч белән тартылып, көтүчене ярым еккан, ләкин аякларын иярдән, өзәңгедән чыгарып җиргә төшерә алмаган иде. Үзе муенындагы җепкә яртылай буылган хәлендә һаман тартыша, һаман бирелмәскә омтыла иде; яшь җылкычыларның берсе чабып килеп, корыктан тотты. Юныс, бераз җиңеләеп, яңадан ияргә утырды. Йнде айгыр җиңелгән, арканга эләккән иде. Ләкин һаман дулый, сикеренә иде. Бу тирәдән башка маллар качып беткәнгә, кунаклар да җыелып килеп җиттеләр. Тотылган җылкы Карлыгач-Сылуга дигән ала айгыр иде. Хәзер бишенче яшьтә булып, әле гомерендә нукта орылмаган, адәм кулы тимәгән иде. һәммәсе атларыннан төшеп, шуның янына килделәр. Асып яки атып үтерүе мәгълүм булмаган ят, белемсез дошман кулына беренче мәртәбә эләгеп, һичбер сүз дәшмәстән, ачулы йөз белән, рәхимсез кыланыш белән аяк-кулына тимер богау салынган вакытта, яшь әсир адәм үзен ничек хис кылса, ала айгырның курку катыш кырыслыгы аңардан бик күп көчле иде. Муендагы бугалак аның хәлен бетерде. Шулай да, аркан буйлап килеп, беренче мәртәбә Юнысның кулы ялларын сыйпый башлаганда, ул түзмәде, актык куәтен җыйды, үзен үзе белмәстән дулап, дошманга сикерергә, һич булмаса, тартылып, өзеп качарга уйлады. Ләкин куллар рәхимсез, богаулар нык иде. Көтүчеләргә ярдәмгә Арысланбай белән Сарсымбай да килеп кушылдылар. Сылап, сыйпап, ялыннан, тамак астыннан иркәләп, аның башына озын, калын тезгенле каеш нуктаны кидерделәр, ике катлаулы сакалдырыкны каты тартып бәйләделәр. Яшь җылкы үзен котылмас әсир кебек хис кылды, ләкин тынычлана алмады. Аның тәне дерелди, зур ала күзләрендә куркулы дошманлык уты яна иде. Карлыгач-Сылу, күзен ала алмыйча, тирән бер тулкын эчендә үзенең күптән теләгән айгырына килеп кул салды, киерелеп, тулып торган калын җилкәсендәге зур кара ялыннан сөеп иркәләде. Сарсымбай, көлеп: — Инде күңелең булдымы, ялгызым? — диде. Кыз, шатланып, атны мактап куйды. XXII Бу, чыннан да, казакъ зәвыгы өчен сирәк атларның берсе иде. Буе озынча, зурлыгы уртача, чем-кара ял, койрык көлтәдәй тулкынланып, үзеннән-үзе бөтәрләнеп уйнап тора; ботларындагы бераз тышка бәреп торган калын, каты итләр белән киң күкрәк, маңгайдан авызгача боргаланып төшкән яра кашка айгырның нечкә, сылу гәүдәсенә аерым бер оригиналь төс бирәләр. Аскарак салынган иреннәре белән зур авыз эчендә тезелгән ак, озын тешләр, ут уйнап торган ялкынлы зур күзләр, бигрәк тә ут чыгаргандай каты, үткен, тиз баса торган йомры, кечкенә ялтыр тояклар аның бу киң далада бик күп җылкыларга алын бирмәс йөгереклеген күрсәтәләр. Симезлектән ялтырап торган чем-кара җон өстеннән аркасында, ялдан алып койрыккача, бераз гына тулкынланып сузылган ак буй эз, шундый ук ак авыз белән ак аяклар бу юрганы мең баш мал арасыннан бер күрүдә әллә кайдан танырлык итеп аерып торалар. Айгыр бераз тынычланды. Җегет, сокланып, үзе аңлаган билгеләр буенча чамасын карады да Карлыгачка: — Атның асылын алдыгыз, мәгәр мин үз астымдагы белән бер сынашыйм дип торам, — диде. Кыз: — Теләсәгез, атыгызның чамасын күрик, — диде. Акрынлап айгырны йөгәнләделәр. Дулатып, җенләндереп иярләделәр. Аелны каты тартып бәйләгәндә, ала айгыр бөтенләй шашты. Ләкин аз-аз гадәтләнү чамасы күренә иде. Сарсымбай, җылкычыларның берсенә карап: — Асау айгыр өйрәткәнең бармы, менеп баксаң? — диде. Иярне чиштеләр, көтүче җегет тезгенне ялга таба кайтарды да, атның аркасыннан бер-ике сыйпап, кинәт сикереп куйды. Айгыр өчен бусы бөтенләй көтелмәгән эш иде. Сыртына адәм атланганын сизү белән, ыргытып бәрү өченме яки өйрәнмәгән тәннең кытыклануыннанмы, җылкычы тезгенен тотып чак өлгерде, айгыр, яшен тизлеге белән кире чигенеп, авызының тартылуына чыдаша алмыйча, алгы аяклары белән гүя күккә омтылып, үрә сикерә, дулый башлады. Ләкин җегет әйтерсең аркага ябышып үскән иде, ат сикеренгән саен, авызлыкны тарта бирде. Аякларны кысты да камчы белән янбашка яман китереп бер сызды. Айгыр дулап-дулап далага чапты. Җегет аның белән бергә очты... Мондагылар көлеп, шатланып, җегет өчен дә, айгыр өчен дә кәефләнеп карап калдылар. Асау айгыр белән көтүче бер минутта әллә кайда югалдылар. Күп чабып, дулатып, мең бәла белән җегет яңадан шул җиргә килде. Җылкычы ата: — Инде булды, яңадан иярлә! - диде. Кызның йөрәге дерелди, үзем менсәм дигән өмет белән яна иде. Ләкин карт көтүче якын килмәде: — Асау айгыр өйрәтәм дип, казакъ йортының бер сылуын югалту ярамас, — диде. Арысланга да бирмәде. — Ул үз гомерендә күп ат өйрәткән адәм иде, әле моның белән күп мәшәкать булачагын белә иде. Йортта кунак булгач, ит пешкәндер, туктыдан, казылыктан бер согынып килим дип уйлады. Үзе менеп кайтмак булды. Әлбәттә, һичкем моңа каршы сүз әйтмәде. Җылкычы атаны, ике көтүче булышлык кылып атландырдылар, кыз, җегет, Сарсымбайлар да үз атларына менделәр. Дүртәүләп Алтын-Күл җәйләвенә юнәлделәр. Ләкин өйрәнмәгән ала айгырга бергә бару да кыен иде. Көтүче, әле кушылып, әле дулаган атын тыя алмыйча, дала буенча чабып, күп азапланды да, бераз җайлангач, нык тирләтү өчен ялгызы бер якка җилдерде. Карлыгач әткәсенә: — Мин дә Җылкычы ата белән бергә кайтырга телим, — диде. Бай каршы килмәде. Кыз, атын суга биреп, асау айгыр менгән Юныс артыннан куып китте. Кунак җегет, Сарсымбайны ялгыз калдырырга килештермәгәнгә, бик теләсә дә, алар белән бармады; кечкенә матур туры ат өстендә тигез, киң далада атылган ук кебек очып киткән сылу кызны карап калды. XXIII Болар кайтканда көн кичеккән, батып барган кояшның кызгылт-сары нуры белән иге-чиге күренмәгән хәтфәдәй яшел сахрадагы күлләр, алтындай ялтырап, күңелгә рәхәт, тыныч матурлык биреп торалар иде. Кечкенә, зәгыйфь буйлы аксак көтүче Күчәрбайның куйлары кайтып кутанга урнашканнар, Җолкынбай белән ялчы хатын Каләмпер бәйләүдәге колыннарны ычкындырып йөриләр. Айбала белән тукал, тагын бер күршенең фәкыйрь киленчәге һәм көндез йомырка өчен Гөлчәчәк белән талаш чыгарган малайның анасы, сыерлар савып, бозауларны аналарына җибәрәләр, дивана кимпер, көндез баскан киезләрне төреп, кара киез өйгә ташып йөри иде. Сахра кичне каршы ала. Бияләр, сыерлар көн буенча аерылган балаларына кавышып шатланалар, ялап, шаяртып иркәлиләр. Колыннар нечкә, көмеш тавышлары белән аналары тирәсендә чабып уйный-уйный далага таба китәләр. Бөтен җәйләү төнге рәхәткә әзерләнә. Тукалның күптән салган симез куй ите, майлы казылыклары, яллары озак кайнап, гаҗиб тәмле, көчле булып өлгерделәр. Өй тирәсендә һәммә кеше, итнең тәмен бөтен тамыр сизүләре белән сизеп, казаннан табакка бушата башлауны сабырсызлык белән көтәләр, тик кайбер гамьсез балалар гына, яңа җылкыдан алып кайткан матур, янар күзле, ак күбеккә батып тирләгән ала айгырны карап, үзләренчә шәпме, начармы, Арысланбайның юртагын узармы дип, сүз көрәштереп маташалар иде. Җегет белән кыз кайткач та аерылдылар. Сөйләшергә җай булмады. Тик Арысланбай: — Карлыгачым, сиңа сүзләрем күп, кич яныңа барсам иде, — дип әйтә алды. Сылу мәхәббәтле елмаю белән: — Көтеп алган җегетне кире кайтарырга кайсы кызның куәте җитәр, — дип җавап кайтарды да ак тирмәгә, анасы янына кереп китте. Зур табак күтәреп, тукал казанга чыкты, күршедән берничә казакъ, көпеләрен җилкәләренә салып, акрын, сабыр атлап, казаннан табакка сосылган итнең чамасына күз төшереп, уртадагы өлкән өйгә керделәр. Йортның ялчылары, хатыннары, ач күз бала-чага берәм-берәм шул ит керәсе зур тирмәгә таба юл тоттылар. Җылкычы ата үзенең кардәше аксак Күчәрбай белән сөйләшеп тора иде. Казан тирәсендәге кузгалу көчәйгәнен күргәч: — Әйдә, итне состылар бугай, — диде. Болар кергәндә, өлкән өйнең эче халык белән ярым тулы иде инде, һәркем, үзенең дәрәҗәсенә карап, кайсылары ишек төбендә баскан, кайсы чүгәләгән, өлкәнрәкләре киез өстендә урнашканнар. Иң түрдә, хәтфә палас өстендә, аякларын бөкләп, зур симез гәүдәсе белән Сарсымбай утыра. Аның бер ягында — ука бүрекле кунак җегет Арысланбай, аннан түбән — Җылкычы ата, аның янәшәсендә — авылның фәкыйрь карты Ирҗан баба, байның икенче ягында — хуҗаның сәүдә эшләре белән йөри торган Куйбагар атлы җегет, аңардан түбәнрәк — шул җәйләүнең ир уртасы фәкыйрьрәк казакълар тезелеп, бөтен мәҗлесне түгәрәк бер табын ясыйлар. Башкалар бу мәҗлескә кермиләр, читтә көтеп торалар. Җолкынбай, кулына кечкенәрәк кенә җиз ләгән, комган алып, түгәрәк табындагыларның шул утырган хәлләрендә, мәҗлес уртасында йөртеп, кулларына су сала башлады. Иң элек байга әйткән иде. Ул: — Мин юганмын, — диде, башкалар һәммәсе юдылар. Керле сөлге бирелде. Кулларын сөрттеләр. Кемдер: — Ит килә, — диде. Ишек ачылды, аннан тукал белән ялчы хатын табаклар күтәреп килеп керделәр. Ишек тирәсендәге халык ач күзләрен парланып торган майлы итләргә текәделәр, түрдәге табынга туралмаган симез тукты, казлык белән түбәләмә тулы табакны китереп утырттылар. Иң өстә көйдерелеп пешерелгән куй башы, азрак җәймә бар иде. Бай, гадәт буенча, Тәңренең биргәненә шөкер дигән мәгънә белән ит өстенә карап бит сыйпады да табакны Җылкычы атага табарак этәрде. Хезмәтчеләрнең һәммәсе — олысы-кечесе — ит, кымыз мәҗлесләрендә читтә, ишек төбендә күз атып карап торганнары хәлдә, Юныс карт һәркайчан табынның уртасында була иде. Чөнки казакъның көн итешендә җылкы асраучылык иң беренче урын тотканга, җылкы көтүләренең башлыкларының дәрәҗәсе дә башка ялчылардан югары тотыла; Җолкынбайлар, аксак Күчәр-байлар һәм башка бик күпләрдән аерылып, Җылкычы атаның уртада булуы шул гадәт буенча иде. Юныс карт, алдына табак килүгә, кесәсеннән бер каеш тартма чыгарды, аннан агач саплы, кечкенә пычак алып, тимер табакның читенә берничә ышкыды да, биргәнеңә шөкер дип, иткә тотынды. Иң элек башны йортның хуҗасы Сарсымбайга бирде. Бу берничә җирдән өзеп капты да кадерле кунак җегет Арысланбайга тоттырды. Тирмәнең уң ягында утырган тукал, Юныска карап: — Мин ак өйгә ит бирмәдем, шуннан өлеш чыгарасыз, — диде. Кечкенә ак тимер табак китерделәр. Җылкычы ата аңа берничә кисәк казылык, дүрт кабырга, бер майлы бөер, бераз җәймә салды да: "Алыгыз!" — диде. Киленчәк Айбала моны алып чыгып китте. Бусы теге өйдәге байбичә белән Карлыгач-Сылуга иде. Калган ит шундагы җәмәгатьнеке иде инде. Бу читке өлешләрне бетергәч, Юныс карт пычагы белән турый башлады. Байның икенче ягындагы чәчле сәүдәгәр җегет тә кесәсеннән пәке чыгарып турарга тотынды, башкалар тураганны ашарга керештеләр. Ләкин тураучылар үзләре дә ким куймыйлар, авызлары даим селкенә, күп вакыт иң симез локмаларны, елт иттереп, үзләре йоталар иде. Бик сирәк сүзләр белән, берничә минут буенча яңаклар, куллар, тешләр туктаусыз эшләделәр. Өелеп килгән ит табакның төбендә генә калгач, эшнең чамасын сизүче Җылкычы ата иң элек үзе инсафка килде. "Булдым, биргәнеңә шөкер", — дип, майлы кулларын итек кунычларына сөртә башлады. Башкалар да, туйганмы-юкмы, бу ишарәне аңладылар. Азаккы локманы зур, симез итеп йота-йота туктадылар. Бай, табакны алдынарак тартып, кунак җегеткә сонды; Арысланбай "булдым" дигәч, хуҗа теге ишек төбендәгеләргә берәм-берәм согындыра башлады. Бу өләшүдә алдан яки ахырдан, зур яки кечкенә бирү согынучының дәрәҗәсенә карап иде. Сарсымбай, акрын, сабыр сайлап, кулына биш турам майлы ит алды да: — Куйчым, кил бире, — диде. Көтүче карт Күчәрбай, аксап килеп, уң кулын сузды. Бай бирмәде: — Авызыңны ач, — диде. Көтүче, барын кабып, чәйни-чәйни урынына барды. Аның бүгенге ит насыйбы шуның белән тәмам иде. Хуҗа, тагы өч-дүрт кисәк ит алып: — Ялчым, кил бире, — диде. Зур, озын гәүдәсе белән күтәрелеп, җыртык киемле Җолкынбай килде дә үз өлешен йотып китте. Күршедән берничә җегет бар иде. Икешәр-өчәр локма алар да согынды; көндез Гөлчәчәк белән талаш куптарган пычрак, бөтенләй ялангач кара малай ит кергәннән бирле кечкенә, елтыр кара күзләрен табактан алмый карап торды. Симез локмаларны бармак арасына кыстырып авызга сузуларын, чәйнәүләрен бөтен тәме белән үзе кичерә барды. Бирмиләр, бетә дип коты очкан иде. Ләкин бай аны да хәтерләде: — Әбаш, кил бире, — диде. Хуҗа юри кулын тутырып җәймә, ит, май йомарлаган иде, баланың авызына сыю шөбһәле иде. Малай атылып килде, авызын ачты; бай, бөтен җәмәгать көлешкән хәлдә, тыгызлап-тыгызлап тутырды, баланың тын алырга хәле калмады, авызының ике ягыннан май ага башлады, күзе әйләнде, тончыга язды, шулай да бирешмәде: тулы авызы белән сүзсез урынына барып, бөтен мәҗлеснең көлүенә карамастан, ләкин күп мәшәкать белән чәйнәп йотып җибәрде. Табакта бер кисәк җәймә белән берничә локма ит калган иде, бай моны күтәреп тукалга сузды: — Миңди кимпергә бирегез, — диде. Бу әле бүген иртә генә килеп төшкән теге дивана карчык иде, ул көн буе эшләп, арудан калгып утыра иде. Хуҗаның сүзенә кисәктән уянды, бер-ике мәртәбә тәнен кашып алды да табактагы итне каплап куйды. Моннан соң, ике-өч стакан сыешлы агач савыт белән кайнап суынган шулпа бирә башладылар. Күп һәм симез ит белән озак кайнаган бу шулпа бик көчле, бик тәмле, бик туклыклы иде. Бай өч кенә мәртәбә йотты да Арысланбайга бирде, ул бик аз гына татып карады. Табындагыларның һәммәсенең карыннары тулган, йотарлык рәтләре калмаган иде. Ләкин ишек төбендәгеләр кулларына тигән савытта күпме шулпа бар, һәммәсен эчеп бетерергә тырыштылар. Бөтен өйдәгеләр шулпадан татып чыккач, һәммәсе, рәтләнеп утырып, дога кылдылар. Яшь киленчәкләр, бала-чагалар, хезмәтчеләр, күрше җегетләр чыгып киттеләр, өйдә калганнар, тук ашаудан соң берәр аяк кымыз эчеп, һәркем дәрәҗәсенә карап урын тапты, мендәр, палас, киез яки ут башы урынындагы җиргә сузылып ятып, ара-тирә кикереп, "әлхәмдүлилләһ", "биргәнеңә шөкер" әйтеп, какырып, тагы кикереп, насбайны салып, кайбере тәмәке яндырып, озын-озак уен-көлкеле әңгәмәгә керештеләр. Арысланбайның сөргендәге хәлләреннән, Сарсымбайның Байтүрә партиясе белән талашларыннан соң сүзнең иң кызыклылары Җылкычы ата Юныс картта булды. Ул үз гомерендә чит дошман илләрдән, бигрәк тә казакъ җәйләвенә утырган кукаллардан, көтү-көтү малларны ничек урлап, куып алып киткәнен, югалган асыл малларны караклардан ничек табып алганын көлке һәм куркыныч итеп сөйләде. Сүз арасында йөзенә чыккан усал төс, кысык, кечкенә кара күзләрендә ялтыраган ялкын аның хикәяләрен җанлы итеп күз алдына китерәләр иде. XXIV Тышта кемнәрдер сөйләшә башладылар. Арада, көмеш кыллардан уйналган музыка кебек саф яңгырап, КарлыгачСылуның көлгәне ишетелде. Өйдәгеләрдән һичкем моңа колак салмаса да, кунак җегете моның үзен чакыру икәнен аңлады. Шулай да яшь башы белән өлкәннәрнең сүзен, мәҗлесен ташлап китү ярамаганга форсат көтеп утыра иде. Даладагы көлү-сөйләшү тукталды, каты, ашыгыч баскан атның, дөп-дөп итеп килеп, якында туктавы ишетелде, кемнеңдер ат өстендә хәлендә каушаулы рәвештә "вафат...", "җиназа..." дигән сүзләре ишетелеп калды. Тирмә эчендәгеләр, кузгала биреп, тышка колак салдылар. Анда адәм тавышы бетте, яңадан ат аяклары дөп-дөп итеп җиргә бәрелгәне, моның ераклаша барганы ишетелде. Әңгәмә киселде, һәммәсендә ниндидер бер куркулы сизенү уянды. Сарсымбай, һичкемне атамастан: — Ни бар? Берегез чыгып белсәгезче! — диде. Арада яшьрәкләре чәчле җегет иде, ул чыгарга кузгалды. Ләкин ишеккә дә җитә алмады, тар билле, күкрәкләре укалы, бәрхет бишмәт, башына түбәсе укалы, чите каракүлле озынча бүрек кигән Карлыгач-Сылу кызулап килеп керде дә тирән, җитди тавыш белән вакыйганы аңлатты: — Без, — ди, — Айбала җиңгәм белән икәү бәйләүдәге ала айгыр янында тора идек, Озын-Күл ягыннан бер атчабар килде. Әйткән сүзе шул: "Бүген кояш баткан вакытта найман ыругсының өлкәне Байтүрә морза дөньядан кайтты... Кайгылы энесе Якуп белән тол калган байбичә Рөкыя сарман иленә мине хәбәр белән җибәрделәр, иртәгә төш вакытында җиназасы булачак..." — диде дә башка илләргә үзенең хәбәрен ирештерергә яңадан чабып китә бирде, — диде. Кызның хәбәре яшен тәэсирен бирде, берничә минут һичкем һичбер сүз әйтми катып калды, гүя дошман Байтүрәне алган үлем үзенең кара канаты белән бу түгәрәк тирмә эченә кереп капланды... Шундый авыр, басынкы хәл килде. Иң элек җитү чәчле җегет телгә килде: — Атаңа нәләт булсын! Илне кортуың җиткән иде. Урының тәмуг!.. — дип сүгенеп куйды. Ләкин акыллы, тактикалы Сарсымбай аны тыйды: — Кулы белән кылганын муены белән күтәрер, адәмне үлгәч сүкмиләр, - диде. Хәбәр тиз таралган булырга кирәк, ак өйдән байбичә килеп керде. Аның тышкы кайгы пәрдәсе астында йөзендә һәм күзендә зәһәрле шатлык күренә иде: — Тол калган Рөкыя байбичәдән Байтүрәнең җиназасына чакырып атчабар чыккан диделәр, бу хәбәрнең аслы бармы? — диде. Кыз балаларча чынлык белән бөтен вакыйганы яңадан, каушап, кызуланып сөйләп бирде. Тагы сүз киселде. Сарсымбай үлгән дошманының калдыклары белән көрәшү планнарына китте. Алтынчәч кара-айгырлар белән кодалыкны җимерүнең хәзер ничаклы зарарлы булачагын уйлады. Арысланбай исә Карлыгачның язмышы тагы чуалачагын хәтеренә китерде. Башкалар өлкәннәрдән үтеп сүз ачарга кыймый утыралар иде. Ахыр Җылкычы ата түзмәде: — Адәм, — диде, — кулы белән кылганының барын муены белән күтәрәчәк булса, Байтүрәнең кылганнарын күтәрергә Сары-Аркада муен җитәрме икән? Аңарчы дәшми утырган кунак җегет Арысланбай да сүзгә кушылды: — Байгышның туфрагы авыр булыр, үз йөрәгенә күп адәмнең күз яшен йоткан иде! — диде. Бай белән бикә начар сүз әйтүне уңайсыз таптылар. Хуҗа сүзне икенчегә борды. Якын арада яңа җәйләүгә күчү турында сөйләде. Алтын-Күл буенда бу авыл айга якын утырган, үлән начарланган, маллар, сабырсызланып, башка яланнарны сорый башлаганнар иде инде. Шуңа күрә печән, иген эше башланганчы яңа урынга күчәргә тиешләр иде. Сарсымбайның бу хактагы сүзен һәммәсе, бигрәк тә Карлыгач, бәйрәм шатлыгы белән каршы алдылар. Чөнки кәрван кебек төялеп күчүләр, мәшәкатьле булса да, казакъ өчен бу бер бәйрәм, уен-көлке кебек бер ихтыяҗ иде. Бай: — Җиназадан соң кайтсак, безне көтмичә, кайбер нәрсәләрне җыя, төйи башларсыз! — диде дә кузгалды. Аның белән башкалар да чыктылар. Төн караңгы, күк йөзе болытлы, аз гына җил дә чыгып тора, күлнең тулкыныннан йөрәккә бер шомлы тавыш килә иде. Тулы ай болыт арасыннан бер генә күренде дә бөтенләй югалды. Даланы куе караңгылык басты. Ала айгырны бүген таң ашырырга булдылар. Юныс карт Карлыгач атланып кайткан юртакны менде. — Җылкыны авылга кайтармам , туры Кызыл - Комга китәрбез, — дип кычкырды да көтүгә китте. Башкалар ак өйгә керделәр. Җәйләү тынды. XXV Ялчылар, төн болытлы, җилле булганга, кара тирмәгә кереп яттылар. Тик көтүче карт Күчәрбай, куйларны үзләрен генә калдырсаң, төндә юк-бар нәрсәдән куркып, өркеп кача торган гадәтләре булганга, үзенең көтүенә якын бер арбаны тартып, шуның астына урнашты. Иттән соң табак-савытны, казаннарны юып азапланган дивана кимпер дә, эшен бетереп, тукал йоклый торган уртадагы өлкән өйгә ятарга килде. Ут сүндерелгән, тирмәнең эче дөм-караңгы, киез өстендә Гөлчәчәк белән бер хатынның йокы арасында тигез генә сулыш алуларыннан башка һичбер тавыш-тын юк. Карчык бер савыттан алып әйрән эчте, киезен түшәде дә ятарга җыенды. Шулвакыт түрдәге караваттан кемнеңдер пысык-пысык итеп елавына охшаш бер тавыш килде. Кимпер аптырады: — Бу кем булыр? Тукал чырагым, син йокладыңмы? — диде. Елап үксеп беткән тавыш белән җавап килде: — Күземә йокым керми тора... Тагы елау, тагы үксү! Инде баягыдан да көчлерәк, кызганычрак! Карчык, каушап: — Сәүләм, ни булды, наукаслыгың бармы? — дип, тукалның янына барды. Хатын чишенми-нитми, юрганнарын ачмый, мендәргә йөзе белән капланган, өзелеп елый иде. Сораганда икеле сүз белән җавап кайтара: тәнем сау, җаным авырта, ди. Ахыр килеп түзмәде: — Ни кылыйм, чичәм? Күп көннәр үтте инде, баем минем төннәремне бикәгә бирә... Таң иртәдән караңгы төнгәчә мал артыннан, казан артыннан йөреп эт булам... Өстем пычрак, юынырга, киенергә амалым юк. Ни белән аның күңелен табыйм, Кодаем, ау!.. — дип үксеп, тавышын яшерер өчен мендәргә капланды. Гадәт буенча, ир үзенең төннәрен хатыннары арасында тигез бүләргә: бер төн — берсендә, икенче төн икенчесендә йокларга тиешле. Ләкин Сарсымбай, гаделлекне бозып, күбрәк төннәрен Алтынчәчкә бирә иде. Соңгы ун көн тукалга ике генә кич насыйб булган иде. Хатын, кунаклар да булгач, бу кичне ире, әлбәттә, бу өйдә, моның кочагында йоклар дип өмет итә иде. Ит ашалды, уен-көлке, әңгәмә булды, ир тагы кадерле бикәсенә китте. Тукалның күз яшен түктергән фаҗига менә шул иде. Карчык тукалның янына утырды. Тын, караңгы тирмәдә икәү төн буенча серләшеп чыктылар. Кимпер дөньяны күп күргән адәм иде, ирен сөйдерү өчен төрле үләннәр, тылсымнар өйрәтте. — Яман-Чүлдә Магҗан йортында яхшы бер багучы бар, килеп чыкса, шуңа киңәшмәк кирәк, — диде. Ләкин тукал боларның барын эшләгән иде инде. — Ул багучыны, — диде, — ике күрдем... һәр икесендә бер сүз әйтте: "Синең ак юлыңа аркылы төшеп, яман кара җылан яткан күренә, бәхетсезлегең шуннан", — диде. — Ул кара җылан, — диде, — синең белән бергә тора, бер табактан ашый, бер аяктан кымыз эчә", — диде... Багучының башка сүзе булмады. Бу сүзләрдән кимпернең коты очты: — Багучының ул әйткәне ни-нәрсә икән? — дип, хатынны кочаклады. Тукал яшьле күзләрен сөртеп әйтте: — Кем булсын, чичәм! Багучының әйткән кара җыланы — минем белән һәр көн бергә ашап, бергә эчкән Алтынчәч имәсме? Мин башканы күрмим! — диде. Кимпернең башына бу фаҗигаләр сыймады, ул адәмнәр өчен дөньяда тик бер генә кайгы — хаксыз рәвештә улының сөргенгә җибәрелеп, салык өчен актык атының сатылу кайгысын гына белә иде. Шул хәлгә төшмәгәннәрне бәхетле саный иде. Тукалның сүзләре аның акылын шашырды: "Апырмай, ау!" — диюдән башка берни әйтә алмады. Тукал йөрәгенә кара кан булып каткан бу хәсрәтне еллар буенча эчендә сакласа да, бу тыныч караңгы төндә үзен тыя алмады, җәберләнүләренең барын сөйләп бирде: — Сарсымбайның туган энесе Асылҗегет исемле берәүгә баладан үземне әйттергән булганнар... Унбиш яшьтә чагында ул җегетне кочагыма алдым... Акылы, менәзе белән ил агасы була торган яхшы бер адәм иде... Урыс казакъ белән җир өчен, җәйләү өчен сугыш булды да... шунда үтерелде... — Хатын, күз яшенә буылып, мендәргә капланып, элекке ирен сагынып елады да тагын дәвам итте: — Казакъ йортының гадәтен беләсең гуй: калымга биргән мал кире китмәсен дип, туган үлсә, аның хатынын, яратса-яратмаса да, агасы, энесе алып куя бирә... Борынгыларның "ирдән китсә дә, илдән китмәс" дигәннәре шул булса кирәк... Каршы тел әйтергә ни амалым бар? Алтынчәчнең усаллыгыннан күңелем курыкса да, тукал булып шул йортта калырга тиешле түгел идемме? Ясаган иямә үпкәм зур, чичә! Күрек бирмәсә дә, акыллы бер иркәк биргән иде... Аны алып, мине менә шул көнгә калдырды... Күрәсең көнемне: иткәнем — коллык, күргәнем — хурлык! Башка ни-нәрсә күргәнем бар?! XXVI Тышта яңгыр ява башлады... Җил көчәйде. Тирмәне вакытвакыт селкеп куя иде. Бер ачылган хәсрәт чишмәсе тукталмады; хатын һаман сөйләде: — Багучының әйткәне күп дөрес гуй... Алтынчәч минем ак юлыма кара җылан булып ятты гуй... Асылҗегетем үлеп, Сарсымбайга тигәнемнең икенче елы иде, кызым Гөлчәчәккә авырлы чагым иде. Авылга зур буйлы, таза куллы бер нугай җегет молдакә булып килде. Балалар да, аксакаллар да үзен яраттылар. Кызлар, киленчәкләр дә аны күп бимаза кылды... Көннәрнең көнендә бер өйдә сөйләшеп утырабыз. Молдакә дә шунда... Арысланбайның җитү чибәр кызы Гөлканыс аны шаярта башлады: молдакәм, диде, казакъ йортында ир-җегетнең ялгыз ятуы гаеп санала, бу кич синең янына барам, диде... Бичара нугай кызарды, җавап әйтә белмәде. Бер киленчәк, кызга карап, тагы уен кылды: молдакә ишеген бикләп йокласа ни кылырсың? Кыз, яман көлә биреп, кирәгәне күтәреп керермен, диде. Бичара мумын адәм иде, ни әйтергә белмәде, кыз бала кебек кызарып чыгып китте... Шуннан соң кызгандым, ничектер күңелем якын күрә торган булды... Хатынның сүзе шунда җиткәндә, тирмәдә яткан бала, саташып: — Әкәм... ап... — дип сөйләнә башлады да тагын йоклады. Карчык калгып-калгып китә иде, ләкин тукалның тыңлаучыга мохтаҗлыгын сизгәнгә, һаман чыдарга тырыша иде, хатын тагын кереште: — Ул вакыт байбичәнең миңа ачулы чагы иде... Өч көн баемны миңа җибәрмәде, иртә белән иремә әйттем: "Берәүнең өлешен башкаларга биргән өчен кыямәттә җавап ничек икән?" — дидем, эндәшмәде; көттем, кич тагы килмәде... Күңелем тулып, күз яшем күл булып җыладым-җыладым да менә шул караватта ялгызым йокыга киттем... Молдакәм миннән күп элгәре менә шул тирмәдә, идәндә юрганнарга күмелеп яткан иде инде... Яхшы төшме күрәм, өнемме шулай, башта белә алмадым: ниндидер йомшак җылы бер кул, акрынакрын күкрәгемне сыйпап, бөеремнән иркәли башлады... Каным уянды, борыныма хуш ис килде... Карасам, молдакәм икән! "Мине яныңа сал", — диде. Ни кылыйм, өлкән адәмнең сүзен ничек кире кайтарыйм. Аның күңел калуы юкмы? Кысып үптем дә кочагыма алдым... Рәхәт бер төн кичердек. Ак таң беленә башлагач кына аерылдык... Молдакәнең хуш исле мае миңа йогып кала торган булса кирәк... Беренче көннән соң йортның киленнәре, яман тел, гайбәтчел кимперләре алдында байбичә үземне хур кылды: "Тукал белән нугай молдакәнең тәне тәнгә тигән булса кирәк: һәр икәвеннән җөфардай яхшы хуш бер ис килә..." — дип әйтеп салмасынмы! Ачуым килде: "Телең корыр, бичә, — дидем, — балаларның остазы нугай булса да, ерак илнең бер өлкәне түгелме ул? Ни кылып аңа яман тел әйтәсең?" — дидем. Көлкегә сукты: "Ай, карагым, ачуланма: казакъ хатыны ара-тирә уен сүз белән күңел ачарга яратканын беләсең гуй", — диде. Мәгәр бу сүз йортка таралды; җитү кызлар, яшь киленчәкләр, бу хуш исле җегеттән безгә дә бер өлеш чыгарсаңчы, дип, үзем белән шаяра торган булдылар. Җегет башкага карамады, ирем Алтынчәч янында йоклаган төннәрдә нугай молдам минем кочагымда була иде... Дивана карчык, куркып, хатынның сүзен бүлде: — Сарсымбай һичнәрсә сизми йөрдеме? — Сизгәне юк дип уйлый идем... Мәгәр ялгышканмын: көннәрнең көнендә ил кыдырып, кымыз эчеп, әңгәмә сатып йөргән берничә казакъ бездә кунак булды. Тукты симез, кымыз мул иде. Әбдән мас булганчы эчтеләр. Мин салып бирүче идем, ил-көннән, мал-туардан һәрнәрсәне сөйләп-сөйләп, хатыннарга җиттеләр. Кемнең хатыны ничек үбә, ничек кочаклый — һичбере калмады. Сарсымбай кызмача иде: "Борынгылар, — диде, — акыллы атын мактар, акылсыз хатынын мактар, дигәннәр. Шулай да әйтми амалым юк, минем тукалым уттан, ялкыннан яратылган булса кирәк: үпсә, кочса, шулай тәнеңне яндыра, каныңны кайната!.." — диде. Кунаклар, мыек асларыннан көлеп, бер-берсенә караштылар: "Беләбез без тукал кемнең тәнен яндырганын" дигән шикелле елмайдылар. Баем сүз әйтмәде, кинәт йөзе суынды, күзенә ачу чыкты. Хуҗаның кәефе булмагач, кунаклар да китә куйды. Алар чыгуга, Сарсымбай ялчыны чакырды да: "Хәзер трантаска пар ат җик, әнә теге чакча баш нугайны калага илтеп ташла", — диде. Мин коелып төштем. Яман хәл була икән, дидем. Куркып, агарып, молла килеп керде. Нидер әйтмәк булса да, теле бәйләнде. Баем сабыр, акрын тавыш белән моллага әйтте: "Менә акчаң, менә әйберләрең; һәммәсен ал да, кайдан килгән булсаң, шунда кит! Казакъ йорты алдында үз хатынымны бер нугай белән уртаклашуны намусым күтәрми, — диде. — Мин, — диде, — сине эт урынына кыйнатып, әйберләреңне муеныңа тагып, күлгә ташлаттырыйммы дигән идем, мәгәр балаларга укыткан сабагың өчен бу эштән тыелдым", — диде. Бичара нугай арбага утырып китте дә котылды, мин ут эчендә калдым... Бу эшләрнең бары да байбичәнең яман теленнән булды. Багучының "ак юлыңа яткан кара җылан" дигәне шул Алтынчәч булмасын да, кем булсын, чичәм?! Карчыкның башы эшләми, күзен йокы баскан иде: — Апырмай, ау, Кодаем, — диде дә киерелеп иснәде, үзенең сөргендәге улын, салык өчен сатылган актык атын уйлады. Тукал эчендәге авыр хәсрәтеннән гүя бераз бушанды: — Далада таң агарып килә бугай... Иртәгә, җиназага бару белән, күп эш булыр, авыл күчәргә тора, аңа да әзерләнәсе бар, — дип, ятагына ауды. Тышта аяк тавышы ишетелде. Кемдер акрын гына атлап далага таба киткән кебек булды. Бу — Арысланбай иде. Кунак җегет, картлар йоклагач, көндезге вәгъдә буенча Карлыгач-Сылуның янына барып, төнне аның кочагында үткәрде. Еракта ак таң беленә башлагач, үз урынына күчеп ятыр алдыннан, кызның үтенүе буенча, бәйләүдәге ала айгырга күз салу өчен чыккан иде. Сусап, ачыгып, катып торган ат бераз курку белән каршы алды. Ләкин дуламады, җегет, ял асларын карап, аелны бераз йомшартты, йөзеннән сыйпады. Башта кем икәнен таный алмаган зур симез эт бер-ике генә өрде дә, кунакның янына килеп, койрыкларын селкә-селкә иркәләнде; Арысланбай ак өйгә керде, эт үзенең урынына барып ятты. Җәйләү бөтенләй тынды. Тик куе кара болытлар, җил белән кузгалып, киң даладагы зур күлләр, унары-егермешәре бергә тезелеп, чүлләргә утырган ак тирмәләр, бай җылкылы көтүләр, хәрабә хәлендәге кышлаулар, тыныч йокыдагы җәйләүләр өстеннән, ашыгыпашыгып, каядыр агалар. XXVII Бөтен дала тирән йокыда, тик Якты-Күл буендагы найманнарның уртадагы зур ике тирмәсендә генә ут яна. Байтүрәнең вафаты, иртәгә булачак җиназа һәм үлем хәсрәте бу йортның тынычлыгын алган, болар авыр кайгы эчендә, иртәнге дәфен-күмү мәшәкатьләре белән, караңгы төнне уяу үткәрәләр. Якуб, Рөкыя, Яңгырбай, Азым әкәләр туктаусыз сөйләшәләр, нидер эшлиләр, нәрсәгәдер әзерләнәләр. Якты-Күл җәйләве таң иртәдән шәрекънең базары, гаребнең карнавалы, гарәбнең мәхшәр дигәне кебек кайный башлады. Көн яңгырлы, күктә кара-соры болытлар туктаусыз йөриләр, Якты-Күл ачулы тулкыннар белән өзлексез шаулый, юеш томанны бер яктан икенче якка куып, киң дала буенча каты җил сызгырып уйный иде. Шуңа карамастан, төш алдыннан Байтүрә авылының бөтен тирә-ягы җиназага җыелган халык белән тулган иде инде. Нечкә билле, ука күкрәкле бишмәтләр кигән, ак урамалар ябынган ак чәчле, җыерчык битле, кайгылы күзле кимперләр, елап күзе кызарган киленчәкләр һәм шау-шулы җирне ярата торган сылу кызлар, ак тирмәләрнең берсеннән чыгып, берсенә кереп, нигәдер йөреп торалар. Симез җилкәле, калын гәүдәле, һәрвакыт ат өстендә йөрүдән бераз кәкрерәк аяклы, киң маңгайлы, тар иякле, карасу йөзле, сирәк сакаллы, ике якка бәреп чыккан яңаклы казакълар, яңгырдан, җилдән колакчынны басып киеп, көпе өстеннән билгә кәмәр бәйләп, унары-егермешәре, өем-өем булып, килгән-киткәнгә, кергән-чыкканга ара-тирә күз салып, төрле җирдә нәрсә хакындадыр акрын, сабыр тавыш белән сөйләшәләр. Болар арасында чалма, җилән кигән татар муллалары, каракүл бүрекле, казаки, читек-кәвешле төрле татар сәүдәгәрләре, студент, семинарист киемендәге казакъ җегетләре, кысыкча кара күзләре, карасу киң йөзләре белән кай халыкның баласы икәнен күрсәтеп торган берничә офицер, бөтенләй европача киенгән, өлкән ак сакаллы карт казакъ адвокаты, күкрәккә медаль таккан калын биләр, бәдәл эзләп йөргән, тар, нечкә чалмалы, сырган кызыл җөббәле гарәп хәерче хаҗилары, нәселе, киеме мәгълүм булмаган тагы әллә кемнәр — һәммәсе, һәммәсе шул мәхшәр кебек җәмәгать эчендә бер яктан икенче якка тулганалар. Бераз читтәрәк, бөтен басуны каплап, күбесенә пар ат җигелгән тарантас, арбалар, иярле атлар, алар тирәсендә чобалган ярлы казакъ ирләре күренә. Кутандагы киртәләрдә иллегә якын мал бәйләнеп тора. Арада берничә колынлы бия, ике симез айгыр, дүрт төя, биш корчаңгы тай, бер арты пычрак сыер, байтак куйлар күренәләр. Арбаларның, иярле атларның, өйләр арасындагы халыкның саны арткан саен, бу бәйләүле малларга да мәрхүмнең фидиясе өчен дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән буталар, кысыр бияләр, яшь тайлар, чирле башмаклар, рәнҗү куйлар һаман кушыла бара, кушыла бара... Бу хайваннар, үзара тыныша алмыйча тешләшәләр, бияләр чыелдап тибенәләр. Өйләрнең берсендә елау күтәрелә, ат кешнәве, төя акыруы, арба тавышы, адәм сөйләше белән гөж килгән мәйдан бик күп хатыннарның, берсен берсе бүлә-бүлә, ачы, моңлы зар белән: — Ай, түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. — дип елап әйткән көчле, кызганычлы авазы белән дерелдәп китә, йөрәкләргә ниндидер авыр бер шом катнаш хәсрәт агуы төшә, кан тамырлары бу елаудан әрнеп өзеләләр. Хатыннар тиз тукталмыйлар, мәрхүм Байтүрәнең яхшылыкларын сөйләп, аны сагынып, күз яшьле тавыш белән әйтәләр-әйтәләр дә, тагы йөрәк өзгеч бер ачы зар белән: — Ай, җан түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. — дип, бөтен җәйләүдә, һәммә йөрәкләрдә шомлы бер кайгы уятып, күзгә яшь китерәләр. Бу ачы, зарлы елауларның бераз тынып торган заманында, биленә думбра таккан бер адәм ат белән килеп төште дә мәет яткан тирмәгә таба китте. Казакъча киемле, ябык йөзле, дивана йөрешле, хыялый күзле бу кеше тирә-якның мәшһүр акыннарыннан Тылсымҗан иде. Мәйданда төрле яктан: "Акын килде, акын килде!" — дигән тавыш ишетелде. Кичәдән бирле туктаусыз ат өстендә чабып, җәяү йөгереп, байбичә Рөкыя һәм мәрхүмнең энесе Якуп белән бергә дәфенҗиназа артыннан йөргән Азымбай карт, бу шагыйрьне күрүгә кулыннан алды: — Күзеңдә яшь, йөзеңдә кайгы күренә. Сүзең беттеме? Ник бернәрсә әйтмисең дә? - диде. Акын хыялый күзләре белән Азым әкәгә карады да шунда ук, казакъ арасында мәгълүм, авыр, акрын бер көйгә салып, җавап кайтарды: — Акылым китсә дә, сүзем бетсә дә, гаҗәп имәс. СарыАрканың өлкән ил агасын югалттык түгелме?! — диде. Акынның тирәсенә, бер-берсен таптап, халык өелде. Ул үзенә әйткән һәрбер сүзгә аз гына да туктамыйча, көйләп җаваплар бирүдә дәвам итте. Шагыйрь тирәсендә тупланган халык эчендә КарлыгачСылуның кияве Калтай да бар иде. Акылы, фикере ким булса да, башкалардан калышырга теләми торган бу җегет ямьсез борын тавышы белән Тылсымҗанга бәйләнде: — Күзеңнән су ага, йөзең кара көйгән, юеш кабердән чыгып килдеңме юкса? — диде. Акын, һич уйламастан, көйгә салып, шул мәгънәне әйтте: — Кайгы белмәс, дөнья җимерелгәндә дә хәсрәт чикмәс үлек йөрәкләр барлыгын ишетәбез. Мәгәр бүген казакъ баласының күзендәге яшькә, йөзендәге ваем һәм хафасына һичберәүнең исе китмәсен! Адәм түгел, җир-күкнең үзе бүген авыр уйга калды: якты кояшны каплаган куе кара болытлар, өстебезгә явып торган яңгырлар — Байтүрә морзаның вафаты сәбәбеннән күк йөзенең кара кайгы пәрдәсе һәм хәсрәтле күңеленең күз яше имәсме? — диде. Калтай тынды, башкалары, акынны мактап: — Ай, ярыктык, ясаган ияң үзеңә чәчәнлекне кызганмый биргән гуй! — диештеләр. Акын туктамады, һаман төрле көйгә салып җырлый бирде: — Бүгенге хәсрәтне әйтү өчен, чәчәнлек кирәк имәс. Күңелең ак булса, йөрәгеңдә илгә мәхәббәт кипмәсә, син, телсез булсаң да, бүген кайгы җырын көйләрсең!.. Ай, Байтүрәм, син бер идең! Каның Чингиздән килә! Ата-бабаларың ханнар, солтаннар иде! Яшьлегеңдә азамат булдың! Ир чагыңда ил өчен кан койдың. Картлыгың килгәч, көн димәдең, төн димәдең: йортның, аләүмәтнең кайгысы синең кайгың булды! Ясаган Тәңрем сиңа меңләгән җылкы, төя, исәпсез куй бирде, болардан йортның бары туйды! Син киттең, исемең далада мәңге яшәр, мәгәр безне кемгә калдырдың, ау! — дигән мәгънәдә, байның зур нәселен, исәпсез байлыгын, илдә өстенлеген җырлады. Мәрхүмнең дуслары моны эләктереп алдылар, акынның эзе буенча үзләре арттырып, бөтен җыелган халыкка сүз күбәйттеләр: Татар муллаларыннан берсе, ниндидер зур нугай, ишанның сүзен очырды, гүя ул әйткән була: — Әгәр Байтүрә булмаса иде, далада диннең, исламның хәле мөшкел булачак иде, — дип. Бу җиназага җыелган халык эчендә үзенең күп алыш-биреш эшләрен үтәү исәбе белән килгән, заманында казакъ даласында җон-ябаганы чирек хакка алып, әйберне биш мәртәбә кыйммәт сатып, үлчәүдә һәр ике тәкъдирдә алдашып баеп киткән якын шәһәрнең татар сәүдәгәре моңа каршы тагын арттырды: — Өяз начальнигын, губернаторны гына әйтмим, ярыктык Байтүрә ак патшаның үзенә дә мәгълүм адәм иде гуй. Бу хәзерге Николай Второй дигән патша тәхеткә утырганда, областан карнаваниягә барган ике ил агасының берсе Байтүрә имәсме? — диде. Байтүрә партиясенең олыларыннан Яңгырбай дигән бай, үткен казакъ, боларга хатимә бирде: — Байтүрәбез бар иде. Чингизләрдән килгән бер аксөяк ил агасы иде. Аның урынын кем ала белер — Кодай үзе юл күрсәтсен! - диде. Дуслар шулай аклап күккә күтәрделәр, дошманнар, гәрчә җиназага килсәләр дә: — Казакъ йортының өстендәге бер яман адәм чәнчелде, инде ил үз хәлен үзе белер, казакъ йорты найман балаларына яңадан кол булмас, — дип, үлгән Байтүрә урынына энесе Якупның утыру ихтималына каршы, үз кешеләре арасында җыелып-җыелып утлы сүз йөртүдә дәвам кылдылар. XXVIII Җәмәгать шулай үзара шау килеп торганда, теге акын тирәсендә үләң тыңлаучыларның берсе, бу җәйләүгә таба килгән арбаны күрсәтеп: — Атлары Сарсымбайныкына охшый... Түрдә утырганы Биремҗан аксакал имәсме? — дип сүз ташлады. Моны ишетеп, Азымбай чыннан шатланды: — Үзе исән вакытында кымызыннан, итеннән тәм татымам, мәгәр, тәкъдир килеп, әҗәле җитә калса, җиназасына барырмын, дигән иде, адәмнең асылы гуй, ак күңел картым килә ятыр, — дип, янындагы Сарсымбайга чаптырып килгән тарантасны күрсәтте: — Атлар синекенә охшый! Сарсымбай аксакал артыннан кичә үк ат җибәрсә дә, аның авылы икенче җәйләүгә күчү сәбәбеннән, элекке урыннарыннан эзләп, урап барганга, кучер соң җитешкән, шуңа күрә Алтын-Күлгә тимичә, җиназага өлгерер өчен, шул ук атлар белән Биремҗан аксакал Якты-Күлгә үз авылыннан туры килгән иде. Боларны күрүгә, Арысланбай белән Сарсымбай картка каршы бардылар, башкалар да, тулкын кебек, аксакал ягына таба агылдылар. Моның сәбәбе юк түгел иде: Биремҗан карт моннан өч ел элек үлгән Магҗан хаҗиның (Арысланбайның атасы) җиназасыннан бирле һичкемнең каберенә килгәне юк иде. Телдән әйтмәсәләр дә, аксакалның Байтүрәгә дошманлыгын белгәнгә, бу җиназага килерме, юкмы дип шөбһәләнәләр иде. Аның күренүе зур вакыйга булды, һәркемнән элек Азымбай барып җитте: — Олуг атамыз, син килмәсәң, күңелемез китек була иде, — диде. Карт, ике адәмнең ярдәме белән арбадан төшә-төшә, моның сүзен кисте: — Исәр булма, мин сиңа әйттем: итен, кымызын татымам, мәгәр җиназасына барырмын, дидем, моны онытып калдыңмы? Башкалар яшерен мәгънә белән бер-берсенә карашып алдылар. Арысланбай, бу карт белән сөйләшеп, Карлыгач-Сылуны кара-айгыр ыругсы Калтайдан алып үзенә бирү турында киңәш итешмәкче иде, ләкин беренче адымнан ук күрде ки, җиназада бу мөмкин булмаячак. Аксакал ялгыз кала алмый, аның тирәсендә һәрвакыт адәм кайнаячак. Сүзне Алтын-Күлгә кайткангача кичектерергә булып, карт белән барып исәнләште. Бирем әкә аны тавышыннан ук таныды: — Казакъ йортының гадәте буенча, яшьләр, бер җирдән кайтса, аксакалларга сәлам бирүче иде! Үзеңне Яман-Чүлдә дип ишетәбез, мәгәр атаңның карт дусына барып әйләнергә чамаң килмәде, ай балалар! — дип шелтә кылды. Җегет ни өчен бара алмавының сәбәбен сөйләп, кичерүне үтенә башлады, ләкин картны чорнап алдылар. Сарсымбай, килеп: — Сезне кичә үк көткән идек, Алтын-Күл җәйләве үзегезне сагынып иде, — диде. Карт ике сүздә аңлатты: — Җәйләвебез күчеп калды, адәмегез соң килде, — диде. Башкалар берәм-берәм аның белән исәнләшә, сөйләшә башладылар. Халыкны ерып, европача киенгән, аз сакаллы казакъ адвокаты килеп сәлам бирде. Биремҗан аны тиз таныды: — Хезмәтеңне ишеттем, Арысланбайны кайтару юлында тырышканлыгың өчен, аның атасы Магҗан хаҗиның җаны сиңа күп рәхмәт әйтсә кирәк. Илнең яхшылары синең ярдәмеңне онытмаслар, — диде. Карт казакъ адвокат: — Сезнең бу сүзләрегез минем өчен иң зур рәхмәт булды, артык һичнәрсә кирәкми! — диде. Ул арада мәрхүм Байтүрә партиясенең зурларыннан Яңгырбай килеп аманлашты, аксакалның хәлен сорашып: — Сезнең былтыргы җәйләүләрегезне кукал басып киткән икән, бу ел мал йөртергә урын аз калган дип ишеттек. Теләсәгез, өяз начальнигы аркылы ул җирләрне сезгә кайтарыйк, - диде. Аксакалны җитәкләп алып килеп, зур ак өйнең каршысына, үләнгә киез палас җәеп утырттылар. Аның тирәсенә илнең өлкәннәре җыелды. Яңгырбайның кузгатуы буенча, сүз кукалга, урыс түрәгә, ак патшага күчте. Бирем бераз тыңлады да бу сүзләрне кырт кисте, Яңгырбайга карап шелтә ясады: — Син үзең, мәрхүм агаң Байтүрә һәм сезнең бабаларыгыз белән бер нәселдән килгән, бергә эшләгән Кече йөзнең Әбелхәер ханнары, бөтен Өч йөзгә хан булыр өчен, урыс патшага Сары-Арканы саттыгыз! Бабаларыгыз ханлык өчен, аталарыгыз солтанлык өчен, сез үзегез түрәлек, билектә булыслык өчен яхшы җәйләүләрне кулыгызда калдырып, мал, дәүләт саклау өчен, Сары-Арканы урыс патшага кол кылдыгыз! Инде хәзер килеп, кара чикмән, кукал баскан даланың бер почмагын миңа кире алып бирмәк буласызмы?! Мин карт инде, ясаган иямнән әҗәл көтәм, миңа ике адымнан артык тупрак кирәкмәс, - диде. Бу сүзләр бер-берен таптап тыңлаган җәмәгатькә яшен кебек тәэсир итте. Мәрхүмнең һәм барлык найманнарның дошманнары: "Ай, ярыктык аксакал, һәр сүзе мең алтын гуй", — дип, эчләреннән бәйрәм иттеләр. Дуслары: "Бу акылдан язган чал исәрне китерү кирәкмәс иде!" — дип кара көйделәр. Адвокат, берничә семинарист, студент казакълар, хәйран булып, якында стражник юкмы дигәндәй, як-якка карандылар. Арадан бер карт казакъ, торып, рәнҗүле, шелтәле тавыш белән карт кунакка сүз ачты: — Аксакал, сиңа хөрмәтебез зур, мәгәр күңелебездә шөбһә бар: син Әбелхәерне, нугайның, Тәфкилев генералын гомер буена сүгәсең, нәселләре Чингизгә барган аксөяк найман балаларын мал, дәүләт, түрәлек өчен Сары-Арканы кол итәләр дип хурлыйсың, мәгәр Яшел-Сыртны кукал килеп басканда, без бөтен йорт, алач кычкырып, казакъның өлкәнен-яшен сугышка чакырдык. Шулвакыт каршы әйтүче безнең өлкән атабыз Биремҗан әкә түгел идеме? Карт шул секундта ук җавап бирде: — Әйе, мин идем! Кукалның малын каулап, йортын яндыруга мин каршы булдым. Сәбәбен беләсең килсә, сукыр чалның сүзен тыңла. Үзең белмәсәң, башкалардан сора, Биремҗан бөтен гомере буенча малыннан, йортыннан язып, казагым, карагым дип, талаш кылып йөргән адәм имәсме? Җыелган җәмәгать: — Өлкән атаның сүзе рас гуй... — дип, төрле яктан кычкырдылар. Аксакал дәвам итте: — Бу сүз рас булса, мин сезгә тагын бер рас сүз сөйләп бирим: берзаман хан куеп, аннан соң боларны бетереп, урыннарына солтаннар сайлатып күп азапланганнан соң, урыс патша Сары-Арканың йөрәгенә керергә уйлады. Барлык казакъ җире — урыс йортының уртак малы, дип әйтә салды. Үзенә хезмәт кылган адәмнәрдән, мал белән, ялган ант белән алдап, биләр, булыслар сайлата башлады. Аңарчы без белмәгән, ишетмәгән адәмнәр — кукаллар, урыс түрәләр безнең җәйләүләрне, зур күлләрне, елгаларны алып кара чикмәнгә бирә, безне яман корыган чүлләргә куа торган булды. Ул заманнарда Сары-Арканың күп җирендә булдым, мәгәр һәркайда аксакалым буенча күз яше түктем. Ясаган иямә шулвакыт ант бирдем: кайда мөмкин — шунда кукалны, кара чикмәнне үтерү, канын кою, малын урлап китү миңа бурыч булсын, дидем... Кулымнан күп җан кичердем: урысның күп малын далага качырдым; көннәрнең көнендә атлары югалган өчен бер казакъ йортына килеп талаш кылып яткан биш кукалны күрдем. Янымда гайрәтле җегетләр бар иде, сәбәбен сорамадым, җавабын үзем бирермен, түбәләгез, каннарын түгегез дошманнарның, дидем!.. Арада сугыш китте, сүз әйтеп авыз йомганчы, кара чикмәннәр быт-чыт булып җиргә сузылып ятты. Арадан берсе, качып, өйдә яшеренгән икән. Җегетләрем аны тоттылар да, кыйнап, анасын югалткан бута кебек акыртып, каршыма китерделәр. Бу бичара начар киемле, чабаталы, ак сакаллы бер кукал иде. Күрүгә, аягыма егылды, аз-маз казакъча бытылдый икән: "Өемдә биш балам... авырып яткан кимперем бар. Мине кызган!" — диде. "Әй, атаңа нәләт булгыры! Казакъны талыйсың, җәйләвен аласың, инде үз башыңа төшкәч, кызгану кирәк булдымы?" — дидем. Кукал карт сабый балаларча җылады: "Утагасы, — диде, — сүземне тыңла, миңа тидертмә", — диде. "Әйтәчәгең ни? Сөйлә!" — дидем. Бичараның ак сакалы буенча мөлдер-мөлдер күз яше акты: "Без ни кылыйк, — диде, — туган илебездә кояш җылы, туфрак яхшы, анда алма, йөзем үсә; мәгәр, — диде, — көн итәргә җиремез булмаганнан, тынычсызлык чыгаргач, безне бу якка куалар. Сезгә килсәк, җәйләвемезне аласыз дип, сез безне каһәрлисез, инде без кая барыйк?" — диде. Яман каты акырып җылый бирде. Күземә яшь килде, янымдагы бүз балаларга: "Картны куя бирегез, китсен, күңелем бозылды", — дидем. Берәүсе телемне алмады, яңадан түбәли башлады. Карт аягыма егылды, шундый бер яман җылады, йөрәгем парчаланды. Җегеткә: "Тукта!" — дидем. Ачуланып миңа карады, кукалның йөзенә каты бер камчы сызды да, атын тартып, янымнан кача бирде. Шул көннән антымны боздым, кукалның, кара чикмәннең канын коюдан, малын куудан күңелем суынды. Яшел-Сырт өчен алач кычкырып, сугыш ачуга каршы әйтүем менә шуннан соң иде... Акылың булса, башыңа сал: берәү сине кыйнаса, аның камчысы гаеплеме, кулымы? Аксакалның сүзе шау-шу тудырды. Аңлаучы аз булды, арадан берәү чыгып, каты әйтә башлады. Кайберәүләр: "Моның картлыгы җиткән, акылы китеп калган", — диделәр. Башкалар: "Илнең өлкән агасына мондый сүзне әйтә алган телең корысын!" - диделәр. XXIX Биремҗан әкәнең тирәсендә сүз кызганда гына, арба өстенә менеп кычкырган Азымбай картның тавышы бөтен мәйданны яңгыратты: — Молдалар, теләгәнегез дәвергә керегез! Халык эчендә кузгалыш китте, һәрбер казакъ "фидиядән калмасын" дип, үзенең мулласын дәвергә кертергә эзләп йөгерде. Мәдрәсәдә укыган казакъ җегетләре, далада муллалыкта торган татар шәкертләре, вак ишаннар, суфилар, бәдәлчеләр, төрле яктан йөгерешеп, Байтүрәнең мәете яткан өлкән ак тирмәгә агылдылар. Уен сүзне ярата торган Сарсымбай, Яңгырбайның мулласы — татар шәкерте Габдулла Әлказаныйга, бер-бер артлы дәвергә йөгергән, җиләнле, җөббәле, кайбере тужуркалы, чапанлы бәндәләргә күрсәтеп, мәсхәрәле тавыш белән: — Молдакәм, казакъның бер сүзе бар: үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, диләр, моны ишеткәнең бармы? - диде. Бу теге мәет өенә фидия өчен чабучыларга чәнчү иде. Габдулла Әлказаный моны аңлады, күп еллар казакъта йөргән бер шәкерт булганга, аптырамады, кызмады, шундый ук мыскыллы елмаю белән: — Нугайның, казакъның Акменла исемендә өлкән бер чәчән акыны бар. Синең миңа әйткән сүзеңне синдәй симез бер казакъ бае әнә шул Акменлага әйткән икән. Акын болай дип җавап биргән: "Үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, казакъның караңгы даласын муллалар килеп агартмаса, синең кебек наданнарның башын бет кимерер", — дигән. Бу сүзне ишеткәнең бар идеме? — диде. Сарсымбай моңа ачуланмады, яңадан көлә биреп, җавап кайтарды: — Сүзең рас гуй, молдакәм: без сабый чакта атабыз нугайдан мулла китерде, аңа ит ашатты, кымыз эчерде. Йортның яшь киленнәре нугай мулланы, өлкән адәм гуй, ничек сүзен кайтарасың дип, кочагына алды. Без, яшьләр, укыйбыз дип йөрдек. Күп ел үтте. Алар китте... Мәгәр нугай мулладан безнең аркабызга төшкән яман таяк эзләреннән башка һичбер нәрсә калган юк. Нугай молдакәләр шулай укытса, Акменлаларның сүзләрен без кайдан ишетик? Мәетнең өеннән Азымбай чыкты да, Габдулла Әлказаныйга карап: — Яңгырбай молдасы, дәвергә кермим дип торганыңмы синең? — дип кычкырды. Сарсымбай тагы шаяртты: — Карганың үләксәдән качканын күргәнең бармы? Молда ничек дәвердән калсын! Молдакә, өйгә таба атлый биреп: — Сарсәкә, синең белән сүз көрәштерим дигән исәбем бар иде. Мәгәр җиназа эчендә моны ошатып бетермим, — диде. Бай казакъ, кәефләнеп, артыннан кычкырды: — Ай, ярыктык молдакәм! Нугайның синең кебек сүз белгәне аз очрый. Килсәң, туктым, кымызым әзер гуй... Әбдән мас булганчы эчеп, бер әңгәмә корыйк! Габдулла: "Ярый, барам", — дип вәгъдә бирде дә тирмәгә керде. XXX Зур түгәрәк ак өйнең эче халык белән тулы. Кирәгә буйлап көпеле, колакчынлы казакълар, күзе яшьле, ак урамаллы хатыннар утыралар. Алардан уртагарак җөббәле, чалмалы, җиләнле, кечкенә кара бүрекле, тужуркалы, кайсы чапанлы динчеләр тезелгәннәр. Иң урта бер җирдә, кәфен өстендә, юрганга, киезгә уралып, таудай калын, симез гәүдәле Байтүрәнең мәете кыйблага каршы, ишеккә аягы белән сузылып салынган. Аның йөзе ак сөлге белән каплаулы. Мәрхүмнең сул ягында, кулына тәсбих тотып, Байтүрәнең энесе Якуп тора. Бу — заманында мәдрәсәдә байтак укыган, дәфен, җиназа тәртипләрен белүче бер адәм. Мәетнең сул ягы буйлап, ишектән түргәчә ике рәт булып, дин әһеле — дәверчеләр, фидиячеләр сафланганнар. Халык урнашып беткәч, Азымбай карт килеп керде. — Кеше калмады, башларга ярый, — диде. Кулына тәсбих тоткан Якуп бай түрдәге нугай ишанга карады, акрын, сабыр тавыш белән: — Мәрхүм җитмеш тугыз яшендә иде. Ничә елдан фидия бирәбез? - диде. Габдулла Әлказаный арада иң йөгерек зиһенлеләрдән иде. Тиз җавап бирде: — Унике яшь сабавәт өчен була. Аннан калган алтмыш җиде елга бирелергә тиеш! - диде. Барлык фидия алучыларны санадылар. Болар утыз дүрт иде. Арадан бер сукыр белән бер яшь баланы, сез дәвергә утыртырга ярамыйсыз дип, сафтан чыгардылар. Калды утыз ике. Боларның һәрбере ике еллыкны алганда, алтмыш дүрт ел китә, калган елны өч муллага өстиләр. Боларга өчәр елның гөнаһсы тигән була. Егерме бер мулла икешәр, калганнарга өчәр дәвер тиешлеген исәпләп, эшкә тотындылар. Якуп байның янында кечкенә бер төргәк бар иде: монда, шәригать буенча, бер еллык гөнаһ өчен лазем булган кыйммәттә акча, алтын, көмеш иде. Бай, тәсбихен беләгенә салды да, мәетнең нәкъ күкрәк түренә утырып, каты, ачык санаулы тавыш белән: — Мәрхүм вә мөтәваффа Байтүрә бине Хантимернең өстенә лазем булып та, вакытында әда кыйлынмаган көлле ма ваҗиб вә фарзысының искате фидиясе өчен ошбу затны кабул кыйлып алдыңмы— дип, шул турыда, үлекнең икенче ягында утырган татар ишанына, Байтүрәнең күкрәге ашасыннан сузып, кулындагы төргәкне бирде. Мулла акча, алтын белән тулы төргәкне ике кулы белән сузылып алды да: — Кабәлти вә һибте ләкә 2, — дип, кире байның үзенә кайтарып бирде. Бу муллага өч еллык гөнаһ тиеш булганга, шул ук сүзләрне әйтешеп, кара-каршы өч мәртәбә алыштылар. Аннан соң нәүбәт Габдулланыкы иде. Ишан читкә китте, бусы аның урынына килеп утырды. Якуп, баягыча: — Мәрхүм вә мөтәваффа Байтүрә бине Хантимернең өстенә лазем булып та, вакытында әда кыйлынмаган көлле ма ваҗиб вә фарзысының искате фидиясе өчен ошбу затны кабул кыйлып алдыңмы? — дип, муллага сузды. Габдулла Әлказаный, яхшы, дөрес гарәб мәхрәҗе белән: — Кабәлти вә һибте ләкә, — дип кире кайтарды. Моңа ике еллык кына гөнаһ бирелгән иде. Шуңа күрә бу ике мәртәбә алып кире кайтарды. Калганнарның һәммәсе шулай, дәвер ясап, мәрхүм байның алтмыш җиде еллык гөнаһысын өләшеп алдылар. Дәвер шулай тәмам булгач, Якуп аягүрә басты: — Молдалар, сезгә моның бәрабәренә мал бирербез, күпме бирсәк тә ризасыздыр бит? - диде дә дәвердә йөргән төргәкне кесәсенә тыга башлады. һәммә динчеләр беравыздан җавап бирделәр: — Ризабыз, ризабыз! Яңадан бераз халык керде, тәһлил әйттеләр дә, бик күп кешеләр, мәетне шул киезләре, юрганнары белән күтәреп, тышка алып чыктылар. Өйдә хатын-кыз арасында тагы елау күтәрелде. Аңарчы тирән кайгылы йөз белән сабыр гына йөргән Рөкыя байбичә: — Ай, Байтүрәм, ау! Мине кемгә калдырып китәсең, ау? — дип, кызганыч әрнүле зар белән бөтен мәйданның йөрәген өзгеч рәвештә елап, гәүдәсе белән кирәгәгә бәрелеп газаплана башлады. Аның янына хатыннар җыелды, яшьле күзләре, үксегән тавышлары белән юатырга тотындылар. Ләкин Рөкыя тынычланмады. — Ай, Байтүрәм, ау! Мине кемгә калдырасың, ау? — сүзләре белән әрнеп, кычкырып елый бирде. Башкалар да кушылдылар, тагы мәрхүмнең зурлыгын, яхшылыгын санап, елый-елый мактый башладылар. Хатыннар өйдә, шул аһ-зар эчендә, елауда калды, ирләр мәет артыннан җиназага таба агылдылар. XXXI Үлекне тирмәдән утыз сажин чамасырак читкә алып китеп, таза, яшел чирәм өстенә куйдылар. Бер җегет, ат өстенә басып, мәйданның төрле ягына карап: — Җиназага!.. Җи-на-за-га! — дип, өзеп кычкыра башлады. Халык, диңгез дулкыны кебек, шул якка кузгалды, мәетнең төн ягыннан киң-киң сафлар белән, аяк киемнәрен салып, тыгызлана-тыгызлана тезелделәр. Киң, тигез мәйдан кара болыт кебек җәмәгать белән капланды. Өстән карасаң, очлы бүрекләрдән, колакчыннардан гыйбарәт зур бер куе урман кебек җәелгән иде. — Арттан берәү: — Тәмам! — диде. Җиназага аерым тантана бирү өчен, кичә төндә ат җибәртеп, бүген төш вакытына йөз чакрым җирдән китертеп җиткерелгән мәшһүр татар ишаны, бөкрәйгән кечкенә буе, яшел чапаны, ак чалмасы, йомры башы, озын яшел таягы белән бу җәмәгатьнең алдында тора иде. Җиназаны ул укыячак иде. Нечкә, зәңгәр тавыш белән: — Ният итегез! — диде. Җиләнен каптырган, кама читле мескен бүрекне басыбрак кигән Габдулла Әлказаный, сафларның уртасыннан торып, каты-сабыр тавыш белән кычкырып: — Илаһи ният кылдым җиназа намазы укымага, Аллага хәмед өчен, пәйгамбәргә друд өчен, мәеткә дога өчен, йөземне юнәлдердем кыйблага, оедым ошбу хәзер имамга, Аллаһы әкбәр!.. Менә шулай ният кылыгыз, җәмәгать, — дип, халыкны өйрәтте. Имам колак какты. Җиназа укылды. Ләкин бер кызык булып алды: ишан беренче колак кагудан соң, Аллаһы әкбәр дип тәкбиргә чакырганда, уртадагы сафларның берсендә, гади намаздагыча, берничә казакъ рөкүгъка киттеләр. Аларга башкалары да иярде, ике-өч саф гөж килеп сәҗдәгә яттылар. Болар арасында Карлыгачның кияве Калтай да бар иде. Бер татар шәкерте пырх-пырх итеп болардан көлде дә, түзә алмыйча сафтан чыгып, артка барып оеды. Җиназа намазы бетте. Якуп алгы сафтан карап кычкырды: — Җәмәгать, бу нинди адәм иде? Халык, гөр килеп: — Яхшы адәм иде! — диделәр. — Сүз белән рәнҗеткән, башкача хакы-дәгъвасы булган адәм бармы? Булса кичерсен! — Юк, юк! - диделәр. Мәетне арбага салдылар. Берничә адәм аны ат белән кабергә алып киттеләр. Башка халык һәммәсе монда калды. Яңадан, дәрья тулкыны кебек агылып, кутанга якын бер урында бәйләнгән малларга таба киттеләр. Болар арасында дүрт төя бар иде. Алар, аптырап, түбән сузылган озын муеннарын борып күз салдылар да яңадан тыныч кына күшәргә тотындылар. Шулар белән беррәттән торган, әле бүген генә тотып, җылкы көтүеннән кайтарылган бер асау айгыр, бу кара болытның үз өстенә таба агылып килүеннән куркып, арлы-бирле дулый башлады. Сыерлар, корчаңгы тайлар, ябык бозаулар тыныч торалар иде. Фидияне, зур сәдакаларны, бүләкләрне, зиратка алып бармыйча, монда гына өләшәчәкләр, болар һәммәсе шуның өчен билгеләнгән маллар иде. Арада ун башы мәрхүмнең үз малларыннан, калганнары дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән иде. Бүләк, фидия өләшүдә иң зур роль Якуп белән Яңгырбайда булды. Бу, чыннан да, өлкән бер эш иде: кемгә нәрсә, күпме бирү мәсьәләсендә бер яктан — байлык, икенчедән — ыруглык, партиялек яклары, өченчедән — ил эчендәге дәрәҗәсе күз алдында тотыла. Муллаларның насыйблары үзләренең гыйлемнәре яки ничә еллык гөнаһны алулары буенча түгел, бәлки кайсы йортныкы, нинди байныкы булу беренче мизан иде. Мәрхүмнең якыннары фидиялек маллары янына килеп җитү белән, динчеләр арасында пши-пши сөйләнү китте: кемгә нәрсә тия? Муллаларны, хуҗа байларының хәленә карап, өч груһка аердылар. Беренчедә — алты, шулар эченә Габдулла Әлказаный да керде. Икенчедә — тугыз, калганнар — өченчедә. Иң элек асау айгырны чишеп алдылар. Фидиячеләрнең күзенә ут йөгерде. — Бу кемгә? Бу кемгә? Ишанны чакырып, шуңа дога кылдырдылар. Ул, итәгенең сул ягын кайтарып, атның тезгененнән тотты да, арбасына илтеп бәйләү өчен, ялчыга биреп җибәрде. Арада тоташ өркәчле, калын, озын ботлы бик зур төя бар иде. Моны чишеп алу тагы өметләрне кузгатты. Ләкин бу берәүгә дә насыйб түгел иде: Троицкида күп заманнар укыганнан соң Мәккә-Мәдинәләрдә, Бохараларда берничә еллар йөреп кайткан бер укымышлы казакъ — Иолдызбай хаҗи бар икән. Авыру сәбәпле, үзе килә алмаган, юкса җиназаны да ул укырга тиешле иде. Бу төяне шуңа дип куйдылар. Аннан соң, бер төя, ике корчаңгы тай, бер колынлы бия, бер сыер, дүрт куй санап, беренче дәрәҗәдәге алты муллага берьюлы дога кылдырдылар. Болар үзара теләсәләр ничек бүлешәчәкләр. Фидиячеләр, малларның тезгененнән, бәйләгән җирләреннән чабулары белән тотып, икенче якка куйдылар да җиргә ярым тезләнеп дога кылдылар. Аннан соң груһлап та, аерым-аерым да бирүдә дәвам иттеләр. Мулланы үз фамилиясе белән түгел, бәлки байның исеме белән атап чакыралар иде: — Ис Әхмәт молдасы, кил бире! Өстенә җөббә, аягына шиблет, башына каракүл бүрек кигән, җитү чәчле, шома Казан шәкерте Зәки Гайфи тәкәллеф белән генә атлап барды. Ул ояла да, хурлана да иде. һичкемгә күтәрелеп карамыйча, корчаңгы тайны тотып, җиргә тезләнеп, дога кылды да, җитәкләп, мәйданнан ук юк булды. — Бүребай молдасы, кил бире! Башына ак бүрек, өстенә саргылт җилән, аягына зур кәвеш кигән такыр башлы, сакаллы татар хәлфәсе Сәйфулла, бик аз гына да шикләнмичә, мин хакымны алам дигән төсле кыю атлап, чуар үгезнең янына туктады, егерме тәңкәләр торыр бу дип эченнән уйлый-уйлый, җиргә тезләнеп дога кылды да якындагы арбага илтеп бәйләде. Симезлеген чамалау өчен, сыртыннан, кабыргаларыннан сыйпап карады. Калган малларны шулай — берәм-берәм дога кылдырып тараттылар. Бер читтәрәк бәдәлче ике гарәп хаҗие торалар иде. — Сезгә малны сатып йөрү мәшәкать булыр, — дип, аларга унар сумлык алтын бирделәр. Дин әһле белән эшне бетергәч, казакъның өлкәннәренә бүләк өләшә башладылар. Арада хаклары икедән утыз сумгача торган төрле төстә байтак чапаннар, берничә кыйммәтле палас, дүртәр аршиннан биш кисәк кара постау бар иде. Кабилә, партия, картлык, яшьлек кебек, электән төзелгән үлчәү буенча, боларны һәркемнең дәрәҗәсенә карап өләштеләр. Якындагыларның һәрберсенә бер нәрсә бирделәр. Еракларның биләренә, авылнайларына, аксакалларына гына эләкте. Азымбай картка мәрхүмнең үзе кигән яхшы туны белән көпесен бирделәр. Ул, моңардан бик канәгатьләнеп, уенчык алган балалар шикелле, төлке эчле толыпны җилкәсенә салып, яшел чапанны кулына тотып, шат көләч йөз белән йөри башлады. Бу вакыт аның күңеленә тагы бер шөбһә килде: берничә көн элек Биремҗан аксакалдан чыккач, Арысланбайга барып, анда Сарсымбай ягына сүз сөйләдем, бу хата булмадымы икән? Байтүрәнең үз киемен киеп, аның атын атланып, мин ничек найманнарга каршы барырмын? Азым әкә өлешеннән шулай риза булса да, арада күңеле тулмаучылар бар иде. Калтайның атасы, Сарсымбайның кодасы Сарыбай, үзенә бирелгән бүләкне Яңгырбайныкыннан ким саный, хәлбуки ил эчендәге урыннары буенча болар бертигезләр иде. Балаларга, зәгыйфьләргә бакыр акча өләштеләр. Шулай итеп, мондагы эшләр бетте. Арбалар, иярле атлар кузгалдылар, җәмәгать мәет артыннан каберстанга чапты. Тик хатыннар гына калды. XXXII Моңарчы кабилә, партия талашын онытып, бары бергә кайнашкан казакълар, атка менеп далага чыгу белән, яңадан һәммәсе үз хәлләренә кайттылар. Сүз берләштергән кебек, ничектер һәр ыруг, һәрбер груһ үзләренә аерым укмаштылар. Зиярат ун чакрымнар бар иде. Бөтен юл буе — ат өстендә корылган бик күп аерым киңәш, яшерен план мәҗлесләренә әйләнде. Сарсымбай белән Арысланбай ат менеп килгәннәр иде; бай һәрвакыт өзелергә торган төсле күренгән кодасы Сарыбайны үзенә ияртте. Болар киң далада юлсыз-нисез барган атлылар, арбалылар арасыннан Биремҗан аксакалны таптылар. Ул ике айгыр җигүле тарантаста бара, янына теге акын Тылсымҗан утырган иде. Җитеп, хәл сорашуга, акын шагыйрь үзенең җәберләнүен сөйләде: — Өлкән атабыз Бирем әкә миңа шелтә кылды... — диде. Карт аның сүзен бүлде: — Мин ни сөйләгәнемне беләм. Сакалыңа чал кереп бара ятыр. Акылга утырырга вакыт; аксөякне мактап, гидайны хурлап гомер итәсең! Сары-Арканың өлкән акыны Абай белән Тургайбай акыннан гыйбрәт алсаң булмасмы дип әйтәм! — диде. Акын булгач, партия турында сүз ача алмадылар. Чөнки ул найманнар көен җырлаучы адәм иде. Картны калдырып, өчәве алга чаптылар. Болардан бер якта дүрт-биш казакъ, тагы шулай ат өстендә киңәш кылып, дала буйлап чабалар иде. Урталарында Якуп күренде. Яңгырбай белән Азымбай карт та шулар янында иде. Сарсымбай, атын каулый биреп, шул груһка ишарә кылды: — Арысланбай, күрдеңме Азым әкәңне? — диде. Җегет кулын селекте: — Йомшак адәм гуй! Тун белән чапан аның күңелен ризалаткандыр! Аңарчы тик барган Сарыбай телгә килде: — Ул исәр картка мин тун белән чапан гына түгел, иярле ат белән буталы төя биргән булыр идем! Сарсымбай тирән бер мәгънә белән моңа каршы әйтте: — Йярле атлар белән буталы төяләр бирә торган адәмнәребез Азымбайдан башка да күп булса кирәк, — диде. Сахра тутырып кабергә чапкан җәмәгать эчендә төрле ыруглар булса да, шул юлдагы сөйләшү, бергә баруда да төп ике агым сизелә иде. Танабуга, кызылкорт, кара-айгырлар бергәрәк кайнаша, болар ничектер Сарманнарга тартылалар иде; дүрткара, алтын ыруглары симез найманнар тирәсендәрәк чуалалар иде. Күрер күзгә беренче груһның адәме күбрәк күренә иде. Сарсымбай эченнән уйлап барды да юлдашларына ишеттереп әйтә куйды: — Алар аксөякләре белән мактанса, без күплегебез белән җиңәрбез, күрәсезме алачны? - диде. Алда, яшел сахра уртасында, зур күл буенча тәбәнәк, киң ак өйләр күренде. Бу борын Бирем әкәнең җәйләве булып, ун ел элгәре генә килеп, хохоллар утырганнар, хәзер зур авыл булганнар иде инде... һаулап этләр өреп чыкты, калын аяклы, ялангач башлы марҗалар, өйләреннән чыгып, кызык итеп, бу нинди җау дигәндәй карап калдылар. Казакълар ат-арбада чаптырып үтеп киттеләр. Шул авылдан ярым чакрым ары каберлек иде. Чите җимерек, эреле-ваклы, төрле язулы, иске, яңа кабер ташлары ерактан ук, безне читләр арасында ташладыгыз дигән кебек, хәсрәтле хәрабә хәлендә күренделәр. Каберстанның бер ягында өелгән халык, тукталган арбалар, бәйләүле иярле атлар торалар; анда Байтүрәне ләхеткә төшереп күмәләр. Зияратның өсте колакчыннар, бүрекләр белән чуп-чуар төстә: һәркем мулласын иярткән дә үзенең якын үлекләренең каберләрендә, береннән икенчесенә күчеп, Коръән укытып йөри. Кемдер: — Тәмам! — дип кычкырды. Төрле җиргә чәчелгән җәмәгать ашыгып-ашыгып җыелдылар. Уртада Байтүрәнең әле яңа гына өелгән кечкенә тау кебек биек кабер туфрагы, аның дүрт почмагында дүрт мулла, кабыргаларында, баш, аяк очларында тагы икешәр-өчәр динче утыра. Халык һәммәсе җыелып бетүгә, казакъ бае Ис Әхмәт калын киберле тавыш белән: — Молдакәм, укы "Тәбарәк", — дип кычкырды. Зәки Гайфи, тамак кырып, укырга авызын гына ачкан иде, Бүребай мулласы Сәйфулла, беренчелекне бирмәс өчен, көчле, матур тавыш белән: — Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир рахмәнир-рахим, — дип сузып та җибәрде. Зәки Гайфине туктарга мәҗбүр кыйлып, аз вакыт эчендә "Тәбарәкне" ярып укып та чыкты. Бу бик тиз, кызу, ләкин музыкалы яңгыратып, Шәйморза мәкаме белән укучы иде. Казакълар, мактап: — Ай, ярыктык молдакәм! Кандай тиз агыза гуй, — диештеләр. Дүрт почмактагы, яндагы муллалар да кыска-кыска мәкърәэләр укыдылар. Тагы бер мулла, баеның әйтүе белән, "Ясин"ны башлаган иде, "минәлмөкәррәмин"гә җиткәч яңлышты да, сөбханә раббикә раббил гыйззәти гамма ясыйфунны әйтеп тәмам итте. Моның белән мулла үз бае алдында гына түгел, башкалар алдында да үзенең базарын бетерде, начарга мисал булып йөрергә калды. Күп вакытлар көлеп сөйләргә телләргә керде. Динчеләргә унар тиен сәдака бирделәр. Дога кылынды. Җиназа, дәфен, сәдака шуның белән бетте. Җәмәгать яңадан атларга менде. Тагы камчылар уйнады. Тагы ыруглар, кабиләләр, партияләр, груһ-груһ киңәшеп, дала буенча киттеләр. Хохолларның балчыктан ясалган акбурлы өйләрен үтеп, тагын этләрен өрдереп, инде ит, кымыз уе белән, яңадан мәрхүмнең җәйләвенә — Якты-Күлгә шаулашып кайттылар. XXXIII Болытлар таралды, күк йөзе ачылды. Аяз, матур көн, күңелләрне иркәләп, яктылык белән елмайды. Яңгырдан соң бөтенләй кибеп җитмәгән хәтфәдәй яшел, киң, тигез сахра, ерактан асыл зөбәрҗәт диңгезе кебек җемелдәп, кояш нурында уйный башлады. Киезгә, тунга уралып, тирмә эчендә бөрешеп утырган балалар шатлана-шатлана далага чәчелделәр. Бүз җегетләр, сылу кызлар, ат иярләп, юк йомышны бар итеп, җәйләүдән җәйләүгә чаптылар. Озак яңгыр, юеш салкын җил астында төсләре качкан матур колыннар, ду килеп, тавыш белән кешнәшеп уйнарга тотындылар. Якты-Күл әйтерсең көмеш диңгезенә әверелде, шулай матур, тыныч, саф нур белән ялтырап китте. Зияраттан кайткан халыкның да күңеле берьюлы күтәрелде, иртәнге, көндезге авыр һава, кара болыт, моңа кушылган мәетҗиназа, кабер басынкылыклары таралды. Бу җәйләүдәге унбиш тирмәнең унысы төрле фәкыйрь казакъларныкы булып, уртадагы зур, яңа ак киез өйләр Байтүрә белән Якупныкы иде. Халык, һәркем үз дәрәҗәсенә карап, шул биш тирмәгә тулдылар. Боларга сыймаганнар өчен далада җиргә киезләр, паласлар җәелде, ачык көн, якты кояш астында утызар-кырыгар кешелек табыннар ясалды. Гадәт буенча, башта Коръән укылды, динчеләргә сәдака бирелде. Аннан соң инде, әйтерсең, Байтүрә, җиназа, кабер бөтенләй хәтерләреннән чыкты: мәҗлесләр, ниндидер уенкөлке җыелышлары, үткен сүзләр, тапкыр җаваплар көрәшенә әйләнде. Байның үз кымызы да хисапсыз иде. Мәрхүмнең якыннары, кардәш-ыруглары да һәммәсе турсыклар, сабалар белән килгәннәр иде. Эчүнең исәбе-саны булмады, кымыз күбрәк китерелгән саен, башлар җиңеләя, күзләрдә ут уйный, телләр чәчәнләшә бара иде. Байның үзе торган өлкән өйгә илнең зурлары: кабилә башлыклары, аксакаллары, биләре, байлары утырдылар. Иң түрдә Биремҗан аксакал, аның бер ягында Якуп, Яңгырбай, икенче ягында Сарсымбай, аның кодасы Сарыбай, аларга тоташып, Карлыгачның тамыры Арысланбай белән кияве Калтай, аннан түбәнгә таба шулай һәркем дәрәҗәсе буенча урнашканнар иде. Азым әкә, мәрхүмнең чапанын киеп, көлкерәк кыяфәттә, бу мәҗлескә хезмәт кылучы булып, бераз кызарып, уен сүз әйтеп йөрүче иде. Бирем әкә үткән заманнарның хәлләрен сөйләде. Әбелхәер ханны каһәрләде. Яман тылмачлык, илчелек кылды дип, татар Тәфкилевне шелтәләде. Ерак киная белән китереп, бу җирдә дә үзенең Хәерләре, Тәфкилләре булмады түгел, дип, найманнарның хан, солтан булып яшәгән, йортны ак патшага кол итүдә булышлык иткән бабаларына да күләгә ташлады. Боларга каршы баш күтәргән казакъ баһадирларына, ерак илдәге Көтибар исемле каһарманга озак тукталды. Аның бу сүзләре Байтүрә-Якуп яклылар өчен — агу, Сарсымбайлар өчен бер бәйрәм иде. Яңгырбай белән Арысланбай ярым көлкеле, ләкин агулы сүз белән чәнчешеп тә алдылар. Ләкин кымыз эчеп кәеф күтәрелгәнгә, сүз болардан уен көлкегә тартылса, һәммәсе дә шат булачаклар иде. Азымбай моңа бер чара таба алудан гаҗиз иде. Мәрхүмнең каберендә озаклап утырып, елап калган акынның кайтып ишектән керүе бар кеше өчен дә бер җиңеллек тудырган кебек булды. Азым әкә аны култыклап алды, бераз кузгалыштылар, шагыйрьгә уртада урын бирелде. Түрдә кирәгәдә бер укалы бүрек белән бер яшел чапан асылып тора иде. Якуп, урыныннан кузгалмыйча ук: — Азым әкә, шуларны акынга кидерсәңче, агамның әйткән сүзе шулай иде! - диде. Мәҗлестә бер яңалык булып алды. Азымбай карт йөгереп барды, уйнап-көлеп бүләкләрне алды да киендерде — мәҗлестә гүя күзне уйнатырлык күренеш Азым әкә белән Тылсымҗан иде. Акын: — Биргәнеңә шөкер, — дип, ярым-йорты бит сыйпады, билендәге думбрасына кул сузды: — Байтүрәбез бер иде... Аны югалтудан күңелем яраланып калды... Думбрам да бүген, ак таң беленеп, кайгылы кара үлем хәбәре йөрәгемне яралаганнан бирле, телдән тукталды, өлкәннәрнең рөхсәте булса, аның бер моңлык әйтүгә исәбе юк түгел иде, — диде дә, җавап көтмичә үк, үзенең гомерлек юлдашын моңлатып, халык җырларыннан берен көйләп җибәрде: Ат җаксысын сорасаң, Ир җаксысын күрерсең, Тун җаксысын киерсең Андиҗан менән Куканда; Кырыйм менән Казанда, Хива менән Бохарда. — Борынгылар шулай дигәннәр, мәгәр безнең бу заманда ирнең яхшылары Сары-Арканың үз эчендә дә юк имәс, — дип, мәҗлеснең, илнең зурларын берәм-берәм ярым көй, ярым кара сүз белән мактап китте: — Арабызда бер чал бар, яше өлкән, акылы югары: маңлай күзе күрмәгән белән, ак күңеле казакъ йортының каты кайгысы өчен ялкынланып янып тора, — дип, башта Биремҗан аксакалны олуглады. Аннан соң: — Нәселе Чингизгә җитә, каны ханнардан, солтаннардан килә, яхшы атаның бу баласы — хәзерге көн ил агасы, — дип, Якупка тукталды. Әйтәчәк фикерләрен, сүзләрен бераз эзләгән кебек, көйне озын-озын сузып, бераз уйланды да, Арысланбайга карап: — Атаңның өлкәнлеге даланы каплады, үзеңнең яшең аз булса да, маңлаеңда акыл нуры балкый, йөрәгеңдә азаматлар куәте бар, — дип, озак җырлады. Думбраны, җырны ишетеп, башка тирмәләрдән халык монда агылды, сыярга һич җай юк иде; тирмәнең киезләрен күтәрделәр, өйнең бөтен тирә-ягы урамаллы хатыннар, колакчынлы казакълар белән капланды. Акын, гүя боларның һәммәсеннән хәбәрсез кебек, кулларын уйнатып, башын диваналарча чайкап дәвам итте: — Сабырың күп, дәүләтең мул, сөягең ак булмаган белән, ил өчен гайрәтең зур: лачыннар арасында бөркет бул, — дип, Сарсымбайны мактады. — Дошман күрсәң, соңкардай ашкынасың, алач дигән тавыш булса, ук-җәядәй атыласың, — дип, Яңгырбайга берничә сүз әйтеп, ахырдан, көен дә, тавышын да ярым көлкегә әйләндереп, Азымбайга карады: — Дәүләтем юк, бәхетем ким дип зарлык кылма, кыямәтнең оҗмахында тәхетең бар, — диде. Бу соңгысы халыкның кәефенә бигрәк ошап калды. Өйдәге һәм тыштагы җәмәгать, көлеп: — Ай ярыктык, Тылсымҗан! Ясаган ияң чәчәнлекне кызганмаган үзеңнән! — дип шаулаштылар. Азым карт, бераз рәнҗегән тавыш белән: — Акыным, ялкыным, ау! Иртә-кич Тәңрегә "Мал да бирче, бак та бирче!" дип моңлык кылдым, сүземне алмады, биргән малын кышның яман җоты белән һәлак кылды, — диде. Азымбай яше зур, сакалы ак булса да, байлыгы юк, кабилә эчендә дәрәҗәсе кечкенә, шуңа күрә аның белән бераз җүләрләрчә шаяралар иде. Сарыбай бераз кинаяле мәгънә белән әйтә куйды: — Бай үлде, сиңа тун белән чапан калды, күңелең һаман канәгать түгелме? — диде. Бу бик тупас тоелды. Яңгырбай, үткен усал йөзенә тәхкыйрь төсен чыгарып, Сарыбайның уңайсыз сүзенә: — Мондый чәчәнлекне начар биядән туган кара-айгырлар гына әйтә белсә кирәк, — диде. Бу кара-айгыр кабиләсенең түбән дәрәҗәсенә ишарә иде. Сүзләр кабынды. Кымызның кәефе мигә йөгерде, караайгырларның берсе, арттан торып: — Башкалар ни сөйләсә дә үпкәм юк, мәгәр Яңгырбай үзенең төрекмәннән урланган дүрткарасы белән мактана башласа, казакъ йорты көлми ничек чыдый?! — дип чәнечте. Бу инде бөтенләй каты әйтү иде. Чөнки хәзерге көндә аксөяк саналган дүрткара кабиләсе хакында чыннан да шундый бер әкият бар иде. Яңгырбай өчен бу һәрвакыт җан әрнеткеч бер кара тап иде. Ул сабырын югалтты, аягүрә басып, камчысын биленнән ала куйды. Сүз талаш-кычкырыш чигеннән ашты. Башта кара-айгырлар белән дүрткара кабиләләре кыздылар, боларга сарманнар, кызылкортлар катнашты. Азымбай, кызып, каны кайнап, үзенчә зур сүз әйтергә теләде: — Башка кабиләләр үзара талаш кылганда да һәммәдән өстен булган симез найман ыругсы барлыгын оныттыгызмы? — диде. Бу зур хата булып чыкты. Аңарчы тик утырган танабугалар кузгалды. Чөнки найманга мәңгелек дошманнар иде. Азым әкәнең сүзен бетертмәстән, берәү кычкырды: — Найманнарның исеме симез булса да, тоткан юллары тигез имәс! — диде. Якуп та катнашты, ул, өлкән адәм сыйфаты белән: — Яманлык юк, димәм, мәгәр найманның кылган яхшылыкларына кем күз йомар?! — диде. Бу тагы утка май салу булды. Еллар буенча кабилә, ыруг пәрдәсе эченә өртелеп, җир-су өчен, җәйләү өчен, ил өстендә баш булу өчен дәвам итеп тә, җиназа сәбәбеннән тышкы ягы капланган дошманлыклар һәммәсе бәреп өскә чыкты. Каннар кызды, күзләрдә ут уйный башлады. Камчылар кулга киелде. Берәүнең найманнар турында: — Илгә яхшылыктан башка эшләре булмады, — дигәненә каршы аңарчы сабыр торган Арысланбай да чыдамады, камчысын кизәнә биреп: — Атаңа нәләт булгыры!.. Казакъны җәйләвеннән куган, безне җир аударган кем иде? Сез найманнар түгелме?! — дип кычкырды. Моңа каршы, күзен кан басып, Яңгырбай килде. Алач кычкырып, сугыш китүе бик якын иде, мәгәр сукыр аксакал Биремҗан тыеп калды: ул урыныннан кузгалды, кәвешен киде дә аягүрә басты. — Талаш өчен башка урын табарбыз, балалар, — дип, тирмәдән далага чыкты. Моны һәммәсе аксакал кайтырга, таралырга куша дип төшенделәр. Җәйләү шау килде, арбалар кузгалды, атларның иярләре тартылды, казакълар: — Атаңа нәләт!.. Җиде бабаңның каберен... фәлән кылыйм! — дип сүгенеп, кычкырышып, атларын менделәр дә найман белән дүрткарадан башкалары һәммәсе, зур сугышка ташланган кебек, Якты-Күл җәйләвеннән киң даланың төрле ягына чәчелделәр. Якуп хәлне аңлады. Бу — илдә өстенлекнең кемнәр кулында булуы өчен ачык сугышның башлануы иде. Ул агасы Байтүрәнең җиназасын башка төрле файдаланмакчы иде, ләкин киресе килеп чыкты. Якты-Күл җәйләвеннән таралып, сахра тутырып, иярле ат өстендә төрле якка чыккан казакълар аңа теге дүрт кабиләнең "Инде моннан соң сезнең ыругны эш башыннан куабыз, булыслыкны, билекне сездән алабыз. Найманның елгасы кипте, тавы җимерелде, хәзер яңа җәйләү эзлибез!" — дигән кинаяле сүзе булып тоелды. һәм ул яңлышмады. Төзәтү-килештерү өмете беткән, инде мал түгеп, ат арытып, көн-төн көрәшүдән башка чара калмады. Якты-Күлдән каһәрләп, сүгенеп, шаулашып, ат өстендә таралучылар да моны шулай аңладылар: шул ачу белән тешләрен кысып, камчыларын селтәп чаптылар. Моңарчы аста, каядыр яшеренебрәк янган көрәш уты өскә бәреп чыкты, һәр ике як, бил баглап, кан кыздырып, шуңа ташландылар. XXXIV Җиназадан талашып таралган җәмәгать, дала буенча ат өстендә җилдереп барган хәлдә, элек һәр ыруг үзара, аннан соң ыруг башлыклары бергә җыелышып киңәштеләр. Сарсымбай иртә таңнан яңа җәйләүгә — Кызыл-Комга күчәчәк булганга, үзара аңлашу мәҗлесен җомга көнгә кичектерделәр. Бергә укмашып бераз барганнан соң, шул уй белән исәнләшеп, һәр груһ үз юлына таба китте. Сарсымбай, Арысланбай, Биремҗан аксакал, чәчле җегет, Кәрим карт бергәләшеп Алтын-Күлгә кайтып җиткәндә, кояш батып бара, колыннар бәйләүдән ычкындырылганнар, куй, сыер шау килеп җәйләүдә кайнаша, ләкин иртә белән тезелеп утырып калган тирмәләрнең берсе дә юк — һәммәсе, сүтелеп, арбаларга төялгәннәр, тик байның ак өе ялгызы калган иде. Кызлар, киленчәкләр, бүз балалар уен-көлке, шау-шу белән шул арбалар тирәсендә нидер бәйләп, төргәк-төргәк киезләрне, җон тутырылган капчыкларны рәтләп азапланалар иде. Элекке урынында казан тулы ит пешә, самавыр быжылдап утыра иде. Ялчы, каршы килеп, атларны алды. Ак өйдән Карлыгач белән байбичә чыкты. Арысланбайның авыл күчүне белә торып яңадан килүе Алтынчәчне бераз гаҗәпсендерде, кызы белән булачак фаҗигане хәтеренә китереп, күңелен бозды, ләкин тышка чыгармады. — Сарсымбай җәйләве өлкән атаны күптән көтә иде, — дип, Биремҗан аксакалны каршылады да, кунак җегеткә карап: — Кабернең ташын нык бастырган булсагыз ярый, казакъның бер сүзе бар: яман адәм яңадан терелә икән, — диде. Арысланбай, Карлыгачка мәгънәле елмаеп, байбичәгә җиназаны сөйләп китте: — Ләхетне сары балчык белән капладык. Найман ыругсының башына җил-давыл күтәрдек, — диде. һәрбер шау-шулы хәлләрне ярата торган Карлыгач-Сылу үзе шунда булмавына эченнән үкенде, җилкәсенә төшеп, тулкынланып торган зур кара чәчләрен рәтли биреп, җегеттән вакыйганы хикәя кылдырды. Ләкин бу, ничектер сүз уңае белән, үз хәлләренә күчте. Бер минут аулак вакытны табып, җегет әйтә салды: — Аксакал белән азрак киңәштем... Ул риза булырга охшамый, бүген, бер форсат табып, тагын әйтәчәкмен, — диде. Кызның матур, кара туткыллы йөзенә тынычсызлык чыкты, күзләре берничә минут, бөтенләй эчке уйга тукталган кебек, бер җиргә каттылар. Озын керфекләре салындылар. — Ай-бай, Кодаем, ау!.. — дип бер көрсенде дә, җегетнең колагына якын ук килеп: — Караңгы төн белән иярле аттан башка безгә һичбер кем ярдәм кылмаса кирәк, — диде. Җегетнең күз алды караңгыланып китте: бер яктан, найманнар белән талашу бара; икенче яктан, бу көрәштә иң нык таяныч, юлбашчы булган Сарсымбай һәм Калтай атасы Сарыбайлар белән ара бозылачак. Бу ике ут эчендә ул нинди юл тотарга тиеш? Ләкин бу минутлык шөбһә иде. Кызның хәсрәт катнаш мәхәббәт белән ялкынланган бер карашы аны юк итте. Кискен тавыш белән: — Син йөрәгеңне нык тот, кара-айгырлар кылычы алдында безнең башлар иелмәс! — диде. Тукал ак өйгә, өлкән табак тутырып, итне алып керде. Җәйләүдәге һәммә халык шунда йөгерде. Итне ашап, кымызны эчеп чыкканда, төн килгән, киң дала тыныч, йомшак, рәхәт караңгылык эченә баткан, маллар ятканнар, тик сөякләрне көтеп, этләр генә койрык селкеп, һәр очраганга иркәләнеп йөриләр иде. Байбичә, аксакал, Сарсымбай, Гөлчәчәк ак өйгә яттылар. Карлыгач-Сылу: — Чичәм, мин Айбала белән далада йокларга телим, — диде. Байбичә моңа шөбһә белән карады. Ләкин каршы әйтмәде. Бу төн җегет белән кыз өчен гомерләрендә беренче килгән иркен, рәхәт, бәхет сәгатьләре булды. XXXV Ерактан ак таң беленгәндә, җәйләү аяк өстендә иде инде. Хатыннар ашыгып савыт-сабаны җыя, тутыра башладылар. Өлкәннәр торып чыгуга, бик тиз арада ак өйне сүтеп, киезләрен, кирәгәләрен, чаңракларын — һәммәсен аерым бер фурман арбага төяделәр. Чәчле җегет, Кәрим карт үзләренең бөтен әйберләрен кичтән үк җыеп беткәннәр иде. Йокылы күзләрен юмыйча ук, байның йортына булышырга килделәр. Ялчы Җолкынбай белән бергә атларны камытлап җиктеләр. Төрле арбаларга тутырылган йөкләрне зур кыл арканнар белән бәйләделәр. Хатыннарга утырырга урыннар ясадылар. Хуҗа үзе, кунаклары, гаиләсе белән берәр генә чынаяк чәй эчте дә һәммә эш үз тәртибендә эшләнгәнме икән дип карап чыкты. Кайберен төзәтте, нәзек күчәрле фурманнан өч кисәк әйберне алдырып, боларны ике тәгәрмәчлегә салдырды, эшнең тәмамлыгын күреп: — Төяләрне китерегез, - диде. Ак өйнең эчендәге киезләрнең, палас, юрган кебек нәрсәләрнең зур бер өлеше бәйләнгән хәлендә җирдә ята иде. Боларны арбаларга салмаячаклар иде. Җолкынбай айры өркәчле зур дүрт төяне китерде. Бу хайваннар борын сеңерләрен тишеп бәйләнгән нечкә генә җеп белән һич тә карышмыйча килделәр. Кәрим карт берсен тартты да: — Чүк! Чүк! — диде. Зур төя, бер дә ашыкмый, элек ал аяклары белән тезләнде, аннан соң бөтен гәүдәсе белән чүкте. Байның карамагы астында аның аркасына егерме потка якын йөк салып бәйләделәр. Карт: — һачт! һачт! — диюгә, акрын, уңай күтәрелеп, сахра корабы аякка басты. Алтынчәч байбичәнең гомерлек гадәте бар: ул, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә күчкәндә, һәрвакыт төя өстендә барырга ярата иде. Аңардан көлеп тә карадылар, юл ерак, көн эссе булыр, арырсың да, диләр иде, ләкин ул арбага утырмый, төягә атланып, акрын-акрын тирбәлеп баруны сөя иде. Сарсымбай, өч төяне чүктереп бәйләп беткәч, хатынына көлеп дәште: — Минем Алтынчәч сабыем бүген дә төя өстендә тирбәлеп баруны телиме икән? Хатын, башкаларның елмайганын сизгәнгә, бераз әрненә төште: — Ак дөлбәрем миннән башка ничек барсын, — диде. Әлбәттә, каршы әйтмәделәр. Кечкенә башлы, матур моңсу күзле, түбәнгә иелгән муенлы, өлкән, юаш ак төяне чүктерделәр; утырырга, ярым ятарга ярарлык булган, киң ятак кебек агачлы, палас түшәлгән әйберне өркәчкә ипләп бәйләделәр. Бикә өчен кечкенә күн турсык белән кымыз астылар. Яшьләргә дигән атлар иярләнеп булган иде инде. Инде эш бетте дигәндә, Гөлчәчәк: — Миңа ат юк, менеп барасым килә минем, — дип көйсезләнә башлады. Башкача ризалата алмадылар, ул байбичә янына төягә атланырга, арыса, тукал янына — тарантаска күчәргә булды. Аксакал өчен — байның үзе йөри торган арба иде. Сахра артыннан кызарып кояш күренде, дала иртәнге алсукызыл нурга чумды. Күңелләрне якты уенчак шатлык алды. һәммә нәрсә әзер иде. Сарсымбай, үзенең сөекле юргасына атланып: — Кәрим әкә, юл башла! — диде. Карт: — Ясаган иям, үзеңә тапшырылдык! — дип, атын кузгатты. Алдан зур фурманнар, ике тәгәрмәчле арбалар, аннан соң аркаларына йөк бәйләнгән төяләр, тарантаслар, байбичә атланган акдөлбәр, зур кәрван кебек бер-бер артлы тезелеп, тар юл белән төн ягына таба юнәлделәр. Болар белән бергә куй, сыер көтүләре, колынлы савым бияләре кузгалды. Көтүчеләр һәммәсе дә ат өстендәләр иде. Атасы белән бик күп талашканнан соң гына кичә кайтарттырган ала айгырны менгән Карлыгач-Сылу, үз юргасын атланган Арысланбай, чәчле җегет, Айбала, тагын берничә кыз, атларын уйната биреп, башта бу көтүчеләргә ярдәм кылып шаярдылар. Гүя әле йокысыннан ачылып җитмәгән малларны куыштылар. Болар, юлга төшеп, кая барачакны бик яхшы белгәндәй сабыр гына атлап киткәч, зур кәрванның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, төя өстендә барган байбичәгә, башкаларга көлке сүзләр әйтеп, күчеп барган җәмәгатькә бер уен-шатлык ясап йөриләр иде. Ләкин көн буенча бу кәрван уңаена атлап бару яшьләрнең эчләрен пошырды. Башкалар кебек, Айбала өчен дә яңа җәйләүгә күчеп бару бер бәйрәм иде. Бүтән вакытларда көн-төн туктаусыз эштә булганга, ул үзенең яшь күңелен, яшьлек гайрәтен, йөрәгендәге булган яшь шаянлыгын мондый көннәрдә аеруча киң җәя иде. Уң якта, тигез дала уртасында, зур кибәннәр кебек тезелеп утырган тирмәләр иң элек аның күзенә чалынды. Астындагы туры атны аяк белән тартып җилдерде дә, Карлыгач-Сылуны куып җитеп: — Анау өйләрне күрәсеңме? Шунда барып кымыз татысак булмасмы? — диде. Арысланбай моңа: — Аял булсаң да, башың яхшы эшли, киттек! — дип көлеп, аның сүзен куәтләде. Кыз әнкәсенә: "Без анау торган җәйләүгә барабыз", — диде дә атын тартып чаба куйды. Башкалар, далада чаң куптарып, шул ак өйләргә таба ала айгыр артыннан киттеләр. XXXVI Өйләргә килеп җитәр алдыннан, чәчле җегет Карлыгачның атына якынлашты: — Беләсеңме, бу — Дирвисалның җәйләве гуй... Синең дусың Чулпанның килен булган йорты шул, — диде. Сылу, гаҗәпсенеп, җегеткә карады: — Ни сөйлисең? Алар Диңгез-Күл буенда имәсме? Арыслан сүзгә кушылды: — Диңгез-Күл буе хәзинә җире булып калган... Дирвисал әкә менә шул яман җәйләүдә каңгырап йөри, — диде. һәммәсе, атларын камчылый биреп, авылга чабып җиттеләр. Бер көтү эт, алар артыннан хуҗа үзе каршы алды. Бу гадәттән тыш юан, симез бер казакъ карты иде: — Юл булсын, балалар! — диде. Арысланбай сәлам бирде: — Сарсымбай Алтын-Күлдән Кызыл-Комга күчеп бара. Бүз балалар, иркемә куймый, атларымызны сезгә бордылар, — диде. Карт, чак кузгалып: — Хуш киләсез, балалар, җәйләвемез яман булса да, кымызның мул чагы, туктының симез чагы, — дип, өйгә чакырды. Шулай сөйләшеп тирмәгә кереп барганда, кутанда, бәйләүле колыннар янында, яшь хатын күренде. Моның кулында сөт тулы чиләк, башында ак урамал, өсте-башы керле, йөзе сөйкемле, ләкин бик арыган, борчылган иде. Ерактан ук елмаеп килде, ләкин, аңа илтифат кылмастан, һәммәсе киез өйгә аяк салганда, киленчәкнең мөлаем, ягымлы тавышы Карлыгачны туктатты: — Карагым Сылу, син дусың Чулпанны танымас булдыңмы? Кыз әйләнеп карады да баскан җирендә хәйран булып катып калды: аның каршысында үзенең ахирәте, бик күп яшьлек уеннарын бергә үткәргән, Арысланбай белән туйда һәм далада ат өстендә очрауда бергә булган иркә кыз Чулпан иде. Матур, үткен, агу телле, шаян дусы хәзер кулбашлары салынган, йөзе кара-сары булып кипкән, күзләре нурсыз, үзе дәртсез җай бер казакъ хатыны булып әверелгән иде. Ике дус, ни әйтергә белмәстән кул бирешеп, билләреннән алыштылар. Карлыгач-Сылу һаман тынычлана алмый иде: — Чулпаным, сәүләм җаным! Сиңа ни булды? Наукаслыгың бармы? — дип, күзләренә карады. Киленчәк урамалының очына күз яшен сөртте: — "Килен көне — эт көне" дигәнне ишеткәнең бардыр. Ак таңнан торасың, караңгы төн килгәч, арып, эт булып ятасың, утырып бер аяк кымыз эчәргә амалым юк! Шулай булса, дусың иркә кыз Чулпаннан ни калсын? — диде. Болар, билләреннән алышкан хәлдә, читкәрәк киттеләр. Киленчәк үз язмышыннан зарланды: — Иткәнем — коллык, күргәнем — хурлык! Каенанам — җыландай яман бер кимпер... Карагым, сиңа сүзем шул: кыз чагың — алтын чагың, моның кадерен бел, килен булгач, ул заманнарны төштә дә күрмисең, йортның бөтен кара, пычрак, авыр хезмәте синең өстеңә кала икән! — диде. Ике дус озак серләштеләр. Карлыгач түзмәде: — Ут эчендә калдым гуй мин дә, иркә таем! — дип, үзенең фаҗигасен сөйләп бирде: — Анам рәнҗи, Калтайга бармасаң, телемне алмасаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм, ди; атам найманнар белән талаш кылып йөри. Яшь ярымда чагымда кара-айгырларның бие — башлыгы Сарыбайның энесенә әйттерелгәнемне беләсең гуй. Калымлык өчен йөз кара, биш йөз сум акча, ике сандык асыл зат алып куйганнар... Ай ярымнан туй кылып, мине озатырга телиләр... Мәгәр күңелем ятмый, Калтай дигән яман дуңгыз кебек аска караучан җегетне күргәнсеңдер... Буе бәләкәй, борыны томшык... Тәненнән яман ис килә... Сүзе юк, акылы, гайрәте юк... Ничек итеп аны кочагыма алыйм? Дүрт көн элек килеп иде, Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иткән... Ни дием? Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк, дидем. "Яхшы анадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр ыругысы сөйләшә белер!" — дип китә биргән. Мондый фаҗигане үз башыннан үткәргән Чулпан кунагының хәлен үткен рәвештә йөрәгеннән кичерде: — Ай, колынчагым, син дә шул минем көнемә калгансың икән! - диде. Карлыгач бу сүзләрне аңламастан ук дәвам итте: — Әкәм куркып калган булса кирәк. Кызымны башкага бирсәм, кара-айгырлар белән талаш чыгар, ике йорт бозылыр, найманнарга каршы көрәштә миннән китәрләр, мин җиңелермен, дип уйласа кирәк. Чулпан тагы бүлде: — Җиңелсә җиңелә бирсен! Сайлаган жегетең тәвер, үзеңне Калтайга әрәм кылма! Бер киткәч кайтып булмый, ике күзем! - диде. Тегеннән бер хатын чыгып, Карлыгачка дәште. — Иркә Сылуым, арып килгәнсең гуй, берәр аяк кымыз эчсәңче! Кунак кыз өйгә керде. Чулпан аңа: — Казан асканмын, итем пешәм дип кайнап ятыр, сүзем дә бетмәде, туктыны ашамыйча, сезне җибәрмим, — дип әйтеп калды. Арысланбай авылның бае, аксакалы Дирвисал карт белән үзенең кайларда булуы, сөргеннән ничек кайтуы турында сөйләште, кичәге җиназаны хикәя кылды: — Найман күле корыса кирәк... Яңадан сайлауларда илнең күбе Сарсымбай әкәне булыс кылабыз дип йөриләр. Байтүрәнең урынын Якуп ала алмас, булыслык сарманнар партиясенә күчәр кебек күренә, — диде. Хуҗа бу талашлардан читтә торган адәм иде — артык кызыксынмады. Җәйләүнең начарлыгыннан зарланып китте. Айбала байның тукалы белән, чәчле җегет бүз балалар белән әңгәмәләшеп йөрде. Бәхетсез киленчәк кунак дусты Сылу кыздан аерылмады. Китәргә теләсәләр дә, ит пешеп, нык сыйланмыйча җибәрмәделәр. XXXVII Болар, исәнләшеп, "дәүләтегез мул булсын!"ны әйтеп атка менгәндә, төш ауган, көннең кызулыгы басыла башлаган иде инде. Күч яңа җәйләүгә тукталганчы барып җитик дип, атларны камчылап, киң далада уйнашып, каты җилдерделәр. Ләкин һаман да өлгерә алмадылар. Алдан киткән ала айгырның тояклары Кызыл-Ком җәйләвенә баскан вакытта, күч-кәрван аз сулы, кечкенә, ләкин матур кызыл комлы күлнең кыйбла ягына барып тукталган иде инде. Карлыгач, моны күрүгә, алгарак ятып аякларын кыймылдатты, тезгенне тартты, камчыны кузгата бирде дә, кәрванны әйләнеп, әле яңа төядән төшкән анасы янына килде, атыннан сикерә биреп: — Чичәм, без Дирвисал җәйләвендә ит җидек, кымыз эчтек... Мин иркә кыз Чулпанны күрдем, — дип шатланып, гаҗәпсенеп сөйләп алды. Ул арада тегеләр дә килеп җиттеләр, яңа җәйләү хәерле булсынны әйтеп, эшкә тотындылар. Өйләрне коруда баш роль байның яшь хатынында — тукалда иде. Башка хатыннар — дивана карчык, ялчы Каләмпер, Айбала аңа булышлык кылалар. Карлыгач-Сылу, ярым шаярып, ярым эшләшеп, шулар тирәсендә кайнаша иде. Калын беләкле, таза ялчы Җолкынбай боларга ирләр көче кирәк булачак урыннарда, авыррак нәрсәләрне күтәрү кебек эшләрдә ярдәмче иде. Тукал, гадәт буенча, үзенең ырымнарын кылды да, Җолкынбайга карап: — Чаңракны менә шул җиргә китереп куй! — диде. Җегет карамадан ясалып, әйләнә-тирәсенә үтә тишекләр тишелгән, кыршау рәвешендә түгәрәк бер нәрсәне хатын күрсәткән урынга китереп салды. Бу — өйнең уртасы булачак җир иде. Башкаручы хатын шул уртадан күз белән чамалады да кирәгә тезеп утырта башлады. Моның һәрбере канат дип атала, һәр канат өч бармак калынлыгы, буяулы җәенкерәк таяклардан, бер-беренә аркылырак тезелеп ясалган, иңе ике, биеклеге өч-дүрт аршын чамасында бер тоташ челтәр иде. Тукал беренче канатны җиргә ипләп утыртты да Каләмпердән икенчесен китертте; хезмәтче хатын тотып торды, үзе өйрәнгән кул белән тиз-тиз ике канатны нечкә, ләкин ныклы җепләр белән бәйләп беректерде. Өченче, дүртенче канатларны шулай бер-берсенә тоташтырып бәйли барды, болар туры сызык белән бер буйга түгел, бәлки түгәрәкләнеп тезеләләр иде. Шулай әйләндереп, канатларны бер-беренә терәп бәйләп чыккач, беренче белән унынчы бер-беренә урап килеп тоташа яздылар, тик аршын ярым киңлегендә ачык урын калды. Бу ишек өчен иде. Элек табылдырыкны җиргә ипләп куйдылар, таянычларны ике яктан канатларга бау белән ныгыттылар. Нечкә тактадан ясалган сырлы, кызыллы-яшелле буяулы ишек, җиңел, рәхәт рәвештә ике якка ачыла торган булды. Моның белән өйнең диварлары тәмам булды — ул хәзер челтәрле кызыл алачык кебек бер төс алды. Ныклык өчен кирәгәләрнең югары ягыннан кул яссуы киңлегендә җеп белән уратып, моның очларын ишекнең таянычларына китереп бәйләделәр. Дивана карчык кәефләнеп үк куйды, ишекне ачып керде дә: — Кулың җиңел эшли, чырагым, — дип, хатынны мактады. Хәзер инде өйнең түбәсен — түгәрәк кыегын мендерәсе бар иде. һәммәсе эчкә керделәр. Ялчы сәнәк кебек аерулы озын агач алды да электән үк уртада калдырылган түгәрәк чаңракны ике сажин биеклегендә югары күтәрде. Хатыннар, дүрт яктан аның көлдерәвечләрен тотып, кирәгәнең югары башына ныгыттылар. Ләкин бу гына аз иде әле: өйнең түбәсе түгәрәгрәк рәвештә булсын өчен, бераз бөкрәйтеп ясалган, өч бармак калынлыгы агачларның-укларның югары башларын чаңракның тишекләренә тыктылар, түбән башларын кирәгәнең югары ягына беректерделәр. Моның белән өйнең башы эшләнгән булды. Иң югарыда киңлеге бер аршын ярым чамасында ачыклык калды, бусы төнлек булачак — һава, якты керергә, төтен чыгарырга хезмәт кылачак. Җолкынбай арбадан читләре тегелгән, очларына җепләр бәйләнгән дүрт киез китерде. Хатыннар, тукалның күрсәтүе буенча, бу киезләрне кирәгәнең тыш ягыннан капладылар, югары яктан кирәгә белән укларга ныгытып бәйләделәр. Аннан соң, очларына нечкә кыл арканнар бәйләнгән зур ике киез китереп, баягы агач белән күтәреп, түбәгә яптылар. Арканнарның очларын, тирмәнең диварындагы киезләрне кысып, урап бәйләделәр. Өч почмагына да озын җепләр тагылган бер киез бар иде, җегет моны, күтәреп, өйнең түбәсендәге ачыклыкка — төнлеккә каплады. Хатыннар, арканнардан тартып, моны ипләп яптылар. Зур киң кибән рәвешендә эшләнеп, шуның белән киез өй тәмам булды. Киезләрнең тигез ябылуын, кирәгә, чаңракларның туры, тоташ утыруын карар өчен, эчкә керделәр — өй капкараңгы иде. Айбала, чыгып, җиңел кулдан, арканнарның берсен тартты, түбәдәге киез бер якка китте, өйнең төнлеге ачылып, яктылык тулды, һәммәсе дә тирмәне яхшы таптылар: кирәгәләр нык беркетелгән, чаңрак дөрес утыртылган, ишек тигез куелган, киезләр бер-берен каплап, бер-беренә тоташып, җил-яңгыр йөрергә җай калдырылмаган иде. Карчык тагы мактап алды. Инде өйнең эчен төзисе, әйберләрне, кертеп, урынлы урынга куясы иде. Чәчле җегетне чакырып алдылар. Байбичә үзе дә килеп җитте. Санап, өзеп, әмерләр бирде. Ике ир арбадан бушатылган әйберләрне өйгә ташый — өйнең эчен рәтли башладылар. Идән яшел чирәм иде. Иң уртасын кырып, учак — утбашы урыны ясалды. Аннан калган җиргә элек камыш чыпта, аның өстенә кара тузган киез түшәделәр. Аннан соң яшелле-сарылы буялган, күбесе калайлы зур сандыкларны берәм-берәм керттеләр. Өйнең иң түрендә аршын ярым чаклы ачыклык калдырдылар, бу йортның хуҗасы яки кадерле кунак урыны булачак. Моның ике ягыннан икешәр кат сандыкларны тезделәр. Алар өстенә, бөкләп, ак киезләр, атлас, ефәк юрганнар кат-кат булып өелде. Төн ягына караган ишектән кергәч, уң кулда, түргә якын, сандыкларга терәп, байбичәнең үзе өчен ятак куйдылар, аннан түбәнрәк ярым шкаф, ярым өстәл кебек нәрсә урынлашты. Монда чәй, шикәр, кадерле савытлар торачак. Ишекнең сул ягында, түргә якын, сандыкларга бәреп, икенче ятакны җирләштерделәр. Идәнгә тагы бер кат ак киез, аның өстенә палас җәелде, түрдәге кадерле урынга озын, кызгылт җонлы куй тиресе түшәлде. Бу тирмә йортның ак өе санала, байбичәнең даими торуы шунда була иде. Хатыннар, моның эшен бетергәч, икенче тирмәне корырга киттеләр. Бу элеккесеннән дүрт-биш сажин уңдарак булырга тиешле иде. Аның һәммә нәрсәсе ак өйнеке кебек, тик үзе зуррак, киезе искерә төшкән иде. Бу өйнең эчендәге әйберләр дә тегендәгегә караганда садә иде. Монда сандыклар, юрганнар, ятаклардан башка, ишектән керүгә, уң якта зур сабаны урнаштырдылар. Берничә турсыкны асып куйдылар. Катык, әйрән, эремчек, күҗә белән төрле-төрле савытлар, зур-зур казаннар шунда ук урын алдылар. Казылыклар да шуңа урынлашты. Өлкән өй дип аталган бу тирмәдә тукал даими йоклый, аш-су, кымыз мәҗлесләре дә шунда була. Бай үзе төннәрен, нәүбәтләп, берсен байбичә янында ак өйдә, берсен менә шул өлкән өйдә, тукал янында үткәрергә тиешле иде. Боларны тәмамлагач, инде азаккы тирмә — кечкенә кара өй бар иде. Моның эше җиңел булды. Әйбере дә аз, күбрәге камыт, ияр, өем-өем киезләр белән төядән, куйдан кыркылган җоннар, атлардан алынган төен-төен кыллар иде, — бусы ялчылар өчен иде. Байның аяллары белән бергә, фәкыйрь гаиләләр дә үзләренең карасу иске киез өйләрен торгызып өлгерделәр. Шул бер тирмәгә берничә сандык, юрган, казан, камыт, ияр кебек әйберләрен кертеп бетерделәр. Килеп тукталганнан ике сәгатькә якын вакыт үтмәде, быел мал-адәм аягы басмаган яшел чирәмдә авыл, үзенең өйләрен тәмам корып, урынлашып бетте. Тирмәләр, араларында дүртәр-бишәр сажин җир калдырып, тезелеп утырдылар. Бер буйга, туры озын сызык буенча түгел, бәлки дуга яки яңа туган ай рәвешендә, түгәрәкнең яртысы рәвешендә булып тезелделәр. Бу ярым түгәрәкнең уртасы кутан дип атала — бу инде һәммәгә уртак йорт эче (уртак мәйдан) хезмәтен үтәячәк. Монда колыннар бәйләнәчәк, кич куйлар куначак. Арбалар исә һәр өйнең артында торалар. Килгән кунакның кутанга ат, арба белән керүе гаеп санала, ул өйләрнең арт ягына тукталырга тиешле. Байның ике төрәнле тимер сабаннары, уру, чабу машиналары да шунда торачак. XXXVIII Хатын-кыз өйне корып йөргәндә, Сарсымбай үзе әле яңа килеп җиткән маллар — бияләр, куйлар, сыерлар арасында иде. Көтүчеләрдән хайваннарның хәлен сорашты, авыруларын карап, Кәрим картка күрсәтергә, дәвалатырга кушты. Башкалар уен-көлке белән, ашыгычлык белән өйләр ясаганда, Арысланбай һәм аксакал бер читтәрәк, яшел чирәмгә киез түшәп, мендәр салып, кырын ята биреп әңгәмә кылдылар. Җегет үткән көн башлап та өзә алмаган эше турында карт белән озак сөйләште. Ләкин Бирем әкә якын да килмәде. — Акылың бар, уйларга чамаң бар, ничек итеп шундый бер ярамаган эшне башыңа керттең син, балам? — дип, каты сүзләр белән озак шелтәләде. Ак өйне курчак кебек җыештырып, ятакларга җефәк юрганнарны җәеп, чигүле мендәрләрне кабартып тезеп, киемнәрен кирәгәгә элеп, Карлыгач-Сылу шат ачык йөз белән тирмәгә керергә чакыру өчен килгәндә, шелтәнең иң каты минутлары иде. Кыз җегет белән картның йөзләрен күргәч курка калды. Бабаның кашлары салынган, ябык, җыерчыклы бите ачудан каралып көйгән, Арысланбай исә ниндидер бер кискен уй белән тешләрен кысып, зәһәрләнеп торган кебек хәлдә иде. Сылу каушаудан сүзләрен оныта язды. — Бирем әкә, өй корылды, чичәм сезне ак тирмәгә чакыра, — дип, нидер бытылдады да кырдан, мал яныннан кайтып килгән атасына — Сарсымбайга каршы йөгерде. Ләкин барып җитә алмады — күрше җәйләүдән ике ир белән бер кимпернең җәяүләп килүе аны туктатты. Гадәт буенча, яңа күчеп килгәннәргә күрше авыл ит белән, кымыз белән сәлам җибәрә. Бу адәмнәр — күлнең икенче башында утырган авылныкылар, кулларында зур табак тулы пешкән ит иде. Яңа җәйләүне котладылар, мал-җанга — аманлык, ил-көнгә саулык теләделәр. Ул арада Сарсымбай да кайтып җитте, һәммәсе бергә, уртадагы өлкән өйгә кереп, иткә, кымызга утырдылар. Бу вакыт кояш баеп килә иде инде. Яңа җәйләүдә элекке гади көндәлек тормыш башланды. Бирем әкәне, күчү мәшәкате белән яхшы кунак итә алмадык дип, үтенеп, кунарга калдырдылар. Җегеткә вакыт иде инде, рәхмәт әйтте, мал-җанга аманлык теләде дә, атына менеп, Яман-Чүл җәйләвенә кайтып китте. Күрешер алдыннан, аксакал аның үзенә генә: — Акылга утырыр чагың җиткән, балалык кылма! — дип, каты кисеп әйтте. Карлыгач-Сылу, бик зур кыюлык аркасында, бер-ике минут аулак заман таба алды, җегет аның йөзенә күтәрелеп карамады, кискен, каһәрле тавыш белән актык сүзен сөйләде: — Кара - айгырлар белән бозылышудан , ике арада талаш чыгудан куркалар. Аксакал безгә каршы, балалык кылма, дип, миңа яман шелтә ясады! Йөрәгең нык булсын, безгә караңгы төн белән канатлы тулпарлардан башка дус та, ярдәмче дә юк! Бер-ике көннән хәбәрем булыр! Әзер тор! - диде. Кыз авыр, ләкин шөбһәсез бер уйда калды: Калтайга бармаячак, караңгы кичәдә иярле атлар белән тамыр җегетенең килгәнен көтәчәк! XXXIX Канлы, кызгылт ут эчендә туган иртәнге кояш даланың туфрагын партия талашлары эчендә каршы алды. Якуп белән Яңгырбай җиназага җыелган җәмәгатьнең, юк өчен сүз чыгарып, кычкырышып таралуларын яхшы аңладылар. Үзләре белән барачак ыругның, партиянең юлбашчыларын шул көндә үк җыйдылар, киңәш кылып эшкә тотындылар. Кемгә мал бирергә, билек, авылнайлык вәгъдә кылырга, дошман арасына ничек коткы салырга — һәммәсен уйлаштылар. Азымбай карт теге вакыттагы гөнаһлы уеннан кайтты, аттан төшмичә, кирәк адәмнәрне күреп, көн-төн чапты. Бер тәүлек эчендә йөз чакрымны урап кайтып, асыл аргамакларны яндырган вакытлары да булды. Сайлау көнендә артык шар алу өчен түгеләчәк алтынның, өләшенәчәк аяклы малның, биреләчәк чапанның, тунның хисабына чик куелмады. Берничә йөз кара, егерме-утызар мең алтын чыга икән, моның алдында, әлбәттә, тукталмаячаклар. Рөкыя байбичә бу талашның үзәгендә иде. Ул кайчандыр Сарсымбай бикәсе Алтынчәчкә әйткән сүзен яңадан хәтерләде: "Кирәксә - мал бирәбез, кирәксә - кыз бирәбез, кирәксә - җир аударабыз, мәгәр үз дигәнебезне кылабыз!" Арада бик куркыныч бер хәл бар иде. Яңгырбайның кызы Гөлфаныс, җиде яшендә чагында ук әйттерелгән адәмен яратмыйча, башка берәү белән тамырлык кылып йөри иде. Бу соңгы бүз бала үзенең сөйгәнен, караңгы төндә дүрт җегет белән килеп, ат өстендә урлап качкан иде. Бу сәбәптән Яңгырбай ыругсы белән кияү йорты арасында зур талаш чыгарга тора, әгәр бу вакыйга була калса, найманнар белән кара-айгырлар партиясеннән җәберләнгән кодалар ыругсы, болардан китеп барып, Сарсымбайга кушылачак, йә үзләре бер партия булачак, яисә читтә катнашмый калачак — һәр тәкъдирдә зур зыян киләчәк иде. Бу кодалык Рөкыянең үз диме, үз осталыгы белән ясалганга, ул ант итеп көрәшкә катнашты. Азым әкә аркылы кырык җегетне җыйдырды, итнең симезен астырды, кымызны мул куйды, һәммәсенә бүләкләр вәгъдә кылды. Бүз балаларның берничәсе, сыйланып, өйләренә китсәләр дә, башкалары, байның йөгерекләрен менеп, урлаган җегетнең авылына бардылар. Яман сүгенеп, илне мыскыл кылып, кызны кире алып кайттылар. Гөлфанысны урлаган ил, байлыкта урта булганга, Рөкыянең артында урыс түрә торганын яхшы белгәнгә, яңадан сугыш башларга батырлык кылмадылар. Бу вакыйга тирә-якка зур хәйранлык бирде, ярылып китәргә әзер торган кияү кабиләсен тагы ныграк боларга баглады: найманнар белән шаярырга ярамавын күрсәтте. Сарсымбайлар өчен бу зур бер күңелсезлек булды. Ләкин, моңа карамастан, алар талашны көчәйтә бирделәр. Болар Яңгырбай, Якуп кебек аксөяк түгелләр, алар чаклы алтын, мал да тарата алмаслар, кирәк вакытта ярдәм итәргә артта урыс түрә дә юк, шулай булса да, Биремҗан аксакал җиңүгә нык ышана иде. Найманнарны халык ак патшаның йомышын үтәүче дип карый, тыштан хөрмәт күрсәтсә дә, эчтән дошманлык саклый, яхшы җәйләүләрнең китүенә, казакъ йорты тар кабер кебек һаман кысыла баруына баш сәбәп — шул Байтүрә нәселе дип уйлый, гөнаһсыз җир аударылган, богауланып, каланың абактыларында яткан казакъларның язмышы өчен, шул Байтүрәләрне шелтәли иде. Илнең, йортның күпчелеге шулай карагач, инде акыллы усал Байтүрә морзаның калдыкларына казакъ баласы тавыш бирмәс дип иман китерә иде. Сарсымбайда үткәргән төндә сүзнең күбе шул турыда булды. Туктаусыз симез найманнарның яман кара тарихларын, үзе алар белән ничек көрәшкәнен озак-озак хикәя кылды. Карт чыннан да бу фаҗигаләрнең җанлы тарихы иде. Аның бабалары Кече йөздә Әбелхәер кул астында яшәделәр. Үзенең дәрәҗәсенә канәгатьләнмичә, өч йортның уртак өлкән ханы булу исәбендә йөргән Әбелхәер, калмыклар белән сугышны бәһанә итеп, ак патшага койрык болгый башлагач, Бирем әкәнең ерак бабасы Торсынбай өлкән ханга әйтте: "Лачыннан котылдырам дип, бөркет авызына ташларга телисең, исемең Әбелхәер булса да, эшләгәнең хәер имәс", — диде. Кабиләсе көчле булганга, хан аңа ашыгып җәза бирә алмады. Ләкин үз юлыннан тукталмады. Тәфкилев килеп, Петербург ягын каера башлагач, Торсын тагын түзмәде. Әбелхәернең кардәше Бүребай белән татар генералының йөзенә бер камчы орды да тулпары белән далага качты, шуннан Кече йөзне бөтенләй ташлап, Урта йөзгә күчте. Кәрван башы Мостафа дигәнгә ялланып, Кызылъяр, Күкчәтау, Сими, Ташкент, Троицк араларында кәрван йөртте. Картая башлагач, шул якларда мал асрап, бер илгә кушылып, җәйләү тотып яшәп калды. Торсынның балалары зур бай да булмадылар, тынычлык та тапмадылар. Биремҗан балалык, яшьлек чакларын шул әкиятләр эчендә үткәрде. Җегет булгач, азаматлык белән дан чыгарды. Ир уртасы чагында ул үз ыругсы кызылкортлар арасында гына түгел, башка кабиләләр эчендә дә аләүмәт эшендә ил агасы булып торган иде инде. Сары-Арканың ханнары бетерелде. Алар артыннан диванлык төзелеп, ага солтаннар мәйданга чыгарылды. Бара торгач, болар да югалды: дала авылнайлар, биләр, булыслар кулына калды. Болар, элекке вакыттагы кебек, аләүмәт эшендә зур хезмәтләр кылганлыгы, җәмәгать файдасына яшәгәнлеге өчен ыругның, кабиләнең ышануы буенча дәрәҗәгә менгән аксакаллар түгел, мәгълүм туфракта утырган халыкның сайлавы буенча гына куелалар иде. Бу сайлауларда илгә хезмәт иткәнлек түгел, байлык, мал түгүлек беренче рольдә булып китте. Элеккечә, кан-ыруглык нигезе җимерелеп, мәгълүм туфракның сайлавы мәйдан алгач, бу урыннарга урыс түрәнең яратканнары, аның теләгәннәре үтә башлады. Биремҗан аксакалны берничә мәртәбә булыслык, билек урыннарына сайларга теләделәр, ләкин ул якын бармады, казакъ түрәләренең күкрәгендәге дәрәҗә медальләреннән җирәнеп сөйләнде: "Боларны эт муенына таксыннар, үз муенымны алар белән пычратмам", — дип, мыскыл итеп көлде. Бирем әкә шулай йөргәндә, борынгы ханнарның, ага солтаннарның балалары заманның барышын сизделәр, көчнең кайдалыгын күреп, бөтенләй икенче юл тоттылар. Найманнарның берәве бу туфракта, үзе тырышып, мал түгеп, булыс булды. Якыннарын авылнай, би кылды, илнеңйортның эше боларга күчте. Ак патшаның адәмнәре боларны үз итеп кабул итте. Биремҗан аксакал тагы яңа дошман алдында калды. Моңарчы тик каһәрләп йөрсә дә, Байтүрә үлгәч, ул инде үзенең картлыгына, сукырлыгына карамастан, ак сакалын күтәреп, талаш мәйданына чыкты. Үзе дәрәҗә эзләми, аләүмәтнең файдасын күзәтер дип, Сарсымбайны Байтүрә урынына булыс ясап үткәрергә тели; бусы барып чыкса, яман авылнайларны, ришвәт буенча эш йөрткән биләрне аннан соң берәм-берәм төшерергә, урыннарына юньле, ак күңел адәмнәр куярга уйлый иде. Арысланбайның Карлыгачка кул сузуы кара-айгырлар белән дошманлык тудырачагын яхшы белгәнгә, җегетне шелтәләве шул яктан иде. Сарсымбай өчен бу бик зур терәк иде. Арысланбайдан соң төн буена сөйләшеп кундылар. Карт теләсә дә, иртә белән Сарсымбай аны тагы җибәрмәде: — Кодаларым да килә, сезнең белән бергә киңәш итмәсәк, хәлебез яман, — диде. Ләкин кунаклар да кунаклык өчен килмиләр иде. Алар янына танабугадан — илнең бае Ирҗан, кызылкорттан Әхмәт чакырылды. Болар найманнан җәберләнгән, яхшы җәйләүләре алынган, юк-бар сәбәп белән зарар күргән, моның өстенә кодалык, һич булмаса, билкодалык кебек җепләр белән Сарманнарга багланган кабиләләрнең башлыклары — байлары иде. Сарсымбай булыс булса, башкалары би булып, авылнай булып үтәргә тиешле иде. Туктының симезләре суелды, кымыз мул куелды, байбичә, кунакларның кадерен белеп, бик сирәк ашлардан булган куырдак, көйгән бөйрәк кебек сыйлар хәзерләтте. Яңа җәйләүнең саф һавасында майлы ит белән карынны тутырып, кымызны әбдән мас булганчы эчеп, илнең өлкәннәре көн буенча киңәштә үткәрделәр. XL Ачык аңлашылган хәл шулай булды. Сарман, танабуга, кызылкорт, кара-айгырлар, әлбәттә, бу якта булачаклар. Найман, дүрткара каршы якның башында торалар. Яңгырбайның кызын кире кайтарткач, кодалары кыпчаклар да аларны яклаячак. Бу туфракта тагы төрле кабиләләрнең кисәкләре, аерым кечкенә авыллары бар. Сайлауда һәммә халык түгел, бәлки авылнайлар, биләр, аксакаллар, байлар гына катнашачак булса да, бу төрле ыругларның кисәкләре, фәкыйрьлекләренә карамастан, утызга якын тавыш белән барачаклар. Эшнең төбе дүрт кабиләнең арасындагы берлекне саклауда һәм менә шул ике уртадагыларны үз ягына аударуда иде. Ни белән аударачаклар? Аксакал тагын үзенекен әйтте: — Найман балалары ил каршында кара йөз булып танылганнар, — диде. Ләкин дөньяның күп хәлләрен кичергән Сарсымбай үз партиясенең җиңүе өчен бу гына җитмәвен сизә иде. Ул да Рөкыя бикәнең мәгълүм сүзен хәтерләде: "Кирәксә — мал бирәбез, кирәксә - кыз бирәбез, кирәксә - җир аударабыз, мәгәр үз дигәнебезне кылабыз!" Биремҗан әкәгә бу рәвешле ачык әйтеп булмый иде. Ул картның сүзенә икеле җавап кайтарды: — Күңелебез пакь, ниятебез ак, ясаган иям безгә ярдәм кылса кирәк... Мәгәр бәндәнең үз тырышлыгы да кирәк имәсме? Карт төштән соң кайтып китте. Тагын ит пеште, кымыз эчелде. Озак әңгәмә китте. Хуҗаның кодасы, бер чама белән, сайлауда үз ягына аударыр өчен кемгә нәрсә бирергә тиешле булачагын исәпләп карады. Үзләреннән кем күпме мал түгә алуын сөйләде: — Иң киме йөз кара, ун мең сумнар акча кирәк булыр. Моның яртысын Сарсымбай үз кесәсеннән чыгарса, калганын башкалар күтәрер. Хуҗаның моңа артык исе китмәде. Сайлау вакытында түгелгән малның, түрә булып алгач яңадан кесәгә кайтачагын ул Байтүрәләрнең һәм башкаларның тәҗрибәсе буенча яхшы белә иде. Шул планнарга тукталып, кунаклар атларын атландылар да, юк-бар бәһанәләр табып, төрлесе төрле җәйләүгә, теге уртадагы кабилә кисәкләренә таралдылар. Сарсымбай, аларны озаткач, ак өйгә байбичә янына киңәшкә керде: — Калада малның хакы күтәрелгән, диләр. Карлыгачның туе җитеп килә, аңа чыгым булыр, илнең өлкәннәре булыслык кылып үткәрәбез, диләр. Аның өчен бераз мәшәкать булмый калмас... Җылкыдан, үгездән бер егерме караны сатсак дип уйлап торам! Алтынчәч бу эшләрне иреннән дә нечкәрәк аңлый иде. Ике сүз әйттермәде: — Берсекөнгә каланың базар көне гуй... Барачак булсаң, Җолкынбайны җибәреп, Җылкычы атаны чакыртыйк, — диде. Сарсымбай, утырган җиреннән кычкырып, ялчыны чакырды да көтүгә барырга кушты. Үзе, атка менеп, Таштүбә җәйләвенә китте. Анда туй, партия мәшәкатьләре турында берничә адәм белән сөйләшеп үтәсе, кайберәүгә кайбер нәрсә тапшырасы иде. Бу серле киңәшләрдә үз язмышы да уенга катнашканын йөрәге белән сизенеп йөргән Карлыгач-Сылу әткәсе белән ачыктан-ачык сөйләшергә теләп карады, ләкин бер минут аулак вакыт таба алмады. Анасы белән сөйләшүдә мәгънә күрми, Алтынчәч яңадан сүз кузгатырга үзе дә теләмәгән кебек күренә, кызы белән ялгыз калмаска тырыша иде. Янар таулы туфракларда яшәгән адәмнәр җир селкенер алдыннан була торган аскы тулкыннар вакытында үзләрен ничек хис кылсалар, бу көннәрдә Карлыгач-Сылу үзен шуңа охшаш бер куркыныч алдында кебек күрә иде: каядыр ниләрдер эшләнә, яшерен киңәшләрдә нәрсәгәдер хәзерләнәләр, ниндидер кара, куркыныч бер әйбер акрын-акрын аның өстенә таба килә. Ләкин ни булыр? Котыла алырмы? Әллә шуңа корбан кылынырмы? Шул авыр хәлдә ул бу төнне үткәрде. хи Төшме-өнме — аерыр хәл юк... Кемнедер әрнетеп кыйныйлар. Ул яман тавыш белән акыра. Кыйныйлар, тагы акыра. Кыз куркып уянды. Якты, матур аяз көн. Тирмәнең киезе күтәрүле. Төнлеге ачык. Аннан төшкән кояш нуры хәтфә келәмнәр өстендә уйный. Ләкин кыйнау-акыру һаман бара иде әле. Карлыгач-Сылу тиз генә торды, зур кара чәчләрен ашыгып тарады, җилкәсенә тулкынландырып салды, озын керфекләренә бик аз гына сөрмә тартты, өстенә яңа алсу күлмәген, кечкенә аякларына тар, нечкә итеген киде дә далага чыкты. Өлкән тирмәнең артында, тимер сабаннар, урак-чалгы машиналары янында әллә ничаклы балалар, урамал саргай хатыннар, колакчынлы казакълар өелеп торалар. Уртада атасы Сарсымбай, аның янында Кәрим карт, Җылкычы ата, байбичә, тагы кемнәрдер күренәләр. Айбаланың ире — теге чәчле җегет кемнедер: — Ни сөйләдең? Ат яндырып, ник Яңгырбайга бардың? Әйт, атаңа нәләт булгыры! — дип сүгенеп, камчы белән яра. Кыз аптырап шунда ташланды. Анда менә нинди күренешкә очрады. Кулларын артка каерып бәйләгәннәр, нечкә иске бишмәте телгәләнгән, якалары суелып төшкән, кан катыш балчыкка пычранган коточкыч йөзе һәм зур гәүдәсе белән Җолкынбай ята. Чәчле җегет һаман кыйный, ялчы кулын чишәргә, газаплы тәнен яшерергә маташа, ләкин булдыра алмый, һаман акыра. Карлыгач, барып җитүгә, атасының кулына тотынды: — Әкәм, ни булган?! — диде. Ялчы кызга карады, сүз әйтмәде, ләкин аның куркыныч канлы күзләре мәрхәмәт сорап ялваралар, гүя "Хаксыз газаплыйлар, мине коткар!.." диләр иде. Ахры, түзә алмагандыр, яман бер селкенеп, чәчле җегетне аркасы белән этәрде, куллары багланган хәлдә сикереп торды. — Адәм үтерергә җыелдыгызмы сез? — дип, качарга азапланды. Ләкин өлгермәде, Сарсымбай яман ачу белән күтәреп екты да: — Атаңа нәләт, минем нанымны ашыйсың, кымызымны эчәсең дә, ул адәмнәргә барып, бездәге сүзне ташыйсыңмы? Атаңа нәләт! — дип, аягы белән таптап, камчы белән битен, башын ярырга тотынды. Сарсымбай, асылда, сабыр адәм иде, ләкин бер кызса, ул үзен үзе югалта иде. Яман кыйнап, хәлсезләндереп ташлады. Ләкин кыйналучы һаман әйтмәде, тик акыра бирде. Җәйләүнең күл ягында бер адәм күренде, ялчы үзен коткарачак җанны тапкан кебек кычкырып җибәрде: — Әнә шул комалакчыны китерегез, мине ул күрде, ышанмасагыз, аңардан сөйләтегез, — диде. Карлыгач йөгертеп комалакчыны китерде. Бу күрәзәлек кылып йөрүче бер дивана иде. Өс-башы ертык, аягы ялангач, бер кулында думбра, берсендә яулык белән төрелгән такта һәм вак рәмел ташлары — комалаклар иде. Бай диванага әйләнде. Каты тавыш белән: — Син кайдан киләсең? — диде. — Якты-Күл җәйләвеннән! — Менә бу адәмне ул җәйләүдә ни вакытта күрдең? Дивана кызганычлы күз белән Җолкынбайга карады: — Байның сәдакасын алып, кимперләргә комалак ачып, Якуп морза иленнән сезгә таба килим дип чыккан идем, ялчыгыз миңа очрады. "Кая барасың?" — дидем. "Байтүрә җәйләвенә бармак идем, күңелем куркып калды, юлым акмы, карамы — белмимен, син миңа бер комалак ач", — диде. Җыелган җәмәгатьнең йөзенә серле аптырау чыкты. Бай кулыннан камчысын ташлады, Җолкынбай торып утырды. Дивана сүзендә дәвам итте: — Бер адәм сорап килсә, сүзен алмый кайтарырга амалым бармы? Тактамны җәйдем, әүлияга күңелемне куйдым да комалак ачтым... Мәгәр Ходаем каһәрләде, комалагым һичбер сүз ачык әйтмәде... Җегетем, ачуланып, Якты-Күлгә таба чапты... Мин сезгә киттем... Аз вакыт барган идем, артымнан дөп-дөп ат килә, карасам — Җолкынбай, Байтүрә җәйләвенә бармыйча, кире борылган; аргамагын куып килә ятыр... Башка сүз әйтмәде, бабаңның йөрәген фәлән кылыйм дип, минем аркама яман бер камчы сызды да чаптырып китә бирде... Ышанмасагыз, аркамны карагыз... Бүз балалар өчен бусы бер кызык булды, алар, күлмәген күтәреп, көлешә-көлешә дивананың аркасын ачтылар. Анда, чыннан да, ике буй булып, камчы эзе каралып ята иде. Моңарчы сабыр торган Җылкычы ата сүзгә килде: — Дивана, әйтсәңче: сине үтеп киткәч, Җолкынбай ЯктыКүлгә барып борылдымы, юкса, анда җитмәстән, кире кайттымы? Комалакчы уйлап тормый җавап бирде: — Ни бытылдаганың синең? Ул җәйләүгә җитәргә ерак иде, бармастан кире борылды, моны анык беләм. Җылкычы ата Сарсымбай янына килде: — Миндә хаталык булган, җибәрергә кирәк, — диде дә ялчының кулларын чишә башлады. — Ай, карагым, Җолкынбай! Сары-Арканың киң сахрасында үзенә урын тапмый йөргән бәхетсез ятакчыларның берсе икәнсең! Мәгәр өметеңне өзмә, бу хаталык өчен бай сине кызганды, алам дип йөргән тол хатыныңа хәбәр ит, сораганы дүрт кара икән, Сарсым әкә, үзенең вәгъдәсе буенча, аларны сиңа бирә! — диде. Байбичә белән карашып алдылар. Зирәк хатын Җылкычы атаның мондый нечкә осталыгына хәйран калды, рәхмәт дип елмайды. Ялчы, кулларын чишеп, аягүрә басты, пычрак кан белән каткан битләрен сөртә-сөртә, үзе аска караган хәлдә әйтте: — Бай бүген биргәнен иртәгә яңадан ала белер... Күңелемдә ышаныч калмады... Бу илдән китәм: тәкъдирнең язганы булса, бер аял табармын... Айбала, кызганып, кымыз китерде. Ләкин җегет эчмәде. Кыйналган, ватылган зур гәүдәсе белән ава-түнә байның ялчылар өчен корылган кечкенә кара тирмәсенә керде дә әйберләрен җыя башлады. Эшнең чуалып китүе мөмкинлеген уйлап, Сарсымбай ялчы артыннан Җылкычы атаны җибәрде. Х1Л Ялчы җегет Юныс картны ата-бабасының кабере белән сүгеп каршы алды. Баягы газапларга сәбәп булганлыгы өчен кыйнап ташларга уйласа да, хәле юкка күрә тукталды. Җылкычының йөзендә, сүзендә үзен гаепле сизү күренә иде: — Гөнаһның зуры миндә, — диде. — Байтүрәнең җиназасы вакытында тегеләрнең эте Азым әкә синең тирәдә яшерен сүзләр сөйләп йөргән, диделәр. Бай миңа: "Бу эшкә күзколак бул, Якуплар, безнең хәбәрләрне алып тору өчен, ялчыбыз белән килешсәләр кирәк", — дип иде. Моны ишеткәч, йөрәгем кайнап китте. Син Якты-Күл җәйләвеннән безнең көтүгә ат яндырып, тирләп килеп чыккач, күңелемә вәсвәсә төште: байның шикләнүе рас икән, бу адәм Сарманнардан найманнарга сер ташый икән дип уйладым. Кайткач, хуҗага моны әйтә салдым. Үзең дә беләсең гуй, Якуп-Байтүрә дигәнне ишетсә, безнең Сарсымбайның башыннан акылы китә, күзен кан баса... Ул исәр бай, үзен-үзе белмәстән, сине бәйләтеп тә ташлаган... Мәгәр яманлыкның зуры миндә! — диде. Җегет, ертык киемнәрен рәтләп, бераз дәшми торды да кинәт башын күтәрде: — Атаңа нәләт булгыры! Сез ни бытылдап ятасыз: кичәге көн буенча бу җәйләүдә кызылкортның, танабуганың, караайгырларның башлыклары җыелып киңәш кылдылармы? Мин боларның сүзләренең күбен ишеттем. Шуларны әйтү өчен Якуп морзага барырга чыгуым да рас! Җылкычы атаның усал, үткен кара күзләре ялтырады, биленнән камчысын алып: — Алайса, минем вәсвәсәм дөрес икән гуй... Яман бала, синең башыңны яру миңа хәләл булып калды! — дип кизәнергә әзерләнде. Ләкин ялчы аз гына да каушамады, хәзер аның кулы чишүле, хәле бераз кайткан, ачуны китерсә, бу картның муенын борып ыргытырлык чамасы бар иде. — Син, Юныс әкә, — диде, — өлкән булсаң, өлкән була бел, булмаса, башың исән чакта минем яннан чыгып китә бир! - диде. Карт яңадан тынычланды. Бераз шаярта төшеп, җегетнең күзләренә карады: — Сүз икебезнең арабызда калыр, чынын әйт, Якуп морза сине ни белән сатып алды? Ялчы бу каты сүзгә көлде генә: — Сатып алырга исәбе бар иде, мәгәр булдыра алмады! Җолкынбай урынында Юныс карт яки Азымбай булса иде, найманнар аз белән дә кирәкләрен таба белерләр иде... Минем күңелем бармады, - диде дә бер ачулы, бер шаян сүзләрдә вакыйганы сөйләп бирде. Фәкыйрь гаиләдә туып, байларның балаларыннан, киленнәреннән кыйналып яшьлеген үткәргән Җолкынбай, унсигез яшьләрендә, даланы ташлап, чит җиргә хезмәткә китә. Кукалда мал багучы, урыс казакъ баенда йорт караучы, каланың заводында ат белән әйбер ташучы булып көн итә. Мәгәр җәйләүгә кайткан чагында, Биремҗан аксакалның авылында бер яшь тол хатынны күреп, шуңа күңел утырта. Хатын риза: "Дүрт кара, утыз сум акча бирсәң, барам", — ди. Җегет читтә йөрүен ташлый да Сарсымбайга яллана. Елга илле сум хак. Бер ел эшләгәч, хуҗага серен аңлата: "Хуҗа, хакымны арттыр, йә булмаса, шул тукалны алып бирергә миңа вәгъдә ит", — ди. Бай: — Хезмәт кыл, күрик, буш итмәм, — ди. Җегет өч ел көтә — эшли, ләкин вәгъдә үтәлми. Хатын актык сүзен әйтә: — Бунча заман көттем, дүрт кара таба алмадың, ирлегең корсын синең! Хәзер күңелем башка берәүгә китә, — ди. Ләкин егет моны кайдан алсын?! Сарсымбай вәгъдәсен оныткан төстә күренә. Шулай аптыраган чагында, быел язгы ярминкәдә Яңгырбай бу җегетне чакырып ала: — Ил эчендә хурлыкка калдың... Лачындай гайрәтең бар, дүрт кара таба алмыйча, күңелең төшкән толны башкага җибәрәсеңме? Сарсымбай кадереңне белмәде, син анда эшли бир, мәгәр безгә кайбер вакыт кирәк булсаң хезмәт кылырсың, бер-бер ашыгыч сүз булса, килеп әйтерсең, фәлән-төгән, — ди. — Тамагың иткә, йөрәгең аялга туяр, — ди. Җолкынбай байны ата-бабасы, кабере, йөрәк бавыры белән сүгә. Мине мондый яман эшкә чакырма, ди. Яңгырбай ачуланмый: — Мин әйткәнне башыңа сал, исәр булма, — ди. Кичә дүрт кабиләнең башлыклары җыелдылар. Киңәштеләр. Күп сүзләре моның колагына керде. Ачу да килде, Яңгырбайның вәгъдәсе дә искә төште. Шуннан җылкы көтүенә барырга дип атка менгәч, тезгенне тарта да Якты-Күлгә борыла. Мәгәр барып җитәр алдыннан күңеленә шөбһә керә: — Боларның Сарсымбае да, Яңгырбае да барыбер эт түгелме? Бу талашларда найманнар җиңсә ни файда да, Сарманнар җиңелсә ни зарар?.. Ни дип мин Кызыл-Ком серләрен Якты-Күлгә ташып йөрим?! Шулвакыт теге комалакчы очрый. Ләкин ул бернәрсә дә әйтә алмый. Җегет, йөрәк әрнүенә чыдый алмыйча, күрәзәнең аркасына бер камчы бирә дә, Якты-Күлгә бармыйча, кире җылкыга чаба. Боларны аңлагач, Юныс карт үзенең кылганына бик каты көенә башлады. Җегетнең янына килеп, җилкәсенә кулын салды да киңәш бирде: — Инде, чырагым, миндә бер хаталык булды. Син, хөкемгә барып, булмаса, илнең яман гайбәтчел кимперләренә сөйләп йөрмә. Байга әйттем, ул үзенең вәгъдәсен үтәр, яраткан толың бар икән, аңа хәбәр җибәр, дүрт карасын алыр, күңелең төшкән тол хатын белән дөньяның рәхәтен күрә бир! — диде. Җолкынбай сүгенеп җавап кайтарды: — Бу атаңа нәләт йортта аркам күп камчы ашады... Ул хатын башкага китеп барганнан соң үтәгән вәгъдәгезне фәлән кылыйм!.. Язган булса, берсе табылыр, булмаса, бу киң далада йөрәге аялга, тамагы ашка туймый йөргән ятакчы казакъ җегетләре бер мин генәме? Байга әйт, тияремне бирсен. Мин китәм. Урыс казагындамы, кукалдамы, каланың заводындамы — миңа һәркайда бер түгелме? Бары да өйрәнгән җирләрем гуй... Җылкычы карт тирмәдән чыкты. Карлыгач ялчыга кечкенә турсык белән кымыз, бераз ит, бавырсак китерде. Җегет рәхәтләнеп туйганчы бер ашады-эчте дә янындагы киезгә ауды. Артык ватылган иде. Шул ятудан тәүлеккә якын йоклады. ХШ Кызыл-Комнан Биремҗан аксакалның шелтәсен күтәреп, кичкә каршы Яман-Чүл җәйләвенә кайткач, Арысланбай күп уйланды. Ни эшләргә кирәк? Ул бер җегет кенә түгел, ун гаиләдән җыелган авылның бае — өлкәне дә булып тора. Бу җәйләүдә ыругның яше өлкән, сакалы ак адәмнәре булса да, алар фәкыйрь булганга, бөтен эштә өстенлек тә, җавап та яхшы атаның баласы Арысланга төшә. Бирем әкә каты шелтәләде. Ул турыда киңәш кылырлык башка адәм юк. Бу эш сәбәбеннән бер-бер кыенлык чыгып, бөтен танабугаларның өстенә җәфа килмәсме? Бу уйлар ике көн аның башын ваттылар. Өченче көн кичкә каршы куй көтүеннән симез тукты кайтартты. Моның өстенә ялның, казылыкның майлысын салырга кушты. Кымызны мул әзерләтте дә ак тирмәгә үзе ышанган өч казакъ җегетен чакыртты. — Сез, бүз балалар, әйтегез, - диде, - бер җегет белән бер сылу күп еллар тамыр булып, бер-беренә күңел куеп йөрсәләр, кызның әкә-чичәсе, моңа карамастан, аны яшь ярымлык сабый чагында әйттергән яман бер адәмгә бирергә теләсәләр, яхшы сүз, акыллы киңәш үтмәсә, шулвакыт сез ни кылыр идегез? - диде. Арада үткен, зирәк, шаян Тургайбай бар иде. Колакчынын арткарак каерды, билендәге камчысын ипләп куйды да, Арысланга карап, көлә биреп: — Киная сүзне аңламый торган булдым, син ачык әйт: бүген безне чакыруың — Кызыл-Ком җәйләвеннән Сарсымбай кызы Карлыгач-Сылуны урлап алып килү өченме? Үзең әйтмәсәң дә, чамаңны дүрт ел буенча белеп киләбез гуй! — диде. Хуҗа һаман шаяртты: — Әгәр шулай булса, сезне шуның өчен чакыртсам, әйтәчәгегез нидер? Кунакларның яшьрәге шат, уен тавышы белән җавап кайтарды: — Әйтәчәгебез ни булсын? Ат уйнатып Кызыл-Комга барып кайтудан курка торган җегетләр дип беләсеңме безне? Кунак җегетләр, бик аз гына да каршы әйтмәстән, һәммәсе риза булдылар. Караңгы төшүгә, Арысланбайның иң яхшы атларыннан биш айгыр иярләнеп куелган иде инде. Итне ашап, кымызны эчеп, папиросны тартып, бераз әңгәмә кылдылар да Сарсымбай җәйләвенә карап дүрт җегет, ат әйдәп, бер буш аргамакны ияртеп, якты ай астында киң дала буенча киттеләр. Х1ЛУ Кызга алдан хәбәр җибәрелгән иде. Айбала киленчәк күлнең төньягына карый торырга, әгәр камышка атлар тукталса, барып белешергә дә Карлыгач-Сылуга әйтергә тиешле иде. Ләкин бүген кичкә каршы бер-бер артлы мәшәкатьләр чыга торды. Җолкынбайның кыйналу хәбәре һәм аның сәбәбе кем аркылыдыр Якты-Күл җәйләвенә барып ирешкән. Яңгырбай дошман, моны куертып, юк өчен адәм кыйныйлар, хөкемгә тартырга кирәк дип, далага шау-шу җибәрткән, тавыш кузгый башлаган. Моны ишеткәч, ялчының ачуы кабарды. Башка һәркемнән бигрәк Алтынчәч байбичә бу эшкә катнашты, җегеткә үзе кереп: — Туеңны, мәшәкатеңне үз өстемә алам, баең белән базарга барырга да адәм юк, хәзер печән, урак җитте, машиналар белән йөрергә синнән башканы табуы күп кыен, ачуыңны йот, син бездә кал, вәгъдәңне үтибез, — диде. Җегетнең эстәгән хатыны "күңелем башка берәүгә китә" дисә дә, үзе китеп өлгермәгән икән. Җегет, иртәгә бай белән базарга барачак булганга, бүгеннән калмыйча, ул толга адәм җибәрергә тиешле булды. Дивана карчык Миндине юындырдылар, өстенә ак күлмәк, башына урамал бәйләделәр дә: — Җолкынбайның иң якыны син гуй... Кодалык теләп бар, - диделәр. Ләкин аның үзенә генә тапшыру мөмкин түгел иде, ул ахмак башы белән әллә ниләр бутап бетерер, дип курыктылар. Аның белән бергә Айбалага барырга туры килде. Арбага ат җигеп, теге ялангач кара малайга күлмәк кигезеп, аны да утыртып, өчәүләп толның җәйләвенә барып кайттылар. Хатын берсүзсез ризалык биргән: "Ул мыкты җегет күңелемә яраган иде, өч ел көттем үзен", — дип, бөтенләй вәгъдә биргән. Инде караларны илтәсе дә туй ясыйсы гына калды. Киленчәк бу эштән караңгы төшкән вакытларда гына котылган иде, тагын байбичә чакыртты: — Иртәгә Сарсымбай җылкы , үгез белән базарга китә , шуңа хәзерлек эшләр бар; Айбала, карагым, син минем янымда бул, - диде. Хатын чарасыз иде. Алтынчәчкә булышып, әйбер хәзерләп йөрде. Тик тукал казаннан ит бушатып, йортның өлкәннәре кул юып табынга утыргач кына, Айбала киленчәк башка мәшәкатьләрдән котыла алды. Авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәсенә кайтып, аз гына утырган иде, аның үткен колагы төн ягыннан берничә атның дөп-дөп басып килгәнен ишетте. Җиргә ята биреп тыңлады, тавыш тукталды. Хатын серне аңлады, күл буенча камышка таба тизләп йөгерде: анда, бераз яшеренә төшеп, колакларын кайчы кебек торгызган иярле атлар янында, берничә колакчын торганы күренә иде. Арысланбай, кулындагы камчысын уйнатып, каршы килде: — Алтынчәч байбичә белән Бирем әкәнең яман шелтәсен ишеттек, мәгәр башкача амалымыз юк, без көтәбез, — диде. Киленчәк, кутан ашасыннан ашыгып килеп, ак өйгә керде. Ни күрсен, ана белән кыз, акрын гына сөйләшеп, сай табактан майлы итне, казылыкны ашап утыралар. Тыш яктан иң тыныч бер мәҗлес. Сүз белән әйтә алмады, мәгәр кызга бер караш ташлады, шуның белән бөтен эшне аңлатты. Байбичә, гадәт буенча, киленчәкне ашарга утырырга чакырды. Ләкин Айбаланың йөзендә, каушаган тавышында ни дә булса барлыгы мәгълүм иде. Карлыгач-Сылу, сизенеп яшерергә теләде, киленчәккә: — Карагым, әнә торган сөлгене алып бирсәңче! — диде. Хатын бераз тынычланды, кызга сөлге биреп, үзе табак янына утырды. Кыз яңадан бер-ике капты да, кулын сөртеп, гадәтне бозу булса да, башкаларның беткәнен көтмичә, комганын алды, башына, өстенә киде дә, ак тирмәгә бәхилләшкәндәй бер күз йөртеп, далага чыкты. Аның шул чыгуы унсигез ел яшәгән гаиләсеннән бөтенләйгә китүе, күңеле сөймәгән Калтайдан да, ул адәмгә бирү өчен тиздән туй ясап озатырга хәзерләнгән кадерле әкә-чичәсеннән дә качуы — котылуы иде. XLV Өлкән өй белән ак тирмәдә ит ашап калдылар. Карлыгач-Сылу кутанга комганын куйды да кечкенә күл буендагы камышларга таба сак, ләкин бераз каушаулы басып китә бирде. Болыт чыккан, ай капланган иде. Аның бөтен тәне бер минут эчендә ут кебек яна башлады. Миенә кан йөгерде, йөрәге кайнады. Ләкин уйларга, каушарга вакыт юк иде. Бу кечкенә күл ялтырап каршы алды, алда камышлык күренде, алар әллә нинди сирәк, эре агачлар кебек торалар иде. Шулар арасында ат пошкырганы ишетелде. Нәрсәдәндер куркып, үрдәкләр пыр-пыр очып киттеләр. Бер адәмнең акрын сүзе колагына чалынды, алда берничә карачкыл шәүләләнде, кыз һаман барды... Шәүләләрнең бере кузгалды... Кузгалды да, бер секундта Карлыгач-Сылу шул шәүләнең кочагында булды, ялкынлы иреннәр йөзеннән, күзеннән үпте, ниндидер яшерен, ашыгыч каушаулы тавыш: — Сәүләмҗан, тиз! — диде, көчле куллар биленнән алып, кыз өчен китерелгән иярле атның аркасына ук утыртты. Сүз әйтеп авыз йомганчы, җегетләр һәммәсе атландылар. Биш айгыр, артыннан куа чыгуны сизенгән кебек, киң дала буйлап Яман-Чүл җәйләве ягына таба, ак юл булсын дип, тасыр-тосыр чаптылар. Тик бераз җир киткәч кенә, Арысланбай, атын сабырлатып, кызга сүзен әйтте: — Карагым, без инде котылдык... Кызыл-Ком җәйләвендә танабугаларның йөгерекләрен куып җитәрлек атлар табылмас! - диде. Ләкин качучыда, качыручыда гына түгел, юртакларда да шундый бер дәрт, бер ашкыну бар иде ки, аларны тартып тыю кыен иде. Болытлар таралды, якты ай, ерак һавадан даланы көмеш нуры белән сәламләп, күңелләргә серле бер тынычлык бирә нде.и Йомран оясына басты булса кирәк, бер-береннән узышып барганда, яшьрәк җегетнең аты кинәт алгы аяклары белән сөренде дә, үзен үзе тыя алмыйча тәгәрәп китте, бүз бала, аның өстеннән алга очып, җиргә төште. Ләкин башкалар, атларын борып, ни булды дияргә өлгерә алмадылар, ат аякка басты, җегет сикереп менде дә тагы чапты. Бу — бер кызык кына булып калды. Аңарчы сөйләшмичә генә ат куалаган җегетләр белән бергә Карлыгач-Сылу да кинәт көлеп җибәрде. Дала буенча җилдереп барган хәлдә, үзара уен-көлке сүзләр әйтешү китте. Болар Яман-Чүл җәйләвенә килеп, өлкән ак өйнең артына атларын туктатканда, ерактан ак таң беленеп килә иде инде. Йөгерекләрне иярле көенчә бәйләп куйдылар. Юлдаш җегетләр: — Башкалар уянганчы, без дә шунда булабыз... КарлыгачСылу, аягың җиңел булсын! — дип, өйләр тирәсендә тышта калдылар. Җегет белән кыз, хәзер инде ир белән хатын, култыклашып, Арысланбайның ак тирмәсенә керделәр. Яман-Чүл җәйләве бүген яңа хәбәр белән уянды: — Арысланбай җегет Сарсымбайның кызы Карлыгач-Сылуны бу төндә урлап алып кайткан! Моны башта ялчы хатын белде. Ул, куркып, хәйран калып, куйчыга сөйләде, аңардан көтүчегә, ялчыга, аннан берничә минут эчендә бөтен авылга таралды. Карлыгач-Сылу, иң гади киленнәр кебек, башына урамал бәйләп, кулына чиләк тотып, Арысланбайның апасы белән кутанга бия саварга чыккач, бу инде бөтенләй бер бәйрәм төсен алды. Кимперләр, өлкән хатыннар, килеп, аркасыннан сөйделәр. — Яхшы аягың, ак бәхетең белән кил! — дип сәламләделәр. Җегетләр, читләр күз салдылар: — Арысланбай кызның асылын таба белгән, — дип мактадылар. Куйлар, сыерлар куылып, колыннар бәйләнгәч, җәйләүнең төрле ягыннан картлар килделәр. Боларның телендә сәлам, котлау булса да, йөзләрендә, күзләрендә курку күренә иде. Кыз урлауны күп күргән, күп ишеткән бу өлкән адәмнәр шулай ук моның ахырын да беләләр иде. Яңгырбай кызын урлаучы җегетнең ыругсына, йортына килгән кебек хәлләр боларны бераз хафалый иде. Ләкин күп белдермәделәр, киленне яраттылар, инде ни күрсәк тә, Сарсымбай ничаклы адәм җибәрсә дә, каршы торып якларга тиешлеген эчләреннән беркетеп таралдылар. Бүген бия суелды, кымыз күп эчелде. Карлыгач-Сылуның килен булып төшүен уен-көлке белән, ат чаптыру белән, шаушу кылып үткәрделәр. Ләкин чын туй алда иде әле. Яңа кушылган ике яшь алдагы куркыныч катнаш бәхетле минутлар эчендә сарманнар белән кара-айгырлардан нинди хәбәр килүен көтеп яши башладылар. Карлыгач үзен богаудан котылган адәм кебек сизенде, нинди генә талашлар, сугышлар, рәнҗешләр булса да, яңадан Калтайга бармаска ант итәитә, бу яңа җәйләүдә яшь киленчәк булып калды. XLVI Кызның урлану хәбәре, ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөргән бүз балалар, сайлау алды талашы белән җәйләүдән җәйләүгә туктамый чапкан агалар аркылы бөтен далага шул көн эчендә таралып өлгерде. Дошманнар шатландылар. Яңгырбай белән Якуп, моны ишетү белән, кара-айгырларга адәм җибәрделәр. Кияү җегетенең мондый хурлыкка төшүен күтәреп калу ярамый гуй дип, коткы салдылар. Сарсымбай белән танабуга һәм сарман йортларын талаштырырга ут кузгаттылар, һәм моңа нык ышаналар иде. Дуслар тирән хафага төштеләр. Сарсымбай белән байбичә, башларын уып, ачудан кара көйделәр. Алтынчәч: — Өлкән атаның баласы дип кунак кылдым, килсә, түремә утырттым, ашымны ашап, йортыма... китте, — дип, яман тиргәнде. Калымлыгы урланган Калтай: — Мин ул атаңа нәләт балага күрсәтим, кара-айгырлар белән алай шаяру буш үтмәс! — дип сүгенеп, кызны ЯманЧүл җәйләвеннән сугыш белән кире алу өчен үз тирәсендәге җегетләрне оештырырга, кымыз белән, ит белән сыйларга, кан кыздырырга, кабилә намусын уятырга тотынды. Арада иң каты хафаланган адәм Биремҗан әкә булды. Хәбәр килгәндә, ул үз авылының бае — Әхмәтнең өлкән тирмәсендә кунаклар белән кымыз эчеп, борынгы әңгәмәләрне сөйләп утыра иде. Ишетүгә, кинәт аягүрә басты. Таягын алды, сабырын югалтты: — Яхшы атадан туган ул яманга мин әйттем гуй: бала булма, акылыңа утырыр чагың җиткән, дидем... Сүземне алмаган икән, атаңа нәләт! — дип, шундый әрләде, күп еллардан бирле карттан мондый сүзләр чыкканы юк иде. Аксакалны куркыткан нәрсә ике кабилә арасында талаш башлануы иде. Чөнки моңардан дошманнар файдаланачак, симез найманнар тагы җиңәчәк иде. Әхмәткә әйтте: — Атларыңны җиктер, мин хәзер кара-айгырларга китәм, — диде. Яше сиксәнгә җитеп, күзе сукырайган карттан мондый кискенлекне күреп һәм гаҗәпсенделәр, һәм сокландылар. Бер сәгать вакыт үтмәде, тарантаска җиккән ак ат караайгырлар ыругсының башлыгы Сарыбайның җәйләвенә, өлкән ак тирмәнең артына килеп тукталды. Монда таяк тыгылган кырмыска түндәге кебек кайнашалар, талашалар иде. һәммә сүз кара-айгырларның уналты ел буенча калым түләп килгән кызларын урлаган танабугалардан һәм урлаткан Сарманнардан ничек намус кайтару турында иде. Сарыбай хафалы йөз белән каршы алды. Аптыраган, каушаган рәвештә кунакны сәламләде, өйгә кертеп утыртты да: — Өлкән ата, безгә ни кылырга киңәш бирәсең? Караайгырларның намусларын таптадылар гуй! — диде. Аксакал юл буенча бөтен әйтәчәген уйлап, тәсбих кебек тезеп, санап килгән иде. — Балалар, — диде, — ашыкмагыз, минем килүем дә шуның өчен: кара-айгыр йорты гомер буенча симез найманнар белән талаш кылды, дошманнарыгыз күп, инде тагы яңа бер дошман арттыруда сак булыгыз, — диде. Халык тирмәгә тулган, ире-хатыны, яше-карты бары да мондалар иде. Арадан бер карт, торып: — Кыз җегетнеке имәс, бөтен илнеке... Борынгылар: "Ирдән китсә дә, илдән китмәс", — дигәннәр. Безнең кара-айгыр йорты, алач кычкырып, сугыш кылып, үз киленебезне үз йортыбызга кайтарырга әзерләндек, — диде. Башка картлар да моңа шаулап кушылдылар. Җәберләнгән кияү кечкенә буе, ямьсез карлыккан тавышы белән ниндидер тәртипсез сүзләр сөйләп китте: — Малым бетсен, йортым таралсын, мәгәр мин ул Карлыгачны кара-айгырга кайтармый туктамам, — диде. Ләкин бу сүзләр тиешле нәтиҗәне бирмәделәр. Калтайны начар менәзе өчен дә, казакъ йортында булмый торган ят бозыклыклары өчен дә үз иле яратмый иде. Аның атасы Ирҗан түрәлек хыялы белән җенләнүчеләрнең берсе булганга, улын түрәлеккә хәзерләү өчен дип аз-маз хәзерләтеп, семинариягә биргән иде. Бер елдан соң аннан ниндидер усаллык өчен кудылар. Бер кимпер аны: "Урыс булмады, казакълыгын да югалтты!" — ди, халык та шулайрак карый иде. Кызның урлануына каршы баш күтәрү җегет өчен түгел, ыругның намусы өчен иде. Аксакал сүзләрен тыңлады да, кабиләнең үз эчендә дә ике төрле уй барлыгын күргәч, ачык кискен сүзләрдә озак вәгәзьләде: — Ул яман җегет үз кылганының обалын табар, мәгәр илнең өлкәннәре акылга салсыннар, озын чәчле бер аял өчен талаш кузгап, кан түксәк, дусларыбыз җылар, мәңгелек дошманнарыбыз — ак, симез найманнар бәйрәм итәрләр, безгә рәхмәт әйтерләр, ашыкмагыз, уйлап эшләгез, — диде. Әгәр Калтай урынында илнең үз итеп, йөрәгендә асраган сөекле җегете булса иде, аксакал, бәлки, күп эш чыгара алмаган булыр иде. Әгәр явыз дошман найманнар күз алдында көлеп, теш ыржайтып, талашыгыз, берәм-берәм барыгызны йотарбыз дип тормасалар, җегет нинди генә кадерсез адәм булмасын, аксакалның сүзе үтмәс, кара-айгырлар, бер мәртәбә кузгалып, киленне бу йортка кайтару өчен бер күтәрелеп караган булырлар иде. Ләкин шул югарыгы сәбәпләр үзләрен күрсәттеләр. Бирем әкә сүзеннән соң кара-айгырның өлкәннәре уйга калдылар. Күп талаштан соң, җегетнең даулавына карамастан, Биремҗан аксакал илнең канын басты, талашны туктата алды: — Сарман белән танабугаларның өлкәннәре килеп, караайгырга арыз күрсәтәләр, бирелгән калымны барлык туган балалары белән кире кайтаралар, шуңа риза булмасалар, бу йорт үз намусын ат өстендә алач кычкырып, яу кылып алачак! Шуңа килештеләр. Аксакал Кызыл-Комга китте. Үзе белән кара-айгыр кабиләсенең өлкәннәреннән дүрт казакъны ияртте. Болар ике йортның арасында булган талашны төзәтер өчен илчеләр иде. Барлыгы бергә Сарсымбайга килделәр. Анда бөтен авыл курку эчендә, хафа, кайгы эчендә иде. XLVII Ләкин кызылкорт белән кара-айгыр өлкәннәренең бергә килүен күргәч, Сарсымбай эшнең кая барганын тиз аңлады. Байбичә, йөрәге белән әрнесә дә, фаҗиганең кансыз, талашсыз бетәчәген сизенде. Бу җәйләүнең өлкән өендә тагын ыругның, илнең өлкәннәре җыелды. Күп каты сүзләр, үпкәләр әйтештеләр. Менә хәзер талашачаклар да сикереп атка менәчәкләр, һәр ике як үз юлына гауга өчен китәчәк дигән куркыныч минутлар булды. Ләкин Сарсымбайның сабырлыгы җиңде. Күп талашлардан соң, кара-айгырлар җәйләвендә Сарыбайның өлкән өендә булган килешүне монда да кабул кылдылар. Тик, Сарсымбайның каты торуы буенча, андагыга кечкенә бер кушымта арттырдылар: — Сарсымбай үзенең кызы Карлыгач - Сылу өчен алган калымнарын бөтен көенчә кире кайтарачак. Мәгәр бу малның, акчаның яртысын Арысланбай кызның атасына түләргә тиеш. Бу соңгысы бераз гаҗәбрәк булып чыкты. Кайбер картлар моңардан мыскыл итеп көлделәр: — Юк белән әвәрә кыласыз, безнең атларны җилгә бәйлисез. Кызыңны урлап киткәннән калым сорамак — казакъ йортында булмый торган бер эш... Әгәр танабугалар моңа риза булмасалар, кыйлачагыңыз ни нәрсә? — дип көлделәр. Тагы талаш, каты ачы сүзләр белән үпкәләш китте. Бирем әкә, җыелганнарның һәммәсенә яман ачуланып, тавышны туктатты: — Башларына тай типмәгән булса, — диде, — танабугалар моңа күнәрләр! Яхшы сүз колакларына үтмәсә, үзләре белән бергә дүрт ыругның каты камчысына ничек түзәрләр?! Бу каты сүз иде. Моның астында "әгәр ике йортның киңәшенә буйсынмасалар, аларга каршы дүрт кабиләнең сөңгесе тора" дигән мәгънә бар иде. Кымыз күп эчелде. Туктының яхшысы асылган, куырдак ясалган иде. Илне канга батырачак бер эштән болай котылуларына шатланып, әңгәмәне суктылар да, дәүләтең мул булсынны әйтеп, илче кунаклар Сарыбай җәйләвенә килешү булганлыкны хәбәр итәргә юнәлделәр. Биремҗан аксакал үз иленә кайтып китте. Ләкин аның эше бетмәгән иде әле. Авылның бае Әхмәтне, өлкән яшьләрне җыеп сөйләде дә Яман-Чүлдән Арысланбайны чакырырга кушты. Бүген бу җәйләү куркыныч астында иде. Ике якның берсе, яу булып килеп, авылны басар, кызны яңадан алып китәргә гауга чыгарыр дип көтәләр иде. һәр хәлгә каршы, ирләр беркая китмичә, бай йортында ит ашап, кымыз эчеп гомер уздыралар, байтак атларны иярдә тоталар иде. Коргак-Күлдән атчабар күренгәч, бераз тынычландылар. Бай җегет белән берничә картның чакырылуы хәбәре бу тынычлыкны тагы арттырды. Эшнең килешү белән бетәчәгенә өметне зурайтты. Кичә кыз урлап кайткан атларны яңадан иярләттеләр дә, ыругның ике өлкәне белән Арысланбай җегет Бирем әкәнең җәйләвенә юл тоттылар. Аксакал кунакларны яман шелтә белән каршы алды: — Байлыгыңыз зур түгел, ыругыңыз кечкенә... Үз чамагызны онытып, ахмак арысландай айга сикерәсез... Кара-айгырларга, Сарманнарга каршы гауга чыгарып, бу далада кем белән яшәргә уйладыгыз? — дип озак тиргәде. Җегетнең кире чигенергә исәбе күренми, мәгәр сүзендә, йөзендә, гадәт буенча, бераз үзен гаепле күргәнлек төсе бар иде. — Безне чакыртуыгыз ни өчен иде, өлкән ата? — диде. Карт бераз кыза төште. — Сине камчылар өчен, картларны киңәш кылу өчен чакырдым! — диде. Танабуганың арада өлкәне бер сүз әйтте: — Казакъның менәзен, йоласын Бирем әкә бездән яхшы белә дип ышанабыз, җегет үзенә тиң кызны урласа, ул кире кайтарылмый торган иде! Кызган каннарга бу бераз ут өстәде, аксакал тагы яман сүкте. Ләкин кунаклар телләрен тешләделәр, алар, үзләренең шәрәфен саклау белән бергә, гауга чыгармыйча бетерү ягындалар иде. Карт сөйләп бирде. Килешүнең юлларын аңлатты. Урланган кызга калым сорауны казакъ йортында беренче ишетәбез дип, болар да бераз гаҗәпләнделәр. Биремҗан чал тагы баягы сүзен әйтте: — Калым түләмәсәгез, кара-айгыр белән сарманның камчысын ашарсыз! Тагын бераз кызыш-талаш китүе мөмкин иде. Арысланбай эшне җиңел өзде. — Безгә карындаш булган ике ыругның өлкәннәре биргән киңәшне бозарга амалыбыз юк, мин Сарсымбай йортыннан кара-айгырга кире кайтачак барлык калымның яртысын кызның атасына түләргә ризамын, — диде. Шуның белән килешү булды. Танабуганың өлкәннәре: — Безне зур талаштан коткардыгыз, — дип, аксакалга рәхмәт әйттеләр. Китәр алдыннан, җегет Бирем әкә ыругсының һәммәсен үз җәйләвенә кунакка — туйга чакырды. — Бу өлкән шатлыкны бәйрәм кылып, туй ясап үткәрергә телибез, берсекөнгә безгә рәхим итәсезләр, - диде. Шул ук көндә танабугаларның өлкәннәреннән ике адәм, яхшы атларны иярләп, яңа көпеләр, яңа колакчыннар киеп, бай белән байбичәгә, тукалга, илнең өлкәннәренә асыл бүләкләр, алтын акчалар алып, Кызыл-Ком җәйләвенә кодалык белән киттеләр. Шуның белән Карлыгач-Сылу өчен күтәрелгән гауга бер дәрәҗәдә басылырга исәпләде. Тик кияү җегет Калтай гына моңа буйсынмады, агасы Сарыбайга каты бәйләнде: — Кызны, сугышып, яңадан үз йортыма китерәм. Булмаса, үз намусын үзе саклый белмәгән бу илне ташлап китәм! — дип, тавыш кузгаудан, нәрсәгәдер әзерләнүдән тукталмады. Моның белән ул үз ыругсы каршында кадерен тагын бетерде, аксакалларның, өлкәннәрнең киңәшен тотмаганга, аны үз адәмнәре дә шелтәли башладылар. Моңа каршы ул симез найманнар белән дүрткаралар арасында үзен яклаучылар тапты. Яңгырбай астан ут йөртте: "Уналты еллык калымлыгын тартып алганда да үз баласын яклый белмәгән ыругның намусы кайда икән?" — дип, коткыны туктатмады. Азымбай карт бу эш өчен, җәйләүдән җәйләүгә чабып, күп ат тирләтте. Мәгәр йөри торгач, ул үзе дә, кара-айгырларның осталыгы аркасында, Сарсымбай партиясенең тозагына килеп эләкте. XLVIII Кыз урлану гаугасы белән бераз читкә калып торган партия талашы килешүнең икенче көнендә үк бөтен көче белән мәйданга чыкты, башка һәммә эшне бер якка ташлап, даланы берүзе каплап алды. Яңгырбай белән Якуп, сайлау көне якынлашкан саен, акчаны чүп урынына түктеләр. Өләшенгән малның хисабы онытылды. Бер авылның өлкәнен, бер бине үз якларына аударыр өчен бишәр баш кара биргән чаклары булды. Кодалык, билкодалык юллары уңга-сулга чәчелде. Өлкәннәргә авылнайлык, билек урыннары шундый күп вәгъдә кылынды, әгәр барын үтәргә туры килсә, бер урынга биш би куярга кирәк булыр иде. Каршы як эчендә иң күп гайрәт күрсәтүчеләр кара-айгырлар булды. Болар Сарманнарга дуслыктан бигрәк, дүрткара белән найманнарга дошманлык өчен, Якупны җиңәргә, Байтүрә урынына Сарсымбайны булыс кылырга бөтен көчләрен мәйданга салдылар. Сайлаулар өч елга бер булганга, киләсе вакытларда үзләренең ниятләре юк түгел, мәгәр хәзер Якупны җимерер өчен Сарсымбайдан уңай адәм тапмыйлар иде. Киленнәрен урлаттылар, намус саклый белмәделәр дигән коткы тамыр җәя алмады. Сарыбай ике арадагы килешүгә бик шатланды, кире кайткан калымлыкны шул сайлау эшендә түгеп бетерергә чамалады. Ләкин ул гына җитмәде, башта ун мең уйлаган булсалар, бу утыздан артты, аның белән туктамадылар. Сарсымбай бик зур сунарчы иде, башка нәрсә белән аударырга чара күрмәгәч, илнең өлкән адәме Дирвисалга үзенең кадерле бөркете белән ике лачынын бирде. Ике уртадагы авылларның кайбер башлыкларына кыйммәтле мылтыклар бүләк итте, берсенә, кышлауга кайткач бирергә дип, үзе яратып менгән аргамакларның берәвен вәгъдә кылды. Бу бүләк-ришвәтләрнең иң күп түгелгәне һәм иң уңайлы рәвеше Арысланбай белән Карлыгачның туенда Яман-Чүл җәйләвендә булды. Туйны зур кылдылар. Тирә-якның бөтен казагын китерергә тырыштылар. Суелган малның, эчелгән кымызның исәбе-саны булмады... Ат чаптырып, адәм көрәштереп, әллә ничаклы бүләкләр өләштеләр. Бу юл белән бирергә җай табылмаганнарга да, җегет белән кызның сәламе дип, кодалык бүләге дип, аттан, яхшы айгырдан, чапаннан күп нәрсә тараттылар. Аерым хәйлә белән, Азымбай картны да: "Дошман партиясендә булса да, яше өлкән, күңеле ак бер адәм гуй, килүен көтәбез!" — дип, туйга чакырганнар иде. Ул сизенде, ләкин килде. Аңа зур хөрмәт күрсәттеләр, бүләк бирделәр. Кымызны эчеп, бераз исереп алгач, Сарсымбай Азым әкәне читкә алып сөйләште: — Сакалың агарды, Байтүрә белән Якупка эт булып гомерең үтте, шулай кабергә керергә телисеңме син? — диде. Карт хәйләле күзләре белән байга карады: — Теләмәсәм, ни кылыйм? Башымны ташка бәримме? Моның белән һәр икесе теләкләрен аңлатып җиткергәннәр иде инде. Сарсымбай, күзен дә йоммыйча санап, картка йөз сум алтын бирде: җылкыдан үзеңә барып сайларсың, төядән, сыердан яхшы инче алырсың, диде. Аңа билек урынын ант белән вәгъдә кылды. Сүз бетте. Азым әкә кем беләндер талаш чыгарган булды да, үпкәләп, туйдан китте. Якты-Күл җәйләвенә авырып кайтты: — Юлда нәрсәдәндер атым өректе, егылып, билемне каердым, — диде. Бераз ыңгырашып ятып: — Үлемем җитә бугай. Әүлиялардан фатиха алыйм! — дип, йөз чакрымлык шәһәрдәге татар ишанына юнәлде. Моның белән каршы як бик зур отыш ясады. Якуп-Яңгырбай партиясенең серләрен аңардан алып калдылар. Кемгә күпме мал, бүләк, нинди урын бирелгәнлеген белделәр, талашның эчке-тышкы интригаларын оста йөрткән, уң канат ролен уйнаган бер көчне мәйданнан чыгарттылар. Яман-Чүлдәге туй белән, әлбәттә, эш бетмәде, һәр ике як, юк-бар сәбәпләр табып, зур аш, кымыз мәҗлесләре, ат ярышлары ясадылар. Сыйлауның, бүләкнең чиге-чамасы югалды. Кайберәүләр бу талашны үзенә кәсеп кылдылар: һәр ике якның тирмәсендә утырып ит ашады, кымыз эчте, ачыктаначык сатулашып, кул сугышып, ришвәт алдылар. Ыругларның дүртесе бер, икесе аңа каршы якта нык күренсәләр дә, каршы якка чыгып китмәс өчен боларны да сыйларга, бүләкләргә кирәк иде. Әмма ике уртадагыларга ышаныч бик аз иде: боларда аумакайлык көчле иде. Берәүсе кичә генә Сарсымбайны мактаса, бүген найманнар ягына чыга да: "Борынгы ханнарның, солтаннарның баласы, Чингизнең нәселе, аксөяк Якуп бар чагында, минем кебек җылкы көтеп үскән кара казакъ Этбай улы Сарсымбайга шар салырга мин исәрме?" — дип, ачыктаначык сөйләнеп йөри башлый иде. Кайберләре бер мәҗлестә Якупны мактаса, икенче җыелышта бөтенләй башканы сөйли: "Хан нәселе, аксөяк дип, Байтүрәне күп еллар сайладык, мәгәр бу адәмнәр үз дәүләтләрен арттырдылар, казакъның җәйләвен кукалга, хәзинәгә алып бирделәр, йортны талап, ак патшага кол иттеләр... Сарсымбай — үз адәмебез, сабыр, ак күңел бер казакъ!" — дип, сүзне боралар иде. Мондыйлар күп булганга, кайда тишелсә, шунда алтын белән, мал белән ямау салырга, моның өчен йокыны, ашауэчүне ташлап, җәйләүдән җәйләүгә чабарга, фронтның кай сафы йомшарса, шунда яңа дәүләтләр җибәрергә кирәк була иде. Сайлау минуты килеп җиткәнгәчә, дала менә шундый шау-шулар, гауга, талашлар эчендә туктаусыз кайнады, һичбер мәҗлес, һичбер җыелыш болардан башка үтмәде. хых Кояш күренмәде. Иртәдән үк авыр, карасу болытлар даланың өстен каплап алдылар. Җил кузгалды, өзек-өзек каты яңгыр явып үтте. Дөнья ямьсез, һава юеш, салкын, сахра күңелсез иде. Бүген сайлау була. һаваның начарлыгына карамастан, елгасыз, күлсез тигез яланның уртасында утырган ак кирпеч өйнең бөтен тирә-ягы мәхшәр кебек халык белән тулган иде. Илнең өлкәннәре, авылнайлары, байлары, биләр, аксакаллары әнә шул тәбәнәк, киң, акбурлы, өч кенә тәрәзәле өйнең эченә тыгызланып кереп утырганнар, тышта һәр ике якның адәмнәре шулчаклы кан кайнаткан бу талашның ахырын күрергә җыелганнар. Иярле атларның исәбе юк. Ике ат җигүле тарантаслар, дугасыз дышлолар, ике тәгәрмәчле арбалар, бәйләүле төяләр, болар тирәсендә шаулап йөргән көпеле, колакчынлы казакълар, яшьләр, картлар, урамаллы хатыннар нидер көтеп, сабырсызлык белән шаулашалар иде. Бер читтә, үзенең ак дөлбәр төясенә менгән хәлдә, Сарсымбайның бичәсе Алтынчәч күренә. Икенче якта кыйммәтле экипажга кырын ята төшеп утырган данабикә Рөкыя кем беләндер сөйләшеп тора... Яшел тасмалы, сары төймәле кара шинелен киеп, яшел читле фуражкасын бер якка салып, кылычтан, револьвердан, зур мыеклы, кырган сакаллы стражник хохол Крапченко бик зур вәкарь белән тәртип саклап йөри... Җәмәгатьнең шау-шуы арасында "кем җиңәр", "кайсы як күп алыр" дигән сүз еш ишетелә, ара-тирә талашып та алалар. Ләкин эшнең чамасы Якты-Күл җәйләве файдасына бармаса кирәк. Найманнар белән дүрткараларның йөзләрендә, сүзләрендә ниндидер бер шөбһә сизелгән кебек. Әмма кызылкорт, кара-айгыр, сарман, танабугалар исә, күкрәкләрен киереп, тавышны күтәреп сөйлиләр. Арада Җылкычы ата Юныс карт та күренә. Ул туктаусыз сөйли, өем-өем торган җәмәгатьнең әле берсенә, әле икенчесенә бара. Бер җирдә Сарсымбайны мактап, Якупны чәнчә, дошманнарны уен сүз белән шаярта: — Күрмәгәнегезне күрерсез, симез найманнар, — ди. — Ханнар, агай солтаннар баласының яхшы нәсел тулпарын казакъның җай юртагы Байчобар бүген узып киләчәк, — ди. Аның бу сүзе тиз тарала, кара болыттай капланып, тулкын кебек шаулап торган киң мәйданда авыздан авызга йөри башлый. Каршы як тавышлана, каннар кыза... Шул вакыт кирпеч өйнең ишеге ачыла, аннан өстенә көпе кигән, башы ялангач, җитү чәчле казакъ җегете йөгереп чыга да, шунда торган атка сикереп менеп, ияргә аягүрә баса, кулын авызына куеп, бөтен мәйданга каты, ачык санаулы тавыш белән кычкырып җибәрә: — Казакъ йорты өчен зур сөенеч булды! Илнең теләгәне табылды: Сарсымбай ундүрт шар артык алды!.. Якуп җиңелде!!! Мәйдан гөж килә. Коточкыч шау-шу күтәрелә. Җәяүлеләр, атлылар, бер-берен таптап, управлениенең тәрәзәсенә, ишегенә тыгызланып капланалар, стражник Крапченко: "Бунт чыгарасыз, безобразие!" — дип, халыкны куарга, тәртип урнаштырырга азаплана; арттан килгән тулкын белән аны егып, аяк астына изеп үтәләр. Арбалар, төяләр, тарантаслар урыннарыннан кузгалалар, эләгешәләр, кучерлар үзара кычкырышып, камчылашып алалар. Берничә минут үтә, эчтән чал сакаллы, ялтыр погонлы, кылычлы, рәсми киемдә начальник килеп чыга. Аның йөзендә ачу төсе бар, иреннәре дерелдиләр. Яңгырбай белән Якуп аңа нидер әйтәләр, болар да кара көйгәннәр. Ул арада калын, симез гәүдәле, тоташ муенлы, тар иякле, киң маңгайлы, шат, көләч йөзе белән Сарсымбай ишектә күренә. Җылкычы ата белән чәчле җегет шауларга тотыналар, җәмәгатьтән күбе моңа кушыла: кычкырып, көлеп, тавышланып, аның тирәсенә җыелалар. Бөтен мәйдан кузгала, тулкыннар бер-берен аударалар. Шул шау-шу эчендә иярле атлар, тарантаслар, төяләр далага чәчеләләр, җәйләүләргә таралалар. Кыш уртасы җитте. Киң дала тирән кар астында калды. Симез җылкылар уйнаклап йөргән җәйләүләрдә хәзер инде күз ачкысыз ачы буран белән яман җил ажгыра; ач бүреләр, көннең зәһәр суыгына түзә алмыйча, кич малга баруны исәпләп, шул карлы давыл эчендә караңгы төннәрне көтеп, тешләрен шакырдатып йөриләр. Казакълар күптән инде, ак тирмәләрне төяп, яшел сахра белән исәнләштеләр, яртылай җир астына кергән җимерек балчык кышлауларына кайттылар. Хәзер алар, тар, пычрак, юеш кабер-зинданнардан якты дөньяга чыгуны хыял кылып яткан адәм кебек, яңадан яз килеп күл буйлары яшәрүен, тагы бия бәйләп, ат уйнатып, киң далада киез өйләр коруны өмет итеп, тыгыз җир өйләрдә көн кичерәләр. Җитәрлек ризык булмаганга, малның күп гомере яланда, кар астыннан үлән тибеп үтә. Бик артык каты буран көннәрдә генә болар тибенүдән кышлауның тар, тыгыз ышыкларына кайтып сыгыналар. Кар төшеп бераз вакыт үткәч, кинәт көннәр җылынды да, бер кичтә яңгыр явып китте. Иртән яңадан каты, аяз суыклар башланды. Бөтен дала өсте, су сибеп катырган кебек бозланып ялтырады, җир өстендәге үлән юеш кар белән сыланып туңды. Моның белән илгә җот килде, тибеп ашарга мөмкин булмаганга, малның бик күбе һәлак булды... Аңардан котылып, бераз үтүгә, тоташтан берничә көн кар яуды. Яман салкын бураннар уйнарга тотынды, дөньяны күп күргән картлар: — Бу ел — Җылкы елы, кышның яман килүе шуннан гуй, — дип, куйның, яшь малның исән чыгуы турында зур өметсезлек эчендә калдылар. Кышкы челләнең шундый каты буранлы, салкын җилле караңгы төннәренең бере иде. Даланың кар баскан юлларыннан җәяүләп, зур буйлы, начар киемле бер казакъ җегете Сарсымбай кышлавындагы бер йортның капкасына тукталды, җавап булмады. Тәрәзә шыкылдатты, һаман тавыш чыкмады. Юлчы: "Адәме йоклаган булса, этләре өрергә кирәк иде", — дип, балчык койма ашасыннан ишегалдына сикерде. Монда адәм аягы басмаган, сукмак салынмаган тирән кардан башка нәрсә юк иде. Төньягында киң, тәбәнәк түбә, кыексыз балчык азбарлар кар эченнән ауган капкалары белән чак кына күренеп утыралар. Җегет бераз аптырап калды. Ул байның җир аударылганын белә, аның җәй көне үк киткәнен дә ишеткән иде. Ләкин бит байбичә Алтынчәч белән тукалны сөрмәделәр, малны алмадылар. Болар кайда булыр? Юлчы яңадан тыш якка төште дә кышлау буйлап як-ягына карана-карана китте. Арада зур тәрәзәле, түбәсе кыеклы, үзе агачтан салынган өй — тик шул Сарсымбайныкы иде. Моңа башка өйләрнең барысы да балчыктан эшләнгән яки бөтенләй җирне казып ясалган, бик кечкенә бер-ике карындык тәрәзәле, түбәләре тигез, үзләре кардан чак кына башлары күренеп торган кызганыч землянкалар, җимерек алачыклар иде. Малга иркенлек өчен, җәй көне бүленеп, сигезәр, унар гаилә бер авыл булып йөрсәләр дә, җәй көне аерым йөргән йортларның байтагының кышлаулары бергә иде. Монда барлыгы утызлап өй бар иде. Юлчы авыл өстеннән бер мәртәбә күз йөртте дә тәрәзәсеннән кечкенә генә ут яктысы күренгән бер йортка барды. Зур, усал эт аны һаулап каршы алды. Берсе балчык өйгә терәп, берсе аерым салынган тәбәнәк, киң балчык азбарларда атларның ашавы, сыерларның акрын гына күшәве ишетелде. Болар җегеткә җан бирделәр, малның беразы йортта асралганын күрсәттеләр. Аңа, һәрнәрсәдән бигрәк, атларның өйдәлеге кирәк иде. Тыштан кар баса башлаган кечкенә ишекне шакылдатты. Эчтән тавыш килде. Керергә куштылармы, юкмы — аермады, сүз тыңламас кире ишекне мәшәкать белән ачты да, караңгы чоланнан абынасөртенә, бөгелә-сыгыла, өйгә керде. Анда ярым караңгы, тик учакта пыскып янган тизәк кенә бераз яктырта иде. Өй икегә бүленгән, ишектән аяк атлауга, беренче бүлмәгә керәсең. Аның җир идәнендә ашалган пычрак салам, тапталган печән түшәүле. Болар өстендә яңа туган берничә бозау, унлап бәрән ята; болар авыр, төче ис таратканнар. Бу бүлектән үтеп, эчке якка атлыйм дигәндә, бик зур, тәбәнәк мич. Аннан үткәч, түр бүлмәгә чыгасың. Аның бөтен җире диярлек агач сәке белән капланган. Сәкенең өстенә киез җәелгән, стена буена сандыклар, юрганнар, мендәрләр тезелгән. Өйнең стеналары кара-кызгылт балчык белән сыланса да, ахрысы, күптәнге эштер, инде буй-буй булып ярылганнар. Стенаның сул ягына берничә агач кадалган, боларда камытлар, йөгәннәр, иярләр әлүле тора. Җегет тышкы ишекне ачып, алдагы бүлмәгә керү белән сәлам бирде. Түрдә, сәке өстендә, инде ятарга әзерләнгән, сирәк сакаллы, чуар көпеле, аягында читекле өлкән карт утыра иде. Сәламен алды, кунакка шат булганлык тавышы белән: - Юл булсын, балам, түрдән уз! - диде. Мөсафир барып күреште, ни кылып йөргәнен әйтте. Мич янында, салкын өйне йокы алдыннан азрак җылытыйм дип, ягып, өреп азапланган киленчәк бар иде, җегет аңа: - Аманмысыз? — диде. Килен башын күтәрмәде, акрын тавыш белән җавап кайтарды: - Шөкер! Бу йорт аксакалныкы, түрдә утырган карт Биремҗан әкә иде. Җегет, биш айдан бирле качып йөреп, менеп китәргә ат сорау өчен килгән иде. Ләкин моны, әлбәттә, керә-керүгә үк әйтә салырга теләмәде. Каты суыкта туңып килгән мөсафирны шул көенчә йоклатырга мөмкинме? Вакыт соң булса да, килен, коедан су китереп, самавыр куйды, шүрлектән каймак, бавырсак алды, чынаяклар чыгарды. Тышта, ахрысы, җил-буран көчәядер, бер генә катлы тәрәзәдән, морҗадан аның адаштырган җен баласы кебек елапелап ыжылдавы өйгә дә ишетелә иде... Шуңа колак салып, чәйне акрынлап эчеп, кунак белән хуҗа озын-озак әңгәмәгә киттеләр. Җегетнең беренче сүзе Сарсымбай турында иде. Карт тирән бер сулады: — Партия талашы дигән ул пычракка аягымны гомеремдә бер баскан идем, җиңеп тә чыккан идем, мәгәр ахыры яман булып калды, — диде. Биш ай буенча адәмнән, полициядән яшеренеп, дөньяның хәлен белми йөргән мөсафир җегеткә вакыйгаларны бер-бер санап бирде. Җегет болардан шаша калды. Хәлләр чыннан да көтелмәгәнчәрәк иде. Кара-айгырлар, сарман, танабуга, кызылкортлар, берләшеп, сайлауда дошманны җиңделәр. Мәгәр моның белән эш бетмәгән иде. Булыслык бие булып сайланган Сарсымбайны урыс түрә начальникның билгеләве кирәк иде. Ак патшага каршы адәмнәр белән күп катнашы бар, шундый сүзләре ишетелә дип, монда тоткарлык чыкты. Ул арада Карлыгач-Сылуның элекке кияве Калтай үзенең иле белән, агасы белән зур талаш куптарды, ахырдан: — Үз баласының намусын яклый белмәгән кара - айгыр йортында мин гомер итә алмыйм! — дип, малны хөкем белән бүлдереп, үз башына аерылды да авылны ташлады. Яңгырбай моңа килеп катнашты, җегеткә үз нәселеннән бер кыз тапты, туй ясап: — Кара-айгырлар кадерен белмәгән асыл җегетләр дүрткарада хөрмәт табалар! — дип, дөнья шаулатып, Калтайны үз авылына алды. Менә шул җегет Сарсымбай белән Арысланбай өстенә зур фетнә кузгатты. Яңгырбай аркылы яхшы бер адвокатны табып, кәгазь бирдерде. Башлыча гаеп шул иде: "Сарсымбай бездә кода заманында зур мәҗлестә әйтте: мин булыслык бие булыр өчен, түрә булыр өчен кызыкканым юк, мәгәр ак патша казакъ даласын талый, җәйләүне кукалга бирә, безне кипкән комга куып, ач үтермәк була, мин менә шуңа каршы тормак өчен сайланам, диде", — дип әләк сөйләде, түрәгә шымчылык кылды. Моңа, "Без Сарсымбайның ул сүзен ишеттек!" дип, кырык казакъ ант итте. Боларга каршы, "Бу антлар барысы да ялган... Ул антчылар Сарсымбай белән фәлән мәҗлестә юклар иде, фәләне базарда, фәләне авыру, фәләне туйда иде" дип, бик күп казакълар Сарсымбай ягыннан ант бирделәр. Бу соңгы антчыларның антлары ялган, алар сарманнан мал алды, дип, өченче, дүртенче антлар кушылып, шундый зур шау-шу, гауга кузгалды ки, элекке талашлар бары да кечкенә булып калды. Мәгәр ахырында Калтай аркылы Якуп-Яңгырбай партиясе җиңде. Сарсымбайны булыслык бие кылып начальник беркетмәде, ак патшага каршы далада тынычсызлык тудыралар дип, илнең өлкәннәреннән дүрт адәмне җир аудардылар. Болар эченә Сарсымбай белән Арысланбай да керде. Бердәнбер кандидат Якуп иде, ул мәрхүм абзасы Байтүрә урынына ил агасы — булыслык бие булып эшне кулга алды да дошманнарын изә башлады. Карлыгач-Сылу әле иренә яңа кушылган иде. Арысланбай сөргенгә җибәрелгәч, яшь киленнең ялгызы бу илдә торырга йөрәге җитмәде, мин синнән калмыйм, диде. Хәлләрне ерактан аңлый торган Алтынчәч байбичә дә, монда ирсез калганда симез найманнар көн бирмәячәген күрде. Җылкычы ата белән үзе, базар йөреп, малның һәммәсен сатты да, тукалны, Гөлчәчәкне алып, Карлыгач-Сылу белән бергә, ире, кияве артыннан китте. Бу ике фамилия электән үк далада зур сәүдә йөрткәләгән адәмнәр иде. Борынгылар: "Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул", — дисәләр дә, ни эшлик, анамыз Сары-Арканың киң даласы безне үги кылды, дип, бөтенләй калага күчтеләр һәм шунда яшәп калдылар. Сарсымбайның сөрелүеннән берничә көн үткәч, Яңгырбайның яңа дусы Калтайны үтереп, гәүдәсен күлгә ташладылар. Танабуганың бер җегете белән Җолкынбай бу эштә шөбһәгә алындылар. Дүрт казакъ Коръән тотып ант итте: — Җолкынбай безне бу эшкә катнашырга чакырган иде, риза булмадык, - диделәр. Танабуга җегете шул көндә кулга алынды, богауланып, калага зинданга озатылды. Җолкынбай исә алты стражник белән приставның үзен тотар өчен килүен сизенде дә, берәүнең атын менеп далага чапты, үзен танымаган чит бер җиргә китеп, кукалга яки заводка ялланмакчы иде. Башкаларның да язмышлары буталып беткән. Азымбай картның сере ачылган. Дошманга сатылуы беленгән. Моңа ачудан Якуп аны кыйнатып, малларын читкә кудырган. Хәзер ул акылдан шашкан, ди. Кулына думбра тотып, өйдән өйгә көйләп йөри икән, җырлаганы һаман "Мал бир, дидем, бак бир, дидем... бер бирдең - җот алды, тагы бирдең - Якуп алды... Инде мине кая куясың, ясаган иям!" дигән кебек, мал-бәхет турында гына була, ди. Симез найманнарга каршы якта хәзер кара-айгырларның башлыгы Сарыбай бик каты талаш алып бара. ЯкупЯңгырбайның барлык дошманнары шуның янына оешалар икән. Бу вакыйгаларны сөйләп беткәч, карт бөтен сахрада ялгыз калган адәм тавышы белән кайгырып куйды: — Дөньясыннан күңелем суынды... Тыштан бер аяк тавышы ишетелсә, әҗәлем киләдер, ярыктык дигән өмет белән көтәм... Мәгәр аннан синең кебек кайгылы бер адәм килеп керә! - диде. Бердәнбер улының күптән түгел вафаты картны тагы ныграк ватканга охшый: — Күкнең эшендә ялгышлыклар булса кирәк , минем кебекләрне калдырып, тулы канлы яшь җаннарны алалар, — ди. Тышта җил туктады, тәрәзәдән күкнең кечкенә бер кисәге күренде — анда болытлар таралган, йолдызлар ялтырыйлар иде. Тимер Казыкның урыны таңның якынаюын күрсәтә иде. Мөсафирда ашыгырга теләгәнлек сизелде, аңа, кышлаулар уянып, юлда халык йөри башлагангача бераз җир китеп калу тиешле иде. Картка моны әйтеп, үзенең йомышын аңлатты: — Киң далада үзенә бер урын тапмый каңгырып йөргән бәхетсез бер ятакчы адәм булып калдым... Мәгәр бу дөньяның бер җае әйләнмәсме, миңа да кояш карамасмы дигән өметем юк имәс... Гомер булса, бер яхшылык белән кайтарырмын, син, Бирем әкә, чамаңнан килсә, миңа менеп качарга бер ат бирсәң иде! Башка берәүгә күренергә күңелем ятмый тора, — диде. Карт хәлне тиз аңлап алды, берсүзсез бирергә булды. Җегеткә җавап кайтару урынына, шунда бер якка сөялә биреп, ярым йоклап утырган киленчәккә эндәште: — Колынчагым, сары күнле ияр белән кыска камчыны, бер каеш йөгәнне алып бирсәңче! — диде. Үзе урыныннан кузгалды, капшанып киемнәрен тапты, өстенә тире эчле көпесен, ике якка салынган колакчынын киде, аягына киез эчле, озын кунычлы зур итекне тартты да: — Йөр балам, юлчының юлда булуы яхшы! — дип, җегеткә җитәкләнә биреп, йортка чыкты. Буран бөтенләй тукталган, ерак күк йөзендә йолдызлар яналар. Киң даланың ялтыр ак кар диңгезенә каршы салкын белән елмаялар. Аяз һава үтә суык, аяк астында кар шыгырдап тора. Хуҗа кулындагы йөгәнне кунакка бирде, якындагы азбарга күрсәтте: — Шунда дүрт ат булыр, кара яллы колынны тотып ал, — диде. Кунак күрсәтелгән җиргә кереп китте. Азбардан җылкыларның куркып бер якка таба кузгалу тавышы ишетелде. Берсе каты пошкырды, ниндидер баганага бәрелде, бераздан җегет белән бер ат килеп чыкты. Бу — кышкы тибендә бераз ябыгып, җоннары салына төшкән, озынча йомры буйлы, калын ботлы, нечкә гәүдәле, зур кара яллы, кара сыртлы, яра кашкалы, кола төсле бер айгыр иде. Чит адәмнең җиде төн уртасында кереп тотуы аны бераз борчыган, карак түгелме икән дип, шөбһәгә калдырган иде, ләкин хуҗасын күргәч тынычланды. Аркасына ияр салып, аел тартуга да гаҗәпсенмәде: "Тибендә кунган җылкы көтүендә берәр хәл бардыр яисә кышлауга бүре килгәндер дә шуны куарга чыгалардыр", — дип уйлады. Ят кешенең ашыгыч, мәгәр булдыклы кылануы аның бу уйларын тагы көчәйтте. Күк йөзе болытлардан бөтенләй сафланган иде инде, еракта таң сызыла башлады, ул аксыл нур булып тирә-якка җәелде, аның артыннан кызгылт ут төсенә кереп бара иде. Җегет үзенең уңган, бу эшкә өйрәнгән куллары белән тиз әзерләнеп бетте. Хуҗа картка ихлас күңелдән рәхмәт әйтте, ике куллап күреште дә атка сикереп менде. Бирем әкә мөсафирга ак юл теләп калды. Кола айгыр, төнге кунакны алып, кызыл уттай яна башлаган ерак таңга таба кар ярып юнәлде. Бу юлчы җегет — Сарманнарның ил агасы Сарсымбайда ялчы булып торган Җолкынбай иде. Тирән тамырлар (Тугры сүз) Хикәя Фәхрине үтереп ташладылар. Майның караңгы төне иде. Кичтән башлаган яңгыр туктамады, каты җил иде, дөньяны ялтыратып яшен яшьнәде, тауташ җимерелгәндәй гөрелдәтеп, күк күкрәп үтте. Гайшәнең күзләренә йокы кермәде. Самавырын сүндермичә, әнә кайта, менә кайта дип, ирен көтте. Ярты төн аугач түзмәде, күршедә комсомол Шәяхмәт бар иде, шуңа керде. Аның белән бергә җилле, яшенле яңгыр астында совет башлыгы Тимеркәев иптәшнең өенә киттеләр. Ул йоклаган иде инде. Капка шакылдаткан тавышка күршекүләннең этләре күтәрелделәр. Боларның һауһаулап өрүләренә хуҗа үзе дә уянды: — Нәрсә бар? — дип, тәрәзәдән урам якка башын сузды. Гайшә аның йөзенә якын ук барды. Борчулы, акрын тавыш белән: — Шәнгәрәй абзый, ни эшлик икән? Күңелем бик куркып тора, берәр хәл булмаса ярар иде, - диде. Хатынның сүзенә ялгап, Шәяхмәт тә басынкы, аптыраулы тавыш белән: — Фәхри абзыйга теш кайрап йөрүчеләр күп иде, — дип өстәп куйды. Шәнгәрәйнең йөрәген курку алды. Күзеннән йокы очты. Аягына чабатасын, өстенә чикмәнен киде дә, Гайшә белән комсомол егетне ияртеп, совет йортына китте. һәм шул төннән эзләү башланды. Иртә-кич димәделәр. Төнне — көнгә, көнне төнгә катып, бөтен тирә-якны айкадылар. Ләкин һичбер төрле эзгә төшә алмадылар. Үлекне табудан өмет өзәр чиккә җиткәннәр иде инде. Дүртенче тәүлеккә чыкканда, Фәхринең күптәнге юлдашы Акбай арып, ахылдап, телләрен салындырып кайтты. Кайтты да елап, шыңшып, үз артыннан крәстиәннәрне ияртеп алып китте. Көн болыт эчендә туган иде. Күк йөзе авыр, салмак, караңгы иде. Байраклар ышанып бетә алмадылар. Шулай да әле берсен, әле икенчесен ирексезләп чакырган, акыллы күзләрендә яшь мөлдерәгән зирәк карт эт артыннан бармый калырга хәлләре җитмәде. Иделнең таулы-ташлы, урманлы биек ярлары эчендә Байрак белән "Хезмәт" арасында Яманкул атлы озын, тирән чокыр бар. Хуҗасының югалган төненнән хәзергәчә бер минут туктамыйча, бөтен урманнарны, тауларны актарып эзләп чыккан Акбай үзе артыннан ияргән кешеләрне менә шул биек ярлы Яманкулга китерде. Вак яңгыр сибәли. Үләннәр, яфраклар юеш. Аяк асты тайгак, пычрак. Ләкин моңа карамадылар. Эт артыннан иң элек Шәяхмәт шуышып төшеп китте. Аңа башкалар да иярделәр. Акбай ялгышмаган икән: тирән чокырның төбендәге үләннәр, киң яфраклы кыска агачлар арасыннан Фәхрине табып чыктылар. Аның йөзе изелеп канга баткан, баш сөяге ватылган, маңгае, чигәләре буй-буй җимерелгән, мие сары аксылланып тышка актарылган, муены, сул як кулбашы канлы туфрак белән укмашып беткән иде. Янында ук зур, калын тимер кендек тә табылды. Моның нечкә башы бөтенләй кара канланып каткан иде. Кайгы сөреме тиз җәелде. Сәгате-минуты белән байракларга хәбәр иреште. Ир, хатын, бала-чага, яшь-карт — һәммәсе, эшләрен, сүзләрен, уеннарын онытып, Яманкул чокырына агылдылар. Фәхрине яраталар иде. Үз итеп, туган итеп, авыр йөккә төптән җигелеп өстерәүче итеп яраталар иде. Аның үлеме, аның үз араларыннан, тормыштан китүе күңелләрдә ятимлек тойгысы уятты. Канга буялып яткан коточкыч төстәге үлекне күргәч, телдән язган кебек булдылар. Ни дип әйтергә дә сүз тапмадылар, йөзләрен караңгы кайгы болыты каплады. Башкалар белән Җиһанша бабай да килгән иде. Картның өлкән гәүдәсе бөгелеп төште. Ул, сүзен әйтә алмый, күз яшенә буылып катты. Шул хәлендә, Шәнгәрәйләргә булышып, өйгә кайтарыр өчен үлекне чыптага салырга күтәргәндә, аның күзләренә канлы тимер кендек чалынды. Моңардан бабай үзалдына сискәнеп китте. Эченнән таныгандай булып, алырга кулын сузды. Ләкин ни нәрсәдер аны тыйды. Нәрсәдәндер аның күңеленә курку керде. Шулай да чыдамады, тагын карады. Кендекнең калын башына сүс җеп уралган. Нечкә очына кечек тишек аркылы кәкре кадак үткәрелгән иде. Җиһанша кулындагы озын таяк белән элек кадакка, аннан җепкә төртте дә, каушаулы тавыш белән бераз калтыранып: — Җәмәгать, бу кендек минеке бит! — диде. Моны ничектер кисеп, үзеннән-үзе куркынып әйтте. Гайшә аның янында ук иде. Картның тавышындагы куркыну аның йөрәгенә дулкынланып барып бәрелгәндәй булды. Ишеткән сүзен ничек аңларга аптырап калды. Бүтәннәр дә, башларын күтәреп, бабайга карадылар. Фәхри югалган төннән бирле һәммәсенең уйлары бик чуалган, миләрендә утлы кадак туктаусыз әйләнә, өсләрендә караңгы төн басып торган кебек иде. Җиһанша картның сүзе шул авыр төнне бераз кузгатып куйгандай итте. Бабай, крәстиәннәрнең күзләре һәрьяктан үзенә текәлгән килеш, шуны йөрәге белән сизгән көенчә, кендекне яңадан әйләндереп карады. Тагын кулына алды. Баягы сүзен тагы шундый ук калтыранган тавыш белән кабатлады: — Шул, шул!.. Кадагы да бар, җебе дә бар!.. - диде. Гайшә белән Шәнгәрәй икесе бер үк вакытта, нидер әйтмәк булып, авызларын ачтылар. Ләкин аларны яшь гаскәри курсант Шәяхмәт бүлде. Ул бөтенләй куркынып агарынган иде. Ни эшләгәненә үзе дә бик нык исәп биреп җитмәстән, Җиһаншаның җиңенә барып тотынды: — Ни сөйлисең, бабай?! Баш китәрлек сүз әйттең бит! — диде дә киселде. Аз гына катып торып өстәде: — Кендек синеке булса... ни эшләп ул Фәхри абзый каны эчендә? Шул сүзләрне әйтеп, егет бабайның күзләренә йотылды. Җыелган җәмәгать бик борчулы иде. Йөрәкләрендәге дулкын тагын ныграк күтәрелгәндәй, әле бер якка, әле икенче якка китереп суккандай булды. Курсантның әйткәне картка авыр тоелды. Болар гүя "Фәхрине син үтердеңме?" дигән кебек булып барып чәнечтеләр. Ул гадәттәге сабырын югалтты. Аның карт, кипкән йөзенә, тирән, эчкә баткан күзләренә рәнҗү катнаш ачу ялкыны чыкты. Кинәт кузгалды да калтыраган күтәренке тавыш белән: — Кеше үтереп йөрергә мин бандитмыни?! — дип, кулындагы таягы белән егеткә кизәнде. — Авызың әйткәнне колагың ишетсен!.. — дип шелтәләп китте. Шәяхмәт бер якка тайчанды. Картның таягын уң кулы белән этәрде. Үзе дә бераз тынычланды. Ләкин кендек турындагы сүзен, йомшаграк рәвештә булса да, һаман кабатлады: — Җиһанша бабай, син юкка рәнҗисең! Мин бит, син үтергәнсең, димәдем. Тик кендегең турында әйтәм: ул ничек Яманкул чокырына барып төшкән? Шуны гына сорыйм... Башкалар катнашмадылар. Карт әрнеп, рәнҗеп җавап кайтарды. Егет һаман туктамады. Үткен күзләрен әле картка, әле Гайшә белән Шәнгәрәйгә, әле бүтәннәргә йөртә-йөртә, үзенең эзләнү хәнҗәрен тагын эчкәрәк батыра бирде. Рәнҗү катнаш әрнүле сүзләр ике арада бик кызып киттеләр. Төп асылда, һәр икесе, бер үк иҗтимагый утның ялкыннары белән янган бу ике буын кешеләре, үлек өстендә, канлы кендек турында җыелган җәмәгать алдында шулай кискен бәрелешеп алдылар. Шәяхмәткә алдагы көздә унтугыз тулып, егермегә китә. Революциянең беренче канлы көрәш елларында ул бала булды. Активист рәвештә катнашырга өлгерә алмады. Ләкин зурларның, агаларның каһарманлыклары аның күз алдында үттеләр. Унсигезенче елда, Казан шәһәрендә, чехлар кергәч, Мулланур Вахитовны, кораллы гаскәр белән саклап, зинданга алып кереп киткәннәрен ул үз күзе белән күрде. Соңыннан аны атканнар икән дигән хәбәр килгәч, ике көн йоклый алмый саташып бетте. Бертуган абзасы Бирәхмәтне газаплап, эт урынына кыйнап, ат койрыгына тагып үтергәндә, ул үзе дә бар иде. Фәхриләрнең, кочегар Садыйкларның, Шәнгәрәйләрнең, тагын әллә кемнәрнең, әллә кемнәрнең, егетләрчә сугышып, кан түгүләре аның йөрәгендә гомерлек эз сызып калдырдылар. Егет менә шул утта янды. Шул көрәшләр, шул газаплар, шул каннар, шул каһарманлыклар эчендә кайнап, аның яшь йөрәге якты киләчәкнең матур көннәре өчен үзен бер көрәшче иттереп үстерү дәрте белән тулып ялкынланды. Шул дәртләр, шул өметләр аның гомер юлының якты маягы булып алга тезелделәр. Егет менә шул алгы көннәр, шул киләчәк каһарманлыклар белән канатланса, шулар аңа күз алдында, үзенең күңелендә үзенә югары кыйммәт бирдерсәләр, Җиһанша карт үткән белән мактана. Советка биргән корбаннары, совет өчен чиккән хәсрәтләре, түккән күз яшьләре белән үзен революция алдында антлы бер солдат итеп таный. Ахыр гомерендә булса да, шуларга ирешә алуы өчен, язмышның каһәрләре белән телгәләнгән карт йөрәге эчендә тирән бер дулкын ята иде. Бабайның тормыш юлы авыр булды. Кайгылар, каты хезмәтләр, үлемнәр белән капланды. Тугыз йөз бишенче елда аның туган энесе Тимершаны, кое баганасына асып, тәнен кискәләделәр. Ярасына тоз сибәсибә, каты газап белән үтерделәр. Бу аның чәчләрен агартты. Пролетариат революциясенә ул ике улын корбан итте. Зурысы — Әхмәтша, кечесе Мөхәммәтша исемле иде. Таза, үткен, уңган егетләр иде. Курку белмәделәр. Эшкә дисәң, изү чишеп, җиң сызганып, алар беренче тотындылар. Уенга дисәң, авылда берләр иде. Җиһанша уллары дигәндә, тирәяк кызларының дәртле йөрәкләре яна, башлары әйләнә иде. Унсигезенче елдан алып чехлар, аннан колчаклар кузгалды. Боларга каршы эшче-крәстиән халкы күтәрелде. Картның уллары да түзмәделәр: — Әткәй, карт көнемдә ялгызымны калдырдылар дип рәнҗемә, үлсәк, бәхил бул! - диделәр дә, үзләре теләп, кызыл байрак астында фронтка киттеләр. Зурысы җиде сугышны кичте. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз алды. Ахыр барып, матур Кырымны коткару өчен көрәшкәндә, Перекоп сугышында, дошман тубыннан башы өзелде. Кечесе — Мөхәммәтша — унтугызынчы елның җәендә, Колчак армиясен куып барып, Уфа каласын алыр өчен, егерме бишенче дивизия белән бергә Агыйдел елгасын аша кичкәндә, аэропланнан ташланган бомба белән һәлак булды. Җиһанша бабай сокланып үстергән егетләрен уйлый иде дә: "Мин сәвиткә ике арыслан бирдем! Мин сәвитне үз каным белән саклаштым!" — дип, күңел эченнән тирән бер хак белән мактана, шуның белән авыр тормыш астында иелгән башы бераз күтәрелгән кебек булып куя иде. Комсомол егет Шәяхмәтнең әллә нинди шөбһәле, каты сүз әйтүенә нык рәнҗүе бабайның менә шул тамырларына килеп бәрелүдән иде. Бер үк иҗтимагый утның ялкыннары белән янган бу ике буын кешеләренең кискен-кискен бәрелешүләре менә шуннан иде. Ләкин карт сабыр адәм иде. Сүзне тиз икенче якка борырга үзен бурычлы санады: — Җәмәгать, — диде. — Әйтсәм, телем бармый, әйтмәсәм ярамый, бу кендекне миннән Садыйк кияү алып торган иде. Картлыгым зур, исемнән үк чыгып киткән, — диде. Фәхринең кем кулыннан үтүе турында күңелләрдә шөбһә бик кайный иде. Кара уй төрле кешеләргә кагылып-кагылып үтә. Ләкин кочегардан мондый эш булыр дип берәүнең дә күңеленә кереп чыкмаган иде. "Кендекне Садыйк кияү алып торган иде" дигән сүз крәстиәннәргә аяз көндә яшен суккан кебек булып килеп төште. Шашып, бер-берсенә караштылар. Шәнгәрәй исе киткән тавыш белән сорады: — Кайчан алган иде? Нигә дип? Җиһанша карт әкренләп хәтерләргә тырышты: — Шулай... шимбә көн иде бугай... Бер итеген кигән, берсе кулында... Шулай чатанлап килде... Җиһанша бабай, диде, менә итегемнең үкчә кадаклары тишеп чыкканнар. Шуларны төйгечләп алыйм, син миңа кендегеңне биреп тор, диде. Ярый, ал, кияү, ал, әнә шунда ята, дидем... Картның санап, тезеп әйткән сүзләре берәм-берәм күз алдына өелә барган, кочегарны зынҗыр белән урый барган кебек булдылар. Садыйкны беләләр, яраталар. Авылның кияве итеп тә, җирсү алып бирешүдә юл күрсәтүче итеп тә, Иске Акташтан бу Байрак авылына күчү эшендә каладан Фәхригә булышлык кылучы итеп тә яраталар. Аның турында яман тел әйтергә берәүнең дә авыз ачылмады. Ләкин Шәнгәрәй хатыны Рәгыя гомер барынча кочегарны чит күрә иде. Чыдамады, авыру йөрәгенә тыгылып килгән кара дулкынны чыгарып түгеп ташлады: — Харап, харап, атакайгынам! Ахырзаман шулдыр, өеңә, күршеңә кунак булып киләләр дә үзеңне үтереп китәләр бит! Ходаем, үзең сакла, - диде. Гайшә аңа таба атлады. Шелтәләргә чамалады. Ләкин Рәгыя тагы зәһәрләнә төшеп өстәде: — Шулдыр, шулдыр! Җиһанша бабай ялган сөйләмәс! Башка берәү дә түгел, тик шул урыс Садыйк кулы гына!.. Шәнгәрәй, кинәт ташланып, хатынының сүзен кисте: — Телеңне тый, Рәгыя! Нәрсә белер-белмәс чәрелдәргә тотындың! Ни эшләп Садыйк кияү булсын? Алар гомерлек иптәшләр ич! Тиле!.. Сүз кыза башлады. Баядан бирле бер читтә торган, кечек буйлы, кылый күз Гыймади карт та чабатасын ышкытып уртага керде дә сүзгә тыгылды. Гадәтенчә, бер дә ашыкмый, акрын-акрын ташлый башлады: — Сүзгә иярә сүз чыга, диләр. Алайса, мин дә әйтим инде: минем бер шигем бар иде. Өч көн үтте, өч төн үтте, — ди. — Шул шик йөрәгемне кимерүдән туктамады. Шулай, күрәсең, мин әйтәм, бергә эчкәннәрдер, исергәннәрдер, икесе дә, мин әйтәм, бик карахтырлы нәрсәләр... Ни туры килсә, мин әйтәм, шуның белән алгандыр да бәргәндер... Алар бит, мин әйтәм, гомер буенча бер-берсенә теш кайрап йөрделәр бит, мин әйтәм... Кылый бабай бетерә алмады. Аңарчы үзенең авыр кайгылы уйлары эченнән чыга алмый басылып торган Гайшә, картның сүзләре белән кинәт чәнчелеп, йокысыннан уянып киткәндәй булды. Борчулы күзләрен сөйләүчегә таба борды. Аптырабрак әйтте: — Нигә алай дисең, Гыймади абзый? Кайдан килгән теш кайрау ул? — диде. Картка тегәләп карады. Гыймади тавышын күтәрде: — Нигә бик исең китте? Кәчәгәрнең маңгаендагы яра эзе кем кулы дип беләсең? Хатын, хәйран булган кебек, ике кулын ике якка җәеп җибәрде: — Әйе, шул гынамы? Егет чакта андый гына эчеп сугышу кем арасында булмый дисең? Теш кайрау дип, юкка гөнаһка батма. Минем Фәхрием һаман-һаман әйтә иде, кәчәгәр минем революция хәлфәм ул, ди иде... Карт кызган чагында гайрәт чәчәргә яратучан иде. Гайшәне каты әйтеп бүлде: — Әй, Гайшә килен, син бик чәпчемә! Садыйкны беләбез ләбаса, тыштан дус, эчтән кара елан ул! — диде. Гайшәнең болай усал телләнерлек чамасы юк иде. — Юкны сөйлисең, әрем тел син! — диде дә яңадан җаваплашмады, эченнән килерләр, тикшерерләр дип уйлап, Җиһанша бабай янына барды. Бая үзе каты чәкәләшеп алган Шәяхмәтнең бу талашка җаны әрнеде. Рәгыя җиңгәсенә дә, кылый күз картка да аның күңеле рәнҗеде. Каты ызгышка китүдән үзен тыярга теләсә дә, бөтенләй авыз йомып калырга көче җитмәде: — Их, бабай, — диде. — Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлап гомерең үтәр, ахрысы! Нәрсә, син хәзер әллә шул тирече Вәли җырларын җырларга керештеңме? Егет сүзен очлый алмады, аны Шәнгәрәй үзенә чакырып алды да әйтте: — Бар, Шәяхмәт, син тиз генә тимерлеккә йөгер! Җизнәңә әйт, хәзер үк кайтып җитсен! Монда аның турында әллә нинди сүзләр китте, - диде. Курсант бил каешын рәтләде, шлемын кулына алды да, кызу атлап, авылдан урманга таба чыгып китте. Ул Байрак белән тоташ Каен куагының агачлары эченә кереп тә югалды, шул арада урамның икенче башыннан басу капкасына зур тимеркүк ат аксаклап килеп тә туктады. Шәнгәрәй күрү белән таныды. Аксак карт алаша да, арбага утырып килүчеләрдән озын, сары чәчле Петров та аңа фронт юлдашлары иде. Боларның килеп җитүләре Тимеркәев өчен зур җиңеллек ясаган кебек булды. Менә бит Фәхри үлде, бу — бер кайгы, зур, каты кайгы. Ул гына җитмәсә тагын, киселгән ярага тоз сипкән кебек, кочегар турында да берсеннән-берсе караңгырак сүзләр таралып китте. Шунда кендеге, шунда маңгай ярасы, тагы әллә нәрсәләр!.. Шәнгәрәй менә шул авыр, чуалчык эшләрнең уйлап-уйлап та очына чыга алмый бөтенләй аптырады. Ул иртә үк, Фәхринең гәүдәсе табылгач та, волбашкармага хәбәр җибәрткән иде. һәр минут көтә иде. Ниндидер кечкенә малай тегеләргә капка ачты. Ат урам буйлап йөгертә башлады. Шәнгәрәйнең йөрәге тагы җиңеләйде. Аңа үз өстенә төшкән авыр йөкне бергәләп күтәрешүчеләр килеп җиткәндәй булды. Үзара ызгышкан җәмәгатькә карап шелтә ясады: — Җитәр иде инде! Үлек өстендә кычкырышмагач та ярар иде! — диде. Кулы белән урамга күрсәтеп: — Әнә киләләр, тикшерерләр, бары да ачылыр, - дип өстәде. Ызгыш берьюлы киселде. Гайшә, Җиһанша бабай, Рәгыя, Гыймадилар да, башка крәстиәннәр дә шул якка таба борылдылар. Анда үзләренә таныш зур тимеркүк ат аксаклап боларга таба килә иде. II Чумар карак дигәннең эзенә төштеләр. Тирә-якның теңкәсенә тиеп беткән байтак бандитлар эләктеләр. Җепнең очы волбашкармада эшләүче бер егеткә барып тоташты. Аңардан үтеп, "Трактор" исемендәге зур товар-машина ширкәтенең секретаре да капты. Кооператив урынбасарына да җил кагылды. Менә шул зур җинаятьнең төбен тикшерер өчен каладан чуваш коммунисты Паларусов иптәш җибәрелгән иде. Ул дүрт тәүлек шуның эчендә кайнады. Илле дүрт кешене җавапка тартты. Урыстан, татардан, чуваштан — барлык унике җинаятьчене кулга алып, шәһәргә зинданга озатты. Эшнең беренче баскычы бетте дип, ул бүген далага кайтып китәргә җыенган иде. Шулай итеп, пристаньга төшәр өчен ат әзерләткән, материаллар белән тулы портфелен култыгына кыстырып, арбага утырырга чыккан иде. Шулвакыт волбашкарма ишегеннән озын, сары чәчле ябык бер егет урысча кычкырды: — Паларусов иптәш! Паларусов иптәш! Бер генә минутка туктагыз, эш бар! — диде. Әйләнеп караса, Петров икән. Моңа таба ашыгып йөгерә. Бу — волбашкармада җинаять эзләү агенты иде. Килеп җитәр-җитмәс, бер-бер артлы тезеп китте: — Байрактан кеше җибәргәннәр... Фәхри табылган икән. Яманкул чокырының төбенә ташлаганнар, ди. Миңа хәзер анда барырга кирәк. Сез ни эшлисез? Петров шулай "сорап" әйтте, ләкин аның тавышында "Сез дә, әлбәттә, хәзер үк минем белән бергә шунда китәргә тиешлесез бит" дигән мәгънә ачык иде. Паларусов, болай да кысыграк күзләрен йома төшеп, үзалдына уйлады. Аермалы юлга килеп чыгып, кайсы белән китәргә икеләнгән кеше кебек хәлдә калды. Бүген-иртәгә шәһәрдә партконференция ачыла. Ул анда әгъза булып сайланган. Әлбәттә, вакытына кайтып җитәргә кирәк. Каршы якның яшерен кампаниясе бара. Шуларның интригаларын кисәр өчен, бетерер өчен баштан ук актив рәвештә катнашуның мәгънәсе булачак. Конференция алдында торган эшләр арасында ике зур икътисади мәсьәлә бар. Паларусов өчен аеруча якын мәсьәләләр. Җинаять турында хәбәр алынгач, тикшерүченең бармый калырга яки кичектерергә ярамавы икенче яктан китереп кыса. Бу уйлар бер-бер артлы аның миеннән кичтеләр. Ике яктан дулкын кебек бәрелештеләр. Паларусов, шул ике ут эченнән ерып, бер якка таба чыгарга юл карады. Чуваш акцентлы урысча белән Петровтан сорады: — Пароход ничәдә үтә? — Язу буенча җидедә... Берәр сәгать кичегер... — Башка чара тапмады. Тикшерүче үз эченнән: "Бәлки, өлгерермен", — дип уйлады. Агентка урысча: — Әйдә, алайса, Байракка киттек. Әйтегез, бер милиционер барсын, тагы хәзер үк больницадан докторны да шунда җибәрсеннәр. Бәлки, ярырга туры килер, - диде. Көн аяз. Төшлек кояшы каты кыздыра. Петров белән Паларусов икәү шул пристаньга барырга дип җигелгән зур тимеркүккә утырдылар да, каулый биреп, Байракка таба юл тоттылар. Ат өчен бу юл таныш иде. Ул күп фронтларда олаучылык итте. Чехларны ташыды. Колчакчылардан кыйналды. Кызыллар белән чиккән чакта, туп ватыгы тиеп, арт аягы аксады. — Барыбер үлә, — дип, аны атып китәргә уйлаганнар иде. Бер чуваш карты: — Үлсә үләр, үлмәсә — минем бәхет, — дип, үзенә сорап алды. Бабайның бәхете икән: ат терелде. Картка бөтен ике ел буенча хезмәт кылды. Аннан кытлык килде. Бабай ачлыктан шешенеп үлде. Ябыгып, тиресе сөягенә ябышып беткән тимеркүкне пот ярым алабута онына алмаштырдылар. Ул әнә үлә, менә үлә дигәннән калды. Шул авыр михнәт елларын кичергәч, ат тагын аякка басты. Тагын тазарып китте. Хәзер менә өченче ел инде ул волбашкармада эшли. Хезмәт авыр түгел. Ашау ягы да әйбәт: печәнне алдан өзмиләр. Көн саен бутап та бирәләр. Ара-тирә солы да эләккәли. Атна-ун көнгә бер генә булса да, бушрак чакларда, яланга, яшел үләнгә дә җибәреп куялар. Урманның акланнарында тәмле, чыклы үләннәрдә, яшел болыннарда рәхәтләнеп ашап, төн кунарга туры килгән чаклар да булгалый. Гомер шулай тук, тыныч үтә. Авыр йөк тартырга бөтенләй мәҗбүр булганы юк. Йөри торган җирләр дә ерак түгел. Юллар һәммәсе таныш. Менә әле хәзер дә басу капкасын чыккач, өч якка аерылып китә торган юллар чатында: "Кайда барабыз икән? Пристаньгадыр, — дип уйланыбрак атлавын акрынайткан иде, арбадан дилбегәне уңга тарткач, тәҗрибәле тимеркүк шунда ук аңлап алды: "Ә, алай икән, Байракка барабыз икән!" — дип уйлады да зур алымлы, эре, салмак адымнары белән, бик аз гына аксап, яңа чыккан ашлык яланнары уртасыннан түбәнгә, киң Иделгә таба рәхәт, тыныч йөгертеп китте. Көн матур. Бөтен дөнья табигатьнең язгы бәйрәме шатлыгы эчендә йөзә. Бу ел апрель салкын килде. Майның әүвәлге ике атнасы болытлы, яңгырлы булды. Табигать иркенләп яшәрә алмады. Тик менә соңгы көннәрдә генә күк йөзе матурланып ачылды. Кояш кыздыра башлады. Ара-тирә яшенле явымнарга карамастан, һавалар берьюлы рәхәтләнеп, җылынып киттеләр. Табигать җанланды. Аның эчендәге үсү көчләре җылы кояш нурында берьюлы гөрләп күтәрелделәр. Әнә киң яланнар, әнә уйсу болыннар, әнә зур урманнар — һәммәсе яшәреп утыралар, һәммәсенең өсләрендә куе яшел төс хәтфәләр, һәммәсенең йөзләрендә язның матур шатлыгы балкый. Матур, ал, кызыл, сары, зәңгәр, күк, күгелҗем чәчәкләр бу яшел яланның йөзләрен чибәрлиләр. Бу гөлләр, бу чәчәкләр арасында, актан кызылга, күктән зәңгәргә кунып, ал-гөл күбәләкләр үзләренең уеннары белән туктаусыз очыналар. Чәчәкләр суы белән гомер итүче бал кортлары бөтен тирәякны тутырып гөрлиләр. Бөҗәкләр, яз шатлыгы белән исереп, кояш нурында, үлән диңгезе дулкынында кайнашалар. Каты кыш үткәч, бу җирләрне сагынып, ерак диңгезләр ашасыннан безгә килгән кошлар, матур сандугачлар, ала муен карлыгачлар, сабанчы өстеннән сайрап-сайрап һавага күтәрелә торган тургайлар табигатьнең бу бәйрәмнәрендә үзләренең гыйшык моңнары, матурлык музыкалары белән бөтен дөньяны яңа шатлыкларга, яңа бәхетләргә, яңа азатлыкларга чакыралар. Яңа буыннар өчен гөлдән чәчәккә, чәчәктән үләнгә, үләннән агачка кунып, чибәрен, уңаен эзләп оялар төзиләр, җимнәр ташыйлар. Киләчәк көн өчен хәзерлек ясыйлар. Авыр, каты кышны үткәргәннән соң, язның бу кояшы астында алга өмет белән, якты теләк белән эшкә тотынган игенче ирләр, игенче егетләр зур хезмәт, күп көч түгеп, каты җирне йомшарталар, йомшарган туфракка алгы көннәрнең рәхәте өчен саф орлыклар чәчәләр, шул орлыклар белән бергә язның бу матурлыгына, бу җылы һавасына, бу нурларына баглап, киләчәк тормышның нигезләрен, хәзерлекләрен табигать эченә тапшыралар. Болар тамыр җәярләр, сабак, яфрак чыгарырлар, бай ашлык бирерләр дигән өмет белән, якты тормыш дәрте белән тапшыралар. Күкнең эссе кояшы, бөтен дөньяны, бөтен табигатьне чолгап алган яз шатлыклары игенченең бу өметләренә, бу дәртләренә куәт бирәләр. Җирдәге үләннәр, чәчәкләр белән, чәчәкләрдәге күңелле күбәләкләр белән, һавадагы моң сайраулы кошлар белән бергә игенченең йөрәге шатлык белән тула. Ул тормышның алгы көннәрен язның матур бәйрәме кебек матур, шат күрә башлый. Киң яланнарда буй-буй яшәреп утырган бодайлар, солылар, тиздән ап-ак чәчәкләнергә дип үсеп барган карабодайлар аның бу бәйрәм шатлыгын тирәнәйтәләр, авыр кыштан соңгы күңелле яз кебек, үткәннең каты көннәре артыннан матур тормыш килүе аның йөрәгендә бәхет өметләре дулкыннарын уяталар. Язгы табигатьнең шул матурлыклары, шул яшеллекләр, шул чәчәкләр, игеннәр, игенчеләр диңгезеннән ярып барып, тимеркүк Саран елгага җитте. Ул сай иде. Тәгәрмәч бүкәннәрен чылатып, чаптырып кичтеләр. Алда кечек тау күтәрелде. Атлап менделәр. Аның икенче ягы текә иде. Петров дилбегәне тотып өлгерә алмады, карт аксак, арбаның кинәт этәрүенә җиңелде дә, җүләрләнеп, дулатып төште. Аны үтүгә, юлның ике ягы буйлап урман килеп басты. Бу урман зур түгел иде. Агачлары артык эре түгел иде. Ләкин монда да яз иде. Монда да табигатьнең язгы бәйрәме, язгы шатлыгы балкый иде. Җирне каплаган куе үләннәр, чәчәкләр, күккә сузылган төз наратлар, киң калын яфраклар эченә төренеп утырган зур имәннәр, чибәр ак каеннар, бал исле, иркә, йомшак юкәләр, тиздән ак чәчәкләргә күмелергә әзерләнеп торган шомырт агачлары — һәммәсе "яз" ди. һәммәсе язның тирән рәхәте, гаҗәп матурлыгы, бетмәс-төгәнмәс шатлыгы белән исергәннәр, һәммәсе бөтен тирә-якны чолгаган тереклек дәрте, алдагы үсү белән, алдагы олылык белән, алдагы яшәү дулкыны белән бәхетлеләр иде. Урманны тиз чыктылар. Чәчәкләр, баллы юкәләр белән, нарат исе белән болганган яшел агачлар һавасы арттан озата калды. Юлчыларның алдында, киң басулар уртасыннан, дулкын-дулкын барган сыртлар ашасыннан дәрья кебек җәелеп, киң болыннар эченнән уралып-уралып аккан зур елга күренде. Бу — безнең туган елгабыз бөек Идел иде. Урманнан юл белән килеп чыккан турыда Идел зур бер борылыш ясап ала. Текә ярлар, биек наратлар буйлап ерактан сузылып килә-килә дә кинәт болыннар эченә, таллар арасына әйләнеп керә дә китә. Юлчылар алдында Идел ачылган минутта, анда озын сал килеп сузылды. Югарыдан түбәнгә бара. Өстендә кечкенәкечкенә генә нарат өйләр, ерактан бүрек кебек кенә күренгән карачкыл кешеләр күзгә чалындылар. Дулкыннар ике яклап сал белән уйныйлар. Әле уңнан, әле сулдан килеп бәрәләр. Бүрәнәләр өстенә менеп китәргә, андагы кечкенә өйләр белән шаярырга омтылалар. Ләкин көчләре җитми, сугылалар-сугылалар да Идел-ананың киң күкрәгенә кире кайтып яталар. Озын сал, уралып барып, зур, кинәт борылышны кичәм дигәндә, түбәннән моңа каршы ике катлы биек, матур ак пароход килгәне күренде. Күренде дә шул ук минут бөтен Иделне, бөтен тирә-як урманнарын, яланнарын яңгыратып, корыч тавыш белән кычкыртып та җибәрде. Сал өстендә кызу, ашыгыч хәрәкәт, әле анда, әле монда йөгерү башланды. Аның артында зур бүрәнәләрдән ясалган, аждаһа кебек сөйрәлеп бара торган озын койрык бар. Салчыларның дүртесе шул койрыкка ташланды. Табигатьнең сукыр куәтләрен үзенә буйсындырган бу техника көче белән бәрелешмәс өчен бөтен гайрәтләре белән сул якка таба борырга тотындылар. Якынлаша төшкәч, пароход тагы сызгыртты; сызгыртты да үзе, дулкыннар эченнән шаулатып, салны бер як ярга таба кысып үтеп китте. Аның сызгыртуының корыч баһадир тавышы тагын бөтен Иделне, бөтен тирә-якны яңгыратты. Бу куәтле тавыш башта Иделнең киң күкрәге өстендә дерелдәп биеде, бер үргә, бер түбәнгә сузылып, таулы ярларга сугылды, елганың аръягында кара күгәреп яткан нарат урманнарына барып бәрелде. Аннан кире бу якка кайтты. Тимеркүк белән юыртып барган юлчыларыбыз өстеннән каты яңгыратып үтеп, арттагы кечек урманның куакларында югалды. Күп хәсрәтләр чиккән күк ат та, тормышның, киләчәкнең авыр мәсьәләләре, зур көрәшләре эчендә туктаусыз кайнап яшәгән адәмнәр дә табигатьнең бу дулкыннары, бу язгы матурлыклар алдында үзләрен оныттылар. Урманнарны, яланнарны, сыртларны үтә-үтә, Байракка килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Муенына кызыл галстук бәйләгән яланаяклы кечкенә кара малай басу капкасын ачып кертте. Анда киң урамга ике яклап тезелгән кечкенә авыл... Менә салам түбәле өйләр... Әнә капка төбенә куелган урак машинасы канатларын күтәреп тора. Болар янында зур ак сакаллы, кәләпүшле татар карты утыра. Петров, үзенең юлдашы Паларусовка карап, урамның Иделгә чыга торган очына күрсәтте: - Әнә... безне көтәләр, - диде. Анда, зур бер төркем булып, чабаталы ирләр, итекле егетләр, ак, кызыл яулыклы хатыннар, киленнәр, аллы-кызыллы киенгән кызлар, чыбыркылы малайлар җыелып, күзләрен болардан алмый карап торалар. Тимеркүк дилбегәне тартканны көтмәде, җыенга йөрү гадәтенчә, туры шул халык җыелган капка төбенә килеп туктады. III Паларусов үтерелгән Фәхри белән яхшы таныш иде. Алар теге авыр, кытлык елларда бергә эшләделәр. Аталар — бабаларын, аналар кечкенә сабыйларын үз куллары белән суеп ашаган каты һәлак көннәрдә ачлыкка, үлемгә каршы фронтта бергә көрәштеләр. Фәхри волбашкармада рәис иде. Паларусов ул чакта үзәкнең агенты иде. Киңәшмәләрдә, җыелышларда еш-еш очрашырга туры килде. Талашып алган чаклар да булды. Аннан соң ул Чуваш җөмһүриятенә кайтарылды. Байтак еллар шунда калды. Бу якка, бигрәк тә Байракка, шуннан бирле беренче тапкыр килүе иде. Чувашларның күбе кебек ул да, бераз кыенрак, акцентлабрак булса да, татарча сөйли ала иде. Ат килеп туктауга арбадан төште дә картлар белән татар телендә исәнләште. Гайшәгә Фәхри үзенең дус кешесе булганын әйтте. Аның кайгысын уртаклашты да, сүзне өзмәстән, туры совет башлыгы Шәнгәрәйгә борылды. Үлекнең кайчан, кайда, ничек табылуы турында сөйләтте. Шул беренче материал аңа үзенең тикшерү эшен кайдан, ни рәвештә башлап китүнең планын төзергә тәмам җитте. Каршында торган Гайшәгә: — Енгәй, әйдәгес сес песиең белән барыгыс! — диде. Шәнгәрәй белән Петровка да урысча шул ук мәгънәдә әйтте. Болар өстенә Байрак халкыннан тагы ике пүнәтәй кирәк иде. — Яраса, мин барыйм! — дип, кылый күз Гыймади карт уртага чыкты. Җәмәгать үзләреннән: - Берсенә Җиһанша бабай барсын, ул бик туры карт! - диешеп, төрле яктан кычкырыштылар. Паларусов карышмады. Боларның һәммәсен ияртте дә, Гайшә белән Шәнгәрәйнең юл башлавы буенча, канлы үлек табылган Яманкул чокырына киттеләр. Иделнең текә яры башында ялгыз карт имән бар. Гомере ничә йөз еллар белән санала. Тамырлары тирән, калын ботаклары киңәеп, түгәрәкләнеп таралалар. Яфраклары куе. Җәйнең иң кызу чакларында да аның төбендә салкынча күләгәлек була. Әйберләрен шул зур имән төбендә күләгәдә калдырдылар да текә ярдан, ава-егыла, зур кыенлык белән түбәнгә, Яманкулның төбенә, Фәхри гәүдәсе табылган җиргә төштеләр. Беренче сүз Шәнгәрәйгә шелтә белән башланды. Тикшерү килгәнче ул үлекне шул табылган урыннан күчермәскә — авылга илттермәскә тиеш иде. Бу шуның белән үтелде. Паларусов портфеленнән кәгазьләрен чыгарды. Кыздырып барган кояш нуры астында, ваклап-тармаклап, җинаятьнең урынын сыйфатлап язды. Чокырның уң як ярында, саргылт комда тирән аяк эзе бар. Пычрак, яңгырлы чакта басылганга охшый. Шуны үлчәп алды. Карт имәннән Байрак белән "Хезмәт" арасында сузылган тар сукмакны аеруча карады. Боларның һәммәсенең кәгазьләргә сызыклар белән сурәтләрен ясады. Карау тәмам булгач, протоколны укыды да юлдашларына кул куярга бирде. Бу кул кую эше зур мәшәкать булып төште. Активист татар крәстиәннәре моның аркасында агач күләгәсендә тирләп, мышнап беттеләр. Гайшә бала чагында, букча күтәреп, берничә еллар буенча абыстайга сабакка йөргән иде. Ләкин һәфтияк иҗегеннән үтә алмады. Соңыннан бусы да кар астында калды. Тик менә революция килгәч кенә, мең төрле эшләр, мәшәкатьләр арасында, вакытны аннан-моннан йолкып, наданлык белән көрәш түгәрәгендә биш атна кайнашты. Шунда басканны укырлык булды. Язуга тырышып-тырмашып баккан иде, анысын җиңәргә көч җитмәде. Күп еллар буенча авыр эш белән каткан бармаклар каләм һөнәренә өйрәнә алмадылар. Гайшә тик кул куярлык булып чыкты. Бу чаклысы да аның өчен зур шатлык иде. Паларусов тимер каләм биргәч, хатын елмаеп куйды. Үзе гадәтләнгән яктан китереп "Гайшә Гыйльманова" дип язды. Аның артыннан Җиһанша бабайга бирделәр. Ул балачагында Хәйдәр мирза Акчулпановның кол крәстиәне булды. Азатлыктан соң да, ярлылык сәбәпле, мәктәп йөзе күрә алмады. Ул гомере буенча кул куярга кирәк урында сәнәк тамга салып килде. Бүген аның өчен Петров кул куйды. Шәнгәрәй яшь вакытында мәктәптә укыган иде. Ул хәлфәдән, хәзрәттән байтак чыбык та ашады. Ике тапкыр ташлап та качты. Катырак кыйнап, тагы китерделәр. Шулай маташа торгач, ул ак белән караны аерырлык булган иде. Дөньяга чыккач, моны көрт басты. Бөтенләй кара калыр чиккә җитте. Тик менә совет тугач кына элекке белгәннәрен тагын яңарта алды. Улы Сабит мәктәпкә йөри башлады. Ата шул малайның китаплары, дәфтәрләре ярдәме белән үз кирәген язарлык каләм тибрәтергә өйрәнде. Бу аның мактанычы да, совет камытын җигелеп тарту өчен бик зур ярдәмчесе дә иде. Паларусов әйткәч, каләмне алды да исем-фамилиясен боргалап сызып җибәрде. Актык кеше Гыймади бабай иде. Бу картны һәммә кеше аз-маз белүче саный иде. Ул яшь чагында зур, атаклы мәдрәсәдә кизү булды. Аннан хәзрәт йортына күчте. Аның вафатыннан соң: — Дөрес күңелле, тыңлаучан адәм, — дип, Гыймадины Габдулла ишан үзенә кул асты йомышына алды. Унтугызынчы елда, Колчакның кара дулкыны, хәзерге Татарстан җөмһүриятенең күп туфрагын басып кереп, Казан шәһәренә якынлый башлаган көннәрдә, фронт авызында халыкка дин исеменнән советка каршы коткы таратып йөргәнлеге өчен, кочегар Садыйк Миңлебаев бу ишанны халык алдында аттырды. Йортларын волостька алып бирде. Шуннан соң Гыймади анда сугылды, монда сугылды, ахырдан даменла Фәриделгасри димләве буенча совхозга, Вәли Хәсәнов кул астына хезмәткә ялланды. Гомере шундый катлау тирәсендә үткәнгә, аның бик иркен укый-яза белүендә шик тотмыйлар иде. — Минем тамга урак булыр, — дигәч ышанмадылар. Шаярадыр, юри Җиһанша картның наданлыгына төртеп, мыскыллап әйтәдер дип уйладылар. Ләкин дөресе дә шулай булып чыкты. Ул укый белә икән, ләкин язудан бөтенләй мәхрүм икән. Аның өчен Шәнгәрәй кул куйды. Крәстиәннәрне бөтенләй арыткан бу эш беткәч, шунда ук кире Байракка кайттылар. Анда, көннең кызуына карамастан, Фәхринең капкасы төбендәге халык җыены тагы зурая төшкән иде. Волбашкармадан җибәрелгән милиционер белән чал сакаллы, зур буйлы доктор — Сергей Тимофеевич Красильников та килеп җиткәннәр. Өй күләгәсендә боларны көтеп утыралар иде. Крәстиәннәрне өйләреннән тартып чыгарып, монда җыю эшендә боларның да роле булды. "Яралар, имеш, яргач, кем үтергәнен шунда ук беләләр имеш, белгәч, тотып аталар, имеш..." дигән хәбәрләр, урамның бер башыннан кузгалып, Рәгыя аркылы аякланып киттеләр. Тагы да зураеп, тагы да куркынычланып, тиз арада икенче очка барып җиттеләр. Аннан каршы як өйләрнең ишегеннән керде, тәрәзәләреннән чыкты, инде бөтенләй коточыргыч булып, яңадан урап, Рәгыянең үзенә кайтты. Ул инде баягы ызгышларны китереп кушты: — Шул икән! Шул урыс икән! Аны ил алдында суялар икән. Канга кан икән! — дип, уңга, сулга, тыңлаганга, тыңламаганга сөйли башлады. Балалар уеннарын ташлады, киленнәр, кызлар баса торган камырларын калдырды, Ситдыйк кебек, җәмәгать мәсьәләләреннән читтә калырга тырыша торган кешеләр дә ясап яткан арбаларын, ишкән җепләрен оныттылар, һәммәсе, әнә шул куркыныч хәбәрнең дулкыны белән җиңелеп, Фәхри өе тирәсенә агылып килделәр. Шул куркыныч кызыксыну белән карап каткан халыкны ерып, Паларусов баягы юлдашларын, докторны, милиционерны алды да саклар өчен каравыл куелган келәткә, Фәхринең гәүдәсенә килде. Берничә сүздә доктор Красильниковка җинаятьнең тарихын, ничек табылганын сөйләп бирде. — Менә аның янында табылган корал, — дип, канлы кендекне күрсәтте. Сергей Тимофеевич эшне тиз тотты. Милиционер ярдәме белән гәүдәне як-ягына әйләндерде, җимерелгән баш сөягенә кендекне бер алдан, бер чикәдән куеп карады да, урысча нәтиҗә бирде: — Ачык! Бик ачык! Менә карагыз! — дип, ватылган баш сөягенә кендекне куеп күрсәтә-күрсәтә сөйләде. — Беренче тапкыр уң яктан искәртмәстән китереп сукканнар. Нык кул. Көчле кул. Бер сугуда башны бөтенләй җимереп җибәргән... Икенче кат менә алгы яктан шул ук кендек белән биргәннәр. Монысы элеккесеннән йомшаграк: чатнаган, җимерелгән... Тәннең башка җирләрендә һичбер төрле яралану да юк, зарарлану да юк. Шул ике сугу белән эш беткән. Болай ачык булганга, ярып торырга хаҗәт юк... — диде. Шулай дип протокол язды. Баягылар өстенә Паларусов, милиционер, доктор үзе кул куйдылар. Үлекне карау шуның белән бетте. — Авыруларым көтә, — дип, Красильников килгән арбасына утырды да ашыгып кайтып китте. Шәнгәрәй аңа рәхмәт укып калды. Инде Фәхринең үтерелүе турында җаваплар алу башланырга, эзләү башланырга тиешле иде. Паларусов үлек янындагы каравылга берничә киңәш әйтте дә, тикшерүнең алгы планы турында уйлана-уйлана, келәттән капкага таба атлады. Көн аяз, һава бик әйбәт. Крәстиәннең кечкенә өендә тончыгып утырганчы, әлбәттә, бөтен эшне тышта башкару рәхәтрәк булыр иде. Бер күләгәгә өстәл, урындык чыгартасың, кәгазь, кара куясың да берәм-берәм чакырып сөйләтә башлыйсың. Ләкин бу мөмкин түгел. Крәстиәннәр бары да кузгалганнар. — Кем үтергән? Кемне алалар? Кемне ябалар? Кемне аталар? һәммәсенең миендә менә болар утлы кадак булып туктаусыз әйләнәләр. Тышта булганда, шаһитлардан да, гаепләнүчеләрдән дә ялгыз-ялгыз сорау бик кыен булачак. Алынган материалның, мәгълүматның, хәбәрләрнең яшерен тотылуы мөшкилгә калачак. Чөнки җәмәгать дулкыны, һәртөрле киртәләрне аударып, шул җавап өстәленә килеп җитәчәк. Келәттән капкага таба атлаганда бу уйлар тикшерүченең башыннан тиз-тиз кичтеләр. Шуның буенча ул үзенең эш планын билгеләде. Тышта мөмкин түгеллекне беркетте. Шәнгәрәй белән Петровны чакырып, тәртипне аңлатты да мәрхүмнең хатыны Гайшәгә: — Енгәй, әйдәгес, песне өйгә алып керегес, — диде. Үзе, Чумар карак материаллары белән тулган брезент портфелен култыгына кыстырып, хуҗа хатын артыннан өйгә керде. IV Фәхри атасыннан бер казык та алмый чыкты. Чөнки юк иде. Хатыны артыннан да бернәрсә дә килмәде. Чөнки кызның ата-анасының теләвенә каршы өйләнештеләр. Ир-хатын булгач, байтак еллар кемдә туры килсә шунда өйдәш торып гомер иттеләр. Аннан Фәхри фронтлардан юньләп кайта алмады. Менә шул арада инде Гайшә үзенә аерым оя кору чарасына төште. Революция килгәч, алпавытны басып байтак урман кискәннәр иде. Гайшә менә шуннан тигән бүрәнәләрне каезлап, киптереп өйде. Ире сугышларда йөргәндә илдән урын сорап алды да агай-эненең, күрше-күләннең булышлыгы белән менә шул хәзерге өйне бетереп керә алды. Җиһанша карт: — Без егет чакта Уралда таш кистек, — дип мактанып сөйли иде. Юкка түгел икән. Нигез ташларын ул тапты. Ул юнәйтеп, шомартып салышты. — Яллый башласаң, башыңдагы чәчең җитмәс. Җәй көне миңа көнгә-көн кул алмашка чыгарсың, кая үзем эшләп ташлыйм! — дип, Шәнгәрәй нарат бүрәнәдән дүртпочмаклы кечкенә бура бурап бирде. Аның атасы балта остасы иде, егет чагында бу да аның янында эшләшкәләп йөргән иде. — Күптән тоткан юк. Куллар киреләнмәдеме икән, — дигәләбрәк керешсә дә, бар кадәренчә җыйнак, пөхтә, чибәр генә оештырды. Картлар да яраттылар. Бүрәнәләр бер-беренә уңай ятып тора. Почмаклар тигез, төз менгәннәр. Ишек-тәрәзә урыннары да оста уелганнар. Идәнгә, түшәмгә, ишеккә кирәкле такталарны Гайшә базардан үзе алып кайтты. Боларны эшләтүгә кеше ялларга туры килде. Калганын ил үтәде. — Өй күтәрәм, өмәгә! — дигән чакыру ишетелү белән Әхмәдиләр, Шәяхмәтләр, Шәнгәрәйләр, Ситдыйклар, Җиһанша бабайлар җыелып килделәр дә, иртәнчәк кояш белән бергә тотынып, төш авуга, өйне аякка бастырдылар. — Җил үтмәсен, җылы тотсын, — дип шаярта-шаярта, Шәнгәрәй үзе карап мүкләтте. Ишек, тәрәзә яңакларын үзе утыртты. Шәяхмәттә кыштан калган арыш саламы бар икән. Ул элекке көннән үк ат тартымы ике йөк китертеп аударды. — Калган эшкә кар ява. Берьюлы бетсен! — ди-ди, өйнең түбә кыекларын ясадылар. Салам белән ябып, усак киртәләр белән бастырыклап та ташладылар. Шулай итеп, Гайшә өйле булды. Инде зур мәшәкать — мич калган иде. Уңай килгәндә, кирпечләр алды. Кызыл балчык китертте. Авылның остасы Шәмсетдингә утыз кадак он биреп, мичне дә чыгартты. Акшары күптән бар иде. Монысын Гайшә үзе башкарып, ап-ак сылап та җибәрде. Менә шулай ояны ясап, яңа өйдә бер атна йоклагач, көтелмәгән бер вакыйга булды: һич уйламаганда Гайшәнең анасы — Бәдрия карчык килеп төште. Ябык ат җиккән, янына кечкенә улы Хәбибрахманны утырткан, исәпсез-хисапсыз әйберләр төягән. Үзе елап, шешенеп беткән: — Әткәң каты чирләп китте, — ди. — Үлем түшәгендә, — ди. — Мине дә картлык басып бара, — ди. — Ул чакларда бик рәнҗегән булсам да, йөрәгем чыдамады, — ди. — Өй бетереп кергәнеңне ишеттем... Хәерлегә генә булсын, кызым, игелеген күр. Балаң-чагаң белән шунда гомер ит, шунда картай. Өй котлап менә мин дә сиңа хәлдә барынча әз-мәз нәрсә китергән булдым, — ди. Карагач, Гайшәнең исе-акылы китте. Ананың "әз-мәз" дигәне бөтен бер дөнья булып чыкты. Монда нәрсә генә юк! Тирләгән ябык атны тугарып, күләгәгә бәйләделәр дә арбаны бушатырга тотындылар. Гайшә ачуланып та, көлеп тә бетте. Бичара ана хәзинәсендә ни-нәрсә булса, һәммәсен төягән. Иң элек тартып чыгарганы әз генә тотылган, зәңгәр буяулы ике тимер чиләк булды. Болар бик-бик ярадылар. Гайшәнең үзенекеләр тузганнар, төпләре тишек, тик чүпрәк тыгып кына йөртеп азаплана иде. Тагы? Тагы кечкенә самавыр, дүрт чынаяк, ике тәрилкә, алты чаган кашык, бер агач табак, юкә иләк, еш тимер иләк, куна такта, уклау, зур чүмеч, ике чуен таба, тагы әллә ниләр... Арада Гайшә өчен иң кадерлесе чаршау булды. Моны ул кыз чагында бирнә әзерләгәндә үз кулы белән сугып эшләгән иде. Өй болай да кечкенә. Аны уртадан бүләсе килмәде. Тактасы да җитмәде. Чаршау булгач рәхәт ичмаса: кирәкмәгәндә күтәрелеп тора, кеше-фәлән килсә, кирәге чыкса, мич буеннан стенагача тартып куясың: түр як үзенә, мич алды — хатыннар ягы — үзенә аерыла. Бәдрия карчык өйне бик яратты. Тыштан ук сокланып, бүрәнәләрен, мүкләрен, мичен, һәммәсен мактады. Озаклап дога кылып, кат-кат: — Инде, кызым, игелеген күр! Ирең дә кайтыр, бала-чагаң белән шунда гомер ит, шунда картай, — диде. Үз кулы белән чаршауга җеп үткәрде. Гайшәдән кадак кактырып, үзе өйне икегә бүлде. Түр як ясалды. Мич алды ягы хатыннар бүлеге сыман үзенә аерылды. Шуның белән өйгә бөтенләй ямь кергәндәй булып китте. Фәхригә ризалыксыз чыкканга, Гайшә моңарчы ата-анасы белән йөрешми иде. Ана-карчыкның йөрәгендә бу аерылу елларында әллә ничаклы үпкәләр, шелтәләр, сагынулар, сөю һәм рәнҗү дулкыннары барысы бергә кайнашып, кара кан булып укмашканнар иде. Китергән әйберләрен бушатканда да, өйне мактап караганда да, чаршауны элгәндә дә ана белән кыз арасында туктаусыз сүз барды. Сүз белән бергә күз яше акты. Шатланып көлү күтәрелде. Тагы каты әрнүле шелтәләр белән бергә сагынулы мәхәббәт үпкәләре түгелде. Ахыр килеп, карчык тагын бер тапкыр, үзенең сөекле Гайшәсен калтыраган куллары белән кочаклап, озак үпте: — Ярар, балам... Йөрәгем бушады. Күңелем тынычланды. Инде мине чәй эчерт, — диде. Гайшәнең ничә елга бер килгән әнкәсен сыйларга каты арыш икмәге белән өсте алынган күк сөттән башка әйбере дә юк иде. Ни эшләргә белмәде. "Бәлки, тавыкларым салгандыр, ичмасам, өч-дүрт йомыркадан тәбә ясармын", — дип уйлап, абзарга оя карарга йөгермәк булды. Ләкин моның кирәге калмады: сөючән ана йөрәге һәммәсен алдан сизгән, һәммәсен әзерләп килгән икән. Китергән кызыл ашъяулыкны чишә башлады. Аннан чәй-шикәр, майлы күмәчләр, ләвәшләр, вак бәлешләр, кабартмалар, тагы әллә ничаклы тәмле ашамлыклар чыкты. Яңа китерелгән самавырны кайнатып, яңа китерелгән чынаяклардан Бәдрия белән Гайшә, аналы-кызлы икәүләп, суы беткәч, самавырны тагы өстәп, тагын кайнатып, тагын бетереп, тагын өстәп, тагын кайнатып, өч сәгать чәй эчтеләр. Үткәнне сагыныштылар. Бер-беренә үпкәләр, рәнҗешләр әйттеләр. Тагын елашып, күңелләрендәге бетмәс-төгәнмәс мәхәббәт чәчәкләрен сибештеләр. Ана карчык шул көн үк улы белән кире үз авылына кайтып китте. — Атаң каты хәстә! һаман сине сорый. Балаларыңны утырт та үзең үскән өйгә кунакка бар, — диде. Фәхригә сәлам язарга кушты. — Исән булса, бер кайтыр. Кайтканның икенче көнендә үк безгә килегез! - дип боерды. Менә шулай, көтелмәгән рәвештә, тарих белән ясалып килгән тормыш көчләре Гайшәләрне иске нигездә яңа ояга кертеп утырттылар, өйле, җиһазлы итеп куйдылар. Элек Фәхри һаман әйтә иде: "Артель, коммун, колхоз", — ди иде. Үзенә аерым бер өй салып керү ничектер аның башыннан ук чыгып киткән иде. Колчакларны бетереп, Төньяк фронтка үтешли, юл уңаенда бер төнгә Гайшәгә кунакка кайткач, ул күзләренә ышанмады. Гаҗәпсенде дә, аптырады да. Ләкин ул вакыт Фәхри бу яңа төзелгән ояда озак кунаклый алмады. Иркәләде, иркәләнде. Яшь хатыны белән бер төн йоклады да, кояш белән бергә торып, үзенең полкы артыннан куып җитәр өчен, ашыгыч китә бирде. Тик фронтлар беткәч, инде бөтенләй кайтып, бу яңа йортта яши башлады. Мәрхүмнең хатыны Гайшә артыннан Паларусовның кергән өе менә шул иде. Үзен таныса да, йортына килгәне булмаганга, тикшерүчелек психологиясенең гадәтенчә, ишегалды, ак мичтән түргәчә сузылып-күтәрелеп куелган киндер чаршау, мич алды ягында сәкегә тезелгән савыт-сабалар аның күзеннән кичтеләр. — Кара син аны! Төзек кенә торган икән ләбаса! — дип уйланды. Ишек төбендә озын агач чөйләр бар иде. Балавызлы киндер кожанын, картузын шуларга элде, түргә атлап, сәке янындагы зур, буяусыз агач өстәлгә калын портфелен ташлады. Өстәл яңа иде. Шулай да тынычсыз малайлар үзләренең иҗат эзләрен салып өлгергәннәр иде. Зур улы, өстәлнең урта тактасына пычак белән чукып, "пионер Самат" дип татарча язган. Шуның янына кечкенәсе дә адәм танымаслык кәкре сызыклар белән "Октябрь баласы Азат" дип язып маташкан. Паларусов, сөйли белсә дә, татарча укый алмый иде. Бу язуларга күз салды, ләкин тукталмады. Стенага беркетеп ясалган такта шүрлектәге татарча "Крәстиән гәзите"нә, урысча "Авыл коммунисты" журналына, урысча, татарча авыл хуҗалыгы турындагы, әртил, коммуна, колхоз, трактор турындагы кечкенә-кечкенә китапларны да бик өстән генә карап үтте. Актарып тормады. Тиз-тиз кәгазьләрен, бланкыларын өстәлгә чыгарып куйды. Аерым тип сүзләрне язгалый барыр өчен кечкенә блокнот битен ачып куйды да, Гайшәне сәке буендагы артсыз урындыкка утыртып, Фәхри үтерелүе турында җаваплар алуны башлады. Җавап алуның мәшһүр шаблон техникасы бар. Паларусов күп вакыт моны җимерә, бу эштә иҗат моментларына юл куеп, һәр урынның, заманның, кешенең, вакыйганың үзенә, чамасына карап, аерым метод тота иде. Хатын утырыр-утырмас, әйтә куйды: — Ну, енгәй, турысын әйтегес, кемнән шикләнәсес? — диде. Гайшә мондый кинәт сорауга әзерләнмәгән иде. Тиз җавап бирә белмәде. Бер сүз белән кайтарды: — Әйтә алмыйм! — Шулай да. — Өзеп бер кешегә дә күрсәтә алмыйм. Паларусов каты чуваш акценты белән кабатлады: — Сүсне сатып алмыйпыс бит! Тутырып әйтегес! Дусы, дошманы бар иеме? — Булмаган кая инде! — Кемнәр? — Күп, бик күп инде! Бугазын чәйнәп өзәргә йөргәннәр дә эт бетергесез иде. Аның өчен утка-суга керергә әзер торучылар да күп иде. — Ул дошманнар нидән булды? — Нидән булсын? Җир-суларны тартып алды дип, әртилгә, коммунага котырта дип, безгә аяк чала дип. — Кемгә аяк чала? Ничек аяк чала? — Кулаклар тик ятамыни? Бер карасаң, кооперативка борын тыгалар, бер карасаң, сәвитне үзләре ягына аударалар. Фәхри аларның койрыкларына баса барды, баса барды, баса барды... Болардан соң Паларусов гади тикшерү юлына төште. Фәхринең яшен, кәсебен, тормышын, кемнәр белән ничек катнашып яшәүләрен, көрәшләрен сорап, шул турыдагы материалларга кереп китте. Гайшә сүзгә юмарт кеше түгел, шулай да Паларусовның куйган маяклары буенча иренең гомер юлын сызып чыга алды. Фәхринең тормышын, көрәшләрен берәм-берәм калкытып үтте. Бу — татар крәстиән активистының иң гади биографиясе булып килеп чыкты. Атасы Акташта крәстиән. Ярлы. Ләкин каты йөрәкле адәм. Шуның аркасында һәлак та булды. Фәхри балачакта ата-аналары белән байларга печәнгә, уракка ялланып эшләп йөри. Унҗиде яшьтә фон-Киллер дигән алпавытка ялчы булып керә. Анда дүрт ел. Аннан солдат. Ел ярым үтми, Герман сугышы. Фронт. Карпаттан чиккәндә, Австриядә кала. Аннан дүрт кеше качалар. Икәве эләгә. Бу бер мари егете белән, яраланып, имгәнеп, Россиягә кайтып егыла. Дүрт ай Петербурда лазарет. Шуннан Февраль революциясе. Аннан Октябрь. Аннан кызыл фронтлар. Аннан партия-совет эшләре. Гайшәнең сүзе соңгы көннәргә килгәч, Паларусов сөаль кыстырды: — Соңгы сайлауда аны нигә волбашкармага үткәрмәделәр? — Шулай булды инде! — Ничек шулай? — Волстагы татар коммунистлары группа-группа булып үзара талашалар. Теге Шакир Рамазановлар ягы җиңеп китте дә, Фәхрине егып салдылар... — Ул урынсыз йөрдеме? — Өч ай йөрде. — Аннан? — Аннан кооперативка ревизиягә җиктеләр. Ячәйкәгә секретарь итеп сайладылар. Тикшерүченең сораулары тагын икенче якка борылды: — Сес ирегес белән ничек тордыгыс? — Ничек торыйк? Тордык инде шулай! — Кыйнап, сугып пармый иеме? — Дөнья булгач, ансы да булгандыр инде. Сүз гаилә тарихына күчте. — Татарларда кыены көчләп бирәләр. Сесне дә шулай иттеләрме? Гайшә көлде. Үз эченнән бу сөальнең кирәге барын аңламады. "Минем башымны юк белән әйләндерә", — дип уйлады. Ләкин Паларусов урынсыз чигенүне белми торган кире адәм иде. Сүзне икенче ягы белән куйды. Сорауны бөтенләй башка рәвештә салды. Хатын, үзе дә юньләп сизмәстән, ни барын, ни югын сөйләде дә ташлады. Зуры да, вагы да, кирәге дә, кирәкмәсе дә — һәммәсе тикшерүченең күз алдыннан кичте. V Егет ярлы. Ләкин үткенлеге зур. Гәүдәгә нык. Буйга-сынга таза, килешле. Фәхри менә шулай күренде. Гайшә, уналты яшь тулар-тулмас, егетләр сайлый башлады. Берсеннән көлде, берсен кире кайтарды, икенчесен мыскыллады. Ахыр барып, Фәхри егеткә йөрәге белән капланды. Ул усал иде. Ашкынучан иде. Йөзендәге сипкелләре вакыт-вакыт аның күңелен төшергәләсәләр дә, вакыт-вакыт ул бу сипкелләр сәбәбеннән үземә егетләр карата алмамдыр дигән өметсезлеккә чумып көенсә дә, болар аңардан тиз үтәләр иде. Буе талчыбыктай. Үзе уңган. Шуның белән ул матурлар арасында да үзен кимсетергә юл бирмәде. Беренче кызлык уйлары Фәхригә баглану белән, егетне үзенә аударырга чара эзләп саташа башлады. Аулак өйләрдә ул каһарман иде. Арада иң яраткан уены "Кемгә кем?" иде. Башка турыда каты күңеллелек күрсәткән сипкел Гайшә бу уен башлану белән үзен югалта. Әйтерсең аның язмышын үлчәүгә салдылар. Шулай каушап, калтыранып, Фәхринең үзенә чыгуын көтә иде. Көткәне булмаса, башка берәр кызга чыкса, аның әрнүдән йокылары кача иде. Әгәр инде, бәхет булып, уенда Фәхри Гайшәгә чыкса, ул балалар кебек шатлана, шатлыгыннан кая сикерергә, ни кылырга белми дулкынлана иде. "Насыйбым шулдыр, язмышым шулдыр. Безнең чәчләребез тәкъдирдә бәйләнгәндер", — дип, бетмәс-төкәнмәс өметләр, хыяллар эчендә яна иде. Ике ел яшьлеген шул дулкыннар эчендә кичерде. Егетнең дә кызга дәрте бар. Ләкин аның өмете юк. Ул үзалдына: "Булмас, безнең кебек ярлыга килмәс!" — дип уйлана иде. Моны читләп кызга да белдерде: бервакыт, егетләр белән урамнан гармун уйнап барганда, Фәхри, Гайшәләр йорты янына җиткәч, яңа көйгә салып: Кимә беләзегеңне, Талдырма беләгеңне; Гомердә бер киләсең юк, Яндырма йөрәгемне! - дип җырлап үтте. Кыз кемнең бакчасына таш атылганын ачык аңлады. Бу җыр үзенә карап әйтелгән шелтә икәнен сизенде, шул ук көн гыйшкын эзләп китте: күршедә сердәш җиңгәсе бар иде. Шуңа йөрәген ачты, шуның аркылы егеткә үзе башлап сүз җибәрде: — Аңарда күңелем бар... Кайтып күренә дә юк була; кайтып күренә дә юк була. Бер очратыр хәл юк. Бүген, караңгы төшеп, ил-күз тынгач та, азбарга өйгән печән буена килсен, көтәрмен, — дип әйттерде. Егет ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Кич хезмәтенә китәргә тиеш иде. — Башы ике булмаса, минем белән шаярмас, — диде дә сынарга күңелен беркетте. Тагын бер көн Акташта калды. Өмет белән ышанмау кичкәчә сугыштылар. Бик озак кояш батты. Бик әкрен караңгы төште. Ай калкып, болыт арасында югалды. Егет тимер кендекне оек кунычына тыкты. Кулына калын имән казык алды да каядыр артта, читән буенда яисә бер якта сагалап торган дошманны бер секунд хәтереннән чыгармастан, сак-сак атлап, сирәк киртә аша азбарга керде. Аннан печән буена барды. Ни күрсен?! Башына яулык бәйләгән, озын алсу күлмәк кигән җитү кыз белән кара бишмәтле тәбәнәк килен икәү янәшә торалар. Дөнья дулкынланып китте. Егет белән кыз караңгы төн эчендә кавыштылар. Ләкин туйганчы үбешә дә, туйганчы кочаклаша да алмадылар. Сүзләр, вәгъдәләшүләр әллә төн буенча барды, әллә күз ачып йомганчы бетте — моны аера алмадылар. Егет бу очрашудан йөрәгенә яңа тойгы, яңа дулкын, яңа өмет алып китте. Шуннан йөрешү башланды. Караңгы төн эчендә кавышулар башланды. Шуның белән бергә бөтен тирә-якта сүз башланды, гайбәт башланды. Гайшә өстенә ата-анасыннан рәнҗешләр, агаларыннан кыйнаулар башланды: — Нәселне хур иттең! — диделәр. — Фәхри кебек бер өтеккә бәйләнмәсәң, сиңа үз тиңең табылмас дип белдеңме? — дип шелтәләделәр. Сүзне аңламагач таякладылар. Ләкин яшь кызның ашкынган йөрәген сүзләр, шелтәләр, таяклар басармы? Гайшә акылга утырмады. Ил гайбәте дә аны туктата алмады. Ул, үзе әйтеп, үзе кушып, егеттән үзен соратып, атасы Таҗетдин картка ике тапкыр башкода җибәртте. Беренчесе Җиһанша бабай иде. Аңа пәрдәле җавап кайтардылар: — Бу ел хәлебез авыр. Алай туйлар турында уйларга чамабыз килми, — диделәр. Яшьләр моңа җиңелмәде. Тагын икенче кеше җибәрделәр. Бусы каты телләнде. Кире җавап алгач: — Юкка каршыланасың! Бу заманда балаларга ышаныр хәл юк! Үзара эш бетереп куйсалар, терсәгеңне тешләргә теләрсең дә, җитмәс, — дип куркытырга уйлады. Таҗетдин карт үзсүзле кеше иде. Болай юк-барны сөйләшкәнгә бик ачуы килде. Башкодага кызды: — Син, — диде, — ул хәерче этеңә әйт: аңа бирергә минем кәнтәем балаламаган әле, дип әйтте Таҗетдин карт, диген. Ишеттеңме? — Шулай диде дә куып чыгарып җибәрде. Моны ишеткәч, Гайшә үзенә канатлар үсеп җиткәнен сизгән кебек булды. Төп оядан киң дөньяга очып китәр алдыннан яшь лачын үз йөрәгендә ни-нәрсә тойса, кыз да шуны тойды. Шул көнне үк егеткә хәбәр итте, шул төнне үк, аягындагы яңа чабатасы белән өстендәге күлмәк, бишмәтеннән, ике көмеш чулпы белән дүрт беләзегеннән башка һәммә әйберләрен ташлап, Фәхригә ябышып чыкты. Шул көннән алар ир-хатын кебек тора башладылар. Бу гаиләнең бөтен тарихы менә шул иде. Гайшә Паларусовка болай киңләп сөйләмәде. Аңа бирелгән сөальгә: — Юк, көчләп такмадылар. Мин әткәйләрнең ризалыгыннан башка үзем теләп чыктым, — диде. Башка сорауларның күбесенә берәр, икешәр сүзле җаваплар белән үтте. Ул күңел дөньясын сөйләүгә саран иде. Бүген тормышларының тышкы вакыйгаларын да тик өстән генә йөгереп үтте. Ире Герман сугышына киткәч, үзенең бөтенләй ирләрчә хуҗалык эшләрен башкаруын әйтмәде дә. Ул чакта, башка күп татар крәстиән киленнәре кебек, үзенең дә җырлап-җырлап сабан сөрүләрен, иген чәчәргә өйрәнүләрен бер дә телгә алмады. Ирләр белән ярышып печән чабуларын да сөйләмәде. Ялгызы урман кисеп утын ташуларын, ашлык сатарга калага йөрүләрен авызга да алмады. Ул боларны шулай җиңел үтсә дә, башка күп урында мыскылга, көлкегә сәбәп була торган бер күңелсезлектән болай гына котыла алмады. Гайшә берничә тапкыр авылда советка әгъза булып сайланды. Бу, әлбәттә, бик гади эш иде. Ул анда, ирләр белән талаша-талаша, бик гайрәт белән йөрде. Ике кат калага съездга үткәрделәр. Берсендә авырып калды, икенчесендә барды. Баргач, аны съездның өлкәннәре белән бер уңайдан президиумга сайладылар. Авыл кооперативларында крәстиәнгә кирәк әйбернең үз вакытында килеп җитмәве турында, кулакларның үрмәләве турында унбиш минутлык татарча сүз сөйләде. Моны яратып урысчага тәрҗемә иттеләр. Татар, урыс гәзитләрендә Гайшәнең бу сүзләрен басып та чыгардылар. Татар, урыс гәзитләрендә активист татар крәстиән хатыны Гайшә Гыйльманова дип, аның рәсемен дә бастылар: кара бишмәт, башта яулык, җилгәкояшка янган сипкел йөз, аякта чабата! Менә шулай ул дөньяга китте. Шул съездда аны Мәскәүдә Бөтен Россия Эшче-крәстиән һәм Кызыл гаскәр Депутатлары Советының съездына сайладылар. Менә шулардан соң хатынның аяк баскан җире ныгайды. Күзе ныграк ачылды. Аның тәҗрибәсе дә үсте. Ячәйкәнең теләвенчә, аны авыл Советына башлык итеп сайларга булдылар. Хатынның үзенең дәрте дә бар иде. Эченнән: "Тукта, бер эшләп күрсәтим әле", — дип, үзе дә бик ашкынган иде. Шулай да мөмкин булмады. Үзе баш тартты. Көчләп тә ризалата алмагач, усал телләрдә гайбәт йөри башлады: "Имеш, риза булмау Фәхридән, имеш! Ул Гайшәгә әйткән, имеш, ир — баш, хатын — муен! Син мин әйткәнчә генә тор! Йә мин, йә совет! Менә шул — икенең берсе! Әгәр советка барсаң, минем өемә кайтып күренәсең булма! — дигән, имеш. Шуңа күрә Гайшә киреләгән, имеш", — дип сөйләделәр. Паларусовның соравы менә шул турыда иде. Хатынның икеле җавабын алгач, ул тагын кабатлады: — Ирегес Фәхри каршы әйттеме? Ул кушмадымы? — диде. Мәсьәлә болай куелгач, Гайшә төп сәбәбен ачып бирде: — Ул чакта, — диде, у мин авырлы идем... Карынымда дүрт айлык балам бар иде. Йөкле көенчә ничек андый зур эшне аласың? - диде. Гайшә протоколга кул куеп чыгып китте. Паларусов, тәрәзәдән башын тыгып, Петровка әйтте: — Гыймадетдин Бикмурзинны кертегез! VI — Фәхретдин Гыйльмановның үтерелүе турында ни беләсез? Сөйләгез! Тикшерүче шулай кинәт куйды. Ләкин өйгә чакырылып кертелгән крәстиәннең бик алай исе китмәде. Бу кыска буйлы, ябык гәүдәле, кәҗә сакаллы, азрак кылый күзле бер карт иде. Өстендә иске җилән, аны билдән җеп белән буган. Башында — чите камалы мескен бүрек, аягында — оек-чабата. Ләкин бөтен торышында аз гына да тартыну, кимсенү әсәре юк. Акрын атлап керде, кылый күзен җем-җем итеп, өстәлгә, калын портфельгә карады. Артсыз урындыкка утырды да тик торды. Җавап бирмәде. Паларусов сүзен урысча кабатлады. Урыс әдәбияты, урыс мәдәнияте эчендә азыкланганга, аңа татар теленнән урысныкы күп җиңел иде. Татар хатыны аңламый дип, Гайшә белән татарча башлады. Бер башлагач, ахыргача шулай китте. Инде ирләр беләләр булыр дип, җиңелгә күчте, һәммәсе татарча бирелгән җавапларны протоколга урыс телендә беркетә барды. Бабай икенче сорауга да җавап бирмәгәч, Паларусов аңа текәлеп карады: — Нигә дәшмисез? — Нәрсә әйтәсең? Минем белгәнем шул Кәчәгәр инде! Дәшми торып-торып та, болай ачык, кискен сүз әйтелү карттан көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. Тикшерүче үз алдындагы картның күзләренә йотылды: — Нинди кочегар? — Нинди була диме? Әнә шул, сезнең каланыкы! Бандит нәрсә ул: теге чакта да һичбер гөнаһсызга Габдулла дигән бер кешене атып үтерде. Иртә белән мин Гайшә киленгә дә әйттем. Кәчәгәр турында минем күңелемдә шик бар, дидем... Мине эт урынына сүктеләр... Байракларга кияү тия ул! Яклашалар! Паларусов күзләрен алмады: — Нинди шигегез бар? — Менә шулай, Фәхри мәрхүмнең югалганыннан өч көн, өч төн үтте. Минем йөрәгемне авыр бер шик тырный да тырный, тырный да тырный! Ашаганым аш түгел, эчкәнем чәй түгел!.. Шулай, күрәсең, мин әйтәм, бергә эчкәннәрдер, исерешкәннәрдер, икесе дә, мин әйтәм, бик карахтырлы нәрсәләр. Ни туры килсә шуның белән алгандыр да бәргәндер, мин әйтәм. Алар бит, мин әйтәм, гомер буенча бер-беренә теш кайрап йөрделәр бит, мин әйтәм... Гыймади болар өстенә маңгайдагы яраны сөйләде. Кендек вакыйгасына озак туктады. Фәхри югалачак көндә, кичкә каршы, аларны икесенең Идел яры буенда Яманкул чокырына таба талаша-талаша китеп баруларын хикәя кылды. — Моны Әхми дә күрде, — дип, сүзеннән туктады. Бу соңгы әйткәне бөтенләй яңа нәрсә иде. Тикшерүче моңа аеруча кыйммәт белән карады. Берничә яктан кузгаткыч сөаль биреп, картның сүз тегермәнен әйләндереп җибәрде. Бабайның теле юмартлана башлады: — ...Менә шулай, — ди. — Безнең совхозга хәзрәт килеп төште... Паларусов аны кисте: — Нинди хәзрәт? Совхозда ни эшли ул? — Фәрид дигән хәзрәт. Аңа "даменла" да диләр. Вәли байның якыны ул. Килеп-китеп йөри... Вәли бай (байраклар аңа "тирече Вәли" диләр) мине чакырта да әйтә: әнә, ди, хәзрәт килгән, ди, Идел буйларын күреп йөрер идем, ди, син, ди, аны йөртеп кайтар, ди. Ярый, мин әйтәм. Көн әйбәт иде. Кушкач, ни чарам бар, дим. Даменла зур яшел таягын алды. Мин кимәнең ишкәкләрен кулбашына күтәрдем. Шулай икәүләп текә яр буеннан киттек. Яманкул өстендәге карт имәнне карап үттек. Хәзрәтем сөйләнә бара: менә кара син, Гыймадетдин кордаш, ди, Алланың рәхмәте ничек, ди. Борын-борын заманнардан, ди, Алланың рәхмәтендә булсыннар, ди, бу җирләрдә, ди, безнең бабаларыбыз Болгар, Казан ханнары хөкем сөргәннәр иде, ди. Аннан ары, ди, Мәскәү патшасы җиңгәч, боларның һәммәсен дә, ди, безнең кулдан тартып алып, ди, урыс байларына, урыс түрәләренә, урыс монах-попларына өләштеләр, ди. Әле, ди, менә күптән түгел, бу изге тупраклар өстендә, ди, Аликси дигән кяфер алпавытларның, кенәз Гагариннарның харам дуңгызлары ауныйлар иде, ди. Менә хәзер инде уйласаң, акыллар хәйран кала, ди, бу заманның үткен, гайрәтле яшьләре, ди, бу урыннарда Татарстан җөмһүрияте төзеделәр бит, ди. Мин ишетәм, ди, мондый җирләргә, Идел, Чулман буйларына, ди, фәкыйрь мөселманнар күчеп килеп, авыл-авыл утыралар, имеш, ди. Хәзер, ди, шундый яңа авыллар бик күп, имеш, ди. Син, ди, Гыймадетдин кордаш, ди, миңа... Паларусов сабырсызланып сәгатенә карады. Аның башына мәсьәлә килде: әгәр һәрбер шаһит үзенең сүзен болай дөнья яратылганнан алып сөйли торган булса, болар, әлбәттә, партконференциягә өлгерү планын күмәчәкләр... Ул бүген китә алмаячак. Димәк, ачылган вакытта кайтып өлгермәячәк... Шул уйлар белән борчылып, картның мегер-мегер аккан сүзен кисте: — Бабай, болар нигә кирәк? Сез миңа әкият сөйләмәгез, Фәхринең үтерелүе турында нәрсә белсәгез, шуны гына әйтегез! Болар нигә? Гыймади урыныннан ук торды: — Кирәкмәсә, беттем! Минем телем кычытмый! Сөйлә дип үзең әйттең ич! Аның күзләре кинәт-кинәт ачылып йомылдылар. Ул тәрәзәгә таба борылды. Бер сүз дә дәшмәде. Паларусов яңадан утырырга әйтте: — Мин сезгә сөйләмәгез димим . Сөйләгез ... Кирәген сөйләгез! - диде. Бабай һаман киреләнде: — Мин синең күңелеңә кереп чыкмадым. Үзем белгәнчә сөйлим. Каләм кулыңда бит: кирәген алырсың, кирәкмәгәнен ташларсың! Тикшерүче көлде: — Әмма тискәре карт икәнсез берүк! Ярар, сөйләгез, үзегез белгәнчә сөйли бирегез! Гыймади, аз гына да каушамыйча, ашыкмыйча, нәкъ бая туктаган сүзеннән ялгап китте: — ...Син, ди, Гыймадетдин кордаш, ди, миңа шуларның Байрак дигән авылларын күрсәтер идең, ди. Яңа күчкән мөселман авылын үз күзем белән күрер идем, тупрагына битемне сөртеп, Аллага бер дога кылыр идем, бәрәкәт теләр идем, ди. Ярый, мин әйтәм, эчтән генә, дәртең почмаклансын, әйдә алып барыйм, дим. Килдек. Байракны күргәч, даменлам хәйранга калды: шулай икән, ди, дөрес икән, ди, бу урыннарда, ди, кәләпүшле мөселман балалары, яулыклы ислам хатыннары күземә рәхәт бирделәр, ди. Шулай, мин әйтәм, алпавыт Аликси, үзе сәвиттән качып, мин әйтәм, чит патшаларга, агелчаннарга, мин әйтәм, сызды. Монда, мин әйтәм, аның җир-суыннан, машиналарыннан, мин әйтәм, безнең фәкыйрь мөселманнар файдаланалар бит, мин әйтәм... Хәйран икән, хәйран, ди. Менә, мин әйтәм, өч йөз дисәтинәгә якын туфрак игенлек кырлары бар. Кечерәк булса да, урман өлеше дә бирделәр. Бары да, мин әйтәм, сәвит бәрәкәтеннән, дим. Шулай сөйләнә-сөйләнә, авылга кердек тә, киң урам буйлап басу капкасыннан Иделгә таба барып чыктык. Ул йортларны санап бара. Бер яктан унсигез, каршы якта унҗиде йорт икән, ди. Шулай, мин әйтәм, Фәхри дигән юньле егетләре бар. Иске Акташ авылыннан монда кырык гаиләне күчереп утырту эшендә шул җитәкчелек итте, мин әйтәм... Болар, дим, үзләре бик тырышлар, дим. Көн дими, төн дими, җәй, кыш дими, туктаусыз эшләп яталар. Күчеп килгәндә, мин әйтәм, һәммәсе диярлек җир әйдәләр, балчык әйдәләр иде, дим. Ә менә хәзер, дим, инде акрын-акрын агач өйләр торгызып баралар, дим. Сәвит тә, дим, үзләренә булышлык итә, каладан бер шиф дигән әйбер килеп, ул да булыша, дим. Менә, мин әйтәм, шул шиф дигәннәре мәктәпләрен дә карый, кызыл почмак та ача, китап, гәзитләр дә җибәрә, кыш килеп, олыларын укыргаязарга да өйрәтеп маташкан була, дим. Яз көне, мин әйтәм, трактыр белән җирләрен уртаклап сөрергә өйрәттеләр, дим. Болар, мин әйтәм, хәзрәт, камунага тартым халык, һаман-һаман, мин әйтәм, өмәләп, күмәкләп, әртилләшебрәк эшләү ягын каералар, дим. Шулай сөйләнә-сөйләнә, ярга җиттек. Аннан кимә белән аргы якка комга чыктык. Язгы ташкын комны юган. Ул кояш астында сары алтын кебек җәелеп, ялтырап ята. Мулла, тәһарәт алып, намаз-мамазын, Коръәнен укып маташты. Мин, вак чебен ашый дигән булып, якындагы куак астына күләгәгә кердем дә, иркен һавада тәмләп трубка тартып, күккә төкереп яттым... Элек мин тартмый идем... Шул Кәчәгәр безнең ишанны аткач, дөнья буш булып калды да, шуннан тартуга сабыштым... Шулай ята торгач, ахшам җиткән. Мулла тагын нәрсәдер укып мыгырданды да миңа әйтте: "Әйдә, кайтыйк инде, Гыймадетдин кордаш, — ди. — Бу бик хозур булды", — ди. Ярый, мин әйтәм, кайтсак кайтыйк, дим. Кимәгә утырдык та яңадан бу якка чыктык... Мин кимәмне йозаклап, ишкәкләремне алып азапланганда, югарыдан ике тавыш ишетелде. Башымны күтәреп карасам, Иделнең яры буйлап, агач арасыннан, тар сукмак белән теге Яманкул өстендәге имәнгә таба ике кеше китеп бара. Ачык таныдым: берсе шул Кәчәгәр Садыйк дигәннәре, берсе мәрхүм Фәхри иде. Исерекләрме, айныклармы — йөгенә керә алмыйм, иллә мәгәр котырган этләр кебек талашып баралар иде. Ул арада, нигә бу чаклы озак йөриләр, тизрәк кайтсыннар дип, бай минем арттан Әхмине дә җибәргән икән. Ызгышып барган Кәчәгәр белән мәрхүм Фәхрине ул да күреп калды... Карт, тукталып, трубкасын яндырды да сүзне икенчегә борды: — Менә, — ди, — минем йөрәгемне өч көн, өч төн кимереп яткан шигем шунда яралды, — ди. — Кайгы хәбәрен ишеткәч тә күңелем куркып китте. Маңгайдагы яра да булгач, Садыйкның Җиһанша карттан алып торган кендеге дә канлы үлек яныннан килеп чыккач, мин инде ни әйтергә дә аптырап калдым... Озынга сузылган сүз шунда киселде. Паларусов, язганнарын укып, Гыймадетдин Бикмурзинга кул куярга бирде дә үзе тәрәзәдән башын тыгып кычкырды: — Петров, Шәнгәрәй Тимеркәев иптәшләр, совхоз эшчесе Әхмәт Уразов белән каладан килгән Садыйк Миңлебаевны тизрәк табып китерегез, — диде. Җыелган халык эченнән шәһәрчә киенгән бер яшь хатын аякка калыкты. Аның йөзе агарган, тавышында билгесез калтырау бар иде. Урам яктан тәрәзәгә килде дә урысча җавап кайтарды: — Паларусов иптәш, ул тимерлектә генә. Энем Шәяхмәт бая ук аның артыннан йөгерде. Хәзер кайтып җитәрләр, — диде. Әхми артыннан да кеше киткән икән. Ләкин ул да килеп җитмәгән әле. Хәзер җавапка Җиһанша бабай чакырылды. VII VII — Бу кендек кемнеке? Таягы белән шакылдатып килеп керүгә, карт алдына менә шундый сорау куелды. Шуның белән бергә Паларусов үзенең портфеле астыннан кәгазьгә төреп салынган канлы кендекне тартып чыгарды, өстәлгә, шаһитның каршына салды. Җиһанша карт — зур буйлы, киң җилкәле, кыска кырылган ап-ак чәчле, күкрәгенә төшеп торган көрәктәй киң ап-ак сакаллы крәстиән. Яше җитмешкә җитсә дә, әле гәүдә таза, йөреше ныклы. Бүген ул зуррак бер вакыйгага каратып киенгән иде: аягында — читек-кәвеш, өстендә — ак күлмәк, тыштан — кара камзул, башында — яңа кәләпүш. Гыймади белән бик озак кайнашу аның күңелендә шөбһә катнаш ачу уятты. Шуның өчен ул Паларусовны шелтәләргә исәпләбрәк куйган иде. "Гыймади җыен тузга язмаганны сөйләп йөри торган бәндә ул! Син нәрсә монда аның ялганнарын язып, кәгазь пычратасың?" — дип орышмакчы иде. Кереп утырыр-утырмас үзалдына: "Бу кендек кемнеке?" — дип сөаль куелу аның зиһенен таратып җибәрде. Ул, иртәнгәчә, кендекнең бөтен тарихын сөйләп бирде. Шимбә көн алганын, китереп тапшырмаганын, Яманкул чокырында табылганын әйтте. Аннан соң уртага Садыйкның маңгаендагы яра мәсьәләсе килеп чыкты. Карт белгәнен яшермәде: — Беләм, барын да беләм! Мин Садыйкның туенда ата булган кеше! Аның катыны Нәгыймә безнең Иске Акташта кыз булып үсте. Шунда аны Садыйкка бирдем, туенда мин ата булдым, — диде. Маңгай ярасы турында Паларусов озак тикшерде. Акрын-акрын төп моментка таба атладылар. Паларусов йомшак кына әйтеп куйды: — Фәхретдин Гыйльманов белән Садыйк Миңлебаевның арасы ничек иде? Болар нигә дошманлашып, сугышып йөрделәр? Йомшак бирелгән бу сөаль Җиһанша бабайның йөрәгенә чәнечте. Ул утырган артсыз урындыгыннан сикереп торганын, таяк белән идәнгә шакылдата башлаганын сизми дә калды. Бик авыр ачу белән шелтәгә тотынды: — Шулайдыр дигән идем!.. Гыймади берәр нәрсә бутагандыр дигән идем!.. Син нигә аның сүзләре белән кәгазь былчыратып утырдың?! Паларусов картның ачулы гайрәтенә, әрнүдән өлкән гәүдәсенең, зур ак сакалының дер-дер калтыравына гаҗәпкә калды. Тынычландырырга тырышты: — Шулай инде, бабай, язмый булмый, мин шуның өчен җибәрелгән бит. Аныкын да яздым. Синекен дә язам. Карт тагын кискенләште: — Минеке башка! Минекен яз! Аныкын язма! Ул җыен тузга язмаганны сөйләп йөри! — диде. Тикшерүче яңадан үзенең мәсьәләсенә кайтырга тырышты: — Фәхретдин Гыйльманов белән Садыйк Миңлебаевның арасы ничек иде? Болар нигә һаман дошманлашып, сугышып йөрделәр? Җиһанша бабай аптырабрак карады. Кайдан синең башыңа мондый нәрсә кереп утырган дигәндәй, гаҗәпләнеп, чувашка күзләрен терәде. — Юк, — диде, — син менә мине тыңла, минем сүзләрне яз! Аннан соң Фәхри белән Садыйкның арасы ничек булганын үзең күрерсең! - диде дә, бөтен дөнья аның сүзен тыңларга җыелган кебек, сабыр, ачык һәм тирән ышаныч белән сөйләп китте: — Патша төште, — ди, — әмма җир дә бирелмәде. Сугыштан балалар да котылмады, — ди. Шулвакыт Фәхриләрнең солдат булып кайтып төшүләрен хикәя кыла. — Халык көн-төн үзара җыела да талаша, җыела да талаша иде. Садыйк килеп чыкты да, солдатларга, крәстиәннәргә аңлатып, боярның җир-суын, урманын алып бирде, — ди. — Безнең тирәдә юл күрсәтүче Садыйк булды. Волыста беренче большевик комиссар Фәхри булды, — ди. — Сүзнең ахырында тагын Паларусовка кадала: — Син әйтәсең, нигә дошманлашып йөрделәр, дисең. Менә шулай булгач, дошман буламы, дус буламы? Син — башлы кеше, үзең уйлап, бер хөкем бир! Тикшерүче кәгазенә сызгалап куйды. Карт аңа тын алырга бирмәде. Тагын сүзгә кереп китте: — Син менә үзең дә фронт күргән кеше. Ишеткәнсеңдер, Перекопта, Кырымны коткарганда үлгән зур улым Әхмәтша ил картларына язды: безнең Фәхри әтрәте, ди, хәзер бик исемгә кереп китеп бара, ди. Фрунзе иптәш, ди, үзенең боерыгында әйткән, ди, татарлардан беренче крәстиән әтрәте Акташ әтрәте булды, Фәхри әтрәте булды, дип әйткән, ди... Менә бит эш кая җитә! — Карт кызыбрак дәвам итте: — Безнең элекке авылыбыз Акташ дип атала. "Чех күтәрелгән, Самарда большевикларны суеп урамга ташлаганнар" дигән хәбәр килеп ирешкәч тә, безнекеләр кузгалдылар. Әтрәттә үзебезнең авылдан гына ике йөз батыр бар иде. Болар эчендә егермесе катыннар иде, җидесе минем шикелле аксакаллар иде. Моны төзергә Садыйкның акылы ярдәм итте. Фәхри моңа командир булды. Шулай булгач, дус буламы, дошман буламы? Үзең башыңа сал!.. Ә менә шул чакларда синең Гыймаднең ни эшләде дисең? Мин аңа әйттем: ни күрсәк, сәвит белән күрербез, әйдә, монда аклар эчендә калма, бергә китик, дидем. Юк, имеш, мин бер якка да катнашмыйм дип калган булды. Менә кем бит ул синең Гыймаднең! Паларусов чыдамады, көлде. — Җиһанша бабай, нигә син миңа бу чаклы ачуланасың? — Гыймадиның сүзләрен язып дөнья тутыргансың! Минекен иренеп, аннан-моннан гына сызгалап утырасың! Менә шуңа ачуланам! — Юк, бабай, язам. Синекен дә язам. — Язсаң, ярый. Ачык итеп яз. Акташның үзеннән әтрәткә ике йөз батыр, диген, шуның егермесе катыннар, диген, җидесе аксакал картлар, диген. Фрунзе иптәш, диген, үзенең боерыгында әйткән, диген, Акташ әтрәте — татардан беренче крәстиән әтрәте дип әйткән, диген. Акташлар, диген, сәвит өчен дә, кызыл Татарстан өчен дә менә шулай кан түккәннәр, диген... Бу эшләргә Садыйк акыл биргән, Фәхри җигелеп тарткан, диген... Сүзне болай яшерен талашу юлыннан чыгару кирәк иде. Паларусов карттан яше, кәсебе, эше турында сорап яза барды. Җавапларның берсендә үзенең элекке кол крәстиәннәрдән булуын әйткән иде. Тикшерүче моңа аеруча тукталды. Аяклы тарих — Җиһанша бабай — тагын үзенең йөрәгенә, миенә кан белән, газап белән язылган вакыйгаларга кереп китте. — Хуҗалары Хәйдәр мирза Акчулпанов атлы бер зур мөселман алпавыты булган икән. Чалма, чапан кия иде. Тирәякка мәчетләр салдыра иде, намаздан калмый иде, — ди. — Шулай да, — ди, — безне урыс боярыннан яманрак изә иде, — ди. Бер нәрсә аның күңеленә яраганча эшләнмәсә, бер әйбер югалса яисә хатынына, баласына ачуланса, һәммәсе өчен безнең ялангач аркада каты камчы уйный иде, — ди. — Сабый чагымда, — ди, — мине, әнине, апаны, кечкенә ике этне, бер бозауны, ике дисәтинә болынны — һәммәсен бергә кушып, бер кәгазьгә язып, бер сәүдәгәргә сатып җибәрде, — ди. — Ләкин бусы, вакытында акчасын түли алмагач, һәммәсен яңадан үзенә кайтарды, — ди. Карт бармагы белән санап китте: — Теге якта кырык. Бу якта егерме... Алтмыш була. Тагын биш, алты, алтмыш биш була... Шулай, мин әле, ул сатып җибәргәндә, алты-җиде яшьлек малай гына булганмын, — ди. — Безнең тирәдә, - ди, - мөселманнар үзләре, - ди, - кенәзләр, мирзалар, коллар дип өчкә бүленеп йөртеләләр иде, — ди. — Шул сатылып кире кайтканның икенче елында, — ди, — бу колларга — безгә азатлык килде, — ди. — Бер көн шатлыктан исердек, икенче көн кайгыдан кара көйдек, — ди. — Ирекне биргәннәр, җирне алып калганнар, — ди. — Җирсез крәстиән нәрсә ул? Берничә кузгалып карадык, файда чыкмады, — ди. — Аркабыз кыйналды. Фәхринең атасы, минем туганым Тимерша, шәһит булды. Без һаман эт көнендә калдык, — ди. Паларусов сәгатенә карады. Партконференциягә өлгерүөлгермәве тагын алга килеп басты. Ләкин Җиһанша картны туктатырга яки икенче якка борырга, яки кыскарак сөйләтергә үзендә көч тапмады. Бабай сүзендә дәвам итте: — Бик каты сузсаң, җеп тә өзелә бит, без дә чыдамадык. Кыршауны ватып чыктык. Әле япон сугышы яңарак бетеп, чуалулар кызып барган чак иде. Фәхринең атасы, мәрхүм Тимерша әйтте: җәмәгать, диде, дөнья кайный, диде. Алма пешеп, безнең авызга үзе килеп төшмәс, кузгалыйк, диде. Җәйге кызуда кипкән саламга ут төртеп җибәрсәң, ничек гөлт итеп янып китә, безнекеләр дә шулай булды. Нәрсә бар, һәммәсен алдык: балта, пычак, сәнәк, имән казык — бары да ярады. Электән яшергән ике иске мылтык бар икән, бер кылыч бар икән. Җыелдык та, язгы таң яңа сызылган чакта, күрше боярның урманын кисә башладык. Җирен басып кердек. Сөрергә тотындык. Кеше башына берәр дисәтинә сөреп чәчәргә дә өлгерә алмадык, безнең Акташ өстенә йөз атлы солдат казачи килеп басмасмы! Шуннан тоту китте, ябып калага озату китте, кыйнау китте, суктыру китте, хатыннарны мәсхәрәләү китте! Кырык көн безнең Акташта абжур ятты. Актык сарыкларны, актык тавыкларны, актык кисәк икмәкләрне кырып бетерделәр. Ни эшлисең? Крәстиәнне хәсрәт-сөрем каплады. Кача алган качты, калганы — бирелде. Арада дүрт егет каты карышып бактылар. Мәгәр үз башларына булды. Арада берсе минем энем — Фәхринең атасы Тимерша иде. Аны башта ук эләктереп алдылар да кое баганасына аягыннан югары таба асып куйдылар. Бите, башы кан, ике кулы сынып, салынып торалар. Үзе һаман тере иде әле, яшь, матур әфисәр үзенең үткен кылычы белән Тимершаның тәненнән итләрен телгәли дә тоз сибә, телгәли дә тоз сибә, үзе сүгенеп сорый: "Әйт, сезне кем котыртты?" — ди. Тимерша чыкмаган җаны белән гырылдап җавап бирә: "Кем котыртсын, җирсезлек котыртты", — ди. Тагын кисәләр, тагын, телгәләп, тоз сибәләр, тагын сүгенеп сорыйлар: "Әйт, сезне кем котыртты?!" — диләр. Тимерша чыкмаган җаны белән гырылдап җавап бирә: "Кем котыртсын, җирсезлек котыртты!" — ди. Тагын кисәләр, тагын, телгәләп, тоз сибәләр, тагын сүгенеп сорыйлар: "Әйт, кем котыртты?!" — диләр. Тимерша актык сулышы белән гырылдый: "Кем котыртсын, җирсезлек котыртты", — ди. Шуннан яшь әфисәр кызып сүгенде дә штык белән Тимершаның эчен каерып җибәрде. Аннан эчәгеләр, каннар агып, Тимершаның авызын, йөзен, кулбашларын, бөтен гәүдәсен буядылар... Бу сүзләре уңаена карт үзе дә ачулы гайрәт белән кызып китте. Асылган энесенең канлы гәүдәсен ничек барып кочаклаганын, үзенең һуштан язганын бөтенләй бер җанлы вакыйга рәвешендә сөйләде дә ахырына таба: — Менә, — ди, — безнең Фәхри нинди кан эчендә җитеште, — ди, — син, — ди, — юк-бар сүзне язма, менә боларны яз! Ачык яз! Менә шул татар крәстиәннәре, диген, ут эченнән чыгып, сәвиткә килгәннәр, диген. Бу сугышларда да беренче булганнар, диген. Акташның үзеннән ике йөз батыр, диген. Боларның егермесе катыннар, җидесе аксакал картлар, диген. Фрунзе иптәш, диген, үзенең боерыгында әйткән, диген, Акташ әтрәте татардан беренче крәстиән әтрәте, дип әйткән, диген. Акташлар, диген, сәвит өчен дә, кызыл Татарстан өчен дә кан түккәннәр, диген. Бу эшләрдә, каладан торып, Садыйк акыл биргән, Фәхри җигелеп тарткан, диген... Шуннан менә Фәхри белән Садыйк дусмы-дошманмы икәне турында үзең уйларсың... Сүзен бетереп, карт чыгып китте. Аның артыннан Шәнгәрәй, аннан баягы шәһәрчә киенгән яшь хатын Нәгыймә җавапка керделәр. Тагы шул шимбә, шул маңгайдагы яра эзе, шул канлы кендек, шул дошманлашу, шул бер-беренә теш кайрашу турында сүз барды. Сорауларның һаман-һаман шуларга кайтуы Нәгыймәне борчуга төшерде: шик юк, Паларусов күңелендә нидер бар, ул ничектер Садыйк турында гаҗәп бер нечкәлек белән, күзенә керердәй булып җавап көтә. Болардан хатынның йөрәгенә курку йөгерде. Бу курку дулкынга әйләнде. Ахыр чыдамады, кулындагы алты айлык кызы Фатихәне Гайшәгә тоттырды да: "Шундый чакта әллә кайда югалып йөри бит", — дип, каты пошынып, Идел буенча ире артыннан тимерлеккә таба йөгерде. VIII Ләкин күп барырга туры килмәде. Түбәннән, ярдан, озын ике корык күренде. Аннан соң берсе шлемлы, берсе соры кепкалы ике баш калыкты. Шуның артыннан ук берсе күк блузалы, берсе гаскәри френчлы ике гәүдә күтәрелде. Боларны күрүгә, хатынның йөзе ачылып ук китте. Балалар кебек канатланып, иренә каршы очты. Кулына корыклар күтәреп, Шәяхмәт белән бергә кайткан озынча буйлы, ябыграк, ләкин нык гәүдәле, маңгаенда тирән яралы кеше Нәгыймәнең ире Садыйк иде. Аның маңгаеның сул ягыннан колакка таба сузылган яра бүген ничектер тагын ачыграк, битенең җыерчыклары тагын да тирәнрәк төсле тоелдылар. Гадәттә дә нык каешланган каты кулы бүген бөтенләй тимер кебек авыр, уйлы күзләрдә бүген ачу гайрәте кайный кебек күренде. Хатын атлыгып барды да, Садыйкның җиңенә тотынып, күзләренә текәлде: — Ни эшләп бу чаклы озак? — диде. Кочегарның каты күз карашында бераз елмаю йомшаклыгы ялтырады. Нәгыймәне култыгыннан алып: — Нәрсә ул чикле синең котың очты? — дип сорады. — Нигә очмасын?! Монда иртәдән бирле синең өстеңә ягылмаган яла калмады. Рәгыя әйтә "ябалар, шиксез ябалар" ди. Садыйк бөтенләй ачылды. Рәхәтләнеп көлде. Бер минутка яра да, җыерчыклар да югалдылар: — Тиле! Ни юкны сөйләп торасың. Мине кем япсын? — диде. Хатын иренә бетеп карады. Яңа күргән кебек кычкырып җибәрде: — Фу-у! Әллә морҗага кереп чыктыңмы? Кара шәйтан кебек булып беткәнсең бит. Мә, әзрәк сөртен, бар җирең корым гына! — диде дә, җиң эченнән чыгарып, иренә яулык бирде. Үзе аның блузасындагы, якасындагы корымнарны селкеп-селкеп тазарта башлады. Кочегар: — Тимерлекнең күмере начар, бик оча, — дип сүгенеп, битен, күзен яулык белән сөртергә тотынды. Ул арада, сигез-ун яшьле, яланаяк, яланбаш, үзләре ком гарәбе кебек кара янган ике малай килеп чыкты да, Садыйкны күрүгә: — Әткәй, әткәй! — дип, каршы ташланды. Корыклар менә шулар өчен иде. Боларны күрүгә, малайлар ата-аналарын оныттылар: — Миңа да миңа! — дип ызгышырга, талашырга тотындылар. Болар көн буе Иделдә балык каптыралар иде. Юньле корык булмавы бик азап иде. Кочегар ашыгыч күз ташлады да озынрагын кечкенә улы Корычка бирде. Малай моны эләктерүгә шатлыгыннан Идел буен яңгыратып кычкырды: — Минеке озынрак! Минеке озынрак! — дип сикереп чапты. Өлкәне Хәсән үзенә тигән корыктан риза түгел иде. Чамалап карады да кулыннан ташлады. Хәзер авызын бүлтәйтеп, атасына бәйләнеп китте: — Мондыйны алып кайтканчы... бер дә алып кайтмас идең... — дип талашырга кереште. Ләкин Садыйк тиз тынычландырды: — Хәсән, син нәрсә акылсызланасың?! Корыч үзе бәләкәй, юньләп каптыра да белми... Син моның белән дә әле аңардан эчкәрерәк ыргыта алырсың, — диде. Җирдән алып, кулы белән озын итеп сузып карады. Малайның күз яше бетте. Елау аша көлде дә, корыгын күтәреп, энесе Корыч артыннан йөгерде. Болар шулай балалар белән үпкәләшеп, юатышып, Фәхри өенә җиткәндә, тикшерүче янында Шәнгәрәй хатыны Рәгыя утырадыр иде. Ул бая ук теге Гыймади, Нәгыймә, Шәнгәрәйләр артыннан ук чакырылган иде. Башта каушады: "Үз башыма үзем бәла алдым... Иртәнге сүзләрем өчен эләктем, күрәсең, илаһым", — дип калтырады. Паларусов аны артсыз урындыкка утыртып сорый башлагач та, күп буталды, күп сөйләде. Ләкин ачык белгәне бер әйбер турында гына булып чыкты: — Күрдем, менә үз күзем белән күрдем, - диде. - Алар безнең күршедә сугыштылар, Садыйкның сул як маңгаенда бармак сыярлык яра иде. Кан шарлап акты. Үрмәкүч оясы капладык — басылмады, кашыклап тоз тутырдык — басылмады, ак киез көйдереп капладык, шуннан гына әзрәк туктый башлады, — диде. Шулай ашыгып, кабаланып сөйләде-сөйләде дә, үзе дә сизмәстән, иртәнге сүзен кабатлап куйды: — Бүтән беркем дә булмас, шул булыр. Шул Садыйк урыс булыр... Гомер барынча шулай сугыш чукмары булып йөрде инде! Ул арада, Паларусовның чакырганын көтмичә үк, Садыйк Миңлебаев өйгә килеп керде. Рәгыяне чыгардылар. Кочегар ишектән үк, исәнләшер-исәнләшмәстән урысча: — Сез нигә мине эзләттегез?