АГУЛЫ ТЕШ Колхозлашу елларында репрессияләнгән якын туганнарыма багышлыйм Авылдан куылуларына егерме өч ел узгач, 1956 елның җәендә Рәшидә туган якларын күреп киләсе итте. "Тагын күпме гомер бардыр?.. Исән чакта әти-әнинең, әби-бабайларның каберләрен зиярәт кылып кайтырга кирәк", — дип фикер йөртте Рәшидә. Гомере буе сагынып яшәде ул. Туган туфрагыма бер аяк басармын микән, калган кардәшләрем белән бер күрешермен микән дип, саргаеп яшәде. Балаларының кендек каны тамган, Сабиты белән бәхетле көннәре узган нигезне бер күрер өчен, җанын фида кылыр чаклары булды. Өйләнешкән вакытларында аңа бары унҗиде яшь иде. Ә Сабиты — унсигездә... Гөрнадирдай ике улы — Вакыйф та, Васыйл да япь-яшь килеш сугыш кырында ятып калды. Вакыйфка — егерме бер, Васыйлга унтугыз яшь иде... Йөрәк парәләренең сөякләре кайсы төбәкләрдә җирләнгән икән? Җирли алдылар микән әле? Окопларда гына күмелеп калмады микән? Уйлар, уйлар... Йөрәкләрне әрнетә, сулышлар кысыла. Инде менә акладылар да... Сабитның бер гаебе булмаган... Соң, аның гаепсезлеген шулчакта ук тикшерергә булмады микәнни?! Тоткынлыкта узган гомерләрнең хакын бүген кем түли? Кичергән газапларның ярасын ничек төзәтәсең?! Гаепсезләрне гаепләүчеләр рәхәтләнеп яши бирә. Рәшидә, шулай уйлап, үз-үзе белән сөйләшә. Авылда Рәшидәнең бертуган энесе Гали яшәде. Ул репрессиягә эләкмәде. Гали — шәһәрдә укып кайткан кеше. Кайсы яктан нинди җилләр исүен тоюга, тормыш җилкәнен шул якка көйләде. Авылларны коллективлаштыру турындагы сүзләр калкына башлауга, малтуарын әкренләп бетерде. Өч сарык, бер кәҗә, ике оя каз гына асраган Галигә тел-теш тидерүче булмады. Ул — авылның бердәнбер мөгаллиме дә бит әле. Яңача хәреф танып укый-яза белүче дә бармак белән генә санарлык. Казан тиклем Казанда чыккан газеталарны укып баручы Гали дә сүзен үлчәп сөйләште. Мәзәкләр сөйләргә яратучы Сабитка да киңәшләрен биргәләгән иде дә... Гата белән Шакир пычрак ыргытырга җай тапканнар шул. Пычрагы юылса да, эзе кала икән... Хәзер инде Гали дә юк, Сабит та. Мәрхүмнәр. Аллага шөкер, Наиләсе белән Аниясе бар. Наилә узган ел гына кияүгә чыкты. Алар менә дүртәүләп ата-баба туфрагына, туган авыллары Елгабашка кунакка кайттылар. Куылган чакта кызлар нарасый яшендә иде әле. Авылны бөтенләй хәтерләмиләр. Аларның хәтерендә — Пермь урманы, барак тормышы, хокуксыз балачак... Рәшидә... Рәшидә Елгабашта туып үсте. Шушында кияүгә чыкты, балалар тапты. Куылса да, сөрелсә дә, аның башка туган җире юк... Галинең хатыны Маһупкамал кунакларны якты йөз, җылы сүз белән каршы алды. — И-и апакаем, күрешер көннәребез дә булган икән... Ничекләр кайтып җиттегез? — дия-дия, дымлы керфекләрен яулык чите белән сөртте. Иртәгесен Рәшидә үз көе белән зиратка барырга ниятләде. Аниясе: — Әни, мин дә сиңа иярәм, — дип сүз кушса да, Рәшидә риза булмады. — Кызым, сез әнә җизнәң, апаң белән әрәмәлеккә чыгыгыз. Бик матур ул. Җиләк җыярсыз, кызынырсыз. Зиратта мин озак юанырмын. Коръән чыгармын дип торам. Икенче юлы бергәләп барырбыз. Балачактан шигырь, хикәя язып җенләнгән Ания табигатьне үлеп ярата. Әйтерсең лә агачтагы һәр яфрак аның белән серләшә, урмандагы бар тереклек аны аңлый... Авылга якын гына калкулыктагы әрәмәлеккә күтәрелүгә, Тәлгать белән Наилә колачларын җәйгән имән күләгәсенә сузылып яттылар. Букчаларыннан икесе ике китап алып, мондагы чынбарлыкны оныттылар... Ания дә китап укырга бик ярата. Тик аның күңеле урында түгел. Уенда — язылачак әсәре. Моннан җитмеш ел элек булган вакыйгаларны күзалларга тырыша ул. Аның геройлары менә бүген Ания басып торган юлларда йөргән. Ул чактагы кешеләрнең уенда ни булган? Әнә күләгәсендә Наилә белән Тәлгать ятучы юан имәнгә дә җитмеш кенә яшь бар бит инде. Димәк, ябалдашларын канатлардай җәйгән имән — шул чорларның шаһиты! Әй, әкияттәгедәй, телгә килсен дә сөйләсен иде ул белгәннәрен! Наилә бераздан кызынырга уйлады. Күлмәген салып баш астына кыстырды да җилкәсен кояшка каратып сузылып ятты. Тәлгать тә кәләшеннән калышмады. Өс киемнәрен салып, кояш нурлары кочагына тәгәрәде. Ания, кошлар җырын тыңлый-тыңлый, уйларына уралып утырды да әрәмәлекнең тар сукмагы буйлап эчкә кереп китте. "Урман нигә болай серле була икән? — дип уйлады Ания. — һәр үсемлектән ниндидер тылсым бөркелә. Син аларны түгел, алар сине күзәтә сыман. Әрәмәлек, диләр. Әрәмәлек кенә түгел бу. Революциягә хәтле Шәрифҗан абый тоткан урман шушыдыр бит инде". Монда Краснокама ягындагыдай мәгърур наратлар гына юк. Усак, имән ише яфраклылар икән. Ания, сукмак буйлап бара торгач, түгәрәк аланлыкка килеп чыкты. Аланлыкның бер ягында — миләшләр, икенче ягында балан куаклары тезелгән. Аяк астында — бихисап җиләклек. Җир җиләкләренең кайсысы бармак башы кадәр булып үскән, кайбер тармаклары апак чәчәктә. Ания белән Наиләне урман кызы дип атасаң да, һич ялгыш булмас. Алар яши торган бараклардан ерак та түгел шаулап урман үсә иде. Әниләре белән әтиләре урман кисте. Алар, кул пычкысы белән кисеп, юан-юан наратларны аударды. Ә беркөнне әниләре эшкә бара алмады. Ул чагында, мөгаен, Аниягә — биш, Наиләгә сигез яшь чамасы булгандыр. — Балалар, — диде әниләре, авыртудан билен уауа. — Карап керегез әле. Берәр хатын-кыз күренмәсме? Миңа ярдәм кирәк булыр... Кызлар, яшь булсалар да, эшнең кая баруын тиз төшенделәр. Әниләре йөкле иде. Ания — бер якка, Наилә икенче якка барактан баракка йөгерде, тик ярдәмгә килердәй кеше тапмадылар. Рәшидә әкренләп җыена башлады. Тулгагы тукталып торган араларда оек-чабатасын киде. Бала тугач төрергә дигән иске-москы чүпрәкләр төргәген Наиләгә тоттырды. — Урыс авылы ерак түгел, өч чакрым тирәсе генә. Ничек тә барып җитәрбез... Аллаһы Тәгалә рәхмәтен салмый калмас... Юлга кузгалдылар. Наилә төенчеген тотты. Ания, әтисе ясап биргән кечкенә чанасын сөйрәп, арттан иярде. Апрель аеның юмарт кояшы күзләрне чагылдыра. Кичтән җебеп боткаланган карны төнге салкын шытырдатып катырган. Атлаган саен, аяк астында изелеп кар шыгырдый. Ул, шулай шытыр-шытыр килеп, юлчыларны ашыктыра кебек. Тизрәк атларга кирәклекне Рәшидә үзе дә бик әйбәт белә. Ешайганнан-ешая барган тулгак аны туктата. Ул ике учы белән билен тотып боргалана, сыгылып-сыгылып төшә, гасабиланып тирә-якка күз сала. Үзе пышылдап кына Ходайга мөрәҗәгать итә: "И Аллам! Нарасый сабыйларым хакына, кичергән газапларым хакына рәхмәтеңнән ташлама!.." Алар шулай мең газап, көч-хәл белән авыл башына килеп җитте. Кызлар, кояш нурларында эреп, мыңгылана башлаган карлы сукмакта абына-сөртенә барып, авыл башындагы беренче йортның ишеген шакыды. Эчтән гайрәтле ир-ат тавышы ишетелде: — Кто там ? Йорт янына килеп җитәрәк карга батып егылган Рәшидә терсәгенә таянып калкынды да җан ачысы белән кычкырды: — Памаги! Зинһар, памаги! Рожать!.. Иңенә сырма салган озын буйлы ир ишекне ачты. — Что вам надо? — дип эндәште ул калын тавыш белән. — Откуда? — Барак, барак, из барак, — дип үрсәләнде Рәшидә, мүкәләп тора-тора. — А-а, — диде ир, ашыкмыйча гына, кемлегегез аңлашылды дигәндәй. — Враги народа. Уходите! Балаларның борын төбендә шапылдап ишек ябылды. Рәшидә, көч-хәл белән торып, урам уртасына чыкты. Үзе, күз яшьләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә, берөзлексез теләк теләде: "И Ходаем, берәр игелекле бәндәңне юлыма чыгар сана... Чыгар сана". Кызлар, абына-сөртенә, егыла-тора барып, әле бер йортның, әле икенче йортның ишеген шакыдылар. Әмма аларга ярдәм кулы сузучы булмады. Әниләренең хәле авырайганнан-авырая. Ул барган җиреннән кинәт туктала да сыгылып төшә. Тешләрен шыгырдатып, әкрен генә ыңгыраша. Үзе кызларны юатырга тырышып сөйләнә: — Курыкмагыз, балалар, Аллаһы Тәгалә ташламас... Берәр рәхимле бәндә очрамый калмас... Тулгактан интегүче йөкле хатын, аның артыннан ике бала көпшәк карлы сукмактан әкрен генә атлый. Инде авылның түбән очына җитеп киләләр. Анда, мөгаен, инеш агадыр. Каршыда, ерак та түгел, шактый зур таллык җәелгән. Озын-озын таллар очында карга оялары. Кошлар, үзара каркылдаша-каркылдаша, үз оясы янында мәш килә. Мөгаен, чыгачак бәбкәләренә йомшаграк итеп урын әзерлиләрдер. Шул мәлне Рәшидә җан ачысы белән ыңгырашты да бөгелеп кар өстенә егылды. Ике кыз икесе дә, куркышып, әниләре янына йөгереп килде. Кызлар, икесе дә елый-елый, әниләренең башыннан тотып: — Әни, үлмә! Әни, җаным, үлмә! — дип, күз яше аралаш такмакларга кереште. Арган, талчыккан Рәшидә бар көченә ачыргаланып кычкырып җибәрде: — Ярдәм итегез! Кешеләр бит сез! Адәм балалары! Тавыш, салам түбәле кыйшайган өйләргә бәреләбәрелә, урам буйлап таралды, нечкә билле яз җиленә кушылып, талларга килеп бәрелде. Кайтаваз булып кабат авылның икенче ягына китте: — Яр-дәм-м и-те-ге-ез! Сез бит ке-ше-лә-әр. А-дә-әм ба-ла-ла-ры-ы! Наилә кинәт торып басты да, чишмә кебек аккан күз яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, бар көченә аваз салды: — Помогите! Ма-ма уми-ра-ет! По-мо-ги-те! Тал башында үз эшләре белән мәшгуль кара каргалар, хәтәр хәвеф килүен сизгәндәй, дәррәү күккә күтәрелде. Шул чакны иң кырый йортның җил капкасыннан бер әби килеп чыкты. — Господи, помоги! Господи... — диде ул, тиз-тиз генә чукына-чукына. Аннары Рәшидәнең иңнәреннән алып торгыза-торгыза: "Потерпи, доченька, потерпи, милая, — дип юатты. Хатынны җитәкләмәкче булды. Әмма Рәшидәнең хәле юк иде инде. Карчык эшнең ашыгычлыгына төшенде. Ул тиз генә өенә чапты. Озак та үтмәде, аннан кул чанасы сөйрәп чыкты. Рәшидәне ипләп кенә шул чанага утыртты да су буена таба ашыкты. Анда җир казып эшләнгән кара мунча бар икән. Мунчага кичтән яккан булсалар кирәк, шактый җылы. Әби, Рәшидәне ләүкәгә урнаштыргач, ишек янындагы имән мичкәдә калган суга кулын тыгып карады. Су салкын иде. Әби тагын өенә йөгерде. Аннан мунчага ягып җибәрде. Мичтән төшкән ялкын яктысы мунча эчен яктыртып, җылытып җибәрде. Матчага кагылган юан кадакка, таш өстенә җылынырга берәр чиләк су куйды. Рәшидә шактый тынычланды. Аңа бөтенләй таныш булмаган рус карчыгы бу мәлдә әнисе кебек якын иде. Авырткан билен уа-уа, әбигә ул рәхмәтләр укыды. Түшәм-бүрәнәләрен кара корым каплаган мунча җылынгач, Рәшидә йокымсырый башлады. Тулгагы да кимегәндәй тоелды. Хатынның халәтен һәрдаим күзәтеп торган ^карчык, ишекне ачып, мунчаны җилләтте. — Йоклама, йоклама, әйдә, кызым. Бала юлда! — диде әби, аның эчен тоткалап. Тулгакның кимүе юньлегә түгеллеген белгән әби өенә кабат йөгерде. Аннан ниндидер үлән төнәтмәләре белән кастор мае алып төште. — Эч, кызым, эч. Бала юлда. Көчән. Янып-пешеп ике-өч сәгатьләп газаплангач, кара мунчада сабый тавышы яңгырады. — Бог милостив... — диде әби, күз яшьләрен тыя алмыйча. Рәшидә игезәк ир балалар тапты. Аларның берсенә — Сәлим, икенчесенә — Кәрим, дип исем куштылар. Тик... малайлар кыска гомерле булды. Өч кенә көн яшәделәр. Әтиләре аларны бараклардан ерак түгел, урман аланындагы тоткыннар зиратына җирләде. Каберләре югалмасын дип, пар миләш утыртты. Әрәмәлек аланындагы миләшләр ерак еллар упкынында калган фаҗигане Аниянең исенә төшерде. Бу вакыйганы ул язылачак әсәрендә, һичшиксез, файдаланыр. Әнисенең Сәлим белән Кәримгә багышлап чыгарган бәетләрен дә кертер. Кичләрен утырып бәйләү бәйләгәндә, шул бәетләрне көйләп утырыр иде: Бисмилләһи вә билләһи, Җитте Корбан гаете; Мин җырлыймын, сез тыңлагыз Игезәкләрем бәетен. Карадин кара кайгылар, Сап-сары сагышларым; Урман шавы алып килә Улларым тавышларын. "Кыска булды гомеребез, Өч кенә көн яшәдек; Әнием, кара кайгыларны Юа синең яшьләрең..." Үз дөньясы сукмаклары буйлап сәяхәттә йөргән Анияне ир-ат тавышы сискәндереп җибәрде. — Ул каенны нигә терәтеп торасың? Аумый ул. Ания, миләшләрдән күзен алып, тавыш ягына борылды. Озын чыбыркысын иңенә аскан, негр халкыдай кара чырайлы, базык гәүдәле егет аның янына килеп баскан иде. Ания, егеткә баштанаяк күз салгач, җавабын да соравы сыман итеп бирде. — Ә-ә, аумыймыни? Мин тагын ава дип торам. Җөмләсен тәмамлауга, кыз китәргә дип борылган гына иде, егет аның каршысына басты: — Ашыкма әле, чибәркәй. Танышмадык ич әле. Минем исемем — Хөснетдин. Хөснетдин Сәгъдәтшин. — Сәгъдәтшин дигән сүзне ишетүгә, Аниянең башы әйләнеп китте. "Әллә, Ходаем, шул Сәгъдәтшиннар малаемы?" — дип коты очты. Ания, сул кул учы белән маңгаен тоткан хәлдә китәргә дип, тагын талпынган гына иде, Хөснетдин аны беләгеннән эләктереп алды. — Нәрсә, авыл егете белән сөйләшеп торасың килмимени! Ә үзегез авыл кешесе үстергән ипине ашыйсыз, тартынып тормыйсыз! Аниянең бу ябышкак егеткә җен ачулары чыкты. Теленә берсеннән-берсе усалрак сүзләр килде. Кыз аларны әйтергә генә ашыкмады. "Аллам сакласын, урман уртасында бәйләнеп маташуы бар. Гарьлеген кая куярсың", — дип уйлап алды. Бар сабырлыгын җыеп, сүзне йомшартыбрак җибәрергә тырышты. — Хөснетдин, мин сезгә бер кәлимә сүз әйтмәдем бит әле. Тик торганда, миңа бәйләнүегезнең сәбәбен аңламыйм. — Э-э, аңламый ул, — дип мыгырданды егет борын астыннан, авызына капкан папирусына ут кабыза-кабыза. — Сөйләшәсе килмәгәнең күренеп тора ич! — Мин сезне белмим, сез — мине. Ни турында сөйләшәсең? Тәмәке төтенен борын тишекләреннән чыгара-чыгара: — Ә мин сезне беләм. Атагыз колхозга кергән керүен. Ну, гел корткычлык эшләп йөргән. Сез — шул Сабит кызы. — Нинди корткычлык эшләгән соң ул? — Анысын мин каян белим! Ну, тикмәгә кумаганнар бит инде. Әти-әнисе кичергән газапларны, шатлыксыз, хокуксыз узган балачакларын, оясы туздырылган кошлардай вәйран калган гомерләрен күз алдына да китерә алмый торган бу мәгънәсез адәмгә Ания, ни дип тә җавап бирмичә, бер мәлгә тынып калды. Аның җанында давыл кузгалды. Ул бөтерелә, дулый, актарыла. Фикер җебенең очы кайдан башлана да ничек дәвам итә. Моны Ания хәзер генә таба алмый. "Менә шушы Хөснетдиндәй кешеләр аркасында бер гаепсезгә меңләгән кеше атылган, төрмәләрдә утырган, кыйналган, рухлары сындырылган, — дип уйлап алды ул. — Алар Сталин исеме белән кара эшен эшләгән. Елгабашта күндәм генә эшләп йөргән Сабитны Сталин каян белсен?!" Җанында кузгалган давылны туктатырлык көче юк иде Аниянең. — Сез, сез! — дип кычкырды ул ачуыннан. — Сез — провокатор! — һәм кырт борылды да авылга таба йөгерде. Кыз артыннан көтүченең: — Ха! Чебен дулап тәрәз ваткан! — дип кычкырган тавышы гына ишетелеп калды. Аниянең канына тоз салса да, Хөснетдин үз-үзеннән канәгать калмады: "Вәт, дур-рак! — дип сүкте ул үзүзен. — Шушындый аулакта тәгәрәтә-тәгәрәтә, яратам, дип иркәлисе урында... Син — кулак кызы, имеш! Дур-рак! Ну, ничава, провокаторын күрсәтәм әле мин аның..." Әкренләп су буена туплауга баручы сыер көтүе артыннан Хөснетдин дә кузгалды. Сукмак буйлап Урта дисәтинә аланлыгына җитсә, ни күзе белән күрсен! Өс киемнәрен салган ир белән хатын-кыз битләренә китап куйганнар да күккә карап яталар. "Ә-х-х, — дип куйды Хөснетдин, — ул ир урынында мин булсам..." * * * Рәшидә зиратта озак юанды. Әти-әнисенең баш очына утырып ясин чыкты. Кабер тирәсендәге чүп үләннәрне утады. Аннары каенанасы белән каенатасының мәңгелек йортларын эзләп тапты. Ул, күңеленнән мәрхүмнәр белән сөйләшә-сөйләшә, башыннан узганнарны кичерде. ...Октябрь аеның саран кояшы төшлектән авышуга, ул көнне биек яр астыннан авылга таба агучы инеш өстеннән томан күтәрелә башлаган иде. Урман буендагы ерак басудан җигүле ат белән көлтә төяп кайтучы Сабит шул томан йомгакларына мөрәҗәгать итте. Тар инешнең яры киңәебрәк киткән саерак сазламыкларыннан, иңкүлекләреннән күтәрелгән томан, салкын сулышын өрә-өрә, кыр-басуларга тарала, елга буйлатып авылга таба агыла. "Кара син бу галәмәтне, — дип уйлый Сабит. — Бупбуш, җисемсез авырлыгы белән дөньяны томалардай булып агыла". Бастырыклап төялгән көлтәләр өстенә кырын яткан хәлдә, ул игеннәре җыеп алынган басуга күз сала. Әнә инеш аръягында алар басуы җәйрәп ята. Бу басулар бик күптәннән, Сабит туганчы — әллә кайчан ук аның бабаларыныкы булган. Аннан соң Сабитның әтисе Исламгали абзый иген иккән. Сабит та, менә үзүзен белә башлаганнан бирле, җир сөрә, чәчү чәчә, иген игә... Ә басу?.. Басу хәзер колхозныкы. Сабит та аерым хуҗалык түгел. Ул да — колхозчы. Бар малын биреп, колхозга керде. Кул белән әйләндереп ашлык чистарта торган станогын да жәлләмәде. Хәер, жәлләп нишлисең? Аны синнән рөхсәт сорап тормадылар инде... Сабит эшсез тора алмый. Нәселе эшчән. Колхозда да тырышып эшләде. Узган ж,ыен*да да мактадылар үзен. Уйлана-уйлана бара торгач, вакыт узганы сизелмәгән дә. Көлтәләрен ындырда бушатып, атын туарып Сабит өенә кайтып ж,иткәндә, авыл урамнарын куе томан томалаган иде. Төнге уникеләр тирәсе булгандыр. Җиделе лампаны сүндергәч, хатыны белән ул бераз сөйләшеп ятты. Иртәдән кичкә кадәр басу күкрәгендә, саф һавада хезмәттә булган ирнең гәүдәсе мамык түшәктә тиздән изрәде. Рәшидәсенең ж,ылы сулышына битен куеп йоклап та кителгән. Берзаман ишегалды ягындагы тәрәзәгә чирттеләр. Сабит сискәнеп уянды. Мич артындагы сәкедә йоклап ятучы Наилә белән Анияне уятмаска тырышып, шым гына тәрәзә янына килде. — Кем бар? — диде ул әкрен генә. — Ач, Сабит... Бу — мин... Без... Гата, — диде тыштагы тавыш. Гата исемен ишетүгә, Сабитның тыны кысылгандай булды, ждны олы хәвеф сизгәндәй калтыранып алды. "Авыл Советы рәисе бу вакытта нишләп йөрер?.." дигән куркыныч сорау йөрәгенең хәлен алды. Йокы бүлмәсенә кереп, Сабит лампага ут кабызып алып чыкты. Гата белән тагын таныш түгел ике ир бар иде. Төн уртасында нишләп йөрисез дигәндәй, Сабит чакырылмаган кунакларга карады. Килүчеләр төн уртасында нишләп йөрүләрен тиз төшендерделәр. Зәңгәрсу күлмәк өстеннән кара күн пинжәк кигән озын буйлы, какча яңаклы, калын тавышлы ир: — Өйдә кемнәр бар? — дип сорады. — Бездә кем булсын? Үзебез, — диде Сабит, аптырап. — Хатыным да, ике кечкенә кызым. — Ә малайлар?! — диде калын тавышлы. * Авылларда элек Сабантуй бәйрәме җыен дип аталган. (Авт. искәр.) Сабитның йөрәге шуышып табан астына төшеп киткәндәй булды. "Вакыйфым белән Васыйлым бәхетсезлеккә юлыккан микәнни?" — дип коты очты. — Алар шахтада. Менә кем... Гатаулла белә инде, — диде Сабит, эчке кичерешләрен ничек тә тышка чыгармаска тырышып. Малайлар турында озын буйлы бүтән сүз кузгатмады. Берничә секундка гына сузылган вакыт аралыгында Сабитның күңеленә җылы йөгереп өлгерде. Күзләрендә, болар хәзер чыгып китәр, дигән өмет очкыны кабынып алды. Шул нәни очкын өстенә көрәк белән юеш, авыр балчык ыргыткандай, озын буйлының калын тавышы яңгырады: — Җыеныгыз ! Бу әмерне Сабитның аңы ансат кына кабул итә алмады. "Кайда җыенырга? Нишләп җыенырга? Малайларның кайдалыгын мин кайлардан белим..." дигән сораулар башында буталды. Аның бу халәтенә игътибар итеп торган Гата сүзгә кушылды: — Барыгыз да җыеныгыз! Гаиләңне дә уят. Бу хәбәрдән телсез, өнсез калган Сабит мич кырыендагы эскәмиягә лыпылдап утырды. Тыны кысылды. Тез буыннары калтырады. Җилкәсеннән салкын тир бәреп чыкты. Ул, ике учын ике тезенә куеп, күзләрен йомды да үз алдына пышылдады: "И-и Ходаем..." Ул арада озын буйлының тавышы тагын җанны кисеп үтте: — Тизрәк селкен ! Сабит баш очындагы колгада эленеп торган күлмәгенә үрелде. Күлмәкне, итәгеннән тотып, тезләре өстенә куйды да җиңенә аягын тыга башлады. Җиңгә аягын кертә алмыйча интекте. Районнан килүчеләр аның бу гамәлен көлемсерәп карап торды. Адәм баласының соңгы чиккә җитеп каушап калуыннан алар канәгатьләнү хисе кичерә сыман иде. Ниһаять, бераздан Гата сүз кушты: — Чалбар урынына күлмәк кимә инде син! Түр яктагы ирләрнең сөйләшүен бүлмә артында басып тыңлап торган Рәшидә хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде. Эченә сыймаган җан ачысыннан кычкырып җибәрмәс өчен, ике учы белән авызын томалады. "И Аллам. И Аллам! — дип илерде ул эченнән генә. — Нинди гөнаһларыбыз бар соң безнең? И бер Аллам. Нишләп бу хәтле авыр сынаулар бирәсең? Төрмәгә ябарлар микәнни инде? Ни өчен? Нинди гаебебез бар соң безнең?.." Ул шулай ни чарадан бичара берничә минут мышкылдап утырды да кинәт кенә елаудан туктады, йодрыгы белән күз төпләрен сөртте. "Ипием юк ич минем! — диде ул, ни кылырга белмичә. — Иртәгесен ипи салырмын дип кичтән баш кына ясап калдырдым! Күрше Зифага керим әле. Бербөтен ипие булмый калмас..." Шушы ният белән бишмәтен иңенә салды да ишеккә таба атлады. Инде менә ишекне ачасы да чыгып кына китәсе иде. Тик Рәшидә өлгермәде, чыгып китә алмады. Районнан килүчеләрнең берсе аны беләгеннән эләктереп алды. — Кая барасың? Качарга уйладыңмы?! — Тышка гына чыгып керәм, — диде Рәшидә. — Кысталдым. — Чыкмыйсың. Әнә чиләгеңә утыр! Рәшидә тагын почмак ягына кереп китте. "Юлга ризык кирәк бит. Безне кем көтеп тора?" Ул тиз генә ике чиләк бәрәңгене капчыкка салды. Киштәдә торган тары, солы ярмаларын да, яулыкка төреп, бәрәңге өстенә урнаштырды. Дүртесенә — дүрт кашык, дүрт тимер тәлинкә, ашарга пешерергә чуен алып, барысын да шул бер капчыкка тутырды... Биш яшьлек Наиләне, ике яшьлек Анияне киендереп арбага чыгарып утыртканда, табигатьтә яңа тәүлек башланган иде инде. Стенага эленгән сәгатьнең уклары төнге сәгать икене күрсәтә иде. Район үзәгендә Сабитны, гаиләсеннән аерып, икенче камерага яптылар. Иртәгесен аны сорау алырга чакырдылар. Көне буе эшләп талчыккан, йокысыз төн үткәргән, иңенә акыл җитмәслек кайгы күтәргән хәлендә тикшерүче каршына килеп басты. — Син ни өчен иптәш Сталинның фәрманына каршы барып, авылдашларыңны колхозга кермәскә өндисең? Тикшерүче аңа иң беренче шушы сорауны бирде. — Иптәш тикшерүче, сезгә ялгыш... Сабит җөмләсен әйтеп бетерә алмады, авыр йодрык өстәлгә бәрде. — Мин нинди иптәш булыйм сиңа ! Синең иптәшләрең Себердә! — дип җикерде сорау алучы. — Иә, колхозда нинди корткычлыклар оештырдың? Дәвам ит. Түкмичәчми сөйлә! — Мин үзем беренчеләрдән булып колхозга кердем. Бер көн эштән калганым юк. — Син күз буяу өчен генә кергәнсең. Ә чынлыкта корткычлык эше алып барасың. Шулай бит. — һич алай түгел. Мин тырышып эшлим. — һе, эшли, имеш, — дип мыскыллы көлемсерәде тикшерүче. — Каравыл өендә ниләр сөйләгәнеңне исеңә төшерергәме соң? — Каравыл өендә ир-атлар җыелып җыен юк-барны сөйләшеп утыра инде. Ниләр сөйләгәнне кем искә алган. — Шалишь, контра! Ә менә шайтан баласы турындагы әкәмәтне кем сөйләде инде? Шайтан әйтә, имеш: "Әйбәт булган, улым. Мин тыштан котыртырмын, син — эчтән..." Шәп уйлап тапкансың, шә-әп! — Мин сөйләдем, — диде Сабит, тикшерүченең йөзенә туры карап. — Бу бит вәгазь генә. Кешене шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә... Сабит җөмләсен тәмамламый калды, тикшерүченең усал тавышы аны бүлдерде. — Значыт, вәгазь сөйләвеңне таныйсың! — Таныйм. Аның ни гаебе бар? — Вәт, контра! Колхозны тыштан да, эчтән дә таркатырбыз дип, ачыктан-ачык сөйләү, синеңчә, хәтта гаеп түгелме! Җинаять бу! Совет власте алып барган сәясәткә каршы гамәл бу! — Сабит тикшерүченең бу сүзләреннән соң өстәлдәге дәфтәр битедәй агарынып калды. — Менә сөйләшүебез беркетмәсе. Имзаңны сал! — диде тикшерүче коры гына. Сабит, үзенә сузылган кәгазьдә язылганнарны укып та тормыйча, кулын куйды... Тикшерүче, үзенең эшеннән канәгатьлек алып, беркетмәне ипләп папкага сала-сала сөйләнде. — Нинди иман? Колхозга кергән булып, аны эчтән таркатырга җыенгансың! Атаң Исламгали, бабаң Бикмөхәммәт гомерләре буе җир биләгән. Елгабаш хатын-кызлары, бабаңнар басуында ялланып, урак урган... Иман, имеш. Сабит, башын аска иеп, тикшерүченең сүзләрен тыңлап утырды. Тыңлап утырды, уйлап утырды. "Бу адәм минем нәсел-нәсәбәмне каян белсен? Димәк... мин берәүнең тамагына таш булып тыгылганмын... Ул берәү — Гата... Гата, — диде ул үз-үзенә. — Елан шуыша, эзе калмый. Корбанын теле белән генә эзли. Җаен туры китереп, тешләп кенә ала... Елан тешенә эләксәң... Котылулар икеле. Елан теше агулы. Кем уйлаган ул чакта... Җен-шайтаннар турындагы сүзне Гата үзе башлаган иде бит..." Җәй көне ерак болында печән чапканда, яннарына Гата килгән иде. — Хәлләрегез ничек? Төнлә белән Мишәдән Су анасы чыгып саташтырмыймы? — дигән булды. Ирләр аңа каршы: — Су анасын без үзебез юлдан яздырабыз әле. Күренми, — дип көлделәр. Шул чакны Сабит, сүзгә кушылып, кайчандыр әбисеннән ишеткән хикәятне сөйләгән иде. Имеш, шайтаны да, җене дә бик гыйлем нәмәрсәләр икән. Атабыз Адәм белән анабыз һаваны шул шайтан-иблис котыртып оҗмахтан кудыруга ирешкән, ди. Шайтан үзе дә, җиргә сөрелгәч, Адәм балаларын гел котыртып, аларны юлдан яздырып яши башлаган. Моның этлегеннән Адәм балалары тәмам туйган. Беркөнне шайтанны саклап торганнар да тотып кыйнаганнар. Кыйнаганнан соң, бу берничә көн дөньяга чыкмыйча хәл җыеп яткан. Аннары элеккегедән дә кабахәтрәк эшләр кыла башлаган. Кешеләр моның баласын тотып алганнар да мал шикелле суйганнар. Итеннән бәлеш пешереп ашаганнар. И эзли икән карт шайтан баласын, и эзли икән. "Газиз балам, син кайда?" — дип өзгәләнгән икән. Беркөнне моның баласы чәрелдәп аваз салган: "Әти, җаным, мин монда! Адәм балалары эчендә", — ди икән. "Әйбәт булган, — дигән карт шайтан. — Әйбәт булган". — Кара син шайтанны, ә, — дигән булды Гата, гадәтенчә, кул аркасы белән битен ышкып. — Кара син аны, ә... — Әйе, — диде Сабит. — Безнең һәрберебезнең эчендә шайтан утыра... "...Ул чагында кемнең башына килгән... Елан теле белән корбанын эзләгән икән..." Шушы хикәятне, Җинаятьләр кодексының 58-2, 589, 58-11 нче маддәләренә туры китерерлек итеп бозып, Гата тиешле органнарга җибәрер дип кем уйлаган?.. Бер генә үзгәреш керткән: каравыл йортында сөйләде дип язган. Вакыйганы эш вакытына күчергән. ...Тикшерүче өстәленә беркетелгән төймәгә басты. Бүлмәгә йөгереп милиция хезмәткәре керде. — Алып китегез! — диде тикшерүче. Сабит әкрен генә урыныннан кузгалды, әмма атлап китә алмый торды. Аягы астындагы идән шуыша сыман тоелды. Күз алларын куе томан каплады. Сорау алучы нидер әйтә бугай. Аның кул хәрәкәтләрен, иреннәрен шәйли шикелле, тик ул берни дә ишетми. Колагында берни аңлаешсыз шау-шу гына... Кинәт аның ике калак сөяге арасына ниндидер авыр нәрсә китереп бәрде. Ул егылды... * * * Зираттан кайтышлый ук Рәшидә Маһруйларга керәсе итте. Маһруй — Исламгали абзыйның энесе Хәйретдин мулла кызы. Маһруй дөньяга килгәндә, әнисе Сөембикә җиңги вафат була. Озак та үтми, Хәйретдин мулла да фанилыктан мәңгелеккә күчә. Ике яше дә тулып җитмәгән Маһруй ятим кала. Ятимәне Исламгали тәрбиягә ала. Сабит белән Маһруйның арасы өч яшь чамасы гына. Алар абыйлы-сеңелле булып, бергә уйнап үсә. Толымнары биле өстенә төшеп торган җитен чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле, туры, килешле борынлы, киң маңгайлы зифа Маһруй Елгабашның күп егетләрен хыялга салып йокысыз калдырган кыз иде. Гатаның да күзе төште аңа. 1918 елны яраланып кайткан Галәви Шакиры, җизнәсе солдат Хөсәен белән аралаша-аралаша, Гата уналты яшеннән авылның иң актив революционерына әверелде. Ярлылар комитетында да ул бөтерелде, авыл Советында да ул кысылып йөрде. 1921 елгы ачлыкны кичкәч, 1924 елның көзендә ул өйләнергә карар кылды. Борынгыча яучы әбигә мөрәҗәгать итеп тормады, күңелендә йөрткән кызның өенә туп-туры үзе китте. "Ул бит хәзер Агулы теш Гатасы түгел инде. Ул — Елгабаш авылы җитәкчеләренең берсе. "Без — бай!" — дип, элек борынын чөеп йөрүчеләр аның белән исәпләшми булдыра алмастыр. Безнең илдә байлар да, ярлылар да юк хәзер. һәммә кеше тигез", — дип, шулай фикер йөртеп, Гата Исламгали агайларның ишеген шакыды. — Исламгали агай, өйләнергә исәп барые, — диде ул, көрәк сакаллы, өстенә атлас камзул, буй-буй сызыклы озын ыштан кигән карт белән ике куллап күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач. — Сөбеханалла улым, сөбеханалла. Бик күркәм гамәл. — Мин дә шулай уйлыйм, агай. Сезнең бусаганы атлап керүемнең сәбәбе дә шушы. — Аңлап бетермәдем, — дигән булды Исламгали, учын колак артына куеп. Гата, тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам итте: — Маһруйны сорарга дип килдем мин, Исламгали агай! Күпне күргән, күпне кичергән карт бер мәлгә өнсез, телсез калгандай булды. Агулы теш Миңлегалинең оныгы оялмыйча: "Маһруйны сорарга килдем, дип торсын әле! Менә бит дөньялар кая таба тәгәрәде". — Ни бит, кем, улым Гатаулла, — диде ул, әкренәкрен фикерен туплап. — Синең сөальне әйтәм, бик кинәт булды бит әле. Көтмәгәндә, уйламаганда, дим. — Уйлагыз, Исламгали агай. Уйлагыз. Мин тагын әйләнеп чыгармын! Йорттан тынычлык китте. Исламгали агай малайлары белән дә киңәште — һәммәсенең фикере уртак: Агулы тешнекеләр белән кода булырга теләмиләр. Гатаның икенче килүенә гаилә мондый хәйлә уйлап куйды. Имеш, Маһруй Казанга, шәфкать туташлары әзерли торган курсларга укырга китәсе. Кыз укып кайткач, күз күрер, янәсе. Гатаның өйләнергә йөрүе белән бәйле имеш-мимешләр бераз тынуга, Маһруйга сатучы Садретдин улы Гафурдан яучы килде. Озак та үтмәде, авылның ике могтәбәр кешесе туганлашты. Шулчакта Гата аңлады: "Укырга тели, Казанга китә..." — ише сүзләр һәммәсе ялган була. "Сиңа нинди кыз бирү!.." — дип, йөзенә бәреп әйтмәгәннәр генә. "Яр-а-ар! — дип, йодрыгы белән өстәлгә сукты ул. — Исән булсак күрербез! Мин сезгә әле агулы тешемне күрсәтермен! Кемнең кем икәнен шунда белерсез!.." * * * Маһруй килен булып төшкән көнне Гата иртүк Каенсарга җизнәсе Хөсәен янына китте. Урыс авылыннан алып кайткан көмешкәне чөмерә-чөмерә, алар бик озак утырдылар. ...Капка ачылганда, ишегалдында тавык-чебеш ашатып йөрүче Маһруй, Рәшидәне күргәч, кулындагы табагын төшереп җибәрде. — Ап-пай! — диде ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча. — Апай, бәгърем, синме!.. — Мин, мин... Күрешер көннәребез дә булган икән. — Кызлар кая соң, апай? — Алар кияү белән әрәмәгә киттеләр. — Әйдә, өйгә керик, апай. Самавыр яңартып җибәрик. Чәй янында рәхәтләнеп утырыйк! Рәшидәнең иң беренче соравы Гафур турында булды. — Сездән ни гаеп таптылар? Гафур исәнме? — И-и апай, — диде Маһруй, — шул Шакир белән Гата башыбызга җитте инде. Менә хәзер янымда тора торган малаем белән йөкле идем. Кызыбыз яшь ярымлык ие. Килеп керделәр. Гафурымны шул төнне үк алып киттеләр. Иртәгесен Гата белән Шакир тагын өйгә килеп керде. Мине өйдән куып чыгардылар. Ишегебезне бикләделәр. Кая барыйм? Нишлим? Кулымда — яшь ярымлык бер бала. Икенчесен табар вакытым җиткән. Күршеләремә кердем инде. Рәхмәт төшсен, курыкмадылар... Кабул иттеләр. Елый-елый тәрәзәдән карап торабыз. Шакир сыерны җитәкләп алып чыгып китте... Шулай атна-ун көн күршеләрдә яшәгәч, Аллага тапшырып, үз өемә чыктым. Шуннан яшәп калдым. Ни хикмәттер, тимәделәр. Ә йорттагы бар нәрсәне алып чыгып киткәннәр ие. Аш пешерергә кәстрүл, ашарга сыңар кашык та калдырмаганнар... — Ә Гафур ?.. — Белмим, апакаем... Белмим җан кисәгемнең язмышын. Аннан бер генә хат та алмадым. Гали кода минем исемнән хатлар язып эзләтеп тә карады. Рәхмәт инде аңа. Урыны җәннәттә булсын. Тик: "Тапмадык, белмибез", — ише җаваплар гына алдык. Атканнардыр инде, апай... Атканнардыр... Иңнәренә кара болыт булып ишелгән кайгы астында ике хатын бераз тын утырды. Аннары Рәшидә тирән сулыш алып, тагын сорап куйды: — Гатаны әйтәм. Аның шултиклем безгә нинди үче булды икән? — һе. Үзенә кияүгә чыкмавымны гафу итмәде. Бик кара эчле нәрсә икән. Мине куып чыгарганда болай ди: "Ну, шәфкать туташы! Гафур әйбәт укыттымы? Мине иш итмәгән идегез... Дөнья ку ласа ул". — Соңыннан бәйләнеп маташмадымы соң? Ялгыз хатын... дип... — Юк. Андый хәл булмады. Хезмәтнең иң авырына мине йөртте... Ялыныр дип уйлагандыр. Нәселемне корыткан, туганнарымның, якыннарымның башына җиткән җыланга ялынаммы соң?! Үз явызлыгы үзенә кайтсын!.. — Әйе, — диде Рәшидә. — Борынгылар кушаматны бик белеп биргән! Ул юньсез бәндә исәнме әле, Маһруй? — Ул адәм актыгына таш булсынмыни! Ни төрле асыл ирләр сугыш кырында ятып калды. Авылдан киткән һәр өч ирнең берсе кайта алмады бит! Исәннәренең дә кайсысы кулсыз, кайсысы аяксыз... — Моңа берни дә булмаганмы? — Сугышка бармады бит ул, апай! Бармады. — Ничек бармады? — Сугыш башланган дигән хәбәрне ишетүгә телсез калды! — Ә-ә, — дип ачылган авызын яба алмый торды Рәшидә. — Шулай да була микәнни? — Була икән, апай җаным. Була икән. Райунда брачлар да караган. Кеше кинәт курыкса, шулай телсезләнеп калуы мөмкин, дип әйткәннәр. — һаман шулай телсезме? — Э-э, итәрсең телсез! Телле, бик оста телле. Сугыш бетүгә, теле ачылды. Елгабашта әллә кем булып яшиләр. Ат кирәк булса, алар янына барасы. Габделхәй белән Габделмән исемле малайлар атлар карый. Хөснетдин исемлесе көтү көтә. Бәйрәм саен аларны мактыйлар инде, бүләклиләр... Косасылар килә. Түрәләргә ярыйлар шул. Гатаның телсезлеген дә райун милициясе махсус оештыргандыр, дим мин. Авыл кешеләре турында хәбәр биреп торырга, дим... — Бик мөмкин, — диде Рәшидә уйчан гына. — Бик мөмкин... Ә Шакиры? Ул кабахәте исәнме соң? — Исә-ә-ән! Исән, апай җаным. Чатан аягын өстерәп йөри. — Чатан түгел иде бугай ич ул. — Ике ай сугышта йөреп кайтты. Шунда сул аягының тәпиенә фашист пулесе тигән, имеш... Үз аягына үзе аткан, дип сөйли халык. Кем белә. Безгә караңгы. Хәзер әнә кыр каравылчысы. Трактор сөреп бара торган җирдә череп ята торган башакны да ала алмыйсың. Язмыш өлешләренә тигән кайгы-хәсрәтнең, югалту - тетрәнүнең коточкыч упкынын кичкән ике хатын озак сөйләшеп утырды. Аларның йөрәгенә тирән җәрәхәт салган вакыйгалар күңелләре аша кабат узды... * * * Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Гата Сәгъдәтшинның нәселе Елгабаш авылыныкы түгел. Бик күп еллар элек төрмәдән чыккан берәү, хәер сорана-сорана, Елгабашка килеп җиткән, имеш. Өстенә иске чикмән, башына мескен бүрек, аягына тишек чабата кигән бу адәм, авылга җитүгә, иң кырый йортның ишеген шакыган. Хәтирәбану исемле изге күңелле ялгыз хатын соранучыны, жәлләп, өенә керткән. Чәен куйган, бәрәңгесен пешергән. Юлаучы шултиклем арыган, талчыккан булган ки, эченә җылы ризык кергәч, утырган хәлендә үк изрәп йокыга талган. Иртәгесен ул Хәтирәбануга үзенең башыннан үткәннәрне сөйли. Чынын сөйләгәнме ул, ялганлаганмы — моны берәү дә белми. Урман кискәндә өстенә агач авып, ире вафатыннан соң биш ел инде берьялгызы яшәүче Хәтирәбануның күңеле тула. Җанының нечкә кыллары зеңләп сулкылдый. Шунысы хак: Миңлегали исемле бу кеше, Хәтирәбануның күзләренә карап: "Минем көтеп торучым да, кайтып керер урыным да юк. Рөхсәт итсәң, бергә көн күрер идек... Шушында гына калыр идем", — ди. Киртәкоймалары да, абзар-куралары да күптәннән ирләр кулы тимәгәнлектән, кыйшая башлаган... Тол хатын риза була. Никахлашып тормыш башлыйлар. Ике-өч ел бик ару яши алар. Абзар-куралар да төзәтелә, киртә-коймалар да яңартыла, Миңлегали җил капка да ясап куя. Әмма тора-бара ирнең күңелен бер уй — хатынның балага узмавы борчый башлый. Ул арада чәнечке телле ир-атлар төрттереп тә алгалый: "Хәтирәбануны бу ире дәА ичмаса, бер бала белән сөендерә алмас микәнни?.." Йөрәгенә пычак булып кадалган бу сүзләрдән соң "Шимпанзе" кушаматлы Сәрбиҗамалның Мәхүп исемле сазаган кызына Миңлегали күз сала. Кушаматлары "Шимпанзе" булса да, Мәхүпне алай ямьсез үк дип әйтеп булмый. Ябык гәүдәле, озын буйлы, юка иренле, теле ни әйткәнне колагы ишетми торган бу кызый ирнең карашын тиз тоя. Икесенең дә күңеле, очрашырга теләп, аулак урын эзли... Шулай йөри торгач, Мәхүп йөккә уза... Беркөнне Миңлегали Мәхүпне, җитәкләп, Хәтирәбану янына алып ук кайта. — Икенче хатын белән никахлашырга рөхсәт ит, Хәтирәбану җаным, — ди ул. — Миңа бу сүзләрне әйтү бик авыр... Бүтән чара да юк... Бала кирәк бит... Картайгач, ялгыз нишләрбез... Курыкма... Түр башында гына утырырсың... Бу тамашадан өнсез, телсез калган Хәтирәбану каршы бер сүз әйтә алмый, тик тора. Ул арада башын аска иеп, бик итагатьле кыяфәт белән утырган Мәхүп сүзгә кушыла. — Хәтирәбану апай, бергә-бергә бик тату торырбыз. Син бик әйбәт кеше бит. Сине хөрмәтләми мөмкин түгел... — Мин рөхсәт итәм, — ди Хәтирәбану, ниһаять, телгә килеп. — Сез бит инде Мәхүпләрдә яшәргә җыенасыздыр?.. Шул мәлне Мәхүп, урыныннан торып, Хәтирәбануны кочаклап ук ала да: — И-и Хәтирәбану апай, сине ташлыйбызмы соң, Аллам сакласын! — ди. Әлбәттә инде, Мәхүп: "Анда ничек яшисең? Миннән башка тагын кияүгә чыкмаган өч сеңел бар бит", — дип әйтә алмый. Алар шулай Хәтирәбану өеннән чыкмый... Иртәгесен шушы хәлне белгән Елгабаш халкы аһ итә. һәркемнең телендә шушы вакыйга яңгырый. — Шимпанзе, диләр. Шимпанзе гына, пычагым! Селәүсен бу! Агач башына менеп, өстеңә сикерә, бугазыңны чәйни торган ерткыч! — Мәхүбе барыр инде аның. Сораучы булмаганга гына интегеп йөрде. — Аны хәзер дә кем сораган соң?! Хатынлы иргә үзе тагылып кайткан ич! — Оятсызның да оятсызы икән бу Миңлегали дигәннәре! Хәтирәбану аны йортка кертте, кеше итте. Ә ул! Җирбит! — Юу-ук, җаный; бу адәм актыгын җиргә тиңләмә син! Җир-ана ул — изге нәрсә. Бу — җылан! Шуышып килде дә Хәтирәбануның куенына керде. Хәзер әнә агулы тешен йөрәгенә батырды. Өеңә көндәш алып кайтсын әле! Башка сыярлык эшме бу?! Көннәр үтә торды. Әкренләп сүзләр дә тынды. Хәтирәбануның гына җаны янудан туктамый, көннәнкөн көчәя генә, яна-яна күмерләнә бара... Баштарак Миңлегали бер көн — Мәхүп янында, икенче төнне Хәтирәбану янында йоклый. Дүрт-биш айдан, Мәхүпнең көмәне түгәрәкләнеп беленә башлагач, ир бөтенләй яшь хатын янына күчкән. Өйнең иңе белән җәелгән киң сәкенең бер ягында — Мәхүп белән Миңлегали, икенче кырыйда Хәтирәбану икән. Өй мәшәкатьләре белән көннәр тиз узган. Ә төннәр... Кышкы озын төннәр Хәтирәбану өчен тоташ газапка әверелә. "Ир бирмәк — җан бирмәк", — дигән борынгылар. Кечкенә генә өй эчендә Миңлегали белән Мәхүпнең пышын-пышын назлашып сөйләшү аһәңнәре колакка килеп бәрелгәндә, Хәтирәбануның йокысыз күзеннән чишмә-чишмә яшь ага... Ә беркөнне... Газап-сагышта янган йөрәгенең түзәр чамасы калмагач, күрше авылга, әнисенең сеңлесе янына китә ул. Өч тәүлек узуга, Миңлегали, Мәхүпнең әтисеннән ат алып, Хәтирәбану артыннан килеп тә җитә. — Бер сүз әйтми киткәнсең, Хәтирәкәем. Басудан кайтсак, син өйдә юк. Тәтәне сагындым, дип әйтәсең барые. Кайтыйк инде. Синнән башка өйнең яме, ризыкның тәме юк, — ди бу, тасма теленә ирек куеп. — Кара әле, кияү, — дигән Хәтирәбануның апасы моңа каршы. — Син сайравын сайрыйсың да. Сеңелнең өенә көндәш алып кайтуың гына җитмәгән! Ни көнгә төшергәнсең! Тәнендә чыпчык чукырлык ит калмаган! — Тәтәкәем, гөнаһлы булма. Без аерым ашамыйбыз. Ашарга Хәтирәбану үзе пешерә, — дип җавап биргән Миңлегали. — Әйдә, кайтыйк, карчыгым, — дип, хатынын йомшак кына кочып та алган. Күнгән Хәтирәбану. Тәмле телдә таш эрер дип, юкка гына әйтмиләрдер шул. Күнгән. Үз өем — үз көем, дигәндер. Тәтә булса да, мин монда чит кеше, дигәндер. Алар тәтәләре яныннан ат арбасына янәшә утырып киткән! Бу мизгелләрдә хатын иренең тән җылысын тоюдан изрәп, бәхетенең кабат кайтуына өметләнеп барган. Шулай бер-ике чакрым ара узгач, Миңлегали атны кинәт кенә туктата да Хәтирәбануны төртеп төшерә. Хатынның күңеленә әз генә булса да җылылык, яктылык бирә башлаган өмет кинәт юкка чыга. Күз аллары караңгылана, башы әйләнә дә сөрлегеп юл кырыена егыла. — Син нәрсә!.. Хатын башың белән рөхсәтсез чыгып киттең! — дип акыра ир, камчысын уйната-уйната. — Мине мыскыл итәргә уйладыңмы?! Мин үземне төрмәдә дә мыскыл иттермәдем. Харап булган — укасы коелган... Өстеннән көндәш алып кайткан! Бала табаргае! Хәтирәбану юл тузанын тырный-тырный үксегән. — Үтер соң! Бәреп үтер мине! Мин үз өемдә үзем килмешәк булып яши алмыйм... — Нишләп ул синең генә өең булсын? Мин аны кактым, суктым, төзәттем... — Чыгып китегез! — дип өзгәләнә хатын. Аның бу сүзләре янган утка керосин сипкән шикелле була. — Ах, әле син безне куып чыгармакчымы? — дип кыза ир. — Кысыр башың белән йөкле хатынны урамга кумакчымы! Мине бала күтәреп хәер соранырга кушасыңмы?! — Миңлегали камчысын селтәп, бар көченә Хәтирәбануның җилкәсенә сызып җибәрә. Үзен үзе белештермәгән ир җирдә яткан хатынны сүгенәсүгенә кыйнарга керешә. Ярсыган үгездәй күзләре акайган Миңлегали бераздан, камчысын ташлап, юлда аунаган хатынны күтәреп арбага утырта. Аннары капчыктан литр сыешлы шешәгә салынган әче бал тартып чыгара. Башлап үзе эчә. Аннары хатынына суза. — Мә, эч. Җиңеләеп китәрсең... — ди. Тынычлана алмыйча сулык-сулык килеп утырган хатын башын читкә бора. — Кирәкми... — Эч! — дип боера ир. — Эч. Гафу ит... Кызып кителде... Үзең бит... Чыгып китегез, дип... Әйдә, эч!.. — Минем аны авызыма да алганым юк! — Алганың булмаса... Менә алырсың. Тәмле ул... Балдан гына ясалган. — Миңлегали хатынының, башын үзенә борып, авызына шешәсеннән генә әчегән бал коя. — Менә шулай, — дип, үзалдына сөйләнә ул. — Кая, күз яшьләреңне сөртим әле. Үзең дә инде... Авылда артымнан чыш-пыш килеп кала башладылар. Имеш, без сине куып чыгарган... Имеш, мин сине бик кагам икән... Мине беләсең бит инде... Кызып китә торган чирем бар... — Хәтирәбану бер кәлимә сүз дәшми. Кан тамырлары буйлап таралган әче балдан изрәгән гәүдәсе бушлык эчендә йөзә сыман. Ул үзе дә гел бушлыктан тора шикелле. Миңлегали нидер әйтә, нидер сөйли, әмма Хәтирәбану аларның асылына төшенми. Бераздан ир хатынына елышып ук утыра, иңнәреннән кочып, күкрәгенә кыса. Күлмәк изүен чишеп, хатынның күкрәкләрен капшый... Әле генә күк күкрәп, яшен яшьнәп, давыллап яуган көчле яңгырлардан соң яшәргән табигатьтәй, Хәтирәбануның күңеле дә яктыра башлый. Ул, үзе дә сизмәстән, иренең кочагына ава... — Монда юл өсте. Эчкәрәк керик! — ди ир. Алар, басу өсләтеп барып, салам эскерте янында туктый. Ир белән хатын озак назлана. Иренең тән җылысыннан, кайнар сулышыннан кабат терелгән хатын кар эчендә чәчәк аткан умырзаяны хәтерләтә. Сөюназлануларының иң югары ноктасына җиткән мәлендә янәшәдә басып торган карт алаша түзми — кыр-басуларны яңгыратып кешнәп җибәрә... * * * Мәхүп Миңлегалинең хыялын тормышка ашыра — малай таба. Аңа Сәгъдәтша дип исем кушалар. Гатаның фамилиясе шушы Сәгъдәтшадан килә. Сәгъдәтша тугач, йорттагы тәртип бөтенләй үзгәрә. Иң беренче эш итеп Миңлегали мич артындагы тар аралыкка сәке ясый һәм Хәтирәбануның ятагын шунда күчерә. — Синең урын-җир турына Сәгъдәтшаның бишеген асабыз. Сабыйга урын бирерсең инде, — ди. — Чыбылдыгыгыз янәшәсенә дә элеп була ич, — дип, каршы килеп карый хуҗабикә. — Син нәрсә тагын! — дип, күзен акайта ир. Аннары йомшаграк итеп: — Тиле, үзеңә тыныч булыр. Бала җылаганны тыңлап ятканчы... — дип куя. — Аның җылаганы мич артында да ишетелә инде. Җыласа... Җыласа тирбәтерсез, — ди хатын, үз сүзен сүз итәргә теләп. Кортканың һаман карышып торуы Миңлегалинең җенен чыгара башлый. Шуңа күрә, бүтән каршы сүз әйтмәсен дип, хатынның җан ярасына учлап тоз сала. — Син иң элек малай тап! Бишекне кая эләргә икәнен аннары өйрәтерсең? Кысыр тәре!.. Инде йорттагы бар хезмәт Хәтирәбану өстенә төшкән. Көн саен су китергән, мичкә яккан, гаиләгә ашарга әзерләгән, өй җыештырган... Ә төннәрендә аның сердәше күз яшьләре була. Мич артындагы тар аралык — хатынның яна-яна әкренләп корып баруының шаһиты... Озак яши алмаган Хәтирәбану. Кырык яше тулартулмас якты дөнья белән хушлашкан. Аның үлемен авыл халкы авыр кичергән. Соңгы юлга озатырга олысы-кечесе — барысы да килгән. Мәрхүмәнең мәетен капка төбенә алып чыгып, җеназа намазы укыгач, авылның нык тормышлы, мөхтәрәм карты Бикмөхәммәт түзмәгән: — Күңелең булсын, Миңлегали! — дигән. — Тынычлап йокларсың инде... Иортлы-җирле булып калдың. Без синең нәсел-нәсәбеңне дә, туган җиреңне дә белмибез. Әмма менә үзеңне беләбез. Җылан син! Мескен булып шуышып килдең дә фәрештәдәй тол хатынның күкрәгенә агулы тешеңне батырдың!.. Шул көннән "Агулы теш" кушаматы Миңлегалигә ябышып калды... * * * Ания, җан тиргә батып, Наилә белән Тәлгать янына килеп егылды. — Нәрсә булды? — диде апасы, аның кыяфәтенә карап. — Төсең киткән. Бүре күрдең мәллә? — Әйе, — диде сеңлесе, еламсырап, күз читләрен сөртә-сөртә. — Ике аяклы... Бер кабахәт җан бәйләнде. — Нәр-сә-ә? — дип сикереп торды Тәлгать. — Мин аңа хәзер учлап учына тоттырам! — Юк, җизни... Алай түгел... Әтиегез корткыч булган, ди. — Салага! — дип төкерде Тәлгать. — Нәрсә белә соң ул? — Мин дә аңа: "Провокатор!" — дидем. — Маһупкамал ападан сорарбыз әле. Хөснетдин исемле ул. Көтүче. — Ә-ә, — диде Наилә. — Әнә тегеннәнрәк чыбыркы сөйрәгән берәү безнең якка карый-карый узып киткән иде. Шулдыр ул. Ания, кич утырып, әлеге күңелсез очрашудан калган тәэсирләрен көндәлегенә төшерергә дип утырган гына иде, күрше хатыны Хәтимә килеп керде. — Маһупкамал кая? — диде ул, Аниягә ямьсез генә күз ташлап. — Хәерле кич! — диде Ания. — Алар түр якта. Чәй эчәләр. Хәтимә эчкә үтте. Хәл-әхвәл сорашкач, чәйдән авыз иткәч, әле Рәшидәгә, әле Маһупкамалга карап: — Әйтәсе сүземне ничек башларга белми утырам әле, — диде. Маһупкамал сагаеп кына: — Берәр хәвеф булмагандыр ич? — дип сорады. — Юк ла, хәвеф түгел. Менә балалар... — Әйтсәң әйт инде, — диде хуҗабикә. — Балалар нишләгән? — Минем кыз сыер сава бит. Әле генә эштән кайтты. — Соң! — дип тәкатьсезләнде Маһупкамал. — Менә шунда көтүче Хөснетдин... Ни дип... Маһупкамалларга кунакка кайткан бер пар көпә-көндез... чишенеп... Ялангач ук калып, малай... Мин сиңа әйтим, оятсызланып яталар... Ир-ат белән хатын-кызның нишләп ятканын аңлыйсыз инде... Яңгыр юк дип, ахух киләсез! Шундый хәлләрдән соң нинди яңгыр яусын! — дип әйтә икән. Бу хәбәрне ишеткәч, Рәшидәнең чынаягы кулыннан төшеп китте. Йөзе бер агарды, бер кызарды. Ни әйтергә, ни дип җавап бирергә сүз таба алмыйча изаланды. Ниһаять, фикерен туплап, нык итеп бер сүз әйтте: — Бул-мас! — Мин дә шулай дип уйлыйм, — дип кушылды Маһупкамал. — Менә нинди эссе көннәр тора. Кияүне майкадан да күргәнем юк. Өстендә — һәрчак күлмәк. — Балаларның үзләрен дәшим әле, — дип, урыныннан кузгалды Рәшидә. — Ашыкма әле, — дип киңәш итте Маһупкамал. — Ашыкма, апай. Яшьләрнең күңелен пычрак гайбәт белән буяма. Көтүче Хөснетдин сөйләгән бит. Ул адәм актыгының кем икәнен беләсеңме? Ул — Сәгъдәтшин Гата малае! — Алайса, аңлашыла, — диде Рәшидә. — Аңа ни җитми икән соң? — Тик торганда түгелдер, апай. Кызларга күзе төшкәндер. Ә кызларның исе китмәгәндер. Ул малайның үзен хатын-кызларны аулакта очратса бәйләнә башлый, диләр... — Җылан! — диде Рәшидә, бар ачуын, бар нәфрәтен шушы сүзгә салып. — "Агулы теш" дип Бикмөхәммәт бабай бик белеп әйткән. — Җыланның җыланы, апай, — дип дәвам итте Маһупкамал. — Син аның мактанчыклыгын күрсәң... Косасылар килә. Кеше янында шундый әйбәт булып кыланыр. Ике кулы белән күрешкән булыр, хәл-әхвәлеңне сорашыр... Эшең төшә калса, игелек өмет итә күрмә инде. — Гатаның нәкъ үзе икән, — диде Рәшидә. * * * Әтисе үлем түшәгенә ауганда, Гата уникенче яше белән бара иде. Мәңгелеккә күчәренә биш көн калганда, әтисе аны үз янына дәшеп алды. — Улым, — диде ул аңа, хәлсез куллары белән малаеның битләрен сыпырып. — Безнең нәселдә ир балалар әз булды. Мин үзем дә өч кыз янында бер малай булдым. Син алты кыз туганыңа — берәү. Ир-атсыз хатын-кызга авыр. — Әти, син бар ич, — дип, борынын тартып алды Гата. — Әй улым... — дип куйды авыру. — Ичмаса, җизнәләрең дә башка авылда... Ялланып урак урырга бардылар да... кияүгә чыгып калдылар... Калган апайларыңа үз авылыбыз кешеләре насыйп булсын инде... Нык бул, улым. Иң элек үзең турында кайгырт. Бу кырыс дөнья киң күңелле, олы йөрәклеләрне өнәп бетерми. — Олы йөрәкле кеше нык буладыр ич инде, әти? Көчле буладыр? — Анысы шулай. Көчле була. Әмма андыйлар йомшак. Андыйлар кеше жәлләүчән була. Кеше дигәнең — катлаулы ждн. Ул үзенә авыр чакта гына сиңа килә. Сиңа авыр чакта читтән карап тора... Шуны онытма, улым: йомшак агачны корт баса... Малай уйга калды. Бераз тын торгач, әтисенең сүзләрен түкми-чәчми хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй, кабатлап сорады: — Алайса, олы йөрәкле, йомшак күңелле булу әйбәт түгел инде, әти? — Йомшаклык — синең үзең өчен әйбәт түгел ул, улым. Кеше иң элек үзе турында кайгыртырга тиеш. Мин менә яши-яши шушы фикернең хаклыгына инандым. Әнә старостаны гына ал: үзебез өчен эшлибез, ж,әмәгать, дип сөйли халыкка. Э-э. Ул ничек яши дә... Без ничек?.. * * * Әтиләрен ж.