— диде, Папиросын чыгарып тарта башлады. Тикшерүче өчен хәзер мәсьәлә ачык. Моңарчы җыелган материаллар буенча "кочегар"ның гаепле булуы турында аның мие үзенә кискен караш эшләп куйган. Шулай да ул, төп асылда, болай булуга үзе риза түгел. Зур фактлар килеп чыгарлар, Миңлебаев өстенә авып барган гаепне җимереп ташларлар дип өметләнә. Садыйктан җавап алганда, Паларусов үзенең менә шул кискен карашы белән өмет дулкыны эчендә барды, тикшерүне шул ике момент буенча йөртте. Җавап алуны шаблон буенча башлады. Исемен, фамилиясен, монда нигә килүен, һөнәрен, хәзер кайда эшләүләрен сорап, бланкага язды, һөнәре турындагы сөальгә "Химик!" дип җавап алгач, бераз шик белән тукталды: — Алайса, сезгә нигә "кочегар" дип кушамат биргәннәр? — Шулай бер кереп китте ул. — Ничек шулай? — Мең тугыз йөз уникенче елның язында, теге Амур — Лена буендагы алтын приискаларында эшчеләрне аттырдылар бит. Шуңа протест итеп безнең завод өч көн эшләмәде. Мине, Василий Петровичны, тагын унбер эшчене, котыртучылар дип, кулга алдылар, урыннан кудылар; мин күп... күп заман эшсез, ач йөрдем... Күп... өстерәлгәч, Алафузовка кочегар итеп алдылар... Минем кушамат менә шуннан калган... Болай мин үзем химик... — Кайларда эшләдегез? Кочегар санап китте. Җиде яшьлек малай чагыннан өйрәнчек булып башта Хәмитовларның шырпы фабригында эшләвен әйтте. Аннан Алабуга өязендә, Бондюг заводларының сульфатында үткән көннәрен хәтерләде. Аннан Казанда Ушковларда, Крестовниковларда... Аннан Баку... Аннан Урал... Аннан тагы Казан... Менә шулай бераз аң кергән күп татар, урыс эшчеләре кебек туктаусыз сөрелә бирде... — Хәзер кайда? Садыйк тагын санап китте. Исәбе күп иде: фабзавкомда, аннан заводның администрациясендә, шәһәр Советында, райкомда, ячейка бюросында, икътисади киңәшмәдә, тагын унбер комиссиядә... Ни өчен монда килүе турында сүз тиз үтте. Миңлебаев үзенең хатыны менә шул Байрак авылыннан икәнен, җәйге айлык хәл җыюны каенесе Шәяхмәттә үткәрүен әйтте. Балалар да, хатын да бераз һава иснәсеннәр дидем, ди. — Алайса, тимерлектә ни эшләп йөрисез? — Ансы болай килеп чыкты: менә моннан өч-дүрт чакрымда "Маяк" дигән артель бар. Шуларның тимерчеләре, эчеп-исереп, Иделгә батып үлгән. Миңа картлар килеп ялындылар: "Чүкече, сандалы бар, кургысы эшли, яндырган әйбәт имән күмере дә бар, безгә ярдәм булыр, малае белән сөйләш тә эшләп ташла", — диделәр. Менә, диләр, атның дагасы бушый — тимерче юк. Арбаның шины какшый — тимерче юк, диләр. Тагы бер-ике атнадан урак, чалгы, машина төзәтергә вакыт җитәр — тагын тимерче юк, диделәр. Тик ятып эчем поша башлаган иде. Ничектер кузгалып бардым да эшләргә тотындым. — Тимер эшен кайдан беләсез? Кочегар сөйләп бирде: аның атасы оста тимерче булган икән. Урыннан чыгарылып, эш тапмый ач йөргән чакларда, аңа кайтып эшләшә идем, ди. Сөальләр акрынлап җинаятьнең тармакларына таба якын килә башладылар. — Шимбә көн тимерлектән ни вакыт киттегез? Садыйк ачык хәтерләмәде. Шулай да төш ауганын, кояш түбәнәеп барганын әйтте. — Ялгыз кайттыгызмы? Садыйк бу сорауларның нигә кирәген аңламаса да, иренми тулы җаваплар бирде. Ялгыз каенгача Фәхри белән бергә килгәнен сөйләде. Аннан аерылыштык. Мин Байракка кайттым, Фәхри "Хезмәт" совхозына китте. Анда эшчеләр белән тирече Вәли арасында ызгыш чыккан икән, шул ячейкага төшкән икән. Фәхри шуны тикшерәчәк булды, — диде. Шулай барганда, сүз кинәт борылды. Паларусов, җансыз әйберне караган кебек, Садыйкның маңгаена текәлде: — Бу нинди яра эзе бу? Кочегар елмайды. Бернәрсәне калдырмады, яшермичә, ерак әкият кебек, ярым көлкегә салып, маңгаендагы тирән яра эзе вакыйгасын хикәя кылды. Егет чак. Акташта һәр җәй җыеннар ясала. Садыйк каладан шунда, үзенең кардәшләренә барып, гармун тартып, шаярып йөри. Яшьләр җыелып эчәләр. Бервакыт күбрәк төшерәләр. Талаш, ызгыш чыга. Фәхри кызып китә дә пычак белән Садыйкның маңгаен ярып җибәрә. Кочегарның канын туктатып яткыралар. Фәхринең аягын, кулын бәйлиләр. Коедан чиләкләп салкын су сибеп айныталар. Шуның белән эш бетә. Паларусов яза-яза уйланды. Аның көткәне ничектер чыкмый. Утырган кискен караш җимерелми тора. Шулай аптырабрак ул өстәлдәге калын портфелен бер якка этәрде. Аның астыннан канлы кендек килеп чыкты. Тикшерүче, бер секунд аерылмастан, Кочегарның күзләренә кадалды: — Моны таныйсызмы? Садыйк беренче тапкыр сискәнеп китте. Урыныннан торып, кендекнең очларындагы тимер кадак белән нечкә сүс җепне тотып карады. Рөхсәт сорауның кирәген бөтенләй сизмәстән, урам як тәрәзәне түбәннән югары күтәреп ачты да бераз ят тавыш белән хатынына кычкырды: — Нәгыймә! Ул көнне мин Җиһанша бабайдан кендек алган идем, шул кая?— диде. Паларусов утлы күзләр белән эзәрләп барды. Хакы булса да, тәрәзәдән кире чакырмады. Тегеннән яшь хатын атылып килде. Куркынган тавыш белән: — Мин бөтен нәрсәне актарып бетердем... тапмадым, — дигән җавап бирелде. Тикшерүнең иң нечкә моментларыннан берсе иде. Паларусов Садыйкны кире утыртты да карттан ни өчен кендек алганын сөйләргә кушты. Миңлебаев бернәрсәне дә яшермәде. Тагын шул бәхетсез шимбә телгә алынды. Тагын шул тимерлеккә китү хәтерләнде. Итекнең үкчәсенең кадаклары эчкә тишеп чыкканнар, шуларны төйгечләр өчен күрше Җиһанша бабайдан кендек алып торган да кире илтеп бирергә оныткан — менә бөтен тарих шул! — Менә шул кендек Яман чокырдан табылган. Үзе канлы... Моны ишеткәч, Садыйк Миңлебаев бөтенләй агарынды. Аның болай да ябык, каты йөзе тимерләнде. Ул, бер сүз әйтми, ачулы караш белән кендеккә текәлде. Гаепләнүченең йөрәгендә, миендә башланган бу үткен процесс Паларусовка бик таныш хәл иде. Садыйкны шул утлы процесс эчендә калдыру өчен ул тышка кычкырды: — Килгән булса, Әхмәт Уразовны кертегез! — диде. Аның исәбе гаепләнүче белән шаһитны күзгә-күз сөйләштерү иде. Ишек ачылды. Озын буйлы, бик ярлы киемле крәстиән бөгелә-сыгыла керде. Гәүдәсе зур, ләкин йомшак, сыек. Йөзе бик керле. Күз кабаклары кире кайтарылып, кызарып торалар. Башында — иске авыл татар эшләпәсе. Өстендә — иске чуваш чикмәне. Билендә — тышау. Аягында — каралып беткән иске бәйләм оек белән чалышаеп беткән, киндерәсе өзелгән начар чабата. Керә-керүгә, аптыранып, хайван кебек мәгънәсез курку белән як-ягына каранды. Паларусов аны сәкенең бер читенә утыртты да кыска-кыска сөальләр бирә башлады. Исемен, фамилиясен, атасын әйттерде. Совхозда кайчаннан бирле эшләвен, яшен язып алды. Аннан туры теге канлы шимбәгә, Гыймади белән Фәрид даменла артыннан Иделгә төшкәч, яр буеннан үзара талашып барган ике кешегә күчте. Әхми пычрак җиңе белән канлы күзләрен угалады. — Күрдеңме дип, нәрсә күрим? Минем күзләр чирле бит. Трахум, диләр... Бәләкәйдән үк шулай... — Алайса, бернәрсә дә күрмәдең? — Күрмәдем дияр хәлем юк... Яр буйлап... агачлар арасыннан... ике карачкылның үтеп барганын... әзрәк шәйләп калган кебек булдым шунда. — Кемнәр иде? — Берсе анык Фәхри абзый иде... Икенчесе менә җизнигә охшаган кебек иде... Йөгенә керә алмыйм... — Сүзләрен ишетмәдегезме? — Сүгенеп баралар иде... Мин колакка да катырак бит. Бәләкәй чакта сугып имгәткәннәр... — Бернәрсә дә ишетә алмадыгызмы? — Юк. Менә тик берсенең... анаңны шулай... итим... мин синең кебекләрне күп күргән... дигәне генә колагыма чалынды. Әхми сүзен бетерә алмады, Кочегар Садыйк үзенең катып уйлану хәленнән кинәт чыкты да, өстәлгә, портфельгә таба килеп, ерткыч күзләре белән Уразовка карады. Гаҗәпләнү катнаш борчулы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Күрәләтә ялганлый бит!.. Кем өйрәткән моны?! — диде. Тыштан Гыймадины чакырдылар. Ул унтугызынчы елның фронтыннан бирле Миңлебаевтан бик курка иде. Яңадан кертелгәч: "Берәр хәл чыктымы икән? Сугып екмасын тагын!"— дип каушап калды. Ләкин сүзләреннән кайтмады: бераз буталыбрак булса да, баягыларны кабатлап бирде. Яраны да әйтте. Кендекне дә сөйләде. Шимбә көн кояш баегач, кимәнең ишкәкләрен алып торган чакта, Фәхри белән Садыйкның яр буйлап ызгышып барганнарын ачык хикәя кылды. IX Яшь чакларында әйтеп сүз үтмәгән урыннарда, башка чара булмаса, йодрык белән өйрәткәләп алу гадәте аңарда юк түгел иде. Әле дә Гыймадиларның сүзләреннән аның тамырларында кан кайнап ташты. Йөрәк кысылды. "Бу карт убырны өйрәтми ярамый! Адәм башын себер җибәрерлек нәрсәләр сөйли бит!" — дип, берничә тапкыр кузгалып-кузгалып куйды. Шулай да үзен авызлыклады: "Вак эш! Кул пычратырга ярамый!.." — дип, сугышка бармады. Карт, күзенең чите белән карап, өй эчендә үзенең ачулы гайрәтенә чыдаша алмый, Садыйкның юлбарыс кебек бусаланганын сизенеп: "Үз башыма сөйләнәм бугай", — дип, каты курку эченә киткән иде. Рөхсәт сорамый-нитми, бер-бер артлы мужиклар керә башлагач, ул тынычланды: "Көпә-көндез кеше үтерергә бирмәсләр... Бер Фәхринең башын ашаганы да җитәр", — дип уйланды. Әгәр Садыйк каты бәйләнә башласа: "Элекке кебек бандитлыкка кайтмак буласыңмы? Көчең белән бик масайма, сәвит синнән болайракларны да бөгеп салды", — дип, каршы талашырга исәпләп куйды. Ләкин эш моңа бармады. Рөхсәтсез кергәннәрнең кире чыгарылмаганын күргәч, халык берәм-берәм өйгә тулды. Берсе дә сүзгә катнашмады, йөзләрен, күзләрен хәйранлык каплады. Вакыйганың кая барганын алар да сизенделәр. Җаваплар алу планы шуның белән үтәлгән иде инде. Паларусов картузын киде. Балавызланган киндер кожанны җилкәсенә салды, аннан, өстәлгә килеп, кәгазьләрен, бланкларын портфеленә тутыра башлады. Кулы шул эшләрне башкарган килеш, аның башы бу җаваплар, материаллар буенча миендә өлгереп җиткән уйны ничек, ни рәвеш гамәлгә кую, тыш яктан нинди форма бирү хакында ашыгыч-ашыгыч кайный иде. Калада бу эшкә бик гаҗәпсенәчәкләрен, бәлки шелтә кылачакларын күз алдына китерде. Ләкин башка чара тапмады. Портфелен култык астына алды, беләгендәге сәгатенә карады да Кочегарга әйтте: — Садыйк Миңлебаев , сез киенегез , хәзер калага китә - без, - диде. Садыйк гаҗәпсенеп карады: — Нигә анда? Әле минем ике атнам бар. — Шулай инде, материаллар күрсәтүенчә, сезгә барырга туры килә. Өйгә тулган крәстиәннәр арасында, сәке буенда торган Нәгыймә, ни әйтергә белми, Паларусовның бу сүзеннән агарынып катты. Ул иртәдән үк борчулы иде. Йөрәге бик, бик тынычсыз иде. Ләкин бу чаклы кискен бер рәвешкә керү ихтималын уйлый алмый иде. Түзмәде, әче тавыш белән: — Бу нигә алай?! Алар гомерлек иптәшләр ич! — дип кычкырып, иренә таба ташланды. Халыкның йөрәгенә ниндидер куркулы әрнү дулкыны барып кагылды. Арадан берсе торып "Юк, булмас, Кәчәгәрне бирмибез" дип акырып күтәрелсә, һәммә кеше ак-караны аермыйча, уртага сугышка ыргытылырдай хәлгә килде. Ләкин Садыйк үзе йөрәкләрне тынычландырачак бер рәвеш алды. Дәрес, ул да башта бер секундка үзен югалта язды. Башыннан утлы фикерләр кичте. "Бу ни эш? Бу бер ялгышумы? Әллә дошманнарның ерактан корган тозакларының очы шулай китереп каптымы? Кем кулы булыр? Контрлармы? Әллә группачы конкурентлармы? Алай дияр идең, Садыйк бит татар, урыс, чуваш арасындагы группа талашларының һәммәсеннән читтә тора?! Гади бер ялгышмы?" Менә шундый уйлар яшен тизлеге белән аның миен кайнатып үттеләр. Ләкин ул һичберенә җавап таба алмады. Ничек очына чыгарга да җай күрмәде. Инде ни эшләргә кирәк? Паларусовның үзен дә, милиционерын да күз ачып йомганчы бәйләп ташларга була. Садыйк бу фикердән үзе көлде. Ул бит бандит түгел, үзе төзешкән, үзе кан түгеп, дошманнан саклашып килгән советның органнарына, аның эш тапшырган кешеләренә каршы болай кылану аның өчен мөмкин эш түгел. Булмаса, моңа бирелмичә, хәзер үк калага кайтып, турыдан-туры үзе контроль комиссиягә тапшырылыргамы? Юк. Берсе дә ярамый. Барыбер калага кайту белән аны бүген үк коткарырлар... Иң дөресе - сүзсез буйсыну булыр. Секундның, бәлки, меңнән бер өлеше диярлек аз бер заман эчендә Кочегарның зиһененнән менә шул дулкыннар үттеләр. Ул кычкырып үзенә ташланган хатынын, кулыннан тотып, кире сәкегә утыртты. — Юкка елама! Мине иртәгә үк чыгарырлар, — дип, аны юаткан хәлдә, үзе киенә башлады. Нәгыймә дә башка чара калмаганын күрде. Иренең кирәкләрен карады. Тиз үк күршегә, үзләре кунакка килгән Шәяхмәт өенә кайтты да балаларын да юлга әзерләргә тотынды. Садыйк көчләсә дә, риза булмады. Елаган күзләрен сөртә-сөртә: — Юк-юк! Синсез монда калырга хәлебез юк! Чыгарсалар, иртәгә үк тагын бергә-бергә килербез, хәзер без дә кайтабыз! - диде. Атлар әзерләнеп өлгерделәр. Зур тимеркүкне аксата-аксата, Петров волбашкармага юнәлде. Садыйк Миңлебаев, милиционер, Паларусов өчесе бергә утырып, пароход пристанена таба йөгертеп киттеләр. Байраклар, ни әйтергә белмичә, аптырап, хәйран булып озата калдылар. Җиһанша бабай болар күздән югалганчы карап торды-торды да кире Фәхри мәрхүмнең капка төбендәге бүрәнәгә килеп утырды. Аның башында томан. Бу томан эчендә әллә нинди агулы әче төтен. Авыр караңгы уйлар аның карт миен тирәннән борчып, чолгап алдылар. Аның алдында кешеләр икегә — дуска, дошманга бүленәләр. Ихлас күңелдән советчылар — болар дуслар. Болай булмаганнар — контрлар, дошманнар! Совет контрларны яба. Бу табигый. Контрлар большевикны, эшче-крәстиәнне асалар, кисәләр. Бу да табигый. Карт боларны үзенең башындагы билгеле катлауларга урнаштыра ала. Әмма менә Садыйк кебек бер кешегә советның кул салуы — бу инде бабайның зиһененә бертөрле дә сыймый. Карт уйлап очына чыга алмады, үзенчә сөземтә ясап куйды: — Сәвит үз баласын үзе ашый башлады. Бу хәерлегә булмас! — диде. Шөбһәгә батты. — Әллә хөкемдә хаталык дигәннәре шулмы икән?.. Шундый газаплы фикерләр эчендә хәлсезләнеп утырган чакта, аның күзләре Байракның икенче очындагы басу капкасына таба текәлделәр. Анда ниндидер ике шәүлә очраштылар. Атлардырмы, зур кешеләрдерме? Бабай ачык аера алмады. Тәрәзәгә борылып, Гайшәгә кычкырды: — Килен, килен! Анда ни бар?! Минем күзләр аермый. Болай таба киләләр түгелме? — диде. Хатын тәрәзәдән бөтен гәүдәсе белән сузылды. Уң кулын күз өстенә куеп, шул якка карады. Күрше йортның капкасы төбендәге егеткә кычкырды: — Шәяхмәт , болар кемнәр ? Берсе Шәрәфигә охшый . Шуның кебек озын яллы. Берсе Василий Петрович түгелме? Алар шеф эше белән килделәр микән әллә?— диде. Шәяхмәт күзләре белән мактанучан иде. Курсантлар арасында ул ерактан күрүдә, мылтыкны ерактан оста төзәп ата белүдә, тидерә алуда беренче санала иде. Бер карауда таныды: — Шулар, шулар, Гайшә җиңги, — диде дә, сикереп торып, каршы чапты. Волбашкарма арбасы китеп өлгермәгән икән. Басу капкасы төбендә зур күк атка каршы йолдыз кашка матур кара айгыр очрады. Юл бирешеп исәнләштеләр. Петров үзенең аксагы белән урманга карата югалды. Шәяхмәт йолдыз кашка матур кара айгырның арбасына утырды. Анда зур чәчле ябык Шәрәфи белән кыскартып кырылган ак сакаллы, кипкән йөзле Василий Петрович киләләр иде. Авылларда байтак йөргән булсалар кирәк. Җил белән, кызу кояш белән икесенең дә йөзләре, муеннары, куллары каралып кызарган иде. Шәяхмәт үзенең кытыршы теле белән, урысчаны вата-сындыра, Фәхринең язмышын сөйләп китте. Яшь, матур айгырны йортның капкасына китереп туктаткач та, юлчыларның халык белән исәнләшүләренә дә карамыйча, трагедиянең ахырын сүгенеп бетерде: — Паларусов йә сукыр, йә сатлык! —дип куйды. Бу арада Шәрәфи белән Василий Петрович тирәсенә байракларның яше-карты, ире-хатыны, баласы-чагасы җыелып беткән иде инде. Шәнгәрәй сөйләп хәлне аңлатты. Җиһанша бабай да шелтә ясады: — Бу ни хәл бу? Сәвит үз баласын үзе ашый башлады бит! - диде. Халык төрлесе төрле яктан боларны сырып алдылар. Бер-берсен бүлә-бүлә, һәркем үзенчә вакыйганы сөйләргә, тикшерергә тотынды. Шәяхмәт тартынмады. Ачык, кискен сөйләп китте: — Мин берне генә беләм: бу эшнең төбе Вәли Хәсәновта! — диде. Шәрәфи өчен бу сүз күп фикерләр уятачак бер әйбер булып чыкты. Ул унтугызынчы елда Вәли Хәсәнов белән фронтта очрашкан иде. Аннан соң Фәхри дә редакциягә аның совхозда ничек эшләве турында материал биргән иде. Шәрәфи бу материалларның кайберен шул заманда Иванов аркылы прокуратурага озата торды. Беразын җир, урман эшчеләре оешмасына Салахиевка җибәртте. Хәзер менә Шәяхмәтнең әйткәннәре белән шул нәрсәләр арасында ниндидер бер багланыш бар кебек сизелә. Ләкин ансыз да үзеннән-үзе дулкынланып торган бу халык эчендә төбе тикшерелмәгән ул әйберләрне сөйләргә мөмкин тапмады. Үзалдына уйланып, Шәяхмәтне дә бераз сабырлатырга тырышты. Василий Петрович үз гомерендә күпне күргән, күп газаплар, кайгылы хәлләр кичергән карт иде. Шулай да үзенә бик яхшы мәгълүм Кочегарның мондый эшкә килеп эләгүен башына сыйдыра алмады: ул шимбә, ул канлы кендек, ул кичкә каршы Яманкулга табан ызгышып барган ике карачкыл кебек нәрсәләр аның миендә Садыйк белән бергә урынлашмадылар. Ләкин ни эшләргә? Күп чара уйлады. Берсен дә яратмады. Тизлектә калага кайтып, прокурор Гайфуллин аркылы эшне аңлаудан башка һичбер юл юклыгын күрде. Шул фикергә килү белән, Шәнгәрәйгә борылды: — Тимеркәев иптәш, сез безне ат белән тиз генә пристаньга озаттырыгыз. Пароходка өлгерергә кирәк, — диде. Олау дигән нәрсә бик бәла инде. Шәнгәрәй башын кашыды. Шулай да каршы әйтмәде. Ситдыйкка ат җигеп килергә кушты. Байраклар Шәрәфине дә, Василий Петровичны да беләләр. Шефлык эше белән еш-еш килгәнгә, күбе якын танышлар. Кочегарны алып китүгә, болар күренгәч, күңелләрендә бергә буталган хуҗалык, сәяси момент, үлем чуалчыклары бераз ачыла төшкән кебек булды: "Менә коткаручылар килде, болар җаен табар", — дип өметләнделәр. Бернәрсә эшләми, шул волбашкармадан үтешли туктап та, тагын да тиз генә калага ычкынуларын күргәч, крәстиәннәрнең дәртләре суынды. — Юк икән! Болары да шул коры сүз генә икән! — диешеп, кул селкеп тарала башладылар. Ат җигелеп килүгә, кечкенә сабый Фатихасен күтәреп, Корыч белән Хәсәнне җитәкләп, Нәгыймә дә килеп чыкты. Аның янында апасының әйберләрен күтәргән Шәяхмәт тә бар. Болар һәммәсе калага җыенганнар. Курсантның вакыты кичә үк үткән икән. Ул тик Фәхри мәсьәләсе сәбәбеннән болай бер көн кичегергә мәҗбүр булды. Арбага барысы да сыймады. Син — карт кеше, арырсың дип, — Василий Петровичны, бала анасы дип, Нәгыймәне утырттылар. Анасы янына Корыч та сыенды. Шәяхмәт белән Шәрәфи яр буйлап туры юл белән җәяү бармак булдылар. Хәсән көчләсәләр дә утырмады. Мин дә җәяү барам, дип, кызыл галстугын ипләп тагып, егетләргә кушылды. Шулай пристаньга юнәлделәр. Шәяхмәт юл буенча кызып, тиргәнеп барды: — Соң, — ди, — җүләр булмаса, Паларусов аңларга кирәк иде, берәүне үтерергә барсам, мин үзенә әйтеп күршенең кендеген аламмыни? Ярый, алдым ди. Кешенең башын сугып яргач, канлы кендекне мин үлекнең янында калдырып китәммени? Бу нәрсә? Бу бит үзеңне үзең тотып бирү дигән сүз була... Аннан соң Кочегарны ничек коткаруга күчә. Паларусовның төбен ачарга чаралар эзли башлый: — Безнең курсларда, — ди, — Емельянов дигән чуваш комсомолы бар. Бик юньле егет. Ул һаман сөйли иде, бездә, ди, Паларусовны яратмыйлар, аны кулак малае, кулак агенты дип карыйлар, ди. Аның өстеннән, ундүрт коммунист кул куеп, Мәскәүгә, Үзәк Контроль Комиссиягә биргәннәр, ди. Менә мин калага кайтам да Емельяновны күрәм. Аның аркылы җепнең очын табып булыр, — ди. Шәрәфи бу сүзләргә кушылып бетмәде. Ул Паларусовны белә иде. Аның Чабаксардан кузгалып Иркутскига чаклы Колчакны куа барганын сөйләде. Чуваш арасында теге Ильминский калдыкларына каршы нык сугышканын да әйтте. Икмәк җыю заманнарында кулаклар тарафыннан ике тапкыр чак үтерелми калганын хикәя кылды. Ләкин Шәяхмәтне бу сүзләр җиңмәделәр. — Ул чакта юньле булса, хәзер бозылгандыр, — диде дә көрәш планнарын сайрап китте. Пароходта да сүз һаман Кочегар белән Фәхри тирәсендә генә булды. Шәрәфи дә, Василий Петрович та, Шәяхмәт тә төрле яктан эзләнделәр. Нәгыймә сүзгә катнашмады. Юлдашларын тыңлаган саен, аның йөрәгенә җиңеллек килгән кебек, ире менә хәзер кайткач та котылыр кебек була башлады. Шулай калага җиттеләр. Өй саклап калган карчык бер ай хәл җыярга дип киткән хуҗаларның болай кинәт кайтып төшүләрен бик гаҗәпсенеп каршы алды. "Берәр эш булмадымы икән?" — дип, шиккә төште. Балаларның боеклыгы, Нәгыймәнең кискен борчылу эчендә күренүе аның күңелендәге шиген тагын арттырды. Кайтып керер-кермәс: — Әби, син балаларга күз-колак була күр, — дип, Нәгыймәнең ашыгыч чыгып йөгерүе карчыкның уйларын тагын тирәнәйтте. Ләкин хатын аңа мәсьәләнең нәрсәдә икәнен әйтеп торырга кирәк тапмады. Чөнки ул менә хәзер үк Садыйкны коткарып алырга мөмкин дип ышана иде. Шул исәп белән, кызуланып, шәһәр урамына атылды, зиндан ягына очты. Көн кич иде. Кара-соры болытлар, менә хәзер коеп яварга әзерләнгән кебек, кала өстенә капланганнар иде. Хатын боларны шәйләмәде. Ашыгып барышында очраган әйберләргә тиргәнә-тиргәнә, үз юлы белән чапты. Ишектән чыгуга, выжылдап автомобиль үтте. Ул чак аның астына эләкмәде. Аннан зур урамга борылыйм дигәндә, йонлы бәкәлле, зур ял-койрыклы эре атлар җигелгән бик күп йөк арбалары очрады; боларга тимерләр, чуен тәгәрмәчләр, әллә нинди машиналар төялгән иде. Вокзалдан җир эшләре йортларына менеп баралар иде. Нәгыймә бу кәрванның алгы, арткы очларына карады. Икесе дә ерак иде. Үткәннәрен көтәсе килмәде. Арада юашрак күргән бер атның башы астыннан елт итеп чыгып сызды. Аннан Совет урамында дүрт катлы, соры төсле тимер-бетоннан эшләнгән өлкән йортның почмагында кемдер: — Нәгыймә, кая ул чаклы атыласың? Тукта! — дигән кебек булды. Ләкин хатын әйләнеп карамады, икешәр, өчәр катлы таш йортлар, зур магазиннар, кооператив кибетләре буеннан китә барды. Шулай ашыгып барып, бакчага керде. Ленин һәйкәле яныннан үтте. Тагын бер урам кисте дә: "Шул бугай", — дип, ахылдап барып, кинәт тукталды. Аның алдында биек, ак манаралы, бик иске саргылт йорт иде. Почмакларында кораллы каравыл йөреп торган бу йорт — шәһәрнең борынгы, тарихи карт зинданы иде. Нәгыймә караңгы тимер рәшәткә куелган тәрәзәле сары таш йортка, революциягәчә, иренең хәлен белер өчен, күрешер өчен, берәр өметле хәбәр әйтер өчен күп-күп тапкырлар килгән иде. Шул авыр көннәрнең шомлы хәсрәте яңадан баскан кебек булып калды. Як-ягына каранды. Калтырап барып, тирән бер борчылу эчендә биек манара астындагы агач капкага сукты. Аннан кечкенә күз ачылды, калын тавыш урысча сорады: — Ни бар? — Ирем монда. Шуның янына килдем... Карлыккан калын тавыш эчтән салкын җавап кайтарды: — Шимбә кил. Чәһәршәмбе кил. Көндез сәгать уникедән ике арасында гына. Башка вакыт кертелми. Эчке тавыш шуның белән киселде. Капкач шалтырап ябылды. Ләкин хатын тынычланмады: — Минем ирем коммунист бит, — дип җавапларга уйлады. — Фабзавкомда эшләде, хәзер дирекциядә, — дияргә исәпләде. Райкомда, ячейка бюросында җаваплы хезмәтче икәнен сөйләмәк булды. Ләкин капкач күтәрелмәде. Эчтән тавыш та килмәде. Хатын әрнүеннән ни эшләргә белмәде. Баскан җирендә байтак катып торды да: "Ул берәр нәрсә җайлар әле", — дип, Василий Петровичларга китте. Аның карчыгы: "Бер минут тынычлык юк. Бу ни бетмәгән кеше!" — дип, эченнән ачуланды. — Сәгать алтыда партконференция ачылды бит. Пароходтан кайтуга чәй дә эчә алмады, шунда китте, — диде. Аннан Татар-Башкорт команда курсларына телефон шалтырату өчен почтага керде. Калын бер спекулянт сөйләшеп азаплана. Бик озак көттерде. Инде аңардан котылып, курстан Шәяхмәтне сораса: — Ячейкада бүген аның доклады, пароходтан килеп төшүгә шуңа тотынды, — дип җавап бирделәр. — Бер генә минутка чакырыгыз, мин — аның апасы, — диде. — Юк, булмый. Хәзер аның доклады буенча бик кызу аңлаш бара. Мөмкин түгел, — дип кырт кистеләр. Нәгыймә һаман да өмет өзмәде, элекке Козлов номерларына китте. Монда хәзер советның беренче өе иде. Шәрәфи шунда тора иде. "Бәлки, ул берәр нәрсә чыгаргандыр", — дип уйлады. Асфальтлы зур урамнан пыяла ишекне ачып кергән җирдә хатын швейцар каршы алды: — Сез кемгә? — Утыз икенче бүлмәгә, өйдәдер бит? — Юк . — Кая? — Ячейкага китте. Монда тагы берничә таныш татар коммунисты бар иде. Аларны сорады. Шундый ук җаваплар алды. Нәгыймә кыза башлады: — Бу ни эш бу? Берсе дә өйдә тормыйлар! Хатын швейцар көлде: — Шулай булмый ни эшләсен?! Алтыда партконференция ачылды. Билет ала алганнар шунда китте, башкалары ячейка җыелышына... Бүген сишәмбе ич, парткөн! Беләсезме?— диде. Нәгыймә моны оныткан иде. Әйткәч хәтерләде. Ләкин бу хәтерләүдән аның йөрәк ярсуы басылмады. Ирен коткару эше бер адым да алга бармады. Инде ни эшләргә? Башка чара тапмады, бәлки, берәрсен очратырмын дип, партконференциягә барырга булды. Шул исәп белән комклуб ягына борылды. Матур архитектура белән эшләнгән ике катлы биек ак бинада элек заман мирза-дворяннар җәмгыяте иде. Революция моның ташына да, архитектурасына да тимәде. Матурлыгын да сакларга тырышты. Балконнар, ак колонналар да шулай калды. Зур чибәр залдагы кандилләр әле дә меңләгән кешеле җыелышлар өстендә күңелле, якты электрик нуры сибәләр. Бөтенләй элекке гүзәллеген саклаган күркәм ак бина шулай әүвәлгечә башка һәммә нәрсәсен яшәтеп килә. Тик аның эчке мөндәриҗәсе генә алмашынды. Иске заманның дворяннары урынына хәзер эшчеләр, крәстиәннәр, кызылармеецлар тулды. Яңа тормышны төзүчеләр, пролетариат революциясенең алдындагы эшләр, мәсьәләләр белән шунда иртә-кич туктаусыз кайнашалар. Зур җыелышлар, корылтайлар, конференцияләр — һәммәсе шунда үтәләр. Татарның, урысның, чувашның яшь, карт коммунистлары, ирләре, хатыннары һәм җиде фронт кичкән кызыл каһарманнары белән яшь буыннарның, комсомолның, пионерның, октябрь балаларының бергә элемтә мәҗлесләре, киң эшче-крәстиән массасының партия, совет алдында торган мәсьәләләрдә аңлашып юл сыза торган урыннары — күбрәк менә шул иде. Түбәндә зур, биек, калын ишекләрне керүгә, уң якта бай көтепханәсе бар. Аның янында дингә каршы кабинет төзелгән, иртәнге уннан көндезге икегәчә, биштән кичке тугызгача болар тирәсендә революция белән дөньяга күтәрелгән эшчекрәстиән яшьләре кырмыска түндәге кебек кайнап торалар. Шунда гәзит карый, шунда килеп журнал ала, шунда диннең тарихи-иҗтимагый нигезләрен күрер өчен, өем-өем укучылар кабинетка экскурсиягә агылалар. Ишекнең сул ягында пролетариат революциясенең тарихи бюросы һәм шуның күргәзмәсе эчендә чабаталы игенчеләр, шлемлы гаскәриләр, күк блузалы, кепка кигән эшчеләр бер яктан кереп, карап, икенче яктан чыгып торалар. Шул күргәзмәнең икенче ягында яшь язучылар үзләренең түгәрәкләре белән кереп утырганнар. Алар янәшәсендә фотография, радио сөючеләр оялаганнар. Менә бу гөрләп торган умарта кортлары эченнән киң баскыч белән югары менсәң, анда уртада зур зал, аның бер ягында бильярд, буфет, икенче ягында фойе, стенография урынлаша. Нәгыймә килеп кергәндә, комклубның таяк тыгылган кырмыска оясы кебек кызу яшәгән сәгатьләре иде. Соңга калган вәкилләр, кунаклар түбән катта, чишенмәлек янында, ашыгыч-ашыгыч тыш киемнәрен салалар да, кызыл кәгазьләрен күрсәтеп, югары залга атыла баралар. Хатын чишенмәде. Туры өске катка менәргә теләде. Ләкин аны киң баскычтан беренче атлау белән туктаттылар. Чөнки югарыга тик конференция әгъзалары, киңәш тавышлылар һәм кунак билеты булганнар гына җибәрелә иде. Нәгыймә талашырга чамалап карады: — Миңа конференция кирәкми! Бер кеше генә күрәсем бар. Хәзер әйләнеп кире чыгам, — диде. Ләкин файда булмады. Контрольләр аз гына да йомшармадылар. Шулар белән талашканда, баскычның югары ягында тәмәке тартып утырган бер күн кием күренде. Ипләбрәк караса, бу Иванов булып чыкты. Хатын аны үтенеп үзенә таба чакырды да берничә урыс, татар фамилиясен әйтте: — Кайсысын күрсәгез дә, менә шул кәгазьне бирә күрегез, - диде. Берничә минут та үтмәде, югарыда, шул урында, чәчләрен дулатып, тәмәкесен яндыра-яндыра, ябык Шәрәфи күренде. Ул, ячейкага барып, бер докладны үткәргән дә, президиумнан сорап, монда конференциягә килгән икән. Хатынның йөрәгенә өмет кереп китте. Башыннан үткәнне ашыгып сөйләде дә: — Йә, сез ни эшләдегез? — дип, егетнең күзләренә карады. Шәрәфи өзеп бер сүз дә әйтә алмады, һәммә нәрсәне конференциягә аударды, һичкем белән һичбер сүз сөйләшер хәл юк икәнен аңлатырга тырышты. Ләкин хатын моны аз гына да аңламады. Бөтен йөзе, карашы белән рәнҗеп: — Шул инде, шул! Кайткансыз да оныткансыз! — диде. Шәрәфинең арып сүлпәнләнгән чагы иде. Шулай да Садыйк мәсьәләсен тик яткырырга риза булмады. Моны хатынга да белдерде. Папирос төпчеген почмактагы озын тимер савытка ташлады да: — Тагын талашып карыйм, берәр эш чыкмасмы? Сез түбәндә, көтепханәнең залында көтегез, — дип, өске катка китте. Зур залның ишеге төбендә тагын бер контроль куелган иде. Шәрәфи әгъзалык билетын күрсәткәч, ишек ике якка аерылды. Аның алдында вәкилләр белән шыгрым тулы конференция ачылды. Партия пролетариатның авангарды булса; партия эшче сыйныфның һәм эшчеләр белән бер сафта торып көрәшкән ярлы крәстиәннәрнең иң аңлы, иң алдынгы көчләрен үз эченә алып төзелсә, партия әгъзалары канлы фронтларда, мәдәният, хуҗалык көрәшләрендә, бөек иҗтимагый сугыш утларында кайнап чыныксалар; партия шул көрәшләр, шул иҗтимагый ялкыннар аша, пролетариат диктатурасы аркылы бөтен хезмәт ияләрен коммунизмга баручы бөек армия булса; бу конференция менә шул партиянең бер кисәге иде. Бу залга тулган урыс, чуваш, яһүд, татар вәкилләре — менә шул бөек армиянең бер әтрәде, партия эчендә, партия юлбашчылыгы астында канлы сугышларны кичеп, хуҗалык, мәдәният фронтларында җиңеп, бөек киләчәк өчен тагы олуг көрәшләргә әзерләнүче коммунарлар, ярлы авылдан, кызыл казармадан, завод-фабрикадан күтәрелеп чыккан көрәшчеләр иде. Шәрәфи ишекне ябу белән залга күзен ташлады. Үзенә кирәк кешене эзләп, саф-саф тезелгән делегатларны карап чыкты. Болар эчендә кайсысын завод ячейкасында, кайберен фронтта, кайберен шефлык белән авылга барганда, берәүләрен эшче-крәстиән хәбәрчеләре киңәшендә очраткан танышларын күрде. Ләкин прокурор Гайфуллин юк иде. Алгарак үтте. Анда, өлкән кандил турыннан аз гына үткәч, бер калку бар. Шунда озын өстәл куелган. Аның буендагы урындыкларда президиум әгъзалары утыралар. Шәрәфи боларга текәп карады. Алар арасында метранпаж Гайнетдинов, Василий Петрович, авылдан Шакир Рамазанов, тагын берничаклы эшчеләр, крәстиәннәр, хатыннар, Кызыл гаскәрләр белән күз алышты. Президиум — бөтенләй шул залдагыларның бер кисәге иде. Монда да шул заводның, яланның, фронтның ирләре, хатыннары иде. Болар, бик тыгызланып, чак сыешканнар. Алар турында югарыда, өске катка таба күтәрелеп, бер колоннадан икенче колоннагача озын, киң комач сузылган. Анда татар һәм урыс телләрендә ачык итеп: "Сәлам сезгә, партиянең Өлкә Хнчы конференция вәкилләре!" дип язылган. Президиумның уң кулында трибуна тора. Аңа кызыл постау ябылган. Шәрәфи эзләнгән чакта, бөтен залның, бөтен президиумның зиһене, дикъкате бөтенләй менә шул трибунага юнәлгән иде. Анда урта буйлы, киң җилкәле, ябык карасу йөзле, чал керә башлаган кырма сакаллы иске каторжан Филимонов иптәш партиянең Үзәк Комитеты эшләре турында хисап-доклад ясый иде. Шәрәфи, аяк очы белән басып, иң алгы урыннарга таба барды. Анда, стена буенда, Салахиев бар икән: — Ни йөрисең, тыңла! — диде. Беренче сафта Паларусов белән Иванов күренделәр. Шулар арасыннан чәчләре агара башлаган, ватылган бер татар эшче хатын акрын гына күтәрелде. Аның башында яулык, өстендә бишмәт иде. Кулындагы блокнотыннан бер битен ертып алды да, тавышсыз атлап, трибунага килде. Кәгазен докладчы Филимонов иптәш алдына, кызыл постауга куйды, бер дә ашыкмыйча, кире шул Иванов белән Паларусов арасына барып утырды. Филимонов кәгазьне алды, сүзен һич туктатмастан, күзенең бер чите белән генә карады, шулай ук сүзен аз гына да бүлмичә, күкрәк кесәсеннән кардәш-каләм чыгарып, урысча: "Моны тәрҗемә итеп бирегез!" — дип, бер генә сүз белән сызды да, докладын дәвам иткән килеш, кәгазьне президиумга таба сузды. Шәрәфи шул халык эченнән эзләнгәндә, Салахиев аңа арттан төртте: — Гайфуллин кирәкме? Әнә бит! — диде. Президиум артында бүлмә бар. Шуның ишеге төбендә, күзләре белән кемнедер эзләп, зур буйлы, калын гәүдәле, зур портфельле берәү тора. Моны күрүгә, качмасын дигән кебек, Шәрәфи шул якка ташланды. Барып, җиңеннән үк тотты: — Бер генә минут! Бер генә сүз! Ләкин Гайфуллинның бер генә минут түгел, бер секунд та вакыты юк иде. Аны конференциянең мандатлар комиссиясенә рәис итеп сайладылар. Шуның белән башы катып бетте. Иртә-кич димиләр, бер сәгать тынычлык юк. Менә хәзер дә ике районның делегациясе, кичегеп, әле яңа гына килеп төшкәннәр. Керергә билет сорыйлар. Җитмәсә тагы, икесеннән дә тиешеннән артык кеше сайланган. Киметергә риза булмый талашып баралар. Ашыгыч рәвештә комиссиянең җыелышын ясап, бу мәсьәләне чишәргә кирәк. Шуның аркасында Мәскәүдән килгән Филимоновның докладын бөтен көенчә тыңлый алмый. Әле бер яктан, әле икенче яктан тарткалап өзә торалар. Шул сәбәпләрне әйтеп, егеттән качарга уйлаган иде, Шәрәфи ирек бирмәде, җиңен ычкындырмады: — Бер генә минут, бер генә секунд! - диде дә прокурорны теге арткы бүлмәгә өстери-өстери сөйләргә кереште: — Беләсездер, Садыйкны яптылар бит... — диде. Бу вакыт залда Үзәк Комитет доклады бәйнәлмиләл пролетариат хәрәкәте һәм Коминтернның конгрессы турына килеп җиткән иде. Гайфуллин үзалдына: — Менә докладны тыңларга да возможность юк бит! — дип сукранды. Ләкин башка чара юк иде. Миңлебаев турында кыскача аңлатып бирде: — Мин, — диде, — ул эш белән отчасти знаком. Кичә Байрактан кайтып җитү белән Паларусов миңа аягүрә генә докладовать итте. Мин аңа әйттем: син, дидем, неправильно поступать иткәнсең, дидем. Обвиняемыйга каршы меры пресечения принимать иткәндә осторожно булырга кирәк, дидем. — Ул ни әйтте? — Беләсез, ул бит каты кеше. Миңа возражать итте. Минем, ди, арестовать итәргә довольно ышанычлы основаниеләрем бар, ди. Нәрсә? дим. Во-первых, ди, Садыйк Миңлебаевка аударылган преступление бик крупный, ди. Во-вторых, ди, аңа каршы уликалар очень серьёзный, ди. В-третьих, ди, ул байраклар белән бик дус икән, ди, аларга кардәш икән, ди, әгәр свободада калдырсаң, ул бер сәгать эчендә андагы халык белән аңлашыр, үзенең преступлениесенең барлык следларын уничтожить итәр, ди... Следователь мондый позиция тоткач, мин үзем генә аны боза алмыйм. Уголовно-процессуальный кодексның 158 нче статьясы буенча, следователь белән прокурор арасында "меры пресечения" турында разногласие чыкса, бу эш распорядительный судның решениесенә биреләдер... Шәрәфи аптырап карады: — Ул кайчан булыр? — Аны бик тиз эшләргә можно иде... Тик менә мандатный комиссиядә, конференциядә кайныйбыз бит! — Алайса, ни эшләргә? Беләсең, Садыйк бит конференциягә дә сайланган иде... — Беләм, ул безнең районнан үткән иде. Без аны үзебез проводить иттек... Сезгә хәзер одно из двух: сез безнең распорядительный судның результатын көтәсез... Или Садыйк Миңлебаевны поручительствога алып чыгарасыз... Шәрәфинең күзендә өмет ялтырады: — Ул ничек була? — Очень просто, ике авторитетный лицо... Или берәр рабочий организация кулыннан подпись биреп, аңа поручитель була... Гайфуллин сүзен бетерер-бетермәс сызды. Шәрәфи, утырып, кечкенә кәгазьгә нидер язды да яңадан залга керде. Анда тирән тынлык эчендә әле һаман Үзәк Комитетның доклады бара иде. Хәзер сүз Социал Советлар Җөмһүриятенең эчке эшләренә, хуҗалык һәм мәдәният төзелеш мәсьәләләренә күчкән иде. Шәрәфи үзенең тыңлый алмавына әрнеде, ләкин тегендә кеше көткәнгә, ахыргача барып чыкмый мөмкин түгел иде. Арт яклап килде дә кулындагы кәгазен, президиумга кереп, кулбашы аркылы Василий Петровичка төртте. Карт әйләнеп карады. Бармак белән янына чакырып алды да урысча: — Үзәк Комитетының доклады бетсен . Сәгатьтән арт - мас. Шуннан соң үзем чыгып сөйләшермен, мине түбәндә, көтепханәдә көтсен, — диде. Шәрәфи тиз-тиз чыкты да Нәгыймәгә ни булганын сөйләп бирде. Тик прокурорның Садыйкны гаепле күрсәтүче әйберләр көчле икәнлеге турындагы сүзен үзе йолып калды, хатынга әйтмәде. Бу конференция сәбәбеннән Миңлебаевның эшен ашыктырырга юл юклыгын аңлатты да, егет үзе, ашыгып, залга доклад тыңларга йөгерде. Нәгыймә моны көтмәгән иде. һаман бергә кайнаган бу иптәшләр мәсьәләгә ничектер салкын караган кебек күренделәр. Берсе дә: "Чыгарам, менә хәзер үзем барам да чыгарам", — дигән кебек өзеп сүз дә әйтә алмый, эш тә кыла алмый икән! Бер сәгать көтте. Василий Петрович чыкты. Ләкин ул да вәгъдәдән үтмәде. Ул да шул конференциягә сылтады. Прокурорны, секретарьны күрәчәк булды. Нәгыймә бөтенләй ватылды, изелде. Дөньяның иң бәхетсез адәме кебек бер тойгы басты. Комклубтан чыкты да шәһәрнең таш урамнары буйлап тагы өенә, балалары янына кайтты. Төн килде. Ләкин ул тынычлык китермәде. Нәгыймә зиндан белән саташып чыкты. Бетен төнне ире турында, үткән гомере турында, кайгылы уйлар белән, күз яше белән кичерде. Якты таңны йокысыз каршы алды. XI Нәгыймә Акташта үсте. Үсеп буйга җиткәч, аның яшь йөрәгенә беренче кереп утырган егет Садыйк булды. Җәйнең матур бер көне иде. Җитү кыз Нәгыймә, тән тамырларында яшьлек канының тулып ташуына рәхәтләнеп, үз эчендәге шатлыкка үзалдына елмая-елмая, матур көйләр көйли-көйли, ындырга барып, бәрәңге алды да кое төбендә ялгызы әйбәтләп юа башлады. Шулвакыт күршенең читәненә теге яклап бик сак кына ике аякның якынлашканы ишетелде. Ул әйләнеп карамады, ләкин кем икәнен йөрәге белән сизенде. Каладан, җыенга дип, үзенең кардәшләренә килгән бер егет бар. Төскә үтә чибәр түгел. Ләкин буе-сыны килешле, йөрешекыланышы күңелгә ятышлы. Менә шул егет һаман-һаман бу йортка таба күз ата. Аның карашларында ниндидер аерым бер җылылык, ягымлылык бар кебек. Ул ялгышмады. Читәнгә якынлаучы егет шул иде. Нәрсәдер пышы-пышы әйтергә дә чамалады бугай. Нәгыймә аңа әйләнмәде. Як-ягына каранды: — Сак бул, егет, авыл егетләре күреп калсалар, иңсәңне сындырырлар!.. - диде. Ачу белән түгел, бик аз гына, бик аз гына яклау аһәңе белән әйтте. Егет бу куркынычны үзе дә белә иде. Сизсәләр, әлбәттә, рәхмәт әйтмәсләр. Кала килмешәгенең авыл матурларына кагылуын авыл яшьләре, әлбәттә, күтәрмәсләр, бер җаен табарлар да аның кабыргаларын санарлар. Садыйк моны ачык сизә иде. Ләкин болар аны туктатмадылар. Ул ныграк саклану чараларын гына күрде: итек кунычына пычакны тыкты; кич чыкканнарда, беләккә чылбырын урап, каладан китергән кистәнен дә кулыннан калдырмый башлады. Шулар белән бергә аның көязлеге дә артты. Аяктагы итек һәркайчан көзге кебек ялтыраган була. Баштагы кырма бүрек, яңа калыптан алган кебек, бераз кырынрак, назлатып киелә. Өстендәге кара кыска кием бик кадерләнеп йөртелә. Чалбар аяк битенә чаклы тип-тигез булып салына. Кулдагы гармун да ничектер башка вакыттагыдан күп дәрәҗәдә моңлы, дәртле уйнаган кебек тоела. Ничектер йомшак дулкыннар белән йөрәккә керә дә җанга тирән рәхәтлек бирә. Нәгыймә бу гармунны тыңларга ярата башлады. Ялгыз булса, озын көйләренә ерактан кушылып, акрын гына моңлана, кыска такмаклар уйнаса, шуның уңаена аяклар үзеннән-үзе дәртләнә иде. Егет белән ара-тирә читән аша яки тәрәзә аркылы күзләр очрашкан саен, аның йөрәге дулкынланып, тәне кайнап китә. Бу вакытларда үз эченнән: "Яратадыр, яратмаса, болай кыланмас иде", — дип уйлана. Шул тәмле һәм куркулы уй эчендә озак рәхәтләнеп югала иде. Шулай күңелдәге тойгы үзалдына үсеп барганда, егет кинәт югалды. Ахры, каладан хәбәр булгандыр йә вакыты үткәндер, исәнләшергә җай туры килмәгәндер, китте дә барды. Нәгыймә аптырады, күңеленә төрле шикләр, кара уйлар утырды. Шулай инде, бер атнага җыенга килгән егет эч пошудан гына шаярып маташкандыр, аларга нәрсә, дип борчылды. Ләкин ай үтмәде, күрше өйдә, үзенең кардәшләрендә, шул егет тагын күренде. Нәгыймә тагын чәчәкләнде. Аның йөрәгендәге кара уйлары таралды, анда шатлык бии башлады. Аның электән бик яраткан җыры бар иде: Бер җегетне карата алмый Буй үстермәм кыз булып. Хәзер бу аңа бала чагындагы кием кебек кечкенә, тар, аз мәгънәле күренде. Үзен моңардан әллә ничаклы үскән итеп сизенде. Әле бер сүз әйтешкәннәре юк иде, ләкин аның йөрәге егетне үзенә алган иде. Инде аның күңелендә егетнең бу тиз арада каладан килүе, әлбәттә, моның өчен, әлбәттә Нәгыймә өчен генә икәнендә шиге калмады. Көннәрнең берендә, шул шатлыклы тойгылар ялкынында дулкынланып, кызарып батып барган кояш каршында, азбардан атка печән күтәреп килә иде. Күршенең читәне шартлады. Нәгыймә карарга өлгерә алмады, егет атылып килде дә, кочакларга теләп, аның печәнен төшерде. Кулыннан тотып, күзенә карады, ашыгыч тавыш белән: — Мин сине яратам... Тиздән башкода барыр. Оялма, риза дип чатнатып әйт, — диде. Шул секундта, көчләп үбеп, кире читән аша теге якка сикерде, күздән югалды. Кеше күрмәсә ярар иде дип, Нәгыймәнең коты очты. Бөтен тәне ут булып яна, бите, иреннәре кызу ялкын иде. "Кызарганмындыр. Күрсәләр, мөгаен, сизәрләр", — дип аптыранып, җирдәге печәнен җыйды, яңадан ипләп бәйләде дә, як-ягына карана-карана, йортка кайтты. Печәннәрен азбар эченә кертеп, ат улагына салды да кое төбенә килде. Анда ике чирле бәбкә зәгыйфь тавыш белән "Пип, пип... пип..." диешеп, эчәргә су сорап торалар. Тигәнә бөтенләй кипкән. Нәгыймә озаклап чиләкне тирән коега төшерде, сиртмәне шыгырдата-шыгырдата, күз кебек тутырып, акрын гына чыгарды, бәбкәләргә су сибә-сибә, кулларын юды, битемнең кызаруы беткәнме икән дип, тигәнәдәге суга озаклап карады. Шулай тынычланды да, тагы элеккечә нык, таза басып, тәне белән уйнаклап, өйгә, әнкәсе янына керде. Садыйк яшьтән үк ике сөйләргә яратмый иде. Әйткәнендә торды, икенче көнне үк үзенең әбисе Маһирә карчыкны эшнең җаен чамаларга җибәрде. Кызның анасы яучыны бөтенләй үк кире сукмады. "Ярый, бирәм", — дип өзеп тә бетермәде. — Төпчегемне миннән аерырга йөрисең бит. Егетенә сүзем юк югын... Тик менә алай еракка җибәрергә күңелем тартмый... Тагы уйлап карармын әле. Кардәш-ыру белән дә киңәш итәргә кирәк бит! — диде. Ул өч кыз үстерде. Ике өлкәненең язмышы бик кайгылы булып чыкты. Ире, Гата мәрхүм, тик рәнҗеп әйтү булмасын, каты күңелле, үзсүзле, киребеткән бер кеше иде. Өстәвенә малга да бик комсыз иде. Анага бер тиенлек киңәш тә итмичә, зур кызларын, мәһәренә кызыгып: "Йөз илле сум акча алам, ике батман бал алам, болай әйберләтә мәһәрнең исәбе-саны юк", — дип, бер байга хатын өстенә көндәшкә биргән иде. Унбиш ел үтте. Кызлары һаман эт көнендә гомер итә. Башта: "Байның элекке хатыны карт, хәзер үләргә тора, сезнеке бал-май эчендә, асыл-ефәк эчендә ялгызы бай бикә булып калыр", — дигәннәр иде. Алай да чыкмады. Теге убырлысы терелде. Аждаһа булып талый башлады. Ул гына җитмәсә, ун ел гомер итеп, бу өч бала анасы булгач, бай: "Шәригатьтә дүрткәчә кушкан икән; байлыгым җитәрлек!" — диде дә өченче хатын алды. Аның йорты өч көндәшнең иртә-кич талаш, ызгыш, сугыш, чәч йолкыш белән үтә торган бер җәһәннәмгә әйләнде. Кунакка килгән саен, карчыкның менә шул көндәшле зур кызы рәнҗеп елый: "Гомергә мине бәхетсез итте. Ул гына минем башымны ашады, күз яшем аңа төшәр", — дип, үлгән атасын каргый. Карчыкның йөрәгендә бу, әлбәттә, авыр, каты таш булып, кара кан булып ятты. Ләкин уртанчы кызының язмышы тагы да яманрак булып чыкты. Бусы үзенең сеңлесе Нәгыймә төслерәк иде. Матур, уенчак һәм сөючән табигатьле иде. Үсеп буйга җитәр-җитмәс, аның турында илгә сүз тарала башлады: имеш, югары очның Нурый дигән бер егетне ярата икән. Очрашканда, күз кысышып, каш сикертеп уйнашалар икән. Имеш, бу иптәш кызлары белән ерак чишмәгә көянтәләр күтәреп суга барганда, аның егете басу капкасында көтеп тора икән; имеш, болар бүләкләр бирешәләр икән; имеш, кызның чигеп биргән яулыгын егеттә күргәннәр; имеш, егетнең базардан алган хуш исле сабыны белән кызның юынып торганын гайбәтчеләр үзләре очратканнар; имеш, бер килен ике арада йөри икән; имеш, егет белән төннәрдә кавышалар икән... имеш... Тагы шундый бик күп имешләр, гайбәтләр чәчелде. Кызның аты-чабы чыкты. Ата, боларны ишеткәч, хурлыгыннан ертыла язды: — Ни эшләрсең?.. Җир тишегенә керерсең бит. Ата дию юк, ана дию юк. Сайлаган эте кем бит? Хурлыгыңнан үләрсең! Адәм йөзенә чыгарлыгымны калдырмады бит! — дип сүгендесүгенде дә: — Ана булып кыз асравың корсын, шуны да карамыйсың! — дип, хатынын эт урынына кыйнады-кыйнады да, тагы, һичкемгә киңәшмәстән, авылның хатыны үлгән, үзе иллегә таба караган бер адәменә килеште дә бирде. Өлкәне юаш, сабыр иде. Атасы көчләгәч: — Язмышым шулдыр. Ата-анага ничек каршы барасың, — диде дә канлы күз яше түгеп риза булды. Ләкин уртанчысы башкачарак иде. Анасына әйтеп, үз чәчләрен йолка-йолка, өч көн, өч төн елады. Аңа карамастан, моны иртә-кич каравыллап, туй хәзерлеге баргач, никах буласы, кияү керәсе көнне йорттагы тирән коега үзен-үзе ташлады. Бу трагедия соңында элеккеге яман тел-гайбәтләр онытылды. Гата картны сүгеп, кызны кызганып, авылда бик зур бәет чыкты. Моны һәркайда җырлый башладылар. Төнлә егетләр гармун уйнап йөргәндә, Гаталарның йортына килеп җиткәч, әлбәттә, шуны көйлиләр иде. Бу бәетләр Акташтан бөтен тирәякка таралды. "Коега ташланган кыз бәете" диләр. Шуны җырлап, яшь кызлар, киленнәр, карчыклар елашалар иде. Менә бу кайгылы язмыш әбинең һәрвакыт, көн-төн, иртәкич йөрәгендә булганга, ул төпчеге Нәгыймә турында инде алай кырт кисеп куюдан тыелды. Читләп булса да җепләрен тартып карарга кирәк, аннан соң гына берәр сүз әйтермен дип уйлады. Кызның Шәяхмәт исемле энесе бар иде. Ул башта ук бик каршы булды: — Әнкәй, аңа бирмә. Кала этләренә тоттырып җибәрергә авылда тиңе беткәнмени? Малайлар минем күземне ачырмаслар; монда ир чыкмагач, калага озаттылар дип мыскыл итәрләр... — дип өзгәләнеп елады. Карчык үзе Нәгыймә белән турыдан-туры сөйләшмәде. — Бераз кылын тартып кара! — дип, Фәхри хатыны Гайшәгә тапшырды. Кыз яшь иде. Оялчан иде. Байтак вакыт сүз дәшми торды. Аннан, йөзен каплаган яулык очын чәйни-чәйни, акрын гына үз күңелендәген әйтә куйды: — Әнкәйне рәнҗетәсем килми. Ул үзе белсен, — диде. — Шулай да инде, ерак җир дип, бу заманда нәрсә инде? Исәнлек хаты дисәң, пуштысы туктамый, барып кайтыйм, кунакка алдырыйм дисәң, парахуты йөреп тора. Ат белән дисәң, бары бер тәүлеклек юл!.. Әнкәйне рәнҗетәсем килми, үзе белсен тагы! Гайшә бу сүзләрне түкми-чәчми әйтеп биргәч, ана берьюлы агарынып китте. Битендәге җыерчыклары тирәнәйгән кебек булды. Йөзенә хәсрәт төсе чыкты: — Нәрсә ди бит, пушты, пуез, парахут, бер тәүлеклек юл, ди. Болар берсе дә аның үз башында туа ала торган сүзләр түгел. Әлбәттә, аңа алдан өйрәтеп куйганнар, шулай дип әйт, шулай дип әйт дигәннәр! Карчык ике өлкән кызының авыр язмышыннан соң бу төпчеген кемгә дә булса көчләп бирергә бер дә генә уйламый иде. Шулай да Гайшәнең китергәне аның карт йөрәгенә авыр булып утырды. Миеннән көенечле уй үтте: балаларым, балаларым дип, күпме газап чикте. Бу соңгысын аеруча кадерләп, югын бар итеп тәрбияләде. Үзе кырык ямаулы бишмәт кисә дә, аның кеше арасында күңеле китек булмасын дип, ел саен диярлек яңадан-яңа күлмәкләр, бишмәтләр, яңадан-яңа шәлләр алып бирергә тырышты. Шуңа күрә ул "Андый ерак җиргә әнкәйне ташлап барасым килми шул!" дигән кебегрәк бер җавап көтә иде. Ә нәрсә дигән: "Имеш, бу заман! Имеш, пушты, парахут, пуез, ат белән дә бер генә көнлек юл!" "Юк-юк. Болар Нәгыймәнең үз башында туа ала торган нәрсәләр түгел. Моны аңа әйткәннәр, ул да үзенең яшь җаны белән шул әйткәнне йотып алган". Карчыкның карт йөрәге үзалдына шулай рәнҗеде. Моңардан кыз белән ана арасында илчелек иткән Гайшәгә дә бер кисәк шелтә эләкте: — Шулай! Менә сез барыгыз да шулай. Бу эшләрне, Гайшә килен, син үзең башладың. Ата-ана каргышы димәдең, күз яше төшәр димәдең, ябыштың да чыктың! Шулай, менә барыгыз да шулай. Көн йокламыйсың, төн йокламыйсың, бала-бала дип, янып-көеп үстерәсең; бар уең аның турында гына була. Үсеп буйга җитсә, ул сине башына да кертми. Ана бар бит, ул ни әйтер дип хәтерләренә дә китермиләр. Кайдадыр очрашалар, сөйләшәләр, вәгъдәләшәләр дә эшне бетерәләр. Син теләсәң-теләмәсәң дә риза бул, туй яса. Сез барыгыз да менә шундыйга әйләндегез, Гайшә килен... Ана йөрәгенә бу авыр килә... Балаларың булыр, менә үзең дә минем сүзләремне исеңә төшерерсең. Бер тинтәк әби бар иде, шулай әйткән иде, дөрескә чыкты диярсең!.. Карчыкның сүзләренә чик күренми иде. Гайшә аның актыгын көтмәде, бер уңайрак җирдә кырт кисте: — Анысы алай да бит, әби, егете яхшы. Бирергә кирәк! Кыз баланы асрау кыен ул! — диде. Моңа тагын өстәде: — Вакытында өзмәсәң, кура җиләге дә бозыла башлый! — диде. Сүз озынга сузылды. Карчык, әлбәттә, җиңелде. Әңгәмәнең ахыры кызны озату чараларын кайгырту белән, туй ясау турындагы киңәшләр белән тәмам булды. XII Бу көннәр Нәгыймә өчен аның гомеренә килеп кергән матур бәхетле төшләр кебек тоелды. Авылда бер карчык бар иде. Исеме Гөлҗиһан иде. Аны Җиһан әби дип, балалар "җиләкче әби" дип йөртәләр иде. Чөнки ул бөтен авылның яланнарын, тауларын, чокырларын үзенең биш бармагы кебек белә; яз булдымы, җәй килдеме, балалар, яшьләр аның савыт тотып юлга чыкканын сагалап торалар. Ул елына, аена, һавасына карап, хәзерге вакытта кайда, урманның кай җирләрендә, тауның нинди елгалары буенда нинди җимешләр, нинди җиләкләр булырын үзенең күпьеллык тәҗрибәсе буенча алдан сизә. Аңа ияргәннәр һәркайчан савытларын күздәй тутырып кайталар. Нәгыймә бу карчыктан калмый иде. Аның тапкан җиләген, җимешен, чикләвеген, көзге баланын да ярата, шулай ук агачлар, үләннәр, чәчәкләр, матур кошлар турында сөйләвен дә ярата иде. Бу карчык ун ел калада торган, ди. Шуннан әллә ниләр белеп кайткан икән, ди. Көннәрнең берендә урманнан менә дигән кура җиләге белән чиләкләрен тутырып чыктылар да, ипләп, яфраклап салырга дип, урманның яланга караган чигендә бер акланга, яшел чирәм өстенә утырдылар. Тирә-як чәчәк белән тулы. Болар тәмле ислеләр, үзләре апаклар. Киң канатлы ак, зәңгәр күбәләкләр, чәчәктән чәчәккә очынып, уйнашып йөриләр. Карчык сөйләп китте: — Дөньяда күп үсемлек бар. һәммә нәрсәдә ярату бар, — ди. — Менә, — ди, — күбәләкләр чәчәкләрне яраталар, аларга барып иркәләнәләр, - ди. Бу сүз Нәгыймәнең йөрәгенә кереп утырды. Аның яшь миендә күбәләкләр — әти булып, чәчәкләр әни булып калдылар. Шуннан алып кайчан гына бер күбәләк күрсә, кайда гына күзе күбәләкнең чәчәккә кунганына төшсә, ул үзалдына уйлана торган булды, һәммә нәрсәгә мәхәббәт орлыклары чәчелгән икән. Хәзер менә шуларның икесе очрашты да ялкын булып кабынды ди. Шуның белән аның үз йөрәгендә дә ниндидер күңелле дулкын кузгала, нәрсәнедер эзләүгә, эзләнүгә охшаш бер тойгы уяна иде. Аның анасы изге күңелле иде. Кош-кортны бик сөючән иде. Аеруча карлыгач белән күгәрченнәрне бик кадерли иде. Әбинең күңелен кошлар да беләләр иде. Өйнең башында, кыек очында, әлбәттә, һәр яз карлыгач оя ясый, бала чыгара. Көз китә, яз тагын килә. Келәтнең салам кыегы очында ел тәүлеге буенча күгәрченнәр яшиләр. Шунда оялары була, шунда йомырка салалар, шунда бала чыгаралар. Мәчеләр кош итен бик яратканга, малайлар йомырка белән шаяручан булганга, карчык һәркайчан күз салып, бу ике дошманның кагылуыннан сакларга тырыша. Бу күгәрченнәрнең берсе — ата, берсе — ана. һәр икесе матур, куе күгелҗем күкләр, һәр икесенең аяклары янып торган кызыллар. Болар үзләре гаҗәп тату, гаҗәп мәхәббәтле яшиләр. Аз гына аяз тын көннәр булдымы, болар икәүләшеп, гөрләшеп-гөрләшеп чыгалар да түбә кыекларында, якты кояш астында уйный башлыйлар, бер-берен куалар, муеннарыннан иркәләшәләр, канатларын кагышалар. Аннан матур, нечкә, кызыл авызлары белән үбешә башлыйлар. Озак, бик озак үбешәләр, тагы уйныйлар, тагы гөрлиләр, тагы үбешәләр. Нәгыймә, боларны күргән саен, Җиһан әбинең чәчәкләр белән күбәләкләр турындагы сүзен хәтерли иде. Аның йөрәге дулкынлана, каны кузгала, хыялы, уянып, нәрсәдер эзли, нәрсәдер юксына башлый. Үзе күгәрченнәрдән күзен алмаган көенчә уйлый: "Болар да шул күбәләкләр, чәчәкләр кебекме икән? Болар да шулай яратышалармы икән?" — дип, үз эченнән сорана. Күкрәгендәге ут дулкыны үзенә каршы килеп бәрелә торган икенче дулкын булмаганга, күңелендә ниндидер бер бушлык сизелә иде. Күршедә бер егет бар. Аңарга каршы урам аша бер кыз тора. Болар бик яшьли яратыштылар. Егет атага бер булганга, солдат куркынычы юк иде. Анасы да сукыр иде. Өйдә эш кулы кирәк иде. Шуңа күрә ата каршы тормады. Болар бик иртә өйләнештеләр. Нәгыймә боларның икәү бергә ындыр табагында чабагач белән ашлык сукканнарын күрде. Болар һәрвакыт уракка йөргәндә, бер-беренә бик якын тыгызланып яки аркаларын терәшеп утырып баралар, шулай кайталар иде. Бервакыт, Гөлҗиһан карчык белән җиләк җыеп йөргәндә, боларның печәнлегенә барып чыкканнар. Төш вакыты иде. Көн бик эссе иде. Болар зур имән төбенә күләнкә ясаганнар да яшел чирәм өстендә, чәчәкләр арасында ашап утыралар. Ире нәрсәдер сөйли. Яшь хатын, иркәләнеп, аның авызын капларга, сөйләтмәскә әйтә. Ир хатынның биленнән кочаклап ала да иркәләп үбә; озаклап үбешәләр. Аннан тагы ашарга тотыналар. Җиләкчеләр, күрмәгәнгә салышып, агачлар арасына кереп югалдылар. Нәгыймә баскан җирендә катып уйга талды. Күбәләк белән чәчәк хәтеренә төште. Кызыл аяклы матур күк күгәрченнәрнең якты кояш астында үбешеп уйнаулары күз алдына килде. "Болар да шулаймы икән? Бу ир белән хатын да шул күбәләкләр, чәчәкләр кебек яратышалармы икән?" — дип, хыялга югалды. Теле белән әйтә белмәде, ләкин йөрәгендә бер дәрт, бер эзләнү туды: "Дөньяга чәчелгән мәхәббәт бар бит. Чәчәкләр белән күбәләкләр дә бар. Күгәрченнәр дә бар. Әнә теге зур имән астында яшел чирәмдә утырган ир белән хатын да бар. Минем өлешем кайда икән? Минем күкрәгемдә күтәрелгән ут дулкынына каршы ник икенче дулкын килеп кушылмый икән?!" Туйның беренче көненнән, зөфафның беренче кичәсендә, сөекле Садыйк белән беренче ялкынлы үбешүендә Нәгыймәнең йөрәге ул югарыгы сорауларга җавап килгәнен сизде. Бу рәхәткә, бу гаҗиб тирән шатлыкка ул үзалдына, үзеннән-үзе көлеп, елмаеп җибәрде. Шуның белән бергә ул үз гомеренең ниндидер матур әкиятләр, хыялый бәхетле төшләре башланган кебек, алсу иркәлекләр эченә чумды. Нәгыймә гомеренең икенче баскычына менә шулай керде. Зөфаф кичәсе аның гомерен икегә аерып куйган кебек булды. Шул көн ул башлап тормышның ләззәтен татыды. Шул көннән алып аңа дөнья, ай, кояш, ирләр, хатыннар, егетләр, кызлар бөтенләй башка төстә кебек күренә башладылар. XIII Ләкин дошманнар Нәгыймәнең Садыйк кочагында тапкан бу матур бәхетен көнләделәр. Егет куенына кергәннең икенче көнендә кызның урам капкасын, бик зур итеп, эштән чыгарып, кара дегет белән буяп киттеләр. Айлы кич иде. Ана карчыкның йокысы тынычсыз үтте. Аның күңелендә бер шикләнү бар иде. Ул Нәгыймә тирәсендә байтакларның әйләнгәләвен күрә иде. Шул искәнеп йөргән егетләрнең берәрсе үч алып азапланмасын дип куркына иде. Берничә тапкыр уянып, урам якка күз дә салды. Юк иде. Менә бервакыт эт өрде. Әби сискәнеп китте, алдан белгән кебек, йөрәге урыныннан кузгалды. Яланаяк, яланбаш йөгереп чыкты. Ләкин ул соңга калган иде инде. Яңа гына, тик менә хәзер генә урам капкасын куе дегет белән сылап киткәннәр. Ике багана белән киң такталар бөтенләй кап-каралар; кара, сыек нәрсә әле дә түбән таба буй-буй тамып, агып тора. Карчык ни эшләргә дә белмәде. Тиз өйгә керде, кызып, аптырап, кеше уятмаска тырышып, кашаяк мунчаласын алды, табак белән су чыгарды. Үзенчә башкалар торганчы юып бетермәкче иде. Ләкин бер эш кыла алмады. Киресенчә, дегетне киңрәк җәйде генә. Зур пычагы бар иде. Аның белән кырырга азапланды. Ләкин дегет агачка нык сеңгән иде. Аз гына да кырылмады. Ана, хәлдән таеп, ни кылырга белми әле анда, әле монда ташланганда, берәм-берәм башкалар да уяндылар. Бөтен өйне дегет кебек кара бәхетсезлек, тирән хурлык каплады. Арада иң нык хурланган, иң нык өзгәләнгән кеше Нәгыймә булды. Ул башын, йөрәген кая куярга, бу мәсхәрәдән дөньяның кай тишегенә кереп качарга белми, балалар кебек өзгәләнеп, бәргәләнеп елый иде. Арада бу мыскылга бик тыныч караган, бераз елмаеп, һәммәсен юатып йөргән бердәнбер кеше булса, ул да яшь кияү Садыйк иде. Ул моңа башта ук аз гына да борчылмады. — Тиле, нигә ул чаклы исең китә? Авыл хулиганнарының этлеге өчен шулай елыйлармы? — дип, яшь кәләшне тынычландырырга тырышты. Нәгыймә аның саен өзгәләнә, үзе күз яше аша әрнеп сөйли иде: — Беләм, беләм мин. Шуларның гына эше. Заһит бай малае Шәмси миңа исле сабыннар җибәрткән иде, кибетче Хәйбулла улы кәнфитләр китерткән иде. Имеш, шуның белән минем күңелемне аулыйлар... Мин берсен дә алмадым, кире үзләренә кайтардым... Әнә Гайшә апай да белә. Аңа Хәйбулла малае әйткән: җиңги, дигән, Нәгыймәне мин яратам, бүген кич аңа кунарга керәм, урам як тәрәзәсен бикләмәсен, дигән... Гайшә апай әйтә: сүзе беткәнен дә көтмәдем, җирдәге ташны алып башына бәрдем, ди. Ярадыр идем, иелеп калды, аннан азбар буйлап качты, ди. Ышанмасагыз, Гайшә апайның үзеннән сорагыз... Минем бер генә тиенлек тә гаебем юк... Тик үзләренә карамаганга, безне санга алмыйча, кала килмешәгенә китте дип, ачудан шулай хур итәләр, ди. Садыйк иркәләп көлде: — Җаным, матурым, Нәгыймәкәем! Син нигә юк өчен күз яше түгәсең?.. Мин синең гаепсез икәнеңне беләм бит. Бер түгел, мең капка буясалар да, төкермим дә мин... Мин авыл мужигы түгел... — диде. Кочаклап озак үпте, иркәләде. Хатын бераз тынычлана башлады. Ул хурлана да иде. Юк гаепне такканга әрни дә иде. Аннан да бигрәк шундый матур бәхет белән башланган бу яңа, күңелле тормышның гомергә агулануыннан, иренең күңелендә кара кер, авыр шик калудан курка иде. Садыйкның, йөзенә аз гына да ачу чыгармыйча, болай елмаеп, яшь бала кебек иркәләвен күргәч, Нәгыймәнең йөрәге бераз басылды. Ире аңа элек каты күңелле кеше кебек күренә иде. Матур сүзләре дә юк кебек иде. Менә шул капка бәхетсезлегеннән соң аның теле әллә кайдан ямьле сүзләр тапты. Нәрсә ди бит, "Җаным, матурым, Нәгыймәкәем!" ди. Ул егет булып йөргән чагында да, әле менә кичәдән алып ир булгач та, мондый җылы, ягымлы итеп иркәли алмыйдыр кебек иде. Хәзер әйтерсең аның мәхәббәте тирәнәйде, ныграк ялкынланды. Нәгыймәгә менә шулай тоелды. Ул үзенең бәхете җимерелмәгәнен, якты күккә тик вакытлы кара болыт кына сарылганын сизенде. Бу кара болытлар да тиз таралырлар кебек, әнә таралалар кебек; теге матур бәхетләр, матур әкиятләр, бәхетле төшләр яңадан берәм-берәм кайталар кебек булды. Яшь кәләшнең бераз тынычланганын күргәч, Садыйк йортка — капкага чыкты. — Хулиганнар, кара мужиклар, — дип, үзалдына сүгенде дә капкадагы кара дегетне юнып ташлауның чарасын күрә башлады. Утынлыкта үткен балта бар иде. Шуны алды. Пычкы белән өтергене дә эзләп тапты. Мич башыннан күгәреп беткән ышкы актарып чыгарды. Капканы сүтте, баганаларын екты да эшкә тотынды. Уңай җирен ышкылады, ышкы ала алмаган урыннарын үткен балта белән кыеп төшерде. Ул арада эшсезләр, гайбәтчеләр, көләргә әйбер эзләүчеләр җыелганнар иде. — Нихәл, шома егет? Яшь киленнең карасын юасыңмыни? — дип, мыскылларга маташып карадылар. Садыйк башта дәшмәде. Тегеләр бик үзсенә башлагач, иң элек берсенә янындагы агач кисәге белән бәрде, калганнарын: — Китегез, хулиганнар!.. Үзегезгә эләкмәгәч, ачудан кеше исеме пычратып йөрисез... Анагызны... — дип, ата-бабалары белән сүгеп таратты. Ул арада кияү егете булып йөргән Фәхри белән Шәнгәрәй дә килеп җиттеләр. Туй мәҗлесендә Садыйкның атасы булып утырган, бүләк алган Җиһанша карт та күренде. Ул чын күңеленнән рәнҗеп, карганып сөйләнде. Ләкин боларны Садыйкның тынычлыгы гаҗәпсендерде. Бары бергә эшне бетереп, капканы элекке рәвешенә кайтарып утырттылар. Карчыкның самавыры кайнаган, майлы коймаклары пешеп өлгергән иде. һәммәсе өйгә чәйгә керделәр. Садыйк кодалап йөргән чагында ук алдан аңлатып куйган иде: "Мин — завод кешесе. Минем көннәр генә түгел, сәгатьләр дә санаулы. Туй итеп, ике көн кияүләгәч, Нәгыймә белән калага китәрбез", — дип килешкән иде. Бу капка трагедиясе килеп чыккач, Нәгыймәнең анасы алай тиз җибәрергә якын килмәде: — Безне мәсхәрә иттеләр. Баганадагы дегет бетсә дә, телләрдәге гайбәт алай тиз бетмәс... Бүген үк китеп барсагыз, кияү үпкәләгән, имеш, кияү ачуланган, имеш, шуңа күрә тизрәк калага сызган, имеш, хатынын ташлап китәргә булган да, бик елагач, йә, барсаң бар инде, анда күрербез, дигән, имеш, менә шундый сүзләр белән дөнья тулыр... Җибәрмим. Дүрт көнсез җибәрмим... Дүрт көн кичеккәннән тау-таш җимерелмәс, - диде. Кияү егетләре дә, "ата" да карчыкны якладылар. Садыйк ике ут эчендә калды. Ул, каладан киткәндә: "Өйләнәм, туйга барам. Бер атнадан киләм, дүшәмбе көн эшемдә булырмын", — дип, мең төрле ялыну белән генә рөхсәт алган иде. Ник кичектең? дип сүгүләреннән дә, шелтәләүләреннән дә түгел, аның урынына кеше алып куюларыннан бик курыкты. Эшсезләр бик күп, һәр көн иртә завод капкасы шул урынсызлар, ач эшчеләр белән тулы була. Җитмәсә тагын, электән Ушковның үзендә эшләгән байтак кешеләр һәр көн урын дип, эш дип ялынып йөриләр. Әгәр дүшәмбе көн кайтып җитмәсә, тотарлар да башка берәүне кертерләр. Икенче яктан, мондагы хәлләр белән исәпләшмәскә дә мөмкин түгел. Җиһанша карт өзеп әйтә: — Кеше гомерендә бер килә ул... — ди. — Базарга чыгып, ат алып кайту гына түгел... — ди. — Кешенең күз яше белән исәпләшми булмый... Карчык та, Бирәхмәт белән Шәяхмәт тә монда көн итәселәр... Аларның хәлен уйларга кирәк... — ди. Тагы дүрт көн шулай кичте. Яңа кушылган ике яшь, бергәләп, егеткә "ата" булган йортның кунагында булдылар. Яланнарга, тауларга чыгып керделәр. Шулай итеп, капканың дегете генә түгел, телләрдәге гайбәт тә бетте. Садыйк үзенең яшь бикәче белән калага тормышка кайтты. Ул хатынына белдермәскә тырышты, ләкин бөтен юл буенча аның миен бер авыр уй кырып килде. Аңарда шикләнү, куркыну гына түгел, бәлки бөтенләй ышану бар иде: вакытында кайтмадың дип, аның урынына кеше алганнардыр... һәм ялгышмады. Монда эш, урын эзләп аптырап йөрүчеләр, киткәч үк, Садыйк турында хәбәр чыгарганнар: — Миңлебаев өйләнгән. Бер карчыкның бердәнбер кызын алып йортка кергән. Хәзер шунда кала икән, кайтмый икән. Мондагы квартир хуҗаларына да, бүлмә кирәкми, әйберләрем үзем барганчы сездә торсын дип, хат җибәргән икән. Ул шунда, авылда, иген чәчеп, тимерче булып торып кала икән! һәм шуның буенча дүшәмбе көн үк аның урынына кеше алганнар. Бу авыр кайгыны белгәч, Садыйкның өстенә су койган кебек булды: яңа өйләнде, бер тиен акча юк. Урыныннан да кудылар. Берни эшләргә белмичә, барып талашып карады: — Нәрсәгә дип мин авылда калыйм! Мин крәстиәнмени? Мин бит гомеремдә урак, сабан тотмаган, — дип тавыш куптарды. Кичегүенең сәбәпләрен аңлатты. Ләкин бернәрсә дә эшләр хәл юк иде. Алты ай урынсыз йөргән, дүрт балалы, авыру хатынлы Семёныч хәзер аның урынында эшли. Егет бик аптырады. Яшь, яңа кеше аңлый алмас, бәхетсез аягым белән килгәнмен икән дип тагы елар. Хәзергә әйтергә ярамый, әллә, бәлки, тиз урын чыгар дип, Садыйк үзенең хәлен башта Нәгыймәдән яшерде. Аның ике итеге бар иде. Хатынына белдермичә, шуның яңарагын полиграфист Гайнетдинов аркылы базарга чыгарып саттырды. Бурычка акча алды. Ул арада шул ук Гайнетдинов Василий Петрович дигән карт урыс эшчесе белән озак киңәште: — Берүзе булса яисә хатыны дөнья күргән кеше булса, тагын бер хәл иде!.. Тик менә яңа өзеп алган чәчәк бит, берни белми, - диде. Аның тел төбе — ничек булса да, картны Садыйкка урын табарга димләү; аңарчы иптәшләр арасыннан бурычка акча эзләп биреп тору чарасын күрү иде... Көннәрнең берендә Садыйк эчеп, исереп кайтты. Бу Нәгыймә өчен бөтенләй яңа әйбер иде. Кайгырырга да, еларга да белмәде. Начар, сасы ис аның үбүенең дә тәмен югалтты. Аннан да бигрәк, иренең сүзендә, күз карашында әллә нинди яңа бер мәгънә бар иде. Ул рәнҗиме, үпкәлиме, үзен гаепле саныймы — нидер бар иде. Хатын ипләп чишендерде. Исерекнең авызын, исе бетмәсме дип, кат-кат чайкады. Шулай ипләп үз янына яткырды. Каты кочаклап алды, чәченнән сыйпады, маңгаеннан, битеннән суырып-суырып үбә башлады. Ләкин Садыйк нидер уйланып аз гына ятты да шунда ук аягына басты, кире иелеп, Нәгыймәнең тезләрен кочаклады: — Их! Җанкай, белмисең бит син минем йөрәктә нинди утлар янганын! —диде дә тәрәзәгә борылды. Хатын куркып китте. Аның күз алдына теге дегетле капка килде. Ире шуның өчен көнләшүдән яна, күрәсең, дип коты очты. Ләкин эш анда түгел иде. Садыйк Нәгыймәне кочаклап алдына утыртты да чуалчык, исерек сүзләр белән үзенең кайгысын: менә ничә ай урынсыз, эшсез йөрүен, шуңа күрә яшь хатыны өчен бертөрле дә күңел ачарлык, юаныч бирерлек нәрсә кыла алмавын — һәммәсен-һәммәсен сөйләп ташлады. Бу минутлар хатынның яшь йөрәгендә гомерлек эз калдырдылар. Ул шунда Садыйк белән үзе арасында тирән бер багланыш барлыгын бөтен җаны белән сизенде. Сүзе беткәнен көтмичә үк бәхетле, җиңел кузгалу белән сикереп торды да иренең күзенә көлеп карады. — Кайгың шул гынамы?! Шуның өчен эчеп йөрисеңме? Ташла юкны! Ач үлмәбез... Менә бу нәрсә? Менә бу нәрсә? - дип, Акташтан китерелгән сандыгыннан күлмәкләрен, чыбылдыкларын, кызыл башлы зур сөлгеләрен, кызыллы-яшелле шәлләрен берәм-берәм чыгарып ыргытты. — Менә күр! һәммәсен сатабыз!.. Ул арада син урын да табарсың! — диде. Берничә минутта яшь хатын Садыйкның маңгаендагы җыерчыкларны таратты, йөзенә, күзенә елмаю — сөеп, яратып караган елмаю нуры чыгара алды. Бу беренче ачык аңлашу иде. Шуның тирән эзе аларның һәр икесенең йөрәгендә ут белән язылды. Гомергә җуелмаслык ышанышу булып калды. XIV Кияүгә барганчы Нәгыймә дөньяны матур ал төстә итеп күрә килде. Киләчәк тормышын да шулай хыял итте. Садыйк та аның күңеленә үзенең гармуны белән шаян, уенчак, дәртле бер егет булып кереп утырды. Алдагы көндә дә һәрнәрсәдән элек шул уен белән, шатлык белән матур яклар аның күз алдында йөриләр иде. Ләкин ул байтак яңлышты. Дәртле, шаян, уенчак кебек сыйфатлар өстенә ире каты характерлы, кызу канлы, үзсүзле дә бер кеше булып чыкты. Дөрес, юк-бар өчен талашып, кыйнап-сугып тормый иде. Әмма башына бер әйбер кереп утырдымы — аңардан дүндерү Нәгыймә өчен бик зур мәшәкать, азап була иде. Менә шул биш бармагың кебек ачып сала алсаң, шуннан соң гына, акрынакрын, сукранып, үзенең кирелегеннән кайта иде. Шулай ук акча тота белмәве дә хатын өчен бик күп кайгылар тудыргалады. Балаларның өстенә юк, квартирга түләмәгән, үзләре икмәк-суга киченәләр. Шулвакыт: — Үләм! Биреп тор! — дип, берәр иптәше килә дә, янчык төбен кагып, актык бер тиенгәчә ала да китә. Бу хәлләр кайбер чакта ир белән хатын арасында бик авыр талашларга барып җитәләр. Нәгыймә каты шөбһәгә төшә: "Бу ни эш бу? Артында берәр пычрагы бармы? Әллә башка берәр җирдә сөяркә марҗа асрыймы? Болар шуңа дип алып китәләрме?" — дип, караңгы уйлар белән үз эченнән әрни-әрни дә шул шикләнүләрен кычкырып иренә түгә башлый. — Алай кыланыр булгач, ник өйләндең? — дип еларга тотына. Мондый чакларда ул үзенең авылын үтә сагынып куя. Анда кайтасы килә. Кайтып, әниләрен, энеләрен күрәсе, иптәшләре белән рәхәтләнеп уйныйсы, шаярасы килә. Акташның киң яланнарында, урманнарында йөрисе, элекке кебек чиләкчиләк җиләкләр җыясы килә. Элекке кебек җырлап-җырлап урак урасы, рәт-рәт тезелеп, ак җиңсәләр киеп, печән җыясы, шунда эшләп аргач, күләгәдә утырып, әле яңа гына өлгергән бәрәңгеләрне ашыйсы килә. Садыйкка кияүгә чыгуын бәхетсезлек саный, бөтен йөрәге белән үкенеп куя: "Шул! Шул Гайшә апай гына харап итте! Буем-сыным бар. Чибәрлегем бар. Кулым эш белә. Анда, авылда да, үз тиңем табылган булыр иде. Тик шул Гайшә апай гына харап итте!.." — дип, үзен дөньяның иң бәхетсез бер адәме кебек тоеп, үзалдына өзгәләнә. Ләкин болар озакка бармый. Садыйк кайтып керә. Хатынының елаган күзләреннән, кызарган битләреннән үбеп, биленнән кочаклап ала да иркәли башлый. Биш-ун минутта күңелдәге шикләр тарала, караңгы уйларның эзе дә калмый. Гайшә апага булган ачу да көлкегә әйләнә. Ире үзенең көчле кочакларына алып күкрәгенә кыскан чагында Нәгыймә аның йөрәк тибүләрен үз тәнендә тоя, шул йөрәк эчендә үзе генә, тик үзе генә, тик Нәгыймә генә, тик ул ялгызы гына булганын тирән бер ышаныч белән бөтен күңеленнән сизенә. Менә шул тойгы, менә шул сизенү, менә шул ышаныч Нәгыймәнең авыр тормышында аның якты бәхетенең нигез ташы булып утырды. Күп заманнар, ялгыз калса, балалар авырса, ач торса, ирен сөргенгә җибәрсәләр, зинданга япсалар, урыныннан куып чыгарсалар, тагын әллә ниләр килсә — һәммәсендә, һәммәсендә шул тирән ышаныч аңа юаныч бирә, Садыйкның күңелендә үзенең кадерләнеп, тирән сакланып асралуы аның өстенә капланган караңгылыклар эчендә бер якты эз була иде. Ир-хатын булып торуларының өченче елында Садыйк тагын эшсез калды. Аны, заводтагы эш ташлауларда котыртучы дип урыныннан чыгардылар. Анда сугылды, монда сугылды — файда булмады. Байтак вакыт ни туры килсә шуны эшләп, кара хезмәтләргә тотынды. Ачлы-туклы киченделәр. Атасына барып, тимерлектә маташып бакты. Кыш кергәч, анда да эш азайды. Ул яңадан кайтты. Башка чара булмагач, Алафузга кочегар булып керде. Менә шул бер яктан икенче якка ташланулар чорында Садыйк начар бер гадәткә өйрәнде — ул эчәргә сабышты. Бусы инде Нәгыймә өчен бөтенләй зур, авыр кайгы булып әверелде. Әллә ничаклы яңа мәшәкатьләргә сәбәп булды. "Сигездә кайтырга тиеш. Хәзер унбер... Садыйк һаман юк. Кайда йөри икән? Әлбәттә, эчәдер. Бурычка баткандыр йә әйберен саткандыр. Монда мин ялгызым утырам. Балалар авырый. Квартирдан куалар. Бу ни эш? Бу ни эш инде?!" Шулай үзалдына әрненә-әрненә дә, күз яшьләрен сөртеп, ирен эзләргә чыгып китә. Трактирдан трактирга, пивнойдан пивнойга йөгерә. Туры барып керсәң ярамый. Хәзер яман телләргә эләгерсең. Берсе-берсе күреп калыр да гайбәт чәйни башлар: "Кочегарның хатынын күрдем. Шулай икән, болай икән. Караңгы төннәрдә япа-ялгызы трактирларда эчеп йөри икән", — дияр. Нәгыймә иске калын шәле белән йөзен каплый да трактирның, пивнойның тәрәзәсеннән эчкә үрелеп-үрелеп карый. Берәү керә, берәү чыга. Шулар уңае белән ачылган ишектән муенын сузып-сузып, андагы өстәлләргә, төтен, сүгеш, талаш эчендә йөзгән гәүдәләргә күз ата. Ләкин бернәрсә дә аерыр хәл юк: исерек җырлар, карлыккан граммофон, яман сүгенү, боларның һәммәсен каплаган куе төтен болыты. Күп вакыт Нәгыймә ялгыз булмый. Башка кайбер хатыннар да, урыстан, яһүдтән, шулай ирләрен эзләп, тыштан карыйлар, керергә куркалар; аптырагач, туңып, калтырап кайтып китәләр. Акча алган көннәр дә хатын өчен шатлыктан бигрәк кайгыга әйләнделәр. Баштарак оялды. Булмас, йөрмәм, диде. Ләкин тормыш тиз өйрәтте. Нәгыймә һәр шимбә саен, башка хатыннар кебек, завод капкасына баруны үзенә гадәт итте. Бу эштә дә ул ялгыз булмады. Эшчеләрнең акча ала торган бу билгеле көннәрендә завод капка төбе хатыннар белән тулы була иде. Болар башлыча икегә бүленәләр. Бер төрлесе — бурыччылар: квартир хуҗасы, кибетче, яшерен аракы сатучы кебекләр. Болар акчасын туздырмас борын алачакларын алып калмак булалар. Шуңа күрә сагалап торалар. Икенче төрлесе — эшчеләрнең үз хатыннары. Болар, эчәргә китмәсен, акчаны бетермәсен дип, туры өйгә алып кайтыр өчен киләләр. Әгәр инде ире бик талашырга исәпләсә: — Эт көнендә эшләп, атнага бер яртыны какмагач, дөньяда ничек чыдарга кирәк! — дип, каты сүгенә башласа, кычкырышырга, сугышырга тотынса, хатыннар актык чарага баралар: ирләре белән бергә җитәкләшеп трактирга, кабакка керәләр дә, үз куллары белән бер кызылбашны алып, җиңнәренә тыгалар, тагы шулай сукрана-сукрана өйләренә кайталар. Хатын азрак кәбестә, кыяр да алырга онытмый: "Эчә икән, өйдә эчсен! Күпме эчсә дә, үз янымда эчсен!" — ди. Ир, өйгә кайту белән, ач карыннан бер-бер артлы берничә чокырны төшереп алгач, үзе үк, кызып, кочаклап, килгән бер кешегә хатынын мактый башлый: — Менә, — ди, — минем катын нинди! Алтын бит, алтын! — ди. — Минем, — ди, — трактирда калпания белән җырлашып утырырга исәп бар иде, — ди... — Ә ул мине, капкада каравыл торып, өйгә өстерәде, — ди. — Шулай җиңемнән өстерәп, валлаһи, өстерәп, тарткалап кайтарды... Менә, катының булса, шулай булсын, шулай булмаса — өстенә төкер, — ди. — Минем катын алтын ул, алтын, — ди... — Менә, — ди, — аракы да бар, кыяр да бар, акча да бар... Бу кем эше дисең? Катын эше!.. Шулай сөйләнә-сөйләнә ашый, эчә дә хатынын кочаклап йоклый. Нәгыймә шулай күп мәртәбәләр Садыйкны алып кайткалады. Ире шулай өенә кайтып эчәргә күнегеп тә бара иде. Яңа кайгы килеп төште. Кочегар тагын урыныннан чыгарылды, сәбәбен үзе дә белә алмады. Жандармнан сүз булган да, диделәр, бер оста, үзенең авылдан килгән кардәшен урнаштырыр өчен Садыйкны чыгарткан да, диделәр. Аның урынына Селиванов дигән бер урыс керде. Хәл шулай инде. Татар эшчеләренә квалификация алу бик кыен. Моны алгач, шуның буенча урын табу, табылган урында озаклап тору да җиңел түгел. Аны үстермиләр. Кара эштә батыралар; үсә башласа, чөеп җибәрәләр. Миңлебаев бу тирәдә юньле эш табудан өмет өзде. Зуррак җирләргә юл тотмак булды: — Бакуга китәм. Булмаса, Уралга, Екатеринбурга борылырмын... Анда минем таныш иптәшләр бар, — диде. — Тапканымны җибәрермен. Монда үзең дә кер юарсың. Аз-маз кара эш табылгалар... — диде. Нәгыймә беренче мәртәбә зур шәһәрдә ялгызы калды. XV Ире эш эзләп Бакуга киткәч, беренче балалары үлде. Шуның кайгысыннан яңа аякланып бара иде. Көтелмәгәндә бер карчык килеп керде. Бу — башка әбиләр кебек суфилык сатмады, дога да кылмады. Әллә нинди оятсыз тел белән сөйләнә башлады: — Алтмышта түгелсең! Юкка елап утырма. Яшьлегең бар, чибәрлегең бар. Буең-сының тал чыбыктай. Үзеңне бик аз гына киендерсәң, бераз гына кадерләсәң, сине күргәч, ирләр егылып төшәрләр... - диде. Үзе әллә нинди оятсыз тавыш белән хихылдап көлде. Нәгыймә башта аптырады. Ләкин тиз аңлады. Аңлавы белән,кисәү агачын алды да: — Йөрмә монда, карт кәнтәй! — дип кыйнап чыгарды. Үзе шул сәгатьтә үк Василий Петровичларга йөгерде. Эшне сөйләп бирде: — Ялгызым куркам. Ирем кайтканчы сездә торыйм. Эшегезне эшләрмен, тамагыма үзем табармын, — диде. Карт, әлбәттә, үзе берсүзсез риза иде: — Хатыннан сора, ул ни әйтер? — диде. Ләкин бусы курыкты, үз эченнән: "Бик яшь, бик чибәр нәрсә шул. Тыныч башымны кайгыга салыр хәлем юк", — дип уйлады. Кертә алмавын әйтте: — Кичә генә хат алдым, — ди. — Сеңлем килергә чыккан. Аның ике баласы да бар. Тыгыз булыр бит, — дип ялганлады. Яшь хатын, өенә кайтып, бик озак үксеп-үксеп елады да, кибетче Сираҗига барып, иренә бик озын хат яздырды. Берсен дә калдырмады. Иң элек теге оятсыз карчыкны әйтте: "Хәзер монда мине аулый башладылар", — диде. Василий Петрович карчыгының көнләшүен дә яшермәде. Иң ахырга китереп болай беркетте: "Үзең кайт, тиз кайт. Шул айда кайтып җитмәсәң, бөтен әйберләрне сатам да синең артыңнан китәм. Бала да үлде. Монда ялгызым акылдан шашармын. Ни күрсәк тә, анда бергә күрербез", —диде. Боларны яздыргач, баштан тагын бер кат укытты. Икенче ягын әйләндереп карады. Күңелендәге ниндидер бер дулкын бу хатка керми калган иде. Үзалдына көлде дә язучыга кире бирде: — Сираҗи абзый, син тагын бер сүз арттыр әле, — диде. Үзе уңайсызланып кызарды. Сираҗи аңа карап: — Йә, нәрсә языйм? — диде. — Менә болай яз: Яна йөрәк, яна йөрәк, Күмергә кала инде; Йөрәгемнең янулары Гомергә кала инде. Агыйделнең яры биек, Менеп бара бер киек; Су сипмәгән гөлләр кебек Көтәмен янып, көеп. Сираҗи боларны язды, яңадан укыды: — Шулаймы? — дип сорады. Нәгыймә елмайды: — Шулай, рәхмәт, — диде дә җиңел, рәхәт атлап чыгып китте. Почмакка барып, яшел тартмага хатын салып ук җибәрде. Шул атнадан башлап хатын утлы шөбһәләр эчендә Садыйгыннан җавап көтә башлады. Кичеккән һәрбер көн бу шөбһәләрнең көчен арттыра, хыялны бер-береннән яманрак, күңелсезрәк күренешләргә таба алып китә бара иде. ...Үзе дә кайтмаса, моны да чакырмаса, бу ни эш була?.. Башка түгел, әлбәттә, анда берәр марҗа кәнтәйгә ияләшкәндер. Юк-юк, алай булса, Нәгыймә бер көн, бер сәгать, бер минут та түзмәс! Каласы чукынып бетсен, заводның муены астына килсен, Садыйгы да йөзтүбән кадалсын. Кирәкми, берсе дә кирәкми! Дөнья бер монда гына түгел. Тотар да Акташ авылына, үзенең туган иленә кайтыр да китәр. Анда әнкәсе вафат, ди... Кечкенә Шәяхмәт белән Бирәхмәт бергә үсеп, менә дигән сылу егетләр, уңган егетләр булып киләләр инде. Көлсәләр көләрләр: "Шулаймы? Монда тиң тапмадың, калага үрләдең. Күпме өстерәлдең, инде тагын Акташ кирәктеме? Туган җирдән туйган җир яхшы дип, борын күтәрдең! Инде тагын әйләнеп кайттыңмы?" — дип мыскыл итәрләр. Ләкин кая барасың? Бер көләрләр, ике көләрләр дә туктарлар. Иелгән башны кылыч кисмәс. Шулай акрынлап торып китәрмен... Нәгыймә менә шундый авыр, шикле, чуалчык уйлар эчендә ун көн үткәрде. Унберенче көндә, төш вакытында, болар һәммәсе дә берьюлы таралды. Аның алдында тагын дөньяның бәхет ишекләре ачылды. Бөтен тормыш сөемле якты нур белән тулды: Садыйктан, аның Садыйккаеннан кечкенә генә хат бар. Ул әйткән: "Сине бик сагындым, бик сагындым, дигән. Үзем исән-саумын, эшлимен, дигән. Баку шәһәрендә нефть борауларында урындамын, дигән. Янымда синең булмавың гына күңелне ярсыта, дигән. Анда кайтып файда юк. Әйберләреңне җыйна, кирәген ал, кирәкмәсен Василий Петровичларда куеп калдыр да үзең минем янга кил, дигән. Ач үлмәбез, ни күрсәк, бергә күрербез", — дигән. Җитмәсә тагын, юлга тугыз сум акча да җибәргән. Хатынның күңел күгендә нур уйнады. Йөрмәде, канатланып очынды. Ике көн эчендә әзерләнеп бетте. — Бүген кич поезд белән Бакуга китәм, — дип, танышларына исәнләшергә барды. Картка әйберләрен илтеп куйды. Менә шулай сәфәргә аяк атлаган сәгатьтә тагын хат килеп төшмәсме! Нәгыймәнең йөрәге урыныннан купты: "Бардыр, берәр күңелсез хәбәр бардыр", - дип, эченнән кистереп куйды. Укып бир дип, Сираҗига йөгерде. Хәбәр күңелле түгел. Садыйк үзе җибәрмәгән, аның Гарипов дигән бер иптәше язган: "Садыйк иптәш Миңлебаевны, — дигән, — егерме дүрт сәгать эчендә, - дигән, - Баку шәһәреннән сөреп җибәрделәр, - дигән. Ул гына түгел, башкалар да бар, — дигән. — Садыйк иптәш, — дигән, — Уралга, Екатеринбур каласына сораган икән, аңа риза булмаганнар, — дигән. — Ул бүген этап белән, — дигән, — Пермь губернасына, Шадрин атлы калага озатылды, — дигән. — Шул гынамы? Башка юкмы? Хатынның йөзендәге кайгы пәрдәсе алынды. Аны куркыткан, аны газаплаган нәрсә иренең читтә йөрүе генә дә түгел, ач үләрмен дип уйлау гына да түгел икән. Борчылуларының төбе Садыйкның анда, чит җирдә, берәр кәнтәй марҗа белән бәйләнеп китү куркынычы икән. Гарипов хаты аны аз гына да ватмады: — Пермь кайда, Шадрин кайда? — дип сорашты. Бакудан бик күп якын икәнен белгәч, эченнән шатланып ук куйды: "Садыйк килеп урнашуга, мин үзем дә анда булырмын", — дип, эчтән елмайды. Шуннан соң инде бертөрле күңелсез хәбәр дә аны элекке кебек яндырмады, көйдермәде. Ул боларның берсенә дә җиңелмәде. Садыйк бар. Аның Садыйгы бар. Садыйкның өлкән йөрәге бар. Нәгыймә, кечкенә кадерле бала кебек, шул зур йөрәкнең эченә бер үзе, тик бер үзе кереп, бөтәрләнеп яткан да, шуның иркә тирбәтүләрендә үзен рәхәт, бәхетле сизеп, гомер юлында ага бирә. Авырлыклар килде, башка өметләр бетте, ләкин Нәгыймә бернәрсә белән юанды: "Ул бар бит, ул исән бит әле. Ул акыл бирер, ул коткарыр әле!"- диде. Сөргендә йөргәндә дә, аннан соң сугышка алынып, каты, канлы фронтларда газапланган заманында да, хатын, үзе уйлап очына чыга алмый торган кыенлыкларга, чуалчыкларга эләксә: "Аңа яздырырмын, аңа киңәшермен", — дип, күңеленә беркетә дә иреннән җавап килгәнне сабыр белән көтә иде. Революция булгач та Миңлебаевны заводтан эшче депутатлары советына сайладылар. Иптәшләре, аны чакыртып, хәбәр җибәрделәр. Василий Петрович бер көндә ун-егерме еллык яшәрде. Карт башы белән көн-төн туктамый эшләргә тотынды. Нәгыймәгә дә берничә тапкыр: — Тизрәк кайтсын, көн безнеке! — диде. Хатынның күзеннән тагы бер кат калын пәрдә алынды. Башындагы томан бөтенләй таралды. Кайгылы Казан сөемле булып күренә башлады. Ул Садыйкны ярата иде. Ир итеп ярата иде. Ләкин бу урыннан урынга куылуларны, коткы салып, эш ташлап йөрүләрне, сөргеннәрне Нәгыймә аңламый иде. Болар язмышның җибәргән бәхетсезлекләре булып күренәләр иде. Революция дулкыны кайнап киткәч, элекке зиндандагылар, сөргендәгеләр эш башына менеп, яңа тормыш өчен ачык көрәш башлагач, хатын ул үткәннәрнең мәгънәсен берьюлы, бер сәгать, бер минут эчендә бөтен йөрәге белән, мие, җаны белән үткен рәвештә аңлап алды. Менә хәзер кайнаган көчле пролетариат революциясе белән ул Миңлебаевларның элекке зинданнары, сөргеннәре, эш ташлаулары — һәммәсе бер нәрсә, һәммәсе бер диңгезгә төшә торган ермаклар, бер агачны үстерәчәк тамырлар кебек күрде. Хәзер ул үзенең мәхәббәтенә үзе шатлана. Кайбер вакыт газап булып, бәхетсезлек булып күренгән ул ярату тойгылары аңа якты нур кебек булдылар. Ире солдат киемендә бөтенләй арып, ватылып кайтты. Ләкин аны Казан исәпсез хезмәт белән каршы алды. Кайтып төшкән көне белән баштанаяк эшкә, көрәшкә, солдат арасына, крәстиән арасына, завод-фабрика пролетариаты арасына чумды. Ораторлыктан тамагы карлыга, ашарга-эчәргә вакыты булмый, совет утында туктаусыз янудан тәне ябыга, йөзе кибеп ката. Ләкин хатын инде борчылмады. Тик ирен кызганудан, аны көчләп булса да аш-чәйгә кайтарырга, көненә биш-алты сәгать булса да йоклатырга тырыша иде. Аның үзенә дә иреннән тигән өлешләр — тик менә шул аз сәгатьләр генә була иде. Садыйк хатынындагы бу яхшы үзгәрешне сизде. Аңа тигез иптәш итеп карады. Аңлы иптәш, аңлы юлдаш кына түгел, балага ана гына түгел, бер фронтта бергә көрәшче дә итә алу өметләрен уятты. Үзенең ни бар кайгыларын, совет, революция эшләрендәге барлык уңышларын һәм аяк таюларын, иң зур мәсьәләләрдәге фикерләрне һәр көн ашаган-эчкәндә, кич йоклау алдында аның белән уртаклаша барды. Шул сөйләшүләрнең берендә хатын әйтә салды: — Нәрсә син иптәш тә иптәш дисең? Коры сүздән миңа ни файда? Син заводта. Син советта. Син фронтта. Мин булсам, һаман мич алдында, һаман аш, бәрәңге пешерәм. һаман бала искесе юам. Шулмы иптәшлек? Бу көтелмәгәнчә, кискенрәк килеп чыкты. Садыйк нык уйланды. Нәгыймәнең үзе белән озак киңәште: — Балаларны яслегә, бала өйләренә бирик... Өйдә аш-чәйне бетерик. Бездә "Ризык" бар, шуңа йөрик. Син заводка кереп эшли башларсың... Советка катнашырсың... Ләкин хатын үзалдына куркынып куйды: "Ярый, тәмсезрәк булса да, "Ризык"ка ашарга йөрербез. Заводта да, советта да эшләргә баш-аягым белән атлыгып торам. Ләкин балаларны ни эшләтергә? Кечкенә баласы — Корыч. Бусы бөтенләй әнкәсе. Зур баласы — Хәсән. Бусы коеп куйган әткәсе. Болардан ничек аерылырга? Боларны ничек яслегә, балалар йортына бирергә? Анда ничек карарлар? Алар минсез ничек торырлар? Мин балаларымнан башка ничек яшәрмен? Үләрмен бит, акылдан шашармын?! Әгәр балаларны шулай тапшырмасаң, казан-учак яныннан, искедән китә алмасаң, ничек итеп Садыйкларга янәшә була аласың? Гайшә апа ничек бара ала? Ире дә бар, балалары да бар. Үзе, теттереп, совет эчендә, революция эчендә кайный. Авыл Советында ул — иң талашучы әгъза диләр. Волбашкармага да барып җитә икән. Ничә тапкыр авылдан сайланып, калага, съездга, конференциягә килде. Ул көн нәрсә? Съездда татарча унбиш минут сүз сөйләгән, ди. Аны тылмачлар урысчага аударган, ди. Гәзитләрдә урысча, татарча сүзләре дә чыкты. Үзенең сурәтен дә бастылар. Аякта чабата, өстә бишмәт. Башта кызыл яулык. Йөзендә, күзендә үткенлек, катылык балкып тора. Аны хәзер кызыл Татарстанның яңа хатыннарыннан дип атап җибәрәләр". Нәгыймә күп уйланды. Ара-тирә йөрәге җилкенепҗилкенеп куйды. Ләкин шушы көнгәчә мәсьәләне өзә алмады. Бу Фәхри эше белән ире килеп капкач, ул тагы әрнеде. "Менә бит, зинданга бардым — кертмәделәр. Конференциягә бардым — контроль җибәрмәде. Йөрәк яна. Ләкин Садыйкны коткару турында бер чара кыла алмый. Мин активист булсам, тавышым көр булыр иде. Кайда, кемне ничек күреп, кайдагы кыңгырауны басарга белер идем. Хәзер нәрсә? Шәрәфигә барсаң — ул ячейкада, Василий Петровичка керәсең — ул конференциядә; метранпаж Гайнетдиновны күрмәк булдым — ул көн-төн комклубта, конференциянең президиумында, тагы әллә нинди комиссияләрдә, ди. Иртән тугызда чыгып китә, ди, ярты төннәрдә арып, ватылып, эштән чыгып кайтып ава, ди. Инде ни эшлисең? Кая сугыласың?" Хатын бу төнне шулай үткәрде. Иртә торгач, тагы конференциядә берәрсен табып, Садыйкны тиздән чыгару чарасын күрергә теләп, киенә башлады. Шулвакыт ишек кактылар. Караса, энесе — гаскәри курсант Шәяхмәт икән. Бусы да тагы әйтерсең ут чыккан, шулай кабалана: — Мин, апай, сиңа бер генә минутка, — ди. — Без хәзер лагерьга, манёврларга чыгабыз, — ди. — Былтыр мин ерак атуда, төз атуда беренче булдым, — ди. — Быел да шуны бирмәскә тырышам, — ди... — Мин — беренче атучы, — ди. — Кичә, — ди, — сезнең белән пароходтан төшкәч кенә исемә килде. Минем бит доклад бар иде. Тиз чаптым. Ярый әле тезислар әзерләнгән, материалым электән җыелган иде, — ди. — Ахылдап, тирләп-янып кайтып төшсәм, ячейка тулы халык. Мине көтәләр. Ашыгычлык белән әллә ничә цифрны бутап бетердем. Большевикларның өченче съезды белән меньшевикларның конференциясен чуалта яздым. Үземне бик каты пешерделәр. Хатын башта бу сүзләрнең очы кая бара икән дип тыңлады. Үзе теләгән әйбер чыкмагач, кызып, тиргәп ташлады: — Нәрсә син сандугач кебек сайрыйсың? Миңа кирәген әйт: җизнәңне кайчан чыгаралар? Егет, аз гына да борылмыйча, шуңа күчте: — Күрдем, күрдем. Шәрәфине дә күрдем, Василий Петровичны да күрдем. Бу картка әйттем: син металлистсың. Кырык еллык бу стажың бар. Егерме еллык партия стажың бар. Ник син Миңлебаев иптәшне һаман чыгартмыйсың, дидем. — Ни ди? — Ул көлде, стаж белән, ди, кодексларны җимереп йөрергә ярамый бит, ди. Конференция менә кичә генә ачылды, ди. Партиянең Үзәк Комитеты эшләре турында Мәскәүдән килгән иптәшнең доклады булды, һәммә кеше шунда кайный. Әле дә прокурорны сүктем, ди. Ник ашыктырмыйсың, дидем. Ул, синнән бигрәк борчылам, ди. Паларусовның хатасы бар, ди. Ул каты кеше бит. Прокурор Гайфуллин иптәш аңа әйткән, ди, син не правильно поступать иткәнсең, обвиняемыйга каршы меры пресечения принимать иткәндә осторожно булырга кирәк, дигән, ди. Теге Паларусов үзенекендә каты тора, ди. Прокурор әйтә, ди, әгәр меры пресечения турында следователь белән прокурор арасында разногласие булса, Уголовно-процессуальный кодекс буенча распорядительный судның разрешениесенә бирелә, дип әйткән, ди. Хәзер менә шуны көтәргә кирәк, ди. Бу да Нәгыймәгә Садыйкны гаепләүче әйберләрнең бик көчле икәне турындагы сүзләрне әйтмичә калдырды. Курсант дәвам итте: — Редактор Шәрәфине күрдем. Ул әйтә, башым әйләнде инде монда, ди. Хуҗалык, сәяси момент, үлем — бары бергә бутала башлады, ди. Шулай да, ди, йозакны үзем барып ачарга минем көчем җитми, һәммә кеше конференциядә кайный, ди. Теге үземнең иптәшем чуваш комсомол белән сөйләштем. Ул әйтә, без, ди, Паларусовка әллә кайчаннан бирле каршы, ди. Без 14 кеше, кул куеп, аның өстеннән Мәскәүгә бирдек, ди. Боларның эшләре бик чуалган икән. Ул "14"кә каршы хәзер "24" чыккан, ди. Бу ике арада күптән бик кызу талаш бара икән, ди. Садыйк җизнинең мәсьәләсе дә шуларның ызгышы эченә кереп буталмадымы икән? Боларның эше бик зурдан, ди. Паларусов та шуның эчендә кайный икән, ди. Теге "14"ләр әйтәләр, ди, Паларусов ул — кулаклар белән багланышлы кеше. Ул үзе дә кулак малае. Ул — сатлык ул, дип әйтәләр икән, андый кешеләргә партиядә урын булмаска кирәк, дип әйтәләр, ди. Контроль комиссиягә дә шулай дип язганнар, ди. Бер кочак материаллары, документлары бар, ди. Бу "14"кә каршы көрәшә торган "24"нең дә документлары, материаллары бик зәһәр, ди. Болар әйтәләр, ди Паларусов — менә дигән большевик ул, менә дигән ленинчы ул, дип әйтәләр, ди. Ул җиде фронтта кан түкте, дип әйтәләр, ди. Хәзер инде боларның талашлары тирәнәя бара, тирәнәя барадыр, ди. һәр икесе берен бере партия юлыннан, Ленин юлыннан читкә тайпылу белән гаеплиләр. Бер як әйтә, сез партиянең милли сәясәтен тормышка куя белмисез, сез милли моментны аңламыйсыз, ди. Сез — урыс шовинизмының кораллары, ди. Икенче як әйтә сез сыйнфый моментны аңламыйсыз, сез милли буржуазиягә агентларсыз, ди. Ызгышлары бик кызып киткәч, боларны партком секретаре, үзенә чакырып, ике якны да бик каты шелтәләгән, озак үгетләгән, ди. Хәзер менә конференциядә дә шуларның талашлары бара икән... Шуңа күрә кайбер җыелышларны ябык ясыйлар. Безнең ячейкага җиде кунак билеты бирелгән иде. Мин керергә дип бүген килдем — юк, ябык, тик конференция әгъзалары гына керә, ди. Шунда барганда, Шәрәфи абзыйны күрдем. Ул әйтә, эш тиздән икенче якка борылыр, ди. Тирече Вәли тиздән кулга алыныр, ди. Җизнәң чыгарылыр, ди. Тик менә, ди, теге "14" белән "24" талашы моңа килеп кагылды, ди. Бер як әйтә, ди, Вәли бай Хәсәнов ул — татарның иске, зур тарихи меценат адәме. Аны ябу тактикасызлык булачак, дип әйтә, ди. Икенче як әйтә, ди, аның кебек кара контр-алпавыт капиталистларны әллә кайчан атып бетерергә кирәк, дип әйтә, ди. Хәзер менә шулар талашалар... Җизнигә дә боларның шаукымы... Шәяхмәтнең туктар чамасы күренми иде. Нәгыймә, моның очлары Садыйкка барып терәләдер дип, берәр юаныч хәбәр чыгадыр дип, сабыр белән тыңлап торды. Ләкин көткәне күренмәгәч түзмәде, ачу катыш әрнү белән энесенең сүзен кычкырып бүлде: — Сүз... сүз... Бер бетмәгән сүз! Берегезнең кулыннан да бер юньле эш килми икән! Юкка күкрәк киереп йөргән буласыз икән! Менә бүген төн буе күземә йокы кермәде. Уйладым да еладым, уйладым да еладым. Бөтен гомеребезне актарып карадым. Ул, шулай әрнеп, энесен, аның аша башкаларның һәммәсен тиргәде. Курсантның вакыты аз, лагерьга, манёврга китәр чак җитеп килә иде. Стенадагы сәгатькә карады да: — Әйе, апа! Мин кичегә язганмын бит, — дип, тиз-тиз шинелен, шлемын алды да чыгып очты. Нәгыймә утырып уйланды. Ачык бер план тапмады. Ләкин Садыйк зинданда булган вакытта кул кушырып өйдә тик торырга аның йөрәге түзмәде. Балаларын ашатты, эчертте, өй сакларга күрше карчыкны чакырды да каланың зур урамына чыкты. Исәбе прокурорның үзенә туры керү, вакыйганы булганынча сөйләп бирү иде. Шул ният белән өч катлы өлкән таш сары йортның халык кайнап торган баскычлары буенча Гайфуллинның кабинетына менеп китте. XVI Тиле Әхмәт үз ирке белән диярлек килеп бирелде. Шуның аркасында башкаларның аяк эзләре дә ачыла башлады. Пәрдәнең икенче чите күтәрелде. Моңа сәбәпләрнең берсе Вәли бай күптән түгел бүләк иткән аксыл бишмәтнең, канланып, базар аша, Җамали белән Кәмали кодаларның эзләнүе аркасында, көтелмәгән бер вакыттарак хөкем һәм тикшерү аппаратлары кулына килеп эләгүе булды. Кооператив тапшырган эшләреннән бушаган араларда, Җамали абзый: "Бусы сыралык булыр!" — дип, иске киемнәрне ямый, өр-яңа кебек иткәнче үтүкли дә һәр атнаның якшәмбе базарына сатарга алып чыга иде. Аның кодасы итекче Кәмали дә шул юлда бара иде. Ул да иске куныч таба, шундый ук табан сала, баш саба, үкчә утырта, крем белән каралта, хәтфә белән көзге кебек ялтырата да: "Ходай, үзең табыш бир!" — дип, акрын гына базарга юнәлә иде. Сатулар уңышлы булган көннәрдә ике кода, базар таралгач, юл уңаенда сыра залына кереп, берничәне бушатып та чыгалар иде. Бу якшәмбе Җамали аеруча бәхетле булды. "Поп очраса, юл уңмый дигән булалар. Юк сүз икән: берәве генә түгел, өчесе бергә алдымнан кисеп үттеләр. Озын яллары җилкәләренә төшкән, муеннарында көмеш тәреләр асылган иде... Насыйбы булгач, боларга карамады, алып чыккан чалбарым бермә-бер табыш китерде... Тукта, балаларга алма алыйм да Кәмали коданы эзләп табыйм... Берәрне төшерми кайтып булмас..." Менә шулай уйланып китәргә борылган гына иде, җилкәсе белән берәүгә бәрелде. Аның киемендәге каптырмасы эләкте. Шуны ычкындырып азапланганда, бу каптырмалы кәзәки үзенә ничектер таныш кебек тоелды. Тегүченең күңеленә шик керде. Ипләбрәк карарга сылтау булсын өчен: — Сатлыкмы, бәясе ни? — диде. Сатулаша башлады. Аксылрак төстәге бу бишмәт аңа бик билгеле булып чыкты. Эчен, кесәләрен, кулбашын әйләндереп карады да үзалдына кистереп уйлады: "Шул, шул!.. Бөтенләй шул!" — Мин моны алам. Шунда көт. Барып, кодамнан акча гына китерим, — дип вәгъдәләште дә үз дулкыны белән гөрләп торган базар эченә — Кәмалине эзләргә кереп китте. Базар тыгызланып, бер-берен таптап кайнашып торган халык белән, мең төрле әйбер белән, гөрләгән тавыш белән тулы иде. Ашыгып бер якка ташлануга, Җамали чалбарлар, пальтолар, өтеләп яңартылган костюмнарны кулларына күтәреп, кычкырып-кычкырып мактаучы, кул сугып сатулашучы сәүдәгәрләр эченә барып тыгылды. Кәмали юк иде. Боларны ерып чыккач, уң якка ташланды. Анда аяк киеме сатучылар мыж-мыж килеп кайнашалар. Монда шомартылган иске итек, ямаулы читек, коеп ямалган резин галош, борын салынган шиблетләр берәм-берәм аның күз алдыннан үтеп тордылар. Ул, як-якка бәргәләп, этәргәләп, алга омтылды. Анда бер баганадан икенче баганагача зур келәм асып куйганнар. Буе егерме, иңе алты аршын, дип, Төркмәнстаннан эшләнеп килгән, дип, бер татар карты, моны мактап-мактап, алучы чакыра. Бу үзе чыннан да гаҗәп матур, соклангыч бер нәрсә иде: өстендә матур гөлләр, чәчәкле үләннәр; шулар арасында кечкенә матур сандугачлар сайрап утыралар. Җамали үз гомерендә мондый нәрсәне күргәне юк иде. Адәм кулы белән болай эшләргә мөмкин дип башына китерә алмады. Туктап, хәйран булып бер карады да кызулап алга китте. Ашыгычлык белән, шкафлар, көзгеләр, комодлар, ятаклар өстенә барып чыгып, абынып егылды. Боларда да Кәмали юк иде. Сулга тартты. Анда җиргә әйбер җәйгәннәр дә, бетмәс-төгәнмәс иске савыт-сабалар, өй зиннәтләре, граммофоннар, самавырлар, чәйнекләр, ватык мандолин, кылсыз скрипкалар, көмеш пычаклар, чәнечкеләр, балкашыклар, чын чынаяклар, тагы әллә нәрсәләр тезгәннәр; шул кайнаучан халыкка кычкырып-кычкырып мактап тәкъдим итәләр. Кәмали болар арасында да булмады. Тагы сулгарак борылса, анда аш исе борынны ярды. Кечкенә генә такта куышлар эчендә агач өстәл. Аңа керле ашъяулык җәелгән. Янында примус өстендә шулпа, пилмән кайный. Янәшәсендә үк ит кыза. Алар каршысында үпкә-бавырдан, баш-аяктан арзанлы аш пешә. Болар тирәсендә фәкыйрь киемле, керле куллы, кызарган битле калын карт марҗалар, тәлинкә-тәлинкә салып, өстәл тирәсендәгеләргә бирә торалар. Шунда ук чәе, каһвәсе бар. Шунда ук үсемлек маенда кәбестә пәрәмәче кыза. Аны берәмләп-берәмләп, эссе көенчә, сатып алып ашый баралар. Калын марҗалар кызу эш арасында үзләре туктаусыз халыкны ашарга чакыралар. Җамали бу дөньяны аркылысыннан буйга ярып чыкты, инде өмет өзде: "Юк, юк. Саткандыр да киткәндер, мине көтмәгәндер", — дип, кире баягы бишмәт ягына әйләнсә, арт яктан таныш тавыш ишетелде. Караса, кодасы Кәмали берәү белән_бик кызып сатулаша: — Йә, ярар. Хәере белән кияргә насыйп булсын. Тагы илле тиен өстә дә ал, — ди. Аның янында авыл чувашы. Ул бирәсе килми: — Юк. Тиярен бирдем... артык булмый, — ди. Җамали боларның арасына ук килеп керде: — Ә, синме? Эзли-эзли җаным чыга язды... Әйдә, тиз, эш 3УР! Ләкин Кәмали алай кабаланырга яратмый иде. Тагы яңадан кул сугышты. Биш тиен төште. Чуваш китә башлады. Берьюлы унбиш тиен төште. Теге кул селекте. Бу тагын: — Ун тиен арттыр, итек синеке, — диде. Теге кысык күзләрен ачып көлде: — Ярар, пиш тиен арттырам, — диде. Сатучы: — Ай-Һай, каты чуваш икәнсең, — дип көлде дә итекне бирде: - Мә, игелеген күр! Акчаны алып, озаклап санап бетүгә, Җамали аны үз артыннан өстерәде. Тагы шул кайнап, тыгызланып, гөжләп торган базарны ярып, баягы бишмәт янына килделәр. Теге адәм сүзендә торган, китмәгән икән. Тегүче, Кәмали арып, ахылдап килүгә, бишмәтне әйләндереп күрсәтә башлады: — Менә кара, байның киеме күп була шул. Әллә ул елга бер генә кигәндер дә салгандыр, кигәндер дә салгандыр. Менә кара. Бары да минем кул: менә туры утыртылган кесәне кара. Ул заманда Казанда миннән башка болай коеп куя алучы юк иде. Менә кулбашын кара. Мин моны кыл белән өч кат каеп утырттым. Менә төймә элгечләрен кара. Машина да болай эшли алмас. Бар да минем кул... Инде менә бусын кара!.. Күрәсеңме моны?! Шулай сөйләнә-сөйләнә, Җамали кесәсеннән кечкенә пәке чыгарды да бишмәтнең күкрәгендәге, җиң очындагы кара тапларны кырып күрсәтте: — Менә күрдеңме? Кан бит, кан! Тик өстенә әзрәк туфрак сибеп катырганнар. Инде сиздеңме? Эш кая бара? Вәли байга түгелме? Бу канлы киеме белән мин хәзер Вәли байның иманын укытам инде... Сатучы бу ике коданың сөйләшеннән шиккә төште. Юньле эш чыгарыннан өмет өзеп, китә башлады, ләкин Җамали аны туктатты: — Ашыкма, энекәем, бераз көтәрсең! Шулай әйтте дә үзе тиз генә милиционер алып килде. Эшнең төбе кая барганын сөйләгәч, милиционер боларның өчесен дә районга алып китте. Анда боларның җавапларын яздылар. Җамалиның уе ялгыш булмады: якын арада бу бишмәтне Вәли бай совхозда үз кул астында эшләүче Әхмигә дога кылдырган икән. Бу аны ар авылында үзе куганны эчкән чакта сатып җибәргән. Аннан менә хәзерге сәүдәгәр кулына килеп төшкән. Шулай итеп, аксыл бишмәт хөкем аппаратының кулына барып эләкте. Җамалиның башы күккә тиде. Куанычыннан кая басарга белмәде: — Бик кәпәренеп йөри иде. Күргән саен җаным әрни иде! Нәрсә, мин әйтәм, Вәли бай элек тә каманда, сәвит чагында да каманда. Бу ни эш бу? Ярый... Эләктердем бит, ә? Сүзнең ахыры гадәттәгечә бетте: — Мондый зур эшне юмый ярамый. Әйдә, бер-икене бушатыйк, акча миннән, — диде. Сөйләшә-сөйләшә, зур урамга таба борылдылар. Җамали, кызып-кызып, аксыл бишмәт хикәясен дәвам иттерде: — Үземдә дә зирәклек зур бит, ә? Ничә ел була? Япун сугышы беткәч ел ярым гына үткән иде. Мин ул чакта Вәли байның теге өлкән урамдагы зур таш пулатының түбән катында, җир астында тора идем... Менә берзаман бай мине чакыра. Барам. Поставы, ди, менә дигән, эше дә шулай булсын, ди. Син миңа бишмәт тегеп бир, бәйрәмгә өлгерсен, ди. Иллә мәгәр, кара берүк, ди, кадимнәрнеке кебек биш билле, биш төймәле булмасын. Менә хәзерге заманныкы кебек итеп эшлә, ди. Ярар, дидем. Эш беренче булыр, хакын кысмассың, дидем. Шуннан үзенә менә дигән кәзәки бишмәт тегеп бирдем. Кулбашларын кыл белән катырдым. Туры кесәләр ясап, өч тапкыр каедым, билен тигез ясадым. Әйтерсең җан өргән — шулай үзе басып торган кебек тора. Карады да баем шаккатты. Сүз юк, оста икәнсең, ди. Казанда син беренче булырсың, ди. Тырыштык инде, дим. Җамали тирән мәгънә белән кулын әйләндереп күкрәгенә төртте: — Менә бит, яхшы эш ничек. Күпме еллар үтте. Вәли дә картайды. Мин дә картайдым. Николай патша бар иде — ул бетте. Сугыш бар иде — ул бетте. Ачлык бар иде — ул бетте. Вәли байның дөнья талап җыйган миллионнары бар иде — ул бетте. Бары да бетте. Әмма минем теккән бишмәтем һаман бар. Шулай икән, Кәмали кода. Бу бишмәтне ул үз башына бәла булыр өчен саклаган икән!.. Каптырдым бит, каптырдым. Асыл кош аягыннан эләгә, диләр. Вәли байны мин аксыл бишмәте белән эләктердем... Инде минем белән сөйләшеп карасын! Шулай әңгәмә белән тыкрыкны үттеләр. Зур урамның яртысын бардылар. Өч катлы өлкән таш өй. Зур урамга караган стенасы — тоташ пыяладан киң тәрәзә. Ишек өстендә татарча иске имля белән: "Сыраханәдер" дип чуарланган яшелле-кызыллы язу ике коданы үзенә чакырып алды. Аяклар, баштан сорамыйча ук, ишектән эчкә атладылар. Болар барып кергән зал тәмәке төтене белән күгелҗем куе болыт кебек капланган иде. Күзләр кем, кайда нәрсә барын аера алмадылар. Шул куе зәһәрле томан эчендә кайдандыр ярык граммофон тавышы ишетелде. Арттан почмактагы сукырлар гармун тартып җибәрделәр. Уртадагы өстәлләрнең берсеннән калын, исерек тавыш гармунга кушылды. Тыштан кергән бу томанга бераз өйрәнү белән, залны тутырган өстәлләр, урындыклар, аларга тыгызланып утырган халык берәм-берәм аерыла башлады. Бөтен залны күтәреп баргандай шау-шу, тавыш, исерек җыр, исерек сүгеш эченнән айнык сөйләшләр дә колакка чалынды. Куе төтен эченнән ак алъяпкычлы официант килеп, урысча: — Әйдәгез, эчке бүлмәгә, анда иркенрәк, — диде. Тыгызланып тутырылган залның урындыклары, өстәлләре, исерекләре арасыннан ярып барып, арттагы кечкенә залга үттеләр. Анда да төтен, анда да тәмәке, җыр, исерек тавыш иде. Ләкин зур залдагыдан күп ким иде. Болар ишекне атлап өлгерә алмадылар, почмактан бер тавыш чакырды: — Ә, сезме, Җамали абзый, Кәмали абзый, әйдәгез, минем өстәлгә! Карасалар, Сираҗи икән. Буш өстәл табылганга шатланып, аның янына утырдылар. Артларыннан килгән официант: — Ничә? — дип сорады. Җамали: — Алты, - диде. Официант, татар телен белмәсә дә, "ике", "дүрт", "алты", "унике" дигән кебек, монда бик еш ишетелә торган сүзләрне белә иде. Шешәләрне китереп, өстәлгә гаскәр кебек тезде дә шартлатып ачып китте. Сираҗи бик нык исерек иде. Яман тел белән сүгенеп башлады: — Бу Паларусов дигәннәре, — ди, — начар чуваш, эт булып чыкты, — ди, — башта, — ди, — ару күренгән иде... Теге хулиганны... теге бандитны, Кәчәгәрне шул тотып япкан иде, — ди... — Инде, — ди, — котырган эт кебек, — ди, — кем очраса, шуңа ташлана башлады, — ди. Җамали бераз аптырап калды. Ул бик иркенләп үзенең бишмәт хикәясен сөйләмәкче иде. Сираҗидан мондый нәрсәләр ишеткәч, ачкан авызын кире япты. Тел очына килгән сүзләрен кабат йотты. Ялгыш берәр артык сүз ычкындырмасын дип, телен тешләде. Тәмләп, күбекләнеп торган сыраны өчесенә салды да суырып-суырып эчеп җибәрде. Кипкән икмәк белән борчагы бик әйбәт иде. Кечкенә, нәзек кисәкле тозлы балык та бар иде. Боларны капты да тагы салды, тагы күбекләрен суыра-суыра тәмләп эчеп җибәрде. Тагын капты, тагын эчте. Шуның белән бераз батырлык керде. Авызын ачты: — Син ни сүгенәсең, Сираҗи? Ипләп сөйлә, — диде. Сираҗи өстәлгә сугып сүгенде: — Ипләсәң дә шул, ипләмәсәң дә шул. Вәли байны тотып яптылар. Үзем күрдем. Үз күз алдымда алып киттеләр. Болар бар да шул юньсез чуваш Паларусовның этлеге, сүгенми ни эшләрсең! - диде. Җамали белән Кәмали аптыранып сорашырга тотындылар. Сираҗи әйтерсең әрнүеннән айнып китте. Тәмәке яндырды да сөйләп бирде: — Сез нәрсә, әллә теге дөньядан кайттыгызмы? Менә мин үзем күрдем. Кичә Идел аръягына пикникка чыккан идек. Сыра бетте. Пристенгә шуны алырга дип килсәм, ни күрәм: Вәли байны мылтыклы, кылычлы ике милитсианир парахуттан алып чыгып киләләр. Пристендә халык тулы, бары да аптыраганнар. Барының да котлары очкан. Бу ни эш, мин әйтәм? Берсе җавап бирде: ни булсын, ди, Вәли Хәсәнов калага берничә төнгә килгән икән, ди. Эшләрен бетергән дә үзенең совхузына китәргә төшкән. Өченче кыңгырау булып, парахут кузгалам дигәндә, шап! — каминдант капитанга кычкыра: бер генә минутка сабыр итегез, ди. Менә шушы вакыт эчендә ике милитсианир парахутка, беренче классның дүртенче нумер кәютенә керәләр дә Вәли байны алып чыгалар... Парахут үз юлына китә. Моны илтеп ябалар... Бар да шул Паларусов белән бандит Садыйкның этлегеннән... Моны тыңлап, Җамалиның күзләре шар кебек булды: — Харап икән, ә? Харап икән, ә?! — дип, авызын ачты да катты. Сираҗи, тагын эчеп, әрнүле тавыш белән дәвам итте: — Әле ул гына түгел. Кичә кич Салахиевны фатирыннан алып киткәннәр. Ивановны бүген иртә белән Паларусов үзенә чакырып җавап алган да шуннан туры аны да тегендә — таш капчыкка озаткан! Җамалиның башына сыймый башлады. Ул үзе дә бер читенә барып катнашкан вакыйганың болай киңәеп китүен күз алдына китерә алмый иде. Ни әйтергә белмәде, һаман шул: — Харап икән, ә? Харап икән, ә?! — дип кабатлый бирде. Сираҗи тагын эчте, башын аска иеп, тагын сөйләде: — Әйтәләр: тегендә кылый күз Гыймади дигән бер карт белән Әхми дигән бер тилене дә кулга алганнар, диләр. Аларны да калага китереп ябалар, имеш, ди... Бөтен эшнең башы менә шул тиледән, имеш, ди. Бу җүләр ар авылында үзе куганны эчеп исергән дә, ди, җыен юк-барны сөйләп ташлаган, ди. Теге Паларусовка шул сүзләр җитә калган, ди... Аның өстенә тагын теге бандит камунар Фәхринең фахишәсе сипкел Гайшә килеп, монда бөтен эшләрне бутап киткән, ди. Маңгайдагы яраны юкка чыгарган, ди. Кендекне дә юкка чыгарган, ди. Үзе белән әллә нинди җүләр керәшен карты алып килгән, ди. Бусы әйтәдер, ди: миңа ике дөнья бер тиен! Мин урыс алласына да төкерәм, татар алласына да төкерәм. Минем антым шулай хәзер дип әйтә, ди. Җамали, аптырап, башын чайкады. Бер-бер артлы эчә торып, ни әйтергә телен югалтты: — Харап икән, ә? Харап икән?! — дип кабатлый бирде. Сираҗи һаман сузды: — Бер егылсаң, бары да килеп түбәли башлый бит. Тагы әллә кайдан куштан Кәримә дигән әллә нинди бер кәнтәй килеп, Вәли бай өстенә чүпләр өйгән, ди. Бу үзе теге мәшһүр ишан Габдулла хәзрәтнең дүртенче хатыны булган икән. Фронт авызында халыкны сәвиткә каршы котырта дип, хулиган Садыйк карт ишанны аттыргач, бу кәнтәй марҗа тоткан да кырыгы үтү белән шундагы бер аксак салдатка кияүгә чыккан, ди. Хәзер менә шул ике эт үзләре килеп кергәннәр дә, ди, Паларусовка сөйләгәннәр, ди. Без Вәли байны беләбез, алай беләбез, болай беләбез. Ул менә сәвиткә каршы сугышты. Ул — кунтр, ул, Колчак безгә килгәндә, ишанда качып ятты, астыртын ут йөртте, дип сөйләгәннәр, ди... Җамалиның йоткан сүзләре әллә кая эчкә китеп югалдылар. Ул нәрсә уйларга да белмәде. Канлы бишмәт вакыйгасына ничек карарга да аптырады. Ләкин телен чишмәде. Ул турыда авыз ачып сүз әйтмәде. Сыраны туктаусыз эчә-эчә, аның миендә бер уй әйләнә бирде: "Дөнья фани бит, ә?! Вәлинең дә башына җиттеләр диген, ә?!" XVII Авыр, өметсез көннәрнең берсе. Вәли Хәсәнов кичкә каршы ялгызы шәһәрнең зур урамы буйлап китеп бара. Күк йөзе кара болытлар белән капланган, салкын яңгыр тамчылары төшкәли. Баштагы уйлар көннең, һаваның хәленнән дә күңелсезрәк. Тартып алынган миллионнарның яңадан кайтуының чамасы күренми. Дөньяның яңадан элекке нигезгә утыруына өмет юк. Корган планнар берсе артыннан берсе җимереләләр. Хыяллар һәммәсе бушка чыга баралар. Алда нинди дә булса бер яктылык, бер матурлык көтәргә бертөрле дә җай калмады. Анда — тик караңгы кайгы, тик бетмәс-төгәнмәс хәсрәтләр генә. Менә шундый авыр тойгылар эчендә басылып, аптырап барганда, арттан куып җитеп, Иванов исәнләште. Бу — аның күптәнге танышы иде. Элек заманнарда үзендә эшләгән, хәзер җир оешмаларында җаваплы хезмәтче. Вәли кайгылы елмаю белән аңа күңелен ачты: — Дөньяда торырга рәт калмады. Ашарга да кирәк. Эшсез эч тә поша. Берәр урын табып бирер идең, Фёдор Кузьмич, — диде. Көлебрәк тагы өстәде: — Маллы булсын, акчалы булсын иде. Иванов моның күзләренә бетеп карады: — Тукта, син элек алпавыт идең түгелме? — Менә дигәне! — Чынмы? — Чынмы, ялганмы, менә шул: Казан елгасы буенча, Зәңгәр күлдән ерак түгел минем дүрт йөз дисәтинә җирем, сиксән дисәтинә урманым, зур хуҗалыгым, ике тегермәнем бар иде. Шул җитәме? — Эш боларда түгел. Син үзең хуҗалык иттеңме? Ул эшне хәзер дә булдыра аласыңмы? — Үзем итми, кем итсен? Дөрес, минем анда ышанычлы кешем бар иде. Аңа карамастан, һәр җәй мин үзем анда гомернең өчтән берен үткәрдем. Барлык нечкә тамырларын беләм. — Алайса, булды. Син татардан беренче кул спец буласың. Бездә "Хезмәт" совхозын аякка бастырырга кеше эзлиләр. Иртәгә кил. Ләкин бел: башта берничә елга каторгадан каты эш булыр, аннан үзе китәр. Мин прокуратурага күчкәнче син монда урнашып кал! — Мин эштән курыкмыйм! Шуның белән аерылыштылар. Икенче көнне әйтелгән сәгатьтә Вәли Хәсәнов җир эшләре бүлегенә барды. Аңа мәсьәләне кабыргасы белән китереп куйдылар: — Без, — диделәр, — сезнең элек зур капиталист-алпавыт булганыгызны беләбез, — диделәр. — Контр булып, аклар белән йөрүегез дә безгә билгеле. Бу хакта сүз юк. Хәзер инде совет менә дигән колчакчы генералларны да эшкә алды. Сезгә әйтәчәк сүз шул: сез, үткәннәрегезне юар өчен, советка чын ихластан хезмәт итәргә сүз бирә аласызмы? — диделәр. Вәли Хәсәнов болай ачык, туры әйтүгә шатланып ук китте. Күңел дулкыны белән җавап кайтарды: — Бирәм. Бер түгел, йөз тапкыр, мең тапкыр сүз бирәм. Хатам чыкса, төзәтә барырсыз, әмма мин үзем белә торып, советка каршы бер адым атламам. Атласам, сүзсез атарсыз, — диде. Шул нигездә ул "Хезмәт" совхозына башлык булып билгеләнде. Шуның белән үзенең аяк баскан җире ныгайганын сизде. Ашыгыч-ашыгыч өенә кайтты. Аның квартиры — ике тәрәзәле зур бүлмә. Буйга җиткән укучы улы Мостафа һәм карчыгы Мәрьямбикә өчәүләп шунда торалар. Тыгыз. Анда-монда яшереп, саклап калган әйберләрнең күбе шунда тутырылган. Ике имән ятак, идәннән түшәмгә җиткән зур көзге, тик менә соңгы вакытларда гына чыгарылган өлкән хәтфә келәм, соңгы елларда гына төрле чынаяк, тәлинкә, савыт-саба белән тулган пыяла шкаф, исәпсезхисапсыз кием белән тутырылган зур сандык белән комод — һәммәсе шул бер бүлмәдәләр. Кеше күзе алдында бай күренмәс өчен дә, әйберләрне урлап бетәр дип тә асрау тотмыйлар. Тик кирәк чакта, көнлекләп кенә үзләренә электән таныш карчыкларны гына китергәлиләр. Вәли кайтып кергәндә, Мәрьямбикә өстәлгә көндезге ашны әзерләп, ашъяулыклар яба, тәлинкә, кашык, пычак, чәнечке, борыч, серкә, икмәк китереп йөри иде. Иренең шатлыклы йөзенә бераз гаҗәпсенеп карады. Чөнки совет көннәрендә нинди дә булса берәр куаныч булуына аның иманы күптән беткән иде. Ул тик үткәнне уйлап сагына, киләчәктә яңадан шуңарга кайтсак икән дип Аллага ялвара, әмма хәзерге көнне җәһәннәм дип, Алланың җибәргән җәзасы дип уйлый иде. Фарфор савыт белән өстәлгә токмачлы-тәмле шулпасын китереп куйды да картын ашарга чакырды. Вәли тирләгән иде. Пальтосын-бишмәтен салды, сөлге белән симез муенын, битләрен сөртте. Ишек төбендәге җиз комган белән ләгәндә кул юды, ныклап сөртенде дә, бисмилласын әйтеп, өстәлгә утырды: — Шулай, карчык! Ахыры хәерле булсын. Мин, Аллага тапшырып, вәгъдә бирдем инде, — диде. Мәрьямбикә иренең алдына табактагы катыкны этәрә төште. Аның күзенә карады: — Кемгә вәгъдә бирдең? Карт тәлинкәдәге майлы токмач шулпасын ашый-ашый сөйләп чыкты. Аның тавышында, сүзендә зур куаныч бар иде. Ләкин карчык баштан ук кискен рәвештә каршы китте: — Булмас, атасы, булмас! Юкны-барны уйлап йөри күрмә. Бу еллар мужикның бик котырган чагы, бик кәпәренгән чагы... Алпавыт дип күзеңне ачырмаслар... Күрәләтә үз башыңны бәлагә салма. Бармыйбыз анда! — диде. Хуҗа яңадан токмач салдыру өчен үз алдындагы тәлинкәсен бикәсенә сузды. Ашарга тотынып, үзенекен өстәде: — Син бармассың. Мостафаның укуы да бар бит. Квартирны да ычкындырырга ярамый. Син монда калырсың... — Юк-юк. Син дә бармыйсың, мин дә бармыйм! Ул көнгә төшкәнебез юк әле. Саклап тотсак, синең белән минем гомергә генә җитәрлек чама бар әле. Тик ятмабыз, монда да ара-тирә әйләндергәләп алгаларбыз! Вәли, йөзендәге, муенындагы тирләрен сөлге белән сөртеп, артына табарак киерелеп утырды: — Миңа җитте. Тагын берәр нәрсәң бармы? — Бар. Бикә өрек белән пешкән пылау китерде. Хуҗа иелеп ашаган хәлдә дәвам итте: — Ярый. Кулда барын ашап бетердек. Синең белән без үлеп котылдык. Балага нәрсә кала? — Тота белсәң, аңарга да калыр. Без мулла түгел. Алма пеш, авызга төш дип кул кушырып утырмабыз. Җай килгән саен, сату-алуын да карарбыз. Ир әрнеп куйды: — Моңарчы карамадыкмыни? Сәвиттән тире заводы алдык. Ел ярым шунда эт булып эшләдем. Алты мең акча тыктым. Нәрсә чыкты? Савнархузга кереп карадым. Анда аякланып кына барганда, конкурентларым ектылар. Син әйтәсең, алтын, бриллиант, дисең. Чама бар әле, дисең. Юк, карчык, дөнья бик фани нәрсә икән ул! Бездә нәрсә генә юк иде! һәммәсе очты бит! Безнең фирманың дүрт шәһәрдә менә дигән дүрт магазины бар идеме? - бар иде. һәрберсе икешәр, өчәр катлы, унбишәр бүлмәле өч таш пулат бар идеме — бар иде. Банкыларда безгә чикләнмәгән кредит бар идеме — бар иде. Минем кулым куелган кәгазь кисәкләренең Николай акчасыннан да ышанычлырак саналган чагы бар идеме — бар иде. Хәзер болар кая киттеләр? Бер өеңдә балалар бакчасы, бер өеңдә техникум, бер өеңдә диспансер түгелме? Магазиннар кая? Берсенә — Татурман, икенчесенә — Татмашина, өченчесенә Таткитап хуҗалык итә түгелме? Менә шулай икән дөньясы! Вәли Хәсәнов берничә минутка сүзеннән туктады. Аның йөрәгендә ачу катнаш әрнү кайный иде. Мәрьямбикәнең дә күзенә кайгы пәрдәсе күтәрелде. Өченчегә чия суы иде. Аны китереп, тәмен карагач, хуҗа сүзен әүвәлгегә кайтарды: — Менә бит ничек, карчык. Син әйтәсең, саклап тотсак, безнең гомергә җитәрлек чама бар, дисең. Белеп булмый. Ни булырын бер дә белеп булмый... Вәли сүзне икенчегә бормакчы иде. Ләкин бер-берсен таптап зиһененә тулган әрнүле ачы, зәһәрле вакыйгалар аның иркен алдылар. Мәрьямбикә өстәлдән ашны, савытларны җыйнап алды. Ашъяулыкны алмаштырып, акны җәйде. Кайнап торган самавырын, чынаякларын, кәрәзле ак юкә балын, майлы күмәчен куйды. Зур кисәк лимон салып, иренә дә, үзенә дә куе чәй ясады. Вәли, көмеш калак белән стаканны бутаган хәлдә, үзен-үзе белмәстән үк, үзен-үзе тыя алмыйча, зәһәрле вакыйгаларга чумып китте: — ...Күпме җир иде. Күпме урман иде. Хәзер нәрсә калдырдылар? Үлсәң, үзеңне күмәрлек тупрак таба алмассың бит! Әле бу большевик дигәннәре эш башына менмәгәннәр дә иде. Әнә шул чакта ук бит, кем дисең, ятлар, читләр түгел, үзебезнең дин кардәше мөселман авыллары тоттылар да минем җиргә басып керделәр бит! Үзең беләсең, заманында мин аларга мәчетләр салып бирдем. Муллаларын карадым. Юк. Дин кардәш булса да, мал кардәш түгел дигәнне элек ишеткәнем бар иде... Менә шул икән ул!.. Хәер, барыбер инде. Крәстиән басып алмаган булса да, безгә эләкмәс иде. Хәзер алар инде Татсовхозтрестның кулында булыр иде. Тик җан әрнегәнгә, тегеләй генә әйтәм... Шулай, карчык, дөнья белән исәпләшми булмас, ахры. Бик үзгәреп китте шул... Вәли суына төшкән чәйнең лимонын каты сыкты, берьюлы эчеп куйды да хатынына ясарга бирде. Үзе бөтенләй рәнҗүле тавыш белән дәвам итте: — Нәрсә бит, хәзер урамда малайлар мыскыл итеп кала башладылар... Ул көн базардан кайтып килә идем, бер көтү балалар: әнә контр бабай бара, әнә контр бабай бара, дип, бармаклары белән күрсәтеп көләләр. Берсе артымнан калмый хурлап кычкыра. Җаным әрнеде. Әйләнеп тиргәргә борылган идем, эт нәрсә икән, минем таягымны күрүгә, җирдән иелеп алды да: менә сиңа, контр бабай, дип, миңа таш атып качты. Менә кая бара бит, карчык, дөньялар. Мәрьямбикә яулык белән битендәге тирен сөртте: — Иә, бетмәс андый хулиганнар!.. Син юкка өметсезләнмә. Гомергә алай булмас, әйләнер. Тагы безнең якка әйләнер әле. Кичә Садри бай бикәсе сөйләп тора: агелчаннар, ди, тагын бәйләнә башлаганнар, ди. Безнең кешеләрне котыртасыз дип, ни бар большевикның һәммәсен куганнар, ди. Калганнарын асып-кисеп, әдәм хуры итеп бетергәннәр, ди... Вәли Хәсәнов тулы йөзендәге тирләрен яулык белән тагы озаклап сөртте, өстендәге камзулының төймәләрен озаклап чиште дә ишек төбендәге җиз ләгәнгә таба какырып җибәрде: — Их, карчык, карчык, — диде. — Бер агелчан нәрсә? Бу сәвиттә җен, шайтан көче бардыр инде. Япуны катнашты, французы катнашты, полягы катнашты, американы катнашты. Барысы бергәләп сәвиткә каршы сугыштылар бит! Булмагач булмады шул... Син әйтәсең, әйләнер әле, дисең!.. Алла бирсен дә, тизрәк әйләнсен иде!.. Гөнаһ шомлыкка каршы, дөнья искегә әйләнмәсә, сәвит һаман көчәйсә, кулдагыны ашап бетерсәк, аннан соң ни эшләрбез? Урамга хәер сорарга чыгарбызмы? Әле хәзер балалар, контр бабай, контр бабай, дип мыскыл итәләр. Ул чакта бит инде — хәерче контр, хәерче контр! Менә бер кабым икмәк, дип хурларлар бит! Мәрьямбикә бу хакта һәр көн, һәр кич-көндез, һәр таң-иртә уйлый иде. Бөтен йөрәге шул кайгы уты эчендә яна иде. Шул иске җир-суның, ташпулатларның, шул иске магазиннарның кире тагы үзләренә кайтуы турында, дөньяның иске эзгә төшүе турында саташа, йокыларында шуны күреп, кайбер вакыт шатланып, кайбер вакыт куркып, елап уяна иде. Ләкин иренең болай ачык өметсезлеге аңа ошамады. Шелтәле тавыш белән аның сүзен кисте: — Юк ла инде. Син бигрәк кара якка чумасың!.. Алла язса, әйләнми булмас. Бер әйләнер әле... Хуҗа, бишенче чынаякны эчеп, алтынчыны ясарга бирде. Әрнүле, күтәренке тавыш белән кайтарды: — Их, анасы, анасы!.. Ничә ел әйләндерәләр инде. Синең белән минем кебекләр генә түгел, менә дигән зур галимнәр әйләндерәләр. Байлык алынды дип кайгырмагыз. Бу — вакытлы бер җил генә. Исәр дә китәр. Күп булса, өч көн барыр, диделәр. Аннан, өч атна, диделәр. Аннан, өч ай, диделәр. Без көттек. Өч көн көттек, ул үтте. Өч атна көттек, ул үтте. Өч ай көттек, ул да үтте. Өч ел да үтте. Өч ел өстенә тагын өч ел үтте. Инде менә тагын өч ел үтеп бара. Кем белсен, тагын ничә өч еллар үтәрләр!.. Шулай, карчык, авызың бер пешкәч, суык суны да өреп кабарга кирәк, һавадагы торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындырырга ярамый. Бар икән — торсын! Ул бездән ашарга сорамас. Дөнья әйләнсә, көне белән аякка басып китәргә акчаң әзер булыр. Озак сузылса, алтын эчеңне тишмәс, һәр көн, һәр сәгать синең ярдәмеңдә булыр. Авырсаң, докторның беренчесен китертәсең. Эшкә эләксәң, адвакатның барып торганын яллыйсың. Ул булдыра алмаса, югарырак та үрләп була. Вәзиренә-мәзиренә, патшасына чаклы җитеп була... Әнә ул чакта бөтенләй харап булган идек, аякка-кулга богау салырга якынлаганнар иде бит! Алтмыш мең тоттык. Генерал Чингиз аркылы Распутиннаргача үрмәләдек. Күпме кирәк, шуны түктек. Шулай да патшадан гафу сатып алдык. Әгәр кесәң калын булса, әле ул хәзер дә үзенекен кыла: берсен дус итеп сыйлыйсың, берсенә аракы эчерәсең, картада акча оттырасың, берсенә, туган көнгә дип, хатынына, баласына, әнисенә дип бүләк җибәртәсең. Вәли белән Мәрьям, моңа кереп киткәч, тиз әйләнеп чыга алмадылар. Кайгы белән өметсезлек, үткәнне сагыну белән киләчәкне үзләренчә күрергә теләү аларның сүзләрендә бергә буталды. Бүгенне җимерү, кичәгене кайтару йөрәкнең үзәгендә иде. Хатын, киреләнеп-киреләнеп: — Дөнья әйләнә. Иске кайтыр. Җир-сулар, ташпулатлар, зур магазиннар бары да яңадан кулга керерләр, — дигән өмет ягына ауса, ирнең сүзе күбрәк: — Алла бирсен дә, кире әйләнсен. Шулай да һавадагы торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйк. Сак булыйк, саклап тотыйк, — дигәнгә бара иде. Ахырдан, ишекне бикләп, ни барын, ни югын озаклап исәпләделәр. Планнарын төрлечә йөрттеләр. Карт болайрак сөземтә ясап куйды: — Минем уйлаганым ул гына да түгел. Менә Мостафа бар бит. Киләсе көзгә аңа университетка керергә кирәк. Мин болай йөрсәм, спекулянт баласы диярләр. Аны кертмәсләр. Татар дип кертсәләр дә, һәр тазарткан саен бәйләнерләр... Мәрьямбикәнең күңеле курыкса да, акылы күптән җиңелгән, башка чара юклык аның күз алдына килеп баскан, үз эченнән иренең совхозга китүенә риза булган иде инде. Шулай да борчылуы бетмәгән иде: — Шәһәрдә булса, тагы бер хәл иде! Сала бит, чабаталы мужик арасында бит! Алар бик тупаслар, аңсызлар. Хәзер бигрәк инде эт кебек котырып баралар, ерткычлар... Вәли кулын селекте: — Юк-юк, карчык! Безгә калада булмый! Монда эте дә, бете дә безне белә. "Әнә теге" дип, бармак белән күрсәтеп торалар. Дустан дошман күп. һәммәсе чагарга әзерләр... Аллага тапшырыйк, вәгъдә вәгъдә булсын. Син минем кирәк-ярагымны әзерли башла... XVIII Әзерләнүнең иң кыен җире кеше табуда булды. Ирен ялгыз җибәрергә, әлбәттә, ярамый: анда аш-чәй хәзерләргә, карарга, тәрбияләргә бер адәм кирәк. Мәрьямбикә үзе барса, монда, квартирда калып, укучы балаларын караучы юк. Күп чайкалганнан соң шуңа килде: хәзергә, әле андагы тормышны рәтләп җибәргәнче, чит кешегә ышанырга, әлбәттә, мөмкин түгел. Үзе барырга тиешле. Монда, квартирда, балалар янында калуны Садри картның өлкән хатыныннан үтенде: — Барыбер өеңдә ямь дә юк, тәм дә юк. Мин анда барып, картым янында берничә ай торыйм, дөньясын рәтлим, син минем фатирда кал, балаларны тәрбиялә, — диде. Садриның квартиры бары ике кечкенә бүлмә генә иде. Өч бала, ике хатын шунда тыгызланып яшиләр. Элеккедән калган мал беткән, хәзер ярлылыкка төшкәннәр. Җитмәсә тагын, бер иргә яшьле-картлы ике хатын. Яше бик явыз, зәһәр нәрсә. Ире дә аны яклый. Шуңа күрә ике көндәш арасында иртә-кич, көн-төн туктаусыз талаш, бетмәс-төгәнмәс ызгыш бара. Вакытвакыт бит-күзне канатып тырнашуларга, учлап-учлап чәч йолкышларга барып җитә. Ире толчоктан, сату-алуын бетергәч, кайтып: — Ник талашасыз? — дип, боларны тирги, кыйный башлый. Таякның авыр башы тагын карт хатынга эләгә, яшь хатын, матурланып, назланып, тагы моның өстенә әллә нинди ялалар яга, әләкләр сөйли. Бу җәһәннәмнән җаны бик әрнегәнгә, Мәрьямбикә әйткәч: — Йөрәгем бераз ял итмәсме, — дип, риза була куйды. — Ярый, калырмын, — диде. Бикә совхозга карты белән үзе китте, бүлмәләрендә, Вәли байның карчыгы кайтканчы дип, Садриның карт хатыны калды. Мәрьямбикәнең берничә ай дигәне елга сузылды. Тагы ярты ел кушылды. Ел ярымның үткәне сизелми дә калды. Ләкин артык торырга хәленнән килмәде. Балалар да: — Кайт та кайт, — дип, бик сагына башладылар. Дөньяның эшләре, кайбер багланышлар Мәрьямбикәнең үзенең калада булуын бик-бик кирәк итеп чыгардылар. Квартирда калган карт хатын да һәркем артыннан: — Бикә кайтсын, булмаса, балаларын ташлыйм да китәм, — дип әйттерә башлады. Ул башта тыныч торды. Күңеле чыннан да ял итте. Ләкин бераздан аны көнчелек ашарга тотынды. "Харап бит! Ул кәнтәйгә ирне дә, дөньяны да берүзенә рәхәткә калдырдым бит", — дип йөрәге кайнады. Ул, бикә тизрәк кайтса, яңадан шул көндәше белән ызгышлы тормышка китәргә ашкына иде. Кайткач, Мәрьям аңа ел ярым өчен бик күп рәхмәтләр әйтте, бүләкләр бирде дә озатты. Үзе инде, "Хезмәт"кә барып, ирен карарга бер карчык эзли башлады. Арада, әгәр сүз тыңласа, иң кулае, әлбәттә, Миңзифа әби иде. Ул килене белән бик начар да тора бугай. Бәлки, барыр, бәлки, сүзне кире сукмас! Шулай уйлады да, үзе белән сөйләшеп кайтыйм дип, итекче Кәмалинең квартирына китте. Миңзифа карчыкны "пешекче әби" дип йөртәләр. Ул татарның милли ашларын хәзерләүдә заманында бөтен каланың беренче остасы булды. Атаклы байларда зур мәҗлесләр, өлкән туйлар үткәреләчәк булса, олы бәйрәмнәр якынлашса, әлбәттә, аш-су башкарырга Зифа әбине чакыралар иде. Аның кулыннан чыккан әйберләр халык арасында аерым бер урын алалар иде. Иң назлы бикәләр дә хуҗаның сыйлавын мактау белән бер дәрәҗәдә карчыкның һөнәрен дә күтәреп үтәләр. — Миңзифа апай кулыдыр, бәлешегез бик тәмле... — Гөбәдияләрегез бик уңышлы. Миңзифа карчык карагандыр... — дип, әлбәттә, аны кыстыралар иде. Аңа "пешекче" кушаматы да менә шул һөнәре аркасында тагылган иде. Соңгы заманнарда картлык басты. Элекке кебек шаулатып, аш-су белән мактанып уздырыла торган андый туйлар да калмады. Байлар үзләре үк беттеләр. Карчыкның да элекке шөһрәте сүнде. Ара-тирә яңа байлар аны искә алгаласалар да, үзләренчә зур мәҗлесләр ясап, карчыкны чакыртсалар да, болар әүвәлге заманныкына караганда көлке генә иде инде. Мәрьямбикә килгәч, иң элек шул үткәннәрне сагынып сөйләштеләр. Аеруча уңышлы үткән зур мәҗлесләргә озаклап тукталдылар. Чыланган күзләрен җиң белән сөртә-сөртә, бикә сүзне үзенең төп теләгенә күчерде: — Зифа апай, сүземне җиргә салма, аш-суга син миннән оста кеше. Сүз тыңлап бара куйсаң, җаным тыныч булыр иде, - диде. Карчык берьюлы кире сукты: — Булмас, бикәм, булмас. Мин саланы яратмыйм. Ул елны икмәккә, майга барам дип үлә яздым. Мужикны җенем сөйми! Ерткычлар алар: балта белән керерләр дә суеп чыгарлар, - диде. Ләкин Мәрьямбикә бу карчыкның йомшак табигатен белә иде. Өмет өзмәде: — Алай димә әле, Зифа апай, анда бик әйбәт. Бер яктан шаулап Идел ага. Икенче яктан — нарат урманы. Өченче яктан — алтын кебек ашлык яланы. Менә мин үзем бер-ике айга дип барган идем, бүген-иртәгә, бүген-иртәгә ди торгач, ел ярым үткәнен сизми дә калдым. Ул бит салада түгел. Ул борынгы алпавыт Алексейнең җирендә. Аның өе ике катлы. Матур терраслары да бар. Бакчасы бик зур... Мужик дигәнең ялчылар гына. Безнең карт бик каты тота: алар аяк очлары белән генә басып керәләр... Сатулашу озак барды. Кәмали дә, аның хатыны Зифаның килене дә бикә ягында булдылар. Ахыр чыдый алмады әби, җиңелде: — Ярар, ярар инде. Бер Алланың үзенә тапшырдым. Язганын күрермен, — дип ризалык бирде. Мәрьямбикә, аның вәгъдәсен алгач, исәнләшеп китә башлады. Иртәгә иртә белән әйберләрен күтәреп үз өенә килергә үтенде: — Мине китергән ат сине алып китәр. Иртәгә иртәнге чәйгә миңа бар. Син әле безнең яңа фатирны белмисеңдер; үзебезнең иске өйдә: капкадан керерсең дә, таш баскыч белән менеп, сул кулга беренче ишеккә кагарсың. Мин көтәрмен, — диде. Карчык, бер мәртәбә авылга барып, сәнәк фетнәсенә, канүлем эченә эләккән иде. Күңеле бик куркынды. Кырык тапкыр киреләнергә уйлады. Ләкин явыз килен бертуктаусыз лыгырдап тора, имеш, ди: "Вәли байның аш-суыннан күп авыз иттең. Бер вәгъдә биргәч, сүз кайтару килешми", — ди. Улы Кәмали дә һаман хатыны ягына каера. "Әйтерсең сүз куешканнар. Ничек кенә булса да аналарын озатырга карыйлар. Бер кашык кимер ди торганнардыр инде. Шулай инде, борынгылар "Анасызны килен итмә, атасызны кияү итмә" дигәннәр. Шул явызны улыма алып харап булдым..." Шулай эченнән әрни-әрни, Вәли Хәсәнов квартирына кереп килсә, анда Мәрьямбикә, балаларын мәктәпкә озаткан да, самавырын яңадан гөрләтеп кайнатып өстәлгә утырткан. Үзе карчык белән "Хезмәт"кә җибәрер өчен иске кәрзингә әйберләр төяп маташа. Ул: — Әйдә, Зифа апай, түрдән уз, — дип каршы алды да карчык белән чәйгә утырды. Бер-бер артлы тезеп, гаҗәп бер ачыклык белән санап, әбигә совхозда булачак хәлләрне сөйләп аңлатырга тотынды. Иң элек андагы уңайлы аш өе белән андагы мичне әйтте: — Кар базы да бар. Катык, ит, сөт, май бик әйбәт саклана, — диде. Соңра аяклы малга күчте: — Сарык ите, яшь бәрән, бозау ите булгалап тора. Каз, үрдәк, күркә, тавык, чебеш өзелми. Боларны мин, мужиклардан сатып алып, үзем үрчеттем. Ит үзегездә бетеп киткәндә күрше авылдан алдырып була. Анда минем калдырган әзрәк ак оным белән дөгем, кипкән өрекләрем, чияләрем бар. Бер ун көнгә җитсәләр кирәк. Син инде, Зифа апай, аш-су тирәсен миннән яхшы беләсең. Йомырка тавыкны өйрәтә дип ачуланма, тик исеңә төшерер өчен генә әйтәм: картымның кайбер вакыт эче катып китә. Син, Зифа апай, һәрбер аш артыннан җимеш суы бирергә оныта күрмә инде... Болар артыннан Мәрьямбикә камыр ашларына килде: — Үзең дә беләсеңдер, Зифа апай, минем картым иртәнге чәйгә камыр ашын бик сөючән. Ара-тирә төче камырдан да ярар. Шулай да, апай, бик арып китмәсәң, кичтән куеп, иртә белән чәйгә әче камырдан бик әз генә, тәмле генә итеп берәр нәрсә әзерләп бирерсең. Тик шуны гына хәтердән чыгара күрмә, Зифа апай, камырны сөткә генә изәрсең. Ике генә булса да йомырка сытып, майга басарсың. Туң майны якын китермә берүк! Бер дә генә эченә ярамый! Тагы минем картым гөбәдия яратучан да бит, аны инде атна саен моннан үзем генә җибәртә торырмын... Шулай сөйләп-сөйләп килгәндә, нәрсәдер бикәнең хәтеренә төште. Ул чәй яныннан кузгалды да идәндәге кәрзингә килде. Аннан берәм-берәм тартып чыгарып күрсәтә башлады: — Менә, Зифа апай, — диде, — мин монда дүрт кисәк сабын куйдым. Икесе иртә-кич юына торган, икесе мунчаныкылар. Анда да минем ак керләрем күп. Менә тагын ике сөлге, дүрт кулъяулыгы, ике җәймә куйдым. Беләсең, Зифа апай, картым иллегә җитеп бара инде. Көн-төн эшләп бик арый. Син инде аның түшәк-ястыкларын, мендәрләрен көн әйбәт чакта тышка чыгаргаларсың. Мондый нәрсәләрне үзең күтәреп ватылма, анда Әхми атлы бер тиле ялчы бар. Ара-тирә калган тәмле ашыңны биргәләсәң, әби, ни йомышың бар дип, үзе йөгереп торыр... Шуның белән сүзем бетте бугай инде. Тик шул гына онытылмасын: анда минем картым өчен каладан үзем алып барган савыт-сабам күп. Боларны аның тик үзенә генә тотарсың, Ялчыларныкына бер дә катнаштырмассың... Инде әйтмәсәм, үзең дә баргач ук күрерсең. Анда Гыймади дигән бер карт бар. Җәй көне дә бүреген салмый. Җилән өстеннән билен җеп белән буа. Аягына чабата кия. Болай үзе картымның сүзен бик тыңлаучан. Ни әйтсә, шуны эшләп бара. Тик үзенең бер начар гадәте бар: кайчан тәмле әйбер пешәр икән дип саклап кына йөри. Син, кадерләп, өстәлгә куеп өлгермисең, ул кылый күзен текәп килә дә керә. Минем картым кешене аш табыныннан кире кайтарырга өйрәнмәгән... — Әйдә, Гыймади абзый, ашарга утыр, дип әйтә бирә. Теге сөмсез сыер кебек килеп каплана да, өстәлдә ни нәрсәң булса, күз ачып йомганчы һәммәсен җәлмәп чыга да китә. Син, Зифа апай, моңардан сакланырга тырыш!.. Бу чаклы күп киңәшләрдән соң Миңзифа әбинең башы шеште, һәммә сүз бер колагыннан керде, икенчесеннән чыгып китте. Бәлки, тагын озак барган булыр иде, кучер керде: — Соңга калабыз бит, — дип сукранды. Бикә аңа совхозга карчык белән барачак кәрзинне күрсәтте. Үзе Зифа белән бергә аның артыннан чыкты. Ләкин сүзләре бетмәгән иде әле: — Сине өйрәтәсе юк, Зифа апай, анда баргач, үзең күрерсең, хәтереңнән чыкмасын өчен генә әйтәм. Анда алпавыт Алексейдән калган бик зур бакча бар. Монда элгәре матур гөл үскән диләр. Теге кызыл-ак сугышы чагында анда салдат яткан икән. Шулар таптап бетергәннәр. Мин аны үзем яңадан тергездем. Террастан ике генә атласаң, үзең күрерсең, анда минем түтәлләрем тезелеп китәләр: суганнар, кыярлар бар. Кишер, чөгендер, торма бар. Кәбестә, кабак, керәннәр бар. һәммәсе үзебезгә ел тәүлегенә җитәрлек үсәләр... Заманнар авыр бит, Зифа апай, барын да базардан ала башласаң, кайдан акча җиткерәсең!.. Мин Казаннан орлыгын китерттем. Шундагы крәстиән хатыннарыннан түтәлләр казыттым. Хәзер бик әйбәт үсәләр. Син инде, Зифа апай, яңгырсыз көннәрдә иртәкич су сиптерергә оныта күрмә. Минем картым яшелчәне бик яратучан... Шул, ди, әллә ничек нәфесемә килешә, ди... Инде бетте, тик бер генә сүзем бар: син анда, Зифа апай... Ат кузгалды. Мәрьямбикәнең сүзе шул урында өзелде. XIX Шул бетмәс-төгәнмәс киңәшләр йөге белән пешекче Зифа карчык "Хезмәт"кә килеп төште. Шулар буенча яши башлады. Мәрьямбикә ялганламаган икән. Аның әйткәннәре бары да диярлек дөрес чыктылар. Идел түбәндә, яр буйлап борылыпборылып, кояш астында ялтырап ага. Аңа терәлеп, зур кара урманнар әллә кайдан кайда күкрәп утыралар. Бу урманнардан көнбатышка таба бер-берсенә ялганып басулар тезелеп китәләр. Болар уртасында, ярдан ерак түгел, чәнечкеле тимерчыбыклар, яртылый ауган коймалар, иске азбарлар, түбәсе җимерелгән зур агач амбарлар белән әйләндерелеп алынган ике кат агач өйле, террасалы, түтәл ясалган зур бакчалы өлкән совхоз "Хезмәт" җәелеп ята. Бикәнең сөйләгәннәре рас: бик әйбәт аш өе дә бар, кар базы да бар. Боларга башка бай хатыны әйтмәгән әллә ничаклы әйберләр тулып яталар. Иртә-кич туктаусыз крәстиәннәр бер килеп, бер китеп йөриләр. Сабаннар, тырмалар, арбалар, орлыклар белән маташалар. Трактор турында талашалар. Атлар, сыерлар, сарыклар бер кайталар, бер югалалар. Вәли бай бөтен көнен шулар эчендә үткәрә. Берәүләре белән ызгыша, икенчеләре белән ипләп сөйләшә. Килгәнкиткәннәрнең йомышларын үти. Эш куша, акча ала, акча бирә. Шулай кайнап яшиләр. Ләкин карчык боларның һичберендә ямь дә, тәм дә, мәгънә дә тапмады. Торган саен йөрәк тынычсызлыгы арта барды. Шул ыгы-зыгы килгән чабаталы, итекле крәстиән урыслар, чувашлар, татарлар арасында берничә кеше әбинең күңелендәге борчуларын тагын ныграк арттырдылар. Көннәрнең берендә калын җилкәле, яңа итекле таза бер мужик килде. Бер атын җиккән, икесен тәртә янына таккан. Әле бик иртә иде. Бай яңа чәйгә утырган гына иде. Крәстиән сорап-нитеп тормады, туры аның янына кереп китте. Бераз торгач, аннан икәүләп чыктылар. Вәли теге тиле Әхми дип йөртелә торган ялчыны чакырды да бер атны иярләргә кушты. Үзе эчтәге, җимерек түбәле азбардан алты яшьлек матур, зур, уйнаклап торган кара айгырны алып чыкты. Арбага тагылып китерелгән бияләр бу айгырны күргәч тынычсызлана, чыелдый башладылар. Айгыр боларга таба ташланырга, иркәләнергә ашкына, ычкынырга омтыла. Ләкин Вәли бай көчле иде. Тезгенен урап тотты да яшь чибәр айгырны бияләрдән ерак түгел тыеп торды. Ул арада Әхми кечкенә җирән алашаны иярләп килгән иде. Бай айгырын ялчыга бирде. Нәрсә, ничек эшләргә икәнен өйрәтте дә, итекле, калын җилкәле крәстиән белән келәткә кереп, тазартылган орлыкны, аннан күләнкәдә торган аксыл тимер тракторны күрсәтте. Соңра: — Син, Низами, мин кайтканны көт. Бияләреңне әнә Әхми айгырга кушар... Мин яланда эшләүче ялчылар янына гына барып киләм, — дип, иярле атка сикереп менде дә, капкадан чыгып, басуга таба йөгертте. Монда Низами белән Әхми үзалларына дулкынланып торган ике бия белән боларга ташланырга ашыгып, тирә-якны яңгыратып кешнәп, дулап барган сылу кара айгырны эчке азбарларга таба алып киттеләр. Зифа әби үзалдына куркып уйланды: "Бу Низами дигәне кем икән? Кайда гына күрдем соң мин бу калын җилкәне?" Шул көн кич нәрсәдәндер талаш чыкты. Фәхри дигән бер мужик Вәлине эт урынына сүгеп ыргытты: — Син нәрсә монда, — ди, — әллә үзеңне алпавыт Алексей урынына килдем дип беләсеңме? Бик алай кылансаң, ничек очканыңны сизми дә калырсың! — ди. Сүзгә Гыймади да катнашты. Кычкырып, кул болгап әрләшеп китте. Моның тавышы нечкә иде. Зифа әбинең йөрәге дөрт-дөрт итә башлады. Нәрсәнедер хәтерләргә уйлады: "Тукта, бу яшел тавышны кайда гына ишеттем соң мин?!" Аның башы чуалды. Низамилар, Гыймадилар, Фәхриләр өстенә тагын берәү килеп кушылды. Җәй көне айлап тракторда эшләүче бер егет бар. Яшь кенә. Үзе бик уңганга охшый. Тракторның телен белә дип сөйлиләр. Менә шул да карчыкның әллә кайчан күргән бер адәмен хәтерләтә. Болардан әбинең йөрәген куркыныч каплый: "Бу нихәл бу? Мин боларны кайда күргән идем икән?" "Кадалып кына китсен! Муены астына килсен! Алланың каһәре төшсен! Бары да шуңардан. Бары да шул явыз, зәһәр килененең этлегеннән. Ач тамагым, тыныч башым иде. Нәрсә дип мин бу эт мужиклар арасына килдем. Аякларында чабата. Үзләре керле, пычрак, әйтсәң, сүз аңламыйлар. Тупаслар. Җитмәсә тагын, дуңгыз кебек киреләр. Ни дип кенә килдем мин монда? Шуңардан, бары да шул явыз, зәһәр киленнән генә булды! Балта, сәнәк күтәрерләр дә кереп үтерерләр! Шулай... шулай... тәкбир дә әйттеләр. Әнә шул Бирәхмәт дигән егетне кереп үтерделәр. Урамда кемнедер ат койрыгына тагып йөрттеләр... Тукта, алай дисәң, бу Низами дигәннәре каян килеп чыгар?.. Аны бит мылтыклы кеше атарга дип алып киткән иде! Әллә болар барысы да кабердән купканнармы?" Бу чуалчыклар карчыкның төн йокыларын качырдылар. Ул көзнең озын караңгы төннәрендә ялгыз уйлап, саташып бетте. Ләкин очына чыга алмады. Кайда, кайчан, ничек бу кешеләр аның башына кереп утыруларын озак заман аңлап җитмәде. Шуның белән әллә ничаклы төннәр саташып чыкты. XX Фронтларның бик кызган чагы иде. һәммә көч, бөтен гайрәт советка каршы күтәрелгән бөтен дошманнарны җиңүгә бирелгән, эчке төзүләр, хуҗалыклар бик нык җимерелгән еллар иде. Каланың тормышы бик кыса башлады... Сату-алу киселде, ашарга бернәрсә дә калмады. Читекче Кәмали, үзенең ачлыктан кибеп барган җәмәгать, бала-чагасын туйдыру исәбе белән, анда сугылды, монда кагылды, ләкин бернәрсә дә юнәтә алмады. Яңа күнне өмет тә итмисең, ичмаса, берәр иске куныч та юк. Ул табылса, табанга болгар юк. Тегәргә җеп юк. Кагарга кадак юк. Боларны тапсаң, кич утырып эшләргә лампы куыгы юк, тасма юк, керачин юк. Әгәр аннан-моннан җыелган шул искеләрдән бер итек оештырсаң да, чыгарып сатарга базары юк. Акчасы юк. Алучысы юк. Шулай да тик ята алмыйлар. Татар агай-эне юктан базар кора. Аз-маз яшергән кызыл малларын, кечкенә-кечкенә тартмалы галантерея калдыкларын, учка тезеп кенә күрсәтелә торган асылташ төймәләрен, алтын күзле инәләрен, машина җепләрен күтәрәләр дә мәйданга рәт-рәт тезеләләр. Шунда бер якка иске йозак, кадак кебек тимер-томыр әйберләр, калыбы җимерелгән кәләпүшләр, бишмәтләр, чалбарлар, бүрекләр, калфаклар берәм-берәм урнаша башлыйлар. Гөж килеп кайнарга, шауларга, алдарга, алданырга тотыналар. Шулай кызып, базарланып торганда, ерактан берәр атлы, кораллы адәм күренә. Аңа берничәсе ияргән була. Базарчыларның берәрсе куркынычлы караш белән боларга бер генә күз ташлый да: — Тиз! Төштеләр! — дип акырып җибәрә. Әле яңа гына бөтен урамны, мәйданны болыт булып каплап алган киң базар, лачыннан качкан чәүкә көтүе кебек, бер минутта бөтен әйберен җыйнап ала, граммофонын суырып капчыкка тыга, төймәсен, инәсен кунычка, кесәгә батыра — һәммә нәрсә яшерелә, бетә, юк була. Атлылар килеп җиткәндә инде чыр-р, чыр-р итеп качкан алучы-сатучы дулкыны һәммә урамнар, тыкрыклар белән төрле якка чаба, йөгерә, кача, тарала. Ләкин дулкын моның белән генә бетми. Атлылар, яшен тизлеге белән чаптырып, урамнарны, тыкрыкларны әйләндереп алалар. Барын сарык көтүе кебек, чиләкләре, читекләре белән, граммофоннары, иске капчыклары белән тар бер почмакка китереп кысалар да тенти башлыйлар. Әйбер түгел, документ тикшерәләр. Тиешле кәгазе булганнары китә тора, дезертирлар — эштән, фронттан качучылар — шунда, каравыл астында, бер якка өеләләр. Кәмали үзенчә советның дусы иде. Кирәкле документлары да бар иде. Бер тапкыр да дезертир саналып тегендә куылмады. Мондый көннәрдә итеген сата алмый кайту — аның йөрәген әрнетә, советка булган мәхәббәтен, бөтенләйгә булмаса да, яртылаш бетерә иде. Ул елларда Кәмали татар урамында, бер элекке байның шәһәргә алынган зур таш йортының түбән катында тора иде. Квартир начар түгел иде. Ләкин ягарга утын юклыктан почмаклары ап-ак боз иде. Тәрәзәнең бер өлгесе ватылды. Аңа куйдырырлык пыяла да, оста да, акча да табылмады. Көндез мендәр тыгалар, кич куна такта каплыйлар. Ләкин бу җылы тотмый, тик каты җил-бураннан гына саклый. Кулындагы итеген сатып, әзрәк акча алса, моны төзәттерергә уйлый иде. Ләкин туры килмәде. Ул чакта бит акча дигәннәре бөтенләй тилергән иде. Кәмали чыккан саен базардан сүгенеп кайта: — Харап бу спекулянтлар! — ди. — Кичә генә икмәкнең кадагы ике миллион (2 000 000) сум гына иде. Бер төн эчендә тагын биш йөз мең (500 000) сум күтәргәннәр. Икмәге икмәк булса тагын бер хәл иде! Аның бит яртысы тарткан арыш саламы, яртысы солы кибәге! Җитмәсә тагы, тозсыз пешерәләр. Нәрсә карый, нәрсә карый бу безнең ЧЕКА?! Нигә шул спекулянтларның һәммәсен җыеп атмыйлар?.. — дип тиргәнә иде. Күрше урамда кооператив бар. Ул ара-тирә өлешләп икмәк тараткалый. Кайбер вакыт яхшы гына бирәләр. Менә бөтен февраль буенча, көн дә диярлек, хезмәт кешеләре җан башына чирек кадакны өзми алып килделәр. Соңгы атнада тагын кирегә китте. Менә ничә көн инде, кайчан гына барма, ишегенә татарча язылып кәгазь ябыштырулы тора: "Икмәк юк". Өлкәннәр тагын бер хәл! Балаларның язмышлары бик авырга калды. Башта эчләрен тырнап-тырнап: — Икмәк бир! Икмәк бир! Икмәк бир! — дип еладылар. Талашып-ызгышып беттеләр. Хәзер инде тындылар. Куәтләре юк. Йөзләре кибеп саргайды. Тәннәрендә ит әсәре калмады. Кара-саргылт җыерчыклы тиреләре кечкенә, нечкә сөякләренә ябышып катты. Алар хәзер җыерчык битле җитмеш яшьлек кечкенә карчык кебек күренәләр. Күзләрендә нур, җан бетте, сүнеклек капланды, аннан тик хәлсез ачлык газабы карый. Бирсәң, сүзсез чәйнәп йотлыгалар, булмаса, дәшми-тынмый, бозлы салкын почмакта иске киемнәргә уралган килеш бөгәрләнеп ята бирәләр. Бөтен илгә килгән бу авыр көннәр Кәмалинең хатыны Хафиза җиңгине акылдан яздырдылар. Ул нәрсәгә, кемгә бәйләнергә белмәде. Иң якында һәрвакыт күзгә күренеп торган кайнанасы пешекче Миңзифага зәһәрләнеп ташланды: — Башкалар, — ди, — атна саен авылга баралар. Он китерәләр. Ярма китерәләр. Май, йомырка китерәләр. Синең исеңә дә кереп чыкмый. Ичмаса, балаларны кызганыр идең!.. Киленнекеләр бит, кадалып китсеннәр дисең бугай!.. Моңа каршы карчык коты очып җавап бирде: — Юкны сөйләп торма, килен! Анда барып, мужик арасында кабер эзләр хәлем юк, - диде. Бу рәвеш тиргәшләр, талашлар килен белән кайнана өчен һәр көннең иртәнге, кичке азыклары төсенә кереп киттеләр. Килен сабыйлар ягыннан кагылды: — Син үзеңне генә беләсең! Килен балалары, минекеләр түгел, үлә бирсеннәр дисең... Кайнана тагын кызып әрләнде: — Тапкан бер сүз: балалар да балалар! Үзеңә ни булган? Үзең монда яшь башың белән аякларыңны бөкләп түрдә утырасың, мине котырган этләр арасына җибәрмәк буласың! Ай-Һай, акылың алтын икән! Шулай шул, борынгылар "анай алтмышка җиткәч, кол кирәкми" дип белми әйтмәгәннәр!.. Моңа каршы киленнең ач күзләренә зәһәр ут чыга. Әрнүле, каргаулы тавыш белән кайнанасына ташлана: — Карт башың белән юкны чәйнәп торма, әнкәй! Тапкан бер сүз: имеш, алтмыш яшь. Килен алай да, килен болай. Килен мине карамады, килен мине кадерләмәде дисең. Телең корыр. Әйтәм бит, телең корыр! Көн димәдем, төн димәдем, башымны аска идем дә синең өчен эшләдем. Аягым юньле кәвеш күрмәде, өстемә синең калдыкларыңнан башка нәрсә насыйп булмады... Үзеңне карадым. Башыңны карадым. Авырсаң, астыңдагы... түктем. Намаз вакыты килсә, комганыңа җылы су салдым. Намазлыкларыңны җәеп куйдым... Син минем шул олылауларымны күрмичә, иртә-кич аждаһа кебек өстемә акырып-бакырып тордың!.. Кайнана белән килен арасындагы бу талашлар һәр икесенең үткән язмышларын иңнән буена айкап чыгалар иде дә тагы шул онга, икмәккә, тагын шул авылга баруга кайтып төшәләр иде. Улы да килен ягына аугач, карчык чыдамады: — Ходайның язганы булыр!.. Ни күрсәм күрермен, бер барып кайтыйм... — дип, авылга китәргә риза булды. Шуның белән киленнең каты сүзләре дә берьюлы тукталды. Ул зәһәрле талашларын онытты. Инде хәзер кайнанасының карт күңелен юатырга тырыша башлады. Җылырак булыр дип, калын камзулын бирде. Аягына йомшак оегын кидерде... Бу сәфәргә хәзерлек эшенә бөтен өй җәмәгате катнашты. Хәзинәдә ни-нәрсә бар, һәммәсен чыгарып салдылар: ике иске яулык, бер тузган кәләпүш, бер савырлы читек, бер күлмәк, кадак ярым тоз, ике чеметем чәй — кишер чәе, үлән чәе түгел, элекке заманнан калган чын кытай чәе; авылга Миңзифа белән барачак бөтен байлык менә шулар иде. Бөтенләй әзерләнеп беткәч, Кәмалинең исенә төште. Ул базарга чыкты да кычкырып йөрүче малайдан, унар мең (10 000) сум түләп, өч тартма шырпы алды. Болар башта әллә нинди күк төтен чыгарып, тирә-якны сасытып яналар. Аннан гына аксыл ут чыгаралар. Карчык бу әйберләрнең берничәсен өстенә киде. Балтырга, кунычка, куенга тыкты. Шулай итеп, суык кышта, таң беленеп килгән чакта, бер спекулянтның чанасына утырды да авылга, крәстиәннәр арасына ризык эзләргә китте. Күңеле курка иде. Догаларын укыды. Үзенең авыр язмышын уйлап: "Ходаем, бу ни хәл инде: килен булдым — кайнанага ярамадым, кайнана булдым — киленгә ярамадым. Ни гөнаһ шомлыкларым бар икән?!" — дип, озак елап барды. XXI Юк белән куркыталар булса кирәк. Барганда юлда ничаклы кеше очрады. Берничәсе мылтыклы, күсәкле иде. Берәве дә асмады да, кисмәде дә. Җитмәсә, кайберәүләре әле, үзләре юл биреп: — Әссәламәгаләйкем, — дип китәләр. "Кая барасың, нигә барасың?" — дип туктатучы да, тентүче дә булмады. Бу Шәләнге авылында Кәмалинең ата бертума абзасы Ситдыйк бар иде. Зифа әби кичкә каршы, тәңкә-тәңкә кар явып, әз генә җил өреп, буран кузгалырга чамалап торган чакта, туры шуның өенә барып төште. Авыл урынында тора. Өйләр дә элеккедән үзгәрмәгәннәр. Мичләрнең морҗаларыннан, нәкъ элеккеге кебек, аксыл төтен куерып, күп булып чыга да ялкау гына, акрын гына күккә, һавага таба сузылып менеп китә. Бары да әүвәлгечә. Тик кунакны каршылау гына башкачарак булды. Кич иде. Өйләре караңгы иде. Әбине кертеп сәкегә утырткач, Ситдыйк каты итеп санап әйтте: — Гаепләсәң гаепләрсең инде, Миңзифа тутай! Сине сыйларлык хәлебез юк. Самавыр куяр идек — чәй-шикәр юк. Яндырырга шырпы юк. Лампының куыгы былтыр ук ватылды. Керачин күрмәгәнгә күп заман инде... Теш арасына кыстырырга бер кабым икмәк юк. Торабыз шулай. Җиткән улларыбыз, кырыктан түбәннәребез һәммәсе кызылларда, фронтларда, — диде. Азрак тукталып, тагы ялгады: — Алпавыт баш күтәрә бит. Шуны бетерми торып, җан да тынмас, дөнья да төзәлмәс, ахры... Карчык боларны тыңлый-тыңлый акрынлап чишенә башлады. Алып килгәннәрен берәм-берәм чыгарып тезде. Култыгыннан алып, теге күк төтенле, сасы утлы шырпыны бирде. Бу зур хәзинә булып төште. Чөнки шырпы булмаганга учакта утны өзмиләр. Сүнеп китсә, күршедән чыра белән яндырып китерәләр. Кайбер вакыт шулай йөргәндә, җил өрә, саламга чаткы төшә дә, ут чыгып куя. Кичә түбән очта Хәйрулланың өен чак коткарып калдылар. Җәй булса, эш харап иде. Ярый, кар ярдәм итте. Салам түбә өстендә мелт-мелт итеп ялкын телләр күккә сузыла башлау белән, крәстиәннәр җыелып килделәр дә йортны карга күмеп ташладылар. Ут беркая да бара алмады. Тик алтын сары салам түбәне бераз көйдереп, каралтып куйды. Хуҗа Ситдыйк, үзенең кунак тутасы Зифа әбигә бу янгын турында сөйләгән арада, күзенең бер чите белән генә сәке буена тезелгән әйберләргә карап куйды. Аннан якын ук килеп, бер мыскыллап, бер сокланып күз йөртте. — Башка заман булса, — диде, — Миңзифа тутай, синең бу чүп-чарыңны бәдрәф чүпрәгенә генә тотарлар иде. Хәзер инде болар да зур байлык! Чамаң зыянсыз... Буш кул белән кайтармам, үзем рәтләп җибәрермен, — диде. — Үзе, башын ишеккә тыгып, чолан аркылы аш өенә кычкырды: — Анасы, син кая? Миңзифа тутай өшеп килгәндер, самавыр куяр идең, үлән чәе бардыр бит, - диде. Зифа әби оек кунычына тыгылды. Аннан кечкенә бер кәгазь төргәк чыгарды. — Менә сиңа моны Кәмалием җибәрде. Ситдыйк абзыйга әйт, диде, хәлемнең бик авыр чагы. Шул бер-ике салырлык кытай чәеннән башка бүләгем юк, диде. Тегеннән бик күп суыклар ияртеп, кулы-аягы карга буялып, хуҗа хатын керде. Әби белән исәнләште дә, дөньядан, ачлыктан, тынычсызлыктан зарлана-зарлана, самавырын куйды. Мич башыннан нечкәләп-нечкәләп телгәләнгән коры каеп чыраларын алды да лампа урынына яндырып җибәрде. Өй эче яктырып ук китте. Чәй эчеп җылынгач, карчыкның эшенә тотындылар: алып килгән әйберләрен ашамлыкка алыштыра башладылар. Зифа әбинең бәхете начар булмады. Китергән нәрсәләр бәрабәренә ул барлыгы, төрле куллардан: өч чирек кадак ак май, дүрт кадак ярма, алты кадак он, егерме йомырка, кадак ярым ит җыеп ала алды. Аның өчен болар, әлбәттә, зур байлык иде. Аның күзләренә җан чыкты, килененә каршы гомер буе йөрәгендә асрап килгән әрнүләре дә таралдылар. Җитмәсә тагын, бик яхшы юлдаш та табылды. Күршенең калын Низами дигән берәү калага бара икән. Чанасы зур, аты бик яхшы, ди. Шул үзе үк чакырып әйтте. Юлда ни эшләргә кирәген дә өйрәтте: — Белеп булмый, әби. Кайбер авылларда тикшереп маташалар. Син авыру карчык булырсың. Чанага сузылып ятып барырсың. Әгәр туктатып, кая барасың ди башласалар, ахух килерсең. Эчемә бирән булды, духтырга ярдырырга барам диярсең, ярыймы? — диде. Карчык моңа баш өсте риза булды. Зифа әбине чана төбенә сузып салдылар. Низами үзе бүрекне басты, җылы тун, чуар пима, калын бияләй киде, билне кысып бәйләде дә, чыбыркы тотып кучергә утырды. Ат чыннан яхшы иде. Яңа яуган йомшак кар өстеннән чананы шытырдатып алып очты. Кечкенә бер авылны үттеләр. Сораучы, тентүче булмады. Аннан урманга керделәр. Кар һаман ява иде. Урман гаҗәп бер матур төстә иде. Җир өсте яңа яуган йомшак көрт белән түшәлгән, агач ботаклары ап-ак мамык белән уралганнар да калын, йомшак, тулы булып утыралар. Урман зур түгел иде. Аны үтүгә, киң, тигез яланга чыктылар. Монда бер диңгез, иге-чиге күренмәгән ак кар диңгезе иде. Берничә сәгатьләр баргач, биек тауга менделәр. Аның түбәсе дә, итәкләре дә — һәммәсе яңа яуган йомшак кар эчендә ап-ак булып яталар. Аның өстеннән карасаң, бөтен тирә-як таулар, урманнар, киң яланнар — һәммәсе иксез-чиксез бер дәрья — матур ак кар дәрьясы булып ялтырап күренәләр. Шул ук диңгезне ярып барганда, уң яктан ак кар кебек чибәр куян бер күтәрелеп карады, колакларын кайчы кебек торгызды да, боларның юлларын аша кисеп, сикерә-сикерә икенче якка чыкты. Үзе ак кар эчендә күздән дә югалды. Бу — начар галәмәт иде. Низами чыдамады "уф-ф!" итеп каты сулап куйды. Ятып барган әби дә ак куянны күреп калган икән. Аның да бөтен тынычлыгы югалды. Шулай борчылып, икенче авылга килеп керделәр. Бу зур, бай авыл Акташ иде. Бу бик зур иде. Кар монда да шулай күп яуган икән. Юлларны, урамнарны сарган. Йорт капкалары юньләп ачылмыйлар. Коймалар, өй түбәләре һәммәсе яңа яуган йомшак кар белән түшәлгәннәр. Низами карчыкка әйтте: — Әби, атны бераз ял иттерик, үзебез дә җылыныйк. Монда берәүгә кереп чыгарбыз, - диде. Зифа өшегән иде: - Ярар, ярар, үзең беләсең, - диде. XXII Акташның уртасында, зур урамда, янәшә ике өйле бер татарга төштеләр. Өе җылы иде. Шунда ук самавыр тавышы да чыкты. Ләкин рәхәтләнеп чәй эчә алмадылар. Зифа әби, бисмилласын әйтеп, беренче чынаяк чәйне авызына китергән генә иде, кайдандыр, ниндидер тавышлар, кычкырышлар килә башлады. Ни бар дип, урам як тәрәзәгә ташландылар: анда шинель кигән бер адәм йөгерә, аның артыннан берничә крәстиән: — Тот! Тот! Бир! Үтер шуны! — дип акырынып чабалар. Болар үтте. Ләкин йөгереш-кычкырыш өзелмәде. Аерым кешеләр дә, төркем-төркем булып та әле бер, әле икенче якка акырып-бакырып үтә тордылар, һәммәсенең кулында сәнәк кебек, балта, көрәк кебек әйбер бар. Менә бервакыт болар бик күбәйделәр. Түбән очтан югары таба зур көтү булып үттеләр, һәммәсе күсәкләр белән, сәнәкләр белән коралланган иде. Уртада бер чалма күренде. Шул башлады, башкалар кушылды. Менә бервакыт бөтен авылны күтәреп, корбан гаетенә баргандагы кебек тәкбир әйтергә керештеләр: - Аллаһы әкбәр, аллаһы әкбәр... Тәкбир бик күп кабатланды. Халык күбәйгән саен, тавышның да көче арта барды. Зифа әби бөтенләй аптырады. Тәкбир тавышыннан үзен аера алмады. Кадакланган кебек, тәрәзә төбендә катып калды. Чалмалы кешенең тавышы калын, матур, ягымлы иде. Менә аның янында бер карт бара. Башында — чите камалы мескен бүрек, өстендә — җилән, билендә — җеп, аягында — чабата. Үзенең тавышы нечкә. Шул меңләгән крәстиән арасында менә шул картның нечкә яшел тавышы әбинең колагында туктаусыз чыңлый башлады. Бүрекле, җиләнле сурәте дә миенә кереп утырды. Чү! Тукта! Тәкбир киселде. Кара болыт булып, яу булып, кан баскан күзләре белән бу өйгә ташландылар. Иа Ходай! Бу ни хәл тагын? Карчык догаларын хәтерләп өлгерә алмады, капканы алып ыргыттылар да, ташкын булып агып, бу йортка тулдылар. — Әҗәлем шул икән, үләм икән, — дип, Зифа әби иманын укырга тотынды. — Ходаем, үзең ярлыкагыл! Лә иләһә илләллаһ... Ләкин карчык бетерә дә алмады, акырып-бакырып өйгә керделәр. Арада озын буйлы таза бер кеше бар иде. Күкрәгендә ак калай. Шул аяк тибеп кычкырды: — Нәрсә карап торасыз? Менә шулдыр, карчык булып киенгәндер, - диде. Күзләрен кан баскан берничә мужик әбине бәргәләп ташладылар. Берсе яулыгын ыргытты. Ак чәчен каты тартып җибәрде. Ләкин берничә бөртек кенә йолкынды. Аз гына кан да чыкты. Моңар да ышанмадылар. Берсе: — Ач авызыңны, убырлы шайтан! — дип кычкырды. Карчыкның җаны бугазына килде. "Үлем шулдыр, бетәмдер, болар газраилдер", — дип уйлады. Калтырап, бетеп, иреннәрен ике якка аерды. Тентүчеләр бер караудан ук әбине читкә этәреп ташладылар: — Юк. Моның бер теше дә калмаган... Алда икесе бар. Аларның да тамырлары гына эләгеп тора, — диделәр. Зифаны шулай азаплаганда, берсе идәнгә яткан җиреннән кычкырып җибәрде: — Нәрсә анда юкка гөнаһсыз карчыкны азаплыйсыз? Менә кая бит, — диде дә сәке астыннан берәүне акыртып өстери башлады. Итекле ике аяк чыкты. Галифе чалбар күренде. Дошманны эзләп күзләрен кан баскан крәстиәннәр "Ни бар? Кем бу?" дигәндәй каранып алдылар. Тартып чыгарылган егетнең өстендәге, башындагы күн киемнәре күренү белән, шунда ук таныдылар. Кызу тиле кан миләренә йөгерде. Барысы, берберен таптап, ни эшләгәннәрен белмичә, яшь егеткә ташландылар. Таяклар, күсәкләр белән сугарга, аяк белән башын, күкрәген изәргә омтылдылар. Ләкин егет үзен югалтмады. Шул котырган дулкын эчендә башын сакларга тырышып, бөгәрләнебрәк ятты да уң кулы белән билендәге кабурына тыгылды. Аннан наганын суырып алды да: "Бетерегез уйнаштан туганны!" — дип, таяк белән кизәнеп килгән теге калайлы кулакның күкрәгенә төзәп атып җибәрде. Куркуыннан бая ук мич артына сыенган карчык иманын, догасын да әйтә алмады, револьвер тавышына һушыннан язып, идәнгә егылды. Крәстиәннәр, лачыннан качкан чәүкәләр кебек, бер-берсен таптап, егылып, кычкырышып, куркышып, бер секунд эчендә өйдән чыгып йөгерделәр. Калай күкрәк иелде булса кирәк, ядрә аңа тимичә, ишек яңагына барып кергән. Егет яңадан атмады. Торып, өс-башын рәтләде, кабурын төзәтте, наганын тотып сәкегә утырды. Фетнәне басарга чыккан гаскәри бүлек тиздән килеп җитәргә тиеш иде. Комсомол егет моны белә иде. Бөтен планы ничек кенә булса да шуңарчы җиңелми тора алу иде. Ул, сәкедән кузгалып, идән уртасына басты да үрелә биреп, урамга, анда шаулаган күсәкле, сәнәкле мужиклар ягына карады. Фәхри белән Шәнгәрәйнең хәле бик мөшкел иде. Алар да, сизмәстән, фетнәнең үзәгенә килеп эләктеләр. Качып котылдылармы, юкмы? Бирәхмәткә бу билгеле түгел иде. Урамда җыелганнарның аяк астында алай кеше үләксәсе күренмәде. Егет үз эченнән: "Кача алганнардыр, күренмиләр", — дип уйлады. Бу аңа бераз юаныч иде. Алар, терек булсалар, йә, качып китеп, бу фетнәчеләргә каршы ярлы крәстиәннәрне оештырырлар, йә гаскәргә хәбәр җибәртерләр... Бирәхмәт, үзалдына шулай уйланып, каршы тору планын эзләгәндә, наганнан куркып таралган мужиклар берәмберәм тәрәзәгә, ишеккә якынлаша, тагын сәнәкләр, балталар, күсәкләр белән өйне әйләндереп, кысып килә башладылар. Егетнең аягүрә басып, читлектәге бүре кебек як-якка күзеннән ут чәчеп торуы, яңадан атмавы мужикларның күңеленә куәт бирде. Фетнәдә башлык кылган теге, күкрәге калайлы Хәйрулла староста үзалдына җилләнде: — Алла саклагач саклады бит. Колак төбеннән выжлап үтте, барыбер тидерә алмады бит! — дип мактанды да зур таягын күтәреп ишеккә таба килде. Котырган тавыш белән: — Нәрсә катып торасыз, әйдәгез! — дип акырды. Берничә крәстиән аңа иярде. Ул тагы ачулы гайрәт белән: — Ат! Атсаң ат! Үлсәм, шәһит китәрмен! — дип кычкырып җибәрде дә аңа карап наганын төзәгән Бирәхмәткә күсәк белән ташланды. Егетнең наганы буш иде. Анда артык бер ядрә дә юк иде. Баядан бирле атмавының сәбәбе дә шул иде. һаман да тиз бирелмәде. Үзенә һөҗүм иткән калайлы крәстиәнгә наганы белән кизәнеп, яңагын ватты, тешләрен җимерде. Тагын берничәсенә сугып яра ясады. Ләкин бу — күзен кан баскан, котырган кулак крәстиән явын җиңәргә ялгыз егетнең көче җитә алмады. Фетнәчеләр белән урам тулды, йорт тулды, өй тулды. Ни эшләгәннәрен, кемне ни өчен кыйнаганнарын онытып, егетне эштән чыгарып, изеп ыргыттылар. Аның кулы, аягы сынды, башы изелде, эчәгеләре агып чыкты. Идән кара кан белән тулды. Әллә ничә мужикның кулы, җиңе, итәге канга буялды. Ләкин моңа гына канәгатьләнә алмадылар. Теге калайлы адәм, күршегә кереп, яңагын бәйләтеп чыкты да советны, революцияне, коммунаны дөньядагы бөтен пычрак сүз белән сүгә башлады: — Ни карап торасыз? Шул бит, шул! Дин бетерүче дә шул! Байларны талаучы да шул! Каммун ясарга йөрүче дә шул!.. Мылтык белән куркытып, безнең ашлыкларны җыеп алучы да шул!.. Нәрсә карап торасыз?! Нәселе корсын! Бетерегез уйнаштан туганны! — дип акырды. Үзе, сынган кулыннан тартып, әле үлеп җитмәгән канлы гәүдәне урамга өстерәде. Анда фетнә явы кара болыт булып тирә-якны сарган иде. Икенче бер төркем кыйналып беткән тагы бер адәмне култыклап китерделәр. Бу — авылның мөгаллиме Хәбип Җәгъфәров иде. Теге нечкә, яшел тавыш белән тәкбир әйтүче җиләнле, чабаталы карт моны күргәч аптырап калды: — Җәмәгать, Хәбипкә нигә тиясез?.. Ул каммун түгел бит, - диде. Җыелганнар арасында сүз, шау-шу китте. Калайлы адәм тагын акырды: — Нәрсә син аны яклыйсың? Әллә үзеңә дә кирәкме? Ул мөгаллим Хәбип эт ул! Үзе каммун булмаса да, барыбер алар белән бер табактан ашый, алар җырын җырлап йөри!.. Бетерегез уйнаштан туганны!.. Төрле яктан: — Дөрес, дөрес! — Тамырлары корысын! — дип тавыш күтәрелде. Тагын кычкырыш, талаш китте. Бөтен Акташ өстен бу яуның котырган тавышы каплады. Ул арада яшь җирән айгыр уйнаклап килеп җитте. Аңа каеш камыт кидергән, бик озын сүс аркан тагылган, өстенә таза, яшь, чибәр егет атланган иде. Теге калайлы үз карамагында бик нечкәләп эшләтте: мөгаллим белән комсомолны яңа яуган йомшак кар өстенә янәшә салдылар. Аркан белән бер дә ычкынмаслык итеп билләреннән кысып бәйләделәр дә елдам симез айгырга: — һай... һайда!.. — дип, ике яктан кинәт таяк белән суктылар. Яшь уенчак ат, кар туздырып, авыл буенча чабып китте. Аның артыннан арканга тагылган Хәбип белән Бирәхмәт, очраган бер нәрсәгә бәрелә-сугыла, әле уңга, әле сулга ташланып, җирдән, кар өстеннән өстерәлделәр. Бер көтү эт чыкты. Балалар кычкырды. Җирән айгыр авылның бер башыннан икенче башына Бирәхмәт белән Хәбипнең үлек гәүдәләрен тартып, дулап-дулап чаба бирде. Шулай канлы бәйрәм уздырганда, Акташның югары очында ак кар өстеннән кара болыт явы килгәне күренде. Аптырап карадылар. Теге яшел тавыш, йа Ходай, тагын кан түгелә икән дип, агарынып катты. Башкалар да куркыштылар. Тегеннән килүче яу болай таба йөгерә, кача иде. Кулларында сәнәкләр, күсәкләр, балталар... — Бу ни хәл?.. — дип аңларга өлгерә алмадылар, шул качучылар артыннан соры шинельләр, мылтыклы, кылычлы, атлы, җәя үле гаскәрләр күренде. Моны карап, танып җиткермәделәр, шул яктан "Тек... тек... тррр... тек... тек... трррр..." итеп, коры, нечкә тимер өстенә кургашын борчак сипкән тавыш белән пулемёт эшли башлады. Урамда баягылардан һичбер адәм калмады! Теге матур җирән айгырны дулатып урам буенча чапкан яшь чибәр егет тә, Хәбип белән Бирәхмәт гәүдәсен ташлап, каядыр сызган. Ат, ни эшләргә, кая барырга белмичә, туры килгән бер йортка керә башлады. Арканына тагылган мөгаллимнең канлы башы капка баганасына килеп уралды. Ат бер омтылды — ала алмады, тагы омтылды — тагы ала алмады, шундагы кечкенә этнең өрүеннән куркып, өченче тапкыр омтылган иде — баш, ике баганага кысылып, өзелеп калды. Бирәхмәт белән Хәбипнең гәүдәсен өстерәп, айгыр азбарга чапты. Бу арада авылның уртасына, элекке совет йорты турысына, урамга өстәл куеп, штаб эшли башлаган иде. Иң элек Фәхри белән Шәнгәрәй күренде. Боларның бүрекләренә, шинельләренә салам, печән ватыклары ябышып беткән иде. — Үлгәннән калдык. Җиһанша карт печәнлегендә яшереп саклады, — дип, штабка килделәр. Өй башыннан, әвен базыннан, ындырдагы салам асларыннан чыгып, кулак фетнәсе чагында исән калган ярлы крәстиәннәр, көтү-көтү булып, шунда штаб тирәсен сырып алдылар. Ул арада ике батрак теге калайлы крәстиәнне җитәкләп китерделәр. Бу Акташның элекке бай старостасы Хәйрулла иде. Ул бая Бирәхмәттән дә байтак алган икән. Хәзер тагын бераз өстәгәннәр булса кирәк: кыйналып изелгән күренә. Батальоннан мылтыклы бер татар кызылармеецны алды да Фәхри авыл буенча ике корбанны эзләп китте. Бер көтү малай кычкырына башлады: — Каммунар абый! Алар монда! Каммунар абый, алар монда! Бардылар. Ат, азбарга кереп, ике читән арасына кысылган; канлы гәүдәләр тирәсендә этләр сагалап торалар. Арканны чиштеләр. Атны чанага җиктеләр. Ике гәүдә белән теге, капка баганасы төбендә өзелеп калган башны ипләп алып, штабка китерделәр. Батальонның командиры татар — Вилданов иде. Калайлы крәстиәнгә мөгаллим Хәбип белән комсомол Бирәхмәтнең канлы гәүдәләрен күрсәтте: — Боларны таныйсызмы? Теге дәшмәде. Тагын сорадылар. Тагын дәшмәде. Тагын сорадылар. Тагын дәшмәде. Уң кулы белән элекке заманның мирасы булып, бүген генә яңадан күкрәгенә тагып чыккан түгәрәк ак калайны туктаусыз сыйпый бирде. — Нәрсә, син телсезме әллә? — Түгел, телсез түгел. Хәзер инде сөйләп тә ни файда?! Вилданов боерык бирде. Тиешле җавапларын алдылар да, шунда җыелган халык алдында ук, совет өенең биек агач коймасына терәп, күкрәгенә түгәрәк калаен таккан килеш, старостаны аттылар. Фетнә явы тагын байтак авылларга таралган иде. Монда ревком төзелде. Фәхри аңа рәис булды. Вилданов, крәстиәннәргә кыска бер сүз сөйләгәч, үзенең батальоны, пулемёты белән алга таба китте. — Бирәхмәт белән Хәбип иптәшләрне кадерләп күмү эшен ревкомга тапшырам, — диде. Крәстиәннәр, аны авыл читенә хәтле озатып: "Яшәсен Вилданов!" — дип кычкырып калдылар. Сәнәк фетнәсендә башчылык кылган өчен атылган кулак староста Хәйрулланың үләксәсен ага-энеләре, качып-посып, "шайтан чокыры" дигән җиргә күмделәр. XXIII Низами атын тугармаган, тик аркалыгын бушатып, азбар эчендә улакка гына куйган иде. Батальонның китүен генә көтте дә карчыкны яңадан зур чанага авыру итеп сузып салды. Үзе кучерга утырып, ындыр артларыннан, тар тыкрыклардан акрын-акрын гына сызды. Берничә авылны кичтеләр. Сорау-тикшерү булмады. Тик менә калага якынлаша башлагач кына ничектер тынычсызлык көчәя төште. Әйбәт кенә барганда, татардан булсын, урыстан, чуваштан булсын, кечкенә ярлы өйләрдән мылтыклы крәстиәннәр килеп чыгалар да атны туктаталар. Тенти башлыйлар. Миңзифа әби үзенең оны белән ярмасын күкрәгенә куеп, кочаклап кына яткан иде. Иң элек шуны алдылар. Низами аны юатты: — Елама, әби, исән-сау калага керә алсак, мин сиңа үзем биш кадак бирермен! — диде. Карчыкның күңеле бераз тынычланды. Дөньяда әле дә шундый изгелекле адәмнәр барлыгына хәйран калды. Хәзер аның бар теләге — калган әйберләрен исән-сау алып кайту иде. Алладан өзелеп-өзелеп шуны сорады. Ләкин "алласы" карчыкның сүзенә колак салмады. Каланың завод-фабрик морҗалары күренә башлаган иде инде. Әбинең дә өмете бик көчәйгән иде. Кечкенә бер авылның уртасында туктаттылар. — Нәрсә алып барасың? — дигәнгә каршы Низами бик тыныч җавап бирде: — Менә бу карчык безнең авыл Советы башлыгының анасы була. Шуны калага илтәм. Эченә бирән булган, ди. Духтырлар ярырга кушалар икән!.. Чабаталы татар крәстиән текәлеп карап торды да көлеп кычкырды: — Ник алдыйсың? Беләм мин сине! Төш чанаңнан! — диде. Ачулы, тупас төрткәләү белән икесен берьюлы тартып төшерде дә штык белән чананың төбен каерып җибәрде. Башка һәркемнән бигрәк Зифа әби үзе хәйран калды: бу зур чана ике катлы итеп ясалган икән. Мылтыклы татар шул аскы каттан бер пот ак он, ике симез каз, дүрт казылык; ун кадак сары май, ярты пот тары ярмасы, тагы әллә ниләр чыгарды. Боларның һәммәсен юл читенә — кар өстенә куйдылар. Санап яздылар. Низамига кәгазь тоттырдылар. Ат кузгалды. Чана кар өстеннән шилап, сызгырып китә башлады. Ләкин тентүчеләрнең берсе нәрсәдер хәтерләде. Кинәт: — Тукта! — дип кычкырды. Кесәсеннән зур пәке алды. Ипләп, бер дә ашыкмыйча, атның камытының тышкы киң күнен ярып җибәрде. Киселгән ярыкны кулы белән каерып, ике якка ачып ташлады. Зифа әбинең акылы башына сыймас булды: киселгән күн астыннан бик тәртипләп, пөхтәләп тезеп салынган Николай акчалары, Керенский акчалары килеп чыктылар. Тегеләр зәһәр белән көлделәр: — Ә, спекулянт! Син боларны да духтырга ярырга илтәсеңме? Боларның да эченә бирән булганмы? — диделәр. Азыклар һәммәсе шунда — авылда, юл буенда, тентүченең берсендә калды. Ярым гаскәри киемле, мылтыклы татар акчаларны итек кунычына тутырды да кораллы көенчә чанага — әби янына утырды. — Әйдә калага! Анда сине ни эшләтергә белерләр! — диде. Зифа карчыкның тик чыкмаган җаны бар иде. "Әҗәлем җиткәндер, тупрагым тарткандыр, үләм, бетәм..." — дип уйланды. Тагын иманын яңартты. Бу Низами белән бергә аның үзен дә, әлбәттә, атарлар. Монда һич тә шик юк. Карчык әҗәл эзләп чыккан! Чү, тагын ни хәл?! Инде кала менә күз алдында гына иде. Юлда тагын ике кеше. Тагын мылтык, штык! Тагын тентү! Чанага утырган мылтыклы каршы әйтеп карады: — Ни маташасың! Тентелгән инде. Ләкин аңа ышанмадылар: — Тукта, бу карчык нигә бик калын болай?