ирләгәч, Гата өлкәнәеп киткәндәй булды. Кич ж.итүгә, урамга чыгып йөгерү ягын гына карый торган малай уйчанланып калды. Әтисенең соңгы киңәшләре аңа тынгылык бирмәде. "Җизниләр үзебезнең авылныкы булса, әйбәт икән дә бит. Кышлык утынны моннан соң ничек әзерләрләр? Ерактагы ж,изниләр килә алмас шул". Шулай уйланып йөргәндә, малайның башына матур бер фикер килде. Яшьтәше Сабитның өйләнмәгән ике абыйсы бар. Аның ике апасына менә дигән кияү инде алар. Зариф белән Касыйм абыйсын ничек җизни итәсе соң? Менә минем ике апай бар. Өйләнегез әле, дип әйтеп булмый бит. Малай, апаларын кияүгә бирү юлын тапмаса да, татлы хыялга чума. Әнә ул Сабит белән бергә атлар коендырырга төшә. Апалары берәмберәм сыер сава. Кергән арада Гатаны каймак белән сыйлыйлар. Сабит Гатаның терсәгенә төртеп ала. "Аша син, аша. Оялып утырма. Минем җиңгиләр юмарт", — дия-дия, аны кыстый... Гатаның аяклары хыяллар тәэсирендә еш кына Зариф белән Касыйм янына атлый. Басуда эшләүче егетләр, Гатаны күргәч, елмаеп: — О-о, Гатаулла! Ни хәлләрең бар? Ниләр кырып йөрисең? — дип, елмаеп исәнләшәләр. — Кырган нәрсә юк ла, — ди Гата, өлкәннәргә җавап бирергә тырышып. — Кыр бәрәңгесен карап кайтыйм, дигән идем. — Әйдә, бераз ял итеп кит! Бу тәкъдим малайның күңеленә сары май булып ята. Зариф белән Касыймның үз итеп сөйләшүләре аны үсендереп җибәрә. Егетләрнең кояшта янган йөзләренә, нык беләкләренә карап соклана ул. "Болар минем җизни булсамы?.. Мин яра алмаган тумранга болар калун белән бер генә суга инде", — дип уйлап куя. Узган көзне утын әзерләүдә Гата да катнашты. Иң элек урман хуҗасының өенә әниләре барды. "Ике корыган имән бирермен. Килегез, карагыз", — дигән. Иртәгесен бер апасына ияреп, Гата урманга китте. Көзге урман үзенчә матур. Аяк астын йомшак сары юрган сарган. Агачлар, үзләренең шәрәлегеннән оялгандай, тыйнак кына серләшә шикелле. Чыршы, наратлар гына көязләнеп, салкын җилләргә исләре дә китмичә, ямь-яшел килеш тора. Гата агач кәүсәләрен коча-коча хозурланып йөргән арада, урман хуҗасының өлкән улы Шәрифҗан апасына корыган имәннәрне күрсәтте. Шәрифҗан як-ягына күз ташлап алды да, Гата якында юклыгына инанып, кызның беләгеннән эләктерде. — Миңсылу, арырак тагын бер имән бар. Анысын бушка бирәм. Минем теләгемне үтәсәң, бушка... Ир җөмләсен тәмамлаганчы кыз кулын тартып алды да, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, пышылдап әйтте: — Нишлисең син, Шәрифҗан абый! — Тукта әле син, ашыкма, — дип бүлдерде Шәрифҗан. — Урман ул — яшәү чыганагы. Минем әти әйтә: "Үләсе килгән карга гына урманнан китә", — ди. Үзеңне урманга эшкә алырмын. Печәнле дә, утынлы да булырсыз. Әйдә, якын булыйк, кире какма мине... Әйдә инде... Болардан алты-җиде адым гына карт юкә кәүсәсе артында торган Гата аларның сөйләшүен ишетте. Шәрифҗанның ни теләгәнен бик әйбәт аңлады. "Кара син аны, кәҗә тәкәсе, үгез! — диде ул эченнән генә. — Оялмый... Кызларга үрелмәкче була бит, ә! Хатының ишетсә, синең бугазыңны чәйни бит! Апайга кагылып кына кара..." Шәрифҗан тагын ниләр сайрамакчы булгандыр, анысы бер Аллага мәгълүм. Ул арада Миңсылу ике куллап аның күкрәгенә төртеп җибәрде дә, урманны яңгыратып: — Мин сине ару кеше, дип йөри идем. Син Шәрифҗан түгел, Шапшак җан икәнсең! Оятсыз! — дип кычкырды. Ул арада карт юкә артыннан Гата да калыкты. Шәрифҗан каушап китте. Акланырга теләгәндәй, мыгырдана-мыгырдана сөйләнде. — Нигә дип тавыш чыгарасың соң син? Тигән кеше юк бит әле. Мин сиңа тагын бер имән генә күрсәтим, дидем... Кирәк түгел икән, бигайбә... Миңсылу аны тыңлап тормады. Ирнең пычрак тәкъдименә гарьләнүдән кушучлап йөзен томалаган хәлдә, кайту ягына йөгерде. Авызыннан сөяге тартып алынган эт шикелле, Шәрифҗан ырылдап калды. — ...чеметим. Кем дип белдең син үзеңне! Хәерче тәре! Агулы теш! Ир күрми үлгере!.. Апасы исеменә әйтелгән бу сүзләрне Гата аермачык ишетте. Аның кечкенә йодрыклары таш булып йодрыкланды, тешләре шыгырдады, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Әгәр көченнән килсә, ул шушы мизгелдә үк Шәрифҗанның бугазына ябышыр иде, типкәлитипкәли, җирдә аунатыр иде... Юк, булдыра алмый. Гата көчсез. Ул әкрен генә, мышкылдап, йодрыгы белән күз төпләрен сөртеп алды. Шулчакта әтисенең сүзләрен исенә төшерде... "Нык бул... — диде ул, аның киңәшләрен кабатлап. — Нык бул..." Миңсылу утын әзерләргә урманга бүтән бармады. Бу эш әнисенә, кечкенә апасы белән Гата җилкәсенә төште. Ике тоткалы кул пычкысы белән коры имәнне кисүләре... куллардан хәл китә, аяклар сыгыла башлый. Кендегең аркаңа ябышкандай була... — Йә, дөньяда ниләр бар, Гатаулла? — ди Зариф, иске чикмән читенә утырып. — Белмим шул! — һе, — ди Зариф, букчасыннан сөт тулы шешәсен ала-ала. — Ә апаеңнар нишли? Анысын беләсең инде. Гатаның йөзе яктырып китә. "Апайлар турында тикмәгә генә сорамыйдыр..." дигән уй аңа рәхәтлек бирә. — Йөриләр инде шунда, — ди ул, тәгаен ни әйтергә белмичә. Ә Зариф һаман төпченә. — Кулъяулык чикмиләрмени? — Ә... Кулъяулык... — ди, авызын ерып, Гата. — Чигәләр. Миңа да чигеп бирде Миңсылу апа. — Матурмы? Гата пөхтәләп төрелгән кулъяулыгын, кесәсеннән алып, Зарифка суза. — Менә ! Кырыйлары зәңгәр мулине җеп белән челтәрләнгән, өч почмагына өч алсу чәчәк чигелгән кулъяулыкка бераз карап торгач, Зариф әйтеп куя: — Минем мондый матур кулъяулыгым юк! — Булыр, Зариф абый! — дип кычкырып җибәрүен үсмер үзе дә сизми калды. ...Җәй үтеп, көзгә керделәр. Басулардан иген җыелгач, бәрәңгене алып бетергәч, ир-ат кичләрен каравыл өенә йөри. Каравыл өенә Гата да ияләште. Өлкәннәр телендә ни генә юк! Яшьлекләрендә булган мәхәббәт маҗараларын да, кемнең кайчан нәрсә урлаганын да, көлке-мәзәкләр дә ишетәсең монда. Шулай кыш чыгылды. Ә яз ул елны иртә килде. Мартның егермеләрендә үк кар астына су төште дә көннәр җылына башлады. Атна-ун көн эчендә көпшәкләнәкөпшәкләнә, кар эреп бетә язды. Елгабашка терәлеп аккан тар инеш, ярларыннан чыгып, үзәннәргә, болыннарга, түбән урамнарга таралды. Ярыла-ярыла кисәкләргә бүленгән бозлар этешә-төртешә акты. Берничә көннән инеш бозлардан арынды, тынычланып калгандай булды. Болганчык салкын су эчтән генә кайный сыман иде. Каравыл өендә ул көнне сүз гел язгы эшләр турында булды. Гата инде йокымсырый башлады. Кайтырга кирәк, дип кузгалган иде. Шул мәлне башка авылларда көтүче булып ялланып көн күрүче Фазылҗан әйтеп куйды: — Җыенда Исламгалинең Зарифы өйләнәсе икән. Зариф исемен ишетүгә, Гатаның йокысы "эһ" дигәнче юкка чыкты. Колаклары торды. — Кемгә өйләнәсе икән соң? — диде берсе. — Исламгали абзый — акыллы кеше. Кем белән кодалашасын кү-үптән уйлап куйгандыр. Аңа икенче берәү каршы төште. — Ба-ай кеше, диген син. Байлар бай белән аралашыр. Зарифның кем кызына әйләнәсен берәү дә тәгаен әйтә алмады. Бу хәлдән Гатаның күңеленә җылы йөгерде. "Зариф абыйсы, әлбәттә, аның апасына — Миңсылуга өйләнәчәк. Теге чакта юкка гына сораштымыни ул? Елгабашта аның апасыдай кем бар? Түбән очтагы чатан Санияме? Табак битле, тәбәнәк буйлы, бака күз Сәлимәме? Әйе, Зариф абыйсы, һичшиксез, аның апасын сайларга тиеш". Ул төнне Гатаның йокы тишеге ачылды. Төн буе керфек какмыйча, хыял дөньясында йөрде. Хәзер алар Сабит белән кода булачак, җан дуслар. Бергә су коенырлар, бергәләп печән чабарлар... Берәрсе Гатага: "Агулы теш", — дип авыз ачса, Сабит очып кына куначак... Сабит ул көчле дә, берничә яшькә өлкәнрәк тә. Инде җир кипте. Кыр эшләре башлана дип торганда, күк йөзен соргылт-кара болыт каплады. Болыты шултиклем түбән: агач очларына тиям-тиям дип тора шикелле. Озак та үтмәде, ишеп-ишеп, ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Күз ачып йомганчы урамнар, басу-кырлар ап-ак юрган астында калды, шәрә агачлар ак күлмәк кигәндәй булды. "Менә бит Алланың кодрәте, — диеште өлкәннәр. — Кыр эшләре башлана дип торганда..." Болыт ничек тиз килсә, шулай тиз китте дә. Яз кояшы тагын елмайды. Кар эреде, тик урамнар тагын пычранды, юллар сазланды. Ул көнне Гатаның әнисе мунча яккан иде. Аларның үз мунчасы юк, һәрчак Дәүләтша абзыйлардан сорап торалар. Өйлә җитеп килгән чак булгандыр. Гатаны әнисе мунчага күз-колак булып кайтырга җибәрде. — Томалар вакыт җитми микән? Янып бетмәгән кисәүләре булса, чыбык-чабык өстә, — дип өйрәтте. Гата, өйдән чыгып, берничә адым гына киткән иде — Зариф абыйларыннан чыгып килүче Гөлсәгыйдә карчыкка игътибар итте. Игътибар итмичә мөмкин түгел, штанының бер балагы оек балтырына тыгылмаган иде. Мондый гамәл — Гөлсәгыйдә әбинең яучы булып баруы билгесе. Гатаның йөрәге кабыргаларына бәрелердәй булып тибә башлады. "Кемгә бара? Безгәме? Әллә... Зариф абыйсы башка берәүне сайлаганмы?.." Гата дөньясын онытты: Гөлсәгыйдәдән күзен алмады. Бу мизгелдә Гатага үзенең киләчәк тормышы, бар язмышы шушы әби кулындадыр сыман иде. Ул бит менә хәзер Гатага каршы очрарга тиеш иде ләбаса... Ул каршы килмәде, ары китте. Кемгә керер яучы карчык? Зариф абыйсы, бар күңеле белән үз итеп йөргән Зариф абыйсы, аның Миңсылу апасыннан йөз чөереп, кемгә өйләнер? Яучы карчык урман хуҗасы Шәрифҗаннарга кереп китте. "Димәк, Шәрифҗанның сеңлесе Нәгыймәне сайлаган", — дип пышылдады Гата. Аңа бик күңелсез булып китте. Өмет тулы якты хыяллар, әле генә яуган кардай, эреп юкка чыкты. Аның бар дөньясын бушлык биләде. Ул үзенең бара торган юлын югалткандай хис итте. Авыр йөк сөйрәгәндәй әкрен генә атлап, мунчага таба китте. Олылар эшенә тыгылып, олыларча гәп корыр дәрәҗәдә түгел әле Гата. Әмма авыл җире өчен аны кечкенә дип тә әйтеп булмый инде. Авыл җирендә бала-чага тормышны иртәрәк таный башлый, иртәрәк кул астына керә. Урак өсте җиткәч, ул быел үзенең катгый сүзен әйтте. — Исламгали абзыйның карчыгы килде, — дип сүз башлаган иде әнисе. — Миңсылуны үзләренә урак урышырга дәшә. Әнисенә карап, Гата күзен акайтты да, җен ачуы белән: — Киленнәре бар ич, урсыннар! — диде. Аннары үзалдына сөйләнгәндәй өстәде: — Моннан соң без Исламгалиләргә ялланмыйбыз. Гатаның ни өчен җенләнеп мондый карарга килүен аңламаган өйдәгеләр аңа каршы сүз озайтмады. Ул җәйне Гата да, апалары да күрше Каенсар авылында эшләде. Бу 1916 елның җәе иде. Яшь ирләрнең күбесе сугышта. Кайсы гына авылга барсаң да, моңзар, хәерчелек. Шул моң-зарларның нигезенә төшенергә теләп, Гата көннәр буе уйланып йөри. Уйланырга да, моңланырга да аның вакыты җитәрлек. Ул көтү көтә. "Каенсар байлары да Елгабашныкыннан ким яшәми, — дип фикер йөртә. — Берәүләрнең алты-җиде сыеры бар, ә кайберәүләр кәҗә дә асрый алмый". Әтиләре үлгәч, Гаталар да кәҗәгә генә калды. Сөрүлек җирләрен дә Исламгалиләргә саттылар. Байлар һаман байый. Ярлы һаман ярлылана... Ник? Гата эшләмимени? Аның апалары кул кушырып утырамы? Байлар бит үзләрен Алланың кашка тәкәсе итеп тота. Шәрифҗан хезмәтчеләренә: "Сез байлардан көнләшмәгез. Аллаһы Тәгалә үзе безгә бай язмыш язган. Аның насыйбы белән яшибез", — ди икән. Гатаның ачуыннан тешләре кысыла. Беркөнне агач күләгәсендә малларның утлап йөрүен карап ятканда, аның янына бер солдат килеп туктады. — Суың юкмы, энекәш? — диде ул көтүчегә. Гата аның тирләгән йөзенә, талчыккан кыяфәтенә, култык таягына күз салды да: — Әйдә, утыр, абый! — диде. Таныштылар. Хөсәен исемле икән. Сугышта яраланган. Хәзер менә Каенсарга әнисе янына кайтып килеше. Гата букчасыннан агач җамаяк тартып чыгарды да сыерлар янына йөгерде. Аннан, җамаягын тутырып, сөт алып килде. — Эч, абый. Суга караганда, сөт әйбәтрәк. — Молодец, энекәш, — диде солдат. — Син чын пролетарий икәнсең! Малай белән солдат дуслашып китте. Хөсәен дә узышлый көтүче янында туктала. Яңгыр явып, көтү алданрак кайткан көннәрдә Гата да Хөсәеннәргә кергә ли. Ошый аңа Хөсәен абыйсы. Ул җавап таба алмый йөргән сорауларны Хөсәен гади генә итеп аңлата да бирә. Ә көз көне, эшләр тәмамлангач, Хөсәен Гатаның җизнәсе булды. Миңсылу Каенсарга килен булып төште. Кыш көне Гата Каенсарга кунакка да барды. Җизнәсе белән утын турадылар, кар көрәделәр. Хөсәен аннан Елгабаш турында сорашты. — Шәрифҗаннардан, Исламгалиләрдән куркып торма син, — дип киңәш итте җизнәсе. — Тиздән аларның көне бетә. — Бетми, җизни. Алар бит бик бай, — диде Гата. — Ул Исламгалиләрнең җирләрен күпме икәнен беләсеңме син? — Белмәсәм дә чамалыйм, — ди аңа каршы Хөсәен. — Ул җирләр озакламый кәрәстияннеке булачак. Тиздән, энекәш, ил белән эшче-кәрәстиян комитетлары идарә итә башлаячак. — Елгабашта андый комитет юк бит, җизни! — Әлегә Каенсарда да юк. Аны без, безнең кебек ярлы халык оештырырга тиеш. — Оештырып кара, бар. Җыеннарда ярлы-ябагай авыз ачса, Шәрифҗан абый хәзер урынына утырта. "Сез нәрсә, патша хәзрәтләре фәрманына каршы киләсезме? Себергә китәсегез киләме?" — дип кенә кычкыра. — Ә сез курыкмагыз. Озата алмыйлар Себергә. Халыкны өркетмәкче генә була. Чынлыкта, үзе шыр җибәреп ята. Башкаланың кайнаганын, дөньяның айкалганын белмимени ул?! Белә. Так што, энекәш, син Шакирҗаннан да, башкасыннан да курыкма! Алар бездән курыксын! * * * Ания өлкәннәрдән ишеткәннәрен түкми-чәчми язып бара. Яза-яза да туктап уйлана. Әле һаман да исәнимин йөргән Гата Сәгъдәтшин Елгабаш авылыннан ун гаиләне кудырган. Алар һәммәсе — колхозчы, һәммәсе, мал-мөлкәтен биреп, колхоз оештыруда катнашкан. Бер Сәгъдәтшин сүзенә карап, никадәр кеше "тәмуг"ка озатылган... Гатаулла абзыйның бу кешеләрдә ни үче булган? Сораулар... Сораулар... Сораулар... Ания, аларга җавап эзләп, үзе тарих дәреслекләренә мөрәҗәгать итә. Ул тәмамлаган җидееллык мәктәп дәреслекләренә караганда, Африка халыклары һаман әле азатлык өчен көрәшә. "Димәк, кешегә җир җитми булып чыга ич инде", — дигән нәтиҗә чыгара ул, үзенең яшь акылы белән. — Гата Сәгъдәтшинның да җире булмаган. Алай дисәң... бар күк җирләрен дә Исламгали бабайга сатканнар ич. Җирең булу гына җитми, аны эшкәртергә дә кирәк бит. Югарыдан килгән фәрманны үтәү генә аның гамәле. Алай дисәң... Авылның ике бай гаиләсенә тимәгәннәр, ә көтү көтеп көн күрүче ярлы Фазылҗан абыйны озатканнар..." Адашкан кеше, юлын табу өчен, ялгыш киткән урынына кире килгәндәй, Ания дә тарихка кабат әйләнеп кайта. Тау итәгеннән бормаланып агучы инешкә сыенып утыручы Елгабашка революция шавы ничек килеп кергән? Ания авылдагы шул көннәрне күз алдына китерергә тырыша. ...Ничәмә-ничә ел инде сугыш газапларыннан интеккән, хәерчелектән интегеп моң-зар белән яшәүче Елгабашка җәй уртасында Шакир Галләмов кайтып керә. Моннан бер ел элек кенә хәрби хезмәткә алынган егетнең кинәт кайтуы төрле сүзләр чыгуга сәбәп була. "Хәзер Герман белән сугышасы түгел. Дошман үз авылыбызда. Байларны себереп түгәсе", — дип әйтә икән, имеш, Шакир. Кич саен халык җыенга җыела. Авылның бер башында урта хәллеләр, байлар нотык тота. Икенче башында — ярлы-ябагай. Үсмер Гата Шакирның һәр сүзен йотып кына бара. Соңрак Хөсәен җизнәсеннән алган мәгълүматлар ачлы-туклы яшәгән Гатаның күңеленә өмет нуры кертә. Ул карашының киңәюен, күкрәгенә куәт иңә баруын тоя. * * * 1917 елның 10 ноябре иде. Шәрифҗан өязгә китте. Ул аннан коточкыч хәбәр алып кайтты. "Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгән! Хакимият эшче-крестьян комитетлары кулына күчкән..." Кинәт өстенә төшкән кара кайгыдан Шәрифҗан уйлау сәләтен югалтты. Ул бертуктаусыз: "Хәзер ни була инде?" — дип, үз-үзенә сорау бирде. Күңеле нидер сизенүдән бертуктаусыз ашкынды. "Китәргә, качарга... Ераккарак олагырга..." — дип уйлады ул. Иртәгесен ул атын җикте дә урманга китте. Алтынкөмешләрен, чүлмәккә салып, юан имән төбенә күмде. "Дөньялар гел болай тормас әле... Бу бәхетсезлек вакытлы күренеш кенә", — дип уйлады ул, үз-үзен юатып. Ә икенче төнне кирәк-яракларын капчыкка тутырып, бераз ризык алып, фәкыйрь генә киенеп, гаиләсе белән Урта Азия ягына юл тотты. Алты почмаклы итеп нарат бүрәнәләрдән салынган иркен йортта карт әтисе белән әнисе торып калды... 1918 ел башында унҗиде яше тулган Гата ярлылар комитетының иң актив кешесенә әверелә. Февраль башында Гатаны Шакир район үзәгенә җибәрә. Егет аннан ярлылар өчен сөенечле хәбәр алып кайта. Узган елгы салымнарын түли алмаганнарның салымнан азат ителүләре турында була ул хәбәр. Моннан соң һәр авылда Совет төзеләчәк, дип аңлаталар аңа районда. Озак та үтми, Елгабашта да Совет төзелә. Аның рәисе итеп Шакирны сайлыйлар, ә ярдәмчесе Гата була. Совет утырышы нинди карар чыгарса — закон шул буласы икән. Советның беренче утырышында ук Шакирҗаннарның урманын, Исламгали агайның җирләрен, Касыйм белән Зарифның тегермәннәрен җәмәгать файдасына алырга дигән карар чыгарыла. Кимсенүле хәерче бала чагы, кышкы салкыннарда утынсыз интегүләре, Миңсылу апасына Шәрифҗанның пычрак, гарьлекле тәкъдиме Гатаның җанына эремәс таш булып оешкан иде. Форсаты чыкты. "Бу карарга тагын бер өстәмә кертик әле, — ди ул утырыштагы ларга. — Җәмәгать, абыйлар! һәммәгезнең тәрәзә бусагасы җиргә тигән. Ишеләм-ишеләм дип торган терәүле өйләрдә яшибез. Шәрифҗан урманыннан агач бүлеп бирик без халыкка". Хөсәен җизнәсе карар иткән бу фикер Гатаның дәрәҗәсен күпкә күтәрә. Икенче көнне Елгабаш Советы әгъзалары, өч ат җигеп, Шәрифҗанның өенә килә. Беренче чанада — Шакир белән Гата. "Гата, мөгаен, яшь чагында Хөснетдине төсле булгандыр, — дип уйлый Ания. — Негр халкыдай кара чырай, астыртын явыз караш. Теленнән төшкән сүзләре ялтыравыклы, пычрагы эчендә калыр..." Әйе, әнә Гата чана башына ук утырган да, бертуктаусыз дилбегәне кага-кага, атны куалый. Аның салкыннан кызарган битенә җил бәрә, бәс сарган борын тишекләреннән пар чыга. Шакир, бу тантана ләззәтеннән әсәрләнеп, Гатаны ашыктыра. "Куала! Кабахәтләрнең ояларын тизрәк туздырыйк!" Шәрифҗанның әтисе боларның килеп керүенә һич аптырап калмый. "Талагыз, тала! — ди ул килүчеләргә. — Кеше малы — ишәк мае ул. Бик тиз бетә. — Аннары Шакирга карап әйтә: — Синең бабаң карак булган. Атаң да карак иде. Күрше авыл Саттарның бердәнбер атын урлап сатты. Әмма баемады. Син талаучы ук икәнсең. Минем маңгай тире түгеп җыйган малларым бугазыңа кара кан булып тыгылсын да син шуңа тончык!" Бу сүзләрдән соң әби белән бабайны Шакир өйләреннән үк куып чыгара. Алар шул көннән мунчада яши... Шәрифҗаннарның келәттәге бар ашлыклары, абзардагы маллары ярлыларга өләшенә... Колхозлашу еллары башланганда, Гата инде Совет рәисе дәрәҗәсенә күтәрелә. Ания, уйлары белән ул чор вакыйгалары эзеннән баруыннан туктап, үз-үзенә сорау бирә: "Шушы хәлләрдән соң Гата ни бите белән Исламгали бабайның ишеген атлап керде икән? Маһруй апайга әйләнәм дип әйтергә ничек җөрьәт итте икән? Димәк, боларга "оят", "намус" дигән төшенчәләр билгесез... Юу-ук, бу гади үч алу гына түгел. Бу хәлләрнең асылы тирәнрәк. Әйе, революция җирсезләрне җирле иткән. Элек "бай" дип аталганнар да колхозга кергән. Дөнья тигезләнгән бит инде! Аларны нигә куарга? Утын ярган җирдә йомычка кала дигәндәй, корткычлык кылып йөрүчеләр дә булгандыр, — дип фикер йөртә Ания. — Елгабашта андый хәлләр булмаган ич. Димәк ки, югарыдан фәрман килгән дә, болар аны бик тырышып үтәгән. Хәтта әнә кәҗәдән зуррак мал да асрый алмаган Фазылҗан абыйны да озатканнар..." Аниянең башына кинәт мондый уй килде: "Аңа нинди яла яктылар икән? Маһупкамал апа белә торгандыр. Сорашырга кирәк". * * * Исламгали агайның малайлары — Касыйм, Зариф, Сабит — гаиләләре белән авылдан сөрелде. Алар артыннан ук Гафурны да озаттылар, һәммәсенең дә гаебе "зур" — алар коточкыч "җинаять" кылган. Гаепләре Җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-10, 58-11 нче маддәләренә туры килгән... Урак урганда, күзенә камыл төртелүдән сукырайган карчыгы белән Исламгали агай ялгыз калган. Оялары туздырылган, ятим калдырылган әби-бабайлар кайгы йөген озак тарта алмый. Алар һәммәсе бер-бер артлы дөнья куя... Елгабаш сары сагышка уралып, моңсулыкка төренеп кала. Шулай авыл үз көенә тын гына яшәп яткан бер иртәдә Фазылҗанның такмаклый-такмаклый елап йөгергәне урамнарны яңгырата. — Бүреләр... Бүреләр... Харап иттеләр... Харап иттеләр, — дип үкси ул. Көтү куганчы мал-туар тирәсендә чуалган хатын-кыз сарык фермасына йөгерә. Фазылҗан — ферма каравылчысы. Бүреләр фермага һөҗүм иткән булып чыга. Буйдан-буйга ике рәт киртә белән генә тотылган утар эчендә унлаган сарык үлеп ята иде. Ерткычлар, аларны буып, каннарын эчкән. Ул арада Гата белән Шакир фаҗига булган урынга кызу-кызу килеп җитте. Аларга куркудан төсе качкан Фазылҗан ияргән. Кия-кия инде тишелеп беткән киез эшләпәсе белән ул йөзен сөртеп ала-ала, һаман бер үк сүзләрне тәкрарлый: — Харап иттеләр... Харап иттеләр!.. Фазылҗанның тир белән каешланган күлмәк якасына, кырык ямаулы чалбарына Гата җирәнгәндәй караш ташлады да әче итеп бер сүгенде. Аннары: — Төн буе йокы җыясың! Корткыч! — дип җикерде. — Ничә тапкыр әйттем... Читән тотарга кирәк, дидем... — дип мышкылдады Фазылҗан. — Йокламадым мин... Малларны карап кына кергәнием... Ятып кына торганыем... Шул арада... — Улама! — дип җикерде Гата. — Түләрсең! — Нәрсәм белән түлим мин аны? — Башың белән! — диде Гата, исе дә китмичә. — Син ни сөйлисең, Гатаулла? — диде арадан берәү. — Хәзер ач бүредән күп нәрсә юк. Бу бәхетсезлеккә бүген Фазылҗан юлыккан. Ул булмаса, бүтән юлыккан булыр иде. — Ялынма аңа, — диде Фазылҗан, күз яшьләрен сөртә-сөртә. — Агулы тештән кем котылган?.. Бу сүзләрдән соң Гата Сәгъдәтшин кырт борылды да тиз-тиз атлап китеп барды. Ферма янына җыелган халык: "Бу хәзер үк Фазылҗанны кулга алырга милиция чакырта икән", — дип уйлап калды. Әмма милиция килмәде. Авыл тынычланды. Ике көн эчендә сарыклар утарын озын читән белән әйләндереп алдылар. Уракка төштеләр. Бәбкәгә куелган көлтәләрне әкренәкрен ташып, әвен базларында киптерә-киптерә суктырылган ашлыкны амбарга сала бардылар. Октябрь ае коры килде. Ай башында шатырдатып катырды да шуннан эретмәде. Маллар уҗымда йөреп кинәнде. Ашлык амбарларына якын гына яшәүче кладовщик Кадыйр абзыйның бер асыл гадәте бар. Ул һәр көнне, таң беленгәндә торып, ишегалдына чыга. Иң элек үз малларына күз-колак була да амбарлар тирәсен әйләнеп кайта. Октябрьнең егерме алтынчы иртәсе иде. Кладовщик амбар янына килеп җиткәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча туктап калды. Дүрт почмагы да калын-калын ташлар өстенә куелып салынган амбар астыннан бодай бөртекләре сибелеп килгән. "Тычкан-күсе тишкәндер, дисәм... амбар читенә бөртек ничек чыгар?" — дип уйлап, Кадыйр абзый арырак күз сала. Ни гаҗәп: бодай бөртекләре сибелгән эз су буена таба алып бара. Аннары яр астыннан урамга керә дә... инештән өченче йортта гына яшәүче Фазылҗаннарга таба борыла. Кадыйр абзыйның күзе акая, җилкәсеннән салкын тир бәреп чыга. "Нишләргә? — дип пышылдый ул үз-үзенә. — Граммына хәтле исәптә бит аның! Үлчәве җитмәсә, мин җавап бирәсе... Хәзер үк Гатаны алып килергә..." Амбарның идән арасын астан балта белән каерып тишек капчыкка ашлык агызуның һәм аны Фазылҗаннарга илтеп куюның Гата эше икәне берәүнең дә башына килми... "Карак"ны икенче көнне үк авылдан алып китәләр... * * * "Җәйге яңгыр өлешле була", — дигән иде Маһупкамал апасы. Хак әйткән икән. Узган атнадагы болыт Елгабаш турысына ук килеп җиткән дә иде. Дөбершатыр йөреп күк тә күкрәде, күк йөзен урталай бүлеп яшен җепләре дә сузылды. Тамчылап кына яңгыры да сибәләгәндәй итте. Аннары: "Монда туктасам, соңга калам", — дигәндәй, итәк-җиңнәрен җилфердәтеп, болыт китеп тә барды. Яңгырны дүрт күз белән көтеп торган елгабашлылар иртәгесен ах-ух килеп гәп корды. "И малай, Каенсарда явып та караган, ди. Бала-чага урамда су ерып йөргән". Бу хәлдән соң өч көн узуга, Елгабаш күге кырыенда канатларын җәйгән кечерәк кенә болыт пәйда булды. Тыйнак кына килгән кунактай, ул әкрен-әкрен авыл өстенә якынлашты. Бераздан эре-эре тамчылар сибәли башлады. Озак та үтмәде, яшен яшьнәп, күк күкрәп җибәрде дә, чиләкләп-чиләкләп яңгыр яварга кереште. Ания яланаяк ишегалды чирәменә чыгып басты да ике кулын күккә сузды. Яңгыр җепләре бите буйлап, култык астын кытыклый-кытыклый, тәненә йөгерде. Маңгаенда, битләрендә бертуктаусыз яңгыр тамчылары биеште. "Мондый рәхәт ләззәтне, сафлану хисен бары тик табигать үзе генә бирә ала торгандыр", — дип уйлады кыз. Күк күкрәү сирәгәйде, ә яңгыр туктамады: яуды да яуды. Авыл өстендә утырып, иркенләп, рәхәтләнеп яуды. Озак тормады, юешләнүдән күшеккән сарыклар бәэлдәшеп кайтып керде. Башка вакытта тәм-том эзләп, туры кайтмыйча, ындыр тирәләрендә буталып йөрүче маллар да тизрәк коры торакларына ашыкты. Дөньяга яңгыр исе таралды. Сулышлар киңәеп китте, һава җиңеләйде. Яфракларына сарылган тузаннары юылган агачлар елмаешып утыргандай тоелды. "Бүген яшьләр болынга чыкмый. Бүген алар йокы симертәчәк, — дип уйлады Ания. — Күрше Миңҗамал да фермадагы эшен иртәрәк тәмамлар. Көтү күптән кайтты ич". Елгабашта кунак булуларына бер атна вакыт эчендә Аниянең көндәлегенә дә шактый мәгълүмат өстәлде. Әмма аның истәлекләре әби-бабайларына, әти-әниләренә генә кагылышлы. Аларның бүгенге дәвамы нинди? Үзүзенә шушы сорауны бирүгә, күз алдына Хөснетдин килеп баса. "Минем белән ни турында сөйләшергә теләде икән ул? Мин үзем дә артык тупас кыландым бугай. Сөйләгәнен тыңлыйсым калган. Язылачак хикәямә менә дигән бер мисал булыр иде. Провокатор, имеш... Миңҗамал безнең очрашуны белми ич. Сорашыйм әле..." Көн саен иртүк торып көтүгә чыгучы Хөснетдин кайтуына ашап эчте дә печәнлеккә менеп ауды. Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Салам түбәләр астына куыш ясап оя корган чыпчыклар үзара нидер серләшеп, шыбырдашып ала. Хуш исле кипкән печән табигатьнең сихри бишеге сыман. Кош тавышлары, яңгыр шыбырдавы көе үзеннән-үзе йокыга талдыра. Ул уянып киткәндә, яңгыр туктаган, күк йөзе аязган иде. Көн кичкә авышкан. Кояш яңа гына тау астына тәгәрәп төшкән. Моның дәлиле булып, күкнең тау өстенә тоташкан урынында кып-кызыл болыт сузылып калган. Өйдәгеләр, тыштагы эшләрен тәмамлап, кичке аш ашый, күрәсең. "Мине йокласын дигәннәрдер... Бүген яшьләр болынга да чыкмый инде. Йокы да туйды. — Көч-куәте ташып торган егетнең башына шулчак мондый уй килде. — Ылыслыга барсам... Бакча артлатып кына чыгам да... Ике чакрым тирәсе ара. Нина Алексеевнага туры керәм. Көмешкәсе булмый калмас..." Бу уй аны үзеннән-үзе алга әйдәде. Күңеле торган саен ныграк кытыкланды. "Көмешкә булса... Ылыслыда яшь, тыгыз тәнле ялгыз хатыннар да бар..." Егет тиз-тиз генә киенде дә печәнлектән төште. Абзар артыннан бакчага чыкты да чирәмле сукмактан инешкә таба юл тотты. Аннан болын буйлатып кына туп-туры Ылыслыга китте. Ул килеп кергәндә, Нина Алексеевна җиделе лампа каршысында нидер бәйләп утыра иде. — Хөснетдин... — диде ул, аптырап. — Болай кичләтеп нишләп йөрисең? Илле биш яшенә җиткән Нина Алексеевна Елгабашның бар кешесен дә белә. Механизатор булып эшләүче ирләр аңа кайчакта яшертен генә ашлык та китереп китә. Хатын аларга көмешкә чыгарып куя. Ашлык әчегән апара чучкаларына булса, көмешкәдән дә үзенә өлеш чыгара. Хөснетдиннең дә көмешкә алганы булды. Беркөнне бер сыер кинәт авырып китте. Мал ыңгырашты да ауды. Аптырады көтүчеләр. Хуҗасын алып килделәр. "Ярамас үлән ашагандыр. Чалырга кирәк", — диеште ирләр. Сыерны суйдылар. Көтү Ылыслы ягы болынында иде. Хуҗа шул чакны: "Хөснетдин, менә сиңа сыерның бавыры, йөрәге. Нина Алексеевнадан көмешкәгә алыштыр". "Миңа көмешкә бирерме соң ул?" — дип икеләнде Хөснетдин. "Бирер, бирер, — диде хуҗа. — Хәлне сөйләрсең. Мин җибәргәнне әйтерсең. Бар, бар", — дип, мутланып, күзен кысты ир. Хөснетдиннең юлы уңды ул чакта: литрлы банка белән көмешкә күтәреп килде. — Хөснетдин... — дип, аптырабрак тагын эндәште хатын "о" авазын калын итеп. — Кичләтеп нишләп йөрисең? — Мин... ни... — дип таптанды ишек төбендә Хөснетдин. — Мин бик туңдым... Яңгыр астында юешләнеп беттем. Өйгә кайтып җылы кием дә кидем. Барыбер калтырата, каһәр. — Ә-ә, — диде керәшен хатыны, эшнең нәрсәдә икәненә төшенеп. — Айда, утыр, уз. Тик без почмак якка керик. Урам як тәрәзәләреннән ут яктысы төшмәсен. Милиция дигән халык та бар бит. Аларның шымчылары да җитәрлек. Нина Алексеевна, шулай сөйләнә-сөйләнә, җиделе лампасын тотып, аш-су әзерли торган якка атлады. Хөснетдин аңа иярде. Хатын өстәл астыннан вак такталардан кагылган кечкенә әрҗә сөйрәп чыгарды да аннан бер шешә көмешкә алды. Тәлинкәгә бер-ике телем ипи кисте. Аның янына төбе белән йолкып алынган яшел суган куйды. Аннары стаканга көмешкә салып, Хөснетдин алдына этәрде. — Айда, Хөснетдин, эчеп җибәр. Эчеңә җылы керер! — Үзегезгә дә салыгыз инде, Нина Алексеевна, — диде. — Үзем генә әллә ничек... Күнекмәгән... — Айда соң, — диде хатын, карышып тормыйча. Хатынның көмешкәсе куәтле иде. Яшь егетнең гәүдәсе буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Җиңелчә генә башы әйләнгәндәй булды. Бу мизгелдә аңа Нина Алексеевнадан да юмарт, аннан да әйбәт кеше дөньясында юк сыман иде. — Әле мин, мал суйганда, сиңа тагын бавыр китерермен, — диде Хөснетдин, хатынга үзенең бик рәхмәтле булуын сиздереп. — Ой, шап булыр, шап. Син аша але, Хөснетдин, аша, — диде Нина Алексеевна. Аннары Нина Алексеевна Елгабаш кешеләре турында сорашты. Көтүдә сыерын суйган хуҗа да телгә керде. Шул мәлне сыер хуҗасының: "Нина Алексеевна мине белә..." — дип, мут кына күз кысуы егетнең исенә төште. "Нинди тыгыз тәнле. Имиләрен тотып, башыңны куеп ятарлык... И-их, ничек итеп күндерергә..." — Нина Алексеевна, — диде Хөснетдин. — Әйдә, пар булсын инде. Тагын берне сал. Игелегеңне гомер онытмам! Тагын йөз грамм көмешкә эчеп куйган Хөснетдин үзенә куәт иңүен тойды. Беләкләренә көч керде. Сулышлары киңәеп китте. Янәшәсендәге шушы хатынны үзенеке итү теләге тәкатьсезләнеп кузгалды. — Нина Алексеевна, чибәр булгансыз сез яшь чагында, ә? — диде егет, хатынның күкрәкләрен күзе белән "ашап". — Яшьлек — үзе чибарлек ул, Хөснетдин. Син аны ул чакта аңламыйсың гына. — Ио-ок, Нина Алексеевна, син особо матур кеше. Син һаман ир-атларның башын әйләндерә торган хатын. Яшь егетнең күңелендә нинди теләк кайнаганын уена да кертмәгән хатын рәхәтләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Бу көлүне үзенчә аңлаган Хөснетдин тиз генә Нина Алексеевнаның янәшәсенә үк күчеп утырды да иңеннән кочып алды. — Мин сине шундый якын итәм, Нина Алексеевна, — диде. — Мин дә якын итәм сине, Хөснетдин. А то синең белән шулай утырырыеммы? Хатынның җылы сүзләреннән егетнең ташып торган дәрте ургылып ук китте. Ул, үзе дә сизмәстән, сул кулы белән ныклап кочаклады да уң кулы белән хатынның күкрәгенә ябышты. Егетнең кинәт купкан өермәне хәтерләткән бу хәрәкәте Нина Алексеевнаны бераз каушатып җибәрде. — Чү, Хөснетдин! Нишлисең? Булмаганны... — Ул, тыпырчынып, Хөснетдиннең келәшчәдәй кысып алган кулларыннан ычкынмакчы булды. Хатын карышкан саен, Хөснетдин кызышты, котырынды. Алар әүмәкләшеп идәнгә тәгәрәделәр. — Җибәр, Хөснетдин! Кычкырам! — дип кисәтте хатын. — Кычкырма, кычкырма... — дип кайнар пышылдады Хөснетдин, хатынның әле иреннәрен суырып, әле муенын ялап. — Кычкырма... Икебезгә дә рәхәт кенә ич... Гайбәт таратма... — Әүмәкләшә торгач, егет өстенлек алды, җайлап урнашты. Әмма хатын боргаланды, тыпырчынды. — Мин сине болай гына калдырмыйм. Милициягә җиткерәм, — дип еламсырады хатын. Чалбар төймәләре чишелгән, тәкате төкәнгән Хөснетдин, "милиция" сүзен ишеткәч түзмәде, йодрыгы белән хатынның колак төбенә тондырды. — Син нәрсә, әүлия булып кыланасың соң! Беразга тынып калган Нина Алексеевнаны ризалаштырдым дип уйлап, Хөснетдин аның эчке киемнәрен салдырырга үрелде. Ә хатынның күзе өстәл астында яткан балтага төшкән иде. Хөснетдин дә күреп алды ул балтаны. Ул, корбанына ташланган еландай, күз ачып йомганчы хатынның кулын эләктереп алды да йодрыгы белән яңагына орды. Йодрык чигәгә туры килгән иде. Хатын ыңгырашып алды да, муены йомшарып, баш бер якка авышты. Кызышудан, үз-үзен белештермичә кылган бу гамәл Хөснетдинне кинәт каушатып җибәрде. Ул куркып калды. "Үлдеме әллә? — дип уйлап алды ул. — Нишләргә инде? Ничек котылырга соң?" — Егетнең башында шушы сорау бөтерелде. Тик ул бу мизгелдә уйлау сәләтен югалткан иде. Аның бар күзәнәге үз-үзен коткару инстинктына гына буйсынган иде. Ул тиз-тиз генә як-ягына карап алды. "Йң элек тәрәзәне капларга кирәк икән, — дигән уй үтте аның башыннан. — Яктылык ишегалдына да төшмәсен. — Хөснетдин сәкедәге одеялны алып, калтыранган куллары белән тәрәзә өстенә кагылган тактага кыстырды. Тагын Нина Алексеевнага күз салды. — Үлгән микән әллә бу? Исән булса... минем баш бетә бит... Үлгән булса да... үтерүченең эзенә төшәргә мөмкиннәр... Нишләргә соң, нишләргә?.. Моннан тизрәк таярга кирәк бит... Тукта әле, мин тотып эчкән стаканны сөртим. Бармак эзләрем калмасын..." Егет стаканны сөртергә ниятләп эскәтер читен тарткан иде, өстәлдәге җиделе лампа авып, керосины түгелде. Хөснетдин, алны-артны уйлап тормыйча, ут капкан эскәтерне лампасы-ние белән идәнгә сөйрәп төшерде. Хәзер монда бер минут та калырга ярамаганын аңлап, ул тиз генә галошын киде дә ипләп кенә ишекне япты. Аннары, урамга чыкмыйча, бәрәңге бакчасы аркылы гына Елгабаш ягына элдертте. Ылыслылар авылда янгын барлыгын абайлаганда, өй эче янып, түшәмнәр ишелеп, ут түбәгә үрләгән иде. Күмергә әверелгән бүрәнә башлары өч тәүлек буе төтенләп торды. Нина Алексеевнаның янганнан калган каралып укмашкан калдыкларын ак җәймәгә төреп, гробка салып җирләделәр... Бар нәрсәне ут йоткан нигездә янгыннан каралган, төтен исе сеңгән мич кенә утырып калды. Ул мичтән ниндидер шом, каһәр тарала сыман иде... * * * Хөснетдин болынга чыккач, артына карый-карый, ярты юлга җиткәнче йөгерде. Аның бөтен уе — янгын урамны яктыртканчы, өенә кайтып җитү. Йөрәге, читлек эченә ябылган кыргый коштай, бәргәләнә-бәргәләнә тибә. Бу тибеш аңа болында яңгырый сыман. Ярый әле, төн карасы аны яшерә. Тирә-юнь тып-тыныч. Яңгырдан соң үлән аралары дымлыгамы, чикерткәләр дә сайрамый, этләр дә йокыга талган. Хөснетдин бераз хәл алды да тагын йөгерде. Ниһаять, ул кайтып җитте. Бакча артлатып кына абзарга керде дә печәнлеккә үрмәләде. Тиз генә чалбарын, күлмәген салып, печән өстенә җәеп куйды да ятагына ауды. Тик... күзен йокы алмады. Башында куркыныч сораулар буталды: "Ылыслы күгендә шушыңганчы ут яктысы күренмәде бит. Ул юри генә яткан булгандыр да мин китүгә эскәтерләрне сүндергәндер. Йртүк милициягә хәбәр итәр... — Егет бу хәлләрне күз алдына китерә дә коты чыга. — Нишләдем мин, нишләдем?.." — дип, кушучлап башын тота. Иртәгесен аңа әнисе эндәште: — Улым, көтү куар вакыт җитте. Тор инде. — Авырыйм мин, әни, — диде Хөснетдин әкрен генә. — Төне буе калтыратып чыкты. Салкын тидергәнмен, ахры... Хөснетдиннең "төне буе авырып чыгуы" көтү куарга чыккан урам хатыннарына да билгеле булды. — Кичә, суга төшкән тавык шикелле, көтүдән күшегеп кайтканые. Төн буе йокламады. Жар булды, ут янды, балакаем, — дип сөйләде әнисе. Тәнен уарга дип "авыру"га кибеттән аракы алып кайттылар. Ул аны әкрен-әкрен эчеп бетерде. Ылыслыдагы янгын, андагы фаҗига хәбәре Елгабаш - ка төш вакытында гына килеп җитте. Нина Алексеевнаның янып үлүе авылдагы вак-төяк борчу-кайгыларны оныттырды. Милиция хезмәткәрләре янгын чыгу сәбәпләрен төрлечә юрап карады, тик тәгаенләп әйтә алмады. "Учагыннан берәр күмер идәнгә төшкән булгандыр. Шул әкрен-әкрен көйрәп утыргандыр. Бичаракаем, йоклаган инде ул, йоклаган..." — дип фараз кылды авыл халкы. * * * Санаулы көннәр тиз уза. Кунакларның да китәр чагы җитте. Аниягә авыл тормышы нык тәэсир итте. Үзенең көндәлеген укыган саен, сораулары арта гына барды. Чишмәләрдән баш алган кечкенә инеш ярына сыенып утырган Елгабаш авылының үткәнен, әле дә анда яшәүчеләрнең тормышын кабат-кабат күз алдына китерергә тырышты. Елгабаш өстендә дә сәяси җилләр уйнаган. Ул җилләр берәүләрне иркәләсә, икенчеләрне һәлакәт чоңгылына очырган. Сәяси юл белән килеп чыккан һәр афәт адәм баласы кулы белән эшләнгән. Әнә бар вакыйгаларның шаһиты булган нәни инеш тыйнак кына һаман ага. Аның вак дулкыннары өстендә көндез кояш, төннәрен ай шәүләсе чайкала. Ташудан соң яки көчле яңгырлар явып узгач, болганчык суда әлеге якты шәүләләр күренми. Болганчык су бар нәрсәне яшерә. Су төбендә ниләр барлыгын инеш болганмаган чакта да күреп булмый... Ә кеше күңеле тагын да тирәнрәк. Аның төпкелләренә төшеп җитәрмен димә. Адәм баласын нинди уйлар йөртә? Илдә давыл кузгалып, дөнья болганган чакта, Гата Сәгъдәтшин да, Шакир да шул болганышның аерылмас бер кисәгенә әверелгән. Балачактан кимсенеп, интегеп яшәүләре үч булып укмашкан. Революция өермәсе аларны бөтереп кенә үз эченә алган... Авылдан куылырга тиешле гаиләләрнең исемлеген Гата төзегән. Исламгали агайның Касыймы, төнлә үзен алып китәргә килгәч, аның күзенә туры карап әйткән: "Кешене туган туфрагыннан куып, бар мөлкәтен талап баермын дип уйлыйсыңмы! Юк! Кеше күз яше, кеше рәнҗеше, барыбер бугазыңа тыгылыр! Үзеңнекенә тыгылмаса, балаларыңныкына тыгылыр, Агулы теш!" — дигән. Гата тешләрен шыгырдаткан, йодрыкларын йомарлаган, әмма Касыймга кычкырмаган, үзен тыеп калган. Касыймның сүзләренә исе китмәгәндәй, елмайгандай итеп кенә: "Без хәзер агулы тешле түгел инде, без алтын тешле", — дигән. Еллар узгач, инде әнисен дә җирләгәч, Ания тагын кайтты. Бу вакытта инде аның көндәлегенә теркәлгән вакыйгалар "Елан эзе" дигән беренче әсәрендә урын алган иде. Ания дә, нәкъ әниседәй, иң элек зиратка барды. Әбибабаларының, кардәш-ыруларының рухларына атап догалар кылды. Аннары район архивына барып эзләнүләр башлады. Кайда соң туганнары? Язмыш давыллары аларны кай тарафларга илтеп ташлаган? Эзләнә торгач ачыкланды. Урта Азия якларына юл тоткан Шәрифҗан Төркиягә үк барып җиткән. Аның бер оныгы фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Зариф абыйсының дәвамын ул Яңа Себер шәһәреннән эзләп тапты. Ә Касыйм абыйсы атылган. Таба алмады ул аның гаиләсен. Таба алмады. Ә Аниянең үз улы — Урал ягы шәһәрендәге бер зур заводның генераль директоры. Нәрсә бу? Изелгән, сытылган, тамырыннан өзелгән күзәнәкнең чит-ят җирләрдә шытым биреп, кабат тернәкләнеп китүен ничек аңларга? Адәм баласының күңел төпкелендә, җаны үзәгендә гел игелеккә генә әйдәүче иман нуры булудамы? — Моңа җавап табуы кыен. Ания Елгабаш авылы читендәге чишмәләр янына барып утырды. Алар һаман ага да ага. Кешеләргә алар: "Сез бездән көн саен файдаланыгыз, кадеребезне белегез!" — дип тә әйтми. Тыйнак кына агалар да агалар. Табигать көзгә авышканда, чишмәләр юлы итәгеннән су җәелеп, инеш киңәеп киткән үзәннәрдән томан йомгаклары күтәрелә. Томан, салкын сулышын өрә-өрә, чишмә тирәсендә үсеп утырган тал-тирәкләрне урап ала. Әмма тал-тирәкләрнең томанга һич исе китми. Алар шул изрәп йоклап кына ала сыман. Иртәгесен кояш чыгачак та томан пәрдәсе эреп юкка чыгачак. Тирәкләр иртән искән таң җилендә шыбырдашып алыр. Елгабаш авылындагы һәр фаҗиганең, һәр шатлыккайгының шаһиты булган бу чишмәләр, инеш, талтирәкләр, олуг Табигатьнең кануннары белән яшәгән хәлдә, кешеләргә: "Дөнья фани, иманлы булыгыз!" — дип искәртә сыман. 2013-2014 ЮГАЛТУ Олыгая барган саен, кеше яшьлегендә күңеленә уелып калган истәлекле вакыйгаларны күз алдыннан кабат-кабат кичерә, узган гомерләрне ешрак исенә төшерә, диләр. Хактыр. Яшьлек — гомернең иң матур, иң самими чагы. Шуңа күрә бу халәт табигыйдер, матурлыкны сагыну галәмәтедер. Мирсәетен югалткан көннән Закирә дә истәлекләре эченә баш-аягы белән чумды. Ялгыз калдымы, гомеренең бар мизгелен бөртекләп барларга керешә. Әйтерсең шул уйлардан Мирсәетнең кайдалыгы ачыкланачак та, югалган ире табылачак. Хәер, ул яшьлегендә дә уйланырга ярата иде. Беренче һәм икенче курсларда университетның тулай торагында яшәде Закирә. Кич җиттеме, бүлмәдәш кызлары бизәнергә-төзәнергә керешә. Ни генә кыланмый алар? Рәшидә иң элек исемен үзгәртте. Раяга әверелде. Аннары Рая-Рәшидәгә авылдан киеп килгән бердәнбер озын җиңле күлмәге ошамый башлады. Шуңа күрә күлмәкне "шәһәрләштерде" — башта җиңен кисеп ташлады, аннары итәген кыскартты. Менә шулай шәһәрчә күлмәк кигән чибәр мишәр кызы болай да сызылып торган кара кашын буяу каләме белән каралта, чиядәй янып торган иреннәренә иннек сылый. Кызый фойега танцыга төшәргә җыена. Закирә аңа караган да уйга баткан. ...Аның хыялы табиб булу иде. Шуңа күрә медицина институтының кабул итү комиссиясенә документларын күтәреп барды ул. Институтның юан пружиналы калын ишеген ачып керүгә, бөтенләй югалып калуы әле дә онытылмый. Монда халык... халык... Аның шикелле үк өлгергәнлек таныклыгы алган унынчыны тәмамлаучылар. Ул кызларның өс-башы күз явын алырлык, һәммәсендә — затлы, килешле күлмәк. Аякларында — берсенекеннән-берсе матур туфли. Иреннәр буялган, сөрмә тартылган. Закирә болар арасында үзен әкияттәге шыксыз үрдәк бәбкәседәй хис итте. Монда аннан да ямьсез, аннан да алама киенгән башка берәү дә юктыр сыман тоелды. Аягында — кыяфәте белән хәзерге кроссовкага тартымрак чүпрәк чүәк. Аны былтыр ук район базарыннан әнисе алып кайткан иде. Өстендә — апасыннан калган штапель күлмәк. Ул әз генә иркен. Билбавын бугач, ярамаслык та түгел шикелле. Казанга киткән чакта, әнисе: "Булды бу, кызым, синнән матур кыз каласында юктыр әле, менә күрерсең!" — дигән иде дә... Әнисенең күзенә матур күренгәндер шул. Керпе дә әнә, йомшагым, дип әйтә ди бит. Закирә тагын бер нәрсәгә игътибар итте. Укырга керергә дип килүчеләрнең үз-үзләренә ныклы ышанычлары чырайларына ук чыккан. Бу аларның үзләрен тотышларында, сөйләшүләрендә сизелә. "Болар, мөгаен, бик яхшы укыганнардыр, — дип уйлап алды Закирә. — Тормышлары да безнеке шикелле түгелдер. Әйбәттер. Югыйсә болай матур итеп ничек киенмәк кирәк?" Закирәнең әтисе сугыштан кайтмады. Алты айлык кызчык, кабыктан ясалган бишегенә утырып, чүпрәкләрдән төрелгән курчагы белән уйнап калган. Әтисе киткән чакта аны күтәреп сөйгән дә: "Монысын куеныма тыгып кына алып китим микән әллә! Их, булдырып булмый шу-ул!" — дигән. Әтисе сугыш корбаны булганлыктан, унынчыны тәмамлаганчы, Закирәгә пенсия бирделәр. Аена кырык сум. "Фәйрүзә апа, сиңа пенсия килә", — дип, аларга заемны да мулрак яздырырга тырыштылар, салымын да түлисе бар. Балаларның өсбашын да карыйсы. Абыйсы егет булып җитеп килә. Чәй-шикәр аласы дип әйтеп тә торасы түгел — анысына барыбер акча юк. Чәй итеп эчәргә кишер киптерәләр, мәтрүшкә, гөлҗимеш җыялар. Пенсия килеп торгач, Фәйрүзә апа Закирәне укытты. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Елгабашка сигезенчегә китте. Анда — унъеллык мәктәп. Көн саен җиде чакрым барасы, җиде чакрым кайтасы. Укырга киткәнче, биш-алты көянтә чишмә суы да ташып куясы. Әнисе: "Инеш суын җылытырга утын күп бетә", — ди. Шуңа күрә малларга да чишмә суы ташырга туры килә. Әй, чишмәдән су китерү читен түгел лә! Тамак ачканда ашарга булмау читен. Үч иткән шикелле, бер искә төштеме, гел ашыйсы килеп кенә тора. Баш бөтенләй эшләми, һаман шул ашказанының ашарга сорап илерүен тыңлый, шуны гына уйлый. Мич төбенә салып пешерелгән ипинең башыннан башына бер телем кисеп бирә әнисе. Бу — мәктәпкә баргач ашыйсы ризык. Закирә аны букчасының төбенә үк салып куя. Авылны чыгып бер чакрым тирәсе юл узуга, ни хикмәттер, теге бер телем ипине тотып кына булса да карыйсы килә башлый. Бокыр күперен чыгуга, Закирә түзми, туктап букчасын ача да ипләп кенә ипине ала. Бер генә тапкыр кабып карыйм микән, юк микән дип, ипекәйгә карап тора. Тешләп алып, тәмен татып карасаң... тыелып булмас инде?! Моны Закирә белә. Букчамны бүтән актармыйм дип, үз-үзенә сүз дә бирә. Тик сүзендә тора алмый. "Әллә бу Бокыр күпере, чынлап та, җенле инде, — дип уйлап куя ул. — Буранда бу тирәгә юлыккан кешенең адашмый калганы юк, диләр ич". Ни генә уйласа да, теге бер телем ипигә кызыгудан котылып булмый. Акылы төшендереп, аңлатып искәртә инде югыйсә. "Әле мәктәбеңә барып җитәсең бар. Бишалты дәрес укыйсы. Аннары шушы җиде чакрымны теркелдисе... Тамагың өзелепләр ачар, ул чакта ничек түзәрсең?" — ди. Акылның үгет-нәсыйхәте ун-унбиш минут атларлык көч бирә бирүен. Аннары тагын букчаны актарасы килә башлый. Закирә түзми, бер генә тапкыр кабам да куям дип, үз-үзен алдалап, ипекәйне кулына ала. И-и, ул ипинең тәмлелекләре... Аны әйтеп тә, аңлатып та булмый. Әрчемичә уган бәрәңге кушып пешергән дип кем әйтер?! Бер генә кабам, тагын бер генә тешлим, дия-дия, бер телем ипи, мәктәпкә барып җиткәнче үк, ашказаны төбенә төшеп утыра. Унынчыны тәмамлады Закирә. Гел "5"легә укымаса да, төп фәннәрдән алган белеме нык иде. Физика укытучысы Алмаз Зәкиевич Жданов, математика укытучысы Лира һадиевна Нәҗмиева дәресләрен тыңласа, юләргә дә акыл керер сыман иде. Яшереп булмый: урыс теле чамалы иде. Аларны яшь кенә чуваш кызы укытты. Дөрес язу кагыйдәләрен ни урысча, ни татарча аңлата алмады. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, медицина институтына имтихан бирергә килүчеләр урысчаны су күк эчә. Закирә аларга карап-карап торды да, документларын кабул итү комиссиясенә бирмичә, авылына кире кайтып китте. Киләсе елга ныклап әзерләнер, имтихан тапшырасы фәннәрне кабат-кабат өйрәнер. Кышын колхозда эшләп торыр да җәен, абыйларына килеп, Казанда әзерлек курсларына йөрер. Тырышкан табар — ташка кадак кагар, ди бит әнисе. Керер, Аллаһы боерса, тырышса — керер... Ул үзе шулай фикер йөртте. Колхозда аны атлы эшкә билгеләделәр. Амур кушаматлы атны зур мичкә утыртылган арбага җигәсе. Ферма сыерларына су ташыячаклар. Бригадир килеп әйткәч китте Закирә фермага. Элек, ат абзарына кереп, Амурны сорады. Матур гына алаша икән ләбаса! Закирәне күргәч, башын кагып, ялын җилпеп алды. Закирә дә бурычлы калмады, кесәсеннән алып, пешкән бәрәңге сузды. "Мә, сыйлан, юеш борын!" Бәй, ат абзарына керүен керде дә, кулында йөгәне дә юк ич аның. Ферма мөдире Корбан абыйсын эзләп китәргә туры килде. Беренче тапкыр атны аңа Корбан абыйсы җигеп бирде. Бу 1960 елның сентябрь ае иде. Май ахырында ул, элек ниятләгәнчә, Казанга китәргә уйлады. Мәктәптән соң колхозда эшләгәч, аңа яңа характеристика кирәк иде. Иске кара халат киеп, карусыз гына эшләп йөрүче Закирә менә дигән колхозчы инде югыйсә! "Кияренә юньле-башлы ыштаны да юк килеш, укырга китәм дип, нишләп җенләнеп йөри торгандыр? Ни җитми аңа?" — Кызның гозерен тыңлап утыручы колхоз рәисенең башына килгән беренче уй шул булды. Аның гаҗәпләнүе шундук чыраена чыкты — күзләре шар булды. — Нинди характеристика? — диде ул, кашларын җыерып. — Вузларга кабул итү имтиханнары августта гына башлана бит. — Мин ни... мин... әзерлек курсларына йөрмәкче идем. — Кайда кермәкче буласың инде? — Медицина институтына. Рәиснең йөзенә мыскыллы елмаю таралды. — һе, сине генә көтеп торалар ди! Җитәкченең тәкәллефсез сүзләре, мыскыллы карашы кызны тагын да каушатты. Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты, зәп-зәңгәр күзләре мөлдерәмә тулды. Тагын бер сүз... Тагын бер генә сүз әйтсә, ул кычкырып елап җибәрәчәк тә бу бүлмәдән йөгереп чыгып китәчәк. Ә еларга ярамый. Түзәргә! Ничек кенә авыр булса да түзәргә! Кыз үз-үзенә шушы боерыкны бирде дә, берни булмагандай, рәис абыйсының каршысында басып торуын белде. Аның бер китаптан укыганы бар: "Яшәү — көрәш!" — дип язылган иде анда. Димәк, хыялларын тормышка ашыру өчен, Закирәгә дә көрәшергә кирәк. "Китсәң кит инде! Ни кырырсың?" дигәндәй, колхоз җитәкчесе аңа сөзеп карап торды да: — Бухгалтерга кер. Язып бирер, — диде. Закирә бу бүлмәдән ничек чыгып китүен дә сизмәде. Кешене изеп, сытып бетерә торган авыр караштан котылу сөенеченнән җиңел сулап куйды. Әйе, бу караш белән аның элек тә очрашканы бар. Ул чакта Закирә бишенче сыйныфны гына тәмамлаган иде әле. Абыйсы — хәрби хезмәттә. Әниләре — бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле колхоз эшендә. Иорт-җирне карау, бәрәңге бакчасындагы бар хезмәт, малларны барлау — апасы белән Закирә җилкәсендә. Болардан тыш, тагын кыш буе ягарлык утын, малларга печән әзерлисе дә бар әле. Утын мәсьәләсендә ул елны Закирә җаен тапты. Элеккеге яшелчә бакчасын әйләндереп алган читәнне сүтеп ташыды. Кипкән коры чикләвек куагы белән абзарларының бер бүлемен шыплап тутырды. Ә менә печән әзерләү мөмкинлеге чикле. Дөресен генә әйткәндә, алар әзерли торган маллар ризыгын печән диярлек тә түгел. Колхоз басуыннан йолкып җыела торган чүп үләне генә ул. Эт эчәгеле, билчәнле, күкчәчәкле урын тапсалар — сөенеч инде. Закирә бишенчене тәмамлаган елны кукуруз басуы чүпле булды. Кукурузын урып киттеләр, ямь-яшел үләне утырып калды. Бөтен бала-чага, арба өстерәп, шунда агылды. Басуның аргы башыннан колхоз сыерлары утлап килә. Сөтбикәләр бу башка җиткәнче, үләннең чабардаен чабып, йолкырдаен йолкып өлгерергә кирәк. Дөньяларын онытып, олыларча сөенә-сөенә мал-туарга кышкы ризык әзерләүче бала-чаганың баш өстендә кинәт күк күкрәгәндәй булды. Мотоциклына атланып килгән колхоз рәисенең сүгенү тавышы әллә кайларга таралды. — Ана-гыз-ны-ы... Тавыш, үз юлына очраган агачларга бәрелеп, кайтаваз булып кайтты. — Ана-гыз-ны-ы... Ана-гыз-ны-ы... Кай арада килеп җиткән, диген! Буй-сынлы, күркәм кеше үзе югыйсә. Әмма аның белән очрашырга һәркем курка. Чөнки ул кеше хәленә кермәс, җылы сүзен әйтеп булса да юатып тормас, каһкаһәле көләр, иң элек сине рухи яктан юк итәр. Бала-чага "эһ" дигәнче аңына килде дә кайсысы кая сибелде. Закирә юл читендәге узган елдан калган салам чүмәләсенә килеп бәрелде. "Яшеренергә була ич монда! Чүмәлә башына менәсең дә салам эченә чумасың!" Башына шушы уй килде, тик өлгерә алмады. Ярсыган рәис килеп тә җитте, аягыннан сөйрәп тә төшерде. — Үләнеңне хәзер үк ферма янына алып барып бушат! Ябык, яланаяклы, чәчләре тузгыган Закирә, каушавыннан дер-дер килеп, аның йөзенә күтәрелеп карады. Киң маңгаена батырып кигән кепкасы астыннан хуҗаның эчкә баткан күзләре яна. Какча яңакларына алсулык йөгергән, борын тишекләре киңәйгән. Юк, иман юк бу кешедә! Булдыра алса, ул шушы минутта ук Закирәне изә-изә таптар иде. Кыз куркуыннан, үзен иң кирәксез җан иясе итеп тоюдан кушучлап йөзен каплады да йөгерергә кереште. Кукуруз сабакларына аяклары тырналды, сөрлегеп егылды, торып тагын йөгерде. Ул шулай урманга җитте. Куе куаклык арасына кереп посты да басу ягына күз салды. Аллага шөкер, рәис абыйсы куа килми икән. Ул шулчакта урман эчендә озак, бик озак елап утырды. Бу юлы еламады. Димәк, җиңелмәде. Бухгалтер хатын озак көттермәде, каршысында Закирә басып торган арада, сырлап та бирде. "Әмирханова Закирә 1960 елның июль аеннан 1961 елның июненә хәтле "Ильич юлы" колхозында эшләде. Эш вакытында тәртип бозмады, сүзне тыңлады", — дип язылган иде анда. Ике җөмлә. Шушы ике җөмләле характеристикага карап, аның турында институтта фикер йөртерләр. Китте Закирә. Тик эш ул дигәнчә барып чыкмады. Анысының тарихы болай: абыйсы хәрби хезмәттән кайткач өйләнде. Яшь килен һавия ике ел инде Казанда төзелештә эшли икән. Үзе — күрше районнан. Закирәләр авылы кызы белән тулай торакта яшәгәннәр дә монда кунакка кайткан. Ипи, сөтне кибеттән алырга өйрәнгән, шәһәрнең асфальт урамнарыннан гына йөрергә күнеккән кыз авылда торамы инде?! Җитмәсә әле, үзе авыл, үзе башка авыл. Абыйлары, бер күрүдә гашыйк булган хатынына ияреп, Казанга китте. Йортлар идарәсенә эшкә урнашкач, абыйсына нефтьчеләр бистәсендәге яңа барактан фатир да бирделәр. Ул арада һавия бала да тапты. Закирә абыйларына барып торырга уйлады. Кечкенә энесен карашырга ярдәм дә итәр, суын китерер, керен юар, кибеткә барыр... Өйдә эш бетәмени? Берочтан институтка керер өчен, әзерлек курсларына да йөрер. Тик (тагын "тик" инде!) абыйсы көтеп алган малайны һавия имезергә теләмәде. "Минем болай да сәламәтлегем юк! Бала имезеп, аяктан егыла алмыйм! — дип кырт кисте. — Минем өчен эшкә дә Закирә йөреп торыр. Шәһәрдә акчасыз яшәп булмый! Авыл түгел бу сиңа! Сөтен дә сатып аласы, ипиен дә!" Аңлады Закирә. Эшләп ашарга тиешлеген аңлады. "Без үстергән бәрәңгене унбишләп капчык алып китәсең бит әле!" — дип әйтәсе дә... тел ачарга ярамый. Ул укырга керергә тиеш! Эшләргә икән, димәк, эшләргә! Әзерлек курсларына йөри алмау кызганыч, бик кызганыч... һавияләрнең бригадасы якында гына канау казый. Төштән соң сәгать дүрттә эш тәмамлана. Эштән кайтуга дәресләренә утыра алса — шәп буласы да! Андый бәхет тиз генә тәтеми шул. Йөгереп кенә кибеткә барып киләсе, бала чүпрәкләрен юып аласы бар. Закирә төнлә укый. Иске-москы белән чолан идәненең бер кырыена үзенә ятак әзерләде ул. Шул ятакта төнге сәгать икеләргә хәтле укып утыра да йоклап та китә. Алла ярдәм итте аңа. Имтиханда ансат билетлар чыкты. Үзең белгән билет гел ансат була бит ул. Укырга керүчеләр исемлеген чыгарып элгән көнне Закирә очып кайтты. Студент бит ул хәзер, талибә! Аллаһы боерса, аның хыяллары тормышка ашачак! Алар авылында көндез укып югары белем алган бер генә хатын-кыз да юк әлегә! Институтта укып йөрүче егетләр дә өчәү генә. һавиянең бу шатлыкка исе дә китмәде. — һи, хәзер дояркалар лутчы яши! Әнә минем сеңлемә кара! Бәйрәм саен колхоз йә күлмәклек, йә одеял бүләк итә. Ипиен бирә, акчасын! Казанга синең шикелле сырма киеп килми ул! Закирә эндәшмәде. Нишләмәк кирәк, аның киемсалымы мактанырлык түгел шул. Укып кына чыксын! Киеме дә матур булыр, тормышы да! Давылдан соң тынган диңгез сыман фатир эче тынып калды, һәрберсе үз эченә бикләнде. Закирәнең сөенечен уртаклашыр кеше табылмады. Кичке ашны да берсүзсез ашадылар. Ләм-мим. Әйтерсең һәммәсе авызына су капкан... Бүген инде төн утырып дәрес әзерлисе юк. Закирә кичтән үк ятып йоклаячак. Җиңгәсе өчен эшкә йөрүдән дә туктар. Укулар башланырга тагын бер атна вакыт бар әле, әнисе янына кайтыр. Иртәгесен чәй эчкәндә, үз уйларына чумып утырган Закирә һавиянең тавышыннан сискәнеп китте. — Кызлар шулай чөмерәме инде! Кара инде кыяфәтен... һав ия, Закирәдән чирканган рәвеш чыгарып, йөзен җыерды. Ни өчен мондый ямьсез сүз әйтелүен аңламыйча, Закирә аптырап калды. Югыйсә алар авылында гел шулай эчәләр чәйне. Бу ни хикмәт соң, ярдәм ит, аңлат дигәндәй, абыйсына мөлдерәп карады. — Апаң дөрес әйтә, — диде абыйсы, сеңлесе ягына борылмыйча гына. "Ә-ә, имәндә икән чикләвек! — дип уйлап алды ул. — Кичә кичтә җиңгәчәйнең авызында су түгел, агу булган икән. Аның өчен мин хәзер эшкә баралмыйм. Шуңа җене чыккандыр инде..." һай, Закирә уйлаганча гына булсачы! Бераз тынып торган өй эчен тагын һавиянең тавышы яңгыратты. — Нәрсә дәшми торасың?! Әйт! — дип җикерде ул иренә. — Закирә, — диде абыйсы Габдулла, бераз уңайсызлангандай итеп. — Син фатир эзлә инде... Апаң янына бар... Менә сиңа мә! Чүп өстенә чүмәлә дигәне шушыдыр инде. Апасы Миңлегөл узган ел гына химия-технология техникумына укырга керде. Кич укый, көндез эшли, фатирда яши. Закирәгә ул ничек ярдәм итә алсын? Үзе дә су белән ипи ашап кына тора ич! Җылы аш та күргәне юк. "Нишләргә инде? — дип баш ватты Закирә. — Абыйларда торып укырмын дип, ничек алданган ул... Үзләрендә торуыма нишләп болай каршы икән бу һавия? Яхшылыктан башка минем бер генә начарлыгым да тими бит югыйсә. Әллә... әллә укырга керә алуымнан көнләшә микән? Йөрәген кара көнчелек ураганмы? Абыйның колак итен төн буе ашап чыккан инде бу". Сеңлесенең кичерешләрен тоеп торган Габдулла аның хәленә керергә теләгәндәй әйтеп куйды: — Эшкә урнашырсың инде... Хәзер паспорт ала аласың. Закирә эндәшмәде. Паспортын алыр ла ул. Укырга кергәч, авылда калырга мәҗбүр итә алмыйлар. Әмма укуын ташлаган сурәттә дә Казан дип ябышып яту кирәк микән? Авылда әнисе берьялгызы. Кышларын суын ничек китерер? Өен кем җыештырыр? Керен кем юар? Авырып китсә, кем тәрбия кылыр? Абыйсы сүзен дәвам итте: — һавияләр конторында эшчеләр җыялар, ди. Закирә, уйларыннан арынып, абыйсына күзен акайтты. Ычкынганмы әллә аның абыйсы? Завод яки фабрика турында сүз кузгатса тыңлар да идең, һавияләр конторасына ди бит, тиле! һавия эшләгән җиргә Закирә барамы инде? Ачка егылып үлсә дә бармый ул аның янына! Кемлеге ачыкланды аның! "Бу ирләр нишләп бу тиклем җүләр була икән? — дип сәерсенеп карады ул Габдуллага. — Шушы хәтле тар карашлы, акны карадан аера белми торган явыз, надан хатынга өйләнергә кирәк бит! Шуның белән язмышыңны бәйләргә кирәк! Хезмәт хакы алганда, үз фамилиясен көчкә-көчкә язып чыга инде чыгуын. Ярар, надан да булсын, ди. Адәм баласында кешелеклелек, игелеклелек, ярдәм итү, алга карап фикер йөртү ише күркәм сыйфатлар да булырга тиештер бит. Моның эчен мәкер, явызлык, кара көнчелек алган! Өстәвенә ялкауның ялкавы. Ире ярты алып кайтса гына җитез. Кара-каршы утырып, берәр чәркә җибәрергә атлыгып кына тора. Шушы әтрәкәләмнең җырын җырлап тора бит аның абыйсы. Казанга эш эзләп килдемени ул! Бу җүләрләр Закирә паспорт ала да аннары эшкә урнаша дип уйлыйлар микәнни? һавия янында төзелештә эшләр өчен, төннәр буе имтиханга әзерләндемени ул?! Авыр иде аңа. Хыялында йөрткән язмышының гүзәл елгасын сазлыкка борып җибәргәндәй тоелды. Моны һавия җиңгәсе эшләде. Ә абыйсы, бертуган абыйсы ярдәм кулын сузмады. Димәк, гомеренең авыр, сынау - лы чакларында ул аңа ышана да, таяна да алмый икән. Күңелендә чайкалган рәнҗешле, газаплы кичерешләрен Закирә тыеп тормады. Усал карашын абыйсына текәп: — Җир казу эшен Казанга килеп эзлисе түгел! Акъяр тавыннан таш чыгарып, ел саен бер дуңгыз фермасы салалар авылда! — диде. Инде монда артык калып булмый иде. Апасы янына барырга кушалар икән, барыр. Кыз туганы болар шикелле булмас, куып чыгармас... Китәргә дип ишекне ачкач, яшь белән мөлдерәмә тулган күзләрен тутырып, тагын бер тапкыр абыйсына карады. "Гомерем булса, бүтән беркайчан да синең янга ярдәм сорап килмәм. Син туганлыкка хыянәт иттең. Әтинең үзеңә әйтеп калдырган васыятьләрен аягың астына салып таптадың. Сугышка киткән чакта, күз яшьләрен сөртә-сөртә әйткән бит ул: "Улым, ике сеңлең бар. Син аларга һәрчак таяныч бул. Алар, үсә-үсә, синнән матур күлмәк тә сорарлар. Авыр хәлгә калсалар, сиңа килеп егылырлар да. Берүк, рәнҗетмә", — дигән. Син боларның барысын да оныткансың. Без бер-беребезне бүгеннән югалтуыбызны да күз алдыңа китерә алмыйсың әле", — дия иде аның карашы. Аннары саубуллашмыйча да чыгып китте. Әйе, ул сүзендә торды. Беркайчан да Габдулла янына ярдәм сорап килмәде. Табибә булырга язмады аңа. Ул чактагы егерме ике тәңкәлек стипендиягә ничек укымак кирәк? Фатирга түләсәң ашарыңа юк, ашасаң... торак өчен ничек түлисең? Беренче курс студентларына йә тулай торак, йә стипендия генә бирелә. Икесен дә бирсәләр укыйсы инде ул, бик укыйсы. Җитмәсә әле, лекцияләргә йөрер өчен, ак халат белән икенче аяк киеме кирәк икән. Аларын нинди акчага аласың? Димәк, эшләргә, укуны кичектереп торырга туры килә. Өч ел эшләп, әнисенә бераз ярдәм иткәч, университетның тарих бүлегенә укырга керде ул. * * * Кара инде, ерак еллар борылмаларында калган истәлекләр нишләп бүген берьюлы башын калкыткан соң? Күңелне сагышка салып, җанны моңга урап, күз алдына үткәннәр килә дә тора. Йөрәк тә урынында түгел, бертуктаусыз бәргәләнә. Нишләп болай тынгысыз ул бүген? Тыйгысызлыгы да гади генә түгел, шөбһәле тынгысызлык. Әйе, шушы шөбһәдән куркып, Закирә үзе истәлекләр эченә кереп качарга тели ич. Ләкин уйлары аны тагын Мирсәетенә тоташтыра. Баш миендә "Мирсәеткә нидер булган" дигән куркыныч уй сызылып үтә. Әмма ул "нидер"не Закирәнең якын да җибәрәсе килми. Тагын яшьлегендәге вакыйгаларны күз алдына китерә, бала чагындагы самими көннәрне күңеленнән кичерергә тырыша. Әмма ничек кенә тырышса да, уйлары Мирсәетенә әйләнеп кайта. "Мирсәет, Мирсәет... Кайларда соң син? — дип авыр сулап куя ул. — Авырып ятасыңмы әллә? Алай дисәм... хәбәр иттерер идең?! Әллә мине бөтенләйгә башка берәүгә алыштырдыңмы? Мине алыштырырсың да... Балалар бар ич..." Суга төшкән кебек булды Мирсәет. Сентябрьнең унында иртән эшкә дип китте, кичен кайтмады. Хәер, соңгы елларда өйгә кайтмыйча кунып калган көннәре булгалый иде. һай, аның бу гадәтенә түзүләр авыр, бик авыр иде Закирәгә. Баштарак әле урамга чыгып, әле өйгә кереп, әрле-бирле йөреп үткәрер иде төннәрне. Ятып та карый, күзен йокы алмый. Әйләнә-тулгана да тагын торып утыра. Төнге сәфәргә чыккан мәче тавышларыннан сискәнеп китә. Җил уңаена тирбәлгән ябалдашлар шавын машина килеп туктады дип ымсына. Аптырагач-йөдәгәч, тынычландыра торган дарулар эчә. "Юк, болай яшәп булмый, — дип фикер йөртә ул, бераз тынычлана төшкәч. — Аерылам. Үземне мыскыл иттермим. Мин аннан кимме әллә? Ярар, аерылыштык, — дип, уй йомгагын икенче баштан сүтә башлый бераздан. — Ике бала белән кая барам инде мин? Йорт-җирне калдырып, ташлап чыгып китми бит ул. Йорт-җир калган сурәттә дә, нәрсә эшли алам? Йке баланы укытасы, кеше итәсе, олы тормыш юлына чыгарасы. Үзем генә чыгып китәр идем... әниләре балаларын ташлады, диячәкләр. Нишләдең соң син, Мирсәет? Мондый түгел идең бит син!" Иртәгесен Мирсәет тәмле, татлы теле белән эш телефоныннан аваз сала: — Әнисе, исәнме? Хәерле иртәләр үзеңә! — Хәерле, — дип җавап бирә Закирә сүрән генә. — Мине югалткансыз инде? — дип сорый самими, йомшак тавыш. — Юк, — дигән була Закирә. — Ярар, алайса, — дип килешә ир. — Товар ала алмадык. Питрәчтә кунарга туры килде. Товар алганмы ул, Питрәчтә кунганмы, кунмаганмы — Закирә тикшереп йөрми. Моңа аның теләге дә юк. Теләге булган сурәттә дә вакыты җитмәс иде. Ике малайны тәрбия кылу тик аның өстендә. Ашарга әзерлисе, табак-савыт юасы, балаларның өс-башын карыйсы, өй җыештырасы — санап китсәң, мәшәкатьнең очына чыгып җитәрлек түгел. Аннары ир артыннан тикшереп йөрүне укытучы өчен түбәнлек саный ул. Бер яктан, үзең кеше теленә менсәң, икенче яктан, иреңне хезмәттәшләре алдында уңайсыз хәлгә куясың. Юк, юк. Ир бирмәк — җан бирмәк, дисәләр дә, түзеп яшәү хәерлерәк. Телефондагы йомшак тавыш һаман сөйли: — Кайтышлый базарга керермен . Ниләр алырга боерасың? Белә югыйсә, бик белә йортка ниләр кирәклеген. Закирә инде өч көн аның колагына тукыды. Өйдә ит беткән, бәрәңге юк. Кәбестә, кишер ише яшелчәне әйтеп тә торасы түгел. Закирә боларны укытучылар бүлмәсендәге телефоннан, әлбәттә, әйтеп тормый. Гаиләдәге көйсезлекләрне хезмәттәшләре алдында ачып салмый. Шуңа күрә, тешен кысып булса да, ипле сөйләшергә тырыша. — Үзең чамаларсың инде. Итнең сөяксезрәген сайла. Мирсәет сүзендә тора. Закирә эштән кайтканда, суыткыч ризык белән тулы була. Бу юлы Мирсәетнең хәбәре юк. Бу юлы укытучылар бүлмәсендәге телефоннан аның йомшак, ипле тавышы ишетелми... Беренче төнне Закирә әйләнә-тулгана яткач йокыга китте. "Иртән табылыр әле. Әнисе, мине югалткансыз инде, дигән булып хәбәр салыр. Җирбит! Кырык биш яшенә җитеп, әтәчлеген һаман ташламый. Хәленнән килсә, очраган һәр хатын-кызның итәген күтәрер иде!" Мирсәетнең икенче көнне дә хәбәре булмады. Закирә, кыңгырау чыңлауга, укытучылар бүлмәсенә йөгерде. Телефоннан күзен алмады. Менә-менә Мирсәет шалтыратыр да, әнисе, мине югалткансыз инде, дияр шикелле. Дәресләр тәмамланды, тик Мирсәеттән хәбәр булмады. Хатын күңелендәге кичәге ачу шомлану белән алышынды. Башында әллә ничә төрле уй бөтерелде. "Кайда булыр бу? Нишләп минем бертуктаусыз эчем поша? Бәлки... эшенә шалтыратыргадыр? Әйе, әйе, эшенә шалтыратып белешергә кирәк. Ни булмас? Дөнья бит бу. Бәлки, тиз генә командировкага китәргә туры килгәндер. Миңа хәбәр итәргә өлгерә алмагандыр". Закирә куркып кына телефонга үрелде. — Алло! Исәнмесез! — дип сәламләде ул телефон трубкасын алучыны. — Миңа Мирсәет Әхмәтшин кирәк иде. Эшкә килмәде, дисезме? Өченче көн иртән эшкә дип киткән иде. Әйе. һай, Аллам! Кайда булыр икән соң ул? Закирәнең өне китте, йөзе агарынды, аяклары хәлсезләнде. Бераз зиһенен җыйгач, ул кабат телефонга ябышты, "03" санын җыйды. Сорашты. Андый кеше турында мәгълүмат юк, диделәр. "Димәк, милициягә барырга", — дип карар кылды Закирә. Мәктәптән туры милиция идарәсенә китте. Өстенә "Дежурная часть" дип язылган тәрәзәчек артында кечкенә буйлы, коңгырт күзле, мөлаем йөзле капитан утыра иде. Моңа кадәр милиция идарәсенең ишеген дә ачып кермәгән Закирә куркып кына: — Исәнмесез! — диде. — Исәнмесез, ни йомыш? — дип кызыксынды мөлаем капитан. — Минем ирем югалды... Капитанның көләч мөлаем йөзе кинәт ж,итдиләнде. Хатынның авыр хәлен аңлап, ипләп кенә сорады: — Кайчан югалды? Күптәнме? — Өченче көн эшкә дип китте дә шуннан бирле кайтканы юк. Капитан ж,иңел сулап куйды. — Борчылмагыз. Ирегезне югалды дип үк әйтеп булмый әле. Кайтыр. Ирләр кайчак уйсызрак була шул... Таныш-белешләрегездән соратмадыгызмы? Берәрсендә кунак булып кына ятмый микән? — Сорашмаган кая? "Атттыгыч ярдәм"гә дә шалтыраттым. Аптырагач килдем инде сезгә. — Кайтмый калган очраклары бер дә юк идемени? — Бар иде инде. Тоташ икешәр төн кайтмый калмый иде... — Йә, йә, сөйләгез. Безнең эштә кечкенә генә мәгълүмат та кайчакта бик мөһим булып куя. — Ничек дип әйтим инде. Өйдәге хәлләрне монда килеп чәчү уңайсызрак... — Уңайсызланмагыз. Безгә бар нәрсәне белү кирәк. — Бер хатын-кыз янында чуалгалый иде. "Спорт товарлары" кибетендә эшли ул. Рузия исемле. — Бәлки, ирегез шул хатын беләндер? — Юк. Шалтыраттым мин. Рузия, ял алып, әнисе янына бәрәңге алышырга киткән. Никтер борчылам мин. Йөрәгем урынында түгел... — Аңлыйм. Борчылмаска тырышыгыз. Рузиянең эш урынына үзем барырмын. Инде хәзер гариза языгыз. Ирегезнең нинди киемдә икәнен дә, төсен-битен, аерым билгеләре булса, аларын да онытмыйча языгыз. — Мин аның фотосын китерермен. — Бик яхшы. Эзләүне иртәгә башларбыз. — Нишләп алай? — дип аптырады Закирә. — Тәртибе шулай. Югалган кешене өч тәүлек узгач кына эзли башлыйбыз. Закирә ни дип әйтергә дә белмәде. Иртәгә икән, димәк, иртәгә. Уңышлы гына була күрсен. Табыла гына күрсен Мирсәет... Милиция идарәсеннән чыкканда, Закирәнең күңеле өмет белән тулы иде. Мөлаем капитан белән сөйләшү аңа ышаныч бирде, күңеленә тынычлык иңде. Бу минутта аның Мирсәеткә булган бар үпкәләре, юып алгандай, юкка чыкты. Ире белән бергәләп кино-театрларга йөргән чаклары исенә төште. Закирә аның эштән кайтуына, токмач кисеп, аш пешерер иде. И-и, яратып ла ашар иде Мирсәет. Ниткән гел токмачлы аш ул! Туйган инде синең токмачыңнан дип, бер дә әйтмәде. Фәлән әйбер пешер, төгән әйбер бир дип, һич җанына тимәде. Закирәнең хәленә кергән ул. Эштән арып кайткан хатын ничек итеп камыр куеп йөри алсын? Ял көне йә өчпочмак, йә гөбәдия пешерәчәк бит ул! Шулай уйлап, сабыр гына ялны көткән. Яраткан бит аны Мирсәете! Үзенчә яраткан. Югыйсә күптән ташлап китәр иде. Бу заманда ирләрне мәҗбүри тотып була димени?.. Рузия белән очрашуына да Закирә үзен гаепле санады. "һаман эш, мәктәп, йорт мәшәкатьләре дип, иремә игътибарым җитмәгәндер", — дип уйлады. Уйларына урала-урала, өйләренә кайтып җиткәнне сизми дә калды. Өйгә тиз кайтып җитсә дә, калган вакытны уздырулары, һай, авыр булды. Капитан көтәргә кушкан "иртәгә" һич кенә дә җитәр кебек түгел иде. Элекке көннәрне бер дәрес сизелми дә иде. Иртәгесе көн тугач, дәресләре озынайды. Бер дәрес кырык биш минут түгел, кырык сәгать булып тоелды. Вакытны үткәрә алмый гаҗизләнде ул. Ниһаять, дәресләр тәмамланды. Закирә йөгерә-атлый милиция идарәсенә ашыкты. Килеп җитсә, ни күрсен: тәрәзәчек артында теге капитан түгел, икенче берәү утыра. Бу хәлгә аптырап калудан каушады, каударланды Закирә, исәнләшергә дә онытты. — Монда утыручы капитан кирәк иде миңа, — дип тезеп китте ул. Ярый әле, бу яшь егет аның хәленә керде бугай. Ярый әле, бу лейтенант аның белән ипләп сөйләште. Югыйсә Закирәнең мөлдерәмә тулы күңеле менә түгеләм, менә түгеләм дип кенә тора иде. — Сез Нургаяз абыйны әйтәсезме? — дип елмайды егет. — һай, энем, исемен белмим шул! Мин узган юлы килгәндә, ул менә сезнең урында утыра иде. — Нургаяз абый инде. Бүген аның ялы. И Ходаем, пычаксыз суйдың дигәндәй, Закирә аптырап калды. — Нишләргә инде , алайса ? Миңа кая барырга икән? — дип инәлде ул. Хатынның йөзенә таралган гасабилык, борчылу билгеләре бик көчле булгандыр шул, милиция хезмәткәре аны тынычландырырга кереште: — Нургаяз абый ялы булса да килгән иде. Мин аны әле генә күрдем. Борчылмагыз, хәзер табабыз. — Исәнмесез, — дип, күптәнге танышыдай сәламләде Нургаяз Закирәне. — Әйдәгез, тынычрак урын табып сөйләшик. Алар, икенче катка күтәрелеп, кечкенә бер бүлмәгә керделәр. — Утырыгыз, Закирә ханым! — Берәр хәбәр белмәдегезме, иптәш капитан? — Мин бүген иртән "Спорт товарлары" кибетендә булдым. Рузия Шәмсиева, чынлап та, ялда икән. Апае районында — әнисе янында. Тик сез ялгышасыз. Рузия белән ирегез күптән очрашмый инде. — Ничек очрашмасын инде, — дип аптырады Закирә. — Бер атна элек кенә кунып кайтты ич! Күлмәк якасының баш чүмече турында ук иннек эзе ярылып ята иде! — һем, — дип куйды капитан. — Моны ачыкларга кирәк. Рузиянең хезмәттәшләре беравыздан: "Мирсәетнең күренмәгәненә бишбылтыр инде", — диләр. Болай да әрнүле йөрәккә бу яңалык тагын бер әрнү өстәде. "Рузия Мирсәетне кечкенәдән яратып йөргән. Мин күргәнче үк таныш булган. Таллинда мине очратмаган булса, бәлки, кавышырлар иде", — дип, Закирә үзен тынычландырып, язмышына күнеп яшәде. Капитанның сүзләренә караганда, Рузияне ташлаган булып чыга бит. Бәлки, ялгышадыр... Тик ничек кенә уйламасын, башында гел бер уй бөтерелә башлады. "Икенче сөяркә... Икенче сөяркә... Кем ул?" * * * Закирә, авыр уйларын төяп, кайтыр юлга чыкты. Шәһәр урамнары гадәттәгечә ыгы-зыгылы. Кешеләр каядыр ашыгалар, йөгерәләр. Кайберләре аңа бәрелеп тә китә. Ул гына аларны сизми, аларга игътибар итми. Әйтерсең бар дөнья буп-буш. Шушы бушлык буйлап Закирә берүзе атлый. Уй йомгагын чорный-сүтә, чорный-сүтә бара торгач, истәлекләре аны яшьлегенә, Мирсәете белән танышкан елларга алып керде. ...Беренче курсны тәмамлагач, Закирәләр группасын практикага Эстониягә җибәрделәр. И-и, ул чактагы ашкынулы кичерешләр. Казаннан ары юл чыкмаган Закирә сабыйларча сөенде. Алар Мәскәү аша барасы. Моңа кадәр киноларда күреп кенә хозурланган Кызыл мәйданга аяк басачаклар. Ә Эстония дигәннәре нинди икән? Дөрес булса, "Өч мушкетер" киносын Таллинда төшергәннәр, ди бит. Димәк, шәһәр үзенең борынгы йөзен саклаган. Таллин, чыннан да, искиткеч шәһәр икән. Каланың төзеклегеннән бигрәк, чисталыгы сокландырды казанлыларны. Трамвай тукталышларында бер тәмәке төпчеге, иске билет әсәре күрмәссең. Югыйсә монда да билет алып йөри халык. Трамвайлар эчендә дә дустанә мохит: кеше этешми, төртешми, бер-берсенә әшәке сүзләр әйтешми. Кешеләр ашыкмый, мөлаем, тормыштан канәгатьлек алып яшәүләре йөзләренә чыккан. Бездәгедәй үз телен вата-сындыра, ни урысча, ни эстонча сөйләшүче дә юк. Рәхәтләнеп^ авыз тутырып үзләренчә — эстонча сөйләшәләр. Йөзләрендәге мөлаемлык та милли горурлыкларының бер чагылышы түгелме соң? Яшьләр моңа беренче көнне үк игътибар итте. Таныш түгел шәһәр, таныш түгел кешеләр казанлыларның күңеленә хуш килде. Кызларга аеруча кибетләр ошады. Башлап алар китап кибетенә керделәр. Казанның Бауман урамындагы китап кибете хәтле генә түгел ул! Аның хәтле ике булыр. Идәннән түшәмгә терәлгән киштәләр. Киштәләрдә — күз явын алырдай зәвыклы итеп эшләнгән, затлы кәгазьләргә басылган китаплар. Дөнья классикасы, урыс классикасы, эстон әдәбияты... Моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән авторлар. Их-х! Шушы китаплар бөтенесе синеке булсын иде дә һәммәсен укып чык идең! Менә ул байлык, менә ул рухи дөнья киңлеге, фикер хөрлеге! Тик... Болар барысы да эстон телендә! Менә сиңа кечкенә генә Эстония! Үз халкына рухи байлыкны әнә ничек итеп бирә белә икән ул! Үз язучыларының хезмәтләрен дә зурлый, дөнья әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләрен дә халкына җиткерә. Казандылар өчен буй җитмәслек биеклек иде бу... Безнең Татарстан түрәләре шәхсән үзләренә кирәкне әллә нинди юллар белән канунлаштыралар, юлын табалар. Ә инде халыкка кагылышлы берәр мәсьәлә килеп чыкса, гаепне Мәскәүгә ягалар. Имеш, Мәскәү рөхсәт итми! Монда киресенчә, күрәсең... Йөри торгач, алар урыс китаплары бүлегенә дә юлыктылар. Тагын шул Бауман урамындагы китап кибетен искә алырга туры килә инде. Андагы татар китаплары бүлеге хәтле урында — урысча китаплар. К. Марксның, Ф. Энгельсның, В. И. Ленинның биографияләре, М. Шагинянның "Лениниана"сы, КПСС съездлары материаллары... Болар да — бик затлы кәгазьдә, зәвык белән бизәлгән китаплар. Башка кибетләр дә бай. Күз явын алырдай кофталар, берсеннән-берсе матур күлмәкләр дисеңме, төрле фасондагы туф лиләр... Акчаң гына җитсен. Студентның кием алырга түгел, ашарына да җитми стипендиясе. Закирәләр авылыннан бер агай студент Илһам Шакировтан сораган, имеш: — Энем, тавышың бигрәкләр дә үзәкне өзә. Ашаган ризыгың ни? Яшь, матур, көләч йөзле Илһам елмаеп җавап биргән, ди: — Иртән чәй белән булки, төш кефир белән булки. — Ә кич? Кич белән нәрсә ашыйсың? — ди икән агай. Шаян Илһам, серне ачаргамы, юкмы дигән кыяфәт чыгарып, чак кына дәшми торган да: — Кич... кич шулки, — дигән. Агай кичке ашның ни икәнен төшенеп җитмәгән. Үзенең "наданлыгы"н күрсәтеп тормыйча, өенә кайткан. — Хатын, — ди икән бу хәләленә. — Кичкә шулки пешер әле. — Ярар, — дигән хатын. — Миңа эш ким булыр. Шул көе генә йокларсың. Закирә дә, Илһам әйтмешли, шулки "ашап", шулки белән "тукланып" яши. * * * Студент, ачлы-туклы яшәсә дә, кино-театрга йөри. Матур итеп киенәсе дә килә. Бер стипендиягә ышанып торсаң, ачка үләсең. Шуңа күрә кызлар көз буе яшелчә базасына төнге эшкә йөриләр. Бер төн эшләсәң — ун сум, ике төн тырышсаң, егерме сумлы буласың. Биш тапкыр базада эшләсәң, илле сум акча җыела. Ярый ла, ул егетләргә бер костюм-чалбары булса үтүкли дә кия. Кызлар гел бер күлмәк белән йөри алмый шул. Киенәсе килә. Шагыйрь әйтмешли, һич югында, бер егетне караттырасы да килә бит. Акчаң булмаган сурәттә дә матур кием-салымга карап торып хозурлану үзе рәхәт! Ә Закирәнең җыеп торган акчасы да бар. Закирә үзенең урысчасын бик начар дип йөри иде. Ә монда, эстонлылар янында, аның урысчасы шәп, бик шәп икән! Вәт, ичмасам, урысчаны алар белми дигәндә белми инде. Хәер, урысча мөрәҗәгать итсәң, алар сиңа борылып та карамый. Беренче көнне Закирә дә, Казандагыча, урысчалап сатучыга эндәшкән иде, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы эстон кызы "ишетмәде" дә. Икенче кибеткә кергәч, кызлар бу хатаны кабатламады инде. Дистә елга якын өйрәнеп тә җөмлә төзи алмаган нимесчәләренә татар сүзләрен өстәгәч, аңлашу җайланды да китте. Эстонлыларның чырайлары ачылды. Кибетчеләр Закирәгә әле бер күлмәкне, әле икенчесен алып күрсәтә. Биеп кенә торалар. Ә казандылар тетәләр татарча сөйләшеп. Күлмәкнең әле җиң утырышы, әле якасы турында фикер алышалар. Эстон кызлары боларның авызына карап тора. Аптырагач, бар белгән урысчасы белән берсе сүз башлый: — Ват эта лучче, кажется. Закирә ак җирлеккә зәңгәр шакмак төшерелгән кыска җиңле, киң итәкле күлмәк сатып алды. Бәхетеннән башы күкләргә тигәндәй булды. Үзе матур, үзе килешле, үзе артык кыйммәткә дә төшмәде. Үзеңә үлчәп тектерсәң дә, бу тиклем таман булмас, билләһи! Кибеттәге хәлләрдән көлешә-көлешә урам тутырып барганда, кызларны саф татарча әйтелгән сүз туктатты. — Гафу итегез, сезгә мөрәҗәгать итәргә ярыймы? Өч кыз берьюлы артка борылды. Каршы ларында уртача буйлы^ чем-кара күзле, түгәрәк йөзле сержант басып тора. "Иа Аллам! Бу шомырт күз күкнең үзеннән төштеме әллә? — дип уйлап алды Закирә. — Ир-ат дип тормаган, биргән Ходай матурлыкны". Ул арада егет тагын: — Гафу итегез, — дип кабатлады. — Таныш булыйк: мин — сержант Мирсәет Әхмәтшин. Татарча сөйләшеп баруыгызны ишеткәч, эндәшми кала алмадым. — Бик әйбәт, — диде кызларның Сөгъдә исемлесе. — Егетләребез дә юк иде. — Сез монда нишлисез? — дип сөйләшүне дәвам итте кызларның Рәшидә исемлесе. Ул гел шулай: чыраена эшлекле кыяфәт чыгарып, җитди сорау бирмәкче була да көлкегә кала. Бу юлы да шулайрак килеп чыкты. Курсташының бар гадәтен белеп бетергән Сөгъдә Мирсәеткә җавап бирерлек урын калдырмады. — Тире җыеп, күн эшли ул монда! Киемен күрмисеңмени? Димәк ки, хәрби хезмәттә. — Так точно! — дип, үкчәсен үкчәгә бәреп алды Мирсәет. — Сер булмаса, әйтегез, сез үзегез Таллинда ни эш бетерәсез? Закирә сүзгә кушылмады. Дусларының сүзе аның колагына да керми бугай. Мирсәетнең бар булдыгы аны әсир иткән иде. Бермәлне аларның карашлары очрашты. Ул күзләрдән сибелгән нурлар кызның колак яфракларына хәтле пешерде. Ярый әле, аның хәзерге халәтен дуслары сизми шикелле. Барысы өчен дә Сөгъдә җавап бирде: — Без — Казаннан. Студентлар. Булачак тарихчылар. Иске Таллин читендә җир казыйбыз. Тарих эзләрен эзлибез. — Педтанмы, университеттанмы? — Университетныкылар, — диде Рәшидә. — Аның тавышында үзләренең юк-бар гына кызлар түгел, университет тиклем университетта гыйлем эстәүчеләр икәнлегенә горурлыклары сизелеп тора иде. — Күктән көткәнне Ходай җирдән бирде, — дип елмайды Мирсәет. — Тагын бер елдан мин дә, университетка кайтып, имтихан тотарга исәплим. — И-и, әйбәт булыр иде, име, кызлар. — Рәшидә, сабыйларча сөенеп, кулларын чәбәкләп алды. — Без сезне өчәүләп каршы алырбыз. — Әлбәттә, — дип килеште Сөгъдә. Закирә эндәшмәде. — Дустыгыз риза түгел , ахры , — диде егет , Закирәнең сүзгә кушылмый баруына ишарәләп. — Бер сүз дә әйтми. Бертуктаусыз яттан шигырь сөйләп авызы ябылмый торган Закирә, чынлап та, шым-шыпырт бара икән ич! Сөгъдә курсташына карап алды да: "Яңа күлмәк сөенече эчендә ураладыр", — дип уйлады. Ә Мирсәеткә икенче төрле аңлатты: — Ул ни... Башы авырта аның. Җилле һава килешмәде, ахры. Монда җил бер дә туктамый икән ич. — Әйе шул, — дип җөпләде Мирсәет, Закирәнең хәленә керергә теләгәндәй итеп. — Үзем дә интектем. Кышкы салкыннар ике-өч градус чамасы гына дигәч сөенгән идем. Ике-өч градус дигәннәре — безнең кырык градус салкыннардан хуже. Бертуктаусыз искән дымлы салкын җил үзәкләргә үтә. — Хәзер ничек соң? Ияләштегезме? — дип кызыксынасы итте Рәшидә. — Организм күнегә. Рәшидә авыр сулап куйды: — Күнеккәч кенә кайтып китәбез икән... Аның тел төбендә һава торышындагы җилләрне генә түгел, күңелләргә керәчәк давылларны сиземләү төсмере бар сыман иде... Мирсәет кызларны торакларына — Таллиндагы бердәнбер интернат-мәктәпкә кадәр озатып куйды. Саубуллашып торган арада, җаен табып, Закирәнең биленә кагылып алды. Хәлен сорашты. Аннары: — Иртәгә дә сезнең янга дуслык визиты белән килергә рөхсәт булыр микән? — дип елмайды. — Булыр, булыр! — дип сикергәләде Рәшидә. Сорау кызларның өчесенә дә бирелгәндәй яңгыраса да, бу Закирә өчен генә иде. Закирә моны егетнең көйдереп алган карашыннан, кул кагылышыннан ук аңлады. Килде Мирсәет. Икенче көнне дә, өченче көнне дә килде. Кызларның практикасы тәмамланганчы, кичләрен Закирә белән үткәрде. Егет аңа Таллинның истәлекле урыннарын күрсәтте. "Өч кыз" йортын, "Палач өе"н, Доминикан монастырен, "Су анасы" һәйкәлен карадылар. Закирәгә иң ошаганы "Кадриорг" паркы булды. Бу паркны патша Пётр I хатыны Екатерина хөрмәтенә 1718 елда төзетә башлаган. Ул аны Екатеринен-таль, ягъни Екатерина үзәне дип атаган. Еллар узган, чорлар узган, паркның исеме дә үзгәргән. Сарай төзелеп җиткәнче, патшага, монда килгәндә тукталыр өчен, кечкенә генә йорт та җиткергәннәр. Тарих кайтавазы сыман ул йорт әле дә тора. Әйтерең юк: "Кадриорг" паркы дигәннәре — чын әкияти урын. Очлары күккә тигән наратлар арасыннан сикергәләүче тиеннәрнең көлтә койрыклары күренеп кала. Учыңда чикләвек яки көнбагыш булса, һич ятсынмыйлар, шундук кулыңа килеп утыралар. — Боларга бала - чага тимимени ? — дип сорый Закирә, соклануын яшермичә. — Халык тәртипле. — Бездә боларны... Монда тәрбия икенче. Дөньяга караш башка. — Бездә күрше сарыгын күрше суеп ашаган очраклар бар... Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, паркның аулаграк урынына таба атлыйлар. Икесенең дә йөрәкләре читлектәге кош сыман бертуктаусыз бәргәләнә. Мирсәет Закирәне кочагына ала да әкрен генә сөйли. Ни сөйли ул? Закирә аны белми, аңламый. Ул тыңлый гына. Гүя тын гына чишмә челтери, кошлар сайраша, җанны иләсләндереп, тылсымлы көй агыла. Закирә тәмам эри. Юк, юк. Кызның тыелган урыннарына үрелү турында егет башына да китерми шикелле. Закирә Мирсәетнең йөрәк тибешен тоеп, ишетеп тора. Дөп-дөп килеп, сулкылдап тибә ул. "Закирә, Закирә" дип тибә. Кыз үзеннән-үзе егет куенына ныграк сыена. Бу куеннан аның һич чыгасы килми. Моңа кадәр бер генә егеткә дә исе китмәгән кыз әллә генә нишләде. Иркәләсен аны Мирсәете, назласын. Карышмый Закирә, аңа шундый рәхәт. Аның тәне, җаны, бар булдыгы Мирсәеткә тартыла. Мәхәббәттән исереп, акылыңны югалту халәте, мөгаен, шушыдыр... Ә бер кичне... Ул кичне алар паркның иң аулак читендә тукталдылар. Төнге кошларның сайравы, шәһәр урамындагы утларның тонык җемелдәве, агач яфракларының серле шыбырдашуы аларның халәтен аңлата сыман иде. Мирсәет Закирәнең билен ике куллап урап алды да үзенә тартты. Аның маңгаена тир бәреп чыккан. Куллары, калтырана-калтырана, Закирәнең тәне буйлап шуыша. Ул арада иреннәре, нидер пышылдый-пышылдый, кызның муенын, колак яфрагын кытыклап үтә. Тиктормас иреннәр, чәчәк таҗына кадалган күбәләктәй, ачык изүдән күренер-күренмәс торган пар алма арасына тукталды. Кызның бу урыныннан бөркелгән татлы наздан аның башы әйләнде... Закирә ыңгырашты. Ул үзенең тез буыннары йомшаруын тойды. Мирсәетнең кайнар кочагыннан хәзер үк чыгарга, бар күзәнәкләрне рәхәт ләззәт диңгезендә йөздергән иреннәрнең хәрәкәтен туктатырга кирәклек бер саташу сыман башында буталды. Шушы саташу тәэсире белән Мирсәетнең кулларына чытырдап ябышты. Ул бу кочактан чыгарга теләп ябышкан иде дә... тик алай эшли алмады, көче җитмәде. Мәңге төзәтә алмастай хата кылынасын, моңарчы ул күрмәгән, ул белмәгән халәт буласын тойды тоюын... Шушы тоемны Мирсәет бүләк иткән ләззәт дулкыннары һәрдаим куып торды. Бу көрәштә үзенең җиңелүенә үрсәләнгән акыл ихтыяры белән: — Мирсәет , ки - рәк - ми ! Мир - сә - ет - т ... ха - рап - п и-тә-сең бит! — дип кычкырырга теләде, тавышы чыкмады. Мирсәет үзе дә Закирә хәлендә иде. Бу тиклем ләззәтле исерүдән үз-үзен тыя алмыйча, Закирәне кочаклаган килеш, хәтфә үлән өстенә ауды... Бераздан җанны туздырган давыл тынды. Икесе дә тын калды. Закирә, күтәрелеп, Мирсәеткә карый алмый. Аның бар тәне кызыша, әрни, битләре уттай яна. Башында — куркулы уйлар. "И Ходаем, ул хәзер кызлар янына ничек кайтып керер? Аның хатын икәнен, кызлыгын югалтуын сизәрләр микән?.." Бу уйлардан ул калтыранып куйды. Кылынган гамәлдән әле үзе дә аңына килалмый утырган Мирсәет, Закирәнең хәлен аңлапмы, аны тынычландырырга тырышты. — Сөеклем, без бергә! Мәңге бергә! Башын түбән иеп утырган Закирә тагын Мирсәет кочагында иде... Алар калган ун көннең һәр кичендә кавышып яшәделәр. "Мине көт, кайтырмын", — диде Мирсәет, аерылышканда. Поезд озын итеп гудок бирде дә кызларны көнчыгышка алып китте. Поезд тәгәрмәчләре гел бер көйгә тәгәри. Тәгәрмәчләрнең тигез текелдәвенә Закирәнең уйлары кушыла. "Мирсәет нишли икән? Аңа да моңсу микән?.." Такташ әйтмешли: "Әй бу яшьлек! Әй бу тиле яшьлек!" Кайтыр микән аның Мирсәете? Закирәне ташламас микән? Бәлки... Бәлки, аны авылда сөйгән кызы көтәдер?.. Закирәне никахсыз гына үзенеке иткәч өйләнерме аңа? — Бу сораулар Таллинда Закирәнең уена да килмәде, башына да кермәде. Бу хакта ул поездда да уйламады әле. Авылга каникулга кайтып, чираттагы айлыгы килмәгәч, татлы хисләр бер мәлгә кинәт юкка чыкты. "Чынлап та, йөккә калган булса? Нишләргә соң инде? Ел башында бала табачак ич ул!" Күздән йокы качты, күңелдән тынычлык китте. Баш борчулы, икеләнүле уйлар белән тулды. "Әни сизсә... бетте баш. Ике дә уйлап тормыйча, адәм хуры ясап, өйдән куып чыгарачак. "Оятсыз! Мин сине укырга дип җибәрдем. Син — әтрәк-әләм! Нәселдә булмаганны кылгансың! Сөйрәлчек!" — диячәк. Бер генә юл кала: авылдан тизрәк китәргә!" Закирә каникулы беткәнне көтеп тормады, Казанга китте. Кинәт китүенең сәбәбен, практика турында отчёт язасым бар, дип аңлатты. Тулай торакка кайтып егылуга, иң беренче эш итеп Мирсәеткә хат язды. "...Кадерлем, безнең балабыз булачак", — дип тәмамлады хатын. Хәзер инде җавап көтәсе генә калды. Бу хәбәрне Мирсәет ничек кабул итәр? Ни дип җавап бирер? Ял алып, үзе кайтып җитәрме? Котлау телеграммасы сугармы? Әллә... Баланы юк итәргә кушармы? Мирсәеткә хат җибәргәннән соң, нәкъ унберенче көнендә Закирә җавап алды. Ашыкмыйча, кабаланмыйча, уйланып язылган иде хат. Шулай икәнлеге кулъязмадан күренеп тора. Түп-түгәрәк, тип-тигез хәрефләр энҗе кебек тезелгән. "Сөеклем, хатыңны алдым. М ине онытмыйча, көтеп яшәвең өчен мең рәхмәт! — Аннары хезмәте турында бер-ике җөмлә язган да Закирәдән килгән яңалыкка тукталган. — Бала туу — зур шатлык, сөеклем. Әмма безгә бәби алып кайтырга иртәрәк түгелме соң? М ин — монда, син — тулай торакта. Ни дисәк тә, хакыйкатьтән качып булмый. М ин укырга керергә хыялланам. Синең дә тагын дүрт ел укыйсың бар. Кайда торырбыз, нинди акчага яшәрбез? Үзебезгә бик җайсыз булыр бит! Аннары... Син — авыл кызы, мин дә — авылм алае. Безнең бу гамәлебезне авылдашлар дөрес аңлармы? Кеше ни әйтер? Гайбәтчеләр теленә кермәбезме? Болай ачыкгпан-ачык язуым, мәсьәләне кабыргасы белән куюым өчен ачуланма, берүк, үпкәләмә. Бала тәрбияләү мәшәкате иң элек хатын-кыз өсгпенә төшә. Укуыңны дәвам итә алырсыңмы? һәммәсен бөртекләп уйла да үзең хәл ит". Хатны бер сулыштан укыды да Закирә, тынсыз калды. "Менә сиңа, мә! Ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек. Бу хәбәрне командирына җиткерсә, аңа ял бирәләр бит! Ун көнгә кайта ала. Өйләнеп, ике арадагы мөнәсәбәтне законлаштырып китә ала. Чү, өйләнешү турында аның бер кәлимә сүзе дә юк ич! Аны бары тик укырга керү хыялы гына борчый. Аннары... кеше сүзе. Балалар өчен Казанда йөзләгән бакча-ясле бар. Меңләгән студент гаиләле. Балалары бакчага, яслегә йөри, үзләре укый". Болай да тынгысы качкан йөрәген Мирсәетнең хаты тирәнрәк борчуга салды. Юк, ул мондый хат көтмәгән иде. Шултиклем татлы, шултиклем бәхет дулкыннарында йөздергән кичләрдән соң мондый хат булырга тиеш түгел кебек иде. Мирсәет белән аның арасындагы олы хисләр кая киткән? Мирсәетнең "яратам" дигәне кырыс хәрби хезмәт кысаларында тыелып торган хисләрнең, кинәт иреккә чыгып, бер дулап алуы гына булганмы? Елдан артык хатын-кызның кулын да тотмаган ир-атның бер шашып алуы булганмы? Бала дигән бер сүз егеткәйнең котын алган. Бала тугач, әйтерсең лә яшәү туктала?! Әйтерсең лә бала аларның бәхетенә киртә була! Хәер, никахлашканчы бала туса, авыл егетләренең күбесе баладан баш тарту ягын карый бит. Баш тартып, өйләнмичә генә калсалар бер хәл әле: үзен яраткан, яшьлеген биргән кыз балага әллә нинди ялалар ягалар. Имеш, кыз бала элек үк гыйффәтсез булган. Имеш, баланың әтисе бер ул гына түгел. Аның янына башкалар да килгән... Ир дигән исемне күтәреп йөргән хәлдә үзләренең никадәр түбән җанлы икәнлекләрен аңламаучылар исәпсез бит... Нәтиҗәдә сөйгәннәре баш тарткан күпме чибәр ханымнар, туган илләрен ташлап, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан якларына бәхет эзләп чыгып киттеләр... Закирә бу юлны сайламаячак. Мирсәеткә тагын хат язып, тагын җавап көтәргә дә кирәк түгелдер. Үзең хәл ит, дигән бит. Димәк, җаваплылык Закирә өстендә. Чынлап та, нишләргә соң? Табибка барып йөклелекне өзәргә дә мөмкин. Әле соң түгел. Бу гамәлнең ахыры ни белән бетәр? Киләчәктә бала табудан бөтенләй мәхрүм калсаң... Тапсаң... "Әтисез бала тапкан" дигән яман сүз нәсел-нәсәбеңә кара тап булып калачак. Шул ук вакытта ул баланы Закирәнең табасы да килә. Ул — мәхәббәт җимеше! Бердәнбер мәхәббәтенең җимеше! Кеше сүзендә Закирәнең һич эше юк! Әйе, сөйгәненә никахсыз бирелде. Бу — аның гаебе. Тирәнрәк итеп уйласаң, гаепме соң ул? Алар бер-берләрен яраттылар, бер-берләренә тыелгысыз тартылдылар. Табигать биргән бөек Сөю җанда кузгалганда, тыелып калып була димени? Закирә, шулай уйлап, серне апасына чишәргә булды. Кыз туганы аңламый калмас, аңлар. Апасы аны тыңлап торды да гади генә итеп әйтеп куйды: — Ярар, ярар. Ул кадәр утка-суга төшмә әле. Дөнья бетмәгән бит. Егетең дә кинәт аптырап калгандыр. Аңа да үпкәләмә. Хатын-кыз җитәкләп барганга гына ирләр кеше кыяфәтендә йөри. Мәхлук алар, сеңлем. Безнең бер малай янында синекенә дә урын табылыр, Аллаһы боерса. Ах, бу апасы! Ах, аның кешелеклелеге! Адәми зат түгелдер ул, билләһи! Фәрештәләр нәселеннәндер. Таяныр ноктаң калмаганда, тормыш чытырманлыгы арасына кереп адашканда, барыр юлыңны югалтканда, инде беттем дип, соңгы чиккә җиткәндә — кил син аның янына. Ул сине якты йөз белән каршы алыр. Хәзинәсендәге бар нигъмәтен куеп, чәен эчерер, үзе булдыра алганча ярдәм кулын сузар. Ничек итсә итәр, сине аякка бастырыр, тормышка ышанычыңны кайтарыр, күңелеңә яшәү дәрте салыр. * * * Мирсәет июль ахырында кайтып төште. Закирә әнисе янында авылда иде. Бишенче ае белән барган Айзат Мирсәетович Әмирханов бар дөньяга ямь таратып елмая, иреннәрен бөреп, төрле авазлар чыгарып утыра иде. Алар язылыштылар. Бу тантанага Мирсәет әнисен дә, туганнарын да чакырасы итмәде. Закирә бу турыда сүз кузгаткач, ул: — Кайтып керүең белән нинди өйләнү чыккан? Укырга керергә җыенмыйсыңмыни? — диячәкләр. — Вакыты җитәр, белерләр, — дип җавап бирде. "Ул да хаклы, — дип килеште Закирә. — Имтихан бирергә дип кайт та өйләнеп куй! Бәйрәм итеп йөрергә вакыты да юк бит әле аның. Имтиханнар терәлде". Документларын тарих бүлегенә бирсә дә, Мирсәет конкурстан үтмәде. Урыс-татар бүлегенә керде. Кечкенә Айзатны дәү әнисе янында калдырып, яшьләр Казанга китте. Мирсәетнең Казанда ике апасы барлыгын Закирә белә иде. Озакламый танышу да насыйп булды. Иң элек кечкенә апасы Гөлсара янына бардылар. Закирәне Гөлсара энесенең сөйгән кызы итеп кабул итте. — Әйдәгез, әйдә! Тартынып тормагыз, — диде ул, ачык чырай белән. Гөлсараның түгәрәк йөзенә, туры борынына, менә тәгәрим дип торган кара күзләренә игътибар итүгә, болар ике тамчы су сыман охшаш икән, дип уйлап алды Закирә. Гөлсара Борисково бистәсендә фатирда яши. Хуҗаларның үз йорты. Кечкенә булса да, бакчалары бар. Суган, кыяр, помидор ише яшелчәләр дә үстерәләр икән. Су китереп, бакчаны карап, өй җыештырып торгач, фатир хакы да зур түгел — аена егерме сум* гына. Хуҗабикә Мирсәет белән Закирәне дә гөрләп каршы алды. — һай, җаным! Кунакларны түргә дәш. Аш бүлмәсендә утырта күрмә тагын! Минем барып кайтасы җирем бар. Иркенләп утырыгыз, — дип, аларны аулакта калдырып чыгып китте. — Ярар, ярар, — дип елмайды Гөлсара. — Бәрәңге генә пешерергә куям. Ул арада Закирә дә Гөлсарага ярдәм итә башлады. Бергәләп салат ясадылар, тозлы балык, колбаса турадылар. Гөлсара сөйли дә сөйли. Алар өченче көн генә концертка барганнар. Киләсе атнага Камал театрына билет алып куйганнар. Театрга Мирсәет белән Закирәне дә чакыра. Закирә аның тәкъдименә тиз генә җавап бирә алмый, чөнки уйлары бүтән. Гөлсараның сөй ләвен ишетеп торса да, эчтәлегенә төшенеп бетми. Уенда — Айзат. "Балакаем авырмый микән? Киләсе атнада авылга ничек тә кайтып киләсе иде. Менә хәзер Гөлсара апага Айзат турында әйтсәм... ни дияр икән? Бу Мирсәет кызык та инде. Бала энә түгел. Аны күпме яшереп тормакчы буладыр?" Кунактан кайтышлый, Мирсәет белән Закирә урамнар буйлап озак йөрделәр. — Айзат турында авыз да ачмадың, — диде Закирә, иренә ризасызлыгын белдереп. Мирсәет эндәшмәде. Закирә дә сүз озайтуны кирәк тапмады. "Таллиндагы Мирсәет түгел бу, — дип уйлады ул. — Сандугачтай сайраган тел бер кәлимә сүз тапмый. Ни кимерә аның җанын? Нигә болай бу?" Баладан аерым яшәү йөрәген телгәләсә дә, Закирә түзде. Түзә алмастай чаклар күп булды булуын... * Акча алтмышынчы еллар берәмлегендә. (Авт. искәр.) * * * Икенче курста укый башлагач та, Мирсәеткә җайлы гына эш табылды. Университет тулай торакларыннан ерак кына түгел балалар бакчасы бар икән. Беркөнне Мирсәет белән Закирә шул бакча яныннан узып барганда, каршыларына урта яшьләрдәге бер ханым тукталды. — Бәр-рә-әч! Мирсәет, син түгелме соң? — Әйе, мин. Танымый да торам, Гөлнур апа. Гафу итегез! Ни эш бетереп йөрисез? — Без Казанда бит хәзер. Ике ел була инде. — Без менә укыйбыз, — диде Мирсәет, Закирәгә ишарәләп. — Гөлнур апа — минем беренче укытучым. — Танышуыма бик шатмын, — дип елмайды Закирә. — Үзегез кайсы яктан? — дип кызыксынды укытучы. — Балык Бистәсеннән. Сүз иярә сүз китте. Гөлнур апалары янәшәдәге балалар бакчасында мөдир икән. Мирсәетне эшкә чакырды. — Минем әлегә ишегалды җыештыручы урыным да, төнге каравылчы ставкам да бар. Мирсәет ике эшне дә алып барырга булды. Шул рәвешле, аларның акча яклары көйләнде. Акчаң булса, торак дигәне дә табыла икән. Закирәнең җизнәсе белән эшли торган бер инженер ике елга Монголиягә китәсе икән. Фатирларын ышанып калдырырдай кеше кирәксенәләр, ди. Менә бәхет! Давылдан соң диңгез тынган шикелле, михнәт артыннан рәхәте дә була, күрәсең. Аена кырык сум түләп торырга килешеп, кул бирештеләр. Бер бүлмәле "хрущёвка" булса да, аш бүлмәсе аерым, ваннасы бар, бәдрәфе җылыда. Өстәвенә тагын үзең хуҗабикә! Кем әйтмешли, үзең баш, үзең муен! Газы янып тора, суы килә. Айзат белән әнисе дә хәзер рәхәтләнеп кунак була алалар. — Шулай уйлады, шулай сөенде Закирә. Аяклары җиргә дә тимәде, очып кына йөри башлады. Дөньяны март кояшы җылыта башлагач, көннәр сизелерлек үк озынайгач, Айзат белән әнисе кунакка килеп тә төштеләр. — Күрше Гатаулла абыеңа утырып килдем, персидәтел машинасы белән. Аллага шөкер, юлыбыз уңды, — дип сөйләде әнисе. Айзат инде күптән тәпи йөри. Сакау теле белән үзенә кирәкне шактый сукалый. Авыл күчтәнәчләре белән чәйләп алгач, Мирсәет чыгып китте, әниләре ял итәргә ятты. Закирә ваннага җылы су агызды. Айзатны алдына утыртып сөя-сөя юарга кереште. Моңа кадәр гел мунчада гына юынган Айзатка ванна бик кызык тоелды. Туйганчы, су чәчрәтте. Ике генә көпчәге калган машинасын су эчендә йөртте. Болар шулай дөньяларын онытып утырганда, янып-пешеп Мирсәет кайтып керде. Өс киемнәрен салып тормыйча гына ваннага үтте. Аның кыяфәте борчулы, нәрсәдәндер куркып, югалып калуы чыраен каплаган иде. — Галимә апа килә, — диде ул, аптырау лы караш белән. — Бик әйбәт, — дип елмайды Закирә. — Әни әллә нихәтле күчтәнәч алып килгән. Табын әзерләрмен. Олы апа сөйләшеп утырырга ярата. — Шулаен шулай да... — Тагын нәрсә булды инде? — дип, иренең күзләренә текәлде Закирә. — Өйләнешкәнне беләләр. Шулай гомер буе апаңнардан куркып яшәрсеңмени? — Кызма әле син. Минем хәлемә дә кер. Өйләнешүгә бала булмый ич инде! — Ә-ә-ә... — дип сузды Закирә. — Айзат комачаулыймыни? Аны алып өйдән чыгып китәргә кушасыңмыни? Аң-ла-шыл-ды... Закирәнең күзенә яшь, бугазына төер тыгылды. Ул тиз генә улын ваннадан алды да калтырана-калтырана киендерә башлады. Ул бернәрсә дә күрмәде, бернәрсә дә ишетмәде. Аның җаны елый иде. Ярый әле, бу мәхшәрне әнисе күрми. Ярый әле, юлдан соң талчыккан әнисе изрәп йокыга киткән. Кипшенеп тә җитмәгән тәненә халат элде, калын свитерын, тунын киде дә, ашыгып, урамга атылды. Юк, бу тирәдә генә йөри алмый ул. Монда аның тыны кысыла, монда аңа һава җитми. Тизрәк ераккарак китәргә кирәк. Җанын кимергән сорауларга җавап эзләргә, күңелен тырнап торган уйларын тәртипкә китерергә кирәк. "Бу Мирсәетне нәрсә куркыта? Әйе, туганнар якын. Закирә дә апасын бик ярата. Тик ул аның белән рәхәтләнеп киңәшә, ялгышларын да яшерми. Бар хәлләрне уртага салып сөйләшә. Мирсәет алай түгел. Ул үзенең тормышын апаларыннан яшерә. Алар риза булмас дип курка, кеше сүзе дип коты оча. Нишләп соң ул үз тормышына үзе хуҗа түгел? Нишләп ул үз язмышына апаларының кысылуына юл куя? Акыллы, белемле, бар яктан килгән апалары булса рәхим итсеннәр. Тик алай түгел бит! Ике-өч класс белемле, тар карашлы, теләсә нинди урам хатыннарыннан аермалары зур түгел... Өч-дүрт көнгә кунакка килгән нарасыеңны, ваннадан тартып алып, урамга чыгарып җибәр әле... Башка сыя торган гамәл түгел! Кемгә генә әйтсәң дә ышанмаслар. "Булмас, Мирсәет алай эшли алмас!" — диеп бәхәсләшерләр. Тик нишләмәк кирәк, бу шулай... Бәлки, Мирсәет аларны күршеләргә генә кереп торырлар, дип фикер йөрткәндер. Шушы халәтендә Закирә күршедә тыныч кына утыра ала димени? Закирә белән Айзат мартның салкын кичендә урамнар буйлап озак йөрделәр. Башта трамвайга утырдылар, аннары җәяүләделәр. Бераздан троллейбуска керделәр. Өйгә такси белән соң гына кайттылар. Галимә апа килеп киткән. — Син кайда идең, кызым? Кодача килгән. Кияү мине уятмаган. Уңайсыз булды инде. Йоклап калганмын бит, — диде әнисе Закирәгә. Закирә елмайган булды. Кечкенә Айзат: — Бед тлолейбулда йөлдек, — дип тәтелдәде. "Икенче юлы, кайсы апасы килсә дә, Айзат турында үзем әйтәм", — дип, күңеленә беркетте Закирә. Өч көн кунак булгач, Айзат белән әниләрен Мирсәет, машина яллап, авылга кайтарып килде. Икесе генә калгач, Закирә сүз башлады: — Аңламыйм мин сине. — Нишләп? — диде Мирсәет, йөзенә балаларча беркатлылык чыгарып. — Кыланып утырмасана! Дөресен әйт: апалар миңа өйләнмәскә куштылармы? Балалы хатынга өйләнмәсәң, башканы таба алмадыңмы, диделәрме? Мин аларга үпкәләмим. Сиңа үпкәлим. Син Айзат белән мине якламыйсың. Син бит үзеңне дә яклый алмыйсың! Мин сиңа ялынып чыкмадым, мин сиңа яратып чыктым. Яраткан кешемнең бәхетенә киртә булыр хәлем юк! Яратмасам, никахсыз килеш куеныңа кермәс идем. Ярар, аерылышырбыз. Ничек кенә авыр булса да түзәрмен. Курыкма, алиментка да бирмәм. Сорашкан кешеләргә, мин үзем әшәке, диярмен! Әмма моннан соң йөрәк парәмне болай кимсетергә берәүгә дә юл куймам! Мирсәет, күзен акайтып, Закирәгә карады. — Без аерылышыр өчен өйләнештекмени? — Алай түгел шикелле иде дә... Ахры, ялгышканбыздыр... Мирсәет тагын тынды. — Үз балаңны туганнарыңнан яшереп яшисең. Кызык кеше син, билләһи. Таллиндагы очрашуларыбызны сөйләсәң, яманатым чыгар, дип куркасыңмы? — Ярар инде... Галимә апаны беләсең ич... Аннары авылга ишетелсә дә күңелле түгел... — Мин авылдашларым алдында ирсез бала да таптым бит әле! Миңа ансат булган микән?! Кеше сүзе, дип бәгырьгә төштегез инде! Алай кеше сүзеннән бик курыккач, нишләп Галимә апа үз ирен ир итеп тотмый? "Теге ишәктән туйдым инде", "Теге ишәкне куып чыгардым әле", "Теге ишәкне ашатып ятмыйм", "Колбасаны мендәр астына кыстырдым. Урыннарын җыйганда, балалар табар..." Бу сүзләр барысы да аныкылар бит. Юк, кеше сүзеннән курыкмыйсыз сез. Үзегез турында "болар әйбәт" дигән дан йөртәсегез килә сезнең. Әйе, белмәгән кеше сезне әйбәт ди. Ә чын йөзегезне белгәннәр... Ай-Һай, алай үлеп китәләр микән? Закирә әйтте-әйтте дә, туктап, Мирсәеткә карады. Ә ул эндәшми. "Ничек түзеп тора бу? — дип уйлый Закирә. — Шушы хәтле сүзгә бер җавап кайтармыйча үткәреп җибәрергә кирәк бит!" Сүзне тагын үзенә дәвам итәргә туры килде: — Рузияң тулай торакка килгән. Сөгъдәгә: "Миннән артыкка өйләнмәде әле. Балалы хатын гына алды", — ди икән. Сөгъдә керендергән үзен. "Безнең Закирә — бер түгел, биш баласы булса да, синең ишеләргә алыштыргысыз", — дигән. — Монысы юкка инде. Рузия белән мине берни бәйләми. * * * Рузия — Мирсәетнең авылдашы. Рузиянең авылдагы апасы — Гөлсараның дус кызы. Кечкенә гәүдәле, яшькелт күзле, озынча йөзле, юка иренле Рузия мәктәптә укыган чагыннан ук Мирсәеткә гашыйк. Җитмәсә, тагын Гөлсарасы да, уйнап-көлеп, һаман аны өметләндереп: "Мин сине энем Мирсәеткә барыбер алдырам", — дип торган. Мирсәет хәрби хезмәттән кайтканда, Рузия Казанда була инде. Пешекчеләр училищесын тәмамлап, ашханәдә эшли. Гөлсараларга килгәндә дә, котлет, бифштекс, өчпочмак, вак бәлеш ише ризык белән төенчеге тулы булыр. Туган көннәргә яки бәйрәмнәргә әзерләнгәндә дә, башыннан ахырына кадәр Гөлсарага Рузия ярдәм итә. Менә дигән килен буласы иде югыйсә. Аннан кулай ярны табып та булмас шикелле иде... Апалары энекәшләрен бары тик Рузия белән күз алдына китерәләр. Бу хакта сүз чыкса, сөйләшүне болайрак тәмамларлар иде: "Үз авылың кешесенә җитми инде. Нәсел-нәсәбәсен беләсең. Бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә җайлы. Аннары "Авылыңның шакшысы — башка авылның яхшысы" дигән борынгылар..." Тик алар юраган юш килмәде. Рузия мәсьәләсендә Мирсәетнең гаебе юклыгын белсә дә, апаларының үз-үзләрен тотышы, кыланышы Закирәнең җен ачуларын чыгара. Ачу килмәслек тә түгел бит. Рузия Мирсәетне һаман сагалап йөри. Ашханәдән китеп, Мирсәет эшли торган предприятие янәшәсендәге "Спорт товарлары" кибетенә урнашты. Гөлсарасы да, Галимәсе дә, җае чыккан саен, Рузияне мактарга керешәләр: — И-и, бөтерчек инде бу Рузия. Кай арада токмачын кисә, кай арада камырын куя? Бирсә бирер икән Ходай уңганлыкны! Закирә бу сүзләрнең үз бакчасына атылган таш икәнлеген белеп тора. Апаларына барып токмач кисәргә дә, бәлеш пешерергә дә аның вакыты юк. Иртән укырга йөгерә, кичен дәрес әзерли. Ял көннәрендә Айзат янына авылга чаба. Бер очрашканда, Галимә апасы ризасызлыгын ачыктан-ачык белдерде: — Әни дип, атна саен авылга чабарлык булгач, кияүгә чыкмаска иде. Әниеңне карап кына торыең. Кара бу ирне! Килеп керсәм, үз күлмәген үзе юган! Ашарына бәрәңге кыздырып йөри. Әйтмәгәч тә! Ни хикмәт, Закирәнең апа кешегә бер бөртек тә хәтере калмады. Ул аны игътибар белән тыңлап бетерде дә тыныч кына: —^Утыр әле, апа, — диде. "Йә, нәрсә дип акланмакчы буласың инде, киленкәй" дигән кыяфәт белән Галимә йомшак кәнәфигә урнашты. — Апа, мин авылга әни янына дип кенә кайтмыйм. — Менә әкәмәт! Кем янына кайтасың соң? — Улыбыз янына кайтам. Безнең улыбыз бар. Айзат исемле... Галимәнең кинәт кенә башы әйләнеп киттеме, бер учы белән башын тотты, икенче кулы белән кәнәфи култыксасына таянды. — Ишеткәнием... ышанмаганыем... — дип пышылдады ул, үзалдына сөйләнгәндәй. — Балалы хатын алырга соң? Кызлар беткәнмени? — Апа, Айзат — Мирсәетнең улы. Галимә, күзен акайтып, Закирәгә карады. — Саташма! Каян килсе^н ди Мирсәеткә бала?! Кайчан өйләнештегез соң әле? Йөкле булып йөргәнеңне һич хәтерләмим. Әкият сөйләп торасың! — Апа, без күптән бергә яшибез... — Нәрсә сөйлисең син, ә?! Безнең Мирсәет үлсә үләр, зина юлына басмас! — Апа, алай димә инде... — Димәскә! Күзеңне дә йоммыйча, Мирсәеткә бала сылтыйсың ич! Йә, алайса, әйт инде. Ул бала күпмелек хәзер? Яшь ярым. — Менә күрдеңме?! Ялганың барып чыкмады, киленкәй! Бала яшь ярымга җиткән. Син аны тугыз ай күтәргән. Арифметикаң булса чутла! Ул чагында Мирсәет кайда иде? Ә-ә, исеңә төштеме? Ул чагында Мирсәет әрмиядә ие. Закирә тирләп-пешеп чыкты. Аның бит урталары, колак яфраклары уттай янды. Шулай да ул сүзен әйтә алды. — Без Таллинда... Бу җүләр ни сөйли дигәндәй, Галимә аңа тешләрен кысып, чәйнәп ыргытырлык итеп карады да күклезәңгәрле тавыш белән кычкырып җибәрде: — Монда сөйрәлүең генә җитмәгән, Таллинга да барып сөйрәлдеңмени? Әрмиядә хезмәт итүче бер белмәгән Мирсәетне Таллинда табып, аңа бала ясаттым, димәкче буласыңмы? Оятсыз! — Галимәнең тавышы кинәт үзгәрде. Ул, еламсырап, Мирсәеткә мөрәҗәгать итеп сөйли башлады: — И энекәем, энекәем... Синең өчен ни төрле кызлар үлеп тора бит. Әллә кемнәр ясаган баланы такканнар бит үзеңә... Ничекләр яшәрсең инде? Галимә сөйләде-сөйләде дә мышык-мышык килеп елый ук башлады. Мышкылдый-мышкылдый киенгәч, саубуллашмыйча да чыгып китте. Закирәнең йөзенә чиләге белән пычрак су тондырдылармыни?! Юк, йөзенә генә түгел, җанына, яшьлек хисләренә, мәхәббәтенә нәҗес ыргыттылар. Әйе, сөйде ул, сөелде. Яшьлеген яраткан кешесенә бүләк итте. И газиз Аллам, шулчактагы илаһи хисләрнең бер мизгеле генә кайтсын иде хәзер! Яратуның ни гаебе бар? Ярату — бәхет, сәгадәт. Яраткан кешенең күңеленә бар дөньяга җитәрлек яктылык, бар язларны тутырырлык наз, диңгез дулкыннарына каршы торырдай сагыш һәм газап сыя. Галимә апасы аны шул халәткә ия булганы өчен гаепли. Ул халәтне гаепләп тә, юкка чыгарып та булмый. Ул бөек Табигать тарафыннан бирелгән... * * * Галимә, урамга чыгуга, як-ягына карап алды. "Кая барырга? Нишләргә? — Әле генә Закирәнең үз авызыннан ишеткән хәбәр аңын алды. — Кемгә барып эчне бушатырга соң? Кемнән нинди киңәш сорарга?" Шулай бермәл аптырап торгач, ул катгый карарга — Мирсәетнең үзе белән сөйләшергә кирәк, дигән карарга килде. "Әйе, Мирсәетне эзләп табарга! Ни дип аңлатыр икән? Балалы хатынга өйләнергә соң?.. — Ул, шулай сөйләшә-сөйләшә, тиз-тиз атлады. Каршы очраганнар, артларына борылып, сәерсенеп аңа карап калды. Ә ул берәүне дә күрмәде. Баруын гына белде. — Кара инде бу дуракны! Ишеткән идем аны... Тәки хак булган икән. Әллә кем баласын киендереп, тыгындырып ятсын инде! Аертам мин аларны! Бергә яшәтәмме соң?! Әнә алма шикелле Рузия һаман шул Мирсәет дип саргая..." Ул, шулай үзалдына ярсый-ярсый барып, энесе янына килеп җитүен сизми дә калды. Мирсәет кенә апасының тирләп-пешеп эш урынына килүенә гаҗәпсенде. — Нишләп йөрисең, апа? Берәр хәл булдымы әллә? — диде ул сагаеп кына. Галимәнең кыяфәте чынлап та гаҗәпсенерлек иде. Күзләре урыныннан купкан диярсең, акайган, йөзе кызарган, иреннәре дерелди. "Тиктомалга гына эш урынына килмәгән инде бу?" — дип уйлап алды Мирсәет. Шуңа күрә апасын зурлап, олылап, елмаеп, утырырга чакырды. — Әйдә, апа. Әйдә. Утыр. Ял ит! Тик Галимәнең игътибарлылыкка исе дә китмәде. — Утырырсың монда... Утыртканың инде син безне... — дип, авызын бәлчәйтеп, елап ук җибәрде. — Нәрсә булды, апай? Юньләп аңлат әле, — дип үрсәләнде Мирсәет, тәмам пошаманга төшеп. — Сорап торган була тагын! — дип дәвам итте Галимә. — Сөйрәлчегең үз авызыннан әйткәч, аңымны югалтам дип торам. Күз алларым караңгыланды, аяккулларым суынды... — Нәрсәне әйткәч, апа? — Нәрсәне? Нәрсәне? Кәбестәне! Балалы хатын алмасаң, кызлар беткәндер! Ә, син бу турыда икән әле дигәндәй, Мирсәет тирән сулыш алды да ипләп кенә апасына әйтте: — Эш урынында сөйләшә торган сүз түгел бу. Әйдә, мин сине тукталышка хәтле озатып куям. — Э-э, озаттың ди! — дип ярсыды Галимә. — Озатмый тор әле. Монда хәтле килгәч, әйтәсемне әйтми китәмме соң? — Галимә кул аркасы белән күз төпләрен ышкып алды да, усалланып, эченә җыелган бар ризасызлыгын берәм-берәм чыгарырга кереште: — Без сине балалы хатынга өйләнергә үстердекмени? Оятың кая синең? Үскәндә, төпчек дип, эш эшләтмәдек. Үлмәсен дип кадерләдек, сакладык. Утын кирәк булса да, печән кирәк булса да, мин тәртә арасында булдым — арба тарттым. Син шул арбага утырып бардың! Рәхмәтең шушыдыр инде. Киңәш юк, табыш юк! Казанга киткән чагында әни сиңа ни әйтте? Апаңнар сүзеннән чыкма, алар белән киңәшеп яшә, диде. Хатын куенына кергәч, әнкәң сүзе дә башыңнан чыктымы? Хатының артына чистый кереп беткәнсең инде! Аягыңның баш бармагы гына күренә. Илгә яраган — бер иргә генә ярый ул! Мирсәетнең йөзе бер агарды, бер кызарды, тез буыннары калтырады, борынында тир бөртекләре күренде, тик кычкырмады. — Апай, ни сөйлисең син? — диде ул, Закирә өстенә ыргытылган шушы тиклем пычрактан үз гәүдәсенең авырая баруын тоеп. — Белеп сөйлим! — дип чәрелдәде Галимә, уң аягы белән идәнгә тибеп. — Әйтмәгәч тә! Балалы хатынга өйләнгән, дигән хәбәрне күптән ишеттек. Гайбәттер дип уйладык, ышана алмадык. Без капчыкта ятмый ул, наныем. Унибирситәт дигән мәктәптә бер сез генә укымыйсыз бит. Күрше Чуерташлы авылыннан сөйрәлчегең белән бер кыз укый, ди. Шул: "И-и, Закирә исемле кыз белән Азнакай егете йөреп тә карадылар инде..." — дип әйтеп әйткән. Хәзер Мирсәетнең малае бар, дип торган була! Каян килсен әле сиңа малай?! Өйләнгәнеңә кайчан? Менә шул, энекәем, аерыласың! Минем сүземнән чыксаң, Ходай орыр үзеңне! Биш яшендә суга бата язганда, мин коткардым сине! Әнә Рузия бүген сорасаң, бүген бара! Галимә әйтте-әйтте дә чыгып та китте. Артыннан ишек кенә шапылдады. Иңенә тау-таш ишелгәндәй авыраеп, ни уйларга белмичә аптырап калды Мирсәет. "Нишләп бу хәтле Закирәне күралмый бу апалар? — Башына килгән беренче уй шушы булды. — Әллә... Таллиннан киткәч, башкалар белән чуалып алуы чынлап хак микән? Ир тәмен татып караган яшь хатынның сагынуга түзалмавы гаҗәпмени? Утсыз төтен булмый, ди ич халык. — Шикле уйлар күңелне тырнап алды. — Юк, юк. Булмас, — дип, каршы төште ул үз-үзенә. — Закирә миңа атна саен берсеннән-берсе җылы хатлар язып торды. Адәм балалары нигәдер бер-берсен күралмый. Берәү турында яхшы сүз ишетсә көнләшә башлый. Яман сүз ишетсә — сөенә. Югыйсә яманның берәүгә дә файдасы юк. Яхшының сиңа яхшылыгы тимәсә дә, яманлык кылмый ул. Халык мөкиббән китә торган гайбәт яманлыкка сөенү була түгелме соң? Кара инде бу апаны: гайбәт таратып йөри! Закирә белән яшәдем ни, Рузиягә өйләндем ни? Аңа барыбер түгел микәнни? Иң беренче чиратта минем яратуым кирәк ләбаса! Закирә белән Таллинда үткәргән кичләр гомеремнең иң бәхетле чагы булган икән. Күңелдә мәхәббәт ләззәте генә түгел, мөлдерәмә тулы өмет, якты хыяллар иде. Теләгемә, һичшиксез, ирешүгә ышанып, шуңа омтылып яшәү ничек рәхәт булган... Хыялларымның тормышка ашуы бары тик үземнән генә тора шикелле иде... Ялгыштым микәнни? Менә бит Галимә апа ниләр кыланып китте? Әни дә, Гөлсара апа да аның яклы булса?.. Бал ничек кенә татлы булмасын, дегет салгач... төсе дә, тәме дә үзгәрәчәге көн кебек ачык... Элеккеге сыйфатын югалтачак ул..." * * * Соңгы вакытта Закирәнең өендә юньләп торганы да юк, йокларга гына кайта. Иртән тора да эшкә чаба, аннары милиция идарәсенә. Иорт мәшәкатьләре онытылды. Ашарга пешерүләр, кер юуулар бетте. Көч-хәл белән аякларын өстерәп, кайтышлый кибеткә кереп, йә кефир, консерв, йә тозлы кильки белән ипи ала да, шуның белән тамак ялгыйлар. Кул эшкә бармый, күңел күтәрелми. Балалар да күзгә күренеп үзгәрде. Йөзләре суырылды, күз төпләре зәңгәрләнде. Шаярудан туймый торган Айзат белән Булат сөйләшми үк башладылар. Карашлары уйчанланды, моңсуланды. Аларга карый да Закирә, тетрәнеп китә. "И Ходаем, балаларымны ятим итә күрмә! Үзем дә ятим үстем ич мин! Ятимлекнең, үксезлекнең ни икәнен беләм. Әтиле гаиләдә үскәннәр матур киенде, тәмле ашады. Алар, арба тартып, кышлык утын, кышлык печән әзерләмәде. Алар җиргә нык басып йөрде. Балалар шуклыгы белән начар гамәл кылынган чакта да, алар җавап тотмады, әтиләренә сыенды. Кимсетелү, кагылу, сугылу әтисезләргә эләкте. Мондый язмыш, берүк, балаларыма кагылмасын! Алар бәхетләрен югалтмасын!" Мәктәптә дәресләре тәмамлануга, ул бүген дә милиция идарәсенә ашыкты. Башка барыр, ярдәм сорар урыны юк аның. Мирсәетнең кайдалыгын бары тик шушында эшләүчеләр генә ачыклый алыр, аны бары тик шушында эшләүчеләр табар сыман тоела. Монда килүенең беренче көнендә үк танышкан капитан белән сөйләшү дә җанына әзрәк тынычлык бирә. Рәхмәт төшкере, капитан һич иренмичә ипләп кенә Мирсәетне эзләүне дәвам итүләрен сөйли. Капитан сөйләгәннәргә үзе күргән, үзе кичергән вакыйгаларны кушкач, Закирәгә иренең тормышы тагын да тулырак күзаллана башлый. * * * ...Ялдан кайтуына милиция бүлегенә чакыру кәгазе килгәч, Рузия Шәмсиева кинәт агарынып китте, кинәт зиһене чуалды. "Нинди сораулар бирерләр икән? Үземне ничегрәк тотарга соң? Мирсәетнең югалуын белмәмешкә салынырга ярамас. Хәзер үк эшкә шалтыратып хәлләрен белешим, әйтми калмаслар..." Шулай төрле уйлар эчендә уралып, Рузия суыткычтан коньяк тартып чыгарды. Илле грамм эчемлек бераз тынычландырып җибәргәндәй булды. Дөнья киңәеп, яктырып киткәндәй тоелды. Әз генә булса да курку артка чигенде. "Курыкма, каушама, Рузия, — диде ул үзүзенә. — Син авылда идең. Авылдашлар, Мирсәетнең туганнары моны раслап торачаклар. Син бер кичкә югалдың. Аңа алиби дигәнең бар. Буада дус кызыңда кундың. Сыйландыгыз, серләштегез, җырлаштыгыз да ятып йокладыгыз. Инде арагыз өзелгәнгә дә бишбылтыр бит. Курыкма. Үзеңне ышанычлы тот. Артык сүз ычкындырма". Тикшерүче хатын-кыз иде. Рузия моңа да сөенеп куйды. "Хатын-кыз ирләр кебек кансыз булмас әле, мыскыллы сораулар бирмәс", — дип уйлады. Чынлап та, тикшерүче ипле кеше иде. Тавышын күтәрмичә, бик җайлы сөйләште. — Сез Мирсәет Әхмәтшинны белә идегезме? — дип башлады сорау алуны тикшерүче. — Нишләп белмәскә, беләм! — Танышлыгыгыз турында тулырак сөйләсәгез иде. — Нәрсәсен сөйлисең инде аның, — дип, иңнәрен сикертеп алды Рузия. — Гөлсара белән минем апа — ахирәтләр. — Гөлсара кем инде? — Гөлсара — Мирсәетнең апасы. Кечкенә апасы. Авылдашлар без Мирсәет белән. Бер мәктәптә укыдык. — Мәктәптә укыганда, Мирсәет Әхмәтшин белән мөнәсәбәтегез ничек иде? — Берничек тә түгел. — Аксыл-сары төскә буяп бөдрәләткән чәчләрен Рузия төзәткәләп куйды. Ялгыш сүз ычкындырмасам ярар иде, дигән борчылудан, каушаудан кулларына урын таба алмау галәмәте иде бу. Шуңа күрә ашыга-ашыга өстәп тә куйды: — Гөлсара апа гына, безгә килгән саен, мин сине энем Мирсәеткә алдырам, дип оялта торган иде. — Моңа Мирсәет ничек карый иде? — Көлә иде. — Аннары нәрсәләр булды? — Мирсәет армиягә китте. Миңа хатлар язды. Дуслык хатлары. Кайткач... әнә шул гыйбрәт Закирәсенә өйләнде. — Закирә Әхмәтшина хакында нишләп шулай ямьсез итеп әйтәсез? — Әйтмичә! Мирсәетне көтеп тордым ич мин! Ул хезмәт иткәндә, бер егетне дә якын китермәдем. Сукыр булмаса, мине күрер, дип өметләндем. Ул күрмәде... Мирсәетнең Закирәгә өйләнүен белгәч, туганнары кан елады. Барыбер тотмыйбыз, аертабыз, дип яшәделәр. — Нишләп яшәделәр дисез? Рузия, кызып китеп, ялгышрак сүз ычкындыруын абайлады. Хәер, куркыныч түгел, "тыл"ым нык дип фикер йөртте ул. — Суң, ни бит инде, — дип сүз башлады ул, бер гөнаһсыз кыяфәт белән. — Ике бала бар хәзер. Ничек аерылсыннар? Яшь тә бара. — Әйе, әйе, — дип килеште тикшерүче. Тикшерүченең үз сүзләрен куәтләп торуын күргән Рузия батыраеп ук китте. Үзе белгән өстәмә мәгълүматларны да тикшерүчегә җиткерүне кирәк тапты. — Мирсәетнең олы апасы — Галимә исемле. Шул апаның ире Илнурның күзе бик каты икән. Урманга кергәндә, агачка сокланып караса, ул агач шундук корый, ди. Закирәнең икенче малае Булат тугач, Илнур җизнәләре Мирсәетнең өйдә юклыгын белгән дә боларга килгән. Закирә бала коендырып йөри икән. Илнурга шул гына кирәк тә. Су эчендә чупырдап яткан бала кырына җизнә кеше килеп баскан. "Җизни, икенче бүлмәгә чыгып торыгыз, зинһар", — ди икән Закирә. Кая ул чыгу! "Минем коендырганны карап торасым килә", — дип селкенмәгән дә. Беләсезме ни өчен? — Тәрбиясез ир булгандыр, — дип куйды тикшерүче. — Алай гына түгел. Балага күз тисен дә үлсен, дип торган. Булат булмаса, Мирсәетне аертасылар иде... — Бала исән калган, шулаймы? — Әйе . — Алай икән, — дип уйга калды тикшерүче, каләмен өстәлдә "биеткәләп". Бераздан ул нәүбәттәге үтенечен әйтте: — Инде Мирсәет Әхмәтшин белән мәхәббәттә аңлашуыгыз турында тулырак сөйләсәгез иде. Кайда очраша идегез, ул очрашулар ничек үтә иде? Рузия тирән сулыш алды. Мәхәббәттә аңлашу... Әйтергә генә ансат ул. Тирәнрәк уйлап карасаң, һәр кешенең яшәеше бары тик мәхәббәткә корылган. Баймы син, ярлымы син — барыбер җаның тарта торган, күңелеңә якын, сине ярата торган кеше кирәк. Шунсыз син ялгыз. Шунсыз яшәүнең мәгънәсе югала. Яшьлек елларында караган кинолар, мәхәббәт романнары тәэсирендә Рузиянең дә йокысыз төннәр үткәргәне булды. Мәхәббәтенең төп герое нигәдер гел Мирсәет иде. Аның хыялында Мирсәет акбүз атка атланган чибәр, көчле әкияти батыр да, җиңел машиналарда җилдерүче зур начальник та иде. Мирсәет өйләнгәч, төшенкелеккә бирелеп тә йөрде. Аннары аңлады: сөюне көтеп утырмыйлар икән хәзер. Сөюне үзең эзләп табасы икән. Тора-бара Рузия өчен мәхәббәт татлы кыска мизгелләр рәвешендә гәүдәләнә башлады. Тик ничек кенә булмасын, аның йөрәгендә Мирсәет өчен һәрчак урын бар иде... Мирсәет белән бергә булу теләге аның татлы хыялы иде. Менә хәзер шул халәтеңне бөртекләп искә төшерергә, алай гынамы соң әле, тикшерүчегә сөйләп бирергә кирәк! Рузия, уйларыннан айнып, ярдәм көткәндәй, тикшерүчегә карады да: — Аның нәрсәсен сөйлисең инде? — диде. — Беренче тапкыр ничек очраштыгыз? Ул чакырдымы, сезме? Сорауны болай тәгаенләгәч, Рузия җиңел сулап куйды. — Анысы болай: ул чакта мин ашханәдә эшли идем әле. Беркөнне яныма Гөлсара апа килеп керде. Туган көнемә кунаклар киләсе. Берәр затлы ризык тапмаммы, дип йөрүем, ди. Мирсәетләр дә киләме, дип сорадым. Килә, килә, җаным, ди Гөлсара апа. Үзе генә килә, дип тә өстәде. Хатыны мәктәп балалары белән Мәскәүгә киткән. Син дә кил, ди бу, хәйләле елмаеп. Бардым. Нишләп калыйм әле! Тәнәфестә Мирсәет мине биергә чакырды. Аннары миңа кайттык. Менә шул. — Сезнең очраша башлавыгызны Гөлсара белдеме? — Нишләп белмәсен, барысы да белде. Алар үзләре минем Мирсәет белән очрашуымны теләде. — Инде ташлашуыгызның сәбәбе ни? Тәфсилле ачыклык кертик. Бу сорауга ничек җавап бирергә инде дигәндәй, Рузия шактый эндәшми торды, һәр сүзен уйлап, ерактан - рак башлады. — Адәм баласы рәхәткә чыдамый икән, дигән фикергә килдем мин. — Нишләп? — Минем белән танышканда, Мирсәет кечкенә генә бер предприятиедә кадрлар бүлегендә эшли иде. Хезмәт хакы аз. Акча юклыктан гел зарлана. Мин аны танышларым аркылы базага урнаштырдым. Үзем "Спорт товарлары" кибетендә эшли башладым. — Ул анда нинди эш башкарды инде? — Снабжениедә. Эшен яратты. Районнарга йөрде, чит өлкәләргә чыкты. Базалары товарсыз тормады. Иөри-йөри шомарды. Запас частьлар белән дә эш йөртә башлады. — База запас частьлар сатмый ич. — База сатмый, Мирсәет сатты... Шулай акча туплады. Аннары базадан китеп, шәхси фирмага керде. Менә шуннан башланды инде... — Нәрсә башланды? — дип сагайды тикшерүче. — Әйттем бит инде гыйбрәт Закирә дип. Ул хатынның туганнары да хайван булып чыкты. — Аңлатып сөйләгез әле: нинди туганнары? — Мирсәетнең яңа эш урынында Закирәнең кодачасы Альбина исемле хатын эшли икән, һавия исемле җиңгәсенең сеңлесе, диме. Менә шул сөйрәлчек белән Мирсәет командировкаларга йөри башлаган. Кунак йортларында "люкс" бүлмәләрдә бергә яшәгәннәр. Боларны мин соңыннан ишеттем. Табигый инде, Мирсәет минем янга бик сирәк килә башлады. Эш, өлгерә алмыйм. Закирә дә үпкәли, дигән булды. — Мирсәетнең Альбина белән очраша башлавын ничек белдегез? — Гөлсара апа әйтте. — Алай икән... Ярар, рәхмәт сезгә, Рузия ханым. Тикшерүченең соңгы сүзләренә Рузия ышанып бетмәгән кеше кебек калды. Аның иңеннән тау төшкәндәй булды. Ул җиңел сулыш алды. Моңа кадәр көчкә-көчкә сөйрәлеп барган арбадай типкән йөрәге сөенеченнән җиңел генә эшли башлады. Аның хәл-халәтен тоеп, сизеп утырган тикшерүче, тагын бер сорау биреп, аның өнен алды. — Сез ничек уйлыйсыз, Мирсәет Әхмәтшин ничек югалырга мөмкин? Рузиянең башына күсәк белән китереп ордылармыни! Ул тагын аптырап калды. Юк, юк, бу сорауга җавап бирә алмый ул. Мирсәетнең кайда, ничек югалганлыгын гөман итәргә дә ярамый аңа. Каян белсен ул аны? Белми. Белмәгән мең бәладән котылган. Мин берни әйтә алмыйм дигәндәй, аптыраулы, газаплы карашын Рузия тикшерүчегә төбәде. — Минем... Минем... башыма сыймый... — диде ул әкрен генә. — Ярый, хушыгыз! — диде тикшерүче. Рузия, атылып, урамга чыкты. "Котылуларым шушы булса иде... Шушы булса иде, — дип тәкрарлады ул эченнән. — Тагын чакырмасалар ярарые. Тикшерүче бик гади сөйләште. Чынлап та, миннән шикләнмиләр, ахрысы... Шулай була күрсәче. Тукта әле, Рузиякәй, бик тиз тынычланма! Аларның уен кем белгән? Әллә... хәзер үк артымнан күзәтеп киләләрдер... — Аңа куркыныч булып китте. Үзе дә сизмәстән, артына борылып карады. Кеше-кара күренми. Тыныч кебек. Ул адымнарын тизләтә төште. — Чакыртып, ипле генә сөйләшкән булырлар да очрашасы кешеләре белән очрашсын дип чыгарып җибәрерләр. Алла сакласын. Шуңа күрә һәр адымны белеп атларга, һәр сүзне үлчәп сөйләшергә кирәк. Әле генә тикшерүче миннән ниләр сорады? — Бар игътибарын туплап, сорау алуны кабат исенә төшерә башлады. — Мирсәет белән ничек танышуларын сорады. Нинди сүзләр, нинди җөмләләр белән җавап бирде соң ул? Икенче тапкыр чакыртып, тагын шул ук сорауларны бирсәләр, җавабы беренчесенә тәңгәл килерме? Ул халык хәйләкәр. Йомшак җәеп, катыга утыртырга да күп алмаслар. Мирсәетнең югалу вакыйгасына һичбер катнашым юклыкка иң элек үзем ышанырга тиеш мин! Мирсәет — минем үткәнем. Очрашмый башлавыбызга бишбылтыр. — Алай да нәрсә булды бу Мирсәеткә? — дип сорады ул үз-үзеннән. — Альбинаның миннән кай җире артык? Ул да дөнья чибәре түгел. Искитәрлек урыны юк. Әмма мин аны бөтен күзәнәкләрем белән ярата идем. Альбинаның да Мирсәетне минем кебек ярата алуына ышанмыйм. Бу ирләр ничек шулай үзләрен яраткан хатын-кызны ансат кына оныта ала икән?" — Рузия авыр сулап куйды. Ташны — башка, башны ташка орса да бернишләр хәл юк. Эшләнәсе эш эшләнгән, кылынасы гамәл кылынган... Рузия Мирсәет белән бергә үткәргән вакытларны берәмләп исенә төшерде. Базага урнашкач, акчага тиенде Мирсәет. Фатирын затлы мебель белән тутырды. Шифаханәләргә йөри башлады. Акчаны санап тотмады. Рузия янына килгәндә, портфелендә — затлы коньяк, кара уылдык, кулында роза чәчәкләре булыр иде. Ишектән керүгә, чәчәкләрен Рузиягә тоттыра һәм гел бер шигырь юлларын кабатлар иде: Зәңгәр чәчәк гомерлек яр була, Кызыл чәчәк — өзелеп сөюче; Ә ак чәчәк керсез күңел була, Сары чәчәк — шиңеп кибүче. Бу юлларны ул үзе чыгарганмы, әллә берәр китаптан укыганмы, анысы Рузиягә мәгълүм түгел. Ә инде бәйрәмнәр алдыннан Рузия хан кызына тиң булыр иде. Бүләкләрнең иге-чиге булмас иде. Берсеннән-берсе затлы француз ислемайлары, кыйммәтле кремнар, дисеңме, чүпрәк-чапракның очы-кырые юк... Яңа эшкә күчкәч, мондый бәхетле көннәр кими башлады. Мирсәет аның янына килүне сирәкләде. Озакламый... Рузиянең кайда торганлыгын бөтенләй онытты. Ниһаять, төннәр йокысыз калды. Рузия, әйләнә-тулгана, бәргәләнә, җанын кая куярга белми интегә. "Шулай тик торганда, кинәт кенә... Кычкырышмаган, әрләшмәгән, үпкәләшмәгән... Ничә еллар буе бер-береңнең куен җылысын тоеп яшәгәч..." — дип үрсәләнә ул. Мондый хыянәт аның башына сыймый. Бәхетле мизгелләр искә төшеп үзәкләрен өзә. Төннәрен ул шулай йә елап, йә бәхетле вакытларын күңелендә яңартып уздыра. Бәхетле чакны искә алу да рәхәт. ...Бер кичне ишектә кыңгырау чыңлады. "Күзчек"тән караса, Мирсәет басып тора. — Ни булды? — дип сәерсенде Рузия. — Командировкада идең ич. — Кайттым, — дип елмайды Мирсәет. — Сине сагындым да кайттым. И-и, ул мизгелләрдә күңелгә кергән шатлыклар... Ул мизгелләрдә кичергән хисләрнең рәхәте... Алар төн буе йокламады. Дөресен әйткәндә, Рузия йоклатмады, керфек какмый Мирсәетне иркәләде. Шул Мирсәет хәзер аны башкага алыштырды. Ул аны югалтуына ышанып бетә алмый. Килер, килми калмас, дип көтә. Шулай каңгырып бер ай чамасы йөргәч түзмәде, үзе Мирсәет янына китте. — Нишләп йөрисең? — дип, салкын гына каршы алды Мирсәет. — Сине эзләп килдем. Үзең югалдың... — диде Рузия. — һе. — Кеше-кара күрми микән безне дигәндәй, тиз генә як-ягына карап алгач, Рузияне куа ук башлады. — Монда сөйләшеп торырга вакыт юк. Шәхси фирма бу. Эшләсәң — түлиләр, эшләмәсәң китәргә туры килә. — Аена бер-ике сәгать тә буш вакытың калмыймы? — дип төрттерде Рузия. — Ярар, ярар. Барыбер монда сөйләшмик әле. Кеше күрсә дә яхшы түгел. Очрашырбыз. Барысын да аңлатырмын. — Мин озак торырга килмәдем лә, — дип җавап бирде Рузия, исе китмәгән кыяфәт белән. — Узышлый бер хәлеңне белеп чыгыйм дип керүем иде. — Әйдә, алайса, — дип, җиңел сулыш алды Мирсәет. Рузия кайтыр юлга чыкты. Мирсәеткә сер бирмәскә тырышса да, ул эчтән яна иде. Шул янудан котылу өчен, үз-үзен тынычландырырга, күңелендәге кечкенә генә өмет чаткысын сүндермәскә теләде. "Тукта әле, ни өчен шултиклем каударланырга! Яңа эш, яңа коллектив. Әйтеп тора бит: эшләмәсәң китәргә туры килә, ди. Очрашырбыз. Аңлатырмын, — диде бит. — Ашыктырма. Хатын-кыз әмер биргәнне ир-ат яратып бетерми. Закирәсе өстеннән дә шуңа йөридер ул. Тегесе мәктәптә бала-чагага әмер биреп өйрәнгән..." Ниһаять, Рузия зарыгып көткән көн килеп тә җитте. Бер кичне Мирсәет аның бусагасын атлап керде. Озын итәкле атлас халаты өстенә кечкенә алъяпкыч бәйләп, Рузия йөгерә-йөгерә табын әзерләде. Табын, гадәттәгечә, бай иде. Рузия дә, алъяпкычын чишеп ыргытып, Мирсәетнең алдына менеп кунаклады. Ирнең муенына уралып иркәләде, иркәләнергә теләде. Тик... аның бу гамәле җавапсыз калды. Мирсәет аны күтәреп, затлы җәймәләр җәелгән ятакка алып яткырмады... — Син, чынлап та, тәмам арыгансың... Талчыккансың... Минем тау бөркетем... Әйдә әле берәр чәркә... Бәллүр бокалларга затлы шәраб акты. Мирсәет, эчеп куйгач, сүз башлады: — Рузия, син миңа үпкәләмә инде... — Нишләп үпкәлим, ди, булмаганны! — Алайса, бик әйбәт. Мәсьәлә болай тора. Мин, чынлап та, синең янга килеп йөри алмыйм. — Мин синең эшең тыгызлыгын беләм инде, — диде Рузия, аның хәленә керергә теләп. — Мәсьәлә эш тыгызлыгында гына түгел... — Нәрсәдә соң? "Әйт инде, нишләп ялыктырасың? Син кайчан очрашабыз дисәң, мин шуңа риза! Ташлама гына!" — дип ялварган карашны тоеп утырган Мирсәет бераз эндәшми торды. Аның Рузияне дә рәнҗетәсе килми. Шул ук вакытта аның белән араны да өзәргә кирәк. Моны ничек эшләргә? Ул тәвәккәлләргә булды. — Рузия, без башка очрашмаска тиеш!.. Рузиянең балкып торган йөзе кинәт үзгәрде. Башта ул агарынды, аннары битләренә тимгел-тимгел кызыл таплар чыкты. Бу тиклем авыр сүзгә башта җавап табалмый тотлыгып торды. Аннары, телгә килеп: — Башка сөяркәң бармыни? — дип сорады. Мирсәет "әйе", димәде. Үзенә хас тынычлыгы, кешегә ачыктан-ачык усал сүз әйтмәс гадәте белән акланырга кереште: — Нинди сөяркә ди! Әйтәм бит... Эш күп. Аннары... Закирәгә дә бер дә игътибарым юк... Командировка да командировка. Менә иртәгә тагын Буага барасы. Тыныч, сабыр кеше дә кызып китәдер шул. Уйламыйча, тәҗел генә Буага барасын теленнән ычкындыруны башкача аңлатып булмастыр шикелле. Иртәгесен поездга утырыр да Рузия Буага юл тотар, дип башына килмәгәндер шул. Җитмәсә әле, Рузиянең бер танышы Буада кибетче булып эшли. Мирсәет моны да белә иде югыйсә... Рузия танышында тукталды. Үзе белән алып килгән паригын киде, кашлар калын итеп каралды, күз төпләре буялды, кием-салым алышынды. Хәзер кызыйны Мирсәет түгел, тудырган әнисе дә ансат кына таный алмас иде. Ике кибетче кичләтеп ресторанга китте. Алар килеп кергәндә, Мирсәет белән Альбина, дөньяларын онытып, ашап-эчеп утыралар иде. Рузия ишектән керүгә, аларга карап, тораташ шикелле катып калды. Ярый әле, дусты тиз генә җитәкләп алды да урындыкка утыртты. — Башыңны югалтма, — дип пышылдады дусты. — Синең ирең түгел бит ул! Тавыш чыгарма. Милициягә эләгеп хур булырсың! Ике дус тегеләрне күзәтә башлады. Мирсәет егетнең дә егете инде. Яшь кияү сымак киенгән, карап туймассың үзенә. Сөяркәсе авызына кереп китәрдәй булып аны тыңлый. "Күзләр — күздә, авызлар — авызда боларның. Мәңге аерылмас парлар сыман кыланалар. Оятсызлар, — дип уйлап алды Рузия. — Әллә барып Мирсәетнең битенә төкерим микән? Кеше булган, имеш! Бер тәңкәләп хатыныннан акча теләнгән чакларын оныткан. Юк, Мирсәеткә тимим. Хәзер барам да тегесенең чыраена тәлинкәсе-ние белән ризыкларын каплыйм..." Кунагының халәтен күреп утырган дусты тагын Рузиянең колагына иелде. — Әйдә, китик. Йә берәр юләрлек эшләрсең. Кыяфәтең бик җитди. — Тагын бераз гына утырыйк инде! — Әйдә, лутчы кунак йортына барыйк әле. Анда минем танышлар бар. Казаннан Мирсәет исемле ир-ат киләсе иде, кайсы бүлмәдә тукталды, дип сораштырырмын. Теге нәмәрсәсенең исемен белеп булмасмы? Киттеләр. Мирсәет белән Альбина Миңнеханова берәр кешелек бүлмәләргә урнашканнар. — Менә көндәшеңнең исем-фамилиясен дә белдең. Аның кемлеген, кайсы якныкы икәнлеген ачыклау, кем әйтмешли, ике тиен — бер акча хәзер. — Мин ул хатынның чыраена кислота сибәм, менә әйткән иде диярсең. — Урамга чыгып берничә адым атлагач, Рузиянең беренче сүзе шул булды. — Аның ни гаебе бар? Мирсәеткә хатын-кыз беткән дип беләсеңме? Синең яныңа килер дип уйлыйсыңмы? Юк, бәгырькәем, килми. Ул Альбина дигәннәре — синең белән минем шикелле хатын-кыз. Тегесе, яратам, дигән. Монысы ышанган. Мирсәетең хайван! Үзең әйтмешли, аңа ни җитмәгән? Өендә хатыны бар. Аның өстенә син. Ирләр әшәке, бәгырькәем. Төптәнрәк уйлап карасаң шулай. Хатын-кыз бозык, диләр. Бәхәсләшмим, бозык. Аракы эчәләр, тәмәке тарталар, зина кылалар. Корсак төшереп, бала үтерәләр... Хатын-кыз нәзакәтлеге, хатын-кыз горурлыгы, хатын-кыз йомшаклыгы дигән төшенчә юк хәзер. Югалды ул. Андый сыйфатларны элек төшерелгән киноларда гына күрәсең инде. Менә монда бер сорау туа: кем боза соң хатын-кызны? Анадан бозык булып тумый бит ул! Иң беренче аны, бәгырькәем, ир-ат боза. Иә ул аны сиңа әйләнәм дип алдалый-алдалый да, туйгач, күңеле булгач ташлап китә. Иә ул аны көчли. Тик торганда гына хатын-кыз бозылмый ул, бәгырькәем! Рузия авыр сулап куйды. — Мин Мирсәетне үзем яраттым... Иртәгесен Рузия китте. Поезд Казанга таба йөгерә. Рузия күзләрен тәрәзәгә төбәгән дә уйга чумган. Күз алдында Мирсәете белән бергә булган чаклары. "Ни өчен, — дип сорый ул үзүзеннән. — Иң кадерле, иң мөкатдәс хисләремне нигә таптадың? Синең аркаңда нинди авыр сүзләр ишеттем. Кунакка, театрга хатының белән йөрдең. Мин берьялгызым, кайчан килерсең дип, сине көтеп утырдым. Барасы җиремә бармадым, чыгасы җиремә чыкмадым. Авылда күпме гайбәт чәйнәделәр... Түздем. Үзеңне адәм рәтле эшкә урнаштырдым. Арган-талган чакларыңда таянычың идем. Боларның һәммәсен ансат кына онытып була микәнни?.. — Ул, шулай сыкрапсыктап, юл буе үз-үзе белән сөйләште: — Мин сине барыбер болай гына калдырмыйм. Барыбер ни булса да кылам! Закирәгә өйләнгәнче аңлашкан булсак, синеке генә булыр идем, дидең бит! Ялганчы! Апаларың да ялганчы! Үзләренә кирәк чакта гына Рузия әйбәт, Рузиягә җитми, дип такылдыйлар. Күрсәтәм әле мин сезгә! Мине дә Закирә шикелле җебегән нәмәстә дип беләсездер!.." Ул бер елады, бер ярсыды. Ниһаять, әкрен-әкрен бераз тынычланды. "Хат язып карыйм әле, — дигән фикергә килде ул соңыннан. — Аннары күз күрер". Кызып, ярсып кына берни кылып булмавына ул тәмам инанган иде инде. * * * Абыйсы Габдулла фатирыннан күз яшьләренә тыгылып чыгып киткәненә күп еллар узды. Сүзендә торды Закирә. Язмыш дулкыннары текә кыяларга китереп бәрсә дә, тирән упкыннарга илтеп салса да, абыйсы катына ярдәм сорап бармады. Бүген бара. Җанына урын таба алмаганга бара, һавия җиңгәсенең күзенә карап, сеңлесенең кем икәнлеген әйтергә бара. И-и, теге чакларда Альбина белән ничек мактана иде: "Безнең Альбина сыер сава!", "Безнең Альбинага бәйрәм саен бүләк бирәләр!", "Син эштән качып укып йөрисең!", "Безнең Альбина!.." Мактаулы Альбина өч ел сыер сауды да, бер прапорщикка ияреп, Себер ягына китте. Аннан бала белән кайтты. Хәзер Казанда яши. Бу кадәресен Закирә күптән ишеткән иде инде. Әмма Мирсәетенең Альбина белән бергә эшләвен белми иде. Тикшерү эшләре башлангач кына белде ул моны. Без капчыкта ятмый, ди халык. Мирсәет белән Альбинаның сөяркәләр икәнлеге дә ачыкланды. Бу хәбәрне ишеткәч, Закирә башта ышанмый торды. Ни дисәң дә, чит кеше түгел бит, кодача кеше! Шушы хәлләрне уйлаган саен, Закирәнең аяк астында җир убылгандай тоела. Ул каядыр аска, төпсез бушлыкка очкандай хис итә. Аңа шундый читен. Сулышы кысыла, башы әйләнә. "Юк, юк... Бирешергә ярамый, — дип, үз-үзенә эндәшә ул. — Сабырлык бир, газиз Аллам! Айзатым белән Булатым хакына сабырлык бир миңа!" Троллейбус култыксасына таянып, арткы тәрәзәгә карап баскан Закирә, сабырлык сорап, бүгенге чынбарлыктан качарга тырыша. Бүгенге хәлләрне әзгә генә булса да онытып, уйлары белән тагын узган гомер сукмакларына кереп китә. ...Уйларның төрлесе бар. Кайчакта күңелне әрнү, үкенү хисләре били. Читен, бик читен халәт бу. Киләчәккә өметең, шул өметкә алып баручы омтылышың булганда гына ямьсез уйлар бертуктаусыз җанны кимерә алмый. Мондый халәттән котылу өчен, барыбер вакыт кирәк. Җан ярасы вакытлар узу белән генә төзәлә. Төзәлгән сурәттә дә җөйләр кала... Хәтергә уелган матур мизгелләрне дә, ямьсезләрен дә вакыт үзе белән алып китә. Тормыш кануннары кырыс: телисеңме син, юкмы — ул барыбер үзе белән исәпләшергә мәҗбүр итә. Әмма рәнҗетелгән чакта, җанга салынган яралар мәңге бетмәс, мәңге сакланыр шикелле була. ... Бала тудыру йортыннан чыгуына бары ун көн узды. Закирә Булатны алып кайткан иде. Бу вакытта Айзат авылда яшәп торды. Закирә белән Мирсәетнең тормышлары шактый җайлана башлаган вакыт. Панельдән төзелгән бер бүлмәле "хрущёвка" булса да, үз фатирлары, кем әйтмешли, үз куышлары бар. Тупырдап торган тагын бер малай туу сөенече белән яшәп яткан чаклары. Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй, бер кичне Мирсәетнең олы апасы Галимә килеп керде. Ике кулында — ике зур төенчек, ике баласын да иярткән. — Уф-ф! Көчкә килеп җиттек! — диде ул, балаларны ишектән кертә-кертә. — Барыгыз, бар. Терәлеп тормагыз! Сиңа кирәк чакта таксиен да тиз генә тотып буламы соң?! Мирсәет гәзит укып яткан җиреннән торды да: — Болай күтәренеп нишләп йөрисез? — дип сорады. — Теге ишәк тагын эчеп кайтты. Аерылам мин аннан! Куып чыгарам! — диде Галимә, төенчекләрен түргә урнаштыра-урнаштыра. — Эшләремне юллаганчы, сездә торырбыз дип килдек. "Бу апа ни сөйли соң?" — дигәндәй, Закирә Мирсәеткә карады. Мирсәет аның карашына игътибар итеп тормады бугай. Ул апасына мөрәҗәгать итте: — Торырсың, торырсың, апа! Закирә чәй табыны әзерләде. Сөйләшеп утырдылар. Балаларның өлкәне бишенче сыйныфта укый. Мәктәпкә үзе йөри икән. Кечкенәсе бакчада. — Гүзәлне бакчага йөртеп тормам инде, — диде Галимә. — Закирә өйдә ич. Бергә утырырлар. Закирә аптырады. Баладан котылгач, үзенең дә терелеп бетә алганы юк. Гәүдәсе сызлый, ятасы гына килеп тора. Ул арада бала елый. Адым саен аның чүпрәкләрен юасы, имезәсе, коендырасы. Мирсәетнең кайтуына ашарга да әзерлисе. Ул үз хәлен үзе генә белә. Менә хәзер каршы сүз әйтсәң, тавыш чыга инде. Бәлки, берике көннән китәрләр дип, эндәшмәүне хуп күрде. Бер бүлмәле фатирда йоклар урын да күп түгел. Аларның да түрдә — бер софа, ишек катында, кием шкафы артында, бер диваннары бар. — Апа, Гүзәл белән син монда йокларсың, — диде Мирсәет, түрдәге софага ишарәләп. — Ярар, ярар. Рәхмәт, энем. Үзегезгә кая җәярсез икән? — Борчылма. Без менә энекәш белән шкаф артына качарбыз, шулай бит, Камил! Закирә белән нәни Булат чуттан төшеп калды. Әйтерсең лә монда башка кеше юк. Закирә, күзләренә тыгылган яшен күрсәтмәс өчен, баланы кулына алып, аш бүлмәсенә кереп китте. Хәер, аның эндәшерлек, ни дә булса әйтерлек хәле дә юк иде. Нәрсә соң бу? Апалары килдеме, Мирсәетне алыштырып куйган шикелле. Закирәгә игътибар бетә. Әллә аның хатыны бар, әллә юк. Закирә белән сөйләшмиләр дә. Бу юлы да Закирәнең аш бүлмәсенә кереп китүен шулай тиеш итеп санадылар бугай, сүз әйтмәделәр. Апа белән эне тәмләп сөйләшеп утырдылар. Закирә биләүдәге Булатны өстәлгә куеп торды да кухняга җәелмә карават-раскладушка алып керде. Башта аны ипли алмый шактый азапланды. Өстәлне икенче якка этеп, кыйгачлап куйгач урнашты тагын. Баланы куенына алып, шушында ятты. Башка кичләрне бала имезә башлауга, Закирә йокыга изри башлый иде. Бу юлы йокы качты. Гарьлегеннән тамагына төер утырды. Эчтән генә елап җаны сыкранды. "Кара инде боларны! Кешегә әйтсәң, валлаһи, кеше ышанмый. Әкият сөйләп торма! Алар — бик әйбәт кешеләр! Андый эш эшлиләрме соң, булмаганны, дип, үзеңне сүгеп ташларлар. Типсә тимер өзәрлек ир белән тап-таза хатын ипле, җылы урында йокласын! Ә ун көнлек нарасый белән ана кухняда раскладушкада ятсын! Ышанырлык түгел шул. Әмма нишләмәк кирәк: ышанмаган кеше ышанмый инде. Ни әйтсәң дә, шушы гамәл хак!" Бер-ике көннән китмәсме дип өметләнгән Галимә айдан артык яшәде. Закирә белән Булат айдан артык раскладушкада йоклады. Ул чакта ничек түзгән ул? Йоклап китеп, ничек бала өстенә ятмаган?.. Троллейбус йөртүченең игъланы Закирәне уятып җибәрде. — Совет мәйданы тукталышы. Абыйларына килеп җиткән икән ич ул! Кыңгырау төймәсенә басканда, Закирәнең йөрәге кысылып куйды. Ничек каршы алырлар? "Нишләп йөрисең, сине кем чакырган", — диярләрме? Ишекне һавия ачты. — Ба-а-а! Танымый да торам, Закирә! — диде ул, бусаганы атлап керергә дә өлгермәгән Закирәне баштанаяк күздән кичереп. — Нинди җилләр ташлады? — Керергә ярыймы соң? — диде Закирә салкын гына. — Нишләп ярамасын! Кер, әйдә, кер. Түлке абыең өйдә юк. — Абый янына килмәдем мин. Синең янга килүем. — Ми-нем ян-га-а? — дип аптырады һавия. — Әйе, синең янга. Курыкма, кычкырышырга килмәдем. Мирсәетне эзләп йөрүем... Башка чакта авызыннан ут чәчрәтеп торган һавия бер мәлгә телсез калды. — Нишләп әле синең ирең бездә булсын? — диде ул, бик нык аптырап. — Син — Альбинаның апасы. Сеңлеңнең кайда сөйрәлгәнен, мөгаен, беләсеңдер. һавия, бу тагын ни сөйли дигәндәй, сәерсенеп карады да: — Китсәнә! Әкият сөйләп торма монда! — диде. — һай, әкият булсачы! Мине тотып сүксәң дә, теге чактагы шикелле куып чыгарсаң да түзәр идем. Әкият түгел шул! Өч ай инде сеңлең минем ирем белән сөйрәлә! Кодачасының ире белән аунамаса, дөньяда ирләр беткәндер, оятсыз!.. Закирә берсеннән-берсе әшәке сүзләр белән Альбинаны сүгә. Ни хикмәт, һавия тыныч. Ул егерме-егерме биш көн элек кенә Альбина фатирында Мирсәетне очратуын исенә төшерә. Кич иде. Өстәлдә — затлы шәраб, кара уылдык, кыздырылган тавык, банан, апельсин ише җылы як җимешләре. Сөйләштеләр, һавия дә алар белән утырды. "Мирсәет безнең фирмада эшли", — диде Альбина. "Әйбәт булган, — диде һавия. Закирәне җене сөймәсә дә, сиздермәде, сорашкан булды. — Каенсеңел исән-саумы? Балалар үсәме?" "Әйбәт. Рәхмәт", — дип җавапны кыска тотты Мирсәет, һавиянең Закирә турында күбрәк беләсе килә иде килүен. Әмма кияүдән артык сүз ала алмады, һавия китәргә кузгалды. Мирсәет тә аннан калмады. Ишектән бергә чыктылар. Хезмәттәшенең, җитмәсә әле, Закирәнең ирен (кодача белән кода ич!) Альбинада күрүгә әллә ни игътибар итмәгән иде. Менә сиңа мә, авырткан башка тимер тарак булды әле бу! — Юкны сөйлисең син, — диде һавия, уйларыннан арынып. — Альбинаны күралмаганга, аннан көнләшкәнгә яла ягасың. Габдулланың сеңлесе дип тормам. Хөкемгә тарттырырга да күп сорамам! — Белмим шул: хөкемгә кемне тартырлар? Мирсәетне милиция эзли. Аның югалуына бер атна булды. Соңгы тапкыр аны синең сеңлең белән күргәннәр! һавиянең нидер әйтергә дип ачылган авызы ябыла алмыйча торды. — Ни сөй-ли-се-ең син? — диде ул, зиһенен туплап. — Мирсәет югалды, дисеңме? Кеше бит ул! Энә түгел... һавия бу хәбәрне аягүрә генә күтәрә алмадымы, лып итеп урындыкка утырды. Җиңгәсенең, чынлап та, берни белмәвенә Закирә ышанды. Әйе, явыз һавия, надан, әче телле, ялкау, кешелексез, саран. Тик ялганлый белми. Мөгаен, аның бердәнбер уңай сыйфаты шушыдыр да. Монда артык торуның, сөйләшүне дәвам итүнең файдасыз лыгын аңлап, Закирә чыгып китте. * * * Рузия Мирсәеткә озын хат язды. Бергә уздырган бәхетле чакларын тәфсилләп тасвирларга тырышты. "Мин яраткан кебек кем дә булса сине яратуын күз алдыма китерә алмыйм", — дип тә өстәде. Өйләнгән ирнең кайчан да булса ташлаячагын күңеле белән сизенде ул сизенүен. Тик күңеленә ышанырга теләмәде. Аңа хәзер рәхәт иде. Мирсәетнең апалары алар арасындагы мөнәсәбәтне белеп, хуплап торгангамы, ул үзен сөяркә генә түгел, хокуклы хатыны итеп тойды. Әйе, әйе, хатыны. Күңеленә шик килгән чакларда ул: "Борынгылар гел язылышмый яшәгәннәр әле", — дип, үзен үзе юатты. Шулай бу гамәлнең хаклыгына инанып яшәде. Аннары Мирсәет болай тиз арада икенче сөяркә табар дигән уй башына да кермәде... Мәктәп елларыннан ук күз атып йөргән егете булгангадыр шул, Мирсәет аңа бик, бик якын иде. Юк, башка хатын-кыз белән Рузия аны бүлешмәячәк! Бу мөмкин хәл түгел! Чү, монда сүз бүлешү турында гына түгел ләбаса! Мирсәет Рузияне бөтенләй ташлады. Аның изге хисләрен таптады! Бар бәхетен, бар дөньясын челпәрәмә китерде... Мирсәет хатны укыганмы, юкмы — бу хакта Рузия белә алмады. Чөнки ир аңа җавап бирмәде. Инде нишләргә? Аптырады ул. Кул кушырып утырып булмый. Янып-көеп, бәргәләнеп, үз-үзеңә урын табалмыйча күпме яшәргә мөмкин? "Миңа бер генә юл кала — Мирсәет белән очрашырга, — дип уйлады ул. — Ничек кенә булса да мин аңа үз хәлемне аңлатырга тиеш! Мирсәеттән башка яшәү — яшәү түгел!" — Шушы теләген тормышка ашырырга ниятләп, Гөлсараларга барып керде. — Гөлсара апа, Мирсәет белән очрашырга ярдәм ит, зинһар! — Мин нишләргә тиеш соң? — Мирсәетне иртәгә үзегезгә дәш. Мин очраклы гына сезгә килеп керермен. Мирсәет артыннан ук Рузия дә килеп кергәч, өстәлгә куярга ипи "юклыгы" беленде. Гөлсара тәҗел генә кибеткә китәргә "мәҗбүр" булды. — Хатыма җавап та бирмәдең... — дип сүз башлады Рузия, икесе генә калгач. Әмма Мирсәет башка вакыттагы шикелле акланып тормады. Хат язып, эшенә килеп артыннан йөрү аның ачуын чыгарган, күрәсең. — Нәрсә дип җавап бирәсе иде? — Мирсәет, нишләп болай итәсең инде? Без бит берберебез өчен бик кадерле... Рузия, ирнең күкрәгенә капланырга уйлап, алга атлады. Мирсәет аны тотып алды да кәнәфигә утыртты. Үзе идән буйлап әрле-бирле йөрергә кереште. — Беләсеңме, Рузия! Син болай кеше көлдереп йөрмә. Яхшы түгел. — Мин сине яратам! Аның нәрсәсе яхшы түгел? — Мин әллә кемнәрне яратам да бит... Мин синең ирең түгел. — Син ничек уйлый торгансың, анысы миңа караңгы. Әмма мин — синең хатының! Язылышмагач та... Кәгазь нәрсә ул? Тормышларны бергә алып бардык. Дача төзегәндә, нихәтле ярдәм иттем! Оныттыңмыни? Мондый яхшылыкны якыннарың да эшли алмады. Мин эшләдем. Синең өчен эшләдем. — Рузия, — диде Мирсәет, үзен бик тыныч тотарга тырышып. — Без бер-беребезгә кирәк идек. Мин сиңа: "Мәңге ташламам, мәңге бергә булырбыз", — дип вәгъдәләр бирмәдем. Мәңге ташлашмабыз, дип антлар эчкән парлар да ташлаша. Так что... ямьсезләнешмик. — Мин сине яратам, Мирсәет!.. — Синең хисләрең өчен мин җавап бирә алмыйм инде, бигайбә! Беренче кичне дә син үзең башладың бит, хәтерлә әле. Алдыма утырып, артың белән бот арама ышкылдың! Андый хәлгә тарыгач, кайсы ир түзеп торсын? Мирсәетнең бу сүзләре Рузиянең яңагына суккандай булды. "Ул чактагы халәтен, үзе белән бергә булырга теләвенең тышка бәреп чыгуын нигә гаепкә алырга, нигә әйтергә иде? Димәк ки, Мирсәет аның янына тормыш алып барырга кирәклек өчен генә йөргән. Беренче төнне дә алдына утыргач, түзалмаганга гына кочкан булып чыга..." Рузиянең бит урталары кызышты. Аның сабырлыгы төкәнде. "Сине яратам" сүзенең көчсезлегенә, Мирсәетнең йөрәгендә үзенә урын булмавына тәмам инана башлады. — Нишләп төртеп төшермәдең соң? — диде ул, тавышын чак-чак тыеп. — Хәзер, мулла мәчесе шикелле, үзеңнән әүлия ясамакчы буласың! Ярар, ташла! Минем күз яшьләрем барыбер төшәчәк сиңа! Әллә Рузиядән артыкны таптым, дип беләсеңме? Меңнән калган себерке белән сөйрәләсең! Җитмәсә әле, туган тиешле кешегез бит! Хатыныңның кодачасы! Сезне хайван дими, кем дисең?! Рузия исеңә төшәр әле, соң булыр... Рузия, кечкенә кара букчасын иңенә элеп, башын югары тотып, ишектән чыгып китте. Рузия мәхәббәтенең нәфрәткә әверелүен аңлады. Ирнең әйткән сүзләре аның йөрәгенә эремәс таш булып утырды. Мирсәеттән качарга теләгәндәй, үзе тиз-тиз атлый, үзе берөзлексез сөйләнә. "Имеш, мин артым белән аның бот арасын ышкыган! Оятсыз! Бер тәңкә акчага тилмереп яшәгән чакларын оныткан, җирбит! Тамагы туйган. Элек Рузия әйбәт иде!" "Ах, без нишләп алдан - рак аңлашмадык икән?", "Син табигатьнең серле чәчәге сыман", имеш. "Сер ясыйм әле мин сиңа, Мирсәеткәй! Менә күрерсең... Ник туганыңа үкенер көннәрең алда әле..." Рузия шәһәр урамнарын урап озак йөрде. Арып-талып кайткач, чишенеп тә тормыйча, урын өстенә ауды. Йокыга киткәч тә, баш миенең күзәнәкләре Мирсәет белән саташты. Ул уянып киткәндә, өй эче шактый караңгы иде. Әллә әле кояш чыкмаган, әллә инде күкне кара болыт каплаган. Тәүлекнең кайсы вакыты икәнлегенә төшенә алмыйча шактый ятты. Аннары әле генә күргән төшен хәтерендә кабат яңартты. Имеш, ул инеш ярында басып тора. Ә инеш дигәненең суы күренми дә, бака ефәге белән капланган. Аргы якта — ямь-яшел тау бите. Өстәрәк наратлык. Биек агачлар арасыннан өр-яңа йорт шәйләнә. Коттедж, имеш. Мирсәет салдыра икән. Альбина белән шунда яшәргә ж.