— дип, Зифаның киемнәрен, эчләрен карарга тотындылар. Аның өч чирек мае, икегә бүленеп, ике як култык астына тыгылган иде. Ите, йомыркалары билдән югары күлмәк белән бишмәт арасына салынган иде. Берәвесе катырак төртте. Чыр-рт итеп бер йомырка сытылды. — Ә, синдә дә бар икән, карчык, — дип ныклап тентеделәр. Кадак ярым ит тә, өч чирек кадак атланмай да, егерме йомырка да — һәммәсе алынды. Болар бәрабәренә аның кулына бер кәгазь тоттырдылар. Ләкин карчыкның бу алынуларга артык исе китмәде. Хәзер аның башында майлар, йомыркалар түгел, бәлки коймага терәп атулар, таш капчыклар, үлемнәр иде. Шулай ярым үлек хәлендә калага килеп керделәр. Бер чатта атны туктаттылар. Теге мылтыклы кеше: — Әби, төш! — диде. Карчыкның коты очты. Җаны уч төбенә килде. Алтмыш ел буенча һәр сәгать укып килгән иманын онытты. Тырышты, ләкин хәтерли алмады. "Ходаем, харап булдым! Иманымны да оныттым, имансыз үтәм..." — дип саташып, кала урамы уртасына ак карга басты. Тезләре калтырый, башы әйләнә иде. Ул хәзер мылтык төзиләрдер, шунда ук аталардыр дип көтте. Әйләнеп, як-ягына караса, урам уртасында ак кар өстендә ялгызы басып тора. Низаминың чанасы барды-барды да сул якка борылды. Берәү дә юк. Спекулянт та юк, мылтыклы да юк. Тик аның кулында кечкенә ике кәгазь бар. Карчык акылына килә башлады. "Юк икән, атмый киткәннәр икән!" Шулай уйланды, ике кәгазьне йомарлап кулына тотты да биек ташпулатлар буйлап ашыга-ашыга өенә йөгерде. Кайтып та керде, кулындагы ике кәгазьне, котырган кеше кебек, саташу белән килененең йөзенә ыргытты: — Менә тык! Мә, кадал! Мине үтерергә җибәргән идең! Әҗәл җитми үлем килми шул!.. — дип каргап, рәнҗеп еларга тотынды. Килене дә, балалар да, Кәмали үзе дә — һәммәсе Зифа әбине чын күңелдән кызгандылар. Юкны бар итеп, самавыр кайнаттылар. Кичә алган икмәк өлешеннән бер кисәген бирделәр. Җылынгач, карчык һәммәсен, һәммәсен озаклап, бер сүзгә кырык кат кайта-кайта сөйләп бирде. Яшел тавышны да, тәкбирне дә, йөгереп качкан коммунарны да, үтерелгән егетне дә, ат койрыгына тагып башы өздерелгән мөгаллимне дә - барын-барын сөйләде. Кәмали урысча ташка басканны кыенлык белән аера иде. Күп иҗекли торгач, ул кәгазьләрдән "Заградительный отряд" дигәнне генә таный алды. Башкага көче җитмәде. Шул кәгазьгә бәйләп, карчык үзенең ничек котылуын да хикәя кылды. Сүз төбе теге алынган әйберләрдә булмады, ничек атылмый кала алуы тирәсендә әйләнде. Атналар, айлар буенча, теләгәнгә дә, теләмәгәнгә дә, Зифа карчык үзенең зур трагедияле сәфәрен өзлексез сөйләп йөрде. XXIV Карчыкның сәнәк фетнәсеннән калган күңел ярасы һичбер төзәлмәде. Мәрьямбикә әйткәч совхозга барырга теләмәве дә шуннан иде. Барып урнашкач, һаман куркып, тынычсызланып яшәве дә шул яраның өзлексез каный торуыннан иде. Ике биясен тагып, бүген иртә белән совхозга килгән Низами бу яраны тагын ачты. Шул көн үк кич Фәхринең Вәли бай белән талашуы — карчыкның хыялын тагын җанландырдылар. Шуннан тәкбирне искә алды. Хәзрәт янындагы яшел тавыш бөтенләй Гыймади бит. Ничә, ничә еллар үтте, күбесе онытылып бетте. Менә Гыймади алай түгел. Ул нәкъ шул вакытта ишеткән яшел тавышны искә төшерә дә тора. Шәнгәрәй дигәннәре бар. Бу да бит шунда, штаб тирәсенә сырылганнар арасында иде. Алар тагы бер хәл! Менә теге Бирәхмәтнең эше гаҗәп! Төштә түгел, өнендә, күз алдында аны үтерделәр. Аннан соң яшь җирән айгырга аркан белән тагып, урам буенча чаптырдылар. Хәзер менә шул да монда күренә. Трактор чагында аны эшкә яллыйлар. "Тракторның телен белә" дип сөйлиләр. "Бу ни хәл икән! Әллә картлыгым җитеп, саташа башладыммы?" Аннан тагы әнә Фәхри үтерелер алдыннан совхозга, Вәли байга килгән даменла. Ул чакта урамда тәкбир әйттеләр. Бу — даменла бит!.. Нәкъ әнә шулар эчендә тәкбир әйтеп йөргән ак чалмалы хәзрәтнең үзе. Нәкъ үзе! Әйтерсең шуңардан алып коеп куйган! Аксыл сакал, бераз танауга тартым акрын, сабыр тавыш, уртача буй!.. Бу мулла әллә тегенең агай-энесеме икән? Ул нигә безнең Вәлигә болай еш-еш килеп кунак була икән? Ул чакта бит теге Низамины мылтыклы кеше атарга алып китте! Әллә качып котылдымы икән? Әллә бу Низами аңа охшаган кеше генәме икән? Алай дисәң, исемнәре дә бер үк бит. Буе-сыны да шул. Сөйләше, аяк атлавы да шул! Тик хәзер бераз калыная гына төшкән! Ул чакта ябыграк иде... Чәчендәге, сакалындагы аклары да әзрәк арткан. Йә, анысы шулай инде. Берничә ел үтте бит. Дуңгыз кебек ашыйдыр. Шуңа калынайгандыр. Дөнья бит бер урында тормый. Гомер үтә. Шуңа чәче, сакалы да агара төшкәндер! Анысы шулай! Ничек монда килеп чыкты икән? Ничек атылмый калды икән? Карчык шул уйлар белән җенләнеп бетте. Бу хакта сорашырга, кем, ничек дип сөйләшергә бөтен тирә-ягында бер сер сыярлык адәм тапмады. Вәлинең үзенә әйтсә килештермәде. "Карчык кешегә андый юк-барны тикшереп тору нигә кирәк?" — дияр дә кырт кисәр. Сүз ачарлык башка кем бар? Ялгызың уйла да саташ, шулар белән җенләнеп бет! XXV Миңзифа әбинең теңкәсенә тиеп бетте бит шул каһәр төшкерләре! Кайчан гына, кайда гына очрашмасыннар, хәзер этләр кебек үзара эләгешергә генә торалар. Трактор Шәяхмәт дигән малайның әйтерсең авызына иблис төкергән инде. Шулай әрләнеп-әрләнеп талашып бара. Үзе укыган җен, ди. Калага гыйлем алырга җибәргән икәннәр, ди. Ике айда һәммәсен белеп кайткан, ди. Хәзер тракторны бармак белән генә уйнатып йөртәдер, ди. Бер ягыннан борса, бр-р... бр-р... итә дә китеп бара, икенче бер җиреннән басса, шып итә дә туктый, ди. Әгәр теләсә, бер сәгатьтә сүтеп ташлый икән, ди. Күз ачып йомганчы тагын яңадан кора икән дә, ди, үзе өстенә менеп атлана да тр-р... тр-р йөреп китә икән, ди. Менә шул малай үзе дә бик эт авыз нәрсә, ди: Алла да юк, мулла да юк, оҗмах та юк, тәмуг та юк — бары да шып-шыр, тип-тигез дип әйтә икән, ди. Зифа әби бәрәңге юып йөргәндә, менә шул имансыз егет, итекләрен ялтыратып, капкадан ук Гыймади абзый белән ызгышып керде. Шуны гына көтеп торган кебек, боларның сүзенә башкалары да кушылды. Ат азгыны тайга иярә дигәндәй, Фәхри дә, җитмәсә тагын, сакаллы башы белән, шул иреннәреннән ана сөте кипмәгән малайны — трактор Шәяхмәтне — яклап тыгылды. Теге яктан Низами килеп кысылды. Әйтерсең кипкән саламга шырпы төрттеләр. Совхозның утынлыгына җыелган бу крәстиәннәр арасында: "әртил" дип, "коммун" дип, бер-ике сүз әйтүгә, шулай кызу талаш, кычкырыш ялкыны ут кебек гөрләп тә китте. Әби курыкты, сугышмасыннар, кан түкмәсеннәр, үтерешмәсеннәр тагы дип йөрәге каушады. Аптыравыннан үзен үзе белмичә, эшен бер якка куеп, аш өенең тәрәзәсе аркылы шундагы сүзләргә йотылды. Ул башта Низамины күрмәгән иде. Аның өстендәге балавызлы киндер киеме белән кызыл муены күзенә чалынгач сискәнеп куйды: "Фу, кадерсез!.. Моңа ни калган инде тагын? Шунда тыгылып йөри бит!" Ләкин Низами читтән кысылучы гына да түгел иде. Ахры аны күрүгә, теге ялтыр итекле имансыз егет, трактор Шәяхмәт, кычкырып көлеп җибәрде: — Әнә Низами абый да килә. Әллә коммунага язылырга булдыңмы? Фәхри абзыйның әртилен раслаганнар бит! Мужиклар мыек астыннан елмайдылар. — Булыр-булыр! Усак алма бирсә, Низами каммун булыр! — Юк, анда да булмас, мин усак түгел дияр. Шулай бит, Низаметдин абзый? Аңардан көлештеләр. Ул табигате белән сабыр кеше, уен сүзгә исе китми торган калын тиреле иде. Крәстиәннәр белән бергә авызын ерды. Башындагы кәләпүшен алып, яулык белән сөртенде дә, көлеп, сүзгә катнашты: — Кая инде безгә каммун! Кергәннәр дә акрын-акрын сыздылар бит әле! — Әйе! Юкка чыккан кеше икәнсең, алай булгач! — Ник "юкка чыккан"? Мин әле менә Шәяхмәт кебекләрне тәүбәгә утыртырга килдем... Тагын көлделәр. — Утыртырсың аны! — Таптың кешесен! Шәяхмәт шау-шу эчендә кычкырды: — Әйдә, сөйләшеп карыйк, мин тәүбәгә килерменме, әллә сине аяктан егармынмы? — Нәрсә сөйләшәсең? Әнә яныңда утыра ич, Фәхри абзаңнан сора, ул әйтеп бирер. Алар, каммун ясыйбыз дип, фон Киллернең менә дигән хуҗалыгын ничә айда ашап бетерделәр! Сора үзеннән! Шул инде. Кайчан гына әртил, коммуна, колхоз турында сүз кузгалдымы — хәзер алпавыт фон Киллер җирендә төзелгән "Уртак" коммунасына кагылмый үтмиләр. Бу фон Киллер дигәннәре — немец алпавыты. 1918 нче елда ук үзе качты. Җиренең байтагын тирә-як авылларга бирделәр, калганыннан, аның йортларын нигез итеп, "Уртак" исемендә татар коммунасы төзеделәр. Ләкин бу елларның авырлыгы, коммунарларның тәҗрибәсезлеге, оештыручыларның шунда ук фронтка китеп бетүләре сәбәбеннән бу бик күп бәхетсезлекләргә дучар булды. Төзеп, аякка бастырырга өлгерә алмадылар, Фәхри чехословакка каршы Акташ әтрәде белән сугышка китте. Яраланып калган Шәнгәрәй дә, ике ай ятып әзрәк төзәлү белән, тагын фронтка юнәлде. Болар белән бер заманда ук Җиһанша картның уллары Әхмәтша белән Мөхәммәтша да акларга каршы сугышка атылдылар. Алар киткәч, калганнарның үз арасында да бетмәс-төгәнмәс ызгышлар башланды. Тирә-якның каралары да "Уртак"ны тарату, аның көчләрен тартып алу турында туктаусыз интрига йөрттеләр. Шулай барганда, хатыннарның үзара талашы чиккә җитә. Шәнгәрәй хатыны Рәгыя бу кычкырышларда каһарман булып китә. Ул үзе йөрәк авырулы иде. Баштан ук кирле-морлы сөйләнә иде. Орыш вакытында үзен-үзе белмичә җенләнә башлап, кисәү агачы белән бәреп бер хатынның күзен чыгара. Аерырга, туктатырга килгән яшь киленнең бер уч чәчен йолкып ала, битләрен, иреннәрен тырнап, канга батырып ташлый. Үзе начар, ямьсез сүзләр белән: — Менә шулай итим... менә шулай итим... — дип пычраклап, елап, әрнеп сүгенә-сүгенә дә, әйберләрен җыеп, авылга, агасы Ситдыйкка йөгерә. Шул төнне яшеннән ут чыгып, алпавыттан коммунага калган әйбәт нарат өйләр, амбарлар янып бетәләр. Тик биек морҗа белән күмерләнеп кара көйгән баганалар һавага сузылып утырып калалар. Ирләрнең, егетләрнең күбе фронтларда булганга, тиз арада яңадан оештырырлык көч табылмый. "Уртак" тарала. Коммунарлар өчен авылга кайтып, якыннарына өйдәш керүдән башка чара калмый. Тирә-якның каралары моңа эчтән дә, тыштан да шатландылар. Карт-карчыклар исә: — Яшен сукмады, Алланың каһәре сукты! — дип юрап куйдылар. Бу трагедия үткәнгә хәзер инде байтак еллар кичте, шулай да эзе һаман тирән иде әле: дошманнар һәр сүз чыккан саен мыскыл итеп телгә алалар. Низаминың Шәяхмәткә каршы "Әнә абзаңнан сора!" дигәне менә шул "Уртак" турында чәнчү иде. Ләкин бу инә егеткә үтмәде. Ул ясамадан юри шаркылдап көлде. Аз гына да исе китмәгәндәй, яңадан ызгышка тотынды. Байтак дәшми торган Фәхри ачу белән Низамига карады: — Син нәрсә һаман шул "Уртак"ны чәйнисең. Бер бетмәгән сүз бар икән! — Ник бетмәсен? Әллә кайчан бетте! Сез бетердегез! Низами, үз сүзенең усал әйтелүеннән хахылдап, корсагын уып көлде. Кайберләре аңа кушылдылар. Тавыш күтәрелде. Фәхри, кызып, аякка басты. Гадәтенчә, кул яссуы белән югарыдан түбәнгә һаваны кисте. Ачу белән: — Ничек оялмыйсың, без бетердекме? — Сез булмый, кем? Әллә безме? Фәхри каты кызды. Җыелганнар Низами өстенә ташланамы әллә дип курыктылар. Ләкин ул сукмады. Тагын һаваны кулы белән югарыдан түбәнгә кисеп, усал акырды: — Сез шул , сез бетердегез ! Безнең фронтта булганнан файдаландыгыз! Читтән нигезен җимердегез! Анда сезнең бармак уйнады... Яшен дигәннәре әбиләр әкияте генә!.. "Уртак"ны сезнең кебекләр ут төртеп яндырдылар. Ул ызгыш эчендә тиргәп сөйләп китте. Талашка тагын Шәяхмәт тыгылды: — Ничек булсын, әллә белмиләр дисеңме? Без капчыкта ятмый ул!.. — Ятмаса әйт, нәрсә бик кычкырынасың?! Әтәчләнмә ул чаклы! — Бер дә әтәчләнмим... Рәгыя апа йөрәк авырулы. Аны астыртын котыртучы, агулаучы кем дисең? Аның очы кемгә барып тоташа дисең? — Кемгә тоташа? Белсәң әйт! — Кемгә тоташа дисең? Рәгыя — үзенең агасы Әкбәргә, Әкбәр Ситдыйкка тоташа, Ситдыйк — Низамига, Низами тирече Вәлигә тоташа! Вәли кая тоташадыр — Колчак каберенәме, әллә эмигрантларгамы? Анысын син белерсең! Дарыга ут төрткәндәй яман булды. Низаминың чигәсендәге кан тамырлары каралып, бүртеп чыкты. Маңгаена салкын тир калыкты. Ул яман ачу белән Шәяхмәтнең өстенә кычкырып ташланды: — Син нәрсә сөйлисең? Әйт! Нәрсә сөйлисең син, маңка малай?! — Белеп, бик белеп сөйлим!.. — Беләсең менә!.. Сәвит беләме, син беләсеңме? Әгәр алай булса, нигә сәвит Вәли Хәсәновны беренче спец итеп "Хезмәт" совхозына куйган? Нигә Низамины кәпирәтивкә, авыл Сәвитенә сайлаган?! Син малай башың белән сәвиттән югары сикерәсең?! Мин менә иртәгә үк синең бу сүзләреңне ячәйкәгезгә барып әйтәм. Анда бирерләр кирәгеңне! Авызың әйткәнне колагың ишетми башлаган!.. Сүзләр өермәсе көчәеп, һәммә сөйләүчеләрне каплап китте. Ызгыш бик кызып, чак сугышка әверелми калды. Күп нәрсәләрне әйләнеп-әйләнеп, тагын әртилгә, коммунага, колхозга кайтып төштеләр. Инде Гыймади кискенләште: — Ярый, ярый, синеңчә булсын! Каммун шәп булсын. Алайса, нигә калада үзләре каммун белән тормыйлар? Әйт: нигә калада каммун бер дә юк? Бу Шәяхмәт өчен көтелмәгәнрәк яктан китереп сугу булып алды. Ул ни әйтергә икеләнде. Гыймади яңадан бәрде: — Башка чакта бик мактаналар ич: бернәрсә булса, хәзер ташкала — баш кала дип тотыналар. Нигә менә монда да ташкала баш кала булмый? — Нигә булмасын, бик була!.. — Була атаң башы ! — Нәрсә булсын, без белмибезме әллә? Менә Питербур, Мәскәү, Казан калалары бармы? — Бар. — Анда Ленинның үзе белән бергә эшләп үскән пролетарлар бармы? — Бар. — Болар Лениннан сабак алганнармы? — Алганнар. — Партиянең, сәвитнең алдыннан юл ярып баручылар бармы? — Бар. — Син менә хәзер әйт инде: менә болар үзләре каммун белән торалармы, әллә болаймы? Баягы өермәдән соң бераз тынган Низами тагын җанланды. Гыймадиның соңгы сорауларыннан тагын эчен уып, хахылдап көлде: — Ай-ай! Усал әйттең, Гыймади абзый! Гыймади тагын кабатлады: — Менә син әйт миңа: алар үзләре каммун белән торалармы? Әллә болаймы? — Нигә син алай юк белән бутыйсың? Менә анда Путилов дигән завод бар. Тракторлар да ясый. Менә шунда ун меңнән артык эшче бергә-бергә эшлиләр. Ә безнең крәстиән ничек? Аның үзенең бер җимерек сабаны белән аксак биясе бар икән, ул шуның белән үзалдына аерым көн күргән булып, юкка көч әрәм итеп маташа бит! Низами тагын көлде: — Нигә син сораганны бирмисең? Имеш, анда ун мең, егерме мең эшче бер завод эчендә эшлиләр. Аның нәрсәсе гаҗәп? Николай патша заманында да шулай зур заводларда унар-егермешәр мең бергә эшләү бар иде! Син әйт: бергә эшлиләр, әмма мәгәр бергә уртак яшиләрме? Тапканны уртак ашыйлармы? Әллә һәрберенең үзенә аерым фатиры, бүлмәсе, үзенә башка казаны, самавыры, табагы, аерым өстәле бармы? Менә бит сүз нәрсәдә! Шәяхмәт, тагын кызып: — Син монда бергә эшләү белән уртак яшәүне бутама. Мин сиңа әйтәм бит, ул кәкре сабаның, аксак бияң белән тормышны төзәтеп тә булмый, социализмга барып та булмый... — дип кычкырып, Низами өстенә ташлана башлаган иде, арага Фәхри катнашты. Низами тагын тыгылды: — Син менә үзең акыллы мужиксың! Фронт чагында шул Путиловта да булгансың. Туп-туры әйт тә сал: болай эш чыкмый диген, безгә диген, хәзергене утка ягып, яңа колакчын кирәк диген... Әртил кирәк, колхоз, каммун кирәк диген... Фәхри көлде: — Әле дә шулай дим ич! Комсомол егет тә шулай ди. Болай эш чыкмый дим. Кәкре сабан белән, аксак бия белән социализмга барып булмый дим. Моның өчен машина кирәк дим. Трактор кирәк дим. Боларны ялгыз-ялгыз алырга көч җитми дим. Алгач, ялгыз-ялгыз эшләүдә табыш юк дим. Шуңа күрә әртил булырга кирәк дим... — Юк, син калдырма, әйтеп бетер. Эшләү генә түгел, яшәү дә уртак булсын диген, түшәк-ястык та уртак булсын диген. — Хатыннар да уртак булсын диген! — Балалар да уртак булсын диген!.. Фәхри көлде: — Юк, — диде, — эш анда түгел. — Нәрсәдә? — Тукта, егетләр, көн талаш, төн талаш! Менә мин сезгә күрсәтеп бирим әле!.. Фәхри шул сүзләрне әйтте дә совхозының йорт уртасына таба килде. Аның артыннан талашучылар да, тыңлаучылар да, хезмәттәге эшчеләр дә иярделәр. Болар җыелган урыннан көньякка таба карасаң, анда, киң сырт булып, зур ашлык яланы урманга таба менеп киткәне күренә. Анда буй-буй солылар, бодайлар, аерым-аерым карабодайлар, тарылар үсеп утыралар, һәммәсенең киңлекләре унегерме, кырык сажин, буйлары алтмыш, сиксән сажин булып бүленгәннәр. Фәхри, боларга күрсәтеп, гадәтенчә, кулы белән киң алып һаваны кисте. — Әнә, — диде, — күрәсезме иген басуын?! Анда егермеутыз хуҗаның аерым-аерым җирләре ята. Мин сезгә әйтәм: сатып алырга көч җитмәсә, болай файдаланып торырга трактор китертик тә шул җирләрне бергәләп сөрдерик. Тракторның колачы киң. Ул ун сажин саен борылып, ваклап сөрергә яратмый. Барын иңеннән буена сөрсен дә чыксын дим. Арада, үз тупрагым адаша дип, бик курыккан кеше бар икән, аңа ирек, — үз җиренең ызаннарына имән казык каксын! Шулай бергәләп сөрдекме? — Ярый, сөрдек ди! — Безнең орлыклар начар. Советтан тазартылган эре орлыклар алабыз... Чәчә торган, тырный торган машиналар да алып торабыз. Әнә совхоз яныбызда гына бит! Бергә сөрелгән тупракны иңеннән буена бер машина чәчеп, икенчесе тырмап та чыга. Минем кебек, Шәнгәрәй кебекләрнең, тагы күпләрнең атлары да юк. Башкача ни эшлисең? Булдымы? — Ярый, булды ди! — Ашлык өлгерде. Уру машинасына тракторны җигәсең дә һәммәңнең игенен иңеннән буена эшләп үтәсең. Бергә бәйлә, бергә чүмәләгә куй! Инде нәрсә кала? Шуннан ындыр табагы ясат та сугу машинасын корып җибәр. Ялгызыңа бу мөмкин түгел. Кеше дә күп кирәк. Ашлык та күп кирәк, һәммәсен бергә китереп суктырасың, җилгәрәсең. Ындыр табагында җилгәргән саф орлык өелә. Инде нәрсә кала? һәрбер хуҗа үзенең хезмәте, җире, орлыгы буенча үзенә тигән өлешне аерып ала да үзе теләгәнчә яши бирә... Эше дә җиңел, килере дә күп була... Без менә хәзергә шундый итеп әртил төзергә булдык... Гыймади сорады: — Хәзергә дисең. Моның белән тукталмаска исәпмени әле? Фәхри текәп карады: — Юк, Гыймади абзый, туктамаска исәп. — Тагы кая таба атларга? — Менә кая: сугып җилгәргәч, һәркем үз капчыгына тутырып, аерым алып маташмас. Өсәк уртак, тарткан он, пешкән икмәк уртак булыр. Хатыннар көне-төне казан, мич янында гомер итмәсеннәр. Бергә ашарга, бергә эчәргә әзерләнер. Әртил шулай акрынлап каммунага күчәр... Низами, баягы сүзен әйтеп, Фәхринең аркасыннан какты: — Син үзең акыллы мужик! Яратам мин сине... Тик юк белән саташасың! Җитмәсә тагы, тел төбеңдә иң кирәген яшереп калдырасың... — Нәрсә яшерәм? һәммәсе ачык... — Юк, яшерәсең! Син әйт, аннан соң диген, түшәк-ястык та уртак, хатын да уртак диген. Нигә син, Фәхри, менә мондыйларны тел астында яшереп калдырасың? Берсе кычкырып көлде. Икенчесе Низамины яклап сүз әйтмәкче булды. Башкалар да телгә килделәр. Җыен умарта корты кебек дулап шаулый башлады. Шәяхмәт, һәммәсеннән катырак тавыш белән сүз әйтеп, тәртипкә китерергә, шау-шуны басарга тырышты. Моңа каршы әрсез Низами, ярым көлеп, тагын акырды: — Юк, булмас! Безнекеләрнең авызлары бер пеште. Инде өреп кабарлар. Каммуның үзеңә булсын! — диде. Гыймади моны яклап нидер әйтергә теләде. Ләкин аның авазы кечкенә иде. Берәүгә дә ишеттерә алмады. Низами белән Гыймади, җиңгән әтәчләр сыман, куллары белән кагынгалап, тиргәнә-тиргәнә киттеләр. Бераздан Ситдыйк та алар артыннан сызды. Фәхри яңадан ипләп бүрәнә өстенә утырды да үз янында калган крәстиәннәргә, совхоз эшчеләренә: — Хәл менә шулай, туганнар, җаны теләгән җылан ите ашаган, диләр. Теләгән кеше читтә искечә кала бирер... Берәүгә дә көчлек юк. Теләгән керә, теләмәгән — юк, — дип башлап, шул турыда иске крәстиән тормышының, бөтен йөрәгенә кереп, тамырларын актарып, аның кара газапларын, юньсезлекләрен үз җилкәсендә кичергән мисаллар белән аңлатып, озак-озак сөйләде. Башыннан ахырына кадәр бу ызгышларны тыңлап торган Зифа әби бөтенләй шашты. Аңа теге "уртак каммуна"сы турында кат-кат сөйләгәннәр иде. Фәхриләр талашып таралгач, карчык, аптырап, үзалдына ялгыз уйланды: "Шулайдыр, бу диванадыр. Сугышта башы имгәнеп, акылына зыян килгәндер. "Уртак" ясаган бит. Анда кисәү агачы белән сугышып, Рәгыя берәүнең күзен чыгарган, берәүнең кулын сындырган. Алла, каһәр җибәреп, йортларын яшеннән яндырган. Хур булып, юкка чыкканнар. Шуннан соң да бит акылга утырмый. Кая барса, шунда әртил дип, каммун дип димләп йөри бирә. Шулайдыр, моңа каммун җене кагылгандыр. Шуның белән дивана булгандыр. Бу каммун тилеседер". Әби кечкенә чакта ук теге Ситдыйкларның авылына баргалый иде. Шунда каяндыр бер дивана килеп чыкты. Өстендә — яшел чапан, кулында — тимер очлы яшел таяк, башында — ап-ак чалма. Аңа Әүлия-суфи дип исем бирделәр. Менә шул дивана, намаз вакыты җитте исә, өйдән өйгә кереп, һәммә кешене мәчеткә куып йөри. Базар булса, базарны тарата. Бервакыт өйлә җитте. Мәчеткә барыгыз дип, Сабан туен таратты. Ул үзе ябык, кечкенә иде. Шулай да аңардан куркалар. Карулашмыйлар. Ул килгән чакларда, халык мәчеткә сыймый иде... "Менә бу Фәхринең дә әллә кай җире шул диванага охшый кебек түгелме? Юк, юк... Охшый да, охшамый да. Юк, бер дә охшамый. Теге чалма-чапаннан, аның телендә аять, хәдис! Ул кешеләрне Алла юлына куган иде. Исеме дә Әүлиясуфи иде. Бу нәрсә? Бу — зур буйлы, каты каешланган куллы. Йөзендә, күзендә иман нуры юк. Әллә ничек батырып карый. Аягында — итек. Кулында — гәҗит. Телендә — җыен тузга язмаган сүз! Аллага каршы әйтә. Кире якка чакыра. Бер белгәне бар: имеш, әртил дә каммун, әртил дә каммун... Юк, тәүбә, әстәгъфирулла... Әүлия-суфига аз гына да охшамый... Теге — әүлия, бу — эт!" XXVI Канлы бишмәт хәбәре башта пристаньга төште. Анда байтак зураеп, Идел буйлап китте. Искән җилдән тизрәк барып, көне-сәгате белән Байракка иреште. Яр буеннан сузылган тар сукмак белән шул ук вакытта "Хезмәт"кә дә басып керде. Әйтерсең аяз көндә яшен сукты. Зифа әби өчен бу коточкыч хәбәр дә шулай каты килеп бәрелде. Ул гомер барынча каннан, үлектән курка иде. Теге ачлык заманнарда авылга, икмәккә барган чакта, аның алдында ничә кешене үтерделәр. Болар аның йөрәгендәге куркуны тагын көчәйттеләр. Бу курку бер чиргә, авыруга әйләнде. Менә бит Фәхри бар иде. Мужикларны димләп йөри иде. Низами белән, Вәли бай белән эт урынына талаша иде. Байның канлы бишмәтен тапканнар, ди. Бу кан Фәхри каны, имеш, ди. Шуның өчен Вәли дә, Гыймади да, Әхми дә ябылганнар, ди. Таш бүлмәдә, тимер йозак астында богауланып яталар, ди. Яннарында, мылтыкларын төзәп, кораллы солдатлар тора, ди. Башта ук күңеле монда килергә теләмәгән иде. Киленнән, тик шул явыз киленнән генә булды. Өйрәнерсең, яратырсың диделәр, күпме генә тормасын, йөрәге утырмады. Китәр ягын гына карап яшәде. Китәргә юл чыгуын Алладан сорап һаман елады. Бу канлы бишмәт хәбәре килеп җитү белән, аның йөрәге бөтенләй урыныннан кузгалды: "Булмас, булмас, атакайгынам!.. Бу кан эчендә бер минут торырга да хәлем калмады..." — диде. Тирән бер хайвани куркыныч астында кискен адымга күңелен беркетте: берничә минут эчендә барлык әйберләрен җыйнады, капчыкка тутырды, сыймаганнарын төенләде дә, чумадан качкан кебек ашыгып, йортка чыкты. Совхозның элекке алпавыттан калган биек капкасына җиткәч тукталды. Аның янында һәрвакыт әзер тоткан им-томы бар иде: бер чеметем тоз, кечкенә кисәк икмәк катысы, иске чүпрәк. Бу — бер. Ике бөртек чәч, берсе кара, берсе ак. Уң кулдан дүрт тырнак. Сул аяктан дүрт тырнак. Болар һәммәсе карынга төрүле. Бу — ике. Эчке кесәләреннән актарып чыгаргач, Зифа әби, эченнән иман кабатлап, як-ягына каранды да, дога укып, боларны ике катлы, күп тәрәзәле зур таш өйнең көнчыгыш як почмагына, бакча буена тиз-тиз күмде. Өсләренә җиде тапкыр төкерде. Үзе, артына әйләнеп карамастан, яр буендагы тар сукмак белән Байракка таба йөгерде. Теге канлы хәбәрне сөйләүче Рәгыя, бишмәт белән бергә, волком секретаре Шакир Рамазановның килгәнен әйтеп киткән иде. Карчык шуңа барып өлгерергә, үзенең барлык гөнаһларын тизрәк ачып бирергә ашыкты. Кызулануы әрәмгә китмәде. Ул ахылдап, шашып Байрак урамына барып кергәндә, Шакир ниндидер ике кеше белән Фәхринең өенә таба китәргә әзерләнгән иде. Карчык аңа килеп җитте дә: "Мә! Мә! Мә!" — дип кычкырынып, теге капчыгыннан берәм-берәм әйберләрне ыргыта башлады. Үзе һаман тиле кеше кебек сөйләнә иде: — Менә, менә иске шәл калдыгы!.. Имеш, дога кылдырып биргән була... Менә, менә иске ертык атлас камзулы!.. Үз карчыгы Мәрьямбикә кырык ел кигәндер. Эштән чыккач, миңа бирде, имеш, бүләк итә! Менә, менә тагын!.. Менә, менә тагын!.. Муеннары асларына килсен!.. Карчык, шулай каргана-каргана, секретарьның арба тәгәрмәче тирәсенә әллә ничаклы иске нәрсәләр ташлады. Көләргә дә, ачуланырга да белмәделәр. Рамазанов тынычландырырга тырышты: — Ни булды? Ипләп сөйлә, әби! Боларны нигә миңа китереп ташлыйсың? — диде. Карчык тилергән күзләре белән аңа йотылды: — Сиңа ташламый, кемгә ташлыйм?! Сәвитнең зуры син диләр бит! Малайлар җыелып китте. Алар, аяк астында яткан иске киемнәрне таяк башына күтәреп: — һай... һай... — дип кычкырыша башладылар. Моңардан волбашкарманың җигүле зур аксак аты, өркеп, арбаны аудара язды. Халык шаркылдап көлешә башлады. Ләкин карчыкның үз хәле үзенә авыр иде. Көлүгә дә карамады, малайларның шаяруларына да күз салмады, бутап, саташып, ни булганын сөйләп бирде. Сүз арасында киленен каргады. Монда көчләп җибәргәннәрен әйтте. Совхозның эчке тормышы турында ни белсә, һәммәсен ачып ташлады: — Җаным өшеде. Үтерсәгез дә яңадан бармыйм, балакаем, - диде. Аның сөйләгәннәреннән ачылган нәрсә шул булды: моннан бер атна гына элек һаман акчасызлыктан зарланып йөргән тиле Әхми бу әбигә егерме сум акчасын сакларга биреп торган... Үземдә югалыр, берсекөнгә әнкәй килә, шуңарчы синдә булсын, диде, ди. Фәхри югаласы төнне Гыймади совхозда булмады, таң сызыла башлагач кына әллә кайдан арып кайтты, ди. Иртә белән су арбасының кендеген тапмадылар. Агачтан ясап куйдылар, ди. Болар һәммәсе, әлбәттә, яңа нәрсәләр иде. Рамазанов Шәнгәрәй белән сөйләшеп алды да карчыкны хәзер үк калага озатырга кирәк, анда җавап алырлар дип уйлады. Карчыкка: — Әби, синнән ничә тапкыр сорау булды? Нигә боларны Паларусовка әйтмәдең? — диде. Зифа курыкты: "Харап булдым бугай... Тартай теленнән таба... Нигә сөйләдем", — дип үкенде. Аптырап, Шакирга карады: — Картлык , балам , картлык ... Зиһенем таркау минем ... Хәтерем бик алама, — диде. Аннан тагын карганып китте: — Шулай дигәндер. Авызын капларга кирәк дигәндер. Бу карчык, дигәндер, минем турыда юкны-барны сөйләмәсен, күрсә күрмәсен, ишетсә ишетмәсен, белсә белмәсен дигәндер. Шулай дип, ул миңа иске-поскы калдыкларын биргәндер... Кирәкми, берсе дә кирәкми! Шуннан бүтән бер әйбере дә миндә калмады, балакаем, инде теләсәгез ни эшләтегез!.. Шәнгәрәй карчыкның сүзен бүлеп сорады: — Әби, соңгы атнада Әхми ни эшләп йөрде? — Ни эшләсен, балам, иртә эчте, кич эчте, көн эчте, төн эчте, һаман эчте дә эчте. Эчте дә эчте... — Акча кайдан ала иде? — Аны кем белсен, балам. Йөгенә керер хәлем юк. Тик күргәнемне генә әйтәм: соңгы көннәрдә Әхми бик оятсызланды инде. Үзе юньләп аягына тора алмый. Бите-башы шешенгән, күзен кан баскан. Ава-түнә килә дә әле теге кылый күз Гыймадидан, әле Вәли байдан акча сорый: бай абый, берлек бир!.. Гыймади абый, берлек бир, ди. — Бирәләр идеме? — Күргән саен сүгәләр иде. Инде бу актыгы булыр! Яңадан сорама дип тиргәп чыгаралар иде. Ул аска карый, акчасын кесәгә тыга да, ярар, сорамам, дип мыгырданып китә иде. Икенче көн тагын сорый, тагын сүгәләр, тагын бирәләр, тагын, ярар, сорамам, дип чыгып китә, тагын сорый, тагын сүгәләр, тагын бирәләр. Менә шулай йөрде ул... Болар шулай сөйләшеп торган чакта, арткы тыкрыктан— җимеш, яшелчә бакчалары ягыннан — Гайшә килеп чыкты. Бу халык элек, Акташта торган чакларында, кыяр, кәбестә утыртуны, балык аулауны, җиләк-җимеш, алма үстерүне белмиләр иде. Идел буе бу эшләргә тиз өйрәтте. Ирләр беренче яздан ук кимәләр, аулар, кармаклар хәстәренә керештеләр. Вакыты җиттеме, аз гына буш чак булдымы — хәзер ишкәкләрен күтәрәләр, вак чебенгә каршы кечкенә тимер савытта тизәк яндырып, төтен ясыйлар да, кирәкләрен алып, Иделгә кунарга китәләр. Хатыннар исә бакчага бирелделәр. Монда җир җиләге, кура җиләге, чия кебекләр бик үсүчән булып чыкты. Күрше авыллардан өйрәнеп, зур өметләр белән, калтырый-калтырый, алма агачлары утырттылар. Аларны изге бер эш башкаргандай рәвеш белән читләрдән күрә-күрә башладылар. Менә бу ел инде беренче алма көтәләр. Май ахырында алма агачлары гаҗәп матур булып чәчәк аттылар. Болар белән бакча тулды. Хатыннарның, ирләрнең, яшьләрнең, картларның карап күзләре туймады, сокланып сүзләре бетмәде. Бу чәчәкләр күп иде, куе иде. Зур бәйрәмгә киенеп ясанган кебек чибәрләр, ап-аклар иде. Үзләре шундый матурлар, шундый матурлар, шундый нәфисләр, шундый хуш ислеләр. Гомерләрендә мондый гаҗәп матурлыкны күрмәгән байраклылар өчен бу үзенә бер яз бәйрәме, табигать бәйрәме төсен алды. Монда эшләү бер шатлык, бер рәхәт булып китте. Гайшә үзенең кечкенә бакчасында кайнашып исерә иде. Шунда ничаклы эшләсә дә, көч җыеп, күңел күтәренкелеге белән кайта иде. Бүген Иделнең текә ярыннан унбер көянтә су мендереп, җимешләргә сипте. Әллә ничаклы түтәлләр йомшартты. Шул матурлык эчендә шатлык белән ирен искә төшерде. Шатлыгы кайгыга әйләнеп, ике тапкыр елап алды. Тагын суга барды, тагын җир казыды. Иртән ашамый килгән булса да, тамагын онытты. Бәлки, тагын әллә ничаклы вакыт эшләгән булыр иде, улы пионер Самат килеп, читән ашасыннан: — Әнкәй, кайт!.. Шакир абзый килде, сине чакыра!.. — дип кычкыргач кына, үзенең дә, балаларның да иртәдән бирле бернәрсә капмаганлыкларын хәтерләде. Көянтә белән ике чиләген кулбашына күтәреп, казыгычын кулына тотып, тиз-тиз өенә кайтты. XXVII Кайтса, анда — капка төбендә, өй күләгәсендә — волостьның әлеге аксак, зур карт аты, аның янында — бүрәнә өстендә — волком секретаре Шакир Рамазанов, Шәнгәрәй, Зифа карчык торалар. Әллә ничаклы малай-шалай шунда кайнашып, уйнап йөриләр. Гайшәнең аягында чабата, җиңнәре сызганган, башында кызгылт яулык колак өстеннән артка тартып бәйләнгән, алдында керле алъяпкыч. Куллары бөтенләй тупраклы иде. Иптәшләр белән исәнләшүгә, ярым шаяртып, Шакирга бәйләнә салды: — Ярый, синең дә Байракка аяк атлар бер көнең бар икән!.. — дип, алъяпкычка сөртә-сөртә, кулын бирде. Рамазанов көлде: — Нигә килми ди, монда безнең партия ячейкасы бар. Комсомол ячейкасы бар... Мин еш йөрим... — диде. Тиз үк өстәде: — Синең хәлеңне белергә дә әйттеләр. Кирәгең юкмы? Булса, кулдан килгәнчә булышкаларбыз... — диде. Волостьтагы татар коммунистлары арасында байтак заманнан бирле сузылып барган группа талашларында Шакир Рамазанов һәрвакыт Фәхригә каршы якта булып килде. Соңгы сайлауда волбашкармадан чыгарып ыргытуда да аның бармагы зур роль уйнады. Гайшә боларның һәммәсен белә иде. Секретарьның: "Синең хәлеңне белергә дә әйттеләр. Кирәгең юкмы? Булса, кулдан килгәнчә булышкаларбыз", — дигәненә каршы хатынның күңелендә бер әрнүле дулкын күтәрелде. Теленә зәһәрле сүзләр килде: "Исән чагында эт урынына кудыгыз, инде исегезгә төшкән икән!" — дип әйтергә авызын ачты, ләкин үзен тыя алды. Мондый талашны хәзер урынсыз табып, сүзне кинәт икенчегә борды. Арба тирәсендә тузылып яткан иске киемнәргә күрсәтте: — Болар ниләр? Кайдан китердегез? Аңарчы тик торган Шәнгәрәй шаярта төшеп сөйләп бирде. Шакир портфелен кулына алды да карчыкка әйтте: — Әби, мине шунда көтеп тор. Сине үзем белән волостька алып барырмын. Калага китәргә әзерләнүчеләр бар. Шулар белән бергә кайтырсың. Анда синнән җавап алырлар, — диде. Зифа әби: — Ярар, балам, ярар, — дип, таркалган әйберләрен җыя башлады. Гайшә, Шәнгәрәй, Шакир — өчәүләп, шул, бервакыт Паларусов җавап алган өйгә керделәр. Хуҗа хатын: — Хәзер самавыр куям, аңарчы эстерләтләрем дә кызарлар. Кичә менә Шәнгәрәй абзый үзе биргән иде... Мин тере сакладым... — диде дә, кунакларның каты киреләнүләренә әз генә дә карамастан, самавырына су салды, ут кабызды, чыралар яндырып, өчаяк өстендә таба белән балыкларын кыздыра башлады. Өе элекке кебек, бар кадәренчә җыйнак, пөхтә иде. Тик китаплар, гәзитләр шүрлеге янында Фәхринең фронтта гаскәри киемдә алдырган бер рәсеме арткан да, Самат белән Азатның өстәлгә пычак белән чокыган язулары тагын тирәнәя, яңара, тагын чуарлана төшкән иде. Малайлар, үзләре ялгыз калган саен, кулга пычак эләккән саен, ул язулар өстендә эшлиләр булса кирәк. Гайшә, шул самавыры, табасы тирәсендә маташа биреп, өстәлгә чәй әзерли-әзерли, каланы сөйли башлады. Ул көнне Садыйкны ябарга алып киткәч, монда Байракта крәстиәннәр бик зур ризасызлык күрсәттеләр. — Баш булып, безнең өскә акырырга беләсең... Кирәк вакытта кулыңнан бер тиенлек эш килмәде, — дип, иң элек Шәнгәрәйгә бәйләнделәр. Җиһанша карт таягы белән җиргә суга-суга орышты-орышты да, атын җигеп, иске авылга — Акташка юнәлде. Анда егет чакларында Фәхриләр, Садыйклар белән эчеп, маңгай яру вакыйгасында катнашкан кешеләр әле дә исәннәр икән. Бабай шуларның җидесен эзләп тапты. Эшне аңлатты. Кәчәгәрне коткару өчен сезнең сүзегез кирәк дип сөйләде. Мужиклар: — Барырбыз баруын... Юл акчасын кем түләр?.. — диделәр. Шул сәфәреннән кайтканда, керәшен картын очратты. Кайгырып сөйләште. Бу ялгыз каен төбендә күргәнен әйтте. — Садыйк Байракка китте, мин Фәхрине совхозга илтеп калдырдым, - диде. Бу бөтенләй яңа һәм бик кирәк сүз иде. Җиһанша бабай чат ябышты: — Кәчәгәр — безнең егет! Коткармый ярамый. Синнән җавап алырлар, — диде. Керәшен: — Алсыннар, миңа нәрсә. Тик юл акчасын... — диде. Болар өстенә малайлар да бик зур нәрсә ачып җибәрделәр. Алар уйнап йөргәннәр дә әтрәт белән трактор эшләгәнен карарга китмәк булганнар. Шунда Гыймади картның, як-ягына каранып, җирдә яткан тимер кендекне җиңенә тыгып киткәнен күрәләр. Уенга мавыгып, моны ул чакта бөтенләй оныталар. Тик, "кендек" дип, бик күп чәйнәлә башлагач кына, алар моны хәтерләп сөйлиләр. Бу өч төркем шаһитларның һәрбере җинаятьне тикшерүдә, Садыйкны коткаруда бик төпле нәрсә булып күренделәр. Паларусовның яңадан чакыруы буенча, Гайшә ике пионерны, керәшен картны, маңгай ярасын белгән ике крәстиәнне ияртте дә калага барып кайтты. Анда һәммәсеннән җавап алдылар. Хатын, менә шуны озаклап сөйли-сөйли, самавырын, балыгын өстәлгә куйды. Берәр чынаяк чәй ясап биргәч, кулын алъяпкычына сөртте дә: — Шакир, сиңа бугай... Шәрәфи бирде, - дип, секретарьга гәзит исеме басылган зур конверт тоттырды. Хатта Гайшә сөйләгәннәр өстенә тагын берничә тармак арттырылган иде. Шәрәфи анда бу җинаять эченә хәзер Иванов белән Салахиевның бик каты килеп кабуларын яза. Болар арасында йөргән бер хатынның мәсьәләсе дә уртага кереп буталганын әйтә. Тагын бер кызыгы — әллә нинди җепләр буенча бу эшкә теге Габдулла ишанның дүртенче хатыны Кәримәнең дә үзе теләп килеп багланганын хикәя кыла. Бу соңгы ике хатын турында Гайшә дә ишеткән икән. Озаклап, тәмләп, чәй белән бергә куша-куша, боларның гайбәтләрен ашадылар: — Сөйләсәң, адәм ышанмас. Шундый бер нәрсә икән ул Александра Сигизмундовна дигәннәре! Үзе укымышлы бер кәнтәй икән, ди. Ире әфисәр булган икән, чекада атканнар, ди. Аннан соң Вәли байның үзе белән дә яткан, ди, улы студент Мостафа белән дә яткан, ди. Аннан, сөяркә булып йөри торгач, Ивановка хатын булган, ди. Байның Салахиевка, Ивановка биргән бүләкләре һәммәсе менә шул хатын аркылы үткән, имеш, ди. Ишанның дүртенче хатыны куштан Кәримәне Шәнгәрәй үзе дә белә иде. Ул сүзне шул якка тартты. Гайшә дә хикәясен шуңа таба күчерде: — Моны инде Шәрәфи бик кызык сөйли. Теге Колчак Казанга якынлашып килгәндә, фронт авызында сәвиткә каршы агитация белән маташкан өчен, Садыйк абзый шул ишанны аттырган булган икән. Яшь хатын шул чакта ук әйткән, имеш, ди: "Кайда икән ул аттырган кеше? Мин аның аягын үбәр идем", — дигән, ди. Үзе иренең кырыгын үткәргәч тә, кырык беренче көнне, алдан кодалап йөргән, шунда волостьта эшләүче бер аксак кызыл инвалидка кияүгә чыккан, ди. Хатыннан көләләр, ди: "Ирләр бетәр дип уйладыңмы? Ул аксакның нәрсәсенә кызыктың?" — диләр, ди. "Аксый бирсен, миңа аның аягы кирәкми. Үзе кирәк", — дип әйтә, ди. Садыйк абзыйның ябылу хәбәре барып ирешкәч, менә шул хатын бөтенләй котырды, ди: "Мине җәһәннәмнән коткарган кеше ул! Мин шаһит булып барам, аны чыгартам!" — дип дулый, ди. Талаша торгач җиңеп, аксак ирен өстерәгән дә авылларыннан калага, Паларусовка килгәннәр, ди: "Без аны күптән беләбез... Бездән җавап ал", — дип әйтәләр, ди. Шәнгәрәй моның баш ягын яхшы белә иде. Фидияләр вакыйгасын, аны ачуда бу хатынның катнашын көлке итеп сөйләде. Балык, чәй бетте. Сүз икенчегә күчте. Гайшә Шәнгәрәй өстеннән Шакирга шаяртып әйтә куйды: — Кайбер чак өермә бик көчәя... Партиясезләр алдында оятка калып бетәбез, — диде. Секретарь аңламады. Шәнгәрәй Гайшәгә: — Өйдәгене урамга чыгармаганда да ярар иде... — дип шелтә ташлады да, үзе сөйләп бирде: — Менә бер акыл кирәк, — ди. — "Уртак" заманыннан йөрәге авырып калды... Шуннан бирле минем хатын "Уртак" сүзен ишетә алмый... — Ни эшли? — Талаш, сугыш чыгара... Әйтерсең каммун өрәге күренә. Фәхри мәрхүм бу ел әртил төзергә керешкәч, бигрәк харап булды... Әйтерлек түгел, төнлә саташа... Көндез минем белән талаша. Әйбер бәрә. Бармыйм, кермим, ди. Ас, кис, суй — каммунга бармыйм, ди. Мин әйтәм, каммун түгел, әртил генә, дим. Беркая да бармыйбыз, шунда гына торабыз, дим. Тик бергә эшләрбез генә, дим. Юк, һаман да үзенең кирелегеннән кайта алмый. Кичә исем-акылым китте: әйберләрен алган, балаларны җитәкләгән дә китеп бара. Кая барасың, дим. Абзыйларга, ди. Нигә, дим. Син каммунга язылган икәнсең, ди, мин талак булам, ди. Ни эшлим, чирле бит ул. Көчләп алып кердем. Ул карыша, талаша, кычкырыша... Гайшәнең әйткәне — менә шул. Сүз кузгалгач, син миңа әйт: мин ни эшлим инде? Ил алдында мәсхәрә булам бит!.. — диде. Алдына килеп баскан зур кыенлыкка каршы ни кылырга белмәгән адәм кебек, Шәнгәрәй аптыранып бер Шакирга, бер Гайшәгә карады. Сүз, шуңа ялганып, тагын әртилгә кайтты. Бу эшне башлаучы Фәхри булган икән. Аның исән чагында әртилне коручылар югарыдан расланып үтелгән икән. Хәзер инде моны тартып алып китү Шәнгәрәйгә калган. Ул бу хакта сөйләп килде дә өзеп әйтте: — Эштән курыкмыйм, минем муен өстерәргә өйрәнгән, — диде, тик, бер яктан, хатыны Рәгыянең коммунадан качып газаплануы, икенче яктан, белем җитмәве аяктан ега, дип сөйләде. Менә тиздән волкомның җыелышы була. Анда Шәнгәрәйнең "Язгы чәчү планының ничек үтәлүе" турында доклады бар. Бу аңа бик авыр йөк иде. Кайбер вакыт йокы арасында ул мәсьәлә, күз алдына килеп, бөтен тынычлыгын ала иде. Шакир белән озак сүз киткәч, Шәнгәрәй аны имеп калырга, үзенең комга терәлгән кимәсен секретарьдан кузгаттырырга чамалады. Докладта иң авыр мәсьәләләр Кызыл Армия гаиләләре белән ярлыларның җирләрен чәчү эшендә күрелгән чаралар мәсьәләсе иде. Ул шуңа сүзне китереп терәде дә, үзе белә торып, юри хата фикер әйтеп ташлады. Шакир аның сүзен чынга алды. Ялгыш әйткән фикерен төзәтергә тотынды. Шуннан Шәнгәрәй туп-туры әйтеп, үзенең капчыгын төбеннән тотып селекте. — Минем эшнең рәте юк. Булдыра алмам, син мине өйрәтеп кит, — диде. Рамазанов болай ачык куюны бик яратты. Үзенең хәзинәсендә барын чыгарып түкте. Сәгать буенча вакыт биреп, докладның бөтен чуалчык якларын җепкә тезде. Шәнгәрәйнең алдында торган төтеннәрне таратты. Күп мәсьәләдә як-ягына агач утыртылып, яңа ком сибелгән киң юл кебек ачык директивалар калдырды. Крәстиәннең мие яктырып китте. Әллә ничаклы көч алгандай булды. Яңадан алга килеп баскан колхозлар мәсьәләсендә дә кырт кисеп җавап кайтарды: — Сүз кирәкми. Берничә әйбер кирәк. Шулар булса, майлаган арба кебек тәгәрәп китәргә тора, — диде. Шакир, мондый кискен ачык сүзгә рәхәтләнеп, Шәнгәрәйнең күзенә карады: — Нәрсәләр кирәк, синеңчә? — Нәрсә кирәк дисең? Крәстиәннәр хәзер үзләре кычкырып торалар: 1) машина, трактор бир; 2) кредит бир; 3) юл күрсәт, диләр. Менә шул өч нәрсә булса, әртилләр, каммуннар дөньяны басып китәләр. Кулагың кая керергә тишек тапмас... Безгә менә шул өч турында күбрәк кайгыртырга кирәк! XXVIII Болар сүз белән мавыгып утырганда, төньяктан, аяз күкнең бер читеннән нечкә генә бер ак болыт күтәрелде. Аңа икенчесе кушылды. Бусы — зуррак, калынрак иде. Үзе артыннан кузгалган кечкенә таркау болытларны тартып алды да, зур-зур ак мамык таулары кебек катлауланып, матур, зәңгәр күк йөзен каплый башлады. Бераз гына җил чыкты. Ап-ак матур болытлар күгелҗем карага әйләнеп, җил белән Идел өстенә таба ишерелеп-ишерелеп актарылдылар. Тиз арада кояш әллә кая яшеренде. Бөтен киң күк йөзе куе-кара болытлар белән капланды. Дөнья өстендә уйнаган якты нурлар әйтерсең куркып качтылар. Җир, күк — һәммәсе югарыда җилләнеп, дулкынланып, тау-тау җимерелеп аккан болытлар белән караңгы төскә чумдылар. Каядыр еракта башы йолдызларга тигән зур таш-таулар бер-берсе өстенә җимерелеп ватылгандай каты тавышлар белән күк күкри башлады. Бала-чага урамнан керергә өлгерә алмады, куе, караңгы болытлар белән Идел ярлары арасында ялтыр-йолтыр яшен утлары уйнарга тотынды. Байрак белән "Хезмәт" арасында, теге Яманкул чокырының югары башында, ташлы тау өстендә, ничә йөз еллар яшәгән тирән тамырлы, киң ботаклы, калын, каты яфраклы бик зур, юан, карт имән агачы бар иде. Башка һәммә нәрсәне кырып барган балталар, пычкылар ялгызлыгы өчен дә, картлыгы, биеклеге өчен дә бу имәнгә кагылырга батырлык итә алмыйлар иде. Ләкин яшен моны уйламады. Җирдән күтәрелгән көчле өермә Яманкул чокыры буйлап биек тауга ташланды. Ялгыз имәнгә уралып, аның тирәсендә дөнья чаклы тузан, тупрак болыты кузгалды. Шуңа каршы яман күк күкрәде. Каты җилгә дулкынланып, ачу белән сикеренгән Идел өстендә көчле ялтыраган яшен утлары карт агачның төбеннән башына таба уралып ярылдылар. Тау-таш җимерелгәндәй бәрелешү, коточкыч тавышлану һәм ялкынлану кайнашты. Табигать көчләренең шул утлы бәрелешләре эчендә моңарчы каты җилләрне уйнап кичерә торган тирән тамырлы бик карт имәнне бөтен тирә-як тупраклары белән суырып ыргытты. Зур агач, өлкән ботаклары, хисапсыз калын, озын тамырлары белән әйләнеп төшеп, Яманкул чокырының бер ярыннан икенче ярына кара көеп сузылып ятты. Әйтерсең шуның өчен генә монда кайнашканнар иде. Ялгыз карт имәнне егып салдылар да, күкрәүләр, җилләр, утлы яшеннәр киң Иделне аша кисеп, Камага, Уралга таба шаулап үттеләр. Монда давыл басылды. Күк йөзе тигез, тыныч куе болытлар белән капланды. Коеп-коеп яңгыр ява башлады. Яланнар, басулар, болыннар, таулар, урманнар, кырлар — һәммәсе, киң күкрәкләрен ачып, көчле яңгырның рәхәтенә чумдылар. Идел буенда өч атнадан бирле яңгыр юк иде. Бөтен табигать сусаган иде. Чәчәкләр, үләннәр, яфраклар бер тамчы су көтеп, күккә ялваралар иде. Яздан бик матур, бик куе булып, яшел хәтфәдәй сылуланып чыккан игеннәр яңгыр сагынып саргайганнар; җир кипкән, тузанланган, урыны-урыны белән аркылы-буйлы яргаланган да иде. Бөтен май аен язгы бәйрәм шатлыгы, киләчәк туклык өмете белән үткәргән крәстиәннәр бу соңгы көннәрдә тупракның ярылуын, ашлыкның саргаюын күреп, тагын авыр, караңгы, куркыныч уйлар белән тынычсызлана башлаганнар иде. Яңгырсыз еллар, кытлык еллар, ач үлемле еллар тагын үзенең бөтен куркынычлары белән авылның йөрәген ала башлаган иде. Көнбатыштан күтәрелгән беренче ак болытны өмет белән каршыладылар. Бу болытларның куеруы, калынаюы өметләрне көчәйтте. Шул яктан нәкъ Волга өстенә таба дымлы җил исә башлавы бөтенләй җан кертте. Җилнең, болытның һәр кузгалуын, кая таба борылышын крәстиәннәр яланнардан, кимәләрдән, урманнардан, азбар, ындырлардан, өй тәрәзәләреннән карап, күз алмый: "Кая бара? Безне читтә калдырып үтмиме?" — дип, тирән бер дулкын белән көттеләр. Болыт ничаклы калынайса, болытның юлы бу авылларга, бу басуларга таба ничаклы якын килсә, крәстиәннәрнең йөрәкләрендәге өмет катыш шатлык шулчаклы арта иде. Өермә, күкрәү, яшен утлары Байрак өстендә уйнады. Ничә йөз еллык зур карт имәнне тирән тамырлары белән йолкып, Яманкул чокырлары өстенә аша ташлады. Моңа да исләре китмәде, һаман көттеләр, һаман: "Безне ташлап читкә үтмәсен, безне мәхрүм итә күрмәсен", — дип, ут, кайгы эчендә болыттан күзләрен алмый карадылар. Менә бервакыт яшен утлары, уйнап, Камага, Уралга таба китте. Монда күкне куе тигез болыт каплады. Коеп-коеп яңгыр яварга тотынды. Шуның белән йөрәкләр тынычланды, тәннәр рәхәтләнде, йөзгә, күзгә яшәү өмете күтәрелде. Гайшәләр, Шәнгәрәйләр, Шакирлар да шул бөтен язмышы яңгырга багланган крәстиәннең бер кисәге иделәр. Аларның йөрәге дә яшьтән үк коры елларда кайгырып, яңгырга бәйрәм итеп өйрәнгән иде. Булып үткән кытлык елларда, ач үлемнәрдә алар советның иң авыр йөкләренә җигелеп тарткан хезмәтчеләр иде. Яңгыр алар өчен, бердән, крәстиәнгә кирәк, икенчедән, советка, Октябрь революциясенә, партиянең сызган юлларын үткәрергә кирәк иде. Карт крәстиән болытка ничек өмет белән караса, боларда да шул бар иде. Ләкин тәннең, йөрәкнең яңгырдан алган шатлыгы белән бергә, боларның миләрендә икенче бер уй күтәрелде: "Кайчан моңардан котылырбыз?.. Кайчан авылның язмышы күктән тамган яңгыр тамчысына багланып торудан чыгар? Кайчан авыл яңа техникага күчә алыр?" Яңгыр озак, тигез, рәхәт, тыныч яуды. Зур күк ат, аз гына да исе китмичә, рәхәтләнеп, ачык яңгыр астында торды. Зифа карчык, ташланган әйберләрен алып, Гайшәнең чакыруы буенча, өйгә кереп чәй эчте. Кызу явып торганда китәргә мөмкин булмаудан Шәнгәрәй нык файдаланды. Аның тагын берничә чуалчык эше бар иде. Очраганда алып калыйм дип, үз эшләре турында Шакирдан баягылары өстенә тагын әллә ничаклы киңәш суырып чыгарды. Тик үзе генә таный торган дәфтәрен алды да секретарьны мәсьәләләр белән күмде. Үзе белгән, көн дә эшләп барган әйберләре турында да кат-кат сорап йөдәтте: — Түләү салганда, кулакны, уртаны, ярлыны ничек дөрес аерырга? — Салымнан коткарылырга тиешле фәкыйрьләрне ничек билгеләргә? — Язгы, көзге орлыкларны ничек таратырга? — Авылның күперен, юлын төзәтергә бигрәк кемнәрне чыгарырга? Сүз шулар турында әйләнде. Аның дәфтәреннән тагын әллә никадәр нәрсәләр чыкты: "Яз, көз ничә дисәтинә иген чәчелгән, күпме мал арткан, күпме егет Кызыл Армиягә озатылган, кызыл почмакка күпме акча тотылган, уку өенә ничек ярдәм ителгән?" — Болар һәммәсе аңарда язылган иде. Үз алдындагы кыенлыкларга берәм-берәм тукталды да Шакирга карады: — Эш авыр, көчем җитми, мине өйрәт, — диде. Тышта туктаусыз яңгыр койды. Шакир озаклап-озаклап яңадан моның дәфтәрен карады. Болай нечкәләп аерып маташуларга хәйран калды. Үзенә дип кичә генә каладан алдырган дәфтәре бар иде. Шуны бирде. Өстәлгә күкрәге белән сузылып ятты да, һич иренмәстән: — Менә бусы болай, бусы болай, — дип, дәфтәрне төрле әйбер язарга бүлгәләп, сызгалап күрсәтеп бирде. Нигез директивлар сөйләде. Шәнгәрәйнең өстеннән авыр шөбһә төште. Бөтен эше тәртипкә кереп, үзеннән-үзе тәгәрәп киткән кебек булды. Эченнән: "Их, малай, мин әзрәк укыган булсам, әйләндерер идем дөньясын!" — дип уйлады. Сәгатьтән артык барган яңгыр туктады. Күк ачылды. Болытлар таралды. Тагын ялтырап кояш чыкты. Малайлар, шаулашып-кычкырышып, урамга ташландылар. Яңгыр суларында чабышып, сибешеп уйнарга тотындылар. Әйтерсең дөнья яңадан туды. Маллар, адәмнәр, үләннәр, чәчәкләр — һәммәсе җанландылар, һәммәсенең төсенә тереклек, яңа матурлык чыкты. Шул бер сәгатьтә яңадан яшәреп, гөрләп киткән чәчәкләр, үләннәр, яфраклар өстендә якты кояшның нурлары яңгыр тамчыларын алмаз кебек, бриллиант кебек итеп ялтыратып уйнадылар. Бөтен халык шат йөз, рәхәт йөрәк белән урамга агылды. Шакирга китәргә бик вакыт иде. Иң ахыргы сүз итеп шуны әйтте: — Тирече Вәли алынды. Аның урынына совхозга безнең волбашкармадан Сафа Гыйльманов куелса кирәк. Ул бераз агроном бит. Хуҗалык эшендә дә күптән кайнады. Сафа камыты, Шәнгәрәй, сиңа киелер... Шәнгәрәй урынына ячейка менә Гайшәне үткәрергә уйлый. Минем килүем сезнең икегез белән шул турыда сөйләшеп үтәр өчен иде, — диде. Моңа каршы ике кандидат та буран күтәрделәр. Шәнгәрәй әйтә: мин, ди, аз укымышлы... Миңа авыр була... Байракта тагын бер-ике ел эшлим әле, ди. Гайшә әйтә: балаларны урнаштырыйм... Көзгәчә сабыр итик, ди. Шакир көлде. Талашмады: — Минем сүз түгел, волкомныкы... — диде. Талашудан файда чыкмавын, шуңа күрә берсе авыл Советына, берсе волбашкармага җитәкчелек камыты кияргә әзерләнүләре тиешлеген аңлатты. Болар кычкырып, кул бутап каршы әйтә калдылар. Шакир Зифа әбине янына утыртты да, зур күк атны аксата-аксата, яңгыр сулары эченнән ярдырып, Байрак урамы буеннан басу капкасына таба чаптырды. Әйләнеп карады да, кулын авызына куеп: — Әртилнең ничек барышы турында волкомга хәбәр бирә торыгыз! — дип аваз салды. XXIX Зифа әбинең Шакирны беренче күрүе иде. Аның белән бергә арбага утыргач, йөрәген курку алды: "Кая илтә икән? Мине ябып куймасмы икән?" — дип, эченнән уйланды. Волбашкармада мылтыклы кеше күргәндә, аннан пристаньга барганда, аннан пароходта кайтканда, карчыкның бу тынычсызлыгы бер күтәрелде, бер төште. Шулай калага кайтты. Аның алдында зур бер куркыныч — тикшерүчегә җавап бирү белән багланган иде: "Харап булдым. Барыбер шул Вәли койрыгы диярләр дә ябып куярлар!.." Ул менә шундый куркыну астында Паларусовның камерасына каушап барып керде. Ләкин аңа ана телендә: — Әби, утыр! — дип эндәштеләр. Сорау да һаман татарча барды. Җитмәсә тагын, моның сөйләгәннәрен Паларусов янындагы яшь егет татарча яза торды. Әби бераз тынычланды. "Үз кешеләребез бугай... Юк-бар өчен бер карчыкны әрәм итмәсләр әле", — дип уйланды. Озак, бик озак сөйләттеләр. Җавапларны язып бетергәч: — Ярый, рәхмәт, әби, кайт инде... Тиздән хөкем булыр... Сүзләреңне онытма, шаһит булып барырсың, — диделәр. Карчык бөтенләйгә тынычланды. — Анда мөселманча сорарлармы? Яшь егет җавап бирде: — Әйе, әби, татарча сорарлар. — Мин мөселманча җавап бирерменме? — Әйе, әби, татарча җавап бирерсең! — Ярар, бәбкәм, ярар. Татарча дигәнең барыбер шул мөселманча, үзебезчә була бит инде? — Шулай, әби, шулай. Үзебезчә була! Миңзифа әби ничек рәхмәт укып җиткерергә белмәде. Кат-кат әйтеп, арты белән чигенә-чигенә, камерадан чыгып китте. Шуннан туры зур таш урамнар, кечкенә тыкрыклар буйлап үзләренә йөгерде. Бары да шулай исән-сау икән. Әнә ике катлы ташпулат. Әнә сары капка. Әнә түбәнге катлауның сары ишеге. Чү! Ишектән кемнәр чыгып килә. Җамали белән Кәмали түгелме? Шулар шул... Төенчекләр күтәргән карчыкны күрүгә, болар, авызларын колакларына кадәр ерып, баскан урыннарында каттылар. Җамали кычкырып каршы алды: — Әй, Зифа әби! Синең дә кайтыр көнең бар икән! — диде. Карчык: — Әйтмә, балакаем! Язган ризыгым бардыр. Әҗәлдән котылдым, — диде. Өчәүләп өйгә керделәр. Балалар карчыкны бик сагынганнар иде. — Әби!.. Әби!.. — дип кычкырышып, аның муенына ташландылар. Миңзифа аларга бүләкләр бирде. Бу озак аерылуда кайнанага каршы йөрәгендә кайнаган әрнүләр һәммәсе басылган иде, килен дә исәнлек-саулык сорашты. Кунакны чәйләргә самавыр куйды. Киленлек-кайнаналыкның кара-каршы бәрелешү агулары үзен бөтенләй күрсәтмәде. Чәй белән бергә сүз китте, сүз китте, сүз китте... Карчык үзенең анда үткәргән гомере эченә йөзеп кереп китте. Ахры барып, канлы бишмәткә терәлде. Моңа Җамали да кушылды: — Беләсеңме? Мин табып бирдем бит аны! — диде. Карчык тагын: — Харап, харап анда! Борынгылар "саланы макта, калада тор" дип белми әйтмәгәннәр... Анда кая карасаң — үлем, кая карасаң — кан... — диде. Үз хикәясеннән үзе куркып, теге Гыймадиларны, Низамиларны, трактор Шәяхмәтләрне, Фәхриләрне, Шәнгәрәйләрне сөйләде дә: — Бу ничек булды икән? Әйтәм бит, ике тамчы су кебек охшыйлар, — дип бетерде. Кәмали әкрен генә көлде: — Әнкәй, син нәрсә сөйлисең? Имеш, охшыйлар дисең? — Охшыйлар шул, балам... бар да охшыйлар... Ике тамчы су кебек охшыйлар. Хәзрәт тә охшый. Нәкъ үзе... Коеп куйган кебек. Кәмали тагын әкрен генә көлде: — Тукта әле, уйлап кара: ул кытлык елда син кая, Шәләнге авылына бардыңмы? Шулай ич. — Шулай. — Шәләнгене чыккач, бер кечкенә авылны үттеңме? — Үттек. — Анда кечкенә урман, анда биек тау... Бу тауны үткәч, зур авылга кердегезме? — Кердек. — Менә шул авыл Акташ булыр инде... Шунда тәкбир әйттеләрме? Шунда теге комсомол белән мөгаллимне үтерделәрме? — Әйе, шунда... — Менә хәзерге байраклар һәммәсе элек әнә шул Акташталар иде. Алар Идел буена күптән түгел күчтеләр. Син барганда, алар һәммәсе шул иске авылда булганнар. Тәкбир әйткән Гыймади бармы? Ул Акташныкы. Хәзер совхозда эшли булыр... Фәхри, Шәнгәрәйләр — Акташныкылар... — Хәзрәт белән Низами ничек эләккәннәр? — Хәзрәт шул авылныкы. Әле дә шунда. Тәкбир әйтүче дә шул. Ул хәзер Вәли байга кунакка килгәли. Син шунда күргәнсең. Карчыкның төшләре өнгә, саташулары чынга әйләнгән кебек булды: — Алайса, бу Трахтыр Шәяхмәт ничек? — Менә анысы башка инде: сәнәк чорында үтерелгән комсомол Бирәхмәт хәзер сездә трактор йөртүче Шәяхмәтнең туган агасы була... Алар, ике тамчы су кебек, бер-берсенә охшыйлар. Бер-береннән аера алмассың! Карчык хәйран калды: — Соң бит анда безнең Ситдыйк та барып тыгылган. Ул бит Шәләнгенеке. — Шулай инде, бик ялынгач, аны да байраклар үз араларына керттеләр... — Соң бит алар Вәли байга нәсел, ди. — Ул, әнкәй, болай тоташа. Шәнгәрәйнең хатыны Рәгыя бармы? Әнә шул Рәгыянең абзасы Әкбәр дигән крәстиән безнең Ситдыйкның сеңлесенә өйләнгән. Бу бер булдымы? Ситдыйкның кызы — Низаминың хатыны. Ике булдымы? Низаминың суга батып үлгән апасы белән Вәли байның Мәрьямбикәсе — бик якын кодачалар. Менә өч булдымы? Зифаның башы тагын чуалды: — Теге "Уртак"ны яндырган Рәгыя әнә шул Рәгыяме инде? Кәмали кайчан очына чыгудан аптырап көлде: — "Уртак" каммунасын ул яндырмаган. Кисәү агачы белән бер хатынның күзен чыгарган. Берсенең чәчен йолкып, битләрен тырнап канаткан. Берәүнең кулын сындырган. Шул төнне яшеннән ут чыгып, "Уртак" каммунасы янып көл булган. Кайберәүләр әйтәләр: "Уртак"ны байлар ут төртеп яндырганнар, диләр. — Иа Ходаем! Кайдан белеп беттең, Кәмали, син боларны? — Ничек белмәссең ? Алар турында хәзер бөтен дөнья сөйли... Безнең татар базарында бу арада шуннан башка сүз юк... Гәҗиткә дә язып чыгарганнар, ди. Тиздән хөкем, ди, ич! Карчыкның башында актык шөбһә уянды: — Алай булгач, ул Шәнгәрәйләр безгә дә Ситдыйк ягыннан кардәш булалар ич. Кәмали чыгарга дип ишеккә таба атлады. Тагын көлеп: — Бар инде әзрәк ! Күпер башында ... сугышкан дигән кебегрәк кардәшлек безгә дә бар, — диде дә, кайткач ипләп сөйләшергә вәгъдә биреп, Җамали кода белән ашыгыч барасы җирләре булганлыгын әйтеп чыгып китте. XXX Аларны, бик зур эш бар төсле итеп, Сираҗи чакырткан иде. Зифа карчыкның кызыклы саташуларын ташлап ашыгыч китүләре шуның өчен булды. Сөйләшә-сөйләшә, зур урамның уртасына барып чыктылар. Биек таш йортның түбәнге катында, ишек өстендә "Сыраханәдер" дигән, чобарланган яшелле-кызыллы язу, элеккеге кебек, әле дә боларны чакырып алды. Туры керделәр. Бөтенләй диярлек буш залның урындыклары, мәрмәр өстәлләре ашасыннан үтеп, буфеттан боларга авызын сузып торган граммофонны карый-карый, эчке бүлмәгә бардылар. Анда өч өстәл. Берсендә өч полиграфист сыра эчеп утыралар. Куллары, битләре кургаш тузаны белән керләнгән. Өсләрендә — күк күлмәкләр. Боларның арасында метранпаж Шәмси Гайнетдинов дигәннәре Җамалига күптән таныш иде. Чех вакытында ул Җамалиның квартирында ике көн качып та ятты. Сыра белән юешләнгән мыекларын сөртә-сөртә, метранпаж үзенең танышы Җамалины көлеп каршы алды. Башкалары дәшмәде. Икенче өстәлдә тагын өч кеше — студент Мостафа, Шәләнге кооператоры Низами, боларны чакыручы Сираҗи түгәрәкләнеп бер-беренә капланганнар. Кодаларны күрүгә, Сираҗи башын күтәрде. Үз яннарына чакырырга дип авызын ачты. Ләкин Җамали икеләнде. Полиграфистларның, бигрәк тә чех вакытында үзендә качып яткан Гайнетдиновның күзе алдында тегеләр өстәленә барып утырырга батырлыгы җитмәде. Бер якка да карамыйча, буш өстәлгә икәүләп урнаштылар да әле уң яктагылар, әле сул яктагылар белән сөйләшә башладылар. Сираҗиның эче пошты. Ул Җамали белән Кәмалине кирәк бер нәрсә турында киңәшү өчен чакырган иде. Бу ике җүләр, гомерләрендә күрмәгән кебек, типография хулиганнарына таба борылалар. Шулар белән сүз куерталар. Бәлки, тегеләр тиз китәрләр дип уйлады. Юк. Ашыкмыйлар. Кайчангача көтәсең? Монда, бер читлеккә ябылган бүре белән аю кебек, ничек кечкенә бүлмәдә теге этләр белән сыешасың? Студентка, Низамига карап берәр сүз әйтте. Күз алыштылар да өчәүләп урыннарыннан кузгалдылар. Сираҗи, ишектән чыкканда, итекчегә барып әйтә куйды: — Син, — диде, — Кәмали абзый, бүген кич кереп чыгар идең. Йомыш бар иде, - диде. Полиграфистларның яше — хәреф җыючы Галәү — болар артыннан күзенең бер читен ташлап көлде. Үзалдына "в-вшч-ч" иттереп, акрын гына сызгырып куйды. Җамали шунда ук шешәсен күтәрде дә, сөйләнә-сөйләнә, метранпаж янына килеп утырды. Сүз Садыйк турында иде. Гайнетдинов аны яшьтән үк белә икән. — Без аның белән, — ди, — бергә сугышып үстек, — ди. — Эчүен дә эчте, эшләвен дә эшләде, — ди. — Ул кайларда гына ябылып тоткын булмады дисең? Ул сөрелмәгән кала калмады бит, — ди. — Шул тышлары кырылып беткән "Капитал"ын култык астына кыстырадыр иде дә китә иде, — ди. — Их, аның урысчасы, укымышы тагын көчлерәк булса, ул таулар актарыр иде, - ди. Җамали хәйран булып карады: — Шулай диген, ә? Шулай диген, ә? Урысча сөйли алмыймыни? — Алмый түгел, даклатлар ясый... — Алайса, тагын нәрсә җитми? — Татарча да ул үткен сөйли, каты сөйли... Урысча тотынса, шулай тозлап-борычлап бирә алмый... Шәмси беләгендәге сәгатенә карады да тора башлады: — У-у, иптәшләр, әйдәгез! - диде. Җамали тегеләрнең җиңнәренә үк тотынды: — Кая? Кая ашыгасыз? Рәхәтләнеп утырыйк! Метранпаж көлде: — Их, сырадан кем туя дисең? Вакыт юк ич! Җамали бирешмәде: — Вакыт-макыт юк! Акча миннән. Вәли байны батырганлыкка эчәбез!.. Әй, әфисиант, китер алтыны! — диде. Шешәләр өстәлгә гаскәр кебек тезелделәр. Тагын борчак, кипкән икмәк, тозлы балык килде, ләкин полиграфистлар һаман да тынычланып утырмадылар. Ашыгыч-ашыгыч берәрне бушаттылар да аякка калыктылар. Җамали тагын кыстарга тотынды. Яңадан күбекләтеп сыра алды. Галәү белән Гайнетдинов, күк киемнәре тышыннан пальтоларын кия-кия, тагын берәрне аудардылар. Шулай да Җамалиның күңеле тулмады, җаны риза булмады. Үз эченнән: "Безне санга сукмыйлар!.." — дип уйланды. Ярым көлеп, үпкәләгән сымак тагын кыстады: — Сез нәрсә, егетләр! Без прлитарбыз дигәч тә, нигә ул чаклы масаясыз?! Мин дә спекулянт түгел, буржуй да түгел, мин дә сезнең кебек үк хезмәт кешесе бит! — диде. Үзе, ярарга тырышлый, түбәнчелек катнаш бер тавыш белән хи-хи-хи итеп көлде. Бөтен гомере буенча урыстан, түрәдән, байдан куркып, болар алдында тәлинкә тотарга мәҗбүр булудан, һәркайчан боларга ярарга, көләч йөз күрсәтергә, ягымлы сүз әйтергә көчәнүдән Җамалиның җанында гына түгел, елмаюларында, көлү тавышларында да шундый бер кимсенү катнаш түбәнчелек ясалган иде. Үзе кыстап, түбәнчелек күрсәтеп, хи-хи-хи итеп көлүендә әле дә менә шул тавыш килеп чыкты. Метранпаж моны кызганып куйды. Юатырга кирәксенде: — Син нигә рәнҗисең? Беләсеңме, типография көтә ич. Машина көтә, гәзит көтә. Бик күп меңнәр алучы көтә!.. Вакытында чыгарып өлгерергә кирәк. Безнең сәгате генә түгел, минуты да исәпле! Әле дә әзрәк кичектек, — диде. Исәнләштеләр. Тегеләр чыгып китте. Җамали күңеленнән рәнҗеп калды. Аның бу егетләр белән утырасы килә иде, сөйләтәсе килә иде. Бервакытта, профсоветта эшләгән чагында, Гайнетдинов шул "Хезмәт" совхозын тикшерергә барган иде. Кайткач, Салахиев аны бик яман сүккән: "Син, — дигән, — бөтен Волга буенда беренче үрнәк саналган совхозны аяктан егарга маташасың. Син Ленинның спецлар турындагы сүзен аңламыйсың. Син — буш бугаз", — дип, җыелышта эт кадерен калдырмаган, диләр. Менә шул Салахиев хәзер ябылды. Уйласаң, баш җитми. Бу нидән икән? Менә шул эшкә Низамины, Ивановны да китереп бутыйлар. Бусы да бер гаҗәп. Аннан тагын теге Александра Сигазмундовна дигән бер хатын ничектер бу эш эченә кереп тыгылды. Бу үзе Вәли бай белән аның улы Мостафаның икесенә дә сөяркә булган, имеш, ди. Хәзер Ивановның хатыны икән, ди. Менә бу турыларда әллә ничаклы имеш-мимешләр йөри. Җамали боларның һәммәсен Гайнетдиновтан сорашмакчы иде. Булмады бит! Юкка ашыкты! Уйларның ахыры шулай бетте. — Ходай үзе сакласын, сәгатьле эш кешесенең хәле яман инде. Менә үзебезнеке рәхәт ичмаса, теләсәң — ят, теләсәң — тор, теләсәң — эшлә, теләмәсәң — юк. Үзеңә үзең хуҗа! Шулай бит, Кәмали кода? Акчасы түләнгән нигъмәтләр урыска әрәм калмасын дип, бетерергә тырыша торгач, итекче белән тегүче бик нык исерделәр. Көн шунда үтте. Караңгы төшкәч кенә, бер-беренә тотыныбрак кайтып киттеләр. Юлда Җамалиның исерек миен бер нәрсә һаман бораулап барды: "Ни бар икән? Сираҗи нигә чакырды икән? Нигә сөйләшми чыгып китте икән?" XXXI Шул җавапсыз уй белән өйгә кайтты. Шуның белән эшкә утырды. Ашыгыч-ашыгыч тегә башлады... Кооперативтан әллә кайчан алган эшләр бар. Арага башка нәрсә килә дә кысыла, килә дә кысыла. Кооператив һаман көтеп ята. Инде ике тапкыр чакырып сүктеләр дә. Шимбәгә китереп җиткер дип сүз алдылар. Шунысы ярый: азактан моны үзләре оныталар. Менә иртәгә актык көн инде. Ничек тә бетерергә кирәк. Күп тә калмаган. Егерме бишмәткә җиң утыртасы да төймә тагасы. Аннан аз-маз үтүкләп чыгасы. Җамали, бүгеннән калдырмау исәбе белән, кызган баштан бик нык тотынды. Инәгә бик озын җеп саплап ала, начар төймәнең сукыр күзеннән бер генә кат үткәзә, төенләп, җепне өзә дә үзалдына: "Иә, кәпирәтивкә ярар", — дип, киемне сәкегә ташлый. Аннан икенчесен ала. Начар төймәнең сукыр күзеннән бер генә кат үткәзә, җепне төенли дә тагын: "Иә, кәпирәтивкә ярар, хакын бик арзан бирәләр", — дип, киемне сәкегә ата. Тагын ашыгыч каерып ала, тагын бер кат үткәзә, җепне төенли дә: "Иә, кәпирәтивкә ярар. Барыбер алган кеше яңадан төзәттерми кими", — дип, сәкегә ыргыта. Шулай "машинача" эшләп, төймәләрне кадады, җиңнәрен утыртты да киң сәкегә җәеп өтеләргә тотынды. Аның исәбе, әлбәттә, бүген бетерү иде. Әле һаман тегенең кызуы баштан чыгып җитмәгән иде. Киемнәрнең якаларыннан, кесә төпләреннән, күкрәкләреннән кызган киң үтүк белән бер ышкып җибәрә, иңеннән буена тагын бер йөреп чыга да: "Булды, ярар. Барыбер аларның кибетләрендә тәпәрләнеп бетә!" — дип, бишмәтне ишек төбенә чөйгә элә бара. Шулай ашыгыч эшләгәндә, ишек шакылдады. Биленә мылтык таккан милиционер килеп керде: — Җамалетдин Зәйнетдинов синме? Җамали бераз гына кире чигенде. Милиционерның күзенә карады: — Әйе-әйе! Без булабыз! — Кул куя беләсезме? — Тырышып карарбыз инде. Милиционер бер кәгазь бирде. Зәңгәр каләм тоттырды: — Алдым дип кул куй! Бу — Фәхринең үтерелүе турында булачак хөкемгә Җамалины шаһит ясап чакыру кәгазе иде. Милиционер киткәч, кәгазьне кат-кат карады. Арт ягын әйләндерде. Күңеленә бераз курку йөгерде. Үзалдына уйланды: "Шулай диген, ә? Исәпле көн килеп тә җитте диген, ә?!" Тагын кызган үтүккә кул сузды. Ләкин эшләргә бирмәделәр. Кемдер какмыйча ук ишекне ачып керде. Җамали үзенең кодасы килгәндер дип уйлады. Башын күтәрмичә генә: — Кәмали, синме? Әйдә түргә уз! — диде. Ул ялгышты: ишектә Вәли байның карчыгы Мәрьямбикә иде. Башында — соры мамык шәл, өстендә — сырган калын бишмәт, аягында — чуар читек, кулында — зур бер төенчек. Җамали аптырап калды. Соңгы берничә ай эчендә бикәне күрмәгән иде. Чак таныды: карчыкның чәче бөтенләй-бөтенләй агарган, күзләре эчкә баткан, яңаклары суырылган, биле бөкрәеп, буе кечерәйгән, сүзләре әллә каян ерактан килгән кебек чыгалар. Ул бусаганы атлады да кулларын алга сузып туктады: — Килен... Җамали... Берәрегез өйдәме? Күзләрем аермый! — диде. Хуҗа, аптырап, каушап, кунакның җиңеннән тотты, аны өйнең түрендәге аш өстәле янына китереп утыртты. Бераз бичара тавыш белән: — Гаеп итмә инде, бикә. Элеккеге дүрт бүлмәле фатирлар юк. Сәвит чагы бит, кысылдык, — диде. Карчык утырган җирендә кул күтәреп дога кылды: — Ходай үзе ярдәм бирсен инде. Бер сез генә түгел, бөтен илгә төшкән бер афәт! — диде. — Хатының Сафура кая соң? Исәндер бит? Җамали сикереп кузгалды. Ашыгып барып, фатирның йорт якка чыга торган ишегенә кычкырды: — Анасы! Анасы! Син кайда? Тиз кер, кунак килде! Мәрьямбикә килде. Тегеннән, йөгереп, Сафура керде. Бу — ябыгып кипкән саргылт йөзле, куркак карашлы, нечкә урта буйлы, тузган күлмәкле, иске кызыл яулыклы бер кызганыч хатын иде. Гаепле елмаю белән килде. Бичара тавыш белән исәнләште, ике кул белән күреште. Бикәнең хәлен сорашты. Шунда ук самавырына тотынды. Үзе эченнән уйлады: "Ярый әле... бар чак булды... Чәй-шикәрем, күмәчем бар. Алмам да бар..." Сафура су салып, чыра яндырып маташканда, кунак карчык, гадәте буенча, аягын бөкләп утырды да, акрынлап, санап, сүз башлады: — Алланың язганын күрәсең икән! Хак булса да күрәсең икән, нахак булса да күрәсең икән! Менә абзагыз нахак тоткын булды бит!.. — Җиңеннән зур яулык чыгарып, күз яшьләрен сөртте: — Менә әле абзагыз янына барган идем... Ул сорашып торды: заманалар авыр, ди. Җамали туганның хәле ничек икән, ди. Эшең булса, башкага йөрмә. Үз кешебез Җамалига гына бир, аның кебек оста да юк, аның кебек хыянәтсез кул да юк, ди... Үзен күрсәң, миннән күп сәлам әйт, ди... Җамали аяк баскан җирендә үзалдына селкенеп, биенеп куйды. Хи-хи итеп, гадәтләнгән түбәнчелекле бичара тавыш белән көлде: — Шулай диген, ә?.. Шулай диген, ә? Җамали туганның хәле ничек, диме? Онытмаган икән, онытмаган икән, ә? Гаҗәп бит бу? Карчык сүзендә дәвам итте: — Ничек онытсын! Бергә гомер иткән, яхшылыгын, яманлыгын бергә кичергән, бергә аш-су күргән кешеләр онытыламыни? Сафура ашъяулык җәйде. Сыйларын, чынаяк, савытларын тезә башлады. Җамали карчыкка сүз кайтарды: — Шулай шул! Шулай шул! Бик башлы кеше иде шул! Ул миллионнарны җыярга кечкенә баш кирәкме? Аның салдырган мәчетләренең исәбенә чыга алмассың бит! Мине онытмаган икән үзе! Җамали туганның хәле ничек, диме? — Шулай ди. Хәле мактаулы булмас, ди. Кием тектерсәң, башкага бирмә, ди. Сафура гөжләп кайнаган самавырын өстәлгә куйды. Тәмләп чәй пешерде. Бары да өстәл тирәсенә утырдылар. Кунак карчык, Сафураның сыйларын мактап, чәйне чынаяк артыннан чынаяк эчә-эчә, үзенең төенчеген актарды. Аннан бик зур иске калын шәл, нечкә астар, ярты кадак төя йоны, дүрт төймә, зәңгәрсу ташлы ике каптырма, бер тәгәрмәч җеп чыкты. — Менә, — диде, — иртәле-кичле салкыннарда кияр өчен җылы әйберләрем юк, эшең бик тыгыз булмаса, менә шуны тегеп бирер идең, - диде. Җамали селкенеп куйды: — Эш нәрсә? Тыгыз булсын-булмасын, синекен ике көндә бетереп бирәм... - диде. Чәй озак барды. Карчык бер елады, бер яман телләрне каргады. Ахыр килеп: — Шулай икән, тәкъдирдә язганны күрәсең икән, — диде дә, күз яшьләрен сөртә-сөртә, урыныннан кузгалды. Исәнләшеп чыгып китте. Җамали бөтенләй изелеп, башын югалтып калды. Тәнендә хәл бетте. Мие сыекланган кебек булды. Кулы үтүккә бармады. "Инде ни эшләргә? Ник тыгылдым мин моңа? Мине эт тә чакырмады бит! Җүләрләнеп үзем бардым... Канлы бишмәтне үзем таптым... Бу нигә кирәк иде? Беләм мин — Вәли эт ул! Ул иманыңны тартып алыр. Актык кабым икмәгеңне тартып алыр! Тегеләр соң, тегеләр фәрештәмени? Юк. Башым җитмәде. Катнашмаска, читтән карап торырга кирәк иде. Нигә генә тыгылдым?!" Җамали үзалдына шулай каты борчылды. Бая милиционер китергән кәгазьне яңадан әйләндергәләп карады: "Менә бит, ике көн генә калды... Анда бар... Канлы бишмәтне сөйлә... Уф-ф!" Җаны бернәрсәдән тынычлык таба алмагач, Җамали башына бүреген, өстенә кәзәкиен, аягына күн кәвешен киде дә, дусты Кәмалигә барырга дип, ишеккә сузылды. Ләкин ул бусаганы атлый алмады, аннан аптыраган йөз белән Кәмали кода үзе килеп керде. — Мин сиңа барырга чыккан идем. — Мин үзем сиңа килдем. Эш харап... — Ни бар? Ни бар?! Кәмали кул селекте: — Миңа Сираҗи килде... Харап инде! Утырыштылар. — Нәрсә ди? Нәрсә ди? — Калдырмады инде! Сине дә, мине дә эт урынына сүкте. — Нәрсә ди ? — Сәвитнең кәфене муенында, ди. Бер яктан — әгелчән, бер яктан — француз, бер яктан — әмеркәй, бер яктан япун кыса, ди. Сез ике җүләр, ди, башыгызны үзегез кискәгә саласыз! Агай-эне сезгә нәрсә әйтер? Ни йөзегез белән татар базарына күренерсез, ди. Әзрәк башыгыз булса, уйлап карагыз, ди. Моннан егерме ел элек теккән бишмәт хәзергәчә тузмый чыдармыни? Моңа кем ышансын, ди. Сез — ике сакаллы сабый, ди. Без Вәли байның канлы бишмәтен таптык, дип, Фәхрине ул үтерткән, дип, бөтен дөньяга акырып йөрисез, ди... Харап инде. Әйтмәгән сүзен калдырмады... Сез, ди, ул Фәхрине юньле кеше дип беләсезмени, ди. Бандит ул, хулиган каммунар ул, ди. Кәчәгәр Садыйк дигәннәре — аннан мең кат әшәкерәк бер бандит, тагын яманрак хулиган ул, ди. Сез, ди, Вәли байны батырып, Садыйк Миңлебаевны коткарырга йөрисез, ди... Җамалиның йөзе агарынып катты. Күзләрендә тереклек туктады. Тавышы әллә кая эчкә батты: — Син нәрсә дидең? — Нәрсә әйтим? Ул миңа сөйләргә дә бирми. Сүгә дә сүгә. Тегендә сыра эчкәндә, ди, авызыгызны ачып, шул исерекбаш метранпажның сүзләрен тыңлап утырган буласыз. Кургашын тузаны эчендә мие чергән ул хулиганда нинди юньле сүз булсын. Юньле булса, аны профсоветтан кумаслар иде. Ул, ди, бик үрмәләп караган иде. Салахиев берничәне биргәч, кире тәкмәчләп, тагын шул типографиясенә төшкәнен сизми дә калды, ди. - Харап икән! Харап икән! — Әйтмә инде! Сез, ике тиле, ди, шул метранпажның Кәчәгәр турындагы сүзләренә ышанып утырасыз. Имеш, Садыйк Миңлебаев болай, ди; имеш, Садыйк Миңлебаев кайларда гына ябылып тоткын булмады. Имеш, ул сөрелмәгән кала калмады! Беләм мин аның ничек ябылганын! Яшьтән үк беләм... Заводта беренче сугыш чукмары иде. Беренче эчкече хулиган, бандит иде... Бәйрәм көн булды исә, башына күк читле картуз сала, аякка — ялтыр кунычлы итек, өскә кызыл күлмәк кия, билгә киң каеш бәйли дә, чүкеч башлы тимер таяк тотып, урамга чыга. Анда тагын үзе кебек эчкече эшчеләрне җыя да, гармун белән урам буйлап китәләр, эчәләр, сугышалар. Берберсенең башын яралар. Кичкә карасаң, пәлитсә һәммәсен илтеп яба. Менә сиңа, ди. Садыйкның тоткын булулары, ди. Шулай хулиганлансаң, син дә Рәсәйнең һәммә шәһәрләрендә ябылырсың, ди. Сез, ике җүләр, селәгәй агызып, а, шәп кеше икән, харап икән дип, авыз ачып утырасыз, ди. Имеш, ди, "Капитал"ны яныннан калдырмый иде, имеш, Николай патша заманында тоткынга эләксә, шул "Капитал"ны соратып ала, сөргенгә җибәрелсә, култык астына кыстырып китә, ди. Моңа кем ышансын? Кичә миңа Мостафа көлеп сөйләде. Лев Толстойның, ди, бер китабында, ди, шундый эшче бар, ди. Болар, ди, шуннан урлап йөртәләр, ди. Ул Кәчәгәр әле "Капитал" китабы турында революция булгач берәр митингта ишетсә ишеткәндер. Әмма үзе ул китапны әле дә күрмәгәндер... Ялган ул, Кәмали абзый, бары да ялган ул, ди. Алар арт яктан барып революция китабына керергә азапланалар, ди... Сез, җүләрләр, шундый хулиганнар, шундый бандитлар өчен канлы бишмәт табып, Вәли Хәсәновны батырырга йөрисез, ди. Беләсезме, ди, безнең заводның эшчеләре ни эшләделәр, ди. Юк, белмим дим. Белмәсәң, катнашмаска кирәк, ди... Безнең сабын заводында кырык татар эшчесе, ди, кул куеп, кәгазь бирәләр, ди. Менә, ди, укып күрсәтим, ди: "Без, түбәндә кул куйган татар эшчеләре, Кәчәгәр Садыйк Миңлебаев урынына башка бер иптәшнең сайлануын сорыйбыз. Садыйк пролетар исемен пычратты. Ул үзенең элекке хулиганлыгына, бандитлыгына кайтты, авылга барып, элекке дошманлыкларының үчен кайтару исәбе белән, Фәхри кебек крәстиән коммунарларны үтереп йөри башлады. Мондый хулиган бандитлар партиядән дә чыгарылыр дип ышанабыз. Садыйк Миңлебаевның безнең исемнән шәһәр Советына әгъза булып сайлануга риза түгел икәнебезне белдерәбез..." Менә шулай язып, кырык эшче кул куйган. Күрдеңме, ди, эш хәзер кая китә? Ә сез анда, ди, эшчеләргә каршы барып, бандитларны яклап йөрисез. Кеше ышанмый торган канлы бишмәтләргә шаһит булып, адәм көлдерәсез, ди. Күп инде, күп!.. Аның әйткәннәрен сөйләп бетерергә тел җитми! Җамали чыдамады. Башын ике кулы белән учлады: — Уф-ф!.. Мием әйләнде... Харап булдык!.. Харап булдык!.. Ни дип кенә без бу эшкә килеп тыгылдык! Читтән карап торсак ни була?! Милиционер яңа гына кәгазь китерде... Ике көннән хөкем башлана... Безне шаһит булырга чакыралар... Инде ни эшләргә?! Якты көн үтте. Караңгы төште. Авыр кара төн шәһәрне чолгады. Кәмалинең кечкенә кызы икенче тапкыр чакыра килде. — Әткәй, кайт инде! Аш пеште, токмач изелеп бетә, — диде. — Хәзер кайтам, хәзер кайтам!.. Ләкин китә алмады. Җамали белән Кәмали, кат-кат сөйләшеп, икәү тирән уйда, авыр кайгыда утырдылар. Сәгать төнге икене сукты. Кәмали урыныннан кузгалды: — Башым әйләнде минем... Алла ни язган булса, шуны күрербез... Безнең эш харап!.. - диде. Шуның белән чыгып китте. Җамалиның йокысы тынычсыз булды. Әллә кемнәр белән саташып бетте. Фәхри күренде. Аның йөзеннән кан ага... Кәчәгәр Садыйк егет булып йөри... Башында — күк картуз, аякта — ялтыр итек, өстендә — кызыл күлмәк, билендә — киң каеш. Кулында чүкеч башлы тимер таягы бар. Хахылдап көлеп, тимер таягы белән Җамалины кытыклый, мыскыл итә... Юк, алай түгел, аркасында — кечкенә капчык, анда бер калын китап, янында — мылтыклы солдат... Кәчәгәр таш юл буенча пычрактан Себергә китеп бара... Әнә Вәли бай: "Ярый, туган, — ди, — дөньяның ачысы да булды, төчесе дә булды. Кирәк чакта дуслыкны онытмадың", — ди... Җамали бу авыр төшләрдән ватылып уянды: — Анасы, — диде, — мин каты авырыйм... Миндә коры сызлау... Аяк сөякләрем вата, чыдар хәл юк... Сорап килсәләр, шулай диген. Мин барыбер хөкемгә бара алмыйм... Миндә коры сызлау, - диде. Бөтен гомерен Алладан, дөньядан, язмыштан, иреннән куркып яшәгән ябык, саргылт бичара Сафураның бу сүзләрдән коты очты: ашыгыч ятакны рәтләде, ястыкны төзәтте, мендәрләрне, юрганнарны кабартып, йомшартып җәйде. — Ходаем, ни генә булды микән?! Милитсанир чакырып килсә, тагын ни әйтермен? — дип, үзалдына күз яшьсез елап зарланды. Җамали яткан җиреннән мыгырданды: — Анысы синең эш түгел! Син менә шуны гына бел: кеше килсә әйтерсең, мин авырыйм, миндә коры сызлау... Аяк сөякләрем вата... Чыдар хәл юк... Мин барыбер хөкемгә бара алмыйм... Сафураның ансыз да телгәләнеп беткән йөрәген шом катыш курку алды. Балаларын какты, сукты, елатып урамга куды, ирен карарга тотынды. Аның яткан җиренә таба кечкенә өстәл китерде. Сөтләп чәй ясап бирде. Кечкенәләрнең авызыннан өзеп, барлык тәмлеләрен иренә куйды. Җамали куркудан шашкан бичара Сафураның бу мәшәкатьләренә күз салмады. Чөнки аның башы чуалчык кара саташулар, куркынычлар белән тулы иде. Ул бу эшкә нигә тыгылганына да үкенде. Ике көннән соң ни булырын уйлап та шашып бетте. XXXII Сәгать ун. Зал шыгрым тулы. Нәгыймә, халыкны этеп-төртеп, алга үтте. Кулындагы билеты буенча дүртенче сафка килде. Урынын бер кызылармеец алган икән. Әрләшеп, аны кузгатты. Кешеләрне ерып, тыгызлана-тыгызлана барып, үз урындыгына җитте. Ләкин ипләп утырырга өлгерә алмады: "Хөкем килә! Торыгыз!" дигән каты тавыш белән бөтен зал гөж-ж итеп аякка басты. Дулкын уңаена Нәгыймә дә яңадан күтәрелде. Шулвакыт сул бүлмәдән хөкем ияләре чыктылар да залның төньяк башындагы калкуга куелып, өстенә кызыл постау ябылган зур озын өстәлгә килделәр. Боларның икесе — әгъзалар, уртадагы озынча, ябык Биганов хөкемнең рәисе иде. Ике әгъза ике якка урнашты. Шулар белән бергә залдагы җәмәгать тә кире утырдылар. Рәис әгъзалар белән берәр генә сүз алышты. Секретарьның, гаепләүче һәм яклаучыларның, җаваплы тылмачның килгәнлекләрен белеште дә, алдындагы өстәлдә, сулы графин янында торган көмешле җиз кыңгырауны шалтыратып, Фәхретдин Гыйльмановның үтерелүе турындагы эшне тикшерү башланачагын белдерде. Залга гаепләнүчеләрне керттеләр. Алда-артта — мылтыклы каравыл. Шуларның уртасында, һичкемгә күтәрелеп карамыйча, биш адәм, сабыр атлап, залның уң ягында бүленеп алынган түгәрәкнең эчендәге урындыкларга килеп утырдылар. Җыелган җәмәгать арасында аз-аз дулкын башланды. Гаепләнеп хөкемгә китерелгән бу бишнең һәрберенең азмыкүпме танышлары, кардәшләре, дус-дошманнары бу халык эчендә барлар иде. һәммәнең күзе шул мылтыклы каравыл астындагы бишкә юнәлде. Нәгыймә электән үк Әхми белән Гыймадины белә иде. Болар бүген аеруча кызганыч күренделәр. Тиле Әхми үзенең зур, озын, сыек гәүдәсен кая куярга аптыраган кебек тора. Керле җиңе белән канлы, трахомалы күзен һаман сөртә дә сөртә, сөртә дә сөртә. Гыймади карт күп ябыккан. Яңагы эчкә кергән. Кылый күзе әллә кая төпкә баткан. Ул, үзенең бу хәленнән, бу язмышыннан хәйран калган адәм кебек, ике-өч бөртек кәҗә сакалын сыйпый-сыйпый да уйланып онытыла. Болар артында ук торган Салахиев Нәгыймәгә бөтенләй бер гаҗәп