ыеналар, имеш. Коттеджларын яндырам, дип уйлый Рузия. Шулай уйлый да суга сикерә. Колач ж,әеп йөзмәкче була. Йөзә алмый. Муенына, кулларына бака ефәге урала. Ул бата башлый. Ниндидер тирән упкын аны аска сөйри. Куркуыннан ждн ачысы белән кычкыра башлый: "Ярдәм итегез!" Үз тавышыннан уянып та китте. Рузиянең тынычлыгы бетте. Ятса да, торса да, уйлары гел Мирсәет тирәсендә. Мирсәетнең Альбинаны иркәләшләре күз алдына килә дә бар тәне кычыта башлый. Йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгар дәрәжргә ждггеп ярсый. Ул үз-үзенә урын тапмый. Андый чакта башына гел бер сорау килә: "Ничек итеп боларны аерырга?", "Ничек итеп болардан үч алырга?" Үч алуның әллә ничә ысулын бер-бер артлы күңеленнән кичерә башлый. Менә ул аларны саклап тора да рәсемгә төшереп ала. Аннары рәсемне Закирәгә ж,ибәрә. Бераз уйланып йөргәч, бу ысулдан кире кайта. "Бәлки, Мирсәетнең чыраена кислота сибәргәдер?" Болай үч алуның бар нечкәлекләрен тикшерә башлагач, бу ысулдан да баш тарта. Шулай уйланып йөри торгач, аңа бер уй керде. Бу уен ул чынлап торып тормышка ашырырга кереште... Рузия эшли торган кибеттән 400 — 500 метр читтәрәк чүп әржрләре тезелгән. Шәхси йортларны сүтеп алгач, шактый иркен буш урын калган. Халык шунда чүплек оештырган. Рузия эшкә килгәндә, игътибар итеп үткәли: шул чүплек тирәсендә гел бер ир-ат актарына. Сакал-мыеклы, өстенә алама кием кигән, аягында олтаннары купкан иске ботинкалы бу адәм Рузиягә ярап куярга тиеш. Кибетнең ялы көнне Рузия иртәләп шул чүплекләр янына китте. Әлбәттә инде, паригын киде, "чәчләр"не маңгаена төшерде, борын өстенә кара күзлеген элде. "Карачкы"ның чүпләр арасыннан шешәләр табып алганын бер-ике минут күзәтеп торды да турыдан-туры сорады: — Акча эшлисең киләме? — Мине кем эшкә алсын? — диде теге, чүплектән беразга гына башын күтәреп. — Мин алам! — Си-ин?! — дип әсәрләнде бомж. — Мин, — дип кабатлады Рузия. — Әйдә әле, бераз читкәрәк китик. — Алар алабутадай талымсыз, теләсә кайда үсә торган америка өрәңгесе ышыгына килеп туктадылар. — Менә акча, — диде Рузия, алдан әзерләп куйган 500лекне кесәсеннән чыгарып. — Алдарга уйлама! Җир астыннан да эзләп табармын. Күп сөйләшмә. Эшне тәмамлагач, моның чаклы ике булыр. Шултикле акчаны күргән бомжның күзләре акайды, башы әйләнеп китте. — Мин нишләргә тиеш соң? — диде ул, хуждсы алдында койрыгын болгап торган эт шикелле. — Пүчтәк. Игътибар белән тыңла. — Рузия кесәсеннән бер сызым чыгарды. — Шушы урамнар чатында "Аргамак" дигән фирма бар. Менә бу шакмак урынында ишек. Аннан кереп-чыгып йөриләр. Исеңдә калдымы? — Калды. — Тагын тыңла. Менә сиңа фото. Шушы кешене танып кал. Артыннан бар. Йөргән юлын өйрән. Эшкә сәгать ничәдә килә, ничәдә китә? һәммәсен бел. Киләсе атнада ял көне шушы урында тагын бер очрашырбыз. Икенче ялда бомж Рузиягә тулы отчёт ясады. — Бик яхшы, — дип канәгать калды хатын. — Иртәгә эшне башлыйбыз. Син аның артыннан барырсың. Ул аулак урынга чыгуга, тиз генә артыннан килеп, баш чүмеченә кундыр. Үтермә тагын. Егылсын гына. Үзең кач. Син китүгә, аның янына мин килеп чыгармын. "Ярдәм итегез!" — дип кычкыруга курыкма, кил минем яныма. Безгә машинага утырырга булышырсың. Буламы? Бомж иңнәрен сикертеп алды. — Булыр, ник булмасын. Мин тагын манчырга кушасың дип торам... Куркытуны гына эшлибез... — Алайса, килештек. Фото белән сызым миңа. Акчаны машинага утырганда бирермен. * * * Ул көнне Мирсәет офистан соң чыкты. Альбинасы белән бергә булмасалар ярар иде, дип теләк теләде Рузия. Ул ялгыз иде. Ишектән бер ир-ат белән чыктылар да тәмәке кабыздылар. Аннары теге ир — бер якка, Мирсәет икенче якка китте. Бомж, чынлап та, эшне "эһ" дигәнче башкарды. Чатны борылуга килеп тә чыкты, сугып та екты. Бомж агачлар арасына посуга, Рузия килеп ж,итте. — Ах, нәрсә булды? Син аңыңдамы? — дип эндәште Мирсәеткә. Тегесе ыңгырашты гына. — Ярдәмгә килегез! Ярдәм кирәк! — дип аваз салды Рузия. Бомж тагын килеп ждггте. Мирсәетне култыгыннан алып икесе ике яктан күтәрделәр дә киң урамга чыктылар. — Син тотып тор. Мин машина туктатам! — диде Рузия. "Ирем авырып китте, өйгә генә кайтарып куйсагызчы. Күпме сорасагыз да бирәм", — дигәч, урта яшьләрдәге бер шофёр ризалашты. "Москвич"ның арткы утыргычына Мирсәетне урнаштырдылар. Бомжга хезмәт хакын тиз генә төртеп, Рузия дә Мирсәет янәшәсенә утырды. — КамАЗ юлының илленче чакрымына! — диде Рузия. — Тизрәк өйгә кайтырга кирәк. — Хастаханәгә генә илтик! — дип тәкъдим итте ир. — Эпилепсия генә ул. Бераздан үтә. Юл ераклыгыннан курыкмагыз. Иремә ярдәм иткәнегез өчен икеләтә түлим. Казанны чыктылар. Колай тирәсенә ж,иткәндә: — Ай, башым! Мин кайда, Закирә... — дип ыңгырашты Мирсәет. "Үлә башлагач, моңа Альбина түгел, Закирә кирәк икән. Җирбит!" — Хәзер, кадерлем... Хәзер. Менә даруыңны кабып җибәр. — Рузия җәһәт кенә кесәсеннән кечкенә төймә дарулар алды да Мирсәеткә каптырды. Йотып җибәрсенгә, авызына шешәдән генә коньяк койды. — Хәзер үтәр. Бераз гына түз, яме... Мирсәет тынды. Илленче чакрымга җиткәндә, ул тәмләп йоклый иде инде. — Рәхмәт сезгә, — диде Рузия, бер яктан — урман, икенче яктан полоса сузылган юл караңгылыгына күз ташлап. Хатын кулындагы акчаны шофёр җәһәт кенә кесәсенә шудырды. — Авылыгызга ук илтеп куйыйм. — Юк, юк, рәхмәт! — дип каршы төште Рузия. — Бераз хәл алсын да жәяүләрбез генә. Аңа саф һава кирәк. Болай кайтып керсәк, әниләр куркып китәр. — Шулай шул. Шофёр китте. Юл читендә Рузия Мирсәет белән калды. Юлдан сирәк-мирәк машиналар узгалап тора. Аларның фарасыннан төшкән яктылык әллә кайларга сузыла. Әйтерсең алар Рузияне күзли. Аны эзәрлекли. "Моңа кадәр бар да җайлы барды. Аларны күреп, карап калучы булмады шикелле. Хәзер менә тирән йокыга талган Мирсәеттән тизрәк котылу чарасын табарга кала". Бу мәлдә ул үзенең ни гамәл кылуын уйламый да иде. "Тизрәк, Рузия, тизрәк, — дип, үзенә үзе әмер бирә-бирә, Мирсәетне юлга таба сөйрәргә кереште. — Уяна күрмәсен тагын! Югыйсә эш харап". Олы гәүдәне култыкларыннан алып, бер-ике адым атлагач, туктап, тагын як-ягына күз салды. Юл тыныч. Җир өстен куе караңгылык пәрдәсе томалаган. Маңгай тирен сыпырып алды да ирне тагын сөйрәргә кереште. Бер адым, тагын бер адым. Ул үзен бик озак маташа кебек хис итте. Башын чак кына күтәреп, юлга тагын карап алды. Әллә инде күзләренә күренә генәме, әллә чынлап Кам АЗ юлы ягыннан фара яктысы шәйләнәме, моннан тизрәк таярга кирәклекне чамалады. Бар көченә Мирсәетне юл уртасына таба өстерәде дә иелгән хәлендә үзе юлның икенче ягына йөгерде. Олы юлга аркылы яткан Мирсәет гамьсез йоклап калды. Коньяк белән эчерткән өч төймә реланиум аны тәмам изрәткән иде. Ашыга-кабалана, Рузия урман полосасының икенче ягына чыкты. Юл читтә калды. Монда машиналар ыгы-зыгысы тонык кына ишетелә. Төн караңгысына төренеп, иксезчиксез басулар йокыга талган. Аның йөрәге генә шушы басуларны уятырдай тавыш белән дөпелди. Аңа кинәт бик куркыныч булып китте. Кылынган гамәлгә дөрес бәһа биреп, акылының иң тирән төпкелендә бер аваз баш калкытты. "Кеше үтердем ич мин!" — "Юк! — дип каршы чыкты икенче аваз. — Йоклата торган дару гына эчердем. Гомере бетмәсә... шоферлар күрми калмас. Сукыр түгел бит алар. Минем бар гаебем — аны яратуым. Мәхәббәтем өчен үч алдым. Бары шул. Кайчан ярата башладым соң әле мин? — дип уйлап алды ул кинәт кенә. — Минем күңелемә мондый хис кайчан керде? Мөгаен, Гөлсара белән апаның, егетләр турында серләшә-серләшә, кич чыгарга әзерләнгәннәрен карап торган чакта уктыр. Хәер, хәзер инде бу мөһим түгел. Әйе, үзенчә яратты ул Мирсәетне. Үзенеке итеп кенә яратты. Их, Мирсәет белән бергә булган чаклар... Алар хәзер бик ерак төш сыман. Мирсәет куна калган төннәрне иртәгесен дә яратышаяратыша арып талырлар иде. Бар дөньяны оныттырган дәрт инде түгелгән булыр. Гәүдә татлы хәлсезлек эчендә изри. Кулларның җеп өзәрлек тә куәте юк сыман. Әмма Рузия түшәмгә карап яткан Мирсәетнең һаман әле битләреннән сыйпый, муеныннан үбә. Аны иркәләп туя алмый. Ул һаман Мирсәеткә тартыла. Йа Хода! Син нинди тылсым көченә ия соң? Хатын-кызны серле, диләр. Юктыр. Хатын-кызда бу тиклем тылсым юктыр. Мөгаен, бу тылсым синең көчеңдәдер, — дип уйлый ул. — Юк, бәгырькәем, мин сөяркә генә түгел, мин — мәхәббәтнең үзе". Шул арада аның татлы истәлекле уйларын хәзерге кырыс чынбарлык куып җибәрә. Ачуыннан Рузиянең тешләре кысыла, күзләрен кан баса. Баш мие башка юнәлештә фикер йөртә башлый. "Төкердең син минем хисләремә! Уйнадың, уйнадың да ташладың! Уенчыкмыни мин сиңа?! Болай эшләргә сиңа кем хокук биргән? Беләсең килсә, бу юлга, бу упкынга син мине үзең этәрдең. Мәхәббәтемне югалтуның ачы газабы этәрде. — Аның акылы шулай акланды. Хәзер җебеп калырга ярамый. Эшләнәсе эш эшләнгән. Еласаң да, ертылсаң да, узганнарны кире кайтарып булмый. Кеше-кара күзенә чалынмыйча, моннан тизрәк китүең яхшы. — Шушы уй аңа көч-куәт бирде. — Буага кайтып кунасы да бар бит әле", — диде ул үз-үзенә. Тирә-юньгә күз сала-сала, сумкасыннан коньяк чыгарып, аны йотып куйды. Кан тамырлары буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Төнге салкынча караңгылык очсыз-кырыйсыз бушлык сыман иде. Аның бу урыннан тизрәк ераграк китәсе, гомеренең бу өлешен онытасы, юкка чыгарасы килде. Шул теләк белән, ашыга-кабалана, туфлиләрен салды да җан-фәрманга йөгерергә кереште. Сулышы кысылганчы йөгерде дә туктап тын алды, тагын йөгерде... Шактый юл үткәч, урман полосасының юл ягына чыкты. Алда утлар шәйләнә, димәк, алда тукталыш булырга тиеш, — дип уйлап алды. Тукталышка барып җиткәнче, аңа бераз хәл алырга, чәчләрен төзәтергә, битләрен, кулларын сөртеп алырга кирәк... Буага кайтып төшеп, дустының ишеген какканда, сәгать яңа тәүлекне саный иде инде. — Бу вакытта нишләп йөрисең? — дип каршылады дус хатыны, йокылы күзләрен көчкә-көчкә ачып. — Әй, поездда бер бәйләнчек ир ябышты. Тәки артымнан калмады. Әрләшеп тә карадым. Котылып булмады... Төнем шуның белән үтте. Болай килеп чыкканы өчен гафу ит. Казаннан Буага ул поезд белән түгел, җиңел машина яллап кайтуын, әлбәттә, сиздермәде. * * * Олы юлга аркылы ятып йоклаучы Мирсәетне йөк машинасы шоферы күрмәде. Узып киткәч кенә тәгәрмәчләренең нәрсә өстеннәндер үтүен абайлады. Кабинасыннан төшеп карагач, өнсез калды. Кеше таптаткан бит! "И Ходаем! — дип пышылдады шофёр үзалдына. — Беттем!" Ул тиз генә як-ягына каранып алды. Төн. Кеше-кара юк, юл тыныч. Куркудан, каушаудан калтырана-калтырана, әрҗәсеннән целлофан капчык алды да, җансыз гәүдәне төреп, машинага салды. Шофёр барды да барды. Бераздан юл урман эченә керде. Хәвефтән котылу өчен, моннан да уңай урын булмастыр. Шофёр, машинасын сулга борып, урман эченә кереп китте. Әмма урман калын булмады. Ярты чакрымнар баруга, кыр күренде. Машина, күтәртелгән юлдан төшеп, урман чите буйлатып китте. Үзәнрәк урынга туктады да, тизтиз әз генә урын казып, мәетне җирләп китте... * * * Көзнең тулы хокуклы чагы. Игеннәр җыеп алынган. Тырпаешып утырган камыллар басуларга хуҗа булган. Үзәнле урыннарны яңа көзге яшеллек каплаган — сусыл яшеллек. Карт төлкегә бу урыннар күптән таныш. Юлларда гөрелте тынгач, җир өстенә салкынча эңгер таралгач, ул шушы якка ашыга. Йомшак йонлы куяннарның исе тарта аны. Төлке, иснәнә-иснәнә, кыр буйлатып йөгерде. Аның юлына көтүләре белән пырхылдап күтәрелгән боҗырлар, чыркылдашып очкан чыпчыклар очрады. Хәйләкәр күзләрен уйнатып, төлке алар артыннан карап калды. Кошларның канат тавышы эңгер эчендә эреп югалганчы утырды да юлын тагын дәвам итте. Мондагы сукмакларның һәр түмгәге таныш аңа. Тагын бераз гына барасы да күтәрелгән олы юл аша икенче якка чыгасы, һай, сак булырга, бик сак булырга кирәк. Адәмнәр бу юлдан әрле-бирле йөреп кенә тора. Машиналарның ут яктысына эләксәң беттем, диген. Шарт-шорт ата-ата куачаклар. Шартлаткычлары булмаса, артыңнан җитеп, койрыгыңа басачаклар. Аның ике баласы бар. Хәер, инде алар шактый зурлар, үстеләр. Тычкан, боҗыр ише җан ияләрен үзләре аулый. Әмма мондый олы юлга аларны алып чыгарга ярамый әле, куркыныч. Әнә яз көне генә күрше ерганактагы ана төлкене кешеләр атып үтерде. Нарасыйлары ятим калды. Соңыннан бер явызы шул бәләкәчләрне дә юк итте. Шул мәлне төлкенең борынына моңарчы ул юлыкмаган ят ит исе килеп керде. Бу ис аның башын әйләндерде, гәүдәсен, магнит белән тарткандай, алга әйдәде. Аяклары үзләреннән-үзләре йөгерә башлады. Карт төлке, борынын суза-суза, ят ис килгән якка таба чапты. Ниһаять, ул урман читенә килеп җитте. Яңа өелгән түмгәк. Ис шул түмгәк эченнән килә икән. Төлке алгы тәпиләре белән ашыгып-ашыгып казый башлады... Икенче көнне бу урынга гөмбә җыючылар тап булды. Тамашаны күреп, милициягә хәбәр иттеләр. Өскә генә җирләнгән мәетнең йөзе танырлык түгел, җитмәсә, көпчәк сытып үткән. Казылган җир болытлы көннең үзе кебек соры иде. Бары тик муртаеп теткәләнгән пинжәкнең сыдырылган җиңеннән Рузиянең Мирсәеткә үз куллары белән бүләк иткән сәгате генә яктырып күренеп тора иде. 2004-2005 кикаядәр ҖЫРЛАНМАГАН ҖЫР Татарстанныц халык артисткасы Нәфисә Василованың якты истәлегенә багышлыйм Натук күргән төшеннән сискәнеп уянды. Аннары да, күргәннәрен күңеленнән кичереп, озак уйланып ятты. Бала чагы, имеш. Биле авыртудан иелеп йөрергә мәҗбүр карчыктай, алга авышкан, салам түбәле өйләренең тәрәзә төбенә чүгәләп утырган да җырлый, имеш: Ак калпагың ки сәнә, Чугын артка чөй сәнә; Эчеңдәге җаның ничек, Безне шулай сөй сәнә! Бу җырны Натукның әнисе Кәтернә түти, бәрәңге әрчегәндә, гел җырлый торган иде. Җырның сүзләрендә сагыш, аерылу төсмере булмаса да, әнисенең йөзе нигәдер уйчан булыр, күзләреннән моң түгелер иде. Бу җыру, — мөгаен, сөеклесе Пётр белән икесе арасындагы матур сердер, яшьлек мәхәббәтләре середер. Җыруны җырлаганда, әнисенең күз алдына Пётры белән яшәгән чаклары килә торгандыр да күңеле сагышланадыр... Пётр сугыштан кайтмады. Кәтернә түти берсеннәнберсе яшь биш бала белән тол калды. Атасының йөзен күрергә дә насыйп булмаган Натук бүген әнә шул җыруны үзе җырлап утыра: Ак калпагың ки сәнә, Кыңгыр сал да бер якка; Ай калыккач чык, җанаш, Очрашырга аулакта. Кәтернә түти морҗага сөялгән дә онытылып җыру тыңлый, имеш. Бераздан әниләре янына Җәгүр абыйсы белән Иван килеп басты. Шул арада әллә кайдан Аннук белән Анный да пәйда булды. Алар һәммәсе — ап-ак киемнән, һәммәсенең карашы Натукта, имеш. Ул карашлар шундый якты — йөзләрендә елмаю чаткылары чагыла. Әнисенең күзендә моңның әсәре дә юк. "Нишләп болай икән?" — дип уйлый, имеш, Натук. Соравына җавап эзләп үз-үзен капшый башлый. Күлмәгем ертылмагандыр ич, дип уйлый. Капшый-капшый... тик аның өстендә күлмәк юк! Чү! Натук үзе түгел ич бу! Җыр бу! Натук җырга әверелгән ләбаса! "Ни-нәрсәгә ишарә соң бу? — дип, үз-үзенә сорау бирде ул. — Фанилыктан мәңгелеккә күчкән якыннарым да, исәннәре дә нишләп әле бергә күренә? Өлкән кешене нарасый итеп төштә күрсәң, авыруга юрыйлар..." Натукны шөбһәле уйлар урады. Соңгы айларда аның кәефе гел начар. Кан басымы күтәрелә, йөрәге кага... Натук торып юынды да әкренләп чәй әзерләде. Төшендә күргән бала чагы, искергән йортлары, нишләптер, күз алдыннан китмәде. Иске йорт үткәннәрне исенә төшерде. Җәгүр абыйсын хәрби хезмәткә озатуларын да хәтерли әле ул. Көз иде. Төнлә беренче кар төшкән. Кар көндез эреп бетте, аяк асты сазланды. Киртә, читән буйларындагы бөдрә чирәмнәр генә ап-ак килеш утырды. Аларның өй каршына авыл егетләре җыелды. Берберсенең иңнәренә кулларын салып түгәрәк ясап басканнар да дөньяларын онытып җырлыйлар. Җырлары гел аерылышу турында. Моңнары йөрәк аша, җан аша сулкылдап чыга. Төнгә каршы берәү, моңлы итеп, Аерылышу көен җырлады; Тынга калды урман буйлары да, Чишмәләр дә акмый тыңлады. Натук, күңеле белән җыр сүзләренә ияреп, урман буйларында йөри. Әнә юл буендагы озын усакларның бер генә яфрагы да селкенми. Каен ботаклары, бөгелепбөгелеп, яшь түгә сыман. Ә җыр һаман тарала. Әнә ул болыннар, калкулыклар буйлап килә-килә дә Чөмәрәй, Гөргөри чишмәләре янына җитә. Чишмәләр, сагыш тулы җырга мөлдерәмә карашларын төбәп, тып-тын калалар... Җәгүр абыйсыннан соң озак та үтмәде, Анный тутасы да туган йортны калдырды — Казанга барып, җитен комбинатына эшкә урнашты. Бу комбинатка паспортсыз да алалар икән эшкә. Аннары әле тулай торактан урын да биргәннәр. Бу чор Натук күңелендә бик әйбәт саклана. Анный тутасы бәйрәмнәрдә авылга кайтыр иде. Букчасында мендәр конфет, бер-ике ак күмәч, клиндер ише төшләргә генә керә торган тәм-том булыр иде. Әй, аларның тәме... Аны сөйләп тә, сүз белән аңлатып та булмастыр... Уналтысы тулгач, Аннук тутасы да җитен комбинатына юл тотты. Озакламый Иван дәдәсен дә хәрби хезмәткә озаттылар. Бөкрәйгән өйләре тагын да аскарак иелеп, күңелсезләнеп калды... Кәтернә түти Казандагы балалары янына баргалый торган иде. Ул чакта Натук хуҗабикә була. Бер кәҗә, ике сарык, өч тавык аның тәрбиясендә була. Әнисе өйдә вакытта да эш җитәрлек. Җәй көне йә кукуруз, йә бәрәңге басуыннан чүп үләне җыялар. Малларга кышка азык кирәк ич. Курыкмыйча, иркенләп кенә барып җыясы булса, ярыйсы да... Тик... чүп үләнен алып кайтырга да рөхсәт юк. Басу каравылчысы Рәкыйп күзенә күренергә ярамый. Шуңа күрә көндез шым гына җыеп куялар да үләннәрен эңгер төшкәч кенә алып кайталар. Беркөнне күршеләре Марҗи түти дә үлән җыеп куйган икән — кичләтеп кукуруз җиренә кызлар белән бергә китте. Бәйләгән үләннәрен иңнәренә алып бер-ике адым атлаулары булды, әллә каян гына атын чаптырып, кыр каравылчысы Рәкыйп килеп тә чыкты. Рәкыйп — колхоз идарәсе урнашкан авылныкы. Бик явыз нәрсә, диләр. Тәмсез телле, имансызлыгы белән танылган, һәрчак кулында чыбыркы уйнар, өстендәге иске кожаны җилбәгәй җибәрелгән булыр. Кыр каравылчысы, килә-килешенә җилләнеп, арбадан сикереп төште дә әче итеп сүгенде. — Мин сезнең һәммәгезне сытып үтерәм хәзер!.. Кызлар куркудан, үләннәрен ташлап, кукуруз арасына посты. ...Ходаем, бу кабахәт Марҗи түтине нишләтә инде? — дип, кызлар калтырана ук башладылар. Рәкыйп, мыгырдана-мыгырдана, балаларның үләнен арбасына ыргытты да атының камыт бавын ныклап бәйләргә кереште. Бу тамашаны карап торган шук телле Марҗи кинәт шаркылдап көләргә кереште: — Кара әле, Рәкыйп, китәсең дәмени? Мин тагын рәкатьләр күреп үләм икән әле дип көтеп торам. Ха-хаха... Син ятим нарасыйларны елатучы гына икәнсең. Ха-ха-ха... Кыр каравылчысы әче итеп тагын бер сүгенде дә атын куалый-куалый китеп барды. Натук бу көнне үзенә зур сабак алды. "Курыкмаска кирәк икән! Каршы торырга! Курыкканны эт тә куркыта дип, әни белеп әйтә икән". ...Ул җәйне Анный тутасы аңа өр-яңа күлмәк алып кайтты. Дүртенче сыйныфка шул күлмәген киеп йөри башлады ул. Өстендә — яңа күлмәк, муенында — кызыл галстук. Гел "4"ле, "5"ле билгесенә генә укый торган Натукның башы күктә. Җитмәсә әле, укытучылары Кузьма Тимофеевич, дәрестән соң калдырып, аның белән сөйләшеп утырды: — Район үзәгендә фестиваль буласы, Натук, Аннук белән икегез барырсыз инде! Натук каушап калды. Гадәттәгечә, ияге тартышып куйды. Сүзләрен әйтә алмыйча тотлыгып торды: — К-к-кузьма Т-тимофеевич! Нәрсә суң ул ф-фе-стива-аль? — Ә-ә, курыкма, Натук. Фестиваль ул — җыр ярышы. Иманым камил, син беренче урынны алачаксың! Натук курка шул. Тотлыгып, җырын башлый алмый торудан курка. Аның бу җитешсезлегенә әнисе дә бик борчыла. "Җөкле чагымда каршыма эт көтүе килеп чыкканые. Әллә шуннан инде Натугымның тотлыгып торуы. Бик курыкканыем шул", — дип искә ала. Бардылар алар фестивальгә. Зу-ур клуб. Юк, аларның Чишмәбаш авылындагы ише генә түгел. "Шулай зур булганга, ишек өстенә урысчалатып "Дом культуры" дип язып куйганнардыр", — дип фикер йөртте Натук. Культура йорты бала-чага белән шыгрым тулы. Пәрдәсе төшерелгән сәхнәдә ыгы-зыгы. Оештырып йөрүче бер апа чыгыш ясарга тиешлеләрнең исемлеген барлый. Берәүләр, баянга кушылып, репетиция ясый... Аларның да баянчысы юк бит. Натук белән Аннук ничек җырлар? Кузьма Тимофеевич, шушы мәсьәләне хәл итәргә ниятләп, Мәдәният йорты директорын эзләп китте. — Безгә баянчы кирәк иде. Булышмассыз микән? — диде укытучы. — Кайсы авылдан? — Чишмәбаштан без. Чишмәбаш мәктәбеннән. — Ә-ә. Керәшеннәр икән. — Әйе, керәшеннәр, — диде Кузьма Тимофеевич, кабатлап. — Балалар баянсыз җырлый алмас бит инде. — Җырламасалар соң? — диде нигәдер җене чыккан директор. — Керәшеннәрдән башка да җырлаучы җитәрлек! Укытучы абыйларыннан калмыйча ияреп йөргән Натук белән Аннук бу сөйләшүнең шаһиты булдылар... Фестиваль башланды. Чират чишмәбашлыларга да җитте. Алып баручы көр тавыш белән игълан итте: "Хәзер сәхнәгә Чишмәбаш мәктәбенең дүртенче класс укучылары Наталья Арсеньева белән Анна Подъячеваны чакырабыз. Алар "Фазыл чишмәсе"н башкара. Халык көе, Сибгат Хәким сүзләре". Залдагылар, гөрләтеп кул чабып, кызларны каршы алды. Натук белән Аннук, җитәкләшеп, сәхнә уртасына килеп басты. Натукның ирен читләре тартышып алды. Күз кырые белән дустына караш ташлаган Аннук аның кулын кысты. "Каушама. Башлыйбыз" дигән ишарә иде бу. Кызлар берьюлы җырлап та җибәрде: Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем... Каушау онытылды. Натукның хыялы, җыр сүзләренә ияреп, көй дулкынында тирбәлде... Соңыннан аларга значоклар тактылар, берсеннәнберсе җылы сүзләр әйттеләр... Күңелләренә горурлык тулы җылы хис иңде. Тик Мәдәният йорты директорының: "Керәшеннәрдән башка да җырчылар җитәрлек!" — дигән каһкаһәле җөмләсе бала күңеленә кылчык сыман кадалды да озак әрнетте... Хәер, ни генә булса да, фестиваль дигәннәре ничек кенә узса да, бу көн Натукның зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан көне иде. * * * Натук, урыныннан торып, тәрәзә каршысына килеп басты. Аның җиденче каттагы фатирыннан шәһәрнең ерак почмакларына хәтле күренә. Әнә Кабанга терәлеп утырган Камал исемендәге театр. "Артистлар, мөгаен, репетициягә баралардыр, — дип уйлап куйды ул. — Ашыгалардыр..." Аның гына беркая да ашыгасы юк. Аның исеме язылган афишалар шәһәр урамнарында юк хәзер. Аны эштән чыгардылар. Дөресрәге, кудылар. "Егерме биш ел җырладың. Син ни консерватория, ни музыка училищесы тәмамламаган. Дипломың юк", — диделәр. Юкса хәзер дипломны байлар сатып кына ала. "Минем тавышым бар", — дип авыз ачты Натук. "Юк, Әнисә ханым, пенсиягә чыгасыз!" — диделәр. Натукның сәхнә псевдонимы — Әнисә Асылова. Бу исемне аңа татарның атаклы композиторы А. С. Ключарёв үзе кушты. И-и, ул көннәр... И-и, ул узган гомерләр... ...Натукка унике яшь тулар-тулмас чакта, алар Чишмәбаштан Казанга күченделәр. Әтиләре сугыштан кайтмагач, өлкәннәре китеп беткәч, менә авам, менә җимереләм дип торган өйдә Кәтернә түти белән Натук нишләсен? Казанга килеп, Анный тутасына сыенырга туры килде. Натук иң элек мәктәптә укыды. Унбиш яше тулгач, штукатурчылар, буяучылар әзерли торган училищега керде. "Төзүче һөнәренә ия кеше кайда да эш таба", — дип киңәш итте өйдәгеләр. Укуын тәмамлагач, зур бер төзелеш идарәсенә җибәрделәр аны. Бригадада кызлар гына диярлек, һәммәсе авылныкылар. Берсе дә эштән курка торган түгел. Җырлый-җырлый эшлиләр. Әле яңа өелгән йортның стеналарын эчке яктан кызлар штукатурлый. Өсләрендә — буяу, ком, балчык измәсе белән чуарланган комбинезон. Ә ачык тәрәзәләрдән җыр агыла: Озата барма, иркәм, озата барма, Олы юл бит, бәлки, адашмам... Бер көйне тәмамлагач, кызлар бераз гөрләшеп, сөйләшеп ала. Шул мәлне Натук җыр башлый: Төнгә каршы берәү, моңлы итеп, Аерылышу көен җырлады; Тынга калды урман буйлары да, Чишмәләр дә акмый тыңлады... Кызлар да эшләреннән туктап тын калды. Әйе, бу җырны күбесенең Зифа апа Басыйрова башкаруында тыңлаганнары бар. Аның тавышы да үзәкләрне телгәләп ала. Моңа гаҗәпләнер урын да юк. Зифа апа артист бит ул. Җырчы. Җитмәсә әле, ул баянга кушылып җырлый. Ә Натукның тавышы... икенче. Кызлар әйтерсең лә кирпеч ватыклары, ком, балчык измәләре белән тулы караңгы диварлар арасында түгел, ә ямь-яшел табигать кочагында. Натукның тирән моңы, кабатланмас аһәңле сагышы тирә-юньдәге үсемлекләрне сыйпап уза. Аның җырын чишмәләр дә челтерәүдән туктап тыңлап тора. Агач яфраклары да селкенми... Ә урамда... Алар эшли торган тәрәзә турына халык җыелган. Бер ханым түзмәгән — кызлар янына ук кергән. Натукның җыры тәмамлануга, һәммәсе гөрләтеп кул чапты. Урамнан кергән ханым, дулкынланып, аның кулларына килеп ябышты: — Сеңлем, җаным! Синең урының — сәхнә! Тавышыңда дәрьялар көнләшерлек моң, чишмәләрне елатырлык сагыш. Рәхмәт, матурым! Көтмәгәндә килеп чыккан мондый игътибардан чая гына Натук бераз каушап ук калды, ияк нервылары тартышып алды, бераз тотлыгып торды. — Р-рә-рәх-мәт! — диде ул бераздан. Сүз дә юк, аның җырчы буласы килә. Бик килә. Тик... Алырлар микән соң? Аның музыкаль белеме юк ич. Алай да беркөнне тәвәккәлләргә ниятләде ул. Сорап, эшеннән алданрак китте дә җыр һәм бию ансамбле урнашкан йортны эзләп тапты. Көзге көн иде. Урамда — яфрак яңгыры. Салкынча җил битләрне кисеп уза. Ансамбль урнашкан бинага килеп кергәндә, репетиция тәмамланып тора иде. Артистлар таралыша башлады. Гадәттә кыю Натук, монда кергәч, бераз каушабрак китте. Ияк нервылары тагын тартышып алды. — И-и-сә-ән-ме-сез! — диде ул, тотлыга-тотлыга. — Исәнмесез! — дип җавап бирде аңа мөлаем гына хатын-кыз. — Кем кирәк иде? Чишмәбаш мәктәбенең залына охшаган бүлмәгә күз йөртеп алды Натук. Түрдәрәк бер өстәл. Кырыйдарак тагын берәү. Өстендә — баяннар. Түр өстәл янында тәмләп тәмәке көйрәтеп утыручы ир-атка игътибар итте кыз. "Минем бу абыйны күргәнем бар бит, — дип уйлап алды эченнән. — Кайда күрдем соң мин аны?" Әмма кыз хәтерли алмады. Ә аяклары шул абыйга таба берике адым атлады. — Ми-ми-нем җырчы буласым килә, — диде ул, ниһаять. — Бик мәслихәт, — дип елмайды түрдәге абый, янып беткән тәмәке төпчеген көл савытында изә-изә. — Нинди җырлар беләсең? — Халык җырларын яратып җырлыйм . Озын көй - ләрне. Зифа буйлы, ачык йөзле күзләреннән күңел сафлыгы бөркеп торучы кыз бала ир-атка ошады булса кирәк. Ул мөлаем ханымга мөрәҗәгать итте: — Венера Хәсәновна, яшь җырчыны тыңлап карыйбызмы? — диде. — Әлбәттә, тыңлыйбыз, Александр Сергеевич. — Нинди җыр җырлыйбыз? — диде Александр Сергеевич. — "Гөлҗамал"ны, — диде Натук. — "Гөлҗамал"ны? — дип кабатлап сорады композитор Александр Сергеевич Ключарёв, ялгыш ишетмимме дигәндәй. — Әйе . — Башладык, алайса. Натукның күз карашы каядыр еракка, билгесезлеккә төбәлде... Аның күңеле кайчандыр апалары җыела торган аулак өйгә күченде. Башларына чәчәк-калфак кигән, түшләренә тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәләр бәйләгән, толымнарына чулпылар таккан кызлар берсеннән-берсе моңлырак җыр җырлый. Аларның сөйгәннәре еракта. Кайсылары бәхет эзләп киткән, кайсылары солдат хезмәтендә. ...Натук, дөньясын онытып, "Гөлҗамал"ны җырлый: Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал, Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр. Энҗе лә мәрҗән кызларның кул бавы, Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы... Натук туктады. Аны тыңлаучылар да беразга тын калды. Табыш иде бу! Композитор өчен дә, хормейстер өчен дә табыш иде. — Альт! — диде Александр Сергеевич. — Сирәк очрый торган затлы тавыш. Гөлсем Сөләйманова аһәңнәрен ишеткәндәй булдым. Исемеңне ничек дидең әле? — дип, тагын Натукка борылды. — Натук. Наталья Арсеньева. Авылда Натук диләр. — Ә-ә, — дип елмайды Александр Сергеевич. — Керәшен кызымыни? — Әйе . — Кайсы якныкы? — Чишмәбаштан мин. Саба ягы. — Менә нәрсә, сеңлем, — диде Александр Сергеевич, тәмәке төтененнән саргаеп беткән бармакларын өстәл өстендә биетә-биетә. — Сәхнәдә син Наталья Арсеньева түгел, Әнисә Асылова булырсың. Чөнки син табигый асыл, затлы тавышка ия! Бер сүз белән әйткәндә, талант! Самородок! Шуңа күрә фамилияң дә Асылова булыр. — Белемегез нинди? — дип кызыксынды мөлаем ханым. — Укыйсызмы? — Мин төзелештә эшлим, — диде Натук кырыс кына. ...Натук ансамбльдә эшли башлаган көннәрдә, гайбәт яратучы кыз-кыркын арасында шактый сүз йөрде. — Штукатурчы, маляр да җырчы булдымы? Нота да танымый ич ул! — Әйтмәсәң дә... "До"ны "ре"дан аера белмәгән башы белән... * * * Ансамбльгә килүенә Әнисәне бригадага алдылар. Александр Сергеевич Ключарёвның "Кәккүк" көен хор өчен эшкәрткән чагы. Башлап җырлауны композитор Әнисәгә тапшырды. Башлап җырларга теләүчеләр күп булса да, түбән альт нотасын Әнисәдәй иркен итеп, матур итеп җырлый алучы юк. Композитор да, хормейстер да, җырчы кызлар үзләре дә моны бик әйбәт белә. Ул арада яшь композитор Марс Макаров олуг шагыйрь Хәсән Туфанның тирән фәлсәфә белән сугарылган, катлаулы язмышларның газаплары гаҗәеп төгәл, оста итеп тасвирланган "Киек казлар" шигыренә музыка язды. Бу җырны да Әнисәгә тапшырдылар. ...Бүген менә, гомеренең авыр мизгелләрендә, тәрәзә яңагына сөялгән дә шул җырны пышылдап көйли Әнисә. Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә. Киек казлар кыйгылдаша, Җырлашалар микәнни? Туган илләр кала бит, дип Елашалар микәнни? Әнисәнең керфекләре дымлана. Тезелешеп очучы киек казларның моңсу кыйгылдашуы, канат кагышларының шавы ишетелгәндәй була. "Нәрсә соң син, җыр? — дип сорый ул үз-үзеннән. — Җанны тетрәндереп, уйларны әллә кайларга алып китәсең. Син, җыр, дәрья тирәнлегендә бәргәләнгән эчке дулкынмы, әллә җаннан ургып чыккан хисләр чишмәсеме? Синең эчтәлегеңне, моң агышыңны аңларга, төшенергә омтылган саен, күңел кыллары ныграк тартыла, ныграк зеңли, үзәкләр ныграк өзелә", — дип нәтиҗә чыгара ул. Бүген аның үзен дә тоташ моңнан, әрнүдән генә тора диярлек. Әйтерсең лә бүген аның бар халәте — җырланмаган җыр. Ялгызлык, үзен кирәксез итеп тою аның җанын кимерә. Сәхнәсез — ятим ул. Сәхнәсез — чүл уртасында дымсыз интегүче гөл. Менә ничә еллар инде көннән-көн сула ул, шиңә... Аны пенсиягә озаттылар. Җырчы булып эшләвенә егерме биш ел тулуга озаттылар. Гүя аның сулыш юлларын томалагандай тоелды. Әле яше илле бишкә дә җитмәгән. Тавышы күкрәгеннән гөрләп чыга. Аның концертларына тамашачы яратып йөри... Юк, болай тиз генә озатырлар дип, Әнисә көтмәгән иде. Дөрес, туры сүзлелеге бар. Бу җитәкче кеше, тәнкыйть сүзен әйтергә ярамас дип тормый. Тәлинкә тоту, ярарга тырышу ише сыйфатлар аңа чит, ят. Җыр сәнгатендә, эстрадада ул үзенең лаеклы урынын белә... Белеп нишлисең? Фәрман чыгарыла... Иртәгесен син эшкә килмисең. Ә ни-чек я-шәр-гә? Сәхнәдән аерылу канатлары киселгән кош сыман калу булса... Җан асрарга да кирәк бит әле. Мәдәният хезмәткәренең кеп-кечкенә пенсиясен ничек җиткерергә? Заманасы да нинди бит әле! Намустан башлап, һәрнәрсә сатыла һәм сатып алына! Ил җимерелде. Кризис. Ел саен акча берәмлеге алышына... Әнә гомере буе Камал театрында уйнаган иң талантлы артистларның берсе: "Пенсиягез күпме?" — дип сорагач, "Үләргә җитә, күмәргә җитми", — дигән. Моңа өстәр сүз юк. Бу — хакыйкать! Әнисәне пенсиягә җибәргәндә карышып торырлык түгел иде. Синең музыкаль белемең, дипломың юк, диделәр аңа. ...Авыр, күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, ул тагын яңа җырларны өйрәнгән, беренче булып башкарган көннәрен исенә төшерде. Беркөнне аның янына гөрләп, шаулап композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп керде. Фаил Шәфигуллин сүзләренә ул яңа көй язган. Җырның исеме дә бик матур: "Яшьлегем тугае" дип атала. Сөенечен, дулкынлануын тыеп тормыйча, композитор кулына баян алды да сыздырып җибәрде. Нота өстенә язылган сүзләрне укый-укый, Әнисә аңа кушылды. Ничәнче мәртәбә, Нурланып, яз килде, Тургайлар канатын кагынды. — Күзләрең сагышлы, — Дип әйтте бер тургай, — Нишлим соң, тургаем, сагындым! Өйрәнде җырны Әнисә. Премьера көне дә җитте. И-и, ул кичә... Кочагы белән чәчәк күтәреп композитор сәхнәгә менде, аның артыннан Фаил. Зал алкышларга күмелде. Шушы искиткеч тантана шавын басарга теләгәндәй, бер ханымның ямьсез ысылдавы ишетелде: — Бу боларның җырын гына түгел, үзләрен дә... алган икән... Таныды ул тавышны Әнисә. Ул — аның хезмәттәше. Әллә ни тавышы булмаса да, гайбәт таратып йөрүчеләрнең берсе. Адәм баласы никадәр сәләтсез булган саен, көнчелеге шултиклем зуррак була икән. Әнисә шушы хакыйкатькә тагын бер тапкыр инанды. ...Аның гайбәтләргә дә, гаилә бәхетенең кыска гомерле булуына да исе китми. Аның менә дигән асыл улы бар. Ә менә сәхнәдән башка яшәү авыр, бик авыр. Сәхнә аның өчен хезмәт урыны гына түгел, сәхнә — аның дөньясы. Пенсиягә җибәрелгәч тә, зур сәхнәнең серле кочагында илаһи мизгелләр кичерергә насыйп булды аңа. Чишмәбаш авылында оештырылган "Нардуган" фольклор ансамбле Камал театрына концерт белән килде. "Аулак өй" дип аталган тамашага авылдашлары Әнисәне кунак кыз итеп дәштеләр. Ап-актан киенгән Әнисә сәхнә түрендә үзе чәчәк бәйләмен хәтерләтә иде. Залда — аның якташлары. Гөргөри, Чөмәрәй чишмәләренең суын эчеп, Үри инешендә коенып, Баландыш тавы итәгендә уйнап-үскән авылдашлары. Ул аларга бүген иң яраткан җырларының берсен — "Киек казлар"ны җырлый. ...Казлар кебек очасылар, Китәселәр юк минем, Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дияселәр юк минем. Кыйгылдаша болытларда, Мин белмәгән телләрдә, Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә. Ул чакта җыр дулкыны эчендә дөньясын онытып утырган тамашачы, Әнисә туктагач та, бераз тын торды: аннары дәррәү кузгалып кул чабарга кереште... * * * Бүген менә аңа әллә нәрсә булды. Дөнья бары тик моңнан гына тора сыман. Каршыдагы йортның тәрәзәләрен дә, урам буйлатып тезелгән агач яфракларын да сагыш сарган, диярсең. Әй, шул сагышларны көйгә салып җырлыйсы иде! Әллә нәрсәгә бүген эшләгән чаклары исенә төшә. Күптән булган вакыйгалар күңел кылларына кагылып уза... ...Тәрәзә яңагына сөялеп кичерешләр дәрьясы эчендә тирбәлгәндә, кинәт кенә күз аллары томанлана башлады. Җиңелчә генә башы әйләнеп китте, тез буыннары йомшаргандай тоелды. Ул әкрен генә ятагына таба борылды. Әнә аның караваты янында, морҗага сөялеп, әнисе Кәтернә түти тора. Кулларын сузган да, кызына: "Натугым минем! Җырланмаган җырым! Кил үземә..." — дип кочып ала. ...Әнисә Асылова бу авыруыннан соң аягына кабат баса алмады... Бу 2006 ел иде. ЯРАЛЫ КОШ АВАЗЫ Өйлә намазын укыгач, чәй эчәргә ниятләп, Кәүсәрия аш бүлмәсенә керде. Махсус чистарткыч аша чыгарып, банкаларга тутырылган суны чәйнеккә салуга, ишектә кыңгырау чылтырады. "Кем булыр бу?" — дип, үзүзенә сорау бирә-бирә, ишеккә таба китте ул. Инде чалара башлаган калын чәчләрен ак яулыгы астына яшергәләп, эчке яктагы келәне ычкындырды. Ишекне ачып җибәрүгә, кинәт артка чигенде. Ишек төбендә үги әнисе басып тора! Кем уйлаган ул килер дип? Ничәмә-ничә еллар узгач, Кәүсәрия кичергән газаплы көннәр шактый ерак калгач, үги әнисе Сәлимә килеп аның ишеген кагар дип, башына да кермәгән иде. Әмма ул килгән һәм менә басып тора! Өстендә — җиң очлары кыршылган, шактый таушалган юка гына пәлтә. Башындагы шәленең дә мамыгы күптән коелган, коры җепкә калган. Йөзе дә шул иске шәленең дәвамы сыман: кипкән яшел алмадай сулган. Элек очкынланып усал ялтыраучы яшькелт күзләре дә тоныкланган. "Мөгаен, минем бусагадан атлап керү аңа да читендер", — дип уйлап алды Кәүсәрия. Сәлимәнең кыюсыз гына сүз таба алмыйча торуына игътибар итеп, ниһаять, үги әнисе тәвәккәлләп сүз башлады. — Килдем әле... кызым... ачуланма... "Кызым", — диде ул. Шушы сүзне ишетүгә, Кәүсәриянең бар гәүдәсе калтырап куйды. Әй, кадерле иде аңа бу сүз. Бик кадерле иде. Әтисе вафат булгач, уттай янып чирләгән чакларында, матур итеп киенеп йөрүче кибетче кызлары "хәерче тәре" дип кимсеткән вакытларда, күңеле сагышланудан үксеп-үксеп елаган мизгелләрдә. Й, кирәк иде аңа бу кадерле сүз. Бик кирәк иде. Тик Сәлимәнең теленнән төшмәде шул... Кәүсәриянең күңеле тагын тулды. Бу халәтен сиздермәскә тырышып, яулыгын төзәткәләп, йөзен кулы белән томалап-томалап алды. "И әни, әни! — диде ул эченнән генә. — Мин синнән бу сүзне ничә еллар буе көттем бит! Ә син... Бу кадерле сүзне бер генә тапкыр да әйтмәдең... үткән көннәрдән калган күңел җәрәхәтенең җөйләренә бүген инде нигә кагыласың?" Юк, Кәүсәрия барыбер түзә алмады. Мөлдерәмә күзләреннән чык тамчыларыдай яшьләре ике бите буйлап эз салды... Аның маңгаенда язмышның тау-ташлы сикәлтәле юлы язылгандыр, күрәсең. Сынауларның кыенын, катлау лысын кичәргә туры килде... Үз әнисен ул бөтенләй хәтерләми. Ике яшендә үк әнисез калган ул. Нарасыен куенына алып, әтисе Казанга күчеп килгән еллар ерак калды инде. Әтисе заводка эшкә кергән. Башта алар үз йортлы хуҗаларда фатирда торганнар. Ике елдан соң завод үзләрен фатирлы иткән. Аннары әтисе Сәлимә апаны очраткан. Ул да нәни кызы белән генә яши икән. Кәүсәриянең әтисе Фәрит кызлар турында: "Бер-берсенә туган булып бергә үсәрләр", — дип уйлаган, шулай хыялланган. Яңа кыз туганы Гөлнарага Кәүсәрия тиз ияләште. Әтисе эштән кайтуга, аларның икесен берьюлы күтәреп сөяр иде дә түшәмгә чөяр иде. И-и, ул чактагы рәхәт, бәхетле мизгелләр... Фатирлары да зурайды. Гөлнараларның кечкенә фатирлары белән Кәүсәрияләргә завод биргән бүлмәне фатирга алыштырдылар. Кызларның үзләренә аерым бүлмә! Икесенә ике өстәл, ике карават! Ул чактагы бу олы бәхетне әйтеп бетерерлек түгел! Алар икесе бергә укырга керде. Бергә дәрес әзерләделәр... Гел шулай булыр сыман иде дә бит... Тик... беркөнне Кәүсәриянең әтисе авырып түшәккә ауды. Яман шеш, диде табиблар. Берничә айдан Кәүсәрия әтисез дә калды. Ул бары бишенче сыйныф укучысы иде. Ярый әле, аны укытучылары игътибарсыз калдырмады. Кәүсәрия һәрдаим аларның күңел җылысын тоеп яшәде. Өйләрендә генә нигәдер җан өшеткеч салкынлык урнаша башлады. Гөлнара да нигәдер көннән-көн читләште. Ул читләшү аның үз-үзен тотышында гына түгел, гамәлләренә дә керде. Кәүсәриянең киеменә кайчакта "ялгыш" кына чәй түгелде. Кайчакта... "ялгыш" кына инша язылган дәфтәр бите ертылды... Кәүсәриянең өйгә кайтасы килми башлады. Дәресләрен ул мәктәптә калып әзерләргә күнекте. Аннары озаклап спортзалда шөгыльләнде... Болай соңлап йөрүләр Сәлимәгә тавыш кубарырга әйбәт сылтау булды. — Шушы көнгә хәтле кайда өстерәлдең? — дип кычкырды ул аңа беркөнне. — Мәктәптә идем, — диде Кәүсәрия. — Сөйләп тора тагын! Бу вакытта нинди мәктәп! Торма тораташ кебек! Идәнне ю! Бар! — Кичә генә юдым ич, әни, — дип җавап бирә Кәүсәрия. — Юсаң соң! Мин ашарга көн дә пешерәм! Санап тормыйм! Әйе, әниләре, эштән кайткач, кайнар ризык әзерли. Кәүсәриянең менә хәзер дә бик ашыйсы килә дә бит... Башбаштакланып, аш бүлмәсендәге ризыкка кагылырга рөхсәт кенә юк. Идән юарга кирәк икән, димәк, юарга... Ул өс-башын алыштыра да эшкә керешә. Әле балалыктан чыгып җитмәгән үсмернең башын авыр уйлар урый. "Әни мине нишләп яратмый икән? Элек кычкырмый, болай шелтәләми иде. Табак-савытны да юып торам, өйне дә җыештырам, керләрне дә үтүклим... Ә ул һаман мине ачулана. Ни гаебем бар соң минем?!" Ул һәр төнне шушы сорауларга җавап эзли... Кыз баланың сусыз калган гөлдәй сулып баруына класс җитәкчеләре Флүрә апасы игътибар итте. Укытучы Кәүсәрия белән озаклап сөйләште. Аннары Сәлимә әнисе янына өйгә килде. Укытучы апасыннан соң әнисе аңа артык бәйләнми башлады. Әмма өйгә җылылык иңмәде — салкынлык көннән-көн артты гына. Шулай ул сигезенче сыйныфны тәмамлады. Бары тик ике генә "4"лесе булган (калганнары гел "5"ле!). Таныклыгын тотып, очып өйгә кайтуы әле дә хәтерендә. Әнисенең төсе, кара корымдай, кара иде. — Ярар, эшкә керерсең. Мин әрәмтамак асрый алмыйм! — диде ул аңа. "Котлау" сүзе шушы булды. Шатлыклы хисләрне янгын ялмагандай итте, җаны пеште, әйтерсең лә зәңгәр күкне иңләгән кыр казы канатына аучы ядрәсе тиде дә, яралы кайнар канына батып, җиргә егылды. Кәүсәриянең башы әйләнеп китте. Яралы кош, исән канаты белән бәргәләнә-бәргәләнә, ачыргаланып аваз салыр иде. "Кый-гак, кый-гак! Мин — яралы, ярдәм итегез, ярдәм!" — дип үрсәләнер иде. Калган казлар, каңгылдаша-каңгылдаша, иптәшләренең хәлен белер иде... Кәүсәрия аваз сала алмый. Ул эчтән сулкылдый, эчтән елый. Ул, бу юлы да мөлдерәмә күзләрен күрсәтмәскә тырышып, Сәлимәгә: — Әни, нигә алай дисең? Миңа әти өчен пенсия килә ич, — диде. — Ха, сөйләнеп тора тагын! Күпме соң ул пенсия! Сине ашатырга, киендерергә җитәме соң ул?! — Минем укыйсым килә, — диде Кәүсәрия, яшь белән тулган күзләрен кул аркасы белән сөртеп. — Укы соң! Тик минем чутка түгел! Кәүсәрия укуын дәвам итте. Тик аның үз сүзендә нык торуы, катгый адымы, һай, кыйммәткә, бик кыйммәткә төште. Ул кайтканда, йозакны алыштырып, әнисе белән Гөлнараның кунакка китүләре, подъездда төн кунулар, өйдән акча "югалулар"... Кәүсәрия класс җитәкчесе белән киңәшмичә, аңа эчен бушатмыйча булдыра алмады. Берничә көн үтүгә, кичләтеп, Флүрә апалары аларның өенә килде. Үзе генә түгел, участок милиционерын да иярткән. Алар Сәлимә белән озак сөйләште. Китешли милиция капитаны катгый итеп әйтте: — Зиннурова иптәш, киләчәктә дә бу баланы кагып яшәсәгез, үзегезгә үпкәләгез! Мәсьәләне суд аша хәл итәрбез! Квартирагызның Кәүсәрия өлешен бүлеп бирербез! Бу хәлдән соң аңа тимәделәр. Тимәделәр дә, сөймәделәр дә. Ашарга, дип табын янына чакырмадылар. Авырган чакларында хәлен белмәделәр. Китек күңеле белән кимсенүле ялгызлык эчендә ул унынчы сыйныфны тәмамлады. Химия-технология институтына имтиханнар тапшырды. Кич укыды, көндез заводта эшләде. Инде үзе акча таба. Матди яктан берәүгә дә бәйле түгел. Тормышы көйләнә башлаган да кебек иде дә... Беркөнне эштән кайтып ишектән керүенә, Сәлимә аның каршысына чемодан китереп куйды да, бөеренә таянып, болай диде: — Мә, бар әйберең шушында! Ышанмасаң кара! Кәүсәрия бу тамашаның асылын бөтенләй үк төшенеп җитмәдеме? Әллә төшенеп тә башына сыйдыра алмадымы? Әтисеннән калган иске чемоданга сүзсез генә карап торды. Аннары, аптыраудан, сорыйсы итте: — Әни, нәрсә соң бу? — Әйберләрең, дим ич! Бар, фатир эзлә. Гел шушында торырмын, дип уйлыйсыңмыни?! Үз көнеңне үзең күр! Гөлнара кияүгә чыга. Монда урын юк! Кәүсәриянең кинәт кенә тез буыннары мамыктай йомшарды. Аяк астындагы идән каядыр шуыша, түшәм әйләнә сыман тоелды. Ул, үзенең басып торырлык хәле калмавын чамалап, аркасын стенага терәде. Күзгә күренмәс кара авырлык аның иңнәренә менеп басты, ниндидер бер көч аны түбәнгә тартты. Үги әнисе аңа һаман нидер сөйли, нидер исбатлый. Кәүсәрия аларны аңламый да, асылына да төшенми. Аның күз алдында — дөм караңгы дөнья. Күзеңә төртсәләр дә күрерлек түгел. Шушы караңгылыкта ничек юл табарга? Кая барырга? Ничек барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Бүген төн чыкса, иртәгә үк заводның профсоюз оешмасына керер керүен. Анда да әзерләп куймаганнар бит әле... Идәнгә чүгәләгән хәлендә шактый хәрәкәтсез торганнан соң, ул әкрен генә күтәрелде. Әзерләп куйган чемоданны кулына алды да яшь белән мөлдерәмә тулган күзләрен Сәлимәгә төбәде. Ул карашта ятимлек ачысы, кимсенүле язмыш, газаплы сагыш дәрьясы да чайкала иде. Ул, бер кәлимә сүз әйтмичә, инде караңгы төшкән шәһәр урамына чыгып китте. Кәүсәрия туп-туры Флүрә апасына китте. Ул, ул, бары ул гына ярдәм итәр аңа... Ул чакта завод аны тулай торакка урнаштырды. Еллар үтә торды, әкрен-әкрен фатир чираты да җитте. Бүген менә үги әнисе аның бусагасын атлап керде дә: "Кызым!" — ди. Гомеренең чытырманлы юлларында уралган уйларын көчкә-көчкә аралап, Кәүсәрия кунакка эндәште: — Әйдә, әни! Түргә уз! Сәлимә ашыкмыйча гына чишенде. Инде юа-юа төсен югалткан кофта итәкләрен төзәткәләп, әкрен генә түргә узды. Йомшак кәнәфигә утыргач, затлы җиһазлы җыйнак фатирга күз йөртеп алды. — Ару яшисең шикелле, — диде ул, ниһаять. — Аллага шөкер. Зарланырлык түгел. — Кемнәрең бар соң? — дип, сорашуын дәвам итте Сәлимә. — Улым белән икәү генә, — дип авыр сулады Кәүсәрия. — Ирең юкмыни? — Бу сорауны биргәндә, Сәлимәнең тавышында ниндидер бер канәгатьлек төсмере сизелде. — Ирем вафат, — диде Кәүсәрия, артта калган кайгылы көннәрен кабат күңеленнән кичереп, — улым яшь ярымлык кына иде. Үзем авырыйм. Аяксыз калган идем. — Ничек инде аяксыз? — дип аптырады Сәлимә. — Йөккә узгач, кинәт йөри алмый башладым. Баланы ярып алдылар. Умырткалыгымда электән үк бер төер булган. Табиблар, балачакта сиңа йә сукканнар, йә егылгансың, диделәр. Йөклелек вакытында шул төер үскән. Аякларны хәрәкәтләндерә торган нервны кыскан. Бер-бер артлы ике операция кичердем. — Й-и, бик читен булгандыр, — дип куйды Сәлимә, Кәүсәриянең хәленә кергәндәй. — Ирем белән әнием тәрбияләде. — Әнием дисеңме? — дип кабатлады Сәлимә, гаҗәпсенеп. — Нинди әниең? — Каенанам. Дөньядагы иң кадерле кешем иде. Ирем дә, әнием дә, безне ялгыз калдырып, мәңгелеккә күчтеләр шул. — Ирексездән дымланган күз төпләрен имән бармагының аркасы белән сөртә-сөртә, сүзне икенче агышка борып җибәрде ул. — Карале, мин һаман кунакка үз хәсрәтемне сөйлим дә сөйлим. Әйдә, чәй әзерлик. Кунакны сүз белән генә сыйлап булмас. Сәлимә, Кәүсәриягә ияреп, аш бүлмәсенә керде. Плитә өстендәге чәйнек, астына ут кабызгач, озак көттермичә җырлап та җибәрде. Ул арада зур суыткычның әле бер ишеген, әле икенчесен ача-ача, Кәүсәрия тәмле-тәмле тәгамнәр ала торды. Табын бай иде. Җимешләрнең ниндие генә юк! Элек җырлардан гына ишетеп белгән хөрмә дигәннәре дә, күз явын алырдай алсу алмалары да, күрәгә, өрек дигәннәре дә җитәрлек. Ашыкмый-кабаланмый, ипләп кенә табын әзерләүче үги кызының эшен күзәтеп, Сәлимә бераз тын гына утырды. Итәге аяк йөзенә үк төшеп торган яшел төстәге затлы күлмәгенә, башына япкан шикәрдәй ак яулыгына карап: "Бу бала намаз укый икән", — дип уйлап алды. — Намаз да укыйсың, ахры? — диде Сәлимә, кызыксынуын яшермичә. — Аллага шөкер, — дип кенә куйды Кәүсәрия, бу хакта сүз куертмыйча. Ул арада табын да әзерләнеп бетте. — Әйдә, әни, якынрак кил. Хәзинәдә бары белән чәйләп алыйк. Үзеңнең хәлләрең ничек? Сәламәтлегең арумы? Сәлимә элек, ашыкмыйча гына, кайнар чәйдән авыз итте. Әйе, әйе, монда ул тикмәгә генә килмәде. Кәүсәриянең төпле киңәш бирердәй, теләсә, ярдәм кулын да сузардай дәрәҗәле кеше икәнен белеп килде. Җае чыкканда, таныш-белешләрдән сораштыргалады. Кәүсәриянең инженер булып эшләве дә, улы белән генә яшәве дә аңа билгеле иде. Кәүсәриянең коточкыч операцияләр кичерүен генә тәгаенләп белми иде. — Бер чама яшибез инде, — диде Сәлимә боек кына. Үги әнисенең йөзен каплаган буй-буй буразналарга, күгәреп торган күз төпләренә игътибар итеп, Кәүсәрия сорашуында булды. — Оныкларың бардыр инде, әни?! — Ба-а-ар, — дип авыр сулады Сәлимә. — Ба-а-ар... — Гөлнара нихәл? Бергә яшисезме? Сәлимә, кайнар чәен чынаягына сала-сала, сак кына әйтә куйды: — Менә шул хакта сөйләшеп карыйм, дип килгән идем дә, кызым! Тагын "кызым"... "И әни! Нигә син миңа шулай дип дәшмәдең?! — дип өзгәләнде Кәүсәриянең йөрәге. — Ул чакта шушы бер сүзең өчен җаннарымны фида кылырга әзер идем бит!" Кәүсәрия эчендәге әрнүле сагышын тышка чыгармады. Гадәттәгечә, сабыр, ипле тавышы белән: — Аңламадым, әни! — диде. — И-и кызым, кызым! — диде Сәлимә, ^мөлдерәмә тулган күз яшьләрен тыя алмыйча. — Йөрәккәем телгәләнгәнгә түзә алмыйча, кая барып бәрелергә урын тапмыйча гаҗизләнгәннән килдем мин сиңа! Гафу ит син мине! Гафу ит! Сине рәнҗетүләремнең җәзасыдыр бу! Күршеләр битемә бәреп әйтә! Хәзер нишлим соң мин? Кая барыйм? Ниләр кылыйм! — Сәлимә ике учы белән битен каплап үксергә кереште. Кәүсәрия, урыныннан торып, Сәлимә янына килеп басты да аның башын кочып күкрәгенә кысты. — Елама, әни. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте зур, кодрәте чиксез. Аллаһы боерса, үз бәндәсен үзе ташламас! Син миңа аңлатып сөйлә әле. Ни булды? Сәлимә кофтасы кесәсеннән кулъяулык алды да күз төпләрен сөрткәләде. — И кызым, безнең өйдә мәхшәр! — диде ул, һаман әле мышык-мышык килә-килә. — Гөлнара — исерек! Малае, оныгым дигәне — наркоман! Бәреп кенә үтерәсеңмени соң! Бәреп кенә!.. Кешенең менә дигән асыл балалары фаҗигагә юлыга! Моңа таш та булмый! Аптыраган! — Чү, әни! Андый сүз әйтә күрмә. Дөньяда яман вакыт бар, яхшы вакыт бар... — Әйттерә алар! Төн саен бүген исән чыгаммы, бүген мәет буламмы! — дип яши торгач әйтәсең! Акча сорап үзәккә үтәләр. Өйдәге әйберне саталар... Сөйләп бетерә торган түгел. — Милициягә мөрәҗәгать иткәнең бармы соң? — Хе! Әйтеп кара! Күрмәгәнеңне күрсәтерләр! — Әйбәт түгел икән шу-ул, —диде Кәүсәрия. — Әйбәт түгел хәлләрем. Әйбәт түгел... Әллә, минәйтәм, безнең квартирадагы үз өлешеңне миңа алып бирәсеңме? — Сәлимә, ни әйтерсең дип, тын калып Кәүсәриягә төбәлде. — И әни! — дип сәерсенде Кәүсәрия. — Улым белән икебезгә менә нинди зур фатирыбыз бар! Сезнең фатирны бүләргә теләп судка мөрәҗәгать итүем үзе үк мәгънәсезлек, кешелексезлек булыр иде. Телисең икән, син үзең бу эшне эшли аласың ич! — һ-и-и... Эшләрсең бар! Белсәләрме?! Шул көнне үк суялар! — Алай ук түгелдер инде. Син гомер буе эшләгән кеше. Хөкемдарлар да какмас. Мәсьәләне синең файдага хәл итәрләр. Курыкма! — Курыкмассың бар... Доза кирәк чагында аларның күзенә берни күренми. Бик куркыныч... Кәүсәрия үги әнисенә карап уйга калды. "Мондый чакта ни эшләргә була соң?" — дип, үз-үзенә сорау бирде. Шулай бераз акылы белән киңәш кылгач, фикерен Сәлимәгә җиткерде: — Әни, анда торыр чамаң булмаса — күч соң безгә! Сыярбыз. Бары — бергә, югы уртак булыр. Сәлимә мондый тәкъдим көтмәгән иде. Колакларым ялгыш ишеткәндер, сүзеңне тагын кабатла дигәндәй, сораулы карашын Кәүсәриягә төбәде. Бу тиклем кешелеклелек аның башына сыймый торды. "Мин бит аны куып чыгардым, — дип уйлады ул. — Куып чыгардым. Ә ул мине үзенә дәшә. Бәлки, юри генә чакырадыр... Мине сынар өчен генә. Әллә ул минем хәлемә сөенеп, шул кирәк сиңа, дип торадыр..." Икеләнүле уйларыннан аны Кәүсәриянең сүзләре аерды. — Түрдәге диван-карават буш. Шунда йокларсың. — Рәхмәт, кызым, — диде Сәлимә, үз уйларыннан үзе оялгандай. — Әллә нишләп киттем әле... Рәхмәт сиңа!.. "Кәүсәриягә ни дип җавап бирергә соң әле? Үги кызы белән бергә яши алырмы соң ул? Гөлнарам дип, артыгын кыландым бит..." Сәлимә уйларына уралган хәлендә, шикәрдәй ак өрфия пәрдә эленгән тәрәзә каршысына килеп басты. Кояшның кичке нурларыннан ерак офык итәгенә кызгылт келәм ябылган. Эреле-ваклы аксыл болыт төргәкләре, төрле-төрле сурәтләргә кереп, салмак искән җил уңаена чиксезлеккә агыла. Тәрәзә каршысындагы кәрлә чия куаклары арасында чыпчыклар чыркылдаша. Кыяфәтләренә, үз-үзләрен тотышына караганда — аларның күңеле шат, күтәренке. Бер-берләре белән әнә ничек дустанә яшиләр. Янәшәдәге озын ак каенның чук-чук ботаклары, шул чыпчыклар өчен куангандай, әледән-әле шыбырдашып ала. Олуг табигатьтәге кечкенә генә бу манзара гомер бакый шулай булган. Үзенең самимилеге белән кешеләрнең күңел кылларын кузгаткан, уйларына олы юл сапкан. УПКЫН Диләрә башы авыртуга түзә алмыйча торып утырды. Авырта гынамы соң — ярыла, чатный. Тузгынган калын чәчләрен бармаклары белән аралап, баш тиресен угалады. "Кичә артыграк җибәрелгән, — диде ул. — Балалар эшкә китте микән?" Диләрә, торып, шым гына юыну бүлмәсенә үтте. "Кияү дигән нәмәрсә өйдә юк, ахры. Сөйләшкәннәре ишетелми, — дип уйлап алды. — Нинди кияү булсын инде ул! Язылышмаган, туй ясалмаган! Гражданский брак, имеш! Тапканнар бит исемен дә! Теләгән кешең белән ачыктан-ачык зина кылып яшәү инде бу! Ританы әйтер идем... Тфү!" Көзге астына беркетелгән кечкенә пыяла киштәдә торган одеколонны күрүгә, аның фәлсәфи уйлары кинәт өзелде. "Оныткан! Кияү дигән нәмәрсә оныткан!" — диде ул, үзалдына. Калтыранган куллары белән тиз-тиз бөкене борып ачты да одеколонны авызына койды. Юыну бүлмәсенә хуш ис таралды. Авыз куышлыгын, тамак төбен яндыра-яндыра, одеколон ашказанына төште. Диләрә, бу януны басар өчен, учлапучлап кран суын эчте. Берничә минуттан аның хәле җиңеләйде. Битен юып, чәчләрен тарап аш бүлмәсенә керешли, үзенә ыжгыртып каршы килүче кызы Ритага юлыкты. — Их, оятсыз! — дип акырды ул. — Тагын җенеңне тыгып өлгердеңме?! — Паразит син! Юньле әниләр пенсиягә чыккач та эшлиләр! Балаларына ярдәм итәләр! Сине, алкашны, пенсиягә чыкканчы ук, эшеңнән кудылар! — Эшкә керәм мин, — дип мыгырданды Диләрә. — Э-э... Эшкә керә ул! — дип, мыскыллы кабатлады Рита. — Кем алсын сине! "Алкаш Диләрә" дип данлыклы бит син! Әти дә синең аркада гына үлде! — Чәй эчим әле. Акырма! — диде Диләрә. — Ах, әле акырмаска дамыни! — дип җикеренде Рита. — Вон отсюда! Чыгып кит! Рита әнисенең чәчен чорнап тотты да йодрык белән аркасын төя башлады. "Бар, бар! — дип, тезе белән артына төрткәли-төрткәли, ишеккә таба этәрде. — Бәгырьләрне корыттың инде! Үзәкләргә үттең! Дөмекмисең дә, ичмаса!" Ишек төбенә җиткәч, Рита, бөеренә таянып, ысылдап кына: — Бар, чыгып кит! — дип кабатлады. — Бүтән кайтып керәсе булма! Күземә күренмә! Рита әнисен, җилтерәтеп ишектән чыгаргач, баскычтан төртеп үк төшерде. — Кайтып керәсе булма! Алкаш! — дигән усал сүзләр, подъезд диварларына бәрелә-сугыла, Диләрәгә иярде. Ананың күзенә ак-кара күренмәде. Ул, алдына-артына карамыйча, тиз-тиз атлавын белде. Башында бер генә уй бөтерелде. "Ераккарак, кеше күзеннән ераграк китәргә кирәк. Әйе, әйе, белә ул андый урынны". Аның аяклары үзләреннән-үзләре Бертуган Касыймовлар урамы ягына борылды. Ул урам каршысында чытырманлык сузылган. Табигатьнең хәл-халәтен искәрткәндәй, сирәкләнеп калган ак каеннар, туйралар арасын әрсез америка өрәңгесе тутырган. Ул әнә шул әрсез куакларның иң куе урынына кереп утырачак та җан әрнүләрен күз яше белән юачак. Әй-й, күз яшьләре белән агызып кына әрнүләрдән котылып булса иде!.. Ул әрнүләрне үлчәрдәй үлчәүләр бу дөньяда бар микән, нишләп бу тиклем бәхетсез булды соң ул? Нишләп болай ялгыш сукмактан китте соң аның язмышы? "Алкаш, имеш! — диде ул, үзалдына, кызы белән сөйләшкәндәй. Син әйтмәсәң дә беләм мин үземнең кем икәнемне! Әллә миңа рәхәт дип беләсеңме?! Сазлыкка бер кереп баткач чыгып булмый икән шул... Чыгармый ул сине. Кулыңны алсаң, аягыңны тарта. Аякны алам дигәндә... чыраең белән үк килеп төшәсең..." Юк, сазлык кочагына да түгелдер әле, ул упкынга юлыккандыр. Аннан хәзер элеккеге дуслары да йөз чөерде. Ярдәм кулын берәү дә сузмый, һәммәсе сүгә, гайбәт сөйли. Менә хәзер бер кружка сыралык акча сорап берәрсе янына барып кара әле, ишекләрен дә ачмаячаклар. "Бүтән эчмим, бүтән авызыма да капмыйм дип, ничәмә-ничә тапкыр үз-үзенә антлар бирде бит. Тыела алмады. Тамырлары буйлап аккан кан, аяк терәп, аракы таләп итә. Баш миенең һәрбер күзәнәгенә керә-керә, теләген тәкрарлый. Акылны җиңә... Теләк каршында акыл көчсез булып кала. "Алкаш! Эчмә! Кайтып керәсе булма! Оятсыз!" ише усал сүзләр белән генә ул теләкне туктатып булмый... Буш шешәләр, консерв банкалары, чәрдәкләнгән пластик стаканнар, тәмәке төпчекләре белән чуарланган куак төбендә озак утырды Диләрә. Уйлары бормалана-бормалана аккан гомер агышының әле бер ярына, әле икенче ярына килеп бәрелде. И-и, нинди матур сыман иде юл башы. Диләрә бишенче сыйныфка җиткәнче, әнисе белән генә яшәде. Диләрә әтисен хәтерләми дә. Аңа ике яшь чагында ук вафат булган. Бишенче сыйныфта укыганда, Октябрь бәйрәмендә әнисе яңа әти алып кайтты. — Кызым, бу абый — синең әтиең! — диде. Диләрә, коңгырт күзләрен зур ачып, ни әйтергә белмичә аптырап "әти" кешегә шактый карап торды. Аннары карашын әнисенә төбәп: — Минем әтием үлгән бит. Үзең сөйләдең. Бу абыйны мин белмим! — диде, йөзен учлары белән томалап, өйдән чыгып йөгерде. Әнә шул яңа әти килгәч, күнегелгән тормыш үзгәрде. Әнисе игътибарын күбрәк шул абыйга бирде. Диләрә гел читтәрәк калды. Ул үзен кирәкмәс җан иясе итеп тоя башлады. Бер елдан соң Диләрәнең энесе дөньяга килде. Малай тугач, аңа бөтенләй көн бетте. "Каты басып йөрмә! Баланы уятасың! Су буена төшеп бала чүпрәкләрен чайкап мен!.." Аның колагы ишеткән усал сүзләрне кәгазьгә язсаң, кәгазьнең аклыгы үзеннән-үзе юкка чыгар, каралыр сыман иде. "Әллә чыгып китим микән? — дип тә уйлады. — Китеп кая барам инде мин? Табып алып кайтырлар да тагын кыйнарлар... Түзәргә, түзәргә, түзәргә!.. Зоя Космодемьянскаяны фашистлар ничек кыйнаган. Түзгән бит!" Унынчы яше белән барган үсмер Диләрә, үз дөньясына бикләнеп, авыр кичерешләр белән яшәгән бер мәлдә... бетләде. Аның берөзлексез башын кашуына әнисе игътибар итте. Озын калын коңгырт чәч бет белән мыжгыган иде. "Жубалчы! Кеше көлкесе! Чәч тә тарый белмәгән нәрсә!.." — Тагын әллә нинди сүзләр әйтә-әйтә, Диләрәнең башын керосин салынган кечерәк тазга тыктылар. Чәч төпләрен ышкый-ышкый озаклап юдылар. Диләрә бермәлне башы әйләнеп китүен тойды, косасы килеп укшыды... Аннары аңын югалтты... Бу хәлдән соң әнисенең күңеле йомшаргандай булды. "Тырышып укы. Укуың үзең өчен. Уку вакыты — бер вакыт кына" ише җылы сүзләр, матур киңәшләрен бирде. Диләрәнең үз күңелендә дә югары белем алу теләге бар иде. "И-и, нинди матур хыяллар, салават күперенең бар төсләре белән балкыган чәчәкле болын шикелле", — дип елмайды ул үз-үзенә. Сигезенче сыйныфта укыган чакта, Гәрәй белән дуслаштылар. Сыек сары чәчле, җете зәңгәр күзле, борын өсте әз генә сипкелле Гәрәйдән дә матур кеше юк иде Диләрә өчен. Гәрәй белән сөйләшеп торган беренче кичне гомер онытасы юк. Ул кичне клубта "Годы молодые" дигән кино күрсәттеләр. Мәхәббәт турында. Яз. Ап-ак чәчәккә төренгән алмагачлар һәм егет белән кызның шул чәчәкләрдәй саф, матур мәхәббәте. Күңел илаһилыкка ашкына, җанга рәхәт наз кичерешендә йөзә... Кино тәмамланып урамга чыккач та, бу халәт бетми. Әкрен генә беренче кар ява. Өй түбәләрен кар каплаган. Яфракларын койган шәрә агач ботаклары ак карга төренгән. Диләрә, җылы хисләренә уралып өйләренә таба борылуга, аяк эзләренә игътибар итте. Әле генә аларга берәү килгән. Эзләре ярылып ята. "Бу вакытта кем йөрер икән?" — дигән сорау уена килеп кенә өлгерде... каршысында Гәрәй калыкты. Диләрә кинәт каушап калды. — Гә-рәй-й, — дип сузды ул, аптырап калуын яшерә алмыйча. — Монда нишләп торасың? — Сине көтәм. Әйдә, бераз сөйләшеп торабыз. — Диләрә тиз генә тәрәзәләргә күз ташлады. Әнисе күрсә, эш харап. Егет аның эчке халәтен сизендеме, әллә Нәгыймә апасының кырыслыгы колагына кергән булганмы?.. — Әйдә, әнә тегендәрәк китик, — дип, урамның икенче ягына әйдәде. — Син кино карамадыңмыни? — диде Диләрә, сүзне ялгап. — Карадым. Ул киноны мин өч тапкыр карадым инде! — һе ... — Мин укырга китәм, Диләрә! — Кая? — Киномеханиклыкка. — Мәктәпне ташлыйсыңмыни? Унынчыны бетергәч китәр идең. — Юк, хәзер китәм! — Мин унынчыны тәмамлыйм инде. — Тәмамла. Диләрә, мин сиңа хат язармын, яме. — Ярар ... * * * Укуын тәмамлагач, Гәрәйне күрше районга эшкә җибәрделәр. Гәрәй авылга кайткан саен, алар очрашып тордылар. Ул арада Диләрә, унынчыны тәмамлап, эшкә урнашты. Аларның авылыннан биш чакрым ары гына тимер юл уза. Анда эшчеләр гел кирәк. Диләрә дә шпаллар салды, рельслар "текте". Рельсны шпалга беркетүне эшчеләр "тегү" дип йөртәләр. Акчасы ару чыга чыгуын, әмма эше авыр. Диләрә күңеленә беркетеп куйды. Ул монда калмаячак, укырга китәчәк. Бәлки әле, инженер булыр. Юл төзелешендә инженерлар гел кирәк. Әнә шулай хыялланып йөргән чак иде. Күрше кызы Гүзәлия, ахылдап-ухылдап, Диләрәләргә килеп керде. — Ишеттеңме, Гәрәй кайткан! Күңел кылларының зеңен тышка чыгармаска тырышып, Диләрә тыйнак кына сорады: — Күрдеңмени? — Күрдеңмени дип тора тагын! Кыз алып кайткан! Ниндидер кыз белән кайткан. Диләрәнең кинәт башы әйләнеп китте. — Өйләнгәнмени? — дип соравын үзе дә сизми калды. — Юк, юк!.. Өйләнгән, димиләр. Кунак кызы, имеш. "Егетләргә кунак булып дус егете кайта торган иде, — дип уйлады ул. — Бу кыз алып кайткан. Ничек аңларга инде?.." Ул көнне күңел тынычлыгы югалды. Баш миендә мең төрле шикле уй бертуктаусыз буталды. Уйларыннан котылу өчен, өй тирәсендәге эш белән мәшгуль булырга тырышты. Кисмәкне чишмә суы белән тутырды. Идәннәрне юып чыгарды. Табак-савытларны бөртекләп юды, сөртте... Ниһаять, кич җитте. Диләрә иң килешле күлмәген киде. Битенә кыйммәтле крем сөртте, аннары әз генә кершәнләп алды. Күз төпләренә сизелер-сизелмәс кенә итеп сөрмә тартты. Хушбуен да жәлләмәде. Аның күңелендә теге таныш түгел кызны көндәш итеп күрү ярсуыннан көнчелек уты кабынган иде. "Күрсен әле Гәрәй! Чагыштырсын!" — дип уйлады ул эченнән. Кунак кызын ияртеп, Гәрәй дә клубка чыккан иде. Кечерәк кенә гәүдәле, чем-кара чәчле, күз кабаклары кабарынкы кыз иде ул. Авылдагы бар яңалыкны иң беренче булып белүче, ачык йөзле Гүзәлия, Гәрәй клуб ишегеннән керүгә, сүз кушты. — О-о, Гәрәй кайткан! — дип аваз салды ул. — Исәннәрмесез! Әйдәгез, монда килегез! — дип, үз янына дәште. Түгәрәк уен уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Гәрәй Диләрә янына килмәде. Озата да кайтмады. Бу хәлне кыз ни дип юрарга да белмәде. Әйләнде-тулганды, күзенә йокы кунмады. Иртәгесен кичтән үзе китергән салкын чишмә суын чүмеч белән алып эчте дә эшкә китте. Кичен эштән кайтуына, Гүзәлия кереп җитте. — Малакаем, беләсеңме, Гәрәй шушы кызларда фатирда тора икән. Бу кыз үзе шәфкать туташы икән. Мин чемнәрен тарткалап карадым. Кунак кыз да, Гәрәй дә араларында берни булмагандай сөйләшә. — Миңа барыбер! — дигән булды Диләрә. — И-и малакаем! Сөйләнеп торма инде. Чыраеңны көзгедән кара! Барыбер, имеш! Бер тәүлек эчендә өрәк кыяфәтенә кергәнсең!.. — Нишлим соң! "Барыбер" дими хәлем юк. Урамга чыгып кычкырыйммы? Яшермим, авыр... Яр бирмәк — җан бирмәк, дигән борынгылар. * * * "...Гәрәй, Гәрәй... — дип, үзалдына сөйләнгәндәй итте Диләрә. — Син кайларда яшисең икән? Мин менә чүп-чар ташланган агач төбендә утырам. Беләсеңме, кызым... үз кызым кыйнап куып чыгарды мине. Эчәм мин. Сүгәләр. Әйтерсең, алар сүккәч, мин бу хәлдән котыла алам?! Упкынга тәгәрәдем мин, Гәрәй!" Диләрәнең уйлары тагын Гәрәй белән бәйле көннәргә барып тоташты. * * * Кунак кыз вакыйгасыннан соң алар Сабан туе көнне генә очрашты. Бер төркем кызлар мәйдан читеннән көрәш карый иде. Яннарына Гәрәй килеп басты. — Ни хәлләр бар, кызлар? — диде ул, балкып. — Ару әле, — диде Гүзәлия, барысы өчен дә җавап биреп. — Үзегез ни хәлләрдә? — дип чеметеп алды Гүзәлия, аның читтә дә сөйгәне барлыгына ишарәләп. Гәрәй моны тойды. Сизмәмешкә салышты. — Үзебез дә ару дип торабыз, — диде ул, елмаеп. Аннары Диләрәгә мөрәҗәгать итте: — Диләрәкәй, сиңа әйтер сүзем бар иде! — диде. Алар мәйдан уза торган болынны каймалаган калкулык итәгенә барып утырдылар. — Ничә тапкыр кайтып, бер күреп булмый үзеңне, — дип дәвам итте Гәрәй. — Клубка да чыкмыйсың... — Кунак кызың янында күрмәмешкә салындың бит! — Ә, аны әйтәсең икән. Хуҗабикә кызы каршында серем ачылмасын, дидем. Ярар инде, юкка үпкәләмә! — дип, Гәрәй аның биленнән алды. — Шушы матур, ямьле көндә үпкәләшми генә сөйләшикче. Хәтерлә әле: бер кич утырганда, сиңа багышлап җыр җырлаттылар: Күзем төшсә, күңелем төшми, Синнән башка бүтәнгә... Гәрәйне тыңлап, Диләрә рәхәт бер ләззәт эчендә утырды. Бөдрә чирәмнәр, калкулык битенә сибелгән ак ромашкалар барысы да Диләрәгә карап пышылдый сыман иде: "Ул сине ярата!.. Ул сине ярата!.." Ул кичне ике гашыйк, дөньяларын онытып, шул болынны иңләде, инеш буена барып, ярдан аякларын салындырып утырды. Аларның саф, самими мәхәббәтенә бөдрә таллар көнләшеп карады. Бу гүзәл җаннарны сискәндермим дигәндәй, инеш тын гына акты. Сандугачлар үзәкләрне өзеп, чут-чут килеп сөю турында сайрады. Җәйге кыска төннең уртасында Гәрәй аны капка төпләренә кадәр озатып куйды. Гәрәй шулчакта аңа: — Диләрәм, әйдә, өйләнешәбез, — диде... — Диләрә матур төш күреп яткан җиреннән кинәт уянып киткәндәй булды. Гәрәй һаман сүзен дәвам итте. — Мин менә хәзер Нәгыймә апа янына керәм дә сине сорыйм. Диләрәнең коты чыкты. Ул ике куллап Гәрәйнең беләгенә ябышты: — Зинһар, дип әйтәм, керә күрмә! Әни үтерә мине. — Нишләп? — Син минем әнине белмисең. Аллам сакласын!.. Әллә ниләр әйтеп мине хурлап ыргытыр. Аннары... Ни бит әле, Гәрәй... Минем укырга хыялым бар... Әйдә, бер-ике ел сабыр итик... — Ярар соң... — Әле хәрби хезмәткә дә барасың бар. Болай да бер елга соңга калдың. — Көтәрсеңме соң? — Сине көтми кемне көтәм инде мин!.. — Әйтергә онытып торам икән, — диде егет, китәргә дип кузгала башлагач. — Мин иртәгә, бәлки, сине озата алмам. — Нишләп? Тагын кунак кызы киләме? — дип көлде Диләрә. — Юк ла. Шомыртбаш авылына барам. Әнинең сеңелләрен кунакка алып кайтам. Әмма Гәрәйгә Шомыртбашка барырга туры килмәде. Диләрәне озатып кайтканда, аларның өендә кунаклар утыра иде инде. Тик әнисенең сеңлесе түгел — фатир хуҗабикәсе белән кызы. Көтелмәгән бу хәлне күрүгә, Гәрәйнең йөрәге жу итте. "Болар нишләп йөри? Фәния белән болай сөйләшмәгән идек ич", — дип уйлап алды ул. — Өйдә кунаклар, син әллә кайда? — дип каршы алды әнисе. — Сабантуй ич. Малайлар белән төнге балыкка бардык... Ашадылар, эчтеләр. Бераздан Гәрәй әтисе белән баскыч төбенә чыгып утырды. Шунда әтисе: — Улым, хуҗабикәнең кызы күәсенә чүпрә салып йөрисең икән ич, — диде. — Нинди чүпрә, нинди күәс? — дип кабатлады Гәрәй. — Кара инде бу ахмакны? Аңламаган булып утыра! Көмәнле, ди, Фәния! Менә сиңа нинди чүпрә! Өйләнергә туры килә. — Минем өйләнәсем килми, әти! — Әнкәң белән без дә малай өйләндерергә җыенмаган идек тә... Чара юк. Кеше көлдереп булмый. Юньле бүре дә үз оясына якын урында ауга чыкмый. Ә син! — Әти! Мин бит көчләмәдем... Ул бит үз ризалыгы... — Сөйләнмә! — дип кырт кисте әтисе. — Иртәгә — никах! * * * Иртәгесен, ахылдап-ухылдап, Гүзәлия килеп керде. — Малакаем, ишеттеңме? — Нәрсәне? — Гәрәй өйләнгән ! — Саташтыңмы әллә? — диде Диләрә, көлеп. — Кай арада? Кемгә? Гәрәй әле йокысыннан да тормагандыр... — Кара әле моны! Җүләр! Ышанмый тора! Беләсеңме, кичә аларга теге кунак кызы, Фәнияме әле, әнисе белән килгән, ди. Бүген никах икән. Бу хәбәр Диләрәне кинәт өнсез, телсез итте. "Нәрсә була инде бу? Ул бит Шомыртбашка барам, диде. Апаларын алмага..." Ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Бу хәлне башына сыйдыра алмады. — Кем әйтте? Кемнән ишеттең? — диде ул, кинәт сыгылып төшеп. — Кем дип... Син өеңнән чыкмагач та, бөтен авыл сөйли. Чаттагы Карга Нәгыйм абыйны никах укырга дәшкәннәр. Әллә нишләп китте Диләрә. Кинәт ул яшәешкә ышанычын югалткандай булды. Моннан ничә сәгать элек кенә ул бит аңа: "Әйдә, өйләнешик", — диде. Шул кыска вакыт аралыгында башка берәүне гомерлек яр итеп куеныңа ал инде?! Дөньяның яме китте. Көн күңелсезләнде. Күңелен төшенкелек биләде. "Димәк, кунак кыз теге чакта да тикмәгә генә килмәгән икән. Димәк, Гәрәй миңа күптән хыянәт иткән... И Гәрәй, Гәрәй, Гәрәй! — диде ул үзалдына. — Мин бит сине шундый ярата идем. Уйфикерләрем, сер-хыялларым синең белән уртак иде. Син миңа шундый якын идең. Күз карашларыңның, көчле кулларыңның назын мин әле дә тоеп утырам". Диләрә өч көн, өч төн елады. Әнисенең тәмсез, тупас сүзләрен дә ишетмәде. Ул шул көннән кичләрен клубка да чыкмый башлады. Таңнан торып эшкә китә, кичләрен бәрәңге бакчасын утый, яшелчәләргә су сибә... Бер кичне, авыл өстенә эңгер эленгәч, бакча аркылы гына, аның янына Гүзәлия килде. — Малакаем, берочтан безнең бакчаны да чүптән арындыр инде... — Ярар, — дигән булды Диләрә. — Күзгә-башка да күренмисең. Әйдә, утырыйк әле шушында. — Гүзәлия кофтасы астыннан төргәк чыгарды. — Әни бал әчетергә куйган иде. Өйдәгеләр күрмәгәндә, бераз урладым. — Төенчектән ипи, ит, яшел суган ише ризыклар да чыкты. Гүзәлия сырлы стаканны әчегән бал белән тутыра-тутыра сөйләвендә булды. — Соң, малакаем, беләм инде, читен, гарьлек. Алай да Гәрәй өйләнде дип үлеп булмый бит инде. Күргәне-күрмәгәне шул Фәния булсын! Маймылдан әз генә матур бит ул Фәния дигәннәре. Сине шул салынкы ирен, кысык күзгә алыштырсын әле! Әйдә, малакаем, киләчәгебез өчен эчеп куйыйк әле! Моңа кадәр исерткеч эчемлекләрне авызына алганы булмаса да, Диләрә кыстатмады. — Карале, үзе баллы, үзе әчкелтем нәрсә икән бу! — дип мактады күчтәнәчне. — Әйтәм бит, малакаем. Күңелләрне күтәреп җибәрә ул. Ирләр белми эчә дип уйлыйсыңмы әллә?! — Беләсеңме, Гүзәлия, ул бит миңа, соңгы кичтә, өйләнешик, дигән иде... Гүзәлия, яшел суган чәйнәгән җиреннән туктап: — Китсәнә! Син риза булмадыңмы? — Әнидән курыктым. Беләсең бит аны. Гәрәй янында ук хурлый башлар, дип шикләндем. Үзең гел күреп торасың бит. Кич чыкканда да: "Тәкә эзләгән кәҗә сыман, көн дә кич чыгасыз. Оекбаш бәйлим, шәл бәйлим, дигән кеше юк", — дип үзәккә үтә. — Вәт, малакаем, ә! Ярый әле, ризалык бирмәгәнсең! Хатын буласы — маймылдан ару нәмәрсә көндез үк аларда булган ич! — Ышанмыйм мин, Гүзәлия, һаман ышанмыйм!.. — Нәрсәгә ышанмыйсың тагын? — Гәрәйнең кызлар алдап, йоклап йөрүенә ышанмыйм. Мин аның белән никадәр кичләр уздырдым, аулак урыннарда утырдык. Юк-к. Ул кирәкмәс урыннарга кул сузмый. Бергә үткәргән кичләрнең сафлыгын, матурлыгын, пакьлеген, самимилеген мәңге онытмам шикелле!.. * * * Атна-ун көннән Гәрәй хатыны белән Үзбәкстан якларына чыгып китте. Диләрә өчен авыл бушап калды. Яшәешнең бар ямен, бар мәгънәсен ул балкытып торган икән. Серләр аңа сыйган, йомшак, назлы сүзләрне ул әйткән, ул иркәләгән, киләчәгенең олы өмете булган. Хәзер аларның берсе дә юк. Җан — ялгызлык дәрьясында. Бәргәләнә, өзгәләнә, сулкылдый. Теленә җыр килә. Моңлы, аерылышу турындагы җырлар. Ул аларны үз язмышына охшатып җырлый. Сөйгәненең исемен кушып җырлый: Сахраларга чыгып бер сызгырдым, Гәрәй, Чапкан пакусларым кипсен дип; Безгә кемнәр теләк теләде икән, Аерылышып гомер итсен дип... Диләрә шушы халәттә йөргән арада, җәй дә узып китте, сентябрь керде. Беркөнне колхозга бәрәңге алышырга шәһәрдән завод эшчеләре килеп төште. Араларында ике-өч кыз, калганнары — егетләр. Кичләрен клуб гөр килде. Бер кичне Гүзәлия Диләрәне җилтерәтеп клубка алып чыкты. — Әйдә, Гәрәй өйләнгәнгә карап дөнья бетмәгән! Тормыш дәвам итә! * * * Чынлап та, дөнья матур, дөнья киң икән ләбаса! Берсеннән-берсе күркәм егетләр! Тыпырдап бииләр, без бу уенны белмибез, дип тормыйлар, уенга кушылалар! Ул кичне Диләрәне Рәсим исемле егет озата кайтты. Киң җилкәле, кыска итеп кистергән кара чәчле, куе зәңгәр күзле егет. Заводта монтер икән. Яше белән Диләрәдән шактый өлкән. Хәрби хезмәтен тутырып кайтуына да өч елдан артык вакыт узган. Диләрә күңеленнән Гәрәй белән Рәсимне чагыштырып карады. Гәрәй җиңел сөякле, матур җырлый, гармунда уйный. Сүзләре уртак: авыл турында, укыган китаплар, караган кинолар турында... Рәсим... Рәсим башкачарак. Хәрби хезмәтне Ленинград өлкәсендә үткән. Ленин шәһәренең атаклы музейларын күргән. Аның һәр сүзе Диләрә өчен яңа, кызыклы. Рәсимгә тартылуы да үзгәрәк. Гәрәй Диләрәнең үзе кебек. Рәсимдә тормыш тәҗрибәсе бар. Аның һәр сүзе, фикер сөреше Диләрә өчен яңа. Ул елны сентябрь матур килде. Көннәр шактый кыскарса да, кояш юмарт булды. Җәйнең китүе котылгысызлыгын тоюдан моңаешып утырган агачлар, болын печәннәре кояш нурында рәхәтләнеп коенды. Гашыйк йөрәкләр өчен дә матур көз кулай булды. Алар су буйларын иңләделәр, инешнең текә яры өстендә утырдылар. Кыз Рәсимнең кайнар кочагында иркәләнде. Нинди халәт иде соң ул? Гәрәйнең хыянәтеннән ярсыган йөрәкнең сөю упкынына ташлануымы? Әллә күңел кылларына хыялларда гына йөргән чын мәхәббәт дигән олы бер хис кагылдымы? Диләрәнең уйлары һәрдаим Рәсимгә таба юнәлде. Хыялындагы — күңелендә йөрткән Казанга китү уе да көннән-көн үсте, зурайды... Эшләр тәмамланып, китәргә бер көн калгач, су буендагы таллыкта учак ягып шашлык пешерәсе иттеләр. Ул чакта әле авылда шашлык дигән ризыкны белмиләр иде. Төрле тәмләткечләр белән банкада тоткан телемле итне бер башын түгәрәкләп бөкләгән тимерчыбыкка кидерделәр. Аннары шаулап торган кызу күмер өстенә көйләнгән җайланмага тезделәр. — Ут ягарга калын калайдан эшләнгән махсус әрҗәсе була аның, — дип аңлатты Диләрәгә Рәсим. — Казанга килгәч күрерсең әле. Грузиннар чат саен шашлык пешереп тора. Ул арада, яшел чирәм өстенә ашъяулык җәеп, табын әзерләнде. Анда аракы, шәраб ише эчемлекләр дә җитәрлек иде. Егетләрнең күңеле күтәренке. Телләретелгә йокмый. Тостлар әйтәләр, шаяралар. Бер егет гитара кылларына чиртеп җибәрә. Сандугачларны моңландырырдай көй инеш өсләренә тарала: Ай, был-былым, вай, был-былым, Агыйделнең камышы... Рәсим Диләрәнең биленнән ныграк кыса. Кызыл шәрабтан татлы изрәп торган гәүдә үзеннән-үзе Рәсимгә елыша. Аңа рәхәт, бик рәхәт иде. Аның бөтен гәүдәсе буйлап татлы бер кытыклану йөри... Алар, егетләр җырлаган арада, таллык арасына кереп киттеләр... "...Чишмә буендагы таллык... — дип пышылдады Диләрә үзалдына. — Тал-лык..." Ерак еллар эчендә калган яшьлек хатирәләре кабаткабат аны үткәннәргә алып кайтты. Ул чакларны күз алдыннан кичергән саен, үзенең бүгенге бәхетсезлеген, коточкыч упкынга тәгәрәвен шул бер төннән күрә. "Әгәр җебеп төшмәсәм, болай булыр идеммени?.." — дип уфтана. ...Алар ул чакта ябалдашларын канаттай җәйгән өянке төбендә утырдылар. Җир салкыны тимәсен дип, Рәсим аны алдына алды. Егетнең кайнар кочагында берсеннән-берсе тәмле, берсеннән-берсе назлы сүзләр тыңлый-тыңлый иркәләнүе шундый рәхәт иде. Моңа кадәр аны берәүнең дә бу тиклем үк яратканы булмады. Гәрәй дә бу чаклы ук назламады бугай... Өйдә чакта аның колаклары: "Ник терәлеп каттың!", "Син кемгә хаҗәт!", "Тугач та мендәр томалап тончыктырасы калган!", "Каһәр суккан нәрсә!" ише сүзләргә күнеккән. "Әни нишләп бу кадәр тупас, усал булды икән? — дип аптырый ул. — Кыз бала үги ата тирәсендә чуалмасын дип фикер йөртте микән? Әллә... әнинең бәхетенә комачауладым микән?.." Гәрәйне югалтканнан соң, Рәсимнең пәйда булуы ул чакта Аллаһының үзе биргән бүләге иде бугай. Рәсим янәшәсендә ул моңарчы таныш булмаган дөньяны күрде. Иреннәре кыз иреннәренең сутын татыган хәлдә, көчле куллар берөзлексез хәрәкәттә. Алар кызның тыгыз тәнен генә түгел, аның йөрәгенә кадәр үтеп иркәли сыман. Егет әле Диләрәнең йомры алмаларын учында угалый, әле түбән таба шуыша... Кыз карышмый. Карышырлык көче юк. Аның шашкан хисләре егет теләгенә кушыла. Рәсим аны ипләп кенә алдыннан шудырып төшерә дә пинжәге өстенә яткыра. Көзнең серле күк гөмбәзендә йолдызлар җемелдәшә. Дөнья тып-тын. Кош-кортлар да ояларына кереп поскан. Өянке төбендә бары ике гашыйк йөрәк кенә тибә. Дөп-дөп, дөп-дөп... Әнә шул татлы мизгел эчендә йөзгән бермәлне Диләрәнең бар гәүдәсе кинәт калтыранып алды. Тәненә таралган әчеттереп авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып куйды. Ул күзләрен йомды. Йолдызлар юкка чыкты, дөнья караңгыланды. Яшьлек гөленең чәчәге өзелде. * * * Тагын бер көннән Рәсим китте. Ялгыз калгач, Диләрә дә бер нәрсәне тәгаен аңлады: ул китәргә тиеш. Ул инде монда кала алмый. Эшеннән чыгуын әнисенә: "Тимерьюлчылар училищесына укырга җибәрәләр", — дип аңлатты. Рәсим сүзендә торды. Диләрәне вокзалдан туп-туры өйләренә алып кайтты. Улының кинәт кенә кыз алып кайтуы булачак каенанага — Зәкия ханымга гына һич тә ошамады. Аш бүлмәсендә үзенә ярдәм итеп ыгы-зыгы килеп йөргән Рәсимгә ул: — Казан тиклем Казан каласында шушы авыл Гыйбадыннан да арурак кыз тапмадыңмы? — дип чәнчеп алды. — Әни-и! — дип туктатты Рәсим. — Син белмисең бит... Булачак каенанасының үзен ошатмавын Диләрә дә тойды. Зәкиянең эчкә баткан кара күзләрендә, какча яңаклы йөзендә әз генә дә елмаю, кечкенә генә дә җылылык әсәре күрмәде. "Рәсимнең әнисе дә минеке шикелле артык кырыс микәнни?" — дип кенә уйлады. Туйдан соң ике бүлмәле шәһәр фатирының йокы бүлмәсенә яшьләр урнашты. Элек Рәсим түр якта йоклаган. Яшьләргә аулак булсын диптерме алыштырдылар. Зәкия ханым улының мәсьәләне башкача чишүен көткәнме, әллә башка сәбәпме, киленнән ризасызлык дәвам итте. Беркөнне Зәкия Диләрә алдында ук: — Авыл кызлары алар, җанаш, фатир өчен генә йөри! — Әни, ярар инде... — Сиңа ярый торгандыр! Әйтерең юк. Югыйсә авызымны томаларга гына тормас идең! Фатир алулары бик авы-ыр ул, җаный. Нәчәлнигең утка кер дисә, утка керәсең. Суга төш дисә, суга төшәсең! Әнә шулай кәҗә маеңны чыгара-чыгара ничәмә-ничә еллар эшләгәч кенә бирәләр квартир дигәннәрен! — Ярар соң. Фатирга чыгарбыз. Эшкә төзелешкә керермен... — Менә үстер баланы! Әле үз көчемдә чагында ук ташлыйм дип тора! Әни-и... — Сөйләнмә! Әни дип әйтәсең генә. Ана итмисең син мине! Югыйсә сүземне тыңлар идең! — Сүз тыңламый нишләгән әле мин? — Каршы йортта яшәүче Гөлназ безгә бик кулай дип, гел әйтә килдем. Тыңладыңмы соң? Әнкәсе — гастроном директоры. Бал белән майда гына йөзеп яшисе иде! — Халыкны алдалап җыйган бал белән май миңа кирәкми! — һе! Алдаласа! Кем алдаламый хәзер? Хәтта ил башында утыручы түрәләр дә алдакчы! Бер төрле сөйлиләр, икенче төрле эшлиләр! — Ярар, әни! Булды, җитте. Курыкма, ачка үлмәбез. Әйдә, Диләрә! Әнинең җенләнгәнен тыңлап торып булмас. — Рәсим хатынын үз бүлмәләренә җитәкләп алып керде дә: Әйдә, киен, — диде. — Киттек. — Кая? — дип аптырады Диләрә. — Ресторанга! Ресторан дигәннәренә Диләрәнең беренче тапкыр керүе иде. Рәхәт икән монда. Салмак кына музыка уйнап тора. Ул арада яшь кенә кыз килеп исәнләште дә: "Ниләр ашарга телисез?" — дип сорады. Рәсим мулдан кыланды. Шампан шәрабын да, коньяк дигәннәрен дә алдылар. Ашадылар, эчтеләр. Өйдә ишеткән ямьсез сүзләр дә онытылгандай булды. Бу вакытлыча гына онытылу иде. Яңа таңда яңа көн туды, һәр көннең үз төсе, үз эчтәлеге, үз мәшәкате. Диләрә әлегә өйдә утыра. Рәсим, эш урыны белешер өчен, заводның кадрлар бүлегенә керергә вәгъдә итте. Диләрә нинди эш булса да риза. Алсыннар гына. Авыл кызы ул. Көче-көре бар, сәламәтлеге Аллага шөкер. Тырышыр!.. — Буфетчы кирәк безгә, — диделәр Рәсимгә кадрлар бүлегендә. — Белеме ничек? — Урта белемле. — Иртәгә үк килсен. Хезмәт кенәгәсен онытмасын! Сменасын тәмамлап, сөенечле хәбәр белән Рәсим өйгә кайтып кергәндә, Диләрә мыш-мыш килеп ямау ямап утыра иде. Карават өсте тулы иске оекбаш. Кайсысының башы киселгән, кайсысы ямалган. Аяк асты тулы иске чүпрәк кисәге, чүпрәк чүбе. — Син нишләп утырасың? — диде Рәсим, сәерсенеп. — Бу хәтле иске-москыны кайдан таптың? — Әни бирде, — диде Диләрә, эшеннән аерылмыйча гына. Иртәнге чәйне эчүгә, Зәкия ханым килене каршысына бер кочак тишек оекбаш китереп ташлаган иде. — Мә, яма! — диде ул. Диләрә бу галәмәт искене күреп, бермәл ни әйтергә белмичә аптырап торды... "Рәсим ямаулы оекбаш кими. Әнинең үз аягында да сарык йоныннан бәйләнгән җылы яңа оекбаш. Авыл кешесен үзенчә мыскыл итүедер", — дип уйлады да сүз озайтмады. — Ярар, — диде. Яшереп торасы түгел: авылда ямаулы кием дә кигән чак була. Яңгырлы салкын көзләрдә бәрәңге алган чакларда, юеш карлы буранда рельслар "теккәндә" бик тиз юешләнәсең. Алмашка ямаулы коры оекбаш бик ярап куя. Монда соң, монда утызлаган пар ертык оекбаш нәрсәгә?.. Рәсиме кайткач, Диләрә бу шөгылен ташлады. Оекбашларны, целлофан пакетка тутырып, кием шкафының аскы тартмасына куйды. * * * Диләрә буфетчы хезмәтенә тиз ияләште. Завод буфеты шактый бай икән. Монда өчпочмак та, төрлетөрле казылык та, чәй эчәрдәй тәм-том да җитәрлек. Апельсин, лимон ише җылы як җимешләре дә булгалый. Күзе уйный Диләрәнең, үзеңне тыеп, хәрәмләшми эшләве читен. Берничә ай эшләгәнче, хезмәтенең асылына тәмам төшенгәнче түзде ул. Аннары... Аннары әкрен-әкрен үлчәү тәлинкәсе утыз-илле грамм чамасы хәрәмләшә башлады. Әз-әзләп тә шактый җыела икән ләбаса! Зәкия ханымның өстәлендә затлы кабымлык, көньяк җимешләре һәрчак була башлады. Өйгә муллык керде. Рәсим дә, эштән соң ярый дигән булып, еш кына аракы кыстырып кайткалады. Диләрә белән бергә эчтеләр, бергә гәп кордылар. И-и, нинди рәхәт чаклар булган икән!.. Диләрә тирән сулыш алып офтанып куйды. "И-их! Шул мизгелләрне кайтарып булса иде хәзер... Рәсим белән гәпләшә-гәпләшә баш төзәтерләр иде дә... Юк шул. Юк инде... Рәсим дә, каенанасы Зәкия дә бу якты дөнья белән хушлаштылар..." Тормышлары ару иде инде. Соңгы елларда алар икесе дә, заводтан китеп, эшкә ресторанга урнаштылар. Рәсим — электрик, Диләрә официант иде... Шулай бер чама гына яшәп торганда, Рәсим генә чирләде. Төн буе бәдрәфкә йөреп, төннәре йокысыз үтте. Холкы үзгәрде. Бер дә юкка көнләшә башлады. "Күрше Гали белән нәрсә дип сөйләшеп торасың?", "Администраторның күптән сиңа күзе кызыша!" дигән нахак сүзләр белән Диләрәнең җанын ашады. Беркөнне Диләрә түзмәде: — Үзеңнең ирлегең булмаганга, ник мине талыйсың син, ә! — дип кычкырды. — Минем ни гаебем бар? Рәсимнең башына таш белән ордылармыни! Күз аллары караңгыланып китте. Әйе, җәрәхәткә учлап тоз салгандай булды. Кыргый адәм ерткычка ташланганда чыгара торган аваз салып, Рәсим үз-үзен белештермичә, Диләрәгә сугып җибәрде. — Әйе, син хаклы! — диде ул, бераз тын алгач. — Син дә әүлия түгел, — дип дәвам итте аннары. — Зөфаф киченә гыйффәтле булып килдеңме әллә? Диләрә бермәл телсез калды. Җанына ниндидер усал хис иңүен тойды. Рәсим гүя аның битенә төкерде дә, ул шул төкерекне җирәнә-җирәнә сөртеп алгандай булды. — Мине кем хатын итте соң? — диде ул, гарьлегеннән ни дияргә белмичә. — Балдан да татлы сүзләрең белән иркәли-иркәли, япь-яшь кызны алдаучы син түгелме соң?! — Тәрбияле кыз, таллыкка барып, өч атнага эшкә килгән егет белән йокламый. Мин сине калдырып та китә ала идем. Ә мин өйләндем. Кыз баланы елатмыйм, дип өйләндем. Артымны үбеп яшәргә тиеш син! Ана эт! Диләрәнең сулышы кысылды. Җанында кайнаган ачу акылын алды. Тешләрен шытырдатып Рәсимне сытардай, аның мин-минлеген юк итәрдәй сүзләр эзләде. Эзләде дә тапты. Кемнәндер ишеткән вакыйганы үзенә күчерде. — Әйе, мин — ана эт! — диде ул, ниһаять. — Әйе, мин гыйффәтсез килдем! Беләсеңме, күп еллар элек, мин балачакта ук, авылга радио үткәрүчеләр килгән иде. Шулар белән йоклап йөрдем. Ә син, миннән ун яшькә өлкән мужик, гыйффәтле белән гыйффәтсезне дә аера белмәдең! Диләрәнең явыз ялганы Рәсимнең мин-минлеген шартлатып уртага сындырды. Ул сыгылып төште. "Ә мин — ду рак, кыз баланы харап иттем дип... Вәт дурак, ә..." — дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, аракы шешәсенә тотынды... * * * Бәхетсезлек алып килгән чирне уртага салып сөйләшәсе-киңәшәсе урынга, алар икесе дә аракы белән дуслашты. Аракыга сер сыйды. Ул күңелләрне дә йомшартты, елатты да, җырлатты да... Чираттагы ялында Рәсим беренче тапкыр хатыны белән авылга кайтмады. Диләрә Рита белән генә китте. Беркөнне үги әтисе белән әнисе, Ританы ияртеп, гөмбәгә җыендылар. Диләрә өйдә үзе генә калды. Ул кыяр тозларга ниятләде. Шушы эш белән мәш килеп йөргән арада, берәү ишек шакыды. Керүчене күргәч, Диләрәнең исе китте... — Си-и-ин... — дип сузды ул. — Әйе, мин. Исәнме, Диләрә!.. Диләрә юеш кулын тиз генә алъяпкычына сөртеп алды да күреште. — Исән-сау йөрисеңме, Гәрәй? — Менә кайтканыңны ишеттем дә... Килдем... — Хәзер килүдән ни файда?.. — Син мине хыянәтче дисең инде. Беләм. Гафу ит... — Ярар, Гәрәй. Үткән яраларга кагылып, кабат сызлатмыйк. Утыр, әйдә. Чәй куям. Гәрәй куеныннан затлы шәраб чыгарып өстәлгә куйды. — Кавказ күчтәнәче. — Ялга бардыңмыни? — Мин анда яшим, Диләрә! — Ә-ә... Чәй куям, дигән сүзләрне Диләрә илтифат йөзеннән генә әйткән иде дә... Гәрәйнең, ялындырып тормыйча, түргә узуы бераз шикләндереп тә җибәрде. Күңелендә каршылыклы уйлар кузгалып алды: "Гәрәй — беренче мәхәббәте. Ә ул — ир хатыны. Килешеп бетәр микән?" — дип тә уйлады. Ничәмә-ничә еллар күрешмәгән дустыңны бусагадан борып җибәреп булмый ич, дип аклады ул үзүзен. Бергә утырып чәй эчүнең ни гаебе бар? — Синең ни хәлләрең бар? — дип, тынлыкны Гәрәй бозды. — Ару . — Болай тел дә ачылмый. Очрашу хөрмәтенә бер чәркә генә кабыйк әле, — диде Гәрәй. — Әйдә соң!.. Гәрәй, савытын бушаткач, ипи сындырып капты да сөйләп китте. — Беләм, Диләрә. Мин гаепле. Фәниянең мине кочаклауларына, иреннәре белән муеннарымны кытыкдауларына каршы тора алмадым. Бер минутлык ләззәт бәрабәренә сине югалттым... Беләсеңме, ул бит миннән тугыз яшькә өлкән! Мин — салага, аның кармагына каптым. Ул акушерка булып эшли иде. Иөклелеген раслатып, табибыннан белешмә алган. Калганын беләсең инде. Әти белән әни: "Баланы ятим итәсе түгел!" — диделәр. — Кемегез үсә соң? Улыгызмы, кызмы? — дип сорап куйды Диләрә. Бу сорау ирнең ачык җәрәхәтенә учлап тоз салгандай булды. Ачынудан кычкырып җибәрүен тоймый да калды. — Нинди ул! Нинди кыз! Балага узмады ул! Кысыр! Ялган белешмә алган... — Ах-х... Ела-а-ан... — дип сузды Диләрә. — Ела-ан... — Елан гынамы соң?! — дип, йодрыкларын йомарлады Гәрәй. — Бу хәлне белүгә түзмәдем. Шушы йодрыгым белән әйләндереп җибәрдем мин аны... Утыртты. Өч ел строгий режимда. Өч ел... Синең белән бергә корган илаһи хыяллар чәлпәрәмә килеп юкка чыкты. Мин упкынга тәгәрәдем... Диләрә Гәрәйнең хәлен аңлады. Яшьлек дустын язмышның рәхимсез ялгышлары упкыныннан алып чыгарга теләгәндәй: — Әйдә әле, Гәрәй, үзем сыйлыйм, — дип шешәдән стаканнарга шәраб койды. — Дөнья гел кара төстән генә тормый ич. Менә очраштык. Матур бер истәлек булып истә калсын!.. — Рәхмәт. Диләрә, кайтуыңны ишеткәч тә, сиңа килдем. Әйдә, бергә китәбез! — Ни-че-ек? — дип аптырады хатын. — Минем гаиләм бар. Синеке дә бардыр. — Минем гаиләм юк... Өйләнә алмадым... ...Алар әнә шулай очраштылар. Тагын ике елдан бәвел юлындагы яман шештән Рәсим дөнья куйды... * * * Диләрә елый-елый арды. Иреннәре иренгә ябышты, авызы кипте. Иртәнге чәйне дә эчә алмый калды бит ул. "Менә тудыр баланы, үстер, — дип өзгәләнде эченнән. — Бу таҗик егетен йортка керткәнче, болай ук кыланмый иде. Янәсе, минем эчүем иреннән оят. Нинди ир булсын ул? Җыен наркота сатучы Казанга тулды. Яшәргә урын, йокларга хатын кирәк! Менә сиңа ир!" Диләрә, урыныннан кузгалып, аркылы-торкылы аунап яткан пластик шешәләрне барлады. "Бәлки, әз генә булса да сыра, йә булмаса су калгандыр". Эт сөяк эзләсә тапмый калмас дигәндәй, бер-ике шешә төбендә шактый гына сыра табылды. Ул, урынына утырып, шул калган сыраны бик тәмләп эчте. Сусавы да бераз басылды. Ул шулай утыра торгач, йокыга талуын да сизми калды. Аңа кемдер кагылды. Кемнәрдер шаркылдап көлде — ул шул мәлдә уянып китте. Күзен ачып җибәрсә, янәшәсендә дүрт үсмер басып тора. — О-о, здесь баба! — диде берсе, русчалатып. Диләрә торып утырды, чәчләрен төзәткәләгәндәй итте дә үсмерләргә ипләп кенә эндәште. — Сәлам, егетләр! Сәгать ничә инде? Малайлар бер-берләренә карашып алды да, озынрак буйлысы: — Өч тула, — диде. — Рәхмәт. Егетләр, — дип, сүзен дәвам итте Диләрә, ялварулы тавыш белән. — Суыгыз юкмы? Бик эчәсем килә. — Ә нигә су гына? Бездә куәтлерәге дә бар, — дип, егетләнеп, җавап бирде озын буйлы. Озын буйлының җавабын ишетүгә, бер үсмер букчаны ачып җибәрде. Аннан аракы, шифалы су тулы шешәләр, ипи, кыяр ише яшелчәләр чыкты. Пластик стаканнарга аракы койдылар. — Әйдә, апа, җибәр, — диде кара бөдрә чәчле, һинд милләте кешеседәй чибәр үсмер. Диләрә кыстатмады. Болай да сүзгә саран булмаган үсмерләрнең теле тагын да ачылып китте. — Син нәрсә, апа, монда ялгыз утырасың? Ирең куып чыгардымы әллә? — диде берсе. — Ирем юк минем. Үлде, — диде Диләрә. — Әйдә, аны искә алабыз, алайса. — Әйдә ! Тагын эчтеләр. Эшсезлектән кызык эзләп йөрүче, дөнья гаменнән ерак, көч-куәтләре ташып торучы үсмерләрнең күзләре Диләрәнең күкрәкләре, ботлары тирәсендә уйный башлады. Озын буйлы аңа терәлеп үк утырды да сул кулы белән иңнәреннән алды. — Син, апа, ничава әле. Чәчләреңнән хушбуй исләре килә. Приятно. Диләрә эшнең кая таба баруын чамалады. "Сугышыргамы? Юк, сугыша алмый. Кычкырыргамы? Алар ничәү, ул — берүзе. Үтереп китәрләр, Алла сакласын". Шуңа күрә ул ипләп кенә: — Юк инде, егетләр. Минем сездән олы кызым бар инде. Әби инде мин!.. — диде. — И-и, нәрсә ул яшь арасы? — дип, уң учы белән хатынның күкрәкләренә кагыла-кагыла дәвам итте озын буйлы. — Әнә телектан күрсәтәләр! Хәзер яшь егетләр үзләреннән өлкән хатыннар белән яши. — Юк, инде, энем, — диде Диләрә, — кирәкми. Менә матур гына утырабыз бит. Әйдә, табынны дәвам итик. — Әйдә соң! Тагын эчтеләр. Озын буйлы тагын Диләрәне кочаклады. "Бу үсмер хатын-кыз белән гыйшык уенын шактый уйнаган, ахры, — дип уйлап алды хатын. — Кара син аның хәрәкәтләрен. Тәҗрибәле ирләр сыман кылана". — Егетләр, бераз читкәрәк китегез әле, — диде озын буйлы иптәшләренә. Малайлар бер-ике адым атлауга, Диләрәгә: — Син бүген безнеке инде, карышма! — диде. ...Малайлар аны тәмам арып хәлдән тайганчы көчләделәр. Аннары калган аракыларын эчеп бетерделәр дә китәргә кузгалдылар. Шулвакыт бөдрә чәч, ятим эт шикелле бөгәрләнеп агач төбендә тын гына шыңшучы Диләрәгә карап: — Апа, бу пакетны калдырам. Анда бер шешә су бар, эчәрсең, — диде. Малайлар китте. Диләрә ни үле, ни тере хәлендә аунап калды. Ул үзен кирәге калмагач чүплеккә чыгарып ташланган пычрак бернәрсә итеп тойды. Аның колагында — малайларның шапшак сүзләре, тәнендә — аларның оятсыз кул эзе. Менә шушы минутта ургылыпургылып агучы дәрья булсын иде. Диләрә шул дәрьяга керер иде. Юыныр, пакьләнер иде. Әй, юк!.. Бу пычракны дәрья сулары гына сафландыра алмас инде... Ул бит беркемгә дә кирәк түгел! "Әй Аллам! — дип үкседе Диләрә. — Ник тудым соң мин бу якты дөньяга?! Әйе, мин хаталандым. Берничә атнага эшкә килгән егеттән алдандым. Әмма каенанама ошый алмадым. Яратмады ул мине. Кабул итмәде. Каенанама үпкәләп тә булмый: үз әнием дә яратмады ич мине. Үз әнием була торып, авыр чакларда серем сөйләр, серем сыяр кешем булмады. Фәрештәдәй саф итеп күргән Гәрәй бар иде. Ул да хыянәт итте... Инде менә кызым куып чыгарды. Кайтып кермәскә кушты. Рәсим вафатыннан соң эшемнән кудылар. Эчкәнмен, имеш... Үзем генә эчтеммени! Бергә эчтек тә бит... Мине генә кудылар. Бозык администраторның оятсыз таләбен канәгатьләндерергә риза булсам кумыйлар иде... Ник яшим соң мин, газиз Аллам?!" Диләрә озак үкседе. Елый-елый, яше кипте. Бераздан торып утырды да малайлар калдырган пакетны актара башлады. Шешәдәге суны читкә алып куйды. Берике телем ипи, колбаса кисәген тотып карады. Пакет төбеннән бер төргәк тә чыкты. Ачып караса, җеп икән. Керләр элә торган җеп. Өр-яңа сатып кына алынган, күрәсең. "Пәкеләре юк икән, — дип сөйләнде Диләрә үзалдына. — Пәке белән ансат буласы иде... Теш белән үз кан тамырыңны үзең тешләп өзүе әллә ничек... Булдырып булмас... — Күз яшьләре тагын иреккә чыкты. Ул тагын үксеп-үксеп еларга кереште. — Шушы хәлләргә калырлык булгач, ник яраттың мине, газиз Аллам! Ник килдем соң мин бу дөньяга! Бәхетле бала булсам, үз әтием исән булыр иде. Әнием дә миңа болай кырыс булмас иде. Мин бит әнием белән серләремне уртаклашмадым. Бәлки, бәлки, мин үзем бик начармындыр? Бар йөрәгем белән сөйгән Гәрәем дә мине ташлады. Бу упкынга тәгәрәвемнең башы шул чаклардан башлангандыр да... Хәзер соң инде. Бу халәттә кая барырга, ничек яшәргә кирәк?.." Арырак үсеп утырган ак каенга карап, ул тынып калды. Бераздан торып басты да, малайлардан калган җепне алып, шул каенга таба атлады. Агачның өстәрәк торган ботагына тотынып аска таба тартты да кәүсәсенә җеп ыргытты. Җепнең түбән очына элмәк ясап, агачка ныклап бәйләде. Элмәкне муенына кидергән хәлендә тирә-якка күз салды. Тугызар, унар катлы йорт тәрәзәләреннән тонык яктылык сирпелә. Әледән-әле узып торган машина фараларының көчле нуры, бер мизгелгә генә булса да, дөнья матурлыгын искәртеп ала сыман. Каядыр этләр өргәне ишетелә. Урамда яшьләр музыка уйната, гамьсез шаркылдаша. Шул тавышлар, һәммәсе бергә буталып, җан өшеткеч авазга әверелә. Әйтерсең лә бар дөньясында кыргыйлык хөкем сөрә. Кайсы гына якка карасаң да упкын, упкын... Берәүнең дә беркемдә эше юк. Диләрә дә берьялгызы дөнья белән хушлаша. "Бәхил бул, кызым! — диде ул пышылдап кына. — Рәхәт яшә... И газиз Аллам, кичер мине! Мин бик бәхетле булырга теләгән идем дә... бәхетле була алмадым. Бәхетсезләр миннән башка да җитәрлектер..." Диләрә каен кәүсәсен иеп торган кулын ычкындырып җибәрде. Агач, биле авырткан кешедәй, әкрен генә турайды. Каен яфраклары ыңгырашкан кебек тоелды. Әйтерсең лә тормышта үз-үзен югалткан бу яшь хатынның гәүдәсен күтәрү аңа бик авыр иде... 2012, (cid:0)(cid:0)(cid:0) (cid:0) ПРЕЗИДЕНТКА ХАТ Менә ничәнче көн инде Гайфулланың башын бер уй бораулый: Президентка ничек итеп хат язарга? Нидән башларга? Җиткерәсе фикернең кайсысы ил башлыгы өчен мөһимрәк булыр? "Язып-язып та, язганнарың аның кулына барып кермәсә..." — дигән шикләнү дә бар. "Гайфулла абзый, син белгәннәрне Президент тиклем Президент белми дисеңме әллә!" — дип, хатыңны чүп кәрҗиненә генә салсалар? "һе, белгәч соң! — дип куя ул үз-үзенә. — Белгәч... Нишләп чарасын күрмиләр! Таркалды бит дөнья, таралды! Түбәсе ишелеп төшәргә торган черек йорт сыман!" Шулай үзалдына уйланып йөри торгач, катгый карарга килде ул: "Ни булса — шул! Язып карыйм әле! Борынгылар әйтмешли, ятып калганчы — атып кал! Гайфулла абзый кичтән бик әйбәтләп мунчада юынып чыкты. Иртәгесен, кунакка барырга җыенгандай киенеп, хат язарга утырды. Иң беренче чиратта ул колхоз тиклем колхозның таркалу мәсьәләсенә тукталырга ниятләде. Ул вакыттагы район җитәкчесенең халыкны шул тиклем оста итеп алдавына һаман да исе-акылы китә. "Кирәк бит, ә!" — дип, башын селкеп алды. Ул колхозны Шәмбулат авылы кешеләре оештырган лабаса! Аның әтисе дә сыерын, атын, өч баш сарыгын биреп кергән колхозга. Күрше Исмәгыйль абзый ике сыерын, ике атын биргән. Тагын әле ашлык җилгәрә торган җайланмасын да жәлләмәгән. Болар дан тыш, җир эшкәртергә кирәкле һәр эш коралы халыктан җыелган. Колхоздагы көтү-көтү терлек чынлыкта Шәмбулат халкыныкы иде бит! Инде килеп, сугыш елларында, аннан соң да авыл кешесенең "хезмәт көне" дигән бер тамгага эшләвен исәпкә алсаң... Исең-акылың китә! Киләчәк матур тормыш өчен дип, колхоз аякка бассын дип, күпме тир түгелгән, күпме газап чигелгән! Гайфулла үзе дә ун яшеннән шушы колхозда эшләде. Башта ферма бозауларын көтте. Аннары иптәш малае Рәүф белән икесенә ат көтүен ышанып тапшырдылар. И-и, ул чакларны онытып буламы соң?! Бер төнне алар атларны тау итәгендәге Ташкичү болынына алып бардылар. Болын авылдан ераграк булганга, артык тапталмый, малкайлар утларга яшеллек була. Рәүф белән икесе учак ягып җибәрделәр, өйдән алып килгән дүрт-биш бәрәңгене көлгә күмделәр. Ут каршында тыныч кына гәпләшеп утырган бермәлне атлар пошкыра, тынычсызлана башлады. Гайфулла сикереп торып читкәрәк күз салуга, тыны кысылды, маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Алар яккан учактан ун-унбиш адым гына арырак бүреләр утыра иде. — Рә-әү-үф! — дип кычкырып җибәрде ул, җан ачысы белән. — Атларны җый! Ат — акыллы хайван. Хәлне тиз аңладылар. Рәүфнең чыбыркысы шартлауга, учак янына тупландылар. Рәүф белән Гайфулла, озын коры торык очына ут алып, бүреләр белән атлар арасына басты. Алар таң сызылганчы шулай көтүне саклады... Ул чактагы кичерешләрне бүгенге малайлар уйларына да китерә алмый... Аларга балачактан ук өлкән булырга язгандыр шул... Ачлы-туклы хәлдә, муеннарына тубал асып, алар чәчү чәчте. Ул сугыш еллары... Аларны күз алдына китерү белән, күңел тула, күзләрдән яшь чыга... Түзде халык. Эшләде. Инде Аллага шөкер, күмәк көч белән төзелгән күмәк хуҗалык миллионер булды. Менә шушы ирешелгәннәрне бер селтәнүдә юк иттеләр дә куйдылар! Бу борылыш Гайфулла абзый өчен бик четерекле һәм дә бик караңгы иде. Гайфулла абзый чигәсенә таянып уйга калды. Әйе, бүгенгедәй күз алдында. Узган гасырның туксанынчы еллары уртасы иде. Иң элек халыкка хезмәт хакы бирми башладылар. Колхозның өч ферма тулы сыеры һәр көн саен сөт бирә. Сөтне май заводына тапшырып торалар. Болардан тыш, дүрт ферма тулы дуңгыз бар бит әле. Аларны да, үрчетеп, симертеп, ит комбинатына озаталар. Бозауларны, сарыкларны, тавык-чебешне санаган да юк. Ә түрәләр оялмыйлар да: күзгә карап, акча юк, диләр. Әйтерсең авыл җитештергән азык-төлекне шәһәр халкына бушка бирәләр! Кичләтеп капка төпләренә чыгып тәмәке көйрәтүче ир-атлар телендә дә, күрше-күләнгә кергән хатын-кыз телендә дә бер җөмлә: "Хезмәт хакы алган юк! Белмим, ничек яшәргә?" Тора-бара халыкның колхоз рәисенә дә ышанычы бетте. Авылда: "Район җитәкчеләре белән берләшеп, үз кесәсен калынайта ул!" "Без бит — гади халык! Түрә булмаганнарны "гади халык" дип кенә җибәрәләр бит!" "Алар катлаулыдыр шул! Тумаган оныклары өчен дә байлык туплыйлар..." Әнә шулай халыкның сабыр савыты айкалып-чайкалып торган беркөнне җыелыш җыйдылар. Килде халык. Клуб шыгрым булды... Сәхнә уртасындагы кызыл япмалы өстәл артына колхоз рәисе, районның хакимият башлыгы, тагын бер таныш түгел ир-ат килеп утырды. Җыелышны колхоз рәисе ачып җибәрде. Башта ул, колхозда тырышып эшләгәннәре өчен, авылдашларына рәхмәтен җиткерде. — Күрше-тирә авыллардан күпкә алдан газ керттек. Су торбалары суздык. Хәзер һәрберегезнең йортына чишмә суы килә. Шәмбулат төзекләнде. Биек-биек кирпеч йортлар калыкты. Яңа мәктәп, мәчет төзелде. Бу — сезнең хезмәт, авылдашларым! Рәхмәт, сезгә! Инде менә үзегезгә мәгълүм: дөньялар үзгәрде. Илдә — кризис. Илдәге упкын дулкыны безгә дә китереп бәрде. Без дә шул агымда. Кризис дип тормый. Тормыш дәвам итә. Безгә дә ничектер тернәкләнергә кирәк. Итләч гәүдәле, йомры башлы, тәбәнәк буйлы, табак битле ир-ат урыныннан торып басты. — Иптәшләр, — диде ул, итләч иңбашларын сикерткәләп. — Дөньяга яңа заман килде. Без дә яңача уйларга, яңача яшәргә тиеш булабыз. — Хезмәт хакы алмыйча, ашамыйча-эчмичә... генәме? — дип кычкырды арткы рәттә утыручылар арасыннан берәү. Халык пырхылдап көлеп алды. Хакимият башлыгының йөзе генә җитди калды. Әлеге сүзләр аның бер генә нерв җепселенә дә тәэсир итмәде. — Без элеккегедән күбрәк хезмәт хакы алырга һәм... күпкә әйбәтрәк яшәргә тиеш! Менә сезнең каршыгызда кунак утыра. — Хакимият башлыгы янәшәсендәге башын такыр калдырып чәчен кыркыткан куе кара кашлы, калын иренле 35 — 40 яшьләр тирәсендәге иратка ишарәләде. — Ул — бүген генә кунак. Киләчәктә сезнең тулы хокуклы хуҗагыз булыр. Чыгышы белән ул — күршегездәге Гуськово авылы егете. Казанда яши. Александр Фёдорович Гуськовода авыл хуҗалыгы корпорациясе төзергә ниятли. Шушы корпорациягә Шәмбулатның кушылуын да тели. Шул чакны, клуб эчен тутырып, арткы рәттәге тавыш тагын яңгырады. — Юк бит инде ул Гуськово авылы! Корпорациясен кем белән төзесен ул анда! Анда бары унлап пенсионер яши торгандыр! Әйтелгәнне хуплап, халык шаулаша башлады. "Аңа эшче кирәк! Менә шул!" "Үз Гуськовосында теләсә нишләсен, безгә кагылмасын!.." Бу шау-шуны туктату өчен, колхоз рәисе Имами тагын торып басты: — Иптәшләр, тәртип! — диде ул, шактый дулкынланган тавыш белән. Болай кычкырышып кына эш барып чыкмый бит! Мәсьәлә болай тора. Бүгенгесе көндә колхоз кассасында бер тиен акча юк. Алда — язгы чәчү. Ягулык юк. Район да бирә алмый. Александр Фёдоровичта акча бар. Казанда ул — зур холдинг җитәкчесе. Ул безгә ярдәм итәргә тели. Халык ул чакта "холдинг" сүзен аңламаса да, "акча" дигәнен колагына тиз элде. — Менә! — дип аваз салды Гайфулланың күршесе Миңлегөл, як-ягына күз ташлап. — Корпорация ни безгә, колхозы ни! Хезмәт хакын гына түләсеннәр! Хикмәт исемдә түгел, акчада! Миңлегөл ханымның сүзе Инсаф әфәнденең күңеленә сары май булып ятты. "Әһә, су агымы юлын тапты, ахры", — дип уйлап алды ул эченнән. Сөенеченнән, түзмичә, Имамига игътибар итмичә, үзе сөйли башлады. — Апа бик дөрес әйтә. Хикмәт исемдә түгел, хикмәт — эшне оештыра белүдә. Аннары бит бу адым мәңгелеккә түгел. Сезнең җирләрне Александр Фёдорович кырык тугыз елга арендага гына ала. Шушы чор эчендә Шәмбулат гөрләп чәчәк атарга тиеш... Ризалашты халык. Биш мең гектардан артык сөрүлек җирләрен, сыер, дуңгыз, бозау, тавык фермаларын, йөк машиналарын, трактор-комбайннарын, мастерскойларын биреп, "корпорация"гә кушылды. Килешү кәгазен укуны берәү дә таләп итмәде... Берничә ай Александр Фёдорович сүзендә торды. Ай саен ике-өч мең сум тирәсе хезмәт хакы түләп барды. Савымчылар арасында хәтта бишәр мең сум алучылар да булгалады... Беркөнне Шәмбулатка телевидение хезмәткәрләре килеп төште. Савымчы кызларның эшен күрсәтмәкчеләр икән. Кызлар да хезмәт хакларыннан канәгать, эш шартларының уңайлыгы турында да берничә җөмлә әйтергә тиеш икән. Әмма бер генә савымчы да мондый чыгыш ясарга теләмәгән. Мәдинә исемлесе, журналистның йөзенә бәреп, турыдан-туры болай дигән: — Мин "юк"ны "бар" дип әйтә торган кеше түгел. Сез менә җитешсезлекләрне күрсәтәсе урынга, шушы ялганчыларны мактарга җыенасыз! Хезмәттәшләре Мәдинәне яклаган. Тапшыруның үзе теләгәнчә ансат кына барып чыкмаячагын чамалаган Александр Фёдорович Мәдинәне эшеннән куган. "Менә сиңа — демократия! Менә сиңа — сүз иреге! — дип, яңагына учы белән чәпелдәтеп алды Гайфулла абзый. — Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов дөрес әйткән бит! Хак әйткән: "Коллыктан да яманрак ул бездәге мөстәкыйльлек!" — дигән бит. Мәдинәне эшсез калдырып шәһәргә китәргә мәҗбүр иткәч, кызларының каршы торучанлык көче кимеде. Өч бала белән тол калган савымчы и мактады инде Казлыевның корпорациясен... "И-и, безнең илдәге ялган дәрьясының очы-кырые юк шул... — дип башын чайкады Гайфулла абзый. — Анда керсәң чыгармын димә... Анда безнең ише гади халыкны батыралар гына... Кара әле, дип үз-үзенә мөрәҗәгать итте ул. — Гади халык дигән атама уйлап таптылар. Элек тә "простолюдина" дигәннәр бит. Кенәзләр, графлар ише дәрәҗәлеләр генә үзләрен чын кеше итеп исәпләгән. Хәзер менә түрәләр... үзләрен генә лаеклы кеше итеп исәпли... Гайфулла абзый, каләм очы белән маңгаен ышкып, озак уйланып утырды. "Нүжели Президент тиклем Президент боларны белми икән? — дип сорады ул үз-үзеннән. Белмәскә дә мөмкин. Барысын да каян белеп бетерсен! Әнә бит безнең авылның бар байлыгын арендага гына алабыз, диделәр дә... нишләттеләр!.. Бер шәмбулатлылар гына төп башына утырып калгандырмы?.." Шушы мәлне Гайфулла абзыйның күз яшьләре чәчрәп чыкты. Шәмбулат авылы барлыкка килгән көннән алып, аның ничәмә-ничә буын әби-бабасы шушы җирне эшкәрткән, шушында иген иккән. Бу җирләр әбибабайларның маңгай тирләре белән ябылган лабаса! һәм... Ул җир бүген синеке түгел!.. Моңарчы мөлаем гына йөргән Александр Фёдорович телевидение вакыйгасыннан соң үзенең чын хуҗа икәнлеген ачыктан-ачык сиздерә башлады. Иң элек ул таналар фермасын Гуськово авылына күчерде. — Эшлисегез килсә, Гуськовога йөрисез, — диде ул терлекчеләргә. Кызлар хуҗа кушканны тыңлап та карады. Махсус транспортың булмаганда башка авылга кем эшкә йөрсен? Кызлар терлекчелекне генә түгел, авылны да ташлады. Шәһәргә киттеләр дә "алып сату" белән шөгыльләнә башладылар. һи-и, кем әйтмешли, монысы әле баласы гына булган икән, мичтә икән анасы! Беркөнне каяндыр килгән әзмәвердәй ир-атлар йөк машинасы, трактор ише бар техниканы Гуськовога озатырга кереште. Элеккеге колхозның мастерское тирәсендә тимер-томыр да калмады. Ул кичне агроном Талип Казаннан кайтып килә иде. Шәһәрдә эшли ул хәзер. Бер шәхси фирмада каравыл тора. Авыл башына җитәрәк чишмә тавы өстендә кайнашучы ике ир-атка күзе төште аның. "Болар ни кылып йөри икән монда? Кешеләрен дә танымыйм", — дип уйлап тукталды ул. Тукталуның Талип өчен сәбәбе дә бар. Бу чишмәдән торбалар аша авылга су килә. Куелган насосның куәте әзрәк. Өстәге урамнарга су менеп җитми. Талип, шәһәрдәге дус-ишләре ярдәмендә көчле су суырткыч табып, аны тау башына куеп торганнар иде. Таныш түгел ике ир-ат нәкъ менә шушы яңа насос тирәсендә кайнаша. Түзмәде Талип, шунда китте. — Саумы, егетләр! — диде ул, тегеләрне сәламләп. — Ни эш кырып йөрү? — Әй, кырган юк ла, — диде егетләрнең берсе, төкереген чертләтеп. — Менә шушы насосны Гуськовога алып кайтасы идек. — Гуськовога? — дип кабат сорады Талип, ялгыш ишетмимме дигәндәй. — Гуськовога, Гуськовога, — диде икенче ир. — Кем кушты? — диде Талип, ачуын чак-чак тыеп. — Кем булсын! Хуҗа! — диделәр ирләр икесе берьюлы. — Сезнең хуҗагыз нәрсә кушкандыр! Минем анда эшем юк! — диде Талип, тешләрен кысып. — Әмма насоска тимисез! Минем насос бу! — Без әмерне үтибез инде, агайне. Башны катырма, яме. Әйдә, Сашок тот! Машинага салабыз! Егетләр икәүләшеп насоска ябышкан гына иде, Талип берсенең кулын кысып тотты. — Кит, твою!.. — дип сүгенде егет. — Син сүгенеп кенә калма. Кыйна мине! Үтер! Насосны аннары алып китәрсең! — Паша, әйдә, киттек, — диде Сашасы. — Пусть сами разберутся. Александр Фёдорович Казлыевның корпорациясе өч ел яшәде. Шушы вакыт эчендә элеккеге миллионер колхозның бер генә тракторы да, бер генә йөк машинасы да, бер генә комбайны да калмады, һәммәсе үзләштерелде... Элеккеге сыер, дуңгыз, тана, бозау фермалары урынында — ташландык хәрабәләр. Алар өстендә, икешәр метрга буй җиткереп, алабута, кычыткан, тигәнәк ише әрсез үсемлекләр җилдә тирбәлә... "Вәт, малай, ә! — дип куйды Гайфулла абзый. — Белә микән боларны хөрмәтле Президент әфәнде? Белсәләр... шушы тиклем хуҗасызлыкка ник юл куялар? Урам этләре ара-тирә өрә торды, адәм балалары үз зарын үзе күтәреп йөри торды. Шулай өч ел вакыт узып та китте. Беркөнне таң тишегеннән Гайфуллаларга күршеләре атылып килеп керде. — Малай, теге Казлыев дигәннәре безнең Шәмбулатны саткан, ди! Башта Гайфулла, бу кортка саташамы әллә дигәндәй, күршесенә аптырап карап торды. Аннары гына: — Ни сөйлисең син? — дип соравын бирде. — Шәмбулатны Казлыевның шәхси милке дип белдеңме әллә? Миңлегөл аңа каршы үзенең ишеткәннәрен тезеп бирде. — Арендага гына бирәсез, дип алдаганнар безне! Теге чакта ук саткан булганнар! Кичә райуннан тагын бер бай килгән. Зиратыгызны сатыгыз, дип әйтеп әйтә, ди. Мондый хәбәрләрдән Гайфулланың башы әйләнеп китте. Ул, чайкалып, йомшак кәнәфигә килеп утырды. Бераз тын торгач, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды. — Кара инде, ә... Адәм баласының мәңгелеккә күчәсе ике метр җирне дә сатып, акча ясамакчылар микәнни?.. Әллә бу "байлар" дигән катламда кешелеклелек сыйфатларының бер мыскалы да калмады микәнни? Шәмбулат җирләренең яңа хуҗага сатылуы авыл халкы күңеленә өметсезлек томаны сарды. — Болай булмый бит инде, җегетләр, — дип аптырашты капка төбендәге эскәмиягә утырып тәмәке көйрәтүче ир-атлар. — Башта ук сатканнар! Ә акчасы кем кесәсендә? — Райунга барып юрист белән сөйләшергә кирәк, — дип киңәш итте Гайфулла. Бардылар районга. Таптылар юристны. Үзе яшь кенә татар егете икән. Рус сүзләрен еш кулланып сөйләнәсөйләнә, агайларга җыелыш беркетмәсен тоттырды. — Вот. Изучайте. Җыелыштагылар единогласно кул күтәргән. — Улым, хәзер берни кылып булмыймы инде? — дип, юристның күзләренә мөлдерәп карады Гайфулла. — Безне алдаганнар бит. Арендага гына бирәбез, диделәр дә... Колхозның бар мал-мөлкәте сатылган булып чыкты. — Жизнь продолжается, бабай. Кайгырма, — диде аңа каршы егет. Авылның яңа хуҗасы, су буендагы үзән урынны сайлап, эшне үзенә нигез корудан башлады. Шәмбулатлылар аның бу гамәлен яхшыга юрады. "Аллага шөкер. Йорт җиткереп, монда яшәргә ниятләгән хуҗа яман булмас", — диештеләр. Ул елны җәй коры килде. Бәрәңге сабаклары июль аенда ук саргайды. Сабан ашлыгы да мактанырлык булмады. Халык элеккеге гадәт буенча тырышты. Хуҗага эшлибез дип, телләреннән ялгыш та бер сүз төшмәде. Колхозда эшлибез, дип сөйләштеләр. Ул арада инеш буендагы үзәнлектә яңа йорт калыкты. Моңарчы Шәмбулатта мондый йорт юк иде. Әле кыйммәтле кызыл кирпечтән салынган ике катлы бу өй өч якка да карап тора. Өрәңге яфрагы тарагыдай як-якка кайчылап эшләнгән. Койма баганалары да затлы кирпечтән. Уңайлыклары белән нәкъ шәһәрдәгечә: суы кергән, туалеты янәшәдәге инешкә генә ага... Бу коры елны шәмбулатлыларны тетрәндергән тагын бер вакыйга булды. Хакимият башлыгы Дәүләтханов әфәнде элеккеге авыл Советы рәисен урыныннан алып, икенче тәҗрибәсез яшь егет белән алыштырды. Халык, моңа һич риза булмаса да, каршы әйтергә базмады. Хәзер сиңа элеккеге вакыт түгел... Әз генә ризасызлыгыңны белдерсәң: "Син бүтән эшкә килмә, эштән китәсең!" — генә диләр. Хакимияткә каршы сүз әйтми торган, аның "ә" дигәнен "җә" дип җепләп торучы кеше кулай. Менә шул яшь рәис янына печәнгә төшәр алдыннан гына, Гайфулла абзыйлар мөрәҗәгать иткән юрист килеп керде. Рәис белән җитди генә исәнләшкәч, портфеленнән әзер документлар алып, өстәлгә куйды. — Шәмбулатның, — ди ул, документларын берәмберәм актара-актара, — йөз гектарга якын болыны бар икән. — Бар, — ди рәис, кунакның сүзләрен раслап. — Шимә елгасы буенда. — Так точно. Шимә елгасы буенда. Ә сез беләсезме, бу урын — күрше район территориясе. — Булса соң! Бу болын — гомер-гомердән Шәмбулатныкы. — Но это незаконно, дорогой... Незаконно. — Ничек инде незаконно булсын! — ди авыл җитәкчесе. — Мин районга барам! — Нигә районга барырга? — дип, каһкаһәле елмайды юрист. — "Район" — каршыңда утыра бит. Син, дорогой, менә шушы документка кулыңны гына куй. Аннары бу болын үзеннән-үзе законлаша. Авыл Советы рәисе өч данәдән торган документларга имзасын салды. Шул рәвешчә, шәмбулатлылар Шимә елгасы буендагы печәнлектән дә колак какты. Гайфулла, бу башбаштаклыклардан җаны әрнүгә түзә алмыйча, урыныннан торып, әрле-бирле йөри башлады. Аннары телевизорны ачып җибәрде. "Яңа гасыр" каналында бик актуаль тема күтәреп, мәш килеп бәхәсләшкән булалар, туган телне ничек саклау турында сөйлиләр. Имеш, парламентта ниндидер законнар кабул ителсә, шәһәрләрдә татар мәктәпләре күбрәк ачылса, туган телне саклап калып була икән. — Сезнең сүздә дә хаклык бардыр, — диде Гайфулла, студиядә утыручыларга җавап итеп. — Тик сезнең фикерләрегез нигезсез генә итеп өй салып маташкан шикелле. Телнең нигезе аның, балакайларым, — авыл! Авыл бетә икән, туган тел дә бетә. Ә авылларны хәзер бетереп утыралар. Ә авыл ник бетә? Эш юк! Моңа менә Шәмбулат бик зур мисал! Ә республика күләмендә ничә авыл Шәмбулат хәлендә калган? Заманында өчәр параллель сыйныфлар белән укыткан мәктәп хәзер ябылу алдында тора! Хәзер инде әнә гаиләләр таркала башлады. Ирләре шәһәргә эш эзләп китәләр дә шундагы тол хатыннарга йортка керәләр!.. Иң элек авылның җирләрен үзләренә кире кайтару турында, терлек фермаларын торгызу турында кирәк ул закон! Ни кызганыч, телевизордан чыгыш ясаучылар Гайфулла абзыйларының әрнеп-әрнеп сөйләгән зарын ишетмәде шул. Шәмбулат хуҗалыгының яңа хуҗасы өч якка карап торган мансардалы йорт та салгач, халык аны, монда төпләнер, үзебезнеке булыр, эш урыннары турында да кайгыртыр, дип өметләнгән иде. Өметләре генә акланмады. Колхозның ике йөз башлы умарталыгын, җыеп алынган ашлыгын һәм... яңа җиткергән йортны миллион сумга сатты да китеп барды. Авыл хуҗалыгын күтәрү өчен, дәүләтебез зур суммада акча да бирә икән бирүен. Монысын Гайфулла телевизордан үзе ишетте. Тик менә Шәмбулат кырларына да, Шәмбулат терлекчелегенә дә ул ярдәм килеп җитми. Гайфулла абзый, каләмен өстәлгә куеп, тәрәзә каршысына килеп басты. Ул тагын үз-үзенә шул ук бер сорауны бирде: "Нүжәли Президент боларны белми икән, ә?" Тәрәзәдән караса, каршыдагы Гөлҗамал карчыкның капка төбенә күзе төште. Аның ир уртасы яшенә җитеп тә өйләнмәгән малае бар. Шул Гөлҗамалның Сәгыйте, тагын ике ир-ат аракы чөмерәләр иде. "Да-а-а, — дип куйды Гайфулла. — Да-а-а... Нинди уңган механизатор иде. Бетте. Эшсезлек ир-атны бетерә, юкка чыгара. Элек өй салырга, өмә үткәрергә үзеңә бик кирәккә көмешкә кусаң да, штрафка тартырлар иде. Хәзер? Хәзер әнә очсызлы спирт алып кайтып саталар. Шәмбулатта гына ике ир агуланып үлде, тагын берсе кыш көне юкка чыккан иде... Яз көне ташу вакытында бозлар арасында пәйда булды. Тикшергән кеше дә юк. Әллә... ахырзаман дигәннәре башланды микән?" — дип куйды Гайфулла абзый үзалдына. Ниһаять, ул хатын язып бетерде. Бик пөхтәләп бөкләп конвертка тыкты. Конверт клеен юешләп ябыштырыйм дип, телен дә чыгарган иде. Кинәт башына бер уй килде. "Тукта әле, — диде ул үз-үзенә. — Авыл Советы рәисенә дә укытыйм. Надан башым белән сәяси хаталар китә күрмәсен". Авыл Советы рәисе Гайфулланың хатын укып чыкты да болай диде: — Президент синең хатыңны укыр да дөньялар үзгәрер дисеңме? — һе, — диде Гайфулла. — Үзгәрер дип... Алай ансат кына үзгәрмәс инде ул... Чир бит таралганда гына тиз тарала. Ә дәвалавы озак... Бик озак. Белеп торсын, дим! — И Гайфулла абый, Гайфулла абый, — дип, рәис аның иңнәренә кагып алды. — Шәп кеше син! Дөрес кеше. Тик менә андагылар. — Рәис, имән бармагын түшәмгә таба юнәлтеп. — Андагылар безнеңчә фикер йөртми шул. Алар бер төрле уйлый, икенче төрле сөйли, өченче төрле эшли... Гайфулла абзый рәиснең сүзләренә каршы ни дип әйтергә дә белмәде. Ул калтыраган куллары белән хатны кабат конвертка тыкты да ипләп кенә түш кесәсенә салды. "Элемтә бүлегенә барыйм әле. Кызлар әдрисен язып җибәрерләр. Ниткән, бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләү ди ул! Белеп торсыннар!.." 2013, август КОМГАНЧЫ НОГМАН УҢЫШЫ Лира икенче көн инде, урын-җирен дә җыймыйча, караватында ауный: үз-үзен кая куярга белмичә бәргәләнә, йөрәге сулкылдый. Башта ул, сабый баладай, үкси-үкси елады. Аннары бераз тынычлангандай да булды. Тик иренең хыянәтеннән әрнүле гарьләнүе басылмады. "Үзем дә җебегән инде! — дип сөйләнде ул. Капкасына тибә-тибә тавыш чыгарасы иде. Тәрәзәсенә таш томырасы иде. Алай кылансам кертер иде ул мине. Үзе җитәкләп алып керер иде. Җыелсын иде халык. Күрсеннәр, белсеннәр иде кабахәтнең чын йөзен. — Кыла алмаган гамәленә үкенеп, шулай үзалдына бераз җенләнгәч, бу уйларына ул үзе үк каршы төште. — һай, Аллам! Тәрәзә ватып кына Ногманны акылга утырта аламмыни? Мине гаепләрләр, аны акларлар. Кара бу дөньяга! Асты өскә килгән. Телевизорда да "матур", "күркәм", "чибәр", "сылу" ише җанга җылы бирә торган сүзләр юкка чыкты. Хатын-кыз турындагы бәһа "сексуальный" дип кенә әйтелә. Башлангыч сыйныф укучылары да "сикис-микис" уены уйный... һай, Аллам! Кая барабыз без? Урман саен түрәләр өчен махсус мунча, махсус йортлар..." Ир бирмәк — җан бирмәк, ди халык. Бу мәлдә Лира әнә шул халәттә иде. Элек, Ногман сантехник булып эшләгән чагында, җитәкчеләрнең халык турында "кайгыртучан" сүзләренә ышанып яшәде ул, киләчәккә өмет белән карады. Ә хәзер... Башындагы уй йомгагын бер сүтеп, бер чорнап арыгач, Лира күз төпләрен дымландырып торган яшьләрен кул сырты белән сөртеп алды. Аннары тумбочка өстендәге көзгегә текәлде. Ике тәүлек эчендә сулып, агарынып калган йөзен учы белән сыпырып җибәрде. Тумбочка өстендә генә торган кремны, алып, әкрен генә битенә сөртә башлады. Бу кремны ул Париждан алып кайткан иде. Үзеннән-үзе Ногманының Парижга туристик юллама алып кайткан көне күз алдына килде. "Карчык, менә сиңа миннән бүләк! Дөнья күреп кайт", — дигән иде Ногман, аның битеннән пәп итеп. Ул мәлдә Лирадан да бәхетле кеше дөньясында булмагандыр кебек иде. Ул шатлык күкнең җиденче катына менеп җитәрлек иде. Шул Ногман аны башкаларга алыштырсын инде! Бу хакта кешедән ишетсә ышанмас та иде... Ә үз күзләреңә ничек ышанмыйсың? Лираның ишеткәне бар иде барын. "Иргә ышанма, Иделгә таянма!" — ди дөнья күргән хатыннар. Лира ышанып яшәде шул. Аның җанын сыкраулы көчле өермә бөтереп алды да тын юлларын кыса-кыса тузгытып ташлады. Хыянәттән, ялгызлык чарасызлыгыннан аптырап калган Лира тагын мендәренә ауды. Кем беләндер сөйләшеп, ачу катыш сагышны бушатасы иде. Бу халәтне ул аермачык аңлады. Ногман, салым хезмәте башлыгы итеп билгеләнгәнче, дус булып, аралашып яшәгән Гөлсем белән Хәлимә бар инде. Лира, Гөлсем һәм Хәлимә яңа гына ачылган мәктәпкә өчесе дә бер елны килде. Өчесе дә — башлангыч сыйныф укытучылары. Яшьләре дә бер чама, хезмәтләре дә бертөрле булгангамы, алар бик тиз дуслаштылар. Ирләре дә уртак тел тапты, балалар да бергә үсте. Бәйрәмнәрдә һәрчак бергә утырдылар. Хәлимәнең ире — Саба ягында туып үскән Рәис исемле егет — менә дигән баянчы. Негр халкыныкыдай кара, вак бөдрә чәчле Хәлимәне җырның үзенә үрелеп үскән сылу диярсең. Йошкар-Ола шәһәрендә мари белән урыс арасында үссә дә, татарның бар җырын белә. Гөлсемнәр дә бик талантлы. Үзенчәлекле, күңелле гаилә. Гөлсем — үзе Казан кызы. Ике калын толымы биленә төшеп торган, чем-кара кашлы, кара күзле, киң маңгайлы ханым әллә тыйнаклыгы, әллә алсу йөзе, әллә сөйкемле елмаюы белән үзенә тартып тора. Республика гәзитләре редакциясенең берсендә хәбәрче булып эшләүче ире Дамир да — бик күркәм кеше. Сөйли башласа, теле телгә йокмый. Мәгълүматлы. Язучылар, артистлар, журналистлар турындагы йөремсәк мәзәкләрне сөйләп, көлдереп бетерә. Бу гаилә биюгә һәвәс, парлап грузин халкы биюен дә, һинд халкыныкын да менә дигән итеп башкаралар. Ногман белән Лира тамашачы ролендәрәк. Лира әле бераз җырлый да, биеп тә ала. Ә Ногманнан юк инде, берни юк. Аңа сүз бирсәләр: "Җәмәгать, минем хатын махсус тост әзерләп килде", — ди дә бар җаваплылыкны Лира өстенә сала. Нишләсен, Лирага ерып чыгарга туры килә. Дамир белән Рәискә сокланып, Ногманына җене чыккан чаклары шактый булды аның. Әйе, әйе, хезмәттәшләре Хәлимә белән Гөлсемнән бераз көнләшә дә иде бит ул. Рәис белән Дамир сүз арасында хатыннарына игътибар да итеп ала. Ә хатын-кызга әз генә җылылык булса, шул җитә: ул эчтән балкый, матурлыгы тышка бәреп чыга. Лира иренең авызына су капкандай утыруын аның укымышсызлыгыннан күрә. Кунактан кайткач, хатынының ризасызлыгы, иптәшләреннән көнләшүе тавыш булып куба. Шушы тавышларның берсе аларның тормышына үзгәреш кертте. — Табында күзле бүкән шикелле утырдың инде, — диде Лира, эчендәге бар ачуын иренә тондырырга теләп. Хатынының холкына шактый күнеккән Ногман исе китмичәрәк кенә җавап бирде: — Күзле булгач, әйбәт ич инде. Димәк, күрә. — Ха! Сөйләнеп тора бит әле! Синең шул өйдә генә телең бар! Рәис белән Дамирга кара син! Берсе хатынына "гөлем" дип тора, икенчесе "хәләлем син, җаным син" дип, яратуын белдереп тора. Мин генә, ирле хәлемдә, тол хатын сыман моңаеп утырам. — һе, — диде Ногман, хатынын тынычландырырдай сүз тапмыйча. — Мин алар шикелле учёный түгел бит, карчык. Мин — рабочий класс! — Рабочий, имеш! — дип элеп алды Лира. — Комган син! Комганчы Ногман! Комган, комган авызынборынын йомган! Менә шул! — "Комган"га түгел, "кәстрүл"гә кияүгә чыгасы идең. — Ногманның сабыр савыты тула башлады. Аның да нервлары тимерчыбыктан үрелмәгән ләбаса. Ул барыбер, бар көчен туплап, сабыр булырга тырышты. "Бу тиле ник инде әти-бабайларга сүз тидерә? — дип уйлады ул, ятагына үрмәли-үрмәли. — Әйе, аның бабайлары комган ясаган. Әтисе мәрхүм дә комганчы иде. Ул ясаган комганнарны сатып алырга тирә-юньнән килерләр иде". Ул арада Ногманның уйларын өй һавасын уртага ярып яңгыраган Лираның тавышы бүлде. — Җизнәң министрлыкта эшли. Гади хезмәткәр генә түгел, бүлек мөдире! Сине укырга кертә ала бит ул. Барып сөйләш. "Укырга!" — дигән сүзне ишеткәч, Ногман яткан җиреннән торып утырды. — Укырга? — дип гаҗәпсенде ул. — Утызга җиткәч, кем укысын, тиле! Аннары бит әле мин укысам, синең хезмәт хакың белән ачка тәгәрәп үләбез. — Үлмибез! — диде Лира, нык итеп. — Синең шикелле акыллы башлар читтән торып укый! — Ногман каршы сүз әйтмәде. Хатын иренең иңенә кулын куеп, йомшак булырга тырышып, сүзен дәвам итте. — Үзең уйлап кара әле: гомер буе бәдрәф торбасы чистартып, унитаз куеп йөрерсеңмени? Лира хаклы булып чыкты. Ногманны җизнәсе укырга да кертеп җибәрде, әйбәт кенә итеп эшкә дә урнаштырды. Финанс-экономика институтында читтән торып укып, диплом алгач, Ногманны Наратлы Үр район үзәгенә салым хезмәте җитәкчесе итеп билгеләделәр. Әнә шул көннән Ногман Наратлы Үрдә яши башлады. Лира районга күчәсе итмәде, мондагы эшен ташламады. Эшкә йөрергә мәктәбе дә якын, фатирны да ялгыз калдырасы килмәде. Аннары Ногман да җәһәннәм читендә түгел, янәшәдә генә. Атна уртасында да кайта. Ә ял көннәрен һәрчак бергә үткәрәләр иде. Ногман Наратлы Үрдә яши башлагач, акча җиткерә алмыйча, очын очка ялгап яшәүгә чик куелды. Тормыш күзгә күренеп рәтләнде. Лира Парижга, Лондонга сәяхәт кылып кайтты. Төркиядә, Израильдә ял итте. Ногманның 50 яшьлек юбилеен Наратлы Үрдә үткәреп кайтканнан соң, Хәлимә белән Гөлсемгә Ногманының уңышлары, ирен ничек хөрмәтләүләре турында очына-очына сөйләгән иде. "И-и кызлар, анда алган тәэсирләрне сөйләп аңлатыр өчен сүзләр генә җитмәс. Билләһи, җитмәс! Иң элек ул табынны күрсәгез сез! Анда нәрсә генә юк! Ул кара уылдык дисеңме, кызылы дисеңме — кашыклап аша! Ул итне нинди төрле итеп кенә әзерләмәгәннәр! Шәраблар, коньяклар турында сөйли дә алмыйм мин. Андый эчемлекләрнең барлыгын да белми идем. Ул кунаклар... Берсеннән-берсе затлы итеп киенгән, һәммәсе — җитәкчеләр. Минем кулымны үбеп күрештеләр. Хакимият башлыгы да килде. Андагы күчтәнәч, андагы бүләкләр... Исең-акылың китәрлек инде. — Әйтерсең лә Лира иң югары оҗмахка менгән дә пәйгамбәрләрне күреп, алар белән бер табында утырып төшкән. Шул мизгелләрне кабат күңеленнән кичергәндәй, ул бераз тынып торды да сүзен дәвам итте. — И-и кызлар, аларның тостларын тыңласагыз сез! Хакимият башлыгы да сөйләде. Иң элек Ногманның фатирына күз салды да болай диде: "Сез, Ногман Кыямович, шушы сыерчык оясында яшисезмени? Районыбызның сездәй күренекле кешесен мондый условиедә яшәтү һич килешми. Бу, әлбәттә, иң беренче минем җитешсезлек инде. Күреп җиткермәгәнмен. Но, мондый җитешсезлекне генә төзәтү һичкайчан соң түгел. Без аны менә хәзер үк төзәтәбез дә. Бистә читендәге наратлыкта яңа гына өчәр катлы ике коттедж җиткердек. Шуның берсе — юбилееңа бүләк!" Җан кисәккәйләрем! Үз колакларыма үзем ышанмый тордым. Шулай дип хакимият башлыгы ачкычлар тоттыргач, Ногманым бөтенләй телсез калгандай булды". Лираның монологы шушы урынга җиткәч, Хәлимә түзмәде, сорап куйды. — Ногман шул көнгә хәтле начар фатирда яшәдемени? Урта мәктәптә тарих укытучысы булып эшләүче Рәис белән Хәлимә ике бүлмәле "хрущёвка"да гомер кичә. Шунда ике кыз үстерделәр. Ике балага, ике укытучыга иркенләп дәрескә әзерләнү өчен урын булмау аларның үзәгенә үтте. Шуңа күрә кысан фатирда яшәүчеләрнең хәлен Хәлимә бик аңлый. — Ю-у-у-к. Ногманга гына җитәрлек ие инде. Тугыз катлы кирпеч йортта ике бүлмәле фатирые. — Ә-ә, — диде Хәлимә, сүзне озакка сузмыйча. — Алай икән... Гөлсем белән Хәлимә бер-берсенә мәгънәле караш ташлап алды. Аларның карашында:"Байлык моның күзен генә түгел миен дә томалап өлгергән", — дигән нәтиҗә ярылып ята иде. Хәер, соңгы елларда Лираның дөньяга карашы да, үз-үзен тотышы да күзгә күренеп үзгәрде. Хезмәттәшләре аның ансат юл белән килгән байлык диңгезенең ләззәте тулы сүзләрен артык исләре китмичә генә тыңлый. Күңелдәге элеккеге эчкерсезлек юып алгандай юкка чыкты. Лира хезмәттәшләренең үзен бик үк өнәп бетермәүләрен тоя. Тик аның моңа исе китми. Үз-үзләренең тормышы безнекедәй мул түгел, шуңа көнләшәләр дип кенә уйлый. ...Юк, бара алмый ул хәзер Гөлсем белән Хәлимә янына. Оҗмахка тиң тормышта яшәгән башы белән ничек итеп алар янына барып балавыз сыксын? "Юк, булмый, лутче ялгыз сыкрыйм. Авызым тулы кара кан булса да, алар алдында төкермим, — дип нәтиҗә чыгара ул. — Ничек итеп, мине Ногман коттедж капкасыннан да кертмәде. Көпә-көндез сөяркәсе белән шунда ие дип, бар серемне ничек ачып салыйм?" Башында чуалган уйларының әле бер очын, әле икенчесен капшап-капшап караса да, Ногманның япь-яшь хатын-кызны озаткан мәле күз алдыннан китмәде. Ногманны сагынып, сюрприз ясыйм дип ашыккан иде ләбаса! Мәктәпнең җәйге ял лагерендагы эш пәнҗешәмбе көнне үк тәмамланды. Ата-аналар балаларын бер көн алдан алды. Ә дүшәмбедән Лираның чираттагы ялы башлана. Шимбәдә Ногман әллә кайта ала, әллә юк әле. Казанда дүрт дивар эчендә ятканчы, Наратлы Үргә үзем барам, дип ният кылды ул. Җомга көнне төшке аш вакыты алдыннан гына Лира Наратлы Үргә килеп тә җитте. "Карткаем кайткан да ич инде", — дип сөенеп куйды хатын, капка тоткасында аркылы куелган тал чыбыгының юклыгына игътибар итеп. Капка эчке якка беркетелгән йозакка бикләнсә дә, Ногман, үзе чыгып киткәндә, аркылы чыбык куя. Бу — хуҗаның өйдә юклыгы билгесе. Капканы этеп карыйсы да, кыңгырау төймәсенә басып торасы да түгел. Ә хәзер менә чыбык юк. Димәк ки, Лираның Ногманы өйдә. Лира сөенеченнән, ашыга-ашыга, бер-бер артлы әллә ничә тапкыр кыңгырау төймәсенә басты. Аш бүлмәсендә кайнашып йөрүче Ногман, ашыга-ашыга, ишек янына киләчәк тә: "Кем бар?" — дип сораячак. Лира шулай уйлады, әмма эчтән берәү дә тавыш бирмәде. Бераз торгач, Лира тагын төймәгә басты. Кыңгырау озаграк чыңлап торсын өчен, бармагын төймәдән алмыйча көтте. Шулай җиде-сигез минутлап кыңгырау чыңлатып торса да, эчтән шылт иткән тавыш ишетелмәде. "Кая икән соң бу? Мөгаен, кайтып җитмәгәндер. Чыбыгын аркылы куярга оныткандыр гына". Шулай фикер йөртеп, Лира янәшәдәге наратлыкка атлады. Агач күләгәсенә утырып бераз ял итәргә, хәл алырга ниятләде. Наратлык эче җиләс. Агачлардан чыккан хуш ис җанга сихри рәхәтлек бирә. Агачлар арасында бөгеләсыгыла уйнаклап йөрүче назлы җил Лираның йөзен сыйпап уза. Хатынның күңел төпкелендә яралырга торган күңелсез уйларын куаларга тырыша. Лира рәхәт бер изрәү белән күзләрен йомды. Кайчандыр өмет тә итә алмаган бәхетнең ишелеп килүеннән канәгать калып, үзалдына елмаеп куйды. "Аллага шөкер, улым Илназ да министрлыкта эшли. Ногманның сүзе үтә. Район җитәкчеләренең кесәсенә кайдан күпме акча акканын белә бит ул... Дөньяга хәзер акча баш! Әнә Рәис белән Хәлимәнең кызы мәктәптә бер "4"ле алмыйча укыды. Алтын медаль белән чыкты. Институтка укырга кергәндә, барыбер йөз илле меңне түләделәр. Ярый, мин биреп тордым. Институтта да әйбәт укыды кыз. Алай да, министрлыкта эшләми шул, кибеттә йөри... Аллаһы Тәгалә бардыр шул. Безгә үзе шулай бай яшәргә насыйп иткәндер..." Капка төбенә килеп туктаган машина тавышы аны татлы уйларыннан аерды. "Ниһаять, кайтып җитте, — дип сөйләнә-сөйләнә, урыныннан кузгалды. Күлмәк итәгенә ябышкан кипкән ылыс энәләрен кага-кага торып басты. Торып басуына машинага күзе төште. — Бәрәч, такси ич бу! Үзен йөртә торган машина ватык микәнни?" Хатын-кызның эчке сиземләү сәләтеме, ниндидер бер акыл аңа ашыкмаска киңәш итте. Ул дикъкать белән таксидан чыгучыны көтте. Тик шул мәлне кинәт кенә капка ачылды да, аннан ачык зәңгәр күлмәкле яшь кенә хатын-кыз күренде. Лираның күзе түгәрәкләнде, авызы ачылды, әмма тавышы чыкмады. Яшь хатын артыннан ук, айдай балкып, авызы колагына хәтле ерылган Ногман атлый. Хатынның иңнәренә сибелгән чәчләре Ногманның битендә уйнаклый. "Сөяркә! — дип пышылдады Лира, һәм кычкырып җибәрүеннән куркып, ике учы белән авызын томалады. Менә ни өчен өйгә сирәк кайта икән ул хәзер! Менә ни өчен җәй саен бер ялгызымны әллә кайларга ял итәргә җибәрә икән бу! Үзе кыш саен әллә ниткән утрауларга шушы сөйрәлчеге белән бара икән! Хәзер йөгереп чыгам да чәченә ябышам. — Тукта, — ди аңа баш миендәге бер күзәнәге. — Атлыкма. Атттыгу — шайтан фигыле. Син иреңә белгәнеңне дә белдермә... Хатын китте. Ногман да капкадан кереп юк булды. Лира гына, үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, наратка сөялеп шактый утырды. Башында әллә ничә төрле уй чуалды, җанында ачу кайнады. Лира тирән итеп сулыш ала-ала тынычланырга тырышты. Сумкасыннан көзге алып, күз төпләрен кершәнләде. "Ничек кенә авыр булса да сиздермәскә, сиздермәскә", — дип тәкрарлады ул үзүзенә. Ниһаять, тәвәкәлләп тагын капкага таба атлады. Бу юлы Ногманның капканы хәзер үк ачып җибәрүенә инанып кыңгырау төймәсенә басты. Тик домофоннан эндәшүче дә, капканы ачучы да булмады. Төймәдән кулын алмыйча, озак итеп басып торды Лира, әмма игътибар итүче булмады. Аптыраган хатын тәрәзә каршысына барасы итте. Яшел калай койма белән әйләндереп алынган коттедж каршысына басып, Ногманына кычкырды. Бер кычкырды, ике кычкырды, өч... тәрәзәдән караучы күренмәде. Ярты сәгать чамасы таптанып торгач, Лира яңадан наратлыкка таба китте. "Димәк, ул мине күргән. Минем белгәнемне белә. Шуңа кертмәде, — дип фикер йөртте хатын. — Хайван! — Лира, аякларын сузып, агач күләгәсенә утырды. Кинәт ул үзенең нык арганлыгын, талчыгуын тойды. Тагын күзләреннән яшь ага башлады. — Аерылсын соң, яратмагач, мине башкаларга алыштыргач... — дип мышкылдады. — Оятсыз. Кеше булды хәзер. Аерылганда, хөкем залында әйтәчәкмен мин аның кемлеген! Чын йөзен ачачакмын..." Шактый вакыт узды. Көн кичкә авышты. Агач күләгәләре наратлык эченә юка эңгер пәрдәсе элде. Кузгалырга, Казанга кайтырга кирәк иде. ...Лира икенче көн инде, урын-җирен дә җыештырмыйча, караватта ауный. Кулы эшкә бармый. Зиһене таралган. Елый-елый, күзендә яше беткән. Ниһаять, ул, катгый бер карарга килеп, урыныннан торып көзге каршысына килде. "Ю-у-ук, аерылмыйм мин аннан! — диде, фатирны яңгыратып. — Аерылмыйм! Бу яшьтә аерылып ни кырам мин! Кемгә кирәк мин? Иң беренче улым ук бу хәлне хупламаячак. Озакламый пенсиягә чыгармын. Ул пенсия акчасы ачлы-туклы торырга гына җитәчәк. И Ногман, Ногман, — дип дәвам итте хатын, көзгедәге сурәте белән киңәшкәндәй. — Мин бит гомерем буе тик сиңа карап кына яшәдем. Ә син?.. Кичә дә кайтмадың, бүген дә күренмисең. Телефоннан чылтыратып, берәр нәрсә ялганлыйсы да бит! Хайван! Күрсәтәм әле мин сиңа! Үзем дә тиле инде: Ногман миңа хыянәт итә дип, ике тәүлек буе яшь коям. — Лира көзге каршысында чәчләрен төзәткәләде дә тиз генә телефон куелган тумбочка янына килеп утырды. Телефон номерлары язылган китапны актарып чылтырата башлады. — Алло, ресторанмы? — Әйе, тыңлыйбыз, — дип җавап бирде хатын-кыз тавышы. — Кичкә өстәл заказ итәргә мөмкинме? — Ничә кешелек? — Бер өстәлне тик миңа калдырыгыз. Лираның күңеле күтәрелеп китте. Теленә үзеннән-үзе җыр сүзләре килде. Син сөймәсәң, мин дә сөймим, Гөл үсмәгән битеңә. Ләл-лә лә-лә, ләл-лә лә-лә... Лира, ресторанга заказ биргәч, мөһим эш башкаргандай җиңеләеп, тынычланып калды, күңеле күтәрелеп китте... Менә шулай, бәгырь кисәккәем, — дип, сөйләнә-сөйләнә, тәрәзә каршысына килеп басты. — Бәйрәм ашы — кара-каршы. Минем бу адымым синең уңыш ларыңның башы булыр. Артыңнан этә торгач, кеше булдыңмыни..." Ул урамга күз ташлады. Анда машиналар ыгы-зыгысы. Берәүнең дә беркемдә эше юк. һәммәсе үз юлында, каядыр ашыга. Аларның берсе дә Лираның ниләр кичергәнен белми. Аларга аның дөньяда барлыгы да мәгълүм түгел. Лира үзе генә белә, үзе генә тоя: аның күңелендә, дәрья төбеннән күтәреләсе давыл сыман, бер тынгысызлык бар. Ул, шул хистән котылырга теләп, үзүзенә нык итеп пышылдый: "Булды, җитте! Хыянәтне үзе башлады. Мин аңа үзенчә җавап кына бирәм". Урамда, өй каршысында, ялгыз гына үсеп утырган бакча гөле, Лираның уйларын хуплап баш игәндәй, әкрен генә тирбәлә. 2015, декабрь ФӘНИЯ ТӘҮБӘСЕ Төшке аштан соң, унбиш минут чамасы, мин урамда йөреп керергә гадәтләндем. Безнең эш бүлмәбез Декабристлар урамындагы матбугат йортының тугызынчы катында ук. Көндезге сәгать ун җиткәндә тәрәзәбездән, авызын ерып, кояш керә. Тәрәзә зур, биеклеге ике метр чамасыдыр. Урам як дивар пыяладан гына тора диярлек. Панель йортның күзәнәкләре томаланган — һава йөрерлек түгел. Колачын җәеп кояш югарырак күтәрелгән саен, бүлмәдә җылылык арта гына. Тын алу кыенлаша башлый, тәннән тир бәреп чыга. Бүлмәдә без өчәү. Түзеп-түзеп утырабыз да бераздан беребез торып графиндагы суны идәнгә бөрки. Сулыш алулар җиңеләеп киткәндәй тоела. Әмма бу җиңеллек озакка бармый — бүлмә һавасы тагын элеккеге хәленә кайта. Хәзер инде тәрәзәне ачарга мәҗбүрбез. Бүлмә бераз җилләсен, сулышлар киңәйсен, янәсе. Юк, болай да тынычлап, рәхәтләнеп эшкә керешеп булмый. Шалтыр-шолтыр килеп бертуктаусыз узып торучы трамвай тәгәрмәчләре шавы, урамны иңләп агучы машиналар гөрелтесе колакларны тондыра. Бу тавыш баш миен бораулый, күңелгә тия, фикер тупларга комачаулый. Биредә иҗат кешеләре эшләячәге хакында уйлап та карамыйча, бары тик урам матурлыгын гына күздә тоткан архитекторларга күңел көн саен каргыш укый. Ярый әле, төшке аш вакыты бар. Матбугат йорты янына утыртылган яшь каеннар, серле миләшләр күләгәсендә бераз хәл алырга мөмкин. Җәйнең бер эссе көнендә, үз уйларым белән киңәшеп, агачлар күләгәсендә йөрим. Шул мәлне илле яшьләр чамасындагы бер ханым туп-туры минем каршыма килеп туктады да: — Исәнмесез! — диде. — Исәнмесез! — дидем, таныш түгел ханымның сәламен алып. — Сез мине гафу итә күрегез, акыллым, — дип дәвам итте ул. — Мин менә өч-дүрт көн инде шушы тирәдә буталам. — Нишләп? — дип сорап куйдым мин. — Ничек дип әйтим икән, акыллым. Менә бу биек йортта язучылар эшли, диделәр. — Ә-ә, — дидем, апаның ниятен үземчә аңлагандай. — Шушында эшләүче берәр кешене очратмаммы дип йөрүем, акыллым! Мин аның йөзенә текәлеп карадым. Ханымның тирән карашыннан, сөрмәләнеп торган күз төпләреннән сагыш бөркелә сыман иде. — Сез монда эшлисез булыр. Миңа шулай тоелды, — дип дәвам итте ул. — Әйе, — дидем мин, сүзне кыска тотарга тырышып. — Журнал редакциясендә. — И-и акыллым! — дип, кинәт минем беләгемә ике куллап ябышты. — Сез кирәк инде миңа! И-и, рәхмәтләр төшкере, сез кирәк! Сезгә сөйләр сүзем бар минем, зинһар, тыңлагыз!.. Аның шултиклем ихластан мөрәҗәгать итүенә каршы килерлек түгел иде. Без, читкәрәк китеп, ялгыз каен күләгәсенә утырдык. — Исемегез ничек, апа? — дидем мин, сөйләшүне башлап. Фәния! — Фән иясе, димәк, — дип шаяртып алдым. — И-и, нинди фән иясе ди инде ул, акыллым? Көчхәл белән этә-төртә җиде классны ерып чыктык инде. Яшь чакта тиле буласың бит. Укымыйсың... Укытучы өчен укыйсыңмыни!.. Аннары — стройка. Безнең заманда авылда паспорт бирмиләр ие. Әйе. Төзелеш эшенә паспортсыз да урнашып була. Менә шулай кала кешесе булдым инде. — Минем исемем — Зөһрә, — дидем, танышуны дәвам итеп. — Исемегез матур икән. — Үземә ошый. Сез миңа нидер сөйләмәкче идегез, Фәния апа. — Ә-ә. Әйе, акыллым. Үзем турында сөйләмәкче булам. Апаның мондый сүзләре безнең өлкәдә эшләүчегә яңалык түгел. Гәзит-журнал редакцияләренә үзләренең тормыш юлын бәян итәргә килүчеләр җитәрлек. — Тыңлыйм, апа! — Бәхетсез булдым мин, — диде ул, тирән сулыш алып. — Үзем генә бәхетсез булсам, бер хәер иде... Башкаларны да бәхетсез иттем... Фәния ханымның үз-үзен гаепләп сүз башлавы мине кызыксындырып җибәрде. Адәм баласына күп очракта гаепне башкалар өстенә ташлау хас бит. Ә ул иң элек үзен гаепли. Мин сабырсызланып сорап та куйдым. — Ничек инде? — Тыңлагыз, акыллым! Фәния апа кара күзләрен әллә кая, еракка төбәде дә сөйли башлады. Ул чакта әле диктофон дигәннәренең барлыгын да белмибез. Аның сүзләрен өлгергән кадәрле язып барырга кулымда кәгазем дә, каләмем дә юк. Бар ышаныч — хәтердә. Шуңа күрә апа сөйләгән һәр вакыйганы күз алдымда гәүдәләндерергә тырышам... * * * ... Казан төзелеш идарәләренең берсендә эшли башлавына биш ай үтүгә, 1961 елны Октябрь бәйрәменә, Фәния авылга шәһәрчә киенеп кайтты. Аягына халык теленә "прощай молодость" дип кергән кыска кунычлы, биек үкчәле, киез башмак алып киде. Башына кечкенә яшел шәлен япты. Ничек итсә-итте, акчасын кысып тота-тота, язгы-көзге пәлтә алырга да иреште. Ясанып-төзәтенеп, битенә иннек-кершән ягып, яңа киемнәрен киеп, кич җитүгә, ике өй аркылы гына яшәүче сыйныфташы Мәдинә янына керде. Аны ачык йөз, тәмле сүз белән зурлап каршы алдылар. Мондый олы игътибар Фәнияне бераз каушатып та җибәрде. Мәдинәнең әти-әнисе янында гына болай каушамас та иде. Үзенең шәһәр тормышын бераз күпертебрәк тә сөйләр иде әле... Монда Шаһибулат авылыннан килгән кунак егет — Гыйльметдин — аның зиһенен бутады. Фәниянең бу егетне элек тә күргәне бар иде. Ул чакта Фәния мәктәп укучысы гына иде шул. Гыйльметдиннең әнисе — Мәдинәнең әтисе белән бертуган. Мәдинә дә еш кына Шаһибулатка кунакка баргалый. Хәрби хезмәтен яңа тәмамлап кайткан Гыйльметдин дә Казыбашка туганнарына килгән. Егет әле солдат киемнәрен дә салмаган. Сержант дәрәж,әсендәге погонлы кителе түшендә матур-матур значоклар ялтырый. Коңгырт күзле, туры борынлы, киң маңгайлы, елмайган саен бит уртасы түгәрәкләнеп алучы "мәхәббәт чокырлы" егетнең киеме тәненә ябышып, үзенә килешеп тора. Гыйльметдинне күрүгә, Фәния әллә нишләп китте: тәне чымырдап алды, әйтер сүзләре юкка чыкты, башы әйләнгәндәй булды... Алар өчәүләп клубка дип киттеләр. Клубка килеп ждггәрәк, кызлар уртасында барган Гыйльметдин Фәниянең учын сизелер-сизелмәс кенә кысып алды да Мәдинәгә болай диде: — Без Фәния белән йөреп киләбез. Син үзең генә керә тор, ә? Фәния мондый ук бәхетне көтмәгән дә иде. Егет белән кыз, ж.итәкләшеп, су буена таба — аулаккарак киттеләр. Ул кичне аларга сүз кирәк тә булмады бугай. Егет, шинелен чишеп, аны куенына алды. Өч ел буе кызлар ж,ылысын хатлар аша гына тоеп яшәгән Гыйльметдиннең йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып дөпелди. Фәния, шул йөрәк тибешен тыңлый-тыңлый, рәхәт бер хис кичерә. Гыйльметдин, үзенең бар күзәнәгендә берьюлы кузгалган ләззәти давылның көч-куәтенә каршы тора алмый, кызның алсу иреннәренең тәмен татый... Үбешүдән тукталып торган арада егет, башын күтәреп, чиксез күк гөмбәзенә күз салды. Анда — йолдызлар... Берсеннән-берсе якты, берсеннән-берсе серле. Җитмәсә, барысының да карашы Гыйльметдингә текәлгән сыман. Аңа шундый рәхәт. Бар нәрсә аңа дустанә. Якын итеп карый кебек. Алар сөялеп торган читән дә, шул читән өстенә кибәргә куелган эт эчәгеле бәрәңге сабаклары да аның күңеленә бик якын. Ул бәрәңге сабакларыннан таралган үзенә генә хас әчкелтем ис мондагы мохиткә үзгә бер ямь өсти кебек. Дөнья тып-тын. Шушы сихри тынлыкта ике ждн бәхет дәрьясында тирбәлә. Санаулы ике кич сизелмәде дә: үтте дә китте. Фәния Казанга — эшенә юл тотты. Гыйльметдин дә кунак булып озын-озак тормады. Казан белән Шаһибулат авылы арасында хатлар йөри башлады. Егет хатларны матур итеп яза иде. Хатларын йә шигырь, йә җыр белән тәмамларга ярата. Бер хатына ул: ...