төстә тоелды. Бу — әйтерсең эше, җинаяте тикшереләчәк гаепле кеше түгел, бәлки ниндидер сугыш алдында торган әтәч батыр. Шулай кабарынып, башын югары күтәреп, залга карый, һәрбер кузгалышында, күтәрелешендә, бу хурлыктан, бу хаксызлыктан тизрәк котылыр өчен, бөтен дөнья белән бугазга-бугаз килеп көрәшү дәрте чәчри иде. Залдагы эшчеләр, һөнәрчеләр, гаскәриләр башка һәркемнән бигрәк менә шул Салахиев белән аның янында юаш кына торган Ивановка текәлделәр. Бу ике әле күптән түгел иптәшләр, ышанычлы кебек күренгән коммунистлар иде. Җыелышларда да, совет аппаратларында да болар белән эш итәргә, кайбер вакыт бәрелешергә, ызгышырга туры килә иде. Соңгы көннәрдә ниндидер шөбһәле сүзләр таралды. Гадәттән тыш күп катлаулы булган бу чуалчык җинаятьнең җепләре Салахиев белән Ивановка да барып тоташа икән, болар да кулга алыналар икән, алынганнар икән, зиндандалар икән дигән гайбәтләр байтактан бирле телләрдә йөрсә дә, болар шул имеш-мимеш чамасыннан үтә алмаганнар иде. Массаның күбе эшнең ачыгын бүген белде. Бүген үз күзе белән күрде. Рәиснең кушуы буенча залга кертелгән биш гаепленең арасында Салахиев белән Ивановны очрату — менә шул сәбәпләр залның дулкынын аеруча көчәйтте. Җәмәгать эчендә Вәли байның улы студент-медик Мостафа да бар иде. Салахиев белән Ивановны күргәч, аның ачулы караңгылык белән капланган миендә бер өмет яктысы ялтырап киткәндәй булды. Эченнән: "Ярар, ярар! Үз этләре дә килеп эләккән икән! Карга карганың күзен чукымый, диләр. Бәлки, болар белән бергә безнең әткәйгә дә җиңелрәк булыр", - дип уйлады. Ләкин бу якты өмет тиз сүнде. Соңгы айларда башын, йөрәген кайнаткан зәһәрләр тагын аның бөтен тәненә таралып көйдерә башлады. Аның күз алды тагын караңгыланды: "Юк! — диде. - Булмас! Куарлар, куарлар!.. Дуңгыз, этләр!" - диде. Аның миендә күп куркыныч бар. Арада иң зуры, иң тирәне шул университеттан куылу турында иде. Атасы эләгү хәбәрен ишетү белән, иң элек шул курку килде. Ул моңа бирелмәскә, үзен тыныч тотарга тырышты. Фикерне башка якка юнәлдерү өчен, арып егылганчы футбол уйнады. Гадәттән тыш бирелү белән, клиникаларда эшли башлады. Профессорның яруларында иң нык ярдәмче булып китте. Нервлар шаярмасын, идарә көче йомшармасын дип, һәр көн иртә-кич бозлы су белән тәнен ышкыды. Сөлге белән кызартканчы сөртенде. Ләкин һичбере аңа ярдәм итә алмады. Фәхринең үтерелүе, атасының бу эштә гаепләнеп эләгүе кара язмыш булып аның күз алдында басып тора бирде. Бу эшнең төбендә сәяси момент барлыгын белгәч, ул бөтенләй каушады. Гомерендә тотмаган кодексларны төннәр-көннәр актарып чыкты. Үзеннәнүзе 58 гә барып тукталды. Моның астында контрреволюция ятканын күрде. Болар аның хәлен бетерделәр, өметләрен сындырдылар. Ул төннәрдә ялгызы саташып, әрнеп, каһәрләнеп бетте. Аның мие зәһәр белән кайнады: "Дөньясына, тарихына ләгънәт булсын! Нигә мин бу каһәр төшкән революция заманына туры килдем? Нигә мин бу ләгънәт революцияләр тупрагында туганмын?" Менә шундый авыр уйлар башын каплап алдылар. "Тик бер генә, бик зәгыйфь кенә бер өмет бар: ул бит дүртенче курсны бетереп бара. Өстәвенә татар да. Бетерергә якын калганны уйларлар. Татарлыкны да исәпкә алырлар. Бәлки, шулар минем язмышыма канат булырлар..." Егет менә шундый дулкын эчендә хөкем залына керде. Шундый аз өмет катнаш тирән кайгы белән атасын каршы алды. Бөтен халык каравыл эчендәге биш гаепләнүчене караганда, ул, үз атасыннан күзен алмыйча, шул авыр тойгылар астында кайнады. Уйлый да яна, карый да кайгыра. Тик атасы артында аның кебек үк гаепләнүче Салахиев белән Ивановның булуы гына тагын аз гына өмет уята. Ул тагын кат-кат: "Үз этләре дә эләккән икән! Карга карганың күзен чукымый, бәлки, тегеләр белән бер уңайдан минем әткәйгә дә җиңеллек ясарлар", — дип уйлана башлый иде. Хөкем үзенең рәсми тәртибе белән баруында дәвам итте. Гаепләүчеләр соңында, рәиснең чакыруы буенча, шаһитлар бер-бер артлы кереп үттеләр. Рәис боларга шаһитлыкның бурычларын, хакларын төшендерде. Тик дөресне генә сөйләргә тиешлекләрен, юкса җавапка тартылачакларын аңлата барды. Нәгыймә болар эчендә аеруча үзенең авылдашларын — байраклыларны сагынып карады. Кечкенә пионер Сабит, ак сакаллы Җиһанша бабай, кырма сакаллы, озын мыеклы Шәнгәрәйләр, бөтенләй урыс крәстиәне булып киенгән керәшен карт Биктимер Вилданов — Иван Панкратов, аның артыннан Габдулла ишанның дүртенче хатыны — яшь, куштан Кәримә, аның аксак ире инвалид Сәмигуллин, иң ахырдан Шәрәфиләр, Кәчәгәр Садыйклар, метранпаж Гайнетдиновлар залдагы җәмәгать эчендә төрлесе-төрле сүз, төрле караш уйгатып кичтеләр. Арада Низами белән даменла юк иде. Вәли Хәсәновның яклаучысы — карт адвокат Арджанов шул урында ук беренче сугышны сынап карарга уйлады. Рәиснең, килмәгән ике шаһит турында әйтеп, бу хакта гаепләүче белән яклаучыларның фикерләрен соравына каршы Арджанов күтәрелде: — Болар Вәли Хәсәнов эшен тикшерүдә үзәк урын тоталар, болардан башка хөкем башларга мөмкин түгел, — дип озын сөйләде. Асылда, ул үзе бу сүзләрнең төбе нык түгеллеген яхшы белә иде. Ләкин зуррак, кирәгрәк урыннарда үз ягына аударырга юл булсын, сылтау булсын өчен, бик артык канунчы, формалист дип танылган рәис Биганов алдына үзен, үзенең гаепләнүчесен рәсми яктан һаман үгәйләтелгән итеп күрсәтергә бәһанә табылсын өчен, карт адвокат юри бу ике шаһит турында каты бәйләнде. Бу хакта җиңелгән, җәберләнгән як булып күренү өчен, үзе теләп моны кабартты. Прокурор Ансаров яшь юрист иде. Карт төлкенең бу хәйләсен, бу тозагын баштан ук сизде. Киң җилкәсен күтәрә биреп, калын күкрәк тавышы белән кисеп әйтте: - Даменла Фәриделгасридан хәбәр бар. Мөфти белән бергә Үзәк Башкарма рәисе Калинин җәнабләрен көтәбез, бүген кабул кылса, иртәгә кайтып җитәбез, әгәр кайта алмасам, Паларусовка биргән язма җавабым каралсын, дигән. Күрәсез, монда туктарлык эш юк. Шулай ук Низаметдин Хуҗабаев турында да, бу шаһитның дүрт көндә бер килә торган бизгәге бар. Иртән җидедә яткан, дүрт-биш сәгать бара, ди. Бизгәге үтүгә, ул килеп җитәчәк. Менә шуларга таянып әйтәм: монда хөкемне кичектерергә сәбәп булырлык һичнәрсә юк! — дип сөйләде. Ике якның бу кыска, ләкин беренче кызу бәрелешләреннән соң хөкем коллегиясенең киңәше булып алды. Алар, даменла белән Низамины көтмәстән, эшне тикшерү барырга тиеш дип карар иттеләр. Рәис бу карарны белдерде. Тагын бер-бер артлы хөкемнең рәсмилекләрен үтәргә тотынды. Каравыл астында торган гаепләнүчеләрне берәм-берәм исемнәрен, фамилияләрен, аталарын, кәсепләрен, иҗтимагый чыгышларын, яшьләрен, гаилә якларын сорап чыкты. Аннан секретарьга гаепләү актын укырга боерды. Бу озын, тулы, ачык язылган иде. Залдагы җәмәгатьнең күбе өчен гадәттән тыш озак укылган кебек булды, ялыктырып бетте. Күбе, иснәп, йокымсырап, тышка тәмәке тартырга чыгуны уйлап утырдылар. Ләкин Мостафа өчен бу утлы бер документ, җанлы бер караңгы тарих — бәхетсезлек тарихы кебек тоелды. Ул атасының гомерен яңадан күрде. Аның белән Идел буена, совхозга барды. Секретарьның яңгыравык тавышы артыннан ага-ага, атасы белән коммунар большевик, батрак Фәхри арасындагы бетмәс-төгәнмәс көрәшләрен күз алдыннан кичерде. Шулай барды-барды да кинәт төртелеп сикерде: "Нәрсә ди? Бу — ике кеше арасындагы ызгыш түгел, социализм белән капитализмның авыл хуҗалыгында көрәше!" — ди. Мостафа моны аңламады. Йокысыннан уянгандай булды. "Бу нинди чепуха тагын? Нинди социализм?! Әлифне таяк дип белмәгән, гомерендә кәкре сабаннан башка әйбер тотмаган караңгы татар авылында нинди социализм булырга мөмкин?! Бу нинди чепуха?.." Студент егет шулай уйланды... Ләкин моңа озак туктала алмады. Секретарьның тавышы бөтен зал белән бергә Мостафаны да үз артыннан алып китте. Җинаятьнең эченә алып керде. Хуҗалык, сәяси момент, үлем — өчесе бер-бер артлы тезелделәр. Башта совхозның хуҗалыгына, анда совет нигезләрен җимерүгә тукталды. Аннан соң сәяси моментка күчеп, иң ахыр менә шул алдагы икегә үсеп чыккан җинаятькә — Фәхринең үтерелүенә килде. Башта иснәп, йомшарып утырган бәндәләр дә, гаепләү актының бу өченче катлавына җиткәч, күзләрен ачтылар. Секретарьның сүзләренә йотылып, үтерелү трагедиясенең эченә кереп югалдылар. XXXIII Акт укылып бетүгә, рәис, ике як белән киңәшеп, тикшерүнең планын билгеләде. Хуҗалык, сәяси момент, үлем — менә шул тәртип буенча барырга булдылар. Моны карарлаштыргач, рәис үзенең бугазын каплап барган ютәлен үткәрде дә, гаепләнүчеләргә карап, аз, кыска, ачык сүзләрдә аларның һәрберенә бу акт буенча нинди җинаять яки җинаятьнең кай өлеше йөкләтелгәнен сөйләп аңлатты. Берәм-берәм: — Менә шундый , шундый гаепне , шундый җинаятьне өстегезгә аласызмы? Менә бу эштә үзегезне гаепле табасызмы? — дип сорап чыкты. Хуҗалык, сәяси момент, үлем. Бу өчнең беренчесеннән — "Хезмәт" совхозындагы хуҗалык белән багланган җинаятьләрдән башладылар. Бу эшләрдә беренче каһарман итеп Вәли Хәсәнов сүзгә чакырылды. Беренче җавап аңлатманы ул бирде. Җинаятьнең өстен каплаган пәрдәләрне ачу аңардан башланды. Бай сүзгә артык шома күренмәде. Ораторлык ялтырамады. Ләкин үзе күргән, анык белгән нәрсәләрен ачык, тулы сөйләп чыга алырлык көч күрсәтте. Ул сүзне үзенең урынга куелу тарихыннан башлады: — Мәрхүм Җәмилов миңа әйтте: без синең контр икәнеңне беләбез. Хәзер Колчак, Деникин генералларын да совет эшкә җигә. Мәсьәлә анда түгел. Син менә, совхозга куйсак, дөрес юл белән барырга сүз бирәсеңме, диде. Мин телдән аңа вәгъдә бирдем. Күңелемнән үземә ант иттем. Җәмилов мәрхүм әйтте: менә сиңа совхоз, диде, өч елда аякка бастыр. Бастыра алмасаң, минем күземә күренмә. Урының зиндан булыр, диде. Моңа да сүз бирдем. Менә шулай мин "Хезмәт"тә эшкә тотындым... һәм дүрт ел эчендә бөтен Волга буенда беренче үрнәк совхоз дәрәҗәсенә җиткердем... Карт адвокат Арджанов бу рәвешле башлауны бик уңышлы һәм отышлы тапты. Эченнән шатланып утырды. Вәли Хәсәновның туктавын гына көтте дә рәиснең рөхсәте белән кирәкле материалларны тулырак ачарга сәбәп булырдай сөальләр бирә башлады: — Сез, — диде, — әйтсәгез иде, "Хезмәт" совхозына барып эшли башлаганда, ничә дисәтинә иген чәчелгән иде, хәзер күпме? Сез барганда, аяклы мал күпме иде, хәзер күпме? Вәли Хәсәнов эченнән рәхәтләнде. Бу аның яраткан мәсьәләсе иде. Киң колачлап йөзде: — Аяклы мал болай иде: әҗәл җитмәгәнгә генә үлә алмый яткан бер корчаңгы бия, ике карт алаша, җәй көне дә ябагасын коймаган бер бетле тай. Тәкә китерелмәгәнгә кысыр калган дүрт сарык — менә барлык җан иясе шулар иде. Ашлыкның хәле дә шуңа охшаш иде: аннан-моннан ерткалап, әйтерсең, исерек кул белән чәчелгән, шундый тигезсез чыккан дүрт дисәтинә арыш аламасы ята. Билчән белән эт эчәге баскан җир ярым тары, бөтенләй бакра каплаган ике дисәтинә бодай, тагын солымы, бораймы икәне аерылмаслык бер җир әйбер — менә бөтен байлык шул иде!.. Әйтер хәлем юк, сәвит бик ныклы булышты. Кулда барын һәммәсен бирә торды. Мин үзем дә тәүлегенә унсигезәр сәгатьтән ким эшләмәдем. Шулай итеп, дүрт ел эчендә менә нәрсәләргә ирештек: хәзер совхозда, вак-төяген исәпләгәндә, аяклы мал йөз башка җитте. Болар эчендә җимертеп җигәрлек унике баш ат бар. Бөтен тирә-як крәстиәннәргә нәсел яңартып торган яхшы черкас тәкәләр, менә дигән холмогор үгезләр, яхшы нәсел, таза кан айгырлар бар. Мин өч басудан күп басуга күчтем. Мин башлап трактор китердем. Минем машиналарым тирә-як авылларда гөжләтеп эшләп йөриләр, һәр ел мин арзан хак белән күрше игенчеләргә тазартылган эре, яхшы орлык өләштем. Мин барганда, совхозның йорты совхоз түгел, ташландык җен оясы иде. Алпавыт Алексейдән калган ике катлы зур матур өйнең эчендә җил-буран уйный, тәрәзәләр ватык, ишекләр җимерек, баскычлар сынык, идәннәр каерылып яталар. Түбәне алып якканнар. Келәтләр, азбарлар, амбарлар — һәммәсе эштән чыкканнар. Күрсәң еларсың. Шулай хараплар! Йортны, бакчаны әйләндергән коймалар ауганнар, күбе егылганнар. Чәнечке тимерчыбыклары җирдә чериләр иде... Инде хәзер күрсәгез танымассыз. Мин дүрт ел эчендә һәммәсен торгыздым. Төзәттем. Буяттым. Әйтерсең кадерле дача. Хәзер менә шулай ул совхоз йорты!.. Вәли Хәсәновның бу озын мактануына залдагылардан байтагының эче пошып утырды. Прокурор да бераз тарсынды. Тәңкәнең икенче ягын әйләндереп карарга хаҗәт күренде. Үзе, Хәсәновка бирәчәк сөальләрне хәзергә калдырып, шаһитлардан Гайнетдиновның чакырылуын рәистән үтенде. Ул, профсоветта эшләгән чагында, җир-урман эшчеләре оешмасы буенча барып, "Хезмәт"тә ялчылар тормышын тикшергән иде. Рәис аңа: - Бу турыда ни беләсез? - диде. Метранпаж: — Күргәннәрем менә шулар, — дип, берничә әйбергә тукталды. Җинаятьле вакыйганың бөтенләй икенче катлавындагы пәрдәне күтәрде: — Мин, — ди, — барып та төштем, туптуры совхоз эшчеләренең торган җирләренә басып та кердем. Ашаганнары — чи арыш икмәге, чәйгә — күк сөт. Шикәр юк. Көндезге аш дигәннәре — эчәк, үпкә-бавыр турап, тары ярмасы сибеп кайнатылган бер куе су. Без, диләр, итле ашны бәйрәмнән бәйрәмгә генә күрәбез, диләр. Ята торган урыннары — ялангач такта. Анда да тузан, тупрак, пычрак. Эш киеме бирелмәгән. Без, диләр, тәүлеккә унбишәр, уналтышар сәгать эшлибез, диләр. Каршы әйтсәң, даулашсаң, ялкау дип, эш белми дип куа да чыгара, диләр. Безнең өчен Фәхри ызгышып йөри. Калага хәбәр дә биреп карый. Юк, барыбер файда чыкмый. Анда да моның үз кешеләре эш башында булса кирәк, диләр... Менә бу бер булдымы сезгә?.. — Гайнетдинов шулай дип сүзен бүлде. Рәискә карады, һичкемнән җавап көтмичә, яңадан алып китте: — "Хезмәт" дүрт ел эчендә байтак төзәлгән. Бу дөрес. Ләкин монда каш төзәтәм дип күз чыгарганнар. Мин үзем яшь чакта крәстиән булдым. Мондый әйберләрне нык аңлыйм. Вәли Хәсәнов, үзенең җир эшләре идарәсендәге агентлары аркылы бармак йөртеп, бөтен байлыкны "Хезмәт"кә суырып яткан. Якындагы ике совхоз бөлгәч, байтак әйбере "Хезмәт"кә күчкән; дүрт совхозга тиешле дотацияне "Хезмәт" бер үзе йоткан. Килгән беренче тракторны да үзенең кешеләре аркылы "Хезмәт"кә ала алган. Бервакыт башка совхозлар елый башлады. Җир эшләрендәге спецлар белән Вәли Хәсәновның сүзе бер. Болар һәммәсе, берләшеп, алпавыт Алексейнең байлыгын арттырмак булалар. Кара исәп белән, кара, шөбһәле план белән эшлиләр дип зарлану китте. "Хезмәт" беренче совхоз булса, бу башкаларны бетереп, аяктан егып, аларның өлешләрен талау аркасында булды. Вәли бай, минем совхоз беренче, дип, мин алай эшләдем, мин болай эшләдем, дип, һәркайда мактанып йөри. Ревизия миңа менә шуны ачты. Менә бу ике булдымы сезгә? Бик нык колак салып тыңлаган зал Гайнетдиновның бу сүзеннән рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Рәис, тәртипкә чакырып, кыңгырау шалтыратты. Гайнетдинов һаман үзенекен дәвам иттерде: — Андагы бакчаның менә бу кырмавыклары белән танышкач, мин ул вакыт Вәли Хәсәновның үзе белән сөйләштем: нихәл? Эш ничек бара? дидем. Бик авыр барам, ди. һәрьяктан аяк чалалар, ди. Кем аяк чала? дим. Бары да аяк чала, ди. Имеш, ячейка аяк чала, профсоюз аяк чала, гәзит аяк чала, һәммәсеннән бигрәк Фәхри аяк чала, ди. Менә бу — өчме? Тагын дүртенчесе бар: күрше авылның ярлы татарлары кечкенә ике әртил төзегәннәр. Берсе — ташчылар, берсе — балтачылар. Вәли Хәсәнов, боларның авызыннан тартып алып, совхоздагы эшләрен урыс кулагына бирә. Нигә болай? дим. Булдыра алмыйлар, ди. Эшләре начар, хак кыйбат, кирәгендә өлгертмиләр, эт — баш, сыер — аяк, нигә болай, дип, кайсына барып сүз әйтергә белмисең, ди. Кооперация белән дүрт ел буе сугыша. Нигә? дим. Эш чыкмый алар белән, ди. Кирәгеңне тапшырсаң, вакытында китертә алмыйлар, сатарга әйбер бирсәң, вәгъдәле көнгә акчасын кайтармыйлар, ди. Менә минем бар белгәнем шулар... Хәсәнов белән Гайнетдинов күрсәткән фактлар тирәсендә көрәш кызып алды. Карт адвокат, үзенең бөтен осталыгын җигеп, Вәлигә уңай сөальләр биреп карады. Прокурор Ансаров моңа каршы, совхоз башлыгының эшләрендәге черекләрне рәхимсез ачарга тиешле рәвештә, яңадан-яңа сораулар белән Гайнетдиновны күмде. Метранпажны сәгатьләр буе азаплап, арытып, ахыр коткардылар. Аның артыннан шаһит Шәнгәрәй кертелде. Бу — аягына иске итек, өстенә бишмәт, башына кәләпүш кигән, кырма сакаллы, озын мыеклы крәстиән. Зур куллары ялан эше белән ярылып катканнар. Йөзе җил, яңгыр белән, кояш белән бик нык чыныгып, куырылып беткән. Рәисне йотылып тыңлады. Кергән минуттан башлап залның төньягындагы калкуга, кызыл постаулы өстәлгә, әгъзаларга, бигрәк тә зур буйлы, ябык йөзле рәис Бигановка күзләрен терәде дә шуннан аерылмады. Җавапларны һаман үзәгеннән тотып бирә барды, җинаятьнең эчке күзәнәкләренә таба омтылды: — Шәнгәрәй Тимеркәев, бу хакта ни беләсез? — Ни белим? Шул дүрт тавык башын үз күзем белән күрдем. — Нинди дүрт тавык башы? — Салахиев килде. Өч көн, өч төн ятты. Өч көн, өч төн туктамады, эчте. Мунча яктырды. Яңа каен себеркесе белән чабынды. Өч көн өч тавык тутырып сыйладылар. Аңа юлга дип, тагын берне суеп тутырдылар. Шулай булгач, дүртәү буламы? Арттан кайберәүләр: "Хи... хи... хи..." — көләргә чамалап та, тыелдылар. Рәис, тавышланган кешене чыгару белән куркытып, шаһиткә сөаль бирде: — Сез ничек алай санап тора алдыгыз? — Мин түгел, әнә Әхми санады. Ул әйтсен. Ул дүрт башны бергә бәйләде дә шаяртып йөрде. Рәис гаепләнүчегә карады: — Әхмәт Уразов, сез ник ул тавык башларын җыйнадыгыз? Әхми зур таркау гәүдәсе белән кузгалды. Керле җиңе белән канлы, трахомалы күзен сөртте. Бер — залга, бер рәискә карады. Сыек тавыш белән җавап кайтарды: — Болай... юри... шаярып кына... Рәис яңадан Шәнгәрәйгә әйтте: — Тагын нәрсә беләсез? — Тагын "первач" беләм. Моны бер кеше дә аңламады. Ансаров кабатлап сорады: — Ул нәрсә? — Менә болай ул. Үзе куганның төрлесе була. Шуларның иң беренче дәрәҗәдәгесе бар. Тәме дә әйбәт, исе дә юк диярлек. Безнең Идел буенда менә шуңа "первач" диләр. Совхоз киң күңелле булды. Монда даменла да килеп кунакта ятты, Семён Фёдорович өч көнләп сыйланды, Низамины әйтмисең дә. Менә боларның һәммәсенә ашарга, эчәргә дә җитеп тора иде. Салахиев күбрәк төшерде булса кирәк, Вәлинең саклыкта тотканы гына җитмәде. Өченче төн килгәч, күрше авылдан "первач" китерттеләр. Тагын шул Әхми барып алды... Рәис тагын Әхмидән сорады: — Әхмәт Уразов, "первач" алырга бардыгызмы? Әхми, идәнгә карап, ишетелер-ишетелмәс җавап бирде: — Мин ялчы кеше бит. Кушкач, бармый ни эшлим? Шәнгәрәй кырт кисте: — Әхми шаяртып йөрде: байга бай килсә, ди, ялчы авызына да май тия икән, ди. Шешә төбеннән миңа да өлеш чыкты, ди. Шәнгәрәй туктады. Прокурорның Салахиев турында әзерләп куйган сөале бар иде. Ләкин ул өлгерә алмады, рәиснең уң ягында утырган әгъза — җир-урман эшчеләре оешмасыннан — шуны ук сорады: — Сез, — диде, — әйтсәгез иде: Салахиев совхоздагы эшчеләрнең үзләре белән ничә җыелыш ясады? Шәнгәрәй кырт кисте: — Бер. Башы-аягы бер җыелыш ясады! Мин үзем — әзрәк кенә балта остасы. Эш булганда, мине көнлекләп чакырталар. Салахиев эшчеләр белән җыен үткәргәндә, анда идем. Тыңлап тордым. Берсе үтенде, син, калага кайткач, әйт: без монда эт көнендә торабыз... Тел әйтсәк, урыннан куа, диде. Моңа каршы Салахиев бик-бик-бик озын сүз сөйләде: иптәшләр, диде, талашырга ярамый, диде, хәзер капитализм юк, һәммә нәрсә үзебезнеке. Безгә югары белән түбән арасында контакт кирәк. Бергә-бергә эшләргә кирәк, диде. Минем җаным түзмәде: айһай, мин әйтәм, син тирече Вәли җырын җырламыйсыңмы икән, иптәш, дидем. Үзенә каты бәйләнә башладым. Ул бер сүз әйтте. Шуның белән авызымны каплады... Бу сүз бөтен залны кызыксындырды, һәммәнең күңеленә "бу нинди сихерле сүз икән" дигән бер сорау килде. Хөкем әгъзаларының рәистән сул якка утырганы — гыйльми хезмәтчеләр секциясеннән язучы-агроном һәммәнең тел очында булган бу сөальне ашыгып биреп куйды: — Ул нинди сүз ул? Шәнгәрәй болай җавап кайтарды: — Салахиев ул чакта безгә болай диде: Ленин әйтте, ди, эшче-крәстиән халык үзенең власте өчен, үзенең диктатурасы өчен үзен корбан итәргә кирәк, чыдарга кирәк, дип әйтте, ди. Сез дә, ди, иптәшләр, ди, менә шул сүзне күңелегездән чыгармагыз, ди. Өстәл янында, прокуратура урыннарында, залда тирән бер гаҗәпсенү дулкыны кузгалды. Кайберәүләр, баш селкеп, Салахиевка карадылар. Шәнгәрәй сүзен бетерде: — Моны ишеткәч, ди, мин бөтенләй аптырадым. Башым әйләнгән кебек булды. Мондый сүз, мин әйтәм, бармы икәнни? Сорарга янымда бүтән адәм юк иде. Телем бәйләнде. Авызымны йомдым да калдым... Татар акылы — төштән соң, диләр. Азактан үзем дә аңладым. Ул арада Салахиев китеп барган иде... Югыйсә мин аңа "ничек корбан булырга" икәнен башкачарак аңлатып җибәргән булыр идем... Шәнгәрәйнең сүзе бетәр-бетмәс, рәистән рөхсәт сорамыйча ук, Салахиев аякка басты да: — Юк, алай түгел! Мин башкача аңлаттым!.. — дип кычкырып сөйләргә тотынды. Рәис кыңгырауны кинәт шалтыратып җибәрде. Үзеннән көтелмәгән каты тавыш белән шелтә ясады: — һичкем , һичбер вакыт , һичбер сәбәп белән рәистән рөхсәтсез һичбер төрле сүз әйтергә хаклы түгел! Сез, Салахиев, башка һәрбер гаепләнүче кебек, теләгән вакытта, теләгән рәвештә, теләгәнегез кадәр сөйләргә хаклысыз! Ләкин бер шарт белән: иң элек рәистән рөхсәт, аннан соң — сүз! Моны хөкемгә катнашкан һәммә кешеләр хәтерләрендә тотсыннар! Салахиев үтенде. Рәис аңа рөхсәт итте. Гаепләнүче үзенең "Хезмәт"кә ревизиягә бару вакыйгасына аңлатмалар бирә башлады. Дүрт тавыкны, "первач"ны, җыелышны, Ленин сүзләрен берәм-берәм анализга алды. Нәгыймә моның белән бик кызыксына иде. Ләкин ахырына чаклы тыңлый алмады. Арттан ишек төбендә тышына урысча "Нәгыймә Миңлебаевага" дип язылган бер кәгазьне алга таба төрттеләр, һәркем арттан каерылып алды да үзеннән алдагыга бирде. Шулай бара-бара, баягы кызылармеецка иреште. Ул Нәгыймәнең артында гына, шул турыда утыра икән. Кулбашына җиңелчә төртеп: — Бу сезгә бугай, — диде, кәгазьне бирде. Нәгыймә тиз генә алып карады, йөрәге "шу!" итеп китте. Инә чәнчелгән кебек, кинәт урыныннан торды. Кәгазьне улы язган: "Әнкәй, тиз кайт. Фатихә авырый. Бертуктамый коса, әллә ни булган", - дигән. Нәгыймә кешеләрне кысты, тыгыз урындыклардан үтте, этеп-төртеп, ишеккә таба ташланды. Залда Салахиев совхозны тикшерүе, аның Идел буенда беренчелеге, Вәли Хәсәновның эшне ничек куюы турында сөйләп калды. Ләкин хатын җиренкүген онытты, өенә, авыру баласы янына очты. XXXIV Алты айлык кечкенә сабый Фатихә иртә белән бик исән кебек булып, анасыннан көлеп, елмаеп калган иде. Ахылдап кайтып, баласын кулына алгач, бөтенләй куркып китте: сабыйның хәле юк, күзләре тонган, иреннәре елмаймый, тавышы еһ... еһ... дип, көчсез, ыңгырашып кына чыга... Ана ни эшләргә дә белмәде, йөрәге урыныннан күтәрелгәндәй булды. — Шул инде!.. Үзең карамасаң, шул инде!.. — дип, бала янында калган карчыкны шелтәләде. Ләкин моның белән Фатихәгә җиңеллек булмады. Ул бернәрсә дә капмый, каба алмый. Көчләп каптырсалар, һәммәсен шунда ук кире түгә — укшып, газапланып коса. Нәгыймә яңадан карчыкка бәйләнмәде. Үз эченнән: "Шулайдыр, бер начар нәрсә ашатканнардыр..." — диде дә, нечкә одеалга урап алып, консультациягә йөгерде. Анда кеше күп иде. Нәгыймә җиденче булып керде. Гомер буенча балалар авыруын карап, үзе ярым бала булып беткән йомшак күңелле, йомшак куллы өлкән, аксакал доктор анасыннан болай иркәләде, көлдерергә тырышты. Телен, тамагын, эчен карады. Шунда ук тынычландырды да: — Куркыныч түгел! Вакытында килгәнсез... Авыру сыерның сөтен чи көенчә эчерткәннәрдер, - диде. Дарулар язды. Ни эшләргә өйрәтте: — Кайнаган суга йомырка агын салыгыз, шуны азлап эчерерсез. Дөге кайнатып, шуның суын бирерсез... Косуы туктаганчы, башка һичнәрсә каптырырга ярамый, — диде. Дару алырга рецепт тоттырды. Ана бу сүзләрне зиһененә рәтләп тезде. Язуны алды. Баланы кочаклады да әйтерсең канатланды. Шулай күтәренке күңел белән аптекага очты. Анда талаша-талаша ашыктырып, дару ясарга рецептны бирде дә өенә юнәлде. Шәһәрнең зур урамын үтте. Бер тыкрыкны кичте, мәйданны аша чыкты, аннан уфылдап өйгә кайтып җитте. Әби — карт кеше. Акрын кузгала. Аны әле аңа, әле моңа җилтерәтте, ашыктырды, кабаландырды, примуста доктор әйткәннәрне әзерләп тә алды. Йомырка агы салынган кайнар суны тышта тиз-тиз суытты да, авыру сабыйның хәлсез иреннәрен ачып, әз-әз йоттырды. Ана үзе тыннарын да алмыйча балага карап катты: "Ни эшләр? Тагын косармы? Тагын газапланырмы?" Бер минут, ике минут үтте. Тагын кечкенә балкашыгы белән эчерде. Тагын сабыйга карап катты: "Ни эшләр? Косармы?" Юк, Фатихәчек космады. Хатынның йөзенә шатлык әсәре чыкты. Бала, эчендә ни булса һәммәсен кире чыгарып, бөтенләй өзлеккән икән; кечкенә, нечкә иреннәрен ялап, тагын сорагандай булды. Әз генә елау тавышы чыкты. Ана өметләнеп китте. Инде күбрәк, курыкмыйчарак эчерде. Сабый акрынакрын йотты да, хәлсез генә елмаеп, башын мендәргә салды. Шул көйгә йоклап та китте. Бу инде бик зур юаныч иде. Ана Фатихәне ипләп яткырды. Өстенә одеалын япты, янына карчыкны утыртты да үзе машинада, доктор әйткәнчә, дөге суы кайнатырга тотынды. Ләкин җаны тыныч түгел иде әле, минут саен баланы барып карый. Кечкенә кулларын, хәлсез муенын рәтләп куя. Өстен төзәтә торды. Шулай сәгать ярымнар үтте. Бала елап уянды. Бер укшыды. Ананың коты очты. Ләкин сабый космады. Тиз юанды. Тагын хәлсез генә елмая башлады. Бу инде бөтенләй яхшы иде. Нәгыймә тынычланды. Докторның әйткәннәре килешүгә нык ышанып, дөге суын әзрәк-әзрәк биреп карады. Фатихә моны яратмады. Йөзен чытты. Шулай да биргәннәрен йота барды, кире чыгармады. Ананың күңеленнән курку китте. Карчыкка нәрсә, кайчан, ничек эшләргә икәнлеген өйрәтте дә аптекага даруга китте. Дару өлгермәгән иде әле. Сары хатын күтәрелеп карамастан, бик гади нәрсә кебек: — Кырык минуттан өлгерер, — диде. Нәгыймә талашып карады. Бала өчен бит, ашыгыч кирәк бит, доктор миңа, хәзер эшләп бирерләр, дигән иде бит, дип ызгышты. Ләкин файда чыкмады. — Шундый ук авырулар һәммәсе көтәләр... — Сары хатын шулай кисте. Өйгә кайтсаң ерак. Барып килүгә сәгатькә якын вакыт уза. Шул кырык минутны үткәрим дип, Шәрәфигә кереп утырмак булды. Элекке Козлов номерлары — хәзерге советның беренче өе. Менә шуның икенче катында, утыз икенче бүлмәсендә Шәрәфи тора. Нәгыймә, киң баскычтан күтәрелеп, коридорның көньяк башына борылды. 32 иче номер ябыштырылган пыялалы ишекнең тоткасына ачыйм дип кул сузды. Шул ук секунд ишек эчтән төртеп ачылды. Аннан ашыгып берәү килеп чыкты. Чак бәрелмәделәр. Нәгыймә алдында кыска күк юбка, күк блуза кигән, кыска киселгән чәч өстеннән кызыл яулык бәйләгән бер хатын шаркылдап көлеп җибәрде. — Маңгайларны әрәм итәрбез бит! Сез кемгә? Безгәме? - диде. Кунак бераз гаҗәпсенеп карады. Яшь хатыннан күзләрен алмыйча: — Шәрәфигә! — дип җавап кайтарды. Кыска чәч хатын, борылып, эчкә, бүлмәгә кычкырды: — Шәрәфи, сиңа кунак! — диде. Тегеннән зур гәүдәле, ябык йөзле хуҗа чыкты. Ул үзен көлүдән тыя алмады. — Ә, Нәгыймә апа, сезме? Бик яхшы. Байраклар да миндәләр, - диде. Алдындагы ике хатынның аптырабрак торуларына елмаеп: — Сез нәрсә? Таныш түгелләрмени?.. Нәгыймә апа, менә бу кыска чәч минем иптәшем Мәдинә була, — диде. Үзе әле хатынына, әле кунакка карап елмайды. Нәгыймәнең күзләрендә гаҗәпсенү балкыды. Шәрәфигә текәлде: — Син өйләндеңмени? Хуҗа хатынга кулын сузды. Күрештеләр. Ләкин Мәдинә ашыга иде. Кунакка карап: — Сез гаеп итә күрмәгез... Минем эшем бик тыгыз, — диде. Китә башлады. Нәгыймә җибәрмәде: — Туктагыз, ичмасам күреп калыйм!.. Ирегез — безнең бик якын дус кешебез! — диде. Яшь хатын, портфелен култыклап, йөзе, күз карашы белән бераз иркәләнде, бераз назланды. Бер иренә, бер Нәгыймәгә карап көлде: — Беләм, бик беләм. Шәрәфи миңа сезне бик күп сөйләде. Мин көнләшеп елый яздым, — диде. Үзе аяк атлады: — Шулай да хәзер җибәрегез... Биштә җыелыш башлана... Мин шуның аркасында... — Хатын шаяртып иренә төртте: — Менә шуның аркасында әле дә алты ай эчендә ике тапкыр шелтә алдым. Без сезгә икәүләп үзебез кунакка барырбыз, — диде. Ләкин Нәгыймә һаман җибәрмәде. Елмаеп тотты: — Туктагыз! Кайчан, ничек мондый хәл булып өлгерде? — диде. Хуҗа хатын тагын шаярып шелтә әйтте: — Шулай инде. Безнең эш бик кыска булды: таныштык, яратыштык, өйләнештек. Артыгын Шәрәфи сөйләр, — диде дә тартылып ычкынды. Шаян йөреш белән чыгып качты. Ишек төбендәге беренче танышлык вакыйгасы шуның белән бетте. Шәрәфи тиз-тиз кунак хатынны эчкә, бүлмәгә алып керде. Анда керсә, үзенә бөтенләй башка бер дөнья! Ирләр, хатыннар, яшьләр, картлар. Бары да җилне, яңгырны, кояшны, һаваны күп күргәннәр. Җил-яңгыр эчендә кайнап үскәннәр, йөзләре шулай булып, кояшлы һавада, җил астында кызарып, каралып чыныккан, һәммәсенең куллары гомер буенча каты эш, каты хезмәт белән катканнар. Кузгалышларында да дөньяның күп михнәтләренең эзләре, авырлыгы, тупаслыгы бар. Болар һәммәсе "Байрак"ныкылар, һәммәсе Фәхри канын дауларга хөкемгә килгәннәр. Бүген аларны Шәрәфи үзенә көндезге ашка чакырган икән. Зур киң бүлмә үзенең тәртибен бөтенләй югалткан. Ятакта ак мендәрләр, зәңгәр одеаллар өстендә авылның тузган чикмәннәре, начар бишмәтләре, йон эшләпәләре ята. Тәрәзә төбенә бер шинель, ике бүрек ташланган. Язу өстәлендәге китаплар, кәгазьләр, яңа алынган гәзит-журналлар һәммәсе кочакланып күтәрелгәннәр дә почмакка, этажеркага өелгәннәр. Өстәл үзе идән уртасына күчерелеп, икенче кечкенә өстәл белән кушылып, аш табыны булганнар. Анда ашъяулык. Ашъяулык өстендә тәрилкәләр, пычаклар, икмәкләр, кыярлар, кәбестәләр, чынаяк чокырлары; иң уртада буы чыгып торган зур ак таш табак, аның эчендә тулы пилмән. Кунаклар тәрилкәгә яңа салып, әле беренче кашыкларын авызга сузып кына торалар икән. XXXV Нәгыймә килеп кергәч, иң элек Шәнгәрәй шаяртып кычкырды: — Шулай икән! Шулай икән! Белдек эшеңне, коярбыз тешеңне! Ирең заводтан кайта алмый эшләгәндә, син монда ят егетләрнең бүлмәләренә килеп йөрисең икән! Ярар, ярар! - диде. Табынның башчысы Гайшә иде: ул ябыккан, суырылган. Сипкелләре тагын күбәеп, борын тирәләрен каплаган. Йөзе җил-яңгыр, кояш белән әйтерсең көйдерелгән. Шулай чыныккан күренә. Өстендә шул съездларга килгәндә генә кия торган кызгылт буйлы кара шакмак күлмәге. Башында ак яулык. Ул табактан Шәяхмәт тәрилкәсенә пилмән сосып тора. Нәгыймәне күргәч, чүмечен куйды. Урыныннан кузгалды: — Җанкисәгем, бик мактап та йөрисең, әйдә, уз яныма! — дип тартты. Кунак һәммәсе белән күрешеп чыкты да иң башта Шәнгәрәйнең шаяртуына бәйләнде: — Син, Шәнгәрәй абзый, юкны шыңгырап маташма! Синең белән без төшеп калган буш шешәләр инде! Күрдеңме? Үзе белән бер табактан диярлек ашап-эчеп дөнья көтәбез. Ул, карасаң, ни арада тапкан, ни арада өйләнеп тә куйган! Әле менә ишек төбендә хатыны белән бәрелешә яздык. Нәрсә ди бит? Чәчрәп тора: безнең эш кыска булды, таныштык, яратыштык, өйләнештек, ди. Җиһанша бабай, син моңа ни әйтәсең инде? Карт көлде. Хатын аңардан сораганга, башкалар җавапка тыгылмады. Ул арада Шәнгәрәй этажерка артыннан бербөтен акны тартып чыгарды. Үзе: — Аракысыз пилмән харам ул! — дип шаярта-шаярта, учына сугып ачты да өстәлдәге чокырларга тутырып-тутырып сала башлады. — Хуҗа, мә, элек синнән! — дип, беренчене Шәрәфигә сузды. Бу алдан әйбәтләп кыярын, суганын әзерләде. Кечкенә кисәк арыш икмәген тозлап куйды да, су эчкән кебек кенә, голт-голт иттереп чокырны бугазына аударды. Аннан, аз гына да йөзен чытмыйча, тәмләп ашарга кереште. Шәнгәрәй: — Бер картлыкта, бер яшьлектә, дигәннәр! Җиһанша бабай, эч берне! Сөякләрең йомшарыр, — дип, икенче чынаякны картка бирде. Бабай кыстатмады: — Күптән капкан юк бит. Ни эшләтер икән? — дигәләп, сафлыгын карады. Тирә-яктан көлешеп димләргә тотындылар. Ул, зур сакалын сыйпап, киң күкрәге белән гөрләп көлде. Аяклы тарихның гадәтенчә, сөйләп китте: — Их, заманында башкорт егетләре белән эчкәли идек без моны! Минем Әлемгол исемле бер башкорт дусым бар иде. Язгы ташкында, Урал тавы елгасыннан сал төшергәндә батып үлде... Шул мәрхүм... көр тавышлы, дәртле ир иде. Борылып-борылып аккан Агыйделкәй Дәрья булмаганга киң түгел; Адәмнәрдән адәм, ай, ким түгел, Тик бәхеткәйләре тиң түгел, - дип, берне сызып җибәрә иде дә бер-бер артлы тустакларны аудара башлый иде... Җиһанша бабайның гадәте шулай инде: машинасы бер борылса, тиз туктамый. Башкалар кызып ашарга керештеләр. Карт, камзул кесәсеннән яулык чыгарып, ак чәчле башын, киң маңгаен сөртте дә, аракылы чынаягын кулына тоткан килеш, үзенең башкорт дусы Әлемголны сөйләп бетерде: — Үләреннән бер ел элек, — ди, — шулай Сакмар елгасы белән Оренбурга сал китереп тапшырган да авылына кайта икән. Мин Уралга таш кисәргә бара идем. Бер авылда очраштык. Мине яратып, кочаклап каршы алды: Җиһанша агай, эшең насар күренә, үзеңне бер һилаем әле, диде дә, симез елкы казылыгы пешертеп, ике савыт менә шул акны алып килде. Икәүләп бер җырлашып, бер елашып төн буе эчтек. Аның тавышы көр. Курай белән булса, тау-ташны яңгырата. Болай үзе генә дә йөрәккә каба. Әйтерсең, бичарам, үләчәген сизде инде. Бераз гына эчеп алгач та, бер җырга тотынды, исереп йоклаганчы шуны һаман теленнән төшермәде: Иртәдә генә торып бер карасам, Күзем төшә умырзаяга; Бер карыймын байга, бер фәкыйрьгә, Фәкыйрь гомере үтә заяга... - ди. Шулай җырлап-җырлап йокыга китте. Иртән аерылдык. Шуннан соң күрә алмадым. Икенче яз кайтканда мескеннең шул кайгы хәбәрен генә ишеттем... Шәнгәрәй картның сүзен шунда кисте: — Йә, Җиһанша бабай, әнә шул башкорт дусың Әлемгол өчен берне эчеп җибәр, башкалар да көтәләр бит, — диде. Карт икмәк тозлады да, авыр-авыр йотып, бүлә-бүлә эчәргә тырышты. Ләкин җиңә алмады. Йөзен чытты: — Юк икән, хәзер бармый икән! — дип, яртысын кире кайтарды. Нәгыймә белән Гайшә эчмәделәр. Шәяхмәтнең дәрте зур иде. Аның тамагы кытыкланып-кытыкланып куйды. Шулай да үзен үзе тыйды. Моннан ике ай элек ул үз иптәшләре белән бик каты эчте. Эт булып исерде. Үзен үзе белмичә, иртәнге сәгать алтыда чалбарсыз, күлмәксез урамга чыкты. Аннан сикереп менде дә бер өйдән икенче өйгә чаклы койма башыннан йөрергә азапланды. Чак егылмый калды. Шуның белән ул контроль комиссиягә эләгеп, бик каты шелтә алды. Шуңа күрә хәзер бик теләсә дә эчмәде. Шәнгәрәй аны кыстамады. Үзе белән Шәрәфигә тагын берәр чокыр салды да: — Ярар, ярар... Эчмәгән кешене бик яратам мин! — дип шаярына-шаярына, аракы шешәсен өстәл астына, үз аягы янына куйды. Пилмәннең беренче кызуы үтүе белән, Нәгыймә сүзне яңадан Җиһанша бабайга каратты: — Бабай, син нигә минем сүзгә бернәрсә дә әйтмәдең?— диде. Карт көлде: — Ни эшлисең, балам, заманы шул инде! — диде. Тагын үзенең күп вакыйгалар белән тулы үткән гомеренә кереп китте: — Дүрт ай, Әчтерхан белән Мәкәрҗә арасында нәләт камыты киеп, кычкыра-кычкыра кимә тарттым. Шулай бездә бурлак йөрү гадәте ул чакта бар иде. Дүрт айда өс-баш ясадым. Егерме сум көмеш акчам кайтты. Әткәй-әнкәйнең исән чагы иде. Болар тотканнар да миңа күрше авылдан бер кыз килешеп куйганнар. Миннән сорау юк. Өйләнәсеңме, шуны аласыңмы дию юк. Өйләндерәләр икән дип мин читтән генә ишеттем... Шәнгәрәй, чынаягын тотып, Шәрәфи белән чәкешеп эчте, йөзен чытып, икмәк капты да, тамак кырып: — Шуннан соң, бабай? — дип куйды. Карт ашыкмый дәвам итте: — Шуннан соң кем кызы икәнен сорашып белдем дә, яшеренеп барып, күрергә исәпләдем. Нинди нәрсә икән дим. Көзге караңгы төн иде. Яланнан күршенең тышаулы атын тотып, авызлыклап мендем дә кызның авылына, Шәләнгегә киттем. Имеш, кәләш карарга, кыз күзләргә барам. Күзгә төртсәң күренми, шулай караңгы. Барам, йортка керәм. Бер тәрәзәдә кызгылт ут яна. Кич утырадыр, шундадыр дип бардым. Карыйм дип муенымны сузган идем, аркама имән казык белән китереп бирделәр... Җаным чыкты, үлдем дип торам! Шунда ук тавыш кузгалды. Зур эте аулап чыкты. Мең бәла белән качып котылдым бит... Ике атна кулбашым сызлап йөрде. Кара янган иде... Менә, Нәгыймә балам, без ничек өйләндек!.. Мәдинә белән Шәрәфи хәзерге заманныкылар инде... Сүзгә Гайшә килеп бәйләнде: — Нәгыймә, син дә белмәдеңме? Без әле син туйның түрендә булгансыңдыр дип торабыз. — Туй кая! Әле белүем менә яңа! Пилмәннән соң чәй килде. Шәрәфине, романыңны сөйлә, дип кыстарга тотындылар. Ләкин ул мондый турыда озаклап сөйли алмый иде. Сөйләргә яратмый да иде. Буяулары да бик сыек чыкты. Моннан ике ел элек марксизм түгәрәгендә диалектик материализм доклады уңае белән болар бик нык бәрелешкәннәр. Талашканнар. Шуннан таныш булып киткәннәр. Ел ярым яратышып йөргәннәр. Менә бер атна элек инде бөтенләй бергә тора башлаганнар. Мәдинә белән Шәрәфинең бөтен романы менә шул. Болай гына сөйләүгә Нәгыймә бер дә канәгатьләнмәде, Шәрәфине тарткалап, бөтен романын актарып чыгартмакчы иде. Сәгать исенә төште, дару өлгергәндер дип сискәнеп китте дә сикереп урыныннан кузгалды. Аңа бәйләнделәр. Ул сәбәбен әйтте: — Балам авырый. Аптекада дару ясалганчы гына керә алдым, — диде. Авыруны сөйләп бирде, һәммәсен берьюлы иртәгә үзенә көндезге ашка чакырды: — Берегез дә калмагыз. Шәяхмәт, син дә калма. Шәрәфи, син дә калма. Мәдинә дә барсын. Яшь кәләшне ташлап йөрергә ярамый! — диде. Шәнгәрәй, шаяртып: — Аракың буламы? Булмаса бармыйм, — дип башлаган иде, Гайшә аны бүлде: — Җанкисәгем! Балам авырый, дисең. Иртәгә кыен булыр. Без сиңа берсекөнгә барыйк. Ләкин Нәгыймә риза булмады. Бала терелә. Өен бүген, менә хәзер кайткач ук җыештырырга уйлады. Иртәгә иртә үк базарга чыгып кирәк-ярагын алмак булды. Шул фикерен Гайшәгә әйтеп чыга башлады. Шәнгәрәй тагын бәйләнде: — Син нәрсә, Нәгыймә, ялтырап күрендең, минуты белән югаласың да! Садыйкның эшләре ничек? Нигә бер сүз дә әйтмәдең? — Әй, Шәнгәрәй абзый, сөйләмә инде! Аның хәле бик кыен! — Ни булды тагын? — Ни булсын, шул дүртенче нумер Ямашев заводы аяктан ега инде. Ул тегендә утырган чакта, элекке директор авырып китте. Бурычлары килеп өелгән. Кырык мең сумлык вексель протестка керергә тора. Банк кредитны яба. Ничә мең пот сабын белән шәм озатканнар икән. Без әйткәнчә түгел дип, аны кайтарганнар. Әйбер килә, ди. Түләп алырга бер тиен юк. Эшчеләргә түләү көне үтте. Ул бирелмәгән. Ике ай өчен страхкассага кертелмәгән. Алар бугаздан ала, ди. Профсовет бер яктан эш хакын кичектермә дип кыса, ди. — Соң ни эшләргә уйлый? Әллә шартлыйлармы? — Юк инде. Хәзер көн-төн өйгә кайтмый, шуның артыннан чаба. Башында кырык төрле план. Пролонгация, ди. Тагын нәрсә, ди... Бүген, иртәгәме язмышы өзелә бугай... Садыйк турында сүз күбәеп китте. Аннан соң Гайшә үз кайгысына сүзне тартты: — Атлаган саен калага килеп булмый. Миңа акыл әйтегез: пионерым Саматны кая бирим? — диде. Фәхри исән чагында зур улын фабрик-завод өйрәнчекләренең мәктәбенә бирергә исәп корып йөргәнен сөйләде. Шәнгәрәй, бераз исерә төшкән күзләре белән Шәрәфигә карап, ботына сукты: — Менә безнең гыйлем кеше! Баланы кая бирергә, ул әйтсен, - диде. Шәрәфи, гадәтенчә, ачык, акрын, кыска җавап кайтарды: — Рәтләрбез инде... Кочегарга да, Василий Петровичка да әйтермен. Авылныкыларны крәстиән яшьләре мәктәбенә бирәләр бирүен, шулай да татар малае дип, фабрик-завод өйрәнчекләренең мәктәбенә дә үткәреп булыр... - диде. Анда интернат та барлыгын әйтте. Шул турыда кызып сөйләшергә тотындылар. Башкалар әңгәмәгә чумган чакта, сиздермәстән генә, Нәгыймә белән Гайшә югалды. Бер суны эчеп, бер яланда эшләп үскән бу ике сердәшнең бүтәннәр алдында әйтеп булмый торган сүзләре күп иде. Бүлмәдән чыктылар да, киң коридорның бер башыннан икенче башына йөреп, бер кайгы, бер шатлык эчендә сөйләшә башладылар. Гайшә азрак балавыз сыкты. Шулай инде, үзен ничаклы каты күңел дисә дә чыдамады. Сүз Фәхригә килгәч, күзләрен сөртә-сөртә, серен ачты: — Шулай икән, җанкисәгем! Бар чагында кадере беленми икән. Тыштан тыныч булсам да, абзаң үтерелгәннән бирле йокысыз төннәремнең санын үзем генә беләм, — диде. Кайгы, шатлык тагын бергә кушылып акты. Нәгыймә дусының күзләренә текәләп карады да сорады: — Ачуланмыйсыңмы ? Бер сүзем бар . Әллә кайчаннан күңелне кытыклап йөри... Син, Гайшә апай, яңадан иргә чыгарга уйламыйсыңмы?.. — диде. Гайшә күз яше аркылы көлде: — Юк, җанкисәгем, юк! Тик менә пионерымны калага урнаштырыйм дим. Октябрьчегем янымда булыр. Аннан бер карчык алам да эшкә тотынам... — Нинди эш? Гайшә күптән түгел волком секретаре Шакир Рамазановның килгәнен әйтте. "Хезмәт"кә Вәли Хәсәнов урынына хәзерге волбашкарма рәисен күчерергә, аның урынына Шәнгәрәйне, Шәнгәрәй урынына Гайшәне куярга чамалауларын сөйләде. Нәгыймә кызыкланып елмайды: — Син риза булдыңмы? — Мин дә, Шәнгәрәй дә, икебез дә карышып карадык. Якын килми. Минем сүзем түгел, волкомныкы, ди. Берегезгә — авыл, берегезгә — волость. Менә шул ике камытны киеп тартырга әзерләнегез, ди. Ике хатынның сере күп иде. Сүз бетәчәк түгел иде. Тегеннән бераз исерек адым белән Шәнгәрәй күренде. Шаярып бармак янады: — Ә! Серләшәсезме? Әйдә серләшегез, - диде дә югалды. Болар кире утыз икенче бүлмәгә кайттылар. Керсәләр, анда яңа бер кеше — Шәнгәрәйнең улы Сабит дигән унике-унөч яшьлек малай килгән. Ул ашарга чакырылып та кичеккән икән. Шәрәфи аның алдына зур тәрилкә белән пилмән куйган. Пионер бала үзе ашыгып-ашыгып ашый, үзе Шәяхмәт белән булган талашын Шәрәфигә карап, кул бармагы белән санап, кызуланып сөйли: — Шулай бит, шулай бит, Шәрәфи абзый! Менә минеке дөрес бит? — ди. — Мин өч ел Октябрь баласы булып үттем. Менә хәзер уникедән пионер булдым. Шулай бит? Тагын, тагын... дүрт елдан комсомолга күчәм... Шәрәфи, сүзнең кая барганын сизмәсә дә: — Шулай, шулай... — дип, тегенең уңаена бармагын бөгә барды. Малай ашавы белән бергә сүзен дәвам иттерде: — Аннан... аннан... комсомол булып эшлим дә партиягә күчәм. Шулай бит?.. Яхшы активис булсам, мине егерме икедән үк коммунист ясап үткәрерләр бит?.. Менә Шәяхмәт абый әйтә, егерме дүрткә җитмәсәң, актив булсаң да, коммунистка кертмиләр, ди. Алай түгел бит. Актив булсаң, егерме дүрткә җитмәс борын да үткәрерләр бит? Шәрәфи көлде. Эшнең ничек барганын пионерга дөресләп төшендерде. Малай үз сүзенең бөтенләй хата түгел икәнен аңлагач кычкырып көлде: — Ә, алаймы? Шәяхмәт абый, кемнеке дөрес булды? Ә?— дип, уң кулын борын очына куеп мыскыллады. Тагын бармакларын бөгә-бөгә, үзенең ничә яшьтә пионердан — комсомолга, ничәдә комсомолдан коммунистка күчәчәген исәпләргә кереште. Нәгыймә, сокланып, бу малайдан күзен алмады. Шаяртып: — Элек ипләп аша. Талашырга өлгерерсең, — диде. Сәгатькә карады: бишкә якын иде. Иптәшләр белән тиз-тиз исәнләште, иртәгә һәммәсен тагын үзенә көндезге ашка чакырды, малайга аерым әйтте: — Минем дә синең кебек пионерым, тагын бер октябрьчегем бар. Калма, әткәң белән бар. Уйнарсыз, — диде. Гайшә озата-озата үзе өстәде: — Нәгыймәкәем, мин сиңа алданрак барырмын, — диде. Сабит малай, апасы артыннан ишек ябылыр чакта тагын исенә төшеп: — Барам, барам! — дип кычкырып калды. Нәгыймә, чыгып, туры аптекага йөгерде. Аннан өенә кайтты. Шәрәфидәгеләр монда тагын берәр чынаяк чәй эчтеләр. — Безгә вакыттыр, — дип, иң элек Гайшә күтәрелде. Бүлмә хуҗасы да, байраклар да — һәммәсе, киенеп, хөкем залына юнәлделәр. XXXVI Баланың кәефе ачылды. Елмая башлады. Нәгыймә аны ташлап китә алмаса да, сабыйны карарга карчыкны утыртты. Үзе өендә эшкә тотынды. Бу йорт элек заманда Моисей Соломонов дигән бер яһүд банкирыныкы иде. Октябрьдән соң шәһәргә күчте, менә өченче ел инде, ун квартир берләшеп, "Торак кооператив ширкәте" (жакт № 8) рәвешендә оештылар. Садыйк моны оештыручы иде. Башта бер ел үзе алып барды. Хәзер Мусин дигән бер тегүче рәис. Миңлебаевлар, менә шул ширкәтнең бер әгъзасы буларак, түбән катта өч бүлмәле, кечкенә ашханәле бер квартир алып урнаштылар. Аннан-моннан йолка торгач, кирәк кадәр өй җиһазы да табылды. Нәгыймә бу өен барынча пөхтә, җыйнак тота иде. Тик менә соңгы көннәрдә генә бер-бер артлы чуалчык эшләр чыгып, квартирның юне югалып китте. Баланың бераз тынычлануыннан файдаланып, хатын иң элек өйне адәм рәтле бер рәвешкә кертергә уйлады. Иртә белән хөкемгә китәргә ашыгу сәбәпле, өстәл дә җыелмаган икән. Анда ак ашъяулык өстендә самавыр, чынаяк-савыт, икмәк, йомырка кабыгы, май калдыгы, салфет, пычак — һәммәсе бергә буталып яталар. Нәгыймә иң элек шуннан тотынды. Кайсын ашханәгә, кайсыберләрен, юыпсөртеп, буфетка куйды. Чәй-какао түгелеп беткән ашъяулыкны алмаштырды. Аннан ятакларга күчте. Мендәрнең тышы салынган, одеал яртылаш идәндә ята. Җәймә моның астында. Болар гына җитмәсә, уллары мәктәпкә киткәндә үзләренең киемнәрен дә кайдандыр китереп, аналарының бер юбкасы белән ике кофтасын да шунда ташлаганнар. Хатын боларны рәтләде, ятакны төзәтте, киемнәрне элде. Күлмәкләрне комодка тыкты да үзе бөтен өйне себереп, юеш чүпрәк белән сөртеп чыкты. Шуның белән бу ярым зал урынын тота торган өлкән бүлмә адәм карарлык төскә кергәндәй булды. "Монда ни хәл икән?" — дип, иренең бүлмәсенә — кабинетка керсә, анда да тәртипсезлек! Садыйк соңгы көннәрдә үзенең яңа эше артыннан көнтөн чаба. Кайтып, ашыгыч ашый-эчә, шуннан ниндидер материаллар, цифрлар эзләнеп, бөтен әйберләрен астын өскә китерә дә рәтли алмый чыгып китә. Җитмәсә, аталарының тәртипсезлеген балалар тагы тутыра төшкәннәр. Аның китаплары, журналлары арасында рәсем, сурәт карап актарынганнар булса кирәк. Нәгыймә, бераз җыештырыйм дип, бу бүлмәгә керсә, гаҗәп бер чуалчык алдында хәйран булды. Бүлмәнең түрендәге язу өстәле өстеннән әйтерсең хәзер генә җил-буран үткән. Шулай тузгып ята. Аның өстендәге кәгазьләр, яңа гәзитләр, хатлар — һәммәсе буталып, кайсы идәнгә төшкәннәр, кайсы ачылган, башкалары тузылып, каерылып беткәннәр. Балалар, урындык куеп, стенадагы Вахитов белән Ямашев рәсемнәрен алып, икенче урынга күчерәбез дипме азапланып, баштүбән, аягын югары куйганнар да, төзәтә алмагач, яртылай салындырып калдырганнар. Моның өстенә ике диаграмма килеп капланган. Почмактагы этажеркадан Садыйкның һәрвакыт кирәк була торган белешмәләре, икътисади материаллары кебек нәрсәләрме, нидер эзләп идәнгә тезгәннәр дә яңадан урынына куярга онытканнар. Хатын, әрнеп, ачуланырга да, көләргә дә белмәде. Мөмкин кадәрле ире куйган тәртиптә яңадан урнаштырып, ишек буендагы алты шүрлекле имән шкафка бикләде. Укырга вакыт бик аз тисә дә, Садыйкта искедән калган бер дәрт — китап җыю дәрте бик тирән иде. Революциянең элегрәк елларында, теләсә Казанда, теләсә Мәскәүдә булсын, партиянең, советның һәрбер съезды, конференциясе аның китап хәзинәсен баета барды. Чөнки бүләк итеп тә әллә ничаклы бирәләр. Сатып алсаң да, буш дияр дәрәҗәдә арзан була иде. Заманында шул иске, тузган, кырылып беткән "Капитал"ны күтәреп йөргән Садыйк менә шулар аркасында Маркс, Энгельс, Плеханов, Лениннарны, Сталиннарны, партия, революция тарихларын, съездларның стенографияләрен кочак-кочак китерде. Менә шул заманның байлыгы хәзер инде имән шкафта тезелеп-тезелеп торалар. Нәгыймә, боларга килгәч, тынычланып ук китте. Сурәтле әйберләр булмагангадыр, балалар моңа кагылмаганнар. "Картлар" үз урыннарында янәшә, тыныч кына утыра бирәләр. Хатын бүлмә җыештырганда, ишек шакылдаттылар. — Кем бар? — дип каршы чыкса, ире Садыйк кайткан. Үзе белән Василий Петровичны да алып килгән икән. Атлары урамда көтә калды. Кочегар кучерга әйтте: — Без хәзер чыгабыз. Шунда гына көт, — диде. Үзләре туры кабинетка үттеләр. Садыйк соңгы көннәрдә өйнең тәртипсезләнүеннән пошына башлаган иде. Бүлмәсенең төзәлгәнен күреп, хатынына көлеп карады: — Минем кабинетка кулың җитәр көн килгән икән. Менә бусы яраган! — диде. Картны түр урындыкка утыртты да, үзе язу өстәленең түбәнге тартмасыннан бергә беркетелгән кәгазьләр тартып чыгарды. Нәгыймәнең ашханәдә самавыры кайный икән. Василий Петровичка әйтте: — Сез бик сирәк кунак. Бер чынаяк чәй эчәрсез, — диде. Садыйк бәйләнеп кул селекте: — Бетмәс, юк белән йөрмә, без ашыгабыз! — диде. Ләкин Василий Петрович хатын яклы булды: — Нигә кычкырасың? Эш арасында эчелә бит ул. Нәгыймә, шаярып-көлеп, язу өстәлендәге гәзитләрне бер яккарак этәрде дә ак салфет җәйде. Кәрәзле бал белән ак күмәч куйды. Эссе чәйле ике чынаяк китерде дә үзе теге якка, балалар янына чыгып югалды. Садыйк, балкалагы белән чәйне суыта-суыта, үзенең тартып чыгарган кәгазьләреннән берсен укырга тотынды. Анда болай язылган иде: "...Без, түбәндә кул куйган татар эшчеләре, кочегар Садыйк Миңлебаев урынына башка берәр иптәшнең сайлануын сорыйбыз. Садыйк пролетариат исемен пычратты. Ул үзенең элекке хулиганлыгына, бандитлыгына кайтты, авылга барып, элекке дошманлыкларының үчен кайтару исәбе белән Фәхри кебек крәстиән коммунарларны үтереп йөри башлады. Мондый хулиган бандитлар партиядән чыгарылыр дип ышанабыз, һәм Садыйк Миңлебаев безнең исемнән шәһәр Советына әгъза булып сайлануына риза түгел икәнебезне белдерәбез..." Садыйк башта татарча укыды да, аннан урысчага тәрҗемә кылып бирде. Бу кәгазьнең түбән ягы бернәрсә дә язылмаган, тик № № 1, 2, 3... дип, югарыдан түбән таба кырык номер сугып чыгылган иде. Кочегар көлде: — Болар инде эшчеләргә кул куяр өчен әзерләнгәннәр, — диде. Контроль комиссиядә күп еллар эшләү сәбәпле, Василий Петровичка күп интригаларны тикшерергә туры килә иде. Ләкин бу аңа да бераз көлкерәк күренде, тәҗрибәсез кул белән эшләнгән кебек тоелды. Тәмәкесен яндырып алды да сорады: — Сиңа кайдан эләкте ул? Кочегар сөйләде: — Гайнетдиновның энесе Хәбипне беләсеңме? — Беләм. — Әнә шул китереп бирде. — Ул каян алган? — Төбе болай икән: Сираҗи бу кәгазьне теге, мин ябылган көннәрдә үк әзерләгән дә, партиясез татар эшчеләреннән кул куйдырырсың дип, Гыйсмәт абзыйга биргән. Бу шул көнне авырып лазаретка кергән. Бишмәт кесәсендә үзе белән бергә бу кәгазь дә берничә ай лазаретта яткан. Ул кичә генә чыккан да Хәбипкә әйткән: син комсомол бугай; менә, берәүгә дә әйтмичә, моны кочегарга йә Василий Петровичка илтеп тапшыр. Миннән сиңа әманәт, дигән. Менә шулай эләкте. Инде нишләсәң дә синең каравыңа бирәм... Карт, тәмәкесе белән бүлмәне төтенләүдә дәвам итеп, диванга ярым ятты. Көлә төшеп әйтте: — Беләсеңме? Бу эшнең бөтен гаебе минем өстә бит! Садыйк бик гаҗәпләнде: — Ничек алай ул? — дип, күзенә текәлде. — Менә ничек: шул Сираҗи дигәнегез партиягә кандидат булырга сорап кәгазь биргәч, Гайнетдинов миңа әйтте, юк белән чуалма, бу этне сызып ташла, диде. Нигә? дидем. Ул, ди, элек кибет ачып та маташты. Сугыш вакытында яшерен спирт сатып та азапланды бугай. Юньгә килмәс, ди. Мин уйга калдым. Тукта, дим, татар бит. Партия безгә татарлар турында да, урыска башка азчылык милләтләр турында да бик сак булырга, ригая күзе белән карарга куша бит. Бу егетнең үзе белән сөйләшеп карыйм, дим. Чакырттым. Үзенә туп-туры куйдым: Кибет ачтыңмы? Яшерен спирт саттыңмы? дидем. Үткен нәрсә икән. Бер дә курыкмады, исе дә китмәде: инде, Василий Петрович, ди, син — пролетариатның өлкән кешесе, ышанычлы кешесе, ди. Мин сиңа йөрәгемне бөтенләй ачып бирәм, ди. Ярасам, партиягә кертерсез, ярамасам куарсыз, ди. Шулай сөйләп бирде: кибет дип әйткән төтен, ди, бөтенләй утсыз түгел, ди. Бервакыт, ди, кулыма утыз сум акча керде. Хатынымның кыз чагыннан килгән зиннәтләрен салып, тагы унбиш сум таптым. Егерме биш сумлык кредит бирделәр. Менә шуңа мин ярлы татар бистәсендә бер хәерче кибет кисәге ачтым, ди. Мин, ди, ай ярым гына сату иткән идем, ди, шул урамга, юл чаты дип, зур бер бай фирма өлкән кибет салып җибәрде, ди. Бер айдан, ди, мин бөтенләй комга утырдым, ди. Утыз сум да кереп батты. Хатынымның әйберләрен дә кайтарып ала алмадым, ди. Җитмәсә, самавырым белән көзгемне язып киттеләр, ди. Шуннан бирле үзем сәүдәгә тотынганым юк. Вәли байда конторда булдым. Совет чорында һаман кооперациядә эшлим, ди. Яшерен спирт? дим. Анысы бөтенләй ялган, ди. Гомеремдә якын барган нәрсәм түгел, ди. Менә, Василий Петрович, ди, яхшы беләсез, ди, Николай патша татарны кысты; ул чакта безне мәктәпкә алмадылар. Завод-фабрикта квалификациягә якын китермәделәр. Инде совет вакытында да безне һәркайдан кусагыз, без кая барыйк, ди... Мин бу Сираҗи турында читтән дә сораштым. Зарарлы сөйләмиләр. Ак-кызыл сугышында авырып читтә калган икән. Ул елларда советның икмәк кибетләрендә эшләве турында кәгазьләре бар. Татарлыгын да исәпкә алдым. Ячейкада кандидат итеп үткәргәндә үзем якладым. Гайнетдинов каршы чыкты... Инде менә синең бу материалың белән танышса, метранпаж Шәмси минем якадан алыр инде, әйттем мин сиңа, дияр. Мине тыңламадың, дияр. Менә кем булып чыкты, дияр. Шул арада телефон шалтыраттылар. Парткомнан икән. Кочегар сөйләште, сүгешеп карады. Ләкин тегеннән кисеп әйттеләр: — Парткомда сәгать алтыда Миңлебаевның доклады куела. Бу — бер. Аңарчы мәсьәлә парткомиссиядә каралып үтәргә тиеш. Планы, резолюциянең проекты әзер булсын. Парткомиссияне җыю Миңлебаевка йөкләтелә. Садыйк аптырап калды. Кырыкка ярылсын, һаман да өлгерү мөшкил. Сираҗиның материалын Василий Петровичка бирде: — Миннән китте. Сез үзегез кирәген карарсыз, — диде. Портфелен күтәреп чыгарга әзерләнгән хәлдә, хатынына кычкырды. Тегеннән Нәгыймә килде: — Ни бар? Нигә акырасың шулчаклы? Садыйк, карт белән берлектә ишеккә таба атлый-атлый, хатынына әйтте: — Ашка мине көтмәссең. Мин вакытында кайталмам, — диде. Ләкин сүзен бетерә алмады, Нәгыймәнең йөзе бөтенләй бозылды, күзләренә әрнү чыкты: — Бу ни эш инде бу? Хатын алып, мич буена утырткансың да үзең туктаусыз чабасың... Иртә юк, кич юк, рәхәтләнеп бергә ашау да юк... Өйгә бер аягың кайтып керми, икенче аягың чыгып китәргә генә карый! — диде. Садыйк кызды. Йөзенә, күзенә ачу катнаш аптырау ялкыны чыкты: — Җаным, Нәгыймә, ни сөйлисең? Мин уйнап йөриммени? — диде дә хәзер генә телефон белән доклад турында, парткомиссия турында хәбәр ителгәнен, әле дә ничек өлгерергә аптыравын сөйләде. Хатын эшләрнең һәрвакыт шулай тыгызланып, өелеп килүен белә иде. Вакыт-вакыт кара хыяллар белән газапланса да, асылда, ул иренә нык ышана, аның һичбер төрле бозыклык артыннан чапмавын ачык аңлый иде. Шулай да бит иртә юк, кич юк, көн юк — һаман эш тә эш! Эш тә эш! Нәгыймә монда өй саклап, балалар карап яши! Кая рәхәт?! Кая чукырдашып гаилә тормышы белән яшәү?! Яшь гомер ялгыз үтә. Менә шулар аның йөрәген кайнаталар. Шулар сәбәбеннән кызып, ачуланып, кайбер чакларда ире белән каты-каты бәрелешләр дә булып ала. Иренә һич булмаган, Нәгыймә үзе дә ышанмый торган әллә ничаклы хыялый рәнҗүләр, үпкәләр, шикләр ата. Елап, әрнеп бетә. Ләкин бүген моңа җитә алмады. Чит кешенең булуы да киртәләде. Йренең чыннан кырыкка ярылырдай булып ашыккан йөзе, аптыраулы тавышы да ирек бирмәде. Хатын шулай үзен тыя төште. Кунакка ярым елмаеп, ишектән озатты. Тегеләр атка утырып киттеләр. Нәгыймә яңадан өйгә кереп, кабинетны җыярга тотынды. Шул арада тәмәке төпчеген, көлен идәнгә ташлап та өлгергәннәр. Шырпы калдыгы да өстәлдәге кәгазьләр өстендә ята. һәрвакыт шулай инде. Өчәре-бишәре, унары җыелалар, озак-озак сөйләшәләр, киңәшәләр, талашалар, съезд, конференция алларында сайлау исемлекләре төзиләр, резолюцияләр әзерлиләр, ораторларга тезислар, материаллар карыйлар. Бүлмә күк төтен болыты белән каплана. Идәннәр, диваннар, өстәлләр тәмәке калдыклары, ташландык кәгазьләр белән тулалар. Нәгыймә үзе катнашмаган бу эшләрнең соңында идәннең, бүлмәнең чүп-чарын җыеп, себереп йөри. "Бу ни хәл бу?" Шулай әрнеп уйланды да баласының яхшы йоклаганын чыгып карады. Аңа шатланды. Тагын кереп диаграммаларны урыннарына куйды. Этажерка артына ук төшерелгән Камил Якубны алып, стенага элде. Язу өстәлендәге тузылган әйберләрне рәтләде дә идәнне себереп чыкты. — Уф-ф, инде килсәләр килерләр... - дип, арып утырды. Шул арада телефон шалтырады. Шәяхмәт икән. — Син кая? Хөкемнең кызыклы җирләре бара ич! Хәзер Салахиевлар, Ивановлар, теге Александра Сигизмундовналардан җавап алалар... — ди. — Әби, андый-мондый хәл булса, тиз генә миңа Хәсәнне җибәрерсең, — дип, хөкемгә китте. XXXVII Хуҗалык, сәяси момент, үлем — менә бу өчнең беренчесеннән икенчесенә күчү өстендә торалар. Баш каһарман булып уртада Салахиев бара. Шәрәфи сөйли, аның алдында авыл белән каланың багланышлы моментлары ачыла торалар: — Бераз вакыт үткәч, редакциягә тагы шул хәбәр-хәнҗәрләр яварга тотынды. Бер кәгазь кисәгендә адәм танымаслык начар кул белән Фәхри безгә яза: "Тикшерү менә дигән булды... Түшәк йомшак, дүрт тавык... Үзе куганның беренчесе. Мунча... Яңа каен себеркесе... Болай тикшергән өчен, Салахиев иптәшкә күптин күп сәлам..." — ди. Нәгыймә киләп кергәндә, хөкемнең барышы менә шул җирдә иде. Ул башта юньләп аңламады. Артында утырган Шәяхмәттән сорап алды. Шаһит Шәрәфи дәвам итте: — Мин Фәхрине күптән беләм. Без башта фронтта, татар бригадасында бергә эшләдек. Сугыш беткәч, мин партия тарафыннан Мәскәүгә институтка укырга җибәрелдем. Аннан кайтып гәзиткә керешкәч, без аның белән тагы юлыгыша торган булдык. Ул, революция вакытында сугышта яраланып лазаретка кергәч, аз-маз сызгаларга өйрәнә алган икән. Безгә таракан йөргән кебек язылган кәгазь кисәкләре җибәрә башлады. Боларны тану бик авыр булды. Ләкин материаллары авылның бик кирәк җирләрен кашыйлар, вакыт-вакыт тирән үк яраларны ачып ташлыйлар. Болар, ниндидер үткен пычаклар кебек, кагылган әйберләрен әйтерсең кисеп төшерәләр. Аның азганнарының байтагы "Хезмәт" турында, "совхоз өстенә сузылып яткан эт" турында булды. Мин башта боларның күбен гәзиткә чыгарырга батырлык кыла алмадым. Элек тикшерелсен дип уйладым. Моның өчен ачык итеп күчерттем. Урысчага тәрҗемә кылдырдым да берәр нөсхәсен үземдә калдырдым, берәресен Җир-урман эшчеләре оешмасы белән прокуратурага җибәртә бардым. Ләкин җибәргән берсе боларда бата барды. Бертөрле дә җимеш чыкмады. Мин шиккә төштем. Җепнең бер очы Салахиевка, икенче очы Ивановка барып терәлгәнлеге турында сиздем. Шуннан Василий Петрович белән киңәшергә уйладым. Ул Мәскәүдә иде. Аннан Кавказга хәл җыярга китте. Менә шулвакыт мин бер фикергә килдем. Тукта, мин әйтәм, Фәхри иптәш, синең белән канлы фронтларны бергә кичтек. Яшь Татарстан җөмһүриятенең беренче авыр төзелеше елларында бергә көрәштек. Монда да ни күрсәк, бергә күрербез: редактор белән хәбәрченең язмышы бер булыр, бергә җавап бирерләр! Әгәр хәбәрләрең хата булсалар, әгәр болар өчен хөкемгә тартылсак, Фәхри белән Шәрәфи икәү бергә гаепләнүчеләр урындыгына утырырлар. Тугры сүзгә җан корбан, дидем дә бу хәнҗәрләрне берәм-берәм дөньяга чыгара башладым... Менә бервакыт җил-буран кузгала! Салахиев — бер яктан, Иванов икенче яктан давыл куптаралар: имеш, редакциянең тактикасы юк! Имеш, безнең гәзит спецларны тереләй утка салып кыздыра! Имеш, Фәхри белән Шәрәфи бөтен Волга буенда беренче үрнәк саналган совхозны, хуҗалыкны җимерәләр! Бу давыл, әлбәттә, парткомга да, контроль комиссиягә дә барып керде. Салахиев һәммә җирдә акыра башлады: "Болар бар да арзанлы демагогия! Болар һәммәсе "14" белән "24" арасындагы группа талашының астыртын интригалары!.." — дип йөрде. Болар ләкин аңа табыш бирмәделәр. Тавыш бер кузгалгач, "Хезмәт"не яңадан тикшерү эше күтәрелде. Салахиевның үткән гөнаһларыннан теге татар театры, Бохара вакыйгасы кебек мәсьәләләр дә бергә буталып китте... Боларның ахырын беләсез, каһарман әнә хәзер күз алдыгызда!.. Шәрәфи шуның белән бетерергә чамалаган иде. Ләкин берьюлы берничә яктан сөаль бирергә омтылдылар. Рәистән уң якта утырган хөкем әгъзасы — җир-урманчы иптәш — моны һәммәдән алда Бигановтан сорап куйды: — Бу материаллар турында Фёдор Кузьмич Иванов ни әйтер икән? — диде. Иванов гади урыс зыялысы булып киенгән. Йөзе, торышы бик буйсынучан рәвештә. Бөтен әйберне ачык әйтергә әзер кебек күренде: — Прокуратурага редакциядән кәгазьләр килә торуы дөрес. Болар һәммәсе минем аркылы үтәргә тиешле иде. Мин җиде ай буенча боларны басып кала бардым. Кайберләрен яктым. Исән калганнарын тентү вакытында минем өстәлемнән алдылар. Алар хөкем эшенең материаллары эченә беркетелгәннәрдер... — диде. Бу сүзләрне, бер чит әйбер кебек, тыныч, сабыр сөйләде. Моның белән Шәрәфинең башка сүзләренең дә бәясе күтәрелде. Аеруча татар театры белән Бохара вакыйгасына тотындылар. Салахиев берәм-берәм җавап, аңлатмалар бирә башлады: — Татар театры дигәннәре бер уйдырма — гайбәт кенә! Моннан унбиш еллар элек мин труппада суфлёр идем. Килешә алмагач ташлап киттем. Минем дошманнарым шуны кабарталар: имеш, мин бергә гастрольдә йөргәндә, Кызылъяр шәһәрендә ач артистларның афишага дигән актык сигез сумнарын урлап качканмын, имеш, дип ялган тараталар. Бу — коры гайбәт! Минем өскә бөтенләй яла ягу гына!.. Урлау кая! Минем үземнең бер кәзәкием белән бер кәләпүшем труппа кулында калды! — диде. Бу гайбәтне беләләр иде... Зал халкы, үзара пышы-пышы сөйләнеп, бер-беренә елмаешып куйдылар. Усал телләр моны тагы киңәйтеп, кабартып сөйли башладылар. Моңа, асылда, бер кеше дә юньләп әһәмият биреп карамады. Ләкин Бохара вакыйгасын бөтенләй башкача каршы алдылар. Казанда төзелгән татар бригадасы, революция дошманнарына каршы сугышып бара-бара, Оренбурларны, Казакъстаннарны кичеп чыга. Монда казакъ гидайларның Алаш урдага каршы алып барган канлы көрәшләрендә катнаша. Урта Азиягә үтеп, яшь бохаралы революционерларның әмиргә каршы алып барган сугышларында болар белән бер сафта торып кан түгәләр. Менә шул татар бригадасы эчендә Салахиев та була. Бохара феодализмы җиңелеп, әмир качкач, гаебе өчен, татар бригадасының штабы Салахиевны хәрби-революция трибуналына хөкемгә бирә. Эш зур дигән, егет атылачак дигән хәбәрләр, сүзләр тарала. Ләкин ул арада бригаданың полклары Ташкент аркылы Җиде-Су фронтына чыгарылып тора. Салахиев атылмый. Зинданга ябыла. Байтак вакыт партиядән чыгарылып тора. Бу вакыйга Салахиевның язмышында авыр эз калдырды, һәрвакыт төзәлмәс тирән яра кебек газаплап барды. Партия сафын тазарткан чакларда, берәр урында аның кандидатурасы күрсәтелгәндә, һаман-һаман шул вакыйга бер кара бәхетсезлек булып калкып чыга иде. Йөрәгенә бик тигән булганга, моңа әрнеп җавап кайтарды. Кискен сүз әйтте: — Юк-юк! Бу да хата! Монда да мин интрига корбаны гына булдым! - диде. Тагын "14" белән "24"кә кайтты. Тагын Гайнетдиновларның, Шәрәфиләрнең исемнәрен бутап, зур бер нәрсәгә оештырды. Боларга күләгә ташлады. Ләкин кызды, кабаланды. Шуның белән сүзенең куәтен киметте. Киресенчә, хөкем ияләре алдында да, прокуратура кешеләре алдында да, зал халкы алдында да Бохара вакыйгасының үзәк бер мәсьәләгә әверелүенә сәбәп булды. Рәистән сулда утырган хөкем әгъзасы — гыйльми хезмәтчеләр секциясеннән язучы-агроном — акрын кузгалып, Бигановка борылды: — Мин, — диде, — Гайнетдиновтан соралуын үтенер идем, — диде. Метранпаж торды. Аз, кыска сүз, бераз ачулы тавыш белән Салахиевның корган бинасын җимереп ташлады. — Эш болай , — диде , — Салахиев Бохара вакыйгасына эләгеп, трибунал хөкеме белән ябылган заманда мин әле Колчак фронтында, бишенче армиядә идем. Фрунзе боерыгы белән мин Туркфронтка, Урта Азиягә күчерелгәндә, Салахиев әллә кайчан партиядән үк чыгарылган иде инде. Себердән торып, Бохара эшләренә мин ничек катнашыйм? Салахиевның менә бу бер ялганы! — Шулай дип аз гына туктады да тагын алып китте: — Минем белән бергә Шәрәфи иптәшне бутап йөртә. Анысы менә ничек. Шәрәфи бер мең тугыз йөз егерменче елда Мәскәүдән Төркстанга Шәрекъ поезды белән җибәрелде. Салахиев трибуналга эләккәндә, Шәрәфи әле бөтенләй Урта Азиягә аяк басмаган иде. Ул тик Җиде-Суда гына барып кушылды. Шулай булгач, ничек инде Салахиевның ябылуы Шәрәфинең интригасы аркасында гына килеп чыксын?! Бу аның икенче ялганы! — Гайнетдинов сүзен шулай бетерде: — Дөрес, мин Салахиевны һаман шелтәләп килдем. Ләкин "14" белән "24" ягыннан карап түгел. "Син — начар большевик" дип чәнчә тордым мин аны! Әллә нинди интригалар артына качарга урын юк монда! XXXVIII Чүп өстенә чүмәлә өелде. Театр, Бохара, "Хезмәт" вакыйгалары бетәр-бетмәс, прокурорның үтенүенчә, шаһитлардан Александра Сигизмундовна дигән хатын керде. Бу гаепләнүчеләрдән Ивановның җәмәгате иде. Килеп керүе белән залдагы халыкның һәммә катлавында үткен бер диккать уятты. Сөйләгән сүзләре, ачкан күренешләре белән бөтен кешеләрне хәйран калдырды. Электән үк гайбәт бар иде. Унтугызынчы елда ирен коткару өчен Салахиев белән куштанланып йөргән диләр иде. Соңга таба бу бөтенләй онытылды. Аның урынына Хәсәновлар белән романы бар, имеш, дип, татар базарының теленә төште. Хәзер гаепләнүчеләр урындыгында утырган Вәли байның үзе белән дә йоклаган, аның улы яшь матур спортсмен Мостафа белән дә гыйшык корган икән диләр. Соңгы берничә елда ул Ивановның хатыны булып яшәде, Хәсәновлар фамилиясе белән дә, Салахиев белән дә араны өзмәде. Киресенчә, ирләрен, сөяркәләрен бергә бутап, дуслаштырып бетте, диләр. Ул ире белән бик тату, бик яхшы, бик яратышып торган кебек иде. Иванов кулга алынгач, көтелмәгән бер эш чыкты: шул төндә хатын дөньядан юк булды. Дусларыннан, кардәшләреннән сораштылар. Белгән, күргән адәм очрамады. Ул авыру йөрәкле, гаҗәп дәрәҗәдә ватык нервлы, куркак, саташкан хыяллы иде. Танышлары әйттеләр: "Бу ире Иванов та ябылгач, коты очкандыр. Үзен үзе бетергәндер. Суга ташлангандыр", - диделәр. Ләкин бу ялгыш иде. Югалганның унберенче көнендә кайтып төште дә үзе теләп Паларусовка барды: — Мин — Ивановның хатыны . Миннән җавап алыгыз . Миндә материал күп, — диде. Җинаятьнең калада яшерелгән тамырларын ачып ташлады. Паларусов аңардан җавапларын алып бетергәч сорады: — Сәбәп нәрсә? Сез нигә качтыгыз? Ничек тагын кайтып, бу әйберләрне ачарга уйладыгыз? Хатын тирән борчылу белән сөйләп бирде. — Мин акылдан шашармын дип, саташырмын дип курыктым. Минем өч кенә ай торган сөекле иремне 1919 нчы елда Казанда губчека атып үтерде. Әгәр чекада атылган офицерлар исемлеген карасагыз, сез анда Казимир Вешневский дигәнне очратырсыз... Ул атылгач, мин авырып егылдым. Йөрәгемне курку каплады. Чека дигәнне ишетсәм, наган күрсәм, һуштан яза торган идем. Көтелмәгәндә ишек шакылдатсалар, тентергә, атарга киләләр дип йөрәгем ярыла торган булды. Иванов белән ничә ел тордык. Минем авыруым һаман бетмәде. Төнлә тентү килеп, аны зинданга алып киткәч, мин акылдан яза башладым. Ни эшләгәнемне белмичә, Мәскәүгә апама киттем. Имеш, үземне коткарам. Ләкин кая качасың? Үзеңнән ничек качасың? Апам тынычландырды да монда китереп куйды: гомергә болай йөрмә. Бар да сереңне сөйлә. Атсалар атарлар, атмасалар - җаның тынар дип киңәш итте. Ул кара куркынычны күтәреп йөрер хәлем юк. Ни булса, шул булыр, дидем. Менә шул уй сезгә өстерәде, - диде. Хатын шул ук сүзләрне хөкем алдында да кабатлады. Ләкин бу үзенең материалының яшеренлеге белән арада аеруча кызыкландырган шаһитларның берсе булып чыкты. Аны сораулар белән эштән чыгарып бетерделәр. Ләкин ул, үзен баскан авыр ташларны берәм-берәм ташлаган адәм кебек, һәрбер сөальгә тулы-тулы җаваплар кайтара барды. Хөкем әгъзаларыннан уң канаттагысы сорады: — Салахиевлар, Ивановлар белән Вәли Хәсәнов арасындагы багланышның техникасы, тышкы калыбы ничек булды? Хатын тезеп китте: — Менә берсен китерәм. Шунда техника күренер... Ачлык ел. Ашарга юк, бүлмә салкын. Минем яңа туган балам бар. Вәли Усманович килде дә безне тиргәде, дөнья төзәлер, вакыты белән түләрсез, диде. Шул көн безгә ике сажин утын, бер капчык ак он, дүрт кадак атланмай, унбер кадак дөге китерде. Боларны күргәч, ирем Ивановның йөзе агарынып катты. Ишектән, тәрәзәдән берәм-берәм чыгарып ташларга омтылды. Шулай дулады-дулады да ахырдан яшьле күзе белән мендәргә капланды: бала өчен, тик бала өчен генә бер юлга калдырам... Кулга акча керер, минуты, сәгате белән түләрбез, диде. Нәрсәләр алганын аерым бер дәфтәргә яза барды. — Барлыгы күпмелек нәрсә алдыгыз? — Иремнең бер ай ярым эчендә дәфтәргә теркәлгәннәре егерме дүрт миллиард (24 000 000 000) сумлык иде. Аннан соң язарга иренә башладык. — Тагын нәрсәләр алдыгыз? Залның күзләре шаһитка текәлде. Хатын җавап бирде: — Күп инде: минем туган көн дип, бриллиант алка бүләк итте. Ирем Фёдор Кузьминның исемләнгән көне дип, аңа пальтолык яхшы драп китерде. Җәй эссе дип, Федя аңардан нечкә кытай чесунчасы алды. Кыш суык дип, миңа Вәли Усманович каракүл сак ясатты. Тагы әллә ниләр, әллә ниләр, һәммәсе бер-бер артлы өелделәр... Прокурор өстәлендә бәйрәм иде. Ул, боларны сызгалый барып, сөаль бирде: — Әхмәт Салахиевның бу багланышта роле нинди? Шаһит, аз гына да уйлап тормыйча, тагы шул дөньяга кереп китте: — Салахиев минем ирем белән күптән таныш икән. Ул безгә килгәли иде. Пасхада бездә Вәли Усманович белән очраштылар. Нык эчтеләр. Эчүгә карта кушылды. Минем исем китте. Вәли бай гаҗәп оста икән; Салахиевтан, сезне хатыннар ярата булса кирәк, дип көлә-көлә, аның йөз сумга якын (алтын белән) акчасын отты да китте. Күрешкәндә әйтте, сез нык утырдыгыз, тагын бер сынашып карыйкмы, диде. Якшәмбе көн бездә яңадан уйнадылар. Азрак эчтеләр дә. Салахиев тагын отылды. Кайтарам дип, тагын икенче атнага килде. Менә шуннан китте. Бара торгач, Салахиев, үз акчаларын кайтару өстенә, Вәли Усмановичтан бик күп отып та куйды. Ул арада болар инде якын дуслар иде. Прокурор актык сөален бирде: — Болар бәрабәренә Иванов белән Салахиевлар Вәли Хәсәновка ни файда итә алдылар? Хатын шаһит тагын ашкынып кереште: — Күп, исәпсез күп эшләделәр. Вәли Усманович кара биржада бриллиант белән эләккән иде. Соловкига озатырлар дип куркытып торганда, Салахиев кайлардадыр бармак йөртте дә, бай котылып калды. Совнархоздан яхшы заводны арзан хак белән алуда минем иремнең сүзе уйнады. "Хезмәт" совхозына куелуы, анда Фәхриләрнең, Гайнетдиновларның каты бәйләнүенә карамастан, Вәли Усмановичның еллар буенча алынмый тора алуы бары да, бары да тик Иванов белән Салахиевның ярдәме аркасында гына булды... Теге "Байрак"тан җибәрелгән материаллар прокурордан безнең квартирга кайта тордылар. Аларның беразын мин яктым, калганнарын тентү чагында алып киттеләр. Шаһитның сүзе бетте. Залдагы халыкның башы катты. Җиңелрәк хыяллылары: "Бу төш түгелме?" — дип, бер рәискә, бер Александра Сигизмундовнага карадылар. Мостафа кат-кат бу хатынга ачу күзен ташлады: "Тилергәндер, куркудан шашкандыр!" — дип беркетте. Вәли Хәсәнов утырган җирендә хәйран булып калды. Башка нәрсә әйтә алмады: "Харап итте ич бу кәнтәй марҗа! Төймәне төя итә ләбаса! Бөтенләй битсез, оятсыз нәрсә икән! Менә адәмне ашат! Менә ефәк белән киендер!" — дип эченнән әрнеде. XXXIX Эченнән иң нык сүгенгән кеше карт адвокат Арджанов булды. Ул аның атасы Сигизмундны яхшы белә иде. Икесе дә либераль адвокатлар эчендә кайнадылар. Хәзер Александра Сигизмундовнаның сүзләре аның башын кайнаттылар. Ул моңа каршы ташланмак булды. Үзалдына: "Шулай, шулай! Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Бу кәнтәй дә атасы эзеннән киткән икән. Теге вакыт сөяркәсе ак офицерны коткару өчен чека кешеләренә үзенең намусын сатарга йөргән иде, хәзер үзен коткару өчен бик яхшы ике коммунист белән бер карт меценатны сатты бит, кәнтәй!" — дип зәһәрләнде. Хатынның сүзе бетәр-бетмәс урыныннан торып, рәистән үтенде: — Хәзер менә шулар турында шаһит Хуҗабаев Низаметдиннан соралса иде, - диде. Бу — яклаучының хакы иде. Аңа каршы төшмәделәр. Ләкин шул арада һичкемгә күренмәгән бер трагедия булып алды. Рәис яңа шаһитны чакырыйм дип авызын ачканда, тамак төбе кычытты. Анда нидер килеп тулды. Төкерсә, яулыгы кып-кызыл булды. Бу беренче тапкыр түгел иде. Соңгы айларда шулай какырык белән кан күренгәли иде. Докторларның санаторий дип ашыктырулары да шуннан иде. Аның хәле шәп түгеллеген бергә эшләгән иптәшләре дә беләләр иде. Юстиция эшләренең башлыгы Гайфуллин иптәш элекке сүзеннән кайтты. Хөкем башланыр алдыннан үзенә чакырып доклад ясаткач, моның йөзенә карады да әйтте: — Сезнең хәл авыр күренә. Может быть, башка кешегә поручить итәргә кирәк. Мондый сложный процессларда сезнең үзегезнең, как председатель главсуда, непосредственно судта председатель булып руководить итүегез, конечно, бик желательно... Но әгәр здоровье ягы бик катастрофический булса, сезнең урынга данный процесста председательлеккә башка берәүне назначить итәрбез, — диде. Ләкин ул Гайфуллинның бу сүзләре белән файдалануны мөмкин тапмады. Мондый зур катлаулы процесста, әлбәттә, үзе турыдан-туры рәислек итеп, юлбашчылык кылырга үзен бурычлы санады. Бүген мәҗлеснең кызу көрәшле барышында какырыгында күренгән кан аны башта куркытты. "Егылмасам, хәлдән таймасам ярар иде!" — дип уйланды. Шул уй белән ак яулыкка тагын бер тапкыр какырды. Бусында кан бик аз иде. Өченче тапкыр какырды. Бусы бөтенләй ак күбек кенә иде. "Юк, ега алмас", — дип, үз эченнән беркетте дә тавышланып барган залны тынычландырыр өчен, кыңгырау шалтыратты. Шуның артыннан ук шаһитлардан Низаметдин Хуҗабаевны кертергә кушты. Бу таза гәүдәле, калын муенлы, сабыр карашлы авыл татары иде. Рәис аңа, гадәтчә, тик дөресне генә сөйләргә тиешлеген хәтерләтте. — Бу эш турында ни беләсез? Сөйләгез! — диде. Низами кызыл постаулы өстәлдән, ябык рәистән күзен алмады. — Нәрсә беләм дип, мин инде Фәхриләрне дә, Вәли байны да күптән беләм! — диде. Арджанов сабырын югалтырга якын иде. Бу шаһит аркылы ул алдагы хатынның тутырган томанын таратмак була иде. Кирәкле юлга төшерү өчен, рәистән рөхсәт алып, шаһитка сөальләр бирә башлады: — Вәли Хәсәновны сез кайчаннан бирле, ничек, нинди эшләр аркылы беләсез? Низами азрак уйланды. Акрынлап чишелә башлады: — Безнең авылдан ун чакрымда элек заманда Вәли байның җир-суы, урманы, хуҗалыгы бар иде. Ул боларны, алпавыт Михайла үлгәч, аның бөлгән варисларыннан сатып алган иде. Бай һәр җәйдә монда килеп йөрде. Монда торган чакларында безнең Шәләнге авылының мәчетенә җомга намазына килә иде. Шунда атларын минем йортка куя торган булды. Минем танышлыгым шуннан бирле бара... Бу җавап яклаучыны канәгатьләндермәде. Ул тагы сорады: — Шәләнгедә аның башка эше булмадымы? Бу сөаль Низамины мәгълүм бер җавапка төртү иде. Ул да шуңа таба барды. — Бервакыт, — диде, — җомгадан чыккач, Шәләнге картлары Вәли байга әйттеләр, Ходай Тәгалә үзеңә зур дәүләт бирде. Калада урам саен кибетләрең бар. Монда җир-суның исәбе юк. Үзеңә хәер-догасы булып җитешерләр. Дин, дөнья өйрәтергә безгә мәктәп ачып бир, диделәр. Бай әйтте, җәмәгать, диде, һәркаюгыз беләсез, дошманнарым нахак бәлагә грифтар кылдылар. Хәзер менә Питербурдан кайттым. Туздырган акчаның исәбе юк. Генерал Чингиз җәнаблары аркылы Распутинга сүз ирештердек. Патшадан гафу сорап, кәгазь бирдек. Әгәр менә шул афәттән исән-сау котылсам, сезнең мәчетегезне төзәттерермен, зур мәктәп салып, тәрбиясен өстемә алырмын. Догада булыгыз, диде. Җыелган халык кул күтәреп дога кылды... Менә шул көннән ике атна үткәч, генерал Чингизнең бер адәменнән телеграм килде. Вәли бай гафуга кертелгән булды... Шуннан ук мәчетне төзәттерергә, таш мәктәп салдырырга кереште. Үзе калага киткәч, бу эшләрне башкарырга ышанычлы адәм итеп миңа йөкләде. Мәктәбен мин карап тәмамладым. Аннан тәрбиягә дигән акча минем аркылы алына торды. Ибтидаи, рөшди икесе бергә булды. Җиде мөгаллим укытты... Вәли байны белүем менә шуннан килә... Низами туктады. Бик күп хәзерләнеп, ятлап килгән бу сүзләрдән ул тирләп чыкты. Яулыгын алып, симез йөзен, калын муенын сөртә башлады. Шуның белән беткәндер диебрәк чамалаган иде. Алай булмады. Арджанов тагын бер-бер артлы сөальләр белән күмеп китте: — Вәли Хәсәнов ачлык елларда ничек торды? — Ничек торсын? Дүрт җанга бер бүлмә. Ул юньләп ягылмады. Ашау-эчү турында минем аркамда киченделәр... — Ничек сезнең аркада? — Менә шулай: мин авыл белән кала арасында күп әйләндем. Вәли миңа шырпы, керачин, тоз бирде. Биш, ун аршын күлмәклек, бишмәтлек кызыл мал бирде. Мин боларны крәстиәннәргә икмәккә, онга, ярмага алмаштырып, аңа китердем... Арджановның бөтен исәбе Сигизмундовнаның сөйләгәннәренә каршы материал чыгарту иде. Шуңа каратып, тагы сорады: — Ак он китердегезме? — Юк . — Дөге китердегезме? — Юк . — Ун кадак атланмай китердегезме? — Юк — Нәрсә ашады? — Нәрсә ашасын! Солы кибәге тулган арыш икмәге ашады. Шуннан ул эч катуы белән авырып та йөрде. Карт адвокат рәиснең рөхсәте белән Вәли Хәсәновка бу мәсьәләдә үзенең актык сөален бирде: — Сез үзегез арыш икмәгеннән авырып ятканда, ул Ивановларга, Салахиевларга бирер өчен капчыклап ак оннарны, кадаклап дөгеләрне, майларны кайдан алдыгыз? Хатыныгыз белән ике балагыз якмаган бүлмәдә туңып калтырап утырганда, ул Ивановның баласы белән хатынын җылыту өчен ике сажин утынны кайдан таптыгыз? Зал бу сорауны дулкын эчендә тыңлады. Шундый ук дулкын белән җавапны көтте. Вәли акрын күтәрелде. Рәиснең күзләренә текәлгән хәлдә җавап бирә башлады. Сигизмундовнаның күп сүзен юкка чыгарды. Байтагын төймәдән төя ясаган итеп күрсәтте. — Кеше сыйлау кая! Ул елларда үзем чак ачтан үлмәдем, — диде. Шуның белән Низаминың эше беткән кебек булды. Шәяхмәт бу шаһитның бар сөйләгәннәренә бик әрнеп, юкны лыгырдый, ялган сөйли, кулак байны аклый дип утырган иде. Иң кирәкле сөальне бирә белмәделәр дип, рәисне дә, прокурорны да, хөкем әгъзаларын да ишәкләр дип тиргәп утырды. Ләкин Низами китәргә дигәндә, Шәяхмәтнең көткән сөален бирүче табылды. Хөкем әгъзаларыннан берсе — рәиснең сул ягында утырган агроном, шаһит китәргә кузгалгач, кинәт батырлык алды, соң булса да әйтте: — Сез, Низаметдин Хуҗабаев, әйтегез әле, Вәли Хәсәнов, Распутиннан дога алып, Николай патшадан гафу чыгарту өчен күпме акча түкте? Зал аптырап карады. Берәүләр моның нигә кирәге бар дип уйладылар. Шәяхмәт бу сөальне биргән теге әгъзага кул чабудан үзен чак тыеп калды. Кайберәүләр моны урынлы таптылар. Җавапны кызыксынып көттеләр. Низами, аз гына да исе китмичә, сүз кайтарды: — Кешенең кесәсенә кермәдем. Үзе бер уңай белән "алтмыш мең акча түктем" дигән иде, — диде. Шәяхмәт үз эченнән исәпләп карады. Моның күпмесе генерал Чингизгә, күпмесе Распутинга эләкте икән? Ләкин очына чыга алмады. Азактан Низамины бер очратканда үзеннән сорармын әле дип беркетеп куйды. Процесс шулай барганда, тыштан берничә дулкын килеп бәрелде. Шәләнге белән Акташ крәстиәннәреннән, татар полыгыннан вәкилләр бар. — Безне хөкемгә кертегез ! Безнең сүзләребез бар ! Без Вәли Хәсәновның кем икәнен ачып бирер өчен җибәрелдек, — диләр. Кулларында кәгазьләр бар. Анда Акташ белән Шәләнгенең бер казарманың җыелышында чыгарылган каты карарлар язылган. Болар да әйтәләр: "Вәли Хәсәнов элек кан эчте, совет вакытында контр булды. Җәза каты булсын. Андыйларга якты кояш астында көн калмасын", — диләр. Хөкем башланганнан бирле эшче хәбәрчеләрнең, крәстиән хәбәрчеләрнең, гаскәри хәбәрчеләрнең авылларга, заводларга, казармаларга чәчелгән зурлы-кечкенәле оешмаларыннан туктаусыз кәгазьләр, карарлар явалар. Болар һәммәсе: "Фәхри безнең җир-урман, каләм армиясенең беренче батыр коммунары иде. Аны үтерүчеләргә иҗтимагый саклану чараларының иң югарысы бирелергә тиеш", — дип сорыйлар. Рәис, болар хакында секретарьга әйтеп, һәммәсенең күчермәләрен гәзиткә җибәрә барырга кушты. Ләкин кайберәүләр моңа туймады. Шәләнге белән Акташ авылының вәкилләре: "Безгә сүз бирегез!" — дип, сорауларында каты торалар. Рәис шунда, хөкем барышында ук, ике әгъза белән колактан колакка киңәште дә комендантка әйтте: — Кодекс буенча, хөкем барышында алай вәкилләр кертеп сөйләтергә мөмкин түгел икәнен аңлатыгыз! — диде, һәммә материалларның күчерелмәләре матбугатка бирелүен сөйләргә кушты. Шуның белән хөкем тагын үзенең эчке агымына төшеп китте. XL Шаһитлардан пешекче карчык Миңзифа әбине чакыртып керттеләр. Әби бер куркып, бер батырланып килде. Аның исәбе зур иде. Эченә җыелганнарның һәммәсен түкмәкче иде. "Әйтермен, барын да әйтермен! Явыз киленем көчләгәч, авылга икмәккә барганымны да әйтермен. Акташ фетнәсен дә, мужикларның котырганын да әйтермен. Анда тәкбир тавышы булды, диярмен. Хәзрәт тә шунда, Гыймади да шунда иде, диярмен. Мөгаллимне үтерделәр, диярмен. Нәкъ менә Шәяхмәткә охшаган бер яшь егетне үтерделәр, диярмен... Аннан соң Низами белән кышкы карда чанага утырып кайтканны да калдырмам. Юлда тентегәч, чананың аскы катында оннар, майлар чыкканын да сөйләрмен. Мылтыклы кеше атның камытын кисеп җибәргәч, Николай патша акчалары коелып төшкәнен дә сөйләрмен. Барын да, барын да инәсеннән җебенәчә сөйләрмен!.." Карчык менә шулай дәртләнеп барды. Ләкин хөкем залына кергәч, нигәдер болай килеп чыкмады. Иң элек, бу шыгрым тулы халык алдына баскач, күз алды караңгыланды. Исәпләп, ятлап килгән сүзләре, тишек капчыктан түгелгән борчаклар кебек, бар да кайдадыр коелып төштеләр. Җавапка тотынгач, ул әзерләнгән сүзләргә урын да калмады. Менә бик зур зал. Халык төйгечләп тутырылган. Инә ташласаң, төшәргә урын юк. Залның төньяк башында калку. Калкуда өстәл. Өстәл артында кулына кыңгырау тоткан ябык бер кеше. Менә шул кеше йомшак тавыш белән карчыктан берәм-берәм сорады: — Сез "Хезмәт" совхозында эшләгәндә, Вәли Хәсәновка кемнәр килә иде? Карчыкның башын томан каплады. Зал бер якка кыйшаеп куйды. Ул егыла язды. Теленә бер сүз дә килмәде. Рәис атап сорады: — Низаметдин Хуҗабаевны беләсезме ? Әбинең теле ачылды: — Низамины әйтәсеңме? Беләм, бик беләм. Электән беләм. Болай да беләм. — Ул совхозга нигә килә иде? — Безнең айгырларга бияләрен китерә иде. Сыерларына — үгезләребезне, сарыкларына тәкәләребезне алып китә иде. Яз булса, яхшы орлык ала иде. Аннан болай да килә иде. Агач та ала иде. Машиналар да ала иде. Ни кирәк, барын да ала иде... — Тагын кем килә иде? Даменла Фәриделгасри килә идеме? — Хәзрәтме? Килгәли иде. — Болар ни эшлиләр иде? Чәй эчәләрме? Аракы эчәләрме? — Йөгенә керер хәлем юк. Аракыларын күрмәдем. Чәй күп эчтеләр. Самавыр куя-куя җаннарым чыкты. — Тагы кемнәр? — Башкаларын белмим. Әллә урыс, әллә мөселман — аерыр хәл юк. Шундыйлар килеп, кунып-кунып яттылар. Тавык тутырдым. Мунча ягып керттем... Үз кулым белән урманнан яңа каен себеркесе алып кайттым... Рәистән соң прокурор катнашты. Аның бер генә сөале бар иде. Гаепләнүчеләр арасында кораллы каравыл астында торган Салахиевка күрсәтеп әйтте: — Менә бу кешене таныйсызмы? Карчык алдына өрәк килеп чыккан ялгыз юлчы кебек сискәнеп китте. Чыннан текәләп карады: — Таныйм, балам, таныйм! Мин аңа дүрт тавык тутырдым. Яңа каен себеркесен шуңа алып кайттым... Карчыкның сүзе бетте. Рәис аны бөтенләй азат итте. Ул шунда, залда утырып, башкаларны тыңлап калды... Яклаучы Арджанов кузгатуы буенча, рәис коменданттан даменла турында сорады. Бу хакта секретарь түбәндәге җавапны бирде: — Аңардан кәгазь алынган. Үзе әле һаман Мәскәүдә. Анда крәстиәннәрнең үзара ярдәмләшү комитетларының киңәшмәсе бара икән. Үзәк башкарма рәисе Калинин иптәш шул киңәшмәдән бушый алмаганга, дин эше артыннан барган мөфти белән даменланы әле һаман кабул итмәгән, безнең шаһит, шуны көтеп кичектек, дигән. Арджанов моның белән тынычланмады. Рәистән үтенде: — Даменла Фәриделгасриның кулъязма җавабы бар . "Эш"нең өченче җилденең дүрт йөз туксан беренче битендә. Шул хәзер укылса иде. Вәли Хәсәновка ни өчен барып йөрүенең сәбәбе шунда ачылыр, - диде. "Эш" ачылды. Зал моңа аеруча әһәмият бирде. Өченче җилденең дүрт йөз туксан беренче битендә даменланың үз кулы белән татарча иске имляда язган җавабы укылды. Ул болай әйткән: "...