Сагынганда, айга кара — Айда очрашыр күзебез, — дип язган. Шуннан соң Фәния гел айга карый башлады. Алай гынамы соң, мәктәп елларында кулына китап алырга җене сөймәгән кыз шигырьләр укый башлады. Күңеленә хуш килгәннәрен күчереп алды да Гыйльметдиненә язып җибәрде. Шулай хатлар аша сөйләшә-сөйләшә яшәгән арада, яңа ел керде, ташулар шаулап акты, чәчәкле җәй җитте. Ул арада Фәниянең башына күңел ашкындыргыч кыю уй килде. Берәүгә дә хәбәр итмичә, кинәт кенә Шаһибулатка килеп төшәсең... Сабан туе бәйрәме моңа менә дигән форсат дип, фикер йөртте ул. Кайтуын-кайтып булыр... Кайткач, кемгә туктарга соң? Мин — Казыбаш авылыннан, Мәдинәләрнең күршесе булам дип, егет өенең ишеген шакый алмыйсың. Шактый көннәр шушы сорауга җавап эзләп йөри торгач, бала чагындагы истәлекләр күз алдына килде. Шаһибулаттан Фатыйма исемле апаның аларда әллә ничә тапкыр кунганы булды. Алар тегермәнгә килерләр иде. Әнисе, Фатыйма апа безгә кодача тия, дип сөйләр иде. Менә шуларга кайтырга була ич... Фәния иң элек Гыйльметдингә хат язды. Сүз уңаеннан гына үзләренә кодача тиешле Фатыйма апаның хәлен сорашты. Соңыннан болай дип тә өстәп куйды: "Посылка җибәрермен дип тотынган идем, фамилиясен белмәдем..." Җавап озак көттермәде. Фатыйма апаның фамилиясе, кемнәр белән яшәве турында тулы мәгълүмат бирелгән хат килеп җитте. Иртәгә Сабан туе буласы дигән кичне, ике букчасын күтәреп, Фәния Фатыйма апаларына килеп тә төште. Фатыйма карчык аны, иңнәреннән сөеп, рәхмәтләр әйтә-әйтә каршылады. Иртәгесен хуҗаларның тугызынчы сыйныфны әле яңа тәмамлап йөрүче кызлары Ләйсән белән Фәния мәйдан карарга чыктылар. Музыка, гармуннар матур көйләр сиптерә. Шау-гөр. Берсеннән-берсе чуаррак итеп бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар... Уен-көлке, шат йөзләр... Әмма Фәния берсенә дә игътибар итми. Аның күзләре тик берәүне, Гыйльметдинне эзли. Ләйсәнне култыклап мәйдан тирәли өченче тапкыр әйләнгәндә күрде ул аны. Күрде. Текәлепләр карап торды. Гыйльметдине чегәннәрнекедәй чем-кара чәчле, чем-кара күзле ябык кына бер кызыйны җитәкләгән иде. — Нинди чибәр егет! Чегән кызын җитәкләгән... — дип куйды Фәния Ләйсәнгә. — Чегән түгел ул — Вәзирә апа, — диде Ләйсән. — Тегесе Гыйльметдин абый. Сөйгән кызы белән... — Ә-ә, — диде Фәния, башка сүз таба алмыйча. Бу мәлдә аның зиһене таралып китте. "Сөйгән кызы булган килеш, сөйгән кызы булган килеш..." — дип тыпырчынды баш миенең күзәнәкләре. Хәзер ул нишләргә тиеш соң? Йөрәген учына кысып, күз яшьләрен түгәтүгә килгән юлыннан кире китсенме? Гыйльметдиннең күзенә дә күренмәсенме? Ул рәхәтләнеп, иркенләп Вәзирәсе белән калсынмы? "Ю-у-ук, калмасын әле! — дип уйлады Фәния. — Мин аның күзенә кылчык булып керәм әле. Сагынганда, айга кара, имеш!.." — Әйдә, каршы якка барып басыйк әле, — дигән булды Фәния Ләйсәнгә. — Монда күзгә кояш төшә. Кызлар Гыйльметдин янына җитәр-җитмәсрәк кенә тукталды. Гыйльметдин ишетсен дип, Фәния Ләйсәнгә сүз кушты: — Сезнең мондагы тау битләре нәкъ безнең Казыбаштагы шикелле икән. Матур. Кыз теләгенә иреште. Гыйльметдин ялт итеп борылды да күзен шар итеп ачты. Карашлар очрашты. Егетнең кинәт каушап калуы йөзенә чыкты. Ул, ике ут арасында калган еландай, моннан тиз генә китү ягын карады. Тиз генә Вәзирәнең колагына нидер пышылдап алуга, алар кузгалып та китте. Мондый ук тәкәллефсезлекне Фәния көтмәгән иде. Кыз аптырап калды. Гарьлегеннән күзенә яшь тулды, тамагына төер утырды: "Нинди җылы хатлар язып... Барысы да ялган булган икән... Кабахәт! Качып ук китте бит... Куркак җан..." Кунак апасының йөзенә чыккан үзгәрешкә игътибар иткән Ләйсән борчылып сорады: — Фәния апа, ни булды? Авырыйсызмы әллә? — Юк, юк, — диде ул, үз-үзен кулга алырга тырышып. Кулга алырга кирәк тә инде. "Гыйльметдиннең сөйгән кызы бар дип, үлеп булмый инде, — дигән уй килде аның башына. — Уйнарга, көләргә, онытылып күңел ачарга". — Ләйсән, әйдә, биючеләр янына барыйк әле! — диде кунак кыз. — Әйе шул ! Алар гармунчы янына ук килеп бастылар. Дүрт-биш минут та үтмәде, чем-кара бөдрә чәчле, киң җилкәле, уртача гәүдәле бер егет аны биергә чакырды. Фәния бөтерелә-бөтерелә биегәндә, егет кул чабып такмаклап та торды. Бие, бие әле, Биегәнне күрсеннәр; Кунак кызы иң чибәре, Иң матуры, дисеннәр. Аннары Фәнияне әлеге Мулланур исемле егет култыклап тау итәгенә таба алып китте. Ләйсән дә үзенең сыйныфташларына кушылды. Моннан ике ел элек хәрби хезмәтен тутырып кайткан Мулланур кинәт кенә тәкъдим ясады: — Фәния , әйдә , өйләнешәбез ! Кыз аптырап калды. — Син — мине, мин сине белмибез дә ич, — дип көлде кыз. — Белмәгән кыз укылмаган китап инде ул. Син миңа шуны әйт. Бер күрүгә гашыйк булганга ышанасыңмы? — Ышанам! — Менә мин сине күрдем дә... Йөрәгем уртасына кереп утырдың. Шулай сөйләшеп барганда, Фәния каршыларына Гыйльметдин белән Вәзирә килүен шәйләп алды. Шул мәлне ул сизелер-сизелмәс кенә итеп Мулланурга сыенды. Егет, кызның тән җылысын тоюга, аны биленнән кочып алды. Фәния Гыйльметдинне күрмәмешкә салынып узып китте... Шул кичне Фәния Мулланур өенә килен булып кайтты. Яшь килен ул җәйне комбайнчы ире янында ярдәмче кыяфәтендә йөреп үткәрде. Рәхәт булды аңа. Йорт эшләренә катнашмады, мал-туар карамады. Ире белән китте, ире белән кайтты. Басуда Мулланур күбрәк үзе эшләде, Фәния ^үзәнлектәге агач күләгәсендә ял итте... Көз керде. Йорт эшләре артты. Мулланурның ике сеңлесе дә мәктәптә. Маллар да көтүдә түгел. Су китерәсе, идәнне көн саен юасы... Ул арада колхоз эшләренә дә кушкалыйлар. Юк-юкта — аның юлында йә Гыйльметдин, йә Вәзирә очрап куя. Дөрес, алар янында тукталып Фәния сүз катмый. Уза да китә. Бу очрашулардан аның гарьлеге, тапталган хисләре кузгала... "Нишләп болай соң бу? Нишләп соң мин Гыйльметдинне һаман оныта алмыйм? — дип сорый ул үзүзеннән. — Әллә чын ярату булганмы соң ул? Мулланур аннан мең тапкырга артыграк бит. Кулыннан килмәгән эше юк. Йөзгә дә Гыйльметдиннән матуррак та... Ә уемда — һаман шул сатлык җан..." Йөккә узуы да кәефен гел җибәреп торды. Ризык исенә дә укшый, ашый башласа да укшый. Ниһаять, аның күңелендә Шаһибулаттан китү теләге кузгалды. — Әйдә, моннан китик! — диде ул бер кичне Мулланурына. — Кайда? — Казанга. — Монда начармыни? — Начар дип ... Кала кала инде . Сала — сала ... — Калада әзерләп куйганнармы? — Әзерләп куймасалар ни... Казанга киткәннәр берсе дә кире кайтмый әле. — һе, — диде Мулланур. — Тулай торакның эт оясы хәтле бүлмәсен, сасы бәдрәфләрен сагынасыңмы? Фәния, шактый гына эндәшмичә торгач, үзалдына сөйләнгәндәй генә: — Күңелсез миңа... Ямь тапмыйм... — дип куйды. Иренең туган йортны ташламаячагын белсә дә, Фәниянең күңеле утырмады. Ул һаман Шаһибулаттан китү хыялы белән янды. Март башлары иде. Мулланур комбайнын ремонтларга китте. Фәния маллар янында кайнашты. Яз кояшы шулкадәр нурын мул итеп чәчә — күзләр чагыла. Кар өсләре төрле төсләрдән энҗеләрдәй җемелди. Бу матурлыктан күңел кытыклана. Йөрәк каядыр ашкына, тыпырчына башлый. Аек акыл үзенең хакимлеген югалта. Мондый мизгелләрдә хыяллар баш калкыта да үзен тормышка ашыруны таләп итә. Фәниянең дә Казыбашка кайтып китү хыялы җанына тынгы бирми интектерә. Юк, тора алмый ул монда бүтән. Төннәрен, Муллануры кочагында яткан хәлендә, аның күз алдына Гыйльметдин белән үткәргән мизгелләре килә. Муллануры иркәләгән саен, Гыйльметдиннең кул җылысын, аның иреннәренең тәмен тоя... Шәһәргә күченсәләр, моннан соң Гыйльметдине белән юллары кисешмәсә... Бәлки, онытыр да... Мулланур китми. Шушы Шаһибулатына, туган йортына кендеге ябышкан... Ул көнне Фәниянең тәкате бетте. Маллар яныннан керде дә тиз генә җыена башлады. Бәрәңге әрчи-әрчи киленнең ыгы-зыгы килеп төенчек төйнәвенә игътибар итеп утырган Шәмсегөл апа сорап куйды: — Берәр җары барасыңмы әллә? — Китәм, — диде Фәния кырт кына. Шәмсегөл апаның пычагы кулыннан төшеп китте. — Ни сөйлисең син? Нишләп? — диде ул, аптырап. — Мулланур беләме соң? Юк. — Фәния, ашыкма әле, — диде Шәмсегөл апа, бераз тынычлана төшеп. — Бер син генә түгел, бөтен хатын-кыз кичерә мондый халәтне. Чит кешене "әни" дип йөрисең. Чит кешене "әти" дисең... Ир көен дә көйлисең, өй көен дә көйлисең. Мин дә кичердем синең халәтне. Шулай ирем өйдә юкта, абзар-кура тирәсендә йөргән чакта тоттым да кайтып киттем. Әнигә зарланам, әти тыңлап тора. Әти тыңлап бетерде дә нык итеп әйтте: "Чукрак бул! Күпне ишетмә. Сукыр бул! Күпне күрмә! Тиле бул! Бар сүзне дә йөрәгеңә алма. Бар, хәзер үк ирең йортына кит!" Урамнан килгән идем. Кайтканда, бакча башыннан, туры абзарга кердем. Тиле мин хәзер. Берни булмагандай кыланам. Әйтерсең мин беркая да бармаган, абзардан чыкмыйча гел шушында эшләгән. Шулай җырлый-җырлый, абзар себерәм. Берзаман каенатам тавышына сискәнеп киттем. "Килен, — ди, — матур җырлыйсың икән. Түлке җырыңның башын ишетми калдым. Тагын җырлачы", — ди. Тиле кешегә нәрсә? Җырладым. Менә шулай, Фәния. Буең да бар. Сабыебыз туарга тора. Ялгыш адым ясама! Уйла... — Уйладым инде!.. Шәмсегөл килененә ни-нәрсә дияргә белмичә бераз аптырап утырды да өйдән чыгып китте. Ул, ашыга-ашыга, туп-туры күршесе Фәрдәниягә керде. — Килен китә! — диде каенана, ишеген ябар-япмас ук. — Кер әле. Берәр сүз әйтеп кара. Сиңа колак салмасмы? .. — Сеңлем, — диде Фәрдәния ипләп кенә. — Алдымбәрдем генә, болай ашык-пошык хәл ителә торган гамәл түгел бит. Уйла әле... — Уйладым инде... — Тагын уйла! Мулланурыңны бер югалтсаң... таба алмассың... Ирләр мондый гамәлне кичерми. — Ил бетмәсә, ир бетмәс әле, — диде Фәния. һәм... Төенчеген тотып чыгып та китте. Шәмсегөл апа Мулланурны һәр көн Казыбашка куды: — Улым, алып кайт киленне. Сагынгандыр... Шуңа гына киткәндер... Яшь акыл — буш акыл... Әйтергә кирәк ие дә бит... — Мин кумадым. Үзе киткән. Кирәксенсә, үзе кайтыр да!.. Фәния кайтмады... Кызы Тәнзиләне тапкач, алты айлык нарасыйны әнисенә калдырып, Казанга китте. Тәнзилә дәү әнисе белән үсте. Балам бар, дип гариза биргәч, төзелеш идарәсе җитәкчелеге аңа тулай торакта бер бүлмә дә бирде. * * * ...Фәния авыр сулап куйды. Ул үзенең тормыш юлын кабат күз алдыннан кичердеме, беразга тынып калды. Ә мин, аны аңларга тырышып, үз-үземә сораулар бирә башладым. Нәрсә соң бу: иң элек Гыйльметдингә үч итеп кенә кияүгә чыгуына, аннан соң алдын-артын уйламыйча гына аерылуына үкенүме? Тәнзиләне ятим итеп үстергәне өчен үз-үзен гафу итми яшәве газабының тышка бәреп чыгуымы? Әллә... Бүгенге ятимнәрнең саны сугыш вакытыннан да артып киткәнлеген хатын-кызларга аңлатасы килүме?.. Башымда мең төрле сорау. Аларга җавап табарга теләп, мин тагын сүз башлыйм: — Фәния апа, Мулланур абыйдан соң икенче иргә чыктыгызмы соң? — Әйе, — диде ул. — Йортка керттем. Кызыма ун яшь тулганда, бер бүлмәле фатир алдым. Үземнән җиде яшькә кече егет белән танышкан идем. — Шуннан? — Ару гына яши идек үзе, наный. Тәнзилә дә якын итте. Әти, дип йөрде... Тәнзиләм ундүрт яшенә җиткәч... Мин өйдә юк чакларда Хөснуллам... кызыма күз ташлый башлаган... — Менә кабахәт! — дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. — Кабахәтнең кабахәте! Ярый әле, тавыш-гауганы ишетеп, күршеләр ишек дөбердәткән. — Аннары?.. — Утырттылар... — Бераз тын торгач, ул болай дип өстәде: — Тик... Тәнзиләмнең йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра калды... Хатынның сөрмәле күз төпләре дымланды. Мин Фәния апа күңелендә шыткан беренче мәхәббәт гөлен күз алдыма китердем. Ул мәхәббәт гөлендә яшел чирәм өстендәге таң чыкларының иртәнге җемелдәве, саф сулы челтер чишмәләрнең шатлыклы агышы, колачын җәйгән иген басулары күгендә тургайларның эчкерсез җыры чагыла сыман... Ә ул гөл сулган. Чыклар кипкән, чишмәләр киткән... — Мулланур абый белән башка очратмадыгызмы? — дидем мин бераздан. — Очраштык. "Әйдә, кайт Шаһибулатка", — диде. Чакырды... — Ә син ? — Юк, дидем. Бер кискән ипи кире ябышмый, дидем. Тиле булганмын. Үземнең юләрлегемә әле дә шаклар катып утырам, акыллым. Шул юләрлек аркасында үзем бәхетсез булдым. Кызымны ятим иттем. Шәмсегөл әнигә, үз әниемә, Мулланурга никадәр җан ярасы ясадым! Җирләргә ятып еласам да, кырларга чыгып кычкырсам да, узган гомерләр кире кайтмый шул! Әгәр мөмкин булса, мин сөйләгәннәрне түкми-чәчми яз, Зөһрә акыллым! Гыйбрәт итеп яз! Дөньяның матурлыгы, аның бар яме тигезлектә! Ә ул тигезлекне хатынкыз зирәклеге саклый. Гаиләнең иминлеге, балаларның тәүфыйгы, аларның бәхете — хатын-кыз кулында. * * * Мин бүлмәгә кергәндә, хезмәттәшләрем кайтып киткән. Өстәлемдә бүлмәдәшем Әлфия калдырган язу ята. "Зөһрә, син кайда себерелеп йөрисең? Хуҗа эзләде. Иртәгә "давыл" чыгарга охшаган. Әзерлән". Мин ирен чите белән генә елмайдым да тәрәзә каршысына килеп бастым. Көндезге көч-куәтен югалтып офык читенә җиткәч, кояш сүрән, кызгылт нурларын миңа төбәгән сыман. Бүлмә җиләсләнгән. Утыр да көндез яза алмаганнарыңны рәхәтләнеп яз. Тик минем кулым эшкә бармый. Фәния апа сөйләгәннәрдән гәүдәләнгән мәхәббәт гөленең сагышлы язмышы күңелемә тынычлык бирмәде. Сагышка уралган фәлсәфи уйлар башымда бөтерелә. Иң мөһиме: кылган хаталарың башкаларга бәхетсезлек китермәсен икән, дип уйлыйм. Кеше рәнҗеше өстеңдә тормасын. Уйларым, чоңгыл өстендә йөзгән йомычкалар сыман, әле калкалар, әле баталар. Бөтерелеп торган уйлар упкынында бүлмә тынчулыгы да, баш мөхәррир кузгатасы "давыл" да — тормыш вак-төякләре генә... 2014, февраль СИХЕР Нурания кибеттә эшен тәмамлагач, кайтышлый сеңлесе Нәгыймә янына керәсе итте. Нәгыймә ул эшли торган гастрономнан ерак та түгел, ялгыз хатында фатирда яши. Кибеткә затлы ризыклар кайтарылган чакта, сеңлесенә дә авыз иттерергә тырыша. Аның аркылы әнисенә дә күчтәнәчләр җибәрә. Өйгә алып кайтсаң, тәмлене яратучылар җитәрлек. Каенанасы да тынгы бирми, атна-ун көн саен килеп тора. Аның өстенә, ике малай. Апельсин, мандарин, хөрмә ише җимеш алып кайткан кичне үк бетә. Хәер, югары сортлы, күз явын алырдай җимешләр кибеттә үзе эшләгән кешегә дә күп тәтеми. Товар — кибет директоры кулында. Аның дус-ише күп. Нурания зарланмый. Менә эләктерде бит әле. Бәрәкәте булсын! Шундый канәгать уйларына уралып, 1968 елның көзге кичендә ул Нәгыймә тора торган йортка таба атлады. Киче дә матур иде. Күк йөзе ап-аяз. Асылташлардан гына тезелгән мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелдәшә. Шул арада бер йолдыз урыныннан сикереп төшә дә икенче урынга куна. Карап торсаң, бу тылсымнан баш әйләнә башлый... Нурания килеп җиткәндә, Нәгыймә дә эштән кайткан: алъяпкычын бәйләп, кыйгач яулыгын ябып, аш бүлмәсендә кайнаша. — Әйдә, әйдә, мактап кына йөрисең икән, — дип, ачык йөз белән каршы алды ул апасын. — Менә урталай ярып кына бәрәңге пешерергә куйган идем. — Мин дә буш кул белән түгел. Менә. Бүген бик әйбәт кара җимеш белән өрек килде. Харрас ялга авылга кайтса, әнигә дә җибәрерсең. Нәгыймә, гәрәбәдәй тупырдашып торган берсеннәнберсе матур татлы җимешләргә соклана-соклана: — И-и апай, рәхмәт инде, — диде. — Харрас бу ялда кайтырга уйлап тора. Әни белән киңәшәсе сүзем бар, ди. — Ә-ә. Киңәшсен, киңәшсен, — диде Нурания, артык исе китмичә генә. — Өйләнергә җыена ул, — диде Нәгыймә. — Өйләнә! — дип сәерсенеп кабатлады Нурания. — Укып бетермәгән килешме? Башта укуын тәмамласын әле. Эшкә урнашсын. Аннары өйләнер. — И апай, апай җаным, — дип көлемсерәде Нәгыймә. — Бу дөнья синең белән мин дигәнчә генә барса, күптән коммунизм булыр иде дә бит... Әйдә, кулыңны ю. Бәрәңгем пеште. Ашыйк... Өстәл янына утыргач та, Нурания энесе турындагы уйларыннан арына алмады. Хәрби хезмәтен тутырып кайтуына елдан артык вакыт узса да, Нурания энесен һаман кечкенә итеп күрә. Харрас — төпчекләре. Нурания аны гел йомыш-юлга йөгертте. Урманга утынга менгәндә, Харрасны "уф алла" арбасына утыртып барыр иде. И-и, бу гомерләр... Уза да тора икән. Әнә шул малай ни арада ир-егет булып җитешкән. Нурания өчен генә ул һаман төпчек. Хәрби хезмәттән кайткач, егетләр ялгыз озак йөрми инде — өйләнә. Моны Нурания дә акылы белән белә. Урыслар әйтмешли, Харрасның "ни кола, ни двора" бит әле. Үзең студент бул, кесәңдә җилләр уйнасын, эшкә урнашыйм дисәң — һөнәрең булмасын, ярдәм итәргә җир җимертеп торган анаң булмасын... нинди өйләнү чыккан ди ул! — Нурания күңелендәге уйларын теленә күчерде. — Мин аны, укуын тәмамлагач, үзебезнең авылга кайтыр, укытучы булыр, әнине тәрбияләр, дип өметләнгән идем... — Мужет кайтырлар да, — дип куйды Нәгыймә. — Кызы безнең якныкы бугай. Камыртаудан диме. Камыртау дигән сүзне ишетүгә, Нурания сискәнеп китте. — Камыртаудан ? — дип кабатлады ул , ялгыш ишетмәдемме дигән сыман. — Әйе, апай җаным, Камыртаудан. — һее, — дип авыр сулады Нурания. — Сөймим дә инде шул Камыртау авылын. Авылы да, кешеләре дә йөрәгемә ярамый. Ул авылның бер кабахәте бәгырьләргә төште. Безне ач-ялангач калдырды. Нәсел-нәсәбәсе корыса да жәлләмим. Син хәтерләми торгансыңдыр, кечкенә идең. — Әнинең елаганнарын, сыерны алып чыгып киткәннәрен төштә кебек кенә хәтерлим. — Сәкедә утырып ач калдык, наным... Әнинең сеңлесен — дәү апайны — синең җиде класс белемең бар дип, кибеткә куйдылар. Сельполары шул Камыртауда. Персидәтелләре шул авылның Галәфи Сәлиме дигән адәм икән. Апайга — 17 яшь. Пешкән җиләк. Беркөнне Галәфи Сәлиме апайны харап итмәкче булган. Апай бирешмәгән. Кычкырган. Теге, үч итеп, апайның өстеннән чыгарган. Мең сум, наным! Мең Сталин акчасы ул. Аның никадәр зур сумма икәнен күз алдына китереп булмый! Әни шул чакны безне кочагына алды да: "Хәер сорашсам-сорашам, сеңлемне төрмәгә җибәрмим!" — диде. Сыерны саттык, сарыкларны. Сатырдай нәрсә бар, һәммәсе сатылды. Теге мең тәңкәне түләдек. Менә шуңа күрә Камыртау дигән сүз миңа Галәфи Сәлим дип ишетелә. Мигә сеңгән, бәгырьгә үткән. И-и, белсәң иде, наным, шул Камыртауны ничек сөймәгәнемне... Авылын да сөймим, кешеләрен дә күралмыйм... Кызларның күңеле яшенле яңгыр алдыннан урамнар буйлатып бөтерелеп үткән өермәдәй кузгалып алды да тынды. Әлегә яшен дә яшьнәмәде, күк тә күкрәмәде. Ике бертуган тын гына чәй эчте. Әмма уйлар өермәсе тынмаган иде. Алар йөрәкнең иң тирән төпкелендә бертуктаусыз хәрәкәттә иде... Бераз шулай сөйләшми утыргач, Нәгыймә апасыннан сорап куйды: — Карале, апай, теге әшәке Сәлимне әйтәм. Нишләп аны "Галәфи" дип йөртәләр икән? — Мактанчыкка күрә. Хәрби хезмәттән кайткач, бу гел галәфи чалбар кия икән. Бот туры киң, сыйрак урыны тар итеп тегелгән чалбар бар бит инде. Хәрбиләр кия. — Әйе . — Әрмиядән киеп кайткан галәфие тузгач та, зәңгәр тукыма алып, җөй буена тар гына кызыл тасма куйдырып гел галәфи тектерә икән. "Синең Сәлимең нишләп гел галәфи кия?" — дип сорыйлар икән әнисеннән. "Аның андый чалбарлары бер сандык! Палкайник үзе бүләк иткән. Сәлим, дигән, син, мөгаен, авылыгызда бердәнбер шәп егетсең. Әйбәт хезмәт иттең. Менә сиңа бүләк итеп чалбарлар алдым. Минем төсем итеп киеп йөр!" — дигән. Әнисенең шушы сүзләреннән соң Сәлимгә "Галәфи" кушаматы ябышып калган. Чәйдән соң Нурания китәргә кузгалды. Саубуллашкан чакта, Камыртау кызын тагын Нәгыймәнең исенә төшерде. — Сиңа килми калмаслар әле. Ул кызыйдан сораш. Галәфи Сәлим дигән адәмне белми микән? Урамга чыккач, Нурания тирән итеп сулыш алды. Багана башларында кабынган урам утларында Болакның яшькелт суы шәйләнә. Каршы яктан әкрен генә җил исә. Шул җил җиңелчә болытларны куалый. "Көн бозылыр микәнни?" — дип уйлап алды ул, кинәт калтыранып, һәм, адымнарын тизләтә-тизләтә, трамвай тукталышына таба китте. * * * Озын-озак йөрмәде Харрас. Өйләнде. Сәрбиназы белән Камыртауга кайтты да язылышып килде. Ике апа икесе дә "эһ" дияргә өлгермәде. Нурания энесенең өйләнүен болай күз алдына китермәгән иде дә бит... "Нишләмәк кирәк? Үзләре шулай килешкәч кысылып булмый инде, — дип фикер йөртте ул. — Киленнең Камыртауныкы булуы гына йөрәкне тырнап тора". Нурания тикмәгә генә борчылмаган икән. Күңеленә килгән шикләнүләре дөрескә чыкты. Галәфи Сәлиме Сәрбиназның җизнәсе икән, ягъни киленнең әнкәсе белән шул дошманның хатыны бертуганнар. Сәлим шактый еллар элек мәрхүм булган. Әмма ул юньсезнең үлеме Нураниягә җиңеллек бирәмени? Ул моннан соң шул еланның балаларына кардәш булсынмыни? Моннан соң шул адәм актыгының балалары белән бер табында утырсыннармы? Юк, юк. Булмас. Нурания үлсә үләр, кодагыйларым, кодагыйларым дип, алар белән өстәл янына утырып чәй эчмәс! — Шулай үз-үзе белән сөйләшеп, үз-үзе белән киңәшеп йөри торгач, Нурания түзмәде, энесенә сүз кушты. — Апай, монда Сәрбиназның ни катнашы бар? Килешәм. Сәлим сволочь! Паразит! Ул гаепле! Сәрбиназ гаепле түгел бит! — Түгел, түгел, — дип, үчекләп кабатлады Нурания Харрасның сүзен. — Гаепле булмасани! Алар — туганнар! Син безне шул гаиләгә алып кермәкче, алар белән туганлаштырмакчы буласың! Без кичергән кайгы-газапларны, безнең күз яшьләрен аягың астына салып таптамакчы буласыңмы? Булмас, энекәшкәем! Барып чыкмас! Нурания әйтәсен әйтте дә кырт борылып китеп тә барды. Бу сөйләшүдән соң ул тагын да ярсыбрак йөри башлады. "Бу Сәрбиназ тәресеннән ничек котылырга соң? Ничек котылырга?" Эшендә дә, өендә дә шушы сорау һаман миен бораулый. Таныш-белешләр арасыннан мондый хәлгә юлыгучылар юкмы дип, күңеленнән эзләп карады. Уйлана торгач, ниһаять, катгый бер карарга килде: "Бозык ясарга! Бер-берсен дошман итә торган сихер укытырга!" Борискин бистәсендә бик данлыклы күрәзәче барлыгы да колагына кергән иде. Нурания шунда китте. Күрәзәче — татарчалап сузып, ак яулык япкан түгәрәк йөзле матур гына ханым иде. Нуранияне тыңлагач, ул болай диде: "Мин кулымнан килгән кадәрле кешеләрне дәваларга, чирдән арындырырга тырышам. Сихер белән мавыгу — мөэмин-мөселман кешесенә гөнаһ! Мондый гозер белән минем ишегемнән кермә!" Нурания моннан җене чыгып китте. Троллейбус тукталышына хәтле күрәзәчене сүгеп барды. "Дәвалый, имеш! Чирдән арындыра! Мескеннәрнең алдалап акчасын җыям, диген!.." Сораша торгач, ул Биектау ягында тагын күрәзәче барлыгын ишетте. Әмма монда да юлы уңмады. Нураниянең гозерен үти алмаса да, Биектау кешесе алай каты бәрелмәде. Киресенчә, аның хәленә кереп, киңәшен әйтте. — Мари ягында бик күп белүче бар, — диде ул. — Менә адресы. Барып кара әле. Нурания тагын юлга чыкты. Килосы белән "Каракум" конфеты, берсеннән-берсе күз явын алырдай өрек җимеше, һинд чәе, шифалы су ише ризыклар алып барырга булды. Нурания күчтәнәчләре янына йөз сум акча өстәп, өстәлгә куйды. Боларны күргәч, әбинең җыерчыклы ак йөзенә алсулык йөгергәндәй булды. Татарча сөйләште ул Нурания белән. — Рәхмәт, кызым, — диде. — Безгә тугыз конфет, тугыз җимеш, менә шушы шифалы су җитә. Мондый эш өчен минем махсус чәем бар... * * * Нурания кайтышлый ук энеләренә керде. Сәрбиназ аш бүлмәсендә кайнаша иде. — Әйдә, әйдә, апай. Менә ашым да пешә, — дип, кояштай балкып каршы алды килен кунакны. — Юк, юк... Озак тормыйм. Юл уңаеннан гына кердем, — диде Нурания, әби өшкереп җибәргән ризыкларын өстәлгә куя-куя. — Күчтәнәч алырга да өлгермәдем. Менә сумка төбемдә берничә конфет белән җимеш кенә бар... Гаеп итмә инде... Бер шифалы су гына кыстыра алдым. — И-и апай, — дип өзгәләнде Сәрбиназ. — Ниткән гел күчтәнәч инде ул! Син үзең — күчтәнәч! Нурания киленнең сүзен әллә ишетте, әллә ишетмәде — ул үзенекен сөйләде. — Безнең бер кыз дару үләннәре җыя. Шуны чәй итеп эчә. Менә сез дә авыз итегез әле. — И-и апай, үзеңә биргән күчтәнәчне дә безнең белән уртаклашасың инде... Рәхмәт! Нурания, "күчтәнәчләре"н калдыргач, ашыга-кабалана чыгып китте. Кунакны озаткач, Сәрбиназ ул күчтәнәчләрне кәсәгә салып өстәл уртасына куйды. "Бигрәк юмарт инде бу апай, — дип уйлады ул эченнән. Сумка төбендәге конфетларына хәтле безгә калдырды инде". Шулай күңелендәге матур тәэсирләргә уралып утырганда, кыңгырау чыңлады. "Кем булыр микән әле?" — дип, ишекне ачып җибәрсә, Нурания апасының ире Хәсән җизнәләре икән. — Апагыз сездә түгелме? — диде ул, керә-керешкә үк. — Килде ул. Китте инде. Әйдә, җизни, түрдән уз. Хәзер чәй куям. Апай тәмле үлән чәе калдырды. Хәсән, киленнең чәе кайнаганчы, өстәлдә хатыны калдырган шифалы суны эчте. Табын әзерләнгән арада кәсәдәге "Кара-кум" конфетын берәм-берәм киметте. Җизнинең конфет белән җимешле чәй яратканын Сәрбиназ белә, шуңа күрә, кәсәдәге җимешләрне бокалга салып, апасы калдырган чәйне пешереп, Хәсәнгә эчертте. Үзенә кофе ясады. — Соңгы вакытта кофега ияләндем әле. Харрас та, мин дә кофе эчәбез, — диде Сәрбиназ. Тирләп-пешеп тәмләп чәй эчте Хәсән. Аның артыннан өстәлдәге кәсә бушап калды... * * * Салкын кышлар үтеп, апрель керде. Әллә нинди яз булды ул. Беркөнне кояш мул итеп нурын сибә, күләгә урыннарда калган кар ямаулыкларын ашый, түбәләрдән шабыр-шыбыр тамчы тама. Ә икенче көн кырыс булып туа. Җир өстен, түбәләрне, агач ботакларын салкын бәс каплый. Әллә кайдан гына чыккан әче җиле битләрне чеметеп ала. Кары эреп, пычрагы өскә чыккан урамнар шакырдап ката да, кара өемнәр барлыкка килә. Якшәмбе көнне төш турыларында түбәләрдән тамчылар челтерәп ага башлаган чакта, Хәсән ләх исереп өйгә кайтып егылды. Нурания өйдә иде. — Тагын җенеңне тыктыңмы! Хайван! — дип кычкырды ул аңа. Тегесе, авыз эченнән нидер мыгырдана-мыгырдана, өске киемнәрен салып та тормыйча, диванга барып ауды. Аптырады Нурания. Нәрсә генә булды соң аның иренә? Элек, Нурания эштән кайтканчы, Хәсән табак-савытларны юып куяр иде. Җеби торсын дип, керләр салып куйган булса, аларны да сыгып алыр иде... Хәзер әллә нишләде. Төрлечә уйлап карады хатын. Тик кинәт кенә барлыкка килгән мондый үзгәрешкә аңлатма таба алмады. "Мөгаен, берәр хатын белән йөри башлагандыр? — дигән нәтиҗә ясады ул. — Мөгаен, йөри торгандыр. Карале, ул бит мине хәзер юньләп иркәләми дә... Мин кирәк түгел аңа... Теге хатын белән сөешеп туйгач, кайтышлый җене булганчы эчә. Янәсе, бу эчеп йөргән..." Шикләнүләрен Харраска да сөйләде ул. — Энем, бу хәлләрне кешегә фаш иткәнче, үзебез белик. Ярдәм ит миңа, — диде ул. — Ничек? — Минем өчен бер көнеңне жәлләмә. Җизнәңне күзәт. Сәгать алтыда эшен тәмамлый. Артыннан күзәт. Тыңлады Харрас. Әмма җизнәсенең аракы чөмерүдән гайре гаебен күрмәде. Энесенең күзәтүләреннән соң күңеле бераз тынычлангандай булса да, Хәсәннең сөяркәсе бардыр, дигән уй аны бөтенләй үк ташламады. Ул "сөяркә"не Хәсән белән очрашкан чакларында эләктереп, акылга утырту турында хыялланып йөргәндә, өр-яңа ачыш ясады. "Сәрбиназга гашыйк ич бу безнең тиле! — дип пышылдады үз-үзенә. — Әйтәм аны гел мактый. Сәрбиназ чибәр, Сәрбиназ уңган. Ә тавышы... Тавышы искиткеч! Сәхнәгә чыгар да Зилә белән янәшә бастырып җырлат, имеш... Менә бит ул ничек! Имәндә икән чикләвек! Балдызлары белән йоклап йөрүче җизнәләрне әйтәләр. Сәрбиназ балдыз түгел — чит кеше. Килен генә..." Мондый катгый карарга килергә Нәгыймәнең туган көн мәҗлесендә җырланган җыр сәбәп булды. Харрас белән Сәрбиназ катнашкан табын җырсыз, уенсыз узмый. Харрас бераз гына гармунда шыгырдата, хатыны җырлый. Мәҗлестә нинди генә көй яңгырамый. Таһир белән Зөһрә дуэты да, Хәлил белән Галиябану мәхәббәте дә яңара. Бу юлы, Алланың рәхмәте, Харрас "Җизнәкәй" көен уйнап җибәрде. Сәрбиназ җыр башлады: Бу бармагың ник кәкре, җизнәкәй?.. Шактый ук кунак булган Хәсән-җизнәкәй, урыныннан кузгалып, Сәрбиназ каршысына килеп басты да карлыккан тавышы белән бөгелә-сыгыла башлады: Сине өзелеп сөйгәнгә, балдызым, ялгызым... Нурания табындагыларга күз салды. Нәгыймә бу тамашадан эчен тотып көлә. Харрас берни булмагандай, гармунын уйный. "Кара инде бу бозауны, — дип уйлады Нурания. — Аның хатынына "Сине өзелеп сөям" дип җырлап торалар. Ул, бүкән шикелле, утырган да гармунын тарта. Харрасны да, мине дә мыскыл итә бит болар..." Нураниянең йөзе кара болыттай каралды. Күзендә зәһәр очкыннар кабынды. Әгәр кулыннан килсә, бу ике җырчыны тотып ашар иде ул. Ярамый. "Түзәргә кирәк. Нәгыймәнең туган көне! Әйдә, әйдә, кемнәр икәннәрен ныграк күрсәтсеннәр. Белик Галәфи Сәлимнең балдызын..." Эчендә берсеннән-берсе хәвефлерәк, берсеннән-берсе куркынычрак зилзиләләр купса да эндәшмәде ул, уйларын белгертмәде — җанында тәвәккәллеге генә ныгыды. "Мари карчыгына тагын барырга кирәк". * * * Мари карчыгы аңа, кабатлап-кабатлап, нык итеп әйтте. "Бу төргәк эчендәге балчыкка, берүк, башка кеше баса күрмәсен". Нурания ул төргәкне өйдә тотарга да курыкты, эшенә алып китте. Целлофан пакет эченә тыгып, җылылык батареясы артына куйды. Хәзер инде соңгы эше генә калды: Харрас өйдә юк чакны туры китереп, төргәктәге "хәзинә"не Сәрбиназ аягы астына сибәсе... Шушы гамәлен тормышка ашыру көнен чамалап йөргән чакта, ул аермачык төш күрде. Имеш, ул зур дәрья уртасында — көймәдә берүзе. Каралҗым авыр дулкыннар көймәне як-яктан яңаклый гына. Нурания, ишкәкләрнең ахылдап шыгырдавына игътибар итмичә, тешен кысып, бар көченә ишә дә ишә. Дөнья караңгы лантаннанкараңгылана. Хәзер инде күзгә төртсәләр дә берни күрерлек түгел. Анда утрау булырга тиеш, дип уйлый ул. Көймә шул утрау итәгендә чуерташларга барып төртелсә, Нурания котыла. Бу караңгылык та, усал дулкыннар да аңа зыян сала алмый. Ул арада еракта, бик еракта дәрья читендә коточкыч күкрәү тавышы ишетелә. Ни булыр бу, дип шөбһәгә төшә, имеш, Нурания. Ярдәм сорап кычкырыйм әле... һәм ул үз тавышыннан үзе куркып уянып китте. "Йөри торгач җенләнеп бетәм инде, ахрысы, — дип уйлап алды ул. Харрас бүген авылга кайтасы иде. Эштән соң киленчәк янына керермен". Нурания, эшен тәмамлагач, мари әбисеннән алып кайткан төенчеге янына күчтәнәчләр салып, Сәрбиназ янына китте. Сәрбиназ белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчтеләр. — Харрас кайчан кайта? — дип кызыксынды апа кеше. — Иртәгә төштән соң өйдә булыр, Алла боерса, — диде Сәрбиназ. — Син өйдә буласыңмы? — Иртәгә иртән базарга чыгып керермен дип торам. Харраска куртка аласым бар. Көзгә киеме юк. — Ярар, ярар, әйбәт булыр, — дип елмайгандай итте Нурания. Ә эченнән: "Үзеңә кәфенлек тә алып кайт!" — дип, зәһәр уен уйлап алды. Сәрбиназ Нурания апасын хәерле төннәр теләп озатып калды. Ишек бикләнүгә, Нурания сумкасындагы әҗәл төргәген алып чиште дә песи адымнары белән подъезд баскычыннан кире күтәрелде. Энесенең ишеге төбенә җәелгән нәни палас өстенә сихерле балчыкны сипте. "Мә, киленкәй, иртәгә иртән төкле аягың белән шушы балчыкка бас әле! Мари карчыгы ясаган сихер бик "килешер", Аллаһы боерса!" — дип, үз гамәленнән үзе канәгать калып, трамвай тукталышына таба китте. Нураниянең күңеле күтәренке иде. Ул төньяккөнбатышка таба борылган салкынча җилне дә сизмәде... * * * Төнлә елак яңгыр ява башлады. Иртәгесен ишегалдындагы чирәмнәр юештән күшегеп утыралар иде. Чыпчыклар да өй кыегындагы ояларына кереп поскан. Яңгыр тамчыларыннан томанланып торган һавада салкынча сулыш сизелә. Харрас, иртүк торып, баскыч төбенә чыгып басты. "Кара инде бу көнне. Бүген бакчада эшләп булмас", — дип уйлап алды. Ул арада капкадан әнисе килеп керде. — Улым, — диде ул. — Күршеләр хәзер Казанга китә. Үз машиналары белән. Сине дә алабыз, — диделәр. Харрас сәгать ярымнан Сәрбиназы янына кайтып та җитте. Сөйгәне ишек төбендә, Нурания калдырган балчыкта таптана-таптана басып торганда, Сәрбиназ тәмләп төш күреп ята иде әле. Ул, имеш, мунчада юына икән. Харрас килеп җиткәнче дип, никтер, ашыга-кабалана. Менә хикмәт, ни сәбәптәндер, ут сүнде. Сәрбиназ алачыкка чыгып киенә башлаганда, Харрас та килеп җитте. — Кара әле, әтисе, — диде ул аңа. — Анда ике чиләк су бар. Сиңа җитә. Мин кайта торам... Сәрбиназ төшен күреп бетермәде, ишек кыңгыравы чыелдавына уянып китте... насерлар (cid:0) (cid:0) (cid:0) Яннарыңда бер утырыр өчен, Бирер идем дә бит әллә ни! Юк шул инде — Киттең мәңгелеккә... Иң кадерле кешем, и әни... Телгә шигырь килә. Җан елый, үкси, үрсәләнә. Шуңа күрә сүземне авыр кайгымны күтәрешкән туганнарыма, дусларыма, хезмәттәшләремә, авылдашларыма рәхмәт әйтүдән башлыйм. Бүген мин, кулыма каләм алып, үз әнием мисалында, миллионлаган татар хатыннарының язмышы, итәк тутырып ятим калган балаларын үстергән сугыш толлары турында язам. Әниемнең һәр хәрәкәте, һәр гамәле күз алларымда тора. Минем әнием кем иде соң? Әтисе — Җамалетдин улы Хөсәен — Беренче бөтендөнья сугышының гарасатын кичкән солдат. Илдә Октябрь революциясе җиңгәч, авыл халкы аны үзләренең рәисе итеп сайлап куя. Бабам эшен, хәзергечә әйтсәк, халыкка уңай шартлар тудырудан башлый. Безнең авылны уртага бүлеп, инеш ага. Ул инеш, урман эчендә тибеп чыккан чишмәләрдән генә җыелса да, язгы ташуларда, яшенле яңгырларда үзенең кырыс холкын әйбәт үк күрсәткәли. Бабаем иң элек әнә шул инеш аркылы өч урамга өч күпер салдыра. Ул күперләр — янәшәдә яшәгән кешеләр исеме белән — Шияплар күпере, Хөсни әбиләр күпере, Муллалар күпере дип, халык теленә кереп калган. Әниемнең әнисен — минем әбием Гайникамалны — авылда "нәни абытый" дип искә алалар. Әбием — нык тормышлы гаиләдән. Әтисе Габделмәҗит белән Хәбибҗамал авылда кибет тоталар. Бабаем Хөсәеннең гаиләләре ишле була. Малайлары гына дүртәү. Хөсәен Гайникамалга өйләнгәч тә, үз нигезен корып башка чыга. Минем әнием Фатыйма — аларның баш баласы. 1927 елда минем булачак әнием белән Закир өйләнешәләр. Ә аңарчы Закир илләр, җирләр гизеп кайта. Башта аны әтисе Исмәгыйль бай Казанга мәдрәсәгә укырга җибәрә. Әмма шул чордагы яңарыш дулкыннары яшь Закирны мәдрәсәдә калдырмый. Ул, революция ташкынына кушылып, тугыз ел кавалериядә хезмәт итә. Җилкәләре һәм беләкләре кылыч эзеннән җөйләнеп беткән Закир 1927 елда гына туган авылы Шәткегә кайтып төшә. ...Әни белән әти бары унөч ел да җиде ай бергә яшәп калалар. Тагын дәһшәтле сугыш башлана. Солдат тагын кулына корал ала. Смоленск янындагы каты сугышларда, бомба төшеп, әтинең бот төбеннән үк ике аягы да өзелә. Кәнсәләргә салымын, йә заемын түләргә чакыргач, әни җан ачысы белән әтигә мөрәҗәгать итеп әйтә иде: "И Закир! Ярты гына гәүдәң белән булса да, никләр исән калмадың! Мин сине иңнәремдә күтәреп торыр идем. Түрәләр белән син сөйләшер идең!.." Әниемнең һәр хәрәкәте, һәр гамәле истә, һаман да истә. Мин әтиемне белмим, туып кына калганмын. Әти фронтка киткәндә, биш яшьлек булып калган Флүрә апамның әйтүенә караганда, ул мине кулына алган да болай дигән: "Сәйдә сезгә бүләгем булыр. Үстерә күрегез!" Еллар узгач, инде Сәйдә Зыялы булып җитешкәч, мин әтиемә хат яздым: Күпме еллар, юллар узылган, Исәпсез күп хатлар язылган... Сиңа дигән бу хатымны, әти, Башладым мин сабый чагымнан, һәм мин язам аны гомерем буе, Сүзләремнең сайлап назлысын; Беләм, юкса Син бит беркайчан да — Барыбер миңа җавап язмыйсың. Тик барыбер сиңа дәшәм, әти, Гомерем буе язам бу хатны; Алларыңа утырып иркәләнгән Кичләр хыялымда ничаклы... Әйе, "иркә", "наз" төшенчәләре безнең өчен хыял гына булды шул. Әни, дүрт баласы белән тол калып, авыр тормыш йөген тартты. Без балачаксыз балалар булып үстек... Әниләр, кояш чыкканчы, уракка китә. Җир өстенә эңгер таралганда гына кайта. Тик аларга беркем дә хезмәт хакы бирми. Көз кергәч, кырда игеннәр җыеп алынгач, дәүләткә тиешле ашлыкны биреп бетергәч кенә, хезмәт көнеңә ничәдер граммнан икмәк өләшәләр. Шушы ашлык — синең еллык хезмәт хакың. Ел буе ашыйсы ипиең, киясе киемең, түлисе салымың... Июнь, июль айлары аеруча читен була. Иген өлгермәгән, бәрәңге беткән чак. Соңрак тамагыбыз туя башлый. Басуда борчак җитешә. Аны бездән саклыйлар саклавын... Урак өстендә әниләр белән басуга йөрибез. Башак уып ашыйбыз. Болар һәммәсе һаман исемдә, әнием! Сиңа атап, сиңа багышлап "Анам кыры" дигән шигырьне үзем дәү әни булгач яздым мин: И әнием, чыктым әле кырга — Кыр-басулар инде үзгәрде; Еллар түгел, гасыр кичелсә дә Табармын күк синең эзләрне. Учма-учма алып урак урдың — Элек арыш, аннан сабанын... Бер кәсә сөт, ике бәрәңгегә Риза була иде тамагың. Кадалса да камыл сыйракларга, Башак уып бергә туендык; Бу кырларда Синең тир таммаган Тургай кунарлык та урын юк!.. Чәчкән, урган, чүбен утаганда, Бу кырларны ничә иңләдең? Ат шикелле эшләп... Кияреңә Булмады бит алмаш күлмәгең. И әнием, Тагын чыктым кырга; Мөлдерәмә тагын күңелләр... Хәтерләтеп синең йөзләреңне Серкәләнә кырда игеннәр. Әнинең һәр гамәле, һәр сүзе, энҗе бөртекләредәй күз яшьләре истә һаман да истә!.. Кыш кердеме, тол хатын-кызларны урман кисәргә җибәрәләр. Әйе, әйе, толлар бара агач кисәргә. Аларның яклаучысы да, саклаучысы да юк! Аякларында — оек-чабата, өсләрендә — юка гына сырма, ризыклары... Алар, бил тиңентен кар ерып, кул пычкысы белән агач аудара... Берсендә әни, кәнсәләрдән кайткач, түргә уза алмады, ишек бусагасына сыгылып төште дә, күз яшьләрен тыя алмыйча, тагын: "И Закир! Никләр исән калмадың?!" — диде. Без әнигә сарылдык. — Алан-Пүлән ягына урман кисәргә... — дип мышкылдады ул. — Дүрт баламны калдырып, шултиклем еракка ничек барыйм мин, — дидем. Ә колхоз рәисе: "Дүрт балаң да чукынып катсын! Төрмәдә черисең килмәсә барырсың", — дип акырды. Юк, минем әнием генә түгел, меңләгән, миллионлаган сугыш толлары шушы хәлдә иде. Биш бала белән калган Бәдерхәят апа, дүрт балалы Гөлбаһар апа, Рабига апа, Маһруй апа, Хәбибҗамал апа, Маһисәрвәр апа... Күп алар, бик күп... Ул чактагы колхоз рәисе ни генә әйтмәсен, без, ятимнәр, "чукынып катмадык". Әниләребез актык көчләре белән тырнасалар тырнадылар, аягүрә басарга хәлләре булмаса тезләнеп эшләделәр, әмма балаларын ташламадылар. Тәрбияләделәр, кеше иттеләр! Сугыш чорында өчәр-бишәр бала белән калып тормыш йөген тарткан тол хатыннар истәлегенә һәр авыл уртасында Ана һәйкәле куяр идем мин! Кулымнан килсә, ул Аналарның исемнәрен алтын хәрефләр белән яздырыр идем... Кабатланмас бер матур җыр сыман, Син, әнием, һәрчак уемда; Бергә узган тормыш сукмаклары Озата мине гомер буена! Сугыш ятимнәре исән чакта сугыш афәтләре онытылмас. Еллар уза торды... Әкренләп без дә калыктык. Мин дә сигез-тугыз яшькә җиттем. Бер-бер артлы ике абыем да хәрби хезмәткә китте. Олы абыем Мөхәммәт — дүрт ел, кечесе Самат өч ел хезмәт иттеләр. Өйдә без өч хатын-кыз калдык. Апа белән мин — мәктәп укучылары, әни — колхоз эшендә. Иң мөһим мәсьәлә — кышка утын әзерләү, сыерны бетермәү. Без, балалар, җәй буе ун бармак белән йолкып үлән җыябыз. Авыл янәшәсендә генә тау-әрәмә бар. Анда үлән биш сантиметрдан ары үсә алмый — чыккан берен без йолкып торабыз. Усак агачлары шултиклем кыркыла, алар шәрә калган кебек була. Бер елны колхоз бәрәңгесен "Вак каенлык" дип йөртелә торган урман буена ук утырттылар. "Уф алла" арбасын сөйрәп, дүрт чакрым ераклыктагы шул басуга барабыз. Бәрәңге җирендә эт эчәгесе, билчән күп була. Хәлдән килгән кадәрле арбаларыбызны тутырып кайтыр юлга чыгабыз. Шул мәлне тарантаска яхшы айгыр җиккән колхоз рәисе әллә каян гына пәйда була. Без аның усал карашыннан, тарантаста утырган кыяфәтен күрүгә, дер калтырап төшәбез. Ул безгә бер җөмлә белән генә әмер бирә: — Ферма янына илтеп бушатырга! — Әй рәис абый! — дим, мин аңа бүген дә эчемнән генә. — Нишләп син әз генә дә кешелекле була алмадың? Нигә син кешеләр күңелендә әз генә булса да матур эз калдырмадың? Без бит юкса колхоз бәрәңге басуын бушка утап кайтып килә идек..." Утын әзерләүләре тагын да читен. Корыган вактөяк агач ботакларын җәй буе җыябыз инде җыюын. Ул гына җитәмени?! Ул утынны да кача-поса гына җыябыз. Урман каравылчысы күрсә, арбасыз да, балтасыз да каласың. Бер кышны утын бетте. Безнең бакча башында гына сарык фермасы бар. Анда һәр көн сарыклар астында тапталган саламны ферма читенә чыгаралар. Әни әнә шул саламны колхоз рәисеннән сорады. Утыныбыз юклыгын, шул саламны ягып булса да кыш чыгарга ният ләвен аңлатты... Сугыш корбаны хатынына, ике улы хәрби хезмәттә булган, ике кызы өйдә туңып утырган Анага түрә әфәнде шул саламны бирмәде... Ә безнең өй салкын. Ике катлап куелган, тышкы ягын салам белән яртылаш томалаган тәрәзәнең эчке ягы да боз гына. И укучым, теләсәң ничек гаеплә: туңып үләсе килми! Төн уртасы җиткәч (нәкъ шагыйрь Гамил абый Афзал әйткәнчә), ай яктысында җемелдәүче ак карны шыгырдатып, ферма ягына китәбез. Сарык "чикләвекләрен" селки-селки коеп, саламны юкәдән ишелгән бау белән кысып бәйлибез. Шулай икеөч тапкыр күтәреп алып кайткач, өйне бер көн җылы тотарга була. Беркөнне без эләктек. Саклап торганнар, күрәсең. Ферма мөдире кыш уртасында әнинең бердәнбер шәлен башыннан тартып алды. Ни сабыр әни түзмәде, җан ачысы белән: "Минем ике улым бер шинель бәрабәренә ил чиген саклый! Үз явызлыгың үзеңә кайтсын!" — диде дә, кышның зәмһәрир салкын төнендә башын югары тотып, өйгә кайтып китте... Мөлдерәмә тулы карашларың, үзәкләрне өзгеч сүзләрең истә, әнием, истә... Истә, һаман да истә!.. Юк, мондый хәлдә бер без генә түгел идек. Күп алар итәк тулы балалар белән калган сугыш толлары... Бәдерхәят апа, Хәбибҗамал апа, Сәрвәр апа, Гөлбаһар апа, Алтынбикә апа (ире Хәсәнша абый сугышта алган яраларыннан 1947 елда вафат була), Рәбига апа, Маһисәрвәр апа... Бу апалар — һәммәсе инде күптән гүр ияләре. Алар берсе дә әбиләр яшенә җитә алмады. Алар һәммәсе яшь ли дөнья куйды. Әйе, кигән кием ничек тузса, иңнәренә Урал тауларыдай кайгы салып, тормыш йөгенең уртасына җигелеп тарткан толлар да шулай тузды... Әнкәй, әнкәй!.. Иңнәреңә синең Санап салынмаган кайгылар... Сабырлыга салсаң — авыр сулар, Сабырсызга салсаң — зар елар. Сынмаганнар сабыр канатларың — Җаныңа көч кайдан син таптың?! Юатуга үзең мохтаҗ хәлдә, Моңлыларны үзең юаттың. Уза еллар... Язганымны күреп, Гомер юлын узып барышым... Еллар үткәч, берүк, әйтмәсеннәр, Уйлап карап безнең язмышны: "Бәгырькәйләр, канатларың сынган, Баскандыр шул авыр кайгылар... Сабырлы да түзә алмас моңа, Җан ачысы белән зар елар..." Әйтмәсеннәр!.. Синең игелекле гомерләрең, зирәк акылың, сабыр холкың истә, һаман да истә, әни! Флүрә апа, үз авылыбыз мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач, күрше Янсуар авылына йөреп, урта белем алды. Аннан соң, Казанга китеп, һөнәр училищесына укырга кергән иде. Апаның һөнәрле булырга, хезмәт кешесе булырга омтылышы да эзсез узмады. Колхоз рәисе егерме биш сутый бәрәңге бакчабызның ун сутыен кисеп алырга әмер бирде... Югыйсә унынчыны тәмамлагач, Казанга бер безнең апа гына китмәгән иде дә... Әтиле балаларны Казанга әтиләре алып барып урнаштырды да... тик аларның бәрәңге бакчаларына кагылмадылар. Сугыштан исән кайтканнарга әни сөенеп, шатланып яшәде. Алар да әнине ихтирам итте, олылады. Абыйлар хәрби хезмәттә чакта Гали абый Мирзин исемле абыйга зарын уртаклашкан: "Белмим инде, Гали, бәрәңгене ничек утыртырбыз", — дигән. Аңа каршы Гали абый: "Фатыйма апа, борчылма. Ат белән утыртырбыз. Бакчаңны казып бетерә алмасагыз, калганын сукалармын", — дигән. Рәхмәт яусын Гали абыйга, сүзендә торган. Әни гүргә кергәнче аңа рәхмәт укыды. Әйе, сугыштан исән кайтканнарның әкрен-әкрен тормышы көйләнде. Аларның хатыннары — ир ышыгында. Ир-ат — гаиләнең бәхете, гаиләнең терәге. Исән калганнарны хөкүмәт тә онытып бетермәде. Менә бит әле Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена аларның оныкларын да фатирлы иттеләр... Без дә, әни исән чакта, балалар үсеп башлы-күзле булгач, гаилә ишәйгәч, тиешле урыннарга фатир сорап мөрәҗәгать иткән идек (иремнең дә әтисе — сугыш корбаны). Әнине җирләп ике ай узганнан соң, ордер тотып килделәр килүен... тик кире алып киттеләр... Нәкъ халык шаяртканча: "Уф, — дип әйтерсең, ди, үлгәч. Китереп бирерләр, ди, бер күмәч. Аны да алып китәрләр, ди... кем икәнеңне белгәч!.." Ил өчен гомерен биргәннәрне тантаналарда тик бер җөмлә белән искә алалар. "Бөек Ватан сугышында 25 миллионга якын совет солдаты яу кырында ятып калды!.." Бу сүзләр гомер буе минем колагымда чыңлый: "Ятып калды!", "Ятып калды..." "...Илем!" — диеп, утка кердең, әти, Җаным тулы сагыш, нишләтим? Мең ятимнәр өчен сыкрап яшим, Сыкрап яшим һаман, Мин — ятим! Онытылды сугыш ятимнәре... Нигә язмыш шулай аралый? Газапларны күбрәк кичкәнгәдер... Безнең күңел нечкә, яралы. Синсез калып, әти, Ялгыз калып, Җан җылыткан җанны әйт әле... Тик бер хәтер — Гомер буйларына Бәхетебезнең олы һәйкәле! Әниләргә рәхмәт! Мең-мең рәхмәт! Алар хәтере — монда язганым... И әнием! Исән чагыңда ук Кичтең ич син тәмуг газабын... "Оҗмах" дигән Гөлбакчаның түре — Синең кебек изге җаннарга; Кадерләрен белик исән чакта, Кадерләрен белик җан барда! ...Яннарыңда бер утырыр өчен Бирер идем бүген әллә ни! Сине эзләп адашыплар йөрим, Иң кадерле кешем, и әни! Юк шул инде — Киттең мәңгелеккә... Иң кадерле кешем, и әни!.. 1994-2013 МӘҢГЕДӘШЛӘР "Хөрмәтле Сәйдә апа! "Шигырь!" дигән ләззәтле мизгелгә очраган һәр кеше мәңгелектә яши. Без — синең белән мәңгедәшләр! Нияз. 27.01.1986 ел". "Яшь шагыйрьнең беренче китабы" сериясендә чыккан "Учак" исемле шигырьләр җыентыгына Нияз миңа шушы сүзләрне язып бүләк иткән иде... Әйе, без — мәңгедәш! Нияз, тик кызганыч: Мәңгелеккә күчтең иртәрәк; Дөнья кырыс, давыллары шашкын: "Син — шагыйрь!" — дип тормый иркәләп... һай, бормалы безнең язмыш яры... Яр ишелә бәргән дулкыннан; Җимерелә ярлар, актарыла... Дулкын бәргән ярда упкын бар! Бәргәләнә җанда уй дулкыны! Уй дулкыны тынмый. Агышта! Кара төндә чыгып кача йокы, Җан уралып кала сагышка... Сары сагыш урын ала җанда — Шагыйрьләргә сагыш гел юмарт... Сагыш булып күз алдында тора Нияз, Фәннур, Кадыйр, Эдуард... Шигырь укып тора сыман Рәшит (Күңел аны мәңге сагыныр!) — Ирек мәйданында ирек даулап, Ачлык игълан иткән шагыйрь ул! Әйтә килде шагыйрь туры сүзен, Уйлый белгәннәрне уйлатып; Күңелләрне уйлар уеп ала — Ә үзләрен инде югалттык... Югалттык шул инде, югалттык... Йокысызлыкка уралган караңгы төннәрдә арабыздан иртә, бик иртә киткән каләмдәшләр кабат-кабат искә төшә. Күренекле тәнкыйтьче, шагыйрь, ялкынлы публицист, "Йдел" журналының баш мөхәррире Фәиз Зөлкарнәй юл һәлакәтенә юлыкты. Шагыйрьләребез Нияз Акмал, Фәннур Сафин, Рәшит Әхмәтждн, Кадыйр Сибгатуллин, Эдуард Мостафин да көтмәгәндә бакыйлыкка күчтеләр. Атаклы юмор остасы, әдип Фаил Шәфигуллинны да кыйнап үтерделәр. Халыкчан шагыйрь Харрас Әюп хатыны Лүзия белән иртән йөгерергә чыккан ж,ирендә вафат булды. Шагыйрь Наис Гамбәрнең йөрәге кинәт туктады. Эдуард Мостафин эзсез югалды... Исемлекне дәвам итәргә була, әмма минем көчем ж,итми: күзгә яшь тула, мөлдерәмә күңел чайкала... Бүген мин, аларның һәммәсенә дә догамны багышлап, хезмәттәшем, каләмдәшем, дустым Нияз Акмал турындагы кайбер истәлекләрне генә яңартам... ...Нияз белән без "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасы редакциясендә бер бүлектә эшләдек. Бу 1970 елларның ахыры иде. Ул елларда "Яшь ленинчы" шагыйрьләргә бай иде. Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Госман Садә, Нияз Акмал — һәммәсе шушы редакция хезмәткәрләре. Акмал белән мин фәкыйрегез — мәктәпләр бүлеге журналистлары. Әдәбият бүлегендә утыручылардан көнләшеп алган чаклар да булгалый. Алар бүлеге әзерләгән мәкаләләр ж,ыелышларда мактала. Шулай булмый хәл дә юк: аларның авторлары — һәммәсе язучылар. Шәүкәт абый Галиев, Илдар абый Юзеев, Аяз абый Гыйләж,ев, Рәдиф Гаташ, Мөдәррис Әгъләм — барысы да әдәбият бүлеге авторлары. Ә без, мәктәпләр бүлегендәгеләр, авторларны үзебез эзлибез, үзебез әзерлибез. Пионер сборлары уздырырга, "Арткы партадан репортаж"лар бирергә, "Эндәш" клубы утырышларында катнашырга әледән-әле командировкаларга чыгабыз. Каләм тибрәтүче укучыларны, укытучыларны барлыйбыз. Юк, юк, мәктәпләр бүлегендә эшләвебез шигърияткә, әдәбиятка булган гыйшкыбызга һич тә комачауламый, һәр көн, эшкә килүгә, бер-беребезгә кичтән язган шигырьләребезне укыйбыз. Нияз ул елларда күп язды, ялкынланып язды, "Сарман җыры" поэмасын иҗат итә башлады. ...Ә хәзер без башлыйк, һәм җырлардан башлыйк — Җанга якын шушы җырлардан! Халык белән бергә, чордан-чорга, Уза алган һәрбер җырга дан!.. Ниязның сөйләме матур, тавышы көчле. Ул һәр шигырен яттан белә. Хәтере гаҗәеп яхшы!.. ...Бер елны без апрель аенда Биектау районының Ямаширмә мәктәбенә барырга җыендык. Мәктәпкә алдан ук хәбәр иттек. Безне көтәләр! Биектауның комсомол комитеты белән дә алдан ук сөйләшеп куйдык. Тәгаенләгән көнне, иртәнге сәгать тугыз тулганчы ук, Биектауга килеп тә җиттек. Райкомолда безне уку йортларындагы, мәктәпләрдәге тәрбия эшчәнлегенә җаваплы секретарь — яшь кенә кыз каршы алды. Без елмаеп килеп керсәк тә, секретарь кызның йөзе шактый күңелсез иде. — Биектаудагы берәр мәктәпкә генә барырбыз инде, — диде ул безгә, хәл-әхвәл сорашкач... Без, кинәт әйтелгән бу тәкъдимгә аптырап, Нияз белән бер-беребезгә карашып алдык. — Бу мөмкин түгел! — дидем мин. — Безне балалар көтә, укытучылар көтә. Алар махсус пионер сборы әзерләделәр. Ә без аны гәзит битләрендә яктыртырга тиеш!.. — Машина ватык... Ничек барасың? — диде секретарь, үзсүзләнеп. Райкомоллардагы машиналарның төзексезлегенә, җитәкчеләрнең балалар матбугатына исләре китмәвенә без күнеккән инде — кем әйтмешли, каешланган!.. — Ярар , — дип сүзгә кушылды Нияз . — Җир читендә түгел! Дәресләр беткәндә, үз көебез белән дә барып җитәрбез... Секретарь сөйләшүнең мондый борылыш алуын көтмәгән иде, ахры, күзе акайды. — Ничек? — дип соравын сизми дә калды. — Поездга утырабыз да Коркачыкка хәтле барабыз! Аннары — тәпи-тәпи инде, — дидем мин... Иманым камил: бу мизгелдә секретарь өчен миннән дә явыз, миннән дә киребеткән башка бүтән юк иде!.. Чираттагы электр поездын көтеп, Коркачык станцасына барып җиткәнче, кояш төшлеккә күтәрелде. Көн җылынды. Юлга кар сулары чыкты, җепшетте. Ә безгә хәзер биш чакрым тирәсе тәпилисе. Без, журналистлар, — уңайсызлыкка күнеккән халык. Җәяүләп тә, ат чанасына утырып та йөрибез. Зур тәгәрмәчләре белән як-якка пычрак бураны туздырып баручы "Беларусь" тракторы да — безнең өчен уңай транспорт. "Яшь ленинчы"лар шул рәвешчә командировкага йөрде, республиканы аркылыга-буйга иңләде... Ә менә секретарь кызыбызга сулы, җепшек карлы юлдан бару һич ошамый. Ул эндәшми, сөйләшер сүз тапмый, ирене турсайган. Нияз, аның бер алдына, биш артына төшә-төшә, "Сарман җыры" поэмасын укый: ...Сарман буйлары ла яшел алан, Сарман буйлары ла тал-тирәк... Тирәккә дә, Кешегә дә, дөнья, Көн итәргә җылы көн кирәк!.. Поэманың эчтәлеген, аһәңен, шагыйрьнең үткен фикерен безнең кызыбыз аңлыйдырмы, юкмы — анысын белгән юк. Ә мин, Ниязны рәхәтләнеп тыңлый-тыңлый, Ямаширмәгә килеп җитүебезне тоймадым да!.. Мәктәптә бик матур итеп пионер сборы узды, соңыннан без сөйләдек. Газетага мәкалә бирергә мисаллар җитәрлек. Күңел күтәренке. Шул мәлне мәктәп директоры миңа мөрәҗәгать итте: — Сәйдә ханым, бүген китмәсәгез иде. Иртәгә әдәбият түгәрәгенә йөрүчеләрнең иҗат җимешләрен укуны оештырыр идек!.. — Ярар. Укучылар иҗатын гәзиткә дә чыгарырбыз! Ул арада безне ашханәгә дәштеләр. Мин директор белән сөйләшкәндә, читтәрәк укытучылар арасында торган Ниязым кинәт юкка чыкты. Йөрәгем жу итеп китте. "Кая булыр бу? Әллә, Ходаем, берәр укытучы өенә алып керергә булдымы икән?" Шулай башымдагы мең төрле сорауга ждвап табалмый, борчылып утырганда, Нияз балкып килеп керде. — Карета подана! — диде ул, авызын ерып. Баксаң, колхоз рәисе янына барып, Биектауга кайту өчен, машина белешеп йөргән икән. Мин секретарь кызга күз салдым. Аның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә алсулык йөгерде... Гаж,әеп кешелекле кеше иде Нияз. Зур талант иясе иде! Беркайчан да кешедән көнләшмәде, башкалар иждты турында начар сүз әйтмәде. Әгәр берәр язучының яңа әсәре турында тиешсез тәнкыйть кузгатучы булса, аның ж,ене чыгар иде. — Син үзең иң элек бу әсәрдән яхшырак итеп яз! Аннары сөйләрсең! — дип, тәнкыйтьченең авызын томалар иде. Язлар кебек якты, жрйләр кебек ж,ылы күңелле иде ул... "Мәңгедәшләр!" — диеп пышылдыйм да Дәвам итәм шигыреңне, Нияз: "...Табигатькә генә кайта яз", — дип Җавап бирде миңа кайтаваз... Олуг Табигатьнең кайтавазларын ишетә белүче, күңелендә кабат-кабат язлар яңартучы талантлы шагыйрь, прозаик иде шул... Мәңгедәшләр шул без. Мәңгедәшләр... Шагыйрьләрнең күңеле бик сизгер; "Шигърият" дигән мәңгелектә Гомерең дә синең бер мизгел. Мәңгелек һәм мизгел... Уй дулкыны Бөтереп ала, чорный акылны; ...Зәңгәр күктә якты нурын сызып, Әйтерсең лә йолдыз атылды. 2012, сентябрь