Мөхәммәтвәли әфәнде безем карибе әхбабымыздан ула. Заманында дин вә милләт угрында чук хәйрат сахибе иде. Аның һиммәте илә инша иделмеш садакаи җарияләрнең хисабын бер Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре белүр. Юллар төзәтте. Коюлар казытты, күп мәдрәсәләр, мәктәбләр, мәсҗед-җамигълар инша итте. Исламның гадәте хәсәнәси мәүҗибенчә чук мөсафирпәрвәр адәм иде. Шура хөкүмәт галиясе тарафыннан Идел әтрафында борынгы әҗдадымызның тупракларында улган бер мәнсабка насыйб иделдекеннән соңра аның хезмәт итдеке мәүкыйгына вармакны үземә ваҗиб белдем. Чәй белән хөрмәт кыйлды. Гимадеддин нам бер адәме илән Идел әтрафларында гиздем. Безем әҗдадымызның борынгы тупракларына шура хөкүмәт талиясенең мәрхәмәтилә һиҗрәт кыйлмыш Байрак нам карьяи җәдидәя вардым. Тупрагына йөзем сөрдем. Хода кәримнең олуг нигъмәте өчен күз яшем илә хәмед вә сәна кыйлдым. Калбем хуш улды, безем белдекемез иштә шу кадәрдер. Алла тәүфикъ вә гадаләт вирсен. Хадимелфөкара даменла Фәриделгасри. Зөлхиҗҗә". Боларны хөкемнең җаваплы тылмачы Исхак Зарипов урысчага тәрҗемә кылды. Хуҗалык бетте. Сәяси моментның үзәгенә җиттеләр. Җинаять тагы яңа төс алып китте. Кочегар Садыйк Миңлебаев чакырылды. Ул арып, ватылып керде. Бер-берсе өстенә тыгызланып өелгән эшләреннән аерганлык өчен, аның күзләрендә ачу, телендә әйтелмәгән сүгенү иде. Аягында итек, бер кулында портфель, берсендә кепка, сакал-мыегы бөтенләй кырылган йөз, кыска чәч, каты караш белән, сабыр атлап, шаһитлар урынына килеп басканда, бөтен зал, бигрәк тә хөкем әгъзалары, аннан бигрәк гаепләнүчеләр, һәммәсеннән бигрәк Салахиев аны үз эчендә утлы дулкын белән каршы алды. Кискен дошманлык белән шаһитның күзләренә текәлде: "Мондый кешеләр шаһитлыкка ярамыйлар ич!" — дип кычкырып җибәрүдән үзен чак тотып калды. Рәиснең: — Бу эш турында белгәнегезне сөйләгез! — диюенә каршы Садыйк акрын тавыш белән җавабын башлады: — Фронт авызында, — диде, — алар икесе бергә безнең кулга килеп каптылар. Берсен шунда ук аттык. Икенчесе, крәстиән кебек киенеп, Колчак ягына качып котылды. Менә шунысы хәзер сезнең алдыгызда инде. Минем белгәнем шул гына, — диде. Сүзләрен ачык, санап әйтте дә туктады. Бәлки, шуның белән эш бетәр, мине артымда көткән хезмәтләремә җибәрерләр дип өметләнде. Ләкин бу тик башлангыч кына иде. Башта рәис үзе, аннан күп вакыт тик утырган һәр ике әгъза, аннан прокурор, аннан яклаучы, аннан гаепләнүчеләр берсе артыннан берсе Кочегарны шулчаклы күп сөальләр белән күмә башладылар, ул мең бәла белән бу сораулар туфаныннан ерып бара алды. Ләкин Салахиев шаһитның җавапларын юньләп миенә сыйдыра алмады. Аның башы ут иде. Зиһенендә Кочегарның бу залда шаһит булып керүеннән кабынган ялкын иде. Ул менә шулар газабында кайнап, үткәннәр белән хәзергене бутап бетерде. Ләкин ачык, өзек бер нәтиҗәгә барып чыга алмады. хи Бу ике коммунист бер-берен күптән беләләр. Салахиев бервакытлар Кочегарның бик дәртле иярчене кебек тә йөрде. Бу дәртнең аерым күтәрелгән чаклары да булды. Татар җөмһүрияте булсынмы-юкмы дигән каты талаш көннәре менә шуларның берсе иде. Өяз конференциясендә бу хакта зур талаш китте. Бер як: — Җөмһүрият кирәкми, бу милләтчелек була! Бу интернационалга каршы була! — дип гауга чыгардылар. Миңлебаев конференция үткәрергә килгән иде. Зур төркем, гаскәргә каршы ялгызы сугышка ташланган батыр кебек, берүзе башлап көрәшкә тотынды. Делегатларның күпчелеген үз ягына аударды. Бу мәсьәләгә каршы көрәштә бик артык каты интрига юлларына кереп киткән бер татар, бер рус коммунистын бу өяздән алдырырга дип карар чыгартты. Ләкин моның белән эш бетмәде. Кайтып доклад ясагач, групком Миңлебаевның юлын хаксыз тапты. Кочегар инде групкомның күпчелеге белән тартышка тотынды. Нәтиҗәдә теге ике коммунистны кире өязгә, үз урыннарына кайтардылар. Садыйкны, ызгышчан дип, Мәскәүгә, партиянең Үзәк Комитеты карамагына озатырга ясадылар. Ул Мәскәүгә барды. Хәлне аңлатып, материал бирде. Бишенче атнага киткәндә, яңадан үз эшенә кайтарылды. Менә бу талашлар вакытында Салахиев үзенең бөтен йөрәге белән Кочегар ягында иде. Татар бригадасын төзү мәсьәләсендә чыккан тартышларда да Салахиев чын күңелдән Кочегарны яклады. Ләкин болардан соң бик күп сулар акты. Салахиев үзенең элекке батырыннан бөтенләй күңелен алды. Аның Гайнетдиновлар аркылы эшләгән кискенлекләрен башына сыйдыра алмыйча, каршы якка күчте. Фәхри үтерелү вакыйгасына бәйләнеп Кочегар кулга алынгач, Салахиев эченнән шатланды. "Шулай, мин кеше тануда хаталанмыйм", — дип уйлады. Ләкин көтелмәгән вакытта үзе эләгеп зинданга утыргач, аның тагы башы әйләнде. Тыштан, иректән кергән хәбәрләр аны бөтенләй аптыраттылар. "Ничек ул алай? Өнме, төшме? Әллә, таш зинданның тимер ишекле кечкенә камерасында ялгыз яши торгач, акылдан шаштыммы? Хәбәрләргә ышанырга мөмкин түгел!" Большевик Хөсәен Ямашев исемендәге заводның элекке директоры Сергей Варфоломеевич авырып егылган, чире каты, ди. Картлыгы да килеп баскан. Завод эштән чыгып бара. Шулвакыт партком секретаре Кочегар Садыйкны үзенә чакырып алган да әйткән: "Иртәгә бюро җыелышында Ямаш заводы турында доклад бар. Яңа директор куелачак. Бу урынга секретариат сезнең кандидатураны тәкъдим итә", — дигән. Шул хезмәткә әзерләнергә кушкан. Миңлебаев дулап, киреләнеп, талашып караган: "Мин булдыра алмам. Болай да заводның җаны бугазында", — дигән. Ләкин ахырында буйсынган — аңа партиянең, совет аппаратларының, эшче оешмаларының һәртөрле булышлыгын вәгъдә кылып, большевик өчен булдыра алмый торган эш юк дип, аны директор итеп җиккәннәр. Хәзер ул менә шул батып барган корабны коткару юлында көн-төн туктамый көрәшеп, ут эчендә кайнап яши, ди. Боларны Салахиевка сөйләүче тагын шуларны өстәде: "Җитмәсә тагы, — ди, — башка мәсьәләләргә дә тыгылып җанга тия. Арзанлы демагогияләр белән эшчеләрне үзенә аулый, ди. Кичә, ди, шәһәр Советының җыелышында коммунхозны эт итеп сүккән, ди. Әйтә икән, ди, ни бар — һәммәсен шәһәр уртасы йота. Безнең эшчеләр бистәсендә урамнар элекке кебек пычрак, кич булса, юньләп электр янмый, юллар тазартылмый. Яз-көз йөрер хәл юк. Бакчалар һаман ясалмый, бу ни эш бу, дип әйтә икән, ди. Бу имеш-мимешле хәбәрләр тоткын Салахиевның миен алдан ук бик зәһәрләделәр. Ул ачулы гаҗәпсенү белән болар турында кызып-кызып уйланды. Ләкин хөкем залында аның белән очрашу ихтималын бертөрле дә башына китерми иде. Даменла Фәриделгасриның язма җавабы укылып, тылмач тарафыннан тәрҗемә ителгәч, рәиснең "Садыйк Миңлебаев" дип чакырып кертүе аңа аяз көндә яшен сугуы кебек көтелмәгән бер хәл булды. Ул бөтен йөрәге белән моны канунга каршы бер эш дип ялкынланды. Ни кылырга да белми катып калды. Асылда, Садыйк үзе дә Фәхри эшендә шаһит булып баруга каршы иде: бердән, яңа йөкләнгән хезмәте бик авыр, эшләре искиткеч тыгыз, хөкемгә йөрергә һич тә вакыт юк. Икенчедән, аны бит башта үзен гаепләп, ябып ук куйдылар. Инде шул ук эшкә шаһит итеп чакыралар. Кочегар, шуларга таянып, читтә калу ягын карады. Ләкин прокурор якын килмәде: "Теге вакытта гаепләнүе дә, кулга алынуы да тирән бер аңлашылмау гына булды. Бу хәзер һәркемгә көн кебек ачык. Миңлабаевның бу хөкем процессында шаһит рәвешендә катнашуына каршы торган һичбер нәрсә юк, канун моны сыйдыра", — дигән мәгънәдә әйтте. Ләкин Салахиев боларны белмәде дә, ишетмәде дә; ишетсә дә аңламас иде. Ул шаһитның өстенә җан дошманына караган кебек карап калды. Кочегарның тавышы ут чәчелгән кебек тоелды. Аның "...Фронт авызында... Каптылар... Берсен аттырдык. Берсе Колчак ягына качып котылды... Менә хәзер сезнең алдыгызда..." дигән кебек сүзләре аерым-аерым ялкын кисәкләре кебек аның битенә бәрелделәр. Сулышын куырган, тамагын киптергән кебек булдылар. Кочегар, бу хәлне аз гына да сизмәстән, төрле яктан агылган сораулар буенча, үзенең җавапларын ата торды. Фронт эчендәге күренешләрнең бер кисәген ачып ташлады. XLII Колчак дулкыннарының бөтен Идел буйларына таба кара болыт булып, кара яу булып ишерелеп килгән көннәре җитте. Казанга бары сиксән чакрым калды. Хәзерге Татарстан җөмһүрияте тупрагының байтак өлеше, байтак халкы өстендә Колчак бандалары ат, пулемёт, туп уйната башладылар. Акларның планы, Вятка елгасын аша кичеп, тизрәк Казанга ташлану иде. Менә шул вакытта партком кочегарны эшчеләрдән төзелгән батальон белән фронт авызына, 28 нче дивизиягә җибәрде. Анда атаклы Азин иде. Беренче очрашуда ук үзен күрсәтте. Сыер аягы белән йөрисең, каты тотын, дип сүгенеп, ату белән куркытты. Колчак, язгы ташкынга карамастан, Вятка елгасын аша кичү өчен туктаусыз ташлана. Безнекеләр бу яктан аңа каршы барып, аның тау-таш кебек күкрәп килгән кара бандаларын кан эчендә кире суга, кире ыргыта торалар. Кар эри. Яңгырлы болытлар баш өстеннән атылалар. Вак-төяк елгалар котырып ташалар. Гаскәрдә кием юк. Ашарга килеп җитми. Тирә-якта авыл саен диярлек кулаклар баш күтәрәләр, арттан җимерергә маташалар. Безнең кешеләр югалалар. Күзәтчеләр җибәрелгән җирләреннән кайтмый — һәлак булалар. Эшче батальон килеп кушылган полк ике тәүлек ашсыз, икмәксез, бер минут ял итмичә, кан, ташкын эчендә, каршы ут эчендә сугышып, инде елганы аша кичтек дигәндә, ике тапкыр Колчакны кире Вятка елгасының аргы ягына ташлады. Менә шулай утлы фронт тоткан чакта Шәрәфи Җәгъфәров үзенең бер иптәш кызылармеецы белән полк штабына, кочегар Садыйкка килеп егылды. Үзе билдән пычранган, итекләреннән су ага. Ябыгып, күзләре, яңаклары эчкә баткан. Янындагы иптәшенең дә шинеле ертык, аягында чабата. Ул ачлыктан чак басып тора. Икесенә бер мылтык. Ул да патронсыз... Кочегар Шәрәфине электән белә. Алар чех вакытында Казан зинданында бергә утырып, тик өлгерә алмаганнан гына атылмый калганнар иде. Садыйк гаҗәпләнеп карады: — Ни бар? Ни кирәк? — диде. — Безгә үз полкыңнан берничә кеше бир. Мылтыклары да, патроннары да булсын, - диделәр. — Ни эшләргә әйтәсез? Шәрәфи сөйләп бирде. Габдулла хәзрәт заманында зур дан тотты. Зирекле ишаны дигән исем татар дөньясының һәммә ягында мәшһүр иде. Хәзерге Татарстан, Башкортстан тупракларыннан гына түгел, ерак Себердән, Питербурдан, Ханкирмәннән, Әстерхан, Оренбур, Кызылъярдан яз, көз, җәй, кыш тукталмый яңа мөридләр агыла; өшкертергә авырулар агылалар, бу авырулар, бу мөридләр белән бергә аңа зәкятләр агыла, садакалар, нәзерләр агыла иде. Ишан үзе, садаканың азы-күбе юк, ди иде. Биргәнне карамый, дога кыла да кесәгә сала иде. Аңа иске бер тиеннәр дә, тишекле көмешләр дә килде. Унарлык алтыннар, егерме бишлек кәгазьләр дә, кызыл енот туннар, кыйммәтле ефәк чапаннар да килде. Җигүле атлар да бүләк ителде. Хәзрәт үзе ахирәт кешесе иде. Дөнья тормышын кайгыртмый иде. Ләкин дөнья малы аңа үзе өерелеп туплана барды. Башта, яңа мөрид тәрбияли башлаганда, аның кечкенә өйдән башка бер әйбере дә юк иде. Җиде ел үткәч, икенче хатын алды. Шәригать гаделләргә кушканга, һәр ике хатынга аерым өй булсын дип, йортны киңәйтте. Капканы күчертеп, урамга буй икенче өй салдырды. Иллегә җиткәч, өченче хатын алды. Моны да, әлбәттә, кимсетергә ярамый иде. Аның үзенә тагын аерым өй салып бирде. Моның өчен фәкыйрь күршенең үзен авыл читенә күчертеп, тупрагын сатып алырга туры килде. Ләкин бу өченче хатыны бик холыксыз, гыйбадәтсез, намаз-ниязсыз булып чыкты. Тәрбияләргә тырышып та әсәр итә алмагач, мәһәрен тулы кайтарды да талак кылып җибәрде. Аның урынына тагын бер яшь тол хатын алды. Заман буенча икенче итеп алган элекке хатыны баладан вафат булды. Мөридләреннән Сәлим бай үлгәч, аның хатыны ятим калган иде. Бик холыклы нәрсә. Читкә китеп әрәм булмасын, диделәр. Ишанга димләделәр. Сүз кайтарырга теләмәгәнгә, аны алып, бушаган өйгә китереп куйды. Инде, бәлки, тәкъдирем тәмамдыр, насыйбым шуның белән беткәндер, дип уйлаган иде, язмыштан аңа билгеләнгән тагы берәү бар икән: якын күрше авылдагы бик ихлас фәкыйрь мөридләреннән Насыйбуллага мәүлед мәҗлесенә барганда ялгышлык белән матур бер кызга очрады. Теләмәстән күзе төште. Күңелендә шөбһә уянды: "Рахманимы, шайтанимы икән бу мәел?"— дип, өч көн уйланды. Өч төн истихарә кыйлды 2. Өчесендә дә якты нур эчендә оялчан бер кызның елмаюын күрде. Шуннан күңеле карар тапты: "Бу мәел рахмани булырга тиеш!" — диде. Бу вакыт аңа җитмеш яшь иде. Иң элек мөриде Насыйбулланың үзен чакырды. Вакыйганы сөйләде. Шөбһәсен аңлатты. Өч көн янәшә истихарә кыйлганлыгын белдерде. Шулар соңында бу мәелнең рахмани булуы турында күңеле карар тапканын хикәя кыйлды. Насыйбулла ихлас мөрид иде. Шатлыктан йөрәге дулкынланды. Үз эченнән: "Карышып карар, шулай да нык әйтсәм, сүземне тыңлар", — дип, өенә кайтты да үзенең апасына кызы Кәримә белән сөйләшергә кушты. Кыз башта бөтенләй аптырады. — Булмас, мин аның белән ни эшләрмен?— дип, шаркылдап көлеп җибәрде. Ләкин күп-күп сүзләрдән соң димче карчыкның әйткәннәре ягына ауды: — Шулай шул, шулай! Егетләр герман сугышына китеп беттеләр бит! Алар кайчан кайтырлар икән? Кайтырлармы әле? Әллә һәммәсе шунда кырылып бетәрләрме? Мин белмим, әткәй үзе теләсә нишләсен, — диде. Зирекле ишанының бу хатыны никах вакытында бары унҗиде генә яшендә иде. Аңа да аерым өй салып бирергә туры килде. Шуның белән хәзрәтнең күңеле бөтенләй тынычланды инде. Ул, дөньяның барлык эшләреннән ваз кичеп, гыйбадәткә, зикер-тәсбихкә чумды. Аның гыйбадәтләре мөридләр телендә, алардан таралып, халык арасында гаҗәп булып сөйләнә иде. Ишан һәр көн биш вакыт намазның фарызларын, сөннәтләрен, нәфелләрен генә түгел, боларга башка һәр төн җитмеш рәкәгать укый, төннәрен зикер-тәсбихтә, вирдтә үткәрә, рамазан айларында сәхәрдән соң ятмый, һәр ел уразада дүрт Коръән хәтем кыйла, рамазанның ахыргы өч көнендә мәчеткә игътикяфка утыра, бөтен ел тәүлегендә, җәй-кыш, яз-көз, ул иртәнге намаздан ишраксыз чыкмый. Болар өстенә соңгы кырык ел гомере буенча һәр көн йөз мең тапкыр... лә илаһы иллаллаһы дип тәһлил әйтә. Менә шул зикер-тәсбихтән, вирдтән, гыйбадәттән калган сәгатьләре мөридләр, авырулар эчендә кичә. Ул өшкерә, дарулар, мәгъҗүннәр бирә. Мөридләр белән озак киңәшләр кора. Аларның күңелләрен сыный. Аларга, иҗтиһадларына, ихласларына карап, биргән сабакларын, зикерләрен, вирдләрен арттыра бара: мөрид дөньядан ваз кичсен, тик Алланы белсен, Алланың зикере эчендә үзен дә, дөнья кайгысын да онытсын; бөтен җаны, бөтен күңеле тик Алла белән булсын! Зикерләр, тәсбихләр, вирдләр — һәммәсе менә шул биек дәрәҗәгә алып бара торган баскычлар гына! Шәрәфи белән кызылармеецның Миңлебаевтан көч сорап килүләре менә шул Зирекле ишаны белән көрәш өчен иде. Октябрь революциясе булгач ук, бу хәзрәтнең исеме аеруча күтәрелә башлады. Элек: "кадим" дип, "милләт микробы" дип, "тәсбих сатып мал җыючы" дип сүккән җәдид байлар да хәзрәткә килеп кул бирделәр. Мөрид булдылар. Аның догасын, фатихасын эзләделәр. Болар эчендә Вәли бай да күренде. Хәзрәтнең үзенең уллары бар иде. Иң зурысы зур мөрид, тәкъва иде. Атасы үлгәч, әлбәттә, аның урынына калырга өметләнә иде. Калган өче яңа җитеп килгән егетләр иде. Болар чыдамадылар. Февраль революциясе булгач ук картның корабы ташка бәреләчәген сизделәр. Аның белән бергә һәлак булмас өчен, аталарыннан китеп, үз көчләре белән дөнья көтә башладылар. Ишан боларны каргады: — Сыйрате мөстәкыймнән яздылар. Зал-мозал булдылар! Кыямәттә Мөхәммәд Мостафаның Шәфәгатеннән мәхрүм калырлар! - диде. Уллары белән бергә бутап, советны, революцияне дә каһәрләде. Мәчетләрдә, аш-туй мәҗлесләрендә ачыктан-ачык сөйләп йөрде. Бу рәвеш вәгазьләр белән бергә ишанның исеме дә тирәякка бер байрак булып күтәрелде. Аның тирәсендә әллә ничаклы кешеләр кайный, шикле көчләр оеша башлады. Шәрәфи моны фронтка килгәч үк сизгән иде. Волбашкармага, авыл Советына әйтеп карады. Мәгънә чыкмады. — Ишанның даны бик зур. Бөтен тирә-якның мөселман крәстиәне аңа әүлия дип, кәрамәт иясе дип карыйлар. Әгәр аңа тисәк, татар авыллары советка каршы күтәреләчәк, фетнәләр башланачак, фронт авызында мондый бер эш Колчак тегермәненә су кою булачак, — диделәр. Ахырдан мәгълүм булды. Волбашкарма белән авыл Советы үзләре бөтенләй бу Зирекле ишанының мөридләре кулында икән. Аз гына бер нәрсә булса, болар хәзер барып хәзрәткә ишеттерә, каршы чара күрә торалар икән! Туры штабның үзеннән ярдәм сорарга мәҗбүр булу менә шул сәбәптән иде. Шәрәфинең бу ишан турындагы сүзләрен тыңлап бетте дә, Миңлебаев шул минутта ук үзенә Гайнетдиновны чакырып алды: — Син, Шәмси, — диде, — мылтыклы, патронлы ике кызылармеец иярт тә, - диде, - менә Шәрәфиләр белән бергә Зирекле авылына бар. Анда ниндидер кара көчләр кайнашалар. Кирәген күрерсең. Атарлык булса, безгә хәбәр итәрсең, - диде. Егетләр язгы ташкында бата-чума Зиреклегә килделәр дә, волбашкармага да, авыл Советына да белдермәстән, туры ишанның йортын бастылар. Камап алып, тентүләр башладылар. Иң элек күзгә ташланган нәрсә шул булды: әллә чын, әллә ялган, хәзрәт үзе түшәктә авырып ята, авызыннан күбекләр чәчә, аның янында ярым крәстиән киемендә Вәли бай, тагын ниндидер бер яшь татар прапорщик-әфисәр. XLIII Вәли Хәсәнов үзен бик тыныч тотарга тырышты. Монда нигә килүен сорагач: — Каладагы йортларыбызны алдылар . Шуннан авылга күчтек. Авырый дип ишеткәч, карт хәзрәтнең хәлен белим дип кердем, - диде. Татар прапорщик-әфисәр Казанныкы булып чыкты. — Мәскәүгә барганда, ишан хәзрәткә тапшырырга дип, әманәт-бүләк биргәннәр иде. Шуның өчен килдем, — диде. Боларның сүзләренә, әлбәттә, беркем дә ышанмады. Яннарына мылтыклы бер иптәшне калдырдылар да, башкалар, бөтен йортны, бөтен өйләрне актарып, астын өскә китереп тентергә тотындылар. Чәүкә көтүенә лачын килеп сугылды. Яисә сарыклар өстенә көтелмәгәндә арыслан сикереп төште. Ишанның бөтен йорты, өйләре, кешеләре, бөтен Зирекле авылы менә шулай кайный башлады. Анда елау, монда кайгыру, тегендә каргау, арттарак куркыту — һәммәсе бергә буталды. Шул куе төтенле янгын дулкыны эчендә аз гына да борчылмаган тик бер генә кеше — ишанның дүртенче хатыны Кәримә генә булды. Ул әллә акылдан шашкан, әллә юри шулай кылана, әллә чыннан шулай шатлана: Шәрәфиләр корал белән килеп басып, тентергә тотыну белән, бу хатын кайдадыр сикереп очты да әллә кайдан, түшәк-ястыклар эченнән бәйләм-бәйләм ачкычлар өстерәп чыгарды. Бергә булышып, тентешеп йөрде. Иң элек идәненә келәмнәр, юрганнар җәйгән, почмакларга яшел тышлы калын китаплар белән тулы шкафлар куелган зур залны карадылар. Бу — ишанның мөридләр, авырулар кабул кыла торган урыны иде. Аннан башкаларга күчтеләр. һаман Кәримә юлбашчылык кылып барды. Олы хатынга бер өй икән — аны күрсәтте. Икенче хатынга бер өй икән — аны күрсәтте. Өченче хатынга бер өй икән — аны күрсәтте. Аннан соң яшел такта белән әйләндерелгән бакча эчендәге өйгә алып барды. Бу әле яңа иде. Моның һәммә җирендә кадер күренә, пөхтәлек күренә, иркәлек күренә. Стеналар — яңгыраган нарат. Ишекләре, тәрәзә яңаклары, түбәләр — һәммәсе яшел буяулы. Юллар сап-сары ком сибүле. Хатын тәмләп, яратып күрсәтте дә, ни өчендер болардан калмый йөргән аксак инвалидка елмая төшеп: — Менә бусы минеке, — диде. Шыңгырдатып көлеп куйды. Өйләрдән шундый ук шаяручылык белән егетләрне келәтләргә, амбарларга алып барды. Башкалардан тиз-тиз үтеп, ахырдан тимер ишекле таш келәткә китерде дә: — Инде монда хәзрәтнең гомерлек хәзинәсе! — дип, зур йозакларны шалтыратып ачып җибәрде. Тентүчеләрнең күзе алдында кызыклы бер дөнья ачылды. Гайнетдинов аптырабрак як-ягына карады да келәтнең төньяк стенасы буена ябылган зур киндерне күтәреп ташлады. Анда бер почмактан икенчесенә чаклы самавырлар тезелеп яталар; боларның зуры, кечкенәсе, җизе, бакыры, көмеше, искесе, яңасы - һәртөрлесе бар. Шәрәфи үзен тыя алмады: — Болар ниләр?.. Каян җыелганнар?— дип кычкырды. Хатын бер инвалидка, бер Гайнетдиновка йотылып карады, яңгыратып көлде: — Ни булсын! Хәзрәткә фидиягә килгән самавырлар! Гайнетдинов дәвам итте. Төньякка куелган чәчәкле чыбылдыкны тартып ачты. Анда тәртип белән тезелгән ятак әйберләре килеп чыкты. Атлас юрганнар, ефәк, плүш одеаллар, чигүле тышлы мендәрләр, мамык ястыклар, түшәкләр — һәммәсе тау булып, бер-бере өстендә өелеп утыралар. Кабарынып, арган тәннәрне йомшакта ял итәргә чакырып торалар. — Бу ниләр тагын? Хатын тагын көлде: — Ни булсын! Хәзрәткә фидиягә килгән әйберләр! Тагын карадылар. Тагын зур сандыкларны ачтылар. Келәт нафталин исе белән тулды. Бу ис борыннарны яра башлады. Тәмәкене хәтерләделәр. Инвалидта махра бар икән. Шәрәфинең кесәсеннән иске бер китап кисәге чыкты. Шырпылары юк иде. Хатын, йөгереп барып үз өеннән китереп, Гайнетдиновка бирде. Нафталин исе белән куе төтен бергә буталды. Шул зәһәрле томан эчендә кызылармеецның берсе ачылган чаршау артыннан, шаярта-шаярта, берәм-берәм әйберләр ыргыта башлады. Монда киемнәр иде. Төлке тамак туннар, болан тышлы зур калын дохалар, ялтыр төймәле билле туннар, кама читле, тиен эчле намаз туннары, постау бишмәтләр, бикасап камзуллар, атлас кәзәкиләр, яшелле-аклы, кызыллы-каралы, зәңгәрлекүкле карап туймаслык матур Бохара чапаннары төрле төс белән диңгез дулкыны кебек сокландырып уйныйлар. Болар өстенә тагын әллә ничаклы ак, зәңгәр Урта Азия кәләпүшләре, чалт кара ефәктән яки укалап эшләнгән Казан кәләпүшләре, кыйммәтле камчат бүрекләр тезелгәннәр. — Болар ниләр? Җавап шул ук: — Хәзрәткә фидиягә килгән киемнәр! Барын берәмләп карап бетерергә мөмкинлек булмады. Нафталин исе, үлек исе, гатырша мае исе бары бергә кушылып, әллә нинди кабер череге, ләхет сасысы белән келәтне тутырдылар. Шуның белән тикшеренү җитәр дип табылды. Булышлык иткәненә рәхмәт әйтеп, хатынны җибәрделәр. Егетләр, келәт алдына утырып, махраны тарта-тарта, киңәш ясадылар. Башка чара булмады. Үзләрен шул көннән үк кулга алдылар. Бөтен бу җыелган әйберләрне авыл ярлыларына өләшеп бирделәр. XLIV Ләкин моның белән эш бетмәде. Иртә белән аксак инвалид яңа хәбәр китерде: — Ишанның кичә фәкыйрьләргә өләшенгән барлык әй - берләре бүген төнлә кире кайтып, үзләренең элекке урыннарына тезелеп утырганнар! Тикшергәч, шул мәгълүм булды: ишанның нәрсәсенә тигән кешенең кулы-аягы корый, имеш, дип, коткы таратканнар. Нәрсәләр алган ярлылар, куркып, саташып, исән чакта котылып калыйм дип, һәммә әйберләрен кире китереп ташлаулары шуның өчен икән. Төн буена авыл гөж кайнаган. Фәкыйрьләр ташый торалар, кайткан берен хәзрәтнең өлкән хатыннары нәкъ элекке урыннарына, элекке тәртип белән куя баралар. Моның белән генә калмады. Волбашкармада, ишан ябылып куелган бүлмәнең ишеге төбендә, елга буе сузылган койрык ясалды. Хәзрәт кулга алыну белән, аның мөридләре, иярченнәре хәл белергә, дога-фатиха алырга агылдылар. Бөтен урам шулар белән тулып китте. Ул арада әллә ничаклы әкиятләр дә ясалып өлгерде: имеш, бүген төнлә хәзрәт үзен каравыллаган кызылармеецка әйткән, имеш, минем төнге намазларым бар; син миңа комган белән су керт, дип әйткән, имеш. Каравыл тыңламаган, имеш, андый юк-бар белән маташа торган урын түгел бу, дигән. Шуннан үзе теләмәстән йоклап киткән, имеш; ул йоклагач, хәзрәт бер дога укыган да, имеш, кул-аягыннан тимер богаулар шалтырап төшкәннәр, имеш; ишан хәзрәт, якындагы елгага барган да, имеш, тәһарәт алып, кире үзе ябылган урынга кайткан, имеш. Аннан тимер богаулар яңадан аңа киелгәннәр, имеш тә, ул төнге намазларына тотынган, имеш; шуннан соң теге каравылдагы кызылармеец та йокысыннан уянып аягына баскан, имеш; ләкин ул хәзрәтнең елгага барып, тәһарәт алып килүләрен белмәгән, имеш. Бу имешләр белән бергә тагын әллә нинди ялган хәбәрләр дә таралып баралар. Шәрәфи бераз башын югалтты. Гайнетдиновның йөзе тимерләнеп катты. Күзенә кискен карар чыкты. Инвалидның бу сүзләрен тыңлап бетергәч, берничә минут уйланды да кинәт сикереп торды. Мылтыгын алды да: - Әйдәгез, - диде. Волбашкарма алдындагы зур мәйданга Зирекле авылының ярлы халкын җыйдыртты. Үзе хәзрәтнең хәлен белергә, догасын алырга дип, утыз чакрымнан килгән бай кулакның арбасына менде дә крәстиәннәргә кыска, ләкин ачы сүз сөйләде: — Кызганып, бер контрны исән калдырсаң, мең крәстиәннең башына җитәр ул! — дип сөземтә ясады. Киң мәйданны болыт булып каплаган халык диңгезе тынды. Күзләр түбәнгә, аяк астына текәлде. Телләр киселде. Аксак инвалид белән бер кызылармеец барып, ябылган җиреннән ишанны китерделәр. Аның зур, калын гәүдәсе акрын, сабыр кузгалып атлады. Йөзендә, күзләрендә үлем куркусы иде. һичкемгә күтәрелеп карамады. Советка буйсыну турындагы сорауларга каршы кипкән карт тавыш белән: — Без фәкать Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә генә итагать итмәк илә мөкәлләфбез 2, — дип җавап кайтарды. Аңа тагы: — Без Аллага каршы кешеләр белән бара алмыйбыз! — дип өстәде. Артык бер сүз сөйләмәде. Гайнетдинов авыз ачмады, иптәшләре белән киңәшмәде, кул селтәве белән халык диңгезен икегә ярды, ишанны волбашкарманың таш коймасына китереп терәде дә совет турында яңадан сорады. Тоткын шул ук җавапны кискен бер рәвештә кабатлады. Гайнетдиновның бер кулы һаман кабурында иде. Ишан соңгы сүзен әйтеп бетә алмады, үзалдына дулкынланып торган халык диңгезе өстеннән бөтен тирә-якны гөрелдәтеп каты мылтык ату тавышы шартлады. Гәүдә чалма-чапаны белән җиргә ауды. Уң кулы белән йөрәген тотты. Ләкин үлмәгән иде. Егет ишанның маңгаена төзәп тагын берне атты. Шуның белән тыны киселде. Ул көннәр каты көрәш көннәре иде. Контрреволюция этләренең төрле яктан һаулап күтәрелеп, яшь революция арысланының бугазын чәйнәп өзәргә ташланган чаклары иде. Гайнетдинов шул революциянең бер солдаты иде. Кануннан маддәләр тикшерергә вакыты булмады, ул елларда революциянең кодекслары гамәлдә бар булсалар да, кәгазь өстенә тезелеп язылмаганнар иде әле. Бу хакта күп уйлана алмады, контрреволюциянең зарарлы бер эте дип атты да җибәрде. Әгәр безнең хәзерге юристларыбыз ул вакыйганы хөкем астына алып, бүгенге кодексларыбыз буенча тикшерәчәк булсалар, һаман да Гайнетдинов эзеннән барырлар, җинаять кодексының 59 нчы маддәсе буенча иҗтимагый саклануның югары чарасын тиеш диярләр иде. Рәхимсез фронт болай нечкәләп тора алмады. Гайнетдинов атылган үлек гәүдәне шул ук төндә, әлбәттә, халыктан бик нык яшертеп, тауга, чокырга чыгартып күмдерде. Икенче көнне яңадан ярлыларны җыйды. Тагын кыскача, ачык берничә сүз әйтеп, шулай бетерде: — Иптәшләр, крәстиәннәр, — диде, — начар үлән ашлыкны боза! Сез үзегез дә тарыдагы билчәннәрне, сөтле үләннәрне утап ташлыйсыз, игенне болардан тазартасыз. Менә мин дә кичә ишанны утадым, — диде. Ике көн арттан йөреп-йөреп тә сүз әйтә алмаган аксак инвалид Сәмигуллин бүген телгә килде: — Агайлар, — диде, — минем күздән пәрдә китте, — диде. — Шәмси абзый килеп, безнең басуның чүпле үләннәрен утаган икән, ни эшлисең, рәхмәт инде аңар! — диде. Озак маташырга вакыт юк иде. Әле дә Садыйктан "Юк белән көн әрәм итәләр... Тизрәк полкка кайтсыннар" дип сүз килде. Гайнетдинов мондагы советны, волбашкарманы таратты, фронттан кайткан солдатлардан биш кешелек ревком төзеде, моңа аксакны рәис ясады, өч көн эш өйрәтергә дип, аның янына Шәрәфине калдырырга булды. Ревком волбашкарма аппаратын ишанның урамга буй зур өенә күчерде. Теге кич таратылып та бүген кире кайтарылган чүп-чар әйберләрне яңадан фәкыйрьләргә өләште дә үзе полкка китте. XLV Инде бу юлы өләшенгән нәрсәләр кире килмәделәр. Хәзрәтнең дүртенче хатыны Кәримә аңарчы яшерен барган романын дөньяга фаш кылды — аксак белән ачыктан-ачык чытлыклана башлады. Ишанның кырыгын үткәргәч, кырык беренче көндә инвалид егетне бөтенләй шул хәзрәт тарафыннан салынып бирелгән яңа, матур өйгә күчереп китерде. Ирле-хатынлы булып тора да башладылар. Ләкин мөридләр, иярченнәр арасында эчке дулкын озакка барды. Көттеләр. Зур афәт көттеләр. Җир ярылыр, ай, кояш тотылыр, яшен сугар дип өметләнделәр. Шул дулкын эчендә үлекнең каберен эзләргә тотындылар. Тауларны, урманнарны, яланнарны, су буйларын айкадылар. Ләкин эш чыкмады. Ачык таба алмадылар. Урманда, зур агач төбендә, бер ермакның башындарак, яңа чыга башлаган бер чишмә бар. Шуның янында җир аз-маз казылган кебек күренде, ниндидер кан эзләре дә бар кебек булды. Күп мәртәбәләр истихарә кыйлып, мәрхүмнең рухыннан сораганнан соң, остаз әүлиябызның зираты шулдыр дип, чишмәне таш белән әйләндерделәр. Янына зур имән казык кактылар. Аңа аять яздылар. Хәзер моңа зур юл бара. Мөридләре, иярченнәре, авыру карчыклар өзлексез бу кабергә агылалар; хәзрәткә Коръән укыйлар, дога, ярдәм эстиләр, чишмәнең суын кечкенә савытларга тутырып алып китәләр. Бу хәзер бик күп төрле авыруларга шифа бирә башлады, диләр. Ишанның бу җир йөзендәге тән гомере шулай бетте. Ләкин аның канаты астында байтак эшләр кылырга уйлап яткан Вәли Хәсәнов качып котылды. Күзәтүчеләребез аның тегендә — Колчак ягында шәп каһарман булып телләрдә йөргәнен хәбәр иттеләр. Берничә сүз белән котылырга өметләнгән кочегарны сәгать ярым тарткаладылар. Хөкемнең рәисе, әгъзалары, прокурор, яклаучылар, гаепләнүчеләр, бер-бер артлы яудырган сораулары белән өзгәли торгач, Садыйкны менә шул зур чуалчык күренешне бүлгәли-бүлгәли сөйләп чыгарга мәҗбүр кылдылар. Ул тезеп сөйләмәде, сөальләргә җавап бирә барды. Ләкин җаваплар бергә җыелгач, зал алдында әнә шул югарыгы вакыйга тулы, җанлы көенчә үтте. Актык сүз итеп Миңлебаев болай диде: — Гайнетдинов иптәш безнең полкка бөтенләй борчылып, гаепле кеше булып кайтты. Ни бар, дим. Тузанны туздырдык, идеологиясен җимердек, үзәген качырдык, ди; ишанны аттым, Вәли Хәсәнов эт икән, крәстиәнчә киенеп, фронт аша Колчакка качты, ди. Менә минем бу турыда бар белгәнем шул. Садыйк арып утырды. Салахиевның утлы дошман күзләре аның өстеннән китмәделәр. Залдагы халык бу авыр вакыйгалардан тынып, басылып калган кебек булды. Рәистән рөхсәт алып, прокурор Вәли Хәсәновтан сорады: — Сез ни өчен ул вакытта советтан Колчакка качтыгыз? Залның меңнәрчә күзе байга терәлде. Ни җавап бирер дип, тыннарын кистеләр. Ләкин Вәли кыска әйтте: — Хаталар булды инде, — диде дә тукталды. Бераз торып тагы өстәде: — Мин качарга уйламадым... Ул чакта бит совет бер җирдән чигенсә, байларны рәһенгә алалар иде. Шуңардан курыктым. Исәбем хәзрәттә качып калу иде... — Алайса, нигә крәстиәннәр киеменә киендегез? — Танымасыннар дип. — Алайса, ничек Колчакка кушылдыгыз? — Мин яшеренгән авылны совет ташлап китте. Кызыллар чигенде. Менә шулай үзеннән-үзе аклар ягында калдым. Прокурор саклыкта тоткан актык сөален бирде: — Колчак хәрәкәте файдасына күпме акча бирдегез? Вәли Хәсәнов авыр уйланды. Залны карап әйләнде. Акрын тавыш белән әйтте: — Аны ничек беләсең инде? Без шулай гомер буенча гадәтләндек инде: авылыбыз ярлы. Балалар надан кала. Мәктәпкә акча бир дип сорап килделәр. Аңа биреп җибәрдек. Яндык, сәҗдә кылырга урыныбыз калмады, мәчет салырга ярдәм ит, диделәр. Аңа биреп җибәрдек. Милләтнең теле юк, гәзит кирәк, диделәр, еллар буенча аңа түгә бардык. Аерым мөселман полклар төзибез, милли байлар иганә кылсын, диделәр — аңа да кире кайтармадык. Дини, милли идарә бар, акчага мохтаҗ, диделәр — кулдан килгәнчә аңа да өлеш чыгардык. Боларның исәбен бер Алла үзе генә белсен! Колчак ягында йөргәндә дә, гаскәр ач, ярдәм кирәк, диделәр. Аңа да бирдек... Моның да исәбен бер Алла үзе генә белсен! Җавапчы туктады. Шәяхмәтнең күңелендә бу юлы да үзенчә бик үткер сөаль бар иде. Әгәр моны сорамый калдырсалар, ул һәммәсен тагын ишәкләр дип сүгәргә әзер иде. Ләкин болай сүгенергә туры килмәде. Әгъзалардан берсе — сул яктагысы — рәистән рөхсәт алып, сөаль бирде: — Сез әйтсәгез иде, совет вакытында совет эшләре файдасына күпме, ничек ярдәм иттегез? Залның арткы сафларында берничә кеше, "хи-хи-хи" көлеп, көч белән авызларын капладылар. Ләкин тыела алмадылар. Аларга уң яктан, уртадан кушылучылар булды. Бөтен зал хахылдап көлеп җибәрде. Вәли байның бу сорауга каршы, бераз аптырап, "Кулдан килгәнчә бирә барабыз советка да..." дигән җавабы шул көлүләр эчендә батты. Рәис, нык шалтыратып, залны тәртипкә кайтарды. Тагын чыгару белән куркытты. Мәсьәләнең бу моменты өчен китерелгән шаһитларның соңгыларыннан берсе ишанның дүртенче хатыны Кәримә белән моның хәзерге ире кызыл инвалид аксак Сәмигуллин иде. Рәис боларны чакыртты. Залда тагын үткен бер кызыксыну уйганды. Муеннарын борып, башларны сузып, хатынга карадылар. Бу әле дә җиңел йөрешле, нечкә төзек буйлы, үткен сүзле, бераз кыланчак, бераз куштан хатын иде. Аз гына да тартынмады. Үзен каһарман кебек сизенде, һәр сораганда, күп сүз белән киңәйтеп, шаңгырдатып җавап бирде. Элекке ире, атылган ишан турында начар тел әйтмәде. Дүрт көндәшнең үзара тормышы турында көлә биреп сөйләде: — Нәрсә әйтәсең ди, дүртеңә бер ир! Ул да җитмеш яшьлек карт! Көн-төн талаш, каргыш булмый ни эшләсен?! Учлап чәч йолкышкан чаклар да була иде, — ди. Вәли Хәсәновны да какмады. — Элек зарарлы микроб дип сүгеп йөрсә дә, совет чагында үзе килеп ишанга кул бирде, — ди. — Миңа һәр килгәндә хәзрәт аркылы кыйммәтле бүләкләр китерә иде, - ди. Шуның белән бергә Колчак басып кергән көннәрдә Вәлинең үзләрендә ничек качып ятканын, кайда, ничек крәстиән киемнәре алганын да яшерми сөйләде. Тагын сайрарга дәрте юк түгел иде. Ләкин билгеле әйберләр булганга киңәйтмәделәр. Кызыл инвалид Сәмигуллин да тик берничә җавап белән бетерде. Сәяси моментның ахыры якынлады. Рәис Җиһанша картны залга чакыртты. XLVI Бабай зур гәүдәсе, киң җилкәсе, күкрәккә төшкән ак сакалы, җыерчыкланып яргаланган карт йөзе, басынкы кыяфәте белән килеп керде. Аның аягында оек белән кәвеш, өстендә камзул, башында яңа кәләпүш. Гадәтенчә, рәиснең соравыннан соң сүзгә керешкәнче, ак сакалын сыйпады. Тамак кырды да бераз карлыккан каты тавыш белән өзеп җавап бирде. — Минем белгәнем шул: кара белән кызыл инде, — диде. Рәис бераз гаҗәпсенде: — Ничек "кара белән кызыл" ул? Карт ачуланыбрак аңа карады. Киң маңгаена калыккан тирләрен яулык белән сөртте. Киреләнгән тавыш белән бәйләнеп җавап бирде: — Безнең менә дигән кешебезне үтердегез ич! Кара белән кызыл булмый нәрсә булсын? Зал бер әйбер дә аңламады. Рәис яңадан ипләп төшендерде. Күргән-белгәнне атап, ачык итеп сөйләргә кушты. Ләкин моның файдасы булмады. Җиһанша бабай үз дигәнендә нык торучан, үзсүзле кире картлардан иде. Рәиснең әйткәннәрен колагына да элмәде, үз башында ни-нәрсә тупланган булса, үзенчә шуларны алды да тезеп китте. Паларусовка сөйләгәндәге кебек бармак санап башлады: — Теге якта кырык, бу якның егермесен алсак, алтмыш була. Тагы бишне, алтыны кушсак... Шулай мин ул чакта җиде-сигез яшьтәге малай булганмын. Эт белән, болын белән, агач белән бергә кушып, барыбызны бер кәгазьгә язып саттылар. Әнкәйне дә, сеңлем белән энемне дә шунда бергә саттылар. Хуҗабыз мөселман алпавыт, мәрхүм Хәйдәр мирза Акчулпанов үзе кәгазьгә кул куйды... Рәис аптырап шаһитның сүзен бүлде: — Болар нигә? - диде. Карт аз гына да борчылмады: — Сабыр итсәң, морадыңа җитәрсең. Әзрәк түз, - диде дә тагын тезеп китте. Аркаларында уйнаган камчыларның, чыбыкларның санын сөйләде. Аннан азатлыкка барды: — Камчы туктады, әмма тамак ач калды. Ирек килде, җир китте, — диде. Аннан бишенче елга килде. — Түзмәдек, йә җан, йә җир дидек тә, боярның тупрагын басып чәчтек, — диде. — Менә берзаман Акташны кара яу капламасмы! Авылда бик-бик калын кое баганасы бар иде. Фәхринең атасы Тимершаны (ул миңа бертуган эне була) аягын югары шул баганага астылар. Яшь, матур әфисәр үзенең ялтыр кылычын кыныннан чыгарды. Асылган Тимершаның тәнен кылыч белән телгәли дә тоз сибә, телгәли дә тоз сибә. Үзе сүгенеп сорый: "Әйт, сезне кем котыртты, кем корал бирде?" — ди. Тимерша чыкмаган җаны белән гырылдап җавап кайтара: "Кем котыртсын?! Җирсезлек котыртты!" — ди. Тагын кисәләр, тагын тоз сибәләр. Тагын сүгенеп сорыйлар: "Әйт, кем котыртты?" — диләр. Тимерша чыкмаган җаны белән гырылдап җавап бирә: "Кем котыртсын?! Җирсезлек котыртты!" — ди. Тагын кисәләр, тагын тоз сибәләр, тагын сүгенеп сорыйлар: "Әйт, кем котыртты?!" — диләр. Тимерша актык сулышы белән гырылдый: "Кем котыртсын?! Җирсезлек котыртты!" — ди. Менә бит безнең Фәхриләр нинди кан эчендә чыныгып җитешәләр. Шуңа күрә әйтәм дә, кара белән кызыл, дим. Мин ул чакта Паларусовка да әйттем. Фрунзе иптәш белә, син дә белеп кит, калага кайткач, хөкем ияләренә әйтерсең, дидем, Самарда коммунистларны суйдылар, чех күтәрелде. Шуннан безнең Акташ авылы, үзе бер әтрәт ясап, акка каршы, алпавытка каршы сугышка чыкты. Бу әтрәттә егерме хатын, җиде аксакал бар иде. Барлыгы бездән генә ике йөз кеше иде. Минем Перекопта үлгән улым исән чагында ил картларына ачык әйтеп язды, безнең Акташ әтрәте, диде, Фрунзе иптәшкә дә мәгълүм ителгән икән, диде. Фрунзе иптәш, диде, беренче татар крәстиән әтрәте дип, рәхмәт укып, боерык биргән, диде. Менә бу әтрәт Фәхри әтрәте иде. Акылны кәчәгәр бирде, әмма җигелеп тартучы батыр Фәхри булды. Инде кызыл белән кара дими нәрсә дим?! Карт туктады. Рәис шуның белән бетерү исәбендә иде. Ләкин прокурор тынычлык бирмәде. Шаһиттан сорады: — Сез Вәли Хәсәновны якыннан беләсезме? Бабай каты кереште: — Якыны-ерагы шул: "Хезмәт"кә килеп эшли башлагач, ул тирече Вәли дигәнегез минем тирәдә сырпаланып карады. Мин аңа туп-туры кистем: син, дидем, тугры сүзгә колак сал, дидем, "Кызыл Татарстан" дидем, моңарчы да күп хәсрәтләр чикте. Инде бергә-бергә аның яраларына май сөртергә кирәк, тизрәк уңалсыннар, дидем. Әгәр син монда юньле эшлисең килсә, безнең сәвит егетләре белән бер аяктан йөре, дидем. Монда без баш, дидем. Калада кәчәгәрләр баш булса, монда без баш, дидем. Прлитар — башчы, без ярлы крәстиәннәр — таяныч, дидем. Ленин әйткән икән, диктатурасыз эш чыкмый дип әйткән, дидем. Кулак белән көрәш, урта белән дуслаш, ярлыга таян дип әйткән, дидем. Каладан килгән егетләр безгә менә шулай дип өйрәтәләр, дидем. Юк, ул тиречегез минем кебек исәр картның сүзенә колак салмады. Бар белгәне шул булды: байны баетты, ярлыны онытты. Шулай булгач, кызыл белән кара дип әйтүем туры килмиме? Берсе — кара, берсе — кызыл. Сез, балалар, каладан безгә — авылга кеше җибәргәндә юньләп аера белмисез! Безнең иске алпавытлардан да җаныбыз бик өшегән! Борынгылар әйткәннәр, бүрене күпме ашатсаң да урманга карый ул, дигәннәр. Башка сүзем юк, тик менә шундый бүреләрдән безнең менә дигән кешебезне әрәм иттердегез!.. Хөкемнең бу утырышы шуның белән тәмам булды. XLVII Хуҗалык белән сәяси момент кичте. Иртәдән үлем башланды, җинаятьнең өстендәге кара пәрдәләрнең соңгысын күтәрделәр. Җавапка беренче чакырылган кеше Фәхринең хатыны Гайшә булды. Залдагы халыкның күбе өчен аның исеме съездлар, конференцияләр буенча мәгълүм иде. Байтаклар гәзитләрдә аның рәсемен күргәннәр иде. Ләкин бүген аның үзен гәзитләрдә чыккан рәсеменнән яхшырак кебек таптылар. Авыр кайгы, бәлки, шулай үзгәрткәндер, йөзендә, күз карашында мәгънә бар, диешеп сөйләштеләр. Хатыннар бу тикшерүне нечкәләп, аның битендәге сипкелләре дә азая төшкән дип хөкем иттеләр. Рәиснең кушуы буенча, Гайшә иренең гомерендәге актык көннәрен, актык сәгатьләрен сөйләде. Тимерлеккә кайчан, кем белән китүләренә тукталды. Ялгыз каенда кочегар белән аерылышып, Фәхринең берүзе кичкә каршы совхозга баруын әйтте. Рәиснең биргән сөале буенча, яшенле төндә, әнә кайта, менә кайта дип, самавырын сүндерми, ирен көтүен тасвир кылды: — Аннан Шәяхмәт белән икәүләп Шәнгәрәй абзыйга бардык, - диде. Ул шуның белән сүз бетәр дип өметләнгән иде. Башкалар кузгалмады. Ләкин Вәли Хәсәновны яклаучы Арджанов бер-бер артлы сораулар белән азапларга тотынды. Ул үзенең җыйган материалы буенча, үтерелгән Фәхрине тар холыклы, бәйләнчәк, сугышчан табигатьле адәм дип белә иде. Шуның бер читен ачтырырга теләде, һәммә сораганы менә шул исәптән иде. — Ни өчен ирегез Фәхретдин Гыйльманов сезнең авыл Советына баш булып сайлануыгызга каршы төште? Хатын моңа гаҗәпләнде. Кинәтрәк кычкырып куйды. Тавышы залда чыңгылдап калды. — Менә кирәк булса! Нигә ул каршы төшсен?! Ул бер сүз дә әйтмәде, мин үзем киреләндем! — Ни өчен? — Шулай булды инде! — Ничек "шулай булды инде"? Гайшә өчен һәрвакыт бер ачу китергеч әйбер булып йөргән нәрсә ул монда да кузгалды. Аңа тагы үзе сөйләп йөрергә бер дә теләмәгән әйберне ачарга туры килде: — Киреләнүем Фәхридән булмады... Мин авырлы идем. Карынымда дүрт айлык балам бар иде. Йөкле көенчә ничек итеп андый эшне үтисең? — диде. Залдагы халык елмайды. Кайберләр, үзара пыш-пыш сөйләшеп, акрын көлештеләр. Ләкин Гайшәнең боларга бер дә исе китмәде. Арджанов һаман тынычланмады: — Фәхретдин Гыйльманов белән арагыз ничек иде? Үзенең бәйләнчек табигате белән сезне бик кысмый идеме? Кыйнап, сугып бармый идеме? Гайшә кырт кисте, тагы бераз зәһәрле, әрнүле тавыш белән сүз ташлады: — Дөнья булгач, анысы да булгандыр, — диде. Тагын өстәде: — Болай без әйбәт тордык. Фәхринең юкка-барга бәйләнү гадәте юк иде, булмаганны сөйләп маташасыз, — дип, каты сүз белән кабатлап куйды. Гайшәдән соң керәшен бабай кертелде. Аның татарча исеме — Биктимер Вилданов, поп кушканы Иван Панкратов икән. Башында картуз, өстендә биле бөргән поддевка. Мыегы авызын каплап тора. Бөтен кыланышы-торышы буенча коеп куйган урыс мужигы. Ләкин теле бөтенләй саф татарча. Рәис, гадәт буенча, аңа шаһитлык бурычларын аңлатты. — Тик дөресне генә сөйләргә тиеш икәнегезне онытмагыз, - диде. Карт карлыккан тамак төбе тавышы белән җавап кайтарды. — Ярар, онытмам. Миңа нәрсә: миңа Христос та бер, Мөхәммәд тә бер. Мин — урыс алласына да төкергән, татар алласына да төкергән кеше. Хәзер минем менә шулай, — диде. Зал аптырап куйды. Рәис тизрәк мәсьәләгә тартты: — Фәхретдин Гыйльмановны сез кайда очраттыгыз? — Ялгыз каен янында очраттым. Кая барасың? дидем. Менә якынга, совхозга барам, диде. Әйдә утыр, мин шуннан үтәм, дидем. Барганда сөйләнә барды. Совхоз башында бер эт ята, шуны һаман кумыйлар, ди. "Хезмәт"кә җиткәч, ул төшеп калды. Мин үз юлыма киттем. Керәшен бабай шулай җиңел котылды. Сораулар белән аның башын әйләндермәделәр. Ул сүзен бетерде дә шаһитлар өчен әзерләнгән урындыкларга барып утырды. Аның артыннан пионер Сабит Тимеркәев дигән унике яшьлек малайны чакырттылар. Бу йөгерә-атлый керде. Яланаяк, башында кәләпүш, муенында кызыл галстук; йөзе җилгә, кояшка янып, бакыр төсле кызарып беткән. Рәис, тик дөресне генә сөйләргә кушып, бер-ике сүз әйтте дә аның алдына шунда ук сөаль куйды: — Кендек турында ни беләсең? Малай ачык җавап бирде: — Без үзебез пионерлар әтрәде белән яланга, трактор эшләгәнне карарга, аннан лагерьга китәргә җыенып йөри идек. Шунда Гыймади бабай күренде... Як-ягына карады да җирдә яткан бер кендекне алып, җиң эченә тыкты. Аннан кайтып китте. — Нигә син моны Паларусов тикшергәндә әйтмәдең? Пионер кызарды: — Онытканмын, азактан гына исемә килде. Рәис сүзне совхозга күчерде: — Син ул көн нигә совхозга бардың? — Әнкәй җибәрде. Ашарга беткән, бар, әткәңә әйт, берәр нәрсә юнәтсен, диде. Безнең әткәй "Хезмәт"тә көнлек белән кар базының өстен төзәтә иде. — Фәхри абзаңны кайда, ничек очраттың? — Мин яланаяк барган идем, "Хезмәт"нең этләреннән куркып керә алмыйча, койма ярыгыннан карап тора идем, артымнан бер кеше сиздермичә генә килде дә минем күзләремне каплады. Кем? Танымасаң җибәрмим, ди. Мин шунда ук Фәхри абзый икәнен таныдым. Аның белән булгач, этләрдән курыкмый кердек. Ул мине әткәй янына ук илтеп куйды. Этләр читтән карап, ыр-р... ыр-р... дип, тешләргә кызыгып калдылар. — Әткәң белән Фәхри нишләделәр? — Әткәйнең тәмәкесе беткән икән. Фәхри абзый аның янчыгына берничә тартырлык махра салды. Шуннан мин әйттем, әнкәй әйтә, дидем, өйдә ашарга юк, берәр нәрсә юнәтеп җибәрсен дип әйтә, дидем. Шуннан әткәй эшен туктатты да бакча буендагы ике катлы зур өйгә барды. Аннан ачуланып, сүгенеп килде, эт булып эшлисең, вакытында акчасын түләмиләр, ди. — Син буш кул кайттыңмы? — Юк. Акча исәбенә он белән бәрәңге бирделәр. Эт тешләмәсен дип, әткәй мине капкадан чыгарып, юлга төшергәнче озатты. Үзе калды. — Фәхри абзаң калдымы? — Ул да калды. Аны баргач ук ялчылар сырып алдылар. Берсе, шуны да карамагач, нинди ячәйкә була инде ул, дип сукрана башлады. — Син тагын кемнәрне күрдең? Малай бармак белән санап китте. Гыймадины әйтте, Әхмине әйтте, Шәяхмәтне, Низамины әйтте, Вәли байны әйтте. — Вәли Хәсәновны ничек, кайда күрдең? — Өйнең бакчага караган ягында тирраста күрдем. Берүзе чәй эчә иде. Алдында өстәл, өстәлдә зур самавыр. Аның изүе чишелгән, башында матур кәләпүше кырын салынган, күкрәктә сәгать чылбыры. — Син нигә ул җиргә бардың? — Юри бардым. Буржуй нинди була икән дип күрер өчен... Залда хи-хи-хи... көлү китте. Күпләрнең күзе гаепләнүчеләр ягына юнәлде. Вәли Хәсәнов бу ике көндә байтак шиңгән, хәлсезләнгән иде. Пионер малайны хәйран булып тыңлады. Үз эченнән: "Кайчан, ничек яралып өлгерде бу шәйтан балалары!" — дип әрнеп, өметсезләнеп уйланды. Бала шуның белән тукталды. Рәис утырырга рөхсәт итте. Ләкин барып бер генә секунд утыргач, яңадан калыкты. Кызыл галстугын төзәтә-төзәтә, уң кулын югары күтәреп, өстәлгә карады. Рәис күтәрелгән кулны күреп сорады: — Пионер, сиңа нәрсә? Сүзең калганмы? — Калган шул. Әйтергә ярыймы? — Ярый. Сөйлә. Малай тагын алып китте: — Шул төндә, — ди, — безгә Шәяхмәт абзый белән Гайшә җиңги килде. Бик шәп яңгыр ява иде. Яшен яшьни иде. Без эт өргәнгә уяндык. Әткәй тәрәзәдән башын тыкты, ни бар, дип сорады. Гайшә җиңги әйтте, Шәнгәрәй абзый, нишлик икән? Фәхри юк бит. Кичә "Хезмәт"кә киткән иде, кайтмады. Берәр хәл булмаса ярар иде. Күңелем бик курка, диде. Безнең әткәй аягына чабата киде. Җилкәсенә чикмән салды. Бергәләп совет йортына киттеләр. Шуннан эзләү башланды... Сабит туктады. Рәиснең: — Сүзең беттеме? — дигәненә каршы: — Бетте! — диде дә шаһитлар урындыгына утырды. Кайбер вакыт ялгыз бүрене аучылар ераклап әйләндереп алалар. Качарга җай булмый. Сунарчылар, үзләренең корулы мылтыкларын төзәп, төрле яктан кыса киләләр, кыса киләләр, һава беткәндәй була. Менә тагы берничә атласыннар, бүре, алар кулына эләгеп, тоткын булачак, кара үлем аның бугазыннан алачак. Вәли Хәсәнов соңгы сәгатьләрдә үзен менә шул бүре хәлендә сизенә башлады. Тимер кыршау кысканнан-кысты. Шулай тарая барган кебек булды. Хөкем башындагы өметләр берәм-берәм югалдылар. Хәзер тыны куырылды, күз аллары караңгылангандай тоелды. Атасының бу рәвешле үзалдына үзеннән-үзе буылып барганын студент Мостафа тагын да үткенрәк, тагын да зәһәрлерәк әрнү белән йөрәгеннән кичерде. Утлы тимер кыршау гаепләнүче Вәли белән бергә бу егетнең үзен дә кысып киләдер кебек күренде. Егет шулай ялкын эчендә утырганда, рәиснең: — Җамалетдин Зәйнетдинов, — дип кычкыруына сискәнеп китте. Күтәрелеп караса, тегүче Җамали җавап биреп тора. "Бу ничек? Бу нихәл тагы? Кайчан терелеп чыккан бу?" Мостафа моннан берничә көн элек бу тегүченең авырып егылганын ишеткән иде. Аягында коры сызлау икән, хөкемгә килә алмый икән, канлы бишмәт турындагы саташуларыннан ваз кичкән икән, дигәннәр иде. Бу якты күкне каплаган куе-караңгы болытлар арасында аз гына, кечкенә генә булса да өмет нуры кебек бер нәрсә иде. Күрәсең, бу да сүнде. Шулай аптыранып шаһитка карады. Карагач,и бөтенләй хәйран калды. Моңарда аз гына да үкенү әсәре юк. Йөзе, сүзе, тавышы бик әтәчләнеп тора, әйтерсең кала сугышып алырга барган солдат! Җамали аңа шулай күренде. Тегүче Җамалиның аягындагы коры сызлау тиз туктады. Мәрьямбикәләрнең, Сираҗиларның шаукымы кагылудан гына башланган ул чир шулай ук тиз бетеп китте. Хөкем башланып, бөтен шәһәрдә Вәли байларга каршы күтәрелгән дулкын тегүчене ятагыннан тартып алды. Иренең авыруы белән борчылып эштән чыккан бичара хатынына: — Юк, юк, анасы! Болай ярамас! Үзем башладым, үзем очлыйм! — диде дә сикереп торып китте. Теге вакыт милиционер китереп биргән чакыру кәгазен алып, хөкем залына юнәлде. Юлда очраган танышларына әйтә барды: — Мин батырдым бит! Мин бит!.. Хи... хи... хи... — дип, бичарарак мактану белән көлде. Бу җинаять турында һәркайда күтәрелгән дулкын аның йөрәгендәге дәртен бик үстерде. Ул бөтенләй батырланды. Хөкем алдында һәммәсен ярып сөйләп бирергә дип, үз эченнән әллә ничаклы әзерләнде, әллә ничаклы сүзләр тезеп куйды. "Әйтәм! Барын да әйтәм! Элек заманда безнең кебек хезмәт кешеләренең каннарын эчкәнен дә әйтәм! Мәктәп, мәчет салдым дип мактанмасын! Болар дуңгыздан бер кыл гына дип тә әйтәм! Колчак файдасына миллионнар түккәнен дә әйтәм! Сәвиттән тире заводы алгач, эшчеләрне изгәнен дә калдырмыйм! Кара биржада бриллиант патшасы булганын да ачам! Әйтәм, барын да әйтәм! Бу ни эш бу, иптәшләр? Тирече Вәли элек тә каманда, хәзер сәвит чорында да каманда! Бу ни эш бу? Болай ярыймы, дип әйтәм!.." Җамали шулай дәрт белән хәзерләнеп керде. Ләкин ничектер киңәеп сөйләргә җай килмәде. Башта ук рәис түбәнге өстәлдәге әйберләр арасыннан канлы бишмәтне күрсәтеп сорады: — Моны таныйсызмы? — Нигә танымаска? Үземнең эш! Үземнең кул! Мин аны үзем танып, милиционерга үзем хәбәр иттем! Нигә танымаска? Тегүче Җамали артыннан чыккан итекче Кәмали дә шул ук сүзләрне кабатлады. Залның иң арткы почмакларыннан берендә утырган Сираҗи бу икенең болай җавап бирүләре өчен ачуыннан кара көйде, тиресенә сыймый башлады. Ул, башкалар җимерелсә дә, Җамали белән Кәмали исән калырлар, канлы бишмәт әкияте белән адәм көлдереп йөрмәсләр дип ышана иде. Шулай икән. Бөя бер җиреннән ерылса, китә бирә дә китә бирә икән! Аны һични белән туктатып булмый икән! Сираҗи да тимер кыршауның бик нык кысып килә башлавын сизенгәндәй булды. Арджанов, берәр якты өмет чыкмасмы дип, бишмәт мәсьәләсен куертырга уйлады, рәистән рөхсәт белән гаепләнүчеләрдән Әхмигә сөаль бирде: — Әхмәт Уразов, сезнең хәтерегездәме: бу бишмәтне сезгә Вәли Хәсәнов Фәхринең үлүеннән элек бирдеме, соңмы? Әхми авыр кузгалып аякка басты. Канлы, трахомалы күзләрен керле җиңе белән сөртеп алды. Залга да, хөкем өстәленә дә күтәрелеп карамады, аягындагы чабатага текәлгән хәлдә, сыек, тонык тавыш белән җавап бирде: — Ачык әйтә алмыйм... Шул көннәрдәрәк инде... Прокурор Вәли Хәсәновтан сорады: — Бу бишмәтне сез ни өчен Әхмәт Уразовка бирдегез? — Шулай, безнең электән калган гадәт инде: иске киемне фәкыйрь, мохтаҗларга өләшә торабыз... Бишмәт бу юлга шуның белән үзенең эшен бетерде. Мәйданга кендек чыкты. Рәис Әхмидән түбән өстәлдәге кендекне күрсәтеп сорады: — Шулмы? Әхми, түгел дип, баш селекте. Бу кендекнең бер очында — җеп, икенче очында нечкә кадак бар. Гаепләнүче егет боларга карап әйтте. — Миңа биргәннәре җепсез, кадаксыз иде, — диде. Комендант икенче кендекне күрсәтте. Әхми, шул дип, башын селекте. Прокурор тагын сорады: — Алай булгач, Яманкул чокырында, Фәхринең үлек гәүдәсе янында ничек итеп менә бу җепле, кадаклы кендекне табалар? Әхми, аяк астына караган хәлдә, зур багана кебек катып торды. Бер сүз дә әйтмәде. Яңадан сорагач, авыз эченнән мыгырданды: — Белмим, бернәрсә дә белмим. Үтерергә уйлаганым да юк. Яманкулга барганым да юк... Куак артыннан чыгып, ике тапкыр селтәндем дә кендекне шунда ташлап качтым... Башка бер әйбер дә белмим... Ләкин бу җавап белән канәгатьләнмәделәр. Хөкем әгъзалары да, гаепләүче белән яклаучы да, рәис үзе дә, төрле яктан килеп, Әхмәт Уразовны тарткалап карадылар. Үзләренчә, бик хәйләле тозакларга таба илтергә тырыштылар. Шулай да гаепләнүче үз әйткәненнән читкә таймады: караңгы төн, куак арты, тимер кендек, ике сугу, аннан качу... Аннан мари авылына барып, акча беткәнче эчү, типтерү... Аннан байның бүләге аксыл бишмәтне сатып эчү!.. Әхмидән менә шуннан артыкны ала алмадылар. Рәис гаепләнүчеләрдән Гыймади картны сөальләр астына куйды: — Гыймадетдин Бикмурзин, монда ничек ике кендек? Картның торышы, төсе байтак кызганыч күренде. Хөкем заманында ул тагын әллә ничаклы үзгәрде. Аның болай да ябык, кечкенә гәүдәсе тагын зәгыйфьләнә төшкән кебек булды. Йөзенә, күзенә тирән хәсрәт төсе чыкты. Сөальгә каршы бераз эндәшми торды да ачык, тулы җаваплар белән һәммәне хәйранга калдырды: — Берсе безнең совхозныкы, берсе "Байрак"ның Җиһанша картныкы! Җиһанша бабайның кендеге монда ничек килеп эләгә? Ничек канга буяла? Гыймади рәискә төзәп карады: — Шулай икән! Бер баткач батасың икән ул! — Ничек? — Менә ничек: мин Әхмигә бар, үтер димәдем. Бераз өйрәтергә, бераз акылга утыртырга кирәк, дидем. Бик җаныбызга тиде бит! Бай белән бергә мине дә карт көнемдә урамга чыгарып ыргыта, күрәсең, дип курыктым... Безнең "Хезмәт" белән "Байрак" арасында бер сукмак бар. Әхмигә әйттем, шул сукмак буенда, куак артында сагалап ятырсың, дидем. Кулына әнә шундагы җепсез, кадаксыз кендекне тоттырдым. — Карт туктады. Ләкин аны тагын сүзгә алып керделәр: — Шуннан соң? — Шуннан Әхми китте дә югалды... Мин йоклый алмый яттым, исереклек белән берәр хәлгә очрамасын дип, ярты төн булгач эзләп чыктым... Барсам, ни күзем белән күрим:исукмак аркылы бер кеше сузылып ята; карыйм — Фәхри! Йөрәгем шу-у итеп китте. Котым очты. Әй Ходаем, үз башыма гына маташкан икәнмен, дидем. Шырпы яндырдым. Бите, муены кан эчендә. Баш сөяге каерылып ачылган. Йөзе эштән чыккан. Селкетәм, тартам... Юк!.. Җан әсәре юк. Йөрәген тыңлыйм, юк! Тәне бөтенләй суынган. Исем, акылым бетте. Эх, мин әйтәм, баш китте, харап булдык, мин әйтәм!.. — Шуннан? — Шуннан эзне яшерергә тотындым. Иң элек Фәхринең канлы гәүдәсен Яманкул чокырына илтеп ташладым. Үтерелгән җирдә, сукмакта кан күп иде. Аны караңгы төн эчендә ипләп кырдым. Бар курыкканым ай иде. Үч иткән кебек, тулы йөзе белән болыт астыннан чыгып, миңа ике тапкыр карады. Аннан болытлар куерды. Йолдызлар да, тулы ай да югалдылар. Төннең куе караңгысы астында мин эшемне бетердем. Әхми кендеген куак астына ташлаган да күрше мари авылына китеп эчәргә тотынган. Аның начар гадәте бар: нык эчсә, күргән бер кешене кочаклап, елап, үзенең йөрәгендәгеләрен актара башлый. Әле дә эт булып исергән дә, акырып елап, үзен үзе суя башлаган: "Безнең халык нәрсә? Без кешемени?! Иске бишмәт! Утыз сум акча!" — дип җенләнеп, урамда котырып йөргән. Шуннан милиционер аны тотып безгә китерде. Кендекнең кайда икәнен ул үзе сөйләгәч, Паларусов икенче тапкыр тикшерүендә генә табып чыгара алды. — Алайса, Җиһанша бабайның кендеге ничек Яманкулга барып төшә? Ничек канга буяла? Гыймади дәшми торды. Зинданда айлар буенча аның йөрәген кимергән эчке бер көрәш тагын башланды. Ул бер уйлап, барын-барын әйтеп бетмәк булды. Фәхри үтерелгәннең икенче көнендә Сираҗи килеп, ничек-ничек җаваплар бирергә, ни эшләргә акыл өйрәткәнлеген ачарга ниятләде. Ләкин тагын тыелды. Тагын аны читтә калдырды. Икенче кендекнең тарихын сөйләп китте. — Ул, — диде, — болай килеп чыкты: минем күз алдымда кәчәгәр Садыйк килеп, Җиһанша картның кендеген алды да итегендәге кадакларны төйгечләде. Эш беткәч, шунда ук җиргә ташлады. Картка кире илтеп бирмәде. Бәлагә эләккәч, явыз шәйтан миңа вәсвәсә салды. Мин уңаен сагалап тордым-тордым да, кеше күрмәгән арада, шул кендекне җиң эчемә тыгып сыздым. Моны кечкенә малай күрсә дә, балалык белән онытып куйган. Мин кулымны кисеп, Җиһаншаның кендеген канга буядым да Яманкул чокырына, Фәхринең гәүдәсе янына илтеп ташладым... Шуның белән җепнең очы кәчәгәрнең муенына барып бәйләнде... Менә шулай, бер баткач батасың икән ул! Кендек артыннан уртага кергән утыз сум Гыймади белән Вәли Хәсәновны кара-каршы сүз алышырга мәҗбүр итте. Кылый күз бабай шундый ук ачыклык белән хөкем алдында әйтте: — Утыз сумның бер тиене дә миндә калмады. Вәли миңа ике червон, ике яңа бишлек бирде. Мин боларның һәммәсен Әхмигә тапшырдым. Фәхринең үтерелүендә мин беркемнән бернәрсә алмадым. Мин тик җан кыю гөнаһын йөкләдем. Башка бер табышым да юк, — диде. Прокурор сорады: — Вәли Хәсәнов, сез бу утыз сумны ни өчен дип бирдегез? Гаепләнүче баскан җирендә куырыла төште. Йөзенә үлем аклыгы чыкты. Тавышы каяндыр түбәннән кысылып килде. — Гыймади карт миңа әйтте, бу эт Фәхриләрнең авызларын капламый булмас, диде. Акчасыз эш чыкмый, майламый таба купмый, диде. Мин ваклап тикшермәдем. Берәрсен сыйларга уйлыйдыр, берәрсенә бүләк бирәдер дип исәпләдем. Менә үзең карарсың шунда, дидем дә утыз сумны бирдем. — Бишмәттән элек бирдегезме, соңмы? Хәсәнов уйланды, югалып китә язды. Аз сүз белән җавап бирде. — Ачык белмим, бер чамадарактыр... — диде. Бу сүзләрне янып тыңлаган Мостафаның йөрәге тукталгандай булды. Утлы тимер кыршау китереп кысып алды. Залдан үлем күләгәсе үткән кебек тоелды. XLVIII Ике якның көрәше башланды. Ләкин Мостафа моны тыңлый алмады. Тыңлаганнарын да башына сыйдыра алмады. Хәйран кала төшеп, күзләрен залга йөртте. Саф-саф урындыклар һәммәсе эшчеләр, һөнәрчеләр, хезмәткәрләр, кызылармеецлар белән тулы күренде. Арада базар халкы да, иске танышлар да күзгә чалындылар. Үзләренең шаһитлык бурычларыннан котылган байраклар да шул халык диңгезе эченә чәчелеп, сибелеп утырышканнар. Әнә иң алдагы урындыкларда Нәгыймә белән Гайшә тыгызланып сыенганнар. Аларның артыннан ук үзенең гаскәри курсант киемендә Шәяхмәт урынлашкан. Ул минут саен әле апасына, әле җиңгәсенә ниндидер сүзләр ата тора. Тегеләр ара-тирә елмаялар. Шәяхмәтнең сул ягында ишанның дүртенче хатыны куштан Кәримә үзенең аксак инвалиды белән янәшә урын алганнар да прокурорга карап тыңларга чумганнар. Иң арттагы сафларның берсендә зур гәүдәсе, ак сакалы белән Җиһанша бабай күренә. Аның янында кырма сакаллы, зур мыеклы, бишмәтле Шәнгәрәй утыра. Бу адәм дә, Мостафа кебек, прокурорның сүзенә бик артык исерми булса кирәк. Бишмәтенең эчке як кесәсеннән майланып беткән блокнот белән бармак башы чаклы гына кардәш-каләм кисәге чыгарды да тезенә куеп язарга тотынды. Аннан шул кәгазьне әкрен генә алды да алдагы кешегә сузды. Үзе, шлемына күрсәтеп, Шәяхмәткә җибәрергә икәнен аңлатты. Кәгазь, сафтан сафка күчә барып, курсантка тапшырылды. Монда гарәп хәрефләре белән "Бу эш су буе сузыла бит. Иртәгә минем язгы чәчү турында волкомда доклад була. Бүген пароходка өлгермәм дип котым оча. Син безгә Иделгә төшәргә автомобиль юнәйтә алмассыңмы?" дип язылган иде. Шәяхмәт тиз-тиз укыды. Апасының колагына нидер әйтте. Шлемын кулына тотты да, прокурорның (дөресе, прокурор иптәшенең) сүзен калдырып, залдан чыгып сызды. Түбән катта аерым кечкенә бүлмәдә телефон бар. Егет шуңа керде дә бер-бер артлы төрле кешеләргә шалтыратырга тотынды. Үзәк Башкармадан, машиналар буш түгел дип, бер сүз белән кырт кистеләр. Шәяхмәт сүгенде. Ышанмады. Берәрсе аркылы таптыртырмын дип уйлады. Шул исәп белән Василий Петровичны сорады. — Кичә Мәскәүгә, Үзәк Контроль Комиссия пленумына китте, - диделәр. Паларусовны чакырып карады. Гайфуллинны эзләтте. Тапмадылар. Кочегар Садыйк Миңлебаевка шалтыратты. Фабзавкомда, икътисади киңәшмә җыелышында, дип җавап бирделәр. Фабзавком телефонын сорап, анда шалтырата башлады. Бирми азапладылар. Аннан ялгыш тоташтырганнар: фабзавком урынына үлекләр күмү бюросы сөйләргә тотынды. Егет, телефончыларны шелтәләп, яңадан сорады. Уңышлы чыкты. Садыйк телефонга килде. Машина турында Башкарма белән үзе сөйләшеп, хәзер җавап бирәчәк булды. Егет биш минут көтте. Тегеннән "Сораган вакытта бирәчәкләр. Телефон белән әйтерсең" дигән сүз килде. Курсант башта: - Кара син бюрократларны! Комсомол сораганда "юк" диләр. Директор каезлый башлагач табалар!.. Стена гәзитенә, әлбәттә, кадаклыйм үзләрен, бюрократлар! — дип сүгенде. Ләкин эшнең уңышлы чыгуы сәбәпле, бу ачу тиз басылды. Шатлыктан канатланып, кире югарыга — залга очты. Ишектән түргә, үз урынына таба барганда, Шәнгәрәйгә, машина бирәләр дип, сүзсез аңлатып үтте. Хатыннар янына барып утыргач, апасы белән җиңгәсенә бөтен тарихны пыш-пыш сөйләп алды. Гайшә бер әрнү катнаш шаярту белән: — Ярый, егет, рәхмәт, — дип, кулын кысты. Мостафа бөтен бу вакыйганы баштан ахыргача карап утырды. Колагына чалынган бер-ике сүздән мәсьәләнең ничек булганын чак аңлады. Эченнән кайгырып уйлады: "Менә бит, утын агачлары кебек нәрсәләр! Шулай да киң дөньяда йөзәләр. Безгә генә үгилек төште, күрәсең!" — диде. Ипләп утырыйм дип, сулга борылды. Караса, бер кеше генә аша ябык йөзле Шәрәфи белән метранпаж Гайнетдинов Шәмси утыралар. Егетнең тәне чымырдап китте, һава тараеп, куергандай булды. Әгәр ялгыз булса, әлбәттә, берәр чара кылыр, ничек тә болардан ераграк күчеп утырыр иде. Ләкин күз яшен сөртүдән бушамаган әнкәсе Мәрьямбикә карчык аны менә шул урынга бәйләде. Аннан соң бит күчеп тә кая барасың? Залдан чыгып китсәң дә мондыйлардан кая качып котыласың? Тукта, прокурорны тыңларга кирәк. Ул ни-нәрсә сөйли? — Катлаулы , күптармаклы җинаятьне сүтәргә кирәк . Эч ягын актарып чыгарырга кирәк! — ди. — Монда кан белән сыйнфый сәясәт бергә укмаша, — ди. — Монда социализм белән капитализмның авыл хуҗалыгы эчендә көрәше бара, — ди. — Контр буржуалар үзләренең бу эшләренә кайбер алданган ярлыларны да җигәләр, — ди. Бу ни дигән сүз икән? Прокурор моның белән нәрсә әйтергә тели икән? Мостафа бу үткен күзле, ташкын сүзле прокурорны электән үк күреп белә иде. Аның турында, рәхимсез адәм икән дип, байтак хикәяләр дә ишеткән иде. Әйтәләр: ул иске заманда үз тирәсе белән килешә алмыйчарак, сүгенебрәк йөргән, шул характеры аркасында ректор белән талашып, университеттан куылган студент-юрист, имеш, диләр. Октябрь булгач, үзе теләп, кызыллар белән фронтка киткән. Шуннан бервакыт хәбәр итәләр: атаң зур сәяси эш белән чекага эләкте, җинаяте өлкән, әгәр ышанычка алсаң, язмышы җиңеләюе мөмкин, диләр. Юк, ди, булдыра алмыйм, теләсәгез нишләгез, ди. Атасын аталар. Егет элеккедән болайрак акларга каршы сугышында дәвам итә. Мостафа боларны озын колактан ишетеп белә иде. Фронтта ничек туп, пулемёт белән сыйнфый дошманнарга каршы рәхимсез сугышса, хәзер инде хөкем залларында да пролетариат революциясенең киреләренә каршы шундый ук көрәш алып бара, дип сөйләгәннәрен дә ишеткән, ләкин ул вакыт бу сүздән көлгән иде. Тик менә хөкемдә, тик менә бүген генә ул сүзнең тирән, үткен мәгънәсен аңлады. Фронтта ничек булгандыр, белмим, ләкин бу эшләрдә агуы белән йөрәкләрне ашый. Башлар белән, язмышлар белән туп кебек уйный. "Мин моны оныта алмам! Гомер булса, бер аның исенә төшерермен! Төшерермен дигәч төшерермен!" — дип зәһәрләнде. Бу вакыт гаепләүченең сүзе ахырга таба якынлашып килә иде инде. Ул җинаятьнең эч катлауларын актарып чыгарды. Мондагы төп вакыйгаларның сәяси һәм икътисади контрреволюция нигезләре өстенә үскәнен ачты. Боларның тирән тамырларын тарихи, иҗтимагый тупраклар эченнән суырып чыгарып, залны каплаган эшче-крәстиәннең, бигрәк тә хөкем әгъзаларының алдына тезеп куйды. Аннан җинаятьчеләрнең үзләрен берәм-берәм анализдан үткәреп килеп, иң соң төп, үзәк фигура булган Вәли Хәсәновка тукталды. Үзенең атасы турындагы сүзләр Мостафа өстенә ялкынлы яңгыр кебек яудылар. Утлы тимер кыршау аны тагы катырак кысты. Залда сулыш алырга һава бөтенләй беткән кебек булды. Дәүләт исеменнән гаепләүче сүзенең актыгына җитте. Гаепләнүчеләргә кодексның кай маддәләре буенча, нинди җәзалар бирергә тиешле тапканын аерым-аерым тәкъдимнәр белән санап китте. Гаепләүченең сүзе бу җиргә җиткәч, бөтен залны үлем тынлыгы каплады. Гаепләнүчеләр прокурорның күзенә йотылдылар. Ләкин ул, һичкемгә карамастан, көчле яңгыравык тавыш белән дәвам итте. Җинаятьләрнең характеры буенча өч төркемгә бүлде. Әхмәт Уразов белән Гыймадетдин Бикмурзинны кодексның 136 нчы маддәсе буенча китереп, боларга өчәр ел зиндан тиешле тапты. Салахиев Әхмәдетдин белән Фёдор Кузьмич Ивановларның җинаятьләрен 109, 113, 117, 118 нче маддәләр буенча карап, боларга бишәр ел ябылу өстенә дүртәр ел хокуктан мәхрүм ителүне тәкъдим кылды. Иң ахырдан Вәли Хәсәновка килеп, аның җинаятен 58 нче маддәгә салып, иҗтимагый саклануның иң югары чарасы бирелергә — атылырга тиешле, диде. Бу соңгы сүзләр әйтелеп бетмәде, залның тынычлыгы югалды. Куркыныч үлем тынлыгы эчендә уртадагы сафлардан: "Аһ... йөрәгем!.. Үләм!" дигән әче, кискен тавыш колакларны ярып җибәрде. Ансыз да бик үткен нерв дулкыны астында утырган зал кинәт шул елау ягына борылды. Анда Вәли Хәсәновның карчыгы Мәрьямбикә, һушыннан язып, урындыгыннан идәнгә егылып төште. Улы — медик студент Мостафа — бик ашыгыч кузгалды. Янындагы Сираҗиның ярдәме белән аны күтәреп алдылар. Тиз комендант килеп җитте. Күз ачып йомганчы әбине, култыклап, залдан чыгарып та озаттылар. Прокурор бүленгән сүзен бетермәк булып авызын гына ачкан иде, иң арткы сафның берсендә, почмакта, ниндидер ызгыш күтәрелде. Бер кызылармеец ниндидер фәкыйрь крәстиәнне: — Чү, ярамый! Тик кенә утыр! — дип тыярга азаплана. Крәстиән аңа карамастан урыныннан тора да залның аргы ягына таба барырга атыла. Шул тартышка тавыш, кычкырыш та кушылып, бөтен залны шау-шу каплый. Рәис бөтен көче белән кыңгырауны шалтырата, комендант теге крәстиәнне тәртипкә китерергә тырыша, булдыра алмый. — Тик утыр, алай ярамый! Бу җыен түгел бит! — ди. Рәис, мондый тәртипсезлектән борчылып, каты әйтә: — Бу ни эш? Кем ул? Исерекме? Хәзер милиционер белән чыгартыгыз! — ди. Зал берьюлы тына. Крәстиән туктала. Аякка баса да ялынып сорый: — Бер генә сүз! Бер генә сүз! Мине ике авыл крәстиәннәре җибәрде... Вәли байны бездә беләләр. Андыйларга якты кояш астында көн булмасын дип әйтергә куштылар. Мин җитмеш чакрымнан җәяү өстерәлеп килдем. Бер генә сүзем бар, — ди. Рәис яңадан шалтыратты. Комендантка бу крәстиәнне тизрәк чыгарырга кушты. — Бу җыен түгел. Бу митинг түгел! Монда алай ярамый. Шуны аңлат, — диде. Шәрәфи: — Бу безнең бакчага! — диде дә акрын гына кузгалды. Үз эшеннән үзе оялып, инде гафу үтенергә маташкан крәстиән янына барды. Комендант белән өчәүләп коридорга чыктылар. Бу, чыннан да, ике авылның крәстиәннәреннән җибәрелгән илче икән. Өсте-башы ярлы. Үзе бөтенләй аек. — Мин, — ди, — авыл кушканны әйтә алмый калам дип курыктым, — ди. — Минем, — ди, — маңгайга язып җибәрделәр. Без Вәли этне беләбез. Андый ерткычларга якты кояш астында көн булмасын дип әйтергә куштылар, — ди. Шәрәфи, редакциягә телефон белән хәбәр итеп, эшче-крәстиән хәбәрчеләре бюросыннан Гарифны чакыртты да әйтте: — Менә Шәриф иптәш белән сөйләш, материалын, рәсемен ал. Иртәгә гәзиткә "Андыйларга якты кояш астында көн булмасын!" дигән исем астында аның сүзләре белән рәсемен бастырып чыгарырбыз, — диде. Крәстиән Шәриф үзенең җитмеш чакрымнан чабата туздырып килүе бөтенләй бушка китмәгәнен күрде. — Без караңгы кеше шул, туган. Тегендә белми тавышландым. Миңа ачуланмаслармы? — дип, махра тартып, Гарифка сөйли калды. Шәрәфи кире хөкем залына керде. хых Шәрәфи яңадай урынына утырганда, икенче якның сүзләре башланган иде инде. Әхми белән Гыймадины яклаучылар коллегиясе әгъзаларыннан бер яшь юрист алган икән. Аз, кыска сөйләде. — Болар җинаятьчеләр түгел! Болар — чит сыйныфның караңгы томаны эчендә юлдан язган бичаралар. Хөкем ияләре бу икегә зур җиңеллек ясар; боларның күзләре ачылып, алда совет юлына кайтырга ярдәм итәрлек чаралар күрер дип ышанам, — диде. Ивановны яклап Бинаров чыкты. Моңардан көлделәр. Ул сүз башында Ивановның барча гаепләрне өстенә алуын — яшермәвен әйтте. Ләкин ахырында килеп, Ивановның бу җинаятьчеләр белән гаеплеләр урындыгында утыруы зур хаксызлык, тирән бер аңлашылмау дип исбат кыла башлады. Ивановны күмә бит бу юләр дип, моның сүзләреннән көлү өзелмәде. Арада иң озын, иң оста сөйләгән яклаучы карт адвокат Арджанов булды. Татарның "дуңгыздан бер кыл" дигәнен ул ишеткән икән. Бик әрнеп шуңа бәйләнде. — Дуңгыздан бер кыл гына түгел! Вәли байның җәмәгать файдасына үз заманында эшләгәннәре — болар зур меценатның киң кул белән алтын, җәүһәр сибүе, — диде. — Хаталары юк димим. Ләкин "Хезмәт"не бөтен Волга буенда беренче үрнәк совхоз дәрәҗәсенә күтәрү өчен, әлбәттә, Вәли Хәсәновның советка ихлас күңелдән янып эшләве кирәк иде. Ул үзен кызганмады. Совет өчен көн-төн янып, менә дигән хуҗалык торгызды, - диде. Болардан күчеп, прокурорның тәкъдимнәре белән көрәш башлады. Гөнаһыны яшермәде. Кан түгелгән. Җавапның кечкенә бер өлеше Вәли Хәсәнов җилкәсенә дә төшә, диде. Ләкин прокурорның 58 нче маддә астына кертүен бөтенләй хата чыгарырга тырышты. Үлем бар. Бу — зур җинаять. Ләкин бу җинаять эчендә сәяси момент юк. Бу тик үзара була торган талашларның бәхетсез нәтиҗәсе генә. Монда сәяси момент чокып азаплану юкны эзләү булачак. Шуңа күрә без кодексның 58 нче маддәсе түгел, бәлки 136 нчы маддәсе буенча барырга тиешлебез, диде. Ике сәгатьлек сүзнең төбе җинаятьтән менә шул сәяси моментны суырып ташлауга багышланды. Салахиев яклаучыдан башта ук ваз кичкән, үзен үзе яклаячак булган иде. Рәис аңардан сорады: — Хәзер бирәсезме, әллә ахыргы сүзләр уңаенда берьюлы сөйләргә телисезме? - диде. Фикерләрне бүлмәс өчен, Салахиев яклау һәм актык сүзләрнең икесен бергә сөйләячәген белдерде. Шуның белән ике якның көрәше тәмам булды. Көндезге ашка таралып, кичке алтыда яңадан хөкем ачылгач, гаепләнүчеләрнең актык сүзләре башланды. Вәли Хәсәнов арган акрын тавыш белән, тирән борчылу астында сөйләде: — Фәхри белән килешә алмадык, һаман талаштык. Шулай да аны үтертү дигән кара уй минем башыма ялгыш та кереп чыкмады. Аның каны хаталык белән түгелде. Яшерер хәлем юк. Элек минем аякларым тайган чаклар булды. Әмма "Хезмәт"кә куелганнан алып мин советка ихлас күңел белән эшләдем... Тәкъдирдә ни язган булса, шуны күрербез. Тик менә тәндә җаным бар чагында дөньяга бу сүзләремне әйтәсем килде, - диде. Үз сүзләреннән күз яше бугазына килеп тыгылды. Тавыш өзелде. Шулай көтмәгәнчәрәк кисте дә, аяк астына карап, кире урындыгына утырды. Бөтен залның күзе аның өстендә иде. Ул моны сизенде. Ләкин күтәрелеп карамады. Аңардан соң сүз бирелгән Әхми бөтенләй кыска бетерде: — Нәрсә әйтим инде мин. Эчерделәр бит! Шул харап итте!.. Безгә якты көн калмый дип куркыттылар шул!.. Безгә нәрсә? Без бит дөм сукыр, караңгы кеше бит!.. — диде. Зур таркау гәүдәсе белән алгарак бөгелде. Киң, кызыл кул яссуы белән йөзен каплады да кызганыч тавыш белән үкереп елап җибәрде. Зал аның ире үлгән дала хатынының үкерүе кебек җан өзгеч елавы белән тулды. Комендант, йөгереп килеп, тынычландырырга теләде. Су бирде. Алып чыкмак булды. Ләкин Әхми эчтән өзеп-өзеп пышкылдады, канлы күзен керле җиң белән сөртте дә рәискә текәлеп карады, кире урынына утырды. Елавыннан тукталды. Иванов та озын сөйләде. Аның сүзләре үзен камчылау, кылганга үкенү булып чыкты: — Минем, — диде, — күземдә искедән калган бер пәрдә булган икән. Бу трагедия шул пәрдәне ертып ташларга ярдәм итте. Гафу да, мәрхәмәт тә сорамыйм — хөкемнең объектив карашына тапшырылам, — диде. Аның артыннан сүз бирелгән Гыймади бабайның озаклап сөйләргә дәрте бар иде, ләкин урынына, җаена каратып сүзләрне тезә алмады. Күңеле тулмады. — Сөйләргә телем дә әйләнми инде, туганнар, — диде. — Минем, — диде, — карт атам бар иде. Егерме ел Себердә йөреп кайтты. Шул мәрхүм әйтә торган иде, Себердә, ди торган иде, зур, бик зур урманнар бар. Бу урманнарның эчендә тирән, селкенчәк сазлыклар очрыйлар. Өсләре киң яфраклы үләннәр белән капланган була. Әгәр, бәхетеңә каршы, үтеп чыгып китә алсаң котыласың, әмма инде бераз гына бата башласаң, эшең харап инде, ди торган иде. Табаның батса, тезең бата; тезең батса, ботың бата; ботың батса, билең бата; билең батса, күкрәгең бата; күкрәгең батса, муеның бата; муеның батса, башың бата; аннан бөтенләй суырып ала да, шунда адәм баласы батып югала, ди торган иде. Менә мин дә шулай булдым инде. Вәли һаман куркытты, һаман куркытты. "Мине дә, сине дә карт көнебездә урамга чыгарып ташлата бит! һәммә этлек тик шул Фәхридә генә", — дип, миемә тукып торды. Мин Әхмигә алай да үтерергә димәдем. Тик бераз гына акылга утыртырга кирәк, дидем. Ул исереклек белән һәлак итеп ташлаган. Шуннан мин бата бирдем. Үлекне дә яшердем. Кендекне дә китереп ташладым. Кәчәгәр өстенә дә тел әйттем. Шулай бата бирдем, бата бирдем, бата бирдем. Әгәр хөкем ияләре, минем фәкыйрьлегемне, картлыгымны уйлап, берьюлга кичерсәләр, калган гомеремдә сәвиткә дөрес күңел белән эшләргә ант эчәм! Башка сүзем юк... — диде. Карт туктады. Аның артыннан ук Салахиев сикереп торды. Моның йөзендә, бөтен торышында хөкем алдында үзен акларга теләгән гаепләнүчедән бигрәк, бөтен дөньяга каршы көрәшкә әзерләнгән кеше төсе бар иде. Нәгыймә моңа гаҗәпсенеп күз салды да янындагы Гайшәгә елмаеп төртте: — Кара әле моны! Сугышырга торган әтәчмени! — диде. Күпләрнең шундый тойгысын уйгаткан хәлдә, Салахиев үзенең актыккы сүзен башлады: — Минем, — диде, — җинаятем юк! Булса, хатам гына бар: Фәхри белән Вәли Хәсәнов арасындагы көрәшне мин ике кешенең үзара ызгышуы гына дип карадым. Моның авыл хуҗалыгында социализм белән капитализм дулкыннарының кара-каршы бәрелешүе икәнен төшенә алмадым. Ревизиягә барган чагымда, Фәхри минем үземә дә бәйләнде: "Калага кайткач әйт, совхоз өстенә сузылып яткан бу этне алсыннар", — диде. Мин аңа әйттем: "Мондый эштә татардан ничә генә спец бар. Син шуларны тереләй тотып ашамак буласыңмы?" — дидем. Ул көлде: "Бик шәп спец инде! Кирәк булса, андыйларны мин сиңа үзем балчыктан ясап бирим!" — диде. Калага кайткач, кочегар Садыйклар да, Гайнетдиновлар да шулай ук бәйләнделәр. Мин һәммәсен җиңдем. Менә шул җиңүем минем хатам булып чыкты. — Салахиев, үз хатасы турында сүзне шуның белән бетереп, сүзне Александра Сигизмундовна әйткән мәсьәләләренә күчерде: — Болар, — диде, — баштанаяк һәммәсе уйдырма! Оятсыз, битсез уйдырма! Ул елан хатын унтугызынчы елда, чекада эшләгән чагымда, минем кабинетыма килде. Күз яше белән ялынды. Аягыма егылды. Ни теләсәң, шуңа ризамын! һәммәсенә, һәммәсенә ризамын, тик син минем ирем Казимирны коткар, диде. Мин куып чыгардым. Тагын килде. Тагын шул сүзләрне сөйләде. Үзенең яшь хатынлыгы, матур еланлыгы белән минем башымны әйләндерергә тырышты. Үзенең сөйгән ирен коткарыр өчен, миңа вакытлы сөяркә булырга теләде. Мин аңа әйттем, чека алай тән белән сату итә торган урын түгел. Әгәр тагын бер тапкыр миңа ул сүзләр белән килсәгез, ирегез Казимир белән янәшә куеп, икегезне берьюлы атармын, дидем. Контр ак әфисәр ирен шул көнне үк аттырдым. Ул елан марҗа хәзер менә шул вакытның үчләрен алмак була. Шуның өчен минем өскә кара уйдырмалар сөйли. Аның атасы Вәли Хәсәновка элек юрист-консульт булган икән. Бу ике фамилия күптән якыннар. Ивановны да шул елан юлдан яздырды. Миңа да үз зәһәрен чәчәргә маташа!.. Гаепләнүче, җинаятьнең бу ягына байтак тукталгач, барлык әйткәннәренә сөземтә ясап, болай диде: — Нык ышанам: мине бөтенләй акларлар. Акларга тиешләр. Әгәр гаепле дип табылсам, хөкемдә хаталык ясалган булачак!.. Шуның белән биш гаепләнүченең актык сүзләре бетте. Рәис, кыңгыравын шалтыратып, тикшерүләрнең тәмам булганын, хәзер хөкем коллегиясе киңәшкә керәчәген белдерде. Залны каплаган җәмәгать, тыгызланып, бер-берен кысрыклап, коридорга, баскычка, урамга һава алырга, тәмәке тартырга агылды. Хөкем ияләре сул як бүлмәгә кереп бикләнделәр. Кич булды. Караңгы төште. Мәрьямбикә, карт сөякләрен күтәреп, тагы аякка басты. Йөрәге түзмәде. Үзен җитәкләтеп, улы белән яңадан, акрын атлап, юлга чыкты. Иренең язмышын тыңларга дип, яңадан зур соры йортка килде. Прокурорның гаепләнүчеләргә нинди җәзалар бирергә тиешлеге турындагы сүзләре минуты-сәгате белән каланың урамнарына, мәйданнарына, зур, кечкенә өйләренә таралып өлгергән иде инде. Шуның дулкыны дусларның да, дошманнарның да күңелләрен кузгатты. Җәмәгатьнең төрле катлавы элекке утырышлардан күбрәк булып тагын өлкән залга агылдылар. Сафлар, урындыклар элеккедән тыгызрак булып тулдылар. Карчык бу тулкынланып торган җәмәгать эченә килеп кергән минутта, рәис үзенең авыру күкрәгеннән көтелмәгән бер көчле, тантаналы тавыш белән Социал Советлар Җөмһүрияте исеменнән хөкемнең карарын укып тора иде. Бөтен зал, сулыш алмастан, үлем тынлыгы эчендә аны тыңлый иде. Бикә утырган урынында агарынып катты. Мие, йөрәге гүя туктады. Мостафа куркуны онытты. Гаҗәп ачыклык белән, аның колагына түгел, туры йөрәгенә, рәиснең әйткәннәре берәм-берәм утлы ялкын кебек килеп бәрелә тордылар. Гыймади белән Әхмиләргә, Салахиев белән Ивановларга бирелгән өч ел — алты ел арасындагы зинданнарны бәхет санады. Үзенең атасына җиткәч, мие ни булачагын алдан ук әйтте. Рәиснең "Иҗтимагый саклану чараларының иң югарысы!" дигән сүзе егетнең алдына язмыш булып, тәкъдир булып килеп басты. Ул күкрәгеннән бугазына таба күтәрелгән дулкынны көч белән тыйды. Иртәнге кебек берәр хәл булмасын дип, анасын култыклады. Шул килеш хөкем тәмам булды. Залдан, берсен берсе таптап, җәмәгать чыга башлады. Әхми, Иванов, Гыймади карт, баш иеп, бирелгән җәзаны чигәчәк булдылар. Салахиев тирән борчуга төште. Ул үзенең эшен тизлек белән югары мәхкәмәгә күчерү турында чаралар эзләргә тотынды. Алдан ук хәзерләнгән планы буенча, карт адвокат Мәрьямбикә белән Мостафа алдында өмет яктысы ачты. Җитмеш ике сәгать эчендә карчык белән улы исеменнән Мәскәүгә, Үзәк Башкармага гафу сорап үтенеч җибәрде. Аннан хөкем карарын раслап җавап алынды. Башкалар зинданнарга урнаштылар. Вәли Хәсәнов караңгы төндә урманга чыгарылып атылды. Үлекне шунда чокырга күмгәч, тау артыннан сызылып таң атты. Киң Идел өстендә, нуры белән дөньяны балкытып, якты кояш күтәрелде.